Text
                    БӨТЕНДӨНЬЯ ТАРИХЫ о


УЧЕБНИКИ ПО ИСТОРИИ ИЗДАТЕЛЬСТВА «РУССКОЕ СЛОВО» 5 класс Ф.А.Михайловский. История Древнего мира. 6 класс Е.В.Пчелов. История России с древнейших времен до конца XVI века. М.А.Бойцов, Р.М.Шукуров. История Средних веков. 7 класс Е.В.Пчелов. История России. XVII-XVIII века. И. А.Мишина, Л.Н.Жарова. Новая история. Конец XV—XVIII век. О.В.Дмитриева. Новая история. Конец XV—XVIII век. 8 класс А.Н.Боханов. История России. XIX век. Н.В.Загладин. Новая история. XIX — начало XX века. 9 класс Н.В.Загладин, С.Т.Минаков, С.И.Козленко, Ю.А.Петров. История Отечества. XX век. Учебник является победителем Всероссийского конкурса на лучший учебник по Новейшей отечественной истории. Н.В.Загладин. Новейшая история зарубежных стран. XX век. 10 класс А.Н. Сахаров, А.Н.Боханов. История России с древнейших времен до конца XIX века. Н.В.Загладин. История России и мира с древнейших $ремен_ до конца XIX века. 11 класс С. Т.Минаков, Н.В.Загладин, С.И.Козленко, Ю. А.Петров. История Отечества. XX век. Учебник является победителем Всероссийского конкурса на лучший учебник по Новейшей отечественной истории. ■ ' Н.В.Загладин. Всемирная история. XX век. Н.В.Загладин. История России и мира в XX веке.
Н.В.Загладин БӨТЕНДӨНЬЯ ТАРИХЫ вд йми вида вш ж г» «ш РОССИЯ ҺӘМ ДӨНЬЯ ТАРИХЫ Гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителә Тәрҗемә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган Казан ТаРИХ Мәскәү «Русское слово» 2003 «
ББК 63.3(0) 314 Загладим Н.В. Всемирная история. История России и мира с древнейших времен до конца XIX века: 10 класс. — 4-е изд. — М: «Торгово¬ издательский дом «Русское слово-РС», 2003. — 400 с.: ил. Загладин Н.В. 314 Бөтендөнья тарихы. Иң борынгы чорлардан алып XIX га¬ сыр ахырына кадәр Россия һәм дөнья тарихы: Гомуми белем мәктәбенең 10 нчы с-фы өчен д-лек / Русчадан И.Х. Хәлиуллин һәм Р.И. Хәлиуллина тәрҗ. — Казан: ТаРИХ, 2003. — 400 б.: рәс. б-н. ББК 63.3(0) ISBN 5 94853-148-6 (Русское c/к mo PC) IhllN Һ04113 160 7 (ТаРИХ) © «ТИД «Русское слово-PC», 2003 ©Татарчага тәрҗемә, «ТаРИХ», 2003 Барлык хокуклар саклана
Кадерле югары сыйныф укучылары! Ватан һәм чит илләр тарихының төп вакыйгалары белән сез таныштыгыз инде. Әмма даталар һәм фактлар җыелмасын үзләштерү — белемнәрнең ни¬ гезе генә әле ул. Тарихи үсештәге сәбәп—нәтиҗә бәйләнешләренең асылына төшенү, үткәннең һәм бү¬ генгенең бүленмәс бердәмлеген, дөньяның төрле, еш кына бер—берсеннән еракта урнашкан төбәк¬ ләрендә барган процессларның үзара бәйлелеген аңлау гына әлеге белемнәрнең тирән, төпле булуы¬ на китерә. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителүче дәрес¬ лекнең максаты мәктәп кысаларында тарих буенча 5 — 9 сыйныфларда алган белемнәрне яңарту һәм киңәйтү белән генә чикләнми. Аның бурычы — тари- хи-фәнни фикерләү нигезләренә ирешүгә ярдәм итү, хәзерге Россия җәмгыятендәге, гомумән, дөнья¬ күләм үсештәге проблемаларның чыганакларын белү, аларны хәл итү мөмкинлекләренә төшенү өчен юнәлеш бирү. Дәреслектә Россиянең тарихи юлы кешелек үсе¬ шенең гомуми кысаларында яктыртыла, аның үзен¬ чәлекләренә зур игътибар бирелә. Мәсьәләне шул рәвешле куюның зарурлыгы илебез тарихы — бөтен¬ дөнья тарихының аерылгысыз өлеше булуы белән аңлатыла. Россия халыкларының, шул исәптән рус халкының формалашуы һәм тормышы Евразиядәге дистәләрчә дәүләтләрнең халыклары белән үзара тәэсир итешү шартларында бара. Россиянең рухи йөзе барлыкка килү процессларының, сәяси һәм социаль-икътисади үсеше традицияләренең үзенчә¬ леген бары тик аны төрле чорларда башка дәүләтләр тормышындагы үзгәрешләр белән чагыштыру нәти¬ җәсендә генә аңларга мөмкин. Тарихны тирәнтен өйрәнүдә үткәндәге ва¬ кыйгаларга карата төрле карашлар белән танышу шарт булып тора. Тарих — кешелекнең үткәне турындагы мәгълү¬ матларның гаять зур җыелмасы. Әлеге мәгълүмат¬
6 Кереш лар кешеләр хәтерендә тупланган, кеше кулы белән эшләнгән әйберләрдә (биналарда, машиналарда, бо¬ рынгы кала—сала калдыкларында) матдиләшкән. Алар узган дәверләрдә яшәгән хөкүмәтләр, партияләр, ли¬ дерлар һәм хәрби җитәкчеләрнең рәсми документ¬ ларында, елъязмалар, хроникаларда теркәлгән вакый¬ галар шаһитлары хатирәләре, аларның хатлары бит¬ ләрендә сакланган. Бүгенге көндә үткән дәверләр манзарасын тер¬ гезүче тарих фәнен, ул һичшиксез булып узган факт¬ лар белән эш иткәнгә күрә, чагыштырмача төгәл фән буларак бәялиләр. Әмма, кагыйдә буларак, вакыйга¬ лар борынгырак булган саен, алар хакындагы докумен¬ таль һәм бәхәссез мәгълүматларның азрак саклануы мәгълүм. Кайвакыт үткән чор манзарасы тулы булма¬ ган, еш кына каршылыклы мәгълүматлар нигезендә тудырыла. Хәтта XX гасыр тарихы да күп кенә табыш¬ маклардан азат түгел, шул сәбәпле төрле фаразларга җирлек ачыла. Вакыйгаларның, фактларның киләчәк чор өчен та¬ рихи үсештәге әһәмиятен бәяләү мәсьәләсе — аеру¬ ча кискен бәхәсләрнең сәбәпчесе. Бу бәхәсләрнең төбендә фәндәге иң дискуссияле проблемаларның берсе булган кешелек үсешен хәрәкәткә китерүче көчләр, тарихи процессларның универсаль законча¬ лыклары, аларның чагылу формалары турындагы мәсьәлә ята. Әлеге дәреслектә билгеле бер материалның бире¬ лешендә хәзерге тарих фәнендә аеруча киң таралыш тапкан карашлар һәм бәяләмәләр нигез итеп алынды. Шул ук вакытта бөтендөнья тарихының иң мөһим ва¬ кыйгаларына карата төрле карашлар һәм фикерләр булуы да билгеләп үтелде. Монархлар тормышы һәм эшчәнлегенең дәверләре алар хакимлек иткән чор¬ ның башы һәм ахыры, аерым очракларда, туган һәм үлгән еллары аралыгында күрсәтелде.
I кисәк. ДӨНЬЯНЫҢ ҮЗГӘРҮ РӘВЕШЕ: ФИКЕРЛӘҮ ТӘҖРИБӘСЕ 1 НЧЕ БҮЛЕК. ТАРИХНЫ ТАНЫП БЕЛҮНЕҢ ЮЛЛАРЫ ҺӘМ ЫСУЛЛАРЫ §1. Тарихи белемнен үсеш этаплары Кешенең үз-үзен һәм аны чолгап алган тирә¬ лекне тирәнрәк аңлау, танып белү омтылышы төрле формаларда чагыла, бу үзенчәлек тарих¬ ка мөнәсәбәттә дә күренә. Тарих фәненең башлангычы Язу барлыкка килгәнче үткән дәверләр турындагы белемнәр буын¬ нан буынга телдән тапшырыла килгән. Бу очракта иң борынгы чор¬ ларда булып узган вакыйгалар турындагы мәгълүматлар, халык хәте¬ рендә легендалар һәм риваятьләр рәвешендә сакланып, мифологик, әкияти сыйфатлар белән үрелгәннәр. Антик дәвернең иң борынгы шигъри әсәрләренең берсе, халык авыз иҗатының күп кенә элементлары белән баетылган «Илиада» һәм «Одиссея» циклы озак еллар дәвамында хыялда туган уйдырма буларак бәя¬ ләнде. Хәтта Гомерның (б.э.к. VII гасыр) яшәве һәм аның әлеге циклның авторы булуы да шик астына алынды. Әмма вакытлар узу белән, XIX — XX гасырларда Кече Азиядә археологик казулар үткәрелгәннән соң, Троя су¬ гышы турындагы мифның реаль тарихи җирлеккә ни¬ гезләнүе расланды. Язу барлыкка килү белән (аның беренче системалары б.э.к. IV — II меңъеллыкларда Борынгы Шәрык илләрендә туа), замандашлары¬ на аеруча көчле тәэсир ясаган вакыйгаларны язма рәвештә терки баш¬ лыйлар. Әлеге язмаларда сугышлар, дошманнарның һөҗүмнәре, кояш һәм ай тотылулар, хөкемдарларның алмашынуы бик еш искә алына. Вакытлар узу белән, язу системасы камилләшә барып, вакыйгалар җен¬ текләбрәк тасвирлана башлый, язмаларга аңлатмалар өстәлә. Берен¬ че елъязмаларның берсе б.э.к. VIII гасырга карый. Урта гасырлар¬
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнен юллары һәм ысуллары дагы Европада һәм Россиядә вакыйгаларны шул рәвешчә язып бару формасы XV—XVI гасырларга кадәр саклана. Күп кенә елъязмачылар, үзләре шаһит булган вакыйгаларны бәян итү белән генә чикләнмичә, хезмәтләренә элегрәк яшәгән кешеләрнең текстларын, легендаларын һәм риваятьләрне дә өстәгәннәр. Ул чор¬ ларда хөкем сөргән дини тәгълиматлар елъязмачыларның карашла¬ рына зур йогынты ясаган. Барлыкка килгән диннәрнең һәркайсы — дөньяның һәм кешелек нәселенең килеп чыгышына карата билгеле бер карашлар системасын¬ нан гыйбарәт. Иң зур танылу алган тарихи ядкарь — Библия. Иске Васыять (Ветхий Завет) — б.э.к. IX—V гасырларда күп тапкырлар ре- дакцияләнгән, Палестина халыкларының тормышы хакында бәян итүче борынгы текстлар җыелмасы. Тарих фәне антик заманда Тарих фәненең барлыкка килү вакыты Геродот (б.э.к. V гасыр) за¬ маннарыннан исәпләнә. Ул Кече Азиядәге грек колониясе булган Галикарнас шәһәрендә туа, күп сәяхәт итә, Кара диңгез буендагы шәһәрләрдә, Италиядә, Мисырда була. Геродот язган хезмәт «Тарих» дип атала (грекча бу сүз «хикәя», «бәян итү» дигән мәгънәләргә ия). Анда ул булып киткән җирләрдә яшәүче халыкларның көнкүреше, гореф-га¬ дәтләре, дини инанулары, килеп чыгышлары һәм тари¬ хы хакындагы мәгълүматлар теркәлгән Геродотның «Го¬ муми тарих»ы барлык илләрнең тарихын язу буенча беренче омтылыш буларак бәяләнә. Борынгы заманның күп кенә тарихчыларының үз һәвәслеге булган. Берәүләр, мәсәлән, Геродотның за¬ мандашы Фукидид (б.э.к. V гасыр), сугышлар тарихына мөрәҗәгать иткәннәр. Икенчеләр, аерым алганда, Плу¬ тарх (45—127) кебекләр, тарихи шәхесләрнең тормы¬ шын тасвирлауга зур игътибар биргәннәр. Өченчеләр исә зур—зур тарихи манзаралар иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Рим тарихчысы Тит Ливий (б.э.к. 59— 17 б.э.) Римның бик тә җентекләп тасвирланган 142 томлык та¬ рихын язып калдырган (безнең көннәргә кадәр хезмәт¬ нең 35 томы гына сакланган). Борынгы заман тарихчыларының фикер төрлелегенә карамастан, тарих фәне үсешенең башлангыч чорына хас булган уртак сыйфатлар да күзгә ташлана.
§ 1. Тарихи белемнең үсеш этаплары 9 Ул вакытта әле фәннең төрле тармаклары арасында төгәл чикләр тәгаенләнми. Үткән дәвер вакыйгаларын тасвирлау ул вакытта бил¬ геле булган илләрнең географиясе, икътисади һәм сәяси тормышы, мәдәният һәм дин үзенчәлекләре турындагы мәгълүматлар белән ара- лаштырылып бирелә, фәлсәфи фикерләр белән чиратлаша. Чынбарлык һәм фантазия арасында да һәрвакыт анык чикләр сак¬ ланмый. Тарихи хезмәтләр язу иҗатның бер төре булганга, фактлар¬ ны бәян иткәндә, күп кенә төгәлсезлекләргә юл куела. Фикер ияләре¬ нең күбесе тарихи хикәяләү формасын үз идеяләрен шәрехләү, алар¬ ның дөреслеген исбатлау өчен файдалана. Мәсәлән, Платон (б.э.к. 428—347), Мисыр жрец¬ ларының мәгълүматларына таянып, гүяки бик борынгы заманнарда яшәгән ил — Атлантида турында язып кал¬ дырган. Бүгенге көндә дә бәхәсләр уяткан табышмак әнә шулай барлыкка килә. Платон әдәби алымны үз хыялында йөрткән идеаль дәүләт төзелешен тасвирлау өчен кулланганмы, әллә ул чынбарлыкта булган, югары үсешкә ирешкән цивилизация хакында язганмы — мо¬ нысы хәзергә ачыкланмаган. Атлантида турындагы миф¬ та борынгы заманда булып узган кайбер вакыйгаларга кагылышлы мәгълүматларның чагылыш табуы да их¬ тимал. Әмма ул вакыйгалар Платон искә алган урында, ул күрсәткән вакытта булмаган. Борынгы заманда һәм соңрак дәверләрдә яшәгән тарихчыларның күбесе үзләренең чын дөреслекне язуларын, объектив булуларын дәгъва иткәннәр, әмма чынлыкта башкачарак булган. Тарихи хезмәт¬ ләрнең авторлары — үз заманнарының балалары. Алар үзләре яшәгән җәмгыятьтә хөкем сөргән карашларның йогынтысында булган. Әйтик, борынгы греклар алардан кала башка җир¬ ләрдә кыргыйлар, варварлар яши, дигән карашта тор¬ ганнар. Римлылар да башка, бигрәк тә буйсындырылган халыкларга карата шундый ук мөнәсәбәттә булган. Бу хәл аларның тормышын һәм көнкүрешен тасвирлауда чагылыш тапкан, әлеге халыкларның гореф—гадәтләре турындагы иң күңелсез имеш—мимешләргә берсүзсез ышануга китергән. Моннан тыш, хөкемдарларның рәхим—шәфкатенә ирешү омты¬ лышы тарихчылар һәм елъязмачыларны замандаш полководецлар һәм хакимнәрнең гамәлләрен күпертеп язуга, ә аларның дошманнарын бары тик тискәре яктан гына сурәтләүгә этәргән.
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнец юллары һәм ысуллары Тарих фәне Урта гасырларда һәм Яна заманда Урта гасырларның башлангыч чорында Европада тарихи белемнең торышына дин хәлиткеч йогынты ясаган. Белемлелек тулаем түбән дәрәҗәдә булган шартларда христианлыкның көнбатыш тармагының универсаль теле булган латин телендә башлыча руханилар гына сөйләшә, аралаша алган. Алар тарихи хроникалар язып барган, изге фидаиләрнең тормышын тасвирлауга аеруча игътибар биргән. Шәһәрләр үсү, зур дәүләтләр барлыкка килү белән, китап басу уйлап табылганнан соң (XV гасыр уртасы) тарих фәненең үсешендә яңа этап башлана. Антик заман тарихчыларының хезмәтләрендә, хро¬ никаларда һәм елъязмаларда таралып яткан, еш кына бер—берсенә капма-каршы булган мәгълүматларны бергә туплау омтылышлары ясала. XVI — XVII гасырларда бөтендөнья тарихының чагыштырмача эзлекле, әмма бәхәсле яклары да булган манзарасы оеша. Ел исәбенең Христос туган вакыттан алып барыла торган бердәм системасы бар¬ лыкка килә, тора-бара ул бөтен Европада таныла. Россиядә әлеге система Петр I вакытында кабул ителә. Аңа кадәр ел исәбе шартлы рәвештә Библия буенча санап чыгарылган башлан¬ гычтан—дөньяның яратылуы вакытыннан башлап алып барыла. 1699 елның 15 декабрендә чыккан указ буенча, «дөнья яратылу»ның 7208 елның 31 декабреннән соң Христос туганнан соңгы 1700 елның 1 гыйн¬ вары килә. Тарихи белемнәр фәннилегенең кайбер критерийлары оешып җитә. Узган вакыйгаларны тасвирлауның дөреслегендә шик туганда, тарих¬ чының бары тик үз фикеренә генә таянырга тиеш түгеллеге раслана. Ул үзенең карашын документлар белән дәлилләргә, башка галим¬ нәрнең фикерен дә исәпкә алырга тиеш була. Фәнни мәктәпләрнең нигезләре барлыкка килә. Әлеге мәктәпләр тарихның мәгълүматлар¬ га бай булмаган чорларына карата төрле карашларда тора. XVII—XVIII гасырларда Европада үткәннәр белән кызыксыну көчәя. Беренчедән, Бөек географик ачышлар дәвере башлану, сәүдә үсе¬ ше, колониаль империяләр төзелә башлау нәтиҗәсендә европалылар- ның дөньяны танып белү офыклары киңәя. Белемлелек үсү шарт¬ ларында башка халыкларга һәм аларның тарихына карата кызыксы¬ ну уяна. Икенчедән, көнкүреш нигезләренең даимилеге, үзгәрмәүчәнлеге турында тәэсир тудырган тормыш ритмы Урта гасырларның башлан¬ гыч чорындагы акрын, сүлпән үзгәрешләр чоры белән алмашына.
§ 1. Тарихи белемнең үсеш этаплары 11 Әлеге үзгәрешләрне кешеләр шәхси тәҗрибәләре аша кабул итәләр. «Бүгенге»нең «үткән»нән һәм «киләчәк»тән аерылуын аңлау дөнья¬ ның ничек һәм ни өчен үзгәрүе хакында уйлануга этәрә. Иң беренче булып бу сорауга тарих җавап бирергә тиеш иде. Өченчедән, үсеп килә торган дәүләт мәнфәгате идеологиясе үзен дәлилләүне таләп итте. Урта гасырларда өлкәнлекне таныту, тәхеткә хокук мәсьәләләре буенча аксөяк нәселләр арасында барган бәхәсләрдә әлеге нәселләрнең борынгы булуына зур әһәмият бирелә иде. Абсолютизмның ныгуы нәтиҗәсендә эре, үзәкләштерелгән монар¬ хияләрнең өстенлеген һәм тарихи яктан прогрессив булуын дәлилләүгә ихтыяҗ туа. XVII—XIX гасырларда яшәгән күп кенә тарихчыларның хезмәтләрендә әлеге монархияләрнең барлыкка килүе җәмгыять үсе¬ шенең логик, закончалыклы нәтиҗәсе итеп карала. XVII гасыр ахырында Франциядә Фәннәр академиясе һәм Бөекбританиядә Король фәнни җәмгыяте оешты¬ рыла. Россиядә, Романовлар династиясе тәхеткә утыр¬ гач, Язу приказы булдырыла, ул дәүләт тарихын язарга тиеш була. 1724 елда император Петр I указы белән Фәннәр академиясенә нигез салына, аның составында тарихи департамент һәм тарихи җыелыш оеша. Рос¬ сия тарихы буенча хезмәтләр нәшер ителә, елъязма материаллары һәм документлар басыла башлый. Аеруча В.Н.Татищевның (1686 — 1750) «Иң борынгы чорлар¬ дан Россия тарихы» дип аталган хезмәте киң таныла. Императрица Елизавета Петровна вакытында рәсми историограф вазифасы кертелә. Аны Александр I ва¬ кытында биләгән Н.М.Карамзин (1766 — 1826) берен¬ че тапкыр 12 томлык фундаменталь хезмәт — «Россия дәүләте тарихы»н яза. Анда документаль материал ни¬ гезендә илнең борынгы чорларыннан алып XVII гасырга кадәрге тарихы җентекләп тасвирлана. Мәгърифәт дәвере (XVIII гасыр), кешеләрнең акылына ышаныч, табигать фәннәре галимнәренең XVIII — XIX гасырлардагы уңыш¬ лары, фәндә материалистик карашлар урнашу, дөньядагы барлык җи¬ семнәрнең рациональ аңлатмасы бар дигән фикерләр барысы да тарихи белемнең үсешенә йогынты ясый. XIX гасырда mapuxu үсеш¬ нең закончалыкларын, аның хәрәкәт көчләрен эзләү проблемасы иҗти¬ магый һәм гуманитар фәннәрнең игътибар үзәген били. Бу заманда үткәннәрне өйрәнүдә фәнни алымнарга карата таләпләр тәмам тәгаенләнә.
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнен юллары һәм ысуллары Әлеге таләпләрнең иң мөһиме — тарихилык яки конкрет тарихи анализ принцибының саклануы. Принципның асылы вакыйганы аны тудырган чынбарлык кысаларында, сәбәп—нәтиҗә бәйләнешләре яс¬ сылыгында карау зарурлыгыннан гыйбарәт. Объективлык принцибының саклануы да зур әһәмияткә ия. Бу прин¬ цип фактларны тасвирлаганда төгәллек, аларны төрле яктан яктыр¬ туны, вакыйгаларны ниндидер алдан уйланган схемага көчләп кертүдән баш тартуны таләп итә. Үткәннәр турында төгәл, абсолют дөрес мәгълүматлар булмаганда, тарихчы хыялый эксперимент алы¬ мына мөрәҗәгать итә ала — ягъни аның шул рәвешле вакыйгаларны һәм алар белән бәйле хәлләрне күзаллау мөмкинлеге бар, әмма ул бу очракта да фактлар, мәсьәләгә конкрет—тарихи якын килү принци¬ бы белән каршылыкка керергә тиеш түгел. Тарих фәне XX гасырда Катлаулы һәм каршылыклы вакыйгаларга бай XX гасыр тарих фәне¬ нең динамикалы үсешенә этәргеч ясады. Элегрәк әлеге фән төп игътибарын Европаның үткәненә, Европа илләренең дөньяны колонияләштерү тарихына юнәлтә иде. Башка кыйтгаларда урнашкан илләр һәм яшәгән халыкларның тормышы читтәрәк калдырылып килде. Азатлык хәрәкәте лидеры һәм бәйсез Һиндстанның беренче премьер-министры, яшьлегендә Англиядә бе¬ лем алган Д.Неру (1889—1964): «Без мәктәпләрдә һәм колледжларда өйрәнә торган тарихның хикмәте кеч¬ кенә... Хәтта Һиндстан тарихы буенча мин укыганнар да күп очракта дөрес түгел, яки бозып күрсәтелгән, яки безнең илебезгә масаеп караган кешеләр тарафыннан язылган фикерләр», —дип язган. Үзе өчен Азия һәм Африка илләренең тарихын ачкан Европа фәне алар узган үсеш юлының уникаль икәнлеген танырга мәҗбүр булды. Бу исә, үз чиратында, тарихи процессларда универсаль закончалыкларның булуын шик астына алуга этәрде. Иҗтимагый фәннәрнең үсеше нәтиҗәсендә тарихны өйрәнү алым¬ нарының, фәнни якын килүләрнең төрләре күбәя барды. XX гасыр башында җәмгыять тормышының аерым өлкәләрен өйрәнүче тарих һәм политология, социология, социаль психология, бер-берсеннән аеры¬ лып, һәркайсы мөстәкыйль фән булып әверелде. XX гасыр ахырында яңа гуманитар фәннәрнең казанышлары һәм нәтиҗәләре үткән дәверләрдә булып узган вакыйгаларны аңлату өчен файдаланыла баш¬ лады. Бу исә тарих фәненең баетылуына мөмкинлек бирде.
§ 1. Тарихи белемнең үсеш этаплары 13 XX гасырда Россиядә булып узган, аеруча «салкын сугыш», СССР һәм АКШ каршылыгы белән бәйле вакыйгалар аның үсешенә зур йогынты ясады. Теге яки бу өстен державаның сәясәтен аңа кулайрак рәвештә күрсәтүче рәсми һәм ярымрәсми тарихи фаразлар киң тара¬ лыш алды. Фактларны яшерү яисә дөреслекне бозу нәтиҗәсендә бик күп «ак таплар» барлыкка килде. Кырыс цензура шартларында һәм тарих буенча язылган хезмәтләрнең партия-дәүләт контроленә алы¬ нуы аркасында, илебез фәненә гаять зур зыян салынды. «Салкын сугыш» тәмамланып, Россиядә сәяси тормышның демок¬ ратик принциплары ныгып урнашканнан соң, үткәннәрне яңабаштан карап чыгу, алар турында яңача фикерләү процессы җәелеп китте. Ул шома гына бармады: вакыт-вакыт чит ил тарихчыларының «салкын сугыш» чорында үсеш алган карашлары тәнкыйди күзлектән бәя¬ ләнмичә генә кабул ителде. Тарихны яңача уку, күзаллауга карата җәмгыятьтә кызыксыну көчәйде, һәм бу, үз чиратында, фәннилеге чамалы булган күп кенә публицистик хезмәтләрнең дөньяга чыгуына китерде. Шулай да, фикер төрлелегенең үсүе һәм фәнне баеткан яңа фактларның күбәюе тарихи белем үсешенең яңа офыкларга ирешүе өчен нигез булуы бик ихтимал. §1. ^бораулар һәм биремнәр^^Җ*7 ’ ' ‘ Язу барлыкка килгәнче, борынгы дәвердә үткәннәрне та¬ нып белүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Дөнья һәм кешенең барлыкка килүен тасвирлаучы нинди мифлар¬ ны беләсез? 2. Антик заманда яшәгән мәшһүр тарихчыларның исемнә¬ рен атагыз. Тарих фәне үсешенең башлангыч чорларын¬ дагы үзенчәлекләрне күрсәтегез. Антик заманда тарихи танып белүнең чикләнгән булуы нәрсәдә чагылган? 3. Урта гасырларда дин һәм чиркәүнең рухи өлкәдә хаким¬ лек итүе фәнни белемнәрнең эчтәлегендә ни рәвешле ча¬ гылган? 4. Ни өчен Яңа заманда үткәннәр белән кызыксыну кө¬ чәйгән? : 5. XVIII — XIX гасырларда тарихи тикшеренүнең нинди фәнни ысуллары һәм принциплары барлыкка килгән? 6. Тарих фәненең XX гасырдагы үсеш үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
14 1 нче бүлек. Тарихны танып белүнен юллары һәм ысуллары §2. Халыклар тормышындагы закончалыклар һәм очраклылыклар Тарихи үсеш билгеле бер закончалыкларга буйсынамы, әллә тарихта очраклылык өстен¬ лек итәме? Әлеге сорау элек-электән фикер ияләренең игътибар үзәгендә булган. Тарихка дини-мистик карашлар Элекке дәверләрдә, хөкемдарлар һәм илбасарлар кылган эшләрнең сәбәпләрен аңларга омтылып, елъязмачылар һәм тарихчыларның күпчелеге аларның гамәлләрен тасвирлауга аеруча зур игътибар биргән, башкача, ягъни яхшырак яки начаррак мөмкинлек булганда, дөнья нинди рәвешкә керер иде, дип уйлаган. Шул ук вакытта, антик заманда да һәм Урта гасырларда да, кеше¬ ләрнең гамәлләре артында югары көчләр тора, дип санаганнар. Алар¬ ның дөньядагы тормышка катнашуы кешеләрнең ниятләрен гамәлгә ашыруга комачаулаучы яки ярдәм итүче очраклылыклар аша чагыла һәм тарихтагы иң мөһим хәрәкәт көче булып тора, дип фикер йөрткәннәр. Шуның белән бергә, антик заманда югары көчләрнең ом¬ тылышларын һәм максатларын белү кеше акылы өчен мөмкин түгел, дигән караш өстенлек иткән. Шәрык диннәрендә, аерым алганда буд¬ дизмда, гомумән, алгарышлы үсеш төшенчәсе юк, тормыш миллион¬ нарча елларга сузылган циклларның әйләнмә буенча алмашынуы бу¬ ларак карала. Билгеле бер максатка буйсындырылган үсеш турындагы идея хри¬ стиан дине барлыкка килгәч кенә туа. Дөнья оешуның башлангыч нок¬ тасы итеп ул аның илаһи, ягъни Алла ихтыяры буенча яралу фактын таный. Тарихның тәмамлануы исә Кыямәт көне җитү, гөнаһлылар- ның җәза алуы һәм хак дин юлындагыларның мәңгелек рәхәтлеккә ирешүе белән бәйләп күрсәтелә. Тарихи үсешнең христиан концепциясен нигезлә¬ гән фикер ияләренең берсе Аврелий Августин (354— 430) була. Аның фикеренчә, тарих — Яхшылык һәм Явыз¬ лык, Алла Каласы һәм Җир Каласы, Аллага карата мәхәббәт саклап яшәүче һәм матди байлыкларны, тән рәхәтлекләрен өстен күрүче кешеләр арасында бар¬ ган көрәш ул. Бу көрәш Иске Васыятьтә (Ветхий Завет) тасвирланган биш этап узган. Христосның килүен Авгу¬ стин алтынчы, соңгы этапның башлануы дип санаган, бу
§ 2. Халыклар тормышындагы закончалыклар һәм очраклылыклар этап ахырзаман җитү белән төгәлләнәчәк, дип күрәзәлек кылган. Августинның карашлары Урта гасырларда хри¬ стиан чиркәвендә өстенлек иткән. Дөньяны күзаллауларның дини карашларга нигезләнгән система¬ ларында югары көчләр тарихта хәлиткеч көч буларак тасвирланса¬ лар да, аларда кеше әлеге көчләрнең ихтыярын сукырларча үтәүче курчак рәвешендә генә күрсәтелми. Ул заманда (корбан бирү, дога¬ лар, тиешле йолалар һәм ритуалларны башкару нәтиҗәсендә) теге яки бу эшкә тотынганда аларның ярдәменә ирешү мөмкин, дип фикер йөрткәннәр. Күп аллалы антик мифология һәм дөньяны Яхшылык белән Явызлыкка бүлгән христиан дине кешенең үз теләкләренә туры килгән яклаучыны сайлау иреге булуын инкарь итмәгәннәр; шулай да, чиркәү үзе кара көчләр катнашы бар дип исәпләгән вариантлар¬ ны хупламаган. XVIII—XIX гасырлар фәлсәфәсендә тарихи үсешнең хәрәкәт көчләре мәсьәләсе Яңа заманда Европа халыклары тормышындагы үзгәрешләрнең темп¬ лары көчәю тарихның хәрәкәт пружиналарын һәм аның үсешенең юнәлешен аңларга тырышу омтылышларын үстерә. Әлеге чорда про¬ гресс идеясе туа. Ул кеше ия булган белемнең чикләре киңәю, фән һәм техника уңышлары, җәмгыять тормышын оештыру формаларының камилләшүе белән бәйле. Мәгърифәт дәверендә дөньяны халыкларның күңел түрендәге ышаныч-өметләренә җавап биргән, алар дөрес дип тапкан идеяләр хәрәкәткә китерә ала, дигән фикер барлыкка килә. Тарих кешенең табигый, аның асылына хас булган яшәү, үз язмышын хәл итү һәм үз милкен теләгәнчә файдалану хокукларына ирешү өчен үзенең ихтыя¬ рын гамәлгә ашыру мәйданы буларак карала. Башкача әйткәндә, иҗ¬ тимагый үсешнең хәрәкәт көче — кешеләрнең омтылышлары, макса¬ ты — аларның идеалларын тормышка ашыру, дип исәпләнә. Әлеге фикернең тарафдарлары — инглиз фикер иясе Д. Локк (1632—1704), француз язучысы һәм философы Вольтер (чын исеме — Ф.Аруэ, 1694—1778), Ж.Ж. Руссо (1712—1778) һ.б. Кешеләрнең бер- берсе һәм табигать белән гармониядә яшәү вакыты, «алтын гасыр» турындагы караш шактый зур популярлык казана, аны кире кайтару хыялы бүген дә яши. Мәгърифәтчеләрнең акылга ышанулы карашларына билгеле бер дәрәҗәдә немец классик фәлсәфәсе каршы чыга. Мәсәлән, аңа нигез салучы дип саналган И. Кант (1724—1804), Мәгърифәт дәверендә
. е 1 нче бүлек. Тарихны танып белүнец юллары һәм ысуллары чынбарлык кына түгел, бәлки кешенең аны турыдан-туры чагылдыру сәләте дә тәнкыйди анализга дучар ителергә тиеш, дип исәпләгән. Кант фикеренчә, әйберләрнең чын асылына төшенү мөмкин түгел, шул сәбәпле дәүләтнең камил хокукый төзелеше, мәңгелек тынычлык кебек идеалларга ирешүгә бары тик өметләнергә генә кала. Эзлекле рәвештә кешеләр һәм табигатьнең хәлен яхшырту, матди культура про¬ грессына булышлык итүче реформалар уздыру — болар реаль нәрсәләр. Немец философы Г. Гегель (1770—1831) карашлары буенча, та¬ рих — алгарышлы үсеш процессы, аның барышында кешелек үзен һәм әйләнә-тирәне торган саен күбрәк белә, тирәнрәк ашлый, шул рәвешчә танып белүнең абсолют, илаһи дәрәҗәсенә якыная. Бу очракта һәр кеше үз максатларын һәм мәнфәгатьләрен күздә тота һәм. кагыйдә буларак, үзе дә аңламастан билгеле бер ихтыяҗны үти. Гегель буен¬ ча, танып белүнең субъекты — кешелек, соңгысының коллектив аңы «дөнья рухы» термины белән билгеләнә. Үзе яшәгән чор шартларын¬ да немец философы бу аңның иң югары гәүдәләнеше милли идея, дип санаган. (Европада милләтчелек күтәрелеше нәкъ менә XIX гасыр башына туры килә.) Гегельнең күп кенә замандашлары аның карашларын иррациональ- мистик фикерләр буларак бәялиләр. Философның карашлары XX га¬ сыр ахырына таралган бердәм глобаль «мәгълүмат кыры» (бу вакыт¬ та инде ул аерым бер кеше ихтыярыннан бәйсез рәвештә үз логикасы буенча үсә) оешу турындагы фикерләр белән аваздаш. Дөньяда материалистик карашларның барлыкка килүе һәм үсеше Дәүләтләрдәге күптөрлелекнең сәбәпләрен белергә омтылулар әле ан¬ тик заманда ук фикер ияләрен матди факторларның, барыннан да элек табигатьнең, географик мохитнең җәмгыять тормышына, аның мәдәниятенә һәм традицияләренә зур йогынты ясавы турында нәтиҗәгә китергән. Шундый ук фаразларны үз вакытында Аристо¬ тель (б.э.к. 384—322) дә әйткән. Яңа заманда әлеге карашлар фран¬ цуз фикер иясе Ш.Л. де Монтескье (1689—1775) һәм немец галиме И. Гердер (1744—1803) тарафыннан яклау таба. К. Маркс (1818—1883) һәм Ф. Энгельс (1820—1895) тарафыннан эшләнгән тәгълимат тарихны материалистик фикерләүнең иң югары дәрәҗәсе булып исәпләнә. Ул XX гасыр тарих фәненә зур йогынты ясады. Марксистик теория кешелек үсешен табигый тарихи процесс бу¬ ларак карый. Аның хәрәкәт көче булып сыйныфлар — җитештерү чараларына милек мөнәсәбәте, матди байлыкларны җитештерү, бүлү
§ 2. Халыклар тормышындагы закончалыклар л-г һәм очраклылыклар һәм алмаштыру процессындагы мөнәсәбәтләрдә биләгән урыннары буенча аерылучы кешеләр төркемнәре арасындагы көрәш исәпләнә. Башка төрле әйткәндә, марксистик тәгълимат күзлегеннән тарихның хәрәкәт көче итеп милек ияләре һәм милексезләр арасындагы көрәш карала. Прогресс исә иҗтимагый-икътисади формацияләрнең (борынгы колбиләүчелек, феодаль, капиталистик, коммунистик җәмгыятьләр¬ нең) эзлекле рәвештә алмашынуы буларак күзаллана. Әлеге форма¬ цияләр җитештерү чараларына таралган күпчелек милек формалары билгеләре, җәмгыятьнең социаль структурасы һәм сыйныфлар ара¬ сындагы мөнәсәбәтләрнең характеры, җитештерү көчләренең үсеш дәрәҗәсе буенча бер-берсеннән аерылалар. Матди байлыкларны җи¬ тештерүнең һәр формациягә туры килгән ысулы тарихи нәтиҗә була¬ рак карала. Иртәме-соңмы бу ысул искергән, алга таба продукция чыгару күләмен үстерү мөмкинлекләрен чикли, фән һәм техника ка¬ занышларын файдалану юлында киртә була. Марксизм кешелек үсешендә идеяләр һәм идеаллар ролен инкарь итми, шул ук вакытта иҗтимагый тормышның рухи ягын икенчел, икътисади, социаль мөнәсәбәтләрнең чыгарылмасы итеп карый. Баш¬ кача әйткәндә, җәмгыятьтә аңа хас булган каршылыклар барлыкка килеп, кискенләшкәннән соң гына үзгәрешләрнең зарурлыгы турын¬ дагы карашлар ныгып урнаша, дип фикер йөртелә. Тарихта шәхеснең роле, очраклы факторларның әһәмияте дә инкарь ителми. Шул ук вакытта иҗтимагый үсешнең өлгереп җиткән ихтыяҗ¬ ларына туры килгән, стихияле яки аңлы рәвештә кылган гамәлләр генә уңышка ирешә, дип исәпләнелә. Бу яктан караганда, марксизм буенча, очраклылык — зарурлыкның, закончалыкның чагылу рәвеше. Марксизмның үз замандашлары игътибарын җәлеп итүе аның тарихи үсеш процессларын чагыштырмача гади итеп аңлатуъгбелән бәйле иде. Шул ук вакытта К. Маркс һәм Ф. Энгельсның күп кенә идеяләре әле алар исән чакта, бигрәк тә XX гасырда, шик астына алынды. Марксизмның тарих фәне нәрсәне һәм ничек өйрәнергә тиешле¬ ген билгеләгән нормалар җыелмасына әверелүе дә, билгеле бер дәрәҗәдә, аның алдагы язмышында тискәре яктан чагылды. Мәсәлән, Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясе тарихының кыскача курсында (ВКП (б) Үзәк Комитеты тарафыннан 1938 елда раслана; ул 1950 ел¬ лар уртасына кадәр илебездә тарих фәне үсеше өчен күрсәтмә буларак яшәп килгән И.В.Сталин фикерөнр^ чагылышы иде) болай диелә: 2 С-203
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнен юллары һәм ысуллары «Җәмгыятьнең җитештерү ысулы нинди — җәмгыять үзе дә, аның идеяләре һәм теорияләре дә, сәяси ка¬ рашлары һәм оешмалары да шундый. Яки, тупасрак әйткәндә: кешеләрнең тормыш рәве¬ ше нинди булса — аларның фикерләре дә шундыйрак рәвештә... Димәк, әгәр дә тарих фәне, чыннан да фән буларак яшәргә теләсә, җәмгыять үсеше тарихын корольләр һәм полководецлар, дәүләтләрне «яулаучылар» һәм «буйсын¬ дыручылар» гамәлләренә кайтарып калдырырга тиеш түгел, иң элек ул матди байлыклар тудыручылар тари¬ хы белән шөгыльләнергә бурычлы. Димәк, тарих законнарын өйрәнү өчен ачкычны ке¬ шеләрнең башларыннан да, җәмгыять карашларыннан һәм идеяләреннән дә түгел, ә җәмгыять тарафыннан һәр тарихи чорда файдаланылган җитештерү ысулын¬ нан — җәмгыять икътисадыннан эзләргә кирәк. Димәк, тарих фәненең иң беренче бурычы җитештерү законнарын, җитештерү көчләре һәм мөнәсәбәтләре¬ нең, җәмгыятьнең тарихи үсеш кануннарын өйрәнү һәм ачудан гыйбарәт». Тарих фәне бурычларын шул рәвешчә аңлауны кабул итмәүче галимнәр, хаклы рәвештә, марксистик тәгълиматның башлыча Ев¬ ропа илләренең XIX гасыр тәҗрибәсен чагылдыруын билгеләп үтәләр. Ул вакытта, чыннан да, әлеге илләрнең күбесендә икътиса¬ ди кризислар ешаеп киткән иде, сыйнфый каршылыклар да кис¬ кенләште. Әмма, немец социологы М.Вебер (1864—1920) исбатла¬ ганча, социаль мөнәсәбәтләр сыйнфый көрәшкә генә кайтып кал¬ мый. Әгәр дә җәмгыять мәдәниятенең үзенчәлекләре һәм традиция¬ ләре шартларында ярлылар үзләренең хәленнән (статусыннан) ка¬ нәгать булсалар, аны нормаль һәм табигый дип санасалар, аларда ризасызлык туу өчен нигез юк. Бу очракта беренче планга башка (дини, милли), матди байлыклар җитештерү Һәм бүлү белән бәйле булмаган мәнфәгатьләр чыга һәм алар тарихның хәрәкәт көче бу¬ лып әвереләләр. Күп кенә тарихчылар төрле халыкларның иҗтимагый тормы¬ шындагы күптөрлелекне гомуми, абстракт схемаларга кайтарып калдыруның мөмкин булмавына игътибар итте. Кайбер дәү¬ ләтләрнең геосәяси халәте һәм мәдәни үзенчәлекләре әлеге халык¬ лар үсешенә шулкадәр зур йогынты ясыйлар ки — бу үсешне фор¬ мация теориясе белән аңлату омтылышлары уңышсызлыкка дучар
§ 2. Халыклар тормышындагы закончалыклар һәм очраклылыклар була. Мәсәлән, Шәрыктәге җәмгыятьләр тормышындагы гаҗәеп тотрыклык һәм даимилекне, Төньяк һәм Көнчыгыш Европаның гаять зур регионнарда яшәүче халыкларның тарихи юлы үзенчә¬ лекләрен теория аңлата алмады. Марксизм тарафдарлары аерым бер төрле «Азия формациясе» яшәве белән килешергә, формацияле үсеш юлының кайбер баскычларын читләтеп үтү мөмкинлеген та¬ нырга мәҗбүр булды. XX гасырда тарих фәлсәфәсе XX гасырның беренче яртысында тарихка цивилизацияле дип аталган караш киң тарала. Матди һәм рухи культураларының характеры белән аерылып торучы һәм үз үсешләрендә аерым баскычларны үтүче җир¬ ле цивилизацияләр төп өйрәнү объекты итеп алына. Әлеге карашка итальян галиме Д. Вико (1668—1744) нигез сала. Ул һәрбер халыкның тарихы өч баскычны — «аллалар дәвере»н, «ге¬ ройлар дәвере»н, «кешеләр дәвере»н эченә ала, алардан соң таркалу чоры килә дип саный. XIX гасырдан рус галиме Н.Я. Данилевский (1822—1885) төрле халыкларның мәдәни—тарихи үсеш үзенчәлеклә¬ ре теориясен тудыра. Россиянең дини үзенчәлекләренә ул аеруча әһәмият бирә. XX гасырда бөтендөнья тарихына җирле цивилизацияләрнең ал¬ машу процессы итеп карау киң тарала. Бу теорияне тирәнтен өйрәнүгә О. Шпенглер (1880—1936), А. Тойнби (1889—1975) һәм тарихчыбыз Л.Н. Гумилев (1912—1992) үзләреннән зур өлеш кертәләр. Немец галиме О. Шпенглер «Европаның азагы» (1918) дигән хезмәтендә язганча: «Борынгы заман — Урта гасырлар — Яңа заман: менә чиктән тыш фәкыйрь һәм мәгънәсез схема... Бер эздән баручы бөтендөнья тарихының эчпо- шыргыч күренеше урынына мин Җир-ана куеныннан көчле булып шытып чыккан бик күп куәтле культу¬ раларның чын спектаклен күрәм, туган ландшафтына аларның һәркайсын үзенең бөтен яшәеше белән ты¬ гыз бәйләнгән, һәркайсы үз материалында — кешелектә — үз формасы бизәген төшерә һәм һәркайсының үз идеясе, үз теләкләре, үз тормышы, дулкынланулары, ки¬ черешләре, үз үлеме... Чәчәк атучы һәм картаеп баручы культуралар, халыклар, телләр, хакыйкатьләр, аллалар, ландшафтлар булган кебек, яшь һәм карт имәннәр һәм чияләр, чәчәкләр, ботаклар һәм яфраклар бар, тик бер¬ нинди дә искерә торган «кешелек» юк. Һәрбер культу-
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнен юллары һәм ысуллары раның барлыкка килә, өлгереп җитә, сула һәм беркай¬ чан да кабатланмый торган үз яңа чагылыш мөмкин¬ лекләре бар». Цивилизацияле үсеш теорияләрендә прогресс һәрбер яңа цивили¬ зациянең билгеле бер күләмдә үзеннән элгәрләренең казанышларын мирас итеп алып, матди һәм рухи культураның тагын да югарырак баскычына күтәрелүе белән бәйләп аңлатыла. Үсешнең төп чыгана¬ гы итеп Гумилев халыкларның үзләре яши торган мохит белән үзара бәйләнешен саный. XX гасырның икенче яртысында дөньяның цивилизацияле үсеш ста¬ дияләре яки фазалары булуы турында идеяләр зур популярлык каза¬ на. Америка икътисадчылары, сәясәтчеләре һәм социологлары (Дж. Гэлбрейт, У. Ростоу, Д. Белл, Э. Тоффлер) тарихны хәрәкәткә китер¬ үче көчне гыйлемлелектә күрәләр, белемнәрне киңәйтү хезмәт корал¬ ларын камилләштерергә мөмкинлек бирә, шул сәбәпле җитештерү эш- чәнлегенең яңа формалары үзләштерелә. Алар прогрессны аучылык¬ тан һәм җыючылыктан игенчелек һәм терлекчелек, ә аннары промыш¬ ленность җитештерүенә һәм хәзерге заман югары технологияләренә күчү белән бәйләп карыйлар. Үсешнең һәрбер яңа баскычына күчү тарихның алгарышлы үсе¬ шенең алдан билгеләнгән катгый законнарына буйсындырып карал¬ мый. Ул тормышка ашуы тиешле алшартлар белән бәйле мөмкинлек буларак характерлана. Әлеге кирәкле шартлар арасында тарихи-мә- дәни, сәяси үзенчәлекләр, халыкара шартлар һәм кайбер цивилиза¬ цияләрнең шәхеснең җәмгыятьтәге урынын билгеләүче традицияләре аерып куела.
§ 2. Халыклар тормышындагы закончалыклар һәм очраклылыклар Цивилизацияле үсеш баскычлары теориясе кысаларында XX га¬ сырда киеренке хәлгә килгән модернизация проблемаларына — тра¬ дицион (аграр-терлекчелек) җәмгыятьләрдән индустриаль җәмгы¬ ятьләргә тизләнешле күчүгә аеруча игътибар бирелә. XX гасырның дөнья сугышлары, атом-төш кораллары яисә циви- лизцияне җимерүгә сәләтле башка массакүләм юк итү коралларының барлыкка килүе, экология мәсьәләләренең киеренкеләнүе белән бәйле башка реаль күренешләре тарих проблемаларын аңлауда шулай ук үз чагылышын таба. Кешелекнең даими алгарышлы үсеше идеясе хәзер¬ ге заман шартларында һаман саен күбрәк скептицизм уята. Прогресс¬ ны җитештерү һәм куллануның артуы белән бәйләп карау дөреслеккә туры киләме, төп нигезен кешенең рухи үсеш мөмкинлеге төзегән кый¬ ммәтләрне яңадан төшенү вакыты җитмиме кебек сораулар һаман саен ешрак куела. Инглиз тарихчысы Р.Д. Коллингвуд (1889— 1943) яз¬ ганча, «без кешедә нинди дә булса абсолют кыйммәт бу¬ луын инкарь итә алабыз. Аның акылы, әйтергә мөмкин, бары тик аны бөтен хайваннардан да усал ниятлерәк һәм җимерүчерәк зат итү өчен хезмәт итә. Акыл табигать¬ нең аеруча чистартылган һәм затлы продукты булудан да бигрәк, аның сукырларча адашуы яисә тупас шаяру¬ ыдыр. Аның әхлагы — бары тик уйлап табу (рационали¬ заторлык) яки үзенең хайвани асылын үз-үзеннән дә яшерү өчен уйлап чыгарылган идеология... Бу караш буенча, кешене барлыкка китергән табигый процесс прогресс буларак карала алмый... Тарихта прогресс¬ ның бернинди дә табигый һәм аннан да бигрәк кирәк¬ ле законы юк. Димәк, нинди дә булса конкрет үзгәреш камилләшүме, дигән сорауны һәрбер очрак өчен, аның үзенчәлекләреннән чыгып, аерым ачыкларга кирәк. Боларның барысы да үткәнне, тарихи үсешнең закончалыкларын һәм тенденцияләрен аңлауга бүгенге чынбарлыкның зур йогынты яса¬ вын күрсәтә. Теге яки бу проблемаларның кискенләшүе кешеләрне тарихка мөрәҗәгать итүгә, үткән юлны яңача фикерләүгә этәрә. Үзе өчен үткәннең һәм бүгенгенең бүленмәс берлеген яңабаштан ачып, тарихка мөрәҗәгать итеп, кешелек үз үсешенең һәр яңа этабында ки¬ ләчәгенә ышаныч булдырырга омтыла. § Сораулар һәм биремнәр 1. Тарихи процесска дини—мистик карашларның үзенчә¬ лекләре нидән гыйбарәт? Андый карашлар нинди тари-
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнен юллары һәм ысуллары 22 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8. 9. хи дәвердә өстенлек иткән? Тарихта кешенең роле нинди сыйфатта күзалланган? Мәгърифәт дәверендәге тарихи карашларның үзенчәлек¬ ләрен күрсәтегез. XV111 гасыр галимнәре фикеренчә, җәмгыять үсешенең хәрәкәт көчләре нидән гыйбарәт? Шәхеснең тарихтагы урыны турындагы мәсьәләне аңлау¬ га немец философы И. Кант нинди принципиаль яңалык керткән? Г. Гегель тарихи процессны ни рәвешле күзаллаган? «Дөнья рухы» төшенчәсе астында ул нәрсәне күздә тот¬ кан? Тарихи үсешкә марксистик карашларның асылын аңла¬ тыгыз. Нинди факторлар, марксистлар фикеренчә, кеше¬ лек прогрессында хәлиткеч әһәмияткә ия? Уйлагыз, та¬ рихны марксистик аңлатуның чикләнгәнлеге нидә? XX гасыр тарихчылары «цивилизация» төшенчәсен нин¬ ди мәгънәләрдә кулланганнар? Тарихка цивилизацияле караш нигезендә нинди принциплар ята? Җирле (локаль) цивилизацияләр концепцияләрен эшләгән галимнәрнең исемнәрен атагыз. Дөньяның цивилизацияле үсеш стадияләре теориясе та¬ рафдарлары тарихи үсешнең хәрәкәт көчләрен ничек бил¬ гелиләр? XX гасырның нинди реаль фактлары кешелекнең алга¬ рышлы үсеш мәсьәләсендә галимнәрдә шөбһә тудыра? Таблицаны тутырыгыз. Таблица Тарихи үсешнең хәрәкәт көчләре Фикер ияләре Гасырлар Прогрессив үсеш чыганаклары Д. Локк Г. Гегель К. Маркс Л. Гумилев Дж. Гэлбрейт Иҗтимагый прогресс чыганакларына карата караш¬ ларның ничек үзгәрүе хакында нәтиҗә ясагыз.
§ 3. Дөнья тарихын чорларга бүлү проблемалары 23 §3. Дөнья тарихын чорларга бүлү проблемалары Дөнья тарихының хәрәкәт көчләре һәм алар¬ ның иң мөһиме нәрсә булуы мәсьәләсендә фикерләр үзгәлеге дөнья тарихын чорларга бүлү принциплары буенча төрле карашлар булуын күрсәтте. Тарихны чорларга бүлү принциплары Заманында кешелек тарихының төп элементлары хуҗалык эшчәнле- ге формаларының алмашынуы, матди культура үсеше принцибы бу¬ енча билгеләнгән караш киң танылган иде. Әлеге идеяләрне алга сөрүчеләр — француз философы Ж. Кондорсе (1743—1794) һәм аме- рика этнографы Л. Морган (1818—1881). Алар тарихны кыргыйлык (җыючылык, аучылык чоры), варварлык (игенчелек, терлекчелек) һәм цивилизация (язу, металл эшкәртү) дәверләренә бүлделәр. Схема Тарихның Л. Морган һәм Ж. Кондорсе буенча бүленеше Әлеге бүленешнең нигезендә хезмәт кораллары сыйфатындагы үзгәрешләр ята. Ул кешелек яшәешенең башлангыч этапларын таш, бронза һәм тимер дәверләренә бүлеп өйрәнү барышында археология¬ дә дә хуплау тапты. Дөньяның цивилизацияле үсеш тарафдарлары күзлегендә кешелек¬ нең яшәеше өч стадия аша уза, стадияләр бер-берсеннән күчеш этап¬ лары белән бүленә. Беренче стадия чама белән б.э.к. VIII меңьеллыкта башлана. Ул җыючылыкта һәм аучылыктан игенчелеккә, терлекчелеккә һәм кус¬ тарь җитештерүгә күчү белән бәйле. Икенче стадия XVII гасыр уртасында башлана. Ул мануфактура¬ лар оешудан, җитештерүнең артуына китергән хезмәт бүленеше сис¬
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнен юллары һәм ысуллары темасы барлыкка килүдән, машиналар файдалану һәм үсешнең инду¬ стриаль стадиясенә күчү өчен шартлар туудан гыйбарәт. Өченче стадия XX гасырның икенче яртысында башлана. Ул җәмгыятьнең яңа тибы (аны еш кына мәгълүмат җәмгыяте дип атый¬ лар) барлыкка килү, компьютерлар файдаланылу нәтиҗәсендә интел¬ лектуаль хезмәтнең характеры үзгәрү, белемнәр туплау, булдыру ин- дустриясенең оешуы белән бәйле. Тарихны җирле (локаль) цивилизацияләр (антик, грек-Византия, ислам, Европадагы Урта гасыр христиан цивилизацияләре) алмашы¬ ну күзлегеннән караучылар тарихи дәверләр озынлыгын әлеге циви¬ лизацияләрнең яшәү чорларыннан чыгып билгелиләр. Әлеге чорлар берничә гасырдан алып берничә меңьеллыкка кадәрге вакыт аралы¬ гын били. А.Тойнби дөнья тарихында уникаль үзенчәлекләргә ия бул¬ ган 13 мөстәкыйль цивилизация алмашынган, дип исәпли (башка ци¬ вилизацияләрне ул аларның аерым тармаклары, дип саный). Марксистик, формациячел теория кешелек тарихы төп биш төп дәвердән тора, бу дәверләрнең һәрберсе үзеннән алда килгәненнән прогрессиврак, дигән карашны яклый. Схема Тарихның марксистик концепциясе Бер-берсенә каршы сыйныфлар Ф О Р М А ц И Я л ә р Үсеш этаплары / Сыйныфсыз җәмгыять Коммунистик 7 / с Капиталистик 7 С / Феодаль 7 ^щар 1 N Колбиләүчелек 7^ Сыйныфларның булмавы Борынгы 7 община строе /
§ 3. Дөнья тарихын чорларга бүлү проблемалары 25 Борынгы община строе дәвере өчен җитештерү көчләре үсешенең чиктән тыш түбән дәрәҗәдә калуы, хосусый милекнең булмавы хас; кешеләр, тулысынча табигатьтән бәйле хәлдә, күмәк, коллектив хезмәт һәм куллану нәтиҗәсендә генә яши алганнар. Колбиләүчелек формациясенә күчү хезмәт коралларының камиллә¬ шүе, артык продукт җитештерү һәм аны бер кешенең генә үзләштерү мөмкинлеге туу, хосусый милек иясе — колбиләүче җиргә һәм җи¬ тештерү чараларына гына түгел, хезмәтчеләргә һәм «телле корал» булган колларга да хуҗа. Феодаль җәмгыять өчен хезмәтчеләрнең җир хуҗалары — феодал¬ ларга өлешчә шәхси бәйлелеге хас. Хезмәт халкының төп массасын тәшкил иткән крестьяннар шәхси яктан хезмәт коралларына, җитеш¬ терелгән продуктның бер өлешенә ия булганнар. Шул сәбәпле алар, коллардан аермалы буларак, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү белән кызыксынган. Марксизм капиталистик дип билгеләгән формация кысаларында хезмәтче шәхси яктан ирекле. Әмма яшәү чаралары булмау сәбәпле, ул үзенең хезмәт сәләтен җитештерелгән артык продуктының түләнмәгән өлешен үзләштерүче эшкуарга, җитештерү чараларының хуҗасына сатарга мәҗбүр. Чираттагы, коммунистик формация хосусый милекнең юкка чы¬ гуы нәтиҗәсендә кеше чын мәгънәсендә азатлык алачак, бары тик үзенә һәм гомумән җәмгыять ихтыяҗларына хезмәт итәчәк, үзе үк үз тормышының хуҗасына әвереләчәк җәмгыять буларак күзалла- на. Марксистик теория буенча һәрбер эпоханың тарихи чикләрендә формацияләр аңа туры килә торган формалашу, зур үсеш (чәчәк ату) һәм таркалу чорларына аерыла. Эпохалар һәм аларның составындагы периодлар арасындагы чикләр, кагыйдә буларак, халыклар тормышына гаять зур йо¬ гынты ясаган мөһим, масштаблы тарихи вакыйгалар белән бил¬ геләнә. Бер караганда, тарихка төрле караш тарафдарларының фикерлә¬ ре периодларга бүлүдә дә тамырдан аерыла кебек күренә, ләкин чын¬ барлыкта бу алай түгел. Эш шунда ки, үзгәрешләр вакытын берничә төрле атап була: формация алмашу, җирле (локаль) цивилизациянең җимерелүе, үсешнең яңа фазасы башлану. Аңа карап, язылган вакый¬ галарның асылы үзгәрми. Тарихи үсешнең һәрбер яңа периоды, кагыйдә буларак, хуҗалык эшчәнлегенең формалары үзгәрү, милек мөнәсәбәтләре, сәяси
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнец юллары һәм ысуллары тетрәнүләр, рухи культура характерындагы тирән үзгәрешләр белән бәйле. Бөтендөнья тарихын өйрәнгәндә, дөнья үсешенең җәмгыятьләр, дәүләтләр тормышының барлык өлкәләрендә, аларның мөнәсә¬ бәтләрендә, халыкларның үзләре яши торган табигый тирәлек белән үзара йогынтысында даими бара торган үзара бәйләнештәге үзгәрешләр процессы булуын аңлаудан чыгып эш итәргә кирәк. Бу үзгәрешләр бөтен дөньяда булмаса да, Җирдә яшәүчеләрнең зур күпчелеге тор¬ мышында чагылсалар, бөтендөнья тарихының яңа этабы килеп җитү турында сөйләү урынлы булыр. Кайчакта ул бөтенләй ачык күренеп торган, турыдан-туры күп халыкларга караган вакыйгалар белән бәйле була. Башка очракларда яңа этапка күчү вакытына карап сузы¬ ла. Ул чагында үзгәреш вакытын билгеләү өчен нинди дә булса шарт¬ лы дата алынырга мөмкин. Шуны онытмаска кирәк: кешелек тарихы турында сүз барган¬ да, теләсә кайсы чорларга бүлү билгеле бер күләмдә шартлы була. Яңа эпохага күчү кыска гына бер мизгелдә була торган гамәл түгел, ә вакыт һәм пространство аралыгында сузылган дәвамлы процесс. Җәмгыятьтәге кризис һәм таркалу аның нигезендә яңа цивилиза¬ ция яралгылары формалашу белән бергә туры килергә дә мөмкин. Бу процесслар дөньяның бөтен төбәкләрендә дә бер үк вакытта үсеш алмый. Яңа заман промышленность цивилизациясенең формала¬ шуы нәкъ әнә шулай барды. Кайсыбер илләр промышленностьта кискен борылыш кичергән вакытта, икенчеләре әле сословиеле строй һәм мануфактура җитештерүе кысасыннан чыкмады, өчен- челәрендә иске һәм яңа строй элементлары гаҗәеп дәрәҗәдә бергә туры килде. Кешелекнең үсеш этаплары Кешелек үткән тарихи юлны ыруглык дәверенә, Борынгы заман, Урта гасырлар, Яңа һәм Иң яңа заман тарихына бүлеп карау кабул ителгән. Ыруглык дәверенең яшәү дәвамлыгы 1,5 млн. елдан артык дип бил¬ геләнә. Аны өйрәнгәндә, тарихка археология ярдәмгә килә. Борынгы корал калдыклары, кыядагы рәсемнәр һәм җирләү үзенчәлекләре бу¬ енча ул үткән культураларны өйрәнә. Борынгы кешеләрнең йөз төзе¬ лешләрен яңадан торгызу (реконструкция) белән антропология фәне шөгыльләнә. Бу дәвер дәвамында хәзерге заман кешесе (30—40 мең еллар чама¬ сы элек) формалаша, хезмәт кораллары әкренләп камилләшә бара.
§ 3. Дөнья тарихын чорларга бүлү проблемалары 27 аучылык, балык тоту һәм җыючылыктан игенчелек һәм терлекчелеккә күчү башлана. Борынгы заман тарихы беренче дәүләтләр барлыкка килүдән (б.э.к. IV — III) башлап санала. Бу җәмгыятьнең идарә итүчеләргә, байлар¬ га һәм ярлыларга бүленгән, коллык киң таралган (барлык борынгы дәүләтләрдә дә зур хуҗалык әһәмияте булмаса да) чоры була. Колби¬ ләүчелек строе үзенең югары үсешенә антик дәвердә (б.э.к. I меңьел- лык — б.э. башы), Борынгы Греция һәм Борынгы Рим цивилизация¬ ләрнең күтәрелеше чорында ирешә. Соңгы елларда бертөркем галимнәрнең, аерым ал¬ ганда математик А.Т. Фоменконың, Борынгы заман һәм Урта гасырлар тарихын өйрәнүдә үз хронологияләрен тәкъдим итүе билгеле. Алар тарихчыларның китап басу киң җәелгәнгә кадәр, XVI — XVII гасырлардан элек бул¬ ган күп кенә вакыйгаларны торгызуын бәхәскә алып, аның башка вариантлары да булуы мөмкин дип саный¬ лар. Аерым алганда, алар кешелекнең язылган тарихы ясалма рәвештә меңъеллык чамасы артыкка озынай- тылган, дип карарга тәкъдим итәләр. Ләкин сүз тарих¬ чыларның күпчелегендә яклау тапмаган фаразлау ту¬ рында гына бара. Урта гасырлар дәвере V—XVII гасырлар белән билгеләнә. Бу дәвернең беренче периоды (V — XI гасырлар) Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе, Европада сословиеле строй ныгуы белән бәйле яңа тип иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсү белән билгеләп үтелә. Аның чикләрендә һәрбер сословиенең үз бурычлары һәм хокуклары бар. Бу чор өчен диннең аерым урын тотуы характерлы. Икенче период (XI г. уртасы — XV г. ахыры) — бу эре феодаль дәүләтләр формалашу, шәһәрләрнең әһәмияте арту чоры. Алар һөнәрчелек, сәүдә һәм торган саен дөньявирак төс ала барган рухи тормыш үзәкләренә әйләнә. Өченчепериод (XVI—XVII г. уртасы) феодаль строй таркала баш¬ лау белән бәйле, аны кайчак Яңа заманның башлангычы буларак га карыйлар. Европалылар үзләре өчен яңа дөнья ачалар, колониаль империяләр төзелә башлый. Товар—акча мөнәсәбәтләре бик тиз үсеш ала, мануфактура җитештерүе киң җәелә. Җәмгыятьнең социаль струк¬ турасы катлаулана, ул еш кына аның сословиеле бүленеше белән кар¬ шылыкка керә. Реформалаштыру һәм контрреформация үзләре рухи тормышның яңа этабы килеп җитүен күрсәтеп тора. Иҗтимагый һәм дини каршы¬
1 нче бүлек. Тарихны танып белүнең юллары һәм ысуллары лыклар арту шартларында үзәкләшкән власть көчәя, абсолют монар¬ хияләр барлыкка килә. Борынгы заман һәм Урта гасырлар цивилизацияләре «үсеш стадия¬ ләре» теорияләренең кысалары белән чикләнми, ә нигезендә натураль һәм ярымнатураль аграр-һөнәрчелек хуҗалыгы яткан «традицион җәмгыять» буларак карала. Э.Тоффлер үзенең «Өченче дулкын» (1980) ки¬ табында язганча, «Кытай һәм Һиндстаннан Бенин һәм Мексикага, Греция һәм Римга кадәр — һәркай- да цивилизацияләр бетмәс-төкәнмәс, күптөрле төсмерләрдән торган кушылма барлыкка китереп үскәннәр һәм таркалганнар, үзара көрәшкәннәр һәм берләшкәннәр. Әмма бу тышкы төрлелекләрнең асылында ох¬ шашлык ята. Барлык бу илләрдә дә җир икътисад, тормыш, культура, гаилә структурасы һәм сәясәте¬ нең нигезе булып тора. Аларның һәркайсында тор¬ мыш, тереклек итү авыл урнашкан урын тирәсендә туплана. Боларның һәркайсында хезмәтнең гади бүленеше һәм аз сандагы төгәл билгеләнгән каста һәм сыйныфлар: аксөякләр, руханилар, сугышчылар, коллар яисә крепостнойлар яши. Барлык мондый илләрдә авторитар власть хөкем сөрә... Һәм бу илләрдә, һәркайда натураль хуҗалык яшәгәнлектән, һәрбер берләшмә үзенә кирәк булганның күбрәк өлешен җитештерә. Югарыда язылган кагыйдәләрдән чыгармалар да була — тарихта бернәрсә дә гади генә булмый... Ләкин әлеге чыгармаларга карамастан, безнең берен¬ че карашка төрле булып күренгән барлык бу цивили¬ зацияләргә бер һәм бердәнбер феномен — аграр цивилизациянең аерым вариантлары итеп бәя бирергә нигезебез бар». Яңа заман дәвере — промышленностьлы, капиталистик цивилиза¬ циянең формалашу һәм ныгып урнашу дәвере — шулай ук берничә периодка бүленә. Беренчесе XVII гасыр урталарыннан, сословиеле стройның нигезл¬ әрен җимергән революцияләр заманыннан (аларның беренчесе — 1640—1660 елларда Англиядә булган революция) башлана. Кешенең рухи азатлыгы, акыл көченә ышаныч табуы белән бәйле Мәгърифәт дәверенең дә әһәмияте аз булмый.
§ 3. Дөнья тарихын чорларга бүлү проблемалары • 29 Яңа заманның икенче периоды Бөек француз революциясеннән соң (1789—1794) башланып китә. Англиядә башланган промышлен¬ ность перевороты югары темплар белән капиталистик мөнәсәбәтләр үсә барган континенталь Европа илләрен чолгап ала. Бу — колониаль империяләрнең тиз артуы, дөнья базарының үсүе, халыкара хезмәт бүленеше системасының камилләшүе чоры. Эре буржуаз дәүләтләр формалашуы төгәлләнү белән аларның күбе¬ сендә милләтчелек, милли мәнфәгать—идеологиясе урнаша. Яңа заманның өченче периоды XIX гасырның ахыры — XX гасыр¬ ның башын үз эченә ала. Ул промышленностьлы цивилизациянең, яңа территорияләрне үзләштерү нәтиҗәсендә, «киңлек»кә киң ко¬ лачлы үсешнең акрынаюы белән характерлана. Дөнья базарлары¬ ның товар үткәрә алу мөмкинлеге эшләп чыгарылган продукция¬ нең арта баручы күләмен үзләштерү өчен җитәрлек булмый. Про¬ мышленностьлы илләрдә артык җитештерүнең дөнья кризислары кискенләшү, социаль каршылыклар арту чоры килә. Алар арасын¬ да дөньяны яңадан бүлү өчен киеренке көрәш башлана. Замандашлары бу вакытны индустриаль, капиталлистик циви¬ лизациянең кризис чоры буларак кабул итәләр. 1914 — 1918 еллар¬ дагы беренче бөтендөнья сугышын һәм аның белән бәйле тетрәнү¬ ләрне, барыннан да элек Россиядәге 1917 елгы революцияне аның күрсәткече дип саныйлар. Иң яңа тарихны периодларга бүлү «Иң яңа тарих» термины астында нәрсәне аңларга соң? Бу сорау бүгенге фәндә иң бәхәслеләрдән санала: Марксистик теорияне яклаучылар өчен Россиядәге 1917 елгы революция коммунистик формациягә күчү билгесе булып торды. Яңа заманның башлануы нәкъ әнә шуның белән билгеләнде. Тарихны чорларга бүлүдә бүтән карашта торучылар «Иң яңа заман» тер¬ минын башка мәгънәдә кулланып, әлеге термин ас¬ тында турыдан—туры агымдагы вакыт белән бәйле чорны күз алдында тоттылар. Алар XX гасыр тарихы яисә хәзерге заман тарихы, дип сөйләүне өстен күрделәр. Шулай да Иң яңа заман тарихы чикләрендә төп ике период аерыла. XIX гасырның ахырында башланган Яңа заман индустриаль цивилизациясенең кризисы көчәю һәм тирәнәю процессы XX га¬
I нче бүлек. Тарихны танып белүнең юллары һәм ысуллары 30 сырның беренче яртысын тулаем иңли. Бу — элгәреге Иң яңа заман. Үзләрен дөньяга таныткан каршылыклар кискенәюен дәвам итә. 1929 - 1932 еллардагы бөек кризис аеруча югары үсеш алган ил¬ ләрнең икътисадын җимерелү чигенә җиткерә. Державалар ара¬ сындагы ярыш, колонияләр һәм продукция сату базарлары өчен көрәш 1939—1945 еллардагы, беренчесенә караганда да җимер¬ гечрәк. икенче бөтендөнья сугышына китерә. Европа державала¬ рының колониаль системасы җимерелә. «Салкын сугыш» шарт¬ лары дөнья базарының бердәмлеген какшата. Атом—төш кора¬ лын уйлап табу белән индустриаль цивилизация кризисы бөтен кешелек дөньясына үлем куркынычы алып килә. Әйдәп баручы дәүләтләрнең социаль, иҗтимагый-сәяси үсеше¬ нең характеры үзгәрү белән бәйле сыйфат үзгәрешләре бары тик XX гасырның икенче яртысында гына күзәтелә башлый. Бу чорда компьютерлар һәм промышленность роботлары та¬ ралу белән бергә хезмәт эшчәнлегенең характеры үзгәрә, җитеш¬ терүнең үзәк фигурасы булып интеллектуаль хезмәт вәкилләре санала башлый. Алга киткән илләрдә социаль яктан юнәлеш ал¬ ган базар икътисады җайга салына, кешенең көнкүрешен һәм ялын оештыру башка төсмер ала. Халыкара аренада мөһим үзгәрешләр була, державалар арасындагы көндәшлек хезмәттәшлек белән алышына. Интеграция процесслары үсә, бердәм икътисади киң¬ лекләр (Көнбатыш Европа. Төньяк Америка һ.б.) барлыкка килә. СССР һәм аның союзлары системасы юкка чыгу белән, дөнья ба¬ зарының бөтенлеге торгызыла, икътисади тормышны глобальлә- штерү процесслары үсә башлый, мәгълүмати аралашу чаралары¬ ның гомумдөнья системасы барлыкка килә. Шул ук вакытта индуструаль җәмгыять кризисы симптомнары әле XXI гасыр башында да дөньяның күп кенә районнарында, шул исәптән элеккеге СССР территориясендә дә үзләрен сиздереп то¬ ралар. Сораулар һәм биремнәр Тарих фәнендә бөтендөнья тарихын чорларга бүлүдә нин¬ ди карашлар булган? Мисаллар китерегез.
§ 3. Дөнья тарихын чорларга бүлү проблемалары 31 2. 3. Тарихи процессны чорларга бүлүнең ни өчен шартлы булуын аңлатыгыз. Таблицаны тутырыгыз. Таблица Кешелекнең үсеш этаплары Дәверләр Хронологиясе • Дәвернең кыскача эчтәлеге Ыруглык Борынгы заман Урта гасырлар Яңа заман Иң яңа заман 4. Тарихның Иң яңа заман дәверен чорларга бүлүнең ни өчен бәхәсле проблемалардан саналуын аңлатыгыз. Дөньяның иҗтимагый үсешендәге нинди үзгәрешләрне яңа этап килеп җитү белән бәйләргә мөмкин?
§4. II КИСӘК. КЕШЕЛЕК ҮЗ ТАРИХЫНЫҢ ТАҢЫНДА 2 НЧЕ БҮЛЕК. ЫРУГЛЫК ДӘВЕРЕ Кешелек нәселенең чишмә башы Кешелек тарихы гомумән алганда иҗтима¬ гый тормышның төрле сфераларында, шулай ук җәмгыять белән табигать арасындагы үза¬ ра бәйләнешләр бергәлегендә килеп туган һәм арта баручы үзгәрешләр динамикасы белән характерлана. Европа фәненең материалистик традиция¬ ләре өчен тарихны табигатьнең кеше тарафын¬ нан буйсындырылуы ноктасыннан торып карау гадәти санала. Табигать — чыннан да, цивили¬ зация үсеше өчен ресурслар чыганагы ул. Шул ук вакытта кеше үзен чолгап алган тирәлек белән үзара даими йогынтыда яши, үзе үк аның нигезендә туган зат һәм аның аерылгысыз ки¬ сәге булып тора. Кешелек җәмгыяте һәм табигый бергәлекләр Иң борынгы таш коралларга 2,5 — 3 млн. ел. Димәк, ул вакытта ук Көнчыгыш Африкада акыл яралгыларына ия булган адәми затлар яшәгән. Аеруча үсеш алган приматлар (шимпанзе, горилла, орангутанглар) аерым очракларда әзер предметларны (таяк, таш) куллана алуга сәләтле. Әмма алар хәтта иң примитив коралны да (чакматашны китеп төшерү һәм очлау) ясый алмый. Моның өчен предметларның үзлек¬ ләре турында аерым белемнәр кирәк (мәсәлән, чакма¬ ташның гранитка караганда яхшырак эшкәртелүе), үзең¬ нең гамәлләреңне планлаштыра белү, уеңда аларның
§ 4. Кешелек нәселенең чишмә башы 33 нәтиҗәсен күз алдына китерү, ягъни абстракт фикерләү, акылга ия булу мөһим. Акылның килеп чыгышы эволюцион үсешнең табигый законнары тәэсире белән, төрләр арасындагы исән калу өчен барган көрәш белән аңлатыла. Бу көрәштә үзгәреп торучы табигый тирәлектә үзләренең яшәешен башкаларга караганда күбрәк дәрәҗәдә тәэмин итә алган төрләр җиңеп чыга. Тере табигать эволюциянең һәм аптырашта калдырырлык, һәм яшәүгә сәләтле исәпсез күптөрле вариантларын күрсәтеп бирде. Алар¬ ның берсе социаль яшәешнең яралгылары формалашу белән бәйле була, моны күп кенә төр хайваннарда күрергә мөмкин. Көтүләргә (өерләргә) берләшеп, алар үзләрен һәм балаларын көчлерәк дош¬ маннарыннан саклый һәм күбрәк ризык таба алган. Бу бергәлекнең зурлыгы аерым территорияләрдә ризык таба алу мөмкинлекләре белән чикләнгән булган (борынгы кешеләр көтүе 20 — 40 кешедән торган). Охшаш азыкка мохтаҗ көтүләр арасындагы төрара, ә кайчакта исә төрнең үз эчендәге көрәштә коммуникация, дошман якынлашканда бер-берсен кисәтә алу, ауда үзләрен бер-берсенә ярашлы тота белү сәләтләре көчлерәк үскән бергәлекләр җиңүгә ирешә. Акрын-акрын, йөз меңнәрчә еллар дәвамында, кешенең элгәреләрендә эмоцияләрне белдергән примитив тавыш сигналлары торган саен мәгънәлерәк була бара. Абстракт, күзаллап фикер йөртү сәләтеннән аерылгысыз сөйләм формалаша, бу баш миенең структурасы катлаулануын фараз кылыр¬ га мөмкинлек бирә. Аралашуга күбрәк сәләтле тереклек ияләренең борынгы көтүдә исән калу, нәсел калдыру мөмкинлеге дә күбрәк була. Шулай итеп, сөйләм һәм абстракт фикерләү барлыкка килү һәм камилләшү кешелек нәселе үсешендәге иң мөһим фактор булып тора¬ лар. Кешенең эволюция баскычы буйлап атлаган һәр яңа адымының, бер яктан — ми үсеше, икенче яктан аучылык һәм балыкчылык ко¬ ралларын камилләштерү белән бәйлелеге очраклы түгел. Күп кенә хайваннар да өйрәнү сәләтенә ия. Әмма бер хайван тара¬ фыннан үзләштерелгән рефлекслар һәм күнекмәләр бөтен бер төргә дә таркалмый. Борынгы ^ешеләр көтүләрендә акрынлап белемнәр тупланган, сөйләм барлыкка килү һәм үсү нәтиҗәсендә әлеге белемнәр буыннан буынга тапшырылган. Алар дистәләрчә мең еллар дәвамын¬ да әйләнә-тирә белән аралашу тәҗрибәсен чагылдырган гамәлләр һәм аларның нәтиҗәләре арасындагы элемтәләрне аңлаткан. Белемнәр һәм аларны куллануның гамәли күнекмәләре туплану нәтиҗәсендә кеше, башка төрләр белән чагыштырганда, яшәү өчен барган көрәштә хәлиткеч өстенлекләргә ирешкән. Күсәкләр, сөңгеләр 3 С-203
34 2 нче бүлек. Ыруглык дәвере белән коралланган, бергәләп хәрәкәт иткән борынгы аучылар теләсә кайсы ерткыч хайванны да жиңә алган. Азык табу мөмкинлекләре дә шактый арткан. Җылы кием булганлыктан, ут табарга өйрәнү, азык¬ ны саклау күнекмәләрен үзләштерү (каклау, ыслау) нәтиҗәсендә ке¬ шеләр гаять зур территориядә таралган климат һәм табигать көйсез- лекләреннән чагыштырмача бәйсез булуларына төшенгән. Белемнәр тупланышы даими үсешле, алгарышлы процесс булма¬ ган. Ачлык, авырулар, дошман кабиләләрнең һөҗүмнәре аркасында, кешеләрнең күп кенә төркемнәре һәлак булган, алар тарафыннан туп¬ ланган белемнәр тулысынча яки өлешчә юкка чыккан. Кешенең формалашу тарихы Таштан эшләнгән иң борынгы хезмәт кораллары Көнчыгыш Афри¬ када, Төньяк һәм Көньяк Азиядә табыла. Нәкъ менә шул төбәкләрдә австралопитеклар яшәгәннәр. Аякларына басып йөри алсалар да, алар күбрәк маймылларга охшашрак булган. Алар корал сыйфатында таяк һәм очлы ташлардан файдаланган, әмма ул материалны әлегә үзләре эшкәртә белмәгәннәр дип исәпләнелә . Якынча 1 миллион — 700 мең еллар элек элгәреге палеолит (грек¬ чадан «палео» — «борынгы» һәм «литое» — «таш») дип аталган дәвер башлана. Франциядәге Шелль һәм Сент-Ашель авыллары янында барган археологик казулар вакытында тау куышлары һәм борынгы торак урыннар калдыклары табылды. Аларда дистәләчә мең еллар дәвамында бер-берсен алыштырып, хәзерге кешеләрнең борынгы ба¬ баларының бик күп буыннары яшәп киткән. Соңрак шундый ук та¬ былдыклар башка урыннардан да чыкты. Археологларның тикшеренүләре хезмәт һәм ау коралларының нинди үзгәрешләр кичерүен күзалларга мөмкинлек бирә. Сөяктән һәм очланган таштан эшләнгән хезмәт кораллары (очлыклар, кыр¬ гычлар, кискечләр) торган саен күбрәк камилләшә барган, алар¬ ның ныклыгы да арткан. Кешенең физик кыяфәте үзгәргән: ул җир өстендә куллары ярдәменнән башка гына йөрүгә ияләшә башла¬ ган, миенең күләме үскән. Мәсәлән, кешесыман маймыл миенең күләме 300 — 600 куб. см. чамасын тәшкил итә, австралопитекныкы — 600—700 куб. см., питекантропныкы —800 —870 куб. см., синантропныкы һәм гейдельберг кешесенеке —1000 куб. см. дан артыграк, неандерталецныкы — 1300—1700 куб. см., хәзерге кешенеке — 1400—1800 куб. см.
500 мең еллар элек иң борынгы кешеләр яшәгән урыннар Элгәреге палеолит дәверенең иң мөһим казанышы — торакны җы¬ лыту, ризык әзерләү, ерткыч хайваннардан саклану өчен уттан фай¬ далануга өйрәнү (якынча 200—300 мең еллар элек). Баштарак кешеләр ут кабыза белмәгән. Очраклы рәвештә урманнарда һәм далаларда кабынган янгын¬ нардан күчереп яндырылган утны, даими ягулык өстәп, сүндермичә учакларда саклаганнар. Аллалардан ут ту¬ рындагы белемне урлаган Прометей хакындагы борын¬ гы грек легендасы, ихтимал, иң борынгы заманнар хати¬ рәсенең кайтавазы буларак сакланган.
2 нче бүлек. Ыруглык дәвере 36 Элгәреге палеолит дәвере борынгы кешеләр тормышында таби¬ гать шартларының кисәк үзгәрү чоры белән тәмамлана. Төньяктан шуышкан бозлык якынча 100 мең еллар элек Россиянең, Үзәк һәм Көнбатыш Европаның барлык территориясен диярлек каплый. Бо¬ рынгы аучыларның — неандерталецларның күп кенә көтүләре яңа тормыш шартларына яраклаша алмый. Алар арасында азая барган азык чыганаклары өчен көрәш кискенләшә. Элгәреге палеолит дәвере ахырына (якынча б.э.к. 30 — 20 мең ел¬ лар элек) Евразиядә һәм Африкада неандерталецлар тулысынча юкка чыга. Бар җирдә дә хәзерге, кроманьон тибындагы кеше тормыш итә башлый. Дөньядагы диннәр кеше илаһи көчләр тарафын¬ нан яратылган, дигән фикердә тора. XIX гасырда, таби¬ гый-фәнни карашлар өстенлек иткән чорда, кеше — озакка сузылган, эзлекле эволюция нәтиҗәсе, дигән караш барлыкка килә. Әмма XX гасырда фәнни-попу¬ ляр әдәбиятта кешенең гамәли килеп чыгышы турын¬ дагы идея тарала башлый. Бүгенге фән карамагында хәзерге типтагы кешенең турыдан-туры бабаларын бәхәссез раслаган мәгъ¬ лүматлар юк. Кеше үсешнең тупикка дучар булган тар¬ магы неандерталецлар эволюциясенең дә продукты була алмый, дип гөман кылына, ягъни кеше бабаларының бер-берсенә алмашка килү чылбырында аеруча мөһим, күчеш буыны әлегә табылмады. Табигать шартларындагы төрлелекләр йогынтысында кешеләрнең төп расалары оеша. Раса билгеләре күптөрле. Аеруча күзгә бәрелеп тор¬ ганнары — пигментлашу үзенчәлеге (тәннең һәм чәч¬ ләрнең төсе), баш сөяге формасы, төк капламының (са¬ калның, мыекның, баштагы чәчнең) куелыгы һәм фор¬ масы, күз уелышы, буй. Тикшерүнең бүгенге алымна¬ рын куллану еш очраучы кан группаларын, бармак бит¬ ләрендәге папилляр бизәкләрне, теш формаларын ана¬ лизлауны күздә тота. Аерым бер расаның башкаларына карата акыл, пси¬ хик, физиологик һәм башка төрле өстенлекләрен дәлилләрлек бернинди нигез дә юк. Алар барысы да бер үк биологик төргә — «аңлы кеше»гә (Homo sapiens) карыйлар. Төп расаларга гадәттә негроид, европеоид, монголоид һәм океаник (австралоид) расалар керә.
§ 4. Кешелек нәселенең чишмә башы 37 Негроид расаның төп билгеләренә тәннең куе төс¬ тәге пигментта булуы, каты бөдрә чәч, сакал-мыекның сирәк үсүе, баш сөягендә бит өлешенең алга чыгып то¬ руы керә. Негроид расасы Африка континентында оеш¬ са да, археологлар аның тормыш эзләрен Европаның көньягында да очраталар. Монголоидларда куе төстәге туры чәчләр өстенлек итә, аларга үзенчәлекле күз уелышы, бит скелетында яңак сөякләренең калкып торуы хас. Монголоидлар Көньяк-Көнчыгыш, Көнчыгыш, Үзәк Азиядә һәм өлешчә Урта Азиядә, Себердә, Полинезия утрауларында һәм Америкада яшәгәннәр. Европеоидларга йомшак чәч, куе төк капламы, үсеш алган йөз скелеты профиле, чыгып торган борын хас. Мезолит дәверендә европеоидлар Европада, Алгы һәм Урта Азиядә, Һиндстан ярымутравында яшәгәннәр. Аерым зур раса сыйфатында шулай ук океаник раса аерып күрсәтелә. Аның вәкилләре кечерәк төркемнәр булып яшәгән һәм Көньяк Азиядән алып Австралиягә һәм Океаниягә кадәрге гаять зур территорияне биләгән. Әлеге расаның аерылып торган билгесе — негроид һәм европеоид сыйфатларының берләшүе. Зур расалар бертөрле генә түгел. Төньякта яшәүче европеоидлар өчен, мәсәлән, ачык төстәге чәчләр һәм зәңгәр күзләр өстенлек итүе — типик күренеш. Көньяк¬ та яшәүче европеоидлар исә тәннең һәм чәчләрнең куерак төстә булуы белән аерылып тора. Зур расалар яшәгән чиктәш төбәкләрдә расаларның күчеш группа¬ лары барлыкка килгән. Европеоид һәм негроид раса¬ лары арасындагы күчеш группаларына, мәсәлән, мулат¬ лар, эфиоп расасы, Суданда яшәгән этник төркемнәр керә. Себердә, Урал аръягында һәм Урта Азиядә яшәгән кайбер халыклар исә европеоидлар һәм Азия монголо¬ идлары арасындагы катнаш форманы хасил иткән. Расалар тарихын һәм аларның Җир шарында таралу үзенчәлеген — халыклар тормышы, аларның килеп чыгышы турындагы белемнәр¬ нең аеруча мөһим чыганагы ул. Кеше үз планетасын үзләштерә Мезолит (грекча «мезос» — «урта» һәм «литое» — «таш») эпохасы б.э.к. XXмеңъеллыктан IX — VIIIмеңъеллыкларга кадәрге дәверне ко¬ лачлый. Ул табигатьтәге яңа үзгәрешләр белән билгеле, әлеге шарт¬ лар кешелек өчен уңайрак була: бозлыклар чигенә, яңа җирләргә ба¬ рып төпләнү мөмкинлекләре барлыкка килә.
„ 2 нче бүлек. 38 Ыруглык дәвере Бу дәвердә Җир шарында 10 миллионлап кеше яшәгән. Бу күрсәткеч зур түгел, әмма үзләштерүгә нигезләнгән хуҗалык (аучы¬ лык, балыкчылык) өстенлек иткән шартларда даими рәвештә аучы¬ лык биләмәләрен киңәйтү таләп ителгән. Көчсезрәк кабиләләр тор¬ мыш хөкем сөргән төбәкләрдән читкә кысрыклап чыгарылган. Якын¬ ча 25 мең еллар чамасы элек кеше Америка кыйтгасына үтеп кергән, 20 мең еллар элек Австралиягә килеп төпләнгән. Кешенең Америкага һәм Австралиягә килеп урнашу тарихы күп кенә бәхәсләр уята. Кеше бу континентларга бозлык чоры төгәлләнгәнче үк килгән, дип исәплиләр. Бозлык чорында океан тигезлеге хәзергедән 100 метр¬ га түбәнрәк булган, әлеге континентларны Евразия белән коры җир күчешләре юллары тоташтырган. Шул ук вакытта, океан артындагы континентларга күчеп уты¬ руның берничә дулкыныннан гыйбарәт булуын таныган хәлдә, галимнәр кешеләрнең үз тарихларының башлан¬ гыч чорында ук зур су киңлекләрен кичү ихтималын дәлиллиләр. Норвегия тикшеренүчесе Т. Хейердал, әле¬ ге фикернең дөреслеген исбатлау өчен, кешегә мезо¬ лит заманында мәгълүм булган технологияләр буенча төзелгән салда Тын океанны кичеп чыкты. Мезолит эпохасында кыяга рәсем ясау сәнгате барлыкка килә һәм таралыш ала. Ул дәвердән сакланып калган торак калдыкла¬ рында археологлар тарафыннан кеше һәм хайваннар сыннарыннан гыйбарәт статуэткалар, муенсалар һәм башка төрле бизәнү әйбер¬ ләре табылды. Болар барысы да дөньяны танып белүдә яңа этап башлануы турында сөйли. Тел-сөйләм үсеше нәтиҗәсендә барлык¬ ка килгән гомуми төшенчәләр һәм абстракт символлар рәсемнәрдә һәм статуэткаларда үзенә күрә мөстәкыйль тормышка күчәләр. Аларның күбесе ритуаллар, борынгы магия гореф-гадәтләре белән бәйле булган. Кеше өчен иң зур табышмак — ул үзе, танып белү про¬ цессы, интеллектуаль эшчәнлек һәм аның белән бәйле сәләтләрнең асылын ачыклау. Борынгы магия аерым пред¬ метларга һәм башка кешеләргә сүзләр, символик гамәлләр һәм рәсемнәр белән йогынты ясау мөмкинле¬ генә, төшләргә ышануга корыла. Кайбер очракларда бо¬ рынгы ышануларның чыннан да билгеле бер дәрәҗәдә рациональ нигезе була. Әмма дөньяны танып-белү юлын¬ да алга таба алар тоткарлыкка әвереләләр. Кешеләр тормышында очраклылыкларның зур роль уйнавы ау ва¬ кытында, тормышта хәлне яхшыртуга омтылышлар ясауга китерә.
'Ч1МИНМИН § 4. Кешелек нәселенең чишмә башы 39 Шул рәвешчә яхшы яки тискәре ырым-сынамышларга ышану туа. Кайбер предметлар (талисманнар) махсус сихри көчкә ия дигән ыша¬ ныч — фетишизм барлыкка килә. Имеш, хуҗасына уңыш китерә дип исәпләнгән әлеге предметлар арасында хайван сыннары, ташлар, аму- летлар еш очрый. Төрле ышанулар тарала. Аларның берсе — мәсәлән, дошманының канын эчкән яки аның йөрәген ашаган сугышчы гаять зур көчкә ия була, дип саналган. Ауга чыгу, авыруны дәвалау, егет яки кыз үз парын сайлау йоласы алдыннан ритуаль гамәлләр башка¬ рылган. Әлеге гамәлләр арасында җырлау яки биюгә аерым әһәмият бирелгән. Мезолит дәвере кешеләре сугу, тынлы, кыллы музыка ко¬ раллары ясый белгән. Мәетләрне җирләү ритуалларына аеруча зур әһәмият бирелгән. Әлеге йолалар торган саен катлаулана барган. Борынгы кабер¬ лекләрдә археологлар кешеләр исән вакытта файдаланган бизәнү әйберләре һәм хезмәт кораллары, шулай ук азык-төлек таба. Бу исә кешелек тарихының башында ук теге дөньяның булуына ышанулар¬ ның киң таралуын күрсәтә. Акрынлап ярдәм итүче яки зыян салучы югары көчләргә ышану ныгый барган. Аларның рәхимлегенә корбан биреп ирешергә мөмкин, дип санаганнар. Күпчелек очракларда корбан сыйфатында табыш¬ ның бер өлеше бирелгән, аны билгеле бер урында калдырып киткәннәр. Кайбер кабиләләрдә кешеләрне корбан иткәннәр. Кайбер кешеләрне иң югары көчләр, рухлар белән аралашу сәләтенә ия дип исәпләгәннәр. Тора-бара борынгы кабиләләр тормы¬ шында, юлбашчылар (гадәттә иң көчле, уңышка ирешүчән, тәҗрибә¬ ле аучылар) белән бергә жрецлар (шаманнар, сихерчеләр) сизелерлек роль уйный башлыйлар. Алар үләннәрнең шифалы үзенчәлекләрен белгәннәр, ихтимал, күпмедер дәрәҗәдә гипнозлау сәләтенә ия бул¬ ганнар һәм кабиләдәшләренә зур йогынты ясаганнар. Сораулар һәм биремнәр 2. Башка фәннәрдән алган белемнәрегезне файдаланып, ке¬ шенең килеп чыгышы турындагы иң киң таралган фа¬ разлар турында сөйләгез. Эвдлюция теориясе кайчан бар¬ лыкка килгән һәм аның авторы кем? Кешенең табигать дөньясыннан аерылып чыгуына нин¬ ди факторлар сәбәпче булган? Кешенең эволюция про¬ цессында төрләр арасында һәм төр эчендә барган көрәш нинди роль уйнаган?
2 нче бүлек. Ыруглык дәвере 40 3. 4. 5. 6. 7. 8. §5. Кешелек нәселенең эволюция юнәлешләрен атагыз. Яшә¬ еш өчен көрәштә белемнәрнең туплануы борынгы кеше өчен нинди әһәмияткә ия булган? Кешелекнең борынгы ватаны булып нинди төбәкләр исәпләнә? Кешеләрнең кешесыман бабаларын атагыз. Эволюция процессында кешенең антропологик тибында¬ гы үзгәрешләрне күзәтегез. Кешенең элгәреге палеолит дәверендә ирешкән нинди каза¬ нышлары аңа бозлык чоры шартларында булышлык иткән? Кешенең планета кыйтгаларына таралуы борынгы ыруг¬ лык тарихының кайсы этабына туры килә? Кыяга рәсем ясау сәнгате һәм дини ышанулар кешеләр төркемнәрендә кайчан барлыкка килгән? Алар нинди функция башкарган? Неолит революциясе Мезолитның тәмамлануын һәм кешелек үсе¬ шенең яңа этабына күчешне якынча гына бил¬ геләргә мөмкин. Африка, Көньяк Америкадагы экваториаль зонада, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Тын океан бассейны утрауларында яшәүче күп кенә кабиләләрдә, Австралиянең җирле халкын¬ да, Төньякта яшәүче кайбер халыкларда хуҗа¬ лык эшчәнлеге һәм мәдәният тибы мезолит дәвереннән бирле чынлыкта үзгәреш кичерми. Шул ук вакытта б.э.к. IX—VIII меңьеллыкларда дөньяның кайбер төбәкләрендә игенчелек һәм терлекчелеккә күчеш башлана. Әлеге неолит революциясе (грекчадан «неос» — «яңа» һәм «литое» — «таш») заманында кешеләр хуҗалык эшчәнлегенең үзләштерү тибыннан аның җи¬ тештерү тибына күчәләр. Кеше һәм табигать: беренче конфликт Якынча б.э.к. X меңъеллыкта, өстенлек итүче төр буларак, кеше бар¬ лык кыйтгаларда да ныгып урнаша һәм шул ук сыйфатта үзе яшәгән мохит шартларына идеаль дәрәҗәдә яраклаша. Әмма аучылык корал-
§ 5. Неолит революциясе 41 нарының алга таба камилләшүе хайваннарның күп кенә төрләренең юкка чыгуына, аларның баш саны кимүенә китерә, бу исә, үз чиратын¬ да, борынгы кешеләр яшәешенең нигезен какшата. Ачлык һәм аның белән бәйле авырулар, торган саен ярлылана барган аучылык биләмә¬ ләре өчен кабиләләр арасындагы көрәшнең саны кимү — прогресс өчен түләнгән хак шуннан гыйбарәт була. Тарихтагы әлеге цивилизация үсешенең беренче кризисы ике юл белән хәл ителә. Төньякның кырыс климатында, чүлләрдә, джунглиларда яшәгән кабиләләр үзләренең үсешендә һәм дөньяны танып белүдә ничектер тукталып калгандай була. Акрынлап аучылык һәм азык куллануны чикләгән тыюлар (табу) системасы барлыкка килә. Бу исә халык саны үсүнең юлын кисә, тормыш рәвеше үзгәрүне һәм белемнәр үсүне тот¬ карлый. Башка очракларда исә үсешнең яңа баскычына ыргылыш ясала. Кешеләр аңлы рәвештә табигый тирәлеккә йогынты ясауга, аны үзгәртеп коруга керешә. Игенчелек һәм терлекчелек үсешенә бары тик уңайлы табигать шартларында гына ирешелә. Уңышлы аудан соң борынгы кешеләр еш кына үзләре яшәгән урын¬ нарга бүре балалары, сарык һәм кәҗә бәтиләре, бозаулар, кабан дуң¬ гызы балалары, колыннар, болан балалары алып кайталар. Башта¬ рак аларны азык запасы буларак асрыйлар, соңыннан әлеге хайван¬ нарның ирексезлектә яши алулары һәм үрчем китерүләре ачыклана. Хайваннарны аулауга караганда, аларны үрчетү отышлырак булып чыга. Кулга ияләштерүгә омтылышлар ясаулардан хуҗалык итүнең яңа тибы үсеп җиткәнче меңнәрчә еллар уза. Бу вакыт эчендә кулга ияләштерелгән хайваннарның яңа токымнары барлыкка килә. Алар¬ ның күпчелеге, борынгы «бабалары»ннан аермалы буларак, табигать кочагында яшәргә җайлашмаган, ерткычлардан кеше яклавына мох¬ таҗ булган. Археологлар фикеренчә, б.э.к. XV меңьеллыкта кеше янында яши башлаган хайваннарның беренчесе эт бул¬ ган. Ул кешенең торагын саклаган, аңа ауда булышкан. Б.э.к. X меңьеллыкта Төньяк Евразия кабиләләре бо¬ ланнар үрчетә башлый. VII меңьеллыкта Каспий буе далаларында, Иран, Төркия җирләрендә кәҗәләр һәм сарыклар кулга ияләштерелә. Тагын бер мең елдан соң шул ук төбәкләрдә һәм Һинд елгасы үзәгендә мөгезле эре терлек үрчетелә башлый. Игенчелеккә күчү дә шул рәвешчә барган. Ашарга яраклы үсемлек¬ ләрне җыю борынгы кеше тормышында һәрвакыт зур роль уйнаган.
2 нче бүлек. Ыруглык дәвере 42 Вакытлар узу белән, күзәтүләр һәм тәҗрибәдән чыгып, борынгы ке¬ шеләр үсемлек орлыкларын торак тирәсендә чәчеп, тиешле карау, су¬ гару һәм чүп үләннәрен утау нәтиҗәсендә яхшы уңыш алып булуына төшенгәннәр. Аграр-терлекчелек культуралары Б.э.к. VII — IV меңъеллыкларда хөкем сөргән беренче игенчелек куль¬ туралары йомшак климат һәм туфракның гаҗәеп уңдырышлылыгы нәтиҗәсендә югары уңыш алу мөмкин булган эре елгалар буе — хәзер¬ ге Мисыр, Иран, Гыйрак, һинд стан, Урта Азия, Кытай, Мексика, Перу территориясендә барлыкка килгәннәр. Европада иң беренче булып үстерелә башлаган үсем¬ лекләр — бодай һәм арпа. Б.э.к. VII меңъеллыкта Көньяк- Көнчыгыш Азиядә фасоль һәм борчак үстергәннәр. Б.э.к. IV меңьеллыкта Кытайда игенчелек культураларыннан тары өстенлек иткән. Б.э.к. VII—V меңъеллыкларда Көньяк Америкада кукуруз, кабак, кузаклылар игелгән. Бу дәвердә кешеләр тормышы бик мөһим үзгәрешләр кичергән. Борынгы ыруг-община дәверенең күпчелек чорларында кешеләр¬ нең тормышы яшәү өчен көрәш мәнфәгатьләренә буйсындырылган. Бөтен вакыт азык эзләүгә сарыф ителгән. Мондый шартларда үз ка¬ биләсеннән очраклы рәвештә аерылган яки куылган кешегә яшәү өчен өметләнерлек мөмкинлек калмаган. Әлеге заман турындагы хатирәләр соңгырак дәвер¬ ләрдә дә сакланган. Борынгы Грециянең шәһәр-дәү- ләтләрендә, мәсәлән, антик заманнарда бер шәһәрдән икенчесенә күчеп яшәү шактый киң таралган күренеш булса да, үлем җәзасы еш кына куылу белән алмашты¬ рылган. Хезмәт бүленешенең бердәнбер формасы башлыча аучылык белән шөгыльләнгән ир—атлар һәм балаларны карау, хуҗалык алып бару, тегү, ризык әзерләү кебек эшләр белән мәшгуль, торакларда калды¬ рылган хатын—кызлар арасында гамәлдә булган. Вакытлар узу белән иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең структурасы кат¬ лаулана башлаган. Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше нәтиҗәсендә продуктларны күбрәк җитештерү мөмкинлеге туган, ә бу исә кабилә¬ нең исән—имин яшәве өчен мөһим шарт булган. Хезмәт бүленеше дә тирәнәя бара. Беренчедән, игенчелек терлек¬ челектән аерылып чыга, икенчедән, һөнәрчелек хезмәте аерым әһәми¬ яткә ия була. Б.э.к. V — IV меңьеллыкларда тукучылык һәм чүлмәкче-
43 § 5. Неолит революциясе лек (чүлмәк ясау җайланмасында балчык савыт-саба эшләнә) үсеш ала. Көймәләр һәм җигүле хайваннар (атлар, үгезләр һәм ишәкләр) ярдә¬ мендә хәрәкәткә китерелә торган беренче тәгәрмәчле арбалар барлык¬ ка килә. Бөтен кабилә өчен кирәк булган продукцияне эшләү, үзенең оста¬ лыгын камилләштерү өчен һөнәрче азык эзләүдән, табудан азат бу¬ лырга тиеш. Аңа кабиләдәшләреннән үз хезмәтенең продуктларына ит һәм икмәк алмаштырып алырга туры килгән. Тора-бара алмашу өлкәсе киңәйгән. Тормышны тәэмин итү өчен кирәгеннән күбрәк продукция җитештергән кабиләләр артык әйбер¬ ләре белән алыш-биреш башлап җибәрәләр. Бу исә туклану рацио¬ нын киңәйтергә, куллануны төрләндерергә мөмкинлек бирә. Күрше¬ ләр булып яшәгән авыллар арасында тотрыклы хуҗалык элемтәләре урнаша, хезмәт бүленеше җайга салына. Мәсәлән, бер авылда һөнәр¬ челәр корал җитештерәләр, икенчесендә тукучылык белән шөгыль¬ ләнәләр, өченчесендә исә савыт-саба ясау белән мәшгуль булалар. Б.э.к. VII — V меңьеллыкларда авылларда берничә йөз кешедән алып 2-3 меңләп кеше яшәгән. Җылы як¬ ларда йортларның агач корылмасын (каркасын) тире, салам белән япканнар, балчык белән сылаганнар. Төньяк һәм Үзәк Европада йортларны агачтан салганнар, һәр йорт берничә тугандаш гаиләне сыйдырган. Дошман кабиләләрнең һөҗүменнән саклану өчен авылларны гадәттә ташлардан, балчыктан корылган диварлар белән әйләндереп алганнар, алар тирәли озын чокырлар ка¬ зыганнар. Еш кына авылның уртасында монументаль корылма, рухларга — кабиләне яклаучыларга корбан бирү урыны төзелгән. Баштарак алмашу натураль характерда булган. Әмма ул киңрәк җәелү белән товар бәһасенең бердәм эквиваленты, башкача әйткәндә, акча булдыру зарурлыгы туган. Дөньяның төрле төбәкләрендә акча функциясен төрле предметлар: сирәк очрый торган һәм шул ук ва¬ кытта куллану өчен яраклы әйберләр үтәгән. Славян¬ нарда, Скандинавия кабиләләрендә, Төньяк Америка индеецларында акча сыйфатында мехлар, тиреләр йөргән. Гарәпләрдә һәм славян кабиләләренең кайбер- ләрендә акча функциясен терлекләр үтәгән, Тын океан бассейнында яшәгән күп кенә кабиләләрдә сирәк оч¬ рый торган кабырчыклар кулланылган. Үзәк Африкада акча — фил сөягеннән, Кытайда һәм Абиссиниядә исә тоздан гыйбарәт булган.
2 нче бүлек. Ыруглык дәвере Артык продукция барлыкка килү сәүдә үсеше һәм милек тигезсез¬ леге туу өчен нигез була. Неолит кабиләләрендә хосусый милек булмаган. Америка индеец¬ лары хәтта XVII — XIX гасырларда да хуҗалыкны бергәләп алып барган, үстерелгән һәм табылган продуктлар кабиләнең уртак милке булган. Акрынлап юлбашчылар, сихерчеләр (жрецлар), булдыклырак һөнәрчеләр кулында милек һәм байлыклар туплана барган. Каби¬ ләдәшләре тарафыннан хезмәтләре аеруча югары бәяләнгән тәҗри¬ бәле һөнәрчеләр һәм игенчеләр үз осталыкларының серен яшерә башлаган. Матриархаттан патриархатка күчү Мирас буларак варисларга тапшырылган милек, белемнәр, хезмәт һәм һөнәри күнекмәләрнең барлыкка килүе неолит дәвере кешеләренең тормыш рәвешендәге үзгәрешләр, җәмгыять төзелешенең мөһим күзәнәге булган гаилә оешу белән тыгыз бәйле була. Гаиләнең килеп чыгышы турындагы мәсьәлә озак вакытлар дәвамында этнографлар һәм археологлар арасында барган бәхәсләр үзәгендә торды. Аны хәл итүгә иң зур өлеш керткән шәхес — Төньяк Американың неолит дәрәҗәсендә калган индеецларының көнкүре¬ шен башка халыкларның тормышы белән чагыштырып өйрәнгән америка галиме Л. Морган (1818—1881). Морган карашлары буенча, эзлекле стадияләрне узып, борынгы кешеләрнең гаилә мөнәсәбәтләре озакка су¬ зылган эволюция кичергәннәр. Гаиләнең оешуында матриархаттан патриархатка күчү аеруча әһәмиятле роль уйнаган. Аучылык азык табуның төп чыганагы булган заманда, кагыйдә буларак, ир-атларның гомере бик иртә чикләнгән. Аларның иң бәхет- леләре һәм булдыклылары гына 25—30 яшьләргә кадәр яши алган. Күп кенә халыкларда малай тууга зур әһәмият би¬ релә. Бу — кабилә яшәешенең ир-ат, ягъни азык табу¬ чы санына бәйле булган заманнарның кайтавазы. Әлеге шартларда нәселне саклап калуда хатын-кызлар мөһим роль уйнаган. Чөнки алар аучыларның яңа буыннарына гомер биргән (ту¬ ганлык дәрәҗәсе ана буенча билгеләнгән), балаларны тәрбияләгән, йорт учагын саклаган, кан кардәшлек җепләре белән бәйләнгән ка¬ билә тормышын оештырган. Бу строй матриархат дип аталган.
§ 5. Неолит революциясе 45 Игенче, терлекче, һөнәрче хезмәте ауга йөрү кебек үк хәвефле түгел. Ир-атлар арасында үлем-китем кимегән, ир-ат һәм хатын-кызлар саны тигезләшкән. Бу исә гаилә мөнәсәбәтләренең характеры үзгәрүдә зур роль уйнаган. Кырлар һәм терлек абзарлары гадәттә авыл янәшәсендә урнаш¬ кан, хәзер инде ир-атлар да хатын-кызлар белән бергә эшләгәннәр, иң катлаулы һәм кыен хезмәтләрне башкарганнар. Үзләштерелгән күнекмәләрне, белемнәрне алар балаларга тапшырган. Нәтиҗәдә ка¬ биләдә ир-атларның роле үсә барган. Тора-бара күп кенә халыкларда алар төп роль уйный башлаган. Урнаша барган традицияләр, гореф-гадәтләр һәм йолалар да пат¬ риархат нормаларын, ягъни ир-атларның җәмгыятьтәге үзенчәлекле ролен ныгыткан. Неолит дәвере кешеләре гадәттә зур гаиләләр (берничә дистә кеше) булып яшәгән. Бер ыругка караган ир-атлар һәм хатын-кызлар бер- берсе белән никахлаша алмаган. Әлеге тыюның барлыкка килү вакы¬ ты мәгълүм булмаса да, ул бик күптәннән килә һәм генетик яктан юкка чыгуга киртә булып тора. Буй җиткән кызларны кияүгә башка ыругларга биргәннәр, ирләр дә башка ыруглардан өйләнгән. Башкача әйткәндә, хатын-кызлар бер ыругтан икенчесенә күчкәннәр, ирләр исә гаиләләрендә калганнар һәм аларның даими үзәген хасил иткәннәр. Туганлык дәрәҗәсе хәзер инде ир-ат линиясе буенча билгеләнә башлаган. Кайбер кабиләләрдә ха¬ тын-кызларга үзенчәлекле товар итеп караганнар, аларны бер гаилә икенчесенә саткан. Туганлык мөнәсәбәтләренең әлеге системасы шартларында гаилә тарафыннан тудырылган .яки үзләштерелгән милек шул ук гаиләдә калдырылган. Шулай итеп, милек төшенчәсе барлыкка килгән. Шу¬ лай ук һөнәрчеләр һәм илчеләр дә үзләренең белемнәрен үз гаиләлә¬ ренең әгъзаларына тапшырыга омтылганнар. Күршеләр булып яшәгән, әгъзалары бер-берсе белән никахка кергән берничә ыруг кабилә хасил иткән. Кабилә башында юлбашчы торган. Энеолитка күчү Халык саны үсү нәтиҗәсендә аерым ыруглар үзләштерелмәгән яки яулап алынган җирләргә күчеп утырган, вакытлар узу белән шул рәвешчә яңа кабиләләр барлыкка килгән. Бер үк телдә аралашкан, дини ышанулары охшаш булган кардәш кабиләләр арасында тыгыз багланышлар сакланган. Алар, конфликтлар туган очракта, корылык елларында бер-берсенә ярдәм иткән кабиләләр союзы төзегән.
2 нче бүлек. Ыруглык дәвере Элек биләгән территорияләрдән ерак арага киткән кабиләләрнең (күченеп йөрүләргә бигрәк тә терлекчеләр тартылган) еш кына баш¬ лангыч учак (үзәк) белән элемтәләре өзелгән. Аларның теле үсеш ки¬ чергән, сөйләмгә яңа күршеләрдән күчкән һәм хужалык эшчәнлеге- нең формалары үзгәрү белән бәйле сүзләр үтеп кергән. Телләр классификациясе халыклар башлангыч чор¬ да яшәгән төбәкләрне ачыклау, аларның традицияләре һәм мәдәниятенең нигезләрен аңлау өчен материал бирә. Мәсәлән, гаять зур территориядә бүленеп яшәгән халыклар телләренең туганлыгы аларның уртак тамыр¬ лары булуы яки элекке чорларда бөр географик төбәк кысаларында тормыш итүе һәм алар арасында тыгыз багланышлар булуы турында сөйли; бу исә еш кына гореф-гадәтләр һәм йолаларның охшашлыгы белән раслана. Якынча б.э.к. V —IV меңъеллыкларда хәзерге ва¬ кытта яшәп килгән тел төркемнәренең таралу үзәкләре барлыкка килә. Җир шарында барлыгы 4 меңгә якын телдә арала¬ шалар (исәпне төгәл күрсәтү мөмкин түгел, чөнки телләр һәм аерым телнең диалектлары арасындагы чикләре үзгәреп торалар). Лингвистлар аларны эре тел гаиләләренә (Һинд-Европа, фин-угор, төрки, монгол, се- мит-хам, бәрбәр-ливия, кушит, син-тибет һ.б. телләр га¬ иләләре) берләштерә. Иң эре булган һинд-европа гаи¬ ләсе телләрендә дөнья халкының якынча 45 проценты аралаша. Аңа славян, балт, герман, кельт, роман, албан, грек, әрмән, иран, нуристан, һинд-арий телләре төркем¬ нәре керә. Хәзерге вакытта дөньяда Һинд-Европа телләрендә сөйләшүче кешеләр аларны төрле телләр дип (мәсә¬ лән, рус һәм инглиз телләре буларак) кабул итәләр. Әмма, археология мәгълүматларыннан күренгәнчә, киләчәктә һинд-европа телләре буларак үсеп киткән ох¬ шаш диалектларда аралашкан кабиләләр б.э.к. IV —III меңьеллыкларда кечкенә ареалда — Көньяк-Көнбатыш Азиядә, Кара диңгез һәм Каспий буйларыннан көньяк тарафта яшәгән. Соңрак алар Евразиянең гаять зур тер¬ риторияләренә таралган. Шушы ук вакытта игенчелек һәм көтүчелек белән шөгыльләнгән кабиләләр үсешендә яңа этап башлана: алар металларны үзләштерүгә күчәләр. Хезмәт кораллары ясау өчен яңа материаллар эзләгәндә,
§5. Неолит революциясе 47 һөнәрчеләр тиз эрүчән металл (бакыр, аккургаш, кургаш һ.б.) кисәк¬ ләренә юлыгалар һәм вакытлар узу белән алардан сугыш кораллары, инструментлар һәм бизәнү әйберләре ясарга өйрәнәләр. Ташка кара¬ ганда металлар яхшырак һәм тизрәк эшкәртелә, алардан ныграк хезмәт кораллары һәм кирәк-яраклары эшләү мөмкинлеге ачыла. Металларнын жиңел табыла торган ятмалары әлегә аз була, алар- ны эшкәртүдә кеше беренче адымнарын гына ясый, шуңа күрә таш¬ тан ясалган кораллардан әле озак дәверләр дәвамында файдалана¬ лар. Шулай да метолларны үзләштерүдән башланган чорны (металлдан эшләнгән беренче хезмәт кораллары б.э.к. VII меңьеллыкка карый, әмма әлеге кораллар б.э.к. IV — III меңъеллыкларда гына киң тара¬ ла) энеолит (бакыр-таш гасыры) дип атыйлар. Ул кешелек тарихында яңа, беренче дәүләтләр барлыкка килү белән бәйле этап буларак бил¬ геләнә. rfiV- '• Л-'" Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. 4. ж ^"7. 8. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге кичергән нинди үзгәрешләр нигезендә неолит революциясе хакында сөйләргә мөмкин? Кеше һәм табигать мөнәсәбәтләрендәге нинди проблема¬ лар хезмәт коралларының камилләшүенә этәргән? Циви¬ лизация үсешенең беренче кризисы нинди нәтиҗәләргә китергән? Хуҗалыкның үзләштерү тибыннан җитештерү тибына күчү турында сөйләгез. Хезмәт бүленеше һәм эшчәнлекнең специальләшүе ни рәвешле иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең катлаулануына һәм алмашуның асылы үзгәрүгә йогынты ясаган? Аңлатыгыз. Товарлар бәһасының эквиваленты сыйфатында нинди предметлар файдаланылган? Милек тигезсезлеге һәм хосусый милек барлыкка килү¬ нең сәбәпче факторларын күрсәтегез. Матриархат һәм патриархат төшенчәләрен аңлатыгыз. Уйлагыз, хосусый милек туплану һәм патриархатка күчү процесслары үзара ничек бәйләнгән? Тел төркемнәре үсешнең кайсы этабында аерылып чыккан? Металларны эшкәртү башланганда, кешелек җәмгыяте нинди үзгәрешләр кичергән?
3 НЧЕ БҮЛЕК. БОРЫНГЫ ЗАМАНДА БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘР §6. Шәрык деспотияләре Беренче дәүләтләр барлыкка килүдән башлан¬ ган вакытны Борынгы заман эпохасы дип атыйлар. Ул гадәттә өч дәвергә бүленә. Б.э.к. IV— II меңьел- лыкга беренче дәүләтләр оеша башлый. Б.э.к. II — I меңьеллыкның ахырында борынгы дәүләтләрнең чәчәк ату дәвере башлана. Б.э.к. I меңьеллыкның беренче яртысында бу дәүләтләр таркалу дәве¬ ренә керәләр (Борынгы заманның соңгы дәвере). Борынгы дөньяның чикләрендә барлыкка килгән яңа дәүләтләрнең — антик Грециянең һәм Борын¬ гы Римның роле үсә. Дәүләт барлыкка килүнец алшартлары Неолит дәверендә кабилә тормышының барлык төп мәсьәләләре ту- рыдан-туры аның әгъзалары тарафыннан хәл ителгән. Бәхәсләр ту¬ ган очракта традицияләргә, гореф-гадәткә мөрәҗәгать иткәннәр. Зур тәҗрибәгә ия булган аксакалларның фикере аерым ихтирам казан¬ ган. Башка кабиләләр белән бәрелешләр булганда, барлык ир-атлар, кайбер чакларда хатын-кызлар да коралга тотынган. Юлбашчылар, сихерчеләрнең роле, кагыйдә буларак, чикләнгән. Аларның хакимия¬ те тар дәрәҗәдәге мәсьәләләргә таралган һәм ирексезләүгә түгел, аб¬ руй көченә таянган. Дәүләтнең барлыкка килүе карарларның кабул ителүе һәм башка¬ рылуы моның өчен махсус булдырылган институтлар вәкаләтләренә күчүне аңлаткан. Гореф-гадәтләр һәм традицияләр закон белән ал¬ маштырыла, аның сакланышы кораллы көч белән тәэмин ителә. Ышандыру көчәйтелә, кирәк булганда мәҗбүр итү белән алмашты¬ рыла. Җәмгыять яңа билге буенча — идарә ителүчеләргә һәм хөкем¬ дарларга бүленә. Кешеләрнең яңа төркемнәре — чиновниклар, судья¬ лар, хәрбиләр барлыкка килә, алар хакимиятне гәүдәләндерә һәм әлеге хакимият исеменнән чыгып эш итә. Металларны эшкәртүгә күчү нәтиҗәсендә дәүләт барлыкка килү¬ нең матди нигезләре хасил була. Бу исә хезмәт җитештерүчәнлегенең үсүенә китерә, хакимият һәм мәҗбүр итү аппаратын тоту өчен артык продуктлар эшләп чыгаруны тәэмин итә.
§ 6. Шәрык деспотияләре 49 Дәүләт барлыкка килүнең сәбәпләрен төрлечә аңла¬ талар. Әлеге сәбәпләр арасында түбәндәгеләр күрсәтелә: ыруг-кабиләнең баеган югары катлавының үз хакимия¬ тен ныгыту, байлыкларын ярлы кабиләдәшләреннән сак¬ лау белән кызыксынуы; буйсындырылган һәм коллыкка дучар ителгән кабиләләрне буйсынуда тоту зарурияте; җир сугару буенча зур күләмдә уртак эшләрне оештыру һәм күчмә кабиләләрдән саклану ихтыяҗы. Бу сәбәпләрнең кайсысы иң мөһим булуы турында¬ гы мәсьәлә конкрет ситуацияләрдән чыгып карала. Шулай ук беренче дәүләтләрнең үсешен, вакытлар узу белән аларда яңа функцияләр барлыкка килүен дә истә тотарга кирәк. Беренче дәүләт берләшмәләре субтропик өлкәләрдә, Нил, Тигр һәм Евфрат, һинд, Хуанхэ кебек елгалар үзәннәрендә барлыкка килә. Туфракның гаять уңдырышлы булуы һәм дымның муллыгы, җылы климат өстенлек итү нәтиҗәсендә ел дәвамында берничә тапкыр бай уңыш җыеп алу мөмкинлеге туган. Шул ук вакытта елгаларның түбән агымнары буйларында игенчелек кырларына сазлыклар якынайган, югары агымнар тирәсендә исә уңдырышлы җирләрне чүл кысрыкла¬ ган. Болар барысы да киң күләмнәрдә сугару эшләре алып баруны, дамбалар һәм каналлар төзүне таләп иткән. Беренче дәүләтләр ка¬ биләләр союзлары нигезендә барлыкка килгән, бу кабиләләр кешеләр хезмәтен төгәл оештыруга мохтаҗлык кичергән. Иң эре авыллар, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре генә булып калмыйча, административ идарә үзәкләре булып әверелгән. Елгаларның югары агымнары буйларында җәелдерелгән сугару эшләре агым буйлап түбәнрәк алып барылган игенчелек шартларына йогынты ясаган, уңдырышлы җир байлык булып исәпләнгән. Моның нәтиҗәсендә беренче дәүләтләр арасында елганың бөтен агымына контроль урнаштыру өчен аяусыз көрәш башланган. Б. э. к. IV меңьеллыкта Нил үзәнендә ике дәүләт — Түбән һәм Югары Ми¬ сыр барлыкка килә. Б. э. к. 3118 елда Югары Мисыр Түбән Мисыр тарафыннан яулап алына. Яңа дәүләтнең башкаласы Мемфис шәһәре була, илбасарлар башлыгы Мен (Мина) Мисыр фиргавеннәренең (пат¬ шаларының) I династиясенә нигез сала. Месопотамиядә, Тигр һәм Евфрат елгалары арасында (бу төбәкне кайбер чакта Ике елга арасы дип йөртәләр), тугандаш шумер кабилә¬ ләре яшәгән җирләрдә, хакимлек өчен берничә шәһәр (Аккад, Умма, Лагаш, Ум, Эриду һ.б.) дәгъвалаша. Биредә үзәкләшкән дәүләт б.э.к. XXIV гасырда барлыкка килә. Аккад шәһәренең патшасы Саргон 4 С-203
5Q 3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр (б.э.к. 2316—2226) беренче булып даими гаскәр туплый, Месопота¬ мияне үз хакимияте астында берләштереп, гасыр ярым дәвамында хакимлек иткән династия төзи. Б. э. к. III — II меңьеллыклар чигендә беренче дәүләтләр һиндстан- да, Кытайда, Палестинада барлыкка килә. Финикия (хәзерге Ливан территориясендә урнашкан) Урта диңгез сәүдәсенең төп үзәге булып әверелә. Борынгы дәүләтләрдә колбиләүчелек һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр Ыруг-кабилә строе шартларында әсирләрне яисә үтергәннәр, яки исән килеш гаилә общинасында калдырганнар. Алар анда гаиләнең кече әгъзалары хокукында барлык кешеләр белән бергә эшләгән. Мондый коллык патриархаль коллык дип атала. Ул киң таралыш ала, әмма кабиләләр тормышы өчен зур әһәмияткә ия булмый. Үзара даими сугышлар алып барган беренче дәүләтләр барлыкка килү белән әсирләрнең саны шактый күбәя. Мәсәлән, Югары Мисыр белән Түбән Мисыр арасында барган сугышларның берсендә 120 мең кеше әсирлеккә алына һәм колга әверелдерелә. Коллар үзәк һәм жир- ле хакимиятнең, аксөякләрнең, храмнарның, һөнәрчелекнең милке була. Сугару эшләрендә, сарайлар һәм пирамидалар төзелешендә алар хезмәтеннән файдалануның әһәмияте үсә. Коллар товарга, «сөйләшә торган кораллга әверелә, алар сатыла һәм сатып алына, һөнәр күнек¬ мәләре, язу белгән коллар, яшь хатын-кызлар югарырак бәяләнә. Яңа әсирләр кулга төшерү өчен күрше илләргә яулар белән бару даими рәвештә кабатлана. Мәсәлән, мисырлылар күптапкырлар Эфиопиягә, Ливиягә, Палестинага, Сириягә бәреп керәләр. Яулап алынган җирләр храмнар, фиргавен милкенә күчә, алар тара¬ фыннан яраннарына бирелә. Ул җирләрдә яшәгән кешеләр йә кол ителә, йә формаль рәвештә ирекле калдырыла, әмма аларның милекләре тар¬ тып алына. Аларны хему дип атаганнар. Алар фиргавен чиновниклары ихтыярыннан бәйле булган. Чиновниклар бу кешеләрне төрле эшләргә, остаханәләргә җибәргән, аларга җир кишәрлекләре биргән. Сакланып килгән община җирбиләүчелеге хуҗалык тормышында зур роль уйный. Тора-бара кан кардәшлек багланышларының общи¬ на бөтенлеген тәэмин итүгә йогынтысы кими. Бергәләп җирдән фай¬ далану һәм уртак йөкләмәләрне үтәү (салымнар түләү, яулар чорын¬ да фиргавен гаскәрләрендә хезмәт итү, сугару һәм башка төрле эшләр башкару) мөһимрәк була.
§ 6. Шәрык деспотияләре 51 Мисыр фиргавөннәренөң яулап алу походлары Община составында булу билгеле бер өстенлекләр биргән. Ыруг- кабилә строеннан килгән община үзидарәсе сакланган. Община әгъза¬ лары аның яклавыннан файдаланган, община аларның кылган гамәл¬ ләре өчен җавап тоткан.
3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр 52 Схема Борынгы Мисырның социаль структурасы Түрәләр, гаскәр Фиргавеннәр Жрецлар, вельможалар Крестьяннар, һөнәчеләр «Сөйләшә торган корал» . - коллар Борынгы Мисырда иң югары хакимият фиргавен карамагында булган. Ул тере алла дип исәпләнгән, аның теләк-ихтыяры ил халкы өчен абсолют закон булган. Җирләр һәм колларның күпчелеге аның милкенә кергән. Фиргавеннең наместниклары итеп еш кына аның ту¬ ган—тумачалары билгеләнгән. Алар провинцияләр белән идарә иткән һәм шул ук вакытта үзләренең милкеңдә саналган яки бүләк ителгән җирләрнең хуҗалары, эре милек ияләре дә булган. Бу исә Мисыр дес¬ потиясенең патриархаль характерын билгеләгән. Мисырда матриархат традицияләре көчле була. Баш¬ тарак тәхеткә утыру хокукы хатын-кыз линиясе буенча тапшырылып бара, шул сәбәпле, хакимиятләрен закон¬ лы итеп таныту өчен, күп кенә фиргавеннәр үзләренең бертуганнары яки туганнан туган сеңелләре белән ни¬ кахлашырга мәҗбүр булган. Борынгы Мисыр җәмгыятендә чиновниклар зур роль уйнаган. Алар салымнар җыйган, фиргавеннең һәм якыннары милке белән идарә иткән, төзелеш эшләре өчен җавап тоткан. Жрецлар зур йогынты көченә ия булган. Алар һава торышы, кояш һәм ай тотылулар буенча күзәтүләр алып барган, теләсә-кайсы эшне башлар алдыннан аларның фатихасын алу мәҗбүри саналган. Борын¬ гы Мисырда җирләү йолалаларына зур әһәмият бирелгән, бу исә үз чиратында жрецларга карата ихтирамның үсүенә китергән. Жрецлар,
§ 6. Шәрык деспотияләре 53 дин әһелләре генә булып калмыйча, белемнәрнең туплануын һәм сак¬ ланышын тәэмин иткән. Пирамидалар төзү, сугару эшләрен башка¬ ру, Нилнең ташу вакытларын исәпләп чыгару катлаулы математик белемнәргә, күнекмәләргә ия булуны таләп иткән. Борынгы Месопотамиядә дә иҗтимагый мөнәсәбәтләр шундый ук булган, анда да патшалар аллалаштырылган, ә храмнар дәүләт тор¬ мышында аерым роль уйнаган. Борынгы Мисырда мәдәният һәм дини ышанулар Фиргавеннәр төрбәләре — пирамидалар аша Борынгы Мисырның мәдәнияте киң танылуга ирешә. Галимнәр фикеренчә, алар б. э. к. XXVII гасырда — фиргавен Джосер заманында төзелә башлаган. Пирамидаларның иң зурысы — Хеопс — антик заман¬ нарда дөнья могҗизаларының берсе дип саналган. Аның биеклеге—146,6 м, һәр ягының киңлеге — 230 м, пирами¬ да төзелешендә файдаланылган ташларның гомуми авыр¬ лыгы — 5 млн. 750 мең тонна чамасы. Пирамида эчендә фиргавен төрбәсенә илтүче катлаулы юллар системасы корылган. Фиргавен үлгәннән соң аның гәүдәсен бәлзәмләгәннәр, алтын-көмеш, асылташлар белән бизәгәннәр һәм җирләү камерасында урнаштырылган саркофагка салганнар. Үлгәннән соң да фиргавеннең җаны аллалар белән бергә яши, дип уйлаганнар. Пирамидалар шулкадәр зур ки, XX гасырда да күпләргә аларның Мисырдагы борынгы кешеләр тара¬ фыннан корылуы акыл җитмәслек гамәл булып тоела. Чит планеталардан килүчеләр, пирамидаларның Яңа заманда төзелүе турындагы фаразлар туа, ә Борынгы заманның бөтен хронологиясе хата дип белдерелә. Шулай да, һәр пирамиданың ике-өч дистә ел дәвамын¬ да төзелүен (пирамиданы төзү яңа фиргавен тәхеткә утыргач башланган һәм аның үлеме вакытына тәмам¬ ланырга тиеш булган) искә алсак, ә төзүчеләр карама¬ гында шактый зур дәүләтнең барлык ресурслары булу¬ ын күздә тотсак, пирамидаларны кору кулдан килмәс¬ лек эш булып тоелмас. Пирамидаларның XXI гасырда да кешеләргә зур тәэсир ясаган гигант зурлыклары замандашларын үзләренең мәһабәтлеге һәм мас¬ штаблыгы белән әсир иткән, алар фиргавеннәрнең чиксез хакими¬ ятен чагылдырган. Игенчеләр, әсирлеккә төшкән коллар өчен әле¬ ге пирамидаларны төзеткән фиргавеннәр, чыннан да, аллалар бу¬ лып тоелган.
3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр 54 Мисырлыларның дини ышанулары буенча, кеше гәүдәдән (Хет), җаннан (Ба), күләгәдән (Хайбет), исемнән (Рен) һәм күзгә күренмәс игезәгеннән (Ка) торган. Үлемнән соң җан ахирәткә китсә дә, Ка җирдә кала һәм мәрхүмнең мумиясенә яки статуясына кереп урнаша, шуннан соң яшәгән сыман хөкем сөрә һәм даими рәвештә туклануга (корбан китерүгә) мохтаҗ була, дип исәпләнгән. Әгәр дә тиешенчә игътибар булмаса, ка¬ бердән чыгып, Ка исәннәр арасында йөри башлый, алар- га газаплар һәм авырулар китерә, дип уйлаганнар. Җирләү йолаларына аерым игътибар булу мәрхүм¬ нәрдән курку белән аңлатыла. Ахирәттә ышаныч борынгы мисырлыларының дини инануларында чагылыш тапкан. Алар аллаларның төрле табигать көчләрен гәүдәләндерүенә ышанган, арада иң кодрәтлесе булып кояш алласы Ра исәпләнгән. Әмма иң яратыла торган алла Осирис булган. Мисыр мифологиясе буенча, Осирис кеше¬ ләрне иген игәргә, эшкәртергә, икмәк пешерергә өйрәткән. Легенда буенча, усал чүл алласы Сет Оси¬ рисны һәлак иткән, әмма Осирис яңадан терелгән һәм ахирәт патшасы булып әверелгән. Һәр аллага аерым храм багышланган, башкарылачак эшләргә карап, аларга гыйбадәт кылу, корбан бирү таләп ителгән. Болардан тыш, бөтен Мисырда табынган алла¬ лардан гайре, аерым провинцияләрдә үзләренең, җир¬ ле инанулары да сакланган. Б. э. к. XIV гасырда фиргавен Аменхотеп IV (Эхна- тон) заманында дини реформа уздыру һәм бер аллага табыну реформасы омтылышы ясала, әмма ул жрецлар¬ ның каршылыгына очрый һәм уңышсызлык белән төгәлләнә. Укый-яза белү киң тарала. Мисырлылар язуның иероглифлар систе¬ масыннан файдалана (һәр сүзне язу өчен аерым билгеләр куллану). Борынгы мисырлыларның иероглифлары храм, төрбә диварларында, обелисклар һәм статуяларның өслеклә- рендә, төрбәләргә күмелгән папирусларда (камыштан ясалган кәгазь төргәкләрендә) сакланган. Озак еллар дәвамында әлеге язуларның сере юкка чыккан, дип исәпләп килделәр. Әмма 1799 елда Розетта шәһәре янында плитә табылды. Әлеге плитәдә иероглифлар белән бирелгән текст кырыенда аның грекчага тәрҗе¬ мәсе язылган. Француз галиме Ж. Шампольон (1790—
§ 7. Цивилизация ареалы киңәю 55 1832) иероглифларның мәгънәсен аңлауга ирешә, ә бу исә башка язуларны уку өчен ачкыч була. Мисырда медицина үсеше алга китә. Үсемлек һәм хайван майларын¬ нан, органнарыннан ясалган дарулар, косметик чаралар киң кулланыла. Хирургия һәм стоматология өлкәләре буенча да белемнәр туплана. Диңгезчелек техникасы да үсә башлый, әмма ул әлегә финикия¬ леләр осталыгыннан калыша. Мисырлылар 50 метр озынлыктагы кораблар төзи белгәннәр, әлеге кораблар җилкән һәм ишкәкләр көче белән хәрәкәткә китерелгән, алар Нилдә генә йөзеп калмаганнар, диң¬ гезгә дә чыкканнар, әмма навигациянең зәгыйфь булуы аркасында, ярдан бик еракка аерылмаганнар. §6. Сораулар һәм биремнәр 1. Дәүләт хакимияте ыруг-кабилә төзелешеннән нәрсә белән аерыла, аерымлыкларын күрсәтегез. Дәүләт билгеләрен санап чыгыгыз. 2. Дөньяның кайсы төбәкләрендә беренче дәүләтләр бар¬ лыкка килгән? Бу дәүләтләр оешуга нинди климатик һәм табигый шартлар йогынты ясаган? Мисаллар китерегез. 3. Ни өчен борынгы дәүләтләргә социаль тигезсезлекнең иң кискен формалары хас булган? Борынгы Мисырда кол¬ ларның хәле нинди булган? Коллыкның чыганакларын күрсәтегез . 4. Уйлагыз, ни өчен Шәрык илләренең патшалары тере ал¬ лалар дип игълан ителгән? Иҗтимагый иерархиядә жрец¬ лар нинди урын биләгән? Ни өчен Борынгы Мисырда пирамидалар төзүгә һәм башка төрле җирләү йолалары¬ на зур әһәмият бирелгән? 5. Борынгы Мисырның мәдәни казанышлары хакында сөйләгез. §7. Цивилизация ареалы киңәю Б.э.к. II — 1 меңьеллыкларда Борынгы заман¬ ның беренче дәүләтләре таркалу чорына керәләр. Шул ук вакытта яңа дәүләт берләш¬ мәләре барлыкка килә, халыкларның социаль, рухи, мәдәни тормышында төрлелек үсә.
3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр 56 Борынгы деспотияләрнең көчсезлек чыганаклары Борынгы Мисыр дәүләте ике мең елдан артык яшәгән. Яңа, бигрәк тә Иң яңа чор өчен бу ышанмаслык хәл. Әмма Борынгы замандагы иҗ¬ тимагый үсешнең характерын исәпкә алу зарур. Цивилизацияләрнең тормышы йомык әйләнә сыман, табигать ритмына, авыл хуҗалыгы эшләренең циклына бәйле булган. Савыт-саба, кораллар ясау техни¬ касының беркадәр яхшыруы тормыш рәвешенең сыйфатын үзгәртә алмаган. Яңа белемнәр барлыкка килсә дә, алар жрецларның тар да¬ ирәсенә генә билгеле булган. Әлеге белемнәрне жрецлар яшереп сак¬ лаган һәм үз храмнарының йогынтысын ныгыту өчен файдаланган. Коллар, фиргавеннәр һәм аксөякләрнең хезмәтчеләре бик сирәк очракларда гына үзләренең бәйле булуларына каршы күтәрелгән. Башка җирләрдән китерелгән әсирләр баш күтәрү яки качып китү нәтиҗәсендә генә үз кабиләләренә кайтуга ирешә алмауларын яхшы аңлаган, чөнки бу кабиләләр йөзләрчә чакрымнарга сузылган чүлләр аръягында калган. Хөкем сөргән дини карашлар тормыш авырлык¬ ларын язмыш һәм югары көчләр сынавы буларак кабул итүгә этәргән. Хакимият ияләренең җәберләүләре типик күренеш булган. Борын¬ гы Мисырдан һәм Шумердан сакланып калган хәбәрләрнең күпчеле¬ ген чиновникларның талавы һәм башбаштаклыгыннан ризасызлык белдереп язылган шикаятьләр тәшкил итә. Шул ук вакытта борынгы дәүләтләрдә хокукый нормалар системасы барлыкка килә. Бу норма¬ лар билгеле бер дәрәҗәдә халыкның барлык катлауларын, шул исәптән ярлыларны да яклауны тәэмин иткән. Аларның күбесе иң борынгы заманнарда ук барлыкка килгән кабилә традицияләрен чагылдырган. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән язма закон¬ нарның иң борынгылары б.э.к. XXI гасырда Шумер¬ да языла. Месопотамиядә куәтле держава төзегән Вавилон патшасы Хаммурапи (б.э.к. 1792—1750) за¬ коннары аеруча киң танылу казана. Аларда Вавило¬ ния халкы ирекле общиначылар, дәүләт (патша) ху¬ җалыгында эшләгән кешеләр һәм коллардан гыйбарәт категорияләргә бүленә. Бер үк төрле җинаятьчеләр өчен төрле, коллар өчен бигрәк тә кырыс булган җәза¬ лар билгеләнә. Әмма бу очракта да колларның кай¬ бер хокуклары саклана: алар хуҗаларының рәхимсез- легенә шикаять бирә алган, үз өйләрен һәм гаиләлә¬ рен кору мөмкинлеге булган. Коллар салымнар түләмәгән. Аларны ризык, торак, кием-салым белән тәэмин итү хуҗаларының (храмнарның, аксөякләрнең яки дәүләтнең) бурычына кергән.
§ 7. Цивилизация ареалы киңәю 57 Аерым провинцияләрнең сепаратизмы, иң югары хакимият өчен ак¬ сөякләрнең үзара көрәше, читтән басып кергән яулар вакытында кис¬ кенләшкән дөньяви һәм рухи хакимият ияләре арасындагы низаглар борынгы деспотияләрнең тотрыклылыгына төп куркыныч тудырган. Б.э.к. XVIII гасырда Мисырга бәреп кергән күчмә гиксослар фир- гавеннең гаскәрләрен тар-мар итә һәм Нилнең уңдырышлы үзәненә килеп урнаша. Бердәм дәүләт ике көндәш провинциягә (номга) тар¬ кала. Тик ике гасырдан соң гына фиргавеннәр хакимияте торгызыла. Б.э.к. XII гасырда Мисырга Ливия кабиләләре һәм Балкан ярымутра¬ вында һәм Кече Азиядә яшәгән, «диңгез халыклары» дип аталган ка¬ биләләр бәреп керә. Алар тимердән сугыш кораллары ясау осталы¬ гына ирешкән һәм рәхимсез дошман булган. Мисыр әлеге һөҗүмне кире кага, әмма аның куәте какшый. Үзәк хакимият таркала башлый. Ил яңадан ике патшалыкка — Түбән һәм Югары Мисырга бүленә, әлеге дәүләтләр көчлерәк күршеләре тарафыннан яулана. Борынгы заманның хәрби деспотияләре Тимер гасыры башлану — тимердән эшләнгән беренче хезмәт коралла¬ ры барлыкка килү белән игенчеләрнең җитештерүчәнлеге үсә. Элек эшкәртү мөмкин булмаган җирләрне эшкәртү мөмкинлеге туа, башка җирләр исә көтүлекләр буларак файдаланыла. Игенчеләр үзләренә күрше булып яшәгән көтүчеләр кабиләләрен кысрыклый башлый. Киңәя бар¬ ган игенчелек территорияләрен күчмә кабиләләрдән саклау зарурлыгы туа, ә бу исә яңа дәүләтләр барлыкка килүен таләп итә. Борынгы заман¬ ның беренче дәүләтләреннән аермалы буларак, аларның функцияләре җир сугару белән бәйле булмый. Бу бурычны, камилләшкән хезмәт ко¬ раллары исәбенә, авыл общиналары ярыйсы ук башкара башлый. Яңа дәүләт берләшмәләре хәрби деспотияләрдән гыйбарәт була. Алар игенчеләр общиналары, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр мәнфәгать¬ ләрендә шәһәрләрне тышкы дошманнардан саклауны тәэмин итәләр. Җыелган салымнар армияне, идарә аппаратын, сарай яраннарын ас¬ рауга тотыла. Хәрби деспотия карамагындагы җирләр күбрәк булган саен, аның хакимнәре күбрәк мөлкәткә ия була. Бу исә даими рәвештә барган экспансиягә этәргеч ясый. Бертуктаусыз рәвештә территория¬ ләрне киңәйтү өчен сугышлар бара. Барлыкка килгән империяләр тотрыклы булмый, чөнки алар бары тик хәрби көчкә таяна. Алар составына кергән җирләрнең хуҗалык итүе, дини нисбәттә төрледән төрле була, хәрби җиңелүләр шартла¬ рында җирле аксөякләрнең мөстәкыйльлеккә омтылуы аларның тар¬ калуына китерә.
3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр Беренче хәрби деспотияләрнең үзәкләре Кече Азиядә, Иран тау¬ лыгында (хеттлар державасы, Ассирия, Урарту) барлыкка килгән дәүләтләр оеша. Алар арасында Месопотамиянең уңдырышлы җир¬ ләрен үзләренең карамагына алу өчен көрәш бара. Б.э.к. XIV — XIII гасырларда мисырлыларга каршы җиңүле сугышлар алып бар¬ ган хеттлар аеруча зур уңышларга ирешә. Аннан соң иң куәтле хәрби деспотия роленә Ассирия ия була. Ул б.э.к. XIX гасырдан башлап Елга араларының уңдырышлы җирләре өчен Вавилон белән көрәш алып бара. Б.э.к. X — VII гасырларда Ассирия үзенең ха¬ кимлеген бөтен Кече Азиягә җәелдерә, Вавилонны гына түгел, Фи¬ никияне, Димәшкъ патшалыгын, Палестинадагы Иудея һәм Изра¬ иль патшалыкларын, Мисырны, хеттлар, фарсы һәм Мидия каби¬ ләләре җирләрен буйсындыра. Б.э.к. VII гасырда Мидия кабиләләре союзы, Ассириягә буйсыныр¬ га теләмичә, аңа каршы сугыш башлый. Ассириянең көчсезләнүеннән файдаланып, Вавилон аның җирләренең күп өлешен яулап ала. Б.э.к. VI гасырда Фарсы державасы күтәрелә башлый. Патша Кир II (б.э.к. 558—530) вакытында Мидия хакимлегеннән азатлыкка ирешкән фарсылар яулап алу походлары башлый. Алар Месопота¬ мияне, Сирияне, Палестинаны, Финикияне, Кече Азияне буйсынды¬ руга ирешә. Патша Камбиз вакытында фарсылар Мисырны яулый¬ лар. һиндстанның көнбатышын басып алган патша Дарии I (б.э.к. 522—486) заманында идарәнең яңа административ системасы барлык¬ ка килә. Дарий I нең империясе 20 провинциягә (сатрапиягә) бүленә, бу провинцияләрнең һәркайсы, зурлыгы һәм эшкәртелгән җирнең уңдырышлылыгына карап, салымнар түләгән. Исәп-хисапны һәм сәүдәне җайга салу өчен дөньяда беренче тапкыр бу дәүләттә көмеш тәңкә сугыла башлаган, түләү чарасы буларак көмеш коелмалары да гамәлгә кертелгән. Ел саен Дарий казнасына 400 тонна чамасы көмеш кереп торган. Фарсылар империясе ныклы булып чыкмый: б.э.к. IV гасырда Гре¬ циянең шәһәр—дәүләтләре белән барган сугышта җиңелгәннән соң, ул Македония гаскәрләре һөҗүме астында җимерелә. Борынгы һиндстан һиндстанда да берничә дәүләт берләшмәсе алышына. Б.э.к. III — II гасырларда аның территориясенең зур өлеше Маурья империясе кара¬ магында була. Бу империя таркалганнан соң, кечкенә дәүләтләрнең озакка сузылган көндәшлек дәвере башлана. Әлеге көндәшлек, Гупт- лар династиясе державасының чикләре киңәйгәч, IV гасырда гына тәмамлана.
§ 7. Цивилизация ареалы киңәю 59 Дарий I вакытында фарсылар империясе Әмма VI гасырда күчмә кабиләләрнең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә бу империя дә таркала, һиндстан территориясендә янә күп кенә кечкенә дәүләтләр барлыкка килә. һиндстанда эре хәрби деспотияләр барлыкка килүенең кыенлыгы аның территориясенең зур булуы белән аңлатыла. Бу территориянең күпчелеген үтеп булмаслык джунглилар, чүлләр һәм таулар тәшкил итә. Биредә иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең уникаль системасы хөкем сөрүе дә зур роль уйный. Әле ыруг-кабилә строе кысаларында, натураль хуҗалык алып барган общиналар (алар гадәттә берничә авыл биләгән) нигезендә үк һөнәрләрнең варислык буенча күчүенең катгый системасы бар¬ лыкка килгән. Җәмгыять варналарга — кешеләрнең йомык рәвеш¬ тәге төркемнәренә бүленгән. Брахманнар (жрецлар) һәм кшатрия- лар (юлбашчылар һәм сугышчылар) иң югары варналар саналган. Иң күп санлы вайшья варнасына гади общиначылар тупланган. Ятлар (үз общиналарыннан тибәрелгәннәр, әсирләр һәм аларның нәсел-нәсәпләре) иң түбән варнаны — шудраларны хасил иткәннәр. Төрле варналарның вәкилләре арасында никахлашу, бер варнадан икенчесенә күчү тыелган.
3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр 60 Варна системасының килеп чыгышы төгәл генә мәгълүм түгел. Фаразларның берсе аның барлыкка ки¬ лүен Һиндстанның һинд-европалы арий кабиләләре та¬ рафыннан яулануына бәйләп аңлата. Һинд галимнәре фикеренчә, арийларның борынгы ватаны — Үзәк Евро¬ па. Б.э.к. II меңьеллык башында әлеге кабиләләр союз¬ ларының кайберләре Шәрыкка таба хәрәкәт итә баш¬ лый. Аларның бер өлеше (аерым алганда мидиялеләр һәм фарсылар — аларның варислары) хәзерге Иран тер¬ риториясендә урнашып кала. Башкалары, көньяккарак, Һиндстанга күченә, җирле кабиләләрне буйсындыра. Яу¬ лап алучыларның чагыштырмача аз өлеше — юлбашчы¬ лар, сугышчылар, жрецлар, буйсындырылган халык белән бергә кушылып бетәргә теләмичә, үз хакимиятләрен ва¬ рислык тәртибенә күчерергә омтылган. Социаль роль¬ не алар тарафыннан варислаштыру традициясе вакыт¬ лар узу белән җәмгыятьтә ныгып урнашып калган. Ганг елгасы үзәнендә барлыкка килгән варна системасы тора-бара һиндстанның зур өлешенә таралган. Яңа эра башында яңа һөнәрләр барлыкка килү белән, варналар, бигрәк тә вайшья эчендә, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, игенчеләр һ.б. төрле касталарга бүленәләр. Йөздән арткан касталар системасы (ул фәкать XX гасырда гына бетерелә), җәмгыятьне бер-берсе белән мөгамәләгә керүдән читләшкән күптөрле вак сегментларга бүлгән. Ул чиктән тыш консерватив бу¬ лып, теләсә нинди үзгәрешләрне кире каккан, һәр кастаның вәкил¬ ләре төрле-төрле, катгый билгеләнгән ташламаларга, хокукларга һәм бурычларга ия булган. Каста эчендәге теләктәшлек һәм үзара ярдәмләшү традициясе көчле булган. Бер-берсен алмаштырган илбасарлар община хуҗалыкларына ясаклар салсалар да, каста тәртибенең нормаларына йогынты ясый, үз законнары буенча яшәгән һинд җәмгыятенең ярдәмен тәэмин итә алмаганнар. Җирле рухи һәм дөньяви аксөякләр — брахманнар һәм кшатриялар хәлиткеч роль уйнаганнар. Болар барысы да һиндстан- да барлыкка килгән империяләрнең ныклы булмавына шарт булып торган. Кытай борынгы заманда Борынгы Кытайда дәүләт үсешенең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Янцзы һәм Хуанхэ елгалары арасындагы киң территориядә элек-электән игенче кабиләләр яшәгән, тора-бара алар хәзерге Кытай территориясенең тигезлекләрдән гыйбарәт өлешенә сибелеп утырган.
§ 7. Цивилизация ареалы киңәю 61 Көчәеп киткән кабилә аксөякләре (аларның саны берничә йөзгә җиткән) җитәкчелегендәге кечерәк дәүләт берләшмәләре арасында барган көндәшлек процессында акрынлап эре державалар барлыкка килгән. Б.э.к. II — I меңъеллыклар чигендә иң зур йогынтыга Көнбатыш Чжоу дәүләте ия була. Аның хөкемдары — ван (импе¬ ратор) — аллалар һәм кешеләр арасында торган Күк улы дип са¬ налган. Б.э.к. VIII гасырда Чжоу таркала, Кытай территориясендә үзара көндәшлек иткән җиде эре дәүләт барлыкка килә. Алар ара¬ сында иң куәтлесе Цинь империясе була. Б.э.к. III гасырда ул кыска гына вакытта илнең бөтен территориясен диярлек берләштерә. Га¬ лимнәр фикеренчә, нәкъ менә шушы заманда, күчмә халыклардан саклану өчен, Цинь императоры Ши Хуанди әмере буенча Бөек Кытай стенасы төзелеп бетә. Стенаның гигант зурлыгы (аның озынлыгы 5000 км га җитә, биеклеге — 6,6 м дан 10 м га кадәр, аскы өлешенең киңлеге — 6,5м, өске өлешенеке — 5,5 м, берничә йөз метр саен сак манаралары басып тора) аның төзелеш чоры мәсьәләсендә күп кенә фаразлар тууга сәбәп булды. Әмма бу фаразларның дөреслеккә туры килүе шик уята. Күчмә кабиләләрнең борынгы Кытай дәүләтләре чикләренә даими һөҗүмнәре нәти¬ җәсендә стенаның берничә гасыр дәвамында төзе¬ лүе, үзгәртеп корылуы һәм әледән-әле төзәтелеп то¬ руы да ихтимал. Б.э.к. II гасырдан б.э. III гасырына кадәрге дәвердә Кытайда өстен¬ лек Хань империясенә күчә. Бу чорда Кореяга һәм Вьетнамга каршы яулау походлары оештырыла, Үзәк Азиянең һәм Якын Көнчыгыш¬ ның күп кенә дәүләтләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырыла (Бөек ефәк юлы). Кытайның үзенчәлеге — аның бөтенлегенә җирле аксөякләрнең бүленеп чыгу омтылышлары янаудан гыйбарәт. Товар—акча мөнәсәбәтләренең үсүе шартларында аксөякләрнең позицияләре ны¬ гый, алар община җирләрен контрольгә ала, күп кенә игенчеләр бу¬ рыч коллыгына эләгә. Кытай борынгы заманда аксөякләрнең ролен йомшарту, дәүләт аппаратын алар йогынтысыннан азат итү өчен омтылышлар ясалган, төрле чаралар күрелгән бердәнбер ил була. Дәүләт вазифасына бил¬ геләнгәндә, белемле булу, имтихан тапшыру таләп ителгән. Таралыш алган әлеге тәртип шартларын уңышлы үтәгән очракта дәүләт вази¬ фасын теләсә кайсы катлау вәкиле били алган. Хезмәтләре өчен чи¬ новникларга җир түгел, даими рәвештә хезмәт хакы бирелгән.
3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр 62 Властьлар еш кына гади община әгъзаларының ярдәменә тая¬ нырга омтылган, моның өчен алар общиначыларның тормыш рәве¬ шенә хас (традицион) мәнфәгатьләрен яклаган. Күп мәртәбәләр товар—акча мөнәсәбәтләре үсешен чикләү, аксөякләр файдасына җир бүлүгә киртә кую өчен чаралар күрелгән. Мәсәлән, Чжоу дәүләте заманнарында җир дәүләт милке булып исәпләнгән, аның өчен җирбиләүчеләр дәүләткә салымнар түләгән. I гасырда Хань империясендә нәселдән килгән барлык титуллар бетерелә, җирне сату һәм сатып алу тыела. Дәүләт базар бәяләрен үзе билгели, һөнәрчеләрнең продукция чыгаруын контрольдә тота. Җир билә¬ мәләренең күләме, бер колбиләүче милкендә булган колларның саны буенча чикләүләр кертелә. Баштарак биләмә җиренең иң зур мәйданы 138 га тәшкил иткән, соңыннан ул 2 га күләмендә калдырыл¬ ган. Коллары булган кешеләр өчен салым кертелгән. Шул ук вакытта дәүләт колбиләүчелеге үсә барган. Чиновникларның үз вәкаләтләреннән явыз файдалануы, аларның казна малын үзләштерүләре һәм эшчәнлекләренең нәтиҗәсе түбән булуы (аерым алганда, Хуанхэ елгасының сугару системасы җимерек хәлгә килә, шул сәбәпле су басулар килеп чыга һәм ачлык башлана), салымнарның даими үсүе (байлык дәүләт аппаратын тотуга сарыф ителә) I гасырда баш күтәрүгә китерә. Ул тарихка «кызыл кашлар» хәрәкәте буларак кереп кала. Әлеге күтәрелеш зур кыенлык белән бастырыла, әмма властьларның сәясәте үзгәрешсез кала. Рухи тормышның яңа этабы Тимер гасырның башлануы, хезмәт коралларының камилләшүе нәти¬ җәсендә кешенең табигатьтән бәйле булу дәрәҗәсе кими. Бу исә та¬ бигатьтәге стихия көчләрен аллалаштыруга нигезләнгән диннәрнең йогынтысы азаюга китерә. Шул ук вакытта үлем серлелеге элеккечә үк кеше өчен табышмак булып саклана. Нәтиҗәдә яңа диннәр бар¬ лыкка килә һәм күтәрелеш ала. Әлеге диннәр — зороастризм, буд¬ дизм, конфуцианство, иудаизм. Алар арасында зур аермалар булуга карамастан, бу диннәр өчен уртак сыйфат та бар: кешенең Җир йөзен¬ дәге тормыш юлы үзенә күрә бер сынау дип карала. Аны уңышлы үтүче үлемнән соң бүләккә ирешә, дип исәпләнелә. Зороастризмның таралыш алуын Иранда яшәгән Зо¬ роастр (Заратуштра, б.э.к. VII — VI гасырлар) тәгълима¬ ты белән бәйле, дип исәплиләр. Аның карашлары буен¬ ча, дөньяда ике көч — Яхшылык һәм Явызлык көрәше
§ 7. Цивилизация ареалы киңәю 63 бара. Кеше яхшылык көчләре тарафыннан тудырыла дип карала, әмма ул, ихтыяр ирегенә ия хәлдә, Явызлык юлын сайларга да мөмкин, бу юлга аны начар көчләр этәрә, дип исәпләнелә. Яхшылык юлына баскан кешеләр үлгәннән соң оҗмахка эләгә. Явызлыкка бирелүчеләр исә җәһәннәмдә үзләрен мәңгелек газапларга дучар итә. Зороастризм Яхшылык көчләренең җиңүен һәм җирдә идеаль патшалык урнашуын фараз кыла. Зоро¬ астр тәгълиматы III —VII гасырларда Иран кабиләләре арасында киң тарала. Буддизмга нигез салучы булып Сйддхарти Гаутама (б.э.к. 623—544) санала. Аның тәгълиматы буенча, үлемнән соң кешене яңадан терелү көтә. Бу терелү¬ нең формасы хәзерге һәм алдагы тормышларда кыл¬ ган гамәлләр өчен карма (хак) законы белән билгеләнә. Гөнаһ кылучы җанвар яисә бөҗәк гәүдәсендә терелергә мөмкин, хак дин юлындагы кеше — югары кастадагы бала тәнендә яши башлый. Абсолют дини дәрәҗәгә ирешү исә нирванага — яңадан терелүләр циклының бетүенә, мәңгелек рәхәтлеккә илтә. I —II гасырларда буддизм Һиндстанда гына түгел, Кытайда, Кореяда һәм Япониядә дә киң тарала. Конфуцианство — барыннан да бигрәк, дин булуга караганда, Кытай фикер иясе Конфуций (б.э.к. 551—479) тарафыннан эшләнгән мораль-этик нормалар система¬ сы. Конфуций бу нормалар үз-үзләрен ихтирам иткән барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри, дип санаган. Алар исәбенә традицияләрне катгый саклау, өлкәннәрне их¬ тирам итү, хакимияткә буйсыну, югары көчләр һәм Күк тарафыннан урнаштырылган тәртипне саклау керә. Кон¬ фуций дәүләтне зур гаилә сыйфатында кабул иткән, бу гаилә өлкәннәр, ягъни властьлар, халык турында кай¬ гыртырга, ирексезләү белән түгел, ә яхшылык нигезендә идарә итәргә тиеш булганнар. Конфуцийның күп кенә тарафдарлары, әгәр дә хакимият халыкның хокуклар¬ ны кысса, башбаштаклык кылса, халык аңа каршы баш күтәрергә хокуклы, дип санаган. Иудаизм б.э.к. X —VII гасырларда Палестинадагы борынгы яһүд дәүләтендә урнаша. Ул бердәм алла Ях¬ вега ышануга нигезләнә. Әлеге, изге китапларда бәян ителгән васыятьләргә тугры булган очракта, үзе тара¬ фыннан сайлап алынган Израиль халкына котылу вәгъдә итә. Иске Васыятькә караганда, Кыямәт хөкеменә бар¬ лык исәннәр һәм үлеләр дә дучар булачак. Хак диндә- геләр мәңге яшәүгә ирешәчәк.
3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр 64 Кеше бары тик югары көчләрдән ярдәм сорап табына, корбаннар биреп кенә аларның рәхимлегенә исәп тота ала дип фараз кылган, иң борынгы дәверләрдә хөкем сөргән ышанулардан аермалы буларак, яңа диннәр кешенең язмышын аның гамәлләре, шул исәптән әйләнә- тирәдәгеләргә карата кылган эшләре белән бәйлиләр. Бу исә кешелек үсешендә социаль факторларның роле көчәюнең чагылышы була. §7. 1 Сораулар һәм биремнәр 1. Борынгы деспотик дәүләтләрнең көчсезләнү сәбәпләрен күрсәтегез. Борынгы Мисыр дәүләте ничек озак яши ал¬ ган? Аның таркалуының сәбәпләре нидә? 2- Хокук нормаларының иң борынгы системалары нинди мөнәсәбәтләрне көйләгәннәр? Борынгы Шәрык хөкем¬ дарларының кайсысы беренче тапкыр үз хакимиятен за¬ кон көче белән ныгыткан? Тимер гасыры башында барлыкка килгән деспотияләргә характеристика бирегез. Территорияне киңәйтү өчен бар¬ ган сугышлар ни өчен өзлексез дәвам иткән? Алгы Азия территориясендә нинди хәрби деспотияләр барлыкка килгән? Ни өчен алар чагыштырмача тиз арада таркал¬ ган? iH- Борынгы һиндстан үсешенең үзенчәлекләре турында сөйләгез? Нәрсә ул варналар һәм касталар? 5. Таблицаны тутырыгыз Яңа диннәрнең элеккеге ышанулардан аермалары турын¬ да нәтиҗә ясагыз.
4 НЧЕ БҮЛЕК. КЕШЕЛЕК ТАРИХЫНДА АНТИК ДӘВЕР §8. Греция һәм Италиядәге шәһәр-дәүләтләр Антик дөнья тарихы элек-электән Европа га¬ лимнәренең игътибарын үзенә тарткан. Хикмәт әлеге чорның башка борынгы дәверләргә ка¬ раганда яхшырак өйрәнелгән булуында гына да түгел. Греция һәм Рим цивилизацияләре сәяси, икътисади һәм рухи тормышта Европа традицияләренең башлангычында торган дип санала. Антик Греция Б.э.к. III — II меңъеллыклар чигендә Грециядә һәм аңа янәшә утрауларда яшәүчеләр бакыр һәм аккургаш эретмәсе — бронзадан кораллар эшләргә өйрәнгәннәр. Бу чорда Крит утравында Европада беренче булып дәүләти белем бирү башлана. Археологлар утрауда югары үсешкә ирешкән язу сис¬ темасы булуын раслаган сарай хәрабәләре таптылар. Б.э.к. 1450 елда Крит цивилизациясе вулкан атылу һәм җир тетрәүләр нәтиҗәсендә юкка чыга. Якынча шул ук вакытларда Критка ул чагында Грециядә яшәгән микен (ахей) кабиләләре басып керә. Алар Критлар¬ ның язу системасын кабул итә, Көнчыгыш Урта диңгездәге сәүдә эшендә сизелерлек урын тота. Ләкин б.э.к. XII гасырда үсеп килүче ахей цивили¬ зациясе Балкан ярымутравы һәм Кече Азиядәге (алар мисырлыларга «диңгез халыклары» буларак билгеле) грек-дорий, фессалий, беотий, ионий кабилә союзлары тарафыннан җимерелә. Грециягә күчеп утыр¬ ганнан соң, бу кабиләләрнең бер өлеше ахей кабиләләре белән кушылып китә, бер өлеше аларны коллыкка төшерә. Ул вакыттагы вакыйгалар эпосларда чагылыш таба. Аерым алганда, Платон, һәлак булган Атлантида исеме ас¬ тында Крит цивилизациясен күздә тоткан, дигән фараз яши. Гомерның, Троя сугышын сурәтләгәндә, ахей кабиләләренең «диңгез халыклары» белән сугышы заманындагы эпосларга мөрәҗәгать итүе дә бик мөмкин. Яулап алынганнан соң, Греция хуҗалыгы таркалыш хәленә килә, анда яшәүчеләр саны кискен кими. Бары б.э.к. VIII гасырда гына грек 5 С-203
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 66 Урта диңгез буйларында грек колонияләре шәһәр-дәүләтләрнең күтәрелүе башлана. Аларның үсеш үзенчәлеклә¬ ре күп яктан табигый шартлар һәм Грециянең геополитик хәле белән билгеләнә. Таулы жирләр бакчачылык һәм терлекчелек өчен бик уңай булса да, игенчелек өчен яраксыз була. Монда диңгезнең якын¬ лыгы зур роль уйный — балыкчылык һәм диңгез сәүдәсе азык- төлек житмәүчелеген тутырырга мөмкинлек бирә. Б.э.к. V га¬ сырдан башлап Кече Азия, Кара диңгез буе, Италия яр буйла¬ рын колонияләштерү көчәя бара. Колонияләргә халык артыгы белән ябырыла, алар Грецияне житмәгән азык-төлек белән тәэ¬ мин итә. Беренче грек колониясе Кумы шәһәренә Италия яр бу¬ енда б.э.к. 750 елда нигез салына. Кешеләрдән кыюлык һәм чыдамлык таләп иткән диң¬ гезчелекнең аерым роль уйнавы Грециядә физик көч һәм тән матурлыгы культы таралуга китерә. Аллалар урыны дип саналган Олимпия өлкәсенә б.э.к. 776 ел¬ дан башлап һәр дүрт ел саен Грециянең шәһәр- дәүләтләренең атлетлары арасында ярышлар уздыры¬ ла. Олимпия уеннары изге саналган, алар уздырылган чорда сугышлар туктатылган, аларда җиңүчеләр аеру¬ ча зур ихтирам казанган. Уеннар йөгерү, ат чабышы, биш төрдә ярышу (пятиборье), кул сугышы һәм көрәш буен¬ ча уздырылган ярышлардан гыйбарәт булган.
§ 8. Греция һәм Италиядәге шәһәр-дәүләтләр 67 Греция шәһәр-дәүләтләре Антик Грециядә эре, бердәм дәүләт оеша алмый. Ыруг-кабилә общиналарының акрын үсеше алар нигезендә берничә йөз кеч¬ кенә мөстәкыйль дәүләт — полислар үсеп чыгуга китерә. Полис авылдан (шәһәрдән) һәм аны әйләндереп алган чәчүлек җирләрдән торган. Ыруг-кабилә строеннан калган уртак сый¬ фатлар сакланса да, һәр полисның үз законнары, аңа гына хас идарә системасы булган. Аерым алганда, ыруг аксөякләреннән һәм гражданнар хокукына ия кабилә әгъзалары җыеныннан гый¬ барәт аксакаллар советы зур роль уйнаган. Чит җирләрдән килү¬ челәр, хәтта бик бай булсалар да, һәм шулай ук коллар иҗтима¬ гый тормышта катнаша алмаган. Җир полисның уртак милке, аның байлыгы булып саналган. То- вар-акча мөнәсәбәтләре үсү нәтиҗәсендә җир кишәрлекләре сатып алына һәм сатыла башлаган (хәер, кайбер полисларда әлеге гамәл чикләнмәгән сыйфатта башкарылган), әмма бу полис гражданнары өчен генә мөмкин булган. Антик Грецияне демократия ватаны дип саныйлар. Чыннан да, ва¬ кытлар узу белән дорийлар яуларына дучар булмаган иң эре шәһәр- дәүләтләрдә, бигрәк тә Афинада, иҗтимагый тормышта мөһим үзгәрешләр башланган. Кабилә юлбашчыларының (патшаларының) варислык буенча күчә торган хакимияте урынына югары идарәчесе (архонтны) сайлау, әле¬ ге идарәченең ыруглар башлыклары советы (ареопаг) алдында җавап тоту принцибы кертелгән. Традиция һәм йола хакимиятен акрынлап законнар алмаштыра (барлык гражданнар өчен дә уртак тәртип нор¬ маларын һәм аларны бозган өчен җавапка тартуны билгеләгән закон¬ нар беренче мәртәбә б.э.к. 621 елда кабул ителә.) Б.э.к. VI гасыр башында архонт Солон (б.э.к. 635—559) инициати¬ васы белән, милек дәрәҗәсеннән чыгып полисның барлык халкы дүрт разрядка бүленә. Бу исә ыруг аксөякләренең позицияләрен йомшар¬ та. Нәтиҗәдә аларның һәм бай сәүдәгәрләрнең, һөнәрчеләрнең хо¬ куклары тигезләшә. Б.э.к. VI гасыр ахырына полисны ыруглар биләмәләренә бүлү урынына аны 10 округ чикләрендә билгеләү принцибы кертелә. Хәзер инде яңа оештырылган советка (биш йөз советына) һәр ок¬ руг үз вәкилләрен сайлый, бу совет барлык көндәлек эшләр белән шөгыльләнә. Ареопаг вәкаләтләрендә исә милек бәхәсләреннән гайре эшләрне ярлыкау буенча судьялык вазифалары гына сакла¬ на. Афинада үз эшләрен уңышлы башкарган чит җир кешеләре
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 68 гражданнар хокукларына ия була. Гражданнарның гомуми саны 30 меңләп кеше исәпләнә. Афинада урнашкан традиция буенча, полис эшләрендә актив катнашу, демократияне саклау гражданнарның иң мөһим хокукы һәм бурычы була. Җыеннарда сугыш һәм солых мәсьәләләре хәл ителә, вазифаларга кешеләр сайлана. Җыен халык хакимияте өчен куркыныч тудырган, тирания яклы кешеләрне полистан куу хөке¬ ме чыгарган. Округ гражданнарының гомуми җыенында: «Дәүләттә гамәлдә булган тәртипләргә куркыныч туды¬ ручы кеше бармы?» дигән сорау куелган. Җыенда кат¬ нашучылар чүлмәк ватыгына алар уенча демократия дошманы булган сәясәтченең исемен язганнар. Тавыш¬ ларның яртысыннан күбрәген җыйган кеше остракизм- га (куылуга) хөкем ителгән. Шулай итеп, б.э.к. V гасыр башына Афинада ыруг-кабилә строе демократия дип аталган яңа дәүләт оешмасы тарафыннан тәмам кыс¬ рыклап чыгарыла. Спарта полис үсешенең башка юлыннан китә. Бу дәүләт Пе¬ лопоннес ярымутравының көньягына килеп утырган, җирле ха¬ лыкны хокуксыз колларга (илотларга) әверелдергән дорийлар кабиләсе тарафыннан нигезләнә. Җир эшкәртүне, сәүдә, һөнәрчелек белән шөгыльләнүне спарталар үзләре өчен түбән хезмәт дип санаган. Алар уенча, бу шөгыльләр колларның һәм чит авыллардан килүчеләрнең вазифалары булган. Сугыш ирләр өчен бердәнбер абруйлы кәсеп булып исәпләнгән. Тәрбия сис¬ темасы бер генә максатка — чыдам, аз сүзле, дисциплиналы су¬ гышчылар әзерләү максатына буйсындырылган. Спарталылар- ның, яхшы солдат була алмаслар дип, зәгыйфь туган балалар¬ ны үтерү традициясе тарихка кереп калган. Спартада ыруг-кабилә строе тәртипләре үзгәрешсез сакланган. Дәүләт белән аксакаллар советы һәм сугышчылар җыены идарә иткән, юлбашчыларның (патшаларның) роле чикләнгән. Тигезләп бүлү сак¬ ланган. Барлык спарталылар да гади киемнән йөргәннәр, бергә тук¬ ланганнар, акчаны бар дип тә белмәгәннәр. Спарта дәүләте даими рәвештә күрше полисларга каршы сугыш¬ лар алып барган, ясак җыйган, үзенең территориясен киңәйтә барган. Әгәр дә Афинада коллар хезмәте чикле күләмнәрдә, бары тик руд¬ никларда һәм остаханәләрдә файдаланылса, Спартада ул икътисад¬ ның нигезен хасил иткән.
§ 8. Греция һәм Италиядәге шәһәр-дәүләтләр 69 Италиянец шәһәр-дәүләтләре. Римга нигез салыну Италия һәм Греция шәһәрләренең үсешендә уртак сыйфатлар күп була. Б.э.к. VIII—VI гасырларда греклар Көньяк һәм Үзәк Италия¬ нең ярларын колонияләштерәләр, Урта диңгез буйларының мөһим сәүдә үзәкләренә әверелгән Неапольне һәм Сиракузыны төзиләр. Бу исә Италиядә яшәп яткан кабилә берләшмәләренә зур йогынты ясый. Италиянең төньягында (хәзерге Тоскана территориясендә) этруск- лар хакимлек итә. Аларның килеп чыгышы төгәл мәгълүм булмаса да, дорийлар сыйфатында алар «диңгез халыклары» исәбенә кергән һәм, җирле халыкны буйсындырып, Көнчыгыштан килгән, дип фа- разлыйлар. Этрускларның язулары әлегәчә ачыкланмаган. Ка¬ бер калдыкларына карап фикер йөрткәндә, алар 12 шәһәрдән дә ким булмаган, барлык Урта диңгез төбәге белән сәүдә иткән, шактый алга киткән цивилизация булганнар. Этрускларда төп рольне кабилә аксөякләре уйнаган. Аларның шәһәр-дәүләтләренең (спурларның) төзелеше спарталылар җәмгыятенә охшаш булуы ту¬ рында фараз бар. Б.э.к. 753 елда Тибр елгасы төбәгендә яшәгән өч латин кабиләсе тарафыннан Рим шәһәренә нигез салына. Легендалар буенча, Рим Троя каһарманы Энейның оныгы Ромул тарафыннан төзелә. Сабый чагында ук Ромул бертуганы Рем белән бергә могҗизаи рәвештә үтерүчеләрдән качып котыла, аны ана бүре тәрбияли. Рем белән ызгышка кереп, Ромул аны үтерә һәм дус¬ лары белән Палатин калкулыгына килеп урнаша. Баштарак, Афинадагы шикелле үк, Римда иҗтимагый тормыш ыруг-кабилә традицияләренә нигезләнә. Иң югары идарә органы — 300 кешедән, ягъни шәһәрне нигезләгән ыругларның аксакалларын¬ нан торган сенат (латинча «senex» — «карт» дигән сүздән) булган. Ыруглык принцибы буенча курияләргә берләшкән гади кабилә әгъза¬ лары да тикшерелүче мәсьәләләр буенча үз фикерләрен әйтә алган¬ нар. Иң югары идарәче роле сайлана торган патшага бирелгән, ул гамәлдәге традициягә һәм сенат ихтыярына яраклашып идарә итәргә тиеш булган. Б.э.к. 616 елдан алып патшалар булып этрускларның аксөяк Тарквиний нәселе вәкилләре сайлана башлый, бу исә этруск¬ ларның Италиядә мөһим роль уйнавын чагылдыра.
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 70 Шәһәрне нигезләүчеләрнең варислары үзләрен патрицийлар («patres», ягъни «аталар» дигән сүздән) дип атаганнар, алар Римның тирә-ягындагы җирләргә ия булганнар. Бу җирләр аерым гаиләләр тарафыннан эшкәртелгән. Әлеге гаиләләрдә кырыс патриархат прин¬ цибы гамәлдә яшәгән: барлык милек гаилә башлыгы кулында бул¬ ган, гаилә башлыгы үз гаиләсенең гаеп эшләгән яки хата кылган әгъза¬ ларын җәзага тарта яисә коллыкка сатып җибәрә алган. Шул ук ва¬ кытта җирләр римлыларның уртак байлыгы булып исәпләнгән, алар чит халыкларга бирелмәгән. Рим кабиләләр һәм шәһәр-дәүләтләргә каршы еш кына яулау сугышлары алып барган, шул сәбәпле патри¬ ций нәселләренең милкендә булган җирләрнең күләме үсә барган. Римда читтән килеп урнашкан кешеләрне, башка кабиләләрнең әгъзаларын плебейлар дип атаганнар. Хәрби хезмәттә ярдәмче отряд¬ ларга алынсалар да, аларның шәһәр иҗтимагый тормышында катна¬ шырга хокуклары булмаган. Плебейлар, патрицийларның «клиент¬ лары» буларак, аларның ярдәм итүләрен үтенгәннәр, аларның хуҗа- лыкларында эшкә урнаша, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр була алганнар. Ыруг-кабилә традицияләре патша хакимиятен чикли. Сервия Тул¬ лий (б.э.к. 578—534) вакытында Афинада Солон уздырган үзгәртеп коруларга охшаш, аксөяк нәселләрнең өстенлекләренә җитди зыян китергән реформалар үткәрелә. Милеккә ия булу дәрәҗәсеннән һәм моңа бәйле рәвештә җиңел һәм кыйммәтрәк бәһале авыр корал¬ лар булдыру мөмкинлегеннән чыгып, плебейларны да кертеп, барлык ир-ат халкы биш разрядка бүленә. Һәр разряд сугыш булган очракта яу кырына басарга тиеш¬ ле центурияләргә (йөзлекләргә) таркала. Барлыгы 193 центурия төзиләр. (Атлы сугышчыларны коралландыру бик кыйммәт булган.) Тыныч вакытта һәр центурия әгъзасы шәһәрнең агымдагы эшләрен тикшерү хоку¬ кына ия була, идарә органы булып әверелә. Корал сатып алу хәлләреннән килмәгән ярлы рим¬ лылар, күпме кеше җыелуларына карамастан, «пролета¬ рийлар» (латинча «proles» сүзеннән — «буын») центури- ясенә берләшәләр. Ярлылар фәкать шул берләшмәне генә хасил итү өчен яраклы, дип саналган. Кабилә аксөякләренең мәнфәгатьләрен кысу алар тарафыннан кар¬ шылык китереп чыгара. Туллий үтерелә, яңа патша горур Тарквиний уздырылган реформаларны юкка чыгара. Әмма аның тираннарча идарә итүеннән сенатның ачуы кузгала. Б.э.к. 509 елда ул куыла. Рим¬ да республика урнаша. Югары хакимият ике консул кулына күчә. Кон¬
§ 8. Греция һәм Италиядәге шәһәр-дәүләтләр 71 суллар сенат тарафыннан патрицийлар арасыннан бер елга сайлана. Этрусклар белән башланган сугышта римлылар бәйсезлекләрен сак¬ лап калуга ирешә. Б.э.к. 494 елда, үзләренең хәленнән риза булмыйча, плебейлар чи¬ раттагы хәрби походта катнашудан баш тарталар һәм тулысынча коралланган килеш Римнан чыгып китәләр. Патрицийлар Туллий тарафыннан кертелгән тәртипләрне торгызырга мәжбүр була. Пле¬ бейларга сенат алдында аларның мәнфәгатьләрен яклаучы халык три¬ буннарын сайлау хокукы бирелә. Атап әйткәндә, трибуннар үзләре кабул иткән карарларның гамәлгә ашырылуын туктатып тора алган. Б.э.к. 451—450 елларда Римда беренче тапкыр барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри булган законнар кабул ителә (моңа кадәр бәхәсләр кабилә йолалары һәм традицияләр нигезендә хәл кылына). Б.э.к. 445 елдан патрицийлар һәм плебейлар арасында никахлар кылу рөхсәт ителә. Тагын бер йөз ел узгач плебейларга сайлаулы вази¬ фаларга, шул исәптән консул дәрәҗәләренә, сайлану хокукы би¬ релә. Шул ук вакытта сайланган чиновниклар хезмәтләре белән бәйле чыгымнарны үз исәпләреннән күтәрә, аларга хезмәт хакы түләнми. Нәтиҗәдә хакимияткә байлар (фәкать алар өчен генә) өчен юл ачыла. Шушы үзгәрешләр, элегрәк Афинадагы шикелле үк, б.э.к. V га¬ сырда Римда иҗтимагый оешманың яңа сәяси системасы урнашуы хакында сөйли. Бу системада ыруг-кабилә багланышларына караганда гражданлык зуррак әһәмияткә ия була. Әлеге үзгәрешләр шәһәр-дәүләтләрнең эре сәүдә һәм һөнәрче¬ лек үзәкләре булып әверелүенә уңай роль уйный. Бу үзәкләр хәрби куәтне көчәйтү юлына баса һәм Урта диңгездә хакимлек итү өчен көрәш башлый. §8- Сораулар һәм биремнәр 1. Грециянең иң борынгы цивилизацияләрен атагыз. Алар¬ ның чәчәк атуы һәм көчсезләнүе нинди хронологик чор¬ га туры килә? 2. Грекларның хуҗалык эшчәнлегенең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Грек цивилизациясе барлыкка килүдә диңгез нинди роль уйнаган? 3. Борынгы грек полисы үсешенең төрле вариантлары ха¬ кында сөйләгез. Таблицаны тутырыгыз.
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 72 Таблица Полисның үсеш юллары Чагыштыру өчен сораулар Афина Спарта Географик урнашу Хуҗалык эшчәнлеге Идарә органнары Халык җыенының роле Колбиләүчелек үзенчәлекләре 4. 5. 6. 7. §9. Рим һәм Афина полислары үсешендә уртак сыйфат һәм аерым¬ лыклар нинди? Рим белән ничек идарә иткәннәр? Римда патша хакимиятенә нинди үзенчәлекле сыйфатлар хас булган? Рим полисында нинди иҗтимагый мөнәсәбәтләр урнаш¬ кан? Мөстәкыйль рәвештә Рим җәмгыятенең социаль структурасы пирамидасын күз алдыгызга китерегез. Кайчан һәм нинди шартларда Римда республика урнаш¬ кан? Шәһәр белән идарә итүдә нинди принципиаль яңалык барлыкка килгән? Плебейларның патрицийлар белән көрәше кайчан һәм ничек тәмамланган? Урта диңгездә хакимлек өчен көрәш Урта диңгездә барган сәүдәнең икътисади әһәмияте һәм табышы үсү Урта диңгез ярла¬ рында хакимлек итү өчен көрәш башлануга ки¬ тергән. Әлеге көрәш б.э.к. V гасырдан II га¬ сырга кадәр дәвам итеп, дөньяда эре держава төзегән Римның ж,иңүе белән төгәлләнгән. Грек-фарсы сугышлары Урта диңгездә барган сәүдәгә үз контролен урнаштыру өчен беренче омтылыш фарсы хәрби деспотиясе тарафыннан ясала. Әлеге ил Кече Азиядәге грек шәһәрләрен яулап ала, аларга салым сала һәм аларда үзенең гарнизоннарын урнаштыра. Кара диңгез буйларының төнья¬ гында урнашкан грек авыл-шәһәрләрендә үз хакимиятенә буйсынды¬ ру өчен Дарий төньякка поход башлый. Аның гаскәрләре, Босфор һәм Дарданеллны, Дунай һәм Днестрны кичеп, Днепрның түбән агымы¬ на килеп җитә. Әмма «патшаларның патшасы» армиясе биредә Кара
§ 9. Урта диңгездә хакимлек өчен көрәш 73 Б.э.к. V гасырда грек-фарсы сугышлары диңгез буе далаларының сугышчан кабиләләре — скифлар белән оч¬ раша һәм җиңелүгә дучар була. Фарсыларның җиңелүләрен күреп, б.э.к. 500 елда Кече Азиядәге шәһәрләр аларның хакимиятен танудан баш тарта. Әмма алар баш¬ ланган сугышта Греция полисларыннан бик аз ярдәм ала һәм җиңелә. Моннан соң, Дарий Грециянең үзенә буйсынуын таләп итә. Шә¬ һәрләрнең күбесе Дарийга ясак түләячәген таный. Әмма икс эре по¬ лис зур флотлы Афина һәм көчле армиясе булган Спарта каршы торырга карар кылалар. Алар төзегән союзга 31 полис керә. Бәреп керүнең беренче омтылышы б.э.к. 492 елда ясала. Давыл аркасында фарсы флоты Греция ярлары¬ на барып җитә алмый. Б.э.к. 490 елда фарсы гаскәрләре Афинадан төньяктарак булган Марафон тигезлегенә төшеп утыралар, әмма тар-мар ителәләр. Б.э.к. 480 елда яңа поход башлана. Аны Дарийның варисы патша Ксеркс җитәкли. Замандашларын үзенең зурлыгы белән шаккатыр¬ ган армияне Ксеркс фарсы сатрапияләреннән тупла¬ ган, алардагы кешеләр санын 5 миллионнан 1,5 милли¬
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер он дип күрсәткән. Чынлыкта фарсыларның көчләре 150 мең кешедән артмаган. Бу күрсәткеч тә Борынгы дөнья өчен ышанмаслык дәрәҗәдә зур. Фарсы армиясенең Афинага бару юлын Фермопиль тарлавыгында спарталылар бүлә. Спарта армиясенең төп көчләрен юк ителүдән коткару өчен, патша Леонид аларга чигенергә әмер бирә, ә үзе 300 сугышчы белән бергә фарсыларның Афинага һөҗүмен тоткарлый. (Бу сугышта әлеге спарталыларның барысы да һәлак була.) Шул арада Афина полководецы Фемистокл барлык афи¬ налыларны да якындагы утрауларга күчерә. Фарсылар Афинаны ала, әмма аларның тар Саламин култыгына кергән флотының авыр корабларына җиңел грек суд¬ нолары һөҗүм ясый. Фарсы флоты тар-мар ителә. Ксеркс чигенергә мәҗбүр була. Диңгездән килергә тиешле ярдәмнән мәхрүм ителгән фарсы гаскәрләре җиңелә. Б.э.к. IV — V гасырларда Пелопоннес сугышлары Фарсылар белән барган сугыш утыз елга якын дәвам итә һәм Кече Азиядәге грек полисларын алар хакимиятеннән йолу белән төгәлләнә. Сугышның иң мөһим нәтиҗәсе Афинаның йогынтысы үсү була. Афина бу вакытта Урта диңгез төбәгенең эре финанс һәм сәүдә үзәге булып әверелә. Акчалар алмаштыру операцияләре, кредитлар бирү нәтиҗәсендә күп кенә афиналылар байыйлар. Афинаның диңгез пор¬ ты булган Пирей эре шәһәргә әверелә. Афинада хәрабәләре бүген ту¬ ристларны төзелешләренең нәзакатлеге белән таң калдыра торган храмнар — Парфенон (Афина храмы), Пропилеи (Акропольнең үзәк капкасы) корыла. Афина демократиясе үзенең чәчәк ату дәрәҗәсенә ирешә. Архонт Перикл (б.э.к. 490 — 429) вакытында дәүләт вазифаларын биләгән өчен түләү кертелә, бу исә гади гражданнарга хакимияткә юл ача. Афина исә Грециянең фәнни һәм мәдәни тормыш үзәге булып әверелә. Бигрәк тә философия, поэзия, театр сәнгате югары үсеш ала. Афина 200 гә якын полис кергән диңгез союзына таяна һәм шул рәвешчә үзенең йогынтысын ныгыта. Афинаның гарнизоннары союз шәһәрләрендә урнашкан, аларның барлык мөлкәте Афинада сакла¬ нырга тиеш булган. Аларның хакимияте союзга иң югары хөкем ин¬ станциясе ролен уйнаган.
§ 9. Урта диңгездә хакимлек өчен көрәш 75 Афинаның өстенлеге Грециянең көндәш булган шәһәр-дәү- ләтләрендә — Фива, Коринф, Мегар һәм шулай ук Спартада риза¬ сызлык тудырган. Спарта демократиягә тискәре караган һәм хаки¬ мият башында аксөяк нәселләре утырган полисларны яклаган. Спарта канаты астында оешкан Пелопоннес союзы һәм Афина диңгез союзы арасында өзеклекләр белән 70 елдан артык дәвам иткән сугыш б.э.к. 431 елда башланган. Сугышка Италиядә һәм Сицилиядә урнашкан грек полислары, шулай ук Персия дә тартыл¬ ган. Ахыр чиктә Спарта җиңелгән, әмма барлык грек шәһәр- дәүләтләре дә сугышта бик нык йончыганнар, шуңа күрә җиңүнең җимешләрен аларның берсе дә файдалана алмаган. Иң зур югалту¬ ларга Афина дучар булган. Аңа бөлгенлек, чума, Грециядә йогын¬ тысын югалту ачысын кичерергә туры килгән. Македониянең күтәрелүе Б.э.к. IV гасырда таулы Македония көтүчеләр һәм игенчеләр җире булган. Ыруг аксөякләре, кабилә башлыклары, князьләр патшага буйсынган. Патшаның хакимияте варислык буенча күчкән. Греция¬ нең шәһәр-дәүләтләре белән элемтәләр зур булмаса да, аларны чол¬ гап алган сугышлар Македонияне дә читләтеп узмаган, ул Пело¬ поннес союзына ясак түләргә мәҗбүр булган. Патша Филипп П (б.э.к. 359—336) яшь чагында тоткын буларак Фивада яшәгән һәм грек хәрби сәнгатен өйрәнгән. Тоткынлык системасы Борынгы заманда һәм Урта гасырларда киң таралган. Сугыш уңышсыз төгәлләнгәннән соң солых төзегәндә, ясак түләүнең үтәлеш шарты булып аксөяк гаиләләрдән алынган ба¬ лалар гомере исәпләнгән. Тоткын балалар җиңүче дәүләт властьлары күзәтүендә яшәгән. Үзенең хакимлек итүен Филипп армияне үзгәртеп корудан башлый. Хәзер инде аның нигезен авыр коралланган җәяүле гаскәр төзи..Тимер көбәләр кигән, озын сөңгеләр (сариссалар) белән коралланган элеккеге көтүчеләр, строй (фаланга) белән хәрәкәт итеп, аларга каршы торган гаскәрләрне шунда ук юк иткәннәр, авыр коралланган атлы гаскәр дошманны тар-мар итүне төгәлләгән. Армияне үзгәртеп корганнан соң, Филипп грек полисларына каршы сугыш башлый, үзен талантлы полководец сыйфатында гына түгел, шәһәр-дәүләтләр арасындагы каршылыкларны файдалана белгән оста сәясәтче итеп тә таныта. Б.э.к. 338 елда Беотиядә Хе-
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 76 ронея янында грекларның берләшкән гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң Македония патшасы Коринфта бөтен грек конгрессын җыя. Анда Филипп II союз төзергә һәм грекларның традицион дошма¬ ны булган фарсы хәрби деспотиясенә каршы көрәшү өчен көчләрне берләштерергә тәкъдим ясый. Күп кенә грек сәясәтчеләре, бигрәк тә атаклы Афина орато¬ ры Демосфен (б.э.к. 384—322), Македонияне Фарсыга караган¬ да куркынычрак дошман дип саныйлар. Филипп II дән курку көчлерәк була. Грек полислары Македония белән союз төзиләр һәм Фарсыга каршы сугыш алып бару өчен гаскәрләр куярга йөкләмә алалар. Б.э.к. 336 елда македониялеләр Персиягә юнәлгәннән соң Филипп II үтерелә. Армияне аның егерме яшь¬ лек улы Александр (б.э.к. 356—323) җитәкли. Аңа үзенең хаким¬ лек итүен грек шәһәрләрендә Македония хакимлегенә каршы баш күтәрүләрне бастырудан башларга туры килә. Грек шәһәрләре тиздән яңа патшаның рәхимсезлеген татыйлар: иң эре полисларның берсе булган Фива тулысынча җимертелә, ә аның халкы коллыка сатыла. Б.э.к. 334 елда Александрның 35 меңләп кешедән торган гаскәре Фарсыга каршы яу белән чыга. Александр Македонскийның яулап алулары Күпсанлы, әмма сафка басып сугышырга өйрәтелмәгән фарсы гас¬ кәрләре македониялеләрнең тимер фалангалары белән бәрелешү ва¬ кытында таралып бетәләр. Сатрапияләрдә фарсы хакимлегенә кар¬ шы күтәрелешләр башлана. Кече Азиядәге грек шәһәрләрендә Алек¬ сандр армиясен азат итүче буларак каршылыйлар. Мисырда жрец¬ лар Александрны Алла улы һәм фиргавеннәр хакимиятенең вари¬ сы дип игълан итәләр. Үтеп булмаслык стеналар белән әйләндереп алынган Вавилонның халкы грек-македония армиясе якынлашкач шәһәр капкаларын ача. Александр үзен яңа Фарсы державасының патшасы дип игълан итә. Качып котылырга омтылган фарсылар патшасы Дарий III не эзәр¬ лекли барып, Александрның гаскәрләре Урта Азиягә килеп җитә, ан¬ нан соң, һиндстанның әкияти байлыклары турындагы имеш-ми- мешләргә ышанып, һиндстан тарафына борыла. Македониялеләр сугыш филләре белән беренче мәртәбә очрашсалар да, җиңүгә ирешәләр. Әмма сигез елга сузылган походтан йончыган, ияләшмә¬ гән кызу климаттан газап чиккән гаскәрләр фетнә күтәрәләр һәм алга барудан баш тарталар. Александр Вавилонга кайтырга мәҗбүр була.
§ 9. Урта диңгездә хакимлек өчен көрәш 77 Г/Г7/1 Б.э.к. 334 елга Фарсы патшалыгы территориясе Походларнын юнәлешләре: Кече Азиягә һәм Мисырга Фарсы үзәгенә 1 > Урта Азиягә һәм Мисырга — Вавилонга кайту V Мөһим сугышларның л урыннары Александр Македонский ' • тарафыннан нигезләнгән ин әһәмиятле шәһәрләр Македония патшалыгы һәм аннан бәйле территорияләр Александр Македонскийның яулап алулары Илбасар бөек империя булдыру турында хыяллана, аерым алган¬ да, ул көнбатышка, Италиягә яу белән барырга җыена. Бу планнар тормышка ашмый кала: б.э.к. 323 елда 32 яшьтә Александр үлә (агу¬ ланудан, яки авырудан вафат була), һәм аның державасы таркала баш¬ лый. Александр Македонский империясенең барлыкка Схема КиЛүе һәм таркалуы | Фракия I | Эллада | | Финикия | | Палестина| | Мисыр | I Персия I | Мисыр | | Македония | | Сирия | | Фракия | Эш шунда ки, фарсы хәрби деспотиясе гаскәрләре¬ нең үзәген тар-мар итсә дә, Александр буйсындырылган җирләр белән идарә итү системасы булдыра алмый. Аның походы, уйланылган яулауга караганда, күбрәк үз юлла-
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 78 рында барысын да җимергән варварлар явын хәтерләтә. Александрның фарсы аксөякләрен үз ягына аудару, кара¬ ту омтылышлары (аерым алганда, аның әмере буенча 10 мең македонияле сугышчы фарсы аксөякләренең кызла¬ рына өйләнергә тиеш була) нәтиҗәсез тәмамлана. Маке¬ дониялеләрнең дә, фарсыларның да Дарий империясенә кергән кабиләләр, халыклар, шәһәр-дәүләтләрнең гаять зур конгломератының бөтенлеген саклап калу өчен көчләре җитми. Империя калдыкларында Александрның полководецлары һәм туган-тумачалары идарә иткән бер¬ ничә дәүләт үсеп чыга. Иң эре дәүләт берләшмәләре — Мисыр, Сирия патшалыгы һәм Македония. Мисырда Птоломейлар династиясе урнаша. Сирия пат¬ шалыгы белән Селевкидлар династиясе идарә итә, аның составына Вавилония керә, җирләре һинд елгасына кадәр җәелә. Македония Греция һәм Кече Азия полисларына контрольлек итә. Александрга грек-фарсы империясен төзү насыйп булмый. Шулай да аның яулап алулары Урта диңгез төбәгенең көнчыгышында яшәгән халыкларның үсешенә зур йогынты ясый. Сәүдәнең мөмкинлекләре үсә, Борынгы Греция галимнәренең белем дәрәҗәсе дә арта. Шәрык илләрендә барлыкка килгән җанны саклау турындагы дин Грециядә таралыш алмый. Анда халык табигать көчләрен гәүдәләндергән аллаларга — яшен хакиме Зевска, диңгезләр алла¬ сы Посейдонга, сәүдә алласы Гермеска, сугыш алласы Ареска һ.б. ышана бирә. Шул ук вакытта иудаизм, буддизм, зороастризм, конфуцианство кебек диннәргә хас булган дөньяны аңлау система¬ лары грек фикер ияләренең философик тәгълиматларында кайта¬ ваз булып чагыла. Соңрак аларның күп кенә идеяләре Рим импе¬ риясендә популярлык казана, урта гасырлар Европасында яңара, Яңа заман философиясенең нигезенә ята. Стоиклар дип аталган философлар (бу мәктәп б.э.к. Ill гасырда популяр була, аны Зенон һәм Хрисипп җи¬ тәкли) бер алла — Зевс бар, калган аллалалар — бары тик аның төрлечә бирелгән асыллары гына дип ис¬ әпли. Стоиклар кеше бары тик яхшы гамәлләр кыл¬ ганда, этик нормаларны үтәгәндә, язмышка буйсын¬ ган шартта гына бәхеткә ирешә, үз-үзе белән киле¬ шеп яши, дип санаган. Киниклар мәктәбе (Антисфен һәм Диоген) иң мөһиме — рухи иреккә ирешү, дип исбатларга тырыша. Киниклар әлеге ирекне байлык¬ ка, кабиләгә һәм полиска турылыктан югарырак бәяләгәннәр. Эпикур (б.э.к. 341—270) һәм аның та¬
§ 9. Урта диңгездә хакимлек өчен көрәш 79 рафдарлары дөньяда иң әһәмиятлесе — җанның ты¬ нычлыгын, үлем һәм табигать көчләре алдында курку¬ дан азат булуны тәэмин итү, дип исәпләгәннәр. Алар фикеренчә, моңа үз-үзеңне камилләштерү өчен ты¬ рышлык туплау, җәмгыять һәм аның мәшәкатьлә¬ реннән аерылу нәтиҗәсендә ирешеп булган. Борынгы Шәрык җәмгыятьләренең грек мәдәнияте һәм фәне белән үзара тәэсир итешүләре алар өчен эзсез югалмый. Грек фикер ияләре, географлары, тарихчыларының кызыксынучанлыгы һәм Шәрыктагы дини культлар жрецларының гасырлар дәвамында туплан¬ ган белемнәре нәтиҗәсендә фән үсешенә яңа этәргеч ясала. Птолемейлар вакытында Мисырның башкаласы Александрия шәһәре эре фәнни үзәк бу¬ лып әверелә, Александрия китапханәсен Борынгы заманда дөнья могҗиза¬ ларының берсе дип санаганнар, олылаганнар. §9. 1. 2- ■ 3 4- 5. 6. 7. Сораулар һәм биремнәр Уйлагыз һәм аңлатыгыз, ни өчен антик дәвердә дәүләтләр арасында Урта диңгез төбәгендә хакимлек итү өчен су¬ гышлар барган? Грек-фарсы сугышларының сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен күрсәтегез. Фарсы ни өчен җиңелгән? Грек полисларының хәлендә грек-фарсы сугышларының нәтиҗәләре ничек чагылган? Ни өчен грек полислары үзара союзлар төзи башлаган? Пелопоннес сугышлары¬ ның нәтиҗәләре нинди? Аңлатыгыз, ни өчен югары үсешкә ирешкән грек полисла¬ ры кечкенә Македония тарафыннан буйсындырылган? Грек шәһәрләренә карата Филипп II һәм аның улы Александр алып барган сәясәтнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Александр Македонский гаскәре тарафыннан кайсы тер¬ риторияләр яуланган? Ни өчен Александр державасы аның үлеменнән соң ук таркала? Бөек Александр державасы таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләрне атагыз. Александрның яулап алула¬ ры Урта диңгез төбәгенең көнчыгышында яшәгән халык¬ ларның үсешендә ничек чагылган? Александрның яулап алулары чорында грек дине һәм фи¬ лософиясе нинди идеяләр белән баетылган?
80 4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер §ю. Римның күтәрелүе Борынгы заман тарихында гаять олы һәм нәтиҗәле идарә ителә торган империя төзү буенча иң зур колачлы омтылыш Рим тарафын¬ нан ясала. Әлеге империянең җирләре бөтен Урта диңгез төбәген били. Италия өстеннән хакимлек Б.э.к. IV гасырда италий кабиләләре (латиннар, самнитлар) һәм эт- русклар белән барган күпсанлы сугышлар нәтиҗәсендә римлылар Урта Италияне буйсындыра. Римның күп кенә дошманнары аның өчен җитди кур¬ кыныч тудырганнар. Мәсәлән, б.э.к. 390 елда Италиягә кельтлар (аларны «галлар» дип атаганнар) бәреп керәләр һәм римлылар гаскәре тарафыннан тар-мар ителәләр. Римны коткарган казлар турындагы легенда шул чакта туа: төнлә галлар Капитолий калкулыгын алырга җыен¬ ганда, каңгылдашып, казлар шау-шу куптаралар һәм йоклап яткан сугышчыларны уяталар. Һөҗүм кире кагы¬ ла. Уңышсызлыкка дучар булган галлар Италияне таш¬ лап китә. Галлар белән булган сугыштан соң римлылар үзләре¬ нең хәрби оешмаларын камилләштерәләр. Гаскәрләр легионнарга бүленә, аларның нигезен авыр коралланган җәяүле гаскәр тәшкил итә. Сугыш кырында маневр ясау¬ га сәләтсез фалангадан аермалы буларак, легион тактик берәмлекләргә — манипулларга бүленә; манипуллар дош¬ манны флангтан әйләнеп узарга, бер-берсенә ярдәмгә килергә сәләтле булган. Буйсындырылган авыллар һәм шәһәрчекләрне (этрускларның төп шәһәре Вольсиниядән кала) римлылар гадәттә җимермәгәннәр, үзләре¬ нең союзниклары дип игълан иткәннәр. Алар хәрби салым түләргә, рим¬ лыларның беренче таләбе буенча ук гаскәр куярга тиеш булганнар, алар җирләренең бер өлеше Рим милкенә күчкән. Әлеге җирләргә Рим коло¬ нистлары күчеп утырган. Моның нәтиҗәсендә «Мәңгелек шәһәр»дә яшәгән ярлыларның саны азайган, икенчедән, «союзниклар» өстеннән Римга контрольлек итү өчен мөмкинлекләр ачылган. Б.э.к. 111 гасырда римлылар Көньяк Италия ярларында урнашкан грек шәһәр-дәүләтләрен буйсындыруга керешә. Әлеге шәһәр- дәүләтләрнең иң эресе — Тарент, ярдәм сорап, Эпирның (Грециянең
§10. Римның күтәрелүе 81 Борынгы Италиядә Рим төньяк-көнбатышы) Александр Македонский нәселеннән килгән пат¬ шасы Пиррга мөрәҗәгать итә. Б.э.к. 280 елда Пиррның гаскәрләре Италиягә керә. Римлылар беренче мәртәбә сугыш филләре, македон¬ нар фалангасы белән очраша һәм җиңелә. Әмма Пиррның югалтула¬ ры да зур була, сугышны дәвам итү аның өчен авырлаша. Шул ук вакытта Рим бер-бер артлы сугышка яңа армияләр кертә. Б.э.к. 275 елда Пирр Италиядән китәргә мәҗбүр була. 6 С-203
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 82 Пун сугышлары Карфагенның тар-мар ителүе Римның күтәрелүендә чираттагы адым була. Әлеге шәһәр б.э.к. IX гасырда ук финикиялеләр тарафыннан ни¬ гезләнә һәм Урта диңгезнең көнбатышында иң эре сәүдә үзәгенә әверелә. Карфагенлыларның (римлылар аларны «пуннар» дип атаганнар) үз ко¬ лонияләре Испания, Сардиния, Сицилия һәм Корсикада барлыкка килә. Римлылар Италиядә үз хакимиятләрен урнаштыру өчен сугышлар алып барганда, Карфаген аларга ярдәм итә. Римлылар Пирр белән сугышканда, аның ярдәме зур роль уйный. Аграр-терлекчелек хуҗалыгы алып бар¬ ган Рим, грек шәһәрләреннән аермалы буларак, карфа¬ генлылар күзлегенән сәүдә көндәше булып саналмый. Әмма, грекларның Тарент, Регий, Брундизий һәм башка шәһәрләрен буйсындырганнан соң, римлылар Урта диң¬ гез төбәгенең сәүдә юлларына контроль урнаштыру өчен көрәш башлый. Беренче Пун сугышы (б.э.к. 264 — 241) башлыча Сицилия терри¬ ториясендә бара. Римлылар куәтле флот төзеп, диңгездә өстенлеккә ирешкәннән соң, Карфаген үзенең җиңелүен танырга мәҗбүр була. Ул контрибуция түли, Сицилия римлыларга күчә, бераздан Корсика һәм Сардиния дә алар тарафыннан яулана. Икенче Пун сугышы (б. э. к. 218 — 202) барышында карфагенлылар ре¬ ванш алырга омтылалар. Аларның талантлы полководец Ганнибал (б.э.к. 246 —183) җитәкчелегендәге гаскәрләре, Испаниядән чыгып, Альп тау¬ ларын кичкәннән соң, Италиягә бәреп керәләр һәм берничә мәртәбә рим¬ лыларны тар-мар итәләр. Канны янында булган орыш (б.э.к. 216) сугыш осталыгының камиллек үрнәге булып тора. Әлеге сугыш вакытында Рим легионнары камап алына һәм тулысынча тар-мар ителә. Шуңа да кара¬ мастан сугышның нәтиҗәсе алдан ук тәгаенләнә һәм ул карфагенлылар файдасына булмый. Ганнибалның Италиянең көньягында бүленеп кал¬ ган гаскәрләренә Карфаген ярдәм итә алмый. Шул ук вакытта римлы¬ лар Карфаген янына төшеп утыралар, шуңа күрә Ганнибал тиз арада Төньяк Африкага әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Б.э.к. 202 елда ул Зама каласы янында беренче һәм соңгы тапкыр җиңелә. Солых шартлары буенча Карфаген үзенең барлык колониялә¬ реннән мәхрүм ителә, контрибуция түли. Римлылар аның бөтен фло¬ тын һәм сугыш филләрен тартып ала. Карфагенның хәрби һәм икъ¬ тисади куәте какшый. Рим исә үзенең игътибарын Урта диңгез төбәге¬ нең көнчыгышына юнәлтә. Аның тимер легионнары Македонияне тар- мар итәләр, бу ил Рим провинциясенә әверелдерелә.
83 § 10. Римнын күтәрелүе 'I • >v Л г “ТГ pi I ГС4 111 >< « һ • 1 1 Икенче Пун сугышы Грециянең римлылар тарафыннан Македония хакимлегеннән азат дип игълан ителгән шәһәр-дәүләтләре талануга дучар ителә. Үзенең бәйсез- леге өчен көрәшергә омтылган Коринф җимертелә. Македониягә ярдәмгә ашкынган Сирия патшасы Антиохның гаскәрләрен римлылар тар-мар итә. Коллыкка төшерелгән грек фикер ияләре, шагыйрьләре һәм сәүдәгәрләре яңа бөек державаның кол базарларында сатыла. Б.э.к. 149 елда үзенең сәүдә өлкәсендәге йогынтысын торгыза баш¬ лаган Карфагенны Рим солых шартларын бозуда гаепли һәм яңадан аңа каршы сугыш башлый. Б.э.к. 146 елда Рим сенаты көндәш шәһәрне тулысынча юк итү турында карар чыгара. Карфаген яндырыла, аның территориясе сукалана һәм мәңгелеккә каһәрләнгән җир дип белде¬ релә. Рим Урта диңгез буйларының бердәнбер хөкемдарына әверелә. Рим республикасының кризисы Буйсындырылган җирләрдән байлыклар агылу, сәүдәдән табыш үсү, Рим аксөякләре карамагында коллар күбәю Римның үзендә дә кар¬ шылыклар тууга сәбәп була. Товар-акча мөнәсәбәтләренең күбрәк таралыш алуы нәтиҗәсендә Рим колонистларының Италиядәге вак, натураль һәм ярымнатураль хуҗалыклары бөлә бара. Җирләр эре җирбиләүчеләр, башлыча патри-
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 84 цийлар кулына күчә. Анда товарлык продукция җитештерелә, кол¬ лар хезмәтеннән файдаланыла. Вак җирбиләүчеләрнең бөлүе Рим өчен үтә тискәре нәтиҗәләргә китерә. Нәкъ менә әлеге җирбиләүчеләр арасыннан легионнар өчен авыр коралланган җәяүле сугышчылардан төп контингент тупланган. Җирдән мәхрүм ителгән Рим гражданнары байлар бушлай тараткан икмәк хисабына яшәгән, байлар исә плебсларның, ягъни плебейлар¬ ның ярдәменә исәп тоткан. Аксөкләр арасында да каршылыклар кискенләшә. Пле¬ бейлар арасыннан чыккан, сәүдә итеп һәм яулау походла¬ рында катнашып баеган римлылар (Рим армиясен атлы гаскәр белән тәэмин иткәнгә күрә, аларны «җайдаклар» дип атаганнар) сәяси йогынты ясауга дәгъва белдерә башлыйлар, сенатны контрольдә тоткан җирбиләүче пат¬ риций гаиләләре белән каршылыкка керәләр. Б.э.к. 133 елда халык трибуны булып Тиберий Гракх сайлана, ул җир реформасы уздыруны тәкъдим итә. Тиберий Рим милкендә бул¬ ган җирләрне яңадан бүлүне, патрицийлар өчен җир биләмәләрен иң күп дигәндә гаилә башына 250 га күләмендә бүлеп бирүне, ә артып калган мәйданнарны тигез итеп, һәр ярлыга 7,5 га күләмендә бирүне яклый. Патрицийларның көчле каршылыгына карамастан, Гракх җир реформасы турындагы законның кабул ителүенә ирешә, әмма Рим урамнарындагы кораллы бәрелешләрнең берсендә б.э.к. 132 елда ул үтерелә. Аның бертуганы Гай Гракх якынча 50 меңләп кешене җирле итә, әмма бу гына вак милекчеләрнең бөлүе проблемасын хәл итә ал¬ мый. Б.э.к. 121 елда Рим урамнарында яңадан патрицийлар һәм плебс тарафдарлары арасында сугышлар кабына. Гай һәм аның 3 меңләп тарафдары һәлак була. Колларның саны арту да җитди проблема тудыра. Укый-яза белгән коллар (бигрәк тә Грециядән чыгучылар) югары бәяләнгән. Алар аксө¬ як римлыларның гаиләләрендә хезмәтчеләр буларак файдаланылган, боларның тормыш шартлары да яхшырак булган. Әмма алар башлыча плантацияләрдә эшләгән, барлык хокукларыннан мәхрүм ителгән һәм рәхимсез изелүгә дучар булган. Аларның югалтыр әйберләре булмаган¬ га, колларны буйсынуда тоту өчен зур хәрби көчләр таләп ителгән. Мо¬ ның шулай булуына римлыларга тиздән инанырга туры килгән: б.э.к. 136 — 132 елларда Сицилиядә коллар баш күтәрәләр һәм утрауны тулы- сынча уз кулларына төшерәләр. Алар, күбесе Сириядән булу сәбәпле, Яңа Сирия патшалыгы оешуны игълан итә. Утрауда үз хакимиятләрен торгызу өчен римлыларга дүрт ел дәвамында көрәшергә кирәк була.
§ 10. Римның күтәрелүе 85 Рим тарихында колларның иң зур күтәрелеше Спартак (б.э.к. 74—71) җитәкчелегендә уза. Капуя янындагы гладиаторлар мәктәбендә башланып, тиздән ул Италиянең зур өлешен колачлый. 120 мең кешегә җиткән коллар армиясен римлылар көч-хәл белән җиңә. Спартакны һәм баш күтәргән алты мең колны Капуядан Римга илтүче юл буйларына тезелгән тәреләргә кадаклап куялар. Римның Италия шәһәрләре белән каршылыгы да аның өчен зур куркыныч тудыра, бу исә б.э.к. 90 — 88 елларда Апеннин ярымутра¬ вында гражданнар сугышына китерә. Рим тарафыннан элегрәк буй¬ сындырылган әлеге шәһәрләрнең кешеләре Рим легионнарында хезмәт итәргә тиеш булалар. Әмма хәрби табыштан өлеш алуга аларның хо¬ куклары булмый. Италия шәһәрләренең җирләре дә эре милекчеләр һәм рим патрицийлары контроленә күчә. Әмма Римда яшәгән ярлы¬ ларны ашату-тоту өчен шәһәрләрнең байлыклары булмый. Рим хакимиятенә каршы юнәлдерелгән һәм бөтен Италияне ко¬ лачлаган күтәрелешне бастыру Римның хәленнән килми. Ул ташла¬ малар ясарга мәҗбүр була. Италия шәһәрләренең барлык халкы Рим гражданнары булып санала башлый. Б.э.к. II гасыр ахырында — I гасыр башында Римда һәм аның би¬ ләмәләрендә булып узган давыллы вакыйгалар Рим республикасы кри¬ зисы башлануын күрсәтә. Хәзер инде дистәләрчә шәһәрләрдә яшәгән Рим гражданнарының агымдагы сәясәтне тикшерүләре мәгънәсен югалта, чөнки аларның фикерен исәпкә алу мөмкин булмый. Ыруг-кабилә строеннан үсеп чыккан община демократиясе принциплары Рим тарафыннан оеш¬ тырылган гаять зур дәүләттә тәэсир көчен саклый алмый. Бөтен Урта диңгез буйларын колачлаган держава белән идарә итүдә зур кыенлыклар туа. Республика дәверендә провинцияләр наместник¬ лар тарафыннан идарә ителә. Аларның төп вазифасы — җиренә җит¬ кереп салымнар җыю һәм тәртип саклаудан гыйбарәт була. Намест¬ никлар бер елга гына билгеләнсәләр дә, Рим сенаты һәм консуллар аларның эшчәнлеген ныклы контрольдә тота алмаганнар. Талаулар һәм башбаштаклык ешая барган баш күтәрүләрнең сәбәбе була. Бу күтәрелешләр, колларның чыгышлары кебек үк, хәрби көч белән бас¬ тырыла. Армия буйсындырылган җирләрдә Рим хакимиятенең төп терәге була. Бу исә Рим республикасының җимерелүенә һәм аның хәрби дес¬ потиянең күп кенә сыйфатларына ия империя белән алмаштырылуы¬
4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер на китерә. Борынгы заманда буйсындырылган кабиләләрдән һәм дәүләт берләшмәләреннән торган эре державаларның бердәнбер яшәү формасы шуннан гыйбарәт була. Рим империясе оешу Армиядә танылган һәм хәрби җиңүләргә ирешкән полководецлар гына диктаторлар роленә дәгъва белдерә алган. Династиячел идарә урнаштыру омтылышлары күп тапкырлар ясала, әмма император та¬ җының хәрби таланттан мәхрүм варислары еш кына хакимияттән армия ярдәмендә читләштерелә. Рим диктаторларының беренчесе талантлы полко¬ водец, Италиянең көньягыда урнашкан армия команду¬ ющие Сулла (б.э.к. 138—78) була. Халык трибуннары¬ ның аны армия белән җитәкчелек итүдән читләштерергә омтылуларына җавап рәвешендә, ул Римга каршы су¬ гыш башлаган Понт патшасы Митридатны тар-мар иткәннән соң, б.э.к. 83 елда Италиягә әйләнеп кайта һәм яңадан Римны яулый, анда үзенең диктатурасын урнаштыра. Сәяси дошманнары белән көрәшү өчен ул проскрипцияләр — законга каршы дип игълан ителгән исемлекләр системасы кертә. Шул рәвешчә Сулла вакытында 100 ләп сенатор һәм 2500 гә якын җайдак үтерелә. Сулланың үлеменнән соң һәм озакка сузылган үза¬ ра көрәш нәтиҗәсендә Римда хакимият триумвират (б.э.к. 60) карамагына, ягъни Цезарь, Помпей һәм Красс кулына күчә. Әлеге лидерлардан аеруча шөһрәт сөюе белән мәгълүм Гай Юлий Цезарь (б.э.к. 102—44) әлегә яуланмаган Галлиянең наместнигы булып билгеләнә. Армия туплаганнан соң, ул сугыш башлый һәм талант¬ лы полководец булып таныла. Төньякта Римның биләм¬ әләре Рейн белән чикләшә, Британия буйсындырыла. Цезарь 300 кабилә берләшмәсен буйсынуга мәҗбүр итә, штурм белән 800 шәһәрне ала, аларның байлыгы Римга агыла. Коллар базарларында 1 миллионга якын әсир сатыла. Сугыш тәмамланганнан соң, Цезарь гаскәрләрне та¬ ратмый һәм б.э.к. 49 елда Римны ала. Римның барлык биләмәләрен чолгап алган гражданнар сугышында Це¬ зарь җиңүгә ирешә һәм гомерлек диктатор дип игълан ителә. Әмма аның хакимияте кыска вакытлы булып чыга: б.э.к. 44 елда ул республика строен саклау тарафдар¬
§ 10. Римнын күтәрелүе 87 лары тарафыннан үтерелә. Әмма республикачылар Римда теләктәшлек таба алмыйлар һәм илдән чыгып качарга мәҗбүр булалар. Хакимият Цезарьга якын бул¬ ган хәрби җитәкчеләр —Антоний, Октавиан һәм Лепид кулына күчә. Алар арасындагы көндәшлек яңа граждан¬ нар сугышына китерә. Җиңелә барган Антоний Мисыр патшабикәсе Клеопатра белән союз төзи. Әмма Окта- вианның легионнары мисырлыларны тар-мар итә. Ан¬ тоний һәм Клеопатра үз-үзләрен үтерәләр, ә Мисыр Рим биләмәләренә кушыла. Җиңеп Римга кайткан Октавиан б.э.к. 27 елда це¬ зарь (император) дип игълан ителә, аңа Август Титулы бирелә. Ул 40 ел дәвамында, б.э.ның 14 елына кадәр хакимлек итә. Август вакытында республиканың тышкы билгеләре саклана. Ул үзенең сенатка карата булган ихтирамын ассызыклап күрсәтә, се¬ нат аны даими рәвештә консул итеп сайлый. Бер үк вакытта Ав¬ густ трибун һәм иң югары жрец була, шул рәвешчә, бөтен хакими¬ ятне үз кулында туплый. Плебска карата «икмәк һәм тамаша» сәя¬ сәте үткәрелә, театр сәнгатенә ярдәм күрсәтелә. 50 мең тамашачы¬ га исәпләнгән Колизей, храмнар, аерым алганда, зурлыгы буенча Мисыр пирамидаларыннан әллә ни калышмаган Пантеон төзеле¬ ше башлана. Колларга карата Август рәхимсез була. Ул идарә ит¬ кән заманда хуҗасы үтерелгән очракта аның өендә яшә¬ гән колларның барысын да үтертүне гамәлгә керткән закон кабул ителә. Колларны иреккә җибәрү тыела. Август үз хакимиятен варислы итәргә омтыла. Әмма аның варис¬ ларына сыгылмалык хас булмый. Алар ачыктан-ачык сенатка түбәнсе¬ теп карыйлар, деспотлык сыйфатлары күрсәтәләр. Августның Калигула кушаматы йөрткән оныгы Гай Цезарь (12 — 41) үзенең атына сенатор дәрәҗәсе бирүе белән танылган. Үз анасын һәм бертуганын үтергән, күп кенә сенаторларны кырган Нерон (37—68) император сараен тоту өчен бик күп байлык, акча сарыф иткән. Римда булган коточкыч янгынны аңа сылтаганнар, күрелмәгән тамашадан хо¬ зурлану өчен шәһәргә ут төртергә ул әмер биргән, дип санаганнар. Тираниягә каршы протестлар ул заман өчен мөмкин булган бер¬ дәнбер форманы — хәрби переворотлар рәвешен алган. Нәтиҗәдә ха¬ кимияткә зуррак уңышларга ирешкән, үз династияләрен нигезләргә омтылган полководецлар килгән.
88 4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер §10. Сораулар һәм биремнәр 1. Римның Италияне буйсындыруы хакында сөйләгез. Со- юзникларга карата римлылар нинди сәясәт үткәргәннәр? 2. Грек фалангасы белән чагыштырганда Рим хәрби строе¬ ның өстенлекләре нидән гыйбарәт? 3. Таблицаны тутырыгыз. Таблица Пун сугышлары Даталар Сәбәпләр Нәтиҗәләр Рим республикасы кризисына этәргән факторларны күрсәтегез. Грециянең һәм Римның полис төзелеше кри¬ зисының сәбәпләрен чагыштырып анализлагыз. Борын¬ гы заманда полислар үсешендәге уртак сыйфатларны һәм аерымлыкларны ачыклагыз. Ни өчен полис төзелеше дәүләтчелекнең алга таба үсеше өчен тормоз булган? Ни өчен бертуган Гракхларның реформалары Рим поли¬ сы кризисына киртә була алмаган? Аңлатыгыз. Хәрби диктатура урнашу Рим дәүләте яшәешенең мөмкин бул¬ ган бердәнбер формасы идеме? Б.э.к. I гасырда Римда булган гражданнар сугышлары турында сөйләгез. Сулла, Цезарь эшчәнлекләренә бәя бирегез. Римда эчке сәяси хәлне тотрыклыландыруга Ок¬ тавиан ничек ирешкән?
5 НЧЕ БҮЛЕК. БОРЫНГЫ ЗАМАН ИМПЕРИЯЛӘРЕНЕҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ §11. Евразиядә «варварлар» яулары II—IV гасырлар — дөньяда үзгәрешләр ва¬ кыты. Борынгы заманның иң эре дәүләтләре таркалу чорына аяк басалар. Халыкларның Бөек күчеш дәвере башлана. Күчмә кабиләләр генә түгел, игенчеләр дә, яшәгән җирләрен кал¬ дырып, яңа территорияләргә юнәләләр. Иҗти¬ магый мөнәсәбәтләрнең феодаль тибы дип аталган система формалаша. Европа халыклары I—II гасырларда дөньяда якынча барлыгы 250 миллион кеше яшәгән. Халык Җир шарының төрле өлкәләрендә төрле күләмдә таралган. Аның төп өлеше Евразиянең җылы, дымлы климат хөкем сөргән төбәкләрендә — Урта диңгез буйларыннан Кытай тигезлекләрнә кадәр сузылган дәүләтләр поясында тупланган. Рим империясендә якынча 50 миллион кеше (Италиянең үзендә — 7 — 8 миллион). Кытайда чама белән шулкадәр үк, һиндстанда 40 миллион кеше яшәгән. Америка¬ да, Үзәк һәм Көньяк Африкада, Көньяк-Көнчыгыш Азия тропикла¬ рында берничә миллион кеше исәпләнгән. Рим империясенең Рейн һәм Дунай буйлап узган чикләреннән төньяктарак—кельт һәм герман кабиләләре (кимврлар, тевтоннар, аламаннар. франклар, вандаллар Һ.6.), көнчыгыштарак — славян һәм фин-угор кабиләләре яшәгән. Дунай һәм Днепр арасында гот кабилә берләшмәләре союзникларының (аларга герман, фракия, сармат, сла¬ вян кабиләләре кергән) җирләре урнашкан. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада халык әллә ни күп булмаган (5 мил¬ лион чамасы кеше). Андагы урманнар һәм сазлыклар өстенлек иткән җирләргә римлылар зур әһәмият бирмәгән, әмма ул төбәкләрдә яшәү¬ челәр көчле каршылык күрсәткән. 9 нчы елда Тевтобург урманында германнар Октавиан Августның өч сайланма легионын тар-мар итәләр. Нәтиҗәдә Рим империясе төньяк чикне ныгыту, аның тирә¬ сендә гарнизоннар урнаштыру белән чикләнергә мәҗбүр була. Әлеге гарнизоннар варварлар (грекча «барбарос» «аңлашылмаслык итеп сөйләшүче» дигәнне аңлаткан) дип саналган кабиләләрнең һөҗүмнәренә каршы торырга тиеш була. Латин телен белмәгән гер¬ маннар римлылар өчен кыргыйлар булып тоелган.
5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренең җимерелүе 90 Үзәк һәм Көнчыгыш Европада яшәгән кабиләләр зур шәһәрләр төземәгәннәр. I — V гасырларда аларда кечерәк бистәләр өстенлек иткән, кагыйдә буларак, әлеге бистәләр туганнардан торган, һөнәрче¬ лек алга киткән, сугыш һәм хезмәт кораллары тимердән коеп эшләнгән, хуҗалык башлыча натураль характерда булса да, акрын¬ лап товар-акча мөнәсәбәтләре дә үскән. Герман кабиләләрендә колбиләүчелек киң таралма¬ ган. Кабиләара бәрелешләрдә кулга төшерелгән әсир¬ ләрне үтергәннәр, римлыларга сатканнар яки авыллар¬ да калдырганнар. Авылларда аларга җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, әлеге җирдә җитештерелгән продук¬ циянең бер өлешен шул җирнең хуҗасына биргәннәр. Урманнардан һәм болыннардан, ихтимал, авыл халкы бергәләп файдаланса да, кырларның киртәләнгән булу¬ ыннан чыгып, археологлар җирләр аерым гаиләләр мил- кендә булган, дип фаразлый. Герман кабиләләренең тормышы үзенчәлекле тәртиптә оешты¬ рылган. Зур территориядә яшәгән йөзләрчә мең кешене берләш¬ тергән кабиләләр союзы хөкем сөргәндә, кабиләнең барлык әгъза¬ ларының да фикерен исәпкә алу мөмкин булмаган. Әлеге шартлар¬ да кабиләләр союзының җирләре округларга бүленгән, һәр округ¬ та авылларның аеруча зур абруйлы һәм бай вәкилләренең (ыруг-ка¬ билә аксөякләренең) җыеннары үткәрелгән. Җыеннарда сугыш һәм солых мәсьәләләре каралган, йбюзга кергән кабиләләр арасында¬ гы бәхәсләр хәл ителгән, судья ролен уйнаган йолалар белгечен — лагманны сайлаганнар. Ыруг-кабилә аксөякләре белән бергә хәрби юлбашчылар — конунг- лар (князьләр) дә аерым роль уйнаганнар. Алар иң көчле һәм яшь, җитез ирләрдән торган сугышчан дружиналарны җитәкләгәннәр. Бу дружиналар кабиләләр союзы территориясен саклау белән генә чикләнмәгәннәр, күршеләргә һөҗүмнәр дә ясаганнар, кайбер очрак¬ ларда римлыларга хезмәткә ялланганнар. Конунглар һәрвакытта да ыруг аксөякләренең фикере белән генә исәпләшеп яшәмәгәннәр, еш кына үзләре дә мөстәкыйль рәвештә су¬ гышлар алып барганнар, бу сугышлар аларның төп баю чыганагы булган. Конунг һәм аның дружинасы бурглар (крепостьлар) төзегән, әлеге бургларда таланган байлык (казна) сакланган. Анда корал яса¬ учы һөнәрчеләр яшәгән, сәүдә үзәкләре барлыкка килгән. Баштарак конунглар ыруг-кабилә аксөякләре яки дружина тарафыннан сайлан¬ ган, әмма вакытлар узу белән аларның хакимияте варислык буенча тапшырыла башлаган.
§11. Евразиядә «варварлар» яулары 91 Шулай итеп. б.э. I меңъеллыгы башында борынгы германнарда һәм башка төрле кабилә берләшмәләрендә (аерым алганда, славяннарда) дәүләт әлегә оешмаса да, аның барлыкка килүе өчен күп кенә алшарт¬ лар инде булган. Конунгларның күтәрелүе, алар кулында хакимият һәм байлык туплану, общиналарда югары дәрәҗәдә милек тигезсез¬ леге булу — болар барысы да ыруг-кабилә строеның таркалуын бил¬ геләүче күрсәткечләр. Азиянең күчмә кабиләләре һәм Кытай Дунайдан Хуанхэга кадәр Евразиянең гаять зур киңлекләрендә дала җирләре поясы сузылган. Ул көньякта — Урта Азия чүлләре, Тибет һәм һималай тауларының түбәләре, төньякта Көнчыгыш Европа ти¬ гезлегенең һәм Себернең урман-сазлыклары белән чикләнгән. Эшкәртү өчен уңай җирләр аз булган. Биредә яшәгән күчмә кабиләләрнең төп байлыгы булып терлек, бигрәк тә атлар саналган, чөнки алар ит, сөт, тире биргәннәр, шулай ук күченү чарасы булып хезмәт иткәннәр. Күпсанлы мал-туарны тукландыру дала киңлекләрендә күчмә тор¬ мыш белән яшәгәндә генә мөмкин булган. Җәй көннәрендә далалар¬ ның көньягында үләннәр кибеп-корып беткән, бу исә күчмә кабилә¬ ләрне төньякка күченергә мәҗбүр иткән. Кыш җитеп, төньякта җир¬ не кар каплагач һәм боз каткач, алар көньяктагы көтүлекләргә әйләнеп кайткан. һәр күчмә кабилә үзенеке дип санаган зур территорияне конт¬ рольдә тоткан. Яхшы көтүлекләр өчен төрле кабиләләр арасында даими көрәш барган. Көчсезрәк кабиләләр начар җирләргә кысрык¬ лап чыгарылган, юк ителгән яки коллыкка төшерелгән. Күчмә кабиләләр һәм игенчелек белән көн күргән халыклар ара¬ сында да мөнәсәбәтләр гади генә булмаган. Атлы сугышчылар өере еш кына күрше утрак кабиләләр өстенә ябырылган, аларга салым сал¬ ган, авылларын талаган, кешеләрен коллыкка алып киткән. Күчмә кабиләләрнең барлык ир-атлары да диярлек сугышчылар булган, шул сәбәпле кабилә чагыштырмача аз санлы булуга карамастан, зур көчләр туплау мөмкинлеге туган. Борынгы заманда империяләрнең күчмә халыкларга каршы оештырылган хәрби экспедицияләре еш кына мәгънәсез булып чыккан һәм уңышсыз тәмамланган. Киң далаларда авыр коралланган һәм сүлпән хәрәкәт иткән җәяүле гаскәрдән җиңел генә яшеренеп, күчмәләр дошманга көтмәгәндә һөҗүмнәр ясаган. Күчмә тормыш рәвеше ул терлекче кабиләләрнең утрак авыллары бөтенләй булмаган дигән сүз түгел. Алар контрольдә тоткан терри¬
5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренен җимерелүе ториядә аерым игенчелек учаклары (мәсәлән, колга әверелдерелгән әсирләрен һуннар тары игәргә мәҗбүр иткән), сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре булган. Күчмә халыклар арасында милек тигезсезлеге нык үскән. Мал-туар һәм коллар байлыкның төп күрсәткече саналган. Яңа эра башында иң көчле күчмә кабиләләрнең берсе һуннар була. Аларның беренче эре берләшмәсе (24 кабилә союзы) б.э.к. III гасыр¬ да ук барлыкка килә. Байкал аръягыннан Хуанхэ елгасына кадәрге территорияләр алар хакимиятенә буйсына. Һуннар Кытай өчен җитди куркыныч тудыра, һәр һөҗүмнән соң уннарча мең әсир алып китәләр. Кытайның төньягында яшәгән утрак тормышлы халык һуннарга ясак түли. Әмма I гасырда Хань империясе күчмәләр белән көрәшергә сәләтле көчле атлы армияләр төзи. Бер үк вакытта дипломатия алымнары, кабилә юлбашчыларын са¬ тып алу, аларны таркату кебек чаралар файдаланыла. Алар шактый отышлы булып чыга. I гасыр уртасында һуннар җитди җиңелүгә дучар була, аларның кабилә союзы тарка¬ ла. Һун кабиләләренең кайберләре үзләренең Кытайга ясак түләячәген таный, аларның бер өлеше көнбатышка, Казахстан далаларына, ә аннан Каспий һәм Азов диңгезе ярлары буена күченә һәм анда яшәгән кабиләләрне, аерым алганда готларны һәм аланнарны кысрыклап чыгара. Халыкларның Бөек күчеше башлану II гасырда климатта глобаль үзгәрешләр башлана, салкынайта, V га¬ сыр алдыннан салкынлык иң зур күрсәткечкә җитә. Кече боз дәвере дип аталган чорда көньякта чүлләр киңәя башлый, төньякны сазлык¬ лар баса, үсемлекләр дөньясының характеры үзгәрә. Бу үзгәрешләр Евразия халыклары тормышына да зур йогынты ясый. Күчмә кабиләләр арасында җир өчен көрәш кискенләшә, һуннар көнбатышка һәм көньякка хәрәкәт итә башлыйлар, яңадан Кытайга һөҗүм ясауга керешәләр. Хань империясенә аларның басымына кар¬ шы тору күпкә кыенлаша. Климаттагы үзгәрешләр Кытайда уңышның түбән төшүенә, чәчүлек җирләр мәйданының кыскаруына сәбәп булган. Ачлык, сукбайлык та¬ ралуы, кеше ашау очраклары төрле авырулар, шул исәптән чума эпиде¬ мияләре белән чиратлашкан. Баш күтәрүләр һәм ачлык бунтлары ешай¬ ган. Халык үзләренең бәлаләрендә императорны һәм чиновникларны гаепләгән. 184 елда Кытайны «сары тасмалар» күтәрелеше чолгап ала, ул авырлык белән 208 елда бастырыла. Аның лозунгы яңа, бәхетле тор¬ мыш таләп итү була, символы сыйфатында сары төс саналган.
§11. Евразиядә «варварлар» яулары 93 II гасыр уртасыннан III гасыр уртасына кадәрге дәвердә ачлык, эпидемияләр һәм күтәрелешләр нәтиҗәсендә Кытайның салым түләүче халкы 50 миллион кешедән 7,5 миллион кешегә кала. Вак крестьян хуҗалыклары тәмам бөлә, натураль хуҗалыкка күчкән «көчле йорт¬ лар» гына имин саклана. Властьлар салымны натуралата (икмәк һәм һөнәрчелек продуктлары белән) җыярга мәҗбүр була. Алмашу чара¬ сы буларак әһәмиятләрен югалткан акчалар бетерелә. Баш күтәрүгә каршы көрәштә зур йогынты көченә ирешкән хәрби җитәкчеләр император сарае белән хисаплашмый башлый. Хакими¬ ят өчен башланган көрәш Хань империясенең таркалуына китерә, аның җимерекләрендә III гасырда өч бәйсез дәүләт барлыкка килә. Әлеге, климат үзгәргән шартларда хуҗалык итү өчен Кытай көнья¬ гының әһәмияте арта, чөнки анда югары җитештерүчән авыл хуҗа¬ лыгы үсеше өчен мөмкинлекләр саклана. Күчмә кабиләләрнең һөҗүмнәре һәм игенчелек өчен шартларның начараюы нәтиҗәсендә III гасыр башланыр алдыннан Урта Азия дәүләтләре (Кушан империясе һәм Хәрәзем) таркалу хәленә килә. Парфия патшалыгы җимерелә, аның урынында Сасанилар династия¬ се дәүләте барлыкка килә. Климаттагы үзгәрешләр һәм һөҗүмнәрдән иң аз зыян күргән дәүләт һиндстан була, аның төньягы гына һөҗүмнәргә дучар ителә. Христиан дине барлыкка килү Христиан дине Рим империясенең Иудея провинциясендә барлыкка килә. Әлеге провинциянең төп халкын коткарылу диннәренең берсен тот¬ кан — иудаизмда, ягъни яһүд динендә булган еврейлар тәшкил иткән. Иудея күп тапкырлар илбасарлар — мисырлылар, ас¬ сириялеләр, фарсылар, македониялеләр, римлылар һөҗүмнәренә дучар булган. Еврейлар үзләрен аерым, Алла тарафыннан сайланган халык дип санаган. Алар бердәм Алла — Яхве аларга коткаручыны — Мессияне җибәрер, ә ул аларны рәнҗетүчеләргә җәза бирер, дип өметләнгәннәр. Әмма үзен Алла Улы дип атаган Иисус Христос (хәзер фән аның реаль шәхес булуын таный) үз тәгълиматына өнди башлагач, могҗизалар тудыргач, Яхве тарафдарлары аны ялган дәрәҗә үзләштерүче, үзен Мес¬ сия дип белдерүче итеп саныйлар. Алар аның тәгълима¬ тын кабул итми. Иисус барлык милләтләрнең кешеләре, ярлылар һәм байлар Алла каршында бертигез дип исәпли, дошманнарга карата мәрхәмәтле булырга, аларны гафу итәргә чакыра.
5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренец җимерелүе 94 Иудаизм дине башлыклары таләбе буенча Иисус Алла¬ ны мыскыллауда гаепләнә һәм Рим властьларының карары белән тәредә кадаклануга хөкем ителә. Соңыннан тәре (хач) христиан диненең символы булып әверелә. Шәкертләре Иисусның мәетен кыяда чокып эшләнгән кабергә урнаштыралар. Яңа Васыять буенча, үлеменең өченче көнендә Иисус терелә һәм дөньяга кайтып үзе¬ нең шәкертләренә васыятьләрен калдыра. Бу васыять¬ ләр христиан дине тәгълиматында үзенчәлекле урын алып тора. Алла Улының үлемен христианнар бөек корбан дип саный. Алар фикеренчә, Яралтучы бу корбанны кешеләр белән татулашу билгесе итеп, кешеләрнең газапларының һәм борчылуларының аның өчен мәгълүм һәм якын икә¬ нен күрсәтү өчен биргән. Яңадан терелү кешеләрне тән үлеменнән куркудан арындырырга, иң беренче чиратта алар- ны рухи тормышны кайгырту дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш була. Христиан карашлары буенча, чиркәү ритуалларын үтәү генә түгел, буйсыну, начарлыкка көч кулланып карышмау да кеше өчен Алла Патшалыгына юл ача. Аллага бирелгәнлек яшәгән чакта тормыш кыенлыкларыннан юаныч һәм үлгәннән соң җанны коткару мөмкинлеге бүләк итә. Христианнар бар¬ лык кешеләр дә Алла Патшалыгына килеп, Иисус васыять¬ ләре буенча яши башласалар, ул данга күмелеп, гөнаһлар¬ ны хөкем итү һәм хак диндәгеләрне кичерү өчен, кире кай¬ тыр (икенче тапкыр иңү), дип уйлаганнар. I — II гасырларда христиан дине акрынлап Азия илләрендә дә, Рим империясендә дә тарала. Баштарак ул халыкның иң ярлы катлаулары һәм коллар арасында аеруча популяр була. §И- Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. Халыкларның Бөек күчешенә китергән демографик һәм климатик факторларны күрсәтегез. Римлылар «варварлар» дип атаган кабиләләрнең иҗти¬ магый тормыш рәвешен сурәтләгез. Герман кабиләләре¬ нең хуҗалык үзенчәлекләренә табигать шартлары ничек йогынты ясаган? «Варварлар»да дәүләтчелек формалашу¬ ның нинди алшартлары булган? Күчмә һәм утрак кабиләләрнең тормыш рәвешен чагыш¬ тырыгыз. Ни өчен һуннар игенче кабиләләрне алар яшәгән урыннардан кысрыклап чыгарган? Урта Азия
§12. Рим империясенең таркалуы 95 3. § 12. дәүләтләре һәм Кытайның һуннар явына каршы тора ал- мауларының сәбәпләрен аңлатыгыз. Христиан диненең барлыкка килүе һәм таралуы турында сөйләгез. Рим империясе халкының кайсы катлаулары яңа дин тарафдарлары булып киткән? Рим империясенең таркалуы Азияне чолгап алган тетрәнүләр Европаны да читләтеп үтмәгән. Бөек тарихи хатирәләре белән гасырлар дәвамында Европа халыкларының тор¬ мышына йогынты ясаган Рим империясе тиз ара¬ да таркалу хәленә керә. Бу исә яңа тарихи эпоха — Урта гасырлар дәверенең башлануын белдерә. Римның алтын гасыры II гасыр башында Рим империясе үзенең куәте һәм бөеклегенең иң югары дәрәҗәсенә ирешә. Император Траян (98 —117) вакытын¬ да империянең хакимиятен Дакия, Гарәбстан, Әрмәнстан һәм Ме¬ сопотамия таный. Адриан (117— 138) заманында империянең чик¬ ләрен ныгытуга, аның гаять зур биләмәләре белән идарә итүне ка¬ милләштерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Хокук нормалары үсеш ала: Рим хокукы киләчәктә Урта гасырлар Европасы өчен үрнәк булып әверелә. Империя эчендә зур темплар белән провинцияләр арасында хезмәт бүленеше бара. Римның төп игенче¬ лек үзәкләре Төньяк Африка җирләрендә урнашкан. Гад¬ лиядә һөнәрчелек чәчәк ата. Гадлиядән империя ба¬ зарларына керамика, пыяла, металлдан эшләнгән әйберләр, киндер, сукно чыгарылган. Италия һәм Испа¬ ния шәраблар, май җитештергән, металлар койган. Көнчыгыш провинцияләр Азия илләре, шул исәптән Кытай белән сәүдә итүнең арадашчылык пунктлары бу¬ лып хезмәт иткән. Бөек ефәк юлы салынган. Ул юл буй¬ лап Кытай товарлары Памир, Фирганә үзәне Парфия һәм Әрмәнстан аша, Римга китерелгән. Яңа сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре оешкан. Римга агылган байлыклар императорларга Рим плеб- сы тормышын тулаем тамашага әверелдерергә мөмкин¬ лек биргән. Елның яртысы диярлек бәйрәм көннәре са-
5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренен җимерелүе 96 налган. «Мәңгелек шәһәр»дә бертуктаусыз театр тама¬ шалары, гладиатор сугышлары, кыргый җәнлекләр белән тартышулар барган. Күңел ачу чаралары провинцияләр халкы өчен дә оештырылган. Императорлар сенат белән багланышлар урнаштыр¬ ган җирле аксөякләргә таянган. Галлиядә, Испаниядә һәм башка күп кенә провинцияләрдә мәктәпләр ачыл¬ ган, аларда латин һәм грек телләре укытылган, ритори¬ ка буенча дәресләр бирелгән. Латин исемнәре попу¬ лярлык казанган. Халыкның югары катлаулары Рим ша¬ гыйрьләре (Овидий, б.э.к.. 43 — б.э. 18; Вергилий, б.э.к. 70 — 19; Гораций, (б.э.к. 65 — б.э. 8) һәм Ювенал (60 — 127) белән Лукианның (90 — 120) наданлыктан һәм дәрәҗә яратудан көлгән сатирик әсәрләре хакында хәбәрдар булган. Римлыларга грек философларының идеяләре яхшы мәгълүм булган. Әмма алар арасында стоикларның ка¬ рашлары аеруча зур популярлык казанган. Стоиклар җан тынычлыгын этик нормаларны башкару, иҗтимагый мәнфәгатьләргә хезмәт итү белән бәйләгән. Римда стоицизм тарафдарлары — Сенека (б.э.к. 4 — б.э. 65), философия буенча күп кенә хезмәтләр авторы Эпиктет (50—140), алтын гасырның соңгы императоры Марк Аврелий (161—180) булганнар. Рим империясенең кризисы II гасыр ахырына, климатның үзгәрүе аркасында, игенчелек белән шөгыльләнү шартлары начарая башлый. Чүлләрнең җәелә баруы Төньяк Африкада хуҗалык алып баруны кыенлаштыра. Еш кабат¬ ланган салкыннар Италиядә, Галлиядә, Испаниядә уңыш кимүенең сәбәбе була. Ачлык башлана, күп кенә провинцияләрдә чума кабына. Крестьяннар күтәрелешенә коллар кушылу нәтиҗәсендә хуҗалык һәм сәүдә таркаулык хәленә килә. Салымнардан керем азая, гаскәрләр туплау һәм аларга хезмәт хакы түләү авырлаша. Армиядә туган ризасызлык хәрби переворотларга китерә. Импе¬ рия гражданнар сугышы (193 — 197) дәрьясына чума. Сәяси кризис йөз еллап дәвам итә. Хакимияттә армия тирәлегеннән чыккан «сол¬ дат императорлары» бер-берсен алыштыра. Аларның берсе дә бар¬ лык Рим биләмәләрен контрольдә тота алмый. Армиядә теләктәшлеккә, ярдәмгә ирешү өчен «солдат импера¬ торлары» ветеран легионерларга җирләр бүлеп бирәләр, бу гамәл шулай ук таркалу хәленә төшкән эре җирбиләүчеләр (сальтуслар)
§ 12. Рим империясенең таркалуы 97 хуҗалыкларын конфискацияләү хисабына да эшләнә. Климат үзгәрү, сәүдә элемтәләре какшау шартларында бу хуҗалыкларның нәтиҗәлелеге бетә, аларда җитештерелгән продукция сатыла ал¬ мый, хәтта коллар тоту чыгымнары да капланмый. Җир хуҗала¬ ры, үзләре өчен бик кулай тоелганга, колларга кечерәк җир кишәр¬ лекләре (пекулийлар) бүлеп бирә башлыйлар. Алардан файдалан¬ ган өчен кол җир хуҗасына уңышның бер өлешен (өчтән берен) бирергә, елга ике атна дәвамында аңа эшләргә тиеш булган. Җир¬ ләрнең бер өлеше шул ук шартларда ирекле шәһәр кешеләренә (ко¬ ланнарга) арендага бирелгән. Вакытлар узу белән коллар һәм ко- лоннар хәлендәге аермалар беткән. Җир хуҗалары белән исәп-хисап ясаганнан соң артып калган һәм үзләре тарафыннан файдаланылмаган артык продуктларны коллар һәм колон нар сатмаганнар, ә һөнәрчеләр җитештергән әйберләргә алмашканнар. Акрынлап товар-акча мөнәсәбәтләрен натуралата ал¬ машу кысрыклап чыгарган. Коллар һәм колоннар салымнар түләмәгәннәр, властьлар белән исәп-хисап ясауны җир хуҗасы үз өстенә алган. Мөстәкыйль рәвештә салымнар түләргә мәҗбүр булган, чиновникларның башбаштаклы¬ гына дучар ителгән вак җирбиләүчеләр тиз арада бөлгәннәр. Нәтиҗәдә авыллар тулысынча эре җирбиләүчеләр химаясен кабул иткән, аларда яшәүчеләр ирекле рәвештә колоннар хәленә күчкән. Сәүдә шәһәрләре бушап калган һәм таркалу хәленә килгән. Зур- зур утарлар төп хуҗалык берәмлеге булып әверелгән, алар каршында кечерәк кенә һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре оешкан. Бу үзәкләр тирә- юньдәге авылларга һәм колоннар яшәгән салаларга ярдәм күрсәткән. Рим империясенең икътисади тормышындагы үзгәрешләр сәяси хәлнең тотрыклылануына ярдәм иткән. Колоннар император хаки¬ миятенең төп терәге булган армияне тулыландыруның төп чыганагы¬ на әверелгәннәр. Далмациядән чыккан ирекле колның улы булган Диоклетиан (284—305) Африкада һәм Галлиядә кабынган күтәрелеш¬ ләрне бастыруда танылган. Ул император булган заманда Римның хакимияте империянең биләмәләрендә тулысынча торгызылган. Кол¬ лардан кала, Рим империясенең барлык халкы аның гражданнары¬ ның хокукларына ирешкән. Нәтиҗәдә Италиядә яшәүчеләргә карата гамәлдә булган өстенлекләр бетерелгән, сенатның хакимияте какша¬ ган. Административ реформа буенча империя дүрт өлешкә — Гадлия¬ гә, Италиягә, Иллириягә һәм Шәрыкка бүленгән. Көнбатыш провинцияләрдән аермалы буларак хуҗалык тормышы, сәүдә һәм эре шәһәрләр таркалу хәленә төшмәгән Шәрык белән Ди- 7 С-203
5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренең жимерелүе 98 оклетиан үзе идарә итә башлый. Кече Азиядә урнашкан Никомедия императорның резиденциясе булып киткән. Диоклетианның варисы Константин вакытында (306 — 337) Константинополь дип үзгәртелгән грек шәһәре Византий империянең башкаласы булып әверелә. Рим империясенец христиан дине Рим властьлары дин мәсьәләләрендә ирек тарафдарлары булган. Рим¬ лылар үзләре табигать көчләрен гәүдәләндергән һәм эшчәнлекнең аерым төрләренә ярдәм иткән аллалар бар дип ышанган. Аллалар¬ ның иң мөһиме булып Юпитер, диңгезләр алласы булып — Нептун, сугыш алласы булып — Марс, сәүдә алласы булып Меркурий санал¬ ган. Буйсындырылган илләрдә гадәттә римлылар җирле халыкка үз дин¬ нәрен көчләп такмаганнар, алар аның үз дини карашларына тугры булуы белән ризалашканнар. Әмма христиан диненә карата мондый мөнәсәбәт сакланмаган. Аңа Рим империясенә дошман дин итеп ка¬ раганнар. Күп кенә императорлар беренче христианнарны эзәр¬ лекләгәннәр, плебсның күңелен күрү өчен аларны колизейлар арена¬ ларында арысланнардан ботарлатканнар. Кысу-җәберләүләр ике га¬ сыр буе дәвам иткән. Христианнар бер Аллага табынган, калган диннәрне, мәҗүсилек карашлары буларак, кире какканнар. Римның христиан диненә кара¬ та дошман мөнәсәбәтенең сәбәбе әнә шуннан гыйбарәт. Христиан¬ нарның саны арту Рим империясендә һәм аның биләмәләрендә ур¬ нашкан храмнар жрецларының йогынтысы һәм табышлары югалуга китергән. Жрецлар императорларны аллаларга тиң дип игълан итсәләр дә, христианнар моны танымаган. Күп кенә христианнар, үз вәгазьләрендә көчләү-ирексезләүләргә каршы чыгып, армиядә хезмәт итүдән баш тарткан. Аларның Алла каршында барлык кешеләрнең дә бертигез булулары турындагы идеяләре колларны иң түбән җан ияләре дип исәпләгән колбиләүчелек империясендәге тәртипләргә янау буларак кабул ителгән. Кысу-җәберләүләргә карамастан, бигрәк тә II гасырда Рим импе¬ риясен чолгап алган кризис шартларында, христианнарның саны арт¬ кан. Эзәрлекләүләр христианнарны көчле, яхшы оешкан, бердәм, вла¬ стьларга каршы торуга сәләтле чиркәү булдырырга мәҗбүр иткән. Буйсыну һәм карышмау турындагы христиан идеяләренең таралуын аксөякләр даирәсендә колларны һәм колоннарны буйсынуда тоту чарасы итеп карый башлаганнар. Яңа шартларда күп кенә бай рим¬ лылар да христиан дине тарафдарлары булып киткән.
§12. Рим империясенең таркалуы ' 99 313 елда император Константин белән христианнар арасында ки¬ лешүгә ирешелә. Христианнар император хакимиятен (әмма аның шәхесен түгел) Алла тарафыннан бирелгән дип таный, алар хәрби хезмәттән читләшмәскә ризалашалар. Константин аларга дин иреге бирә, императорга тере аллага табынган кебек табыну бурычыннан — мәҗүсилек йоласыннан азат итә. Христиан чиркәве мирас һәм бүләкләр алу хокукына ия була, салымнардан азат ителә. Чиркәү су¬ дының һәм дәүләт судының хокуклары тигезләшә. Император хрис¬ тианнарга юмарт рәвештә бүләкләр өләшә башлый һәм үләр алдын¬ нан үзе дә чукына. Әлеге адымы нәтиҗәсендә Константин христианнар һәм аларның тиз арада йогынтылы сәяси һәм икътисади көчкә әверелгән чиркәве йөзендә терәк таба. Йөз елдан кимрәк вакыт эчендә империя җирлә¬ ренең якынча уннан бере христиан диненә күчә. Христиан чиркәвенең хәле үзгәрү нәтиҗәсендә аның әһелләре арасында өстенлеккә ирешү өчен көндәлек көрәш башлана. Христиан диненең гомуми нигезләрен төрлечә аңлату тарала. Александрия пресвитеры Арий, мәсәлән, епископларның күпчелеге фикереннән аерма¬ лы буларак, Алла —Ата тарафыннан яратылган Христос Аңа тиң түгел, асылы белән дә аерыла, дип исәпли. 325 елда Никеядә Бөтендөнья соборы (барлык хрис¬ тиан руханилары җыены) җыела. Анда диннең Симво¬ лы — христиан тәгълиматының кыскача бәяны кабул ителә, йолалар башкаруның бердәнбер кагыйдәләре билгеләнә. Кабул ителгән кануннардан читләшүләр, беренче чиратта арианство, христиан чиркәве белән сыеша алмаслык ересь буларак хөкем ителә. Христиан диненә һөҗүм итүнең соңгы омтылышы император Юлиан (361—363) вакытында ясала. Эчке ызгыш-бәхәсләр нәтиҗәсендә христианнар көчсез¬ ләнде дип уйлап, Юлиан иске дини вазгыятьне терге¬ зергә, бушап калган мәҗүси храмнарны торгызырга, яңартырга омтыла. Бу адым уңышсыз төгәлләнә. Фар¬ сылар белән булган сугышта Юлиан үтерелгәннән соң, императорлар катгый рәвештә христиан динен яклап чыгалар. Император Феодосий (379—395) заманынада христиан диненнән гайре барлык диннәр дә тыела. Шулай ук христиан диненең еретик (Соборлар тарафыннан расланмаган) юнәлешләре тарафдарлары да эзәрлекләнә. Мәҗүси храмнарның күпчелеге җимертелә, аларның җирләре тартып алына.
5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренең җимерелүе Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе IV гасырда Төньяк, Үзәк һәм Көнчыгыш Европада көн күргән ка¬ билә союзларының Көнбатыш Рим империясе биләмәләренә басы¬ мы көчәя. Климат үзгәрүе нәтиҗәсендә элек биләгән җирләрдә арта барган халыкның яшәү-туклану шартлары начарая. Бөтен бер кабилә көньяк¬ ка юл тота, алар Рим провинцияләренең, аерым алганда, Галлиянең авылларына килеп утыра. Империя территориясенә халыкларның бәреп керүенең икенче сәбәбе һуннар явы белән бәйле. Көнчыгыштан хәрәкәт итеп, IV га¬ сыр уртасына һуннар Кара Диңгез төбәгенең төньягына килеп җитәләр. Алар Днестр һәм Дунай елгалары арасында яшәгән сармат¬ ларны һәм готларны кысрыклыйлар. Төньяктан готлар өстенә сла¬ вян кабиләләре ябырыла. Готлар, үз чиратларында, Үзәк Европага һәм көньякка, Рим империясе территориясенә юнәләләр. Империянең властьлары, бигрәк тә патшалык итүләр арасында һәм хакимият өчен көрәш кискенләшкән чорларда, «варварлар»ның Рим биләмәләрнә килеп утыруларына каршылык күрсәтми; өстәвенә бу халыклар империя өчен күптән инде ят булмый. Күп кенә герман ка¬ биләләре христиан динен кабул итәләр, аларның дружиналары Рим хәрби башлыкларында хезмәттә тора. һуннардан качып килгән вестготларга (көнбатыш готларга) Ду¬ найдан көньяктарак яшәргә рөхсәт ителә. Империя халкының артуы җыела торган салымнарның күләмен арттыруга, армиягә яңа сугыш¬ чылар алуга өмет уята. Әмма үз проблемаларын мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә күнеккән «варварлар»ның тыныч кына чиновникларның талавына түзеп тормаячакларын Рим властьлары исәпкә алмаган. Вестгот- лар баш күтәрә, аларга коллар һәм колоннар килеп кушыла. 378 елда Адрианополь янында алар Рим армиясен тар-мар итә. Феодо¬ сий гаскәрләре зур авырлык белән вестготларны вакытлыча буй¬ сындыруга ирешәләр. Феодосийның үлеменнән соң 395 елда Рим империясе таркала. Империянең көнбатыш өлешендәге хәрби җитәкчеләр Көнчыгыш Рим империясенең (Византиянең) башкаласына әверелгән Константино¬ поль хакимиятен танудан баш тарта. Вестготлар яңадан баш күтәрәләр. Грецияне һәм Иллирияне бөлдергәннән соң алар Италия¬ гә һөҗүмнәр ясый башлыйлар. 410 елда вестготлар короле Аларих (370 — 410) Римны ала һәм талый. Көнбатыш Рим империясенең баш¬ каласы Равеннага, Италиянең төньягына күчерелә.
§ 12. Рим империясенең таркалуы 101 Рим империясенең соңгы дәвере Бер үк вакытта герман кабиләләре вандаллар, аланнар һәм свев- лар Галлиягә һәм Испаниягә бәреп керә. 429 елда, флотны кулга төшергәннән соң, Төньяк Африкага ябырылалар һәм анда үзләренең дәүләтләренә нигез салалар. Империягә иң көчле һөҗүмне һуннар ясый. Аларның җирләре Кав¬ каздан алып хәзерге Венгриягә кадәр җәелгән. 436 елда һуннарның юлбашчысы Аттила (434 — 453) Европага яу башлый, һун гаскәрлә¬ ре Балкан ярымутравына бәреп керә, җитмештән артык шәһәрне бөлдерә, Көнчыгыш Рим империясен ясак түләргә мәҗбүр итә. Гер¬ маннарның җирләрен үтеп чыгып, һуннар Галлиягә ябырыла. Бу хәл вестготлар, франклар һәм бургундларны вакытлыча римлылар белән берләшергә һәм Аттилага каршы чыгарга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә 451 елда Гадлиядә Аттила җиңелә. Чигенгән вакытта һуннар Төньяк Ита¬ лияне бөлгенлеккә төшерә. Аттила үлеменнән соң һун кабиләләре¬ нең союзы таркала, готлар басымы астында һуннар Кара диңгез төбәгенең төньягына күченеп китәләр. Көнчыгыш Рим империясендә яңадан хакимият өчен көрәш баш¬ лана: 21 ел эчендә тугыз император алмашына. Үзара көрәш барган¬ да Рим вандал гаскәрләре тарафыннан алына һәм талана. 476 елда ялланган германнарның юлбашчысы Одоакр (431—493) соңгы им-
5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренең җимерелүе 102 Көнбатыш Европада «варварлар»ның корольлекләре ператор Ромул Августны тәхетеннән төшерә, һәм сенат хуплавы белән, Италия конунгы (короле) дип игълан ителә. Көнчыгыш Рим империясе патриций титулы бирелгән Одоакр хакимиятен законлы дип таный. Көнбатыш Рим империясе җимерелгәннән соң, халыкларның күче¬ ше төгәлләнми, ул VIII гасырга кадәр дәвам итә. Рим империясе тер¬ риториясендә дистәләрчә корольлек барлыкка килә, әмма элеккеге империянең бөеклеге тәэсире озак еллар дәвамында аларның сәясә¬ тенә йогынты ясый. Европадагы күп кенә король династияләре үзләре¬ нең тарихи башлангычларын империя заманнары белән бәйли, үзләрен империя хакимиятенең законлы варислары дип саный. §12. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. Кайсы чорны Рим империясенең алтын гасыры дип атый¬ лар? Империянең куәте кайсы императорларның эшчән- леге белән бәйле? Рим империясе кризисының икътисади һәм сәяси сәбәпләрен күрсәтегез. Римның хуҗалык итү рәвешендә нинди үзгәрешләр булган? Колонлыкның сыйфатларын
§ 12. Рим империясенең таркалуы 103 3. 4. санагыз һәм аның колбиләүчелек белән чагыштырганда аерымлыкларын күрсәтегез. Диоклетиан һәм Константинның административ рефор¬ малары нинди максатларны күздә тоткан? Уйлагыз. Таблицаны тутырыгыз. Римның таркалу сәбәпләре Эчке Тышкы 5. 6. Сезнең фикерегезчә, Римның таркалуында нинди фактор¬ лар хәлиткеч роль уйнаган? Рим җәмгыятенең рухи кризисы нәрсәдә чагылган? Ни өчен христиан чиркәве йогынтылы сәяси һәм икътисади көчкә әверелгән, тупланган, бердәм булып җитешкән? «Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе» дигән тема буенча җәенке план төзегез.
Ill кисәк. УРТА ГАСЫРЛАРДА РУСЬ, ЕВРОПА ҺӘМ АЗИЯ 6 НЧЫ БҮЛЕК. ЭЛГӘРЕГЕ УРТА ГАСЫРЛАР ДӘВЕРЕ (V—X ГАСЫРЛАР) е 13 Европадагы элгәреге феодаль империяләр һәм аларның таркалуы Римлылар үз империяләренең таркалуын «варварлар»ның тантана итүе, «караңгы гасыр¬ лар» башлану дип санаган. Яңарыш чорында Ев¬ ропадагы элгәреге Урта гасырларга карата мәдәниятнең төшенкелек вакыты итеп карау өстенлек иткән. XIX—XX гасырлардагы тарихи фән карашларына йогынты ясаган XVIII гасыр мәгърифәтчеләре өчен дә бу фикер хас булган. Шул ук вакытта, нәкъ менә элгәреге Урта га¬ сырлар дәверендә Яңа заманда тиз арада Ев¬ ропаның рәвешен үзгәртү, Европа цивилиза¬ циясенең ашкынулы экспанциясе өчен нигез оеша башлаган. Элгәреге Урта гасырларда социаль-икътисади мөнәсәбәтләр V—X гасырларда Европа халыкларының социаль-икътисади үсеше характеры үзара якыная. Ill—IV гасырларда ук Рим империясе территория¬ сендә коллар һәм ирекле гражданнар (колоннар) хез¬ мәте файдаланылган эре җирбиләүчелек урнашкан. Коллар һәм колоннар уңышның бер өлешен җир ху¬ җасына бирергә (оброк), җир белән файдалану хоку¬ кы өчен аерым йөкләмәләр үтәргә мәҗбүр булган¬ нар. Империя җимерелгәннән соң, җирләр яңа хуҗа¬ лар — корольләр һәм «варварлар» дәүләтләренең аксөякләре милкенә күчкән. Әмма хуҗалык итү сис¬ темасы үзгәрмәгән. Төп үзгәрешләр Төньяк һәм Үзәк Европада — башта¬ рак авыл ыруглык общиналары өстенлек иткән һәм җир
§ 13. Европадагы элгәреге феодаль империяләр һәм аларның таркалуы 105 уртак милектә булган төбәкләрдә күзәтелгән. IV—VI га¬ сырларда ыруглык общинасы күршеләр общинасы та¬ рафыннан кысрыклап чыгарылган. Күршеләр община¬ сы өчен, тугрылык багланышларыннан бигрәк, бергә яшәү хас булган. Ихтимал, бу халыкларның Бөек күче¬ ше — күп кенә кабиләләрнең утрак халык яшәгән яңа җирләргә килеп утыруы белән бәйләнгән. Уртак җирләр (урманнар, болыннар) күршеләр об¬ щинасының милке саналган. Сөрүлек җир аны эшкәрткән, әлеге җирне мирас буенча тапшырган, сата яисә арендага бирә алган кечкенә гаиләләрнең мил¬ кеңдә булган. VII—X гасырларда Рейннан Дунайгача сузылган җирләрдә (Ев¬ ропаның көньягында өстенлек иткән) эре җирбиләүчелек таралган. Күршеләр общиналарындагы милек тигезсезлеге — катлауларга аеры¬ лу — үсешнең бер чыганагы булган. Башка чыганак — корольләр һәм князьләргә әверелгән хәрби юлбашчыларның яуларда кулга төше¬ релгән җирләрне аларда яшәгән кешеләр белән бергә үз дружиначы¬ ларына, якыннарына, чиркәүгә өләшү сәясәте. Еш кына вак милек ияләре һәм общиналар авыр елларда (уңышлар булмаганда, сугыш¬ лар вакытында) үзләре үк, ярдәм сорап, җирбиләүчеләргә мөрәҗәгать иткәннәр җиргә булган хокукларын алар кулына тапшырганнар . Эре җир биләмәләре гадәттә ике өлешкә — хуҗа җирләренә (домен, латинча «dominus» — «хуҗа» дигән сүздән) һәм крестьяннар карамагындагы җирләргә бүленгән. Крестьяннар үтәгән бурычлар хуҗа җирләрен эшкәртүдән (барщина), оброк түләүдән һәм ополчени¬ едә хезмәт итүдән гыйбарәт булган. Төрле категория¬ ле игенчеләрнең (җиргә беркетелгән хәрби әсир-кол- ларның; җирләре хуҗа милкенә күчкән, шәхси яктан ирекле арендачыларның; общиначыларның) бурычла¬ ры төрлечә булган, әмма вакытлар узу белән аларның хәлләре тигезләшкән. Община үзидарәсенең роле кечерәйгән. Староста¬ лар гадәттә җир хуҗасы тарафыннан билгеләнгән. Тора- бара хуҗага үз территориясендә хөкем функцияләре, сугыш чыккан очракта ополчение туплау, казна файда¬ сына салымнар җыю вазифалары күчкән. Эре җирбиләүчеләр өчен җирне эшкәртүчеләрнең шул ук җиргә беркетелүе отышлы булып чыккан. Шулай да Көнбатыш Европада крепостной хокук урнашмаган. Аз санлы коллардан тыш, крестьян¬
106 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере нарның күпчелеге шәхси яктан ирекле булган. Аларны җиргә өй, хезмәт коралларына ия булу бәйләгән. Моннан тыш аларның күбесе хуҗала¬ рына бурычлы булган һәм, җирдән файдалану өчен түләмичә, хуҗала¬ рыннан китә алмаган һәм, ниһаять, үз хәлләреннән риза булмаучы крестьяннар күчеп утырырлык буш җирләр калмаган. Элгәреге Урта гасырлар хроникаларында крестьян чуа¬ лышлары хакында телгә алына. Әмма алар сирәк булган һәм җирбиләүчеләрнең барщина яки оброк күләмен арт¬ тыру омтылышлары нәтиҗәсендә килеп чыккан. Крестьян¬ нар өчен табигый булган йөкләмәләр сакланган шартларда каршылык өчен сәбәп табылмаган. Феодаль мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре «Хезмәт өчен бирелгән җир биләмәсе» мәгънәсенә ия латин сүзе «Геобит»нан чыгып, Европада эре җирбиләүчеләрне феодаллар дип атаганнар. Җир биләү өчен, хуҗа алдында вассаллык (латинча «vassus» — «хезмәтче» дигәннәр) бурычларын үтәргә — хәрби хезмәт башка¬ рырга һәм салымнар җыемын тәэмин итәргә кирәк булган. Үз ягын¬ нан хуҗа, сеньор (латинча «senior» — «өлкән» дигәннән) вассалы җир¬ ләренә янаган һөҗүмнән, чит-ят түрәләрнең җәберләве һәм зарарын¬ нан сакларга йөкләмә алган. Сеньор һәм вассалның йөкләмәләре уртак булган. Баштарак феодаль милек гомерлек файдалануга бирелгән, вассаллык йөкләмәләрен бозган очракта ул тартып алынган (соңга таба ул варислык буенча тапшырыл¬ ган). Шул ук вакытта, әгәр дә сеньор үз вассалын яклый алмаса яки як¬ ларга теләмәсә, вассал үзен йөкләмәләрдән азат дип белдерә алган. Вассаллык мөнәсәбәтләре бөтен Европада таралган. Бары тик су¬ верен (французча «souverein» — «иң югары» дигән сүздән) монархлар — императорлар һәм корольләр генә вассал булмаган. Аларны сень¬ ор дип таныган эре феод тотучылар үз якыннарына җир бүлеп биргән, ягъни үз вассалларын булдырганнар. Вассалары күбрәк булган сень¬ ор зуррак гаскәр туплый алган, хөкемдар сараенда аның йогынтысы зуррак булган — җирләрнең күләменнән һәм вассалларының санын¬ нан чыгып җирбиләүченең статусы билгеләнгән, бу исә аның стату¬ сында чагылыш тапкан. Үзенә буйсынган кеше хезмәтләре белән бәя¬ ләнерлек булса, суверен аңа тиешле титул һәм крестьяннары белән бергә җир дә биргән. Франк җирләрендә урнашкан иерархия буенча, ры¬ царь үзенә сугышчан отряд (копье) тупларга мөмкин¬
§ 13. Европадагы элгәреге феодаль империяләр һәм аларның таркалуы 107 лек биргән биләмәләргә ия булырга тиеш булган. Әле¬ ге отрядка рыцарь үзе, аның корал йөртүчесе һәм өч- дүрт кораллы җайдак (хезмәтчеләре) кергән. Баронмын, вассаллары сыйфатында аз дигәндә алты рыцарь исәпләнгән. Виконтлар, графлар һәм маркизлар билә¬ мәләренә өчтән алтыга кадәр баронлык кергән. Гер¬ цоглык җирләре аз дигәндә дүрт графлыктан гыйбарәт булган. Иң азы дүрт герцоглыктан (яки 16 графлыктан, яки 64 баронлыктан) торган биләмәләр корольлек дип аталган. Элгәреге феодаль дәүләтләр армияләренең нигезен авыр коралланган рыцарьларның атлы гаскәре тәшкил иткән. Сугыш киемнәре, кораллар һәм зур авырлык йөртергә өйрәтелгән сугыш аты кыйммәт торганга (бер рыцарьны коралландыру чама белән 45 сыер бәясенә тарткан), гаскәрләр аз санлы булган. Эре феодаллар¬ ның армияләрендә һәрберсенең корал йөртүчесе, хез¬ мәтчеләре булган берничә йөз рыцарь исәпләнгән. Вассаллар милкенә күбрәк җирләр күчкән саен, аларның ко¬ рольләргә бәйлелеге азая барган. Эре җирбиләүчеләрнең үз би¬ ләмәләре өстеннән тулы хакимияткә ирешү өчен омтылышлары Рим империясе җимерелгәннән соң барлыкка килгән элгәреге феодаль дер¬ жаваларның көчсезләнүенә китергән. Сувереннар һәрвакытта да үз вассалларының карусыз ярдәменә исәп тота алмаган. Үзләренең ха¬ кимиятен саклап калу өчен, монархлар феодаллар арасындагы көндәшлектән оста файдаланган, сарай интригалары алымнарын кул¬ ланган, династияләр арасында никахлар корганнар. Барысы өчен дә уртак куркыныч туу гына вассалларны буйсынуга этәргән. VIII гасыр башында, мәсәлән, Испаниянең мөселман гарәпләр тарафыннан буйсындырылуы һәм аларның Гадлиягә бәреп керүе нәти¬ җәсендә илбасарларны туктату зарурлыгы алдында калган Франк корольлеге ныгып, көчәеп китә. Акрынлап гомуми тәртип нормалары һәм көндәшлек кагыйдәлә¬ ре, рыцарьларның намус кодексы (чынлыкта мәкер, хыянәт, үтерүләр¬ не кире какмаса да, ул тыштан гына булса да әдәп сакларга чакыр¬ ган) барлыкка килгән. Рыцарьлар даирәсендә аеруча физик көч, чыдамлы¬ лык, җитезлек, корал белән эш итә белү осталыгы ихти¬ рам казанган. Бөек Карл, мәсәлән, елъязмалар мәгълүматлары буенча, янәшә бастырылган ике ат ар¬ кылы сикереп чыга алган. Инглиз короле Ричард Арыс¬ лан Йөрәк сөңгесе белән кешене күтәрә алган.
108 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере Европаның дини бердәмлеге Европаның төрле төбәкләрендәге йолалар һәм традицияләр, аксөяк титулларының исемнәре кебек үк, төрле телләрдә төрлечә аталган. Әмма элгәреге Урта гасырлар дәверендә төрле европа дәүләтләренең идарә итүче катлауларын берләштерүче мөһим фактор — дин берле¬ ге оешкан. Христиан чиркәвенең иң югары инстанциясе булып Византиядә ча¬ кырыла торган Бөтендөнья соборлары исәпләнгән. Алар белән бергә әле Рим империясе заманнарында ук Христос апостоллары тарафын¬ нан булдырылган епископ кафедралары да зур абруй казанган. Апос¬ толларның өлкәне Петр нигезләгән Рим кафедрасы алар арасында төп рольне дәгъвалаган. Әмма Рим чиркәвенең һәм аның башлыгы папа- ның өстенлеген озак еллар дәвамында башка епископлыклар һәм дөньяви идарәчеләр танымаган. V—VII гасырларда һәр монарх үз карамагындагы тер¬ риториядә чиркәү тормышын контрольдә тотарга омтыл¬ ган. Византия императорына охшатып, корольләр үзләре җирле чиркәү соборларын җыйган, аларның карарларын раслаган, епископлар сайлауларда катнашкан, «үз» чиркә¬ үләренә җирләр биргән. Күп кенә епископлыклар Визан¬ тия чиркәве еретиклыкта гаепләгән карашларны яклаган. Нәтиҗәдә Көнбатыш Европада христиан диненең төрле көндәш агымнарга таркалу куркынычы туган. Хәл Франк корольлеге көчәеп киткәннән соң үзгәрә. Әлеге дәүләт Бөек Карл (742—814) заманында үз куәтенең чәчәк ату чорын кичерә. Аның биләмәләренә хәзерге Франция, Италия, Швейцария, Бельгия, Нидерланд, Люксембург, Австрия җирләре, Германиянең зур өлеше керә. Карл үз биләмәләренең бертөрле диндә булуын тели һәм Рим¬ ның христиан дөньясында өстенлек дәгъвалавын хуплый. Карлга кадәр идарә иткән Пипин Рим лапасына Үзәк Италиядә җирләр бирә, әлеге җирләрдә дөньяви папа дәүләте барлыкка килгәч, бу дәүләтнең иминлеген саклауны йөкләмә итеп ала. Бөек Карл инициативасы буенча чиркәү реформасы уздырыла. Җирле чиркәү кагыйдәләре бетерелә, Библиянең бердәм тексты һәм гыйбадәт кылу, дини хезмәт тәртибе раслана. Приходлар челтәре бар¬ лыкка килә, державаның халкы әлеге приходларга беркетелә. Белем¬ нәрне саклау һәм алдагы буынга тапшыру үзәкләре булырга тиешле монастырьларга зур ярдәм күрсәтелә. 800 елда Рим папасы Лев III Бөек Карлга император таҗы кидерә. Замандашлары бу вакыйганы Рим империясен торгызу дип кабул иткәннәр.
§ 13. Европадагы элгәреге феодаль империяләр һәм аларның таркалуы 109 Бөек Карл империясенең таркалуы Таҗ кидерү чиркәү хакимиятенең император хакимиятеннән өстен булуын аңлатмаган. Феодаллар иерархиясендә император дәрәҗәсе иң югары дәрәҗә булып саналган, аның иясе христиан дөньясының башлыгы, чиркәүнең яклаучысы һәм бер үк вакытта хакиме булып исәпләнгән. Карл заманында җир алган аббатлар (монастырь җитәк¬ челәре) һәм епископлар императорга вассаллык анты биргәннәр. Аларга император таләп иткәндә гаскәр туплап бирү, император ха¬ кимиятендәге халыкның рухи иминлеген кайгырту кебек бурычлар йөкләнгән. 843 елда франклар империясе яшәүдән туктый. Ул Бөек Карлның оныклары тарафыннан өч кисәккә бүленә (Көнчыгыш Франк король¬ леге, Көнбатыш Франк корольлеге һәм Лотарингия). Империянең җимерелүе нәтиҗәсендә Рим чиркәве иерархиясенең позицияләре көчсезләнә. Җирле епископлыклар яңадан үзара дошман¬ лашып яшәгән күп санлы дөньяви хөкемдарлар йогынтысына эләгә.
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 110 Шулай да Көнбатыш Европаның дини һәм мәдәни бердәмлеге сакла¬ на. Барлык җирләрдә дә чиркәү хезмәтенең латин телендә алып бары¬ луы да зур роль уйный. Әлеге телдә монархлар үзара хатлар алыша, суд документлары һәм елъязмалар теркәлә. Норманнарның яулап алулары һәм Изге Рим империясе төзелү IX—X гасырларда Көнбатыш Европа халыклар күчешенең соңгы дул¬ кыннарының берсен кичерә. Бу вакытта кече боз дәвере төгәлләнә, Европада, шул исәптән Төньякта да, хуҗалык эшчәнлеге өчен климат шартлары яхшыра. Скандинавиядә халык саны арта башлау һәм җирләр җитмәү төньяк халыкларының көчле экспансиясен китереп чыгара. Әлеге халык¬ лар Көнбатыш Европада яшәүчеләргә «викинг» яки «норман», ә славяннарга — «варяг» исемнәре белән мәгълүм булганнар. Үсеш дәрәҗәсе буенча алар ыруг-кабилә строе таркалуның соңгы эта¬ бында торганнар. Хәрби юлбашчылар — конунглар аерым роль уйнаганнар. Баштарак аларны дружина сайлаганга күрә (соңын¬ нан конунглар хакимияте варислык буенча күчә башлый), бу строй хәрби демократия дип атала. Скандинавларның традицион шөгыльләре балыкчылык һәм сәүдә булган. Алар диңгезчелек үсешендә зур уңышларга ирешкән. Викинг¬ лар Исландияне колонияләштергән, алар авылларының калдыклары Гренландиядә табыла. Алар хәтта Төньяк Америка ярларына да ки¬ леп чыккалаган. Әмма көньяктарак җәелеп яткан бай җирләр хәрби юлбашчыларны күбрәк кызыксындырган. Норманнарның беренче явы елъязмачылар тарафын¬ нан 793 елда теркәлгән. Ул вакытта скандинавларның отряды Англиянең Төньяк-Көнбатыш ярындагы монас¬ тырьны талаган һәм яндырган. Аннан соң Төньяк һәм Көнбатыш Европаның яр буе шәһәрләренә юнәлде¬ релгән яулар даими рәвештә кабатланган. Викинглар хәтта Урта диңгез ярларына килеп җиткән. Норманнарның иң көчле басымы башлыча герман җирләрен ко¬ лачлаган Көнчыгыш Франк дәүләтенә каршы юнәлдерелә. Шул ук вакытта герман җирләрнә күчмә венгр кабиләләре һөҗүм итә. Алар Урал тауларының көньяк итәгеннән Дунай тигезлегенә киләләр һәм Үзәк Европага һөҗүмнәр ясыйлар. Көнчыгыштан славян кабилә¬ ләре союзларының басымы көчәя, алар шулай ук үз биләмәләрен киңәйтергә омтыла.
§ 13. Европадагы элгәреге феодаль империяләр щ һәм аларның таркалуы Әлеге шартларда эре герман феодаллары үзәк, король хакимия¬ тенең көчәюе белән ризалашырга мәҗбүр була. Көнчыгыш Франк корольлегендә хакимияткә килгән Саксония династиясеннән бул¬ ган король Оттон I (936 — 973), епископ һәм вак рыцарьларга та¬ янып, көчле армия төзи. 955 елда әлеге армия венгрларны тар-мар итә һәм аларның һөҗүмнәре туктатыла. Славяннар Браниборны (соңыннан — Бранденбург) югалтсалар да, аларның хәзерге Гер¬ мания территориясендәге җирләрен буйсындыру XI гасырда гына тәмамлана. Дания конунглары оборонага күчәргә һәм Ютландия- не ныгыту белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Герман җирләренә һөҗүмне кире какканнан соң, Оттон италь¬ ян князьләренең ызгышына катыша. 962 елда аның гаскәрләре Рим¬ га керә. Папа Оттон I не император дип игълан итә, барлыкка килгән империя Герман милләтенең Изге Рим империясе дип атала башлый. Варислары кебек үк, Оттон бердәм бөтендөнья христиан импе¬ риясен төзү турында хыялланган. Әмма бу омтылышлар эре фео¬ далларның, герцогларның һәм князьләрнең мөстәкыйльлеккә тар¬ тылуы белән каршылыкка кергән. 800 ел дәвамында яшәсә дә, яңа империя аморф берләшмә булып калган, берничек тә реаль хәрби- сәяси көчкә әверелә алмаган. Дания, Норвегия, Швеция конунгларының Көнбатыш Евро¬ па илләренә һөҗүмнәре акрынлап сүрелә барган. Күп кенә ко¬ роль нәселләре викинг отрядларын яллый башлый, аларны үза¬ ра барган ызгыш-сугышларда файдалана. X гасыр башында Франция короле Нормандия герцоглыгын викинг юлбашчыла¬ рының берсе — Роллонга биргән, моның өчен викингларның әлеге җитәкчесенә яр буйларын башка конунглар һөҗүмнәреннән саклау йөкләнгән. Викингларның иң зур уңышы Англияне яулау була. Җирле феодалларның еш кабатланган үзара ызгыш- сугышлары нәтиҗәсендә даниялеләрнең хәрби юл¬ башчысы Кнут Англия тәхетен кулга төшерүгә ирешә, аннан соң ул Дания һәм Норвегия короле була, тарих¬ ка Бөек Кнут (1016—1035) буларак кереп кала. Әмма аның үлеменнән соң ул төзегән держава таркала, Ан¬ глия исә конунглар хакимиятеннән котыла. Скандинавия илләрендә, Европаның калган өлешендәге кебек үк, акрынлап феодаль мөнәсәбәтләр үсә, христиан дине тарала. 1103 елда Гомумскандинавия аксөякләре Үзәк Европадагы феодаль нәселләр белән якыная, талау һөҗүмнәре туктатыла.
112 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере §13. Сораулар һәм биремнәр 1. Европада элгәреге Урта гасырлар дәверендә урнашкан социаль-икътисади мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләрен күрсәтегез. Күршеләр общинасының ыруглык община¬ сыннан аерымлыкларын билгеләгез. 2. Элгәреге феодаль дәүләтләрдә эре җирбиләүчелек систе¬ масы формалашу процессын күзәтегез. VII—X гасырлар¬ да Европада җирбиләүчелек һәм җирдән файдалану үзен¬ чәлеген аңлатыгыз. 3. Бәйле халыкның хәлен тасвирлагыз. Бу бәйлелек ничек барлыкка килгән? Җирдән файдаланган өчен крестьян¬ нар нинди йөкләмәләр үтәгән? 4. Феодаль җирбиләүчелекнең үзенчәлекләрен күрсәтегез. Вассаллык мөнәсәбәтләре нәрсә аңлаткан? 5. Ни өчен Урта гасырларда аерым хәрби сословие — ры¬ царьлык барлыкка килгән? Хәрби хезмәтнең асылы нидән гыйбарәт булган? 6. Элгәреге урта гасырларда христиан чиркәве нинди роль уйнаган? Чиркәү хакимияте һәм дөньяви (дәүләт) хаки¬ мият арасында мөнәсәбәтләр нинди булган. 7. Тарихи үсештә викингларның яулап алуларының ролен тасвирлагыз. Норман яуларының юнәлешләрен күрсәте¬ гез. Ни өчен норманнарның яулап алулары Европа дәүләтләрендә король хакимиятенең көчәюенә китергән? Аңлатыгыз. 8. Европа халыклары белән үзара йогынты нәтиҗәсендә скандинавларның иҗтимагый тормыш рәвешендә нәрсә үзгәргән? §14. Ислам экспансиясе Бөтендөнья империяләрен оештыру күп мәртәбәләр туган. Әмма Гарәп хәлифәлегенең яулап алулары характеры үзенең бердәнбер¬ леге белән аерылып тора: бу тарихта дини ло¬ зунглар астындагы беренче поход була. Әлеге лозунгларны буйсындырылган халыкларның
§ 14. Ислам экспансиясе 113 күпчелеге кабул итә. Буйсындырылган халык¬ лар, исламның яшел байрагын алга таба илтү өчен, яулап алучыларга кушыла. Әлеге тәҗри¬ бәне кабатларга тырышулар (аерым алганда, христианнарның «тәре походлары» вакытында) уңышсызлыкка очрый. Яңа эра башында гарәп кабиләләре Гарәбстан ярымутравының зур өлешен чүлләр алып тора. Игенчелек һәм терлекчелекнең аерым учаклары бары тик аз санлы оазислар ти¬ рәсендә генә яши алган. Монда VII гасырга ыруг-кабилә строеның күп кенә сыйфатларын саклап калган күчмә гарәп кабиләләре — бәдәвиләр яшәгән. Тормыштагы мөһим мәсьәләләрне гаилә яисә ыруг¬ лык общинасы башлыкларыннан торган киңәшмә — мәҗлес хәл иткән. Хәрби юлбашчылар сизелерлек роль уйнаган. Кабиләләр еш кына үзара сугышып торган. Көрәш су чыганакла¬ рын һәркайсының үз күзәтүе астында тотарга теләвеннән килеп чык¬ кан. Шулай ук сугышларда коллар һәм терлекне кулга төшерү макса¬ ты да куелган, бу очракта дөяләр аеруча кыйммәтле саналган. Һәрбер кабилә үз алласына табынган, коткаручы диннәр — яһүд дине (иудаизм) һәм христиан дине билгеле бер йо¬ гынты ясаганнар. Шулай да барлык гарәп кабиләләре бер генә изге нәрсәгә — Гарәбстандагы иң эре шәһәрләрнең берсе — Мәккәнең үзәк сараенда сакланучы кара Кәгъбә ташына (аның килеп чыгыш билгеле түгел, ул метеорит дип фараз ителә) — табынган. Сарай тирәсендә кабилә аллала¬ рының сурәтләре урнаштырылган. Гарәбстан ярымутравындагы беренче шәһәрләр б.э.к. I меңьеллык- та барлыкка килгән. Алар һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре булган һәм Төньяк Африкадан Азиягә, Фарсы култыгына һәм һиндстанга илтү¬ че кәрван юлларында урнашканнар. VII гасыр башында Гарәбстанда халык күплеге проблемасы торган саен ныграк кискенләшә. Сәүдәдә житди кризис күзәтелә, сәүдә юлла¬ рына контрольлек итү асылда Иран кулына күчә. Ачлык куркынычы, бәяләр арту, ростовщикларның зарарлы йогынтысы шәһәрнең түбән катлаулары арасында массакүләм ризасызлык тууга сәбәпче була. Ислам диненең барлыкка килүе Яңа дингә Мөхәммәд (бу ислам «рухы белән сугарылган» яисә «пәйгамбәр» дигәнне аңлата) нигез сала. Ул 570 елда Мәккә шәһәрендә 8 С-203
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 114 туа, сәүдә кәрваннарын озатып йөри, иркен тормышлы сәүдәгәр бу¬ лып китә. Мөхәммәдиең сүзләренә караганда, аңа еш кына актан киенгән фәрештәләрне күрергә туры килгән. 610 елда аның каршына яңа тәгълиматның нигезен аңлатучы һәм Мөхәммәдие бердәнбер Тәңре¬ нең — Алланың пәйгамбәре, дип игълан итүче, Алланың арадашчы¬ сы Җәбраил фәрештә килгән. Яңа тәгълиматның — ислам диненең (бу сүз «буйсыну, күндәмлек» дигәнне аңлата) вәгазьләрен Мәккә жрецлары дошманлык белән кар¬ шылый. 622 елда Мөхәммәд Ясриб (Мәдинә) шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Аның.күчеп китү көне (һиҗрәт) ислам илләрендә яңа ел исәбенең башы булып санала. Барлыкка килгән ислам общинасы (өммәте) бик тиз үзенең йогынты¬ сын киңәйтә. Тиздән аның тарафдарлары Мәккә һәм калган мәҗүси ка¬ биләләр белән сугыш башлый. Мөхәммәдиең үлеме алдыннан, 632 елда бөтен Гарәбстан ислам динен яклаучылар тарафыннан берләштерелә. Ислам дине тәгълиматы, пәйгамбәр үлгәннән соң, шигъри форма¬ да төзелгән Коръәндә —изге китапта бәян ителә. Моннан тыш, Мөхәммәдиең Коръәнгә керми калган кайбер үгет-нәсихәтләре аерым җыентыкка — Сөннәгә туплап бирелә. Ислам дине үзенең асылында коткаручы диннәргә карый, мөселман¬ нар Нух, Муса һәм Гайсәне пәйгамбәрләр итеп таный. Шулай да, Шәри¬ гать кануны буенча дөрес яшәгәндә, үлгәннән соң, җәннәткә керүне вәгъдә итүе белән христиан диненнән шактый аерылып торган. Бу төрлелек гадел тормыш нормаларына шактый катгый таләпләр куелуында чагылыш таба. Мөселманнар көнгә биш тапкыр намаз укырга, тә¬ һарәт алырга, ураза тәртибен бозмаска тиеш. Аларга аракы эчү, дуңгыз ите ашау, комарлы уеннар уйнау яра¬ мый. Яһүдләр кебек үк, мөселманнарның сөннәтләү йоласын үтәве хуплана. Хатын-кызлар бөркәнчектән йөрергә тиеш дип исәпләнә. Һәрбер мөселман кешесе үз гомерендә бер мәртәбә булса да изге Мәккә шә¬ һәренә хаҗ сәфәренә барырга, мохтаҗлар файдасына аерым салым түләргә бурычлы. Аерымлыкларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин. Беренчедән, ислам дин буларак кына түгел, көндәлек тормышны катгый тәртипкә салуга да хезмәт иткән. Хак дин тотучы мөселман¬ ның һәр адымы Коръән кануннарына туры килергә тиеш булган. Га¬ дел яшәү кагыйдәләрен эченә алган Шәригать бердәнбер хокук чыга¬ нагы булган. Шәригать кануннарын бозу Алла каршында әхлакый
§14. Ислам экспансиясе 115 гөнаһ кына түгел (христиан дине кануннары үтәлмәү очраклары ке¬ бек), хәтта властьлар тарафыннан җәзага тартылырлык җинаять бу¬ ларак каралган. Шуңа ярашлы рәвештә ислам дөньясында дөньяви һәм рухани (дини) власть, чиркәү һәм дөньяви булмаган судлар бер- берсеннән аерып каралмаган. Икенчедән, ислам дине сугышчан тәгълимат була. Хак диндә бул¬ маганнар белән изге сугыш — җиһад игълан иткәндә, анда катнашу һәрбер мөселман кешесенең бурычы дип саналган. Бу сугышта һәлак булучылар шунда ук мәңгелек оҗмахка керәләр, дип исәпләнгән. Фәлсәфи һәм гамәли планда ислам икеләнүләрне хупламаган. Ул фа¬ тализмга (язмышка ышануга), дөньяда, аерым кеше тормышында бул¬ ган барлык нәрсәләр дә бердәнбер Тәңре — Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән эшләнә дигән инануга нигезләнгән. Өченчедән, хатын-кызны буйсыну роленә куеп, ислам патриархат нормаларын ныгыта. Бу инде искергән матриархат традицияләре хөкем сөргән гарәп кабиләләре тарафыннан яңа диннең яклануын тәэ¬ мин иткән. Гарәпләрнең яулап алулары Мөхәммәдиең варислары хәлифә (бу сүз «наместник», «урынбасар дигәнне белдерә) титулы йөрткән, алар дини һәм дөньяви хакимияткә ия булганнар. Хәлифәләр җитәкчелегендәге гарәп гаскәрләре Якын Көнчыгышны контрольдә тоту өчен көрәш алып барган ике иң зур державаны — Византияне һәм Иранны тар-мар иткән. Гарәпләр Ме¬ сопотамияне, Сирияне, Палестинаны яулаган, Иранны буйсындыр¬ ган, алар берничә мәртәбә (668,673—678,716—718 елларда) Констан- тинопольне камалышта тотканнар. Көнчыгышка хәрәкәт итеп, гарәпләр Амудәрья елгасына, Төньяк һиндстанга, Көнбатыш Кытайга кадәр барып җиткәннәр. Көнбатыш¬ та алар тулысынча Төньяк Африканы буйсындырган, Галлиягә бәреп кергәннәр, әмма анда 732 елда Пуатье янында франклар тарафыннан тар-мар ителгәннәр. Яулап алуларның тиз һәм җиңел баруы күп сәбәпләр белән аңла¬ тыла. Чүлнең кырыс шартларына күнеккән, кабиләләр арасында даими рәвештә барган бәрелешләрдә чыныккан, үзләренең изге сугыш (җиһад) алып баруларына ышанган, һәм үлемнән курыкма¬ ган бәдәвиләр кыю сугышчылар булганнар. Аларга каршы тора алучы сирәк табылган. Гарәпләрнең хәрби җиңүләре ислам файда¬ сына көчле дәлил булып әверелгән. Аларның сафлары яуланган тер¬ риторияләрнең халкы хисабына тулыланган.
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 116 Гарәп хәлифәлеге үзенең чәчәк ату чорында Византиянең христиан дине һәм Иран зороастризмының идея¬ ләренә караганда гадирәк һәм аңлаешлырак булган ислам идеяләре яуланган җирләрдәге халыкның төп массалары тарафыннан тизрәк үзләштерелгән. Исламда әле ул вакытта гади диндарлардан читләшкән рухани иерархия булмаган. Коръәнне белгән теләсә кем мөселман рухание — мулла була алган. Шәригатьнең кырыс кануннарына буй¬ сыну зарурлыгы, Византия һәм Иран чиновникларының башбаштак¬ лыкларына дучар булуга караганда, җиңелрәк сынау итеп каралган. Яулар барышында күп кенә эре җирбиләүчеләр һәлак булган яки ка¬ чып киткән. Аларның биләмәләре өлешчә ислам кабул иткән кресть¬ ян мәхәлләләре милкенә күчкән. Ташландык җирләр хәлифәләр кара¬ магында булган. Бу җирләр башлыча сугышлар һәм һөҗүмнәр нәти¬ җәсендә кулга төшерелгән коллар тарафыннан эшкәртелгән. Гарәп сугышчыларын «чүл уллары» дип атаганнар. Аларда җир биләү һәм аны эшкәртү традицияләре булмаган, шуңа күрә алар җир өмет итмәгәннәр. Шул сәбәпле сугышчылар ныгытылган лагерь-гар- низоннарда яшәргә урнашканнар, киләчәктә бу лагерьларның кай¬ берләре эре шәһәрләр булып әверелгән (Месопотамиядә Басра). Ис¬ лам шәһәрендә Көнбатыш Европага хас булган феодал-рыцарьлар катлавы оешмаган. Хәлифәләрнең сыгылмалы сәясәте яуланган территорияләрдә ис¬ ламның таралуын тәэмин иткән. Гарәпләр үзләренең диннәрен көчләп
§ 14. Ислам экспансиясе 117 такмаган. Кораллы күтәрелешләрне бастырганнан соң алар дин ире¬ ге принципларына кагылмаган. Әмма мөселманнарның икътисади хәле яхшырак булган. Алар бары тик җир салымы (хараж) һәм ярлы¬ ларга ярдәм күрсәтү өчен зур булмаган салым түләгән. Башка диндә¬ ге кешеләр һәм шәһәр халкы өстәмә рәвештә җан башыннан салым (җизия) түләгәннәр. Бу шулай ук, турыдан-туры булмаса да, ислам диненең таралуына тәэсир иткән. Гарәп хәлифәлегенең таркалуы Гаять зур ислам державасының (башта аның башкаласы Димәшкъ, аннан соң Багдад була) бердәмлеге озакка бармый. 750 елда Испания аерым хәлифәлек булып аерылып чыга. IX гасыр башында Марокко¬ да, Мисырда, Иранда, Урта Азиядә мөстәкыйль хәлифәлекләр бар¬ лыкка килә. Багдад хәлифәлеге биләмәләрендә, илбасарларның яуланган җир¬ ләрдәге хуҗалык тәртибен үзләштерүенә бәйле рәвештә, эчке каршы¬ лыклар кискенләшә башлый. Хәлифәлеккә кертелгән территорияләрдәге җирле аксөякләр һәм җирбиләүчеләр, ислам диненә күчеп, акрынлап яңа идарә составына керә. Алар империянең идарә аппараты үзәген тәшкил итә. Хәлифәләр үзләренең яраннарына җирләр өләшә башлый, аларга, ясак җыю хо¬ кукы белән, идарә итү өчен гаять зур территорияләр бүлеп бирелә. Бу гадәт бигрәк тә Һарун әл-Рәшид (786 — 809) заманнарында киң тара¬ ла. Әлеге хәлифә турында «Мең дә бер кичә» әкиятләр җыентыгында күп кенә легендалар сакланган. Көчәеп киткән җирле аксөякләр үзәк хакимиятнең күзә¬ түеннән котылырга омтылган, аларны сепаратчылык карашла¬ ры биләп алган. Игенчеләрнең җилкәсенә авыр йөк булып ят¬ кан салымнарның үсүе крестьяннарның һәм колларның баш күтәрүләренә сәбәп булган. Бу күтәрелешләр еш кына дини ло¬ зунглар астында барган. Гарәп сугышчылары чагыштырмача аз санлы булганнар, гаять зур державаның чикләрен һәм илдә тәртип саклау, «кяферләр»нең җирләренә яу чабу өчен көчләр җитеп бетмәгән. Армиядә алар баш¬ лыча ислам кабул иткән кабиләләрдән — Төньяк Африкадагы бәрбәрләрдән һәм бигрәк тә төрекләрдән тупланган. Хәлифәлек¬ нең төньяк-көнчыгышында яшәгән сугышчан күчмә төрек кабилә¬ се, игенчелеккә күчеп, Иран чикләре тирәсендәге җирләрдә төпләнгән.
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 118 X гасырда төрек гвардиясе җитәкчесе әмирләр әмире дәрәҗәсе алган. XI гасырда төрекләр баш күтәргән һәм Багдадны алганнар. Хәлифә хакимияте исемдә генә калган. Хәлифәлектәге каршылыкларның кискенләшүе дин мәсьәлә¬ ләрендәге фикер каршылыкларының көчәюе белән бергә барган. Мөхәммәдиең үлеменнән соң, кемнең хәлифә булачагы турында бәхәс кабынган. Ул мөселманнар арасында таркалу китереп чыгар¬ ган. Беренче төркем, шигыйлар, бу вазифага бары тик Мөхәммәдиең варислары гына лаек дип исәпләгән. Коръәннән кала изге китап сый¬ фатында Сөннәне дә танучылар {сөнниләр) хәлифәне Мәккәнең дини мәхәлләсе сайларга тиеш дип санаган. Аксөякләрнең төрле җирле нәселләрен чагылдырган династияләр (Мөхәммәдиең варислары, Өммиләр, Габбасыйлар) арасындагы конфликт белән бәйле сөнниләр һәм шигыйлар көрәше еш кына кораллы сугыш рәвешен алган. Хари- җилар, ыруг-кабилә строе традицияләреннән чыгып, хәлифәне хак диндәгеләр сайларга, аның нинди нәселдән булуына чикләүләр бул¬ маска тиеш, дип исәпләгәннәр. Соңрак исламда башка агымнар да барлыкка килгән. Исмәгый- лиләр, мәсәлән, дөньяны әшәкелекләрдән һәм гаделсезлекләрдән йо¬ лачак яңа пәйгамбәр — Мәһди киләчәгенә ышанганнар. Исмәгый- лиләргә якын торган кармәтиләр сектасы, байлыкка ия булу Коръәнгә каршы килә дип, милекнең уртак булырга тиешлеген алга сөргән. Суфилар аскетчылык ягында булган. Алар садака хисабына яшәгән һәм дөньяда тормыш рәхәтлекләреннән баш тарткан махсус дәрвишләр төркемнәре оештырган. Мотазалиләр (аларның карашлары еретик¬ лык саналган, китаплары яндырылган) дөньяви һәм рухани хакими¬ ятләрне аерымлау тарафдарлары булган. Алар Алла гына әхлак ка¬ нуннарын урнаштыра ала, дип санаган. Гарәп хәлифәлегенең тарихи мирасы . Хәлифәлек, Борынгы заманда һәм Урта гасырларда хөкем сөргән баш¬ ка эре державалар кебек үк, кыска гомерле дәүләт берләшмәсе бул¬ ган. Шуңа да карамастан, гарәп яулап алулары Евразия халыклары үсешенә зур йогынты ясаган. Рухани тормышта, дөньяви тормыш мәсьәләләрен хәл иткәндә файдаланылган гарәп теленең һәм исламның таралуы нәтиҗәсендә га¬ ять зур территорияләрдә — Көнбатыш Африкадан Кытай чикләренә кадәрге җирләрдә — халыклар тормышының бердәм юнәлештә үсүе өчен мөмкинлекләр туа. Бу исә, үз чиратында, сәүдә һәм һөнәрчелек үсешенә ярдәм итә. Яуланган җирләрдә юллар һәм сугару корылма¬ лары төзелә, су һәм җил тегермәннәре файдаланыла башлый.
§ 14. Ислам экспансиясе 119 Ислам дөньясында фәнни һәм техник белемнәр зур үсешкә ирешә. Мисырны буйсындырганда гарәпләр Александриядәге китапханәне җимерә һәм анда сакланган кулъязмаларның күбесен юк итәләр. Гарәпләр Коръәннән гайре башка төрле китаплар кирәкми, дип исәпләгән. Әмма, вакытлар узу белән, халыкның укымышлы катлавы антик фәлсәфә һәм фәнни белемнәргә мөрәҗәгать иткән. Башлыча гарәпләр йогынтысы нәтиҗәсендә Көнбатыш Европада Аристотель, Птолемей һәм Эвклид хезмәтләре белән кызыксына башлыйлар. Тарихны өйрәнү, география, медицина, астрономия, математика өлкәләрендә гарәпләр зур казанышларга ирешә. Алар утлы коралны европалылардан иртәрәк куллана башлый. XII гасыр башында гарәпләрдә таш ядрәләр һәм шартлаткычлар белән атучы беренче туплар барлыкка килә. (Европалыларда артиллерия бары тик XIV гасыр башыннан гына кулланыла.) Европа гарәпләрдән дистәле са¬ нау системасын һәм аның белән бәйле «цифра», «алгебра», «алхимия», «тарих» сүзләрен үзләштерә. Гарәп поэзиясе киң таныла. §14. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. Гарәп ярымутравының табигый шартларын тасвирлагыз. Гарәп кабиләләренең хуҗалык эшчәнлегенә климат ни¬ чек йогынты ясаган? Ни өчен кабиләара сугышлар гарәпләр арасында еш кабатланучы күренеш булган? Ислам диненең барлыкка килүе турында сөйләгез. Мөсел¬ ман диненең башка диннәрдән аермасы нәрсәдә? Гарәп хәли¬ фәлеге барлыкка килүдә ислам дине нинди роль уйнаган? Ни өчен гарәпләр үзләреннән югарырак иҗтимагый үсеш дәрәҗәсенә ирешкән халыкларны һәм гаять зур террито¬ рияләрне яулый алган? Аңлатыгыз. Гарәп хәлифәлегенең дәүләт төзелеше үзенчәлекләрен күрсәтегез. Яуланган халыкларга карата гарәпләр нинди сәясәт үткәргәннәр? Гарәп хәлифәлеге кризисының факторларын күрсәтегез. Каршылыкларның кискенләшүендә дини карашлар нин¬ ди роль уйнаган? Хәлифәлекнең казанышларын санагыз. Белемнәрнең кай¬ сы өлкәләрендә гарәп галимнәре зур уңышларга ирешкән? Гарәпләрнең фән өлкәсендә чагыштырмача югары үсешкә ирешү сәбәпләрен аңлатыгыз.
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 120 § 15. Славян җирләре VI—IX гасырларда Яңа эра башында Одердан һәм Дунайдан Иделгә кадәрге гаять зур территорияләрдә славян кабиләләре яшәгән. Аларның үткәне хакын¬ да бик аз билгеле. Борынгы заманда яшәгән халыклар турындагы мәгълүматларның төп чыганагы — грек һәм Рим тарихчыларының хезмәтләре; әмма алар да славяннар хакында аз белгән. Антик тарихчылар венедлар (венетлар) турында искә алалар, әмма бу очракларда да славяннар хакында сүз баруын раслаган бәхәссез дәлилләр юк. Византия ав¬ торлары VI гасырдан гына антлар һәм склавиннар, шу¬ лай ук руслар (рослар) турында яза башлый. IX гасыр¬ да яшәгән гарәп тарихчылары да рослар турында яза һәм аларны «скиф»лар дип атыйлар; әмма б.э.к. I меңъ¬ еллыкта Кара диңгез буйларында яшәгән күчмә скиф кабиләләренә славяннарның бернинди дә катнашы юк. Көнчыгыш славян кабиләләренең тормышы турындагы иң абруй¬ лы чыганак булып XII гасырда Киев-Печера монастыре монахы Нес¬ тор тарафыннан язылган «Узган еллар хикәяте» («Повесть времен¬ ных лет») санала. Аңа Борынгы Русь оешу тарихы турындагы мәгълүматлар кертелгән. Хәзерге тарихчыларның күпчелеге, кулъяз¬ маның күп тапкырлар күчерелеп язылган башлангыч тексты соңрак бозылган, ихтимал, аңлы рәвештә фальсификацияләнгән, дип исәпли. Славяннарның таралышы Славян этник төркеме халыклары Һинд-Европа халыкларыннан б.э.к. II меңьеллыкта аерылып чыга башлаганнар, дип фараз кылына. Сла¬ вян кабиләләре формалашкан өч төбәк — Одер-Висла (көнбатыш сла¬ вяннар), Одер-Днепр (көнчыгыш славяннар), Дунай буе (көньяк сла¬ вяннар) төбәкләре мәгълүм. Славян кабиләләренең зур өлеше урман һәм урман- дала зоналарында яшәгән, бу исә аларның хуҗалык рәвешендә эз калдырган, алдагы үсешләрендә чагылыш тапкан. Аучылык һәм балыкчылык, кыргый умартачылык, гөмбәләр һәм җиләкләр җыю әһәмияткә ия булган. Тора-бара игенчелек һәм терлекчелек, һөнәрчелек та¬ ралыш алган. Тимер гасырына күчеш башлану белән (б.э.к. I меңъеллык) җир эшкәртү өчен мөмкинлекләр арткан. Урман зонасында игенчелекнең урман яндыру- төпләү системасы өстенлек иткән. Сайлап алынган учас¬ токта урманны кискәннәр, аннан соң яндырганнар, ачы¬
§ 15. Славян җирләре VI—IX гасырларда 121 лып килган җирне сөргәннәр. Берничә ел үтеп, туфрак ярлыланганнан соң, әлеге кишәрлекне калдырганнар һәм яңа җирне яндырып әзерләгәннәр. Игенчелекнең әлеге системасы көчләрне туплауны, общиналап эшләүне таләп иткән. Археологик тикше¬ ренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яңа эра башын¬ да славяннар ыруг общиналары булып, ныгытылган то¬ рак урыннарда — шәһәрлекләрдә яшәгән. Археологлар аларга караган берничә культураны — Тшцинец -Кома¬ ров культурасын (б.э.к. XV—XII гасырлар), Чернолес культурасын (б.э.к. X —VII гасырлар), Лужица культура¬ сын (б.э.к. V—II гасырлар), Зарубинцы культурасын (б.э.к. Ill —II гасырлар), Черняков культурасын (II —IV гасырлар), Прага культурасын (V —VII гасырлар) һ.б. аерып күрсәтәләр. Схема Славян халыкларының килеп чыгышы Славян берлеге¬ нең тармаклары Яшәү урыны Формалашкан хәзерге халыклар Көньяк славяннар Европаның Көньяк- Көнчыгышы Болгарлар,серблар, черногориялеләр, хорватлар, македониялеләр, словеннар, босниялеләр Көнбатыш славяннар Үзәк һәм Көнчы¬ гыш Европа Поляклар, чехлар, словаклар, кашублар, Лужица серблары Көнчыгыш славяннар Көнчыгыш Европа Руслар, украиннар, белоруслар Халыкларның Бөек күчеше көньяк, көнбатыш һәм көнбатыш сла¬ вяннар үсешендә төрлечә чагылган. Күчмә кабиләләрнең иң көчле һөҗүменә көньяк славяннар — хәзерге болгарлар, словеннар, черно- гориялеләр һәм хорватларның борынгы бабалары дучар булган. Көньяк славяннар Көньякка хәрәкәт итә барып, славяннар Балкан ярымутравында тара¬ лып урнашкан, өлешчә җирле халыкны ассимиляцияләгәннәр. Аларның
122 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере дружиналары Византия императорларына хезмәткә кергән, вакыт-вакыт әлеге империя биләмәләренә һөҗүмнәр ясаган. Кече Скифия (хәзерге Добруджа) җирләрендә төрки болгар кабиләләре белән кушылып, алар¬ ның этнонимын (үзатамасын) кабул итеп, славяннар Византия биләмә¬ ләренә куркыныч тудырган. Болгарларның биләмәләре киңәя барган, 716 елдан Византия болгарларга ясак түләргә мәҗбүр булган. Ыруг-кабилә аксөякләренең көчәюе, кабилә юлбашчыларының князьләргә әверелүе, аларның үз хакимиятләрен варислык буенча тап¬ шыруы VII—VIII гасырларда Балкан ярымутравында славяннарның беренче дәүләт берләшмәләре барлыкка килүгә китергән. Венгрлар, Көнбатыш Европа дәүләтләре, Византия белән даими рәвештә бар¬ ган сугышлар бу берләшмәләрнең ныгуына булышлык иткән. Славян җирләренә йогынты ясау өчен Рим һәм Византия чиркәү¬ ләре үзара ярышкан. 860 елда Болгария христиан диненең Византия вариантын кабул итә. Биредә Рим чиркәвенең гыйбадәтләр вакытын¬ да латин телен куллануга басымы, славяннарда әлеге телнең таралыш алмавы да сизелерлек роль уйнаган. Византия чиркәве гаять дәрәҗәдә сыгылмалылык күрсәткән һәм иске славян телен куллануга ризалык биргән. Иске славян теленең миссионерлары Константин (Кирилл) һәм Мефодий грек алфавиты нигезендә яңа тип әлифбалар — кириллица һәм глаголица төзегәннәр. Аларның беренчесе — Болгариядә һәм көнчыгыш славяннарда, икенчесе исә көнбатыш славяннарда һәм хор¬ ватларда гамәлгә кергән. X гасыр башында Болгар патшалыгы чәчәк ату чоры кичергән, аның составына хәзерге Болгария, Сербия, Македония территория¬ ләре кергән. Болгар гаскәрләре күп мәртәбәләр Византия биләмәлә¬ ренә куркыныч тудырган. Византия бер үк вакытта көньяктан һәм көнчыгыштан гарәпләрнең һөҗүмнәренә дучар булган. Әмма X га¬ сыр уртасына гарәпләрнең басымы азайган һәм Византия үз игътиба¬ рын Балканга юнәлткән. Болгарларны кыручы (Болгаробойц) куша¬ маты алган (ул бер сугышта әсирлеккә эләккән 14 мең болгарны су¬ кырайтырга әмер биргән) император Василий II (957—1027) вакытын¬ да Византия Болгария белән сугыш башлый. Бу сугыш өзеклекләр белән 40 ел чамасы дәвам иткән. Болгария тар-мар ителә, аның шәһәрләре һәм авыллары бушап кала. 1018 елда башкаласы Охрид алынганнан соң, беренче Болгар патшалыгы яшәүдән туктый. Балкан ярымутравының көнбатышында барлыкка килгән славян дәүләтләре, словен һәм хорват князьлекләре VIII гасырда Бөек Карл гаскәрләре тарафыннан яулана һәм аның империясе составына кер¬ телә. IX гасыр ахырында Хорватия Көнбатыш Европа феодаллары
§ 15. Славян җирләре VI—IX гасырларда 123 хакимиятеннән котылуга ирешә, әмма анда, Словениядәге кебек үк, христиан диненең римлылар варианты урнашырга өлгерә. Көнбатыш славяннар Үзәк Европада славяннарның иң беренче дәүләт берләшмәләренең берсе — көнбатыш славян кабиләләре союзы (Само дәүләте) — VII гасырда көнчыгыштан ябырылган франклар белән сугыш барышын¬ да барлыкка килгән. Аңа Чехия, Моравия, Силезия, Лужица, Панно¬ ния җирләрендә яшәгән кабиләләр кергән. Тышкы дошманнарны җиңгәннән соң союз таркалган. Шундый ук кабилә берләшмәләре соңрак та, VIII—X гасырларда оешкан. Эре җирбиләүчеләргә әверелгән ыруг аксөякләренең феодаль¬ ләшүе шартларында беренче дәүләт берләшмәләре (Бөек Моравия дер¬ жавасы, аның составыннан аерылып чыккан Чех дәүләте, Борынгы по¬ ляк дәүләте) ныклы булмаган. Хәрби юлбашчылар һәм кабилә союзла¬ ры нигезендә барлыкка килгән князьлекнең аксөякләре күршеләрне үзләренә буйсындырырга, аларның җирләренә хуҗа булырга омтылган. Бу көрәшкә, бигрәк тә Изге Рим империясе төзелгәннән соң, даими рәвештә герман феодаллары катнашкан. Бериш князьләрнең икенчелә¬ ренә каршы көрәшендә ярдәм итеп, славян (лужичлар, лютичлар, полаб славяннары) жирләрен яулый барып, алар күпчелек көнбатыш славян¬ нарның католик динен кабул итүләренә ирешкән. Шулай да славян җирләре үзләренең бәйсезлекләрен саклап калган¬ нар. X гасыр ахырында империя тарафыннан буйсындырылган ка¬ биләләр баш күтәргән. Аларның дружиналары, Эльбаны кичеп, импе¬ рия җирләрен бөлдерә башлаган. Бу һөҗүм кире кагылган, әмма герман феодалларының көнчыгышка басымы вакытлыча тукталып торган. XI гасыр башында Көнчыгыш Европада гаять зур Борынгы поляк дәүләте барлыкка килгән. Болеслав I Кыю (992—1025) аңа Поморье, Силезия, Чехия, Моравия жирләрен кушкан һәм тәхеткә Польша ко¬ роле буларак утырган. Рим империясе яңа дәүләтне таныган һәм аның территориясендә мөстәкыйль архиепископлык төзелүе белән ризала¬ шырга мәҗбүр булган. Рим чиркәвенең өстенлеген тану нәтиҗәсендә көнбатыш славяннар немецлар йогынтысыннан котылган. Көнчыгыш славяннар Көнчыгыш славяннарның зур өлеше халыклар күчешенең төп дулкыны узган җирләрдән төньяктарак яшәгән. Әмма бу аларның тормышы изоляциядә барган, дигән сүз түгел. Төньякта славяннар
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 124 мещера, голядь, весь, чудь, ижора, корела, лопь, мордва, меря ке¬ бек фин-угор кабиләләре һәм башкалар белән тыгыз аралашып, алар белән катнашып яшәгәннәр. Славяннарда натураль хуҗалык өстенлек итсә дә, Европа сәүдәләрендә алар сизелерлек роль уйна¬ ган. Византиядә сәүдәгәрләр тарафыннан бик теләп бал һәм мех¬ лар сатып алынган, алар элек-электән «варяглардан грекларга» илтүче сәүдә юлыннан — Днепрдан файдаланган. Көнбатыш сла¬ вяннар белән сәүдә багланышлары үстерелгән, алар тоз һәм икмәк сатып алган. Елгалар буенда ныгытылган шәһәрләр үсеп чыккан. V—VI га¬ сырларда инде Киев, Муром, Новгород, Переяславль, Смоленск, Чернигов һ.б. калалар булган. IX гасырда славян җирләрендә аз дигәндә 24 ныгытылган шәһәр — сәүдә, һөнәрчелек, кабилә союз¬ лары тормышы белән идарә итү үзәкләре булуы мәгълүм. Ыруг- кабилә аксөякләре арасыннан чыккан князь җитәкчелек иткән шун¬ дый союзларның һәрберсе йөзләрчә кабиләдән оешкан, кабиләләр аерым ыруглардан торган. «Узган еллар хикәяте» буенча, славян җирләрен¬ дә тверьлылар (Днепр һәм Буг арасында), уличлар (Прут һәм Днестр арасында), ак хорватлар (Карпат төбәге), бужаннар һәм волыннар (Бугтан көньякта- рак), древляннар (Днепрның уң яры), поляннар (Днепрның урта агымы), северяннар (Десна һәм Рось арасында), радимичлар (Сожь елгасы буйлап), дреговичлар (Припять һәм Көнбатыш Двина арасын¬ да), вятичлар (Ока һәм Мәскәү елгалары буйлап), кривичлар (Мәскәү елгасыннан көнбатыштарак), полочаннар (Полота елгасы буйлап), Илмән словен¬ нары (Илмән күле буенда) дип аталган кабилә со¬ юзлары яшәгән. Халык саны арткан саен, славяннар көньякка таба җәелә барган. Алар Кара диңгез буйларында яшәгән күчмә кабиләләрне Византия биләмәләренә кысрыклап чыгарганнар. Сәүдә үсеше мәнфәгатьләре Днепрның буеннан-буена һәм Кара диңгез буйларына контроль ур¬ наштыруны таләп иткән. VI—VII гасырларда сугыш чыккан очракта хәрби җитәкчеләрне (князьне һәм воеводаларны) халык җыены яки вече сайлап куйган. Дошманнар белән көрәшкә барлык ир-атлар күтәрелгән. Әмма хәрби походлар ешаю нәтиҗәсендә князьләргә буйсынган даими хәрби оеш¬ ма — дружина барлыкка килгән. Князьләрнең хакимияте варислык буенча күчә башлаган.
§ 15. Славян җирләре VI—IX гасырларда 125 Дружиналар хәрби походлар вакытында алынган табыш, шулай ук славян җирләреннән гадәттә натуралата (азык-төлек, һөнәрчеләр ясаган әйберләр, дружина көчләрен тулыландыру рәвешендә) җыел¬ ган ясак хисабына тотылган. VIII гасырга — IX гасыр башына караган Византия язма чыганакларында «руслар» гаскәренең Новгород¬ тан чыгып, Византия биләмәсендә булган Херсонеска һәм Керчька яулар белән барулары искә алына. 860 елда рус җирләреннән килгән дружиналар Константинополь- не алырга омтылыш ясаган. Ясак түләүче кабиләләр күчмә халыкларга һәм дошман ка¬ биләләргә каршы көрәштә князьнең һәм аның дружинасының яр¬ дәменә исәп тота алганнар. Шуңа күрә, князь күбрәк җирләргә ясак салган саен, аның дружинасы көчлерәк, хакимияте ныграк була барган. Ыруг-кабилә аксөякләренең ясак түләмәскә яки аның күләмен азай¬ тырга омтылуы, төрле князь дружиналары арасындагы көндәшлек славяннарның кабилә союзлары арасында еш кабатланган сугышлар¬ ның сәбәбе булган. Озак вакытлар дәвамында Россия тарих фәнендә «Узган еллар хикәяте»нә нигезләнгән фикер өстен¬ лек итте. Әлеге фикер буенча, үз җирләрендә тыныч¬ лык һәм татулык урнаштыру өчен көнчыгыш славян¬ нар үзләренә дружинасы белән бергә норман (варяг) князьләрен чакырганнар. Бу версия буенча, варяг ко- нунгы Рюрик һәм аның варислары Новгородта хаки¬ мияткә утырганнар, аннан соң, калган славян кабилә¬ ләрен үзләренә буйсындырып, Русьта эре элгәреге феодаль дәүләт төзегәннәр. Соңыннан «Хикәят»нең әлеге өзегенең беренчел текстка соңрак өстәлгәнле¬ ге ачыкланды. Ихтимал, бу XII гасыр башында, үзара көрәш барышында рус князьләренең ярдәм сорап по¬ лякларга, кыпчакларга, венгрларга мөрәҗәгать итүлә¬ рен аклау өчен эшләнгәндер. «Русь» сүзенең килеп чыгышы да бәхәсле мәсьәлә булып кала. Мөгаен, ул «Ruotsi» сүзеннән (фин телендә — «Швеция») килә булса кирәк. Башкача аңлатмалар да бар. Кайбер чакта моны Днепр буендагы Рось ел¬ гасы белән бәйләп аңлаталар. Ниһаять, «рус» тамыры, этрусклардан башлап, германнар тарафыннан өлешчә юк ителгән, өлешчә йотылган прусслар кабиләсенә кадәр күп кенә халыкларның атамаларында очрый.
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 126 ■■■■■■ X гасыр башында Борынгы рус дәүләтенен территориясе (князь Олег вакытында) 970 елга Борынгы рус дәүләте составына |в|“ """ кергән жирләр (князь Святослав вакытында) Борынгы рус князьлекләре дружиналары хәрби походларынын юнәлешләре ЮГРА Борынгы рус дәүләтенә ясак түләгән кабиләләр Печенеглар (бәжәнәкләр) күчешенен юнәлешләре Борынгы рус дәүләтенең барлыкка килүе Хөкем сөргән фикер төрлелеген искә алып, түбәндәгеләрне бәхәссез дип танырга мөмкин. 879 елда Новгородта хакимият князь Олег (879 —
§ 15. Славян җирләре VI—IX гасырларда 912) кулына күчә. Бәлки ул чыгышы белән норман булгандыр. Чөнки викингларның дружиналары күп мәртәбәләр славян җирләренә бәреп кергән, шулай ук аларны җирле князьләр дә яллаган. 880 елда Олег дружинасы белән көньякка юнәлгән, Смоленскины, Любечны буйсын¬ дырган һәм, 882 елда Киевны алып, андагы князьләрне — Аскольдны һәм Дирны үтергән. Ул үзен Русьның бөек князе, ягъни князьләрнең өлкәне дип игълан иткән. Славян шәһәрләренең иң көньяктагысы — Киев алдагы яулап алу¬ лар өчен терәк пункт булып әверелә. Соңрак хакимият үзәге мәгънәсенә ия булган «башкала» төшенчәсе бу очрак өчен бик урын¬ лы түгел. Бөек князьләр вакытларының күп өлешен хәрби походлар¬ да уздырган, административ идарә системасы ул вакытта әле оешма¬ ган. Урыннарда хакимият кабилә союзларының наместниклары һәм князьләре кулында булган. Бу союзлар бөек князьнең өстенлеген та¬ ныган һәм ана ясак түләгән, аның таләбе буенча үз дружиналары белән хәрби походка чыгарга тиеш булган. Олег древляннарны яулаган, северяннарны һәм радимичларны буйсындырган, моңарчы әлеге кабиләләрдән ясак җыйган Хазар ка¬ ганлыгын тар-мар иткән. Ул Византия гаскәрләрен җиңгән. Византия акчалата салым түләгән, үз территориясендә рус сәүдәгәрләреннән пошлина алмаска ризалашкан. Олегның 912 елдагы үлеменә кадәр аның хакимлегендә тарихка Киев Русе буларак кереп калган гаять зур держава оешкан. Бу держава терри¬ ториясенең зурлыгы Каролинглар империясенә тиңләшә алган. Көнбатыш һәм Үзәк Европада, шул вакытлардарак барлыкка килгән элгәреге феодаль дәүләтләр кебек үк, Киев Русе ныклы дәүләт булмый. Олегның үлеменнән соң древляннарның кабилә союзы аның варисы Игорьга. (912 — 945) ясак түләүдән баш тарта, Игорь әлеге кабиләләрне кабат буйсындырырга мәҗбүр була. Игорь вакытында да Византиягә хәрби походлар ясала. Византия янә ясак түли. Рус дружиналары Каспий диңгезенә барып җитә, хәзерге Азәрбайҗан җирләренә аяк баса һәм Гарәп хәлифәлегенең гаскәрлә¬ рен тар-мар итеп бай табыш кулга төшерә. § 15. Сораулар һәм биремнәр 1. Славян кабиләләренең тормышын бәян итүче чыганак¬ ларны атагыз. 2. Славяннарның хуҗалык итү рәвешендәге үзгә сыйфатлар¬ ны күрсәтегез. Халыкларның Бөек күчеше славян каби¬ ләләре үсешенә нинди йогынты ясаган? Славяннарның
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 128 башка халыклар белән үзара мөнәсәбәте аларның мәдәни¬ яте формалашуга ничек йогынты ясаган? Таблицаны тутырыгыз. Таблица Славяннарның таралышы Славяннарның тармаклары Таралыш территориясе Дәүләт берләшмәләре 4. 5. 6. Славян кабиләләре ни өчен тармакланган? Аңлатыгыз. «Көнчыгыш славяннар VI—VIII гасырларда» дигән тема буенча киңәйтелгән план төзегез. Борынгы рус дәүләте оешу мәсьәләсе буенча тарих фәнендә нинди бәхәсле проблемалар бар? Русьның беренче идарәчеләре эшчәнлеге хакында сөйләгез. Князь Олег тарафыннан нинди территорияләр буйсындырылган? Кабиләләр берләшүдә «варяглардан грекларга» илтүче юл нинди роль уйнаган? Буйсынды¬ рылган кабиләләрнең Киев князенә бәйлелеге нәрсәдә ча¬ гылган? §§ 16—17 Византия һәм Русь Рус җирләренең Византия белән күрше ур¬ нашуы аларның үсеше өчен зур әһәмияткә ия булган. Нәкъ менә Византиядән Руська хрис¬ тиан дине килгән. Бөек рус князьләре Визан¬ тия императоры нәселе белән туганлык бәйләнешләрен урнаштырырга тырышкан. Византия мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тра¬ дицияләре рус шәһәрләре һәм алар халкының рәвеш-кыяфәтләренә зур йогынты ясаган.
§§ 16—17. Византия һәм Русь 129 Византия Көнбатыш Рим империясе җимерелгәннән сон Византия императорлары үзләрен Рим империясе хакимнәренең ва¬ рислары дип санаган. Көнбатыш корольлекләрне алар варвар дәүләтләр дип исәпләгән. Борынгы Рим империясен торгызу өчен иң җитди омтылыш Юсти¬ ниан I (527—565) вакытында ясала. Византия Италиянең зур өлешен һәм Төньяк Африканы басып алуга ирешә, әмма бу яулар аның куәтен как¬ шата. Европада герман һәм болгар кабиләләре, Азиядә гарәпләр һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Византия оборонага күчәргә мәҗбүр була. Византия алып барган сугышларда аның тарафыннан кул¬ ланылган яңа корал — «грек угы» зур әһәмияткә ия була. Аның сере әле бүген дә ачылмаган. Фаразлар буенча, ихти¬ мал, аның ябышучан һәм янучан составы нефть һәм сумала, күкерт һәм селитра катнашмасыннан торган. «Грек уты»ның дары һәм шартлаткыч сыйфатларын уңышлы файдаланып, әлеге корал ярдәмендә византиялеләр диңгездә дошман корабларын һәм шулай ук камау тупларын яндырганнар. Византиянең башка «серле коралы» — дипломатия, аның үзенә каршы торган дәүләтләрне һәм кабилә со¬ юзларын таркату, аларның юлбашчыларын сатып алу ос¬ талыгы була. Борынгы Рим империясенең традицияләре һәм иҗтимагый-сәяси төзелеше белән бергә, Византиягә аның күп кенә көчсез яклары, бе¬ ренче чиратта хакимлек итү характеры белән бәйле кимчелекләре мирас булып күчкән. Византиядә аксөяк нәселләрнең вәкилләре кергән сенат хөкем сөргән. Епископларның йогынтысы зур булган. Шул ук вакытта ха¬ кимияте изге саналган императорның теләге-ихтыяры дөньяви һәм дини тормыш мәсьәләләрен хәл иткәндә кануни төс алган. VII гасыр¬ да уздырылган реформа нәтиҗәсендә катгый хакимият вертикале ур¬ наштырылган: империя провинцияләргә (фемаларга) бүленгән, алар- да хакимият тулысынча наместниклар — хәрби җитәкчеләр (стратег¬ лар) кулына тапшырылган. Стратеглар император тарафыннан бил¬ геләнгән һәм урыннарыннан төшерелгән, вакәләтләре гаять зур бул¬ са да, император алдында алар бөтенләй хокукларын югалтканнар. Император Лев VI (886—912) вакытында шәһәрләрдә сакланган үзидарә калдыклары да юк ителгән. Аерым алганда, элек ирекле хәлдә эшләгән һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр корпорацияләргә теркәлгән. Аларның әгъзалары заказлар алганда һәм ясаган әйберләрен сату ва- 9 С-203
130 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере кытында ташламалардан файдаланган, әмма шул ук вакытта корпо¬ рацияләргә чиновниклар тарафыннан җитештерү күләмнәре, сәүдәнең урыны һәм вакыты, ялланган эшчеләрнең саны кебек шартлар көчләп тагылган, чиновниклар табыш нормасын билгеләгән. Катгый рәвештә үзәкләштерү хөкүмәт ведомстволарының саны ар¬ туга (алар берничә дистә исәпләнгән), чиновниклар армиясе үсүгә ки¬ тергән. Чиновниклар классларга һәм разрядларга бүленгән, вазифа¬ ларына карап алар титуллар, чиннар һәм хезмәт хакы алган. Авыр хәрәкәтле һәм гаять зур идарә аппараты, аз нәтиҗәле булуы һәм кыйммәткә төшүе өстенә, коррупция, ыгы-зыгы һәм фетнәләр чыга¬ нагына әверелгән. Чикләнмәгән хакимияткә ирешсәләр дә, переворот (түнтәрелеш) куркынычы алдында императорлар яклаучысыз калган. Борынгы Рим империясендәге кебек үк, Византиядә тәхет варислыгының төгәл тәртибе урнашмаган. Аеруча көчле императорлар хакимиятне нәсел буенча тапшыра алсалар да, бер генә династия дә аны озак вакыт уз кулында саклап кала алмаган. Тарихчылар исәпләве буенча Византия дәверендә, 395 елдан 1453 елга кадәр, 109 императорның 34 е генә үз үлеме белән үлгән, калган¬ нары бәреп төшерелгән яки явызларча үтерелгән. Византиядә социаль-икътисади үсеш һәм реформалар Византия империясен кискенләшкән эчке социаль каршылыклар да какшаткан. Баштарак армия корал сатып алырга хәлләреннән килгән крестьяннардан тупланган. Күп кенә фемаларда хәрби хезмәткә алы¬ начак крестьяннарга җир бирелгән, алар өлешчә салымнардан азат ителгән. Әмма вакытлар узу белән җир эре җирбиләүчеләр, ростов¬ щиклар, чиркәүләр милкенә күчкән. Крестьяннар бөлгән, арендатор¬ ларга әверелгән. Империя гражданнары буларак, алар җирбиләүчедән тулаем матди бәйлелек хәлендә калганнар. Җирбиләүчеләрнең билә¬ мәләрендә коллар хезмәте дә файдаланылган. Крестьяннарның бөлүе ялланган армия булдыруга этәргән, мон¬ дый армияне тоту кыйммәткә төшкән. Салымнарның артуы исә крестьян хуҗалыкларының икътисади мөстәкыйльлеген тагын да ныграк какшаткан. Үзәк, император хакимияте мөстәкыйль крестьяннарның армиядә хезмәт итәргә һәм салым түләргә сәләтле катлавының юкка чыгуына киртә куярга, эре җирбиләүчелекнең үсешен тоткарларга омтылган. Аның үсеше икътисади яктан императордан бәйсез булган, буйсын-
§§ 16—17. Византия һәм Русь 131 мае җирле патшачыклар катлавы барлыкка килү куркынычы белән бәйләнгән. VIII гасырда чиркәү иң эре җирбиләүче булган. Монастырьлар милкенә генә дә империя карамагындагы барлык җирләренең өчтән бер өлеше туры килгән. Монастырьларның арта барган куәте, бай¬ лыгы император һәм чиновникларның чикләнмәгән хакимиятенә янау, ә җирле изгеләргә карата ышанычның үсүе сепаратизм чыгана¬ гы булып тоела башлаган. Византияне чолгап алган дини фанатизм дулкыны, ырымнарга ышануларның үсүе, мәҗүси ритуалларның тергезелүе, бай гражданнарның күпләп монастырьлар¬ га китүләре — болар барысы да гарәпләрнең бәреп ке¬ рүеннән курку нәтиҗәсендә башланган. Әлеге шартларда император Лев III (717—741) фәрман чыгара, анда иконаларны һәм изгеләрнең сөякләрен олылау — потларга та¬ быну дип игълан ителә. Монастырьларның җирләре тартып алына, монахларны дәүләт йөкләмәләрен үтәргә, өйләнергә яки армия хез¬ мәтенә мәҗбүр итәләр. Иконоборчество (иконаларны һәм дини культ- ларның башка әйберләрен тартып алу һәм юк итү) йөз елга якын дәвам итә, ул империяне гражданнар сугышы чигенә китереп җиткерә. Күп кенә төбәкләрдә баш күтәрүләр килеп чыга. IX гасыр уртасында иконаларга табынуга каршы көрәш тәмамла¬ на. Ул үзенең максатларына ирешә: монастырьларның йогынтысы көчсезләнә, императорларның чиркәү өстеннән хакимияте ныгый. Әлеге шартларда 843 елда иконаларга табыну торгызыла, иконобор¬ чество ересь дип игълан ителә. Византия властьларының аграр сәясәте Көнбатыш Европадагы- дан аерыла. Күп кенә җирләр дәүләт милкенә күчә, аларның бер өле¬ ше вак җирбиләүчеләргә тапшырыла. X — XI гасырларда берничә мәртәбә аларның җир бүлүгә хокукларын ныгыткан кануннар кабул ителгән. Аерым алганда, законнар 30 еллап элек сатылган җирләрне крестьяннарга түләүсез кайтаруны гамәлгә керткән. Ташландык җир дәүләт милкенә күчкән очракта да крестьяннар өчен әлеге җирләргә кайту хокукы каралган. Җир сатылганда аны сатып алу хокукы буен¬ ча авылдашларга өстенлек бирелгән. Түрәләрне һәм уңышларга ирешкән яраннарны сирәк очракларда гына җир белән бүләкләгәннәр. Үз җирләренең арендаторлары өстеннән эре җирбиләүчеләрнең суд хакимияте булмаган. Хезмәт өчен бүләк рәвешендә гадәттә билгеле бер территориядә салымнар җыю
132 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере хокукы (ирония) гына бирелгән, әмма бу өстенлек варислык буенча тапшырылмаган. Византия императорлары сәясәте крестьяннарның бөлүен өлешчә акрынайткан. Ул даими рәвештә башкала чиновниклары күзәтчеле- геннән котылырга омтылган эре жирбиләүчеләрдә һәм провинция аксөякләрендә ризасызлык уяткан. Туган каршылыкларны хәл итү омтылышы Комниннар (1081—1185) династиясе императорлары идарә иткәндә ясала. Аерым алганда, пронияләр хуҗалары үзләренә бил¬ геләнгән җирләрдә хакимиятне тулаем үз кулларында туплаганнар. Император сараендагы тәртипләргә охшатып, түрәләр үз яраннары¬ на җирләр өләшә башлаган. Феодаль мөнәсәбәтләр Византиядә тулы үсешкә ирешмәсәләр дә, бу аларның урнашуы өчен бер адым булган. Византия һәм христиан диненең Русьта урнашуы Византиядәге эчке каршылыкларның кискенлеге, күрше дәүләтләр һәм кабиләләр белән ешайган сугышлар императорларның Руська игътиба¬ рын арттырган. Русьның бөек князьләре карамагында зур хәрби көчләр булу Кара диңгез буйларындагы хәлләргә җитди йогынты ясаган. Аеруча көчле хәрби походлар Игорьның улы князь Святослав (957—972) вакытында ясала. Ул дүрт яшьлек малай чагында древляннарга каршы походта катнаша. Әлеге орышта аның әтисе — князь Игорь һәлак була. Аның җитәкчелегендәге беренче яуда Святослав вятичларны буйсындыра. Моңа кадәр алар Идел Бол¬ гарының төрки кабиләләренә ясак түләгән була. Идел болгарлары да яулана. 965—966 елларда Святослав дружиналары Азов һәм Каспий диңгезләре арасында урнашкан Хазар каганлыгын тар-мар итә. Моңарчы бу дәүләт тә славян кабиләләре союзларыннан ясак түләткән була. 967 елда, Византия белән союз төзегәннән соң, Святослав Дунай Болгариясенә каршы кузгала. Ике ел дәвамында аның дружиналары Дунай буйларындагы барлык болгар шәһәрләрен яулап ала. Дунай¬ ның түбәнге өлешен бирергә мәҗбүр булган болгарлар белән солых төзегәч, Святослав үзенең башкаласын Переяславец шәһәренә күче¬ рергә, ә Киев, Искоростень (древляннарның башкаласы) һәм Новго¬ род шәһәрләрен Ярополк, Олег һәм Владимир исемле улларына би¬ рергә карар кыла.
§§ 16—17. Византия һәм Русь 133 Үзәк Европадан Кече Азиягә илтүче сәүдә юллары кисешкән җир¬ дәге яңа башкала Балканга һәм Византиягә каршы юнәлдереләчәк алдагы һөҗүмнәр өчен базага әйләнергә тиеш була. Болгарлар белән союз төзегәннән соң, Святослав Византиягә каршы сугыш башлый, ул ике якның да җиңү-җиңелүләре белән чиратлашып бара. Әмма Ад¬ рианополь янында византиялеләр Русь һәм болгарларның берләшкән көчләрен тар-мар итә, Святославның Доростол крепостендагы дру¬ жинасы камалышта кала. 971 елда солых төзелә. Әлеге солых буенча Святослав Дунай буйларындагы җирләрне калдыра һәм Киевка бо¬ рыла. Әмма кайту юлында, Днепр бусагаларында, аның дружинасы¬ на күчмә бәҗәнәкләр һөҗүм итәләр, Святослав һәлак була. Святослав үлеменнән соң аның уллары арасында үзара көрәш баш¬ лана. Киев князе Ярополк древляннар җирен яулый, князь Олег үте¬ релә. Бу турыда белгәч, Новгород князе Владимир Ярополкка каршы чыга, аның дружинасын тар-мар итә һәм Киевта бөек князь була (980— 1015). Владимир да походлар ясый. Аның дружиналары Польшадан Во¬ лынь һәм Галицияне сугышып ала, яңадан вятичларны һәм радимич- ларны буйсындыра, бәҗәнәкләрне һәм Идел болгарларын тар-мар итә. Рус җирләренең көньяк чикләрендә, Киевтан 1—2 көнлек юл ераклы¬ гында күчмә халыклар һөҗүмнәреннән сакларга тиешле ныгытмалар төзелә. Владимир төп игътибарын үз державасын ныгытуга юнәлдерә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бөек князь дружинасының кечкенә генә уңышсызлыгы да аңа бәйле кабилә союзларын ясак түләүдән баш тартуга китерә. Дружина һөҗүме куркынычыннан гайре әлеге со¬ юзларны үзара бәйли торган бернинди багланыш та булмый. Алар арасындагы сәүдә бәйләнешләре әлегә дәүләтчелекне ныгытучы башлангыч көч була алмый, һәр кабиләләр союзының үз дини ка¬ рашлары булган. Алар табигать көчләрен гәүдәләндергән һәм эш- чәнлекнең билгеле бер төрләренә ярдәм итүчеләр дип саналган ал¬ лаларга табынганнар. Җирле жрецлар (волхвлар) зур йогынтылы көчкә ия булганнар, бу йогынтыны Владимир бөек князь хакимиятен ныгыту өчен файдала¬ нырга омтылган. 980—983 елларда ул үз хакимиятендәге барлык җирләр өчен мәҗүси алла Перунның (күк күкрәтүче һәм сугышчы¬ ларны яклаучының) бердәм дини культын гамәлгә кертергә тырыш¬ кан. Әмма бу жрецлар җитәкчеләрендә хуплау тапмаган, һәм Влади- кертү идеясенә мөрәҗәгать иткән. 988 ел Русьта христиан дине кабул итунең рәсми датасы булып санала.
134 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере Христиан дине элегрәк тә рус җирләре өчен ят дин булмаган, чөнки анда күптән инде христиан миссионерлары эш йөрткән. Әле бөек княгиня Ольга, Игорьның хатыны ук, рәсми рәвештә чукы¬ нып, Елена дигән христиан исеме кабул иткән. Әмма аның оныгы Владимир вакытында гына христиан дине дәүләт дине булып әве¬ релгән. Русьта христиан диненең ныгып урнашуы озак вакытка сузылган. Жрецлар-волхвлар тарафыннан яклау тапкан мәҗүсилек тарафдар¬ ларының ачыктан-ачык каршылык күрсәтүе берничә дистә ел буе дәвам иткән, әмма баш күтәрүчеләр кораллы көч белән бастырыл¬ ган. Христиан дине идеяләрен дөньяга карашларның нигезенә салу мәсьәләсе катлаулырак булып чыккан. Русьта гасырлар дәвамында мәҗүси ышануларга, традицияләргә, бәйрәмнәргә мөрәҗәгать итү гадәте сакланган. Бу очракларда, сыгылмалык күрсәтеп, чиркәү яки моңа күз йома, яисә ул гадәтләрне христиан дине йолалары буларак аңлатырга тырыша. Йорт ияләренә, җеннәргә, убырларга, су ияләренә, су кызларына, сынамышларга, багуларга ышанулар хрис¬ тиан дине кабул ителгәнче бик күп вакытлар элек бар¬ лыкка килгән. Рождествога каршы көндә багулар, Мас- леницада салам карачкы яндыру, җәйге чорда учак аша сикереп һәм такыя үреп Иван көнен (Иван Купаланы) бәйрәм итү йолалары алар белән бәйле мәҗүси ка¬ рашлардан күпкә гомерлерәк булып чыга. Христиан дине кабул ителү рус җирләренең үсешенә зур йогын¬ ты ясаган. Гыйбадәт кылуның бердәм тәртибен урнаштырган хри¬ стиан дине таралу тугандаш тел-сөйләм оешуга, уку-яза белү тара¬ луга (кириллица әлифбаның нигезен тәшкил итә) булышкан. Чиркәү иң рәхимсез мәҗүси традицияләргә каршы көрәш алып барган. Аксөяк нәселдән булган мәрхүмне җирләгәндә аның хатынын, хез¬ мәтчеләрен, йорт хайваннарын үтерү һәм яндыру йоласы аеруча эзәрлекләнгән. Күрше христиан илләре белән дипломатик багланышлар һәм сәүдә бәйләнешләре тагын да активрак үсә башлаган. Византия белән якын мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Аның патриархы 1439 елга кадәр, ягъ¬ ни Рус православие чиркәве бәйсез дәрәҗәгә ирешкәнче, әлеге чиркәү¬ нең митрополитын даими билгели торган булган. Шул ук вакытта Рим һәм Византия чиркәүләренең бер-берсеннән аерылуы, Русьның православие динендә булуы нәтиҗәсендә Русь белән Көнбатыш, Үзәк Европаның католик монархияләре арасындагы мөнәсәбәтләр катлаулана башлаган.
§§ 16—17. Византия һәм Русь 135 Христиан диненец бүленүе Христиан чиркәвенең көнчыгыш һәм көнбатыш тармаклары арасын¬ дагы фикер каршылыклары үсә, торган саен күбрәк мәсьәләләрне колачлый барган. Рим папасы барлык чиркәү өстеннән тулаем хакимлек итүгә дәгъва белдергән, ә Көнчыгыш патриархлары бу хакимиятне танымаганнар. Рим чиркәвендә урнаша барган тәртипләр дини догматларда һәм йо¬ лаларны үтәүдә акрынлап аерымлыкларның күбәюенә китергән, Рим чиркәве гыйбадәт кылуларны фәкать латин телендә генә, ә Византия чиркәве җирле телләрдә алып барган. Көнбатышта Изге Рух (Святой Дух) Алла-Атадан (Бог-Отец), Алла-Улдан (Бог-Сын) чыга дип исәпләгәннәр. Көнчыгышта Изге Рухның чыганагы сыйфатында Алла- Ата гына танылган. Көнбатышта йола вакытында төче икмәк, Көнчы¬ гышта ачытылган икмәк кулланылган. Рим иконаларга каршы Көнчы¬ гыш чиркәве башлаган көрәшне хупламаган. Византия руханилары исә X — XI гасырларда Рим чиркәвендә булып узган Клюни рефор¬ маларын якламаган. Бу реформаларның исеме Бургундиянең Клюни монастыренда башланган хәрәкәт белән бәйле. Әлеге хәрәкәт тараф¬ дарлары көндәлек тормышта монахлар һәм дин әһелләре тарафын¬ нан изгелек нормалары саклануны, аерым алганда, руханилар өчен никахны тыю идеясен алга сөргәннәр. Христиан диненең көнчыгыш һәм көнбатыш тармаклары арасын¬ да йогынты өлкәләрен чикләү өчен барган көрәш кискенләшкән саен, папалар һәм патриархлар арасындагы каршылыклар тирәнәя барган. Византиянең көчсезләнүе белән папа хакимиятенең йогынты көче зу¬ райган. XI гасырда Рим Көньяк Италиядә үз контролен урнаштыр¬ ган һәм Иллириядә, Болгариядә үзенең чиркәү өстеннән хакимиятен тануны таләп иткән. Бу таләп кире кагылганнан соң, 1054 елда Рим папасы Константинополь патриархын чиркәүдән аерган. Үз чира¬ тында, патриарх папалыкка анафема-каһәрләү игълан иткән. 2001 елда гына Рим папасы Иоанн-Павел II1054 елда ике чиркәү арасының өзе¬ лүе турында үзенең үкенечен белдерде, католикларның православие чиркәвенә каршы кылган гамәлләре өчен гафу үтенде. Чиркәүнең бүленүе 1059 елда Латерания соборында расланган. Анда Рим папасын Рим-католик чиркәвенең югары дәрәҗәле руханилары — кардиналлар сайлавы хакында карар кабул ителгән (моңа кадәр папаны сайлауның төгәл тәртибе булмаган; ул руханилар тарафын¬ нан сайлана дип саналса да, чынлыкта папа урынына утыручы кеше аксөяк төркемнәре, Изге Рим империясе императорлары тарафыннан тәкъдим ителгән). Бер үк вакытта, «симония» — чиркәүдәге рухани дәрәҗәләрне акчага сату тыелган.
6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере 136 Әлеге карарлар рухани хакимиятнең дөньяви хакимнәрдән бәйсез¬ лек принцибын кабул иткән Рим католик чиркәвен оешма буларак рәсми¬ ләштергән. Византиядә исә башка тәртип сакланган. Анда император дөньяви һәм рухани мәсьәләләр буенча иң югары абруйга ия булган. §§ 16—17. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. Ни өчен Византия императорлары үзләрен Рим хөкемдар¬ лары хакимияте варислары дип санаган? Юстиниан I нең Рим империясен торгызу омтылышлары нәрсә белән тәмамланган? Ни өчен империяне торгызу мөмкин бул¬ маган? Византия империясенең эчке төзелешен тасвирлагыз. Им¬ ператор хакимиятенең үзенчәлекләрен билгеләгез. Византиянең социаль-икътисади үсеше турында сөйләгез. Җиргә карата мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеге нидән гый¬ барәт? Руська һәм Византиягә характеристика бирегез. Әлеге ике дәүләт нинди территорияләр өчен көрәшкәннәр? Князь Святослав эшчәнлегенә бәя бирегез. Ни өчен князь Владимир динне алыштыру турындагы карарга килгән? Рус җирләрендә христиан диненең тара¬ лыш процессы ничек барган? Русьта христиан дине ка¬ бул итүнең әһәмияте турында сөйләгез. Христиан чиркәвенең ике үзәге арасындагы каршылык¬ ның чыганаклары нәрсәдә? Чиркәүләр бүленү ничек барган? Ни өчен католик һәм православие чиркәүләрендә дөнья¬ ви һәм рухани хакимиятләр мөнәсәбәте турындагы мәсьәлә төрлечә хәл ителгән?
7 НЧЕ БҮЛЕК. КЛАССИК УРТА ГАСЫРЛАР ДӘВЕРЕ (XI—XV ГАСЫРЛАР) §18. Русьныц феодаль таркаулыгы Хәрби көч белән берләштерелгән һәм төрле җирләрнең җыелмасыннан (конгломе¬ раттан) гыйбарәт булган эре феодаль импери¬ яләрнең таркалуы алар үсешендә закончалык¬ лы этап иде. Аннан Борынгы рус дәүләте дә котыла алмады. Әмма әлеге дәүләт террито¬ риясендә удел князьлекләренең оешуы һәм феодаль мөнәсәбәтләрнең ныклап урнашуы гасыр ярым чамасы вакытка сузыла, аеруча канлы-дәһшәтле төс ала. Русьта үзәкләштерү һәм үзара көрәш XI гасырда рус җирләрен тетрәткән үзара сугышлар удел князьлә¬ ренең өстен, бөек князь булып аталу хокукы һәм Киев тәхетен биләү өчен барган көрәше белән бәйле. Әйтик, Владимир үлеменнән соң аның улы, Новгород князе Ярослав һәм бертуганының улы Свято- полк арасында сугыш башлана, Святополк Польша короле Кыю Болеслав I ярдәме белән Киевта хакимиятне үз кулына төшерә. Ярослав, Герман милләтенең Изге Рим империясе һәм Швеция яр¬ дәменә таянып, Святополкны тар-мар итә һәм Киевны ала, бөек князь була (1019—1054). Ярослав тарихка Мудрый буларак кереп калган. Чехия һәм Изге Рим империясе белән союзга кереп, ул Польшадан Волынь һәм Гали- цияне сугышып алган. Польша шул кадәр көчсезләнә ки, ул үзен Изге Рим империясе вассалы дип танырга мәҗбүр була. Киевка һөҗүмнәр ясаган күчмә бәҗәнәк кабиләсе дә тар-мар ителә һәм чынлыкта яшәүдән туктый. Владимир кебек үк, Ярослав Мудрый рус җирләрендә дәүләтчелек нигезләрен ныгытырга омтылган. Динне алмаштыру, мәҗүсилектән христиан диненә күчү яңа тормыш рәвеше урнашу өчен уңай шарт¬ лар тудырган. Ярослав вакытында бөек князьгә буйсынган барлык җирләр өчен уртак, гомуми законнар җыентыгы — «Русская правда» кабул ителгән. Аның әһәмияте ыруг-кабилә йолаларын (мәсәлән, кан үчен) юкка чыгарып, җинаятьләр өчен бердәм җәза нормалары
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 138 кертүдән гыйбарәт. Әлеге нормаларны үтәү дәүләткә йөкләнгән. «Рус¬ ская правда» җир һәм милекнең нәсел варислыгы буенча күчү тәрти¬ бен билгеләгән. Шулай итеп җирнең милек булуы расланган, бу исә шулай ук ыруг-кабилә традицияләренә каршы килгән. Законнар җыен¬ тыгы Русьта урнашып килгән феодаль мөнәсәбәтләрне ныгыткан. Үзәкләштерелгән идарә системасы Византиядәге тәртипләргә ох¬ шаш булган. Үзенең туганнарына һәм яраннарына князь ясак җыю өчен билгеле бер территорияне бүлеп биргән. Бер үк вакытта эре җир- биләүчелек системасы үсеш алган. Князьләр үзләре һәм боярлар (әле¬ ге сүзнең килеп чыгышы төгәл генә мәгълүм түгел, төрки телдә «bajar» «бай», «хаким» дигәнне аңлата) вотчиначылар һәм җирбиләүчеләр булганнар. Алар хисабына шулай ук ыруг-кабилә аксөякләренең юга¬ ры катлавы, князь яраннары, хезмәтләре өчен җирләр алган өлкән дружиначылар кергән. Чиркәү дә эре җирбиләүче булган. Көнбатыш Европадан аермалы буларак, Русьта натураль хуҗалык¬ лы община җирбиләүчелеге өстенлек иткән. Якынча исәпләүләр бу¬ енча, XI—XV гасырларда эшкәртү өчен уңайлы җирләрнең иң күп дигәндә 10 проценты гына эре җирбиләүчеләр милкендә булган. Җир¬ ләрнең калган өлеше общиналар милкенә кергән. Бу исә түбән уңыш алуга китерүче кырыс климат шартлары белән бәйле. Шуңа күрә монда Көнбатыш Европа илләренә караганда кимрәк уңыш җыеп алынган. Әлеге шартларда хезмәт җитештерүчәнлеге дә түбән булган. Нәтиҗәдә товар продукциясе җитештерүче хуҗалыкларның үсеше кыенлашкан. Салымнар (ясак) түләгән, шәхси яктан ирекле шәһәр халкын һәм крестьяннарны люди (кешеләр) дип ата¬ ганнар. Князьләр һәм боярлар җирләрендә яшәгән, алар алдында төрле йөкләмәләр үтәгән общиначы кресть¬ яннарны смердлар дип йөрткәннәр. Җирбиләүчегә бу¬ рычлы булган, эшләп бурычларын (купаны) кайтармаган смердлар закуплар дип саналган. Феодал белән аңа хезмәт кую турында шартнамә (ряд) төзегән ирекле кешеләр рядовичлар дип аталганнар. Җирбиләүчегә теге яки бу дәрәҗәдә бәйле булучыларны һәм коллар¬ ны (холопларны) челядь дип йөрткәннәр. Ярослав Мудрый кануннары халыкның төрле төркем¬ нәре тигезсезлеген раслаган. Мәсәлән, аксөяк затның үтерелүе өчен 80 гривна (16 кг чамасы көмеш), холопның үтерелүе өчен, зыянны каплау йөзеннән аның хуҗасына түләнергә тиешле 5 гривна күләмендә штраф кертелгән. Җинаятьченең милкен һәм аның үзен коллыкка сату иң кырыс җәза саналган.
§18. Русьның феодаль таркаулыгы 139 Үзенең үлеменнән соң үзара көрәшнең яңа дулкыны кабынуга юл куймау өчен, Ярослав Мудрый рус җирләрен биш улына бүлеп бирә. Аларның өлкәне, Изяслав, аның биләмәсе итеп Киев һәм Новгород бирелгәннән соң, бөек князь (1054—1068) була. Баштарак князьләр үзара ызгышлардан тыела, Киевка янаган күчмә кыпчаклар кабилә¬ сенә бергәләп каршы чыгалар. Бераздан янә алар арасында бөек князь титулына ия булу өчен көрәш кабына. Әлеге көрәш барышында бер¬ ничә мәртәбә ярдәм сорап, көндәшләр полякларга һәм рус җирләрен бөлдергән кыпчакларга мөрәҗәгать итә. Үзара сугышларның сәбәпләре бөек князь варисларының юга¬ ры хакимият өчен көрәше белән генә бәйле булмый. Таркалуга илтүче тенденцияләр объектив төстә үсә. Алар рус җирләре үсешен¬ дәге үзенчәлекләр, бөек князьләр сәясәтендәге каршылыклар нәти¬ җәсендә көчәя. Үз хакимиятләрен ныгытуга омтылып, князьләр эре җирбиләүчелек, сәүдә үсүен хуплыйлар. Әмма бояр аксөякләренең байлыклары һәм йогынтысы арту, шәһәрләр үсү һәм алар арасын¬ да сәүдә көндәшлеге кискенләшү белән җирле мәнфәгатьләрнең әһәмияте көчәя. Бу мәнфәгатьләр торган саен ешрак бөек князьләр¬ нең үз хакимиятләре вертикален ныгыту омтылышлары белән кар¬ шылыкка керә. Киевның бөек князьләре дружинаның үзләренә якын торган югары катлавы арасыннан шәһәрләргә намест¬ никлар (посадниклар), хәрби башлыклар (меңбашлар, воеводалар), салым ж,ыючылар (ясакчылар), суд чинов¬ никлары (вирниклар, емецлар), сәүдә салымнары җыю¬ чылар (мытниклар), князь хуждлыгы идарәчеләре (тиун¬ нар) һәм башка вәкаләтле кешеләрне билгеләгәннәр. Җыемнар, салымнар, бөек князь куйган кешеләрнең башбаштак¬ лыгы, аның таләбе буенча дружиналар туплау йөкләмәсе күп кенә рус шәһәрләрендә аксөякләр һәм шәһәр халкының ризасызлыгын ките¬ реп чыгарган. Еш кына бу ризасызлыктан шәһәрләрдә баш күтәрүләр килеп чыккан. Җирле, удел князьләренең хәле икеләтә кыен була. Беренчедән, бөек князь тарафыннан куелган кешеләр яки аның туганнары булганга, алар аның мәнфәгатьләрен якларга тиеш булган. Икенчедән, удел князьләре боярлар һәм шәһәр халкының фикере белән исәпләшмичә булдыра алмаган. Үзара тарткалашулар һәм ызгышлар удел князьләре өчен кулай булган. Нәтиҗәдә үзәк хакимият көчсезләнгән, князьләргә үз биләмә¬ ләренең хуҗалары булып әверелү өчен шартлар туган, бөек князь тәхе¬
140 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере тен яулап булмаса да, аңа күрсәткән ярдәм өчен, өстәмә өстенлекләр алу мөмкинлекләре барлыкка килгән. Русьның җирле князьлекләргә таркалуы Ярослав Мудрыйның оныгы — Чернигов һәм Переяславль князе Вла¬ димир Мономах (1113—1125 — Киевта бөек князь) рус җирләрендә тәртип урнаштыру буенча тәвәккәл омтылыш ясый. 1097 елда ук ул, Русь җире князьләре арасындагы каршылыкларны тыныч юл белән хәл итү өчен, аларның Любечта съездга (снемга) җыелуларына риза¬ лыкларын алуга ирешә. Съездның максаты тәхет варислыгы системасын җайга салу була. Ярослав Мудрый оныкларының иң өлкәне законлы бөек князь итеп таныла. Оныкларның башкалары исә өлкәнлек тәртибендә мөһим¬ леге һәм байлыгы буенча чиратлашкан шәһәрләрдә князьлек итәләр. Бөек князь үлгәннән соң, аның тәхете нәселдәге иң өлкән туганына күчә. Шул ук вакытта князьнең үз җирен биләве («кождо владеет да отчиною своей») таныла. Башкача әйткәндә, һәр князь бөек князь наместнигы буларак түгел, мөстәкыйль хаким сыйфа¬ тында идарә итә. Әлеге карарлар удел князьләре хәленең икеләтә кыен булуын беркадәр киметә, князьләр үз биләмәләрендә тулы хакимияткә ия булалар. Күчмә кыпчакларның рус җирләренә һөҗүмнәре көчәю үзара көрәшнең вакытлыча сүрелүенә китерә. Князьләрнең 1100 һәм 1103 елларда булган съездларында кыпчакларга каршы бергәләп поход оештыру турында карарлар кабул ителә. Чиркәү бу карарларны хуплый, славян җирләрен бөлгенлеккә төшергән князьләрнең үза¬ ра көрәшен берничә тапкыр гаепләп чыга. Митрополит Ярослав Мудрый оныкларының үзара килештерү чараларында катнаша, аларның ызгышларында арадашчы ролен уйнарга омтыла. Чиркәү күрше Европа династияләренең рус җирләре эше һәм тормышына тыкшынуларына каршы чыга, Руська һөҗүмнәрен дәвам иткән хри¬ стиан булмаган халыкларга каршы көрәштә князьләрне берләшергә чакыра. Владимир Мономахның үлеменнән соң, князьләр съезды Киев белән аның турыдан-туры варислары гына идарә итә ала дигән карар чыгара. Русьның Киев князьләре арасында ызгышлар китереп чыгар¬ ган бөек князь титулы бетерелә. Киев тәхетен биләгән князь элекке¬ гечә үк бөек булып санала, әмма аның өлкәнлеге символик рәвештә генә саклана.
§18. Русьның феодаль таркаулыгы 141 Әлеге карардан соң Русь чынлыкта удел князьлекләренә таркала. Алар арасында иң эреләре Киев, Галич, Переяславль, Смоленск, Вла- димир-Волынь, Ростов-Суздаль, Чернигов, Полоцк, Новгород князь¬ лекләре була. Тора-бара аларның һәрберсендә үз династияләре урна¬ ша. Эре сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге булган Новгород 1136 елда фео¬ даль республикага әверелә. Новгород рус шәһәрләре арасында һәрвакыт үзен¬ чәлекле роль уйнаган. Бөек Киев князьләренең күпче¬ леге баштарак Новгородта князьлек иткән. Урнашкан гадәт буенча бөек князь Новгородка наместник итеп үзе¬ нең өлкән улын билгеләгән, бөек князьнең үлеменнән соң, аңа Киев тәхете варислык буенча күчкән. Киев князьләре Русьның бөек князе титулыннан мәхрүм ителгәнгә күрә, Новгород аксөякләре Мономах оныгы¬ на— князь Всеволодка буйсынуны үзләре өчен түбәнлек дип санаганнар һәм аны шәһәрдән куганнар. Новгород¬ та югары хакимият вечега — күчемсез милеккә ия бул¬ ган шәһәр кешеләре (боярлар һәм сәүдәгәрләр) җые¬ нына тапшырылган. Вече посадникны (шәһәр хакимия¬ те башлыгын), воеводаны, архиепископны (бер үк ва¬ кытта шәһәр казнасы саклаучысы булган чиркәү баш¬ лыгын) сайлаган. Киевның рухани властьларыннан бәйсез булган чиркәү башлыгын сайлау хокукы шулай ук рус җирләренең икенче башкаласы буларак Новго¬ родның әһәмияте турында сөйли. Вече шулай ук князьне дә сайлаган, әмма аның ха¬ кимияте чикләнгән булган. Князьгә файдалануга бүленгән җирдән ясак җыю хокукы бирелгән, ул дру¬ жина туплаган һәм аны җитәкләгән. Әмма ул шәһәрнең идарә итү эшләренә тыкшыну, Новгород би¬ ләмәләрендә җир алу, шәһәрдә яшәү хокукыннан мәхрүм булган. Бу шартларны бозган очракта князь¬ не куып җибәргәннәр. Башкача әйткәндә, князь дру¬ жинасы белән Новгород җиренә хезмәткә алынган, әмма аңа реаль хакимият бирелмәгән. Рус җирләре феодаль таркаулык чорында Бөек князь титулының фактик әһәмияте бетерелсә дә, Мономахның оныклары арасында әлеге титулга ия булу өчен көрәш тукталмый. ' Владимир-Суздаль князьлеге шактый ук көчәя. Удел князе Юрий Долгорукий (XI гасырның 90 нчы еллары — 1157, Владимир Мономах улы, аның идарә итү чорында, 1147 елда елъязмаларда беренче мәртәбә Мәскәү шәһәре искә алына башлый) Киев тәхетенә дә дәгъва бел¬
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 142 I дерә. Бу вакытта Киевта аның бертуганының улы Изяслав (1097— 1154) князьлек итә. Яңадан башланып киткән һәм бөтен Русьны колачлаган үзара су¬ гышка поляклар, чехлар һәм венгрлар гына түгел, дала халыклары, күчмә кабиләләр, аерым алганда, кыпчаклар да катнаша. 1169 елда Юрий Долгорукийның улы, Суздаль князе Андрей Боголюбский (111 1— 1174) Киевтан Изяслав улы Мстиславның дружиналарын бәреп чы¬ гара. Киевлыларның көчле каршылык күрсәтүләре өчен үч алу мак¬ сатында, Киев каласы үз тарихында беренче мәртәбә гаскәрләр тала¬ вына бирелә. Әлеге вакыйгадан соң ябырылган кыпчаклар һөҗүме нәтиҗәсендә Русьның элек чәчәк аткан башкаласы тагын да ныграк җимерелүгә дучар ителә. Үзенә-үзе бөек князь титулы такканнан соң, Андрей Боголюбский белдерелгән Киевта калмый, үзенең резиденциясе итеп Владимирны сайлый. Шушы вакыттан алып Владимир-Суздаль князьләре үзләрен бөек князьләр дип атый башлый. Әмма әлеге титулга дәгъва белдерү¬ челәр алар гына булмый. 1203 елда Смоленск князе Рюрик кыпчак гаскәрләре ярдәмендә Киевны ала һәм аны нигезенә кадәр яндыра, үзен шулай ук бөек князь дип игълан итә. Борынгы рус дәүләте таркалганнан соң да князьләр ызгышы тук¬ талмый. Хәзер инде сугышлар эре удел князьлекләре җирләренә күчә, аларда да хакимият өчен көрәш кабына, князьләр һәм бояр- аксөякләр арасында низаг-бәхәсләр барлыкка килә. Мәсәлән, бо¬ ярлар фетнәсе нәтиҗәсендә Андрей Боголюбский үтерелгәннән соң, аның энекәшләре һәм бертуганының уллары арасында сугыш баш¬ лана. Владимир-Суздаль җиренең бөек князе Всеволод (1176—1212) була, уллары һәм оныклары күп булу сәбәпле, ул тарихка Всево¬ лод Зур Оя буларак кереп кала. Всеволод заманында аның биләмәләре чәчәк ата. Яңа шәһәрләр (Тверь, Кострома, Углич, Серпухов, Звенигород, Переяславль-Залес¬ ский) төзелә. Бөек князь үлгәннән соң яңадан аның тәхете өчен көрәш башлана. Үзара сугышлар барышында хәзер инде Владимир-Суздаль җире территориясендә дә чынлыкта мөстәкыйль булган князьлекләр (Владимир, Переяславль, Ярославль, Ростов, Муром, Юрьев, Углич князьлекләре) барлыкка килә. Бүленү-ваклану процесслары башка рус җирләрен дә чолгап ала. Гаять зур Борынгы рус дәүләте урынында дистәләрчә удел князь¬ лекләре барлыкка килү рухи тормышның, һөнәрчелек һәм сәүдәнең яңа үзәкләре оешуга китерә. XII гасыр башланыр алдыннан рус җи¬ рендәге шәһәрләрнең саны ике йөздән артып китә, һөнәрчелек үсә
§ 18. Русьнын феодаль таркаулыгы 143 башлый (җирле шартларга бәйле рәвештә кайбер шәһәрләрдә бакыр, икенчеләрендә — тимер, өченчеләрендә ювелир әйберләр эшкәртү аеруча үсеш ала, һ.б.ш.). Көньяк князьлекләрдә бодай һәм арыш чәчү өстенлек итә, урта полосада солы, арпа һәм карабодай үсте¬ релә, төньякта аучылык, җәнлек аулау һәм балыкчылык алга китә. Рус җирләре арасында сәүдә бәйләнешләре тирәнәя башлый. Бердәм эчке базар барлыкка килүнең алшартлары формалаша. Уңай яклары белән беррәттән, децентрализациянең күп кенә тис¬ кәре нәтиҗәләре дә була. Борынгы рус дәүләтенең таркалу, эре удел князьлекләрен ваклау процессы канлы һәм бөлдергеч үзара сугыш¬ лар белән бергә бара. Князьләр үз җирләрен аерып алу өчен генә түгел, күбрәк бөек князь тәхетен яулап алу өчен көрәшәләр, бу исә үзара дошманлыкның озакка сузылуына китерә. Рус җирләрен бүлгәләү шартларында аларны тышкы һөҗүмнәрдән саклауны оештыру шактый катлаулана. Мәсәлән, үзара ызгышлар нәтиҗәсендә эчтән таркалган Галич-Волынь князьлеге Польша һәм Венгрия белән озак вакытлы сугышка кат¬ нашып китә һәм үз территориясенең шактый өлешен югалта. Көньяк князьлекләр 1184 елда күп кенә җирләрне бөлгенлеккә төшергән кыпчак һөҗүмнәренә торган саен ешрак дучар була. Бу күпчелек көньяк князьлекләрнең күчмә халыклар белән көрәшкә берләшү теләген тудыра. Кыпчакларга каршы поход¬ ка Төньяк Новгород князе Игорь җитәкчелек итә. Аның гаскәр¬ ләре тар-мар ителә. Игорь үзе әсирлеккә төшә. Князьнең афәт¬ ле маҗаралары борынгы рус әдәбиятының атаклы, «Игорь пол¬ кы турында җыр» әсәрендә бәян ителә. Хәрби яктан көчлерәк булган Төньяк һәм Төньяк-Көнчыгыш рус җирләренең князьләре үзләренә хәвеф-хәтәр янамый дип саный. Алар кыпчаклар белән сугышта катнашмый. Ләкин яңа дошман — монголлар пәйда булу белән Рус җирендәге князьләрнең таркау¬ лыгы фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. § 18. Сораулар һәм биремнәр Феодаль таркаулыкның ни өчен дәүләтчелек үсешендә за- 1 ■ кончалыклы этап булуын аңлатыгыз. Таркаулык һәм үза¬ ра сугышларның сәбәпләрен әйтеп бирегез. Ярослав Мудрый чорында Киев Русеның дәүләт идарәсе 2. системасы ничек ныгытылган? «Русская правда» закон¬ нар җыентыгын төзүнең әһәмияте нидә?
144 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 3. Борынгы рус дәүләтендә бәйле халыкның нинди кате¬ горияләре формалаша? Ярослав Мудрый законнары со¬ циаль тигезсезлекне ничек раслый? 4. Рус җирләренең децентрализациягә булышлык итүче сәя¬ си һәм хуҗалык үсеше үзенчәлекләрен билгеләгез. Борын¬ гы рус дәүләтендә тәхет варислыгы тәртибе нинди бул¬ ган? Ул Киев князе властеның ныгуына ярдәм иткәнме? 5. Владимир Мономах үзара ызгышларны киметү өчен нин¬ ди чаралар кулланган? Рус җирләре үсешендә тышкы фак¬ тор бу очракта нинди роль уйнаган? 6. Борынгы рус дәүләте нинди князьлекләргә бүленгән? Нов¬ городның сәяси үсеш үзенчәлекләрен әйтеп бирегез. 7. Децентрализациянең уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен күзәтегез. §19. XII — XIII гасырларда Көнбатыш Европа. Тәре походлары һәм Русь XII —XIII гасырларда Көнбатыш Европа эчке каршылыклар, дөньяви һәм рухани власть, им¬ ператорлар һәм папалар арасындагы көрәш¬ нең кискенәю чорын кичерә. Бу ызгыш Европа континенты кысалары белән генә чикләнми. Башка кыйтгаларга Европа экспансиясен баш¬ лап җибәргән тәре походлары аның бер нәти¬ җәсе булып тора. Көнбатыш Европада дөньяви һәм рухани хакимият Көнбатыш һәм Үзәк Европада элгәреге феодаль империяләр чо¬ рында натураль хуҗалык хөкем сөрә. Борынгы Рим империясе шәһәрләре җимерек хәлгә килә, кешесез кала. Феодал замоклары һәм монастырьлар, алар янындагы авыл җирләре тормыш итү үзәкләре булып китә. Замоклар дөньяви власть үзәкләре була, алар¬ ның диварлары артында храмнар төзелә, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр урнаша.
145 § 19. XII — XIII гасырларда Көнбатыш Европа. Тәре походлары һәм Русь XI — XII гасырларда, һөнәрчелек һәм сәүдә үсеше белән бергә, за¬ моклар тирәсендә бистәләр калкып чыга башлый. Яңа шәһәрләр бар¬ лыкка килә. Урта гасырларда күпчелек Европа шәһәрләре зур булмый, анда яшәүчеләр саны 3 — 5 мең кеше исәпләнә. 100 меңнән артык кеше яшәгән Константи¬ нополь яисә уннарча мең халкы булган рус шәһәрләре (Киев, Новгород) белән чагыштырганда алар кечкенә шәһәрчекләр була. Дөньяви һәм рухани феодалларның һәркайсына үз җирләрендә өстәмә керем чыганагы булган шәһәрләрнең үсеше файда китерә. Тора—бара шәһәрләрдә мул тормышлы кешеләр катлавы барлыкка килә. Алар сеньорларга җыемнарны азайту, сәүдә һәм кәсеп өчен таш¬ ламалар ясауны таләп итә башлый. Кайвакыт бу ташламалар сатып алына, ләкин еш кына аларны тану өчен көрәш дөньяви һәм рухани феодалларга каршы баш күтәрү белән бергә бара. Әкренләп эрерәк шәһәрләр әһәмияткә ия ташламаларга ирешә. Кагыйдә буларак, шәһәр кешеләре сеньор каршында йөкләмәләр (барщина, оброк) үтәүдән азат ителәләр. Алар аңа зур булмаган акча рентасы түләү һәм аңа кирәк вакытта гаскәргә бару бурычы белән алмаштырыла. Шәһәр кешеләре үзидарә органнарына (ма¬ гистрат, совет) сайлау хокукы ала. Сайлауларда бары бай һәм күчемсез милеккә ия кешеләр генә катнаша. Нәселдән килгән шәһәр аксөякләре барлыкка килә. Шәһәрләр белем бирүдә чиркәү моно¬ полиясен юкка чыгаралар. XI гасырда Болонья шәһәрендә (Ита¬ лия) Европада беренче дөньяви университет ачыла. XII — XIII га¬ сырларда университетлар Парижда (Сорбонна), Англиядә (Окс¬ форд һәм Кембридж) оештырыла. XII — XIII гасырларда Төньяк Италиянең (Венеция, Генуя, Фло¬ ренция, Болонья, Лукка) Германиянең (Любек, Нюрнберг, Франк¬ фурт), Төньяк Франция һәм Фландриянең (Амьен, Сен-Кантен, Суас- сон, Гент, Брюгге, Лилль, Аррас) күп кенә шәһәрләрендә үзидарә гамәлдә була. Шәһәрләрдә эш табарга, феодалларга бурыч түләүдән яшеренеп торырга мөмкин булган. (Шәһәр өстенлекләренең берсе шунда ки, сеньорларның үзләренә бәйле крестьяннарны шәһәрдә «бер ел да бер көн» яшәгәннән соң эзәрлекләргә хаклары булмаган.) Бу — авыл ке¬ шеләренең шәһәрләргә күпләп килүенә, анда фәкыйрьләрнең һәм йортсыз-җирсезләрнең саны артуга китергән. 10 С-203
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере Шәһәрләр феодаллар властена гына түгел, Европада урнашкан тәртипләргә карата да рухи яктан каршы торучы үзәк булып әверелгән. Монда ересьлар киң таралыш алган. Аларны тигезлек турында элгә¬ ре христиан дине карашларына чын күңелдән бирелгәнлек, дөньяви эшләргә тыгыла торган, иң эре җирбиләүчегә әверелгән рәсми като¬ лик чиркәвен гаепләп карау берләштерә. Еретик идеяләрне шәһәр ке¬ шеләре, крестьяннар, түбән катлау руханилар гына түгел, чиркәүдән риза булмаган феодалларның да бер өлеше яклый. Чиркәү биләмәләре хисабына җирләрне яңадан бүлүгә каршы бул¬ маган феодалларның кече уллары җирсез рыцарьлар катлавын бар¬ лыкка китерә. Монархлар шулай ук Римның чиркәүне дөньяви власть¬ тан югарырак оешмага әйләндерергә омтылуы белән килешмиләр. Дөньяви һәм рухани властьлар арасындагы каршы¬ лык XI — XII гасырларда аеруча кискенләшә. 1073 елда папа тарафыннан сайланып куелган Григорий VII Изге Рим империясе императоры Генрих IV билгеләп куйган епископларны властьтан мәхрүм итү турында белдерә һәм мондый билгеләнүләрне гамәлдә куллануны тыя. Буйсынырга теләмәве өчен папа императорны чиркәүдән куа. Бу исә император подданныйларының вассаллар антыннан азат ителүен, аның властен таны¬ мау хокукы алуларын аңлата. Генрих IV тәүбәгә килергә мәҗбүр була, папа аны, сәләмә киемнән яланаяк карда бастырып тотып өч көн кабул итмичә интектерә. Ярлыкау алгач, Генрих Римны буйсындыра һәм па- паны үзе билгеләп куймакчы була. Ләкин герман князь¬ ләре императорга каршы баш күтәрә. Бары ике көндәшнең дә үлеменнән соң гына епископларга һәм папа, һәм император вазифаларын йөкләү турында ки¬ лешү төзелә. XII гасыр ахырында Рим белән Англия короле Ген¬ рих II арасында кискен каршылык туа. Ул чиркәү судла¬ рын юкка чыгарырга тели. Аның яшерен планы буенча папа итеп сайланган архиепископ үтерелә. Моңа җавап итеп, папа корольне чиркәүдән куа һәм бөтен Англия буенча храмнарның эшчәнлеген туктата. Руханилар балаларны чукындыру, никахка керүчеләргә никах уку, үлгәннәр рухына гыйбадәт кылудан туктыйлар. Король тәүбәгә килергә мәҗбүр була. Папа Иннокентий III (1198 — 1216) үзен Христосның урынбасары дип, Алланың җирдәге наместнигы дип, башкача әйткәндә, дөньядагы барлык югары хөкемдар¬ ларның да хөкемдары дип игълан итә.
§ 19. XII — XIII гасырларда Көнбатыш Европа. Тәре походлары һәм Русь 147 Дөньяви һәм рухани власть арасындагы кискен көрәш кимеми, ике гасырдан артыгракка сузыла. Римда чиркәүдән аерып тору гына кулланылмаган. Тәре походлары һәм инквизиция аның сәясәт кора¬ лы булып әверелгән. Тәре походлары һәм инквизиция XI гасыр ахырына Византиянең хәле начарая. Үзара ызгышлардан хәлсезләнгән Русь кыпчакларга каршы тора алмый башлый. Алар Византиянең төньяк җирләрен талый. Багдад хәлифәлегендә власть¬ ны үз кулларына алган төрекләр, үзләренә Византия территориясе¬ нең зур өлешен — Кече Азия, Сирия һәм Палестинаны куша. Бу шар¬ тларда, Рим католик чиркәве белән каршылыкта торуына карамас¬ тан, Византия императоры Алексей I Рим папасы Урбан II гә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 1095 елда папа үз чиратында, Европа христи¬ аннарын Изге җирне (Иерусалимны) мәҗүсиләрдән азат итәргә ча¬ кыра. Папа походта катнашучыларның барысына да, шул исәптән караклар һәм үтерүчеләргә дә, Христос чукынган Иордан суында ко¬ енганнан соң, гөнаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Беренчеләрдән булып 1096 елда тәре явына иң ярлы крестьяннар, шәһәр халкы, җирсез рыцарьлар төркеме юнәлә. Константинопольгә бару юлында тәре йөр¬ түчеләр, гөнаһларыннан арынуга өмет итеп, Венгрия, Болгария, Византия җирләрен талый һәм бөлдерәләр. Аларның начар коралланган, таркау төркемнәрен төрек гаскәрләре җиңел тар-мар китерә. Тәре йөртүчеләрнең төп көче 1097 елда Кече Азиягә барып җитә, аларның башында Франция һәм Фландрия аксөякләренең югары кат¬ лавы тора. Авыр кораллы фанатик рыцарьларга төрекләр каршы тора алмый. Алар Кече Азиянең шактый өлешен кире кайтаруга, Иеруса¬ лимны һәм Урта диңгез буе шәһәрләренең күбесен яулап алуга ирешә. Барлык җирләр дә Византиягә бирелми: аларда тәре йөртүчеләрнең дәүләтләре— Иерусалим корольлеге, Эдес графлыгы, Антиохия князь¬ леге, Триполи графлыгы оеша. Тәре йөртүчеләр үз биләмәләрен киңәйтергә, аерым алганда, Ми¬ сырны яулап алырга омтылганнар. Аларның удар көчләре рыцарь орденнары була (госпитальер, яки иоаннит; тамплиер, яки храмов- никлар; изге Мария, яки Тевтон ордены). Орден әгъзалары гыйффәтлелек (никахка кермәү), комсызланмау (байлык җыюны кире кагу) һәм күндәмлек анты бирәләр. Орденнар барлыкка килү Рим католик чиркәвен үзенең яхшы оештырылган ко-
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 148 раллы көчләре белән тәэмин итә һәм феодалларның кече улларына (җирсез рыцарьларга) эшчәнлек өлкәсен табарга мөмкинлек бирә. 1096 — 1270 еллар эчендә Кече Азиягә барысы сигез тәре походы ясала, ләкин тәре йөтүчеләр яңа уңышларга ирешә алмый. Киресенчә, XIII гасыр ахырына төрекләр һәм Мисыр хәлифәлеге Изге җирне кире кайтарып алалар. Моңа Европа феодаллары арасындагы ызгышлар, шулай ук тәре йөртүчеләр белән Византия арасындагы каршылык сәбәп була. Дүртенче тәре походы (1202 — 1204) вакытында тәре йөртүчеләр Византиядә власть өчен барган көрәшкә кушылып китә, Константинопольне басып алалар һәм талыйлар. Аның хәрабәләрендә католик Латин империясе төзелә. Яулап алудан котылып калган пра¬ вославие динендәге Византия җирләре берләшә. 1261 елда озакка су¬ зылган сугыштан соң, аларның гаскәрләре тәре йөртүчеләрне Кон- стантинопольдән куып чыгара. Шулай да, ачыктан-ачык тигезсез кө¬ рәшне булдырмау өчен, Византия императоры Михаил VIII Палеолог (1259 — 1282) 1274 елда православие һәм католик чиркәүләренең уния төзүенә риза була һәм чиркәү эшләрендә папаның өстенлеген таный. Тәре походлары папалык тарафыннан Көнчыгышка гына оешты¬ рылмый. Шулай ук ересь киң таралган Европа илләре үзләре дә алар¬ ның һөҗүм объекты булып китә. XIII гасырның беренче 30 елында Франциянең көньягына берничә тәре походы була. Үлүчеләр саны уннарча мең белән санала. Ересь таратучы буларак гаепләнгән шә¬ һәрләр җир белән тигезләнә. Оппозиция белән көрәшнең иң мөһим коралы инквизиция була. Ул 1233 елда папа булласы грамотасын кабул иткәннән соң оештырыла. Папа булласы Изге Доминик ордены монахларына еретикларны эзәр¬ лекләү бурычын йөкли. Инквизиторларга аларны табып җәзалау һәм хөкем итү хокукы бирелә. Хөкем ителүчеләрне гадәттә учакта янды¬ ралар. Инквизиция хөкем сөргән вакыт эчендә җәзалап үтерелгән кор¬ баннарның саны, иң тыйнак исәпләүләр буенча, берничә йөз мең ке¬ шегә җиткән. Чиркәү догматларына каршы килә торган еретик фи¬ кер белдерүдә гаепләнүчеләр, сихерчелек, бозым белән эш итүдә шик астына алынучылар, чиркәү тарафыннан гаепләнә торган секталарга керүчеләр инквизиция хөке¬ менә дучар ителә. Сорау алу өчен еш кына, кагыйдә буларак, ялган әләкләр нигез булып торган. Шулай да инквизиторлар җәзалаулар ярдәмендә корбаннарының «гаепләрен тануына» ирешкәннәр, алар исә үлем җәза¬ сы чыгаруга сәбәпче булган. Башка төрле дин тотучы¬ ларга (яһүдләргә, мөселманнарга), хәтта алар рәсми
149 § 19. XII —XIII гасырларда Көнбатыш Европа. Тәре походлары һәм Русь рәвештә тыелмаган булсалар да, инквизиция аеруча шикләнеп карый. Бары тик Рим хакимлеген генә танучы инквизиция, үзләре үк аның күзәтүе астында булган җирле епископларга буйсынмый. Бу — папа ха¬ кимиятенең чиркәү тормышы өстеннән контроле көчәюен аңлата. Бер үк вакытта индульгенция (гөнаһларны ярлыкау грамотасы) сату гадәте кертелә, ул чиркәү керемнәренең әһәмиятле чыганагы булып китә. Яңа сәясәт теоретик яктан доминикан ордены тео¬ логы Фома Аквинский (1224—1274) хезмәтләренә ни¬ гезләнә. Аның карашлары рим-католик чиркәве тара¬ фыннан рәсми рәвештә хуплана. Фома Аквинский дөнья белән идарә итүче Алла ихтыярын иң югары дип саный. Аның чагылышын ул кеше тарафыннан табигый буларак кабул ителгән (әхлак кагыйдәләре, дөреслек турында күзаллаулар) законнарда күрә. Фоманың фикеренчә, дөньяви ха¬ кимият тарафыннан билгеләнгән законнар табигый законнар белән туры килмәскә дә мөмкин. Теләсә нинди һәрбер хакимиятнең Алла тарафыннан билге¬ ләнгәнлеген таныган хәлдә, ул дөньяви хакимнәрнең аңардан усаллык белән файдалану мөмкинлеген дә инкарь итми. Бу очракта, Фома Аквинский фикеренчә, халык лаек булмаган хөкемдарга каршы баш күтәрергә хаклы гына түгел, бәлки Алла законнарын торгызу хакына аңа каршы торырга бурычлы да. Алар- ны саклаучы булып, беренче чиратта, чиркәү тора. Усал ниятлелек чагылу мөмкинлеген Урта гасыр теологы шайтан ко¬ тыртулары белән бәйли. Шайтанның булуына ышануны ул христиан¬ нар өчен мәҗбүри дип санаган. Атеист, еретик, яман идарәчеләр караң¬ гылык хакименең хезмәтчеләре буларак карала. Чиркәүнең иң мөһим бурычын Фома шулар белән көрәшүдә күрә. Бу исә дини инануларны сайлау ирегенең инкарь ителүен аңлата. Кешене дингә тарту, шул исәптән аның ихтыярына каршы килеп дингә өндәү чиркәү эшенә әйләнә. Чиркәү үз гөнаһларыннан тәүбә итүчеләрне кичерә һәм үз ялгышларыннан ваз кичмәгән гөнаһ ияләренә инквизиция җәзасы бирә. Русь һәм тәре походлары Рим католик чиркәвенең, «чын» дин тотучыларга әверелдерү макса¬ ты белән, «мәҗүсиләргә» каршы көрәш аренасы Финляндия һәм Бал- тыйк буе җирләренә туры килә. Монда, урманнар һәм сазлыклар белән
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 150 капланган җирләрдә, прусс, эст, лив, литва, фин, карел һәм ятвяг ка¬ биләләре яши. XIII гасыр башына анда әле христиан дине киң тарал¬ маган була. 1200 елда Рим, бу җирләрне католик диненә кертү макса¬ ты белән, тәре походы башлану турында игълан итә. Папаның чакы¬ руы яңа территорияләр басып алырга омтылган немец рыцарьлары һәм швед феодалларында киң яклау таба. Аларга Германиянең төнья¬ гындагы шәһәрләрнең Көнчыгыш Балтыйк буе өстеннән сәүдә хаким¬ леге урнаштырырга теләгән сәүдәгәрләре теләктәшлек итә. 1201 елда Рига шәһәренә — Балтыйк буенча герман-католик күчешенең терәк пунктына нигез салына. 1202 елда папаның ризалыгы белән кы¬ лыч йөртүчеләр ордены оештырыла. Ун ел эчендә ул күпчелек Балтыйк буе кабиләләрен буйсыңдыра һәм рус җирләренә якынлаша башлый. 1204 елда тәре йөртүчеләрнең Константинопольце басып алуы һәм талавы Русьта рим-католик дөньясының православиягә каршы сугыш башлавы буларак кабул ителә. 1212 елда новгородлылар эстлар сора¬ вы буенча Балтыйк диңгезенә беренче походка юнәлә. 1224 елда тәре йөртүчеләр Юрьев (Тарту) шәһәрен яулап ала, Изборскига басып керә, Псков һәм Новгородка куркыныч тудыралар. Ләкин 1234 — 1236 ел¬ ларда Новгород һәм Владимир князьлеге дружиналары тәре йөртүче¬ ләрне тар-мар итә. Бер үк вакытта орден Литвада җимергеч җиңелүгә дучар була. Мондый шартларда Рим папасы Григорий IX карары белән Прус¬ сия җирләре Тевтон орденына бирелә. Ул 1128 елда Палестинага тәре походларында катнашкан немец рыцарьлары тарафыннан оештырыл¬ ган була. Тевтон орденының бер өлеше һәм кылыч йөртүчеләр орде¬ ны калдыклары Ливон орденына берләшә. Аның гаскәрләре 1239 елда Изборскины яңадан басып ала, ә 1240 елда, хыянәтчеләр ярдәме белән Псковны яулыйлар. Бер үк вакытта православие җирләренә каршы тәре походына катнашу өчен Рим папасының фатихасын алган швед¬ лар Нева елгасы тамагына төшеп утыра. Бу һөҗүмне кире кагу шул ук вакытта рус җирләренә көнчыгыш¬ тан монголлар бәреп керү нәтиҗәсендә катлаулана. Тәре йөртүчеләр белән көрәшнең авырлыгы новгородлыларга төшә, алар Александр Невскийны (1219—1236) үзләренең князьләре итеп сайлый. Князьләр дружинасы кинәт кенә шведлар лагерена һөҗүм итә һәм аларны ка¬ чып котылырга мәҗбүр итә. Новгород боярлары белән озак бәхәсләрдән соң, шәһәр ополче¬ ниесе җыеп һәм үзенең дружинасын алып, Александр Невский Псков белән Изборскины азат итә һәм хәрби хәрәкәтләрне орден террито¬ риясенә күчерә. 1242 елның апрелендә Чуд куле бозында хәлиткеч су¬
151 § 19. XII — XIII гасырларда Көнбатыш Европа. Тәре походлары һәм Русь гыш була, анда тәре йөртүчеләр тар-мар ителә. Орден Новгород белән солых төзергә мәҗбүр була. Хәрби тәртипнең үзәгенә Александр урнаштырган ополчение, немец рыцарьларының фронталь һөҗүменә түзә алмыйча, чигенә башлый. Шул арада князьнең заса¬ дада яшеренеп яткан, яхшы коралланган дружинасы тәре йөртүчеләргә тылдан һөҗүм итә. Камалышта калган ры¬ царьлар күлнең ныгымаган бозында өелешәләр, ул ваты¬ ла башлый, күпләре батып үлә. Орден һәм Новгородның гаскәрләр саны һәм алар¬ ның югалтуларына карата төрле фикерләр яшәп килә. Елъязмаларга караганда, 400 дән дә ким булмаган немец рыцарьлары һәм аларның күпләгән хезмәтчеләре вә пе¬ хотачылары һәлак булган. 50 тәре йөртүче әсирлеккә алы¬ на. Әгәр бу саннар арттырылып күрсәтелгән булса да, ры¬ царьларны коралландыру бәясен, Европа феодаллар кат¬ лавының аз сайлылыгын исәпкә алып, орденның бик авыр җиңелү кичергәнен танырга кирәк. Сораулар һәм биремнәр §19. 1. 3. 4. 5. 1 6. Европада Урта гасыр шәһәрләренең барлыкка килү про¬ цессын күзәтегез. Ни өчен шәһәрләрдә үзидарә системасы оеша? Чиркәү һәм дөньяви хакимият арасында каршылыкның кискенләшү сәбәпләрен атагыз. Ни өчен чиркәү дөньяви хакимияттән өстенрәк булып чыга, аңлатыгыз. Тәре походларының сәбәп һәм максатларын әйтеп би¬ регез. Аларның юнәлешләрен аңлатыгыз. Көнчыгыш¬ та тәре йөртүчеләр тарафыннан нинди дәүләтләр бар¬ лыкка килә? Теолог Фома Аквинский карашларының асылын аңла¬ тыгыз. Ни өчен аның теориясе католик чиркәүнең рәсми доктринасы булып китә? Ни өчен XIII гасырда тәре йөртүчеләр экспансиясе Бал- тыйк буе җирләренә юнәлтелгән була? Бу очракта нинди максатлар күздә тотыла? Александр Невскийның немец һәм швед рыцарьлары аг¬ рессиясен кире кагу буенча хәрәкәтләренә аңлатма бире¬ гез. Рус князенең сугыш сәнгате нәрсәдән гыйбарәт?
152 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере §20. Азиядә монгол яулары һәм рус җирләре Азиянең гаять киң дала киңлекләрендә элек- электән күчмә терлекчелек кабиләләре яшәгән. Дала күршесендә тормыш иткән һәм игенчелек белән көн күргән халыклар өчен күчмә кабилә¬ ләрнең һөҗүмнәре, алар белән сәүдә итү кебек үк, гадәти хәл булган. Бу исә үз вакытында алар тарафыннан монгол яулары куркынычын дөрес аңлауга һәм бәяләүгә комачаулык тудырган. Чыңгыз хан державасының барлыкка килүе Халыкларның Бөек күчеше чорында монгол телле кабиләләр Байкал¬ дан Амурга кадәр сузылган урман зонасында яшәгәннәр. Аларның төп шөгыле аучылык һәм балыкчылык булган. Алга таба, терлекчелеккә күчү дәвамында, алар янәшәдәге дала киңлекләрен үзләштерә башлаган, баш¬ ка күчмә халыкларны үзләренә буйсындыра-сендерә барганнар. XII гасырда монголларда ыруг-кабилә строеның күп кенә билге¬ ләре сакланган. Тормышның төп мәсьәләләрен кабилә аксөякләре¬ нең аксакаллар советы — корылтай хәл иткән. Ул хәрби җитәкчене (нойонны) сайлаган. Әлеге җитәкчегә кабиләне еш кына көтүлекләр өчен барган бәрелешләр вакытында саклаган, шулай ук күршеләргә яулар белән барган нөкәрләр (дуслар) дружиналары буйсынган. Көтүлекләр һәм аучылык җирләре кабиләнең уртак милке саналган. Шул ук вакытта терлекләрнең зур өле¬ ше ыруг-кабилә аксөякләре, юлбашчылар кулында булган. Үз-үзләрен асрарга хәлләреннән килмәгән гади об¬ щиначылар (аратлар) тора-бара аксөякләргә бурыч бәй- лелегенә эләккәннәр, әлеге бурычлардан котылу өчен төрле йөкләмәләр үтәгәннәр. Башка кабиләләр белән булган бәрелешләр, һөҗүмнәр вакытында кулга тө¬ шерелгән әсирләр — коллар хезмәте дә файдаланылган. Монголлар бөтен кабиләләре белән күченеп яшәгәннәр. Тукталу урыннарында ныгытылган лагерьлар (куреньнәр) корганнар, лагерьларның уртасына ыруг башлыгының тир¬ мәсе урнаштырылган. Кабиләләрнең саны арту белән алар зур гаиләләргә бүленә башлаган, әлеге гаиләләр аиллар («аил» — «зур гаилә») корып җибәргән. Юлбашчы (хан) җитәкләгән кабилә союзлары еш кына бер-берсе белән сугышлар алып барган. Җиңелүчеләр, үзләренә күрә вассаллык
§ 20. Азиядә монгол яулары һәм рус җирләре 153 анты биреп, җиңүчеләргә буйсынырга тиеш булган. Акрынлап эре кабилә берләшмәләре (олыслар) барлыкка килгән, аларның нойон- нары Кытайга каршы һөҗүмнәр ясый башлаган. Олысларның (уделларның) берсенә җитәкчелек иткән Темучин (1155 —1227), уңышлы яулардан соң, монголларның кабилә союз¬ ларының барысын да үз хакимлегендә берләштергән. 1206 елда хан¬ нар корылтае аны Чыңгыз хан (көчлеләр хакиме) дип игълан иткән. Чыңгыз хан законнары (Яса) ыруг-кабилә строе таркалуның соң¬ гы этабындагы тәртипләрне ныгыткан, җәмгыятькә хәрби оешма ха¬ рактеры биргән. Административ берәмлекләр «дистәләр»дән, «йөзләр»дән, «меңнәр»дән һәм «төмән»нәрдән, ягъни һәрберсе гаскәргә 10, 100,1000,10000 сугышчы бирергә тиешле аил берләшмәләреннән торган. Һәр ун гаиләдән өч сугышчы алынган, яу вакытында аларны азык-төлек белән тәэмин итү әлеге гаиләләр өстендә булган. Ко¬ рал уртак милек саналган һәм яу вакытында гына би¬ релгән. Сугышчыга түләнмәгән, әмма аңа табыштан өлеш чыгарылган. Ыруг-кабилә аксөякләре арасыннан сайланган хәрби җитәкчеләр бер үк вакытта аиллар- ның эшләре белән идарә иткән. Бер төмәннән икенче¬ сенә күчү тыелган, башкача әйткәндә, һәр берләшмә кабиләдәшләрдән торган. Чыңгыз хан кануннарында сәүдәнең иминлеген тәэмин итүгә зур урын бирелгән. Кәрваннарны талаган өчен кырыс җәза чаралары кертелгән. Чыңгыз ханның Азиядәге яулары 1207 — 1209 елларда монголлар Енисей үзәнендә һәм Шәркый Төркес- танда яшәгән кабиләләрне (бурятларны, якутларны, уйгурларны, тун¬ гусларны) буйсындыра, Төньяк-Көнбатыш Кытайда урнашкан Тан- гут патшалыгын тар-мар итәләр. 1211 елда, Гоби даласын кичеп, мон¬ голларның төп көчләре Кытайга бәреп керә. Бу вакытта Кытайда илбасарлар өчен уңай шартлар хөкем сөрә. Халыкларның Бөек күчеше чорында Кытайны колач¬ лаган кризисның нәтиҗәләре VIII гасыр алдыннан гына бетерелә. 754 елгы сан алу мәгълүматлары буенча, илдә ясак түләүче халык саны 52,88 миллион кешегә җитә. Фән һәм техника үсә. Ксилография — китапларны гра¬ вюралы такталардан күчереп басу алымы уйлап табыла.
154 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере Ж5Ж ■ Дөньяда кытай фарфоры киң таныла. Дәүләт милкендә булган эре остаханәләр барлыкка килә, аларның кай- берләрендә 500 гә кадәр кеше эшли. X гасырда ком¬ пас уйлап табыла, тиздән аның белән гарәп сәүдәгәр¬ ләре, алар аша европалылар таныша. XI гасырдан дары кулланыла башлый. Шул ук вакытта, бердәм, үзәктән идарә ителә торган империя (ул, идарә итүче династия исеме белән, 618 — 907 елларда — Тан, 960 елдан 1279 елга кадәр Сун дип атала) торгызылу белән, Кытай өчен традицион булган проблемалар да яңара. Провинцияләрдә наместниклар һәм түрәләрнең башбаштаклыклары, бөлә барган һәм ростовщикларга бәйлелеккә эләккән крестьяннарны талау, эре җирбиләүчеләрнең күбәюе еш кына кресть¬ яннарның баш күтәрүләренә сәбәп була. Бу күтәре¬ лешләр вакытында күчмә халыклар һәм маньчжур ка¬ биләләренең һөҗүмнәре кабатлана. XII гасыр башында маньчжурларның көчәеп киткән чжурчжэнь кабиләләре Кытайга каршы сугыш башлый. Сугыш Сун империясе өчен бик тә уңышсыз бара. 1142 елда ул Янцзы елгасыннан төньякта¬ гы барлык территориясен югалтуын танырга һәм җиңүчеләргә ясак түләргә мәҗбүр була. Чжурчжэньнәр төньяк Кытайда Цзинь дип аталган дәүләт төзиләр, әмма илбасарларның хакимияте ныклы булмый. Ул крестьян күтәре¬ лешләре, җирле аксөякләрнең ризасызлыгы тәэсирендә көчсезләнә. Шулай да 1206 елда Сун империясенең югалткан җирләрен кире кай¬ тару омтылышы уңышсыз тәмамлана. Кытайның яуланган провинцияләрендә теләктәшлек тапмаган чжурчжэньнәр монголларга каршылык күрсәтә алмый. Цзинь дәүләте¬ нең үзәк провинцияләрен яулаганнан соң, зур байлыклар һәм бик күп колларны кулга төшереп, 1216 елда Чыңгыз хан Монголиягә әйләнеп кайта. Әсирләр арасында камау машиналарын ясый белгән кытай осталары да була. 1218 елда монголлар Урта Азиягә яу башлый. XIII гасыр башында Урта Азиянең зур өлеше гаять олы Хәрәзем дәүләте составында була. Әлеге дәүләт шулай ук Төньяк Иран һәм Әфганстан җирләрен дә били. Күп төрле кабиләләрдән гыйбарәт һәм бик үк ныклы булмаган Хәрәземнең күп санлы гаскәрләре гарнизоннарга тартылып урнаш¬ тырылган. Илбасарларга караганда күбрәк үзенә буйсынган халык¬ лар һәм хәрби җитәкчеләрдән курыккан Хәрәзем шаһы Мөхәммәд (1200—1220) җитди каршылык хәрәкәте оештыруга сәләтсез була. Монголлар бер-бер артлы Хәрәземнең Өргәнеч, Бохара, Сәмәрканд,
155 § 20. Азиядә монгол яулары һәм рус жирләре Мерв, һират шәһәрләрен алалар. Шәһәрләрнең халкын рәхимсез рәвештә кыралар, күпләрне коллыкка алып китәләр. 1222 елда монгол гаскәрләренең бер өлеше Кавказга бәреп керә. Алар грузин гаскәрләрен тар-мар итә, аланнарны, лезгиннарны, чер- кесларны җиңә, Кырымга барып җитеп, кыпчакларга һөҗүм ясый. Кыпчаклар ярдәм сорап рус князьләренә мөрәҗәгать итә. 1223 елда Калка елгасы янында булган сугышта рус дружиналары беренче мәртәбә монголлар белән очраша. Рус князьләренең таркау хәрәкәт итүләре, кыпчакларның сугыш кырыннан качып китүе нәтиҗәсендә монголлар җиңүгә ирешә. Әмма яңа дошман белән сугышны дәвам итәргә батырчылыклары җитмичә, алар Азия далаларына чигенә. 1227 елда, Чыңгыз хан үлгәннән соң, бөек хан булып аның улы Үгүдәй сайлана. Ул барыннан да бигрәк әтисе төзегән империяне ныгытырга омтыла. Тангытларны буйсындыру төгәлләнә. 1231 елда, Сун империясе белән берлектә, монголлар чжурчжэньнәргә каршы чыгалар. Цзинь дәүләте яшәүдән туктый, аның территориясе тулы- сынча илбасарлар карамагына күчә. Монголларның Руська бәреп керүе 1236 елда Чыңгыз ханның Бату (Батый) җитәкчелегендәге монгол гас¬ кәрләре яу белән көнбатышка кузгала. Идел Болгарстанын тар-мар итеп, кыпчакларны һәм мордва кабиләсен буйсындырганнан соң, 1237 елның кышында монголлар Рязань җирләренә бәреп керәләр. Күрше князьлекләрнең бергәләп илбасарларга каршы чыгудан баш тартула¬ рына карамастан, Рязань дошманнарга сугышсыз гына бирелми. Рязаньны бөлдергәннән соң, монголлар Владимир князьлеге гас¬ кәрләрен тар-мар итәләр, штурм белән Коломна, Мәскәү, Владимир, Ростов, Суздаль, Ярославль, Улич, Торжок шәһәрләрен алалар. Шун¬ нан соң Батый Новгородка юнәлә, әмма, аңа барып җитмичә, көньякка борыла. Новгородны бөлдерелүдән нәрсә саклап калуы мәгълүм түгел. Монголларны башланган язгы ташу тук¬ таткан, яки сугышлардан соң калган көчләр белән генә эре шәһәрне буйсындыра алуга шик-шөбһә туган, дигән фаразлар бар. Новгород һәм Ливон ордены арасында барган сугыш хакында белгәннән соң, тәре йөртүчеләргә рус җирләрен яулауны җиңеләйтергә теләмичә дә мон¬ голларның кире борылулары ихтимал. 1239 елда, көчләрен тулыландырганнан соң, монголлар яңадан Рязань җирләренә бәреп керә, Переяславль һәм Чернигов-Северский
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 156 XIII гасыр башында (1237 елга кадәр) рус князьлекләренен уртак чикләре Монголларның яулау походлары: Чыңгыз хан һәм анын полководецлары, 1219—1223 еллар Батый хан һәм анын полководецлары, 1236—1242 еллар Ф Монголларга аеруча көчле каршылык күрсәткән шәһәрләр ||| Монголлар тарафыннан жимер- телгән шәһәрләр Монгол изүенә каршы күтәрелеш :. «V. •’.* урыннары һәм еллары Рус гаскәрләренең монголларга каршы сугыш хәрәкәтләре X ЮЗ Мвһнм сУгыи,лаРны,< булган урыннары һәм еллары •• • • Алтын Урданын чикләре Картада 1 саны белән Идел Болгары күрсәтелгән XIII гасырда монголларның Руська ябырылуы
§ 20. Азиядә монгол яулары һәм рус җирләре 157 князьлекләрен бөлдерәләр, ә 1240 елда Киевка юнәләләр. Аны штурм белән алганнан соң, Батый гаскәрләре Галич-Волынь князьлеген туз¬ дыралар һәм Европа дәүләтләре чикләренә килеп чыгалар. Алар Вен¬ грия гаскәрләрен тар-мар итә, Хорватияне басып ала, Моравиягә бәреп керә. Әмма Чехиядә һәм Польшада көчле каршылыкка очрап, 1242 елда монголлар Кара диңгез буйларындагы далаларга чигенә. Монголларның Руська бәреп кергән көчләренең ни¬ кадәр булуы — фәндә бәхәсле мәсьәләләрнең берсе. Елъязмалардагы мәгълүматлар буенча, ә аларда күрсәт¬ кечләр шактый ук арттырып бирелә, Батый урдасында 350 — 400 мең җайдак исәпләнгән. Шул ук вакытта мон¬ голлар үзләре бу гаскәрнең кечкенә өлешен генә тәш¬ кил иткән. Буйсындырылган халыклардан җыела тор¬ ган ясакның бер төре алар арасыннан яшь ирләрнең илбасарлар армиясенә алынуыннан гыйбарәт булган. Батый гаскәрләре башлыча буйсындырылган төрки ка¬ биләләрдән (кыпчаклардан, Идел болгарларыннан) туп¬ ланган сугышчылардан торган, соңыннан аларны Русь¬ та «татар»лар дип атый башлаганнар. Монголларның җиңүләре, барыннан да элек, рус князьләренең алар көчләрен һәм мөмкинлекләрен ки¬ рәгеннән түбән бәяләүләре белән аңлатыла. Рус җир¬ ләре элек-электән күчмә халыкларның һөҗүмнәренә дучар булган. Алар белән көрәш тәҗрибәсендә, күчмәләрнең атлы гаскәрен ачык кырда җиңү кыен бул¬ са да, шәһәр диварларының яудан җитәрлек дәрәҗәдә ышанычлы саклаулары ачыкланган. Монголларның үзлә¬ ре белән Кытай осталары ясаган камау машиналары, шул исәптән «грек уты»на охшаш яндыргыч снарядлар алып килүләре көтелмәгән хәл булган. Монголлар туплаган сугыш тәҗрибәсе дә үз ролен уйнаган. Аларның гаскәре яхшы оештырылган, бәреп кергәнче башта җентекләп разведка ясалган, урынның һәм климатның үзенчәлекләре исәпкә алынган. Мон¬ голлар Русьта кышын сугышуны артык күргән, бу вакыт¬ та аларга юллар урынына елга бозлары өстеннән бару, гаскәрләрне рус шәһәрләрендә һәм авылларында кул¬ га төшерелгән азык-төлек, фураж белән тәэмин итү уңай¬ лы булган. Сугыш хәрәкәтләре алып барганда, монголлар җиңүгә ирешү өчен теләсә нинди чаралар да кулай, дип исәпләгәннәр. Башта сөйләшүләр алып барып, аннан соң үз өсләренә алган йөкләмәләрне бозу яки камал¬ ган шәһәр халкына сугышсыз бирелгән очракта исән
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 158 калдыру вәгъдә итеп, соңыннан аны рәхимсез рәвештә кыру аларга берни дә тормаган. Монголларның Европаны яулауны дәвам итүдән баш тартулары аларның рус князьлекләре, Венгрия һәм Польша белән сугышларда зур югалтуларга дучар булулары, Русьның белдерелгән җирләрендә хакимиятне ныгыту зарурияты белән бәйле. 1241—1251 елларда Мон¬ голиядә тәхет өчен көрәш башлану да Батыйның игътибарын үзенә тарткан. Алтын Урда һәм рус җирләре Кара диңгездән Тын океанга кадәрге җирләрне колачлаган, бары тик хәрби көч белән берләштерелгән гаять зур монгол империясенең бердәмлеге бик озакка саклана алмаган. Ул чыңгызилар (Чыңгыз хан нәселе варислары) җитәкчелегендәге олысларга таркалган. Җучи олы¬ сы (Алтын Урда) Идел буйларын, Төньяк Кавказны, Кырымны һәм Урта Азияне колачлаган. Иран, Гыйрак һәм Кавказ аръягы Хулагу олысына кергән. Алтай, Тянь-Шань төбәкләре, Урта Азиянең Аму- дәрьядан көнчыгышка сузылган җирләре Үгүдәй олысы булып исәпләнгән. Монголия, Маньчжурия һәм Төньяк Кытай бөек ханнар олысына кергән. Аның башкаласы Орхон буенда урнашкан Карако- рым шәһәре булган. 1276 елга монголлар Кытайның барлык террито¬ риясен дә буйсындыруга ирешәләр. Олысларның күпчелегендә чагыштырмача аз санлы илбасарлар тиз арада җирле аксөякләрнең югары катлаулары белән кушылып бетәләр, аларның йолаларын, динен һәм язуын үзләштерәләр. Яулап алулар башланганчы монголларның үз язу¬ лары булмый, язуны алар уйгурлардан үзләштерәләр. Бары тик 1269 елда гына бөек ханнар олысында Ти¬ бет әлифбасы нигезендә монгол язуы системасы эшләнә. Баштарак монголлар дингә карата битараф була, яуланган җир¬ ләрдә чиркәү эшләренә тыкшынмыйлар, ясак җыйганда аларга таш¬ ламалар да ясыйлар. Әмма XIII һәм XIV гасырлар чигендә көнба¬ тыштагы өч олысның ханнары ислам дине кабул итә һәм моңарчы телдә генә өстен булган бөек ханнар хакимиятен танудан туктыйлар. Рус князьлекләре Алтын Урда составына кермәгән, аңа бәйле дәүләтләр (вассаллар) хәлендә яшәгәннәр. Алар ел саен ясак һәм сәүдә пошлинасы түләргә, ханнар таләбе буенча сугышчылар бирергә тиеш булган. Урдалылар рус җирләрендә халык саны алу уздырган.
§ 20. Азиядә монгол яулары һәм рус җирләре 159 Шәһәрләрдә баскаклар (ясак җыючылар) җитәкчелегендәге урда от¬ рядлары урнаштырылган. Алар бер үк вакытта князьләр өстеннән күзәтү алып барган. Илбасарлар удел князьләре арасында барган ызгышлардан оста файдаланган. Князьләр үз уделларының чикләре мәсьәләләре буенча, бөек князь титулы өчен үзара көрәшүләрен дәвам иткәннәр. Бөек князьлек итү өчен ярлыкны хәзер инде Алтын Урда ханнары бирә торган булган. Үзара талаш-сугышлар килеп чыккан очракларда хан¬ нар судьялар вазифасын башкарган. Князьләрнең бик азлары гына Алтын Урда хакимле¬ генә каршы чыгарга батырчылык иткән. Князь Даниил Галицкий, мәсәлән, монголларга каршы тәре походы оештыру турында Рим папасы һәм Тевтон ордены белән сөйләшүләр алып барган. Әмма, бер үк вакытта, Рим католик чиркәве үз илчеләрен бөек хан тарафына җибәрә, аның белән Изге җирдә тәре йөртүчеләрнең биләмәләренә янаган төрекләргә һәм Мисыр солтан¬ нарына каршы бергәләп сугыш ачу турында сүз куешыр¬ га омтыла. Даниил Галицкий рус князьләре арасында да яклау тапмый. Монголлардан үзен бөек князь (1252— 1263) итеп танытуга ирешкән Александр Невский илбасарлар¬ ның ачуларын китермәскә тырыша, еш кына рус шәһәрләрендә монгол ясак җыючыларга каршы кабын¬ ган күтәрелешләрне рәхимсез рәвештә бастыра. Рус¬ ларның, православие динендәге халыкның төп дошма¬ ны итеп ул Тевтон рыцарьларын исәпли. Князь шулай ук Рим католик чиркәвенең христиан дөньясында ха¬ кимлеккә омтылуыннан шикләнә. Ул литвалылар белән бергәләп тәре йөртүчеләргә каршы поход ясау турын¬ да килешүгә ирешмәкче була. Монгол яулары рус князьлекләренә зур зыян салган. Археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, 49 шәһәр җимертелгән, шулардан 14 шәһәр инде бөтенләй кире торгызылмаган. Кешеләр күпләп һәлак булган, бу югалтуларны якынча гына билгеләү дә кыен. Ясак түләү зарурлыгы ресурсларның даими рәвештә кимүенә ки¬ тергән. Бу исә рус җирләренең икътисади үсешен тоткарлаган. Урда ханнарының сәясәте удел князьләре арасында көндәшлекне көчәйткән һәм шул сәбәпле рус җирләренең бердәмлегенә ирешү кыенлашкан. Аларның Урдага бәйлелеге сакланганда күрше дәүләтләр белән тигез хокуклы мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкин булмаган.
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 160 Кайбер галимнәр, аерым алганда, Л.Н. Гумилев, мон¬ гол яуларының уңай якларын табарга тырыштылар. Дәлил¬ ләрнең берсе рус җирләренең дини һәм рухи тормы¬ шына тыкшынмаган урдалыларга буйсыну әлеге җирләр¬ не Европаның католик илләре тарафыннан яуланудан саклап калган, дигән фикердән гыйбарәт. Әмма, бер яктан караганда, Новгородның монголлар ярдәменнән башка, мөстәкыйль рәвештә Тевтон ордены рыцарьларының Төньяк-Көнбатыш Руська һөҗүмен кире кагуын онытырга ярамый. Икенче яктан, Урда ханнары XIV гасырда Бөек Литва князьлегенең бер-бер артлы рус князьлекләрен яулавына комачауламаган. Урда сәясәтенең төп принци¬ бы — беркайчан да, шул исәптән үз вассаларын яклап та, көчле дошман белән сугышмаска, дигән кагыйдәдән гый¬ барәт булган. Ике йөз ел дәвамында Алтын Урда хакимлегендә булу яуланган җирләрдәге халыкларның мәдәниятендә һәм гореф-гадәтләрендә тирән эз калдырган, күп кенә монгол һәм төрки сүзләре һәм гыйбарәләре рус теленә үтеп кергән. Бу исә ватан тарихының монголлар яулавы фак¬ ты инкарь ителгән фаразлар тууга нигез була. Атлы су¬ гышчылар «урда»сын бөек рус князьләре үзләре үк рус җирләрен берләштерү һәм алга таба яулау сугышлары алып бару өчен файдаланган, дип исбатларга тырышулар урын алды. Әмма хәзерге тарих фәне бу фаразларны җитди дип санамый. Сораулар һәм биремнәр §20. 1. 2. 3. Монгол кабиләләрендә җәмгыять төзелеше һәм хуҗалык эшчәнлеге үзенчәлекләре турында сөйләгез. Чыңгыз ханның державасы ничек барлыкка килгән? Дәүләтнең хәрби характерын нинди законнар ныгыткан? Ни өчен кыска гына вакыт эчендә монголлар гаять зур территорияләрне яулый алган? Таблицаны тутырыгыз. Таблица Чыңгыз ханның яулары Даталар Яуланган территорияләр Нәтиҗәләр
§21. Көнбатыш Европада үзәкләшкән дәүләтләр оешу 161 4. 5. 6. 7. Нинди шартларда һәм кайда рус дружиналары монгол гаскәре белән очрашканнар? Сугыш ничек тәмамланган? Батыйның яулап алулары турында сөйләгез. Князьләрнең Алтын Урда ханнарына вассал бәйлелеге ничек чагылган? Даниил Галицкий һәм Александр Невскийның гамәллә¬ рен чагыштырыгыз. Сезнеңчә, әлеге тарихи шартларда кемнең сәясәте отышлырак булган? Рус җирләре өчен монгол яуларының нәтиҗәләре нинди булган? § 21 Көнбатыш Европада үзәкләшкән дәүләтләр оешу XIV-XV гасырлар Европа тарихына феодаль таркаулыктан эре, башлыча бер милләтле дәүләтләргә күчешнең башлангыч чоры була¬ рак кереп калган. Бер үк вакытта сословиеле строй барлыкка килә, сословиеле вәкиллек си¬ стемасы оеша. Эре милли дәүләтләр үсеп чы¬ гуның тарихи яктан прогрессив үсеш булуын замандашлары төшенмәгән. Шулай да, алар¬ ның формалашуы иҗтимагый тормышның бар¬ лык өлкәләренә дә көчле йогынты ясаган, сәүдә, җитештерү, фән һәм техника үсешендә була¬ чак прогрессның шартларын нигезләгән. Король хакимиятенең көчәюе Бердәм монарх хакимияте белән берләштерелгән беренче эре милли дәүләтләр Франциядә, Англиядә һәм Испаниядә барлыкка килә. Алар- да феодаль таркаулыкны бетерү юллары төрлечә була. Шул ук ва¬ кытта әлеге илләрнең һәркайсының социаль-икътисади һәм иҗтима¬ гый-сәяси үсешендә кайбер охшаш сыйфатлар да чагыла. Доменнарның — шәхси король милкендә булган җир биләмәләре¬ нең киңәюе үзәк хакимиятнең көчәюе өчен мөһим алшарт булган. Нәтиҗәдә король өчен зур керемнәр алу һәм зур армия тоту мөмкин¬ лекләре туган. Бу исә, үз чиратында, король сараеның эре феодаллар¬ га бәйлелеген киметкән, аларны вассаллык вазифаларын үтәргә, буй¬ сынуда яшәргә мәҗбүр итү өчен нигез булган. 11 C-203
162 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере Король биләмәләре династияләр арасындагы никахлар, жирләрне аларның хуҗаларын еретиклыкта яки вассаллык антын бозуда гаепләү нәтиҗәсендә тартып алулар хисабына үскән. Альбигоя еретиклыгы дип аталган агымга каршы Франциянең көньягында җәелгән көрәштән соң, 1229 елда Людовик VIII үз биләмәләренә Тулуза графлыгын куша. 1312 елда, Франция короле Филипп IV таләбе буенча, еретиклыкта гаепләнгән Тамплиерлар ордены таратыла. Аның җирләре һәм мөлкәте шулай ук король милкенә күчә. Англия Нормандия рыцарьлары тарафыннан яулан- ганнан соң, 1066 елда Англия короле булган герцог Вильгельмга аңа каршылык күрсәткән англосакс аксө¬ якләренең җирләре күчә. XI гасырда король домены илдәге барлык җирләрнең 1/7 өлешен биләгән. Җирләрне үзәкләштерүдә «кара үлем» — XIII—XIV гасырларда Европага ябырылган чума эпидемиясе дә билгеле бер роль уйнаган. Бу эпидемия вакытында Европа халкының өчтән бере (кайбер төбәкләрдә хәтта яртысы) кырылган. Күп кенә җирләр хуҗасыз бу¬ шап калган, эшкәртелми башлаганнар. Алар шулай ук үзәк хакимият милкенә күчерелгән. XVI гасыр башында Франциядә король домены ил территориясенең 3/4 өлешен тәшкил иткән. Акрынлап киңәя барган король җирләрен идарә итүнең яңа сис¬ темасы урнашкан. Аларны «хезмәтләре өчен» дип корольләрнең яран¬ нарына тарату туктатылган. Доменны читләштермәү принцибы гамәлгә кергән, димәк, хәзер инде король биләмәләрен монархның берничә ва¬ рисы арасында бүлешү рөхсәт ителмәгән. Корольдә хезмәттә торып, үз вазифаларын үтәгән өчен акчалата түләү алучы администраторлар, чи¬ новниклар, судьялар (аларның барысы да аксөякләр арасыннан чыкма¬ ган) катлавы оеша башлаган. Киләчәктә алар дәүләт идарәсе аппараты¬ ның үзәген хасил иткәннәр. Бу аппарат, феодал-аксөякләрдән азат хәлдә, корольнең үзенә генә тугры булган. Җәмгыятьтә социаль мөнәсәбәтләр шактый катлауланган. Шәһәрләрнең үсүе, һөнәрчелек һәм сәүдәнең алга китүе нәтиҗәсендә сәүдәгәрләр гильдияләре һәм һөнәрчеләрне һөнәри билгеләре буенча берләштергән цехлар барлыкка килгән. Осталык үсү белән цехлар күбәйгән. XIII гасырдан XIV гасырга кадәр Парижда аларның саны 100 дән 350 гә кадәр арткан. Цехлар оешуның төп максаты үзара ярдәмләшү, ур¬ так мәнфәгатьләрне яклау, җитештерү серләрен сак¬ лау, көндәшләр белән көрәштән гыйбарәт була. Цех¬
§21. Көнбатыш Европада үзәкләшкән дәүләтләр оешу 163 ларның уставлары, мәсәлән, һөнәрчелекнең аерым төрләре белән бары тик шул цехларның әгъзаларына гына шөгыльләнергә рөхсәт иткән. Алар осталарның ярдәмчеләренә түләнәчәк хезмәт хакларының күләм¬ нәрен, җитештерелә торган продукциянең исәбен, эш вакытын билгеләгән. Сәүдә тәртибе дә шулай ук кат¬ гый рәвештә гильдияләр тарафыннан тәгаенләнгән. Бер үк шәһәрнең цехлары һәм сәүдәгәр гильдияләре эчендә көндәшлеккә юл куелмаган, алар килешеп эшләгән. Сәүдәгәрләрнең югары катлавы һәм цех осталары шәһәрләр белән идарә итүгә хәлиткеч йогынты ясый башлаганнар. Шәһәрләрнең байлыгы арту, аларда яшәүче халык арасында оешканлык үсү халык һәм феодаллар арасындагы каршылыкларның кискенләшүенә китергән. Феодаллар үзләренең хакимиятен һәм, иң мөһиме, шәһәр халкына зур салымнар йөкләү мөмкинлеген сакларга тырышкан. Үзләренең йогын¬ тысын үстерә барып, әлеге ситуация туган каршылыкларны хәл итүдә ко¬ рольләр арбитрлар ролен уйнаганнар. Әмма еш кына шәһәр халкы мәнфәгатьләре король хакимияте белән каршылыкка этәргән. 1302 елда Брюгге шәһәре (Фландрия) халкы фран¬ цуз гарнизонын тар-мар итә. Куртре янындагы сугышта шәһәр ополчениесе король армиясен җиңә. 1306 елда затлы металлар аз кергән тәңкәләр сугылуга ачуы кабар¬ ган Париж халкы баш күтәрә. Король Филипп IV соңын¬ нан үзе үк тар-мар иткән Тамплиерлар ордены рыцарьла¬ рының яклавына сыенырга мәҗбүр була. Сословиеле вәкиллек органнары төзелү Монархлар кулында җирләр, байлык һәм хакимият туплану еш кына җәберләү һәм мәҗбүр итү алымнары белән башкарылган. Ләкин алар хәлиткеч рольне уйный алмаган. XIII — XIV гасырларда Англиядә, Франциядә һәм Испаниядә үзәк хакимият эре җирбиләүчеләр, шәһәр халкы һәм руханиларның ярдәменә мохтаҗлык кичергән. Бу исә мо¬ нархлар сәясәтенә йогынты ясаучы сословиеле вәкиллек органнары (Испаниядә — кортеслар, Англиядә — парламент, Франциядә — Ге¬ нераль штатлар) барлыкка килүгә сәбәп булган. Мәсәлән, Испаниядә VIII гасырда гарәпләр тарафын¬ нан яуланудан котылып калган Леон, Кастилия һәм Ара¬ гон корольлекләре (1137 елда уния төзиләр, аларның тулысынча берләшүе 1479 еда гына төгәлләнә) 500 ел¬ дан артык Реконкиста — Пиреней ярымутравын мөсел¬
164 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере маннардан (маврлардан) кайтарып алу өчен сугышлар алып баралар. Көрәш 1492 елда Гренада алынганнан соң гына тәмамлана. Леон һәм Кастилия корольләре XI гасырдан ук ас: самблеялар җыя башлый. Әлеге ассамблеяларда кат¬ нашкан рухани һәм дөньяви аксөякләр белән алар за¬ коннарга кертелгән үзгәрешләрне, салым сәясәтен, Ре¬ конкиста планнарын килештерәләр. 1188 елда Леонда шәһәр халкының фикерен игътибарга ала башлыйлар. XIII гасырдан өч палатага —руханилар, аксөякләр, шәһәр халкы һәм бай крестьяннар вәкилләре палаталарына бүленгән сословиеле вәкиллек органнары (кортеслар) даими рәвештә җыела. Англиядә сосоловиеле вәкиллек урнашу король һәм аксөякләр арасында озакка сузылган каршылык хәл ителгәннән соң гына мөмкин була. Җирсез Иоанн (1199—1216) вакытында зур салымнар, җирләрне тәхет файдасына тартып алу, уңышсыз сугышлар, король һәм аны чиркәүдән аерган папа арасындагы каршылык — болар барысы да бароннар һәм шәһәр халкы фетнәсен китереп чыгара. Король бароннарга ташламалар ясар¬ га мәҗбүр була һәм 1215 елда Бөек ирекләр хартия¬ сенә кул куя. Хартия бароннарның үз титулларына туры килгән гадел һәм бәйсез судка хокукларын гарантияли, феодал-аксөякләрнең мәнфгатьләрен яклаган «король¬ лекнең гомуми советы» ризалыгыннан башка, корольгә үз ихтыяры белән шәһәрләрнең иреген бозуны, салым¬ нар арттыруны тыя. Корольнең Хартияне үтәүдән баш тартуы 1263—1267 еллардагы гражданнар сугышына китерә, ул үзара ки¬ лешү белән тәмамлана. Король хакимияте сословиеле вәкиллек органы — парламент төзелү белән ризала¬ шырга мәҗбүр була. Аның югары палатасы король та¬ рафыннан чакырылган бароннардан һәм югары руха- ният вәкилләреннән туплана, түбән палатага эре шәһәрләрдән һәм графлыклардан икешәр депутат сай¬ лана. Хәзер инде яңа салымнарны кертү һәм законнар кабул итү өчен парламент ризалыгы кирәк була, парла¬ мент үзе дә законнарны үзгәртү буенча инициатива белән чыга ала. XIII гасыр уртасында Франциядә дә сословиеле вәкиллек органнары (аерым графлыкларның бароннар ассамблеясы, руханиларның провинция җыелышлары һ.б.) барлыкка килә. Барлык сословиеләр вәкилләре¬ нең дә гомумдәүләт дәрәҗәсендә җыелышын уздыру
§21. Көнбатыш Европада үзәкләшкән дәүләтләр оешу 165 зарурлыгы 1302 елда, руханиларны салымнардан азат итүдән баш тартуы өчен папа Бонифаций VIII король Филипп IV не чиркәүдән аергач туа. Генераль штатлар руханилар, аксөякләр һәм шәһәр халкы (һәр шәһәрдән икешәр вәкил) мәнфәгатьләрен чагылдырган өч палатадан торган. Руханилар һәм ак¬ сөякләр вәкилләренең күпчелеге сайланмаган, ә король тарафыннан чакырылган. Палаталарның һәрберсе аерым җыелган һәм тигез хокуклы саналган, карар ка¬ бул ителсен өчен барлык палаталарның да бер фикер¬ не яклавы шарт булган. Палаталарның күпчелеге хуплавы белән король па- паны еретик буларак гаепләтүгә ирешкән. Бонифаций VIII нең үлеменнән соң папа тәхетенә француз еписко¬ бы Клемент V не сайлаганнар. Ул 1309 елда үзенең резиденциясен Римнан Авиньонга, Франция территория¬ сенә күчергән. Англиядән аермалы буларак, Франциядә Генераль штатлар даими эшләүче орган булмаган. Алар король тарафыннан аңа төп сословиеләрнең яклавы кирәк бул¬ ган очракларда гына чакырылган. Йөзьеллык сугыш, крестьян күтәрелешләре һәм милли үзаң Тарихка Йөзьеллык сугыш буларак кереп калган, 1337— 1453 ел¬ ларда Англия һәм Франция арасында барган сугыш Франция ко¬ роле Карл IV (1322 — 1328) үлгәннән соң башланган. Карл IV үзеннән соң ир-ат җенесеннән варис калдырмаган. Моннан файда¬ ланып, Карл IV нең апасы Изабелланың улы, Англия короле Эду¬ ард III (1292 — 1350) француз тәхетенә үз дәгъвасын белдергән. Франциядә законнар хатын-кыз линиясе буенча җиргә варислык хокукы бирмәү сәбәпле, бу таләп кире кагылган. Франция тәхетенә король булып Карл IV әтисе бертуганының улы Филипп VI Валуа (1328 — 1350) утырган. Туганнар арасындагы бәхәс сугышка әверелә, анда Европа монар¬ хларының күпчелеге катнаша. Ул Франция өчен уңышсыз бара. Яхшырак өйрәтелгән һәм үзенең укчылары белән көчле булган инглиз армиясе 1346 елда Креси янындагы бәре¬ лештә француз рыцарьларын каты җиңелүгә дучар итә. 1356 елда Пуатье янындагы сугышта француз рыцарьла¬ рының мактанычы булган иң яхшы көчләре һәлак була, ә Франция короле әсирлеккә эләгә. Аны иреккә җибәрү өчен инглизләр зур йолым түләүне таләп итә.
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 166 Бәрелешләр сугыш хәрәкәтләренең тынып торулары, еллар дәва¬ мында сузылган тынычлык белән чиратлаша. Шулай да Европадагы иң эре ике дәүләтнең барлык көчләрен дә киеренке хәлгә җиткергән сугыш Урта гасырлардагы феодаль җәмгыятькә хас булган каршы¬ лыкларны кискенләштерә. Сугыш авырлыклары өстәмә салымнар һәм яңа йөкләмәләр рәве¬ шендә шәһәр халкы һәм бигрәк тә крестьяннар өстенә төшә. Халык¬ ны аяусыз кырган чума эпидемияләреннән соң крестьяннарның хәле болай да нык кына кыелашкан була. Ирекле крестьян хуҗалыклары- ның саны кими. Хезмәт яшендәгеләрнең күбесе үлүе аркасында фео¬ даллар җирендә йөкләмәләр үтәү, бигрәк тә барщинада эшләү, тагын да авырлаша. Крестьяннарның бурычлары үсә. Төньяк Францияне Жакерия дип аталган крестьян¬ нар күтәрелеше чолгап ала. (Франциядәге «Жак» — Рос¬ сиядәге «Иван» шикелле үк, крестьяннар арасында киң таралган исем.) Ярлы шәһәр халкы килеп кушылган баш күтәрүчеләр феодалларның замокларын җимерә, бурыч¬ лар һәм йөкләмәләр күрсәтелгән документларны юк итә. Алар феодаллардан һәм чиновниклардан башка гына, «яхшы» король хакимияте астында яшәргә тели. Ялган белән җитәкчеләрен кулга төшергәннән соң гына, 1358 елда король гаскәрләре крестьян армиясен җиңүгә ирешә. Алдагы унъеллыкларда да Франциянең күп кенә төбәкләре крестьян чуалышлары аренасына әверелә. 1381 елда Англиянең Эссекс һәм Кент графлыкла- рында да, салымнарның үсүенә җавап буларак, кресть¬ яннар баш күтәрә, күтәрелешне У. Тайлер җитәкли. Баш күтәрүчеләр Лондонны ала һәм корольгә үз таләплә¬ рен белдерәләр. Алар барлык сословиеләрнең дә ти¬ гез хокуклы булуын, община җирбиләүчелеген торгызу¬ ны, чиркәү җирләрен бүлүне таләп итәләр. Сөйләшүләр барышында У. Тайлер үтерелә. Юлбашчы¬ сыз калган крестьян отрядлары рыцарьлар тарафыннан тар-мар ителә. Әмма күтәрелеш нәтиҗәсез генә узмый. Крестьяннарның ризасызлыгы Англиядә властьларны салым күләмен киметүгә барырга мәҗбүр итә. Күп кенә феодаллар кресть¬ яннарны барщинада эшләргә ирексезләүдән туктый. Алар үз җирлә¬ рен арендага бирә башлый. Бу исә крестьяннарның үз хезмәтләре нәти¬ җәләре белән кызыксынуын арттыра. Алар хезмәтенең җитештерүчән- леге сугару корылмалары, тегермәннәр төзелү, сыра кайнату кебек яңа эш-гамәлләр хисабына да үсә. Англиядә җирләрен арендага биргән
167 ЮЖ; ч: < ;' § 21. Көнбатыш Европада үзәкләшкән дәүләтләр оешу феодалларны «яңа дворяннар» яки джентри дип йөрткәннәр. Үзгәрешләрдән читләшкән «иске» аксөякләргә караганда, алар үз җирләреннән зуррак табыш алганнар. Үзәк король хакимияте һәм җирле аксөякләр арасында каршылык¬ лар кискенләшкән. Франциядә аксөякләрнең бер өлеше, шул исәптән гаять зур җирләр биләгән Бургундия герцогы, үз монархы итеп Анг¬ лия королен таныган. Биредә аристократиянең Франция мәнфәгать¬ ләренә хыянәт итүе турында бернинди дә сүз бармаган. Англиядә идарә итүче династия үзе чыгышы белән Нормандия (Франция тер¬ риториясе) герцогларыннан булган. Лондонда аксөякләр француз һәм латин телләрендә сөйләшкән, аралашкан. Инглиз теле гади халык теле булып исәпләнгән. Йөзьеллык сугышның башлангыч чорында әле ил, аның халкы мәнфәгатьләре дигән төшенчәләр булмаган. Ил мәнфәгате аның халкы белән идарә иткән династиянекенә тәңгәлләштерелгән. Хәл сугышның соңгы этабында гына үзгәрә башлаган. Франция җирләренең зур өлешен инглизләр басып алганнан соң, француз тәхе¬ тенең җирләрен инглиз аксөякләренә өләшү башлана, яңа салымнар кертелә. Илбасарларның гаскәрләре халыкны талый. Әлеге шартларда крестьяннар, вак дворяннар, шәһәр халкы ин¬ глизләргә каршылык күрсәтә башлый. Ополчение отрядлары оеша, алар законлы идарәче итеп француз принцы Карлны таный. Бу за¬ манның герое Жанна д’Арк була, ул Аллаһ аңа Францияне коткару бурычын йөкләгән дип инанган. Киң таралган легенда буенча, Жанна гади Орлеан крестьяны булган, принц Карл аның миссиясенә ышан¬ ган. Әмма сакланып калган документлар д’Арклар нәсе¬ ленең бай булмаган феодаль аксөякләр, рыцарьлар даирәсенә каравын дәлилли. Француз тарихчысы Р. Ам- белен фикөренчә, Жанна, барыннан да бигрәк, Карлның никахсыз туган сеңлесе булган. Француз тәхете дәгъва¬ чысының халыктан яки аксөякләрнең түбән катлаула¬ рыннан чыккан кызга армия белән җитәкчелек итүне тапшыруына ышану кыен. «Орлеан кызы» җитәкчелек иткән һәм рухландырган гаскәрләр 1428 — 1430 елларда сугыш барышын үзгәртүгә ирешә, алар инглизл¬ әрне тар-мар итәләр. Реймста Карл VII гә таҗ кидерелә һәм ул Фран¬ циянең законлы короле булып таныла. 1435 елда Бургундия короле инглизләр белән мөнәсәбәтләрен өзә һәм алар белән союз төзи. 1453 елда Йөзьеллык сугыш тәмамлана. Англия Франциядәге биләмәлә¬ ренең зур өлешен югалта.
168 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере Жанна д’ Аркны әсирлеккә алганнан соң, бургундия- леләр аны инглизләр кулына тапшыра. Жаннаны сихер¬ челектә гаеплиләр һәм 1431 елда Руанның үзәк мәйда¬ нында яндыралар. Йөзьеллык сугышның төп нәтиҗәсе — Европа картасында аның тарихында беренче тапкыр эре, бер милләтле дәүләт барлыкка килү. Бу дәүләт, дин берлегеннән һәм бер монарх хакимиятеннән тыш, анда яшәүчеләрнең бер үк телдә сөйләшкән бер халык булуларын аңлау нәтиҗәсендә дә берләшкән. Сугыш шартларында Англиядә дә милли узаң кутәрелеше күзәтелә. 1362 елдан алып инглиз теле парламент бәхәсләрендә, суд тикшерү¬ ләрендә кулланыла башлый. Туганлык җепләре һәм чыгышы белән Франциягә, Нормандия герцоглыгына бәйле аксөякләр катлавы Йөзьеллык сугышта җиңелү аркасында һәм шуннан соң башланган үзара көрәш нәтиҗәсендә көчсезләнә. Бу көрәш берничә дистә еллар буе дәвам итеп, көндәш династияләр гербларының төсләре буенча, тарихка Ал һәм Ак розалар сугышы буларак кереп кала. Тюдорлар династиясе (1485—1603) тәхеткә утыру белән, Франция кебек үк, Ан¬ глия тәмам эре, үзәкләшкән дәүләт булып әверелә. Үзәк Европада феодаль таркаулык Көнбатыш Европада эре, бермилләтле монархияләр оешкан вакытта, Үзәк Европада Германия һәм Италия җирләре ныграк бүлгәләнә бара. Папалар һәм императорлар арасында озакка сузылган көрәш дөньяви һәм рухани хакимиятләрне көчсезләндерә. Башка дөньяви хакимнәр — герман милләтенең Изге Рим империясенә кергән күп санлы корольлекләр, герцоглыклар, графлыклар белән идарә иткән династияләре һәм шулай ук ирекле шәһәрләр тарафыннан таяныч бул¬ ганда гына императорлар үзләрен тыныч хис иткән. Империя территориясендә өч йөздән артык кечкенә дәүләт берләшмәләре исәпләнгән. Аларның иң зурла¬ ры—Австрия, Чехия, Саксония, Бавария һәм Бранден¬ бург булган. Шәһәрләр аерым роль уйнаган. Ирекле шәһәрләрнең Ганза союзы XII —XVII гасырларда гамәлдә булган. Әлеге союзның чәчәк ату чорында аңа 160 шәһәр кергән. Рейн һәм Швабия союзларында якын¬ ча 50 шәһәр исәпләнгән. Еш кына империя князьләре һәм шәһәрләр арасында сугышлар булган. Алар күп тапкырлар императорларга каршы чыккан, импе¬ раторларның тәхеттән төшерелүен игълан иткән. XIV гасырда импе¬ ратор Карл IV (1346—1378) вакытында империядә хәлне тәртипкә салу
§ 21. Көнбатыш Европада үзәкләшкән дәүләтләр оешу 169 омтылышы ясала. Ул чыгарган «Алтын булла» буенча Германия ко¬ роле рухани һәм дөньяви хакимнәр тарафыннан күпчелек тавышлар белән сайлана. Аны папа расласа гына, ул император була алган. XIV гасырда вәкиллек органы — рейхстаг да барлыкка килә, аның соста¬ вына империя аксөякләре, руханилар һәм шәһәрләр вәкилләре керә. Бу бары тик киңәшмә органы гына булган, аңа реаль хакимият би¬ релмәгән. Императорлар (XV гасырдан — Австриянең Габсбурглар динас¬ тиясе) карама! ында гомумимперия казнасы да, суд та булмаган. Кар¬ шылыклар туган очракларда алар герман монархлары һәм шәһәрләрнең ярдәменә исәп тоткан. Империянең көчсезлеге нәтиҗә¬ сендә аның составында формаль рәвештә генә булган җирләр акрын¬ лап күрше дәүләтләр контроленә күчә барган. XV гасырда Дания Шлезвигиы һәм Гольштсйнны яулаган, Франция империядән Про¬ вансны тартып алган, Венгрия Габсбурглар биләмәләренең бер өле¬ шен үзенә кушкан. Гомумә! I. Германия җирләрендә үз тирәсендә ныклы, бердәм дәүләт берләшмәсе (упларлык үзәк булмаган. Папа, дөньяви хакимнәр һәм шәһәр-дәүләтләр тарафыннан үзара бүлгәләнгән Италия җирләрендә дә шундый ук хәл сакланган. §21. С ораулар һәм биремнәр 1. 3. XIII - XIV гасырларда король хакимияте көчәюнең ал- шартларын күрсәтегез. Дәүләт белән идарә итү ничек үз| әргән? Икътисади һәм сәяси характердагы нинди факторлар җирләрне үзәкләштерү процессына ярдәм иткән? Таблицаны тутырыгыз. Таблица Сословиеле вәкиллек органнары Ил Органның исеме Структура Хокукый статус Н и өчен корольләргә сословиеләр яклавы кирәк булган? Нәтиҗә ясагыз.
170 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 4. Йөзьеллык сугышның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен күрсәтегез. Англиядә һәм Франциядә җәмгыять үсешенә сугыш ничек йогынты ясаган? 5. Ни өчен Үзәк Европа территориясендә феодаль таркау¬ лык бетерелмәгән? Герман императорлары нинди сәясәт уздырган? §§ 22—23 Рус җирләрен Мәскәү тирәсенә берләштерү Рус җирләрендә бердәм дәүләт, ул җирләр үсешенең акрын баруы турындагы карашлар¬ га каршы килеп, Көнбатыш Европада үзәк¬ ләшкән монархияләр оешкан шул ук тарихи дәвердә барлыкка килә. Аның үсеш юллары Русьта монгол яуларыннан соң туган хәлнең үзенчәлекләре белән билгеләнә. Мәскәүнен күтәрелүе XIII гасыр башында Мәскәү Владимир князьлегендә кечерәк бер шәһәр була. Монгол яулары алдыннан Владимирның бөек князе аны аерым биләмәгә бүлә, бу биләмә бөек князьнең бер улыннан икенче¬ сенә күчә. 1238 елда, Русьның күп кенә агачтан төзелгән шәһәрләре кебек үк, Мәскәү монголлар тарафыннан та¬ лана һәм яндырыла. Ул торгызылганнан соң, Мәскәү удел князьлегенең чикләрен киңәйтү буенча беренче адымнарын бөек князь Александр Невскийның төпчек улы Даниил ясый, 1301 елда ул князьлеккә Коломнаны куша. Даниил Александрович (1276—1303) Мәскәү князьләре династиясенә нигез сала. Даниилның улы Юрий аның васыяте буенча Переяславль уделын ала, князьлеккә Можайскийны куша һәм бөек князь титулы өчен көрәш башлый. Мәскәүнең рус җирләрен берләштерүче үзәк ролен башкару сәбәпләре күптөрле. Барыннан да элек, Мәскәү уңайлы геосәяси урын биләгән. Ул ел¬ галар һәм коры җир юллары кисешкән урында урнашкан, бу исә аңа тиз арада үсеп баручы сәүдә үзәгенә әверелү мөмкинлеге биргән.
§§22 — 23. Рус җирләрен Мәскәү тирәсенә берләштерү 171 Күрше князьлекләрнең җирләре һәм тирә-яктагы куе урманнар күпме¬ дер дәрәҗәдә һөҗүмнәрдән саклап торган. Мәскәүнең күтәрелүендә аның князьләре үткәргән сыгылмалы сәясәт, алар дошманнарының көчсез яклары һәм ялгышларыннан файдалана белү осталыгы зур роль уйнаган. Мәсәлән. 1327 елда Тверь¬ да Урданың ясак җыючыларына каршы баш күтәрәләр. Мәскәүнең «Калита», ягъни «Акча капчыгы» кушаматы алган князе Иван Дани¬ лович (1328 — 1340) Урданың Тверьга юнәлгән җәзалау походына ку¬ шыла. Бу гамәле өчен бүләк сыйфатында аңа бөек князьлек итү ярлы¬ гы бирелә. Соңрак әлеге ярлык аның улларына — Семен Гордыйга (1340—1353) һәм Иван Красныйга (1353 — 1359) күчә. Нәкъ менә алар вакытында Мәскәүнең рус җирләрен берләштерүче үзәк булып әверелүе өчен алшартлар туа. Бу алшартлар Дмитрий Иванович Донс¬ кой князьлек иткәндә (1363 — 1389) гамәлгә ашырыла. Тверьда күтәрелеш булганнан соң Алтын Урда рус җирләреннән ясакны баскаклар җибәреп җыйдырудан баш тарта. Иван Капитаны бөек князь итеп билгеләп, урдалылар бу вазифаны аңа йөкли. Аңа шулай ук вак удел князьләре арасындагы бәхәсләрне хәл итүдә суд- арадашчылык функцияләрен дә тапшыралар. Бу карар Мәскәүнең күтәрелүендә мөһим роль уйный. Озак вакытлар дәвамында Урда хакимияте карамагындагы бар¬ лык рус җирләреннән ясак җыю барышында Мәскәү князьлеге алар белән даими элемтәләр урнаштыра. Ясак җыю әлеге җирләрнең ху¬ җалык үсешен контрольдә тотуны таләп иткәнгә күрә, администра¬ тив чиновниклар аппараты оеша башлый. Сарай аксөякләренең тар даирәсеннән тыш әлеге аппаратка рус шәһәрләреннән дә белемлерәк һәм укымышлы кешеләр хезмәткә җәлеп ителә. Чынлыкта Мәскәүдә киләчәктә Россия дәүләтчелегенең үзәге бу¬ лып әверелгән хакимият структурасы оешу процессы башлана. Җыелган ясакның төп өлеше Алтын Урдага озатылган, әмма байтагы Мәскәү князьләре кулында калган. Бу Иван Калитага, ур- далылардан князьлек итү өчен ярлык сатып алып. Мәскәү князьле¬ ге составына Углич, Галич һәм Белоозеро җирләрен кушу мөмкин¬ леге биргән. Бөек Мәскәү князьләрнең суд функцияләре зур роль уйнаган. Күрше князьлекләренсң вак удел хакимнәре хәзер инде шикаятьләр һәм рәнҗүләре белән Урда ханнарына мөрәҗәгать итәргә, Мәскәүгә каршы низаглар корырга батырчылык итмәгән. Җирле мәнфәгатьләр¬ не яклау өчен алар Мәскәүдә ярдәм эзләргә, Мәскәү князьлегенең вас¬ салларына әверелергә мәжбүр булганнар.
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 172 1300—1340 елларда Бөек Мәскәү князьлеге территориясенең үсүе
§§ 22 — 23. Рус җирләрен Мәскәү тирәсенә берләштерү 173 Московиядәге тыныч һәм чагыштырмача бай тормыш күрше князьлекләрдә яшәүчеләрне җәлеп иткән, бу исә халык саны артуга тәэсир ясаган. Хәтта XIV гасырда Европаны корыткан, Мәскәүне дә читләтеп үтмәгән чума эпидемиясе дә (аннан Калитаның улы Семен Гордый үлгән) аның куәте үсешен какшата алмаган. Мәскәүнең рус җирләрендәге рухани үзәккә әверелүе гаять зур әһәмияткә ия булган. Рус князьлекләре арасында көрәш барган шартларда православие чиркәве аларны бәйләп торучы бердәнбер буын булып калган. Урдалылар дин мәсьәләләренә тыкшынмаган, чиркәүнең дисәтинә (табышның уннан бер өлешен) җыю хокукына кагылмаган, аны ясак түләүдән азат иткән. Бу исә чиркәүгә үз йо¬ гынтысын тагын да ныгытырга мөмкинлек биргән. Иван Калита вакытында митрополит резиденциясен Владимирдан Мәскәүгә күчерү, Мәскәү князьлегенең рус җирләре арасында җитәкче ро¬ лен чагылдыру белән бергә, аның ныгуына ярдәм иткән. Иван Крас¬ ный үлеменнән соң, аның тарихка урдалыларны Куликово кырын¬ да җиңүче буларак кереп калган улы Дмитрий үсеп җиткәнче Мәскәү князьлеге хөкүмәте белән митрополит Алексей җитәкчелек иткән. Московия, Литва һәм Алтын Урда Рус җирләрен контрольдә тоту өчен барган көрәштә Бөек Литва князьлеге Мәскәүнең көндәше була. Баштарак әлеге зур булмаган мәҗүси дәүләт католик динендәге Польша белән бергәләп Тевтон ордены рыцарьлары басымына уңышлы гына каршы тора. Бер үк вакытта ул, Польша да дәгъвалаган рус җирләрен үзләштереп, көнчыгышка таба зурая бара. Рус җирләренең Литва хакимлегенә күчүе православие динендәге князьләр өчен Алтын Урда хакимле¬ геннән котылу, аңа ясак түләмәү, Литва белән шартнамәле мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге ача. XIV гасыр башында Ту- рово-Пинск, Витебск, Минск, Волынь җирләре Литва карамагына күчә. Галич-Волынь князьлеге Литва һәм Польша арасында дош¬ манлык объектына әверелә, бу князьлекнең зур өлешен поляклар басып алган була. Литваның рус җирләрен үзләштерүе аны Алтын Урда белән бәре¬ лешүгә китерә. Рус җирләре дружиналарына таянган князь Олъгерд (1345 — 1377) вакытында Литва 1362 елда Зәңгәр сулар янында Урда гаскәрен тар-мар итә. Әлеге җиңүдән соң Литва составына Переяславль, Чернигов-Северский, Брянск җирләре, Подолия, Киев князьлеге (ул шул ук вакытта Урдага ясак түләвен дәвам итә) керә.
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 174 1389 елда Бөек Мәскәү князьлеге территориясенең үсүе Рус җирләренә йогынты өчен көрәштә Литва берничә тапкыр Бөек Мәскәү князьлеге белән сугыша. Тверь белән союзга кергән Ольгерд- ның гаскәрләре өч мәртәбә (1368, 1370, 1372) Мәскәүне алырга омты¬ ла, әмма аның ак таштан салынган диварлары аша үтә алмыйлар. Әлеге диварлар 1367 елда төзелеп беткән була. 1375 елда Тверь князе Михаил Урдада бөек князьлек итәргә ярлык алуга ирешә. Моңа җавап йөзеннән Мәскәү князе Дмитрий, 17 удел князьләре ярдәмендә, Тверьга һөҗүм ясый һәм аны мәңгегә Мәскәүнең өстенлеген танырга мәҗбүр итә. Алтын Урданың буйсынмаган өчен үч алу максатында рус җирләренә оештырылган һөҗүмнәре, урдалы- ларга зур югалтулар китереп, кире кагыла. Бирдебәк ханның (1357— 1361) Урда белән идарә иткән кияве темник (төмән башы) Мамай (1380 елда үтерелә.) Литва һәм Рязань князе Олег белән союз төзи һәм, Урданың барлык көчләрен, ялланган гаскәрләрне туплап, Мәскәү дәүләтенә каршы кузгала.
§§22 — 23. Рус җирләрен Мәскәү тирәсенә берләштерү 175 Хәлиткеч сугыш 1380 елның 8 сентябрендә Куликово кырында була. Литва һәм Рязань гаскәрләре Мамайга ярдәмгә килеп өлгерә алмый, Мамай тар-мар ителә. Мәскәү князьлеге үзенең көчен генә күрсәтеп калмый, ә рус җирләренең яклаучысы булырга сәләтле икәнен дә дәлилли. Чыңгызилар державасының көчсезләнүе Куликово кырындагы җиңү Алтын Урда хакимиятеннән котылуга китерми. Урда тәхетенә утырган Туктамыш .хан (1406 елда үтерелә) ясак түләүне дәвам итү таләбен куя, Мамайның законлы идарәче булмавын, аны җиңүнең рус җирләрен йөкләмәләреннән арынды¬ ра алмавын белдерә. Үз таләпләрен раслау йөзеннән 1382 елда Тук¬ тамыш Мәскәүне яндыра. Ясак түләүне дәвам итәргә туры килә, әмма Алтын Урда ханнары рус җирләренең эшләренә хәзер инде азрак тыкшыналар. Чыңгыз хан һәм аның варислары төзегән гаять зур держава, олыс¬ ларга таркалса да, дәһшәтле көч була. Әмма XIV гасыр уртасында — XV гасыр башында аның куәте какшый. 1351 елда Кытайда монголлар хакимиятенә каршы күтәрелеш ка¬ бына, тиздән ул бөтен илне чолгап ала. 1368 елда Кытайның зур өле¬ ше аздт ителә. Баш күтәрүчеләрнең җитәкчесе, буддачылар монасты¬ ре монахы Чжоу Юаньчжан үзен император дип игълан итә. «Мин» дип аталган яңа империя актив яулау сәясәте алып бара. XV гасыр башында аның гаскәрләре Монго¬ лиягә бәреп керә. Кытайга Маньчжурия һәм Амурның түбән агымы буендагы ж,ирләр кушыла. 1410 елда Онон елгасы буенда булган сугышта бөек ханнар олысының көчләре тулысынча тар-мар ителә. XIV гасыр уртасында Чыгытай олысы (Урта Азия) үзара дошман¬ лашкан ике ханлыкка — Мәварәэннәһергә (элеккеге Хәрәземнең баш¬ каласы Сәмәркандта урнашкан өлеше) һәм Могулистанга (Шәркый Төркестан һәм Җидесу өлкәсе) бүленә. Алар арасында сугышлар бар¬ ганда затлы нәселдән, әмма бай булмаган бәк улы Тимер (Тимерләнк) күтәрелеп чыга, ул Мәварәэннәһернең бөек әмире була (1370 — 1405). Үзенең яулау походларында, олы империя төзүдән бигрәк, Ти¬ мерләнк күрше дәүләтләрне көчсезләндерергә, коллар һәм байлык¬ лар кулга төшерергә омтылган. Ул Могулистан гаскәрләрен тар-мар иткән һәм Алтын Урдага ябырылган. 1389, 1391, 1395 елларда булган яулар нәтиҗәсендә Урданың төп шәһәрләре — Сарай, Әстерхан, Азак (Азов) җимертелгән, Идел буйлары һәм Кырым белдерелгән.
7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 176 Туктамыш Литваның бөек князе Витовтка (1392—1430) мөрәҗәгать иткән һәм Тимерләнккә каршы сугышта ярдәм күрсәтсә, барлык рус җирләрен дә аның карамагына күчерергә вәгъдә биргән. Походта Урда таләбе буенча тупланган рус гаскәр¬ ләре дә катнашырга мәжбүр булган. Әмма Литваның планнары җимерелгән, 1399 елда Бурсыклы елгасы буендагы сугышта Литва- Урда гаскәрләре тулысынча тар-мар ителгән. Моның нәтиҗәсендә, озакка булмаса да, Мәскәү хәлсезләнгән Литвадан Вязьма һәм Смоленск шәһәрләрен кайтарып алуга ирешкән. Шуннан соң Литваның игътибары Тевтон орденына каршы сугыш¬ ка юнәлдерелгән, әлеге сугышны ул Польша белән бергәләп башла¬ ган. 1410 елда Грюнвальд сугышында поляк гаскәрләре һәм Литваның башлыча үз составына кергән рус князьлекләре сугышчыларыннан тупланган көчләре Тевтон рыцарьларын тулысынча тар-мар иткән. Рус җирләрен берләштерүнең төгәлләнүе 1425—1453 елларда барган үзара сугышлар нәтиҗәсендә Бөек Мәскәү князьлеген ныгыту процессы акрыная. • Рус җирләрендә әлегә тәхет варислыгының бердәм принцибы урнашмаган. Бөек князь тәхете атадан улга, яки абыйдан энекәшкә күчкән. Василий I (1389—1425) үлгәннән соң, аның улы Василий һәм энесе Юрий ара¬ сында хакимият өчен көрәш башланган. Үзара сугышлар тәмамлангач кына рус җирләрен берләштерү про¬ цессы дәвам иткән. Иң зур уңышларга Мәскәү Иван 111 (1462 — 1505) вакытында ирешкән. Моңа түбәндәге факторлар булышкан. Беренчедән, Алтын Урда үзара көндәшлек иткән Казан ханлыгына (1438 елда барлыкка килгән), Кырым (1455 елдан) һәм Әстерхан (1459 елдан) ханлыкларына таркалган. Моннан Мәскәү дипломатиясе бик оста файдаланган. Икенчедән, Литва акрынлап католик динендәге Польша белән якы¬ найган. Уния (ике дәүләтнең бер монарх хакимияте карамагында бер¬ ләшүе) турындагы 1385 елгы Крево һәм 1413 елгы Городло шартна¬ мәләре буенча дәүләт дине булып католик дине расланган. Бу исә мәҗүсилектән яки православие диненнән католик диненә күчкән фео¬ далларның һәм князьләрнең аерым өстенлекләр алуларын аңлаткан. Католик динендәге аксөякләр иң югары сословиеле вәкиллек органы (башта Боярлар советы, аннары сейм) эшендә катнаша алганнар, күп кенә йөкләмәләрдән азат ителгәнәр.
§§ 22 - 23. Рус җирләрен Мәскәү тирәсенә берләштерү 177 ■■■мв 1533 елга Россия дәүләте чикләре Россия XV гасырның икенче яртысында—XVI гасыр башында 12 С-203
7 нче бүлек. Классик Урга гасырлар дәвере 178 Православие дине тотучыларның католиклар белән тигез хокук¬ лы булмаулары князьләрдә дә, Литва территориясенең 90 процен¬ тын тәшкил in кән рус удел князьлекләре халкында да канәгатьсез¬ лек тудырган. Алар Бөек Мәскәү князьлеге белән якынаюга омты¬ ла башлаган. Бәйсезлекләрен саклаган һәм Мәскәү белән Литва арасында тирбәлгән удел князьлекләре Иван III вакытында Мәскәү биләмәлә¬ ренә кушылган. 1462—1464 елларда Мәскәүгә Суздаль — Кече Нов¬ город һәм Ярославль җирләре, 1472 елда — Пермь, 1474 елда — Ростов князьлеге, берничә сугыштан соң 1478 елда — Новгород феодаль республикасы, 1488 елда — Тверь князьлеге, 1489 елда Вятка җирләре буйсынган. Алтын Урда хакимиятеннән котылганнан соң, Мәскәүнең абруе шактый үсә. 1476 елда Иван III Урда варисы Әстерхан ханлыгына ясак түләүдән баш тарта. Урда рус җирләренә яу белән барырга әзерләнә башлый. 1480 елда аның гаскәрләре чик буендагы Угра елгасы янына килеп җитә, әмма Мәскәү князьлеге армиясенә һөҗүм ясарга батыр¬ чылык итми. Угра елгасы буенда «торганнан» соң, Чыңгыз хан онык¬ ларының рус җирләре өстеннән хакимияте туктатыла. 1485 елда Иван III бөтен Русь Государе дип атала башлый. Бу ти¬ тул барлык рус җирләре, шул исәптән Литва составында калган җирләр өстеннән дә хакимлек итүгә дәгъва белдерүне аңлаткан. XV гасыр башында Литва белән булган берничә сугыштан соң, рус җир¬ ләренең көнбатышындагы, элегрәк үзләрен Литва вассаллары дип таныган православиеле князьләрнең (Вяземскийлар, Одоевскийлар, Воротынскийлар, Черниговскийлар, Новгород-Северскийларның) бер өлеше рус государена буйсынуга күчә. Иван III вакытында 1497 елда Судебник — бердәм гомумдәүләт законнары җыелмасы кабул ителә. Бәйсез князьлекләр Мәскәү наме¬ стниклары идарә иткән өязләргә (уездларга) әверелә. Иң күрекле князьләр Боярлар думасына, государь каршындагы сословиеле киңәшмә органга чакырыла. Рус халкының тарихи хәтерендә милли узаң барлыкка килүнен һәм үсешенең үзенчәлекләре сакланган. Бу үзенчәлекләр үзаңда түбәндәге сыйфатларны туплаган. Беренчедән, үзара көрәшләрдән какшамас бербөтен держава төзелүдә Мәскәү дәүләтенең һәм аның институтла¬ рының әһәмиятле роль уйнавы. Икенчедән, монархиянең әһәмияте, ха¬ лык мәнфәгатьләрен, аны җирле башбаштак князьләр һәм чиновник¬
§§ 22 — 23. Рус жирләрен Мәскәү тирәсенә берләштерү 179 лар золымыннан якларга сәләтле «яхшы күңелле патшага» ышаныч. Бу күп гасырлык Россия тарихының халык иҗатында (былиналарда, хикә¬ ятләрдә) һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышында чагылыш тапкан. Өченчедән, хәрби көчкә һәм гайрәтлелеккә, солдат батырлыгына һәм зирәклегенә карата бөтенләй башкача, үзенә бертөрле мөнәсәбәт барлыкка килгән. Озак вакытлар дәвамында һөҗүмнәргә, талаулар¬ га һәм илбасарларның бәреп керүләренә түзәргә мәҗбүр булган ха¬ лыкны көчле гаскәрдән башка саклап калу һәм яклау мөмкин түгел дигән инану тамыр җәйгән. 88 22 I,-, Сораулар һәм биремнәр 1. Рус җирләрендә үзәкләшкән дәүләт барлыкка килүнең этапларын күрсәтегез. 2. Көнбатыш Европада һәм рус җирләрендә хакимиятне һәм җирләрне үзәкләштерү процессының үзенчәлекләрен ча¬ гыштырыгыз, үсешнең эчке һәм тышкы факторлары йо¬ гынтысының дәрәҗәсен күрсәтегез. 3 Ни өчен Мәскәү рус жирләрен берләштерүнең үзәге бул¬ ган? Аңлатыгыз. Таблицаны тутырыгыз. Таблица Мәскәү күтәрелүенең алшартлары Объектив алшартлар Субъектив алшартлар 4. 5. 6. Мәскәү князьләре сәясәтенең ни рәвешле рус җирләрен туплауга ярдәм итүе турында нәтиҗә ясагыз. Мәскәүнең ныгуында дини фактор нинди роль уй¬ наган? Мәскәү, Литва һәм Алтын Урда мөнәсәбәтләрендә бар¬ лыкка килгән каршылыклар җыелмасын сурәтләгез. Куликово сугышы турында хәбәр әзерләгез. Рус гаскәр¬ ләренең җиңүе нинди әһәмияткә ия булган?
180 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере 7. Монгол империясенең кризис сәбәпләрен санагыз. Алтын Урданың көчсезләнүендә Тимерләнкнең яулап алулары нинди роль уйнаган? 8. Нигә Литва XV гасырда Русь өчен берләштерү үзәге була алмаган? Аңлатыгыз. 9. 10. Русь монгол изүеннән тулысынча кайчан котылган? Русьта үзәкләшкән дәүләт оешу процессы милли үзаңның барлыкка килүе һәм үсеше үзенчәлекләрендә ничек ча¬ гылган?
8 НЧЕ БҮЛЕК. УРТА ГАСЫРЛАР АЗАГЫ: ЕВРОПА ЯҢА ЗАМАН ЧИГЕНДӘ (XVI — XVII ГАСЫР БАШЫ) §24. Бөек географик ачышлар дәвере. Американын яулануы Европада барлыкка килгән, зур ресурсларга һәм хәрби көчкә ия булган эре үзәкләште¬ релгән монархияләр тышкы экспансия белән ныклап кызыксына башлый. Гарәп, монгол, төрек яуларыннан соң, бай табыш китерүче тәмләт¬ кечләр, кытай ефәге һәм фарфоры белән сәүдә итү гарәп сәүдәгәрләре контроленә эләгә. 1466 — 1472 елларда рус сәүдәгәре Афана¬ сий Никитин коры җир юлы белән Һиндстанга бара. Әмма сәүдәдә файдалану өчен бу юл артык озын һәм хәвефле була. Һиндстанга бару өчен Көньяк Европа илләрендә гарәпләргә мәгълүм булмаган яңа диңгез юллары табар¬ га тырышалар. Американы ачу Күп кенә антик географлар уйлаганча ук Җирнең яссы түгеллеге, аның түгәрәк булуы турындагы караш XV гасырда Европада киң танылуга ирешә. Аның нигезендә, көнбатыш тарафка йөзеп, Атлантик океан аша һиндстан ярларына барып җитү мөмкин булуы турындагы идея туа. Диңгезчелек техникасы үсешнең түбән баскычында торганда, ан¬ дый сәяхәт аеруча кыен эш була. 1492 елда шундый беренче сәяхәтне Генуя диңгезчесе Христофор Колумб (1451 — 1506) җитәкчелегендә испан диңгезчеләре башлап җибәрә. 69 көн буе йөзгәннән соң, Ко- лумбның каравеллалары Сан-Сальвадорга — Америка ярлары буен¬ дагы утрауга барып җитәләр. Язмыш шаяруына дучар булган Колумб, 1493 — 1502 елларда та¬ гын өч мәртәбә Америка ярларына барып чыкса да, юлдан тайпыл¬ мыйча Азиянең көньяк ярларына барып җиттем, дип инана. Чынлык¬ та европалыларга моңарчы билгеле булмаган яңа кыйтга ачылуы ту¬ рындагы нәтиҗәне географ Америго Веспуччи (1454 — 1512) ясый, Яңа Дөнья аның исеме белән атала.
182 X иче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә Шул ук вакытта Африка ярларыннан һиндстанга илтүче, гарәп сәүдәгәрләренә мәгълүм булган диңгез юлын португал диңгезчеләре ача. 1486—1487 елларда. Изге Өмет борыны тирәли үтеп, Бартоло¬ мео Диас (1450—1500) һинд океанына чыга. 1497—1498 елларда Вас¬ ко Ое Гама (1460 1524) җитәкчелегендәге кораблар һинд шәһәре К'а.шкутка (Кальку i iai а) барып житә һәм тәмләткечләр төяп Порту¬ галиягә әйләнеп кайта. Ачылучы җирләр өчен барган көрәштә каршылык булдырмау мак¬ сатында, Рим папасы фатихасы белән. 1494 елда Испания һәм Порту¬ галия үзләренең диңгез аръягындагы биләмәләренең чикләрен бил¬ геләгән Тордесильяс килешүен төзиләр. Әлеге килешү буенча, бу дәүләтләр башка илләрнең алар биләгән җирләр буена килеп чыккан корабларын сугыш игълан итеп тормыйча батыру һәм тартып алу хокукына ия була. Колумбның Кытай һәм һиндстан урынына беркемгә дә мәгълүм булмаган Яңа Дөньяны ачуы турындагы хәбәр Испаниядә өметсез¬ лек уята, өстәвенә, Кариб диңгезендәге утрауларны карап-тикшереп чыкканнан соң, анда әллә ни кыйммәтле әйберләр табылмавы ачык¬ лана. Шул ук вакытта Эльдорадоны (алтынга һәм көмешкә бай җир¬ не) табу хыялы йөзләрчә конкистадорны (Яңа дөньяны яулаучылар¬ ны шулай атаганнар) җәлеп итә. Бәхет эзләп, маҗара куучылар яңа ачылган җирләргә юл ала. Американың Колумбка кадәрге цивилизацияләре Төньяк һәм Көньяк Американың гаять зур территорияләрендә күп санлы кабилә берләшмәләре тормыш иткән. Аларның күпчелеге аучы¬ лык һәм җыючылык өстенлек иткән, аз күләмдә игенчелек һәм терлекче¬ лек хөкем сөргән ыруг-кабилә строе шартларында яшәгән. Шул ук ва¬ кытта хәзерге Мексика территориясендә, Анд таулары төбәгендә (хәзер¬ ге Перу) чама белән Борынгы Мисыр дәрәҗәсендәге үсеш баскычында торган беренче дәүләт берләшмәләре (ацтеклар һәм инклар) дә оешкан. Испаннарның яулап алулары вакытында борынгы Америка циви¬ лизацияләренең мәдәният ядкарьләренең зур өлеше җимерелүгә ду¬ чар булган. Аларның язулары һәм бу язуларны белүче жрецлар ин¬ квизиция тарафыннан юк ителгән. Әлеге югалтулар фаразлар һәм гөман кылулар өчен зур киңлек калдырса да, археология мәгълүмат¬ лары Америкада цивилизациянең борынгы тарихы булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Мексика һәм Үзәк Америка джунглиларында ташлан¬ дык шәһәрләр, Борынгы Мисыр пирамидаларына охшаш пирамидалар табалар. Аларны күзгә күренерлек бер¬
§ 24. Бөек географик ачышлар дәвере. Американын яулануы 183 нинди сәбәпсез, испан яуларына кадәр күп вакытлар элек калдырып киткәннәр. Ихтимал, ул шәһәрләрне һәм корылмаларны халык климаттагы үзгәрешләр, эпидеми¬ яләр, дошман кабиләләрнең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә ташлап киткәндер. Ышанычлы мәгълүматларда чагылыш тапкан беренче цивилиза¬ цияләрнең берсе V — XV гасырларда Юкатан ярымутравында хөкем сөргән майя цивилизациясе булган. Майялар иероглиф язуы, үзләре¬ нең егермешәр берәмлектән торган санау системасын булдырганнар. Алар 365 көннән торган бик төгәл календарь төзегән. Майяларның бердәм дәүләтләре булмаган, аларның цивилизациясе үзара көндәшлек иткән шәһәрләрдән торган. Шәһәр халкы башлыча игенчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән, сәүдә иткән. Коллар хезмәте киң файдаланылган, алар жрецларның һәм ыруг-кабилә аксөякләренең кырларын эшкәрткән. Әмма община жирбиләүчелеге өстенлек иткән, җирне эшкәртүнең көнчыгыш славяннардагы кебек үк яндыру-төпләү алымы кулланылган. Майя цивилизациясе шәһәр-дәүләтләр арасында барган сугышлар, дошман кабиләләренең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булган. Испан яуларына кадәр сакланып килгән бердәнбер майя шәһәре Тах-Ица 1697 елда конкистадорлар тарафыннан яулап алынган. Испаннар бәреп кергән вакытта Юкатанның иң алга киткән циви¬ лизациясе — ацтек цивилизациясе булган. XV гасыр алдыннан ацтек кабиләләре союзы Үзәк Мексиканың зур өлешен яулап алган. Кол¬ лар кулга төшерү өчен ацтеклар күрше кабиләләр белән бертуктау¬ сыз сугышлар алып барган. Алар каналлар һәм плотиналар төзи белгән, югары уңыш үстергән. Аларның төзелеш сәнгате, һөнәрчелек (туку, чигү, таш эшкәртү, керамика җитештерү) европалыларныкын- нан калышмаган. Сугыш һәм хезмәт кораллары ясау өчен артык йом¬ шак булганлыктан, алтын ацтеклар тарафыннан бакыр һәм көмешкә караганда түбәнрәк бәяләнгән. Ацтеклар җәмгыятендә жрецлар аерым роль уйнаган. Иң югары идарәче тлакатлекутль бер үк вакытта баш жрец һәм хәрби җитәкче булган. Анда күп аллалык хөкем сөргән. Америкада коткару диннәре барлыкка килмәгән. Кешеләрне корбан иткәннәр, бу аллалар мәрхәмәтенә ирешү өчен зарури гамәл дип исәпләгәннәр. Испаннар (бәлки, күпертеп) тасвирлаганча, балаларны һәм яшь кызларны кор¬ бан итү аеруча югары бәяләнгән. Көньяк Америкада инклар дәүләте иң югары үсешкә ирешкән җәмгыять булган. Бу дәүләт 1 млн. км: дан артык мәйдан биләгән, анда 6 миллионнан артык кеше яшәгән. Инклар цивилизациясе иң
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 184 серле, табышмак цивилизацияләрнең берсе булып кала. Инкларда ме¬ таллургия, һөнәрчелек алга киткән, туку станоклары файдаланылган, аларда кием-салым һәм келәмнәр тукылган. Каналлар һәм дамбалар төзелгән. Кукуруз һәм бәрәңге үстерелгән. Америка ачылганчы бу яшелчәләр европалыларга мәгълүм булмаган. Шул ук вакытта сәүдә артта калган, үлчәү системасы эшләнмәгән. Әлегә укылмаган төен- сыман язмадан гайре, ихтимал, язуда булмагандыр. Американың баш¬ ка цивилизацияләре кебек үк, инклар да тәгәрмәчләрне белмәгәннәр, йөк тартучы хайваннарны файдаланмаганнар. Әмма алар күп тармак¬ лы юллар челтәре төзегән. «Инка» сүзе дәүләт, аның идарәчесен һәм чиновникларын булдырган халык дигәнне аңлата. Инклар җирендә һавадан гына күзәтү мөмкин бул¬ ган фантастик хайваннарның гигант сыннары, гаять зур геометрик фигуралар табыла. Бу исә инкларның һава¬ да очу күнекмәләре булган (ихтимал, һава шарлары ясаганнар) яки алар ниндидер югары көчләргә мөрәҗә¬ гать итәргә омтылганнар, дигән фаразлар тууга китерә. Беренче колониаль империяләр төзелү Башлап Американы ачкан испаннарны бары тик баю мөмкинлекләре генә кызыксындырган. Алтынга күмелгән ацтек һәм инк дәүләтләре турындагы хәбәрләр Испанияне кузгатып җибәрә. 1519—1521 еллар¬ да Эрнано Кортес (1485—1547) җитәкчелегендәге конкистадорлар отряды ацтеклар дәүләтен яулый, аның башкаласы Теночтитланны җимерә. 1530 нчы елларда Франсиско Писарро (1470—1541) җитәкләгән илбасарлар инклар дәүләтен тар-мар итә. Конкистадор отрядлары берничә йөз кешедән тор¬ ган, шул ук вакытта Америка дәүләтләренең күпмеңлек армияләре булган. Яулап алуларның җиңел баруы күп сәбәпләр белән аңлатыла. Тимер киемнәргә төренгән, утлы корал белән коралланган атлы испан илбасарла¬ ры андый гаскәрләре булмаган инклар һәм ацтеклар тарафыннан каршылык күрсәтү мәгънәсез булган юга¬ ры көчләр итеп кабул ителгән. Җирле халыкның борын¬ гы легендаларында диңгез артыннан килгән сакаллы ак аллалар турында сөйләнгән, бу шулай ук халыкның каршылык күрсәтү теләген сүндергән. (Бу легендалар¬ да викинглар Америкага барып йөргән заманнар турын¬ дагы хатирәләрнең чагылуы ихтимал.) Конкистадорлар артыннан ук яңа җирләргә руханилар килгән. Алар җирле дини карашларны тамырыннан ук корытып, католик дине
§ 24. Бөек географик ачышлар дәвере. Американың яулануы 185 таратканнар. Яулауларның башлангыч этабында алар индеецларны хайваннарга тиңләгән, аларның җаннары юк дип исәпләгәннәр. Ин¬ деецларны юк итү изге эш саналган. Корбаннарның санын ачыклау мөмкин түгел. Фаразлар буенча. Яңа Дөньяны ачу алдыннан анда 25 миллион чамасы кеше яшәгән. Мөгаен, яулар, мәҗүсилек белән көрәш барышында, күтәрелешләрне бастыру вакытында җирле халыкның 2/3 өлешеннән 4/5 өлешенә кадәр һәлак ителгән. Бары тик 1537 елда гына Рим папасы индеецларны кешеләр дип таный, бу исә җәзалауларның күләмен чикләүгә тәэсир итә. Дөрес, моңа карап кына җирле халыкның хәле яхшырмый. Португаллар кебек үк. Көньяк Американың көнбатыш ярларын үзләштергән испаннарны бары тик колонияләрдән байлыкларны су¬ ырып алу гына кызыксындырган. Колониаль властьлар җирле халык¬ ны көмеш рудникларында һәм плантацияләрдә эшләргә мәҗбүр иткән, алар кырларның бушап калуына, ачлык һәм эпидемияләр нәтиҗәсендә миллионнарның гомере өзелүгә игътибар да бирмәгәннәр. Эшче кул¬ лар җитешмәү сәбәпле, тиздән күп кенә колонияләргә Африкадан коллар китерергә, Европадан күчеп килүчеләрне урнаштырырга туры килгән. Диңгез аръягындагы җирләрне үзләштерергә соңарган Англия һәм Франция әлеге кимчелекне Төньяк Американы экспансияләү хисабы¬ на төзәтергә омтылганнар. 1535 елда Канада Франция биләмәсе дип игълан ителгән, 1608 елда Квебек шәһәренә нигез салынган. 1682 елда Миссисипи елгасы бассейны француз колониясе Луизиана дип игъ¬ лан ителгән. Англия 40 нчы параллель тирәсендә Төньяк Америка¬ ның Атлантика ярларын колонияләштерә башлаган. Күчеп килүче¬ ләрнең беренче төркеме Виргиния исеме бирелгән төбәккә 1607 елда килеп төшкән. Голландия дә Төньяк Америкада колониаль империя төзергә ом¬ тылган — 1626 елда Яңа Амстердам (соңыннан Нью-Йорк) бистәсенә нигез салынган. Әмма 1664 елда бу колонияне инглизләр басып ал¬ ган. Төньяк Американы колонияләштерүнең үз үзенчәлекләре булган. Анда яшәүче индеец кабиләләре аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнгән. Зур территориядә сибелеп урнашулары сәбәпле, алар- ны колонистларга эшләргә мәҗбүр итү мөмкин булмаган. Инглизләр һәм французлар җирне индеецлардан юк кына бәягә — арзанлы бизәнү әйберләренә, спиртлы эчемлекләргә сатып алуны кулай күргәннәр. Кайбер очракларда җирле халык яшәгән урыннарыннан көч белән кысрыклап чыгарылган. Әлеге җирләрне эшкәртү өчен шулай ук Аф¬
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 186 рикадан коллар китерелгән. Сәяси һәм дини дошманнарны, җинаять¬ челәрне Европадан океан аръягына сөрү тәҗрибәсе дә киң кулланыл¬ ган. Колонияләр өчен барган көрәш Европа державалары арасында эре хәрби бәрелешләр килеп чыгуга сәбәп булган. Бу бәрелешләр нәтиҗ¬ әсендә Вест-Индиядәгс кайбер утраулар (Барбадос. Тортуга. Анти¬ гуа, Провиденс, Сан-Доминго, Гваделупа, Мартиника һ.б.) Англиягә һәм Франциягә күчкән. Әлеге илләрнең хөкүмәтләре бу утрауларда пиратлар базалары оешуга каршы булганнар. Пиратлар алтын һәм көмеш төялгән испан корабларын талаган, яр буйларындагы шәһәрләргә һөҗүмнәр ясаган. XVI —XVIII гасырлар — пиратларның чәчәк ату чоры. Тыныч заманда пиратлар үз томышларын төрле яктан куркыныч астына куйган, сугыш чорында Англия һәм Франция властьларыннан капер патентлары (рәсми рәвештә дошман державасының корабларын кулга төшерү һәм батыру өчен рөхсәт бирелү) алганнар, флот¬ ка хезмәткә кергәннәр. Иң атаклы пиратларның бер¬ сенә, Фрэнсис Дрейкка (1540—1596) Англия королева¬ сы Елизавета рыцарь титулы бүләк иткән. Пиратлар Испания һәм Португалияне көчсезләндергән, бу илләр меңнәрчә корабларын югалткан. Таланган байлыклар¬ ның зур өлеше Англия һәм Франция казнасына кергән. Колониаль сәясәтнең нәтиҗәләре Американы яулау, Изге Өмет борыны тирәли һиндстанга диңгез юлы ачылу нәтиҗәсендә Европага колонияләрдән товарлар — кофе, чәй, тәмәке, шикәр камышы һәм шулай ук бик зур күләмдә алтын һәм көмеш агылган. Европалылар кукуруз һәм бәрәңге үстерә башлаган. Колониаль сәүдә Англ: i я һәм Голландиянең Ост-Индия компания¬ ләрен баеткан. Алар, португаллар белән уңышлы ярышып, Азия ил¬ ләре белән сәүдә иткән. Һиндстанда һәм Азиянең ислам илләрендә утлы ко¬ рал белән таныш булганнар, европалылардан берен¬ челәр булып дөньяның әлеге төбәкләренә диңгез юлы тапкан португаллар анда зур колониаль империя төзи алмаган. Алар кайбер портларны (Гоа, Диу, Даман) яулау, сәүдә мөмкинлекләре белән чикләнергә мәҗбүр бул¬ ган. Әмма, диңгездәге өстенлекләреннән файдаланып, алар гарәп сәүдәгәрләрен кысрыклаган, Һиндстан һәм Кытай белән сәүдә итүне үз контроленә алган. Аннан
jj 24. Боек географик ачышлар дәвере. Американын яу.ишуы 187 соң көчлерәк флотка ия Голландия һәм Англия, шул исәптән пиратларны да файдаланып, үз чиратында Пор¬ тугалияне Азия базарларыннан кысрыклап чыгарган. Испаниягә алтын һәм көмеш агылу әлеге метилларның Европа ба ырларынла арзанаюына китерә. 11спання аксөякләре гаять зур бай¬ лыкларның хуҗаларына әверелә. Алар ул байлыкларны башлыча кул¬ лануга тоталар, шул рәвешле Англия һәм Голландиянең Ост-Индия компанияләрен баеталар. Англия. Голландия. Франция цехлары ос¬ таларын заказларга күмәләр. Әлеге илләрдә сәүдә һәм җитештерү зур темплар белән үсә башлый. Шәһәрләрдә байлыклар туплана. Диңгез-сәүдә юлларының әһәмияте үсү кораблар төзү эшенең үсе¬ шен тизләтә. Кораблар төзелешенең материалларга — агачка, туплар кою өчен тимергә, җилкәннәр өчен тукымага ихтыяҗы арта. бу. үз чиратында, җитештерүнең үсүенә китерә. Иске цех системасы заказ¬ ларның үсә барган күләмен үтәргә җитешми башлый. Болар барысы да мануфактура җитештерүенә күчүгә этәрә. Яңа җирләр ачылу нәтиҗәсендә европалыларның белем офыкла¬ ры киңәя. Бөек географик ачышлар дәверенә кадәр «үз» князьлеге яки корольлеге кысалары белән чикләнгән дөньяның гаять зур икәнлеге ачыклана, ул үзенең тикшеренүче-галимнәрен. яулаучыларын, буйсын¬ дыручыларын көткән булып чыга. 1519—1522 елларда Ф. Магеллан (1480—1521). һиндстанга көнбатыштан бара торган юлны эзләп. Горн борынын урап үтә һәм Тын океанны кичә, шулай итеп, беренче булып дөнья тирәли сәяхәт ясый. Ниһаять, европалылар үзләре тара¬ фыннан үзләштереләчәк Җирнең чын зурлыкларын күзаллауга ирешә. §24. Сораулар һәм биремнәр [. Нинди сәбәпләр европалыларны һиндстанга яңа диңгез юлларын эзләргә мәжбүр иткән? 2. Яңа җирләр ачуда Испания һәм Португалия көндәшлеге турында сөйләгез. Таблица төзегез. Таблица Бөек географик ачышлар Диңгезче Сәяхәтнең даталары Ачылган җирләр
188 8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 3. Американың Колумбка кадәрге цивилизацияләрен тас¬ вирлагыз. Аларның конкистадорлар тарафыннан яулану- ын нәрсә җиңеләйткән? 4. Америкада испан илбасарлары нинди сәясәт уздырган¬ нар? Алар нинди максатлар куйган? 5. Төньяк Американы колонияләштерүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? 6. Колониаль империяләр төзелү һәм яңа диңгез-сәүдә юл¬ лары ачылу Көнбатыш Европа илләре өчен нинди нәтиҗәләр биргән? §25. Көнбатыш Европа: үсешнең яңа этабы XV, бигрәк тә XVI гасырда Европа илләре¬ нең күпчелеге зур үзгәрешләр кичергән. Бу үз¬ гәрешләргә мануфактура җитештерүенең үсүе, социаль һәм сәяси тормыштагы яңалыклар сә¬ бәп булган. Әлеге заманда Яңарыш дәвере һәм Реформация белән бәйле рухи революция бу¬ ла. Бу үзгәрешләр буржуаз революцияләр, про¬ мышленность перевороты өчен җирлек әзер¬ ли. Европа халыклары тормышында яңа сый¬ фатлы чынбарлыклар чагылыш тапкан Урта га¬ сырларның соңгы чорын еш кына элгәреге Яңа заман буларак тасвирлау — очраклы хәл түгел. Мануфактура җитештерүенә күчү Табышлы колониаль сәүдә үсеше (мәсәлән, һиндстан базарларын¬ да тәмләткечләр Европадагыга караганда 100 тапкыр арзанрак тор¬ ган) сәүдә капиталының тиз үсүенә булышлык күрсәткән. Ост-Ин- дия компаниясе кебек эре акционерлык компанияләре, сәүдә фло¬ ты тотудан тыш, хәрби экспедицияләр дә оештырганнар. Сәүдә банк кредиты системасы булдыру, сәүдә компанияләренең акциял¬ әре, вексельләр, акча күчерү һәм ваклау хезмәте оештыру таләбен алга куйган. Болар барысы да банк эше үсешенә, беренче биржа¬ лар барлыкка килүгә ярдәм иткән. XVI гасырда Антверпен, Ам¬ стердам, Генуя. Лион, Лондон финанслар эшчәнлегенең эре үзәкләре булган. Иң зур банк-сәүдә йортлары монархларның төп
§ 25. Көнбатыш Европа: үсешнең яңа этабы 189 кредитчыларына әверелгән, зур процентлар хисабына аларга акча биреп торганнар, салымнар җыю хокукын сатып алганнар, әҗәткә җирләр һәм күчемсез милек кабул иткәннәр. Операцияләренең колачын киңәйтергә омтылып, сәүдә компа¬ нияләре үз акчаларын җитештерү үсешенә керткән. Цех оешмасы, әле тагын ике гасырга якын сакланса да, инде тәмам искергән. Кат¬ гый нормалар рәвешендә осталар һәм алар ярдәмчеләренең эшен, җитештерелә торган продукциянең күләмен, сәүдә алымнарын бил¬ геләү хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне һәм яңа техника кертү¬ не тоткарлаган. Мондый шартларда техник прогрессның бик акрын үсүенә кара¬ мастан. акрынлап барыбер яңа технологияләр кертелә һәм продук¬ ция төрләре үсә. XV гасырда традицион мич урынына домна миче файдаланыла башлый, анда ягулык сыйфатында агач күмере урынына ташкүмер кулланыла. Бу исә металл коюны арттыра, аның сыйфатын күтәрә, яңа коелмалар барлыкка килә. Металлургия үсеше нәтиҗәсендә ар¬ тиллерияне һәм утлы ату коралын яхшырту, металлдан катлаулы әйберләр ясау мөмкинлеге туа. Су һәм җил тегермәннәре камилләштерелә. Тау эшендә суны су¬ ырту өчен насослар, руданы өскә чыгару өчен вагонет¬ калар кулланыла башлый. Шахталар һәм штольнялар¬ ның тирәнлеге хәзер йөзләрчә метрга җитә. 1445 елда немец һөнәрчесе И.Гутенберг (1399— 1468) тарафыннан китап басу уйлап табылганнан соң, әлеге эш киң тарала. 1500 елга Европаның 12 илендә эре типографияләр була, 40 меңнән артык исемдә ки¬ таплар басыла. Механик (пружиналы) сәгатьләр уйлап табылгач, сәгать җитеш¬ терү промышленносте үсә башлый. Европа өчен традицион булган текстиль һәм пыяла җитештерүдә яңа, югарырак җитештерүчән эш алымнары барлыкка килә. Яңа. мануфактура җитештерүе элеккеге, цех җитештерүе тәртибен өлешчә үзенә йота, өлешчә кысрыклап чыгара. Баштарак таркау мануфактуралар дип аталган хезмәт оешмалары барлыкка килә. Сәүдә йортлары, цех чикләүләрен читләтеп үтәргә, арзанрак бәягә күбрәк продукция алырга омтылып, заказларны шәһәр һәм авыл һөнәрчеләренә бүлеп бирә башлый, чимал, ярымфабрикат әйберләр сатып алу, продукцияне сату кебек барлык мәшәкатьләрне үз өсләренә йөкли.
8 нче бүлек. Урга гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 190 Катлаулырак продукция, мәсәлән, сәгатьләр, җитештерүдә катнаш мануфактура.lap таралыш ала. Бу очракта аерым детальләрне гар белгечлекле һөнәрчеләр яки цех осталары ясый, ә детальләрдән про¬ дукцияне җыю эшләре эшкуарлар остаханәсендә башкарыла. Ниһаять, үзәкләштерелгән мануфактуралар барлыкка килә. Алар- да барлык операцияләр бер бүлмәдә бара — эшкуар милкендә булган станоклар һәм инструментлар белән ялланган эшчеләр эшли. Үзәкләштерелгән мануфактураларда, хезмәтне төгәл оештыру, эш процессын чагыштырмача гади операцияләргә бүлү нәтиҗәсендә, цех¬ лар һәм аерым һөнәрчеләр хезмәте белән чагыштырганда, җитеште- рүчәнлек ике мәртәбә югарырак булган. Үзәкләштерелгән корал ясау мануфактуралары монархлар исеме һәм яклавына таянып, дәүләт хисабына оештырылган. Европаның күп кенә илләрендә акрынлап цехларны кысрыклап чыгарган мануфактуралар барлыкка килү Европа җәмгыяте үсешенә зур йогынты ясаган. Беренчедән, җитешетерү күләмнәренең үсүе, чыгарыла торган про¬ дукция төрләренең артуы товар-акча мөнәсәбәтләренең тиз үсүе өчен мөһим чыганак булган. Җир хуҗалары арендачы крестьяннарның йөкләмәләрен акчалата оброкка алмаштырырга омтылган. Мануфак¬ тураларның торган саен чималга ихтыяҗлары арта барган шартлар¬ да җирләрнең күп өлеше техник культуралар үстерү, сарык көтүлекл¬ әрен киңәйтү өчен файдаланылган. XVI гасырдан башлап Англиядә киртәләүләр киң та¬ ралган. Лендлордлар арендачыларны җирләрдән куып җибәргән. Парламент карары буенча зур-зур җир бил¬ әмәләре көтүлекләргә әверелдерелгән. Вак милекче¬ ләрнең җирләре эшкуарлар тарафыннан сатып алын¬ ган һәм шулай ук терлекчелек яки товарлыклы аграр продукция җитештерү өчен файдаланылган. Берничә дистә ел эчендә натураль яки ярымнатураль хуҗалык алып барган вак крестьяннар Англиядә юкка чыккан. Шуңа күрә дә инде «сарыклар кешеләрне ашады» дигән гыйбарә киң тарлган. Икенчедән, җәмгыятьнең социаль структурасында үзгәрешләр булган. Малтабарлар — банкирлар, сәүдәгәрләр, мануфактура ху¬ җаларының әһәмияте үскән. Шул ук вакытта ярлыларның — ману¬ фактуралар белән көндәшлектә бөлгән һөнәрчеләрнең, көтүлекләр өчен җирләре тартып алынган арендачы крестьяннарның саны арт¬ кан. 1500 елдан 1600 елга кадәр Европаның халкы ике тапкыр ди-
§ 25. Көнбатыш Европа: үсешнең яңа этабы 191 Урта гасырлар ахырына Европада төп сәүдә юллары ярлек — 80—100 миллион кешедән 180 миллионга кадәр арткан. Бигрәк тә шәһәрләр тиз үскән. Аларның иң эреләрендә (Антвер¬ пен. Брюссель, Гамбург, Лион, Лиссабон, Лондон, Неаполь, Па¬ риж, Прага, Рим, Флоренция, Севилья һ.б.) яшәүчеләрнең саны 100 мең кешедән артып киткән. Болар барысы да авылда һәм бигрәк тә шәһәрдә яшәгән ярлылар¬ ның хәлен кискенләштергән, тормышның иң кечкенә рәхәтлеклә- реннән дә мәхрүм ителгән кешеләрнең теләсә нәрсәгә сәләтле масса¬ сын тудырган. XVII гасыр башында Лондон халкының 1/ 4 өлешен ярлылар, эшсезләр тәшкил иткән. Өченчедән, җитештерү һәм сәүдә үсеше бердәм эчке базарларның формалашуына булышкан. Әлеге базарларның нигезендә эре Европа дәүләтләренең аерым төбәкләре һәм шәһәрләре арасындагы хезмәт бүленеше яткан. Бер үк вакытта гомумевропа күләмендә дә хезмәт бүленеше башланган. Бакыр, көмеш, цинк Германия җирләрендә, Тирольдә, Венгриядә коелган. Франция, Англия һәм Швеция метал-
192 8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә лургия үзәкләре булып әверелгәннәр. Гомумевропа күләмендә әһәми¬ яткә ия булган пыяла әйберләре, фарфор, челтәр, атлас һәм парча, корал җитештерү үзәкләре барлыкка килгән. Яцарыш дәвере Европалыларның белем дәрәҗәсендәге һәм эшчәнлекләре характерын¬ дагы үзгәрешләр аларның дөньяны аңлавына һәм тирә-юньдәге чын¬ барлыкка мөнәсәбәтенә зур йогынты ясаган. Классик Урта гасырларда яшәгән күпчелек кешеләрнең тормыш¬ ка карашы башлыча көндәлек мәшәкатьләр белән бәйле булган, һәр кешенең тормыш юлы, белем дәрәҗәсе аның кайсы сословиедән к.. леп чыгуы, әти-әнисенең һөнәре белән бәйләнгән. Халыкның төп мас¬ сасы хөкем сөргән шартларга, сеньор ихтыярына буйсынуны дәрәҗә санаган. Белемле кешеләр аз булган, алар исәбенә кызыксынулары дини әдәбият өйрәнү, дини бәхәсләр белән чикләнгән чиркәү әһеллә¬ ре кергән. Яңа, дөньяви мәдәният үсешенең XIV — XV гасырларда Италия¬ дә башлануы очраклы хәл булмаган. Италиянең эре шәһәрләрендә сәүдәнең әһәмияте үскән, беренче мануфактуралар барлыкка килгән, чиркәү белән бәйләнмәгән белемле, укымышлы кешеләр катлавы җитлеккән. Якынлашып килгән заман яңа каһарманнарны тудырган. Болар булдыклы, инициативалы, капитал кертү, сәүдә, диңгез аръ¬ ягындагы илләргә сәяхәт итүләр белән бәйле хәвефләрдән, маҗара¬ лардан курыкмаучы кешеләр булган. Кеше шәхесенә, аның индивидуальлегенә, башкарган эшләренә карата туган кызыксыну рухи мәдәнияткә һәм антик сәнгатькә мөрәҗәгать итүдә чагылыш тапкан заманны Яңарыш (Ренессанс) дәвере дип исәплиләр. Антик дәвер фикер ияләре һәм тарихчыла¬ рының монастырь китапханәләрендә тузан җыеп яткан хезмәтләре басыла башлый. Борынгы заман скульпторларының элегрәк оны¬ тылган һәм Рим аксөякләренең сарайлары, мәҗүси храмнар хәра¬ бәләре астында күмелеп яткан иҗат җимешләре соклану уята, таң калдыра. Антик дәвер—каһарманнар заманы, мәдәниятнең чәчәк аткан һәм кеше даһилыгының тантана иткән вакыты дигән, баш¬ лыча иллюзиягә чолганган караш барлыкка килә. Яңарыш дәве¬ рендә чын шедеврлар иҗат иткән күп кенә рәссамнар, скульптор¬ лар, язучылар, шагыйрьләр үзләрен антик осталарга охшарга ты¬ рышучылар гына дип исәпләгәннәр. Әдәбиятта Ренессанс дәвере Флоренция шагыйрь¬ ләре һәм язучылары — Данте Алигьери (1265—1321),
§ 25. Көнбатыш Европа: үсешнен яна этабы 193 Франческо Петрарка (1304—1374) һәм Джованни Бок¬ каччо (1313—1373) иҗатларыннан башланган. Англиядә аларның традицияләрен шагыйрь Д. Чосер (1340—1400) һәм драматург У.Шекспир (1564—1616), Нидерландта — Э.Роттердамский (1466—1536), Франциядә Ф.Рабле (1494—1553) дәвам иткәннәр. Жанрларының төрле булуына карамастан, алар иҗа¬ тының уртак сыйфатлары да бар. Бу, барыннан да элек — аларның әсәрләрендәге яңа төр геройлар. Әлеге геройлар — һәрвакытта да аксөяк нәселдән булмаган, әмма кызыксынучан, үз ниятләрен гамәлгә ашырырга, әйләнә-тирә дөньяны аның барлык төрлелеге белән аңларга омтылган, еш кына хөкем сөргән тәртипләргә ирония һәм скептицизм белән караган кешеләр. Нәкъ менә «Яңарыш дәверендә гуманизм» термины туа, ул баштарак «кешене ярату» мәгънәсен түгел, ә «кешене өйрәнү» дигәнне белдергән. Кешегә, кеше гәүдәсенең мәһабәтлегенә мөрәҗәгать итү Яңарыш дәвере рәссамнары һәм скульпторлары С. Боттичелли (1445— 1510), Леонар¬ до да Винчи (1452— 1519), Микеланджело Буонарот- ти (1475— 1564), Рафаэль Санти (1483— 1520) иҗат¬ лары өчен хас. Реформациянең башлануы. Европадагы беренче дини сугышлар Яңа чынбарлыклар, дөньяга гуманистик караш формалашу Урта га¬ сырларда дөньяны аңлауның дини нигезләрендә чагылыш тапкан. Үз резиденциясен Франциягә күчерергә мәҗбүр булган папалар- ның 70 елга сузылган «Авиньон әсирлеге» нәтиҗәсендә Рим като¬ лик чиркәвенең дөньяви хакимнәргә йогынтысы шактый кимегән. Бары тик 1377 елда гына, Йөзьеллык сугышта Франциянең уңыш- сызлыклары шартларында, папа Григорий XI чиркәү башлыгы ре¬ зиденциясен Римга кайтаруга ирешә. Әмма ул 1377 елда үлгәннән соң, француз епископлары үз папаларын, ә итальян епископлары үзләренекен сайлый. 1409 елда чакырылган Чиркәү соборы папа- ларның икесен дә урыннарыннан төшерә һәм үз кандидатын сай¬ лап куя. Ялган папалар собор карарларын танымыйлар. Шулай итеп, бер үк вакытта Рим католик чиркәвендә өч папа барлыкка килә. Схизма, ягъни 1417 елга кадәр чиркәү бүленеше Европаның иң эре дәүләтләре — Англия, Франция һәм Испаниядә чиркәүнең йогынтысын шактый көчсезләндерә. 13 С-203
194 8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә Изге Рим империясе составына кергән Чехиядә дини гыйбадәтләр һәм йолаларны демократик тәртиптә, чех телендә алып баруны хуп¬ лаган милли чиркәү булдыруны максат итеп куйган хәрәкәт барлык¬ ка килә. Аңа нигез салган Прага университеты профессоры Ян Гус (1371 — 1415) Констанца шәһәрендә булган чиркәү соборында ересь- тлыкта гаепләнә һәм учакта яндырыла. Әмма аның Чехиядәге тараф¬ дарлары кораллы көрәшкә күтәрелә. Аларны рыцарь Ян Жижка (1360— 1420) җитәкли. Гуситлар дин әһелләренең тормышта аскет¬ чылык нормаларын саклауларын таләп итә, Рим католик руханила¬ рын зур гөнаһлар кылуда гаеплиләр. Аларның таләпләре крестьян¬ нар һәм шәһәр халкы арасында киң яклау таба. Гуситлар Чехиянең барлык территориясен диярлек яулап ала, чиркәү җирләрен секуляри- зациялиләр (тартып алалар), бу җирләр башлыча дөньяви феодаллар кулына күчә. 1420— 1431 елларда Рим һәм империя еритиклар дип игълан ителгән гуситларга каршы биш тәре походы оештыра. Әмма тәре йөртүчеләргә хәрби җиңүгә ирешү насыйп булмый. Гуситларның от¬ рядлары Венгрия, Бавария, Бранденбург территорияләренә контр¬ һөҗүмнәр ясыйлар. 1433 елда булган Базель соборында Рим католик чиркәве ташламаларга бара, Чехиядә дини хезмәтнең аерым тәртибе хөкем сөргән чиркәү булу хокукын таный. Я. Гусны җәзалау Рим католик чиркәвенә карата туган шик- шөбһәләрнең киң таралыш алуын туктата алмый. Августинлылар ордены монахы, Виттенбах (Германия) университеты профессоры М .Лютер (1483 — 1546) тәгълиматы әлеге чиркәүгә каршы аеруча җит¬ ди чыгыш була. М.Лютер чиркәү керемнәренең мөһим чыганагы бул¬ ган индульгенцияләр сату, ягъни акча түләп гөнаһлардан арындыруга каршы чыга. Ул бу гамәл рухи чистарынуга булышырга тиешле тәүбә итүнең мәгънәсен бетерә, дип исәпли. Лютер Аллаһ сүзе Библиядә урын алган, һәм бары тик һәр кешегә аңлаешлы Изге Китап кына яңалыкка, җанның котылуына юл ача, дип саный. Аның фикереңчә, Собор карарлары, чиркәү башлыклары белдерүләре, йолалар, гыйбадәтләр, иконалар һәм изгеләр сөякләренә табынуның чын дингә катнашы юк. 1520 елда Рим папасы Лев X Лютерны чиркәүдән аера. Империя рейхстагы, 1521 елда Лютер карашларын карап-тикшереп, аны гаепләп чыга. Әмма лютеранство тарафдарларының саны арта бара. 1522 — 1523 елларда Германиядә рыцарьлар баш күтәрә. Алар чиркәү ре¬ формасы уздыруны, аның җир биләмәләрен тартып алуны таләп итәләр. 1524 —1525 елларда Германия җирләрен Крестьяннар сугышы чолгап ала, ул дини өндәмәләр астында башлана. Баш күтәрүчеләр
§ 25. Көнбатыш Европа: үсешнен яңа этабы 195 арасында анабаптист идеяләре аеруча зур популярлык казана. Ана- баптистлар рәсми, католик чиркәвен генә түгел, Изге Китапны да инкарь иткәннәр, дингә турылыклы һәр кеше, рухы һәм йөрәге белән Аллаһка мөрәҗәгать итсә, аннан вәхи алырга мөмкин, дип санаганнар. Швабия, Вюртемберг, Франкония, Тюрингия, Эльзас һәм Австрия¬ нең Альп тирәләрен чолгап алган күтәрелешнең төп идеясе — җирдә Алла Патшалыгын урнаштыру фикереннән гыйбарәт. Аның рухи ли¬ дерларының берсе булган Т.Мюнцер (1490—1525) бу патшалыкка юл монархларны бәреп төшерү, монастырьлар һәм замокларны юк итү, тулы тигезлек аша бара дип исәпли. Баш күтәрүчеләрнең төп таләп¬ ләре — община җирбиләүчелеген торгызу, йөкләмә-салымнарны бе¬ терү, чиркәү реформасы. Лютер да, шәһәрләр халкы да бу таләпләрне хупламый. Герман князьләренең гаскәрләре крестьяннарның начар оештырылган армия¬ ләрен тар-мар итә. Күтәрелешне бастырганда, 150 мең чамасы крестьян һәлак булган. Әлеге җиңү Рим католик чиркәве һәм императорлар фикере белән торган саен азрак исәпләшкән князьләрнең йогынтысын шактый үстерә. 1529 елда күп кенә князьләр һәм ирекле шәһәрләр империя рейхстагының яңа, лютеран динен тыюына каршы протест белән чы¬ галар. Протест белдерүче (протестант) князьләрнең биләмәләрендә монастырьлар һәм католик храмнар ябыла, аларның җирләре дөнья¬ ви хакимнәр кулына күчә. Чиркәү җирләренең тартып алынуы һәм чиркәүнең дөньяви ха¬ кимнәргә буйсындырылуы котылгысыз була. Әлеге максатларда 1555 елда империядә дини солых төзелә, «кемнең хакимияте — шуның ук дине» дигән принцип кабул ителә. Аны хәтта католик диненә тугры булган князьләр дә хуплый. Католик чиркәвенең позициясе һәм йогынтысы көчсезләнү Герма¬ ниядә генә күзәтелми. Швейцария реформаторы, чыгышы белән Фран¬ циядән булган Жан Кальвин (1509 —1564) шәһәрләрдә, бигрәк тә эшкуарлар арасында зур популярлык казанган тәгълимат тудыра. Аның карашлары буенча, әгәр дә кеше тормышта, төрле эшләрдә, аерым алганда, сәүдәдә һәм эшкуарлыкта уңышларга ирешсә, бу — Алланың ана карата рәхимле булуын күрсәтә торган билге дип икъ¬ рар ителә. Алай гына да түгел, кеше, үзенең гамәлләрендә дин юлын¬ нан тайпылмаса, бу — аның җан котылуына ирешү билгесе дип күрсәтелә. Кальвинизм кешенең көндәлек тормышын катгый кыса¬ ларга куя. Мәсәлән, Кальвин карашларын кабул иткән Женевада күңел ачулар, музыка, модалы кием-салымнан йөрү тыела.
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 196 Реформациядән соң Европада христиан чиркәүләре Англия дә католик чиркәве белән арасын өзә. Моңа папа һәм ко¬ роль Генрих VIII (1509— 1547) арасындагы низаг сәбәпче була. Рим аңа аерылышырга рөхсәт бирмәгәннән соң, ул 1534 елда парламент¬ ның махсус закон кабул итүенә ирешә. Әлеге закон буенча Англиядә яңа, англикан чиркәве оештырыла. Аның башлыгы дип король игъ¬ лан ителә. Корольгә чиркәү реформалары уздыру, ересьны юк итү, руханиларны билгеләү хокукы күчә. Монастырьлар ябыла, чиркәү¬ нең җирләре тартып алына, гыйбадәт кылулар инглиз телендә алып барыла башлый, изгеләр культы бетерелә, руханиларны никахка керүдән тыйган нормалар юкка чыгарыла. Католик чиркәве Реформация идеяләренә каршы тора алмый. Иг¬ нат Лойола (1491—1556) тарафыннан нигез салынган иезуитлар ор¬ дены ул үткәргән сәясәтнең яңа инструменты була. Орден кырыс дис¬ циплина принципларында оештырыла. Аның әгъзалары байлык туп¬ ламау, никахка кермәү, күндәм булу һәм карусыз папага буйсыну ту¬ рында ант бирә. Орденның төп принцибы — әгәр дә чын дингә, ягъни Рим католик чиркәвенә хезмәт итсәләр, теләсә нинди гамәлләр дә ак¬ лана дигән кагыйдәдән гыйбарәт була. Иезуитлар хакимият структу¬
§ 25. Көнбатыш Европа: үсешнең яна этабы 197 раларына, протестант общиналарына үтеп керә, еритикларны эзләп табып, аларны эчтән көчсезләндерергә омтылалар. Алар Реформация тарафдарлары белән бәхәсләр алып барырга сәләтле вәгазьчеләр әзер¬ ли торган мәктәпләр ача. 1545 елда чакырылган Тридент соборы католик чиркәвенең төп догматларын раслый, дин тоту иреге принцибын гаепли, католик ру¬ ханиларның дини тормыш нормаларын үтәүләренә таләпләрне кат- гыйландыра. Әлеге собор контрреформациягә — католик чиркәвенең үз йогынтысын саклау өчен көрәшкә башлангыч бирә. Инквизиция эшчәнлегенең масштаблары үсә. Мәсәлән, Җирнең Галәм үзәге бул¬ мавын исбат иткән поляк астрономы Н. Коперник (1473-—1543) тәгъли¬ матын ул еритиклык дип бәяли. Инквизиция аның эшенең дәвамчы¬ сын — идеяләреннән баш тартмаган Д.Бруноны (1548—1600) янды¬ руга хөкем итә. Җеннәр, сихерчеләрне, кара көчләргә булышлык итүдә, еритик карашларда гаепләнгән кешеләрне эзәрлекләү дулкы¬ ны күтәрелә. §25. Сораулар һәм биремнәр ив ■м* е 2- f| з. 4. 5. 6. 7. Мануфактура җитештерүенә күчүнең алшартларын атагыз. Мануфактураларның нинди төрләрен беләсез? Урта га¬ сырлардагы цех берләшмәләре белән чагыштырганда аларның өстенлекләре нидән гыйбарәт булган? Европада мануфактура җитештерүе таралуның нәти¬ җәләрен ачыклагыз? Яңарыш дәвере кешесенең дөньяга карашларындагы төп үзенчәлекләрен атагыз. Европа илләрендә Рим католик чиркәве йогынтысының көчсезләнүенә булышлык иткән факторларны санагыз. Реформация чорының нинди дини тәгълиматларын бе¬ ләсез? Аларда нинди уртаклыклар һәм аерымлыклар бул¬ ган? Ни өчен күп кенә илләрнең дөньяви хакимиятләре Реформацияне яклаган? Контрреформация нинди мәгънәгә ия булган. Рим като¬ лик чиркәвенең сәясәте ничек үзгәргән?
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 198 §26. Көнбатыш Европада һәм Россиядә абсолютизм XVI гасырда Европа илләренең күпчелегендә, шул исәптән Россиядә дә, абсолютизмга, ягъ¬ ни хакимиятнең тулысынча (закон чыгару, баш¬ карма һәм суд хакимиятләре рәвешендә) мо¬ нарх кулында туплану тәртибенә күчү башлан¬ ган. Әмма абсолютизм урнашуның конкрет сәбәпләре, хакимлек итү формалары һәм алым¬ нары әлеге илләрдә төрлечә булган. Көнбатыш Европадагы абсолют монархияләр Англиядә һәм Франциядә абсолютизмга күчүнең төп сәбәпләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Беренчедән, Реформация шартларында Рим католик чиркәвенең йогынтысы шактый кимегән. Үзе позицияләрен саклау өчен аңа мо¬ нархларның үзара көрәше түгел, аларның ярдәме таләп ителгән. Дөньяви характердагы дини протестант агымнары баштарак әле үзәк хакимияткә йогынты ясарлык хәлдә булмаган. Икенчедән, традицион рәвештә монархлар хакимиятенә каршы торган җирле феодаль аксөякләрнең йогынтысы какшаган. Дәүләт белән идарә итүдә чиновникларның роле үскән. Икътисади тормыш¬ та сәүдә-эшкуарлык белән шөгыльләнгән шәһәр элитасының әһәмия¬ те арткан. Өченчедән, авыр коралланган атлы рыцарь гаскәренең роле кис¬ кен кимегән. Яңа армияләрнең нигезен утлы корал, артиллерия белән коралланган, профессиональ, ялланган гаскәрләр, җәяүле сугышчы¬ лар тәшкил иткән. Аларны тоту кыйммәткә төшкән һәм бу король сараеның гына хәленнән килгән. Дүртенчедән, феодалларның уллары, сәүдәгәрләр һәм промышлен¬ никлар колониаль экспансия алып барырлык, яңа җирләр һәм базар¬ лар яуларга сәләтле көчле үзәк хакимиятнең булуы белән кызыксын¬ ган. Мануфактура җитештерүенең үсеше җирле феодалларның сәүдәне чикләүче таможня пошлиналары билгеләү һәм өстәмә салымнар кертү хокукын бетерүне таләп иткән. Абсолют монархия урнашу Англиядә — Генрих VII (1485 — 1509), Франциядә Франциск I (1515 —1547) идарә итүләре белән бәйле. Реаль хакимият аларның яраннары кулында тупланган. Ан¬ глиядә бу Яшерен совет (аның составына король каршында җавап¬
§ 26. Көнбатыш Европада һәм Россиядә абсолютизм 199 лы иң югары дәрәҗәле чиновниклар кергән) һәм Йолдыз палатасы (ул дәүләткә хыянәт турындагы эшләрне караган һәм җирле фео¬ дал аксөякләрнең каршылыгын сындырган) булган. Англиядә аб¬ солютизм урнашу чорында парламентта утыручы лордларның саны яртысыннан күбрәккә кыскарган. Аларның күбесе үтерелгән яки барлык өстенлекләреннән мәхрүм ителгән. Француз короле Зур король советына таянган. Формаль яктан сословиеле вәкиллек органнары үзләренең яшәе¬ шен туктатмаган. Әмма Франциядә Франциск I идарә иткән чорда Генераль штатлар бер мәртәбә дә чакырылмаган. Англиядә парла¬ мент системасы сакланган, әмма сәяси тормышта парламентның роле кечерәйгән. Аның составына һәм кабул ителә торган законнарга ко¬ роль сарае хәлиткеч йогынты ясаган. Үзенең өстенлекләрен сакларга омтылган җирле феодаль аксө¬ якләр абсолютизмга каршы фикердә торган. Франциядә дини сугыш¬ лар чорында (1562 — 1594) король сарае сәясәтенә йогынты ясау өчен феодаль нәселләрнең көрәше кискенләшкән. Әлеге дини су¬ гышлар контрреформация тарафдарлары булган католиклар һәм үзләрен гугенотлар дип атаган протестантлар арасында барган. Католиклар король Филипп II (1556 — 1598) вакытында Европада контрреформация терәгенә әверелгән Испаниягә таянган. Моннан тыш, Испания Франциянең көчәюеннән шикләнә. Бу вакытта Фран¬ ция Италиядәге дәүләтләргә йогынты ясау өчен Испания белән көндәшлек көрәше алып бара һәм шулай ук үз колониаль империя¬ сен төзи башлый. Әлеге сугышларның иң танылган һәм матур әдәби¬ ятта тәфсилләп бәян ителгән эпизоды — Варфоломей төне, Парижда католиклар тарафыннан оештырылган суеш була. Ул төндә 2 мең чамасы гугенот үтерелә. Гугенот конфедерациясе һәм Католик лига оешу Фран¬ цияне ике дәүләткә таркалу чигенә китереп бастыра. Бары тик Генрих Бурбон (Генрих IV, 1594 — 1610) тәхеткә утыргач кына Нант эдикты кабул ителә (1598), бу эдикт буенча король хакимияте католиклар һәм протестант¬ ларның хокукларын саклауны гарантияли. Англиядә дә абсолютизмга каршылык күрсәтү дини төсмер ала. Королева Елизавета I (1558—1603) вакытында абсолютизм дошман¬ нары Шотландиянен католик динендәге королевасы Мария Стюарт (1542—1567) тирәсенә туплана. Королева Мариянең Англия тәхетенә булган дәгъвалары инглиз аксөякләренең бер өлешендә, Елизавета I не еритичка дип игълан иткән Рим католик чиркәвендә һәм Испания
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 200 королендә яклау таба. Әмма максаты Мария Стюартны тәхеткә утыр¬ ту булган фетнә ачыла, дәгъвачы җәзалап үтерелә. Моңа җавап итеп, Филипп II «Җиңелмәс армада» — 134 корабтан торган флот җибәрә. Бу флот Англиягә 20 меңлек десант төшерергә тиеш була. Инглизләр аңа каршы элеккеге пират Ф.Дрейк җитәкчелегендә 200 корабтан тор¬ ган флот куялар. Инглиз флотының һөҗүменә дучар булган һәм Шот¬ ландия ярлары буенда давылга эләккән «Армада» тар-мар ителә. Шушы вакыйгадан соң Англия флоты озак вакытлар дәвамында диң¬ гездә өстенлек саклый. Елизавета I идарә иткәндә, Англия зур тизлек белән үзенең коло¬ ниаль империясен киңәйтә башлый. Король сарае канаты астында һәм аның акчасына яңа сәүдә компанияләре һәм мануфактуралар оешты¬ рыла. Англия хәтта ерактагы Россия белән дә сәүдә һәм илчелек мөнәсәбәтләре урнаштыра. Моңарчы Россиягә кыен шартларда төньяк диңгезләрдә йөзгәннән соң гына барып җитә торган булган¬ нар. Чиркәүне католик дине тарафдарларыннан һәм англикан диненә дошман кальвинизмнан (Англиядә ул пуританизм рәвешен алган) чистарту өчен 1583 елда махсус комиссия (инквизициянең англикан варианты) төзелә. Үзәк хакимиятне ныгыту тенденцияләре Испания, Австрия, Италия һәм Германиянең вак дәүләтләрендә күзәтелә. Әмма җирле аксөякләр¬ нең каршылыгы һәм дин төрлелеге аларны чикли. Европада Флоренцияле Н. Макиавелли (1469—1527) хезмәтләре зур популярлык казана. Макиавелли дәүләт һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә көчле шәхес — пат¬ ша идарә итү зарурлыгын нигезли. Аның фикеренчә, әлеге шәхес катгый, рациональ гамәлләр кыларга тиеш, кичектергесез шартларда ул мораль-әхлак нормалары белән хисаплашмаска да мөмкин. Иван Г розный чорында Россиядә үзәк хакимият көчәю Россиядә абсолютизмның урнашуы Иван Грозный (1533—1584) идарә иткән вакытка туры килә. Бу елларда дәүләтчелек нигезләрен һәм үзәк хакимиятне ныгыт¬ кан реформалар уздырыла. 1549 елда патша Земский собор — со¬ словиеле вәкиллекле киңәшмә органы җыя. Боярлар белән бергә, аның эшендә чиновниклар, сәүдәгәрләр, шәһәр халкының югары катлавы, руханилар катнаша. Собор билгеле бер дәрәҗәдә Бояр-
§ 26. Көнбатыш Европада һәм Россиядә абсолютизм 201 XVI гасырда Россиягә Урда җирләрен кушу лар думасының дәүләт эшләренә йогынты ясавына каршы көч бу¬ ларак чакырыла. Хакимиятнең терәге һәм саклаучысы булачак патша гаскәрен туп¬ лау башлана. 1550 елда яңа, стрелецлар (укчылар) гаскәре төзелә. Ул даими нигездә, гарнизон хезмәте башкару һәм походларга чыгу өчен оештырыла. 1556 елгы «Хезмәт турында Уложение»дә армиядә хезмәт итүче «иң яхшы кешеләр»гә («лучшие люди»), хезмәт хакы түләүдән тыш, җир дә бүлеп бирелә, диелә. Шул рәвешчә йомышлы дворяннар катлавы булдырыла. Бу катлау эре җирбиләүчеләргә каршы торган икътисади көчкә әверелә. Элеккеге аксөякләр белән уртак мәнфәгать¬ ләре булмаган хәрби сословие оеша башлый. Дәүләт эшләре белән идарә итү приказлар (Илчелек, Холоплар, Тупчылар, Себер, Казан приказлары һ.б.) карамагында була. Бу шулай ук дәүләт белән идарә итүдә аксөякләрнең йогынтысын ки¬ метүгә булыша.
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 202 1558—1583 еллардагы Ливон сугышы Реформалар актив тышкы сәясәт белән бергә бара. 1551—1157 ел¬ лардагы сугышлар нәтиҗәсендә Россиягә Казан, Әстерхан һәм Нугай ханлыклары кушыла. 1558 елда Россия рус җирләренең элеккеге дош¬ маны — Ливон ордены дәүләте белән сугыш башлый. Аның максаты Балтыйк диңгезенә чыгуга ирешү була.
§ 26. Көнбатыш Европада һәм Россиядә абсолютизм 203 Орден тулысынча тар-мар ителә. Әмма Иван Грозныйга жиңү җимешләрен татырга туры килми. Орден җирләрен шулай ук Шве¬ ция, Литва һәм Польша дәгъвалыйлар. Россия халык саны һәм ресурс¬ лары буенча үзеннән өстен өч держава белән сугышка тартып кер¬ телә. 1564 елда Полоцк янында литвалылар рус армиясен тар-мар итә. Монда аның Литвага качкан командующие князь А.М.Курбский (1528—1583) хыянәтенең роле дә кечкенә булмый. Турыдан-туры хыянәт, борынгы бояр-князь нәселләренең рефор¬ маларга каршылык күрсәтүе, аларның дәүләт белән идарә итүдә төп рольне дәгъвалавы, затлы нәселдән булмаган кешеләрдән торган ха¬ кимият аппараты чиновникларына буйсынырга теләмәүләре Иван Грозныйны чиктән тыш чаралар күрүгә этәргән. 1564 елда ул Мәскәүне ташлап чыккан һәм, тәхеттән баш тарту белән янап, дәүләтне ике өлешкә — Боярлар думасы тарафыннан идарә ителәчәк земщинага (князьләрнең һәм боярларның вотчиналары) һәм патша үзе теләгәнчә идарә итәчәк опричнинага («гайре» мәгънәсендәге «опричь» сүзеннән) бүлүне таләп иткән. Опричнинага иң яхшы җирләр, шул исәптән князь һәм бояр билә¬ мәләре тартып алынган. Опричнина гаскәрләренең нигезен дворян¬ нарның «Сайланма мең»е тәшкил иткән. Әлеге гаскәрләрнең симво¬ лы — себерке һәм эт башы — патшага тугрылык, илдән хыянәтне се¬ береп түгү һәм дәүләт дошманнарын юк итү өчен әзер булуны аңлат¬ кан. Канәгатьсезлек уяткан князьләр һәм боярларны, чиновникларны җәзалаулар башланган. Рус җирләренең төньяк-көнбатышы белде¬ релүгә дучар ителгән. 1569—1570 елларда патша опричниклар белән Новгородка поход ясаган. Шәһәрдәге канлы погром 40 көн буе дәвам иткән. Новгород Литвага «бирелергә» ниятләүдә шик астына алын¬ ган. Моннан тыш, ул шәһәрдә еритиклык тәгълиматлары (алар про- тестантизмга охшаш булганнар) киң таралган. Опричнинаның тарихи роле илебез фәнендә бәхәсле мәсьәлә булып тора. Террор күпмедер дәрәҗәдә үзәк хакимиятнең ныгу¬ ына ярдәм иткән. Шул ук вакытта җәзалаулар боярлар йогынтысын ахыргача какшатмаган. Үзәк хакимият ачык- тан-ачык деспотия рәвешен алган, буйсынучылар нин¬ ди дә булса инициатива күрсәтүдән тайчынган, чөнки аның дөрес аңланмавы ихтимал булган. Әләкчелек киң таралган. Еш кына опричниклар үзләре дә җәзалауларга дучар ителсәләр дә, патша исеменнән теләсә нинди
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 204 явызлык кыла алу мөмкинлеге турында фикер йөрткән. Террор ил икътисадының үсешенә ярдәм итмәгән, ки¬ ресенчә, аның оборона куәтен какшаткан. Опричнина чорында Ливон сугышының Россия өчен уңышсыз ба¬ руы очраклы хәл булмаган. 1571 елда Кырым ханлыгы гаскәрләре хәтта Мәскәүгә бәреп кереп, аңа ут төртә алган. 1572 елда опричнина бетерелгән. Соңрак ул яңа¬ дан торгызылган, әмма террор элеккечә үк колач җәй¬ мәгән. Опричнина кертелү сәбәпләре шуннан гыйбарәт: Рус дәүләте үсе¬ шенең тышкы һәм эчке шартлары сугышчан армия тотарга сәләтле көчле үзәк хакимият урнаштыруны таләп иткән. Әмма, Көнбатыш Европа илләре белән чагыштырганда, абсолютизм урнашуның объек¬ тив алшартлары Россиядә азрак үсеш алган. Мануфактура тибында¬ гы яңача җитештерүләр (беренче китап басучы Иван Федоровның 1563 елда Мәскәүдә оештырылган типографиясе, артиллерия һәм утлы корал җитештерелгән металл кою урыны) дәүләт акчасына булдырыл¬ ган. Абсолютизмның терәгенә әверелерлек мөстәкыйль социаль кат¬ лаулар ул вакытта әле формалашмаган. Киресенчә, йомышлы дво¬ ряннар, опричниклар йөзендә үзәк хакимият үзе өчен яңа таяныч бул¬ дырырга омтылган. Халыкның киң катлауларында алар мәнфәгатьләрен якларга сәләтле «яхшы» патша киләчәгенә ышанычы хакимият өчен үтә мөһим нигез булган. Тик дәүләтнең Ливон сугышына чыгымнары салымнар¬ ны арттыруны таләп иткән, мәгәр аларны җыю җиңел бирелмәгән. Россия климатының шартлары уңышның күләмен чикләгән, үсә бар¬ ган җыемнар аркасында крестьяннарның бурычлары күбәйгән. Бо¬ рынгы традициядән яңа җирләргә (аларга Россия бай — бу аның үзен¬ чәлеге) күчү хокукыннан файдаланып, бурычлы крестьяннар еш кына җирбиләүчедән китеп барган. Бу очракта бердәнбер юл калган, ул да булса — крестьяннарны җиргә беркетү, яшәү урынын алмаштыру хо¬ кукын чикләү (ә бераздан — бөтенләй тыю). 1581 елда Иван IV кресть¬ яннарның Юрий көнендә (сөрү эшләре тәмамланганнан соң) китү хо¬ кукын бетергән. Бу алдагы унъеллыкларда массачыл крестьян күтәре¬ лешләренә сәбәп булган. Көнбатыш Европада мәшһүрлек казанган протестант¬ лык карашалары, үзәк хакимиятне чикләү турындагы идеяләр Россиягә дә үтеп кергән. Әмма биредә алар өчен социаль җирлек булмый. Иван Грозныйга язган хатларында А.Курбский реаль рольне сословиеле вәкил¬ лек органнарына бирү хисабына монархның сомодер-
§ 26. Көнбатыш Европада һәм Россиядә абсолютизм 205 жавиеле (абсолют) хакимиятен чикләү идеясен яклый. Әмма Көнбатыш Европадагы сыман өченче сословие әлегә Россиядә көч һәм йогынты туплап өлгерми. Ул үз мәнфәгатьләре хакында фикерләүгә әзер булмый. Бо¬ лар рәтенә кермәгән Новгород һәм Псков опричнина сәясәте нәтиҗәсендә көчсезләндерелә. Әлеге шартлар¬ да үзәк хакимиятне чикләүгә чакырган өндәмәләр аны җирле аксөякләр мәнфәгатьләренә буйсындыруны аңлаткан. Бу юлдан киткән Польша-Литва дәүләте (Речь Посполитая), тулысынча таркалып, нәтиҗәдә абсолют мо¬ нархияләр тарафыннан бүлгәләнүгә дучар ителә. Иван Грозный патшалык иткән чорда православиеле монарх¬ ларның үзенчәлекле роле турындагы карашларга зур әһәмият би¬ релгән. Константинополь яуланганнан соң ул монархлар үзләрен чын, православиеле христиан динен яклаучылар дип санаганнар. Право¬ славие чиркәве тарафыннан хупланган Мәскәү — «Өченче Рим» идеясе Россиядә көчле үзәк хакимият зарурлыгын теоретик яктан нигезләү булган. §26. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. 4. 5. Абсолютизмның характерлы сыйфатлары нидән гый¬ барәт? Көнбатыш Европа илләрендә үзәк хакимият көчәюнең нинди алшартлары барлыкка килгән? Англиядә һәм Франциядәге абсолютизмның үзенчәлек¬ ләрен атагыз. Ни өчен аңа каршылык күрсәтү дини төсмер алган? Иван Грозныйның Россиядә абсолютизм урнаштыруга юнәлдерелгән сәясәтен тасвирлагыз. Россия алып барган сугышлар аның гамәлләренә нинди йогынты ясаган? Опричнина кертелүнең сәбәпләре нәрсәдә? Россия, Англия һәм Франциядә абсолютизм урнашу юл¬ ларын чагыштырыгыз.
206 8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә §27. Россиядә болгавыр заман һәм Утызъеллык сугыш 1618—1648 еллардагы Утызъеллык сугыш үз даирәсенә Европа дәүләтләренең күпчелеген тартып керткән беренче гомумевропа конфлик¬ ты булган. Ул Европа кыйтгасында дистәләрчә еллар дәвамында тупланган һәм тыныч юл белән хәл ителә алмаган каршылыклар үсүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Европа XVII гасыр башында Утызъеллык сугышның үзенчәлеге — анда катнашучыларның сәясә¬ тенә дини һәм милли мәнфәгатьләрнең йогынты ясавы. Каршылыкларның бер төркеме Европа кыйтгасында өстенлек өчен көрәш белән бәйле, бу өстенлеккә Габсбурглар династиясе омтыла. 1519—1556 елларда Карл V Изге Рим империясе¬ нең императоры була. Габсбургларның Үзәк Европада¬ гы җирләре белән бергә, варислык буенча аңа Испания таҗы һәм ул илнең барлык олы биләмәләре күчә. Элек беркайчан да бөр генә монарх та андый хакимияткә ия булмый. Хәер, Карл V нең дөньякүләм католик империя¬ се төзү турындагы хыяллары чынга ашмый. Германия¬ дә протестантизм белән көрәштә җиңелгәннән соң, ул тәхеттән баш тарта һәм Испания таҗын улы Филиппка, ә Австрия һәм империя таҗын бертуганы Фердинанд¬ ка тапшыра. Австрияле һәм испанияле Габсбурглар союздаш мөнәсәбәтләр саклый. Аларның куәте һәм Ев¬ ропадагы йогынтысы Төньяк Германиянең протестант князьләрен дә, Италияне һәм Германияне үз йогынты¬ сына алу өчен Испания һәм Австрия белән көндәшлек көрәше алып барган католик Францияне дә борчуга сала. Каршылыкларның икенче төркемен дини каршылыклар тудыра. Контрреформация үсә бару белән 1555 елда төзелгән дини солых җи¬ мерелә башлый. Габсбурглар ярдәме белән империянең күп кенә шәһәрләре һәм графлыкларында хакимият протестантларны эзәр¬ лекләүгә керешкән католицизм тарафдарларына күчә. Германиядә католик һәм протестант князьләр арасындагы конфликт 1608 елда берничә дистә ел буе җыелмаган рейхстагта бүленү китереп чыгара.
§ 27. Россиядә болгавыр заман һәм Утызъеллык сугыш 207 Протестантизм таралган җирләр үзләренең союзын — Евангелие униясе төзиләр. Католиклар Католик лига оештыра. Габсбургларны протестантларга каршы һөҗүм башларга 1566— 1609 елларда Нидерландта (аның составына хәзерге Бельгия һәм Гол¬ ландия территориясе кергән) булган революция этәргән, Нидерланд ул вакытта Испания короле хакимиятенә буйсынган. Европа сәүдәсе һәм мануфактура җитештерүнең мөһим үзәге булган Нидерландның алга киткән төньяк провинцияләрендә Реформация, бигрәк тә кальвинизм идеяләре киң таралган. Еритик тәгълиматларга каршы кырыс законнар кабул ителү һәм өстәмә салымнар кер¬ телү ризасызлык китереп чыгара. 1566 елда католик¬ ларның чиркәүләрен туздыру дулкыны җәелә, якынча 5,5 мең храм талана. Филипп II Голландиягә армия җибәрә, ул илне бөлгенлеккә төшерә. Террор корбан¬ нарының саны бик зур була. Испан гаскәрләре тара¬ фыннан алынганнан соң бер Антверпенда гына да 8 мең чамасы кеше суела. Моңа җавап йөзеннән, провин¬ цияләрдә испан хакимлегенә каршы баш күтәрү баш¬ лана. 1581 елда аларның бөр өлөше үзләрен Берләшкән провинцияләр республикасы дип игълан итә (илнең ка¬ толик динендәге көньягы Испания хакимияте буйсыну¬ ында кала). Испания һәм Нидерланд Республикасы арасындагы сугыш 1609 елга кадәр сузыла. Нидерланд Республикасына рәсми булмаган рәвештә Англия булыша. 12 елга солых төзегәннән соң сугыш яңадан башлана. Нидерландның Испания таҗы хакимиятеннән котылуы Европада феодализмга каршы беренче уңышлы революция була. Иң зур йогын¬ ты көченә титуллы аксөякләр түгел, шәһәр сәүдәгәрләре, банкирлар, эш¬ куарлар ия булган дәүләт барлыкка килә. Нидерландта югары хакимият парламентка (Генераль штатларга) күчә, парламент штатгальтерны (юга¬ ры идарәче һәм башкомандующийны; гадәттә ул вазифаны революция ягында көрәшкән Оранскийлар нәселе принцы биләгән) сайлый. Россиядәге болгавырлык һәм аның нәтиҗәләре Каршылыкларның үзенә бер аерым төене Европаның көнчыгышында барлыкка килә. Россия өчен Ливон сугышы уңышсыз тәмамлануга кара¬ мастан, Швеция һәм Польша көчле үзәк хакимиятле эре державаның алар күршесе булуы белән хисаплаша башлыйлар. Протестант Швеция белән
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 208 католик Польша арасындагы дошманлык Россия өчен уңай шарт тудыр¬ ган. Бу ике держава Балтыйк буйларын дәгъвалаганнар. Россия уңышлы рәвештә үз биләмәләренең чиклә¬ рен киңәйтә. 1581 елда сәүдәгәр Строгановлар акча¬ сына оештырылган экспедиция Себер ханлыгын буй¬ сындыру өчен чыгып китә. 1585 елда Төмән крепосте төзелә, 1587 елда Себернең рус башкаласы булып әве¬ релгән Тобольск салына. Үзенең үсә барган куәтен Россия Швециягә дә күрсәтә, 1590 елда аннан Нева та¬ магын сугышып ала. Россиянең көчәюе составына күп кенә православие динендә бул¬ ган җирләр кергән католик Польша-Литва дәүләтендә (Речь Поспо- литаяда) аеруча борчылу тудыра. Православиеле җирләрдә яшәгән халык үзенең дин кардәшләренә тартылган. Польша һәм Литва фео¬ даллары (магнатлары) Россияне көчсезләндерү өчен барлык мөмкин¬ лекләрне дә файдаланырга омтыла. Иван Грозный үлгәннән соң, хакимият аның каенесе Борис Году¬ нов кулына күчә. Ул башта патшаның авыру улы Федор янында ре¬ гент вазифасын үти, аннан соң патша (1598—1605) була. Годунов Рос¬ сия дәүләтен ныгыту сәясәтен дәвам итәргә омтыла, моның өчен ха¬ лык бик үк хуплап бетермәгән чаралар да үткәрә. Мәсәлән, ясак түләүче халык яңа ачылган җирләргә, Себергә агыла башлаган шарт¬ ларда ул, махсус указлар белән, җирбиләүчеләрдән киткән, бурычла¬ рын түләмәгән качкын крестьяннарны табып, кайтару өчен башта биш еллык, аннан соң унбиш еллык аларны эзләү сроклары кертә. Бу ча¬ ралар аксөякләрнең утарларын бушап калудан саклый, әмма илдә хуплау тапмыйлар. Боярлар Борис Годуновны сикергәк дип атаган¬ нар, аксөяк нәселдән чыккан һәркем үзен патша хакимиятенә аңа ка¬ раганда лаеклырак дип санаган. Крестьяннар, бигрәк тә 1601—1603 еллардагы ачлыктан соң, фетнә чигенә килеп җиткән. Әлеге шартларда Польшада үзен Иван Грозныйның һәлак булган улы Дмитрий дип күрсәтүче пәйда булган. Ул поляк аксөякләреннән ярдәм алган. Речь Посполитаяда яллы гаскәрләр туплап, Ялган Дмит¬ рий рус җирләренә бәреп кергән. Ул шәһәрләрне салымнардан азат иткән, крестьяннар өчен ташламалар керткән, боярларга зур-зур вәгъдәләр өләшкән. 1605 елда Годунов үлгәннән соң Ялган Дмитрий Мәскәүгә кергән, Боярлар думасы тарафыннан аңа патшалык итү өчен таҗ кидерелгән. Әмма, бер-берсе белән сыешмаган вәгъдәләрен үти алмыйча, яңа патшаның Русьта католик дине кертергә ниятләве һәм илне Польшага буйсындырырга җыенуы турындагы имеш-мимешләр
§ 27. Россиядә болгавыр заман һәм Утызъеллык сугыш 209 таралып, ахыр чиктә ул Мәскәү халкының ярсуына дучар булган. 1606 елгы баш күтәрү нәтиҗәсендә Ялган Дмитрий үтерелгән, Боярлар думасы тәхеткә удел аксөякләре мәнфәгатьләрен якларга вәгъдә биргән Василий Шуйскийны (1606—1610) сайлаган. Шуйскийның сәясәте дворяннарның зур өлешендә, крестьяннарда, шәһәр халкының күпчелегендә ышаныч уятмаган, аңарчы аларның күбесе Ялган Дмитрий биргән вәгъдәләрнең үтәлүен көтеп яшәгән. Башланган крестьян күтәрелеше тиздән тарихи рус җирләренең зур өлешен чолгап алган. Ул дворяннарның бер өлешендә хуплау тапкан. Әлеге баш күтәрүнең җитәкчесе И.Болотников үзен могҗиза белән исән калган Дмитрийның воеводасы дип белдергән. Шуйский берничә мәртәбә баш күтәрүчеләрне тар-мар итүгә ирешкән. Әмма 1607 елда поляклар патша тәхетенең яңа дәгъвачысын — Ялган Дмитрий II не күрсәткәннәр. Ул Польшада тупланган армия белән Мәскәү янына килгән. Ярдәмгә швед¬ ларга мөрәҗәгать итеп, Шуйский 1609 елда Ялган Дмитрий II не җиңгән, соңгысы 1610 елда үтерелгән. Ярдәм өчен таләп ителгән түләүне алма¬ гач, шведлар рус җирләрен талый башлаган, бу исә тагын да хәлне кыен- лыштырган. Польша исә ачыктан-ачык һөҗүмгә җөрьәт итә һәм Россиягә каршы сугыш башлый. Аның гаскәрләре Мәскәүне камап ала. Боярлар, үзләре өчен уңай капитуляция шартларына исәп тотып, Шуйскийны тәхеттән төшерәләр, Мәскәүне дошман кулына бирәләр һәм рус тәхетенә Польша короле Сигизмунд III нен улы Владиславны (1595—1648) чакыралар. Бу күп кенә рус шәһәрләрендә, аерым алганда. Түбән Новгород, Му¬ ром, Ярославль. Вологда, Костромада көчле ачу уята. 1611 елда Костро¬ мада халык ополчениесе оеша башлый. Ополчениеләрне Түбән Новгород старостасы К. Минин (1616 елда үлгән.) һәм князьД.Пожарский (1578 — 1642) җитәкли. 1612 елда алар Мәскәүне алуга ирешәләр. Кремльдә камалышта калган поляк гаскәр¬ ләре бирелә. 1613 елда чакырылган Земский собор патша тәхетенә Михаил Федоро¬ вич Романовны (1613 — 1645) сайлый. Гаскәрләре төньяк-көнбатыш рус җирләрен бөлдергән Швеция белән сугыш 1617 елда тәмамлана. 1618елда Польша белән солых төзелә, Смоленск, Чернигов, Северский җирләре аңа күчә. Әмма Польша һәм Швеция арасында яуланган рус җирләрен бүлешү өчен барган сугыш 1630 елга кадәр дәвам итә. 1618—1648 еллардагы Утызъеллык сугыш Россиядәге вакыйгалар Швециянең һәм Польшаның игътибарын һәм ресурсларын Үзәк Европада кабынган каршылыклардан үзләренә 14 C-203
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 210 XVII гасыр башында Россиядә болгавыр заман җәлеп иткән. Шул арада 1618 елда империя властьлары Чехиядә про¬ тестантлар файдаланган өстенлекләрне юкка чыгара. Бу исә баш күтәрүгә һәм Чехия белән империя арасында сугыш башлануга сәбәп була. Империянең Католик лигага кергән князьлекләре һәм австрияле Габсбургларның армияләре, Испаниянең союздаш көчләре белән бергәләп, 1620 елда Ак Тау (Чехиядәге тау) янында чех гаскәрләрен тар-мар итә. Чехиядә контрреформация терроры башлана. Гуситлар күтәрелеше елларында яуланган барлык ташламалар да юкка чыга¬ рыла. Илдән уннарча мең протестант куыла, аларның җирләре һәм милке җирле һәм немец католикларына бирелә (барлыгы бөтен җир¬ ләрнең 3/4 өлеше яңа хуҗаларына таратыла). Лиганың көчләре, про¬ тестант князьләренең биләмәләрен бөлдерә-туздыра, Германиянең
§ 27. Россиядә болгавыр заман һәм Утызъеллык сугыш 211 төньягына юнәләләр. Испания яңадан Голландиягә каршы сугыш башлый. 1625 елда Габсбургларга каршы барган сугышка протестант ди¬ нендәге Дания кушыла. Аның короле Кристиан IV (1577—1648) контрреформация дулкынының үз җирләренә кадәр барып җитүеннән хәвефләнә. Империянең католик динендәге көньягы талантлы полко¬ водец А.Валленштейн (1583 — 1634) җитәкчелегендә 100 меңлек ял¬ ланган армия җибәрә. Солдатлар яуланган территорияләр хисабына үз тамакларын үзләре туйдырырга тиеш, дип исәпләгән А.Валлен- штейн. Сугышучы һәр якның гаскәрләре башка динне тоткан халык¬ ны рәхимсез рәвештә кырып бетерелергә тиешле еретиклар дип сана¬ ган. 1629 елда Дания тар-мар ителә һәм сугыштан чыга. Империядә ре¬ ституция — элек протестант князьлекләрендә тартып алынган бар¬ лык җирләрне кире католик чиркәвенә кайтару турында эдикт (указ) чыгарыла. Габсбургларның кисәк кенә көчәюе Францияне борчуга сала, шуңа күрә ул Швеция һәм Польша арасында солых төзелүгә булышлык итә. Французлар швед короле Густав II Адольфка (1594 — 1632) Герма¬ ниядә сугыш алып бару өчен акча бирә. 1630 — 1635 еллар Утызъеллык сугыш тарихына швед чоры була¬ рак кереп калган. Густаф-Адольфның дисциплиналы һәм яхшы ко¬ ралланган армиясе Лига һәм император гаскәрләрен тар-мар итә, Гер- маниядә католицизмның бер терәге булган Бавариягә бәреп керә. Смоленск җирләрен үзенә кайтарырга омтылган католик динендәге Польшаның Россия белән чираттагы сугышы (1632— 1634) аңа им¬ перия ягында торып Утызъеллык сугышка кушылырга комачаулый. Сугыш Россия өчен уңышсыз тәмамлана. Шулай булуга карамастан, солых шартлары буенча Польша короле улы Владислав Россия тәхе¬ тен дәгъвалаудан баш тарта. 1635 елга шведлар көчләрен сарыф итеп бетерә һәм җиңелә баш¬ лыйлар. Күп кенә протестант князьләре император белән солых төзү мөмкинлекләрен эзли. Әлеге шартларда Габсбургларга каршы сугыш¬ ка Франция кушыла. Италиядәге Мантуя, Савойя, Венеция кебек ка¬ толик динендәге дәүләтләр аңа ярдәм итә. Утызъеллык сугышның соңгы, француз чорында әлеге каршылык үзенең дини төсмерен югалта һәм Франция белән Швециянең Габсбургларга каршы Европада өстен¬ лек итү өчен алып барган көрәшенә әверелә. Дания бу этапта импе¬ рия ягында Швециягә каршы сугыша. Сугышның соңгы этабы аеруча җимергеч характерда була. Германия- нең җирләрен чиратлашып бер-берсенә каршы сугышкан коалицияләр¬
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яңа заман чигендә 212 нең гаскәрләре бөлдерә. Сугыш елларында анда яшәгән халык 60—75 процентка кими (башкача әйткәндә, 15 миллион чамасы кеше һәлак була). Чехиядә 2,5 миллион кешедән 700 мең кеше генә исән кала. Акрынлап хәрби уңыш Габсбургларга каршы булган коалиция ягына күчә башлый. 1648 елда төзелгән Вестфалия солыхы килешү характерында була, аннан күбрәк Франция һәм Швеция ота. Швеция гаять эре Европа державасы булып әверелә. Ул Балтыйк ярларын ту- лысынча диярлек контрольдә тота. Франция үзенә Эльзасны ала, им¬ периянең унлап шәһәре аның контроленә күчә. Нидерландның бәйсез- леге ахыргача таныла. Бранденбург һәм Саксония протестант князь¬ ләре биләмәләренең территориясе киңәя. Төрле диннәрнең (католицизм, лютеранство һәм кальвинизм) та¬ рафдарлары империядә бертигез хокукларга ия була. Германиянең сәяси таркаулыгы беркетелә. Императорның үзара союзлар төзү һәм мөстәкыйль рәвештә сугышлар алып бару хокукына ирешкән герман князьлекләре өстеннән хакимияте формаль төс алган. Испания һәм Франция арасындагы сугыш алга таба да 10 елдан артык дәвам итә. Ул Франция территориясенең Лотарингия һәм Ни¬ дерландның испан өлеше хисабына киңәюе белән тәмамлана. Утызъеллык сугышның төп нәтиҗәсе Европа дәүләтләре тормы¬ шында дини факторлар йогынтысының кисәк йомшаруыннан гый¬ барәт була. Әлеге дәүләтләрнең тышкы сәясәте икътисади, династия- чел һәм геосәяси мәнфәгатьләргә нигезләнеп корыла башлый. Баш¬ кача әйткәндә, Яңа заман җитә. §27. Сораулар һәм биремнәр 1. XVII гасыр башыңда Европа сәясәтенең каршылыкларын тас¬ вирлагыз. Аларның кайсылары зуррак әһәмияткә ия булган? 2. Нидерландтагы революциянең сәбәпләре нидән гый¬ барәт? Аның характеры һәм әһәмияте нинди булган? 3. Борис Годунов сәясәтенең нәтиҗәләре нинди? Рус җир¬ ләрендәге болгавырлыкның сәбәпләрен атагыз. 4. Рус боярларының Болгавыр замандагы позициясен ни¬ чек аңлатырга мөмкин? ' 5. Россия, Польша һәм Швеция арасындагы каршылык¬ ның Утызъеллык сугыш нәтиҗәсенә йогынтысын сый¬ фатлагыз. 6. Утызъеллык сугышның төп этапларын атагыз. Аның нәтиҗәләре нидән гыйбарәт?
§ 28. Азия дәүләтләре Урта гасырлар ахырында 213 §28. Азия дәүләтләре Урта гасырлар ахырында XVII—XVIII гасырлар чигендә Европа һәм Азия халыкларының үзара мөнәсәбәтләрендә тирән үзгәрешләр була. Элегрәк алар хәрби техни¬ ка, һөнәрчелек һәм сәүдә үсеше дәрәҗәсендә бер-берсенә якын торган. Әмма европалылар- ның үсеш шартлары күпкә уңайлырак булган. Халыкларның Бөек күчеше заманнарыннан бирле Көнбатыш Европа тышкы яуларга дучар ителмәгән. Шул ук вакытта Азия киңлекләрен һуннардан алып госманлы төрекләренә кадәр — күчмә кабиләләр бер-бер артлы бөлдереп торганнар. Үз вакыты өчен алдынгы булган илләрнең хәрби техникасына ия булып, күчмә халыклар алар җиренә үлем һәм җимереклекләр алып килгән. Бу бәреп керүләр яуланган халыклар¬ ның иҗтимагый-сәяси һәм икътисади үсешл¬ әрен тоткарлаган. Илбасарлар аларның җирл¬ әрен талап кына калмаган, анда гамәлдә бул¬ ган идарә аппаратын да җимергәннәр. Үзләре исә дәүләт төзелешендә хәрби залим режим¬ нар урнаштырудан ерак китмәгән. Яшәүгә сәләтсез гигант империяләр (һун¬ нар, гарәпләр, монголлар төзегән импери¬ яләр) хакимиятеннән котылып, халыклар тра¬ дицион, варварлар бәреп кергәнче хөкем сөргән иҗтимагый һәм сәяси тормыш фор¬ маларын яңартуга тартылган. Бу формалар җирле аксөякләргә дә һәм киң халык катлау¬ ларына да, илбасарлар урнаштырган тәртипләргә караганда, яхшырак тоелган. Әлеге искегә әйләнеп кайту логикасына, үзенә күрә идеалга тугрылык рәвешендә, Кытай, Һиндстан, ислам динен кабул иткән дәүләтләрнең күпчелеге буйсынган.
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә 214 Урнашкан, үсеш алган, күнегелгән, күп тапкырлар корал көче белән сакларга туры килгән традицион тәртипләрне идеаллаштыру Шәрык цивилизация¬ ләренең мөһим сыйфаты булып әверелгән. Бу сый¬ фат еш кабатланган бәреп керүләр, яулар шартла¬ рында аларның яшәешен тәэмин иткән. Шул ук вакытта ул аларның үсеш темпларын акрынайткан, фән һәм техника, җитештерүне һәм иҗтимагый тор¬ мышны оештыру өлкәләренә яңалыклар кертүгә комачаулаган. Госманлылар империясенең күтәрелүе һәм кризисы Гарәп хәлифәлеге заманнарында гвардиягә тупланган, акрынлап хәли¬ фәләрне үз контрольләренә алган төрек кабиләләре монгол яулары чорында Кече Азиягә күчеп киткән. Госман I (1282—1326) вакытын¬ да ул төзегән империя аның исеме белән атала башлый, төрекләр Кече Азиядәге Византия биләмәләренең зур өлешен буйсындыра, Констан- тинопольне үзләренә ясак түләргә мәҗбүр итәләр. Госман варислары заманында төрек гаскәрләре ташкын булып Балкан ярымутраулары¬ на агылган, болгарларны яулаганнар, 1389 елда Косово кырында серб феодалларын тар-мар китергәннәр һәм Венгрияне бөлдергәннәр. Төрек хакимияте хәрби көчкә генә түгел, ислам кабул иткән җир¬ ле аксөякләргә дә таянган. Госманлыларга каршы башланган тәре походы уңышсыз тәмамланган. Тимерләнк гаскәрләре Кече Азиягә бәреп кереп, 1402 елда төрекләр армиясен тар-мар иткәннән соң, аларның яулап алулары тукталып торган. Әмма XV гасыр уртасына Госманлы империясе үз көчен тор¬ гыза. 1453 елда ул Константинопольне ала. Шәһәр халкының зур өле¬ ше үтертелә, ә 60 мең кеше коллыкка алып кителә. Византиянең элек¬ кеге башкаласы Истанбул дип атала башлый. Кырым ханлыгы үзен Төркиянең вассалы дип таный. Россия һәм Польша-Литва дәүләте җирләренә һөҗүмнәр ясаганда аннан ярдәм күрә. Госманлылар Албанияне басып алганнан соң, Балкан ярымут¬ равын яулау төгәлләнә. 1480 елда аларның гаскәрләре Көньяк Италия¬ гә килеп төшә һәм Венециягә куркыныч тудыра. Госманлылар импе¬ риясе хакимиятен Төньяк Африка, Гарәп ярымутравындагы мөсел¬ ман дәүләтләре таный. XVI гасырда Төркия Европа державалары арасындагы каршылык¬ ларны оста файдалана. Ул Европада өстенлек итү өчен Габсбурглар¬ га каршы көрәшкән Франция белән якыная. 1529 елда төрекләр Вена-
§ 28. Азия дәүләтләре Урта гасырлар ахырында 215 XVI гасырда Госманлы империясе ны камый, 1541 елда алар Венгриянең башкаласы Будапештны алуга ирешә. Габсбурглар Госманлы империясенә ел саен ясак түләргә мәҗбүр була. Бары тик XVI гасыр ахырына гына Көньяк һәм Үзәк Европа өлешчә төрек куркынычыннан котыла. 1571 елда Рим папасы иници¬ ативасы белән оештырылган Испания, Венеция һәм Италия дәүләтләреннән торган коалиция Төркияне җиңүгә ирешә. Лепанто янында булган диңгез сугышында төрек флоты тулысынча тар-мар ителә. Австрияле Габсбурглар Төркия белән унбиш еллык (1591— 1606) сугыштан соң аның Австрия биләмәләренә басымын туктата. Госманлы империясе тарихында соңгы тапкыр аның гаскәрләре Ве¬ наны 1683 елда камый. XVIII гасыр җитү Госманлы империясенең көчсезләнүе белән бил¬ геләнә. Әлеге дәүләт хәрби-феодаль деспотия буларак оеша. Солтан абсолют хаким була, ягъни дөньяви һәм рухани хакимият солтан ку¬ лында туплана. Аның терәге, яңа җирләрне яулау һәм талау коралы булып хәрби көч хезмәт итә. Дәүләт җирләренең бер өлеше һәм яңа яуланган җирләрдән ясак җыю хокукы госманлылар армиясе кавале¬ риясенең нигезен хасил иткән хәрби сословиегә тапшырылган. Хәрби¬ лек системасы кертелгәннән соң, җирләрне берләштерү һәм ваклау мөмкин булмаган. Алар солтан хакимияте ризалыгы белән һәм варис хәрби хезмәткә яраклы булган шартларда гына мирас буенча күчерелгән.
8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яңа заман чигендә 216 Җәяүле гаскәрнең нигезен янычарлар — професси¬ ональ сугышчылар тәшкил иткән. Аларны физик яктан таза малайлар арасыннан, шул исәптән христиан ди¬ нендәге җирләрдән дә туплаганнар. Янычарлар ислам фанатизмы рухында тәрбияләнгән. Аларга өйләнү, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнү тыелган. (XVIII гасырда бу тыюлар үтәлми башлаган.) Җәмгыятьтә катгый сословие бүленеше булмаган. Солтан теләге буенча кичәге кол паша, бөтен бер провинция идарәчесе яки вәзир, солтан сараенда министр була алган. Шулай ук вәзирнең дә тсл;>сә кайсы вакытта вазифасыннан гына түгел, яшәүдән мәхрүм ителүе дә ихтимал булган. Госманлы империясе яулап алулар процессында төзелгән һәм шу¬ лар хисабына ныгыган. Яулау сәясәте тупикка килеп терәлгәч, җир- биләүчелекнең хәрбилек системасы бетүгә йөз тоткан. Эре һәм вак леннар тотучылар акрынлап җирбиләүче-алпавытларга әверелгән. Күп кенә җирләрне солтаннар үзләренең якыннарына милек итеп та¬ раткан. Хезмәт җир биләүнең мәҗбүри шарты булудан туктаган. Ар¬ мия тоту буенча барлык чыгымнар дәүләт казнасы өстснә төшкән. Феодаллар һәм властьларның җирне файдаланудан табышны арт¬ тыруга омтылулары йөкләмәләр һәм салымнарның артуына китергән. Аларның авырлыгы крестьяннарга төшкән. Зиннәтле Европа әйбер¬ ләренә мода кергәч, аксөякләрнең комсызлыгы да үскән. Үстерелгән уңышның өчтән бер өлешеннән яртысына кадәр салымнар түләргә сарыф ителгән. (Мөселман булмаган кешеләрнең хәле тагын да кыен¬ лашкан, алар өстәмә салым — җизия яки хараҗ түләргә тиеш булган¬ нар.) Югары салымнар җитештерүне арттыруга, игенчелек техника¬ сын яхшыртуга комачаулаганнар. Алар Госманлы империясендә сш кабатланган крестьян фетнәләренең дә сәбәпчесе булган. Шәһәрләрдә акрынлап һөнәрчелек үсеш алган, Европа базарла¬ рында төрек атласы, шәлләр, роза мае, көмештән һәм фил сөягеннән эшләнгән әйберләр, бизәкләр белән зиннәтләнгән сугыш кораллары аеруча танылган. Әмма сакланып килгән цех системасы, хосусый ми¬ лекнең саклануы өчен гарантияләр булмау, салымнар һәм җыемнар, аерым алганда, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнүгә патентлар системасы, Европа товарларының конкуренциясе җитештерү үсешен тоткарлаганнар. Төркиядәге беренче типография Европадагыдан өч йөз елга якын соңрак, 1727 елда гына ачылган. Төрек артиллериясе Венага поход¬ лар белән барган заманнардан алып XVIII гасыр ахырына кадәр ва¬ кыт аралыгында чынлыкта алга китмәгән.
§ 28. Азия дәүләтләре Урта гасырлар ахырында 217 Капитал башлыча әйләнеш сферасында йөргән, ростовщиклык зур колач җәйгән. Бөлгән һөнәрчеләр һәм җирбиләүчеләргә акча биреп торып, ростовщиклар цехлар өстеннән үз контрольләрен урнаштыр¬ ган, салымнар җыю хокукын сатып алганнар. Киң масштабларда коррупция таралган. Күп кенә вазифалар, шул исәптән судьялар (казыйлар) вазифала¬ ры ачыктан-ачык сатылган. Дәүләт һәм армиядә югары урыннарны ришвәтчеләр һәм казна караклары биләгән. Үтенеч белән килүчеләр, шул исәптән чит державалар илчеләренең дә, теләсә нинди мәсьәләсен хәл итү өчен, бүләкләр һәм сыйлар белән йогынтылы кешеләрнең күңелен күрергә кирәк булган. Солтан гаремы евнухла¬ ры җитәкчесе һәм солтанның әнисе аеруча зур йогын¬ ты көченә ирешкән. Үз чиратында солтан, тәхеткә утыр¬ ганда, янычарларны үз ягына аудару өчен, аларга төрле күңел ачулар оештырырга, махсус рәвештә бүләкләргә мәҗбүр булган. Крестьяннар һәм һөнәрчеләрнең бөлүе, дәүләт аппаратының үзгәрешләргә сәләтсез булуы. Истанбул аксөякләренең Европадан китерелгән затлы әйберләр белән мавыгуы Госманлы империясен эчтән җимер! ән. Шәһәр халкының түбән катлаулары арасында, яны¬ чарларның һәм мөселман руханиларының бер өлешендә канәгатьсез¬ лек үсә барган. Кешеләр империя Коръән тарафыннан расланган тор¬ мыш нормалары бозылганга күрә көчсезләнде, дип уйлаган. 1730 елда Истанбулда халык күтәрелеп чыга, солтан Әхмәд III (1703—1730) тәхеттән баш тарта. Әмма аның варисы солтанның Европа стилендә төзелгән сараен җимертергә фәрман бирү һәм мәшһүр булмаган җитә кчеләрне урыннарыннан төшерү белән чикләнә. Элек кечә үк эре җирле феодаллар, шулай ук еш кына сол тан тарафыннан билгеләнгән пашалар үзәк хөкүмәтне санга сукмый, гаскәрләр төзи, үз салымнарын, таможня пошлиналарын кертәләр. Вакытлар узу белән, күп кенә көрд һәм гарәп кабиләләре солтан ха¬ кимиятен танудан баш тарта. 1769 елда Мисыр да алар үрнәгенә иярә. һппастан Бөек Моголлар хакимияте аегында Дөньядагы иң күп халыклы илләрнең берсе булган hnincian. терри¬ ториясенең гаять зурлыгы, климатының эсселеге, көчле армияләре булган күп саплы князьлекләрнең нык каршылык күрсәтүе аркасын¬
218 8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә да, Азиянең сугышчан кабиләләре өчен кагылгысыз хәлдә кала биргән. Гарәп, мөселман халыклары экспансиясе чорында һинд- станның төньягы буйсындырылган, анда Дәһли солтанлыгы барлык¬ ка килгән. Әмма монгол яулары, Тимерләнк походлары, аның им¬ периясе хәрабәләрендә оешкан дәүләтләрнең үзара сугышлары за¬ маннарында һиндстан территориясенең зур өлеше үзара каршы¬ лыклардан читтә калган. XV гасырда, индуизмга тугрылык саклаган феодалларның бер өлеше ярдәменә таянып, Үзәк һиндстан князьләре Дәһли солтан¬ лыгының зур өлешен басып алалар. Бу исә һиндстанның төнья¬ гындагы мөселман феодалларын ярдәм сорап талантлы полково¬ дец, шагыйрь һәм язучы З.Бабурга (1483—1530) мөрәҗәгать итүгә этәрә. Бабур, Урта Азия һәм Әфганстан территориясендә көчле армия туплап, һиндстанга бәреп керә һәм Бөек Моголлар (монгол яулары турында хатирәләр сакланган ул заманда «Моголистан» дип Урта Азия дәүләтләрен атаганнар) империясенә нигез сала. Бабур- ның варислары үз хакимиятләрен Үзәк һиндстанга җәелдерә, һин¬ дстан ярымутравының күп кенә князьләре үзләрен аларның вассал¬ лары дип таный. һиндастанның берләшүе аерым князьлекләр аарасында сәүдә элем¬ тәләре үсүгә ярдәм итә. Бу исә үз чиратында һөнәрчелек үсешенә этәр¬ геч бирә, һинд һөнәрчеләре җитештергән ефәк һәм киҗе-мамык ту¬ кымалар, мамык шәлләр, корычтан коелган корал, бизәнү әйберләре Азия илләрендә генә түгел, Европада да бик теләп сатып алына. Баш¬ тарак бу товарлар Европага мөселман сәүдәгәрләре аша эләгә. Соң¬ рак мөселманнарның монополиясе Европаның Ост-Индия компания¬ ләре тарафыннан көчсезләндерелә. Эзлекле рәвештә товар-акча мөнәсәбәтләре үсә. Әмма һинд җәмгыятенең үзенчәлекләре мануфактура җитештерүенә күчүгә ко¬ мачаулаган. Кырыс каста системасы буенча, һәркемгә әти-әнисе мәшгуль булган эшчәнлек төре белән генә шөгыльләнергә рөхсәт ителгән. Нәтиҗәдә социаль бердәмлеккә юл куелмаган. Зур оста¬ лыкка ирешкән һөнәрче дә үз продукциясен сатуны оештыра алма¬ ган. Ул сәүдә белән шөгыльләнергә рөхсәт бирелгән каста вәки¬ ленә мөрәҗәгать итәргә тиеш булган. Бай сәүдәгәрләр һәм ростов¬ щиклар һөнәрчелек үсешенә акча кертмәгән, чөнки һөнәрләр белән шөгыльләнү алар кастасының эше булмаган. Авыллардагы общи¬ на хуҗалыгы эшче көчләр бушауны тоткарлаган, һөнәрчелек һәм игенчелектә техник яңалыклар кертү өчен стимул да, мөмкинлекләр дә булмаган. Аңа кадәр йөзләрчә еллар элек ничек булса, ул чор¬ ларда да кул хезмәте өстенлек иткән.
§ 28. Азия дәүләтләре Урта гасырлар ахырында 219 Товар-акча мөнәсәбәтләренең үсеше Бөек Моголлар дәүләтенең болай да ныклы булмаган нигезен какшаткан. Аның территориясендә төрле телләрдә (һинди, бенгали, маратха, телугу, тамил, урду, фарсы һ.б.) сөйләшкән егермедән артык төрле халыклар яшәгән, һиндстан халкының якынча дүрттән өч өлеше индуизм динен тоткан, Могол¬ лар үзләре мөселманнар булган. Аларның хакимияте армиягә таян¬ ган. Армия исә, Госманлы империясендәге кебек үк, баштарак хәрби- лен системасы нигезендә оешкан. Бөек Могол үзенең якыннарына шартлы җир биләмәләре — жаһирлар бүлеп биргән. Яңа феодаллар (җаһирдарлар) крестьян общиналарыннан салымнар җыйган. Мон¬ нан килгән керем гаскәрләр тотуга киткән. Натураль салымны сарай аппаратын асрарга һәм зиннәтле әйберләргә тотылачак акчага әйләндерү ихтыяҗы җаһирдарларны ростовщикларга мөрәҗәгать итүгә этәргән. Вакыт узу белән ростов¬ щиклар даими рәвештә салымнар җыю хокукын сатып алган, хәзер инде хезмәт итәргә бурычлы булмаган йогынтылы аксөяк катлауга (заминдарларга) әверелгәннәр. Армия тоту бурычларга баткан җа- һирдарларның хәленнән килми башлаган, бу исә Моголлар хәрби куәтен көчсезләндергән. Авыл общиналарыннан алына торган җыемнарның артуы крестьян күтәрелешләренә китергән, чөнки са¬ лымнарның җыелган уңышның 30 — 40 проценты күләменә җитүе нәтиҗәсендә авылларда ачлык баш¬ ланган. Һиндстанның төньягында, Пәнҗәбта ул аеруча еш кабатланган. Әлеге төбәктә индуизмга якын торган, әмма каста системасын һәм җәмгыятьнең сослови¬ еләргә бүленүен кире каккан сикхлар тәгълиматы киң тарала. Индуизм тарафдарлары өчен хас булган һәм Һиндстан халкы тугрылык саклаган язмышка буйсыну- чанлык һәм җәбер-золым кылмау принципларын сикх¬ лар өлешчә генә таныганнар, шуңа күрә бик тынычсыз буйсынучылар булганнар. 1705 елда Моголларның гас¬ кәрләре сикхларның төп шәһәре Анандапурны алган. Әмма аларның хәрәкәте бастырылмаган. 1710—1715 елларда яңадан Пәнҗәбне баш күтәрү колачлаган. Элегрәк үзләрен Моголларның вассаллары дип таныган күп кенә князьләр һәм хәтта Моголларның үзләре тарафыннан билгеләнгән наместниклар аларның хакимиятен танымый башлаган. 1720—1740 елларда Үзәк һиндстанда маратхалар князьлекләре конфедерациясе оешкан, ул Бөек Моголлар биләмәләренең зур өлешен үзенә буйсын¬ дырган. Аларның дәүләтенә хәлиткеч һөҗүмне Иран хакиме Надир шаһ (1688—1747) ясаган. Аның гаскәрләре 1739 елда Моголларның
220 8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яна заман чигендә башкаласы Дәһлине алган һәм талаганнар, моның нәтиҗәсендә Мо- голларның хакимияте исемдә генә сакланган. Надир шаһ үлеп, аның державасы таркалганнан соң. һиндстанлың төньягы әфган феодал¬ лары. маратха князьләре, сикхлар арасындагы көрәш мәйданына әве¬ релгән. §28. , t Сораулар һәм биремнәр 1. Госманлы империясе үрнәгендә Урта гасырлар ахырын¬ дагы хәрби деспотиянең билгеләрен күрсәтегез. Европа¬ дагы феодаль җәмгыятьнең структурасын һәм Госманлы империясендәге социаль мөнәсәбәтләрне чагыштырыгыз, алар үсешенең уртак якларын һәм үзенчәлекләрен күрсәтегез. 2. Госманлы империясендә хуҗалык эшчәнлеген тасвирла¬ гыз. Илнең икътисади үсешенә нинди факторлар комачау¬ лаган? 3. Госманлы империясенең көчсезләнү сәбәпләрен күрсәте¬ гез. 4. Халыкара мөнәсәбәтләр системасында Госманлы импе¬ риясенең урынын билгеләгез. Ни өчен Төркиянең XVIII гасыр башындагы яулап алулары уңышлы, әмма дәвам¬ сыз булган. : «һнндстан илбасарлар хакимияте астында» дигән җәен¬ ке план төзегез. . 6. Бөек Моголлар империясенең көчсезләнү сәбәпләре нидән гыйбарәт булган?
IV КИСӘК. ЯҢА ЗАМАН: ЕВРОПА ХАКИМЛЕГЕ ДӘВЕРЕ 9 НЧЫ БҮЛЕК. ЕВРОПА ЯҢА ҮСЕШ ЭТАБЫНДА (XVII — XVIII ГАСЫРЛАР УРТАСЫ) § 29. Европада сословиеле стройның кризисы. Англиядә буржуаз революция (1640—1660) , '' Англиядә XVII гасыр уртасында булган револю¬ ция гадәттә үзенә күрә Урта гасырлар һәм Яңа заманны бүлеп торучы бер чик буларак карала. Урта гасырлар тарихы күп кенә массачыл ха¬ лык хәрәкәтләрен белә. Алар дини кысрыкла¬ улар, җыемнар һәм салымнарга карата риза¬ сызлыктан, чит илбасарлар, тәхетне законсыз рәвештә тартып алган узурпаторларның баш¬ баштаклыгына каршы күтәрелешләрдән үсеп чыккан. Бу хәрәкәтләрнең төп максаты элекке тәртипләрне торгызудан гыйбарәт булган. Англиядә 1640—1660 елларда булып узган ва¬ кыйгаларны революция сыйфатында бәяләү га¬ дәткә кергән. «Революция» термины астында, ба¬ рыннан да элек, әлеге җәмгыять өчен яңача идарә формалары туу, хакимлек итүче катлау һәм идарә итүче элитаның алмашынуы, социаль һәм икъти сади тормышта яңа юнәлешләр кабул ителү белән бәйле үзгәрешләр күздә тотыла. XVII гасыр башындагы инглиз жәмгыятендә каршылыклар кискенләшү XVI гасырдагы Англия монархларының абсолют характердагы сәя¬ сәте тәхеткә, аңа күндәм парламент хуплавы нәтижәсендә. урындагы җирбиләүче аристократларның позицияләрен көчсезләндерү, ресурс¬ лар туплау һәм колониаль экспанция башлау мөмкинлеген биргән. Гаять зур табышлар китерүче сәүдә компанияләре оештырыла. Әмма тәхеткә Яков 1 f1603—1625) утыру белән жәмгыятьтә монарх, аның
9 нчы бүлек. Европа яца үсеш этабында 222 сановниклары һәм парламенттагыларның күпчелеге арасында яңа ни¬ заглар башлана. Әлеге күпчелек сәүдә компанияләре һәм мануфакту¬ ра җитештерүе белән бәйле эшкуарлар, банкирлар һәм аксөякләр мәнфәгатьләрен чагылдыра. Яков I вакытында сарайның ил байлыкларын әрәм-шәрәм итүе арта. Казнаны тулыландыру өчен, король эшкуарларны бөлдерүче һәм көндәшлекне юкка чыгаручы монополияләр (ягъни, аерым төр товар¬ лар җитештерүгә һәм аларны сатуга патентлар) сату системасын гамәлгә кертә. Династия максатларыннан чыгып, тәхет варисының Испания принцессасы белән никахлашуы нәтиҗәсендә Испаниягә якы¬ наю Англиянең сәүдә мәнфәгатьләре хисабына ирешелә. Аннары, шулай ук абруйлылык һәм династиячел карашлардан чыгып, Англия¬ нең мәнфәгатьләренә бөтенләй туры килмәсә дә һәм сугыш хәрәкәтләренең борылышына зур йогынты ясамаса да, Яков I илне Утызъеллык сугышка тартып кертә. Сугыш бары тик яңа югалтулар һәм корбаннарга гына китерә. Парламент король башбаштаклыгына ризасызлык белдерә. Яков тәхеткә утыргач ук парламент «Апология» дип аталган документ кабул итә. Анда парламентның хокуклары Бөек ирекләр хартиясеннән килгән «законлы», «табигый» норма дип дәлилләнә, бу хокуклар король тара¬ фыннан үзләштерелә алмый дип белдерелә. Бу протестларга җавап йөзеннән, король общиналар палатасын тарата, яңа сайлауларны бил¬ геләргә ашыкмый (1611 елдан 1614 елга кадәр Англия парламентсыз яши). Карл 1 (1625—1649) вакытында самодержавиеле идарә урнашты¬ руга омтылу тенденцияләре тагын да ачыграк чагыла. 1629 елда ул парламентны тарата һәм 11 ел буе аны чакырмый, үзе теләгәнчә яңа салымнар кертә, оппозицияне эзәрлекли. Башбаштаклыктан канәгатьсезлек торган саен киңрәк колач ала. Зур салымнар, сәүдә пошлиналары, промышленность капиталын кат¬ гый чикләүләр бәяләр үсүгә китерә. Бу исә халыкның зур өлеше тор¬ мышында бик авыр чагыла. Киртәләүләр дәвам иткән шартларда, арендачылар куылып, аларның җирләрен сарыклар үрчетү һәм тех¬ ник культуралар үстерү өчен файдалану нәтиҗәсендә азык-төлек җи¬ тештерү өчен файдаланылган җирләрнең мәйданы кими. Бу — азык- төлекнең кыйммәтләнүен китереп чыгара. Ачлар, бөлгән крестьян¬ нар, шәһәр ярлыларының саны коточкыч арта. Властьлар сукбайлык һәм теләнчелекне тыйган законнар чыгарудан башка юл тапмый. Килеп туган хәлгә карата ризасызлык дини төсмер ала. Король җитәкләгән англикан чиркәвенә каршы торган дини протестант, пу¬ ритан агымнары югары салымнардан риза булмаган милекчеләрне
223 § 29. Европада сословиеле стройның кризисы. Англиядә буржуаз революция (1640—1660) дә һәм үзләренең хәлләре яхшыруга өметләрен яңа диннәр урнашу белән бәйләгән җәмгыятьнең түбән катлауларын да берләштергән. Барысы өчен дә англикан чиркәвенә карата тискә¬ ре мөнәсәбәт хас булса да, пуританизм (инглизчә «ри¬ ге» — «чиста» дигәннән) берничә юнәлешкә бүленгән. Пуританнар англикан чиркәвеннән җирләрне тартып алуны, аның өстенлекләрен бетерүне таләп иткән. Кальвинизмда торган пресвитерианнар үзәкләшкән чиркәү тарафдарлары булганнар, алар бу чиркәү ие¬ рархиясендә төп рольне король билгеләгән епископ¬ лар түгел, бәлки аеруча ихтирам ителүче диндарлар арасыннан сайланулы өлкәннәр уйнарга тиеш, дип исәпләгәннәр. Индепендентлар (инглизчә «inde¬ pendence» — «бәйсезлек» дигәннән) чиркәү үзидарә¬ ле общиналардан торырга тиеш, дип санаганнар. Алар¬ ның күбесе Алла — кешенең күңелендә, шуңа күрә, үз-үзе һәм әйләнә-тирә белән гармониядә яшәү өчен, аңа дини ритуал башкару һәм руханиларның бернигә дә кирәге юк, дип инанганнар. Властьлар пуританнарны эзәрлекләгән. Аларның күбесе Англия¬ нең Төньяк Америкадагы колонияләренә сөрелгән. Әмма бу чаралар илдә каршы фикерләр үсешен туктата алмаган. Англиядә революциянең башлануы Шотландия белән башланган сугыш абсолютизмның җимерелүенә этәргеч бирә. Формаль яктан бәйсез дәүләт булган Шотландия Ан¬ глия белән шәхси уния нигезендә берләштерелгән, ул Карл I не уз ко¬ роле итеп таныган. Карлның пресвитерианство өстенлек иткән Шот- ландиягә англикан чиркәве хакимиятен таратырга омтылуы шотланд аксөякләренең ачуын куптарган. 1638 елда инглиз-шотланд сугышы башлана. Корольлек гаскәрләре бер-бер артлы җиңелә, король каз¬ насы тиз арада бушый бара. 1640 елда Карл I, сугышны дәвам итәргә акча алуга ирешү өчен, парламентны чакырырга мәҗбүр була. Әмма парламент башлап үз хокуклары һәм өстенлекләре белән хисаплашу таләбен куя. Король шунда ук парламентны тарата. Ярлылар чуалышлары башлана, хәтта сарай аксөякләре дә парламент чакыруын таләп итә. Әлеге шартлар¬ да тарихка Озын парламент буларак кереп калган парламент җыела, ул 13 ел дәвамында эшли.
224 9 нчы бүлек. Европа яка үсеш этабында Парламентның беренче чаралары король судын (Йолдыз палата¬ сын) бегерү, монополияләрне юкка чыгару, корольнең кайбер киңәш¬ челәрен кулга алудан гыйбарәт була. Кабул ителгән билль (закон) бу¬ енча корольгә парламентны тарату тыела. Башкалада теләсә кайсы мизгелдә баш күтәрүгә әверелү куркынычы белән янаган чуалышлар дәвам иткән шартларда Карл I кабул ителгән законнарны расларга мәжбүр була. Әмма 1641 елның ноябрендә общи¬ налар палатасы «Бөек ремонстрация» дип аталган, асылда, конституция булган. 204 статьядан торган декларация кабул итә. Бу документ хөкүмәтнең парламент алдында жаваплы булуы принцибын урнашты¬ ру. монархның салымнар кертүен тыю. парламент рөхсәтеннән башка аның сәүдә иреген чикләвен тыю кебек чараларны күздә тоткан, кальви¬ нистик рухта чиркәү реформасын төгәлләүне таләп иткән. «Бөек ремонстрация»нең бик аз өстенлек белән хуплану һәм пар¬ ламентның бүленүен китереп чыгаруын исәпкә алып, король хакимия¬ те белән сыешмый дип табып, Карл I аны раслаудан баш тарта. Доку¬ мент авторларын хыянәттә гаепләп, король аларны кулга алуны таләп игә. Таләбен общиналар палатасы кире каккач, барлык традициялә¬ рне бозып, оппозиция лидерларын кулга алу өчен, үзенә тугры сол¬ датларны ияртеп, ул парламентка килә. Оппозиция житәкчеләре ка¬ чып котыла. Башкала халкы күтәрелеп чыкканнан соң, 1642 елның 10 гыйнварында, үзенә тугрылыклы армиягә таянырга теләп, Карл I ил¬ нең төньягына кача. Башланып киткән гражданнар сугышында Көньяк-Көнчыгыш һәм Үзәк Англиянең иң алга киткән һәм халык тыгыз урнашкан графлык¬ лары һәм шәһәрләре парламент хакимияте буйсындыруында була, парламентка бу тиз арада армия туплау мөмкинлеге бирә. Әмма аның җитәкчелеге общиналар палатасында өстенлек иткән пресвитериан¬ ство тарафдарлары йогынтысында була. Соңгылары, ташламалар ясалуга өметләнеп, король белән килешү ягына тартыла. Парламент армиясе җитәкчелегенең кыюсызлыгы зур җи¬ ңелүләргә китерә. Ул арада король Оксфордта үзенең тыңлаучан парламентын булдыра. Общиналар палатасы әгъзаларының якын¬ ча өчтән бере һәм лордлар палатасы әгъзаларының зур өлеше шул парламентка күчеп утыра. Әлеге шартлар Лондон парламентын тәвәккәлрәк булырга мәжбүр итә. Шотландия белән союз төзелә, армияне үзгәртеп кору башлана. Индепендентлардан тупланган һәм О.Кромвель (1599—1658) җитәкләгән атлы гаскәр аның иң сугыш¬ чан өлеше була. Сугышта нык торулары өчен аның гаскәрләрен гимер иңле гаскәрләр дип атаганнар.
225 § 29. Европада сословиеле стройның кризисы. Англиядә буржуаз революция (1640—1660) 1644 елда парламент Кромвель җитәкчелегендә яңа армия төзүгә ризалаша. Аның команда составы элек булганча, титуллы аксө¬ якләрдән түгел, ә хәрби эшкә сәләтле һәм революция эшенә бирелгән кешеләрдән формалаша. Несби янында беренче җитди сугышта ук, 1645 елда яңа армия роялистларны (король яклылар) җиңелүгә дучар итә. 1646 елның маенда Карл I шотландиялеләргә бирелә. Кромвель диктатурасы урнашу Корольнең әсирлеккә төшүе парламент яклылар лагеренда каршылык¬ ларны тирәнәйтә. Пресвитерианнарның күпчелеге Карл I белән ки¬ лешүгә өметләнә, монарх белән каршылыкка керүдән саклана. Шул ук вакытта армиядә һәм җәмгыятьнең урта катлауларында республи¬ ка строе урнаштыру яклылар позициясе көчәя бара. Левеллерлар (ин¬ глизчәдән «level» — «биеклек», «тигез») хәрәкәте барлыкка килә, аның төп идеологы пуританизм тарафдары Д.Лильберн (1618—1657) була. Аның карашлары буенча, югары власть халыкныкы булырга тиеш, барлык кешеләр тумыштан ук тигез дип игълан ителә. Левеллерлар барлык сословие өстенлекләрен юкка чыгаруны, 21 яшьтән ирләр өчен гомуми сайлау хокукы кертүне, лордлар палатасын ябуны, киртәләгән община җирләрен кире кайтаруны, гадел салым, йөкләмәләр кертү¬ не, ярлыларга ярдәм итү өчен средстволар бүлеп бирүне таләп итә. Левеллерларның гаскәрләрдә йогынтысы артудан куркып, гражданнар сугышын төгәлләнгән дип санаучы Озак парламент Кромвель армиясен тарату турында карар кабул итә. Ләкин ар¬ мия парламентка буйсынудан баш тарта, һәм Кромвель, озак икеләнгәннән соң, 1647 елның августында Лондонны ала. Әмма ул парламент белән араны өзәргә әзер булмый. Конституцион монархия урнаштыру турында король белән башланган сөйләшүләр Карл I нең башкаладан икенче мәртәбә качуы һәм гражданнар сугышының яңадан башлануы аркасында өзелә. Бу юлы корольне инглиз роялистлары гына түгел, шотланд аксө¬ якләре дә яклап чыга. Роялистларның чыгышлары армия тарафыннан бик тиз бастыры¬ ла. Армия шулай ук парламентны король белән килешү тарафдарла¬ рыннан чистартуга да алына. Яңадан әсир төшкән Карл I не, лордлар палатасы әгъзаларының каршы килүенә карамастан, хөкем итәләр. 1649 елның 27 гыйнварында ул үлем җәзасына хөкем ителә. Англия бер палаталы парламент идарә итә торган республика булып әверелә. Чистартулардан соң парламентта 100 гә якын әгъза кала. Ләкин бу инглиз җәмгыяте проблемаларын хәл итми. 15 С-203
Европа яңа үсеш этабында Левеллерлар Озак парламент хакимиятенең законлылыгын та¬ нудан баш тарталар, сайлау хокукын үзгәртүне һәм яңа сайлаулар уздыруны таләп итәләр. Кромвельга бирелгән гаскәрләр 1649 елда армиядә башланып киткән левеллер тарафдарлары фетнәсен бас¬ тыра, аларның җитәкчеләре җәзалап үтерелә. Моннан соң яңа ре¬ жимга диггерлар (инглизчәдән «dig» — «казырга») — җирләрне яңадан бүләргә тырышкан һәм эре җир хуҗаларының биләмәлә¬ рен тартып алып сукалый башлаган авыл ярлылары хәрәкәтен ба¬ стырырга туры килә. Монархияне торгызу (реставрацияләү) куркынычы саклана. Карл I нең улы Карл II Англия тәхетенә дәгъва белдерә. Ул Шот- ландиянең яклавына ирешә, аның хакимиятен халкының төп мас¬ сасы католиклардан торган Ирландия (аның күп өлеше Англия колониясе була) таный. 1649 елда Кромвель армиясе Ирландиягә килә һәм аны аяусыз рәвештә җимерелүгә дучар итә. «Яшел утрау»ның өчтән бе¬ реннән дә ким булмаган кешесе юкка чыгарыла. 1650 елда Кром¬ вель Шотландияне буйсындырырга кузгала. 1652 елда сугыш тәмамлана. Карл II Франциягә кача, шотланд парламенты та¬ ратыла, Шотландия тулысы белән инглиз властьлары контроле астына күчә. Кромвельның абруе арту парламентарийларны борчуга сала. Шулай да хакимлеге хәрби көчкә һәм мәҗбүр итүгә нигезләнгән Озак парламент тулысынча армиягә бәйле була. 1653 елда хөкүмәтнең аны үз контроле астына алырга тырышуына җавап йөзеннән, Кромвель, каршылыкка юлыкмыйча гына, Озак парламентны тарата. Протекторат режимы һәм реставрация Кромвельның офицерлары тарафыннан эшләнгән яңа конституция буенча аңа дәүләттәге югары хакимият тапшырыла. Лорд-протек- тор титулын алып, ул башкомандующий булып кала, парламент¬ ны тарату һәм җыю, аның ризалыгыннан башка законнар басты¬ рып чыгару хокукы ала. Мондый властьтан башка илләрдә бары тик абсолют монархлар гына файдаланган. Англия округларга бүленгән була. Аларның башында аерым вәкаләтләр бирелгән хәрби губернаторлар тора. Бик каты цензура кертелә, җыелышлар тыела, протекторны ихтирам итмәгән өчен төрмәгә утыртып кую карала. Кырыс милек цензы нигезендә сайланган парламант Кром¬ вель кулындагы күндәм инструментка әйләнә. Террорга карамастан, протекторат режимы ышанычсыз булып чыга. Оппозиция ачыктан-ачык чыгышларга батырчылык итми, әмма
§ 29. Европада сословиеле стройның кризисы. nn-j Англиядә буржуаз революция (1640—1660) илдә роялистлар йогынтысы саклана. Шәһәр һәм авылларның түбән катлаулары арасында левеллерлар һәм диггерлар идеяләре популяр булган. Сәяси дәвамчанлык проблемасы хәл ителмәгән була. Парла¬ мент Кромвельгә король булырга һәм яңа династияне башлап җибә¬ рергә тәкъдим ясый, ләкин ул бу адымга барырга батырчылык итми. 1658 елда Кромвельның үлеменнән соң хакимият аз гына вакытка аның улы Ричардка күчә, аннан соң властьны генерал Монк тартып ала. Ул 1659 елда Лондонны ала һәм парламентның күпчелеге якла¬ вына таянып, Карл II белән монархияне торгызу турында сөйләшүләр башлый. 1660 елда король Лондонга кайта, әмма абсолютизмны ту- лысынча торгызу мөмкин булмый. Король лордлар палатасын торгыза, революция елларында тар¬ тып алынган тәхет һәм чиркәү җирләре элеккеге хуҗаларына кайта¬ рыла. Ләкин король инде парламент хакимияте һәм хокукларына тык¬ шынмый. 1679 елда парламент гражданлык хокуклары турында акт (Habeas Corpus Act) кабул итә, аның буенча суд карарыннан башка беркемне дә кулга алырга мөмкин булмый. Шулай итеп, аксөякләр хокуклары гына түгел, гражданнарның да хокуклары таныла. Милек хуҗаларының хокукларын кысу очраклары, сәүдәгә һәм җитештерүгә аерым салымнар кертү туктатыла. Таблица Җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне революция дип харак¬ терларга нәрсә мөмкинлек бирә? Англиядә абсолют режим кризисының сәбәпләрен атагыз. Англиядәге революцион вакыйгаларда дини каршылык¬ ларның әһәмияте нинди? Таблица төзегез. Англия буржуаз революциясенең үсеше Даталар Вакыйгалар Аларның әһәмияте ■
228 9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында ’ 5. Кромвель диктатарусын урнаштыруның сәбәпләре нәрсәдә? 6. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Англиядә монархияне яңар¬ тып кору җитди каршылыкларга очрамый? Реставрация¬ дән соң урнашкан режимның үзенчәләкләре нидән гый¬ барәт? §30. Мәгърифәтчелек дәвере һәм мәгърифәтле абсолютизм XVIII гасыр тарихка сословиеле җәмгыять нигезләренә һәм Евро¬ па илләрендә монархларның абсолют хакимиятенә рухи чакыру чоры буларак килеп керә. Мәгърифәтчелек идеяләре, акылны эшкә җигеп, Европа цивилизациясенең асылын үзгәртүче материаль көч булып әверелә. Ул буржуаз үсеш юлында тәмам раслана. Мәгърифәтчеләр әйберләрнең табигый хокук һәм тәртип нормалары буенча яшәве турында Фома Аквин¬ ский күзаллауларын инкарь итми, бәлки аңа дөньяви төсмер өстиләр. XVIII гасыр фикер ияләре дөньяның чагыштырмача гади законнарга буйсынуына, аларны исә кырыс формулалар теле аша аңлатырга мөмкин икән¬ легенә ышанганнар. Мәгърифәтчеләр карашынча, иҗ¬ тимагый тормыш шулай ук акыллы, рациональ башлан¬ гычка нигезләнеп төзелергә тиеш. Англия һәм Франция мәгърифәтчеләренең сәяси идеалы Мәгърифәтчелек идеяләренә нигез салучы булып инглиз философы ДжонЛокк (1632—1704) санала. Аның карашларында инглиз буржу¬ аз революциясе тәҗрибәсе чагылыш таба (аерым алганда, левеллер¬ ларның күп кенә күзаллаулары). Аның фикере буенча, һәр кешегә үз тормыш юлын сайлау иреге табигатьтән бирелә, ул үзенең милке, хез¬ мәте һәм аның нәтиҗәләре белән идарә итәргә хокуклы. Локк фике- ренчә, дәүләт — иҗтимагый килешү нәтиҗәсе ул, ягъни дәүләткә үз табигый хокукларын яклау функциясен кешеләр ирекле рәвештә тап¬ шыра. Ул законнар чыгара һәм аларның үтәлешен тәэмин итә, җәмгы¬ ятьне халыкара аренада тәкъдим итә, аның тынычлыгын һәм куркы¬ нычсызлыгын саклый. Шуның белән бергә, хакимият, кирәк булма¬ ганда (иҗтимагый байлыкларга куркыныч янамаганда) гражданнар эшләренә тыгылырга тиеш түгел.
§ 30. Мәгърифәтчелек дәвере һәм мәгърифәтле абсолютизм 229 Иҗтимагый килешүләрне бозып, халыкның кайбер аерым катлау¬ лары өчен гражданнарның закон алдында тигезлеге принцибына кар¬ шы килә торган өстенлекләр кертеп, аларның иреген чикләп, дип фа¬ раз итә Локк, хакимият халыкның баш күтәрүенә һәм тиранлыкны бәреп төшерүгә сәбәпче була. Җәмгыять өчен идеаль дәүләт итеп инглиз философы закон чыга¬ ручы һәм башкарма хакимиятләр бүленешенә нигезләнгән дәүләтне саный. Шуның белән бергә, башкарма хакимият, монарх һәм хөкүмәт катгый рәвештә законнарны үтәргә тиешләр. Кануннарны бары тик халык сайлап куйган парламент кына кабул итәргә хокуклы. Франция Европа Мәгърифәтчелегенең рухи үзәге булып әверелә. Бу илдәге феодаль-абсолют тәртипләр хәтта өстен сословиеләрдә, аксөякләр һәм руханилар арасында да тәнкыйтьләнә. Шул ук вакыт¬ та Франциядә басма сүзнең зур йогынтысы сизелә, өлкән яшьтәге ир- атларның яртысы диярлек укымышлы була. Цензура тарафыннан тыелган китаплары булган китапханә тоту аксөякләр арасында яхшы тон һәм җитешлек билгесе саналган. Француз Мәгърифәтчелегенең алдынгы фикер ияләреннән берсе язучы һәм философ Вольтер (чын исеме — Ф.Аруэ, 1694 — 1778) була. Вольтер кешенең табигый хокуклары идеясеннән чыгып эш итә. Ул абсолютизмны тәнкыйтьләп чыга, шулай ук католик чиркәве сәясә¬ тен дә («Хәшәрәтне изегез!» дигән лозунг та аныкы). Шул ук вакытта ул диннең кешеләрне әхлакый тәртипләргә өйрәтү өчен кирәклеген дә кире какмый. Вольтерның карашлары аны күп мәртәбәләр хакимият белән кар¬ шылыкка китерә. Кешеләр бары сувереннар ихтыярын үтәргә бурыч¬ лы буйсынучы гына түгел, ә монарх кебек үк, кеше хокукларына ия булган гражданнар, дип фикер йөртә ул. Әлеге фикерләр ул заман Европасы өчен революцион булып тора. Алар яшәп килгән тәртип¬ ләрне җимерә. Яшь чагында Вольтер король төрмәсе Бастилиягә сөрелгән була, гомеренең соңгы елларын Франция һәм Женеваның швейцар кантоны чигендәге биләмәдә үткәрә, яңадан кулга алыну янаганда монда яшеренү мөмкинлеге була. «Фән, сәнгать һәм һөнәрләр энциклопедиясе» дигән фундаменталь басманы башлап җибәрүче Д. Дидро (1713— 1784) да төрмәгә ябы¬ луга дучар ителә. Әлеге хезмәтнең 28 төп һәм 5 өстәмә томнары 1751 елдан 1776 елга кадәр чыгып килә. Дидро уенча, «Энциклопедия» дөньяга табигый-фәнни карашларны гомумиләштерүне, техник каза¬ нышлар турында гамәли мәгълүмат бирүне генә күздә тотмыйча, җәмгыятькә һәм дәүләткә карата алдынгы фикерләрне дә тупларга
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында 230 тиеш. Энциклопедия статьяларын әзерләүдә шул заманның алдынгы фикер ияләре — Вольтер, Ш.Л. де Монтескье (1689 — 1775), Ж.Ж. Руссо (1712 — 1778), К.А. Гельвеций (1715 — 1771), П. Гольбах (1723 —1789) һәм башкалар катнаша. Энциклопедистлар мәгърифәт, халыкка әхлакый тәрбия бирү, дәлилләү алымнары яшәп килүче тәртипләрне үзгәртү, закон чыгару өлкәсендә реформалар кертү өчен шартлар тудырыр, дип уйлый. Бердәм сәяси программалары булмаса да, аларның күпчелеге таби¬ гый хокук һәм иҗтимагый килешү теорияләренә нигезләнә, алар аерым хезмәтләрдә алга таба үстерелә. Ж.Ж.Руссо тарихның элгәреге чорларында кешеләр әхлакый сай¬ лау ирегенә ия булып, гаделлек турында гомумкешелек карашларын¬ нан торып фикер йөрткәннәр, дип саный. Милек тигезсезлеге барлыкка килү, җәмгыятьнең идарәче һәм идарә ителүчеләргә бүленүе белән, кануннар табигый ирекне юкка чыгара. Бу — тиранлыкның тууына китерә, тиран каршында инде беркемнең дә хокукы булмый. Тиран¬ лыкны бәреп төшерү, ирекле булу гына чын мәгънәсендә иҗтимагый килешү төзү мөмкинлеген тудыра. Бу килешү гражданнарның күпче¬ леге фикере белән ризалашып, халык суверенитетын (югары хакими¬ ятне) раслый. Идарә итүнең республика формасын өстен күргән Руссо, аерым очракларда аны монархия институтын¬ да саклап калу белән бергә алып бару мөмкин, дип саный. Ләкин ул чагында монарх функцияләре мини¬ мумга җиткерелергә тиеш. Ш.Л.де Монтескье исә конституцион монархия яисә республика строе урна¬ шу үзләреннән—үзләре генә башбаштаклыктан сак¬ лап кала алмый, дигән фикердә тора. Аның карашын- ча, законсызлыкларны булдырмау өчен хакимиятне закон чыгаручы, башкаручы һәм суд хакимиятләренә бүлү генә җитми. Биредә бер хакимият икенчесенә контрольлек итсен һәм аны чикләсен өчен, каршылык һәм тыю системасын да оештыру кирәк. Республика бары тик зур булмаган территориядә генә яшәргә мөмкин дип санаучы башка мәгърифәтчеләрдән аер¬ малы буларак, Монтескье, феодализм принцибын ка¬ бул итеп алганда, хәтта эре дәүләтләрдә дә респуб¬ лика строе урнаштырыла ала, дип уйлый. Мәгърифәтчеләрнең кайберләре (француз авыл ру¬ хание Ж.Мелье, 1664— 1729, тарихчы һәм философ Г.Б. де Мабли, 1709— 1785) кешеләрнең табигый ти¬ гезлеккә ирешүенә шәхси милек институты комачау¬
§ 30. Мәгърифәтчелек дәвере һәм мәгърифәтле абсолютизм 231 лый, дип саныйлар. Алар шәхси милекне юкка чыга¬ рырга яисә чикләргә тәкъдим итәләр. Дөрес, мондый карашлар алар замандашларының күпчелеге өчен хас булмый. Германия дәүләтләрендә Мәгърифәтчелек идеяләре таралу Англия һәм Франциядәгедән чикләнгән характерда баруы белән аерыла. Гер¬ маниянең үз диалекты булган вак князьлек һәм корольлекләргә тар¬ калуы шартларында укымышлы кешеләр француз телендә яки латин¬ да аралашуны артыграк санаган. Немец мәгърифәтчеләренең күп кенә эшләре шушы телләрдә басылып чыга. Франциядән аермалы була¬ рак, алар халыкның күпчелеге өчен ирешә алмаслык була. Немец мәгърифәтчеләренең карашлары аларның француз фикер- дәшләренекенә караганда тагын да абстракт характерда булуы белән аерылып тора. Яшәп килгән тәртипләрне тәнкыйть итү дә тыенкырак төстә бара. Тәнкыйть җәмгыятькә караганда укымышлы хөкемдарга мөрәҗәгать итүне өстен күрә. Немец Мәгърифәтчелеге гомумкешелек идеяләренә һәм табигый хокук кыйммәтләренә генә мөрәҗәгать тими. Ә милли традицияләргә, халыкларның үзенә генә хас мәдәниятенә дә игътибар юнәлтә. Аерым алганда, мондый юнәлеш тарихчы, шагыйрь һәм философ И.Г. Гер- дерга (1744 — 1803) хас була. Мәгърифәтле абсолютизм Мәгърифәтчеләрнең үзләре үк хакимиятләрен чикләргә тәкъдим иткән хөкемдарларга мөрәҗәгать итүе беренче карашка беркатлы булып тоела. Әмма XVIII гасыр уртасында Мәгърифәтчелек идеяләренең монархлар тарафыннан өлешчә хуплануы буш хыял түгел иде. Бу вакытта Европаның күпчелек илләрендә абсолютизмга каршы чыгарга сәләтле иҗтимагый-сәяси көчләр әле өлгереп җитмәгән була. Шул үк вакытта, үзәк хакимиятнең казнага керәчәк салымнарны арт¬ тыру белән кызыксынуы провинциаль аксөякләр һәм монастырьлар¬ ның феодаль иркенлекләрне саклап калырга омтылуы белән каршы¬ лыкка керә. Бу чорда еш булып торган крестьян кузгалышлары күбе¬ сенчә җирле аксөякләрнең башбаштаклыгы аркасында кабына, мо¬ нархка каршы булмый. Үз под данныйлары, сәүдә һәм һөнәрчелек үсеше турында кайгырт¬ кан, фән һәм сәнгатькә булышлык иткән мәгърифәтле патша образы Европа дәүләтләрендәге үзәк хакимият өчен кулай була, аңа вак һәм урта дәрәҗәдәге феодалларның хокукларына һөҗүм башларга мөмкинлек бирә.
232 9 нчы бүлек. Европа яңа үсеш этабында Австриядәге мәгърифәтле абсолютизм чоры Мария Терезия (1740— 1780) һәм, бигрәк тә Иосиф II (1780—1790) патшалык итүе белән бәйле. Габсбурглар империясе яшәгән бөтен дәвердә алар иң тирән үзгәртеп корулар уздыра. Рекрутлар җыю тәртипкә китерелә. Финанс реформасы гомуми керем салымы һәм мирас салымы кертелүдән башлана. Ми¬ рас салымы беренче чиратта югары сословиеләр, ал¬ павытлар һәм чиркәү мәнфәгатьләрен чикли. Беренче мәртәбә халык санын алу үткәрелә, җир биләмәләре һәм терлекләрнең баш саны исәпкә алына. Болар ба¬ рысы да салым сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә булышлык итә. Барлык сословиеләр өчен дә бердәм хокукый нор¬ малар булдыру юнәлешендә адым ясала — яңа җина¬ ять һәм гражданлык кодекслары кабул ителә. Үлем җәзасы сирәк очракларда гына кулланыла. Дәүләтнең үзәкләштерелгән идарә системасы булдырыла. Суд функцияләрен гамәлгә ашыру бары тик дәүләт вәкалә¬ тендә була, алпавытлар крестьяннарны хөкем итү хоку¬ кыннан мәхрүм ителә. Гомумән алганда, кайбер император указлары кабул ителгәннән соң, крестьяннарның хәле шактый җиңеләя. 1770 нче елларда бар¬ щина (алпавыт җирен файдалану хокукы өчен аңа эшләү) атнага өч көнгә калдырыла, крестьяннарга үзләре файдаланган җирләрне сатып алу хокукы бирелә. 1781 елда Иосиф Чехия, Моравия, Силе¬ зия һәм Галиция крестьяннарының крепостной бәйлелеген бетерә, бераздан бу бәйлелек империянең башка өлкәләрендә дә юкка чы¬ гарыла. Крестьяннар шәхси яктан ирек ала: аларга шәһәргә китү, гаилә кору, җаннары теләгән һөнәр белән шөгыльләнү, алпавыт рөхсәтеннән башка сәүдә килешүләре төзү хокуклары бирелә. 1789 елда барщинаны акчалата салым белән алыштыралар, аның күләме катгый чикләнә — крестьян хуҗалыгы табышының 17 процентын¬ нан арттырылмый. Әлеге чаралар товар-акча мөнәсәбәтләре үсешенә, эчке базар¬ ның киңәюенә, яңа мануфактуралар барлыкка килүгә булышлык итә. Шулай ук эчке таможня чикләренең һәм пошлиналарның бе¬ терелүе дә зур роль уйный. Кайбер юнәлешләрдә, бигрәк тә бизәнү әйберләре, зиннәтле предметлар җитештерүгә карата протекция (яклау) сәясәте үткәрелә. Яңа оештырылган промышленность пред¬ приятиеләрен ун елга кадәр салымнардан азат итү турында закон чыгарыла.
§ 30. Мәгърифәтчелек дәвере һәм мәгърифәтле абсолютизм 233 Венада Тау һәм Сәүдә академияләре эшли башлый, тәхет акчасына мәктәпләр ачыла. Иосиф 12 яшькә кадәр балаларга мәҗбүри белем бирүне кертә. Мәгърифәт¬ челек идеяләренә тискәре караган католик чиркәве иерархиясе бу хокуктан мәхрүм ителә. Дин иреге ту¬ рындагы декрет башка чиркәүләрнең, шул исәптән про¬ тестант һәм православие чиркәүләренең эшчәнлегенә карата кертелгән чикләүләрне юкка чыгара. Сәнгатькә булышлык итү нәтиҗәсендә Вена Европаның музыкаль һәм театраль торымышының мөһим үзәгенә әверелә. Вена белән бөек композиторлар — В.А. Моцарт (1759 — 1791), Ф.Й. Гайдн (1732- 1809), Х.В. Глюк (1714 - 1787) иҗатлары бәйле. Мәгърифәтчелек идеяләренең йогынтысы XVIII гасырның икенче зур герман дәүләте — Пруссия корольлеге тормышында да чагыла. Тарихка Бөек Фридрих буларак кереп калган Фридрих II (1740 — 1786) яшь чагыннан ук мәгърифәтчеләр идеясе белән кызыксына. Ул Вольтер белән хат алыша һәм француз фикер иясен Потсдамдагы ко¬ роль сараена кунакка чакыра. Берникадәр чикләнгән сыйфатта булсалар да, Фридрих II үткәргән реформалар Австриядә уздырылган үзгәртеп коруларга якын тора. Әлеге реформаларның кайберләре: яңа җинаять кодексы кертелү, җәзалауларны бетерү, салым систе¬ масы төзекләндерелү, башлангыч белем системасының киңәйтелүе, дин иреге принцибының кабул ителүе. Ко¬ роль крепостной хокукны бетерү өчен әлегә вакыт ки¬ леп җитмәгән, дип исәпләгән. Шулай да аның тарафын¬ нан алпавытларның крестьяннарга карата башбаштак¬ лыклар кылу мөмкинлекләрен чикләгән, аерым алганда, крестьяннарны ирексезләп җирләреннән куып җибәрү¬ не тыйган кануннар кабул ителгән. Король сарае җирл¬ әрендә крестьяннарга үзләре эшкәрткән җирләрне милеккә калдыру, балаларына мирас итеп тапшыру хо¬ кукы бирелгән. Сәүдәгә һәм промышленностька булышлык итү сәясәте үткәрелгән. Фридрих II Пруссия дәүләт банкына нигез салган, юллар һәм күперләр төзелешенә субсидияләр бүлеп биргән, чит илләрдән китерелүче то¬ варларга зур пошлиналар кертеп, протекция сәясәте уздырган, ману¬ фактуралар үсешенә булышлык иткән. Мәгърифәтле абсолютизм рухындагы реформалар шулай ук Сак¬ сония, Баден, Вюртемберг, Бавария кебек герман дәүләтләрендә дә уздырылган. Үзгәртеп кору идеяләре Италия дәүләтләрендә, аерым
9 нчы бүлек. Европа яңа үсеш этабында 234 алганда, Тоскана, Парма, Пьемонт, Неаполь корольлегендә популяр¬ лык казанган. Кайбер очракларда мәгърифәтчеләрнең хакимият бүленеше турындагы идеяләре, үз мәнфәгатьләрен дес¬ пот режимы урнашудан яки торгызылу куркынычыннан саклау өчен, аксөякләр һәм өстенлек итүче сословие тарафыннан корал итеп алынган. Мәсәлән, Швециядә, Карл XII үлгәннән соң, аристократия инициативасы белән, 1719 елгы конституция кабул ителә, хакимиятләр бүленеше системасы гамәлгә кертелә. Әлеге система¬ да сословиеле вәкиллек принцибы буенча оештырыл¬ ган парламент аерым роль башкара. Мәгърифәтле монархлар һәм аксөякләрнең югары катлавы сосло¬ вие өстенлекләрен бетерү турындагы мәгърифәтчеләр идеяләренең ба¬ рысын да тулысынча тормышка ашырырга җыенмаганнар. Алар та¬ рафыннан фикерләре «акыллы» дип табылган мәгърифәтчеләр идея¬ ләре генә хупланган. Мәгърифәтле абсолютизм сәясәте мануфактура җитештерүен күтәрү өчен хезмәт иткән, күпмедер дәрәҗәдә крестьяннарның хәлен яхшырткан. Шул ук вакытта, монархларның подданныйларына би¬ релгән ташламалары һәм өстенлекләренең, шартлар үзгәргән очрак¬ та, юкка чыгарылу ихтималы да булган, чөнки реформалар сәясәте¬ нең тотрыклылыгы берничек тә тәэмин ителмәгән. Мәгърифәтчеләрнең карашлары гасыр ахырында гына чагыштыр¬ мача тулырак күләмдә гамәлгә ашырыла башлаган. Әлеге идеяләр һәм карашлар Төньяк Америкада бәйсезлек өчен көрәш барган елларда, Бөек француз революциясе вакытында гына массачыл хуплауга ирешкән. Мәгърифәтчелек дәверенең күп кенә карашлары XIX гасыр¬ да һәм бигрәк тә XX гасырда демократия илләрендә киң танылу ка¬ занган, алар сәяси гамәлләрнең, хокукый нормаларның нигезен ха¬ сил иткән. §30. Сораулар һәм биремнәр Srt> 1 Мәгърифәтчелек дәверенең фикер ияләре иҗтимагый тор¬ мыштагы күренешләрне ничек аңлаткан? Иҗтимагый килешү теориясе дәүләтнең килеп чыгышын һәм функцияләрен нәрсә белән бәйли? Нинди дәүләт төзе¬ лешен Д.Локк идеаль дип исәпләнгән?
§§31 —32. Россия: бөек держава барлыкка килү 235 3. 4. 5. 6. Ни өчен Франция Европа Мәгърифәтчелегенең рухи үзәге булып әверелгән? Вольтер, Руссо, Дидро карашларын тасвирлагыз. Мәгърифәтчеләрнең кайсылары республика идеяләрен яклаган? Хакимиятләр бүленеше зарурлыгын мәгърифәт¬ челәр ничек аңлатканнар? Ни өчен, Англиягә һәм Франциягә караганда, герман дәүләтләрендә Мәгърифәтчелек идеяләренең таралуы чикләнгәнрәк булган? Немец Мәгърифәтчелегенең үзен¬ чәлекләре нидән гыйбарәт? XVIII гасыр Европасында мәгърифәтле абсолютизм идеялә¬ ренең таралуын ничек аңлатасыз? Таблицаны тутырыгыз. Таблица Мәгрифәтле абсолютизм Илләр Идарәчеләр Реформалар Нәтиҗәләр Австрия Пруссия Мәгърифәтчелек идеяләренең идарәчеләр эшчәнле- гендә ни дәрәҗәдә эзлекле рәвештә тормышка ашыры¬ луы турында нәтиҗә ясагыз. Бу идеяләрнең кайсыла¬ ры мәгърифәтле монархлар тарафыннан гамәлгә ашы¬ рыла алмаган? §§ 31—32 Россия: бөек держава барлыкка килү XVII—XVIII гасырлар чигендә Россия бөек держава буларак раслана. XVIII гасырда гына да аның халкы якынча 15,6 миллион кешедән 37,3 миллионга кадәр үсә. Бу Франция һәм Англиянең уртак күрсәткеченнән дә күбрәк. Ма¬ нуфактура ж,итештерүе үсеше буенча да Рос¬ сия Европаның башка державалары белән уңышлы рәвештә ярыша. Мәсәлән, Уралда ме¬ таллургия предприятиеләре оештырылганнан соң, XVIII гасырда Россия Англиягә караганда да күбрәк чуен һәм тимер коя.
9 нчы бүлек. Европа яңа үсеш этабында XVII гасырда Россия һәм Украина Алексей Михайлович Романов (1645 — 1676) патшалык иткәндә, Рос¬ сия тормышында һәм аның үсешендә аеруча зур үзгәрешләр күзәтелә. Бу елларда Россия үзенең традицион дошманнары — Польша-Лит¬ ва дәүләте, Швеция һәм Кырым ханлыгы белән өзлексез сугышлар алып бара. 1648 елда Польша һәм Запорожье Сече арасында сугыш башлана. 1649 елда запорожьелылар ярдәм сорап Россиягә мөрәҗәгать итәләр. Ул әле сугышырга әзер булмый, әмма казакларга акча, корал һәм ирекле сугышчылар белән ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Запорожье Сече XVI гасырда Доннан Бугка кадәрге зур территориядә (хәзерге Украина территориясенең зур өлеше) барлыкка килгән уникаль дәүләт берләшмә¬ се була. Көньякта Кырым ханлыгы белән чикләшкән, аның һөҗүмнәренә дучар ителгән, төньякта Россия белән чиктәш булган әлеге җирләр Польша карамагын¬ да исәпләнсәләр дә, анда бу илнең реаль хакимияте булмый. Биредә дистәләрчә еллар дәвамында рус, по¬ ляк, Литва җирләреннән алпавытлар башбаштаклыгын¬ нан качып киткән крестьяннар килеп утырган. Алар, җир- ле халык белән катнашып, үз хуждлыкларын булдырган, Кырым ханнарына каршы торган, үзләре дә Кырымга, ә кайбер очракларда поляк җирләренә дә һөҗүмнәр оеш¬ тырганнар. Днепрның урта агымы буйларында яшәгән украин казаклары үзләренең хезмәтләре өчен Польша короленнән акчалата түләү алган. Алар тарафыннан сайланган гетман, полковниклар һәм есауллар Варша¬ вада расланган. Запорожье казаклары, формаль рәвештә Польша тәхете подданныйлары булсалар да, үзләрен аңардан бәйсез дип санаган. Польшаның барлык казакларны да үз хакимиятенә буйсындыру омтылышы Польша һәм Сечь арасында су¬ гыш килеп чыгуга сәбәп була. Әлеге сугыш, уңышсыз- лыклар һәм уңышлар белән чиратлашып, 1654 елга кадәр сузыла. 1653 елда Запорожье гаскәре гетманы Богдан Хмельницкий (1595 — 1657) рәсми рәвештә, Украинаны «Мәскәү кулы астына» алуны үте¬ неп, Россиягә мөрәҗәгать итә. 1654 елда Земский собор Украинаны Россия составына алу турында карар чыгара. Бөтенукраина радасы тарафыннан Переяславлъдә кул куелган һәм хупланган килешү Сечь ягында киң хокукларның саклануын, аерым алганда, барлык вәкаләтле кешеләрнең дә үз халкы арасыннан сайлануын күздә тота.
§§ 31 — 32. Россия: бөек держава барлыкка килү 237 Украина белән килешүнең гамәлгә керүе 1654— 1667 еллардагы рус-поляк сугышына китерә. Ул Польша өчен уңышсыз бара, Польша¬ га Швеция дә һөҗүм итә. Әлеге шартларда Россия 1656 елда Польша белән солых төзи һәм үзенең куркынычрак дошманы булган Швеци¬ ягә каршы сугыш башлый. Шул ук вакытта Украинада хәлләр кискенләшә. Б.Хмельницкий- ның варисы гетман И. Выговской (1664 елда үлгән) 1658 елда Россия белән килешүне өзә һәм Польша, Кырым белән союз төзи. Алар бергәләп Россиягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Үзе өчен кыен шартларда, территорияләрен, Балтыйк диңгезенә чыгу мөмкинлеген югалту хисабына, Россия тиз арада Швеция белән солых төзергә мәҗбүр була. Россиянең хәле катлаулану, аның армиясе зур югалтулар кичерү нәтиҗәсендә Уңъяк һәм Сулъяк Украина арасында аерымлану көчәя, бу исә, ахыр чиктә, 1667 елда Россиягә Польша белән солых төзү өчен мөмкинлек бирә. Уңъяк Украина Польша хакимияте буйсынуында кала. Запорожье Сече державаның уртак идарәсенә күчә. Моның белән генә көньякта сугыш төгәлләнми. 1672 елда Украинага Төркия һәм Кырым ханлыгы армияләре бәреп керә. Төркия һәм Россия арасында башланган сугышта ике якның да уңышлары чиратлашып бара. Бары тик 1681 елда гына тынычлык солыхына кул куела, аның буенча Киев һәм Сулъяк Украина Рос¬ сия ягында кала. Россиядә абсолютизмның көчәюе Рус дәүләте өзлексез рәвештә алып барган сугышлар җәмгыятьнең барлык ресурсларын да киеренке хәлгә куюны таләп итә. Алексей Михайлович патшалык иткәндә, бу таләп Россия абсолютизмның те¬ рәгенә әверелгән хәрби-бюрократик идарә системасын булдыру хи¬ сабына үтәлә. 1649 елда Земский собор тарафыннан дәүләт, гражданнар һәм җи¬ наятьчелеккә каршы хокуклар, суд тәртибенең бердәм нормалары ко¬ дексы — Соборное Уложение кабул ителү бу юнәлештә беренче адым була. Әлеге нормалар җәмгыятьнең сословиеләргә — руханиларга, дворяннарга, посад кешеләренә (шәһәр халкына) һәм крестьяннарга бүленешен ныгыта, һәр сословиенең хокуклары һәм бурычлары төгәл күрсәтелә. Крепостной крестьяннарның һәм махсус рөхсәттән башка яшәү урыннарын калдырып китү тыелган шәһәр халкының (осталар, һөнәрчеләр) дәрәҗәләре бер-бер-
238 9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында ■''«гяжҗкий!':'» сенә якыная. Сәүдәгәрләр әлеге хәлдән бердәнбер искәрмә була. Аларның югары катлавы салымнардан азат ителә һәм ирекле рәвештә чит илләргә чыгу хоку¬ кына ирешә. Крестьяннарның барлык хокуклары бете¬ релә. Аларны хөкем итү, бурычларын билгеләү җир ху¬ җасына тапшырыла, җирбиләүче шулай ук аларның дәүләт алдындагы йөкләмәләрен үтәве өчен дә җавап бирә. Бу мәсьәләдә шәхси яктан ирекле крестьяннар һәм турыдан-туры дәүләткә салымнар түләгән игенче крестьяннар искәрмә була. Яңа законнар салымнар җыюны җиңеләйтә, салымнарның күләме туктаусыз үсә. Тозга, армияне тоту өчен салымнар кертелә, хезмәт өчен түләүнең күләме азая. 1654 елдан башлап хөкүмәт көмеш тәңкәләр урынына бакыр тәңкәләр суга башлый, бу инфляция (акчаларның очсызлануы) китереп чыгара. Бурычларның яңа төре — мануфактураларда эшләү — барлыкка килә. Мануфактураларда ялланган эшчеләр түгел, дәүләт яки җирби- ләүчеләр тарафыннан бурычларын үтәү өчен вакытлыча җибәрелгән крепостной крестьяннар эшләгән. Мануфактуралар армия ихтыяҗ¬ ларын тәэмин итү яисә аларның хуҗалары тарафыннан тышкы ба¬ зарларда сату өчен товарлар җитештерү максатында оештырылган. Дәүләт Россия сәүдәгәрләре һәм беренче эшкуарлар мәнфәгатьләрен яклаган: 1667 елда чит ил сәүдәгәрләренә Россия территориясендә ваклап сатуны тыйган канун кабул ителгән. Салымнарның үсүе һәм йөкләмәләрнең артуы еш кына фетнәләр кабынуга сәбәп булган. 1648, 1650, 1662 елларда шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә, шәһәр халкы баш күтәргән, бу күтәрелешләр крестьяннарда яклау тапкан. 1667— 1671 еллардагы Степан Разин (1630— 1671) җитәкчелегендәге күтәре¬ леш мондый баш күтәрүләрнең иң зурысы булган. Ул Идел буйларының зур өлешен колачлаган, үз ирекләрен югалтудан шикләнгән казаклар тарафыннан якланган. Күтәрелешләр берничек тә революцион төс алмаган. Баш күтәрүчеләр үзләренең бәлаләрендә чиновниклар һәм алпавытлар гаепле дип санаган, «яхшы» патшаның алар таләпләрен якларга әзер булуына инанганнар. Алай гына да түгел, күтәрелешләр сарай аксө¬ якләре төркемнәре тарафыннан хакимият өчен барган көрәштә фай¬ даланылган. Баш күтәрүләр тора-бара хакимиятнең дәүләт белән хәрби-бюрократик идарә аппаратында күбрәк туплануы өчен сәбәп булган.
§§ 31—32. Россия: бөек держава барлыкка килү 239 1653 елдан сословиеле вәкиллек органы — Земский собор җыелмый башлый. Боярлар думасының роле кими. Аның составына «дума дьяк¬ лары» һәм «дума дворяннары», ягъни приказларның югарыдан бил¬ геләнгән җитәкчеләре кертелә. 1682 елдан урынлылык (местничество) — дәүләт вазифаларын нәсел затлылыгы буенча биләү принцибы бетерелә. Бу талантлы дворян һәм сәүдәгәрләр вәкилләренә хакимияткә килү өчен юл ача. Киңәшмә орган булган Боярлар думасының функцияләре приказ¬ лар (министрлыклар) белән җитәкчелек иткән, патшаның ышанычын казанган боярлар һәм югары түрәләрнең тар даирәсенә күчә. При¬ казларның саны 80 гә җитә. Хакимият вертикале оеша башлый. Рос¬ сия воеводалар җитәкчелек иткән 250 өязгә бүленә. Воеводалар урын¬ нарда тулы (административ, хакимият, суд, хәрби хакимият, салым¬ нар җыю хокукы) хакимияткә ия булалар. Дәүләтнең чиркәү эшләрендә роле үсә. Константинопольце төрекләр алганнан соң, Рус право¬ славие чиркәве йолаларын чит илләрдә яшәгән право- славиелеләрнеке белән якынайту омтылышлары көчәя. Бу якынаю Рус чиркәвенә православиенең дөньякүләм үзәге ролен уйнарга мөмкинлек бирәчәк иде. Патриарх Никон (1605 — 1681) инициативасы белән башланган чир¬ кәү реформасы (гыйбадәт тәртибен үзгәртү, ике бармак белән чукыну урынына өч бармак белән чукыну кертелү һ.б.) чиркәүнең икегә бүленүенә китерә. Боярлар, кресть¬ яннар, посад халкының Русьта урнаша барган тәртипләр¬ дән риза булмаган зур өлеше элеккечә гыйбадәт кылу¬ ларны яклый (алар иске йола тарафдарлары — старооб- рядецлар дип атала). Әмма аларның дини лозунглар ас¬ тында җәелгән протесты Көнбатыш Европадагыча ук киң колач алмый (Соловки моностыренда 1668 — 1676 еллар¬ дагы күтәрелеш аның иң биек ноктасы була, ул патша гаскәрләре тарафыннан бастырыла). Чиркәүдәге бүле¬ неш актив рәвештә дәүләт эшләренә тыкшынган патри¬ арх Никонның хакимлек ролен көчсезләндерә. Никонны патриархлыктан мәхрүм итәләр. Бу — монархның һәм дөньяви хакимиятнең чиркәү эшләренә йогынтысын көчәйтә. Яңача оештырылган дәүләт идарәсе системасы җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле була. Ул үзәк хакимият көчсезләнгән очракларда, аерым ал¬ ганда, авыру патша Федор Алексеевич (1676 —1682) вакытында һәм пат¬ ша кызы Софья (1682 — 1689) регентлык иткән чорда да төгәл эшли.
9 нчы бүлек. Европа яңа үсеш этабында 240 Петр I нен реформалары һәм 1700 — 1721 еллардагы рус-швед сугышы Россиядә үзгәртеп корулар Петр I (1689—1725) вакытында дәвам итә. Аларның зарурлыгы башлыча тышкы шартларга бәйле була. Петр I тәхеткә утыру алдыннан Россия Төркия белән чираттагы сугышка тартып кертелә. Әлеге сугышта Австрия, Польша, Венеция һәм Мальта ордены дәүләтенең Төркия союзниклары булуы ачыклана. 1696 елда рус армиясе төрекләрнең аеруча ныгытылган Азов крепостен ала. Россиянең Төркиягә каршы сугышы союзникларсыз уңышлы була алмый. Бу вакытта союзниклар булырлык илләрнең игътибары Европадагы төп державалар — Англия, Франция, Австрия һәм Испания арасындагы чи¬ раттагы каршылыкка (ул 1700—1715 еллардагы Испа¬ ния мирасы өчен барган сугышка кушылып китә) җәлеп ителә. 1700 елда Россия һәм Төркия арасында солых төзелә. Госманлы империясе өстеннән ирешелгән Азов җиңүе белән рух¬ ланып, Россиягә Балтыйк диңгезенә һәм сәүдә юлларына чыгуны тәэ¬ мин итү өчен, Петр I Швециягә каршы сугыш ачарга карар кыла. Швеция Европа төньягының иң көчле державасы була, ул Балтыйк диңгезендәге эре портларның барысын да үз контролендә тота. Шве¬ циягә каршы оешкан коалициягә Россия, Дания, Саксония һәм Речь Посполитая (Саксония короле Август II бер үк вакытта Польша ко¬ роле дә була) керә. Төньяк сугышы (1700 — 1721) башлана. Халкының чагыштырмача азлыгына (3 миллион кеше чамасы) карамастан, Швеция көчле армиягә һәм флотка ия була. 15 яшьтә тәхеткә утырган яшь швед короле Карл XII (1697 — 1718) дилбегә¬ не үз кулына ала. Аның гаскәрләренең Копенгагенга килеп җитүе Данияне сугыштан чыгарга мәҗбүр итә. 1700 елда Нарва янында¬ гы сугышта Карл XII рус армиясен җиңә һәм Польшага ябырыла. Варшава, Краков һәм Торунь шәһәрен алганнан соң, ул Август II не Польша тәхетеннән төшерүгә ирешә, 1706 елда Саксония швед¬ лар белән солых төзи. Петр I нең Нарвадан соң башланган беренче реформалары армия¬ не үзгәртеп корулар белән бәйле була. Ул стрелец полкларын тарата һәм рекрутлар туплау системасын кертә, әлеге система 1874 елга кадәр гамәлдә була. Бу система буенча һәр 20 хуҗалыктан (соңрак шул сандагы ир-ат халкыннан) ел саен гомерлек (25 ел) хәрби хезмәткә яшь егетләр чакырылган. Бу исә күп
§§31— 32. Россия: бөек держава барлыкка килү 241 санлы профессиональ армия һәм үсешенә аерым игъ¬ тибар юнәлтелгән флот туплау мөмкинлеге тудыра. Хәрби мануфактуралар төзү киң колач ала. Алар армия¬ не заманы өчен иң камил корал белән тәэмин иткән. Соңрак дәүләт идарәсе системасында реформалар уздырыла. Алар хакимиятнең монарх кулында туплануын арттыра. Боярлар думасы яңа югары идарә органы — Сенат белән алмаштырыла. Аның әгъза¬ лары патша тарафыннан билгеләнә. Приказлар урынына функциялә¬ ре төгәл билгеләнгән коллегияләр оештырыла, аларның җитәкчеләре Сенат составына кертелә. Чиркәү үзенең барлык мөстәкыйльлеген югалта: патриархлык бетерелә, чиркәү эшләре белән идарә итү кол¬ легияләр хокукында эшләгән Изге Синодка йөкләнә. Урыннардагы хакимият оешмалары системалары да реформалар¬ га дучар ителә. Ил патша тарафыннан билгеләнгән губернаторлар җитәкләгән 8 губернага (үз чиратында, аларның һәрбер¬ се өязләргә таркалган) бүленгән. Губернаторлар урын¬ нарда тулы хакимияткә ия булган. Соңыннан алар ку¬ лында хакимиятнең чиктән тыш туплануын булдырмас өчен губернаторлар карамагында хәрби функцияләр генә калдырылган. Губерналар провинцияләргә бүленгән, шәһәр үзидарәсенең функцияләре киңәй¬ телгән. Салым түләү системасына да реформа уздырыла, хуҗалык исәбеннән җыелган салым җан башыннан алынган салым белән алмаштырыла. Сугыш күп чыгым¬ нар таләп иткәнгә күрә, яңа салымнар (табут ясау, сакал йөртү, балык тоту өчен) кертелә. Салымнар җыелуны контрольдә тоту һәм урыннардагы хакимиятнең баш¬ баштаклыкларына юл куймау өчен, Сенат әгъзасы бул¬ ган һәм турыдан-туры патшага буйсынган обер-фискал җитәкчелегендә фискалларның контроль-ревизия хез¬ мәте булдырыла. 1722 елда, хакимият институтларының нәтиҗәлелеген күтәрү ча¬ расы буларак, «Ранглар турындагы табельләр» гамәлгә кертелә. Хез¬ мәтнең тиешле баскычларын үткәннән соң гына югары вазифаны биләү принцибы урнаштырыла. Армиядә, флотта һәм тыныч хезмәттә дворян дәрәҗәсе алу өчен нинди чинга ирешү кирәклеге билгеләнә. Биредә, беренчедән, майорат принцибы (утарларның өлкән улларга калдырылуы) раслана, икенчедән, йомышлы дворяннарга җир түгел, акчалата түләү бирелә. Дворяннар һәм шәһәр халкының укымышлы 16 С-203
242 ® нчы ®Үлек> Европа яца үсеш этабында улларын армия шикелле үк профессиональ характердагы дәүләт хез¬ мәтенә җәлеп итү өчен кызыксындыру чаралары булдырыла. Петр I нең эшчәнлеге һәм аның нәтиҗәләре XIX га¬ сырда ук бәхәсләр тудыра, бу бәхәсләр бигрәк тә XX гасыр фәнендә кискенләшә. Фикерләрнең берсе буенча, Петрның үзгәртеп кору¬ лары файдага караганда Россиягә күбрәк зыян китергән, дип исәпләнә. Аның тарафдарлары, XIX гасыр славяно¬ филлары, барыннан да бигрәк, Россиянең беренче им¬ ператорының үз илен Европа үрнәгендә үзгәртеп кору¬ га омтылуына, аның йолалары һәм традицияләре белән хисаплашмавына игътибар итә. Алар патшаның право¬ славиега салкын каравын ассызыклый. Аның Россия ак¬ сөякләрен Европа киемнәрендә йөртергә омтылуы, алар- га караганда күбрәк чит илләрдән килгән киңәшчеләр һәм түбән сословие вәкилләренә ышаныч белдерүе славяно-филларга ошамый. Россия тарихының Совет чорында Петр I үзгәртеп коруларының күбрәк крестьяннардан алына торган са¬ лым һәм җыемнар арту хисабына үткәрелүенә игъти¬ бар юнәлдерелә. Бу салымнар крестьяннар һәм шәһәр халкының зур күтәрелешләренә (1705—1706 елларда Әстерханда баш күтәрү, 1707—1709 елларда Дондагы К. Булавин җитәкчелегендәге күтәрелеш) сәбәп булган. Төньяктагы яңа башкала — Санкт-Петербург Неваның томанлы һәм сазлыклы тамагына Россиянең төрле җир¬ ләреннән китерелгән крепостнойларның сөякләре өстендә төзелгән. Шул ук вакытта тарихчыларның күпчелеге, Петр I сәя¬ сәтенең тискәре якларына, залимлык сыйфатларына ка¬ рамастан, аның реформалары Россиянең хәрби һәм икъ¬ тисади куәтен ныгытуга юнәлдерелүен инкарь итмиләр. һичшиксез, Петр реформалары шведларның кысрыклавын кире кагарга мөмкинлек биргән. Рус армиясе Балтыйк буенда уңышлы хәрәкәт итә. Карл XII нең Россиягә бәреп кергән гаскәрләре, алар ягына күчкән украин гетманы И. Мазепаның (1644 — 1709) хыянәтенә карамастан, 1709 елда Полтава янында җиңелә. Швед короле шулай ук Россиягә каршы сугыш башлаган Төркиягә кача. Төркия белән сугыш уныш- сызлыкка дучар була, Россия Госманлы империясенә Азовны калдыра, әмма Швеция белән сугышның ничек тәмамланасы алдан ук билгеле була. Россиянең шведларга каршы коалиция буенча союзниклары сугыш хәрәкәтләрен дәвам итә, аларга Пруссия кушыла. 1714 елда Гангут
§§ 31 —32. Россия: беек держава барлыкка килү 243 Төньяк сугышы M’V*;::
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында 244 борыны янында булган диңгез сугышында рус флоты җиңүгә ирешкәннән соң, Швеция гаскәрләре Финляндиядән кысрыклап чы¬ гарыла, рус десантлары Стокгольмга куркыныч тудыра. Әлеге шартларда Европаның алдынгы дәүләтләре Швециянең ту- лысынча тар-мар ителүе континентта көчләр тигезлеге бозылуына китерер дип шикләнәләр. 1721 елда Франция арадашлыгы белән Ниш- тадт солыхы төзелә. Аның буенча Выборг белән Финляндиянең бер өлеше һәм Балтыйк буйлары (Лифляндия, Эстляндия, Ингерманлан¬ дия) Россиягә күчә. Ул шулай ук Балтыйк диңгезендәге кышын туң¬ мый торган портларны ала, аның Европада сәүдә итү мөмкинлекләре арта. 1721 елда Петр I император дип игълан ителә, бу аны Европа монархларының күпчелегеннән өстен куя. §§ 31—32. "И Сораулар һәм биремнәр 1. Россиянең XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башындагы үсешен тасвирлагыз. 2. Россиядә абсолютизм тенденцияләренең көчәюе нәрсә белән аңлатыла? Биредә идарәнең административ аппа¬ раты ныгуы нинди роль уйнаган? 3. 4. Украинаның Россиягә кушылуы нинди әһәмияткә ия булган? XVII—XVIII гасырлар чигендә Европадагы халыкара хәлне тасвирлагыз. Швециягә каршы коалициягә нинди дәүләтләр кергән? | Төньяк сугышы турында хәбәр әзерләгез. Сугышның нәтиҗәләрен һәм Ништадт солыхы төзелгәннән соң Ев¬ ропада булган үзгәрешләрне анализлагыз. 6. Россиядә һәм Көнбатыш илләрендә абсолютизм урнашу юлларын чагыштырыгыз. §§ 33—34 XVIII гасырның икенче яртысында Россия һәм Европа Төньяк сугышыннан соң Россия империясе мәгърифәтле монархияләр сафына керә. Ели¬ завета Петровна (1741—1762) һәм Екатерина II (1762—1796) вакытында Россиядә Вольтер һәм Монтескье әсәрләре басыла, ул чор өчен алдын-
§§ 33—34. XVIII гасырның икенче яртысында Россия һәм Европа 245 гы мәгариф системасы барлыкка килә, мануфак¬ туралар үсә. Шул ук вакытта Россиядәге Мәгъри¬ фәтчелекнең үзенчәлекләре дә була. XVIII гасырда Россия үсешенец нәтиҗәләре. Бөек Екатерина Әтисе тарафыннан дәүләткә хыянәттә гаепләнгән патша улы Алексей (1690—1718), Петр I нең үлеменнән соң, үлем җәзасына хөкем ителеп үтерелә һәм шуннан соң Россиядә дәүләт переворотлары башлана. Император указы буенча, тәхет варисын ул үзе бил¬ геләргә тиеш булган. Әмма Петр I васыять калдырма¬ ганга күрә, тәхет варисы мәсьәләсе сарай аксөякләре төркемнәре тарафыннан хәл ителгән. Гвардия җитәк¬ челегенең позициясе зур роль уйнаган. Аның таләбе буенча, мәсәлән, Петрның авыру хатыны Екатерина I (1725—1727) императрица дип игълан ителгән. Аның варисы итеп Алексейның улы Петр II (1727 — 1730) бил¬ геләнгән, әмма ул балигъ булганчы ук үлгән. Сарай даирәләре карары белән тәхет Петр I туганы¬ ның кызы Анна Иоанновнага (1730 — 1740) тапшырыл¬ ган. Аның васыяте буенча тәхет варисы итеп бертуга¬ нының өч айлык улы Иван Антонович билгеләнгән, ә регент һәм чынлыкта идарәче итеп Аннаның фавориты, Курляндия герцогы Э. Бирон (1690— 1772) куелган. Немец, Балтыйк буе аксөякләренең сарайда күбәюенә ризасызлык белдергән гвардия офицерлары переворот ясаганнар һәм тәхеткә Петр I нең кече кызы Елизавета¬ ны (1741 — 1761) утыртканнар. Елизавета үзенең вари¬ сы итеп Шлезвиг-Гольштиния герцогы Карл Петр Уль- рихны (әнисе буенча — Петр I оныгы, әтисе буенча Шве¬ ция короле Карл XII оныгы) билгеләгән. Петр III (1761 — 1762) аз гына вакыт патшалык итеп калган. Переворот нәтиҗәсендә хакимият һәм патша¬ лык таҗы аның хатыны — Ангальст-Цербст принцесса¬ сы София Фридерика Августа (православие динендә Екатерина Алексеевна буларак чукындырылган) кулы¬ на күчкән. Екатерина тарихка Бөек хөкемдар буларак кереп калган. Чыннан да, ул идарә иткән заманда Россия тулысынча Европада һәм дөньяда бөек держава булып әверелгән. Шул ук вакытта Екатеринаның эчке сәяси өлкәдәге үзгәртеп коруларының нәтиҗәләре шактый каршылык¬ лы булган.
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында 246 Мәгърифәтчелек рухындагы гамәлләр кылып, Бөек Екатерина фән, сәнгать, сәүдә һәм мануфактуралар үсешенең яклаучысы булган. Рос¬ сиядә ул идарә итүнең ахырында 2000 ләп промышленность предприя¬ тиесе исәпләнгән, эшчеләр яллау зур колач алган. Җитештерү һәм транспортта ялланган эшчеләрнең гомуми саны 420 мең кешегә җиткән. 1753 елда ук эчке пошлина таможнялары бетерелгән, 1754 елда беренче банклар барлыкка килгән. Тиз арада бердәм эчке базар оеш¬ кан, анда даими (эре шәһәрләрдә) һәм сезоннар вакытында үткәрелгән ярминкәләр аерым роль уйнаган. Сизелерлек рәвештә Россиянең тыш¬ кы сәүдәсе киңәйгән, XVIII гасыр дәвамында анын әйләнеше 19 тап¬ кыр үскән. Катгый протекция сәясәте уздырылган. Ул Россиянең эчке базарын илдә эшләнә алган, әмма чит дәүләтләрдә җитештерелгән промышленность товарлары конкуренциясеннән саклаган (1766,1782, 1796 еллардагы таможня тарифлары). 1762 елда Екатерина сәүдәдә Петр I тарафыннан кертелгән монополияләр системасын бетерә, аны Ирек¬ ле конкуренция принцибы алыштыра. Алпавытларга ху¬ җалыкны отышлы итеп алып баруга, товар продукциясе чыгаруга булышлык итәргә тиешле Ирекле икътисади җәмгыять оештырыла. 1775 елда эшкуарлык иреге ту¬ рындагы манифест чыгарыла. Теләкләре булган бар¬ лык кешеләр, шул исәптән крестьяннар да, властьлар¬ ның махсус рөхсәтеннән башка промышленность эш- чәнлеге белән шөгыльләнү хокукы ала. Екатеринаның социаль сәясәте каршылыклы булган. Патшалык итә башлаганда, перевороттан соң үз хакимиятенең ныклыгына ыша¬ нычы аз булган елларда, Екатеринаның сарайда төрле төркемнәргә караган фаворитлары зур роль уйный башлаган. Екатеринаның сәя¬ сәте аксөякләр һәм дворяннар ягыннан хакимияткә булышлык итүне ныгытуга юнәлдерелгән. Абсолютизм (самодержавие) тарафдары буларак, Екатерина мо¬ настырь һәм чиркәү җирләренең дәүләт карамагына күчерелүе турын¬ да указлар чыгарган. Ул Украинаның автономиясен бетергән, губер¬ наторларның хокукларын киңәйтеп, хакимият вертикален ныгыткан. Шул ук вакытта императрица тәхеттә үзеннән элек утыручылар тара- фыннан дворяннарга атап гамәлгә кертелгән өстенлекләрне киңәйткән. 1762 елда чыгарылган «Дворяннар иреге турындагы мани¬ фест» һәм 1785 елгы «Дворяннарга ташламалар грамотасы» дворян¬ нар өчен армиядә хезмәт итмәү хокукын тәэмин иткән. Өязләрдә һәм губерналарда дворян мәҗлесләре (дворяннарның сословиеле вәкил¬
§§ 33—34. XVIII гасырның икенче яртысында Россия һәм Европа 247 лек органнары) оештырылган. Россия составына кергән территория¬ ләрдә (Балтыйк буенда, поляк, украин, белорус, казак җирләрендә) яшәгән аксөякләр Россия дворяннары составына кертелгән. Фаворит¬ ларга, аксөякләргә, юмарт рәвештә, беркетелгән крестьяннары белән дәүләт җирләре өләшенгән. Россиядәге мәгърифәтле абсолютизмның үзенчәлекләре шуннан гыйбарәт булган. Үзәк Европа илләрендә мәгърифәтле монархлар җирле аксөякләрнең, җирбиләүчеләрнең хакимиятен чикләгән, шәһәр халкының һәм крестьяннарның мәнфәгатьләрен яклауга гарантия булдырган. Россиядә үзәк хакимият, самодержавиеле булып калып, җирле аксөякләрнең вәкаләтләрен һәм йогынтысын киңәйткән, алар- да үзе өчен терәк күргән, халыкның башка катлау мәнфәгатьләре белән исәпләшмәгән. Екатеринаның «Шәһәрләргә ташламалар грамотасы» сәүдәгәр¬ ләрнең өстенлекләрен киңәйткән, шәһәр үзидарәсе органнарын оеш¬ тырган, әмма аларга реаль хакимлек вәкаләтләре бирмәгән. Кресть¬ яннарның хәлен җиңеләйтү турындагы мәсьәлә берничә мәртәбә тик¬ шерелгән. Аерым алганда, 1767 елда Уложенная комиссия (андагы депутатларның күпчелеген дворяннар тәшкил иткән) җыелган, ул за¬ коннарның яңа системасын эшләргә тиеш булган. Әмма, крепостной крестьяннарның хокукларын законлы рәвештә ныгыту турындагы тәкъдимнәр хуплау тапмаганга, акрынлап комиссиянең эше туктатыл¬ ган. Чынлыкта бертуктаусыз үскән салымнар һәм җыемнар, җирбил¬ әүчеләрнең башбаштаклыклары күп санлы крестьян күтәрелешләренә сәбәп булган. Крестьяннарның төп массасының җирбиләүчеләргә бәйлеле- ге һәм төрле бурычлар башкаруы XVIII гасырда Европаның күпчелек илләре өчен хас күренеш була. Ләкин Россиядә генә крестьяннарның феодалларга бәйлелеге шул дәрәҗәгә җиткән ки, алпавыт үз крепостнойларын җирсез һәм мөлкәтсез килеш сату, бүләк итү һәм алмаштыру, гаиләләрне үз теләге белән таркату хо¬ кукларына ирешкән. Чынлыкта Россиядә крепостнойлар коллар хәлендә булган. Россия тарихында иң зур күтәрелеш Е. Пугачев (1740—1775) җи¬ тәкчелегендәге крестьяннар сугышы (1773—1775) була. Үзен могҗи¬ за белән исән калган император Петр III дип күрсәтеп, Пугачев кре¬ постной хокукның бетерелүе турында Манифест чыгара. Күтәрелеш бөтен Идел буйларын колачлый һәм зур авырлык белән бастырыла. Ул императрицаны реформалар, аерым алганда, суд реформасы (1775) уздыруга этәрә. Әлеге реформа буенча сословиеле судлар системасы,
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында 248 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы шул исәптән крестьяннар өчен суд кертелә. Бу исә өлешчә алпавыт¬ лар башбаштаклыгының мөмкинлекләрен чикли. Россия, Пруссия һәм Польша Переворотлар, крестьян күтәрелешләре Россиянең тышкы сәяси по¬ зицияләрен көчсезләндерүгә китерми. Аның үсә барган йогынтысыннан шикләнеп, Англия һәм Фран¬ ция дипломатиясе, алар арасындагы көндәшлеккә карамастан, Рос¬ сиягә каршы көч тупларга омтыла. Бу роль өчен Швеция һәм Төркия күздә тотыла. Әмма рус-төрек (1735 — 1739,1768 — 1774,1787 — 1791) һәм рус-швед (1741 — 1743, 1788 — 1790) сугышлары вакытында Рос¬ сия империясенең өстенлеге ачыклана. Россия империясе белән 1768 — 1774 елларда барган сугыш Төркия өчен аеруча уңышсыз була. А.В. Суворов (1730—1800) һәм П.А. Ру¬
§§ 33—34. XVIII гасырның икенче яртысында Россия һәм Европа 249 мянцев (1725 — 1796) җитәкчелегендәге рус гаскәрләре соклангыч җиңүләр яулый. Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгә килеп, рус фло¬ ты төрекләрне Чесма бухтасында тар-мар итә. Кырым ханлыгы Төркиядән бәйсез дип игълан ителә. Соңрак Кырым Россиягә кушы¬ ла. Россиягә шулай ук Днестр һәм Буг елгалары арасындагы җирләр дә күчә, Кара диңгездә йөзү, ирекле рәвештә Босфор һәм Дарданелл бугазлары аша үтү хокуклары бирелә, ул Молдавияне һәм Валахияне үз яклавына ала. Россия Төркиядәге православие чиркәве мәнфәгать¬ ләрен яклауны ышандыра. Бу исә аңа Госманлы империясенең эчке үсешенә йогынты ясау мөмкинлеге бирә. Россиянең Германия дәүләтләренә йогынтысы да үсә бара. Герман князьлекләренә йогынты ясау өчен Европаның төп держа¬ валары — Австрия, Франция һәм Англия ярышалар. Идарә итүче династиянең нәсел биләмәсе хокукы нигезендә немец князьлеге Ган¬ новер Англия карамагында була. Эре державалар арасындагы кар¬ шылыклардан файдаланып, кирәк чакта көчле якка авышып, XVII гасырда ук Пруссия үз территориясен киңәйтә башлый, 1701 елда ул корольлеккә әверелә. Пруссия герман җирләрен үз контроленә алу өчен Австрия белән көрәшкә керә һәм Фридрих II вакытында үз йогынтысын киңәйтүдә гаять зур уңышларга ирешә. Изге Рим империясе императорының таҗына варис¬ лык мәсьәләсе буенча династиячел бәхәстән үсеп чык¬ кан, 1740—1748 елларда дәвам иткән сугыш барышын¬ да Фридрих II Австриядән Силезияне тартып алган. (Ав¬ стриягә каршы юнәлдерелгән коалициягә Пруссия, Франция, Испания һәм Бавария кергән, Австрия ягын Саксония, Россия һәм Англия яклаган.) Пруссиянең үз биләмәләрен алга таба киңәйтүгә омтылышы Җи¬ дееллык сугыш (1756—1763) башлануга сәбәп була. Көчәюе күршелә¬ рен сагайткан Пруссиягә каршы, Австриядән тыш, Россия, Франция, Швеция һәм Изге империягә кергән күпчелек немец дәүләтләре чыга. Пруссияне Англия һәм Германиянең кайбер вак князьлекләре яклый. Пруссия дошманнарының көчләре шактый өстен булуга карамас¬ тан, Фридрих II алар гамәлләренең таркаулыгыннан файдалана. Аның армиясе Европада иң яхшы армияләрнең берсе булуын исбат итә. Сугышның башында ук прусслар Саксониягә бәреп керә, Праганы чолганышка алалар. 1757 елда Фридрих II австриялеләрне Лейтен янын¬ дагы бәрелештә, французларны Росбах янындагы сугышта тар-мар итә.
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында 250 Россия Җидееллык сугышта Сугышның барышы рус гаскәрләре килеп җиткәч кенә үзгәрә, алар, Көнчыгыш Пруссиягә кереп, Пруссия армиясен берничә мәртәбә (Гросс-Егерсдорф, Кунерсдорф янында) җиңүгә ирешәләр. 1760 елда рус казаклары Берлинга керә. Пруссияне Россия императрицасы Елизавета Петровнаның үле¬ ме һәм Фридрих II гә симпатия белән караган, Россиянең элеккеге союзникларына каршы сугышка керергә әзер булган Петр III нең тәхеткә утыруы коткара. Петр III нең бәреп төшерелүе бу адымга юл куймый. Россия үзенең нейтральлеге турында белдерә. Бу исә Фридрих II гә аның өчен кулай шартларда солых төзү мөмкинле¬ ге бирә: Силезия Пруссия составында калдырыла. Сугыштан иң зур файданы Англия күрә. Ул Луизиананың бер өле¬ шен, Флорида, Канаданы кулга төшереп, Францияне Төньяк Амери¬ кадагы барлык колонияләреннән диярлек мәхрүм итә, аны һиндстанда кысрыклый. Россия империясе тәмам Европада сәясәтне билгеләүче эре держа¬ валарның берсе булып әверелә. Фридрих II нең аның белән 1764 елда союз төзүе нәтиҗәсендә Пруссия үз территориясен Польша хисабына күңәйтүгә ирешә.
§§ 33—34. XVIII гасырның икенче яртысында Россия һәм Европа 251 XVIII гасырда Речь Посполитая уникаль дәүләт бер¬ ләшмәсе була. Мәгърифәтле абсолютизм дәверендә ул үзенең барлык феодаль, аксөякләр республикасы сыйфатларын саклый. Король шляхта, ягъни эре җир- биләүчеләр һәм вак утарлы аксөякләр мәнфәгатьләрен яклаган сейм тарафыннан сайлана. Сеймның бердәм ризалыгыннан башка, король бер генә җитди карар да (шул исәптән гаскәр туплау турында) кабул итә алма¬ ган. Бер фикергә килү чынлыкта мөмкин булмаганга, үзәк хакимият көчсезләнгән. Иң эре магнатлар үз җир¬ ләрендә хөкем эшләрен алып барган, аларның күбесе корольнекенә караганда да зуррак хәрби көчләргә, бай¬ лыкларга ия булган. Традиция буенча, үзләренең мәнфәгатьләре кысылган дип санаган очракта, аларның корольгә каршы баш күтәрү хокукы (рокош) сакланган. Ришвәтләр, вәгъдәләр биреп һәм янаулар белән 1763 елда Польша тәхетенә Екатерина II нең элеккеге фавориты граф С. Понятовскийны (1732—1798) сайлатуга ирешкәч, рус дипломатиясе католикларга һәм православиелеләргә тигез хокуклар бирүне таләп иткән. Бу таләпне кире кагуга җавап йөзеннән оппозиция җитәкчеләре кулга алынган, сейм басым алдында чигенгән. 1768 елда Понятовскийның дошманнары аның хакимиятен тану¬ дан баш тарта һәм яңа, конфедератив дәүләт төзелүен белдергәннәр. Моңа җавап йөзеннән король ярдәм сорап Россиягә мөрәҗәгать иткән, Россия исә тиз арада ярдәмгә килгән. Россия һәм конфедератлар арасындагы сугыш 1772 елга кадәр барган. Ул тәмамлангач Польша территориясенең бер өлешен Прус¬ сия һәм Россия империясе үзара бүлешкән. 1780 нче елларда Польшада реформаларга омтылыш көчәя. Сейм эчке таможня пошлиналарын бетерә, барлык сословиеләр өчен дә мәҗбүри булган салымнар кертә. Православие чиркәве автокефаль (автономияле) чиркәү буларак таныла. Бу католикларга һәм пра¬ вославиелеләргә тигез хокуклар бирелүен тәэмин итә, димәк, Рос¬ сия империясенә илнең эчке эшләренә тыкшыну өчен сәбәп калмый. 1791 елда сеймда бердәм фикер принцибын юкка чыгарган консти¬ туция кабул ителә. Ил конституцион, үзәкләшкән монархия була. Әмма үз мәнфәгатләренең кысылуына риза булмаган магнатлар фетнә күтәрә. Магнатлар яки сеймда күпчелекне тәшкил иткән вак утарлы аксө¬ якләр үзен хакимияттән мәхрүм итәрләр дип шикләнгән король С. По¬ нятовский яңадан ярдәм сорап Россия императрицасы Екатерина II
Польшаны бүлгәләү гә мөрәҗәгать итә. Россия Пруссия белән бергәләп Польшага каршы чыга. Ике бөек державаның гаскәрләре җиңел генә Речь Посполитая территориясенең зур өлешен басып ала. 1793 елда аңа яңа территори¬ аль дәгъвалар тагыла. Аерым алганда, Россия империясенә белорус җирләре күчә. 1794 елда Польшада Тадеуш Костюшко (1746—1817) җитәкчеле¬ гендә баш күтәрү кабына. Баш күтәрүчеләрнең төп таләбе — Польша¬ ны 1772 елдагы чикләрдә торгызу, 1791 елгы конституцияне тану һәм илнен чит гаскәрләр тарафыннан басып алынуын туктату була. Әмма шляхтаның икеләнүләре, элеккечә үк крепостной бәйлелектә калган крестьяннарның сүлпәнлеге, Польшага каршы берләшкән Россия, Пруссия һәм Австриянең хәрби өстенлеге күтәрелешнең җиңелүенә китерә. 1795 елда бәйсез дәүләт буларак Речь Посполитая бетерелә. Россия Көнбатыш Украина һәм Белоруссия җирләрен, Литваның бер өлешен һәм Курляндияне үзенә ала. Австриягә яннарындагы җирлә¬ ре белән Краков һәм Люблин, Пруссиягә Варшава белән тарихи по¬ ляк җирләренең зур өлеше бирелә. Шулай итеп, XVIII гасыр ахырына Россия үзенең традицион көндәшләре — Польша, Швеция һәм Төркиядән өстен чыга. Ул шу¬ лай ук Австрия һәм Пруссия арасындагы низагта арадашчы ролен уйный, Германиядә хөкем сөргән хәлгә үзенең йогынтысын арттыра бара. Элек Франция һәм Англиядә яклау эзләгән герман князьләре хәзер инде ярдәм сорап күбрәк Россиягә мөрәҗәгать итә башлый.
§ 35. Англиядә промышленность перевороты һәм анын нәтиҗәләре 253 §§ 33—34. Сораулар һәм биремнәр 1. XVIII гасырның беренче яртысындагы сарай переворот¬ лары нәрсә белән бәйле булган? Алар Россия җәмгыяте үсешендә ничек чагылган? 2. Россиядә мәгърифәтле абсолютизм сәясәтенең үзенчәлек¬ ләрен тасвирлагыз. Россиядәге һәм Европадагы мәгъри¬ фәтле абсолютизм сыйфатларын чагыштырыгыз. Аерым¬ лыкларын табыгыз. 3. XVIII гасырда Россия нинди сугышлар алып барган? 4. Германия җирләренең хәлен тасвирлагыз. Германия князьлекләренә йогынты ясау өчен Европаның кайсы ил¬ ләре ярышкан? 5. Таблицаны тутырыгыз. Таблица Җидееллык сугыш Сәбәпләр Төп бәрелешләр Нәтиҗәләр 6. 7. §35. XVIII гасырда Польша үсешендәге үзенчәлекләр нидән гыйбарәт булган? Әлеге дәүләт территориясенең Россия, Пруссия һәм Австрия тарафыннан бүлгәләнүен нәрсә җиңеләйткән? XVIII гасыр ахырында Россиянең Европа сәясәтендәге ролен тасвирлагыз. Англиядә промышленность перевороты һәм анын нәтиҗәләре Англия промышленность җитештерүе бар¬ лыкка килгән дөньядагы беренче ил була. Бу җитештерү соңрак Европа һәм Американың башка дәүләтләрендә дә урнаша. Шул рәвешчә, Англия барлык Европа цивилизация¬ се өчен хас булган үсеш юлын билгели, ал¬ дагы йөзьеллыклар өчен әлеге цивилизация¬ нең йөзен формалаштыра.
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында Промышленность переворотынын социаль-икътисади һәм сәяси алшартлары XVIII гасырда мануфактура җитештерүе Европа илләренең күпчеле¬ гендә хөкем сөрә, әмма Англиядә генә промышленность перевороты өчен шартлар оешып җитә. Колониаль империянең үсеше, күп санлы сугышлар барган ел¬ ларда каперчылык чәчәк ату, коллар белән сәүдә итү (XVIII гасыр¬ да гына да Африкадан 2,5 миллион чамасы коллар чыгарыла һәм Америкага сатыла) нәтиҗәсендә идарәче сыйныфларда зур байлык¬ лар тупланган. Континенталь Европаның күпчелек илләрендәге аристократиядән аермалы буларак, титуллы аксөякләр эшкуарлык, сәүдә, банк эшчәнлеге белән шөгыльләнүне үзләре өчен түбән эш дип санамаганнар. Урнашкан традиция буенча лендлордларның (җирбиләүчеләрнең) кече уллары хәрби хезмәткә, эшкә керү өчен колониаль администрациягә, сәүдә компанияләренә барган. Шул ук вакытта баеган буржуйлар җир сатып алу мөмкинлегенә ирешкән, аларның вәкилләре, аксөякләр белән бергә, парламент эшендә катнашкан. Гаять зур һәм даими рәвештә киңәя барган колониаль империя бер үк вакытта товарлар сату өчен күп сыйдырышлы базар, арзанлы чи¬ мал чыганагы булган, бу исә мануфактура җитештерүе үсешенә бу¬ лышлык иткән. Киҗе-мамык җитештерүнең үзәге Ланкашир булган. Ефәк тукымалар Лондонда җитештерелгән. Йоркшир йон әйберләр эшләүдә махсуслашкан, оек бәйләү промышленносте Дерби, Нот¬ тингем, Лестер шәһәрләрендә барлыкка килгән. Металл, пыяла, агачтан әйберләр җитештерүче, кәгазь чыгаручы мануфактуралар үсеп чыккан. Эре мануфактураларда кул хезмәте бүленү һәм махсуслашу систе¬ масы җайга салынган. Чагыштырмача катлаулы әйберләр җитештерү процессы гади операцияләргә бүленгән. Бу исә кул хезмәте нәтиҗәле- легенең берничә тапкыр артуына китергән, аны машина хезмәте белән алмаштыру өчен алшартлар тудырган. Киртәләүләр сәясәте дәвам иткән шартларда бөлдерелгән, яшәү чараларыннан мәхрүм ителгән ирекле крестьяннар һәм аларның гаи¬ ләләре эш эзләп шәһәрләргә күчеп утырган. Моның нәтиҗәсендә про¬ мышленность үсеше өчен шулай ук кирәкле булган ирекле эшче көчләр резервы барлыкка килгән. XVIII гасыр ахырына ил халкының ярты¬ сыннан күбрәге шәһәрләрдә яшәгән (Европа илләренең күпчелегендә бу күрсәткеч нибары 10 — 20% тәшкил иткән).
§ 35. Англиядә промышленность перевороты һәм анын нәтиҗәләре 255 Җитештерү үсеше өчен Англия идарә даирәләренең сәясәте зур әһәмияткә ия булган. Реставрациядән соң Стюартларның абсолютизмга кайтырга омтылулары, Карл II нең Европадагы католик динендәге державалары, Франция һәм Испания белән якынаюы илдә канәгатьсезлек китереп чыгарган. Карл II нең бертуган варисы Яков II (1685— 1688) илдә Рим католик чиркәвенә эшчәнлек иреге биргән «Дин иреге турында декларация» кабул иткәннән соң оппозиция¬ нең түземлеге беткән. Парламент җитәкчеләре тәхет¬ не Яков кызы Мариянең (1688 — 1694 елларда — Анг¬ лия королевасы) ире — Голландия штатгальтеры (ида¬ рәчесе) Вильгельм Оранскийга тәкъдим иткәннәр. Ан¬ глиядә «Данлы революция» дип аталган әлеге перево¬ рот кан коюсыз гына булган: Вильгельм экспедицион корпус белән яр буена килеп төшкән, Яков Франциягә качып киткән һәм парламент, король хакимиятен чикләү турында кисәтеп, 1688 тәхет таҗын яңа монарх кулына тапшырган. Шотландия лордларының башланган күтәрелеше тиз арада бастырылган. Шотландия шулай ук үз короле итеп Вильгельмны таныган. 1701 елда парламент «Тәхет варислыгы турында акт һәм ко¬ рольлекнең төзелеше турында статут» кабул иткән. Әлеге доку¬ ментта халык мәнфәгатьләрен чагылдырган законнарның ко¬ роль өчен дә, министрлар кабинеты өчен дә үтәлүләре мәҗбүри булуы турында әйтелгән. Законнар чыгару хокукына бары тик парламент кына ия булган, һәм Акт тулысынча аның өстенле¬ ген раслаган. Тавыш бирү хокукы югары милек цензы белән чикләнгән шартларда ил халкының нибары 5 проценты чамасы гына сай¬ лауларда катнаша алган. Бу парламентның сайлаулы түбән па¬ латасы (общиналар палатасы) составына җирбиләүчеләр, банк, сәүдә һәм промышленность капиталы вәкилләренең генә керә алуын аңлаткан. Парламентның төп ике төркеме — башлыча лендлордларга таян¬ ган торилар һәм күбрәк эшкуарлар мәнфәгатьләрен күздә тоткан ви- гилар арасында кайбер аерымлыклар булган. Әмма, гомумән алган¬ да, парламент тарафыннан кабул ителгән законнар промышленность үсеше мәнфәгатьләрнә җавап биргән. Хәерчеләр һәм теләнчеләр, ярлылар һәм йортсызларны ирексезләп эш йортларына ябу гамәле киң тарала. Әлеге йортларны булдыру
9 нчы бүлек. Европа яца үсеш этабында 256 шәһәрләрдә җәмгыять тәртибен тәэмин итүгә булыша. Кичәге кресть¬ яннар һәм вак милек ияләре булган, мөстәкыйль эшчәнлек алып ба¬ руга күнеккән, бөлгән һөнәрчеләр өчен шәһәр тормышына, мануфак¬ туралардагы авыр, бер төрле генә эшкә ияләшү, кырыс дисциплинага җайлашу гаять кыен бирелгән. Эш йортларында аларны төрмә шарт- ларындагыча асраганнар, һөнәрләргә өйрәткәннәр һәм эшче көчкә мохтаҗлык булган предприятиеләргә җибәргәннәр. Авыр хезмәт шартларында түләү иң түбән дәрә¬ җәдә билгеләнгән. Британия законнары буенча хезмәт хакының күләмен мировой судьялар билгеләгән, эш¬ куарларга аны арттыру рөхсәт ителмәгән. Ясалма яктыртудан файдаланганда хезмәт көненең озынлы¬ гы чикләнмәгән. Шул ук вакытта яллы эшчеләргә берләшү, хезмәт хакын күтәрү турында коллектив таләпләр кую тыелган. Хөкүмәт чимал кертүгә — түбән, ә инглиз продукциясе белән яры¬ шырга сәләтле товарларга, аерым алганда, һиндстаннан китерелгән киҗе-мамык тукымаларга югары пошлиналар урнаштырган. Тышкы сәүдә алып бару өчен әле Кромвель вакытында ук бары тик Англия һәм аның колонияләре портларына беркетелгән корабларны гына файдалану рөхсәт ителгән. Бу кораблар төзү эшенең алга китүенә бу¬ лышлык иткән. Испания, Голландия, Франция белән барган сугыш¬ лар вакытында диңгездә хакимлек итүгә ирешү нәтиҗәсендә халык¬ ара диңгез-сәүдә юлларында Англия флотының өстенлеге тәэмин ителгән. Мануфактуралардан — промышленность җитештерүенә Кул хезмәтен машина хезмәтенә алыштыру белән бәйле промышлен¬ ность перевороты эзлекле рәвештә барган. Әле 1733 елда ук механик Д. Кей җепләр арасына кул белән урнаштыру таләп ителмәгән «оча торган ор¬ чыклы» туку станогы уйлап таба. Ул аяк педале белән хәрәкәткә китерелгән, бу —туку процессын ике мәртәбә тизләткән. 1765 елда Д. Харгривс механик туку стано¬ гы ясый. Аның тарафыннан «Дженни» дип аталган әле¬ ге җайланма берьюлы 16 җепне бөтерә алган. Аннан соң механик Кромптон, Кей һәм Харгривс туку станок¬ ларының сыйфатларын берләштереп, мюль-машина төзи,
§ 35. Англиядә промышленность перевороты һәм аның нәтиҗәләре 257 аны Картрайт камилләштерә. Бу станок 40 тукучының кул хезмәтен алыштырырга сәләтле булган. Әлеге станоклар барысы да мускул көче белән хәрәкәткә китерелгән. Бары тик 1771 елда Кромфорд- та, Дерби янында, эшкуар Аркрайт беренче фабриканы төзи. Андагы станоклар ременьнәр системасы аша су тәгәрмәче белән хәрәкәткә китерелә. 20 елдан соң Ан¬ глиядә шундый ук үрнәк буенча төзелгән 150 туку фаб¬ рикасы була. Промышленностьның башка тармакларын¬ да да машиналар кертелә башлый. 1781 елда Глазго университеты механигы Д. Уатт (1736— 1819) тарафыннан камилләштерелгән пар машинасы уйлап табылу про¬ мышленность перевороты өчен зур әһәмияткә ия була. Дөньядагы беренче пар куәтле җайланма 1766 елда Уралда И. И. Ползунов та¬ рафыннан эшләнә, әмма ул Россиядә таралыш алмый. Англиядә исә Уатт машинасын файдалану нәтиҗәсендә фабрикаларны елга яр¬ ларыннан читтә төзү, җитештерүнең күләмен арттыру мөмкин була. Предприятиеләрнең күпчелегендә эшләүчеләрнең саны йөзәрләп исәпләнә. Станокларга һәм машиналарга ихтыяҗ үсү тау-казылма һәм ме¬ таллургия промышленносте үсешенә булышлык итә. 1735 елда ук таш¬ күмер яндырып чуен кою ысулы табыла. Моның әһәмияте зур була, чөнки урманнар киселү нәтиҗәсендә агач күмеренең бәясе бик тиз күтәрелә. Металлга ихтыяҗ артуга бәйле хәлдә бу ысуллар даими рәвештә камилләштерелә. 1740 елдан 1796 елга кадәр чуен кою 17 мең тоннадан 125 мең тоннагача үсә. Тимер рудасы, күмер чыгаруның күләме арту (йөз ел эчендә Ан¬ глиядә күмер чыгару 2,6 мең тоннадан 10 миллион тоннага кадәр үсә) транспортны үстерүне таләп итә. Яхшыртылган өслекле, елның теләсә кайсы вакытында файдаланып булырлык юллар төзелә башлый. Лон¬ донны башка шәһәрләр белән даими дилижанс (почта каретасы) рейс¬ лары бәйли. Авыр йөкләрне күчерүгә мөмкинлек биргән каналлар төзелә. Үсеш кичерүче промышленность күмер чыгару үзәкләре яки эре портлар янында оештырылган, ул зур күләмдә эшче көчләр таләп иткән. Шәһәрләр тиз үскән. Мәсәлән, Бирмингемның халкы XVIII гасыр дәвамында 4 мең кешедән 70 мең кешегә кадәр арткан. Шәһәр халкының саны арту азык-төлеккә ихтыяҗ үсүгә китергән. Азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итә алмау сәбәпле, Англия аны читтән, бигрәк тә колонияләрдән кертә. Халыкара хезмәт бүленеше 17 C-203
258 нчы ®Үлек- Европа яна үсеш этабында барлыкка килә башлый: Англия үзеннән читкә промышленность то¬ варлары чыгара, азык-төлек һәм чимал кертә. Элгәреге индустриаль җәмгыять һәм анын каршылыклары Англиядә эшкуарлык эшчәнлеге үсеше, промышленность җитеште¬ рүенә күчү чикләнгән характерда була: алар, акрын, эволюцияле үсеш продукты буларак, үз вакыты өчен хас протекция сәясәте уздырудан гайре, дәүләт ягыннан нинди дә булса аерым кызыксындыру чарала¬ ры үткәрүне таләп итмәгән. Шул ук вакытта, Англия тәҗрибәсе күрсәткәнчә, промышленность перевороты җәмгыятьтә яңа каршылыклар тудырган, аларның кис¬ кенләшүе иҗтимагый тәртипне тәэмин итү өчен дәүләт функциялә¬ рен киңәйтү таләбен куйган. Промышленность үсеше вак, һөнәрчелек, ярымкустар җитештерү¬ ләрнең, мануфактураларның бер өлеше бөлүенә китергән. Тормыш итү чараларыннан мәхрүм ителгән эшсезләр саны арту эш йортлары¬ на җибәрелгән ярлылар файдасына шәһәр һәм авыл милекчеләреннән алына торган салымнар арттыруны таләп иткән. Эшсезләр армиясе¬ нең төп массасын хасил иткән, белгечлекләре булмаган эшчеләрнең хезмәте бик түбән бәяләнгән. Машиналы җитештерү физик көч со¬ ралмаган иң гади функцияләрне башкаруны гына күздә тоткан. Әле¬ ге шартларда эшкуарлар балалар һәм хатын-кызлар хезмәтеннән фай¬ далануны өстен күрә. XVIII гасыр ахырына эшчеләрнең нибары 10 нан 25 проценка кадәрге өлешен генә 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир- атлар тәшкил иткән. Чиктән тыш ярлылык, эш көненең озын булуына (14— 17 сәгать) һәм авыр хезмәт шартларына карамастан, күп кенә әти-әниләрне үз балаларын алты яшьтән фаб¬ рикаларга эшкә җибәрергә мәҗбүр иткән. Цехларның күбесендә вентиляция булмаган, тынчу һавада тузан бо¬ лытлары күтәрелгән. Туйганчы ашамау, юньле ял бул¬ мау фабрика эшчеләре арасында авырулар күбәюенә һәм үлемнәрнең ешаюына китергән. Аларның ризасызлыгы күптөрле булган. Күп кенә ярлылар үз бәла¬ ләренең сәбәпләрен машиналар кулланылуда күргән. 1760 нчы еллар¬ да аларны юк итү өчен җәелгән хәрәкәт, үзе эшләгән станокны берен¬ че булып җимергән Нед Лудд исеме буенча, луддизм дигән исем ал¬ ган. Шәһәрләрдә хәерчеләрнең күп туплануы шартларында кечкенә генә сәбәптән дә массачыл чуалышлар башланган. Луддизм киң ко-
§ 35. Англиядә промышленность перевороты һәм аның нәтиҗәләре 259 лач алган, шуңа күрә 1769 елда машиналарны һәм фабрика бинала¬ рын җимергән өчен иң кырыс чаралар, хәтта үлем җәзасын гамәлгә керткән закон кабул ителгән. 1779 елда Ланкаширда чуалышларны бастырганда властьларга хәтта артиллерия кулланырга туры килгән. Протестның икенче, шулай ук таралыш ала барган формасы эш¬ челәр союзлары төзелүдән, хезмәт хакын күтәрүне таләп итеп забас¬ товкалар үткәрүдән гыйбарәт була. Шундый забастовкаларның бер¬ се Норич шәһәрендә булып уза. Ул вакытта түбән хезмәт хакына ри¬ засызлык йөзеннән берничә йөз тукучы алты атна буе эшкә чыкма¬ ган. Эшчеләр союзлары төзү 1799 елгы закон белән тыела. Әлеге за¬ кон буенча, башкаларны эш ташларга өндәгән, митинглар оештыр¬ ган, аларда катнашкан кешеләрне өч айга төрмәгә ябу каралган. Әмма эшчеләр һәм властьлар арасындагы көрәш туктамый. 1760—1780 нче елларда Англиядә эчке сәяси хәл кискенләшүенең башка сәбәпләре идарә итүче катлау составындагы үзгәрешләр белән бәйле була. Кайчандыр һөнәрчелек остаханәләре, кечерәк мануфактуралар хуҗалары еш кына үзләренең эшчеләре белән бергә эшләгән. Промыш¬ ленность предприятиеләрендә турыдан-туры идарә управляющийлар кулында булган. Фабрика хуҗаларының тормыш рәвеше, керемнәре¬ нең күләме аларга банкирлар һәм эре лендлордлар белән бер дәрәҗәдә булырга мөмкинлек биргән. Әмма промышленность буржуазиясенең мәнфәгатьләре парламентта чикләнгән күләмдә күрсәтелгән. Җирбиләүчеләр һәм эре финансистларның тар даирәсе парламент составына иң зур йогынты ясау¬ чы көч булган. Күп кенә сайлау округлары, бигрәк тә авыл җирендә, «черек урыннар» дип аталган. Анда, милек цензы нәтиҗәсендә, берничә дистә кеше генә сайлау хокукына ия булган. Лендлордларга сайлауда алар фикеренә йогынты ясау өчен әллә ни көч таләп ителмәгән. Эшкуарлар әлеге шартларда үз мәнфәгатьләрен тәэмин итә, эшчеләр хәрәкәтенә кар¬ шы законнарны катгыйландыруга ирешә алмаган. Сәүдә-промышленность капиталы мәнфәгатьләрен чагылдырган вигилар партиясендә радикаль канат барлыкка килә. Ул сайлау системасына реформа үткәрү, сайлау хокукы кысаларын киңәйтү өчен көрәшә. Аерым алганда, андый инициатива белән вигилар лидеры, берничә мәртәбә хөкүмәтне җитәкләгән өлкән У. Питт (1708 —1778) чыккан. 1770 елда ул лордлар палатасына парламент¬ ны реформалау, шәһәрләрдәге эшкуарларның мәнфәгатьләрен та¬
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында 260 гын да киңрәк чагылдыру өчен сайлау хокукы кысаларын киңәйтү тәкъдимнәрен кертә. Реформаларны уздыруга тышкы факторлар — Төньяк Америкада бәйсезлек өчен сугыш башлану, һәм шулай ук 1898 елда Англия дәүләтенә каршы Ирландиядә баш күтәрү комачаулаган. Промышленность переворотының дөньякүләм-тарихи әһәмияте Англиядә XVIII гасыр ахырында башланган, кул хезмәтенең машина хезмәте тарафыннан алмаштырылуы белән бәйле промышленность перевороты акрынлап Европадагы башка илләргә дә таралган. Ул хезмәт җитештерүчәнлегенең яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрелүен тәэ¬ мин иткән, барлык кешелек цивилизациясенең яңа үсеш баскычына чыгуын билгеләгән. Кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре өлкәсендә шәйләнгән чираттагы кризисны җиңү мөмкинлекләре барлыкка килгән. Мәгърифәтчелек дәвере фикер ияләренең күпчелеге бу процесслар¬ га игътибар бирмәгән. Әлеге мәсьәләдә инглиз икътисадчысы Т. Маль¬ тус (1766— 1834) чыгарма булган. Үзенең теориясендә ул дөньяда азык-төлек җитештерү темпларын уза башлаган халык саны үсеше турындагы мәгълүматларга нигезләнгән. Мальтус хәерчелек пробле¬ масы, халыклар арасында бетә барган ресурслар өчен көрәш кискен¬ ләшүен алдан күргән. Мальтусның төшенкелек идеяләре Мәгърифәт¬ челек дәвере оптимизмына туры килмәгән. Күпмедер дәрәҗәдә чын¬ барлыкны чагылдырсалар да, замандашлары алардан баш тарткан. Игенчелек техникасы үзгәрешсез калган, көтүлекләрне ябырылып файдалану шартларында үзе биләгән территориядә үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итү өчен халык саны никадәр булырга тиешлеген ачык¬ лау кыен түгел. Бу чиктән артып киткәндә туфракның ундырышлы- лыгы ярлылана, уңыш күрсәткече түбәнәя. Нәтиҗәдә уңышның крестьяннардан салым сыйфатында җирбиләүче тарафыннан алына торган өлеше кими. Шуннан соң сәяси кризислар, ачлыклар, халык саны кимү чоры килеп җитә. Хәзерге заман икътисадчылары бәяләмәләре буенча, игенчелек техникасы үзгәрешләр кичермәгән Азия илләре XVIII гасырга аграр цивилизация өчен табигый булган үсеш чигенә килеп җитәләр. Кытайда XI гасырдан XVIII гасырга кадәрге дәвердә халык саны 60—70 миллион кешедән 320—330 миллион кешегә кадәр үсә. Эшкәртелә торган җирләрнең мәйда¬ ны, җан башына исәпләгәндә, 0,35—0,4 гектардан 0,18—
§ 35. Англиядә промышленность перевороты һәм аның нәтиҗәләре 261 0,22 гектарга кадәр кечерәя, ә җирнең уңыш бирүчән- леге үсә. Әлеге дәвердә Кытайда шәһәр халкы саны мәҗбүри рәвештә 10—14 проценттан 6 — 8 процентка кадәр кими. Җан башына җитештерелүче тулай милли продукт (ТМП) чирек өлешкә, уртача гомер озынлыгы 1/7 өлешкә кими. Һиндстанда, Якын Көнчыгышта хәл тагын да аянычлырак була. Анда уртача гомер озынлы¬ гы 1/3 һәм 1/2 өлешкә кими. Европа исә, үз үсешенең үзенчәлекләре нәтиҗәсендә, аграр циви¬ лизация үсеше чиге проблемасына дучар булмый. X—XVIII гасырларда Көнбатыш Европа халкының саны 116,8 мил¬ лион кешегә җиткән (дүрт мәртәбә диярлек үскән), әмма шул ук дәвердә бөртекле культуралар уңышы 6,5—7,5 мәртәбә арткан. Бу ев- ропалылар өчен кулай булган климаттагы үзгәрешләр белән генә тәэ¬ мин ителешле үсүгә (әлеге күрсәткеч буенча XIII гасырда ук карама¬ гында иң яхшы тегермәннәр, күпсанлы хезмәт терлекләре булган Ев¬ ропа Кытайдан 2,5—3 мәртәбә тизрәк үсә) дә бәйле була. Авыл хуҗа¬ лыгы әйләнешенә эшкәртелерлек барлык җирләр кертелә, аларны эшкәртү алымнары камилләштерелә. Америка ачылганнан соң бөртек¬ ле культураларның яңа сортлары кертелү зур әһәмияткә ия була. Колониаль империяләр төзелү, бер яктан, яуланган җирләрдән азык-төлек алуны тәэмин итсә, икенче яктан, халыкның артык өле¬ шен колонияләргә күчереп утырту мөмкинлеген бирә. Европа табигый ресурсларны файдалануның сыйфат җәһәтендә яңа баскычын тәэмин иткән промышленность цивилизациясенә күчүгә ирешә. Җир эшкәртүдә машиналар, ә XIX гасыр уртасыннан башлап уңыш бирүне кисәк үстергән ашламалар кулланыла башлый. Әлбәттә, Мальтус фән һәм техника үсеше перспек¬ тиваларын алдан ук күрә алмаган, әмма аның тарафын¬ нан куелган, табигый ресурсларның чикләнгән булуы турындагы проблема бүген дә үзенең актуальлеген саклый. §35. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. Промышленность переворотының социаль-икътисади һәм сәяси алшартларын күрсәтегез. Икътисад үсешенә нинди эчке һәм тышкы факторлар булышлык иткән? Колониаль яулаулар дәверендә Англия җәмгыятендә со¬ циаль структурада һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә нин¬
9 нчы бүлек. Европаяца үсеш этабында 262 ди үзгәрешләр булган? Ни өчен инглиз «түбәннәре»нең хәле чиктән тыш кыенлашкан? Аңлатыгыз. Англиянең идарә итүче даирәләре сәясәтен тасвирлагыз. Промышленность перевороты башлануын билгеләүче техник уйлап табуларны атагыз. Промышленность переворотының нәтиҗәләрен күрсәте¬ гез. Җәмгыятьтә ул нинди каршылыклар тудырган? Эш¬ челәрнең үз хәленә карата ризасызлыклары нинди фор¬ маларда чагылган? Англиянең сәяси үсеше турында әйтегез. Промышленность перевороты нинди әһәмияткә ия бул¬ ган? Шәрык илләрендә хәл ителмәгән аграр цивилизация¬ сенең үсеш чикләре проблемасы нидән гыйбарәт? §36. Шәрык дөньясы XVIII гасырда: колониаль системаның һөҗүме башлану XVIII гасырда европалылар дөнья базарла¬ рын тагын да активрак үзләштерә. Алдынгы державалар, бигрәк тә Англия һәм Франция Азиянең гаять зур киңлекләрендә колониаль империяләр төзүгә керешәләр. Госманлы империясенең көчсезләнүе Әле кайчан гына дәһшәтле булган Госманлы империясе, икътисади һәм хәрби-техник яктан артта калуы нәтиҗәсендә, XVIII гасырда Ев¬ ропа державаларының башкалаларында экспансия объекты буларак карала башлый. Үзенең эчке көчсезлеген Госманлылар империясе яулау сәясәте белән тулыландыра. XVIII гасыр башын¬ да Төркиянең Европадагы төп дошманнары — Россия һәм Австрия — сугышларга (Төньяк сугышына һәм Ис¬ пания мирасы өчен барган сугышка) җәлеп ителәләр. Әмма Төркиянең уңышлары (Россиядән — Азовны, Ве¬ нециядән Мореяны сугышып алу) зур булмый. Алдагы унъеллыкларда Россия һәм Австрия белән булган су¬ гышлар нәтиҗәсендә ул зур югалтуларга дучар ителә.
§ 36. Шәрык дөньясы XVIII гасырда: колониаль системаның һөҗүме башлану 263 Промышленность илләре өчен Төркия капитуляцияләр режимы кертергә мәжбүр була. Беренче мәртәбә ул 1536 елда билгеләнә, ахыр¬ гача 1740 елда раслана һәм бары тик Франция тәхете поддонныйла- рына гына тарала. Бу режим аларның Төркия судларыннан, салым¬ нардан һәм җыемнардан азат булуны, читтән кертелгән товарларга түбән пошлина салынуны күздә тота. Баштарак капитуляцияләр режимы милли дәрәҗәне түбәнсетү¬ че чара буларак кабул ителмәгән. Аны Россия һәм Австриягә кар¬ шы Төркиягә дипломатик ярдәм күрсәтүе өчен солтан тарафыннан Франция короленә бирелгән ташлама дип исәпләгәннәр. Әмма шундый ук шартларны Төркиягә башка Европа державалары да көчләп тага башлагач, илнең чит илләрдә эшләнгән товарлар белән тулуына, аның үзендә җитештерүнең бөлүенә китергән капитуля¬ цияләр режимы Төркиянең бәйле һәм тигез хокуклы булмаган хәле¬ нең күрсәткеченә әверелә. Көчсезләнә барган Госманлы империясенә төньяктан гына түгел, көньяктан һәм көнчыгыштан да басым ясалган. Гарәп кабиләләре арасында Мөхәммәд-әл-Ваһһабның дини тәгълиматы киң таралган. Әл-Ваһһаб ислам диненең нигезләренә, катгый йолаларга кайтуны таләп иткән, госманлы илбасарларны диннән тайпылучылар дип исәпләгән. Ваһһабилык кабул иткән гарәп кабиләләре әмир Мөхәммәд бине Сөгуд (1747—1765) җитәк¬ челегендә бөтен Гарәбстанны үз хакимиятләренә берләштерү өчен көрәш башлый, XVIII гасыр ахырында госманлылар биләмәләренә һөҗүмнәр ясарга керешә. һиндстанның Британия тарафыннан яулануы Бөек Моголлар империясенең көчсезләнүе, XVIII гасыр башында һиндстанның үзара дошманлашып яшәгән дистәләрчә князьлекләргә таркалуы Европа державалары, Англия һәм Франция тарафыннан аның яулануын җиңеләйткән. Әле XVII гасырда һиндстанның күп кенә порт шәһәрләрендә пор¬ тугалияле, голландияле, французлар һәм инглизләрнең факториялә¬ ре (сәүдә конторалары) барлыкка килгән, алар Ост-Индия компания¬ ләре төзегән. Ришвәтләр һәм вәгъдәләр биреп, алар Бөек Могол түрәләреннән үзләре өчен ташламалы сәүдә шартлары бирелүгә ирешкән. Баштарак һиндстанда француз Ост-Индия компаниясе аеруча зур уңышлар казана. Ул ялланган солдат-индуслардан (сипайлардан), алар-
264 $ нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында ны Европа кораллары белән коралландырып һәм сугыш тактикасы¬ на өйрәтеп, хәрби частьлар туплауга керешә. Үзара феодаль көрәш кискенләшкәндә компания аерым князьлекләргә үз яклавын тәкъдим иткән, аларга сипайлар гаскәрен биреп торган. Моңа җавап йөзеннән князьләр бу гаскәрне азык-төлек белән тәэмин итүне үз өсләренә ал¬ ган, бигрәк тә тышкы сәүдә элемтәләре мәсьәләләрендә компания вәкиленең күрсәтмәләрен үтәргә вәгъдә биргәннәр. Еш кына компа¬ ния салымнар җыюны да үзе башкарган. һиндстанны үз контроленә алу өчен французлар белән көрәш баш¬ лаган инглиз Ост-Индия компаниясе дә илне буйсындыруның әлеге алымнарыннан файдаланган. Европада Англия һәм Франция арасын¬ да сугышлар барган вакытта (1740—1760) диңгездә өстенлек иткән Англия үзенең Ост-Индия компаниясенә зур булышлык күрсәткән. 1761 елда һиндстанда француз йогынтысының төп терәге булган Пондишери алынган. Һиндстанның Англия тарафыннан яулануының мөһим этабы — иң бай һинд дәүләтләренең берсе Бенгалия- не басып алу булган. Эчке көрәшкә катнашып киткән инглизләр 1757 елда Бенгалиядә үз контрольләрен урнаштырган. 1765 елда алар реаль хакимияте булма¬ ган Бөек Могол кулыннан махсус грамота алганнар. Бу грамота буенча салымнар җыю, гаскәр тоту, граждан¬ нар эшләре буенча хөкем чыгару хокукы Ост-Индия ком¬ паниясе карамагына күчкән. Җирле хакимиятнең вәка¬ ләтләре бик нык кечерәеп кала, ул инглиз властьлары¬ на тулысынча бәйле була. Колонизаторларга үз мәнфәгатьләрендә һинд аксөякләрен һәм чиновниклар¬ ны файдаланырга мөмкинлек биргән мондый идарә системасы соңрак бөтен Һиндстан буенча тарала. Ост-Индия компаниясе Бенгалиядә зур табышлар ала. Компа¬ ниянең факторияләренә беркетелгән һөнәрчеләр үз продукциялә¬ рен аңа базар бәяләреннән арзанракка сатарга тиеш булган. Са¬ лымнар керемен арттыруны таләп итеп, компания заминдарларны авыл общиналарының барлык уңышын диярлек тартып алуга этәргән. Салымнар җыю сипайлар файдаланган хәрби операция¬ ләргә әверелгән. Бенгалияне талауның нәтиҗәсе 1769—1770 еллар¬ дагы ачлык була, ул вакытта Бенгалия халкының аз дигәндә өчтән бер өлеше юкка чыга. Контрольдәге территорияләрне аяусыз рәвештә эксплуатацияләү, компаниянең хакимиятен күрше һинд князьлекләренә җәелдерү ом¬ тылышлары крестьяннар күтәрелешләрен, шулай ук инглизләрнең
§ 36. Шәрык дөньясы XVIII гасырда: колониаль системаның һөжүме башлану 265 Һиндстан XVII—XVIII гасырларда Маратха князьлекләре һәм Майсур солтанлыгы белән сугышларын китереп чыгарган. Крестьяннар да, феодаль гаскәрләр дә инглиз артиллериясенә һәм британиялеләр тарафыннан яхшы коралландырылган сипайларга каршы тора алмаган. Компаниянең табышлары кимү, аның хезмәт¬ кәрләре кылган башбаштаклыклар турындагы хәбәрләр Лондонда ризасызлык тудырган. 1774 елгы закон буенча Бенгалиядәге компа¬ ния җитәкчесе Англиянең һиндстандагы барлык биләмәләренең ге¬ нерал-губернаторы булып әверелгән. Аның каршында совет оешты¬ рылган, әлеге советның әгъзалары хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән.
266 9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында 1784 елда кабул ителгән закон буенча компания Контроль советка буйсынган, советның рәисе король тарафыннан билгеләнгән, ул ми¬ нистрлар кабинеты составына кергән. Шул рәвешчә, һиндстанны Британия тәхетенең Англия хөкүмәте алдында хисап тоткан идарә системасы биләмәсенә әверелдерү адымы ясалган. Кытай үзизоляциясе юлында Кытай XVIII гасырга үзәкләшкән монархия буларак керә. Мин дина¬ стиясе хакимияте крестьяннар күтәрелешләре тарафыннан какшатыл¬ ганнан соң, маньчжур феодаллары дөньяның әлеге иң күп халыклы илендә үзләренең беркем белән дә бүлешмәгән хакимлекләрен урнаш¬ тыра. Кытайны буйсындырганнан соң, маньчжурлар үзләренең аерым өс¬ тенлекләрен сакларга омтылалар. Алар, ассимиляцигә дучар булмас өчен, кытайлылар белән катнаш никахка керүне тыя. Кырыс цензура кертәләр. Европа мәгърифәтчеләренең карашларына охшаш идеяләр әйткән фикер ияләре аеруча аяусыз эзәрлекләүләргә дучар ителә. XVII гасырда ук кытай фикер иясе Хуан Цзун-си ти¬ ранлыкка каршы чыга, ул хакимнәрнең хокуклары һәм бурычлары халык мәнфәгатьләре белән билгеләнергә тиеш дип дәлилли. 1772 елда моңарчы Кытайда дөнья күргән барлык басмалар тартып алына, аларның бер өлеше юк ителә, икенче өлеше кабаттан яңа редакция¬ дә басыла. Яңа династиянең заказларын үтәп, галимнәр ул тәхеткә килгәнче Кытайда югары үсештәге мәдәни¬ ят булмаган дип исбатларга тырышканнар. Яңа властьлар үзләренең конфуцианство идеологиясе тарафдар¬ лары булуларын ассызыклаган. Әлеге идеология буенча дәүләт-тра- дицияләрне олылаучы, бер карусыз өлкәннәргә буйсынучы зур гаилә, дип белдерелгән. Ул императорның — богдыханның абсолют хаки¬ миятен нигезләү өчен хезмәт иткән. Кытай белән 1644 елдан 1912 елга кадәр идарә иткән Цин мань¬ чжур династиясе, Кытай җәмгыятендә хөкем сөргән традицияләрдән тайпылмыйча, хакимиятнең катгый пирамидасын төзегән. Империя 10 наместниклыкка бүленгән, наместниклыклар үз чиратларында про¬ винцияләр, өлкәләр, округлар, өязләр, волостьларга бүленгән. Иң кечкенә административ берәмлек 10 хуҗалыктан гыйбарәт булган. Эшкәртелергә яраклы җирләрнең зур өлеше, җир асты байлыкла¬ ры, урманнар, таулар, көтүлекләр, күп кенә мануфактуралар дәүләт милкендә исәпләнгән. Җирләрнең бер өлеше маньчжур гаскәренә бер¬ кетелгән. Күчеп утыручы хәрбиләр үз кишәрлекләрен варислык буен-
§ 36. Шәрык дөньясы XVIII гасырда: колониаль системаның һөжүме башлану 267 ♦ Кытайның чикләре ПЛЛГи Бөек Кытай стенасы jQlSSL Һөнәрчелек җитештерүе үзәкләре Крестьян күтәрелеше колачлаган территория Маньчжурларның хәрби походлары Европалыларнын беренче тапкыр килүе XVII гасырда Кытайның маньчжурлар тарафыннан яулануы ча тапшыра алган, әмма җирне сату тыелган. Шәхси милектәге җирләр белән генә ирекле рәвештә идарә итү мөмкин булган. Әлеге җирләр¬ нең күп өлеше крестьяннар — Кытайның төп халкы кулында булган. Чиновниклар император подданныйлары тормышы¬ ның барлык якларын да контрольдә тоткан, әлеге тор¬ мыш катгый рәвештә нормаларга салынган. Яңа династиягә буйсыну билгесе буларак, кытайлы¬ ларга чәчләрен өлешчә кырып, толым йөртергә кушыл¬
2gg 9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында ган. Властьлар вәкиле рөхсәтеннән башка крестьянга ит сату һәм тоз сатып алу тыелган. Идарәнең барлык баскычларында да вазифа биләүчеләр өстән бил¬ геләнгән. Теләсә кайсы вазифаны биләү өчен имтихан тапшыру таләп ителгән. Формаль рәвештә имтихан тапшыру өчен, коллардан, этник азчылык вәкилләреннән һәм мөселманнардан (аларның хәрби хезмәткә хокуклары сакланган, әмма дәүләт вазифалары биләү тыел¬ ган) гайре, императорларның барлык подданныйларына да рөхсәт бирелгән. Чынлыкта исә белем алу һәм имтихан тапшыру өчен кирәкле акча, вакыт һәм элемтәләр халыкның күпчелегендә булмаган. Мон¬ нан тыш, иң югары вазифалар идарә итүче династиягә бик якын тор¬ ган маньчжур феодаллары гаиләләре вәкилләренә беркетелгән. Кытайда үзенең хакимиятен ныгытканнан соң, Цин династиясе үз хакимлеген күрше территорияләргә җәелдерә башлаган. 1750 нче елларда, Җонгар ханлы¬ гында үзара көрәш баруыннан файдаланып, маньчжур¬ лар ул дәүләтне һәм берочтан Кашгарстанны яулаган¬ нар. Алар территориясендә Синьцзян провинциясе бул¬ дырылган. Җирле халык юк ителгән яки ассимиляция¬ ләнгән, кытай хәрби авыллары төзелгән. 1760 елларда Бирма үзен Кытай вассалы итеп танырга һәм аңа ясак түләргә мәҗбүр булган. 1780 нче елларда Вьетнам да үзен вассал итеп таныган. 1790 нчы елларда маньчжур¬ лар Тибет төбәген басып алган, үз хакимиятләренә Не¬ пал һәм Бутанны буйсындырганнар, британиялеләрнең Һиндстандагы биләмәләренә якынлашканнар. Тагын да элегрәк Цин империясе бәйлелегенә Корея эләккән. Үз хакимиятләре көчәю белән маньчжурлар европалыларга кара¬ та мөнәсәбәтләрен үзгәрткән. Цин хакимияте барлык провинцияләр тарафыннан әлегә танылмаган шартларда һәм крестьяннар сугышы барганда, корал белән тәэмин ителү бәрабәренә чит илләрдән килү¬ челәргә факторияләр төзү хокукы бирелә. Англия, Франция һәм Гол¬ ландиянең Ост-Индия компанияләре тарафыннан юк кына бәягә Ев¬ ропа базарында ихтыяҗ зур булган, кытай осталары ясаган әйберләр, бигрәк тә фарфор, шулай ук тәмләткечләр, шифалы үләннәр, алтын, терекөмеш сатып алына. Илдә католик миссионерларының эшчәнле- ге рөхсәт ителә. Бераздан чит ил кешеләренең килүләренә чикләүләр кертелә башлый, христиан чиркәүләре ябыла. 1757 елда факторияләр бетерелә, чит илләрнең сәүдә корабларына Кытай портларына (Кан¬ тоннан гайре) керү тыела.
§ 36. Шәрык дөньясы XVIII гасырда: колониаль системаның һөҗүме башлану 269 Европа державалары дипломатик чаралар ярдәмендә Кытайның изоляцияләнү сәясәтеннән баш тартуына ирешергә омтыла. Мәсәлән, 1793 елда, дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру тәкъди¬ ме белән, Англия император Цянь Лун (1736 — 1796) сараена илче¬ лек җибәрә. Англияне Цин династиясе вассалы сыйфатында тануны таләп итеп, маньчжурлар тәкъдимнән баш тарталар. Цянь Лун жавап нотасында: «Калтыранып, буйсыныгыз һәм игътибарсызлык күрсәтмәгез», — дип яза. Дөньяның иң күп халыклы иле белән идарә иткән маньчжурлар династиясенә барлык башка халыкларга варварлар итеп карау хас була. Шул ук вакытта XVIII гасыр ахырына Цин империясенең көчсез¬ лек билгеләре беленә башлый, бу көчсезлек соңрак Кытайның Евро¬ па державалары йогынтысына буйсынуына китерә. Кытайда элек-электән үсеш алган һөнәрчелек һәм мануфактура җитештерүе хөкем сөргән. Бер үк вакытта властьлар яклавындагы катгый цех оешмасы сакланган. Чиновниклар мануфактуралар эшчән- легенең барлык якларына да нормалар билгеләгән. Мануфактураларда станокларның саны чикләнгән, һәр станок өчен салым түләнгән. Сәүдә килешүләре буенча да салымнар, эчке таможня пошлиналары гамәлдә булган. Бигрәк тә чит илләр белән сәүдә итү катгый контрольдә то¬ тылган, ул бары тик эре компанияләргә генә рөхсәт ителгән. Кытай сәүдәгәрләренә зур диңгез кораблары төзү, коры җир юллары буйлап мөстәкыйль рәвештә Россиягә товарлар чыгару тыелган. Болар ба¬ рысы да эчке базар үсешен чикләгән, мануфактураларны эреләндерүгә комачаулаган. Кытайда капиталларын җитештерүгә кертүче эшкуар¬ лар катлавы да оешмаган. Илнең гаять зур булуы, җирле чиновниклар эшчәнлеген контрольдә тоту кыенлыгы коррупция, властьлар һәм эре җирбиләүчеләр тара¬ фыннан авыл халкыннан җыела торган салымнар һәм җыемнарның артуына китергән. Крестьян хуҗалыклары гына түгел, вак һәм урта дәрәҗәдәге феодаллар да бөлгәннәр. Бу исә җир биләмәләренең эре хуҗалар кулында туплануына этәргән. Бигрәк тә ростовщиклар бае¬ ган. Гамәлдәге аренда хокукларын сатып алу нәтиҗәсендә, закон бу¬ енча сатып-алу объекты булмасалар да, дәүләт җирләре дә алар кон¬ троленә күчкән. Бөлгән крестьяннар шәһәрләрдә эш таба алмаган, цех оешмаларында тормаганлыктан, мануфактураларда ярдәмче эшче булып урнашу да мөмкин булмаган. Алар халык саны үсү белән кис¬ кенләшкән хәерчелеккә һәм ачлыкка дучар ителгән. Борынгы кытай традицияләреннән тайпылмаган хәлдә, үзәк ха¬ кимият вак җирбиләүчеләрнең бөлүенә юл куймаска омтылган.
9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында Алар казна керемнәренең шактый зур өлешен тәшкил иткән жир һәм җан башы салымнарын түләгән. Әле Цин династиясе тәхеткә килгәч үк салымнар азайтылган. 1729 елда дәүләт хисабына рос¬ товщиклардан бурычка тапшырылган гаскәр җирләре сатып алын¬ ган. Аларны элеккеге хуҗаларына кайтарганнар яки эшкәртү өчен хезмәттәге солдатларга тапшырганнар. 1786 елда император Цянь Лун, ростовщикларның игелекле булуларын һәм җирләрне мохтаҗ¬ ларга кайтаруларын таләп итеп, махсус указ чыгарган. Әмма бу чараларның нәтиҗәлелеге кечкенә булган, алар крестьяннарның маньчжур династиясенә һәм аның чиновникларына карата риза¬ сызлыгы үсүен туктата алмаган. Хакимиятнең катгый үзәкләшүе шартларында династияне бәреп төшерү максатында баш күтәрү әзерләүче яшерен җәмгыятьләр төзү — ризасызлыкның төп формасы була. Бу җәмгыятьләрдә кресть¬ яннар гына түгел, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, маньчжурлар яулавы¬ на кадәрге, иске феодаль аксөякләренең вәкилләре дә катнашкан. Җәмгыятьләр үз уставларын, яңа әгъзалар кабул итүнең яшерен ритуалларын, фетнәчеләр бер-берсен аерган шартлы билгеләр булдырган. Кытайның көньяк төбәкләрендә һәм Тайваньда — «Саньхэхой» («Өчлек»), Үзәк Кытайда — «Гэлахой» («Өлкән туган¬ нар») җәмгыятьләре зур йогынтыга ирешкән, иң күп санлы җәмгыять «Байляньцзяо» («Ак төнбоек») дип аталган. Яшерен җәмгыятьләр берничә баш күтәрү оештырган («Өчлек» 1786—1788 елларда — Тайваньда, «Ак төнбоек» 1774—1775 еллар¬ да Шаньдуньда күтәрелеп чыккан). Маньчжурлар хакимиятенә каршы юнәлгән хәрәкәт (1796— 1800), Үзәк Кытайның зур өлешен колачлап, аеруча зур масштаб¬ ларда таралган. Цин империясендә хәлнең начар булуын чагылдырган бу күтәре¬ лешләр властьлар тарафыннан бастырылса да, аларга яшерен җәмгыятьләрне тар-мар итү насыйп булмый. Кытай базарының ачылуы белән кызыксынган Европа колониаль державалары XVIII гасырда Кытайда кискенләшкән эчке каршылыклардан файдала¬ нып кала алмаган. Актив колониаль экспансия сәясәте алып бар¬ ган Англия үзенең Төньяк Америкадагы колонияләре белән кар¬ шылыкка кереп баткан. Соңрак аның идарә даирәләре игътибарын Европа кыйтгасында, Франциядәге революция белән бәйле тетрәнүләр җәлеп иткән.
§ 36. Шәрык дөньясы XVIII гасырда: колониаль системаның һөжүме башлану 271 Сораулар һәм биремнәр §36. 1. 2. 3. 4 5 6. 7 XVIII гасырда Госманлы империясен хәлсезләндерүче факторларны санап күрсәтегез. Төркиягә кайсы илләр ба¬ сым ясаган? Капитуляция режимы Төркия өчен нәрсәне аңлата? һиндстанны британиялеләр яулап алуының төп этапла¬ рын билгеләгез, һиндстан халкын буйсындыру өчен ко¬ лонизаторлар нинди алымнарны файдаланган? Кытайның үсеш үзенчәлекләрен күрсәтегез. Кытайда дәүләт төзелеше һәм дини ышануларның үзенчәлеге нәрсәдә? Кытайның Европа илләре белән мөнәсәбәтләре ничек була? Ни өчен Цин династиясе вәкилләре ныгый барган саен тышкы дөньяга мөнәсәбәтләрен үзгәрткән? Кытайда һөнәрчелек һәм мануфактура җитештерүенең үзенчәлекләре нәрсәләрдә күренә? Европадагы мондый процессның охшаш һәм аермалы яклары нәрсәдә? Ни өчен Кытайда эшкуарлар катлавы оешып җитә алмый? Халыкның идарәчеләр сәясәтенә ризасызлыгы нинди фор¬ маларда чагыла?
10 НЧЫ БҮЛЕК. ТЕТРӘНҮЛӘР ҺӘМ ҮЗГӘРЕШЛӘР ЗАМАНЫ (XVIII ГАСЫР АХЫРЫ — XIX ГАСЫР БАШЫ) §37. Төньяк Америкада бәйсезлек өчен сугыш Англиянең Төньяк Америкадагы колонияләрен азат итү һәм аларда демократиянең ныгуы Ев¬ ропа дәүләтләренең идея-сәяси үсешенә зур йогынты ясый. Мәгърифәтчеләрнең халыклар¬ ның тиранлык белән көрәшү хокукы, табигый хокук принципларына нигезләнгән, сословие өстенлекләре булмаган дәүләт төзү идеяләре өлешчә тормышка аша, бу мәгърифәтчеләр иде¬ яләренең йогынтысын арттыра. XVIII гасырда Англиянең Төньяк Америкадагы колонияләре Америка имиграциясенең масштаблары киңәя. Англиядә крестьяннар¬ ның массакүләм җирсез калуы шартларында океан артында эшче көчләргә ихтыяҗ артуы, промышленность перевороты башлану сәбәпле, һөнәрчеләрнең бөлгенлеккә төшүе, Ирландиядәге авыр хәл (анда 1741 елда гына да 400 меңнән артык кеше ачлыктан кырыла) хезмәт миграциясен китереп чыгара. Океан аша сәяхәт өчен түли алмаган кешеләр, гадәттә, ике елдан җиде елга кадәр вакытка эшкә ялла¬ учылар белән килешү төзегәннәр. Договор күчеп китү¬ чене ак кол хәленә куйган, чөнки аңа үзенең күченеп килүен каторга хезмәте белән капларга кирәк булган. Билгеләнгән вакыт килеп җиткәч, күчеп килүче зур бул¬ маган күләмдә акча һәм җир алу мөмкинлегенә ия була. Көньяк колонияләргә (Виргиния, Төньяк һәм Көньяк Ка¬ ролина, Джорджия) Африкадан коллар китерәләр. Алар- ның хезмәте нигездә плантацияләрдә эшләү өчен фай¬ даланыла. Ак хезмәтчеләрдән аермалы буларак, коллар да, аларның балалары да азат ителүгә өметләнә алма¬ ган. Аларны бастырып тоту өчен, юк кына гаепләре бул¬ са да бик кырыс җәзалар биргәннәр һәм теләсә нин¬
§ 37. Төньяк Америкада бәйсезлек өчен сугыш 273 ди каршылык күрсәтү очракларында, рәхимсез рәвештә үтергәнче кыйганнар. Ирекле һәм мәҗбүри хезмәт миграциясе ярдәме белән Төньяк Аме¬ риканың 13 инглиз колониясе халкы бик тиз күбәя. 1700 елдан 1780 елга кадәр ул ун тапкырга арта—275 мең кешедән 2781 мең кешегә җитә. Колонияләрнең хуҗалык үсешендә күп кенә уртак сыйфатлар кү¬ ренә. Мәсәлән, аларның җирләрендә эре алпавыт хуҗалыклары аз бу¬ ла. Хөкемдардан зур җир биләмәләре алган хуҗалар аларга арендатор¬ ларны беркетә һәм алардан югары рента ала алмаган. Буш җирләр¬ нең күп булуы шартларында, җәберләүләргә очраган колонистлар, ин¬ деецлар биләмәләрен тартып ала. Индеецлар кабиләләре куып чыгарыла. Җирләр вак һәм урта фермер хуҗалыгы үсеше үзәкләренә әверелә. Колонияләрнең баштагы урнашу үзенчәлекләре америкалыларның милли характеры һәм сәяси традицияләре формалашуга зур йогынты ясаган. Үзләштерелмәгән кыйтгада, индеецлар белән еш кына низагта яшәү авыр була, яңа күнекмәләрне үстерүдән башка мөмкин булмый. Колонистлардан ко¬ рал белән эш итә белү һәм аны куллануга әзер булу, авыр физик хезмәт белән шөгыльләнү, катлаулы хәлләрдән чыга белү осталыгы сорала. Сөрелгән аристократ яисә элеккеге каторжник бу¬ луына карамастан, якыныңа ярдәм итә белү аерым урын тота. Күршеләрнең ихтирамын нәсел-нәсәбең белән түгел, хезмәтең, эшлеклелек сыйфатларың белән генә яуларга мөмкин була. Дини, сословие аерымлыклары әкренләп икенче планга күчә. Үз¬ идарә системасы оеша. Америкада күпчелекне алып торган зур бул¬ маган авылларда яшәүчеләр җәмәгать тәртибен үзләре саклый. Колонияләрдә һөнәрчелек һәм мануфактура җитештерүе тиз үсеп китә. Моңа Англиядә инде кулланылышка кергән иң яңа станоклар һәм җиһазларны файдалану мөмкинлеге, чималның (аеруча агачның) арзанлыгы, эшче көчләрнең даими тулылануы этәргеч бирә. Судно төзү, агач эшкәртү, азык-төлек, текстиль промышленностьлары, ме¬ таллургия аеруча алга китә. Америка промышленность һәм сәүдә капиталының үсеше аңа Ан¬ глиянең башка колонияләре базарларында ныгуына ярдәм итә. Нигә дисәң, Англия законнары буенча колониаль сәүдәне бары тик метро¬ полия һәм аның биләмәләрендә яшәүчеләрнең судноларын кулланып кына алып бару рөхсәт ителә. 18 С-203
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 274 Америкада бәйсезлек өчен көрәшмен башлануы Бөекбритания һәм аның Америкадагы колонияләре арасында кар¬ шылыклар XVIII гасыр урталарыннан башлап ачыклана. Англия¬ нең промышленность һәм сәүдә буржуазиясе, Америка капиталын¬ нан конкуренция кичергән хәлдә, колонияләр базарында үз пози¬ цияләре өчен хафалана. Моннан тыш, Франция белән сугышларга киткән чыгымнар Англиянең казнасын сыегайта. Король Георг III (1760—1820) аны океан арты подданныйлары хисабына тулылан¬ дырырга исәпли. 1763 елда Аллеган тауларыннан көнбатыштарак ур¬ нашкан җирләрне колонияләштерү тыела. Инглизләр колонистларның материкның урта тирәләрендә урна¬ шуын булдырмаска теләгәннәр, чөнки анда алардан са¬ лымнарны кыенлык белән генә түләтә алганнар. 1764 елда Британия колонияләренә Европаның башка иллә¬ реннән һәм аларның Америкадагы биләмәләреннән кертелә торган товарларга таможня пошлинасы күтәрелә, җирле акчалар басу тыела. 1765 елда Бөекб¬ ритания парламенты барлык басма продукциягә, суд һәм коммерция документларын да кертеп, махсус пошлина, герб җыемы салу турында закон кабул итә. Колония¬ ләрдә өстәмә гарнизоннар урнаша, аларны тәэмин итү җирле халык өстенә төшә. Англия сәясәте Америкадагы инглиз биләмәләрендә яшәүче төрле катлау кешеләренең мәнфәгатьләрен чикли. Ул эшлекле активлыкның кимүенә китерә, плантаторларга гына түгел, промышленникларга да кыенлыклар алып килә, фермерлар һәм шәһәр кешеләренең хәленә йогынты ясый. Лоялистлар (инглизчәдән «loyal» — «тугры») дип атал¬ ган азсанлы катлау гына тәхеткә тугрылык саклый. Аларга англикан чиркәве руханилары, эре җирбиләүчеләр һәм колониаль администра¬ ция чиновниклары керә. Б. Франклин (1706—1790), Т. Джефферсон (1743—1826), С. Адамс (1722—1803) кебек язучылар һәм публицистлар, Локкның тираннар¬ га каршы баш күтәрү хокукы турындагы идеяләренә таянып, колони¬ аль властьларга каршы көрәшкә чакыралар. Шундый фикер киң та¬ рала — әгәр Бөекбритания парламентында хөкемдарның америкалы подданныйларының исемлеге тәкъдим ителмәсә, аның аларга кагыл¬ ган проблемаларны хәл итәргә хакы юк. Бөекбритания властьларының 1770 елда Төньяк Америкада Ост- Индия компаниясенә чәй сатуга ташламалар кертүе ачыктан-ачык ни¬
§ 37. Төньяк Америкада бәйсезлек өчен сугыш 275 загка сәбәп була. Бу хәл жирле сәүдә фирмаларының мәнфәгатьлә¬ ренә зыян китерә. Докерлар компания судноларын бушатудан баш тарта, ә Бостонда чәй диңгезгә ыргытыла. Инглиз солдатлары һәм Бостон халкы арасында кораллы бәрелеш була. «Бостон чәй эчуе» дип йөртелгән әлеге вакыйгага жавап йөзеннән, Бостон порты ябыла, Массачусетс колониясендә үзидарәнең барлык формалары бетерелә һәм митинглар тыела. Бу Британия хакимиятен¬ дәге америкалы подданныйларның ачуын чыгара. 1774 елда Фила- дельфиядә колонияләрдәге законнар чыгаручы җыелышлар (үзидарә органнары) вәкилләренең I Континенталь конгрессы була. Конгресс күчеп утыручыларның мәнфәгатьләрен чикли торган законнарны бе¬ терү таләпләрен куйган «Колонияләрнең хокук һәм ихтыяҗлары дек- ларациясе»н кабул итә. Бөтен җирдә ирекле кораллы отрядлар оеш¬ тырыла башлый. Америка азатлык юлында Бәйсезлек өчен беренче сугыш 1775 елның 19 апрелендә Бостоннан ерак түгел Лексингтон һәм Конкорд шәһәрчекләре янында була. Колонистлар корал складларын яулап алырга юнәлгән инглиз гаскәрләренә һөҗүм итәләр. Алар ин¬ деецлардагы таратылган строй алымын куллана. Инглиз сафларын төзәп атылган утлар каршы ала. Солдатла¬ рының өчтән бер өлешен югалтып, инглизләр Бостонга чигенә, ә аны тиздән баш күтәрүчеләр чолгап ала. 1775 елның маенда II Континенталь конгресс эшли башлый. Ул колонияләрнең Англия белән сугыш хәлендә булуы турында игълан итә. Төзелеп килүче армиянең башкомандующие булып Франция белән сугыш вакытында аерылып торган элеккеге полковник, Вирги¬ ниянең ополчение командиры Д.Вашингтон (1732—1799) билгеләнә. Конгресс тәхет, англикан чиркәве һәм инглиз аристократиясенә ка¬ раган эре җирбиләүчеләрнең җирләрен тартып алырга карар кыла. 1776 елның 4 июлендә, бәйсезлек өчен сугыш башланып, бер елдан артыграк вакыт үткәннән соң, конгресс Бәйсезлек декларациясен ка¬ бул итә. Анда Англия белән килешүгә өметләнгән депутатларның кар¬ шылыгын сындырырга туры килә. Бу документ Т.Джефферсон тарафыннан төзелә һәм Мәгърифәтчелек идеяләренә нигезләнә. Халыкның су¬ веренитеты, гражданнарның закон каршында тигезле¬ ге, һәрбер кешенең яшәү һәм азатлыкка хокукы игълан ителә. Декларация коллыкны табигый булмаган күрә-
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 276 неш буларак тәнкыйтьләми. Анда шулай ук милеккә хокук турында да искә алынмый, аны Джефферсон ке¬ шенең табигатеннән килеп туа торган күренеш дип ка¬ рамый. Декларация баш күтәргән колонияләрнең авыр хәлдәге армиясен канатландырып җибәрә. Конгрессның солдатларны кирәгенчә тәэмин итәрлек һәм киендерерлек акчасы булмый. Алар ачлыктан интегә һәм кышларын туңалар, аларны тәэмин итүчеләр исә начар азык һәм ки¬ емнәр китерү хисабына, үзләренә мал җыя. Волонтерлар арасындагы дисциплинаны яхшы дип әйтеп булмый. Инглизләр исә сан ягыннан өстен тора, үз тарафдарларының үсешкә ирешкән бәйләнешләренә һәм яхшы түләнә торган агентларына таяналар. Моннан тыш, аларны күп кенә һинд кабиләләре дә яклап чыга. Шулай да әкренләп хәрби уныш баш күтәрүчеләр ягына авыша. Сугышта 1777 елның 19 октябре хәлиткеч вакыйгага әйләнә. Са- ратогада, Яңа Англиянең төньягында инглиз армиясе камалышта кала һәм капитуляцияләнә. Континенталь Европа державаларының монархлары король Ге¬ орг III нең фетнәче подданныйларын яклап чыкмый, әмма үзләренә Англия китергән элекке җиңелүләре өчен үч алуга яхшы шартлар ту¬ уын истә тоталар. Америкалыларның уңышлары Францияне Америка белән сәүдә һәм союз договоры төзергә (1778) һәм Испания белән Голландия дә каршы чыккан Англиягә сугыш игълан итәргә этәрә. Англия фло¬ тының нейтраль дәүләтләр судноларына һөҗүм итеп, баш күтәрүче колонияләрне диңгездән блокадага алырга омтылуы Россияне 1780 елда Нейтраль дәүләтләр лигасы оештыру инициативасы белән чыгарга этәрә. Аны күпчелек Европа дәүләтләре яклап чыга. Эс¬ кадралар сәүдә юлларын сакларга чыга, Англияне блокаданы өзәргә мәҗбүр итәләр. Боларның барысы да инглизләргә сугышны дәвам итүне кыенлаштыра. 1781 елда берләшкән америка- француз көчләре Корнуоллис янында илнең көньягын¬ да хәрәкәт итүче инглиз гаскәрләрен хәлиткеч җиңелүгә дучар итә. 1783 елда Версальдә солых договорына кул куела. Англия Төньяк Америка колонияләренең бәйсез- леген таный. Аларга шулай ук Аллеган тауларыннан Миссисипига кадәр көнбатыш җирләргә дә хокуклар бирелә. Конгресс инглизләрдән тартып алынган милек өчен компенсация түләүне һәм сугышка кадәрле бу¬ рычлары буенча исәп-хисап ясауны үз өстенә ала.
§ 37. Төньяк Америкада бәйсезлек өчен сугыш 277 АКШта бәйсезлек өчен сугыш АКШта демократия урнашу Азат ителгән колонияләрнең дәүләт төзелеше турындагы мәсьәлә баш¬ та ук Америка җәмгыятендә кызу бәхәсләр уята. АКШның беренче конституциясе 1777 елда кабул ителә, ул штат¬ ларның закон чыгару җыелышлары тарафыннан раслана. Һәр штатта суверенлык сакланган, үз хөкүмәте, кон¬ ституциясе яшәгән, үз акчаларын чыгару, салым һәм пошлиналар билгеләү хокуклары гамәлдә булган. Ур¬ так институт — реаль хакимияте булмаган, барлык штат¬ лардан да тигез сандагы вәкилләр катнашу принцибы
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы алга сөрелгән конгресс оештырылган. Мәгърифәтче¬ ләрнең хакимият функцияләрен чикләү зарурлыгы ту¬ рындагы карашларыннан чыгып, үзәк хөкүмәт төзү күздә тотылмаган. Америкалылар күзлегендә әлеге хөкүмәт гражданнарының шәхси ирегенә янау, бюрократия изүе һәм коррупция буларак гәүдәләнгән. Азатлыкка ирешкән колонияләрнең сәяси тормышын оештыру буенча кабул ителгән принципларның тиздән нәтиҗәле булмаулары ачыклана. Конгрессның армия тоту өчен акчасы булмый, ул агымда¬ гы чыгымнарны берни белән дә тәэмин ителмәгән кәгазь акчалар белән капларга тырыша, аның бу үрнәгенә штатлар да иярә. Инфля¬ ция икътисадны какшата һәм бәяләрнең үсүенә китерә. Бу сәүдәгәрләр һәм промышленникларның тар даирәсенә баю мөмкинлеге бирә, алар конфискацияләнгән җирләрне һәм бөлгән фермерларның кишәрлек¬ ләрен сатып алалар. Сугыш тәмамланганнан соң, күпчелек халыкның ки¬ леп туган хәлдән канәгатьсезлеге тышка бәреп чыга. 1783 елда Ланкастерда хәрби частьлар фетнә күтәрә. Офицерлар Д.Вашингтонга аларны җитәкчелек итәргә һәм үзен монарх дип игълан итәргә тәкъдим ясый. 1786 елда Массачусетс һәм Нью-Гемпширда бурычлары өчен җирләре тартып алынуга ачулары кабарган фермерлар күтәрелеше башлана. Эре җирбиләүчеләр милекләрен алар тартып алуны таләп итәләр. Кискенләшкән кризис шартларында 1787 елда Филадельфиядә 13 штат вәкилләреннән торган конституцион конвент җыела. Берничә ай эшләгәннән соң алар яңа конституция проектын тәкъдим итә. Кон¬ федерация федерация булып әверелә, үзәк хөкүмәткә зур вәкаләтләр бирелә. Конституция кабул ителүнең төп рухландыручылары Д.Ва¬ шингтон һәм Т.Джефферсон була. Конституция нигезендә Мон¬ тескьеның хакимият бүленеше, кыю һәм каршы кую турындагы идеяләре урын ала. Төп закон тиран идарәсе урнашу куркыны¬ чына юл куймый. Югары закон чыгару органы — ике палаталы кон¬ гресс була. Аның югары палатасы булган сенат штат¬ лар мәнфәгатьләрен чагылдыра. Түбән палата граждан¬ нар тарафыннан милек цензы буенча сайлана. Салым¬ нар, бюджет, югары урыннарга вазифалы кешеләр бил¬ геләнү конгресс тарафыннан расланырга тиеш була, бу
§ 37. Төньяк Америкада бәйсезлек өчен сугыш 279 исә башкарма хакимият вәкаләтләрен чикләүгә китерә. Дәүләт башлыгы кебек үк, аның җитәкчесе дә прези¬ дент булырга тиеш, дип табыла. Ул штатлардан җыел¬ ган сайлаучылар коллегиясе тарафыннан сайлана. Оешып килгән сәяси системада төп роль президент¬ ка бирелә. Ул югары башкомандующий да булып тора, министрлар һәм илчеләрне, Югары суд әгъзаларын бил¬ гели (аннан соң аларны конгрессменнар раслый), кон¬ гресс кабул итә торган законнарга карата тыю (вето) хокукына ия була. Әлеге тыюны җиңү өчен ике палата әгъзалары тавышның 2/ 3 өлеше таләп ителә. Теге яки бу федераль канунның яки штатлар зако¬ нының конституциягә туры килүө-килмәвө турындагы бәхәсләрне хәл итүдә, штатлар арасындагы низаглар¬ да, штатлар һәм федераль хакимият, гражданнар һәм дәүләт арасындагы бәхәсләрдә Югары суд иң өстен¬ лекле һәм соңгы инстанция булып исәпләнә. Югары суд әгъзаларының президент тарафыннан билгеләнеп, се¬ натта раслануы, яңадан сайланмавы, принцип буларак, суд хакимиятенең бәйсез булуын тәэмин иткән. Яңа конституциянең башлангыч вариантына Хокуклар турында¬ гы билль кертелмәгән. Әмма штатларның күпчелеге конституцияне хуплау шарты сыйфатында аңа гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияләгән статьяларны кертү таләбен куйган. Беренче ун төзәтү кабул ителгән. Алар сүз, матбугат, җыелышлар иреген тану, чиркәүнең дәүләттән аерылуы, закон яклавына таяну, үз-үзеңне сак¬ лау өчен корал йөртү хокуклары, шәхеснең, йорт һәм милекнең ка¬ гылгысызлыгы белән бәйле булган. Конституциягә туры килгән шарт¬ та һәр штатның үз законнарын булдыру хокукы аерым искәртелгән. Шул ук вакытта көньяк штатларда коллык һәм коллар сату сәүдәсе тыелмаган. Шул рәвешчә штатлардагы закон чыгару җыелышлары¬ ның сүзсез ризалыгы белән негрлар һәм Американың төп халкы бул¬ ган индеецлар АКШ гражданнары исәбеннән чыгарылган. Аларга хокуклар һәм ирекләр каралмаган. §37. Сораулар һәм биремнәр 1. Америкага массачыл эмиграция сәбәпләрен һәм Англия колонияләре үсеше өчен аның нәтиҗәләрен күрсәтегез.
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 280 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8. §38. Америкалыларның милли характеры һәм сәяси традиция¬ ләре формалашуга колонияләштерүнең нинди үзенчәлек¬ ләре йогынты ясаган? Ни өчен колонияләрдә һөнәрчелек һәм мануфактура җи¬ тештерүе тиз үскән? Аңлатыгыз. Бөекбритания һәм колонияләр арасындагы каршылык¬ ларның сәбәпләрен тәгаенләгез. Нинди вакыйгалар кон¬ фликт өчен сәбәп булган? Америка мәнфәгатьләре карашларының үзенчәлекләрен күрсәтегез. «Бәйсезлек декларациясе»нең нигезендә нин¬ ди идеяләр яткан? Колонияләрнең Бөекбритания белән көрәшенә карата Европа державаларының позициясе турында сөйләгез. Бәйсезлек өчен барган сугышның нәтиҗәләрен характер¬ лагыз. Конституция буенча АКШ дәүләт төзелеше нинди бул¬ ган? АКШ дәүләт төзелешендә хакимиятләр бүленеше идеясе ни рәвешле чагылыш тапкан? Бөек француз революциясе һәм аның Европа өчен нәтиҗәләре Бөек француз революциясе буларак тарих¬ ка кергән вакыйга француз җәмгыятенең генә түгел, барлык континенталь Европаның йөзен үзгәртә. Мәгърифәт чоры тарафыннан туды¬ рылган күп кенә идеяләрне корал итеп алып һәм аларны гамәлдә кулланып, ул әлеге дәвернең эзлекле азагына әверелә. Әмма бу идеяләр¬ нең тормышта чагылышы гуманист-мәгърифәт- челәр көткәннән күпкә үзгә булып чыга. Абсолютизм кризисы һәм Франциядә революциянең башлануы XVIII гасыр ахырына Франциядә промышленность перевороты өчен социаль-икътисади шартлар өлгереп җитә. Җитештерү тупланган шәһәрләр тиз үсә, банк һәм сәүдә эшчәнлеге җәелә. Гасыр ахырына
§ 38. Бөек француз революциясе һәм аның Европа өчен нәтиҗәләре 281 Парижда 300 меңгә якын мануфактура эшчесе һәм һөнәрче исәпләнгән. Шәһәр Лондон белән ярышкан, Европа киңлегендәге эшкуарлык үзәге булып әверелгән. Промышленность перевортының гамәлгә ашырылу юлында төп каршылык феодаль-абсолютизм тәртипләре тарафыннан тудырылган. Франциянең 25 миллион кешедән артык халкы булып, шуның 98 про¬ центын бернинди дә сәяси хокукы булмаган өченче сословие тәшкил иткән. Аксөякләр һәм руханилардан кала ул барлык халыкны колач¬ лаган. Крестьяннарның зур күпчелеге (халыкның 80 проценты) фор¬ маль яктан гына ирекле саналган. Алар сеньор һәм дәүләт файдасына бурычлар үтәгән (икмәкләтә оброк, юллар, күперләр пошлиналары; он тарттырган, пекарнялар, тимерчелекләр, базлардан файдаланган өчен түләү; тоз салымы Һ.6.), бу исә игенчелек техникасын камилләш¬ терү белән кызыксынуны киметә. Король сараеның күңел ачуларга, фаворитларга бүләкләр өчен гаять зур күләмдә акча-байлыклар әрәм-шәрәм итүе казнаны бөлдергән. Бернәрсә белән дә тәэмин ителмәгән кредит билетлары чыгару акчаларның очсызлануына китергән. Цех өстенлекләре систе¬ масы, эчке таможняларның саклануы ил базары үсешен чикләгән, мануфактура җитештерүеннән промышленность җитештерүенә күчүгә комачаулаган. Инглиз фабрикалары үрнәгендә 1780 нче елларда барлыкка килә башлаган предприятиеләр тиз бөлгән. 1788 елда ашлык уңмау һәм икътисадның түбән төшүе салым түләүчеләргә авыр тәэсир итә. Шәһәрләр ач крестьян төркемнәре белән тула. Хәерчеләрнең сафлары эшләрен югалткан һөнәрчеләр һәм мануфактура эшчеләре хисабына арта. Бөтен җирдә стихияле күтәре¬ лешләр кабына. Әлеге шартларда король 175 ел буе җыелмаган өч сословие вәкил¬ ләре җыелышын — Генераль штатларны чакырырга ризалык бирә. Властьлар бу гамәл халыкны тынычландырыр һәм чикләнгән рефор¬ малар уздырырга мөмкинлек бирер дип өметләнә. Генераль штатлар 1789 елның 5 маенда җыела. Өченче сословие вәкилләре Милли җыелыш төзү турында белдерә, аларга рухани¬ ларның һәм аксөякләрнең бер өлеше кушыла. 9 июльдә депутатлар үзләрен Учредительное собрание — конституция һәм яңа законнар кабул итәргә тиешле югары закон чыгаручы орган дип игълан итәләр. Үз хакимиятенә куркыныч янавын тоеп, король Версальгә үзенә тугры гаскәрләрне чакырта. Моңа җавап йөзеннән парижлылар ми¬ тингларга чыга, әлеге митинглар баш күтәрүгә үсеп әверелә. 14 июльдә
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы шәһәр халкы абсолютизм символы — Бастилия төрмә крепостен ала. Бу Бөек француз революциясе башланган көн булып исәпләнә. Революциянен беренче адымнары 1789 елның 26 августында Учредительное собрание «Кеше һәм граж¬ дан хокуклары декларациясез кабул итә. Кеше һәм гражданнарның табигый һәм тартып алынмаслык хокуклары сыйфатында Деклара¬ ция шәхес, сүз, карашлар иреген, изү режимы һәм тираниягә каршы¬ лык күрсәтү хокукын билгели. Хокукый дәүләтнең мөһим нигезләре формалаштырыла, әлеге принциплар буенча гражданнар закон алдын¬ да тигез, дип белдерелә. Канун тарафыннан тыелмаган барлык нәрсәләр дә рөхсәт ителә, дип искәртелә. Собрание 1791 елның көзенә кадәр эшли һәм Франциядә хакими¬ ятләр бүленеше принцибына нигезләнгән конституцион монархия урнаштырырга тиешле конституция кабул итә. Җәмгыятьне сословиеләргә бүлү, аксөякләр һәм руханиларның барлык өстенлекләре, цех ташламалары, эчке таможня пошлиналары бетерелә. Чиркәү дәүләттән аерыла. Ул дисәтинә салымы җыю, граж¬ даннар хәле актларын теркәү хокукларыннан мәхрүм ителә. Аның җирләре милли милек дип белдерелә һәм сатуга куела. Үткәрелгән үзгәртеп корулар җәмгыятьтә тупланган каршылык¬ ларны хәл итми. Мәсәлән, крестьяннарның сеньорлардан үз бурыч¬ ларын һәм җиргә хокук сатып алырга тиешлеге аларның ачуын куз¬ гата. Шәһәр ярлылары үз хәлләренең берничек тә җиңеләюен сизми. Мануфактураларда хезмәт шартлары элеккечә саклана. Эш көне 14 — 18 сәгать дәвам итә, хезмәт хакы һаман да түбән булып кала. Эш таш¬ лауларга җавап йөзеннән Учредительное собрание эшче оешмалары төзүне, стачкалар үткәрүне тыя. Париж һәм башка кайбер шәһәрләр сәяси активлыкның тиз үсү үзәкләренә әверелә. Үз әгъзалары җыелган урыннар исемнәре белән аталган клублар әлеге активлыкны оештыруның төп формасы була. Араларыннан иң популярларының берсе — якобинчылар клубы Па¬ риждагы Изге Яков монастыре китапханәсендә җыела. Аның рәисе итеп Учредительное собраниенең Аррастан билгеләнгән депутат М. Робеспьер (1758—1794) сайлана. Кордельерлар чиркәвендә баш¬ та клуб әгъзалары җыела. Алар гомуми, тигез сайлау хокукы кертүне һәм республика төзүне таләп итә. Клубның җитәкчеләре адвокат Ж. Дантон (1759—1794) һәм табиб Ж.-П. Марат (1743—1793) була. Чираттагы сәяси кризисны Людовик XVI ның Париждан качуы китереп чыгара. Ул чик буйларындагы, монархистлар җитәкчелек
§38. Бөек француз революциясе һәм аның Европа өчен нәтиҗәләре 283 иткән гарнизоннарга барып җитәргә тели. Әмма корольне тоткарлый¬ лар һәм башкалага кайтаралар. Монархистларның фетнәсенә җавап йөзеннән, корольне төшерү һәм аны хөкемгә тапшыруны таләп итеп, кордельерлар 1791 елның 17 июлендә Марс кырында демонстрация оештыра. Гаскәрләр алар- га каршы ут ача. Бу вакыйга өченче сословиенең таркалуын билге¬ ли. Аның аеруча бай катлаулары революция тәмамланган дип са¬ ный. Тышкы вакыйгалар революциянең тирәнәюенә этәргеч була. Анг¬ лиядән ярдәм алган Австрия һәм Пруссия, монархияне торгызу өчен, Франциягә бәреп керергә җыена. 1792 елның 20 апрелендә башланган сугышта француз гаскәрләре сүлпән һәм кыюсыз хәрәкәт итә. Бу исә кешеләрдә генераллар һәм интервентлар үзара контрреволюцион килешү төзегәннәр дигән фи¬ керне ныгыта. 1792 елда яңа парламент (Законадательное собрание) «Ватан куркыныч эчендә» дип белдергән декрет кабул итә. Европа тарихында беренче мәртәбә монархны түгел, Ватанны сакларга ча¬ кыру яңгырый. Гомуми хәрби бурыч кертелү моңарчы күрелмәгән хәл була. Аңа кадәр барлык армияләр дә рекрут буры¬ чын гамәлгә ашыру (һәр сословие армиягә билгеле бер күләмдә рекрутлар биргән), яллы сугышчылар яки ирек- леләр отрядлары туплау нигезендә булдырылган. Хезмәт өчен яраклы барлык ир-атларны исәптә тоту һәм зарурлык туганда аларны гамәлдәге хезмәткә алу фран¬ цуз революциясе тудырган яңалык иде. Ватанны сакларга чакыру патриотизм күтәрелешен китереп чыга¬ ра. Парижга иреклеләр — федератлар отрядлары юнәлә. Пруссия армиясе командующиеның сугыш максаты — законлы монарх хакимиятен торгызу, аның подданныйлары фетнәсен басты¬ ру, дип белдергән манифесты Франциядә халыкның ачуын куптара. Манифест аның тарафыннан король хыянәтен дәлилләү буларак ка¬ бул ителә. Парижның җирле хакимият органнары үзләрен Комунна дип белдерә һәм монархияне бәреп төшерергә өндиләр. Парижлылар һәм федератлар штурм белән король сарае Тюильрины ала. Баш күтәрүчеләр таләбе буенча парламент корольнең тәхеттән чит¬ ләштерелүе һәм кулга алынуы турында белдерә. Яңа закон чыгару органы — Милли Конвент чакырылу турында игълан ителә. Сайлау¬ ларда балигъ булган барлык ир-атлар да бернинди дә чикләүләрсез катнаша алган.
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 284 Франциядә Конвент һәм якобинчылар диктатурасы 1792 елның 20 сентябрендә Вальми авылы янында булган сугышта федератлар Пруссия гаскәрләрен тар-мар итә. Шул ук көнне Фран¬ ция башкаласында Конвент эш башлый. Закон чыгару эшчәнлегендә- ге аның беренче гамәле Франциядә республика идарәсе урнаштыру була. 1793 елның 15 гыйнварында якобинчылар таләбе буенча Людо¬ вик XVI үлем җәзасына хөкем ителә. Европа монархияләренең Франциягә һөҗүмнәре шартларында илдәге эчке хәл катлаулана бара. Крестьяннар, бигрәк тә чиркәү җир¬ ләрен һәм сеньор биләмәләрен бүлгәндә, аларның мәнфәгатьләре бик аз исәпкә алынган җирләрдә, армиягә алынуга канәгатьсезлек бел¬ дерәләр. Руханилар һәм аристократлар йогынтысында Вандеяда һәм Бретаньда монархияне торгызу лозунгысы астында крестьян күтәре¬ лешләре башлана. Армия чыгымнарын кәгазь акчалар чыгару хиса¬ бына капларга омтылу акчаның бәясе төшүгә, иң кирәкле товарлар¬ га, бигрәк тә азык-төлеккә бәяләр үсүгә китерә. Крестьяннар һәм күпләп сатучы сәүдәгәрләр икмәк сатудан баш тарта, бу тагын да бәя¬ ләрнең котыруына этәрә. 1793 елның 31 маенда төп кыенлыклар хыянәт белән бәйле дип исәпләгән якобинчылар Конвент җитәкчеләрен кулга алуны таләп итә. Көч куллану белән янап, якобинчылар Жиронда департаментыннан булган 29 депутатның кулга алынуына һәм җәзага тартылуына, хөкүмәтне (Иҗтимагый коткару комитеты һәм Иҗтимагый куркы¬ нычсызлык комитеты тарафыннан) үз контрольләренә алуга ирешә. Якобинчылар үзләренең төп максатларын ничек тә булса монархия¬ нең торгызылуына юл куймауда, тышкы һәм эчке контрреволюциягә кискен каршылык күрсәтүдә дип аңлыйлар. Массаларның булышлыгын яулауга омтылып, якобинчылар җитәкләгән Конвент сеньорларның барлык феодаль хокукларын һәм крестьяннарның бурычларын бетерә. Аларның элекке җирбиләү- челәргә карата булган йөкләмәләре һәм бурычлары күрсәтелгән до¬ кументлар юкка чыгарыла. Армиягә һәм ил төбәкләренә контррево¬ люциягә каршы көрәш һәм хөкүмәт карарларын үтәү буенча махсус вәкаләтләр бирелгән комиссарлар җибәрелә. Алар җирле революци¬ он комитетларга (Парижда — Коммунага) таяна. Конвент гомуми мобилизация игълан итә. Бу ар¬ мия санын 600 мең кешегә җиткерү мөмкинлеген бирә.
§ 38. Бөек француз революциясе һәм аныц Европа өчен нәтиҗәләре 285 Армиягә яңа алынучыларны коралландыру һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен, чиктән тыш чаралар күрелә. Кибетләрдән һәм сәүдәдән аяк кием¬ нәре тартып алына, чиркәүләр һәм аксөякләрнең йорт¬ ларында дары ясау өчен остаханәләр, кием тегү өчен цехлар оештырыла. Халык һәм армияне иң кирәкле товарлар белән тәэмин итү максатында, «гомуми мак¬ симум» (төп азык-төлек продуктларына һәм иң кирәк¬ ле товарларга тотрыклы бәяләр) һәм икмәк, ит, шикәр, тоз бүлеп бирү өчен карточка системасы кертелә. Яшерелгән азык-төлекне тартып алу өчен авылларга махсус отрядлар җибәрелә. Революцион террор гаять зур колач ала. 1793 елның 13 июлендә революция лидерларының берсе — Маратның үтерелүе, контррево¬ люцион фетнәләр (аерым алганда, Тулонда һәм Лионда) аеруча рәхим¬ сез реприссияләр башлануга сәбәп була. 17 сентябрьдә «шиклеләр» турында канун кабул ителә. Контрреволюцияне хуплауда шик уяткан һәркем кичекмәстән кулга алына. Революциягә тугрылыкларын исбатлый алмаган шартларда кулга алынуга элеккеге дәүләт хезмәткәр¬ ләре, эмигрант аристократларның туганнары һәм якын¬ нары дучар ителә. «Максимум» турындагы законны бо¬ зучылар, алыпсатарлар республика дошманнары дип белдерелә. Кулга алынучыларның күбесен үлем җәза¬ сына хөкем итәләр, аерым алганда, элекке королева Мария-Антуанетта да шундый ук язмышка дучар була. Рәхимсез террор Вандея һәм контрреволюцион чыгышлар булган шәһәрләр халкы өстенә ябырыла. 1794 елның 10 июнендә Конвент революцион трибуналны үзгәртеп кору турында Декрет чыгара. Анда трибуналның функциясе — «халык дошманнарын» җәзага тарту, дип күрсәтелә. Алар өчен чыгарыла торган бердәнбер хөкем карары — үлем җәзасы була. Якобинчылар контрреволюцион чыгышларны бастыра, Европа монархларының һөҗүмен кире кайтаралар. 1794 елның җәенә Фран¬ ция территориясе алардан чистартыла, инглизләрдән илнең көньягын¬ дагы эре порт Тулон сугышып алына, аны штурмлаганда артиллерия¬ нең яшь капитаны Наполеон Бонапарт (1769—1821) батырлык күрсәтә. Сугыш хәрәкәтләре Бельгия, Голландия һәм Рейн өлкәсе тер¬ риториясендә җәелә.
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 286 Термидор диктатурасы һәм директория Европа монархияләре гаскәрләре тарафыннан һәм илнең эчендә роя¬ листлардан янаган куркыныч реаль булганда, халык якобинчылар¬ ның кырыс чараларын күпмедер дәрәҗәдә яклап чыга. Шәһәрләрдә һәм авыллардагы эре һәм вак милек хуҗалары үзләренә сеньорлар һәм чиркәүдән тартып алып, аларга бирелгән җирләрдән һәм милектән мәхрүм итәрләр дип шикләнә. Крестьяннарны феодаль бурычларның кайтарылу ихтималы куркыта. Әмма иске тәртипләр торгызылу кур¬ кынычы бетерелгәннән соң да бәяләрне чикләү, авылларда азык-төлек¬ не тартып алу, массачыл реприссияләр дәвам итү ризасызлык уята башлый. Террор белән, якобинчылар үзләре тирәсендә сәяси бушлык тудыра. Роялистлар һәм Конвентның уртачыл карашлардан торган әгъзалары белән бергә, якобиныларның дошман¬ нары радикаль фикерле кордильерлар — «котырганнар» һәм аларның варислары — җитәкчеләре Эбер (1757— 1794) исеме белән эберистлар дип аталган сул якобин¬ чылар арасында да табыла. Алар Париж Коммунасын¬ да зур йогынтылы көчкә ия була. Шәһәр халкы караш¬ ларын чагылдырган эберистлар якобинчыларны эзлек¬ ле булмауда гаеплиләр. Алар якобинчыларның җитәк¬ челәре һәм комиссарларының юл куюлары аркасында хәрби әзерләнүләр, «халык дошманнары» мөлкәтен бүлү белән бәйле милекчеләрнең бер өлеше тиз ара¬ да баюына игътибар юнәлтә. Эберистлар хезмәт ха¬ кындагы чикләүләрне бетерү, байларга каршы катгый чаралар уздыру, чиркәү йогынтысына каршы көрәштә ныклык күрсәтүне таләп итәләр. «Котырганнар»ның, со¬ ңрак эберистларның үз таләпләрен яклау өчен париж¬ лылар чыгышын оештырган җитәкчеләре кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Якобинчыларның урталыкта торган канатына да һөҗүм ясала. Аларның җитәкчеләре, аерым алганда, Дантон, килеп туган шартлар революцион террордан баш тарту һәм коалиция белән солых төзү өчен мөмкин¬ лекләр бирә дип исәпләгән. 1794 елның 2 апрелендә Дантон һәм аның тарафдарлары кулга алына, 5 апрельдә аларны җәзалап үтереләләр. Конвентның элек риясыз рәвештә Робеспьер яклы булган әгъзала¬ рының күпчелеге репрессияләрнең теләсә кайсы вакытта уз башла¬ рына да җитәчәген аңлый. 1794 елның 27 июлендә (яңа стиль белән II
§ 38. Бөек француз революциясе һәм аның Европа өчен нәтиҗәләре 287 елның 9 термидорында) Конвент утырышында Робеспьер һәм аның иң якын көрәштәшләре законнан тыш дип игълан ителә һәм кулга алына. Париж Коммунасы икегә бүленә, аның секцияләренең бер өле¬ ше Конвент яклы була. 28 июльдә якобинчыларның лидерлары һәм Коммунаның күп кенә җитәкчеләре җәзалап үтерелә. Термидор перевороты дип аталган әлеге вакыйгадан соң, сәяси тот¬ кыннарны төрмәләрдән чыгаралар. Башкалада гына да җәза көткән 11 мең кеше азат ителә. Якобинчыларның Парижда һәм башка шәһәрләрдәге клублары туздырыла. Ил буенча кайчандыр зур көчкә ия булган Робеспьер тарафдарларын стихияле рәвештә җәзалаулар киң җәелә. Крестьяннарда һәм буржуазиядә канәгатьлелек тудырып, «максимум» турындагы кануннар юкка чыгарыла. Бу исә кисәк кенә бәяләрнең үсүенә китерә һәм Париж ярлыларының баш күтәрүенә этәрә, бу күтәрелеш бастырыла. Монархияне торгызу өчен уңай шарт¬ лар туды дип уйлап ялгышкан роялистларның да чыгышлары уңыш- сызлыкка дучар була. Термидор режимы вакытында Франциянең хәле ныгый. 1795 елда Пруссия, Испания һәм Франциягә дустанә булган Батавия республи¬ касына әверелгән Голландия белән солых төзелә. 1796 елда генерал Бонапарт җитәкчелегендәге француз армиясе Италиягә юнәлә һәм, Пьемонт корольлеге белән Парма герцоглыгын бирелергә мәҗбүр итеп, Австрия биләмәләренә ябырыла. Соклангыч җиңүләргә ирешеп, Наполеон Австрияне солых төзү ягына аудара. Франциянең бердәнбер сугышучы дошманы булып Англия кала. Бонапартның планы көтмәгәндә аңа һөҗүм ясаудан гыйбарәт була. Моның өчен Мисырны басып алу һәм Һиндстандагы Британия биләмәләренә куркы¬ ныч тудыру күздә тотыла. 1798 елда француз гаскәр¬ ләре Мисырга килеп төшәләр, Каһирә һәм Александри¬ ягә басып керәләр. Француз гаскәрләренең җиңүләре, Италиядә алынган гаять зур табыш икътисадның вакытлыча тотрыклануына китерә. Конвент яңа конституция кабул итә, аның буенча салым түләгән ир-атларга тавыш хокукы бирелә. Закон чыгару хакимияте — ике палаталы парламент¬ ка, башкарма хакимият биш кешедән торган Директория кулына күчә. Әмма илдә тотрыклылык тәэмин ителми. Зур мөлкәтләрнең тиз үсүе, аларның үз хуҗаларына аристократиянең җирләр, утарлар һәм сарайларын сатып алуга мөмкинлек бирүе эшчеләр һәм шәһәр бистә¬ ләре халкының хәерчелеге белән каршылыкка кергән. Канәгатьсез¬ лек милекне тигезләп бүлү тарафдарлары фетнәсенә китергән. Аңа
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 288 Бабеф (1760—1797) җитәкчелек иткән. Борынгы Римда плебс мәнфәгатьләрен яклаган трибуннар истәлегенә багышлап, ул үзенә Гракх исемен алган. Тарихка «тигезлек хакына заговор» буларак ке¬ реп калган переворот ясарга омтылу уңышсыз тәмамланган. Бабеф һәм аның тарафдарлары җәзалап үтерелгән. Әмма бу тынычлык ки¬ термәгән. Озакламый роялистлар фетнәсе оешкан. Хакимияткә Директория режимы килү белән, Париж ярлылары, һөнәрчеләре, эшчеләре һәм кырык тартмачыларын күтәрелешләргә өндәргә сәләтле оста ораторлар заманы төгәлләнгән. Шәһәр халкы террордан һәм җәберләүләрдән туйган; үз ярдәмен файдаланган, әмма биргән вәгъдәләрен үти алмаган лидерлардан аның күңеле бизгән. Чиркәү һәм аристократия җирләрен алып баеган елгыр кешеләр һәм үз өсләреннән феодаль йөкләмәләрне төшергән крестьяннар монар¬ хия торгызылудан шикләнгән. Алар үз хәлләрен яклаган ныклы га¬ рантияләр алырга теләгән. Әмма Директориянең тотрыклы тәртип тәэмин итүгә сәләтле булуы аларда икеләнүләр уяткан. §38. 1. 3. 4. Сораулар һәм биремнәр Франциядә XVIII гасыр ахырында барлыкка килгән та¬ рихи шартларны тасвирлагыз. Таблицаны тутырыгыз. Таблица Франциядәге революция сәбәпләре Сәяси Икътисади Социаль 2. Король Генераль штатларны нинди максат белән чакыр¬ ган. Король һәм депутатлар арасында конфликт ничек үскән? Бөек француз революциясенең этапларын күрсәтегез, аларга характеристика бирегез. «Кеше һәм граждан хокуклары декларациясе»н кабул итү нинди әһәмияткә ия булган? Аның нигезенә нинди идея¬ ләр яткан? Ни өчен революциянең беренче этабында уздырылган ре¬ формалар француз җәмгыятендәге каршылыкларны бе¬ термәгән?
§§39 — 40. Наполеон сугышлары. 1812 елгы Ватан сугышы 289 6. 7. 8. §§ 39—40 Революцион процессларның тирәнәюенә булышлык иткән эчке һәм тышкы факторларны күрсәтегез. Якобинчылар диктатурасына бәя бирегез. Икътисади һәм сәяси кыенлыклар белән көрәштә якобинчылар нинди алымнар кулланган? Директориянең эчке һәм тышкы сәясәтен тасвирлагыз. Ни өчен термидорчылар режимы илдә таянычны югал¬ та барган? 'МЦ Наполеон сугышлары. 1812 елгы Ватан сугышы Революцион Франция башлаган һәм Напо¬ леон I империясе дәвам иткән сугышлар Ев¬ ропадагы үзгәрешләр процессына зур йогын¬ ты ясаган. Алар Европадагы сословиеле, фео¬ даль стройның нигезләрен көчсезләндергән. Сугышлар барлык сословиеләргә дә янаган уртак куркынычны — яңа империя тарафыннан йотылу һәм ассимиляцияләнү куркынычын күргән Европа халыкларында милли горурлык хисләре һәм үзаң уянуга булышлык иткән. Наполеон I империясе 1798 елда инглиз адмиралы Г. Нельсон (1758—1805) Мисыр ярла¬ ры янындагы Әбүбәкердә француз флотын тар-мар итә. 1799 елда Франциягә каршы Европа монархияләренең икенче коалициясе оеша. Аның составына Англия, Австрия, Россия, Төркия һәм Не¬ аполь корольлеге керә. Генералиссимус А.В. Суворов җитәкчеле¬ гендәге рус армиясе Төньяк Италияне ала. Бары тик Россия һәм Австрия арасында каршылыклар туу, Россия империясенең коали¬ циядән чыгуы гына аның гаскәрләрен Франция җиренә керүдән туктатып кала. Бу шартларда үз армиясен Мисырда калдырган (1801 елда төрекләр һәм инглизләр һөҗүме астында ул бирелә) популяр пол¬ ководец Наполеон Бонапартның Парижга кайтуы переворот өчен сигнал була. 1799 елның 18 брюмерында (9 ноябрендә), роялист¬ лар заговорын фаш итү сәбәбе белән, Директория На- 1Q Г-чпч
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы полеонны Парижда һам аның тире=ягында урнашкан гаекарлернең командующие итеп билгели. Икенче кенне корал куллану куркынычы астында парламент хакимият^ не еч коноул кулына тапшыра. Аларның беренчесе бу лып аеруча зур векалетлер алган Н.Бонапарт раслана. Яңа конституция хакимиятдер бүленешен бетерә. Закон чыгаручы ерган (аның агъзалары хекүмет тарафыннан билгелена) символик мэгънедо гене саклана. Җирле үзидарә сиситемасын катгый хакими¬ ят вертикале алыштыра, аның кысаларында түбәнрәк торган барлык баскычларның җитәкчеләре югарыдан билгеләнә. Катгый цензура кертелә, оппозицион матбугат тыела, присяжныйлар суды бетерелә. Француз банкы оештырылу валюта курсы тотрыклылыгын тәэмин итә. Промышленниклар хекүмәт заказлары, дәүләт субсидияләре ала башлый. Эшсезләр һәм ярлылар эчен җәмәгать эшләре оештырылу нәтиҗәсендә ярлыларның күтәрелешен булдырмый калуга ирешелә. Франциягә тыштан янаулар бетерелә. 1800 елның язында, Альп тауларын кичкәннән соң. француз армиясе Маренго янында австрия¬ леләрне тар-мар итә. Нәтиҗәдә Австрия солых юлларын эзләргә мәҗбүр була. 1802 елда Амьен шәһәрендә Австрия һәм Франция ара¬ сында солых килешүенә кул куела. 1802 елда Бонапарт гомерлек консул, ә 1804 елда император Напо¬ леон I дип игълан ителә. Ул яңа, империя дворяннарын булдыра. Императорга хезмәт итәргә риза булган элеккеге аристократиягә әүвәлге титуллары кайтарыла, сарай әһелләренә җирләр һәм замок¬ лар өләшенә. Бу иске режимның торгызылуын аңлатмый. Наполеон үзен кешеләр белән подданныйлары сыйфатында идарә иткән феодаль сюзерен дип түгел, французлар императоры, милләт лидеры дип исәпли. Наполе¬ он вакытында кабул ителгән кодекслар милекнең, шул исәптән рево¬ люция елларында кулга кергәненең дә, кагылгысыз булуын гарантия¬ ли. Гражданнарның закон алдында тигезлеге һәм судларның бәйсез- леге саклана. Баштарак Наполеонның сәясәте шәһәрдә һәм авылдагы милекчеләр¬ нең күпчелеге мәнфәгатьләренә җавап бирә. Империя елларында, фаб¬ рика җитештерүе буенча Франция Англиядән шактый калышса да, бигрәк тә текстиль җитештерүдә промышленность переворты башлана. Наполеонның яулау сугышлары Европада тынычлык озакка сузылмый. Англия һәм Франция ара¬ сында колонияләр өчен көрәш дәвам итә. Франциянең протекция сәя-
§§39 — 40. Наполеон сугышлары. 1812 елгы Ватан сугышы 291 сөте инглиз промышленникларының мәнфәгатьләрен кысрыклый, аларны Европа базарының шактый зур өлешеннән мәхрүм итә. Фран* ция йогынтысы даирәсенә Италия, Испания һәм Голландия керә. Со¬ лых килешүләре шартларын бозып, Наполеон даими рәвештә Евро¬ падагы Франция биләмәләрен киңәйт®. 1803 елда якадан Англия һәм Франция арасында сугыш башлана. Ул Наполеон өчен уңышсыз бара: 1805 елның 21 октябрендә Трафаль¬ гар янында инглиз флоты берләшкән француз-испаи эскадрасын тар- мар итә. Англиягә десант төшерү мөмкинлеге юкка чыкканга күрә, француз армиясе Россия һәм Швеция белән союздаш булган Австрия өстенә ябырыла. Австриялеләрнең төп көчләре бирелә, 13 ноябрьдә Вена алына. 1805 елның 2 декабрендә Россия императоры Александр / (1801= 1825) һәм Австрия императоры Франц 1 (1792=1835) җитәкчелеген¬ дәге рус һәм Австрия армиясе калдыклары Венадан 120 чакрым ерак¬ лыктагы Аустерлиц авылы янында Наполеөнның төп көчләре белән очраша. Союзниклар тар-мар ителә, Австрия корал ташларга мәжбүр була. Наполеон Австрия императорын герман милләтенең Изге Рим императоры титулыннан ваз кичәргә мәжбүр итә, империя бетерелә. Германия дәүләтләренең күпчелеге өстеннән Франция контроле урнашу Пруссияне коалициягә кушылуга этәрә. Җавап йөзеннән фран¬ цуз армияләре Пруссия чикләренә юнәлә. 1806 елның октябрендә бер үк вакытта булган ике сугышта — Иена һәм Ауэрштедт янында бул¬ ган бәрелешләрдә Пруссия армиясе тулысынча тар-мар ителә. Пруссия җиңелгәннән соң, Наполөонның бердәнбер дошманы булып рус армиясе кала. 1807 елның 8 фев¬ ралендә Прөйсиш-Эйлау янында булган орышта җиңү ачыкланмый, әмма Фридланд янындагы сугышта фран¬ цузлар җиңә. Сугышны дәвам итүнең мәгънәсе калмый. Аны Россия императоры территориясенә күчерү өчен Франциянең көчләре җитми. Континентта бөр союзни- гы да калмаган Россиянең озакка сузылачак, бөтенләй көчсезләнүенә китерәчәк канкойгыч сугышка керүе өчен бернинди дә нигез булмый. Әлеге шартларда, 1807 елда, Россия һәм Пруссия чигендәге Неман елгасы буенда урнашкан Тильзит шәһәрендә Александр I һәм Напо¬ леон I солых төзиләр. Шулай ук Франция һәм Пруссия дә солых киле¬ шүенә кул куя. Тильзит солыхы шартлары буенча Пруссия үз территориясе һәм халкының якынча яртысын югалта, аннан контрибуция алына. Рос¬ сиягә Наполеон тарафыннан Англиягә каршы оештырылган конти¬
Юнчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 292 ненталь блокадага керү йөкләнә. Франция императоры планы буенча, блокада Англия икътисадын какшатырга, Франция промышленнос¬ те үсеше өчен уңай шартлар тудырырга тиеш була. Халыклар Наполеон империясенә каршы Франциядә империя оешканнан соң Наполеон I күрше дәүләтләрнең бер өлешен аның территориясенә куша, башкаларын вассал король¬ лекләргә әверелдереп, алар белән идарә итүгә үз туганнарын утырта. Европа Бонапартларның нәсел биләмәсенә охшап кала. Кушылган һәм бәйле булган илләрдә француз промышленносте һәм сәүдә капиталы өчен кулай, җирле милекчеләрне бөлдергән та¬ можня режимы урнаштырыла. Европа илләре халкы өчен, шул исәптән французларның үзләре өчен дә, континенталь блокада зур кыенлык¬ лар тудыра. Диңгезләрдә өстенлек иткән Англия дөньяның башка базарларын үз контролендә тота. Европалыларга кирәкле булган шикәр, кофе, буяулар кебек күп кенә товарлар континентка бары тик контрабанда сәүдәсе аша гына эләгә. Әлеге шартларда Европада француз яулап алуларына карата мөнәсәбәт үзгәрә башлый. Башта Франциядәге революция Европа¬ ның күп кенә илләрендә гражданлык аңы уята. Ул «үз» аристократия¬ сенең сословие өстенлекләренә каршы юнәлдерелә, абсолют монар¬ хияләрнең гаскәрләренә каршы сугышкан французларга теләктәшлек белдерүдә чагылыш таба. Вакытлар узу белән гражданлык аңы милли үзаң күтәрелеше өчен нигез була. Француз илбасарларына һәм алар урнаштырган тәртипләргә буйсынырга мәҗбүр ителгән халыкларның хәле түбәнсетү һәм тигез хокуксызлык билгесе булып кабул ителә башлый. Беренче мәртәбә халыкның ачыктан-ачык каршылык күрсәтүе белән француз илбасарлары Испаниядә очраша. 1808 елның апрелендә, әлеге илдәге династияләр конфликтыннан файдаланып, моңарчы Франциянең союзнигы булган Испания тәхетенә Наполеон үзенең бертуганы Жозефны утырта. Испаниядә башланган азатлык сугышы Наполеон империясе җимерелгәнче дәвам итә. Француз оккупацион гаскәрләре, зур югалтуларга дучар булып, гаять авырлыклар белән Испания территориясенең бер өлешен генә үз кулларында тота. Европаның башка дәүләтләрендә дә Франция хакимлегенә каршы¬ лык күрсәтү арта. Пруссиядә, җиңелгәннән соң, патриотик хисләрнең
§§39 — 40. Наполеон сугышлары. 1812 елгы Ватан сугышы 293 күтәрелүенә тәэсир иткән реформалар башлана. Крепостной бәйле¬ лек бетерелә, крестьяннарга үз бурычларыннан акча түләп котылу мөмкинлеге бирелә. Бай шәһәр халкы алпавыт җирләрен сатып алу хокукына ирешә. Шәһәр үзидарәсе системасы кертелә, аксөякләрнең офицер вазифаларын биләүдә өстенлекләре бетерелә. Демократия¬ лерәк рәвештәге халык армиясен төзү адымы ясала — гражданнар ополчениесе (ландвер) оештырыла. Французларның Испаниядәге уңышсызлыклары тәэсирендә Авст¬ риядәге патриотик күтәрелеш башлана. 1809 елның 9 апрелендә Ти- рольдә крестьяннар француз хакимлегенә каршы күтәрелә. Шул ук көндә Австрия Франциягә каршы сугыш игълан итә. Бу юлы француз императоры зур кыенлык белән җиңүгә ирешә. Россиягә поход һәм Наполеон I империясенең җимерелүе Тильзитта солых төзелгәннән соң, Россия шактый ук үз позициялә¬ рен ныгыта. Төркиягә(1806 — 1812) һәм Иранга каршы (1804— 1813) сугышлар барышында ул үзенә Бессарабияне һәм, Ереван һәм Нахи¬ чевань ханлыкларыннан кала, бөтен Кавказ аръягын диярлек кушуга ирешә. Швеция белән булган сугыш (1808 — 1809) нәтиҗәсендә Рос¬ сия империясе составына Финляндия кертелә. Хәрби яктан көчәйгән Россиянең торган саен континенталь бло¬ када буенча үз йөкләмәләрен үтәүгә теләге кими бара. Англия Россия¬ дән икмәк, агач, киндер сатып алуда төп урынны били, шул сәбәпле аның белән сәүдә итүгә кертелгән чикләүләр үтәлми башлый. Бу — Наполеонда ризасызлык уята. 1810 елда Россия башлыча Франциядән китерелә торган затлы әйберләргә зур пошлиналар кертә. Моңа җавап йөзеннән Франция Россия товарларына пошли¬ наны күтәрә. Бу чынлыкта таможня сугышы игълан итү була. 1811 ел башында Наполеон Александр I нең ага¬ сы — Ольденбург герцогы биләмәләрен Франциягә куша, бу Россия императоры тарафыннан шәхсән мыс¬ кыллау буларак кабул ителә. 1811 ел ахырында Наполеон Россиягә каршы походка әзерләнә башлый. Аның уңышка ирешүе яңа җиңүләр белән француз импера¬ торының абруен ныгытырга тиеш була. Ул континентта бәйсезлеге сакланган соңгы эре дәүләтне үз ихтыярына буйсындырырга, Англия
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 294 товарларын блокадалау таләпләрен катгый үтәүне тәэмин итүгә өметләнә. Бәреп керергә тиешле төп көчләр 400 мең чамасы кеше тәшкил итә, бу исә көнбатыш чикләрдә урнашты¬ рылган рус армиясе саныннан ике мәртәбә артыграк була. Шул ук вакытта булачак сугышка керәсе француз гаскәрләренең сыйфаты камиллек таләп итә. Наполеон шактый зур көчләрне Испаниядә, басып алган җирлә¬ рендә континенталь блокаданы саклау өчен калдырыр¬ га мәҗбүр була. Франциянең кеше ресурслары бетү алдында тора. «Бөек армия»нең зур өлешен яшь сол¬ датлар, шул исәптән Наполеон империясенә кергән Италия һәм Германия дәүләтләре территорияләрендә тупланган сугышчылар тәшкил итә. Аларда армиядә хезмәт итү, бигрәк тә ерак Россиядә Наполеон империя¬ се мәнфәгатьләре өчен сугышу теләге булмый. 1812 елның 24 июнендә Наполеон Россиягә үз империясе өчен фа¬ җигале булган походны башлый. Ул Россиянең гаскәрләрен чик буй¬ ларындагы сугышларда тар-мар итәргә һәм, Мәскәүне алып, Алек¬ сандр I гә солых шартларын боерырга өметләнә. Наполеон I нең җиңелүе объектив һәм субъектив факторлар белән аңлатыла. Француз дипломатиясенә Россияне изоляцияләү һәм Төркия белән Швецияне аңа каршы сугышка этеп кертү насыйп булмый. Бу исә француз армиясенең стратегик маневр иреген чикли, Россиягә бар¬ лык көчләрен аның белән көрәшкә туплау мөмкинлеген бирә. Сугышның башында ук рус армиясенең Суворов шәкерте М. И. Ку¬ тузов (1745—1813) җитәкчелек иткән командованиесе Наполеонның ниятен белеп ала һәм, хәлиткеч сугыштан читләшеп, чигенергә карар кыла. Илбасарлар, ярдәмче төркемнәрне ерак араларга сузып, яулан- ган шәһәрләрдә гарнизоннар калдырып, гаять зур Россия территори¬ ясенең эчкәре төбәкләренә хәрәкәт итәргә мәҗбүр була. Бородино янын¬ да 1812 елның 7 сентябрендә (26 августында) булачак хәлиткеч сугыш алдыннан Наполеон 120 меңлек рус армиясенә каршы нибары 130 мең генә сугышчы чыгара алган. Французлар, тулысынча җиңүгә иреш¬ мичә, халкының күпчелеге ташлап чыккан Мәскәүгә керә. Әмма фран¬ цуз императорына Александр I дән солых турындагы тәкъдимнәр белән килүчеләр күренми, Наполеон стратегик тупикка эләгә. Армия ачлык кичерә, аның сафлары сирәгәя, кырыс рус кышы якынлаша. Бу шартларда бердәнбер юл кала — чигенү. Ял итеп алган һәм үз сафла¬
§§ 39 —40. Наполеон сугышлары. 1812 елгы Ватан сугышы 295 рын ополчениечеләр белән тулыландырган рус армиясенең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә чигенү качуга әверелә. Яңа гына дәһшәтле тоелган «Бөек армия»нең нибары уннан бер өлешенә генә Россиядән исән-сау китеп котылу насыйп була. Наполеонның рус крестьяннары сүлпәнлегенә һәм буйсынучанлы- гына исәп тотуы да хата булып чыга. «Бөек армия» солдатларының талауларыннан һәм җыемнарыннан ярсыган крестьяннар партизан¬ нар сугышына күтәрелә, илбасарларга зур зыян китерәләр. Франция белән сугышны рус җәмгыяте Ватан сугышы буларак кабул итә. Рус гаскәрләре Неманны кичкәннән соң, герман князьлекләре һәм корольлекләрендә Наполеон империясенә каршы чыгышлар башла¬ на. 1813 елның февралендә Россия һәм Пруссия арасында союз төзелә, тиздән аңа Австрия, Швеция, Испания һәм Англия кушыла. 1813 ел¬ ның 16 — 18 октябрендә Лейпциг янында тарихка «халыклар сугышы» рәвешендә кереп калган хәлиткеч бәрелеш була. Тар-мар ителгәннән соң француз армиясе Рейн аръягына чигенә. Сугышны дәвам итү өчен француз җәмгыятенең хәле уңайлы бул¬ мый. Зур салымнар, даими рәвештә армиягә чакырылу нәтиҗәсендә авылларның бушап калуы 1813—1814 елларда ачлык китереп чыгара. Иң эре шәһәрләрдә — Париж, Марсель, Дижонда чуалышлар башла¬ на. Императорның күп кенә якыннары, үзләренең өстенлекләрен һәм биләмәләрен саклап калу өчен сүз куешу максатында, яшерен рәвештә коалиция белән элемтәләр урнаштыра. 1814 елның 31 мартында коалиция гаскәрләре Парижга керә. Фран¬ циянең тышкы эшләр министры Ш. Талейран (1754—1838) инициати¬ васы буенча Наполеон тарафыннан төзелгән сенат императорны төше¬ рүне һәм тәхеткә җәзалап үтерелгән Людовик XVI ның бертуганы Людовик XVIII не (1814—1824) утыртуны яклап тавыш бирә. Напо¬ леон I тәхеттән ваз кичә. Союзниклар аңа биләмәгә Эльба утравын бирә, төшерелгән император шунда юнәлә. Вена конгрессы һәм аныц нәтиҗәләре Европаның сугыштан соңгы төзелешен билгеләгән Вена конгрессын¬ да (1814 елның октябре — 1815 елның июне) җитди каршылыклар ачыклана. Англия һәм Австрия Наполеон белән сугышта хәлиткеч роль уй¬ наган Россиянең Европада өстен дәүләт булып әверелүеннән
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы шикләнәләр. Әлеге куркынычка каршы көч булдыру омтылышла¬ ры Англияне һәм Австрияне җиңелгән Франция белән Россиягә каршы юнәлдерелгән союз төзү турында сөйләшүләр башлауга этәрә. Әлеге союзның тәмам оешып җитүенә Франциягә килеп төшкән һәм Парижда зур хуплау белән каршы алынган Наполеонның «100 көне» (1815 елның 20 марты — 28 июне) комачаулый. Бер елдан да азрак идарә итү чорында Бурбоннар халыкның күпчелек өлешен үзләренә каршы бора. Людовик XVIII илдә булган үзгәрешләрне, аерым ал¬ ганда, яңа милекчеләрнең җиргә хокукын, сословиеләр¬ нең өстенлекләре бетерелүен танырга мәҗбүр була. Александр I киңәше буенча, ул Франциядә конституци¬ он монархия урнаштырган конституцияне кабул итә, анда тавыш бирү хокукы югары милек цензы белән чикләнә. Әмма илгә кайтучы эмигрантлар революциягә кадәр булган тәртипләрне торгызырга омтыла. Аларның тәхет даирәсендәге йогынтысы үсә бара, бу исә күпләрне борчуга сала. Ачыктан-ачык коалиция офицерларына ялагайланган, өченче сосоловиегә чирканып караган ари¬ стократларның үз-үзләрен тотышы французларның ачу¬ ын чыгара. Франциядә империя торгызылу куркынычы союзникларны каршы¬ лыкларны онытырга һәм яңа коалиция төзергә мәҗбүр итә. 1815 ел¬ ның 18 июнендә Ватерлоо (Бельгия) янында булган сугышта А.Вел¬ лингтон (1769—1852) һәм Г. Блюхер (1742—1819) җитәкчелегендәге инглиз һәм прусс гаскәрләре Наполеонның ашык-пошык тупланган армиясен җиңә. Ул яңадан тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр була. Напо- леонны Атлантик океандагы Изге Елена утравына сөрәләр, ул шунда 1821 елда үлә. Коалиция илләре территорияләр мәсьәләләре бу¬ енча зур авырлык белән килешүгә килә. Францияне 1792 елгы чикләренә кайтаралар. Бельгия Голландия белән берләштерелә. Италиядә корольлекләр (Сарди¬ ния һәм Неаполь) һәм герцоглыклар торгызыла, аның территориясенең бер өлеше Австриягә кайтарыла. Гер¬ ман милләтенең Изге Рим империясе урынына Австрия, Пруссия, кечкенә герман корольлекләре һәм князьлек¬ ләре (аларның саны берничә йөздән 38 гә кала) Гер- мания союзы оештыралар. Бөек Варшава герцоглыгы Пруссия, Австрия һәм Россия тарафыннан бүлгәләнә,
§§39 — 40. Наполеон сугышлары. 1812 елгы Ватан сугышы 297 Польшаның зур өлеше Россиягә күчә. Аның террито¬ риясендә Александр I хакимиятенә буйсынулы Польша Корольлеге төзелә, аңа конституция бирелә. Пруссия Саксония һәм Рейн буйларындагы җирләр хисабына компенсацияләр ала. Шәхси уния нигезендә Норвегия Швециягә күчә. §§ 39—40. Сораулар һәм биремнәр 1. 1799 елгы конституция буенча Франциянең дәүләт төзе¬ леше һәм идарәсе нинди булган? Наполеонның ничек итеп эзлекле рәвештә уз хакимиятен ныгытуын күзәтегез. Ни өчен яңа император француз җәмгыятендә татулыкка ирешкән? 2. Наполеон империясе ничек барлыкка килгән? Таблица¬ ны тутырыгыз. Таблица Наполеонның яулау сәясәте Даталар Сугышлар Бәрелешләр Нәтиҗәләр 3. 4. 5. Ни өчен Наполеон чагыштырмача тиз арада Европа ил¬ ләрен буйсындыруга ирешкән? Нәтиҗә ясагыз. Франциягә кушылган һәм аңа бәйле булган территория¬ ләрдә Бонапарт уздырган сәясәткә бәя бирегез. Әлеге сәя¬ сәтнең уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен күрсәтегез. 1812 елгы Ватан сугышы турында сөйләгез. Әлеге сугыш¬ ның сәбәпләрен һәм Россия, Франция өчен нәтиҗәләрен күрсәтегез. Вена конгрессы карарларына бәя бирегез. Алар нинди дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен чагылдырган?
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 298 §41. Европадагы реакция һәм 1820—1840 еллардагы революцияләр Дөньяда хакимлек итүне дәгъвалаган На¬ полеон империясен җиңгәннән соң, Европада¬ гы монархияләр Бөек француз революциясе кебек тетрәнүләрне булдырмаучы тәртип ур¬ наштырырга омтылган. Андый тәртипне ур¬ наштыруның төп коралы Изге союз булган. Изге союз: монархлар өчен куркынычсызлык системасы 1815 елның октябрендә Россия, Австрия һәм Пруссия монархлары «теләсә нинди шартларда һәм һәркайда бер-берсенә терәк булырга, булышлык һәм ярдәм итәргә» йөкләмә алганнар. Тиздән Изге союзга континенталь Европаның барлык хөкемдарлары да кушылган, хәтта күптән түгел генә җиңелгән Франция дә читтә калмаган, чөнки бу адым аның бөек держава статусын торгызу өчен юл ачкан. Изге союз төзүнең рухландыручысы һәм инициато¬ ры кем булуы турындагы мәсьәлә ахыргача ачыкланма¬ ган. Объектив рәвештә аның төзелүе, барыннан да бигрәк, Россия мәнфәгатьләренә туры килгән, чөнки ул аңа каршы юнәлдерелгән коалиция тууны булдырмый калган. Нәкъ менә Александр I Изге союзны даими эшләүче институтка әверелдерергә омтылган. Шундый инициатива белән ул 1818 елда Аахенда (Германия) уздырылган конгресста чыгыш ясаган. Изге союзны туплаучы башлангыч — монархларның Европада тотрыклылык саклану белән кызыксынулары булган. Шул ук вакыт¬ та тәртипкә омтылу аристократия ягыннан гына түгел, Европа иллә¬ ре җәмгыятенең зур өлеше тарафыннан хупланган. Халыкларның тук¬ таусыз сугышлар дәвам итүеннән туюлары да тәэсир иткән. Күп кенә илләрдә патриотик хисләр күтәрелеше Наполеон I көчләп таккан тәртипләргә каршы үз монархларын һәм аксөякләрен яклау рәвешен алган. Бөек француз революциясе һәм аның нәтиҗәләре китереп чы¬ гарган тетрәнүләр милекчеләр даирәсенә дә радикаль идеяләрдән, массалар, шәһәр халкының түбән катлауларының сәяси тормышка тартылуыннан курку тудырган.
§ 41. Европадагы реакция һәм 1820—1840 еллардагы революцияләр 299 Европа илләренең күпчелегендә өстенлек иткән карашлар элекке¬ ге аристократия һәм халыкның милеккә ия булган катлаулары ара¬ сында килешү өчен мөмкинлекләр ачкан. Әмма Изге союзга кергән илләрнең күпчелегендә ультрароялистик карашлар, реакциягә, абсо¬ лютизмны бөтен тулылыгы белән торгызуга омтылышлар җиңеп чык¬ кан. Аларны аеруча ачык итеп Австрия канцлеры К. Меттерних (1773—1859) белдергән. Акрынлап Изге союз сәясәтендә аның караш¬ лары йогынтысы өстенлек итә башлаган. Лайбахта (Люблянда, 1820 елның октябре — 1821 елның мае) Изге союзның декларациясе кабул ителә. Анда Изге союзга кергән дәүләтләрдә ирексезләп идарә итү формасын үзгәрткән очракта аның башка әгъзалары аларны «союз даирәсенә кайтару өчен башта дустанә чаралар, аннан соң көч кулланачаклар» диелә. Изге союзның теләсә нинди үзгәрешләргә каршы тору омтылыш¬ лары, шул исәптән көч куллануы аны Европаның абсолют тәртипләр¬ нең торгызылуы канәгатьләндермәгән барлык сәяси көчләре белән каршылыкка керткән. Англия баштан ук Изге союзга керми. 1820 нче елларда Россиянең Союз сәясәте принципларына иярүе аның үз мәнфәгатьләре белән каршылык тудыра. Мәсәлән, Австрия таләбе буенча, Изге союз 1821 елда Грециядә төрек хакимиятенә каршы башланган күтәрелешне подданныйларның кануни үз хакиме — солтанга каршы законсыз фетнәсе дип гаепләп чыга. Шул ук вакытта Россия традицион рәвештә Балкайдагы право¬ славие динендәге халыкларны яклый, үзенең аларга йогынтысын ны¬ гытырга омтыла. Александр I нең монархизм принциплары тарафда¬ ры булуы аркасында 1823 елда Англия беренче булып Грецияне та¬ ный һәм шул рәвешчә Балкайдагы яңа дәүләттә үзенең йогынтысын тәэмин итә. Бары тик 1826 елда гына Россия Грециягә карата үзенең сәясәтен үзгәртә, аны Англия һәм Франция белән килештерә. Державалар бергәләп Грециядәге террор сәясәтенә каршы чыга. Төркиянең Грециягә Мисырдан өстәмә көчләр китерү омтылышына җавап йөзеннән 1827 елның 20 октябрендә Россия, Англия һәм Франциянең берләшкән эскадрасы Наварин бухтасын¬ да Төркия-Мисыр флотын юк итә. Төркия белән булган авыр, әмма Россия өчен җиңүле сугышта (1828 елның мае — 1829 елның июне) Адрианополь солыхы буенча Россия империясе үзенең сәүдә кораблары өчен Бос-
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 300 фор һәм Дарданелл бугазлары аша тоткарлыксыз чыгу хокукына ирешә. Төркия Кара диңгез буйларындагы биләмәләренең бер өлешен, Дунай тамагындагы утрау¬ ларны югалта, Дунайның көньяк тармагы Россия чиге булып әверелә. Греция мөстәкыйльлек ала, аның сол¬ танга карата вассаллыгы ясак түләү бурычы белән чикләнә. АКШ һәм Англиянең гамәлләре Изге союзның Латин Америкасы¬ на — Испания колонияләрендәге халыкларның азатлык көрәшенә каршы интервенция оештыру омтылышларына комачаулый. Изге союз Франциядәге революцион үзгәрешләрне дә тоткарлый алмый. 1824 елда Людовик XVIII үлгәннән соң, тәхеткә аның берту¬ ганы, үзенең реакционлыгы белән мәгълүм булган Карл X (1757— 1836) утыра. Аның таләбе буенча революция елларында тартып алынган җирләре өчен элекке җирбиләүчеләргә ком¬ пенсация түләү турында закон кабул ителә. «Динне мыскыллау турында»гы закон католик чиркәвенә кар¬ шы гамәлләр өчен кырыс җәза чаралары, хәтта үлем җәзасы билгели. 1830 елда король депутатлар пала¬ тасын тарату, сайлаучылар даирәсен эре җирбиләү- челәр йөзендә чикләгән сайлауларның яңа тәртибе турында указлар чыгара. Сүз монархиячел перево¬ рот омтылышы турында бара, бу исә парижлыларның ачуын кабарта. 1830 елның 26 июлендә Парижда конституцияне яклап манифес¬ тацияләр башлана. Франция башкаласы баррикадалар белән капла¬ на. Парижның баш күтәргән халкы Тюильридагы король сараен ала. Карл X тәхеттән ваз кичә, депутатлар палатасы карары буенча ко¬ роль тәхете Луи Филиппка, герцог Орлеанскийга (1773 — 1850) күчә. Милек цензын кечерәйткән яңа конституция кабул ителә. Нәтиҗәдә буржуазиянең зур өлеше тавыш хокукына ирешә. Карл X га тараф¬ дар аксөякләрне армиядә һәм дәүләт оешмаларындагы җитәкче урыннардан куалар. Франциядәге үзгәрешләр Бельгиядә көчле кайтаваз китереп чыгара. Күпчелек халкы католиклар булган һәм ирексезләп протестант Нидерланд корольлегенә кушыл¬ ган илдә ризасызлык үсә бара. Бельгия промышлен¬ никлары һәм коммерсантлары өчен җимергеч нәтиҗәләр биргән таможня һәм салым сәясәте аны кискенләштерә. 1830 елның августында Брюссельдә
§ 41. Европадагы реакция һәм 1820—1840 еллардагы революцияләр 301 күтәрелеш башлана, тиздән ул бөтен илне чолгап ала. Иреклеләр ополчениесе тарафыннан югалтуларга ду¬ чар ителгән Голландия гаскәрләре Бельгия территория¬ сеннән китәргә мәҗбүр була. Брюссельдә җыелган Милли конгресс Бельгияне конституцион монархия дип игълан итә. Австрия, Пруссия һәм Россиядә Франциягә һәм Бельгиягә бәреп керү турындагы мәсьәлә карала. Әмма Изге союзның сугыш хәрәкәтләре ачуына Австрия һәм Россиянең игътибарын җәлеп иткән Польша һәм Италия җирләрендәге тетрәнүләр комачаулый. Париж¬ да революция турындагы хәбәр Польшада 1830 елның ноябрендә баш¬ ланган күтәрелешне китереп чыгара. Көнбатыш Европа илләрендә полякларга карата теләктәшлек бу¬ луга карамастан, әлеге илләрнең берсе дә аларга ярдәм итми. 1831 елның сентябрендә дәһшәтле сугышлардан соң генерал Паскевич җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Варшавага керә. 1833 елда Австрия, Пруссия һәм Россия монархлары үзләренең Изге союз принциплары тарафдарлары булуларын раслый. Әмма союзның Европада барган үзгәрешләргә каршы торучанлык сәләте кими. Дистә ел ярым да узмый, Австрия һәм Пруссия үзләре дә революцион-де¬ мократик күтәрелешенең аренасына әверелә. Франциядәге 1848 елгы революция Франциядәге сәяси кризис барлык Европаны диярлек чолгап алган революцион хәрәкәтнең яңа күтәрелешенә импульс бирә. Икътисад үсешенең түбән төшүе аның сәбәпчесе була. Җитештерү кими, һөнәрчеләр бөлә, эшсезлек үсә, тормыш дәрәҗәсе төшә бара. 1848 елның 22—24 февралендә Париждагы баш күтәрүдән соң Луи Филипп тәхеттән ваз кичә һәм Англиягә кача. Коралланган париж¬ лылар таләбе буенча Вакытлы хөкүмәт төзелә, Республика игълан ителә, гомуми сайлау хокукы (21 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар өчен) нигезендә Учредительное собраниегә сайлаулар билгеләнә. Бөек француз революциясендәге кебек үк, сәяси активлык клуб¬ лар тирәсендә туплана башлый. Алар арасында иң танылганы — үзен якобинчылар идеяләре варисы итеп исәпләгән «Үзәк республика җәмгыяте» санала. Аның лидеры Л.О. Бланки (1805—1881) була. Шәһәр ярлылары яклавына таянган клублар таләбе буенча, Вакытлы хөкүмәт шәһәр халкының түбән катлауларының хәлен яхшырту ту¬ рында декретлар кабул итә.
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 302 Учредительное собраниенең хәерчелеккә һем ярлылыкка каршы көрәш буенча алга таба чаралар күрүдән баш тартуына җавап йөзеннән, яңа хакимият органында азчылыкны тәшкил иткән блан- кистлар парижлыларны коралга тотынырга чакыра. 1848 елның 15 маенда Учредительное собрание таратыла һәм клублар вәкилләреннән торган яңа хөкүмәт төзелүе турында игълан ителә. Яңа якобинчылык диктатурасы урнашу куркынычы республика» чылар һәм монархиячеләрне берләштерә. Армия урам демонстрация¬ ләрен тарата, клублар туздырыла, аларның лидерлары кулга алына. Париж баррикадалар белән каплана. 23=26 июньдә шәһәрдә ярлы¬ лар һәм генерал Л. Э, Кавенмк (1802=^1857) җитәкчелегендәге хөкүмәт гаскәрләре арасында сугышлар бара. Баш күтәрүләр башка шәһәрләрдә дә була, әмма алар, Париждагы кебек үк, бастырыла. Учредительное собрание хуплаган яңа конституция буенча Фран¬ ция президент җитәкчелегендәге республика була. Президент туры- дан-туры тавыш бирү юлы белән дүрт елга сайлана һәм зур вәкаләтләргә ия була. 1848 елның 10 декабрендә булган президент сайлаулары нәтиҗәсендә дәүләт башлыгы булып Наполеон I берту¬ ганының улы Луи Бонапарт (1808—1873) сайлана. Мәрхүм императорның даны, крестьяннар һәм халык¬ ның ныклы тәртип урнаштыруга сусаган барлык катлау¬ ларының хуплавы аңа сайлауларда зур өстенлек тәэ¬ мин итә. Революциянең төп хәрәкәт көче эшсезләр, бөлгән һөнәрчеләр, аз хезмәт хакы алучы эшчеләр була. Аларның канәгатьсезлеге нәтиҗә¬ сендә барыннан да бигрәк эре җирбиләүчеләр һәм финанс олигархия- се мәнфәгатьләрен яклаган режим бәреп төшерелә. Хакимияттә җәмгыятьнең киңрәк катлаулары, шул исәптән промышленность бур¬ жуазиясе, шәһәр һәм авылда яшәгән вак һәм урта дәрәҗәдәге милек¬ челәр яклавына таянган хөкүмәт килә. Луи Бонапарт аларның куми¬ ры була. Җитәрлек дәрәҗәдәге яклауга ия булган яңа режим шәһәрләрдәге түбән катлауның ярдәменә мохтаҗлык кичерми. Алай гына да түгел, Франция үз чикләренең тышындагы революцияләргә каршы көрәш башлый. 1849 елның апрелендә француз гаскәрләре Италиягә — Рим папасы биләмәләрендә барган революцион хәрәкәтне бастырырга керәләр. 1851 елда Луи Бонапарт конституциядән аның президентлык ха¬ кимияте чорын чикләгән статьяларны алуны таләп итә. Законадатель-
41. Европадагы реакция юм 1820=1840 еллардагы революцияләр 303 мое собраниеда тиешле күпчелекка ирешмагөч, 1851 елның 2 декаб¬ рендә ул бу органны тарата һәм бәхәеле мәсьәләне референдумга чы- гара. Президентның гамәлләре тавыш бирүчеләрнең күпчелегендә хуплау таба. Яңа Конституция гасыр башында Наполеон Бонапарт вакытын* дагы тәртипләрне торгыза. Реаль хакимияте булмаган Сенат һәм Дәүләт советы оештырыла. Хакимият президент кулында туплана. Бер елдан соң, 1852 елның 2 декабрендә Сенат Луи Наполеонга француз¬ лар императоры титулын бирә. Үзәк Европада 1848=1849 еллардагы революцияләр Германия һәм Австриядә социаль мәнфәгатьләр эчен барган көрәш халыкларның милли максатларга омтылышлары белән тәңгәл килә. Герман дәүләтләрендә, шул исәптән аларның иң эресе булган Прус- сиядә, Париждагы революция турындагы хәбәрләр җиткерелү белән, революцион хәрәкәт дулкыны күтәрелә. Берлин урамнарында барри¬ кадалар пәйда була. Әмма таләпләр күп (конституция кабул итү, крестьяннарның йөкләмәләрен, цензураны бетерү, присяжныйлар су¬ дын гамәлгә кертү, гадел салым сәясәте үткәрү һ.б.) булса да, илнең бердәмлегенә ирешү турындагысы өстен чыга. Герман монархлары конституция кабул итүгә ризалаша һәм го- мумгерман Милли җыелышына сайлаулар уздыруга комачауламый¬ лар. Әлеге җыелыш 1848 елның маенда Франфуркт-на-Майне шәһәрендә эшли башлый. 1849 елның мартында гомумгерман конституциясе проекты кабул ителә. Бу конституция буенча Германия империясендә, эчке сәясәттә автономия саклану шартларында, барлык герман дәүләтләрен дә үз эченә алачак конституцион монархия күзаллана. Император таҗы Пруссия короле Фридрих Вильгельм IV гә тәкъдим ителә. Әмма ул аны революцион парламент кулыннан алудан баш тарта. Шул сәбәпле әлеге парламент составыннан монархист депутатлар чыгалар. Респуб¬ ликачы депутатлар үз утырышларын Пфальцка күчерә, шуннан соң парламент таратыла. Протест чыгышлары Прусия гаскәрләре тара¬ фыннан бастырыла. Австриядәге вакыйгалар тагын да фаҗигалерәк төс ала. 1848 ел¬ ның мартында Венада конституция кабул итү һәм князь Меттерних хөкүмәтен отставкага җибәрү лозунглары астында массачыл демон¬ страцияләр башлана. Бер үк вакытта диярлек Будапештта да револю¬
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы ция кабына. Массалар басымы нәтиҗәсендә хакимияткә килгән хөкүмәт аксөякләрнең салым өстенлекләрен һәм крепостной хокук¬ ны бетерә. Баш күтәрүләр Австриянең Италиядәге биләмәләрендә — Венециядә (анда Венеция республикасы торгызылу игълан ителә) һәм Миланда да башлана, алар бөтен Ломбардияне (Төньяк Ита¬ лия) колачлый. Ломбардиядә баш күтәрү башлану белән бөтен Ита¬ лиядә иреклеләр отрядлары төзелә башлый. Аларның бер¬ се белән илдә абруй казанган Д. Гарибальди (1807—1882) җитәкчелек итә. Ул азатлык хәрәкәтендә катнашкан өчен үлем җәзасына хөкем ителгән була, Көньяк Америкага күчеп китә, һәм революция башлангач, аннан кайта. Италия монархлары илдәге патриотик күтәрелеш белән исәпләшми кала алмый. Пьемонт (Сардиния корольлеге) Австриягә сугыш игъ¬ лан итә. Неаполь корольлеге дә азатлык сугышында катнашу өчен гаскәрләр җибәрә. Революцион хәрәкәт империянең славян өлкәләрен — Чехия, Га¬ лиция, Буковина, Карпат арты Украинасын, Воеводина, Хорватия һәм Словакияне чолгап ала. 1848 елның 2 июнендә Прагада Габсбурглар империясенең славян җирләре вәкилләренең съезды ачыла. Съездда Австрия империясен үзгәртеп кору һәм аны күп милләтле федерация¬ гә әверелдерү таләпләре аеруча зур хуплау таба. Съездда азчылыкны тәшкил иткән славян халыкларының бәйсез- леге тарафдарлары Прагада баш күтәрәләр (1848 елның 12— 17 июне), әлеге вакыйга съездның эшен өзә. Күтәрелеш Австрия гаскәрләре та¬ рафыннан бастырыла. Бу исә барлык империядә реакцияне рухлан¬ дырып җибәрә. Май—июль айларында австриялеләр Пьемонт гаскәр¬ ләрен тар-мар итә. Нәтиҗәдә Пьемонт сугыштан чыга, Италиядә ре¬ волюция җиңелүгә дучар була. Австриянең идарәче даирәләре империядәге милләтара каршылык¬ лардан оста файдалана. Аерым алганда, венгр революционерлары венгр алпавытларының биләмәләре урнашкан славян җирләренең үзбилгеләнү хокукын инкарь итәләр. Венгрия һәм Хорватия арасындагы каршылык нәтиҗәсендә хорват гаскәрләре империя армиясенә кушыла. Әлеге шартларда Венада рейхстаг утырышы ачыла. Анда җәмгы¬ ять тарафыннан күптән көтеп алынган законнар кабул ителә. Кресть¬ яннарның шәхси йөкләмәләре (барщина һәм оброк) түләү нигезендә бетерелә, түләүнең бер өлеше алпавытларга компенсация рәвешендә дәүләт тарафыннан башкарыла. Шул ук вакытта яллы эшчеләрнең
§ 41. Европадагы реакция |i һәм 1820—1840 еллардагы революцияләр 305 хезмәт хакын күтәрү турындагы таләпләре үтәлми. Бу шәһәр халкы¬ ның түбән катлаулары күтәрелешен китереп чыгара, баш күтәрү сту¬ дентларда һәм эшчеләрдә яклау таба. Аны бастырып, 1849 елның гыйн¬ варында империя гаскәрләре Будапештны ала. Венгриянең Дебрецен шәһәренә күчеп киткән хөкүмәт һәм парла¬ менты Австрия империясе белән тәмам араның өзелүе һәм бәйсез рес¬ публика оешуы турында игълан итә. Республика оборонасы эшләре белән Л. Кошут (1802—1894) җитәкчелек итә. Венгрларның көчле каршылыгы Австрия гаскәрләрен чигенергә мәҗбүр итә. Тәхеткә утырган һәм ярты гасырдан артык идарә иткән император Франц- Йозеф (1848—1916) үтенече буенча Россия империясе Австриягә ярдәмгә килә. Ул венгр революцион хәрәкәте белән көрәшкә 100 мең¬ лек армия җибәрә. Революцион көчләрнең басымын кире кагып, Үзәк Европа ил¬ ләре күпчелегенең (Пьемонттан кала) монархиячел режимнары 1848—1849 елларда кабул ителгән демократик конституцияләрне юкка чыгара. 1848—1849 еллардагы революцияләрнең үзенчәлеге либераль-бур¬ жуаз даирәләрнең, Бөек француз революциясе тәҗрибәсен искә алып, соңгы чиккә ташланмыйча, идарә итүче титуллы аксөякләр белән килешүгә исәп тотуыннан гыйбарәт. Болар барысы да реакциянең җиңүен җиңеләйтә. Әмма аның тан¬ танасы азаккача бармый. Германия һәм Италиядә милли бердәмлеккә ирешүгә омтылышлар көчәя. Революцияләр вакытында крестьян¬ нарны йөкләмәләреннән азат итү буенча кабул ителгән кануннар да юкка чыгарылмый. Алар авыл җирендә товар-акча мөнәсәбәтләре һәм промышленность продукциясенә ихтыяҗ үсүе өчен уңай шарт¬ лар тудыра. §41. Сораулар һәм биремнәр Изге союз нинди максат белән оештырылган? Аңа нинди илләр кергән? Аңлатыгыз, ни өчен Англия Изге союзга карата аерым карашта торган? Союзның көчле һәм йом¬ шак яклары нидән гыйбарәт? Франциядәге 1848 елгы революциянең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен күрсәтегез. Луи Бонапартның хакимияткә килүенә француз җәмгыятендәге кайсы катлауларның яклавы ярдәм иткән? 20 С-203
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 306 f 3. Европаның 1848 елда революцияләр булган илләрен ата¬ гыз. Әлеге революцияләрне нинди процесслар китереп чыгарган? Австрия империясендәге революцион вакыйгалар миса¬ лында баш күтәрүчеләрнең таләпләрен анализлагыз. Алар иҗтимагый үсешнең нинди мөһим проблемаларын чагыл¬ дырган? Австрия властьлары ни рәвешле революцион чыгышларны бастыруга ирешкән? I §§ 42—43 Россия XIX гасырның беренче яртысында. Наполеонны җиңгәннән соң һәм Изге союз төзелгәч, Россия үз замандашлары каршына Европа язымышын хәл итүче сыйфатында ки¬ леп баскан. Шул ук вакытта XIX гасырның бе¬ ренче дистә еллыкларында Россия империя¬ сенең икътисади һәм хәрби-техник үсеш нис¬ бәтендә Көнбатыш Европа державаларыннан калышуы ачыкланган. Александр I нең тәмамланмаган үзгәртеп корулары Бөек Екатерина үлгәннән соң, тәхеткә аның улы Павел 1(1796—1801) утыра. Хакимиятне катгый үзәкләштерү тарафдары буларак, Павел дворяннар иреген чикли. Аның тышкы сәясәтендәге кискен борылыш¬ лар — башта Франциягә каршы булган коалициягә кушылу, соңын¬ нан Англия белән мөнәсәбәтләрне өзү хәтта сарай даирәсендәге аксө¬ якләрдә дә ризасызлык уята. Фетнә нәтиҗәсендә Павел үтерелә, тәхеткә аның улы Александр 1 (1801—1825) утыра. Яңа император Мәгърифәтчелек тарафдары буларак патшалык итә башлый. Аның күрсәтмәсе буенча университетлар челтәре киңәя, алар- ның эчке эшләренә властьларның (шул исәптән полициянең) тыкшын¬ мавы гарантияләнә. Цензура йомшара, Европадагыча ук коллегияләр министрлыклар белән алмаштырыла. Император теләге буенча рефор¬ малар проекты эшләнә, аларны гамәлгә ашырган очракта Россия ха¬
§§ 42—43. Россия XIX гасырнын беренче яртысында. Кырым сугышы 307 кимиятләр бүленеше конституцион монархиягә әверелергә тиеш була. Әмма югары түрәләрнең ризасызлыгы үзгәртеп коруларны тормыш¬ ка ашыруга комачаулый. Тәкъдим ителгән проект авторы М.М. Спе¬ ранский (1772—1839) патша рәхимсезлегенә дучар була һәм түбән дәрәҗәдәге вазифага күчерелеп провинциягә сөрелә. Наполеонны җиңгәннән соң, Александр I сәясәтендәге Мәгърифәт¬ челек тенденцияләре Изге союз сәясәте нигезләнгән абсолютизм идея¬ ләренә тугрылык белән алмашына. Либерализмның соңгы чагылы¬ шы 1815 елда Польша патшалыгында конституция кабул ителү була, ул Россия составына кергән поляк җирләренә тарала. Польшада сай¬ лаулы закон чыгаручы орган — сейм оештырыла, матбугат иреге һәм шәхес хокукы таныла. Әмма Россия өчен эшләнгән конституция про¬ ектлары, крепостной хокукны бетерүне максат итеп куйган реформа¬ лар планнары кәгазьдә генә кала. Александр I патшалык итүенең соңгы елларында цензура көчәйтелә, университетларның ирекләре чикләнә, крестьяннар алпа¬ вытлар җәберләвеннән властьларда яклау эзләү хокукыннан мәхрүм ителә. Гамәлдәге тәртипләрнең ялкынлы тарафдары А. А. Аракчеев (1769—1834) императорның иң якын киңәшчесе булып әверелә. Властьлар шикләнүләренең кайбер нигезләре дә була. 1816—1817 елларда Россиядә яшерен җәмгыятьләр барлыкка килә. Аларда рус армиясенең чит илләргә походларында катнашкан һәм француз рево¬ люциясенең күп кенә идеяләрен яклаган дворян офицерлар күренекле роль уйный. Аларның программалары сословиеләр өстенлекләрен бетерү, крепостной хокукны юкка чыгару, республика яки конститу¬ цион монархия урнаштыруны күздә тота. Үзләренең максатларына ирешүнең төп алымы итеп фетнәчеләр хәрби переворотны исәпли, алар халык массаларының зур күләмдә әлеге чарада катнашулары канлы гражданнар сугышына китерер дип шикләнә. Баш күтәрү өчен Александр I үлеменнән соң килеп туган болгавырлык чоры сайлап алына. Өлкәнлек тәртибе буенча тәхетне Александр I нең өлкән абыйсы Константин биләргә тиеш була. Әмма ул таҗдан энесе Николай ха¬ кына ваз кичә. Бу хәлне фетнәчеләр баш күтәрү өчен файдалана һәм 1825 елның 14 декабрендә үзләренә тугры гаскәрләрне Сенат мәйда¬ нына чыгаралар. Баш күтәрүчеләрнең сүлпәнлеге, көтеп тору такти¬ касы хөкүмәтнең башкалага өстәмә көчләр тартуы һәм фетнәне бас¬ тыруы өчен мөмкинлек бирә. Декабристларның җитәкчеләре җәза¬ лап үтерелә, калганнары сөргенгә сөрелә һәм төрле вакытларга төрмә тоткынлыгына хөкем ителә.
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 308 Россия Николай I заманында (1825—1855) Декабристлар күтәрелеше Николай I нең патшалык итүенә зур йо¬ гынты ясаган, аны либераль идеяләргә шөбһә белән карарга мәҗбүр иткән. Хакимият тулысынча император канцеляриясендә тупланган. Аеруча зур вәкаләтләр 3 нче бүлеккә бирелгән. Ул кануннарның үтәлешен һәм тәртип торышын полиция карамагында тоткан, чит фикерләргә каршы көрәшү дә аның вазифасына кергән. Цензура көчәйтелгән, университетларның иреге кысылган, кануннар кат- гыйланган. Тайпылышсыз рәвештә җәмгыятьнең сосоловиеле төзелеше принцибы (шул исәптән мәгариф өлкәсендә) гамәлгә ашырылган. Николай I патшалык иткәндә үзәк хакимиятне көчәйтүгә юнәлде¬ релгән сәясәт Россия тарихында беренче мәртәбә идеологик яктан нигезләнә. Хакимият һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезе 1832 елда мәгариф министры граф С.С. Уваров (1786—1855) тарафыннан «православие, самодержавие, халык» рәвешендә форма- лаштырыла. Әлеге тәгълимат буенча Россия халкының төп массасы православиегә һәм илдә иң уңай тәртип тәэмин итүче самодержецка тугры, дип күрсәтелә. Цензура чикләүләренә карамастан, җәмгыятьнең укымышлы кат¬ лауларында, шул исәптән дворяннар арасында да, оппозицион идея агымнары барлыкка килә. Алар арасында төп өч юнәлеш аерылып тора. Беренчедән, славянофиллар (русофиллар). Бу юнәлешкә А.С. Хо¬ мяков (1804—1860) һәм бертуган Аксаковлар нигез сала. Алар Росси¬ янең уникаль, үзенчәлекле булуын, аның Көнбатыш Европа һәм Азия илләреннән аерылып торуын ассызыклый. Алар православие дине¬ нең үзенчәлекләренә һәм крестьяннарның община булып яшәү нигез¬ ләренә тугры булуларына басым ясый. Үсешнең чын рус юлына кайтырга чакырсалар да, славянофиллар мануфактуралар үсешенә, фән һәм техника казанышларыннан фай¬ далануга каршы булмый. Әмма алар идарәнең бюрократик, үзәкләштерелгән моделен гаепли, ул Петр I тарафыннан Көнбатыш¬ тан алынган дип исәплиләр. Алар халык фикерен исәпкә алырга, аерым алганда, земство соборларын чакыру гамәленә кайтырга, сүз һәм матбугат иреге кертергә тәкъдим итәләр. Славянофиллар халык¬ ның инициативасын бәйләп тотучы һәм социаль шартлаулар куркы¬ нычы тудыручы крепостной хокукны гаепли.
§§ 42—43. Россия XIX гасырның беренче яртысында. Кырым сугышы 309 Икенчедән, көнбатышчылар юнәлеше барлыкка килә. Аңа тарих¬ чылар С.М. Соловьев (1820—1879), Т.Н.Грановский (1813—1855), публицистлар Л/.Я. Катков (1818—1887) һәм КД. Кавелин (1818— 1885) кушылалар. Алар Россия үзенең сәяси һәм социаль үсешендә Көнбатыш Европа юлыннан бара, дигән фикердә тора. Алар Рос¬ сия өчен Англия тибындагы парламент монархиясе урнаштыруга юнәлдерелгән реформалар уздыру, гражданнар хокуклары һәм ирекләренең хокукый гарантияләрен кабул итү идеаль булачак, дип исәплиләр. Өченчедән, иҗтимагый-сәяси фикернең революцион-демократик юнәлеше оеша башлый. Аның иң күренекле вәкилләре — А .И. Герцен (1812—1870), В.Г Белинский (1811—1846), Н.П. Огарев (1813—1877) —самодержавие һәм крепостной стройны революцион юл белән бәреп төшерү фикере ягына авыша. Әмма Көнбатыш илләре шәһәрләрендәге байлык һәм хәерчелекнең кискенләшүен алар гаепләп чыга. Славяно¬ филлар белән бәхәскә кереп, Герцен шул ук вакытта крестьян общи¬ насы җирбиләүчелеге яңа, капиталистик, шәхси эшкуарлык система¬ сына караганда алдынгырак стройның яралгысы булырга сәләтле, дип уйлый. Революцион-демократик фикер ияләренә хөкүмәт аеруча тискәре карый. Аларның иң радикальләре, аерым алганда, М.В. Петрашев- ский (1821—1866) түгәрәгенә кергәннәре, сәяси хәрәкәт оештырырга омтыла, листовкалар тараталар. Түгәрәк әгъзалары кулга алына һәм Себергә сөрелә. Хөкүмәт Россия җәмгыятендә кискенләшкән проблемаларга игъ¬ тибар итмәгән дип исәпләү дөрес булып бетмәс иде. Николай I пат¬ шалык иткәндә күпмедер дәрәҗәдә крестьяннарның хәлен җи¬ ңеләйткән 100 гә якын указ кабул ителә. Дәүләт крестьяннарыннан салым җыю җайга салына, крестьяннарның үз хуҗаларына түләү юлы белән азатлыкка ирешү мөмкинлекләре арта. Хәтта алпавытлар ара¬ сында да крепостной хокукның Россиядә таралыш алган формалары¬ ның кешелексез булуын гына түгел, аның икътисади яктан нәтиҗә- сезлеген дә аңлау үсә бара. Дәүләт промышленность үсешенә ярдәм итәргә омтыла. 1837 елда беренче мәртәбә Петербург һәм Царское Село арасында тимер юл төзелә. Ил эчендәге елга юлларында беренче пароход 1815 елда ук пәйда була. Мануфактуралар тора-бара машиналардан файдалануга күчә, промышленность оеша башлый. Әмма үзгәрешләрнең темпы бик акрын бара. Аларны, нигездә, ике хәл тоткарлый.
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 310 Беренчедән, хакимият үзәкләштерелүнең үсә баруы шартларында бюрократизм, ришвәтчелек, чиновникларның башбаштаклыгы коточ¬ кыч колач ала. Урыннарда хакимият органнары өстеннән граждан¬ лык контроле булмый. Дәүләт идарәсенең нәтижәлелеге кими, казна караклыгыннан икътисадка килә торган зыян үсә бара. Икенчедән, крепостной хокук илнең үсешен тоткарлый. Оброк түләп ирек алган крестьяннар мануфактураларда ярдәмче, квалифи¬ кациясез, сезонлы эшчеләр сыйфатында гына файдаланыла алган. Барщинадагы мәҗбүри хезмәтнең җитештерүчәнлеге түбән була, аны күтәрү мөмкинчелеге күренми. Россия аграр цивилизациянең кризис чорына керә. XIX гасырның беренче яртысында халык саны ике мәртәбә диярлек арта һәм 100 миллион кешегә якынлаша. Бөртеклеләрнең уңышлылыгы Көнбатыш Европаның элгәреге Урта гасырлар чорындагы күрсәткечләре дәрәҗәсендә кала. Алпавытларның зур күпчелегендә (крестьяннар ха¬ кында әйтеп торасы да юк) игенчелекнең яңа алымнарын һәм техни¬ касын файдалану, яңа культуралар үстерү, Россиянең климат шарт¬ ларына туры килгән орлык сортларын сайлап алу өчен акча да, теләк тә дә булмый. Петр I вакытында кертелгән бердәнбер яңалык — бәрәңге үстерүне җәелдерү омтылышлары озак вакытлар дәвамында канәгатьсезлек тудыра. Авыл җирендәге хезмәтнең көч белән тәэмин ителеше түбән дәрәҗәдә саклана, хәтта атлар да крестьян хуҗалык- ларының яртысында гына була. Дөнья базарында Россия иң эре ашлык чыгаручы ил булса да, зур утарларның табышлылыгы бик тиз рәвештә кими. Промышленность товарларына ихтыяҗны канәгатьләндерү, дәүләткә салым түләү өчен алпавытлар үз крепостнойларын бурычка салалар. XIX гасырның беренче яртысында бурычка салынган крепостной крестьяннарның исәбе 5 тән 65 процентка кадәр үсә. Күп кенә алпавыт җирләре бу¬ рычларны түләү өчен сатыла. Болар барысы да ил үсешен тоткарлый, XIX гасыр уртасында аның алдынгы державалардан хәрби-техник өлкәдә артта калуына китерә. «Шәрык мәсьәләсе». Кырым сугышында Россия XIX гасыр уртасында Европадагы аеруча кискен каршылыклар «Шәрык мәсьәләсе»н китереп чыгара, ул Европа державаларының
§§ 42—43. Россия XIX гасырның беренче яртысында. Кырым сугышы 311 Госманлы империясе территориясен бүлгәләүгә омтылышлары белән бәйле. 1830 елда француз гаскәрләре Алжирга бәреп керә. XVIII гасыр башында ук ясак түләүдән туктаса да, Алжир Госманлы империясе¬ нең вассалы исәпләнә. Кайбер кабиләләрнең каршылык көрәше дистә елдан артык дәвам итсә дә, алар илбасарларны туктата алмый. Француз властьлары дәүләт, мәчет, каршылык күрсәтүче кабиләләр милкендә булган җирләрне тар¬ тып ала. Әлеге җирләр Көньяк Европа илләреннән килгән колонистларга тапшырыла, алар игенчелекнең алдынгы алымнарын файдалана. Мондый сәясәт Фран¬ ция өчен Алжирда эчке терәк булдыруны, әлеге илнең француз товарларын сату өчен тотрыклы базарга әве¬ релүен тәэмин иткән. Франция башка дәүләткә дә — формаль яктан Төркия вассалы булган Мисырга зур игътибар юнәлтә. Мисыр пашасы Мөхәммәд-Гали (1769—1849) рефор¬ малар уздыра, алар аның хакимиятен ныгыта. Феодал¬ ларның һәм дәүләт тәэминатына күчерелгән рухани¬ ларның җирләре дәүләт файдасына тартып алына. Бу исә крестьяннарның (фелляхларның) хәлен җиңеләйтә, хәзер алар салымнарны бары тик үзәк хакимияткә генә түлиләр. Француз хәрби инструкторлары ярдәме белән армия үзгәртеп корыла, ул хәзер төрек армиясеннән көчлерәк була. 1831 елда, Якын Көнчыгышта ныгып урнашырга омтылган Фран¬ ция булышлыгы белән, Мөхәммәд-Гали солтанга каршы сугыш баш¬ лый. Аның гаскәрләре Сирия һәм Ливанны басып ала, Төркия җи¬ ренә керә. Госманлы империясе өстеннән Франция контроле урнашу¬ ны теләмәгән Россия һәм Англия таләбе буенча 1833 елда Мисыр һәм Төркия арасында солых килешүенә кул куела. Әмма 1839 елда яңадан алар арасында сугыш хәрәкәтләре башлана, төрек армиясе янә тар- мар ителә. Бу Англия, Россия, Пруссия һәм Австрияне бергәләп Төр- киягә ярдәмгә килүгә этәрә. Франция шундый көчле коалициягә кар¬ шы сугышырга батырчылык итми һәм Мисыр пашасы чигенә. Төркиянең көчсезләнүе ачыклану танзимат (рефор¬ малар) сәясәте уздыруга сәбәп була. Үзәкләште¬ релгән административ идарә кертелә, хәрби-лен сис¬ темасы бетерелә, җиргә хосусый милек хокукы таны¬
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 312 ла. Дөньяви мәгариф системасы үсә башлый. Нин¬ ди дин тотуларына карамастан, солтан үз подданый- ларының гомерләре һәм милекләре кагылгысызлы¬ гын гарантияли. Салымнар системасын реформалау, Европа тибындагы регуляр армия төзү турында ка¬ рар кабул ителә. Әмма реформалар аксөякләр, руханилар, крестьяннар тарафыннан хуплау тапмый, алар илдә җитештерүнең үсүе өчен шартлар тәэмин итми. Әлеге җитештерү Ев¬ ропа, бигрәк тә инглиз һәм француз товарлары белән көндәшлек итәрлек хәлдә булмый. Төрек базарына про¬ мышленность үсеше алга киткән башка илләр дә, аерым алганда, АКШ, үтеп керә башлый. Көнбатыш илләренең Төркиягә экспансиясе Россиядә борчу туды¬ ра, ул үзенең көньяк күршесенә йогынтысын югалтудан шикләнә. 1853 елда Николай I Төркияне Европаның «авыру кешесе» дип игълан итә. Россия дипломатиясе Якын Көнчыгышта йогынты сфераларын бүлешү турында Англия белән килешүгә ирешергә омтыла. Хуплау тапмагач, Россия мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә карар кыла. Госманлы империясе территориясендә яшәүче православие динендә¬ ге халыкларның хокуклары кысылуны сылтау итеп, Россия Төркиягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Төркиягә һөҗүм ясау өчен сайланган вакыт очраклы булмый. Ни¬ колай I, 1848—1849 елларда Үзәк Европада революцион хәрәкәтне бастыруда зур роль уйнаган Россия Австрия һәм Пруссия монархла¬ рының теләктәшлегенә өмет итә ала, дип уйлый. Франция һәм Ан¬ глия тарафыннан җитди каршылык көтелми. Сугыш башлану белән төрек флоты юк ителә. Рус гаскәрләре Кав¬ каз аръягында һөҗүмгә күчәләр, Дунай буендагы Молдавия һәм Ва¬ лахия князьлекләренең территорияләрен басып алалар. Россиянең җиңүе Европада көчләр тигезлеген бозудан шикләнгән Англия һәм Франция, бердәм флот булып, Төркия территориясенең бөтенлеген яклап чыгалар. Австрия аларга дипломатик ярдәм күрсәтә. 1849 елда Европа жандармы ролен уйнаган, Венгриядәге револю¬ цион азатлык хәрәкәтен бастырган Россиягә каршы сугыш идеясе либераль фикердәге европалылар һәм башланып килүче эшчеләр хәрәкәте лидерлары арасында популяр була. Яңарак кына импера¬ тор тәхетенә утырган һәм үз хакимиятен ныгыту өчен җиңүле сугыш¬ ка сусаган Наполеон III идарә иткән Франциягә, Англия белән союз¬ да булып, Россиягә каршы чыгу кулай тоела.
§§ 42—43. Россия XIX гасырның беренче яртысында. Кырым сугышы 313 Кырым сугышы
10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы 314 Башланып киткән, Кырым сугышы (1853—1856) дип аталган су¬ гышта Россиянең икътисади һәм хәрби-техник артталыгы күренә. Аның җилкәнле диңгез флоты Англия һәм Франциянең пар корабла¬ ры белән көрәшерлек хәлдә булмый. Тимер юл челтәренең тар булуы аркасында, сугыш хәрәкәтләренең төп мәйданына рус гаскәрләрен илтү, Кара диңгезгә Англиядән һәм Франциядән өстәмә көчләр ки¬ терүгә караганда, күбрәк вакытны ала. Сугышка кушылу белән янаган Австриянең таләбе буенча Россия үз армиясен Дунай буендагы князьлекләрдән чыгара. Инглиз-фран- цуз гаскәрләре Кырымга килеп төшә һәм бер ел буе камап торганнан соң Севастопольне алалар. Союзникларның флоты яр буендагы шәһәрләрне бомбага тота һәм яңа десантлар төшерү белән яный. Рус гаскәрләренең Кавказдагы уңышлары Россия өчен гомумән уңышсыз барган сугыш хәрәкәтләрен тамырдан үзгәртә алмый. 1856 елда Парижда төзелгән солых буенча союзниклар үз гаскәр¬ ләрен Россия территориясеннән чыгара. Үз чиратында Россия Төркия- гә карата таләпләреннән баш тарта, нейтраль буларак күрсәтелгән Кара диңгездә хәрби флот тоту хокукыннан мәхрүм ителә. Вала¬ хия, Молдавия һәм Сербия Госманлы империясе вассаллары бу¬ лып калалар. Европа илләре өчен Кырым сугышы нәтиҗәләренең иң мөһиме Россиянең вакытлыча континентта союзлар системасыннан чыгуы була. Австрия һәм Пруссия Россияне яклаудан баш тартканнан соң, монархларның теләктәшлеге идеясе ахыргача җимерелә. Җиңелү Россия өчен реформалар уздыруга сигнал була. Югыйсә аңа икенче сортлы, ә аннан соң алдынгы промышленность держава¬ ларына бәйле илгә әверелү куркынычы яный. Сораулар һәм биремнә𠧧 42—43. 1. 2. 3. Александр I нең сәясәтен тасвирлагыз. Ни өчен ул күздә тоткан реформалар гамәлгә ашырылмаган? Николай I сәясәтенең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Ул Россия империясен нинди алымнар белән ныгытырга омтылган? Аның сәясәтенең чикләнгәнлеген сез нәрсәдә күрәсез? XIX гасыр уртасында Россия җәмгыятендә нинди караш¬ лар яшәгән? Россия иҗтимагый-сәяси фикерендә көнба-
315 Г" ШН! §§ 42—43. Россия XIX гасырны» беренче яртысында. Кырым сугышы ’■4. | 5. и ■И тышчылар, славянофиллар һәм революцион-демократик агымның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Россиянең икътисади һәм хәрби-техник үсештә Көнбатыш илләреннән артта калу сәбәпләрен күрсәтегез. Халыкара сәясәттә «Шәрык мәсьәләсе»нең асылын ачы¬ гыз. Төркиягә карата Россия нинди позиция биләгән? Якын Көнчыгышта Европа дәүләтләре нинди максатлар¬ ны күздә тоткан? Кырым сугышы һәм аның Россия өчен нәтиҗәләре турын¬ да сөйләгез.
Г' • 11 НЧЕ БҮЛЕК. 'WMHHHHHi ИНДУСТРИАЛЬ ЦИВИЛИЗАЦИЯ ОЕШУ (XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ) § Европа: промышленность дәверенең рәвеше *Һәм каршылыклары XIX гасырның икенче яртысы Европа иллә¬ ренең күпчелегендә промышленность җитеш¬ терүенең тиз үсеше белән үзенчәлекле. Со¬ циаль мөнәсәбәтләр характерында үзгәрешләр башлана, яңа каршылыклар барлыкка килә. Промышленность җитештерүенең үсеше Промышленность җитештерүенең үсешенә фәнни-техник прогресс казанышлары булышлык итә. Алар беренче чиратта Англиядә кулла¬ нылыш таба. Станокларның һәм җиһазларның камилләшүе хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә һәм машиналарны промышленность нигезендә чыгаруга күчүгә мөмкинлек биргән. Төрле җитештерүчеләр эшләп чыгарган станок детальләренең үзара яраклашуы һәм алыш- тырылуын тәэмин иткән стандартлар системасы оешкан. Яңа, югары технологияле тармаклар барлыкка килә башлаган. Мәсәлән, шартлаткыч матдә, буяу, кислота, селте, медикамент, аш¬ ламалар эшләп чыгаручы химия промышленностенда җитештерүләр тикшеренү эшчәнлеге белән бергә алып барылган. Предприятиеләрдә лабораторияләр оештырылган, алар фән һәм техниканың үзара якы¬ наюына булышлык иткән. Техник переворот авыл хуҗалыгы мохитенә дә кагылган. Немец химигы Ю. Либих (1803—1873) кырларны эшкәртүдә химик ашлама¬ лар кулланырга тәкъдим иткән. Пар энергиясе белән эшли торган бе¬ ренче авыл хуҗалыгы машиналары — трактор, ашлык суктыргыч, ур¬ гычлар җитештерелә башлаган. Транспорттагы промышленность перевороты зур әһәмияткә ия була. 1807 елда Америка уйлап табучысы Р. Фултон (1765—1815) бе¬ ренче пароходны ясый. Нәтиҗәдә диңгезчелек техникасын күпкә ях¬ шырту, җилгә бәйле булмаган кораблар төзү мөмкинлеге туа. 1819 елда «Саванна» пароходы Атлантик океанны кичеп, нибары 20 көн эчендә Нью-Йорктан Ливерпульгә барып җитә. Пар флотының җил¬
§ 44. Европа: промышленность дәверенең рәвеше һәм каршылыклары кәнле флотны кысрыклап чыгаруы шактый акрын барган, хәтта 1870 елда да ул файдалануда булган барлык корабларның биштән береннән дә азрак өлешен тәшкил иткән. Шулай да пар флотының барлыкка килүе халыкара сәүдә үсешенә, халыкара хезмәт бүленешенең тирә¬ нәюенә булышлык иткән. Промышленность перевороты темпларының тизләнүенә тимер юл транспортының барлыкка килүе аеруча зур йогынты ясаган. Д. Сте- фенсонның (1781—1848) паровозы уйлап табылгач 1830 елда Англия¬ дә 50 чакрым озынлыктагы беренче тимер юл линиясе сафка баса, ул Манчестер белән Ливерпульне тоташтыра. 1860 елда ук дөньядагы тимер юллар челтәренең озынлыгы 110 мең чакрымга житә (Россиягә нибары 1,5 мең чакрым гына туры килә.) Шәһәрләрне, промышленность үзәкләрен авыл җирләре, күмер һәм тимер чыгару үзәкләре белән бәйләүче тизлекле, ышанычлы һәм ча¬ гыштырмача арзан юллар челтәре барлыкка килү милли икътисад¬ ларның бөтенлеге үсүгә булышлык иткән. Натураль хуҗалыкның сак¬ ланып килгән учаклары юкка чыккан, бердәм эчке базарлар форма¬ лашу тизләнгән. Чуен һәм тимергә ихтыяҗ үсү кара металлургия һәм авыр промышленностьның тиз үсешенә китергән. Техник яңалыклар иң зур темплар белән Бөекбританиядә кертелә. 1850 елга аның өлешенә дөньяда чыгарылган ташкүмернең, коелган чуенның, эшкәртелгән мамыкның чама белән яртысы туры килә. 1842 елда машиналар һәм җиһазлар чыгаруга чикләүләр бетерелү белән, алар инглиз экспортының мөһим юнәлешенә әверелә. АКШ та, бигрәк тә аның төньяк-көнчыгыш штатларында промыш¬ ленность үсеше акрынлап темпларын арттыра бара. Англиядәге ке¬ бек үк, анда промышленность перевороты киҗе-мамык промышлен¬ ностенда башлана. 1820 нче елларда механик станоклар куелган бе¬ ренче фабрикалар барлыкка килә. 1830—1850 нче елларда АКШта тимер юллар төзелеше киң колач ала, тимер юллар челтәренең озын¬ лыгы Англиядәге тимер юллар озынлыгыннан артып китә. Франциядә XVIII гасырда ук үсешкә ирешкән мануфактура җи¬ тештерүе хөкем сөрә, континенталь блокада елларында ук Европа базарларының зур өлешенә үз монополиясен тарата. Әмма промыш¬ ленность перевороты тулы күләмдә 1830 елдан соң гына була. Ул шу¬ лай ук җиңел промышленностьта башлана. Тимер юллар төзелеше һәм металлургия үсә башлый. Аерым промышленность үзәкләре Европаның башка дәүләтләрендә дә, аерым алганда, Германия союзы территориясендә (Рейн өлкәсендә, Силезия, Саксония, Рур өлкәсендә), Австриядә
И нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 318 барлыкка килә. Шул ук вакытта Германия һәм Италиядә таркау¬ лык саклану эчке базар үсешенең күләмен һәм мөмкинлекләрен чикли. XIX гасыр уртасында Европа индустриаль цивилизациягә хас бул¬ ган яңа рәвешкә керә башлый. Аның мөһим билгесе шәһәрләрнең промышленность, транспорт, коммерция эшчәнлеге, шәһәр тормы¬ шы үзәкләренең тиз үсешеннән гыйбарәт була. Бөекбританиядә шәһәр халкы ил халкының — 50, Франциядә — 38, Австрия һәм Пруссиядә — 25, Россиядә 8 процентын тәшкил итә. Үзенә бертөрле шәһәр мәдәнияте формалаша, ул жирле, локаль диалектлар һәм традицияләрне үзенә йота. Талгын, сүлпән авыл тормыш рәвешенә алмашка динамик үсешле шәһәр тормыш рәве¬ ше килә. Промышленность перевороты завод котельныйлары торбаларын, эшчеләр кварталларын шәһәр манзарасының аерылгысыз өлешенә әйләндерә. Алай гына да түгел, социаль структура һәм җәмгыятьтәге социаль мөнәсәбәтләр характерын да үзгәртә. Элгәреге индустриаль җәмгыятьнең социаль каршылыклары Промышленность переворотының төп нәтиҗәсе — җәмгыятьнең со¬ циаль үзгәрүе, аның шактый ук катлаулануы. Яңа ялланган эшчеләр, пролетарийлар катлавы формалаша. Үз станокларыннан, эш корал- ларнынан файдаланган һөнәрчеләрдән һәм өйдә эшләүче эшчеләрдән аермалы хәлдә, аларның бернинди дә милекләре булмый. Үткәндә калган цех өстенлекләре дә аларны якламый. Алар, читкә китеп эшл¬ әүче яки мануфактураларга ялланучы крестьяннар кебек үк, үз хуҗа¬ лыкларын тотмыйлар. Пролетарийлар бары тик үзләренең хезмәт көчләрен сату хисабы¬ на гына яшиләр, тулысыңча икътисади тәртипләргә бәйле булалар. Җитештерү кимегән хәлдә, хезмәтнең резерв армиясе үскән очракта, эшсезләрнең, эшләргә теләүчеләрнең һәм эшкә сәләтлеләрнең саны арта барганда эшче көчләрне яллау шартлары кискен начарая. Фабрика эшчеләренең хезмәт һәм көнкүреш шартлары аларның социаль-психологик рәвешенә аерым төрле үзенчәлекләр биргән. Эре предприятиеләрдәге хезмәт бүленеше системасы эш процессын төгәл оештыруны, эшчеләрнең дисциплиналы булуларын, алар гамәлләре¬ нең үзара килештерелүен таләп иткән. Әмма эре заводларда эшләгән кешеләрнең зур массалары бер үк төрле яллану, тормыш һәм хезмәт
§ 44. Европа: промышленность дәверенең рәвеше һәм каршылыклары 319 шартлары фабрика эшчеләрендә үз мәнфәгатьләренең уртаклыгын, аларны яклау өчен коллектив гамәлләр кылуга сәләтле булуларын аңлауның формалашуына этәргән. XIX гасыр уртасында фабрика эшчеләренең саны зур булмый әле. Хәтта Англиядә дә алар җитештерүдә мәшгуль булган барлык яллан¬ ган хезмәтчеләрнең 1/3 өлешен генә тәшкил иткән. Франциядә һәрбер¬ сендә эшләүчеләрнең саны 10 нан арткан промышленность предприя¬ тиеләрендә якынча 1 миллион кеше эшләгән. Германия пролетариа¬ тының саны да чама белән шулкадәр үк булган. 1860 елга АКШта 1,3 миллион промышленность эшчесе һәм 0,8 миллион авыл хуҗалыгы эшчесе исәпләнгән. Шулай булса да XIX гасырның беренче унъеллыкларында ук эш¬ челәр сыйныфы үз мәнфәгатьләре булган һәм аларны аңлаган мөстәкыйль көч буларак үзен күрсәтә башлый. Эшчеләрнең массачыл хәрәкәте беренче булып Бөекбританиядә күтәрелә, ул чартизм дигән атама ала. Әлеге хәрәкәт башланыр ал¬ дыннан 1832 елда сайлау реформасы уздырыла. Аның нәтиҗәсендә «черек урыннар» — җирбиләүче аксөякләр контрольдә тоткан, авыл¬ лардагы кеше аз яшәгән сайлау округлары бетерелә. Еллык табышла¬ ры 10 фунт стерлингтан да ким булмаган барлык йорт хуҗаларына һәм арендачыларга сайлау хокукы бирелә. Бу исә шәһәрдә яшәгән ми¬ лекчеләрнең һәм эшкуарларның парламент составына һәм сәясәтенә йогынты ясау мөмкинлекләрен киңәйтә. Реформа нәтиҗәсендә сайлаучыларның саны 220 меңнән 670 меңгә кадәр арта (бу вакытта илдә 14 миллион кеше яши). Ялланган эшче¬ ләрнең моннан күңеле кайта. Алар, үз мәнфәгатьләре исәпкә алыну¬ га өмет итеп, реформа уздыру турындагы таләпләрне яклап чыга. 1836 елда эшчеләрнең Лондон ассоциациясе төзелә. Аның җитәкчеләре эшчеләрне агарту зарур, аларга сайлау хокукы таралырга тиеш, дип исәпли. 1838 елда Халык хартиясе — сайлау реформасы турындагы за¬ кон проекты дөнья күрә. Аның буенча балигъ булган барлык ир- атларга да тавыш хокукы бирү, парламентта халыкның барлык катлаулары вәкилләре дә тигез санда булсын өчен, алга таба сай¬ лау округларының чикләрен үзгәртү күздә тотыла. Хартияне проф¬ союзлар (тред-юнионнар) яклый, аларны оештыруга рөхсәт әле 1829 елда ук бирелгән була. Хартияне яклау өчен үткәрелгән митинг¬ ларда аны кабул итү эшчеләрнең яллану, хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырткан законнарны саклап калуга мөмкинлек би¬ рәчәге ассызыклана.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 320 1839 елда Хартия файдасына 1,2 миллион имза җыела, әмма общи¬ налар палатасы аны кире кага. 1840 елда Милли чартистлар оешмасы төзелә, ул бөтен Англия буенча 400 бүлекчә оештыра, аларда якынча 40 мең әгъза исәпләнә. 1842 елда парламентка Хартиянең 3,2 миллион кеше кул куйган яңа варианты тапшырыла. Анда инде тагын да киңрәк таләпләр — алпавыт җирбиләүчелеген бетерү һәм Ирландиягә бәйсез¬ лек бирү кертелә. Общиналар палатасының чираттагы Хартияне ка¬ раудан баш тартуы бөтен Англия буйлап стачкалар һәм забастовка¬ лар дулкыны китереп чыгара. Чартистлар хәрәкәтенең чираттагы күтәрелеше 1842 елда була, континенттагы революцион вакыйгалар аңа өстәмә этәргеч бирә. Әмма парламент Хартияне кабул итүдән баш тарта. Аны яклау өчен Лондонда башланган гаять зур митинг куып таратыла, чартистлар¬ ның җитәкчеләре кулга алына. Бу вакыйгадан соң чартистлар хәрәкәте вакытлыча сүрелә, әмма бөтенләй эзсез юкка чыкмый. Чартистлар хәрәкәтенең барлыкка килүе Англиядә яңа көч — үз мәнфәгатьләрен аңлаган эшчеләр хәрәкәте тууын раслый. Башлы¬ ча чартизм йогынтысы астында общиналар палатасы ялланулы эш¬ челәрнең хәлен җиңеләйткән законнар кабул итә. 10 сәгатьлек эш көне урнаштырыла. Франциядә, промышленность җитештерүе үсеше белән бергә, Англиядәге луддитлар хәрәкәтенә охшаш хәрәкәтләр барлыкка килә. Әмма мөстәкыйль эшчеләр хәрәкәтенең туу вакыты дип 1831 елны исәплиләр. Бу вакытта Лион эшкуарлары хезмәтне бәяләү¬ нең төшүе һәм локаут (барлык эшчеләрне эштән чыгару) турында игълан итәләр. Моңа җавап йөзеннән тукучылар баш күтәрә һәм шәһәрне үз кулларына алалар. Күтәрелеш гаскәрләр тарафыннан бастырыла, әмма 1834 елда, хезмәт хакының төшерелүенә һәм суд карары белән эшчеләр союзлары тыелуга җавап йөзеннән, шәһәрдә яңадан баррикадалар корыла. Париж, Марсель, Гре- нобльда теләктәшлек чыгышлары җәелеп китә. Алар рәхимсез рәвештә бастырыла. 1844 елда Силезия тукучыларының күтәрелеше Германия эшче сыйныфының иң беренче чыгышларыннан була. Аның барышында предприятиеләр, чимал һәм продукция складлары туздырыла. Эшчеләр хәрәкәте үсүгә карамастан, Европадагы 1848—1849 ел¬ лардагы революцияләрдә әлеге хәрәкәт аерым, мөстәкыйль лозунг¬ лар һәм таләпләр белән чыкмый. Шулай да XIX гасыр уртасында күп кенә фикер ияләре алга киткән илләрнең сәяси тормыш мәйданында яңа көчнең барлыкка килүенә игътибар итә.
§§ 45—46. Колониализм һәм Шәрык илләрендәге «традицион җәмгыять»нең кризисы 321 §44. Сораулар һәм биремнәр 1. XIX гасырда промышленность җитештерүендә нинди үзгәрешләр булган? Промышленность үсешендә яңа тар¬ маклар нинди роль уйный башлаган? 2. Таблицаны тутырыгыз. Таблица Техник переворот һәм аның нәтиҗәләре Техник казанышлар Нәтиҗәләр Промышленностьта Авыл хуҗалыгында Транспортта О- §§ 45—46 Техник казанышларны кертү, файдалану нәтиҗәсендә җәмгыять ничек үзгәргән, нәтиҗә ясагыз. Европаның аерым төбәкләрендә промышленность үсеше¬ нең үзенчәлекләрен күрсәтегез. Промышленность үсе¬ шендә лидерлар булган илләрне атагыз. Промышленность дәвере җәмгыятьтәге нинди каршы¬ лыкларны тирәнәйткән? Икенче промышленность рево¬ люциясенең социаль нәтиҗәләре нинди булган? Промышленность илләрендәге эшчеләр сыйныфын тас¬ вирлагыз. Англия, Франция һәм Германиядәге эшчеләр хәрәкәтенең үзенчәлекләрен ачыклагыз. Колониализм һәм Шәрык илләрендәге «традицион җәмгыять»нең кризисы Промышленность переворотының тирәнәюе, аның континенталь Европа дәүләтләренә та¬ ралуы аларның Азия илләре белән мөнә¬ сәбәтләренә зур йогынты ясый. Европа тулы- сынча дөнья үсешенең лидеры сыйфатында та¬ ныла. Әгәр дә 1750 елда Европа илләренең 71 •-ЭПЧ
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 322 дөньякүләм җитештерүдә (промышленность, мануфактура, һөнәрчелек җитештерүендә) өле¬ ше нибары 23,2 процент булса, 1800 елда бу күрсәткеч 28,1, 1850 елга 53,2 процент тәшкил итә, 1900 елга 62 процентка җитә. Халыкара сәүдәне контрольдә тоткан, Азия һәм Африка илләреннән бәхәссез хәрби-тех¬ ник өстенлеккә ирешкән Европа державалары, бигрәк тә промышленность җәһәтендә алга киткән Англия һәм Франция, XIX гасыр уртасы¬ на үзләренең колониаль империяләрен шак¬ тый киңәйтәләр. һиндстан инглизләр хакимлеге астында XIX гасыр башында һиндстанда инглиз экспансиясе тукталып тора. Англиянең төп көчләре Наполеон Франциясе белән көрәшкә туплана. Европада сугыш тәмамланганнан соң, Ост-Индия компаниясе өстәмә ресурслар ала, аның гаскәрләре Маратха князьлекләрен тар- мар итә. 1820 нче еллар башына аның хакимлеге астына һиндстан территориясенең зур өлеше эләгә, әлеге җирләр Англиянең Азиядә алдагы экспансиясе өчен база булып хезмәт итә. 1824 —1826 елларда инглизләр Бирма территориясенең бер өлешен яулап ала, аңа тигез хокуклы булмаган сәүдә шартнамәсен көчләп тагалар. Аннан соң Англия Әфганстанны контрольгә алу өчен көрәш башлый. 1838 елда Әфганстанга инглиз-сипай гаскәрләре керә, алар Кабулны ала. 1841 елда башланган күтәрелеш оккупацион гаскәрләрне Әфган- станнан китәргә мәҗбүр итә. Кышын баш күтәрүчеләрнең һөҗүмнәре астында тау сукмаклары буйлап чигенгәндә 15 мең кешедән берәү генә качып котыла. 1842—1843 елларда инглизләр яңадан Кабулга яу белән чыга, әмма ахыр чиктә аларга Әфганстаннан китәргә туры килә. Үзенең абруен кайтарырга омтылып, 1843—1849 елларда Ост-Ин- дия компаниясе үз биләмәләренә һиндстан территориясендә бәйсез- лекләрен саклаган князьлекләрне, Синдны һәм сикхлар дәүләтен куша. Инглизләр тарафыннан оештырылган һиндстан белән идарә сис¬ темасы. үзәктәге промышленностьның базарларга һәм чималга үсә барган ихтыяҗын исәптә тотып, әлеге колониядән мөмкин кадәр күбрәк табыш алу максатына буйсындырылган.
§§ 45—46. Колониализм һәм Шәрык илләрендәге «традицион жәмгыятьлнен кризисы 323 йЙМжш һиндстан XIX гасыр уртасында
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 324 Колониаль хакимиятләр кеременең мөһим чыганагы аларның тоз¬ га, әфьюнга монополия тотуларыннан, шулай ук җир салымыннан гыйбарәт була. һиндстан белән идарә иткәндә, инглизләр үзләренә карата уңай мөнәсәбәттә булган һинд чиновниклары һәм хезмәткәрләре катлавын булдырырга омтыла. Әлеге максаттан чыгып Европача программа¬ лар буенча укытылган мәктәпләр һәм университетлар оештырыла, аларга югары касталарның вәкилләре кабул ителә. 1820 нче елларда һиндстанда яшәүче иң әре халыклар телләрендә газеталар чыгарыла башлый. Колониаль администрация тотуның төн авырлыгы һинд кресть¬ яннары өстенә төшә. Колониаль властьлар обшина җирбиләүчелеген бетермәсә дә, алар тарафыннан оештырылган салымнар җыю систе¬ масы объектив рәвештә аның нигезләрен какшата. Югары җир салы¬ мы гамәлдә булган шартларда күп кенә крестьяннар таләп ителгән түләүләрне вакытында түли алмый, андый очракларда аларның җир¬ ләре һәм милке сатуга куела. Әгәр дә салым түләү өчен җаваплы¬ лык общинага йөкләнсә һәм тик бер генә общиначы да салымны түләмәсә, общинаның барлык җирләре мәҗбүри рәвештә сатуга чыгарылган, ә общиначы игенчеләр хокуксыз арендачыларга әве¬ релгән. Әлеге система эре җирбиләүчелек үсешенә булышлык иткән. Җир- биләүчеләр инглиз чиновниклары, салым җыючылар, ростовщиклар¬ дан гыйбарәт булган. Җир хуҗалары, кагыйдә буларак, экспорт өчен каралган культуралар (әфьюн мәге, мамык, тәмәке, кофе) үстергән. Бу исә азык-төлек җитештерү өчен файдаланылган җир мәйданнары¬ ның кыскаруына, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү проблема¬ сының кискенләшүенә китергән, һиндстанга пошлинасыз Британия товарларын кертү аның үз промышленностен булдыруны тоткарла¬ ган, җирле һөнәрчеләрне бөлдергән. Халыкның канәгатьсезлеге өчен сәбәпләр чиктән артып узган һәм бу 1857—1859 еллардагы баш күтәрүдә ачык чагылыш тапкан. Болай да түбән хезмәт хакыннан ризасызлык үсә барган сипай частьларында яңа винтовкалар кертелү аның турыдан-туры сәбәпчесе булган. Әлеге винтов¬ каларны кору өчен май сеңдерелгән патрон төргәкләрен теш белән ертырга туры килгән. Бу исә индуизм һәм мөселман динендәге индусларның дини хисләрен мыс¬ кыллау буларак кабул ителгән, чөнки алар өчен сарык һәм дуңгыз мае тыелган продукт булып исәпләнә.
§§ 45—46. Колониализм һәм Шәрык илләрендәге «традицион җәмгыятьмнең кризисы 325 1857 елның маенда баш күтәргән сипай частьлары элеккеге бөек Моголларның башкаласы Дәһлине алалар. Тиздән күтәрелеш ил¬ нең бөтен үзәк өлешенә тарала. Әмма көзгә өстәмә көчләр килгән инглизләр инициативаны үз кулларына алуга ирешә. Ноябрьдә аларның гаскәрләре Дәһлине ала, коточкыч суеш оештыралар. Баш күтәрү партизаннар сугышы характерын ала һәм 1859 елга кадәр дәвам итә. Баш күтәрүчеләрнең җиңелүе күп сәбәпләр белән аңлатыла. Инглизләр күп кенә ышанычсыз сипай часть¬ ларын вакытында коралсызландырырга өлгерә. Баш күтәрүчеләрнең колонизаторлар кулында булган эре шәһәрләргә тиз генә һөҗүм оештырырга сәләтле ко¬ мандирлары табылмый. Фетнә күтәргән сипайларның көчләре тиз арада зур территориядә чәчелә. Һинд фе¬ одалларының күпчелеге баш күтәрүне хупламый, аңа кушылучылар да үз гамәлләрен үзара килешенеп хәрәкәт итми. Инглиз властьлары җирле аксөякләр биләмәләре һәм өстенлекләренең кагылгысызлыгына гарантия биргәннән соң, аларның элек баш күтәрүчеләр ягында булган күп кенә вәкилләре колонизаторлар белән көрәшне дәвам итүдән баш тарта. Крестьяннар башлыча вакыйгаларның пассив күзәтүчеләре булып кала, күтәрелеш җитәкчеләре дә салымнарга һәм бу¬ рычлары өчен тартып алынган җирләрне хуҗаларына кайтаруга кагылган таләпләрне алга куймый. Баш күтәрү бастырылса да. Бөекбританиянең идарәче даирәләре һиндстанда сәясәтләрен үзгәртергә мәҗбүр була. Ост-Индия компа¬ ниясе яшәүдән туктый, һиндстан Лондон билгеләгән вице-король тарафыннан идарә ителә башлый. Арендачыларның хәлен җиңеләйтү¬ че. аерым алганда, ирекле рәвештә аренда хакын күтәрү, арендачы¬ ларны куу мөмкинлекләрен чикләгән кануннар кабул ителә. Сипай армиясе үзгәртеп корыла, аның саны кыскартыла, ә сипайларга ар¬ тиллериядә хезмәт итү тыела. Кытайдагы «әфьюн» сугышлары һәм анын индустриаль державалар тарафыннан бәйле- леккә төшерелүе Яңа базарлар эзләү юлында Британия капиталы дөньядагы иң күп халык яшәгән илне Кытайны читләтеп уза алмый.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 326 1820 нче еллардан башлап Кытайга әфьюн сату зур колач ала. Ост- Индия компаниясе аны һиндстанда күпләп җитештерүне җайга сала һәм, җирле чиновникларны сатып алу юлы белән, әфьюнны Кытай¬ ның көньяк портларына кертүне оештыра. Әфьюн сәүдәсенә башка илләр дә керешә. Бу сәүдә гаять зур масштабларда җәелә. Ул илдә наркоманиянең үсүенә һәм төп валюта ролен уйнаган көмешнең читкә агылуына китерә. Гуанджоуда инглиз сәүдәгәрләреннән әфьюн запасларын конфис¬ кацияләү, инглиз корабларын кулга төшерү омтылышы Англия өчен Кытай белән сугышуга сылтау була. Ул 1840 елда башлана һәм берен¬ че «әфьюн» сугышы дигән атама ала. Англия флоты Кытайның яр буендагы шәһәрләрен бомбага тота. Җитди каршылыкка очрамаган десантлар илнең портларын басып ала. 1842 елда Кытай Англия куйган солых шартларын кабул итәргә мәҗбүр була. Ул контрибуция түли, сәүдә өчен үзенең биш порт шәһәрен ача, инглизләр өчен ташламалы товарлар китерү шартла¬ рын гамәлгә кертә, Англиягә Сянган (Гонконг) утравын бирә. 1843 елгы өстәмә килешү буенча инглизләр экстерриториальлек (Кытай тер¬ риториясендә җинаятьләр кылган очракта җирле властьлар тарафын¬ нан хөкем ителмәү) хокукына ирешәләр, ачык портларда үзидарәсе, гаскәр һәм полициясе булган бистәләр (сеттльментлар) төзү мөмкин¬ леге алалар. Бу килешүләр Кытайны тигез булмаган хокук хәленә куя. Алар Шәрыкның индустриаль державалар бәйлелегенә эләккән һәм акрын¬ лап ярымколонияләргә әверелгән илләре өчен хас була. Шундый ук килешүләрне Кытай АКШ, Франция һәм Россия белән төзи. Аның хөкүмәте, әгәр дә үзе чит илләрнең басымына каршы тора алмаса, аларны бер-берсе белән көндәшлек көрәшенә тартып кертергә тырышырга кирәк, дип саный. Әмма болай фикер йөртү ялгыш булып чыга. Кытай базарына Европа товарлары агы¬ ла. Бу исә Кытай мануфактураларын һәм авыл һөнәрчеләрен бөлдерә. Әфьюн сәүдәсе дәвам итә. Хәрби чыгымнарны каплау һәм контрибуция түләү зарурлыгы дәүләт казнасы өстенә авыр йөк бу¬ лып төшә, хөкүмәтне салымнар күләмен арттырырга мәҗбүр итә. Бу Цин династиясе хакимиятен көчсезләндергән крестьян күтәре¬ лешләре өчен сәбәп була. Әлеге баш күтәрүләрнең иң зур колач алганы тай- пиннар күтәрелеше (1850—1864) була. Аның рухи юл¬ башчысы авыл укытучысы Хун Сюцюань (1814—1864) гомуми тигезлек, җирне бертигез итеп бүлү идеяләрен
§§ 45—46. Колониализм һәм Шәрык илләрендәге «традицион жәмгыятьлнең кризисы 327 тарата, ватандашларын Цин династиясенә каршы кө¬ рәшкә өнди. 1851 елда тайпиннар үзләре басып алган террито¬ риядә Тайпин Тяньго (Бөек хөрриятнең күктәге дәүләте) оешуын игълан итә. 1853 елда тайпиннар Кытайның иң зур портларының берсе — Нанкинны ала, ул алар ның башкаласы була. Баштарак Европа державалары Кытай эчендәге конфликтларга карата нейтральлек саклый, алардан файда күрергә исәп тоталар. Алар император сараеннан Кытайның барлык территориясендә сәүдә ире¬ ге (шул исәптән әфьюн сәүдәсе өчен дә), Пекинда илчелекләр ачарга рөхсәт бирүен таләп итә. Үзләренең таләпләре үтәлмәгәч, Англия һәм Франция Кытайга каршы сугыш хәрәкәтләре башлый, аларга АКШ та кушыла. Икенче «әфьюн» сугышында (1856—1860) да Кытай җиңелә. Ин- глиз-француз гаскәрләре Пекинны ала һәм талыйлар. Император са¬ рае җиңүчеләр куйган барлык шартларга да, ягъни контрибуция түләүгә, Пекинда чит илләрнең илчелекләрен ачарга һәм чит ил сәүдәгәрләренә илнең барлык территориясендә дә хәрәкәт итү иреге бирергә, шулай ук пошлиналарны азайтырга риза була. Әфьюн белән сәүдә итү тулысынча легальләштерелә, Англия һәм Франциянең ко¬ лонияләрендә файдалану өчен Кытайда эшче көчләр (кули) яллауга рөхсәт бирелә. Кытайның көчсезләнүеннән файдаланып, 1858 елда Франция аның вассалы саналган Вьетнамга һөҗүм итә, илнең көньяк провинцияләрен басып ала, аның терри¬ ториясендә сәүдә итү хокукына ирешә. Россия сугышта катнашмаса да, үз сәүдәсе өчен өстенлекләр, тер¬ риториаль мәсьәләләрдә ташламалар ала. Аерым алганда, Кытай бәхәсле территория саналган Уссури краеннан баш тартырга мәҗбүр була. Промышленность державалары белән солых төзегәннән соң, мань¬ чжур династиясе илне чолгап алган баш күтәрүләргә каршы көрәштә аларның ярдәменә исәп тота. Хөкүмәт гаскәрләренә корал һәм сугыш кирәк-яраклары китерелә башлый, аларга исә ялланган европалылар- ның отрядлары кушыла. Европалылар кытайларны заманча хәрби тех¬ ника белән эш итәргә өйрәтә. Моның нәтиҗәсендә 1870 нче еллар ахы¬ рына маньчжурлар күтәрелешнең төп учакларын бастыруга, Кытай¬ ның барлык территориясендә дә үз контрольләрен торгызуга ирешәләр.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 328 Япония: модернизация тәҗрибәсе Промышленность переворты кичергән иң алдынгы илләрдән артта калу Азиянең күп кенә илләрендә авыр кабул ителә. Әмма бары тик Япониягә генә модернизация юлына басарга — Европа фәне һәм тех¬ никасы казанышларын үзләштерү, үз промышленностен һәм алдын¬ гы техника белән коралланган армиясен төзү насыйп була. XIX гасыр уртасына кадәр Япониядә феодализмга хас билгеләр — җәмгыятьнең сословиеләргә бүленеше, үзәк хакимиятнең кәйсезлеге өстенлек итә. Япония империя санала, әмма императорның хакимия¬ те белән сүздә генә исәпләшәләр. Эре феодалларның (даймеларның) һәрберсе үз биләмәләренең тулы хокуклы хуҗасы була, үз акчаларын бастыра, таможня пошлиналары кертә. Иң эре феодаль нәселнең баш¬ лыгы Токугава сегун (хәрби җитәкче) булып исәпләнә, ул ил белән император исеменнән идарә итә. Япониядә акрынлап промышлен¬ ность үсә, әмма ул XIX гасыр уртасына мануфактуралар һәм князьләр тарафыннан оештырыла, анда ялланган һәм мәҗбүри хезмәт кулланыла. Халыкара мәйданда Кытай шикелле үк Япония үзизоляция сәясә¬ тенә тартыла. 1854 елда илнең портларына адмирал М. Перри (1794— 1858) җитәкчелегендәге Америка кораблары эскадрасы тарафыннан бомбага тотылу куркынычы яный. Англия һәм Россия басымы астын¬ да сегун хөкүмәте сугышырга батырчылык итми. Ул, Кытай шикелле үк, чит державалар белән тигез хокуклы булмаган мөнәсәбәт шартла¬ рына күнә. Портлар чит илләрдә җитештерелгән товарларны кертү өчен ачыла, әлеге товарларга түбән таможня пошлиналары билгеләнә. Чит илләрнең гражданнары экстерриториальлек хокукы — япон властьлары тарафыннан хөкем ителмәү хокукы ала. Япониянең Европа товарлары өчен ачылуы Азиянең башка ил¬ ләрендәге кебек үк нәтиҗәләргә китерә. Җирле мануфактуралар һәм һөнәрчеләр, көндәшлек итәргә хәлләреннән килмичә, бөлә. Дәүләт, князьлекләр һәм аксөякләрнең чит ил товарларын алу өчен чыгымнары үсү җирбиләүчеләрне натуралата салымны акча салы¬ мы белән алмаштыруга этәрә, бу исә крестьяннарның хәерчеләнүе¬ нә китерә. Феодаль кланнарның (бигрәк тә илнең аеруча үсеш алган көньяк- көнбатышында), самурайлар (рыцарьлар, вак феодаллар), сәүдә ка¬ питалы, һөнәрчеләр, крестьяннарның урнашкан хәлдән канәгатьсез¬ леге илне баш күтәрүләргә китерә. Төп таләпләр — чит илләрнең граж¬ даннарын куу, сегунны хакимияттән читләштерү һәм көчле үзәкләште¬ релгән империя төзү була.
§§ 45—46. Колониализм һәм Шәрык илләрендәге «традицион жәмгыятьмнең кризисы 329 Башланып киткән гражданнар сугышы барышында көньяк князь¬ лекләрнең самурайлары Япониянең борынгы башкаласы Киотоны ала. Англия, АКШ, Франция һәм Голландия конфликтка сегун ягын¬ нан торып катнаша. Аларның флоты илнең диңгез буен бомбага тота, 1863 елда инглиз-француз десанты Иокогама шәһәрен ала (ул аны 1875 елга кадәр үз кулында саклый). Европа державалары тарафыннан күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә Япониядә сегун режимы ахыргача фаш ителә. 1867 елда иң эре клан¬ нар таләбе буенча сегун хакимиятне императорга — 15 яшьлек Муцу- хитога (Мэйдзи, 1867—1912) тапшыра. Мэдзины реставрацияләү (императорның тулы хакимиятен торгы¬ зу) дип аталган, Япониядә 1863—1869 елларда булып узган вакыйга¬ ларның әһәмияте түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Беренчедән, эчке каршылыкларның кискенләшүе феодаль князьләрдән алып крестьяннарга кадәр көчләрнең киң коалициясе оешуга булышлык итә, аларны Япониянең бәйсезлеген саклап калуга һәм чит ил кешеләрен илдән кууга омтылыш берләштерә. Икенчедән, Япониядә модернизация һәм реформалар традицион тәртипләрне саклау һәм модернизация тарафдарлары арасындагы компромисс нигезендә бара. Аларның беренчеләре тиз арада Европа һәм Америка фәнен һәм техникасын өйрәнмичә һәм үзләштермичә. Европа тибындагы мәгариф системасын булдырмыйча япон җәмгыя¬ те мәдәниятенең үзенчәлеген саклап калуның мөмкин булмавына төшенә. Төп халык массасының гадәти тормыш һәм көнкүреше фор¬ маларын зарурлык туганда гына үзгәртә алырлык модернизация про¬ цессын гамәлгә ашыру формалары табыла. Өченчедән, модернизация тарафдарлары чит державалар белән турыдан-туры бәрелешүдән котылуга ирешәләр. Япония тигез хокук¬ лы булмаган килешүләрнең срогы тулганчы ук алар куйган шартлар¬ ны үти. Аңа державалар арасындагы көндәшлекне файдалану насыйп була. Мәсәлән, көньяк-көнбатыш князьлекләр җиңүгә ирешкәнче үк Англия аларга корал сата башлый. Япония император җитәкчелегендәге үзәкләшкән парламент мо¬ нархиясе булып әверелә. Язмышка карусыз булуга юнәлеш биргән буддизм урынына дәүләт дине сыйфатында мәҗүсилек заманнарын¬ нан килгән, японнарның традицион Кояш алиһәсе культы — син¬ тоизм игълан ителә. Императорны аллалаштырылган синтоизм уянып килүче милли үзаңның символы була. 1889 елгы конститу¬ ция буенча император югары башкомандующий дип игълан ителә, ул законнар кабул итә. үзе алдында гына җаваплы җитәкчеләрне
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 330 вазифалы урыннарга куя. Император шулай ук парламентның ак¬ сөякләр кергән югары палатасын билгели. Түбән палата сайлана, әмма цензлар системасы сайлаучылар санын якынча халыкның 1 процентына кадәр чикли. Халыкның барлык катлауларына да теләсә нинди эшчәнлек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителгәнгә, сословиеле строй традицияләргә ихтирам йөзеннән генә саклана. Гомуми хәрби бурыч кертелгәннән соң, армиядә хезмәт итү бары тик самурайларның гына өстенлеге бу¬ лудан туктый. Административ реформа илнең князьлекләргә бүленүе¬ нә нокта куя. Бердәм акча системасы кертелә, эчке таможня пошли¬ налары, крестьяннарны изүнең феодаль, икътисади булмаган форма¬ лары бетерелә. Хакимияттән мәхрүм ителгән даймеларга (бигрәк тә көньяк-көнба¬ тыш князьлекләрдә) компенсация сыйфатында администрациядә, ар¬ миядә һәм флотта югары вазифалы урыннар бирелә. Самурайлар офицерлар корпусының нигезен тәшкил итә. Мицуи һәм Мицубиси кебек борынгы сәүдә-банк йортларының (нәселләренең) мәнфәгатьләре дә исәпкә алына. Хөкүмәт эре, үрнәк предприятиеләр төзүгә керешә, аларда заманча технологияләр кул¬ ланыла. Киләчәктә аларны зур булмаган компенсация хисабына им¬ ператор сараена якын корпорацияләргә тапшыралар. Дәүләт яр¬ дәме нәтиҗәсендә чагыштырмача кыска вакыт эчендә җиңел про¬ мышленность, металлургия, хәрби җитештерү, суднолар төзелеше булдырыла. Түбән хезмәт хакына һәм эш көненең озакка сузылуына (якынча 14 сәгать) карамастан, Япония зур социаль конфликтларга дучар бул¬ мый. Хезмәт мөнәсәбәтләренең патерналистик тибы оеша. Аның бу¬ енча эш бирүчеләр һәм ялланган эшчеләр үзләрен бер коллектив әгъза¬ лары дип исәпли. Шунысы игътибарга лаек, беренче профсоюзлар эшкуарларның дәүләт тарафыннан яклау тапкан инициативасы буен¬ ча оешалар. 1890 елда ирекле рәвештә эш көненең озынлыгын кыс¬ карталар һәм социаль иминият фондлары булдыралар. §§ 45—46. Сораулар һәм биремнәр Англиянең һиндстандагы сәясәте мисалында колониа- лизмның билгеләрен күрсәтегез.
§ 47. Европада милләтчелек: яңа индустриаль державалар барлыкка килү 331 2. 3. 4. һиндстан халкының хәлен тасвирлагыз. Сипайлар күтәрелешенең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен күрсәтегез. Бөекбританиянең һиндстандагы колониаль сәясәтенә баш күтәрү ничек йогынты ясаган? Кытайның бәйлелеккә төшүенең төп этапларын билгелә¬ гез. Индустриаль илләр белән тигез хокукта булмаган шартнамәләр төзү Кытай өчен нинди нәтиҗәләргә ки¬ тергән? Кытайны буйсындыруда «әфьюн» сугышлары нинди роль уйнаган? Ни өчен Япония индустриаль илләр тарафыннан коллык¬ ка төшерелүдән котыла алган? Таблицаны тутырыгыз. Таблица Япониянең модернизация сәясәте Реформалар Нәтиҗәләр Сәясәттә Икътисадта Социаль өлкәдә Ни өчен Япония зур социаль тетрәнүләрдән котылып кала алган? Нәтиҗә ясагыз. §47. Европада милләтчелек: яңа индустриаль державалар барлыкка килү Үзәк һәм Көньяк Европа илләренең төп про¬ блемасы аларның промышленность үсеше, фән һәм техника казанышларын үзләштерү буенча Англия һәм Франциядән артта калуыннан гый¬ барәт була. Көчле потенциалга ия, әмма Урта гасырларның сәяси мирасы, вак дәүләтләр һәм биләмәләргә таркалулары, модернизация өчен ресурслары булмавы аркасында аны гамәлгә ашыра алмаган халыклар өчен әлеге артталык
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 332 аеруча авыр кабул ителә. Барыннан да элек, бу Италиягә һәм Германиягә кагыла. Италиянец берләшүе Илнең зур өлеше XIX гасырның икенче яртысын Габсбургларның Австрия империясе составына кергән хәлдә каршылый. Италия дәүләтләренең иң алга киткәне Пьемонт корольлеге (Сар¬ диния) була, анда конституцион монархия режимы урнаша, метал¬ лургия һәм машина төзелеше промышленносте барлыкка килә, ти¬ мер юллар төзелә. Либераль карашлар тарафдары, Сардиниянең премьер-министры граф К.Кавур (1810—1861) Пьемонт җитәкчеле¬ гендә илне берләштерү өчен уңай шартлар оеша дип исәпли. Либе¬ раллар Италиянең барлык территориясендә дә хәрәкәт иткән һәм Италиянең берләшүен күздә тоткан яшерен милләтчелек оешмалары һәм революцион оешмалар белән багланышта булалар. Кырым сугышы вакытында Сардиния Англия һәм Франция ягын¬ да була, Кырымга гаскәрләр җибәрә. Бу ярдәм өчен Кавур Франция¬ нең Италияне берләштерүдә булышлыгына исәп тота. Моннан тыш. Төньяк Италиянең зур өлешен үз контролендә тоткан Австриягә кар¬ шы сугышта катнашуы бәрабәренә Франциягә Ницца һәм Савойя бирелүе турында 1858 елда шартнамә төзелә. 1859 елда башланган сугышта Франция һәм Сардиния гаскәрләре австриялеләрне тар-мар итә. Тоскана, Романа һәм Парманың баш күтәргән халкы Сардиния белән берләшү турында карар кабул иткән Учредительное собраниеләр оештыра. Австрия ягында хәрби яктан көчле Пруссиянең һәм башка Герма¬ ния дәүләтләренең сугышта катнашу куркынычы Наполеон Ш не Австрия белән солых төзүгә мәҗбүр итә. Ломбардия Сардиниягә күчә, Франция үзенә Ниццаны һәм Савойяны ала. әмма элек Сардиниягә вәгъдә ителгән Венеция (аның тирәсендәге җирләре белән) Австрия составында кала. Италия җирләре тулысынча азат ителгәнче Австрия белән солых төземәскә вәгъдә биргән Франциянең хыянәте Италиядә патриотик күтәрелешне туктата алмый. 1860 елда Сицилиядә (Неаполь король¬ леге) баш күтәрү башлана. Д.Гарибальдиныңсугышта Пьемонт ягын¬ нан торып катнашкан иреклеләр корпусы илнең көньягында хаким¬ лек иткән Бурбоннарга каршы чыга. Бу династия бәреп төшерелә һәм илнең көньягына Сардиния гаскәрләре керә. 1861 елда беренче гомум-
§ 47. Европада милләтчелек: яңа индустриаль державалар барлыкка килү 333 Италия берләшү чорында
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 334 итальян парламенты илнең берләшүен һәм Пьемонт короле Виктор- Эммануил (1849—1878) җитәкчелегендәге Италия корольлеге оешу¬ ын игълан итә. Яңа корольлек составына Венеция һәм француз гаскәрләре тара¬ фыннан оккупацияләнгән, Рим папасы хакимиятендә чиркәү дәүләте булып калган Рим өлкәсе керми. Гарибальдиның Римны азат итүгә омтылышы уңышсыз тәмамлана. Италияне берләштерүне төгәлләү Пруссиянең Германияне берләштерүе өчен көрәше белән бәйле бу¬ лып чыга. Германияне берләштерүдә Пруссиянең роле Пруссия 1848—1849 еллардагы революцион вакыйгалардан үзе өчен зур файда күрә. Кечкенә герман дәүләтләрендәге революцион хәрәкәтәләрне бастырып, Пруссия монархлар каршында Германия¬ дәге тотрыклылыкның төп гаранты буларак таныла. Герман дәүләтләре белән таможня союзы төзү нәтиҗәсендә Пруссия үз про¬ дукциясен сату өчен зур базар булдыра. Аның икътисади үсеш темп¬ лары нык кына арта. Аграр мөнәсәбәтләр өлкәсендәге реформалар зур әһәмияткә ия була. Алар нәтиҗәсендә ярлы крестьяннарның аз җитештерүчән ху¬ җалыклары бөлә, шәһәрләрдә эшче көчләр арта, бу исә промышлен¬ ность үсешенә булышлык итә. Шул ук вакытта алпавытларның бер өлеше, баеган крестьяннар ялланган эшче көчләр файдалануга, товар продукциясе үстерүгә, җир эшкәртүнең алдынгырак алымнарына күчә. Германиянең алдагы үсеше Пруссиянең сәяси тормышында иң төп мәсьәләләрнең берсе була. 1862 елда илнең премьер-министры итеп Отто фон Бисмарк (1815—1898) — Германияне теләсә нинди юл, шул исәптән «тимер һәм кан» белән берләштерү тарафдары билгеләнә. Бисмарк Германия бердәмлеге идеясен халыкның барлык катлаулары яклавын тәэмин итәргә омтыла. Ул Пруссиядә барлыкка килә башлаган эшчеләр хәрәкәте¬ нең бер өлеше белән мөнәсәбәтләр урнаштыра. Әлеге хәрәкәт җитәкчеләренең берсе — Ф.Лассаль (1825— 1864) бердәм Германиянең оешуын тарихи яктан про¬ грессив гамәл дип исәпли. 1864 елда Австриянең ярдәменә ирешкән Пруссия аның белән бергә Даниягә сугыш игълан итә. Дания хакимлегендәге Шлезвиг һәм Голь¬ штейн провинцияләрендә немецларның хокуклары кысылу моңа сыл¬ тау була. Әллә ни мөһим булмаган низагка Европаның бер дәүләте дә катышмый, һәм Дания үзенең җиңелүен танырга мәҗбүр була.
§ 47. Европада милләтчелек: яңа индустриаль державалар барлыкка килү 335 Яуланган провинцияләрне бүлү мәсьәләсе 1866 елда Пруссиянең Австриягә каршы сугыш башлавына китерә. Пруссиягә Италия ярдәм күрсәтә. Итальяннар җиңелә. Аларның флоты диңгездә тар-мар ителә. Әмма Австрия армиясен тар-мар иткән Пруссиянең җиңүләре нәти¬ җәсендә Италия Венецияне үзенә кире кайтара. Бисмарк тизрәк Австрия белән солых төзүне таләп итә. Пруссия кечкенә дәгъвалар белән чикләнә, ул Австриянең алга таба Германия эшләренә тыкшынмавына ирешә. Бу исә Бисмаркка яңа дәүләт бер¬ ләшмәсе — Төньяк Германия союзы төзергә мөмкинлек бирә. Аны шу¬ лай ук союзның кораллы көчләренең Югары башкомандующие бул¬ ган Пруссия короле җитәкли. Гомумгерман парламенты (рейхстаг) оештырыла, 21 яшьтән узган барлык ир-атлар да аны сайлаганда та¬ выш бирү хокукына ия була. Шул рәвешчә Бисмаркның эшчеләр хәрәкәте алдындагы бурычлары үтәлә. Башка мәсьәлә — рейхстагның реаль хакимияте булмый, хаки¬ мият Пруссия хөкүмәте кулында туплана. 1870—1871 еллардагы Франция-Пруссия сугышы XIX гасырда икенче мәртәбә Франциядә империя игълан ителгәннән соңгы беренче дистә ярым ел эчендә Наполеон III барлык француз¬ ларның да атасы ролендә булырга омтылган. Затлы сарай даирәсе бул¬ дыру, үзенә аксөякләрне, хәрби заказларда баеган промышленниклар¬ ны якынайту нәтиҗәсендә Бонапарт бертуганының улы үзе өчен ак¬ сөякләр һәм байларның яклавын тәэмин иткән. 21 яшьтән өлкән бул¬ ган барлык ир-атлар өчен гомуми сайлау хокукы кертелү, стачкалар¬ ны тыйган законнарны юкка чыгару, эшчеләр оешмаларын төзү рөхсәт ителү, дәүләт предприятиеләрендә хезмәт хаклары күтәрелү халык тарафыннан канәгатьләнү белән каршы алына. Наполеон III нең сәясәте «бонапартизм» дигән тер¬ минны тудыра. Әлеге төшенчәнең асылы — җәмгыять¬ нең төрле катлаулары, шул исәптән бер-берсенә кара¬ та капма-каршы мәнфәгатьле катлауларның да, таләп¬ ләренә ташламалар ясауга нигезләнгән курстан гый¬ барәт. Бу исә, репрессияләрсез һәм террорсыз гына, хакимиятнең йогынтысы һәм абруе үсүгә мөмкинлек биргән. Мондый сәясәт уздыру зур ресурслар таләп иткән, әлеге ресурсларны тиз үсешле бай икътисад, яки даими тышкы сугышлар гына тудыра алган.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 336 I860 нчы еллар ахырындагы икътисади кризис илдәге хәлнең кис¬ кенләшүенә китергән. Забастовкалар ешайган. Закон чыгаручы кор¬ пуска чираттагы сайлауларда идарәнең республика формасы тараф¬ дарлары вәкилләре күбәйгән. Эчке кыенлыклар Франциянең халыкара хәле начараю белән бергә барган. Наполеон III нең Францияне Европаның беренче державасы роленә кайтару турындагы дәгъвалы план¬ нары дөньяның алдынгы илләренә ошамый. Франци¬ ягә Россия дә дошман итеп карый, ул аның Кырым суы- шында җиңелүен кичерми. 1859 елгы сугыш вакытын¬ да бик кечкенә ярдәме өчен Франциягә Ниццаны һәм Савойяны биргән Италия дә күршесенә карата дустанә карашта булмый. Моннан тыш, Римда урнашкан фран¬ цуз гаскәрләре илнең ахыргача берләшүенә комачау¬ лый. Франция белән сугышта үзенең Италиядәге билә¬ мәләрен югалткан Австрия дә Франциягә карата телә¬ ктәшлек белдерүдән ерак тора. Үзенең Мисырдагы йогынтысы нәтиҗәсендә Франция 1869 елда Сүәеш каналын төзи, бу йогынты Англиянең идарәче даирәлә¬ рен борчуга сала. Алар Франциянең Европадан Азиягә илтүче иң кыска юлны үз контролендә тотуында үзләре¬ нең Һиндстандагы биләмәләренә янау күрәләр. Франциянең дипломатик изоляциясе Пруссия тарафыннан файда¬ ланыла. Аның көньяк немец дәүләтләренә (Бавария, Баден, Вюртем¬ берг, Гессен-Дармштадт) йогынтысы Германия җирләрен берләште¬ рүне төгәлләүгә тоткарлык итеп карала. Испаниядә тәхет варислыгы турындагы мәсьәлә сугыш өчен сыл¬ тау була. Пруссия короле Вильгельм I нең Испаниядәге бу¬ шап калган тәхеткә Гогенцоллерннар нәселеннән бул¬ ган принцны утырту турындагы тәкъдимен Наполеон III кире кага. Ул ультиматив рәвештә Пруссия короленнән аның үз дәгъваларыннан баш тартуын таләп итә. Виль¬ гельм I чигенергә уйласа да, Бисмарк корольнең җава- бын шул рәвешчә үзгәртә ки, ул Франция императоры өчен мыскыллау рәвешенә керә. 1870 елның 14 июлендә Наполеон HI Пруссиягә сугыш игълан итә. Шулай итеп, Бисмарк үз максатына ирешә: башка державалар кар¬ шында Франция һөҗүм итүче як булып күренә. Наполеон III Пруссия белән сугыш милләтне туплый, Франциянең абруен күтәрү һәм аның
§ 47. Европада милләтчелек: яңа индустриаль державалар барлыкка килү 337 чикләрен киңәйтү өчен мөмкинлек бирәчәк, дип исәпли. Әмма Прус¬ сия сугышка яхшырак әзерләнгән булып чыга, аның армиясе генераль штаб начальнигы фон Мольтке (1800—1891) эшләгән төгәл план бу¬ енча хәрәкәт итә. Пруссия армиясе сугыш хәрәкәтләренең башында ук инициатива¬ ны үз кулына алуга һәм француз гаскәрләренә зур зыян китерүгә ирешә, французлар бөтен фронт буйлап тәртипсез рәвештә чигенә. 1870 елның 2 сентябрендә Седан янында камап алынган 100 меңнән артык француз солдатлары һәм офицерлары биреләләр, император Наполеон III дә әсирлеккә эләгә. 16 сентябрьдә немец гаскәрләре Па¬ риж янына килеп җитә. Императорның әсирлеккә төшүе турындагы хәбәр Икенче импе¬ риягә нокта куя. Парижда милли оборонаның Вакытлы хөкүмәте төзелә һәм Учредительное собраниегә сайлаулар билгеләнә, париж¬ лылар кораллана, 1,5 миллионнан артык кеше яшәгән зур шәһәрдә милли гвардия төзелә, ул пруссларга Парижны алуга комачаулый. Шулай да сугыш барышын инде үзгәртеп булмый. 27 октябрьдә Мец крепостенда камалган француз армиясе бирелә. Бомбага тоту¬ ларга, ачлыкка һәм азык-төлек житмәүгә карамастан, Париж дүрт айдан артык камалуда тора. Хөкүмәтнең көчсезлеге парижлыларда үсә барган ризасызлык уята, хыянәт итү турындагы шикләр көчәя. Күп мәртәбәләр шәһәрдә ка¬ бынган чуалышлар властьларны борчуга сала. Якобинчылык тибын¬ дагы диктатура урнашу куркынычы хөкүмәтне Пруссия куйган шарт¬ ларда 1871 елның 28 гыйнварында солых төзүгә этәрә — каршылык күрсәтү туктатыла. Париж контрибуция түли, аның фортлары һәм ар¬ тиллериясе прусс гаскәренә тапшырыла. Шул ук вакытта прусслар милли гвардияне коралсызландыра алмый. Милли җыелышта сайлауларда күпчелекне монархистлар яулый. Әмма депутатлар республиканы саклап калу ягында була, солых та республика исеменнән төзелә. Франция Германиягә 5 миллиард франк күләмендә алтын белән контрибуция түләргә тиеш була, тимер руда¬ ларына бай Эльзас һәм Лотарингиядән мәхрүм ителә. Бу шартлар үз территориясенең бер өлешен югалту белән килешмәгән Франция һәм 1871 елның 18 гыйнварында төзелүе игълан ителгән Германия империя¬ се арасында озакка сузылган көрәшкә нигез сала. Парижда 1871 елның 18 мартында башланган баш күтәрү нәти¬ җәсендә солых шартнамәсенең гамәлгә керүе һәм немец гаскәрлә¬ ренең Франция территориясеннән чыгарылуы тоткарлана. Хөкүмәт гаскәрләренең милли гвардия артиллериясен тартып алырга омты- 7? Г.-9ПЗ
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 338 лышы аңа сәбәп була. Баш күтәргән гвардиячеләр шәһәрне үз кул¬ ларына ала. Хөкүмәт элеккеге король резиденциясенә — Версальгә кача. Парижда башкарма һәм закон чыгару хакимиятләрен берләш¬ тергән үзидарә органы — Коммуна сайлана. Күтәрелешләр Фран¬ циянең башка шәһәрләрендә — Бордо, Лион, Марсель, Тулузада һ.б. җәелә, әмма аларда төзелгән Коммуналар берничә көн генә саклана. Париж Коммунасы 72 көн яши, Европа хөкүмәтләре һәм револю¬ цион демократларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Коммунарлар ягында Версаль гаскәрләренә каршы Польша һәм Бельгия революци¬ онерлары көрәшә. Коммунаның тәҗрибәсе алга таба марксистлар, революцион хәрәкәтләр җитәкчеләре тарафыннан булачак эшчеләр хөкүмәтенең башлангычы сыйфатында карала. Шул ук вакытта, сәләтле хөкүмәт булуга караганда, Коммуна күбрәк бәхәсләр клубын хәтерләтә. Башта ук аның җитәкчеләре, Вер¬ сальгә һөҗүм ясаудан баш тартып, хәрби инициативаны югалта. Ком¬ мунаны бары тик Париж хөкүмәте яки Франция хөкүмәте дип исәп¬ ләргәме дигән мәсьәлә буенча алар арасында фикер берлеге булмый. Коммуна чикләнүле чаралар үткәрә. Әлеге чаралар хуҗалары тара¬ фыннан ташланган предприятиеләрне эшчеләр контроленә алудан, аксөякләр һәм буржуаның бушаган фатирларына эшче кварталлары¬ ның ярлы гаиләләрен урнаштырудан гыйбарәт була. Хөкүмәткә тугры гаскәрләр Версальгә чакыртыла. Парижны бло¬ када тотуын дәвам иткән Пруссия армиясе аларны үз позицияләре аша шәһәргә үткәреп җибәрә. Шәһәргә бәреп кереп, каты сугышлардан соң версальлеләр җиңүгә ирешә. Коммунаны саклаучыларны судсыз- тикшерүсез аталар. 1871 елның 28 маенда Парижда сугышлар тәмам¬ лана. §47. Сораулар һәм биремнәр 1. Италия һәм Германиянең берләшүенә нинди хәлләр ко¬ мачаулаган? Аңлатыгыз. Биредә тышкы факторның роле нинди булган? 2. Италияне берләштерүнең төп этапларын күрсәтегез. Мил¬ ли дәүләтнең барлыкка килүе белән нинди социаль кат¬ лаулар һәм сәяси көчләр кызыксынган? Италияне берләш¬ терүдә революцион факторның роле нинди булган? 3. Ни өчен Пруссия Германия җирләрен берләштерү про¬ цессының лидеры булган? Таблицаны тутырыгыз.
§ 48. Көнбатыш ярымшар илләре XIX гасырда 339 Таблица Германияне берләштерүдә хәрби фактор Даталар Сугышлар Кушылган территорияләр Франция-Пруссия сугышы хакында сөйләгез. Франция һәм Германия өчен аның нәтиҗәләре нинди булган? Париж Коммунасының әһәмияте нидә? Аның тәҗрибәсе нәрсәдән гыйбарәт? §48. Көнбатыш ярымшар илләре XIX гасырда Европа державалары колонияләр ресурсла¬ рын үзләренең промышленность үсешен тизләтү өчен файдалану системасын барлык¬ ка китерүдән элегрәк Көнбатыш ярымшар ил¬ ләре колониаль бәйлелектән азат булуга ирешәләр. Геосәяси хәлнең үзенчәлекләре аркасында, Америка кабат колониаль яулану- дан котыла. Болар барысы да аның халыкла¬ ры язмышына үзенчәлекле төс бирә. Латин Америкасы илләрендә азатлык революцияләре XIX гасыр башына Латин Америкасының зур өлеше, Португалия ко¬ лониясе Бразилиядән кала, Испания империясе составына керә. Испания колонияләренең 16 миллион кешедән арткан халкының якынча 7,5 миллионын — индеецлар, 5,3 миллионын метистлар, му¬ латлар һәм самбо (ак тәнлеләр һәм индеецлар һәм негрларның кат¬ наш никахларыннан туган балалар), 3 миллионын — креоллар, ягъни Испаниядән күчеп килүчеләрнең колонияләрдә туган варислары ха¬ сил иткән. Африкадан китерелгән кол негрларның төп массасы (2 миллионнан артык кеше) Бразилиядә һәм Кариб диңгезе басейны ут¬ рауларында тупланган.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу Испания колонияләрендә хөкем сөргән тәртипләрдән канәгатьсез¬ лек киң таралган. Латин Америкасындагы җирләр һәм рудниклар¬ ның зур өлеше тәхет, чиркәү һәм алпавытлар милкеңдә исәпләнгән. Анда яшәүчеләрнең бик азы гына ирекле крестьян-терлекчеләр (Ла- Плата төбәгендәге гаучо, Венесуэладагы льянеро) булган. Халыкның төп массасын җирсез арендаторлар һәм нәселдән килгән бурычлы коллар — пеоннар тәшкил иткән. Индеецлар мәҗбүри хезмәт буры¬ чы үтәгән, бушка рудникларда эшләгәннәр. Протест омтылышлары рәхимсез рәвештә бастырылган. Испан властьлары колонияләр халкына зур күләмдә туры һәм кыек салымнар (тәмәкегә, спиртка, герб кәгазенә король монопо¬ лиясе) салганнар, шахталар һәм плантацияләр продукциясен өчен¬ че илләргә чыгаруны тыйганнар. Бу исә җирле сәүдә, һөнәрчелек, мануфактура үсешенә комачаулаган, чөнки испан базары колони¬ яләрнең барлык продукциясен дә колачлый алмаган, аның коло¬ нияләрне промышленность товарлары белән тәэмин итү мөмкин¬ леге булмаган. Бу халыкның хәтта өстенлекле катлауларында — плантация хуҗалары, коммерсантлар, офицерлар һәм чиновниклар¬ да да ризасызлык тудырган. Алар арасында, бигрәк тә Англиянең Төньяк Америка колонияләре азатлык алгач, Мәгърифәтчелек идея¬ ләре популярлык казанган, бу популярлык үсә барган. Франция колониясе Гаитида баш күтәрүнең җиңүе һәм анда 1804 елда кол¬ лыктан азат дәүләт төзелүе игълан ителү колларны һәм пеоннарны рухландырган. Испаниягә француз гаскәрләре бәреп кергәннән соң, Латин Аме¬ рикасындагы күп кенә колонияләрдә азатлык сугышы (1810—1814) башланган. Мексикада руханилар М.Идальго (1753—1811) һәм Х.М.Морелос (1765—1815) җитәкчелегендә крестьяннар сугышы кабынган. Ул бәйсезлеккә ирешү, коллыкны бетерү, алпавыт җирбиләүчелеген юкка чыгару һәм җирләрне илнең төп халкына — индеецларга кайтару шигаре астында барган. Венесуэлада республика игъ¬ лан ителгән. Аңа нигез салган С.Боливар (1783—1830) «Азат итүче» дигән мактаулы исем алган. Латин Амери¬ касының көньягындагы Ла-Плата вице-корольлегендә (хәзерге исеме — Аргентина) М.Бельграно (1770—1820) һәм Х.Сан-Мартин (1778—1850) җитәкчелегендә хәрби хөкүмәт (хунта) төзелгән. Шулай ук Уругвай белән Па¬ рагвай да бәйсезлек игълан иткәннәр.
§ 48. Көнбатыш ярымшар илләре XIX гасырда 341 Абсолют монархия торгызылганнан соң, Испания, Ла-Платадан кала, Латин Америкасындагы биләмәләренең күпчелегендә үз кон¬ тролен кайтаруга ирешә. Үзәкнең уңышка ирешүенә азатлык хәрәкәте¬ нең таркаулыгы да булышлык итә. Күп кенә җирбиләүче-креоллар үз җирләренә индеецлар һәм пеоннар дәгъва белдерүеннән шикләнәләр, кире кайткан испаннар аларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырлар дип өметләнә. Иске колониаль тәртипләрнең торгызылуы азатлык хәрәкәтенең яңа күтәрелешен китереп чыгара. 1817 елда, Гаити властьлары ярдә¬ ме белән, С. Боливар Венесуэла ярына килеп төшә. 1822 елга аның гаскәрләре Көньяк Американың тулысынча төньяк өлешен азат итә, анда Колумбия республикасы игълан ителә. Кыйтганың көньягында Ла-Плата Берләшкән провинцияләренең Сан-Мартин җитәкчелегендәге армиясе 1817 елда Анд тауларын кичә һәм Чилины испан хакимиятеннән азат итә. 1820—1821 елларда ул Перу территориясенә керә. Шулай ук бәйсезлеген белдергән әлеге илнең төньягын Боливар гаскәрләре азат итә. Мексикада испан армиясенең элеккеге полковнигы А.Итпурбиде (1783—1824) җитәкчелегендәге армия 1821 елда Мехиконы ала. Итурбиде Мексика императоры дип игълан ителә. Аның кансыз идарә итүе сәбәпле кабынган күтәрелеш нәтиҗәсендә 1823 елда Мексика республика дип игъ¬ лан ителә. Көньяк Америкадагы иң зур колония булган Бразилиягә Наполе¬ он сугышлары чорында француз гаскәрләреннән качып Португалия короле килеп сыена. Ул Бразилияне Португалия белән бердәм король¬ лек дип игълан итә. Король Европага киткәннән соң, аның улы, принц- регент Педро үзен Бразилия императоры дип игълан итә, Бразилия бәйсез дәүләт булып әверелә. Изге союзның Веронада булган конгрессы (1822) революцион хәрәкәт белән көрәшү өчен Латин Америкасына гаскәрләр җибәрергә җыена. Әмма Латин Америкасындагы яңа дәүләтләр белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган Англияне әлеге дәүләтләр өстеннән Ис¬ пания тәхете хакимиятенең торгызылуы кызыксындырмый. Изге союз белән конфликтка кергәч, Англия ярдәм сорап, Кушма Штатларга мөрәҗәгать итә. 1823 елда АКШ президенты Дж. Монро (1758—1831) үз исеме белән аталган доктрина турында игълан итә. Ул Америка Европа эшләренә тыкшынуга дәгъваламый, әмма Евро¬ па илләренең Яңа Дөнья территориясендә үз сәяси тәртипләрен ур¬
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 342 наштыруга омтылышларын яки аны колониаль экспансия объекты итеп карауларын дөрес тапмый, дип белдерә. Әлеге ситуациядә «Мон¬ ро доктринасы» Изге союз планнарына каршы юнәлдерелә, әмма элек¬ кеге испан колонияләрендә корал юлы белән үз позицияләрен ныгы¬ тырга омтылса, Англиягә АКШ белән бәрелешергә туры киләчәген күздә тота. АКШка һәм диңгезләрдә өстенлек иткән Англиягә каршы тору шартларында Латин Америкасына интервенция оештыру мөмкинле¬ ге калмый. Бу Изге союзның җитди җиңелүе була. Латин Америкасы илләре бәйсезлек үсеше юлына ныклап баса. Перу территориясендәге соңгы испан гарнизоны 1826 елда яшәүдән туктый. XIX гасырның беренче яртысында АКШ Бәйсезлек яулаганнан соң, Вашингтон тарафыннан контрольдә тотыл¬ ган территория баштагы 13 штат чикләреннән тиз арада киңәя. Кы¬ рып бетерелгән яки резервацияләргә куып кертелгән индеец кабилә¬ ләреннән сугышып алган территорияләрдә Кентукки, Теннесси һәм Огайо штатлары оеша. 1803 елда Франция АКШка Луизиананы сата, ул аны үз кулында тотарга сәләтле булмый. 1812—1814 елларда, Канаданы кушу максаты белән, АКШ Бөек- британиягә каршы сугыш алып бара, әмма җиңелә. АКШ төньяктагы гамәлдә булган чикләрне танырга мәҗбүр була, үзенең игътибарын көньякка юнәлтә. Латин Америкасында азатлык хәрәкәте күтәрелеше нәтиҗәсендә Испания өчен килеп туган кыенлык шартларында АКШ Флориданы яулый, соңрак моның өчен алар Испаниягә акчалата түли. 1821 елда Мексика бәйсезлек игълан иткәннән соң, аның территориясенең төнья¬ гына АКШтан күчеп килүчеләр агыла. 1836 елда алар анда бәйсез Техас дәүләте оешуы турында белдерәләр. Аның АКШ ка кушылуы 1846—1848 еллардагы Америка-Мексика сугышына сәбәп була. Нәтиҗәдә Мексика Техастан башка да үзенең төньяктагы барлык җирләрен югалта. Әлеге җирләрдә Аризона, Калифорния, Невада, Нью-Мехико, Юта штатлары оеша. АКШның территориясе үсү Европадан күченеп килүчеләрнең яңа төркемнәрен җәлеп итү өчен мөмкинлек тудырган, авыл хуҗалыгы¬ ның тиз үсешенә булышлык иткән, тимер юллар төзелешенә, эчке ба¬ зар үсешенә стимуллар булдырган.
§ 48. Көнбатыш ярымшар илләре XIX гасырда 343 Федерациягә керү чорында АКШ штатлары Үзенчәлекле милли традицияләр формалашкан. Федераль хакими¬ ят урнашып өлгермәгән җирләрнең күп булуы шартларында байтак нәрсә инициативадан, кыюлыктан, күченеп килүчеләрнең үз-үзләрен яклый алу сәләтеннән торган. Аларның иң булдыклылары, яңа җирләр һәм алтын эзләп, илнең эчке өлкәләренә омтылган һәм еш кына баеп киткән. Бу исә «Америка хыялы» тууга булышлык иткән. Америка теләсә нинди теләкләр дә гамәлгә аша торган ил булып күренгән, мо¬ ның өчен кеше җитәрлек дәрәҗәдә тәвәккәл һәм булдыклы булырга тиеш дип исәпләнелгән. Күпчелек америкалыларның көндәшлек барышында шәхси уңышка омтылуы коллектив мәнфәгатьләрне чагылдырган эшчеләр хәрәкәте үсешенең мөмкинлек¬ ләрен чикләгән. Европа илләреннән күченеп килүчеләрнең күпчеле¬ ге профсоюз оешмаларында эшләү тәҗрибәсе туплый, социалистик идеяләр белән таныш булалар. АКШның
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу төп промышленность үзәкләре оешкан төньяк-көнчыгы- шында 1820—1830 нчы елларда ук профсоюз оешмала¬ ры барлыкка килә. Алар 1840 елда закон юлы белән эш көненең 10 сәгатьткә калдырылуына ирешә. Беренче социалистик оешмалар да төзелә. Әмма Кушма Штат¬ ларда алар беркайчан да җитди сәяси йогынты ясый алмый. Колбиләүчелек, көньяк һәм төньяк штатлар арасындагы мөнәсәбәтләр Америка җәмгыятендә иң кискен мәсьәләләр була. Европада да, төньяк-көнчыгыш штатларда да колбиләүчелек әхлаксызлык күренеше буларак гаепләнә. 1808 елда ук АКШка яңа коллар кертелү туктатыла. Англия дә үз колонияләрендә коллар белән сату итүне тыя. Әмма көньяк штатларда плантаторлар арзан коллар хезмәтеннән файдаланудан баш тартырга җыенмый. АКШта гражданнар сугышы 1850 нче елларда төньяк һәм көньяк штатлар арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшә башлый. Көньякның плантация хуҗалыгы башлыча Европага, аерым алганда, Англия базарларына мамык җи¬ бәреп тора, аннан көньякка машиналар һәм җиһазларның зур өлеше кайтарыла. Бу исә Кушма Штатлар эчке базарының бөтенлеген как¬ шата, Төньяк эшкуарлары мәнфәгатьләренә зыян китерә. АКШка яңа штатлар кушылганнан соң, каршылыклар кис¬ кенләшә башлый. Көньяктагылар колбиләүчелек һәм плантация ху¬ җалыгының таралыш мәйданын киңәйтергә омтыла, бу Төньякта һәм Көнбатыш штатларның фермер хуҗалыкларында каршылык китереп чыгара. Канзас штаты территориясендә колбиләүчелек тарафдарлары һәм дошманнары арасында кораллы көрәш кыза. Канзаска көньяк штатлардан килгән иреклеләр чигенергә мәҗбүр була. 1854 елда коллыкны чикләү тарафдарларын берләштергән Респуб¬ лика партиясе оеша. Ул төньяк штатларда зур йогынты көченә ия була. 1860 елда аның җитәкчесе А. Линкольн (1809—1865) президент булып сайлана. Бу алты колбиләүчелек штатының АКШ составыннан чы¬ гуы өчен сәбәп була. 1861 елның февралендә алар конфедерация төзи, плантатор Д. Дэвис (1808—1889) аның президенты була. Яңа дәүләтнең башкаласы сыйфатында Ричмонд шәһәре (Виргиния шта¬ ты) игълан ителә.
§ 48. Көнбатыш ярымшар илләре XIX гасырда 345 Төньяк Көньякка каршы башлаган гражданнар сугышында (1861— 1865) 600 меңнән артык кеше һәлак була, 1 миллионнан артык кеше яралана. Зур промышленность потенциалына ия төньяк штатларның хал¬ кы күбрәк була. Әмма сугышның беренче этабында инициативаны көньяклылар үз кулларына ала, элеккеге федераль армия һәм флот офицерларының күпчелеге алар ягында сугыша. Моннан тыш ил¬ нең бердәмлеген торгызу өчен көрәшүләренә инанган төньяклы- лар киләчәктә Көньяк белән мөнәсәбәтләрне катлауландырырлык чаралар күрмәскә тырыша. Аларның командованиесе дә кыюсыз хәрәкәт итә. Бу исә көньяклыларга (аларның армиясен талантлы полководец генерал Р. Ли (1807—1870) җитәкли) җитди хәрби уңышларга ирешергә, Вашингтонга куркыныч тудырырга мөмкин¬ лек бирә. Көньяк штатлардагы базарларның саклануы белән кызыксынган Англиянең гражданнар сугышына катна¬ шу ихтималы туа. Англия верфьләрендә көньяклылар өчен кораблар төзелә. Британия гаскәрләре Канадада туплана. Конфедерация Лондон тарафыннан сугышучы як итеп таныла, сугышка кушылу өчен Англия аның хәлит¬ кеч уңышларга ирешүен генә көтеп тора. 1862 елның башында, «Монро доктринасы»н бозып, инглиз-француз- испан армиясе Мексикага бәреп керә. Бары тик яңарак кына Кырым сугышында Англия һәм Франция белән бәрелешкән Россия генә Америка эшләренә тыкшын¬ мау принцибын якларга әзер була. Төньякка янаган куркынычның җитдилеге А.Линкольн хөкүмәтен тәвәккәл чаралар күрүгә этәрә. 1862 елда көньяк штатлар коллары¬ ның ирек алуы, качак колларны армиягә алырга рөхсәт бирелүе ту¬ рында белдерелә (сугыш азагына төньяклылар армиясе һәм флотын¬ да 200 меңләп негр исәпләнә). Гомстедлар (гаилә фермалары) хакын¬ да канун кабул ителә. Аның буенча армиядә хезмәт иткән һәр амери¬ калының җир кишәрлеге алу мөмкинлеге күздә тотыла. Әгәр дә ул 5 ел буе аны эшкәртсә, җир аның милкенә күчә. Бу чара Төньяк хөкүмәтенең Көнбатышның аграр штатлары тарафыннан яклануын көчәйтә. Гомуми хәрби бурыч кертелә, армия җитәкчелеге көньяклы¬ лар агентурасыннан чистартыла, салым сәясәте тәртипкә китерелә. Булдыксыз тәэминатчы һәм спекулянтларга каршы көрәш башлана. Кабул ителгән чаралар 1863 елда ук сугыш хәрәкәтләренең тамыр¬ дан борылышына ирешү мөмкинлеге бирә. Төньяклыларда талантлы
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 346 АКШта гражданнар сугышының этаплары полководецлар, генераллар У. Грант (1822—1885) һәм У. Шерман (1820—1891) аерылып чыга. Азат ителгән коллар плантацияләрдән кача, партизан отрядлары оештыралар, бу исә конфедерация икъти¬ садының таркалуына китерә. 1864 елның җәендә Геттисборг янында¬ гы сугышта Төньяк гаскәрләре хәлиткеч җиңүгә ирешә. 1865 елның апрелендә конфедерация башкаласы Ричмонд алына. Генерал Ли ар¬ миясе бирелергә мәҗбүр була. А. Линкольнның колбиләүчеләр тарафдары, актер Дж. Бутс кулын¬ нан үтерелүе сугыш нәтиҗәләрен юкка чыгара алмый. Ул тәмамлан¬
§ 48. Көнбатыш ярымшар илләре XIX гасырда 347 ганнан соң, Көньякны үзгәртеп кору программасы кабул ителә. Әле¬ ге программа илнең хуҗалык һәм сәяси бердәмлеген торгызуны мак¬ сат итеп куя. Конституциягә 13 нче төзәтмә буенча АКШта коллык бетерелә. 14 нче төзәтмә буенча элеккеге колларга ак тәнлеләрнеке кебек үк хокук бирелә. АКШка каршы фетнәдә катнашкан плантаторларның җир¬ ләре аукционнарда сатыла. Нәтиҗәдә Көньякта фермер хуҗалыкла- рының саны арта. Шул ук вакытта азат ителгән күпчелек колларның җирләре дә, яшәү өчен мөлкәтләре дә булмый. Белгечлекләре һәм бе¬ лемнәре түбән булу аркасында алар промышленностьта эшкә урнаша алмый. Бу аларны бик тә кулай булмаган шартларда элеккеге хуҗа¬ ларына плантацияләргә эшкә ялланырга мәҗбүр итә, нәтиҗәдә алар аркасында даими рәвештә ризасызлык үсә. АКШның көньяк штатларында ак һәм ак тәнле булмаган граж¬ даннар арасындагы читләшү йөз елдан артык илнең сәяси тормышын¬ да сизелерлек фактор булып кала, әмма ул хәзер аның бердәмлегенә яный алмый. Гражданнар сугышыннан соң АКШ дөньядагы иң тиз үсә торган илләрнең берсе булып әверелә. Илнең бердәмлеген торгызганнан соң, АКШның ида¬ рәче даирәләре Европа державаларыннан «Монро док¬ тринасына ихтирам белән карауны таләп итә. Америка дипломатиясенең таләбе белән 1867 елда француз гас¬ кәрләре Мексикадан чыгарыла, анда Европа илбасар¬ ларына каршы азатлык хәрәкәте көч җыя. §48. Сораулар һәм биремнәр 1.1 I 2. t 3. I i Европа дәүләтләренең Латин Америкасындагы колони¬ аль сәясәтен тасвирлагыз. Колонизаторлар тарафыннан нинди иҗтимагый тәртип урнаштырылган? Латин Америкасындагы азатлык хәрәкәтенең үзенчәлек¬ ләре турында сөйләгез. «Монро доктринасы»ның төп кагыйдәләрен күрсәтегез. Ул ни өчен игълан ителгән? АКШтагы гражданнар сугышының сәбәпләрен һәм нәти¬ җәләрен күрсәтегез. Төньякның сугышта җиңүен нинди факторлар билгеләгән? А. Линкольн эшчәнлегенә бәя бирегез.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 348 5. §§ 49-50 Көньякны үзгәртеп кору программасы турында сөйләгез. АКШның алдагы үсеше өчен ул нинди әһәми¬ яткә ия булган? Россиядәге тәмамланмаган үзгәртеп корулар: тәҗрибә һәм үзенчәлекләр Кырым сугышыннан соң Россия реформалар юлына аяк баса. Әлеге реформалар кискенләшә барган эчке каршылыкларны хәл итүне һәм Көнбатышның промышленность илләреннән артка калуны бетерүне максат итеп куя. Россиядәге реформаларның үзенчәлекләре була, бу үзенчәлекләр аларны Япониядәге һәм модернизациянең икенче эшелонын хасил иткән Германия һәм Италия кебек илләрдәге үзгәртеп корулардан аерып тора. Александр II нең реформалары (1855—1881) Россия өчен уңышсыз тәмамланган Кырым сугышыннан соң, рефор¬ малар проекты эшләнә башлый, алар крепостной хокукның бетере¬ лүен тәэмин итәргә тиеш була. Тиешле Манифестка һәм кануннар җыелмасына Александр II тарафыннан 1861 елның 19 февралендә кул куела. Реформалар хакимият үзенең төп таянычы дип санаган алпавыт¬ лар мәнфәгатьләрендә уздырыла. Крепостнойларның зур өлеше бу¬ рычка салынган һәм хуҗалары милке исәпләнмәгән шартларда кресть¬ яннарга шәхси ирек бирүдән, чынлыкта, алпавытларның мәнфәгать¬ ләренә зыян килми. Элеккеге крепостнойлар үз язмышларын үзләренчә хәл итү, закон тарафыннан тыелмаган теләсә кайсы эшчәнлек белән шөгыльләнү, килешүләр төзү, башка сословиеләргә күчү хокукы ала. Сайланулы крестьян үзидарәсе кертелә: авыл һәм волость җыеннары старшина¬ лар сайлыйлар. Элек управляющий шөгыльләнгән мәсьәләләрне крестьяннар үзләре хәл итә башлый, җыеннар общинаның җирләрен бүләләр, төрле йөкләмәләрне, шул исәптән рекрут бурычын билгели, общинадан чыгарга рөхсәт бирәләр.
§§ 49—50. Россиядәге тәмамланмаган үзгәртеп корулар: тәҗрибә һәм үзенчәлекләр 349 Шул ук вакытта әле крестьяннардан берничә ел дәвамында бар¬ щина яки оброк рәвешендә үз бурычларын башкару таләп ителгән. Алар җирсез генә иреккә җибәрелгән, җир алпавыт милкендә калган. Гадәттә крестьян кишәрлекләре начар җирләрдән бүлеп бирелгән. Уңдырышлы кырлар һәм көтүлекләр алпавытларда калдырылган, алардан файдаланган өчен крестьяннар аренда хакын да түләргә тиеш булган. Җир өчен барлык бурычларны түләп бетергәннән соң гына, кресть¬ яннар үзләренә бүленгән кишәрлекләрнең хуҗалары була алган. Җир¬ не сатып алуда дәүләт арадашчылык иткән алпавытларга (казнага булган бурычларын тотып калып) барлык сату суммасы күчерелгән, шуннан соң крестьяннар аны еллык түләүләр рәвешендә капларга тиеш булган. Дәүләт крестьяннары өчен азат итүнең җиңелрәк шартлары (сатып алу өчен кечерәк хак, зуррак мәйданлы кишәрлекләр) урнаш¬ тырылган. Крестьяннарны җирсез азат итү, озак вакытка аларның йөкләмәләре саклану илнең күп кенә төбәкләрендә чуалышларга сәбәп булган. 1862 елда Рус дәүләтенең меңьеллыгы билгеләп үтелгән, бу вакыйга истәлегенә аның беренче башкаласы Новгородта һәйкәл ку¬ елган. Бәйрәм крестьян күтәрелешләре көчәйгән шартларда узган. Польшада баш күтәрү (1863—1864) Россия власть¬ лары өчен өстәмә кыенлыкларның чыганагы була. Ул Англия һәм Франциянең демаршлары, арадашчылык ту¬ рындагы тәкъдимнәргә Россия тарафыннан аның тер¬ риториаль бөтенлегенә кул сузу буларак кабул ителә. Россия властьларының реформалар башлап, аларны Польша территориясенә җәелдермәве, эзлексез сәясәт алып баруы сәбәпле кабынган күтәрелеш шактый тиз бастырыла, әмма бу вакыйга Россиянең Европадагы сәясәттән читләштерелүен көчәйтә. Илдәге ризасызлык үзгәртеп коруларны туктатмый. Александр II инициативасы буенча рус халкының төп массасы яшәгән 34 губерна земстволарында һәм 509 шәһәрдә җирле (земство һәм шәһәр) үзидарә системасы оештырыла. \ Земство җыелышларының әгъзалары сословиеләр (җирбиләүчеләр, шәһәр халкы, авыл общиналары) вәкил¬ ләре съездларында сайлана. Земство җыелышлары земство управаларын сайлый, аларның әгъзалары хезмәт хакын җирле бюджеттан ала. Земство мәгариф, сәламәтлек саклау, почта һәм ветеринария хезмәте, җирле сәүдәгә һәм промышленностька булышлык итү,
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 350 ярлыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен һ.б. хәл иткән. Шәһәрләрдә югары милек цензы буенча шәһәр дума¬ лары сайланган, алар алдында хисап тоткан шәһәр уп¬ равалары оештырылган. Бу органнар шулай ук җирле мәсьәләләр белән шөгыльләнгән. Әлеге реформа дәүләт идарәсе системасының беркадәр нәтиҗәле- леген күтәрергә ярдәм иткән. Элек хакимият функцияләрен катгый үзәкләштерү нәтиҗәсендә ришвәтчелек һәм казна караклыгы чәчәк аткан җирле хакимият органнарын җәмәгатьчелек тарафыннан кон¬ трольдә тоту мөмкинлекләре барлыкка килгән. 1864 елгы суд реформасы зур әһәмияткә ия була, ул Россиядә өлешчә хокукый дәүләт нормаларын урнаштыра. Присяжный уты- рышчылар, адвокат катнашында судның халык алдында уздырылуы гамәлгә кертелә, кабул ителгән карарны югарырак судта кабат карау мөмкинлеге барлыкка килә. Император һәм Сенат тарафыннан рас¬ ланганнан соң, судьяларның алыштырылмау принцибы судның ха¬ кимият басымыннан бәйсез булуын тәэмин итә. Аз әһәмиятле эшләр¬ не карау өчен, гадиләштерелгән тәртиптәге мировой судлар оешты¬ рыла. 1874 елга хәрби реформа төгәлләнә. Ил 15 хәрби округка бүленә, рекрутлык системасы барлык сословиеләрнең дә балигъ булган өле¬ шенә таралган гомуми хәрби бурыч белән алмаштырыла (шул ук ва¬ кытта армия хезмәтеннән азат итү ташламалары системасы кертелә). Хәрби уку йортлары үзгәртеп корыла, хәрби гимназияләр һәм юнкер училищелары оештырыла. Бу исә кече офицерлар составын әзерләү¬ нең сыйфатын күтәрүгә, армияне әзерлекле резервистлар белән тулы¬ ландыруга ярдәм итә. Бер үк вакытта армия заманча кораллана. Рус армиясенең сугышчан сәләте үсү 1877—1878 еллардагы рус- төрек сугышында ачык чагыла. Әлеге сугыш алдыннан Босния, Герцеговина һәм Болгариядә төрек хакимиятенә каршы баш күтәрүләр була. Гаскәрләрендә шактый гына Россиядән килгән иреклеләр булган Сербия һәм Черногория Төркиягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый, әмма алар тиздән җиңелә. Госманлы империясе Европа державаларының Балкайдагы провинцияләргә автономия бирергә чакыр¬ ган коллектив таләпләрен игътибарсыз калдырганнан соң, Россия аңа сугыш игълан итә. Төрекләрнең көчле каршылык күрсәтүенә карамастан, рус армия¬ се Балкан сыртын кичә, штурм белән Плевна крепостен ала һәм Ис-
§§ 49—50. Россиядәге тәмамланмаган үзгәртеп корулар: тәжрибә һәм үзенчәлекләр 351 танбулга (Константинопольгә) килеп чыга. Төркия солых төзергә мәҗбүр була. Әлеге солых буенча ул Балкайдагы биләмәләренең зур өлешен югалта. Болгария бәйсезлек ала. Россиянең Балкайдагы дәүләтләргә йогынтысын кисәк көчәйткән солых шартлары Европадагы башкалаларда борчылу тудыра. Россия дипломатиясе Балкайдагы хәлне тыныч юл белән җайга салу буенча 1878 елда Берлинда гомумевропа конгрессын чакыруга ризалашырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә Болгариянең территориясе киметелә, Австро- Венгрия — Босния һәм Герцеговинаны, Англия Кипрны оккупация- ли. Германия һәм Австро-Венгриянең Балкан илләренә йогынтысы кискен арта, бу исә Россия җәмгыятендә канәгатьсезлек тудыра, i Россиядә хакимият һәм җәмгыять Үзгәрешләр идеяләре җәмгыятьнең барлык катлаулары тарафыннан хуплануга карамастан, модернизацияне «өстән торып» башкаручы хакимият «түбәннән» яклау тапмый, ул аны тәэмин итәргә омтылмый да. Шул ук вакытта сәүдә капиталының күп кенә вәкилләре, белемле шәһәр халкының зур күпчелеге реформаларның чикләнгәнлеген һәм эзлекле булмавын күрәләр. Җәмгыятьтә, хакимият вәкиллекле инсти¬ тутларның үсешен тоткарлый, илнең гражданнарына ышанмый, үз өстенлекләрен сакларга омтылган түрәләр бюрократиясе мәнфәгать¬ ләрен яклый, дигән фикер ныгый бара. Башлыча хакимияткә каршы оппозиция пассив характерда була, ул «югарыдан» уздырылган сәясәткә шикле, тискәре мөнәсәбәттә ча¬ гыла. Хакимияткә карата оппозиция хасил иткән, аның белән хезмәт¬ тәшлек булдыруны оят гамәл дип исәпләгән, әмма актив протестка әзер булмаган рус интеллигенты халәте традицияләре барлыкка килә. Шул рәвешчә самодержавиенең курсы легаль булмаган һәм бернин¬ ди дә хокукый чикләүләрне танымаган аз санлы радикаль төркемнәр өчен сәяси гамәлләр кыры тудыра. 1870 нче елларда революцион карашлы яшьләр, сту¬ дентлар арасында «халыкка чыгу» идеясе барлыкка килә. Ул халыкның 1861 елгы крестьян реформасы белән канәгатьсезлеген самодержавие режимына кар¬ шы фетнәгә әверелдерергә исәп тота. Мондый агита¬ ция әллә ни нәтиҗәләр бирми. Кагыйдә буларак, крес¬ тьяннар үзләре үк пропагандистларны тоткарлый һәм властьларга тапшыралар. 1870 нче еллар ахырында
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу берничә революцион оешма барлыкка килә. Арада иң күп санлыларның (2000 гә якын кеше) берсе — «Народ¬ ная воля» була, аның түгәрәкләре 50 дән артык шәһәрдә эшли. Ул террор юлын сайлый. Народоволецлар сәяси үтерүләр хакимиятне көчсезләндерә, революция ясау¬ ны җиңеләйтә, дип исәплиләр. 1881 елда алар Александр II гә һөҗүм итә. Александр III (1881—1894) вакытында алдагы патшалык чорында кабул ителгән күп кенә либераль кануннар кырысландырыла. Земство¬ лар һәм шәһәрләрдәге сайланулы органнарның хакимияте чикләнә, үзәк хакимиятнең урыннардагы түрәләренең, гражданнар ышаныч- лылыгын күзәткән жандарм идарәләренең вәкаләтләре киңәйтелә. Университет ирекләре бетерелә, җәмгыятьнең ярлы, түбән катлау вәкилләренең урта һәм югары белем алуын чикләүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла. Реформалар чорында Россиянен социаль-икътисади үсеше Реформалар, авыр промышленность, бигрәк тә хәрби промышлен¬ ность үсешенә, тимер юллар төзелешенә дәүләт ярдәме Россия икъ¬ тисады үсешенең шактый югары темпларын тәэмин иткән. 1860 ел¬ дан 1900 елга кадәр Россиянең дөньядагы промышленность җитеш¬ терүендәге өлеше 7 дән 8,8 процентка кадәр арткан. АКШ, Англия һәм Германиядән генә калышып, эчке гомуми продукт җитештерү буенча ул дөньяда дүртенче урынга чыккан. Дөньяда сәүдә итү бу¬ енча Россия алтынчы урынны биләгән. Тимер юллар төзелеше тиз темплар белән үскән, тимер юллар челтәренең озынлыгы 1861 ел¬ дан 1900 елга кадәр, 1,5 мең чакрымнан 58 мең чакрымга кадәр арткан. Себер һәм Ерак Көнчыгышның үсеше һәм үзләштерелүе өчен зур әһәмияткә ия булган Транссебер тимер юлы төзелә баш¬ лаган: Халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе тиз үскән. 1856 елдан 1896 елга кадәр мәктәпләр, училищелар һәм гимназияләрнең саны 8 меңнән 79 меңгә кадәр, укучыларның саны 23 меңән 3,8 миллионга кадәр арткан. Нәшер ителүче китаплар исемнәренең саны буенча Россия өченче урынны биләгән. Шул ук вакытта 1861 елгы аграр реформаларның эзлекле булмавы Россиянең үсешен токарлый. Аларны уздырганда хөкүмәт, бурычлар¬ дан котылган алпавыт хуҗалыклары товарлыклы продукция эшләп чыгаруны шактый арттыралар, дип өметләнә. Аларның кайберләре,
§§ 49—50. Россиядәге тәмамланмаган үзгәртеп корулар: тәҗрибә һәм үзенчәлекләр 353 XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА РОССИЯНЕҢ ИКЪТИСАДИ ҮСЕШЕ Россияне XIX гасырның икенче яртысында модернизацияләү 23 С-203
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 354 чыннан да, җирдән файдалану техникасын камилләштерү юлыннан китә. Әмма алпавытларның күпчелеге моңа әзер булмый. Нәтиҗәдә аларның хуҗалыклары түбән тәгәри бара. 1870 елдан 1895 елга кадәр бурычка салынган утарларның өлеше янә 2,2 проценттан 40 процент¬ ка кадәр арта, аларның күбесе мәҗбүри рәвештә бурычларны кайта¬ ру өчен сатыла. Җир сатып алу өчен түләүләр кертү йөкләмәсе крестьяннарны бөлдерә. 1891—1892 елларда Россиядә ачлык була, ул берничә йөз мең кешенең гомерен алып китә. Хөкүмәт, бигрәк тә Александр III пат¬ шалык иткәндә, крестьян общинасын сакларга һәм ныгытырга омты¬ ла, шул юл белән ул крестьяннарны бөлүдән һәм ярлыланудан котка¬ рып калып була, дип исәпли. Аерым алганда, 1893 елда общинадан чыгу хокукын чикләгән, община җирләрен сатудан һәм бурычка са¬ лудан тыйган кануннар кабул ителә. Бу исә аграр мөнәсәбәтләрнең инде искергән тибын беркетеп калдыра. Әгъзаларын гомуми җавап¬ лылык системасы яклаган, ярлыларга ярдәм кулы сузган общиналар¬ да хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, яңа техника алу һәм үзләштерүгә стимуллар булмавы исәпкә алынмый. Икътисадны модернизацияләү, тимер юллар төзелеше зур күләмдә акча сарыф итмичә мөмкин булмый, әлеге чыгымнар башлыча казна хисабына каплана. Аны тулыландыру өчен катгый салым сәясәте алып бару таләп ителә. 1880 нче елларда гына да таможня пошлиналары 30 процентка арта, спиртка, тәмәкегә акциз җыемнары, күчемсез милеккә, сәүдәгә, һөнәрләргә яңа салымнар кертелә. Финанс министры посты¬ на С. Ю. Витте (1892—1903) килгәннән соң, шәрабка дәүләт монопо¬ лиясе урнаштырыла, бу бюджетны тулыландыруның мөһим тармагы була. Шулай ук Россия промышленностена килүче чит ил инвестици¬ яләренә чикләүләр бетерелә, нәтиҗәдә промышленность үсешен фи¬ нанслау өчен яңа чыганак ачыла. 1914 елга чит ил капиталы метал¬ лургиянең 40 процентын, химия промышленностеның — 50, күмер чыгаруның 90 процентын, нефть чыгаруны тулысынча диярлек үз кон¬ тролендә тота. Әлеге хәл рус эшкуарларының ачуын китерә. Модернизацияләүне финанслау җәмгыятьнең барлык катлаулары¬ на да авыр йөк булып төшә. Әмма властьлар барлык карарлар да «югарыда» кабул ителә торган тәртипне үзгәртергә теләми. XIX гасыр ахырында Россиянең идарәче даирәләре үзләре өчен яңа мәсьәлә белән очраша. Промышленность үсеше барышында һәм крестьяннарның крепостной бәйлелектән азат ителүе нәтиҗәсендә шәһәрләр тиз үсә башлый (1863 елдан 1897 елга кадәр эре шәһәрләрдәге халык саны 6 миллион кешедән 17 миллион кешегә
§§ 49—50. Россиядәге тәмамланмаган үзгәртеп корулар: тәҗрибә һәм үзенчәлекләр 355 кадәр үсә), ялланган эшчеләрнең саны арта. XX гасыр башына Россия¬ дә аларның саны 10 миллион кешегә житә (шул исәптән 3,5 миллион кеше авыл хуҗалыгында эшли). 1870 нче елларда эшчеләрнең беренче чыгышлары булып уза, алар хезмәт шартларын яхшырту, хезмәт хакын күтәрү таләпләрен куя. 1880 нче елларда Россиядә эшчеләргә кагылышлы беренче законнар кабул ителә. Кече яшьтәге балалар (12 яшькә кадәр) хезмәтен файдалану, төнге сменага хатын-кызлар һәм балигъ булмаганнарны җәлеп итү тыела. Эшчеләргә салынуы ихтимал булган штрафларның күләме киметелә, хезмәт хакын товарлар белән түләү тыела. Эшчеләргә ка¬ гылышлы законнарның үтәлешен контрольдә тоту өчен фабрика ин¬ спекциясе оештырыла. Шул ук вакытта властьлар эшчеләрнең профсоюзлар булдыру хо¬ кукларын катгый рәвештә кире кага. Аларны оештыру буенча бар¬ лык гамәлләргә чик куела. Бу исә үзләренең икътисади мәнфәгатьлә¬ рен якларга омтылган ялланган эшчеләрне сәяси характердагы таләпләр куярга этәрә, һәр забастовка полиция һәм гаскәрләр белән бәрелешләргә барып житә. Бары тик XX гасыр башында гына поли¬ ция күзәтчелеге астында «эшчеләрнең үзара ярдәмләшү җәмгыяте» төзергә рөхсәт бирелә. Әмма инде вакыт оттырылган була. Радикаль, революцион карашлы марксистик оешмаларның эшчеләр хәрәкәтенә йогынтысы үсә бара. Сораулар һәм биремнәр 1. Таблица төзегез. Таблица Александр II нең реформалары Реформаларның эчтәлеге Максатлары Уздыру нәтиҗәләре 2. Ни өчен крепостной хокукны бетерү Россия империясендә авыл хуҗалыгының тиз күтәрелешенә китерми? Бу рефор¬ маның чикләнгәнлеге нидән гыйбарәт?
356 11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 3. Россиядә. Австро-Венгриядә һәм Германиядә аграр ре¬ формалар уздыру тәҗрибәсен чагыштырыгыз. Аларнын уртаклыклары һәм аерымлыклары нәрсәдә? 4. Хәрби реформаларның нәтиҗәләре нинди булган? 1877— 1878 еллардагы рус-төрек сугышы турында сөйләгез. 5. XIX гасыр ахырында Россиянең артта калуы нәрсәдә ча¬ гылган? Ни өчен властьлар рус җәмгыятендә башланган үзгәрешләргә әзер булмаган? 6. Россия интеллигенциясенең хөкүмәт сәясәтенә кара га мөнәсәбәте нәрсә белән характерлана? Әдәбияттан сезгә таныш булган мисалларны китерегез. 7. Ни өчен Россиядә туып килгән эшчеләр хәрәкәте ре¬ волюцион идеяләр тарафдарлары йогынтысына эләккән? §51. Дөньяны колониаль бүлүнең төгәлләнүе. Африка халыкларын буйсындыру Европа һәм Төньяк Америка илләрендә про- мышленность перевороты, аннан соң индус¬ трияләштерү, ал арга бәйле рәвештә хезмәт җи- тештерүчәнлеге үсү алар һәм Азия, Африка илләре арасында үсеш дәрәҗәсе буенча аерымлыкларның тирәнәюенә сәбәп булган. XIX гасыр ахырына — XX гасыр башына индустри¬ аль илләр дөньяны колонияләргә һәм йогынты сфераларына бүлүне төгәлләүгә ирешә. Дөньяны колониаль бүлүнең төгәлләнүе XX гасыр башында Англиянең колониаль империясендә Җир шары халкының чирек өлешеннән күбрәге яши. Аның колонияләре терри¬ ториясе үз җиреннән йөз мәртәбә диярлек зуррак була. Англиянең Азиядәге колониаль экспансиясе үзенең мөһим макса¬ ты итеп һиндстанны биләмәләр белән чолгап алуны һәм шул рәвешчә көндәш державаларның әлеге Британия таҗы «энҗесе»нә куркыныч
§ 51. Дөньяны колониаль бүлүнең төгәлләнүе. Африка халыкларын буйсындыру 357 тудыру мөмкинлеген бетерүне куя. 1880—1890 елларда Англия һинд- етаннан көнчыгышта урнашкан Бирманы буйсындыруны тәмамлый. Россия Урта Азиягә үтеп керүен көчәйткән саен, Англия Әфганстан- ны яулау омтылышларын кабатлый. Әмма чираттагы инглиз-әфган сугышы да (1878—1881) Англия өчен уңышсыз төгәлләнә. Ул Әфган- стан әмиренең бары тик илнең көньягында яшәгән пуштун кабиләлә¬ рен генә Британия подданныйлары итеп тануына ирешә. Әмма ин¬ глизләр әлеге кабиләләрнең реаль буйсынуын тәэмин итә алмый. Алар- да үзидарә, корал йөртү һәм салымнар түләмәү хокукы саклана. XIX гасыр ахырында Англия Африкада колониаль экспансия¬ сен активлаштыра. 1869 елда французлар Мисыр территориясе аша Европадан Азиягә диңгез юлын меңнәрчә чакрымнарга кыскарт¬ кан Сүәеш каналын казыганнан соң, аның игътибарын Мисыр җәлеп и тә. Франциянең көчсезләнүе һәм Мисырда эчке сәяси хәлнең кис¬ кенләшүе 1882 елда Сүәеш каналының басып алынуына китерә. Ми¬ сырда ислам лозунглары астында илдә чит илләрнең хәрәкәт итүенә каршы юнәлдерелгән массачыл хәрәкәтләр барлыкка килә. Инглиз гаскәрләре илне оккупацияли. Мисыр тулысымча бәйле дәүләткә әвере¬ лә. Аның армиясен инглиз инструкторлары җитәкли, киңәшчеләр ми¬ нистрлыкларга җитәкчелек итә. Мисырны яулаганнан соң. Англия-Мисыр гаскәрләре Нил агымы буйлап коньякка хәрәкәт итә башлый. 1885 елла алар Судан башкаласы Хартумны ала. Әмма биредә ко¬ лонизаторлар кочле каршылыкка юлыгалар. Рухани Мөхәммәд Әхмәд (1844 1885) үзен мәһди (мессия. Аллаһы илчесе) дип игълан итә. Ул җитәкләгән кабиләләр берләшмәсе күп тапкырлар инглизләрне җиңә. Сугыш сузыла. Техник яңалык пулеметлар кулланган илбасарлар¬ ның хәрби яктан зур өстенлеген.) карамастан, Суданны буйсындыру 1848 елга гына төгәлләнә. Соңгы каршылык учаклары 1904 елда бас¬ тырыла. Көньяк Африка Британия экспансиясенең тагын бер юнәлеше була, aina алтын һәм алма з ятмалары ачыла. 1870 еллардан, уңышка өмет юллап, бирегә бөтен дөньядан маҗара эзләүчеләр агыла. Диарның берсе — яшь, булдыклы инглиз Сесил Джон Роде (1853—1902) була. Ул үз акчасын бөлгән хәзинә эзләүчеләрнең ки¬ шәрлекләрен сатып алуга тота. Тиздән Родс «Де Бире» компаниясен оештыруда катнаша, бераздан аның пре¬ зиденты була. Әлеге компания Көньяк Африка алмаз¬
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 358 ларын чыгаруга үз монополиясен булдыра, соңрак ал¬ тын чыгаруга да үз контролен урнаштыра. Роде Африка кабиләләре юлбашчыларыннан Зам¬ бези елгасыннан төньяктарак яткан зур территорияне файдалану хокукын сатып ала. Аны үзләштерү өчен Көньяк Африка өстенлекле компаниясе төзелә. 1889 елда Британия хөкүмәте компаниягә әлеге җирләрне файда¬ лану хокукы бирә, бирегә идарә тәртибен, армия, полиция, судлар оештыру керә. Кайчандыр әлеге хокукка һиндстандагы Ост-Индия компаниясе генә ия булган. Әлеге компанияләрне оештыруның метрополияләр (аларны оеш¬ тырган илләр) өчен өстенлеге бу компанияләр тарафыннан яуланган җирләрне иҗтимагый фикерне санга сукмыйча идарә итүдән гыйбарәт була. Җирле халык белән конфликтлар, көндәш державалар белән кыенлыклар туган очракта хөкүмәтләр компанияләрнең гамәлләрен яклап чыккан яисә алардан читләшкән. Англия Африканың көньягыннан төньягына, Каһирәдән Кейпта¬ унга кадәр тимер юллар челтәре белән бәйләнгән тоташ биләмәләр булдырырга омтылган. Яңа базарлар вәгъдә иткән әлеге идеяне тор¬ мышка ашыруның этабы — Африкадагы җирләрне яулау, 1895 елда Родезия исеме алган колония игълан ителү була. Әлеге планга Көньяк Африкада Голландиядән күченеп килүче¬ ләрнең ак тәнле варислары — бурлар нигез салган Трансвааль һәм Оранжевая дәүләтләре комачаулый. Бур республикалары террито¬ риясендә алмаз һәм алтын приискаларында эшләгән инглизләрнең хокуклары кысылу сылтавы белән, Бөекбритания аларга каршы су¬ гыш башлый. Аның идарәче даирәләре җиңел генә җиңүгә исәп тота, әмма су¬ гыш сузыла. Бурлар көчле каршылык күрсәтә. Англия Африканың көньягына 250 меңлек армия җибәрергә мәҗбүр була, аның югалту¬ лары 20 мең кешедән артып китә. Европа илләренең күпчелеге, шул исәптән Россия дә, бур республикаларына теләктәшлек белдерәләр, дөньяда Бөекбританиянең абруе кискен төшә. Шулай да 1899—1902 еллардагы инглиз-бур сугышы Британия империясенә бур республика¬ ларын кушу белән тәмамлана. 1910 елда Африканың көньягындагы инглиз биләмәләре доминионга — Көньяк Африка Союзына берләш¬ терелә. Икенче колониаль держава Франция була. Франция-Пруссия су¬ гышында җиңелүеннән соң үзенең куәтен кайтарып, 1880 нче елларда
§51. Дөньяны колониаль бүлүнең төгәлләнүе. Африка халыкларын буйсындыру 359 ук ул үзенең колониаль сәясәтен активлаштыра. 1881 елда, Алжирны контрольдә тотуына таянып, ул Тунисны басып алуга ирешә. Фран¬ циянең хакимиятен Сахара кабиләләре. Көнбатыш һәм Экваториаль Африка халыклары таный. 1894—1896 елларда Мадагаскар буйсын¬ дырыла. Азиядә Франция бөтен Вьетнамны, бераздан Һинд-Кытайны яулау¬ га ирешә. Кытай үзенә вассал бәйлелектә булган әлеге территория¬ ләрне яклый алмый. Германия дә колониаль яулап алулар юлына баса. 1885 елда Гер¬ маниянең Көньяк Африка компаниясе оеша, ул 1800 чакрым озын¬ лыктагы яр буе полосасына ныгып урнаша. Германия Көньяк-Көнба¬ тыш, Көнчыгыш Африканың бер өлешен, Того, Камерунны басып ала. Тын океан бассейнында ул Яңа Гвинея утравының бер өлешен һәм шул тирәдәге утрауларны оккупацияли. Германия экспанциясе план¬ нарына шулай ук Якын Көнчыгышта зур йогынты сферасы булдыру да керә. 1898 елда аның кайзеры (императоры) Вильгельм II (1888— 1918) Төркия хакимлегендәге Палестинада, христианнарның андагы изге урыннарында, Илаһи Табут Храмында була. Әлеге визит вакы¬ тында тимер юл төзү турында килешүгә ирешелә. Бу юл Берлинны Багдад һәм Басра белән тоташтырырга, Германия товарлары һәм капиталларының Якын һәм Урта Көнчыгышка үтеп керү каналына әверелергә тиеш була. Көнбатыш Европаның кечерәк индустриаль илләре дә колония¬ ләрдә үз өлешләрен булдыруны дәгъвалый. 1876 елда Бельгия короле Халыкара Африка җәмгыяте оештыра, бу җәмгыять Конго елгасы бассейнын өйрәнү өчен экспедицияләр җибәрә. Тиздән ул Халыкара Конго компаниясе итеп үзгәртелә, әлеге компания Экваториаль Аф¬ рикадагы гаять зур территориягә үзенең хокуклары булуы турында дәгъва белдерә. Ул Бельгия короленең шәхси милкенә әверелә. Конго¬ ның Бельгия тарафыннан басып алынуы Германия, Англия һәм Фран¬ циядә ризасызлык тудыра, әмма әлеге державаларның берсе дә бу колония өчен сугышуны кирәк тапмый. Голландия Индонезиянең барлык территориясен басып ала. Ита¬ лия Абиссинияне (Эфиопия) яуларга омтыла, әмма ул 1895—1896 ел¬ лардагы Италия-Эфиопия сугышында җиңелә һәм Эфиопиягә дәгъва белдерүдән генә баш тартып калмыйча, аңа контрибуция түләргә мәҗбүр була. Шулай да Италия үз колониаль империясен булдыруга ирешә. 1911—1912 еллардагы сугыш нәтиҗәсендә ул Төркиянең вас¬ сал биләмәсе — Ливияне басып ала.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 360 Колониализм: метрополияләр һәм колонияләр өчен нәтиҗәләр XX гасыр башында Европа илләрендә колонияләргә ия булу уңыш¬ лы үсеш шарты буларак карала. Эшкуарларның ялланган эшчеләр таләпләрен канәгатьләндерү мөмкинлекләре корпорацияләрнең дөнья базарында көндәшлек итә алу сәләтеннән һәм колониаль сәүдәдән бәйле була. Моны исәпкә алып, профсоюзлар еш кына колониализм сәясәтен яклап чыга. Мәсәлән, Бөекбританиядә эш¬ челәр хәрәкәтендә колонияләр кирәк, чөнки алардагы базарлар яңа эшче урыннар белән тәэмин итә, арзан аграр продукция алу мөмкинлеген булдыра дигән фикер киң тарала. Чынлыкта колонияләргә ия булу, алардагы базарлар һәм ресурс¬ лар белән идарә итү җитештерүнең техник базасын камилләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, чыгарыла торган эшләнмә төрләрен яңарту өчен стимулларны какшата. Колонияләргә һәм бәйле илләргә метрополияләрдә дә файдаланырлык капитал кертелә. Нәтиҗәдә Англия, Франция кебек дөньяның алга киткән иллә¬ ренең хуҗалык үсешендә торгынлык билгеләре күренә башлаган. Киресенчә, Германия, АКШ, Япония кебек зур колониаль империя¬ ләр төземәгән илләрдә капиталның зур өлеше милли икътисадлар¬ ны үстерүгә юнәлдерелгән. Соңрак, индустриаль үсеш юлына аяк басканнан соң, бу илләр барлыкка килгән промышленностьны иң алдынгы технологияләр белән коралландырган. Бу исә аларга көндәшләр белән көрәштә өстенлек тәэмин иткән. Колонияләр халкы өчен яулап алулар бик үкенечле була. Бу яулар җимерү, буйсындырылган җирләрне талаулар белән бара, алар бик күп кешеләрнең гомерен алып киткән ачлык һәм эпиде¬ мияләр килеп чыгуга сәбәп була. Халыкның иң ярлы, белемсез катлаулары рухани лидерлар, җир¬ ле феодаль аксөякләрнең бер өлеше җитәкчелегендә бәйсезлекне сакларга яки кире кайтарырга тырышкан. Алар беренче булып ко¬ лонизаторлар һөҗүменә дучар ителә, әмма кагыйдә буларак, кар¬ шы тору нәтиҗәсез булып чыга. Традицион тормыш тәртипләрен торгызу, европалыларны куып чыгару максатында барган күтәре¬ лешләр рәхимсез рәвештә бастырыла. Мәсәлән, Африкадагы немец биләмәләрендә 1904—1905 еллардагы баш күтәрүдән соң гереро һәм готтентотлар кабиләләренең халкы 4—5 мәртәбә кими. Колониаль державаларның җиңүләре барыннан да элек алар- ның хәрби-техник өстенлеге белән аңлатыла. Аерым илләрдәге ан¬ тиколониаль чыгышлар метрополияләр өчен куркыныч тудырмый.
§51. Дөньяны колониаль бүлүнең төгәлләнүе. Африка халыкларын буйсындыру Мадагаскарда французларга каршы партизаннар сугышы 20 ел чамасы сузылса да (1885—1904), французларны чигенүгә мәҗбүр итми. Киресенчә, вакыт узу белән каршылык күрсәтүнең көче бетә. Җитди каршылыкка очраган колониаль державалар, бер-берсе белән көндәш булсалар да. бердәм фронт рәвешендә чыгыш ясый. Мәсәлән, 1888 елда Көнчыгыш Африкада Германия колонизатор¬ ларына каршы баш күтәрүгә (төньяктарак яшәгән гарәпләр белән берләшеп, Банту кабиләләре колонизаторларны тар-мар итә) җа¬ вап йөзеннән Англия һәм Франция Германиягә ярдәмгә киләләр, бу гамәлләр нәтиҗәсендә алар үз биләмәләрен киңәйтүгә ирешә. Кытайның индустриаль державалары бәйлелеге көчәюе нәти¬ җәсендә туган 1900 елдагы баш күтәрүне бастыру өчен дә колони¬ аль державалар берләшеп хәрәкәт из ә. XIX гасыр ахырында Кытайны икътисади йогынты сфералары¬ на бүлү, аның территориясендәге терәк пунктларны яулау башла¬ на. 1898 елда Германия Кытайның Киао-Чао бухтасын басып ала, илнең хөкүмәтенә аны 99 елга арендалау турында килешүне көчләп тага. Россия исә шул ук вакытта «арендага» Порт-Артур урнашкан Ляодун ярымутравын ала. Бөекбританиягә шундый ук шартларда Цзюлун ярымутравы һәм аның тирәсендәге 1842 елдан бирле Гон¬ конг колониясе урнашкан утраулары бирелә. Кытай белән сугыш (1894—1895) нәтиҗәсендә көчәйгән Япония Бөекбритания илен Кореяне контрольдә тотудан баш тартуга мәҗбүр итә. Гонконг формаль рәвештә бәйсез булса да, чынлыкта Япониянең йогынты сферасына эләгә. 1899 елда АКШ Кытайда «ачык ишекләр» док¬ тринасын игълан итә. Әлеге доктрина буенча бер генә бөек держа¬ ва да башкаларына карата зур икътисади өстенлекләр алмаска тиеш була. Бу исә Кытай тарафыннан индустриаль дәүләтләрнең берсенә карата өстәмә ташламалар ясавының башка индустриаль держа¬ валарга да таралуын күздә тота. Кытайның колониягә әверелү куркынычы массачыл антиколони¬ аль хәрәкәт китереп чыгара. Аның максаты чит илләрнең кешеләрен куу була. 1900 елдагы «боксерлык» күтәрелеше (башкача атамасы — ихэтуаньнар, «сары тасмалар» күтәрелеше) вакытында крестьяннар һәм шәһәр ярлылары тимер юлларны, элемтә линияләрен җимерәләр, чит ил кешеләрен һәм ят киемнәрдән йөргән кытайларны үтерәләр. Кытайда идарә иткән маньчжур династиясенең күп кенә әгъзала¬ ры һәм чиновниклары килеп кушылган баш күтәрүчеләр Пекиндагы Илчелек кварталын камап ала. Колониаль державалар тиз арада кол¬ лектив интервенция белән жавап бирә. Аларның гаскәрләре баш
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 362 ; Кытайның XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында Sfe, йогынты сфераларына бүленүе күтәрүчеләрне тар-мар итә, Пекин талануга дучар ителә. Солых шарт¬ лары буенча Кытай контрибуция түли, Пекинны диңгез ягыннан кап¬ лап торган крепостьларны юк итү күздә тотыла. Маньчжурияне Рос¬ сия гаскәрләре басып ала. §51. Сораулар һәм биремнәр 1. Үзләрен бөек державалар дип санаган илләрне әйтеп үте¬ гез, алдынгы илләрнең колонияләре булган төбәкләрне атагыз. 2. Кайсы дәүләтләр ярымколония булган? Ярымколония¬ ләрнең билгеләрен формалаштырыгыз. 3. «Дөньяны колониаль бүлүнең төгәлләнүе» темасына жәенке план төзегез.
§ 52. Россия — күп милләтле империя 363 4. I 4. Таблицаны тутырыгыз. Таблица Колониализм нәтиҗәләре Метрополияләр өчен Колонияләр өчен Колониализмның метрополияләр һәм колонияләр өчен нәтиҗәләре турында йомгак ясагыз. §52. Россия — күп милләтле империя Көнбатыш Европа державалары XV гасыр ахырыннан башлап диңгез аръягындагы тер¬ риторияләр хисабына үзләренең колониаль империяләрен төзи башлый, Россия дә үз чикләрен киңәйтә бара. Бу исә этносара мөнәсәбәтләргә аерым характер бирә. Мет¬ рополияләр һәм яуланган территорияләр халыклары арасындагы каршылыклар Рос¬ сия өчен халыкара тормыш проблемасы түгел, фәкать эчке үсеш мәсьәләсе була. Россия империясенең этник каргасындагы үзгәрешләр XV гасыр ахырында, Иван III патшалык иткән чорда, Россиянең хал¬ кы якынча 6 миллион кеше тәшкил итә, этник яктан ул бертөрле була. Ыруг-кабилә строе вакытларыннан бары тик диалект, кием-салым, торак төзелеше һәм һөнәрчелек әйберләренең бизәлешләрендә генә аерымлыклар саклана.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 364 Этнографлар иң зур аермаларның, шул исәптән тышкы кыяфәттә, төньяк һәм көньяк великоросслар арасында булуын билгели, алар Россиянең урта по¬ лосасында яшәүчеләр катнаш, күчеш билгеләренә ия дип исәпли. Бу аерымлыклар табигый—климат шарт¬ лары, шулай ук славян кабиләләренең тарихи үсеш үзенчәлекләре белән бәйле була. Мәсәлән, төньякта көнчыгыш славяннар фин-угор кабиләләрен ассими ляцияләгән, әлеге кабиләләр турындагы хатирә урын¬ нар һәм шәһәрләр исем-атамаларында гына саклан ган (Муром, Чуд күле). Кырыс климат җылы ки¬ емнәрдән йөрергә, зур келәтле (хуҗалык корылмалы) иркен, җылытылган өйләр төзергә мәҗбүр иткән. Көньякта славяннар күбрәк дала халкы, күчмә ка¬ биләләр белән аралашкан (аерым алганда, алар та¬ рафыннан кыпчаклар ассимиляцияләнгән), җылы кли мат җиңелрәк төрдәге тораклар төзүгә мөмкинлек биргән. XVI гасырда Россиягә Казан һәм Әстерхан ханлыклары кушыл¬ ган, аның хакимиятен Нугай Урдасы һәм Башкортстаи таныган. Шәһәр-крепостьлар (Уфа, Самара, Царицын) төзелгән, руслар Идел, һәм Урал буйларын. Төньяк Кавказны үзләштерүгә керешкәннәр. Себерне яулаганнан соң, руслар Амур, Тын океан ярларына килеп чыккан. Төмән, Тобольск, Томск шәһәрләретөзелгән. Россиянең хал¬ кы 10 миллион кешегә җиткән, аның мәйданы икс мәртәбәдән дә күбрәккә арткан, 2,8 миллион квадрат километрдан 5.5 миллион квад¬ рат километрга зурайган. XVII гасыр башында Болгавырлык. Полыпа-Литва дәүләте һәм Швеция белән сугышлар чорында чикләрнең киңәюе акрынайган, әмма Себергә күчеп утырулар дәвам иткән, анда Туруханск. Красно¬ ярск, Иркутск, Анадырь шәһәрләренә нигез салынган. Чиркәү бүле¬ нешеннән соң, эзәрлекләүләрдән качып. Себергә старообрядецлар (иске дин тарафдарлары) күчеп утырган. Камча тканы үзләш герү баш¬ лана. Рус җир гизүчеләре Алясканы ачалар (1867 елда ул АКШка са¬ тыла). XVII гасыр ахырында — XVIII гасыр башында Россиянең терри¬ ториясе шактый киңәя. 1667 елда Польша аңа Смоленск һәм Черни¬ гов җирләрен бирергә, Сулъяк Украинаның Россия составына керүен танырга мәҗбүр була. Йөз елдан соң. Польшаны оч тапкыр бүлү нәти¬ җәсендә Россия составына Уңъяк Украина. Белоруссия, Волынь. Лит¬ ва. Курляндия кертелә.
§ 52. Россия — күп милләтле империя 365 tojicK?.Красноярск Верхоянское 1М7 1679 “ XVII гасыр башында Себсрнен pre жнргнюрдэре тарафыннан үзләштерелү юллары И.Реброн. 1633 елла Яна елгасын һәм 1637 елда Индигирка елгасын ачкан И.Москнигнннын 1639 елдагы сәяхәте В.Поярком. 1643— 1646 елларда Амур елгасын ачкан (.Дежнев юлы. 1648 елда Азия һәм Америка арасындагы бугазны ачу 1649—1651 елларда Е.Хабаровнын Амур буйларына бару юлы 1696—1699 елларда В.Атласов юлы Торак нункглар!а нигез салыну дагалары 1688 елда Россия чикләре XVII гасырда Себерне Россиягә кушу Наполеон сугышлары тәмамланганнан соң, 1815 елгы Вена кон¬ грессы карары нигезендә Россиягә Варшава белән бергә Польша тер¬ риториясенең зур өлеше кушыла. Төньяк сугышы һәм Швециянең Россия белән башка бәрелешләре нәтиҗәсендә бу илдән Россиягә Ижора җире, хәзерге Эстония, Лат¬ вия. Финляндия территориясе күчә. Көньяк юнәлешендәге экспансиядә Россия зур уңышларга ирешә. 1739 елда ул ахыргача Азов һәм Запорожьены үзенә куша. 1774 елга Днепр һәм Көньяк Буг елгалары арасындагы җирләр, Азов һәм Ку¬ бань буйларының бер өлеше Төркиядән сугышып алына. Кырым хан¬ лыгы Госманлы империясе вассалы булудан туктый һәм 1783 елда Россия составына кертелә. Төркия, Иран, тау халыклары белән бул- 1ан Кавказ сугышы (1817—1864) нәтиҗәсендә Россия империясенә
11 иче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 366 Чечня, Адыгей, Таулы Дагстан, Сванетия, Грузия, Әрмәнстан, Азәр¬ байҗан (башкача әйткәндә, Төньяк Кавказ һәм Кавказ аръягы), шу¬ лай ук Бессарабия кушыла. XVIII гасырда ук, Кече һәм Урта йөзләрнең казахлары Россия подданныйлыгы кабул иткәч, Россия империясе экспансиясенең тагын бер — Урта Азия юнәлеше барлыкка килә. Дөньяның бу төбәгендәге империя сәясәте бигрәк тә Кырым сугышында (1854— 1856) җиңелгәннән соң активлаша. Урта Азиядә йогынты урнаш¬ тыру өчен Бөекбританиягә каршы көрәш башлана. Бөекбритания һиндстандагы үз биләмәләре чикләрен төньякка киңәйтергә ом¬ тыла. Бохара һәм Хива ханлыклары Россиядән вассал бәйлелеклә- рен таный. 1867 елда Төркестан генерал-губернаторлыгы оешты¬ рыла. Аңа Казахстан һәм Урта Азиядәге Россия хакимлегендәге җирләр, бераздан Төркестан да кертелә. Россия империясенең чикләре киңәю халыкның этник һәм дини составы үзгәрүгә китерә. Бу турыдагы мәгълүматлар бәхәссез түгел, чөнки халык санын алулар XIX гасырда гына узды¬ рыла башлый. Моңа кадәр XVI гасырдан башлап, салымнар җыю өчен, хуҗалыклар саны гына исәпкә алына. Җан башыннан алына торган салымга күчкәннән соң, салым түләүчеләрнең санын ачык¬ лау өчен, ул ревизияләр белән алмаштырыла. 1719 елдан 1858 елга кадәр шундый ун ревизия уздыры¬ ла. «Ревизия хикәятләре»ндә илдә яшәүчеләрнең үзатамасы, аларның төп теле, этник килеп чыгышы турындагы мәгълүматлар күрсәтелә. Аларга нигез¬ ләнеп, Петр I заманнарында Россиянең этник кар¬ талары төзелә. Туулар һәм үлемнәр чиркәү тара¬ фыннан теркәп барыла, административ-полиция ис¬ әбе дә гамәлдә була. XIX гасырда халыкның саны һәм составы турындагы мәгълүматлар губерна хи¬ сап кенәгәләренә кертелә. 1897 елда беренче го- мумроссия халык санын алу уздырыла. Җыелган мәгълүматлар буенча, XVIII гасыр башында Россия им¬ периясенең халкы билгеле бер дәрәҗәдә бертөрлеләк була: 70%ка якын руслар, 13 % чамасы украиннар, 2,4 % белоруслар. Славян булмаган халыклар арасында эстоннар (2 %), татарлар (1,4 %), чувашлар (1,4 %), башкортлар (1,1%), финнар (1%), латышлар (1 %), Себердәге аз санлы халыклар аерылып тора.
§ 52. Россия — күп милләтле империя 367 1762 елда махсус Манифест кабул ителә, аның нигезендә, кушыл¬ ган җирләрне тизрәк үзләштерү өчен чит ил гражданнары чакырыла. Аларга төрле ташламалар вәгъдә ителә. Бу чакыруга немец князьлә¬ ренең подданныйлары килә, бу исә Россиядә герман халкы өлешенең үсүенә китерә. Польшаны бүлгәләүләр нәтиҗәсендә дә Россиянең этник составын¬ да үзгәрешләр була. Украин, белорус, литвалы, полякларның саны арта. Элеккеге Речь Посполитая халкының 1/10 чамасы өлешен тәшкил иткән еврейлар шактый зур этник төркем булып әверелә. Россия империясенең чикләре киңәю нәтиҗәсендә аның хал¬ кы составында русларның (1719 елдан алып аларның абсолют саны 15 750 мең кешедән 128 200 мең кешегә кадәр, ягъни гасыр ярым вакыт эчендә 8 мәртәбә диярлек артса да) өлеше нибары 43,4 %, ягъни халыкның яртысыннан да азрак булган. Икенче урынны украиннар (15,5 %), өченче урынны поляклар (6,2 %) биләгән. Алардан соң белоруслар (4,6 %), еврейлар (3,9 %), ка¬ захлар (3 %), финнар (2,1 %), татарлар (1,7 %), немецлар (1,4 %), үзбәкләр (1,3 %), литвалылар (1,3 %), грузиннар (1,1 %), латыш¬ лар (1,1 %), башкортлар (1 %) килгән. Халык санын алу вакы¬ тында Себердә һәм Ерак Көнчыгышта яшәгән дистәләрчә ха¬ лыклар, шул җөмләдән аз сайлылары да, исәпкә алынган. Сан алу нәтиҗәсендә Россия империясе территориясендә яшәгән, төрле телләрдә аралашкан 146 халык булуы ачыкланган. Вас¬ сал дәүләтләр булган Бохара һәм Хива әмирлекләре турындагы мәгълүматлар әлеге сан алуга кермәгән. Самодержавиенең милли сәясәте Россиядә яшәүче барлык кешеләрнең дә император подданный¬ лары саналуы күп милләтле империянең төп туплаучы буыны булган. Халыкларның үзара мөнәсәбәтләре аларның импе¬ риядәге статусы һәм роле турындагы мәсьәлә бәхәсле булып кала. Кискен бәяләмәләр (1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң популяр булган «империя — ха¬ лыклар төрмәсе» дигән мәгълүм тезистан алып, патша Россиясендә яшәгән халыклар арасындагы мөнә¬
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 368 сәбәтләрне идеаллаштырган, аларны кабатлау үрнәге итеп күрсәткән карашларга кадәр) хәлне гадиләш¬ терәләр. Сугышчан һәм дошман күршеләре янаган (грузиннар һәм әрмәннәр өчен — Төркия һәм Иран, казахлар өчен — җонгарлар) күп кенә ха¬ лыклар өчен ул вакыттагы шартларда Россия империясе составына кертелү котылу мәгънәсенә ия була. Ул милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклап калу, мәҗбүри ассимиляциядән (эрерәк халык тарафыннан йотылудан) саклану өчен ярдәм итә. Алардагы идарә даирәсе вәкилләре гомумимперия элита¬ сы составына керә. Россия империясенең барлык халкы сословие билгеләре буенча бүленгәнгә күрә, өстенлекле сословиегә керү, кагыйдә сыйфатында, этник чыгышка бәйле булмый. Империя белән идарә итү үзәкләштерелгән рәвештә башкарыла. XX гасыр башына бөтен ил 81 губерна һәм 22 өлкәгә бүленә. Алар- ның бер өлеше генерал-губернаторлыкларның (Мәскәү, Киев, Вар¬ шава, Финляндия, Дала, Иркутск, Амур буе, Төркестан) составына керә. Рус теле — империянең барлык территориясендә рәсми, дәүләт теле, православие дәүләт дине була. Шул ук вакытта урыннарда еш кына күп халыкларның милли үзен¬ чәлекләре исәпкә алынган сәясәт уздырыла. Башка диннәрне (мөсел¬ ман, католик, лютеран, буддизм диннәре һ.б.) чикләүләр булмый. Мәсәлән, күпчелек халкы мөселман динендә булган Төркестан гене- рал-губернаторлыгында, гомумимперия тәртипләре белән туры килмәсәләр дә, властьлар җирле халыкның көндәлек тормышта Шәри¬ гать кануннары, ягъни Коръәндә теркәлгән тәртип нормалары буен¬ ча яшәвенә комачауламаган. Уку-укыту ана телендә алып барылган, руханилар дини китаплар, даими басмалар нәшер иткән. Мөселман¬ нар хәрби бурычтан азат ителгән, ул алар өчен салым белән алмаш¬ тырылган. Алар салым җыючыларны, судьяларны үзләре сайлаган, аксакалларның аерым роле ихтирам ителгән. Себердә чиновниклардан җирле халык белән элемтәләр урнаш¬ тыра белү таләп ителгән, гыйбадәтләр җирле телләрдә башкарыл¬ ган. әмма бу очракта традицион диннәрне (шаманчылыкны) право¬ славие белән кысрыклап чыгару омтылышлары ясалган. Россия империясе территориясендә яшәгән барлык халыклар да тигез хокуклы хәлдә булмаган. Мәсәлән, казаклар аерым өстен¬ лекләрдән файдаланган.
§ 52. Россия — күп милләтле империя 369 Казаклар сословиесе XIV—XVII гасырларда барлык¬ ка килә. Бу вакытта халык аз яшәгән җирләр күп була. Әлеге җирләргә рус һәм украин төбәкләреннән, кысу¬ ларга түзә алмыйча, крепостной крестьяннар, дәүләт чиркәве тарафыннан эзәрлекләнгән старообрядецлар, ирекле кешеләр, отставкадагы солдатлар күчеп килә. Казаклар составына җирле халык вәкилләре дә керә. Алпавыт җирбиләүчелегенең булмавы, үзәк дәүләт ха¬ кимиятенең көчсезлеге, күршеләренең еш кабатланган һөҗүмнәре — чик буе төбәкләрендәге тормыш үзенчә¬ лекләре әнә шулардан гыйбарәт була. Болар барысы да яшәү рәвешен үзенчәлекле оештыруны тәэмин итә. Хакимият үзидарә рәвешендә гамәлгә ашырыла, общи¬ на җирбиләүчелеге өстенлек итә, корал йөртергә сәләтле барлык ир-атларны үз эченә алган хәрби опол¬ чение төзелә. XVII гасырдан башлап казаклар һәм үзәк хакимият арасында¬ гы мөнәсәбәтләр шартнамә нигезендә корыла. Казак гаскәрләре¬ нең җирләре аларга мәңгелек файдалануга тапшырыла. Алар са¬ лымнардан, рекрутлыктан, күп кенә пошлиналардан азат ителә, патша казнасыннан хезмәт хакы алалар. Үз чиратларында казак¬ лар хәрби хезмәт башкарырга, чикләрне сакларга, юлларны тәртиптә тотарга, салымнар җыярга, башка төрле бурычларны үтәргә тиеш булалар. Россия империясендә барлыгы 11 казак гас¬ кәре — Амур, Әстерхан, Дон, Байкал аръягы, Кубань, Оренбург, Җидесу, Себер, Терек, Җаек, Уссури исәпләнә, шундый ук статус¬ ка Иркутск һәм Енисей атлы полклары ия була. Казаклар хәрби- йомышлы сословие булып санала. Кайбер генерал-губернаторлыкларда үзенә бертөрле сәясәт узды¬ рыла. Мәсәлән, Россиягә кушылганнан соң, Польшага конституция бирелә. Аның буенча закон чыгару инициативасына ия булган сейм (парламент), җирле үзидарә органнары сайлана. Рус теле белән беррәттән поляк теле дә дәүләт теле булып исәпләнә, җирле хәрби отрядлар тотарга рөхсәт ителә. Польшада 1830 һәм 1863—1864 ел¬ лардагы баш күтәрүләрдән соң конституция бетерелә, аның террито¬ риясендә Россия империясенең гомуми законнары гамәлгә кертелә. Эшләр бары тик рус телендә генә алып барыла. Поляклар өчен дә хәрби бурыч үз көчендә була. Украин һәм белорус телләре гимназияләрдә укытылырга тиешле дәүләт телләре сыйфатында танылмый, чөнки патша чиновниклары 24 с-203
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 370 аларны рус теленең диалектлары дип саный. Чукынмаган (правосла¬ вие кабул итмәгән) еврейлар Россия империясендә ят элемент дип исәпләнә, аларга җирне сатып алу һәм арендалау тыела, ирекле рәвештә яшәү урыны сайлаулары, уку шартлары, эшчәнлекнең күп кенә төрләре чикләнә. Властьларның Россия империясе территориясендә яшәгән халык¬ ларга карата төрле мөнәсәбәттә булуы әлеге халыкларның үз җирлә¬ рен Россиягә кушуны уңай бәяләмәүләре белән аңлатыла. Мәсәлән, Кырым ханлыгын кушканнан соң, Госманлы империясенә 300 меңнән дә ким булмаган кеше күченә. XIX гасыр дәвамында Россия империясен якынча 4,5 миллион кеше ташлап китә. Төньяк Кавказны буйсындырганнан соң, йөзләрчә мең кеше Урта һәм Якын Көнчыгыш илләренә күченә. Күп кенә еврей, поляк, литвалы, фин, немецлар АКШка китә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге илгә килгән 3,5 миллион кеше арасында рус, украин һәм белорус¬ лар чагыштырмача аз — 300 меңләп кеше була, шул ук вакытта еврейларнең саны 1,5 миллионга җитә. Россия империясендә яшәгән халыклар тулысынча тигез хокук¬ лы булмый. Самодержавие буйсынмаучанлык күрсәткән халыклар¬ ның хокукларын чикли. Тигез хокуклы булмау, хокукларның чик¬ ләнүе, үз чиратларында каршылык күрсәтүгә, бәйсезлек яклауга омтылу, күченеп китүләргә этәрә, империянең җимерелүендә зур роль уйнаган милләтара мөнәсәбәтләр дә киеренкелек чыганагы булып хезмәт итә. §52. Сораулар һәм биремнәр 1. Россия империясенең күп милләтле дәүләт булып әверелү юлларын атагыз. 2. 3. Россиянең этник составы ничек үзгәргән? Милли мәсьәләдә самодержавиенең сәясәтен тасвирлагыз.
§ 53. XIX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа илләренең һәм Россиянең ижтимагый-сәяси үсеше 371 4. §53. Россия империясендә этносара мөнәсәбәтләр җирлегендә нинди каршылыклар барлыкка килгән? Аларның сәбәпләре нидән гыйбарәт булган? XIX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа илләренең һәм Россиянең ижтимагый-сәяси үсеше XIX гасыр дәвамында промышленность ил¬ ләрендә җәмгыятьнең социаль структурасы шактый катлаулана. Аларның сәяси тормы¬ шы тагын да баерак һәм күптөрлерәк була. Конституцияләр кабул ителгәч, парламентлар барлыкка килгәннән соң көндәшлек итүче сәяси партияләр системасы оеша. Сәяси программалар төземәгән очракта сайлаучы¬ лар тавышлары өчен көрәш (хәтта чикләнгән милек цензлы сайлау хокукы шартларында да) мөмкин булмый. Әлеге программаларны нигезләү сәяси идеологияләрдән — җәмгы¬ ятьтә һәм аның нәтиҗәле үсеше юлларына карашлар системасына бәйле. Әлбәттә, күпчелек халык хыяллары һәм омтылышлары¬ на җавап биргән идеячел-теоретик карашлар гына популярлык казана. XIX гасыр либерализмы XVIII гасыр Мәгърифәтчелек идеяләре, кешеләрне сословиеле строй кысалары һәм чикләүләреннән азат итү байрагы астында узса, XIX гасыр иң алга киткән промышленность илләрендә либераль идеяләр өстенлек итү чоры була. Алар нигезендә инглиз сәяси икътисады ята. Аның чишмә башын¬ да А. Смит (1723—1790) тора. Аның карашлары буенча, хезмәт эш-
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу чәнлеге җәмгыять байлыгының төп чыганагын тәшкил итә, әлеге бай¬ лык хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелү нәтиҗәсендә үсә. Ул көндәшлек иреге эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итә, промышленность үсеше өчен шартлар тудыра, дип исәпли. Смит карашлары буенча, дәүләт икътисади тормышка тыкшынмаска тиеш була. Либераль (латинча «liberalis» — «ирекле» сүзеннән) карашлар та¬ рафдарлары эшкуарлык инициативасын абсолютизм дәүләте карама¬ гыннан азат итүне яклый. Абсолютизмның әлеге карамагы югары пошлина, салым, хөкүмәт монополияләре урнаштыруда чагыла, ул аксөякләрнең кәеф-сафа корулары өчен байлыклар суырып алуны күздә тота. А. Смит идеяләрен либерализмның инглиз И. Бентам (1748—1832) яклап чыга, ул аларны сәяси мөнәсәбәтләр өлкәсенә тарата. Ул җәмгы¬ ятьтә иң зур файда китергән кешеләр, барыннан да элек яңа эшче урын¬ нар булдырган җитештерүне оештыручылар иң зур социаль әһәми¬ яткә ия, дип дәлилли. Утилитаристлар (латинча «utilitas» — «файда» сүзеннән) исеме алган Бентам һәм аның эшен дәвам иттерүчеләр сай¬ лау хокукларының беренче чиратта XIX гасырның беренче унъеллык¬ ларында Көнбатыш Европа илләре парламентларында күпчелекне хасил иткән эре җирбиләүчеләргә түгел, бәлки эшкуарларга бирелүен яклыйлар. Либераллар үзләренең игътибарларын промышленность перево¬ роты нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа социаль чынбарлыкларга юнәлтә. Хәерче, ярлыларның артуы, эшчеләр чуалышлары — болар барысы да либераллар тарафыннан тискәре иҗтимагый күренеш бу¬ ларак бәяләнә. Инглиз банкиры Д. Рикардо (1772—1823) иң кискен проблемалар¬ ның чыганагы — ирекле сәүдә һәм эшкуарлык үсеше юлында сакла¬ нучы киртәләр, дип исәпли. Рикардо эшчеләрнең хезмәт хакы үсүдән илнең байлыгы киме¬ ми, дип уйлый. Ул базар икътисады шартларында әлеге хезмәт хакы эшче көчләрне яңарту өчен зарур булган минимум чикләрендә үсә ала, дип саный. Аның эшен дәвам иттерүчеләр Англиядә 1830 нчы еллардагы либерализм тарафдарлары хезмәт ияләренең профсоюз¬ ларга берләшү хокукларын инкарь итми. Алар эшкуарлар һәм ял¬ ланган эшчеләр арасындагы сатулашу барышында стихияле рәвештә хезмәт хакы һәм милек иясенең табышы арасында акылга сыешлы, протестлар китереп чыгармый торган баланс урнашачак, дип уйлый.
§ 53. XIX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа илләренең һәм Россиянең иҗтимагый-сәяси үсеше 373 Француз фикер иясе А. Сен-Симон (1760—1825) тагын да күтәрен¬ керәк рухтагы фаразлар әйтә. Ул Бөек француз революциясе тради¬ циясен дәвам итү тигезлек һәм туганлык идеалын тулысынча тор¬ мышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип исәпли. Аларга ирешүне ул хакимияткә хуҗалыкны отышлы итеп оештыруга сәләтле эшкуар¬ лар һәм банкирлар килгән яңа иҗтимагый оешмага күчү белән бәйли. Сен-Симон җәмгыятьнең байлыгы үсү ярлылык проблемасын хәл итү белән чикләнеп калмыйча, барлык кешеләрнең туганлыгы турында христиан карашларына нигезләнгән яңа әхлак тудырачак, дип саный. Үзенең карашлары буенча Сен-Симон либераллар һәм капитализм¬ ны тәнкыйтьләүче, социаль гармония турында хыялланган утопист социалистлар арасын били. Соңгылары үзләре күздә тоткан максат¬ ка ирешүне мәгърифәтчелек эше мөмкинлекләре, кешеләрне үзгәртеп коруларның зарурлыгына инандыру белән бәйли. Консерватив идеология XIX гасырда либерализмга каршы төп көч консерватизм була. Кон¬ серватив карашларның тарафдарлары кайбер очракларда реформа¬ лар, аерым, өлешчә үзгәртеп корулар зарурлыгын таный. Швейцария икътисадчысы С. Сисмонди (1773—1842), техник прогресс казаныш¬ ларын инкарь итмәсә дә, промышленность перевороты җәмгыять өчен җимергеч нәтиҗәләргә китерәчәк, дип исәпли. Сисмонди фикеренчә, әлеге борылышның нәтиҗәсе — кризислар китереп чыгара торган, мәгънәсез җитештерүнең үсүе, җәмгыятьнең социаль полярлашуы, хәерчеләр саны арту. Иске патриархаль мөнәсәбәтләрне — халыкның төп катлавы крестьяннар һәм һөнәрчеләр тыйнак муллыкта яшәгән, чиктән тыш нужалар һәм фәкыйрьлеккә дучар ителмәгән сословиеле стройны Швейцария фикер иясе әхлакның түбән тәгәрәвенә, фетнәләргә китерми торган уңай чынбарлык дип саный. Аның карашларына охшаш идеяләрне инглиз тарихчысы Т. Кар¬ лейль (1795—1881) әйтә. Җәмгыятьнең ирекле көндәшлек принцип¬ ларында төзелүен күздә тоткан либераль карашларны ул, алар тигез булмаган башлангыч мөмкинлекләре бирмәгәнгә, әхлаксыз фикерләр, дип бәяли. Кайбер сеньорларның залимлегенә карамастан, феодаль тәртип Карлейль өчен кешелеклерәк тоела. Ул феодаллар үз карама¬ гындагы кешеләр турында барыбер кайгыртканнар, дип уйлый, үз чорының эшкуарларын һәм сәясәтчеләрендә ул христиан шәфкатьле- леге һәм җаваплылыгын күрми.
И нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу Утопик социализм Утопист социалистлар исеме алган иҗтимагый-сәяси фикер вәкилләре промышленность переворотының социаль нәтиҗә¬ ләрен кабул итми. Консерваторлардан аермалы буларак, алар җәмгыятьтәге гармония идеалларына киләчәктә ирешү мөмкин булачак, дип саный. Утопик социализмга нигез салучыларның берсе, үз фабрикасы эшчеләренең хезмәт һәм көнкүреш шартларын шактый яхшырткан бай фабрикант Р. Оуэн (1771—1858) социаль проблемаларның төп чыганагы товар җитештерүчеләр көндәшлегенә һәм җитештерү ча¬ раларына хосусый милеккә нигезләнгән базар икътисадыннан гый¬ барәт, дигән нәтиҗәгә килә. Ул үзләренең ихтыяҗларын канәгать¬ ләндерү өчен хезмәт ияләре иптәшлекләргә берләшкән, яңа техни¬ кадан файдаланган, базар арадашчылыгыннан башка үзләренә кирәк әйберләрне башка иптәшлекләр белән алыш-биреш иткән җәмгыятькә күчү моңа алмаш була ала, дип исәпләгән. Моңа ох¬ шаш карашларны француз социалисты П.Ж. Прудон (1809—1865) белдерә, ул «халык банклары» тарафыннан идарә ителгән вак то¬ вар җитештерүчеләр арасында турыдан-туры товар алмашу урнаш¬ тыру мөмкин, дип уйлаган. Ул киләчәккә дәүләт үзеннән-үзе юкка чыга, чөнки җәмгыятьнең яңа моделе урнашу белән аның өчен со¬ циаль яктан мөһим функцияләр калмый, дип санаган. Икенче француз социалисты Л. Блан (1811—1882), киресенчә, предприятиеләр белән идарә итү һәм җитештерүне планлаштыру дәүләт кулына күчәргә тиеш, дип исәпли. Дәүләт роле үзгәрүне ул гомуми һәм тигез сайлау хокукы кертелү һәм парламентта хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен чагылдырган вәкиллек белән бәйли. Иң радикаль идеяләрне француз утописты Ш. Фурье (1772 — 1837) белдерә, ул җитештерү чараларына карата гына түгел, то¬ ракка һәм шәхси әйберләргә дә хосусый милек бетәчәк, дип саный. Аның карашлары буенча, кешеләр бергәләшеп «фаланстерлар»да яшәргә, бергәләп тукланырга, барлык рәхәтлекләрдән файдаланыр¬ га һәм үзләре теләгән эшне сайлап алырга тиеш булалар. «Фаланстер» идеясе артында эш йортының яхшыр¬ тылган варианты тора. 1820—1830 елларда Англиядә эш йортларында 1,5 миллионнан алып 2 миллионга кадәр эшкә сәләтле, тораклары һәм эшләре булма¬ ган, кешеләрнең (ил халкының 10 проценты чамасы) торуын исәпкә алганда, киләчәкнең шундый, яхшыр-
Е§ 53. XIX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа илләренең һәм Россиянең иҗтимагый-сәяси үсеше тылган тулай торак формалары рәвешендә күзалла- нуы гаҗәпләндерми. Марксизм һәм эшчеләр хәрәкәте үсеше Утопик социализм идеяләре Трир (Германия) философы К. Маркс (1818—1883) һәм прусс промышленнигы улы Ф. Энгельс (1820—1895) тәгълиматында үсеш ала. Ул марксизм дип атала. Баштарак Маркс Яңа заманның иң талантлы фикер иясе, немец философы Г.В. Гегель (1770—1831) эшен дәвам итүчеләрнең берсе була. Гегель диалектика турындагы тәгълиматны тудыра, ул кар¬ шылыкларда һәм аларны хәл итүдә фикер, җәмгыять һәм табигать үсешенең төп чыганагын күрә. Үзләренең беренче хезмәтләрендә үк Маркс һәм Энгельс, бер як¬ тан, промышленность перевороты нәтиҗәсендә туган социаль мәсьәләләргә мөрәҗәгать итәләр, икенче яктан, утопист социалист¬ ларның карашларын тәнкыйтьлиләр. К.Маркс утопист социалист¬ ларның идеяләре гамәлгә ашырылган очракта (моның ихтималлы- гына ул аз ышана), җәмгыять шәхеснең иҗади, ирекле үсешеннән мәхрүм булган, тигезләп бүлеп бирә торган казармага әверелер иде, дип исәпли. Капитал җитештерүне һәм аның әйләнешен, өстәмә бәянең таби¬ гатен, буржуаз җәмгыятьнең социаль мөнәсәбәтләре характерын ана¬ лизлау марксизмның иң зур ноктасы була. Алар тулысынча К.Марксның «Капитал» дигән фундаменталь хезмәтендә (аның I томы 1867 елда басылып чыга) характерла¬ на. Әлеге тикшеренү нәтиҗәсендә тарихи үсешне формацияләр, җитештерү алымнары алмашынуы рәвешендә тасвир иткән тео¬ рия барлыкка килә. Бу формацияләрнең һәрберсе өчен өстәмә продуктны үзләштерүнең аерым формалары һәм алар белән бәйле социаль каршылыклар хас. һәр җитештерү алымын иртәме-соңмы җитештерү көчләренең үсеш мөмкинлекләрен чикләячәк, тарихи яктан тәмамланып килү¬ че чынбарлык буларак карап, К.Маркс һәм Ф.Энгельс капиталис¬ тик җәмгыятьнең эзлекле үсешенең потенциалы ахырына якынла¬ шуы турындагы фаразны тудыралар. Аның киләчәген алар ярлы¬ лык һәм байлыкның полярлашуы кискенләшү, халыкның зур күпче¬ лек өлеше пролетарийларга әверелү, социаль революция якынла¬ шу, социаль тигезсезлектән азат яңа, коммунистик формациягә күчү белән бәйли.
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 376 Әгәр дә утопист социалистлар үз идеалларын капитализмны әхла¬ кый яктан гаепләүдән чыгып формалаштырсалар, марксизм фәнни дәллилләр белән эш итәргә омтыла. Шул ук вакытта, заман тарафын¬ нан гына дәлилләнә яки инкарь ителә ала торган билгеле бер фараз, теоретик төзелмә турында сүз бара. Элегрәк К.Маркс һәм Ф.Энгельс гамәли көрәштә катнаша¬ лар. Алар «Коммунистлар союзы» дип аталган халыкара рево¬ люцион оешмага керәләр. Марксизмның төп фикерләре гадилә¬ штереп бәян ителгән «Коммунистлар партиясе манифесты» аның программасы була. Маркс һәм Энгельс революцион оешмаларның бурычларын алар тарафыннан тудырылган тәгълиматны пролетарийлар ара¬ сында таратуда, аларны үз миссияләрен — үзләрен һәм барлык кешелекне капитал һәм капиталистик мөнәсәбәтләрдән азат итү¬ не аңлау белән коралландыруда, пролетариатның революцион көрәштә массалар белән җитәкчелек итүендә күрәләр. Өлешчә бу бурычлар үтәлә. «Коммунистлар союзы»нда (1848 елда оеш¬ тырыла, 1852 елда таратыла) төрле социалистик һәм коммунис¬ тик тәгълиматларның берничә йөз тарафдары исәпләнә. Әмма бу оешма 1848—1849 еллардагы революцион вакыйгаларда си¬ зелерлек роль уйный алмый. Әмма аның күп кенә әгъзалары киләчәктә эшчеләр хәрәкәтенең җитәкчеләре булып әверелә, марксизм идеяләрен кабул итә. 1864 елда төзелгән I Интерна¬ ционал (Эшчеләрнең Халыкара Иптәшлеге, 1876 елда тараты¬ ла) промышленность алга киткән илләрнең күпчелегендә эш¬ челәр хәрәкәте тарафыннан оештырылган профсоюзлар белән элемтәләр урнаштыра. Аның Европа дәүләтләрендәге секция¬ ләре нигезендә социалистик һәм социаль-демократик партияләр барлыкка килә. Акрынлап марксизм фәнни теориядән сәяси идеология булып әверелә башлый. Ул пролетарийлар, ялланган хезмәт эшчеләре мәнфәгатьләрен чагылдырырга тиеш була. Шул ук вакытта со¬ циал-демократик партияләрнең гади әгъзалары да, шулай ук функционерлары да (оештыручылары) фәнни фикерләрдән ерак тора. Марксизмның акрынлап догмага әверелүе эшчеләр хәрәкәте үсешенең агымдагы мәнфәгатьләренә зыян китерә. Социал-демократия үсешенең башлангыч этабында марксистик идеологиядән фәнни фикернең аерыла башлавы XX гасырда марксизмга таянган партияләрнең сәяси эшчәнлегенең тулысын- ча җимерелүенә китерә.
§ 53. XIX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа илләренең һәм Россиянең иҗтимагый-сәяси үсеше 377 Рус революционерлары һәм Европа Россия җәмгыятенең укымышлы даирәләрендә А. Смитның, Д. Ри- кардоның либераль идеяләре дә, шулай ук консерватив карашлар да яхшы мәгълүм була. Әмма XIX гасыр уртасында Европа фикер ияләре белән утопист социалистларның фикерләренә, өлешчә мар¬ ксизмга якын торган революцион-демократик карашлар тарафдар¬ лары аеруча тыгыз элемтәләр урнаштыра. Рус фикер иясе А.И. Гер- цен 1848 елдан Лондонда эмиграциядә яши, анда «Колокол» газе¬ тасы чыгара; газета яшерен рәвештә аның фикердәшләренә Россия¬ гә кайтарыла. Маркс белән әңгәмәләр вакытында ул Россиядәге крестьян общиналарының социалистик идеяләрне кабул итә ала¬ чакларын дәлилли. Көнбатыш Европада М.А. Бакунинның (1814—1876) һәм П.Л. Лав¬ ровның (1823—1900) карашлары киң тарала. Лавров патша сөрге¬ неннән кача, Париж Коммунасында катнаша, хакимиятне кулга төшерү өчен фетнә тарафдары була, хакимиятнең җәмгыятьтә ныклы таянычы юк, дип исәпли. Бакунин, күп кенә утопист социалистлар кебек үк, үзидарәле авыл общиналарыннан һәм җитештерү ассоциацияләреннән тор¬ ган, армия халыкның гомуми кораллануы белән алмаштырылган җәмгыятьне идеаль дип саный. Ул революцион хәрәкәтнең төп мак¬ саты — барлык явызлыкларның да чыганагы булган дәүләтне көчсезләндерү һәм юк итү, дип уйлый. Бакунин анархизмның — дәүләтчелекнең теләсә кайсы фор¬ масын инкарь иткән агымның — төп теоретикларыннан берсе була. Ул Герцен белән хезмәттәшлек итә, I Интернационал эшендә катнаша. К. Маркс һәм Ф. Энгельсның оештырылган эшчеләр хәрәкәтенең бурычлары турындагы карашларына туры килмәгән, заговорчылык-анархизм тактикасын яклаган «Соци¬ алистик демократия альянсы» фракциясен оештырганы өчен Интернационалдан чыгарыла. §53. Сораулар һәм биремнәр 1. XIX гасырда Европада нинди иҗтимагый-сәяси агымнар оешкан?
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 378 ■-■•ЛАМИ*. -*|Н?ДММ I I г4*1»» w ’г1'-’4, ■{. ' f",' wv RTV/j1 4 ’’ I Таблицаны тутырыгыз. Таблица х,х гасырда иҗтимагый-сәяси фикер Юнәлешләр Төп идеяләр Консерватизм Либерализм Социализм 2. 3. 4. §§ 54-55 Әлеге агымнарның нинди социаль катлаулар мәнфәгать¬ ләрен чагылдыруы турында нәтиҗә ясагыз. Үзегез сайлап алып, консерватизм, либерализм һәм со¬ циализмның аерым идеологлары мисалында алар идео¬ логиясенең асылын ачыгыз. Эшчеләрнең К.Маркс һәм Ф.Энгельс тарафыннан төзелгән халыкара оешмаларын санагыз. Россиядәге революцион-демократик хәрәкәт ни рәвешле Көнбатыш Европадагы социалистик хәрәкәт белән бәйле булган? XVIII-XIX гасырларда фән һәм сәнгать XVIII—XIX гасырлар әйләнә-тирә дөньяны та¬ нып белүдә табигать фәннәренә таянучы, кеше һәм аның проблемаларына мөрәҗәгать иткән әдәбият принципларына нигезләнүче хәзерге фәннең формалашу чоры була. Табигать турындагы фәнни белемнәрнең үсеше XVIII гасырда фәнни тикшеренүләрнең төп принциплары оеша. Бе¬ лем чынлыгының критерие аны тәҗрибә, ирешелгән нәтиҗәләрне математик яктан нигезләү мөмкинлегеннән гыйбарәт була. Таби¬
§§ 54—55. XVIII—XIX гасырларда фән һәм сәнгать 379 гать күренешләрен аңлату өчен теологик дәлилләр, югары көчләрнең катнашын күрсәтүне таләп итмәгән алым ышаныч каза¬ на. П. Лапласның (1749—1825) Кояш системасы оешу турындагы теориясе аның югары ноктасы була. Лаплас планеталарның бар¬ лыкка килүен аңлату өчен аңа Аллаһның барлыгы турындагы фа¬ разның кирәге чыкмавы турында белдерә. Баштарак фән тере һәм тере булмаган табигать турында бе¬ лемнәр туплау мәсьәләләрен хәл итә, минераллар, кристаллар, үсемлекләр һәм хайваннарны классификацияләү системаларын эшли. Швед галиме К. Линней (1707—1778) үсемлекләрнең 9 меңгә якын төрен тасвирлый һәм классификацияли. Француз галиме Ж.Л. Бюффон (1707—1788) Галәм, Җир, аның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үсеше манзарасын бәян итә, тере орга¬ низмнарның үзләре яшәгән мохит белән бәйле булуы турында нәтиҗә ясый. Фән акрынлап гамәлләр белән якыная. Бөек рус галиме М.В. Ломоносов (1711—1765) металлургия буенча кулланма яза. Гидро¬ динамика һәм су турбиналары (Петербург Фәннәр академиясе әгъзалары Д. Бернулли, 1700—1782 һәм Л. Эйлер, 1707—1783), төзе¬ леш механикасы (Швейцария галиме Я. Бернулли, 1654—1705, фран¬ цуз инженеры Ш. Кулон, 1736—1806), газлар һәм җылылык күре¬ нешләре (инглиз галиме Р. Бойль, 1627—1691, француз галиме Э. Мариотт, 1620—1684) теорияләре барлыкка килә. Химия (А.Л. Лавуазье, 1743—1794), физик химия (М.В. Ломоносов) кебек яңа фәннәр туа. Электр өлкәсендә беренче тикшеренүләр уздырыла (М.В. Ломоносов, Америка мәгърифәтчесе Б. Франклин, 1706—1790, рус физигы Г.В. Рихман, 1711—1753). Микроскоп уйлап табылу нәтиҗәсендә Голландия галиме А. Левенгук (1632—1723) беренче мәртәбә микроорганизмнар, бактерияләр дөньясын ача. Математика зур уңышларга ирешә. Инглиз галиме И. Ньютон (1643—1727) механик хәрәкәт, тартылуның төп законнарын нигез¬ ли, күк җисемнәренең хәрәкәтен аңлата. Ул эшләгән алымнарны файдаланып, инглиз астрономы У. Гершель (1738—1822) башта исәпләп чыгарып, бераздан яңа телескоп-рефлектор ярдәмендә Уран планетасын ача. XVIII—XIX гасырларда фәннең мөһим үзенчәлеге аның интер¬ националь характерыннан гыйбарәт була. Фәнни тикшеренүләр¬ нең нәтиҗәләре академик басмаларда дөнья күрә, киң даирәдә та¬ ныла. Фәнни кадрлар алмашу җайга салына башлый. Мәсәлән,
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 380 Россиядә Фәннәр академиясе оешканнан соң, аның белән хезмәт¬ тәшлек итү өчен Көнбатыш Европа илләреннән галимнәр чакыры¬ ла. Европаның борынгы университетларына Россиядән студентлар җибәрелә. Элемтәләр урнашу фәнни белемнәр үсешенең эзлеклелеген һәм алгарышын тәэмин итү өчен мөмкинлек бирә. Галимнәр үлгәннән соң, элекке заманнарда еш кабатланганча, аларның ачышлары юкка чыкмый, уртак байлыкка әверелә, әлеге галимнәрнең эшләрен дәвам итүчеләр белемнәрнең ныклы нигезенә таяна. Италия физигы А. Вольта (1745—1827), үзеннән алда тикше¬ ренүләр алып барган Л. Гальвани (1737—1798) тәҗрибәләре нәтиҗә¬ ләрен игътибарга алып, электр тогы чыганагы булган «гальваник ба¬ тарея» ясый. 1820 елда Дания физигы Г. X. Эрстед (1777—1851) электр тогының магнит угына тәэсир итүен ача, француз физигы Ампер (1775—1836) токның үзе магнит кыры булдыруын ачыклый. Алар¬ ның идеяләрен үстерә барып, инглиз физигы М. Фарадей (1791—1867) электромагнит индукция күренешен (магнит сызыклары белән ябык үткәргеч кисешкәндә электр тогы барлыкка килүне) ача. Бу исә ва¬ кытлар узу белән промышленность рәвешен үзгәрткән электр двига¬ тельләре ясау мөмкинлеге бирә. Электр тогына ия булу башка табигать фәннәренә дә тәэсир итә, аерым алганда, химик элементларның төзелеше турындагы белемнәр¬ не киңәйткән электрохимия үсешкә ирешә. Химия һәм физика үсеше¬ нең мөһим нәтиҗәсе — рус химигы Д.И. Менделлев (1834—1907) та¬ рафыннан химик элементларның периодик законы эшләнү була, бу закон әлеге элементларның үзара бәйләнеше характерын билгели һәм XX гасыр химиясенә нигез сала. Үз чиратында химия үсеше медицинада, яңа дару препаратлары булдыру өлкәсендә уңышларга ирешү өчен нигез тудыра. Тере табигатьне өйрәнү өлкәсендә дә киң гомумиләштерүләр, за¬ кончалыкларны ачу омтылышлары ясала. Инглиз галиме Ч. Дарвин¬ ның (1809—1882) теориясе замандашларының аерым игътибарын җәлеп итә. Ул Җир йөзендәге барлык үсемлекләр һәм хайваннар төрләренең табигый юл белән, эволюция процессында килеп чыгула¬ ры теориясен тудыра. Әлеге эволюциянең хәрәкәтләндерүче көче та¬ бигать шартларының үзгәрүе һәм яшәү өчен төрләр арасындагы көрәштән гыйбарәт. Тормышның югары көчләр, Алла тарафыннан булды¬ рылуы турындагы төп дини карашларга каршы килгән эволюция теориясе бүген дә теологик һәм фәнни
§§ 54—55. XVIII—XIX гасырларда фән һәм сәнгать 381 бәхәсләр өчен нигез булып тора. Аерым алганда, гене¬ тика өлкәсендәге иң яңа мәгълүматлар Дарвин теори¬ ясенең дөреслеген берсүзсез расламыйлар, әмма аны тулысынча инкарь да итмиләр. XVIII—XIX гасырлар әдәбияты Европа илләрендә укымышлылыкның киң таралуы нәфис иҗатның социаль әһәмияте үсүне билгели. Франциядә Бөек француз революциясе алдыннан Мәгърифәтчелек идеяләре философик һәм сәяси хезмәтләр аркасында гына түгел, әдәби¬ ят, поэзия һәм театр нәтиҗәсендә дә популярлаша. Өченче сословие¬ дән чыгып җәһәт кенә баеган, бөтен яктан да аксөякләрне кабатларга омтылган, әмма аларның затлылыгыннан һәм мәдәнилегеннән мәхрүм кеше XVII гасырда ук драматурглар өчен көлү объектына әверелгән. XVIII гасырда әдәбият яңа геройлар тудыра. Алар — халыктан чык¬ кан, энергияле, булдыклы кешеләр, байлыкка ияләшкән, әмма интел¬ лектуаль яктан надан аксөякләр өстеннән үзләренең сәләтләре һәм та¬ лантлары нәтиҗәсендә тантана итүчеләр. Күп кенә мәгърифәтчеләр язучы һәм драматурглар булалар. Мәсәлән, Д. Дидро үз пьесаларында һәм повестьларында чиркәүләрдә, бигрәк тә монастырьларда хөкем сөргән тәртипләр¬ не фаш итә, яңа заман герое — гаделсезлеккә каршы көрәш алып баручы гади кеше образы тудыра. Бу традиция П.О.Бомарше (1732—1799) тарафыннан дәвам ителә. Ул дөньякүләм танылу ка¬ занган «Севилья цирюльнигы» һәм «Фигароның өйләнүе» комедия¬ ләрендә аксөякләрдән көлә, гади халыктан чыккан, әмма акылы һәм сәләтләре буенча үз хуҗаларыннан күпкә өстен булган кешене герое итә. Мәгърифәтчелек дәвере инглиз язучылары романнары сатирик көчкә ия була. Д. Свифт (1667—1745) гадәти кеше — Гулливер обра¬ зын тудыра, аның янында лилипутлар, пәһлеваннар, лапутяннар (алар- да замандашлары өчен күнегелгән хакимлек итүче сословиеләрнең вәкилләре ярылып ята) чынбарлыкның гарип чагылышы булып күренәләр. Свифтның замандашы Д. Дефоның (1660—1731) герое Ро¬ бинзон — «табигый шартларга» эләккән, замандашлары хыялланган үз хуҗалыгын җайга салган кеше була. 1770 нче елларда Германиядә «Давыл һәм һөҗүм» дип аталган әдәби хәрәкәт зур популярлык казана. Яшьлекләрендә И. В. Гёте
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 382 (1749—1832) һәм И. Ф. Шиллер (1759—1805) килеп кушылган әлеге юнәлешнең драматурглары, шагыйрьләре һәм язучылары француз мәгърифәтчеләренең абсолютизмга, аксөякләрнең һәм чиновниклар¬ ның башбаштаклыкларына, милитаризм рухына карата тискәре мөнәсәбәтләренә теләктәшлек белдерәләр. Крестьяннар алар тарафын¬ нан җәмгыятьне сәламәт башлангыч ияләре, Германия бердәм бул¬ ган заман традицияләрен саклаучылар буларак карала. Алар яшәгән заманда аксөякләр түбән катлауларны аз мәдәниятле һәм надан мас¬ са дип үзләренә капма-каршы куйган шартларда, халык тормышына, гореф-гадәтләренә мөрәҗәгать итү шулай ук хакимияткә каршы чыгу характерын алган. Россиядәге катгый цензура изүе Мәгърифәтчелек идеяләре таралу мөмкинлеген чикләгән. А.Н. Радищевның (1749—1802) «Петербург¬ тан Мәскәүгә сәяхәт» дип аталган, крепостной тәртипләрне һәм са¬ модержавиене гаепләгән китабы тыелган һәм 1905 елга кадәр басыл¬ маган. Аның авторы акылдан язган дип игълан ителгән һәм соңрак Себергә сөрелгән. Англиянең Төньяк Америкадагы колонияләре азат ителгәннән соң, Бөек француз революциясе, революцион сугышлар һәм Наполеон су¬ гышлары елларында архитектурада, сынлы сәнгатьтә, поэзиядә «клас¬ сицизм» дип аталган стиль киң таралган. Аның тарафдарлары үзләре¬ нең дөнья йөзе үзгәрү дәверендә яшәүләрен белеп торган. Яңарыш чорында барлыкка килгән антик дәверне идеаллаштыру традициялә¬ рен дәвам итеп, алар үз замандашларының гамәлләрен Эллада герой¬ лары батырлыгы һәм Рим императорлары кыюлыклары белән чагыш¬ тырган. Әлеге чор архитектурасында антик сыйфатлар өстенлек иткән. Скульпторлар, рәссамнар үз геройларының идеаллаштырылган об¬ разларына мөрәҗәгать иткән. Сәнгатькә карата катгый эстетик нор¬ маларны саклау, иң югары кыйммәтләр турындагы карашларга туг¬ ры булу таләпләре куелган. Француз рәссамы Ж. Давид (1748—1825) иҗаты классицизмның аеруча ачык мисалы була. Аның шигъриятендә антик стильдә язылган одалар өстенлек итә. Аерым алганда, антик йогынты немец поэзиясе классиклары — француз республикасының мактаулы гражданы исеме алган Ф. Шиллер һәм И.В. Гёте иҗатында сизелә. Европада сугышлар һәм революцияләр чоры тәмамлану нәтиҗә¬ сендә әдәби иҗатның романтизм юнәлеше үсеш ала. Ул рухи тормышның күптөрле һәм күпмәгънәле күренеше була. Романтиклар, күпмедер дәрәҗәдә, Урта гасырлар, аксөякләр тор¬
§§ 54—55. XVIH—XIX гасырларда фән һәм сәнгать 383 мышын һәм традицияләрен идеальләштерәләр, дини кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәләр, аларга каршы булган фетнәнең максаты һәм киләчәге булмавын күрсәтәләр. Романтикларның карашлары Ев¬ ропа аксөякләрендә Изге союз елларында урнашкан фикерләргә туры килә. Англиядә Яңарыш һәм Мәгърифәтчелек идеалларына каршы чыккан романтизмның күренекле вәкилләренең берсе — шотланд язучысы В. Скотт (1771—1832), Франциядә Ф.Р.де Ша- тобриан (1768—1848), Ж. де Сталь (1766—1817), Германиядә Э.В. А. Гофман (1776—1822) була. Шул ук вакытта романтизм кысаларында үткәннәргә. Алар шул юл белән мөрәҗәгать иткән авторлардан торган агым барлыкка килә хәзергене — революцион тетрәнүләр һәм Европа сугышлары тәҗри¬ бәсен аңларга тырышалар. Романтизм яңа герройлар — үзгәрешләр дәверендә яшәп бәхетле булырга тиешле, әмма язмыш ихтыяры белән консерватив идеаллар тантана иткән чор тоткыннарына әверелгән ке¬ шеләр образларын тудыра. Романтизмның әлеге, хөкем сөргән чын¬ барлыкка карата тәнкыйди мөнәсәбәттә торган юнәлеше Россиядә А.С. Пушкин (1799—1837), А.С. Грибоедов (1795—1829), М.Ю. Лер¬ монтов (1814—1841), Германиядә Г Гейне (1797—1856), Англиядә Д.Г. Байрон (1788—1824) иҗатлары белән мәгълүм. Романтизм дәверенең күп кенә язучылары иҗатларының әһәмия¬ те — аларның конкрет тарихи материалга мөрәҗәгать итүеннән гый¬ барәт. Күп кенә хезмәтләрен язганчы алар башта бәян ителәчәк дәвер¬ ләрне өйрәнгән (бу бигрәк А.С. Пушкин һәм В. Скотт иҗатларында ачык күренә). Аларның әдәби әсәрләрендә үткәннәрдәге көнкүреш, тәртип һәм гореф-гадәтләренең үзенчәлекләре яңартыла. Әлеге үткәннәрне укучылар реаль рәвештә, Яңарыш һәм Мәгърифәтчелек дәверләре авторларының хезмәтләрен сугарган беркатлы идеалистик карашлардан азат хәлдә кабул итә. Тарихка карата романтизм дәверендә хөкем сөргән карашларның үзенчәлекләре җәмгыятьнең рухи үсешендә яңа, реализм белән бәйле этапка күчешне әзерлиләр. Рәсем сәнгатендә, сынлы сәнгатьтә һәм графикада детальләрне сурәтләүдә реальлек аеруча бәяләнә башлый, бу исә портрет сәнгате¬ нең үсешенә булышлык итә. Россиядә аның танылган осталары—И.Н. Крамской (1837—1887) һәм И.Е. Репин (1844—1930). Пейзаж сәнгате үсеш ала (А.А.Иванов, 1806—1858, инглиз рәссамы Д. Констебл, 1776— 1837, француз рәссамы К. Коро, 1796—1875 Һ.6.). Гади кешеләр тор¬ мышы детальләрен сурәтләү сәнгате зур популярлык казана, бу сәнгать әлеге кешеләрнең проблемалары, ярлылыклары һәм хәерчелекләрен
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 384 чагылдыра (Россиядә — В.Г. Перов, 1833—1882, П. А. Федотов, 1815— 1852, Франциядә — Париж Коммунасы яклаучысы Г. Курбе, 1819— 1877, Э. Мане, 1832—1883). Укымышлы аксөякләр арасында, банкир¬ лар, эшкуарлар даирәсендә реалистларның җәмгыятьтәге түбән кат¬ лаулар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән эшләре үзенә күрә мода булып әверелә. XIX гасырның икенче яртысында аеруча киң таралган реалистик әдәбият әсәрләре зур популярлык казана. Реализмның гүзәл үрнәкләре исәбенә Франциядә Оноре де Баль¬ зак (1799—1850), Стендаль (1783—1842), В. Гюго (1802—1885), П. Мериме (1803—1870), Г. Флобер (1821—1880), Англиядә Ч. Дик¬ кенс (1812—1870) һәм У. Теккерей (1811—1863) әсәрләре керә. Әдә¬ бият тарихында беренче мәртәбә алар үз мәнфәгатьләрен аңлаула¬ ры һәм омтылышлары процессында иҗтимагый тормышта актив роль уйнарга керешкән, социаль яктан мөһим тарихи вакыйгалар¬ да катнаша башлаган гади кешеләрнең эчке дөньяларын чагылды¬ рырга тырышалар. Биредә авторлар романтизм чорындагы попу¬ ляр алымнан файдаланмый. Аларның геройлары гади халык ара¬ сында яшеренгән, патшаның ачуына дучар булган аксөякләрнең уйларга һәм әйләнә-тирә дөньяга мөстәкыйль рәвештә йогынты ясарга сәләтле варислары буларак күрсәтелә. Киресенчә, реалист¬ лар, үзләренең нәсел-чыгышлары буенча тормышта актив роль уй¬ наудан мәхрүм ителгән (чөнки бу хокук аксөякләргә, бай кешеләр даирәсеннән чыгучыларга бирелгән) кешеләрнең төшенкелеккә һәм өметсезлеккә бирелүен сурәтлиләр. Россиядә реалистик әдәбият аеруча зур масштабларда үсеш кичерә. Самодержавие интеллектуалларның һәм укымышлы кешеләрнең иҗа¬ ди энергиясен сәяси эшчәнлектә гамәлгә ашыруын чикләгән ил рухи тормышның дөньякүләм үзәге булып әверелә. Көнбатыш илләрендә Ф.М.Достоевский (1821—1881), И. С. Тургенев (1818—1883) һәм Л.Н. Толстой (1828—1910) иҗатлары бүгенге көндә дә халык тормы¬ шының киң панорамасын, үзләренең мөмкинлекләрен гамәлгә ашы¬ рырга омтылган, әмма кыен иҗтимагый шартларда тормышта үз урыннарын таба алмаган кешеләрнең рухи эзләнүләрен үзенә сыйдыр¬ ган проза үрнәкләре булып исәпләнә. Россия шулай ук реалистик, сатира прозасының да ватаны булып әверелә. Әлеге проза бюрократиянең тулы хокуклылыгын фаш итә, дөнья илләренең күпчелегендә үзлегеннән үрчүче катлау булган, ак¬ сөякләрнең дә, промышленникларның да, һәм, инде әйтеп тә торасы юк, гади гражданнарның да нәфрәтен уяткан чиновникларның пси-
§§ 54—55. XVIII—XIX гасырларда фән һәм сәнгать 385 хологиясе һәм дөньяга карашлары үзенчәлекләреннән көлә. Рус әдәби¬ яты классикларының (Н.В.Гогольнең, 1809—1852, М.Е.Салтыков- Щедринның, 1826—1889) чиновникларның гадәтләрен фаш иткән иң танылган әсәрләре дөнья әдәбиятының гүзәл үрнәкләре булып әве¬ релде. Алар, XX гасырда популярлык казанган иррациональ караш¬ лардан чыгып, дәүләт һәм чиновниклар йөзендә кешеләрне шәхес бу¬ ларак юк итүче шайтан башлангычларының гамәлгә ашырылуын күргән язучылар өчен илһам бирделәр. XIX гасырның икенче яртысы прозасының мөһим үзенчәлеге хөкем сөргән хакимияткә оппозицион булган, утопик социализмга якын торган юнәлешләрнең барлыкка килүеннән гыйбарәт иде. Рос¬ сиядә бу юнәлеш А.И.Герцен һәм Н.Г.Чернышевский (1828—1889) иҗатларында чагылыш тапты. Милли бердәмлеккә ирешү проблема¬ лары беренче планда торган Италиядә һәм Германиядә милли азат¬ лык идеяләре А.Мандзони (1785—1873), немец композиторы Р.Ваг¬ нер (1813—1887), поляк шагыйре А.Мицкевич (1798—1855) әсәрләрендә аерым урын алды. §§ 54—55. 1. 2. 3. Җәмгыять тормышын өйрәнүнең табигый-фәнни прин¬ ципларының асылы нидән гыйбарәт булган? XVIII—XIX гасырларда фәнни белемнәр күбәю темпла¬ рының тизләнүен сез ничек аңлата аласыз? Таблицаны тутырыгыз. Таблица Фәнни казанышлар һәм аларның нәтиҗәләре Галимнәр Белем өлкәсе Ачышлар Нәтиҗәләр 25 с-203
11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оешу 386 4. 5. Яңа заман әдәбиятын һәм сәнгатен үстергән идеяләрне формалаштырыгыз. Сәнгатьтә нинди образлар һәм әдәби геройлар популяр булган? Мәгърифәтчелек, классицизм, романтизм, реализм чор¬ ларындагы әдәби иҗат үзенчәлекләрен тасвирлагыз. Алар үз чорының иҗтимагый үсеш проблемалары белән ни рәвешле бәйләнгәннәр? Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе 387 S о- ф Азия һәм Төньяк Африка Мисырда беренче дәүләт Месопотамия, Һиндстан һәм Кытайда беренче дәүләтләр. Ь.индстанны арийлар яулап алу Вавилонда Хаммурапи патша законнары Хеттлар дәүләтенең чәчәк атуы ♦Диңгез халыклары¬ ның* Мисырга бәреп керүе Европа илләре Грециядә бронза га¬ сыры Критта цивилиза¬ циясенең чәчәк атуы Крит цивилиза¬ циясенең һәлакә¬ те. Грециядә Ахей цивилизациясе Дорийларның Грециягә бәреп керүе р л л л В CD § § Си дәүләтләр. Италия¬ дә этрусклар циви¬ лизациясе Россия Евразиядә Һинд- Европа кабиләләре¬ нең урнаша башлавы Славян кабиләләре барлыкка килү Кавказ аръягында Урарту дәүләте Даталар Б.э.к. IV меңъ¬ еллык ахыры Б.э.к. Ill—II меңъеллыклар Б.э.к. XVIII гасыр Б.э.к. XV гасыр Б.э.к. XII гасыр Б.э.к. X—VIII гасырлар
Даталар Россия Европа илләре Азия Һәм Төньяк Африка Америка Б.э.к. VIII гасыр Кара диңгез буенда грек колонизациясе башлану Италиядә беренче грек колонияләре. Олимпия уеннарын үткәрә баш¬ лау (б.э.к. 776) Римга нигез салу (б.э.к. 753). Ассирриянең күтәре¬ лүе. Кече Азиядә грек колонияләре. Кытайда Чжоу дәүләте. Б.э.к. VI гасыр Римда республика урнаштыру (б.э.к. 509). Фарсының күтәрелүе. Кир II, Камбиз яулап алулары. Б.э.к. V гасыр Скифиядә Дарий гаскәрләренең җиңелүе. Грек—фарсы сугышла¬ ры (б.э.к. 500—449). Дарий империясе. Грек- фарсы сугышлары. Б.э.к. V—IV гасырлар Пелопоннес сугышы. Римның Италияне яулый башлавы. Александр Македон- скийның яулап алула¬ ры (б.э.к. 334—324). Ниндстанда будда, Фарсыда зороастра, Кытайда конфуциан диннәре таралу. Фарсы империясенең җимерелүе. Азиядә эллин дәүләтләре барлыкка килү. Даталар Россия Европа илләре Азия һәм Төньяк Африка Америка Б.э.к. III гасыр Байкал буенда һун кабиләләре союзы төзелү Италиягә Пирр походлары (б.э.к. 280—275). Кытайда Цин империя¬ се. Бөек Кытай стена¬ сы төзелеше. Б.э.к. II гасыр Пун сугышлары. Ганнибал¬ ның Италиягә походлары. Карфагенның җимерелүе (б.э.к. 146). Римның Македония белән сугышлары. Римның Гре¬ цияне яулап алуы. Римда аграр хәрәкәт Гракхлар реформалары (б.э.к. 133— 123). Кытайда Хань империясе. Ниндстанда Маурья империясе. Б.э.к. I гасыр Римда Спартак восстаниесе (б.э.к. 73—71). Цезарь диктатурасы урнашу (б.э.к. 49—54). Римда гражданнар сугышы (б.э.к. 43—31). Римның Месопо¬ тамияне яулап алуы. Римның Мисыр¬ ны яулап алуы. 388 Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе 389
Даталар Россия Европа илләре Азия һәм Төньяк Африка Америка Б.э.к. I гасыр — б.э. I гасыры Римда Августның идарә итүе (б.э.к. 27 — б.э. 14). Рим империясенең көнчыгыш провинция¬ ләрендә христиан дине таралу. I—II гасырлар Римда Траян идарә итүе. Рим империясе куәтенең иң югары ноктасы. Кытайда «кызыл кашлар» восстаниесе. III гасыр башы Һуннарның Кара диңгез буена күчеп утыруы. Рим империясендә кризис Кытайда «сары тасма¬ лар» восстаниесе. Кытайдагы ачлык. IV гасыр Славяннарның Көнбатыш Европа тигезлеге, Эльба һәм Одер елгалары арасы, Дунай агымы буйлап һәм Балканда урна¬ ша башлавы. Рим империясендә христиан динен кабул итү (313). Рим империясенең башкаласын Византиягә күчерү (330). Рим империясенең Көнчы¬ гыш һәм Көнбатыш империяләргә таркалуы (390). V гасыр Римны вестготлар яулавы (410). Галлиядә һуннарны тар-мар итү (451). Көнбатыш Рим империя¬ сенең җимерелүе (476). Даталар Россия Европа илләре Азия һәм Төньяк Африка Америка VII— VIII гасыр¬ лар Пиреней ярымутравын гарәпләр яулап алуы. Балканда славян дәүләтләре барлыкка килү. Франциядәге Пуатье янында гы сугышта гарәпләрнең җиңелүе (732). Гарәбстанны мөселман¬ нар хакимлегендә берләштерү. Азия һәм Төньяк Африкада ислам яулап алулары, һиндстанда Гуптлар дәүләте. IX гасыр Башкаласы Новго¬ родта булган Рус дәүләте барлыкка килү (862). Рус князьләренең Византиягә походы. Бөек Карл империясе (800— 843) һәм аның таркалуы. Гарәп хәлифәлеге¬ нең таркалуы. Кытайда Сун импе¬ риясе. X гасыр Русьта христиан динен кабул итү (988). Русьта феодаль ызгышлар башлану. Европаның яр буе илләренә норманн яулары. Герман милләтенең Изге Рим империясе (922) төзелү. Юкатан ярымутра¬ вында майя¬ лар дәүләте барлыкка килү. XI— XII гасыр¬ лар Новгородта феодаль республика (1136). Мәскәүгә нигез салыну (1147). Киевның Владимир князьлеге гаскәрлә¬ ре тарафыннан талануы (1169). Поляк дәүләте төзелү. Византиянең I Болгар патшалыгын яулап алуы. Православие һәм Рим католик чиркәве арасын¬ дагы аерма (1054). Төрекләрнең Багдад¬ ны басып алуы. Кытайның төньягын чжурчжэньнәр басып алуы. 390 Ton iiiiKbiiii аларпыц кыскича хронологиясе Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе
Даталар Россия Европа илләре Азия һәм Төньяк Африка Америка XI—XII гасыр¬ лар Норманнарның Англияне яулап алуы (1066). Беренче тәре походы (1096—1099). Кече Азиядә тәре йөртүчеләр дәүләтләре. XIII гасыр Батыйның рус князьлекләрен яулап алуы (1237— 1240). Новгород гаскәрләренең Ливон ордены гаскәрләрен җиңүе (1242.) Монголларның Венгриягә һәм Чехиягә бәреп керүе. Инквизиция оештырылу (1233). Азиядә монгол яулап алулары. Константинопольнең тәре йөртүчеләр тарафыннан талануы (1204). XIV— XV гасыр¬ лар Куликово сугышы (1380). Грюнвальд сугы¬ шы. Польша һәм Литваның Ливон орденын тар-мар итүе (1410). Русьта монгол изүен бәреп төшерү (1380). Англия һәм Франциянең Йөзьеллык сугышы (1337— 1453). Англиядә Ал һәм Ак роза¬ лар чуалышы һәм сугышы (1455—1485). Төрекләрнең Европага бәреп керүе. Госманлы төрекләрнең Көньяк Итали¬ ягә һөҗүме. Тимерләнк походлары. Кытайда монголлар хакимиятенә каршы восстание. Кытайның монголлар¬ ны җиңүе (1410). Төрекләрнең Констан- тинопольне алуы (1453). Византия империясе¬ нең җимерелүе. Колумбның Американы ачуы (1492). Даталар Россия Европа илләре Азия һәм Төньяк Африка Америка XVI гасыр Россиянең Әстерхан һәм Казан ханлык¬ ларын буйсынды¬ руы. Ливон сугышы. Германиядә реформа¬ ция башлану. Германиядә крестьян¬ нар сугышы. Нидерландта револю¬ ция. Төрекләрнең Венгрия¬ гә бәреп керүе. Ьиндстанда Бөек Моголлар империя¬ сенә нигез салу. Төрекләрнең Төньяк Африканы яулап алуы. Конкистадор- ларның инклар һәм ацтеклар дәүләтен яулап алуы. Англия, Фран¬ ция һәм Гол¬ ландиянең Төньяк Амери¬ каны колониза¬ цияли башла¬ вы. XVII гасыр Мәскәү дәүләтендә болгавыр заман. Переяслав Радасы. Украинаны Россия¬ гә кушу (1654). Рус-поляк һәм рус- төрек сугышлары. Утызъеллык сугыш (1618—1648). Англия буржуаз революциясе (1640— 1660). Шотландия һәм Ирландиянең Англиягә кушылуы (1654). Төрекләрнең Венаны камап алуы (1683). Маньчжурларның Кытайны яулап алуы. 392 Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе 393
Даталар Россия Европа илләре Азия һәм Төньяк Африка Америка XVIII гасыр Төньяк сугышы (1700—1721). Россияне империя дип игълан итү. Рус-төрек һәм рус- швед сугышлары. Е. Пугачев җитәкче¬ легендәге Крестьян¬ нар сугышы (1773— 1775). Польшаны бүлгәләү. Австрия һәм Пруссия- дә мәгърифәтле монар¬ хияләр. Җидееллык сугыш (1756—1763). Бөек француз револю¬ циясе (1789—1794). Бөек Могол лар импери¬ ясенең Надир шаһ тарафыннан тар-мар ителүе (1739). Англиянең Бенгалияне яулап алуы. Кытайның изоляция режимына күчүе. Төньяк Амери- када бәйсезлек өчен көрәш (1775—1783). XIX гасыр 1812 елгы Ватан сугышы. Рус армиясенең чит илгә походы. Декабристлар восстаниесе (1825). Рус-төрек сугышы (1828—1829). Кырым сугышы (1853—1856). Наполеон сугышлары (1815). Вена конгрессы (1799—1815). Франциядәге револю¬ ция. Бельгиянең бәйсезле- ген игълан итү (1830). Европадагы револю¬ цияләр (1848—1849). Мисырга Франция гаскәрләре бәреп керү. Франциянең Алжирны басып алуы (1830). Беренче «әфьюн» сугышы (1839— 1842). Кытайда тайпиннар восстаниесе (1850— 1856). Латин Америка¬ сындагы испан колонияләрендә азатлык көрәше. АКШның «Монро доктри¬ насы» игълан итүе (1823). Даталар Россия Европа илләре Азия һәм Төньяк Африка Америка XIX гасыр Крепостной хокук бетерелү (1861). Польшадагы восста¬ ние (1863—1864). Рус-төрек сугышы (1877—1878). Патша Александр II нең народоволецлар тарафыннан үтере¬ лүе (1881). Италия корольлеген игълан итү (1859— 1861). Австрия—Пруссия сугышы. Төньяк герман союзы төзелү (1866—1867). Франк-прусс сугышы. Париж Коммунасы. Герман империясе төзелүне игълан итү (1870—1871). Икенче «әфьюн» сугышы (1856— 1860). Һиндстанда сипайлар восстаниесе (1857— 1859). Япониядә реформа¬ лар башлану (1868). АКШ та граж¬ даннар сугышы (1861—1865). XX гасыр Россиядә беренче революция. Сәяси ирекләр турында манифест (1905). Кытайда ихэтуаньнар восстаниесе (1900). Яшь төрек революциясе (1908). Кытайдагы револю¬ ция (1911—1913). Мексикадагы революция (1910—1917). 394 Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе Төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе 395
Бетендөнья тарихы. Россия һәм донья тарихы ин борынгы чорлардан алып XIX гасыр ахырына кадәр 396 Битләр 5 Кереш I КИСӘК. ДӨНЬЯНЫҢ ҮЗГӘРҮ РӘВЕШЕ: ФИКЕРЛӘҮ ТӘҖРИБӘСЕ 1 нче бүлек. Тарихны танып белүнең юллары һәм ысуллары 7 § 1. Тарихи белемнең үсеш этаплары 14 § 2. Халыклар тормышындагы закончалыклар һәм очраклы¬ лыклар 23 § 3. Дөнья тарихын чорларга бүлү проблемалары П КИСӘК. КЕШЕЛЕК ҮЗ ТАРИХЫНЫҢ ТАҢЫНДА 2 нче бүлек. Ыруглык дәвере 32 § 4. Кешелек нәселенең чишмә башы 40 § 5. Неолит революциясе 3 нче бүлек. Борынгы заманда беренче дәүләтләр 48 § 6. Шәрык деспотияләре 55 § 7. Цивилизация ареалы киңәю 4 нче бүлек. Кешелек тарихында антик дәвер 65 § 8. Греция һәм Италиядәге шәһәр-дәүләтләр 72 § 9. Урта диңгездә хакимлек өчен көрәш 80 § 10. Римның күтәрелүе 5 нче бүлек. Борынгы заман империяләренең җимерелүе 89 §11. Евразиядә «варварлар» яулары 95 § 12. Рим империясенең таркалуы III КИСӘК. УРТА ГАСЫРЛАРДА РУСЬ, ЕВРОПА ҺӘМ АЗИЯ 6 нчы бүлек. Элгәреге Урта гасырлар дәвере (V—X гасырлар) 104 §13. Европадагы элгәреге феодаль империяләр һәм алар- ның таркалуы
Эчтәлек 397 112 120 128 137 144 152 170 181 188 198 206 213 221 228 235 244 253 262 272 280 289 § 14. Ислам экспансиясе § 15. Славян җирләре VI—IX гасырларда §§ 16—17. Византия һәм Русь. 7 нче бүлек. Классик Урта гасырлар дәвере (XI—XV гасырлар) §18. Русьның феодаль таркаулыгы § 19. XII—XIII гасырларда Көнбатыш Европа. Тәре поход¬ лары һәм Русь § 20. Азиядә монгол яулары һәм рус җирләре § 22-23. Рус җирләрен Мәскәү тирәсенә берләштерү 8 нче бүлек. Урта гасырлар азагы: Европа Яиа заман чигендә (XVI—XVII гасыр башы) § 24. Бөек географик ачышлар дәвере. Американың яулануы § 25. Көнбатыш Европа: үсешнең яңа этабы § 26. Көнбатыш Европада һәм Россиядә абсолютизм • • • § 27. Россиядә болгавыр заман һәм Утызъеллык сугыш . . § 28. Азия дәүләтләре Урта гасырлар ахырында IV КИСӘК. ЯҢА ЗАМАН: ЕВРОПА ХАКИМЛЕГЕ ДӘВЕРЕ 9 нчы бүлек. Европа яна үсеш этабында (XVII — XVIII гасырлар уртасы) § 29. Европада сословиеле стройның кризисы. Англиядә бур¬ жуаз революция (1640—1660) § 30. Мәгърифәтчелек дәвере һәм мәгърифәтле абсолютизм §§ 31—32. Россия: бөек держава барлыкка килү §§ 33—34. XVIII гасырның икенче яртысында Россия һәм Европа § 35. Англиядә промышленность перевороты һәм аның нәти¬ җәләре § 36. Шәрык дөньясы XVIII гасырда: колониаль система¬ ның һөҗүме башлану 10 нчы бүлек. Тетрәнүләр һәм үзгәрешләр заманы (XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башы) § 37. Төньяк Америкада бәйсезлек өчен сугыш § 38. Бөек француз революциясе һәм аның Европа өчен нәтиҗәләре §§ 39—40. Наполеон сугышлары. 1812 елгы Ватан сугышы _
Бөтендөнья тарихы. Россия һәм дөнья тарихы иц борынгы чорлардан алып XIX гасыр ахырына кадәр 398 298 306 316 321 331 339 348 356 363 371 378 387 § 41. Европадагы реакция һәм 1820—1840 еллардагы рево¬ люцияләр §42—43. Россия XIX гасырның беренче яртысында. Кырым сугышы 11 нче бүлек. Индустриаль цивилизация оету (XIX гасыр¬ ның икенче яртысы) § 44. Европа: промышленность дәверенең рәвеше һәм кар¬ шылыклары §§ 45—46. Колониализм һәм Шәрык илләрендәге «традици¬ он җәмгыять»нең кризисы § 47. Европада милләтчелек: яңа индустриаль державалар барлыкка килү § 48. Көнбатыш ярымшар илләре XIX гасырда .... §§ 49—50. Россиядәге тәмамланмаган үзгәртеп корулар: тәҗрибә һәм үзенчәлекләр § 51. Дөньяны колониаль бүлүнең төгәлләнүе. Африка халык¬ ларын буйсындыру § 52. Россия — күп милләтле империя § 53. XIX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа ил¬ ләренең һәм Россиянең иҗтимагый-сәяси үсеше §§ 54—55. XVIII—XIX гасырларда фән һәм сәнгать Төп вакыйгаларның кыскама хронологиясе
Учебное издание Загладин Никита Вадимович ВСЕМИРНАЯ ИСТОРИЯ. ИСТОРИЯ РОССИИ И МИРА С ДРЕВНЕЙШИХ ВРЕМЕН ДО КОНЦА XIX ВЕКА Учебник для 10 класса общеобразовательных учебных заведений (перевод с русского на татарский язык) Редакторы Р.В.Вэлиев Бизәлеш редакторы С. Н.Якубовский Техник редакторы һәм компьютерда битләргә салучы З.Н. Мадьярова Корректорлары 3. А. Валиева, Г.С.Нуретдинова
Нәшриятка 184 нче номерлы лицензия 1997 елның 16 апрелендә бирелгән. Оригинал-макеттан басарга кул куелды 18.07.2003. Форматы 60x90 1/16. Офсет кәгазе. «Школьная», «Таймс» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 25+1 (вкл.). Тиражы 18 000 д. Заказ С-203. Татарское республиканское издательство «Хәтер» (ТаРИХ) 420124, Казань, Кремль, а/я 54. ООО “Торгово-издательский дом «Русское слово-PC» 119034, Москва, Пречистенская наб., д.15, стр.2. Тел.: (095) 351-72-64, 202-6237. ДУП «Полиграфия-нэшрият комбинаты». 420111, Казан шәһәре, Бауман урамы, 19.
I jopbiHi ы кешенең яшәү урыннары Борынгы кешенең яшәү урыннары Борынгы кешенең матди культурасы әйберләре табылган урыннар
XIX гасыр ахырында дөнья 120 120° 150 Врангеля r<>B« (ВИК ПеИР0' Верный ;еул 1лто1 'Сен-Луи Рангу! Сайгон MOHI (Брит.) Луандо<_ Елены Гебр„“, Южиыйтрррнк Кейт САНТЬЯГО, Япония Германия Башка дәүләтләр АКШ )е4ИНе( ^АТы МЕрИК! һокио 'Иокога/н гн,2°ло. Молуккские о-ва - (Нидерл.) IACKAT (Пооу.Г bOMt Амстердам (Фр.) Сен-Прль (Фр.) о. Вознесения (Брит.) -ДБрит.)“о. Южная Георгия раненная Земля “о-ва Рюню (Яп.1872) Тайвань (Кит-) >( Гонконг JlbpHi-'l 1рамариб< ^Кайенна Госман империям саль биләмәләре Италия ® МОСКВА/’ , о с . ^асл1ания о Урга °нголия от Гринвича О’ к востоку -^С Е Ь/ Е Р Н / ^ерге// Н. ГосР. I (Порт.) > к Маэ* 5) (Фр.) «ХАД^ ВФИОПСКИЕ (Б| КНЯЖЕСТВА, ' " ^ьюФзу^ Ова Микелон (фр.) ^МОНТЕВИДЕО \ ;УЭНОС-АЙРЕС о-ва Т ристан-да-кунья Ж' ' - ИСЛАНДИЯ МЕХИКО*4 fj₽o. Яздй42ог г* £?Пу^Рико<Исп.) ?ЧЛ£Ь<БРит.) Гаити i г.ваДеяупа (фр.) Г к'/^0 °‘ Мартиника “ Д°миника (Бри1 I ,„L °-Родригес (брит.) _ _ _С 7-°- Ре:°н^нФри)кии (Брит.) Г7 о. Мадагаскар ^енцо-Марнес ЛИМА ; Т* ла-пАзл^' 9и',оделырия' 6еРмуд/кие о-ва (Брит.) от Гринвича. Ж Ы Й Л Е Д С ^Л^оХ ма'%ж *с МОРЕ 0<\ Ай 1871 елга дәүләтләр һәм аларнын биләмәләре сз Россия империясе |?| Бөек Британия В Франция В Испания LZZH Португалия ‘ Марианские о-ва (Исп.) \ Манил®о. Гуам (Исп.) -Я«”спМе „ (ИСП.) V ° АИССАБО) Азорские о-ва r ot2, о-вд Мадейра ФЕ< амаРские о-ва, / (Исп.) \Пондишери А(®Р-> во. Цейлон БОГСЛ7 о-ва Галапаго Экватор (Эква; рр) о- Новая Ааледония И Я (Фр.) ^«■ен о и ■jf: - (ери,.)
Рус князьлекләре феодаль таркаулык чорында УПСАЛА Устюг ВекиГе> '.НОВГОРОД (MAPfy Горопес п>'евг' МрскӨа Вязьма M1EHCK 'Пронскс Ц^Друщ :РНИГ( *ВЛАДИ1 Белз Рус князьләре походлар-н төп юн. ренен төп юн. Погост Тотьма, ^КИЕЕ .. ъ&рче Х?тародубУ гьРоменК1 1ЕЕЕЯСЛА1 /АГ ^^су^пзяславль*, Ь/1сков Ст^ра> ’ ИзборскРусса Городец )х ^°с _ /с Углич ^“/ростов ^5₽ОВО-ПИ//С/ КНЯ* I Ро Черторыйск ^орога&ж Порогопусте ^°уст^ Усть-i 1ОЛОЦ^> *1$итеб1 " Висби Кыпчакларның Руська һөҗүмнә- Херсонес Феодосия Тмутаракань . .. I ®° / F ^°ВЕ г г л у 'бичи в у к А н °Вһ/ \ °лва^ Белгород^ /' N^2 /тов 0Л°Ч т . sopcfe ' \ БУЛГАРД 517^ - — Дәүләтләрнең чикләре Bwm Рус князь-нең уртак чикләре „, ,; Рус князьлекләренең һәм җирлә- ренен чикләре ” * * Русьтан бүленгән рус террито¬ рияләренең чикләре "д Галич князьләренең йогынты- сында булган Дунай буе — Днестр буе территориясе Руслар тарафыннан үзләште¬ релгән яки алар йогынтысын¬ дагы территорияләр -'ъ Ревель Идел болгарларының Руська по¬ ходларының төп юн. Литвалылар һәм Балтыйк буе ха- лык-ры Руська походлар-н төп юн. __ Тәре йөртүчеләрнең Балтыйк буе- на төп юн. _ И.Новгород-Северскийнын кып- “ чакларга каршы походы(1185) Х1185 Сугыш урыннары һәм даталары ® ТУРОВ Дәүләтләрнең башкалалары һәм князьлекләрнең үзәкләре о Тверь Башка шәһәрләр пруссы Халыклар Сәүдә юллары — ~ Коры җир юл. Диңгез юл.
Европа XVII гж ы р башында Испания Габсбургларының биләмәләре Австрия Габсбургларының биләмәләре Венеция Республикасының биләмәләре Кечкенә герман дәүләтләренең терри¬ торияләре —Дәүләтләрнең чикләре ——Князьлекләрнең, герцоглыларның, өлкә¬ ләрнең, бәйле территори. чикләре Чикләр 1648 елга карата бирелә ПРОВАНС Тарихи-географик өлкәләр © ПАРИЖ Дәүләтләрнең башкалалары © Берлин Курфюршестволарнын башкалалары Вице-корольлекләрнең, князьлекләрнең © Неаполь башкалалары, өлкәләрнең, бәйле терри¬ торияләрнең үзәкләре о Гавр Башка торак пунктлар Госманлылар империясенең вассал билә- һөнәрчелек һәм мануфактура җитештерүенең төп мәләре үзәкләре iff. текстиль щ металлургия Изге Рим империясенең чикләре • пыяла Q китап басу Җөп сәүдә үзәкләре ҢРиржалар * Ярминкәләр ^анклар ф Университетлар Төп сәүдә юллары —— коры җир юл. диңгез юл. РЕСП. ПОЛЬША ,ono',b ^0Л°иеЦ Выбору. Пскр» Төбәкләрдә өстенлек итә: 1648 елгы Вестфаль солыхы буенча территориаль үзгәрешләр ВоР°н1 Хиев ис п. IU Син°п [бполь) ’БОСНИЯ Бавариягә Брау нш вейг-Л юнебургка Гессен-Кассельгә Мекленбургка Крит •нец.) К |‘лЯНДИЯ Цярпт ок j Катнаш католик, лютеран һәм гусит варислыгы Вена ВЕНГРИЯ /4ахач „Бегиpad ОСМАНСКАЯ ИМПЕРИЯ -Tvn гасырда Европадагы конфессияләр кальвинистик азчылык г——| ортодоксаль (православие) 1 1 чиркәве [: 3 Бәйсезлекләре танылган дәүләтләр Күчкән территорияләр г—| Франциягә (Цо ' ° МинсК\ fpWno fr'-'t’ . , К Ч Ь С J, Витебск Вильно * Б е л 0<й',У ПРОВИНЦИИ ' Jy ПРУССИЯ Афины ИзмиР .О^ГАРИЯ ^София
Наполеонның яулап алу сугышлары һәм аның империясенең җимерелүе (1799—1815) Латин Америкасы илләренең колониаль хакимлектән азат ителүе Испаннарга каршы баш күгәрү төбәкләре ////// Идальго җитәкчелегендә (1810—1811) -: r -z _ Морелос җитәкчелегендә (1811—1813) —и— Боливар (1812—1825) Сан-Мартин (1817—1822) җитәкчелеген X1819 Мөһим сугышларнын урын, һәм еллары 1791—1804 елларда Гаити утравында кол- 7 лар революциясе. Латин Америкасында 7 беренче бәйсез дәүләт иглан ителү Милли-азатлык керәшенен эре Т ■ ■ үзәкләре һәм төбәкләре 100* к задаад 120* ВАШЙ1 Мексиканский Гаваь <апулькс. Белен 1822 РИО.ДЕч KokumI 1817 ". Сан-Луис Гвадала: ПРОВИНЦИ1 'ЛА-ПЛАТБК '■^Сан-Хуан , &'/1818 пер. Майпо ■ АРГЕНТИНА! ■о-вТ"01"0"'’ Тринидад (Брит.) (Исп.) Азатлык армияләре походлары ПЕРУ 1821 Масштаб 1: 50000000 (1 смда 500 км) » Гваделупа (Фр.) р. Мартиника (Фр.) Г-—20* iEflpO й тропик ^-Боливар (Ангостура) Парамарибо Северный тропи к 1804 г.) 1ИЗ (Ври|) о'^м,й|<аЙ0^С (Брит.) О И /• Л'41 РИБСКОЕ МОРЕУ [ с > . 4 . | боготаХ '.1*'.'^ А Д А % <о ■ - Фолклендские (Мальвинские) o/e (Исп. до 1820 г., Apr. с 1820 гЛ во- 0* XVIII гасыр ахырына колониаль биләмәләр Латин Америкасында бәйсез дәүләтләр оешу Азатлык көрәше нәтиҗәсендә барлыкк;" килгән дәүләтләр Бәйсезлек урнашу еллары 1829 елга кадәр барлыкка килгән дәү ләтләрнен чикләре Испания хакимлегендә калга1 территорияләр
Европа Изге союз заманында (1815—1849) XIX гасырда Һиндстан һәм Кытай □ XIX гасыр башына Ост-Индия компаниясенен колониаль биләмәләре һәм вассал князьлекләре 1823 елда турыдан-туры Ост-Индия компаниясе идарәсендә һәм бәйлелегендә булган территорияләр ft □ «Колониаль стильдәге» мәдән. истәлекләре Традицион мәдният истәлекләре 1823—1845 елларда сикхлар дәүләте чикләре □ 1857 елда турыдан-туры Ост-Индия компаниясе идарәсендә һәм бәйлелегендә булган территорияләр — XVII гасыр ахырына Бөек Моголлар империясе чикләре 1857—1859 елларда һиндстанда инглиз колонизаторларына каршы халык күтәрелешләре төбәкләре һәм мөһим үзәкләре Нинбо Тигез булмаган хокуклы шартнамәләр буенча чит илләр белән сәүдә итү өчен ачык шәһәрләр XVIII гасыр ахырында инглиз колонизаторларына каршы күтәрелешләр төбәкләре — 1857—1858 елларда һиндстанда төзелгән беренче тимер юллар Тайпиннарга каршы инглиз, француз, америка интервентлары хәрәкәт иткән төбәкләр • Япониядә мануфактура җитештерүе үзәкләре Дәүләтләрнең чикләре 1870 елга карата бирелә
Борынгы кеше сәнгате Борынгы заман сәнгате Австриядәге кыяга ясалган рәсем Тутанхамон фиргавен мумиясенең алтын маскасы Римда Константинның триумфаль аркасы Скиф курганында табылган биюче ир-ат сыны Помпейдагы фреска Кара сынлы грек вазасы
Элгәреге христиан сәнгате һәм урта гасырлар сәнгате Император Юстиниан үзенең якыннары белән. Мозаика Христос Пантократор. Византия иконасы Изге евангелист Иоанн. Китап миниатюрасы Владимир Мәрьям-анасы ■ Билгесез рәссам Наталья Кирилловна портреты Симон Ушаков Россия дәүләте агачы үсентесе
Яңарыш дәвере сәнгате XVI-XVIII гасырлардагы Европа сәнгате Микеланджело Адәмне тудыру Леонардо да Винчи Ас тоткан ханым Рафаэль Автопортрет Альбрехт Дюрер Автопортрет Питер Брейгель — Өлкәне Авыл бәйрәме Караваджо Голиаф башын тоткан Давид Ганс Гольбейн Генрих VIII Рембрандт Автопортрет Жан Антуан Ватто Киребеткән
XIX гасыр Европа сәнгате
XIX гасыр рус сәнгате И.Н.Крамский Мина Моисеев А.П.Лосенко Владимир һәм Рогнеда В.И.Суриков Боярыня Морозова В.М.Васнецов Игорь Святославичның кыпчаклар белән сугышыннан соң
Тарих фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясенең Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры, Халыкара мәгълүмат академиясенең хакыйкый әгъзасы, нәшер ителгән 200дән артык фәнни хезмәт авторы.