Author: Загладин Н.В.   Минаков C.Т.  

ISBN: 978-5-91218-985-2

Text
                    Н.В. Загладин, С.Т. Минаков,
С.И. Козленко, Ю.А. Петров
РОССИЯ
ТАРИХЫ


Россия империясе XX гасыр башында 'Ча-Иосиф» СТОКГОЛЬМ Киев Рязань Одесса Россиядә 1905 — 1907 еллар революциясе 9.1.1905 ел - Петербургта этчеләр демонстрациясен ату. Революция башлану ЧИК СЫЗЫКЛАРЫ (1914 елга) \ дәүләт чикләре вассал территорияләр һәм протекторат чикләре (Урянхай крае) - губерна, олкә, округ чикләре (Закатальск һәм Сухум) ТОРАК ПУНКТЛАР Дәүләт башкалалары Генерал-губернаторлык һәм Кавказ наместниклыгы үзәкләре Губерна, өлкә, вассал территория үзәкләре Башка торак пунктлар 120’ к западу от Гринвича 170” инвича ,ские о Кире** Илимск |рск Канск Верхоленск 'ИСК Кёнсон гы Аски* • < u WU г.) Нижнеудинск у Далянь г (Дальний) (Порт-Артур) о-ва ' Цусима Владивосток ПОРТ-АРТУР оборонасы 13.V-20.X1I.1904 ел Инчхон (Чемульпо) Кунсано Мокхпо ЯПОН 'Хамхын Баргузин^ ~ . , Селенг^ Иркутску ' 4 „ ПГыд^вск Веру* А*шо^ ' s(pouu*oca&* Тели n J/* ’905 \ п'/Жх U и \ 1904KT22-w-4-x ’9*4 Инкоу 7™°!!"^,' * Z 1904 — 1905 еллар РУС-Я1 ЮН СУГЫШ ы 1898 елда Россия Кытайдан арендага алган Ляодун ярымутравы территориясе Сугыш башланганда рус армиясе һәм флоты торышы 27.1.1904 ел - япон флоты¬ ның рус эскадрасына һөҗүме Япон армиясе һәм Й>лотының десант төшерүе әм һөҗүме Рус гаскәрләре хәрәкәте Йцгездә һәм коры җирдә иң им бәрелешләр 14 - 15.V. 1905 - Цусима бәрелеше барышында рус эскадрасының бер өлеше бәреп чыгу Сугыш ахырында рус һәм япон гаскәрләре торышы Цалянь С «ю
Россия Федерациясенең Дәүләт гимны (рус телендә) С.В. Михалков сүзләре А.В. Александров музыкасы ■ 1 нче куплет: Россия — священная наша держава, Россия — любимая наша страна. Могучая воля, великая слава — Твоё достоянье на все времена! Кушымта: Славься, Отечество наше свободное, Братских народов союз вековой, Предками данная мудрость народная! Славься, страна! Mbj гордимся тобой! | 2 нче куплет: От южных морей до полярного края Раскинулись наши леса и поля. Одна ты на свете! Одна ты такая — Хранимая Богом родная земля! Кушымта. ■ 3 нче куплет: Широкий простор для мечты и для жизни Грядущие нам открывают года. Нам силу даёт наша верность Отчизне. Так было, так есть и так будет всегда! Кушымта.
БАСМАНЫҢ РЕДАКЦИЯ СОВЕТЫ Б.В. АНАНЬИЧ, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФА Петербург тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Г.А. КУМАНЁВ, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия табигыять фәннәре академиясе академигы, РФА Россия тарихы институтының Россия хәрби тарихы үзәге җитәкчесе В.А. МИЗИАНО, сәнгать фәннәре кандидаты, «Художественный жур¬ нал» басмасының баш мөхәррире Л.Н. НЕЖИНСКИЙ, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе Россия тарихы институтының «Халыкара мөнәсәбәтләрдә Россия» үзәге җитәкчесе С.Ю. РЫБАС, • Рус биография институтының генераль директоры, Рос¬ сия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясе әгъзасы Г.Н. СЕВОСТЬЯНОВ, Россия Фәннәр академиясе академигы, «Новая и Но¬ вейшая история» журналының баш мөхәррире Н.А. СИМОНИЯ, Россия Фәннәр академиясе академигы
Н.В. Загладин, С.Т. Минаков, С.И. Козленко, Ю.А. Петров РОССИЯ ТАРИХЫ XX —XXI гасыр башы Гомуми белем бирү учреждениеләренең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек 11 нче басма Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә (2006 елгы РФА һәм РМА экспертизасы) Дәреслек РФ Мәгариф министрлыгы заказы буенча уздырылган Россия Федерациясе гомуми белем бирү учреждениеләре өчен Ватанның иң яңа тарихы буенча дәреслекләр төзү конкурсы җиңүчесе Мәскәү «Русское слово» 2013 Казан «ХӘТЕР» 2013
УДК 373.167.1:94(470.41)“654“*11 ББК 63.3 (2 Рос = Тат) 4/.5я721.6 314 Рецензентлары: РФ Мәгариф министрлыгы заказы буенча уздырылган Россия Федерациясе гомуми белем бирү учреждениеләре өчен Ватанның иң яңа тарихы буенча дәреслекләр төзү конкурсы комиссиясе әгъзалары һәм экспертлары, РФ Мәгариф министрлыгының Федераль экспертлык советы әгъзалары. Загладив Н.В., Минаков С.Т., Козленко С.И., Петров Ю.А. 314 История России. XX - начало XXI века: учебник для 9 класса общеобразова¬ тельных учреждений / Н.В. Загладин (отв. редактор), С.Т. Минаков, С.И. Коз¬ ленко, Ю.А. Петров. - 11-е изд. - М.: ООО «Русское слово - учебник», 2013. - 328 с.: ил. ISBN 978-5-91218-985-2 Загладин Н.В., Минаков С.Т., Козленко С.И., Петров Ю.А. Россия тарихы. XX —XXI гасыр башы: Гомуми белем бирү учреждениеләренең 314 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек - русчадан Ә.М. Камалов тәрҗ. - Казан : Татар¬ стан РЛпубликасы «ХӘТЕР» нәшрияты, 2013. - 336 б.: рәс. б-н. ISBN 978-5-94113-416-8 Дәреслектә XX гасыр - XXI гасыр башында Ватан тарихында булып узган иң мөһим вакыйгалар яктыртыла, Россия җәмгыяте юлыккан проблемалар, шулай ук илебезне данлы һәм фаҗигале елларда җитәкләгән сәясәтчеләрнең эшчәнлекләре тасвирлана. Россиядәге рухи тормыш үсешенә аерым игътибар бирелә. УДК 373.167.1:94(470.41)“654“*11 ББК 63.3 (2 Рос = Тат) 4/.5я721.6 ISBN 978-5-91218-985-2 ISBN 978-5-94113-416-8 © Н.В. Загладин, 2002, 2013 © С.Т. Минаков, 2002, 2013 © С.И. Козленко, 2002, 2013 © Ю.А. Петров, 2002, 2013 © ООО «Русское слово-учебник», 2002, 2013 © Татарчага тәрҗемә «Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшрияты» ҖЧҖ, 2013
Кереш 5 Кадерле 9 нчы сыйныф укучылары! Сез Ватаныбыз тарихының иң катлаулы һәм каршылык¬ лы чорларының берсен өйрәнүгә керешәсез. XX гасыр Россия өчен бөек күтәрелешләр һәм чигенешләр, каза¬ нышлар һәм һәлакәтләр вакыты булды. Дәреслек авторлары, Россиянең һәр гражданы белергә тиешле фактларны туплап бирү белән генә чикләнмичә, аның үсеше ни өчен сикәлтәле, бер үк вакытта данлы да, фаҗигале дә булуын аңлатырга омтылдылар. Дәреслектән файдаланганда, текстның төп һәм өстәмә (башка шрифт белән аерыла) өлешләргә бүленүенә игъ¬ тибар юнәлтергә тәкъдим ителә. Өстәмә текст тарихны тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләр өчен бирелә. Рәсемнәргә аңлатмалар дәреслекнең төп текстын тулы¬ ландыра. Кайбер параграфлар ахырында «Шәхесләрдә — тарих» дигән рубрика бар. Анда XX гасырда Ватаныбыз тарихында тирән эз калдырган эшлеклеләрнең тормыш юлын бәян иткән биографик материаллар китерелә. «Доку¬ менталь материаллар» рубрикасында чыганаклардан өзекләр бирелә, алар өйрәнелә торган чорның үзенчәлеген чагылдыра һәм параграфның төп текстын тулыландыра. Яңа терминнар һәм төшенчәләр дәреслектә аерым шрифт белән күрсәтелә. Төп текстка өстәмә рәвешендә илебез тарихындагы аеруча мөһим вакыйгаларның дата¬ лары билгеләнгән хронологик таблица китерелә. 1918 елга, ягъни Россиядә яңа, европача вакыт исәбе систе¬ масы кабул ителгәнгә кадәрге даталар иске стиль буенча бирелә (XX гасырда аерма 13 көн тәшкил итә). Параграфлар алдындагы сораулар элегрәк үтелгән материалны искә төшерергә, шулай ук чит илләр тари¬ хын (яңа һәм иң яңа), җәмгыять белемен, әдәбиятны һәм башка фәннәр курсларын өйрәнгәндә алган белемнәрне кулланырга ярдәм итә.
Россия империясе: территориясе һәм халкы XX гасыр башында, халык саны буенча Россия (якынча 130 млн кеше), Кытай һәм Британия империясеннән (ягъни барлык колонияләре белән алганда, Англия) кала, дөньяда өченче урында тора. Россия империясенең мөһим үзенчәлеге аның составына кергән территорияләрнең үсеш дәрәҗәсендәге аерманың гаять зурлыгыннан гыйбарәт була. Халкының күпчелеге (дүрттән өч өлеше чамасы) илнең Европа ягында (мәйданының өчтән бер өлеше чамасы) яши. Азиядәге иркен җирләр - кырыс климатлы Урал аръягы, Себер һәм Ерак" Көнчыгыш территорияләре аз үзләштерелә. Россия империясенә хас булган икенче сыйфат - халкының күпмилләтле булуы һәм диннәр төрлелеге. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча илдә 146 милләт һәм халык яши. Руслар иң күп санлы (халыкның 44,3 проценты) була. Икен¬ че урында украиннар (17,8 процент), өченче урында поляклар (6,3 процент) тора. Аннары белоруслар (4,7 процент), яһүдләр (4,2 процент), казахлар (3 процент), финнар (2,1 процент), татарлар (1,7 процент), немецлар (1,4 процент), үзбәкләр (1,3 процент), литвалылар (1,3 процент), грузиннар (1,1 процент), латышлар (1,1 процент), башкортлар (1 процент) һ.б. бара. Россия империясе белән идарә итү үзәкләштерелгән характерда була. 1914 елда аңа 77 губерна һәм 21 өлкә керә. Кайбер губерна¬ лар, нигездә, чик буендагылар - Мәскәү, Киев, Варшава, Финлян¬ дия, Дала, Иркутск, Амур буе, Төркестан генерал-губернаторлык- ларына берләштерелә. Кавказ аерым наместниклык хәлендә була. Империянең барлык территориясендә рәсми тел булып рус теле санала, православие дәүләт дине булып исәпләнә. Халыкның якынча 70 проценты православие динен тота.
§ 1. Россия XIX-XX гасырлар чигендә казахлар финнар татарлар немецлар үзбәкләр литвалылар грузиннар 3% 2,1% 1,7% 1,4% 1,3% 1,3% 1,1% атышлар 1,1% башкортлар 1% башкалар 8,7% яһүдләр 4,2% белоруслар 4,7% украиннар 17,8% поляклар 6,3% руслар 44,3% Диаграмма Россия империясенең милли составы Башка диннәрдәгеләр (башлыча ислам, католик, лютеран, будда диннәре) торган җирләрендә үзләренең милли сыйфатларын һәм дини традицияләрен саклап яшиләр. Ил халкының якынча 11 процентын тәшкил иткән мөсел¬ маннарга шәригать кануннары, ягъни Коръән тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр буенча яшәү мөмкинлеге бирелә. Туган телдә укыту, дини әдәбият бастыру рөхсәт ителә. Себердә чиновниклар җирле халык белән элемтәләр урнашты¬ ра белергә тиеш булалар, гыйбадәт кылу җирле телләрдә алып барыла. Шулай да мәҗүси диннәрне (шаманлыкны) правосла¬ вие белән кысрыклап чыгару омтылышлары ясала. Төньяк һәм Урта Азия халкы вәкилләре хәрби хезмәткә алынмый. Украинада һәм Белоруссиядә украин һәм белорус телләре дәүләт телләре буларак танылмый. Алар патша чиновниклары тарафыннан рус теленең диалектлары дип саналып килә, шул сәбәпле бу телләр мәктәпләрдә өйрәнелми. Милли интеллигенция хаклы рәвештә моны көчләп руслаштыру сәясәтенең чагылышы дип бәяли. Руслаштыру — Россия империясе составына кергән җирләрдәге төп халыкны көндәлек тормышта һәм эш мәсьәләсендә рус телен куллануга, православиегә күчүгә мәҗбүр итү. Чукынмаган (православие кабул итмәгән) яһүдләр Рос¬ сия империясендә чит элемент булып санала. Ал арга җир сатып алу һәм арендалау тыелган, шулай ук яшәү, уку урынын ирек-
ле рәвештә сайлау мөмкинлеге, эшчәнлекнең күп кенә төрләре чикләнгән була. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында хакимиятнең җәмгыять тормышын катгый контрольдә тотуы милләтара җирлектә кон¬ фликтлар килеп чыгуга киртә була. Шул ук вакытта бу өлкәдә хөкем сөргән каршылыклар илнең алдагы үсешендә тискәре чагы¬ лыш таба. Россиянең социаль-икътисади үсеше үзенчәлекләре Сәнәгатьтә борылыш, ягъни кул хезмәтеннән машиналар фай¬ далануга, 'мануфактура җитештерүеннән фабрика-заводларда җитештерүгә күчү Россиядә 1830 елларда (Үзәк Европа илләренең күпчелегеннән ике-өч дистә елга соңрак) башлана. Ул сәнәгатьнең төрле тармакларында төрлечә гамәлгә ашырыла, туку (текстиль) тармагында барыннан да тизрәк бара. Александр II (1855— 1881) реформалары Россиядә үзгәртеп коруларны тизләтү өчен җирлек әзерли. Крепостной хокукның бетерелүе, тимер юллар төзелеше һәм хәрби сәнәгать үсеше икъти¬ сади күтәрелеш өчен нигез булдыра. Иң элек аеруча тиз темплар белән куллану әйберләре җитештерүче тармаклар үсә. Мәсәлән, 1880 елларда киҗе-мамык сәнәгате үсеше буенча Россия дөньяда дүртенче урынга чыга. 1890 — 1900 елларда тау эшкәртү сәнәгате һәм авыр индустрия (металлургия, машиналар төзү) үсеше аеруча зур куәт белән бара. 1890 елларда чуен һәм корыч җитештерү буенча Россия Фран¬ цияне узып китә һәм АКШ, Германия, Англиядән генә калы¬ ша. Тимер юллар челтәренең гомуми озынлыгы буенча Россия, АКШтан кала, дөньяда икенче урынга чыга. Шул ук вакытта күп кенә күрсәткечләр буенча Россия Көнбатыш һәм Үзәк Европаның Үзәк электр станциясе. Мәскәү. 1911
сәнәгатьтә алга киткән илләреннән аерылып тора. Җан башына туры килгән милли керем дәрәҗәсе Россиядә шактый түбән була. Дәүләтнең милли кереме — җитештерүгә сарыф ителгән чыгымнарны чигереп, дәүләт икътисадының барлык тармакла¬ ры (авыл хуҗалыгын да кертеп) продукциясенең тулаем кыйммәте. Җан башына туры килгән милли керем дәүләт үсеше дәрәҗәсенең иң мөһим күрсәткече булып тора. Әлеге күрсәткечнең түбән дәрәҗәсе илдә ярлы гражданнарның күп булуын чагылдыра. XX гасырга кергәндә, Россия империясе авыл хуҗалыгы про¬ дукциясе җитештерүдә дөньякүләм үзәкләрнең берсе була. Ул бодай, арыш, арпа игү буенча дөньяда беренче, бәрәңге һәм шикәр чөгендере үстерү, шулай ук мөгезле эре терлек саны буенча икен¬ че урынны били. Шулай да илдәге халыкның 80 процентка якын өлешен тәшкил иткән крестьяннарның күпчелеге хокуклардан һәм мөлкәттән мәхрүм ителгән хәлдә яши. Илнең халык аеруча тыгыз урнашкан төбәкләрендә крестьяннарның өчтән береннән алып яртысына кадәре җир җитмәүдән, аның булмавыннан интегә. Алар, башлыча, община ярдәменнән файдаланалар, читкә китеп эшлиләр (шәһәрләрдә вакытлыча эшкә урнашалар), шулай ук батрак булып ялланалар. Авылның хәерче хәлдә яшәвенең төп сәбәбе - крестьян хуҗалыкларының күпчелегендә хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән дәрәҗәдә булуы. Хөкүмәт алып барган сәясәт игенчелекне күтәрүгә ярдәм итми. 1906 елга кадәр крестьяннар дәүләткә 1861 елгы реформадан соң бирелгән җир өчен йолым акчасы түлиләр. Түләүләрнең гомуми суммасы крестьян общиналарына бүлеп бирелгән имана җирләренең базардагы бәясеннән берничә тапкыр артып китә. Салымнар түләү өчен акчага тилмергән крестьян хуҗалыкларының хәле авыр булудан файдаланып, сәүдәгәрләр икмәкне түбән бәядән сатып алалар. Анна¬ ры икмәк дөнья базарында сатыла. Бу XIX гасыр ахыры - XX гасыр башын¬ да илнең тышкы сәүдә керемнәренең Атсыз крестьян. 1911
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында 10 яртысына якынын тәшкил итә. Ул чорда дөньяда бодай белән сәүдә итүнең 37 проценты Россия өлешенә туры килә. Хакимиятнең мондый сәясәте крестьяннарны бөлгенлеккә төшерә. Ул 1891 — 1892 еллардагы ачлыкка сәбәп була, бу ачлыктан 40 млн га якын кеше зыян күрә, шуларның берничә йөз меңе үлә. Крестьяннарның бөлгенлеккә төшүе һәм җирләре аз булу эчке базар үсешенә комачаулый, шул рәвешле сәнәгатьнең үсеш мөмкинлекләрен чикли. Авыл хуҗалыгы машиналарын, ашлама, яхшы сортлы орлыкларны сатып алу мөмкинлеге хуҗалыкларның хәлле саналган 7 — 8 процентында гына булу бөртекле культуралар уңышын күтәрүне тоткарлый. Крестьян җирләре азлыкка төп сәбәп алпавыт җирбиләүчелеге сакланудан гыйбарәт була. Кагыйдә буларак, эшкәртергә яраклы барлык уңдырышлы биләмәләрнең якынча яртысы алпавыт җирләренә туры килә, шул ук вакытта нибары 10 проценты гына нәтиҗәле эшкәртелә. 40 проценты чамасы бурычларны каплау өчен банкларга залог итеп салынган була. Крестьяннарның ризасызлыгы даими үсә бара. XX гасыр башында крестьян чуалышлары ешая, алар салымнарны һәм бурычларны түләүдән баш тарту, алпавыт җирләрен көч кулланып тартып алу омтылышлары белән бәйле була. Сәнәгать үсеше нәтиҗәсендә XX гасыр башында Петербург халкы 2 млн кешегә, Мәскәүдә яшәүчеләр саны 1,5 млн кешегә җитә. Шәһәрләрдәге эшчеләр сафы сәнәгать предприятиеләре белән көндәшлек шартларын күтәрә алмаган һөнәрчеләр һәм вак кәсепчеләр исәбенә тулылана. Аз җирле крестьяннар акча эшләү өчен шәһәрләргә агыла. Икътисади кризислар чорында ярлылар һәм эшсезләр саны арта. Мондый вакытта шәһәрләрдә социаль һәм сәяси тотрыксызлык та көчәя. 1880—1890 елларда Россиядә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы законнар кабул ителә. Ир-атлар өчен эш көненең озынлыгы 11,5 сәгать итеп билгеләнә. Хатын-кызларны һәм балаларны төнлә эшләтү тыела, штрафларның күләме чикләнә. Кайбер эшмәкәрләр Прохоровларның Трёхгорный мануфак¬ турасы эшчеләре өчен төзелгән торак йорт. Мәскәү. 1915
эшчеләренең көнкүрешен кайгыртуны һәм медицина ярдәме күрсәтүне үз өсләренә алалар. Әмма ялланган эшчеләр арасында ризасызлык зур була. Эшмәкәрләр еш кына хезмәт турындагы законнарны бозалар, өстәмә рәвештә эшләү тәртибе кертәләр, бөл ай да түбән хезмәт хакларын кисеп, штрафлар системасын катгыйлаңдыралар. Моңа җавап итеп эшчеләр забастовкалар үткәрәләр, аның барышында еш кына сәяси таләпләр дә куела. Россия җәмгыятенең сәяси үсеше XX гасыр башында Россиядә катлаулар строе һәм самодержавие монархиясе (абсолютизм) саклана. Император каршындагы бердәнбер коллегиаль киңәшмә орган - 1810 елда оештырылган Дәүләт советы була. Аның әгъзалары югары дәрәҗәле сановниклар арасыннан император тарафыннан билгеләнә, бу орган составына шулай ук министрлар да керә. Хакимиятнең үзәкләштерелүе идарә аппаратына, ягъни чиновникларга аерым роль бирә - аларның гомуми саны 0,5 млн кешегә җитә. Чиновникларны тотуга бюджетның 14 процент чамасы (Италиядә һәм Германиядә - 7 процент чамасы, Франциядә - 5 процент, Англиядә - 3 процент) сарыф ителә. Чиновникларның үз урыннардагы чикләнмәгән хакимияте һәм башбаштаклыгы эшмәкәрлек инициативасын чикли, җәмгыятьнең барлык катлауларында да ризасызлык тудыра. Югары дәрәҗәле чиновниклар өстенлекле катлау - дворян вәкилләре була. Алар, руханилар кебек үк, күп кенә ташламалардан файдалана, башка катлаулар (сәүдәгәрләр, мещаннар, крестьяннар) үтәргә тиешле йөкләмәләрдән азат ителә. Катлауларга корылган система җәмгыять үсеше юлында киртәләр тудыра, аның чынбарлыктагы структурасын чагылдырмый. Мәсәлән, мещаннар исәбенә шәһәр халкының күпчелеге: яллы эшчеләр, вак милекчеләр - кечкенә кибетләр тотучылар һәм һөнәрчеләр кертелә. Сәнәгатьчеләр, эшмәкәрләр, банкирлар сәүдәгәрләр катлавына теркәлә, яисә алар «шәрәфле гражданнар» яки дворяннарга әверелә. XX гасыр башында әле бик аз санлы (халыкның 1 проценттан кимрәк өлеше), әмма торган саен ишәя барган интеллигенция, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр (табиблар, укытучылар, инженерлар, галимнәр, юристлар, иҗат профессиясе әһелләре) катлавына югары һәм түбән катлау вәкилләре дә керә.
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында в» Сораулар һәм биремнәр ■Ml MBI 3MI MBI MMI MBI XX гасыр башында Россия империясе дөньяда нинди урын били? Россиянең социаль-икътисади үсеше үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт була? Самодержавиенең милли сәясәтен тасвирлагыз. Россиядә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә нинди каршылыклар күзәтелә? Ни өчен Россия империясендә аграр мөнәсәбәтләр аеру¬ ча кискен мәсьәләгә әверелә? Крестьяннарның ярлы булу сәбәпләре нинди? Ни өчен шәһәрләр кискен социаль каршылыклар үзәгенә әверелә? Россия ж,әмгыятенең сәяси үсешен тасвирлагыз. Чиновник¬ лар бу вазгыятьтә нинди роль уйный? § 2 Россиядә модернизация сәясәте: алшартлар һәм нәтиҗәләр 1 XX гасыр башында Россия империясенең сәяси төзелешен тасвирлагыз. 2 Чит илләр тарихы курсыннан сез модернизацияләүнең нинди модельләре хакында беләсез? Алар бер- берсеннән кайсы яклары белән аерыла? Россияне модернизацияләүдә дәүләтнең роле XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта авыр индустрия кызу темплар белән үсә. Россиянең күп кенә сәяси эшлеклеләре сәнәгатьнең техник кораллану дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгын исәпкә алалар. Моның өчен индустриянең алдынгы, зур күләмдә капитал кертү соралган тармакларын - металлургия, химия, машиналар төзү өлкәләрен булдыру таләп ителә. Икътисади һәм хәрби әһәмияткә ия тимер юллар челтәрен киңәйтүгә гаять зур игътибар бирелә. Казна карамагындагы хәрби, тау эшкәртү, металлургия, машина төзү заводлары салына. Илдәге заводлар чыгарган продукция өчен өстенлекле югары бәяләр һәм премияләр гамәлгә кертелә. Әлеге заводлар рельслар прокаты җитештерүгә дәүләт заказлары алалар. XX гасыр башында Россиядәге барлык тимер юлларның 70 проценты, иң эре предприятиеләрнең якынча чиреге,
урманнарның 60 проценты, барлык җирләрнең 38 проценты дәүләт кулында була. С.Ю. Витте (1849—1915) финанс министры итеп билге¬ ләнгәннән соң, дәүләт модернизацияләүдә аеруча актив роль уйный башлый. Модернизация — кыска вакыт эчендә традицион, катлауларга бүленгән аграр җәмгыятьтән, җәмгыятьнең социаль структу¬ расында, кешеләрнең көнкүрешендә үзгәрешләргә китергән заманча индустриаль җәмгыятькә күчү. Бюджетны тулыландыруга, модернизация чыгымнары һәм ихтыяҗлары өчен өстәмә чыганаклар табуга аеруча зур игътибар бирелә. Таможня өлкәсендә протекционизм сәясәте уздырыла. Аның асылы илебез сәнәгатен чит илләр җитештерүчеләре белән конкуренциядән саклаудан гыйбарәт була. Протекционизм — читтән кертелүче продукциягә югары пошлина (акча җыемы) билгеләү юлы белән чит ил товарларының аерым төрләрен кертүне чикләү максатын куеп, эчке базарны чит ил конкуренциясеннән яклау сәясәте. Салымнар дәүләт казнасын тулыландыруның мөһим чыгана¬ гына әверелә. Шикәргә, тәмәкегә, керосинга, шырпыга салымнар арттырыла, фатир салымы кертелә, герб җыемының (теләсә нинди документны әзерләү өчен алына торган салымның) күләме зурай- тыла. 1890 елларда гына да салымнар 43 процентка диярлек арта. 1895 елда дәүләт шәраб монополиясен гамәлгә кертә, барлык шәраб- аракы продукциясе сәүдәсен үзенең катгый контроленә ала. Шәраб монополиясе хисабына казна керемнәренең чиреге тәэмин ителә. 1897 елда акча реформасы уздыру рубль кыйммәтен ныгыта. Тимер юллар төзелешенә дәүләт займы рәвешендә банклар һәм халыкның акчаларын җәлеп итү алымы гамәлгә керә. Керем алу хөкүмәт тарафыннан гарантияләнә. С.Ю. Витте вакытында Россия икътисадына чит илләр капиталын җәлеп итү сәясәте үткәрелә. Сәнәгатькә салынган инвестицияләрнең 30 — 40 проценты шулар хисабына каплана. 1900 елга илдәге барлык акционерлык җәмгыятьләренең төп капи¬ талына салынган кертемнәрнең 54 проценты чит ил кешеләренә туры килә. Инвестицияләр — икътисадның билгеле бер тармагына озак вакытка исәпләнгән капитал салу.
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында 14 Гартман машина төзү заводларының Рус җәмгыяте акциясе. 1899 Чит ил капиталы ярдәмендә Россия империясенең көньягында — Донбасста, металлургия тармагында җитештерелгән продукциянең 74 процентын бирүче эре металлургия сәнәгате үзәге төзелә. Чит ил капиталына караган заводлар, кагыйдә буларак, заманчарак техника белән җиһазландырылган була. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы алдын¬ нан рус эшмәкәрләре ил икътисадында үз йогынтыларын ныгыталар. Россия акционерлык җәмгыятьләрендә чит ил капиталының өлеше кимүгә бара. Россиядә монополияләр оешу Көнбатыш Европа илләрен һәм АКШны модернизацияләүдә сәнәгатьчеләрнең берләшмәләре зур роль уйный. Алар заманча техника белән җиһазландырылган гигант предприятиеләр төзиләр. Бу аларга көндәшләрен бөлдерү, базарда үз монополияләрен булдыру мөмкинлеген бирә. Монополия — аерым продукция төрләрен җитештерүне контрольдә тотучы, базарга бәяләрне көчләп тагарга сәләтле сәнәгатьчеләр берләшмәсе. Россиядә беренче монополистик берләшмәләр, башлыча, картельләр рәвешендә, 1880 — 1890 елларда оеша. Картель — җитештерү күләмнәре, продукция сату, эшче көчләрне яллау шартлары турында үзара килешүгә ирешкән эшмәкәрләр берләшмәсенең беренчел формасы. Монополияләр оешу процессы 1899 — 1903 еллардагы дөньякүләм кризисны тизләтә. Ул күп кенә вак һәм уртача предприятиеләрнең, банкларның бөлүенә китерә. Эре сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәрләр конкуренция кагыйдәләре һәм базарларны бүлү турында үзара килешенеп эш итәргә мәҗбүр булалар. XX гасыр башында монополистик берләшмәләрнең яңа форма¬ сы - синдикатлар барлыкка килә. Синдикат — җитештерелә торган продукция һәм сатып алына торган чимал бәяләрен килештерү белән генә чикләнмичә, товарны синдикат әгъзалары өчен уртак контора аша сату да оештырылган монополистик берләшмә формасы.
«Бертуган Нобел ьләр» компаниясенең Бакудагы нефть промыселлары. XX гасыр башы Синдикатлар сәнәгатьнең күп капитал сыйдырышлы тармак¬ ларында үсеш ала, Россия эшмәкәрләре тарафыннан уңышлы үзләштерелә. Әлеге синдикатлар исәбенә «Продвагон» (1902), «Гвоздь» (1903), «Продуголь» (1904, Донбасста ташкүмер чыгаруның 75 процентын контрольдә тота), «Продамет» (1902, барлык металлургия продукциясенең 60 процентына бәяләр билгели) һ.б. керә. Конкурентлык көрәше шартларында банк капиталы туплану бара. 1905 елда Петербургның 10 коммерция банкы барлык шәхси кертемнәрнең 65 процентын контрольдә тота. Банклар сәнәгать предприятиеләре акцияләрен сатып алырга керешәләр. Банк һәм сәнәгать капиталлары бергә кушыла. Дәүләт һәм шәхси банклар акчаларын нык үсеш алмаган илләргә (Кытайга, Монголиягә, Иранга, Әфганстанга) сала башлый, бу юл белән тиз арада югары табыш алу мөмкин була. Әлеге процесс капитал чыгару дип атала. Болар барысы да Россиядә икътисадның гаять зур өлешен контрольдә тоткан финанс-сәнәгать төркемнәрен җитәкләүче эре милекчеләр үсеп чыгуга китерә. Путилов заводы һәм Рус-Азия банкы идарәләре рәисе А.И. Путилов (1866—1929) шулар исәбенә керә. Ташкүмер сәнәгатендә Н.С. Авдаков (1847—1915), нефть тармагында Э.Л. Нобель (1859—1932) һәм С.Г. Лианозов (1872-1951) аерылып торалар. Харьков җир банкын һәм Мәскәү банкын, шулай ук киҗе-мамык тукымалар җитештерүнең шактый зур өлешен П.П. Рябушинский (1871 — 1924) контрольдә тота. Икътисадны монополияләштерү һәм модернизацияләү про¬ цесслары Россиядә Көнбатыш Европа илләрендәгегә караганда
соңрак башлана, ләкин алар гаять югары темплар белән бара. XX гасырның беренче унъеллыгында ук 500 дән артыграк кешеле эре заводларның 5 процентында барлык яллы эшчеләрнең 54 про¬ центы эшли. Үзәкләштерү, җитештерү һәм эшче көчләр туплау дәрәҗәсе буенча Россия, АКШны да кертеп, дөньядагы барлык илләрне узып китә. Шул ук вакытта Россия сәнәгатьчеләренең, банкирларының акчалары һәм байлыгы Көнбатыш илләре монополияләренекенә караганда азрак була. Икътисадта күптөрле җитештерү тәртибе - күпукладлылык саклана. Эре һәм уртача предприятиеләр белән бергә, мануфак¬ тура һәм һөнәрчелек предприятиеләре (барлык җитештерелгән продукциянең өчтән бере тирәсе), аз күмәртәле һәм ваклап сату (200 меңләп сәүдә фирмасы), кустарчылык әйберләре һәм вак товар җитештерү зур роль уйный. Россия җәмгыятендә каршылыклар көчәю Сәнәгать үсеше темпларының тизләнеше җәмгыятьнең социаль структурасындагы үзгәрешләргә китерә. Икътисади тормыш¬ та эре эшмәкәрләрнең һәм банкирларның роле үсә. Әмма, сәяси тормышның иске тәртипләре сакланган шартларда, алар үз мәнфәгатьләрен тормышка ашыруга ирешә алмыйлар. Нәтиҗәдә Бияләй җитештерү. 1910 12-19 нчы битләрдәге дәреслек тексты һәм иллюстрацияләр нигезендә Россия икътисадындагы күпукладлылык төшенчәсенә ачык¬ лык кертегез.
§ 2. Россиядә модернизация сәясәте: алшартлар һәм нәтиҗәләр алар арасында самодержавие сәясәтенә карата канәгатьсезлек көчәя. Эшчеләр йогынтылы социаль көчкә әверелә, әмма аларның сәяси хокуклары булмый. Крестьяннар мәсьәләсе элеккечә үк хәл ителмәгән хәлдә кала. Россия җәмгыятенең югары даирәләре үзгәрешләр кирәклеген таныйлар. 1902 елда С.Ю.Витте инициативасы белән авыл хуҗалыгы сәнәгате ихтыяҗлары турында Махсус киңәшмә җыела. Аның эшенә җирле үзидарә органнары - земство вәкилләре җәлеп ителә. Земстволар — Россия губерналарының күпчелегендә оешты¬ рылган, хуҗалык һәм халык мәгарифе белән идарә итә торган сайлаулы җирле үзидарә органнары. 1903 елда гамәлгә алынган Киңәшмә тәкъдимнәре крестьяннарның хокукларын башка катлауларның хокуклары белән тигезләү, крестьяннарга общинадан ирекле чыгарга рөхсәт итү, алар өчен җиргә хосусый милек кертү идеяләрен үз эченә ала. Алпавыт җирбиләүчелеген кыскарту да күздә тотыла. Витте тарафыннан хупланган бу тәкъдимнәр патша сарае кар¬ шындагы консерватив төркемдә кискен канәгатьсезлек тудыра. Эчке эшләр министры В.К. Плеве (1846—1904) әлеге төркемдә төп фигураларның берсе була. Витте финанс министры урынын¬ нан алына һәм дәрәҗәле, әмма чынлыкта хакимлек вәкаләте бул¬ маган урынга - Министрлар кабинеты Рәисе итеп билгеләнә. Общинаның тарихи роле һәм перспективалары турындагы мәсьәлә - рус җәмгыятендә иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсенә әверелә. Консерваторлар общинаны таркату ярлы крестьяннарның шәһәрләргә күпләп агылуына һәм социаль каршылыкларның кискенләшүенә китерәчәк дип шөбһәләнә. Күп кенә, шул исәптән самодержавиегә оппозициядә торган интеллигенция вәкилләре кебек үк, алар общинаны Россиянең үзенчәлекле үсеш юлы нигезе дип исәплиләр. В.К. Плеве үзгәрешләр зарурлыгын инкарь итми. Ул Мәскәү сак бүлекчәсе башлыгы С.В. Зубатовның (1864—1917) полиция контроле астында эшчеләр оешмалары төзү турындагы тәкъдимен хуплый. Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә төрле һөнәр эшчеләренең үзара ярдәмләшү җәмгыятьләре барлыкка килә. Бу җәмгыятьләр яшерен эшчәнлек алып барган революцион оешмаларның эшчеләр арасында йогынты таратуын булдырмау өчен оештырылалар. Полиция башлангычында барлыкка килгән эшчеләр берлекләре акрынлап забастовка хәрәкәтенә тартылалар, эшмәкәрләр алдына таләпләр куялар. 1904 елда оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә В.К. Плеве үтерелә. Эчке эшләр министры итеп князь П.Д. Святополк Мир-
18 1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында ский (1857 ~ 1914) билгеләнә. Ул реформалар үткәрү фикере белән чыга - Дәүләт советына земстволардан сайланган вәкилләрне кертергә, урыннарда сайлау хокукы кысаларын киңәйтергә, шулай ук крестьяннарның хокукларын арттырырга тәкъдим итә. 1904 елның 12 декабрендә Николай II указ чыгара. Әлеге указ буенча земстволарның хокукларын киңәйтү, цензураны йомшар¬ ту, крестьяннарның хокукларын башка катлауларның хокуклары белән тигезләү, эшчеләргә кагылышлы законнарны камилләштерү һәм башка чаралар күздә тотыла. Үзенең яшәү нигезләрен какшат¬ мыйча гына самодержавие режимы моннан да артыгракны эшли алмый. Ләкин ясалган ташламалар рус җәмгыятен канәгатьләндерә алмый инде. § 2 I Сораулар һәм биремнәр 1 Россияне модернизацияләүдә дәүләт нинди роль уйный? Россияне модернизацияләү нинди алымнар белән башкары¬ ла? Граф С.Ю. Витте финанс министры булган чорда аны гамәлгә ашыру өчен нинди чыганаклар файдаланыла? 3 Россиядә монополияләр оешу турында сөйләгез. 4 Ни өчен модернизацияләү Россия җәмгыятендәге эчке каршылыкларның кискенләшүенә китерә? XX гасыр башын¬ да аларны хәл итү өчен илдә нинди мөмкинлекләр була? Ни өчен бу мөмкинлекләр файдаланылмый? Николай II Николай II (Николай Александрович Рома¬ нов, 1868-1918). Россия империясенең соңгы императоры. Аның тәхеткә килүе фаҗигадән башлана. Мәскәүдә патша таҗы киюгә багышлап уздырылган тантаналар вакытында (1896) Ходынка кырында бик күп халык җыела. Бәйрәмнең начар оештырылуы аркасында этеш-төртеш башлана, нәтиҗәдә меңнән артык кеше һәлак була. Күпләр патшалык итүнең шулай башлануын аның күңелсез тәмамланачагына юрый.
Николай II укымышлы кеше була, инглиз, француз, датчан, немец телләрен белә, дәүләт белән идарә итү, армия һәм флот үсеше нечкәлекләренә төшенергә омтыла. Һични белән чикләнмәгән само¬ державие хакимиятенең инанган тарафдары буларак, Россия өчен хакимиятнең фәкать шушы төре генә туры килә дип исәпли. Шәхесләрдә — тарих С.Ю. Витте Витте Сергей Юльевич (1849—1915). Граф, чыгышы белән Балтыйк буеның руслашкан дворяннарыннан. Белеме буенча матема¬ тик, хезмәт юлын көньяк-көнбатыш тимер юллар акционерлык җәмгыятендә иң түбән баскычлардан башлый. Эшмәкәрлек сәләте булганга күрә, 1889 елда җәмгыять идарәсе директоры булуга ирешә. 1890 елда дәүләт хезмәтенә күчә, Финанс министрлыгы депар¬ таменты директоры, тимер юллар мини¬ стры була, 1892 елда финанс министры итеп билгеләнә һәм әлеге вазифаны 11 ел дәвамында башкара. § 3 Рус-япон сугышы һәм 1905—1907 еллар революциясе башлану 1 XIX гасыр ахырында Россия империясенең тышкы экс¬ пансиясе нинди юнәлешләрдә үскән? Зубатов оешмаларының максатлары нидән гыйбарәт? Ерак Көнчыгыштагы көндәшлек XX гасыр башында Россиядә сәяси кризис якынлашу билгеләре тагын да ныграк сизелә. Япония белән сугыш (1904 — 1905) илдәге вазгыятьне тагын да катлауландыра. Аңа кадәр Кытайны йогынты даирәләренә бүлү буенча төп державаларның үзара көндәшлеге тагын да кискенләшә. В Йогынты даирәсе — дәүләт чикләреннән читтә урнашкан, оккупация яки тигез хокуклы булмаган килешүләр нәтиҗәсендә контрольгә алынган территория.
1900 елда Кытайда Европа державаларының аны колониягә әверелдерергә маташу сәясәтенә каршы юнәлтелгән восста¬ ние кабына (ул «боксерлар күтәрелеше» дип атала). Россия бу күтәрелешне бастыруда катнаша. Аның гаскәрләре Мань¬ чжурияне били һәм баш күтәрүчеләр ягында булган Кытай императоры гаиләсе әгъзаларын әсирлеккә ала. Кытайда восстаниене бастырганнан соң, Маньчжурия Россия империясенең йогынты даирәсенә эләгә. Россия шулай ук Кытайдан Порт-Артур шәһәрен 25 елга арендага ала. Анда Россиянең Тын океан флоты төп базасы урнаша. Маньчжурия территориясе аша Транссебер магистрале белән тоташкан тимер юл төзелә. Бу исә Россия капиталына Кытай базарларында өстенлеккә ирешү мөмкинлеге бирә. Эре сановниклар Кореянең Ялу елгасы буендагы урман концессияләрен кулга төшерәләр, акрынлап бу илнең икътисади базарларын да яулый башлыйлар. Концессия — дәүләт тарафыннан чит ил капиталына билгеле бер срокка табигать ресурсларыннан файдалану хокукы бирелү. Россиянең Кытайда һәм Кореядә йогынтысы арту башка сәнәгать державаларында борчу тудыра. Кытай базарларында үз мәнфәгатьләре булган АКШның һәм Англиянең идарәче даирәләре Россия конкуренциясе көчәюдән шикләнәләр. Россия алып барган сәясәт Япониядә аеруча зур канәгатьсезлек уята. Бу ил яңарак ЭКСТРЕННОЕ НРИЬАВЛЕШЕ п М М-ху щжти Jtarai W. Градашии* Выта1ай НчЦесту МЫ, НИКОЛАЙ ВТОРЫЙ. Рус-япон сугышын игълан иту турындагы Манифест кына модернизацияләү һәм колониаль басып алулар юлына кергән була. Ул Кореяне үз йогынты даирәсе дип саный, шулай ук Кытай базарларын яуларга омтыла, Россияне үзенең төп көндәше дип исәпли. 1902 елда Япония һәм Англия Россиягә каршы юнәлтелгән бер¬ лек шартнамәсе төзиләр. Россия һәм Япония арасында йогын¬ ты даирәләрен тыныч юл белән бүлешү турындагы сөйләшүләр нәтиж,әсез төгәлләнә. Патша хөкүмәте ж,иңүле кечкенә сугыш ж,әмгыятьне туплар, патриотик рухны күтәрер дип өметләнә. С.Ю. Витте Япониягә карата катгый сәясәт уздыруга каршы була. Ул Россия
Ерак Көнчыгышта сугыш алып барырга әзер түгел дип исәпли, әмма аның фикере игътибарга алынмый. Үз чиратында Япония үзен бөек диңгез державасы итеп таны¬ тырга омтыла. Англия ярдәменнән файдаланып, ул Россиягә каршы чыгарга карар кыла. Бөекбритания Япониягә сугыш чыгымнарының 40 про¬ центын капларлык займнар бирә. Англия һәм башка инду¬ стриаль державаларның верфьләрендә япон флоты өчен өр-яңа броненосецлар төзелә. Алар броняларының калын¬ лыгы һәм тупларының утка тоту мөмкинлекләре буенча рус корабларының күпчелегеннән өстен була. 1904—1905 еллардагы рус-япон сугышы Россия белән Япония арасындагы сугыш 1904 елның 27 гыйнва¬ рында, Россиянең төп базасы - Порт-Артур крепостенда рейдта торган рус эскадрасына япон флотының һөжүме белән башлана. Портка керү юлларына дошман тарафыннан миналар урнашты¬ рылган була. Рус эскадрасы блокадага алына, ул алдагы сугыш хәрәкәтләре барышына йогынты ясый алмый. Бер үк вакытта Чемульпо (Корея) порты янында «Варяг» крейсерына һәм «Коре¬ ең» канонер көймәсенә һөҗүм итәләр. Аларның командалары, бирелү турындагы тәкъдимне кире кагып, тигез булмаган сугышка керәләр, аннан соң үзләренең корабларын батыралар. Японнар Кореягә һәм Ляодун ярымутравына гаскәр төшерә. Алар Порт-Артурны камап алалар, Маньчжуриянең эчке территорияләренә хәрәкәт башлыйлар. Коры җирдә - Ялу елга¬ сы буенда (1904 елның апреле), Ляоян янында (1904 елның авгу¬ сты), Шахэ елгасы буенда (1904 елның сентябре-октябре) булган сугышларда ике як та зур югалтулар кичерә. 1904 елның 20 декабрендә, күп айларга сузылган камалыштан соң, Порт-Артур гарнизоны капитуляцияли. Мукден янында (1905 Россия хәрби кораблары Порт- Артур гаваненда. 1905
елның феврале), өстәмә көчләр килгәннән соң, рус армиясе ини¬ циативаны үз кулына алырга омтыла, әмма, җиңелеп, төньякка чигенә. Россиянең сугыштагы югалтулары (һәлак булганнар, яралы¬ лар һәм әсирлеккә төшкәннәр) якынча 250 мең кеше тәшкил итә. Япония 270 меңләп кешесен югалта. Җиңүгә соңгы өмет 1904 елның октябрендә Балтыйк һәм Кара диңгезләрдән Тын океанга юнәлгән эскадраларда була. Алар Ерак Көнчыгышка 1905 елның маена килеп җитә һәм 1905 елның 14—15 маенда Цусима утраулары янындагы бәрелештә япон флотының зуррак көчләре тарафыннан тар-мар ителә. Рус армиясе җиңелүләренең сәбәпләре иң элек гаскәрләрне Ерак Көнчыгышка күчерүнең кыенлыкларын бәяләп бетермәүдән гыйбарәт була. Армия командованиесенең йомшаклыгы ачыклана. Генераллар һәм адмиралларның күпчелеге югары урыннарга сарай интригалары нәтиҗәсендә билгеләнә. Алар катлаулы хәлләрдә югалып калалар, тәвәккәллек күрсәтергә куркалар. Порт-Артур гарнизоны командующие генерал А.М.Стессель (1848—1915) крепостьны дошман кулына тапшырганда, каршы¬ лык күрсәту өчен мөмкинлекләр була әле. 1907 елда аны судка бирәләр һәм хыянәткә тиң гамәлләре өчен үлем җәзасына хөкем итәләр. Җәза 10 елга төрмәгә ябу белән алмаштырыла. Әмма 1909 елда Николай II генералны ярлыкый. Россиянең көчләре әле сарыф ителеп бетмәсә дә, илдә көчәя барган революция шартларында ул тынычлык турында сөйләшүләр башлый. Сөйләшүләр Портсмутта (АКШ) уза. Рус делегация¬ сен С.Ю. Витте җитәкли. 1905 елның 23 августында төзелгән солыхның шартлары авыр була. Россия Порт-Артурны югалта, Көньяк Маньчжуриядәге йогынты даирәсеннән ваз кичәргә мәҗбүр була, Кореягә карата барлык дәгъваларыннан баш тарта, Сахалин утравының яртысыннан (аның көньяк өлешеннән) мәхрүм ителә. Россиядә 1905-1907 еллар революциясенең башлануы Россиянең хәрби уңышсызлыклары нәтиҗәсендә самодержавие режимының халык каршында абруе җитди төшә. Сугыш шулай ук салымнарның артуына, халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә китерә. 1905 елның гыйнвары башында, эштән чыгаруларга җавап йөзеннән, Петербургта иң зурлардан булган Путилов заводында
забастовка башлана. Аңа башка эре предприятие эшчеләре дә кушы¬ ла. Алар хезмәт хакын арттыруны, 8 сәгатьлек эш көне кертүне, эш вакытыннан тыш калып эшләүләрне туктатуны таләп итәләр. Рухани Г.А. Гапон җитәкләгән Зубатовчы легаль эшчеләр оеш¬ масы инициативасы белән петиция (мөрәҗәгать) кабул ителә. Аңа, икътисади таләпләр белән беррәттән, сәяси характердагылары да - сүз, матбугат һәм җыелышлар иреге кертү, барлык кешеләрнең дә закон каршында тигезлеге, Чиркәүнең дәүләттән аерылуы, Япония белән сугышны туктату, Учредительләр җыены чакыру, алпавыт җирбиләүчелеген бетерү һ.б. кертелә. Петицияне Николай II кулы¬ на тапшыру күздә тотыла. 1905 елның 9 гыйнварында Петербург эшчеләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының Кышкы сарайга юнәлгән тыныч сафлары гаскәрләр тарафыннан аттырыла. «Канлы якшәмбе»- исемен алган әлеге вакыйга илдә чуалышлар китереп чыгара һәм революция баш¬ лану өчен сәбәп була. Россиянең күпчелек шәһәрләрендә стихияле чыгышлар башла¬ на. Иваново-Вознесенскида ике айдан артыграк дәвам иткән стачка вакытында шәһәр чынлыкта эшчеләр кулына күчә. Алар хакимият органы - Совет төзиләр, эшче милициясе булдыралар. Бу тәҗрибә киң таралыш ала, нәтиҗәдә 50 дән артык шәһәрдә Советлар оеша. Крестьяннар митингы. 1905 1905 елның көзендә крестьяннар хәрәкәте зур күтәрелеш кичерә. Бигрәк тә ул үзәк төбәкләрдә, Идел һәм Урал буйларында көчле була. Крестьяннар алпавыт утарларын җимерә һәм яндыра. Илдә революцион рухның үсүен сез нәрсә белән аңлатасыз?
Россиядә әлегә аз санлы булган социал-демократлар алар эшендә сизелерлек роль уйный. Земстволар торган саен катгыйрак рәвештә үзгәрешләр таләп итәләр. 1905 елның маенда земство һәм шәһәр эшлеклеләренең Мәскәүдә булып узган съезды тиз арада Конституция кабул итүне яклый. Чуалышлар армия һәм флотны да колачлый. 1905 елның 14 июнендә яңа гына төзелгән «Князь Потёмкин Таврический» броне¬ носецындагы матрослар баш күтәрә. 12 көн буе кораб кызыл флаг астында Кара диңгездә йөзә, аннан соң Констанца портында румын¬ нар хакимлегенә бирелә. Япония белән булган сугыштан соң Мань¬ чжурия фронтыннан чыгарылган солдатлар офицерларга буйсыну¬ дан баш тарталар, Транссебер тимер юлы буендагы станцияләрне җимерәләр. 1905 елның сентябре ахырында Мәскәүдә гомумшәһәр сәяси стачкасы башлана. Демократик характердагы таләпләр - сүз, ж,ыелышлар, демонстрацияләр иреге кертү, 8 сәгатьлек эш көне урнаштыруны таләп итү белән бергә, «Бетсен самодержавие!» лозун¬ гы торган саен ешрак кабатлана. Октябрь башында стачка илнең күпчелек шәһәрләренә ж,әелә һәм гомумроссия стачкасына әверелә. Крестьян күтәрелешләре ешая, алпавыт утарлары дөрләп яна. Николай II реформалар уздыру зарурлыгына инанган С.Ю. Вшртены Министрлар советы Рәисе итеп билгеләп куя. Аның инициативасы буенча 1905 елның 17 октябрендә Николай II «Дәүләт тәртибен камилләштерү турында»’ Манифестка кул куя. Манифестта демократик ирекләр - шәхеснең кагылгысыз¬ лыгы, сүз һәм ж,ыелышлар иреге, профсоюзлар, сәяси һәм башка төрле берләшмәләр төзү иреге игълан ителә. Законнар чыгару функциясенә ия булган югары вәкиллекле орган - Дәүләт Думасы оештырырга вәгъдә бирелә. Мәскәүдә баррикадалар. 1905 елның декабре
§ 3. Рус-япон сугышы һәм 1905--1907 еллар революциясе башлану 25 Кабул ителгән Манифест революцион хәрәкәт ташкынын тиз арада гына баса алмый. 1905 елның ноябрендә лейтенант П.П. Шмидт (1867—1906) җитәкчелегендә «Очаков» крейсеры экипажы баш күтәрә. Царизм баш күтәрүчеләрне рәхимсез җәзага тарта. П.П. Шмидт һәм өч матрос атып үтерелә, 300 дән артык кеше каторгага җибәрелә. 1905 елның декабрендә Мәскәүдә «Бетсен самодержавие!» лозунгы белән гомуми стачка башлана. Гаскәрләр һәм полиция белән бәрелешләр кораллы восстаниегә әверелә. Пре¬ сня һәм Мәскәү елгасы аръягы районнары баррикадалар белән каплана. Алар шулай ук Кудрин мәйданында, Арбатта, Лесной, Серпуховский һәм Каланчёвский урамнарында, Кызыл капка янын¬ да да корыла. Баррикадалар шәһәрнең үзәген боҗра белән уратып алалар. Аларны 6 меңләп кеше саклый. Күтәрелешне бастыру өчен хөкүмәткә Петербургтан Мәскәүгә гвардия частьларын китертергә туры килә. Баррикадаларны штурм¬ лаганда, армия артиллерия куллана. Меңнән артык кеше үтерелә. Мәскәүдә восстание җиңелүгә карамастан, кораллы чыгышлар дулкыны Үзәк Россиянең, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның 30 шәһәре буйлап уза. 1905 елның ахырында революцион күтәрелеш кимүгә таба боры¬ ла. Беренче планга сәяси партияләр төзү, аларның программаларын булдыру һәм Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек мәсьәләләре чыга. »3| Сораулар һәм биремнәр 2 Mil MMI Ерак Көнчыгышта иң эре державаларның көндәшлеге ни өчен кискенләшә? Рус-япон сугышының төп сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? Сугыш хәрәкәтләре барышын кыскача гына күздән кичере¬ гез. Россия сугышта ни өчен җиңелә? Ул солыхның нинди шартларын кабул итәргә мәҗбүр була? Ни өчен? Алдагы параграфлар текстына нигезләнеп, XX гасыр башын¬ да Россия җәмгыятендә хөкем сөргән каршылыклар турында сөйләгез. Аларның кайсылары беренче рус революциясенә сәбәпче була? Ул нинди вакыйгадан башлана? 1905 елның 17 октябрь Манифесты нинди әһәмияткә ия? Россия җәмгыятендәге вазгыятькә ул нинди йогынты ясый?
Документаль материаллар Петербург эшчеләре һәм халкы петициясеннән (1905 елның 9 гыйнвары): Безнең үтенечләребезгә игътибар белән кара. Алар, падишаһыбыз, синең өчен дә, безнең өчен дә явызлык¬ ка түгел, игелеккә юнәлтелгән! Безне дорфалык түгел, үзебезнең түзә алмаслык хәлебездән чыгу зарурлыгын аңлау мәҗбүр итте. Россия гаять зур, аның мохтаҗлыклары һәм ихтыяҗлары төрле-төрле, бик тә күп. Шуңа күрә аның белән фәкать чиновниклар гына идарә итә алмый. Халык вәкиллеген булдыру зарур, халык үзенә үзе ярдәм итәргә һәм үзе белән идарә итәргә тиеш. Өлешенә тигән михнәтләрне ул үзе генә белә. Аның ярдәмен кире какма, кичектермәстән, хәзер үк Рус җиренең барлык сыйныфларыннан, барлык катлаула¬ рыннан вәкилләр, эшчеләр кабул итәргә боер <...> Сайлау хокукы буенча һәркем тигез һәм ирекле булсын. Шуңа күрә Учредительләр җыенына сайлаулар гомуми, яшерен һәм ти¬ гез тавыш бирү шартларында узсын дип әмер бир. Бу — безнең иң төп үтенечебез. Документ текстына һәм дәреслек материалына нигезләнеп, Петербург*эшчеләренең һәм халкының патша Николай II гә юллаган петициясендә төп таләпләрнең нәрсәдән гыйбарәт булуы турында әйтегез. Алар ул таләпләрне ничек дәлиллиләр? Ни өчен хакимият тыныч манифестацияне ядрә белән каршылый? Дәүләт тәртибен камилләштерү турындагы Манифесттан (1905 елның 17 октябре): Безнең империябез башкалаларындагы һәм күп кенә урын¬ нардагы фетнә һәм чуалышлар Безнең йөрәгебездә олы һәм авыр хәсрәт булып ташый <...> Хәзерге чуалышлардан Безнең державабызның бөтенлегенә һәм бердәмлегенә кур¬ кыныч янарга мөмкин. Патша хезмәтенең бөек анты Безнең акылыбыз һәм хакимлегебезнең, барлык көче белән дәүләт өчен үтә куркыныч булган фетнәне туктатырга боера <...> Без хөкүмәткә Үзебезнең үзгәрмәс ихтыярыбызны үтәүне бурыч итеп йөклибез: 1. Шәхеснең чын-чынлап кагылгысызлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар һәм берләшү иреге башлангычларында халыкка гражданлык ирегенең какшамас нигезләрен бүләк итәргә.
2. Мөмкинлеккә карап, <...> хәзерге вакытта сайлау ирегеннән бөтенләй мәхрүм булган сыйныфларны Думада катнашуга җәлеп итәргә, гомуми сайлау хокукы башлангы¬ чын закон чыгаруның яңа расланган тәртибенә туры китереп үстерергә <...> 3. Бернинди законның да Дәүләт Думасы хуплавыннан башка үз көченә кермәвен какшамас кагыйдә буларак рас¬ ларга, халык сайлаган вәкилләргә Безнең тарафтан куел¬ ган хакимиятләр кылган гамәлләрнең законга туры килүенә күзәтчелек итү мөмкинлеге тудырырга. 1905 елның 17 октябрь Манифесты Россия империясе гражданна¬ рына нинди хокуклар бирә? § 4 Россиядә 1905 елның 17 октябрь Манифестыннан соңгы сәяси тормыш 1 Көнбатыш Европа илләренең кайсыларында һәм кайчан беренче вәкиллекле учреждениеләр (парламентлар) бар¬ лыкка килә? Парламентларга сайлаулар ничек уза? 2 XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Көнбатыш Европа илләренең сәяси тормышындагы төп агымнарны атагыз. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Россиянең яңа дәүләт төзелеше Дәүләт Думасына сайлауларны катлауларның тигез булма¬ ган вәкиллеге нигезендә һәм берничә этапта уздыру күздә тоты¬ ла. Сайлаучылар дүрт төркемгә (курияләргә) бүленә. Аларның һәркайсыннан сайлаучы вәкилләр (выборщиклар) сайлана. 2 мең җирбиләүчегә яки 4 мең шәһәр кешесенә, яки 30 мең крестьянга, яки 90 мең эшчегә берәр вәкил туры килә. Хатын-кызлар, 25 яше тулмаганнар, хәрби хезмәткәрләр, күчмә халыклар - илдәге халыкның яртысыннан күбрәге - тавыш бирү хокукы алмый. 1906 елның 23 апрелендә, Думаның беренче утырышы ачы¬ лырга бер атна кала, Николай II «Россия империясенең төп законнарымның яңа редакциясен раслый. «Төп законнар» дәүләт белән идарә итүдә Думаның ролен һәм урынын билгели. Думаның вәкаләтләре чикләнгән була. Хөкүмәт үзен билгеләп куйган патша алдында гына җавап тота. Император элеккечә үк
2g 1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында тышкы сәясәт, армия һәм флот белән җитәкчелек итә, аның Дума¬ ны вакытыннан элек тарату хокукы рәсмиләштерелә. Дәүләт Сове¬ ты составының яртысы билгеләп куела, яртысы сайланырга тиеш була. Ул Думаның югары палатасы итеп үзгәртелә. Дума кабул иткән закон проекты, Дәүләт Советы хуплаганнан һәм император тарафыннан расланганнан соң гына, закон көченә керә. Шулай итеп, хөкүмәт үзен депутатларның ул теләмәгән инициативаларын¬ нан яклау чараларын күрә. Дәүләт Думасына сайлау алдыннан Россиядә сәяси көчләрнең төп өч төркеме тәгаенләнә. Революциядә либераль агым Сәяси тормышның үзәген либераллар - Россиядә Көнбатыш Евро¬ падагыча императорның хакимлеген чикләгән конституцион монар¬ хия тарафдарлары били. Аларның күбесе идарә итүнең республика формасына күчүне дә кире какмый. 1905 елның октябрендә, 17 октябрь Манифесты басылып чык¬ каннан соң, либераллар конституцион демократлар (кадетлар) партиясе төзиләр, аның лидеры П.Н. Милюков (1859—1943) була. Кадетлар гомуми һәм тигез сайлау хокукы кертелүне, хакимиятләр бүленеше системасын булдыруны, Дәүләт Думасының вәкаләтләрен киңәйтүнең яклыйлар. Алар яллы эшчеләргә ташламалар ясарга кирәк дип исәплиләр, аерым алганда, 8 сәгатьлек эш көне кертү, хезмәт ияләренең ирекле рәвештә профсоюзлар оештыру хокукына каршы килмиләр. Аграр мәсьәләдә кадетлар алпавыт җирләренең бер өлешен дәүләт хисабына сатып алырга һәм крестьяннар¬ га бирергә, җир турындагы законнарны крестьяннар файдасына үзгәртергә, общинаны бетерергә тәкъдим итәләр. Алар Польша һәм Финляндиянең Россия империясе составында үзидарә хокукы иде¬ ясен яклыйлар, башка халыкларга мәдәни автономия хокукы бирү тарафдарлары булалар. Мәдәни автономия — милли азчылыкның үзе яшәгән территориядә туган телен дәүләт теле сыйфатында (эш баш¬ каруда, белем бирүдә һ.б.) файдалану хокукы. 1905 ел ахырында төзелгән «17 октябрь Союзы» (октя бристлар) яклылар уртачыл позициядә тора. Аларның лидеры А.И. Гучков (1862—1936) Манифест, нигездә, Россиянең пробле¬ маларын хәл итә дип исәпли. Октябристлар сәнәгать һәм сәүдә үсеше өчен шартлар тудыруны мөһим дип саныйлар, крестьян общинасын бетерү яклы булалар. Ә милли өлкәләр өчен автономия
кертүне урынсыз дип табалар. Алар унитарлык, ягъни бердәм һәм бүленмәс Россия дәүләте идеясен алга сөрәләр. Суллар һәм революцион-демократик партияләр Сәяси спектрның сул флангында аеруча катлаулы процесслар бара. Земстволар җирлегендә Бөтенроссия крестьяннар союзы барлыкка килә. Төп игътибарны җир мәсьәләсен хәл итү зарур¬ лыгына юнәлтүе белән ул кадетларга якын тора. Соңрак хакимият тарафыннан тар-мар ителгән Крестьяннар союзы партиясез, халык арасында абруй казанган кандидатларны яклый. Социалист-революционерлар (эсерлар) народниклар идеяләрен һәм эшләрен дәвам итүчеләр буларак формалаша. Бу партия яше¬ рен рәвештә 1901 — 1902 елларда барлыкка килә. Аңа нигез салучы һәм төп теоретикларының берсе В.М. Чернов (1873— 1952) була. Эсерлар халыкларның үз язмышларын үзләре билгеләү хоку¬ кын, Россиядә федератив типтагы демократик республика төзүне яклыйлар. Федерация — үзидарә өлкәсендә зур хокуклары булган территорияләрне (субъектларны) эченә алган дәүләт. Эсерлар аграр мәсьәләгә аерым игътибар бирәләр. Алар җирне социальләштерү, ягъни крестьян общиналары карамагындагы гомумхалык милкенә" әверелдерү яклы булалар. Элеккеге народ¬ никлар кебек үк, эсерлар актив рәвештә террор алымнары кул¬ ланалар. Террор чараларын гамәлгә ашыру өчен, алар сугышчан отрядлар булдыралар. 1898 елда Минскида яшерен рәвештә уздырылган съездда Рос¬ сия социал-демократик эшчеләр партиясенә (РСДРП) нигез салы¬ на. Ул үзенә марксизм позицияләрендә торган, халыкара социал- демократик хәрәкәтнең бер өлеше булган партия итеп карый. 1890 елларда Мәскәүдә, Петербургта, Екатеринославта яше¬ рен эш итүче «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союз¬ лары» барлыкка килә. 1897 елда «Литвада, Польшада һәм Россиядә гомумъяһүд эшчеләр союзы» (Бунд) төзелә. Алар барысы да РСДРПга нигез салучылар була. Россия социал-демократиясенең программ юнәлешләрен эшләүдә В.И. Ленин (Ульянов, 1870—1924) зур роль уйный. Ул Россиядә өлгереп килүче буржуаз-демократик революциядән социа¬ листик революция үсеп чыгарга тиеш дип исәпли. Аның карашла¬ ры нигезендә РСДРП үзенең программасына Россиядә революцион
„„ 1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында хәрәкәтнең ике үсеш этабы идеясен кертә. Бу этаплар максатлары, бурычлары һәм хәрәкәткә китерүче көчләре буенча бер-берсеннән аерылалар. Беренче этап халыкның феодализм калдыкларына - самодержавиегә, алпавыт җирбиләүчелегенә, катлауларга бүленгән стройга каршы көрәше белән бәйле булачак дип уйланыла. Икенче этап эшчеләр сыйныфының ярлы крестьяннар белән берлектә про¬ летариат диктатурасын урнаштыруы буларак карала. Аның алды¬ на җәмгыятьне социалистик нигездә үзгәртеп кору һәм мөлкәтле сыйныфларның каршылыгын бастыру максаты куела. В.И. Денин яңа типтагы партия - яхшы конспирацияләнгән, хакимият репрессияләренә каршы торырга сәләтле оешма идеясенә нигез сала. Мондый партия әгъзаларыннан, аның идеяләренә теләктәшлек белдерү һәм взнослар түләү генә түгел, актив рәвештә партия бүлекчәләрендә эшләү, партия дисциплинасына катгый буй¬ сыну да таләп ителә. Ленин, мондый оешма, чит илдә чыгарылып, яшерен рәвештә Россиягә китерелүче «Искра» газетасын файда¬ лану нәтиҗәсендә массакүләм партиягә әвереләчәк, дип өметләнә. «Искра» яллы эшчеләр арасында революцион марксизм идеяләрен тарата, аларны оештыруга ярдәм итә. В.И. Ленин карашларын Россия социал-демократларының бары¬ сы да хупламый. Аларның күп кенә лидерлары, аерым алганда, Г.В. Плеханов (1856—1918) һәм Л. Мартов (Ю.О. Цедербаум, 1873—1923) Ленинның партия төзү принциплары турындагы караш¬ ларын демократик эчтәлекле түгел дип саныйлар. Алар фикеренчә, Россия алдында һич тә социалистик революция түгел, ә буржуаз- демократик революция ясау бурычы тора. Брюссельдә башланып, Лондонда тәмамланган II съезд (1903) партиянең программасын кабул итә. Эчке фикер каршылыклары оешманың ике фракциягә - В.И. Ленин карашларын яклаучы боль¬ шевикларга һәм Л. Мартов позициясен хуплаучы меньшевикларга таркалуына китерә. Фракция — сәяси партия эчендә яисә парламентта партиянең (оешманың) төп кануннарыннан үзгә карашлы кешеләр төркеме. Беренче рус революциясе елларында ике фракция дә бергәләп хәрәкәт итә. 1906 елда РСДРПның IV (берләштерү) съезды була. Ләкин революция төгәлләнгәннән соң, фракцияләр бер-берсеннән читләшәләр.
§ 4. Россиядә 1905 елның 17 октябрь Манифестыннан соңгы сәяси тормыш Россиянең сәяси тормышында консерватив партияләр Консерваторлар, самодержавие хакимияте Россиядәге шартларга һәм традицияләргә аеруча туры килә, дип саныйлар. 1905—1907 еллардагы революциягә кадәр алар үзләренең иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләрендә аң-белем тарату максаты белән чикләнәләр. 1900 елда ук Рус җыены оештырыла. Аны кенәзләр Д.П. Голи¬ цын, М.К. Шаховской, Н.В. Волконский һ.б. җитәкли. «Новое время» газетасы нашире А.С. Суворин (1834—1912) оешманың төп идеологы була. Баштарак Рус җыены китапханәләр оештыра, патриотик эчтәлекле әдәбият бастыра. 1905 елда ул сайлау алды платформасы белән чыга. Платформаның нигезендә «православие, самодержавие, халыкчанлык» дигән классик формула ята. Рус җыенының төп идеясе самодержавиеле идарә формасын, бердәм һәм бүленмәс Россияне саклаудан гыйбарәт була. Шул ук вакытта консерваторлар крестьяннарга, община сакланган шартларда, җир алу хокукы бирүне таләп итәләр, чиновникларның чиктән тыш күбәюен, аларның коррупциячеллеген тәнкыйтьлиләр. В Коррупция — вазифаи затларның хезмәт урыныннан шәхсән баю максатларында файдалануы. Думага сайлаулар алдыннан монархистларның тагын берничә оешмасы барлыкка килә. Алар арасында иң йогынтылысы бул¬ ган Рус халкы союзын В.М. Пуришкевич (1870—1920) җитәкли. Аксөякләр һәм интеллигенциянең бер өлеше яклавына таянган Рус җыеныннан аермалы буларак, Рус халкы союзы киң катлау халыкның теләктәшлеген яуларга омтыла. Ул православиедәге халыкны Россия дәүләтчелегенең терәге дип расларга тырыша, башка халыклар, бигрәк тә яһүдләр, кискен гаепләүләргә, яла ягу¬ ларга дучар ителә. Рус халкы союзы һәм соңрак аннан аерылып чыккан Михаил Архангел исемендәге Рус халык союзы лидерлары сугышчан дру¬ жиналар оештыралар. Бу отрядлар үзләрен «кара йөзлек» дип атыйлар (карагруһчылар), шул сәбәпле монархистлар оешмала¬ ры да карагруһчы оешмалар дип исемләнә. Аларның составы чуар була. Әлеге оешмаларга дворяннар, крестьяннар, вак сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, кибет тотучылар, эшчеләрнең бер өлеше керә. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә погромнар булып уза. Ал ар¬ да берничә мең кеше, башлыча либераль карашларны яклаучылар, шулай ук милли һәм дини азчылык вәкилләре, бигрәк тә яһүдләр зыян күрә.
Дәүләт Думасы һәм самодержавие Меньшевиклардан кала, сул партияләрнең күпчелеге револю¬ ция самодержавие бәреп төшерелгәнчегә кадәр дәвам итәчәк дип исәплиләр. Шуңа күрә алар 1906 елның март - апрелендә булып узган I Дәүләт Думасына сайлауларга бойкот белдерәләр. 27 апрельдә тантаналы шартларда I Дәүләт Думасы ачыла. Анда иң көчле фракцияне (478 урыннан - 179 ы) кадетлар төзи. Карашлары буенча аларга якын октябристлар, партиясез депутат¬ лар һәм крестьян вәкилләре булган крестьян-трудовиклар ярдәме белән кадетлар абсолют күпчелекне тәшкил итәләр. Монархистлар Думага бөтенләй узмый. Сайлау нәтиҗәләре абсолютизмны торгы¬ зу тарафдарларының җәмгыятьтә яклау тапмавын күрсәтә. Дума составы реформалар үткәрү өчен уңайлы була. Депутат¬ лар тиз арада аларны гамәлгә ашырырга, барыннан да элек җир мәсьәләсен хәл итәргә омтылалар. Ләкин казна, монастырьлар һәм алпавыт биләмәләре хисабыннан крестьяннарга кичекмәстән җир бүлеп бирү тәкъдим ителгән закон проектларын хөкүмәт катгый рәвештә кире кага. Дума һәм Министрлар кабинеты арасындагы конфликт кискенләшә. Күп кенә депутатлар хөкүмәт сәясәтен тәнкыйтьләп чыгалар. Әмма революцион хәрәкәт кими барган шартларда тәнкыйть теләктәшлек тапмый. 1906 елның 9 июлендә ике ай чама¬ сы эшләгән Дума патша тарафыннан таратыла. II Думага сайлаулар 1907 ел башында уздырыла. Ул элеккегесенә караганда азга гына гомерлерәк булып чыга, аның эше 1907 елның февраленнән июнь ахырына кадәр сузыла. Күпчелекне тәшкил иткән урталыктагылар (центристлар) һәм суллар яңадан хөкүмәт белән каршылыкка керәләр. Хакимият Думаны янә тара¬ та. Депутат кагылгысызлыгы турындагы законны бозып, дәүләткә каршы яшерен эшчәнлектә гаепләнгән социалистлар фракцияләре депутатларын кулга алалар. 1905 елгы Манифестта билгеләнгән тәртипне бозып, 1907 елның 3 июнендә яңа сайлау законы кабул ителә. Ул Думада җирбиләүче алпавытлар һәм эре буржуазия вәкиллеген арттыруга юнәлтелә. Бу исә III Дәүләт Думасына сайлауларда октябристлар һәм монархистларга уңыш тәэмин итә. Алар бергәләп күпчелек депутат урыннарын алалар. Думаның мондый составы хөкүмәтне тулаем канәгатьләндерә. Шуңа күрә әлеге Дума законда каралган тулы срок (5 ел) дәвамында эшли. Беренче рус революциясе чоры тарихчылар тарафыннан «өченче июнь монархиясе» дип аталган сәяси режим урнаштырылу белән төгәлләнә.
§ 4. Россиядә 1905 елның 17 октябрь Манифестыннан соңгы сәяси тормыш 33 Таблица Дәүләт Думасындагы иң эре фракцияләр 1 Дума II Дума III Дума Кадетлар һәм алар яклылар 179 98 54 Октябристлар һәм алар яклылар 16 44 154 Трудовиклар 97 104 13 Социал -демократлар 18 68 20 Эсерлар — 37 — Милли төбәк вәкилләре 63 76 26 Монархистлар һәм алар яклылар — 40 147 Параграф тексты һәм таблицаны анализлау нигезендә Дәүләт Думасының I, II һәм III составлары үзгәрү динамикасына аңлатма бире¬ гез. Ill Дәүләт Думасының хакимиятне нигә канәгатьләндерүе турында үз нәтиҗәгезне ясагыз. § 4 I Сораулар һәм биремнәр jWW | Россиядәге шушы чор сайлау системасын тасвирлап бире¬ гез. Ни өчен Николай II хөкүмәте гомуми һәм тигез сайлау хокукын кертү идеясен кире кага? 2 Ml I Дәүләт Думасының нинди хокуклары була? Аларны импера¬ тор вәкаләтләре белән чагыштырыгыз. «Төп сәяси партияләр һәм аларның программалары» дигән таблицаны тутырыгыз. Сәяси партияләр һәм аларның лидерлары Самодер¬ жавиегә карата мөнә¬ сәбәт Дәүләт төзелеше идеалы Аграр мәсьәләгә карата мөнәсәбәт Җәмгыятьне үзгәртеп кору ысул¬ лары Параграф тексты һәм таблица нигезендә консерватив, либераль һәм революцион-демократик партияләрнең төрле сәяси программала¬ ры хакында йомгак ясагыз. 4 Ни өчен хөкүмәт I һәм II Дәүләт Думаларын тарату һәм сай¬ лау законнарын үзгәртү юлына бара? Җавап әзерләгәндә таблица материалларыннан файдаланыгыз.
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында Шәхесләрдә — тарих П.Н. Милюков Милюков Павел Николаевич (1859—1943). Мәскәүдә профессор-архитектор гаиләсендә туа. Мәскәү университетын тәмамлый һәм рус тарихы кафедрасында калдырыла. 1895 елда либераль студентлар хәрәкәтендә кат¬ нашкан өчен университеттан чыгарыла. Чит илгә китеп, София һәм Чикаго университет¬ ларында эшли. 1905 елда Россиягә кайта, актив сәяси эшчәнлек алып бара, кадетлар партиясе лидерларының берсе була. Рус тарихы буенча күп кенә хезмәтләр авторы. Аның төп әсәре — «Рус мәдәнияте тарихын¬ нан очерклар». Шәхесләрдә — тарих А.И. Гучков Гучков Александр Иванович (1862—1936). Чыгышы белән бай Мәскәү сәнәгатьчесе гаиләсеннән. Мәскәү университетын тәмамлый, Германиядә укый. 1900 елда Көньяк Африкага китә, анда бурлар ягын¬ да торып, инглизләргә каршы сугы¬ ша, әсирлеккә эләгә. Рус-япон сугышы чорында Кызыл Хач җәмгыяте бүлекчәсен җитәкли, японнарга әсирлеккә төшә. Ватан¬ га кайткач, октябристлар партиясенә нигез салучыларның берсе була. Шәхесләрдә — тарих ь.и. ленин Ленин (Ульянов) Владимир Ильич (1870— 1924). Сембер шәһәрендә халык училищела¬ ры инспекторы, дворян гаиләсендә туа. Гим¬ назияне «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый һәм Казан университетына укырга керә. Россиядә популяр булган марксизм белән В.И. Ленин студент елларында ук кызыксына башлый. Беренче яшерен марксистик оеш¬ малар төзүдә катнаша, сөргендә була, про¬ фессиональ революционер булып җитлегә.
1900 елда ул чит илгә китә, бер илдән икенчесенә күчеп, партия акча¬ сына яши. 1905-1907 еллардагы революция вакыйгалары чорында кыска гына вакытка яшерен рәвештә Россиягә кайта. Россия социал- демократиясе съездларының күпчелеге чит илләрдә В.И. Ленинның аеруча актив катнашында уза, партиянең Россиядә яшерен рәвештә таратылган «Искра» газетасы шулай ук чит илдә чыгарыла. - Шәхесләрдә — тарих В.М. Пуришкевич Пуришкевич Владимир Митрофано¬ вич (1870—1920). Бессарабиядәге бай җирбиләүче улы. 1895 елда «бик яхшы» билгеләренә Одессадагы Новороссия уни¬ верситетын тәмамлый. Бессарабиядә өяз земствосы идарәсен җитәкли. 1901 елда башкалага чакырыла һәм Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. Рус халкы союзын оештыру инициаторларының берсе. Ул таркалганнан соң, Михаил Архангел исемендәге Рус халык союзы лидеры. II, III, IV Дәүләт Думалары депутаты була. Думада антисемитизм рухындагы чыгышла¬ ры, башка депутатларны кимсетүе, аларны дуэльләргә чакыру белән таныла. П.А. Столыпин реформалары һәм аларның нәтиҗәләре 1 XX гасыр башында Россиядә аграр мәсьәләнең асылы нәрсәдән гыйбарәт була? 2 Исегезгә төшерегез, Россиянең төп сәяси партияләре җир мәсьәләсен ни рәвешле хәл итәргә чакыралар? Аграр реформаларның башлануы 1906 елда Министрлар советы Рәисе итеп монархия тарафдары, тәвәккәл кеше буларак абруй казанган П.А. Столыпин (1862 — 1911) билгеләнә. Революцион хәрәкәтне бастыруны П.А. Столыпин үзенең иң мөһим бурычы дип саный. Крестьяннар хәрәкәтенә, террор кул-
ланучы революцион оешмаларга каршы җәза чаралары тагын да рәхимсезрәк була бара. 1905-1907 елларда 9 меңләп кеше революцион көч куллану корбаны була. Революция дулкыны кимегәннән соң, хакимият вәкилләренә каршы террор актлары ешая. Яшерен эшчәнлек алып бару өчен акча туплау максатында банкларны, касса¬ ларны талыйлар, инкассаторларга һөҗүм итәләр. 1908 елдан 1910 елгача 20 меңгә якын шундый акт теркәлә, аларда 7,5 меңнән артык кеше зыян күрә. Илдә террорчылык турындагы эшләрне гадиләштерелгән, адво¬ катлар катнашыннан башка гына тикшерүче хәрби-кыр судла¬ ры кертелә. 1906 елда гына да 1100 кеше үлем җәзасына хөкем ителә. П.А. Столыпинның III Думадагы сул фракцияләр депутатла¬ рына төбәп әйтелгән «Сезгә боек тетрәнүләр, ә безгә бөек Россия кирәк!» дигән сүзләре киң мәгълүм. Ул үзенең төп бурычын аграр үзгәртеп коруларда күрә. Моңа бәйле рәвештә 1906 елда берничә указ чыгарыла. Дәүләт җирләренең (алар император милке булып санала) бер өлеше Крестьяннар банкына күчерелә. Моннан тыш банк бөлгенлеккә төшкән алпавытларның җирләрен сатып ала. Бар¬ лыкка килгән җир фонды крестьяннарга җир бүлү программа¬ сын башларга мөмкинлек бирә. Аннан соң крестьяннарның шәхси хокукларын чикләүләрне бетерү турындагы указ чыгарыла. Алар дәүләт эшенә, хәрби хезмәткә керүгә, белем алуга һ.б. хокук ягын¬ нан башка катлаулар белән тигезләштерелә. 1861 елгы реформадан соң бирелгән җир өчен крестьяннар¬ дан йолым акчасы җыю туктатылуын раслаган, 1906 елның 9 ноябрендә чыккан император указы аерым әһәмияткә ия була. Крестьяннарга үз ирекләре белән общиналардан чыгу рөхсәт ителә. Общинада алар эшкәрткән имана җирләре үзләренә шәхси милеккә бирелә. Шуның өстәвенә, крестьян общинадан имана җирләрен бер биләмәгә кушуны - отруб яки хутор руны таләп итү хокукына ия була. үзенең оешты- Отруб — общинадан чыккан крестьянга аның йорты калдырылган хәлдә бирелгән җир кишәрлеге. авылда ■ Хутор — общинадан чыккан крестьянга аның йортын авылдан яңа урынга күчереп бирелгән җир кишәрлеге.
Аерылып, бүленеп чыккан крестьян хуҗалыкларына (хутор¬ ларга һәм отрубларга) мөстәкыйль рәвештә хуҗалык алып бара алмаган ярлы күршеләренең кишәрлекләрен сатып алу өчен банк¬ тан кредитлар бирү карала. Күчерү сәясәте хөкүмәт үткәргән аграр программаның мөһим өлешенә әверелә. Аз җирле крестьяннарга Себердәге, Урта Азиядәге һәм Казахстандагы кеше яшәмәгән районнарда бушлай җир алу мөмкинлеге биргән законнар кабул ителә. Күченергә теләүчеләргә ташламалар ясала. Ал арга процентсыз акчалата ссуда бирелә, күченү чыгымнары өлешчә каплатыла, җыем-салым бурычлары ярлыкана, ир-атлар хәрби хезмәттән азат ителә. Реформалар уздырганда, властьлар түбәндәге максатлар¬ ны күздә тоталар: алпавыт җирбиләүчелеге сакланган шартлар¬ да авыл хуҗалыгындагы каршылыкларның кискенлеген киметү; авылда самодержавиенең һәм җәмгыятьтәге тотрыклылыкның тая¬ нычы булырлык эре һәм урта хәлле милекчеләр катлавы формала¬ шуны тизләтү; авыл хуҗалыгындагы әйләнешкә яңа җирләр кертү һәм уңышны арттыру. Столыпин реформаларының нәтиҗәләре П.А. Столыпин инициативасы буенча башланган реформалар Дәүләт Думасында тискәре реакция тудыра. Консерваторлар (монархистлар) Николай II не Столыпинның общинаны җимерүче сәясәте Россиянең милли традицияләренә һәм шартларына туры килми дип инандырырга омтылалар. Урталыктагылар (октя¬ бристлар һәм бигрәк тә кадетлар) хөкүмәт үткәргән чараларны отышсыз гамәлләр дип тәнкыйтьлиләр. Сул партияләр һәм эсер¬ лар әлеге чараларны аеруча кискен бәялиләр. Крестьян общи¬ насын көчсезләндерүче сәясәтне алар авыл халкының күпчелеге мәнфәгатьләренә каршы килүче, реакцион сәясәт дип саныйлар. Думадагы һәм сарай даирәсендәге оппозиция 1907 елда Сто¬ лыпин тәкъдим иткән законнарны кабул итүгә комачаулый. Бу законнар шәхес хокукларын саклау гарантияләрен ныгы¬ тырга, аерым алганда, дини азчылык мәнфәгатьләрен яклар¬ га, земстволарның вәкаләтләрен киңәйтергә, суд система¬ сын камилләштерергә тиеш була. Эшчеләр өчен авыру һәм гарипләнү очракларына карата иминият системасы кертү, шулай ук башлангыч белем алу мөмкинлеге булдыру күздә тотыла.
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында 38 Яңа җирләргә күчерү пунктында. Чиләбе Крестьяннарны яңа урында ниләр көтүе турында уйланыгыз. Күченеп китүчеләр нәрсәгә исәп тота? Реформаларның социаль-икътисади нәтиҗәләре бертөрле генә булмый. Җирләрнең элеккеге хуҗалар милкендә калуы крестьян¬ нарда ризасызлык уята. Общиналар ярдәменә таянып яшәгән ярлы катлаулар көчле хуҗалыкларның бүленеп чыгуы нәтиҗәсендә үзләренең хәлләре катлауланачагын аңлыйлар. Хуторларга ут төртәләр, үз тормыш рәвешләрен үзгәртергә теләмәгән авыл ярлыларының бунтлары ешая. Россиянең кара туфраклы булмаган үзәк төбәкләрендә крестьян¬ нар аеруча зур канәгатьсезлек белдерә. Җирнең уңдырышлылыгы түбән булган шартларда крестьян общиналары элек-электән җирне эшкәртүнең алдынгы алымнарын, аерым алганда, күп басулы чәчү әйләнешен файдаланырга омтылалар. Ашлык уңмаган елларда община ярдәменнән мәхрүм калган хутор хуҗалыклары тиз арада бөлә. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш губерналарда хутор хуҗалыклары уңышлырак үсеш ала. Аларда шәхси җир биләүнең ныклы традицияләре булган Польша һәм Балтыйк буеның йогын¬ тысы сизелә. Кара диңгез буенда, Төньяк Кавказда, Идел аръя¬ гында, уңдырышлы дала җирләрендә отрублар уңышка ирешә. Россиянең Европа өлешендә барлык крестьян хуҗалыкларының 10 процент чамасы хуторларга һәм отрубларга күчә. Община¬ лы тормыш рәвеше өлешчә генә зәгыйфьләнә, авылдагы хәлле хуҗалар катлавы аз санлы булып кала. Күчерү сәясәтенең нәтиҗәләре дә бертөрле генә булмый. Ул авылдагы социаль каршылыкларны беркадәр йомшарта. Баш¬ лыча, 3,1 млн чамасы ярлылар, көчле яшьләр яңа җирләрне үзләштерергә китә. Шул ук вакытта күченүчеләрнең күбесе алар өчен гайре табигый, кырыс шартларда һәлак була (100 меңләп кеше), 0,5 млн кеше, бөлеп, кире әйләнеп кайта. Урнашып
§ 5. IT.А. Столыпин реформалары һәм аларның нәтиҗәләре 39 калучыларның тырышлыгы белән чәчүлек җирләрнең мәйданы 10 процентка арта, яңа җитештерү тармаклары оеша. Себердәге хуҗалыклар, артельләргә берләшеп, авыл хуҗалыгы продуктла¬ рын эшкәртүне җайга салалар. Артель — гражданнарның хуҗалык эшчәнлеген бергә алып бару өчен берләшүе. Себернең май җитештерү артельләре Союзы оештырыла. Рос¬ сия алар продукциясен экспортлау нәтиҗәсендә Себердәге барлык алтын приискларыннан килгән керем белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк табыш ала. 1910 елда П.А. Столыпин Себердә булып кайта. Патша сарае аның идеяләренә карата салкын мөнәсәбәттә булуга карамастан, ул реформаларның яңа этабына күчү турында тәкъдим ясарга ният¬ ли. Ләкин 1911 елның 1 сентябрендә П.А. Столыпин террорчы тарафыннан үтерелә. Аңа алмашка Министрлар советы Рәисе итеп билгеләнгән В.Н. Коковцов та (1853—1943) өстән реформалар үткәрү тарафдары була. Әмма аларны дәвам итү өчен анда Столы¬ пинга хас булган тәвәккәллек һәм абруй булмый. Россия Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан 19091913 еллар Россия өчен уңышлы чор була. Бу елларда җан башына икмәк җитештерү 450 кг нан 550 кг га кадәр үсә, ашлык¬ ны чит илгә чыгару 30 процентка арта. Крестьяннар авыл хуҗалыгы машиналарын һәм ашламалар¬ ны күбрәк сатып ала башлыйлар. Хутор һәм отруб хуҗалары үз продукцияләрен сату буенча кооперативлар оештыралар. Кооперация — хуҗалык алып бару, продукцияне сату һәм ташу мәнфәгатьләрендә җитештерүчеләрнең, кулланучы¬ ларның һәм арадашчыларның ирекле берләшүе. Болар барысы да сәнәгать җитештерүе тизләнешен тәэмин итә. Үсеш динамикасы буенча (елга 9 процент чамасы) Россия импе¬ риясе дөньяның башка илләреннән алда бара. 1913 ел алдыннан аның өлешенә дөньякүләм сәнәгать җитештерүенең 5,3 проценты туры килә. Сәнәгатьнең яңа - электр техникасы һәм химия тармаклары үсеш ала. 1914 ел алдыннан Россия станокларга һәм сәнәгать җиһазларына булган ихтыяҗларының 50 проценттан артыгын үзендә җитештерү исәбенә канәгатьләндерә. 1913 елда Россия акционерлык җәмгыятьләрендә чит ил капиталының өлеше 24 про¬ центка кала.
Россия империясендә 1897 елда 130 млн кеше яшәсә, халык саны арта барып, 1913 елда 165 млн кеше тәшкил итә. Сәнәгатьнең зур үсеш кичерүенә карамастан, җитештерү өлкәсе арта барган эшче көчләрне үзләштереп бетерә алмый. Шәһәрләрдә һәм бигрәк тә авылларда эшсезләр, ярым эшсезләр һәм җирсез крестьяннар күбәя. Эшче көчнең кирәгеннән артык булуы предприятие хуҗаларына, күпләп эштән куу белән куркытып, эшчеләр алдына тагын да катгыйрак яллау шартлары куярга мөмкинлек бирә. Бу исә социаль мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә сәбәп була. 1912 елда Лена алтын приискларында яшәү шартларын яхшыртуны таләп иткән эшчеләрнең тыныч манифестациясе аттырыла. Бу фаҗига бөтен ил буйлап эшчеләр хәрәкәтенең күтәрелүенә китерә: 1913 елда - 1914 ел башында забастовкалар 1905 елга караганда күбрәк була. Армиядә һәм флотта башлыкларга буйсынмау очраклары арта бара, крестьян чыгышлары яңадан ешая. IV Дәүләт Думасына сайлаулар (1912) андагы партияләр соста¬ вын үзгәртми. Уң, карагруһчы оешмаларның йогынтысы кими. Рус халкы союзы таркала, консерваторларның төрле фракцияләре арасында кискен көрәш башлана. Либераль хәрәкәт эчендә көчләр нисбәте үзгәреш кичерә. Ленада эшчеләрне аттыру. Рәссам К.Ф. Юон Себердәге Лена елгасы буенда булган фаҗига яңа революци¬ он күтәрелешкә этәргеч бирә. Алтын приискларының берсендә эшчеләр эш шартларын тамырдан үзгәртүне, 8 сәгатьлек эш көне кертүне, штрафларны бетерүне һ.б. таләп итәләр. 400ләп прииск¬ ка ия алтын чыгаручы эре компания хуҗалары ташламалар ясарга риза булмый. Хакимият корал куллана. 250 кеше үтерелә, 270 кеше яралана. Сез ничек уйлыйсыз, Себер приискларында булган вакыйгалар нигә Россиянең башка районнарында теләктәшлек чыгышларына китерә?
§5. П.Л. Столыпин реформалары һәм аларның нәтиҗәләре Мәскәү сәнәгатьчеләре һәм банкирлары Прогрессив партия оеш¬ тыра. Эре предприятиеләр хуҗасы 77.77. Рябушинский аның лидерларының берсе була. Прогрессчылар Россиянең барлык эшлекле даирәләре мәнфәгатьләрен чагылдыруны дәгъвалыйлар, самодержавие сәясәтен кискен тәнкыйтьлиләр. Яңа партиянең бар¬ лыкка килүе октябристларның йогынтысын киметә. Россия социал-демократиясе сафларында да катлаулы про¬ цесслар башлана. Меньшевиклар бары тик легаль хәрәкәт итүгә күчүне, реформалар яклы либераль юнәлештәге партияләр белән якынаюны хуплыйлар. Большевиклар аларның позициясен РСДРПны мөстәкыйль сәяси рольдән баш тартуга этәрүче «ликви¬ даторлык» (ягъни юкка чыгару) буларак бәялиләр. 1912 елда Прагада уздырылган Бөтенроссия партия конфе¬ ренциясендә большевиклар меньшевикларны РСДРП составын¬ нан чыгаруга ирешәләр. Партия РСДРП(б) дип атала башлый. Меньшевиклар үз чиратларында Венада конференция үткәрәләр (1912), анда РСДРПның үз идарә органнарын билгелиләр. Бер үк төрле диярлек исемдәге ике партиянең яшәве һәм алар арасында массалар өчен көрәш башлану социал-демократиянең йогынтысы кимүгә китерә. Россиядә төп сәяси көчләрнең таркалуы җәмгыятьтә каршылык¬ лар үсүен, кризисны^ тирәнәюен күрсәтә. Н 2 3 4 5 Сораулар һәм биремнәр П.А. Столыпин җитәкләгән хөкүмәт революцион хәрәкәт белән ни рәвешле көрәшергә ниятли? Репрессияләргә һәм реформаларга нинди роль бирелә? Җавабыгызны дәлилләгез. Столыпин аграр реформаларының максатлары нәрсәдән гыйбарәт? Аларны гамәлгә ашыру өчен нинди законнар кабул ителә? Аграр реформалар һәм Столыпинның күчереп утырту сәясәте нәтиҗәләренә бәяләмә бирегез. Ни өчен алар Дәүләт Дума¬ сындагы партияләрнең күпчелегендә канәгатьсезлек туды¬ ра? 1909-1913 елларда Россиядә сәнәгать күтәрелеше нәрсәләрдә күренә? Моның сәбәпләре нинди? Ни өчен сәнәгать күтәрелеше илдә социаль һәм сәяси проблемаларның үсүе белән бергә бара? Алар нәрсәдә чагыла?
■W"* Шәхесләрдә — тарих Столыпин Пётр Аркадьевич (1862—1911). Генерал Столыпин улы, дворян. Петербург университетын тәмамлый, Җир эшләре министрлыгында хезмәт итә. 1902 елда ул — Гродно, ә 1903 елда Саратов губернаторы итеп билгеләнә. Революция башлангач, П.А. Столыпин катгый рәвештә чуалышларга каршы көрәшә, шәхси кыюлык күрсәтә. Аның эшчәнлеге киң танылу ала. 1906 елның 26 апрелендә ул эчке эшләр министры, 8 июльдә бер үк вакытта Министрлар советы Рәисе итеп билгеләнә. 1906 елның августында Столыпинга һөҗүм ясала, нәтиҗәдә берничә дистә кеше, шул исәптән аның балалары һәлак була һәм яралана. Бу вакыйгалардан соң ул революционерларга һәм тер¬ рорчыларга каршы тагын да аяусызрак көрәшә башлый. Шул ук вакытта Столыпин Думадагы легаль оппозиция белән аңлашуга омтыла, реформалар уздырганда аның ярдәменә таянырга ниятли. § 6 Россия империясе Беренче бөтендөнья сугышында XIX гасырның икенче яртысында Европаның сәяси тормы¬ шында Россия тоткан урын турында исегезгә төшерегез. Ул кайсы илләр белән союзлык мөнәсәбәтләре урнаш¬ тырган була? Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Россиянең тышкы сәясәте XX гасыр башында халыкара мәйданда каршылыклар бик тиз үсә. Алар дөньяның әйдәүче державалары арасында колонияләр, товар сату базарлары һәм чимал чыганаклары өчен көрәш кискенләшүе белән бәйле була. Россиянең якын күршеләре арасында Германия аеруча агрес¬ сивлык күрсәтә. Ул Европада хакимлек урнаштырырга, Балкан ярымутравын һәм Төркияне Германия капиталының йогынты даирәсенә әверелдерергә, инглиз һәм француз колонияләрен басып алырга омтыла.
§ 6. Россия империясе Беренче бөтендөнья сугышында 43 Үзәк Европа державаларының (Германиянең һәм аның союз- нигы булган Австро-Венгриянең) сугышка әзерләнүе Европа илләренең башкалаларында шөбһә тудыра, аларны союзлар систе¬ масы төзүгә этәрә. 1891 елда ук Россия һәм Франция союз төзү турында¬ гы килешүгә кул куялар. Алар, үзләренә Германия һөҗүм иткән очракта, бер-берсенә ярдәмгә килү турында йөкләмә алалар. 1904 елда Англия һәм Франция Антанта (француз¬ ча «чын йөрәктән килешү» дигәнне аңлата) килешүе төзиләр. Аның нигезендә Азиядәге һәм Африкадагы бәхәсле йогынты даирәләрен тыныч юл белән бүлешү, әлеге илләрнең берсе Германия белән конфликтка кергән очракта, үзара ярдәм итешү күздә тотыла. 1907 елда Россия Персиядәге (Ирандагы), Әфганстандагы һәм Тибеттагы йогынты даирәләрен бүлешү турында Англия белән шартнамә төзи. Бу исә Россиянең инглиз-француз Антан¬ тасына кушылуын белдерә. Шул ук вакытта Россия һәм Япония арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салына. Алар Маньчжуриядә үз мәнфәгатьләренең чикләрен билгелиләр. Шулай итеп, дәүләтләрнең бер-берсенә каршы юнәлдерелгән ике төркеме - Антанта һәм Үзәк державалар барлыкка килә. Алар арасында сугыш башлану өчен бер этәргеч кенә кирәк була. Беренче бөтендөнья сугышы башлану 1914 елның 28 июнендә Австрия тәхете варисы Франц Фердинандның Сараевода серб милләтчесе тарафыннан үтерелүе сугыш башлану өчен турыдан-туры сылтау була. Германиянең ярдәменә таянып, 1914 елның 23 июлендә Австро-Венгрия Сербиягә ультиматум белдерә. Ультиматум — аны үтәүгә бирелгән вакытны чикләүгә, шулай ук аны үтәмәгән очракта җитди нәтиҗәләр белән янауга бәйле таләп. Ультиматум — нинди дә булса сөйләшүләр алып барырга теләмәүне күрсәтү ул. Сербия ультиматумда куелган шартларның күбесен үтәү белән килешә. Әмма аның ике пункты (Австрия гаскәрләрен кертү һәм эрцгерцог Франц Фердинандны үтерүне тикшерүгә Австрия хаки¬ миятен җәлеп итү) бәйсез дәүләт өчен бөтенләй кабул ителмәслек була. 1914 елның 28 июлендә Австро-Венгрия Сербиягә сугыш игълан итә. 1914 елның 30 июлендә Россия мобилизация башлый. Хөкүмәт дуслык мөнәсәбәтләрендә булган православие дәүләтенең тар-мар
ителүенә юл куя алмый, чөнки кул кушырып утыру Россиянең Балкан ярымутравындагы йогынтысы һәм халыкара абруе өчен зыянлы була. Николай II нең Германия императоры Вильгельм II гә Австро-Венгрияне солых төзергә күндерергә чакырган мөрәҗәгате җавапсыз кала. Россиянең мобилизацияне туктатудан баш тартуына җавап йөзеннән 1914 елның 1 августында Германия аңа сугыш игълан итә. Бер үк вакытта Германия гаскәрләре Бель¬ гия һәм Франция территорияләренә бәреп керә. Бөекбритания үз союзникларына ярдәмгә килә. Сугыш гомумевропа һәм бөтендөнья сугышына әверелә. Ул 33 дәүләтне колачлый. Әлеге дәүләтләрдә, аларның колонияләрен дә исәпкә алганда, дөньядагы халыкның 87 проценты яши. Россия 1914 елгы кампаниядә Антанта дәүләтләренең (Россия империясе, Бөекбритания, Фран¬ ция) һәм Германия-Австрия блогының (Германия, Австро-Венгрия һәм сугыш барышында аларга кушылган Төркия һәм Болгария) генераль штаблары бу сугыш озакка сузылмаячак дип исәплиләр. Германиянең фельдмаршал А. фон Шлиффен тарафыннан төзелгән беренче планында Германия ике фронтта озакка сузылачак сугыш алып барудан котылырга тырышачак һәм Францияне Россия белән Англия аңа ярдәмгә килгәнче тар-мар итәчәк дип уйланыла. Антанта илләре исә үзләренең төп бурычлары дип Германия һөҗүмен кире кайтару һәм, Россиядә мобилизация төгәлләнгәннән соң, Германия-Австрия блогына хәлиткеч һөҗүм ясауны саный. Сугышның беренче атналарында вакыйгалар «Шлиффен планы» буенча бара: Германия гаскәрләре Парижга ыргыла һәм аңа 30 — 40 чакрымлык арага якыная. Парижны саклап калуда Көнчыгыш фронттагы вакыйгалар хәлиткеч роль уйный. Союзникларның үтенече буенча, мобилизация тәмамланганчы ук, Россия армиясе Германиягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Рус батареясы Көньяк- Көнбатыш фронтта. 1915
Генераллар А.В. Самсонов (1859—1914) һәм П.К. Реннен- кампф (1854—1918) җитәкчелегендәге рус армияләре Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм ясый. Җирләр югалту куркынычы Германия командованиесен зур көчләрне Көнбатыш фронттан Көнчыгыш фронтка күчерергә мәҗбүр итә. Немецлар рус армияләре коман¬ дующийлары арасында үзара берләшеп хәрәкәт итүнең начар оеш¬ тырылуыннан файдаланалар. Ренненкампф гаскәрләре хәрәкәтсез торганда, Самсонов армиясе чолганышта кала һәм тар-мар ителә, генерал үзе атылып үлә. 1914 елның августы ахырында рус гаскәрләре Австро-Венгриягә каршы һөҗүмгә күчәләр. Дошман армиясе Галиция территориясен, шул исәптән Львов һәм Галич шәһәрләрен калдырып чигенә. Польша җирендә дә австриялеләр белән бәрелешләр бара. Союз- нигын тулысынча тар-мар ителүдән саклап калу өчен, Германиягә яңадан Көнчыгыш фронтка өстәмә көчләр җибәрергә туры килә. Россия дә, Германия дә зур югалтулар кичерә, әмма Германиянең, сугыш алып бару буенча башлангыч планы өзелә - 1914 елгы кампаниянең төп нәтиҗәсе шуннан гыйбарәт була. Немецлар Францияне тар-мар итә алмыйлар. Көчләрне Көнчыгыш фронтка күчерү нәтиҗәсендә зәгыйфьләнгән немец гаскәрләре Марна елгасы буендагы сугышта җиңеләләр (1914 елның сентябре) һәм оборонага күчәләр. Төркиянең Россиягә каршы сугышка керүе дә Германиягә ярдәм итми. 1914 елның октябрендә Германиянең алдан ук Төркия порт¬ ларына китерелгән «Гебен» һәм «Бреслау» броненосецлары Кара диңгезгә керәләр, Россиянең диңгез коммуникацияләрен җимерәләр. Кавказ аръягында сугыш хәрәкәтләре башлана. Ләкин 1914 ел ахы¬ рында ук төрекләрнең һөҗүме тончыга, алар да оборонага күчә. I Артиллерия үз позицияләренең авыр немец тупларыннан утка тотылуына һәрвакытта да шундый ук ут белән җавап бирә алмый — снарядларга кытлык кичерә. Россия 1915 елгы хәрби кампаниядә 1915 елда Германия, Россиянең сугыштан чыгуына өмет итеп, төп һөҗүмне аңа каршы ясый. Үзәк державаларның барлык көчләренең яртысыннан артыграгы Көнчыгыш фронтка җибәрелә. 1915 елның маенда Германия гаскәрләре рус армиясе фронтын өзә. Варшава янындагы бу бәрелеш вакытында немецлар беренче мәртәбә химик агулау матдәләре кулланалар. Нәтиҗәдә 9 меңнән артык солдат агулана.
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында А.А. Брусилов Рус армиясе ныклы каршылык күрсәтә, ләкин көчләр тигез булмый. Аны Польша¬ дан һәм Галициядән кысрыклап чыгаралар, Россия Балтыйк буе биләмәләренең бер өлешен югалта. Немецлар Ригага һәм Мин- скига якынлаша. Россия икътисады армияне кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү бурычын авырлык белән генә үти. һәр туп өчен снарядлар сарыф итү норма¬ сы кертелә, ул көнгә 1—2 снаряд күләмендә билгеләнә, бу исә немецларның һөҗүмен җиңеләйтә. Шулай да рус армиясе каршы¬ лык күрсәтү сәләтен югалтмый. Россия өчен авыр сугыш чорында союзникларның ярдәме чикләнгән характерда була. Мурманск, Архангельск, Владивосток портларына корал һәм сугыш кирәк- яраклары китерелә башлый, ләкин транспорт чаралары җитешмәү сәбәпле, алар фронтка бик соңарып бара. 1916 елгы кампания Германия командованиесе, Россия инде хәлиткеч хәрәкәтләргә сәләтсез дип уйлап, яңадан үзенең төп көчләрен Франциягә каршы юнәлтә. 1916 елның февралендә Германия гаскәрләре союзниклар оборонасының терәк пунктларының берсенә - Франциянең Вер¬ ден фортына һөҗүм итә. Союзниклар командованиесе үтенече буенча 1916 елның маенда рус армиясе Австро-Венгриягә каршы һөҗүм башлый. Көньяк-көнбатыш фронт командующие гене¬ рал А.А. Брусилов (1853—1926) исеме буенча тарихка «Бруси¬ лов һөҗүме» буларак кереп калган операция барышында Австро- Венгрия армиясе тар-мар ителә. Ул, үлүчеләр, яраланучылар, әсирлеккә төшүчеләрнең барысын бергә санаганда, 1,5 млн чамасы кешесен югалта. Германия командованиесе Верденга һөҗүмнәрен туктата һәм союзнигына ярдәмгә килә. Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре зуррак уңышларга да ирешә алган булырлар иде, әмма рус армиясе командова¬ ниесе аларның хәрәкәтләрен баштарак өстәмә операция сыйфатында гына бәяли. Төп роль генерал А.Н. Куропаткин (1848-1925) җитәкчелегендәге Төньяк-Көнбатыш фронт һәм Көнбатыш фронт (командующие — генерал А.Е. Эверт, 1857-1926) гаскәрләренә йөкләнә. Ләкин ул гаскәрләр уңай нәтиҗәләргә ирешә алмый.
§ 6. Россия империясе Беренче бөтендөнья сугышында 1916 елның августында, Россиянең уңышлары тәэсирендә, элегрәк икеләнеп торган Румыния Антанта яклы булып сугышка керә. Ләкин аның армиясе Германия гаскәрләре тарафыннан тиз арада тар-мар ителә. Румын фронты оборонасын Россия үз өстенә ала, аның армияләре фронты Кара диңгездән Балтыйк диңгезенә кадәр меңнәрчә чакрымга сузыла. § 6 ■ 1 2 3 Сораулар һәм биремнәр Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан халыкара союз¬ лар системасы оешу һәм Россиянең алардагы роле турын¬ да сөйләгез. Әлеге союзларда катнашкан илләрне нәрсә берләштерә? Беренче бөтендөнья сугышы башлану алдыннан нинди вакыйгалар була? Бу сугышның башлануы Россия мәнфәгатьләренә туры киләме? 1914, 1915, 1916 еллардагы кампанияләрдә Көнчыгыш фронт нинди роль уйный? Документаль материаллар 1914-1915 елларда Бөекбританиянең хәрби-диңгез министры булган У. Черчилль (1874-1965) истәлекләреннән: Сугышның башында Франция һәм Бөекбритания күп кенә мәсьәләләрдә Россиягә исәп тоттылар. Чыннан да, Рос¬ сия шаккатарлык күпне эшләде. Югалтулардан курыкмады¬ лар, барысы да картага куелды. Рус армиясенең тиз арада мобилизацияләнүе, аларның Германияне һәм Австрияне ыргылып кысрыклавы Францияне сугышның беренче ике аенда ук һәлакәттән коткару өчен аеруча кирәк иде. Шун¬ нан соң да, зур җиңелүләргә һәм корбаннарның коточ¬ кыч дәрәҗәдә булуына карамастан, Россия тугры һәм көчле союзник булып кала бирде. Өч ел чамасы дошман дивизияләренең яртысыннан күбрәген ул үз фронтларында тотып торды һәм бу көрәштә аның кешеләре союзникларның барысыныкын бергә алып караганнан да күбрәк үтерелде. Брусиловның 1916 елда җиңүе Франция һәм бигрәк тә Италиягә зур файда китерде. 1916-1922 елларда Англия премьер-министры булган Д.Ллойд Джордж (1863-1945) истәлекләреннән: 1915 елдагы чигенү, рус армияләренең таркау хәлдә гаять зур югалтулар белән Польшадан һәм Балтыйк буеннан Рига-
га кадәр кысрыклап чыгарылуы бары тик русларда артил¬ лерия, винтовкалар һәм снарядлар җитмәве белән генә аңлатыла иде <...> Солдатлары снарядлар җитмәү сәбәпле һәлак булган, инглиз битарафлыгына шаккаткан рус офицерларының ачы үпкә белдерүләре урынлы. Үзләренең эгоистлык киребеткәнлекләре белән рус коралдашларын һәлакәткә дучар иткән Франция белән Англия хәрби командованиесенә тарих үз хөкемен чыгарачак. Англия һәм Франция русларны бик җиңел генә коткара ала иделәр, шул рәвештә үзләренә дә ярдәмнәре тиячәк иде. Документларны игътибар белән анализлагыз. Россиягә һәм аның Беренче бөтендөнья сугышындагы роленә карата Англиянең күренекле сәяси эшлеклеләре У. Черчилльнең һәм Д.Ллойд Джорджның позицияләре нинди? Элеккеге союзникның көче, алар фикеренчә, нәрсәдә? Франция һәм Англия командованиесенең «эгоистлык киребеткәнлеген» алар нәрсәдә күрәләр? § 7 Хакимият кризисы: 1916 ел —1917 елның феврале Тарихтан сугыштагы җиңелүләрнең сәяси тетрәнүләргә һәм революцияләргә китереп җиткерү мисалларын исегезгә төшерегез. Сугыш елларында Россиянең социаль-икътисади хәле Беренче бөтендөнья сугышы (1914 — 1918) күп илләрнең халыкла¬ ры өчен авыр сынау була. Антанта дәүләтләрендә — 48 млн нан артык кеше (шул исәптән Россиядә — 15,8 млн), Германия коалициясе илләрендә 25 млн кеше мобилизацияләнә. Сугышта 10 млн чамасы кеше һәлак була һәм 20 млн кеше яралана. Иң зур зыян күргән илләр — Россия (2,3 млн кеше һәлак була), Гер¬ мания (2 млн), Франция (1,4 млн), Австро-Венгрия (1,4 млн), Англия (0,7 млн). Россиянең гаять зур югалтулары аның сугышка әзерлек дәрәҗәсенең түбән булуы белән аңлатыла. 1914 елгы кампа¬ ния сугышка кадәр үк булдырылган снарядлар һәм патроннар запасының бетүенә китерә. Сугышучы башка илләр дә шундый
§ 7. Хакимият кризисы: 1916 ел - 1917 елның феврале 49 ук проблема белән очрашалар, әмма Россия икътисадын хәрби тәртипкә китерү озаккарак сузыла. 1916 ел башланыр алдыннан гына сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар җитештерүдәге өзеклек бетерелә. 1916 ел ахырына гаскәрләрне тәэмин итү яңадан авырлаша. 16 яшьтән 50 яшькә кадәрге хезмәткә яраклы ир-атларның якынча 50 проценты армиягә чакырыла. Бу авылларда һәм сәнәгатьнең төп тармакларында эшче көчләр җитмәвенә китерә. Азык-төлек җитештерү, ташкүмер һәм тимер рудасы чыгару, чуен һәм корыч кою кими. Болай да авыр хәлне тимер юл транспортындагы кризис кискенләштерә. Гаскәрләр, кораллар һәм сугыш кирәк- яраклары ташу ихтыяҗы, ташкүмер һәм эшче көчләрнең җитмәве аның эшенә зур зыян китерә. 1916—1917 еллар кышында азык-төлек һәм ягулык төялгән 60 меңнән артык вагон кар астында кала. Нәтиҗәдә шәһәрләрне тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыга. Петербургта гына да (сугыш башлангач, ул Петроград дип үзгәртелә), ягулык һәм электр энергиясе булмау аркасында, 50 дән артык пред¬ приятие эштән туктый, урамнар яктыртылмый. Өйләр начар җылытыла, фатирларда температура 11-12°С тан бик сирәк күтәрелә. Азык-төлек белән хәл катлаулана, икмәк кибетләре янында таңнан ук зур-зур чиратлар тезелә. Бәяләр зур тиз¬ лек белән үсә, аерым алганда, икмәккә бәя ике тапкырдан да күбрәккә арта. Россиянең Европа өлешендәге башка шәһәрләрнең күпчелегендә хәл шулай ук җиңелдән булмый. Илдәге авыр икътисади хәлнең нәрсә белән бәйле булуын аңлатыгыз. Ул Россия шәһәрләрендә яшәүчеләрнең тормышына нинди йогынты ясый?
50 1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында Кискенләшкән азык-төлек проблемасын хәл итү максатыннан, 1916 елда губерналарның күпчелегендә хөкүмәт тарафыннан кре¬ стьяннар өчен дәүләткә мәҗбүри икмәк тапшыру нормалары гамәлгә кертелә. Бу исә, табигый ки, авылда канәгатьсезлек тудыра. Тормыш дәрәҗәсе түбәнәю, сугыш чорында өстәмә эшләү кертелү (сугыш чоры законнары буенча эш көненең озынлы¬ гы 14 — 16 сәгатькә җиткерелә), иң кирәкле товарлар кытлыгы эшчеләр забастовкалары хәрәкәтенең тиз үсүенә китерә. Таблица 1914-1916 елларда Россиядә забастовка хәрәкәте Еллар 1914 елның август-декабре 1915 1916 Забастовкалар саны 68 1034 1410 Забастовкаларда катнашучылар саны 34 752 553 094 1 086 364 Таблицадагы мәгълүматларны игътибар белән өйрәнегез, аларга аңлатма бирегез. Россиядәге иҗтимагый-сәяси кризис Сугыш башлануын Россия патриотик рух күтәрелеше белән кар¬ шылый. Дәүләт Думасындагы фракцияләрнең күпчелеге сугыш хәрәкәтләре алып баруга өстәмә кредитлар бирү өчен тавыш бирә. Шәһәрләрдә патриотик лозунглар белән манифестацияләр уза. Монархизм тарафдарлары, карагруһ оешмалары немецларның кибетләрен таларга, җимерергә чакыралар. Сугыш озаграк сузылган саен, патриотик рух - күңел төшенкелеге, аннан соң ризасызлык белән алмашына. Барлык сугышучы илләрдә дә җитди проблемалар хөкем сөрә. Ләкин Россиядә алар аеруча кискен рәвеш алалар. Самодержавиенең җәмгыять белән аңлашырга теләмәве, аның ярдәменә таянырга сәләтсез булуы да үзен сиздерә. Рус эшмәкәрләре фронтка ярдәм күрсәтергә омтылалар. Хәрби сәнәгать комитетлары оештырыла. Земство һәм шәһәр союз¬ лары армияне тәэмин итү һәм яралыларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Фәнни-техник ярдәм комитеты яңа хәрби техни¬ ка - чылбырлы машиналар, бомбардировщиклар, противогазлар һ.б. җитештерүне җайга салуда булышлык итә. Эре сәнәгатьчеләр чиновниклар һәм Дума әгъзалары катнашы белән төзелгән Мах-
сус киңәшмәләр составына кертелә. Алар фронтка кирәкле ресурс¬ лар җибәрүне оештырырга тиеш була. Ләкин министрлыкларның акрын эшләве сәбәпле, аларның эшчәнлеге тоткарлана. 1915 елда Думадагы урталык фракцияләре халык ышанычын акларлык коалицион хөкүмәт төзү турындагы тәкъдим белән чыга¬ лар. Николай II монарх хакимиятен чикләүгә юл куярга ярамый дип саный һәм бу тәкъдимне кире кага. Хөкүмәт сәнәгатьчеләр инициативаларына битараф булган консерватив, монархия яклы түрәләрдән оештырыла. 1915 елның көзендә, рус армиясе зур җиңелүләр кичергәннән соң, Николай II армия белән идарә итүне үз өстенә алуны буры¬ чы дип саный. Сугыш башыннан бирле армия белән җитәкчелек иткән бөек кенәз Николай Николаевич үз урыныннан төшерелә. Россия сәясәтчеләренең күбесе бу карарны ялгыш адым буларак бәяли. Халык күзлегеннән караганда, армиянең гаять зур югал¬ тулар кичерүендә хәзер инде император гаепле була. Моннан тыш, Николай II ставкага (Могилёв шәһәренә) киткәннән соң, императрица Александра Фёдоровнаның (1872—1918) һәм аның даирәсенең сәясәткә йогынтысы көчәя. Ләкин алар Думада һәм җәмгыятьтә ышаныч казанмыйлар. Императрица даирәсендә Г.Е. Распутин (1868-1916) аерым роль уйный. Тобольск губернасының Покровское авылын¬ нан чыккан, аз белемле Распутин үзен алдан күрүче изге зат дип күрсәтә. Ул императрицаның якын даирәсенә керүгә ирешә һәм хәтта Россия өчен мөһим карарларга йогын¬ ты ясау мөмкинлеге ала. Шулай да чынлыкта Распутинның дәүләткүләм мөһим мәсьәләләргә йогынтысы зур булмый. Армиядәге югалтулар, министрлыкл ардагы болагайлык (1915 — 1916 елларда гына да эчке эшләр министрлары - биш, хәрби министрлар өч мәртәбә алышына), икътисади кыенлыкларның артуы, идарәче даирәләрдәге коррупция белән бәйле низаглар җәмгыятьтә ачу уята. 1916 елның 1 ноябрендә, Думадагы чыгышы вакытында, кадетлар лидеры П.Н. Милюков илнең югары җитәкчелеген хыянәт итүдә ачыктан-ачык гаепли. 1916 — 1917 елларда аксөякләр һәм генералитетның бергәләп Нико¬ лай II не хакимияттән читләштерү максатыннан күтәрелеп чыгу мөмкинлеге карала. Ләкин 1917 елның февралендә башкалада сти¬ хияле рәвештә башланган чуалышлар бу түнтәрелешне сүздә генә калдыра. Хакимият кризисы массаларда, барыннан да бигрәк армиянең гади составы эчендә ризасызлык үсү белән бергә дәвам итә. Армия гаять зур югалтулар кичерә. 1917 ел башына һәлак булганнарның,
52 1 иче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында яралыларның һәм әсирлеккә төшкәннәрнең гомуми исәбе 9 млн кешедән артып китә. Солдатларның төп өлешен хәзер инде яңа алынганнар - кичәге, гадәттә, укый-яза белмәүче крестьяннар тәшкил итә. Сугыш аларны җирдән һәм көндәлек тормыштан аерган, алар солых төзелүен түземсезлек белән көтә. Офицер¬ лар составы да үзгәрә. Россия империясендә тугрылык һәм ыша¬ ныч белән хезмәт иткән, солдатларны үз артларыннан һөҗүмгә күтәрергә сәләтле кадровый офицерларның күбесе үтерелә яки яраланып сафтан чыга. Шәһәр мохитеннән һәм студентлар ара¬ сыннан чыккан офицерлар революцион һәм демократик караш¬ ларга, җәмгыятьтә торган саен популяррак була барган сугышны гаепләгән идеяләргә тартылалар. Кайбер социал-демократлар, мәсәлән, Г.В. Плеханов, Россия алып барган сугышны Ватан сугышы буларак бәялиләр һәм сугыш¬ ка каршы лозунгларны алга кую урынсыз дип саныйлар. Ләкин меньшевиклар һәм эсерларның байтагы пацифизм позицияләрендә тора. Пацифизм — сәяси максатларга ирешү чарасы буларак, сугыштан һәм көч кулланудан баш тарту. Алар барлык сугышучы державалар тарафыннан тизрәк гадел, демократик солых килешүе төзү лозунгы күтәреп чыгалар; сугыш¬ ны дәвам итү халыкның төп катлауларына яңа газаплар һәм бәлаләр reife алып киләчәк дип ассызыклыйлар. Большевиклар сугышка каршы иң катгый позициядә тора. Алар аны ике як өчен дә гаделсез, яулап алу максатын күздә тоткан чара буларак бәяли. 1914 елда ук В.И. Ленин үз иле хөкүмәтенең сугышта җиңелүен хуплый, бөтендөнья сугышын идарәче сый¬ ныфларга, алпавытларга һәм буржуазиягә каршы юнәлтелгән, гаделрәк иҗтимагый строй урнаштыру өчен алып барылачак граж¬ даннар сугышына әверелдерүне максат иткән чакыруны алга сөрә. Баштарак бу чакыру теләктәшлек тапмый. Ләкин тора-бара солдатлар арасында җиңелү рухы тарала башлый. Кешеләр сул социал-демократларның «хәрби заказлар идарәче даирәләрне баета, соңгылары яңа җирләр басып алырга омтылалар, шуңа күрә сугыш дәвам иттерелә», дигән пропагандасына торган саен ныграк колак сала. Россиядә 1917 елгы Февраль революциясе башлану Тиздән башкаладагы забастовкалар сугышка каршы чакырулар астында күп халыкны берләштергән манифестацияләргә әверелә, полиция белән бәрелешләр башлана. Чуалышларны бастырырга
җибәрелгән гаскәрләр 26 февральдә демонстрантлар ягына чыга. Шәһәр баш күтәргән солдатлар кулына күчә, төрмәләрдән тоткын¬ нар азат ителә. Стихияле рәвештә барлыкка килгән революцион хакимият органы - меньшевиклар һәм эсерлар өстенлек иткән Эшче һәм солдат депутатларының Петроград Советының халык арасында йогынтысы зур була. Меньшевиклар һәм эсерлар революциянең төп максаты - Россиядә буржуаз-демократик республика төзү дип исәплиләр, алар Дәүләт Думасының Вакытлы хөкүмәт оеш¬ тыру инициативасын хуплыйлар. Әлеге хөкүмәткә Думадагы күпчелек фракцияләрнең вәкилләре кертелә, аны кенәз Г.Е. Львов (1861 — 1925) җитәкли. 1917 елның 2 мартында башкаладан еракта - Югары башко- мандующий ставкасында булган һәм реаль хакимиятен югалткан Николай II, Дума лидерлары һәм югары генералитет таләбе буен¬ ча, бертуганы Михаил файдасына тәхеттән ваз кичә (ул моны тәхет варисы Алексей исеменнән дә эшли). Ләкин бөек кенәз Михаил да самодержавие таҗыннан баш тарта. Россиядә монархия ж,имерелд. § 7 | Сораулар һәм биремнәр ч 2 Я Россиянең 1914-1916 еллардагы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вазгыятен тасвирлагыз. Ни өчен сугыш чоры кыенлыклары Россиядә башка илләрдәгегә караганда күбрәк була? Россиядәге төрле сәяси көчләр сугышка карата нинди позицияләрдә тора? Россиядә 1917 елның февралендә булып узган революци¬ он вакыйгаларның объектив һәм субъектив сәбәпләре нидән гыйбарәт? Документаль материаллар Николай II нөң Франциянең Россиядәге илчесе М.Палеологка юллаган белдерүеннән (1914 елның 21 ноябре): Сугышның Россия көткән, минем халкымның хезмәтләре кергән нәтиҗәләрен мин болайрак күз алдына китерәм. Гер¬ мания Көнчыгыш Пруссиядә чикләрне дөресләп сызуга риза¬ лашырга тиеш. Минем генераль штабым бу дөресләүнең Висла ярларына җитүен теләр иде; минем үземә бу артык булып тоела; карармын әле. Познань, бәлки, Силезиянең дә бер өлеше — Польшаны яңадан төзү өчен кирәк була¬ чак. Галиция һәм Буковинаның төньяк өлеше Россиягә
үзенең табигый чикләренә — Карпаткача - буена кайтыр¬ га мөмкинлек бирәчәк <...> Кече Азиядә, әлбәттә, мин әрмәннәр мәсьәләсе белән шөгыльләнергә тиеш булам: аларны, билгеле, төрек изүе астында калдырырга ярамый <...> Ниһаять, мин үземнең империямне бугазлар аша чыгу иреге белән тәэмин итәргә тиеш булам<...> Төрекләр Евро¬ падан куылырга тиешләр <...> Хәзердән башлап, Констан¬ тинополь халыкара идарә астындагы нейтраль шәһәргә әверелергә тиеш. Генерал А.А.Брусилов истәлекләреннән: Хәтта сугыш игълан ителгәннән соң да, Россиянең эчке өлкәләреннән килгән өстәмә гаскәрләр нинди сугыш баш¬ лануын, аның нинди афәт булуын бөтенләй аңламый иде. Окоплар буйлап йөреп, безнең ни өчен сугышуыбыз турын¬ да ничә тапкыр сорасам да, ниндидер эрц-герц-перц һәм аның хатыны кемдер тарафыннан үтерелгән, шуңа күрә австриялеләр сербларны кыерсытырга телиләр икән, дигән җавап ишеттем. Сербларның кемнәр булуын берәү дә тәгаен белми диярлек <...> Ә немецларның ни өчен Сер¬ бия аркасында сугышырга ниятләүләре кешеләр өчен бөтенләй мәгълүм түгел иде. Алар уйлавынча, халыкны бил¬ гесез сәбәпләр белән, ягъни патша капризы белән суешка керткәннәр булып чыга <...> Солдат Германия турында гына түгел (Австрия хакында әйтеп тә торасы юк), үзенең ватаны Россия турында да бернәрсә дә белми. Ул үз өязе, бәлки, губернасы, Петербург һәм Мәскәү барлыгын белә, шуның белән аның үз Ватаны турындагы белемнәре чикләнә. Ике документны чагыштырыгыз. Николай II фикеренчә, рус халкы сугышта нинди максатлар хакына катнашкан? Бу максатларны фронт¬ тагы солдатларның күпчелеге аңлаганмы? Солдатлар аларны якларга әзер булганмы? § 8 XX гасыр башында Россиядә фән һәм мәдәният 1 XIX гасырның икенче яртысында Россиянең иң мәшһүр язучыларын һәм шагыйрьләрен атагыз. 2 Тәнкыйди реализм нәрсә ул? 3 Сез илебез фәненең XIX гасырга караган кайсы вәкилләрен беләсез? Алар тарафыннан ясалган иң зур ачышларны атагыз.
§ 8. XX гасыр башында Россиядә фән һәм мәдәният 55 Мәгариф һәм фән XX гасырның беренче унъеллыгында ил халкының 80 проценты элеккечә үк укый-яза белми. Шул ук вакытта Россиядә мәгариф системасы акрынлап үсә бара. Башлангыч земство һәм чиркәү- приход мәктәпләре зур роль уйный. П.А. Столыпин III Дәүләт Думасына «Россия империясендә гомуми башлангыч белем бирүне кертү турында» закон проекты тәкъдим итә, ләкин ул Бөтендөнья сугышы башланганчы кабул ителми кала. Шәһәрләрдәге балаларның шактые, башлангыч мәктәп белән генә чикләнмичә, гимназияләрдә, коммерция уку йортларында һәм реаль училище¬ ларда белем ала. Бу аларга югары уку йортларына керү өчен юл ача. 1914 елга Россиядә йөздән артык югары уку йорты исәпләнә. Урта уку йортлары малайлар һәм кызлар өчен аерым була, шул ук вакытта кызларны югары уку йортларына кабул итмиләр. 1914 елда гына хатын-кызларга югары белем бирү турында закон кабул ителә. Аның нигезендә «хатын-кыз курсларын» тәмамлаучылар университет тәмамлаучы хокукын ала. Кайбер шәһәрләрдә шәхси затлар тарафыннан финансланучы халык университетлары ачыла, анда социаль хәленә, нинди дин тотуына һәм җенесенә карамастан, 16 яше тулган һәркем кереп укый ала. Фән уңышлы үсә. Илебез галимнәре Россиядә техника үсешенә, аның хәрби куәтен ныгытуга зур өлеш кертәләр. 1895 елда ук А.С. Попов (1859-4905) заманы өчен камил радиоалгыч уйлап таба. Аның ачышы 1900 елда Парижда узган Халыкара күргәзмәдә алтын медальгә лаек була. А.Н. Крылов (1863—1945) хәрби корабларның сакланышын көчәйтүнең теоретик нигезләрен эшли. Самолёт лар төзүгә, бу тармакны теоретик юнәлештә үстерүгә Н.Е. Жуковский (1847 —1921) зур өлеш кертә. 1914 елда И.И. Сикорский (1889 — 1972) тарафыннан «Илья Муромец» дип аталган, тиңдәше булмаган дүрт моторлы авыр бомбардировщик эшләнә. Ул 8 пулемёт белән коралландырыла, 0,5 т бомба төяп, 4 чакрым биеклектә оча ала. Илебез галимнәре табигыять фәннәре, табигатьне һәм кешене өйрәнү өлкәсендә зур уңышларга ирешәләр. Ашкайнату физиоло- И.И. Сикорский конструкцияләгән «Илья Муромец» бомбардировщигы. 1914
В.И. Вернадский С.А. Есенин А.А. Ахматова гиясе өлкәсендәге хезмәтләре өчен - И.П. Павлов (1849—1936), иммунология өлкәсендәге тикшеренүләре өчен И. И. Мечников (1845 — 1916) Нобель премиясенә лаек булалар. Табигыять фәннәре галиме, үсемлекләр физиологиясе буенча рус фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе К.А.Тимирязев (1843—1920) Кембридж университетының шәрәфле профессоры булып сайлана. Яңа фәннәр - биохимия, геохимия, нефтехимия (Н.Д. Зелин¬ ский (1861 — 1953) аңа нигез салучы булып исәпләнә), химик физи¬ ка һ.б. үсеш кичерә. Калугада физика дәресләре укыткан К.Э. Циолковский (1857— 1935) орбиталь станцияләр ярдәмендә кешеләрнең башка йолдызлар системаларында таралып урнашуы турында хыяллана. Ул хәзерге заман космонавтикасына нигез салучы була. Табигыять фәннәре галиме В.И.Вернадский (1863—1945) биосфераның (кешенең яшәү мохите) эволюцион үсеш барышында ноосферага (акыл мохитенә) әверелүе турындагы тәгълиматны эшли. Аның фикеренчә, ноосфера планета масштабларын¬ да эшчәнлек алып баруга ирешкән кешеләр ихтыяры белән рациональ нигездә оеша. И.А. Бунин Россиянең рухи тормышы Гасырның беренче унъеллыклары тарих¬ ка рус мәдәниятенең Көмеш дәвере була¬ рак кереп кала. Бу чорда прозада һәм поэзиядә узган унъеллыклардан килгән традицияләр үсеш кичерә. Рус поэзиясендә А.А.Ахматова (1889—1966), О.Э. Мандель¬ штам (1891 — 1938), Н.С. Гумилёв (1886 —
§ 8. XX гасыр башында Россиядә фән һәм мәдәният 57 1921), С.А. Есенин (1895—1925) иҗатлары игътибарны җәлеп итә. Аларның әсәрләре классицизмның иң күркәм идеалларын яңартуга, нәфис сүзнең матурлыгына омты¬ лу белән характерлана. Сынлы сәнгатьтә классик реализм вәкилләре В.М. Васнецов (1848—1926), И.Е. Репин (1844—1930) һәм В.И. Сури ков (1848—1916) иҗатларын дәвам итәләр. Танылган рәссам М.В. Нестеров (1862— 1942) тирән, кискен характерлы образлар тудыра. д и. Куприн К.А. Коровин (1861 — 1939), В.А. Серов (1865—1911) һәм В.Э. Борисов-Мусатов (1870—1905) иҗат¬ ларында импрессионизм йогынтысы чагыла. Бу рәссамнар чынбар¬ лыктагы тормышны төс һәм буяуларның оригиналь уйнавы аша тасвирлауга омтыла. Аларның иҗатына сафлыкны тоемлау, җиңел тоннар хас. Л.Н. Толстой (1828—1910), А.П. Чехов (1860—1904), аларның традицияләрен дәвам иткән И.А. Бунин (1870—1953), А.И. Куприн (1870—1938) иҗатлары тәнкыйди реализмның идея-эстетик прин¬ ципларына тугрылык белән билгеләнә. Тәнкыйди реализм җәмгыятьнең иң мөһим проблемаларына мөрәҗәгать итүне алга сөрә, аларны сәнгать чаралары белән хәл итү юлларын күрсәтергә омтыла. Башлыча, бу язучыларның әсәрләре рус интеллигенциясенең традицион рәвештә хакимияткә һәм аларның сәясәтенә карата тәнкыйди мөнәсәбәттә булуын чагылдыра. А.М. Горький (1868 — 1936) һәм В.Г. Короленко (1853— 1921) җәмгыятьнең түбән катлау¬ лары, ярлы кешеләр проблемаларын үзәккә куялар. Беренче рус революциясе, рәхимсез һәм аяусыз крестьян бунт¬ лары, террорчылык дулкыны җәелү философлар һәм язучылар арасында төрле карашлар тудыра. Интеллигенциянең күп кенә вәкилләре террорчылыкны яклыйлар, хакимиятнең аңа каршы катгый чаралар үткәрүен гаепләп чыгалар, хөкем ителгәннәргә теләктәшлек белдерәләр, ал арда югары идеаллар өчен көрәш кор¬ баннары күрәләр. Шул ук вакытта башкача карашлар да яши. «Вехи» җыентыгы Россиянең рухи тормышындагы яңа юнәлешнең үзенчәлекле мани¬ фесты була. Аны 1909 елда Н.А. Бердяев (1874—1948), С.Н. Бул¬ гаков (1871 — 1944), М.О. Гершензон (1869—1925), П.Б. Стру¬ ве (1870—1944), С.Л. Франк (1877—1950) кебек фикер ияләре
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында 58 А.Н. Бенуа М.А. Врубель А.А. Блок бастырып чыгара. Алар рус интеллигенциясенең революцион идеяләр, материализм һәм атеизм белән мавыгуын гаеплиләр, аны тәүбә итүгә һәм үзләренең җәмгыятьтәге рольләрен яңадан бәяләргә чакыралар. «Вехи»ның дөньяга чыгуы җәмгыятьтә кискен бәхәсләр туды¬ ра. Марксистлар, бигрәк тә В.И. Ленин, аның авторларын аеру¬ ча кискен тәнкыйтьли. В.И. Ленин аларны Россия либераль интеллигенциясенең бер өлешенең сәяси тормыштан читләшеп, реакцион позициягә күчүе күрсәткече буларак бәяли. 4В Рухи тормыштагы яңа агымнар XX гасыр чынбарлыгы, тормыш рәвешендәге үзгәрешләр, фән һәм техника үсеше күп кенә язучыларның һәм шагыйрьләрнең әйләнә- тирә мохиткә карата мөнәсәбәтләрендә чагылыш таба. Күпьеллык үтерешкә әверелгән Беренче бөтендөнья сугышы аларга аеруча зур йогынты ясый. Күп кенә илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, тради¬ цион кыйммәтләргә һәм Европа мәдәниятенең киләчәк үсешенә кара¬ та салкын караш көчәя. Иҗат элитасы арасында рухи төшенкелек, киләчәк өчен борчылу киң тарала; кешелекнең фәлсәфи һәм тарихи- мәдәни мирасын яңадан бәяләүгә омтылыш үсә. Россиядә дә, Европаның башка илләрендә дә рухи тормышта төп ике агым ачыклана башлый. Тетрәнүләр якынлашуын һәм яңалыкның тантана итәчәген тоемлау, традицион эстетик нормалардан китү теләге модерн (француз телендә «заманча») стилендә чагылыш таба. Ул XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында барлыкка килә. Модерн стиле «Сәнгать дөньясы» төркеменә кергән рус рәссамнары (А.Н. Бенуа, 1870—1960; Е.Е. Лансере, 1875-1946; К.А. Сомов, 1869-1939
§ 8. XX гасыр башында Россиядә фән һәм мәдәният 59 һ.б.) иҗатында чагыла. Әлеге стильгә шулай ук М.А. Врубель (1856—1910) һәм К.С. Петров-Водкин (1878—1939) тартылалар. Врубель өчен мистик сюжетларга мөрәҗәгать итү, мәңгелек булган яхшылык һәм явызлык темасы белән кызыксыну хас («Демон»). Модернның поэзиядәге һәм прозадагы рухи игезәге - сим¬ волизм. Россиядә ул декаданс стилендә чагыла дип исәпләнә. Ул рухи төшенкелек, чынбарлыктан тайпылу, меланхолия кебек сыйфатлары белән аерылып тора. Бу юнәлешнең иң күренекле вәкилләре К.Д. Бальмонт (1867 — 1942), А. Белый (1880—1934), А.А. Блок (1880-1921), В.Я. Брюсов (1873-1924), З.Н. Гиппиус (1869— 1945), Д.С. Мережковский (1866— 1941) һәм Ф.К. Сологуб (1863—1927) була. Модерн һәм символизм өчен табигатьнең мистик образларына, караңгылык, төн һәм җимерелү символларына мөрәҗәгать итү хас. Рәсем һәм төзелеш сәнгатен, гамәли сәнгатьне һәм графиканы колачлаган модерн рус милли мәдәнияте нигезендә яткан традицияләргә таяна. XX гасыр индустриясе модерн стиленең популярлыгын файдалана, модернчылар тудырган бизәкләрне тормыш-көнкүреш әйберләрендә куллана. Бу исә стильнең озак яшәвен тәэмин итә. Архитектурада модерн технологик конструкцияләрнең гадәти симметриясеннән читләшергә, төрле форма¬ лар тудырырга омтыла. Аның үсешен нео- классика стиле дәвам итә, ул урта гасырлар архитектурасы формаларын яңарта. XX гасыр башы сәнгатьтә яңа юнәлеш - рус авангарды (французча «алдынгы») бар¬ лыкка килү белән дә истә кала. Аның өчен үткәндәге традицияләрдән аерылу, яңа тас¬ вирлау формалары һәм чаралары эзләү, сәнгать өлкәсендә экспериментлар үткәрү хас. Аның тарафдарлары - поэзиядә футу¬ ристлар һәм сынлы сәнгатьтә абстракцио- нистлар - үзләре тарафыннан көтелгән киләчәк стилендә иҗат итәргә омтылалар. Поэзиядә футуризм Д.Д. Бурлюк (1882—1967), В.В. Хлебников (1885- 1922) һәм В.В. Маяковский (1893—1930) иҗатларында урын ала. Бу шагыйрьләр шигырь төзелешенең классик формала- В.В. Маяковский
1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында 60 Б.М. Кустодиев Н.А. Римский-Корсаков С.В. Рахманинов рыннан баш тарталар, халыкны үз әсәрләренең гадәти булма¬ ган исемнәре белән шаккатырырга омтылалар («Җәмәгатьчелек зәвыгын яңаклау», «Үләксә Ай», «Флейта-умыртка», «Ыштанлы болыт» Һ.6.). Сынлы сәнгатьтә абстракционизмга рус рәссамнары В.В. Кан¬ динский (1866—1944) һәм К.С. Малевич (1878—1935) нигез салалар. Алар үз иҗатларын супрематизм буларак бәялиләр, сәнгатьне чынбарлыкны чагылдыру зарурлыгыннан тулысынча азат итәргә омтылалар, бу зарурлык рәссамның иҗат иреген чикли дйп исәплиләр. Абстракционизмның иң югары ноктасы булып К.С. Малевичның «Кара квадрат»ы (1913) санала. Сынлы сәнгатьтә абстракт юнәлешкә якын торган кай¬ бер рәссамнар соңрак музыкаль мотивларны да төс һәм форма рәвешендә бирергә тырышалар (аерым алганда, рәссам һәм компо¬ зитор М.К. Чюрлёнис, 1875—1911). Б.М. Кустодиев (1878— 1927) әсәрләрендә крестьян һәм мещан- сәүдәгәр көнкүреше күренешләре чагылыш таба. XX гасыр башы музыкаль тормышында күренекле композитор¬ лар үзләренең эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Аларның иң атаклы¬ сы - Н.А. Римский-Корсаков (1844—1908). Ул искиткеч әсәрләр - «Салтан патша турында әкият» һәм «Алтын әтәч» операларын иҗат итә. Аның шәкертләре арасында «Раймонда» һәм «Ел фасыллары» балетларына музыка язган А.К. Глазунов (1865—1936), иҗаты рус мәдәнияте традицияләре белән бәйле («Сәмруг кош» һәм «Петруш¬ ка» балетлары) композитор һәм дирижёр И.Ф. Стравинский (1882— 1971) һәм яңа төр симфонияләр авторы С.С. Прокофьев (1891 — 1953) бар.
§ 8. XX гасыр башында Россиядә фән һәм мәдәният Гасыр башында XX йөзнең атаклы композиторы һәм пиани¬ сты С.В. Рахманинов (1873—1943) таланты чәчәк ата. Аның әсәрләрендә Ватан темасы аеруча көчле гәүдәләнә. Давыллы гасыр рухы А.Н. Скрябинның (1871 — 1915) иҗади эзләнүләрендә чагыла. Композитор тавыш һәм яктылыкны кушу идеясен тормышка ашырырга омтыла, шул рәвешчә хәзерге заман яктылык музыкасы (светомузыка) барлыкка килүгә сәбәпче була. Рус театры яңарыш кичерә. 1898 елда К.С. Станиславский (1863—1938) һәм Вл.И. Немирович-Данченко (1858—1943) тара¬ фыннан нигез салынган Мәскәү Художество театрында илебез драматургларының пьесалары зур уңыш белән бара. Рус реалистик башкару сәнгатенең атаклы осталары - җырчы Ф.И. Шаляпин (1873—1938), балерина А.П. Павлова (1881 1931), драма актрисасы В.Ф. Комиссаржевская (1864—1910) һәм башка исемнәр аерылып тора. Сәнгать өлкәсендәге зур казанышлар дөнья мәдәнияте хәзинәсен тәшкил итәләр. Танылган театр һәм сәнгать эшлеклесе С.П. Дяги¬ лев (1872— 1929) тарафыннан 1907 — 1913 елларда Парижда оешты¬ рылган «Рус сезоннарымның роле аеруча зур була. XX гасыр Россия мәдәнияте тарихында меценатлар (XXI гасыр телендә - спонсорлар) аерым урын тота. Мәсәлән, тукыма ману¬ фактурасы хуҗасы И.А. Морозов (1871 — 1921) һәм сәүдә йорты хуҗасы С.И. Щукин (1854—1936) француз рәсем сәнгатенең уни¬ каль коллекцияләрен җыялар. 1909 елда Щукин җыйган музей публика өчен ачыла. Аның туганы П.И. Щукин 1905 елда үзенең барлык документлар һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен Император карамагындагы Россия Тарих музеена тапшыра. Бүләк итүчеләр, барыннан да элек, төзелеш өчен төп сумманы керткән Ю.С. Нечаев-Мальцов (1834—1913) тырышлыгы белән Мәскәүдә Нәфис сәнгать музее (хәзерге А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музее) булдырыла. Сәнгать яратучылар һәм аның кадерен белүчеләр тырыш¬ лыгы юкка булмый - беренче ачык музейлар Россиянең башка шәһәрләрендә дә барлыкка килә. Яшь рус рәссамнары чит ил сәнгатенең иң яңа казанышлары белән танышу, аның алымнарын үзләштерү һәм иҗатта үз юлларын эзләү мөмкинлеге ала. Сораулар һәм биремнәр Рус җәмгыяте үсешендә рухи мәдәният нинди роль уйный? Ни өчен XX гасырда аның әһәмияте үсә?
g2 1 нче бүлек. Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында 2 XX гасыр башында Россиянең рухи тормышындагы, сезнең карашка, иң мөһим булган үзгәрешләрне атагыз. Фәнни, фәлсәфи фикер үсеше нинди проблемаларны чагыл¬ дыра? Ул мәдәниятнең башка өлкәләренә нинди йогынты ясый? 4 «XX гасыр башында илебез мәдәнияте үсеше» дигән табли¬ цаны тутырыгыз. Юнәлешләр Үсеш үзенчәлекләре (сәнгатьтә стильләр һәм жанрлар) Вәкилләр Мәгариф Фән Әдәбият Сынлы сәнгать Музыка һәм театр Параграф тексты һәм таблица нигезендә XX гасыр башында Россиядә әдәбиятта, аерым алганда поэзиядә һәм сынлы сәнгатьтә барлыкка җилгән яңа юнәлешләр турында сөйләгез. Аларның үсешенә нәрсә этәргеч биргән?
2 нче бүлек 63 РОССИЯ РЕВОЛЮЦИЯ ҺӘМ ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНДА (1917-1922) § 9 Вакытлы хөкүмәт сәясәте һәм Россия җәмгыяте 1917 елда 1 Россиядә нинди социаль һәм сәяси проблемалар аеруча кискен тора? 2 Милләтара мөнәсәбәтләрдә каршылыклар булу нәрсә белән аңлатыла? 1917 елның февралендә Россия империясенең үзәк буыны са¬ модержавие булган иске дәүләт системасы җимерелә. Әмма бу сугыш белән бәйле проблемаларны хәл итми. Әлеге проблемаларга яңалары: эшләргә сәләтле хөкүмәт булдыру һәм илнең киләчәк дәүләт төзелешен билгеләү өстәлә. Россиядә кризисның тирәнәюе Вакытлы хөкүмәтнең беренче адымнары демократик ирекләр - сүз, матбугат, җыелышлар, сәяси эшчәнлек ирекләре кертелүдән, шулай ук үлем җәзасын бетерүдән һәм амнистияләр үткәрүдән гыйбарәт була. Амнистия — хөкем ителгән затларның җәзаларын йомшарту яисә җәзадан азат итү, шулай ук иң югары хакимиятнең мах¬ сус акты нигезендә җинаять эзәрлекләвен туктату. Сугыш шартларында бу чараларның урынлы булуы бәхәсләр уята, әмма Вакытлы хөкүмәт өчен башка юл калмый. Әлеге карарлар Эшче һәм солдат депутатларының Петроград Советы (анда күпчелекне эсерлар һәм меньшевиклар тәшкил итә) ихтыярын чагылдыра. Эсерлар һәм меньшевиклар, үз позицияләре исәпкә алынган очракта, Вакытлы хөкүмәтне якларга әзер була. Ике властьлылык урнаша: илне формаль яктан җитәкләгән Ва¬ кытлы хөкүмәт Советларга таянган хәлдә генә идарә итә ала. Со¬ ветлар халык арасында абруй яулыйлар, ләкин хакимиятне үз кулларына алырга әзер булмыйлар. Ике властьлылык — бер илдә ике хакимиятнең бер үк вакытта яшәп килүе.
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) 64 Петроградтагы Нева проспек¬ тында демонст¬ рантлар колонналары. 1917 елның марты РоЪсиядә ике властьлылык Февраль революциясе нәтиҗәсендә 1917 елның мартында — июль башында бар¬ лыкка килә. Хакимияткә бер үк вакытта Вакытлы хөкүмәт һәм Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы килә. Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеген борчыган иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү - киләчәктәге дәүләт төзелеше, җиргә милек, яллы эшчеләрне яклау турында законнар кабул итү кичектерелә. Күпчелек партияләр Россия язмышын бары тик демократик нигездә сайланган Учредительләр җыены гына билгеләргә хаклы дип са¬ ныйлар. Ә Учредительләр җыенын җыю өчен вакыт таләп ителә. Ул арада билгесезлек һәм ике властьлылык илдә анархия үсүенә алып бара. Шәһәрләрдә, өязләрдә, губерналарда стихия¬ ле рәвештә үзидарә органнары барлыкка килә. Эшче, солдат һәм крестьян комитетлары урыннарда Советлар оештыра. Хакимиятнең иске структуралары килеп туган хәлне контрольдән ычкындыралар. Элекке Россия империясенең милли төбәкләрендә (Финляндиядә, Балтыйк буенда, Украинада, Урта Азиядә) автономиядән алып тулы бәйсезлек бирелүгә кадәрге таләпләр куела. 1917 елның җәенә Россия территориясендә Вакытлы хөкүмәткә буйсынмаучы 150 дән артык төрле хөкүмәтләр эш алып бара. Советлар һәм эшче комитетлары предприятиеләрдә 8 сәгатьлек эш көне кертәләр. Крестьяннар алпавыт җирләрен тартып алалар, аларның утарларын талыйлар. Россия җәмгыяте һәм сугыш Иң катлаулы проблемаларның берсе сугыш белән бәйле була. Октябристлар һәм кадетлар Россиянең союзниклар алдындагы йөкләмәләрен үтәү ягында торалар. Ләкин тышкы эшләр мини¬ стры, кадетлар лидеры П.Н. Милюковның сугышны җиңгәнчегә кадәр алып бару турында 1917 елның 18 апрелендә ясаган белдерүе
§ 9. Вакытлы хөкүмәт сәясәте gg һәм Россия җәмгыяте 1917 елда көчле ачу тудыра, соңгысы сәяси кризиска китерә. Сугышка каршы массакуләм манифестацияләр башлана. Милюков һәм октябрист¬ лар лидеры А.И. Гучков (хәрби һәм диңгез эшләре министры) от¬ ставкага китәргә мәҗбүр булалар. Апрель кризисы хөкүмәт соста¬ вына эсерлар һәм меньшевиклар лидерлары кергәннән соң гына хәл ителә. Эсерлар партиясе җитәкчесе В.М. Чернов - җир эшләре министры, эсер А.Ф. Керенский (1881 — 1970) хәрби һәм диңгез эшләре министры итеп билгеләнә. Эсерлар һәм меньшевиклар самодержавие бәреп төшерелгәннән соң сугыш оборона төсен алды, халык революцион һәм демократик Россияне саклап калу өчен сугышырга тиеш дип саный. Алар тиз арада солых төзү яклы булсалар да, аңа ирешү өчен конкрет чара¬ лар тәкъдим итмиләр. Хәлбуки Россиянең сугышны уңышлы дәвам итү сәләте кимегәннән кими бара. 1917 елның июнендә фронтта һөҗүм итәргә омтылыш ясау уңышсызлыкка очрый. Армиянең көчсезләнү сәбәпләренең берсе аның ихтыяҗларын үтәүче тәэминат системасының таркалуыннан, җитештерүнең кимүеннән һәм транспорт хезмәтенең таркаулыгыннан гыйбарәт була. Петроград Советы башлангычы белән армияне демок¬ ратияләштерүгә омтылу да тискәре роль уйный. 1 нче номерлы Фәрман нигезендә судлау юлы белән солдат комитетлары төзелә, алар хуплавыннан башка бер генә әмер дә үтәлми. Офицерлар һәм солдатларның хокуклары тигезләшә, офицерларны солдатлар сай¬ лап куя башлый. Армиядә дисциплина какшый, бу исә кичекмәстән аның сугышчан рухында, әзерлегендә чагылыш таба. Солдат коми¬ тетларында большевикларның йогынтысы тиз үсә. Большевиклар һәм июль кризисы Амнистияләр һәм демократик ирекләр нәтиҗәсендә большевиклар партиясе үз карашларын ачыктан-ачык пропагандалау мөмкинлеге ала. Германия хакимияте большевикларның һәм аларның лидеры В.И. Ленинның җиңелү позициясендә торуын белә, шуңа да ней¬ траль Швейцариядә яшәгән Ленинга Германия территориясе аша Россиягә кайтырга мөмкинлек бирелә. Большевиклар кичекмәстән җир мәсьәләсен хәл итүне, банкларны национализацияләүне, фаб¬ рикаларда эшчеләр контроле кертүне таләп итәләр. Алар хаки¬ миятне тулысынча Советларга тапшыру таләбен куялар. Аларның төп лозунгларының берсе - кичекмәстән солых төзү була. 1917 елның апрелендә Россиягә эмиграциядән РСДРП(б) лидерлары В.И. Ленин, Г.Е. Зиновьев, Н.И. Бухарин һәм
Л.Д. Троцкий кайтканнан соң, большевиклар партиясе сан ягын¬ нан арта башлый, аның революциядәге роле үсә. Советларның 1917 елның июнендә узган I Бөтенроссия съезды (делегатларның күпчелеген меньшевиклар һәм эсерлар тәшкил итә) Вакытлы хөкүмәтне яклавын белдерә. Ләкин аның сәясәтенә кара¬ та канәгатьсезлек үсү, фронтта һөҗүмнең уңышсыз тәмамлануы яңа сәяси кризиска сәбәп була. 1917 елның июль башында Петроградта «Бөтен власть Совет¬ ларга!» лозунгы белән массакүләм манифестацияләр башлана. Бу таләпкә гарнизонның бер өлеше һәм Кронштадттан килгән моряк¬ лар кушыла. Әлеге шартларда кадет министрлар һәм хөкүмәт баш¬ лыгы Г.Е.Львов отставкага китәләр. Шулай да 5 июльгә хакимият фронттан Вакытлы хөкүмәткә тугрылыклы частьлар китерүгә һәм ситуацияне контрольгә алуга ирешә. Башкалада хәрби хәл игълан ителә. 500 мең кешелек тыныч манифестациягә каршы гаскәрләр ут ача. 700 дән артык кеше үтерелә һәм яралана. Генерал Л.Г. Корнилов фетнәсе 1917 елгы июль кризисы вакытында Петроград Советының эсер¬ лар һәм меньшевиклардан торган җитәкчелеге Вакытлы хөкүмәт үткәргән сәясәт өчен җаваплылыкны тулысынча үзенә ала. Аның башлыгы итеп А.Ф. Керенский билгеләнә. Илдәге вазгыятьнең тынычлану ягына үзгәрүенә өметләнеп, Учредительләр җыенына сайлауларны ул 1917 елның ноябренә кадәр кичектерә. Армиядә бердәм җитәкчелек тәртибенә һәм офицерларның тулы хакимлегенә кайтуга омтылыш ясала. Большевикларның лидерларын Германия файдасына шпионлыкта гаеплиләр. В.И. Ленинны кулга алу ту¬ рында фәрман чыгарыла, ул яшеренергә мәҗбүр була. Әмма Россиядә хәлләр начарлана бара. Эсерлар партиясендә бүленеш күзәтелә, аның сул канаты Вакытлы хөкүмәткә каршы чыга. Генералитет һәм кадровый офицерлар ул вакытта вазгыять¬ не үзгәртергә сәләтле бердәнбер оешкан көч була. Сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләренең август (1917) киңәшмәсендә армиянең иң югары җитәкчелеге позициясен Югары башкомандующий генерал Л.Г. Корнилов (1870—1918) бәян итә. Ул фронтта һәм тылда үлем җәзасы кертү, армиянең сугышчанлы- гын торгызу, сугышны җиңгәнчегә кадәр алып бару таләбен куя. Керенский революцион анархияне армия көчләре белән басты¬ ру турында Корнилов тәкъдиме белән килешә. Л.Г. Корнилов һәм А.Ф. Керенский җитәкчелегендә Директория режимы урнашты¬ рырга карар кылына.
§ 9. Вакытлы хөкүмәт сәясәте һәм Россия җәмгыяте 1917 елда Август ахырында Петроградка казаклар корпусы җибәрелә. Югары башкомандующий (Корнилов) Вакытлы хөкүмәтнең үз вәкаләтләреннән баш тартуын, ә Керенскийның кичекмәстән от¬ ставкага китүен таләп итә. Бу вазгыятьтә Керенский ирексездән генералитетка бәйле булачагын белеп тора, шуңа Корниловны фетнәче дип игълан итәргә карар бирә һәм революция куркыныч астында, дип белдерә. Контрреволюциягә каршы халык көрәше комитеты төзелә, анда исә большевиклар алдынгы позициядә була. Фетнәче гаскәрләр туктатыла, генерал Корнилов кулга алына. Хәрби диктатура урнаштырырга маташу барып чыкмый. Хәрби диктатура — хакимиятне армиянең иң югары катлавы биләгән демократик булмаган режим. 1917 елның 27 августында Корнилов хыянәтче дип белдерелә һәм үзенең урыныннан төшерелә. Башкалага каршы юнәлүче гаскәрләрне туктату, ал арга каршылык күрсәтү өчен эсерлар һәм меньшевиклар большевиклар белән бергә хәрәкәт итәләр. Хөкүмәт хуплавы белән аларга кораллану һәм Кызыл гвардия отрядлары төзү мөмкинлеге бирелә. Тимер юллар сак астына алына, Корни¬ лов частьларына агитаторлар җибәрелә. Корнилов фетнәсен бас¬ тыруда большевиклар пропагандасы зур роль уйный. Армиядә һәм урыннарда фетнәдә катнашучыларны эзәрлекләү башлана, офи¬ церлардан үч алулар ешая. § 9 I Сораулар һәм биремнәр 1 Ике властьлылыкның асылы нәрсәдә? Ни өчен ул илнең хуж,алык һәм сәяси тормышында таркаулыкка китерә? Россиянең сугышны дәвам итүенә нинди кыенлыклар кома¬ чаулый? 3 1917 елның апрель, июль һәм август айларында булып узган сәяси кризисларга аңлатма бирегез. Алар илдәге хәлгә, Вакытлы хөкүмәтнең абруена ни рәвешле йогынты ясый? 4 Корнилов фетнәсенә бәя бирегез, аның сәбәпләрен һәм нәтиж,әләрен атагыз.
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917—1922) А.Ф. Керенский Керенский Александр Фёдорович (1881— 1970). Гимназия директоры улы. Петер¬ бург университетының юридик факультетын тәмамлый, беренче рус революциясе елла¬ рында эсерларның сугышчан оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Кулга алына һәм катор¬ гага сөрелә. Кайтканнан соң, адвокат булып эшли. Киң танылуга ирешә, 1912 елда Дәүләт Думасына сайлана. Сугыш елларында Керенский оборона позициясендә тора. Февраль революция¬ се җиңгәннән соң, эсерлар партиясенә һәм Петроград Советына сайлана, бер үк вакытта Вакытлы хөкүмәтнең юстиция министры була. Илдә кризис тирәнәйгәч, Вакытлы хөкүмәтне җитәкли. Керенский сәясәтенең икеләнүчән һәм эзлексез булуы аның абруе төшүгә китерә. Большевиклар хакимиятне үз кулларына алганнан соң, Керенский чит илгә кача. 1940 елдан АКШта яши, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, мемуарлар яза. Шәхесләрдә — тарих Корнилов Лавр Георгиевич (1870—1918). Се¬ мипалатинск өлкәсендә отставкадагы казак офицеры гаиләсендә туа. Омскида кадетлар корпусын, Михайлов артиллерия училищесын тәмамлый, Төркестанда хезмәт итә. Гене¬ раль штаб Академиясен тәмамлаганнан соң, разведкага күчә, Иранда, Әфганстанда, Һиндстанда, Кытайда миссияләр башкара. Рус-япон сугышында катнаша. Беренче бөтендөнья сугышында дивизия ко¬ мандиры була. 1917 елның июлендә Югары башкомандующий итеп билгеләнә. 1917 елның августында илдә хакимиятне үз кулына алырга омтылыш ясый, кулга алына һәм төрмәгә ябыла. 1917 елның ноябрендә төрмәдән кача, Дон буена килә һәм анда большевикларга каршы Иреклеләр ар¬ миясен җитәкли. 1918 елда Екатеринодарны штурмлаганда үтерелә.
§ 9. Вакытлы хокүмәт сәясәте һәм Россия җәмгыяте 1917 елда Документаль материаллар Вакытлы хөкүмәтнең үз составы һәм бурычлары турындагы декларациясеннән (1917 елның 3 марты): Гражданнар! Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты әгъзалары, башкала¬ дагы гаскәрләр һәм халык ярдәмендә, хәзерге вакытта иске режимның кара көчләре өстеннән зур уңышка ирештеләр, бу уңыш башкарма хакимиятне тагын да ныклырак итеп оешты¬ ру өчен мөмкинлек бирә <...> Үзенең хәзерге эшчәнлегендә Кабинет түбәндәге чараларга таянып эш итәчәк: 1) Барлык сәяси һәм дини эшләр, шул исәптән террорчылык һөҗүмнәре, хәрби күтәрелешләр, аграр җинаятьләр һ.б. бу¬ енча тулысынча һәм кичекмәстән амнистия уздыру. 2) Сүз, матбугат, союзлар, җыелышлар һәм стачкалар иреге, хәрбиләр өчен, хәрби-техник шартлар мөмкинлек биргән күләмдә, сәяси ирекләр. 3) Барча катлауларга нисбәтле, дини һәм милли чикләүләрне бетерү. 4) Кичекмәстән гомуми, тигез, яшерен һәм турыдан-туры тавыш бирү нигезендә илнең идарә формасын билгеләү һәм аның Конституциясен кабул итү. Учредительләр җыены сай¬ лауга әзерләнү. 5) Полицияне җитәкчесе сайлап куелулы һәм җирле үзидарә органнарына буйсынулы халык милициясе белән алыштыру. Вакытлы хөкүмәт декларациясенә аңлатма бирегез. Аның Россия өчен әһәмияте нәрсәдән гыйбарәт? Ни өчен Вакытлы хөкүмәт сәясәте большевиклар партиясе тарафыннан тәнкыйтьләнә? Бу сәясәтнең максатлары нинди? В.И. Ленинның «Апрель тезислары»ннан (1917 елның 4 апреле): Россиядә агымдагы моментның үзенчәлеге, пролетариатның җитәрлек дәрәҗәдә аңлы һәм оешкан булмавы аркасында, революциянең хакимиятне буржуазиягә биргән беренче эта¬ быннан хакимиятне пролетариат һәм ярлы катлау крестьян¬ нар кулына тапшырырга тиешле икенче этабына күчүдән гыйбарәт. Бу күчеш, бер яктан, легальлек максимумы (Рос¬ сия хәзер сугыш алып баручы илләр арасында иң иреклесе), икенче яктан, массаларны җәберләү булмау һәм, ниһаять,
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917—1922) аларның тынычлык һәм социализмның явыз дошманнары булган капиталистлар хөкүмәтенә карата ышанулы-аңсыз мөнәсәбәте белән характерлана <...> Вакытлы хөкүмәткә бернинди дә ярдәм күрсәтмәскә, аның вәгъдәләренең тулысынча ялган булуын аңлатырга <...> Бу капиталистлар хөкүмәте империалистик хөкүмәт булудан туктады дигән уйдырманы фаш итәргә. Параграф тексты һәм В.И. Ленинның «Апрель тезислары» нигезендә большевикларның 1917 елның яз һәм җәй айларындагы тактикасын анализлагыз. §10 Большевикларның хакимияткә килүе 1917 елның көзенә Россиядә килеп туган хәлне харак¬ терлагыз. Нинди проблемалар һәм каршылыклар аеруча кискенләшкән? Россия 1917 елның көзендә Сәяси һәм икътисади кризис тирәнәйгән шартларда (1917 елның июнь-окТябрь айларында гына да рубль курсы икеләтә төшә) үз йогынтысын ныгыткан бердәнбер партия большевиклар була. Алар алга сөргән «Фабрикалар - эшчеләргә», «Җир - кре¬ стьяннарга», «Тынычлык - халыкларга» чакырулары киң яклау таба. Кыска гына вакыт эчендә большевиклар партиясе массачыл партиягә әверелә (1917 елның февраль-октябрь айларында аның әгъзаларының саны 24 меңнән 350 мең кешегә җитә). Сентябрьдә уздырылган сайлаулардан соң, большевиклар Петроград Советын үз контрольләренә алуга ирешәләр. Вакытлы хөкүмәт сәяси инициативаны үз кулына алырга ом¬ тыла. /9/7 елныц 1 сентябрендә Керенский Россияне республи ка дип игълан итә. Яңа, өченче Вакытлы хөкүмәт төзелә. Аны оештыру бер айга якын, 25 сентябрьгә кадәр сузыла. Хөкүмәт яклы партияләрнең күпчелеге (эсерлар, меньшевиклар, кадетлар) Керенскийдан илдә тәртип урнаштыру өчен тәвәккәл гамәлләр кылуын таләп итә. Әмма министр-рәис авыр хәлдә кала: аның күрсәтмәләре урыннарда да, армиядә дә үтәлми. Әлеге шартларда большевиклар партиясе Үзәк Комитеты, илдәге хәлне 1917 елның 10 һәм 16 октябрендә булып узган уты¬ рышларда тикшергәннән соң, В.И. Ленин таләбе буенча, хакими¬
§ 10. Большевикларның хакимияткә килүе 71 ятне кораллы восстание юлы белән алу турында карар кабул итә. Эсерлар партиясенең сул канаты, шулай ук анархистлар больше¬ викларга кушыла, алар восстаниегә әзерләнә башлыйлар. Бу карар каршылыксыз гына яклау тапмый. Үзәк Комитетның ике әгъзасы — Л.Б. Каменев (Розенфельд, 1883-1936) һәм Г.Е. Зиновьев (Радомысльский, 1883-1936), ачык матбугатта Ленин планнарын гаепләп чыгалар. Алар фикеренчә, восста¬ ние кирәксез тәвәккәллек белән бәйле була. Илне чиктән тыш катлаулы хәлдән алып чыгу өчен большевиклар партиясе үз өстенә җаваплылык алырга тиеш түгел дип саный алар. Башкалада кораллы восстание 1917 елның 24 — 25 октябрендә Кызыл гвардия отрядлары, боль¬ шевиклар яклы солдатлар һәм матрослар, җитди каршылык¬ ка очрамыйча, Нева аша салынган күперләрне, телеграфны, по¬ чтамтны, вокзалларны, электр станциясен алалар. Башкалада шактый ук күп тупланган кадровый офицерларның, юнкерларның, казакларның зур өлеше Вакытлы хөкүмәткә ярдәмгә килми: аңа ышаныч югалган була. 1917 елның 26 октябрь төнендә Невага кергән «Аврора» крейсе¬ ры буш залп бирә. Бу Вакытлы хөкүмәт резиденциясенә - Кышкы сарайга һөҗүм барлау өчен сигнал була. Кыска вакытлы атыш¬ лардан соң Кышкы сарай алына. Восстание барышында 6 кеше һәлак була. Вакытлы хөкүмәт әгъзалары кулга алына, Керенский гына качып котыла. Аның гаскәрләрне күтәрергә һәм башкалада контрольне торгызырга маташуы уңышсыз төгәлләнә. «Аврора» крейсеры
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) Шуннан соңгы айларда Россиянең иң зур шәһәрләрендә хаки¬ мият, кан коюларсыз гына диярлек, большевиклар кулына күчә. Бары тик Мәскәүдә генә каты урам сугышлары җәелеп китә. Аерым төбәкләрдә (Донда һәм Кубаньда) каршылык күрсәтү уча¬ клары барлыкка килә, ләкин алар бер-берсеннән аерымланган бу¬ лалар һәм яңа хакимият өчен җитди куркыныч тудырмыйлар. 1917 елның 25 октябрендә Смольныйда Эшче һәм солдат депутатларының II Бөтенроссия съезды эшли башлый. Аның делегатларының күпчелеген большевиклар һәм алар яклы сул эсер¬ лар тәшкил итә. Меньшевиклар һәм уң эсерлар, гамәлгә ашырыл¬ ган түнтәрелешкә каршы протест йөзеннән, съезд эшендә катна¬ шудан баш тарталар, шуңа күрә кабул ителгән карарларның рухы һәм эчтәлеге большевиклар тарафыннан билгеләнә. Съезд Хаки мият турында декретны хуплый - хакимият Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советларына күчә. Яңа хөкүмәт - Халык комиссарлары советы (ХКС) төзелә, аны В.И. Ленин җитәкли. Законнар чыгаручы орган итеп съезд Бөтенроссия үзәк башкарма комитетын (БҮБК) сайлый. 1917 елның октябрендә Россиядә формасы буенча боль¬ шевиклар партиясен — РСДРП(б)ны хакимияткә китергән түнтәрелеш (переворот) була. Ләкин Советларның II съезды яклавы яңа хакимияткә законлы төс бирә. Съезд карарларында аның вакытлы, Учредительләр җыены чакырылганчы һәм анда илнең яңа Конституциясе кабул ителгәнче генә яшәүче хакими¬ ят буларак бәяләнүе да мөһим. Совет хакимиятенең беренче декретлары ХКС тәкъдим иткән, Советлар съезды тарафыннан расланган де¬ кретлар хезмәт ияләренең төп массалары өметләрен чагылдыра һәм гомумдемократик характерда була. Ж,ир турындагы декрет алпавыт җирбиләүчелеген юкка чыгара. 1917 елның 10 ноябрендә Катлауларны, дәрәҗәләрне һәм гражданлык чиннарын бетерү турында декрет кабул ителә. Ир-атларның һәм хатын-кызларның тигез хокуклылыгы урнаштырыла. Россиядә яшәүчеләрнең барысы да Россия республикасы гражданнары дип атала башлый. Россия халыкларының үзбилгеләнү хокукы таныла. Үзбилгеләнү — эре державадан аерылып чыгу һәм, үз дәүләтен төзү мөмкинлеген дә кертеп, халыкның мөстәкыйль рәвештә үзенең киләчәген сайлау хокукы. «Россиянең һәм Шәрыкның барлык мөселман хезмәт ияләренә» декреты (1917 елның 20 ноябре) мөселманнарның дине һәм йо-
§ 10. Большевикларның хакимияткә килүе 73 Солых турында декрет Җир турында декрет лаларын, мәдәни учреждениеләрен кагылгысыз дип игълан итә. Чиркәү дәүләттән аерыла. Ә Илаһи Канун (Закон Божий) мәктәпләрдә мәж,бүри сабак булудан туктый. Европача вакыт исәбе системасы гамәлгә кертелә. Соңрак, 1918 елның сентябрендә, рус үлчәү системасын Үзәк Европа¬ да кулланылган метрик система алыштыра (потлар, аршын¬ нар һәм чакрымнар — килограммнар, тонналар, метрлар һәм километрлар белән алмашына). Яңа хакимият һәм идарә аппараты оеша башлый. Күп кенә чиновниклар большевиклар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта. Министрлыкларны һәм ведомстволарны ХКС тарафын¬ нан билгеләнгән комиссарлар (большевиклар һәм сул эсерлар) ж.итәкли, чиновниклар урыннарына революцион эшчеләр һәм солдатлар билгеләнә. Күбесенең белемнәре ж,итеп бетмәсә дә, алар бар көчләренә дәүләт аппараты эшен ж,айга салырга омтылалар. Саботаж һәм контрреволюция белән көрәшү 1917 елның 7 декабрендә оештырылган Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенә (ВЧК) йөкләнә. Аның рәисе итеп 1895 елдан башлап революцион хәрәкәттә катнашкан большевик Ф.Э. Дзержинский (1877 — 1926) билгеләнә. Иске суд системасы бетерелә. Контрре¬ волюция, саботаж һәм урлауларга каршы көрәшү өчен рәис һәм утырышчылардан тор- Ф.Э. Дзержинский
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) Смольныйга кергәндә мандатларны тикшерү. Петроград. 1917 ган, җирле Совет тарафыннан сайланган революцион трибуналлар оештырыла. 1917 елның ноябрендә хосусый банклар һәм кайбер эре завод¬ лар национализацияләнэ. Национализация — хосусый предприятиеләрнең һәм икъти¬ сад тармакларының дәүләт милкенә күчүе. «Эшчеләр контроле турында нигезләмә» кабул ителә, аның нигезендә эшчеләр коллективлары предприятиеләрнең агымдагы эшләре белән идарә итүне үз өсләренә алалар. Учредительләр җыенын тарату Революциянең алдагы, большевиклар программасы билгеләгән со¬ циалистик этабына күчү җәмгыятьтә азчылыкны тәшкил иткән про¬ летариат (эшчеләр сыйныфы) диктатурасы дәүләтен төзүне күздә тота. Шул рәвешле, демократия принципларыннан аерылу ко¬ тылгысызга әверелә. Учредительләр җыенын тарату бу юнәлештә хәлиткеч адым була. Аңа сайлаулар 1917 елның ноябрендә, ягъни хакимиятне большевиклар үз кулларына алганнан соң үткәрелә. Шулай да алар, Россия буенча тулаем исәпләгәндә, 25 проценттан кимрәк тавыш җыялар (Мәскәү, Иваново-Вознесенск, Красноярск кебек эре сәнәгать үзәкләрендә генә сайлаучыларның 50 процент¬ тан артыгы большевиклар өчен тавыш бирә). Бу шартларда большевикларның гамәлләре яклау таба алмый, аларның, демократик кысаларда эш итеп, хакимиятне үз кул¬ ларында саклап калу мөмкинлекләре булмый. Учредительләр җыенындагы күпчелек Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнүче халык хокуклары декларациясен раслаудан баш тарта. Шуңа 1918 елның 7 гыйнварында БҮБК Учредительләр җыенын тара¬ ту һәм аның эшен туктату турында декрет кабул итә. Бу адым
§ 10. Большевикларның хакимияткә килүе 75 нәтиҗәсендә большевиклар белән көрәшү өчен оппозициягә бары тик сугыш чаралары куллану мөмкинлеге генә кала. Оппозиция — билгеле бер көчләрнең хөкүмәт үткәргән курска каршылыгы; парламенттагы яки партиядәге күпчелеккә каршы килүче сәяси оешма. 1917 елда милли төбәкләрнең хәле. РСФСР төзелү Февраль революциясеннән соң җимерелгән империя читләрендә сәяси активлык кискен көчәя. Күпчелекне сул социал-демократлар тәшкил иткән Финлян¬ дия сеймы (парламенты) 1917 елның июлендә үк үзен илдәге (Финляндиядәге) иң югары хакимият дип игълан итә. Вакытлы хөкүмәт аның бәйсезлеген танудан баш тарта - моны 1917 елның декабрендә Халык комиссарлары советы эшли. Ләкин аннан соң Финляндиядә гражданнар сугышы башлана һәм аның җирләренә Германия гаскәрләре керә. 1917 елның җәендә Үзәк Рада Украинада үзен иң югары хаки¬ мият дип белдерә. Башта ул, әгәр Россия федератив дәүләт булса, Вакытлы хөкүмәт белән хезмәттәшлек итәргә әзер була, әмма аның таләпләренә колак салмыйлар. Нәтиҗәдә Рада тарафдарлары һәм Украина большевиклары, Петроградтагы октябрь вакыйгаларын¬ нан соң, уртак тырышлык белән Киевта Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерә. Ләкин бу берлек озакка бармый. Киевта чакырылган Со¬ ветлар съездында Рада яклылар өстенлек итә, алар Украинаның бәйсезлеген яклап чыга. Харьковта большевиклар уздырган Со¬ ветлар съездында Үзәк башкарма комитет (ҮБК) төзелә. Ул үзен Украинаның бердәнбер законлы хөкүмәте дип игълан итә. Радага каршы башланган сугышта большевиклар бик тиз уңышка ирешә - 1918 елның гыйнварында кызылгвардияче отрядлар Киевны били. 1918 елның февралендә, Германия Үзәк Раданы Украинаның законлы хөкүмәте итеп таныгач һәм аның белән сепарат солых төзегәч, вазгыять башка якка үзгәрә. Үзәк державалар Украина территориясенә гаскәрләр кертү хокукы ала, аны оккупацияли. Белоруссиядә дә, Украинадагы вакыйгалар йогынтысы астында, Рада барлыкка килә, ул 1917 елның декабрендә бәйсезлек игълан итә. Әмма Белоруссия Радасын большевиклар куып тарата. Кавказ аръягында бик катлаулы хәл килеп туа. Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Грузиянең әйдәп баручы сәяси көчләре Вакытлы хөкүмәтне таный. Алар Россияне Федерациягә әверелдерү фикере
yg 2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917—1922) белән чыгалар. Учредительләр җыенын куып таратканнан соң, Кав¬ каз аръягында үз закон чыгару органнары - Кавказ аръягы сеймы төзелә. Җирле большевикларның хакимиятне көч кулланып тартып алырга маташуы барып чыкмый. Казак өлкәләре һәм мөселман төбәкләре дә үз хөкүмәтләрен булдырырга тырыша. 1917 ел ахырына элекке Россия империясенең таралуы чынбарлыкка әверелә. Шушы шартларда Советларның III Бөтенроссия съезды 1918 елның 10 гыйнварында Россия Совет Фе¬ дератив Социалистик республикасы (РСФСР) төзелүне игълан итә. Ул империя территориясендә революциягә кадәр яшәгән халыклар¬ ны берләштерүнең яңа үзәгенә әверелергә тиеш була. § 10 1 ■ИВ 1 2 3 4 Сораулар һәм биремнәр Ни өчен 1917 елның көзендә большевиклар партиясе йогын¬ тысы зур тизлек белән үсә? 1917 елның 24-26 октябрендә Петроградта кораллы восста¬ ние барышы турында сөйләгез. Ни өчен большевикларның хакимиятне тартып алуы халыкның җитди каршылыгын тудырмый? Параграф текстын һәм документларны файдаланып, яңа хөкүмәтнең беренче үзгәртеп корулары турында сөйләгез. Ни өчен Учредительләр җыенын тарату большевиклар пар¬ тиясе сәясәтенең яңа этабы булып тора? Бу адымга больше¬ викларны нәрсә этәрә? Документаль материаллар Җир турындагы декреттан (1917 елның 26 октябре): Алпавыт җирбиләүчелеге, кичекмәстән, бернинди дә сатып алуларсыз бетерелә. Учредительләр җыенына кадәр алпавыт утарлары, удел, монастырь һәм чиркәү җирләре кебек үк, барлык тере һәм тере булмаган инвентарьлары, утар корылмалары белән во¬ лость җир комитетлары һәм крестьян депутатларының өяз Советлары карамагына күчә <...> 1) Җиргә хосусый милек хокукы мәңгегә бетерелә: җир бер¬ ничек тә сатыла, сатып алына, арендага яки залогка бирелә, башка рәвешчә тартып алына алмый. Барлык җирләр <...> гомумхалык милкенә әверелә һәм аларны эшкәртүчеләр файдалануына күчә. 2) Барлык җир асты байлыклары: руда, нефть, күмер, тоз Һ.6., шулай ук гомумдәүләт әһәмиятенә ия урманнар һәм
§ 10. Большевикларның хакимияткә килүе 77 сулар фәкать дәүләт файдалануына күчә <...> 6) Җирдән файдалану хокукы Россия дәүләтенең аны үз хезмәте белән эшкәртергә теләге булган барлык гражданна¬ рына бирелә <...> Яллы хезмәт тыела <...> 7) Җирдән файдалану тигезлеккә нигезләнгән булырга тиеш, ягъни җир хезмәт ияләренә бүлеп бирелә <...> Җирдән фай¬ далану төрләре: хуҗалык, хутор, община, артель - аерым авыллар һәм поселоклар үзләре кабул иткәнчә, ирекле бу¬ лырга тиеш <...> Россия өчен аеруча катлаулы булган аграр мәсьәләне большевик¬ лар партиясе ни рәвешле хәл итәргә ниятли? Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнүче халык хокуклары декларациясеннән (1918 елның 12 гыйнвары): Россия Эшче, солдат һәм крестьян Советлары Республика¬ сы дип игълан ителә. Үзәктә һәм урыннарда барлык хакими¬ ят шушы Советлар кулында туплана. Россия Совет республикасы ирекле милләтләрнең ирекле союзы нигезендә, Совет милли республикалары федерация¬ се рәвешендә гамәлгә куела <...> Җирне социальләштерүне гамәлгә ашырып <...> барлык җир фонды гомумхалык милке дип игълан ителә һәм хезмәт ияләренә бернинди сатып алуларсыз, тигез файдалану баш¬ лангычында* бирелә. Барлык урманнар, җир асты байлыклары һәм сулар <...> милли мөлкәт дип игълан ителә. Фабрикаларның, заводларның, рудникларның, тимер юл¬ ларның һәм башка җитештерү чараларының, транспортның Совет Эшче-Крестьян Республикасы милкенә күчүенә берен¬ че адым буларак, эшчеләр контроле турындагы закон расла¬ на <...> Барлык банкларның эшче-крестьян дәүләте милкенә күчүе раслана <...> Җәмгыятьтәге паразит катлауларны бетерү һәм хуҗалыкны оештыру максатында гомуми хезмәт бурычы кертелә. Хезмәт ияләренең тулы хакимиятен тәэмин итү һәм эксплуататорлар хакимиятен торгызу ихтималын бетерү мәнфәгатьләрендә хезмәт ияләрен коралландыру, эшчеләр һәм крестьяннарның социалистик Кызыл Армиясен төзү һәм югары сыйныфларны тулысынча коралсызландыру законлаштырыла. Ни өчен Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнүче халык хокуклары декларациясе Учредительләр җыены әгъзаларының күбесе өчен кабул ителмәслек документ була?
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) 78 § И Брест солыхы һәм аның нәтиҗәләре 1917 ел ахырына Беренче бөтендөнья сугышы фронтла¬ рында хәлләр нинди була? Германия белән солых турында сөйләшүләр Тиз арада солых төзергә вәгъдә итеп, большевиклар солдат масса¬ ларында, халыкның киң катлавында яклау таба. Нәкъ менә шуңа күрә Совет хакимиятенең иң беренче декреты - Солых турын¬ да декрет - халыкларга һәм хөкүмәтләргә кичекмәстән гадел, аннексияләрсез һәм контрибуцияләрсез демократик солых төзергә чакырып кабул ителгән мөрәҗәгать. е Аннексия — чит территорияләрне көч кулланып басып алу һәм аларны илбасар илгә кушу. Контрибуция — сугыш хәрәкәтләре барышында китерелгән зыян өчен җиңелгән дәүләтнең җиңүче дәүләт файдасына түләүләре. Большевикларның лидерлары бу чакыру Европа илләрендә эшчеләрнең сугышка каршы массакүләм хәрәкәтен китереп чы¬ гарачак, * әлеге хәрәкәт ул илләрнең хөкүмәтләрен солых турын¬ да сөйләшүләр башларга мәҗбүр итәчәк дип өметләнәләр. Ләкин өметләр акланмый. Аның каравы Германиянең идарәче даирәләре Россиядәге вакыйгаларда сугыш барышын үз файдаларына үзгәртү мөмкинлеген күрәләр. Германия сөйләшүләр башларга ризалаша. 1917 елның 2 декаб¬ рендә бер яктан - Россия, икенче яктан - Германия, Австро-Вен¬ грия һәм Төркия арасында килешү төзелә. 1917 елның 9 декабрендә Брест-Литовскида (хәзерге Брестта) Россия белән Германия делегацияләренең сөйләшүләре башлана. Үзәк державалар, Солых турындагы декрет шартларын Ан¬ танта илләре кабул иткән очракта гына, үзләренең дә аларны кабул итәчәкләрен белдерәләр. Ләкин Англия һәм Франция Со¬ ветлар Россиясенең тәкъдимнәрен игътибарсыз калдыралар. Шун¬ нан соң Үзәк державалар үзләренең солых шартларын тәкъдим итәләр. Алар буенча Россия империясенең Германия һәм аның со- юзниклары тарафыннан басып алынган җирләре басып алучылар идарәлегендә калырга тиеш була. Германия үз хөкүмәтләре барлык¬ ка килгән Украина, Балтыйк буе дәүләтләре һәм Финляндия белән
§11. Брест солыхы һәм анын нәтиҗәләре 79 аларның территорияләрен оккупацияләү мөмкинлеге биргән аерым килешүләргә кул куя. Германиянең һәм аның союзникларының аннексияләрсез һәм контрибуцияләрсез солыхтан баш тартуы большевиклар партиясендә кризис тудыра. Н.И. Бухарин (1888—1938) һәм Ф.Э. Дзержин¬ ский җитәкчелегендәге сул коммунистлар дип йөртелгән төркем Үзәк державаларга каршы «революцион сугыш» алып баруны яклап чыга. Сул эсерлар да шундый ук позициядә торалар. В.И. Ленин, армиянең таркалуы сәбәпле, сугышны дәвам итеп булмауны, аның хакимияткә тынычлык лозунгы белән килгән һәм үз позицияләрен ныгыту өчен хәл җыюга мохтаҗ булган большевик¬ лар партиясенең абруен төшерәчәген исбатлый. Партиядә йогынтысы зур булган Л.Д. Троцкий (1879—1940) «Солых та түгел, сугыш та түгел, ә армияне таратырга» чакыру¬ ын алга сөрә. Ул армияне демонстратив рәвештә тарату һәм солых¬ ка кул куймау Германиядә эшчеләрнең Советлар Россиясе белән теләктәшлек хәрәкәте күтәрелүгә китерәчәк, бу исә немец армиясенә яңадан сугыш хәрәкәтләре башларга мөмкинлек бирмәячәк дип уйлый. 1918 елның 10 февралендә Брест-Литовскида совет делега¬ циясен җитәкләгән Л.Д.Троцкий Россиянең сөйләшүләрдән баш тар¬ туы, сугыш хәрәкәтләрен туктатуы һәм армияне демобилизацияләве турында белдерә. < « Моңа җавап итеп Германия гаскәрләре бөтен фронт буенча һөҗүм башлый. Немецлар Нарва һәм Псков янына җитә, Петро- градка куркыныч яный. Әлеге шартларда ХКС халыкка «Социа¬ листик Ватан куркыныч астында!» өндәмәсе белән мөрәҗәгать итә. 1918 елның 23 февралендә Кызыл гвардия отрядлары Псков янын¬ да беренче тапкыр Германия гаскәрләренең һөҗүмен кире кайта¬ ралар, ләкин бөтен фронт сызыгын саклап калу өчен алар бик аз санлы була. Бу дата СССРның Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты туган көн буларак билгеләп үтелә башлый. Демократик Россиядә ул Ватанны саклаучылар һәм Россиянең хәрби даны көне дип игълан ителә. 23 февральдә Германия Россиягә элеккедән дә кискенрәк шарт¬ ларны үз эченә алган яңа ультиматум куя. В.И.Ленин таләбе бу¬ енча алар кабул ителә. 1918 елның 3 мартында Брест-Литовскида Россия белән Германия арасында сепарат солых килешүенә кул куела.
gO 2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) Сепарат солых килешүе — союзниклар ризалыгыннан башка, элеккеге дошман дәүләт белән төзелгән килешү. Россиядән Польша, Литва, Латвиянең һәм Белоруссиянең бер өлеше тартып алына. Совет гаскәрләре Германия оккупа¬ циясе зонасына кергән Балтыйк буе, Украина һәм Финляндия территорияләреннән чыгарылырга тиеш булалар. Россиягә армияне демобилизацияләү, үз территориясендә Гер¬ мания гражданнары милкенә китерелгән зыян өчен компенсация түләү бурычы куела. Соңыннан Германия гаскәрләре оккупация зонасын киңәйтәләр: алар Кырымны һәм Донбассны билиләр, Үзәк Россиянең кайбер губерналарына аяк басалар. Төрекләр Кав¬ каз аръягын басып алалар. Өстәмә рус-герман килешүе буенча Россия Германиягә 6 млрд алтын марка (450 т дан күбрәк алтын) түләргә тиеш була. Брест солыхының нәтиҗәләре Россиянең Брест солыхы таләпләрен кабул итәргә мәҗбүр булуы аның Германия каршында капитуляцияләвең аңлата. Моның нәтиҗәләре җимергеч була. Беренчедән, солых килешүенә кул куюны Россиядә милли кимсетү буларак кабул итәләр. Бу большевизмга дошман булган көчләрнең туплануын һәм оешуын тизләтә, шуның белән бергә Гражданнар сугышы башлануга этәрә. Гражданнар сугышы — дәүләт эчендә үзара каршылыкларны тыныч юл белән хәл итә алмаган, төрле мәнфәгатьләрне яклаучы көчләр арасындагы кораллы конфликт. Сул эсерлар да большевиклар белән союзда булудан баш тар¬ талар. 1918 елның июлендә алар, көч кулланып, большевиклар¬ ны хакимияттән читләштерүгә омтылыш ясыйлар, ләкин бу чара нәтиҗәсез төгәлләнә. Мәскәүдә, Ярославльдә, Муромда һәм Ры- бинскида сул эсерлар фетнә күтәрәләр, ул Кызыл Армия һәм ВЧК көчләре тарафыннан зур авырлык белән бастырыла. Икенчедән, Брест солыхы турыдан-туры Гражданнар сугышы башланып китүгә сәбәп тудыра. Сугышта әсир төшеп, Россия ягына күчкән славяннардан торган чех-словак корпусы солдатларының (башта аларны Россия территориясеннән Владивосток аша чыга¬ рырга уйлыйлар) Үзәк державалар хакимиятләренә тапшырылу¬ дан шикләнүләре бөтенләй үк урынсыз булмый. 1918 елның маенда алар Совет хакимиятенә каршы баш күтәрәләр. Корпус әллә ни зур булмаса да (45 меңләп кеше), ул Транссебер тимер юлы буйлап су¬
§11. Брест солыхы һәм аныц нәтиҗәләре 81 зылып урнаша. Кораллы эшчеләрдән торган аз санлы отрядларның килеп туган хәлне контрольгә алу мөмкинлеге булмый. Идел буен¬ нан Владивостокка кадәрге гаять зур территориядә совет хакимияте бәреп төшерелә. Анда Аклар хәрәкәте отрядлары оеша башлый. Аның үзәген совет хакимиятенә карата дошмани мөнәсәбәттә булган патша армиясе офицерлары тәшкил итә. Өченчедән, Брест солыхы Антанта илләренең Россия территориясенә гаскәрләр кертүенә, интервенция башлавына җирлек тудыра. Интервенция — бәйсез дәүләтнең эчке эшләренә тыштан хәрби көч кулланып тыкшыну. 1918 елның март-апрель айларында, портлы шәһәрләрдә туп¬ ланган коралның немецлар кулына эләгүен булдырмый калуны сылтау итеп, союзниклар Мурманскида, Архангельскида һәм Вла¬ дивостокта десант төшерәләр. Россиянең союздашлык йөкләмәләрен бозуы аны җиңүче державалар исәбеннән чыгару өчен нигез була. Антанта һәм Үзәк державалар арасында солых шартнамәсе төзегәндә, аның мәнфәгатьләре игътибарга алынмый. Брест солыхы төзелгәннән соң, Россиянең икътисади хәле дә катлаулана. Ташкүмернең 89 проценты чыгарыла, тимер һәм корычның 73 проценты коела торган территорияләре, иң уңдырышлы җирләр Германиягә бирелә. Транспорт һәм тәэминат системасы таркала, заводлар ябыла, эшсезлек үсә. Шәһәрләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә катлау¬ лы проблемалар туа. 1918 елның февраль-март айларында кар¬ точкалар буенча икмәк бирүнең көнлек нормасы 50 — 100 грамм¬ га кала, «кара базар» чәчәк ата, 1913 ел белән чагыштырганда реаль хезмәт хакының күләме биш тапкыр кими. Болар барысы да большевиклар хакимиятенең тирән кризисын китереп чыгара. 1917 елның октябре - 1918 елның җәе чорында аларның партиясендәге әгъзаларның саны ике тапкырдан күбрәккә кыскара: 350 мең кешедән 150 мең кешегә кала. 1918 елның язында һәм җәендә большевиклар партиясе сәясәте Илдә туган хәл Совет хөкүмәтен гадәттән тыш чаралар күрүгә этәрә. 1918 елның мартында башкала фронт буе шәһәренә әверелгән Петроградтан тынычрак булган Мәскәүгә күчерелә. Шәһәрләрдә ачлык башлану крестьяннарның «артык» икмәген тартып алу сәясәтенә китерә. Җирләр крестьяннар карамагында
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917—1922) 82 булса да, алар инде үз хезмәтләренең җимешләрен ирекле файда¬ лана алмыйлар. Авылда хакимият ярлы крестьяннарга таяна. Яр¬ лылар комитетлары (комбедлар) оештырыла, алар шәһәрләрдән җибәрелгән Кызыл гвардия азык-төлек отрядларына (продотряд¬ лар) таза тормышлы хуҗалыклардан икмәкне тартып алырга бу¬ лышалар. Фабрикаларны һәм заводларны национализацияләү массакүләм төс ала. Алар белән идарә итү вәкаләтләре Халык хуҗалыгы югары советына (ВСНХ) тапшырыла. Эшчеләрнең протестлары һәм забастовкалары рәхимсез бастырыла. 1918 елда кабул ителгән Конституция илдә совет хакимия¬ те рәвешендә урнаштырылган пролетариат диктатурасын раслый, «Эшләмәгән - ашамый!» лозунгын алга сөреп, гомуми хезмәт бу¬ рычын гамәлгә кертә. Ул халыкның бер өлешен - яллы хезмәттән файдаланучыларны, элегрәк полициядә хезмәт иткәннәрне, руха¬ ниларны - сайлау хокукыннан мәхрүм итә, Советларда шәһәр һәм авыл кешеләренең тигез булмаган вәкиллеген беркетә. Законлы¬ лык революцион максатчанлык белән алмаштырыла. Большевик¬ лар хакимиятенә каршылык күрсәтү үскән саен, кызыл террор зуррак колач ала. Халыкны куркыту һәм буйсындыру максатында җәзалаулар башлана. Россия социал-демократик эшчеләр (большевиклар) партия¬ се (РСДРП(б) 1918 елның мартында Россия коммунистлар (большевиклар) партиясе — РКП(б) дип атала башлый. § 11 Сораулар һәм биремнәр 11 Ml 2Mil ■Ml ■Ml Параграф текстына һәм документларга таянып, Советлар Россиясенең сугышучы державаларга нинди шартларда солых төзергә тәкъдим итүе турында сөйләгез. Алар ни өчен кабул ителми? Брест-Литовскида сөйләшүләр ничек бара? Большевиклар партиясендә сугыш һәм солых проблемаларына карата нинди карашлар хөкем сөрә? Л.Д.Троцкийның гамәлләренә аңлатма бирегез. Советлар Россиясенең Германия куйган солых шартларын кабул итүенең нәтиҗәләрен атагыз. 1918 елның язында һәм җәендә үз хакимиятен саклап калу өчен большевиклар партиясе нинди чаралар күрә?
§11. Брест солыхы һәм аның нәтиҗәләре 83 * Шәхесләрдә — Троцкий (Бронштейн) Лев Давыдович (1879— 1940). Херсон губернасының бай эшмәкәре улы. Николаевта реаль училищеда укыганда, революцион идеяләр белән мавыга. Кулга алына, 6 ел буе төрмәдә һәм сөргендә була. Себердәге сөргеннән кача, 1902 елда Лон¬ донга барып җитә һәм «Искра» газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый. РСДРПда фикер каршылыклары туганнан соң, меньше¬ викларга кушыла. 1905 елда Петербург Со¬ веты рәисе була. Тагын кулга алына, ләкин каторгага алып барганда кача, чит илдә яши. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Россиягә кайта. Больше¬ виклар партиясенә керә һәм аның лидерларының берсенә әверелә. 1917 елның сентябрендә Петроград Советын җитәкли, Петроградтагы восстание җитәкчеләренең берсе була. Брест-Литовскида сөйләшүләр уңышсыз төгәлләнгәннән соң, хәрби һәм диңгез эшләре белән шөгыльләнә. Кызыл Армия төзүдә зур роль уйный. В.И. Ленинның вафатыннан соң Советлар Россиясендә төп рольне дәгъвалый, ләкин хакимият өчен көрәштә җиңелә. 1927 елда аны большевиклар партиясеннән чыгаралар, 1929 елда чит илгә сөрәләр. 1940 елда совет разведкасы агенты тарафыннан үтерелә. Документаль материаллар Солых турында декреттан (1917 елның 26 октябре): Эшче һәм крестьяннар хөкүмәте <...> барлык сугышучы ха¬ лыкларга һәм аларның хөкүмәтләренә гадел һәм демокра¬ тик солых төзү турында кичекмәстән сөйләшүләр башларга тәкъдим итә. Патша монархиясе бәреп төшерелгәннән соң, рус эшчеләре һәм крестьяннары таләп иткән гадел һәм демократик со¬ лыхны <...> хөкүмәт, кичекмәстән, аннексияләрсез, ягъни чит җирләрне басып алмыйча, чит халыкларны ирексезләп дәүләткә кушмыйча һәм контрибуцияләрсез төзелергә тиеш¬ ле солых буларак таный. Россия хөкүмәте кичекмәстән шундый солых килешүе төзергә тәкъдим итә, аз гына да соңармыйча, бу солых шартларының барлык халык вәкилләренең һәм милләтләрнең вәкаләтле
җыелышларында тәмам раслануы өчен тәвәккәл адымнар ясарга әзер булуын белдерә. Халык комиссарлары советының Эшче-Крестьян Кызыл Армиясен төзү турындагы декретыннан (1918 елның 15 гыйнвары): Иске армия буржуазиянең хезмәт ияләрен сыйнфый изүе коралы булып хезмәт итте. Хакимият хезмәт ияләренә һәм изелүче сыйныфларга күчкәннән соң, яңа армия төзү зарурлыгы барлыкка килде. Ул хәзерге заманда Совет хакимиятенең терәге, якын киләчәктә даими армияне гомум- халык кораллануы белән алыштыру өчен нигез булачак һәм Европада социалистик революциягә ярдәм итәчәк. Бер яктан — Россия, икенче яктан Германия, Австро-Венгрия, Болгария һәм Төркия арасында төзелгән солых килешүеннән (Брест-Литовск, 1918 елның 3 марты): II статья. Килешүче Яклар икенче Якның хөкүмәтенә яки дәүләткүләм һәм хәрби чараларына каршы һәртөрле агита¬ ция яки пропаганда алып барудан тыелачаклар <...> III статья. Килешүче Яклар тарафыннан билгеләнгән сы¬ зыктан көнбатышта урнашкан һәм элек Россиягә караган өлкәләр моннан соң аның югары хакимияте астында булмая¬ чаклар <...> .V статья. Россия кичекмәстән үз армиясен, хәзерге хөкүмәт оештырган частьларны да кертеп, тулысынча демобилиза¬ цияли. Солых турында декрет, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясен төзү турындагы декрет һәм Советлар Россиясенең Германия һәм аның союзниклары белән төзегән солых килешүе идеяләрен чагыштырыгыз. Большевиклар нәрсәләрдән баш тартырга мәҗбүр булалар? Бу нидән килеп чыга? § 12 Гражданнар сугышы башлану һәм Аклар хәрәкәтенең ж,әелүе 1 1918 елның язында һәм җәендә Россиядә эчке каршы¬ лыклар кискенләшү нәрсә белән бәйле була? 2 Интервенция һәм гражданнар сугышы терминнарының мәгънәләрен сез ничек аңлыйсыз?
§ 12. Гражданнар сугышы башлану һәм Аклар хәрәкәтенең җәелүе 85 Россиядә Аклар хәрәкәте 1918 елның маеннан 1919 елның маена кадәр Гражданнар сугышы һәм чит ил интервенциясе илнең яңадан-яңа районнарын биләп ала. Чех-словак корпусы частьлары баш күтәргән - Уралдан Ерак Көнчыгышка кадәрге — территориядә Петроградтан качкан Учредительләр җыены әгъзалары үз хөкүмәтләрен (Директория) төзиләр. Тиздән ул бәреп төшерелә. Офицерлар яклавына таянган адмирал А.В. Колчак (1873— 1920) хакимиятне үз кулына ала. Ул үзен Россиянең Баш идарәчесе дип игълан итә. Таза тормышлы казак хуҗалыклары өстенлек иткән Донда һәм Кубаньда большевиклар үткәргән ярлыларга таяну сәясәте риза¬ сызлык тудыра. 1918 елның җәендә Дон гаскәре атаманы генерал А.М. Каледин (1861 — 1918) әлеге өлкәнең бәйсезлеген игълан итә. Совет хакимиятен танымаган күп кенә офицерлар көньякка кача. Алар генерал А.И. Деникин (1872—1947) җитәкләгән Иреклеләр армиясенең нигезен тәшкил итә. Германия җиңелеп, 1918 елның ноябрендә капитуляцияләгәннән соң, аның гаскәрләре басып алынган җирләрдән чыгарыла. Бу җирләрдә Совет хакимияте тарафдарлары, милли-буржу- аз көчләр һәм Аклар хәрәкәте арасында кискен көрәш башлана. Литва, Латвия һәм Эстония үзләрен бәйсез республикалар дип игълан итә. Ләкин 1919 елда аларның территориясе шулай ук ге¬ нерал Н.Н. Юденич (1862—1933) җитәкләгән Аклар хәрәкәтен җәелдерү мәйданына әверелә. Элек Россия, Германия һәм Австро-Венгрия империяләре со¬ ставына кергән, поляк халкы күпчелекне тәшкил иткән җирләрдә Польша дәүләте төзелә. Украинада бик катлаулы хәл килеп туа. 1919 елда аның территориясендә совет һәм поляк армияләре, Деникин гаскәре, Украинаның бәйсезлеген яклаучы көчләр, беркемгә дә буйсынмау¬ чы анархистлар отрядлары, Антанта илләре десантлары хәрәкәт итә. Бессарабиягә (Молдавиягә) румын гаскәрләре бәреп керә. Кавказ аръягына - инглизләр, Ерак Көнчыгышка японнар һәм америкалылар аяк басалар. Антанта илләре адмирал Колчакны Россиянең законлы ха¬ киме дип таныйлар. Англия һәм Франция Совет хакимиятенең яшәячәгенә ышанмыйлар, чөнки бу хакимият Россиянең ачлык һәм икътисади таркалу хөкем сөргән үзәк губернала¬ ры территорияләрендә генә саклана. 1919 ел башында Антан¬ та илләре җитәкчеләре большевиклар хөкүмәтенең тиздән бәреп төшереләчәгенә шикләнмиләр. Ләкин тиздән хәл тамырдан үзгәрә.
Акларның җиңелү сәбәпләре 1919 елның мартыннан 1920 ел мартына кадәр Кызыл Армия Аклар хәрәкәтен хәлиткеч сугышларда җиңә. 1919 елның яз-җәй айларында Колчакның төп көчләре тар- мар ителә, Кызыл Армия Себергә үтеп керә бара. Көзен генерал Деникин армиясе җиңелә, аның калдыклары Кырымга чигенә. Юденичның Петроградны алу омтылышы да уңышсыз төгәлләнә. Большевикларга каршы хәрәкәтнең төп җиңелү сәбәпләренең берсе - сәяси бердәмлек булмау. Акларның лидерлары бер-берсен уздырырга тырышканнар, аларның һәрберсе Россияне больше¬ визмнан коткаручы ролен уйнарга өметләнгән. Күп кенә генерал¬ лар һәм офицерларның югары катлавы үзләренең монархия яклы булуларын яшерми. Алар Россиянең демократик юлдан үсешен яклаучыларга, меньшевикларга һәм эсерларга карата дошмани мөнәсәбәттә була, аларны 1917 елгы тетрәнүләрдә гаепле саный. Балтыйк буе, Польша, Финляндия, Украина, Кавказ аръягы, Урта Азия дәүләтләренең җитәкчеләре, ак генераллар җиңгән оч¬ ракта «бердәм һәм бүленмәс» Россия империясен торгызу башла¬ ныр дип шикләнә. Гаскәрләре Россия территориясендә булган Антанта держава¬ лары арасында да бердәмлек булмый. Англия һәм Франция Аклар хәрәкәсенә ярдәм итәләр, ләкин шул ук вакытта сугыштан соң дөньяны бүлүдә үз өлешен дәгъваларга сәләтле эре державаның яңадан торгызылуыннан куркалар. Аклар хәрәкәтенең төп көчләре җиңелү белән бергә, интер¬ вентларның гаскәрләре дә Россия территориясеннән чыгарыла. Хәрби экспертлар бәяләвенчә, Англия һәм Франция, больше¬ викларга каршы уңышлы көрәш алып бару өчен, Россиягә ким дигәндә миллион кешелек армия җибәрергә тиеш булалар. Антантаның бер генә иле дә мондый сугышка әзер булмый, алар Аклар хәрәкәтенә кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары биреп тору белән чикләнәләр. Россиягә җибәрелгән көчләр аз санлы булып, алар сугыш хәрәкәтләренә турыдан-туры катнашмыйлар. Аклар хәрәкәтенең йомшак ягы - аларның Россиядәге аеруча мөһим проблемаларны хәл итү программасы булмаудан гыйбарәт. Аны җитәкләгән генераллар большевиклар белән көрәшкә иң элек хәрби мәсьәлә буларак карыйлар. Халык массаларын үз якла¬ рына аудару өчен омтылыш ясалмый. Алынган шәһәрләрдә һәм авылларда аклар террор режимы урнаштыралар, большевиклар партиясендә булулары яки аңа теләктәшлек белдерүләре ихти-
§ 12. Гражданнар сугышы башлану һәм Аклар хәрәкәтенең җәелүе 87 мал тоелган кешеләрнең барысын да төрмәләргә ябалар, җәзалап үтерәләр. Иделдә һәм Камада төрмә сыйфатында баржалар файда¬ ланыла, алар тоткыннар белән бергә батырыла. Ирекле армияне Кырымга чигенгәннән соң җитәкләгән генерал П.Н. Врангель (1878—1928) 1920 елда элек җибәрелгән хаталар¬ ны төзәтергә омтылыш ясый. Ул алпавыт җирләрен крестьяннарга бирүне, җирле хакимият органнарына киң автономия булдыруны вәгъдә итә, эшчеләр мәнфәгатьләрен яклауны гарантияли. Ләкин инде вакыт узган була. Аклар хәрәкәтенең сугышны дәвам итү өчен көче дә, мөмкинлеге дә калмый. 1920 елның апреленнән ноябрь аена кадәр илнең Европа өлешендә аклар каршылыгы тәмам бастырыла. 1920 елның ноябрендә Кызыл Армия Кырымны да били. Гражданнар сугышы елларында крестьяннар Аклар армияләре биләгән территорияләрдә революциягә кадәрге тәртипләр, алпавыт җирбиләүчелеге кире кайтарыла. Россиянең көньягында алпавытларга алар җирләреннән алынган уңышның өчтән бер өлеше бирелергә тиешлеге турында закон кабул ителә. Моннан тыш, көч кулланып, уңышның бер өлешен армия файдасы¬ на тартып алулар, ирексезләп мобилизацияләү үткәрелә. Ак террор шәһәр халкында ризасызлык үсүгә, крестьян күтәрелешләре көчәюгә сәбәп була. Совет хакимиятен торгызу лозунгын алга сөргән партизаннар хәрәкәте киң колач җәя. Бу хәрәкәттә Украинада, Уралда һәм Себердә дистәләрчә мең кеше катнаша. Кызыл Армия якынлашкач, партизан отрядлары аның сафларын тулыландыралар. Аклар, һәртөрле ризасызлык белдерү очракларын террор һәм репрессияләр белән бастырып, халыкның үзләренә карата ачуын тагын да ныграк көчәйтәләр. 1919 елның көзеннән большевикларга булыша башлап, кре¬ стьяннар Кызыл Армиягә акгвардиячеләрне җиңәргә ярдәм итә. Сораулар һәм биремнәр Элекке Россия империясенең кайсы төбәкләре Аклар хәрәкәте үзәкләренә әверелә? Ни өчен? Антанта илләре Совет хакимиятенә карата нинди сәясәт уздыра? Картада интервентлар гаскәрләре биләгән төбәкләрне күрсәтегез. Аклар хәрәкәте ни өчен җиңелә? Аның көчсезлегенең сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? Аклар хәрәкәте һәм террор сәясәте турында сөйләгез.
gg 2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданка]) сугышы елларында (1917—1922) 4 Аклар хәрәкәтенең җитәкчеләрен атагыз. Параграф текстын¬ нан һәм аңа карата бирелгән өстәмә материалдан файда¬ ланып, аларның алдагы язмышлары ничек булуы турында чыгыш әзерләгез. Колчак Александр Васильевич (1873—1920). Диңгез офицеры гаиләсендә туа, Диңгез кор¬ пусын тәмамлый. Легендар Санников җирен эзләп табарга омтылган поляр экспедициядә катнаша. 1916-1917 елларда - вице-адми¬ рал, Кара диңгез флоты командующие. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң ма¬ трослар тарафыннан сайланган революци¬ он комитетлар һәм Вакытлы хөкүмәт белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта. Чит илгә китә һәм инглиз флотына хезмәткә керә. Инглизләр тәкъдиме белән Омскида эсер¬ лар һәм меньшевиклар тарафыннан төзелгән хөкүмәтнең хәрби мини¬ стры итеп билгеләнә. 1918 елның 18 ноябрендә үзен Россиянең Баш идарәчесе (Верховный правитель) дип игълан итә. Колчак армиясе (400 меңләп кеше) большевикларны җиңә алмый. 1919 елның маенда ул зур югалтулар кичерә һәм Себергә чигенә. 1920 елның 4 гыйнварында Колчак Россиянең Баш идарәчесе титу¬ лыннан баш тарта һәм Россиядән китәргә омтылыш ясый. Ләкин аның хакимиятенә каршы баш күтәргән эсерлар һәм меньшевиклар аны Иркутскида тотып алалар һәм большевикларга тапшыралар. Иркутск хәрби-революцион комитеты карары белән Колчакны атып үтерәләр. Шәхесләрдә — тарих Деникин Антон Иванович (1872—1947). Офицер улы, хәрби хезмәткә алына, Ге¬ нераль штаб Академиясен тәмамлый. Бе¬ ренче бөтендөнья сугышына бригада ко¬ мандиры сыйфатында керә, аны фронт командующие буларак тәмамлый. Корни¬ лов фетнәсендә катнаша, кулга алына һәм Донга кача. Корнилов белән бергә Россия Көньягының Иреклеләр армиясен оештыра, аның үлеменнән соң әлеге армиянең башко- мандующие була. 1919 елның җәй-көз айла¬ рында Мәскәүгә яуны җитәкли. 1920 елның
§ 12. Гражданнар сугышы башлану һәм Аклар хәрәкәтенең җәелүе 89 гыйнварында үзен Россиянең Баш идарәчесе дип игълан итә. Россия Көньягының аклар армиясе тар-мар ителгәннән соң, Кырымга кача, анда армия белән җитәкчелек итүне П.Н. Врангельгә тапшыра. Истан- булга, соңыннан Парижга китә. Шәхесләрдә — тарих П.Н. Врангель Врангель Пётр Николаевич (1878—1928). Рус-япон һәм Беренче бөтендөнья сугыш¬ ларында катнаша, кавалерия корпусы белән җитәкчелек итә. 1920 елның апрелендә, Деникинның отставкасыннан соң, Россиянең Баш идарәчесе исемен кабул итә һәм Рос¬ сия Көньягы армиясе калдыкларын җитәкли. Совет-Польша сугышы башлануыннан фай¬ даланып, гаскәрләр белән Украинага бәреп керә һәм Донбассның бер өлешен били. Ләкин көчәеп киткән Кызыл Армия аның гаскәрләрен тиз арада тар-мар итә һәм 1920 елның ноябрендә Кырым оборонасын өзә. Врангель һәм аның арми¬ ясе калдыклары Истанбулга (бу вакытта ул Антанта гаскәрләре тара¬ фыннан басып алынган була), соңрак Югославиягә эвакуацияләнә. Документаль материаллар Антанта Югары советының адмирал А.В.Колчакка юллаган нотасыннан (1919 елның 26 мае): Союз коалициясе державалары формаль рәвештә белдерергә телиләр: алар сәясәтенең максаты — рус халкына ирек¬ ле рәвештә сайланган Учредительләр җыены ярдәмендә, үзенең эчке эшләрен контрольгә алу мөмкинлеге бирү юлы белән Россия эчендә тынычлык урнаштыру, Рус дәүләтенең чикләренә кагылышлы бәхәсләрдә <...> Милләтләр Лигасы арбитражы ярдәме белән, килешүләр нәтиҗәсендә тыныч¬ лыкка ирешү <...> Алар адмирал Колчак хөкүмәте үзенең сәясәтендә союз коалициясе державалары куйган максаттан тайпылмауны гарантияләгән шартларда аңа <...> корал, сугыш кирәк- яраклары һәм азык-төлек белән ярдәм итәргә әзер. У. Черчилль истәлекләреннән: 1917 елның 23 декабрендә Англия һәм Франция арасын¬ да конвенция төзелде <...> Конвенция <...> әлеге ике
2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) державаның хәрәкәт даирәсен географик яктан тулысынча бүлүне күздә тотты <...> Франция зонасы үз эченә Бесса- рабияне, Украинаны һәм Кырымны алырга, Англиянеке исә казаклар территорияләрен, Кавказны, Әрмәнстанны, Грузия¬ не һәм Көрдестанны иңләргә тиеш иде <...> 1918 елның 13 ноябрендә конвенциядә күрсәтелгән һәм югарыда искә алын¬ ган хәрәкәт даирәләре бүленеше яңадан расланды <...> Без фронтларда большевикларга дошмани мөнәсәбәттәге руслар эше өчен сугыштык дип уйлау ялгыш булыр иде. Киресенчә, рус акгвардиячеләре безнең эш өчен сугыштылар. Документлар һәм параграф тексты нигезендә Антанта державаларының Россиягә карата нинди максатларны күздә тотуын ачыклагыз. § 13 Совет Россиясе Гражданнар сугышы елларында 1 Эшче-крестьян Кызыл Армиясе кайчан һәм нинди шарт¬ ларда төзелә башлый? 2 Көнбатыш Европа социал-демократларының уңнарга һәм сулларга бүленүе турында сез нәрсә беләсез? Бу бүленеш кайчан була? Хәрби коммунизм сәясәте Аклар хәрәкәтенә абруйлы, үзенең хаклы булуына инанган В.И. Ленин җитәкчелегендәге нык оешкан сәяси көч - большевик¬ лар каршы тора. Гражданнар сугышы уты җәелгән шартларда совет хакимияте тарихка хәрби коммунизм сәясәте буларак кереп калган гадәттән тыш чаралар куллана. Хәрби коммунизм сәясәте — Гражданнар сугышында ж,иңүгә ирешү максатыннан, барлык ресурсларны дәүләт кулында үзәкләштерүгә юнәлдерелгән социаль-икътисади чаралар системасы. Чимал һәм ягулык белән тәэмин итү системасының җимерелүе сәбәпле, завод һәм фабрикалар туктый, остаханәләр һәм кибетләр ябыла башлый. Әлеге хәлдән чыгу юлы бер генә - ал арны дәүләт
§ 13. Совет Россиясе Гражданнар сугышы елларында 91 милкенә күчерү, ягъни национализацияләү була. 1919 елда бар¬ лык завод-фабрикалар, кибетләр, остаханәләр, хәтта бик ваклары да национализацияләнеп бетә. Акча әйләнеше системасын торгызу мөмкин булмаганлыктан, большевиклар җитештерелгән продукцияне мәҗбүри рәвештә тапшырттыру һәм аны үзәкләштерелгән юл белән бүлү тәртибе кертәләр. Дәүләт продукцияне җитештерү, алмашу һәм бүлү өлкәсендә катгый контроль урнаштыра. Эшчеләрнең хезмәт хакын азык- төлек паёгы, туклануга һәм иң кирәкле әйберләргә карточкалар алыштыра. Торак, транспорт һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү бетерелә. Хакимият катгый рәвештә үзәкләштерелә, 1918 елның ноябреннән барлык вәкаләтләр В.И. Ленин җитәкләгән Эшче һәм крестьяннар оборонасы советы кулында туплана. Гомуми хәрби һәм хезмәт йөкләмәсе кертелә, халык мәҗбүри рәвештә агач әзерләү, төзелеш һәм юл эшләренә җибәрелә. «Кем эшләми - шул ашамый» лозунгы игълан ителә. Күрелгән чаралар тиз арада Кызыл Армия сафларындагыларның санын арттырырга мөмкинлек бирә. 1919 елның язына хәрби хезмәттә 1,5 млн чамасы, 1920 ел башына 5 млн чамасы кеше исәпләнә. Большевиклар ягына яшь буынны җәлеп итүгә зур әһәмият бирелә. Егетләр һәм кызлар Россия коммунистик яшьләр сою¬ зына (1918 елның 29 октябрендә төзелә) керә башлый. Бу союз яшьләрне большевиклар партиясе җитәкчелегендә яңа җәмгыять төзүдә актив катнашуга әзерли. Әлеге шартларда Совет Россиясе дошманның тылына бик тирән үтеп керергә, аның оборонасын бозуга сәләтле Атлы армия төзи (аңа С.М. Будённый, 1883—1973 һәм К.Е. Ворошилов, 1881 — 1969, командалык итә). Кызыл террор Кызыл террор сәясәте элегрәк тә үткәрелгән булса да, ул рәсми рәвештә 1918 елның көзендә эсерларның В.И. Ленинны үтерергә омтылышыннан соң игълан ителә. 1918 елның июлендә Екате¬ ринбургта Николай II һәм аның гаиләсе атып үтерелә. Хакими¬ ят аларның большевизмга каршы көчләрнең берләшү байрагына әверелүеннән курка. Революциягә каршы эшчәнлектә шикле булган кешеләр рево¬ люцион трибуналлар хөкеме буенча, ягъни судсыз һәм тикшерүсез җәзага тартылалар. Җәмгыятьтә абруй казанган кешеләр ара-
сыннан заложниклар алу кебек чара да гамәлдә була. Алар, фикердәшләренең совет хакимиятенә каршы чыгышларына җавап йөзеннән, атып үтереләләр. Л.Д. Троцкий инициативасы буенча, концентрацион лагерьлар оештырыла, анда заложниклар, дезер¬ тирлар, әсирләр, сыйнфый дошманнар, шулай ук җинаятьчеләр җибәрелә. Сәүдә иреге булмауга, мәҗбүри йөкләмәләргә, хәрби ком¬ мунизм сәясәтенең башка чараларына карата канәгатьсезлек белдергән крестьяннар күтәрелешләре дә рәхимсез рәвештә басты¬ рыла. Совет Россиясе хөкүмәте тактикасының үзенчәлекләре Аклар хәрәкәте лидерларыннан аермалы буларак, большевиклар партиясе җитәкчелеге халыкның уй-фикерләрен исәпкә алу сәләтен, вакыйгалар таләп иткән очракта сизгерлеген күрсәтә. 1918 ел ахы¬ рында хәрби коммунизм сәясәте кысаларында комбедлар таратыла. Авылларда мәҗбүри икмәк реквизициясе продразвёрстка белән ал¬ маштырыла (1919 елның гыйнвары), һәр губернага, өязгә, волость¬ ка авыл хуҗалыгы продукциясе тапшыру планы йөкләнә. Шуннан артканы крестьяннарга калдырыла. Бу чара аларның большевиклар сәясәтенә карата ризасызлыгын өлешчә йомшарта. Аеруча куркыныч дошманнарга каршы көрәштә вакытлы берлекләр төзү кебек алым да кулланыла. Мәсәлән, Украина¬ да аклар армиясе белән сугышлар барышында Кызыл Армиягә Н.И. Махно (1889— 1934) җитәкчелегендәге анархистлар отрядла¬ ры зур ярдәм күрсәтә. Соңыннан алар тар-мар ителә. 1918 елның язында Кызыл Армиягә хезмәткә элеккеге патша офицерларын җәлеп итү башлана. Гражданнар сугышы елларында аның сафларына 48 мең чамасы генерал һәм офицер, 214 мең ун¬ тер-офицер алынган. Алар җитәкче составның якынча дүрттән өч
§ 13. Совет Россиясе Гражданнар сугышы елларында 93 М.В. Фрунзе В.К. Блюхер М.Н. Тухачевский өлешен тәшкил итә. «Буржуаз белгечләр» (чиновниклар һәм ин¬ женерлар) икътисад белән идарә итүгә, яңа хакимият органнарына эшкә тартыла. Большевиклар «элеккеләр»гә тулысынча ышанып бетмиләр. Армиядә комиссарлар - большевиклар партиясеннән җибәрелгән вәкаләтле вәкилләр институты кертелә, алар хуплавыннан башка командирлар боерыгы үтәлми. Гражданнар сугышы елларында элек армиядә хезмәт итмәгәннәр яки кече офицер вазифаларын биләгәннәр арасыннан талантлы пол¬ ководецлар үсеп. чыга. Шуларның берсе - М.В. Фрунзе (1885 — 1925). Ул - профессиональ революционер. Колчакны тар-мар итү буенча уздырылган операция вакытында Көнчыгыш фронтны җитәкли; В.К. Блюхер (1889—1938) Беренче бөтендөнья сугышы елларында унтер-офицер була, Кырымда һәм Ерак Көнчыгышта акларны тар-мар итүне оештыручыларның берсе; М.Н. Тухачевский (1893—1937) Беренче бөтендөнья сугышында подпоручик, соңрак атаклы хәрби җитәкче буларак таныла, Колчакка каршы сугышлар¬ да армия белән командалык итә, 1920 елда Польша белән сугышта Көнбатыш фронтны җитәкли, большевиклар хакимиятенә каршы күтәрелгән крестьян хәрәкәтләрен бастыруда катнаша. «Буржуаз белгечләр»нең большевиклар хакимияте белән хезмәттәшлеге репрессияләрдән һәм террордан курку белән генә түгел, идея карашлары белән дә аңлатыла. Россиялеләрнең күпчелеге өчен Аклар хәрәкәтенә Антанта ярдәменең эчкерсез булма¬ вы, бу ярдәм нәтиҗәсендә, җиңүгә ирешмәгән очракта, аның Россия территориясен бүлгәләүгә китерәчәге көн кебек ачык була. Шул ук вакытта, 1918 елның 13 ноябрендә Германия капитуляцияләгәннән соң һәм бу илдә революция башлангач, совет хөкүмәте Брест
2 иче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) килешүен өзә. Бу адымны Россиянең күп кенә гражданнары ил мәнфәгатьләренә һәм аның бөтенлеге саклануга ж,авап бирүче чара дип кабул итәләр. Совет Россиясе, Коминтерн һәм яңа милли дәүләтләр Большевиклар Россиядәге 1917 ел вакыйгаларын бөтендөнья про¬ летар революциясенең башлангычы дип исәплиләр. РКП(б) лидер¬ лары Россиядәге Гражданнар сугышын һәм Антанта илләренең Рос¬ сия эшләренә тыкшынуларын халыкара пролетариатның бөтендөнья капиталының берләшкән көчләренә каршы беренче сугышы буларак бәяли. Чит илләрдәге социалистик хәрәкәтнең сул фракция лидерла¬ рыннан да күпләр шул фикердә була. Аларның күпчелеге социал- демократия лидерлары белән араны өзү юлын сайлый һәм коммуни¬ стик партияләр төзи. 1919 елның мартында Мәскәүдә конференциягә ж,ыелып, алар Коммунистик Интернационалга (Коминтерн) нигез салалар. Коминтерн үзен бөтендөнья революциясенең бердәм пар¬ тиясе дип саный. Аңа аерым илләрнең, шул исәптән Россиянең дә, коммунистик партияләре аерым секцияләр хокукында керә. Комин¬ терн секцияләре үзләренең төп максатларын бөтендөнья совет рес публикасы төзүдә күрәләр. Ләкин Кызыл Армиянең Совет Россиясе чикләренә чыгуы белән большевиклар хөкүмәтенә элекке Россия империясе территориясендә барлыкка килгән дәүләтләрне Көнбатыш илләрнең тануларын, аларның үз бәйсезлекләрен сакларга әзер булуларын исәпкә алырга туры килә. 1920 елның февралендә Совет Рос¬ сиясе Эстония белән тынычлык солыхына кул куя, ул аңа территориаль ташлама¬ лар ясый. Шуннан соң Литва һәм Латвия белән килешүләр төзелә. Большевиклар аларның бәйсезлеген таный. Польша белән мөнәсәбәтләр катлаулы¬ рак була. Версаль солыхы (1919) яңа бар¬ лыкка килгән дәүләтнең көнчыгыштагы чикләрен билгеләми. Польшаның идарәче даирәләре Украина һәм Белоруссиянең «Коммунистик Интернационал» журналының тышлыгы. 1919
§ 13. Совет Россиясе Гражданнар сугышы елларында 95 бөтен территориясен диярлек дәгъвалыйлар. Совет хөкүмәте бу таләпләрне кире кага. Моңа җавап итеп поляк гаскәрләре һөҗүмгә күчә һәм Киевны ала. 1920 елның апрелендә Кызыл Армия командованиесе төп көчләрне Польшага каршы юнәлдерә. Большевикларның лидер¬ лары, бу илнең эшчеләре үз хөкүмәтләренә каршы революцион көрәшкә күтәрелерләр, Кызыл Армиягә ярдәмгә килерләр, көрәш Германия чикләренә чыккач, немец эшче сыйныфы да күтәрелер дип ышаналар. Чынбарлык бу исәпләрне юкка чыгара. Варшавага якынлашкан совет гаскәрләренең һөҗүмендә поляк эшчеләре һәм крестьяннары үз илләренең бәйсезлегенә куркыныч янавын күрәләр. Көнбатыш илләре Польшага ярдәмгә килә. Зур югалтулар кичергән совет гаскәрләре чигенергә мәҗбүр була. 1921 елда төзелгән солых бу¬ енча Белоруссиянең һәм Украинаның көнбатыш җирләре Польша составында кала. Гражданнар сугышының тәмамлануы 1920 елда Урта Азиядә М.Ф. Фрунзе командалыгындагы гаскәрләр, акларның чигенеп баручы отрядларын эзәрлекләп, Төркестанга, Каспий аръягына, Җиде елга арасына, Фирганә үзәненә керә, Хива ханлыгы һәм Бохара әмирлеге гаскәрләрен тар-мар итә. Ләкин Урта Азиядә совет хакимияте урнаштыру җирле крестьяннарның (диһканнар) бер өлешендә руханилар тарафыннан да хупланган каршылык тудыра. Баш күтәрү хәрәкәте - басмачылык - нигездә, 1926 елда бастырыла, әмма ул кайбер районнарда 1930 еллар урта¬ сына кадәр дәвам итә. Төрек гаскәрләре киткәч, Кавказ аръягында (Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда һәм Грузиядә) хакимияткә буржуаз-милләтчелек партияләре килә. Җирле большевиклар, совет хөкүмәте төзелүне игълан итеп, кораллы көрәш юлына баса. Алар РСФСРга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, һәм Кызыл Армия Зур Кавказ сыртын кичеп чыга. 1920—1921 елларда совет хакимияте Кавказ аръягында да урнаша. Ерак Көнчыгышта катлаулы хәл килеп туа. Ак армияләрнең төп көчләре тар-мар ителә, ләкин Читадан алып Владивосток¬ ка кадәр киң территориядә япон гаскәрләре урнашкан була. Алар белән бәрелешүне булдырмас өчен, большевиклар зур сыгылмалы¬ лык күрсәтә. 1920 елның апрелендә РСФСР һәм Япония арасында буфер дәүләт - Ерак Көнчыгыш республикасы (Дальневосточная
q_ 2 нче бүлек. Россия революция һәм Гражданнар сугышы елларында (1917 — 1922) республика - ДВР) төзелә. Озакка сузылган сөйләшүләрдән соң, ДВР үз территориясеннән Япония гаскәрләренең чыгуына ирешә. Шуның нәтиҗәсендә ДВРның В.К. Блюхер һәм И.П. Уборевич ко¬ мандалыгындагы армиясе аклар армиясе калдыкларына һөҗүмгә күчә ала. Алар Монголиягә чигенгән Р.Ф. Унгерн төркемен тар- мар итә. РСФСРның беренче союзнигы булган бу илдә дә хакимият большевикларга тапшырыла. Үз территориясе тулысынча азат ителгәч, ДВР Совет Россиясенә кушылу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Ул 1922 елның 15 ноябрендә канәгатьләндерелә. Шулай итеп, ДВР да РСФСР составына керә. Граждаңнар сугышы тәмамлана. § 13 I Сораулар һәм биремнәр ■1 | 6 II Хәрби коммунизм сәясәтенә аңлатма бирегез. Үз хакимия¬ тен ныгыту өчен большевиклар партиясе нинди алымнар куллана? 2 Л1 5 • Кызыл террорны сез ничек аңлыйсыз? Үз хакимиятен саклап калу өчен шундый алымнар куллануга РКП(б)ны нәрсә этәрә? Килеп туган хәлләр аларны аклыймы? Совет Россиясендәге хәрби төзелеш турында сөйләгез. Коминтерн төзелү нинди әһәмияткә ия була? 1920 елгы Совет-Польша сугышының нәтиҗәләрен һәм әһәмиятен тасвирлагыз. Большевикларның Гражданнар сугышында җиңүенең сәбәпләре нәрсәдә? Документаль материаллар БҮБК карарыннан (1918 елның 29 мае): Үзәк Башкарма Комитет иреклеләр армиясе тәртибеннән эшчеләрне һәм ярлы крестьяннарны гомуми мобилизацияләү тәртибенә күчү илдәге вазгыять, икмәк өчен көрәш аркасын¬ да гына түгел, ә ачлык шартларында оятын югалткан эчке һәм тышкы контрреволюцияне кире кагу зарурлыгыннан да таләп ителә дип исәпли. Кичекмәстән бер яки берничә төрле яшьтәгеләрне хезмәткә мәҗбүри чакыруга күчү зарур.
«Известия» газетасы хәбәреннән (1918 елның 20 июле): 16 июльдән 17 июльгә каршы төндә Уралның Эшче, крестьян һәм кызылармияче депутатлары советы карары нигезендә элеккеге патша Николай Романов атып үтерелде. Бу револю¬ цион җәза акты белән Совет Россиясе, тантаналы рәвештә, патша режимын кире кайтарырга хыялланган һәм хәтта кул¬ ларына корал алып көрәшкән барлык дошманнарын кисәтә. Эчке эшләр халык комиссары фәрманыннан (1918 елның 4 сентябре): Таркаулыкка һәм йомшаклыкларга кичекмәстән чик куярга кирәк. Җирле Советларга мәгълүм уң эсерлар кичекмәстән кулга алынырга тиеш. Буржуазия һәм офицерлар арасыннан заложникларның күбрәк алынуы зарур. Акгвардиячеләр ара¬ сында аз гына каршылык күрсәтү яисә хәрәкәт омтылышы булган очракта берсүзсез күпләп аттыру гамәлгә ашырылыр¬ га тиеш. Халык комиссарлары советының кызыл террор турындагы карарыннан (1918 елның 5 сентябре): Халык комиссарлары советы <...> әлеге хәлдә тылны тер¬ рор ярдәмендә саклау зарур дип саный<...> Совет Рес¬ публикасын сыйнфый дошманнардан чистарту өчен, аларны концентрацион лагерьларга ябу, акгвардиячеләр оешмала¬ рына, заговорларга һәм фетнәләргә мөнәсәбәте булган бар¬ лык затларны ату; атылган барлык кешеләрнең исемнәрен, шулай ук аларга карата кулланылган бу чараның нәрсәгә нигезләнүен матбугатта бастырып чыгару мәҗбүри дип исәпли. Параграф тексты һәм документларны анализлау нигезендә, совет хакимияте сәясәтенең катгыйлануы, кызыл террор һәм аның кертелү сәбәпләре турында сөйләгез.
98 3 нче бүлек СССР 1920-1930 елларда § 14 Яңа икътисади сәясәт: максатлар һәм принциплар Хәрби коммунизм сәясәте үткәргән төп чараларны исегезгә төшерегез. Алар нинди шартларда гамәлгә ашырыла? Россиянең 1920—1921 еллардагы хәле Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Совет Россиясе алды¬ на бик катлаулы проблемалар килеп баса. Икътисад бөтенләй диярлек таркалу хәлендә була. 1921 елга сәнәгать җитештерүе күләме, сугышка кадәрге күрсәткечкә караганда, 14 процентка кими, заводларның күпчелеге эшләми. Шәһәрләрдә халык саны азая: ачлыктан тилмергән шәһәр кешеләре, шул исәптән эшчеләр дә, авылларга китәләр. Ләкин авылда да авыр хәл хөкем сөрә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме, сугышка кадәргегә караганда, өчтән бергә кими. Дәүләткә мәҗбүри рәвештә икмәк тапшыру йөкләтелгән крестьяннар хәерчелектә яшиләр. 1921 елның язында һәм җәендә Идел буенда коточкыч ачлык башлана, ул 5 млн кешенең гомерен өзә. Чит илләрдәге хәйрия җәмгыятьләре ярдәмгә килә, ләкин һәлакәтне булдырмый калу өчен аларның мөмкинлекләре җитми. Илдә 7 млн га якын теләнеп һәм урлап тамак туйдыручы, йортсыз-җирсез, тәрбиячесез калган бала исәпләнә. Шулай да кеше ресурсларын һәм матди ресурсларны үзәкләштерелгән контрольгә алу ярдәмендә кризистан чыгу Самарадагы ач халык чит илдән җибәрелгән ярдәмне ала
юлын табып булачак, дигән өмет яши әле. 1920 елда 10—15 елга исәпләнгән ГОЭЛРО планы раслана. Ул бөтен ил буйлап электр станцияләре челтәре (20 яңа ТЭС һәм 10 ГЭС) төзүне күздә тотып кына калмый, транспортны торгызу, сәнәгатьне күтәрү, ташкүмер һәм нефть чыгаруны арттыруны да планлаштыра. В.И. Ленин «Коммунизм - совет хакимияте һәм бөтен илне электрлаштыру ул» лозунгын алга сөрә. Бу чакыру җимереклекләрне тиз арада бетерүгә, дөньяда иң алдынгы иҗтимагый строй төзүгә инануны бик яхшы чагылдыра. 1921 елның февралендә илнең икътисады белән идарә итү өчен Дәүләт план комиссиясе (Госплан) төзелә. Әмма Россия халкының түземлеге бетә. Гадәттән тыш чара¬ лар, авылдан ресурслар суыру, карточка системасы сугыш чоры шартларында зарури чаралар буларак кабул ителә, ләкин, сугыш төгәлләнгәч, алар халыкның ачуын уята. Күп кенә игенчелек районнарында продразверстка тагын да рәхимсезләнә: кайвакыт крестьяннарның ашлыгын тулысынча тартып алалар, ашарга да, орлыкка да калдырмыйлар. Шуның өстенә хәзер продразвёрстка бик күп продуктларга кагыла. 1920 — 1921 елларда Тамбов губернасында, Донда, Идел буенда, Себердә, Карелиядә, Белоруссиядә һәм Уралда кре¬ стьяннар күтәрелеше башлана. Эшчеләр забастовкалары ешая. Учредительләр җыены чакыру һәм большевиклардан башка гына Советлар төзү, җирдән тигез файдалану, сәүдә иреге кертү таләпләре куела. Баш күтәрүчеләргә каршы Кызыл Армия көчләре җибәрелә. Заложникларны атулар башлана, яндырылган авыллардан кре¬ стьяннарны Себергә җибәрәләр, Тухачевский боерыгы буенча, хәтта агулаучы газлар кулланыла. Хакимият хәрбиләргә дә тулысынча таяна алмый. 1921 елның мартында Кронштадт - Петроградны диңгез ягыннан каплап тор¬ ган төп крепость гарнизоны - большевикларга каршы баш күтәрә. Крепостьта узган митингта анда яшәүчеләр һәм моряклар Совет¬ ларны яшерен тавыш бирү юлы белән яңадан сайлау, халыкка сүз һәм матбугат иреген кайтару таләбе куялар. Баш күтәрүчеләрнең «Коммунистларсыз Советлар өчен» лозунгы хакимиятнең башлы¬ ча крестьяннардан торган армия ярдәмен югалта башлавын ачык күрсәтә. 18 мартта Кронштадт фетнәсе рәхимсез бастырыла, ләкин большевикларның юлбашчылары нинди чараларның илне аз гына булса да тынычландыра алачагы турында уйлана башлый.
100 3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда Яңа икътисади сәясәт Кронштадт восстаниесеннән соң, 1921 елның мартында, РКП(б) ның X съездында В.И. Ленин яңа икътисади сәясәткә (новая экономическая политика - нэпка) күчүне игълан итә. Яңа икътисади сәясәт (нэп) — базар мөнәсәбәтләрен үстерү юлы белән авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсешенә этәргеч бирергә тиешле икътисади чаралар системасы. Продразверстка азык-төлек салымы (продналог) белән алмаш¬ тырыла. Ул якынча ике тапкырга кимрәк була һәм алдан (чәчү башланганчы) игълан ителә, ел дәвамында арттырыла алмый. Крестьяннар артып калган продукцияне үзләре файдалану, шул исәптән аны ирекле рәвештә базарда сату мөмкинлеге алалар. Акча әйләнешен торгызу өчен, акча реформасы үткәрелә, илдә ныклы акча берәмлеге - алтын червонец гамәлгә кертелә. Икътисадның иң мөһим тармаклары - җиргә милек, эре сәнәгать, транспорт, банк эше, тышкы сәүдә монополиясе дәүләт кулында кала. Тышкы сәүдә монополиясе — дөнья базарындагы барлык операцияләр, товарларны читтән кертү һәм читкә чыгару өстеннән тулысынча дәүләт контроле. Шул ук вакытта сәүдә, хезмәт күрсәтү, вак һәм уртакул җитештерү тармакларында шәхси эшмәкәрлек рөхсәт ителә. Элек национализацияләнгән күп кенә предприятиеләр шәхси куллар¬ га тапшырыла. Кайбер эре заводлар элекке хуҗаларына - про¬ дукция җитештерүне ничек җайга салу һәм аны сату буенча Азык-төлек салымын тапшыру. 1922
§14. Яңа икътисади сәясәт: максатлар һәм принциплар 101 тәҗрибәсе булган кешеләргә арендага бирелә. Икътисадны торгызуда чит ил капиталын җәлеп итү планы эшләнә. Концессияләр, уртак предприятиеләр, катнаш акционерлык җәмгыятьләре төзү күздә тотыла. Хәрби коммунизм вакытында гамәлдә булган хезмәт ресурсларын катгый нор¬ малаштыру, карточка системасы һәм хезмәт хакын тигез түләү бетерелә. Дәүләт предприятиеләре хуҗалык исәбенә күчерелә, ягъни аларга, дәүләт Алтын червонец заказын үтәгәннән соң, җитештерелгән продукцияне мөстәкыйль сату мөмкинлеге бирелә. Хезмәт биржалары барлыкка килә. Эшче көчләрне ирекле яллау рөхсәт ителә. Нэп кабул ителү белән, җәмгыять тормышының икътисади өлкәсен контрольдә тоту йомшара. Шул ук вакытта большеви¬ клар партиясе сәяси тормышта үз хакимияте монополиясен ны¬ гытырга омтыла. 1921 — 1923 елларда совет хакимиятенә каршы заговорларда һәм интервентларга булышуда гаепләнгән эсерлар һәм меньшевиклар партияләре лидерлары өстеннән суд процес¬ слары уздырыла. 1921 елда фән һәм мәдәният эшлеклеләренең зур төркеме революциягә каршы эшчәнлектә гаепләнеп, хөкем ителә. Аларның күбесе, шул исәптән танылган рус шагыйре Н.С. Гумилёв атып үтерелә. 1922 елда совет хөкүмәте карары бу¬ енча, 160 галим һәм фикер иясе - большевизм идеалларын кабул итмәгән, әмма дөньякүләм танылган тарихчылар, философлар, ма¬ тематиклар, социологлар илдән ирексезләп сөрелә. Большевиклар партиясе Рус православие чиркәвен, рухани җитәкчеләрнең күпчелеге Гражданнар сугышы елларында совет хакимиятенә каршы көрәштә актив катнашмаса да, массаларга идео¬ логии йогынты ясауда үзенең көндәше итеп исәпли. 1922 елда чиркәү байлыкларын конфискацияләү турында карар кабул ителә, ул дини кешеләрдә һәм күп кенә руханиларда протест тудыра. Моңа җавап итеп, суд процесслары башлана. Чиркәү җитәкчеләре контррево¬ люцион эшчәнлектә гаепләнә, аларның күбесе үлем җәзасына һәм төрмәгә ябуга хөкем ителә. Патриарх Тихонны (дөньялыкта - В.И. Беллавин, 1865 —1925) кулга алалар. Большевиклар дингә каршы пропаганда алып баруга игътибарны арттыралар. Идарә итүче партия сафларын ныгыту чаралары күрелә. 1921 елда РКП(б)ның X съезды партия бердәмлеге турында резолю¬ ция кабул итә, фракцияләр төзүне тыя. Профсоюзларга «комму-
3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда 102 низм мәктәбе» ролен үтәү таләбе куела, ягъни алар үз әгъзаларын коммунистик идеаллар рухында тәрбияләргә тиеш булалар. Сораулар һәм биремнәр Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң Совет Россиясенең икътисади хәле нинди була? Ни өчен хәрби коммунизм сәясәте массаларда көчле каршы¬ лык тудыра? Бу каршылыкка большевиклар партиясе ничек җавап бирә? Яңа икътисади сәясәтнең эчтәлеген һәм аның гамәлгә ашыру алымнарын аңлатып бирегез. Хәрби коммунизм һәм нэп сәясәтен чагыштырыгыз. Алар нәрсә белән бер-берсеннән принципиаль рәвештә аерыла? Уртак яклары нәрсәдән гыйбарәт? Документаль материаллар Кронштадтта дислокацияләнгән корабльләрнең 1 нче һәм 2 нче бригада командалары җыелышы резолюциясеннән (1921 елның 1 марты): 1. Хәзерге Советлар эшче һәм крестьяннарның ихтыярын , чагылдырмаганга күрә, кичекмәстән, яшерен тавыш бирү юлы белән, Советларны яңадан сайларга, сайлаулар алдын¬ нан ирекле агитация үткәрергә <...> 2. Эшче һәм крестьяннар, анархистлар, сул социалистик партияләр өчен сүз һәм матбугат иреге. 3. Җыелышлар, профессиональ союзлар һәм крестьяннар берләшмәләре иреге <...> 5. Социалистик партияләрнең барлык сәяси тоткын¬ нарын, эшче һәм крестьяннар хәрәкәтләренә бәйле рәвештә кулга алынган барлык эшче һәм крестьяннарны, кызылармиячеләрне һәм матросларны азат итәргә. 6. Төрмәләргә һәм концентрацион лагерьларга ябылганнарның эшләрен карау өчен комиссия сайларга. 7. Бер генә партия дә, үз идеяләрен пропагандалау өчен өстенлекләрдән файдаланырга һәм бу максатлар өчен дәүләттән акча алырга тиеш булмаганга, барлык сәяси бүлекләрне бетерергә <...> 11. Крестьяннарга үз җирләрен теләгәнчә файдалану буенча тулы хокук бирергә <...> 15. Үз хезмәте белән ирекле кустарчылык әйберләре җитештерүне рөхсәт итәргә.
§ 15. СССР төзелү һәм яңа дәүләттә хакимият өчен көрәш 103 Параграф тексты һәм документны анализлау нигезендә, Крон¬ штадт матрослары таләпләренең ни өчен большевиклар партиясе өчен кулай булмавын әйтегез. Үзегезнең җавабыгызны дәлилләгез. СССР төзелү 5 һәм яңа дәүләттә хакимият өчен көрәш Россиядә Гражданнар сугышы кайчан тәмамлана, һәм аның нәтиҗәләре нинди була? СССР төзелү Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, берничә дәүләттә - Россиядә, Украинада һәм Белоруссиядә совет хакимияте урнаша. Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Грузия шулай ук совет республика¬ ларына әвереләләр. 1922 елда алар Кавказ аръягы Федерациясенә берләшәләр. Республикалар арасында оборона, тышкы сәясәт һәм хуҗалык эшчәнлеге өлкәләрендә хезмәттәшлек турын¬ да килешүләр төзелә. Аларның һәрберсендә үз Конституциясе гамәлдә була, большевиклар җитәкләгән үз хөкүмәте эшли. Формаль яктан караганда барлык совет республикалары бәйсез була. Әмма тора-бара суверен республикаларның уртак дәүләткә берләшү процессы башлана. Гражданнар сугышы елла¬ рында ук РСФСР, Украина ССР һәм Белоруссия ССР үзләренең кораллы көчләрен берләштерә. 1920 — 1921 елларда республи¬ калар арасында ике яклы шартнамәләр төзелә. Болар барысы да икътисади мәсьәләләрдә республика хөкүмәтләре эшчәнлеген координацияләргә, оборона өчен ресурсларны мобилизацияләүнең бердәм системасын булдырырга мөмкинлек бирә. 1922 елның февраленнән тышкы эшләр белән уртак җитәкчелек итү формалаша. 1922 елның җәендә совет республикаларын берләштерү соңгы фазасына керә. Нэпка күчү шартларында икътисадларны торгызу мәнфәгатьләре гомуми эчке базарга ия булуны һәм тышкы икъ¬ тисади элемтәләрне яңартуны таләп итә. Болар барысы да совет хакимияте урнашкан территорияләрдә бердәм дәүләт төзү шартын куя. Элекке Россия империясе территориясендә дәүләт төзелеше принциплары турындагы мәсьәлә большевиклар партиясендә бәхәсләр тудыра. Революциядән соң Милләтләр эшләре буен¬ ча халык комиссариатын җитәкләгән И.В. Сталин хакимиятне катгый үзәкләштерү, совет республикаларын автономияле хокук
белән Россия Федерациясе составына кертү идеясен яклый. В.И. Ленин яңа, союз дәүләте аңа керүче республикаларның тигез хокуклылыгы, аларның Союздан ирекле чыгу хокукы саклану нигезендә төзелергә тиеш дигән позициядә тора. 1922 елның 27 декабрендә Совет Социалистик Республикалар Союзы (СССР) төзелү турындагы шартнамәгә кул куела. 1922 елның 30 декабрендә ул СССР Советларының I съездында расла¬ на. Нигез итеп Ленин проекты алына. Союзга Россия (РСФСР), Украина (УССР), Белоруссия (БССР) һәм Кавказ аръягы Со¬ циалистик Федератив Совет Республикасы (ЗСФСР) керәләр. Шартнамә союздаш республикаларның оборона, чикләрне сак¬ лау, хйлыкара мөнәсәбәтләр, финанс, транспорт һәм элемтә мәсьәләләрен үзәк карамагына тапшыруларын күздә тота. 1924 елның 31 гыйнварында кабул ителгән СССР Конституциясе нигезендә СССРның идарә органнары - законнар чыгаручы югары орган буларак — Советларның Бөтенсоюз съезды һәм югары баш¬ карма орган буларак Халык комиссарлары советы оештырыла. Тора-бара СССР составына кергән совет республикаларының саны арта. 1924 елда РСФСР составына кергән Төркестан рес¬ публикасы урынына ике союздаш республика - Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан барлыкка килә. 1929 елда элегрәк Үзбәкстан со¬ ставына кергән Таҗикстан ССР төзелә. 1936 елда, СССРның яңа Конституциясе кабул ителгәч, ЗСФСР бетерелә, Азәрбайҗан, ӘрмәнЛан һәм Грузия союздаш республика статусы алалар. Советлар Союзы төзелгәндә, кайбер каршылыклар да салып калдырыла. Союздаш республикаларның чикләрен билгеләгәндә, аларда яшәгән халыкның милли һәм дини үзенчәлекләре, ха¬ лыклар арасында тарихи рәвештә барлыкка килгән катлаулы мөнәсәбәтләр еш кына исәпкә алынмый. СССР Конституциясе буенча союздаш республикалар шактый зур хокукларга ия булалар. Шул ук вакытта аларның һәрберсендә хакимият бердәм РКП(б)га кергән коммунистлар партияләре ку¬ лында туплана. 1925 елда РКП(б) ВКП(б) - Бөтенсоюз комму¬ нистлар (большевиклар) партиясе дип үзгәртелә. Нәтиҗәдә, кайсы республикада яшәсәләр дә, коммунистлар бер партия әгъзалары булып калалар, партия дисциплинасының гомуми нормаларына буйсынырга, аның җитәкче органнары карарларын үтәргә тиеш булалар. Партия хакимиятенең югары үзәге, ВКП(б) Үзәк Комитеты, Мәскәүдә урнаша. Ул союздаш республикалар компартияләренең лидерлары, республикаларның дәүләт җитәкчеләре кандидатура¬ ларын билгели һәм раслый, урыннарда кабул ителгән карарларга
§15. СССР төзелү һәм яңа дәүләттә хакимият өчен көрәш 105 бәя бирә, теге яки бу сәясәт уздыруны хуплый яисә тәнкыйтьли, үзенең тәкъдим-киңәшләрен җиткереп тора. Шулай итеп, формасы буенча федерация саналса да, СССР, асылда, катгый үзәкләштерелгән идарә системалы унитар дәүләт була. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә кризис Гомеренең соңгы елларында В.И. Ленин, партия җитәкчелегенең катгый үзәкләштерелгән системасы җәмгыятьне лидерларның тар даирәсе ихтыярына бәйлелеккә куя, дигән нәтиҗәгә килә. «Съездга хат» һәм «Безгә рабкринны ничек үзгәртеп корырга» дигән хезмәтләрендә авыру Ленин гаять зур хакимлеккә ирешкән И.В.Сталинны партия Үзәк Комитетының Генераль секретаре ва¬ зифасыннан азат итәргә, партиянең җитәкче органнары составына аның гади әгъзаларын кертергә, хакимияттән явызларча файдала¬ нуга киртә куючы контроль механизмы булдыру өчен Эшче-кре¬ стьян инспекциясен ныгытырга тәкъдим итә. Бу тәкъдимнәр үтәлми. В.И. Ленинның вафатыннан соң, боль¬ шевиклар партиясендә хакимият өчен көрәш башлана. Тышкы яктан ул аеруча популяр лидерлар - Л.Д. Троцкий, Н.И. Буха¬ рин, Г.Е. Зиновьев, Л.Б. Каменев һәм И.В. Сталин арасындагы шәхси көндәшлек белән бәйле була. Ләкин бу көндәшлек артында төрле идея-теоретик карашлар бәрелешүе тора. Нэп сәясәтен дәвам итүнең максатчанлыгы турындагы мәсьәлә аеруча бәхәсле була. 1923 — 1924 елларда ук Л.Д. Троцкий, берен¬ че булып, аңа каршы чыга. Ул нэпның СССРны дәүләт капита¬ лизмы юлына китерәчәген дәлилли. Л.Д. Троцкий фикеренчә, бу куркынычлардан бары тик пар¬ тия эчендә демократияне үстерү - дискуссияләр уздыру һәм пар¬ тия фракцияләре оештыру иреге кертү нәтиҗәсендә генә котылыр¬ га мөмкин була. Ул сәнәгатьнең тизләтелгән үсешенә күчәргә һәм хәрби коммунизм режимы сәясәтенә кайтырга тәкъдим итә. Партия һәм совет җитәкчелегенең өстенлеккә һәм чикләнмәгән диярлек хакимлеккә ияләшкән югары катлавы өчен Троцкий һәм аның тарафдарларының партия эчендә демократияне арттыру ту¬ рындагы тәкъдимнәре кабул ителмәслек була. 1924 елда партиянең XIII конференциясендә Троцкий тараф¬ дарлары урыннарыннан төшерелә, ул үзе барлык вазифаларыннан да азат ителә. Ләкин моның белән генә партиядә хакимият өчен көрәш тукталмый.
106 3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда § 15 Сораулар һәм биремнәр 1 ■ Совет республикаларының берләшү алшартлары турында сөйләгез. Алар нэпка күчү белән ни рәвешле бәйле? 2 3 4 Советлар Союзы төзелгәндә, союздаш республикалар ара¬ сындагы мөнәсәбәтләрнең нинди принциплары нигез итеп алына? Союздаш республикалар һәм үзәк арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләр системасы нинди проблемалар һәм каршылыклар тудыра? СССРда хакимият өчен көрәшнең тамырлары нинди? Ни өчен нэпны дәвам итү турындагы мәсьәлә бу көрәштә үзәк урыннарның берсен били? Шәхесләрдә тарих И.В. Сталин Сталин (Джугашвили) Иосиф Виссарионович (1878—1953). Социал-демократик хәрәкәттә 1898 елдан, большевик. Итекче улы, рухани¬ лар семинариясендә укый. Кавказ аръягында революцион эшчәнлек алып бара. Берничә тапкыр кулга алына, Себергә сөрелә. Большевикларның сугышчан оешмасына җитәкчелек итә, үзен яшерен эшчәнлекне яхшы оештыручы итеп таныта. 1912 елдан — РСДРП(б) җитәкчелеге әгъзасы. 1917 елгы революциядә актив катнаша. Халык комис¬ сарлары советы әгъзасы һәм милләтләр эше буенча халык комиссары — нарком. Гражданнар сугышы елла¬ рында — Республика революцион хәрби советы әгъзасы. 1922 елның апреленнән — РКП (б) ҮК Генераль секретаре. Ул үз позициясе белән килешмәүчеләргә һич тә түзеп тора алмый, мондый килешмәүне со¬ циализм мәнфәгатьләренә хыянәт дип саный. Ләкин үзенә каршылар- ны — оппонентларны юк итү өчен уңай шартлар тудыру вакытын көтеп тора белә. Документаль материаллар В.И. Ленинның «Съездга хат»ыннан (1922 елның декабре): Барыннан да элек Үзәк Комитет әгъзаларының санын берничә дистә яки хәтта йөз кешегә җиткерергә кирәк дип исәплим <...> Болай эшләгәндә, безнең партиянең тотрык- лылыгы мең тапкыр отачак дип уйлыйм <...> Мин тотрык-
§ 15. СССР төзелү һәм яңа дәүләттә хакимият өчен көрәш 107 лылыкны якын арада таркалудан саклаучы чара дип са¬ ныйм <...> Тотрыклылык мәсьәләсендә төп урынны Үзәк Комитетның Сталин һәм Троцкий кебек әгъзалары алып тора. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр, минемчә, әлегә коты¬ лырга мөмкин булган таркалу куркынычына илтә <...> Ип. Сталин, генсек булып алганнан соң, үз кулына чиксез хакимият туплады; аның бу хакимият белән сак файдала¬ начагына мин шикләнәм. Икенче яктан, ип. Троцкий <...> күренекле сыйфатларга ия булу белән бергә, хәзерге Үзәк Комитетта иң сәләтле кеше булып кала бирә; әмма аңа, үз- үзенә артык ышануы сәбәпле, тыйнаклык җитми, ул эшнең чиста административ ягы белән мавыга <...> Сталин артык тупас, аның бу кимчелеге, без, коммунистлар даирәсендә кичерелсә дә, генсек вазифасы өчен кичерелә алмый. Шуңа күрә мин иптәшләргә Сталинны бу урыннан күчерү юлы турында уйланырга тәкъдим итәм. Л.Д. Троцкийның РКП(б) ҮК һәм ҮКК әгъзаларына 1923 елның 8 октябрендә юлланган хатыннан: Партия аппаратының бюрократлашуы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте<...> Гражданнар сугышының иң кырыс шартларында да без партия оешмаларында һәм хәтта мат¬ бугатта белгечләрне җәлеп итү, партизаннар армиясе һәм даими армия, дисциплина һ.б. хакында бәхәсләшә идек, хәзер исә партияне борчый торган мәсьәләләр хакын¬ да ихлас фикер алышу турында искә алып сөйләргә генә калды. Партия хезмәткәрләренең дәүләт яки партия ап¬ паратына керүче гаять зур катлавы барлыкка килде, алар ачыктан-ачык<...> фикер белдерүдән баш тарталар, секре¬ тарьлык иерархиясен — партия фикерен һәм партия карар¬ ларын тудыручы аппарат диебрәк саныйлар. Үз фикереннән белдермәүче бу катлау артында әле партиянең киң мас¬ салары бар, аларга һәртөрле карар өндәмә яки фәрман рәвешендә җиткерелә. Параграф текстына һәм документларга таянып, идарә итүче пар¬ тия эчендә хөкем сөргән хәлнең ни сәбәпле СССРның киләчәк үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуы турында әйтегез. В.И. Ленин һәм Л.Д. Троцкий нинди куркыныч һәм проблемалар турында язалар? Алар бу мәсьәләләрне ничек хәл итәргә чакыралар?
3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда 108 § 16 1920 елларда Совет дәүләтенең тышкы сәясәте һәм Коминтерн 1 | Гражданнар сугышы елларында Антанта державалары Совет Россиясенә карата нинди сәясәт үткәрәләр? 2 Чит илләрнең иң яңа тарихы курсыннан Версаль солыхы шартларының нинди булуы турында исегезгә төшерегез. Коминтерн кайчан һәм нинди шартларда төзелә? СССР һәм Азия илләре 1921 — 1922 елларда Совет дәүләте Грециягә каршы сугыш алып баручы Төркиянең милли-буржуаз режимына булышлык итә. Грециягә Антанта илләре ярдәм күрсәтә. Советлар Россиясе Төркиягә корал бирә, хәрби киңәшчеләр җибәрә, шул рәвешле, ул җиңүче державаларның Төркия территориясен бүлешү планын өзә. 1921 елда Совет Россиясе Англия үз йогынтысына буйсын¬ дырырга тырышкан Иран белән килешү төзи. Россия Иранның бәйсез, суверен дәүләт статусын таный. 1921 елда Россия Әфганстан белән дуслык турында килешү төзи. Бу ил өстеннән контроль урнаштырырга тырышкан инглиз гаскәрләре 1919 елда җиңелүгә дучар була. Ерак Көнчыгышта акгвардиячеләр хәрәкәте тар-мар ителгәннән соң, халык республикасы дип игълан ителгән Монголия СССРның союзнигына әверелә. Совет дәүләтенең Кытай белән дә бәйләнешләре ныгый бара. 1920 еллар башында Кытайда милли-патриотик көчләр һәм комму¬ нистлар катнашында бердәм революцион-демократик фронт оеша. Ул җиңүче державаларның Кытайны тулысынча бәйле дәүләткә әверелдерү омтылышларына каршы чыга. 1923 елдан совет хәрби киңәшчеләре Кытайның Милли-революцион армиясен оештыру¬ да ярдәм итә башлыйлар. Баш хәрби киңәшче итеп В.К. Блюхер билгеләнә. Кытайга корал, шул исәптән, танклар һәм самолётлар җибәрелә. СССР һәм Көнбатыш илләр Гражданнар сугышы тәмамлангач һәм нэпка күчкәннән соң, Совет дәүләтенең дөньяның алга киткән илләре белән мөнәсәбәтләрен җайга салу проблемасы бөтен кискенлеге белән күтәрелә. Больше¬ виклар партиясе лидерлары алар белән мөнәсәбәтләрне көйләү һәм Россиягә чит илләр инвестицияләрен җәлеп итү зарурлыгын аңлап
§ 16. 1920 елларда Совет дәүләтенең тышкы сәясәте һәм Коминтерн 109 эш итәләр. Артта калган хуҗалыкны аякка бастыру өчен, башка дәүләтләр белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерергә кирәк була. Европа илләреннән Германия СССРның ышанычлы партнё- рына әйләнә. Аларны 1914—1918 еллардагы бөтендөнья сугы¬ шында җиңгән дәүләтләр тарафыннан төзелгән Версаль солыхы¬ на карата тискәре мөнәсәбәт якынайта. Германия үзен солыхның кимсетүле шартлары белән мәсхәрәләнгән ил дип хис итә. Версаль солыхында Совет иленең мәнфәгатьләре дә исәпкә алынмый. 1922 елда Рапаллода үзара дәгъвалардан баш тарту турында совет- герман килешүе төзелә. Ул ике ил арасында аларның халыкара мәйдандагы позицияләрен ныгыткан икътисади һәм хәрби-техник хезмәттәшлек чорын башлап җибәрә. СССРның Антанта илләре белән мөнәсәбәтләр урнаштыруы кыенлыклар аша бара. 1920 елларда Совет дәүләте, АКШтан кала, аларның күпчелегенең үзен дипломатик яктан тануларына һәм алар белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыруга ирешә. Шулай да бу мөнәсәбәтләр тотрыклы булмый. ■ Россиянең патша һәм Вакытлы хөкүмәтләренең Антанта илләренә бурычлары, шулай ук чит ил гражданнарының национализацияләнгән һәм юк ителгән милке өчен компенсацияләр мәсьәләсе аеруча кыенлык тудыра. Генуяда һәм Гаагада (1922 ел) булып узган, мөнәсәбәтләрне җайга са¬ луга багышланган халыкара конференцияләрдә җитди фикер каршылыклары туа. Көнбатыш илләре үз дәгъваларын тулысынча канәгатьләндерүне таләп итәләр. Совет делегациясе интервенция китергән матди зыянны каплау таләбен куя. Үзара дәгъвалашуларга нокта куелмый, чишелеш табылмый. ■ Совет Россиясенең Азия иллә¬ рендәге азатлык хәрәкәтенә ярдәмен Англия дә, Франция дә үз мәнфә¬ гатьләренә ачыктан-ачык каршы чыгу дип кабул итәләр. Күп кенә принципиаль мәсьәләләр хәл ителмәүгә карамастан, СССР һәм Көнбатыш илләр арасындагы сәүдә- икътисади багланышлар, чикләнгән күләмдә булса да, үсеш кичерә. 1926 елга кадәр, башлыча, урман эшкәртү, тау Дипломатлар В.В. Воровский, М.М. Литвинов һәм Г.В. Чичерин Генуя конференциясендә. 1922
3 нче бүлек. '1U СССР 1920-1930 елларда эшкәртү сәнәгате һәм сәүдә өлкәләрендә концессияләр оештыру ту¬ рында йөздән артык килешү төзелә. Шулай да Россия икътисадын¬ да чит ил капиталы катнашында төзелгән предприятиеләрнең өлеше бик кечкенә була. Коминтерн һәм тышкы сәясәт Коминтерн, Көнбатыш илләрдәге революцион рухлы социал-демо¬ кратлар кебек үк, большевиклар партиясе лидерлары да сугышта катнашучы күпчелек илләрдә сугыш тудырган кризис дөнья рево¬ люциясе белән тәмамланачак дип исәпләгән шартларда төзелә. Германиядә монархиянең җимерелүенә һәм демократик республика урнашуга китергән революция (1918, ноябрь), Венгриядәге революция (1919, март) һәм ул илдә өч ай чама¬ сы хөкем сөргән совет хакимияте игълан ителү бу идеяләрнең үсеше өчен җирлек була. Чит илләрдәге хезмәт ияләренең һәр забастовкасын, һәртөрле чыгышын Коминтерн лидерлары дөнья революциясе идеясенең тиздән тормышка ашырылача¬ гын чагылдырган билге итеп күрәләр. 1919—1920 елларда төрле илләрдә барлыкка килгән һәм Ко- минтернга кергән коммунистлар партияләре әгъзаларының күпчелеге дөнья революциясенең якынлыгына ихластан ышанган яшьләр ’була. Коминтернның күп кенә теоретиклары - Л.Д. Троцкий, Р.Фишер һ.б. дөньяның күпчелек илләрендә социаль һәм икъти¬ сади каршылыклар кискенлекнең соңгы чигенә җитте, аларның идеалларын гамәлгә ашыру өчен, эчтән яки тыштан кечкенә генә этәргеч ясау, шул исәптән террор актлары башкару, күрше дәүләтләргә СССР гаскәрләре бәреп керү җитә дип саныйлар. Алар Советлар Россиясенең Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу омтылышын куелган максаттан чигенү буларак бәялиләр. Вафаты алдыннан В.И. Ленин компромисслы чишелеш юлын таба. Ул капитализмның вакытлыча тотрыклылык чоры кичерүен, ә революционерлардан бу чорда көч туплау тактикасына күчү, Совет дәүләтеннән буржуаз дәүләтләр белән «бергә тыныч яшәү» формуласын эзләү таләп ителүен белдерә. Өстәвенә В.И. Ленин һәм большевиклар партиясенең башка лидерлары Коминтерн секцияләрендә булачак идарәче партияләрне күрүләрен ассызык- лыйлар. Коминтерн коммунистик партияләрнең эшчәнлегенә булышлык итә, аларга матди ярдәм күрсәтә. Җитәкчелек ролен большевиклар
§ 16. 1920 елларда Совет дәүләтенең тышкы сәясәте һәм Коминтерн 111 партиясе башкарган Коминтерн эшчәнлеге Көнбатыш илләрендә эчке иминлеккә янаучы куркыныч буларак кабул ителә. 1920 еллар уртасыннан башлап Сталин социализмны аерым бер илдә - СССРда төзеп булу мөмкинлегенә аеруча басым ясый. Ул ВКП(б) беренче чиратта СССР мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиеш, дип саный. Бу чит ил коммунистларына ярдәмне чикләүгә юл куя. Шул ук вакытта аларның үзләренең бөтендөнья революциясе идеалларына тугрылыклы булуларын большевиклар сәясәтенә теләктәшлек күрсәтүләре һәм алар идеяләрен пропаган¬ далаулары белән исбатлавы күздә тотыла. Коминтернда Сталин карашларын зур ризасызлык белән каршылыйлар. Әмма социализмны бер генә илдә төзү турында¬ гы Сталин идеясенә каршы чыккан Коминтерн Башкарма ко¬ митеты (ИККИ) рәисе Г.Е. Зиновьев 1926 елда бу посттан китәргә мәҗбүр була. Аны партиягә чираттагы оппозиция төзүдә һәм Троцкийга якынаюда гаеплиләр. ИККИ рәисе вазифасын бетерәләр. ВКП(б) һәм чит ил компартияләре сафларын Троцкий һәм Зиновьев карашлары яклылардан арындыру башлана. 3 Сораулар һәм биремнәр Совет Россиясенең Азия илләре белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре ничек корыла? Бу илләрнең кайсылары СССРның якын союзникларына әверелә? Советлар Союзы белән Германиянең үзара якынаю сәбәпләре нинди? Ни өчен СССРга Антанта илләре белән үзара аңлашу кыен була? Большевиклар партиясе һәм Коминтернның СССРның Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләрен җайга салуга кара¬ та карашлары үзгәрүе турында сөйләгез. Документаль материаллар Генуя конференциясенең беренче пленар утырышында совет делега¬ циясе бөлдерүеннән (1922 елның 10 апреле): Коммунизм принципларына тугры калган хәлдә, Россия де¬ легациясе хәзерге тарихи дәвердә, параллель рәвештә иске һәм туып килүче яңа социаль строй хөкем сөргән шартларда, әлеге ике системаны гәүдәләндерүче милек
3 нче бүлек. ' СССР 1920-1930 елларда системаларының яшәвен гомуми-икътисади күтәрелеш өчен зарурлык дип таный <...> Россия делегациясе бирегә үзенең теоретик карашла¬ рын пропагандалау өчен түгел, бәлки дөньядагы барлык илләрнең хөкүмәтләре һәм сәүдә-сәнәгать даирәләре белән үзара тигез хокуклылык нигезендә аңлашу, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен багланышлар булдыру макса¬ тында килде <...> Дөнья хуҗалыгы ихтыяҗларына һәм аның җитештерү көчләре үсешенә йөз тотып, Россия хөкүмәте аңлы һәм ирекле рәвештә транзит сәүдәсе өчен үзенең чикләрен ачарга, миллионнарча дисәтинә уңдырышлы җирләрен, бигрәк тә Себердәге урман, ташкүмер, руда һ.б. концессияләрен файдалануга тапшырырга әзер <...> Союздаш делегацияләрнең Генуя конференциясендәге тәкъдимнәреннән (1922 елның 15 апреле): 1. Генуяга килгән союздаш кредитор дәүләтләр Советлар хөкүмәте куйган дәгъваларга карата үз өсләренә бернинди йөкләмә дә ала алмыйлар. 2. Россиянең авыр хәлен исәпкә алып, кредитор дәүләтләр Россиянең аларга булган хәрби әҗәтләрен киметергә риза <...> Генуяга вәкилләрен җибәргән Милләтләр агымдагы процентларны түләүне кичектерү генә түгел, түләү вакытлары узган яки кичектерелгән процентларны өлешчә юкка чыгару мәсьәләсен дә карарга әзер. 3. Шулай да Совет хөкүмәтенә түбәндәгеләр буенча ташла¬ малар ясалмавы катгый рәвештә хәл ителергә тиеш: а) чит ил гражданнарына нисбәтле әҗәтләрне һәм финанс йөкләмәләрен үтәү; б) әлеге гражданнарның милеккә хокукларын торгызу яки аларга китерелгән зыянны түләү. Совет делегациясенең Генуядагы сөйләшүләрдә тоткан позиция¬ сен аңлатып бирегез. Ул бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең нинди юлларын тәкъдим итә? Антанта илләренең позициясе нинди? Нинди мәсьәләләрдә алар ташламаларга барырга әзер була?
§17. Бер илдә социализм төзү идеясе һәм И.В. Сталинның күтәрелүе Бер илдә социализм төзү идеясе 5 һәм И.В. Сталинның күтәрелүе 1 Большевикларның иң популяр лидерларын исегезгә төшерегез һәм аларның исемнәрен атагыз. 2 Ни өчен большевиклар партиясендә хакимият өчен көрәш башлана? Нэптан баш тарту сәбәпләре Акрынлап партия аппаратында И.В. Сталин иң зур йогынтылы кешегә әверелә. Партиянең Генераль секретаре хакимиятеннән файдаланып, Сталин үзәктә һәм урыннарда үз тарафдарлары - В.М. Молотое (Скрябин, 1890—1986), С.М. Киров (Костри- ков, 1886—1934), Л.М. Каганович (1893— 1991), А.И. Микоян (1895—1978) һ.б. билгеләнүгә ирешә. Ә РСДРП(б)ны оештыруның башында торган В.И. Ленин тарафдарлары — әүвәлге большевиклар - хакимияттән читләштереләләр. Яңа икътисади сәясәт нәтиҗәсендә 1925 — 1927 елларда бөртекле культуралар үстерү, терлекчелек күрсәткечләре буенча СССР 1913 елгы Россия дәрәҗәсенә җитә, хәтта аны узып китә. Сәламәтлек саклау, мәгариф системаларын торгызу, йорт-җирсез һәм тәрбиячесез калган балалар проблемалары хәл ителә. Шул ук вакытта нэп елларында күп кенә башка каршылыклар ачыклана һәм кискенләшә. Катгый салым системасы кертелүгә карамастан, авылда урта хәлле һәм бай хуҗалар (аларны кулаклар дип атыйлар) катла¬ вы үсә башлый. Соңгылары яллы хезмәттән файдалана. Шул ук вакытта ярлы, аз җирле һәм җирсез крестьяннарның саны арта. Шәһәрдә эш табу җиңел булмый, илдә эшсезлек колач җәя. 1925 елда идарәче партия илне индустрияләштерү сәясәтен игълан итә, ләкин аны гамәлгә ашыру өчен ресурслар җитми. Индустрияләштерү — авыр сәнәгатьне, машина көченә корыл¬ ган эре җитештерүен булдыру. Чит ил капиталын җәлеп итү өмете акланмый. Аның катна¬ шында төзелгән предприятиеләр (концессияләр) СССР икъти¬ садында сизелерлек роль уйнамый. 1920 еллар ахырында алар өлешенә җитештерүнең 1 проценты чамасы гына туры килә. Россиянең хосусый капиталы, башлыча, сәүдә өлкәсендә эшли. Эшмәкәрләрнең яңа катлавы (нэпманнар) озын сроклы проектлар¬ га акча кертмиләр.
Сәнәгатьнең акрын үсүе эчке базар формалашуны катлау¬ ландыра. Шәһәр һәм авыл арасында товар әйләнеше саега. Кре¬ стьяннар авыл хуҗалыгы техникасы һәм ашламалар белән тәэмин ителми. Авылда натураль хуҗалык өстенлек итә, авыл халкы үзе җитештергән продукциянең 85 процентын үзе файдалана. «Уң тайпылыш»ны тар-мар итү һәм яңа юнәлешләр 1927 — 1928 елларда кризис ситуациясе килеп туа: икмәк әзерләү планы өзелә, шәһәрләрдә ачлык куркынычы яный. ВКП(б)ның кайбер лидерлары, аерым алганда, аның Коминтерндагы вәкиле Н.И. Бухарин, СССР Совнаркомы Рәисе А.И. Рыков (1881 — 19^8), профсоюзлар башлыгы М.П. Томский (Ефремов, 1880 — 1936) чит илләр ярдәмен кабул итәргә тәкъдим ясыйлар. Бухарин нэпны тирәнәйтү - отышлырак сатып алу бәяләре кертү, җиңел сәнәгатьне, киң кулланыш товарлары җитештерүне үстерү идея¬ се белән чыга. Болар барысы да шәһәр һәм авыл арасында товар әйләнешен җайга салу мөмкинлеге бирер иде. Ләкин Сталин әлеге шартларда башка төрле позиция ала. 1928 — 1929 елларда азык-төлек кризисыннан чыгу өчен идарәче партия катгый чаралар күрә. Дәүләткә икмәк тапшырмаган кре¬ стьяннар өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Яңадан крестьян бунтлары, хакимият вәкилләренә һөҗүм итүләр башлана. 1929 елда шәһәрләрдә азык-төлек бүлү буенча кабат карточкалар кертелә. Бу шартларда Сталин һәм партия аппаратының аңа тугры югары катлавы Бухарин һәм аның тарафдарларының позициясен партиядә уң кулак тайпылышы буларак бәялиләр. Аларны эш урыннарыннан азат итәләр. 1929 елның апрелендә ҮК пленумы «уң тайпылыш»ны, 19 тавышка каршы 300 тавыш белән, гаепле дип таба. Сталинның СССРда тиз арада социализм төзү идеясе җиңеп чыга. 1929 елның апрелендә партиянең XVI конференциясе иң элек авыр индустрия һәм оборона сәнәгате үсешен күздә тоткан беренче бишьеллык планны хуплый. 1929 елның ноябрендә план йөкләмәләре, үсеш темпларын кискен арттыру ягына, яңадан ка¬ рала. Бер үк вакытта Сталинның авыл тормышында «бөек бо¬ рылыш», авыл хуҗалыгын тоташ күмәкләштерү, ягъни аны җәмәгатьләштерү башлануы турындагы мәкаләсе бастырыла. Авылда 1917 елдан башлап кооперациянең төрле форма¬ лары оеша. Алар җирләре булганнарның җирне бергәләп эшкәртү ширкәтләре (ТОЗлар); файдаланыла торган
§ 17. Бер илдә социализм төзү идеясе ^5 һәм И.В. Сталинның күтәрелүе җирләрне берләштергән артельләр; хуҗалык һәм хуҗалык яны кишәрлекләре җәмәгать милкенә әверелдерелгән комму¬ налар кебек оешмалардан гыйбарәт була. 1920 еллар ахырында артельләр һәм коммуналар барлык крестьян хуҗалыкларының 1 проценттан да артык булмаган өлешен генә берләштерәләр. Алга куелган күмәкләштерү программасы һәр җирдә колхоз¬ лар (күмәк хуҗалыклар) төзүне һәм кулакларны (хәлле кре¬ стьяннарны) сыйныф буларак бетерүне күздә тота. 1928 елда ук, кооперациягә булышу өчен, дәүләт машина-трактор станцияләре (МТСлар) оештырыла. Аларның мөмкинлекләре зур булмый, ләкин алар, машина ярдәмендә тизрәк һәм отышлы эшкәртү мак¬ сатыннан, крестьяннарны җирләрен берләштерүгә этәрәләр. §17 ■И з Сораулар һәм биремнәр ВКП(б)да ни өчен И.В.Сталинның һәм аның тарафдарларының йогынтысы арта? Сталин үз көндәшләрен нинди алымнар кулланып җиңә? Сталинның социализмның бер илдә җиңүе идеясенә аңлатма бирегез. Аның большевиклар партиясендә популяр булуы нәрсә белән аңлатыла? Ни өчен Коминтернның чит илләрдәге күп кенә секцияләре аңа карата тискәре мөнәсәбәттә тора? Ни ‘ өчен Сталин нэпны дәвам итүгә каршы чыга, индустрияләштерү һәм авылда массакүләм күмәкләштерүгә күчүне яклый? Шәхесләрдә — тарих П.К1. оудцрин Бухарин Николай Иванович (1888—1938). Мәскәүдә укытучылар гаиләсендә туа, гимназиядә, Мәскәү университетында укый. Гимназиядә укыганда марксизм идеяләре белән мавыга, 1906 елда РСДРП сафларына керә, большевикларга кушыла. Берничә тап¬ кыр кулга алына, 1910 елда сөргенгә сөрелә, аннан качканнан соң, чит илгә китә. 1918-1929 елларда партиянең төп орга¬ ны — «Правда» газетасының баш мөхәррире, Коминтернның Башкарма комитеты әгъзасы
була. 1923-1927 елларда Троцкий, Каменев һәм Зиновьевның хәрби коммунизм сәясәтенә кайту идеяләренә каршы чыга. Партиядә алар йогынтысына каршы көрәштә И.В. Сталин булышлыгына таяна. Илне күмәкләштерүнең 1929 елда Сталин тәкъдим иткән алымнары¬ на каршы чыга һәм шуннан соң кулаклар идеологы дип игълан ителә. 1934-1937 елларда «Известия» газетасының баш мөхәррире вазифа¬ сын башкара. 1938 елда И.В. Сталин башлаган массачыл террор һәм репрессияләр корбаны була, 1988 елда реабилитацияләнә. § Г8 СССР 1930 елларда. Күмәкләштерү һәм индустрияләштерү Нэптан баш тартуның сәбәпләрен атагыз. Күмәкләштерү һәм аның нәтиҗәләре Тиз арада күмәкләштерүне гамәлгә ашыру күрсәтмәсе алган җирле хакимият органнары колхозлар оештыра башлыйлар. Авылларга, хакимияткә ярдәм күрсәтү өчен, шәһәрләрдән 25 мең коммунист - егермебишмеңчеләр җибәрелә. 1930 елда ук күп кенә төбәкләр крестьяннарны 100 процент күләмендә күмәкләштерү турында ра¬ портлар бирәләр. Күмәкләштерү башлыча ирексезләп үткәрелә. Колхозларга бик ярлы крестьяннар гына теләп керәләр. Үз теләкләре белән колхозга керергә теләмәгән бай һәм урта хәлле хуҗаларны раскулачить итәләр-, аларның җирләре һәм мал- мөлкәтләре колхозларга бирелә, үзләрен кулга алалар һәм Урал, Казахстан, Себер, Ерак Төньяк төбәкләренә сөрәләр. Крестьян¬ нарны, балалары һәм картлар белән бергә, ягылмаган вагон¬ нарда алып баралар, ал арга кирәк-ярак бик аз күләмдә бирелә. Кулак дип сөрелгәннәрнең саны төгәл билгеле түгел. Кай¬ бер мәгълүматлар буенча, алар 5 млн кешедән дә ким булмый. Аларның күбесе төрмәләрдә, күченү барышында яки Төньяктагы төзелешләрдә үлә. Ирексезләп күмәкләштерү фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Күп кенә крестьяннар, үз мөлкәтләрен колхозга тапшырырга теләмичә, хезмәт коралларын һәм терлекләрен юк итәләр. Сыерларның һәм атларның баш саны өчтән бер өлешкә, дуңгызлар — 2 тапкыр, са¬ рыклар 2,5 тапкыр кими. Уңышның гомуми күләме 10 процентка төшә. Колхоз активистларын һәм егермебишмеңчеләрне рәхимсез юк итәләр.
1930 елда Сталин, массачыл күмәк¬ ләштерүнең тискәре нәтиҗәләрен күреп, «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе белән чыгыш ясый. Анда крестьяннарны ирексезләп колхозларга кертү сәясәтенең ялгыш булуы - «колхозларны көч кул¬ ланып оештырырга ярамавы» турын¬ да әйтелә. Шул рәвешле, крестьяннар¬ ны бөлдергән өчен җирле чиновниклар гаепләнә. Аерым, хосусый хуҗалыкларга ка¬ раганда колхозларны контрольдә тоту күпкә җиңелрәк булу сәбәпле, 1930 елда дәүләткә ашлык тапшыру нормалары үтәлә. Ләкин ашлык әзерләү вакытын¬ да белдерелгән колхозларда ачлык баш- Плакат. Рәссам В.С. Кораблёва лана. Бу исә 1931 — 1932 елларда дәүләткә авыл хуҗалыгы про¬ дуктлары тапшыру планнарының өзелүенә китерә. Моңа җавап йөзеннән, хакимият репрессия чаралары куллана. Аерым алганда, 1932 елда.колхоз милкен урлаган өчен, мөлкәтне конфискацияләп, 10 елга төрмәгә ябылудан алып, атып үтерүгә кадәр булган җәза чарасын күздә тоткан закон кабул ителә (халыкта аны «башаклар өчен» кертеЛгән закон дип йөрткәннәр). Ярты елдан да кимрәк вакыт эчендә бу маддә буенча 100 меңнән артык кешегә хөкем чы¬ гарыла. 1932 елда паспорт системасы кертелгәч, махсус рөхсәттән башка паспорт бирелмәгән крестьяннар җиргә һәм үз колхозлары¬ на беркетелә, күченү хокукыннан мәхрүм ителә. 1932—1933 елларда ачлык илнең элек уңдырышлы булган рай¬ оннарында да котырына, миллионлаган кеше үлә. Репрессияләр Чиләбе трактор заводының беренче тракторлары колоннасы. 1933
3 нче бүлек. ‘‘а СССР 1920-1930 елларда Һәм ачлык крестьяннарның күмәкләштерүгә каршылык күрсәтүләреннән өстен булып чыга. Сәнәгать үсеше нәтиҗәсендә МТС парклары тулылана, тракторлар һәм комбайннар саны арта. Бу исә җирне эшкәртүне яхшырту һәм аның уңдырышлылыгын күтәрү мөмкинлеге бирә. 1935 елдан башлап авыл хуҗалыгы про¬ дукциясен сатып алу планнары нигездә үтәлә, шуңа күрә 1936 елда шәһәрләрдә карточка системасы бетерелә. Дәүләт ашлык тапшыруның төгәл нормаларын билгели, нормадан тыш тапшы¬ ру ирекле нигездә рөхсәт ителә, бу очракта икмәк югары бәяләр буенча сатып алына. Кабат йсрт яны кишәрлекләре булдырыр¬ га* сыер, сарык, дуңгыз, кош-корт, йорт куяннары һ.б. асрарга, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне базарда сатарга рөхсәт бирелә. 1937 елга ук яшелчә һәм бәрәңгенең 50 процент¬ тан артыгын, ит, сөт һәм тиренең 70 процентка якынын йорт яны хуҗалыклары бирә. 1930 еллар ахырында азык-төлеккә бәяләр шактый кими. Илдә ачлык проблемасы хәл ителә. Беренче бишьеллыклар чорында индустрияләштерү 1929 —1937 елларда илдә индустрияләштерү бара. Рәсми мәгълүматлар буенча, беренче (1928 — 1932) һәм икенче (1933 — 1937) бишьеллыкларның планнары вакытыннан алда - 4 елда һәм 3 айда үтәлә. Чынбарлыкта билгеләнгән барлык күрсәткечләргә дә ирешү мөмкин булмый, өстәвенә пландагы йөкләмәләр еш кына арттырылу ягына кабат карала. Шулай да бу елларда сәнәгать үсеше темплары дөньяда күрелмәгән югарылыкка күтәрелә. СССР, 1937 елга авыр индустрия (корыч һәм чуен кою, электр энергиясе, машина төзелеше продукциясе җитештерү) үсеше бу¬ енча Германия, Англия һәм Францияне узып китеп, АКШтан кала, дөньяда икенче урынга чыга. Бишьеллыклар чорында илнең көнчыгышында яңа металлургия базасы булдырыла, эре гидро- һәм җылылык электр станцияләре төзелә. Сәнәгатьнең революциягә кадәрге Россиядә булмаган яңа тар¬ маклары - нефть химиясе, төсле металлургия, синтетик матдәләр җитештерү, трактор төзелеше һ.б. үсә башлый. Днепрогэс, Маг¬ нитогорск һәм Кузнецк металлургия комбинатлары, Кузбасста күмер шахталары, Сталинград һәм Харьков трактор заводлары, Мәскәү һәм Горький автомобиль заводлары, Төркестан - Себер (Турксиб) тимер юл магистрале төзелә. Яңа шәһәрләр - Магнито¬ горск, Новокузнецк, Кировск, Комсомольск-на-Амуре үсеп чыга. Әгәр беренче бишьеллыкта илдә станокларга ихтыяҗның 80 про-
§ 18. СССР 1930 елларда. Күмәкләштерү һәм индустрияләштерү 119 Магнитогорск металлургия комбинаты Метроның «Маяковский» станциясе. Мәскәү центтан артыгы импорт исәбенә канәгатьләндерелсә, 1937 елга исә СССР үз-үзен сәнәгать продукциясе белән тулысында тәэмин итә. Акрынлап җиңел һәм азык-төлек сәнәгате үсеш ала. Сәнәгатьне тиз арада үстерү катгый, максатчан сәясәт белән билгеләнә. Идарәче партия индустриализация өчен илнең барлык ресурсларын мобилизацияли. Илдә болай да җитешмәгән ашлык, май, шикәрне дөнья ба¬ зарында сату хисабына индустрия гигантлары төзелә, алар өчен станоклар һәм җиһазлар сатып алына. Чимал ресурслары (урман, алтын, мех), сәнгать әсәрләре, чиркәүдән тартып алынган икона¬ лар һәм кыйммәтле әйберләр сатыла. Акча туплауның эчке чыганаклары киң кулланыла. Шәхси эшмәкәрлек өчен гаять зур салымнар билгеләнә, беренче бишь¬ еллык чорында ук бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр бөлгенлеккә төшә. Карточка системасын, дәүләт займнарына мәҗбүри язылуны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары ике тапкыр диярлек кими. Авылда арзан эшче көчнең күп булуы индустрияләштерүнең мөһим чыганагына әверелә. Бишьеллыкның техник яктан начар җиһазландырылган төзелешләрендә квалификациясез эшче көчкә ихтыяҗ зур була. 1931 елга ук илдә эшсезлек бетерелә. Кырыс климатлы төбәкләрне үзләштерүдә, каналлар төзүдә, агач әзерләүдә тоткыннарның һәм махсус күчерелгән кешеләрнең
(кулак дип сөрелгән крестьяннарның) хезмәтеннән файдала¬ ну зур роль уйный. Беренче бишьеллыклар чорында Лагерьлар баш идарәсе (ГУЛАГ) ел саен 1 млн га якын тоткынны мәҗбүри хезмәткә тарта. Индустрияләштерүне тиз арада тормышка ашыруда халыкның хезмәт энтузиазмы зур әһәмияткә ия була. Җитештерү планна¬ рын арттырып үтәү өчен, социалистик ярышлар, ударниклар һәм стахановчылар (алдынгы шахтер А.Г. Стаханов исеменнән) хәрәкәтләре җәелә. Авылда ачлы-туклы яшәүне индустриаль ги¬ гантлар төзүдә катнашуга алыштыру мөмкинлеге дистәләгән мил¬ лион яшьләр өчен тулы һәм кызыклы тормыш перспективалары ача. Идарәче партия пропагандасы зур роль уйный. Халыкта мохтаҗлыклар һәм кыенлыклар озакка сузылмаячак, бишьеллык планнарын үтәү яңа җәмгыять төзергә, тормыш дәрәҗәсен тиз арада күтәрергә мөмкинлек бирәчәк дигән ышаныч туа. Хакими¬ ят халыкта патриотик рух уятуга, индустрияләштерүнең ил өчен, оборона сәләтен ныгыту өчен мөһим булуына халыкны ышандыру¬ га ирешә. Мәдәният революциясе Халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү башта ук совет җитәкчеләре тарафыннан ил үсешенең мөһим шарты буларак карала. 1919 елда у£ совет хөкүмәте «Россия халкы арасында наданлыкны бетерү турында»’ Декрет кабул итә. Декрет буенча 8 яшьтән 50 яшькә кадәр булган барлык гражданнарга туган телләрендә яки рус телендә укырга һәм язарга өйрәнү бурычы куела. Шәһәрләрдә һәм авылларда ликбезлар (наданлыкны бетерү пунктлары) һәм раб¬ факлар (эшчеләр факультетлары) оештырыла. Алар яшьләрне югары уку йортларына керүгә әзерлиләр. Ләкин Гражданнар су¬ гышы һәм җимереклекләр тудырган шартлар бу максатка ирешүгә комачаулыйлар. 1920 еллар уртасында СССР халкының 9 яшьтән өлкәнрәк булган өлешенең яртысы гына укый һәм яза белә. Индустрияләштерү башлангач, квалификацияле эшчеләр, ин¬ женерлар җитешмәү зур проблемага әверелә. 1930 елда бөтен җирдә дә мәҗбүри дүртьеллык, шәһәрләрдә һәм сәнәгать үскән төбәкләрдә һөнәри-техник юнәлешле (фабрика-заводлар өчен) җидееллык мәгариф системасы кертелә. Мәгариф үсеше өчен зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Шәһәрләрдә һәм эшчеләр посёлокла- рында - 3,6 мең, авылларда 15 меңләп яңа мәктәпләр ачыла. Югары белем бирү системасы зур үзгәрешләр кичерә. Раб¬ факлар ябыла. Югары уку йортларына кергәндә «сыйнфый ят элементлар», ягъни элекке өстенлекле катлаулардан чыккан-
нар - дворяннар, эшмәкәрләр, чиновниклар, руханилар һәм бай тормышлы авыл кешеләре өчен гамәлдә булган чикләүләр бетерелә. Югары уку йортлары арта. 1940 еллар башына СССРда 700 дән күбрәк югары уку йорты исәпләнә. 1928—1940 елларда югары белемле белгечләрнең саны 233 меңнән - 909 мең кешегә, махсус урта белемлеләрнең саны 288 мең кешедән 1,5 млн кешегә җитә. Фәнни тикшеренүләр үсешенә зур игътибар бирелә. 1930 еллар ахырында илдә 850 дән артык фәнни-тикшеренү институты эшли. Фәннең яңа тармакларын (органик химия, геофизика, микрофи¬ зика, ярымүткәргечләр физикасы, атом төше физикасы) үстерүче тикшеренү үзәкләре оештырыла. Совет галимнәре А.Ф. Иоффе (1880—1960) һәм П.Л. Капица (1894 — 1984) ачышлары дөньякүләм танылу казана. РСФСРның күп кенә төбәкләрендә һәм союздаш республикаларда СССР Фәннәр академиясенең фи¬ лиаллары ачыла. Металлны өйрәнү һәм эретеп ябыштыру өлкәсендә Е.О. Патон (Киев) җитәкчелегендәге коллектив казанышла¬ ры СССРга дөньяда беренчеләрдән булып танк корпусларының һәм күпер конструкцияләренең тоташ эретеп ябыштырулы булу¬ ына ирешергә мөмкинлек бирә. Илебезнең күп тонналы суднола¬ рын, шул исәптән хәрби корабларын төзү математик һәм судно¬ лар төзүче А.Н. Крылов исәп-хисаплары нигезендә алып барыла. Н.Е. Жуковский шәкерте С.А. Чаплыгин җитәкләгән Үзәк аэро¬ динамика институты (ЦАГИ) хезмәтләре илебез авиатөзелешенә нигез сала. Авиаконструкторлар һәм авиация двигательләре конструкторларының бөтен бер плеядасы - А.И. Туполев, Н.Н. Поликарпов, С.В. Илюшин, С.А. Лавочкин, А.И. Микоян, А.С. Яковлев һ.б. — барлыкка килә. Совет авиациясе казанышла¬ ры бөтен дөньяда таныла. Мәсәлән, Поликарповның И-15 истре¬ бителе 1935 елгы Милан күргәзмәсендә бүләккә лаек була. Тупо¬ лев конструкцияләгән АНТ-25 очкычында 1937 елда ул вакыт өчен уникаль булган Төньяк полюс аша СССРдан АКШка туктаусыз очыш ясала. Уйлап табучы галимнәр Ф.А. Цандер һәм В.П. Глушко 1930—1931 елларда беренче ракета двигательләрен сынап карый. 1932 елда Реактив хәрәкәтне өйрәнү төркеме (ГИРД) төзелә, аңа беренче совет космик корабларының булачак конструкторы С.П. Королёв җитәкчелек итә. Хәрби техника үсешенә зур әһәмият бирелә. М.И. Кошкин һәм А.А. Морозов җитәкчелегендә Икенче бөтендөнья сугышының иң яхшы танкы - Т-34 булдырыла. Совет корал ясаучылары
122 3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда В.А. Дегтярёв, Ф.В. Токарев, Г.С. Шпагин утлы коралның чит ил аналогларыннан калышмаучы үрнәкләрен булдыралар. Илнең көнчыгыш районнарын үстерүгә геология галимнәре зур өлеш кертә. И.М. Губкин Себердә гаять зур нефть ятмалары булуын ача, нефтьне Идел буенда - «икенче Бакуда» чыгаруның икътисади яктан отышлы булуын нигезли. Илебез нефть эшкәртү сәнәгатен үстерүгә Органик химия институтын төзү инициаторы Н.Д. Зелинский нигез сала. О.Ю. Шмидт Төньяк диңгез юлын хуҗалык бурычларын хәл итүдә файдалану мөмкинлеген гамәлдә исбат итә. § 18 Сораулар һәм биремнәр яини Күмәкләштерү нинди алымнар белән башкарыла? Крестьяннарның тормыш хәлендә ул ничек чагыла? 2М Максатлары, алымнары, нәтиҗәләре буенча гасыр башын- дагы Столыпин реформасын һәм совет чорындагы күмәкләштерүне чагыштырыгыз. 3 Күмәкләштерүнең гомуми нәтиҗәләре турында сөйләгез. Илдә ачлыкны кайчан һәм нинди чаралар нәтиҗәсендә җиңәләр? 4 Илдә барган күмәкләштерү индустрияләштерү белән ничек бәйләнгән? 5 Индустрияләштерүне гамәлгә ашыруның төп чыганаклары W нәрсәдән гыйбарәт? ^■1 С.Ю. Виттеның модернизацияләү сәясәтен һәм 1930 еллар¬ дагы индустрияләштерүне чагыштырыгыз. Аларның уртак һәм аермалы сыйфатларын күрсәтегез. 7 1930 елларда илнең социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләрен билгеләгез. Илнең йөзе ничек үзгәргән? Мәдәният революциясе төшенчәсе астында нәрсә күздә тотыла? Аны уздыру ни өчен кирәк булган? Документаль материаллар Раскулачивать итүдә арттырып җибәрүләр турындагы мәгълүмат тупланмасыннан (1930 елның 25 феврале): 2. Мәскәү өлкәсе. Раскулачивать итү нигездә дөрес барган Тверь округын¬ да урта хәлле крестьяннарга чара күрү, ә кулакларның читтә калу очраклары күзәтелә. Авылда милек тоткан эшчеләрнең йортларын һәм печәннәрен тартып алганнар. Кулаклардан
§ 18. СССР 1930 елларда. Күмәкләштерү һәм индустрияләштерү 123 исә вак-төякләр — сәгатьләр, лампалар, юрганнар һәм башка чүпрәк-чапрак алынган. Кимры округындагы Фоминский һәм Перловский район¬ нарында кулаклардан барча вак-төяк, хәтта әзерләп куел¬ ган гөмбәләренә кадәр тартып алынган; барысын да аерым хуҗалыклар арасында бүлешкәннәр, ә менә кулакларны хи¬ сапка алмаганнар, аларның кая киткәнен берәү дә белми 3. Иваново-Вознесенск өлкәсе. Нерехта. Кулаклар белән бергә урта хәлле хуҗалыклар да зыян күрә. Власово авылында кулаклар мөлкәтен генә түгел, урта хәллеләр милкен дә хисапка алу турында карар чыгарылган. Дүрт авыл советында бер генә ат, бер генә сыер асраган, беркайчан да яллы хезмәттән файдаланмаган, сайлау хокукла¬ рыннан мәхрүм ителмәгән крестьяннарны хисапка керткәннәр, аларны тентегәннәр, мөлкәтләрен тартып алганнар. Документлар һәм параграф тексты нигезендә раскулачивать итүнең ничек баруы, нинди башбаштаклыкларга юл куелуы һәм аларның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләгез. Таблица Беренче бишьеллыкта сәнәгать җитештерүе Продукция төре 1928 елда җитештерү Бишьеллыкның соңгы елына йөкләмә 1932 елда җитештерү 1929 елда расланган 1930 елда арттырылган Нефть (млн т) 11,6 22,0 45,0-46,0 21,4 Чуен (млн т) 3,3 10 17 6,2 Тракторлар (мең) 1,3 53,0 170,0 48,9 Автомобильләр (мең) 0,84 100,0 200,0 23,9 Комбайннар (мең) — — 40,0 10,0 Йон тукымалар (млн м) 86,8 270,0 270,0 88,7 Таблицада китерелгән мәгълүматларга аңлатма бирегез. Алар беренче бишьеллыкның план йөкләмәләрен үтәүнең нинди реаль нәтиҗәләрен чагылдыралар? Ни өчен ВКП(б) җитәкчелеге бишьеллык нәтиҗәләрен алдан бастырып чыгаруны тыйган?
124 3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда § 19 вян 1930 елларда СССРда сәяси система. Репрессияләрнең киң колач алуы Кызыл террор сәясәтенең нәрсәдән гыйбарәт булуын исегезгә төшерегез. Ул кайчан үткәрелә? Массачыл репрессияләрнең көчәюе Гражданнар сугышы вакытыннан башлап, идея ягыннан һәм сәяси дошманнардан үч алу большевиклар өчен гадәти гамәлгә әверелә. Ләкин 1920 еллар ахырыннан репрессия масштаблары бик тиз арта. Сталинның, социализм төзү процессы үсә барган саен, илдә сыйн¬ фый көрәш кискенләшүнең котылгысызлыгы турындагы тезисы алар өчен теоретик нигезгә әверелә. Репрессияләрнең мотивлары һәм характеры үзгәрешләр кичерә. 1928—1929 елларда Шахта эше, Промышленность партиясе һәм Крестьяннарның хезмәт партиясе эшләре һ.б. процесслар булып уза. «Буржуаз белгечләр» буларак бәяләнгән, ягъни революциягә кадәр үк белем алган күп кенә галим-икътисадчылар, идарәчеләр һәм инженерлар корткычлыкта һәм контрреволюцион оешмалар төзүдә гаепләнеп хөкем ителәләр. 1928—1932 елларда дәүләт аппа¬ ратын чистартулар нәтиҗәсендә барлыгы 140 меңләп кеше эштән йзат ителә, аларның күбесе кулга алына. Белгечләр килеп туган кы¬ енлыкларда, халыкның тормыш дәрәҗәсе төшүдә гаепләнә. СССРда сәяси террор кампаниясе 1934 елда Ленинград партия оешмасы җитәкчесе С.М. Киров үтерелгәннән соң, 1935—1938 елларда репрессияләр үзләренең иң югары ноктасына җитә. Үтерелүнең шартлары һәм мотивлары С.М. Киров бәхәсле булып кала, ләкин ул законнарны кискен катгыйландыруга сылтау була. Тер¬ рорчылык актлары һәм контрреволюцион оешмалар турындагы эшләрне карауның гадиләштерелгән тәртибе (прокурор һәм яклаучы катнашыннан башка) кабул ителә. Яңадан карау хокукы булмаган хөкем ка¬ рарлары чыгарыла, алар кичекмәстән гамәлгә ашырыла. Хөкем карарын чыгару, башлыча, гаепләнүченең үз гаебен тануы¬ на нигезләнә. Тикшерү эше теләсә нинди юл белән гаепләнүченең үз гаебен тануына кайтып кала, биредә җәзалаулар һәм кый¬
§ 19. 1930 елларда СССРда сәяси система. ^5 Репрессияләрнең киң колач алуы наулар рөхсәт ителә. Законнар 12 яшьтән башлап балаларга кара¬ та да үлем җәзасы куллануны күздә тота. Хөкем ителгән «халык дошманнары »ның гаилә әгъзалары судсыз гына махсус лагерьларга сөреләләр, аларның гражданлык хокуклары чикләнә. Репрессияләрнең төгәл масштаблары әлегәчә ачыкланмаган. Якынча исәпләүләр буенча, 1930 елдан 1953 елга кадәр ким дигәндә 800 мең кеше үлем җәзасына хөкем ителгән. 18 млн чамасы кеше, шул исәптән тоткыннарның якынча биштән бер өлеше сәяси статьялар буенча лагерьларны узган. 1935 — 1938 елларда партиянең һәм Совет дәүләтенең җитәкче кадрлары, армиянең һәм җәза бирү органнарының югары катлавы, Коминтернның чит илләр секцияләре әгъзалары репрессияләнә. 1936 елның августында В.И. Ленинның көрәштәшләре - боль¬ шевиклар партиясе җитәкчелеге әгъзалары Г.Е. Зиновьев һәм Л.Б. Каменев өстеннән суд процесслары үткәрелә. ВКП(б)ның 1934 елда уздырылган XVII съезды И.В. Сталин үткәрә торган сәясәтне хупласа да, съезд эшендә катнашкан, партиянең күренекле катла¬ мыннан булган 1967 делегатның 1108 е репрессияләнә. 1936 — 1938 елларда Кызыл Армиянең башында маршал М.Н.Тухачевский торган җитәкчелеге (югары командирлар буынының якынча 90 проценты - гаскәрләрнең төрләре һәм хәрби округ командующийларыннан алып полк командирларына кадәр) репрессияләргә дучар ителә. Кызыл Армиянең 10 меңләп югары офицеры лагерьларга җибәрелә һәм җәзалап үтерелә, «заговор¬ чылар» белән элемтәләр урнаштыруда гаепләнгән 20 мең кеше партиядән чыгарыла. Күп кенә күренекле галимнәр һәм конструкторлар да ГУЛАГ тоткыннарына әвереләләр, аларның кайберләренә ябык конструк¬ торлык бюроларында иҗади эшләү мөмкинлекләре тудырыла. 1938 елның мартында Н.И. Бухарин, А.И. Рыков һәм аларның тарафдарлары үлем җәзасына хөкем ителә. 1935 — 1938 елларда, чынлыкта 1920 еллар - 1930 еллар башында оешкан хакимият һәм идарә аппараты тулысынча диярлек тар-мар ителә һәм юкка чыга¬ рыла. Хакимиятнең һәм җәмгыять белән идарә итүнең үзәкләшкән сталинчыл системасы төзелү 1936 елның 5 декабрендә, беренче ике бишьеллыкның планнары уңышлы үтәлгәннән соң, СССРда яңа Конституция кабул ителә.
3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда КОНСТИТУЦИЯ J' кжипмиой СОЮЗА СОВЕТСКИХ СОЦИАЛИС ГИЧЕСКИХ РЕСПУБЛИК СССРның дәүләт гербы СССР Конституциясе Конституция буенча җәмгыятьтә идарә итү роле, барлык дәүләт органнарының һәм хезмәт ияләре иҗтимагый оеш-маларының эшенә юнәлеш бирү Коммунистлар партиясе кулына туплана (126 статья). Партия идеологиясенең йогынтысын киметүгә, оп¬ позицион партияләр оешуга китерә торган теләсә нинди эшчәнлек Конституциягә каршы юнәлдерелгән һәм җинаятьчел гамәл була¬ рак бәяләнә. Советлар сәяси хакимиятне тормышка ашыручы орган дип игълан ителә, ләкин барлык дәрәҗәдәге сайлаулар идарәче партиянең катгый контроле астында уза. Шул рәвешле, ВКП(б) СССРда хакимиятнең реаль үзәк буыны булып кала, аның эчке яшәү нормалары партия Уставын¬ да теркәлә. Аның төп төзелеш принцибы - демократик центра¬ лизм була. Ул, партиянең идарә органнары (съезд, партия кон¬ ференциясе, Үзәк Комитет Пленумы) карар кабул иткәнгә кадәр, теләсә нинди мәсьәлә буенча ирекле фикер алышу мөмкин булуын аңлата. Шул ук вакытта фракцияләр эшчәнлеге тыелу, массакүләм мәгълүмат чараларының катгый контрольдә булуы теләсә нинди бәхәснең нәтиҗәсен алдан билгели. Партиянең югары җитәкчелеге позициясе хәлиткеч роль уйный. Партиянең эчке тормышында 1917 елга кадәр формалаш¬ кан традицияләр тарихта гына кала. Партиягә нигез сал¬ ган фикердәшләр үзләрен шәхси дуслык белән бәйләнгән иптәшләр дип санаганнар, шул сәбәпле бер-берсенә шикләрен, борчуларын, тәнкыйди бәяләмәләрен ачыктан- ачык әйтә торган булганнар. Хәзер исә бу мөнәсәбәтләр катгый субординация белән алыштырыла. Лидерның —
§ 19. 1930 елларда СССРда сәяси система. ^27 Репрессияләрнең киң колач алуы И.В. Сталинның хакимлеге һәм абруе һәртөрле фикер алышу¬ лардан, тикшерүләрдән өстен була. Партиядә һәм җәмгыятьтә лидерның шәхес культы тамыр җәя. Шәхес культы — лидерны данлау, илдә җәмгыятьнең барлык уңышларын да бары тик аның эшчәнлеге белән бәйләп бәяләү халәте урнашу. Совет җәмгыяте үсешендә барлык казанышлар да И.В. Сталин эшчәнлегенең җимешләре дип күрсәтелә. Җибәрелгән ялгышлар исә яшеренгән «халык дошманнары» гамәлләренең нәтиҗәләре бу¬ ларак бәяләнә. Совет җәмгыятендә рухи мохит Нәшрият эшчәнлеге, кинофильмнар төшерү тармаклары өстеннән дәүләт контроле хөкем сөрү массалар арасында партиянең югары җитәкчеләре карашына туры килгән идеяләрне генә тарату мөмкинлеге бирә. Мәгариф өлкәсендә иҗтимагый-сәяси фәннәргә аерым игътибар юнәлтелә. ВКП(б) җитәкчелегендә төзелгән җәмәгать оешмалары систе¬ масы үсеп килүче буынны коммунизм идеяләренә тугрылыклылык рухында тәрбияләргә тиеш була. Кечерәк яшьтәге мәктәп балала¬ ры 1920 елларда төзелгән пионер оеш¬ масы эшчәнлегенә торган саен күбрәк күләмдә җәлеп ителә. Яшьләрне комсо¬ мол берләштерә, ул ал арны партиягә һәм юлбашчыга тугры хезмәт итәргә әзерли. Яшьләр шулай ук Оборонага, авиа¬ ция һәм химия төзелешенә ярдәм итү җәмгыяте (ОСОАВИАХИМ) эшендә катнаша. Бу оешманың әгъзаларын төз атарга, парашют белән сикерергә һ.б. өйрәтәләр. Физик тәрбиягә һәм спор¬ тны үстерүгә зур игътибар бирелә, даими рәвештә спартакиадалар һәм физкультурачыларның бәйрәм парадла¬ ры үткәрелә. Чит илләр тормышы турындагы хәбәрләр СССР гражданнарына кат¬ гый контрольдәге массакүләм мәгълүмат чаралары аша гына барып ирешә. Физкультура парады. ГТО значогы. А.М. Родченко фотосы. 1930
Мәсәлән, чит илләрдән тапшырулар кабул итәргә сәләтле радио¬ алгычлар төгәл исәпкә алына. Әлеге чаралар һәм халык тормышының беркадәр яхшыруы нәтиҗәсендә, илнең Сталин җитәкчелегендәге идарәче катлавы СССРның күп кенә гражданнарын ул үткәргән сәясәтнең бәхәссез дөреслегенә ышандыруга ирешә. 1930 елларның икенче яртысында рухи мохиттә гомуми шикләнүчәнлек, даими рәвештә яшеренгән дошманнарны һәм чит илләр разведкалары агентларын эзләү гадәти күренешкә әверелә. Чиновникларның һәртөрле ришвәтчелек, волокита һәм булдыксыз¬ лык очраклары хокук саклау органнарына хәбәр ителә һәм корт¬ кычлык яки саботаж буларак бәяләнә. Гаепләүләр, яла ягулар еш кына шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклау һәм матди мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү чарасына әйләнә. 1938 елда хакимият курку рухы өстенлек итүнең совет җәмгыяте өчен җимергеч нәтиҗәләргә китерүен таный. Элек И.В. Сталин хуплаган массачыл репрессияләр (партиянең элек¬ ке җитәкчеләренә карата чыгарылган хөкем карарларының күпчелеген ул үзе имзалый) хәзер инде лидерның үзе тарафын¬ нан ук хата, дәүләт куркынычсызлыгы органнарын җитәкләгән корткычлар эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак бәяләнә. Бу органнар җитәкчеләренең югары баскычы, шул исәптән халык комиссары Н.И. Ежов та (1895— 1940) репрессияләнә. 1935 — 1938 елларда хөкем сөргән рухи мохит шартларын¬ да партиянең һәм дәүләтнең, армиянең һәм флотның күренекле эшлеклеләренең корткычлар буларак гаепләнүе һәм хөкем ителүе СССРның халыкара мәйдандагы абруена зур зыян китерә. Шул ук вакытта, бу елларда Германиядә, Италиядә һәм Япониядә Бе¬ ренче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен яңадан карауга омтыл¬ ган көчләрнең хакимияткә килүе нәтиҗәсендә сугыш куркынычы көчәю күзәтелә. § 19 1 2 1 Сораулар һәм биремнәр 1920-1930 еллардагы репрессияләрнең максатлары ничек үзгәрә? Алар СССРның большевиклар тарафыннан сайлап алынган социаль-икътисади һәм сәяси үсеш моделенең закончалыклы нәтиҗәләре буламы? Ни өчен хакимият В.И. Ленинның якын даирәсенә кер¬ гән шәхесләрнең, шулай ук партиянең XVII съезды делегатларының күпчелеген җәзага дучар итә?
Россия Федерациясе дәүләт флагы Россия Федерациясе дәүләт гербы Россия Федерациясенең символикасы (гимны, гербы һәм флагы) закон нигезендә 2000 елның декабрендә кабул ителә.
Гражданнар сугышы Якутск^ IVW»-XJ 1922 '^РАЙ', Масштаб 1:37 500 000 [loo* Совет республикалары һәм автономияләр үзәкләре УССР Польша гаскәрләренең 1920 елдагы хәрәкәтләре Советка каршы фетнәләрне бастыру Большевикларга каршы крестьяннар баш күтәрт ән районнар 1921 елның мартында чик сызыклары Совет республикалары чикләре Башка дәүләтләр чикләре Масштаб 1:15 000 000 16.111.1921 ел шартнамәсе буенча Төркиягә бирелгән территория 1919-1920 елларда Кызыл Армиянең Төньякта, 1919-1920 елларда Урта Азиядә, 1920-1921 елларда Кавказда һөҗүмнәре Акгвардиячеләр һәм интервентлар гаскәрләренең иң эчкәре үткәндәге фронт сызыклары һәм Кызыл Армия һөҗүме юнәлешләре 1918 елда Румыния басып алган Бессарабия территориясе 1919 елның апреле азагына (Колчак гаскәрләренә каршы, 1919 елның апреле — 1920 елның гыйнвары) 1919 елның октябре уртасына (Деникин, Юденич гаскәрләренә каршы, 1919 елның октябре — 1920 елның марты) 1920 елның октябре башына (Врангель гаскәрләренә каршы, 1920 елның октябрь-ноябрө) Советлар Россиясе 1918 елның августында фронтлар боҗрасында Кызыл Армиянең. ДВР Халык-революцион армиясенең һәм партизаннарның Ерак Көнчыгышта 1920 1921 еллардагы һөҗүмнәре Акгвардиячеләр һәм Антанта интервентлары гаскәрләре һәм флоты хәрәкәтләре Элеккеге Россия империясе территориясендә Совет хөкүмәтен танымаган милли һәм төбәк хөкүмәтләре 1919 елда кораллы көчләрен бердәм командованиега бер¬ ләштергән Совет республикалары д (Брит.) Картада саннар белән билгеләнгән: 1 Эстон республикасы — 1918 елдан 2 Белоруссия халык республикасы - III. 1918—XII. 1919 Белоруссия ССР - 1919 елдан 3 Украина халык республикасы - 1917—IV. 1918, XII. 1918—XII. 1919 Украина державасы - IV—XII. 1918. Украина ССР — XII.1917 елдан 4 Россия көньягы Кораллы Көчләре Башкомандующие каршындагы махсус киңәшмә (ВСЮР) - VIII 1918 XII.1919 - ВСЮР Башкомандующие каршындагы хөкүмәт — XII. 1919—111.1920. Көньяк 3 Россия хөкүмәте — 111.1920 Грузия демократик республикасы - V.1918-III.1921 ь Грузия ССР - 11.1921 елдан Абхазия ССР — III. 1921 елдан. Грузия ССР һәм Абхазия ССР арасындагы 6.1 союз килешүе нигезендә XII. 1921 елдан Грузия ССР составына керә Әрмәнстан республикасы - V.1918 - XII. 1920. Әрмәнстан ССР - XII. 1920 7 елдан 8 Азәрбайҗан республикасы - VI.1918-IV.1920, Азәрбайҗан ССР - IV.1920 елдан 8.1 Нахичевань ССР — VII. 1920 елдан; Азәрбайҗан ССР составында — 111.1921 елдан
СССР төзелү ЕГЕ Кавказ аръягы Совет Социалистик Федератив Республикасын (ЗСФСР) төзегән республикалар, 1922 елның 13 декабре (1936 елда турыдан-туры СССР составына керәләр) 1939 елда УССР һәм БССР составына кергән Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия 1940 елда СССР составына кергән Литва, Латвия һәм Эстония 1940 елда Румыния СССРга тапшырган территорияләр 1940 елда Молдавия ССР төзелү 1940 елда Карел-Фин ССР АССР итеп үзгәртелә 1940 елда Финляндиядән аерылган җирләр ССР төзелгән еллар Автономияле ССР, автономияле өлкәләр, милли округлар төзелгән еллар Картада саннар белән билгеләнгән: РСФСР 1 Мордовия АССР, 1934 2 Чувашия АССР, 1925 3 Мари АССР, 1936 4 Удмуртия АССР. 1934 5 Идел буе немецлары АССР, 1924 6 Калмыкия АССР. 1935 7 Кабар да-Балкар АССР, 1936 8 Төньяк Осетия АССР, 1936 9 Чечен-Ингуш АССР, 1936 |0 Дагстан АССР. 1921 И Адыгея АО. 1922 12 Чиркәе АО, 1928 13 Карачай АО. 1926 14 Еврей АО. 1934 15 Коми-Пермяк милли округы, 1925 16 Усть-Урда Бурят-Монгол милли округы, 1937 • ■у Агинский Бурят-Монгол милли округы, 1937 Украина ССР 18 Молдавия АССР, 1924 19 Грузия ССР, 1921 20 Абхазия АССР, 1921 21 Аджария АССР, 1921 22 Көньяк Осетия АО. 1922 23 Азәрбайҗан ССР, 1920 24 Нахичевань АССР, 1924 25 Таулы Карабах АО. 1923 26 Әрмәнстан ССР. 1920 Үзбәкстан ССР 27 Каракалпак АССР. 1932 Таҗикстан ССР 28 Таулы Бадахшан АО, 1925
Бөек Ватан сугышы г~ -1 Германия һәм аның союзниклары басып алган 1 J дәүләтләр һәм территорияләр 1 Нейтралитет тотулары турында игълан иткән — J дәүләтләр jfz 1941 елда Германия һәм аның союзниклары '/fa гаскәрләре тупланган районнар һәм аларның төп һөҗүме юнәлешләре Совет гаскәрләренең чолганышта калган һәм тар-мар ителгән төркемнәре Совет гаскәрләренең оборонада сугышы һәм контрһөҗүме m-rrm Совет гаскәрләренең оборона чикләре _____ 1941 елның декабрендә немец гаскәрләре туктатылган фронт сызыгы •, ■ ' Совет партизаннары көрәшкән төп районнар Одесса ГеР°й шәһәрләр. Брест герой-крепосте Фашист концентрацион лагерьлары, " халыкны һәм хәрби әсирләрне күпләп юк итү урыннары Нацистлар Германиясе оккупациаләгән совет территорияләре Сугыш барышында тамырдан борылыш. Сталинград һәм Курск бәрелешләрендә Германия һәм аның союзникларының совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүе, совет гаскәрләренең Днепрны кичүе ү I--T 1941-1942 еллар кышында совет гаскәрләре контрһөҗүме Германия составына кертелгән территорияләр Румыниягә бирелгән территорияләр Финляндиягә бирелгән территорияләр Генерал-губернаторлыкка кушылган территорияләр Үзәге Краковта булган генерал-губернаторлык Польша 1939 елда Германия тарафыннан басып ■Н 1941-1942 еллар кышында совет гаскәрләре ■ишливд азат иткән террИТОрИЯ — — - 1942 елның апрель ахырына фронт сызыгы алганнан соң төзелә. Башка территорияләр, советка каршы һәм милләтче җирле элементлар һәм оешмалар ярдәменә таянып, немец гражданлык администрациясе һәм хәрби 1942 елда немец гаскәрләре һөҗүме командование тарафыннан идарә ителә, юнәлешләре Масштаб 1:17 000 000 йцщцй 1942 елның 19 ноябрендә фронт сызыгы — 1942 елның ноябрендә — 1943 елның мартында совет - гаскәрләре контрһөҗүме һәм гомуми һөҗүме ===== 1943 елның март ахырына фронт сызыгы 1943 елның июлендә немец гаскәрләренең Курск янында һөҗүме 1943 елның июле—декабрендә совет гаскәрләре контрһөҗүме һәм гомуми һөҗүме 1043 ӨЛНЫң декабре ахырына фронт сызыгы // Италиянең көньягында союздаш гаскәрләр төшү һәм '**"4 1943 елның ноябрь-декабренә алар җиткән чикләр Ике картада да чикләр: СССР - 1941 елның 22 июненә Чит дәүләтләр - 1938 елның 1 мартына Картада 1 саны белән Молдавия ССР билгеләнгән Масштаб 1:17 000 000 ЫИФП01 Киркен& ГАДЛИЯ ' юкгольм i^rt туло Дмитриеву ‘ВАРШАВА Kef*" СССРНЫҢ ЯПОН МИЛИТАРИСТЛАРЫН ТАР- МАР ИТҮДӘ КАТНАШУЫ 9.VIII - 2.IX.1945 районнары 30 декабрь ахырына совет гаскәрләре азат иткән терри- 31 декабрьгә фронт линиясе Масштаб 1:4 200 000 фронты 30 ноябрьгә кадәр со¬ вет гаскәрләре контрһөҗүме Германия һәм аның ■^«’РНЫЙ полярны^ к₽Уг 5-15 июльдә Германия гаскәрләре һөҗүме Совет гаскәрләренең төп контрһөҗүмнәре Совет гаскәрләренең чигенүе (12-15 август) Кызыл Армия резервлары хәрәкәте Ворожба Сумыъ, Серафимович .. ^^^Рдспо^йн^Кая О.****0 16.XI дән (Көньяк-Көнбатыш һәмх^. - Воронеж фронтлары), 24.XII дән — х (Сталинград фронты) 31.XII гә кадәр \ совет гаскәрләре һөҗүме \ Декабрьнең икенче яртысында немец-фа- —--- шист гаскәрләре резервлары контрһөҗүме Җюянь' Ст.Оскол' Суджо !°\ f - ■ \ етарскиб^/<\.'\ и Кордча Нов Оскол UUArtH^1 Клайпёд, НЕмадий^.^ ■ ДАНЦИГ о 5 августка Германия гаскәрләренең торышы 18 августка (төньякта) һәм 23 августка (көньякта) фронт сызыгы Нежми | Масштаб 1:67 000 000 СТАЛИНГРАД СУГЫШЫ. СОВЕТ ГАСКӘРЛӘРЕ КОНТРҺӨҖҮМЕ (1942 елның ноябрь-декабре) / Ефремов Новосилъ U КУРСК СУГЫШЫ М 1943 елның июль—августы У Масштаб 1.5 500 000 Дошманны СССРдан куып чыгару. Европа илләрен азат итү Совет гаскәрләренең 1944 елның гыйнварын¬ да — 1945 елның маендагы һөҗүме 1944 елның июне уртасына фронт сызыгы ң 1945 елның апреле уртасына фронт сызыгы Германиягә аның элеккеге союзниклары сугыш игълан итү Фашистлар Германиясенә каршы Югославия (Ю), Польша (П), Чехословакия (Ч), Болгария (Б), Румыния (Р), Албания (А) гаскәрләре хәрәкәте К 1944 елның 6 июнендә Көнбатыш Европада икенче фронт ачылу 1944-1945 елларда союздаш гаскәрләр хәрәкәтләре Союздаш гаскәрләр 1944 ел ахырына җиткән ***»«»* чикләр . . . Европа илләрендә совет партизаннары һәм • • Каршылык хәрәкәте көчләре көрәш алып ’ ‘ ’ барган төп районнар — > Немец гаскәрләренең контрһөҗүмнәре Германия һәм аның союзниклары гаскәрләре- ЮЙ нең чолганышта калган һәм тар-мар ителгән төркемнәре _____ Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре гаскәрләренең сугыш ахырына чыгуы чикләре. 1945 елның мае I8.V 19451 Германиянең һичсүзсез капитуляциясе турындагы Актка кул куелу ////. Япония оккупацияләгән 7 һава десантлары ///х территория Диңгез десантлары _ 1945 елның 9 августына совет . . 1945 елның августына һәм япон гаскәрләре торышы • • Кытайның азат итвпгә Совет гаскәрләрнең һөҗүм = КытайХалык-Азатлык Ар- юнәлешләре миясе (НОАК) хәрәкәтләре Совет-монгол атлы һәм меха- 2 |Х 1945 Япониянең w никалаштырылган төркеменең и капитуляциясе турындагы һө*Үм юнәлеше -д д^ка кул куелу
С.П. Рябушинскийның Кече Никитский урамындагы йорты. Мәскәү. Архитектор Ф.О. Шехтель. 1903 Дәүләт Третьяков галереясы. Мәскәү. Рәссам В.М. Васнецов проекты. 1902 А.С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музее. Мәскәү. Архитектор Р.И. Клейн. 1912 Ярославль вокзалы. Мәскәү. Архитектор Ф.О. Шехтель. 1907
П.Н. Перцовның Лесной (хәзер — Соймоновский) тыкрыгындагы йорты. Мәскәү. Рәссам С.В. Малютин проекты. 1905-1907 И.Б. Лидвальнең Санкт-Петербург тагы Каменноостровский проспек¬ тында урнашкан табыш йорты. Архитектор Ф.И. Лидеаль. 1904 Самарадагы Курлина йорты. Архитектор А.У. Зеленко. 1900 нчы еллар И.В. Русаков исемендәге клуб. Мәскәү. Архитектор К.С. Мельников. 1927-1929 «Метрополь» кунакханәсе. Мәскәү. Архитек¬ тор В.Ф. Валькот. «Принцесса Греза» панносы белән бизәлгән фасад¬ ның бер өлеше. Рәссам М.А. Врубель Үзәк телеграф. Мәскәү. Архитектор И.И. Рерберг. 1925—1927
Россия Армиясе Үзәк академия театры. Мәскәү. Архитекторлар К.С. Алабян, В.Н. Симбирцев. 1934-1940 Төньяк елга вокзалы. Мәскәү. Архитекторлар А.М. Рухлядев, В.Ф. Кринекий. 1937 Мәскәү дәүләт университетының Воробьев тауларындагы бинасы. Мәскәү. Архитекторлар Л. В. Руд¬ нев, С.Е. Чернышев, П.В. Аброси¬ мов, А.Ф. Хряков. 1949-1953 г iRiB В Метроның «Маяковская» стан¬ циясе. Мәскәү. Архитектор А Н. Душкин. Рәссам А.А. Дейнека. 1938 п г TFil Bill 6ГСГ " rerr iiii iiic 5/ ГВНВ Ш1 НШ в iiir iiii iiii n iiii irii ire ■ iiii з iiii mi iris в
«Россия» кунакханәсе. Архитектор Д.Н. Чечулин җитәкчелегендәге автор¬ лар коллективы. 1967-1970 «Салют» кунакханәсе. Мәскәү. Архитекторлар A. Б. Самсонов, А. Б. Бер¬ гельсон, А.П. Зобнин, B. В. Россихин. 1977-1980 Икътисади Ярдәмләшү Советы (СЭВ) бинасы (хәзерге вакытта Мәскәү мэ¬ риясе биналарының берсе). Архитекторлар М.В. Посохин, А.А. Мндоянц, В.А. Свирский. 1963-1970 Тынычлык проспектындагы «Олимпийский» спорт комплексы. Мәскәү. Архитектор М.В. Посохин җитәкчелегендәге авторлар коллективы. 1980
Россия Үзәк банкы Баш идарәсе. Мәскәү Кече Левшинский тыкрыгында¬ гы торак йорт. Мәскәү. Архитекторлар М.Э. Лабазов, А.М. Савин. 2002
§ 20. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан СССРнын тышкы сәясәте Сез хакимиятнең һәм җәмгыять белән идарә итүнең үзәкләшкән системасы, шәхес культы терминнарын ничек аңлыйсыз? Әлеге терминнар белән аталган күренешләр ничек формалаша? 4 1930 елларда совет җәмгыятендә хөкем сөргән рухи мохит турында сөйләгез. Документаль материаллар И.В. Сталинның өлкә, край комитетлары, милли компартияләрнең Үзәк Комитетлары секретарьларына, эчке эшләр халык комиссарларына, Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) идарәләре җитәкчелегенә җибәргән телеграммасыннан (1939 елның 10 гыйнвары): ВКП(б) Үзәк Комитеты НКВД эшчәнлегендә физик йогынты ясау алымының ВКП(б) ҮК рөхсәте белән 1937 елдан кулла¬ нылуы турында аңлата<...> Барлык буржуаз разведкаларның да социалистик пролетариат вәкилләренә карата физик йо¬ гынты алымын куллануы, һәм иң оятсыз рәвештә куллануы мәгълүм. Ни өчен социалистик разведка буржуазия агентла¬ рына, эшчеләр сыйныфы һәм крестьяннарның явыз дошман¬ нарына каршы мәрхәмәтлерәк булырга тиеш, дигән сорау туа. ВКП(б) ҮК, дөрес һәм максатка ярашлы алым буларак, искәрмә рәвешендә, киләчәктә дә физик йогынты алымын халыкның коралын куймаган һәм бәхәссез дошманнарына каршы һичшиксез кулланылырга тиеш дип саный. Китерелгән документка аңлатма бирегез. «Физик йогынты ясау алымнары» дигәндә нәрсә күздә тотылган? Аларны куллану тикшерү эшенең объектив булуына ярдәм иткәнме? §20 Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан СССРның тышкы сәясәте 1 Исегезгә төшерегез, Коминтерн нинди максатларда төзелә? 2 Ни өчен СССР һәм Беренче бөтендөнья сугышында җиңгән державалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә каршы¬ лыклар туа?
130 3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда СССРның тышкы сәясәте һәм Европада күмәк куркынычсызлык проблемалары 1920 елларда, репрессияләр һәм хакимиятне катгый үзәкләштерү сәясәтен аклар өчен, совет лидерлары даими рәвештә СССРга тыш¬ тан сугыш куркынычы янавы турында белдереп торалар. Ләкин дөньядагы бер генә держава да бу елларда СССРга каршы сугышка әзерләнми. Шул ук вакытта, 1920 еллар ахыры - 1930 еллар башыннан дөньяның күп кенә төбәкләрендә конфликтлар кискенләшә башлый. 1920 еллар башында ук Советлар Союзы Кытайдагы револю- цион-демократик көчләргә (Гоминьданга) ярдәм итә. Комин¬ терн булышлыгы белән Кытай Коммунистлар партиясе (КПК) ныгый бара. 1925 елда Кытайда революция башлана. Революцион-демо- кратик лидерлар үзләрен Кытайның Милли хөкүмәте дип игъ¬ лан итәләр. Аның кораллы көчләре, Халык революцион армия¬ се (ХРА), совет хәрби белгечләре ярдәмендә Кытайның көньяк провинцияләрен басып ала һәм төньякка таба хәрәкәт итә башлый. 1927 елда Гоминьдан җитәкчелеге Кытай коммунистлары белән союзны өзә һәм аларга каршы җәза чаралары уздыра башлый. Кытай шәһәрләрендәге совет консуллыклары юк ителә. 1931 елда Кытайда барган гражданнар сугышына Япония килеп кушыла. Аның гаскәрләре Маньчжуриягә бәреп керә һәм аны тулы- сынча оккупацияли. Япон гаскәрләре СССР чикләренә, шулай ук Кытайның коммунистлар контрольдә тоткан провинцияләренә якын ук киләләр. Германиядә хакимияткә А.Гитлер режимы килгәннән соң, Евро¬ пада сугыш куркынычының икенче үзәге барлыкка килә. Германиядә фашизм җиңгәннән соң, Европаның күп кенә илләре, үз җирләрен А.Гитлерның яулап алу планнарыннан сак¬ лау өчен, чаралар күрергә мәҗбүр булалар. Франция СССР белән үзара ярдәмләшү турында килешү төзү буенча сөйләшүләр башлый. Күмәк куркынычсызлык системасы төзү идеясе шуннан үсеп чыга. Ул анда катнашучыларның, Европа дәүләтләренең кайсы гына агрессия корбанына әйләнсә дә, аңа ярдәмгә килүләрен күздә тота. СССРның тышкы эшләр халык комиссары М.М. Литви¬ нов (1876—1951) үз чоры өчен алга карап әйтелгән - «дөньяның бүленмәслеге» формуласын тәкъдим итә. Бу формула дәүләтләр арасындагы теләсә нинди конфликт өчен барлык халыкара бергәлек җаваплы булырга тиешлеген алга сөрә.
§ 20. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан СССРның тышкы сәясәте Совет лидерлары, дөньяны яңадан бүлүгә омтылучы державалар булганда, яңа бөтендөнья сугышы куркынычы саклануыннан чыгып эш итәләр. Шул сәбәпле күмәк куркынычсызлык системасын төзү идеясе ил җитәкчелеге тарафыннан уңай кабул ителә. 1934 елда ВКП(б)ның XVII съезды дөньяда агрессив булмаган державалар яшәве һәм алар белән хезмәттәшлекнең Советлар Союзының куркы¬ нычсызлык мәнфәгатьләренә җавап бирүе турындагы тезисны кабул итә. 1934 елда СССР Милләтләр Лигасына керә. 1935 елда СССР, Франция һәм Чехословакия арасында үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәгә кул куела. Бу документларга, Чехословакия агрессиягә дучар булган очракта, СССР аңа Франция белән берлектә генә ярдәм күрсәтә ала, дигән искәрмә кертелә. Бу шартнамә Англиядә тискәре кабул ителә. 1935 елда ул Германия белән диңгез килешүе төзи. Әлеге килешү нигезендә Германиягә Англия хәрби-диңгез флотының 35 проценты кадәр хәрби-диңгез флоты төзергә рөхсәт ителә, су асты көймәләре төзүгә тыю бетерелә. Көнбатыш державалар арасында бердәмлек булмавына ина¬ нып, А. Гитлер Германиянең Версаль солыхындагы хәрби төзелешне тыю турындагы барлык таләпләрдән баш тартуы хакын¬ да белдерә. Англия дә, Франция дә бу адымга каршы килмиләр. Испаниядә гражданнар сугышы. Мюнхен килешүе Испаниядәге гражданнар сугышы (1936 — 1939) дөньядагы вазгыятькә зур йогынты ясый. 1936 елда Испания социалистлары һәм коммунистлары проф¬ союзлар, йогынтылы анархистлар һәм башка сул төркемнәр катна¬ шында Халык фронты төзиләр. 1936 елның февралендә бу фронт парламент сайлауларында җиңә. 1936 елның 17 июлендә Испаниядә генерал Ф. Фран¬ ко (1892—1975) җитәкчелегендә хәрби фетнә башлана. Аны әзерләүдә Германия һәм Италия разведкалары катнаша. Англия һәм Франция хөкүмәтләре чит державаларның Испаниянең эчке эшләренә тыкшынмаулары яклы була. Ләкин Германия һәм Италия фетнәчеләргә ачыктан-ачык ярдәмгә киләләр. СССР, республикачыларга кораллар, танклар һәм авиация җибәреп, турыдан-туры ярдәм күрсәтә. 1936 елның октябрендә Испаниягә корал төягән беренче совет транспорты килә. Испаниянең яр буйларын блокадалаган Италия флоты СССР флагы астында баручы судноларны батырырга җөрьәт итми.
Германия һәм Италия пропагандасы Испаниядәге конфликт¬ ны фашистик державаларның бу илне советлаштыру һәм СССР плацдармына әверелдерү куркынычына каршы көрәше буларак күрсәтә. Коммунистларга каршы пропаганда күтәрелеше шартла¬ рында, 1936 елның көзендә, Германия һәм Япония бергәләп ком¬ мунистларга каршы көрәшү турында Коминтернга каршы пакт төзиләр. Әлеге пактның яшерен статьялары бу державаларның СССРга каршы чыгу ихтималын күздә тота. 1937 елда пактка Италия дә кушыла. Германия һәм Япония, гамәлләренең җитди каршылыкка очра¬ мавына ышанып, яулап алу планнарын тормышка ашыруны дәвам итәләр. 1937 елның 7 июлендә Япония Үзәк Кытайга бәреп керә. Кыска гына вакыт эчендә аның гаскәрләре Кытайның иң зур шәһәрләрен - Пекин, Шанхай, Тяньцзин һ.б. басып ала. Япон гаскәрләре СССР белән үзара ярдәмләшү турында шартнамә төзегән Монголия чиген берничә тапкыр боза. 1938 елның июль-август айларында японнар Хасан күле районындагы чик буе калкулыкларын билиләр һәм бу территорияне дәгъвалы җирләр дип игълан итәләр. Агрессор тар-мар ителгәннән соң гына, конфликтны туктату турындагы килешүгә ирешелә. Япония Кытайга басып керә башлау шартларында, Коминтерн аша эш йөртеп, СССР, японнар агрессиясенә каршылык күрсәтү өчен, Кытай коммунистларының Гоминьдан белән бердәм фронт булдыру турындагы килешү төзүләренә ирешә. 1938 — 1939 елларда Советлар Союзы Кытайга 600 дән артык самолёт, 100 туп, 8 мең пулемёт һәм башка төрле кораллар җибәрә. Япон илбасарларына каршы сугышларда 4 меңләп совет хәрби белгече катнаша. АКШ белән Англия япон-кытай сугышына катнашудан тыелып кала, ә аларның идарәче даирәләре көтеп тору позициясе ала. Демократик державаларның Азиядә бернинди чара да күрмәве Германияне Европада экспансияне көчәйтүгә этәрә. 1938 елның февралендә аның гаскәрләре Австрия территориясенә аяк басалар. Оккупация шартларында рефе¬ рендум уздырыла (1938). Аның нәтиҗәләре буенча Австрия Германиянең бер өлешенә әверелә. Шуннан соң Чехословакиягә чират җитә. Германия үзенә этник немец общиналары яшәгән Судет өлкәсен бирүне таләп итә. Гер¬ мания гаскәрләре демонстратив рәвештә Чехословакия чикләренә китерелә.
§ 20. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан СССРның тышкы сәясәте 133 1938 елда Европа сугыш башлану куркынычы чигендә кала. СССР белән Франция, Чехословакиягә һөҗүм ясалган очракта, 1935 елгы шартнамә шартларын үтәүгә әзер булалар. Ләкин яшерен дипломатик элемтәләр урнаштырып, немец сәясәтчеләре Англия һәм Франция лидерларын, сүз Германиянең соңгы таләбе турында бара, дип ышандыралар, Көнбатыш илләренә һәм аларның союзниклары- на куркынычсызлык гарантияләре бирергә вәгъдә итәләр. 1938 елның 29 — 30 сентябрендә Мюнхенда конференция була. Англия, Франция, Германия һәм Италия арасында килешү төзелә. Аның шартлары буенча Чехословакия территориясенең бер өлеше Германиягә бирелергә тиеш була. Германия үз ягыннан Англия һәм Франция белән һөҗүм итешмәү, бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү турындагы декларацияләргә кул куя. Чехословакия турындагы мәсьәләдә ташлама ясап, Англия һәм Франция башка мәсьәләләрдә дә фашистик державаларның таләпләре белән ризалашалар. 1939 елның февралендә, франкистлар әлегә хәрби ж,иңүгә ирешмәсәләр дә, алар Франко режимын законлы дип таныйлар. Мюнхен килешүе Икенче бөтендөнья сугышына юл ача. Гер¬ мания өчен ясалган ташламалар Гитлерда һәм аның даирәсендә Көнбатыш илләре лидерларына карата санлашмау рухы уята, аларның хәлиткеч гамәлләргә сәләтсез булуларына, СССР белән бергәләп агрессор илләргә каршы чыгу өчен әзер түгеллекләренә инану тудыра. § 20 1 Сораулар һәм биремнәр 1 1920 елларда СССР белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләгез. Азиядә сугыш куркынычы үзәге ничек барлыкка килә? Ни өчен Көнбатыш илләр Япониянең Кытай¬ дагы агрессиясенә комачауламыйлар? 2 А. Гитлерның хакимияткә килүе ни өчен Европада сугыш кур¬ кынычы китереп чыгара? 3 СССРның күмәк куркынычсызлык системасын төзүдә катна- шуы турында сөйләгез. Ни өчен СССР аның барлыкка килүе ягында була? 4.HI Яңа шартларда Коминтернның сәясәте ничек үзгәрә? Испаниядә сугыш башланганнан соң, Советлар Союзы нинди позициягә баса? 5 | Мюнхен килешүләренең асылы нәрсәдән гыйбарәт? Ни өчен Көнбатыш илләр, Советлар Союзы белән хезмәттәшлек
3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда итүгә караганда, Германия белән шартнамә төзүне кулай күрә? § 21 1930 елларда СССР мәдәнияте һәм сәнгате Большевиклар партиясе җитәкчелегенең әлеге пар¬ тия идеологиясен кабул итмәгән философларга һәм галимнәргә карата мөнәсәбәте нинди булган? 1920—1930 еллардагы күпкырлы мәдәни тормыш Революция, Гражданнар сугышы һәм җәмгыятьнең асылы үзгәрү әдәбият һәм сәнгать тормышына гаять зур йогынты ясый. Иҗади эзләнүләр чоры башлана. Интеллигенциянең бер өлеше революцияне рухланып кабул итә. Яңа шартларда үзгә, үткәндәге традицияләр белән араны өзгән пролетар мәдәният төзү зарур дигән идея популярлаша. Бу идеянең тарафдарлары пролетар язу¬ чылар, рәссамнар, музыкантлар ассоциацияләренә берләшәләр. Яңа, массаларга якын һәм аңлаешлы сәнгать тудырырга тыры¬ шудан тыш, алар мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, эшчеләр һәм кре¬ стьяннар арасында талантлар барлауга зур игътибар бирәләр. Шагыйрь В.В. Маяковский (1893—1930) — («Владимир Ильич Ленин» поэмасы, «Сул марш», «Совет паспорты турында шигырьләр» һ.б.) яңа дәвернең өндәүчесе, данлаучысы була. Язу¬ чылар Ф.В. Гладкое (1883—1958) - «Днепростройдан хатлар», «Энергия», М.С. Шагинян (1888—1982) - «Гидроцентраль», В.П. Катаев (1897—1986) - «Вакыт, алга!» һ.б. әсәрләре белән беренче бишьеллыклардагы хезмәт казанышларына һәм энтузиазм¬ га дан җырлыйлар. Пролетар әдәбият классиклары саналган М.А. Шолохов (1905 1984), А.С. Серафимович (1863—1949), А.А. Фадеев (1901 — 1956) яңа чорны чагылдырган, дөнья әдәбияты хәзинәсенә кергән әсәрләр иҗат итәләр. 1928 елда М.А.Шолоховның Дон казакларының дра¬ матик язмышына багышланган атаклы «Тын Дон» романының бе¬ ренче китабы басылып чыга. 1965 елда М.А.Шолоховның бу искит¬ кеч романы Нобель премиясенә лаек була. Язучы Н.А. Островский (1904—1936) - автобиографик ха¬ рактердагы «Корыч ничек чыныкты» романының авторы. Ул тудырган комсомол Павка Корчагин образы Гражданнар сугы¬ шында җиңү өчен көчен дә, гомерен дә кызганмаган яшьләрне
§ 21. 1930 елларда СССР мәдәнияте һәм сәнгате 135 А.А. Фадеев И.С. Шмелёв М.А. Шолохов гәүдәләндерә. Бу образ совет кешеләренең берничә буыны өчен үрнәк булып торды. А.Н. Толстой рус интеллигенциясенең революция елларындагы язмышы турында монументаль әсәр («Михнәтле заман») иҗат итә. Күп кенә язучылар узган гасырда ук барлыкка килгән тәнкыйди реализм традицияләрен дәвам итә. Аларны җәмгыятьтәге хәл ителмәгән проблемалар, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә гадәти тормыш шартларыннан аерылган кешеләрнең кичерешләре кызыксындыра. Реализм юнәлешендә иҗат иткән язучыларның күпчелегенә гуманизм, кеше хәсрәтләренә теләктәшлек күрсәтү, көч куллануга һәм гаделсезлеккә кара¬ та кискен мөнәсәбәт хас. Бу юнәлешнең күп кенә вәкилләре чит илләргә күченеп китә. Алар арасында И.А. Бунин (1870—1953), Б.К.Зайцев (1881 -1972), И.С. Шмелёв (1873- 1950) һ.б. бар. 1920 елларда социаль һәм сәяси тормыштагы үзгәрешләр әдәбиятның һәм сәнгатьнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә чәчәк атуына китерә. Пролетар мәдәният тарафдарлары белән бергә, әдәби-сәнгати иҗатның үзгә формаларына мөрәҗәгать иткән әдәбият-сәнгать әһелләре дә яңа әсәрләр тудыра. Революциягә кадәр үк танылуга ирешкән язучылар һәм шагыйрьләр - А.С. Грин (1880—1932), Б.Л. Пастернак (1890 — 1960), О.Э. Мандельштам (1891 — 1938), А.А. Ахматова (1889 — 1966) үз иҗатларын дәвам итәләр. М.А. Булгаков (1891 — 1940) «Ак гвардия» романын, «Эт йөрәге» повестен һәм берничә пьеса яза. Сатира жанры зур популярлык казана, нэп чоры чынбар¬ лыгы аның үсеше өчен шактый гына мисаллар һәм трагико¬ мик образлар бирә. М.М. Зощенко (1894—1958) яңа хакимият чиновникларының булдыксызлыгыннан зәһәр көлә. Сатириклар
3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда 136 М.А. Булгаков К.С. Станиславский Е.Б. Вахтангов Д.Д. Шостакович И. Ильф (1897 — 1937) һәм Е. Петров (1903—1942) сөйкемле авантюрист Остап Бендер маҗараларын гаҗәеп юмор белән тас¬ вирлыйлар. Театр сәнгате 1920 елларда күтәрелеш кичерә. Аның үсешендәге К.С. Станиславский (1863—1938) иҗаты белән бәйле реалистик тенденция, дөньяның күп кенә илләрендә танылуга иреште. Станиславский системасының алга таба үсеше Е.Б. Вахтанговның, (1883—1922) актёрлык һәм режиссёрлык эшчәнлегендә дәвам итә. Ул гротеск чаралары аша драма әсәренең мәгънәсен ачу нәтиҗәсендә үзенә бер төрле театраль чынбарлык тудыра. В.Э. Мейерхольд (1874—1940) мәктәбе театр сәнгатенең яңа формаларын эзләүгә игътибар бирә. Режиссёр автор текстын тра¬ дицион рәвештә сәхнәләштерү алымнарын¬ нан баш тарта, шартлы театр эстетикасын булдырырга, сәхнәне бизәүдә оригиналь алымнар кулланырга омтыла. Композитор Д.Д. Шостаковичның (1906—1975) симфоник әсәрләрендә XX гасыр сәнгатькәр-гуманистының катлаулы рухи дөньясы чагылыш таба. Плакат сәнгате чәчәк ата. Ул миллион¬ нарча совет кешеләрен илнең кайнап торган тормышына җәлеп итү чарасына әверелә. А.М. Родченко (1891—1956), Д.С. Моор
К.Ф. Юон. Автопортрет К.С. Петров-Водкин В.И. Мухина. Рәссам М.В. Нестеров (1883—1946) һ.б. плакат, репортаж фотографиясе һәм реклама осталары булып танылалар. Рәссамнар төрле юнәлешләрдә нәтиҗәле эшлиләр. Рәссам һәм сәнгать белгече И.Э. Грабарь (1871—1960) илебездә рестав¬ рация эшенә нигез салучыларның берсе булып санала. А.А. Дей- нека (1899—1969) үзенең монументаль картиналарында совет халкының хезмәттәге каһарманлыгына һәм ватанпәрвәрлегенә дан җырлый. Сынлы сәнгатьтә П.П. Кончаловский (1876—1936) һәм М.С. Сарьян (1880—1972) пейзаж һәм натюрморт жанрларының осталары булып калалар. Талантлы скульптор В.И. Мухина (1889—1953) героик пафос белән сугарылган әсәрләр иҗат итә. Шуларның берсе - «Эшче һәм колхозчы хатын-кыз» монументы. Танылган рәссам һәм педагог К.Ф. Юон (1875—1958) карти¬ налары табигатькә мәхәббәт белән сугарылган. Рәссамнар еш кына илнең революцион үткәненә мөрәҗәгать итәләр. Алар арасында М.Б. Греков (1882—1934) - «Беренче атлы армия быргычылары» һәм «Тачанка», К.С. Петров-Водкин (1878—1939) ~ «Петроградта 1918 ел», «Комиссар үлеме» һ.б. бар. М.В. Нестеров (1862—1942) һәм П.Д. Корин (1892—1967) әсәрләрендә портрет жанры гәүдәләнеш таба. Төзелеш сәнгате һәм архитектура үсешендә А.В. Щусев (1873—1949) гаять зур роль уйный. Ул Мәскәүне реконструкцияләүнең беренче планын эшләүдә катнаша, Казан вокзалы, В.И. Ленин мавзолее проектларының авторы була, шәһәрнең тарихи йөзе өчен традицион булган архитектура эле¬ ментларыннан файдаланырга омтыла.
3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда 138 Социалистик реализм Мәгариф халык комиссариатының беренче җитәкчесе А.В. Луна чарский (1875—1933) сәнгать халыкка һәм революциягә хезмәт итәргә тиеш дип саный. 1920 елларда СССРдагы идарәче партия шулай да мәдәният мәсьәләләренә административ тыкшынудан ты¬ елып тора. Хакимияттә И.В. Сталинның күтәрелүе белән параллель рәвештә дәүләт нәшриятлар һәм типографияләр өстеннән кон¬ трольне көчәйтә, ал арны дәүләт милкенә әверелдерә бара. Мондый язмыш киностудияләрне, музейларны һәм күргәзмә залларын да читләтеп узмый. Цензура катгыйлана. Мәдәният һәм җәмгыятьнең рухи тормышы сыйнфый көрәш мәйданы буларак карала башлый. 1932 елда ВКП(б) үзәк комитеты «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» карар кабул итә. Иҗади берлекләрнең күптөрлелегенә нокта куела. Социалистик төзелеш идеяләрен яклаучы барлык язучыларга Совет язучылары берлегенә (аның беренче съезды 1934 елда була) берләшергә тәкъдим ителә. Берлеккә кермәгән яки аннан чыгарылган язучылар турыдан-ту- ры совет хакимиятенә карата дошман мөнәсәбәттә торучылар дип бәяләнә. Аларның әсәрләре басылмый, үзләре яшәүнең барлык чы¬ ганакларыннан мәхрүм ителәләр. Шундый ук иҗат берлекләре рәссамнар, композиторлар, архи¬ текторлар, соңрак кинематографистлар өчен дә оештырыла. СССРда сәнгатьтә рәсми юнәлеш буларак социалистик реа¬ лизм ысулы ныгып урнаша. Язучылар, рәссамнар үз әсәрләрендә партия һәм халык казанышларын күрсәтергә, аның сәясәтен про¬ пагандаларга тиеш булалар. Совет чынбарлыгында сакланган бюрократизм, карьеризм һәм коррупция күренешләре өчен идарәче партиянең бары тик кайбер Л .П. Орлова Б.А. Бабочкин М.А. Ладынина
§ 21. 1930 елларда СССР мәдәнияте һәм сәнгате 139 әгъзаларын гына тәнкыйтьләү рөхсәт ителә, әмма әлеге очракта да бу күренешләрнең партиягә хас булмавын чагылдыру шарты куела. Шул вакыттан язучылар идарәче партия күрсәтмәләрен үзләренә юнәлеш итәләр. Патша Россиясе дәверен изү һәм башбаштаклыклар заманы буларак тасвирлау таләп ителә. Бары тик, Сталин кебек үк, яшәп килгән традицияләрне җимергән хәкимдарларга — Иван Грозный һәм Пётр I гә кара¬ та гына искәрмә ясала. Өстән төшерелгән күрсәтмәләр буен¬ ча аларны прогрессив эшлеклеләр сыйфатында сурәтлиләр. Кино сәнгате 1930 еллар башында беренче тавышлы совет фильмнары: доку¬ менталь - «Бөек эшләр планы» (режиссеры А.М. Роом, 1894 — 1976) һәм нәфис - «Тормышка юллама» (режиссёры - Н.В. Экк, 1902 —1976) картиналары чыгарыла. «Җиде кыю» һәм «Укытучы» (режиссёры С.А. Герасимов, 1906 — 1985) фильмнары совет яшьләренә, аларның ил тормышында кат¬ нашуларына багышлана. Халыкның күпчелек өлеше аз белемле булган шартларда, кино кешеләрнең аңнарына һәм күңелләренә гаять көчле йогын¬ ты ясау мөмкинлегенә ия була. Режиссёр Г.В. Александровның (1903—1983) «Шат егетләр», «Цирк», «Идел-Идел» фильмна¬ ры чор вакыйгасы буларак кабул ителә. Совет киносы йолдыз¬ лары М.И. Жаров (1899—1981), Л.П. Орлова (1902-1975), Н.К. Черкасов (1903—1966), Б.А. Бабочкин (1904—1975), М.А. Ладынина (1908-2003), Н.А. Крючков (1910-1994), Е.В. Самойлов (1912—2006), П.М. Алейников (1914—1965), Б.Ф. Андреев (1915-1982), Л.В. Целиковская (1919-1992) һ.б. миллионнарның мәхәббәтен яулыйлар. Кешеләр үз-үзләрен тотыш¬ ларында, киенүдә аларга охшарга омтылалар. Кино сәнгате идарәче партиянең һәм шәхсән И.В. Сталинның аерым игътибар үзәгендә тора. Халыкның күпчелеге 1917 ел, Гражданнар сугышы вакыйгаларын башлыча нәфис фильм¬ нар (мәсәлән, «Чапаев» фильмы, режиссёрлары - бертуган Васильевлар) аша күзаллый. Андый кинофильмнарны эшләү өчен зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә гаҗәеп сугыш күренешләрен төшерү һәм кинематограф экранына киң халык мас¬ саларын чыгару мөмкинлеге туа. Кинематография үсешендә танылган режиссёр С.М. Эйзен¬ штейн (1898—1948) гаять зур роль уйный. Аның «Броненосец
3 нче бүлек. СССР 1920-1930 елларда 140 Н.К. Черкасов Александр Невский ролендә. «Александр Невский» фильмыннан кадр. 1938 П.М. Алейников. «Трактористлар» фильмыннан кадр. 1939 «Потёмкин» фильмы, соңрак - «Александр Невский» һәм «Иван Грозный» фильмнары дөньякүләм дан казана. Балалар өчен В.П. Катаевның (1897—1986) «Ялгыз җилкән», А.П. Гайдарның (1904— 1941) «Тимур һәм аның командасы», А.Н. Толстойның (1882/83—1945) «Алтын ачкыч» һ.б. әсәрләре иҗат ителә һәм экранлаштырыла. Экраннарга беренче совет муль¬ типликацией фильмнары чыга. § 21 Сораулар һәм биремнәр 1 1920 еллардагы мәдәният һәм сәнгать үсешенең төп юнәлешләре нинди? Бу чорның уникальлеге нәрсәдән гыйбарәт? 2 Ни өчен 1930 елларда ВКП(б) җәмгыятьнең рухи тормышы өстеннән катгый контроль урнаштыра? 3 Социалистик реализм терминын сез ничек аңлыйсыз? 4 Ни өчен СССРдагы идарәче партия кино сәнгате үсешенә аерым игътибар бирә?
4 нче бүлек 141 БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ. 1941-1945 еллар § 22 1939 — 1941 елларда Совет-Германия мөнәсәбәтләре 1920 елларда Версаль-Вашингтон системасына тискәре карашта СССР һәм Германиянең ни өчен бердәм булуын аңлатыгыз. 1939 ел башында СССРның халыкара мәйдандагы хәле Мюнхенда Германия, Италия, Франция һәм Англия арасында килешүләр төзелгәннән соң (1938), Советлар Союзы халыкара изоляциядә кала. СССРның Франция һәм Чехословакия белән үзара ярдәмләшү турында төзелгән килешүләре (1935) көчен югалта. Бу килешүләрне төзүдә катнашкан Көнбатыш илләр, фа¬ шистлар агрессиясенә каршы торуга караганда, Германияне ты¬ нычландыру сәясәтенә өстенлек бирәләр. Бу фашистик держава¬ ларны яңа басып алу сугышларына этәрә. 1939 елның мартында, сугыш игълан итмичә, Германия Чехо- словакияне тулысынча басып ала, Польша белән һөҗүм итешмәү турындагы килешүне өзә һәм аңа территориаль дәгъвалар белдерә. Көнчыгыш Европа дәүләтләренең күпчелеге, аерым алганда, Че¬ хословакия язмышы белән куркытылган Венгрия һәм Румыния, килешүләр төзеп, үзләрен Берлин һәм Рим белән бәйләп куялар. 1939 елның мартында Германия гамәлләреннән борчуга төшкән Англия хөкүмәте, яңа шартларда Совет хөкүмәтенең Европада күмәк куркынычсызлык идеясенә карата мөнәсәбәтен ачыклый башлый. 1939 елның 17 апрелендә СССР Көнбатыш илләр белән үзара ярдәмләшү турында килешү төзү һәм кичекмәстән якларның кон¬ крет хәрби бурычларын билгеләү тәкъдиме белән чыга. Ләкин Англиянең һәм Франциянең дипломатиясе үз позицияләрен ачык¬ ларга ашыкмыйлар. 1939 елның 22 маеннан соң Германия һәм Италия ачыктан-ачык Көнбатыш илләренә каршы юнәлтелгән яңа килешү - «Корыч пакт» төзегәч кенә, Көнбатыш илләрнең хөкүмәтләре үзләренең СССР белән үзара ярдәмләшү турында килешү төзү идеясе белән ризалашуларын раслыйлар. Сөйләшүләр Мәскәүдә 1939 елның 12 августында башлана. Ләкин ике атна да узмый, Советлар Союзы
142 4 нче бүлек' Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар Германиянең 10 ел дәвамында һөҗүм итешмәү турында пакт төзү тәкъдимен кабул итә. Аңа 1939 елның 23 августында кул куела. Бу адымга нәрсә этәрә соң? СССР җитәкчелеге, Мюнхен вакыйгасыннан соң, Англиянең һәм Франциянең сәяси лидерларына ышанмый, ул Көнбатыш ике яклы уен алып бара һәм Советлар Союзы исәбеннән яңа «Мюн¬ хен» әзерли дип шикләнә. Үзара ярдәмләшү турындагы килешүләрне тикшергәндә яклар арасында туган катлаулылыклар әлеге шикләрне көчәйтә. Германия агрессиясе янаган Польша да, Балтыйк буе дәүләтләре (Литва, Латвия һәм Эстония) дә СССР катнашын¬ дагы бернинди дә килешүгә барырга теләмиләр. Аларның идарәче даирәләре Гражданнар сугышы чорыннан ук Герма¬ нияне түгел, Совет Россиясен үзләренең төп дошманы дип исәпли. Мәскәүдә Коминтернга каршы пакт буенча Германиянең союзнигы булган Япония гаскәрләренең 1939 елның маен¬ да Халхин-Гол елгасы районында СССРның союзнигы Монго¬ лия чиген бозулары да исәпкә алына. 1939 елның июнендә Мон¬ голия территориясендәге япон гаскәрләре саны 75 мең кешегә җитә. Япон һәм совет гаскәрләре арасында җәелеп киткән сугыш хәрәкәтләрендә ике яктан да танклар, артиллерия, авиация катна¬ ша. Конфликт үсеп, СССРның Япония белән, соңрак Япониянең Коминтернга каршы пакт буенча союзниклары белән тулы мас¬ штаблы сугышка әверелү ихтималы туа. Шул ук вакытта, 1939 елның июлендә Англия, чынлыкта СССР белән сугышучы Япо¬ ния белән, аның Кытайдагы «аерым ихтыяҗларын» тану турында килешү төзи. Совет-Германия мөнәсәбәтләрендә якынаю һөҗүм итешмәү турындагы СССР һәм Германия кул куйган пакт бу ике дәүләтнең бер-берсенә дошман булган союзларда кат¬ нашмавын күздә тота. Шул рәвешле, Гитлер, Европада сугыш хәрәкәтләре башланган очракта, СССРның Германия дошманнары ягында булмаячагына ышана. СССР һәм Германия арасындагы пактка өстәмә рәвешендә Көнчыгыш Европада йогынты даирәләрен чикләү турында яшерен беркетмә теркәлә. Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия, Балтыйк буе илләре, Финляндия, Румыния составына кергән Бес¬ сарабия (Молдавия) - элек бу территорияләр барысы да, Карпат
§ 22. 1939 — 1941 елларда Совет-Германия мөнәсәбәтләре 143 аръягыннан тыш, Россия империясендә була - СССРның йогынты даирәләре дип танылалар. Польша дәүләтен саклап калуның мак¬ сатка ярашлылыгы турындагы мәсьәлә соңрак, СССР һәм Герма¬ ния консультацияләре вакытында хәл ителергә тиеш була. Германия белән һөҗүм итешмәү турындагы пакт СССРны ике фронтта сугыш алып бару куркынычыннан котылырга, Ерак Көнчыгышта үзенә тынычлык тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Халхин-Гол янында зур югалтулар кичергән Япония Германиянең ярдәменнән мәхрүм кала. 1939 елның сентябрендә ул СССР белән мөнәсәбәтләрен җайга салырга мәҗбүр була, бу исә аның үз мәнфәгатьләренә дә җавап бирә. СССР территориясен киңәйтү 1939 елның 1 сентябрендә Германия Польшага бәреп керә. Англия һәм Франция Германиягә сугыш игълан итәләр. Польша армиясенең вермахт һөҗүменә каршы тора алмаганы¬ на инанганнан соң, 17 сентябрьдә совет җитәкчелеге Көнбатыш Белоруссиягә һәм Көнбатыш Украинага гаскәрләр кертү турын¬ да әмер бирә. Әлеге җирләр СССРга кушыла, анда тизләтелгән күмәкләштерү һәм милекне дәүләт файдасына тартып алу (экспро¬ приация) башлана. В.М. Молотов СССР һәм Германия арасындагы дуслык һәм чикләр турындагы килешүгә кул куя. Басканнар (сулдан уңга): И. Риббентроп, И.В. Сталин, В.Н. Павлов, Ф. Гаус. 1939, сентябрь
144 нче 6Үлек- 4 Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар Польша җиңелгәннән соң, Брестта СССР һәм Герма¬ ния гаскәрләренең уртак парады уздырыла. 1939 елның 28 сентябрендә СССР һәм Германия арасында дуслык һәм чикләр ту¬ рындагы килешүгә кул куела. Басып алынган Польшада йогынты даирәләрен чикләү сызы¬ гы ачыклана, Германия Балтыйк буен СССР мәнфәгатьләре даирәсе дип тануын раслый. Совет матбугатында халыкара хәлнең төп мәсьәләләре буенча Советлар Союзы һәм Герма¬ ния позицияләренең охшаш булуы ассызыклана. 1939 елның сентябрь-октябрь айларында Советлар Союзы Балтыйк буе дәүләтләре белән үзара ярдәмләшү турында килешүләр төзүгә ирешә. Шуңа да Кызыл Армия Литвада, Латвия һәм Эстониядә үз хәрби базаларын булдыра ала. СССР җитәкчеләре Ленинградның иминлеген ныгытуга зур игътибар бирәләр. СССРга карата үзенең дошмани мөнәсәбәттә булуын яшермәгән Финляндиянең чиге шәһәрдән нибары 20 — 25 чакрым ераклыкта гына уза. Финляндиягә Выборг (Виипури) районын Костомукша районындагы икеләтә зуррак территориягә алмаштырырга тәкъдим ясала, ләкин финнар бу тәкъдимне кире кагалар. 1939 елның ноябрендә СССР, үз территориясен Финлян¬ дия ягыннан утка тотканнар дигән сылтау белән, Финляндиягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Тиз арада җиңүгә исәп тоты¬ ла. Шулай да совет-фин сугышы озакка сузыла, куәтле чик буе ныгытмаларын {Маннергейм сызыгы) штурмлау көтелгәнгә ка¬ раганда, күпкә кыенрак булып чыга. Финляндия халкы СССР белән сугышны гадел сугыш буларак кабул итә. СССР Англия һәм Франция белән каршылыкка керү алдында кала. Милләтләр Лига- Совет-фин сугышы вакытында атышу
§ 22. 1939 — 1941 елларда Совет-Германия мөнәсәбәтләре 145 сы аны агрессор дип таный һәм үз составыннан чыгара. Көнбатыш илләрендә Баку нефть промыселларына һавадан һөҗүм ясау, Финляндиягә ярдәмгә экспедиция корпусы җибәрү мәсьәләләре тикшерелә. Германия дә Финляндия яклы булуын ачыктан-ачык белдерә. 1940 елның февралендә Маннергейм сызыгын штурмлау баш¬ лана. Ул, ниһаять, өзелә. Сан ягыннан Финляндия армиясеннән күпкә өстен булса да, бу сугышта Кызыл Армия зур корбан¬ нар бирә. Кызыл Армиянең 130 меңгә якын кешесе үтерелә һәм хәбәрсез югала (Финляндиянең югалтулары - 23 мең кеше). 1940 елның мартында СССР һәм Финляндия арасында солых килешүенә кул куела. Советлар Союзына Карелия муентыгы ку¬ шылу нәтиҗәсендә, Финляндия чиге Ленинградтан уртача 100 ча¬ крым ераклыкка күчерелә. 1940 елның 14 июнендә совет гаскәрләре, Балтыйк буе илләрен аларга янаган агрессиядән яклау сылтавы белән, территорияләренә бәреп керә. Литва, Латвия һәм Эстония лидерлары үз илләреннән качып китә, хакимияткә коммунистлар килә. Бу дәүләтләр совет республикалары дип игълан ителә һәм СССР составына алына. Аннан соң Советлар Союзы, Румыния чикләрендә зур көчләр туп¬ лап, үзенә Бессарабияне (Молдавия) тапшыруларына ирешә. 1939—1940 елларда Советлар Союзы чикләре көнбатышка таба тулаем 150 — 250 километрга күчерелә. § 22 | Сораулар һәм биремнәр 1 1939 ел башында СССРның халыкара мәйдандагы хәлен тас¬ вирлагыз. 2 Ни өчен 1939 елның язында-җәендә СССР, Англия һәм Франция арасында үзара ярдәмләшү пакты төзү турындагы сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлана? 3 СССРны Германия белән һөҗүм итешмәү турында пакт һәм аңа өстәмә яшерен беркетмә төзүгә нинди сәбәпләр этәрә? Сез ничек уйлыйсыз, бу адымнар нигезле буламы? 4 Совет-фин сугышы тарихы турында сөйләү өчен җавап планы төзегез.
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар Документаль материаллар Һөҗүм итешмәү турындагы пактка өстәмә яшерен беркетмәдән (1939 елның 23 августы): Германия һәм Совет Социалистик Республикалар Союзы арасында һөҗүм итешмәү турындагы килешүгә кул куйган¬ да <...> ике Якның дә вәкилләре конфиденциаль рәвештә Якларның Европадагы мәнфәгатьләре даирәләрен чикләү ту¬ рындагы мәсьәләне карадылар <...> 1. Балтыйк буе дәүләтләре (Финляндия, Эстония, Латвия, - Литва) составына кергән өлкәләрне территориаль-сәяси яктан үзгәртеп корган очракта, Литваның төньяк чиге бер үк вакытта Германия һәм СССР мәнфәгатьләре даирәсенең чиге булып тора <...> 2. Польша дәүләте составына кергән өлкәләрне территориаль-сәяси яктан үзгәртеп корган очракта, Герма¬ ния һәм СССР мәнфәгатьләре даирәләренең чиге якынча Нарев, Висла һәм Сана сызыгыннан үтәчәк <...> 3. Европаның көньяк-көнчыгыш өлешенә килгәндә, Совет ягыннан СССРның Бессарабиягә карата мәнфәгатьләре ассызыклана. Германия ягыннан аның бу өлкәләр белән бөтенләй сәяси кызыксынмавы белдерелә. В.М. Молотовның Эстониянең тышкы эшләр министры К.Сельтер белән үзара ярдәмләшү килешүе төзү турында 1939 елның 24-25 сентябрендә Мәскәүдә булган сөйләшүләре стенограммасыннан: Молотов: Тагын бер кат ассызыклыйм, бу — ашыгыч эш. Шартлар кичекмәстән хәл итү таләбен куя. Без озак көтә алмыйбыз. Тагын да начар булмасын өчен, Сезгә Советлар Союзы теләкләренә йөз белән борылырга киңәш итәм. Үз максатларына ирешү өчен Советлар Союзын көч кулланыр¬ га мәҗбүр итмәгез <...> Читтән ярдәм киләчәк дип өметләнү хыял гына булачак <...> Советлар Союзы ничек тә үзенең иминлеген тәэмин итәчәк. Сез безнең тәкъдим белән риза- лашмасагыз да, Советлар Союзы үзенең иминлеген башка юл белән, үзе теләгәнчә һәм Эстониянең ризалыгыннан башка да тәэмин итә алачак. Параграф тексты һәм документлар нигезендә Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан Совет-Германия мөнәсәбәтләре турында сөйләгез. Яшерен беркетмәдәге Европаны «территориаль-сәяси яктан үзгәртеп кору» дигәндә нәрсә күздә тотыла? Үз максатларына ирешү өчен СССР нинди алымнар куллана?
СССР һәм Германия: дипломатик маневрлар A. Гитлерның планнарына СССР белән дәвамлы хезмәттәшлек итү керми. 1939 елның 23 ноябрендә үк ул генералитетның югары җитәкчелеге катнашында уздырылган киңәшмәдә Көнбатыштагы каршылыкны җиңгәч тә Россиягә каршы кузгалачагы турында белдерә. 1940 елның язында Германия Данияне, Норвегияне, Голлан¬ дияне һәм Бельгияне яулап ала. Бераздан яшен тизлегендә Франция басып алына, бу СССР җитәкчелеге өчен көтелмәгән хәл була. 1940 елның көзенә Германиянең бары бер дошманы - Англия генә кала. Ләкин, диңгездә Бөекбритания флоты хакимлек иткән шартларда, Британия утрауларына бәреп керү мөмкин булмый. Мондый хәлдә Гитлер сәяси чаралар белән җиңүгә ирешергә ом¬ тыла. 1940 елның ноябрендә, СССРның тышкы эшләр министры B. М. Молотовның Берлинга визиты вакытында, аңа Советлар Союзының Өчлек пактына кушылу мөмкинлеге турында тәкъдим ясала. Англиягә каршы чыккан очракта, СССРга Иран һәм һиндстан хисабына көньяк диңгезләр тарафында йогынты даирәсе вәгъдә ителә. Ләкин СССР мондый килешүдән баш тарта. «Барбаросса» планы СССР белән сөйләшүләр уңышсыз тәмамланганнан соң, 1940 елның 18 декабрендә А.Гитлер Германия генштабы 1940 елның 22 июленнән әзерли башлаган «Барбаросса» планын раслый. Әлеге план 1941 елда Советлар Союзына каршы яшен тизлегендәге сугыш - блицкриг үткәрүне, Германия гаскәрләренең өч ай эчендә Архангельск - Әстерхан сызыгына чыгуын күздә тота. СССРның ресурсларын һәм сәнәгать потенциалын кулга төшереп, Гитлер һәм аның даирәсе 1942 елда Совет территориясе аша Иранга чыгарга һәм «Британия таҗы энҗесен» - һиндстанны басып алырга, шул рәвешле Англияне көрәшне туктатырга мәҗбүр итәргә ниятли. Хәрби карашка, бу план баштан ук авантюрага корылган була. Германия командованиесе СССРның хәрби куәтен, аның мо¬ билизация мөмкинлекләрен, халыкның бердәм булуын бәяләп
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 148 җиткерми, гаскәрләрнең көнчыгышка хәрәкәт итүе өчен артык югары темплар билгели. Фашистлар Германиясе җитәкчелеге иң элек Совет дәүләтенең күп милләтле булуыннан файдаланырга өметләнә. Алар, Граж¬ даннар сугышы елларындагы кебек үк, СССР милли дәүләт берәмлекләренә таркалыр дип уйлыйлар. СССРда милләтчелек күтәрелеше булачагын күздә тоткан өметләр соңрак өлешчә генә аклана. Балтыйк буе дәүләтләрендә, Көнбатыш Украинада, Кырым татарлары, чеченнар, калмыклар арасында лидерлары Германия ярдәмендә милләтчелек идеяләрен тормышка ашыру мөмкин булачак дигән карашны алга сөргән хәрәкәтләр барлыкка килә. Ләкин бу төбәкләрдәге халыкларның күпчелеге Германия агрессиясенә каршылык күрсәтүдә катнаша, Ватанны яклый. Фашистларның югары җитәкчелеге совет хакимиятенең эчке каршылыкларына, әхлакый-сәяси факторларга да исәп тоталар. 1937 — 1938 еллардагы процесслар алар тарафыннан СССРда И.В. Сталин режимына карата оппозиция яшәвенең күрсәткече буларак кабул ителә. Фашист башлыклары ватанпәрвәрлек хисләренең сәяси фикер төрлелегеннән күпкә көчлерәк булуын башларына да китермиләр. Сугыш елларында сәяси тоткыннарның байтагы лагерьлардан чыгарыла, алар җиңүгә үз өлешләрен кертә. « Гражданнар сугышы чорында Россиядән киткән күп кенә эми¬ грантлар Ватанга теләктәшлек белдерәләр, ярдәм күрсәтәләр. Алар немец хакимияте белән хезмәттәшлек итүдән баш тарталар. СССРның Германиягә каршы сугышка әзерләнүе 1930 еллар уртасыннан башлап СССР үзенең оборона сәләтен ныгытуга керешә, бу чорда Европада һәм Азиядә сугыш куркы¬ нычы үсә бара. Икенче бишьеллык чорында хәрби продукция җитештерүне 300 процентка диярлек үстерү күздә тотыла. 1939 елда Советлар Союзында гомуми хәрби бурыч гамәлгә кертелә. 1940 елның җәендә 7 сәгатьлек эш көне урынына 8 сәгатьлек эш көне билгеләгән, ял көннәрен юкка чыгарган закон кабул ителә. Хезмәт дисциплинасын бозу, соңга калу һәм эшкә чыкмау җинаятькә тиңләштерелә. Коминтернга каршы пакт державалары белән сугыш булу ихтималын исәпкә алып, совет җитәкчелеге техника һәм корал төрләре буенча Германия һәм аның союзниклары гаскәрләренең тулай куәтенә тиң булырлык армия төзергә омтыла. Сугышчыларның тулай саны азрак булу мәсьәләсен мобилизация үткәрү юлы белән хәл итү күздә тотыла.
1940—1941 елларда СССР үзенең хәрби куәтен ныгытуны дәвам итә. Армия яңабаштан камилрәк техника, аерым алганда, немец танкларыннан күпкә өстенрәк булган Т-34 һәм КВ танклары белән коралландырыла. Бу чара, нигездә, 1942 елда төгәлләнергә тиеш була. Гаскәрләр тизлеге һәм кораллануы буенча немец авиациясеннән калышмаган яңа самолётлар белән тулыландырыла (сугыш башланганчы сафта 1540 самолёт исәпләнә). Германия гаскәрләрендәге кебек үк, Кызыл Армиянең төп һөҗүм көченең нигезен механикалаштырылган эре берләшмәләр тәшкил итә. Әмма сугыш башланганда ал арның күбесе әле оешып кына килә. 1941 елның апрелендә Япония белән нейтралитет турында¬ гы килешүгә кул кую совет дипломатиясенең уңышы була. СССР җитәкчелеге әлеге килешүнең төгәл үтәләчәгенә ышанып бетмәсә дә, ул беркадәр дәрәҗәдә Ерак Көнчыгышның иминлеген тәэмин итә. Таблица 1941 елның 22 июненә СССРның, Германиянең һәм аның союзникларының кораллы көчләре Көчләр һәм кораллар СССР Гер¬ мания Япо¬ ния Ита¬ лия Румы¬ ния Фин¬ ляндия Венг¬ рия Фашист¬ лар бло¬ гындагы барлык илләр Кешеләр (млн) 5,7 7,3 2,1 2,6 0,7 0,65 0,2 13,55 Туплар һәм миномет¬ лар (мең) 117,6 71,5 13,5 13,1 7,8 3,8 1,5 111,2 Танклар (мең) 18,7 5,6 2,5 2,4 0,2 0,086 0,1 10,88 Сугышчан самолёт¬ лар (мең) 16 5,7 2,5 2,4 0,7 0,3 0,3 11,9 Сугышның башлангыч чорында Кызыл Армия уңышсызлыкларының сәбәпләре 1941 елның язында, АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре белән беррәттән, совет разведкасы да И.В. Сталинга Германиянең СССРга бәреп керү ихтималы турында хәбәр итә. Ләкин бу кисәтүләр шикләнеп кабул ителә.
И.В. Сталин һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәрне авыр хәлдә калган, СССР һәм Германиянең бәрелешүен теләгән Англия тарата дип саный. Ул Гитлерның авантюралы сәясәтен бәяләп җиткерми, Германиянең берничә фронтта сугышырга сәләтле булуына ышан¬ мый (1941 елда ул Англия белән һава һәм диңгез сугышларын дәвам итә, Италия белән берлектә Төньяк Африкада операцияләр алып бара, Балкан ярымутравында Югославиягә һәм Грециягә каршы кампания җәелдерә). Сталин һәм аның даирәсе, Кызыл Армияне яңабаштан корал¬ ландыру һәм үзгәртеп кору өчен ким дигәндә бер ел кирәк - икәнен белгәнгә күрә, сәяси чаралар белән сугыш башлану¬ ын кичектереп торуга өметләнәләр. Моның өчен мөмкинлек булуга ышанып, Сталин Генштабның 1941 елның маенда СССР чикләре буена тарттырылган Германия гаскәрләренә беренче булып һөҗүм ясау турындагы тәкъдименнән баш тарта. Германия гаскәрләрен һөҗүмгә этәрмәс өчен, чик бу¬ ендагы округларның сугышка әзерлеген арттыру максатыннан һәртөрле чаралар күрү тыела. Шулай да 1941 елның апрелендә Кызыл Армиягә 800 мең ре¬ зервчы чакырыла. Май аенда яшерен рәвештә эчке хәрби округлар¬ дан чик буйларына өстәмә көчләр китерелә. Кызыл Армиянең җитди сугышка әзер булмавын күрсәткән со«ет-фин конфликтыннан соң армия командованиесенең иң югары җитәкчелеге алыштырыла. К.Е. Ворошилов урынына Оборона халык комиссары итеп С.К. Тимошенко (1895—1970) билгеләнә. Маннергейм сызыгын ул җитәкчелек иткән фронт гаскәрләре өзгән була. Халхин-Гол янында Япония белән сугышларда үзен күрсәткән Г.К. Жуков (1896—1974) Генштаб башлыгы итеп раслана. Алар тарафыннан армиянең сугышчан халәтен ачыклау бу¬ енча үткәрелгән анализ, сан ягыннан дәһшәтле көч булып тоелса да, сугыш хәрәкәтләре алып барырга аның әзерлеге җитмәячәген ачыклый. Армиянең югары командалык составын репрессияләр көчсезләндерә. Сугыш башланыр алдыннан округ һәм армия командующийларының, корпус һәм дивизия командирларының 70 — 80 процентын үз урыннарында бер елдан да кимрәк эшләгән һәм гаскәрләр белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе туп¬ ларга өлгермәгәннәр тәшкил итә. Офицерларның 4,3 проценты гына югары белемгә ия, командирларның 15,9 проценты хәрби әзерлек узмаган, калганнары исә кыска вакытлы хәрби курслар тәмамлаган була. Ләкин заманча сугыш шартлары командирлар¬ дан гаскәрләрнең төрле төрләренең (бронялы танк гаскәрләренең,
§ 23. Советлар Союзының һәм Германиянең сугышка әзерләнүе 151 пехотаның, артиллериянең, авиациянең) бер-берсенә ярдәм итешүен оештыра белүне, фронт сызыгы буенча күршеләр белән хәрәкәтләрне яраштыра алуны, кат¬ лаулы хәлләрдә инициатива күрсәтүне таләп итә. Моннан тыш гаскәрләр элемтә чаралары белән бик түбән дәрәҗәдә тәэмин ителгән була, солдатларга заманча хәрби техника куллану тәҗрибәсе җитми. Очучыларның нибары 15 проценты гына яңа, югары тизлекле самолётларда оча ала. Техниканың зур өлеше төзек бул¬ мый. Сугыш башланыр алдыннан танк частьлары ремонт чаралары белән 25 — 30 Г.К. Жуков. 1941 процентка гына комплектлаштырыла. Армия автомобильләргә кискен кытлык кичерә, әле аларының да 45 проценты ремонт таләп итә. Ачыкланган җитешсезлекләрне төзәтү өчен күп вакыт сорала. Кызыл Армиянең зур көчләрен дәүләтнең яңа чикләре янын¬ да урнаштырып, илнең хәрби җитәкчелеге зур хата җибәрә. Гаскәрләрне бу рәвешле урнаштыру СССРда гамәлдә булган хәрби доктрина белән аңлатыла. Ул дошманның һөҗүменә контрһөҗүм (яки башлап һөҗүм итү) белән җавап бирүне таләп итә, стратегик чигенүне кире кага, оборонаның әһәмиятен бәяләп җиткерми. Яңа чикләрдә оборона сызыклары төзү планы 25 процентка гына үтәлә. Иске чикләрдә элек сүтелгән оборона корылмалары торгызыла, ләкин сугыш башланыр алдыннан бу процесс төгәлләнми кала. Фронт янындагы аэродромнарның күбесендә урнаштырылган самолетларның саны нормадан 4 — 6 тапкыр артып китә. Бу исә дошманга беренче һөҗүм вакытында ук авиациянең зур өлешен юк итүне җиңеләйтә. Ягулык һәм сугыш кирәк-яракларының запасла¬ ры чик буена артык якын урнаштырылган була. Ал арны шунда ук немецларның һөҗүм итүче танк колонналары кулга төшерә. Боларның барысы да сугышның башлангыч чорында вермахтка Кызыл Армиянең төп көчләрен тар-мар итүне җиңеләйтә. § 23 Сораулар һәм биремнәр 1 1939-1940 елларда Совет-Германия мөнәсәбәтләре нинди була? СССРның Коминтернга каршы пакт илләре белән сугышка әзерләнүе турында сөйләгез. Нинди сәбәпләр Германиянең Советлар Союзына һөҗүменең көтмәгәндә булуына китерә?
1 со 4 нче бүлек. Боек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 3 «Барбаросса» планын тасвирлагыз. Советлар Союзы¬ на каршы агрессия әзерләгәндә фашистлар Германиясе нәрсәгә исәп тота? МИ1I Кызыл Армиянең сугышчанлыгы, аның Германия белән сугышка әзерлеге турында сез нәрсә әйтә аласыз? § 24 Ватан һәм дөнья тарихында 1941 ел 1 «Барбаросса» планы Германиянең СССРга каршы сугышу мөмкинлекләренә туры киләме? ■I Ватан тарихы курсыннан халык ополчениесенең нәрсә булуын исегезгә төшерегез. Сугышның башлануы 1941 елның 22 июне төнендә Германия һәм аның союзникларының гаскәрләре Төньяк Боз океаныннан Кара диңгезгә кадәр сузыл¬ ган фронт сызыгы буенча һөҗүмгә күчәләр, һөҗүм кинәт ясала. Сугышның беренче сәгатьләрендә 1200 дән артык совет самолёты аэродромнарда ук юк ителә. Элемтә чараларының начар хәлдә булуы сәбәпле, гаскәрләр белән үзәктән идарә итү системасы кыенлыклар кичерә. Йәтиҗәдә, көнбатыштагы хәрби округларда Кызыл Армия көчләре сан ягыннан агрессор гаскәрләреннән калышмасалар да, дошман танк төркемнәре һөҗүмнәре юнәлешләрендә өстенлеккә ирешә. Таблица Сугыш алдыннан Совет-Германия фронтында көчләр чагыштырмасы Көчләр һәм корал¬ лар СССР Германия һәм аның союзниклары Чагыштырма Кешеләр (млн) 3,0 4,4 1,0 : 1,4 Туплар һәм мино¬ метлар (мең) 39,4 39,0 1,0 : 1,0 Танклар (мең) 11,0 4,0 2,7 : 1,0 Самолётлар (мең) 9,1 4,4 2,1 : 1,0 «Барбаросса» планы буенча, немец гаскәрләре төп өч юнәлештә һөҗүм итәләр. Армияләрнең «Төньяк» төркеме Бал-
§ 24. Ватан һәм дөнья тарихында 1941 ел 153 тыйк буе аша Ленинградка чыгуны күздә тота. Тагын да көчлерәк «Үзәк» төркеме Минскидан төньяктарак һәм көньяктарак юнәлешләрдә хәрәкәт итә, аның төп максаты — Мэскэүгә каршы һөҗүм җәелдерү була. Армияләрнең «Көньяк» төркеме Украина¬ да, Киев юнәлешендә һөҗүм итә. Германиянең союзниклары (Ру¬ мыния, Венгрия, Финляндия) гаскәрләренә ярдәмче роль бирелә. Италия СССРга каршы зур көчләр җибәрә. Сугышның беренче ике атнасында вермахтның танк дивизияләре Белоруссиядә 600 км алга үтәләр, бу республиканың территориясен тулысынча басып алып, Псков ягына юнәләләр, Ленинградка көньяктан куркыныч тудыралар, Көнбатыш Украи¬ наны билиләр. Кызыл Армиянең Белоруссиядәге көчләренең зур өлеше кама¬ лышта кала. Ул 400 меңнән артык кешесен, 5 меңләп танк, 9500 туп, 2 меңләп самолётын югалта. Кызыл Армиянең оборона сугышлары Кызыл Армиянең күп кенә гарнизоннары һәм частьлары ил¬ басарларга көчле каршылык күрсәтә. Брест крепосте гарни¬ зоны дошман һөҗүменә бер айдан артык каршы тора. Минск тирәсендә камалышта калган гаскәрләр ике атна буе диярлек обо¬ рона тоталар. Бик азлар гына камалыштан чыга ала, ләкин алар «Үзәк» төркеме пехотасының зур өлешен тоткарлыйлар. Пехота ярдәменнән башка, вермахтның алга ыргылган танк дивизияләре зур югалтулар кичерә. 1941 елның 13 июленә алар барлык танкларының якынча 50 процентын югалталар. Бу вакытта илнең үзәк өлкәләреннән килгән резерв Смоленск тирәсендә фронт сы¬ зыгын торгыза. Кызыл Армиянең Ельня янындагы контрһөҗүме немецларның хәрәкәтен якынча ике айга тоткарлый. Бу исә агрессорга каршы көчләрне мобилизацияләү өчен вакытны оту мөмкинлеге бирә. Агрессорның беренче һава һөҗүме. 1941, 22 июнь
1941 елның июль-август айларында армияләрнең «Үзәк» төркеме танк дивизияләре төньяк һәм көньяк юнәлешләргә җибәрелә. Бу юнәлешләрдә немецларның һөҗүме сүлпәнләнгән була. Танклар төркеме Көньяк-Көнбатыш фронтның Украинаны саклаучы гаскәрләре тылына һөҗүм ясый, бу исә Кызыл Армия өчен авыр нәтиҗәләргә китерә. Фронт көчләре составындагы 760 мең кешедән 452 меңе камалышта кала. Нибары 15 мең кеше генә әлеге боҗрадан чыгуга ирешә, башкалар һәлак була яки әсирлеккә эләгә. Немец гаскәрләре Одесса янына килеп җитәләр, Украинаның эчкәреге өлкәләренә үтәләр, Донбасска һәм Кырым¬ дагы Кара диңгез флоты базаларына куркыныч яный. Төньяк-Көнбатыш фронтта да немецлар алга үтүгә ирешәләр. Алар Балтыйк буен басып алалар һәм Ленинградка ыргылалар. Лиепая һәм Таллин гарнизоннарының көчле каршылык күрсәтүе аларның һөҗүмен азга гына тоткарлый. И.В. Сталин 1941 елның 1 сентябрендә Г.К. Жуковны Ленинград фронты командующие итеп билгели. Гадәттән тыш чаралар күрелә башлый. Халык опол¬ чениесе отрядларын оештыру, шәһәр халкын оборона сызыкла¬ ры төзүгә җәлеп итү, дошманның танк берләшмәләренә каршы зенит туплары куллану немецларның кичекмәстән шәһәргә бәреп керүенә комачаулый. Нәтиҗәдә дошман 900 көнгә сузылган Ле¬ нинград блокадасын башлый. Ул өлешчә 1943 елның гыйнварын¬ да, тулысынча 1944 елның гыйнварында өзелә. СССРда дошманга каршылык күрсәтү өчен көчләрне туплау Сугышның беренче көннәрендә мобилизация башлана, армия 5,3 млн кешегә тулылана. Гаскәрләр белән оператив идарә итү өчен Югары Башкомандование Ставкасы (СВГК) оештырыла. Аның составына И.В. Сталин, В.М. Молотов, С.К. Тимошенко, С.М. Будённый, К.Е. Ворошилов, Б.М. Шапошников, Г.К. Жуков һәм Н.Г. Кузнецов керә. Илнең югары идарә органы Дәүләт Обо¬ рона Комитеты (ГКО) төзелә, аны И.В. Сталин җитәкли. Халык хуҗалыгын үстерүнең мобилизация планы кабул ителә. Корал¬ лар һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерүне кискен арттырудан тыш, төп хәрби сәнәгать базасын илнең көнчыгышында - Уралда, Көнбатыш Себердә, Казахстанда һәм Урта Азиядә җәелдерү күздә тотыла. Алга тарихта тиңе булмаган бурыч куела. 1941 елның икенче яртысында тимер юллар буйлап илнең көнчыгышына 12 млн нан артык кеше эвакуацияләнә, 2593 сәнәгать предприятиесе җиһазлары күчерелә. Кешеләр землянкалар төзи, баракларда, тимер юл вагон¬
§ 24. Ватан һәм дөнья тарихында 1941 ел 155 нарында, тулай торакларда яши, бер кешегә якынча 2 кв.м торак мәйданы туры килә. Авырлыкларга карамастан, 1941 ел ахырына Новосибирск, Омск, Кемерово, Чабаксар, Чиләбе, Киров, Түбән Тагил, Красноярск, Казан һәм башка шәһәрләрдә йөзләрчә яңа заводлар эшли башлый. 1942 елның мартына илнең көнчыгыш районнары сугышка кадәр СССРның барлык территориясендә җитештерелгән күләмдә хәрби продукция чыгара. Совет авиаконструкторлары С.В. Ильюшин (1894-1977), С.А. Лавочкин (1900-1960), В.М. Петляков (1891-1942), А.Н. Туполев (1888-1972) һәм А.С. Яковлев (1906-1989) самолетларның яңа, немец самолетларына каршы торырлык модельләрен эшлиләр. 1941 елның июленнән, тарихка «ка¬ тюша» буларак кереп калган, залп белән атучы реактив ми¬ нометлар җитештерү башлана. Алар беренче тапкыр Смо¬ ленск һәм Ельня янындагы сугышларда кулланыла, дошманны гаять зур югалтуларга дучар итә. 1941 ел ахырында гаскәрләр үзйөрешле артиллерия җайланмалары (САУ) белән тулылан¬ дырыла. Халык хуҗалыгындагы эшләргә гаять зур илнең барлык хезмәт резервлары җәлеп ителә. Армиягә чакырылган ирләр уры¬ нына станоклар янына хатын-кызлар, 14 — 16 яшьлек үсмерләр һәм эшкә яраклы пенсионерлар баса. Хезмәт мобилизациясе киң колач җәя. 10 млн нан артык кеше яңа оборона сызыклары төзүгә, урман әзерләүгә, тимер-томыр җыюга, юлларны төзекләндерүгә җәлеп ителә. 1941 елда СССР авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча яр¬ тысы җитештерелә торган территориясен югалта. Азык-төлек
-I cfi 4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар җитештерү кискен кыскарган шартларда катгый карточка систе¬ масы кертелә. Беренчел ихтыяҗ продуктларын карточка буенча бүләләр, өстәмә продуктлар яхшы хезмәт өчен премия рәвешендә бирелә. Сәнәгатьнең оборона тармакларында эшләүчеләр өчен гамәлдә булган норма көнгә: 800 г икмәк, айга 1,8 кг ит һәм балык, 0,4 кг май, 1,2 кг ярма һәм макарон. Балалар һәм эшкә яраксызлар өчен нормалар ике тапкыр кимрәк була. Дошман агентурасы, диверсантлар, паникёрлар, спекулянтлар, хезмәт дисциплинасын бозучылар һәм фронтта дезертирлар белән көрәшү буенча кырыс чаралар күрелә. 1941 елның 18 августында Югары Башкомандование Ставкасы (СВГК) кабул иткән 270 нче номерлы боерык буенча дошман¬ га әсирлеккә төшүчеләр Ватанга хыянәт итүчеләр буларак бәяләнә, аларга карата үлем җәзасы кертелә, аларның гаилә әгъзалары барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителә. Ил җитәкчелеге булачак җиңүнең төп факторын фронт һәм тылның бердәмлегендә күрә. Фашистлар режимының СССРның эчке көчсезлегенә исәп тотуы акланмый. Ил халкының күпчелеге «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» чакыруын бөтен күңеле белән кабул итә. Кешеләр фидакарьләрчә эшлиләр, сугыш чоры кыенлыкларына түзәләр, тәртип һәм дисциплинаны саклау өчен кырыс чаралар күрелү зарурлыгын аңлыйлар. Дошманга каршылык күрсәтүне оештыруда Коммунистлар пар¬ тиясе һәм комсомол эшчәнлеге зур роль уйный. Партия оешмала¬ ры урыннарда җитештерүне оештыралар, кешеләрнең көнкүрешен җайга салырга булышалар. Армиядә һәм флотта сәяси органнар сугышчыларның әхлакый рухын ныгыту, аларның сугышчан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү буенча эш алып бара. Сугыш елла¬ рында ВКП(б)га кабул итүнең гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә була, сугыш шартларында партия әгъзасы булу башкаларга үрнәк күрсәтү, беренче булып һөҗүмгә күтәрелү бурычын күздә тота. Әсирлеккә эләккән очракта коммунистларны атылу көтә. Шулай да хәрәкәттәге армиядә партия сафларына 4 млн лап кеше керә. 1942 елда СССР хәрби продукциянең төп төрләрен чыгару бу¬ енча барлык Европаның диярлек ресурсларына таянган Германия¬ не узып китә. Ленинградны азык-төлек белән тәэмин итүдә гаять зур кыен¬ лыклар туа. Азык-төлек һәм кирәк-яраклар бердәнбер юлдан - Ладога күле аша салынган Тормыш юлыннан кертелә. Кышын
§ 24. Ватан һәм донья тарихында 1941 ел 157 Тормыш юлы. Ленинград шәһәргә йөкләр боз өстеннән, фашист артиллериясе уты астын¬ да китерелә. 1941-1942 еллар кышы аеруча авыр була. Шәһәрдә ачлык башлана, 630 меңнән күбрәк кеше ачлык корбаны була, авырулар, яралылар һәм эшкә яраксызлардан 550 мең кеше¬ не эвакуациялиләр. Эшләүчеләргә көнгә 250 г икмәк бирәләр, ә эшләмәүчеләр нормасы 125 г була. Шулай да ленинградлылар көрәшне дәвам итә, шәһәрдәге заводлар хәрби продукция чыгара тора. Мәскәү янында сугыш 1941 елның 30 сентябрендә немец командованиесе Мәскәүне алуны максат иткән «Тайфун» операциясен гамәлгә ашыра башлый. Таблица 1941 елның көзендә Мәскәү юнәлешендә СССР һәм Германия көчләре чагыштырмасы Көчләр һәм кораллар Германия СССР Пехота (мең кеше) 1800 1250 Танклар саны 1700 990 Самолетлар 1390 667 Туплар саны (мең) 14 7,6 Сан ягыннан өстенлектән файдаланып, немецлар 1941 ел октябренең беренче атнасында берничә юнәлештә фронтны өзәләр. Ачык урыннарга танк дивизияләре ыргыла. Көнбатыш, Брянск фронтларының һәм Резерв фронтының төп көчләре чолганышта кала (1 млн га якын кеше һәлак була һәм әсирлеккә эләгә).
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар Мәскәү янында совет гаскәрләренең контрһөҗүме. 1941, декабрь Хәл гаять катлаулы була. Немец танклары зур тизлек белән башкалага якынлаша. 1941 елның 12 октябрендә Дәүләт Оборона Комитеты (ГКО) Мәскәү тирәсендә һәм шәһәрнең үзендә оборона корылмалары төзү турында карар кабул итә. Бу максаттан йөзләрчә мең мәскәүле мобилизацияләнә. 15 октябрьгә дошман Мәскәүгә 75—110 километр ара калырлык сызыкка килеп җитә. Шәһәрдә па¬ никага юл куймау өчен, Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дош¬ ман Мәскәүгә бәреп кергән очракта, метро станцияләрен, заводлар¬ ны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла. 1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда хәрби парад була, ул илгә һәм дөньяга Мәскәүнең бөтен сынауларны үтәчәген, армиянең сугышчан рухы сынмавын күрсәтә. Артта калган пехо- И.В. Панфилов та частьларын көтеп алып, ноябрь урта¬ сында вермахт командованиесе һөҗүмне дәвам итә. Шул ук вакытта Ставка Мәскәү янына Ерак Көнчыгыштан, Себердән һәм Урта Азиядән китерелгән өстәмә көчләрне җибәрә. 65 меңнән артык мәскәүле халык ополчениесе саф¬ ларына баса. Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгы¬ на очрый. Алар «Чигенергә урын юк, артта - Мәскәү» лозунгы астында сугы¬ ша. Германия дивизияләре Тула, Наро- Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында туктатыла, Мәскәүне бер селтәнүдә алу омтылышы уңышсыз тәмамлана. Гене¬ рал-майор И.В. Панфилов (1892— 1941)
§ 24. Ватан һәм дөнья тарихында 1941 ел 159 дивизиясе Волоколамск юлында вермахтның сан ягыннан күпкә өстен көчләре һөҗүмнәрен кире кайтарып, аеруча зур батырлык¬ лар күрсәтә. 1941 елның 5 декабрендә яңа көчләр белән тулыландырыл¬ ган Кызыл Армия, дошман көтмәгәндә, контрһөҗүмгә күчә. Сан ягыннан өстенлеге булмаса да, мобиль берләшмәләре тиешле кадәр булмаса да, ул немец гаскәрләренең фронтын өзә һәм аларны чигенергә мәҗбүр итә. Контрһөҗүм вакытында Кызыл Армия 371 меңләп кешесен югалта. Ләкин бу корбаннар бушка булмый. 1942 елның 7 гыйн¬ варына немец гаскәрләре Мәскәүдән 100 — 250 кмга алып ташлана. Соңрак Германия генераллары Мәскәү янында җиңелүләрен рус кышының техника һәм солдатлар өчен һәлакәтле кырыс шарт¬ лары белән аңлаталар. Әмма немецларның яшен тизлегендәге сугыш планы өзелүенең һәм вермахтның кышкы шартларда сугы¬ шырга мәҗбүр булуының төп сәбәпләре Кызыл Армиянең көчле каршылык күрсәтүеннән һәм СССР җитәкчеләренең илбасарлар¬ га каршы тору буенча катгый чаралар күрүеннән гыйбарәт була. Немецларның Мәскәүгә һөҗүменең уңышсыз тәмамлануы Гер¬ мания армиясенең җиңелмәслеге турындагы мифны чәлпәрәмә китерә. Кызыл Армиянең уңышларында совет солдатларының һәм офицерларының каһарманлыгы аеруча зур роль уйный. Бомбар¬ дировщиклар эскадрильясе командиры, капитан Н.Ф.Гастелло һәм аның экипажы батырлык үрнәге булып таныла. 1941 елның 26 июнендә аларның бомбардировщигын дошман уты сафтан чыга¬ ра, ләкин очучылар үлемне әсирлектән өстен күрәләр һәм дөрләп янган самолётны немец танклары төркеменә юнәлдерәләр. 1941 елның 7 августында Мәскәү янында барган һава сугышында лейте¬ нант В.В. Талалихин үзенең истребителе белән дошман бомбарди¬ ровщигын таранлый. Соңыннан аның батырлыгын күп кенә совет очучылары кабатлый. һөҗүмнәр вакытында Кызыл Армия сугышчылары, иптәшләрен коткару өчен, еш кына үзләрен корбан итәләр - дошманның ут нокталарын гәүдәләре белән каплыйлар. Кызылфлотчылар А.И. Ваганов һәм С. Санин, сержант В.В. Васильковский, рядовой¬ лар А.С. Шешков, А.М. Матросов һ.б. шулай һәлак була. § 24 | Сораулар һәм биремнәр 1 Бөек Ватан сугышының башлангыч этабын тасвирлагыз. Германиягә һәм союзникларга СССРны тар-мар итәргә нәрсә комачаулый?
4 иче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 160 2 3 М 5 Тыл оештыру буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләгез. Алар ни дәрәҗәдә уңышлы була? Бу нәрсә белән аңлатыла? Совет халкының хезмәт батырлыгы нидән гыйбарәт? Ни өчен немецларның Мәскәүгә һөҗүме уңышсыз тәмамлана? Икенче бөтендөнья сугышының гомуми барышы өчен Мәскәү янындагы сугыш әһәмияте нинди була? Сугышның башлангыч чорында совет кешеләренең каһарманлыгы, фронттагы сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре турында чыгыш әзерләгез. Үз гаиләгез архивын, туган якны өйрәнү музее материалларын, сугыш тарихы буенча үзегез укыган китапларны файдаланыгыз. «Бөек Ватан сугышындагы төп бәрелешләр» таблицасын тутыра башлагыз. Ел, ай Бәрелешләр Әһәмияте § 25 Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш 1941 елда Икенче бөтендөнья сугышы фронтларында сугыш хәрәкәтләре ничек баруын исегезгә төшерегез. Фашизмга каршы коалиция төзелү Германия СССРга һөҗүм иткәннән соң, Бөекбритания премьер- министры У.Черчилль һәм АКШ президенты Ф.Д. Рузвельт Со¬ ветлар Союзы белән теләктәш булуларын белдерәләр. 1941 елның ноябреннән союзниклар СССРга хәрби-икътисади ярдәм күрсәтә башлыйлар. 1942 елның 30 июненә кадәр АКШ белән Англиядән Советлар Союзына 3 меңнән артык самолёт, 5 меңгә якын танк һәм башка төрле техника җибәрелә. Союзникларның бу ярдәме фашист илбасарларына каршы көрәштә мөһим роль уйный. Ярдәм АКШ сенаты тарафыннан 1941 елның мартында кабул ителгән ленд-лиз турындагы закон нигезендә күрсәтелә. Әлеге закон буенча, АКШ фашистларга каршы сугышу¬ чы дәүләтләргә булышлык итә. Аларга танклар, самолет¬
§ 25. Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш 161 лар, транспорт чаралары, азык-төлек һ.б. җибәрелә. Сугыш тәмамланганнан соң, әлеге дәүләтләр ярдәмнең сугыш хәрәкәтләре вакытында сарыф ителмәгән өлеше өчен түләргә тиеш булалар. 1941 елның декабрендә Тын океанда Япония башлаган сугыш АКШның рәсми рәвештә сугышка керүен һәм Гитлерга каршы коалиция формалашуын тизләтә. Совет-Германия фронты 1942 елның язында һәм җәендә Немец-фашист гаскәрләрен Мәскәү янында тар-мар иткәннән соң, кыска гына вакыт эчендә илбасарларны Совет җиреннән куу мак¬ сатында, Ставка Кызыл Армиянең гомуми һөҗүмгә күчүен план¬ лаштыра. Нәтиҗәдә көчләр Баренц диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр сузылган фронт буенча таратылган булып чыга. Шул ук вакытта Германиядә дә гадәттән тыш чаралар күрелә. Гитлер армия белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Үлем җәзасы кулланылу куркынычы шартларында, гаскәрләргә биләгән позицияләрен калдыру тыела. Боерыктан башка чигенүчеләр хыянәтчеләр буларак бәяләнә. Германия таләбе буенча, аның союзниклары — Венгрия, Румыния, Италия, Финляндия Көнчыгыш фронтка өстәмә көчләр җибәрә. 1942 елда Германия командованиесе СССРга каршы үз көчләренең өчтән ике өлешен куя. Вермахтның 237 дивизиясеннән 182 се Көнчыгыш фронтта сугыша, 4 дивизия Мисырда инглизләргә каршы тора, 51 дивизия басып алынган территорияләрне саклый. Өстәмә көчләр килгәннән соң, вермахт гаскәрләре Төньяк- Көнбатыш фронтта һәм Кырымда һөҗүмгә күчәләр, совет гаскәрләре зур югалтулар кичерә. 259 көн дәвам иткән оборонадан соң, 1942 елның 7 июлендә, Севастополь дошман кулына төшә, аны каһарманнарча саклау совет халкының фашист илбасарла¬ рына каршы көрәше тарихына мәңгегә кереп кала. Ләкин А. Гит¬ лер төп һөҗүмне көньяк юнәлештә ясарга планлаштыра, ул Идел буена чыгарга, Төньяк Кавказның уңдырышлы җирләрен һәм Бакуның нефть промыселларын басып алырга ниятли. Совет командованиесе 1942 елда да дошманның төп көчләре Мәскәүне алуга юнәлдереләчәк дип уйлый, көньякта танк дивизияләренең зур төркеме туплану ихтималына игътибар итми. 1942 елның маенда Харьков тирәсендә башланган вакыйгалар сугышның беренче көннәрен хәтерләтә. Көньяк-Көнбатыш фронт¬ тагы һәлакәт (280 меңләп кеше үтерелә, күпләр әсирлеккә эләгә,
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 162 В.Й. Чуйков командирлар сафы сирәгәя) нәтиҗәсендә кискен хәл туа. Немец гаскәрләре Донны кичеп чыгалар һәм 1942 елның августын¬ да Сталинградка һәм Төньяк Кавказга юнәләләр. Сталинград өчен сугыш һәм аның тарихи әһәмияте 1942 елның 2 сентябрендә генерал Ф. Пау¬ люс җитәкчелегендәге 6 нчы армия Сталин¬ град янына килеп җитә. Аңа генераллар В.И. Чуйков (1900 1982) һәм М.С. Шу милов (1895—1975) җитәкчелегендәге 62 нче һәм 64 нче армияләр каршы тора. Сталинград өчен барган сугышларда Кызыл Армия — 600 меңнән артык (үлүчеләр һәм яралылар), немецлар 700 меңләп кеше югалталар. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вок¬ зал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулы- сынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, ти¬ мер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда, аның 500 мең кешелек хал¬ кыннан (100 меңләп кеше эвакуацияләнергә өлгерә) 30 мең чама¬ сы кеше, шәһәрнең үзәк өлешендә исә нибары 7 кеше исән кала. 1942 елның октябрендә, Баш Кавказ сыртына чыккан һәм Моздок, Майкоп һәм Грозный шәһәрләрен кулга төшергән немец гаскәрләре оборонага күчәргә мәҗбүр булалар: барлык өстәмә көчләр һәм танк дивизияләренең зур өлеше Сталинградны штурм¬ лау өчен җибәрелә. Ләкин 1942 елның ноябре уртасында Герма- Сталинградта урам сугышы. 1942, ноябрь
ния гаскәрләренең һөҗүмгә күчү сәләте тәмам бетә. Армияләрнең элеккеге «Көньяк» төркеме икегә - «А» һәм «Б» төркемнәренә бүленә, алар 2300 км озынлыктагы фронт буйлап урнаша. Аның күп кенә өлешләрендә сугышу сәләте түбән булган румын һәм ита¬ льян гаскәрләре оборона тота. Килеп туган хәлне совет командованиесе оста файдалана. 1942 елның сентябрендә Югары Башкомандующий урынбасары Г.К. Жуков һәм Генштаб башлыгы А.М. Василевский (1895 — 1977) немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү планын эшли башлыйлар. Ул «Уран» дип атала. Операция яшерен рәвештә әзерләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен өч яңа фронт - Көньяк- Көнбатыш (командующие - Н.Ф. Ватутин, 1901 — 1944), Дон (командующие - К.К. Рокоссовский, 1896—1968) һәм Сталинград (командующие - А.И. Ерёменко, 1892—1970) фронтлары оеш¬ тырыла. 1942 елның 19 һәм 20 ноябрендә совет гаскәрләре Ста¬ линградтан төньяк-көнбатыш һәм көньяк тарафларда һөҗүмгә күчәләр, бу исә немец командованиесе өчен көтелмәгән хәл була. Таблица 1942 елның ноябрендә Сталинград юнәлешендә көчләр чагыштырмасы Көчләр һәм кораллар Кызыл Армия Германия һәм аның союзниклары Кешеләр (мең) 1134,8 1011,5 Танклар саны 1560 675 Туплар һәм миномет¬ лар саны 14934 10290 Самолетлар саны 1916 1219 Кызыл Армиянең Сталинград тирәсендәге һөҗүме нәтиҗәсендә немец гаскәрләренең 330 мең кешелек төркеме чолганышта кала. Вермахт командованиесенең аны коткарырга, һава аша кирәк- яраклар белән тәэмин итәргә омтылышы уңышсыз тәмамлана. 1943 елның 31 гыйнвар - 2 февралендә немец гаскәрләренең фельдмаршал Ф. Паулюс җитәкчелегендәге чолганышта калган төркеме капитуляцияли. 90 меңнән артык кеше әсирлеккә алына. Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның со¬ юзниклары барлыгы 1,5 млн кеше югалталар. Паулюс армиясе капитуляцияләгәннән соң, Германиядә дәүләт матәме игълан ителә. Яңадан чолганышка эләгүдән сакланып, вермахт гаскәрләре Төньяк Кавказдан Дон тирәсенә һәм Донбасска күченә баш¬ лый. Кызыл Армиянең кышкы һөҗүме вакытында Германиянең
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 164 сугышлар тынганнан соң. 1943 Сталинградта Көнчыгыш фронттагы көчләренең якынча чиреге тар-мар ителә, кайбер юнәлешләрдә дошман 600 — 700 км га алып ташлана. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә. Сталинград янындагы сугышлар вакытында, бигрәк тә анда вермахт җиңелгәннән соң, Германиянең төп көчләре Көнчыгыш фронтка юнәлтелә. Бу исә Англияне вермахт көчләренең Британия утрауларына бәреп керү куркынычыннан коткара, Бөекбританиягә һәм АКШка башка фронтларда активрак хәрәкәт итү мөмкинлеге ачыла. Европадагы фашист режимнары җитди кризис чорына аяк баса. «Сталинград» сүзе совет кешеләренең каршылык күрсәтү һәм каһарманлыгы символына әверелә. Күп кенә илләрнең сәясәтчеләре Германиянең сугышта җиңәчәгенә ышанычларын югалта. Сталинград янында җиңелгәннән соң, Германиядә гому¬ ми мобилизация игълан ителә: элек армиягә алыну вакытлары кичектерелгән барлык кешеләр дә фронтка җибәрелә, мәҗбүри хезмәт бурычы кертелә. Германия тарафыннан яуланган һәм аңа союздаш илләрдән азык-төлек һәм чимал алу киң колач җәя. Мондый сәясәт халыкның оккупация режимына каршылык күрсәтүен көчәйтә. Германия хакимияте яуланган илләрдә — Польша, Франция, Чехословакия, Норвегия. Бельгия, Югосла¬ вия һәм Греция партизаннар хәрәкәте үсә баруга, завод-фа- брикалардагы саботаж очракларына юлыга.
§ 25. Боек Ватан сугышында тамырдан борылыш 165 СССРда партизаннар хәрәкәте Партизаннар хәрәкәте СССРның яуланган территориясендә аеруча киң колач җәя. Коммуникацияләрне саклау һәм басып алу режи¬ мына ярдәм итү өчен, немец командованиесе бу җирләрдә 20 — 25 дивизия тотарга мәҗбүр була. Сугышның беренче айларында ук басып алынган территориядә немец-фашист илбасарларына каршы көрәш оештыру өчен чара¬ лар күрелә. Алдан ук корал складлары һәм базалар булдырыла, партизан отрядлары оештырыла. 1941 ел ахырында басып алын¬ ган территориядә 2 меңләп партизан отряды хәрәкәт итә, бу отряд¬ ларда 100 меңнән артык кеше исәпләнә. Алар белән ВКП(б)ның һәм комсомолның яшерен өлкә һәм район комитетлары, махсус әзерлекле НКВД хезмәткәрләре һәм Кызыл Армия офицерлары җитәкчелек итә. 1942 елның маенда Югары Башкомандование Ставкасы кар¬ шында Партизаннар хәрәкәтенең үзәк штабы оештырыла, аны П.К. Пономаренко (1902—1984) җитәкли. 1942 елның ноябренә ул 90 меңнән артык кешене берләштергән 1083 партизан отряды белән элемтә урнаштыра. Зур җир тарафыннан кораллар, сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар белән тәэмин ителгән партизан¬ нар басып алучыларга каршы чын сугыш алып баралар. Алар тимер юлларны шартлаталар, немец гаскәрләренең элемтә чарала¬ рына зыян китерәләр, кечерәк шәһәрләрдәге гарнизоннарны тар- мар итәләр, басып алынган җирләрне хуҗалыкчыл максатларда файдалану планнарын өзәләр. Дошман гаскәрләренең күченүләре, тупланган урыннары һ.б. мәгълүматлар тапшырып, партизаннар совет разведкасына зур ярдәм күрсәтәләр. Партизан отряды. Курск өлкәсе. 1943
4 нче бүлек. Беек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар Яуланган территорияләрдә оккупантлар үткәргән сәясәт пар¬ тизаннар хәрәкәтенең массакүләм төс алуына этәрә. Ил¬ басарлар кыйммәтле әйберләрне, мәдәният һәм сәнгать әсәрләрен генә түгел, азык-төлекне дә Германиягә оза¬ талар. Фашистлар яулаган җирләрдә халык ачтан интегә (корбаннарның төгәл саны мәгълүм түгел). Германиягә эшче көчләр — «ак коллар» чыгару киң җәелә (сугыш елларында басып алынган территорияләрдән төрле эшләрдә эшләү өчен рейхка барлыгы 5,3 млн чамасы кеше җибәрелә). Илбасар хакимият партизаннарга теләктәшлек күрсәтүдә шик уяткан кешеләрне рәхимсез репрессияләргә дучар итә. Алар авыл¬ ларны яндыралар, заложникларны аталар. Болар барысы да кешеләрдә илбасарларга карата нәфрәт уята. 1943 елга партизан отрядларына керүчеләр саны 250 меңгә җитә. Партизаннар хәрәкәте Белоруссиядә, Ленинград, Кали¬ нин һәм Смоленск өлкәләрендә, Көнчыгыш Украинада аеруча киң колач җәя. 1943 елның август - сентябрь айларында парти¬ заннар «Рельс сугышы» һәм «Концерт» операцияләре үткәрәләр. Бу чаралар нәтиҗәсендә немец гаскәрләренең тыл тәэминатына зыян килә, 2 мең чакрым озынлыктагы тимер юллар һәм күп кенә күперләр сафтан чыгарыла. Кызыл Армия якынлашу белән, пар¬ тизан отрядлары гаскәрләргә кушыла. Халыкның бер өлеше, бигрәк тә 1930 еллардагы репрессияләр чорында зыян күргән затлар, шулай ук Балтыйк буеның, Көнбатыш Украинаның һәм Көнбатыш Белоруссиянең СССРга кушылуын законсыз гамәл дип бәяләгән, шул төбәкләрдә яшәгән кешеләр һәм кайбер хәрби әсирләр Германия властьлары белән хезмәттәшлек итү юлына басалар. 1943 елның уртасына алар- дан оештырылган полиция частьларында 427 мең кеше исәпләнә. Ләкин аларның сугышчан сәләте түбән дәрәҗәдә була. Немец командованиесенең бу частьлар ярдәмендә партизаннар хәрәкәтен туктатырга ниятләве гамәлгә ашмый. «Барысы да фронт өчен!» Сугыш елларында мәдәният Сугыш афәте, ул китергән кайгы-хәсрәт, якыннарны югалту, михнәт-газаплар чигү, халыкның барлык рухи һәм физик куәтенең киеренке халәте, шул ук вакытта гадәттән тыш зур булган рухи күтәрелеш сугыш еллары әдәбияты һәм сәнгате әсәрләрендә ачык чагылыш таба. Күп кенә язучылар сугышның беренче көннәрендә үк сугышчы¬ лар, командирлар һәм фронт хәбәрчеләре сыйфатында яу кырла¬ рына китәләр. И.Г. Эренбург (1891 — 1967), Л.М. Леонов (1899
§ 25. Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш 167 1994), М.А. Шолохов, В.С. Гроссман (1905—1964), А.А. Фадеев, А.П. Гайдар газета-журнал битләрендә, сугышчан листокларда ха¬ лыкны дошман белән аяусыз көрәшкә, барлык көчләрне илбасар¬ ларга каршы торуга тупларга чакыралар. Бөек Ватан сугышы елларында совет поэзиясе зур күтәрелеш кичерә. А.А. Сурков (1899—1983), М.В. Исаковский (1900 — 1973), О.Ф. Берггольц (1910-1975), К.М. Симонов (1915-1979), М.И.Алигер (1915—1992) көчле эмоциональ дәрт белән сугарылган шигырьләр язалар. Алар фронттагы сугышчыларны яңа җиңүләргә рухландыралар, сугыш еллары кыенлыкларын һәм якыннар белән аерылышу ачысын сабырлык белән кичерергә ярдәм итәләр. А.Т. Твардовскийның (1910—1971) «Василий Тёркин» поэмасының төп герое - рус солдаты Василий Тёркин образы — Бөек Ватан сугышы елларында җанланган милли-ватанпәрвәрлек традицияләре символына әверелә. Музыка һәм театр сәнгатендә дә ватанпәрвәрлек хисләре көчле чагылыш таба. Композитор Д.Д. Шостаковичның блокададагы Ле¬ нинградта иҗат ителгән, шәһәрне фидакарьләрчә саклаучыларга ба¬ гышланган Җиденче симфониясе үзенең тирәнлеге белән таң кал¬ дыра. А.В. Александровның (1883—1946) «Изге сугыш», М.А. Блантерның (1903—1990) «Катюша», «Фронт янындагы урманда», В.П. Соловьёв-Седойның (1907—1979) «Рейдтагы кич», «Сандугачлар» җырлары һ.б. халык арасында киң по¬ пулярлык казана. Кино экраннарына «Ике сугышчы», «Безнең шәһәр егете», «Салават күпере», «Обком секретаре» һ.б. фильмнар чыга. Аларны фронтовиклар да, тыл хезмәтчәннәре дә яратып карый. Ил җитәкчелеге халыкның бөек үткәнен,
4 иче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 168 халык хәтерендә әүвәлдән сакланган сугышчан дан символ¬ ларын таяныч сыйфатында файдаланырга омтыла. Бу исә мәдәният һәм аның ватанпәрвәрлек традицияләре үсешенә булышлык итә. Кызыл Армиядә элеккеге рус армиясендә гамәлдә булган мундирлар һәм погоннар яңадан торгызыла. Үткән дәверләрдә яшәгән атаклы полководецлар һәм флот җитәкчеләре исемендәге — Александр Невский, Суворов, Ку¬ тузов, Ушаков, Нахимов, Богдан Хмельницкий орденнары бар¬ лыкка килә. Сугыш елларында Рус православие чиркәвенең ватан¬ пәрвәрлек позициясендә торуы, дин тотучылар күңеленә йогынты я (Тауда аерым роль уйнавы илнең атеист җитәкчелегенең аңа ка¬ рата мөнәсәбәте йомшаруга китерә. Сугыш елларында халыкның дингә тартылуы көчәя. Дин күпләр өчен авырлыклардан котылу юлы, юаныч була. 1943 елда патриархлык торгызыла, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы булып митрополит Сергий (дөньялыкта И.Н. Страгородский, 1867 — 1944) сайлана. Күп кенә храмнар¬ да гыйбадәт кылулар башлана, православие уку йортларының челтәре киңәя, Троица-Сергий лаврасында Руханилар академиясе һәм семинария ачыла. Сугыш елларында Мәскәү Патриархлыгы, руханилар һәм дин тотучылар тарафыннан, хәер итеп бирелгән кыйммәтле әйберләрне исәпкә алмастан, 300 млн сум акча җыела. 1 1944 елның мартында митрополит Николай Чиләбедәге танк заво- /Гында шул акчага ясап чыгарылган 40 танкны Мәскәү Патриарх¬ лыгы исеменнән Кызыл Армиягә тапшыра. Новосибирск шәһәре руханилары һәм дин тотучылары «Ватан өчен!» дип аталган Себер эскадрильясы төзүгә 110 мең сум акча бирә. Сораулар һәм биремнәр Антифашистик коалиция оеша башлау турында сөйләгез. Ни өчен немец командованиесе 1942 елда инициативаны үз кулына алуга ирешә? Ул нинди максатларны күздә тота? Сталинград янында сугыш барышы турында сөйләгез. Кызыл Армиянең Сталинград янындагы сугышта җиңүләре нинди әһәмияткә ия? Нинди вакыйгалар Икенче бөтендөнья сугышында һәм Ватан сугышында тамырдан борылыш тудыра? Бу борылыш¬ ка ирешү кайчан һәм нинди вакыйгадан соң башлана? Ни сәбәпле фашист гаскәрләренең Сталинград янында җиңелүе Икенче бөтендөнья сугышында борылыш буларак карала? Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар хәрәкәте нинди роль уйный?
§ 26. Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә СССР һәм аның союзниклары 169 6 Бөек Ватан сугышы елларында СССРдагы ватанпәрвәрлек күтәрелеше турында сөйләгез. «Бөек Ватан сугышындагы төп бәрелешләр» таблицасын ... тутыруны дәвам итегез. § 26 Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә СССР һәм аның союзниклары Икенче Бөтендөнья сугышы фронтларында Сталинград янындагы сугыштан соң хөкем сөргән вазгыятьне харак¬ терлагыз. Курск дугасындагы сугыш һәм аның әһәмияте 1943 елның җәенә, икенче фронтның булмавыннан файдала¬ нып, Германия командованиесе Көнчыгыш фронтта узган елда- гыга караганда да күбрәк көчләрен - 196 дивизия туплый. Совет гаскәрләрендәге Т-34 һәм КВ танкларына торырлык яңа «Тигр» һәм «Пантера» танкларының Орёл һәм Курск тирәсендә Кызыл Армия фронтын өзүгә һәм яңадан Мәскәү юнәлешендә һөҗүм ясауга булышлыгына исәп тотыла. Ләкин Германия командованиесе, көчләр һәм кораллар буенча өстенлеккә ирешсә дә, көтелмәгән һөҗүм факторын файдалана да алмый. Курск сугышы. 1943, август
170 4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941—1945 еллар Таблице 1943 елның июле башында Орёл-Курск юнәлешендә СССР һәм Германия көчләре чагыштырмасы Көчләр һәм кораллар Совет гаскәрләре Германия гаскәрләре Кешеләр (мең) 1336 900 чамасы Туплар һәм минометлар 19 100 10 000 чамасы Танклар һәм үзйөрешле артилле¬ рия җайланмалары 3444 2733 Самолетлар 2172 2050 чамасы Совет командованиесенә каршы якның һөҗүмгә әзерләнү планнары мәгълүм була. Ставка дошманны актив оборона белән хәлсезләндерү һәм контрһөҗүмгә күчү турында карар кабул итә. Немецларның һөҗүме 1943 елның 5 июлендә төнге сәгать өчтә башлана. Атна буе барган сугышларда дошман гаскәрләре зур югалтулар кичерә һәм Кызыл Армиянең оборона позицияләрен өзә алмый. » Бу көннәрдә Прохоровка авылы янында (Белгородтан 30 км төньяк-көнбатыштарак) Икенче бөтендөнья сугышының иң зур һәм дәһшәтле танклар сугышы була. Фюрерның шәхси бое¬ рыгы белән сугышка кертелгән «Рейх» һәм «Адольф Гитлер» СС танк дивизияләренә каршы совет командованиесе генерал П.А. Ротмистров (1901 — 1982) җитәкчелегендәге 5 нче гвар¬ дия танк армиясен җибәрә. Сугыш кырында 1200 танк бәрелешә. Совет гаскәрләре - 500 хәрби машина (составның 60 проценты), немецлар 400 танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмасын югал¬ талар, ләкин фашистлар һөҗүме туктатыла. 17 — 19 июльдә вер¬ махт гаскәрләре оборонага күчә, бераздан чигенә башлый. Кызыл Армия Орёл һәм Белгород шәһәрләрен азат итә. Вермахтның хәлсезләндерелгән көчләре аның кысрыклавына каршы тора алмыйлар. Басып алучыларны Харьковтан куып чы¬ гарганнан соң, Кызыл Армия көнбатышка юнәлә. Гитлерның аның һөҗүмен Днепр буенда туктату планы тормышка ашмый. Совет гаскәрләре, 1943 елның сентябрендә Днепрның уң ярын¬ да плацдармнар яулап, 1943 елның ноябрендә Киевны алалар. Тагын да элегрәк Новороссийск шәһәре һәм Тамань ярымутравы
§ 26. Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә СССР һәм аның союзниклары 171 А.М. Василевский К. К. Рокоссовский И.С. Конев азат ителә. Смоленск шәһәрен алганнан соң, Кызыл Армия Бело¬ руссия чикләренә чыга. Совет гаскәрләренең 1943 елның җәендәге һәм көзендәге уңышлары сугышта тамырдан борылышның төгәлләнүен күрсәтә. Беренче мәртәбә Кызыл Армия кышын түгел, ә җәйге һәм көзге айларда, дошман өчен хәвефле кырыс рус кышы шартларына исәп тотмыйча һоҗүм итә. Элеккеге чорлардан аермалы буларак, немец гаскәрләре бборонада да зур югалтулар кичерә. Әлеге уңышка, башлыча, Кызыл Армиянең бу вакытка сугыш хәрәкәтләре алып бару тәҗрибәсе туплавы һәм заманча сугыш күнекмәләренә ия полководецлар үсеп чыгу белән бәйле була. Алар арасында иң күренеклесе - Г.К. Жуков. 1942 елдан ул - Югары Башкомандующий урынбасары, Ленинград, Мәскәү һәм Сталинград оборонасын, Курск дугасындагы җиңүне оеш¬ тыручы буларак таныла. Аның таланты, катгый таләпчәнлеге ту¬ рында легендалар йөри. Хәрби операцияләрне планлаштыруда А.М. Василевский зур роль уйный. 1942 — 1945 елларда ул Гене¬ раль штабны җитәкли. Армия һәм фронт командующийлары ара¬ сында маршаллар К.К. Рокоссовский, И.С. Конев (1897 — 1973), Р.Я. Малиновский (1898—1967), генераллар Н.Ф. Ватутин, И.Е. Петров (1896—1958) һ.б. аерылып тора. И.В. Сталинның команда составына карата мөнәсәбәте үзгәрә. Югары Башкомандующий әзерләнүче барлык операцияләрне дә даими рәвештә үз контролендә тота. Зур уңышсызлыклар һәм авыр югалтулар нәтиҗәсендә, И.В. Сталин профессионалларның фикерләренә зуррак ихтирам белән карый башлый.
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 172 ШЬ | Днепрны кичү. 1943 елның көзе Фашизмга каршы коалициянең ныгуы СССРның сугыштагы уңышлары Гитлерга каршы коалициягә кергән дәүләтләрнең тагын да ныграк берләшүенә китерә. 1942 елның 1 гыйнварында Өчлек пактына каршы сугышу¬ чы ил хөкүмәтләре, шул исәптән СССР хөкүмәте дә, 26 дәүләт Декларациясенә кул куялар. Ул дошманны җиңү өчен барлык ^өчләрдән файдалану, аның белән сепарат сөйләшүләргә бармау йөкләмәләрен үз эченә ала. Декларациядә сугыштан соң дөньяның демократик принципларда корылырга тиешлеге турында әйтелә. Мурманскига килүче конвойлары немецларның су асты көймәләре һәм авиациясе һөҗүмнәреннән зур югалтулар кичерүгә карамастан, Көнбатыш илләр ленд-лиз буенча СССРга ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр. Шул ук вакытта СССР җитәкчелегендә союзникларның хәрәкәтләренә карата ризасызлык үсә. 1942 — 1943 елларда икенче фронт проблемасы төп бәхәсле мәсьәлә була. Советлар Союзының элеккечә үк вермахтның төп көчләренә каршы торырга мәҗбүр ителүе СССР җитәкчелеген канәгатьләндерми. Солых төзегәндә үз таләпләрен тагу өчен, Бөекбритания һәм АКШ Германиянең һәм СССРның хәлсезләнүенә омтылалар, дигән шик туа. Англия һәм АКШ лидерлары, гәрчә чын-чынлап планлаш- тырмасалар да, СССРга икенче фронтны 1942 елда ачарга вәгъдә бирәләр. 1942 елның августында, Мәскәүгә визиты ва¬ кытында, У. Черчилль, икенче фронт 1943 елдан да соңга кал¬ мыйча ачылачак, дип белдерә.
§ 26. Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә СССР һәм аның союзниклары Фронтларда 1943 елның җәендә булган вакыйгалар Кызыл Армиянең үз көчләре белән генә дә Германияне җиңә ала¬ чагын күрсәтә. Бу исә союзникларны СССР белән тыгыз¬ рак хезмәттәшлек итү юлларын эзләүгә этәрә. Шул ук ва¬ кытта, җиңүгә тизрәк ирешү максатында, СССР да мондый хезмәттәшлеккә әзер була. 1943 елның ноябрь ахыры - декабрь башында өч державаның лидерлары - И.В. Сталин, Ф.Д. Рузвельт һәм У. Черчилль Тәһранда очрашалар. Ниһаять, 1944 елның 1 маеннан да соңга калмаска дип, Көнбатыш Европада икенче фронтны ачу ва¬ кыты билгеләнә, сугыштан соң күтәреләчәк күп кенә бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итүгә кагылышлы башлангыч килешенүләргә ирешелә. Аерым алганда, конференциядә Польша буенча позицияләр килештерелә. Аның бәйсезлеге торгызылырга тиеш, дигән карар чыгарыла, Польша территориясенең Германия җирләре исәбенә зурайтылуы, аның көнчыгыш чикләренең этник чикләр буенча узуы күздә тотыла. Бу исә Көнбатыш Украинаның һәм Көнбатыш Белоруссиянең СССР составында калуын аңлата. 1943 елда И.В. Сталин союзникларга, Европада сугыш хәрәкәтләре тәмамлангач, СССР Япониягә каршы сугышка керәчәк, дип вәгъдә бирә. 1943 елның маенда Коминтерн таратылуга карамастан, союз- никлар СССР азат ителгән халыкларга коммунизм идеяләре тага¬ чак, Совет республикаларының санын арттыруга омтылачак, дип курка. Үз чиратында СССР җитәкчелеге союзникларның җиңүне үз максатларында - дөньяны тагын бер кат йогынты даирәләренә бүлү өчен файдаланырга маташачак ларына шикләнми. Совет җиренең азат ителүе һәм икенче фронт ачылу 1944 елның башында Көнчыгыш фронтның бер генә өлешендә дә Германиянең өстенлеге булмый. Сан ягыннан өстенлек тә, хәрби инициатива да тәмам Кызыл Армиягә күчә. 1944 елның гыйнварында Ленинград блокада¬ сы бетерелә, дошман шәһәрдән 270 чакрым ераклыкка чигенергә мәҗбүр була. 1944 елның февраль-март айларында Уң яр Укра¬ инадагы һөҗүм операциясе нәтиҗәсендә совет гаскәрләре дошман армияләрнең «Көньяк»төркемен тулысынча тар-мар итәләр һәм Ру¬ мыния чигенә чыгалар. 1944 елның апрель-май айларында Кызыл
_|74 4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар Армия Кырымны һәм, Севастополь, Одесса, Николаев шәһәрләрен кертеп, Кара диңгез буйларын илбасарлардан чистарта. Кызыл Армия тарафыннан ясалган һөҗүм операцияләренең мөһим үзенчәлеге - аның сугыш сәнгате өлкәсендә дошманнан өстен булуыннан гыйбарәт. Баштарак үткәрелгән операцияләрдән аерма¬ лы буларак, ул Германия һәм аның союзникларына караганда азрак югалтулар кичерә. Немец гаскәрләре (Корсунь-Шевченковский һәм Севастополь янында) берничә тапкыр камалышта калалар, аларның аз өлеше генә аннан чыга ала. Таблица 1944 ел башында СССР һәм Германиянең көчләр чагыштырмасы Кораллар төре һәм гаскәрләр саны СССР Германия Хәрби хезмәттә, барлыгы (мең кеше) 11 152 10 169 Шул исәптән Көнчыгыш фронтта (мең кеше) 6165 4834 Резерв армияләре (мең кеше) 571 - Ставка резервы 2437 - эчке хәрби округларда 3487 Танклар һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары 11 732 12 000 Шул исәптән Көнчыгыш фронтта 5357 3700 Самолетлар, барлыгы 20 672 5500 Шул исәптән Көнчыгыш фронтта 8506 3073 Вермахтның төп көчләре Көнчыгыш фронтта булудан файдаланып, 1944 елның 6 июнендә инглиз-америка гаскәрләре Нормандиягә (Төньяк Франция) десант төшерәләр. Союзникларның уңышка ирешүе «Багратион» операция¬ се белән бәйле була. Ул Кызыл Армия тарафыннан 1944 елның июнь-июль айларында Белоруссияне азат итү максатында
§ 26. Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә СССР һәм аның союзниклары үткәрелә. Бер ай эчендә совет гаскәрләре көнбатышка таба 550 — 600 км га күчә. Аларның һөҗүм темплары вермахтның 1941 елның җәендәге темпларыннан югарырак була. Белоруссия җирләре һәм Польша территориясенең чирек өлеше дошманнан азат ителә. Армияләрнең «Үзәк» төркеме тар-мар китерелә. Вермахт 250 меңнән артык кешесен югалта. Германия өчен бу Сталинградка тиң фаҗига була. Кызыл Армиянең югалтулары 180 меңләп кеше тәшкил итә. Бер үк вакытта Ленинград фронтында да һөҗүм җәелдерелә. 1944 елның 20 июненә совет гаскәрләре Выборг шәһәрен алалар һәм Финляндия территориясенә аяк басалар. Финляндия Герма¬ ния белән союзны өзәргә һәм СССР белән тынычлык килешүе төзергә мәҗбүр була. Көнчыгыш фронтта «Көньяк» һәм «Үзәк» төркемнәренең төп көчләре тар-мар ителү, союзникларның Франциягә керүләре нәтиҗәсендә Германия өчен сугышны уңышлы тәмамлау мөмкинлеге юкка чыга. § 26 Сораулар һәм биремнәр ■Ml ■Ml MMI МШ ГИИ Орёл-Курск дугасындагы сугыш турында сөйләгез, аның тарихи әһәмиятен аңлатып бирегез. СССРның немец- фашист илбасарларына каршы үткәрелгән башка эре операцияләреннән бу сугышның аерымлыгы нәрсәдән гыйбарәт? Кызыл Армиянең 1943-1944 еллардагы уңышлары нәрсә белән аңлатыла? Ждвап әзерләгәндә таблица материалла¬ рыннан файдаланыгыз. 1944 елның беренче яртысында Кызыл Армия нинди аеруча мөһим операцияләр үткәрә? Союзникларның Нормандиягә десант төшерүенә алар ничек йогынты ясыйлар? Союздаш дәүләт башлыкларының Тәһрандагы конференция¬ се нәтиҗәләрен бәяләгез. «Бөек Ватан сугышындагы төп бәрелешләр» таблицасын тутыруны дәвам итегез.
Көнчыгыш Европаны азат итү Язгы-җәйге һөҗүмнәрдән соң, көчләрен тулыландырып, Кызыл Армия көнбатышка хәрәкәтен дәвам итә. Хәзер инде Германия өстәмә көчләрнең бер өлешен Франциягә - ин- глиз-америка армияләренә каршы җибәрергә мәҗбүр була, бу исә совет гаскәрләренең хәрәкәтен беркадәр җиңеләйтә. 1944 елның 20 августында 2 нче һәм 3 нче Украина фронт¬ лары көчләре дошманның оборонасын өзәләр һәм Яссы - Киши¬ нёв районында немец һәм румын гаскәрләренең зур төркемен (18 дивизияне) камап алалар. 200 меңнән артык солдат һәм офицер әсирлеккә эләгә. Кызыл Армия Румыния чикләренә якынлашкач, Гитлерның союзнигы, диктатор И. Антонеску хакимияттән читләштерелә һәм кулга алына. Король Михай 1944 елның 23 августында Германия белән союзны өзү һәм фашизмга каршы коалиция державалары белән солых төзү турында белдерә. Немец гаскәрләре Румыния территориясен басып алырга омтылалар, моңа җавап йөзеннән, әлеге ил Германиягә сугыш игълан итә. 1944 елның 31 августында совет гаскәрләре Бухарестка керә. Кызыл Армия Болгария чикләренә чыгу белән, илдә парти¬ заннар хәрәкәте көчәя, ул фашизмга каршы революциягә әверелә. Совет гаскәрләре Болгария территориясенә аяк басканнан соң, бу ил дә Германиягә сугыш игълан итә. Совет гаскәрләренең Югославия һәм Греция чикләренә чыгуы территорияләренең зур өлеше бу вакытта баш күтәрүчеләр та¬ рафыннан алынган бу илләрдә илбасарларны тар-мар итүне җиңеләйтә. 1944 елның октябрендә совет гаскәрләренең һәм И.Броз Тито (1892—1980) җитәкчелегендәге Югославия Халык- азатлык армиясенең бергә үткәрелгән операцияләре нәтиҗәсендә Белград азат ителә. Моңа кадәр үк немец гаскәрләренең Балкай¬ дагы калдыклары, камалышта калу куркынычы янау сәбәпле, Грециядән китә. Венгрия территориясендә канкойгыч сугышлар бара. 1944 елның октябрендә диктатор М.Хорти хөкүмәте илнең сугыштан чыгуы турында белдерә. Ләкин немецлар Венгриянең фашистларга
§ 27. СССР Европа һәм Азия илләрен фашизмнан азат итү сугышларында 177 Кызы Армиянең Белградка керүе. 1944 каршы коалиция ягына чыгуын булдырмый калуга ирешә. Аның территориясе вермахт көчләре тарафыннан оккупацияләнә. Вен¬ грия дәһшәтле сугыш мәйданына әверелә. Кызыл Армия һөҗүме нәтиҗәсендә немецларның һәм венгрларның унлап дивизиясе чол¬ гап алына һәм Будапешт 102 көн дәвамында камалышта тора. Венгриянең башкаласы 1945 елның 13 февралендә алына. Польша һәм Словакия патриотларының үз көчләре белән ил¬ басар фашист режимнарын бәреп төшерү омтылышлары уңышсыз төгәлләнә. 1945 ел кампаниясе башлану һәм Кырым конференциясе 1944 елгы кампаниянең Германия өчен һәлакәтле булуына кара¬ мастан, фашистлар режимы каршылык күрсәтүен дәвам итә. Немец армиясенең Арденндагы һөҗүм операциясе (1944 елның декабре) Германияне җиңүнең союзниклар өчен бик кыйммәткә төшәчәген күрсәтергә тиешле акт була. Катлаулы һава шартлары союзникларга авиация өстенлегеннән файда¬ лануга комачаулык тудыру нәтиҗәсендә немецларның танк дивизияләре инглиз-америка армияләре фронтын өзә һәм Ла-Маншка юнәлә. У .Черчилльнең шәхси үтенече буенча, 1945 елның башын¬ да СССР Көнчыгыш фронтта һөҗүмгә әзерләнүне тизләтә. Вис- ла-Одер операциясе нәтиҗәсендә, 1945 елның 12 гыйнварыннан 3
февраленә кадәрге чорда, совет гаскәрләре көнбатышка таба 500 км дан артык ара узып, Берлинга якынлаша. Германия, Арденн- дагы һөҗүмен туктатып, барлык резервларын Кызыл Армиягә каршы җибәрергә мәҗбүр була. Совет армияләре һөҗүм җәелдергән шартларда 1945 елның 4—11 февралендә Ялтада Гитлерга каршы коалициягә кергән төп держава башлыкларының чираттагы конференциясе була. Анда катнашучылар Германияне якын киләчәктә оккупацияләү зоналарын бүлешәләр; аның белән оккупация гаскәрләренең баш- командующийлары кергән Союзникларның контроль советы идарә итәчәк дип килешәләр. Берлин аерым территория буларак күрсәтелә, анда өч союздаш державаның оккупация гаскәрләрен урнаштыру күздә тотыла. СССР, Англия һәм АКШ Германиянең кораллы көчләрен та¬ рату, аның хәрби сәнәгатен юк итү яки контрольгә алу, национал- социалистлар партиясен тыю, фашистлар режимы башлыкларын халыкара судка бирү, Германиядән репарацияләр түләтү турында карар чыгаралар. Конференциядә кабул ителгән Азат Европа ту¬ рында декларация һәр халыкның үз дәүләте өчен идарә итү фор¬ масын сайлау хокукын раслый, союзниклар үткәргән чараларның Германия халкын кимсетү максатын куймавын ассызыклый. Конференциянең АКШ һәм Бөекбритания таләпләре буен¬ ча кабул ителгән карарлары нигезендә Польшада Милли бердәмлек вакытлы хөкүмәте төзелә. Аңа Польша коммунистла¬ ры да, сугышка кадәрге хөкүмәт (ул Лондонда була) вәкилләре дә керә. Ул илдә ирекле сайлаулар уздырырга тиеш була. У. Черчилль, Ф.Д. Рузвельт һәм И.В. Сталин Кырым конфе¬ ренциясе эшләгән көннәрдә. Ялта. 1945
Конференциядә Советлар Союзының Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлау шартлары килештерелә. Әлеге шартлар бу¬ енча Советлар Союзына Сахалинның көньяк өлеше, Курил ут¬ раулары, Порт-Артурны арендалау һәм Кытай белән бергәләп Маньчжуриядәге тимер юллардан файдалану хокукы бирелергә тиеш була. Шулай итеп, СССР 1904 — 1905 еллардагы рус-япон сугышыннан соң патша Россиясе югалткан позицияләрне үзенә кире кайтара. Берлинны штурмлау Совет командованиесе Берлинны 1945 елның 15—16 февралендә алуны күздә тота. Ләкин Германиянең үз көчләрен Көнбатыш фронттан Көнчыгыш фронтка күчерә башлавы бу планнарны тормышка ашырырга комачаулый. Кызыл Армия немецларның Силезиядәге һәм Помераниядәге төркемнәренә һөҗүм итәргә мәҗбүр була, чөнки соңгылары көнбатышка тирән үтеп кергән 1 нче Белоруссия һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләренә каршы контрһөҗүм әзерли. 1945 елның мартында, совет гаскәрләренең игътибарын Берлиннан читкә юнәлдерү максатын¬ нан, вермахт көчләре Венгриядә Балатон күле тирәсендә һөҗүм ясарга омтылалар. Ләкин бу гына дошманның Балтыйк буенда камалышта калган төркемнәрен тар-мар итүне тоткарлый алмый. 1945 елның 9 апрелендә Көнчыгыш Пруссиядәге камалышка алын¬ ган Кёнигсберг крепосте гарнизоны капитуляцияли. Немецлар һөҗүмен кире кайтарып, совет гаскәрләре Австрия җиренә аяк ба¬ салар. Берлин. 1945, апрель
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 180 1945 елның март — апрель айларында Германия гаскәрләре Көнбатыш фронтта зур тизлек белән көнчыгышка үтә баручы ин- глиз-америка армияләренә каршылык күрсәтүдән туктыйлар. Вермахт көчләренең көнчыгыш юнәлештә бик нык каршы¬ лык күрсәтүенең сәбәбе немец халкының Кызыл Армиядән кур¬ куы белән аңлатыла. Германия юллары миллионнарча качак белән тула. Бу исә Германиянең таркала барган икътисадын тәмам как¬ шата, ил халкының рухын төшерә. 1945 елның 16 апрелендә 1 нче (командующие - маршал Г.К. Жуков), 2 нче (командующие — маршал К.К. Рокоссов¬ ский) Белоруссия һәм 1 нче Украина (командующие — маршал И.С. Конев) фронты гаскәрләре Берлинны штурмлый башлый. Вермахт командованиесе карамагында калган көчләрнең барысы да диярлек башкаланы саклауга җибәрелә. Ләкин Кызыл Армия сан нисбәтендә дә, хәрби осталык ягыннан да күпкә өстен була. Зеел калкулыкларында урнашкан, Берлинга илтүче юлларны сак¬ лаучы ныгытмаларга төнге штурм дошманга психологик басым ясаудан башлана: Совет гаскәрләре позицияләрендәге йөзләрчә авиация прожекторы бар куәткә кабызыла. Яктылык агымыннан сукырайган дошман солдатлары һөҗүмгә күтәрелгән совет сугыш¬ чыларын күрмиләр һәм каушап калалар. Таблица Берлин юнәлешендә СССР һәм Германия көчләре чагыштырмасы Көчләр һәм кораллар СССР Германия Гаскәрләр саны (млн кеше) 2,5 1,0 Танклар һәм үзйөрешле артилле¬ рия җайланмалары саны 6250 1500 Самолетлар саны 7500 3300 Туплар һәм минометлар саны 41 600 10 400 20 апрельгә, дошманның оборонасын үтеп, совет гаскәрләре Берлин читенә чыга. Бер үк вакытта танк корпуслары рейх баш¬ каласыннан төньяк һәм көньяк тарафларда фронтны өзә һәм 24 апрельдә Берлин тирәли боҗраны яба. 1945 елның 25 апрелендә совет һәм америка гаскәрләре Эльба ярында, Торгау тирәсендә оч¬ рашалар. Берлин өчен барган сугышны А. Гитлер хәлиткеч көрәш дип игълан итә, соңгы минутка кадәр ул сугыш барышында борылыш
§ 27. СССР Европа һәм Азия илләрен фашизмнан азат итү сугышларында булыр дип өметләнә. Немец гаскәрләре гадәттән тыш үҗәтлек белән сугыша. Берлинны штурмлау вакытында Кызыл Армия 360 меңләп кешесен югалта. 1945 елның 30 апрелендә рейхстаг өстенә Җиңү Байрагы када¬ ла. 2 майда Берлин гарнизоны капитуляцияли, 1945 елның 8 ма¬ енда Германия хөкүмәте (Гитлер үзен-үзе үтергәннән соң, аны ад¬ мирал Дениц җитәкли) капитуляция турындагы актка кул куя. 1945 елның 9 Мае Советлар Союзында бөтенхалык бәйрәме — Җиңү көне дип игълан ителә. Чехиядәге немец гаскәрләре корал ташлаудан баш тарталар, аларны Кызыл Армия тар-мар итә. 9 майда Прага алына, 11 майда вермахтның соңгы частьлары бирелә. Милитаристлар Япониясен тар-мар итү Өчлек пактында катнашучылардан сугышны дәвам иткән бердәнбер ил Япония була. 1943 елдан Америка гаскәрләре аны Тын океанда кысрык¬ лый башлый. Ләкин Япония көчле дошман булып кала бирә. Аның коры җирдәге төп гаскәрләре тар-мар ителмичә сакла¬ на. 1944-1945 елларда алар Кытайда киң масштаблы һөҗүм җәелдерә, 60 млн кеше яшәгән территорияне басып ала. Нәтиҗәдә Маньчжуриядән Һиндстанга кадәр сузылган тоташ фронт сызыгы барлыкка килә. 1945 елның 6 августында АКШ — Хиросимага, 9 августта Нагасакига атом бомбалары ташлый. Корбаннар йөзләрчә меңләп исәпләнә. Ләкин Япония хөкүмәте капитуляцияләргә ашыкмый. 1945 елның май — август айларында Советлар Союзы, Ерак Көнчыгыштагы көчләрне ныгыту өчен, өстәмә рәвештә көнбатыштан гаскәрләр — 400 меңнән артык кеше, 7 меңнән артык туп, 2 мең танк, 17 мең йөк машинасы һәм башка кораллар, ягулык, сугыш кирәк-яраклары озата. 1945 елның 8 августында Япониянең Мәскәүдәге илчесенә мөрәҗәгать тапшырыла, анда СССРның, союзниклар алдында үз вәгъдәсен үтәп, Япониягә сугыш игълан итүе әйтелә. Сугыш хәрәкәтләре, башлыча, Маньчжуриядә бара. Маньч¬ журиядә Япония коры җир гаскәрләренең иң көчле төркемнәренең берсе — Квантун армиясе урнашкан була. Шулай да совет коман¬ дованиесе кыска гына вакыт эчендә сан нисбәтендә һәм кораллар буенча зур өстенлеккә ирешә.
182 4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар Тын океан флоты кораблары Көньяк Сахйлинга юнәлә. 1945, август Таблица Ерак Көнчыгышта СССР һәм Япония көчләре чагыштырмасы Көчләр һәм кораллар Кызыл Армия Квантун армиясе Гаскәрләр (млн кеше) 1,7 1 дән артык Танклар (мең) 5,2 1,2 Самолетлар (мең) 5 1,9 Туплар һәм миномётлар (мең) 30 дан артык 6,6 Кызыл Армиянең Маньчжуриядәге һөҗүм операциясе хәрби- сугыш сәнгате үрнәге булып санала. 1945 елның 9 августын¬ да Байкал аръягы, 1 нче һәм 2 нче Ерак Көнчыгыш фронтла¬ ры гаскәрләре һөҗүм башлыйлар. Японнарның оборонасын өзгәннән соң, алар, 250 — 400 км алга узып, Квантун армиясенең төп көчләрен камап алалар. 1945 елның 15 — 20 августында Совет гаскәрләре Төньяк-Көнчыгыш Кытайның һәм Төньяк Кореянең зур шәһәрләрен азат итәләр. Япон гаскәрләренең массачыл ка¬ питуляциясе башлана. 1945 елның августы ахырына Совет гаскәрләре Көньяк Сахалинны һәм Курил утрауларын билиләр. Япон утрауларына десант төшерү өчен әзерлек эшләре бара. Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителә. СССР Япониягә каршы сугышта 36 меңнән күбрәк кешесен (үлүчеләр, яралылар һәм хәбәрсез югалганнар) югалта. Япония императоры Хирохито капитуляцияләү турында карар кабул итә. Хәрби министр, армия һәм флот командующийлары, күп кенә башка хәрби җитәкчеләр, самурайлар традицияләренә
§ 28. Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре 183 тугрылык саклап, үз-үзләрен үтерә. 1945 елның 2 сентябрендә Япония капитуляцияли. § 27 |Щ 2 3 4 5 § 28 Сораулар һәм биремнәр Көнчыгыш Европа илләрен фашизмнан азат итүдә Советлар Союзы нинди роль уйный? Икенче бөтендөнья сугышының Европадагы соңгы сугышла¬ ры, Берлинны штурмлау турында сөйләгез. СССР һәм аның Гитлерга каршы коалиция буенча союзник¬ лары арасында мөнәсәбәтләр нинди була? Милитаристлар Япониясен тар-мар итүгә СССР нинди өлеш кертә? «Бөек Ватан сугышындагы төп бәрелешләр» таблицасын тутырып бетерегез. Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре | Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиянең Евро¬ пада һәм Азиядә нинди чикләргә чыгуын картадан күрсәтегез. СССРның Икенче бөтендөнья сугышында җиңүгә керткән өлеше Икенче бөтендөнья сугышы - кешелек тарихындагы иң масштаб¬ лы һәм иң җимергеч сугыш. Европада гына да 50 млн нан артык кеше һәлак була. Бу сугышта, Беренче бөтендөнья сугышыннан (1914—1918) аермалы буларак, басып алынган территорияләрдә һавадан бомбага тоту һәм көчле сугышлар, гитлерчылар тара¬ фыннан түбән дәрәҗәле дип белдерелгән халыкларны кыру нәтиҗәсендә, тыныч тормыштагы халык арасында да корбаннар саны фронтлардагы югалтулардан калышмый. Фашист концентра¬ цион лагерьларына ябылган 18 млн кешедән 11 млн ы юк ителә. Сугышта иң зур югалтуларга түбәндәге илләр дучар була: СССР - 27 млн тирәсе кеше, Польша - 5,6 млн чамасы, Югославия - 1,8 млн кеше. Япония белән сугыш елларында (1937 — 1945) Кытай 35 млн кешесен югалта. Кызыл Армиянең сугыш (шул исәптән Япония белән булган сугыш) елларындагы югалтулары якынча 12 млн кеше тәшкил итә: 5,2 млн - исәпкә алынган сугышчан югалтулар, 1,1 млн — госпи¬
184 4 нче бүлек. Боек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар тальләрдә яралардан үлүчеләр, 0,6 млн - авырулардан үлүчеләр, 5,1 млн - хәбәрсез югалганнар яки әсирлеккә эләккәннәр. 3,3 млн кешенең немецларның хәрби әсирләр лагерьларында үлүе мәгълүм. 15,2 млн кеше яралана һәм яну-пешүләргә дучар була, шулардан 2,6 млн кеше гарипләнеп кала. Оккупацияләнгән территорияләрдә бомбага тотулардан, репрессияләрдән, ачлыктан һәм авырулар¬ дан 13 млн кеше һәлак була. Якынча 5,3 млн кешене ирексезләп Германиядә эшләргә җибәрәләр. Анда начар туклану һәм рәхимсез мөнәсәбәт нәтиҗәсендә 2,2 млн кеше үлә. Немецлар хакимияте белән хезмәттәшлек иткән 0,5 млн чамасы кеше вермахт гаскәрләре белән бергә көнбатышка чигенә һәм Ватанга кире әйләнеп кайтмый. Вермахтның сугыш чорындагы кире кайтарылгысыз югал¬ тулары 13,4 млн кеше, шул исәптән Көнчыгыш фронтта 7,2 млн кеше тәшкил итә. Бомбага тотулардан һәм сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә Германиядә кимендә 3,3 млн кеше һәлак була һәм хәбәрсез югала. Аның союзниклары (Ита¬ лия, Венгрия, Румыния, Финляндия, Болгария гаскәрләре) Совет-Германия фронтында якынча 1,5 млн кешесен югал¬ та. Сугыш елларында СССР территориясендә тотылган хәрби әсирләрнең төгәл саны мәгълүм түгел, ул 4-6 млн чамасы кеше дип исәпләнә. Күпләр кырыс климат шарт- Мәскәү. Кремль дивары янында Мәңгелек ут. «Исемең билгесез. Батырлыгың үлемсез»
§ 28. Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре 185 лары аркасында, ачлыктан һәм авырулардан һәлак була. 1946 елның апреленә билгеле мәгълүматлар буенча, СССР территориясендәге хәрби әсирләрнең 1,6 млн ын — Германия армиясенең элеккеге хәрби хезмәткәрләре һәм 0,5 млн ын элеккеге япон сугышчылары тәшкил итә. 1950 елның язына аларның күбесе репатриацияләнә (ватанына кайтарыла). Европаны фашизмнан азат итү буенча 1944 — 1945 еллардагы кампаниядә, Кызыл Армия белән берлектә, Көнбатыш фронтта союзник ларның гаскәрләре, шулай ук Көнчыгыш Европа илләре гражданнарыннан оештырылган частьлар да катнаша. Алар — Польша Гаскәренең I һәм II армияләре (якынча 130 мең кеше), Чехословакия корпусы (12 мең кеше), Румыния һәм Болгария көчләренең бер өлеше (100 мең һәм 80 мең кеше). Европаны азат итү өчен көрәшнең төп авырлыгын Советлар Союзы күтәрә. Көнчыгыш һәм Үзәк Европада барган сугышларда ул 1 млн нан күбрәк кешесен югалта. Совет-Германия фронтында Германия коры җир гаскәрләренең ким дигәндә өчтән ике өлеше тар-мар ителә. Таблица Икенче бөтендөнья сугышында Көнчыгыш фронтның роле Дата Германия гаскәрләре, барлыгы (дивизия¬ ләр) Совет- герман фронтын¬ да Про¬ цент¬ ларда Башка фронт¬ ларда Про¬ цент¬ ларда Басып алынган җирләрдә Про¬ цент¬ ларда 22.06.1941 217 153 69,6 2 0,9 62 29,5 1.07.1942 241 184 76,3 3 1,2 54 22,5 1.07.1943 296 196 66,0 8 2,7 92 31,3 1.07.1944 334 172 51,8 98 28,8 64 19,2 1.01.1945 300 179 60,6 107 34,9 14 4,5 Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Икенче бөтендөнья сугышында җиңүгә СССР хәлиткеч өлеш кертә. Үз чиратларында союзниклар Италиянең төп көчләрен тар- мар итәләр, Германияне бомбага тоталар. Әлеге һава һөҗүмнәре Германиянең сугыш ахырында да югары күрсәткечләргә ия булган икътисади куәтен какшата. Союзникларның Нормандиягә керүе сугышның тәмамлануын тизләтә. Моннан тыш инглиз-америка гаскәрләре Тын океанда сугыш хәрәкәтләре алып баралар. Коры
җир гаскәрләренең зур өлешен Япония Кытайда тотарга мәҗбүр була. Икенче бөтендөнья сугышында Кытай да сизелерлек роль уйный. Союзникларның ленд-лиз буенча күрсәткән ярдәме зур әһәмияткә ия була. Ул СССРда җитештерелгән сәнәгать продукциясенең якынча 3 процентын гына тәшкил итсә дә, техниканың һәм коралларның аерым төрләре буенча зур роль уйный: сугышта кулланылган самолетларның 10 процен¬ ты, танкларның 12 проценты, автомобильләрнең 70 проценты алардан килә. Бу исә Советлар Союзы өчен җитди ярдәм була. СССР һәм Көнбатыш илләре Германияне җиңгәннән соң Сугышның аеруча мөһим нәтиҗәсе — СССРның абруе күтәрелү, аның дөньядагы үсеш барышына йогынтысы көчәю һәм ныгу. Со¬ ветлар Союзының сәяси җитәкчелеге, җиңүгә гаять зур илне ко¬ лачлаган ватанпәрвәрлек күтәрелеше нәтиҗәсендә генә түгел, совет строеның, социализмның өстенлекләре белән дә ирешел- де, дип ассызыкларга тырыша. Пропаганда эшенең бу рәвешле куелуы фашизмнан азат ителгән илләрдә коммунистларның һәм СССР дусларының позицияләре көчәюгә китерә. Совет хәрби администрацияләре ярдәме белән Көнчыгыш Европа дәүләтләрендә алар ныгый бара. Бу исә Көнбатыш илләр җитәкчелегендә канәгатьсезлек уята, алар коммунистларны үзләренең ролен чикләргә омтылган совет йогынтысы агентлары дип исәплиләр. Грециягә кертелгән инглиз гаскәрләре илдә монархияне тор¬ гызуга, коммунистик партизан отрядларын коралсызланды¬ руга булыша. Нәтиҗәдә, илдә 1949 елга кадәр дәвам иткән Гражданнар сугышы башлана. Гитлерга каршы коалиция илләре җитәкчеләренең соңгы конференциясе 1945 елның июль-август айларында Потсдам¬ да була. Очрашуда катнашучыларның составы үзгәрә. СССР де¬ легациясен элеккечә үк И.В. Сталин, Бөекбритания делегация¬ сен — сайлауларда җиңеп чыккан лейбористлар лидеры К. Эттли, АКШ делегациясен — Ф.Д. Рузвельтның вафатыннан соң прези¬ дент булып сайланган Г. Трумэн җитәкли. Лидерлар алмашыну сәясәт үзгәрүгә китерә. Рузвельт сугыштан соң да СССР белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен саклап калу мөмкин, дип исәпли, бәхәсле мәсьәләләрнең барлык яклар өчен дә кулай чишелешен
§ 28. Боек Ватан сугышының нәтиҗәләре 187 таба белә. Трумэн, киресенчә, катгый сатулашу тарафдары була, аның дипломатия стиле басым ясау һәм янау алымнарын да чит итми, бу исә сөйләшүләр барышында тискәре чагылыш таба. Болгария һәм Румыниянең сугыштан соңгы хөкүмәтләре со¬ ставы проблемасы кискен конфликт тудыра. АКШ үҗәтлек белән алар составына буржуаз партияләр лидерларын кертү таләбен куя. И.В. Сталин, бу позиция Трумэнның СССР чикләре буйлап аңа дустанә булмаган дәүләтләр чылбыры булдыру теләген чагылды¬ ра, дип саный. Ләкин, позицияләрдәге аерымлыкларга карамастан, күп кенә мәсьәләләр буенча конференция уртак фикергә килә. Германиягә карата уздырылучы сәясәт принциплары де белән башланган дүрт юнәлешне күздә тота: беренчедән, демилитари¬ зация (кораллы көчләрне юк итү); икенчедән, декартелизация (корал җитештерүче сәнәгать берләшмәләрен тарату); өченчедән, денацификация (нацизм калдыкларын бетерү); дүртенчедән, демократияләштерү (сәяси тормышны демократик башлангычлар¬ да үзгәртеп кору). Европадагы чикләр мәсьәләсе ахыргача хәл ителә. Польша¬ га Силезия һәм Померания, шулай ук Көнчыгыш Пруссиянең бер өлеше тапшырыла. Балтыйк буе, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия, Молдавия СССР составында калдырыла. Советлар Союзына шулай ук Көнчыгыш Пруссиянең бер өлеше (хәзер — Калининград өлкәсе) һәм Карпат аръягы Украинасы бирелә. Көнчыгыш Европада Германия-Италия агрессиясенә кадәр яшәп килгән чикләр торгызыла. 1938 елгы Мюнхен конфе¬ ренциясе карарлары юкка чыгарыла, Чехословакия яңадан бердәм, бербөтен дәүләткә әверелә. Венгрия, Румыния, Бол¬ гария, Греция, Албания элекке чикләренә кайтарыла. Италия барлык колониаль биләмәләреннән мәхрүм ителә. СССРның Бөек Ватан сугышында гаять зур югалту¬ лар кичерүен исәпкә алып, Германия түләргә тиеш булган репарацияләрнең якынча 50 процентын Советлар Союзына җибәрелүен күздә тоткан принцип билгеләнә. Безнең илдә 1710 шәһәр һәм посёлок тулысынча җимерелә. 25 млн нан артык кеше йорт-җирсез кала. 32 мең эре һәм урта¬ ча сәнәгать предприятиесе сафтан чыга. Якынча 48 мең км озын¬ лыктагы тимер юллар, 1870 күпер яраксыз хәлгә килә, 427 музей, 1670 чиркәү талана. СССР икътисадына китерелгән зыян күләме илнең 1940 елдагы милли кеременнән 20 тапкыр зуррак була.
4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар 188 Экологиягә китерелгән гаять зур зыян ул вакытта бик игъ¬ тибарга алынмый әле. Мәсәлән, Балтыйк диңгезен Төньяк диңгез белән бәйләгән Скагеррак бугазында немецлар 270 мең тонна чамасы агулаучы матдәләр батыралар. Мондый матдәләрнең зур запаслары Кара, Ак, Охот, Баренц, Япон диңгезләре төпләрендә дә бар. Россия, Украина, Белоруссия җирләрендә бүгенге көнгә кадәр шартламаган миналар, сна¬ рядлар һәм бомбалар яшеренеп ята. Советлар Союзы репарацияләр хисабына Германиянең сәнәгать җиһазларының байтак өлешен, Германия һәм Италия флоты судноларының беркадәрен үзенә ала. Халыклар тормышында хокукый башлангычларның ныгуы һәм БМО төзелү Сугышның иң мөһим нәтиҗәсе — барыннан да элек, ачыктан- ачык агрессия юлына баскан, халыкара хокук нормалары белән исәпләшмәгән, кешелекне варварлык һәм тупас көч изүе заманна¬ рына кайтарырга омтылган державаларның тар-мар ителүе. Фа¬ шизм идеологиясендә гәүдәләнгән сугышчан милләтчелеккә һәм расачылыкка, дөньяны хуҗалар һәм коллар расаларына бүлүче яңа тәртип урнаштыру омтылышларына нигезләнгән сәясәтнең җиңелүе зур әһәмияткә ия. Икенче бөтендөнья сугышында җиңү кешелек тарафыннан гу¬ манизм, халыкларның ирекле һәм тигез хокуклы булуы, барлык Нюрнберг процессы. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә — фашистлар Германиясе лидерлары Сугыштан соңгы дәвердә бу процесс нинди роль уйный?
§ 28. Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре 189 кешеләр өчен дә бердәм хокукый нормаларның универсальлеге кебек кыйммәтләрнең танылуына булышлык итә. 1946 елның 16 октябрендә элек национал-социалистлар съезд¬ лары уздырылган шәһәр — Нюрнбергтагы Халыкара трибу¬ нал фашистлар империясенең 12 иң югары җитәкчесен үлем җәзасына хөкем итә. Токиодагы Халыкара хәрби трибуналда хәрби җинаятьләр һәм сугыш башлаган өчен, Япония армиясенең һәм флотының 7 иң югары җитәкчесе үлем җәзасына хөкем ителә. Соңрак дистәләрчә мең хәрби җинаятьчегә төрле җәзалар - төрмәгә ябылудан үлем җәзасына кадәр - бирелә. Алар миллион¬ нарча кешеләрне үлемгә дучар иткән күрсәтмәләрне үтәүдә, ха¬ лыкларны юк итү планнарын эшләүдә һәм аларны гамәлгә ашыруда катнашуда гаепләнә. Илбасарлар хакимияте белән хезмәттәшлек итүчеләр дә җавапка тартыла. Расачылыкны, геноцидны, массачыл репрессияләрне гаепләү, җиңүче дәүләтләр тарафыннан халыкларның мөстәкыйль рәвештә үз язмышларын билгеләү хокукы танылу колониаль илләрнең милли азатлык өчен көрәшен җиңеләйтә. Икенче бөтендөнья сугышы колониаль империяләрнең нигезен какшата, әмма колониализмның тулысынча җимерелүе өчен өч дистә еллап вакыт кирәк була әле. Сугыш төрле сәяси режим шартларында яшәгән, төрле кыйммәтләр һәм идеологияләр тарафдарлары булган халыкларның, уртак куркыныч янаган очракта, үзара хезмәт¬ тәшлек итүгә сәләтле булуларын дәлилли. Халыкара мәйданда, аерым илләрнең бөек державалар роленә дәгъва белдерүенә түгел, барлык халыклар өчен дә бердәй хокукый нормаларны ихтирам итүгә нигезләнгән сәясәт булдыруга адым ясала. Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзалары БМО Уставына кул куялар. Сан-Франциско. 1945
Бу нормалар Берләшкән Милләтләр Оешмасы эшчәнлеге нигезенә салына, Советлар Союзы аны гамәлгә куючыларның берсе була. БМОның бурычы тотрыклы тынычлыкны һәм ха- лык-ара иминлекне тәэмин итүдән гыйбарәт. Аның эшчәнлегенең төп принциплары БМО Уставында - Сан-Франциско шәһәрендә узган конференциядә (1945 елның апрель-июне) 50 ил тарафын¬ нан кабул ителгән документта бәян ителә. БМО Уставы кечкенә һәм зур милләтләр тигезлеген, кеше хокукларын һәм кешелек дәрәҗәсен ихтирам итү, халыкара йөкләмәләрне һәм халыкара хокук нормаларын үтәү зарурлыгын күтәреп чыга. „БМОның иң әһәмиятле органы булып, Гитлерга каршы коа¬ лиция төзегән иң эре дәүләтләр — аның даими әгъзалары АКШ, СССР, Кытай, Бөекбритания, Франция кергән Куркынычсызлык Советы тора, һөҗүмгә дучар булган теләсә кайсы дәүләт, агрес¬ сияне туктату өчен, хәрби чаралар да куллану хокукына ия Кур¬ кынычсызлык Советына мөрәҗәгать итә ала. § 28 Сораулар һәм биремнәр 1 OJ 1 4 1 Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәләре турында сөйләгез. СССР фашизмга каршы сугыш елларында нинди югалтулар¬ га дучар була? Ни өчен 1941-1945 еллардагы сугыш Бөек Ватан сугышы дип йөртелә? Ни сәбәпле сугыш ахырында СССРның көнбатыш союзник- лар белән мөнәсәбәтләрендә каршылыклар килеп туа? Алар ни дәрәҗәдә җитди була?
5 нче бүлек 191 | СОВЕТЛАР СОЮЗЫ СУГЫШТАН СОҢГЫ ЕЛЛАРДА § 29 «Салкын сугыш»ның башлангыч чорында СССРның тышкы сәясәте. Хәрби-сәяси блоклар төзелү — Икенче бөтендөнья сугышы елларында СССР һәм Көнбатыш илләр арасында нинди каршылыклар килеп чыга? 1945—1947 елларда Советлар Союзының тышкы сәясәте Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Европаның зур өлеше хәрабә хәлендә кала. Европа илләренең, шул исәптән СССРның да — икътисадын торгызу мәнфәгатьләре Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре арасында хезмәттәшлекне саклау¬ ны таләп итә. Әмма 1945 — 1947 елларда Советлар Союзы һәм көнбатыш союзниклар арасында фикер каршылыклары тирәнәя. СССР җитәкчелеге чиктәш илләр башында Советлар Союзы белән дустанә мөнәсәбәттәге хөкүмәтләр булу белән кызыксыну¬ ын яшерми. Бу исә Советлар Союзының куәте артудан курык¬ кан АКШ һәм Бөекбритания тарафыннан халыкларның үз үсеш юлын сайлауда иреклелек принцибын бозу буларак кабул ителә. Бөекбританиянең элеккеге премьер-министры У. Черчилль 1946 елның мартында Фултон шәһәрендә (АКШ) чыгыш ясап, Совет¬ лар Союзын чынлыкта Көнчыгыш Европаны басып алуда, «тимер пәрдә» белән каплауда гаепли. Черчилль АКШ һәм Англияне СССРга каршы торуда тыгыз хезмәттәшлеккә чакыра. Элеккеге союзниклар арасында тагын да җитди низаглар Төркия тирәсендәге каршылыкка һәм Грециядәге гражданнар су¬ гышына бәйле рәвештә килеп чыга. 1946 елның көзендә СССР Төркиягә, совет гаскәрләрен Истан- бул тирәсенә урнаштыруны да исәпкә алып, Кара диңгездәге бу¬ газларны бергәләп саклау турында таләпләр куя. Көнбатыш илләр СССР Төркиягә һөҗүм итәргә әзерләнә дип саныйлар. Бер үк вакытта Грециядә хәлләр кинәт кискенләшә. Грек ком¬ мунистлары, хакимлек яулап алу өчен, кораллы көрәшкә күтәрелә. Югославия һәм Болгария территориясеннән Советлар Союзының хуплавы белән аларга ярдәм күрсәтелә. Конфликтны БМОның Кур¬ кынычсызлык Советында карау нәтиҗәләр бирми. СССР үзенең Балкайдагы союзникларына каршы санкция кертүгә каршы килә.
1947 елның мартында АКШ конгрессы Грециягә һәм Төркиягә, аларны «коммунистик агрессия»дән саклау өчен, хәрби персо¬ нал җибәрүне һәм акча бүлеп бирүне хуплап чыга. Аларның территориясендә Американың хәрби базалары төзелә. АКШ пре¬ зиденты Г. Трумэн СССРны һәм аның яклы сәяси көчләрне яңа территорияләр басып алудан тыеп тору сәясәтенә күчүе турында белдерә. Соңыннан ул ваз кичтерү доктринасы - СССР контро¬ ле астына эләккән илләрне аның йогынтысыннан азат итү белән алыштырыла. Кушма Штатларда СССРга каршы атом-төш коралы кулланулы сугышка әзерлек башлана. СССР белән АКШ арасын¬ дагы мөнәсәбәтләр бик нык киеренкеләнә. Алар торган саен «сал¬ кын сугыш» характерын ала бара. Доктрина — билгеле бер хәрби-сәяси программаны нигез¬ ләүче карашлар, принциплар системасы. «Салкын сугыш» — ике бөек держава — СССР белән АКШ һәм аларның союзниклары арасында, якларның, турыдан-туры хәрби агрессиядән кала, барлык чаралар белән бер-берсенә аеруча зур зыян китерергә тырышып, үзара каршы тору халәте. СССР һәм «Маршалл планы» 1947 елның июнендә АКШның дәүләт секретаре А. Маршалл Ев¬ ропа илләренә сугыштан соңгы җимереклекне торгызуда икътиса¬ ди ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. И.В. Сталин һәм аның даирәсе әлеге адымны АКШның «мар- шаллаштырылган» илләрнең икътисади һәм сәяси тормышын үз контроле астына алуы буларак бәяли. СССРның Көнчыгыш Евро¬ пада йогынтысы какшаудан куркып, Советлар Союзы җитәкчелеге Көнчыгыш Европа илләре хөкүмәтләренең Америка проектыннан баш тартуын таләп итә. Коминтерн урынына 1947 елның көзендә Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең мәгълүмати бюросы (Информбюро) - Мәскәүнең Көнчыгыш Европа илләрендәге идарәче партияләр белән сәяси һәм идеологик җитәкчелеге органы төзелә. 1947 — 1948 еллардагы сәяси кризислар коммунистлар партияләре җитәкләгән халык демократиясе режимнары урнашу белән төгәлләнә. Аларга оппозициядә торган барлык сәяси көчләр тыела. Бары тик коммунистларның җәмгыятьтәге җитәкчелек көчен таныган партияләр генә легаль эшчәнлек алып бару мөмкинлеген саклап калалар. Бу чорда СССР үзенең яңа союзникларына карата ачыктан- ачык диктатны тормышка ашыра башлый.
Моны 1948 елда И.В. Сталинның Югославия җитәкчесе И.Броз Тито белән конфликты ачык күрсәтә. Ул, Сталин белән киңәшмичә, Көнчыгыш Европа илләре конфедерациясе төзү идеясе белән чыга. И.Б. Тито «Информбюро» тарафыннан буржуаз милләтчелектә гаепләнә. «Информбюро» документ¬ ларында Югославиядә урнашкан режимга фашистик режим буларак бәя бирелә башлый. Сталин һәм Тито арасы өзелгәч, СССР белән Югославия ара¬ сындагы барлык мөнәсәбәтләр туктатыла. 1948—1949 елларда Көнчыгыш Европа илләрендә Тито уздырган сәясәтне яклауда гаепләнгәннәр өстеннән суд процесслары дулкыны уза. СССР һәм Европада блоклар системасы төзелү Европаның ике төркемгә - бер яктан, «Маршалл планы»н кабул иткән дәүләтләргә (алар 17) һәм, икенче яктан, СССР йогын¬ тысындагы дәүләтләргә (7 ил) бүленүе озакка сузылачак җитди нәтиҗәләргә китерә. Европада, ә соңрак дөнья күләмендә ике бер- берсенә каршы торучы союз оеша башлый. Аларның үзәкләрен иң эре державалар - СССР һәм АКШ тәшкил итә. Европада союзлар барлыкка килү СССР һәм АКШ арасында¬ гы конфликтны тизләтә, бу каршылык аларны сугыш чигенә ките¬ реп җиткерә. Конфликтның сәбәбе - Германия мәсьәләсенең хәл ителмәве. СССР һәм Көнбатыш илләр арасында мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе аркасында бердәм демократик Германия дәүләте төзү мөмкин булмый. Якларның һәркайсы Германиянең ресурс¬ лары һәм мөмкинлекләре «салкын сугыш»та каршы торучы як контроленә эләгер дип шикләнә. 1948 елда Көнбатыш илләр үз оккупация зоналарында акча реформасы уздыралар. Моңа җавап йөзеннән СССР, үз зона¬ сын (Көнчыгыш Германияне) бәясе төшкән иске валюта ташкыны басып китмәсен өчен, аның чикләрен яба. Берлин кризисы Германиянең бердәмлеге мәсьәләсе хәл ителүнең ярты гасырга сузылуына китерә. 1949 елда ике Герма¬ ния дәүләте - Германия Федератив Республикасы (ГФР - Көнбатыш Германия) һәм Германия Демократик Республикасы (ГДР — Көнчыгыш Германия) төзелә. Аларның территорияләре Европада АКШ һәм СССР гаскәрләренең бер-берсенә каршы торуы мәйданына әверелә.
1пд 5 нче бүлек. Советлар Союзы сугыштан соңгы елларда Берлин кризисыннан соң Советлар Союзы Көнчыгыш Евро¬ па илләренең күпчелеге белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турындагы килешүләргә кул куя. 1949 елның гыйнва¬ рында алар һәм СССР икътисади союз - Икътисади Ярдәмләшү Советы (СЭВ) төзелүе турында белдерәләр. Аны оештыручы¬ лар - СССР, Албания (1961 елга кадәр), Болгария, Венгрия, Монголия, Польша, Румыния, Чехословакия. Соңрак СЭВка ГДР, Вьетнам һәм Куба керәләр. Бөек державалар арасындагы каршылык үзенең иң биек ноктасына җитә - 1949 елның апрелендә Төньяк Атлантика килешүе Оешмасы (НАТО) төзелә. Аны оештыручылар - АКШ, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Голландия, Люксембург, Кана¬ да, Италия, Португалия, Норвегия, Дания һәм Исландия. Хәрби-сәяси блок — уртак мәнфәгатьләре булган һәм блок әгъзаларының берсе дошман держава белән конфликтка кергән очракта, бер-берсенә хәрби ярдәм күрсәтергә әзер дәүләтләр союзы. СССР сәясәте һәм Азиядәге үзгәрешләр 1946 елда СССР Кытай коммунистларына Маньчжурияне контрольдә тотуны һәм кулга төшерелгән Япония коралларын тап¬ шыра. Кытайда яңадан кабынган гражданнар сугышы шартларын¬ да бу адым ал арның позицияләрен сизелерлек ныгыта. Берлекләр системасына Азия илләре дә җәлеп ителә баш¬ лый. Гражданнар сугышында коммунистлар җиңгәннән соң һәм 1949 елда Кытай Халык Республикасы (КХР) төзелү игълан ителгәч, аның белән СССР арасында Дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында килешүгә кул куела (1950). Чан Кайши җитәкчелегендәге коммунистларга каршы көчләрнең калдыклары Тайвань утравына эвакуацияләнә. Коммунистларның Кытайда җиңүгә ирешүләре АКШта па¬ ника тудыра, өстәвенә 1949 елда СССР атом-төш коралы булды¬ ра. Нәтиҗәдә Кушма Штатлар Советлар Союзына карата хәрби өстенлекне тәэмин итүче төп чыганактан мәхрүм ителәләр. 1950 елда СССР һәм Кытай арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турындагы килешүгә кул куела. Әлеге килешү шартлары буенча СССР КХР территориясенең һава оборонасын ныгыту йөкләмәсе ала, чөнки Кытай әледән-әле Тайваньнан күтәрелгән Гоминьдан авиациясе һөҗүмнәренә дучар ителә килә.
§ 29. «Салкын сугыш»ның башлангыч чорында СССРның тышкы сәясәте. Хәрби-сәяси блоклар төзелү АКШ һәм СССР арасында Азиядә башланган үзара каршылык нәтиҗәсендә элекке союзникларга Япония белән бердәм солых төзү мөмкинлеге юкка чыга. 1951 елның сентябрендә Сан-Францискода АКШ һәм аңа со¬ юздаш илләр Япония белән сепарат солых килешүенә кул куялар. Бер үк вакытта АКШ Япония белән хәрби союз турында килешү төзи. Моңа протест йөзеннән, СССР әлеге документларга кул куюда катнашмый. Килешү буенча, Япония үзенең элеккеге диңгез арты биләмәләреннән, шул исәптән Курил утрауларыннан һәм Көньяк Сахалиннан баш тарта. Ләкин килешүгә әлеге территорияләрнең СССРның бер өлеше булуын тану турын¬ дагы пункт кертелми. Һәм ул соңыннан Япониягә «бәхәсле төньяк территорияләрне» кайтару турындагы мәсьәләне күтәрү өчен сәбәп була. «Салкын сугыш»та ике бөек держава - СССР һәм АКШ мәнфәгатьләре бәрелешкән иң зур конфликт Кореядә була. Бу илнең көньяк өлеше Япония белән сугыш барышында АКШ тарафыннан басып алына, анда башкаласы Сеул булган Корея Республикасы төзелүе турында игълан ителә. Кореянең Совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгән төньяк өлешендә 1948 елда башкаласы Пхеньян булган Корея Халык Демократик Республи¬ касы (КХДР) барлыкка килә. Төньяк Корея хөкүмәте дә, Көньяк Сталин һәм Мао Цзэдун Совет-Кытай килешүенә кул кую церемониясендә. Мәскәү. 1950
5 нче бүлек. Советлар Союзы сугыштан соңгы елларда 196 Корея хөкүмәте дә үзләрен барлык кореялеләрнең бердәнбер за¬ конлы вәкиле дип исәпли. АКШ, СССР вәкиленең вакытлыча БМОның Куркынычсызлык Советы эшендә катнашмавыннан файдаланып, БМОда Көньяк Кореяне агрессиядә гаепләгән резолюция кабул иттерүгә ирешә. 1950 елның сентябрендә БМО гаскәрләре флагы астында АКШ һәм аңа союздаш илләрнең гаскәрләре Кореянең барлык террито¬ риясен диярлек басып алалар һәм Кытай чикләренә чыгалар. 1950 елның 25 октябрендә КХР хөкүмәте Кореягә иреклеләр җибәрү турында карар кабул итә. Ноябрьдә Советлар Союзы Кытай һәм Төньяк Корея территориясенә, союзниклар гаскәрләрен һавадан саклау өчен, авиация корпусы (26 мең кеше, 321 самолёт) җибәрә. 1951 елның февраленә АКШ һәм аның союзникла¬ ры гаскәрләре 38 нче параллельгә чигендерелә. Сугыш хәрәкәтләре позицион төс ала һәм яклар килештерелгәнгә кадәр (1953) шул рәвештә дәвам итә. Кореядәге хәрби бәрелеш СССРны һәм АКШны сугыш чигенә китереп бастыра. Шул ук вакытта совет җитәкчелеге Кореядәге конфликтның ике союз системасы арасындагы сугышка әверелүенә юл куймаска омтыла. §29 А НИ 1 3 4 5 6 Сораулар һәм биремнәр Кайсы вакыйгалар СССР һәм аның сугыштагы элекке союз¬ никлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә китерә? Ни өчен 1945-1947 елларда алар арасындагы фикер каршылыклары тирәнәя башлый? «Салкын сугыш», бөек держава, тыеп тору сәясәте һәм ком¬ мунизмнан ваз кичтерү доктринасы төшенчәләренә аңлатма бирегез. «Маршалл планы»на карата СССРның мөнәсәбәте нинди була? Көнчыгыш Европа илләренә басым ясау өчен, Совет¬ лар Союзы нинди чаралар күрә? «СССР һәм Берлин кризисы» дигән темага җавап бирү өчен план төзегез. Кореядәге сугышта СССРның роле турында кыскача чыгыш әзерләгез. 1940 еллар ахыры—1950 еллар башында хәрби-сәяси союз¬ лар оешуны сез ничек аңлатасыз?
§ 29. «Салкын сугыш»ның башлангыч чорында СССРның тышкы сәясәте. Хәрби-сәяси блоклар төзелү 197 Документаль материаллар У. Черчилльнең Фултондагы чыгышыннан (1946 елның 9 марты): Советлар Россиясенең һәм аның халыкара коммунистик оешмасының якын киләчәктә нәрсә эшләргә җыенуларын һәм аларның экспансия юнәлешләренең нинди булачагын беркем дә белми <...> Руслар барыннан да күбрәк көчкә мөкиббән, хәрби көчсезлекне алар барыннан да азрак их¬ тирам итә <...> Без көчләребезнең аз гына өстенлегенә дә юл куя алмыйбыз, чөнки бу көчләрне сынашып карау теләге уятыр иде. И.В. Сталинның «Правда» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсеннән (1946 елның 13 марты): Немецлар СССРга Финляндия, Польша, Румыния, Болгария, Венгрия аша бәреп керделәр. Ул вакытта әлеге илләрдә Советлар Союзына карата дошмани мөнәсәбәттә булган хөкүмәтләр яшәгәнгә, немецлар алар аша һөҗүм итә алды¬ лар. Советлар Союзы киләчәктә үзенең иминлеген тәэмин итү өчен бу илләрдә үзенә карата лояль хөкүмәтләр булуына ирешергә омтылса, моңа нигә гаҗәпләнергә? Г. Трумэн чыгышыннан (1947 елның 12 марты): Мин ышанам ки, Кушма Штатларның сәясәте ирекле ха¬ лыкларга кораллы азчылыкның буйсындыруын яки буй¬ сындыруны максат иткән тышкы басымга каршы торырга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булырга тиеш. Ышанам, без ирекле халыкларга үз язмышларын үзләре теләгәнчә билгеләргә булышырга тиешбез. АКШның Милли куркынычсызлык советы директивасыннан (1948 елның 18 августы): Россиягә карата безнең төп максатларыбыз: а) Мәскәүнең куәтен һәм йогынтысын дөньяга һәм халыкара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгына куркыныч тудырмаслык дәрәҗәгә төшерү; б) халыкара мөнәсәбәтләрнең Россиянең хакимият башын¬ дагы хөкүмәте хуплаган теориясен һәм практикасын тамыр¬ дан үзгәртү <...> Сүз иң элек Советлар Союзының сәяси, хәрби һәм психо¬ логик яктан аның контроленнән читтәге тышкы көчләргә караганда көчсезрәк булырга тиешлеге турында бара <...> Сугыш 1949 елның 1 апреленә кадәр башланачак. Атом бом¬ балары мөмкин һәм кирәк булган күләмдә кулланылачак.
5 нче бүлек. Советлар Союзы сугыштан соңгы елларда Параграф текстын һәм документларны файдаланып, 1946-1948 елларда СССР һәм Көнбатыш илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә катлаулануын аңлатыгыз. Килеп туган фикер каршылыкла¬ рын АКШ нинди чаралар белән хәл итәргә ниятли? Ни өчен бу план¬ нар тормышка ашырылмый? § 30 Сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу. СССР И.В. Сталин гомеренең соңгы елларында Хакимиятнең һәм җәмгыять белән идарә итүнең 1930 елларда төзелгән үзәкләшкән системасының үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт? Сугыштан соңгы беренче елларда СССРның икътисадын торгызу буенча күрелгән чаралар Халыкара мәйданда СССРның берлекләр төзүдәге уңышлары баш¬ тарак ныклы икътисади нигезгә таянмый. Сугыш елларында халык хуҗалыгына гаять зур зыян килә. Басып алынган җирләр белдерелә, ул төбәкләрдә тормыш итү* аеруча кыенлаша. 1946—1947 елларда Россия, Украина, Молдавиянең байтак районнары ачлык афәтенә тарый, аңардан 20 млн лап кеше җәфа чигә, 1 млн чамасы кеше үлә. Күпләр йорт- җирсез, яшәү шартларыннан мәхрүм хәлдә кала. Илнең үсеш перспективаларын тикшерү барышында Министр¬ лар Советы Рәисе урынбасары Н.А. Вознесенский (1903—1950) икътисадны торгызуда Гражданнар сугышыннан соңгы, нэп белән бәйле тәҗрибәдән файдаланырга тәкъдим итә. Колхозларны та¬ Плакат. Рәссам В.С. Иванов. 1948
§ 30. Сугыштан соц халык хуҗалыгын торгызу. СССР И.В. Сталин гомеренең соңгы елларында рату, вак шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегенә рөхсәт бирү турындагы тәкъдимнәр әйтелә. 1945 елда гадәттән тыш хәл бетерелә, Дәүләт Оборона Комитеты юкка чыгарыла. 1946 елда Халык комиссарла¬ ры советы Министрлар советы итеп үзгәртелә. Гражданнарның демократик хокуклары киңәюне гарантия¬ ли торган яңа Конституция һәм Партия программасын кабул итү мөмкинлеге тикшерелә. Совет җитәкчелеге арасында сыйнфый көрәшнең халыкара аренага күчүе, ә СССР эчендә инде сыйнфый дошманнарның булмавы турындагы фикерләр дә әйтелә. Ләкин килеп туган проблемаларны чишүнең мобилизаци¬ он ысулларына басым ясаган И.В. Сталин фикере өстен чыга. Нәтиҗәдә дүртенче бишьеллыкта (1946—1950) идарә итүне һәм ресурсларны бүлүдә катгый үзәкләштерүнең хәрби алымнарын куллану дәвам итә. Шушы вакыт эчендә сугыш елларында җимерелгән сәнәгать предприятиеләренең күпчелеге торгызыла. Моннан тыш илнең төньяк һәм көнчыгыш районнарын үзләштерү дәвам итә. Нефть, газ һәм күмер чыгару бик тиз үсә, Идел - Дон кана¬ лын төзү төгәлләнә. 1948 елда икътисади үсеш сугышка кадәрге күрсәткечләрдән узып китә (сәнәгатьтә — 1940 елгы күрсәткечнең 118 проценты). Җан башына сәнәгать продукциясе җитештерү буенча, СССР 1953 елда тарихта беренче тапкыр дөньядагы иң алга киткән егерме ил арасына керә. Патша Россиясенең шул төр күрсәткечләреннән бик күпкә узып кителә. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча чара¬ лар күрелә. 1947 елда азык-төлекне бүлеп бирүдә кар¬ точка системасы юкка чыгарыла. Яңадан 8 сәгатьлек эш көне кертелә, отпусклар (түләүле яллар) бирү тор¬ гызыла, эш сәгатеннән тыш мәҗбүри хезмәт бетерелә. Бишьеллык чорында 100 млн кв. метрдан артык торак мәйданы төзелә, яңа мәктәпләр, китапханәләр, хастаханәләр сафка баса. Югары белем бирүгә зур игътибар юнәлдерелә. 1947 елда студентлар саны сугышка кадәр булган күрсәткечне узып китә. 1947 — 1952 елларда бәяләр яртылаш кими, бер үк вакытта хезмәт хакы арта. Тормыш дәрәҗәсен күтәрүдәге уңышлар зуррак та була алыр иде, ләкин илнең төп ресурслары авыр сәнәгатьнең, барын¬ нан да элек хәрби сәнәгатьнең тизләтелгән үсешенә юнәлдерелә. АКШны атом-төш коралына монополиядән мәхрүм итү төп бурыч булып санала. Хәрби техниканы камилләштерү һәм армияне
200 5 нче бүлек. Советлар Союзы сугыштан соңгы елларда И.В. Курчатов яңартып коралландыру, халык кулла¬ ну әйберләрен җитештерүгә караган¬ да мөһимрәк бурыч булып күзаллана. Нәтиҗәдә СССР 1949 елда атом-төш коралын булдыруга ирешә. 1953 елда академик И.В. Курчатов (1902—1960) җитәкчелегендә галимнәр һәм белгечләр водород бомбасы ясыйлар, җимергеч көче буенча ул атом бомбасыннан күпкә өстен була. 1954 елда Советлар Сою¬ зында дөньядагы беренче атом электр станциясе сафка баса, ул Обнинскида төзелә. Сугыштан соңгы елларда ил икътисады үсешендәге югары темплар түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла: ■ Совет кешеләренең хезмәт энтузиазмы, аларның шәһәрләрне һәм авылларны мөмкин кадәр тизрәк торгызуга, гадәти тыныч тормышка кайтуга омтылышы зур роль уйный. ■ Армиянең санын 12 млн нан 2,9 млн кешегә калдыру нәтиҗәсендә өстәмә эшче көчләр һәм ресурслар халык хуҗа¬ лыгын торгызуга юнәлдерелә. ц Германиядән алынган технологияләр һәм репарацияләр дә си¬ зелерлек роль уйныйлар, акчага күчергәндә аларның гомуми суммасы 4,3 млрд доллар тәшкил итә. Бишьеллык чорында торгызылган һәм сафка баскан барлык предприятиеләрнең яр¬ тысы чамасы алар хисабына станоклар һәм җиһазлар белән ко- ралландырыла. ■ Тоткыннарның, шул исәптән Германиядән репатрияцияләнгән (кайтарылган) элеккеге әсирләрнең һәм вакытлыча лагерьлар¬ га җибәрелгән кешеләрнең бушлай хезмәте киң файдаланыла. Лагерьларда барлыгы 9 млн чамасы кеше исәпләнә. Әсирлеккә эләккән немец һәм япон хәрбиләре дә (якынча 2 млн кеше) бишьеллык төзелешләрендә эшлиләр. ■ Авыллардан ресурслар суырыла. Колхозлар эреләндерелә, йорт яны җирләренең бер өлеше колхоз җирләренә кушыла, аларны файдалану, товарларны базарда сату хокукы өчен са¬ лымнар күтәрелә, дәүләт тарафыннан мәҗбүри сатып алына торган продукциянең күләме арта. 1948 елда колхозчыларны дәүләткә түбән бәядән вак терлек (дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр) сатарга мәҗбүр итәләр.
§ 30. Сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу. 201 СССР И.В. Сталин гомеренең соңгы елларында 1947 елда акча реформасы уздырыла. Акчаларын саклык кас¬ саларында сакламаган гражданнар аеруча зур зыян күрә. Рәсми пропаганда болар барысы да сугыш елларында гади кешеләр исәбенә баеган алыпсатарларның акчаларын алу өчен эшләнә дип ассызыклый. Чынлыкта реформа, башлыча, крестьяннарга зыян китерә, алар базарда сату итү нәтиҗәсендә табыш алалар һәм, кагыйдә буларак, акчаларын өйдә саклыйлар. Сугыш елларында чыннан да зур байлыклар туплаган затлар реформага кадәр үк ак¬ чаларын алтынга, бизәнү әйберләренә, картиналарга, иконаларга һ.б. күчерәләр. Бөек Җиңүдән соңгы елларда әдәбият һәм сәнгать Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Бөек Ватан сугышы, Ватанны Гитлер яу¬ ларыннан якларга күтәрелгән халык батырлыгы аерым урын алып тора. Мәсәлән, А.А. Фадеев «Яшь гвардия» романында Красно¬ дон яшьләренең каһарманлыгы турында сөйли. Б.Н. Полевойның (1908— 1981) «Чын кеше турында повесть» әсәре герое прототи¬ бы А.П. Маресьев була. Ул, ике аягын югалтса да, хәрәкәттәге армиядә кала һәм озак күнегүләрдән соң яңадан хәрби само¬ лёт белән идарә итәргә өйрәнә. Э.Г. Казакевичның (1913—1962) «Йолдыз» романтик повесте дошман тылында хәрәкәт иткән раз¬ ведчикларга багышлана. Кызыл Армиянең элеккеге офицеры, язучы В.П. Некрасовның (1911 — 1987) «Сталинград окопларын¬ да» повестенда Иделдә күптән түгел булып узган сугышлар, Совет гаскәрләренең кыюлыгы гәүдәләнә. Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүен мәңге¬ ләштерүгә омтылыш монументаль скульптура алгарышында ча¬ гылыш таба. Скульптор Е.В. Вучетичның (1908—1974) Берлинда урнаштырылган совет сугышчысы - азатлык солдаты һәйкәле киң таныла. Мәскәүдә берничә монументаль бина - Мәскәү дәүләт универ¬ ситеты, Смоленск мәйданындагы Тышкы эшләр министрлыгы би¬ налары торгызыла, алар шәһәрнең йөзен сизелерлек үзгәртә. 1940 еллар ахырында идеология һәм сәясәт Сугыштан соңгы беренче елларда совет җәмгыятенең рухи тормы¬ шы билгеле бер дәрәҗәдә каршылыклы булуы белән характерлана. СССР халкының күпчелеге җиңүне И.В. Сталин исеме белән бәйли. Халык хуҗалыгын торгызудагы уңышлар, халыкның тор¬
2Q2 5 нче бүлек. Советлар Союзы сугыштан соңгы елларда мыш дәрәҗәсе күтәрелү совет халкы тарафыннан аның эшчәнлеге нәтиҗәләре буларак кабул ителә. Теге яки бу рәвешле фашизм белән бәйле булган бөтен нәрсә җәмгыятьтә нәфрәт тудыра. Илбасарлар белән хезмәттәшлек иткән кешеләргә карата кулланылган кырыс чаралар гаделлек булып тоела. Әсирлектән кайткан яки оккупация вакытында Германиягә төрле эшләргә җибәрелгән затлар зур шик уята. Нәтиҗәдә 2 млн чамасы кеше лагерьларга җибәрелә. Элек немецлар оккупациясендә калган территорияләрдә, бигрәк тә сугыш елларында массакүләм төстә советларга каршы чыгышлар, милләтчелек хәрәкәтләре булган җирләрдә, гадәттән тыш кырыс сәясәт үткәрелә. Сугыш елларында ук НКВД баш күтәрүчеләр хәрәкәте белән көрәшә башлый. 1944 елда аның составында бан¬ дитлык белән көрәш буенча Баш идарә оештырыла. 1943- 1944 елларда Төньяк Кавказда гына да Германия коман¬ дованиесе белән килешенеп хәрәкәт иткән, 20 мең кешене берләштергән сугышчан төркемнәр юк ителә. Бу хәрәкәткә чик кую өчен, чеченнар һәм ингушларны ирексезләп Казах¬ станга һәм Кыргызстанга күчерәләр. Шундый ук чаралар Калмыкиядә, Кырымда һәм беркадәр кимрәк күләмдә Төньяк Осетиядә, Дагстанда, Грузиядә, Кабардада, Черкессиядә үткәрелә (барлыгы 1,5 млн чамасы кеше зыян күрә). Украинада (аның көнбатыш өлкәләрендә), 1944 елда Герма¬ ния гаскәрләре чигенгәннән соң, немецлар тарафыннан ко- ралландырылган һәм яшерен хәрәкәт итүгә күчкән Украина бәйсезлеге тарафдарлары кала. Аларның саны 100 меңнән дә ким булмый. Совет командованиесе бәяләмәләре буенча, 1944—1950 елларда алар белән көрәштә Кызыл Армия ким дигәндә 25 мең кеше югалта. Литвадагы каршылык хәрәкәте 1956 елга кадәр дәвам итә, анда 30 меңләп кеше катнаша. Тулаем алганда, 1947-1953 елларда Литвадан, Латвиядән, Эстониядән, Молдавиядән, Украинадан лагерьларга 280 меңләп кеше җибәрелә. Реабилитациядән соң туган төбәгенә 65 мең чамасы кеше әйләнеп кайта. Шул ук вакытта җиңүдән соң җәмгыятьнең моңарчы күрелмәгән көч белән туплануы тормышның тиз арада яхшыга үзгәрүенә өмет тудыра. Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләрендә булган күп кенә фронтовиклар, хәрби әсирләр сугыш алды пропагандасында бур¬ жуаз җәмгыятьне хезмәт ияләре өчен террор патшалыгы буларак тасвирланган тезисларның ялган икәнлегенә үз күзләре белән күреп
§ 30. Сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу. 2Q3 СССР И.В. Сталин гомеренең соңгы елларында ышаналар. Алар изелүче буларак сурәтләнгән пролетарийларның бу илләрдә үзләреннән дә начаррак яшәмәвенә төшенәләр. 1920 — 1930 елларда киң таралыш алган, совет строе бөтендөнья хезмәт ияләре өчен үрнәк булып тора дигән беркатлы ышаныч кими башлый. Сугыштан соңгы җәмгыятьнең рухи мохите үзгәрә. Әлеге шарт¬ ларда, башланып килүче «салкын сугыш» чынбарлыгын исәпкә алып, СССР җитәкчелеге яңа идеологии сәясәт үткәрергә керешә. 1946 — 1947 еллардагы пропагандада фашизмны җиңүдә рус халкының һәм Рус Православие Чиркәвенең аерым роле ассызык- лана. ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы, И.В.Сталинның иң якын көрәштәшләренең берсе, партиядә идеология эшен җитәкләгән А.А. Жданов (1896—1948) Көнбатыш алдында түбәнчелекле баш июгә каршы кампания башлый. Ул күп кенә мәдәният һәм фән эшлеклеләрен Көнбатышка мөкиббәнлектә гаепли. Яңа репрессияләр кампаниясе 1946 елның 14 августында ВКП(б) Үзәк Комитеты карары белән «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары үз битләрендә «күпчелеге эчтәлексез, түбән сыйфатлы, чит илнеке булган бар нәрсә алдын¬ да түбәнчелекле баш ию рухы белән сугарылган әдәби материал¬ лар» урнаштыруда, черек идеясезлек, яшьләребезнең кыйбласын үзгәртүгә һәм аңын томалауга исәпләнгән оятсызлыкны һәм инан- гансызлыкны алга сөрүдә гаепләнә. ҮК карары «Звезда» журналы редакциясенә «югары идея һәм сәнгать дәрәҗәсен тәэмин итүне, матбугатка Ахматова, Зощенко һәм алар кебекләрнең әсәрләре үтеп керүгә юлны ябуны» йөкли, «Ленинград» журналы бөтенләй ябыла. 1947 елда СССР Югары Советының СССР гражданнары белән чит ил кешеләре арасында никахларның тыелуы турындагы указы гамәлгә керә. Дәүләт сере турындагы законнар катгыйлаша. Фәнни тикшеренүләрнең күп кенә юнәлешләре җәмәгать тикшерүенә куела. Генетика һәм кибернетика реакцион, бур¬ жуаз һәм ялган тармаклар дип игълан ителә. Шул ук вакыт¬ та Н.И. Вавилов (1887—1943) һәм С.А. Лебедев (1902-1974) хезмәтләре нәтиҗәсендә Советлар Союзы бу өлкәләрдә шактый гына уңышларга ирешә. 1951 елда (АКШта — 1944 елда) СССРда электрон-хисаплау машинасы эшләнә. СССР җитәкчелеге бу өлкәләрдәге тикшеренүләрнең киләчәге бу¬ луын тиешенчә бәяләп җиткерми. Югарыдан төшерелгән карар белән алар туктатыла, мондый тикшеренүләр белән шөгыльләнгән фәнни коллективлар таратыла.
204 5 нче бүлек. Советлар Союзы сугыштай соңгы елларда Яңа массачыл репрессияләр кампаниясе 1948 елда, халыкара мәйданда «салкын сугышжа күчеш тәмам ачыкланганнан соң баш¬ лана. АКШ белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе әлеге кампаниягә катлаулы халыкара хәлне һәм совет җәмгыятенең монолит бердәмлеген ныгыту зарурлыгын сылтау итәргә мөмкинлек тудыра. 1948 — 1953 елларда 6,5 млн нан артык кеше репрессияләр кор¬ баны була. Бу исәпкә элек хөкем ителгән һәм төрмәләргә, лагерь¬ ларга кабат кайтарылганнар да керә. Күп кенә күренекле хәрби җитәкчеләр кулга алына, аларны хезмәт вазифаларын шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануда һәм оппозицион карашта булуда гае'плилэр. Маршал Г.К. Жуковка каршы да тикшерү эшләре баш¬ лана, ләкин халык арасында бик популяр булуы аркасында аны кулга алырга җөрьәт итмиләр. «Ленинград эше» дип аталган процесс илдә зур яңгыраш ала. Аның буенча партиянең Ленинград оешмасы җитәкчеләренең күбесе, шулай ук аның сафларыннан чыккан лидерлар, шул исәптән СССР Госпланы рәисе Н.А. Вознесенский атып үтерелә. Бер үк вакытта космополитларга - Көнбатыш алдында түбәнчелекле баш июдә, сәясилек җитмәүдә һәм идеясезлектә гаепләнгән кешеләргә каршы кампания җәелә. Ул милләтчелекнең котырынуына, милли азчылык вәкилләренә, беренче чиратта яһүдләргә каршы эзәрлекләү һәм репрессия чараларына этәрә. Барлык яһүд мәдәни үзәкләре (газеталар, мәктәпләр, театр¬ лар) ябыла, яһүд общинасының күп кенә лидерлары, шул исәптән фашизмга каршы көрәшкә зур өлеш керткән затлар кулга алына. Паспорттагы элек әллә ни әһәмият бирелмәгән «милләт» графасы яһүдләр өчен хәлиткеч роль уйный — аларның югары белем алу мөмкинлекләрен чиклиләр. Барлык яһүдләрне Ерак Көнчыгышка, яңарак оештырылган Еврей ав¬ тономияле өлкәсенә күчерү планнары карала. 1953 ел башында «табиблар эше» уйлап чыгарыла — табиб¬ лар корткычлыкта, партия һәм хөкүмәт җитәкчеләрен дөрес дәваламауда гаепләнәләр. Беренче чиратта гаепләнүчеләр исәбенә яһүд милләтеннән булган затлар кертелә. И.В. Сталин гомеренең соңгы елларында партиянең эчке де¬ мократик нормалары формаль рәвештә дә үтәлми башлый. Партиянең җитәкче органнары утырышлары чакырылмый, 13 ел дәвамында аның съездлары уздырылмый. Ниһаять, 1952 елда гына ВКП(б)ның XIX съезды була, анда партиянең исеме КПСС дип үзгәртелә.
§ 30. Сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу. СССР И.В. Сталин гомеренең соңгы елларында 205 § 30 |1 |2 |з I4 Сораулар һәм биремнәр СССРда сугыштан соң икътисадны торгызу өчен кулланылган чаралар турында сөйләгез. Дүртенче бишьеллык планның уңышлы үтәлешенә нинди шартлар ярдәм итә? Сугыштан соңгы беренче елларда совет җәмгыяте үсешенең эчке проблемалары нәрсәдән гыйбарәт була? Идарәче пар¬ тия аларны ничек хәл итә? 1946-1947 елларда И.В. Ста¬ лин һәм аның даирәсе тоткан яңа идеологик юнәлеш нинди була? 1948-1953 еллардагы яңа репрессияләр дулкынын ничек аңлатырга мөмкин? Беренче чиратта алар халыкның кайсы катлауларына каршы юнәлдерелә? Аларның ил өчен нинди нәтиҗәләргә китерүен күрсәтегез. Документаль материаллар И.В. Сталинның иҗат интеллигенциясе белән очрашудагы чыгышыннан (1946 ел): Соңгы вакытта күп кенә әдәби әсәрләрдә череп баручы Көнбатышның зарарлы йогынтысы тарафыннан тагылган, шулай ук чит ил разведкаларының корткычлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән куркыныч тенденцияләр ачык күренә. Совет әдәби журналлары битләрендә совет кешеләре — коммунизм төзүчеләр мескен карикатура рәвешендә сурәтләнгән әсәрләр торган саен ешрак басыла. Уңай герой мыскыл ителә, чит илләр алдында түбәнчелекле баш ию пропагандалана, җәмгыятьнең сәяси чүп-чарына хас булган космополитизм мактала. Академик Т.Д. Лысенконың биология фәненең хәле турындагы доклады буенча СССР Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы резолюциясеннән (1948 елның 7 августы): Биология фәнендә бер-берсенә диаметраль капма-каршы ике юнәлеш аныкланды: беренчесе — прогрессив, матери¬ алистик <...> икенчесе — реакцион биологлар нигез салган реакцион-идеалистик, вейсманистик (менделевчыл-морган- чыл) юнәлеш <...> Бүгенге көнгә кадәр кайбер биология институтларында фәнни-тикшеренү эше һәм югары уку йортларында генети¬ ка, селекция, гомуми биология һәм дарвинизм укыту мен¬ делизм-морганизм идеяләре белән сугарылган програм¬ маларга һәм планнарга нигезләнә, шул рәвешчә безнең
белгечләребезгә идеологии тәрбия бирү эшенә зур зыян китерелә. Шуңа күрә гомуми җыелыш биология өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшен тамырдан үзгәртеп кору һәм уку йортларының биология фәннәре бүлекләренә кагылышлы программаларын яңадан карау зарур дип саный. Документлар һәм параграф тексты нигезендә 1940 еллар ахырын¬ да СССРда хөкем сөргән рухи мохитне тасвирлагыз. Фән һәм сәнгать үсешенә ул ничек йогынты ясый?
6 нчы бүлек 207 СОВЕТЛАР СОЮЗЫ «ҖЕПШЕКЛЕК» ЕЛЛАРЫНДА § 31 Реформалар уздыруга беренче омтылышлар һәм КПССның XX съезды Кайчан һәм нинди шартларда И.В. Сталин совет җәмгыяте лидерына әверелә? Реформалар сәясәтенең башлангычы 1953 елның 5 мартында, И.В. Сталин вафат булганнан соң, СССР җитәкчелегендә хакимият өчен ун елга сузылган көрәш, совет җәмгыятенең яңа үсеш юлларын эзләү башлана. 1953 елда ил җитәкчелегендә төп урыннарны Сталинның якын көрәштәшләре били. Г.М. Маленков Министрлар советы Рәисе була. КПСС ҮК Секретариаты Н.С. Хрущёв (1894—1971) кара¬ магына күчә. Элегрәк ул Украина Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетын җитәкли. Яңа җитәкчеләр арасында илнең бердәм структурага - Эчке эшләр министрлыгына берләштерелгән репрессив органнарын җитәкләгән Л.П. Берия (1899—1953) сизелерлек роль уйный. Элек ул Эчке эшләр халык комиссариатына (НКВД) җитәкчелек итә, тоткыннар хезмәтеннән файдалануны оештыра, СССРның атом-төш программасын үстерү башында тора. Элек И.В. Сталин ихтыярына күндәм рәвештә буйсынган яңа лидерлар барысы да ул үткәргән эчке һәм тышкы сәясәтне үзгәртү зарурлыгын аңлыйлар. Үзгәрешләргә омтылу күп кенә сәбәпләр белән бәйле була. ■ Барыннан да элек ГУЛАГ проблемасын хәл итү сорала - якын¬ ча 2,5 млн кеше төрмәләрдә һәм лагерьларда тотыла, тагын 7,5 млн чамасының хокуклары чикләнә (алар арасында нахакка гаепләнгән, җәзалаулар нәтиҗәсендә үз-үзләрен каралтып күрсәтергә мәҗбүр ителгән күренекле кешеләр дә шактый була). Күпләрнең тоткынлык срогы бетүгә якынлаша. Яңа җитәкчеләр массачыл репрессияләр турындагы дөреслекнең өскә чыгуыннан куркалар. Сталинның вафаты турында хәбәр ителгәннән соң, Норильск, Воркута, Караганда лагерьларында һәм башка урыннарда баш күтәрүләр була, алар сакчылар та¬ рафыннан көчкә бастырылалар. Лагерьларда булган офицер, язучы А. И. Солженицын (1918 — 2008) үзенең автобиографик әсәрләрендә әле кайчан гына кулларына корал тотып Ватанны
„ро 6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек» елларында саклаган элекке фронтовикларда үз-үзләренә хөрмәт хисе уянуы турында яза. ■ Илнең икътисадында зур кыенлыклар туа. Авыл бөлгенлеккә төшә, авыл хуҗалыгын күтәрү өчен ашыгыч чаралар күрелмәгән очракта илгә ачлык яный. Ил халкының 60 про¬ центын тәшкил иткән крестьяннар гадәттән тыш авыр шартлар¬ да яшиләр. Җирле хакимият рөхсәтеннән башка яшәгән урын¬ нан китү тыелса да, күп кенә колхозчылар шәһәрләргә качалар. 1949 елдан гына исәпләгәндә дә эшкә сәләтле авыл халкы 3,3 млн кешегә кими. Шул ук вакытта чираттагы бишь¬ еллык планына да авыр һәм хәрби сәнәгатьнең тизләтелгән үсеш темплары кертелә. Аларны гамәлгә ашыру өчен, авыл хуҗалыгы салымын тагын арттыру тәкъдим ителә. ■ Халыкара мәйданда ил аеруча авыр хәл кичерә. Корея сугышы нәтиҗәсендә Советлар Союзына турыдан-туры АКШ белән ничек тәмамланачагы билгесез бәрелеш яный. «Салкын сугыш» аркасында Европаның Көнбатыш һәм Көнчыгышы ара¬ сында сәүдә-икътисад элемтәләре өзелә. Үз үсешенең эчке про¬ блемалары хәл ителмәгән килеш, Советлар Союзы союзникла- рына сугыштан соңгы икътисадны торгызу өчен зур күләмдә акчалата һәм матди ярдәм күрсәтә. Хакимият курсны үзгәртү зарурлыгын аңлый. Бу мәсьәләдә Л.Л. Берия һәм Г.М. Маленков инициатива күрсәтәләр. Матбу¬ гатта И.В. Сталин исеме сирәгрәк искә алына. «Табиблар эше» туктатыла; күп кенә процесслар нәтиҗәсендә гаепсез кешеләрнең зыян күрүе таныла. Реабилитация башлана. Реабилитация — массачыл репрессияләр нәтиҗәсендә нахак¬ ка хөкем ителгән һәм зыян күргән кешеләрнең гражданлык хокукларын, намуслы исемнәрен һәм дәрәҗәләрен тулысынча торгызу. Тоткыннар хезмәтеннән мәҗбүри файдалану чикләнә, Эчке эшләр министрлыгы структурасы үзгәртеп корыла. Яңа җитәкчелек хуҗалык органнарының вәкаләтләрен киңәйтү, шул ук вакытта Коммунистлар партиясе үзәк органнарының вәкаләтләрен чикләү инициативасы белән чыга. Милли сәясәт өлкәсендә җитәкче постларга фәкать милли кадр¬ ларны куярга тәкъдим ителә. Тышкы сәясәтне тамырдан үзгәртү турындагы мәсьәләсе аеруча зур әһәмият ала. Аерым алганда, Л.П. Берия Герма¬ ния мәсьәләсендә элекке курстан баш тарту, СССРның ике Германиянең кушылуына риза булу ихтималын инкарь итми.
Бу тәкъдимнәр КПСС җитәкчелеге әгъзаларының күбесендә ри¬ засызлык тудыра. Партиядә көчле йогынтысын саклаган «Ста¬ лин гвардиясе» Бериянең гамәлләренә һәм белдерүләренә карата канәгатьсезлек белдерә. Н.С. Хрущёв бу карашлардан оста файда¬ лана. Аның инициативасы буенча, 1953 елның 26 июнендә СССР Министрлар советы Президиумы утырышында Берия кулга алына. КПСС Үзәк Комитетының ашыгыч рәвештә чакырылган Пленумында Берияне дәүләт түнтәрелеше әзерләүдә, партияне хакимияттән читләштерергә һәм аны Эчке эшләр министрлыгына буйсындыруга омтылуда, хаксыз рәвештә репрессияләр оешты¬ руда, чит илләрнең махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр. 1953 елның декабрендә Л.П. Берия атып үтерелә. Шулай да реформалар дәвам итә. 1953 елда авыл хуҗалыгы салымы ике тапкыр киметелә - 9,5 млрд сумнан 4,1 млрд сумга калдырыла. Элекке еллардагы түләүләр буенча колхозларның бурычлары бетерелә, алардан продукция сатып алу бәяләре күтәрелә, крестьяннарга йорт яны кишәрлекләренең мәйданын зу¬ райтырга рөхсәт ителә. 1954 елда чирәм җирләрне үзләштерү башлана. Чирәм җирләргә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге иң яхшы белгечләр җибәрелә, патриотик рухлы дистәләрчә мең яшь кешеләр шунда юнәлә. Биш ел дәвамында Казахстанның төньяк-көнбатышында 42 млн гектар чирәм һәм яткын җирләр үзләштерелә. Бу исә кыска гына вакыт эчендә илне икмәк белән тәэмин итүне яхшырту мөмкинлеге бирә. 1953 елның июнендә Маленков Сталинның шәхес куль- тын гаепләп чыга. 1953 елның августында СССР Югары Сове¬ ты сессиясендә ул бишьеллык планны яңадан карауны, төп игъ¬ тибарны җиңел һәм азык-төлек сәнәгатенә, авыл хуҗалыгына юнәлтүне, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча чара- Чирәм җирләрдә
6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек» елларында 210 лар күрүне таләп итә, партия һәм совет аппаратлары йөзендә хакимиятнең бюрократлашуын тәнкыйтьли. Чынлыкта сүз совет җәмгыяте үсешенең яңа программасы турында бара. Тышкы сәясәт өлкәсендә Маленков халыкара киеренкелекне бетерүгә, ягъни АКШ белән мөнәсәбәтләрне яхшырту юлларын эзләүгә күчәргә тәкъдим итә. Мондый белдерүләр «Сталин гвардиясе»нә Маленков сәясәтен тәнкыйтьләү өчен сәбәп була. КПСС ҮКның 1955 елның гыйн¬ варында булып узган Пленумында Н.С. Хрущёв аны халык ара¬ сында арзанлы популярлык эзләүдә, партиянең җәмгыять белән җитәкчелеге системасын көчсезләндерүгә омтылуда һәм Берия белән якын элемтәдә торуда гаепли. 1955 елның февралендә Ма¬ ленков хөкүмәт башлыгы вазифаларыннан азат ителә. СССРда сәяси җитәкчелек тулысынча Н.С. Хрущёвка күчә. КПССның XX съезды һәм «җепшеклек»нең башы КПССның XX съездында (1956 елның феврале) ябык уты¬ рышта ясаган докладында Н.С. Хрущёв Сталин режимының күп кенә гамәлләрен, беренче чиратта репрессияләрне, җинаять бу¬ ларак бәяли. Аның доклады нигезендә КПСС ҮК «Шәхес куль- тын һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында» дип аталган карар кабул итә. Бу доклад Хрущёв инициативасы буенча әзерләнә. Партиянең һәм хөкүмәтнең башка әгъзаларына аның эчтәлеге турында алдан әйтелми. Съезд эшендә катнашкан делегатлар - ә аларның күпчелеге Сталинның даһи җитәкче булуына ихластан ышана - Хрущёвның эмоциональ чыгышын тыңлаганда тетрәнү кичерәләр. КПССның XX съездыннан соң реабилитацияләү процес¬ сы тизләтелә. 1956—1961 елларда якынча 700 мең кеше аклана. 1957 елның февралендә аз санлы милләтләргә карата уздырылган репрессияләр хаксыз дип табыла. Чеченнар, ингушлар, балкарлар, карачайлар, калмыклар туган җирләренә кайту мөмкинлеге ала¬ лар. Элек булган барлык тискәре күренешләр КПСС ҮК доку¬ ментларында И.В. Сталин һәм дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте (Ягода, Ежов һәм Берия заманнарындагы НКВД) җитәкчеләре эшчәнлеге белән бәйләп күрсәтелә. Бу исә массачыл репрессияләр үткәрүдә шулай ук катнашкан Хрущёвка һәм аның даирәсенә алардан һәм элеккеге сәясәттән читтә калу мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, икътисад белән идарә итүдә һәм тышкы сәяси
211 § 31. Реформалар уздыруга беренче омтылышлар һәм КПССның XX съезды мәсьәләләрне чишүдә совет җәмгыятенең яңа үсеш баскычларына чыгуын планлаштыруда яңа алымнар һәм юллар эзләү башлана. «Җепшеклек» чорында илнең рухи үсеше Җәмгыять үсешендәге яңа чор өчен Илья Эренбургның 1954 елда басылып чыккан «Җепшеклек» повесте күренекле вакыйга¬ га әверелә. Аның исеме илдәге үзгәрешләр символы буларак ка¬ рала. 1955 елда «Иностранная литература» журналы нәшер ителә башлый, һәм совет кешеләре чит ил авторлары әсәрләре белән та¬ нышу мөмкинлеге ала. Илебезнең әйдәп баручы галимнәре ини¬ циативасы белән генетика өлкәсендәге тикшеренүләрне тыю юкка чыгарыла. КПССның XX съездында сталинизм җинаятьләре фаш ителү нәтиҗәсендә, югарыдан төшерелгән чикләүләргә карамастан, Ватан әдәбиятында тәнкыйди реализм агымы көч җыя бара. Аның вәкилләре җәмгыять тормышының элек сөйләргә дә ярама¬ ган яклары турында яза башлыйлар. А.И. Солженицынның су¬ гыштан соңгы лагерьлардагы тоткыннар тормышына багышланган «Иван Денисовичның бер көне» повесте басылып чыга. Ул совет интеллигенциясенә көчле тәэсир ясый. Властьлар өчен сталинизмның сәяси мирасы белән көрәшне дәвам итү кулай булган чорда элек матур әдәбият әсәрләрен, шул исәптән чит ил авторларының иҗат үрнәкләрен бастыруны, музы¬ каль әсәрләрне башкаруны тыю турында кабул ителгән карарлар юкка чыгарыла. Җәмәгатьчелеккә заманның атаклы композитор¬ лары - Д.Д. Шостакович, С.С. Прокофьев, А.И. Хачатурян (1903-1978), В.Я. Шебалин (1902-1963), Г.В. Свиридов (1915 — 2000) һ.б. иҗаты белән танышу мөмкинлеге бирелә, аларның күбесе элек тыелган була. А.И. Солженицын А.И. Хачатурян Г.В. Свиридов
6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек* елларында 212 Р.И. Рождественский Б.А. Ахмадулина Б.Л. Пастернак Шул ук вакытта партия җитәкчелеге совет җәмгыятенең рухи тормышы үсешен контрольдә тотуны сакларга омтыла. Н.С. Хрущёвның интеллигенция вәкилләре белән очрашулары гадәткә керә. Әлеге чаралар вакытында җәмгыятьнең кайсы якла¬ рын һәм ничек тасвирларга кирәк икәнлеге турында күрсәтмәләр бирелә. Иҗат ирегенең билгеләнгән кысаларына сыешмаучы- ларга төрле гаепләр ташлана. Язучылар һәм шагыйрьләр Б.Ә. Ахмадуллина (1937—2010), Д.А. Гранин (1919 елда туган), В,Д. Дудинцев (1918—1998), Е.А. Евтушенко (1933 елда туган), Р.И. Рождественский (1932—1994), К.Г. Паустовский (1892— 1968) һ.б. даими рәвештә иҗатларының идеологик эзлексезлеге өчен тәнкыйтьләнәләр. Иҗаты Нобель премиясенә лаек булган (1958) Б.Л. Пастер¬ нак «эше» зур яңгыраш ала. Революция һәм Гражданнар сугышының хак тарихын яктырткан «Доктор Живаго» романы өчен автор хакимият тарафыннан Советка каршы позициядә торуда кискен тәнкыйтьләнә. Матбугатта авторга яла ягулар башлана. Бары тик 1989 елда гына, Пастернак үлгәннән соң 29 ел узгач, дөньякүләм танылуга ирешкән «Доктор Живаго» романы СССРда беренче тапкыр басылып чыга. «Җепшеклек» чоры сәнгатьнең иң массачыл төре - кино күтәрелешенә китерә. М.К. Калатозовның (1903—1973) «Торна¬ лар оча» фильмы СССРда да, чит илләрдә дә зур уңыш казана. 1957 елда ул Канндагы Халыкара кино фестиваленең Төп призы белән билгеләп үтелә. «Җепшеклек» чоры тәмамланганнан соң, КПСС рухи тормыш даирәсенә контрольне көчәйтә, социалистик реализм кануннары¬
§31. Реформалар уздыруга беренче омтылышлар һәм КПССның XX съезды 213 на сыймаган сәнгать төрләрен админи¬ стратив ысуллар кулланып тыярга омты¬ ла. Партия-дәүләт монополиясе нәшрият эшчәнлегенә, аудитория белән элемтә ча¬ расы булган кино-, радио- һәм телевиде¬ ние каналларына басым ясау инструмен¬ ты була. §31 Сораулар һәм биремнәр 1 И.В. Сталин вафатыннан соң СССРда реформалар узды¬ рылуның сәбәпләрен ачыклагыз. 2 Л.П. Берия һәм Г.М. Маленков инициативасы белән башланган реформаларның төп юнәлешләре турында сөйләгез. Ни өчен алар «Торналар оча» фильмын¬ нан кадр партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең күбесенең каршылыгы- мр Mil на очрый? Чирәм җирләрне күтәрү нинди әһәмияткә ия була? КПССның XX съезды карарларының тарихи әһәмияте нәрсәдән гыйбарәт? Аларны кабул итүдә Н.С. Хрущёв нинди роль уйный? Шәхес культы һәм реабилитация төшенчәләренең асылын ачыгыз. Нәрсә ул «җепшеклек»? Җәмгыятьтәге рухи мохит өчен аның нинди әһәмияте бар? Документаль материаллар КПСС ҮК Пленумы карарыннан (1953 елның 7 июле): Бездә бөек Ленин эшләп калдырган партия нормала¬ рын <...> партия җитәкчелеге принципларын үтәүдә җитди җитешсезлекләр бар <...> Сугыш тәмамланганнан соң 7 ел, партиянең XVIII съездыннан соң 13 ел узгач кына, XIX съезд чакырылуы берни белән дә акланмый. Партия Үзәк Комитетының Пленумнары берничәшәр ел дәвамында җыелмады. Озак вакыт Политбюро тиешенчә эшләмәде. Дәүләт эшенә һәм хуҗалык төзелешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча карарлар еш кына алдан тиешенчә өйрәнелмичә кабул ителде <...> Безнең партия пропагандасында соңгы елларда шәхеснең тарихтагы ролен марксистик-ленинчыл аңлаудан читләшү
күзәтелде <...> Партия пропагандасы еш кына шәхес куль- тына яраклаштырылды. Н.С. Хрущёв КПССның XX съездында ясаган «Шәхес культын һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында» докладыннан: 1937-1938 елларда «дошманнар» буларак күрсәтелгән күп кенә партия, совет, хуҗалык хезмәткәрләренең беркай¬ чан да дошманнар, шпионнар, корткычлар һ.б. булмаула¬ ры ачыклана, чынлыкта алар һәрвакыт намуслы коммунист¬ лар булып калганнар, ләкин аларга яла ягылган; кайвакыт, коточкыч җәзалауларга түзә алмыйча, алар үз-үзләренә - (тикшерүче-фальсификаторлар әйтеп торуы буенча) төрле авыр гаепләр алганнар. Дәреслек текстына һәм документларга таянып, Сталинның шәхес культын фаш итүнең төп этапларын һәм юнәлешләрен тасвирлагыз. Сез ничек уйлыйсыз, аңа карата белдерелгән гаепләүләрнең кайсыла¬ ры җәмгыятькә аеруча зур тәэсир ясаган? Шәхесләрдә — тарих Хрущёв Никита Сергеевич (1894—1971). КПСС ҮКның Беренче секретаре урынын¬ да И.В. Сталинның варисы (1953-1964), бер үк вакытта СССР Министрлар советы Рәисе (1958-1964). Курск губернасының Калиновка авылында туа. 1918 елда большевиклар партиясенә керә, Гражданнар сугышында катнаша. Донецк ин¬ дустрия институтының эшчеләр факульте¬ тын тәмамлый һәм тиз арада партия иерар¬ хиясе баскычлары буйлап күтәрелә башлый: эшчеләр факультеты партия ячейкасы секре¬ тареннан Украина Компартиясе ҮК Беренче секретарена кадәр юл уза. И.В. Сталин вафатыннан соң КПСС ҮК Беренче секретаре була. «Ста¬ лин гвардиясе» һәм реформаларга омтылучылар арасында оста ма¬ неврлар ясап, Хрущёв Берияне юк итә һәм Маленковны икенче планга калдыра. КПССның XX съездында Сталинның шәхес культын фаш итү инициативасы белән чыга. 1958 елда Н.С. Хрущёв Коммунистлар партиясе җитәкчесе булып кала һәм бер үк вакытта СССР Министрлар Советын җитәкли. Барлык ха¬ кимиятне үз кулында туплап, Хрущёв карарлар кабул итүнең авторитар стилен ачык күрсәтә. 1964 елда партия-дәүләт җитәкчелеге аны хакимияттән читләштерә.
КПССның XX съезды һәм янәшә тыныч яшәү идеясе И.В. Сталин вафатыннан соң, СССР җитәкчелеге Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча җитди чаралар күрә. 1953 елда Кореядә солых төзелә. 1955 елда, озакка сузыл¬ ган сөйләшүләрдән соң, сугыш вакытында союздаш державалар тарафыннан басып алынган Австрия мәсьәләсе хәл ителә. СССР, АКШ һәм Англия арасында үзара килешү нәтиҗәсендә, аларның гаскәрләре бу илдән чыгарыла, Австрия нейтраль, демократик дәүләт булып яшәп китә. Шул ук вакытта берлекләрнең совет системасын ныгыту бу¬ енча чаралар күрелә. ГФРның НАТОга керүенә җавап йөзеннән, СССР, Албания, Болгария, Венгрия, ГДР, Польша, Румыния һәм Чехословакия җитәкчеләре 1955 елның 14 маенда Варшава¬ да киңәшмә уздыралар һәм хәрби-сәяси союз - Варшава договоры Оешмасын төзиләр. КПССның XX съездында СССРның Көнбатыш илләр белән янәшә тыныч яшәү идеясе игълан ителә. Совет җитәкчелеге Сталинның өченче бөтендөнья атом-төш сугышы котылгысыз дигән карашыннан баш тарта. Алай гына да түгел, социалистик булма¬ ган илләр белән үзара файдалы сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу мөмкинлеге турындагы идея алга сөрелә. Ул чор өчен бу фикер яңалык буларак бәяләнә, чөнки 1950 еллар башына СССРның Көнбатыш илләр белән икътисади элемтәләре өзелгән була. Көнчыгыш Европадагы кризис КПССның XX съездында сталинизмны гаепләп чыгу һәм шун¬ нан соң Информбюроның таратылуы, СССРның Югославия белән мөнәсәбәтләре җайга салыну КПССның күп кенә идарәче һәм идарәче булмаган компартияләр белән багланышларын кискенләштерә. Әлеге партияләр Сталинны СССР җитәкчесе итеп кенә түгел, халыкара коммунистик хәрәкәт лидеры итеп тә күрәләр. Чит илләрдәге коммунистларның күбесе, алар белән киңәшми торып, Совет җитәкчелегенең Сталинның шәхес куль-
2-|g 6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек» елларында тын фаш итәргә хакы юк иде дип саный. СССР белән Кытай мөнәсәбәтләре бигрәк тә нык бозыла. Сталинизмның җинаятьләрен фаш итү Көнчыгыш Европаның СССР белән дус булган илләрендә сәяси кризислар китереп чы¬ гара. Сталин инициативасы буенча барлыкка килгән һәм аның ярдәменә таянган режимнар көчле эчке оппозиция белән очраша¬ лар һәм шулай ук сталинизмнан китү юлына басарга мәҗбүр бу¬ лалар. Венгриядә башланган реформалар 1956 елда коммунистик режимга каршы восстаниегә әверелә. 1956 елның октябрендә Венгрия башкаласы Будапештта массакүләм манифестацияләр булып уза, аларда катнашучы¬ лар коммунистларны хакимияттән читләштерүне таләп итәләр. Манифестацияләр кораллы восстаниегә әверелә. Дәүләт кур¬ кынычсызлыгы, партия һәм дәүләт органнары хезмәткәрләре зыян күрә. 1956 елның 1 ноябрендә илнең Варшава догово¬ рыннан чыгуы турында белдерелә. Венгриядәге вакыйгаларны СССР җитәкчеләре НАТО илләре әзерләгән контрреволюцион түнтәрелеш буларак бәялиләр. Совет гаскәрләре Будапештны штурмлауга юнәлә. Бер атна эчендә (1956 елның 4—11 октябре) Венгриянең барлык территориясендә дә ко¬ раллы каршылык күрсәтү бастырыла. Сугышлар барышында 200 меңләп кеше Венгриядән кача, 3 мең чамасы кеше һәлак була. Әлеге операция нәтиҗәсендә Венгрия берлекләрнең совет сис¬ темасында кала. Хакимияткә СССР мәнфәгатьләрен исәпкә алырга әзер булган яңа хөкүмәт килә. 1956 елгы Сүәеш кризисы, СССР һәм колониаль бәйлелектән азат ителгән илләр Венгриядәге кризис белән бер үк вакытта Советлар Союзы Якын Көнчыгыштагы конфликтка тартыла. 1952 елда Мисырда Г.А. Насер (1918—1970) җитәкчелегендәге яшь офицерлар төркеме хакимиятне үз кулына ала. Мисыр рес¬ публика дип игълан ителә. Аның җитәкчелеге социализм юлын¬ нан барырга карар кыла һәм ярдәм сорап СССРга мөрәҗәгать итә. Советлар Союзы Мисырга икътисади һәм хәрби ярдәм күрсәтә башлый. Мисырга 250 млн долларлык хәрби техника җибәрелә. СССРның техник булышлыгы белән биек Асуан плотинасы төзелеше башлана, ул Мисырны электр энергиясе белән тәэмин итәргә һәм Нилның җимергеч ташкыннарын тоткарларга тиеш була.
§ 32. СССР: янәшә тыныч яшәү һәм «салкын сугыш» конфликтлары 1956 елда Мисыр хөкүмәте акцияләренең күпчелеге Англия һәм Франция кулында булган Сүәеш каналы компаниясен национализацияләү турында белдерә. Моңа җавап йөзеннән әлеге илләр һәм алар ягындагы Израиль Мисырга каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Советлар Союзы, үзенең «көч кулланып агрессорларны тар- мар итәргә һәм Якын Көнчыгышта тынычлыкны торгызырга» әзер булуы турында кисәтеп, Англия һәм Франция хөкүмәтләренә мөрәҗәгать юллый. Совет белдерүендә ракета коралы кулланылу ихтималы турында әйтелә, бу исә Лондонда һәм Парижда атом- төш һөҗүме белән янау буларак кабул ителә. Англия, Франция һәм Израиль хөкүмәтләре хәвеф-хәтәрдән ерак булуны өстен күрәләр һәм үз гаскәрләрен Мисыр территориясеннән чыгаралар. СССРның Мисырга һәм Якын Көнчыгыштагы башка илләргә ярдәм итүе колониаль хакимияттән котылган илләрдә аның абру¬ ен күтәрә. Бу илләрнең күп кенә лидерлары үсеш һәм кораллы көчләрне модернизацияләү проблемаларын чишүдә ярдәм сорап Советлар Союзына мөрәҗәгать итәләр. 1950 еллар - 1960 еллар башында СССРда элеккеге колони¬ аль һәм бәйле илләргә ярдәм итү хисабына аларны социалистик үсеш юлына кертү, шул рәвешле Советлар Союзы йогынтысын җәелдерү һәм Көнбатыш илләренең позицияләрен көчсезләндерү ихтималы турындагы идея туа. ■ 1957 — 1964 елларда Азиядәге, Африкадагы һәм Латин Амери¬ касындагы егермедән артык илгә икътисади ярдәм күрсәтә. Бу ярдәм хисабына Мисырда икътисади үсешкә тотылган чыгымнарның 50 проценты, һиндстанда 15 проценты каплана. Н.С. Хрущёвның социализм идеаллары белән кызыксынган теләсә нинди режимга ярдәм итәргә әзер булуы, әллә ни зур икътисади һәм хәрби-сәяси файда бирмичә, СССРның ресурс¬ лары әрәм-шәрәм ителүгә китерә. Шулай итеп, 1950 еллар ахыры халыкара хәлнең кискенләшүе, дөньяда конфликтларның артуы белән характерлана. Совет җитәкчелеге сүздә атом-төш сугышы куркынычын таный. 1959 елда, СССР җитәкчеләреннән беренче буларак, Н.С. Хрущёв АКШка бара, ул Америка лидерларын янәшә тыныч яшәүнең өстенлекләренә инандырырга өметләнә. Кариб кризисы һәм аның нәтиҗәләре Халыкара мәйданда туган бәхәсләрне көч куллану алымнары белән хәл итәргә тырышуның куркыныч нәтиҗәләргә китерүен
6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек» елларында 218 Кубада СССР ярдәмендә корылган электр станциясе Әфганстанда Советлар Союзы ярдәмендә төзелгән ГЭС 1962 елгы Кариб кризисы ачык күрсәтә. Ул СССРны һәм АКШны атом-төш сугышы чигенә китереп җиткерә. 1959 елда Кубада Ф. Кастро (1926 елда туган) җитәкчелегендәге революцион хәрәкәтнең җиңүе, Кубаның СССР белән хезмәттәшлек итү юлын сайлавы Вашингтонда ризасызлык тудыра. 1961 елда АКШ Кубага Ф.Кастро дошманнары отрядын җибәрүне оештыра, бу чара уңышсыз тәмамлана. Көнбатыш ярымшарда беренче союзникның барлыкка килүе Мәскәүдә рухланып кабул ителә. Кушма Штатларның зур көчләр белән Кубага бәреп керүен кисәтү максатында Совет җитәкчелеге Ф. Кастро режимына ярдәмгә килергә карар кыла. Ф.Кастро ризалыгы белән Кубада Америка шәһәрләренең күбесенә барып җитәрлек, уртача ераклыктагы совет атом-төш ра¬ кеталарын (60 очыру җайланмасы) урнаштыру башлана. СССР шул рәвешле Кубаны якларга һәм АКШны сәясәттә тотнаклырак булуга этәрергә ниятли. Яшерен рәвештә ясалган бу адым Америка иминлегенә үлем куркынычы белән янаучы гамәл буларак бәяләнә. АКШ җавап чаралары күрә - Кубага каршы диңгез блокадасы оештыра һәм утраудагы совет базаларына кисәтү һөҗүме ясарга әзерләнә баш¬ лый. Дөнья атом-төш сугышы чигенә килеп баса. Конфликтны килешү нигезендә хәл итү ике сәяси лидер - АКШ президенты Дж.Кеннединың һәм Н.С. Хрущёвның сабыр¬ лыгы һәм аек акыл белән эш итүләре нәтиҗәсендә генә мөмкин була. Совет ракеталары Кубадан чыгарыла. АКШ бу илгә карата
§ 32. СССР: янәшә тыныч яшәү һәм «салкын сугыш» конфликтлары 219 Н.С. Хрущёв һәм Дж.Кеннеди Венадагы (Австрия) очрашу вакытында. 1961 кертелгән диңгез блокадасын туктата, аның суверенлыгын ихти¬ рам итәргә вәгъдә бирә, үз өстенә Төркиядәге кайбер базаларын ябу йөкләмәсе ала. Конфликтны җайга салу Куба катнашыннан башка була, бу исә СССР —Куба мөнәсәбәтләренең салкынаюына китерә. Кариб кризисыннан соң атом-төш куркынычын киметү буенча килешенгән чаралар тикшерелә һәм тормышка ашырыла башлый. Аерым алганда, 1963 елда СССР, АКШ һәм Бөекбритания ара¬ сында атом-төш сынауларын суда, һавада һәм җирдә үткәрүне тыю турында килешү төзелә. Бу кеше яшәгән мохитне радиоак¬ тив явым-төшем белән зарарлау куркынычын сизелерлек киметә. § 32 I Сораулар һәм биремнәр 2 tf КПССның XX съездында күтәрелгән янәшә тыныч яшәү идеясенең асылы нидән гыйбарәт? Ни өчен И.В. Сталинның шәхес культын гаепләп чыгу КПССның чит илләрдәге күп кенә коммунистлар партияләре белән мөнәсәбәтләре кискенләшүгә китерә? Венгриядәге 1956 елгы кризис вакытында СССР тарафыннан кылынган гамәлләргә бәя бирегез. Ни өчен социалистик үсеш юнәлеше идеясе үз-үзен акла¬ мый? 1962 елгы Кариб кризисының нәтиҗәләре нинди? Аның СССР җитәкчелеге өчен сабаклары нәрсәдән гыйбарәт?
Документаль материаллар Н.С. Хрущёв чыгышыннан (1960 елның 21 июне): Әгәр дә җенле Гитлер Советлар Союзына каршы башла¬ ган сугышында фашистлар урдасы тар-мар ителәсен, ә үзе сугышның бишенче елында Берлинда җир астында качып ятасын һәм маңгаена терәп атылачагын белсә, ул безнең илгә каршы сугыш башлау турында акылсыз карар кабул итмәс тә иде. Бу аңлашыла бит инде! Әгәр империалистлар барыбер сугыш ачса, безнең социа¬ листик лагерь аны туктата алырмы? Әйе, ала <...> Безнең агрессорлар корган авантюра планнарын өзү, вакый¬ галарга тиешле юнәлештә йогынты ясау мөмкинлегебез бар <...> Советлар Союзында шуның кадәр куәтле хәрби чара¬ лар булдырылды ки, аларны империалистлар хәтта күз алды¬ на да китерә алмый. Н.С. Хрущёвның СССР Югары Советы сессиясендә (1962 елның декабре) Кариб кризисы йомгаклары турында ясаган нотыгыннан: Яклар мәсьәләгә аек карадылар һәм, әгәр вакыйгаларның куркынычлы үсешен кисәтүгә ярдәм итәрлек адымнар яса- масалар, өченче бөтендөнья сугышы башланырга мөмкин булуын исәпкә алдылар. Үзара чигенүләр һәм компромисс нәтиҗәсендә куркыныч киеренкелекне бетерергә һәм хәлне нормальләштерергә мөмкинлек бирүче килешү төзелде <...> Әгәр дә без каты маңгайлы сәясәтчеләргә охшап, үзара чигенүләрдән баш тартсак, нәрсә булырга мөмкин икәнлекне күз алдына китерик. Бу әкияттәге упкын өстендә күпердә очрашкан һәм маңгайларын маңгайга терәп, бер- берсенә юл бирмәгән ике кәҗә кебек булыр иде. Мәгълүм булганча, алар икесе дә упкынга оча. Сәясәтчеләр дә шулай эшләсә, акыллы булырлар идеме? Бу ике документны чагыштырыгыз. Кариб кризисы «сабагыннан» соң Н.С. Хрущёв риторикасы ничек үзгәргән?
1950 еллар ахырында СССР җитәкчелегендәге конфликт КПССның XX съездыннан соң җәмгыятьтә тирәнтен үзгәрешләр башлана. Шулай да яңа сәясәттә бөтенесе дә уйлап бетерелгән һәм эзлекле дип әйтеп булмый әле. Илдә милләтара проблемалар кискенләшә. Элегрәк репрессиягә эләккән халык вәкилләре, туган җирләренә кайткач, үз йортларына башка милләт вәкилләренең күченеп килеп урнашу¬ ын күрәләр. Кырым татарларының һәм Идел буе немецларының реабилитацияләнмәве дә соңыннан яңа проблемалар тудыра. КПСС җитәкчелеге үткәннәрне тамырдан тикшерүгә алынмый. Сталинга каршы оппозиция лидерлары - Бухарин, Зиновьев, Ка¬ менев, Троцкийны һәм оппозициядә торган өчен хөкем ителгән кешеләрне аклау мәсьәләсе хәтта кабат күтәрелми дә. Н.С. Хрущёвның эчке сәясәттәге каршылыклары, тышкы сәясәтенә карата канәгатьсезлек аның сәяси дошманнары тара¬ фыннан файдаланыла. КПСС ҮК Президиумы әгъзалары булып калган Ворошилов, Молотов, Каганович һәм алар яклы Маленков 1957 елның 18 июнендә Н.С. Хрущёвның отставкага китүен таләп итәләр. Килеп туган конфликтта хәлиткеч рольне армия - барыннан да бигрәк СССРның оборона министры Г.К. Жуков позициясе уйный. Аның инициативасы белән реактив самолётларда Мәскәүгә ул вакытта Мәскәүдә булмаган Хрущёв яклы ҮК әгъзалары бик тиз китереп җиткерелә. 1957 елның 22 июнендә КПСС ҮК Пленумы утырышында Хрущёв оппозицияне террор һәм массакүләм репрессияләр зама¬ нына кайтырга тырышуда гаепләп чыга. Оппозиция лидерлары җиңелүгә дучар була. Алар биләгән постларыннан азат ителәләр һәм пенсиягә озатылалар. Шуның артыннан ук партия ҮКның Г.К. Жуковны барлык биләгән постларыннан төшерү турында карары чыга. Н.С. Хру¬ щёв фикеренчә, СССР Кораллы Көчләре командованиесенең аеру¬ ча зур сәяси йогынты алу ихтималы була.
222 6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек» елларында 1958 елның мартында Хрущёв, КПСС ҮКның Беренче се¬ кретаре булып калган хәлдә, Министрлар Советы Рәисе дә була. Шулай итеп, илдәге хакимият яңадан бер кулда туплана. 1950 еллар ахырында КПССның икътисади сәясәте 1953 елда башланган икътисади сәясәтне үзгәртү, чирәм җирләрне үзләштерү үзенең нәтиҗәләрен бирә. 1953—1958 елларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 34 процентка арта, азык-төлек сәнәгатендә тулаем продукция җитештерү 1,6 тапкырга үсә. Илебез фәненең һәм техникасының күркәм казанышы булып ракета техникасын үстерү тора, 1957 елда Җирнең дөньяда берен че ясалма иярчене җибәрелә. Шул ук елда суга, дөньяда беренче булып, атом куәтенә көйләнгән бозваткыч төшерелә. «Ленин» атом бозваткычы Төньяк диңгез юлын үзләштерүгә хезмәт итәргә тиеш була. Әлеге уңышлар партия җитәкчелегендә совет җәмгыятенең чикләнмәгән мөмкинлекләренә ышаныч тудыра. КПССның XXI съездында (1959) ун ел эчендә җан башына сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең төп күрсәткечләре буенча дөньяның иң алдынгы илен (АКШны) куып җитү һәм узып китү бурычы куела. КПСС җитәкчеләре икътисадны үстерүнең югары темпларын Сһлга 10 проценттан артык) саклап калып булыр дип саныйлар. Тик алар әлеге темпларның предприятиеләрнең җимерелгәннәрен торгызу һәм яңаларын төзү, ягъни икътисаны үстерүнең экс¬ тенсив ысуллары хисабына булуын исәпкә алмыйлар. Икътисад¬ ны алга таба да үстерү өчен инде матди резервлар да, кешеләр дә җитми. Икътисадны үстерүнең экстенсив ысуллары — икътисадның үсешен фәнни-техник прогресс казанышлары һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү белән түгел, ә өстәмә кеше һәм матди ресурслар белән тәэмин итә торган ысуллар. КПССның XXII съезды 1961 елда партиянең яңа Програм¬ масын кабул итә. Анда СССРда социализмның тулы һәм тәмам җиңүе игълан ителә, коммунистик җәмгыять төзүгә күчү турында белдерелә. 1980 елларга коммунизмның матди-техник базасы бар¬ лыкка килер дип уйланыла; социалистик «һәр кешедән сәләтенчә, һәр кешегә хезмәтенчә» принцибыннан коммунистик «һәр кешедән сәләтенчә, һәр кешегә хаҗәтенчә» принцибына күчү өчен шартлар
223 § 33. 1950 еллар ахыры - 1960 еллар башында совет җәмгыяте үсешендәге каршылыклар туар дип күзаллана. Шәһәр белән авыл арасындагы аерма гына түгел, социаль-сыйнфый үзгәлекләр дә бетәр, ә дәүләт һәм колхоз- кооператив милке бердәм, гомумхалык милке булып кушылыр дип көтелә. Икътисади экспериментларның иң зур авырлыгы күп газаплар күргән крестьяннарга төшә. Колхозчыларга паспортлар бирелә, һәм, пенсияләр түләнә башлауга (1964 елдан) карамастан, аларның хәле әллә ни яхшырмый. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар хакимият та¬ рафыннан коммунистик җәмгыятькә туры килми торган иске тор¬ мыш калдыгы буларак карала. 1959 елда терлекләрне мәҗбүри сатып алу башлана. Ул күп кенә районнарда ирексезләү характеры ала. Бер үк вакытта МТСлар (машина-трактор станцияләре) юкка чыгарыла. Колхозлар дәүләттән авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга мәҗбүр була, нәтиҗәдә аларның күбесе бурычка бата. Шул ук вакытта комбайн¬ нар һәм тракторлар паркына техник хезмәт күрсәтү зур проблема¬ га әверелә, чөнки күпчелек МТС инженерлары һәм механиклары шәһәрләргә күченә. Агрошәһәрләр оештыру, авыл хуҗалыгын сәнәгать нигезенә күчерү идеал булып санала. Колхозларны эреләндерү, аларны сов¬ хозларга әверелдерү башлана, ягъни милекнең кооператив формасы дәүләтнеке тарафыннан кысрыклап чыгарыла. Крестьяннар шәһәр тибындагы посёлокларга күчерелә, ләкин анда йорт яны җир уча¬ стоклары һәм мал-туар тоту өчен шартлар каралмаган була. 1955 — 1963 елларда колхозлар саны 91 меңнән 39 меңгә кала. Ленин» атом бозваткычы
224 6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек» елларында Йорт яны хуҗалыкларына тыю сәясәте авыл хуҗалыгы про¬ дукциясе җитештерүнең түбәнәюенә китерә. Колхозчыларның үз хезмәт нәтиҗәләре белән шәхси кызыксынуы кими. Н.С. Хрущёвның кукуруз чәчүлекләрен киңәйтү хисабына илнең азык-төлек проблемаларын чишәргә мөмкин дигән ышанычы авыл хуҗалыгына зур зыян сала. Бер үк вакытта чирәм җирләрдән ерткычларча файдалану аларның тиз арада уңдырышлылыгын югалтуга китерә. Инде 1962 — 1963 елларда ук чирәм җирләрдә уңыш ике тапкырдан артыгракка кими. Илдә икмәк белән өзеклек башлана, ачлык куркынычы туа. Ашыгыч чаралар күрергә - чит илләрдән зур күләмдә икмәк сатып алырга туры килә. Моннан тыш иткә һәм икмәккә бәяләр арта, бу исә халыкта ризасызлык тудыра. Новочеркасскида хәлләр халыкның ачык демонстрацияләргә чыгуына барып җитә, алар гаскәрләр тарафыннан аяусыз бастырыла. Бу шәһәрдәге вакыйгалар турындагы дөреслек бары 1980 еллар ахырында гына билгеле була. Н.С. Хрущёвның административ-хуҗалык реформалары Килеп туган кыенлыклар нәтиҗәсендә хакимият предприятиеләр саны арта бару һәм халык хуҗалыгы комплексының структу¬ ралы катлаулану шартларында, икътисад белән идарә итүне үзәкләштерүнең аның үсешендә тоткарлык тудыруын танырга мәҗбүр була. Әлеге хәлдән чыгу максатыннан яңа идарә итү структурала¬ ры төзелә. 1957 елда юкка чыгарылган тармак министрлыклары урынына совнархозлар - халык хуҗалыгының территориаль со¬ ветлары гамәлгә куела. Предприятиеләрнең бер өлеше республи¬ ка һәм җирле идарә органнары карамагына бирелә, алар үзләре җитештергән продукцияне үзләре бүлү хокукына ия була. Үткәрелгән реформаның тискәре нәтиҗәләре тиз ачыклана. Идарә структурасы катлаулана, чиновниклар саны кискен арта. Җитештерү үсешенә җирле мәнфәгатьләр хәлиткеч йогынты ясый. Фәнни-техник прогресс казанышларын үзләштерүдә бердәм сәясәт югала. Чираттагы тайпылышларны төзәтү эше идарә итүнең яңа зве¬ носы - республика совнархозларына тапшырыла. 1962 елдан сов¬ нархозлар эшен координацияләүне тагын бер яңа орган - Халык хуҗалыгы югары советы (ВСНХ) үз карамагына ала. Аның белән элеккеге оборона сәнәгате министры Д.Ф. Устинов (1908—1984) җитәкчелек итә.
§ 33. 1950 еллар ахыры - 1960 еллар башында совет җәмгыяте үсешендәге каршылыклар 225 1960 еллар башы: яңа чишелешләр эзләү 1961 елның 12 апрелендә СССР, дөньяда беренче булып, галәмгә кеше җибәрүне тормышка ашыра. Беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагарин (1934—1968) исеме кешелекнең галәм киңлекләрен үзләштерүе тарихына мәңгегә кереп кала. Кешелек тарихын¬ да беренче тапкыр кешенең галәмгә очышын тормышка ашырган «Восток» космик корабле галимнәрнең конструктор, академик С.П. Королёв (1906/1907—1966) җитәкчелегендәге зур коллек¬ тивы тарафыннан төзелә. 1963 елда галәмгә беренче хатын-кыз - космонавт В.В. Терешкова (1937 елда туган) күтәрелә. Торак проблемасын өлешчә хәл итү совет җәмгыятенең зур уңышы булып тора. Ун елдан азрак вакыт эчендә илдәге һәр дүрт гражданның берсе үзенең торак шартларын яхшырта. Шуның белән бергә, башка еллардан аермалы буларак, кешеләргә комму¬ наль бүлмәләр түгел, ә аерым фатирлар бирелә. Төзелгән торакларның сыйфаты соңрак ризасызлык туды¬ ра. Чикләнгән вакыт дәвамында файдалануга (20-25 елга) исәпләнгән, иң аз уңайлыкларны күздә тоткан йортлар кул¬ ланылышка «хрущоба» дигән сүз алып килә. «Хрущоба»лар күпләп төзелгәннән соң, үзләренең тарихи үзенчәлекләрен югалткан бер үк төрле шәһәрләр тәнкыйть ителә. Шулай да ул чор кешеләрен торак проблемасын шул рәвешчә чишү канәгатьләндерә. Халыкның социаль хәлен яхшырту буенча аерым чаралар күрелә. Пенсия яше киметелә, пенсиянең күләме арта. Гомуми С.П. Королёв Ю.А. Гагарин В.В. Терешкова
226 6 нчы бүлек. Советлар Союзы «җепшеклек» елларында мәҗбүри сигезьеллык белем бирү турында закон кабул ителә, махсус урта белем бирү системасы (техникумнар, профтехучи- лищелар) үсеш ала, югары уку йортларына керү мөмкинлекләре киңәя. Эш атнасының озынлыгы 48 сәгатьтән 46 сәгатькә калды¬ рыла, халыкның эш хакы хисабына дәүләт займы облигацияләрен мәҗбүри алдыру туктатыла. Бер үк вакытта җәмгыятьтә хәл ителмәгән проблемалар да җыела бара. Хакимият авыл хуҗалыгының кризис хәлендә бу¬ луын, сәнәгать җитештерүе темпларының түбән тәгәрәвен таныр¬ га сәләтле булмый. Хезмәт ияләренең азык-төлек һәм иң кирәкле товарлар җитешмәүгә ризасызлыгы турында сөйләүче фактлар йомып калдырыла. Сүзләр һәм кылган гамәлләр арасында аерма булу сәбәпле, КПССның XX съездыннан соң гамәлдә булган проблемаларны уртага салып сөйләшү гадәте югарыдан тагылган берфикерлелек белән алыштырыла. Үз иҗатларында илдәге реаль проблемалар¬ ны яктыртырга омтылган язучыларны һәм кино режиссёрларын эзәрлекләү яңадан башлана. Сталинизмны тәнкыйтьләү буенча яңа кампания үткәреп, җәмәгатьчелекнең мәхәббәтен яулау омтылышы ясала. И.В. Сталинның якын көрәштәшләрен КПССтан чыгаралар. Партиянең XXII съезды карары белән аның гәүдәсе Мавзолейдан адына һәм җирләнә. 1960 елларда илнең югары җитәкчелеге хезмәткә карата уңай икътисади кызыксындыру чаралары булмаганда, пропаганда нәтиҗәсендә генә хуҗалыкта югары казанышларга ирешү мөмкин түгеллеген аңлый башлый. Н.С. Хрущёв икътисадчы Е.Г. Либерманның (1897-1981) то- вар-акча мөнәсәбәтләре элементларын предприятиеләр эшчәнлегенә генә түгел, гражданнарның хезмәт нәтиж,әләрен бәяләүгә дә кертү буенча куйган тырышлыгын яклый. Кайбер предприятиеләрдә һәм совхозларда хезмәт хакын яңача — ирешелгән күрсәткечләр буенча түләү тәртибе кертелә. 1962 ел административ-хуҗалык эксперименты белән истә кала. КПССның өлкә һәм район комитетларын сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче партия комитетларына бүләләр. Идарә аппараты, барыннан да элек, партия структуралары фай¬ даланган өстенлекләргә каршы көрәш кампаниясе җәелдерелә. Бу реформа уңай нәтиҗәләр бирми. Алар дәүләт белән идарә итүдә буталчыклар тудыра, бюрократик аппаратның тиз үсүенә китерә, җитәкчелектә нәтиҗәле эшчәнлеккә ирешелми.
§ 33. 1950 еллар ахыры - 1960 еллар башында 227 совет җәмгыяте үсешендәге каршылыклар Н.С. Хрущёв сәясәтендә каршылыклар үсә бару, хуҗалык эшендәге ялгышлар, административ экспериментлар, идеоло¬ гия өлкәсендә эзлеклелек җитмәү партия җитәкчелегендә ул тот¬ кан юнәлешкә карата яңа оппозиция оешуга китерә. Аның соста¬ вына элек Хрущёв тарафыннан җитәкче урыннарга билгеләнгән, ышаныч күрсәтелгән кешеләр - чирәм җирләрне үзләштерүне җитәкләгән КПСС ҮК секретаре Л.И. Брежнев (1906— 1982), Дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) җитәкчесе В.Е. Семичастный (1924—2001), Партия контроле комитеты рәисе А.Н. Шелепин (1918— 1994) Һ.6. керә. 1964 елның 13 октябрендә оппозиция әгъзалары КПСС ҮК Пленумын җыялар, анда Хрущёвны ил тормышында таркау¬ лык тудыруда, совет җәмгыяте тормышына кагылган иң мөһим мәсьәләләр буенча берүзе генә волюнтаристик карарлар кабул итүдә гаеплиләр. Волюнтаризм — җитәкче тарафыннан, объектив шартларны исәпкә алмыйча, фәкать үзенең шәхси карашларыннан чыгып кына карарлар кабул ителү. ҮКның Октябрь Пленумы Н.С. Хрущёвны «сәламәтлеге буен¬ ча» партия һәм дәүләт вазифаларыннан азат итә. КПСС ҮКның Беренче секретаре итеп Л.И. Брежнев сайлана. § 33 1 1 2 3 4 Сораулар һәм биремнәр КПССның XX съездыннан соң СССРда хакимият өчен барган көрәшне тасвирлагыз. Н.С. Хрущёвның җиңүен нәрсә белән аңлатырга мөмкин? Н.С. Хрущёв сәясәтенең каршылыклары нәрсәдән гыйбарәт? Ни өчен авыл хуҗалыгын күтәрү буенча ул күргән чаралар нәтиҗә бирми? СССРда 1960 еллар башында хөкем сөргән вазгыять турын¬ да сөйләгез. Совет җитәкчелеге алдында нинди сайлау мөмкинлекләре тора? КПСС һәм Совет хөкүмәте җитәкчелегендә Н.С. Хрущёв сәясәтенә карата канәгатьсезлек тууга нәрсә сәбәп була?
228 7 нче бүлек СССР 1960 ЕЛЛАР - 1980 ЕЛЛАР БАШЫНДА § 34 1960 еллар ахырында икътисади реформалар үткәрү омтылышы 1960 еллар башында СССРның икътисады нинди хәлдә була? Тотрыклылык сәясәте КПСС башында Л.И. Брежнев торган яңа җитәкчелек илдәге хәлне тотрыклыландыруга юнәлеш ала. Икътисад белән идарә итүгә кагылышлы барлык элеккеге ка¬ рарлар юкка чыгарыла: совнархозлар таратыла, тармак министр¬ лыклары һәм КПССның элеккеге, территориаль-җитештерү нигезендәге төзелеше торгызыла. Л.И. Брежнев даирәсендәге яңа лидерлар, Хрущёвның кадрларны даими рәвештә алмашты¬ рып тору омтылышына алмашка тотрыклылык һәм дәвамлылык сәясәтен куялар. Сталинизмны тәнкыйтьләү һәм реабилитацияләү кампаниясе шулай ук тукталып кала. И.В. Сталин эшчәнлеге уңай бәяләнә башлый. 1966 елда партиядәге җитәкче органнарның элек¬ кеге исемнәре кайтарыла. Л.И. Брежнев, Хрущёв кебек ҮКның Беренче секретаре дип түгел, Генераль секретаре дип атала баш¬ лый. Күмәк җитәкчелек принцибы сүздә генә калмый, эштә гамәлгә ашырыла: төп карарлар партиянең югары җитәкчеләре, КПСС ҮК Политбюросы әгъзалары тикшерүен узганнан соң гына кабул ителә. Фикер каршылыклары туган очракта, карарны кабул итү кичектерелә. Бу чаралар җәмгыять үсешенә тискәре йогынты ясыйлар. Ха¬ кимиятне үзәкләштерү аның бюрократлашуына, чиновникларның саны артуга китерә. Кадрларның картаюы күзәтелә. 1980 еллар башына дәүләт һәм партия җитәкчеләренең күпчелеге 70 яшьтән өлкәнрәк була. Аларның күбесе, авыру хәлдә булулары сәбәпле, илдәге һәм халыкара мәйдандагы үзгәрешләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерү сәләтен югалта. Урыннарда, союздаш рес¬ публикаларда, РСФСР өлкәләрендә, җитәкчеләр даими алышты- рылмаганга күрә, төбәк элитасы барлыкка килә. Ул, гомумсоюз мәнфәгатьләренә караганда, җирле мәнфәгатьләрне күбрәк чагыл¬ дыра.
§ 34. 1960 еллар ахырында икътисади реформалар үткәру омтылышы 229 А.Н. Косыгинның икътисади реформалары Икътисади реформалар уздыру инициати¬ васын 1965 елда СССР Министрлар советы Рәисе А.Н. Косыгин (1904—1980) күтәреп чыга. Аграр өлкәдәге сәясәт зур үзгәрешләр кичерә. Шәхси ярдәмче хуҗалык тоту¬ га тыюлар бетерелә; совхоз һәм колхозлар продукциясен сатып алу бәяләре күтәрелә; дәүләт сатып алуларының ныклы планы билгеләнә. Колхозларда тотрыклы хезмәт хаклары кертелә, бу исә авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге ту¬ дыра. Кукуруз үстерү мәйданнарын кыс¬ карту хисабына бодай һәм арышның А.Н. Косыгин чәчүлек җирләре арттырыла. Совет хакимияте дәверендә берен¬ че мәртәбә авыл хуҗалыгы үсеше өчен саллы гына күләмдә акча бүленә башлый. 1965 елда сәнәгать өлкәсендә үткәрелгән реформалар нәтиҗәсендә предприятиеләрнең икътисади мөстәкыйльлеге дәрәҗәсе сизелерлек арта. Хуҗалык исәбе гамәлгә кертелә. Ул норматив план күрсәткечләренең киметелүен күздә тота. Предприятиеләр югарыдан төшерелгән җитештерү планнарын үзгәртү мөмкинлеге ала. Җитештерүчеләрне матди яктан кызык¬ сындыру системасы эшли башлый: аларга керемнең бер өлешен үз карамакларында калдыру рөхсәт ителә, ул җитештерүне киңәйтүгә, эшчеләрне бүләкләүгә һәм социаль үсешкә тотыла. Реформалар билгеле бер нәтиҗәләргә китерә. Халыкны азык- төлек белән тәэмин итү яхшыра, колхозларның һәм совхозларның бер өлеше зыянга эшләүдән туктый. 2 меңгә якын яңа сәнәгать предприятиесе, шул исәптән Красноярск ГЭСы, Көнбатыш Себер һәм Караганда металлургия комбинатлары, Төмән нефть-газ ком¬ плексы сафка баса. 1967 елда дөньяда иң биекләрдән саналган Останкино телевидение манарасыннан телевидение һәм радио тап¬ шырулары башлана. Элемтә иярченнәрен файдалану нәтиҗәсендә илнең ерак төбәкләренә (Ерак Көнчыгышка, Төньякка һ.б.) теле¬ визион программалар тапшыру мөмкинлеге туа. Халыкның тормыш хәле яхшыра бара. Коммуналь фатирлар¬ ны бетерү һәм гражданнарга аерым фатирлар бирү сәясәте дәвам итә. Эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы күләме арта. 1960 елда ул 80,6 сум булса, 1970 елда - 122 сумга, 1980 елда 168,9 сумга җитә. Гражданнарның саклык кассаларында тупланган
ВАЗның төп конвейеры акчаларының гомуми суммасы 10,9 млрд сумнан 156,5 млрд сумга кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта товарларның һәм хезмәтләрнең төп төрләренә бәяләр, фатирга түләү хаклары үзгәрешсез кала. Бу исә товар-акча мөнәсәбәтләре даирәсенең киңәюенә, коммерция нигезендә тәкъдим ителүче товарларның һәм хезмәтләрнең күләме артуга китерә. Шәһәр халкы йорт яны кишәрлекләре ала, дачалар төзелеше киң колач җәя. Кооператив торак төзелеше башлана. Бу күчемсез милек базары башлангычлары барлыкка килүгә этәргеч бирә. Халык кулланышы товарлары эшләп чыгару арта. Күпчелек гаиләләр дәвамлы куллану товарлары (суыткычлар, телевизор¬ лар, кер юу машиналары, радиоалгычлар) сатып алалар. 1970 елда Тольяттида автомобиль заводы (ВАЗ) сафка басканнан соң, беркадәр муллыкта яшәгән кешеләр өчен автомашиналар чыгары¬ ла башлый. 1967 елда 5 көнлек эш атнасы кертелә, түләүле яллар озайтыла. Буш вакытны файдалы итеп уздыру, шул исәптән Кара диңгез һәм Балтыйк диңгезе курортларында ял итү мөмкинлеге барлыкка килә. Халыкара туризм хезмәтеннән файдалану арта. СССРның мул тормышлы һәм хакимият ышанычын казанган гражданнары хәзер инде Көнчыгыш Европа илләренә генә түгел, Көнбатышның алга киткән дәүләтләренә дә бара алалар. Шулай итеп, илдә «куллану җәмгыяте»нең советча моделе барлыкка килә. Җәмгыять ачыла бара, либераль-демократик идеяләр белән кызыксыну арта. Әмма икътисадта килеп туган проблемалар бу юлдан баруны дәвам итүгә комачаулый.
§ 34. 1960 еллар ахырында икътисади реформалар үткәрү омтылышы Нижневартовск газ эшкәртү комплексы Красноярск ГЭСы Фәнни-техник һәм икътисади үсеш Уздырылган реформаларның нәтиҗәлелеге чикләнгән була, күп кенә максатларга ирешелмичә кала. Илнең авыл хуҗалыгы про¬ дукциясен читтән кертүгә бәйле булуы саклана һәм хәтта көчәя. Фәнне үстерүгә һәм фәнни-техник алгарыш казанышларын файдалануга зур чыгымнар тотыла. СССРда һәм аннан читтә илебезнең атом-төш энергетикасына нигез салучыларның берсе, академик А.П. Александров (1903—1994) хезмәтләре, шулай ук академик М.В. Келдышның (1911— 1978) аэрогидродинамика, авиация һәм космо¬ навтикага караган хезмәтләре киң таныла. 1975 елда математик һәм икътисадчы Л.В. Канторович (1912—1986) линияле про- граммалаштыру нигезләрен эшләгән өчен Нобель премиясенә лаек була. 1978 елда Нобель премиясе лауреаты исеме физик П.Л. Капицага (1894 — 1984) бирелә. Галәмне үзләштерү дәвам итә, хәрби техниканың яңа үрнәкләре эшләнә. Шул ук вакытта бу чорда фәнни-техник алгарыш казанышларын җитештерү тарма¬ гына кертү акрын бара.
232 7 нче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында П.Л. Капица 1970 елларда халык хуҗалыгында һаман аз җитештерүчән кул хезмәте өстенлек итә. Ул сәнәгать өлкәсендәге эшчеләренең 40 процентын, төзелештә эшләүчеләрнең 60, авыл хуҗалыгы про¬ дукциясе җитештерүчеләрнең 70 процен¬ тын колачлый. Яңа техника үрнәкләренең уртача еллык саны кими бара - 1960 ел¬ ларда ул 4,6 мең данә булса, 1970 ел¬ ларда бу күрсәткеч 3,5 мең данә тәшкил итә. 1980 еллар башында яңа техника үрнәкләренең нибары 10 проценты гына чит илләрдә эшләнгән ишләреннән өстен була. Илдә җитештерелгән продукциянең сыйфатына җитди дәгъва белдерелә. Мәсәлән, 1986 елга бирелгән мәгълүматлар буенча, җитештерелгән аяк киемнәренең өчтән бер өлеше, трикотаж әйберләрнең чиреге, файдалануга яраксыз булу сәбәпле, сатып алучылар тарафыннан кире кайтарыла. АКШтагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, продукциянең бер берәмлеген җитештерү өчен электр энергиясе ике тапкыр диярлек күбрәк сарыф ителә, хезмәт җитештерүчәнлеге өч-дүрт тапкыр түбәнрәк була. «Икътисад сакчыл булырга тиеш» дигән лозунг өндәмә буетып кына кала. 1980 еллар башына тулаем милли продукт җитештерүнең үсеше нибары 3,5 процент тәшкил итә, сәнәгать продуктлары төрләренең 40 проценты, 1970 еллар уртасы күрсәткечләре белән чагыштырганда, кимрәк чыгарыла. Илнең күп кенә төбәкләрендә азык-төлек карточкалар буенча бирелә. Вакыты-вакыты белән киштәләрдән иң кирәкле товарлар юкка чыга. Күләгәдәге икъти¬ сад чәчәк ата. Күләгәдәге икътисад — товар җитештерүнең һәм сатуның, гамәлдәге законнар кысаларыннан тыш, легаль булмаган рәвештә эшләп килүче системасы. Ил тормышында туган әлеге хәлне торгынлык дип атыйлар. Икътисади кыенлыкларның сәбәпләре Җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итүнең чыганагы - дөнья базарында нефтькә һәм газга югары бәяләр саклану була. Совет экспортында (илдән читкә чыгаруда) аларның өлеше 1960 — 1985 елларда өч тапкыр диярлек арта. 1975 — 1985 елларда Советлар
§ 34. 1960 еллар ахырында икътисади реформалар 233 үткәрү омтылышы Союзы нефть сатудан 180 млрд доллар чамасы керем ала. Нефть долларлары икътисадны җимерелүдән коткара, әмма аларның агып торуы ил хуҗалыгындагы җитешсезлекләрне күрмәүче һәм ишетмәүче югары җитәкчелектә гамьсезлек тудыра. Керемнәрнең байтак өлеше гадәттән тыш зурайган идарә ап¬ паратын тотуга сарыф ителә. 1980 еллар уртасына аппараттагы - лар саны 18 млн кешегә җитә (бу илдәге эшкә яраклы халыкның якынча җидедән бер өлеше). Идарәчеләрнең югары һәм өлешчә урта катлаулары - номенклатура дип аталучылар - һаман үсә барган ташламалар һәм өстенлекләр системасыннан файдалана. Номенклатура — хакимият һәм җәмгыять белән идарә итүнең үзәкләштерелгән системасында партиянең югары органнары тарафыннан билгеләнүче җитәкче катлавы. Икътисади кыенлыкларның күп кенә сәбәпләре катгый үзәк¬ ләштерелгән идарә системасы белән бәйле була. Үзәк ведом¬ стволарның чиновниклары элеккечә үк җитештерүчеләр мәнфәгатьләре белән исәпләшмиләр, аларның мөстәкыйльлеген чиклиләр. Шуның нәтиҗәсендә 1970 еллар башына икътисади ре¬ форма туктап кала. Икътисад белән идарә итүнең әлеге системасы кысаларында предприятиеләргә бирелгән план йөкләмәләрендә, кагыйдә була¬ рак, җитештерү күләменең үсеше ирешелгән күрсәткечләрнең 5 — 8 проценты исәбеннән билгеләнә. Бу йөкләмәләрне үтәмәүчеләргә карата административ һәм хуҗалык тәртибендәге чаралар күрелә - шелтә белдерелә; предприятиеләр карамагында социаль ихтыяҗлар өчен калдырылган чыганаклар киметелә. Шуңа күрә өстәп язулар (приписка) киң колач ала (якынча бәяләүләр буен¬ ча - җитештерү күләменең 3 процентына кадәр). Шулай ук чы¬ гарыла торган продукциянең ассортиментын яңарткан булып, шул ук диярлек әйберләргә бәяләрне күтәрәләр. 1967 елда Щёкино шәһәрендәге химия комбинатында хуҗалык эксперименты уздырыла. Җитәкчелеккә хезмәт хакы фонды элеккечә сакланган хәлдә, эшчеләр санын кыскарту рөхсәт ителә. Тиздән комбинатта хезмәт җитештерүчәнлеге дүрт тапкыр, продукция чыгару өч тапкыр арта. Ләкин бу экс¬ периментны башкаларга таратмыйлар: Щёкино тәҗрибәсен куллануның массакүләм эшсезлек тудыру ихтималыннан кур¬ калар. Халык хуҗалыгы үсешендә төп игътибар элеккечә үк авыр һәм оборона сәнәгате файдасына бирелә, шул якка авышу торган саен
7 иче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында 234 көчәя бара. 1970 елларда СССР АКШны корыч һәм чуен кою бу¬ енча узып китсә дә, халык кулланышы товарларын җитештерүдә аннан 6—10 тапкыр калыша. Үзәк ведомстволар барыннан да элек киң масштаблы проект¬ ларны гамәлгә ашыру белән кызыксына. Төзелешләрнең күплеге илнең аларны алып бару мөмкинлекләреннән артып китә, һәм бу хәл «сакаллы төзелешләрдә» акча һәм башка ресурсларның хәрәкәтсез ятуына китерә. Башланган объектлар еллар буе шул килеш тора. Байкал-Амур магистрале (БАМ) төзелешенә гаять зур ресурслар сарыф ителә, әмма аннан файдалану отышлы булмый. Реформаларның тирәнәюенә тышкы шартлар җитди комачау¬ лык тудыра. Халыкара мәйданда хөкем сөргән хәл СССРның хәрби куәтен үстерү файдасына өстәмә дәлилләр бирә; ил җитәкчелегендә хәрби сәнәгать даирәләренең йогынтысын арттыра. § 34 1 1 2 ■ин ■■1 * 5 1 Сораулар һәм биремнәр Тотрыклыландыру сәясәтенең асылы нәрсәдән гыйбарәт? Ни өчен ул «торгынлык»ка китергән? 1965 елгы хуҗалык реформасын тасвирлап бирегез. Аның нәтиҗәләре нинди була? Икътисадта «торгынлык» ничек чагыла? 1970-1980 еллардагы икътисади кыенлыкларның сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? Номенклатура һәм күләгәдәге икътисад төшенчәләренә аңлатма бирегез. Л.И. Брежнев Шәхесләрдә — тарих I Брежнев Леонид Ильич (1906 — 1982). 1935 елда Днепродзержинскида маталлургия ин¬ ститутын тәмамлый. Армиядә хезмәт итә, инженер булып эшли, аннан соң партия эшенә күчә һәм 1939 елда ВКП(б)ның Дне¬ пропетровск өлкә комитеты секретаре итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрәкәттәге армиядә сәяси хезмәткәр (политработник) була. Сугыштан соң партия эшенә кайта. 1954 елдан Казахстан Компартиясе ҮКның икенче, соңрак Беренче секре¬ таре буларак, Брежнев чирәм җирләрне үзләштерүне җитәкли. 1957
§ 35. 1960 елларның икенче яртысында СССРның тышкы сәясәте 235 елда КПСС ҮК Президиумы әгъзасы була, авыр һәм оборона сәнәгате эшен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1960 елдан — СССР Югары Советы Президиумы Рәисе. 1964 елда КПСС ҮКның Беренче (1966 елдан — Генераль) секретаре була. § 35 1960 елларның икенче яртысында СССРның тышкы сәясәте 1 1950 елларда — 1960 еллар башында СССР нинди ха¬ лыкара конфликтларда катнаша? 2 Ни өчен КПССның XX съездыннан соң Совет-Кытай мөнәсәбәтләре кискенләшә? СССР һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге конфликт СССРның яңа җитәкчелеге, эчке сәясәттә тотрыклылыкка ом¬ тылып, халыкара мәйданда киеренкелекнең кискенлеген киметү ягында була. Ләкин моңа конфликтлар комачаулый, шуларның бе¬ ренчесе Вьетнамдагы сугыш була. Әлеге ил 1954 елда 17 нче параллель буенча ике дәүләткә - со¬ циалистик Төньяк Вьетнамга (ДВР) һәм АКШ союзнигы булган Көньяк Вьетнамга бүленә. Төньяк Вьетнам, илне берләштерү мак¬ сатында, көньяктагы революцион партизаннар хәрәкәтенә булы¬ ша. Көньяк Вьетнамның диктаторлык режимы ярдәм сорап АКШка мөрәҗәгать итә. Кушма Штатлар социалистик Төньяк Вьетнам булышлыгын¬ да барган баш күтәрү хәрәкәтен бастыра алмаган Көньяк Вьетнам диктаторлык режимына ярдәмгә килә. АКШ һәм аның Азиядәге союздашлары Вьетнам сугышына ачыктан-ачык тыкшына башлый. Советлар Союзы дустанә Төньяк Вьетнамга киң күләмдә ярдәм күрсәтә. Әлеге илгә хәрби киңәшчеләр, һава һөҗүменнән сакла¬ ну чаралары һәм истребительләр (шул исәптән өр-яңа МИГ-21 самолётлары) җибәрелә; икътисади, фәнни-техник һәм кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Вьетнамдагы сугышта 6 меңнән артык совет хәрби хезмәткәре катнаша. Шул ук вакытта, Кариб кризисы сабакларын исәпкә алып, совет җитәкчелеге АКШ белән турыдан-туры конфликтка керүдән тыела.
Совет-Кытай конфликты СССР Кытай белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырган очракта, Вьетнамга ярдәм күрсәтү тагын да нәтиҗәлерәк оештырыла алган булыр иде. Кытай да Төньяк Вьетнамга булыша. Ләкин Совет Кытай мөнәсәбәтләре торган саен киеренкеләнә бара. Кытай СССРга коры җирдән, үз территориясе аша Вьетнамга йөк ташуга рөхсәт бирми. Аларны АКШ флоты өстенлек иткән диңгез юлы белән күчерергә туры килә. Бу исә турыдан-туры Совет-Америка хәрби бәрелеше куркынычы көчәюгә китерә. Кытай белән конфликт ике идарәче партия арасындагы идея аерымлыкларыннан башлана, ул КПССның XX съездыннан соң тагын да кискенләшә. Кытай Коммунистлар партиясе (ККП) И.В. Сталин адресына тәнкыйтьне нигезсез дип саный, ә янәшә тыныч яшәү идеясен «АКШ алдында капитуляция» дип бәяли. СССРдагы экспериментларны алар капитализмны торгызуга таба адым ясау дип карый. Фикер каршылыклары дәүләтара мөнәсәбәтләргә дә күчә. Кы¬ тайдан совет белгечләре чакырып алына, СССР һәм КХР арасын¬ дагы сәүдә-икътисади элемтәләр туктатыла. 1964 елда Кытай 1,5 млн кв.км мәйдандагы совет территориясенә дәгъва белдерә. Совет җитәкчелегенең Кытай белән мөнәсәбәтләрне яхшыр¬ тырга тырышуы нәтиҗә бирми. 1967 елда Пекиндагы СССР илчелегенә һөҗүм ясала. Чик буенда бәрелешләр башлана. Аларның иң зурысы 1969 елда Уссури елгасындагы Даманский утравы янында була. Анда Совет Армиясенең регуляр частьлары катнаша, алар реактив артиллерия кулланалар. Шуның артыннан Кытай АКШ һәм аның союзниклары белән мөнәсәбәтләрне җайга сала, бу исә совет җитәкчелегендә өстәмә шөбһә тудыра. Кытай белән мөнәсәбәтләр кискенләшү СССР хөкүмәте алды¬ на көнчыгыштагы чикләрне ныгыту, аларны саклау өчен көчләрне җәелдерү таләбен куя. СССР һәм Якын Көнчыгыштагы конфликт АКШ ярдәменә таянган Израиль һәм күпчелеге СССР союзникла¬ ры булган күрше гарәп илләре - Мисыр, Сүрия, Иордания ара¬ сында 1967 елда булып узган Гарәп Израиль сугышы (ул тарихта «алты көнлек сугыш» буларак мәгълүм) СССРның зур игътиба¬ рын һәм күп ресурсларын җәлеп итә. Мисыр һәм Сүрия җиңелгәннән соң, Советлар Союзы алар- га җитди дипломатик ярдәм күрсәтә. Аның инициативасы бу¬
§ 35. 1960 елларның икенче яртысында СССРның тышкы сәясәте 237 енча БМОның Куркынычсызлык Советы Израиль яулап алган территорияләрне азат итү таләбен куйган 242 нче номерлы резо¬ люция кабул итә. Моннан тыш СССР гарәп илләренә кораллы көчләрен торгы¬ зырга ярдәм итә: Мисырда совет гаскәрләренең 20 мең кешелек һава һөҗүменнән саклану төркеме оештырыла. Чехословакиядәге 1968 елгы кризис һәм аның нәтиҗәләре 1968 елда Чехословакиядә булып узган вакыйгалар СССРның эчке һәм халыкара хәленә зур йогынты ясый. Элгәрерәк Көнчыгыш Европада иң алга киткәннәрдән санал¬ ган бу илдә «торгынлык» билгеләре, икътисадның үсеш темпла¬ ры түбән тәгәрәү, СССРга караганда иртәрәк тә беленә башлый. Бу хәл яшьләрнең һәм интеллигенциянең активлыгы күтәрелүгә китерә. Прага язы дип аталган чор барышында суз һәм матбугат иреге кертелә, идарәче партиягә оппозициядә торган сәяси клуб¬ лар легаль рәвештә эшли. Сүз демократик кыйммәтләргә таянган «кешечә йөзле» социализм төзү мөмкинлеге турында бара. КПСС җитәкчелеге Чехословакиядәге вакыйгаларны чит илләрнең махсус хезмәтләре тарафыннан оештырылган, социализм нигезләренә янаган куркыныч буларак кабул итә. «Җитәкчеләр төркеме»нең контрреволюциягә каршы көрәшкә ярдәм соравы илгә Варшава договоры илләренең гаскәрләрен кертү өчен сылтау булып хезмәт итә. 1968 елның 20 августында башлыча Совет гаскәрләреннән торган ярты миллион кешелек армия 5 мең танк һәм БТР белән Совет танклары Прага урамнарында. 1968
„„о 7 иче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында (операциядә шулай ук Польша, Венгрия, ГДР һәм Болгария дә катнаша) Чехословакия чиген үтә. Совет десантчылары төнлә Прага, Брно аэродромнарын һәм хөкүмәт урнашкан биналарны алалар. Чехословакия армиясе кар¬ шылык күрсәтми, яшьләрнең аерым манифестацияләре куып тара¬ тыла. Чехословакиядәге вакыйгалардан соң СССР җитәкчелеге «реаль социализм»ны яклауны үзенең бурычы дип белдерә. СССРның Варшава договоры буенча союздаш илләрнең эчке эшләренә тык¬ шыну «хокукын» дәгъвалавы Көнбатышта Брежнев доктринасы дигән исем ала. Әлеге доктринаның алга куелуы ике сәбәп белән аңлатыла. Бер яктан, ул идеологик карашларга нигезләнә. Совет җитәкчелеге социализмның СССР тарафыннан Көнчыгыш Евро¬ пага көчләп тагылган моделенең җимерелүен танырга теләми һәм реформаторлар үрнәгенең Советлар Союзындагы вазгыятькә йо¬ гынты ясавыннан да курка. Икенче яктан, «салкын сугыш» һәм Европаның ике хәрби-сәяси блокка бүленүе шартларында, аларның берсенең көчсезләнүе икенчесе өчен файдалы була. Берәр илнең Варшава договорыннан чыгуы Европада көчләр нисбәте бозылу буларак ка¬ рала. Совет җитәкчелеге дошман көчләрнең, ягъни НАТО блогы гаскәрләренең СССР чикләреннән мөмкин кадәр ераграк урнашу¬ ына омтыла. Чехословакиядә булып узган вакыйгалар СССР һәм аңа союз¬ даш илләрнең үсешенә тискәре йогынты ясый. КПСС һәм «реаль социализм» илләрендәге башка идарәче партияләрнең җитәкчелеге теләсә нинди үзгәрешләр идеяләренә тагын да зуррак шик белән карый, бу исә «торгынлык» тенденцияләрен көчәйтә. СССРда һәм Көнчыгыш Европада диссидентларны эзәрлекләү дәвам итә, хаки¬ мият аларның эшчәнлегендә идарәче партияләргә каршы оешырга мөмкин демократик оппозиция үзәген күрә. Диссидент — җәмгыятьтә хакимлек иткән идеология белән килешмәүче, башкача уйлаучы кеше. СССРның Чехословакиягә гаскәрләр кертүен хупламаган соци¬ алистик илләр - Югославия, Албания, Румыния һәм Кытай белән мөнәсәбәтләре кискенләшә. Союзларга нигезләнгән совет система¬ сы какшый башлый, бу исә өч дистә елдан соң аның таркалуына китерә.
§ 35. I960 елларның икенче яртысында СССРның тышкы сәясәте 239 § 35 | Сораулар һәм биремнәр 1 Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге конфликт елларында СССРның тышкы сәясәтендәге үзенчәлекләрне ачыклагыз. 2 Кытай белән булган конфликт Советлар Союзына нинди йогынты ясый? 3 Якын Көнчыгыштагы конфликтта СССРның роле турында чыгыш әзерләгез. 4 Ни өчен Советлар Союзы Чехословакиянең эчке эшләренә тыкшына? Бу Көнчыгыш Европа илләре үсешенә ни рәвешле йогынты ясый? «СССР һәм 1960 еллардагы халыкара конфликтлар» табли¬ цасын тутырыгыз. Дата Төбәк СССРның позициясе һәм гамәлләре СССРның халыкара мәйдандагы максатлары һәм роле турында нәтиҗә ясагыз. Документаль материаллар Чехословакия территориясенә совет гаскәрләре кертелү турында ТАСС белдерүеннән (1968 елның 21 августы): 1968 елның 20 августыннан 21 августына каршы төндә Вар¬ шава договорына кергән биш илнең <...> гаскәрләре Чехо¬ словакия чиге аша уздылар <...> ТАСС Чехословакия Соци¬ алистик Республикасының партия һәм дәүләт эшлеклеләре, кичектергесез ярдәм күрсәтүне, шул исәптән кораллы көчләр белән булышуны сорап, Советлар Союзына һәм башка союздаш дәүләтләргә мөрәҗәгать итүен белдерергә вәкаләтле. Әлеге мөрәҗәгать контрреволюцион көчләр та¬ рафыннан Чехословакиядәге социалистик стройга һәм Кон¬ ституция нигезендә урнашкан дәүләтчелеккә янаган кур¬ кыныч белән бәйле <...> Чехословакиядәге хәлнең алга таба кискенләшүе Советлар Союзының һәм башка социа¬ листик илләрнең тормыш мәнфәгатьләренә, социалистик бергәлек дәүләтләренең иминлек мәнфәгатьләренә кагыла.
Чехословакиядәге социалистик стройга куркыныч янау бер үк вакытта Европадагы тынычлык нигезләренә янау булып тора <...> Тугандаш илләр зур ныклык белән теләсә нинди янауларга каршы үзләренең какшамас бердәмлеген алга куя. Беркемгә дә һәм беркайчан да социалистик дәүләтләр бергәлегеннән бер генә буынны да тартып алуга юл куелмаячак. Дәреслек текстын һәм документны файдаланып, совет җитәкчелегенең социалистик илләргә карата алып барган сәясәтенә аңлатма бирегез. Көнбатыш Брежнев доктринасы дигәндә нәрсәне күздә тота? Әлеге сәясәткә карата үз мөнәсәбәтегезне әйтегез. СССР халыкара киеренкелекне йомшарту елларында 1 Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Совет-Америка мөнәсәбәтләре нинди хәлдә була? 2 1950 еллар башында Совет җитәкчеләренең кайсылары Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләрне яхшырту ягында тора? «Салкын сугыш» сәясәте кризисы 1970 еллар башында СССР һәм АКШ җитәкчелеге дөньяны бер- берсенә дошман булган ике лагерьга бүлүче «салкын сугыш» прин¬ ципларына нигезләнгән сәясәтнең алга таба дәвам итә алмаячагын аңлый. «Салкын сугыш» чорында СССР да, АКШ та турыдан-туры конфликт килеп туган очракта җиңүгә ышаныч бирәчәк көчләр өстенлегенә ирешә алмый. СССРда һәм АКШта, бер үк вакытта диярлек, водород бом¬ балары уйлап табыла. Атом-төш коралын тиешле урынга илтеп җиткергән яңа чаралар һәм җайланмалар - континентара баллистик ракеталар, ерак араларга очучы бомбардировщиклар, баллистик ра¬ кеталар белән коралланган атом су асты көймәләре барлыкка килә. АКШ тарихында беренче тапкыр бу илнең территориясе СССР кебек үк куркыныч астында кала. Атом-төш арсеналларының артуы нәтиҗәсендә ике держава да бер-берсенә төзәтеп булмаслык зыян китерердәй дәрәҗәгә җитәләр.
§ 36. СССР халыкара киеренкелекне йомшарту елларында 241 СССР һәм АКШ арасында зур каршылыклар булуга карама¬ стан, аларда атом-төш һәлакәтен булдырмый калу буенча уртак мәнфәгать барлыкка килә. 1970 еллар башында хәрби экспертлар үткәргән тикшеренүләр, СССРда һәм АКШта уздырылган команда-штаб өйрәнүләре башлап атом-төш һөҗүме ясауның да җиңүне гарантияләмәвен күрсәтәләр, чөнки бу очракта каршы якның җавап һөҗүме ясау өчен җитәрлек көчләре кала. Әлеге шартларда бөек державаларның төбәк конфликтларында катнашу ихтималы кире кагылмый, әмма ике як та аларның атом- төш сугышына әверелеп китүен булдырмаска омтылалар. СССРда Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга икътисади ихтыяҗ барлыкка килә. Көнбатыш Европа илләренә нефть, газ, чимал чыгару совет икътисады үсеше өчен мөһим чыганак була. Советлар Союзын Көнбатыштан азык-төлек, техника, җиһазлар, киң кулланылыш товарлары сатып алу кызык¬ сындыра. Шул ук вакытта «салкын сугыш» шартларында НАТО илләре СССР һәм аның союзниклары белән сәүдә итүгә катгый чикләүләр кертәләр. Экспорт контроле буенча комиссия оештыры¬ ла, ул Советлар Союзына хәтта канцелярия товарлары һәм чәйни торган сагыз сатуны да тыя. Үз чиратларында, бигрәк тә 1973 елдан соң, дөнья базарла¬ рында нефть продуктларына бәяләр кискен күтәрелү сәбәпле, Көнбатыш Европа илләре аларны СССРдан сатып алу белән кы¬ зыксына. Тора-бара АКШ Советлар Союзына аграр продук¬ ция җибәрүче иң зур партнёрларның берсенә әверелә. СССР белән мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуы миллионнарча Америка фермерларының мәнфәгатьләренә туры килә. Дөньяның күпчелек илләрендә «салкын сугыш»ның хәрби-сәяси һәм икътисади яктан мәгънәсез һәм перспективасыз булуын аңлау үсә бара. Халыкара киеренкелекне йомшарту: беренче адымнар Дөньяда килеп туган яңа чынбарлыкны исәпкә алып, Советлар Союзы һәм Кушма Штатлар лидерлары акрынлап киеренкелекне йомшарту юлына баса. ду? | Киеренкелекне йомшарту — ике бөек держава һәм аларның союздашлары арасында аерымлыклар сакланган хәлдә, ике арада киеренкелекне киметү, бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр үстерү мөмкинлекләрен эзләү.
1970 елда атом-төш державаларының башкалалары арасын¬ да турыдан-туры элемтә системалары урнаштырыла, атом-төш коралының таралуын булдырмау буенча килешүләргә ирешелә. 1972 елда СССР һәм АКШ стратегик коралларны чикләү буен¬ ча килешү (ОСВ-1) төзиләр. Атом-төш коралы җайланмаларының арттырылмаска тиешле аерым бер саны (потолок) билгеләнә. Бе¬ ренче тапкыр стратегик көчләрнең паритеты (тигезлеге) таныла, аның саклануы тотрыклы тыныч мөнәсәбәтләр нигезе булу рас¬ лана. СССР һәм АКШ ракеталардан саклану (ПРО) системала¬ рын чикләү турында килешәләр. Әлеге килешү аерым әһәмияткә ия,-чөнки ул ашкынып кораллануның яңа раунды башлануга, ягъни СССРның һәм АКШның, бер-берсе белән ярышып, ракета¬ ларга каршы йөзләрчә комплекс һәм меңнәрчә атом-төш коралы җайланмалары төзи башлауларына киртә була. СССР һәм АКШ арасында үзара мөнәсәбәт нигезләре турын¬ дагы килешүдә (1972) державаларның атом-төш сугышы башла¬ нуга юл куелырга ярамаганлыгын аңлаулары теркәлә. Алар үзара мөнәсәбәтләрдә сабырлык сакларга, бер-берсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, икенче якны кыен хәлгә куймаска сүз куешалар, һәртөрле бәхәсләрне үзара аңлашу, компромисслар эзләү (шул исәптән хәрби иминлекне тәэмин итүдә дә) белән чиратлаштыру күздә тотыла. Бу принциплар 1973 елда төзелгән атом-төш сугы¬ шын булдырмый калу турындагы килешүдә раслана. Шул вакыт¬ та, 1973 елда Вьетнамда сугышны туктату һәм анда тынычлыкны торгызу турындагы килешүләргә кул куела. 1975 елда СССР һәм АКШ тарафыннан дөньяда беренче ха¬ лыкара космик очыш тормышка ашырыла. Әлеге очыш вакы¬ тында Җир тирәли орбитада СССРның «Союз-19» һәм АКШның Беренче уртак совет-америка космик очышы
«Аполлон» галәм корабльләре тоташа. Шушы вакыттан башлап, СССРның хәрби булмаган галәм программаларында катнашу өчен чит ил космонавтлары җәлеп ителә башлый. 1979 елда стратегик коралларны чикләү буенча икен¬ че килешүгә (ОСВ-2) кул куела, ул атом-төш коралларын камилләштерүнең сыйфат параметрлары чикләрен билгели. Европа иминлеге проблемалары СССР һәм АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыра башлау Евро¬ пада киеренкелек дәрәҗәсен йомшарту мөмкинлеге бирә. Европа сәясәтенең иң катлаулы мәсьәләсе ике Германия - ГФР һәм ГДР булудан килеп чыга. Алар бер-берсен танымыйлар, кап¬ ма-каршы юнәлештәге блокларга керәләр. Фәкать 1955 елда гына СССР һәм ГФР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Ике Германия турындагы мәсьәләне Берлин проблемасы кискенләштерә. Көнчыгыш Берлин ГДР башкаласы итеп игълан ителсә дә, Көнбатыш Берлинның хәле ачыкланмыйча кала. ГФР аңа үз территориясенең бер өлеше итеп караса, СССР һәм ГДР аны аерым дәүләт берәмлеге итеп саныйлар. Шул ук вакытта Көнчыгыш Германиянең совет штыкла¬ рына таянган режим шартларында яшәргә теләмәгән кешеләре Көнбатыш Берлин территориясенә күчәләр һәм аннан иркенләп ГФРга чыгалар. 1950 -1958 елларда 1 млн чамасы немец ГДРдан китә. Качаклар ташкынына чик кую өчен, 1961 елда Көнчыгыш Германия хакимияте, совет гаскәрләре булышлыгы белән Берлин¬ да дивар төзи, ул шәһәрне ике өлешкә бүлә. 1971 елда СССР, АКШ, Бөекбритания һәм Франция арасын¬ да Көнбатыш Берлин мәсьәләсендә килешү төзелә. Анда Көнбатыш илләрнең әлеге шәһәрне ГФРның бер өлеше дип танымаган СССРның позициясен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алулары турында искәртелә. Германия мәсьәләсе буенча кон¬ фликтны булдырмау юнәлешендәге икенче адым 1972 елда ясала — ГФР һәм ГДР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла, алар БМОга кабул ителә. Килешү Европада конфликт килеп чыгу куркынычын киметә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең алга таба яхшыруы өчен алшартлар тудыра. Иминлек һәм хезмәттәшлек буенча Европа киңәшмәсе уздыру өчен шартлар барлыкка килә. Киңәшмәнең эше 1975 елда Хельсинкида Йомгак¬ лау актына кул куелу белән тәмамлана. Документта Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа илләренең, СССРның, АКШның һәм
Хельсинкидагы Иминлек һәм хезмәттәшлек буенча Европа киңәшмәсе уздырылган «Финляндия» сарае Йомгаклау актының тексты Канаданың Европадагы дәүләтләрнең чикләре бөтенлеген, аларның суверенлыгын, кешенең төп хокукларын хөрмәт итү, Европада иминлекне һәм үзара ышанычны ныгыту өчен чара¬ лар күрү, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү турындагы йөкләмәләре теркәлә. Йомгаклау актына кул куелу СССРда «салкын сугыш»ның тәмамлануы буларак кабул ителә. Ләкин мондый нәтиҗә ясарга иртәрәк була әле. § 36 | 1 VI 1 2 3 4 В 5 Сораулар һәм биремнәр СССРда һәм Көнбатыш илләрдә үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту белән кызыксыну артуга нинди объектив сәбәпләр этәргеч бирә? Киеренкелекне йомшарту сәясәтен сез ничек аңлыйсыз? 1970 елларда СССР һәм АКШ арасында нинди килешүләр төзелгән? Аларның әһәмияте нәрсәдә? Европада киеренкелекне йомшарту сәясәтенең үзен¬ чәлекләре нәрсәләрдә чагылыш таба? «СССР һәм халыкара киеренкелекне йомшарту сәясәте хро¬ никасы» таблицасын тутырыгыз.
§ 36. СССР халыкара киеренкелекне йомшарту елларында 245 Дата Килешү Килешүнең әһәмияте Киеренкелекне йомшарту сәясәте турында нәтиҗә ясагыз. Документаль материаллар Иминлек һәм хезмәттәшлек буенча Европа киңәшмәсенең Йомгаклау актыннан (1975 елның 1 августы): Киңәшмәдә катнашучы дәүләтләр бер-берсенең суверен ти¬ гезлеген һәм үзенчәлекләрен, шулай ук һәрберсенең суве¬ ренлыгына хас булган барлык хокукларын <...> аерым ал¬ ганда, һәр дәүләтнең юридик тигезлеккә, территориаль бөтенлеккә, ирекле һәм сәяси яктан бәйсез булуга хокукла¬ рын ихтирам итәчәкләр. Алар шулай ук һәр дәүләтнең ирекле рәвештә үзенең сәяси, социаль һәм мәдәни системаларын сайлау һәм үстерү хокукы, үз законнарын һәм административ кагыйдәләрен урнаштыру хокукы белән исәпләшәчәкләр <...> Катнашучы дәүләтләр бер-берсенең чикләренең һәм Европа¬ дагы барлык дәүләтләр чикләренең какшамаслыгын таныйлар <...> Катнашучы дәүләтләр бер-берсенең территориаль бөтенлеген ихтирам итәчәкләр <...> Дөньядагы тынычлыкны һәм иминлекне куркыныч астына куй¬ мау өчен, катнашучы дәүләтләр бәхәсләрне үзара тыныч юл белән хәл итәчәкләр <...> Катнашучы дәүләтләр башка катнашучы дәүләтнең аның кара¬ магындагы эчке һәм тышкы эшләренә һәртөрле — турыдан-ту- ры яки читләтеп, индивидуаль рәвештә яки бергәләшеп тык¬ шынулардан тыелачаклар <...> Катнашучы дәүләтләр кеше хокукларын һәм, раса, җенес, тел, дин аерымлыкларына карамастан, төп ирекләрне, шул исәптән вөҗдан, дин һәм фикер иреген ихтирам итәчәкләр. Алар гражданлык, сәяси, икътисади, социаль, мәдәни һ.б. хокукларның һәм ирекләрнең нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашы¬ рылуын хуплаячаклар һәм үстерәчәкләр.
Документка аңлатма бирегез. Хельсинки киңәшмәсендә кул куел¬ ган Йомгаклау актының төп идеяләрен аерып күрсәтегез. § 37 1960 еллар — 1980 еллар башында СССРның рухи тормышы һәм идея-сәяси үсеше Социалистик реализм алымының төп принциплары нәрсәдән гыйбарәт була? Совет мәдәнияте 1960 еллар уртасы - 1980 еллар уртасында Совет чынбарлыгына тәнкыйть күзлегеннән караган язучыларны һәм шагыйрьләрне җәмәгать алдында гаепләү һәм илдән сөрелү көтә, һичьюгы, аларның әсәрләре чыгарылмый. 1965 елда әсәрләрен чит илдә бастырган өчен, язучылар А.Д. Синявский (1925—1997) һәм Ю.М. Даниэль (1925—1988) кулга алына һәм ирекләреннән мәхрүм ителә. Яңа чынбарлык¬ ка яраклашырга теләмәгән әдипләр, мәсәлән, В.П. Аксёнов (1932 — 2009), В.Н. Войнович (1932 елда туган), Э.В. Лимонов (1943 елда туган), В.Е. Максимов (1930—1955), В.П. Некра сов, И.А. Бродский (1940—1996) илдән китәргә мәҗбүр булалар. Танылган музыкант М.Л. Ростропович (1927—2007) һәм опера җырчысы Г.П. Вишневская (1926 — 2012) совет гражданлыгыннан мәхрүм ителәләр. Ләкин тыю чаралары хәзер инде партия җитәкчелегенең рухи тормыш даирәсенә тулы контролен торгыза алмый. Рөхсәт кысала¬ ры киңәя бара. СССР хаклы рәвештә дөньяда иң күп «укучы» ил булып сана¬ ла. Китаплар зур тиражлар белән чыга. Әдәби-нәфис «Новый мир» (баш мөхәррире - А.Т. Твардовский), «Иностранная литература», «Юность» журналлары һ.б. зур популярлык казаналар. Совет авторларының, шул исәптән рәсми танылуга ирешкәннәренең дә, күп кенә әсәрләре, укучыга барып җиткәнче, озын, катлаулы юл уза. Кайбер әсәрләр «өстәл тартмасы» өчен языла, ягъни басылуга өметсез хәлдә ята. Еш кына алар, машинка¬ да бастырылып, кулдан кулга йөри. 1980 елларда СССРда һәм Көнчыгыш Европада иҗат интеллигенциясенең байтак өлеше арасында диссидентлык караш¬ лары тарала. Идарәче партиягә карата шик белдергән язучылар, шагыйрьләр һәм музыкантлар күпләрнең күңелләрен җәлеп итә.
§ 37. I960 еллар — 1980 еллар башында СССРның рухи тормышы һәм идея-сәяси үсеше 247 В.И. Белов Ф.А. Абрамов В.М. Шукшин Җәмгыятьнең рухи тормыш проблемаларына әһәмият бирүе әдәбиятта, театр сәнгатендә һәм кино өлкәсендә яңа юнәлешләрнең үсеш алуы өчен уңай шартлар тудыра. 1960 — 1970 елларда СССРда шартлы рәвештә авыл прозасы дип аталган әдәби агым барлыкка килә. Аның вәкилләре - В.И. Белов (1932 — 2012), Ф.А. Абрамов (1920—1983), В.А. Солоухин (1924 — 1977), В.М. Шукшин (1929—1974), В.А. Можаев (1923—1996) һ.б. Бу әдипләр авыл тормышы проблемаларына, авыл кешеләре характерларына мөрәҗәгать итәләр, чөнки ал арда, совет хакимиятенең крестьяннар белән рәхимсез экспериментлар үткәрүенә карамастан, рус халкының чын рухы саклануын чагыл¬ дырган сәламәт башлангычлар чагыла. Үткән вакыйгаларга, бигрәк тә Бөек Ватан сугышына багыш¬ ланган прозада гади хезмәтчәннәр тормышына һәм сугышчан каһарманлыкка карата яңа караш ачык күренә. Татар шагыйре М. Җәлилнең (1906— 1944) «Моабит дәфтәрләре» җыентыгына тупланган шигырьләре кеше рухының ныклыгына, аның Ватанга тугрылыгына гимн булып яңгырый. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләрне татар халкының каһарман улы төрмәдә, фашистлар әсирлегендә яза. Фашистлар аны җәзалап үтерәләр. Ю.В. Бондаревның (1924 елда туган) «Кайнар кар», «Яр», Г.Я. Баклановның (1923 — 2009) «Бер карыш җир», «Мәңгегә- унтугыздагылар», К.Д. Воробьёвның (1919—1975) «Мәскәү янында үтерелгәннәр», Е.И. Носовның (1925 — 2002) «Усвят шлемлылары», С.С. Смирновның (1915—1976) «Брест крепо¬ сте», К.М. Симоновның (1915—1979) «Тереләр һәм үлеләр», В.О. Богомоловның (1924 — 2003) «Кырык дүртнең августын¬ да», В.В. Быковның (1924 — 2003) «Өченче ракета», «Сотников»
248 7 нче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында Ю.В. Бондарев Е.И. Носов М. Джалиль әсәрләрендә халыктан рух ныклыгы, барлык көчләрне туплауны таләп иткән сугышның «окоп» чынбарлыгы яктыртыла. Язучы В.С.Пикуль (1928—1990) XVII —XIX гасырларда бул¬ ган вакыйгаларга багышланган үткен сюжетлы романнар сери¬ ясен («Шпага һәм каләм белән», «Сүз һәм эш», «Фаворит» һ.б.) иҗат итә. Тарихи фактларны теләгәнчә файдалануына карамастан, ул Россиянең ерак үткәненең мавыктыргыч манзарасын тудыруга ирешә. 1970 — 1980 елларда әдәбиятка килгән язучыларның мәңгелек, гомумкешелек проблемалары турындагы уйланулары миллион¬ нарга совет укучыларының уй-ниятләре белән туры килә. Алар- ны И.Грекованың (1907—2002) «Сынауларда», «Кафедра», «Тол хатыннар көймәсе», Л.С. Петрушевскаяныц (1938 елда туган) «Үз даирәсе», «Көнчыгыш славяннар җыры», Т.Н. Толстаяныц (1951 елда туган) «Алтын болдырда утырган...», А.Г. Битовныц (1937 елда туган) «Пушкин йорты» повесть һәм хикәяләрендәге геройларның рухи-әхлакый эзләнүләре җәлеп итә. Совет фантаст-язучылары укучылар арасында киң танылуга ирешәләр. Алар арасында бертуган А.Н. Стругацкий (1925—1991) һәм Б.Н. Стругацкий (1933—2012), И.А. Ефремов (1907—1972) һ.б. аеруча популярлык казана. Б.Ш. Окуджава (1924—1997) һәм В.С. Высоцкий (1938 — 1980) кебек шагыйрьләрнең һәм үз әсәрләрен башкаручыларның җырлары, күбесе хакимият тарафыннан хупланмаса да, аудиокас- сеталарда гаять зур тиражлар белән тарала һәм үз тыңлаучыларына барып ирешә. Режиссёр лар Г. А. Товстоногов (1913—1989), Ю. П. Любимов (1917 елда туган), А.В. Эфрос (1925—1987), М.А. Захаров (1933 елда туган), О.Н. Ефремов (1927—2000) спектакльләре илнең театр тормышында яңа күренеш була.
§ 37. 1960 еллар — 1980 еллар башында СССРның рухи тормышы һәм идея-сәяси усеше 249 В.С. Высоцкий Г.А. Товстоногов О.Н. Ефремов Гаҗәеп талантлы актёр, СССРның халык артисты А.И. Райкин (1911 — 1987) гаять зур популярлык казана. Ул башкарган сатирик монологларда һәм фельетоннарда совет бюрократиясе, битараф чи¬ новниклар, ришвәтчеләр һәм комсызлар ачы көлүгә дучар ителә. Дәүләт академия Зур театры коллективы куелышында «Аккош күле», «Жизель», «Дон Кихот», «Таш чәчәк турында хикәят», «Кармен», «Спартак» балетлары һ.б. дөньякүләм шөһрәт казана. Г.С. Уланова (1909/1910—1998), М.М. Плисецкая (1925 елда туган), М.Э. Лиепа (1936—1989), В.В. Васильев (1940 елда туган), Е.С. Максимова (1939 — 2009) совет балетының данлыклы осталары булып саналалар. Г.Н. Данелияның (1930 елда туган) «Мин Мәскәү буйлап ат¬ лыйм» һәм «Мимино» картиналары тамашачыларыбызның яраткан фильмнарына әверелә. «Җепшеклек» чоры биргән этәргеч илебез кинематографының алга таба үсешенә булышлык итә. С. Ф. Бондарчукның (1920 — 1994) «Сугыш һәм солых», «Кеше язмышы», «Алар Ватан өчен көрәштеләр», С.А. Герасимовның (1906—1985) «Тын Дон», «Күл буенда», В.М. Шукшинның «Мичләр-сәкеләр» һәм «Кызыл балан» кинофильмнары, Л.И. Гайдайның (1923—1993) «Ы операциясе», «Кавказ әсире», «Бриллиант кул» комедияләре, А.А. Тарковскийның (1932—1986) «Андрей Рублёв» һәм «Көзге» фильмнары халыкара фестивальләрдә күрсәтелеп, югары бәя ала. Э.А. Рязановның (1927 елда туган) «Язмыш шаяруы, яки Җиңел пар белән», «Гараж» һәм «Хезмәт урынындагы роман» комедияләре, совет режиссёрларының күп кенә башка фильмнары хаклы рәвештә тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Нәкыш сәнгате һәм скульптура ике өлешкә - рәсми сәнгать һәм альтернатив сәнгать юнәлешләренә бүленә. Реалистик җирлектә эшләүче рәссамнар арасында портрет остасы Т. Т. Салахов (1928
7 иче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында 250 Г.С. Уланова С.Ф. Бондарчук С.А. Герасимов елда туган), үз картиналарында туган як табигате образларын, шулай ук үзләре яшәгән заман чынбарлыгы күренешләрен чагыл¬ дыручы Т.Н. Яблонская (1917 — 2005) һәм В.Е. Попков (1932 — 1974) иҗатлары игътибарга лаек. Скульпторлар В.А. Сидур (1924—1986) һәм Э.И. Неизвест¬ ный (1925 елда туган), рәссамнар О.Я. Рабин (1928 елда туган), И.И. Кабаков (1933 елда туган), Э.В. Булатов (1933 елда туган) һ.б. 1910 —1920 еллардагы рус авангарды традицияләрен дәвам итәләр, Көнбатыш сәнгатенең заманча тенденцияләрен үстерәләр. Әлеге чорның аеруча мөһим күренеше — Мәскәү концептуализ¬ ме/ була. Аның вәкилләре кешеләргә гадәти булмаган сәнгать чаралары — тамашачыларның билгеле бер гамәлләрдә катна¬ шуын күздә тоткан символлар, имзалар, шигарьләр ярдәмендә мөрәҗәгать итәләр. Сәнгать акцияләре дип аталган чаралар үткәрелә. Аларның максаты тамашачының игътибарын аерым бер проблемага җәлеп итү була. Формаль булмаган сәнгать агымнарының берсе, соц-арт, ирония һәм гротеск форма¬ сында илебез сәнгате әсәрләре өчен традицион булган совет яшәү рәвеше сюжетларын гәүдәләндерә. Тулы хокуклы иҗат мөмкинлекләре булмау сәбәпле, бу юнәлешнең иң күренекле вәкилләре чит илләргә китәргә мәҗбүр була. СССРда спорт Советлар Союзында хакимият тарафыннан яклау тапкан физкуль¬ тура һәм спорт хәрәкәте дөньяда иң массакүләм күренешләрдән санала. Хоккей буенча балалар өчен үткәрелгән «Алтын алка»
§ 37. 1960 һәм 1980 еллар башында СССРның рухи тормышы һәм идея-сәяси үсеше 251 В.Б. Харламов А.Е. Карпов Л.И. Яшин ярышларында, «Күн туп» футбол бәйгеләрендә миллионлаган мәктәп баласы катнаша. 1952 елдан башлап совет командасы халыкара Олимпия уенна¬ рында катнаша. Җиңел атлетика спортчылары, көрәшчеләр, бас¬ кетболчылар, гимнастлар, хоккейчылар, фигуралы шуу, чаңгыда узышу, йөгерү осталары аеруча уңышлы чыгыш ясый. Л.А. Пахомова (1946—1986) һәм А.Г. Горшков (1946 елда туган), И.К. Роднина (1949 елда туган) һәм А.Г. Зайцев (1952 елда туган) кебек фигуралы шуучыларның, В.Б. Харламов (1948— 1981), В.А. Третьяк (1952 елда туган) һәм А.Н. Мальцев (1949 елда туган) кебек хоккейчыларның исемнәрен миллионнар¬ ча кеше белә. Шахмат зур популярлык казана. Совет гроссмейстерлары М.М. Ботвинник (1911 — 1995), А.Е. Карпов (1951 елда туган), Г.К. Каспаров (1963 елда туган) һ.б. берничә тапкыр дөнья чем¬ пионнары булалар. 1956 елда совет футболчылары Мельбурндагы (Австра¬ лия) Олимпия уеннарында җиңәләр, 1960 елда Европа Кубо¬ гын оталар, СССР җыелма командасының данлыклы капкачысы Л.И.Яшин (1929—1990) 1963 елда Европаның иң яхшы футбол¬ чысына бирелүче «Алтын туп» призына лаек була. Спорттагы уңышлар бөтен совет халкының милли горурлык үрнәгенә әверелә. Хоккей һәм футбол буенча ярышлар барган көннәрдә халык стадионнарга агыла, телевизор экраннары каршы¬ на омтыла. Мәскәүдә XXII җәйге Олимпиаданың уздырылуы (1980) совет спортчыларының гаять зур казанышлары дөнья күләмендә танылу нәтиҗәсе була.
252 7 нче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында Мәскәүдә Олимпиада ябылу. 1980 § 37 | ■Ml ■Ml ■Ml Ml § 38 Сораулар һәм биремнәр 1960 еллар ахыры — 1980 еллар башында СССРда рухи тормышның нинди яңа тенденцияләре чагылыш таба? 1960-1970 елларда әдәби иҗат өлкәсендә барлыкка килгән яңа юнәлеш турында сөйләгез. «Торгынлык» чорындагы нинди фильмнарны караганыгыз бар? Алар нинди тәэсир калдырды? Советлар Союзында физкультура һәм спорт нинди урын били? Совет җәмгыятенең эчке һәм тышкы сәясәтендә кризис тирәнәю Исегезгә төшерегез, киеренкелекне йомшарту сәясәтенең асылы нәрсәдән гыйбарәт? Мондый сәясәт уздыруга СССРны нәрсә этәрә? 1977 елгы Конституция һәм хокук яклау хәрәкәтенең үсеше Хельсинки Йомгаклау актына кул куелганнан соң (1975), СССРда яңа Конституция кабул ителә (1977). Анда илнең Йомгаклау ак¬ тында урын алган бурычлары, аерым алганда, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү белән бәйле йөкләмәләре
§ 38. Совет җәмгыятенең 253 эчке һәм тышкы сәясәтендә кризис тирәнәю чагылыш таба. Шул ук вакытта 6 нчы статья КПССның совет җәмгыятендәге җитәкчелек ролен беркетә. Шулай итеп, Консти¬ туция белән түбәндәгеләр беркетелә: сүз ирегенә, җыелышларга һ.б. ирекләргә карата булган хокуклар гамәлдә чикләнә, хәзер алардан фәкать идарәче партия идеологиясен тулысынча хуплау¬ чылар гына файдалана ала. КПСС җитәкчелеге үткәргән сәясәткә карата оппозицион мөнәсәбәттә булган зыялылар Йомгаклау актын һәм яңа Кон¬ ституцияне легаль оппозиция оешу өчен хокукый нигез буларак бәялиләр. 1956 елда ук әле, совет гаскәрләренең Венгриягә кертелүе вакытында, ике йөзләп хәрби, командование гамәлләре белән риза булмаулары өчен, җаваплылыкка тартыла. 1968 елда яшьләрнең зур булмаган төркемнәре Мәскәүдә Чехословакиянең «Прага язы» белән теләктәшлек акцияләре уз¬ дыралар, соңыннан алар репрессияләргә дучар ителәләр. СССРда 1970 елларда барлыкка килгән, тарафдарлары ара¬ сында водород бомбасын уйлап табучыларның берсе, академик А.Д. Сахаров (1921 — 1989) һәм язучы А. И. Солженицын (1918— 2008) да булган хокук яклау хәрәкәте баштарак бернинди сәяси таләпләр куймый. Ул партия-дәүләт бюрократиясенең башбашта¬ клыкларын тәнкыйтьли, аның корбаны булган кешеләрне яклый. Көнчыгыш Европа илләренең күпчелегендә шундый ук хәрәкәтләр барлыкка килә. «Реаль социализм» илләренең идарәче даирәләрендә дисси¬ дентлык хәрәкәтенең күтәрелеш алуы борчылу тудыра. Диссидент¬ лар эшчәнлегенә җавап сыйфатында алар репрессияләр уздыра¬ лар, диссидентларны җәмгыять алдында Көнбатышның йогынты агентлары буларак күрсәтәләр. Көнбатыш җәмәгатьчелеге һәм массакүләм мәгълүмат ча¬ ралары диссидентлар яклы булалар. Ләкин башкача фикер йөртү проблемасы чит илләрнең махсус хезмәтләре та¬ рафыннан китереп чыгарылган булмый. Диссидентлык хәрәкәте лидерлары җәмгыятьтә популярлык казанган фикерләрне белдерәләр. 1960 еллар — 1980 еллар башында гражданнарның башкача фикерләве исә яралгы хәлендә генә була, ул, гадәттә, «кухня өстәле янында» сөйләшүләр, КПСС җитәкчеләре һәм алар тарафыннан тагылган карашлар турын¬ да мәзәкләр сөйләү белән чикләнә.
Киеренкелекне йомшарту һәм локаль конфликтлар Халыкара киеренкелекне йомшарту өченче бөтендөнья сугышы башлану куркынычын сизелерлек киметә. Европаның Көнчыгышы һәм Көнбатышы арасында үзара файдалы нигездә сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мөмкинлекләр туа. Хәрби өлкәдә кие¬ ренкелекне йомшарту процессын дәвам итү һәм ашкынып коралла¬ ну чыгымнарын киметү өчен нигез барлыкка килә. Халыкара киеренкелекнең йомшаруы идарә итүче партия- дәүләт бюрократиясе тарафыннан СССР халыкларына совет дипломатиясенең бөек казанышы буларак күрсәтелә. Шул ук ва¬ кытта КПСС җитәкчелеге Хельсинки Йомгаклау акты таләпләрен тулысынча үтәлергә тиеш булмаган, формаль чаралар итеп бәяли. Советлар Союзы Анголада социализмга юнәлеш тоткан хәрәкәт тарафдарларына турыдан-туры ярдәм күрсәтә. Әлеге илдә 1975 елның гыйнварында бәйсезлек игълан ителгәннән соң, гражданнар сугышы башлана. Сугыш хәрәкәтләрендә 10 меңнән артык совет хәрби хезмәткәре катнаша. Анголаның кораллы көчләре заманча техника белән тәэмин ителә. Эфиопиядә дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә (1977) хакимияткә социализм тарафдары Менгисту Хайле Мариам хөкүмәте килә. Бу ил дә, Ангола кебек үк, Советлар Союзыннан зур матди ярдәм ала. Эфиопиядә 11 меңнән артык совет хәрби хезмәткәре булып кайта. Африка илләрендәге конфликтларга Куба да җәлеп ителә. 1975 — 1985 елларда бу континентта барган сугыш хәрәкәтләрендә меңләгән кубалы катнаша. СССР хуплавы белән Куба Никарагуадагы революцион хәрәкәткә ярдәм итә. 1979 елда, озакка сузылган гражданнар сугышыннан соң, бу илдә АКШка союздаш булган Сомоса ре¬ жимы бәреп төшерелә. Хакимияткә революцион көчләр килә, алар Куба һәм СССР белән дуслык мөнәсәбәтләре урнашты¬ ралар. Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты кертелү киеренкелекне йомшартуга аеруча тискәре йогынты ясый. Азиянең бу илендә 1978 елда хакимияткә радикаль рух¬ тагы хәрбиләр һәм интеллигенция вәкилләре килә. Алар илнең СССР ярдәмендә социализм юлыннан үсеп китүе аны модернизацияләү, икътисади һәм социаль артталыкны бетерү өчен уңай мөмкинлекләр тудырачак дип исәплиләр. Ләкин кабилә юлбашчыларының һәм мөселман руханиларының күпчелеге үзгәртеп кору идеясен кире кагалар.
§ 38. Совет җәмгыятенең 255 эчке һәм тышкы сәясәтендә кризис тирәнәю Милләтара һәм дини сугыш башланган шартларда Әфганстанның революцион лидерлары, хәрби ярдәм сорап, СССРга мөрәҗәгать итәләр. Әлеге илдәге хәлне начар күзаллаган совет җитәкчеләре 1979 елда Әфганстанга гаскәрләр җибәрү ту¬ рында карар кабул итәләр. Бу исә СССРның Әфганстанда барган гражданнар сугышына тыкшынуына башлангыч була. Әлеге су¬ гышта 14 меңнән артык совет солдаты һәлак була, дистәләрчә мең кеше яралана һәм Ватанга гарипләнеп кайта. «Салкын сугыш»ның яңа раунды Советлар Союзының кеше хокукларын саклау өлкәсендә халык¬ ара йөкләмәләрне бозуы Көнбатыш илләрдә канәгатьсезлек ту¬ дыра, ләкин ул СССРның эчке эше буларак бәяләнә. Шулай да Анголада, Эфиопиядә, Никарагуада һәм Әфганстанда башланган вакыйгалар Көнбатыш илләрен борчуга сала. Әлеге илләр СССР киеренкелекне йомшартуны үз мәнфәгатьләрендә файдалана, килешү документларының үзенә кулай булган шартларын гына үти дип исәплиләр. Көнчыгыш Европадагы совет гаскәрләренең югары төгәллектәге яңа СС-20 ракеталары белән кораллана баш¬ лавы зур борчылу тудыра. Моңа җавап йөзеннән, Европаның НАТОга кергән илләре 1978 елда Европада америкалыларның уртача ераклыкка оча торган, СССРның Европа өлешендәге хәрби объектларының күпчелеген көтмәгәндә юк итәргә сәләтле яңа «Круз» һәм «Першинг» раке¬ таларын урнаштыру турында карар кабул итәләр. Әлеге беренчел һөҗүм коралы Советлар Союзына көч белән басым ясау факторы сыйфатында кулланылырга тиеш була. 1979 елдан соң АКШның идарәче даирәләре Совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүе киеренкелекне йомшарту сәясәтенең уңышсыз тәмамлануын аңлата дип бәялиләр. АКШ җәмәгатьчелегендә кабат совет янавыннан курку башлана. 1980 елда АКШ президентын сайлау кампаниясендә респуб¬ лика партиясе вәкиле Р. Рейган (1911 — 2004) җиңеп чыга. Ул хакимияткә үзе «явызлык империясе» дип атаган Советлар Сою¬ зына каршы көрәш лозунгы белән килә. АКШның идарәче элитасы ике бөек державаның Азиядә бер үк проблема — ислам фундаментализма/ белән очрашуын, аның СССРга да, АКШка да дошманлык мөнәсәбәтендә тору¬ ын аңларга әзер булмый. Әфган мөҗәһитләрен, ягъни ислам флагы астында «дин өчен көрәшүчеләр»не АКШның идарәче даирәләре ирек өчен көрәшүчеләр дип игълан итәләр, аларга
256 7 нче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында ярдәм күрсәтәләр. Бу адымның нәтиҗәләре XXI гасыр башын¬ да АКШның үзе өчен аеруча кискен проблемаларга китерә. Р. Рейган хакимияте «салкын сугыш» рухында эш итә, СССРны тыеп тору өчен үтә катгый алымнар куллана. АКШта СССРдан өстенлеккә ирешүгә юнәлдерелгән хәрби программалар гамәлгә ашырыла башлый. 1983 елда стратегик обо¬ рона инициативасы (СОИ) программасы турында игълан ителә, АКШта аны «йолдыз сугышлары» программасы дип атыйлар. Аның төп максаты АКШ территориясен совет континентара бал¬ листик ракеталарыннан саклауга сәләтле космик кораллар си¬ стемасын төзү була. Шул ук вакытта НАТО илләреннән хәрби өлкәдә кулланылырга яраклы технологияләрне читкә чыгаруга контроль көчәйтелә. Бу программаларның төп максаты - АКШның икътисади һәм фәнни-техник куәтенә таянып, СССРны ашкынып кораллануның яңа этабына тартып кертү, аны хәлсезләндерү, икътисадын көчсезләндерү була. 1980—1981 елларда Польшада «Теләктәшлек» профсою¬ зы тирәсендә берләшкән демократик эшчеләр вәкилләренең массакүләм хәрәкәте башлану СССР абруена өстәмә тап була. Бу юлы СССРның союзнигы булган илдә КПССка дустанә идарәче партиягә каршы зыялылар һәм студентлар түгел, күпмиллионлы эшчеләр массалары чыга. СССР җитәкчелеге Польшага гаскәрләр кертергә җөрьәт итми. Польшадагы кризистан совет җитәкчелеге каушап кала, ул Көнчыгыш Европада хезмәт ияләренең массакүләм чыгышлары чылбыр реакциясе барлыкка китерер дип курка. Альтернатив үсеш юлларын эзләү 1983 елда Ю.В. Андропов (1914—1984) КПССның Генераль се¬ кретаре булып сайланганнан соң, җәмгыятьтәге хәлне үзгәртү буенча беренче омтылышлар ясала. Ю.В. Андропов элек Дәүләт иминлеге комитетын җитәкли, ул СССРның халыкара мәйданда барлыкка килгән һәм эчке проб-лемаларны яхшы белә. Ләкин ил белән идарә итүдә үзәкләштерелгән алымнардан һәм тышкы сәясәттә катгыйлык күрсәтүдән тыш, совет җитәкчелегенә ал арны хәл итүнең альтернатив алымнары мәгълүм булмый. Альтернатива — яшәп килгән хәлне, сәяси юнәлешне үзгәртүнең мөмкин булган вариантларының берсе. Андропов инициативасы белән хезмәт дисциплинасын кат- гыйландыру буенча чаралар күрелә; җитәкче кадрларга карата
§ 38. Совет җәмгыятенең эчке һәм тышкы сәясәтендә кризис тирәнәю таләпчәнлек арта. Хакимиятнең югары кат¬ лауларында коррупциягә һәм күләгәдәге икътисадка каршы көрәш башлана. Югары дәрәҗәле чиновниклар, шул исәптән эчке эшләр министры Н.А. Щёлоков һәм КПССның Краснодар крайкомы берен¬ че секретаре С.Ф. Медунов ришвәтчелектә гаепләнәләр. 18 министр, 37 партия өлкә комитеты беренче секретаре үз урыннарын¬ нан азат ителә. Беренче тапкыр совет җәмгыятендә җитди проблемалар булуы таныла. Шул ук вакытта аларны анализлау һәм хәл итү мөмкинлекләре чикләнгән була. СССР Ю.В. Андропов һәм Көнчыгыш Европа илләренең үсешендә килеп туган кыенлы¬ клар, беренче чиратта, чит илләрнең корткычлык эшчәнлеге белән бәйләп күрсәтелә. Башкача фикерләүчеләргә карата көрәш чаралары катгыйлан- дырыла. Аерым алганда, элеккеге чорлардагы кебек үк, дисси¬ дентларны мәҗбүри рәвештә психиатрия хастаханәләренә җибәреп дәвалау киң тарала. СССР гражданнарын җәмгыятьтәге барлык проблемаларның чыганагы - аңа дошман булган тышкы көчләр, барыннан да элек АКШ дип ышандыруны максат иткән контрпро¬ паганда кампаниясе башлана. 1984 елның февралендә Ю.В. Андропов вафат булганнан соң, КПСС ҮКның Генераль секретаре урынын авыру хәлдәге К.У. Черненко (1911 — 1985) били. Илдә хөкем сөргән рухи мохит мондый шартларда җәмгыятьнең яңарышына булышлык итми. Андропов вакытында башланган хезмәт дисциплинасын ныгы¬ ту, җитәкчеләргә карата таләпчәнлекне күтәрү кампаниясе тукта¬ тыла. Шул ук вакытта бернинди яңа инициатива да күрсәтелми. Мондый шартларда хәтта КПСС ҮК әгъзалары арасында да үзгәрешләр зарурлыгын аңлау үсә бара. § 38 | имм! !ЯМЕ Сораулар һәм биремнәр Ни өчен киеренкелекне йомшарту сәясәте ныклы булып чык¬ мый? СССРдагы хокук яклау хәрәкәте киеренкелекне йом¬ шарту перспективасына ни рәвешле йогынты ясый? «Салкын сугыш»ның яңа этабы үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт? 1980 еллар башында халыкара мәйданда СССР нинди проблемалар белән очраша?
258 7 нче бүлек. СССР 1960 еллар - 1980 еллар башында ши СССРның Ю.В. Андропов вакытындагы эчке һәм тышкы сәясәтенә бәяләмә бирегез. Бу сәясәт СССР алдында килеп туган проблемаларны хәл итүгә сәләтле булганмы? Документаль материаллар Академик А.Д. Сахаровның СССР Югары Советы Президиумы Рәисе Л.И. Брежневка ачык хатыннан (1980); Мин Сезгә гадәттән тыш мөһим мәсьәлә — Әфганстан буен- м ча мөрәҗәгать итәм. СССР гражданы буларак һәм дөньяда тоткан урынымнан чыгып, хәзерге вакытта бара торган фаҗигале хәлләргә карата үземнең җаваплылыгымны тоям Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре инде җиде ай дәвам итә. Меңнәрчә совет кешеләре һәм уннарча мең әфганлы — партизаннар гына түгел, башлыча тыныч тормыштагы халык — картлар, хатын-кызлар, балалар, крестьяннар һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр һәлак булды һәм гарипләнде. Мил¬ лионнан артык әфганлы качакларга әверелде. Бигрәк тә партизаннарга ярдәм иткән авылларны бомбага тоту, тау юлларын миналау турындагы хәбәрләр куркыныч, нәтиҗәдә бөтен бер районнарга ачлык яный. Әфганстандагы вакыйгаларның дөньядагы сәяси вазгыятьне тамырдан үзгәртүе бәхәссез. Бу вакыйгалар әлеге төбәктә генә түгел, бөтен җирдә киеренкелекне йомшартуга, тыныч¬ лыкка куркыныч белән яный <...> БМО Генераль Ассамблеясында Советлар Союзы гамәлләрен 104 дәүләт, шул исәптән элек СССРның теләсә кайсы гамәлен хуплаган илләр дә гаепләп чыкты. СССР эчендә моңарчы күрелмәгән күләмдә бөлдергеч ми¬ литаризация көчәя (ул икътисади кыенлык шартларында фаҗигале нәтиҗәләргә китерә), хуҗалык-икътисади һәм социаль өлкәләрдә тормыш өчен мөһим реформалар уз¬ дырылмый, контрольдән чыгу ихтималы булган репрессив органнарның куркыныч роле көчәя. Параграф текстын һәм документны файдаланып, Әфганстандагы конфликтның киеренкелекне йомшарту процессына ни рәвешле йо¬ гынты ясавын аңлатыгыз.
259 Тизләнештән — үзгәртеп коруга 1985 елда КПСС ҮК Генераль секретаре итеп М.С. Горбачёв (1931 елда туган) сайлана. Яңа җитәкченең беренче чыгышлары ук кешеләрнең күңелен җәлеп итә: ул җәмгыятьтә булган җитди проблемалар турын¬ да ачыктан-ачык сөйли, матбугат конференцияләрендә кис¬ кен мәсьәләләрдән читләшми, элеккеге җитәкчеләргә караган¬ да, гади гражданнар белән мөгамәләләрдә эчкерсезрәк була. Ниһаять, Советлар Союзының фәнни-техник алгарыш казаныш¬ ларын үзләштерү, халыкның күпчелегенең тормыш һәм куллану дәрәҗәсе буенча АКШтан һәм башка алга киткән илләрдән шак¬ тый калышуы рәсми рәвештә таныла. Азык-төлек һәм торак проб¬ лемаларын хәл итү, икътисадның кеше ихтыяҗларына йөз белән борылуы турында вәгъдәләр бирелә. М.С. Горбачёвның беренче адымнары Ю.В. Андропов үткәргән чаралар юнәлешендә бара. Хакимият аппаратында коррупция һәм бюрократизм белән көрәш дәвам итә. Хезмәт коллективлары¬ на тизләнеш, ягъни хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен бар¬ лык резервларны да файдалану турындагы өндәмәләр җибәрелә. Ләкин аларда хезмәт җитештерүчәнлеген күтәргән өчен икътиса¬ ди кызыксындыру чаралары каралмый. Дәүләт кабул итүе си¬ стемасы - чыгарыла торган продукциянең сыйфатына ведомство¬ дан тыш контроль кертелә. Эчкечелеккә һәм алкоголизмга каршы көрәш кампаниясе башлана, аның барышында бер чиктән икенче чиккә ташланулар күзәтелә, гасырлар дәвамында үстерелгән йөзем плантацияләре юк ителә. Тизләнешнең икътисади нәтиҗәлелеге минималь булып чыга. Аны гамәлгә ашыру омтылышлары бәла-казалар, һәлакәтләр саны артуга китерә. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр
260 8 нче бүлек. Үзгәртеп кору, яңача сәяси фикерләү һәм совет җәмгыятенең кризисы Чернобыль атом электр станциясе 1986 елның 26 апрелендәге һәлакәттән соң станциясендәге шартлау аларның иң зурысы була. Ләкин һәлакәт масштаблары соңрак кына таныла, шул сәбәпле берничә миллион кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Җәмгыять үсешен тизләтү буенча чараларның нәтиҗәлелеге җитәрлек булмау аны реформалаштыру өчен юллар эзләүгә этәрә: шулай итеп, «үзгәртеп кору»- дигән өр-яңа төшенчә пәйда була. Үзгәртеп кору — социалистик идеяләрне яңарту нигезендә илнең үсешен тизләтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Реформалар уздыру кысалары М.С. Горбачёвның рефор¬ малар социалистик кыйммәтләр нигезендә үткәреләчәк дигән белдерүләре белән алдан ук билгеләнә. Әлеге кыйммәтләр артында В.И. Ленин идеяләре күзаллана. КПСС җитәкчелеге бу идеяләр совет җәмгыяте үсеше барышында бозылуга дучар ителде дип исәпли. Икътисади реформалар һәм аларның нәтиҗәләре Икътисад өлкәсендә дәүләт предприятиеләренең мөстәкыйльлеген арттыру, базар мөнәсәбәтләре элементларын гамәлгә кертү ту¬ рында сүз бара. Бу сәясәт файдасына дәлил сыйфатында нэп тәҗрибәсе китерелә. Реформалар предприятиеләрнең яңа технологияләр куллану белән кызыксынуын арттырачак, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен стимуллар тудырачак дип уйла- ныла.
§ 39. Үзгәртеп кору сәясәте: беренче адымнар 261 1987 елда Дәүләт предприятиесе (берләшмәсе) турындагы закон кабул ителә. Предприятиеләр чыгымнарын үз табышлары белән каплауга һәм хуҗалык исәбенә күчерәләр. Аларга үзләренә партнёрлар табу, чимал сатып алу һәм, мәҗбүри дәүләт заказын үтәгәннән соң, үз продукцияләрен сату хокукы бирелә. Хезмәт коллективлары җитәкчеләр сайлау, администрация эшчәнлеген контрольдә тоту мөмкинлеге алалар. 1988 елда кооперативлар төзү һәм индивидуаль хезмәт эшчәнлеге (шәхси эшмәкәрлек) белән шөгыльләнүгә рөхсәт биргән законнар кабул ителә. Авыл хезмәтчәннәренә колхозлардан чыгу һәм фермер хуҗалыклары төзү рөхсәт ителә. Хуҗалык инициативасы күрсәтү мөмкинлекләре чикләнгән була, алар предприятиеләрнең реаль мөстәкыйльлеген тәэмин итмиләр. Дәүләт заказы продукциясенә бәяләр элеккечә үк өстән билгеләнә. Предприятиеләрнең средстволары аларның җитәкчеләре тара¬ фыннан төзелгән кооперативлар хисабына күчерелә, соңгылары, реаль продукция җитештерү урынына, күбрәк дефицит мате¬ риаллар һәм җитештерү фондларын сату белән шөгыльләнә. Предприятиеләр арасында исәп-хисап өчен кулланылучы акча булмаган средстволар кооператив системасы аша акчага әверелдерелә. Бу акча массасының тиз үсүенә һәм инфляциягә (акчаның очсызлануына) китерә. Фермер хуҗалыгы бик чикләнгән үсеш ала. Фермерларга җирләрне аренда килешүе нигезендә колхоз рәисләре һәм җирле хакимиятләр бүлеп бирә. Фермерларга начар җирләр генә эләгә, җитмәсә, җирле хакимият күтәрә алмаслык салымнар сала; аларга авылдашлары көндәш итеп карыйлар, начар мөнәсәбәттә булалар. Икътисадны савыктыруда конверсиягә - хәрби пред¬ приятиеләрнең күбесен гражданлык продукциясе чыгару¬ га күчерүгә зур өметләр баглана. Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләр яхшыру, чыннан да, хәрби заказларның күләмен киметү мөмкинлеге бирә. Ләкин тиздән конверсиянең зур чыгым¬ нар таләп итүе ачыклана. Җитештерүнең профилен үзгәртү өчен акча җитешми. Реформаларның нәтиҗәләре көтелгәннән ерак була. Илнең икътисади хәле тиз арада начарлана. 1988 елдан авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү, 1990 елдан сәнәгать җитештерүе кими башлый. Инфляция үсә, җитештерүнең кимүе 10 процент тәшкил итә. Халыкның реаль керемнәре азая, иң кирәкле товарлар кытлы¬ гы килеп туа.
1989 елда ил буйлап забастовкалар булып уза, шахтёрлар хәрәкәте аеруча катгый һәм оешкан төс ала. Кризисның сәбәпләре 1987 — 1988 елларда югарыдан уздырыл¬ ган икътисади реформаларның эзлексезлегеннән гыйбарәт була. 1990 елның декабрендә хөкүмәт башлыгы Н.И. Рыжков (1929 елда туган) икътисадта үзгәртеп кору сәясәтенең уңышсыз тәмамлануын таный һәм отставкага китә. Илне кризистан чыгаруның берничә концепциясе тәкъдим ителә. Аерым алганда, икътисадчылар С.С. Шаталин (1934—1997) һәм Г.А. Явлинский (1952 елда туган) «500 көн» программасы белән чыгалар. Бу про¬ грамма икътисадны тиз арада базар принципларына күчерүне мак¬ сат итеп куя. Ләкин программа кабул ителми. Кабинетны җитәкләгән В.С. Павлов (1937 — 2003) артык акча массасын әйләнештән чыгару өчен акча реформасы уздыру таләбен куя. Реформа бәяләр күтәрелү белән бергә бара. Чын¬ лыкта бу - кризистан халык керемнәре хисабына чыгу омтылы¬ шы була. Бәяләр күтәрелү нәтиҗәсендә гражданнарның тормыш дәрәҗәсе кискен төшә. Забастовкалар хәрәкәтенең яңа дулкыны башлана. Төп халык массасының иң кирәкле товарларны сатып алу өчен акчасы булмау аркасында килеп туган куллану кризисы җитештерү һәм сәүдә кризисы белән чиратлаша: кибет киштәләре бушап кала. § 39 Сораулар һәм биремнәр 1 Тизләнеш сәясәтенең асылы нәрсәдән гыйбарәт? Ни өчен ул нәтиҗәле булмый? 2 Үзгәртеп коруның максатлары турында сөйләгез. СССР икътисадын реформалаштыру өчен нинди чаралар күрелә? Ни өчен алар көтелгән нәтиҗәләргә китерми? 4 1990 елда СССРның икътисади кризисын нәрсә кис¬ кенләштерә? Документаль материаллар КПСС ҮК Генераль секретаре М.С.Горбачёвның КПСС ҮК Пленумында ясаган докладыннан (1987 елның 27 гыйнвары): Товар-акча мөнәсәбәтләренең һәм бәя законы гамәлләренең роле турында ялгыш фикердә булу, еш кына аларны ниндидер ят нәрсә сыйфатында социализмга каршы кую икътисадта волюнтаристик карашка, хуҗалык исәбен
бәяләп җиткермәүгә, хезмәт хакын тигезләп түләүгә ки¬ терде <...> Чынлыкта <...> социаль-икътисади үсешне, социализмның өстенлекләрен ачуга һәм файдалануга мөмкинлек бирүче прогрессив үзгәртеп коруларны тоткар¬ лаучы механизм барлыкка килде. Бу механизмның тамыр¬ лары — социалистик демократия институтлары эшендәге җитди кимчелекләрдә, искергән, хәзерге чынбарлыкка туры килмәүче сәяси һәм теоретик күрсәтмәләрдә, консерватив идарә механизмында <...> Соңгы өч бишьеллык дәверендә милли керемнең үсеш темплары ике тапкырдан күбрәккә кимеде. 1970 еллар ба¬ шыннан бирле күрсәткечләрнең күпчелеге буенча план¬ нар үтәлми. Гомумән алганда, икътисад яңалыкларны нигездә кабул итми башлады, сүлпәнләнде, продукциянең күп өлешенең сыйфаты хәзерге заман таләпләренә җавап бирми <...> Законнар белән санашмау, күз буяулар һәм ришвәтчелек, ялагайлыкны һәм макташуларны хуплау җәмгыятьтәге мохиткә зарарлы йогынты ясый. Кешеләр, аларның тор¬ мыш һәм хезмәт шартлары, социаль хәле турында кайгыр¬ ту еш кына сәяси уеннар — массачыл рәвештә бүләкләр, дәрәҗәләр, премияләр тарату белән алмаштырыла. Барысы да гафу ителә, таләпчәнлек, дисциплина, җаваплылык кими Үзгәртеп кору — катгый рәвештә торгынлык процессларын бетерү, тоткарлаучы механизмны юк итү, совет җәмгыятенең социаль-икътисади үсешен тизләтүче ышанычлы һәм нәтиҗәле механизм булдыру ул. Илебезнең төп нияте — фәнни-техник революция казанышларын планлы икътисад белән тоташтыру һәм социализмның барлык потенциалын эшкә җигү. Параграф текстына һәм документ эчтәлегенә таянып, М.С. Горбачёвның үзгәртеп кору зарурлыгын ничек дәлилләвен, аның асылында нәрсә күрүен аңлатыгыз. Ул нинди нәтиҗәләргә китерә һәм ни өчен? КПССның идеология хезмәткәрләре Бөтенсоюз киңәшмәсе материалларыннан (1990 елның 11-13 октябре): Абалкин Л.И., КПСС ҮК әгъзасы, СССР Министрлар советы Рәисе урынбасары: Базар үзе безгә кирәкми. Бу — максат түгел, ә чара. Макса¬ тыбыз —икътисад, кешегә йөз тоткан югары нәтиҗәле икъ-
тисад, фәнни-техник яңалыкларны кабул итәрлек, үзгәрүчән иҗтимагый ихтыяҗларны исәпкә алырлык сыгылмалы икъти¬ сад булдыру. Базар хәрби-сәнәгать комплексына түгел, со¬ циаль мәсьәләләрне хәл итүгә йөз белән борылырга тиеш. Давыдов Ю.С., партиянең Ставрополь крайкомы секретаре: Безгә, базар идеологиясе — кешене яклауга юнәлдерелгән идеология, диләр. Әмма мин сәяси икътисадчы буларак беләм: базар идеологиясе ул — кешене «кеше кешегә — бүре» принцибы буенча тәрбияләү, ә без үз идеологиябез турында күмәклек идеологиясен күздә тотып сөйлибез. Ни өчен КПСС сафларында базарга карата дошмани мөнәсәбәт өстенлек итә? Икътисад белән үзәкләшкән идарә итү алымнарыннан ирекле базар механизмнарыннан башка гына котылу мөмкин идеме? Шәхесләрдә — тарих М.С. Горбачёв Горбачёв Михаил Сергеевич (1931 елда туган). КПССның соңгы җитәкчесе, СССРның беренче һәм соңгы Президенты. Ставрополь краеның Привольное авы¬ лында туа. 1950 елда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетында укый башлый, соңрак читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1960 елда комсомолның край комитеты беренче сек¬ ретаре була. Кыска гына вакыт эчендә ул комсомолның Ставрополь шәһәр комитеты беренче секре¬ таре булып сайлана, бераздан партиянең край оешмасын җитәкли. К.У. Черненко вафатыннан соң, М.С. Горбачёв КПСС ҮК Генераль сек¬ ретаре урынын били. 1991 елда СССРның таркалуы М.С.Горбачёвны отставкага китәргә мәҗбүр итә. Хәзерге вакытта ул актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып бара.
В.И. Суриков. Степан Разин. 1903-1910 В.М. Васнецов. Баян. 1910
В.А. Серов. Европаны урлау. 1910 А.Н. Бенуа. Король прогулкада. 1906 М.А. Врубель. Н.Забела-Врубель портреты. 1898 М.В. Нестеров. Кызы портреты. 1906 К.А. Сомов. Кыш. Шугалак. 1915
З.Е. Серебрякова. Төшке аш. 1914 Б.М. Кустодиев. Май чабу (Масленица). 1916 К.Ф. Юон. Троица-Сергий Лаврасы. Кыш. 1910 К.С. Петров-Водкин. Кызыл атны коендыру. 1912
К С. Малевич. Супрематизм. 1915—1916 С.В. Чехонин. «Кызыл тасма» тәлинкәсе. 1919 В.В. Кандинский. Композиция. Кара J белән кызыл. 1920 А.М. Родченко. С.М. Эйзенштейнның «“Потёмкин” броненосецы» фильмына плакат. 1926 Билгесез автор. Уңыш һәм күмәкләштерү көне. Плакат. 1930
М.Б. Греков. Беренче Атлы армия быргычылары. 1934 Т.С. Кучкина. Сәгать футляры, пионер сыннары белән. 1930 еллар ахыры В.И. Мухина. Эшче һәм колхозчы хатын-кыз. 1937 А Н. Самохвалов. Хәрбиләштерелгән комсомол. 1932-1933 Ю.И. Пименов. Яңа Мәскәү. 1937
А.А. Дейнека. Севастополь оборонасы. 1942 А.И. Лактионов. Фронттан хат. 1947 И.М. Тоидзе. Ватан-ана чакыра. Плакат. 1941 П.Д. Корин. Маршал Г.К. Жуков портреты. 1945 Ю.М. Непринцев. Сугыштан соң ял. 1955
А.Г. Тышлер. Башына чәчәкләр куйган кыз. 1951 А.А. Киселев. Беренче тапкыр. 1954 В.И. Иванов. Гаилә. 1945 ел. 1955-1964 Т.Н. Яблонская. Тәрәздә яз. 1954 В.Е. Попков. Братск ГЭСын төзүчеләр. 1960-1961
Д.Д. Жилинский. Якшәмбе көн. 1973 Ф. И нфанте-Арана. «Галактика» спирале. 1965 О.Я. Рабин. Чиркәү чагылышы. 1966 В.А. Сидур. Бомбалардан һәлак булганнарга һәйкәл. 1965 Э.М. Белютин. Хатын-кыз бала белән. 1970 Е.И. Зверьков. Зәңгәр апрель. 1974
§ 40. СССРда хәбәрдарлык, демократияләштерү һәм сәяси тормышның яңа этабы 265 §40 СССРда хәбәрдарлык, демократияләштерү һәм сәяси тормышның яңа этабы СССРда «җепшеклек» чорының нинди шартларда баш¬ лануын исегезгә төшерегез. Ни өчен аның нәтиҗәләре чикләнгән була? Үткәннәр тәҗрибәсенә яңача караш КПССның үзгәртеп коруны социалистик идеяләр белән бәйләргә омтылуы аны совет җәмгыятенең тарихи үткәненә яңача карарга этәрә. 1986—1987 елларда 1930—1950 еллардагы репрессияләр кор¬ баннарына реабилитация уздырыла. Сәяси, социаль, идеологик һәм милли карашлар буенча үткәрелгән барлык репрессияләр дә законсыз дип таныла. И.В. Сталин режимына карата оппозициядә булган лидерлар (Л.Б. Каменев, Г.Е. Зиновьев, Н.И. Бу¬ харин һ.б.) реабилитацияләнә. Сталинның тышкы һәм эчке сәясәте Хрущёвның «җепшеклек» чорындагыга караганда күпкә кискенрәк тәнкыйтьләнә, шулай ук совет җитәкчелегенең «торгын¬ лык» дәверендәге гамәлләре дә тәнкыйтькә дучар була. Аерым алганда, Д.А. Гранинның — «Зубр», В.Д. Дудинцевның «Ак киемнәр», А.Н. Рыбаковның (1911 — 1998) «Арбат балала¬ ры» романнары дөнья күрә. Аларда сталинизм һәм совет режимы тәнкыйть ителә. 1920 — 1970 елларда илебез һәм чит ил авторлары, шул исәптән эмигрант язучылар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр бернинди чикләүсез нәшер ителә. Беренче тапкыр бертуган А.Н. һәм Б.Н. Стругацкийларның, Е.И. Замятинның (1884 — 1937) фантастик утопияләре, А.П. Платонов (1899—1951) әсәрләре тулысынча басыла. Хәбәрдарлык, матбугатта хакимият структураларындагы коррупциягә, аларның эшчәнлегенең нәтиҗәсез булуына каршы чыгышлар хуплана. Хәбәрдарлык — матбугат иреге һәм цензураның бетерелүе белән бәйле рәвештә, мәгълүматларның җәмәгатьчелек өчен ачыктан-ачык, тыюларсыз итеп бирелүе. Башкача фикерләүчеләрне эзәрлекләүләр туктатыла. Аерым алганда, хокук яклау хәрәкәте лидерларының берсе - академик А.Д. Сахаров Горький (Түбән Новгород) шәһәрендәге сөргеннән кайтарыла.
Сәяси күптөрлелекнең үсеше Үзгәртеп кору процесслары тирәнәйгән саен, М.С. Горбачёв һәм аның даирәсе партия һәм дәүләт аппаратындагы кадрларны яшәртергә, көндәшләренең позицияләрен көчсезләндерергә ом¬ тылалар. Сайлауларда альтернатив кандидатлар күрсәтелү бу юнәлештә мөһим чара була. Яңа шартларда сайлаулар ярыш ха¬ рактерында уза. 1988 елның язында КПССка бәйле булмаган сәяси оешмалар барлыкка килүгә каршылык күрсәтелми. Сафларында дистәләрчә мең кеше исәпләнгән халык фронтлары башта Балтыйк буендагы, соңрак башка союздаш республикаларда оеша. Россиядә КПССка оппозициядә булган беренче легаль сәяси төркемнәр барлыкка килә. 1988 елның җәендә партиянең XIX Бөтенсоюз конфе¬ ренциясендә М.С. Горбачёв хакимиятләрнең реаль бүленешенә нигезләнгән хокукый дәүләт төзү, КПССның җитәкче структу¬ раларын административ-хуҗалык функцияләреннән азат итү, ул функцияләрне Советларга бирү турында чыгыш ясый. 1989 елда яңа нигездә (кандидатларның альтернативлыгы, депутатларның өчтән бер өлешенең иҗтимагый оешмалардан сай¬ лануы) СССР халык депутатларын сайлау уздырыла. Халык депутатларының I съездында (1989 елның май-июне) КПСС ҮК Генераль секретаре урынын саклаган хәлдә, М.С. Горбачёв СССР Югары Советы Рәисе итеп сайлана, ә халык депутатларының 1990 елның мартында узган III съездында исә беренче тапкыр гамәлгә куелган СССР Президенты постын били. Шул съезд¬ да Конституциядәге КПССның җәмгыятьтәге җитәкче роле беркетелгән 6 нчы статья гамәлдән чыгарыла. Нәтиҗәдә илдә күппартиялелек системасы булдыруның хокукый нигезләре ны¬ гытыла. Халык депутатлары съезды утырышлары телевидение буенча турыдан-туры трансляцияләнә. Бу җәмгыять үсешенә зур йогын¬ ты ясый. СССР гражданнары беренче буларак агымдагы вазгыять турында альтернатив фикерләүне һәм бәяләүне ишетә, төрле сәяси платформаларны чагыштырып карый ала. Идея-сәяси каршылыкларның үсүе. КПССның җитәкче позицияләрен югалтуы Сәяси реформалар уздыру барышында җитди проблемалар бар¬ лыгы ачыклана. Хакимиятнең катгый үзәкләштерелгән система¬ сы шартларында үзгәрешләр бары тик югарыдан гына, гамәлдәге
§ 40. СССРда хәбәрдарлык, демократияләштерү 2gy һәм сәяси тормышның яңа этабы идарә рычагларын кулланып кына гамәлгә ашырыла ала. Үзгәртеп коруда аларны акрынлап сүтү, демократик принципларда төзеләчәк яңа хакимият институтлары белән алыштыру күздә то¬ тыла. Ләкин хакимиятнең яңа институтлары оешканчы ук, иске ме¬ ханизмнар үзләренең нәтиҗәлелеген югалта. Хәбәрдарлык һәм демократияләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән иҗтимагый- сәяси көчләр һәм хәрәкәтләр М.С. Горбачёв сәясәтенә шикләнеп карыйлар. КПСС составындагы үзгәртеп кору тарафдарларының яңа сәяси көчләр социализмны яңарту идеясен яклар дигән өмете юкка чыга. 1990 -1991 елларда КПСС идарәче партия булып кала, ләкин урыннарда аның аппаратының йогынтысы кими. Хакимият ил Президенты һәм җирле Советлар кулында туплана. 1990 елның җәендә КПССның XXVIII съезды партиянең яңа Программасын раслый. Демократик социализм төзү аның мак¬ саты итеп игълан ителә. Ләкин М.С. Горбачёв һәм аның тараф¬ дарлары карашларының Көнбатыш Европадагы социал-демокра¬ тия белән якынаюын аңлаткан бу платформа КПСС сафларының ныгуына булышлык итми. КПССта илнең демократик яңарышын яклаучылар белән бергә, консерватив як та була, ул үзгәртеп кору сәясәтен хата буларак бәяли. 1990 елда төзелгән РСФСР Комму¬ нистлар партиясендә аның йогынтысы аеруча зур була. Партия функционерлары үзләренең чиксез хакимияткә ия бу¬ луларына гадәти хәл итеп карый. Күпсанлы партия-дәүләт элита¬ сы катлавы җәмгыятьтә хөкем сөргән идея төрлелеге, массакүләм мәгълүмат чараларының ирекле эшчәнлеге белән канәгать булмый. КПССның күп кенә радикаль рухтагы әгъзалары аның саф¬ ларыннан чыгалар һәм җәмгыять тормышында сизелерлек роль уйнаган яңа сәяси хәрәкәтләргә кушылалар. Б.Н. Ельцин (1931—2007) шуларның берсе була, ул кадрларны яңарту кам¬ паниясе чорында үзәк урыннарның берсен били - партиянең Мәскәү оешмасын җитәкли. Үзгәртеп кору, хәбәрдарлык һәм демократияләштерү идеяләрен хуплап, Б.Н. Ельцин аларны Мәскәүдә гамәлгә ашыруга керешә. Коррупциягә һәм партия- дәүләт элитасының өстенлекләренә каршы көрәшү, кадрларны чистартулар үткәрү нәтиҗәсендә, Ельцин җәмәгатьчелек һәм демо¬ кратик рухтагы интеллигенция арасында популярлык казана. 1987 елда Б.Н. Ельцин биләгән вазифаларыннан отставка¬ га китә, КПСС җитәкчелеген үзгәртеп коруга аяк чалуда гаепли. Моңа җавап йөзеннән КПСС контролендәге газеталарда Ельцин-
ны эзәрлекләү башлана. Ләкин бу аның популярлыгы артуга гына булышлык итә. 1990 елда Б.Н. Ельцин зур өстенлек белән Россия Феде¬ рациясе Югары Советына сайлана һәм аның Рәисе була. 1990 елда ул үзенең КПСС сафларыннан чыгуы турында белдерә. 1991 елда узган демократик сайлауларда Б.Н. Ельцин Россия Федерациясенең беренче Президенты итеп сайлана. Җәмгыятьтә аның абруе бик тиз үсеп китә. §40 I яян 3 II 4 II Сораулар һәм биремнәр Яңа «җепшеклек» чоры билгеләре нәрсәләрдә чагыла? Хәбәрдарлык төшенчәсенең асылын ачыгыз. Совет җәмгыятенең торышына ул нинди йогынты ясый? Ни өчен КПССта фикер каршылыклары кискенләшә башлый? Моның сәбәбе нәрсәдә? Б.Н. Ельцин эшчәнлеге турында сөйләгез. Җәмгыятьтә аның абруе үсү нәрсә белән аңлатыла? Документаль материаллар КПССның XIX Бөтенсоюз конференциясе резолюциясеннән (1988 елның 1 июле): Конференция хәбәрдарлыкны үсештәге процесс була¬ рак карый һәм аның эзлекле рәвештә җәелүен социа¬ листик стройның демократик асылы, аның кешегә йөз тотуы чагылышы өчен зарури шарт булуын ассызыклый <...> Тормышның барлык өлкәләрендә дә хәбәрдарлык — үзгәртеп кору процессларының тирәнәюе һәм аларның тук¬ талмавы өчен мөһим шартларның берсе <...> Җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм сәяси үсеше турында¬ гы статистик мәгълүматлардан файдалану буенча кирәксез чикләүләрне бетерү зарур <...> Конференция матбугатта, тәнкыйтьчән чыгышларны бастыр¬ мыйча тоткарлау белән беррәттән, гражданнарның наму¬ сын һәм дәрәҗәсен кимсетә торган объектив булмаган чы¬ гышларга һәм объектив булмаган мәгълүматка юл куелырга тиеш түгел дип саный. Хәбәрдарлык массакүләм мәгълүмат чараларының хокукый һәм әхлакый җаваплылыгын күздә тота.
§ 40. СССРда хәбәрдарлык, демократияләштерү һәм сәяси тормышның яңа этабы 269 КПССның XXVIII съезды «Гуманлы, демократик социализмга» программ белдерүеннән (1990): Съезд кризисның тамырлары социализм идеясенең зарар¬ лы булуында түгел, үткән чорда бу идеянең деформациягә дучар ителүендә дип саный. Иҗтимагый тормышның бар¬ лык якларын дәүләтләштерү, партия-дәүләт идарәсе югары катлавының пролетариат исеменнән урнаштырылган дик¬ татурасы <...> башбаштаклыкларга һәм законсызлыкка ки¬ терде. Табигать ерткычларча файдаланылды. Догматизм өстенлек итте, ул башкача фикерләүгә карата түземсезлек күрсәтте. Халыкның мәдәни-тарихи кыйммәтләре һәм интел¬ лектуаль байлыгы белән исәпләшмәү мөнәсәбәте урнашты¬ рылды <...> Үзгәртеп кору сәясәтенең асылы авторитар-бюрокра- тик стройдан гуманлы, демократик социализм җәмгыятенә күчүдән гыйбарәт. Авыр булса да, бу бердәнбер дөрес юл. КПСС җитәкчелеге хәбәрдарлыкның максатларын ничек билгели? Аның зарурлыгын ул ничек нигезли? Шәхесләрдә — тарих » белән конфликты аның Ельцин Борис Николаевич (1931—2007). Су¬ верен Россиянең беренче Президенты. Урал политехника институтын тәмамлаган, Ельцин 32 яшеннән йортлар төзү буен¬ ча эре комбинат башлыгы була. 1968 елда партия эшенә күчә һәм 1976-1985 елларда КПССның Свердловск өлкә комитетын, анна¬ ры Мәскәү партия оешмасын җитәкли. Б.Н. Ельцин Мәскәүдә эшләгән чорда демо¬ кратик даирәләрдә популярлык казана. КПСС җитәкчелеге, шул исәптән М.С. Горбачёв 1990 елда партия сафларыннан чыгуы белән тәмамлана. 1991 елда Ельцин Россия Федерациясе Президенты итеп сайлана. 1996 елда кабат бу урынга сайлап куела. 1999 елның 31 декабрендә Ельцин үзенең Россия Президенты постыннан отставкага китүен игъ¬ лан итә.
2yq 8 нче бүлек. Үзгәртеп кору, яңача сәяси фикерләү һәм совет җәмгыятенең кризисы _ .. Яңача сәяси фикерләү § 41 , Һәм «салкын сугыш»ның төгәлләнүе 1980 еллар башына хәрби өлкәдә Совет-Америка мөнәсәбәтләрен җайга салучы нинди килешүләр гамәлдә була? Яңача сәяси фикерләү Хакимлек итүче партия җитәкчелегенә М.С. Горбачёв сайлан¬ ганнан соң, совет дипломатиясенең беренче адымнары халыкара хәлне., яхшырту, совет икътисадын ашкынып кораллануның яңа адымнарыннан саклап калырга тырышу белән бәйле була. Багланышлар эзләү СССР һәм АКШ җитәкчеләре - М.С. Горбачёв белән Р. Рейганның Женевада (1985) һәм Рейкьявикта (1986) очрашуларыннан башлана. Бу очрашу¬ ларда якларның халыклар тормышыннан атом-төш сугышы кур¬ кынычын алып ташларга омтылуы беркетелә, ләкин алар конкрет килешүләр белән төгәлләнми. Халыкара климатны яхшыртуда прогресс булмау совет җитәкчелеген тышкы сәясәт өлкәсендә тагын да мөһимрәк үзгәрешләргә этәрә. Алар 1987 — 1988 елларда М.С. Горбачёв та¬ рафыннан яңача сәяси фикерләү идеясен тәкъдим итү белән бәйле бул^ Атом-төш коралын куллану белән янауның, аңа ия булуның реаль сәяси максатка ирешүгә хезмәт итми башлавын тану күздә тотыла. Кораллануны кискен киметү зарурлыгы, хәтта ки 2000 елга атом-төш коралын юк итү турында нәтиҗәгә киленә. Яңача сәяси фикерләү сыйнфый яисә дәүләти кыйммәтләрне түгел, ә гомумкешелек кыйммәтләрен беренче дәрәҗә әһәмиятле (приоритет) дип игълан итә. Приоритет — беренче әһәмияткә ия булу. Тышкы сәясәтнең атом-төш сугышы куркынычы, экологик һәлакәтләр һәм колониаль бәйлелектән котылган илләрнең үсеше белән бәйле глобаль проблемаларны чишүгә хезмәт итәргә тиешлеге ассызыклана. я Үзара каршы тору логикасыннан һәм идеологиясеннән баш тартырга тәкъдим ителә. Дәүләтләрнең халыкара аренада үзара бәйләнешен тәэмин итү, алар арасында ышанычлы атмосфера тудыру дипломатиянең төп максаты итеп күрсәтелә.
§ 41. Яңача сәяси фикерләү 271 һәм «салкын сугыш»ның төгәлләнүе Яңача сәяси фикерләү идеясен тәкъдим итү үзеннән-үзе генә «салкын сугыш»ны туктатуны тәэмин итә алмый. 1987 елда СССР үзара хәрби каршылыкларны киметү про¬ цессын урта һәм аз ераклыкка оча торган ракеталарны юкка чы¬ гарудан башларга карар кыла. М.С. Горбачёвның АКШка визи¬ ты вакытында (1987 елның декабре) кул куелган килешү буенча, Советлар Союзы үзенең 1752 ракетасын, Кушма Штатлар шул ук класслы 859 ракетаны юкка чыгарырга тиеш була. СССР бе¬ ренче мәртәбә төзелгән килешүнең үтәлешен үз территориясендә тикшерүгә ризалык бирә. 1988 елның декабрендә М.С. Горбачев, БМО утырышында чыгыш ясап, Совет кораллы көчләрен 500 мең кешегә берьяклы кыскарту хакында белдерә. НАТО һәм Варшава договоры оешма¬ сы илләре арасында Европада кораллы көчләрне үзара кыскарту турында сөйләшүләр башлана. 1990 елның 19 ноябрендә кул куелган килешү Атлантикадан Уралга кадәрге районда гаскәрләр һәм коралларның төп төрләре санының иң югары чиген билгели. Килешүдә катнашучыларның моннан соң үзара дошманнар булмавы, аларның бер-берсенә каршы көч куллану яисә көч белән янаудан тыелып тору турын¬ да үз йөкләмәләрен раславы ассызыклана. 1991 елның июлендә, АКШ президенты Дж. Бушның Мәскәүгә визиты вакытын¬ да, СССР белән АКШ арасында стратегик коралларны (ССВ-1) якынча 30 процентка кыскарту турында беренче килешүгә кул куела. Совет блогының таркалуы СССРның аңа союздаш режимнар белән үзара мөнәсәбәтләре өлкәсендәге үзгәрешләре җәмгыятьтә җитди бәхәсләр тудыра. 1989 елда СССР Әфганстаннан гаскәрләрен чыгара, анда яшәүче халыкларның социаль һәм сәяси сайлау иреген ихтирам итәргә йөкләмә ала. Көнчыгыш Европа илләрендә тирән үзгәрешләр башлана. Со¬ ветлар Союзының моннан соң Көнчыгыш Европадагы хакимлек итүче режимнарны корал көче белән якларга җыенмавы ачыкла¬ нуга, Варшава договоры илләренең һәммәсендә реформа яклылар активлаша, оппозицион көчләр барлыкка килә. Озак вакытлар коммунистларның кече партнёрлары ролен үтәгән сәяси партияләр уртак блоктан чыгалар. Коммунистлар партияләре тирән кризис хәлендә кала.
8 нче бүлек. Үзгәртеп кору, яңача сәяси фикерләү һәм совет җәмгыятенең кризисы 272 Совет гаскәрләре Әфганстаннан кайта 1989 елгы сайлау нәтиҗәләре буенча, Польшада хөкүмәтне легаль эшчәнлеккә күчкән «Теләктәшлек» лидерлары форма¬ лаштыра. Венгриядә шул ук елда узган сайлаулар вакытын¬ да коммунистларга каршы сәяси партияләр 90 процентка якын тавыш җыя. Чехословакиядә 1990 елда коммунистлар¬ га оппозициядә булган сәяси көчләр җиңеп чыга. Румыниядә халык восстаниесе нәтиҗәсендә (1989) идарәче режим бәреп төшерелә, ә аның лидерлары җәзалап үтерелә. Европадагы һәм дөньядагы хәлләргә ГДРдагы вакыйгалар зур йогынты ясый. Халыкның Көнбатыш Германиягә массакүләм качуы сәяси кризисны тирәнәйтә. Мәскәүдән килгән күрсәтмә буенча, Германиядәге совет гаскәрләре төркеме командование- се ГДРның эчке эшләренә тыкшынудан тыелып кала. Яңа лидер¬ лар оппозиция белән диалогны җайга салырга тырышалар, аерым алганда, Конституциядән партиянең җитәкчелек роле турында¬ гы пунктны алып ташлыйлар. Алар демократик реформаларга юнәлтелгән коалицияләр оештыралар. Шулай да 1990 елда ГДР халкы ГДР белән ГФРны берләштерү чакыруы белән чыккан партияләр өчен бердәм тавыш бирә. 1990 елның июлендә М.С. Горбачёв һәм ГФР канцлеры Г. Коль сөйләшүләре вакытында СССР җитәкчелеге, нигездә, не¬ мецлар куйган шартларны кабул итә. Бәхәсле мәсьәләләр, аерым алганда, бердәм Германиянең хәрби блокларда әгъзалыгын, Герма¬ ния дәүләте җитәкчелеге каравына калдыралар. 1990 елның авгус¬ тында Германиянең берләшүе турында килешүгә кул куела. Көнчыгыш Европа илләрендә социализмның Совет моделе җимерелү белән, аларның теләге буенча, 1991 елның язында Вар¬
§ 42. СССРда эчке каршылыкларның кискенләшүе. 273 Совет җәмгыятенең кризисы һәм таркалуы шава договоры оешмасы һәм Икътисади Ярдәмләшү Советы тара¬ тыла. Көнчыгыш Европа илләре, СССР белән сәүдәне кыскартып, үзләренең икътисади бәйләнешләрен Көнбатышка юнәлтәләр, бу исә алга таба СССРда икътисади проблемаларны кискенләштерә. СССР җитәкчелеге тарафыннан АКШ һәм аның белән союз¬ да булган илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча үткәрелгән чаралар реаль нәтиҗә бирә. 1988 елда АКШ президен¬ ты Р.Рейган СССРга «явызлык империясе» буларак каравыннан баш тартуын белдерә. «Салкын сугыш»ның нигездә төгәлләнүе ту¬ рындагы фикер 1988 — 1990 елларда Көнбатышта күп мәртәбәләр әйтелә. § 41 | Сораулар һәм биремнәр 1 Ни өчен СССР җитәкчелеге Көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтне яхшыртуга зур әһәмият бирә? 2 Яңача сәяси фикерләүнең мәгънәсе нәрсәдә? 1987-1991 елларда СССР һәм Көнбатыш илләр арасында нинди килешүләр төзелә? Алар Советлар Союзының халык¬ ара хәлендә ничек чагыла? 4 СССР җитәкчелеге Көнчыгыш Европадагы үзгәрешләргә карата, Германияне берләштерү мәсьәләсендә нинди позициядә тора? § 42 М.С. Горбачёвның тышкы сәясәте совет җәмгыятендә нигә тәнкыйть ителә? СССРда эчке каршылыкларның кискенләшүе. Совет җәмгыятенең кризисы һәм таркалуы СССРда үзгәртеп коруның барышы һәм яңача сәяси фикерләү урнашу белән бәйле нинди каршылыклар була? СССРда милләтара проблемаларның кискенләшүе Үзгәртеп кору процессында иң зур кыенлыклар милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә килеп чыга. Алар Мәскәү үзәк ха¬ кимияте һәм төрле союздаш һәм автономияле республикалар җитәкчелеге мәнфәгатьләрендәге төрлелекне күрсәтә һәм эчке сәясәтне киеренкеләндерә. Хәбәрдарлык шартларында КПСС җитәкчелегенең абруе какшау, коммунистик идеологиянең йогын¬ тысы кимү милләтчелек идеяләре үсешенә булышлык итә. Урын-
нарда үзләрен союз хакимият үзәгеннән бәйсез итеп күрсәткән җитәкчеләр популярлык казана. 1988 елда Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында каршы¬ лыклар кискенләшә. Таулы Карабах (Азәрбайҗандагы күпчелек халкы әрмәннәрдән торган автономияле өлкә) өстеннән контроль¬ лек өчен башланган конфликт сугышка әверелә. 1989—1990 ел¬ ларда Литва, Латвия һәм Эстониядә СССР составыннан чыгу омтылышы көчәя. Аларда идарә итүче коммунистлар партияләре КПСС белән бәйләнешләрен өзәләр, барлыкка килгән халык фронтлары белән компромисс эзли башлыйлар. Литвада милли-патриотик көчләр аеруча югары актив¬ лык күрсәтәләр. Бу республикада 1939 елгы Совет-Германия килешүенең яшерен статьялары басылып чыгу аеруча кискен кабул ителә. Алар нигезендә Балтыйк буе дәүләтләренең СССР тарафын¬ нан кызыксыну даирәсе буларак каралуы ачыклана. 1990 елның февралендә ирекле үткәрелгән сайлаулардан соң Литва парламентында күпчелек тавышны республиканың ССР Союзы составыннан чыгуы өчен тырышкан «Саюдис» хәрәкәте та¬ рафдарлары ала. Литва Югары Советы бәйсезлекне торгызу һәм республиканың 1940 елда СССР составына кертелгәнче гамәлдә булган законнары нигезендә вакытлы Конституция кабул итү ту¬ рында карар чыгара. Молдавия, Көньяк Осетия, Грузиядә киеренкелек учакла¬ ры барлыкка килә, Абхазия Грузия составыннан чыгуы турын¬ да белдерә. Милли республикалардан җирле булмаган халыкны, бигрәк тә русларны кысрыклап чыгару башлана. Союз хакимият үзәге килеп туган проблемаларны кара-кар- шы сөйләшү, үзара килешүләр, янаулар, чикләнгән көч куллану, Союзны яңарту турында идеяләр тәкъдим итү хисабына чишәргә омтыла, ләкин инде соң була, бу тәкъдимнәр җирле лидерлар та¬ рафыннан кире кагыла. 1989 елның апрелендә Тбилисида, 1990 елның гыйнварында Бакуда, 1991 елның гыйнварында Вильнюста һәм Ригада хәлләр ССР Союзы хәрби частьлары белән бәйсезлек тарафдарлары арасындагы кораллы бәрелешкә кадәр барып җитә. Конфликт барышында булган корбаннар өчен җаваплылык мәсьәләсе күтәрелгәч, союз хакимият үзәге һәм М.С. Гор¬ бачёв, бу очракта бары тик җирле хакимиятләр һәм аерым хәрби часть командирларының үзешчәнлеге хакында гына сүз алып барырга мөмкин, дип белдерәләр. Бу исә хөкүмәтнең хәрбиләр хәрәкәтен ни дәрәҗәдә контрольдә тотуына һәм СССР Президенты белдерүләренә ни дәрәҗәдә ышанырга мөмкин булуына карата шик тудыра.
275 § 42. СССРда эчке каршылыкларның кискенләшүе. Совет җәмгыятенең кризисы һәм таркалуы 1990 елның мартында Грузия һәм Эстония, маенда Латвия Югары Советлары суверенитет турында декларация кабул итәләр. 1990 елның 12 июнендә РСФСР Югары Советы да Россия Феде¬ рациясе дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Бу үрнәккә Үзбәкстан, Молдавия, Украина һәм Белоруссия кушыла. Мондый адым әле республикаларның СССР составыннан чыгу¬ ын аңлатмый. Сүз союз хакимиятләренә ышанмауның чагылышы, союз үзәге хисабына республикаларның вәкаләтләрен киңәйтергә омтылу турында бара. Шуның белән бергә, Россия җитәкчелеге үзгәртеп кору темпларын арттыруны таләп итә, барыннан да элек бу икътисад өлкәсенә кагыла. 1990 елның августында Союз һәм Россия хакимият орган¬ нары «500 көн» проекты нигезендә реформалар программасын гамәлгә ашыру турындагы фикергә киләләр. Биредә, халык¬ ны социаль яклау системасын саклаган хәлдә, икътисадта базар мөнәсәбәтләренә тизләтелгән күчеш күздә тотыла. Әмма союз җитәкчелеге әлеге йөкләмәләрне үтәми. Союзны яңарту турында сөйләшүләр башлана. 1991 елның мартында үткәрелгән референдум (бөтенхалык фикерен ачыклау) СССР гражданнарының илне яңартылган хәлдә саклап калу ягын¬ да торуын күрсәтә. 1991 елның апрелендә яңа Союзга (Суверен дәүләтләр бергәлеге) элеккеге 15 союздаш республиканың унысы керү ту¬ рында уртак фикергә киленә. Үзәк президент хакимияте система¬ сы сакланган конфедерация булдыру күздә тотыла. СССРда түнтәрелеш ясарга маташу һәм дәүләтнең таркалуы Яңа союз шартнамәсенә (килешүенә) кул кую 1991 елның 20 авгу¬ стына билгеләнә. Ләкин Мәскәүдә дәүләт түнтәрелеше ясарга ма¬ ташу бу мөмкинлекне юкка чыгара. Хәбәрдарлык һәм җәмгыятьне демократияләштерү сәясәте, КПССка карата оппозициядә булган көчләр эшчәнлегенә ирек бирелү, Мәскәүдәге хакимият үзәге белән күпчелек союздаш рес¬ публикалар арасында мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе, халыкара мәйданда берьяклы ташламалар ясалу КПСС һәм союз хакими¬ ят структураларының күп җитәкчеләрендә ризасызлык тудыра. 1991 елның җәендә алар контрольлегендә массакүләм мәгълүмат чараларында алып барыла торган сәясәтне, яңа сәяси фикерләү идеяләрен дискредитацияләү кампаниясе башлана. 1991 елның 19 августында яңа хакимият органы - Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) төзү турында игълан ителә. Вице-пре-
8 нче бүлек. Үзгәртеп кору, яңача сәяси фикерләү һәм сонет җәмгыятенең кризисы 276 Ак йорт каршындагы мәйданда. Мәскәү. 1991 зидент Г.И. Янаев, премьер-министр В.С. Павлов, КГБ рәисе, обо¬ рона һәм эчке эшләр министрлары М.С. Горбачёвны вакытлыча хакимияттән читләштерелгән дип белдерәләр. Аның үзен Кырым¬ дагы хөкүмәт дачасында тоткарлап торалар. Мәскәүгә гаскәрләр керт£лә. Оппозицион партияләрнең һәм күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген туктату турында игълан ителә. ГКЧП әгъзалары көч чаралары белән Союз һәм Совет дәүләтчелеге таркалуга каршы торырга карар кылалар, әмма алар бертөрле дә уңай эшчәнлек программасы тәкъдим итмиләр. Сүз яңадан ил белән җитәкчелек итүнең үзәкләштерелгән элеккеге алымнарына һәм оппозицияне рәхимсез рәвештә бастыруга кайту хакында бара. 1991 елның август фетнәсен өзүдә Россиянең демократик көчләре һәм Россия Президенты Б.Н. Ельцин хәлиткеч роль уй¬ ныйлар. ГКЧП гамәлләре җәмгыятьтә яклау тапмый. Фетнәчеләр ха¬ кимиятен танымаган Россия хөкүмәтен һәм парламентын яклар¬ га, алар резиденциясен, Ак йорт бинасын сакларга Мәскәүнең меңнәрчә кешесе күтәрелә. Союздаш республикалар көтеп тору по¬ зициясен ала. ГКЧП Россия хөкүмәте резиденциясен штурмларга һәм илдә гражданнар сугышы башларга җөрьәт итми. 1991 елның 22 августында ГКЧП әгъзалары дәүләт түнтәрелеше ясау омтылышында гаепләнә һәм кулга алына. М.С. Горбачёв Мәскәүгә кайту мөмкинлеге ала.
СССРда түнтәрелеш омтылышы ясалганнан соң, илдә күп хакимиятле сәяси вазгыять урнаша. М.С. Горбачёв раславын¬ ча, фетнәдән соң ул «бөтенләй башка илгә» кайта. Б.Н. Ельцин Указы белән 1991 елның августында Россия территориясендә Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең эшчәнлеге тук¬ татыла, аның милке национализацияләнә, акчалары сак асты¬ на алына. Массакүләм мәгълүмат чаралары катгый рәвештә союз идарә структураларын тәнкыйтьлиләр, аларның җитәкчеләрен фетнәчеләргә теләктәшлек белдерүдә гаеплиләр. Союзның бөтенлеген һәм социалистик идеалларны яклаучы сәяси көчләр таркау хәлдә һәм юнәлешсез кала. Яңа демократик партияләр Мәскәүдә, Ленинградта һәм кай¬ бер эре шәһәрләрдә генә җитди йогынтылы көчкә ия булалар, башка төбәкләрдә реаль хакимият җирле административ элита кулына күчә бара. Фетнәдән соң үзәк хакимияткә ышаныч как¬ шый. Союздаш республикалар гына түгел, РСФСР составындагы автономияләр дә үзләрен суверен республикалар дип белдерәләр. Фетнәдән соң ук, 1991 елның 21 августыннан 1 сентябренә кадәр, Латвия, Эстония, Украина, Молдавия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан үзләренең бәйсезлекләрен игълан итәләр (Литва һәм Грузиянең бәйсезлек игълан итүе элегрәк була). Әлеге шартларда СССР Президенты һәм союз үзәге чын¬ лыкта үзләренең вәкаләтләрен югалта. Союз шартнамәсенең яңа вариантын әзерләү омтылышы уңышсыз тәмамлана. 1991 елның 1 декабрендә Украинада референдум уздырыла, нәтиҗәдә сайлаучыларның 90 проценты бәйсез дәүләт төзүне яклап тавыш бирә. Украина президенты итеп сайланган Л.М. Кравчук 1991 елның 5 декабрендә республиканың 1922 елгы союз килешүеннән чыгуы турында белдерә. СССР стихияле рәвештә таркала баш¬ лый, бу процесска М.С. Горбачёв берничек тә киртә куя алмый. Шул ук вакытта Россия җитәкчеләренең сәяси абруе кискен үсә, РСФСР Президенты Б.Н. Ельцинның позицияләре ныгый. Элеккеге союздаш республикалар һәм төбәкләренә дә аның йогын¬ тысы зур була. 1991 елның 8 декабрендә Россия, Украина һәм Белорус¬ сия җитәкчеләре 1922 елгы союз килешүенең гамәлдән чыгуы, СССРның таркалуы һәм БДБ (Бәйсез дәүләтләр бергәлеге) төзелү турында игълан итәләр. Бу вакыйга тарихка Беловежье килешүе буларак керә. Әлеге килешү РСФСР Президенты Б.Н. Ельцин, УССР президенты Л.М. Кравчук һәм БССР Югары Советы Рәисе С.С. Шушкевич арасында төзелә. 1991 елның 21 декабрендә БДБга элеккеге 15 Совет республикасының lie керә. Азәрбайҗан,
8 нче бүлек. Үзгәртеп кору, яңача сәяси фикерләү һәм совет җәмгыятенең кризисы Л.М. Кравчук, С.С. Шушкевич һәм Б.Н. Ельцин. 1991 Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, РСФСР, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина БДБ төзелү турындагы декларациягә кул куялар. 1991 елның 25 декабрендә М.С. Горбачёв - инде таркал¬ ган дәүләтнең Президенты - отставкага китә. Икенче көнне СССР Югары Советы СССРның таркалу фактын таный һәм үз вәкаләтләренең туктатылуы турында белдерә. ta § 42 ! Сораулар һәм биремнәр 1 СССРга кергән республикаларның суверенлыкка омтылуы нәрсә белән аңлатыла? Моңа карата союз хакимияте нинди мөнәсәбәттә була? 1991 елның августында булган фетнәнең сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? Ни өчен аны оештыручылар җәмгыятьтә яклау тапмый? 3 1991 елның көзендә СССРдагы вакыйгалар нинди юнәлеш ала? Советлар Союзын таратуга реаль альтернатива буламы? Документаль материаллар ГКЧПның совет халкына мөрәҗәгатеннән (1991 елның 19 августы): Ватан һәм халыкларыбыз язмышы өчен авыр һәм аяныч ва¬ кытта без сезгә мөрәҗәгать итәбез! Безнең бөек Ватаны¬ бызга үлем куркынычы яный! М.С. Горбачёв инициативасы белән илнең динамикалы үсешен тәэмин итү һәм иҗтимагый
§ 42. СССРда эчке каршылыкларның кискенләшүе. 279 Совет җәмгыятенең кризисы һәм таркалуы тормышны демократияләштерү чарасы буларак башланган реформалар сәясәте билгеле бер сәбәпләр аркасында ту¬ пикка керде. Баштагы энтузиазмга һәм өметләргә алмашка ышанмаучанлык, төшенкелек һәм өметсезлек килде. По¬ литиканлык иҗтимагый тормыштан Ватан һәм гражданнар язмышы турында кайгыртуны кысрыклап чыгарды. Бар¬ лык дәүләтчелек институтларына карата санга сукмаучылык мөнәсәбәте алып барыла. Чынлыкта, ил идарә ителмәслек хәлгә килде <...> Ватан язмышы хәл ителгән мондый аянычлы мәлдә кул кушырып утырсаң, һәлакәтле, томанларга да куркыныч нәтиҗәләр өчен җавап тотарга туры киләчәк. Ватаныбыз¬ ны газиз күргән, тыныч һәм ышанычлы шартларда яшәргә һәм эшләргә теләгән, канкойгыч милләтара конфликтларны кабул итмәгән, үз Ватанының киләчәктә бәйсез һәм чәчәк атучы ил булуын күзаллаган һәр кеше дөрес юл сайларга тиеш. РСФСР Президенты Б.Н.Ельцин указыннан (1991 елның 19 августы): Үзләрен Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты дип игъ¬ лан иткән затлар төркеме кылган гамәлләргә бәйле рәвештә карар бирәм: 1. Комитет игълан ителүне Конституциягә каршы юнәл¬ дерелгән адым дип санарга һәм аның гамәлләрен дәүләт алдындагы җинаять сыйфатындагы дәүләт түнтәрелеше бу¬ ларак бәяләргә. 2. Гадәттән тыш хәл буенча комитет исеменнән чыгарылган барлык карарларны законсыз һәм РСФСР территориясендә көчкә ия түгел дип санарга <...> 3. Әлеге Комитет карарларын үтәгән затларның гамәлләре РСФСР Җинаять кодексы буенча бәяләнә һәм закон нигезендә эзәрлекләнә. М.С. Горбачёв белдерүеннән (1991 елның 24 августы): КПСС ҮК Секретариаты һәм Политбюросы дәүләт түнтә¬ релешенә каршы чыкмадылар. Үзәк Комитет конституцион законлылыкны бозуга карата катгый гаепләү һәм каршы¬ лык күрсәтү позициясенә баса алмады, коммунистларны көрәшкә күтәрмәде <...> Әлеге хәлдә КПСС ҮК үз-үзен тарату турындагы кыен, әмма гадел карар кабул итәргә тиеш <... >
Алга таба үзем өчен КПСС ҮК Генераль секретаре вазифала¬ рын башкаруны мөмкин түгел дип исәплим һәм үз өстемнән тиешле вәкаләтләрне төшерәм. Документларны игътибар белән анализлагыз. Даталарын чагыш¬ тырыгыз. Аларның авторлары кемнәр? Бу документларның барлыкка килүе нинди вакыйгага бәйле? Алар совет җәмгыяте тормышындагы нинди үзгәрешләргә юл ачалар?
9 нчы бүлек 281 РОССИЯ |ФЕДЕРАЦИЯСЕ 1991-2013 ЕЛЛАРДА §43 Икътисади реформаларның башлангыч этабы Үзгәртеп кору елларында икътисадны үзгәртү буен¬ ча уздырылган чаралар ни өчен көтелгән нәтиҗәләргә китерми? СССР таркалганнан соң Россия Россия Федерациясе алдына, яңа суверен дәүләт буларак, үзенең үсеш мәсьәләләрен һәм дөньядагы ролен билгеләү проблемалары килеп баса. Россия СССРдан бөек атом-төш державасы статусын, аның икътисади һәм фәнни-техник потенциалының якынча 60 про¬ центын, табигать ресурсларына бай территориясенең зур өлешен мирас итеп ала. Шул ук вакытта Россия Федерациясе элекке¬ ге СССРның бурычлары (70 млрд доллар чамасы), сәнәгатьтә төп фондларының тузуы (якынча 70 процент) кебек ж,итди проблемаларның да варисы була. 1990 еллар башында ил икътисадында катлаулы хәл хөкем сөрә. Иң кирәкле товарлар, шул исәптән азык-төлек кытлыгы арта. Авыр сәнәгать һәм оборона тармагы предприятиеләре дәүләт заказыннан мәхрүм кала. Бу исә тизлек белән үсәчәк эшсезлек куркынычы тудыра. СЭВ һәм СССР таркалганнан соң, илнең тышкы икътисади элемтәләре тәмам какшый. Әлеге шартларда Президент Б.Н. Ельцин төп урыннарны реформаларның яшь тарафдарлары биләгән хөкүмәт төзи - пре¬ мьер-министр вазифаларын башкаручы итеп — Е. Т. Гайдар (1956 — 2009), вице-премьерлар итеп А.Н. Шохин (1951 елда туган) һәм А.Б. Чубайс (1955 елда туган) билгеләнә. Алар икъ¬ тисадны тиз арада базар хуж,алыгы мөнәсәбәтләренә күчереп са¬ выктыруга юнәлеш тоталар. Илне кризистан чыгаруның бу юлын шок терапиясе дип атыйлар. Реформалар бәяләрне либерализацияләүдән, ягъни дәүләт та¬ рафыннан көйләүдән баш тартудан башлана. Шәхси эшмәкәрлекне чикләүләр, шул исәптән сәүдә өлкәсендә дә, бетерелә. Хосусый лаштыру (приватизация) гамәлгә ашырыла башлый. Хосусыйлаштыру — дәүләт милкенең бер өлешен аерым затларга тапшыру (яки сату).
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда 282 1992 елның 1 октябреннән илнең гражданнарына хосу¬ сыйлаштыру чеклары - ваучерлар таратыла. Алар дәүләт предприятиеләренең акцияләрен сатып алу хокукы бирә. Дәүләт предприятиеләрен хосусыйлаштыру икътисадның чәчәк атуы белән кызыксынган күпсанлы милекчеләр катлавының формала¬ шуына китерер, ә ирекле конкуренция икътисадны тизләтелгән модернизацияләү өчен стимуллар тудырыр дип уйланыла. Торакны хосусыйлаштыру башлана. Россия гражданнарына үзләре биләгән фатирларны шәхси милеккә күчерү хокукы бирелә, аннан теләгәнчә файдалану мөмкин була. Илдә торак базары бар¬ лыкка килә. «■ Реформаларның беренче нәтиҗәләре Дөньядагы бер генә дәүләтнең дә, бигрәк тә демократия инс¬ титутлары һәм традицияләре оешу хәлендә генә булган илдә, үзәкләшкән планлы икътисадтан базар икътисадына күчү белән бәйле үзгәртеп корулар тәҗрибәсе булмый. Реформалар, башлыча, ил икътисады өчен коткару чарасы булып тора, аның үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача. • Ихтыяҗ һәм куллану күләмен баланслауга ирешелә, кибетләрдә иң кирәкле товарлар гына түгел, элек идарәче элита гына кулланган товарлар да барлыкка килә. \ 1989—1991 елларда илнең күп кенә төбәкләренә янаган ачлык куркынычы бетерелә. • Предприятиеләрнең бер өлешен хосусыйлаштыру, ал арны катгый рәвештә югарыдан контрольдә тотудан азат итү, хуҗалык инициативасы барлыкка килү, җитештерүне үзгәртеп кору (бар¬ лык җитәкчеләр дә моңа әзер булмасалар да) өчен алшартлар ту¬ дырыла. • Икътисадта структура үзгәрешләре процессында массакүләм эшсезлекне булдырмау өчен шартлар тудырыла. Күп кенә хезмәт ияләре, эшсез калганнан соң, сәүдә һәм арадашчылык эшчәнлеге, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлыйлар, шул рәвешчә, яшәү өчен акча эшлиләр, билгеле бер күләмдә байлык туплыйлар. • Җәмгыятьнең ачыклык дәрәҗәсе үсә. Россия гражданнары чит илләрнең фән һәм мәдәният казанышларын куллану, читтән кертелгән товарларны сатып алу, туризмнан файдалану буенча моңарчы булмаган мөмкинлекләр ала. Үзгәртеп коруларның, уңай яклары белән бергә, рефор¬ маларның иҗади потенциалын тулысынча файдалануга комачаула¬ ган тискәре нәтиҗәләре дә була.
■ Товар кытлыгы сакланган шартларда, бәяләрне иреккә җибәрү аларның зур тизлек белән күтәрелүенә (1992 елда - 100 тап¬ кыр һәм аннан да күбрәк) этәрә, бу исә хезмәт хакын арттыру һәм социаль түләүләр белән компенсацияләнми, шуңа күрә халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәя. Хезмәт ияләренең күпчелегенең керемнәре өчтән ике өлешкә кими. ■ Хөкүмәтнең БДБ илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча төгәл концепциясе булмый. Рубль Россиягә генә түгел, суверен дәүләтләргә әверелгән элеккеге союздаш республикалар икъти¬ садына да хезмәт итә. Нәтиҗәдә акча эмиссиясе (акча бас¬ тыру) өстеннән контроль югала. Чит ил валюталарына карата рубль курсының тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкин булмый, рубль тиз арада очсызлана. Шәхси эшмәкәрләр үз акчаларын тотрыклырак чит ил валюталарына (барыннан да элек АКШ долларларына) алыштыралар һәм чит илләрдә саклыйлар. Россиядән капитал читкә чыга башлый. ■ БДБ илләре белән таможня чикләре билгеләнмәү сәбәпле, тышкы сәүдә операцияләре өстеннән дәүләт контроле югала. Әлеге илләр территориясе аша читкә дефицит материаллар, чимал, технологияләр контрольсез чыгарыла, алар түбән бәяләрдән сатыла. ■ Эшмәкәрлек эшчәнлеге аеруча керемле сәүдә һәм арадашчылык тармакларында туплана. Бу исә бәяләр күтәрелүен тизләтә, ләкин җитештерүнең үсешен стимуллаштырмый. Илне модернизацияләү һәм аның мәгълүмати технологияләргә күчүе өчен нигез булырлык фән казанышларына йөз тоткан тармак¬ лар зур зыян күрә. ■ Эшмәкәрлек эшчәнлегенең хокукый нигезе аның үсеш темпла¬ рыннан артта кала. Законлылык һәм законсызлык арасындагы аерымлыклар югала. Эшмәкәрләр еш кына чиновникларның башбаштаклыгына, җинаятьчеләр талавына дучар була. Болар барысы да үз эшләренең уңышка ирешүе өчен тырышкан, со¬ циаль җаваплылык тойган милекчеләр катлавы формалашуны акрынайта. Рәсми мәгълүматлар буенча, 1994 елда хосусый¬ лаштырылган предприятиеләрнең нибары 10 проценты гына табыш китерә. ■ Россия икътисадына үтеп кергән җинаятьчелек, законнарның төгәлсезлеге, сәяси тотрыксызлык чит ил инвесторларын Рос¬ сия базарыннан читләштерә. Россия икътисадына хосусый ка¬ питал агылуына багланган өметләр акланмый. ■ Ваучерлы хосусыйлаштыруның Россия гражданнары өчен фай¬ дасы аз була. Инфляция шартларында ваучерларның
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991 — 2013 елларда 284 кыйммәте тиз арада югала. Россиялеләрнең күпчелеге аларны юк кына бәягә саталар яки хосусыйлаштыру фондларына сала¬ лар, озакламый әлеге фондлар яшәүдән туктый. Россия үсешенең икътисади күрсәткечләре зур тизлек белән түбән тәгәри. Тулай милли продукт (ВНП) җитештерү кими. Таблица 1990 елларның беренче яртысында Россиядә икътисади үсешнең төп күрсәткечләре Еллар 1992 1993 1994 1995 1996 Тулай милли продукт җитештерү, узган елга карата процентларда -14,5 -8,7 -12,6 -4,0 -6,0 Сәнәгать продукциясе җитештерү, узган елга карата процентларда -18,0 (БДБ) -12,0 (БДБ) -20,9 -з,з -5,0 Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, узган елга карата процентларда — — -12,0 -8,0 -7,0 Тышкы бурыч, млрд доллар¬ ларда 79,0 112,9 121,9 120,5 132,5 а 1992 елда Россия сәясәте Россиянең 1990 еллар башындагы иҗтимагый тормышының төп үзенчәлеге киң халык массаларын туплаган сәяси партияләр булмаудан гыйбарәт. Андый партияләр әле оешу этабында гына була. РСФСР Югары Советында алар фракцияләр һәм союзлар төзиләр. Партияләрнең бер-берләреннән төп аерымлык билгесе булып үткәрелүче реформаларга карата мөнәсәбәте тора. РСФСР Президенты һәм хөкүмәт тоткан юнәлешкә кара¬ та Югары Советта оппозиция көчәя бара. Аның тизләтелгән рәвештә базарга күчү реформаларын уздыруны яклаган күп кенә әгъзалары хөкүмәттә һәм Президент администрациясендә җитәкче урыннарга билгеләнәләр, бу исә Югары Советта демократик көчләрнең йогынтысын киметә. Моннан тыш реформа тарафдарлары арасында бердәмлек булмый. Аерым алганда, 1992 елның июнендә Мәскәүдә «Граж¬ даннар союзы» блогы оеша. Аның лидерлары вице-прези¬ дент А.В. Руцкой (1947 елда туган), Н.И. Травкин (1946 елда туган), А.И. Вольский (1932 — 2006) була. Алар хөкүмәт тоткан юнәлешне хезмәт ияләренең социаль мәнфәгатьләре исәпкә алын¬
§ 43. Икътисади реформаларның башлангыч этабы 285 маган өчен тәнкыйтьлиләр, реформаларны этаплап һәм төптән уй¬ ланган алымнар белән уздыруны таләп итәләр. 1992 елның июлендә реформалар тарафдарларының тагын бер блогы - «Демократик сайлау» оешмасы барлыкка килә. Аның җитәкчеләре - Г.Х. Попов (1936 елда туган), Г.В. Старовойто¬ ва (1946—1999) һәм С.Н. Юшенков (1950 — 2003), киресенчә, хөкүмәт консерватив көчләргә гаять зур ташламалар ясый дип исәплиләр, аның алдына тагын да тәвәккәлрәк гамәлләр кылу таләбен куялар. Реформалар курсына карата катгый оппозиция оешу процессы тагын да тизрәк бара. «Хезмәтчел Мәскәү», «Хезмәтчел Россия», «Хезмәт ияләренең берләштерелгән фронты», «Хәтер» хәрәкәтләре 1992 елның яз-җәй айларында Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә массакүләм манифестацияләр уздыралар. Халыкның күпчелегенең тормыш дәрәҗәсе төшү һәм социаль яклау системасының таркала башлавы аларның популярлыгы үсүгә этәргеч бирә. Хосусыйлаштырудан соң хезмәт хакларының түләнмәве, эш¬ сезлек барлыкка килү өчен төп җаваплылык яңа милекчеләр һәм урыннардагы хакимият органнары өстенә төшә. Ләкин барлык мәсьәләләрнең дә Мәскәүдә хәл ителүенә гадәтләнгән Россия граж¬ даннары үзләренең дәгъваларын үзәк хөкүмәткә һәм федераль ха¬ кимият аппаратына юллыйлар. 1992 елда ил буйлап забастовкалар дулкыны уза. Реформалар курсына каршы оппозиция бертөрле генә бул¬ мый. Аның сафларында патриотик рухлы эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр белән хезмәттәшлек итүдән баш тартмаган, каты куллы режим урнаштыру тарафдарлары, совет строен яңарту һәм ССР Союзын торгызу идеяләрен яклаган көчләр, монархиячеләр һ.б. аерылып тора. Аларның барысының да вәкилләре 1992 елның июнендә Мәскәүдә уздырылган Рус милли җыенында катнаша¬ лар. Фикер төрлелегенә карамастан, аларны үзгәртеп коруның идеяләре һәм нәтиҗәләренә, Е.Т.Гайдарның Министрлар кабинеты сәясәтенә каршы кискен тискәре мөнәсәбәт якынайта. Югары Советта да милли-патриотик көчләрнең С.Н. Ба¬ бурин (1959 елда туган) һәм В.Б. Исаков (1950 елда туган) җитәкләгән «Россия бердәмлеге» блогы оеша. Ул коммунистик идея яклыларны да, рус милли идеясе тарафдарларын да, ягъни Россиянең либераль демократия белән уртаклыгы булмаган аерым үсеш юлын яклаучыларны берләштерә. Шулай итеп, 1992 ел уртасына Россия Федерациясендә сәяси көчләрнең капма-каршылыгы көчәя. Халык депутатларының VI съезды (1992) базар реформалары тарафдарларының анда
pofi 9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991 -2013 елларда катнашучыларның, күп дигәндә, өчтән бер өлешенә таяна алача¬ гын күрсәтә. § 43 | Сораулар һәм биремнәр 1 1992 елгы икътисади реформалар нинди максатларны күздә тота? Бу реформаларның зарурлыгы нәрсәдә? Реформаларның нәтиҗәләренә бәя бирегез. Тискәре нәтиҗәләр нәрсә белән бәйле? Аларны булдырмый калу мөмкин булганмы? 3 1992 елгы Россия сәяси тормышының үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт? 4 Җәмгыятьтә, Югары Советта сәяси көчләрнең капма-каршы¬ лыгы нидән килеп чыга? Ул нәрсәдә чагылыш таба? § 44 1993 елгы сәяси кризис һәм Россия Федерациясенең яңа Конституциясен кабул итү «Шок терапиясе» сәясәтенең тискәре якларын сез нәрсәдә күрәсез? Россия җәмгыятендә каршылыклар кискенләшү Халыкның күпчелек өлешенең реформалар барышыннан канәгать булмавы Президент һәм хөкүмәт тоткан юнәлешкә карата оппозициядә булган сәяси көчләрнең йогынтысы артуга китерә. 1992 елның сентябрендә оппозиция Милли коткару фронты (ФНС) төзи, аның нигезен «Россия бердәмлеге» блогы тәшкил итә. ФНС Б.Н. Ельцинны һәм Е.Т. Гайдарны халыкка каршы юнәлдерелгән сәясәт уздыруда гаепли, аларның отставкага китүен таләп итә. Үз чиратында Президент ФНСны, Конституциягә каршы килүче оешма буларак, тарату турында указ чыгара. Югары Совет хөкүмәт тәкъдим иткән законнарны гамәлгә кертми, бу исә икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге кризисны тирәнәйтә. Җинаятьчел структуралар һәм коррупцияләнгән бюрократия өчен кулай булган хакимиятсезлек халәте урнаша. Җәмгыятьтә үзара каршы тору үсә бара. Халык депу¬ татларының VII съезды (1992 елның декабре), күпчелек тавыш белән Е.Т. Гайдарны кабат премьер итеп раслаудан баш тарта, шулай ук Конституциягә Президент һәм хөкүмәт хакимиятен чикләүче төзәтмәләр кертә. Халык депутатларының күбесе генә
§ 44. 1993 елгы сәяси кризис һәм Россия Федерациясенең яңа Конституциясен кабул итү 287 түгел, Югары Совет Рәисе Р.И. Хасбулатов (1942 елда туган) һәм вице-президент А.В. Руцкой да реформаларга оппозициядә то¬ ралар. Конфликтның тирәнәя баруы көтелмәгән нәтиҗәләргә этәрә. 1992 елның 12 декабрендә Конституция суды рәисе В.Д. Зорькин (1943 елда туган) инициативасы белән Президент һәм РСФСР халык депутатлары съезды арасында килешү төзелә. Съездның Конституцияне яңадан карау турындагы карарлары гамәлгә кер¬ телми. Президент, үз ягыннан, депутатларның күпчелеге өчен кулай булган яңа премьер кандидатурасын тәкъдим итә. Хөкүмәт башлыгы итеп В.С. Черномыр¬ дин (1938—2010) билгеләнә. Ул үзгәртеп корулар сәясәтен коррекцияли башлый, ләкин бу тиз арада нәтиҗә бирә алмый. Россия 1993 елның җәендә генә акча ре¬ формасы уздыра. Реформаның максаты итеп инфляция белән көрәш игълан ителә, СССР Дәүләт банкының 1961 — 1992 еллар¬ да гамәлдә булган иске үрнәктәге казна би¬ летлары әйләнештән чыгарыла. 1993 елның февралендә рәсми рәвештә Россия Федерациясе Коммунистлар партия¬ се (КПРФ) торгызыла, Г.А. Зюганов (1944 елда туган) аның лидеры була. Сан ягын¬ нан ул оешып килүче либераль-демократик партияләрдән күпкә өстен тора. Хөкүмәт сәясәте халык мәнфәгатьләренә каршы килә дип санаучы милли-патриотик юнәлештәге партияләрнең һәм хәрәкәтләрнең йогынтысы көчәя. В.С. Черномырдин Г.А. Зюганов Кризисныц тирәнәюе 1993 елның мартында оппозиция ини¬ циативасы белән халык депутатларының VIII (чираттан тыш) съезды чакырыла. Күпчелек тавыш белән ул элек Прези¬ дент белән ике арада төзелгән килешүне кире кага, Конституциягә баштарак кабул ителгән төзәтмәләрнең кертелүе турында белдерә. Моңа җавап йөзеннән, Б.Н. Ельцин 1993 елның 25 апрелендә Президентка һәм Югары Советка ышаныч белдерү һәм Югары Со¬
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда ветны яңа законнар чыгару вәкаләтләреннән мәхрүм итү мәсьәләсе буенча референдум уздыру турында халыкка мөрәҗәгать белән чыга. Илдә конституцион кризис халәте туа. Халык депутат¬ ларының ашыгыч рәвештә чакырылган IX (чираттан тыш) съез¬ дында оппозиция Б.Н. Ельцинга карата импичмент куллану ом¬ тылышы ясый, әмма аның тәкъдиме депутатлар тавышларының таләп ителгән өчтән ике өлешен җыя алмый. Импичмент — дәүләт башлыгы үз вәкаләтләрен үтәүгә сәләтсез булганда яки ил Конституциясенә каршы килгән гамәлләр кылган очракта аны хакимияттән читләштерү. Әлеге шартларда узган референдум нәтиҗәләре россия- леләрнең реформалар курсын якларга әзер булуларын, аларның үзәкләшкән хакимият һәм җәмгыять белән идарә итү системасы заманнарына кайтырга теләмәүләрен раслый. Гомумхалык тавыш бирүендә сайлаучыларның 50 проценттан күбрәк өлеше кат¬ наша, бу исә аның нәтиҗәләрен хакыйкый дип тану өчен нигез була. Тавыш бирүчеләрнең 54 проценты Президентка ышаныч белдерә. Шул ук вакытта РСФСР халык депутатларын һәм Пре¬ зидентны вакытыннан элек сайлау турындагы тәкъдимнәр үтми. Россиялеләрнең күпчелеге хакимиятләр арасындагы конфликт узар дип өметләнә. О Россия гражданнар сугышы бусагасында Реформалар төгәлләнмәгән шартларда хакимиятнең башкарма һәм закон чыгару тармаклары арасында каршылык дәвам итү тулы- сынча икътисади һәм социаль һәлакәт куркынычы белән яный. Ре¬ ферендум нәтиҗәләре Президентны һәм хөкүмәтне тәвәккәл адым¬ нарга этәрә. Б.Н. Ельцин күрсәтмәсе буенча, илнең яңа Конституциясе проектын эшләү тизләтелә. Проект Президент вәкаләтләрен шак¬ тый киңәйтүне күздә тота. Бу исә Югары Совет әгъзаларының күпчелегендә канәгатьсезлек тудыра. 1993 елның 21 сентябрендә Президент Югары Советның тара¬ тылуы, 1993 елның декабрендә яңа парламентка сайлаулар һәм бер үк вакытта яңа Конституцияне кабул итү буенча референдум уздыру турында указ чыгара. Югары Совет бу указны дәүләт түнтәрелеше омтылышы буларак бәяли. Ул Б.Н. Ельцинның вәкаләтләре туктатылуы һәм Президент вазифаларының А.В. Руц¬ койга йөкләтелүе турында карар кабул итә.
§ 44. 1993 елгы сәяси кризис һәм Россия Федерациясенең 2gg яңа Конституциясен кабул итү Президент һәм Югары Совет арасында ике атнага сузыл¬ ган үзара каршылык башлана. 1993 елның 2 — 3 октябрендә ул кораллы төс ала: Руцкой тарафдарлары отрядлары мэрияне билиләр һәм штурм белән Останкинодагы телерадиоүзәкне басып алуга омтылыш ясыйлар. Моңа җавап итеп Президент Мәскәүдә хәрби хәл кертә. 4 октябрьдә, танк тупларыннан аттырылганнан соң, Ак йорт (Югары Советның резиденциясе) штурмлана һәм бирелдерелә. Ак йорт оборонасы җитәкчеләре кулга алына (1994 елда аларны амнистиялиләр). Рәсми мәгълүматлар буенча, кор¬ баннар саны 145 кеше тәшкил итә. Россиянең Яңа Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә референдум үткәрелә. Анда катна¬ шучыларның 58,4 % ы Конституциянең президент проектын ху¬ плый. Конституциягә кеше һәм гражданның төп хокуклары — сүз, матбугат, җыелышлар иреге һ.б. турындагы нигезләмәләр кертелә. Хакимиятнең законнар чыгару, башкарма һәм суд тармакларына бүленешенең демократик принциплары гамәлгә куела. Президент вәкаләтләре шактый киңәйтелә. Ул хакимиятне формалаштыра, Конституция үтәлеше гаранты, Югары башкомандующий булып тора, тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгели, парламентны тарату һәм вакытыннан алда сайлаулар билгеләү, илнең иң мөһим проблемалары буенча указлар чыгару хокукына ия була. Законнар чыгаручы орган булып ике палаталы парла¬ мент - Федераль Җыен раслана. Аның югары палатасы - Фе¬ дерация Советы - федерация субъектлары вәкилләреннән туплана. 1990 елларда бу палата составына губернаторлар, авто¬ номияле республикаларның президентлары, җирле закон чыгару Россия Федерациясе Хөкүмәте йорты
290 9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда органнарының башлыклары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург мэрла¬ ры керә. Федераль Җыенның түбән палатасы — Дәүләт Думасы - тавыш бирү хокукына ия булган гражданнар тарафыннан сай¬ лана. Сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән кандидатлар кебек үк, бер мандатлы округлардан күрсәтелгән аерым кандидатлар да (алар урыннарның 50 процентын билиләр) тавышка куела. Нәтиҗәдә Дәүләт Думасына бер үк вакытта популяр, күренекле сәясәтчеләрнең һәм партияләрдән күрсәтелгән шәхесләрнең узуы тәэмин ителә. Яңа Конституция буенча, өченче хакимиятне Конститу¬ ция суды тәшкил итә. Бу органның төп бурычы Конституциядәге нигезләмәләрне аңлатудан һәм аның үтәлүен контрольдә тотудан гыйбарәт була. 1993 елдагы вакыйгаларның төп әһәмиятен кискенләшә барган социаль-икътисади кризис һәм җәмгыятьтә каршылыклар үсә бару шартларында Россиянең киң колачлы гражданнар сугышыннан ко¬ тылып калуы һәм демократик үсеш юлыннан тайпылмавы тәшкил итә. 1993 елгы сайлауларның нәтиҗәләре Дәүләт Думасына сайлауларның нәтиҗәләре күп мәсьәләләр бу¬ енча көтелмәгәнчә була. «Шок терапиясе»н дәвам итүне яклаган Е.Т. Гайдар җитәкчелегендәге «Россия сайлавы» партиясе партия исемлекләре кысаларында тавышларның нибары 15 процентын җыя. В.В. Жириновскийның (1946 елда туган) милли-патриотик платформаны алга сөргән либерал-демократлар партиясе (ЛДПР) В.В. Жириновский зур уңышка ирешә (барлык тавышларның якынча чиреген ала). Гомумән алганда, Дума составы бер генә сәяси партиягә дә хәлиткеч өстенлек бирми. Иң зур фракцияне аграрийлар һәм милли- патриотик көчләр вәкилләре белән блок хасил иткән коммунистлар төзи. Алар Думаның күп кенә комитетларын җитәклиләр. Базар реформаларының тирәнәюенә йөз тоткан партияләр шактый ук ныклы позиция били, ләкин алар бердәм булмый. «Россия сайлавы» күп кенә мәсьәләләр буенча «Яблоко» (ул лидерлары -
§ 45. 1990 елларның икенче яртысында реформалар курсын коррекцияләү сәясәте 291 Г.А. Явлинский, Ю.Ю. Болдырев һәм В.П. Лукин фамилияләренең баш хәрефләре буенча шулай атала) партиясеннән һәм Г.Х. Попов, А.А. Собчак (1937 — 2000) җитәкләгән Россия демократик реформалар хәрәкәтеннән (РДДР) аерылып тора. Дума составының чуарлыгы һәм төрлелеге реформаларны дәвам итү өчен зарур булган законнарны эшләүдә кыен¬ лыклар тудыра. Бу исә Россиянең киләчәк еллардагы үсешенең үзенчәлекләрен билге¬ ли. Г.А. Явлинский § 44 I Сораулар һәм биремнәр 1 Россиядә 1993 ел башында хакимиятнең башкарма һәм закон чыгару тармаклары арасындагы конфликт һәм аның тирәнәю сәбәпләре турында сөйләгез. 2 1993 елның 25 апрелендә уздырылган реформаларның нәтиҗәләре ил тормышына ничек йогынты ясый? 3 4 1993 елның көзендә Мәскәүдә булган кораллы бәрелешнең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләгез. Россия Федерациясенең яңа Конституциясе кабул ителүнең әһәмияте нәрсәдә? 1993 елның 12 декабрендә Дәүләт Думасына сайлауларның нәтиҗәләре нинди була? Алар реформалар процессына булышлык итәме? § 45 1990 елларның икенче яртысында реформалар курсын коррекцияләү сәясәте 1993 елда Россиядә ни өчен конституцион кризис баш¬ лана? Аның нәтиҗәләре нинди була? Милләтара каршылыкларның кискенләшүе Социаль-икътисади проблемалар тирәнәйгән шартларда, хакими¬ ят тармаклары арасындагы конфликт белән бергә, Мәскәүдәге хакимият үзәге һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе күзәтелә. Россия Федерациясенең күп кенә субъект¬ ларында үзәк хөкүмәт сәясәтеннән читләшүгә, үзгәртеп коруларны
292 9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда җирле мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә яки үзәк хакимиятнең уйланылмаган гамәлләреннән саклануга юнәлтелгән омтылышлар көчәя. 1992 елның 31 мартында Мәскәүдә Федератив шартнамәгә кул куелу нәтиҗәсендә килешенүгә ирешелә. Ул федера¬ ция субъектларының һәм аларның хакимият органнарының вәкаләтләрен шактый киңәйтә. Ләкин милләтара һәм Федера¬ тив мөнәсәбәтләрнең барлык проблемаларын да хәл итми. Чын¬ лыкта, «чәчәк атучы», ягъни яхшы яшәүче һәм дотацион - фе¬ дераль властьларның финанс ярдәменә бәйле төбәкләр тигез хокуклы булмаган хәлдә калалар. Өлкәләрнең һәм автономияле республикаларның статусларында тигезсезлек саклана, соңгылары зуррак хокукларга ия булалар. Җиде автономияле республикада федерациядән чыгу хокукы беркетелгән Конституцияләр кабул ителә. Татарстан Федератив шартнамәгә фәкать 1994 елда гына кушыла. Россиянең күп кенә төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләр кискенләшә. Аерым алганда, 1992 елда Төньяк Осетиядә осетин¬ нар һәм ингушлар арасында кораллы бәрелешләр башлана, анда гадәттән тыш хәл кертергә туры килә. Чечен Республикасында конфликт башлану Чечед Республикасында тагын да катлаулырак хәл туа. 1991 елда ук аның бәйсезлеге, СССР һәм РСФСР составыннан чыгуы игъ¬ лан ителә, чечен хәрби частьлары төзелә. Элекке совет генералы Җ.М. Дудаев (1944—1996) үзен-үзе игълан иткән дәүләтнең пре¬ зиденты була. Кризис елларында Союз һәм Россия хакимиятләренең Чечен Республикасындагы хәлгә тиешле игътибар бирү мөмкинлекләре булмый. Нәтиҗәдә 1991 — 1994 елларда каршылыклы хәл ур¬ наша. Чеченнарның бәйсезлеге дөньядагы бер генә ил тарафын¬ нан да танылмый, аның Россия белән ике арадагы чикләре ачык кала. Шулай да республика территориясендә Россия Федерация¬ се законнары гамәлдә булмый. Ул халыкара наркотиклар, корал сәүдәсенең, легаль булмаган рәвештә Россиягә товар кертүнең һәм аннан товар чыгаруның арадашчы пунктына әверелә. Чечен Рес¬ публикасында яшәгән русларга карата террор һәм куркыту сәясәте үткәрелә, аларның күбесе качакларга әйләнә. Россиядә сәяси кризис кискенлеге кимегәннән соң, федераль хакимият чечен проблемасын чишүгә омтылыш ясый. Дудаев хакимиятенә оппозициядәге көчләр аның режимына каршы чык¬ каннан соң, 1994 елның 11 декабрендә федераль гаскәрләр Чечен
§ 45. 1990 елларның икенче яртысында реформалар курсын коррекцияләү сәясәте 293 Будённовскидагы хастаханә. Анда боевиклар авыруларны һәм медицина хезмәткәрләрен тотык итеп алалар. 1995 Республикасы территориясенә һөҗүм башлыйлар. 1995 елның җәенә, каты сугышлардан соң, алар барлык торак пунктларны да алалар. Чечен боевиклары тауларга кысрыклана. 1995 елның июнендә боевиклар төркеме Будённовск шәһәрендәге (Ставрополь крае) хастаханәне басып ала һәм ан¬ дагы 1500 кешене тотык итә. Федераль җитәкчелек Чечен Рес¬ публикасы лидерлары белән сөйләшүләр башлый. Шул ук ва¬ кытта сугыш хәрәкәтләре тукталмый. 1996 елның апрелендә Җ. Дудаев үтерелә, ләкин моңа карап хәл үзгәрми. 1996 елның августында боевиклар Чечен Республикасы башкаласы Грозный- ны, сугышып, федераль гаскәрләрдән алалар. Шуннан соң Хаса¬ вюрт шәһәрендә килешүләргә кул куела. Андагы шартлар буенча федераль гаскәрләрнең Чечен Республикасы территориясеннән чыгарылуы, республикада демократик сайлаулар уздыру күздә то¬ тыла. Чечен Республикасының статусы турындагы мәсьәләнең хәл ителүе биш елга кичектерелә. Чеченнарның яңа лидерлары, аерым алганда, 1997 елда президент булып сайланган А.А. Масхадов (1951—2002), бу килешүне чынлыкта Чечен Республикасының бәйсезлеген тану буларак бәялиләр. 1990 елларның икенче яртысында Россиянең сәяси һәм социаль-икътисади үсеше Федераль гаскәрләрнең Чечен Республикасындагы уңыш- сызлыклары, республика халкының зур корбаннар бирүгә дучар ителүе (80 мең кеше үтерелә, шуларның күпчелеге тыныч тор¬ мыштагы гражданнар була), реформалар үткәрүдә хөкүмәтнең эз¬ лексезлек һәм кыюсызлык күрсәтүе Россиядәге эчке сәяси хәлнең кискенләшүенә китерә. Моңа икътисадның элеккечә үк түбәнгә тәгәрәве дә сәбәп була.
В.С. Черномырдин хөкүмәте халыкның тормыш дәрәҗәсен тот- рыклыландыру юнәлешендә чаралар күрүгә карамастан, алар си¬ зелерлек нәтиҗә бирмиләр. Эшсезлек үсә: 1997 елда 7 млн чамасы эшсез кеше исәпләнә. Җинаятьчелек үсү һәм икътисадның криминальләшүе киң колач җәя. Халыкара статистика белдерүенчә, коррупция дәрәҗәсе буенча Россия дөньяда иң алдагы урыннарның берсен били. Законнар төгәл булмаган, эшмәкәрлекнең барлык төрләренә карата югары салымнар хөкем сөргән шартларда салымнардан качу, керемнәрне чит илләргә күчерү массачыл төс ала. Чинов¬ никлар һәм криминаль структуралар арасында ришвәтчелек һәм рэкет көчәя. Бюджетка тиешле күләмдә акча кермәү аркасын¬ да дәүләтнең бюджет тармакларында эшләүчеләргә вакытында хезмәт хакы түләрлек мөмкинлеге калмый. Халыкның якынча 22 проценты хәерчелек дәрәҗәсеннән түбән яши. БДБның башка дәүләтләрендә халыкның керемнәре тагын да түбәнрәк була. Рос¬ сия территориясенә элекке союздаш республикалардан милли¬ оннарча кеше агыла. Нәтиҗәдә җинаятьчелекнең талау, алдау, урлау кебек төрләре үсә. Наркотиклар белән сәүдә итү һәм фахишәлек киң тарала. Теләнү һәм вак йомышлар башкару хиса¬ бына көн итүче йортсыз-җирсез балаларның саны кискен арта. 1995 һәм 1996 еллардагы сайлауларның нәтиҗәләре 1995., елда Дәүләт Думасына сайлауларда 43 сәяси партия катна¬ ша. Думага үтү өчен кирәкле 5 проценттан күбрәк тавышны ниба¬ ры дүрт партия җыя. Иң күпсанлы фракцияне коммунистлар төзи (тавышларның 22 проценты). В.В. Жириновский җитәкләгән ЛДПР тавышларның якынча 11 процентын яулый. Хөкүмәт яклы «Россия - безнең йортыбыз» блогы да шундыйрак күрсәткечләр яулый. Либе- раль-демократик юнәлештәге партияләрдән «Яблоко» гына тавышларның 8 процентын җыюга ирешә, башка партияләрнең берсе дә Думага узмый (аларның аз санлы вәкилләре бер мандат¬ лы округларда гына сайлануга ирешәләр). Боларның барысы да реформалар курсына каршы торуның үсүе турында сөйли. Әлеге шартларда Думадагы җитәкче урыннарны коммунист¬ лар били. Аерым алганда, аның рәисе (спикеры) булып КПРФ әгъзасы Г.Н. Селезнёв (1947 елда туган) сайлана. Реформаларны үткәрү яңадан тулы чарасызлыкка дучар ителә. Хөкүмәт рефор¬ маларны тирәнәйтерлек яки инде гамәлдә булган үзгәрешләрнең хокукый нигезен ныгытырлык бер генә закон проектын да Дума аша уздыра алмый. Икенче яктан, Думаның сул, милли-патриотик
§ 45. 1990 елларның икенче яртысында 295 реформалар курсын коррекцияләү сәясәте күпчелегенең үз программасын үтәүгә керешү мөмкинлеге булмый. Аның барлык инициативалары хөкүмәт һәм Президент тарафын¬ нан тоткарлана. Килеп туган вазгыятьне 1996 елда уздырылган Президент сай¬ лаулары нәтиҗәләре дә үзгәртә алмый. Җәмәгатьчелек фикерен сорашулар вакытында Б.Н. Ельцинны яклаучыларның шактый аз булуы ачыклана. Шулай да аның динамикалы рәвештә үткәрелгән сайлау алды кампаниясе сайлаучыларга билгеле бер дәрәҗәдә тәэсир итә. Аларга Президентның социаль тармактагы хәлне ях¬ шыртырга ниятләве, аерым алганда, пенсияләрнең минималь күләмен күтәрүне һәм дәүләтнең хезмәт ияләре алдындагы эш хак¬ ларын түләү буенча бурычларын бетерүне күздә тотуы йогынты ясый. Сайлау кампаниясе чорында, чит илләрдән бурычка алып торулар нәтиҗәсендә, чыннан да халыкның ярлы катлауларына түләүләрнең күләме арта. Сайлауларның беренче турында сайлаучыларның 35 процент тавышларын җыеп, Б.Н. Ельцин беренче урынны били. КПРФ лидеры Г.А. Зюганов тавышларның 32 процентын җыя, өченче урынга (15 процент) генерал А.И. Лебедь (1950 — 2002) чыга. Ул каты куллы, партияләр арасындагы көндәшлектән читтә торган, Россия мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән өстен куйган кеше сыйфа¬ тында чыгыш ясый. Б.Н. Ельцин командасы бу хәлдән оста файдалана. А.И. Лебедьның (сайлаулардан соң ул отставкага китә) Кур¬ кынычсызлык советы секретаре һәм Президентның милли кур¬ кынычсызлык мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп билгеләнүе Б.Н. Ельцинның дәрәҗәсен шактый күтәрә. Бу исә тавышларның кандидатлар арасында яңача бүленүенә китерә. Моннан тыш күп кенә сайлаучылар, шул исәптән реформалар уздыру алымнарын тәнкыйть күзлегеннән кичерүчеләр дә, берничек тә үткәнгә кире кайтырга теләмиләр. Шул ук вакытта КПРФ лидерларының рито¬ рикасы аларның идеалларының җәмгыять белән үзәкләшкән идарә итү системасын торгызуга бәйле булуын ачык күрсәтә. 1996 елның 3 июлендә уздырылган икенче турда Б.Н. Ель¬ цин үзенең төп көндәше Г.А. Зюгановка караганда күбрәк тавыш җыюга ирешә (сайлауларда катнашучыларның тавышлары 53,8 процент һәм 40,3 процент нисбәтендә бүленә). Россиядә кризис тирәнәю Ельцинның җиңүе икътисадтагы хәлне тотрыклыландыру, базар механизмнарының нәтиҗәле эшләвен булдыру проблемасын хәл итми. Дума хөкүмәткә карата оппозициядә кала. Йөрәгенә one-
рация ясаткан Б.Н. Ельцинның авыруы хакимият өчен барган көрәшкә кискенлек өсти. Оппозициянең сәламәтлеге торышына бәйле рәвештә Президентка карата импичмент ясатырга тыры¬ шуы уңышсыз тәмамлана. 1996 елның декабрендә Дума социаль ихтыяҗларга чыгымнарны шактый арттыруны күздә тоткан бюд¬ жет кабул итә. Ләкин, гамәлдәге законнар һәм салымнар систе¬ масы өстенлек иткән шартларда, бу чыгымнарны каплау өчен ре¬ сурслар булмый. Әлеге бюджет Президент тарафыннан хуплана, әмма B. С. Черномырдинның 1997 елның мартында үзгәртеп төзелгән хөкүмәте (вице-премьерлар итеп реформаларны тирәнәйтү та¬ рафдарлары - А.Б. Чубайс һәм Б.Е. Немцов (1959 елда туган) билгеләнә) бу бюджетны үтәү мөмкин булмавы турында белдерә. Ул үзенең төп бурычы итеп финансларны тотрыклыландыру- ны исәпли. Дәүләт чыгымнарын экономияләү (беренче чиратта оборонага, мәдәнияткә һәм мәгарифкә тотылучы акчаны киметү исәбенә) режимы катгыйландырыла. 1997 елның язында аларны 30 процентка кыскартырга туры килә. Бу чара көтелгән нәтиҗәне бирми. 1998 елның мартында Президент В.С.Черномырдин хөкүмәтен отставкага җибәрә. Премьер-министр итеп яшь рефор¬ матор С.В. Кириенко (1962 елда туган) билгеләнә. Аның икътисадны тотрыклыландыру омтылышлары нәтиҗәсез булып чыга. Бу шартларда 1998 елның 17 августында Кабинет башлыгы дефолт (хөкүмәтнең илнең эчке һәм тышкы бурычларны кайтару йөкләмәләреннән баш тартуы) турында белдерә. Дәүләт казначылык йөкләмәләре (ГКО) буенча процентлар түләүнең тук¬ татылуы банкларга һәм аларга акчаларын салган затларга аеруча зур зыян китерә. Банклар еллар дәвамында ГКОга үз акчаларын кертә тора. Әлеге кыйммәтле кәгазьләрне чыгару һәм алар буенча зур про¬ центлар түләү хисабына хөкүмәт озак вакытлар бюджет чыгым¬ нарын каплап килә. Ләкин, эчке һәм тышкы бурычлар буенча түләүләр керемнәрнең зур өлешен йотып барган шартларда, элек¬ кеге финанс сәясәтен дәвам итү һәлакәт белән яный. Инфляция¬ не тоткарлап тору мөмкин булмый, чит ил валюталарына карата рубль девальвацияләнә, ягъни кыйммәтен югалта. Хөкүмәт үткәргән чаралар бәяләрнең кискен күтәрелүенә, күп кенә милекчеләр һәм гади гражданнарның җыйган акчаларының юкка чыгуына китерә. Президент 1998 елның 23 августында C. В. Кириенко җитәкчелегендәге хөкүмәтне отставкага җибәрә. Социаль проблемаларның кискенлеге саклануга, икътисадта кризис дәвам итүгә карамастан, Россияне үзара көндәш төбәкләргә
297 § 46. Россия XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында: үсешнең яңа этабы таркатучы тенденцияләр үсешенә киртә куела. 1994 — 1998 ел¬ ларны үз эченә алган чорның төп нәтиҗәсе әнә шуннан гыйбарәт була. Хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармаклары ара¬ сында каршылыклар сакланса да, илнең сәяси тормышы конститу¬ цион, хокукый нигезләрдә алып барыла. § 45 Сораулар һәм биремнәр § 46 4 Россия Федерациясендә милләтара мөнәсәбәтләр пробле¬ маларының кискенләшүе нәрсә белән бәйле? Беренче чечен сугышының сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? Аның нәтиҗәләре нинди? 1995 елда Дәүләт Думасына һәм 1996 елда ил президентын сайлауларның нәтиҗәләренә бәя бирегез. Ни өчен сайлау¬ лар хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармаклары арасындагы каршылыкларны хәл итми? 1996-1998 елларда Россиянең үсеш нәтиҗәләре нинди? Россия XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында: үсешнең яңа этабы XX гасыр ахырында Россия алдында нинди аеруча кискен проблемалар тора? Тотрыклы үсеш моделен эзләү Дефолтның күп кенә тискәре нәтиҗәләренә карамастан, ул икъти¬ садны савыктыра башлауга булышлык итә. Импорт (илгә товар¬ лар кертү) шактый кими, Россия сәнәгатенең конкурентлык сәләте үсә. ГКО системасы таркалганнан соң, капиталны илдәге товар җитештерүчеләр файдасына салу кулайрак була. Тотрыклыландыру максатларын күздә тотып, премьер-министр итеп академик, элеккеге тышкы эшләр министры, икътисадта дәүләтнең ролен ныгыту тарафдары Е.М. Примаков (1929 елда туган) билгеләнә. Примаков Кабинеты Думадагы күпчелек белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ирешә. Реформалар чорында бе¬ ренче тапкыр халыкның киң массалары мәнфәгатьләрен исәпкә алган реалистик бюджет кабул ителә. Хөкүмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, башкару дисциплинасын ныгыту буен¬ ча чаралар күрелә. Россиянең чит ил кредиторларына булган бу¬
pqo 9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда рычларын реструктуризацияләү (түләүләр буенча ташламалар) мәсьәләсе тулаем алганда уңышлы хәл ителә. Шул ук вакытта Е.М. Примаков сәясәтенең байтак яклары Президент Администрациясендә борчылу тудыра. Аерым алган¬ да, массакүләм мәгълүмат чараларының хөкүмәт ведомстволары эшчәнлеге белән танышу мөмкинлекләре чикләнә. Кабинет сос¬ тавына сул көчләр вәкилләре кертелә, алар шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге өстеннән дәүләт контроле урнаштыру планнарын яшермиләр. Болар барысы да хөкүмәтнең үзәкләшкән хакимият һәм җәмгыять белән идарә итү системасының торгызылуына юл куюы буларак шик уята. 1999 елның маенда Президент Б.Н. Ельцин С.В. Степашинны (1952 елда туган) премьер-министр итеп билгели, ә 1999 елның августында аны бу постта В.В. Путин (1952 елда туган) алыш¬ тыра. Шул ук вакытта Президент үзенең варисы итеп В.В. Путин¬ ны күрүе турында белдерә. Шәхесләрдә — тарих В.В. Пугин Путин Владимир Владимирович 1952 елда Ленинградта туа, 1975-1990 елларда тышкы разведкада (СССРның дәүләт кур¬ кынычсызлыгы комитеты (КГБ) системасы¬ на керә) эшли, Германия буенча махсус- лаша. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыккач, 1990 елдан Ленинград Советында, Санкт-Петербург мэриясендә эшли, Тышкы элемтәләр комитетына җитәкчелек итә. 1997 елдан — Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары, 1998-1999 елларда — Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) ди¬ ректоры, 1999 елның августыннан 2000 елның маена кадәр — Россия Хөкүмәте рәисе, бер үк вакытта 1999 елның 31 декабреннән Россия Федерациясе Президенты вазифаларын башкаручы, 2000 елдагы сайлауларда җиңгәннән соң — Россия Президенты. 2004 елда икен¬ че срокка сайлап куела. 2008 елның маеннан — Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе. 2012 елның маеннан - кабат Россия Федерациясе Президенты. 1999 елның көзендә Чечен Республикасына бәйле хәл¬ ләр яңадан кискенләшә. Икенче чечен сугышы башлана. Боевикларның отрядлары Дагстан территориясенә бәреп керәләр.
1999 елның сентябрендә Россиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәүдә дә, берничә йөз кешенең гомерен өзгән террор¬ чылык актлары ясала. Хөкүмәтнең Чечен Республикасындагы террорчылыкка каршы тәвәккәл адымнарга баруы В.В. Путинның халык алдында абруен ныгыта. «Бердәмлек» («Медведь») хәрәкәтенең төзелүе илдәге хәлне то- трыклыландыру мәнфәгатьләренә хезмәт итә, гадәттән тыш хәлләр министры С.К. Шойгу (1955 елда туган) аның лидеры була. «Бердәмлек» реформаларны дәвам итү позициясендә тора, әмма нинди дә булса катгый идеологик принциплар куймый. Ул сайлаган юнәлеш сайлаучыларның күпчелегенең рухына җавап бирә. 1999 — 2000 елларда уздырылган җәмәгатьчелек фикерен со¬ раштыру мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең якынча 52 про¬ центы реформалар уздыру сәясәтен дәвам итү зарур дип саный (27 проценты «каршы» була, калганнарының төгәл позициясе бул¬ мый). Шул ук вакытта зур күпчелек (сораштырылганнарның 80 проценттан артыгы) хакимият көчле, илдә тәртип урнаштырырга сәләтле булырга тиеш дип исәпли. 1999 елда уздырылган Дәүләт Думасына сайлаулар¬ да «Бердәмлек» хәрәкәте зур уңышка ирешә. Ул барлык тавышларның 23,2 процентын җыя. Элегрәк төзелгән, охшаш позицияләрдә торган «Ватан - Бөтен Россия» партиясе — җитәк¬ челәре Е.М. Примаков һәм Мәскәү мэры Ю.М. Лужков (1936 елда туган) тавышларның 13,1 процентын яулый. КПРФ - 24,3 процент, либераль-демократик көчләр, ягъни Уң көчләр союзы (СПС) - 8,6 процент, ЛДПР - 6 процент чамасы һәм «Яблоко» 5,9 процент тавыш ала. 1999 елның 31 декабрендә Б.Н. Ельцин ил президенты по¬ стыннан отставкага китә. Дәүләт башлыгы вазифаларын үтәү В.В. Путинга йөкләнә. 2000 елның 26 мартында булып узган президент сайлауларын¬ да В.В. Путин башка кандидатларга караганда зур өстенлек белән җиңеп чыга, беренче турда ук сайлануга ирешә. Хөкүмәт башлыгы итеп М.М. Касьянов (1957 елда туган) билгеләп куела. Реформалар чорында беренче тапкыр аларны дәвам итү тараф¬ дарлары, башкарма хакимиятне җитәкләү белән генә чикләнмичә, Дәүләт Думасы депутатларының күпчелегенә таяну мөмкинлегенә ирешәләр. 2001 елда «Бердәмлек» һәм «Ватан - Бөтен Россия» берләшеп, хөкүмәт яклы «Бердәм Россия» («Единая Россия») партиясен төзиләр.
300 9 ичы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда 2000 елның декабрендә Дума Россия Федерациясенең дәүләт символикасын - аның ике башлы бөркет рәвешендәге алтынсы- ман гербын, ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге флагын, С.В. Михалков шигыреннән һәм А.В. Александров музыкасыннан торган гимнын раслый. Реформалар һәм тотрыклылык юлында Элек тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, социаль-икътисади, хокукый һәм сәяси өлкәләрдә комплекслы үзгәртеп коруларны күздә тоткан программа эшләнә. Сәяси өлкәдә хакимият вертикален ныгытуга юнәлдерелгән чаралар күрелә. Россия территориясе җиде федераль округка бүленә, бер үк вакытта Президентның округлардагы вәкаләтле вәкилләре институты гамәлгә кертелә. Федерация Советы формалашуның, мэрларны һәм губернаторларны сайлауларның яңа тәртибе алар эшчәнлеген Президентның катгый контролендә тоту мөмкинлеге бирә. Аерым алганда, Федерация Советы эшендә Федерация субъектлары җитәкчеләре урынына җирле закон чыгаручы органнар тарафыннан махсус сайланулы вәкилләр катнаша. Нәтиҗәдә өлкәләрнең һәм автономияле республикаларның җитәкчеләре үз мөмкинлекләрен урыннарда эшләүгә туплый¬ лар. 2004 елда Федерация субъектлары башлыкларын туры- дан-туры сайлау аларны Президент тәкъдиме буенча төбәк парламентларында раслауга алмаштырыла. Президент губер¬ наторларны, автономияле өлкәләр һәм республикалар баш¬ лыкларын, әгәр алар үз вазифаларын тиешенчә үтәмәсә, урыннарыннан төшерү хокукы ала. Әлеге үзгәртеп коруларның төп максаты хакимияттән закон¬ сыз файдалануларга, эшмәкәрләргә һәм гади гражданнарга кара¬ та чиновникларның башбаштаклыкларына юл куймаудан гыйбарәт була. Бер үк вакытта эре бизнесның шәхси файда максатларында хакимият институтларына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына йогынтысы чикләнә. 2004 елда Дәүләт Думасына сайлаулар тәртибе үзгәрә. Бер мандатлы округлар буенча сайлаулар бетерелә, хәзер ул фәкать партия исемлекләре буенча гына үткәрелергә тиеш була. Ду¬ мага узу өчен партияләргә сайлаучылар бирергә тиешле тавыш саны 7 процентка кадәр җиткерелә. Бу чара Россиянең партия- сәяси системасын һәм демократия нигезләрен камилләштерергә мөмкинлек бирер дип уйланыла. Шул ук елда Иҗтимагый пала-
§ 46. Россия XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында: gg^ үсешнең яңа этабы та төзелә, аның әгъзаларының бер өлешен Президент билгеләп куя, икенчеләрен җәмәгать оешмалары тәкъдим итә. Бу палата дәүләт хакимияте һәм массакүләм матбугат чаралары игътибарын җәмгыятьнең һәм аерым гражданнарның хәл ителмәгән һәм мөһим проблемаларына юнәлтә. Армияне үзгәртеп кору юнәлешендә беренче конкрет чара¬ лар күрелә. Аларда дини инанулары буенча хәрби хезмәттән баш тартучы затлар өчен альтернатив хезмәт кертелү, шулай ук хәрбиләрнең хезмәт хакларын күтәрү турында законнар расла¬ на. 2008 елдан хезмәт итү вакыты бер елга калдырыла. Бу про¬ фессиональ армиягә күчүдә мөһим адым була. 2008 елда хәрби реформаның 2012 елга кадәр исәпләнгән яңа этабы игълан ителә. Ул Коры җир гаскәрләре частьларын һәм берләшмәләрен киметүне, алар белән идарә итүне гадиләштерүне, команда составының санын кыскартуны күздә тота. Профессиональ армия — башлыча озак вакытка исәпләнгән контрактлар нигезендә ирекле рәвештә хәрби хезмәткә килгән кешеләрдән төзелгән армия. Россиядә салым күләме «Тополь» ракета комплексы Реформаларның хокукый нигезе ныгытыла, җинаять җаваплылыгы һәм административ җаваплылык турындагы за¬ коннар базар икътисады чынбарлыгы белән яраклаштырыла. Дума тарафыннан сул оппозициянең көчле каршылыгына кара¬ мастан, кабул ителгән законнар җирне сатып алуны һәм сатуны рөхсәт итә. Салымнарның шактый күләмдә киметелүе эшмәкәрлек эшчәнлеге белән кызыксынуны арттыра. 13 процент тәшкил итә, бу исә дөньядагы иң түбән салым күрсәткечләренең берсе. Бер үк вакытта күләгәдәге икътисадка каршы көрәш чаралары катгыйланды- рыла, илдәге товар җитештерүчеләрне кызыксындыру максатында таможня сәясәтенә төзәтмәләр кертелә. Салым салу системасы үзгәрү арка¬ сында федераль бюджетка керемнәр арта. Моңа шулай ук Россия экспортының нигезе булган нефть һәм газга бәяләр арту да этәргеч бирә. Эш¬ куарлык активлыгы үсә. Тулай эчке про¬ дукт (ВВП) үсеше елга 5 — 7 процент тәшкил итә. 2001 елдан соң базар ре¬ формалары башланганнан бирле берен-
че тапкыр халыкның реаль керемнәре арта башлый, ягъни хезмәт хакының һәм пенсияләрнең үсүе инфляцияне узып китә. Хөкүмәт тышкы займнардан баш тарту гына түгел, тышкы бурычларны түләүне дә тизләтә. Җәмгыятьтәге хәлләргә Төньяк Кавказдагы вазгыятьнең үзгәрүе дә зур йогынты ясый. Боевиклар төбәктә, тулаем бөтен илдә хәлне тотрыксызландырырга маташалар. Россияне берничә көчле теракт тетрәтә. 2002 елның 23 октябрендә Мәскәүдә «Норд- Ост» мюзиклы тамашачылары тотык итеп алына, аларның 130 ы үтерелә. 2004 елның 1 сентябрендә террорчылар Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия Республикасы - Алания) мәктәпне басып ала. 330 кеше, күпчелеге балалар һәлак була. Шулай да экстремистлар Чечен Республикасындагы тынычлык¬ ны җайга салу процессын өзә алмыйлар. Террорчылыкка каршы операцияләр барышында боевиклар юк ителеп кенә калмый, респу¬ бликада нормаль тормышны җайга салу чаралары да күрелә. 2003 елның мартында Чечен Республикасындагы референдумда яңа Конституция кабул ителә, аның нигезендә Чечен Республикасы Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше булып тора. Президент В.В. Путин сәясәте Россиянең күпчелек гражданна¬ ры тарафыннан хуплана. 2003 елның декабрендә Дәүләт Дума¬ сына сайлауларда Президент курсына теләктәш «Бердәм Рос¬ сия» партиясенең җиңүе шуны раслый. Ул сайлаучыларның 37,57 процент тавышын ала һәм бер мандатлы округлардан сайланган депутатлар ярдәме белән Россия парламентында үзенә күпчелек урынны тәэмин итә. Партия лидеры Б.В. Грызлов яңа чакыры¬ лыш Думасы спикеры була. 2004 елның 14 мартында Россиядә ил президентын чираттагы сайлаулар була. В.В. Путин, беренче турда ук сайлаучыларның 71,2 процент тавышын алып, ышанычлы җиңүгә ирешә. 2004 — 2008 елларда Президент һәм Хөкүмәт икътиса¬ ди үсеш темпларын арттырырга һәм шул нигездә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә омтылалар. Бу елларда тышкы бурычларның иң зур өлешен түләүгә ирешелә. СССРдан калган бурычлар нигездә түләнеп бетә. Еллык бюджетлар сизелерлек профицит (керемнәрнең чыгымнардан артуы) белән кабул ителә. Шуңа да илнең алтын запасы сизелерлек арта. 2007 елда алтын- валюта резервлары буенча (455,2 млрд доллар) Россия дөньяда өченче урынга (Кытай һәм Япониядән кала) чыга. Ирешелгән уңышлар башлыча энергия чыганакларына бәяләр үсүгә бәйле. Аларны экспортлаудан алынган керемнәрнең бер өлеше 2004 елда оештырылган Тотрыклылык фондына җибәрелә.
§ 46. Россия XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында: 3Q3 үсешнең яңа этабы Анда тупланган акчалардан икътисадта кризис күренешләре сизелгәндә яисә нефтькә бәяләр кискен төшкәндә файдалануны планлаштыралар. 2005 елда Россиядә милли проектларны тормышка ашыру башлана. Аларны эшләү һәм гамәлгә кертү өчен җаваплы итеп хөкүмәтнең вице-премьеры Д.А. Медведев билгеләнә. Милли про¬ ектлар Россиянең социаль-икътисади һәм демографик проблемала¬ рын комплекслы чишүне тәэмин итәргә тиеш була. «Сәламәтлек» милли проектының төп максаты итеп үлем-китемнәрне киметү куела. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы арттырыла, иң катлаулы операцияләр ясарга мөмкинлек бирүче югары технологияле медицина үзәкләре төзелә башлый. «Сәламәтлек» проектының икенче юнәлеше - бала табуларны ишәйтү чаралары. Шул максатта баланы ка¬ раган өчен пособиеләр күтәрелә, ә икенче бала тапкан өчен «ана капиталы» дигән акча бирелә башлый. Ул фатир сатып алуда, ба¬ лага белем бирүдә һ.б. файдаланыла ала. «Россия гражданнарына - арзанлы һәм уңайлы торак» про¬ екты базар шартларында торак сатып алу мөмкинлеге булмаган- нарга, барыннан да элек яңа өйләнешүче яшьләргә, укытучыларга, табибларга, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәргә тиеш була. «Агросәнәгатъ комплексын үстерү» проектының максаты - Россиянең чит илләрдән азык-төлек кайтаруга бәйлелеген киметү, авылларны торгызу өчен нигез булдыру. «Мәгариф» милли проекты мәктәп һәм югары белем систе¬ масын мәгълүмати җәмгыять таләпләренә җавап бирерлек яңа дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итәргә тиеш. Бу проект кысаларын¬ да Россия мәктәпләре Интернетка тоташтырыла, иң яңа мәгариф технологияләре кертелә. Милли проектларның төп идеясе - инвестицияләр, капитал салулар кеше өчен, кеше хакына - илебез икътисадын үстерүнең гомуми стратегиясенә туры килә. Дәүләт базар икътисадын актив ж,айга салу бурычын үз өстенә ала, аның әлегә шәхси бизнес инициатива күрсәтергә әзер булмаган өлкәләрен һәм юнәлешләрен үстерә. Бу максатларга ирешүдә төп чара булып «Газпром» һәм «Роснефть» кебек, дөнья базарында нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга сәләтле, дәүләт ка питалы өстенлек иткән корпорацияләр торырга тиеш. Россия үсешнең яңа этабында Дәүләт Думасына 2007 елгы сайлаулар В.В. Путин сәясәтенә ышаныч күрсәтү буенча референдум характеры ала. Ул Прези-
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда 304 Ташкүмер чыгару Торбаүткәргеч сузу дент сәясәтен дәвам итәргә әзер булуын белдергән «Бердәм Рос¬ сия» партиясе сайлау исемлегенең башында тора. Нәтиҗәдә «Бердәм Россия», сайлаучыларның 64,3 проценты тавышын җыеп, парламентның түбән палатасында 315 урынны ала. Сул оппозиция мәнфәгатьләрен чагылдырган КПРФ 57 урынга (11,57 процент) ия була" ЛДПР - 40 урын (8,14 процент) ала. 2005 елда төзелгән һәм Федерация Советы спикеры С.М. Миронов җитәкләгән «Гадел Рос¬ сия» партиясе депутат мандатларының 38 ен (7,74 процент) алуга ирешә. «Яблоко», СПС һәм либераль-демократик юнәлеш тотучы башка партияләр үз көчләрен берләштерә алмый һәм Думага үтми. «Бердәм Россия» президент постына үз кандидаты итеп вице- премьер Д.А. Медведевны күрсәтә. Бу кандидатура «Гадел Рос¬ сия» партиясе тарафыннан да хуплана. 2008 елның мартында Д.А. Медведев, сайлаучыларның 70,28 процент тавышын җыеп, беренче турда ук җиңүгә ирешә. В.В. Путин «Бердәм Россия» партиясен җитәкли һәм Хөкүмәт рәисе урынын били. Бу сәяси тотрыклылыкны һәм хакимиятнең дәвамчанлыгын тәэмин итә. Җәмгыятьтә тотрыклылыкны арттыру максатында 2008 елда Пре¬ зидент вәкаләтләре вакыты — 6 елга, ә Дәүләт Думасыныкы 5 елга кадәр озайтыла.
305 § 46. Россия XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында: үсешнең яңа этабы Д.А. Медведев Медведев Дмитрий Анатольевич 1965 елның 14 сентябрендә Ленинградта туа. Ленинград дәүләт университетының юридик факуль¬ тетын һәм аспирантура тәмамлый. Юридик фәннәр кандидаты, доцент. Санкт-Петербург дәүләт университетында укыта. Бер үк ва¬ кытта 1990-1995 елларда Ленинград шәһәр Советы рәисе киңәшчесе, Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты эксперты була. 1999 елдан — Россия Фе¬ дерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары. 1999-2000 елларда Россия Федерациясе Президен¬ ты Администрациясе җитәкчесе урынбасары. 2000 елдан — Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары. 2002 елдан — «Газпром» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе, 2003 елдан — Россия Федерациясе Пре¬ зиденты Администрациясе җитәкчесе. 2005 елның ноябрендә Рос¬ сия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2008 елның маеннан — Россия Президенты. Президент Д.А. Медведев үзенең төп бурычларын Россия икъ¬ тисадын һәрьяклап модернизацияләүдә; хокук системасын тагын да камилләштерүдә, коррупциягә каршы көрәштә; демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерүдә күрә. 2008 ел ахырында килеп чыккан бөтендөнья икътисади кризи¬ сы ил өчен җитди сынау була: сәнәгать җитештерүе төшә, эшсез¬ лек арта, җәмгыятьтә социаль киеренкелек үсә. Әмма шул ук ва¬ кытта ул үткән елларда Президент һәм Хөкүмәт кабул иткән күп кенә карарларның дөрес булуын да раслый. Тотрыклылык фонды акчалары бюджет дефицитын (чыгымнарның керемнәрдән күбрәк булуы) каплау өчен файдаланыла. Бу социаль ихтыяҗларга чы¬ гымнарны киметмәү генә түгел, хәтта арттырырга да мөмкинлек бирә, пенсия һәм пособиеләр түләүдә өзеклекләргә юл куел¬ мый. Хөкүмәт Россия икътисадында мөһим роль уйнаган иң эре банкларга, предприятиеләргә һәм сәнәгатьнең тулы бер тар¬ макларына (автомобильләр, суднолар, самолётлар төзү) фи¬ нанс ярдәме күрсәтә. Кече эшкуарлыкка ярдәм итү буенча бай¬ так чаралар күрелә. Болар барысы да Россия кризистан көчәеп, модернизацияләнгән икътисадлы һәм тотрыклы сәяси системалы ил булып чыгар дип ышанырга мөмкинлек бирә.
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991--2013 елларда 306 § 46 || 1 fll wen ^■11 MHII § 47 з Сораулар һәм биремнәр 1998 елгы дефолттан соң илдәге хәлне тотрыклыланды- ру өчен хөкүмәт тарафыннан нинди чаралар күрелә? Чечен Республикасындагы террорчылыкка каршы операция нинди нәтиҗәләргә китерә? «Бердәмлек» хәрәкәтенең Дәүләт Думасына сайлауларда уңышка ирешүенең сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? 2000 елгы президент сайлауларыннан соң Россиядә хөкем сөргән сәяси хәлне тасвирлагыз. «Илдәге хәлне тотрыклыландыру һәм реформаларны тирәнәйтү юнәлешендә Президент В.В. Путин һәм Хөкүмәт күргән чаралар» дигән тема буенча җавап бирү өчен план төзегез. 2007 елгы Дәүләт Думасына сайлаулар һәм 2008 елгы Пре¬ зидент сайлаулары йомгакларына бәя бирегез. Нәрсә ул милли проектлар? Аларны тормышка ашыру Россиянең гади гражданнары өчен нинди әһәмияткә ия? Хәзерге этапта Россиянең үсешенә бәя бирегез. Нинди казанышларны билгеләп үтә аласыз? Хәл итәсе нинди проб¬ лемалар бар? Җавап әзерләгәндә матбугат чаралары һәм Интернет материалларыннан файдаланыгыз. 1991 — 2013 елларда Россия Федерациясенең тышкы сәясәте Яңача сәяси фикерләүнең нигезләре нидән гыйбарәт була? Россия: халыкара мәйданда яңа юнәлешләр эзләү Бөек атом-төш державасы, гаять зур союзлар системасы үзәге булган СССРның таркалуы халыкара мәйданда хәлне тамырдан үзгәртә. СССР варисы буларак, Россия Федерациясе аның тарафын¬ нан төзелгән халыкара килешүләрнең үтәлеше, шул исәптән Со¬ ветлар Союзы бурычларын түләү өчен ж,аваплылыкны үз өстенә ала, БМОның Куркынычсызлык Советы әгъзасы була. Ләкин де¬ мократик үзгәртеп корулар һәм базар икътисады үсеше юлына аяк баскан Россиянең максатлары, мәнфәгатьләре һәм мөмкинлекләре СССР омтылышларыннан тамырдан аерыла.
§ 47. 1991 -2013 елларда Россия Федерациясенең тышкы сәясәте 307 Россиядә реформалар башланганнан соң, аның идарәче даирәләрендә Көнбатыш илләр, барыннан да элек АКШ белән партнёрлык мөнәсәбәтләрен үстерү аеруча мөһим дигән инану ныгый. Кредитлар алу, инвестицияләр җәлеп итү, Россиянең ха¬ лыкара хезмәт бүленеше системасына керү мөмкинлекләре әлеге мөнәсәбәтләр белән бәйләп карала. Россия—Америка мөнәсәбәтләре АКШ белән якынаю сәясәте үзенең мәгълүм бер нәтиҗәләрен бирә. Россия Халыкара валюта фондына әгъзалыкка кабул ителә, сүз аңа дистәләрчә миллиард долларлык кредитлар бирү турында бара. 1992 елда Б.Н. Ельцинның АКШка визиты вакытында кул куелган Декларация «салкын сугыш»ның тәмамлануын раслый. «Кысалы килешүләрдә» атом-төш коралларының киләчәктә күпләп кыскаруы билгеләнә. Бу очракта Россия Президенты совет корал¬ ларыннан иң дәһшәтлесе саналган СС-18 ракеталарын юк итүгә ризалыгын бирә. Һәрберсе Хиросимага ташланган атом бомбасыннан 500 тап¬ кырдан да артыграк куәткә ия 10 боеголовка белән корал- ландырылган әлеге ракеталар СССРның стратегик тыю көчләренең нигезен тәшкил итәләр. Алар металлокерами¬ ка броня белән капланган һәм АКШның теләсә кайсы ПРО системасына бирешмәслек була. 1993 елда АКШ президенты өлкән Дж. Бушның Мәскәүгә ви¬ зиты вакытында Россия һәм АКШ стратегик һөҗүм коралларын чикләү турында яңа килешү (СНВ-2) төзиләр. Бу килешү әлеге коралларны өчтән ике өлешкә кыскартуны, шулай ук СС-18 раке¬ таларын тулысынча юк итүне күздә тота. 1993—1994 елларда АКШ катнашында Россия Украина, Бе¬ лоруссия һәм Казахстан территорияләрендәге атом-төш коралла¬ рын юк итү турындагы мәсьәләне әлеге илләр белән килешенеп хәл итүгә ирешә. Бу исә күпләп юк итү коралына ия булган яңа дәүләтләрнең барлыкка килүенә киртә була. Россия делегациясен алдынгы илләр «җиделеге» (АКШ, Ан¬ глия, ГФР, Канада, Италия, Франция, Япония) җитәкчеләренең ел саен уздырыла торган, дөнья үсешенең төп проблемаларын тикшерүгә багышланган киңәшмәләрендә катнашырга чакыра башлыйлар. Нәтиҗәдә «җиделек» «сигезлек»кә әверелә. 1994 елда Россия һәм элеккеге совет республикаларының күпчелеге НАТОның «Тынычлык хакына партнёрлык» программасы-
на кушылалар. Әлеге программа Европаның Көнбатышы һәм Көнчыгышы арасындагы читләшүне бетерүне максат итеп куя. 1996 елда Россия Федерациясе үз өстенә Европа Союзы (ЕС) илләрендә гамәлдә булган хокук нормаларын үтәү йөкләмәсен алып, Европа Советына әгъзасы буларак кабул ителә. Шул рәвешчә Россиянең мөһим сәүдә партнёрлары булган Европа Союзы илләре белән тагын да ныграк якынаюы өчен алшартлар барлыкка килә. Гомумән, 1990 елларның беренче яртысында Россиянең тышкы сәясәте «салкын сугыш» мирасын бетерергә булышлык итә, дип¬ ломатик чаралар белән илнең халыкара иминлеген ныгытырга мөмкинлек бирә. Россия Федерациясе һәм халыкара иминлек Россия дипломатиясенең Б.Н. Ельцин инициативасы белән тормышка ашырылучы курсы җәмгыятьтә, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Дәүләт Думасында көчәя барган тәнкыйть утына дучар була. Аерым алганда, Дума СНВ-2 килешүен ратификацияләүдән баш тарта. Россиянең күп кенә сәясәтчеләрендә, Көнбатыш илләре, ба¬ рыннан да элек АКШ, Россия белән бик үк исәпләшмиләр, алар «партнёрлык»ны Россиянең берсүзсез үзләре тоткан юнәлешне якларга тиешлеге буларак аңлыйлар, дигән караш барлыкка килә. Аёрым алганда, НАТОның элеккеге Югославиядә — Хорва¬ тия, Босния һәм Герцеговина территориясендә конфликтны тук¬ тату буенча операциясе (1995 — 1996) планлаштырылганда, Рос¬ сия дипломатиясенең фикере исәпкә алынмый. «Партнёрлык» Россиянең иң яңа МиГ-35 истребителе Яңа буын С-400 «Триумф» зенит- ракета комплексы. Һавадан теләсә нинди һөҗүмне кире кайтару өчен хезмәт итә
§ 47. 1991—2013 елларда Россия Федерациясенең тышкы сәясәте 309 турында килешү төзелүгә карамастан, НАТО блогы җитәкчелеге, Россиянең каршы булуын игътибарсыз калдырып, әлеге союзга Көнчыгыш Европа илләрен кабул итүгә әзерләнә башлый. Бу исә Россия дипломатиясендә Көнбатыш сәясәтенең максатларына кара¬ та шик уята. У. Клинтон администрациясе Россия коралларының һиндстанга һәм Иранга сатылуына каршы була, ләкин алар иле¬ без экспортының зур өлешен тәшкил итәләр. Чеченнар белән кон¬ фликт тугач, НАТО илләре дипломатиясенең күпчелеге һәм Евро¬ па Советы Чечен Республикасындагы «ирек өчен көрәшүчеләргә» теләктәшлек белдерүләрен яшермиләр. Аларга халыкара террор¬ чылар оешмалары, аерым алганда, 1990 еллар уртасында ук АКШ үзенең беренче номерлы дошманы дип игълан иткән миллионер бен Ладенның ярдәм күрсәтүе озак еллар дәвамында кире кагыла килә. Мондый ике яклы сәясәт Россиядә Көнбатыш дәүләтләр, иң элек АКШ сәясәтенең дөнья үсеше чынбарлыгына туры килүенә карата шик тудыра. Америка дипломатиясенең күп кенә гамәлләре халыкара мәйданда җыелып килгән каршылыкларны хәл итүгә булышмыйлар, алай гына да түгел, алар бу каршылыкларны кискенләштерәләр дигән фикер туа. Россия дипломатиясе: яңа юллар эзләү 1996 елда тышкы эшләр министры итеп Е.М. Прима¬ ков билгеләнгәннән соң (1998 — 2004 елларда бу вазифада И.С. Иванов, 1945 елда туган-, 2004 елдан - С.В. Лавров, 1950 елда туган), Россия дипломатиясенең позициясе үзгәрә. Бер державаның гына, хәтта АКШ кебек иң көчлесенең дә, дөньяда тотрыклы тәртип урнаштыра һәм кешелек каршындагы про¬ блемаларны чишүне тәэмин итә алмавын аңлау килә. Әйдәп ба¬ ручы илләрнең (аңа Россия Федерациясе дә керә) компромисс нигезендә бердәм эш итү зарурлыгы раслана. 1998 елда АКШ һәм аның союзниклары, БМОның Куркы¬ нычсызлык Советы санкциясеннән тыш һәм Россия позициясе белән исәпләшмичә, Сербиягә каршы хәрби операция оештыра¬ лар. Бу операция Сербиянең Косово краенда яшәүче албаннарның үзбилгеләнү таләп итүе белән бәйле конфликтны чишүгә юнәлдерелә. Россиядәге барлык әйдәп баручы сәяси көчләр бу ак¬ цияне агрессия дип гаепләп чыгалар. 1999 елда, Россиянең каршы килүенә карамастан, Венгрия, Польша һәм Чехия НАТО әгъзалары була, ә 2004 елда тагын 7 дәүләт, Балтыйк буе дәүләтләрен дә кертеп, әлеге блокка алына. Бу шартларда Россия Федерациясе дипломатиясе АКШ һәм аның союзниклары белән тотрыклы мөнәсәбәттә торуын дәвам итә.
БДБ илләре җитәкчеләре. 2001 Шул ук вакытта Кытай, һиндстан, Иран кебек илләр, шулай ук СССРның традицион союзниклары - Куба, Төньяк Корея, Гый- рак һәм Ливия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә шактый зур игъ¬ тибар бирелә. БДБга керүче якын чит илләр белән бәйләнешләр өстенлекле булып санала. Россия һәм БДБ илләре Россия үсешенең күп кенә проблемалары теге яки бу яктан аның БДБдагы башка илләр белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйле була. Баштарак бу өлкәдә җитди кыенлыклар булмас дип көтелә. Бердәм оборона һәм икътисади киңлекне саклау нияте Россия җитәкчелеген үз мәнфәгатьләренә зыянлы гамәлләр кылуга этәрә. БДБ буенча партнёрларга энергия чыганаклары (нефть һәм газ) түбән бәяләрдән җибәрелә. Россия аларның чикләрен саклау¬ ны үз өстенә ала, үз милли валюталары кертүне ашыктырмый. БДБ кысаларында рус телле халыкның (25 млн тирәсе кеше) ике гражданлык алу мөмкинлеге файдаланылмый, бу исә Россиягә аларның мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итә алыр иде. Әмма якынаюга исәп тоту гамәлгә ашмый. Ачык чикләр һәм күбесе үз таможня кагыйдәләрен керткән БДБ илләре белән өстенлекле сәүдә итү шартлары Россиядән стратегик чималны ярымлегаль юллар белән чыгаруга мөмкинлек тудыра. Элек¬ кеге СССР милкен - Кара диңгез флотын һәм аның базаларын
§ 47. 1991 -2013 елларда Россия Федерациясенең тышкы сәясәте 311 —.— бүлү, Байконур космодромыннан файдалану тәртибе буенча бәхәсләр башлана. Күп кенә элеккеге совет республикаларында милләтара конфликтлар китереп чыгара торган сәясәт үткәрелә. Россия элеккеге СССР территориясендә (Днестр буенда, Абхазиядә, Көньяк Осетиядә, Таҗикстанда) тынычлык урнашты¬ ру операцияләре уздыру зарурлыгы, күрше дәүләтләрдән күчеп килгән качаклар проблемасы белән очраша. Болар аның икътиса¬ дына өстәмә авырлык китерә. БДБ илләре үзләренең үсешендә реформаларның темплары һәм юнәлешләре, сәяси демократияләштерү дәрәҗәсе, икътисад¬ ка дәүләт контроле ягыннан шактый аерылып торалар. Шуңа күрә, БДБ илләре лидерларының хезмәттәшлек һәм интеграцияне тирәнәйтү турында кайбер килешүләргә кул кую белән кызыксы¬ ну белдерүләренә карамастан, ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру зур авырлык белән бара. БДБның барлык дәүләтләре, шул исәптән Россия дә, сәүдә- икътисади бәйләнешләрне бергәлектән читтә дә үстерергә омтыла¬ лар. Мәсәлән, 1995 елга Россия экспортының бары 19 проценты гына БДБга җибәрелә, 15 проценты элеккеге СЭВ илләренә китә, калганы ерак чит илләргә туры килә. Интеграция процессларының сүлпән үсеше барыннан да элек БДБның иң эре дәүләте - Россиядәге икътисади хәлнең кат- лаулылыгы, аның дипломатиясендә Көнбатышның нык үскән дәүләтләре белән мөнәсәбәтләргә өстенлек бирелүгә бәйле була. Бары 1994 елда гына БДБ илләре белән бәйләнешләр аеру¬ ча әһәмиятле булып таныла, бу билгеле бер уңышларга китерә. Ләкин чынлыкта БДБ «төрле дистанцияләр» берлегенә әйләнә: БДБ эчендә аерым дәүләтләр союзлары формалаша. Аеруча тыгыз бәйләнешләр Россия белән Белоруссия арасында урнаша. 1997 елның 2 апрелендә Россия һәм Белоруссия Союз төзү турында килешү, ә 1999 елда Союз дәүләте төзү турында килешүгә кул куялар. Грузия, Украина, Азәрбайҗан һәм Молдова ГУАМ бер¬ леге төзиләр, алар Россия белән түгел, НАТО һәм ЕСка якынаю¬ га йөз тота. Коллектив куркынычсызлык шартнамәсе оешмасына (2002) БДБның унбер иленең алтысы керә. XXI гасыр башында халыкара мәйданда Россия В.В. Путин Президент итеп сайлану белән, Россия дипломатиясе «салкын сугыш» нәтиҗәләрен бетерү буенча яңа адымнар ясый. Россия берьяклы тәртиптә Вьетнамдагы һәм Кубадагы үзе өчен стратегик әһәмиятен югалткан хәрби базаларын юкка чыгара.
2001 елның 11 сентябрендә террорчыларның Нью-Йоркка һәм Вашингтонга һөҗүменнән соң АКШ халыкара террорчылык¬ ка каршы озак вакытка исәпләнгән көрәш кампаниясен башлап җибәрә. Террорчылык, экстремистларның Мәскәүнең Дубровкада- гы «Норд-Ост» музыкаль үзәге бинасына һөҗүм итүе күрсәткәнчә, Россия иминлеге өчен дә куркыныч тудыра. Ислам фундамента- лизмы, наркотиклар сату, коллар белән сәүдә итү, бизнесның легаль булмаган финанс махинацияләре, төрле юнәлештәге экс¬ тремистлар эшчәнлеге белән бәйле хәзерге чордагы террор¬ чылык үзара килешенеп эш йөртә һәм халыкара бергәлекнең бөтенлегенә зыян китерә. Яңа чынбарлык шартларында Россия Федерациясе, БДБның башка илләре кебек үк, АКШ һәм аның союзникларының Әфганстанда базалар төзүче халыкара террорчы¬ лык төркемнәренә каршы хәрби операцияләрен яклап чыга. Шул ук вакытта Россия террорчылыкка каршы көрәшнең АКШ һәм аның президенты сайлаган берьяклы көч акцияләре буенча түгел, БМОның халыкара хокук нормалары һәм Уставы нигезендә тормышка ашырылуына омтыла. Россиянең һиндстан, ислам дөньясы дәүләтләре белән ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге уңышлы үсә. 2001 елда төзелгән Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (Кытай, Россия, Ка¬ захстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан аңа - катнашучы, ә һиндстан, Иран, Монголия, Пакистан күзәтүче сыйфатында керә, Шри-Ланка һәм Беларусь партнёрлар булып тора) 2004 елдан башлап сәясәтне координацияләүнең даими эшләүче механизмна¬ рын куллана. Шул ук вакытта Россия һәм АКШ арасында фикер аерымлык¬ лары киңәя бара. Кушма Штатлар берьяклы тәртиптә ПРО сис¬ темасын чикләү буенча шартнамәдән чыга, аннан соң Польша территориясендә ракетага каршы комплекслар һәм Чехиядә алар- га хезмәт күрсәтүче радар урнаштыруга әзерлек башлана. НАТО илләре бу оешмага әгъза итеп Украина һәм Грузияне алу турында¬ гы мәсьәләне актив тикшерәләр. Бу дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр дә кискенләшә. Газ бәясе һәм аны Үзәк һәм Көнбатыш Европага Украина территориясе аша транзит тәртибендә уздыру турында¬ гы бәхәс аркасында 2006 — 2008 елларда аны Европа союзы (ЕС) илләренә озатуда өзеклекләр башлана. Ышанычлы сәүдә партнёры буларак, Россия репутациясенә куркыныч яный. 2008 елның августында Грузия үз бәйсезлеген игълан иткән Көньяк Осетия дәүләтенә каршы хәрби операция башлый, Россия тынычлык саклау контингентына да һөҗүм итәләр. Россия корал-
§ 47. 1991—2013 елларда Россия Федерациясенең тышкы сәясәте 313 лы көчләренең җавап хәрәкәтләре, Грузияне тынычлыкны саклар¬ га мәҗбүр итү операциясе агрессорның төп көчләре тар-мар ителү белән тәмамлана. Россия Грузия составыннан чыккан Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләтләр сыйфатында таный. Рос- сия-Грузия конфликты Россия белән Кушма Штатлар арасында каршылыкларның артуына китерә. Россия —АКШ һәм аның союзниклары мөнәсәбәтләренең тагын да кискенләшүе 2008 елның көзендә дөньяның күпчелек илләрен чолгап алган глобаль финанс кризисы алдыннан була. Икътиса¬ ди сәясәтне килештерү һәм шуның белән кризисның тирәнәюен булдырмас өчен, тыгыз хезмәттәшлек зарурлыгы туа. 2008 елның ноябрендә Вашингтонда бөтендөнья тулай милли продуктын (ВНП) җитештерүнең 90 процентын һәм дөньядагы сәүдәнең 80 процентын контрольдә тоткан иң зур 19 ил лидерлары һәм ЕС вәкилләренең очрашуы була. «Егермелек» исәбенә дөнья икъти¬ садын савыктыру буенча чаралар комплексы тәкъдим иткән Рос¬ сия дә керә. Аннан соңгы очрашулар (2009 елның апреле һәм сен¬ тябре) кризистан чыгу буенча анык, килешенгән адымнар ясарга мөмкинлек бирә. АКШта хакимияткә демократ Б. Обаманың яңа администраци¬ ясе килү белән (2009 елның гыйнвары), Мәскәү һәм Вашингтон арасында киеренкелек дәрәҗәсе беркадәр кими. Б. Обама Россия белән мөнәсәбәтләрне «яңадан башлау» («перезагрузка»), алар- ны элеккеге елларның тискәре тәэсиреннән азат итү идеясе белән чыга. АКШның Көнчыгыш Европада ПРО системасын урнаштыру планнарын гамәлгә ашыру кичектерелә. 2010 елның 8 апрелендә Прагада АКШ Президенты Б. Обама һәм Россия Президенты Д.А. Медведев тарафыннан стратегик һөҗүм коралларын тагын да кыскарту һәм чикләү чаралары турында Шартнамәгә кул куела. Террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек киңәя, Россия үз территориясе аша Әфганстанга хәрби йөкләр ташырга рөхсәт бирә. Россия хәрби кораблары, НАТО көчләре белән бергәләп, диңгез пиратлыгына каршы опе¬ рация башлыйлар. Россия-НАТО сөйләшүләре яңартыла. Галәм киңлекләрен тыныч үзләштерүдә, кешенең тормыш эшчәнлегенә әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысына каршы көрәштә хезмәттәшлек торган саен киңрәк колач ала. Гомумән алганда, XXI гасыр башындагы вакыйгалар Россиянең дөньядагы актив, мөстәкыйль роле, халыкара мәйданда аның позицияләре ныгуы дөньядагы тәртип, барлык халыклар һәм
д 9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991 -2013 елларда дәүләтләр өчен уртак проблемаларны уңышлы хәл итүдә объектив тотрыклылык факторы булуын раслыйлар. §47 i 2 МП 3 * MMI 5 Ш § 48 Сораулар һәм биремнәр «Салкын сугыш»ка нокта кую өчен демократик Россия хөкүмәте тарафыннан нинди чаралар күрелә? Алар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле була? 1990 еллар уртасында Россиянең Көнбатыш илләр белән үзара мөнәсәбәтләрендәге катлаулылыкның сәбәпләре нәрсәдә? СССР һәм АКШ арасында яңадан «салкын сугыш» кабыну куркынычы булганмы? Россия өчен БДБ илләре белән мөнәсәбәтләр нигә өстенлекле булып санала? 1990 елларда алар ничек үсә? XXI гасыр башында халыкара мәйданда Россия сәясәтенең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Вакытлы матбугат басмаларындагы материаллар буен¬ ча Россия Федерациясе Президентының кайбер халыкара очрашулары, аларның эчтәлеге һәм нәтиҗәләре турында чыгыш әзерләгез. Россия җәмгыятендә рухи тормыш Үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык чорында Россиянең рухи тормышына нинди сыйфатлар хас була? Рухи тормышның яңа этабы үзенчәлекләре Демократия ныгу, мәгълүматның хакыйкатьне яктыртуы, чит илләр белән мәдәни бәйләнешләр тирәнәю нәтиҗәсендә Россия дөньякүләм мәгълүмати-мәдәни мәйданның бер өлешенә әверелә. Глобаль мәгълүмат Челтәренең барлык комплексын куллану мөмкинлеге барлыкка килә. 1994 елда Интернетның Россия вер¬ сиясе - ru. пәйда була. 2010 елда Россиядә глобаль Челтәрдән файдаланучылар саны 60 млн кешегә җитә, ә Интернеттагы тәүлеклек аудитория 2009 — 2010 еллар кышында 25,8 млн кеше (халыкның 22 проценты) тәшкил итә. Безнең илдә күпсанлы элек¬ трон басмалар барлыкка килә. XX гасыр ахыры - XXI гасыр башы дөньяга мәгълүмати технологияләрне, бик күп яшьләр өчен иң мөһим мәгълүмат чы¬ ганагына әверелгән Интернетны алып килә. Кеше мәгълүматтан файдаланып кына калмый, глобаль киңлекләрнең бер өлешен
§ 48. Россия җәмгыятендә рухи тормыш 315 иҗат итүче дә була. Ул үзенең Интернет сәхифәләрен, блогларын алып бара, форумнарда, чатларда һ.б. катнаша ала. Кинопрокат һәм телевидение аша миллионнарча россиялеләр чит ил боевиклары, триллерлары, күп серияле мелодрамала¬ ры белән танышу мөмкинлеге ала. Дәүләт карамагында булма¬ ган йөзләрчә яңа нәшриятлар барлыкка килә. Бернинди дә цен¬ зура чикләүләре булмау шартларында укучылар чит ил фикер ияләренең хезмәтләре, сәяси эшлеклеләрнең мемуарлары һәм моңарчы илебездә билгесез булган чит ил язучылары ның әсәрләре белән танышу мөмкинлеге ала. 1990 еллар башындагы катлаулы икътисади хәлдә иҗат берлекләрен, театрларны, киностудияләрне, белем бирү, сәламәтлек саклау, фән һәм спорт өлкәләрен дәүләт яклавы¬ на алу мөмкинлекләре чикле була. Бу исә чиктән тыш тискәре нәтиҗәләргә китерә. Гражданнар сугышы чорыннан соң ил бе¬ ренче мәртәбә караучысыз һәм йорт-җирсез балалар проблемасы белән очраша. Балаларның һәм яшьләрнең буш вакытын оешты¬ ру буенча кыенлыклар килеп чыга, чөнки пионер лагерьлары һәм профсоюз ял йортлары яшәүдән туктый. Күп кенә стадионнар һәм спорт заллары ябыла, чөнки ал арны сәүдә предприятиеләренә арендага бирү башлана. Иҗат интеллигенциясенең килеп туган шартлар белән канәгатьсезлеге күп кенә фән, театр, сәнгать, музыка, спорт эли¬ тасы эшлеклеләренең чит илләрдә эшләү өчен контракт төзүенә китерә. Бары 1992—1999 елларда гына да Россияне 13 мең галим, шулай ук югары квалификацияле байтак белгеч ташлап китә. 100 меңләп кеше чит илдә контракт нигезендә эшли. Фәнгә акча бүлеп бирүне кыскарту кебек үк, бу да чиктән тыш тискәре нәтиҗәләргә китерә. Әгәр дә СССРда уйлап табулар¬ га ел саен 800 дән 1500 гә кадәр патент бирелгән булса, 1990 елларда Россиядә бу сан 100 гә төшә, шул ук вакытта патентларның күпчелеге чит ил фирмала¬ ры тарафыннан сатып алына. 1990 еллар ахырында хәл үзгәрә баш¬ лый. Фәнне, мәгарифне һәм мәдәниятне үстерүгә бүлеп бирелгән акчаның күләме әкренләп үсә. Мәктәпләр, училищелар, колледжлар һәм башка белем бирү оеш¬ маларына җирле хакимиятләр тарафын¬ нан ярдәм күрсәтелә. Театрларга һәм музыкаль коллективларга, музейларга, Хореография ансамблендә катнашучылар
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991 — 2013 елларда 316 фольклор ансамбльләренә, балалар иҗаты йортларына, балалар сәнгать һәм спорт мәктәпләренә дәүләт яклавы сизелерлек арта. Мәскәүдә әледән-әле үткәрелеп торган сәнгать фестивальләре (классик музыка, кино, театр, халык иҗаты һ.б.) бөтен дөньяга таныла. Күпмилләтле илебез мәдәнияте һәм аның гуманистик традицияләре үсешендә Рус Православие Чиркәве җитәкчеләре, Россия мөселманнарының һәм башка дини конфессияләрнең рухи лидерлары зур роль уйный. 1997 елда иҗади интеллигенция тырышлыгы белән «Куль¬ тура» дәүләт телеканалы барлыкка килә. Аның программалары россиялеләрне илебез һәм дөнья мәдәниятенең иң зур казаныш¬ лары белән таныштыра. Ул — коммерциячел рекламадан башка яшәп килгән бердәнбер гомуммилли канал. 2007 елның августында «Бибигон» балалар-яшүсмерләр ка¬ налы үз тапшыруларын башлап җибәрә. Дүрт яшьтән унал¬ ты яшькәчә аудиториягә исәпләнгән бу каналда илебездә җитештерелгән продукция генә түгел, чит ил интеллектуаль-танып белү уеннары һәм викториналары, спорт тапшырулары да, муль¬ тфильмнар, нәфис фильмнар һәм сериаллар (Россиянеке дә, чит илләрнеке дә) күрсәтелә. Сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура Сынлы сәнгать, архитектура һәм скульптура үсешендә ике төп юнәлешне күрсәтергә мөмкин. Беренчесе сәнгать дөньясында инде кабул ителгән традицияләр һәм стильләрне үзләштерү белән бәйле. Икенче юнәлеш өчен автор фикерләрен новаторлык алым¬ нары белән хәл итү хас. Нәкыш сәнгатендә һәм скульптурада Россия сәнгать ака¬ демиясе Президенты, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдәге күп кенә композицияләр авторы З.К. Церетели (1934 елда туган) киң танылуга ирешә. Россия сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура сәнгате академиясе җитәкчесе И.С. Глазунов (1930 елда туган) рус сынлы сәнгатенең үзенә генә хас традицияләрен алга сөрә. Танылган рәссам безнең заман¬ дашларыбыз портретлары галереясен тудырды, ул - илебезнең күпгасырлык тарихы эпизодларын күз алдына китереп басты¬ рырлык киң колачлы берничә картина авторы. Портрет оста¬ сы А.М. Шилов (1943 елда туган), скульпторлар: Мәскәү өлкәсендәге Тайнинское авылындагы патша Николай II һәйкәле, шулай ук мәгърифәтчеләр, славян әлифбасын төзүче Кирилл һәм Мефодийга Мәскәүдә куелган һәйкәл, маршал Г.К. Жуков
Д.С. Лихачев И.С. Глазунов В.М. Клыков һәйкәле һ.б. авторы В.М. Клыков (1939 — 2006), Александр Нев¬ ский, Феофан Грек, Александр Блок, Юрий Никулин һ.б. куел¬ ган һәйкәлләр авторы А.И. Рукавишников (1950 елда туган) һәм А.С. Пушкин, Андрей Рублёв һәм А.Г. Венецианов һәйкәлләре авторы О.К. Комов (1932—1994) образлар лиризмын тарихи дөреслеккә туры китергән реалистик алымнар белән кушып иҗат итәләр. Яшьләрнең хәзерге заман сәнгате яисә бик тиз үсеп килүче актуаль сәнгать белән кызыксынуы арта. Мәскәү заман сәнгате үзәге һәм аның илнең төрле төбәкләрендәге филиаллары, шулай ук Мәскәү Заман сәнгате музее каршындагы «Ирекле остаханәләр» Заман сәнгате мәктәбе, А. Родченко исемендәге фо¬ тография һәм мультимедиа мәктәбе, Заман сәнгате проблемалары институты ачылу аның чыннан да популяр булуы хакында сөйли. Сынлы сәнгатьтә техника, алым һәм стильләрнең көтелмәгәнчә кушылуы кулланыла башлый. Рәссам сәнгать өчен традицион булмаган тукыма, фольга, поролон һ.б. кебек материаллардан файдалана ала. Арт-объект - рәссам ясаган, бик тиз җимерелү ихтималы булган, билгеле бер урында һәм вакытта күрсәтү өчен билгеләнгән фәзаи конструкция галереядә төп урын били. Иҗатның яңа, заманча төрләре киң тарала. Алар арасында: ин¬ сталляция - төрле материаллардан һәм көнкүреш әйберләреннән ясалган композиция; перфоманс - рәссам һәм тамашачының төрле сәнгать чаралары (театр гамәлләре, музыка, яктылык аша һ.б.) ярдәмендә аралашу рәвеше һ.б. Россия рәссамнары актуаль сәнгатьнең чит илләрдәге данлы¬ клы смотрларында даими катнаша. Аларның иң абруйлысы - биеннале - дөньяның төрле башкалаларында елга бер тапкыр
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991—2013 елларда 318 З.К. Церетели. Пётр I га һәйкәл. Мәскәү. 1997 О.К. Комов. Андрей Рублёвка һәйкәл. Мәскәү. 1985 була. 2005 елның февралендә Мәскәүдә Беренче халыкара биеннале уза, аның күргәзмәләрен 200 мең кеше карый. Шәһәр киңлекләре (метро өсте, ябулы күперләр- кичешләр), производство биналары (завод цехлары һәм складлары) күргәзмә ком¬ плекслары итеп үзгәртеп җиһазлана. 2010 елның җәендә булган Мәскәү икенче халы¬ кара «Тукта, кемнәр килә?» яшьләр сәнгате биенналесе зур уңыш казана. Хәзерге заман компьютер техноло¬ гияләрен куллануга нигезләнгән медиа- сәнгать үзен кыю күрсәтә. Рәссамнар Челтәрне традицион музей һәм галереяләргә альтернатив виртуаль күргәзмә мәйданчыгы буларак файдалана. Сәнгатьтә яңа юнәлешләр - компьютер графикасы, видео-арт (автор видеосәнгате), дизайн һ.б. киң тарала. Интерьерлар һәм офис биналарын бизәү буенча Россия ди¬ зайн мәктәбе оеша. Ландшафт архитектура¬ сы үсеш ала. Күп еллар эчендә беренче тапкыр мәдәният истәлекләрен торгызуга шактый акча бүлеп бирелә. Дәүләт Третьяков га- лереясе, Дәүләт Тарих музее һәм Цветной бульвардагы Мәскәү циркы тулысынча реставрацияләнә. Җәмәгатьчелек хәйриясе ярдәмен киң файдалану нәтиҗәсендә, Мәскәүдәге элек җимертелгән Котка¬ ручы Христос храмы яңадан төзелә. Бөтен ил буенча күп кенә чиркәүләр, мәчетләр торгызыла һәм төзелә. 2005 елда реконструкцияләүгә ябылган Зур театрның тарихи бинасы 2011 елда ачыла. Әдәби иҗат Әдәби процесста, бер яктан, киң катлам укучы өчен булган «җиңел» әдәбият, икен¬ че яктан, «җитди» әдәби сүзне һәм класси¬ каны якын күрүчеләр өчен булган әдәбият дип, икегә аеру рәвешендә, бүленеш бара.
§ 48. Россия җәмгыятендә рухи тормыш 319 XXI гасыр бусагасында узган унъ¬ еллыкларда ук инде киң танылу алган язучылар үзләренең иҗатларын дәвам итәләр. Аларның прозасы җәмгыятьнең рухи халәтенә зур йогынты ясый. Болар - В.П. Астафьев (1924 — 2002), В.Г. Распутин (1937 елда туган), В.И. Белов (1932 — 2012). «Чегемнан Сандро» эпик романында абхаз халкы тормышының якты образларын иҗат иткән Ф.А. Искәндәр (1929 елда туган) әсәрләре зур популярлык казана. Ул үз геройларының авыр язмышын лиризм һәм юмор аша сурәтли. 1990 еллар уртасында чит илләрдән күп кенә танылган мәдәният эшлеклеләре - язучы А.И. Солжени- Кабат торгызылган Коткаручы Христос чиркәве цын һәм философ А.А. Зиновьев (1922 — 2006), театр режиссё¬ ры Ю.П. Любимов, РСФСРның халык артисты М.М. Козаков (1934—2011) һ.б. әйләнеп кайта. Россия китап сөючеләре чит илдә дә үз укучысын тапкан В. С. Токареваның (1937 елда туган) һәм С.Д. Довлатовның (1941 — 1990) лирик прозасын, В.С. Маканин (1937 елда туган) һәм Ю.М. Поляков (1954 елда туган) повестьларын һәм роман¬ нарын яратып укыйлар. Детектив һәм фантастика жанрында эшләүче язучылар ди¬ намик сюжетны кызыклы эчтәлек белән бик оста үреп баралар. Б. Акунин, А. Маринина һәм П. Дашкова һәм башкаларның кайбер романнары буенча телевизион фильмнар һәм сериаллар төшерелә. В.О. Пелевин (1962 елда туган) һ.б. прозасы гадәти булмаган сәнгать формалары һәм фәлсәфи фикерләү, гротеск һәм фантасма¬ гория элементлары белән аерылып тора. Кино һәм театр сәнгате. Музыка Россия кино сәнгате сизелерлек уңышларга ирешә. Соңгы еллар¬ да кинематографиягә дәүләт дотацияләре күләме шактый арта. Н. С. Михалковның (1945 елда туган) Россия һәм совет тормы¬ шы традицияләрен яңача фикерләүгә корылган «Кояштан йон¬ чыганнар» һәм «Себер чәчтарашы» фильмнары югары бәя ала. Илебез һәм чит ил тамашачылары П.Е. Тодоровский (1925 —
В.П. Астафьев В.Г. Распутин Ф.А. Искәндәр 2013) иҗаты белән («Анкор, тагын анкор») якыннан таныш. К.Г. Муратованың (1934 елда туган) «Мавыгулар» һәм «Өч тарих», А.Г. Германның (1938 — 2013) «Хрусталёв, машина!», С.С. Говорухинның (1936 елда туган) «Ворошилов укчысы», С.А. Соловьёвның (1944 елда туган) «Асса» һәм «Кара роза - кайгы билгесе...», А.Н. Сокуровның (1951 елда туган) «Молох», А.В. Рогожкинның (1949 елда туган) «Милли ау үзенчәлекләре» һ.б. кинотасмалары зур популярлык яулый. Кино сугышлар дәһшәтендәге кеше темасына мөрәҗәгать итәобашлый («Блокпост», режиссеры - А.В. Рогожкин, 1998; «Үзебезнекеләр», реж. Д.Д. Месхиев, 2001; «9 нчы рота», реж. Ф.С. Бондарчук, 2005 һ.б.). 2003 елда Венециядәге Халыкара кинофестивальнең төп призын - «Алтын арыслан»ны - Россия режиссеры А.П. Звягинцевның «Кайту» тасмасы ала. «Утрау» фильмында (режиссёры — П.С. Лунгин, 2006) тирә-юньдәге бар нәрсә өчен җаваплылык, кешенең үз вөҗданы белән мөнәсәбәте проблемасы чагылыш таба. Ф.М. Достоевскийның «Идиот» рома¬ нын телевидениедә экранлаштыруның (режиссёры — В.В. Борт- ко, 2003) уңышы да очраклы түгел, ул әсәрнең үзенә карата зур кызыксыну тудыра. 2004 — 2007 елларда илебезнең беренче зур бюджетлы фильмнары (блокбастер лар) пәйда була, ал ар да алдын¬ гы компьютер технологияләре һәм махсус эффектлар кулланыла. «Төнге дозор», «Төрек гамбиты», «Бүребуар» һ.б. хәзерге Россия өчен гаҗәеп мул касса җыемы алуга ирешәләр. Театр сәнгате шактый байый. Театрлар репертуар, иҗади эксперимент, тамашачы белән аралашуның яңа алымнарын сай¬ лауда тулы ирек алалар. Атаклы театр коллективлары белән та¬ машачы мәхәббәтен яулаган талантлы режиссёрлар җитәкчелек итә: Ю.П. Любимов (Таганкадагы Драма һәм комедия театрының
§ 48. Россия җәмгыятендә рухи тормыш 321 М.А. Ульянов О.П. Табаков К.Г. Муратова сәнгать җитәкчесе), О.П. Табаков (1935 елда туган) — МХАТның сәнгать җитәкчесе; Г.Б. Волчек (1933 елда туган) — «Современник» театрының баш режиссёры; Ю.М. Соломин (1935 елда туган) — Кече театрның сәнгать җитәкчесе; Г.В. Ха¬ занов (1945 елда туган) — Мәскәү эстрада театрының сәнгать җитәкчесе; А.А. Калягин (1942 елда туган) — «Et Cetera» теа¬ тры җитәкчесе; П.Н. Фоменко (1932 — 2012) — «П. Фоменко остаханәсе» театрының сәнгать җитәкчесе. Театр сәнгатен үстерүгә атаклы актёр, озак еллар Е.Б. Вахтангов исемендәге театрның сәнгать җитәкчесе булган М.А. Ульянов (1927 — 2007) зур өлеш кертә. Фольклор коллективлары тамашачыларда элеккечә үк кызык¬ сыну уята. Оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе мәшһүр балетмейстер И.А. Моисеев (1906 — 2007) булган халык биюләре ансамбле күп еллар буе уңышлы чыгыш ясый. Россиянең танылган композиторлары, башкаручылары һәм дирижёрлары иҗаты нәтиҗәсендә музыкаль тормышта зур уңышларга ирешелә. Дәүләт академия Мария театры сәхнәсендә искиткеч опера һәм балет спектакльләре куела. Аның баш дирижёры В.А. Герги¬ ев (1953 елда туган) җитәкчелегендә С.С. Прокофьев операла¬ ры циклы сәхнәләштерелә. Гергиев шулай ук бөтен дөньяның иң яхшы башкаручылары катнашында һәр елны уздырыла торган «Ак төннәр йолдызлары» фестиваленең алыштыргысыз оештыру¬ чысы да булып тора. Россия һәм чит ил тыңлаучыларының дирижёр Г.Н. Рожде¬ ственский (1931 елда туган), дирижёр һәм альтчы Ю.А. Баш¬ мет (1953 елда туган), скрипкачы һәм «Мәскәү виртуозлары» камера оркестрын оештыручы В.Т. Спиваков (1944 елда туган)
9 нчы бүлек. Россия Федерациясе 1991 — 2013 елларда 322 Россия милли оркестры кебек танылган осталар белән очрашулары һәрвакыт онытылмас¬ лык бәйрәмгә әверелә. Сәнгатьнең традицион төрләре белән бергә, аның массачыл мәдәният дәвере өчен типик булган яңа формалары да киң тара¬ ла. Бу - аларны чыгару бөтен бер индустриягә әйләнгән компью¬ тер анимациясе, музыкаль клиплар һәм реклама. Яшьләр арасын¬ да зур популярлык казанган компьютер клублары, видеотекалар, дискотекалар ачыла. § 48 | Сораулар һәм биремнәр ими 1990 нчы елларда Россия җәмгыяте рухи үсеш үзенчәлекләрен нәрсәләр тәшкил итә? И.А. Моисеев В.А. Гергиев В.Т. Спиваков
§ 48. Россия җәмгыятендә рухи тормыш 323 2 з 4 ■ 5 Илебезнең иң атаклы язучы һәм шагыйрьләреннән кемнәрне беләсез? Соңгы елларда проза һәм поэзия үсешендә нинди яңа тенденцияләр барлыкка килде? Үзегез һәм дусларыгыз соңгы вакытта караган спектакльләрне атап әйтегез. Алар сездә нинди тәэсирләр калдырды? Сезнең төбәктә (шәһәрдә, поселокта, авылда) нинди истәлекле урыннар бар? Соңгы вакытта алар үзгәреш кичер¬ деме? Күргәзмәләр, иҗат осталары, хәзерге чорның үзегез яраткан язучы һәм шагыйрьләре турында чыгыш әзерләгез.
324 Йомгак XX гасырда Россия кешелек дөньясы үсешендә гадәттән тыш үзенчәлекле роль уйный. Советлар Союзы зур корбаннар бәрабәренә Икенче бөтендөнья сугышының җиңү белән тәмамлануына хәлиткеч өлеш кертә. Дөньяның күпчелек илләре кебек үк, XX гасырда Россия халыкара мәйданда үз позицияләрен югалтып, бәйле дәүләт булып калыргамы яисә катлаулы модернизацияләү юлын үтәргәме, дигән сайлау алдында кала. Россия империясе, аннан соң СССР һәм Россия Федерациясе тәҗрибәсе бу яктан уникаль әһәмияткә ия була. Ул күп халыкларның соци¬ аль һәм сәяси сайланышына йогынты ясый. С.Ю. Витте һәм П.А. Столыпин сәясәте нәтиҗәсендә Россия империясе, чит ил капиталына, илебез эшмә¬ кәрләренә һәм хәлле тормышлы крестьяннарга таянып, икътисадны модернизацияләргә омтылыш ясый. Шул ук ва¬ кытта феодал дәвер мирасы сакланып калу (самодержа¬ вие режимы, катлауларга бүленгән строй, отышсыз алпавыт җирбиләүчелеге) реформалар мөмкинлеген чикли. Сәяси, социаль һәм рухи тормышта үзгәртеп коруларның гаять озакка сузылуы кешелек тарихындагы иң канлы революцион тетрәнүләргә китерә. Советлар Россиясе җәмгыять тормышына дәүләтнең тулы контролен урнаштыруга нигезләнгән, яңа, социалистик үсеш моделен урнаштырырга омтылган беренче ил була. Үзенең үрнәге белән ул әлеге модельнең көчле һәм йомшак якларын ачып бирә. Кешелек дөньясы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне алдан билгеләнгән план буенча коруның, җәмгыять белән үзәкләшкән идарә итүгә нигезләнгән модернизацияләү проблемаларын чишү алымнарының сизелерлек нәтиҗәләр китерергә сәләтле икәнлеген күрә. Дөньяның сәяси кар¬ тасында Россия империясен алмаштырган СССР Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларыннан икътисады ту- лысынча җимерелгән хәлдә чыга. Ул Икенче бөтендөнья сугышында гаять зур югалтуларга дучар була. Шуңа да ка¬ рамастан, кыска гына тарихи вакыт эчендә дөньяның икен¬ че индустриаль державасына әверелә. Дүрт дистә елдан күбрәк вакыт дәвамында Советлар Союзы дөнья үсешендәге ике полюсның берсе булып тора, дөньякүләм бөек держа¬ ва дәрәҗәсенә ирешә. Фән-техника алгарышының күп кенә тармакларында ул үзенең көндәшләрен, шул исәптән АКШны да узып китә.
Шул ук вакытта әлеге казанышлар бик кыйммәткә төшә. Җәмгыять өстеннән контроль урнаштыру һәм аны күзәтчелектә тоту аяусыз репрессияләргә, башка¬ ча уйларга сәләтле йөзләрчә мең кешене кырып бетерүгә китерә. Кешеләр лидерлар тарафыннан куелган, СССР халыкларының объектив мәнфәгатьләре белән һич тә туры килмәгән максатларны тормышка ашыру коралы¬ на әверелә. СССР һәм АКШның, алар җитәкләгән союзлар системасының хәрби каршылыгы кешелек дөньясын объек¬ тив рәвештә чарасызлыкка илтә, атом-төш коралын кулла¬ нып, глобаль сугыш башлану куркынычын арттыра. Һәм нәкъ менә СССР — Россия яңача сәяси фикерләүгә нигезләнгән сәясәт кабул итеп, «салкын сугыш»ны туктату инициативасы белән чыга. «Салкын сугыш»ны туктату дөнья үсешендәге каршы¬ лыкларны юкка чыгармый, аларны үзгәртә генә. Ике хәрби- сәяси блокның каршы торуына алмашка күпсанлы, ча¬ гыштырмача вак төбәк конфликтлары һәм локаль «салкын сугыш»лар килә. СССР һәм аның союзлар системасы тар¬ калганнан соң, дөньяның куркынычсызрак булу-булмау мәсьәләсе бәхәсле булып кала. Россиягә кешелек тарихында әлегәчә бер генә ил алдын¬ да да тормаган мәсьәләне — бер үк вакытта базар икътиса¬ дына күчүне һәм гаять зур дәүләт масштабларында, граждан¬ нар сугышын булдырмый калып, илне демократияләштерүне тормышка ашыруны хәл итәргә туры килә. Халыкара мәйданда килеп туган яңа шартларда, XX га¬ сырда чиктән тыш катлаулы сынаулар кичергән, үзенең хәвеф-хәтәрсез үсешен тормышка ашыруга омтылган ил буларак, Россиягә аерым роль уйнарга туры киләчәк. Абруе һәм йогынтысы аңа хәзерге дөньяда тотрыклылык үзәкләренең берсе булып калырга, андагы каршылыклар¬ ны җайлауда, бөтен халык мәнфәгатьләренә кагыла торган глобаль проблемаларны хәл итүдә инициатива күрсәтергә мөмкинлек бирә. XXI гасырга Россия Федерациясе дөньякүләм хуҗалык бәйләнешләре системасына интеграцияләнгән һәм халык¬ ара хезмәт бүленешенең өстенлекләреннән файдаланучы, заманча, социаль юнәлешле базар икътисады булган демо¬ кратик җәмгыять төзүгә нигезләнгән яңа модернизацияләү программасы белән керә.
Абсолют монархия, абсолютизм - абсолютная монархия, абсолютизм Үзәкләштерелгән - централизованный Руслаштыру - русификация Икътисади күтәрелеш - экономический подъем Сәнәгать — промышленность Милли керем - национальный доход Самодержавие монархиясе - самодержавная (абсолютистская) монархия Салым - налог Банк капиталы туплану - концентрация банковского капитала Капитал чыгару - вывоз капитала Күпукладлылык -многоукладность Йогынты даирәсе - сфера влияния «Канлы якшәмбе» - «кровавое воскресенье» «Дәүләт тәртибен камилләштерү турында» Манифест - Манифест «Об усовершенствовании государственного порядка» Учредительләр ж,ыены - Учредительное собрание «Россия империясенең төп законнары» - «Основные законы Россий¬ ской империи» Мәдәни автономия - культурная автономия Конституцион демократлар (кадетлар) - конституционные демократы (кадеты) «17 октябрь Союзы» (октябристлар) - «Союз 17 октября» (октябристы) Унитарлык - унитарность Бөтенроссия крестьяннар союзы - Всероссийский крестьянский союз Социалист-революционерлар (эсерлар) - социалисты-революционеры (эсеры) Федератив тип - федеративный тип Җирне социальләштерү - социализация земли Сугышчан отрядлар - боевые отряды Россия социал-демократик эшчеләр партиясе (РСДРП) - Российская социал-демократическая рабочая партия (РСДРП) «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союзлары» — «Союзы борь¬ бы за освобождение рабочего класса» «Литвада, Польшада һәм Россиядә гомумъяһүд эшчеләр союзы» (Бунд) - «Всеобщий еврейский рабочий союз в Литве, Польше и Рос¬ сии» (Бунд) Революцион хәрәкәтнең ике үсеш этабы идеясе - идея двух этапов раз¬ вития революционного движения Феодализм калдыклары - пережитки феодализма Пролетариат диктатурасы - пролетарская диктатура Яңа типтагы партия - партия нового типа Рус ж,ыены - Русское собрание Рус халкы союзы - Союз русского народа Михаил Архангел исемендәге рус халык союзы - Русский народный союз имени Михаила Архангела Карагруһчылар - «чёрная сотня», черносотенцы
Сүзлекчә 327 Җир мәсьәләсе - земельный вопрос Урталыктагылар - центристы «Өченче июнь монархиясе* - «третьеиюньская монархия» Земство идарәсе - земская управа Хәрби-кыр судлары - военно-полевые суды Аграр үзгәртеп корулар - аграрные преобразования Күчерү сәясәте - переселенческая политика «Брусилов һөҗүме» - «Брусиловский прорыв» Махсус киңәшмәләр - Особые совещания Эшче һәм солдат депутатларының Петроград Советы — Петроградский Совет рабочих и солдатских депутатов Тәнкыйди реализм - критический реализм Мәгариф системасы - система образования «Көмеш дәвер» - «Серебряный век» Сынлы сәнгать - изобразительное искусство Ачык музей — публичный музей Ике властьлылык — двоевластие Контрреволюциягә каршы халык көрәше комитеты — Комитет народ¬ ной борьбы с контрреволюцией Хәрби диктатура - военная диктатура Иреклеләр армиясе - Добровольческая армия Түнтәрелеш - переворот Хакимият турында декрет - Декрет о власти Халык комиссарлары советы (ХКС) — Совет народных комиссаров (Совнарком, СНК) Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты (БҮБК) - Всероссийский цен¬ тральный исполнительный комитет (ВЦИК) Җир турында декрет - Декрет о земле Катлауларны, дәрәҗәләрне һәм гражданлык чиннарын бетерү турында декрет - Декрет об уничтожении сословий, званий и гражданских чинов Үзбилгеләнү - самоопределение «Россиянең һәм Шәрыкның барлык мөселман хезмәт ияләренә» декре¬ ты - Декрет «Ко всем трудящимся мусульманам России и Востока» Илаһи канун - Закон Божий Бөтенроссия гадәттән тыш комиссия - Всероссийская чрезвычайная ко¬ миссия (ВЧК) «Эшчеләр контроле турында нигезләмә» — «Положение о рабочем кон¬ троле» Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнүче халык хокуклары декларация¬ се - Декларация прав трудящегося и эксплуатируемого народа Кавказ аръягы сеймы - Закавказский сейм Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы (РСФСР) - Российская Советская Федеративная Социалистическая Республика (РСФСР) Солых турында декрет - Декрет о мире Сепарат солых килешүе - сепаратный мирный договор
328 Сүзлекчә Аклар хәрәкәте - Белое движение Ярлылар комитетлары - комитеты бедноты (комбеды) Азык-төлек отрядлары — продовольственные отряды (продотряды) Халык хуҗалыгы югары советы - Высший совет народного хозяйства (ВСНХ) Кызыл террор - красный террор Хәрби коммунизм сәясәте - политика военного коммунизма Эшче һәм крестьяннар оборонасы советы - Совет рабочей и крестьян¬ ской обороны Атлы армия — Конная армия Бөтендөнья совет республикасы - Всемирная советская республика Басмачылык - басмачество Ерак Көнчыгыш республикасы - Дальневосточная республика (ДВР) Дәүләт план комиссиясе - Государственная плановая комиссия (Госплан) Яңа икътисади сәясәт - новая экономическая политика (нэп) Азык-төлек салымы - продовольственный налог (продналог) Тышкы сәүдә монополиясе - монополия внешней торговли Хуҗалык исәбе - хозяйственный расчёт (хозрасчёт) Советларның бөтенсоюз съезды - Всесоюзный съезд Советов Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе - Всесоюзная ком¬ мунистическая партия (большевиков) - ВКП(б) Республика революцион хәрби советы — Революционный военный совет Республики (Реввоенсовет Республики, РВСР) Коминтерн Башкарма комитеты - Исполнительный комитет Коминтер¬ на (ИККИ) Уң кулак тайпылышы - правый кулацкий уклон Авыл хуҗалыгын тоташ күмәкләштерү - сплошная коллективизация сельского хозяйства Җирне бергәләп эшкәртү ширкәте - товарищество по совместной обра¬ ботке земли (ТОЗ) Коллектив хуҗалык - коллективное хозяйство (колхоз) Егермебишмеңчеләр -двадцатипятитысячники Лагерьлар баш идарәсе - Главное управление лагерей (ГУЛАГ) •«Россия халкы арасында наданлыкны бетерү турында» Декрет - Декрет «О ликвидации неграмотности среди населения России» Шәхес культы - культ личности Хакимиятнең һәм җәмгыять белән идарә итүнең үзәкләшкән система¬ сы - централизованная система власти и управления обществом Күмәк куркынычсызлык системасы - система коллективной безопас¬ ности Коминтернга каршы пакт - Антикоминтерновский пакт ВКП(б) УКның «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» карары - постановление ЦК ВКП(б) «О перестройке литературно-худо¬ жественных организаций» Совет язучылары берлеге - Союз советских писателей
Сүзлекчә 329 Социалистик реализм ысулы - метод социалистического реализма «Корыч пакт* - «Стальной пакт» һөҗүм итешмәү турында пакт - Пакт о ненападении Дуслык һәм чикләр турында килешү - Договор о дружбе и границе Маннергейм сызыгы - линия Маннергейма Өчлек пакты - Тройственный пакт Гомуми хәрби бурыч - всеобщая воинская обязанность Дәүләт Оборона Комитеты - Государственный Комитет Обороны (ГКО) Югары Башкомандование Ставкасы - Ставка Верховного Главноко¬ мандования (СВГК) Халык хуҗалыгын үстерүнең мобилизация планы - мобилизационный план развития народного хозяйства Тормыш юлы - Дорога жизни Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш — Коренной перелом в Ве¬ ликой Отечественной войне Партизаннар хәрәкәтенең үзәк штабы - Центральный штаб партизан¬ ского движения Зур җир - Большая земля Союзникларның контроль советы - Контрольный совет союзников Азат Европа турында декларация - Декларация об освобождённой Ев¬ ропе Польша Гаскәре - Войско Польское Нюрнберг Халыкара трибуналы - Международный трибунал в Нюрн¬ берге Токио Халыкара хәрби трибуналы - Международный военный трибу¬ нал в Токио Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) - Организация Объединён¬ ных Наций (ООН) Куркынычсызлык Советы - Совет Безопасности Тыеп тору сәясәте - политика сдерживания Ваз кичтерү доктринасы - доктрина отбрасывания «Салкын сугыш* — «холодная война» Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең мәгълүмати бюросы (Ин¬ формбюро) - Информационное бюро коммунистических и рабочих пар¬ тий (Информбюро) Германия Федератив Республикасы (ГФР) - Федеративная Республи¬ ка Германия (ФРГ) Халык демократиясе режимы - народно-демократический режим Икътисади Ярдәмләшү Советы - Совет Экономической Взаимопомощи (СЭВ) Төньяк Атлантика килешүе оешмасы (НАТО) - Организация Северо- атлантического договора (НАТО) Кытай Халык Республикасы (КХР) - Китайская Народная Рес¬ публика (КНР)
330 Сүзлекчә Корея Халык Демократик Республикасы (КХДР) - Корейская Народ¬ но-Демократическая Республика (КНДР) Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү — повышение жизненного уровня населения Атом-төш коралы - ядерное оружие Көнбатыш алдында түбәнчелекле баш июгә каршы кампания - кампания против низкопоклонничества перед Западом «Җепшеклек» — «оттепель» Хокуклары чикләнү - ущемление в правах Чирәм җирләрне үзләштерү - освоение целинных земель «Шәхес культын һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында» КПСС ҮК ка¬ рары - постановление ЦК КПСС «О преодолении культа личности и его последствий» Варшава договоры оешмасы - Организация Варшавского договора (ОВД) Янәшә тыныч яшәү идеясе - идея мирного сосуществования Сүәеш кризисы - Суэцкий кризис Кисәтү һөҗүме - упреждающий удар Милләтара проблемалар - межнациональные проблемы Җирнең ясалма иярчене - искусственный спутник Земли Икътисадны үстерүнең экстенсив ысуллары - экстенсивные методы раз¬ вития экономики Социализмның тулы һәм тәмам җиңүе — полная и окончательная победа социализма «һәр кешедән сәләтенчә, һәркемгә хезмәтенчә» - «от каждого по способ¬ ностям, каждому по труду» «һәр кешедән сәләтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә» - «от каждого по способ¬ ностям, каждому по потребностям» Халык хуҗалыгының территориаль советлары (совнархозлар) - терри¬ ториальные советы народного хозяйства (совнархозы) Торак проблемасын өлешчә хәл итү - частичное решение жилищной проблемы Халыкның социаль хәлен яхшырту - улучшение социального положения населения Күмәк җитәкчелек - коллективность руководства Халыкның тормыш хәле - благосостояние населения Күләгәдәге икътисад - теневая экономика Торгынлык - застой Прага язы - Пражская весна Брежнев доктринасы - Доктрина Брежнева Киеренкелекне йомшарту - разрядка напряженности Атом-төш коралының таралуын булдырмау - нераспространение ядерно- го оружия Стратегик коралларны чикләү буенча килешү - договор об ограничении стратегических вооружений (ОСВ-1) Атом-төш коралы җайланмасы - средство доставки ядерного оружия
Сүзлекчә 331 СССР һәм АКШ арасында үзара мөнәсәбәтләр нигезләре турындагы килешү - договор об основах взаимоотношений между СССР и США Атом-төш сугышын булдырмый калу - предотвращение ядерной войны Европада киеренкелек дәрәҗәсен йомшарту - снижение уровня напря¬ женности в Европе СССР, АКШ, Бөекбритания һәм Франция арасында Көнбатыш Бер¬ лин мәсьәләсендә килешү - соглашение СССР, США, Великобритании и Франции по Западному Берлину Иминлек һәм хезмәттәшлек буенча Европа киңәшмәсе - Совещание по безопасности и сотрудничеству в Европе Йомгаклау акты - Заключительный акт Авыл прозасы - деревенская проза Нәкыш сәнгате - живопись Сәнгать акцияләре - художественные акции КПССның совет җәмгыятендәге җитәкчелек роле - руководящая роль КПСС в советском обществе Хокук яклау хәрәкәте - правозащитное движение СССРны тыеп тору - сдерживание СССР «Теләктәшлек» хәрәкәте - движение «Солидарность» Тизләнеш - ускорение Дәүләт кабул итүе системасы - система государственной приемки Үзгәртеп кору - перестройка Социалистик кыйммәтләр - социалистические ценности Дәүләт предприятиесе (берләшмәсе) турындагы закон - Закон о госу¬ дарственном предприятии (объединении) Кооперативлар һәм индивидуаль хезмәт эшчәнлеге (шәхси эшмәкәрлек) - кооперативы и индивидуальная (частнопредприниматель¬ ская) трудовая деятельность Фермер хуҗалыгы - фермерское хозяйство Хәбәрдарлык - гласность Хокукый дәүләт - правовое государство Күппартиялелек системасы - многопартийная система Яңача сәяси фикерләү идеясе - идея нового политического мышления Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе - Коммунистическая пар¬ тия Российской Федерации (КПРФ) Милләтчелек - национализм Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты - Государственный комитет по чрезвычайному положению (ГКЧП) Бәйсез дәүләтләр бергәлеге (БДБ) - Содружество независимых госу¬ дарств (СНГ) Беловежье килешүе - Беловежское соглашение БДБ төзелү турындагы декларация — Декларация об образовании СНГ Шок терапиясе - шоковая терапия Бәяләрне либерализацияләү - либерализация цен Хосусыйлаштыру - приватизация Торакны хосусыйлаштыру - приватизация жилья
Торак базары - рынок жилья Тулай милли продукт - валовый национальный продукт (ВНП) «Хезмәтчел Мәскәү» хәрәкәте - движение «Трудовая Москва» «Хезмәтчел Россия» хәрәкәте - движение «Трудовая Россия» «Хезмәт ияләренең берләштерелгән фронты» хәрәкәте — движение «Объединённый фронт трудящихся» «Хәтер» хәрәкәте - движение «Память» Рус милли җыены - Русский национальный собор Сәяси көчләрнең капма-каршылыгы - поляризация политических сил Милли коткару фронты - Фронт национального спасения (ФНС) Федераль Җыен - Федеральное Собрание Федерация Советы - Совет Федерации Дәүләт Думасы - Государственная Дума Конституция суды - Конституционный суд «Россия сайлавы» партиясе - партия «Выбор России» Россия либерал-демократлар партиясе - Либерально-демократическая партия России Россия демократик реформалар хәрәкәте - Российское движение демо¬ кратических реформ (РДДР) Федератив шартнамә - Федеративный договор «Россия - безнең йортыбыз» блогы - блок «Наш дом - Россия» Дәүләт казначылык йөкләмәләре - государственные казначейские обяза¬ тельства (ГКО) Дәүләт куркынычсызлык комитеты — Комитет государственной безопас¬ ности (КГБ) «Бердәмлек» хәрәкәте - движение «Единство» («Медведь») «Ватан - Бөтен Россия» партиясе - партия «Отечество - Вся Россия» Уң көчләр союзы - «Союз правых сил» (СПС) «Бердәм Россия» партиясе - партия «Единая Россия» Хакимият вертикален ныгыту - укрепление вертикали власти Президентның округлардагы вәкаләтле вәкилләре институты - институт полномочных представителей Президента в округах «Россия бердәмлеге» блогы - блок «Российское единство» Иҗтимагый палата - Общественная палата Тулай эчке продукт — валовый внутренний продукт (ВВП) Халыкның реаль керемнәре - реальные доходы населения Тышкы бурычларны түләүне тизләтү - ускоренное погашение внешней задолженности Тынычлыкны җайга салу процессы - процесс мирного урегулирования Икътисади үсеш темпларын арттыру - повышение темпов экономическо¬ го развития Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү - увеличение уровня жизни на¬ селения Тотрыклылык фонды - Стабилизационный фонд Милли проектлар - национальные проекты «Сәламәтлек» проекты - проект «Здоровье»
Сүзлекчә 333 Бала табуларны ишәйтү чаралары - меры по повышению рождаемости «Ана капиталы» - «материнский капитал» «Россия гражданнарына арзанлы һәм уңайлы торак» проекты - проект «Доступное и комфортное жилье - гражданам России» «Агросәнәгать комплексын үстерү» проекты - проект «Развитие агро¬ промышленного комплекса» «Мәгариф» проекты - проект «Образование» Базар икътисадын актив җайга салу - активное регулирование рыноч¬ ной экономики Дәүләт капиталы өстенлек иткән корпорацияләр - корпорации с преоб¬ ладанием государственного капитала «Гадел Россия» партиясе — партия «Справедливая Россия» Партнерлык мөнәсәбәтләре - партнёрские отношения «Кысалы килешү» - «рамочное соглашение» «Тынычлык хакына партнёрлык» — «Партнёрство во имя мира» Европа союзы (ЕС) - Европейский союз (ЕС) Европа Советы - Совет Европы Союз дәүләте төзү турында килешү - Договор об образовании Союзного государства «Коллектив куркынычсызлык шартнамәсе» оешмасы - организация «Договор коллективной безопасности» Стратегик һөҗүм коралларын тагын да кыскарту һәм чикләү турында шартнамә — Договор о мерах по дальнейшему сокращению и ограничению стратегических наступательных вооружений Фәза, фэзаи — пространство, пространственный
334 Эчтәлек Кереш 5 1 нче бүлек. РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ XX ГАСЫРНЫҢ БЕРЕНЧЕ УНЪЕЛЛЫКЛАРЫНДА § 1. Россия XIX — XX гасырлар чигендә 6 § 2. Россиядә модернизация сәясәте: алшартлар һәм нәтиҗәләр 12 § 3. Рус-япон сугышы һәм 1905 — 1907 еллар революциясе башлану ... 19 § 4. Россиядә 1905 елның 17 октябрь Манифестыннан соңгы сәяси тормыш 27 §5. П.А. Столыпин реформалары һәм аларның нәтиҗәләре 35 § 6. Россия империясе Беренче бөтендөнья сугышында 42 § 7. Хакимият кризисы: 1916 ел—1917 елның феврале 48 § 8. -XX гасыр башында Россиядә фән һәм мәдәният 54 2 нче бүлек. РОССИЯ РЕВОЛЮЦИЯ ҺӘМ ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНДА (1917-1922) § 9. Вакытлы хөкүмәт сәясәте һәм Россия җәмгыяте 1917 елда 63 § 10. Большевикларның хакимияткә килүе 70 § 11. Брест солыхы һәм аның нәтиҗәләре 78 § 12. Гражданнар сугышы башлану һәм Аклар хәрәкәтенең җәелүе 84 § 13. Совет Россиясе Гражданнар сугышы елларында 90 3 нче бүлек. СССР 1920-1930 ЕЛЛАРДА § 14. Яңа икътисади сәясәт: максатлар һәм принциплар 98 § 15и СССР төзелү һәм яңа дәүләттә хакимият өчен көрәш 103 § 16.1920 елларда Совет дәүләтенең тышкы сәясәте һәм Коминтерн . . . 108 § 17. Бер илдә социализм төзү идеясе һәм И.В. Сталинның күтәрелүе 113 § 18. СССР 1930 елларда. Күмәкләштерү һәм индустрияләштерү 116 § 19.1930 елларда СССРда сәяси система. Репрессияләрнең киң колач алуы 124 § 20. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан СССРның тышкы сәясәте . . 129 § 21.1930 елларда СССР мәдәнияте һәм сәнгате 134 4 нче бүлек. БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ. 1941-1945 ЕЛЛАР § 22.1939—1941 елларда Совет-Германия мөнәсәбәтләре 141 § 23. Советлар Союзының һәм Германиянең сугышка әзерләнүе 147 § 24. Ватан һәм дөнья тарихында 1941 ел 152 § 25. Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш 160 § 26. Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә СССР һәм аның союзниклары 169 § 27. СССР Европа һәм Азия илләрен фашизмнан азат итү сугышларында 176 § 28. Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре 183
Эчтәлек 335 5 нче бүлек. СОВЕТЛАР СОЮЗЫ СУГЫШТАН СОҢГЫ ЕЛЛАРДА § 29. «Салкын сугыш»ның башлангыч чорында СССРның тышкы сәясәте. Хәрби-сәяси блоклар төзелү 191 § 30. Сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу. СССР И.В. Сталин гомеренең соңгы елларында 198 6 нчы бүлек. СОВЕТЛАР СОЮЗЫ «ҖЕПШЕКЛЕК» ЕЛЛАРЫНДА § 31. Реформалар уздыруга беренче омтылышлар һәм КПССның XX съезды 207 § 32. СССР: янәшә тыныч яшәү һәм «салкын сугыш» конфликтлары . . 215 § 33.1950 еллар ахыры — I960 еллар башында совет җәмгыяте үсешендәге каршылыклар 221 7 нче бүлек. СССР 1960 ЕЛЛАР - 1980 ЕЛЛАР БАШЫНДА § 34.1960 еллар ахырында икътисади реформалар үткәрү омтылышы . . 228 § 35.1960 елларның икенче яртысында СССРның тышкы сәясәте 235 § 36. СССР халыкара киеренкелекне йомшарту елларында 240 § 37.1960 еллар — 1980 еллар башында СССРның рухи тормышы һәм идея-сәяси үсеше 246 § 38. Совет җәмгыятенең эчке һәм тышкы сәясәтендә кризис тирәнәю . . 252 8 нче бүлек. ҮЗГӘРТЕП КОРУ, ЯҢАЧА СӘЯСИ ФИКЕРЛӘҮ ҺӘМ СОВЕТ ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ КРИЗИСЫ § 39. Үзгәртеп кору сәясәте: беренче адымнар 259 § 40. СССРда хәбәрдарлык, демократияләштерү һәм сәяси тормышның яңа этабы 265 § 41.Яңача сәяси фикерләү һәм «салкын сугыш»ның төгәлләнүе 270 § 42. СССРда эчке каршылыкларның кискенләшүе. Совет җәмгыятенең кризисы һәм таркалуы 273 9 нчы бүлек. РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ 1991-2013 ЕЛЛАРДА § 43. Икътисади реформаларның башлангыч этабы 281 § 44.1993 елгы сәяси кризис һәм Россия Федерациясенең яңа Конституциясен кабул итү 286 § 45.1990 елларның икенче яртысында реформалар курсын коррекцияләү сәясәте 291 § 46. Россия XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында: үсешнең яңа этабы 297 § 47.1991—2013 елларда Россия Федерациясенең тышкы сәясәте 306 § 48. Россия җәмгыятендә рухи тормыш 314 Йомгак 324 Сүзлекчә 326
Учебное издание Загладин Никита Вадимович Минаков Сергей Тимофеевич Козленко Сергей Иванович Петров Юрий Александрович ИСТОРИЯ РОССИИ. XX - начало XXI века Учебник для 9 класса общеобразовательных учреждений (перевод с русского на татарский язык) У ку-укыту басмасы Редакторы Ф.Р. Бадретдинова Корректоры Ә.Ф. Эхмэдуллина Компьютерда биткә салучысы Ю.М. Эстис Оригинал-макеттан басарга кул куелды 29.04.2013. ФорматыбОхЭО */16. Офсет кәгазе. «Петербург» һәм «Прагматика» гарнитурасы. Шартлы басма табагы 21+2. Тиражы 2030 д. Заказ С-1198. Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшрияты. 420111, Казан, Тельман ур., 5. Хатлар өчен: 420014, Казан, Кремль, а/я 54. Тел.: (843) 264-67-96. Сайт: http://www.heter.ru Интернет-кибет: һПр://читай-играй.рф «Татмедиа» ААҖ филиалы - «Идел-ПРЕСС» полиграфия-нэшрият комплексы. 420066, Казан, Декабристлар ур., 2.
Россия Федерациясе XXI гасыр башында 170 Гринвичи 1801к западу от Гринвича 70" АНр.ң р б л: Гобол Усть-Кут Y'W •> Казан Масштаб 1:22 000 000 Братск Башка торак пунктлар Дәүләт башкалалары Россия Федерациясе республи¬ калары башкалалары, край, ЧИК СЫЗЫКЛАРЫ \ дәүләт чикләре Россия Федерациясенең поляр биләмәләре чикләре Россия Федерациясенең республика, край, өлкә, ^Ния УЛАН-ЬАТОР - 1. -к ар-орАмнс*ий Иркутск , 1 г , , ' Й Й < Үбми, Картада саннар белән 6 билгеләнгән: 7 1 Коми-Пермяк автономияле 8 округы g 2 Удмуртия Республикасы 3 Мари Республикасы (Марий Эл) 4 Түбән Новгород өлкәсе 5 Чуваш Республикасы — Чаваш республики
Н.В. Загладин, С.Т. Минаков, С.И. Козленко, Ю.А. Петров РОССИЯ ТАРИХЫ XX - XXI гасыр башы РУССКОЕ СЛОВО» ХӘТЕР