Text
                    РОССИЯ ТАРИХЫ


1801 1825 еллар Александр 1 нең идарә итүе 1802 ел Министрлыклар оештырылу 1803 ел «Ирекле игенчеләр» турында указ 1804—1813 еллар Россия-Иран сугышы 1805 ел Оченче коалиция составында Россия¬ нең Наполеонга каршы сугышта катнашуы. Аустерлиц янындагы сугыш 1806—1807 еллар Дүртенче коалиция составында Россиянең Наполеонга каршы сугышта катнашуы 1807 ел Россия белән Франция арасында Тильзит солыхы тезелү 1808—1809 еллар Рус-швед сугышы. Финляндиянең кушылуы 1809 ел М. М. Сперанскийның сәяси рефор¬ ма проекты 1810 ел Дәүләт советы оештырылу 1812 ел Ватан сугышы 1812 ел, 26 август Бородино сугышы 1813 —1814 еллар Рус армиясенең чит илләргә по¬ ходлары 1814 —1815 еллар Вена конгрессы. Изге союз төзелү. Польша патшалыгы кушылу 1816—1819 еллар Балтыйк буенда крепостной хокук¬ ның бетерелүе 1816 —1825 еллар Декабристларның яшерен оешма¬ лары эшчәнлеге 1817 —1864 еллар Кавказ сугышы 1825 —1855 еллар Николай I нең идарә итүе 1825 ел, 14 декабрь Петербургта декабристлар восста¬ ниесе 1826—1828 еллар Россия-Иран сугышы 1828 —1829 еллар Рус-төрек сугышы 1830—1831 еллар Польшада восстание. Рус-поляк сугышы XIX гасырның 30—40 нчы еллары Сәнәгать борылышы башлану
А. А. Данилов, Л. Г. Косулина РОССИЯ ТАРИХЫ XIX гасыр Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән КАЗАН • ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ «2011 МОСКВА • «ПРОСВЕЩЕНИЕ» *2011
УДК 373.167.1:94(43) ББК 63.3(2)5я72 Д18 Данилов, А. А. История России, XIX век. 8 класс : учеб, для общеобразоват. учреждений / А. А. Данилов, Л. Г. Косулина.— 11-е изд.— М.: Просвещение, 2010. Дәреслек Россия фәннәр академиясенең (№ 2-10106-5215/1247, 13.10.2006) һәм Россия мәгариф академиясенең (№ 01-299/7д, 23.10.2006) уңай бәяләмәләрен алды. Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Вос произведение всей книги или её части на любых видах носите¬ лей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Сублицен¬ зионному договору № 3/48-11 от 28.06.2011 г. Экземпляры пере¬ водного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на тер¬ риториях других субъектов Российской Федерации. Данилов, А. А. Д18 Россия тарихы, XIX гасыр : татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / А. А. Данилов, Л. Г. Косулина ; [русчадан С. Г. Гәрәева, Л. Г. Шәрифул- лина тәрҗ.].— Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.— 287 б.: рәс., карт. 5-н. ISBN 978-5-298-02138-8 Дәреслектә XIX гасыр Россия тарихының мәктәп программасында каралган барлык мәсьәләләре яктыртыла. Иҗтимагый фикер, мәдә¬ ният һәм тормыш-көнкүрешне үстерү проблемаларына, тарихи эшлек- леләрнең портретларына шактый зур урын бирелә. Дәреслекнең яңа басмасы тарих буенча стандартларга туры китереп эшләнгән. Дәреслек әлеге авторларның 6 — 9 нчы сыйныфлар өчен Россия тарихы буенча дәреслекләр комплектының бер өлешен тәшкил итә. УДК 373.167.1:94(43) ББК 63.3(2)5я72 ISBN 978-5-298-02138-8 © Издательство-«Просвещение», 2010 © Художественное оформление. Издательство «Просвещение», 2010 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә, Татарстан китап нәшрияты, 2011
3 Эчтәлек Сүз башы 5 I бүлек. Россия XIX гасырның беренче яртысында ... 7 § 1. Александр! нең 1801— 1806 еллардагы эчке сәясәте 7 § 2. 1801 —1812 елларда тышкы сәясәт 12 § 3. М. М. Сперанскийның реформаторлык эшчән- леге 19 § 4. 1812 елгы Ватан сугышы 24 § 5. Рус армиясенең чит илләргә походы. 1813 — 1825 елларда тышкы сәясәт 33 § 6. Александр! нең 1815 —1825 еллардагы эчке сәясәте 39 § 7. 1812 елгы Ватан сугышыннан соң социаль-икъ- тисади үсеш 46 § 8. Александр I заманында иҗтимагый хәрәкәт ... 52 § 9. 1825 елгы династия кризисы. Декабристлар чы¬ гышы » 59 § 10. Николай I нең эчке сәясәте 63 § 11. XIX гасырның 20 — 50 нче елларында социаль- икътисади үсеш 70 §12. 1826 —1849 елларда Николай I нең тышкы сәя¬ сәте 79 § 13. Николай I идарә иткән елларда иҗтимагый хә¬ рәкәт 85 § 14. 1853 — 1856 еллардагы Кырым сугышы. Севас¬ тополь оборонасы 94 § 15. Мәгариф һәм фән 102 § 16. Рус яңа җирләр ачучылары һәм сәяхәтчеләре . . 108 §17. Сәнгати мәдәният 112 § 18. Көнкүреш һәм йолалар 123 II бүлек. Россия XIX гасырның икенче яртысында ... 132 § 19. Крепостной хокукны бетерү алдыннан 132 § 20. 1861 елгы крестьян реформасы 138 §21 — 22. 60 — 70 нче еллардагы либераль реформа¬ лар 144 § 23. Крепостной хокук бетерелгәннән соң социаль- икътисади үсеш 158 § 24. Иҗтимагый хәрәкәт: либераллар һәм консер¬ ваторлар 166 § 25. Революцион народниклык барлыкка килү һәм аның идеологиясе 175
4 § 26. 60 нчы елларның икенче яртысы — 80 нче еллар башында революцион народниклык 181 § 27. Александр II нең тышкы сәясәте 189 §28.1877 —1878 еллардагы рус-төрек сугышы 197 §29 — 30. Александр III нең эчке сәясәте 205 § 31. Александр III идарә иткән елларда икътисади үсеш 216 § 32 — 33. Җәмгыятьтәге төп катлауларның хәле .... 223 §34. XIX гасырның 80 — 90 нчы елларында иҗтима¬ гый хәрәкәт 239 § 35. Александр III нең тышкы сәясәте 247 § 36. Мәгариф һәм фән 253 § 37. Әдәбият һәм сынлы сәнгать 259 § 38. Архитектура, музыка, театр, халык иҗаты .... 266 § 39. Тормыш-көнкүреш: шәһәр һәм авыл тормышын¬ да яңа билгеләр 272 Йомгак 285 Өстәмә әдәбият исемлеге 287
Сүз башы XVIII гасыр ахырында Россия империясе — биләгән тер¬ риториясе буенча дөньядагы иң зур державаларның берсе. Ул шулкадәр иксез-чиксез була ки, Екатерина II үлгәч җи- бәрелгән хәбәр йөртүче (ул көненә уртача 180 чакрым (1 чак¬ рым— 1,06 км) җир үтә) патшабикәнең үлеме турындагы хәбәрне Көнчыгыш Себердәге Иркутск шәһәренә 34 көннән соң, ә Камчаткага өч ай үткәч кенә илтеп җиткерә. XVIII гасырда Россиядә халык саны 4 мәртәбә арта. XIX гасыр башына ул 44 миллион чамасы кеше тәшкил итә. Әмма халыкның нибары 3 миллионы гына илнең Урал аръ¬ ягындагы көнчыгыш төбәкләрендә яши. Халыкның милли составы да төрле була. Төп халыкны руслар тәшкил итә. Европаның көньягы һәм көнбатышын¬ да алар украиннар һәм белоруслар белән янәшә яшиләр. Руслар (великорусслар), украиннар (малоросслар) һәм бело¬ руслар ул вакытта бер халык булып саналалар. Балтыйк буенда эстоннар, латышлар, литвалылар, руслар һәм немец¬ лар яши. Россиянең төньяк Европа өлешендә һәм Идел бу¬ енда фин-угор халыклары (мордва, мари, удмурт һәм карел¬ лар һ. б.), төрки халыклар (татарлар, башкортлар, чуваш¬ лар һ. б.), алтай телләре төркеменә кергән халыклар (кал¬ мыклар) көн күрә. Себердә һәм Ерак Көнчыгышта бик күп милләт вәкилләре (татарлар, якутлар, эвеннар, эвенклар, юкагирлар, бурятлар, чукчалар, нанайлар, Таулы Алтай хал¬ кы һ. б.) яши. XVIII гасырда казахларның бер өлеше Рос¬ сия гражданлыгына күчә. Россия халыклары башлыча дөньядагы барлык төп ха¬ лыкара диннәрне тоталар. Дәүләт дине булып православие санала. Руслар, украиннар һәм белоруслар, башка милләт вәкилләре (халыкның 87 % ы) православие динендә була. XVIII гасырда патриарх Никон үткәргән реформалардан соң Рус православие чиркәве икегә бүленә. Христианнарның бер өлеше реформалар белән килешми һәм иске дин тарафдар¬ лары булып кала. Көнбатыш районнарда католик дине (литвалылар, поляк¬ лар), протестантлык (латышлар, эстоннар, немецлар) тара¬ ла. Күпчелек төрки халыклар — ислам диненә, калмыклар һәм бурятлар буддизмга тугрылыклы калалар. XVIII гасыр ахырында, Речь Посполитая җирләрен Россиягә кушкан¬ нан соң, яһүд динен тотучы яһүдләр дә империя подданный¬ лары булалар. Кайбер халыклар (мордва, мари һ.б.) мәҗүси ышануларын саклыйлар.
6 Илдәге иң төп катлауларны дворяннар (400 мең кеше), руханилар (215 мең кеше), крестьяннар (халыкның 90 % тан артыгы), мещаннар (4 %), сәүдәгәрләр (1 %ка якын), казаклар (1,5 млн) тәшкил итә. Халыкның катлауларга бүленүе — аграр җәмгыятькә хас күренеш. Мондый җәмгыятьтә төп рольне авыл хуҗа¬ лыгы уйный. Россиянең авыл хуҗалыгында да, сәнәгатендә дә феодаль-крепостниклык системасы хакимлек итә. Кре¬ стьяннарның яртысыннан күбесе, сәнәгать предприятие¬ ләрендә — мануфактураларда эшләүчеләрнең шактый өлеше җирбиләүче-дворяннарга һәм мануфактура хуҗаларына крепостной бәйлелектә булалар. Россиядә сәяси төзелешнең нигезендә самодержавие ята. Закон чыгару, җитәкчелек һәм суд хакимияте тулаем мо¬ нарх — патша кулында була. Халык телендә «патша» дип йөртелгән император чынлыкта Православие чиркәве баш¬ лыгы да булып тора. Император ил белән дәүләт аппараты ярдәмендә идарә итә. Аппараттагы чиновникларның күпче¬ леген дворян катлавыннан чыккан кешеләр тәшкил итә. Урыннарда хакимлек губернаторлар һәм патша тарафын¬ нан билгеләнгән наместниклар кулында булып, алар да, нигездә, югары дворяннар катлавы вәкилләреннән тора. Дворяннарның күпчелеге икътисадта да, илнең сәяси төзе¬ лешендә дә үзгәрешләр кертүне кирәк дип тапмый. Мон¬ дый карашның нигезендә, Россия империясенең халыкара куәте белән бергә, икътисад, мәдәният һәм башка өлкәләрдә ирешелгән уңышлар ята. Әмма XVIII гасырның икенче яр¬ тысында феодаль-крепостниклык системасында җимерелү билгеләре күренә башлый. Ирексез эшче халкының үз хез¬ мәтенең нәтиҗәләре белән кызыксынмавы моңа төп сәбәп булып тора. Россиянең алга киткән Көнбатыш Европа дәүләтләреннән артка калуы әлегә әллә ни сизелми. Көнба¬ тыш Европада, феодализмның төп билгеләре юкка чыга ба¬ рып, яңа, капиталистик (индустриаль) җәмгыять үсеш ала. Капиталистик җәмгыятьнең кайбер билгеләре Россиядә дә күренә башлый. Әмма алар әле бик зәгыйфь хәлдә була. Илдәге иҗтимагый тормышның, икътисад һәм сәясәт¬ нең барлык өлкәләренә үзгәрешләр кертү таләп ителә. Мон¬ да күбесе үзәк хакимиятнең, беренче чиратта император¬ ның ниятләренә бәйләнгән була.
I бүлек Россия XIX гасырның беренче яртысында §1. Александр I нең 1801 — 1806 еллардагы эчке сәясәте Император Александр I. XIX гасырның беренче елында Россия тәхетенә яңа император — Павел I нең улы Алек¬ сандр I утыра. Ул 1777 елда туа һәм Екатерина II нең ярат¬ кан оныгы була. Александр әбисе сараенда тәрбияләнгән һәм әти-әнисе белән ике арада йөреп үскән. Аның холкын¬ да икейөзлелек, астыртынлык, Екатеринага да, әтисенә ка¬ рата да тәнкыйть күзлегеннән карау кебек сыйфатлар фор¬ малаша. Булачак императорга тәрбиячеләренең берсе — либе¬ рализм тарафдары булган Швейцария сәясәтчесе Ф. С. Ла- гарп — шактый зур йогынты ясый. Ул Александрның аңы¬ на либерализм идеяләрен сеңдерергә омтыла. Алар арасын¬ да крепостнойлыкка тискәре мөнәсәбәт идеясе дә була. Дәүләтнең сәяси төзелеше өлкәсендә либералларның иң мөһим таләбе — конституция кертү. Конституцион идарә беренче чиратта дәүләт белән закон¬ нар нигезендә идарә итүне, бу законнарны кабул итүдә сай¬ лау учреждениеләренең (парламентның) катнашуын, халык¬ ка гражданлык ирекләре бирүне һ.б. ны күз алдында тота. Шул ук вакытта Александр, Гатчинада әтисенең сараен¬ да бик еш булу аркасында, парадлар һәм манёврлар сөю¬ чегә әйләнә. Павел I тәхеткә утыргач, Александр әтисенең самодержавие хакимиятен ныгыту буенча күргән чарала¬ рын якларга мәҗбүр була. Әмма Лагарп тарафыннан сеңде¬ релгән либераль идеяләр мәңгелеккә аның күңелендә кала. Киң катлау дворяннарның, бигрәк тә аларның югары даирәдәгеләренең, Павел I үткәргән сәясәттән ризасызлы¬ гы императорга каршы фетнә (заговор) оешуга китерә. Алек¬ сандрның әтисенә каршы оештырылган фетнәдә катнашуы күбесенчә Павел патшаның аны тәхеткә варислык хокукын¬ нан мәхрүм итәргә омтылышы белән аңлатыла. Әмма яшь тәхет варисы әтисенең үлемен һич кенә дә теләми. 1801 елның 11 мартындагы сарай перевороты һәм патша¬ ның үтерелүе нәтиҗәсендә, Александр 24 яшендә Россия императоры тәхетенә утыра. Тәхеткә утыру турындагы манифестта Александр ил белән «әбисе Бөек Екатерина законнарына таянып һәм
8 Александр I 1802 елда аның йөрәге кушканча» идарә итәргә вәгъдә бирә. Әмма яңа патша илне яңарту максатында тамырдан ре¬ формалар ясау зарурлыгын да күз алдында тота. Яшерен комитет. Бу реформаларны тормышка ашыру өчен, яшь импера¬ торга якын фикердәшләренең ярдәме кирәк була. Яшь патшаның кайчан¬ дыр бергә укыган һәм тәрбияләнгән яшьтәшләре көрәштәш-реформатор- ларга әвереләләр. Алар арасында граф П. А. Строганов, Н. Н. Новосильцев, ке- нәз А. А. Чарторыйский, граф В. П. Ко¬ чубей була. Александр белән бергә алар Яшерен комитет дип аталган комитет төзиләр, аның утырышларында булачак үзгәреш¬ ләрнең проектлары тикшерелә. Яшерен комитет әгъзаларының турыдан-туры катнашы белән яңа патша үзенең беренче адымнарын ясый: Павел идарә иткән чорда җәзага тартылган 12 мең кешегә амнис¬ тия игълан ителә; ил чикләре яңадан ачыла; Көнбатыш Европадан ирекле рәвештә китаплар һәм товарлар кертү рөх¬ сәт ителә. Патша карамагында киңәш хокукына ия 12 кеше¬ дән торган Мәҗбүри (даими составлы) совет оеша, аңа иң мө¬ һим закон проектларын эшләү һәм тикшерү бурычы йөкләнә. Яшерен комитет утырышлары 1801 елның июненнән баш¬ лап 1802 елның маена кадәр даими үткәрелеп тора. Само¬ державие хакимлеген чикләү Яшерен комитет эшчәнлегенең иң мөһим нәтиҗәсе булырга тиеш була. Моның белән патша үзе дә ризалашкан кебек тоела. Ләкин башта ил белән идарә итү өлкәсендә реформалар үткәрергә карар кылына. Илдә үзгәрешләр башлану. 1801 елның 2 апрелендә үк Александр биш мөһим указ чыгара. Аларның берсе Дво¬ ряннарга ташламалар грамотасын тулаем яңабаштан тор¬ гызуга карый. Икенчесе — Шәһәрләргә ташламалар грамо¬ тасы. Өченче һәм дүртенче указлар Россиядә иҗат ителгән әсәрләрне чит илгә чыгару ирегенә һәм тоткыннарның хәлен яхшыртуга кагыла. Соңгысы барлык суд эшләрен карауны Сенатка тапшыра. Озакламый дворяннарга дәүләт кре¬ стьяннарын бүлеп бирү туктатыла, ә газеталарда крепост¬ ной крестьяннарны җирдән башка сату турындагы бел¬ дерүләрне бастыру тыела. Патшалык итә башлавына бер ел тулар алдыннан Александр мещаннарга һәм крестьян¬ нарга буш җирләрне сатып алу хокукы бирә.
9 В. П. Кочубей П. А. Строганов 1802 елның сентябрендә югары дәүләт хакимияте орган¬ нарында реформалар башланып китә. Сенат иң югары суд органына әверелә. Җирле хакимият эшчәнлегенә контроль¬ лек итү дә аңа тапшырыла. Бер үк вакытта элекке коллегия¬ ләр урынына, төп дәүләт идарәсе органнары буларак, 8 ми¬ нистрлык: Хәрби, Диңгез, Тышкы эшләр, Юстиция, Эчке эшләр, Финанс, Халык мәгарифе, Коммерция министрлык¬ лары булдырыла. Илне идарә итүдәге уртак мәсьәләләрне тикшерү өчен, Министрлар комитеты оештырыла. Яшерен комитетның барлык әгъзалары хөкүмәт составына кертелә: Кочубей — эчке эшләр министры, ә Строганов — аның урын¬ басары; Новосильцев юстиция министры урынбасары итеп билгеләнә, Чарторыйский фактта тышкы эшләр министры вазифаларын башкара (аның урынбасары гына булса да). 1803 елда халык мәгарифендә реформалар башлана. Бу реформалар халыкның түбән катлауларына белем алу мөмкинлеген ача. Университетлар саны арта, һәм алар шак¬ тый автономиягә (хакимияттән бәйсезлеккә) ирешәләр. 1803 елның 20 февралендә чыккан «ирекле игенчеләр» турындагы указ Александрның иң мөһим карарларыннан берсе була. Бу указ буенча, алпавытлар үз крепостной кресть¬ яннарын, җирләрен сатып алган хәлдә, иреккә җибәрә ала¬ лар. Россия тарихында бу крестьяннарны крепостной бәйле- лектән азат итәргә мөмкинлек биргән беренче закон була. Ләкин аның практик әһәмияте сизелерлек булмый. Алек¬ сандр I патшалык иткән 25 ел дәвамында нибары 47 мең (крепостнойларның гомуми саныннан 0,5 % тан да кимрәк) крестьян гына үзләренә ирек сатып алуга ирешә: «үз мөл¬ кәтен тарату» турындагы уй күпчелек алпавытларның баш¬ ларына да килми.
10 Продаются за мзлишествомЪ ♦ дворовы люди: сапожник 22 2 лЬтЪ женаж его прачка, уЪна X оному 500 руб., другой рЪщиКЪ О 20 Abmb с женою, а жена его ?; хорошая прачка, также и бЬ- лЬе шЬет хорошо,и цЬна оно- ■/ му 400 руб., и все оные люди $ лпо знающие, кошельки с вен¬ зелями вяжупГЪ и одна из ниХЬ на гусляхЪ играешь. ВидЪтЬ и о цЪне узнать Арбатской ча¬ сти I КВ. N1117. Продаются шесть сЬрыхЪ мо¬ лодых!) лошадей легких!» пороДЬ, Газетада крепостнойларны сату турында белдерү 1804 елда Балтыйк буенда крепостной хокукны юкка чыгару буенча беренче адым ясала: крестьяннарның йөкләмәләре һәм акчалата түләү күләмнәре төгәл билгеләнә, ә крестьяннар үз җир биләмәләренең мирас калдыручы ху¬ җалары дип таныла. Александр фикере буенча, Балтыйк буенда үткәрелгән реформалар киләчәктә «бөтен Россиягә үрнәк күрсәтергә тиеш була». Шулай итеп, яңа император идарә итә башлаган беренче елларда ук аның реформалар ярдәмендә илдәге хәлне яхшыр¬ тырга омтылуы бик ачык күренә. 1 Сораулар һәм биремнәр vLx I 1. Император Александр I нинди шәхси сыйфатларга ия була? Аның характерындагы аумакайлыкның сәбәпләрен сез нәрсәдә күрәсез? Бу сыйфатлар яшь патша сәясәтенә нинди йогынты ясый? 2. Яшерен комитетның төп бурычы нәрсәдә? Россия тормышында ул нинди роль уйный? 3. Александр I нең тәүге реформаларына харак¬ теристика бирегез. Иң әһәмиятлесе кайсысы дип уйлыйсыз? Ни өчен? Документлар Александр I хатларыннан. 1797 ел ...Кайчан чиратым җитәр икән, ашыкмыйча, акрынлап кына, әлбәттә, халык вәкиллеген төзү өстендә эшлисе иде, ә ул идарә ителешле вәкиллек ирекле конституция төзер иде,
11 шуннан соң минем хакимлегем тәмам тукталыр иде дә мин... берәр төбәккә китеп, Ватанымның чәчәк атуын күреп һәм шуннан ләззәт алып, канәгать һәм бәхетле булып яшәр идем. Александр I нең 1803 елның 20 февралендә чыгарган указыннан Әгәр алпавытлардан кем дә кем сатып алынган яки нәсел¬ дән килә торган крестьяннарын берәмләп яки авылы белән иреккә җибәрсә һәм бер үк вакытта аларга җир кишәрлеге яки тулы бер дача да бирсә, ул чакта ике якны да канәгать¬ ләндерә торган шартлар яраклы дип табылса, алпавыт губер¬ наның дворяннар башлыгы аркылы эчке эшләр министрына тикшерү өчен үтенеч язып җибәрә... И. Д. Якушкин «Язмалары»ннан Беләсе иде, крестьяннарым иреккә чыгарганда куелган шартларның үзләренә файдалы икәнен бәяләрләрме икән? Мин, аларны җыеп, озак сөйләштем, мине игътибар белән тыңлагач, ниһаять, сорадылар: «Хәзер безнең кулда булган җир ахырда безнеке булырмы, юкмы?» Мин аларга җавап бир¬ дем: «Җиргә тулаем мин хуҗа, ләкин сез ул җирне миннән арендага ала аласыз». «Алайса, батюшка, барысы да искечә калсын: без — сезнеке, җир — безнеке». Мин аларга юкка гына иреккә чыкканнан соң килгән бәйсезлекнең бар файдасын төшендерергә тырыштым! Рус крестьяны үз кулында, үз кирә¬ генә сөрү өчен, бер кишәрлек тә җире булмавын күз алдына да китерә алмый. Документларга сораулар: 1. Тәхет варисы Александр Пав¬ ловичның «халык вәкиллеге» кертеп, ул хакимияткә килгән очрак¬ та, хакимияттән китү планнарын нәрсә белән аңлатыр идегез? 2. Бу нинди хәлләр һәм шәхесләр тәэсире белән барлыкка килә алыр иде? 3. Үз крестьяннарын иреккә җибәрергә теләгән алпавыт моның өчен эчке эшләр министрыннан рөхсәт сорарга тиеш була. Бу фактны ничек аңлатасыз? 4 Ни өчен крестьяннар И. Д. Якушкинның алар¬ ны иреккә җибәрү турындагы тәкъдименнән баш тарталар? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Амнистия — югары хакимият рөхсәте белән тоткыннарны өлешчә яки тулаем суд җәзасыннан азат итү. Либерализм — парламент строе, гражданлык ирекләре (вөҗ¬ дан иреге, сүз, җыелышлар, берләшмәләр иреге һ. б.) һәм эшмәкәрлек иреге яклыларны берләштерүче агым. Маневр — сугыш хәрәкәтләре театрында гаскәрләрнең кү¬ ченүе. Манифест — югары хакимиятнең халыкка язмача тантана¬ лы мөрәҗәгате.
12 § 2. 1801 —1812 елларда тышкы сәясәт Россиянең французларга каршы өченче коалициядә катнашуы. 1801 елгы перевороттан соң Россиянең эчке сәя¬ сәте дә үзгәрешләр кичерә. Павел I үләр алдыннан Англия белән бөтен мөнәсәбәтләрне өзә һәм Франция хакиме Напо¬ леон Бонапарт белән союз төзи. Бонапарт Бөекбритания җи¬ тәкчелегендәге Европа дәүләтләре коалициясе (союзы) белән сугыш алып бара. Александр Англия белән сәүдәне яңар¬ тып җибәрә. Британиянең Ниндстандагы биләмәләренә по¬ ходка җибәрелгән казак частьлары кире кайтарыла. Бер үк вакытта Франция белән мөнәсәбәтләр начарлана. 1801 елның 5 июнендә Россия һәм Англия Бонапартка кар¬ шы «Үзара дуслык турында» конвенциягә кул куялар. Тиз¬ дән, 1804 елда, Бонапарт үзен Франция императоры дип игълан иткәннән соң, Россия французларга каршы чират¬ тагы (өченче) коалициягә кушыла (1805). Бөекбритания, Австрия һәм Швеция аның союзниклары була. Англиягә десант төшерергә әзерләнгән Наполеон көтмә¬ гәндә үзенең төп көчләрен Үзәк Европага ташлый. Француз¬ лар биредә башта Австрия гаскәрләрен тар-мар итәләр (Уль¬ ма янындагы сугыш) һәм Венаны алалар, аннан соң Наполеон җитәкчелегендә Аустерлиц янында (1805, 20 ноябрь) Австрия-Россия армиясен җиңәләр (биредә Россия һәм Австрия императорлары да була). Россия бу сугышта 15 мең солдатын һәм офицерын югалта. Бөтен артиллерия, бихи¬ сап күп олаулар һәм 20 мең әсир Наполеон кулына төшә. Өченче коалиция таркала. Россия Кавказда. Бер үк вакытта Россия Кавказда да актив сәясәт алып бара. 1801 елда ук Көнчыгыш Грузия үз теләге белән Россия составына керә. 1803 елда Мингрелия яулап алына. Тагын бер елдан Имеретия, Гурия һәм Гянджа Россия биләмәсенә әверелә. 1805 елда, Россия-Иран сугышы барганда, Карабах һәм Ширван яулана. 1806 елда Осетия үз ихтыяры белән Россиягә кушыла. Россиянең Кавказ аръягына мондый зур тизлек белән үтеп керүе Төркия һәм Иранны гына түгел, ә бәлки Европа державаларын да бор¬ чуга сала. Россия 1806—1807 еллардагы сугышларда. 1806 елда Европада яңадан сугыш уты кабынып китә. Французларга каршы дүртенче коалиция төзелә, аңа Англия, Россия, Прус¬ сия һәм Швеция керә. Моңа җавап итеп, 1806 елда Наполеон Англиягә «континенталь блокада» игълан итә. Англия һәм Европа континентындагы илләр арасында бөтен элемтәләр
13 бетәргә, ә бу үз чиратында Британия¬ нең икътисадын көчсезләндерергә тиеш була. Коалициянең Наполеонга каршы сугыш хәрәкәтләре бу юлы да уңышсыз булып чыга. Бу җиңелүләргә Россиянең берь¬ юлы өч фронтта сугыш алып баруы да шактый дәрәҗәдә йогынты ясый. 1804 елда ул, Иран белән көрәшү өчен, Көнчыгыш Кавказда зур хәрби көчләр тотарга мәҗбүр була. 1806 елның де¬ кабрендә Наполеон Төркияне дә Рос¬ сиягә каршы сугышка этәрә. Төркия- гә ул Франциянең ярдәмен генә түгел, югалткан Кырымны һәм Грузияне дә кайтарып бирергә вәгъдә итә. 1807 ел¬ да рус гаскәрләре Көнбатыш Кавказ¬ да һәм Балканда төрекләрнең һөҗүмен кире кайтаралар. Адмирал Д. Н. Сеня- вин җитәкчелек иткән Россия флоты Дарданелла һәм Афон диңгез сугыш¬ ларында зур җиңүләргә ирешә. Пруссияне тар-мар иткәч, чынын¬ да Франция Россия чикләренә килеп чыга. Александр I илдәге хәрби һәм матди ресурсларның төкәнүен аңлый. Наполеонны күралмаса да, Наполеон үзе сөйләшүләр башларга тәкъдим иткәч, ул аның белән солых төзергә мәҗбүр була. 1807 елгы Тильзит солыхы һәм аның нәтиҗәләре. 1807 елның 25 июнендә императорлар Александр! һәм Наполеон I очрашалар. Очрашу Пруссиянең Тильзит шәһә¬ ре районында Неман елгасында салда уза. Очрашуда ике ил арасында солых килешүе төзелә. Бу документ буенча, Россия Наполеонның барлык җиңүләрен таный. Ул Фран¬ ция белән берлек төзи һәм Англия белән, әгәр ул элекке юнәлешне тота калса, сугышка керергә йөкләмә ала. Әлегә Россия Бөекбритания белән «континенталь блокада»га кушылган хәлдә кала. Александрның үтенече буенча Прус¬ сия формаль рәвештә мөстәкыйльлек саклый, ләкин чын¬ лыкта Франциягә бәйле дәүләткә әйләнә. Пруссия һәм Австрия территорияләренең бер өлешендә Наполеон үзенә тулысынча буйсынган Варшава герцоглыгы төзи. Килешү¬ нең яшерен пунктлары Россиягә Төркия, Иран һәм Шве¬ циягә каршы хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. XIX гасыр башында рус солдаты
14 Кайбер пунктларның Россия өчен уңай булуына да кара¬ мастан, Тильзит солыхы шартлары Наполеон өчен күпкә файдалы була. Европада Франция өстенлеге ныгый. Алек¬ сандрның «континенталь блокада»га кушылуы Англия өчен генә түгел, зур икътисади зыянга тарыган Россиянең үзе өчен дә сизелерлек удар була. Россиянең Швециягә каршы сугышка кушылуын хуплап, Наполеон үзенең тагын бер дошманын сызып ташлый. Тышкы сәясәттәге кискен бу борылыш Россияне халык¬ ара аерымлануга, шулай ук Александрның абруе төшүгә китерә. Бу хәлләрдән соң Яшерен комитетның күпчелек әгъзалары отставкага чыга һәм хәтта Россияне ташлап китә. Петербургта колактан-колакка чираттагы сарай переворо¬ ты булуы ихтимал, һәм ул императорның сеңлесе Екате¬ рина Павловна файдасына булачак икән дигән хәбәрләр та¬ рала. Болар барысы да Тильзит солыхының ныклыгын как¬ шата. Дөрес, Тильзиттагы яшерен сөйләшүләр Александрга империя чикләрен күрше илләр хисабына киңәйтү, Төркия һәм Иран белән артык озакка сузылган көрәшне, шулай ук Швеция белән ике арада өлгереп килгән сугышны уңай хәл итү мөмкинлеге дә бирә иде. Шушы юнәлешләр Россиянең тышкы сәясәтендә төп урынны ала. 1808 —1809 еллардагы Швеция белән сугыш. Сугыш хәрәкәтләре 1808 елның 9 февралендә башланып китә. Россия гаскәрләре бер ай эчендә Финляндиянең зур өлешен һәм Аланд утрауларын яулап ала. 1808 елның 16 мартында император Александр Финляндиянең Россиягә кушылуын игълан итә. 1809 елның мартында генерал М. Б. Барклай де Толли җитәкчелегендәге отряд, Балтыйк диңгезен боз өстеннән кичеп, Швециянең Умео шәһәрен ала, ә генерал П. И. Багратион отряды, Стокгольмга һөҗүмгә әзер булсын дип, Аланд утрауларына җибәрелә. Швециянең җиңелүе нәтиҗәсендә, бу илдә король бәреп төшерелә, һәм сугышны туктату турында үтенечләр ява баш¬ лый. Ләкин Александр солых төзергә ашыкмый. Ул Фин¬ ляндиянең Борго шәһәрендә сейм утырышын җыя. Сейм Бөек Финляндия кенәзлегенең Россиягә кушылуын игълан итә. Кенәзлек бу илдә шведлар чорында кулланылган за¬ коннар нигезендә киң үзидарә хокукларына ия була. Шуннан соң гына Швеция белән солых турында сөй¬ ләшүләр башлана. 1809 елның 5 сентябрендә кул куелган солых килешүе нигезендә, Финляндиянең барлык терри¬ ториясе Россиягә тапшырыла, Швеция исә «континенталь блокада»га кушыла.
15 1806—1812 еллардагы рус-төрек сугышы. Бу сугыш¬ ның беренче этабында (1806 —1807) Төркия, Франция белән берләшеп, Россиягә каршы сугыша. Сугыш озакка сузыла. Хәтта Тильзит солыхына кул куелганнан соң да, Россия армиясе хәлне тиз генә үзгәртә алмый. Рус гаскәрләре баш- командующие итеп М. И. Кутузов билгеләнгәч, 1811 елда гына борылыш була. Михаил Илларионович Кутузов (1745 —1813) бөек полководец кына түгел, ә бәлки күренекле дипломат та була. 1759 елда бик яхшы билгеләргә генә Дворяннар мәктәбен тәмамлагач, шул ук мәктәпкә математика укытучысы итеп чакырыла. 1768 —1774 еллар¬ дагы рус-төрек сугышы чорында ул Рябая Могила, Ларге һәм Кагул янын¬ дагы сугышларда батырлыклар күр¬ сәтә. Алушта янындагы (1774) сугыш¬ та уң күзе һәм чигәсе авыр яралана. 1787 —1791 елларда рус-төрек сугы¬ шында Кутузов рус гаскәрләренең Бал¬ кайдагы сул колоннасы белән җи¬ тәкчелек итә. Ул Измаилны алуда кат¬ наша. А. В. Суворов, үзенең өйрәнчеге һәм көрәштәшенең хезмәтләренә югары бәя биреп: «Ул, сул флангта сугышса да, минем уң кулым иде», — дип яза. Дипломат буларак талантын М. И. Кутузов 1792 —1794 ел¬ ларда — Константинопольдә рус илчелеге башында торган¬ да күрсәтә. Ул Россия өчен сәяси һәм сәүдә өстенлекләре алуга ирешә. Соңыннан Кутузов дворяннар өчен хәрби уку йорты — Коры җир шляхта корпусы директоры, Финляндия¬ дә гаскәр башлыгы, Литва һәм Санкт-Петербургның хәрби генерал-губернаторы була. 1805 елда Кутузов Наполеонга каршы өченче коалиция сугышында рус армиясе башко- мандующие итеп билгеләнә. Әмма армия белән идарә итүгә Россия һәм Австрия императорлары актив тыкшынып то¬ ралар. Аустерлицта җиңелгәннән соң, 1806 елда Кутузов Киев генерал-губернаторы итеп билгеләнә. Дунайга килгәч, Кутузов үтә ашыгыч хәрәкәтләр белән төрек армиясен камап алуга ирешә һәм дошманны солых турында сөйләшүләр башларга мәҗбүр итә. 1812 елда Буха¬ рестта солых килешүе төзелә. Килешү нигезендә, Бессара¬ бия, төрекләр хакимлегеннән азат ителеп, Россиягә кушы¬ ла; Төркия шулай ук Сербиянең хәлен җиңеләйтергә вәгъдә
бирә. Бу пункт, Сербияне азат иткәндә, башлангыч нокта булып хезмәт итә. Наполеон, якын киләчәктә Россия чик¬ ләрен үтеп керү планын тормышка ашыру өчен, рус-төрек сугышын үз максатларында файдаланырга уйлый. Ләкин аның бу планы барып чыкмый — өзелә. 1804 —1813 еллардагы Иран белән сугыш. Бу сугыш Иран инициативасы белән башлана. Аның армиясе, 140 мең атлы, 60 мең җәяүле сугышчыдан торса да, начар корал¬ ланган һәм әзерлексез була. Рус Кавказ армиясен башта генерал И. В. Гудович җитәкли. Аның гаскәрләре тиз ара¬ да Гянджа, Шекин, Карабах, Ширван, Куба һәм Баку хан¬ лыкларын буйсындыра. Әмма Эривани (Ереван) шәһәренә һөҗүм уңышсыз тәмамланганнан соң, 1808 елда гаскәр баш¬ лыгы итеп генерал А. П. Тормасов билгеләнә. Ул тагын бер¬ ничә җиңүгә ирешә. 1810 елда фарсылар һәм төрекләр Россиягә каршы бер¬ ләшәләр. Әмма аның нәтиҗәсе булмый диярлек: элек алар- ны аерым-аерым кыйнасалар, хәзер икесен берьюлы кый¬ ный башлыйлар. 1812 елда генерал П. С. Котляревский гаскәрләре (2 мең кеше) фарсыларның варис принц Аббас Мирза җитәкчелегендәге 10 меңлек армиясенә һөҗүм итә һәм аны куып тарата, шуннан соң гаскәр Аркеван һәм Лен¬ корань шәһәрләрен ала. Бу җиңүләрдән соң сугыш Россия файдасына тәмамлана. 1813 елның 24 октябрендә Гөлстан солых килешүе төзелә. Иран шаһы Грузия, Дагстан, Шир¬ ван, Мингрелия, Имеретия, Абхазия һәм Гурия территория¬ ләрен Россиянеке дип таный. Ул Россия белән хәрби союз төзергә һәм аның Каспий диңгезендә ирекле йөзү хокукын танырга мәҗбүр була. Сугыш нәтиҗәсендә Россиянең көньяк чикләре киңәя һәм ныгытыла. Рус-француз союзы өзелү. Тильзит солыхы, мәҗбүри төзелгәнгә күрә, ныклы һәм озын гомерле булмый. 1809 ел¬ да, яңа Франция-Австрия сугышы вакытында, Россия, Австриягә сугыш игълан итсә дә, аңа каршы актив сугыш хәрәкәтләре алып бармый. Шулай да рәхмәт йөзеннән На¬ полеон аңа Тарнополь округын бирә. Россиянең «континенталь блокада»га керүе илнең икъ¬ тисадына авыр йөк булып ята, шуңа күрә 1810 елда ул үз бурычларын үтәүдән баш тарта. Шул ук елда, Россия белән союзны ныгыту максатыннан, Наполеон Александр I нең сеңлесе Анна белән никахка керергә омтылыш ясый, ләкин бу эш уңышсыз тәмамлана һәм ике император арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә генә китерә. Александр Наполеоннан полякларның Литва, Белорус¬ сия һәм Украина җирләрен Варшава герцоглыгына кушу
17 турындагы ниятләрен хупламавын таләп итсә дә, Франция императоры ризалашмый. Ниһаять, 1811 елда Наполеон үзенең «кадерле союзнигы»на тагын бер удар ясый — Гер¬ маниянең Ольденбург герцоглыгын Франциягә куша: бу герцоглыкның варис принцы Александрның кыз туганы Екатеринага өйләнгән була. 1811 елның апрелендә фран- Цуз-рус союзы таркала, һәм ике як та, ашыгып, котылгы¬ сыз сугышка әзерләнә башлый. Үзенең патшалык итүен Наполеон Франциясенә каршы кис¬ кен эш-гамәлләр белән башлаган император Александр, килеп чыккан хәлләр аркасында, аның белән союз төзергә мәҗбүр була. Тильзит солыхы яңа территорияләр яулауда ике союзникның да кулларын чишеп җибәрә. Ә бу үз чиратында котылгысыз рәвештә алар арасындагы каршылыкларның кискенләшүенә китерә. Франция белән Россия арасындагы сугыш котылгысыз була. Сораулар һәм биремнәр xix 1 1. Ни өчен Россия Франциягә каршы сугышларны коалиция¬ ләр составында алып бара? (Бу сорауга җавап биргәндә, Россиянең XVIII гасырдагы тышкы сәясәте турындагы материалларны хәтергә төшерегез. Сез аларны VII сыйныфта үткән идегез.) Бу сугышлар нинди нәтиҗәгә китерә? 2. Тильзит килешүләренә гомуми бәя би¬ регез. Тильзит килешүләренең Россия өчен уңай һәм тискәре ягы нәрсәдә? 3. Тильзит солыхыннан соң Россиянең халыкара хәле нинди була? 4. Рус-швед сугышының характерын билгеләгез һәм нәтиҗә¬ ләрен бәяләгез. 5. 1806 — 1812 еллардагы рус-төрек сугышының төп нәтиҗәләрен нәрсәдә күрәсез? 6. 1804 —1813 еллардагы рус-иран сугышы нинди нәтиҗәләргә китерә? Документлар Наполеонның рус илчесе генерал-адъютант П. П. Долго¬ руков белән сөйләшүе турындагы истәлекләрдән. 1805 ел «Ничек-ничек, мин Брюссельне дә бирергә тиешме?» — дип сорады тыныч тавыш белән Наполеон. Тегесе раслады. «Ләкин, хөрмәтле әфәндем, — дип шулай ук тыныч кына дәвам итте Наполеон, — без бит сезнең белән Моравиядә сөйләшәбез, Брюссельне таләп итәр өчен, сезгә Монмартр биеклекләренә күтәрелергә кирәк». Соңыннан Наполеон исенә төшерде: Дол¬ горуков үзен аның белән «Себергә сөрелгән рус бояры белән сөйләшкәндәй» тоткан икән. Россия һәм Франция арасындагы Тильзит солыхы киле¬ шүеннән. 1807 ел 1. Галиҗәнап бөтенроссия императоры һәм французлар¬ ның галиҗәнап императоры һәм Италия короле Россия яки
18 Франция алып барган теләсә нинди сугышта барысы берьяк¬ лы булырга йөкләмә алалар. Ул сугышны Россия яки Фран¬ ция теләсә кайсы Европа державасына каршы алып барган¬ да да, сугыш коры җирдә яки диңгездә, яисә коры ж,ирдә дә, диңгездә дә алып барылса да... 9. Бу килешү яшерен булып калыр һәм басылып чыкмас, башка кабинетларның берсенә дә, килешүгә кул куйган бер генә якка да, башкасының ризалыгын алмый торып, хәбәр ителмәс. Ул ратификацияләнер, һәм ратификация алмашу Тильзитта 4 көн дәвамында эшләнер. Тильзит солыхы турында Америка тарихчысы Д. Мак¬ кензи фикере Александр карарны үзе кабул итте, һәм, кайбер замандаш¬ лары уйлаганча, Наполеон аны алдап көлкегә калдыра алма¬ ды... Тильзитта, Наполеон белән бәхәсләшә торгач, Александр сөйләшүләрдә Наполеон уйлаганнан да үж,әтрәк һәм һәр ады¬ мын үлчәп атлаучы көндәш булып чыккан. Тильзит килешү¬ ләре Европаны рус һәм француз мәнфәгатьләре өлкәләренә тупас рәвештә бүлгәләде, һәм Бөекбританияне буйсындыру омтылышында Россия Наполеонның кече партнёрына әйләнде. Наполеон I нең рус илчесе П. Б. Куракинга мөрәҗәгатен¬ нән (Куракин истәлекләре буенча). 1811 ел, август «Мин сугыш теләмим, Польшаны да торгызырга уйламыйм, ләкин сез үзегез Варшава герцоглыгын һәм Данцигны Россия¬ гә кушарга телисез. Сезнең сарайның яшерен ниятләре ачык¬ ланмый торып, мин Германиядә торучы армиямне арттыру¬ дан туктамаячакмын!..» Бу күренештән соң Европада инде беркем дә сугышның якынлыгыннан шикләнмәде. Документларга сораулар: 1. 1805 елда рус илчесе П. П. Дол¬ горуков белән сөйләшүләр барышында аның Наполеонга басым ясавының сәбәбе нәрсәдә? 2. Тильзит солыхындагы кайсы пункт Наполеон өчен мөһимрәк була? 3. Ни өчен 9 нчы статья Тильзит килешүенең эчтәлеген яшерүне таләп итә? 4. Тарихчы Д. Маккен- зиның «Европаны рус һәм француз мәнфәгатьләре өлкәләренә бүлгәләү» турындагы раславы белән килешәсезме? Җавабыгызны аңлатыгыз. 5. Тильзиттан соң Наполеон һәм Александр арасындагы мөнәсәбәтләрнең өзелүен нәрсә белән аңлатасыз? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Сейм — кайбер илләрдәге законнар чыгаручы хакимият орга¬ ны атамасы. XIX гасыр башында сейм депутатлары төрле катлаулардан сайлана, ә аларның хокуклары чикләнгән була.
19 § 3. М. М. Сперанскийньщ реформаторлык эшчэнлеге М. М. Сперанскийньщ эшчэнлеге башлану. Тильзиттан соң югалган абруен Александр I реформаторлык эшчәнле- гендәге яңа күтәрелешләр ярдәмендә кире кайтармакчы була. Патшаның Яшерен комитет әгъзаларына хисләре су¬ ынганнан соң, аңа яңа кешеләр кирәклеге ачыклана, әмма алар реформаларның элеккеге юнәлешен дәвам итәргә тиеш булалар. Император бу таләпләргә җавап бирә торган кеше¬ не тиз таба. Ул М. М. Сперанский була. Михаил Михайлович Сперанский (1772 —1839) ярлы авыл рухание гаиләсеннән чыга. Санкт-Петербургта Духов¬ ный академия тәмамлагач, ул бер¬ никадәр вакыт укытучы, аннан соң Павел I нең фавориты кенәз А. Б. Ку- ракинда секретарь булып эшли. Ке¬ нәз Сенатның генерал-прокуроры итеп билгеләнгәч, Сперанский Сенатта Ку¬ ракин янында чиновник хезмәтен үти. Ул үзен тиз арада алыштыргысыз һәм бик сәләтле кеше итеп таныта. Баш¬ та дәүләттә югары урыннар биләмә- сә дә, Александр I идарә итә башла¬ ган чорда ул хөкүмәттәге төп хәрә¬ кәткә китерүче көчләрнең берсенә әй¬ ләнә. Яшерен комитет әгъзалары Спе- ранскийга үзләре тикшергән мате¬ риалларны гомумиләштерүне, соңын¬ нан үзләренә бирелгән темаларга проектлар төзүне дә ыша¬ нып тапшыралар. 1803 —1807 елларда Сперанский инде Тышкы эшләр министрлыгының бер департаментында ди¬ ректор урынын били. Ул бигрәк тә В. П. Кочубейга — зур йогынтыга ия булган эчке эшләр министрына якын тора. Министр авырган вакытта, Сперанскийга Кочубей урыны¬ на хәлләрнең торышы турында императорга шәхсән доклад ясау җаваплылыгы тапшырылган була. Бу докладлардан соң Александр I Сперанскийньщ нәкъ үзенә кирәкле кеше булуын күрә. Моннан тыш, Сперанский, патшаның иң якын даирәләреннән аермалы буларак, Франциядә Наполеон гамәлгә керткән законнарны хуплый һәм Тильзит солыхы¬ на каршы чыкмый.
Сперанский дәүләт хакимияте баскычларыннан бик тиз күтәрелә. 1807 елдан ул — императорның статс-секретаре, ә 1808 елдан юстиция министры урынбасары һәм шул ук - вакытта Сенатның генерал-прокуроры да булып тора. Сәяси реформа проекты: ниятләр һәм нәтиҗәләр. Сәя¬ си үзгәртеп коруларның беренче проектын Сперанский пат¬ шага «Россиядә суд һәм хөкүмәт учреждениеләрен җайга салу турындагы язма»сында 1803 елда ук тәкъдим итә. Ул илдә конституцион монархияне саклык белән кертү зарур¬ лыгы мәсьәләсен күтәрә, шул юл белән Россиядә «француз революциясе мәхшәрен» булдырмый калу хакында кисәтә. Әмма бары тик Тильзит солыхыннан соң гына патша аңа дәүләт идарәсенең һәрьяклы реформалары проектын төзүне тапшыра. 1809 елның октябренә бу проект әзер була. Ул «Дәүләт законнары җыелмасына кереш» дип атала. Аңа түбәндәге положениеләр кертелә: — дәүләт белән идарә итү хакимият бүлешүгә нигезлә¬ неп башкарылырга тиеш: законнар чыгара торган орган сай¬ ланып куелган яңа учреждение — Дәүләт думасы кулында; башкарма хакимият — министрлыкларда; суд хакимиятенә Сенат хуҗа; — тагын бер яңа орган — Дәүләт советы — император каршында киңәшче орган, Думага кергәнче, бөтен закон про¬ ектларын тикшерә; — Россия җәмгыяте төп өч катлаудан тора: 1) дворян¬ нар, 2) «урта катлау» (сәүдәгәрләр, мещаннар, дәүләт крестьяннары), 3) «эшче халык» (крепостной крестьяннар, йорт хезмәтчеләре, эшчеләр); — «ирекле» (беренче ике) катлау вәкилләре сәяси хо¬ куклардан файдалана; әмма өченче катлауга гомуми граж¬ данлык хокуклары бирелә (алар арасында иң мөһиме — «суд хөкеменнән башка беркемгә дә җәза бирелми» дигән поло¬ жение), һәм ул катлау, үз милкен һәм капиталын туплау нәтиҗәсендә, икенче катлауга күчү мөмкинлеге ала; берен¬ че катлауның аерым хокуклары да саклана (утарларны кре¬ постной крестьяннары белән бергә сатып алу хокукы һ. б.); — сайлау хокукы бары тик күчмә һәм күчемсез милеккә ия булганнарга гына (беренче ике катлау кешеләренә) би¬ релә; — Дәүләт думасына сайлаулар дүрт баскычлы итеп үткәрелә (башта волость думаларына сайлаулар була, аннан соң бу орган депутатлары округ думасы әгъзаларын сайлап куя. Тегеләре үз чиратында губерна думаларына депутат¬ лар сайлый. Бары тик губерна думалары гына Дәүләт дума¬ сына депутатлар сайлый);
21 XIX гасыр башында Петербургтагы Нева проспекты — Дума эше белән патша тарафыннан билгеләнгән канц¬ лер җитәкчелек итәргә тиеш була. Сперанский проектын тормышка ашыру реформалар юлында иң мөһим адым саналырга тиеш була. Бу план бе¬ раз вакыттан соң башка төр үзгәртеп коруларда тагын да үсеш алган булыр иде. Реформаторның соңгы максаты им¬ ператорның самодержавие хакимиятен чикләү һәм крепост¬ ной хокукны юкка чыгарудан гыйбарәт була. Александр I Сперанский проектын, нигездә, хуплый. Ләкин аны, җәмгыятьтә зур үзгәрешләр, тетрәнүләр чыгар¬ мыйча, тормышка акрынлап кына ашыру таләп ителә. Шуны истә тотып, патша башта реформаның «иң зарарсыз» өле¬ шенә генә фатиха бирә. 1810 елның 1 гыйнварында Дәүләт советы оештыру ту¬ рында манифест игълан ителә. Аның төп бурычы — закон¬ нар әзерләүдә һәм кабул итүдә тәртип булдыру. Барлык за¬ кон проектлары да моннан соң Дәүләт советы аша үтәргә тиеш була. Совет аларның эчтәлегенә генә түгел, ә бәлки аларны кабул итү зарурлыгына да бәя бирә. Законнарның мәгънәсен «аңлату» да, аларны үтәү чараларын күрү дә аның бурычына керә. Моннан тыш, Совет әгъзалары министрлык¬ ларның отчётларын карарга, дәүләт керемнәрен һәм чыгым¬ нарын бүлү буенча тәкъдимнәр кертергә дә тиеш булалар. Дәүләт советы закон чыгаручы орган түгел, ә бәлки им¬ ператор каршындагы закон-киңәш органы, аның кулында¬ гы законнар чыгару хакимияте коралы булырга тиеш була.
22 1811 елда Сперанский «Хакимлек итүче сенатның за¬ коннар җыелмасы» («Уложения Правительствующего сена¬ та») проектын әзерли, ул сәяси реформалар үткәрү юлында тагын бер адым булырга тиеш була. Хакимият бүлешү идея¬ сеннән чыгып, ул Сенатны Хакимлек итүче (җирле идарә мәсьәләләрен караучы) һәм Суд бүлекләренә бүләргә тәкъдим итә. Суд бүлеге иң югары суд инстанциясе вәкаләтләренә ия була һәм илнең барлык суд учреждениеләрен контрольдә тота. Әмма бу проект тормышка ашырылмый. 1810 —1811 елларда үткәрелгән үзгәртеп корулар, шу¬ лай ук крепостной крестьяннарга гражданлык хокуклары бирергә омтылу югары катлау чиновниклар һәм дворяннар арасында көчле ризасызлык тудырганга күрә, Александр реформаларны туктатып торырга мәҗбүр була: әтисенең яз¬ мышы әле тиз генә онытылмый. М. М. Сперанскийның отставкага китү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре. Сперанский патша кушуы буенча икътисади реформа проектларын да эшли. Алар дәүләт чыгымнарын чикләүне һәм дворяннарга кагылышлы кайбер салымнар¬ ны арттыруны күздә тота. Әлеге шартларда җәмгыятьтә реформаларга ачыктан-ачык каршылык күрсәтү башлана. Н. М. Карамзин кебек абруйлы кешеләр дә хөкүмәтне тән¬ кыйтьләүгә кушыла. Н. М. Карамзинга килгәндә, ул консер¬ ватизм идеологларының берсе була. Сперанскийга яуган тәнкыйть утының, асылда, үз адре¬ сына юнәлтелгән булуын Александр яхшы аңлый. Сперан- скийны хәтта, Франциядәге тәртипләрне хуплаганы өчен (янәсе, ул, Наполеонга ярарга тырышып, Россиядә дә шул тәртипләрне кертергә тели), хыянәттә дә гаепләп чыгалар. Патша көчле тәнкыйть дулкынын күтәрә алмый һәм Спе- ранскийны отставкага җибәрү турында карар кабул итә. Монда, Наполеон белән сугыш башланыр алдыннан, патша¬ ның җәмгыятьне берләштерү нияте дә зур роль уйный, кү¬ рәсең. 1812 елның мартында Сперанский Түбән Новгород¬ ка, аннан Пермьгә сөрелә. Шуңа да карамастан Сперанский реформалары феодаль- самодержавие строена әллә ни зыян китерми. Алар чынлыкта тормышка ашырылмый диярлек. Шул ук вакытта Сперанский¬ ның реформаторлык эзләнүләре алдагы үзгәртеп кору проект¬ ларының нигезен тәшкил итә. /О\Ц Сораулар һәм биремнәр 4LZ 1. Яшерен комитет әгъзаларының дәүләт эшләреннән ак¬ рынлап читләшә бару сәбәпләре нәрсәдә? Ни өчен, реформалар
23 үткәргәндә, император үзенә яңа көрәштәш итеп нәкъ менә М. М. Спе- ранскийны сайлый? 2 Сперанскийның реформалар проектындагы нинди положениеләрне аеруча әһәмиятле дип саныйсыз? Ни өчен? 2 Проектның кайсы положениеләре аның бәхәсле булуына ишарә итә? 4. Ни өчен Александр I бу проектны тормышка ашырырга баз¬ мый? & Сперанскийны отставкага җибәрүнең сәбәбен һәм нәтиҗә- ләрен нәрсәдә күрәсез? Сперанский эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе нәрсәдә? Документлар М. М. Сперанскийның Александр I гә язган хатыннан. 1810 ел ...Бик еш һәм юл саен диярлек мин үз-үзен артык яра¬ тучылар, көнчеләр һәм бигрәк тә аңлап җитмәүчеләр белән очрашам... Вельможалар көтүе, иярченнәре, хатыннары һәм балалары белән мине — берүзе кабинетына бикләнгән, ялгыз, элемтәләре булмаган, тумышы белән дә, милке белән дә алар катлавына кермәгән кешене — бөтен ырулары белән куркы¬ ныч яңалык кертергә теләүчене эзәрлекләгәндәй эзәрлеклиләр. Беләм: аларның күп өлеше үзләре дә бу юк-барга ышанмый¬ лар, ләкин, үз мәнфәгатьләрен җәмгыять мәнфәгате астына яшереп, шәхси дошманлыкларын дәүләт дошманлыгы исеме белән бизәмәкчеләр... Д. Н. Рунич истәлекләреннән Иртәгәсе көнне артык абайлый алмаган кеше дә бүгенге җәмгыять төзелешен астын өскә китерердәй яңа тәртипләр киләсен аңлый иде. Бу турыда инде, куркынычның кайсы яктан ишеләсен белмәгән килеш тә, ачыктан-ачык сөйлиләр иде. Крепостнойлары булган бай алпавытлар конституциянең крепостной хокукны юк итәчәген һәм дворяннарның плебей¬ ларга каршы бер адым ясаячагын күз алдына китерү белән акылдан язар хәлгә җитәләр иде. Югары катлауны гомуми канәгатьсезлек биләп алды. М. М. Сперанскийның отставкага җибәрелүе провинция дворяннарында нинди тәэсир калдыру турында Ф. Ф. Ви- гель «Язмалары »ннан. 1812 ел Аның гаепле булуы турындагы бәхәскә урын калдырмый торган дәлилләр, ниһаять, алданган императорның күзен ачу¬ ына барысы да ышанган, бары тик аның миһербанлы булуына гына гаҗәпләнәләр һәм сукраналар. Ничек инде җинаятьче¬ не, дәүләткә хыянәт иткән кешене җәзалап үтермәскә, аны башкаладан сөрү һәм эштән алып ташлау белән канәгатьлә¬ нергә мөмкин?! Ул гына да түгел, кеше гаепсез булса, артык кырыс булган бу чарага французлар өстеннән беренче мәртәбә җиңүгә ирешкәндәгедәй сөенеп бәйрәм итәләр. Күпләр хәтта, моның белән котлар өчен, миңа киләләр иде...
24 Документларга сораулар һәм биремнәр: 1. Югары катлау¬ ларның үзенә карата тискәре мөнәсәбәттә булуын Сперанский нидән күрә? 2. «Югарыдагылар»ның Сперанский реформаларына кискен кире мөнәсәбәтен замандашлары ничек аңлата? 3. Самодержавиегә уңай карашта торуын Карамзин нәрсә белән аңлата? 4. Ф. Ф. Вигель- нең Сперанскийның отставкага һәм сөргенгә жңбәрелүенә карата тәэсирләре ни турында сөйли? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Идеолог — тормыш чынбарлыгына кешеләрнең мөнәсәбәтен чагылдырган карашлар, идеяләрнең барысын — идеология¬ не — гәүдәләндерүче һәм яклаучы. Инстанция — бер-берсенә буйсынган органнар төзелешен¬ дәге баскыч. Консерватизм — агым. Бу агым тарафдарлары сәяси һәм мәдәни традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылуы ягын¬ да торалар. § 4. 1812 елгы Ватан сугышы Сугыш башлану. Якларның планнары һәм көчләре. Россия белән сугышу өчен, Наполеон 600 мең кешедән һәм 1372 орудиедән торган гаять зур армия туплый. «Бөек ар¬ мия» дип йөртелгән бу армиянең милли составы бик чуар була: французлар аның яртысын гына алып тора, ә калган өлешен поляклар, пруссак лар, австриялеләр, итальяннар, голландиялеләр һ. б. тәшкил итә. Чынлап та, бу «унике телле армия» була. 1812 елның 12 июненә каршы төндә якынча 420 мең кешелек Наполеон армиясе Россия чикләрен бозып керә. Гаскәрләр белән Наполеон үзе һәм аның бөтен Европаны тезләндергән данлыклы полководецлары җитәкчелек итә. Россия армиясе, нибары 210 мең солдат һәм офицердан торып, өч өлешкә бүленә һәм илнең көнбатыш чикләренә туп¬ лана. Рус армиясенең төп көчен хәрби министр М. Б. Барк¬ лай де Толли җитәкчелегендәге Неман елгасы ярларына урнашкан 1 нче армия тәшкил итә. Көньяктарак, Бело¬ руссиядә, П. И. Багратионның 2 нче армиясе тора. Тагын да көньяктарак А. П. Тормасовның 3 нче армиясе дошманның Киевка һөҗүменә киртә корырга тиеш була. Наполеон Петербургка һөҗүм итәр дип көтелә. Шуңа күрә чик буенда Багратион армиясе канаты астында 1 нче армия көчләре белән генераль (хәлиткеч) сугыш планы эшләнә. Бу — Наполеон планнарына туры килә. Чөнки дошман көч
25 П. И. Багратион ягыннан артык булганда һәм Россия гаскәре таркау урнашканда, мондый сугыш рус армиясенең төп көчләрен тар-мар итүгә китерер иде. Башкоман- дующий итеп башта Александрның билгеләнүе дә сугыш хәрәкәтләренә шактый зур комачаулык ясый. Чөнки ул сугыш эшеннән ерак тора. Озакла¬ мый аны армиядән китәргә күндерәләр. Ул арада Наполеон үз ниятләрен тормышка ашыра да башлый. Ул төп көчләр белән Мәскәүгә һөҗүм итәргә тели. Моның өчен ул рус гаскәрләренә бергә кушылып хәрәкәт итәргә ирек бирмәскә һәм рус гаскәрләренең төп көчләрен чик буендагы генераль су¬ гыш вакытында ук тар-мар итәргә тиеш була. Мәскәүне алганнан соң, Наполеон бөтен Россия¬ не яулап алуны күз алдында тотмый. Россияне сугыштан чыгарып, ул Александрны (яки тәхеттә аны алыштырган кешене) ирексез монархка әйләндерергә (буйсындырырга) тели. Бу вакытта Европаның барлык монархлары диярлек аңа буйсынулы хәлдә булалар. Моннан тыш, Россия терри¬ ториясе аша ул Англиягә җимергеч һөҗүм ясарга һәм аны Ниндстаннан мәхрүм итәргә ниятли. Смоленск сугышы. Александр Петербургка кайтып киткәч, гаскәрләр белән гомуми җитәкчелек эше хәрби ми¬ нистр Барклай де Толли кулына күчә. Дошман бик тиз хәрәкәт иткәнлектән, аңа бердәнбер дөрес юлны сайлау гына кала: ничек кенә булса да, армиянең төп көчләрен саклап калырга һәм, генераль сугышка катнашмыйча, 1 нче һәм 2 нче армияне берләштерергә. Министр, дошманның Рос¬ сия җирендәге һәр яңа адымы аннан күп көч куюны сорар һәм зур корбаннарга китерер дип, бик дөрес фикер йөртә. Башта Барклай һәм Багратион армияләре Витебск районын¬ да кушылырга тиеш була. Ләкин 1 нче һәм 2 нче рус армия¬ ләре июльнең икенче яртысында гына Смоленскида очра¬ шалар. Шулай итеп, Наполеонның баштагы нияте чынга ашмый кала. Август башында Смоленск янында Россия тарихында ка¬ һарманлык үрнәгенә әверелгән зур сугыш була. Шәһәр бире¬ лүгә дә карамастан, аның диварлары астында французлар¬ ның 20 меңләп солдаты ятып кала. Рус гаскәрләре һәм шәһәр халкы Смоленскины ташлап чыкканда, дошманга күмергә әйләнгән шәһәр хәрабәләре генә калган була. Гаскәргә азык
26 М. Б. Барклай де Толли та, атларга фураж да булмый. Юкса Наполеон, шәһәрне алганда, шуларга исәп тота. Рус армиясе үзен саклап кы¬ на калмый, ә бәлки «җиңелмәс» дош¬ манны бик шәп итеп тукмарга да мөм¬ кин икәненә ышана. Кутузовны башкомандующий итеп билгеләү. Сугышның беренче атнала¬ рындагы уңышсызлык лар, рус гаскә¬ ренең сугышсыз-нисез чигенүе патша сарае даирәсендә һәм җәмгыятьтә кү¬ ңелсез уйлар тудырып кына калмый, хәтта хыянәт турында хәбәрләр тара¬ луга да сәбәп була. Тәнкыйть үзәгендә Барклай де Толли фигурасы тора, аны, чыгышы белән Шотландиядән икәнен дә исәпкә алып, хыянәттә гаеплиләр. Рус гаскәренең башкомандующие итеп гаять популяр шәхес, күптән түгел Төркияне җиңгән инфан¬ терия генералы кенәз М. И. Кутузовны билгеләргә өндәгән чакырулар халык арасында торган саен ешрак яңгырый. Ул беркайчан да патшага якын тормый. Александр аны мөстәкыйль фикер йөртүе, Аустерлиц янындагы җиңелү һәм аеруча халык арасында популярлыгы өчен кичерә алмый. Шуңа да карамастан патша җәмәгатьчелек фикеренә колак салырга мәҗбүр була. Кутузовны башкомандующий итеп билгеләү турындагы указга кул куйгач, патша: «Мин ха¬ лык тавышы белән билгеләнгән кешене сайларга мәҗбүрмен. Җаваплылыкны үз өстемнән төшерәм», —дигән. Августта армия белән җитәкчелек итүгә керешкәч, Куту¬ зов Барклай де Толли гамәлләренең тулысынча дөрес булу¬ ын игълан итә һәм Мәскәү тирәсенәрәк чигенә. Ул Наполеон белән борынгы башкаладан 110 километр ераклыкта, Боро¬ дино авылы янында, хәлиткеч сугышка керергә карар кыла. Бородино. Көчләр ике яктан да бер чама була. Рус армия¬ сендә 132 мең кеше һәм 640 орудие исәпләнә. Наполеон кулында 135 мең кеше һәм 587 орудие туплана. Якларның төп максатлары төрле була. Наполеон, рус армиясен тар- мар итеп, Мәскәүне алырга теләсә, Кутузов дошманның һөҗүмен кире кайтарырга, аны, алга таба һөҗүм итү мөм¬ кинлегеннән мәхрүм итеп, тәмам көчсезләндерергә уйлый. Бу сугышның иң зур бәрелеше 1812 елның 26 августында иртәнге сәгать 6 нчы яртыда башланып китә. Французлар рус гаскәрләрен уртадан ярырга, сул флангтан әйләнеп үтәргә һәм үзләренә Мәскәүгә юл ачарга омтылалар. Рус солдатла¬
27 рының каты каршылыгы аларга бу планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Иң каты сугышлар башта Багратион флешларында бара. Ул сугыш 6 сәгатьтән артык туктаусыз артиллерия уты астын¬ да дәвам итә. Флешларны дошман бары тик көн уртасында гына алуга ирешә. Шундый ук каты сугыш генерал Раев¬ ский батареясында да була. Монда рус каһарманнары штык һөҗүме ярдәмендә дошманны берничә мәртәбә чигенергә мәҗбүр итәләр, һәм, нибары көн кичкә авышкач кына, фран¬ цузлар үзәк батареяны яулап алалар. Дөрес, кич белән На¬ полеон үз гаскәрен элеккеге позицияләргә кире чигендерә. Кутузов та гаскәрләргә Мәскәү янына чигенергә боерык бирә. Дошман ягы җиңгән сыман тоелса да, чынлыкта бу су¬ гыш бер якка да җиңү китерми. Югалтулар беркайчан күрелмәгәнчә күп була. Французлар һәм аларның союзник- лары 60 мең кешеләрен югалта. Россия 44 мең кешесен кү¬ мә. Соңыннан, бу сугышка бәя биргәндә, Наполеон: «Мин алып барган сугышлардан иң куркынычы — Мәскәү янын¬ дагы сугыш. Французлар анда үзләренең — җиңәргә, рус¬ лар җиңелмәскә лаек икәнлекләрен күрсәттеләр», — ди. Патша яңа сугыш таләп итүгә дә карамастан, әле генә югары хәрби чин — генерал-фельдмаршал исеме алган Фили киңәшмәсендә. Рәссам А. Д. Кившенко картинасыннан. Сулда — М. И. Кутузов, аның артында дежур генерал П. С. Кайсаров басып тора, тәрәзә янындагы эскәмиядә генераллар (сулдан уңга): А. И. Остерман- Толстой, Н. Н. Раевский, П. П. Коновницын, М. Б. Барклай де Толли, Ф. П. Уваров, Д. С. Дохтуров утырган. А. П. Ермолов баскан, (уңнан сулга) К. Ф. Толь һәм Л. Л. Беннигсен арты белән утырган
Кутузов 1 сентябрьдә Мәскәү янындагы Фили авылында узган хәрби советта, армияне саклап калу өчен, Мәскәүне сугышсыз калдырып чыгу турында карар кабул итә. Ул чактагы шартларны искә алганда, бу — Россияне коткарып калган бердәнбер дөрес адым була. Тарутино маневры. 2 сентябрьдә рус армиясе Мәскәүне ташлап чыга. Армия артыннан халык та иярә. Наполеон бушап калган башкалага килеп керә һәм аны үз армиясенә таларга бирә. Кремль соборларын французлар ат абзарына әйләндерәләр. Талаулар һәм качып өлгермәгән халыкны көчләүләр моңарчы күрелмәгән төс ала. Хәтта Кремльдәге рус патшалары күмелгән Архангел соборын да талыйлар. Мәскәүдә шәһәрне тәмам хәрабәгә әйләндергән янгыннар башлана. Наполеон солых турындагы сөйләшүләр хакында Алек¬ сандрдан килешү хаты көткән арада, рус армиясе бик яхшы манёвр ясый. Рязань юлыннан көнчыгышка чигенеп, ул көт¬ мәгәндә көньякка борыла һәм Тарутино авылы янында лагерь булып урнаша. Кутузов дошман гаскәренә корал за¬ водлары булган Тулага һәм азык-төлек, корал складлары урнашкан Калугага бару юлын яба. Французлар рус гаскә¬ рен беразга күздән югалталар. Бу — Наполеонны аптыраш¬ та калдыра: ул Россиягә походының уңыш белән бетәренә шикләнеп карый башлый. Партизаннар хәрәкәте. Сугыш беренче көннәреннән үк халык сугышы, Ватан сугышы төсен ала. Анда Россиянең Мәскәүдә янгын
29 Д. В. Давыдов А. С. Фигнер барлык халыклары да катнаша. Шәһәрләрдә ополчениеләр формалаша һәм хәрәкәттәге армия өчен кирәкле әйберләр җыю башлана. Петербургта гына да 13 мең кеше ополче¬ ниегә языла. Бөтен Россия буенча армия өчен матди кыйм¬ мәтләр җыю бара. Халыктан җыелган әйберләрнең гомуми бәясе еллык бюджетның керем өлеше дәрәҗәсеннән дә артып китә. Сугышның халык сугышы булуы крестьян хәрәкәтендә аеруча ачык чагыла. Алар, рус армиясен азык-төлек белән тәэмин итүдән тыш, үзләре дә дошманга каршы сугышалар. Алар французларга азык-төлек һәм фураж сатудан катгый рәвештә баш тарталар, ә дошман якынлаша башласа, аш¬ лык тулы амбарларны яндыралар, мал-туарны куып алып китәләр, үзләре урманнарга качалар. Бородино сугышына кадәр үк партизан-крестьяннар Наполеонның көн саен йөзләгән солдатын юк итеп торалар. Бородино сугышыннан соң, П. И. Багратионның адъютан¬ ты Денис Васильевич Давыдов инициативасы белән, пар¬ тизаннар хәрәкәтенә оешкан төс бирергә карар кылына. Армиядә партизан отрядлары төзелә. 50 гусар һәм 80 ка¬ зактан торган беренче отрядны — Денис Давыдов үзе, икен¬ чесен штабс-капитан Александр Фигнер җитәкли. Француз телендә яхшы сөйләшүче Фигнер дошман тылында (шул исәптән дошман кулындагы Мәскәүдә дә) кыйммәтле мәгълүматлар җыя, хәтта Наполеонны үтерергә дә әзер була. Мәскәү янында яшәүче крепостной крестьян Герасим Курин оештырган партизан отряды да дан казана. Отряд 5,5 мең крестьянны берләштерә һәм Наполеонның регуляр армия¬
30 сендәге шактый зур көчләрне уңышлы тар-мар итеп тора. Дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары белән Смоленск губернасы Сычев өязе крестьяны — партизанка Василиса Кожина да — бөтен Россиягә таныла. Д. В. Давы¬ дов белән иңне иңгә куеп сугышкан Александр Чеченский шәхси батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен алтын корал белән бүләкләнә. Бородино сугышыннан соңгы бер ай эчендә дошман армиясе партизаннарның һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 30 мең кешесен югалта. Хәтта актив сугыш хәрәкәтләре бар¬ маганда да, Наполеон Мәскәүдә көн саен мең ярым кешесен югалтып тора. «Бөек армия»нең һәлакәте. Мәскәүдә ай буе торып, үзе¬ нең җиңелүгә дучар булуын аңлаган Наполеон өч мәртәбә солых турында сөйләшүләр башларга омтылып карый. Лә¬ кин аның хатларына җавап бирүче булмый. Шуннан соң Наполеон, кыш башланыр алдыннан, Мәскәү- дән чыгарга һәм калдык армиясе белән Россиянең әле тала¬ нып өлгермәгән көньягына юнәлергә карар кыла. Шәһәрдән чыгу алдыннан, ул Кремльне, Василий Блаженный храмын һәм башка милли кыйммәткә ия биналарны шартлатырга әмер бирә. Рус патриотларының фидакярлеге аркасында гы¬ на аның бу планнарын өзәргә мөмкин була. 6 октябрьдә французлар Мәскәүне ташлап чыгалар. Лә¬ кин аларның юлын сан ягыннан күпкә өстен һәм көчле рус армиясе кисә. Тарутино һәм Малоярославец (бу шәһәр 8 мәр¬ тәбә кулдан-кулга күчә) янында французларның тар-мар ителүе Наполеонны гаскәрләрен үзе үк талаган Смоленск юлына борырга мәҗбүр итә. Илнең көнбатыш чикләренә чигенүче дошманны рус армиясе һәм партизан отрядлары эзәрлекләп бара. Иртә кил¬ гән салкын кыш французларның башына тагын бер афәт булып төшә. «Бөек армия» дип дан алган армия идарә ите¬ лүдән мәхрүм калган таркау, ач һәм өшегән кешеләр төрке¬ менә әйләнә. Березина елгасын кичкәндә, Наполеон тагын 30 мең солдатын югалта. Чик аша «Бөек армия»нең мескен хәлгә төшкән калдыклары гына үтеп чыга ала. Император үзе, гаскәрләрен ташлап, Парижга иртәрәк кайтып китә. Үзен каршылаган аксөякләрнең: «Армия кайда соң?» — дигән соравына ул: «Армия юк инде», — дип җавап бирергә мәҗбүр була. 1812 елның декабрь азагында генерал-фельдмаршал М. И. Кутузов: «Сугыш дошманны тәмам юк итеп тәмам¬ ланды»,— дип, патшага хисап бирә. 25 декабрьдә патша дошманның Россиядән куылуы һәм Ватан сугышының тә¬ мамлануы турында манифест игълан итә.
31 «Унике телле» дошманның Россиягә һөҗүме уңышлы төстә кире кайтарыла. Россия үз ягыннан азатлык хакына гадел һәм чын халык сугышы алып бара. Руслар белән бергә белоруслар, украиннар, татарлар, башкортлар, грузиннар һәм күп кенә баш¬ ка милләт вәкилләре дә җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Россиянең Ватан сугышында җиңүе Наполеон тарафыннан буй¬ сындырылган Европа халыклары арасында азатлык көрәшенең көчәюенә китерә. Сораулар һәм биремнәр 1. Наполеон армиясенең күпмилләтле булуын нәрсә белән аңлатырга мөмкин? 2 Ике якның да хәрби планнарын чагыштырып анализлагыз. 3. Россиянең киләчәгенә мөнәсәбәттә Наполеон нинди планнар кора? 4. Сугышның беренче айларында Барклай де Толли- ның хәрби-оештыру эшчәнлегенә бәя бирегез. Смоленск сугышы¬ ның әһәмияте нәрсәдә? 5. М. И. Кутузовның халык арасында попу¬ лярлыгы нәрсә белән аңлатыла? 6. Бородино сугышына хәрби-сәяси бәя бирегез. 7. Дошманны җиңүдә партизан хәрәкәтенең ролен кон¬ крет мисалларда күрсәтегез. 8 1812 елдагы сугыш кампаниясенә гомуми бәяләмә бирегез. Документлар М. И. Кутузов белдерүеннән. 1812 ел, август Әгәр дошман Мәскәүне ала калса, ул анда, мунчала суда ничек җебесә, шундый хәлгә киләчәк, ә мин, нишләсәм дә, үз ихтыярымда калачакмын. Французларның Мәскәүдәге кыланышлары (башбаштак¬ лыклары) турында шул чор кешеләре истәлекләреннән Талаучыларның комсызлыгын аеруча Кремльдәге патша¬ лар күмелгән Архангел соборы җәлеп итте: күрәсең, алар каберләрдә зур хәзинәләр табарга өметләнгәннәрдер. Шул максат белән гренадерлар, факеллар яндырып, храмның подвалларына төштеләр, каберләрне тар-мар итеп, әрвахлар¬ ның сөякләрен чәчеп ташладылар. Ундүрт меңгә якын йорт көлгә әйләндерелде, алар арасын¬ да зиннәтле сарайлар да бар иде, аларның бәяләре дә 100 дән 200 мең сумга кадәр иде. Алты меңнән артык кечкенә һәм зур кибет яндырылды, алар арасында биниһая зур кыйммәткә ия булганнары да күп иде. Шәһәр яндырылыр дигән уй бер¬ кемнең дә башына килмәгәнлектән, никадәр байлыкның юкка чыгуын күз алдына китерергә мөмкин. Француз офицеры истәлекләреннән Башбаштаклык һәм тәртипсезлек соңгы чиккә җитте: ко¬ мандага буйсыну, тыңлау дигән нәрсәне уйга китерү дә мөмкин түгел, армиядә хәрби чиннарны аеру бетте, без мескенлеккә
32 төшкән шайканы хәтерләтә идек. Озакка сузылган сугыш¬ лардан, газаплардан соң, кайгы басып, кем дә булса егыла калса, тирәсендәгеләр, инде бу кабат аякка басмас дип, ул кешенең җаны чыкканны да көтмичә, мәеткә ташлангандай, мескен¬ нең өстенә ташланалар, аның соңгы кием калдыкларын йолыккаларга тотыналар, һәм ул, берничә секунд эчендә тә¬ мам ялангач калып, шул хәлдә акрынлап үләргә калдырыла иде. Французларның Березина елгасын кичүе турында адми¬ рал П. В. Чичагов истәлекләреннән Кичә генә дошман кулында булып, бүген дошманнан азат ителгән урынга без 17 ноябрьдә аяк бастык һәм коточкыч күренешкә тап булдык: җир өсте үтерелгән һәм өшеп үлгән кешеләрнең мәетләре белән капланган, алар төрле хәлдә аунап яталар. Крестьян ызбаларында да француз үлекләре тулы, елга батып үлгән пехотачылар, хатын-кызларның һәм балаларның мәетләреннән тыгылган; күперләр тирәсендә бөтен бер эска¬ дроннар ята, алар елгага ташланган булганнардыр. Ул мәетләр арасында суда атлары белән бергә һәйкәл шикелле үрә кат¬ кан, бозга әйләнгән кавалерист гәүдәләре калкып тора. Үлем аларга ничек килгән, шул хәлдә катып калганнар. Тарихчы Е. В. Тарле фикере Әлбәттә, аның (Наполеонның) иң төп хатасы рус халкын тулаем белмәү һәм аңламауда иде. Ул гына да түгел, Европа¬ да, гомумән, беркем дә Ватанын сакларга күтәрелгән рус халкының каһарманлыкта нинди биеклекләргә ашарга сәләт¬ ле булуын алдан күрә алмады... Рус крестьяннары илнең бөтен үзәк өлешен көлгә әйләндерергә сәләтле булырлар, әмма басып алучыга берничек тә баш имәсләр дип тә беркем дә уйламады. Боларның барысын да Наполеон бик соң аңлады. Документларга карата сораулар һәм биремнәр: 1. Француз солдатларының рус биләмәләренә, шәһәр-авылларга, Россия хал¬ кына варварларча мөнәсәбәтенең сәбәпләрен сез ничек аңлатасыз? 2. Мәскәүне сугышсыз калдырып чыкканда, Кутузов рус һәм фран¬ цуз армияләре өчен нинди нәтиҗәләрне күз алдында тота? «1 Напо¬ леонның басып керүе Мәскәү һәм Россия өчен нинди нәтиҗәләргә китерә? 4 Мәскәүдә булу француз армиясендә нинди тәэсир калды¬ ра? 5. Француз армиясенең Россиядәге массакүләм югалтуларының төп сәбәбе нинди? 6. Наполеонның Россиядә җиңелүенең төп сәбәбе турында тарихчы Е. В. Тарле фикере белән килешәсезме? Җавабы¬ гызны аңлатыгыз.
33 Сүзлек запасын киңәйтәбез: Адъютант — хәрби начальник янында аның боерыкларын үтәүче офицер. Бюджет — дәүләтнең, оешманың яисә аерым кешенең керем һәм чыгымнары күләмен аңлаткан документ. Инфантерия — пехота. Ополчение — кешеләрнең үз ихтыяры белән регуляр армия¬ гә ярдәм йөзеннән оештырылган гаскәр. Флешлар — җир ныгытмалары. Фураж — атлар өчен азык. § 5. Рус армиясенең чит илләргә походы. 1813—1825 елларда тышкы сәясәт Чит илләргә поход башлану. Дошманны Россия чиклә¬ реннән куып чыгарганнан соң, халыкта гына түгел, армия¬ дә дә инде сугыш тәмамланды һәм тыныч тормышка кайтыр вакыт җитте дигән фикер киң тарала. Әмма Наполеонны шактый күп белгән император Александр сугышны тукта¬ туның һәлакәткә тиң икәнен яхшы аңлый: дошман, тиз ара¬ да яңа гаскәр туплап, Россиягә каршы сугыш башлый ала. Шуңа күрә гаскәрләргә, ил чикләрен үтеп чыгып, дошман¬ ны эзәрлекли барырга фәрман бирелә. Европаны Наполеон хакимлегеннән азат итү сугышы башлана. 1813 елның гыйнварында М. И. Кутузов командалык иткән рус армиясе, Неман елгасын кичеп, поляклар яшәгән җирләрне тиз арада французлардан азат итә. 1813 елның 28 гыйнварында ул Варшаваны ала һәм Пруссия чигенә чы¬ га. Бу вакытка Кутузов Наполеонны тар-мар итү планын эшли. Моны тормышка ашыру өчен, Наполеон буйсындыр¬ ган Европа дәүләтләренең хәрби көчләрен дә файдалану күз алдында тотыла. Александр I нең Наполеонга каршы берләшеп хәрәкәт итү турындагы тәкъдимен иң беренчеләрдән булып Россия белән хәрби союз төзегән Пруссия хуплый. Союзниклар ар¬ миясе бик тиз үсә. Бер-ике ай эчендә Пруссия армиясе, мә¬ сәлән, ике мәртәбәдән дә күбрәккә арта һәм 100 мең кешегә җитә. Әмма Наполеонга каршы көрәштә рус гаскәрләре төп көч булып кала бирә. 1813 елның 4 мартында генераллар А. И. Чернышев һәм Н. Г. Репнин отрядлары көтмәгәндә төрле яктан Берлинга бәреп керәләр. Ун көннән соң фран¬ цузлардан азат ителгән шәһәргә П. X. Витгенштейн гаскәр-
34 1812 елгы Ватан сугы¬ шында җиңү хөрмә¬ тенә бирелгән медаль ләре керә. 19 мартта рус гаскәрләре Гамбургны ала. Болар барысы да су¬ гыш хәрәкәтләрен Франция террито¬ риясенә күчерергә шартлар тудыра. Моның өчен, Кутузов фәрманы буен¬ ча, рус армиясенең төп көчләре Эльба елгасының аръягында, Лейпциг райо¬ нында туплана башлый. М. И. Кутузовның үлеме. Әмма әзерлек эшләре иң кызган чорда, 1813 елның апрель урталарында, М. И. Кутузов каты авырып китә. Баш¬ та гади салкын тию генә фельдмаршал¬ ның сәламәтлегенә артык зыян салмас кебек тоела. Ләкин Михаил Илларио- новичның яше һәм иске яралары, соң¬ гы елларда артык киеренке эшчәнлек алып баруы авыруны үлем хастасына әверелдерә. 1813 елның 28 апрелендә ул кечкенә генә Бунцлау шәһәрендә вафат була. Кутузовның адъютанты А. И. Михайловский-Данилевский ул көннәрдә болай дип яза: «Гомеренең азагы искиткеч матур булды, ул көн¬ нең буеннан-буена балкып торган ко¬ яшның баюын хәтерләтә иде; ләкин безнең күренекле юлбашчыбызның сүнеп баруын күреп тору бик кызга¬ ныч булды...» Россияне коткаручының үле гәүдәсен бальзамлыйлар һәм 9 май¬ да Петербургка озаталар. Бөек полко¬ водецны соңгы юлга озатып калу өчен, меңләгән кеше юл¬ ларга чыгып тора. Шул рәвешле, халык аңа булган тирән мә¬ хәббәтен һәм рәхмәтен белдерә. Нарвадан Петербургка кадәр 200 км арада халык аның табутын күтәреп бара. 1813 елның 25 июнендә М. И. Кутузовны зур ихтирам күрсәтеп һәм тан¬ тана белән күптән түгел генә төзелеп беткән Казан соборын¬ да җирлиләр. Берничә елдан соң собор каршында аның хөр¬ мәтенә һәйкәл салына. Наполеон армиясенең тар-мар ителүе. Кутузовның үлеме рус армиясе өчен генә түгел, бөтен халык өчен зур югалту була, һәм ул су/ыш хәрәкәтләре барышына да йогынты яса¬ мый калмый. Наполеон берләштерелгән рус-прус хәрби көчләреннән сан ягыннан күпкә өстен яңа армия туплый. 1813 елның апрель азагында рус-прус гаскәрләре берничә
35 мәртәбә җиңеләләр, һәм алар Наполеон белән солых турын¬ да сөйләшүләргә барырга мәҗбүр булалар. Бу пауза Россия, Пруссия, Англия, Швеция һәм Австрия катнашында французларга каршы яңа (бишенче) коалиция төзү өчен файдаланыла. Август аенда яңадан көчле сугыш хәрәкәтләре башланып китә. 1813 елның 4—7 октябрендә Лейпциг янында шул заманның иң зур сугышларының бер¬ се — «Халыклар сугышы» була. Сугыш барышында 300 мең кешедән һәм 1370 орудиедән торган берләштерелгән Рос- сия-Пруссия-Австрия гаскәре 700 орудие белән кораллан¬ ган 190 мең кешелек Наполеон армиясен тар-мар итә. Бу җиңелүдән соң Франция фәкать үз территориясе чик¬ ләрендә генә көрәшә. 1814 елның 18 мартында союздаш гаскәрләр Парижга керәләр. Россия армиясе башында ак ат¬ ка атланып, бер сәгать эчендә Наполеонны җиңүчегә генә тү¬ гел, ә бәлки «патшалар патшасы»на әверелгән Александр I бара. Ул Наполеонны тәхеттән ваз кичү турындагы доку¬ ментка кул куярга һәм Италия ярлары янындагы Эльба утравына сөргенгә китәргә мәҗбүр итә. Франциядә Бурбон¬ нар династиясе идарәсе торгызыла. Ләкин Александрның таләбе буенча король хакимияте конституция белән чикләнә. Вена конгрессы. Европаның сугыштан соңгы төзелеше бе¬ лән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен, 1814 елның сентябрен¬ дә Венада җиңүче илләрнең югары дәрәҗәдәге конгрессы (сөйләшүләр алып бару өчен киңәшмә) чакырыла. Биредә ба¬ шында Александр I торган Россия, Бөекбритания һәм Австрия империяләре делегацияләре хәлиткеч тавышка ия булалар. Европада француз армияләренең яулап алу походлары башланганчы (1792 елга кадәрге) булган чикләрне тор¬ гызырга карар кылына. Ләкин бу положение җитди төзәт¬ мәләр белән кабул ителә, чөнки Наполеон белән көрәштә иң актив катнашучыларны бүләкләү дә таләп ителә. Австрия һәм Пруссия барлык югалткан җирләрен диярлек кире кай¬ тарып алуга ирешәләр, аларга яңалары да өстәлә. Англия Мальта һәм Ионика утрауларын үзенеке итә. Александр I Польша җирләрен үр хакимлеге астына бер¬ ләштерү турында тәкъдим белән чыга. Пруссиянең ризасыз¬ лык белдерүенә дә карамастан (бу Пруссия җирләре исәбенә эшләнә), мондый карар кабул ителә. Александр I дәүләт тер¬ риториясе чикләрен киңәйтергә генә омтылып калмый, ул либераль конституция нигезендә идарә ителә торган Польша патшалыгын төзергә тели. Император фикеренчә, бу хәл Ев¬ ропада Россиянең ролен көчәйтер һәм шул ук вакытта Польшаның үзендә дә көчле ризасызлык тудырмас иде. Наполеонның Эльба утравыннан качуы турындагы хәбәр
36 һәм 1815 елның язында Франциядә аның империясе торгызылу Вена конгрессындагы бәхәсле мәсьәләләрне сызып ташлый һәм килешүгә килүне тизләтә. Англия, Пруссия һәм Нидер¬ ланд армияләренең берләштерелгән көчләре Ватерлоо янын¬ дагы сугышта Наполеонны җиңәләр, Наполеон барлык союз¬ даш илләрнең әсире дип игълан ителә һәм Атлантик океан¬ ның көньяк өлешендә урнашкан Изге Елена утравына сөрелә. Изге союз. Вена конгрессы үзенең эшен тәмамлар алдын¬ нан, анда катнашучылар, сугыштан соңгы тәртипләрнең какшамаслыгын тәэмин итү өчен, вакыт-вакыт яңа гомуми очрашулар үткәреп торырга дигән карарга киләләр. Алек¬ сандр I, Европада тынычлыкны тәэмин итү һәм союз әгъза¬ сы булган дәүләтләрнең эчке тынычлыгын саклау мәнфәгать¬ ләрен күз алдында тотып, Изге союз төзү турында тәкъдим кертә. 1815 елның 14 сентябрендә мондый союз төзелә. Баш¬ лангыч чорда аңа Россия, Пруссия һәм Австрия керә. Яңа оешма төзелүне Англия тулаем хуплый. Озакламый Изге союзга, Англия, Госманлы империясе (Төркия) һәм Папа дәүләтеннән кала, барлык Европа дәүләтләре хөкүмәтләре кушыла. Император Александр Изге союзның барлык конгрессла¬ рында катнашып кына калмый, ә бәлки чын мәгънәсендә аның юлбашчысы да була. Европада революцион карашлар үсә барган шартларда Троппау шәһәрендә (1820 ел) узган конгресста катнашучылар революция башланган һәр илгә, бу ил хөкүмәте нинди фикердә торуга карамастан, кораллы бәреп керү хокукына ия булуларын беркетәләр. Озакламый Австрия үзенең бу хокукын — Италиядәге халык чуалышла¬ рын, Франция исә Испания революциясен бастырганда фай¬ далана. Россия дә Австриягә «ярдәм күрсәтергә» әзерләнә, ләкин соңгысы үз эшләрен үз көче белән хәл итеп өлгерә. Ләкин 20 нче еллар башында союзда катнашкан ил¬ ләр арасында үзара каршылыклар сизелә башлый. Көнчы¬ гыш мәсьәләсе Изге союзның җимерелүенә сәбәпче була. Көнчыгыш мәсьәләсе. Госманлы империясе бик нык көч¬ сезләнә һәм таркалу алдында тора. Көнчыгыш мәсьәләсе Европа державаларының Төркия биләмәләрен бүлгәләү өчен көрәше аркасында килеп чыга. Екатерина II дә үз вакытында Балкан ярымутравында (Төркия биләмәләрендә) христиан динендәге Греция империясен төзергә омтыла. Хәтта үзенең икенче оныгына да ул Константинопольгә нигез салган кеше хөрмәтенә Константин дип исем куша һәм киләчәктә аны шул дәүләт башлыгы итеп куярга хыяллана. Наполеонны тар-мар иткәннән соң, Александр яңадан Бал¬ кайда Россия канаты астында грек дәүләте төзү идеясенә
37 әйләнеп кайта. 1821 елда Госманлы империясенең греклар яшәгән төбәкләрендә восстание башлана. 1822 елда Греция бәйсез республика дип игълан ителә. Восстаниене бастырган¬ да, төрекләр анда катнашучыларны каты җәзага тарталар. Россиянең тышкы эшләр министры граф Каподистрия (мил¬ ләте буенча грек) баш күтәрүчеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтә. Грециянең үзендә дә зур йогынты көченә ия һәм Россия бе¬ лән ныклы союз булдыру ягында торган сәяси төркем эшли. Восстаниенең иң кызу чагында Россия Төркиягә греклар¬ ны эзәрлекләүне туктатырга һәм Грециянең бәйсезлеген та¬ нырга дигән тәкъдим белән чыга. Төрекләрнең кансызлыгы башка Европа дәүләтләрендә дә ризасызлык тудыра. Россия бик ныклап Төркиягә каршы яңа сугышка әзерләнә башлый. Әмма Изге союз төзелү турындагы документлар күзле¬ геннән чыгып караганда, греклар восстаниесен «законлы монарх »ка — төрек солтанына каршы революция дип бәя¬ ләп булыр иде. Александр үз кулы белән төзегән бу союз¬ ның принциплары буенча, Россия баш күтәрүчеләргә яр¬ дәм итәргә тиеш булмый. Шуңа күрә ул баш күтәрүчеләрне бөтен халык алдында гаепләп чыгарга мәҗбүр була. Шуңа да карамастан Изге союзның Петербургта узган конферен¬ циясендә (1825 ел) Александр союзда катнашучылардан Төркиягә «Балкан эшләрен җайга салу»ны тәкъдим иткән мөрәҗәгать кабул иттерә. Әмма Англия дә, Австрия дә Бал¬ кайда Россиянең позицияләре ныгуны теләмиләр. Шулай итеп, Көнчыгыш мәсьәләсе хәл ителми, ә Изге союз тарка¬ лу алдында тора. Россия һәм Америка. Төньяк-көнбатыш Америка рус сәя¬ хәтчеләре тарафыннан XVIII гасыр башында ачыла. Шул ук чорда анда беренче рус авыллары пәйда була, һәм бу җирләр Россия составына кертелә. Павел I указы буенча, 1799 елда Аляскада (Рус Америкасында) промыселлардан һәм җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына ия булган Россия-Америка компаниясе төзелә. Александр I патшалык иткәндә, Россия Америкадагы биләмәләрен үзләштерүдә шактый зур уңышларга ирешә. Император, Тын океанның төньяк өлешен өйрәнү өчен, И. Ф. Крузенштерн экспедициясен җибәрә. 1804 елда Ново- архангельск (1867 елдан — Ситка) Аляскадагы рус биләмә¬ ләренең үзәге дип игълан ителә. 1808 елда Россия Америка Кушма Штатлары белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаш¬ тыра, ул вакытта аның территорияләре хәзерге АКШның көнчыгыш районнарын гына үз эченә ала әле. Дәһшәтле 1812 елда Калифорниягә күчеп утырган руслар Росс фор¬ тына (кальгасына) — Америкадагы рус биләмәләренең иң
38 көньяк ноктасына (хәзерге Сан-Франциско тирәсе) нигез салалар. 1821 елның 4 сентябрендә Александр! Россиянең Аляскага (51 нче параллельдән төньяктарак) гадәттән тыш хокуклары турындагы манифестка кул куя. Беринг диңге¬ зе Россиянең эчке диңгезе дип игълан ителә. Россиянең Төньяк Америкадагы мәнфәгатьләре акрын¬ лап үсә һәм ныгый барган АКШ мәнфәгатьләре белән каршы¬ лыкка керә. Русларның Америкадагы активлыгы Англия¬ дә дә ризасызлык тудыра. Моннан тыш, шундый ерак терри¬ торияләрне үзләштерү һәм тоту Россиянең үзеннән дә гаять зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә 1824 елда Александр I АКШ белән килешү төзергә мәҗбүр була. Килешү буенча, Беринг диңгезендә ирекле йөзү һәм балык тоту хокуклары торгызыла, ә рус биләмәләре 54 нче параллель белән чикләнә. 1825 елда Аляска буенча рус-инглиз конвенциясенә (ки¬ лешүенә) кул куела, ул, аерым алганда, Беринг диңгезендә Англия корабларына ирекле йөзәргә рөхсәт бирә. Болар ба¬ рысы да Төньяк Америкадан Россиянең акрынлап китүе турында сөйли. Ватан сугышы һәм рус армиясенең XIX гасыр башында Евро¬ пада гына түгел, ә бөтен дөньяда иң зур һәм иң көчле саналган Наполеон Франциясен тәмам тар-мар итү белән тәмамланган чит илләргә походы Россияне берничә дистә ел эчендә Европа¬ га гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья сәясәтенә билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясый алырлык әйдәп баручы держава дәрә¬ җәсенә күтәрә. /ОМ| Сораулар һәм биремнәр 1. Рус армиясенең чит илләргә походы вакытында Александр I нинди максатлар куя? Бишенче коалициянең төп максатын атагыз. 2 Вена конгрессы йомгакларының Россия һәм Европа өчен булган әһәмиятенә гомуми бәя бирегез. 3. Изге союз нинди төп максатны күздә тотып төзелә? Россия бу союзда нинди роль уйный? 4 Греклар восстаниесенә карата Россиянең каршылыклы позициядә булуын ничек аңлатасыз? 5. Ни өчен Көнчыгыш мәсьәләсе Россиянең тышкы сәясәтендә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсенә әйләнә? 6. Нинди сәбәпләр аркасында Англия һәм АКШның Аляскага игътибары көчәя? Төньяк Америкада Россиянең роле йомшаруны нәрсә белән аңлатыр идегез? Документлар П. X. Витгенштейнның рус гаскәрләренең Берлинга ке¬ рүе турындагы рапортыннан. 1813 ел, 1 март Өченчекөн үземә тапшырылган гаскәрләр белән мин Бер¬ линга килеп җиттем. Гаскәрне башкала халкының дусларча
39 кабул итүе хәйран калдырды, аңлатырга сүз җитми... Юл¬ ның ике ягы да төрле дәрәҗәдәге бихисап күп кешеләр белән тулы, шәһәр урамнарына кергәч, өй түбәләрендә, коймаларда, тәрәзәләрдә тамаша кылучы халык бик күп булып, йөзлә¬ гән, меңләгән тавышлар: «Безнең азат итүчебез — Александр яшәсен!» — дип, берөзлексез кычкыралар. Нәрберсенең йө¬ зендә шатлык һәм ярату хисе, аны бер генә рәссам да сурәт¬ ләп бетерә алмас иде... Гаҗәеп күренеш... Кичен бөтен шәһәр утлардан балкып торды, һәм зур театр¬ да «Федора — Россия мәзәге» дигән пьеса күрсәтелде. Спек¬ такль берөзлексез данлау сүзләре белән өзелгәләп торды. Рус гаскәренең Парижны алуы турында чит илләргә походта катнашкан Н. И. Лорер истәлекләреннән ...Парижның барлык алгы сызыкларында каты сугышлар барды, куе төтен болыты эченнән шәһәр тирәләре күренми дә иде; хәер, анысында безнең эшебез дә юк. Кояш офыкка ба¬ тып бара, тиздән кич булыр. Ату тавышлары сирәгәя, фәкать бездән уңдарак, Монмартр тирәсендә һәм аның өстендә, пуш¬ калар коточкыч үкерә, «ура» дигән хуплау тавышлары ише¬ телә. Безнең гаскәр Монмартрга якынлаша. Наполеон бер тапкыр: «Монмартр алынса, Париж бирелергә тиеш»,— дигән. Бөек кешенең сүзләре акланды: Монмартр алынды, Париж парламентёрлар җибәрә. Монмартр очында рус байраклары җилферди. Аның текә диварлары юкка гына рус канына буялмады: шуның бәрабәренә эчкерсез Александр Франциянең тетрәнгән башкаласын коткара алды... Юк!.. Шатлыгыбызны аңлатырга, соклануыбызны язарга каләм дә көчсез. Документларга сораулар: 1. Россия армиясен Берлинда ис¬ китмәле каршы алуларын ничек аңлатасыз? 2 Рус гаскәрләре Мон¬ мартр биеклекләрен алгач, Наполеон ни өчен каршылык күрсәтүне туктата? § 6. Александр I нең 1815—1825 еллардагы эчке сәясәте Эчке сәясәттәге үзгәрешләр. Наполеонга каршы сугыш җиңү белән тәмамлангач, Александр I гә, илдә зур реформа¬ лар үткәрү өчен, менә дигән мөмкинлекләр ачылган кебек тоела. Патшаның реформалар үткәрү нияте барлык катлау¬ ларның гомуми үзгәрешләр көтүе белән тәңгәл килә. Азат¬ лык сөюче дворяннар катлавы киләчәктә конституцияле
40 Шәһәр заставасы янында илдә яшәү турында хыяллана һәм бу турыда ачыктан-ачык сөйли. Дошманга каршы көрәштә Ватанны саклап калган крестьяннар крепостной хокук бетерелер дип өметләнәләр. Россия империясендәге халыклар (аеруча поляклар) пат¬ шаның Россия законнарын Көнбатыш Европа законнарына якынайтуын һәм милли сәясәттә бераз дилбегәне бушатуын көтәләр. Мондый уй-фикерләрне Александр I санга сукмый булдыра алмый. Әмма ул башкасын да исәпкә алырга тиеш була: консер¬ ватив карашлы дворяннар, Наполеон өстеннән җиңүгә ирешкәч, Россиядәге тәртипләр Көнбатыш Европадагы тәртипләрдән күпкә өстен, дип уйлыйлар. Нәм реформалар, алар фикеренчә, кирәксез һәм зарарлы булып чыга. Евро¬ пада иске хөкүмәтләрнең яңадан торгызылуы алар өчен эчке сәясәттә борылыш ясарга сигнал булып яңгырый. Кискен үзгәрешләргә дә юл куярга ярамый. Чөнки алар революци¬ он хаос куркынычы тудыра. Шу ларны истә тотып, реформалар үткәрү идеясеннән баш тартмаган Александр I аларны үтә яшерен шартларда әзерләргә мәҗбүр була. Яшерен комитет һәм Сперанский тәкъдимнәре турында югары катлаулар арасында һәм баш¬ кала урамнарында берөзлексез фикер алышулар барса, яңа реформа проектлары тар даирә тарафыннан һәм үтә яше¬ рен әзерләнә. «Польша эксперименты». Россиядә беренче конститу¬ ция тәҗрибәсе. Александр I сугыштан соң чишәргә омтыл¬ ган беренче мәсьәлә Польшага конституция бүләк итүдән гыйбарәт була. 1815 елда эшләнгән конституция шәхеснең кагылгысыз булуын, матбугат иреген гарантияли, судсыз- нисез милектән мәхрүм итү һәм сөргенгә җибәрү кебек җәза
41 формаларын юкка чыгара, поляк телен барлык хөкүмәт учреждениеләрендә куллануны һәм дәүләт, суд һәм хәрби постларга Польша патшалыгы гражданнарын гына билге¬ ләүне мәҗбүри итеп куя. Россия императоры Польша дәүлә¬ те башлыгы итеп билгеләнә. Әмма ул кабул ителгән консти¬ туциягә тугрылыклы булырга ант итәргә тиеш була. Закон¬ нар чыгаручы хакимият ике палатадан торган сейм һәм патша кулында туплана. Сеймның түбән палатасы шәһәр¬ ләрдән һәм дворяннардан сайлана. Сайлау хокукы яшь һәм милек цензы белән чикләнә. Сейм елга ике мәртәбә җыела һәм бер ай гына эшләргә тиеш була. Закон кабул итү хоку¬ кына ия булмаганга күрә, сейм нибары патша исеменә, алар- ны кабул итүне сорап кына мөрәҗәгать итә ала. Закон про¬ ектлары Дәүләт советында тикшерелергә тиеш була. Польша конституциясе Россия империясе территориясен¬ дә мондый төрдәге документларның беренчесе була. Ул ха¬ кимият белән поляк халкы арасындагы мөнәсәбәтләрдә ва¬ кытлыча киеренкелекне юкка чыгара: 1815 елда импера¬ тор Александр I, конституция кабул итәр өчен, Варшавага махсус үзе килә. Ул, поляк мундиры киеп һәм Польша ордены — Ак Бөркет лентасы белән билен буып, халык ал¬ дына чыга. Бу күренеш поляк дворяннарына бик тә ошый һәм киләчәктә Польша патшалыгының бәйсезлеген тагын да арттыруга, аның территорияләрен украин һәм белорус җирләре (элеккеге Речь Посполитая биләмәләре) исәбенә киңәйтүгә өмет уята. Әмма бу өметләр тиздән сүнә. Поляклар конституция ка¬ бул ителүне тулы бәйсезлеккә юл башы дип карасалар, импе¬ ратор Александр I Польша өчен артык күп эшләдем дигән фикердә кала. Польша конституциясе Александр I патша¬ лык иткән дәвердә аның реформалар юлында ясаган иң зур адымы була. Элек Финляндия өчен кабул ителгән законнар белән беррәттән, ул «Польша эскперименты»н Россиянең киләчәктәге гомуми конституциясенә бару юлында зур баш¬ лангыч дип карый. 1818 елда Варшавада сейм ачылышын¬ да чыгыш ясап, ул тыңлаучыларга турыдан-туры: «Сез үзе¬ гезгә күз төбәп торган Европага бөек үрнәк күрсәтергә тиеш», — ди. Бу чыгышка шаһит булган кешеләрне импера¬ торның башка сүзләре дә сагаерга мәҗбүр итә: ул Россиядә конституция кертү турында озак еллар дәвамында «хыял¬ лануы» хакында да әйтә. Н. Н. Новосильцевның реформалаштыру проекты. Вар¬ шавада чыгыш ясавына бер ел үтәр-үтмәс, императорның өстәленә Н. Н. Новосильцев төзегән конституция проектын китереп салалар.
42 Николай Николаевич Новосильцев (1761 —1838) граф А. С. Строганов йортында тәрбияләнә, чөнки ул аның бер¬ туган сеңлесенең никахсыз туган улы була. 1783 елда капитан дәрәҗәсендә хәрби хезмәтен башлый. 1788—1790 ел¬ ларда Швеция белән сугышта үзен күр¬ сәтә. Тиздән Новосильцев Александр Павлович белән дуслаша. Хәрби хез¬ мәттә ул сугышчан батырлыгы белән генә түгел, талантлы дипломат һәм дәү¬ ләт эшлеклесе буларак та таныла. Алек¬ сандр I тәхеткә утыргач, Новосильцев Яшерен комитет әгъзалары арасына керә һәм патшаның аерым ышанычын казана. 1813 елдан ул Польша патша¬ лыгында төрле постлар били. Конституция проектын эшләүне Александр I нәкъ менә аңа тапшыра. Император аны үзенә якын булганы өчен генә түгел, ә бәлки «Польша тәҗрибәсе»н исәпкә алу мәҗбүри¬ легеннән чыгып та сайлый. Реформа авторының сарайдан читтәрәк булуы да проектның яшерен эшләнүен тәэмин итәргә тиеш була. 1820 елда Новосильцевның проекты инде әзер була. Ул «Россия империясенең Устав грамотасы» дип атала. Күпче¬ лек конституцияләрдә язылганча, халыкның суверенлы¬ гын түгел, ә император хакимиятен игълан итү аның төп пункты булып бара. Шул ук вакытта проектта ике палата¬ лы парламент төзү карала: парламент хупламый торып, патша бер генә закон да чыгара алмый. Дөрес, парламентка закон проектлары кертү хокукы патшага гына бирелә. Баш¬ карма хакимият башында да ул тора. Россия гражданнары¬ на сүз, вөҗдан иреге бирү күздә тотыла. Гражданнарның закон каршында тигезлеге, шәхеснең кагылгысызлыгы, шәхси милеккә хокукы игълан ителә. Сперанский проектларындагыча, «Устав грамотасы»нда «гражданнар» төшенчәсенә фәкать «ирекле катлау» вәкил¬ ләре генә керә, крепостнойлар алар исәбенә керми. Крепост¬ ной хокук турында проектта бер сүз дә әйтелми. «Устав грамотасы» буенча, Россия наместниклыкларга бүленгән федератив төзелешле дәүләт булырга тиеш була. Нәр намест¬ никлыкта ике палаталы парламент булдыру карала. Импе¬ ратор һаман да гаять зур хакимияткә ия була, шулай да бераз чикләүләр кертелә. Грамота белән бергә манифест проектлары да әзерләнә, алар «Устав грамотасы»ның төп
43 положениеләрен гамәлгә кертә. Ләкин аларны имзалаучы булмый. 20 нче еллар башында реформалар үткәрүдән баш тар¬ ту. Патшалык итүенең ахырында император Александр ре¬ форма проектларын күпчелек дворяннарның кабул итмәвен генә түгел, ә бәлки аларның актив каршылык күрсәтә баш¬ лавын да күрә. Әтисенең ачы тәҗрибәсе буенча ул моның нәрсәгә китерәсен яхшы аңлый. Бөтен Европада революцион хәрәкәт күтәрелеп килә, ул Россия җәмгыятенә дә йогынты ясый, патша күңелендә ил язмышы өчен борчу тудыра. Бер яктан, дворяннар басы¬ мыннан, икенче яктан, халык чуалышларыннан куркып калган Александр үзенең реформаторлык планнарыннан чигенә башлый. Алай гына да түгел, хәтта артка китү күзәтелә: дворян¬ нарга «тәртипсезлек күрсәткән» крестьяннарны Себергә сөрүне яңадан рөхсәт иткән указлар чыгарыла. Крепостной¬ ларга үз хуҗалары өстеннән шикаять бирү кабат тыела; газеталар, журналлар, китаплар чыгару өстеннән күзәтче- лек итү (цензура) көчәя; чиновникларга түрәләрнең рөхсә¬ теннән башка Россия дәүләтенә мөнәсәбәте булган («эчке һәм тышкы мөнәсәбәтләрне» ача торган) теләсә нинди әсәрләрне бастыру тыела. 1822 елда, революция идеяләре¬ нең Россия җәмгыятенә йогынты ясавыннан шикләнеп, император илдәге барлык яшерен оешмаларның эшчәнле- ген тыя һәм аларның әгъзаларын эзәрлекли башлый. Иҗтимагый тормыштагы хәл ителмәгән проблемалар да, кыска гына вакыт эчендә кызларын һәм сеңлесен югалту да Александр I нең шәхси кичерешләренә бик нык тәэсир итә. 1812 елда Мәскәүдә булган янгынны да, 1824 елда Пе¬ тербургтагы көчле су басуны да, әлеге хәлләрне дә ул әтисе¬ нең газаплы үлеме өчен Алланың каргышы төшү дип кабул итә. Императорның дингә, соңыннан мистицизмга бирелеп китүе дә шуннан. «Динне үземә ярдәмгә чакырып, мин ты¬ нычландым, — дип сөйли Александр, — җан тынычлыгын мин бу дөньяның бер генә рәхәтенә дә алмаштыра алмыйм ». Рус православие чиркәве мәнфәгатьләреннән чыгып, ул илдә католицизмны пропагандалаган иезуитлар ордены эшчән- леген тыя. Мәгариф эшенең дини нигезләрен көчәйтү җәһә¬ теннән, Халык мәгарифе министрлыгын патша Дини эшләр һәм халык мәгарифе министрлыгы дип алмаштыра. Уку йортларында дин сабаклары укытуга бирелгән сәгатьләр саны шактый арттырыла. Александр I үткәргән эчке сәясәтнең төп нәтиҗәләре. Патшаның эчке сәясәтендәге мондый үзгәрешләрне нәрсә
44 Мәскәүдә Кызыл мәйданда К. Минин һәм Д. Пожарскийга һәйкәл ачылганда уздырылган парад белән аңлатырга мөмкин? Өлгереп җиткән реформаларны ни өчен тормышка ашырып булмый? Төп сәбәп — Александр¬ ның сәясәттә күпчелек дворяннар мәнфәгатьләре белән исәпләшмәгән әтисе язмышына дучар булудан куркуы. Реформатор-патшаның үз ниятләрен тормышка ашыр¬ ганда таяныр кешесе булмау, акыллы, сәләтле шәхесләрнең җитмәве тагын бер җитди сәбәп булып тора. Александр бер¬ көнне, чын йөрәктән ачынып: «Аларны каян алырга?.. Ба¬ рысын берьюлы эшләп булмый, ярдәмчеләр юк...»—дип кычкыра. Җәмгыятьтә реформаларны тәвәккәл яклаучы¬ ларның да саны аз була. Тагын бер сәбәп — үзгәртеп кору¬ ларның, гомумән, каршылыклы булуында. Бер үк вакытта җәмгыятьнең яшәп килүче нигезләрен сакларга һәм алар- ны либераль реформалар белән бәйләргә кирәк була: консти¬ туцияне — самодержавиегә, крестьяннарга ирек бирүне — күпчелек дворяннарның мәнфәгатьләренә. Реформаторлык планнарының яшерен эшләнүе патшага әзер проектлардан баш тартуны җиңелләштерә. Монда императорның шәхси сыйфатлары да зур роль уйный: аның кәефе тиз үзгәрүчән була, икейөзлелеге, гомеренең соңгы елларында мистицизм- га бирелү дә үзен нык сиздерә.
45 Күп кенә реформаторлык башлангычларының тормышка ашмавына да карамастан, Александр I нең эчке сәясәте, аның кушуы белән эшләнгән үзгәртеп кору проектлары киләчәктә Россиядәге зур масштаблы сәяси һәм икътисади үзгәрешләр¬ нең нигезенә ята. Сораулар һәм биремнәр KLZ Я 1. Ни өчен Александр I үзенең сугыштан соңгы ныклы абру¬ ен реформаларны дәвам итү өчен файдаланмый? 2. Сугыштан соң югары даирәләрдә реформаларга каршылыкның көчәюен нәрсә белән аңлатып була? 3. Ни өчен Александр I Польшага Европадагы иң демократик конституцияне бүләк итүгә бара? 4. Патшаның бөтен ил өчен конституция проектын әзерләүне Н. Н. Новосильцевка тапшы¬ руын ничек аңларга? 5. 20 нче еллар башында реформалар үткәрүдән баш тартуның төп сәбәбе нәрсәдә? 6. Александр I нең эчке сәясәтенә гомуми бәя бирегез. Документ Александр I нең Польша сеймындагы нотыгыннан. 1818 ел, март Сез үзегезгә төбәлеп карап торган Европага бөек үрнәк күрсәтергә тиеш. Чордашларыгызга түбәндәгеләрне исбат ите¬ гез: законлы-ирекле карарлар, изге башлангычлар, аларны җимергеч тәгълиматлар белән бутап бетерсәләр дә, безнең за¬ манда җәмгыять төзелешенә җимергеч куркыныч тудырса¬ лар да, коточкыч хыял гына түгел. Ләкин, киресенчә, андый карарлар, йөрәк кушуы буенча башкарылса һәм кешелеккә файдалы максатка ирешү ниятеннән ихлас күңел белән, илдә¬ ге тәртип белән дә тәңгәлләштереп һәм гомуми омтылыш белән эшләнсә, халыкларның чын, хак иминлеген раслыйлар. Документка бирем: Әлеге өзеккә бәя бирегез. Сүзлек запасын киңәйтәбез: Иезуитлар — католик монахлар оешмасы (ордены) әгъза¬ лары, католиклыкны һәм Рим папасы хакимиятен ныгыту, тарату максатын куялар. Мистицизм — кеше акылына сыймый торган серле әйбер¬ ләргә ышану. Ценз — кешенең теге яки бу хокукларын тормышка ашы¬ руда, аерым алганда, сайлауларда катнашуын чикләүче шарт.
§7. 1812 елгы Ватан сугышыннан соң социаль-икътисади үсеш 1812 —1815 еллардагы икътисади кризис. Ватан су¬ гышы һәм рус армиясенең чит илләргә походы Россия икъ¬ тисады өчен җитди сынау була. Бу елларда матди зыян¬ ның гомуми күләме 1 млрд сумга җитә. Дәүләтнең еллык кереме, гадәттә, 100 млн сумнан артмавын исәпкә алсак, бу — астрономик сумма. Илнең сугыштан аеруча зур зыян күргән көнбатыш районнары тәмам хәерчелеккә төшә. Россияне икътисади һәлакәттән Сперанский тарафын¬ нан 1810 елда әзерләнгән тариф уставы (ул товарларны илгә кертүгә караганда читкә чыгаруга өстенлек бирә) һәм Англиянең акчалата ярдәме генә коткарып кала. Хәрабәгә калган шәһәрләрне, беренче чиратта Мәскәүне, яңадан торгызу мәшәкатьләре ил өстенә авыр йөк булып төшә. Хөкүмәт җимерелгән шәһәрләрнең халкына 15 млн сум күләмендә махсус пособиеләр бирә. «Континенталь блокада», аннан соң сугыш Россия икъти¬ садының нигезен тәшкил иткән крестьян хуҗалыгына җимергеч удар ясый. Алпавытлар үз чиратында үзләренә килгән зыянны крестьяннарга басымчаклык итү исәбенә капларга омтылалар. Илнең икътисадын кризистан чыгару өчен, ашыгыч ча¬ ралар күрергә кирәк була. Александр I һәм башка алдан күрүчән хакимият вәкилләре крестьян мәсьәләсен хәл ит¬ кәндә генә — иң беренче чиратта крепостной хокук режи¬ мын йомшартканда һәм бөтенләй бетергәндә — җәмгыять тормышын тамырдан яхшыртырга мөмкин икәнен аң¬ лыйлар. Балтыйк буенда крепостной хокукның бетерелүе. Бу реформаны үткәргәндә, полигон ролен илнең көнбатыш губерналары үти. 1811 елда Балтыйк буенда яшәүче немец алпавытлары, крестьяннарны крепостной бәйлелектән азат итүне сорап, патшага мөрәҗәгать итәләр. Ләкин җир крестьяннарга калмаска тиеш була. 1816 елда Александр I, җирне алпавытлар кулында калдырып, Эстляндиядә кре¬ постной хокукның тәмам бетерелүе турындагы законны раслый. 1818 —1819 елларда шундый ук законнар Кур¬ ляндия һәм Лифляндия крестьяннарына карата да кабул ителә. Аракчеевның крепостной хокукны бетерү турындагы проекты. Хәрби авыллар. Озакламый Белорус, Псков, Пе¬ тербург һәм Пенза алпавытлары да крестьян мәсьәләсен шул
47 рәвешле чишүне сорап мөрәҗәгать итә башлыйлар. Импе¬ ратор Россия күләмендә крестьян реформасын әзерләү ту¬ рында яшерен күрсәтмә бирә. Бу эшне ул бер дә уйламаган кешегә, бу вакытта аңа иң якын торган чиновникка — гене¬ рал А. А. Аракчеевка тапшыра. Ләкин бу карар беренче карашка гына сәер булып күре¬ нергә мөмкин. Аракчеев үзенең Грузино утарында (Новго¬ род өлкәсе) хуҗалыкны бик оста алып баруы белән таныл¬ ган кеше була. Ул үз биләмәсендә базарга ориентлашкан эре хуҗалык төзүгә ирешә. Аракчеев крестьяннар өчен Заём банкы ача, банк аларга, йорт салу, мал-туар сатып алу өчен, ссуда бирә. Ул үз крестьяннарындагы эшмәкәрлекне дә хуп¬ лый. Ярлыларга ярдәм итү аның өчен тормыш кагыйдәсе¬ нә әйләнә. Ләкин үрнәк хуҗалык төзү алымнары кырыс: крестьяннар, тәртип бозган саен һәм хуҗалыкчыл булма¬ ган өчен, каты җәзага тартылалар. Утарның кереме шулка¬ дәр югары була ки, хәтта юллар, храмнар, крестьяннар өчен таш йортлар төзү, парклар, ат заводлары оештыруга да зур акчалар бүлеп бирелә. 1810 елда Грузинога Александр I килә. Ул Аракчеевның казанышларын күреп хәйран кала. Алексей Андреевич Аракчеев (1769 —1834). Урта хәлле алпавыт гаиләсендә туа. Артиллерия һәм Инженерлык корпусында укуын тәмамлагач, Гат¬ чинада сарай даирәсендә хезмәт итә. 1808 —1810 елларда Аракчеев хәрби министр булып тора һәм рус армия¬ сен, аеруча артиллерияне, ныгытуга күп көч куя. 1815 елдан башлап Дәү¬ ләт советы һәм министрлыклар эш¬ чән леге белән җитәкчелек итә. Арак¬ чеев тел тидермәслек намуслылыгы белән таныла: аның аша үткән би¬ ниһая зур суммадагы акчалар «кулы¬ на йокмый», тиешле урынына барып җитә. Ул үз гербына «Ялагайлыксыз тугрылыклы» дип язган, башкаручан чиновник була. Дөрес, мактауны һәм ялагайлыкны ярат¬ кан кеше буларак, сарайда ул тиздән икенче кушамат ала: «Ялагайлыкка тугрылыклы җен» диләр аның хакында. Аның Александр I гә тугрылыгы чиктән ашкан була. Заман¬ дашлары әйтүенчә, мондый тугрылык булганда, аңа Ватан мәнфәгатьләре дә императорның бер минутлык кирелеге белән чагыштырганда чүп кенә. Аракчеев, үз вазифаларын башкарганда, кансыз һәм кешелексез булып кала. Нәкъ
48 шушы сыйфатлары тирә-юньдәге кешеләрдә аңа карата тис¬ кәре мөнәсәбәт тудыра. Аракчеевка проект әзерләүне йөкләгәндә, Александр I бер генә шарт куя: реформалар акрынлап тормышка ашы¬ рылырга тиеш һәм аларга «алпавытларны кыса торган бер генә чара да кертелергә тиеш түгел». 1818 елда проект әзер була. Крестьян мәсьәләсен хәл итү өчен, Аракчеев патшага елына 5 әр млн сум акча (бу — ел саен сатуга чыгарыла тор¬ ган крестьяннарның базар бәясе) бүлеп бирергә тәкъдим итә: крестьяннарын сатарга риза булмаган алпавытлардан би¬ ләмәләрен сатып алу өчен (үзләре риза булган очракта). Беренче чиратта бу — биләмәләрен закладка салган һәм көч-хәл белән очын очка ялгап барган дворяннарга карый. Сатып алынган җирләр азат ителгән крестьяннарга (җан башына 2 шәр дисәтинә) бүлеп бирелергә тиеш була. Ки¬ шәрлекләр зур булмагач, Аракчеев фикеренчә, крестьян¬ нар алпавытта өстәмә рәвештә акча эшләргә мәҗбүр бу¬ лачаклар. Аракчеев проекты, вакытлыча гына булса да, алпавыт¬ ларны да, крестьяннарны да канәгатьләндерер иде, ләкин крестьян мәсьәләсе моның белән генә тулаем хәл ителми. Ләкин бу проект та тормышка ашмый кала. Александр I нең икенче планы (монысын тормышка ашыру эше дә Аракчеевка тапшырыла) хәрби авыллар (по¬ селение) оештыру. Икътисади кризис шартларында армия¬ не тоту өчен киткән чыгымнарны киметергә карар кылы¬ на. Аракчеев хәрби көчләрне үзенчәлекле итеп оештыру про¬ ектын эшли. Солдатлар хәрби хезмәт белән хуҗалык эшчә- нлеген янәшә алып барырга тиеш булалар. Авыл җиренә урнаштырылган гаскәрләр («авыл кешеләре-хуҗалар») га¬ иләле солдатлардан тора. Армиядә 6 елдан да ким хезмәт итмәгән элекке дәүләт крестьяннары була алар. Яшьләре 18 белән 45 арасында. Аларның балаларын да хәрби хезмәткә язалар. Хәрби авылларны дәүләт җирләрендә генә урнаштыра¬ лар. Бу — дәүләт крестьяннары арасында күп санлы восста¬ ниеләр китереп чыгара: аларны, теләкләрен исәпкә алмый¬ ча, хәрби «поселенец»ларга әйләндерәләр. Хәрби чыгымнар¬ ны экономияләү күзлегеннән караганда, хәрби авыллар үз бурычларын үтиләр. 1825 —1850 елларда 45,5 млн сум ак¬ ча янга калдырыла. Әмма хәрби авыллар оештыру ирекле хуҗалык үсешенең мөмкинлекләрен чикли. Сәнәгать һәм сәүдә үсеше. Сугыштан соңгы кризисны җиңеп чыккач, Россиядә сәнәгать һәм сәүдә гаять тотрык¬
49 лы үсеш ала. Әгәр 1804 елда илдә 2423 фабрика булса, 1825 ел¬ да инде аларның саны 5261 гә җитә. Бу вакыт эчендә эшче¬ ләрнең гомуми саны — 95 меңнән 210 меңгә, алар арасында яллы эшчеләр саны 45,6 меңнән (алар гомуми эшчеләр са¬ нының 48 % ын тәшкил итә) 114,5 меңгә (54 % ка) җитә. Завод һәм фабрикаларның күпчелеге корал һәм армия өчен сукно эшләп чыгару белән бәйле дәүләт заказларын үти һәм шулай ук чит илгә чыгарыла торган товарлар җи¬ тештерү белән шөгыльләнә. Әмма 1812 елгы сугышка кадәр үк инде җиңел сәнәгать кызу темплар белән үсә башлый. Ул җитештергән продукция, нигездә, эчке сәүдә өчен китә, ә бу инде эчке базарның киңәюе турында сөйли. 20 нче ел¬ лар ахырына Россия чит илдән ситсы кертүне туктата. Петербург, Мәскәү, Тула, Владимир, Урал төбәге элекке¬ чә төп сәнәгать үзәкләре булып кала. Сугыштан соңгы чор¬ да предприятиеләрдә пар белән эшли торган машиналар кул¬ ланыла башлый. Үсеп баручы эчке базар элемтә юлларын камилләште¬ рүне таләп итә. Су юллары аеруча әһәмиятле урында тора. 1803 —1805 елларда Кама һәм Төньяк Двина, Днепр һәм Висла, Көнбатыш Двина һәм Неман елгалары каналлар белән тоташтырыла. 1810 елда — Мариин, ә 1811 елда Тихвин каналлар системалары сафка баса, 1815 елда бе¬ ренче рус пароходы «Елизавета» суга төшерелә. Таш тү¬ шәлгән юллар төзелә башлый (1825 елда аларның озынлы¬ гы 390 км га җитә). Эчке сәүдәдә һәрвакыттагыча ярминкәләр өстенлек итә. Мәкәрҗә (Макарьевская, ул Макарьев монастыреннан Тү¬ бән Новгородка күчерелә), Коренная (Курск), Киев, Харь¬ ков, Эрбет, Бөек Ростов ярминкәләре иң зур ярминкәләрдән санала. Чит илгә, нигездә, ашлык, киндер сусе, дуңгыз мае, агач саталар. Чит илдән көнкүреш кирәк-яраклары һәм сәнәгать ярымфабрикатлары кертелә. XIX гасыр башында Россиянең икътисади үсеше, бер яктан, крепостной хокукның файдасыз булуын һәм аннан баш тартыр¬ га вакыт икәнен күрсәтсә, икенче яктан, пар машиналары кулла¬ нуга нигезләнгән фабрика җитештерүен үстерү мөмкинлеклә¬ рен ача. Болар барысы да илнең икътисади үсешендә яңа чор башлану турында сөйли. Сораулар һәм биремнәр ' I 1. 1812 —1815 елларда Россиядәге икътисади кризисның төп сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? 2. Нинди хуҗалык тармаклары аеру¬ ча мөшкел хәлдә кала? Үз хуҗалыкларын кризистан чыгару өчен,
50 алпавытлар нинди чаралар күрә? 3. Балтыйк буенда крестьяннарны азат итү нинди шартларда алып барыла? Ни өчен крепостной хокук Россиянең барлык төбәкләрендә дә берьюлы бетерелми? 4 А. А. Арак¬ чеев проектының асылы нәрсәдә? 5. Хәрби авыллар оештыру нинди бурычларны хәл итәргә тиеш була? Куелган максатка ирешеләме? 6. Россиядә сәнәгать һәм сәүдә үсешенә гомуми характеристика бирегез. Документлар Профессор К. И. Арсеньев крепостной хокук турында. 1818 ел Ирекле крестьяннар эшкәрткән җир, крепостнойлар эшкәрт¬ кән җиргә караганда (җирнең сыйфаты шулай ук булса да), мул уңыш бирә. Бу — гасырлар дәвамында исбатланган, кире кагылмый торган хакыйкать: промышленникның һәм промы¬ селның ирекле булуы шәхси байлыкны һәм җәмәгать милкен арттыруда иң ныклы гарантия; эшчәнлекнең активлашуы, аның белән кызыксындыру һәм җитештерүчәнлекнең артуы өчен чын, берни белән дә чикләнмәгән шәхси гражданлык ирегеннән дә яхшы, ышанычлы чара юк; ул — чын бөеклек һәм бөтен төр сәнәгатьне камилләштерү чыганагы. А. А. Аракчеев турында полковник А. К. Гриббе истә¬ лекләреннән Граф фигурасы (ул чакта мин аны беренче тапкыр күрдем) үзенең шыксызлыгы белән хәйран калдырды. Урта буйлы, бөкрерәк, куе кара кыл кебек чәчле, дулкын-дулкын җыер¬ чык каплаган маңгайлы, салкын карашлы һәм кечкенә тонык күзле, ямьсез, калын борынлы, башмактай озын иякле, кы¬ сык иренле (ул иреннәрнең елмайган чагын күрүче кеше бул¬ магандыр), өске ирене чиста итеп кырылган (ул аның авызын тагын да ямьсезли) кешене күз алдына китерегез. Шул әйтелгәннәргә тагын солдат сукносыннан тегелгән, артилле¬ рия сюртугы өстеннән киелгән куртканы өстәгез, һәм сез хәрби авылларда гына түгел, ул чакта Россиядә хезмәт итүчеләрне куркуга төшергән кешенең тышкы кыяфәтен күз алдына китерерсез. Хәрби авыллар турында замандашлары Көчләп хәрби авыллар оештыру гаҗәпләнеп һәм сукранып кабул ителде. Соңыннан аларның максаты да игълан ителде; Россияне авыр рекрут хезмәтеннән азат итү өчен икән. Ләкин хезмәт срогын 8 яки 12 елга калдыру максатка ярашлы, гадел һәм куркынычсызрак булыр иде, чөнки ул вакытта бөтен Рос-
51 сиядә хәрби рух күтәрелер, ә крестьяннар, җиңел генә өйләнеп, үз тормышы белән яшәр һәм, балалар тудырып (үстереп), ал ар¬ ны алдан ук солдат итеп тәрбияләрләр иде. Ә үзләре әзер лан- дверлар (запастагы гаскәр) булып торырлар иде. Александр I вакытында сәүдә үсеше турында заманда¬ шы фикерләре 1810 елгы Россия сәнәгате өчен уңай тариф 1816 елда, көт¬ мәгәндә, Австрия, Пруссия һәм Польша файдасына 12 еллык яңасы белән алмаштырылды. Һәрхәлдә, коммерсантлар бу вакыт эчендә алыпсатарлык белән шөгыльләнә алган булыр¬ лар иде; ләкин монысында да ялгыштылар: 1819 елда чит илләрдән товар кертү турында гомуми яңа рөхсәт чыкты, тиздән Россия ул товарларга күмелде. Күп кенә сәүдәгәрләр банкротлыкка чыкты, фабрикантлар бөлде, ә халык азык табу һәм салым түләү ысулларыннан мәхрүм калды. Шунда гына хатаны күрделәр, аны 1823 елгы тариф белән төзәттеләр; ләкин килгән зыянны кайтару мөмкин түгел иде. Тарифның тот¬ рыклы булмавы күпчелек фабрикантларны бөлгенлеккә төше¬ реп кенә калмады, шул ук вакытта хөкүмәткә ышанмаучы¬ лык та барлыкка килде. Документларга сораулар: 1. Профессор К. И. Арсеньевның яллы хезмәтнең файдалы һәм крепостной крестьян хезмәтенең файдасыз булуы турындагы фикере нәрсәгә нигезләнгән? «Узган гасырлар» тарихыннан ул нинди мисалларны күз алдында тотты икән? 2. Параграфтагы мәгълүматлардан һәм полковник А. К. Гриб- бе истәлекләреннән чыгып, А. А. Аракчеевка характеристика би¬ регез. 3. Хәрби авыллар турында җәмгыятьтә нинди фикерләр туа? Алар нәрсәгә нигезләнә? 4. Соңгы документка таянып, Россиядә су¬ гыштан соңгы чорда сәүдә үсешен тоткарлап торган төп сәбәпне күрсәтегез. запасын киңәйтәбез: Җиңел сәнәгать — киң куллану товарлары җитештерү; ул җитештерү чаралары (металл, машиналар, ягулык һ. б.) җитештерүче авыр сәнәгатьтән аерыла. Икътисади кризис — икътисад үсешендә авыр хәл, аның түбән төшү чоры. Киндер сүсе — канат үрү өчен, киндердән эшләнгән җеп. Полигон — берәр нәрсәне сынау урыны. Ситсы — буялган киҗе-мамык тукыма. Сукно — йон тукыма.
52 Тариф — берәр нәрсәдән файдаланган өчен салым яки тү¬ ләү күләме. Устав — дәүләт органы яки оешманың төзелешен билгеләү¬ че һәм аларның эшчәнлеген тәтипкә салучы кагыйдәләр җыентыгы. Ярымфабрикат — әзер товар булып җитешкәнче, бер яки берничә эшкәртү баскычын үтәргә тиешле хезмәт продукты. § 8. Александр I заманында иҗтимагый хәрәкәт Оешкан иҗтимагый хәрәкәтнең тууы. Александр I пат¬ шалыгының сугыштан соңгы чорында иң күзгә ташланган сыйфатларның берсе — иҗтимагый хәрәкәтнең көчәюе. Рос¬ сия тарихында ул беренче мәртәбә оешкан төс ала. Бу ва¬ кытта барлыкка килгән беренче түгәрәк һәм оешмаларда катнашучыларның эшчәнлеге либераль идеяләргә нигезләнә. Арада иң мөһиме — кеше шәхесе, аның икътисади һәм сәя¬ си хокукларының башка бөтен нәрсәдән өстен булуы ту¬ рындагы нигезләмә. Җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен элек-электән төп урынга куйган, ә кеше шәхесенең кыйммә¬ те исәпкә алынмаган Россия өчен бу күрсәтмә бөтенләй яңа күренеш була. Либераль идеяләр Россиядә Екатерина II заманында ук тарала башлый: ул XVIII гасырның күренекле либерализм идеологлары — Руссо, Вольтер һ.б. белән хат алыша. Әмма идарә итүенең соңгы елларында император хатын үзе үк, Россиядә монархия язмышы турында хаклы рәвештә бор¬ чылып, либералларны эзәрлекләүгә күчә. Либераль идеяләрнең икенче дулкыны Россиягә 1812 ел¬ гы Ватан сугышы чорында һәм аеруча рус армиясенең чит илләргә походы башлангач бәреп керә. Меңнәрчә яшь офицерлар беренче тапкыр Россиядәгечә генә түгел, баш¬ кача да яшәргә мөмкин булуын күрәләр һәм чит илдән самодержавие һәм крепостнойлыкның инанган дошманна¬ ры булып кайталар. Икенче яктан, Александр I нең либе¬ раль реформа проектларын барлык укымышлы кешеләр өйрәнә. Сперанский реформалары да алдынгы карашлы дворяннар аңына либераль идеяләрнең үтеп керүен җиңел¬ ләштерә. Хакимият реформаларны эшлексез һәм кыюсыз төстә генә үткәргәнгә күрә, аларның иң санашмаучан дошманнары яше¬ рен түгәрәкләр һәм оешмалар төзергә тотына. Шулай ки¬
леп чыга ки, хөкүмәт тә, җәмгыятьнең алдынгы даирәләре дә, бер-берсеннән яшереп, нигездә, бер-берсен кабатлый тор¬ ган үзгәртеп кору планнары коралар. Яшерен оешмалар. Реформаларга әзерлекне һәм тормыш¬ ка ашыруны максат итеп куйган беренче яшерен оешмалар рус армиясенең чит илләргә походыннан соң ук барлыкка киләләр. Күпчелек яшь офицерларның чит илдә масон оеш¬ маларында катнашуы мондый оешмаларның килеп чыгуын җиңеләйтә. Аларның саны Россиядә дә арта. 20 нче еллар башында 220 ләп масон ложасы 3 меңнән артык дворянны, чиновникны һәм сәүдәгәрне берләштерә. Масонлыкка кат¬ нашу либерализм идеяләре яклыларга үз оешмаларын ту¬ дыру һәм аларның эшчәнлеген алып бару өчен кирәкле тәҗрибәне бирә. Беренче зур яшерен оешма «Коткару союзы» (1816 — 1818) була. Ул, үз уставын кабул иткәннән соң, «Ватанның чын һәм тугрылыклы уллары җәмгыяте» («Общество ис¬ тинных и верных сынов Отечества») исемен ала. Аңа ни¬ гез салган кеше — генераль штабның яшь полковнигы А. Н. Муравьёв, ә әгъзалары — С. П. Трубецкой, С. И. һәм М. И. Муравьёв-Апостоллар, Н. М. Муравьёв, М. С. Лунин, П. И. Пестель, И. И. Пущин һ.б. (барысы 30 кеше). Алар крепостной хокукны юк итү һәм самодержавиене чикләүне максат итеп куялар. Бу максатка ирешү юллары турында зур бәхәсләр бара. Яшерен җәмгыять әгъзалары хөкүмәткә реформалар үткәрүдә булышуны үзләренең төп бурычы итеп саныйлар. Хәер, араларында вакыт-вакыт заговор оештыру һәм патшаны үтерүгә өндәүләр дә яңгырый. Либераль үзгәртеп кору планнарының киң җәмәгатьче¬ лектә яклау табуы аеруча мөһим. Шуны аңлаганнан соң, «Коткару союзы» таратыла, һәм аның нигезендә «Иминлек союзы» (1818 —1821) төзелә. Оешмада 200 ләп әгъза исәп¬ ләнә, аның башында шул ук кешеләр тора. «Союз»ның программасы, аның уставында бәян ителеп, «Яшел китап» дип исемләнә. Оешма әгъзалары элеккечә крепостнойлыкка һәм самодержавиегә каршы көрәшергә ки¬ рәк дип саныйлар һәм бу максатка ирешү юлларын төгәлрәк билгелиләр. Алар үзләрен җәмгыятьтә реформалар ясау эшендә хөкүмәткә булышырга бурычлы дип саныйлар һәм, либераль идеяләр тарату максатыннан, халыкка белем бирү, аны тәрбияләү мәсьәләләренә гаять зур әһәмият бирәләр. Моның өчен мәгърифәтчелек оешмалары төзү, китаплар, журналлар бастыру, мәктәпләр ачу һ.б. күздә тотыла. Александр I хөкүмәтенең реформалар үткәрүдән баш тар¬ туы билгеле булганнан соң, «Иминлек союзы» таратыла.
Аның әгъзалары үз планнарын яңабаштан карап чыгарга булалар. Күп кенә Европа илләрендә либераль идея тараф¬ дарлары үткәргән уңышлы хәрби переворотлар турындагы хәбәрләр дә ал арны кайбер нәтиҗәләр ясауга этәрә. 1821 —1822 елларда ике яңа иҗтимагый оешма — Көньяк һәм Төньяк җәмгыятьләр барлыкка килә. Шул ук чорда яшерен милли оешмалар да, мәсәлән, Польшада Ватанпәрвәрләр җәмгыяте (Патриотическое общество), Берләшкән славяннар җәмгыяте һ. б. төзелә. Көньяк җәмгыять. Бу оешма Украинада урнашкан 2 нче армия офицерларын берләштерә. Көньяк управаны П. И. Пестель җитәкли. Көньяк оешма өч өлештән тора. Анда үзәк урынны Тульчинодагы «төп идарә» алып тора, аны Пестель һәм А. П. Юшневский җитәкли. Шуларның икесен бөтен оешманың директорлары итеп тә сайлыйлар. Моннан тыш, тагын ике бүлек эшли: Каменкада (В. Л. Да¬ выдов һәм С. Г. Волконский җитәкчелегендә) һәм Василь- ковода (С. И. Муравьёв-Апостол һәм М. П. Бестужев-Рюмин җитәкчелегендә). Өлгергән проблемаларны тикшерү өчен, оешмаларның җитәкче органнарын даими рәвештә съездга җыю турында карар кабул ителә. Съезд ел саен Киевта яр¬ минкә вакытында үткәрелә. Беренче утырыш 1822 елның гыйнварында булып, анда Пестельнең үзе төзегән конститу¬ ция проекты турындагы доклады тыңлана. Павел Иванович Пестель (1793 —1826). Петербург почт- директоры гаиләсендә туа, әтисе соңыннан Себер генерал- губернаторы итеп билгеләнә. Пестель 18 яшеннән Литва полкында лейб- гвардиядә хезмәт итә. Бородино су¬ гышында ул батырлык үрнәге күрсә¬ тә һәм алтын шпага белән бүләкләнә. Рус армиясенең чит илләргә походын¬ да катнаша, Дрезден һәм Кульм шә¬ һәрләре янындагы сугышта, Лейпциг «халыклар сугышы»нда аерылып тора. 1814 елдан Пестель хәрби хезмәтне башта Митавада, соңыннан Тульчино- да үтә. 1821 елда ул полковник дәрә¬ җәсен ала һәм Вятский полкы коман¬ диры итеп билгеләнә. Чордашлары һәм дуслары аны үз заманының иң укымышлы кешесе итеп саныйлар. 1816 елда Пестель «Коткару союзы»на керә һәм аның юлбашчылары¬ ның берсе була. «Иминлек союзы»нда ул Тульчино управа-
сы белән җитәкчелек итә. Аның оештыру сәләте аркасында ул оешма иң күп санлы һәм иң эшлекле управага әйләнә. «Көньяк җәмгыять» үзе дә шушы управа нигезендә бар¬ лыкка килә. Пестель үз программасын борынгы рус законнары истә¬ легенә «Рус хакыйкате» дип атый. Россия тарихында бу беренче максатчан республика конституциясе проекты бу¬ ла. Россия республика дип игълан ителә. Дәүләт идарәсе хакимият бүлешүгә нигезләнә. Законнар чыгару хокукы бер палатадан торган парламентка — Халык җыелышына (На¬ родное вече) бирелә. Ул 20 яшькә җиткән ирләрнең гомуми тавыш бирүе белән сайлана. Башкарма хакимияткә 5 ке¬ шедән торган Держава думасы ия була, Думаның бер әгъза¬ сы ел саен алышынып тора. Җәмгыятьнең катлауларга бү¬ ленеше бетерелә. Конституциянең үтәлешен гомерлеккә сайланган 120 кешедән торган Верховный собор күзәтергә тиеш була. Вөҗдан иреге, сүз, матбугат, күченеп йөрү һәм закон каршында һәркемнең тигезлеге кебек гражданлык ирекләре игълан ителә. Пестель «революциянең уңышы өчен» Россиягә Ерак Көн¬ чыгышны, Кавказ артын һәм кайбер башка территорияләр¬ не кушарга тәкъдим итә. Ул илнең аерым регионнарына бәйсезлек бирүне (Польшадан тыш, ул революцион Россия белән союзга керергә тиеш була) күз алдында тотмый. Пестель крепостной хокукны бетерергә тәкъдим итә. Крестьяннарны җир белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүне яклап чыга. Моның өчен илнең барлык җир фондын ике тигез өлешкә — җәмәгать һәм шәхси җир фондларына бү¬ ләргә чакыра. Җәмәгать җир фондына (ул волость карама¬ гында була) элеккеге крестьян кишәрлекләре, дәүләт һәм монастырь җирләре, шулай ук 5 мең дисәтинәдән артык җиргә ия булган алпавытлардан тартып алынган мәйдан¬ нар (алпавыт җир биләмәләренең яртысы түләүсез тартып алына) керергә тиеш була. Бу җирләр әлеге волостька бер¬ кетелгән крестьяннарга бушлай бирелә. Аларны сатарга да, алырга да рөхсәт ителми. Шәхси җир фондындагы мәйдан¬ нар базар әйләнешендә калдырыла һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш була. Төньяк җәмгыять. Бу җәмгыять Петербургта төзелә. Аның үзәгендә Н. М. Муравьёв, Н. И. Тургенев, М. С. Лу¬ нин, С. П. Трубецкой, Е. П. Оболенский һәм И. И. Пущин кайный. Күпчелек җәмгыять әгъзаларының идеяләре Н. М. Муравьёв «Конституциясе»ендә чагылыш таба.
56 Никита Михайлович Муравьёв (1795—1843) укымыш¬ лы дворян гаиләсендә туа. 1812 елгы Ватан сугышының беренче көннәрендә ул үз теләге бе¬ лән армиягә китә. 1813 —1814еллар- да чит илләргә походта катнашу аңа зур йогынты ясый. Анда ул башка¬ лардан аерылып тора. 1816 елда жур¬ налларда Муравьёвның беренче мә- — ' каләләре басылып чыга. Ул «Коткару / к союзы »ның беренче оештыручылары ‘ һәм Җитәкчеләре арасында була. Бу оешма таркалгач, 1818 елда ул ма- f J соннарның Өч яхшылык кылучы ло- 1 I 1 жасына керә. 1818 —1821 елларда Му- | J & 1 равьёв «Иминлек союзы»ның җитәк¬ че әгъзаларыннан санала. 1822 елда Югары дума әгъзасы һәм Төньяк җәмгыятьнең «идарәчесе» була. Н. М. Муравьёв программасында Россиядә конституцион монархия булырга тиешлеге карала. Ул 15 «держава»дан торган федерация дип игълан ителә. Ь.әр державаның үз башкаласы була. Башкаласы Петербург булган — Волхов, башкаласы Киев булган — Черномор, үзәге Харьковта бул¬ ган — Украина, үзәге Тифлиста урнашкан Кавказ держава¬ лары оеша. «Державалар»да хакимият ике палаталы уч¬ реждение — Держава думасы (югары палата) һәм Сайлап куелган депутатлар палатасы (түбән палата) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Федерациядә югары хакимият ике палаталы парламент (Югары дума һәм Халык вәкилләре палатасы) — Халык җыелышы кулына бирелә. Югары милек цензы бу орган¬ нарның сайлаучылар даирәсен бик нык чикли. Дәүләт баш¬ лыгының — императорның да хокуклары чикләнә. Ул бары тик илнең «югары чиновнигы» булып кала. Аңа законнар кабул итүне тоткарлау һәм аларны кабат карауга кайтару хокукы бирелә. Ранглар табеле бетерелә, барлык вазифа¬ лар сайлап куела. Гражданлык хокуклары һәм ирекләре кертелә. Н. Муравьёв «Конституция»се крепостной хокукны бетерүне күздә тота. Ләкин җир, нигездә, алпавытлар кулында кала. Крестьяннарга, читкә китмәсеннәр өчен, икешәр дисәтинә җир бирелә. Алпавытка алар ялланып эшли ала. Яшерен оешма әгъзалары арасында программ максат¬
57 ларга ирешү ысуллары турында бәхәсләр бара. Нәтиҗәдә кораллы чыгыш оештыру турында карарга киленә. Хакимият һәм яшерен оешмалар. Оешмалар яшерен булса да, хөкүмәткә аларның эшчәнлеге турында мәгълү¬ матлар килеп тора. 1822 елда барлык яшерен оешмаларны һәм масон ложаларын тыю турында махсус указ кабул ителә. Ә инде 1823 елда аларны эзәрлекли башлыйлар. 1825 елның җәй-көз айларында, чыгышларга турыдан-туры әзерлек бар¬ ганда, Александр I армиядә яшерен офицер оешмаларының булуы турында гына түгел, ә бәлки фетнәне әзерләүчеләр¬ нең исемнәрен дә белеп ала. Үләренә берничә көн кала Алек¬ сандр хәрәкәткә катнашучыларның кайберләрен кулга алыр¬ га боера. Патша үлгәч, яшерен хәбәрчеләр тарафыннан «төп коткы салучы» дип аталган Пестельне кулга алырга бое¬ рык бирелә. Ул нәкъ восстание алдыннан — 13 декабрьдә кулга алына. XIX гасыр башындагы иҗтимагый хәрәкәт Александр I нең каршылыклы эчке сәясәте йогынтысында хакимиятнең рефор¬ маторлык башлангычларын яклаудан башлап аны көч кулланып бәреп төшерү планнарына кадәр катлаулы үсеш юлы үтә. Сораулар һәм биремнәр xix I 1. XIX гасыр башындагы иҗтимагый хәрәкәтнең асылын нинди төп сыйфат билгели? 2. 1812 елгы Ватан сугышыннан соң иҗтимагый хәрәкәтнең җанланып китү сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? .‘1 Беренче яшерен җәмгыятьләр 20 нче еллар башындагы оешма¬ лардан нәрсә белән аерыла? 4L Көньяк һәм Төньяк җәмгыятьләрнең программ документларына гомуми характеристика бирегез. Охшаш¬ лыкларны һәм аерымлыкларны күрсәтегез. 5. Хакимият һәм яше¬ рен оешмалар арасында нинди мөнәсәбәтләр урнаша? 6. Ни өчен ха¬ кимият һәм яшерен җәмгыятьләр эчтәлекләре буенча үзара якын проектларны бер-берсеннән яшереп эшлиләр? Документлар Масон оешмалары әгъзасы аларның төзелү сәбәпләре ха¬ кында. 1825 ел Ул замандагы ышанулар буенча хезмәттә дә элемтәләрсез бернинди казанышларга ирешү мөмкин түгеллеге аңлашыла. Моңа яки масонлык, яки башка мистик оешма аша гына ире¬ шергә була дигән караш яши. Кешеләр, бер-берсенең юлында пособиеләр, рекомендация яки башка нәрсә белән үзара ярдәм итешә-итешә, дәүләттә мәгълүм дәрәҗәләргә ирешә һәм баш¬ калардан өстен була ала.
С. Д. Нечаев (соңыннан Синод обер-прокуроры) масоннар турында. 1825 ел Дөнья белән идарә итүче күзгә күренми торган министрлар җәмгыятьтәге тәртипне үзләренең акыллы эш итүләреннән күрүче гадәти вельможалардан үткенрәк һәм алдан күрүчәнрәк иделәр. Күзгә күренмәгән полиция дә бар. Халык полициясе аның бер өлеше булса да, кимчелекләре күп һәм еш кына карикатурага әйләнеп кала. «Коткару союзы» турында кенәз С. П Трубецкой «Язма¬ лары »ннан Сугыш кырында Ватаны һәм патшасы өчен сугышкан кайбер яшь кешеләр тыныч тормышта да үз юлбашчылары¬ ның тугрылыклы дружинасы булырга теләде. Алар бер-бер- сенә сүз һәм эш белән үз патшаларына үз халкы мәнфәгать¬ ләрен яклаганда булышлык итәргә ант бирделәр. Алар аз сан¬ лы иде, ләкин үзләренә көн саен башкалар да кушылыр дип ышаналар иде... Бу кечкенә оешмага кергән кешеләрдән түбәндәгеләр таләп ителде: беренчедән, хезмәттәге бурычларны төгәл үтәү; икен¬ чедән, шәхси тормышта намуслы һәм тел-теш тигезмәслек тәртипкә ия булу; өченчедән, гомуммәнфәгатьләр файдасына патшаның барлык чараларын һәм тәкъдимнәрен сүз белән раслау; дүртенчедән, мактарлык эшләрне күрү һәм, дәрәҗә¬ ләренә карап, гаеп эш кылучыларны җәзага тарту. Утырышларда һәм әгъзалар кабул иткәндә кертелгән масон¬ лык формалары оешманың эшен катлауландыра һәм аңа әгъза¬ ларның күбесенә ят булган ниндидер серлелек өсти иде. Берләшкән славяннар җәмгыятенең программ докумен¬ тыннан 2. Үзең кол булырга теләмәсәң, кол тотма... 9. Башка барлык диннәргә һәм башка халык йолаларына карата түземлелек күрсәтергә тиешсең; аларның иң яхшыла¬ рыннан гына файдалан. 10. Башка берәүне кеше итеп таный башлагач,үзең дә кеше булырсың, барлык хорафатларны, аеруча төрле катлауларга кагылганнарын җимерергә тырышырсың... Документларга сораулар һәм биремнәр: 1. Александр I нең башта үзе үк хуплаган масон оешмалары эшчәнлеген тыю турында¬ гы указын ничек аңлатып була? Беренче һәм икенче документлар¬ ның текстларын файдаланып җавап бирегез. 2 С. П. Трубецкойның «Язмалары» нигезендә «Коткару союзы»ның характерын ачыгыз. 3. «Коткару союзы»ның таркалу сәбәбен нәрсәдә күрәсез? Берләшкән славяннар җәмгыятенең төп максатлары нинди? Бу җәмгыять доку¬ ментының икенче пунктын аңлатып бирегез.
59 ; Сүзлек запасын киңәйтәбез: н)1М1тжвмп^и1пмнаяммтамяймкмкйКййй^В@Км№һам1амм№ам1ташамвмв Лейб — монарх хезмәтендә булуны аңлаткан приставка. Масоннар — дини-сәяси оешма әгъзалары. Аларның мак¬ саты — кешелекне берләштерү. Башлангыч масон оешмасы «ложа» дип атала. 1яшам9амягамймнамм9нмммвмшнмв^амшм9мвм0мявиишмкмимммяяймммм1 § 9. 1825 елгы династия кризисы. Декабристлар чыгышы Династия кризисы. 1825 елның көзендә ил буйлап сәяхәт иткәндә, император Александр I көтмәгәндә авырып китә һәм 19 ноябрьдә Таганрог шәһәрендә үлә. Императорның уллары булмый, тәхет варисы булып аның энесе Константин Павлович санала. Әмма 1822 елда Констан¬ тин тәхеткә булган хокукыннан баш тарта. Закон буенча, ва¬ рислык хокукы патшаның икенче туганы Николайга күчә. Бу турыда махсус манифест языла. Ләкин ул басылып чык¬ мый: манифест турында 3 — 4 кеше генә белә. Шуңа күрә 1825 елның 27 ноябрендә патшаның үлем хәбәре Петербург¬ ка килеп җиткәч, башкала, аннан бөтен ил император Константинга ант бирә башлый. Ул үзе, Польша намест¬ нигы буларак, Варшавада кала. Туганының тәхеттән ваз кичүеннән хәбәрдар булган Николай Александрның авыруы турындагы беренче хәбәр¬ ләрдән соң ук якын даирәләрен җыя һәм үзенең тәхеткә булган хокукы хакында игълан итә. Әмма моңа Петербург генерал-губернаторы М. А. Милорадович һәм Дәүләт сове¬ ты әгъзасы адмирал Н. С. Мордвинов каршы чыгалар. Алар фикеренчә, Константинның шәхси тәртиптә тәхеттән ваз кичүе гамәлдә була алмый, һәм бу турыда манифест чыгар¬ га тиеш дип табыла. Шуңа кадәр бар халыкка билгеле тәхет варисына ант итү тиеш санала. Николай беренчеләрдән бу¬ лып Константинга ант итәргә мәҗбүр була. Константин исә, Александрның үлеме турында ишеТЙЗч, тәхеткә утырудан баш тартуын расласа да, бу турыда махсус манифест игълан итәргә ашыкмый. Аның рәсми рәвештә үз хокукларыннан баш тартуы турындагы хатлары башкалага декабрь ахы¬ рында гына килеп ирешә. Хәбәр йөртүчеләр Петербург белән Варшава арасында йөргән арада, яңа императорның тәхеткә утыруы тоткарлана — башкала халкы аптырашта кала. Мон¬ нан яшерен оешма әгъзалары файдаланып калырга уйлый¬ лар һәм үзләренең чыгышларын тизләтәләр.
1825 елның 14 декабрендәге чыгыш. Яңа император Николай I гә «яңадан ант итү» 14 декабрьгә билгеләнгән бу¬ ла. Төньяк җәмгыять әгъзаларының чыгышы да шушы көн¬ гә билгеләнә. Шул көннән башлап аларны да, 10 — 20 нче елларда барлык яшерен оешмаларда катнашучыларны ата¬ ган кебек, «декабристлар» дип йөртә башлыйлар. Декабри¬ стлар әзерләгән план буенча восстание Петербургта баш¬ ланырга һәм аны бер үк вакытта Украинадагы 2 нче армия күтәреп алырга тиеш була. Восстаниенең башкаладагы «дик¬ таторы» — хәрби җитәкчесе итеп югарырак хәрби дәрәҗәгә ия булган гвардия полковнигы С. П. Трубецкой билгеләнә. Декабристлар солдатларның яңа патшага ант итү танта¬ насын булдырмый калырга җыеналар. Константинның тәхеткә утыруын таләп итеп, алар үзләре җитәкчелек иткән яки йогынтылары булган полкларны Сенат мәйданына ки¬ терергә планлаштыралар. Нәкъ шушы вакытта Дәүләт со¬ веты әгъзалары һәм сенаторлар анда ант итәргә тиеш була. Баш күтәрүчеләр Сенатны һәм Дәүләт советын корал ярдә¬ мендә декабристларның «Рус халкына манифесты»н халык¬ ка җиткерергә мәҗбүр итәргә телиләр. Манифестта крепост¬ ной хокукны бетерү һәм ил белән идарә итү системасын үзгәртү хакында игълан ителә. Бер үк вакытта патша гаилә¬ сен, кулга алып, Петропавел крепостена ябу да күздә тоты¬ ла. Николайны үтерү дә мөмкин эш санала. Яңа хакимият органнарына сайлауларга кадәр эшләячәк Вакытлы хөкүмәт составына күренекле реформаторлар М. М. Сперанскийны һәм Н. С. Мордвиновны да кертү карала, ләкин декабрист¬ ларның бу планнары хакында алар бернәрсә дә белмиләр. Чынбарлыкта бөтенләй башкача килеп чыга. Барысы турында хәбәрдар булган Николай патша Сенатны, Синод һәм Дәүләт советын төнлә үк ант иттерә. Кирәк дип табыл¬ са, П. Г. Каховский Николайны үтерергә тиеш була. Әмма ул бу эштән баш тарта. Восстаниенең диктаторы (башлыгы) С. П. Трубецкой гаскәрләр янына бөтенләй килми, һәм алар җитәкчесез кала. 14 декабрьдә иртән Сенат мәйданына бары тик Мәскәү лейб-гвардия полкы гына чыгарыла һәм каре булып тезелә, көн уртасына таба Гвардия диңгез экипажының 1100 чама¬ сы диңгезчеләре һәм лейб-гренадерлар полкының алты ро¬ тасы килеп җитә. Солдатлар баш күтәрүнең асыл максатын аңламыйлар. Аларга законлы тәхет варисы Константинның урынын Николай тартып алырга тели дип әйткән булалар. Шулай итеп, солдатлар крепостной хокукны бетерүне як¬ лап түгел, ә бәлки, яңа патша тәхеткә менгәндә, законлы- лыкны саклау өчен генә баш күтәрәләр булып чыга. Ул арада
61 М. А. Милорадович башкаладагы калган гаскәрләр Нико¬ лай I гә ант итәләр. Яңа патша руха¬ нилар һәм хәрби башлыклар ярдәмен¬ дә хәрәкәтне тыныч юл белән басты¬ рырга омтылып карый. 1812 елгы су¬ гыш каһарманы, солдатлар арасында популяр булган Петербург генерал- губернаторы М. А. Милорадович рядо¬ вой баш күтәрүчеләрне «Сезне алда¬ ганнар» дип ышандырырга тырыша. Ләкин Каховский аны атып үтерә. Сөйләшүләрдән файда чыкмагач, пат¬ ша Николай I ант иткән гаскәрләргә баш күтәрүчеләргә ут ачарга әмер бирә. Икенче ату тавышыннан соң ук баш күтәрүчеләр, хәрәкәткә килеп, тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Корбаннар саны, төрле мәгълүматларга караганда, һәр ике яктан да 200 — 300 кешегә җитә. Үтерелгәннәрне генә түгел, хәтта яраланган баш күтәрүчеләрне дә Нева елгасындагы тиз арада махсус тишелгән бәкеләргә ташлыйлар. Петербургта чыгышларның тар-мар ителүе турында хә¬ бәр алынгач, Көньяк җәмгыять әгъзалары тарафыннан Ук¬ раинада Чернигов полкы восстаниесе оештырыла (1825 ел, 29 декабрь — 1826 ел, 3 гыйнвар), ләкин ул да бик тиз бас¬ тырыла. Декабристлар эшен тикшерү һәм суд. 579 кеше өстеннән тикшерү һәм суд эше кузгатыла. Аларның 80 % ын хәрбиләр тәшкил итә. Суд процессы үтә яшерен һәм кыска срокта алып барыла. Тикшерү комиссиясе эшчәнлегенә император үзе юнәлеш биреп тора. Барлык суд тикшерүе астындагы- лар арасыннан Пестель, Муравьёв-Апостол, Бестужев-Рю¬ мин, Каховский һәм Рылеевны, «разрядтан тыш» дип ка¬ рап, ботарлап үтерү җәзасына хөкем итәләр. Әмма «укы¬ мышлы» Европа алдында «кыргый» исеменә тарудан кур¬ кып, Николай бу урта гасырлардан калган җәза ысулын асып үтерү белән алыштыра. 1826 елның 13 июлендә Пет- ропавел крепостенда биш декабрист җәзалап үтерелә. 100 дән артык декабрист каторгага һәм Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрелә. Күп кенә офицерларны, гади солдат дәрәҗәсенә төшереп, тау халыклары белән барган сугышка — Кавказга озаталар. Чернигов полкы да тулаем шунда җибәрелә. Декабристлар восстаниесенең тарихи әһәмияте һәм нәтиҗәләре. Декабристлар хәрәкәте тар-мар ителсә дә, Николай I гә бу вакыйганың йогынтысы гаять зур була.
62 Мондый чыгышларның кабатлануыннан куркып, ул хәтта, бер яктан, заговорларга каршы кискен чаралар күрә, икен¬ че яктан, җәмгыятьтәге киеренкелекне бетерү өчен, рефор¬ маларны сак кына дәвам итә. Декабристлар чыгышы һәм алар эше буенча суд тикшерүе җәмгыятьтә иске феодаль-крепостниклык системасы тудырган тирән каршылыклар булуын күрсәтә. Аларны бары тик рефор¬ малар юлы белән генә хәл итеп була. Декабристлар Россия җәмәгатьчелегенең алдынгы өлешен йокыдан уяталар, һәм ул үзенең бөтен көчен, тырышлыгын крепостной тәртипләр һәм самодержавиегә каршы көрәшкә юнәлдерә. Сораулар һәм биремнәр 1. 1825 елгы династия кризисының төп сәбәбен нәрсәдә күрә¬ сез? 2. 1825 елның 14 декабрь чыгышы белән җитәкчелек итүчеләр¬ нең планнарын бәян итегез. 3. Декабристлар ни өчен Сенат мәйда¬ нына чыгарган солдатларга чыгышның чын сәбәпләре хакында үзләре сөйләмиләр? 4. Декабристлар восстаниесенең тарихи әһәмияте нәрсәдә? Документлар Декабристларның «Рус халкына манифест«ыннан 1. Элекке Идарәне юк итү. 2. Даими идарә төзегәнче, вакытлы идарә булдыру. Ул сайлап куелган халык вәкилләре тарафыннан тормышка ашы¬ рылачак. 3. Сүз иреге һәм шуңа күрә цензураны юк итү. 4. Бөтен халык бергә ирекле гыйбадәт кылу. 5. Кешеләргә кагылган милек хокукын бетерү. 6. Закон алдында барлык катлауларның тигезлегенә ирешү һәм шуңа күрә хәрби судларны бетерү... 7. Һәр гражданга теләгән эше белән шөгыльләнү хоку¬ кын игълан итү... 8. Җан башына салым салуны һәм алар буенча «недоим¬ ка»^! бетерү. 9. Монополияләрне бетерү: тоз сатуга, шәраб сатуга Һ.6.... 10. Рекрутлыкны һәм хәрби авылларны бетерү. 11. Хәрби хезмәт срогын киметү... 12. 15 ел хезмәт иткән хәрбиләрнең барысын да (түбән чиндагыларын да) отставкага чыгару. 13. Волость, өяз, губерна һәм өлкә идарәләрен һәм аларга әгъзалар сайлау тәртибен булдыру... 14. Судларның ачык булуы.
63 15. Җинаять һәм гражданлык эшләре буенча судларга при¬ сяжныйлар кертү... Декабрист И. И. Горбачевскийның Чернигов полкы вос¬ станиесе турындагы истәлекләреннән Колоннабыз, урам башыннан чыгып, чирек чакрым узма¬ гандыр, солдатларны хәйран калдырып, туптан аттылар, һәм алар еракта, гусарлар артында торган тупларны күреп алды¬ лар. Беренче ату тавышыннан соң тагын берничә тапкыр ат¬ тылар, ләкин берсе дә колоннага зыян китермәде: бәлки, буш зарядлар белән атканнардыр... С. Муравьёв миңгерәүләнеп басып тора иде. Битеннән кан ага. Ул, бар көчен ж,ыеп, күрсәтмәләр бирергә теләгән иде дә, солдатлар, ярасын күреп, шикләнә калдылар: беренче взвод, коралын ташлап, кырга сибелде; икенчесе аңа иярде; башка¬ лар, үзләре булып калып, тормышларын кыйммәт хакка би¬ рергә теләделәр шикелле. Ләкин берничә төзәп атылган кар¬ течь аларның бу ниятен үзгәртте. Күп солдатлар үз иптәшлә¬ ре арасында һәлак булды. Үлгән һәм яраланган иптәшләрен күрү, С. Муравьёвның булмавы баш күтәрүче черниговлыларның батырлыгына каты удар булды: алар, коралларын ташлап, төрле якка чәчелделәр... Документларга сораулар: 1. «Рус халкына манифест» тек¬ стын анализлагыз. Аның кайсы нигезләмәләрен һәм ни өчен мөһим дип саныйсыз? 2. Россия җәмәгатьчелегенең кайсы категорияләре планлаштырылган чараларның тормышка ашырылуы белән кызык¬ сынырга мөмкин иде? 3. И. И. Горбачевский истәлекләре буенча, чер¬ ниговлыларның җиңелү сәбәбе нәрсәдә? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Каре — бөтен яклап та һөҗүмне кире кайтару өчен, пехота¬ ның дүртпочмак ясап тезелүе. Цензура — басылырга, сәхнәгә куелырга тиешле әсәрләрне, һәм хәтта контрольдә тоту өчен, хатларны да күзәтү, уку. § 10. Николай I нең эчке сәясәте Император Николай I. Николай (1796 —1855) Павел I нең өченче улы була. Россия самодержавиесе идарәчесе итеп аны беркем дә күз алдына китерми, чөнки ике өлкән абый¬ сы булганга, аның тәхеткә утыруы мөмкин эш саналмый.
64 Николай I Император Александр белән бергә яшь Николай җиңүче рус армиясе башын¬ да 1814 елда Парижга керәләр. 1817 ел¬ да ул Пруссия короле кызы Шарлот- тага өйләнә, хатыны Россиядә Алек¬ сандра Фёдоровна исемен ала. Кешеләрдә һәм чиновникларда Ни¬ колай, барыннан да бигрәк, башкару- чанлык, буйсынучанлык һәм буйсы¬ нырга әзер торучанлык кебек сыйфат¬ ларны ярата. Реформаларның кирәкле¬ ген һәм котылгысызлыгын бик яхшы аңлаган хәлдә, Николай беренче чират¬ та илдә нык тотрыклы тәртип булды¬ рырга омтыла. Яңа тетрәнүләр килеп чыгудан курыкканга күрә, барлык ре¬ форматорлык планнары Александр I идарә иткән чорга караганда да яшертенрәк эшләнә. Үзендә крепостной хокукны бетерүгә барырлык көч таба алмагач, Николай, замандашлары әйтүенә караганда, үләр алдыннан үз улыннан (киләчәктә Александр П) бу тарихи бурычны үтәү турында сүз (вәгъдә) ала. Дәүләт аппаратының роле көчәю. Идарә итүенең берен¬ че елларында, Александр I дән аермалы буларак, яңа патша мөһим эшләрне генә түгел, ә бәлки артык мөһим саналма¬ ган эшләрне дә үзе хәл итәргә омтыла. Министрлыклар һәм ведомстволар эшен үз контролендә тоту максатыннан, ул Император галиҗәнаплары канцеляриясенең эшчәнлек өлкәләрен киңәйтә, һәм бу канцелярия дәүләт идарәсе эш¬ ләрендә төп рольне уйный башлый һәм күп очракта Ми¬ нистрлар кабинетын алыштыра. 1826 елның гыйнварында патша үз канцеляриясенең II бүлеген төзи һәм аның башы¬ на сөргеннән кайткан М. М. Сперанскийны утырта. Бүлек¬ кә бердәм Законнар җыелмасын әзерләү бурычы йөкләнә. Моңарчы бу эш белән дистә еллар дәвамында шөгыльлән¬ сәләр дә, нәтиҗәсе булмый. Сперанский моны 5 ел эчендә башкарып чыга. 1832 елда Россия империясенең беренче Тулы законнар җыелмасы басыла. Ул 45 томнан тора. 1833 елда Дәүләтнең гамәлдәге законнар җыелмасы да нәшер ителә. 1826 елның декабрендә Николай элекке Яшерен коми¬ тет әгъзасы граф В. П. Кочубей җитәкчелегендә яшерен комитет төзи. Аның алдына дәүләт идарәсе реформасы про¬ ектын төзү бурычы куела. Әмма Кочубей бу бурычны үтәп чыга алмый.
65 Күпчелек, хәтта вак-төяк карарлар да, югары дәүләт органнары тарафыннан кабул ителә. Моның өчен гаять зур чиновниклар армиясе тотарга кирәк була. Николай патша¬ лык иткән чорның азагында аларның саны 90 мең тирәсенә җитә. (Александр I идарә итә башлаганда, 15 мең чиновник исәпләнә.) Үтенече төшкән гади кеше өчен вак чиновник хакимияте министр карарыннан да югарырак тора. 40 нчы еллар башында Дәүләт советының болай да юк дәрәҗәсендәге роле тагын да чикләнә. Самодержавие хакимиятенең таянычын ныгыту. Ни¬ колай I дворяннар катлавын ныгытуга зур игътибар бирә. Аны бер төркем дворяннарның һаман хәерчеләнә баруы бор¬ чый. Ул югары катлауның матди хәлен яхшыртырга тыры¬ ша. Моның өчен крестьян хуҗалыкларының саны 400 дән дә ким булмаган эре утарларны мирас итеп алу тәртибе үзгәр¬ телә. Хәзер инде аларны варисларга бүлгәләп бирү яисә сату тыела. Бары тик нәселдәге иң өлкән кешегә генә мираска калдырып була. Дворян органнары үзидарәсенә сайлаулар¬ да катнашучылар өчен милек цензы да күтәрелә. 1828 елдан югары уку йортларына дворян һәм чиновник балалары гына кабул ителә башлый. Николай тарафыннан үткәрелгән әлеге чаралар ил тормы- XIX гасырның беренче яртысында Мәскәү
П. Д. Киселёв шында дворяннарның абруен һәм ро¬ лен күтәрүгә хезмәт итә. Крестьян мәсьәләсен чишү омты¬ лышы. Николай Россия җәмгыятен¬ дәге иң төп проблемаларның берсе крестьян мәсьәләсе икәнен яхшы аң¬ лый. Бу вакытта беркем дә, хәтта эре алпавытлар арасыннан бер генә кеше дә, крестьяннарның тормышын һәм көнкүрешен яхшыртырга кирәк дигән фикергә каршы килми. Николай дәүләт крестьяннарының хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгә¬ решләрдән башларга була. Бу рефор¬ маларны Дәүләт советы әгъзасы һәм дәүләт мөлкәте министры генерал П. Д. Киселёв үткәрә. 1837 —1841 елларда үткәрелгән чараларның иң әһәмият- лесе крестьян үзидарәсе кертелү була. Авылларда мәктәпләр һәм хастаханәләр ачыла башлый. Җир җитмәгән урыннар¬ да крестьяннарны илнең башка районнарына, аеруча көнчы¬ гыш төбәкләргә күчереп утырту турында карар кабул ителә. Уңыш булмаган очракта, крестьяннарга ярдәм итү йөзеннән җирләрнең бер өлешен «җәмәгать сөрүлеге» итеп калды¬ рырга булалар. Бу җирләрне крестьяннар бергәләп эшкәр¬ теп, уртак хезмәт җимешеннән дә бергәләп файдаланалар. Еш кына бу җәмәгать иманаларына ирексезләп бәрәңге утырт¬ тыралар. Рус крестьяннары моңа күнекмәгәнгә күрә, 40 нчы еллар башында бу ирексезләүләр «бәрәңге фетнәләре» ки¬ тереп чыгара. Киселёв реформасы алпавытларда да ризасызлык туды¬ ра, чөнки дәүләт крестьяннары һәм крепостнойлар арасын¬ дагы аерымлыклар аеруча көчәя. Югары катлаулар да Ки¬ селёв реформаларыннан канәгать булмыйлар. Нәм Нико¬ лай, крепостной хокук зур зыян салса да, аны кинәт кенә бетерергә омтылу крепостнойлык тарафдарларының кискен каршылыгын тудырыр дигән фикергә килә. Шулай да бу юнәлештә ул кайбер адымнар да ясый: кре¬ постнойларны бурычлары өчен сатып җибәрү тыела; бер үк гаилә әгъзаларын аерым-аерым сату да тыела. 1842 елда «бу¬ рычлы» крестьяннар турында указ кабул ителә. Указ буен¬ ча, алпавытлар крестьяннарны, имана җирен аларга мирас итеп калдыру турында үзара килешү төзегән очракта, азат итә алалар. Моның өчен крестьяннар элеккеге хуҗалары файдасына төрле йөкләмәләр үтәргә тиеш булалар. Әмма алпавытлар үзләренең бу хокукларыннан беркайчан дияр-
67 лек файдаланмыйлар. Шунда ук алпавытларга крепостной крестьяннарны җирсез генә азат итү дә рөхсәт ителә. 1847 елда крепостнойлар, алпавыт утары бурыч өчен са¬ туга куелган очракта, йолым түләп иреккә чыгу хокукына да ия булалар; 1848 елда аларга халык утырмаган җирләр¬ не һәм корылмаларны сатып алу хокукы бирелә. Ниһаять, 1847 —1848 елларда алпавытлар, нигездә, католик-поляк- лардан торган, ә крепостнойлар православие динендә бул¬ ган көнбатыш губерналарда инвентарь кагыйдәләр кертелә. Крестьян җир биләмәләренең һәм алпавытларга булган йөкләмәләрнең күләме төгәл билгеләнә, ә бу — крестьян¬ нарның хәлен яхшыртуга хезмәт итә. Әмма, яңа тәртипләр кертелүгә дә карамастан, Россиядә крепостной хокук саклана. Рус православие чиркәве һәм дәүләт. XIX гасырның буеннан-буена Рус православие чиркәвенең хәле һәм дәү¬ ләт белән үзара мөнәсәбәтләре Пётр I заманында ук кабул ителгән законнар белән билгеләнә. Алар православиене Рос¬ сиядә «беренче урында торучы һәм хакимлек итүче» дин дип кенә түгел, ә император хакимиятенең нигезе дип игъ¬ лан итәләр. Бу хәл чиркәү башлыгы буларак та император¬ ның ролен ныгыта. Чиркәү идарәсенең иң югары органы Синод булып, аның әгъзалары билгеләп куела, ә карарлары патша тарафыннан раслана. Синод белән император тарафыннан билгеләнгән һәм бу органда аның вәкиле булып торган обер-прокурор җитәкчелек итә. Урыннарда чиркәү епархияләр (чиркәү өлкәләре) аша идарә итә, аларның башында епископлар, ар¬ хиепископлар, митрополитлар тора. Россия империясе законнары буенча, теләсә нинди башка динне дә тотарга рөхсәт ителә, тик хикмәт шунда: ул дин патша хакимиятен һәм илдәге тәртипләрне танырга тиеш. Рус православие чиркәве, ни дисәң дә, өстен хокуклар¬ дан файдалана. Башка диннән христианлыкка күчү дә хуп¬ лана. Дингә ышанучылар арасында вәгазьләре, гаделлек һәм тәкъвалыклары белән зур ихтирам казанган дини остазлар¬ ның («карт монахларның») абруе зур була. XIX гасырның беренче яртысында алар арасында иң күренекле фигура — Саровский монастыре монахы Серафим (1760 —1833). Аның вәгазен ишетергә бөтен илдән меңнәрчә кешеләр килә. Чиркәү хакимияте һәм дәүләт староверларга (расколчы¬ ларга) каршы көрәшне туктатмый. Николай I староверлар¬ га качкын руханиларны кабул итүне тыя, аннан соң Идел буендагы иске дини тәртипләрне саклаган монастырьларны
68 А. X. Бенкендорф җимерүне хуплый. Староверларга ка¬ ты һөҗүм ясалган кебек була. Әмма 1846 елда Босния-Сараево митрополи¬ ты Амвросий (ул Белая Криница мит¬ рополиты дип игълан ителә) старовер- лар ягына күчә. (Белая Криница авы¬ лы Австрия империясендәге Букови- нада урнашкан була.) Шушы вакый¬ гадан соң йөз меңнәрчә староверлар Россиядәге Белая Криница чиркәве та¬ рафдарларына әйләнәләр. Революцион карашларга каршы көрәшнең көчәюе. Хакимият ияләре сәясәте белән килешмәүчеләргә каршы көрәш, Николай I патшалык иткәндә, иң мөһим юнәлешләрнең берсенә әверелә. Патша сәяси по¬ лиция эшчәнлеген өр-яңадан оештыра һәм аны шәхси күзәтү астына ала. 1826 елда патша канцеляриясенең III бүлеге төзелә. Аңа бөтен сәяси эшләр һәм халык рухын контрольдә тоту бурычы йөкләнә. III бүлек органнары урыннарда да төзелә. Хакимият теләгәнчә тәртип урнаштыру өчен, III бүлек шефы кул астында кораллы жандармнар корпусы тотыла. III бүлек һәм жандармнар корпусы шефы итеп пат¬ шаның аерым ышанычын казанган генерал А. X. Бенкен¬ дорф билгеләнә. «Кулдан ычкынган» матбугатны авызлыклау өчен, Ни¬ колай аны каты цензура күзәтүе астына куя. 1826 елгы цензура уставын ул чорда яшәгән кешеләр «чуеннан» дип атап йөртәләр. Крепостной крестьяннарны урта һәм югары уку йортла¬ рына кабул итү тыела, аларның белеме бер класслы приход училищелары белән чикләнә. Халык мәгарифе министры граф С. С. Уваров аеруча тырышлык күрсәтә. Ул бер тап¬ кыр: «Әгәр Россияне яңа теорияләр вәгъдә иткәннән 50 елга артка чигендерә алсам, мин үз бурычымны үтәп, тынычлап үләчәкмен»,— дип тә ычкындыра. Дворяннарның хәлен ныгыту һәм революция куркынычына каршы көрәш Николай I нең эчке сәясәтендә төп юнәлеш булып тора. Хәтта реформа проектлары да нәкъ менә шушы максат¬ ларны күздә тотып эшләнә. Сораулар һәм биремнәр Xtx I 1. Николай I нең эчке сәясәтне каты кулда тоту сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? 2. Яңа патша заманында дәүләт аппаратының ро-
лен ныгыту ничек чагыла? 31 Николай үзенә кадәр идарә иткән пат¬ шаның сәясәтен дәвам итүен нинди чаралар ярдәмендә күрсәтергә омтыла? 4 Ни сәбәпле дворяннарның матди хәлен ныгыту буенча ашыгыч чаралар күрергә кирәк була? 5. Николай I, крестьян мәсьә¬ ләсен хәл итү өчен, нинди чаралар күрә? fi Император галиҗәнап¬ лары канцеляриясенең III бүлеге төзелүнең мәгънәсе нәрсәдә? Николай I аның алдына нинди бурычлар куя. 7. Николай I нең эчке сәясәтенә гомуми бәяләмә бирегез. Документлар III бүлек башлыгы A. X. Бенкендорф язмаларыннан Император Николай идарәнең төрле өлешләренә кереп ояла¬ ган гаеп эшләрне юк итәргә омтылды һәм, яңа патша килүгә, аның беренче минутларын канга батырып кинәт ачылган заговордан соң һәр җирдә тагын да уяурак күзәтчелек итү кирәклегенә, ул күзәтүне бер кулга туплау зарурлыгына ышан¬ ды; патша югары полиция төзү өчен мине сайлады. Бу поли¬ ция рәнҗетелгәннәрне якларга һәм законсыз гаеп эшләрне һәм аларны кылуга хирыс кешеләрне күзәтү астында тотарга тиеш иде. Соңгыларының саны коточкыч дәрәҗәгә җитте, чөнки бик күп маҗара эзләүче французлар, яшьләрне тәрбия¬ ләүне үз кулларына алып, Россиягә үз ватаннарының рево¬ люцион башлангычын китерделәр. Соңгы сугыштан соң офи- церларыбызның җиңүле Европа илләрендәге (анда безне җиңү алып килде) либераллар йогынтысына бирелеп китүе дә шуңа этәрде. В. А. Жуковский Николай I заманындагы цензура кы¬ ланышлары хакында Безнең Хөкүмәтнең гадәтләре нинди әхлаксыз! Полиция иренең хатынына язган хатын ача һәм аны укырга патшага китерә (тәрбияле һәм намуслы кешегә), һәм патша моны тану¬ дан һәм интриганы эшкә җигүдән оялмый... Николай I нең 1842 елның 30 мартында Дәүләт советы утырышында ясаган чыгышыннан Щик юк, крепостной хокук — безнең бүгенге хәлебездә һәр¬ кемгә сизелә һәм күзгә бәрелеп тора торган явызлык, ләкин хәзер аңа кагылу тагын да хәвефлерәк эш булыр иде. Импера¬ тор Александр I патшалык итә башлаганда крепостной халык¬ ка азатлык бүләк итәргә ниятләгән булса да, соңыннан үзе үк, бөтенләй вакытсыз һәм чынга ашмаслык эш дип, бу фике¬ реннән кире кайтты. Мин дә беркайчан да моңа тәвәккәлләмәм: әгәр бу эшкә тотыныр вакыт әлегә бик ерак икән, бүгенге чорда бу турыдагы ният тә җәмгыятьнең иминлегенә һәм
70 дәүләт бәхетенә кул күтәрү булыр иде. Кара халыкның коты¬ рынуы нәрсәгә илтеп җиткерергә мөмкин икәнен Пугачёв бун¬ ты исбатлады... Документларга сораулар: 1. А. X. Бенкендорф язмалары нигезендә Николай I нең III бүлекне төзегәндә нинди төп максатны күз алдында тотуын ачыклагыз? 2. Цензура көчәюгә интеллигенция ничек карый? Я Николай I нең чыгышы буенча аның крестьян мәсьә¬ ләсен хәл итү зарурлыгын ничек аңлавын ачып бирегез. Һәм ни өчен ул бу мәсьәләне, үзе патшалык иткәндә, иң үзәк мәсьәләләрнең берсе итеп карый? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Жандармерия — хәрби оешмасы булган, ил эчендә һәм армиядә сакчы вазифасын башкаручы полиция. Рус ар¬ миясендә беренче жандарм бүлекләре 1815 елда төзелгән. Канцелярия — учреждениенең бер бүлеге. §11. XIX гасырның 20—50 нче елларында социаль-икътисади үсеш Хуҗалык үсешендәге каршылыклар. Николай I патша¬ лык иткәндә, Россиянең икътисади үсеше феодаль-крепост¬ никлык системасы кризисының тагын да тирәнәя баруын күрсәтә: — феодаль-крепостниклык икътисады нәтиҗәле булмый: күпчелек алпавыт хуҗалыклары таркалуга йөз тота, кре¬ постной крестьяннарны эксплуатацияләү көчәя, крепостной мануфактуралар бөлә; — икътисадта һәм җәмгыять тормышында яңа, капита¬ листик үзенчәлекләр тиз һәм көчле үсеш ала: капитали¬ стик мануфактураларның саны арта, фабрикалар барлыкка килә, сәнәгать борылышы башлана, крестьяннарның кат¬ лауларга аерылуы көчәя, эчке сәүдә үсә; — яшәп килүче икътисади һәм сәяси строй, гомумән алганда, илнең хуҗалык үсешен тоткарлый: яллы эшче¬ ләрнең сан ягыннан үсеше чикләнә, сату базары зур кыен¬ лык белән үсә, дәүләтнең катнашуы икътисадка зур зыян гына сала. Бу күренешләр һич тә икътисади таркаулык яки Россия икътисадының җимерелүе хакында сөйләми. Киресенчә, 30 — 50 нче елларда сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да даими
71 алга таба үсеш кичерә. Әмма хуҗалык уңышларына күп укладлы Россия икътисадындагы капиталистик укладның үсеше исәбенә генә ирешелә, башка укладлар бетүгә йөз тота. Сәнәгать борылышы башлану. Сәнәгать борылышы ди¬ гәндә, кул көченә нигезләнгән предприятиедән — мануфак¬ турадан — машина ярдәмендә җитештерүгә тарихи күчеш чоры күз алдында тотыла. Бу борылыш техника үзгәреш¬ ләре белән генә түгел, ә бәлки җәмгыятьнең эчке төзеле¬ шендәге үзгәрешләр белән дә характерлана. Алар яңа сый¬ ныфлар — буржуазия һәм пролетариат (яллы эшчеләр) оешу¬ га китерә. Сәнәгать борылышының төгәлләнүе аграр җәмгы¬ ятьтән индустриаль җәмгыятькә күчү белән бәйле. Россиядә сәнәгать борылышы XIX гасырның 30 — 40 нчы елларында башлана һәм аерым үзенчәлекләргә дә ия була: — Англиядән һәм Франциядән аермалы буларак, ул феодаль-крепостниклык системасының өстенлеген саклау шартларында башлана; — ул Көнбатыш Европа илләрендәгегә караганда соң¬ рак башлана һәм төгәлләнә; — крепостной хокук бетерелгәнче, ул, нигездә, техник яктан — машина ярдәмендә җитештерүгә күчүдә күренә. Ә буржуазия һәм пролетариат күбесенчә крепостной хокук бетерелгәч кенә барлыкка килә һәм үсә башлый. Николай I патшалык иткән чорның ахырында Россия¬ дә инде 14 меңнән артык сәнәгать предприятиесе булып, ал арда 800 меңнән артык эшче эшли. Сәнәгать борылышы беренче чиратта киҗе-мамык сәнә¬ гатендә башлана, 50 нче еллар ахырында анда инде 1,6 млн нан артык орчык пар двигательләре ярдәмендә хәрәкәткә китерелә. Металлургиядә прокатлау станнары күренә баш¬ лый. Металл алуда яңа ысулларны куллану буенча беренче тәҗрибәләр үткәрелә. Машина төзелеше зур тизлек белән үсә. 20 нче еллар ахырында — 30 нчы еллар башында Мәскәү һәм Петербургта уздырылган сәнәгать күргәзмәләрендә рус машина төзелеше продукциясе үрнәкләре — пар машина¬ лары, кыру станоклары, чәчкечләр күрсәтелә. 30 нчы еллар уртасында тимер юллар төзелеше башла¬ на. Беренче Петербург — Царское Село тимер юлы артын¬ нан (ул 1837 елда төзелә) Варшава — Вена (1848) һәм Петербургны Мәскәү белән тоташтырган Николаевская (1851) тимер юллары файдалануга тапшырыла. Иделдә, Днепрда, Балтыйк, Кара һәм Азов диңгезләрендә пароходчылык үсеп китә. Шуңа да карамастан сәнәгать борылышы башлану әлегә Россиянең Көнбатыш Европа илләреннән техник-икътиса-
72 Петербург — Царское Село тимер юлы ди артталыгын җиңә алмый. (Бу артталык XVIII гасыр ахы¬ рында — XIX гасыр башында барлыкка килә.) Алпавыт һәм крестьян хуҗалыгы. Алпавытлар да, кре¬ стьяннар да инде сәнәгать товарларыннан башка яши ал¬ мыйлар. Хуҗалыкта кирәкле ниндидер әйберне сатып алу өчен, алар үзләре җитештергән продуктларны базарда са¬ тарга мәҗбүр булалар. Хәлбуки крепостной хезмәт һәм артта калган техника¬ дан файдалану аркасында, күпчелек алпавыт утарларының кереме түбән була. Кайбер алпавытлар яңача хуҗалык итәр¬ гә омтыла: чит илдән машиналар кайтарта, җир эшкәртүнең алдынгы алымнарын куллана, нәселле терлекләр үрчетә. Кайбер губерналарда яллы хезмәт кулланыла — ул нәтиҗә¬ лерәк була. Ләкин бу башлангычлар, ирекле эшче куллар җитешмәгәнлектән, һәркайда үсеш ала алмый. Күпчелек алпавытлар искечә хуҗалык итә бирәләр. Алар оброк һәм барщинаның күләмен арттыруны табышлылык- ны күтәрүнең бердәнбер чарасы итеп саныйлар. Ә бу яңадан-яңа крестьян хуҗалыкларын бөлгенлеккә төшерә, нәтиҗәдә крепостной хуҗалыкның икътисади ни¬ гезләре какшый. Шуңа да карамастан авыл хуҗалыгына товар-акча мөнәсәбәтләре үтеп керү крестьян хуҗалыкларында җитеш¬ терүне үстерүгә этәргеч бирә. Крестьяннарның катлаулар¬
73 га бүленүе дә кызу темплар белән бара. Авыл ярлылары белән янәшә «капиталист» крестьяннар катлавы да үсә. Алар сәүдә итә, рибачылык (ростовщиклык) белән шө¬ гыльләнә, акчаларын сәнәгать җитештерүенә кертә. Бай крестьяннар арасыннан эре эшмәкәрләр килеп чыга. Алар зур акчага үзләренә ирек сатып алалар һәм үз фабрикала¬ рын булдыралар. Эшмәкәр Морозовлар, Гарелиннар динас¬ тияләре һ.б. моңа ачык мисал булып тора. Е Ф. Канкринның финанс сәясәте. Хөкүмәтнең кайбер гамәлләре хуҗалык үсешенә ярдәм итә. Финанс министры Е. Ф. Канкрин илнең сәнәгать һәм сәүдә үсешен яклау сәя¬ сәте алып бара. Хәзер ул «үз-үзен акламый торган» чыгым¬ нарга каршы да чыга (мәсәлән, тимер юллар төзүгә, чөнки, аның фикеренчә, ул Россия өчен икътисади яктан отышлы булмый). 1839 —1843 елларда ул акча реформасы үткәрә. Төп түләү чарасы буларак көмеш сум (рубль) әйләнешкә керә, аны исә кәгазь ассигнацияләргә алмаштырырга мөмкин була. Күп еллардан соң беренче мәртәбә дәүләт бюджеты де- фицитсызга әверелә (аның керемнәре чыгымнардан артып китә). Канкрин реформасы Россиянең акча системасын ны¬ гыта, икътисадны үстерүгә ярдәм итә. Ләкин ул да финанс кризисын тулаем җиңә алмый. Соңрак кабат кыйммәтле металлар белән тәэмин ителмәгән кәгазь акчалар басыла башлый. Егор Францевич Канкрин (1774 —1855). Россия икъти¬ сады үсешенә зур өлеш кертә. 1812 елда ул 1 нче Көнба¬ тыш армиянең генерал-интенданпгы була, ә 1813 елдан бөтен хәрәкәттәге армиянең интендантлык хезмәтен җи¬ тәкли. 1818 елда, Александр I фәрма¬ ны белән, Канкрин крепостной хо¬ кукны акрынлап — 30 ел эчендә — бе¬ терү проектын тәкъдим итә. Канкрин 1822 елгы таможня уставын эшләүдә катнаша, ә 1823 елда финанс министры итеп билгеләнә һәм вафатына кадәр диярлек шул урында эшли. Ул дәүләт акчасын экономияләү мәсьәләләрен¬ дә тәвәккәллек күрсәтә, намуслы һәм тугрылыклы булуы белән таныла, хәт¬ та патшаның үзе белән бәхәсләшүдән дә курыкмый.
74 Сәүдә. Аграр җәмгыятькә хас ярминкә сәүдәсеннән тыш, Россиядә XIX гасырның икенче чирегендә даими сәүдә (ки¬ бетләрдә, базарларда) үсә башлый. Ә бу инде — индустри¬ аль җәмгыять күрсәткече. 1852 елда илнең иң эре Нижгар ярминкәсендә сәүдә күләме 57 млн сум тәшкил итә, ә яр¬ минкәләре булмаган Мәскәүдә исә сәүдә күләмнәре бу ва¬ кытта 60 млн сумнан да артып китә. Акча массасы да үсә бара, халык аны сатып алу максат¬ ларында файдалана. XIX гасыр башында Россиядә яшәүче һәр кешенең, төрле товарлар сатып алу өчен, уртача 17 тиен акчасы булса, 50 елдан соң бу сумма 20 сумга кадәр күтәрелә. Шулай да крепостной хокук сакланганда, крестьян ху¬ җалык ларының күпчелеге көчсез булу сәбәпле, сәнәгать то¬ варларына сорау акрын үсә. Ә бу — илнең сәнәгать үсешен тоткарлый. Россиянең үзәгендә товар сату авыр булганлык¬ тан, рус сәнәгатьчеләре илнең чиктәге өлкәләренә юл тота¬ лар һәм ул төбәкләрне дә гомумроссия сәүдә әйләнешенә тартып кертәләр. Тышкы сәүдә дә үсә. Николай I идарә иткән елларда аның еллык әйләнеше көмеш белән 67 млн сумнан 94 млн сумга күтәрелә. Акрынлап, илдә сәнәгать үсә барган саен, читтән кертелгән товарлар исемлеге дә үзгәреп тора: машиналар, чимал һәм сәнәгать җиһазлары — күбрәк, әзер продукция азрак кертелә. Россиядән металл һәм җитен эшләнмәләр чыгару кими, ә менә икмәк чыгару күләме туктаусыз үсә бара. Ул арада үз товарларын кая куярга белмәгән Көнба¬ тыш Европага Россиядә эшләнгән әйберләрнең кирәге кал¬ мый диярлек, һәм ал арны Азиягә чыгару елдан-ел арта. Шәһәрләр. XIX гасырның беренче яртысында Россиядә шәһәрләр саны 630 дан 1032 гә, аларда яшәүче халык саны 2,8 млн нан 5,7 млн кешегә җитә. Империядә иң эре башка¬ ла шәһәрләр булып Петербург (халкы шушы вакыт аралы¬ гында 336 меңнән 540 меңгә җитә) һәм Мәскәү (275 меңнән 462 меңгә кадәр) санала. Яңа шәһәрләр, нигездә, илнең периметры буенча һәм яңадан кушылган территорияләрдә төзелә. Болар империя¬ нең гаять зур чиктәге өлкәләренә халык күчереп утырту һәм ул җирләрне үзләштерү максатыннан чыгып эшләнә. Новочеркасск (1805), Нальчик (1817), Кисловодск (1830), Пятигорск (1830), Новороссийск (1838), Анапа (1846), Пет- ровск-Порт (Махачкала, 1857), Николаевск-на-Амуре (1850) шәһәрләре әнә шулай барлыкка килә. Петропавловск-Кам¬ чатский (1822), Кяхта (Троицко-Савск, 1851), Чита (1851) һ.б. да шәһәргә әйләнә. Себернең төньяк шәһәрләреннән
75 XIX гасыр башында Казан пристане халык яңа барлыкка килгән һәм тормыш итү өчен уңайлы- рак җирләргә утырган көньяк шәһәрләргә күченә. Сәнәгать борылышы башлану нәтиҗәсендә, фабрика үзәк¬ ләре үсеп чыга. Аларның күбесе, шәһәр хокукына ия булма- салар да, чынлыкта шәһәр дәрәҗәсендә тора. Замандашла¬ ры аларны «чын шәһәрләр» дип йөртәләр. Кайбер фабрика үзәкләренә тора-бара шәһәр хокуклары бирелә. Мәсәлән, 1844 елда фабрикалы Павлово авылы Мәскәү губернасын¬ дагы Павлов Посад шәһәренә әйләндерелә. Шәһәрләр импе¬ риянең яңа территорияләрендә төзелгән крепостьлар ниге¬ зендә дә барлыкка килә. Социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре. 50 нче еллар ур¬ тасына Россия сәнәгате шактый зур тизлек белән үсә баш¬ лый, техника яңалыклары торган саен активрак җитеште¬ рүгә кертелә. Авыл хуҗалыгы яңа формалар һәм хуҗалык итүнең яңа алымнарын куллануда сәнәгатьтән күзгә күре¬ неп артта кала, чөнки крепостной тәртипләр хакимлек итә. Крепостнойларны массакүләм оброк түләүгә күчерү арка¬ сында, авыл халкы күпләп шәһәргә күчеп китә башлый, һәм гаять зур мәйданнар бушап кала. Бу хәл алпавытларның
XIX гасыр башында Оренбург бурычлары артуга сәбәп була. (1844 елда дворяннар үз ху- җалыкларының 54 % ын закладка салалар.) Крестьяннарның стихияле протест чыгышлары иске систе¬ маның кризисын чагылдыра. Ил икътисадындагы барлык уңыш¬ лар һәм уңай күрсәткечләр идарә системасының тотрыклылы- гын түгел, киресенчә, аның җимерелүен күрсәтәләр. Тормыш Россия икътисады өстендә авыр таш булып яткан крепостной хокукның тизрәк бетерелүен таләп итә. /О\| Сораулар һәм биремнәр I 1. Феодаль-крепостниклык системасы кризисы дигәндә сез нәрсәне аңлыйсыз? 2. XIX гасырның 20 — 50 нче елларындагы феодаль-крепостниклык икътисадының нәтиҗәле булмавын мисал¬ лар өстендә аңлатыгыз. 3. Россиядә сәнәгать борылышының үзен¬ чәлекләрен санагыз. Ни өчен сәнәгать борылышы киҗе-мамык сәнә¬ гатеннән башлана? 4. Алпавыт һәм крестьян хуҗалыкларын алып баруда нинди яңа үзенчәлекләр барлыкка килә? 5. Е. Ф. Канкрин үткәргән финанс реформасының төп идеясе нәрсәдә? 6. XIX гасыр¬ ның икенче чирегендә илдәге сәүдә әйләнешендә нинди принципи¬ аль яңа сыйфатлар килеп чыга? Документлар Николай I нең 1842 елның 2 апрелендә чыккан «бурыч¬ лы» крестьяннар турындагы указыннан 1) Крестьяннарның алпавытларга бурычлары акчалата оброк түләү, алпавыт җирен эшкәртү яки башка эшләр эшләү турында төзелгән килешүләрдә билгеләнә ала.
2) Килешү буенча, үз өсләренә алынган бурычларын үтә¬ мәгән очракта, крестьяннарны өяз дворяннар башлыгы һәм югары губерна идарәсе күзәтүе астындагы земство полициясе шул ук бурычларны үтәргә мәҗбүр итә. Яллы управляющий У. Карловичның алпавыт утарында крестьян хезмәте турындагы язмасыннан. 1837 ел Җәен көннең беренче яртысы үткәч — 2 сәгать, ә кыш кө¬ не 1,5 сәгать ял каралган. Төрле эшләрдә, бигрәк тә кыр эшләрендә, эш күләмен чама белән билгеләргә, ул чакта тырышлар эшләрен тизрәк тәмам¬ лар, ә ялкауларга үзләренә бирелгән көннәрдә дә алпавыт басуында эшләргә туры килер. ...Алпавыт утары управляющиена, эшләр шәп барсын өчен, хезмәтчеләрне ешрак я урманнан, я тау астыннан, гомумән, ерактанрак күзәтергә һәм аларның өсләренә'көтмәгәндә ки¬ леп чыгарга кирәк... Алпавыт А. И. Кошелёвның яллы хезмәтнең файдасы турындагы мәкаләсеннән. 1847 ел ...Барщина эшен алып карыйк. Крестьян эшкә мөмкин кадәр соңрак килер, озаклап як-ягына караныр, әйләнер-тул- ганыр, азрак эшләргә тырышыр — аңа эш кирәк түгел, көн үтүе кирәк. Хуҗасына да ул 3 көн, үзенә дә 3 көн эшли. Үз җирен ул күбрәк эшкәртә, өй эшләрен дә эшләргә өлгерә, буш вакыты да күп кала. Ә хуҗаның эшләре, аеруча вакыт белән үлчәнмәгәннәре, тырыш күзәтчене аптырашта калдыра яки ярсыта... ...Чын коммерциягә корылган мануфактурага керсәң, җир белән күк аермасы! Анда берсе икенче кешедән күбрәк эшләп ташлармын дип курыкса, монда исә алар берсен берсе илһам- ландыра, котырта. Акчасын каерып алу дигән нәрсә күзәтчедән дә хәтәррәк, эшнең сыйфатын кайгыртырга мәҗбүр итә. Үз файдасы аны таңнан торгыза һәм кичне дә озынайта — теләп эшләү коллыктан күпкә артык. Царское Село тимер юлын замандашлары сурәтли Менә, торбасыннан төтен бөркеп, паровоз килә, машина 300 дән артык кеше сыешлы берничә повозканы тартып бара; көче 40 ат көченә тигез; бер сәгать эчендә ул 30 чакрым җир үтә. Царскоедан Павловскига кадәр 5 чакрым араны төгәл 7 */а минутта уза. Машинага икенче төрле торба беркетелгән, ул торбадан кондуктор, тамашачыларны кисәтеп, юл буе кыч¬ кыртып бара. Паровозга бер-бер артлы экипажлар тагылып киткән: менә зур дилижанс, менә берлиннар (борынгы эки¬ пажның озын юл өчен махсус эшләнгән бер төре), шарабан¬
78 нар, һәрберсе 5 кешегә исәпләнгән; 6 рәт эскәмия куелган киң, өсте ябулы повозкалар; вагоннар, 30 кеше сыярлык ачык повозкалар; менә зур фуралар һәм төрле йөк кую өчен ар¬ балар; хайваннарны — атларны, сыерларны, сарыкларны, бозауларны һәм йорт кошларын алып бару өчен эшләнгән җайланмалар; төрле сыеклыклар өчен чаннар, азык-төлек буфетлары. Бер экипажга утырабыз. Сигнал бирелде. Паро¬ возның чуен торбасыннан төтен ургыла башлады, авыл өйлә¬ ре, елга күренеп кенә китте һәм артка таба йөгерә башлады... Сәгать теле 7 ’/2 минутка җитәр-җитмәс үк, Павловскига килеп тә җиттек. Экипажларның тәгәрмәчләренә карагыз: тиз йөрүдән ярылмасын өчен, аларның урта өлеше яки үзәге — чуеннан, тышкы ягы тимердән коелган. Документларга сораулар һәм биремнәр: 1. «Бурычлы» крестьяннар нинди хәлдә була? 2. У. Карповичның хезмәтчеләрне «ешрак күзәтергә» дигән тәкъдимен сез ничек аңлатасыз? 3. А. И. Ко- шелёв мәкаләсендә китерелгән мисаллардан чыгып, крепостной һәм яллы хезмәт арасындагы принципиаль аерымлыкларны күрсәтегез. 4. Беренче тимер юл нәрсәсе белән халыкның котын очыра һәм куркыта ала? Ни өчен? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Ассигнацияләр — кәгазь акчалар. Икътисади уклад — хуҗалыкның аерым төре. Нигезендә җитештерү чараларына билгеле бер милек формасы һәм әлеге җитештерү барышында шуларга тәңгәл мөнәсәбәтләр ята. XIX гасырның беренче яртысында Россиядә түбәндәге төп икътисади укладлар була: феодаль-крепостниклык (хаким¬ лек итүче), вак товар (һөнәрчелек) һәм капиталистик (актив үсеш кичерүче). Интендант — гаскәрне тәэмин итү белән шөгыльләнүче хәрби кеше. «Капиталист» крестьяннар — капиталга ия крестьяннар. Алар акчаларын җитештерүгә салалар һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Орчык — эрләгәндә җеп урау өчен хезмәт итә торган кен¬ дек. Рибачылык — процент белән бурычка акча биреп тору. Сыйныфлар — җитештерүдә һәм аның нәтиҗәләрен бүлүдә тоткан урыннары (йогынтылары) буенча аерыла торган ке¬ шеләрнең зур төркемнәре. Товар-акча мөнәсәбәтләре — товар (сату өчен җитештерел¬ гән әйберләр) җитештерү һәм алмашу барышында кешеләр арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләр.
79 § 12. 1826 —1849 елларда Николай I нең тышкы сәясәте Россия һәм Европа революцияләре. Николай I вакы¬ тында Россия Европа тормышында әйдәп баручы ил ролен үти. Революцияләр белән көрәш һәм Көнчыгыш мәсьәләсен хәл итәргә омтылу аның тышкы сәясәтенең төп ике юнәле¬ шен тәшкил итә. 1822 елдан Россия тышкы эшләр министры урындыгына К. В. Нессельроде утыра. Ул Европадагы революцион хәрә¬ кәткә каршылык күрсәтүне үзенең төп максаты итеп куя. 1830 елның июлендә Франциядә революция була. Король Карл X бәреп төшерелә, Луи-Филипп тәхеткә утыра, аның хакимияте конституция тарафыннан тагын да ныграк чик¬ ләнгән була. Тиздән Бельгиядә революция башлана, бу ил Нидерландтан бәйсезлек яулап ала. Бу вакыйгалар 1815 ел¬ гы Вена конгрессы карарлары нигезендә урнаштырылган халыкара тәртипне бозалар. Николай I, революцияне бастыру өчен, Франциягә хәрби походка җыена, ләкин 1830 елның ноябрендә Польшада вос¬ стание кабынып китә. Баш күтәрүчеләр Варшавада хаки¬ миятне үз кулларына алалар һәм милли хөкүмәт төзелүен игълан итәләр. Аның башына элекке Яшерен комитет әгъ¬ засы кенәз А. А. Чарторыйский баса. Рус-поляк сугышы башлана. Поляк армиясе тиздән тар-мар ителә. 1831 елның сентябрендә граф И. Ф. Паскевич җитәкчелегендәге рус гаскәре каты штурмнан соң Варшаваны ала. Восстание нә¬ тиҗәсендә 1815 елгы конституция бетерелеп, Польшаның автономиясе шактый кими. 1848 елның февралендә Франциядә яңа революция баш¬ лана. Король Луи-Филипп тәхеттән төшерелә, республика игълан ителә. Башка Европа илләрендә дә революцион чы¬ гышлар дулкыны уза, алар күбесенчә милли-азатлык харак¬ терында булалар (итальяннар, чехлар, поляклар, венгрлар - Австрия хакимлегенә, румыннар, серблар - төрек хакимия¬ тенә, ирландиялеләр Англия изүенә каршы). Франкфурт-на- Майне шәһәрендә, яңадан кушылган Германия конституция¬ сен төзү өчен, учредительный парламент эшли башлый. Николай I бу вакыйгаларны үтә нык борчылып кабул итә. 1848 елның 25 февралендә ул Франция белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә, ә 14 мартта үз кулы белән язылган ма¬ нифестны укый һәм «фетнә» белән кискен көрәш алып бару зарурлыгы турында игълан итә. Көнбатыш Европада бу до¬ кументны «халыкара жандарм» чакыруы итеп кабул итәләр. Таркалу ихтималы зур булган революция «чиренә» кар-
80 К. В. Нессельроде шы көрәшү ниятеннән, Николай I им¬ периянең көнбатыш чикләренә гаскәр җибәрә. Дунай кенәзлекләрендә азат¬ лык хәрәкәте башлануга, ул анда үз гаскәрләрен кертә һәм Молдавия, Ва¬ лахия белән идарә итүне үз кулына ала. 1849 елда Австрия соравы буенча Николай I Венгриягә 140 меңлек армия җибәрә, берничә атна эчендә ул армия баш күтәрүчеләрңең Австрия армиясен җиңгән кораллы көчләрен тар-мар итә, һәм Австрия империясенең бу төбә¬ гендә баш күтәрүләргә нокта куела. 1849 елда 15 немец дәүләте Прус¬ сия җитәкчелегендә Уния (союз) төзү турында килешүгә кул куйганнан соң, Николай I, Үзәк Европада яңадан эре дәүләт барлыкка килүгә юл куймас өчен, бөтен көчен куя, чөнки аның континентта Россиянең йогынтысын какшату мөмкинлеге зур була. Бер үк вакытта, Госманлы империясен көчсезләндерү максатыннан, Николай I Балкан халыкларының азатлык көрәшен хуплый. Болар барысы да башка Европа державаларының мәнфә¬ гатьләренә дә кагылмый калмый, чөнки аларны Россиянең шактый көчәя баруы борчуга сала. 1826 —1828 еллардагы Россия-Иран сугышы. 1825 ел¬ ның декабрендә Петербургтагы вакыйгалар турында хәбәр алгач, Иран шаһы, 1813 елгы килешү буенча, Россиягә күч¬ кән территорияләрне кире кайтарып алырга тели. Аның бу омтылышын Англия дә хуплый. 1826 елда Иран армиясенең һөҗүм итүе Россия өчен көтелмәгән хәл була. Кавказдагы башуправляющий гене¬ рал А. П. Ермолов чаралар күреп өлгергәнче, дошман, Кав¬ каз артының көньягын кулга төшереп, Көнчыгыш Грузия¬ гә юнәлә. Әмма бер ай дигәндә Ермолов гаскәрләре яулап алынган районнарны тулысынча азат итәләр һәм сугыш хәрәкәтләрен Иран территориясенә күчерәләр. Кавказ гаскәрләре командующие итеп билгеләнгән И. Ф. Паскевич 1827 елда уңышлы һөҗүм башлый. Озакла¬ мый Иран башкаласы Тәһранга юл ачыла. Иран шаһы Рос¬ сия тәкъдим иткән шартларда солых төзергә ризалык бирә. 1828 елда, Туркманчайда төзелгән килешү буенча, Иранга буйсынган Ереван һәм Нахичеван ханлыклары Россиягә ку¬ шыла, Россиянең Каспийда хәрби флот тоту хокукы таны-
81 ла. Шаһ Россиягә 20 млн сум акча түләргә тиеш була. Су¬ гышның мондый нәтиҗәләре Англиянең Кавказ артындагы позицияләренә көчле удар була һәм Төркиягә мөнәсәбәттә Николай I нең мөмкинлекләрен арттыра. 1828 —1829 еллардагы рус-төрек сугышы. Иран белән сугыш тәмамлануга ук, Россия Төркиягә сугыш игълан итә. Сугыш хәрәкәтләре Балканда гына түгел, Кавказда да киң җәелә. Ул чакта П. X. Витгенштейнның 100 меңлек армия¬ се Дунай кенәзлекләрен басып ала, Кара диңгездә төрекләр кулындагы Анапа крепосте камап алына. Ул арада Паске- вичның 11 меңлек отряды Карска юнәлә. Сугыш, кыш җит¬ кәнче үк, Константинополь диварлары астында тәмамланыр, дип уйлыйлар. Әмма Балканда рус гаскәрләре көчле каршы¬ лыкка очрый, Кавказда гына эшләр уңышлы бара, Анапа, Сухум-Кале (Сухуми), Поти крепостьлары руслар кулына күчә. 1829 елның 30 маенда Балкан армиясенең яңа баш- командующие генерал И. И. Дибич хәлиткеч сугыш бирә: сугыш төрек армиясе калдыкларының тар-мар ителүе һәм качуы белән тәмамлана. Тиздән Дибич Константинополь капкасы янында була инде. Шул ук вакытта берничә җиңү яулаган Кавказ армиясе яңа һөҗүмгә әзерләнә. Вакыйгалар¬ ның әлегедәй агышы Европа державаларын тирән борчуга сала. Һәм алар, Константинопольнең басып алынуына юл куймау, Төркиянең тәмам тар-мар ителүен булдырмый калу өчен, солтанга басым ясыйлар. 1829 елның 2 сентябрендә 1827 елда рус гаскәрләре Ереванны штурмлый
82 Адрианополь солых килешүенә кул куела. Аның буенча, Дунай тамагы, Кара диңгезнең көнчыгыш яр буйлары, Ку¬ бань тамагыннан изге Николай портына кадәрге һәм башка территорияләр Россиягә бирелә. Босфор һәм Дарданелл аша бөтен илләрнең сәүдә корабларына үтәргә рөхсәт ителә. Греция, Сербия, Молдавия һәм Валахиянең эчке автоно¬ мияләре таныла. Адрианополь солыхы Россиянең Балкайдагы йогынты¬ сын ныгыта. Госманлы империясе сакланып калса да, Рос¬ сиягә дипломатик бәйлелеккә төшә. Рус-инглиз каршылыклары кискенләшү. 1833 елда кул куелган килешүдән соң Россиянең Төркиядәге позицияләре тагын да көчәя, килешү нигезендә ике ил арасында гади дуслык кына түгел, ә бәлки союздашлык мөнәсәбәтләре дә урнаша. Төркия үз бугазлары аша Европа дәүләтләренең хәрби корабларын үткәрмәскә йөкләмә ала, ә Россия, кирәк булган очракта, Төркиягә гаскәрләр белән ярдәм итүне га¬ рантияли. Бу килешү Россия белән Англияне дошманлаш¬ тыра. Россиянең Кавказдагы ролен йомшартырга омты¬ лып, Англия Кавказ халыкларының азатлык хәрәкәтеннән файдаланып калмакчы була һәм аларга корал белән ярдәм итә, хәрби киңәшчеләрен җибәрә. 1836 елның ноябрендә русларның сакчы кораблары Кавказ ярлары буенда корал бушатып торучы инглиз корабын тоткарлый. Бу хәл ике илне дә сугыш чигенә китереп җиткерә. Үзәк Азиядә һәм Иранда сәүдә хокукы алу өчен көрәш Англия белән Россия арасында «сәүдә сугышы» китереп чыгара. Нәтиҗәдә инглизләр рус сәүдәгәрләренең позиция¬ ләрен йомшартуга ирешәләр. 1839 —1841 елларда Англия Төркиядә дә Россиянең йогынтысын киметүгә ирешә: мон¬ нан соң барлык алдынгы Европа державалары да бу илнең куркынычсызлыгын кайгыртырга тиеш булалар, Босфор һәм Дарданелл бугазлары барлык илләрнең (шул исәптән Россиянең дә) хәрби кораблары өчен ябыла. Кавказ сугышы. Россиягә Грузияне, Әрмәнстан һәм Азәр¬ байҗанның бер өлешен кушканнан соң, күп санлы Төньяк Кавказ халыклары (тау халыклары) яшәгән территорияләр рус биләмәләре белән уратып алына. Хөкүмәт бу террито¬ рияләрдә Россия законнарын көчләп кертергә омтылыш ясый. Бу хәл кайбер Төньяк Кавказ халыкларының кар¬ шылык күрсәтүен китереп чыгара. Бигрәк тә тау халыкла¬ ры күршеләргә талау сугышлары оештыруның һәм кулга төшкән әсирләр белән сату итүнең тыелуыннан канәгать¬ сезлек белдерәләр, чөнки бу аларның төп шөгыле була. 1817 елдан тау халыклары һәм рус гаскәрләре арасында
83 ачык сугыш башлана. Төньяк Кавказ¬ ның көнчыгышында Чечня һәм Дагс- танның бер өлеше Россия көчләренә каршы көрәш үзәге булып тора. Кав¬ казның көнбатышында рус хакимия¬ те чиркәе, адыгей, абхаз халыклары белән көрәшә. 1815—-1827 елларда Кавказ гаскәрләре башуправляющие генерал А. П. Ермолов тау халыклары¬ на каршы күп санлы походлар оеш¬ тыра, авылларын юк итә, кешеләрне башка җирләргә күчереп утырта, ур¬ ман кистереп ызаннар салдыра, тау халыкларының һөҗүменнән саклану өчен, ныгытма пунктлар төзетә. Үлем белән куркытып, коллар сату тыела. А. П. Ермолов Әмма тау халыкларының каршылыгы көчәя барып, милли-азатлык хәрәкәте характерын ала. Бу көрәшкә Төньяк Кавказ мөселманнары арасында «котка¬ рылу юлы» — мөритчелек турында тәгълимат таралу сәбәп була. Мөритчелекнең төп таләпләреннән берсе — кяферләр- гә каршы изге сугышта катнашу. Чечня һәм Дагстан тер¬ риториясендә мөритчелек нигезендә яңа дини дәүләт — имамлык барлыкка килә. 1834 елда Шамил имам (имам¬ лык хакиме) итеп куела. Ул берничә тапкыр рус гаскәрлә¬ рен җиңүгә ирешә. Тау халыкларына Төркия һәм Англия ярдәм күрсәтә. Әмма рус гаскәрләре акрынлап тау халыкларын кысрык¬ лый баралар. Имамлыкның үзендә дә эчке каршылыклар көчәя. Гади тау халкы туктаусыз салымнардан, Шамилнең рәхимсез һәм кырыс идарәче булуыннан газап чигә һәм ри¬ засызлык белдерә. Бу — имамлыкның җиңелүенә бер сә¬ бәп була. Шамил кул астындагы мәйдан кечерәя бара. Ша¬ милне дә, Адыгейдагы тау халыкларын да Николай I тәхет¬ тән киткәч кенә тулысынча җиңүгә ирешәләр. Кавказ сугышы Россия өчен бик озакка сузылган һәм бик авыр сугыш була. Ул зур корбаннар һәм күп акча таләп итә, илнең икътисади үсешен тоткарлый. Россия һәм Үзәк Азия. Англиянең көчәеп китүеннән курыккан Россия хөкүмәте, казах җәйләүләрендә үз йогын¬ тысын көчәйтү өчен, ашыгыч чаралар күрә. XIX гасырның 30 нчы елларында Казахстанда хан хакимлеге бетерелә, ә ханлыкның төньяк өлеше округларга бүленә, һәм алар белән рус чиновниклары идарә итә. 30 — 40 нчы елларда биредә актив рәвештә хәрби ныгытмалар төзелә. Рус хәрби
84 отрядлары тарафыннан Копал һәм Верный (Алма-Ата) кре¬ постьларына нигез салына. Россия һәм Англия мәнфәгатьләре Хива, Коканд һәм Бохара ханлыкларында бәрелешә. Россия белән Хива ара¬ сындагы мөнәсәбәтләр аеруча кискен төс ала. Җирле ха¬ лык, рус сәүдә кәрваннарына һөҗүм итеп, кулга төшкән әсирләрне колга әйләндерә. Ханлык хакимнәре казах җир¬ ләрен үз кулларында тотарга тырышалар. Хиваның бу ом¬ тылышын инглизләр дә хуплый. 1839 елда Оренбург генерал-губернаторы В. А. Перовский җитәкчелегендәге отряд Оренбургтан Хива тарафына чыгып китә. Отряд алдына «Урта Азиядә Россиянең позицияләрен торгызу һәм ныгыту» бурычы куела. Әмма көчле салкыннар һәм массакүләм авырулар, дөяләргә азык җитмәү сәбәп¬ ле, ике ай ярымнан соң походны туктатырга мәҗбүр була¬ лар. Рус гаскәрләренә юлда бернинди дошман көчләр дә очрамый. Хиваны һәм аның күршесендәге территорияләрне яулап алу берничә дистә елга кичектерелә. XIX гасырның 20—50 нче елларында Россиянең актив тышкы сәясәте, бер яктан, империя чикләрен киңәйтә һәм дөньяның төрле төбәкләрендә аның йогынтысы үсүгә ярдәм итә, әмма, икенче яктан, эре Европа державаларын ярсыта һәм аларда әлеге йогынты чикләрен киметергә омтылыш тудыра. Мондый шарт¬ ларда аларның Россия белән ачыктан-ачык хәрби бәрелеше котылгысыз була. Сораулар һәм биремнәр I 1. Александр I үлгәннән соң, Россиянең халыкара хәле ничек үзгәрә? Бу үзгәрешләрне сез нәрсә белән аңлатасыз? 2 Нинди вакый¬ галар яңа Россия-Иран сугышына китерә? 3. 1828 —1829 елларда Россия һәм Төркия арасында сугыш башлануны ничек аңлатасыз? Төркиянең бик тиз җиңелүенең төп сәбәбе нәрсәдә? Рус-төрек су¬ гышы нәтиҗәләрен ничек бәялисез? 4. Инглиз-рус каршылыклары кискенләшүнең төп сәбәбе нәрсәдә? 5. Кавказ сугышының сәбәбе нәрсәдә һәм нәтиҗәләре нинди? 6. Үзәк Азиядә Россия һәм Англия каршылыгы нәрсә белән тәмамлана? Документ Адрианополь солыхы турында граф П. Н. Игнатьев Императорның олы җанлылыгы Европада Төркия импе¬ риясенә яшәргә рөхсәт итте. Документка сораулар: 1. Игнатьев бәяләмәсе белән сез киле¬ шәсезме? Ни өчен? 2. Ул чакта Төркияне юкка чыгару мәсьәләсен практик планда карап була идеме? Ни өчен?
85 § 13. Николай I идарә иткән елларда иҗтимагый хәрәкәт 30—50 нче елларда иҗтимагый хәрәкәт үзенчәлек¬ ләре. XIX гасырның 30 — 50 нче елларында Россия тарих¬ та калып баручы аграр җәмгыятьтән индустриаль җәм¬ гыятькә таба бөек тарихи борылыш чорын кичерә. Шуңа күрә илнең алга таба үсеш юнәлеше турындагы мәсьәлә иҗтимагый тормышның төп проблемасы булып кала. Кәр- кем моны үзенчә аңлый. Бу еллардагы иҗтимагый хәрәкәт берничә характерлы үзенчәлеккә ия була: — ул декабристлар восстаниесеннән соң сәяси режим кы¬ рысланган шартларда үсә; — революцион юнәлеш һәм хөкүмәт реформаторлыгы арасында тулаем өзеклек килеп чыга; — консерватив юнәлеш беренче мәртәбә үз идеологиясен булдыра; — иҗтимагый фикердә либераль һәм социалистик агым¬ нар формалаша; — иҗтимагый хәрәкәттә катнашучылар практикада үз идеалларын чынга ашыру мөмкинлеген таба алмыйлар, алар бары тик замандашларының аңын киләчәк үзгәрешләргә генә әзерлиләр. Консерватив хәрәкәт. Россия консерватизмы идеология¬ сен Россия Фәннәр академиясе президенты, соңыннан ха¬ лык мәгарифе министры булган граф С. С. Уваров эшли. Ул православие, самодержавие һәм халыкчанлыкны рус тор¬ мышының борынгыдан килә торган нигезләре дип саный. Аның фикеренчә, бу сыйфатлары белән Россия Көнбатыш¬ тан тамырдан аерылып тора. Самодержавиене ул патша һәм халык бердәмлеге дип уйлый һәм аны рус җәмгыятенең ни¬ гезе дип саный. Православиене Уваров рус кешесенең шәхси мәнфәгатькә түгел, ә иҗтимагый мәнфәгатькә, гомуми бә¬ хеткә һәм гаделлеккә юнәлеш тотуы дип аңлый. Халыкчан¬ лык дворяннарга, крестьяннарга, мещаннарга һ. б. катлау¬ ларга бүленмәгән һәм патша тирәсенә тупланган халыкның бердәмлеген аңлата. Халык һәм монарх арасында һәрвакыт тыгыз рухи бердәмлек яшәде, дип саный Уваров, шул бер¬ дәмлек Россиянең уңышлы үсешенә гарант булып тора. Тарихчылар Н. Г. Устрялов һәм М. П. Погодин, драма¬ тург һәм шагыйрь Н. В. Кукольник, язучылар Ф. В. Булга¬ рин, Н. И. Греч, М. Н. Загоскин консерватив юнәлешнең зур теоретиклары булып санала. Алар Россиянең үзенчәлекле тарихи юлдан баруына ышаналар һәм ул юлны бердәнбер дөрес юл дип саныйлар.
86 С. С. Уваров. Рәссам О.А. Кипрен¬ ский картинасыннан Либераль хәрәкәт. Көнбатышчы¬ лар һәм славянофиллар. Бу елларда Россия либерализмы көнбатышчы¬ лардан һәм славянофиллардан тора. Көнбатышчылык һәм славянофил¬ лык 30 нчы еллар ахыры — 40 нчы ел¬ лар башында барлыкка килә. Тарихчылар Т. Н. Грановский һәм С. М. Соловьёв, юрист К. Д. Кавелин, язучылар П. В. Анненков, В. П. Бот¬ кин, И. С. Тургенев көнбатышчылык юнәлеше вәкилләре булып торалар. Алар дөнья цивилизациясе бердәм һәм аннан кайсы да булса илне аерып чы¬ гару чәчәк атуга түгел, киресенчә, че¬ реп таркалуга китерәчәк дигән фикердә торалар. Алар, Пётр I керткән зур үзгә¬ решләр аркасында гына Россия циви¬ лизацияле дәүләткә әверелде, дип саныйлар; Бөек Пётр беренче мәртәбә үз халкында европача мәгърифәтлелек сый¬ фатлары тәрбияләргә тырышты, диләр. Алар фикеренчә, Рос¬ сиянең бурычы — Көнбатышка йөз тоту һәм аның белән бер¬ гә «культуралы бердәм гомумкешелек гаиләсе» төзү. Славянофиллар, киресенчә, һәр халыкның, шул исәптән рус халкының да, кабатланмас үзенчәлекле үсеш юлы булу идеясендә нык торалар. Россия турында сөйләгәндә, алар аның дәүләт төзелеше һәм иҗтимагый көнкүреше, право¬ славие диненең үзенчәлекләренә басым ясыйлар. Шуннан чыгып, Пётр I эшчәнлегенә тискәре бәя бирәләр. Аның ре¬ формалары Россияне кирәксез Көнбатыш алынмалары юлыннан алып китте, дип саныйлар. Алар фикеренчә, бо¬ лар барысы да иҗтимагый тормыштагы чатаклыкларга китерә. XIX гасыр уртасында ил алдында торган төп бу¬ рыч — аның борынгы, үзенә генә хас хәленә кайтуында, ди¬ ләр. Хәтта рус теленә кергән чит тел сүзләрен дә куллануны тыю турында тәкъдим ясыйлар. А. С. Хомяков, бертуган К. С. һәм И. С. Аксаковлар, бертуган И. В. һәм П. В. Кире- евскийлар, Ю. Ф. Самарин, А. И. Кошелёв кебек публи¬ цистлар славянофилларның теоретиклары булып санала. Көнбатышчылык һәм славянофиллык арасында күп кенә мөһим аерымлыклар булуга карамастан, әлеге иҗтимагый фикер агымнарының уртак сыйфатлары да була: — крепостной хокукка, чиновниклар башбаштаклыгына, шәхес хокукларын һәм ирекләрен бозуга тискәре мөнәсәбәт;
87 — тамырдан үзгәрешләр кертү зарурлыгына ышану; — алдынгы җәмәгатьчелекнең ярдәменә таянган югары хакимият реформаларның инициаторы булыр дип өмет итү; — реформаларның әкрен һәм сак характерда булуына исәп тоту; — реформаларны тыныч юл белән гамәлгә ашыру мөм¬ кинлегенә ышану; — Россиягә, аның тиздән гөрләп чәчәк атуына ышану. 20—30 нчы еллардагы түгәрәкләр. Либераль агымнар туу белән бергә, Россиядә революцион идеология дә тарала. Аның барлыкка килүендә 20 — 30 нчы еллардагы студент¬ лар түгәрәкләре зур роль уйный. Ул түгәрәкләрдә булачак либераллар да, революцион идея яклылар да катнаша. 20 нче еллар ахыры — 30 нчы еллар башын Россия иҗти¬ магый хәрәкәтендә түгәрәкләр чоры дип атарга мөмкин. Кеч¬ кенә түгәрәкләрне полиция бик тиз ача. Алар, яшерен оеш- XIX гасырның 40 нчы елларында Мәскәүдәге кунак бүлмәсе. Рассам Б. М. Кустодиев картинасыннан. Сулда М. С. Щепкин белән әңгәмә коручы В. П. Боткин һәм Д. Л. Крюков сурәтләнгән; бүлмәгә кереп баручы В. Г. Белинский йорт хуҗасы А. А. Елагин белән исәнлә¬ шә, өстәл артында (сулдан уңга) П. Я. Чаадаев, Т. Н. Грановский, К. С. Аксаков, И. В. Киреевский; уңда А. П. Елагина утыра, А. И. Гер¬ цен һәм А. И. Тургенев басып торалар
88 мал арга кадәр үсеп, үз программаларын эшләргә дә өлгерә алмыйлар. Бу чорда мондый оешмаларга катнашучылар¬ ның составы үзгәрә. Декабристлар заманында алар, нигездә, югары катлау вәкилләреннән һәм хәрби яшьләрдән торса, хәзер аларга җәмгыятьнең төрле катлауларыннан чыккан кешеләр килә. 1827 елда хакимият Мәскәү университетында бертуган Критскийлар түгәрәген фаш итә. 1831 елда кораллы вос¬ стание планнары белән янган Н. П. Сунгуров түгәрәге булу факты ачыла. 1833 елда яшь философ һәм әдәбиятчы Н. В. Станкевич төзегән түгәрәк үз эчендә көнбатышчыларны да, славяно¬ филларны да, революционерларны да туплаган берләш¬ мәләрнең берсе була. Аның составына Т. Н. Грановский һәм К. С. Аксаков, В. Г. Белинский һәм М. А. Бакунин кебек төр¬ ле фикерле кешеләр керә. 1834 елда А. И. Герцен һәм Н. П. Огарёв түгәрәге тар-мар ителә; Владимир, Нежин, Курск шәһәрләрендәге, Урал за¬ водларындагы түгәрәкләр юкка чыгарыла. Революцион хәрәкәт. Россиядә революцион хәрәкәт XIX гасырның 40 — 50 нче елларында туа. Ул Россиянең үзәгендә генә түгел, ә бәлки күп кенә милли төбәкләрдә дә оеша башлый. Иң зур йогынтыга ия булган революцион оешмаларның берсе — Кирилл-Мефодий җәмгыяте Украи¬ нада (1846 —1847) барлыкка килә. Аңа күренекле рус та¬ рихчысы Н. И. Костомаров нигез сала. Соңрак күренекле украин шагыйре Т. Г. Шевченко оешма җитәкчеләренең бер¬ сенә әверелә. Җәмгыять крепостной хокукны һәм югары катлауларга бирелгән өстенлекләрне бетерү өчен көрәшә. Җәмгыять әгъзалары рус, украин, белорус, поляк, чех, серб, хорват, болгар халыкларының славян республикалары фе¬ дерациясен (тигез хокуклы берләшмәсен) төзүне төп мак¬ сат итеп куялар. Үз идеалларын тормышка ашыру өчен, көрәш алымнары мәсьәләсендә бу җәмгыять ике лагерьга — йомшак чаралар (җитәкчеләре Костомаров) һәм кискен гамәлләр яклыларга (җитәкчеләре Шевченко) бүленә. Рус революцион хәрәкәте идеологиясе формалашу процес¬ сы да бара. Ул беренче чиратта А. И. Герцен һәм Н. П. Ога¬ рёв эшчәнлеге белән бәйле була. Александр Иванович Герцен (1812—1870) Мәскәү бае И. А. Яковлевның никахсыз туган улы була. Герцен үзен декабристларның рухи варисы итеп саный. Дусты
89 Н. П. Огарёв белән бергә 1827 елда Герцен «җәзалап үтерелгәннәр өчен .v-* . үч алырга» ант итә. 1829 елда Герцен Мәскәү университетының физика- ; ; ЧЯМ математика факультетына укырга керә. Шунда Герцен һәм Огарёв тирә- ~ сендә 30 нчы еллар башында феодаль- r крепостнойлык тәртипләренә каршы чыгучы фикердәшләрдән торган тү- ДУ гәрәк оеша. 1834 елда Герцен кулга алына һәм, «пасквиль җырлар»ны ха¬ лык алдында башкарганы өчен, Пермь¬ гә сөрелә. Шуннан соңгы елларда ул дәүләт эшендә була, фәнни һәм әдәби эшчәнлек белән шө¬ гыльләнә. 1847 елда ул чит илгә чыгып китә һәм Россиягә кайтудан баш тарта. 1852 елда Герцен Лондонда яши баш¬ лый, әтисеннән мираска калган акчага Ирекле рус типогра¬ фиясенә нигез сала һәм анда «Полярная звезда» альмана¬ хын, «Колокол» газетасын, «Голоса из России» җыентыгын һ.б. әсәрләрен бастырып чыгара. Алар Россиядә киң тара¬ лыш ала. 50 нче елларда Герцен «иҗтимагый» яки «рус» социа¬ лизмы теориясенең төп положениеләрен эшли. Герцен тәгълиматы буенча, Россиядә социализм берсүзсез булачак, һәм җир буенча крестьяннар общинасы аның төп ячейкасы булып торачак. Крестьяннарның община тәртибендә җир биләве, аларның барлык кешеләрнең дә җиргә тигез хоку¬ кы турындагы фикере, община үзидарәсе һәм рус крестья¬ нының табигый коллективизм хисе социалистик җәмгыять төзүнең нигезенә ятарга тиеш була. Крестьяннарның азат ителүен һәм самодержавиегә нигезләнгән сәяси стройның бетерелүен Герцен моның төп шарты дип саный. Революцион юнәлешнең икенче зур теоретигы — Вис¬ сарион Григорьевич Белинский (1811 —1848). Мәскәү уни¬ верситетының философия факультетында (тел-әдәбият бү¬ легендә) аның тирәсендә «11 нче номерлы әдәби җәмгыять» түгәрәге оеша. Озакламый Белинский университеттан чы¬ гарыла. 1833 елда ул Н. В. Станкевич түгәрәгенә кушыла, ә 1834 елдан башлап «Телескоп» һәм «Молва» журналла¬ рында әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1834 елда «Мол¬ ва» журналында аның «Әдәби хыялланулар» исемле мәка¬ ләсе басыла. Анда автор С. С. Уваров идеяләрен кискен
90 В.Г. Белинский тәнкыйтьли. 40 нчы еллар башында Герцен йогынтысында Белинский Рос¬ сиядәге революцион социалистик үз¬ гәрешләр тарафдарына әверелә. Аның бу карашлары Н. А. Некрасов чыгар¬ ган «Современник» журналында басы¬ лып чыккан тәнкыйть мәкаләләрендә аеруча ачык чагыла. Аларда Белин¬ ский туып килүче революцион лагерь¬ ның күренекле рухи юлбашчыла¬ рының берсе буларак чыгыш ясый. Бе¬ линский идеяләре аның «Н. В. Гоголь- гә хат»ында (1847) аеруча ачык бәян ителә. Бу хатта ул самодержавиене һәм крепостной хокукны кискен тәнкыйть¬ ли. Иҗтимагый хәрәкәтнең төп бурычларын Белинский «крепостной хокукны юк итүдә, тән җәзасын бетерүдә, бул¬ ган законнарны гына булса да җиренә җиткереп үтәү»дә күрә. Белинскийның Гогольгә хаты, кулдан күчереп языл¬ ган хәлдә, бөтен Россия буйлап тарала һәм шактый күп укы¬ мышлы яшьләрнең дөньяга карашын формалаштыруда ни¬ гез булып тора. 40 нчы елларда социалистларның беренче революцион оешмалары төзелә. 1845 елда Петербургта Тышкы эшләр министрлыгы чиновнигы М. В. Буташевич-Петрашевский тирәсендә оешкан җәмгыятьне дә алар рәтенә кертергә кирәк. Атна саен Петрашевский «җомга»ларына әдәбият¬ чылар, укытучылар, чиновниклар, революцион-демократик идеяләрне уртаклашучылар җыела. Алар арасында яшь язу¬ чылар М. Е. Салтыков һәм Ф. М. Достоевский, шагыйрьләр А. Н. Плещеев һәм А. Н. Майков, географ-галим П. П. Семё¬ нов, пианист А. Г. Рубинштейн да була. Алар Россия тор¬ мышындагы чишелмәгән авыр мәсьәләләрне тикшерәләр, крепостной хокукны һәм самодержавие хакимлеген гаеп¬ ләп чыгалар. Петрашевскийчылар шул замандагы социа¬ листик тәгълиматны өйрәнәләр һәм аны Россиядә тормыш¬ ка ашыру мөмкинлекләрен эзлиләр. Европада 1848 елда булган революцион вакыйгалар тәэсирендә түгәрәк әгъза¬ лары Россиядә революциягә әзерләнү зарурлыгы турында сүз алып баралар. 1849 елда түгәрәк тар-мар ителә, 39 петрашевскийчы кул¬ га алына. 21 кеше үлем җәзасына хөкем ителә, соңыннан ул каторга һәм сөрген белән алыштырыла. 40 — 50 нче еллардагы күп кенә революционерлар рево-
91 люциягә һәм социализмга карашла¬ рын тора-бара үзгәртәләр. Мәсәлән, Ф. М. Достоевский социализм тәгъли¬ матыннан баш тарта. Гомумән алганда, 40 — 50 нче еллар¬ да Россиядә революцион хәрәкәт зур үсеш кичерә. Бу — эчке сәбәпләр белән генә түгел, Европа революцияләренең йогынтысы белән дә аңлатыла. Бу чорда революцион идеологиянең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр: — Россияне «өстән» реформалаш¬ тыруга өмет өзелү (югары хакимият һәм җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек М. В. Буташевич- Петрашевский итүе нәтиҗәсендә); — җәмгыятьтә үзгәртеп коруларны гамәлгә ашыру мак¬ сатыннан, революцион көч куллану зарурлыгын һәм аның законлылыгын нигезләү; — социалистик тәгълиматларны булачак революциянең һәм революция җиңгәннән соңгы ил тормышын җайга са¬ луда төп идея нигезе дип тәкъдим итү. 40 — 50 нче еллардагы революцион хәрәкәт хакимиятне җәмгыятьтә реформалар үткәрүгә этәрүче иң мөһим сәбәп¬ ләрнең берсе була. П. Я. Чаадаев. 30 — 50 нче еллар иҗтимагый фикерендә һәм иҗтимагый хәрәкәтендә төп урынны фикер иясе һәм публицист Пётр Яковлевич Чаадаев (1794 —1856) алып тора. Ул 1812 елгы Ватан сугышында һәм декабристларның Төньяк җәмгыятендә катнашкан. Ул 1823 —1826 елларда чит илдә яшәгән, шунда аның фәлсәфи-тарихи карашлары формалашкан. Үзенең «Фәлсәфи хатлар»ында (1829 — 1831) Чаадаев Россиянең дөнья тарихыннан «читләштерелүе» («без дөньяда ялгызлар, дөньяга берни дә бирмәдек, аны бернәрсәгә өйрәтмәдек»), «рухи торгынлыгы һәм милли тәкәбберлеге» турында сөйли. Аныңча менә шулар илнең тарихи үсешен тоткарлый. Хатларның беренчесе «Телескоп» журналында (1836) басылганнан соң, ул «акылдан язган» дип игълан ителә, ә журнал ябыла. Бу гаепләүләргә «Акыл¬ дан язган кешенең апологиясе» (1837) мәкаләсендә җавап биреп, Чаадаев Россиянең яңартылган тарихи киләчәгенә, аның көнбатыш христиан дөньясына кушылачагына ыша¬ ныч белдерә.
Интеллигенция арасында либераль һәм революцион ка¬ рашларның киң таралуы 30—50 нче еллардагы иҗтимагый хәрәкәт үсешенең төп нәтиҗәсе булып тора. Россия җәмгыя¬ тенең алдынгы өлеше өчен самодержавие-крепостниклык сис¬ темасының кимчелекләре аермачык күренеп тора, һәм ул, хакимияттән өметен өзеп, яңарыш өчен үзе көрәшә башлый. Сораулар һәм биремнәр 1. Александр I үлгәннән соң, иҗтимагый хәрәкәт нинди юнәлештә үсә башлый? Бу юнәлешкә нинди сәбәпләр алшарт була? 2 30 — 50 нче еллардагы иҗтимагый хәрәкәтнең нинди төп үзенчә¬ лекләрен атый аласыз? Ни өчен? 3 Консерватив хәрәкәттә нинди яңалык күренә? 4 Көнбатышчылар һәм славянофилларның караш¬ ларындагы аерымлыклар нәрсәдә? Аларны нәрсә берләштерә? & Рос¬ сия җәмгыятендә революцион карашлар активлашуны нәрсә белән аңлатып була? 6. А. И. Герценның социалистик тәгълиматының төп идеяләре нинди? 7. 30 — 50 нче еллар иҗтимагый хәрәкәтендә П. Я. Чаа¬ даевның үзенчәлекле урын тотуы нәрсәдә чагыла? Документлар Б. Н. Чичерин истәлекләреннән Сретен бульварындагы Павловлар йорты бу чорда (40 нчы елларда) Мәскәүдәге төп әдәби үзәкләрнең берсе иде. Нико¬ лай Филиппович ул чактагы Мәскәүнең әдәбият дөньясындагы һәр ике партия — славянофиллар һәм көнбатышчылар белән дә кыска вакытлы мөнәсәбәттә генә булды. Славянофиллар¬ дан Хомяков һәм Шевырев — аның якын танышлары; Акса¬ ков белән алар — иске дуслар. Икенче яктан, ул Грановский һәм Чаадаев белән дә шундый ук дустанә мөнәсәбәтләрдә... Монда төн урталарына кадәр кайнар бәхәс бара: Редкий белән Шевырев, Кавелин белән Аксаков, Герцен һәм Крюков Хомя¬ ков белән бәхәсләшә. Бирегә Киреевскийлар һәм ул чакта әле яшь Юрий Самарин килеп чыга. Чаадаев — даими кунак. Ул такыр башы, аксөяк манералары, үткен һәм үзенчәлекле акы¬ лы, үзенә хас позасы белән аерылып тора... Бу — Мәскәүдә әдәбиятның чәчәк аткан чоры иде... Көндәшләр очрашуга, нык әзерләнеп, каршылыклы фи¬ керләр, ләкин белем запасы һәм сокландыргыч сүзгә осталык белән киләләр. Уртак бәхәскә капма-каршы фикер йөрткән кешеләр ки¬ леп кушылганда, читенсенү, азсүзлелек онытыла, ләкин бер- берсен хөрмәт итү һәм тану кала...
93 С. М. Соловьёв «Язмалары оннан [Мәскәү] университетында Көнбатыш партия, димәк, Көн¬ батыштагы университетларда тәрбия алган профессорлар пар¬ тиясе хакимлек итә. Партия зур, төсмерләргә бай, шуңа күрә анда иркен һәм киң; мин, Чивилев, Грановский, Кавелин — бер партиядә (арабызда аерма зур булса да): мин, мәсәлән, ди¬ ни кеше, христиан диненә ышанам; Грановский дини мәсьәлә¬ ләрдә төптән уйлаучан; Чивилев аеруча сак — соңыннан гына мин аның бернигә дә ышанмавын белдем; Кавелин шулай ук, һәм ул моны яшерми дә; сәяси ышанулары буенча Гранов¬ ский миңа якын тора: һәрнәрсәне уйлап эшли, сансызраклар аны Пруссия монархиясе тарафдары диләр; Кавелин исә, артык мавыгучан булганга, уртак дуслары күренекле Герцен кебек үк социаль яңарышларның берсеннән дә, хәтта коммунизм¬ нан да куркып тормый. Герцен белән мин якыннан таныш тү¬ гел идем, ләкин Грановский янында һәм башка җыелышларда күрешкән булды; мин аны яратып тыңлыйм, чөнки бу кеше — телгә үткен, чая, җор һәм бетмәс-төкәнмәс бәхәс остасы; ләкин мине үз фикерләрен белгерткәндәге кискенлеге, кеше фикер¬ ләренә карата дорфалыгы белән ул үзеннән биздерә. Бу кеше коточкыч түземсез иде. А. С. Хомяков мәкаләсеннән. 1847 ел Кайбер журналлар безне, мыскыллап, славянофиллар дип йөртәләр. Бу атама чит телдәгечә төзелгән, русчага тәрҗемә иткәндә, ул «славяннарны яратучыо булыр иде. Үземә калса, мин бу атаманы бик теләп кабул итәм: славяннарны яратам мин... Мин аларны шуңа яратам ки, рус булып та славяннар¬ ны яратмаган кеше юктыр. Рус булып та үзенең славян кеше¬ се белән туганлыгын аңламаган һәм аеруча православие динен¬ дәге славянны туганы дип санамаган кеше юктыр. Бу турыда теләсә кемнән белешмә алып була: төрек походында катнаш¬ кан рус солдатыннан да, Мәскәүнең сәүдә йортында да. Анда¬ гы француз, немец һәм итальяннар — чит ил кешесе, ә серб, далматинец һәм болгар үз туганыбыз кебек кабул ителә. Сла¬ вяннарны яраткан өчен көлсәләр дә, ул көлүне теләп кабул итәм — руслардан көлгән кебек итеп. Андый көлүләр бер генә нәрсәне аңлата: фикер ярлылыгын, караш тарлыгын, акылын һәм рухи тормышын җуйган кешеләрне... Хәзерге Көнбатыш¬ ның берьяклы китапча тормышына яки үле зиннәтле салон¬ нарына кызганып карыйм... Документларга сораулар: 1. Павлов йортындагы кебек, көн¬ батышчылар һәм славянофиллар җыелып, бәхәсләр алып барыр-
94 лык салоннарның булуын ничек аңлатасыз? 2. С. М. Соловьёвка Герценның нинди сыйфатлары ошамый һәм ни өчен? 3. А. С. Хомя¬ ков славянофилларның нинди сыйфатын иң төп сыйфат дип саный? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Альманах — әдәби-публицистик җыентык. Социалистик тәгълимат — җәмгыять төзелеше турындагы тәгълимат. Ул кешене кеше эксплуатацияләмәгән җәмгы¬ ятьтә төп җитештерү чараларының (җир, предприятиеләр һ.б.) җәмәгать милке булуына нигезләнгән. § 14. 1853 —1856 еллардагы Кырым сугышы. Севастополь оборонасы Көнчыгыш мәсьәләсенең кискенләшүе. Россиянең тыш¬ кы сәясәтендә иң әһәмиятлеләрдән саналган Көнчыгыш мәсьәләсе 50 нче еллар башында күзгә күренеп кискенләшә. Бәйсез славян дәүләтләре төзеп, Бал канда үз йогынты¬ сын киңәйтергә омтылган Николай I, Төркияне тәмам тар- мар итү өчен, сылтау гына эзли. Мондый сылтау тиздән табыла: солтан христиан диненең изге гыйбадәтханәсе — Иерусалимдагы Вифлеем храмы — ачкычын католик ру¬ ханиларга тапшыра. Россия ачкычны православие дине ру¬ ханиларына кире кайтарып бирүне таләп итә. Солтан Рос¬ сиянең бу таләбен үтәүдән баш тартканнан соң, Россия Төркиягә буйсынган Дунай кенәзлекләренә гаскәр кертә. 1853 елның октябрендә Госманлы империясе Россиягә су¬ гыш игълан итә. Көнбатыш Европада бу сугышны Көнчы¬ гыш сугышы дип, Россиядә Кырым сугышы дип атыйлар. Николайга Россия күптәнге дошманын бик тиз җиңәр сыман тоела, ул, Көнбатыш бу сугышка катнашмас, дип уйлый. Аныңча, Австрия һәм Пруссия Россиянең венгр ре¬ волюциясен бастырудагы ярдәмен рәхмәт хисләре белән истә тотарга, патшаның, кирәк була калса, Пруссия коро¬ ленә дә ярдәм кулы сузарга әзер торуын онытмаска тиеш¬ ләр. Франция әле 1848 елгы революцион чуалышлардан тернәкләнеп җитә алмый. Патша, Төркияне җиңгәннән соң, Англиягә Крит һәм Мисырны бирергә вәгъдә итә. Әмма Николай I нык ялгыша. Австрия нинди генә хәлдә дә Россиянең Балканда ныгып калуын теләми. Пруссия дә
95 шул ук фикерне хуплый. Франциядә хакимияткә килгән Наполеон I нең туганнан туган энесе император Наполеон III кә үз дәрәҗәсен хәрби җиңүләр белән ныгытырга кирәк була. Англия исә ничек тә Россиянең позицияләрен йом¬ шартырга омтыла. Сугышның башлангыч чоры. Сугыш ике фронтта — Балканда һәм Кавказ артында башлана. Балкан фронтында аерым бәрелешләр була тора, әмма бер генә як та зур уңыш¬ ка ирешә алмый. Кавказда төрекләр Изге Николай ныгытмасын кулга төшерәләр. Ләкин рус гаскәре ал арның алга таба хәрәкәт итүен туктата. Төрекләр Каре янында каты җиңелүгә ду¬ чар булалар. Сугышның бу чорында иң истә калырлык вакыйга — Синоп бәрелеше. 1853 елның 18 ноябрендә Кара диңгез флотының вице-адмирал П. С. Нахимов җитәкчелегендәге кораблар отряды, алдан разведка ясап, Синоп бухтасында күп санлы төрек флотына һөҗүм итә. Өч сәгатьлек сугыш¬ тан соң дошман флоты батырыла. Ул арада Көнбатыш илләре матбугатында русларга кар¬ шы истерия башлана. Төркияне бүлү турындагы яшерен сөйләшү материаллары фаш ителә. Николай I нең вәкиллә¬ ре тарафыннан алып барылган бу сөйләшүләр берничә елга сузыла. Рус армиясенең, Константинопольне һәм Кара диң¬ гез бугазларын алу өчен, һөҗүмгә әзерләнүе кайберәүләрне хәвефкә сала. Англия һәм Франция хөкүмәтләре Төркия белән хәрби берлек төзиләр һәм Россиядән Дунай кенәзлекләрендәге гас¬ кәрләрне чыгаруын таләп итәләр. Бер үк вакытта Кара диң- Синоп сугышы
96 1854 елның гыйнварында инглиз-француз флотының Босфор бугазы аша Кара диңгезгә керүе гезгә инглиз-француз флоты кертелә. 1854 елның мартында Англия һәм Франция Россиягә сугыш игълан итә. Николай I Австрия һәм Пруссиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, ләкин хуплау тапмый. Бу илләр дә, Англия һәм Франциягә кушы¬ лып, Төркиянең бөтенлеген саклауны һәм рус гаскәрләрен Молдавия һәм Валахиядән чыгаруны таләп итәләр. Россия тулаем изоляциядә кала. Дөрес, Англия белән Франция Австрия, Пруссия һәм Швецияне үз якларыннан торып су¬ гышырга мәҗбүр итә алмыйлар. Англия һәм Франция хәрби берлегенә бары тик Италия дәүләте — Сардиния генә ку¬ шыла. Англия һәм Франциянең сугышка кушылуы. Русларга каршы коалиция буенча союзниклар Россиягә бөтен яктан һөҗүм итәргә планлаштыралар. Сугыш игълан иткәч үк, инглиз-француз кораблары Кара диңгездә — Одессаны, Бал- тыйк диңгезендә — Аланд утрауларын, Баренц диңгезендә — Кольский култыгын; Ак диңгездә — Со ловец утраулары һәм Архангельскины, Тын океанда Петропавловск-Камчатканы һөҗүмгә тоталар. Бу һөҗүмнәр кире кайтарыла, десант тө¬ шерергә омтылулар да уңышсыз тәмамлана. 1854 елның җәендә Кавказ артында тар-мар ителгән тө¬ рекләр дә Россия дошманнарының өметен акламый. Ша¬ мил гаскәрләре дә җиңелә. Шуңа да карамастан Николай I, Австриянең сугышка керүеннән куркып, Дунай кенәзлекләреннән Россия гас¬ кәрләрен чыгарырга мәҗбүр була. Кенәзлекләрне шунда ук австриялеләр басып ала.
97 В. А. Корнилов. Рәссам К. П. Брюллов картинасыннан Англия һәм Франция сугыш хә¬ рәкәтләрен Россия территориясенә күчерергә дигән карарга киләләр. 1854 елның сентябрендә 60 мең кеше¬ дән торган союзниклар армиясе Кы¬ рымда Евпатория районына төшерелә, һәм Кара диңгездәге иң әһәмиятле рус крепосте Севастопольгә һөҗүм баш¬ лый. Шәһәргә диңгездән үтеп керер¬ лек булмый, әмма ул коры җирдән бө¬ тенләй диярлек ныгытылмаган була. Альма елгасындагы сугышта рус гас¬ кәрләре уңышсызлыкка очраганнан соң, башкомандующий кенәз А. С. Мен¬ шиков (тиздән, сәләтсез җитәкче бул¬ ган өчен, «Изменщиков» кушаматы ал¬ ган) «эчке губерналар белән элемтәне сакларга» карар итә һәм армиягә Кы¬ рым эченәрәк чигенергә боера. Шунда ук Севастопольнең һәлакәткә дучар булачагы күренә. Кораллану дәрәҗәсе буенча Россия техник яктан күп ал¬ га киткән дошманнарыннан калыша. Рус пехотасы, 100 ел электәге кебек үк, 300 адымга гына ата торган шома көп¬ шәле чакматашлы винтовкалар белән кораллана. Союзник¬ лар хәрби флотының көчлерәк булуына да шик калмый: пар ярдәмендә эшләүче берничә корабны искә алмаганда, рус флоты җилкәнле флот булып кала бирә, ә кораб артил¬ лериясе бик искергән була. Заманча техника кертелми. Аны өлешчә рус солдатлары һәм матросларының батырлыгы һәм фидакярлеге, командирларның осталыгы тулыландыра, ләкин җиңү өчен болар гына җитми. Героик Севастополь оборонасы. Крепость-шәһәр оборо¬ насы белән Кара диңгез флоты штаб начальнигы, адмирал В. А. Корнилов җитәкчелек итә. Сугыш хәрәкәтләре арасын¬ дагы кыска вакытлы тынычлыктан файдаланып, ул шәһәр¬ не оборона корылмалары белән әйләндереп алырга әмер бирә. Алар талантлы инженер Э. И. Тотлебен җитәкчелегендә төзе¬ лә. Бөтен Севастополь халкы туган каласын сакларга күтәре¬ лә. Көрәк, ломнар белән коралланган меңнәрчә кешеләр кө¬ не-төне ныгытмалар коруда эшли. Тиз арада шәһәр көчле бастионнар һәм батарея лар белән уратып алына. Севастополь бухтасына дошман кораблары кермәсен өчен, бухта авызында Кара диңгез флоты корабларының бер өлешен батырырга карар кылына. Алардан кораллар алына, 10 мең матрос, ярга төшеп, шәһәрне саклаучылар ополчениесенә кушыла.
П. С. Нахимов П. М. Кошка Севастополь оборонасы 11 ай дәвам итә. Дошман шәһәр¬ не бик нык бомбага тота. Шәһәр өстенә беренче бомбалар 1854 елның 5 октябрендә ява. Бу көнне В. А. Корнилов һә¬ лак була (оборонаның яңа җитәкчесе итеп вице-адмирал П. С. Нахимов билгеләнә), ә шәһәрне саклаучылар арасында үтерелгән һәм яраланган кешеләрнең гомуми саны 1300 гә җитә. Ләкин шәһәр каршы торуын дәвам итә. Крепостьны саклаучылар вакыт-вакыт контратакага күчәләр, кыюланып, дошман ягына чыгып һөҗүм итәләр. Мондый «операция »ләрдә бигрәк тә матрос Пётр Кошка аерылып тора. Севастопольдә хатын-кызлар һәм балалар да әтиләренә, ирләренә, абыйларына фидакярләрчә ярдәм итә¬ ләр. Гади рус хатыны Дарья Севастопольская — рус армия¬ сендәге беренче шәфкать туташы — оборона каһарманына әйләнә. Кара диңгез ныгытмасын саклаучы солдат һәм офицер¬ ларның батырлыгы замандашларын тетрәндерә, император Николай I камалышта калган Севастопольдә хезмәт итүче¬ ләрнең һәр аен бер елга санарга боера. Хәрби хәрәкәтләрнең озакка сузылуы, союзниклар арасында корбаннар күп булу (1854 елның сентябреннән 1855 елның сентябренә кадәр инглизләр генә дә сугышта 3600 солдат һәм офицерын, ә авы¬ рып үлүчеләр белән 15 750 кешесен югалта) армиядә дә, Көнбатыш Европа илләрендә дә ризасызлык тудыра. 1855 елның август ахырында Севастополь соңгы тапкыр коточкыч нык бомбага тотыла. 800 орудие бертуктаусыз шәһәргә ут яудыра, шуннан соң гомуми штурм башлана.
99 Төп биеклекне — Малахов курганын кулга төшергәч, алга таба шәһәрне саклауның мәгънәсе калмый. Крепостьны саклаучылар Севастопольнең көньяк өлешен калдырып чыгалар. Севастопольнең көньяк өлешеннән тыш, дошман Керчь, Еникале, Анапа һәм Кинбурнны да үз кулына төшерә. Кавказдагы көрәш. Төрекләрнең Кавказда алга ыргы¬ луы уңышсызлыкка очрый. 1855 елның башында анда баш- командующий итеп Н. Н. Муравьёв билгеләнә, ул гаять көчле Каре крепостена һөҗүм башлый. Ике ай камалышта торган¬ нан соң, крепость бирелә. Рус гаскәрләренә Эрзерумга һәм алга таба Истанбулга юл ачыла. Бу җиңү алдагы солых шарт¬ ларын йомшартып кына калмый, рус җәмгыятендә Кырымда җиңелү әчесен дә җиңеләйтә. 1856 елгы Париж солыхы. Сугыш нәтиҗәләре. 1854 елда ук, рус гаскәрләрен Молдавия һәм Валахиядән чыгаргач, союзниклар солых турында сөйләшүләр башларга тәкъдим итәләр. Ләкин ул вакытта сөйләшүләр нәтиҗәсез кала. 1855 елның февралендә Николай I кинәт вафат булганнан соң һәм Севастополь бирелгәннән соң, 1855 елның августын¬ да Россия 1856 елның февралендә Парижда чакырылачак солых конференциясендә катнашырга ризалык бирә. 1856 елның мартында солых турындагы килешүгә кул куела. Солых буенча, сугыш барышында яулап алынган бар¬ лык өлкәләр һәм шәһәрләр Россиягә һәм Төркиягә кире кай¬ тарыла, конгресста катнашкан барлык державалар тарафын¬ нан Госманлы империясенең бәйсезлеге һәм бөтенлеге га¬ рантияләнә. Кара диңгез нейтраль дип игълан ителә, шуңа күрә Россия анда хәрби флот тоту һәм яр буе ныгытмалары булдыру хокукыннан мәхрүм ителә. Бессарабиянең көньяк өлеше, килешү нигезендә, Молдавиягә күчә; Сербия, Молда¬ вия һәм Валахия солтанның югары хакимлеге астында кала; төрек христианнарын яклау барлык бөек державалар кулы¬ на тапшырыла. Сугышның төп нәтиҗәсе шул: Россия, тулаем алганда, дөньяның аңа каршы берләшкән иң эре державалары һө¬ җүменә бирешми. Җитди хәрби җиңелүгә дучар булуга да карамастан, сугыш аңа әллә ни зыян китерми. Россия өчен иң авыры Париж солыхының аны Кара диңгездә флот һәм ныгытмалар тотудан тыюы була. Сугыш шуны күрсәтә: Россия җәмгыятендә тормышның бар¬ лык якларын кичекмәстән һәм кискен рәвештә рефор¬ малаштырырга кирәк, шунсыз алга киткән Европа Россияне яңадан-яңа җиңелүләргә дучар итәргә мөмкин.
100 Сораулар һәм биремнәр 1. XIX гасыр уртасында Көнчыгыш мәсьәләсенең кискенлә¬ шү сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? 2. Кырым сугышы алдыннан Нико¬ лай I нең халыкара хәлне бәяләп бетерә алмавын нәрсә белән аңлатып була? 3. Сугышның беренче этабына гомуми бәя бирегез. 4. Англия һәм Франциянең сугыштагы максатлары һәм планнары нинди була? 5. Ни өчен союзникларның төп көчләре Севастопольгә каршы юнәл- телә? 6. Англия һәм Франция өчен Кырым сугышының төп нәти¬ җәсе нәрсәдә? 7. Россия өчен Кырым сугышының төп нәтиҗәсе нинди? Документлар Кырымда рус армиясе башкомандующие А. Менши- ковның адмирал В. Корниловка Кара диңгез флоты корабларын батыру хакындагы приказы турында. Баш¬ командующий канцеляриясе начальнигы А. Камовский истәлекләреннән Флотының бер өлешен үз ихтыяры белән су төбенә җибә¬ рергә тиешле адмиралның коточкыч хәлен күз алдына ките¬ реп була: дошманнарның да максаты шул ук бит дигән уй аның йөрәген телә. Шундый кискен приказның соң дәрәҗәдә зарурлыгы хакында ишетеп һушсыз калган Корнилов үз ко¬ лакларына ышана алмады, приказ сүзләрен аңлый алмады!.. Ничек инде сугышчан рухың суынып та җитмәгән, исеңә килергә дә өлгермәгән килеш, үзеңне үзең кораблардан аерылу хакындагы фикер белән килешергә мәҗбүр итәргә, үз кулла¬ рың белән аларны батыра башларга кирәк? Ул, башкомандую- щийга каршы чыгарга базып, бу соңгы чараны башкаруны үз өстенә алмавын белдерде... В. А. Корниловның флот буенча корабларны батыру турындагы приказыннан. 1854 ел, 11 сентябрь Иптәшләр! Гаскәрләребез бездән артык көчле дошман белән канкойгыч сугыштан соң, күкрәкләре белән шәһәрне саклау өчен, Севастопольгә чигенделәр... Башкомандующий 5 иске корабны фарватерда батырырга карар итте: алар вакытлыча рейдка чыга торган юлны яба¬ чаклар... Үз хезмәтеңне юкка чыгару җиңел түгел: корбанга дучар ителгән корабларны тоту өчен, бик күп көч куелган иде, ләкин шулай кирәк һәм без буйсынырга мәҗбүр... П. С. Нахимовның корабларны батыру турындагы при¬ казыннан. 1854 ел, 14 сентябрь Дошман шәһәр капкасында, анда гарнизон кечкенә, миңа
101 үземә тапшырылган эскадра корабларын батырырга кирәк. Аларның калган командалары абордаж коралы белән гарни¬ зонга кушылачак... В. Зарубаевның «Севастополь турында истәлекләр»еннән Мылтыкларыбыз шома көпшәле иде; чолганышта калгач бирелгән французларның Минье пулялары 2 — 3 атудан соң көпшәгә керми башладылар. Солдатлар пуляны мылтык көпшәсенә шомполга таш белән бәреп кертәләр; шомпол дуга кебек бөгелә, пуля бирешми. Тимерчелектәге кебек шакылда¬ табыз. Солдатлар майлы шәм калдыклары белән пуляны май¬ лыйлар, барыбер барып чыкмый. «Нарезной» итеп үзгәртелгән мылтыклар ырмаулары буенча ярыла. Офицерларның тәмам аптырашта калуы гаҗәп түгел, ә солдатлар монда хыянәт юк микән дип шикләнәләр. Севастополь оборонасында катнашкан Л. Н. Толстой хатыннан. 1854 ел, 20 ноябрь Гаскәрләрнең рухы гаҗәп күтәренке. Борынгы Греция за¬ манында да бу кадәр батырлыклар булмагандыр. Гаскәрләрне карап йөргән Корнилов, «Шәп, егетләр» диясе урынга: «Үләргә кирәк, егетләр, үләсезме?» — ди. Гаскәр: «Үләрбез, галиҗәнап, ура!» — дип җавап бирә. Бу — кылану түгел, һәркемнең йөзен¬ дә хакыйкать ярылып ята, һәм 22 мең кеше үз вәгъдәсен үтә¬ де дә инде. Сугыш бетү турындагы Манифесттан. 1856 ел, 19 март Киеренке, кан коюлы, өч ел дәвамында Европаның эчен пошырган көрәш туктатыла. Ул Россия тарафыннан башлан¬ мады, башланыр алдыннан гына вафат булган онытылмас ата¬ быз тантаналы рәвештә барыбызга да игълан итте: аның урын¬ сыз дәгъва һәм теләкләренең максаты бер генә: хокуклары¬ бызны саклау, Шәрыктагы диндәшләребезне кыерсытылудан коткару... Документларга сораулар: 1. Беренче өч документны укып чыгыгыз. Ни өчен башкомандующийның Севастопольдә кораблар¬ ны батыру турындагы карарыннан ризасызлыкларын белдереп тә, В. А. Корнилов һәм П. С. Нахимов бу приказны үтәп кенә калмый¬ лар, ә үз кул астындагы гаскәрләргә аның дөреслеген расларлык сүзләр дә табалар? 2. Ни өчен рус армиясе иске корал белән корал¬ ланган була? Төп сәбәпләр нәрсәдә? 3. Севастополь оборонасы вакы¬ тында рус солдатларының күтәренке рухын ни белән аңлата аласыз? 4. Сугыш бетү турындагы Манифесттан өзекне укыгыз. Россиянең Көнчыгыш сугышына керү мотивлары белән сез килешәсезме? Җава¬ быгызны аңлатыгыз.
102 § 15. Мәгариф һәм фән Мәгариф үсеше. XIX гасыр башларында ук Россиядә югары, урта һәм башлангыч белем бирү системасы тәмам формалашып бетә. 1803 елда мәгариф өлкәсендә үткәрелгән реформа нәтиҗәсендә һәр губерна шәһәрендә гимназия, һәр өяз шәһәрендә өяз училищесы ачыла. Авыл җирендә при¬ ход училищелары төзелә. Шунысы да мөһим: аларга «җе¬ несенә һәм яшенә карамастан», «теләсә кайсы катлау» ба¬ лалары да укырга алына. Дөрес, «өзлексез» белем бирү игъ¬ лан ителүгә карамастан, крепостной балаларына бары тик приход училищеларына гына ишекләр ачык була. Мәгариф учреждениеләре белән идарә итү өчен, Халык мәгарифе ми¬ нистрлыгы төзелә. 1811 елда Александровский (Царское Село) лицее ачыла, анда югары дворяннар җәмгыяте вәкилләре (шул исәптән А. С. Пушкин да) белем ала. Ул чорда Лицей иң дәрәҗәле уку йортына гына түгел, ә бәлки хөр фикерлелек үзәгенә дә әверелә. Хөкүмәт югары белемне үстерүгә дә зур игътибар бирә. Ул чакта бердәнбер булган Мәскәү университетыннан тыш, гасырның беренче ике унъеллыгы дәвамында гына да биш яңа университет ачыла: Дерпт (1802), Казан (1804), Харь¬ ков (1804), Вилен (1804), Петербург (1819) университетла¬ ры. 20 — 50 нче елларда хөкүмәтнең мәгариф ихтыяҗлары¬ на мөнәсәбәте берникадәр үзгәрә. Гасыр башында гомуми белем бирү иң мөһим мәсьәлә булып саналса, хәзер мәктәп төп игътибарны башлыча дини башлангычка нигезләнгән әхлак тәрбияләүгә юнәлдерә. Николай I заманында бөтен төр мәктәпләр дә саклана, ләкин аларның һәркайсы катлауларга бәйле рәвештә аерым¬ лана. Бер класслы приход училищелары хәзер «түбән» кат¬ лау вәкилләре өчен булып, анда ел дәвамында Алла Канунын, укырга, язарга һәм арифметика өйрәнәләр. Өч класслы өяз училищеларына сәүдәгәр, һөнәрче һәм мещан балалары ка¬ бул ителә. Анда рус теле, арифметика, геометрия, тарих һәм география укытыла. Ә җиде класслы гимназияләрдә дво¬ рян, чиновник, беренче гильдия сәүдәгәр балалары укый. 1827 елда хакимият тагын бер мәртәбә крепостной крестьян балаларын гимназия һәм университетларда укыту мөмкин түгеллеген ассызыклый. Шул ук вакытта Халык мәгарифе министрлыгы уку йортларының санын арттыру турында кай¬
103 гырта. Гасыр башында илдә нибары 158 училище булса, гасыр урталарына һәр губернада 130 башлангыч мәктәп исәпләнә. Югары уку йортларының саны да арта. Аеруча төрле өлкәләргә караган белгечләр әзерләүче училищелар кызу темплар белән үсеп китә. Аларны тәмамлап чыгучылар тиешле министрлыкларга эшкә җибәрелә. Шулай ук тех¬ ник югары уку йортлары да ачыла. Халыкның барлык катлаулары өчен әдәбият бастырып чыгару күләме дә арта. 40 нчы елларда зур рус азучыла¬ рының 70 тән артык сайланма әсәрен дөньяга чыгарган А. Ф. Смирдин нәшрияты китаплары дан казана. Өстәвенә бу китаплар бәяләре буенча да киң катлау халык сатып алырлык була. Китапханәләр эше дә үсә. 30 — 40 нчы ел¬ ларда китапханәләр Россиянең күпчелек губерна һәм өяз шәһәрләрендә җирле халык инициативасы белән ачыла. Мәгариф системасын камилләштерү күп очракта илдәге фән үсешенә дә уңай этәргеч бирә. Биология. Гасыр башында тере организмнар һәм систе¬ малар үсеше турындагы бай фактик материал яңача җитди якын килүне таләп итә. Әгәр элек үсемлекләр һәм хайван¬ нар дөньясы үзгәрми дигән фикергә өстенлек бирелсә, хәзер инде ул караш төрле илләрнең геологлары һәм биологлары ясаган ачышлар яктылыгында кире кагыла. 1806 елда Иван Алексеевич Двигубский, җир өслеге һәм анда яшәүче зат¬ лар, вакытлар үтү белән, табигый сәбәпләр басымы астында тамырдан үзгәреш кичерәләр, дип раслый. 1816 елда Иустин Евдокимович Дядьковский табигатьтәге барлык күренешләр дә табигый сәбәпләр аркасында барлыкка килә һәм гомуми үсеш законнарына буйсына дигән идея белән чыгып, аны ис¬ батлый. Аның фикеренчә, тормыш — өзлексез дәвам итүче физик-химик процесс ул. Тере организмнарның үсеше идея¬ сен бу чорда күпчелек табигатьне өйрәнүчеләр яклый. Тере организмнарның үсеше турындагы күзаллауларны нигезләүдә Карл Максимович Бэрның «Табигать үсешенең гомуми законы» (1834) дигән хезмәте җитди алга китеш була. Ул аның аша Ч. Дарвинның элгәре һәм аның тәгъли¬ матын башлап җибәрүче буларак күз алдына килеп баса. Галимнәр — ботаниклар һәм зоологлар — Себер, Ерак Көн¬ чыгыш, Рус Америкасындагы хайваннарның һәм үсемлекләр¬ нең менә дигән коллекцияләрен туплыйлар. 1812 елда Кы¬ рым ботаника бакчасына нигез салына, ул исә дистә еллар дәвамында рус ботаника фәне үзәкләренең берсе булып тора.
104 Медицина. Хәрби-кыр хирургиясенә нигез салучы, Ме¬ дицина-хирургия академиясе профессоры Николай Ивано¬ вич Пирогов Россия медицинасының күренекле вәкиле булып тора. Кырым сугышы елларында ул, сугыш кырын¬ да операция ясаганда, беренче тапкыр наркоз куллана, сын¬ ган сөякләрне ялгау өчен, хәрәкәтсез гипс бәйләвечне кул¬ ланышка кертә. Бөек хирургның ярдәме белән меңнәрчә яра¬ лылар исән калып, кабат сафка басалар. Геология. Бу елларда геология дә көчле үсеш чоры ки¬ черә. Ике теоретик агым — «нептунчылар» (барлык геоло¬ гик процесслар су тәэсирендә бара, дип раслаучылар) һәм «плутончылар» (Җир эчендәге «үзәк ялкын» барлык процессларга нигез булып тора, диючеләр) арасындагы көрәш кискен төс ала. Күпчелек геологлар «плутончылар» яклы була. XIX гасыр башыннан геологик тикшеренүләр беренче мәртәбә системалы характер ала һәм, Байкал аръягын, Себерне, Ерак Көнчыгыш һәм Камчатканы да кертеп, прак¬ тик яктан Россиянең барлык территориясендә алып бары¬ ла. 30 нчы елларда тикшеренүләр башлана, ә 1840 елда Николай Иванович Кокшаров Россиянең Европа өлешенең беренче геологик картасын төзи. Геология фәне үсешенең төп казанышы — Җир тарихта озын юл үткән, гасырлар дәвамында аның өслеге шактый ЗУР үзгәрешләр кичергән дигән нәтиҗәгә килүдә. Астрономия. Бу фәндә дә акрынлап белемнәр туплана бара, һәм нәтиҗәдә алга таба астрономиядә чын революция күзәтелә. Иң зур казаныш — көчле телескоплар ясала, алар ярдәмендә Кояш системасын җентекләп өйрәнү мөмкинле¬ ге туа. 1839 елда Пулково обсерваториясе ачылуның Россия¬ дә астрономия фәненең үсеше өчен әһәмияте аеруча зур була. Обсерватория астрономик күзәтүләр үзәгенә әверелә һәм шул заманның иң соңгы техника казанышлары буенча җиһаз- ландырыла. Математика. Элек хәрби-техник мәктәпләрдә генә укы¬ тылган югары математика хәзер илнең барлык универси¬ тетларында да иң төп предметларның берсенә әйләнә. Ал ар да махсус физика-математика факультетлары ачыла. Мате¬ матик физика үсешенә Михаил Васильевич Остроградский үзеннән аеруча зур өлеш кертә. Россия математиклары иң зур биеклекне геометриядә яулыйлар: фәннең бу өлкәсендә дөньякүләм билгеле ачыш¬ лар ясала. 1826 елда Казан университеты профессоры Нико-
105 лай Иванович Лобачевский Евклидча булмаган геометрия¬ не тудыра. Аны иң күренекле ачышларның берсе дип атар¬ га була. Лобачевскийның бу хезмәте үзенең вафатыннан соң гына дөнья күләмендә чын-чынлап таныла. Физика. XIX гасыр физика өлкәсендә беренче электр тогы чыганагын уйлап табу белән башлана, шуның нәтиҗәсендә дөньяда фән һәм техника бөтенләй яңа үсеш чорына аяк баса. Россиядә бу өлкәгә караган беренче хезмәт 1801 ел¬ да ук языла. 1802 елда Василий Владимирович Петров галь¬ ваник батарея эшли. Ул электр лампочкасының беренче үрнәге булган тотрыклы электр дугасын тудырырга мөм¬ кинлек бирә. Көнбатыш Европада мондый дуга җиде елдан соң гына уйлап табыла. Беренче фәнни эзләнүләр үк электр күренешләре теориясен эшләү мәсьәләсен көн үзәгенә куя. Аның өстендә күп санлы галимнәр эшли, ләкин иң зур нә¬ тиҗәләргә Борис Семёнович Якоби һәм Эмилий Христиано- вич Ленц ирешә. 1833 елда Ленц индукциянең хәрәкәткә китерүче көче юнәлешен билгеләүче кагыйдәне (Ленц за¬ конын) чыгара, шул нигездә бер елдан соң әйләнеп тора торган эшче валы булган электр двигателе уйлап табыла. 1840 елда Якоби гальванопластиканы — электр ярдәмендә кирәкле өслекләргә юка металл катламы җәю ысулын уй¬ лап таба. Болар барысы да киләчәктәге электр энергиясенә нигез¬ ләнгән зур техник уйлап табуларның алшарты булып хез¬ мәт итә. 1832 елда Павел Львович Шиллинг дөньяда берен¬ че кулланырга яраклы электр телеграфын төзи, бу җайлан¬ ма тимерчыбык буенча язма хәбәрләр җибәрергә мөмкин¬ лек тудыра. 1850 елда Якоби телеграф өчен хәреф басучы аппарат уйлап чыгара. Химия. Россия галимнәре химиянең барлык — теоре¬ тик, органик һәм неорганик — өлкәләрендә дә эшлиләр. Кон¬ стантин Сигизмундович Кирхгоф глюкоза табу ысулын эшли. Литвада эшләгән Кристиан Иоганн Гротгус фото¬ химиянең төп законын ача. Бу закон буенча, матдәнең химик әверелеше шул матдә йоткан төсне генә бирә ала. 1840 елда Герман Иванович Гесс термохимиянең төп зако¬ нын ача. Ул химик процессларда энергия саклану принци¬ бын чагылдыра. 1826 —1827 елларда Пётр Григорьевич Соболевский һәм Василий Васильевич Любарский порошоклы метал¬ лургиягә башлангыч бирәләр. Органик химиянең чишмә
106 башында россияле А. А. Воскресенский, Ю. Ф. Фрицше, Н. Н. Зинин тора. Россия галимнәренең гасыр башындагы фәнни ачышла¬ ры XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башында химия фәненең чәчәк атуына нигез була. Фән һәм җитештерү. Фән-техника яңалыкларын тиз арада җитештерүгә кертү XIX гасырның беренче яртысына хас иң җитди үзенчәлекләрнең берсе булып тора. 1817 елда Пожев заводында пудлингование ысулы белән чуеннан тимер алу буенча беренче тәҗрибәләр үткәрелә. Күренек¬ ле металлург Павел Петрович Аносов булат корыч эшләп чыгару технологиясенең дүрт вариантын тәкъдим итә. 30 нчы елларда Түбән Тагил металлургия заводында эшләгән крепостной механиклар Ефим һәм Мирон Черепа¬ новлар пар ярдәмендә эшли торган беренче тимер юл тө¬ зиләр. 1843 елда Петербург белән Мәскәү арасында берен¬ че ике юнәлешле тимер юл (ул чор өчен иң озын!) төзелә башлый. Химиклар Н. Н. Зинин һәм А. М. Бутлеров зур темплар белән үсеп киткән текстиль сәнәгате өчен тотрыклы химик буяулар ясыйлар. Рус географларының тикшеренүләренә таянып, 1842 елда Финанс министрлыгы Россиянең берен¬ че икътисади-географик картасын бастырып чыгара. XIX гасыр башыннан Россиядә машина төзелеше үсеш ала башлый. 20 нче еллардан башлап җитештерүнең күп кенә өлкәләрендә пар машиналары энергиясе киң кулланы¬ ла. Ныгып килүче авыр сәнәгатьтә дә күп санлы яңалык¬ лар барлыкка килә. XIX гасырның беренче яртысында мәгариф һәм фән үсешенә түбәндәге үзенчәлекләр хас: югары һәм урта уку йортларының, аларда укучы төрле халык катлаулары вәкилләренең саны ар¬ та; гыйльми хезмәткәрләрнең саны ишәя; шуның нәтиҗәсендә Россиядә һәм бөтен дөньяда фән нык үсә; фәнни тикшеренү¬ ләрнең практик юнәлеше көчәя; фәннең сәнәгать җитештерүе белән элемтәләре ныгый. Сораулар һәм биремнәр 1. Россиядә мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар күзәтелә? 2 Нинди мисаллар хөкүмәтнең мәгариф мәсьәләләренә игътибары арту турында сөйли? Мондый игътибарны нәрсә белән аңлатып бу¬ ла? 3. XIX гасырның беренче яртысында фән үсешендәге нинди вакыйгаларны сез иң әһәмиятлеләре дип саныйсыз һәм ни өчен?
107 4 Н. И. Пироговның ил һәм дөнья медицинасына керткән өлеше нәрсәдән гыйбарәт? 5. Ни өчен Россиядә эре эшмәкәрләр фән үсе¬ шенә матди ярдәм күрсәтүне көчәйтәләр? Документлар Николай I нең Санкт-Петербургта Практик Технология Институты ачу турындагы указыннан. 1828 ел 1. Практик Технология Институтының максаты, — фабри¬ калар һәм аларның кайбер бүлекләре белән идарә итү өчен, җитәрлек дәрәҗәдә теоретик һәм практик белемнәре булган кешеләр әзерләү. 2. Укучыларга теоретик белем бирү түбәндәге предметлар¬ дан торырга тиеш: 1) Алла Кануны; 2) Матур язу; 3) Рус теле; 4) География буенча гомуми белемнәр һәм тарихка күзәтү; 5) Башлангыч табигать тарихы; 6) Гомумән рәсем һәм бигрәк тә машиналар, планнар, корылмаларның рәсемен ясау; 7) Ариф¬ метика; 8) Алгебра; 9) Геометрия; 10) Гамәли математиканың кирәкле өлешләре; 11) Ьөнәрләр өчен кирәк кадәр физиканы танып белү; 12) Практик химияне ныклап өйрәнү; 13) Техно¬ логия курсы. Россия Фәннәр академиясе гыйльми секретаре И. Р. Тар¬ ханов чыгышыннан. 1893 ел Профессор Егоров архив тузанында онытыла язган гасыр башы академигы Петров исемен фәнгә кире кайтарды, ул 1802 елда беренче мәртәбә академия бинасында Вольт дуга¬ сын күзәтә... Дөресен әйткәндә, электр яктылыгы токларын ачу — аның казанышы, һәм шушы вакыйга уңаеннан... электр машиналары станциясе бинасы корыла... Ул рус галиме, без¬ нең Академия академигы, электр яктылыгын беренче уйлап табучы булуын дөньяга белгертергә тиеш. Бу онытылган хокукны торгызу һәр рус кешесенә кадерле булырга тиеш. Н. Н. Зининның Казан университетында эшләве турында (1841—1847) аның укучылары А. П. Бородин һәм А. М. Бут¬ леров истәлекләреннән Университетта гына түгел, ә бәлки шәһәрдә дә, Казан җәмәгатьчелеге арасында да Н. Н. Зинин зур абруй һәм хөрмәт казанды. Ул — талантлы һәм чын фәнни казанышларга ия булган саф рус галимнәренең берсе. Ул чакта Россия галим¬ нәре катлавында немец элементы шактый көчле иде, ә гади халык химияне аптека эшеннән, лабораторияне аптекадан бик үк аерып бетерә алмый, ә немецларны аптекачы итеп күрергә
г 18 өйрәнгәнгә күрә, рус милләтеннән чыккан күренекле химик¬ ка игътибар зур иде. Н. Н. Зинин фән белән таныш булмаган халык карашларына битараф кала, ул, гомумән, гомер буе тышкы аерымлыкларга битараф булды. Аның өчен фән бар нәрсәдән өстен булды һәм беренче урында торды, ул аның өчен файда алу чарасы түгел, ә максат эше иде, бүләкләр яки репу¬ тация аны кызыксындырмады. Документларга сораулар: L Хакимият ияләре илдә беренче югары һөнәри уку йортлары ачылуның мәгънәсен нәрсәдә күрәләр? 2 Бу уку йортларында укучыларга һөнәри белем бирүнең нигезен нинди предметлар тәшкил итә? 31 Ни өчен В. В. Петровка дан һәм абруй XIX гасыр ахырында гына килә? 4 Истәлекләрдән чыгып, Н. Н. Зининга, галим буларак, кыскача характеристика бирегез. § 16. Рус яңа җирләр ачучылары һәм сәяхәтчеләре XIX гасыр — рус тикшеренүчеләре өчен зур географик ачышлар чоры. Үз элгәрләре XVII — XVIII гасыр сәяхәт¬ челәренең традицияләрен дәвам итеп, алар россиялеләрнең әйләнә-тирә дөнья турындагы күзаллауларын баеталар, им¬ перия составына кергән яңа территорияләрне үзләштерергә ярдәм итәләр. Россия беренче мәртәбә күптәнге хыялына ирешә: аның кораблары Дөнья океанына чыга. И. Ф. Крузенштерн һәм Ю. Ф. Лисянский. 1803 елда, Александр I күрсәтмәсе буенча, «Надежда» һәм «Нева» корабларында, Тын океанның төньяк өлешен өйрәнү өчен, экспедиция оештырыла. Бу — дөнья тирәли беренче рус экспедициясе була һәм өч ел дәвам итә. Аны Петербург фән¬ нәр академиясе әгъза-корреспонденты — XIX гасырның зур диңгезче һәм галим-географы Иван Фёдорович Крузенштерн җитәкли. Сәяхәт барышында Сахалин утравының меңнән артык километрга сузылган ярлары беренче мәртәбә картага төше¬ релә. Сәяхәттә катнашучылар Ерак Көнчыгыш турында гына түгел, үзләре йөзеп үткән башка регионнар турында да күп кенә кызыклы күзәтүләр калдыралар. «Нева» командиры Юрий Фёдорович Лисянский Гавай утрауларының берсен ача, һәм ул утрауга аның исеме бирелә. Экспедиция Алеут утраулары һәм Аляска, Тын һәм Боз океаны утраулары турында да күп мәгълүматлар туплый.
109 Күзәтүләргә Фәннәр академиясе әзерләгән докладта йомгак ясала. Алар шулкадәр саллы булып чыга ки, хәтта И. Ф. Крузенштернга академик исеме бирелә. Җыелган мате¬ риаллар 20 нче еллар башында басылып чыккан «Көньяк диңгезләр атласы»ның нигезенә ята. 1845 елда адмирал Крузенштерн Россия география җәмгыятенең әгъза-учреди- теле була. Ул рус диңгезчеләре һәм тикшеренүчеләренең тулы бер плеядасын тәрбияли. Ф. Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев. Крузенштерн- ның укучыларыннан һәм иярченнәреннән берсе Фаддей Фаддеевич Беллинсгаузен була. Ул дөнья тирәли беренче рус экспедициясендә дә катнаша. 1819 —1821 елларда Беллинсгаузенга үзе командалык иткән бер мачталы «Восток» һәм «Мирный» (командиры Михаил Петрович Лазарев) шлюпкаларында дөнья тирәли яңа экспедиция белән җитәкчелек итү йөкләнә. Экспеди¬ ция планын Крузенштерн төзи. Аның алдына «Безнең Җир шарын тулысынча танып белү» һәм «Антарктика полю¬ сының якын булу мөмкинлеген ачу» бурычы куела. 1820 елның 16 гыйнварында экспедиция моңа кадәр билгесез булган Антарктида ярларына килеп чыга, Бел¬ линсгаузен аны «бозлы материк» дип атый. Австралиядә бераз туктап торганнан соң, рус кораблары Тын океанның тропик өлешенә юнәләләр. Анда бер төркем утраулар ачы¬ ла, һәм алар Россиялеләр утраулары дип атала. 751 көн дәвамында рус диңгезчеләре 50 мең километр чамасы юл үтәләр. Гаять мөһим географик ачышлар ясала. Дөнья океаны сулары турында мәгълүматлар һәм кыйммәтле коллекцияләр, кешелек өчен яңа континенттагы бозлыклар¬ ны күзәтү материаллары кайта. А. А. Баранов һәм Рус Америкасын үзләштерү. Алек¬ сандр Андреевич Барановны яңа җирләр ачучы яки сәяхәт¬ че дип әйтү кыен. Ләкин ул ватандашларыбыз арасында Рус Америкасын үзләштерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән легендар кеше була. Каргополье сәүдәгәре буларак, ул Көнчыгыш Себердә, ә 1790 елдан Төньяк-Көнбатыш Аме¬ рикада сәүдә итә. Аучылык өчен яңа районнар эзләгәндә, Баранов Кадьяк утравын һәм башка территорияләрне өйрәнә, җир асты бай¬ лыкларын эзләү белән шөгыльләнә, яңа рус авылларына ни¬ гез сала һәм аларны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора, җирле халык белән товар алмашуны җайга сала. Нәкъ менә ул беренче мәртәбә Төньяк Американың Тын океан
ярларындагы гаять зур территорияләрне чын-чынлап Рос¬ сия биләмәләре итеп ныгытып калдыруга ирешә. Барановның эшчәнлеге гадәттән тыш катлаулы һәм куркыныч була. Индеецларның рус авылларына даими һөҗүм итеп торуы, матди зыян гына китереп калмыйча, кеше гомерләренә дә куркыныч сала. 1802 елда, Ситка ут¬ равындагы авылга нигез салганда гына да, 200 дән артык кеше үтерелә. Барановның тырышлыгы бушка китми: 1799 елда ул — Россия-Америка компаниясе идарәчесе, ә 1803 елда Амери¬ кадагы Россия колонияләре башлыгы итеп билгеләнә. Бу югары һәм хәтәр постта ул соңгы көннәренә кадәр эшли. 1804 елда Баранов Ситка утравында Новоархангельск крепостена, аннан соң Росс фортына нигез сала. 1815 елда ул Гавай утрауларына, аларны Россиягә кушу максатын¬ нан, экспедиция оештыра. Ләкин бу эше уңышсыз тәмам¬ лана. Олы яшьтә һәм авыру хәлдә, А. А. Баранов өч тапкыр отставкага китәргә рөхсәт сорый. Ләкин мондый кешене эштән җибәрергә ашыкмыйлар. Бары тик 1818 елда гына аңа Америкадан Ватанына кайтырга рөхсәт бирелә. 1819 ел¬ да илгә кайту юлында, Ява утравында, Баранов вафат була. Үлгәннән соң шул мәгълүм була: Рус-Америка компа¬ ниясе капиталын күп мәртәбәгә арттырган, Россия биләмә¬ ләрен киңәйткән бу кеше хәерче хәлендә булган икән. Аның үлүен ишеткән А. С. Пушкин көндәлегенә болай дип яз¬ ган: «Баранов үлде. Намуслы гражданин, акыллы кеше кызганыч...» Г. И. Невельской һәм Е. В. Путятин. Россиянең Ерак Көнчыгышын XIX гасыр урталарында өйрәнгән иң зур тикшеренүче — Геннадий Иванович Невельской. Ике экспедиция вакытында (1848 —1849 һәм 1850 — 1855), Сахалинны төньяктан әйләнеп үтеп, ул берничә яңа, элек таныш булмаган территорияләрне ача һәм Амур елга¬ сының түбән агымына керә. Биредә 1850 елда ул Николаев постына (Николаевск-на-Амуре) нигез сала. Невельской сәя¬ хәтләре зур әһәмияткә ия була: беренче мәртәбә Сахалин¬ ның материк белән тоташмаган утрау, Татар бугазының нәкъ менә бугаз булуы исбат ителә. Элек Татар бугазы култык булып саналган. Евфимий Васильевич Путятин 1822 —1825 елларда дөнья тирәли сәяхәт кыла һәм килер буыннарга күргәннәрен язып калдыра. 1852 —1855 елларда «Паллада» фрегатында аның җитәкчелегендәге экспедиция барышында Римский-Корса-
111 ков утраулары ачыла. Руслардан беренче булып Путятин европалылар өчен ябык саналган Япониядә була һәм хәтта килешү дә төзеп кайта (1855). Невельской һәм Путятин экспедицияләре зур фәнни нә¬ тиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Ул гына да түгел, Ерак Көнчыгыштагы Приморье өлкәсе Россиягә беркетелә. Рус сәяхәтчеләре туплаган фәнни мәгълүматлар шулкадәр киң һәм әһәмиятле була ки, аларны гомумиләштерү һәм файдалану өчен, махсус учреждениеләр булдыру сорала. Шулар арасында иң әһәмиятлесе — 1845 елда ачылган Рус география җәмгыяте. Ул Россиядәге географик белемнәр үзәгенә әверелә. Фәнни экспедицияләр даими оештырыла башлый. Россиядә һәм күрше илләрдә яшәүче халыкларны өйрәнү, зур фәнни әһәмияткә ия географик һәм статистик җыентыклар бастырып чыгару регуляр төс ала. Себер, Ерак Көнчыгыш, Кавказ аръягы һәм Урта Азиядә, икътисади һәм географик тикшеренүләрне тагын да үстерү максатыннан, 1851 елда Рус география җәмгыятенең Кавказ һәм Себер бүлекләре оештырыла. Сораулар һәм биремнәр 1. Ни өчен рус кораблары Дөнья океанына фәкать XIX га¬ сырда гына чыгалар һәм дөнья тирәли сәяхәт итә башлыйлар? 2 Рус сәяхәтчеләренең беренче дөнья тирәли экспедициясендә катнашу¬ чылар алдына нинди максатлар һәм бурычлар куела? Бу экспедиция нинди нәтиҗәләр бирә? 3. Рус диңгезчеләренең Антарктиданы ачуы¬ ның тарихи әһәмияте нәрсәдә? 4. А. А. Барановның нинди гамәлләре Төньяк Америкада рус биләмәләренең үсүенә һәм ныгуына китерә? 5 Г. И. Невельской һәм Е. В. Путятинның география фәненә керткән өлеше нәрсәдә? ft Рус сәяхәтчеләренең ачышлары нинди практик нәтиҗәләргә китерә? Документлар Рус география-статистика җәмгыятенә нигез салу турында Ф. П. Литкеның доклад язмасыннан. 1845 ел, 1 май Бу җәмгыятьнең төп бурычы — Россиядә һәм аннан читтә безнең ил турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар җыю һәм тарату: 1. Географиягә мөнәсәбәттә. Моңа җиргә сурәтнамәләр, илнең физик үзенчәлекләре, табигать җимешләре һ. б. керә. 2. Статистика дигәндә, бу сүз астында җансыз саннар җыел¬ масы гына түгел, сан статистикасы гына түгел, сурәтләү һәм сыйфатлау һ. б. кебек иҗтимагый тормышның барлык үлчәнә торган стихияләре күз алдында тотыла.
3. Этнографиягә килгәндә, монысы мәсьәләнең соңгы ягы: хәзерге дәүләт чикләрендә яшәгән төрле кабиләләрне физик, әхлакый, иҗтимагый һәм тел ягыннан өйрәнүне күздә тота — халыкларның элеккеге һәм хәзерге хәле дә җәмгыятьнең игъ¬ тибар үзәгендә булырга тиеш... Үзебез яшәгән илдә, төпле географик мәгълүматлар белән беррәттән, географиягә, статистика һәм этнографиягә мәхәббәт һәм зәвык тәрбияләү География җәмгыятенең икенче бурычы булып торыр. Беренче Антарктида экспедициясендә катнашкан мичман П. М. Новосильский көндәлегеннән Без тоташ бозлыкка килеп терәлдек, аның аша көньякка бер генә ярык та күренми, шулай йөрәк кысылган хәлдә, без башта көнбатышка, аннан төньякка борылырга мәҗбүр бул¬ дык. Тиздән һава торышы бозылды, кар ява башлады, буран чыкты, кайчак томан шулкадәр куера иде ки, кораб корма¬ сыннан берни дә күренми башлый, ә ул арада без бозлык ур¬ тасында кала идек инде. 3 мартта, ярты төн узгач, болытлар арасында гаҗәеп утлар күренде. Аннан көньякта зәңгәрсу яктылык баганалары уй¬ нады; алар бер чыгып, бер югалып торды; кайчакта алар озын нур көлтәләре булып таралып китте, кайчак күк чите буйлап, дулкынлы тасма булып, утлар йөгереп узды, кайчак ярты күк йөзен ут ялмап алды. Шулай итеп, без көньяк балкышын бөтен матурлыгы һәм мәгърурлыгы белән күзәттек. Документларга сораулар: 1. Рус география җәмгыяте төзү¬ нең төп максатлары нинди? 2. Россия халыкларын ни өчен актив рәвештә өйрәнү таләп ителә? 3 Халыкны агарту эшендә географик белемнәрне ничек файдалану күздә тотыла? 4 Мәңгелек бозлыклар¬ га якынлашу дөнья тирәли экспедициядә катнашучыларда нинди тәэсирләр уята? I запасын киңәйтәбез: Экспедиция — бер төркем кешеләрнең берәр төрле максат (фәнни, хәрби, мәгърифәт тарату) белән сәяхәткә чыгуы. § 17. Сәнгати мәдәният XIX гасырның беренче яртысында сәнгати мәдәният үсеше. XIX гасыр башында җәмгыятьтә әдәбият һәм сәнгать әсәрләре белән кызыксыну шактый арта. XVIII гасырның икенче яртысында барлыкка килгән «мәгърифәтле укучы»
113 XIX гасырның 40 нчы елларында Петербургта бәйрәмнәрдә күмәк күңел ачулар романнар һәм шигырьләр белән генә түгел, ә бәлки фәлсәфи һәм тарихи әсәрләр белән дә мавыга, аны классик трагедия һәм көлкеле опера да кызыксындыра. Йорт спектакльләре һәм музыкаль кичәләр киң таралган яңа күренешкә әве¬ релә. Китап туплауга, сәнгать әсәрләрен коллекцияләүгә игъ¬ тибар арта. Болар барысы да сэнгати мәдәният үсешенә этәргеч була. Сэнгати юнәлешләрнең еш алмашынуы һәм бер үк ва¬ кытта төрле сәнгать стильләренең, яшәве бу чорда әдәбият һәм сәнгать үсешенең мөһим билгесе булып тора. Мәдәни тормышның катлаулануы, андагы төрле өлкәләрнең — әдә¬ бият һәм тарих, философия һәм әдәбият, нәкыш һәм му¬ зыканың — үзара тәэсир итешүе көчәю дә бу чорның үзен¬ чәлеген тәшкил итә. XIX гасыр башы рус һәм Европа сәнгатендә элеккечә үк классицизм юнәлеше өстенлек итә. Аңа иярүчеләр классик антик сәнгатьне үрнәк итеп алалар һәм аңа охшарга омты¬ лалар. Әмма рус классицизмы үзенә генә хас үзенчәлекләргә дә ия була. Әгәр XVIII гасырның икенче яртысында, Европа классицизмыннан аермалы буларак, ул халыкка мәгърифәт тарату һәм изелгәннәрне азат итү идеяләре белән тыгыз бәйләнгән булса, XIX гасыр башында, Наполеон сугышла¬ ры йогынтысында, классицизм әсәрләренең нигезенә пат¬ шага һәм Ватанга хезмәт итү идеяләре салына.
1812 елгы Ватан сугышы алдыннан барлыкка килгән сен¬ тиментализм, классицизмнан аермалы буларак, акылга түгел, ә хисләргә һәм кичерешләргә юнәлтелә. Бу яңа юнәлешкә XVIII гасыр ахырында ук Н. М. Карамзин нигез сала («Бича¬ ра Лиза» повесте). XIX гасырның беренче унъеллыкларында мәдәнияттә әйдәп баручы яңа юнәлешләрнең берсе — романтизм. Аның төп аерымлыгы — романтик, идеаль образны тормыш чын¬ барлыгына каршы куюда. Рус романтизмы милли үзенчә¬ лекләргә, Ватан тарихы традицияләренә, көчле, азат шәхескә игътибарның көчле булуы белән аерылып тора. XIX гасырның 20 — 50 нче елларында икенче яңа юнә¬ леш — реализм киң тарала. Реализм тарафдарлары әйләнә- тирә дөньяны мөмкин кадәр типик итеп сурәтләргә омты¬ лалар. Критик реализм яңа стильнең бер агымын тәшкил итә. Ул, тормышның кимчелекле якларын ачып, әсәрләр¬ нең эчтәлеге белән үк аны яхшыга үзгәртүне таләп итә. Рус әдәбияты. XIX гасырның беренче яртысында рус әдә¬ бияты үзенең «алтын гасыр»ына килеп керә. Ул иң мөһим иҗтимагый проблемаларны күтәрә. Арада иң әһәмиятлелә- реннән берсе — милли үзаңны ныгыту мәсьәләсе. Язучылар һәм шагыйрьләр, илнең тарихи үткәненә мөрәҗәгать итеп, анда заман сорауларына җаваплар табарга омтылалар. Николай Михайлович Карамзин иҗаты әдәби иҗат эше белән тарихчы эшчәнлеген бәйләп алып баруның иң якты үрнәге булып тора. «Марфа Посадница, яки Новгородны буйсындыру» (1803) дигән повестенда ул Россия тарихы¬ ның республикачыл (Новгород тарихы) һәм самодержавие- чел («Мәскәү») традицияләрен чагыштыра. Республикачыл идеяләргә симпатия белән каравына да карамастан, Карам¬ зин самодержавиене сайлый, димәк, бердәм һәм куәтле Рос¬ сия дәүләтен күз алдында тота. Аның «Россия дәүләте та¬ рихы» дигән зур фәнни хезмәте дә шул ук фикерләр белән сугарылган. Карамзин һәм башка әдәбиятчыларның сентиментализ¬ мы авыл тормышын идеаллаштыра, крестьяннар һәм алпа¬ вытлар арасындагы мөнәсәбәтләргә, элекке чор кешеләре¬ нең әхлакый сыйфатларына симпатия белән карый. Рус әдәбиятында романтизмның барлыкка килүе Василий Андреевич Жуковский, К. Ф. Рылеев, В. К. Кюхельбекер, А. И. Одоевский исемнәре белән бәйле. Безнең бөек шагыйрьләребез Александр Сергеевич Пуш¬ кин һәм Михаил Юрьевич Лермонтов та иҗатларының баш¬ лангыч чорында романтик әсәрләр иҗат итәләр. Жуков- скийның хыялый, кайчак мистик хезмәтләреннән аермалы
115 буларак, аларның әсәрләренә тормыш оптимизмы, идеаллар өчен көрәштә актив позиция хас. Бу сыйфатлар XIX гасыр башындагы романтик әдәбиятта өстенлек итәләр, нәкъ менә шулар 30 — 40 нчы елларда төп стильгә әверелгән реализм¬ га күчешне билгелиләр. Пушкинның (рус әдәбиятында реа¬ лизмга нигез салучы) «соңгы» әсәрләре әдәбияттагы әлеге юнәлешнең күренекле үрнәкләре булып хезмәт итә. («Борис Годунов» тарихи драмасы, «Капитан кызы», «Дубровский», «Белкин повестьлары», «Бакыр җайдак» поэмасы һ. б., шулай ук Лермонтовның «Безнең заман герое» әсәре.) «Натураль мәктәп»кә (критик реализмга) Николай Ва¬ сильевич Гоголь нигез сала. Бу сәнгать юнәлешенең иң күренекле әсәрләреннән аның «Шинель» повестен атарга мөмкин, башка хезмәтләре белән беррәттән («Үле җаннар», «Ревизор» Һ.6.), алар рус әдәбиятында «Гоголь чорын» (30 — 40 нчы еллар) башлап җибәрделәр. «Без барыбыз да Гоголь- нең «Шинеленнән» чыктык», — дип яза Ф. М. Достоевский соңыннан. Үзенең беренче драмасы — «Үз кешеләр — килешербез» (1849) әсәре аша Александр Николаевич Островский рус сәүдәгәрләренең яңа, моңарчы таныш булмаган, реалистик дөньясын укучыга һәм тамашачыга җиткерә. Ул үз йогын¬ тыларын ашыгып көчәйтә баручы сәүдәгәрләргә хас үзен¬ чәлекле сыйфатларны ачып сала. Драматург яшь чагында Мәскәү Коммерция судында эшләгән, шунда ул сәүдәгәрләр¬ нең көнкүреше һәм әхлагы белән бәйле бай тормыш мате¬ риалы туплаган. 40 — 50 нче елларда әдәбиятта үзәк урынны крепостной авыл темасы, аның гореф-гадәтләре һәм йолалары, тормыш¬ тагы яңа күренешләр алып тора. Иван Сергеевич Тургенев¬ ның «Аучы язмалары» (1847 —1852) дөньяга чыгу зур ва¬ кыйга итеп кабул ителә. Ул урта рус полосасының табига¬ тен генә сурәтләп калмый, ә гаять җылы итеп һәм симпа¬ тия белән крепостной крестьяннарны да тасвирлый. Крепостной крестьяннарның соң чиктәге хәерчелеге, тәмам кыерсытылган хәлдә булуы Дмитрий Васильевич Григоровичның «Авыл» һәм «Хәсрәт чигүче Антон» по¬ вестьларында чагылыш таба. Замандашларының берсе язып калдырганча, «бу чорның бер генә укымышлы кешесе дә... Антонның бәхетсезлекләре турында күз яшьсез укый ал¬ мый һәм крепостной хокукның коточкыч тәртипләрен күреп хәйран кала». XIX гасырның беренче яртысы — хәзерге рус әдәби теле формалашкан чор. Ул үткән гасырның авыр язма телен ал¬ маштырган һәм халык сөйләме традицияләренә нигезләнгән.
116 Петербургның Александринский театрында спектакль тәмамлан¬ ганнан соң, халык өйгә тарала Театр. Рус театры үсешендә дә сәнгать юнәлешләре, әдәби¬ яттагы шикелле үк, бик тиз алмашына. XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башында рус театрла¬ ры сәхнәсендә үзенә генә хас антик һәм мифологик сюжет¬ ларга, тышкы купшылыкка корылган классицизм өстен¬ лек итә. 20 — 30 нчы елларда театрда романтик мәктәп үзен тор¬ ган саен ныграк сиздерә: актёрлар тарафыннан геройлар¬ ның эчке кичерешләренә басым ясала, һәм пьесалар арасын¬ да героик-трагик тематика өстенлек итә. Гамлет (У. Шекс¬ пирның шул исемдәге трагедиясе буенча) һәм Фердинанд (Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» драмасы буенча) рольләре белән аеруча популярлык казанган Павел Степа¬ нович Мочалов рус театрында романтизмның иң күренекле вәкиле булып тора. Аның геройлары — гаделлек һәм ирек өчен фидакяр көрәшләре, ә уены көчле эмоциональлеге белән аерылып тора. 40 нчы еллардан, реалистик юнәлеш үсеш алуга бәйле рәвештә, рус театры тарихының яңа бите ачыла. Драматур¬ гиядә ул Пушкин, Грибоедов, Гоголь, Островский әсәрләре белән бәйле. Рус сәхнәсендә реализмга Мәскәү Кече (Ма¬ лый) театры артисты крепостнойлардан чыккан Михаил Семёнович Щепкин нигез сала. Ул рус актёрлык сәнгатендә чын реформатор була. Щепкин беренчеләрдән булып бөтен спектакльне бер идеягә буйсындырырга тәкъдим итә. Щеп¬ кинның Кече театрда уйнаган һәр яңа роле Мәскәү тормы¬ шында зур иҗтимагый вакыйгага әверелә. Сәхнә реализмы мәктәбенең икенче бөек артисты Алек¬ сандр Евстафьевич Мартынов була. Аның иҗаты Петербург¬
117 тагы Александринский театры белән бәйле. Ул сәхнәдә гаҗәеп зур осталык белән үз заманының «кечкенә кеше¬ се »нә хас эчке кичерешләрне һәм аның көндәлек тормы¬ шын күрсәтә ала. Бу елларда театр үсешенең мөһим үзенчәлеге шунда: 1824 елда Мәскәүнең элекке Петровский театры Зур (опе¬ ра һәм балет постановкалары өчен) һәм Кече (драма) театр¬ ларына бүленә. Петербургның иң күренекле театры булып Александринский театры санала. Ул Мәскәүнең демокра¬ тик рухлы Кече театрыннан үзенең рәсми характерда бу¬ луы белән аерылып тора. Музыка. Сәнгатьнең башка төрләренә караганда, му¬ зыкага героик 1812 елның йогынтысы зур була. Элегрәк көн¬ күреш операсы өстенлек итсә, хәзер композиторлар Россия тарихындагы героик сюжетларга мөрәҗәгать итәләр. Шун¬ дыйлар рәтендә беренче булып К. А. Кавосның «Иван Суса¬ нин» (1815) операсы тора. XIX гасырның беренче яртысы тулаем музыка әсәрлә¬ рендә рус милли тематикасы һәм халык көйләренең йогын¬ тысы көчәю билгесе астында үтә. Халык көйләре А. Е. Вар¬ ламов, А. А. Алябьев, А. Л. Гурилёв һ. б.ның музыкаль әсәрләрендә ачык яңгырый. Музыка сәнгатендә романтик юнәлеш популяр «Аскольд кабере» операсы авторы Александр Николаевич Верстов- ский иҗатында чагылыш таба. XIX гасырның беренче яртысында музыка сәнгатендә үзәк урынны рус милли музыка мәктәбенә нигез салган Михаил Иванович Глинка алып тора. «Музыканы халык иҗат итә, — дигән ул, — ә без, иҗатчылар, аңа нибары аранжировка гына ясыйбыз» (эшкәртәбез). Глинка рус музыкасында, халык¬ ныкы белән бергә, реалистик традицияләрне дә раслый. Ул рус профессиональ музыкасының төп жанрларына нигез сала. Композиторның иҗатын бигрәк тә аның «Патша өчен җаны фида» («Иван Сусанин», 1836) операсы аша күз ал¬ дына китерергә мөмкин. Глинка гади патриот-крестьян об¬ разына һәм шул ук вакытта бөтен рус халкының батырлы¬ гына, тугрылыгына һәм бөек характерга ия булуына дан җырлый. Тагын бер рус композиторы — Александр Сергеевич Даргомыжский иҗаты да социаль мотивларга бай булуы белән аерылып тора. Аның төп әсәре — «Су кызы» опера¬ сы — рус операсында яңа жанр — халык-көнкүреш психо¬ логик драма тууын хәбәр итә. Нәкыш. Бу чорда Библиядәге мифологик сюжетларга корылган, Греция һәм Римның классик мирасына табын-
118 ган классицизм жанрыннан баш тарту күзәтелә. Рәссам¬ нарның шәхес, аллалар һәм патшалар тормышы белән генә түгел, ә бәлки гади кешеләр тормышы белән дә кызыксыну¬ лары арта бара. Рус нәкышендә классицизмның иң зур фигурасы булып Карл Павлович Брюллов тора. Үзенең иң күренекле һәм масштаблы хезмәтендә — «Помпеяның соңгы көне» (1830 — 1833) әсәрендә ул беренче тапкыр халыкны герой итеп сурәтли. Гади кешенең бөеклеген, каһарманлыгын табигый һәлакәт шартларында күрсәтә. Аның бер замандаш шагый¬ ре: «“Помпеиның соңгы көне” рус пумаласы өчен беренче көн булды»,— дип яза. Брюлловның бу әсәрендә реализмга омтылу чагыла. Бу юнәлеш аның барлык картиналарын¬ да— «Автопортрет», «Җайдак» һ. б. да күренә. Нәкыштә романтизмның иң күренекле вәкилләре — портретчы рәссамнар Орест Адамович Кипренский һәм Василий Андреевич Тропинин. Кипренский (гаять тәэсир¬ ле итеп) А. С. Пушкин һәм А. Н. Оленин (Сәнгать академия¬ се президенты) портретларын яза. Аларда ул илаһи баш¬ лангычны, бөтен Россиягә билгеле геройларының эчке ки¬ черешләр дөньясын күрсәтә. Тропинин иҗатының үзен¬ чәлеге — кешене аның үз мохитендә, яраткан эше белән шөгыльләнгәндә күрсәтү. Аның «Челтәр үрүче», «Гитара¬ чы», «Укалап чигүче» жанр портретлары нәкъ әнә шун¬ дыйлардан. Рус нәкышенең иң зур осталарыннан берсе — Александр Андреевич Иванов. Аның иң зур әсәре —- «Христосның халыкка күренүе» картинасы. Бу картина өстендә ул 20 ел (1837 —1858) эшли. Картинаның төп идеясе — кешеләрдә әхлакый яңарыш кирәклегенә тирән ышану. Картинада сурәтләнгән күп санлы кешеләрнең һәркайсы кабатлан¬ мас үзенчәлеккә ия. Рәссам мәгърифәтнең, халыкка якты киләчәккә юл күрсәтергә сәләтле Сүзнең бөек язмышын күрсәтүгә ирешә. Рус нәкышендә критик реализмга нигез салучы итеп Павел Андреевич Федотовны саныйлар. Үзенең жанр кар¬ тиналарында ул зур социаль проблемаларны чагылдыра. Аның «Шәп кавалер» (1846), «Майорның кыз ярәшүе» (1848) картиналары шундыйлардан, аларда без драматизм, автор¬ ның чынбарлыкка карата тәнкыйди позициядә торуын күрәбез. XIX гасырда популяр булган көнкүреш жанры Алексей Гаврилович Венецианов иждты белән бәйле. Аның кар¬ тиналары рус нәкышендә чын мәгънәсендә ачыш була.
119 Алар крестьяннарның көндәлек хезмәте һәм көнкүрешенә багышланган. 20 нче еллардагы «Сукага төштеләр. Яз», «Урак өсте. Җәй», «Захарка» картиналарында, кре¬ стьяннарның портрет галереяларында ул тормышны шигъ¬ ри буяуларга буяп күрсәтә, туган илнең матур табигатен нечкәләп сурәтли. Нәкыштә бу юнәлешне «Венецианов мәктәбе» дип йөртү гадәткә кергән. 1832 елда Мәскәүдә ачылган Нәкыш, сынчылык һәм архитектура училищесы Россиядәге сәнгать тормышының үзәген тәшкил итә. Архитектура. Гасырның беренче яртысында архитекту¬ рада, сәнгати иҗатның башка өлкәләренә караганда, класси¬ цизм озаграк дәвам итә. Ул 40 нчы елларга кадәр беренче¬ лекне бирми. XIX гасыр башында аның иң югары нокта¬ сы — Рим императорлыгыннан мирас булып калган зур кү¬ ләмле монументаль формаларда, бай бизәкләрдә, төгәл сы¬ зыкларда чагылыш тапкан ампир стиле. Биналарның ар¬ хитектура бизәлешен тулыландырган скульптуралар да ампирның мөһим элементы булып хезмәт итә. Бу стильдә зиннәтле сарайлар, байлар өчен аерым йортлар, югары Ындыр табагы. Рәссам А. Г. Венецианов картинасыннан
120 хөкүмәт учреждениеләре, дворяннар җыелышы, дәүләт учреждениеләре биналары, театрлар һәм хәтта храмнар төзелә. XIX гасыр башы Петербург һәм Мәскәү кебек башкала¬ ларны, шулай ук эре губерна шәһәрләренең үзәк өлешләрен төзеп бетерү чоры була. Бу чор төзелешенең үзенчәлеге — архитектура ансамбльләре (бербөтен итеп берләштерел¬ гән берничә бина һәм корылмалар) төзелүдә. Петербургта бу чорда — Сарай, Адмиралтейство һәм Сенат мәйданнары, ә Мәскәүдә Театр мәйданы барлыкка килә. Губерна шәһәр¬ ләре махсус план буенча үзгәртеп корыла. Хәзер соборлар, губернатор сарайлары һәм байларның йортлары, дворяннар җыелышы биналары гына түгел, ә яңа учреждениеләр — музейлар, мәктәпләр, китапханәләр һәм театрлар да шәһәр үзәгендә урнаша. Рус ампирының күренекле вәкилләреннән Петербургта Адмиралтейство бинасын (1806 —1823) иҗат иткән Андреян Дмитриевич Захаровны; Казан соборын (1801 —1811) сал¬ дырган һәм Нева проспектын башлап җибәрүче ансамбльгә нигез салган Андрей Никифорович Воронихинны; Сәнгать мәйданы белән Рус музее бинасын; Баш штаб бинасы һәм арка белән бергә Сарай мәйданы ансамблен тудырган Карл Иванович Россины атарга мөмкин. Бу архитекторлар бары¬ сы да Петербургта яшәгән. Мәскәүдә ампир стилендә Осип Иванович Бове иҗат итә. 1812 елгы янгыннан соң Кызыл мәйдан реконструкциялә¬ нә; Зур театр белән Театр мәйданы; Триумфаль капка һ. б. төзелә. Демьян Иванович Жилярди да шушы стильгә туг¬ рылык саклый. Классицизм бетүгә йөз тоткан 30 нчы елларда «рус-ви- зантия» стиле тарала башлый. Архитектор Константин Ан¬ дреевич Тон шушы стильдә Коткаручы Христос храмын (1837 —1889), Зур Кремль сараен, Кораллар палатасын, Ни¬ колай (хәзерге Ленинград) вокзалын һ.б. ны эшли. XIX гасырның беренче яртысы тарихка рус мәдәниятенең «алтын гасыр»ы башланган чор булып кереп кала. Ул сэнгати стильләр һәм юнәлешләрнең бер-берсен бик тиз алмаштыруы, сәнгатьнең башка өлкәләре белән әдәбиятның үзара тыгыз элемтәдә торуы һәм бер-берсен баетуы, иҗат ителгән әсәр¬ ләрнең иҗтимагый яңгырашы көчәю, Көнбатыш Европа һәм рус халык культураларының иң яхшы үрнәкләренең органик бердәм¬ леге һәм бер-берсен тулыландыруы белән аерылып тора. Бо¬ лар барысы да Россия мәдәниятен күптөрле һәм күп яңгырашлы итә, җәмгыятьнең укымышлы катлауларына гына түгел, ә бәлки
Петербургның Сарай мәйданындагы Александр колоннасы «төзелеш урманы» эчендә. Рәссам Г.Г. Гагарин картинасыннан миллионлаган гади кешеләр тормышына да йогынтысы көчәюгә китерә. I Сораулар һәм биремнәр ' 1. XIX гасырның беренче яртысында Россия мәдәнияте үсе¬ шенә нинди төп үзенчәлек хас? 2. Бу чор рус архитектурасыннан классицизм үрнәкләренә мисал китерегез. Аның төп сыйфатлары нинди? 3. Гасыр башы рус әдәбиятыннан сентиментализмга мисал¬ лар китерегез. 4. Сезнең карашка, Россия мәдәниятендә романтизм¬ ның килеп чыгуына һәм бик тиз таралуына нәрсә сәбәп була? Мисал¬ лар китерегез. 5. Конкрет мисаллар аша Россия мәдәниятендә реа¬ лизм үсешен күрсәтегез. 6. Бу чорда рус әдәбиятының җәмгыятьнең рухи тормышында иң зур йогынтыга ия булуын нәрсә белән аңла¬ тып була? 7. Театр тормышы нинди өр-яңа сыйфатлар белән байый? 8. Музыка сәнгате үсешендә нинди принципиаль яңалыклар бар¬ лыкка килә? 9. Бу чорда нәкышнең нинди жанры интеллигенция арасында аеруча хуплау таба? 10. Рус нәкышендә кайсы рәссам кри¬ тик реализмга нигез сала? 11. Рус ампир стиленең иң характерлы билгеләрен әйтегез. XIX гасырның беренче яртысында рус архитек¬ турасыннан бу стильгә мисаллар китерегез.
122 Документлар Актёр һәм язучы И. Ф. Горбунов истәлекләреннән. 1849 ел ...Сәхнәдә Островскийның «Үз чанаңа гына утыр» коме¬ диясе күренү белән, Мәскәү сәхнәсендә яңа чор башлана. Мин бу комедиянең премьерасында булдым. Ул Косицкая бене¬ фисына куелган иде. Пәрдә күтәрелде, сәхнәдән яңа сүзләр, моңарчы сәхнәдән ишетелмәгән яңа тел яңгырады; тар сәү¬ дәгәрләр дөньясыннан чыккан тере кешеләр пәйда булды, бу яңа кешеләрне Петербург драматургы Григорьев, иптәшләре белән бергә, дөньяда булмаган, уйлап чыгарылган, юләрләр теле белән сөйләргә мәҗбүр итеп, ал арга үз наданлыгы юга¬ рылыгыннан төкерде яки шундый төче патриотлар итеп сурәт¬ ләде ки, ал арга карагач күңел болгана иде. «Павел Федотовның картиналарына һәм эскизларына тасвирлама»дан (П. А. Федотов үзе төзегән) «Майорның кыз ярәшүе» (картина). Сәүдәгәр йортына яучы карчык кияү егете итеп майорны алып килә. Йорт хуҗасы тизрәк кием сәдәпләрен каптыра. Кызы кыенсынып качмакчы була, ләкин әнисе аны күлмәк итәгеннән эләктерә. Икесе дә кияү егете килүгә киенеп ясан¬ ганнар. Өстәлдә кабымлыклар. Пешекче хатын итле бәлеш чыгара, йомышчы шәраб китерә. Күрше бүлмәдән, аңа сорау бирә-бирә, бер карчык чыгып килә. Нәрсәгә әзерләндегез? Ә йомышчы ишектән кереп килүче яучы карчыкка күрсәтә. Шампан шәрабы урындыктагы подноста тора инде. Мәче кунак чакыра. Бүлмәдә сул якта лампадалар һәм образларның бер өлеше күренә, аның астында — изге китаплар куелган өстәл. Диварларда — митрополит, Кутузов, Кульнев һәм китап тоткан йорт хуҗасы портретлары. Картиналар да бар: атка атланган Иловайский һәм монастырь күренеше. Николай I нең Зур Кремль сараен изгеләндергәндә сөй¬ ләгән нотыгыннан. 1849 ел Минем Кремль сараем — гүзәл архитектура әсәре, борын¬ гы кадерле башкаламның яңа, лаеклы бизәге булыр, өстәвенә ул тирә-яктагы биналарга да туры килә. Ул биналар безнең өчен изге, үткән гасырлар ядкяре һәм Ватаныбыз тарихының бөек вакыйгаларына аваздаш. Документларга сораулар: L А. Н. Островский иҗаты аннан элгәре сәүдәгәрләр көнкүрешен сурәтләгән язучылар иҗатыннан нәрсәсе белән аерыла? 2 П. А. Федотов иҗаты мисалында рус нәкы¬
123 шендә реалистик башлангычлар ныгый баруын исбатлагыз. 3. XIX гасырның беренче яртысы рус архитектурасында «Мәскәү стиле» «Петербург стиле»ннән нәрсәсе белән аерыла? Ампир — архитектурада классицизмның бер төре, Фран¬ циядә Наполеон император булган чорда барлыкка килә (ампир — тәрҗемәдә: империя). Милли үзаң — халык вәкилләре аңында туган бердәмлек, бәйсезлеккә һәм азатлыкка хокук тойгысы. Сәнгати мәдәният — сәнгати иҗат осталары — әдәбиятчы¬ лар, рәссамнар, музыкантлар, архитекторлар, сынчылар ту¬ дырган әсәрләр җыелмасы. Сәнгати стиль — аерым бер сәнгать юнәлешен характер¬ лаучы билгеләр җыелмасы. § 18. Көнкүреш Һәм йолалар Торак. Россиядә яшәүче күпчелек халыкның көнкүре¬ ше һәм торак шартлары XIX гасырның беренче яртысында, нигездә, үткәндәге сыйфатларны саклый. Авылда да, күпче¬ лек шәһәрләрдә дә агач төп төзелеш материалы булып кала. Крестьян ызбалары гына түгел, һөнәрчеләрнең, вак һәм урта чиновникларның, урта кул дворяннарның да йортлары агач¬ тан салына. Крестьян ызбасының аскы каты (түбән өй) мал-туар ас¬ рау, эш кораллары, башка бик күп кирәк-яраклар тоту өчен хезмәт итә. Йортның төп өлеше аның өстендә — «тау ба¬ шында» булып, ул ак өй (горница) дип атала. Нык тормыш¬ лы крестьяннар һәм мещаннарның ак өе өстендә күп сан¬ лы зур-зур тәрәзәләре булган гүрничә (светлица) урнаша. Хуҗаларның тормыш муллыгыннан чыгып, йортларга агачтан сырлап ясалган бизәкләр өстәлә, су агып төшә тор¬ ган торбалар (алар нәкъ шул чорда барлыкка килә), тәрәзә капкачлары һ. б. куела. Крестьян ызбаларында тәрәзәләргә элеккечә пыяла урынына карындык тарттырыла. Баерак, хәллерәк крестьяннар тәрәзәләренә слюда куялар. Пыяла кыйммәт булганга, аны дворяннар, сәүдәгәрләр һәм бай кре¬ стьяннар гына сатып ала алган. Ялланып эшләүчеләр завод казармаларында яшиләр.
Рус биюе Аксөякләрнең һәм бай сәүдәгәрләрнең шәһәрдәге йорт¬ лары күбрәк сарайларны хәтерләтә: алар, таштан төзелеп, колонналар белән генә түгел, сыннар, сылап ясалган бизәк¬ ләр, төрле барельефлар белән бизәлә. Мондый йортларның түбәләрендәге төтен торбалары да кайчак скульптура форма¬ сында эшләнә. XVIII гасырдан шәһәр читендә йортлар булдыру модага керә. Электән үк шундый йортлар тоткан алпавытларга ияреп, чиновниклар һәм интеллигенция вәкилләре дә шәһәр читендә йорт төзи башлыйлар. Болар Екатерина гасырын¬ дагы традицион таш сарайлар түгел инде, әлбәттә. Мондый йортлар, кагыйдә буларак, агачтан салына, эчтән һәм тыш¬ тан штукатурлана һәм таш йортка охшап тора. Алгы стена¬ сы 2 — 4 колонна белән бизәлгән була. Йорт җиһазлары да төрлечә булган. Крестьян һәм мещан йортларында түр урын — мич яны. Аннан диагональ буен¬ ча китеп, «кызыл почмак»та хуҗалар өчен иң кыйммәтле һәм кадерле иконалар эленгән, өстәл торган, гаилә шунда ашаган. Агач өстәлләр һәм эскәмияләр, ә гасыр башыннан табуреткалар һәм урындыклар да төп йорт җиһазы булып исәпләнә. Мич янында хуҗабикәнең аш әзерли торган уры¬ ны була. Ишек янында хуҗаның эш урыны: ул шунда каеш сбруй ясый, чабата үрә, эш коралларын рәткә сала. Кыш
125 керүгә, тәрәзә буена туку станогы куела, шунда йон эрлиләр. Мич башында яисә сәндерәдә (авыл өендә түшәмнән ярты метр чамасы түбәнрәк итеп тактадан ясалган ятак) йоклый¬ лар. Ызба чыра белән яктыртыла (чыра тыгу өчен, мичтә махсус ярык була) яисә майга төшерелгән фитиль («свет¬ ца» — тасма) яндыралар. Шәһәр ярлыларының өйләре дә шундый була. Байларның йорт һәм сарайларында үзәк урынны танта¬ налар залы алып тора. Анда кунаклар кабул ителә, баллар уздырыла. Икенче — төп каттагы биек, якты, иркен бүлмә¬ ләргә затлы җиһазлар, картиналар, сыннар куела. Бүлмә¬ ләрне җиһазлау һәм бизәү өчен, байлар күренекле чит ил һәм Россиянең үз осталарын чакыралар. Бүлмәләр бер-бер артлы — анфилада ясап урнаша. Га¬ сыр уртасында төзелгән яңа биналарда «коридор» система¬ сы үсеш ала: бөтен төп бүлмәләрнең ишекләре коридорга чыга. Аскы катта эш бүлмәләре урнаша. Өске катта хезмәт¬ челәр яши. Йорт шәмнәр белән яктыртылган, шәмнәр зур люстраларга яки шәмдәлләргә куелган. Аларны кабызган¬ да, люстра махсус чылбырыннан тартып түбән төшерелә. Йорт диварларына чит илдән кайтарылган обойлар ябыш¬ тырыла. Бәйрәм савыт-сабасы алтын-көмештән, кыйммәтле саксон яки севр фарфорыннан. Шәрык җиһазлары, бүлмә¬ ләрне келәм белән бизәү, стенага кораллар элү модага керә. Киемнсалым. Төрле катлаулар арасындагы аерымлык¬ лар аеруча кием-салымда күренә. Дөрес, Екатерина зама- нындагыча сарай даирәсендәгеләр- нең, кеше күрсенгә, кыйммәтле ки¬ емнәр киеп йөрү гадәте артта кала. Екатерина заманында граф Григорий Орловның киемнәре энҗе һәм башка кыйммәтле ташлар белән бизәлгән булып, бәясе миллион сумга җитсә (бер пот арыш — 95 тиен, крепостной крестьян 25 — 30 сум торган), Павел! һәм Александр I патшалык иткән чорларда гади сюртуклар һәм фран¬ цузча тегелгән күлмәкләр модага керә. Николай I вакытында чиновникларга рәсми кием (униформа) кертелә. Сарай даирәсендәгеләрнең күбесе хәрби фор¬ мадан йөри. Россия халкының төп өлеше борын- XIX гасырның берен¬ че яртысында шәһәр гыдан килгән кием үрнәкләренә тугры кешеләре
126 XIX гасырның беренче яртысында рус шәһәре мәйданы кала. Эшче халык, вак һәм урта кул мещаннар, төрле чин¬ дагы интеллигенция, хәленә карап, гомумевропа һәм рус крестьяны костюмы үрнәкләре катнашкан шәһәр киеменнән йөри. Ирләр кыек якалы күлмәкләрен, артык киң булма¬ ган чалбар (порты) өстеннән чыгарып киеп, билләренә каеш яки пута буалар. Төп аяк киеме — күн итек. Крестьяннар эш көннәрендә дә, бәйрәмдә дә күлмәк-чал- бардан йөргәннәр. Үзәк шәһәрләрдән ерак урыннарда шун¬ дый гадәт сакланган: туйга кадәр егетләр һәм кызлар, озын күлмәк кенә киеп, билләрен буып йөргәннәр. Өске кием (тула чикмән) өйдә сугылган тукымадан булып, тукучылык үсә барган саен, фабрика тукымаларына өстенлек бирелә. Кыш көне сарык тиресеннән тегелгән озын һәм кыска туннар, толып кияләр, билне төсле кушак белән буалар. Бүрекләрне киездән теккәннәр. Элек киезне крестьяннар үзләре басканнар. Соңрак исә һөнәрчеләр эшләгән көрән цилиндр сыман бүрекләр — «грешневиклар» киң тарала. Крестьянның төп аяк киеме — юкә чабата. Аларны аякка сукно яки киндер чолгау урап кигәннәр, өстән бау (кин¬ дерә) белән бәйләп куйганнар. Кайчак эшкәртелмәгән ти¬ редән тегелгән «поршни» кигәннәр. Бәйрәмнәргә ирләр — күн итектән, хатын-кызлар «котыдан» (авыр күн галош¬ лардан) чыкканнар. Кыш көне киез итек кигәннәр, XIX га¬ сыр башында алар яңадан «модага» кергән. Элегрәк кыска киез итеккә сукнодан балтыр тексәләр, хәзер биек балтыр¬ лы каты киез итек кигәннәр.
Туклану. Борынгы заманнардан ук рус халкы төрле ре¬ цептлар буенча әзерләнгән үсемлек, яшелчә, хайван ите белән тукланган. Төп ризык арыш икмәге (бай йортларда һәм бәйрәм¬ нәрдә — бодай икмәге) булган. Тары, борчак, карабодай, солыдан боткалар, кесәлләр пешергәннәр. Яшелчәләрдән кәбестә, шалкан, кишер, кыяр, торма, чөгендер, сарымсак, суган ашаганнар. Бәрәңге көннән-көн күбрәк кулланыла башлаган. Кәбестәдән (җәй көне кузгалак һәм кычыткан¬ нан) һәм башка яшелчәләрдән иң популяр ризык — щи пе¬ шергәннәр. Икенче ашка, — гадәттә, ботка, ә соңрак «ка¬ быклы» бәрәңге, тозлы кыяр һәм гөмбә бирелгән. Ярлылар өстәленә ит сирәк эләккән. Кагыйдә буларак, аны Раштуа яки Пасха бәйрәмнәрендә генә кулланганнар. Бу терлекчелекнең аз үсеш алуы белән генә түгел, ә бәлки дини пост белән дә бәйле. Аның каравы балык җитәрлек булган. Авылның кайда урнашуына һәм кешеләрнең тормыш хәлләренә бәйле рәвештә, ул төрледән-төрле булган: күл чабагы, диңгез ча¬ багы, алабуга, карп, сазан, судак һ. б. Чаманы белеп кенә сөт продуктлары, йомырка, үсемлек һәм сирәгрәк сыер мае кулланганнар. Төп эчемлекләр — икмәктән һәм чөгендердән ясалган квас, сыра, тәмләткечләр салынган кайнар бал ширбәте, төрле төнәтмәләр. XIX гасырның беренче яртысында чәй (кытай чәе) киң тарала. Чәй белән бергә самавырлар һәм чәй эчә торган савыт-сабалар кулланышка кергән. Андый савыт- Кер юучы хатыннар. Рәссам И. С. Щедровский картинасыннан Балык сатучы. Рәссам И. С. Щедровский картинасыннан
сабасы булган кеше хәллеләрдән саналган. Бакча җимеш¬ ләре — алма, чия, карлыган, крыжовник, кура җиләге, җир җиләге, чикләвек ашаганнар. Ризыкны балчык чүлмәкләрдә көн буена җитәрлек итеп пешергәннәр һәм, суынмасын өчен, мичкә тыгып куйган¬ нар. Бу чорда беренче мәртәбә, балчык чүлмәкләр белән беррәттән, чуен чүлмәкләр дә кулланыла башлаган. Шәһәрләрдә күп санлы трактирлар, чәй йортлары, бу¬ фетлар ачылган. Өйдә ашый алмаган кешеләр шунда тук¬ ланган. Югары катлаулар традицион рус кухнясына караганда Европа, аеруча француз кухнясын өстенрәк күргәннәр. Алар кофе, какао (шоколад) эчкәннәр, Шәрык тәм-томнары (курабье, хәлвә, ширбәт), бисквит ашаганнар, француз, не¬ мец, испан шәраблары эчкәннәр. Ял вакыты һәм гореф-гадәтләр. Бәр кеше өчен дә йола¬ лары һәм традицияләре бердәй булган дини бәйрәмнәр генә бөтен халыкның уртак бәйрәме саналган. Ләкин монда да аерымлыклар күзәтелгән. Мәсәлән, байларның балалары өчен бүләкләргә һәм тамашаларга бай Раштуада чыршы бәйрәмнәре, баллар һәм маскарадлар үткәрү мәҗбүри са¬ налган. Ярлы халык мондый бәйрәмнәрдә җыелып күңел ачкан, коляда җырлап, сыйланып йөргән. Бәйрәмдә катна¬ шучыларга бүләкләр таратканнар. Дворяннар көннәрен хезмәттә генә түгел, үзара арала¬ шып та үткәргәннәр. Башкаладагы бай, зиннәтле йортлар¬ да көн саен 100 әр кешелек бәйрәм табыны әзерләнгән. Бал уздыру яки чакырулы аш мәҗлесенең бер киче хуҗага 50 шәр меңгә төшкән. Алпавытларның җәй башында шәһәр читендәге йортла¬ рына һәм сарайларына күченүе — XVIII гасырдан килгән гадәт. Алардан күреп, чиновниклар да, иҗат интеллиген¬ циясе вәкилләре дә шәһәр читендә йортлар булдырган. Җәй айларын, көз башын табигать кочагында үткәреп, алар ноябрьдә шәһәргә кайтканнар. Ьәм тагын яңадан баллар, маскарадлар, театр премьералары, төрле интригалар белән тулы шәһәр тормышы башланган. Крестьяннар күп вакытларын кырда хезмәттә, иген уңышын кайгыртып үткәргәннәр. Павел I крепостнойлар¬ ны ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә тартуны тыйгач, буш вакытларын алар бәйрәм итеп, күңел ачып үткәргәннәр. Йолаларның Раштуа-Яңа ел циклы Святки белән бәйле була. Раштуа алдыннан һәм Яңа елдан соң (Крещениегә кадәр) багучылык иткәннәр. Крещение бәйрәменең төп өле-
129 XIX гасырның 20 нче елларында Мәскәүдә бал. Рассам Д. Н. Кардов¬ ский картинасыннан шен, тәреләр күтәреп, бәкегә изге суга бару тәшкил иткән. Беренче язгы бәйрәм — Масленица булып, Бөек пост (пасха посты) алдыннан майлы ризыклар ашау рөхсәт ителгән, атна буе коймак пешергәннәр. Бу көннәрдә халыкның иң ярат¬ кан уены таудан чанага, чәнәшкәгә, бүрәнәгә утырып шуу булган. Бай крестьяннар, шәһәр сәүдәгәрләре һәм дворян¬ нар өч ат җигелгән чаналарда күңел ачып йөргән. Пасхада яшьләр спорт уеннары (кузна, лапта һ. б.) уйнарга, таганда атынырга яратканнар. Җәйнең башлануын белдергән Троица бәйрәменә өйләр, чиркәүләр каен ботаклары белән бизәлгән, халык болынга, урманга чыккан. Иван Купала бәйрәмендә елгада су коена башлаганнар, дару үләннәре җыйганнар. Җәйге бәйрәмнәр һәм күңел ачулар Петров көнендә тәмамланган (иске стиль буенча 29 июнь). Ул төнне яшьләр таң атканчы күңел ач¬ кан, «кояшны каршылаган». Дини бәйрәмнәр уңаеннан күңелле ярминкәләр оешты¬ рылган. Халык биредә күңел ачкан, хор белән җырлаган, биегән.
130 Исеме җирле чиркәүгә бирелгән изге кеше хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәр дә тантаналы шартларда уздырыла. Мондый бәйрәмнәргә, гадәттә, зур казанда сыра пешерелгән, үгез суелган, күмәк мәҗлес үткәрелгән. Эшче халкы үзенең ял вакытларын арзанлы кабакларда утырып уздырган. Гаилә һәм гаилә йолалары. Гаилә, кагыйдә буларак, ике буын вәкилләрен — ата-ананы һәм балаларны берләштерә. Мондый гаилә күп кешеле коллективны хәтерләтә. Еш кы¬ на гаиләләрдә 7 — 9 ар бала үскән. Әгәр аларның яртыдан күбрәге ир балалар булса, мондый гаилә хәллеләрдән санал¬ ган, чөнки анда эшче куллар күп булган. Иң төп гаилә йолалары — чукындыру, туй һәм җеназа. Егетләр, гадәттә, 24 — 25 яшьтә гаилә кора, кызлар 18 — 22 яшьтә кияүгә чыга. Никахта, чиркәүдә никахлашып, рәсми фатиха алу мәҗбүри саналган. Шундый никах кына законлы булган. Ьәр яңа туган бала беренче айларда ук чукындырылган, үлгән кешегә чиркәүдә яки өйдә җеназа уку шулай ук төп йолаларның берсе саналган. Ата-ана һәм якын туганнары, улларын өйләндергәч, яшь гаиләгә өй салырга һәм аны җиһазларга булышканнар. Кызларны кияүгә биргәндә, кияү егеткә бирнә тапшы¬ рылган. Аны кыз бала тугач та әзерли башлаганнар. Бир¬ нәнең зур өлешен кыз бала үз кулы белән гомер буе әзер¬ ләгән. Чигелгән өс киемнәре, күлмәк-ыштан, мендәр тыш¬ лары, җәймәләр, ашъяулык һәм тастымаллар аеруча күп булган. Сораулар һәм биремнәр 41. Шәһәр аксөякләре, урта кул дворяннар, башкала чинов¬ никлары, крестьяннар, шәһәр мещаннары нинди йортларда яшә¬ гәннәр? 2 XIX гасырның беренче яртысында төрле катлауларның киемендә нинди үзгәрешләр күзәтелә? Нинди катлауларның кием¬ нәре үзгәрешсез кала? 3. Россиялеләр нинди ризыклар белән тукла¬ на? 4. Гадәти көннәрдә һәм бәйрәмнәрдә крестьяннар нәрсәләр ашый¬ лар? 5 XIX гасыр башында югары катлау ничек туклана, һәм алар¬ ның көндәлек тормышында нинди яңа күренешләр барлыкка килә? G Шәһәр халкының чиновниклар һәм урта хәллеләр катлавы вәкил¬ ләре югары катлауның тормыш-көнкүрешендәге нинди сыйфатлар¬ ны үзенә ала? 7. Бәйрәмнәрдә нинди уеннар уйнала, йолалар һәм кү¬ ңел ачулар уздырыла? 8 Җәй башлануны крестьяннар ничек билге¬ ләп үтәләр? Бу кайчан була?
131 Документ В. В. Назаревскийның «Мэскәү тарихыннан. 1147 — 1913» китабыннан Екатерина заманында Мәскәүгә вельможалар тон бирә иде, мәгърур затлылык тоны... Александр I чорында болар бетте. Бу чорда әлеге аз санлы бәйрәмнәр Мәскәүнең уртакул дворян гаиләләре арасына таралды. Клуб тормышы, ж,әмәгать күңел ачулары, түлә үле театр тамашалары күбәя башлады. Англия клубы ирләрне аш өстәле һәм карта сугыш уеннары белән генә түгел, ә бәлки китапханәсе һәм сәяси әңгәмәләре белән дә ж,әлеп итте; ә тан¬ цы клубы ирләрне дә, хатын-кызларны да үзенә тартты. Буль¬ варлар күңел ачучылар белән тулды. Немец бистәсеннән чит ил кибетләре күчкән Кузнецкий күпере модага иярүчеләр өчен затлы кибетләрдән әйбер алу урынына гына түгел, ял итү, урамда йөрү һәм кавышу урынына да әверелде. Баллар, мас¬ карадлар, раутлар, Екатерина боярлары йортларыннан чы¬ гып, Мәскәүнең күпчелек дворян йортларына таралдылар һәм, клубларда үткәрелгәндә, хәтта түләүле күмәк ял итү урыны да булып киттеләр. Ә Арбат мәйданындагы театрда төрле- дән-төрле тамашалар барды... Документка сораулар: 1. Александр I чорында башкала дворяннары көнкүрешендә нинди яңалыклар барлыкка килә? 2. Бу елларда Мәскәү планында нинди яңалыклар пәйда була? 3 XIX гасырның беренче яртысында Мәскәүдә шәһәр тормы¬ шында нинди тышкы үзгәрешләр сизелә?
II бүлек Россия XIX гасырның икенче яртысында § 19. Крепостной хокукны бетерү алдыннан Крепостной хокукны бетерүнең алшартлары. Рус җәм¬ гыятенең алдынгы өлеше XVIII гасырда ук крепостной хо¬ кукны бетерү зарурлыгына төшенә башлый. Иң беренче- ләрдән булып крепостной тәртипләрнең коточкыч табига¬ тен А. Н. Радищев үзенең атаклы «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» әсәрендә фаш итеп чыга. Алга таба бу теманы бер генә күренекле рус язучысы һәм публицисты да читләтеп үтә алмый. Крепостной хокукның әх лаксыз лыгы идеясе зыялыларның дөньяга карашының аерылгысыз бер өлеше¬ нә әверелә. XIX гасырның беренче яртысында «крепостной хокукның кабахәтлегенә» каршы көрәш яшерен оешмалар¬ ның һәм төп иҗтимагый фикер агымнарының төп лозунгы- сына әйләнә. Икътисадта капиталистик уклад үсә барган саен, яллы (ирексез) хезмәтнең хуҗалык үсешен тоткарлавы көннән- көн ачыграк күренә. Кайбер эшмәкәрләр фабрикаларга бер¬ кетелгән крестьяннарны иреккә чыгарырга рөхсәт биргән 1840 елгы законга таянып эш йөртәләр. Әйтик, бер ефәк фабри¬ касының хуҗалары, крепостной хезмәтнең бернәрсәгә ярак¬ сыз булуын ассызыклап, крепостной эшчеләрне азат итүлә¬ ре хакында белдерәләр. Кайбер алпавытлар да крестьяннар¬ ны иреккә җибәрү хокукларыннан файдаланалар. Новорос¬ сийск өлкәсендә алпавытлар авыл хуҗалыгында, барщина белән беррәттән, яллы эшчеләр хезмәтеннән дә файдаланалар. Югары хакимият өлгергән иҗтимагый һәм дәүләт мәсь¬ әләләрен хәл итә барырга һәм крепостной хокук нигезләрен какшата торган законнар кабул итәргә мәҗбүр була. Иң бе- ренчеләрдән булып Павел I нең 1797 елда өч көнлек барщи¬ на турында указы чыга. 1803 елда Александр I нең — «ирек¬ ле игенчеләр» турында указы, ә 1842 елда Николай I нең «бурычлы» крестьяннар турында законы дөнья күрә. Бу ва¬ кытка Россия Балтыйк буеның өч губернасында крепост¬ ной хокукны бетерү һәм көнбатыш губерналарда инвентарь кагыйдәләр кертү тәҗрибәсенә ия була инде. Бу законнар, бөтен ил күләмендә практик нәтиҗәләр бирмәсә дә, «ке¬ шеләргә хуҗа булуның яшәп килүче тәртибе үзгәрешсез ка¬ ла алмый» дигән фикерне үткәреп, җәмгыятькә сизелер-
133 лек йогынты ясыйлар. Александр I һәм Николай I заман¬ нарында байтак кына яшерен комитетлар эшли. Алар кре¬ постной хокукны бетерү турында берничә проект әзерлиләр. Әмма дворяннарның күбесе крепостной хокуктан башка үз тормышын күз алдына да китерә алмый. Император Александр П. 1855 елның 19 февралендә Рос¬ сия тәхетенә яңа император — Александр II утыра. Александр II (1818 —1881) — Николай I нең өлкән улы. Аны тәрбияләү күп тапкырлар яраланган һәм күп санлы бүләкләргә лаек булган хәрби офицер К. К. Мердерга тапшырыла. Икенче остазы — шагыйрь В. А. Жуковский. Ул тәхет варисының «халыкны бары тик полк, ә Ватанны казарма итеп кенә күрергә өйрәнүеннән» куркып, хәрби әзерлек дәресләренә бирелгән вакыт¬ ны кыскартырга омтыла. 1834 елдан башлап, Александр ба¬ лигъ булганнан соң, Николай I аны дәүләт эшләренә тарта башлый. Шул ук елларда булачак императорга юга¬ ры дәүләт чиновниклары — М. М. Спе¬ ранский — юриспруденция, Е. Ф. Канкрин — «рус финанс¬ ларына кыскача күзәтү» курслары буенча практик дәресләр бирәләр. Тәхет варисы Россия, Көнбатыш Европа буйлап ике сәяхәттә була. Россия буйлап сәяхәт 1837 маеннан декабрь ахырына кадәр дәвам итә. Александр халыктан 16 мең үте¬ неч кабул итә, Себердә декабристлар белән очраша, аларны бик нык кызгана. 1839 елда Александр Николаевич Дәүләт советына, 1840 елда Министрлар комитетына катнашучы итеп бил¬ геләнә, һәм тиздән әлеге югары дәүләт органнарында әгъза да була. 1846 елда 28 яшьлек тәхет варисы Крестьяннар эше буенча яшерен комитет рәисе итеп билгеләнә, һәм үзен кре¬ постной тәртипләр тарафдары буларак таныта. Хәер, аның бу позициясен ныклы инану нәтиҗәсе итеп карарга яра¬ мый. Ул, әтисен бик тә яратканга күрә, аның карашларын да уртаклаша. Александр II тәхеткә 36 яшендә, тәмам өлгереп, дәүләт эшчәнлеге белән яхшылап танышкач утыра. Яңа импера¬ тор либерал да, илдә тамырдан үзгәртеп корулар уздыру тарафдары да булмый. Ул гына да түгел, аңа әтисе урнаш¬ тырган тәртипләр ошый. Шулай да, Россиянең Кырым су¬
гышында җиңелү сәбәпләрен аңлаган хәрби һәм держа¬ ваның абруен һәм бөеклеген бар нәрсәдән өстен куйган дәүләт эшлеклесе буларак, ул реформалар юлына баса. Крепостной хокукны бетерү сәбәпләре. Әле яңа гына төгәлләнгән Кырым сугышына һәм һаман дәвам иткән Кав¬ каз сугышына киткән коточкыч зур чыгымнар илнең икъ¬ тисадын шактый нык какшата. Армиягә рекрутлар җыю, терлекләрне һәм фуражны тартып алу, дәүләт алдындагы бурыч-йөкләмәләрнең үсүе халыкны тәмам бөлдерә. Кресть¬ яннар ризасызлык белдерәләр. Сугыш вакытында гадәти булмаган юллар белән гаскәр¬ ләрне тулыландырырга мәҗбүр булган югары хакимият үзе дә утка май өстәп тора. 1854 елның 2 апрелендә резервта¬ гы ишкәкле флотилия («диңгез ополчениесе») төзү турында Николай I нең указы игълан ителә. Аңа алпавыт крестьян¬ нары да языла ала. Әмма моның өчен алпавытның ризалы¬ гын һәм ополчениедә хезмәт итүчедән үз хуҗасына кайту хакында язмача йөкләмә алу таләп ителә. Әлеге указ ниба¬ ры дүрт губернага гына тарала. Әмма ул крестьяннар Рос¬ сиясен тулаем аякка бастыра. Халык арасында «Патша ва¬ кытлыча барлык аучыларны хәрби хезмәткә алдыра һәм аларның гаиләләре бөтенләйгә крепостнойлыктан гына түгел, рекрутлыктан һәм дәүләт алдындагы бурычларын түләү¬ дән дә азат ителәләр» дигән сүзләр тарала. Крестьяннар баш¬ та, башбаштакланып, ополчениегә язылырга китсәләр, соң¬ рак бу күренеш алпавытлардан массакүләм качуга әйләнә. «Хәрәкәттәге коры җир ополчениесе »нә ратник лар җыю турында 1855 елның 29 гыйнвар манифесты чыкканнан соң, бу күренеш тагын да киңрәк тарала. Ул үзәктә һәм көньяк¬ та урнашкан дистәләгән губерналарны чолгап ала. Сугыш бетүгә, 1856 елның яз-җәй айларында көньяк гу¬ берналарда яшәүче крестьяннар, имеш-мимешкә ышанып, Кырымга ыргылалар. Янәсе, анда яңа чыгарылган патша указы нигезендә крестьяннар крепостной бәйлелектән азат ителәләр. Бөтен юллар буйлап анда крестьяннар агыла. Ир¬ ләрне кире кайтару максаты белән җибәрелгән хәрби от¬ рядлар крестьяннарның кискен каршылыгына очрый. Күп кенә губерналарда крестьяннар бөтен авыллары белән бар¬ щинага чыгудан, оброк түләүдән һәм дәүләт алдындагы йөкләмәләрен үтәүдән баш тарталар. Алпавытлар үз утар¬ ларына хәрби отрядлар җибәрүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Әмма еш кына аларның үтенече кире кагыла. Чөнки, берен¬ чедән, бу мөрәҗәгатьләр артык күп була, икенчедән, хаки¬ мият отряд җибәрерлек сәбәп тә күрмиләр. Крестьяннар ара¬ сындагы массакүләм кузгалышлар алпавытларга һәм ида¬
135 рәче даирәләргә бик нык тәэсир итә. Алар каршында яңа «Пугачёв явы» образы пәйда була. Шулай да иң беренче чиратта эчке түгел, ә бәлки тыш¬ кы сәяси шартлар — Россиянең җиңелүе — Александр II не крепостной хокукны бетерү мәсьәләләре белән ныклап то¬ рып шөгыльләнергә мәҗбүр итә. 1812 елгы Ватан сугышын¬ да иң зур Европа державаларының берләштерелгән армия¬ се өстеннән җиңүгә ирешеп, 40 ел узганнан соң, Россия Кырым сугышында җиңелә. Сугыш Россиянең икътисади артталыгын ачып сала, шуның белән бергә, илнең икенче дәрәҗәле державалар рәтенә тәгәрәү куркынычы туа. Россия җәмгыятендәге атмосфера да үзгәрә. Тарихчы В. О. Ключевскийның сурәтле теле белән әйтсәк, «Севасто¬ поль катып калган акылларга китереп бәрә» һәм үзгәреш тарафдарларының санын шактый арттыра. Либераль эш¬ лекле К. Д. Кавелинның тарихчы С. М. Соловьёвка язган хатында түбәндәге юллар бар: «Крепостной крестьяннарны азат итү хакында хәзер бөтен кеше сөйли, кычкырып сөйли, хәтта элегрәк крепостной хокукның зур ялгыш булуы ха¬ кында читләтеп әйтеп куйган очракта, көзән җыерып, нерв авыруы өянәге кузгалучылар да бүген шул турыда уйлый». Либераль идеяләрне яклаучы күп кенә югарыдагы түрәләр дә, хәтта патшаның иң якын туганнары — апасы Елена Пав¬ ловна һәм кече энесе Константин да, — крепостной хокук¬ ны бетерүне яклап, актив чыгыш ясыйлар. Бөек кенәз Константин Николаевич (1827 —1892) — Николай I нең икенче улы. Аны балачактан ук диңгез хез¬ мәтенә әзерлиләр. Тәрбия эше белән адмирал Ф. П. Литке җитәкчелек итә. Ул Константин даи¬ рәсендә үзара ышаныч, эчкерсезлек, тугрылык атмосферасы тудыра, Кон¬ стантин үз-үзенә тәнкыйть күзлеге аша карасын, шәхси сыйфатларын үстерү өстендә эшләсен дип тырыша. Заман¬ дашларының истәлекләренә караган¬ да, Константин «беркайчан да кылан¬ маган, беркайчан да ялганламаган һәм икейөзле булуның нәрсә икәнен дә бел¬ мәгән». 1845 елда Ф. П. Литке тәкъди¬ ме буенча Рус география җәмгыяте оеша, һәм Константин Николаевич аның формаль җитәкчесе була. Җәм¬ гыять тирәсенә либераль үзгәртеп кору тарафдарлары туплана. Бөек кенәз
136 җәмгыятьне крепостнойлыктан азат итүгә һәм кешеләргә гражданлык хокуклары бирүгә юнәлдерелгән киң колачлы реформаларның зарурлыгын тирәнтен аңлый. 20 яшендә Константин Николаевичка «Паллада» фрега¬ ты белән командалык итү эше йөкләнә. 1847 —1848 еллар¬ да фрегат ике диңгез экспедициясендә була. 1855 елда ул рус хәрби флоты һәм Диңгез министрлыгы управляющие итеп билгеләнә. Бөек кенәз җилкәнле корабларны — пар корабларына, агач корабларны бронялы корабларга алыш¬ тыруга үзеннән зур өлеш кертә. Россиядә «җепшеклек». Александр II патшалык иткән беренче еллар Александр I идарә итә башлаган чорны хә¬ терләтә: җәмгыятьтә өмет, көтү атмосферасы хөкем сөрә. Александр II сәяси режимны шактый йомшарта төшкән берничә указга кул куя. 1856 елның 26 августында тәхет¬ кә утыру (коронация) уңаеннан ул сәяси тоткыннарга — декабристларга, Польша восстаниесендә катнашучыларга, петрашевскийчыларга — амнистия игълан итә. Өч елга рек¬ рутлар җыю туктатыла, недоимкалар сызып ташлана. 1857 елда патша хәрби авылларны юкка чыгарырга дигән карарга килә. Шушы елларда чит ил паспортлары бирүдә чикләүләр бетерелә, цензура йомшара. «Русский вестник», «Русская беседа», «Сельское благоус¬ тройство» кебек яңа журналлар чыга башлый. А. И. Герцен тарафыннан Лондонда нәшер ителгән «Полярная звезда», «Голоса из России», «Колокол» басмалары аеруча зур попу¬ лярлык казана. Аларда күренекле рус публицистлары, язучы һәм галимнәре — көнбатышчы либераллар К. Д. Кавелин, В. Н. Чичерин, П. В. Анненков, славянофил И. С. Аксаков актив хезмәттәшлек итәләр. «Колокол »ның дөньяга чыгуын белдереп, Герцен «расколчыларның тозсыз указлары яки ах¬ макларча эзәрлекләүләреме, зур түрәләрнең угрылыгымы яисә сенатның томаналыгымы — нәрсә йөрәгенә килеп кадала», шул турыда да үзенең чаң кагачагы хакында язып чыга. Крепостной хокукны бетерү зарурлыгы Ирекле рус ти¬ пографияләре басмаларында күтәрелгән иң әһәмиятле, кискен мәсьәләләрнең берсе була. Пётр I патшалык иткән чорлардан ук Россиянең үсеше шактый дәрәҗәдә хөкүмәт¬ нең эш-гамәлләре белән билгеләнүен истә тотып, А. И. Гер¬ цен яңа императорга мөрәҗәгать итә: «Патша галиҗәнап¬ лары, рус сүзенә ирек бирегез... Безгә ирекле сөйләшү мөмкинлеге тудырыгыз... Безнең бар дөньяга һәм үзебез- некеләргә әйтер сүзебез җитәрлек. Җирне крестьяннарга бирегез. Ул болай да аларныкы бит; Россиядән хурлыклы
137 крепостнойлык тамгасын алып ташлагыз...» Моңа охшаш фикерләр тагын да яшерен формаларда Россиядә чыгучы башка басмаларда да кабатлана. Патша шушы характер¬ дагы материалларны игътибар белән күзәтеп бара. Күренекле либераль чиновник кенәз Д. Оболенский, Алек¬ сандр II патшалык иткән икенче елга йомгак ясап, үзенең көндәлегенә түбәндәгеләрне теркәп калдырган: 1856 ел «алдагыларыннан бик нык аерыла, ул яз башланыр алдын¬ нан була торган салкын, әмма яз исе аңкыган көн сыман, якынлашып килүче җепшеклекнең хәбәрчесе кебек. Рос¬ сия бу елда иркен сулыш алды...» Тиз арада крепостной хокукны бетерү зарурлыгы инде һәркемгә ачык аңлашыла. Әмма җәмгыятьнең барлык катлаула¬ рына кагылганга күрә, бу бик тә катлаулы эш булып чыга. Өстәвенә хакимиятнең төп таянычы булган дворяннарның күпче¬ леге мондый реформаны хупламый. /оХИ Сораулар һәм биремнәр I 1. Александр II тәхеткә утырган вакытта, Россия империя¬ сенең икътисади һәм сәяси хәленә характеристика бирегез. Яңа император алдына нинди мәсьәләләр куела? 2. Ни өчен Александр I патшалык итә башлаган елларны замандашлары «җепшеклек» чоры дип атыйлар? 3. Александр I һәм Александр II идарә итә башлаган чорларны чагыштырыгыз. Сез нинди уртаклык күрәсез? Аерма нәрсәдә? 4. Крепостной хокукны бетерүнең төп сәбәпләрен атагыз. Документлар Тарихчы М. П. Погодинның Александр II гә 1856 елның 3 гыйнварында язган хатыннан ...Хөррият! Хакимияте чикләнмәгән рус тәхете югарылы¬ гында әнә шул сүз яңгырарга тиеш!.. Эш сүздә генә калырга тиеш түгел... Полякларга конституция тоттырыгыз, ягъни аларга үзләре¬ нең элек тә булган һәм, мөгаен, берничә еллар дәвамында иҗат ителәсе конституцияләрен язарга ирек бирегез. Агностицизм тарафдарлары һәм тәртип, тынычлык турын¬ да алдан хәбәр бирүчеләр булып кайтачак сәяси җинаятьчелә- ребезне гафу итегез. Крестьяннарны акрынлап азат итү турындагы ныклы ка¬ рарыгызны игълан итегез... ул крестьяннарны бик озакка тынычландырыр, эшкә дәртләндерер... Европа өчен үтә дә якын булган китап басу иреге дигән баш астында цензураны йомшартыгыз, ул сезне кирәкле мәгълүматлар белән баетыр һәм туңып бозга әйләнү дәрәҗәсенә җиткән рус акылын хәрәкәткә китерер.
138 Крестьян чуалышлары һәм аларны бастыру чаралары турында полиция департаменты отчётыннан. 1859 ел Узган ел алпавыт крестьяннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту турында патша хәзрәтләре рескриптлары игълан ителгәнче үк, халык арасында бу турыда сүз таралган иде инде, һәм бу имеш-мимешләрне крепостнойлар да үзләренчә аңлат¬ тылар. Аңлатулар аларның тиздән киләчәк ирекне көтүен чагылдыра иде. Әлеге көтү, 1855 елда дәүләт ополчениесе төзегәндә изге Синод халыкка мөрәҗәгать иткәч, аеруча нык сизелде, өстәвенә крестьяннар кайвакыт бөтен авыллары белән һәм күпләп-күпләп байларга эшләүдән баш тарттылар, опол¬ чениегә язылырга теләк белдерделәр, шуның белән ирекле бу¬ лырбыз дип уйладылар. 1856 елда шул ук имеш-мимешләр алпавыт крестьяннарының Россиянең көньягындагы губерна¬ лардан (аеруча Екатеринослав һәм Херсон губерналарыннан) Кырымга юл тотуына сәбәп булды. Документларга сораулар: 1. Күренекле тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе М. П. Погодин Александр II гә нинди программа тәкъдим итә? 2. М. П. Погодин шактый консерватив фикер иясе буларак та¬ ныла. Мондый кыю программаның барлыкка килүен сез ничек аңлата аласыз? 3. Икенче документтан чыгып, рус крестьяннары арасында нинди рух хөкем сөргән, дип әйтә алабыз? 4. Кырым сугышы барган¬ да һәм сугыш төгәлләнгәннән соң да, крестьян хәрәкәтендә сизелер¬ лек үсеш күзәтелә дип санарга мөмкинме? 5 Үзләрен азат итүне крестьяннар нинди факторларга бәйләп аңлаталар? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Недоимкалар — вакытында түләнмәгән салымнар һәм җы¬ емнар. Сәяси режим — җәмгыятьтә сәяси хакимиятне (дәүләт хакимиятен дә кертеп) тормышка ашыру алымнары, ысул¬ лары, юллары һәм формалары җыелмасы. Гадәттә, демо¬ кратик режимга һәм демократик булмаган режимнарның төрле төрләренә бүленә. § 20. 1861 елгы крестьян реформасы Крестьян реформасын әзерләү. Крепостной хокукны бетерү зарурлыгы турында Александр II беренче мәртәбә рәсми рәвештә 1856 елның 30 мартында Мәскәү дворянна¬ ры вәкилләре алдында ясаган кыска гына чыгышында бел¬ дерә. Шуның белән бергә, ул, күпчелек дворяннарның нәрсә хакында уйлавын яхшы белгәнгә күрә, крепостной хокук¬
139 ны, түбәннән үзеннән-үзе юк ителүен көтеп торганчы, юга¬ рыдан торып юк итү күпкә яхшырак булачагын ассызык- ларга тиеш була. Александр II, үзеннән алда идарә иткән патшалар кебек үк, крестьян мәсьәләсен хәл итү турындагы үтенечне алпа¬ вытлар авызыннан ишетергә тели. 1856 елның ахырында ул бөек кенәз хатыны Елена Павловнага: «Мин акыллы утар хуҗаларының үз крестьяннарының хәлләрен ни дәрәҗәдә яхшыртып булуын үзләреннән ишетергә телим», — дип яза. Әмма дворяннарның күпчелеге һәртөрле тәкъдимнәр кер¬ түдән качарга тырыша. 1857 елның 3 гыйнварында Александр II, «алпавыт кре¬ стьяннарының тормыш-көнкүрешен җайга салу чараларын тикшерү өчен», Яшерен комитет төзи. Әмма күпчелек коми¬ тет әгъзалары — Николай I заманында югары урыннарны биләгән элеккеге чиновниклар — крестьяннарны иреккә чыгаруга бик нык каршы булалар һәм, ничек кенә булса да, бу эшкә тоткарлык ясарга тырышалар. Реформаларны кай¬ нар яклаучы бөек кенәз Константин Николаевичның коми¬ тет эшендә катнашуы да бу гамәлне урыныннан кузгата алмый. Шуңа күрә Александр II тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күрергә карар кыла. 1857 елның октябрь ахырында Петербургка яшь вакыт¬ та Александрның адъютанты булган Вильно генерал-гу¬ бернаторы В. И. Назимов килә. Ул императорга Вильно, Ков- но, Гродно губерналары дворяннарыннан адрес (мөрәҗәгать) китерә. Алар крестьяннарны җирсез килеш кенә азат итү¬ не сорыйлар. Адреста дворяннар императордан әлеге мәсь¬ әләне тикшерергә рөхсәт бирүен үтенәләр. Александр бу вазгыятьтән файдаланып калырга уйлый. Кәм 1857 елның 20 ноябрендә Назимов исеменә, крестьян реформасы проектларын әзерләү өчен, җирле алпавытлар¬ дан торган губерна комитетлары оештыру турында рескрипт төзелә. Рескриптта реформаның кысалары күрсәтелә: крестьяннар, йолым түләү шарты белән, җир биреп азат ителәләр, һәм, йолым түләнеп беткәнче, алар алпавыт фай¬ дасына хезмәт итәргә тиеш булалар. 1857 елның 5 декабрен¬ дә Петербург генерал-губернаторы граф П. Н. Игнатьевка да шундый ук күрсәтмә бирелә. Тиздән Назимов исеменә тө¬ зелгән әлеге рескрипт матбугатта басылып чыга. Шулай итеп, реформага әзерлек хәбәрдарлык шартларында бара. 1858 ел дәвамында шуңа охшаш рескриптлар башка губернаторларга да җиткерелә. 46 губернада «алпавыт крестьяннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту турында» губерна комитетлары төзелә (рәсми документларга «азат
140 итү» сүзен кертергә куркалар). 1858 елның февралендә Яшерен комитетны Баш комитетка үзгәртү реформага әзер¬ лек планнарын халыкка җиткерүдә хәлиткеч адым була. Баш комитетның рәисе итеп бөек кенәз Константин Нико¬ лаевич билгеләнә. 1859 елның мартында Баш комитет каршында, «эшче орган» буларак, Редакцион комиссияләр төзелә. Алар губер¬ на комитетларыннан җибәрелгән хәбәрләрне тикшерү һәм шулар нигезендә крестьяннарны азат итү турында гомуми закон проекты эшләү белән шөгыльләнәләр. Комиссия рәи¬ се итеп генерал Я. И. Ростовцев билгеләнә. Яков Иванович Ростовцев (1803 —1860) халык учили¬ щелары директоры гаиләсендә туа. 1822 елда ул, Пажлар корпусын тәмамлап, гвардиягә килә, Төньяк җәмгыятьнең кайбер эшлеклеләре белән таныша. Декабристлар восста¬ ниесе алдыннан ул Николай I не заговор әзерләнү турында кисәтә. Ләкин бер генә кешенең дә исемен атамый, ә үзенең әлеге адымы турында К. Ф. Рылеевка әйтә. 1849 елда Ростовцев хәрби уку йортлары начальнигы итеп билгеләнә, 1856 елда Дәүләт советы әгъзасы була. Александр II Ростовцевны крестьян мәсьәләсен хәл итү эшенә тарта. 1857 елда Яшерен комитетка ала. Ул анда кре¬ постной хокукны бетерүгә каршылар ягына баса. Әмма тиздән генералның карашлары кискен үзгәрә: ул крестьян¬ нарны имана җире белән азат итүне яклап чыга. Күрәсең, бу үзгәрешнең сәбәбе шәхси характерда булып, бик тирәндә ята. Улының үләр алдыннан әйткән үтенече аның бөтен җанын айкап ташлый. Ул әтисеннән, декабристларны сату хурлыгын юар өчен, крестьяннарны азат итүдә булышлык күрсәтүен үтенә. Ләкин Я. И. Ростовцев барыбер үз эшенең нәтиҗәләрен күрә алмый. 1860 елның 6 февралендә ул, авы¬ рып, көчле физик һәм рухи киеренкелектән үлеп китә. Ростовцев комиссия эшенә эзлекле реформалар үткәрү та¬ рафдарлары либераль чиновник һәм алпавытлар арасыннан Н. А. Милютинны, Ю. Ф. Самаринны, В. А. Черкасскийны, Я. А. Соловьёвны, П. П. Семёновны (алга таба Тян-Шанский була) тарта. Замандашлары аларны «кызыллар» дип атый, чөнки алар, алпавыт җирбиләүчелеген саклаган хәлдә, кре¬ стьяннарны, йолым түләү шарты белән, җир биреп азат итү һәм вак җир хуҗаларына әйләндерү өчен көрәшәләр. Бу идеяләр губерна комитетларындагы дворяннарның күпчелек тәкъдимнәреннән һәм крестьяннарны җирсез азат итү ягын¬ да торган алпавытларның теләкләреннән бик нык аерыла. Ростовцев үлгәннән соң, Александр II аның урынына кон-
141 Н. А. Милютин серватор булып танылган юстиция ми¬ нистры граф В. Н. Панинны билгели. Киң җәмәгатьчелекнең хафага төшүенә һәм аптырашта калуына каршы импе¬ ратор, тыныч кына: «Сез Панинны бел¬ мисез; аның карашлары — минем бое¬ рыкларны төгәл үтәүдә», — дип җавап бирә. Министрга Ростовцев исән вакыт¬ та әзерләнгән проектны үзгәртмәскә дигән боерык килә. 1860 елның 10 Ок¬ тябренда Редакцион комиссияләр ябы¬ ла. Реформаны ахырына җиткерү бу¬ рычы Баш комитетка йөкләнә. Аннан соң реформа проекты Дәүләт советын¬ да раслана. 1861 елгы крестьян реформасының төп положение¬ ләре. «Патша хәзрәтләре тарафыннан крепостной халыкка ирекле авыл кешесе хокуклары биреп, тормыш-көнкүреш¬ ләрен җайга салуда ярдәм итү турында» манифестка һәм «Крепостной бәйлелектән чыккан крестьяннар турында положение »гә Александр II 1861 елның 19 февралендә кул куя. Бу документлар буенча, алпавыт крестьяннары ирекле дип игълан ителә һәм гражданлык хокукларына ия була. Азат ителгәндә, аларга, чикләнгән күләмдә һәм аерым йо¬ лым түләү шарты белән, җир бирелә. Алпавыт крестьяннарга биргән җир биләмәсенең зурлы¬ гы закон тарафыннан билгеләнгән нормадан югарырак була алмый. Әлеге норма империянең төрле төбәкләрендә төрлечә булып, 3 дисәтинәдән 12 дисәтинәгә кадәр җитә. Әгәр кре¬ стьянны азат иткән вакытта, аның карамагындагы җирләр билгеләнгән нормадан артып китсә, алпавыт артык җирне кисеп алу хокукына ия булган. Мондый очракларда, гадәттә, крестьяннардан яхшырак сыйфатлы җирләр кисеп алын¬ ган. Крестьяннарның кайбер зур төркемнәренә — алпавыт йортында хезмәт итүчеләргә, мануфактурадагы крепостной эшчеләргә һәм кечкенә поместьелы хуҗаларга беркетелгән крестьяннарга — җир бөтенләй бирелми. Реформа буенча, крестьяннар алпавытлардан үз җирләрен йолым түләп алырга тиеш булалар. Җиргә хуҗа була алган¬ нар милекче крестьяннар дип аталганнар. Крестьяннар закон нигезендә билгеләнгән имана җиренең х/4 өлешен бушлай да ала алганнар. Вакытлыча бурычлы булган крестьяннар, үзләренең имана җирләре өчен йолым түләнеп беткәнче, ал¬ павытка оброк түләргә һәм барщина эшләргә тиеш булалар.
L2 Имана җирләренең зурлыгы һәм вакытлыча бурычлы- лар түләргә тиешле оброк һәм барщинаның күләме алпа¬ выт белән крестьян арасында төзелгән килешүләрдә — Ус¬ тав грамоталарында — төгәл билгеләнергә тиеш була. Ус¬ тав грамоталарына ике ел эчендә кул кую мәҗбүри була. Крестьяннарның вакытлыча бурычлылык халәте 9 ел дәвам итә ала. Бу вакыт аралыгында крестьян үзенең имана җиреннән баш тарта алмаган. Йолымның күләме алпавыт элек крестьяннардан оброк рәвешендә алган акчадан ким чыгарга тиеш булмаган. Шуңа күрә йолым акчасы банкка салынган капитал белән тигез¬ ләшкән, ә соңгысы алпавытка, елына 6% исәбеннән, элеккеге оброктан кергән суммага тиң табыш китерергә тиеш булган. Мәсәлән, әгәр алпавыт ел саен крестьяннан 10 сум күләмендә оброк түләтсә, йолым суммасы түбәндәгечә булган: 10 сум = 6% х сум = 100% 10 х 100 : 6 = 166 сум 66 тиен Крестьян алпавытка бу акчаның берьюлы 20 — 25 % ын түләргә тиеш булган. Йолым акчасын алпавыт тулаем һәм берьюлы алсын өчен, калган 75 — 80 % өлешне хөкүмәт түлә¬ гән. Крестьян, ел саен 6 % түләп барып, бу сумманы дәүләт¬ кә 49 ел эчендә кайтарырга тиеш булган. Шуның белән бер¬ гә, хөкүмәт исәп-хисап эшләрен һәр крестьян белән аерым түгел, ә крестьяннар общинасы белән алып барган. Шуңа күрә җир крестьянның шәхси милке була алмаган, кре¬ стьяннар общинасы милкенә әверелгән. Урыннарда реформаның тормышка ашырылуын, аерым килештерүче арадашчылар белән беррәттән, губернатордан, министрлык чиновнигыннан, губерна дворяннары башлы¬ гыннан, прокурордан, дворяннар арасыннан сайланган ике әгъза һәм алпавытлар арасыннан хөкүмәт билгеләгән ике вәкилдән торган крестьян эшләре буенча губерна присут- ствиесе күзәтеп торган. Крепостной хокукны бетерүнең әһәмияте. 1861 елгы крестьян реформасы Россия тарихында иң әһәмиятле вакый¬ галарның берсенә әверелә. Ул тарихи борылыш моменты була, ике дәвер — феодализм белән капитализм арасында¬ гы чикне билгели, икътисадта капиталистик укладның өстен¬ лек алып тамыр җәюенә ярдәм итә. Россиядә крепостнойлык юкка чыгарыла. Крестьяннар ирек¬ ле кешеләргә әвереләләр. Әмма реформа авылда крепостной¬ лык калдыкларын һәм, барыннан да элек, алпавыт җирбиләүче-
143 леген саклап кала. Өстәвенә крестьяннар җиргә тулысынча хуҗа була алмыйлар, димәк, аларга үз хуҗалыкларын яңача кору мөмкинлеге бирелми. Сораулар һәм биремнәр 4SZ 1. Александр II ни өчен крепостной хокукны бетерү турындагы үтенечне алпавытлардан ишетергә тели? 2. Император крепостной хокукны нинди шартларда бетерүне кулайрак күрә? Сез ничек уйлый¬ сыз, ни өчен нәкъ менә әлеге шартлар күрсәтелә? 3. Крестьян рефор¬ масының уңай һәм тискәре якларын сез нәрсәдә күрәсез? Документ Александр II нең 1861 елның 28 гыйнварында Дәүләт советында ясаган чыгышы Дәүләт советында каралырга тиешле крестьяннарны азат итү турындагы мәсьәләне Россия өчен иң әһәмиятле мәсьәлә¬ ләрнең берсе дип саныйм. Илнең көче һәм куәте арту да шуңа бәйле. Бу чараларның кичектергесез һәм файдалы булачагы¬ на сез дә, әфәнделәр, минем кебек үк ышанасыздыр, дип беләм. Тагын шунысын да инанып өстисем килә: бу эшне кичекте¬ рергә ярамый; шуңа күрә мин Дәүләт советыннан аның, фев¬ ральнең беренче яртысында каралып, кыр эшләре башланган¬ да, халыкка игълан ителүен таләп итәм... Кабатлыйм: бу ми¬ нем мәҗбүри таләбем, бу эш хәзер үк бетерелсен. Ул инде дүрт ел буе алпавытларны да, крестьяннарны да куркып, шик¬ ләнеп көтәргә мәҗбүр итә; тагын да тоткарлау дәүләткә һәла¬ кәт белән яный. <...> Дәүләт советына тәкъдим ителгән проектларны тикшер¬ гәндә, сез алпавытларның тавышын чикләү өчен мөмкин бул¬ ганның барысы да эшләнүен күрерсез, әгәр нәрсәне дә булса үзгәртергә яисә өстәргә кирәк табасыз икән, мин сезнең искәр¬ мәләрне кабул итәргә әзер; ләкин шунысын онытмагыз: бу эшнең нигезендә крестьяннарның тормыш хәлләрен яхшырту ятарга тиеш, сүздә һәм кәгазьдә генә түгел, чынбарлыкта. Документка сораулар: 1. Крепостной хокукны бетерүдә Алек¬ сандр II нең роле нинди? 2. Документтан крестьян реформасын әзерләү һәм үткәрүдәге нинди үзенчәлекләрне белә алабыз? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Рескрипт — монархның гражданнарга язган хаты.
144 § 21 — 22. 60 — 70 нче еллардагы либераль реформалар Җирле үзидарә реформалары. Крепостной хокук бете¬ релгәннән соң, күп санлы башка үзгәрешләр кертү таләп ителә. Җирле үзидарә органнары — земстволар оештыру Алек¬ сандр II нең иң әһәмиятле реформаларыннан берсе була. 60 нчы еллар башында элеккеге җирле идарә үзенең бер¬ нәрсәгә яраксыз булуын күрсәтә. Башкалада билгеләнгән губерна һәм өяз җитәкче-түрәләренең нәтиҗәсез эшләве һәм халыкның карарлар кабул итүдә бөтенләй катнашмавы ху¬ җалык тормышын, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне гаять авыр хәлгә куя. Крепостной хокукның бетерелүе урыннар¬ да мәсьәләләрне хәл итүгә халыкның барлык катлауларын тартырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта хөкүмәт, земстволар оештырганда, кре¬ постной хокукның бетерелүе белән килешергә теләмәгән дворяннарның фикерләрен дә исәпкә алмый булдыра ал¬ мый. «Дворяннар, — дип яза К. Д. Кавелин, — хөкүмәтнең крестьяннарны дворяннар теләгәнчә түгел (хәтта аларны юньләп тыңлап та тормадылар), ә үзе теләгәнчә азат итүе турындагы фикере белән һич тә килешә алмыйлар. Шун¬ дый әһәмиятле мәсьәләне хәл иткәндә, империянең беренче катлавына мескен һәм түбән роль бирелде». Шуңа күрә җирле үзидарә реформасы уздыруның иң беренче сәбәплә¬ реннән берсе дворяннарга, өлешчә генә булса да, югалткан хакимлекләрен кире кайтару була. Хөкүмәт, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге җәмә¬ гатьчелекнең иң актив өлешенең игътибарын «сәяси хыял¬ лардан» читкә юнәлтер һәм аерым файдалы эшләр белән дә шөгыльләнергә мәҗбүр итәр, дип уйлый. 1864 елның 1 гыйнварында, император указы нигезендә, «Губерна һәм өяз земство идарәләре турында положение» кертелә. Анда өязләрдә һәм губерналарда сайлап куела тор¬ ган яңа җирле үзидарә органнары — земстволар оештыру хакында әйтелә (волостьларда земстволар оештырылмый). Сайлауларда ирләр генә катнаша. Сайлаучылар өч курия¬ гә (төркемгә) бүленә: җирбиләүчеләргә, шәһәрдә яшәүче сайлаучыларга һәм авыл җирендәге крестьян җәмгыятьлә¬ ре сайлаган вәкилләргә. Җирбиләүчеләр куриясе буенча, 200 дисәтинәдән дә ким булмаган җиргә яисә кимендә 15 мең сумлык күчемсез баш¬ ка милеккә ия кешеләр һәм елына ким дигәндә 6 мең сум
145 табыш китерүче сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре хуҗа¬ лары сайлауларда катнаша алган. Вак җирбиләүчеләр, үзара берләшеп, үз вәкилләрен генә күрсәткәннәр. Шәһәр куриясен сайлауларда еллык товар әйләнеше 6 мең сумнан да ким булмаган сәүдә оешмалары яки предприя¬ тие хуҗалары һәм бәясе 600 сумнан (кечкенә шәһәрләрдә) 3,6 мең сумга (зур шәһәрләрдә) кадәр күчемсез милеккә ия кешеләр катнашкан. Крестьяннар куриясе буенча сайлаулар берничә баскыч¬ тан тора: иң элек авыл җыеннары волость җыенына вә¬ килләр сайлый. Волость җыенында башта сайлаучыларны сайлап алалар, алар үз чиратында өяз җирле үзидарәсе орган¬ нарына вәкилләр күрсәтә. Өяз земство җыелышларында губерна җирле үзидарәсе органнарына крестьяннардан вәкилләр сайлана. Земство органнары җитәкче һәм башкарма органнарга бүленә. Җитәкче органнар — земство җыелышлары — бар¬ лык катлаулардан сайлап куелган гласныйлардан (депутат¬ лардан) тора. Гласныйларны өязләрдә дә, губерналарда да өч елга бер сайлаганнар. Земство җыелышлары башкарма орган — земство идарәлә¬ рен (управаларын) сайлый, алар да өч ел дәвамында эшлиләр. Земство җыелышы рәисе итеп дворяннар башлыгы билгеләнә. Земстволар, нигездә, җирле хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәләр: элемтә юллары төзиләр, мәк¬ тәпләр, хастаханәләр торгызып, аларны даими карамакта тоталар, җирле сәүдә һәм сәнәгатьне үстерәләр һ. б. Зем¬ стволар эшчәнлегенең законга туры килү-килмәвен губер¬ натор үз күзәтүе астына ала. Земстволар эшчәнлегенең матди нигезен күчемсез милек¬ кә — җиргә, биналарга, фабрика-завод предприятиеләренә һәм сәүдә йортларына салынган аерым салым тәшкил итә. Дворян җирбиләүчелеге бөтенләй булмаган яисә бик аз булган Архангельск, Әстерхан һәм Оренбург губерналарын¬ да, Себердә һәм Урта Азиядә земстволар кертелми. Алпа¬ вытлар рус милләтеннән булмаганга күрә, Польша, Литва, Белоруссия, Украинаның уң як яр буена һәм Кавказга да җирле үзидарә кертү хокукы бирелми. Земство реформасының кимчелекле яклары да була. Иң элек сайлауларга барлык катлауларны да тарту принцибы сакланмый. Сайлаулар, нигездә, катлаулар буенча уздыры¬ ла. Өстәвенә курияләргә бүленеш дворяннарга аерым өстен¬ лекләр бирә. Земстволар хәл итә алырдай мәсьәләләрнең күләме дә чикләнгән була.
146 Земство утырышы. Рассам К. Трутовский картинасыннан Шуңа да карамастан земство учреждениеләре төзелү кон¬ ституцион идарә тарафдарларының зур уңышы була. Зем¬ стволар тирәсенә көчле, демократик рухлы интеллигенция туплана. Ул елларда халык мәгарифен, сәламәтлек саклау¬ ны үстерүдә земстволар зур һәм әһәмиятле роль уйныйлар. Алар юлларны төзекләндерәләр һәм крестьяннарга зур мас¬ штаблы агрономик ярдәм оештыралар. Дәүләт хакимияте мондый чаралар үткәрүгә сәләтле булмый. Земстволарда дворяннар күпчелекне тәшкил итүгә дә карамастан, алар- ның эшчэнлеге киң халык массаларының хәлен яхшыртуга юнәлдерелә. 1870 елда земстволар үрнәгендә шәһәр реформасы да уз¬ дырыла. Аның нигезендә элеккеге катлауларга бүленгән шәһәр думалары бөтен катлаулар катнашында сайлап ку¬ елган шәһәр учреждениеләре — шәһәр думалары һәм шәһәр управалары белән алыштырыла. Шәһәр думасына сайлауларда 25 яше тулган һәм шәһәр салымнарын түләгән ир-атлар катнаша алган. Шәһәр фай¬ дасына керткән җыемнарның күләменә карап, барлык сай¬ лаучылар өч куриягә бүленгән. Беренче куриягә шәһәр каз¬ насына барлык салымнарның 1/3 ен түләүче иң зур йорт, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре хуҗалары кергән. Икен¬ че курияне шәһәр җыемнарының 1/3 өлешен кертүче ваг¬ рак салым түләүчеләр тәшкил иткән. Калган салым түләүчеләр барысы да өченче куриядә саналган. Шәһәр ду¬
147 масына һәр куриядән сайланган гласныйларның саны ти¬ гез булганлыктан, анда, аңлашыла ки, эре милекчеләр күпче¬ лекне тәшкил иткән. Шәһәр җәмәгать үзидарәсе шәһәрне төзекләндерү, җирле сәүдәне һәм сәнәгатьне, сәламәтлек саклауны һәм халык мәгарифен үстерү, полиция һәм төрмәләрне тоту кебек ху¬ җалык мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнгән. Шәһәр үзидарәсе эшчәнлеге дәүләт күзәтүе астында тор¬ ган. Шәһәр думасы тарафыннан сайлап куелган шәһәр баш¬ лыгын губернатор яисә эчке эшләр министры раслаган. Шул ук чиновниклар думаның теләсә нинди карарын юкка да чыгара алганнар. Шәһәр үзидарәсе эшчәнлеген күзәтү өчен, һәр губернада махсус орган — шәһәр эшләре буенча губер¬ на идарәләре (присутствиеләре) оештырыла. Ничек кенә чикләнгән булмасын, реформа шәһәр үзида¬ рәсе эшендә алга китеш була. Ул да, земство реформасы кебек үк, халыкның киң катлауларын идарә мәсьәләләрен хәл итүгә тарта. Ә бу исә үз чиратында Россиядә граждан¬ лык җәмгыяте һәм хокукый дәүләт төзүнең алшарты бу¬ лып тора. Суд реформасы. Александр II тарафыннан уздырылган иң эзлекле үзгәртеп коруларның берсе — 1864 елның нояб¬ рендә кабул ителгән яңа суд уставларына нигезләнеп узды¬ рылган суд реформасы. Шуңа туры китереп, яңа суд буржу¬ аз хокук принципларына корыла: барлык катлаулар закон каршында тигез хокуклы; ачык суд; судьялар бәйсез; га¬ епләү һәм яклау җиңешүгә корыла; кайбер суд органнары сайлап куела. Яңа суд уставлары буенча судлар икегә — җәмәгать (ми¬ ровой) һәм гомуми (общий) судларга аерыла. Җәмәгать суд¬ лары вак җинаять һәм гражданлык эшләрен карыйлар. Алар шәһәр һәм өязләрдә барлыкка килә. Җәмәгать судьялары хөкем карарын үзләре генә чыгаралар. Аларны өяз земство җыелышлары һәм шәһәр думалары сайлап куя. Судьялар өчен югары белем һәм милек цензы билгеләнә — аларга, югары яки урта белемле һәм җирбиләүчелек куриясе буен¬ ча земствога сайлаулар белән чагыштырганда, ике тапкыр артык күчемсез милеккә ия булу зарури санала. Судьялар¬ ның эш хаклары шактый югары була һәм елына 2,2 меңнән 9 мең сумга кадәр җитә. Гомуми суд системасы округ судыннан һәм суд палата¬ сыннан тора. Округ суды юстиция министры тәкъдиме белән император тарафыннан билгеләнә һәм катлаулы җинаять һәм гражданлык эшләрен карый. Җинаять эшләрен карап
148 тикшергәндә, 12 присяжный утырышчы катнаша. Россия¬ нең билгеле бер урында ике елдан да ким яшәмәгән, бик ях¬ шы шәхси характеристикага, 2 мең сумнан да ким булма¬ ган милеккә ия 25 яшьтән 70 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы присяжный утырышчы була алган. Присяжный¬ ларның исемлеген губернатор раслаган. Округ судының карары буенча апелляцияләр суд пала¬ тасына бирелә. Присяжныйлар суды тарафыннан чыгарыл¬ ган хөкем карары буенча апелляция бирү рөхсәт ителми. Суд палатасы чиновникларның эш урынында кылган җина- ятьләрен карап тикшерә. Андый эшләр дәүләт җинаятенә тиңләнә һәм төрле катлаулардан вәкилләр катнашында тың¬ лана. Сенат иң югары суд инстанциясе булып санала. Реформа нигезендә, суд утырышлары ачык итеп узды¬ рыла. Аларга халык йөри, газеталарда җәмәгатьчелектә кызыксыну уяткан судлар турында отчётлар басыла. Суд тикшерүендә прокурор (гаепләүче вәкил) һәм адвокатның (гаепләнүченең мәнфәгатьләрен яклаучы) катнашуы ике якның җиңешүен китереп чыгара. Рус җәмгыятендә адво¬ катлык эшчәнлеге белән кызыксыну арта. Бу өлкәдә Ф. Н. Плевако, кенәз А. И. Урусов, рус адвокат-ораторлар мәктәбенә нигез салган башка күренекле юристлар дан ка¬ зана. Яңа суд системасында кайбер искелек калдыклары (крестьяннар өчен аерым волость судлары, руханилар, хәрбиләр һәм югары түрәләр өчен судлар) сакланса да, бу чор өчен ул дөньяда иң алдынгылардан санала. Хәрби реформалар. Җәмгыятьтәге либераль үзгәртеп ко¬ рулар, хөкүмәтнең хәрби артталыктан котылырга, хәрби чы¬ гымнарны кыскартырга омтылуы армиядә дә тамырдан ре¬ формалар уздыруны таләп итә. Бу өлкәдәге реформалар 1861 елның ноябрендә хәрби ми¬ нистр вазифаларын үтәүгә керешкән Д. А. Милютин җитәк¬ челегендә уздырыла. Реформалар, берничә елга сузылып, армия тормышының бөтен якларын да колачлап алалар. Европа илләре тәҗрибәсен истә тотып, Д. А. Милютин, ты¬ ныч вакытта армиянең санын киметеп, сугыш чорында өйрәтелгән резервлар исәбенә аны арттыру мөмкинлеге бул¬ дыруны реформаларның иң төп бурычларының берсе итеп куя. 1863 —1864 елларда хәрби уку йортларында рефор¬ ма уздырыла. Гомуми белем махсус белемнән аерыла: була¬ чак офицерлар гомуми белемне хәрби гимназияләрдә, ә про¬ фессиональ белемне хәрби училищеларда алырга тиеш бу¬ лалар. Бу уку йортларында дворян балалары күпчелекне тәшкил итә. Урта белемгә ия булмаганнар өчен юнкерлык
149 Д. А. Милютин училищелары ачыла. Анда бөтен кат¬ лау вәкилләрен дә кабул итәләр. 1868 елда, юнкерлык училищелары¬ ның санын арттыру максатында, хәр¬ би прогимназияләр ачыла. Югары хәр¬ би уку йортларында укыту програм¬ малары да яңадан карала һәм камил- ләштерелә. 1867 елда — Хәрби юридик академия, 1877 елда Диңгез акаде¬ миясе ачыла. Армияне тулыландыру тәртибе дә тамырдан үзгәртелә: Пётр I заманын¬ нан калган рекрутлар җыю урынына барлык катлаулар өчен дә мәҗбүри хәрби бурыч кертелә. 1874 елның 1 гыйнварында расланган устав ниге¬ зендә, барлык социаль катлаулардан да 20 яшькә җиткән (соңрак 21 яшькә җиткән) ирләр армия¬ дә хезмәт итәргә тиеш була. Җәяүле гаскәрләрдә гомуми хезмәт итү срогы 15 ел дип билгеләнеп, шуның белы — действительный хәрби хезмәт, 9 ы запаста торудан гыйба¬ рәт була. Флотта — 10 ел: 7 се — действительный, 3 се — запаста. Белеме булган ир-егетләр өчен действительный хәрби хезмәт срогы 4 елдан (башлангыч училищеларны тә¬ мамлаучылар өчен) 6 айга (югары белемлеләр өчен) кадәр кыскартыла. Гаиләдә бердәнбер малай һәм бердәнбер туендыручы бул¬ ганнар действительный хәрби хезмәттән азат ителә. Мәҗбү¬ ри хәрби хезмәттән азат ителүчеләрне сугыш вакытында гына җыела торган ополчениеләргә язалар. Төньяк, Урта Азия халыклары, Кавказ һәм Себердә яшәүчеләрнең бер өлеше хәрби хезмәткә алынмый. Армиядә тән җәзасы бирү бетерелә; ашау-эчү яхшырты¬ ла; солдат мәктәпләре челтәре киңәйтелә. Армия һәм флот яңадан кораллана: 1867 елда шома көп- шәлеләр урынына сырлы көпшәле орудиеләр кертелә, чуен һәм бронзадан эшләнгәннәрен корычка алыштыру башла¬ на; 1868 елда Америка полковнигы X. Берданның булыш¬ лыгы белән рус уйлап табучылары тарафыннан ясалган вин¬ товкалар (берданкалар) кораллануга алына. Хәрби әзерлек системасы үзгәреш кичерә. Яңа уставлар, кулланмалар, уку әсбаплары басылып чыга. Аларда солдатларны сугышта кирәк булачак күнекмәләргә өйрәтү бурычы гына куела, ә строевой әзерлеккә бирелгән вакыт шактый кыскартыла.
150 Хәрби реформалар нәтиҗәсендә Россия заманча типтагы массачыл армиягә ия була. Армиядә рәхимсез тән җәзасы белән бергә муштра һәм таяк дисциплинасы да бетерелә. Солдатларның күпчелеген хәрби эшкә генә түгел, укырга- язарга да өйрәтәләр. Шуңа күрә хәрби хезмәтнең дәрәҗәсе бик нык күтәрелә. Гомуми хәрби хезмәткә күчү җәмгыять¬ нең катлауларга бүленешенә каты удар була. Мәгариф өлкәсендәге реформалар. Мәгариф система¬ сындагы үзгәртеп корулар шактый зур булып, аның өч баскычына да — башлангыч, урта һәм югары мәктәпкә дә кагыла. 1864 елның июнендә Башлангыч халык училищелары турында положение раслана. Алга таба мондый училище¬ ларны җәмәгать оешмалары һәм аерым кешеләр дә ача ала. Нәтиҗәдә төрле типтагы башлангыч мәктәпләр — дәүләт, земство, чиркәү-мәхәллә, якшәмбе мәктәпләре барлыкка килә. Кагыйдә буларак, аларда уку срогы өч елдан артмый. 1864 елның ноябреннән гимназияләр урта баскычтагы төп уку йортына әверелә. Алар классик һәм реальный гим¬ назияләргә аерыла. Классик гимназияләрдә латин, борын¬ гы грек теле кебек борынгы телләрне өйрәнүгә зур урын би¬ релә. Алар яшьләрне университетларга керергә әзерлиләр. Классик гимназияләрдә уку срогы башта җиде ел, ә 1871 ел¬ дан башлап сигез ел була. Реальный гимназияләр «сәнәгать һәм сәүдәнең төрле өлкәләре белән шөгыльләнүчеләр» әзерләргә тиеш була. Аларда җиде ел укыйлар. Төп игъти¬ бар математиканы, табигать фәннәрен, техник предметлар¬ ны өйрәнүгә бирелә. Реальный гимназия тәмамлаучылар университетка кабул ителми. Алга таба алар укуларын юга¬ ры техник уку йортларында дәвам итә алалар. Гимназияләргә, «дәрәҗәләренә һәм нинди дин тотула¬ рына карамастан, барлык катлауларның» да балалары ка¬ бул ителә. Дөрес, уку өчен түләү дә бик югары була. Хатын-кызларга урта белем бирү өчен, кызлар гимназия¬ ләре ачыла башлый. Әмма ирләр гимназияләре белән ча¬ гыштырганда аларда белем бирү дәрәҗәсе шактый түбән була. 1864 елның июнендә университетларның автономиясен кабат торгызган яңа устав кабул ителә. Университет белән турыдан-туры җитәкчелек итү профессорлар советына йөкләнә. Ул ректор һәм деканнар сайлый, уку-укыту план¬ нарын раслый, акча һәм кадрлар мәсьәләләрен хәл итә. Хатын-кызлар өчен югары белем үсеш ала. Гимназия тәмамлаган кыз балалар университетларга укырга керә ал-
151 маганлыктан, алар өчен Мәскәү, Петербург, Казан, Киев ке¬ бек шәһәрләрдә югары курслар ачыла. Алга таба ирекле тыңлаучы сыйфатында кызларны да университетларга ка¬ бул итә башлыйлар. Реформаларны тормышка ашыру. Реформаларны га¬ мәлгә ашыру бик катлаулы була. Аларны эшләү барышын¬ да ук Александр II берничә мәртәбә консерватив рухлы тө¬ зәтмәләр кертергә омтылып карый. Моның белән ул илне зур тетрәнүләрдән саклап калмакчы була. Реформалар өстендә яшь либераль чиновниклар эшли, ә аларны карт консерва¬ тор түрәләр тормышка ашыра. Гамәлдә ул әнә шул рәвешле чагылыш таба. Крестьян реформасы халыкка игълан ителүгә үк, анда актив катнашкан эчке эшләр министры С. С. Ланской һәм аның иң якын ярдәмчесе Н. А. Милютин отставкага җибә¬ релә. Консерватор П. А. Валуев эчке эшләр министры итеп билгеләнә. Ул «19 февраль положениеләрен, катгый һәм төгәл итеп, килештерү рухында» гамәлгә ашыруны үзенең төп бурычы итеп куя. Ул, реформаларны тормышка ашыру барышында, крестьяннар мәнфәгатен артык тырышып як¬ лаган җәмәгать арадашчыларын эзәрлекләргә тотына. Ва- луевның килештерү рухы әнә шунда чагыла да. Ул Тверьда җәмәгать арадашчылары съездын оештыручыларны кулга ала. Ә съездда җәмәгать арадашчыларының хөкүмәт карар¬ ларына түгел, ә җәмәгатьчелек фикеренә таянып эш итәчә¬ ге хакында әйтелә. Әмма крестьян реформасын туктатырга мөмкинлек бул¬ мый инде, шуңа күрә консерваторлар башка реформаларны һөҗүмгә тота башлыйлар. Яшерен революцион оешма әгъза¬ сы Д. Каракозовның Александр II гә һөҗүм итүе моңа этәр¬ геч була. Консерваторлар либераль карашлы мәгариф ми¬ нистры А. В. Головнинны яшьләргә нигилизм идеяләре та¬ ратуда гаеплиләр һәм отставкага җибәрәләр. Головниннан соң башка югары чиновниклар да отстав¬ кага китәргә мәҗбүр булалар. Алар урынына консерватив көчләрнең вәкилләре утыра. Д. А. Толстой мәгариф мини¬ стры итеп билгеләнә, генерал граф Н. А. Шувалов жандарм¬ нар башлыгы булып ала, генерал Ф. Ф. Трепов Петербург полициясенә җитәкчелек итә башлый. Шуңа да карамастан Александр II хөкүмәттә кайбер либералларны калдыра, шун¬ лыктан реформаторлык эшчәнлеге тукталып калмый. Кре¬ стьян реформасы эшлеклесе Н. А. Милютинның туганы хәр¬ би министр Д. А. Милютин реформаны үткәрүче кешеләр¬ нең берсе була.
152 1871 елда Д. А. Толстой реальный гимназияләрне каты тәнкыйть утына тоткан нотыгын Александр II гә тапшыра. Ул, табигать фәннәрен һәм дөньяга материалистик караш¬ ны пропагандалау яшьләр арасында нигилизмның аеруча нык таралуына китерә, дип раслый. Императорның хупла¬ вын ишеткәннән соң, Толстой шул ук елны урта мәктәптә реформа уздыра: реальный гимназияләр бетерелеп, яңа тип¬ тагы классик гимназияләр ачыла. Ал арда табигать фәннәре бөтенләй диярлек укытылмый, ә борынгы телләрне укыту күләме тагын да арттырыла. Гимназияләрдә тәрбия эше ныклы дисциплинага, берсүзсез буйсынуга һәм әләкләүне хуплауга корыла. Реальный гимназияләр урынына реальный училищелар ачыла, аларда уку срогы 6 елга калдырыла. Реальный учи¬ лищелар алдына укучыларны югары уку йортларына әзерләү бурычы куелмый. Алар тар техник белем бирү белән чик¬ ләнәләр. Толстойның университет уставын үзгәртергә кыюлыгы җитми, алай да ул югары уку йортлары өстеннән күзәтче- лек итүче органнарның санын шактый арттыра. 1867 елда консерваторлар тарафыннан земстволарның хокуклары сизелерлек чикләнә. Бер яктан, земство җыелыш¬ лары рәисләренең (дворяннар башлыкларының) вәкаләтлә¬ ре арттырылса, икенче яктан, хөкүмәт органнары аларның эшчәнлеген ныклы күзәтү астына ала. Земство җыелышла¬ рын ачык итеп уздыру чикләнә, земство отчётларын һәм докладларны бастырып чыгару да кыенлаша. Конституцион ыгы-зыгылар. «Йөрәк диктатурасы». Рос¬ сиядә реформалар нәтиҗәсендә туган яңалыклар, әллә нин¬ ди чикләүләргә дә карамастан, самодержавие строе прин¬ циплары белән каршылыкка керәләр һәм сәяси системада зур үзгәрешләр кертүне таләп итәләр. Сайлап куелган уч¬ реждениеләр челтәрен түбәннән югарыга кадәр (волостьлар¬ дан башлап гомумдәүләт дәрәҗәсенә кадәр) киңәйтү зем¬ ство реформаларына нокта куярга тиеш була. Самодержавие хакимиятенең күпмилләтле һәм гаять зур Россия империясе өчен иң кулай идарә формасы булуына император нык ышана. Хәтта берничә мәртәбә ул «үз хаки¬ миятен саклап калырга омтылганга түгел, ә Россия өчен зур бәхетсезлеккә әверелеп, аның таркалуына китерүдән ку¬ рыкканга күрә, конституциягә каршы булуын» ассызыклый. Шуңа да карамастан Александр II конституцион идарә та¬ рафдарларына ташламаларга барырга мәҗбүр була. Юга¬ ры даирә чиновникларга каршы оештырылган террор һәм
153 яшерен революцион оешма әгъзаларының берөзлексез им¬ ператорны үтерергә омтылулары моңа сәбәп була. Александрга икенче тапкыр уңышсыз һөҗүм оештырыл¬ ганнан соң, 1879 елның апрелендә, патша Петербург, Харь¬ ков һәм Одесса шәһәрләрендә, махсус указ нигезендә, ва¬ кытлы генерал-губернаторлар билгели һәм аларга чиктән тыш вәкаләтләр бирә. Ярсыган халыкны тынычландыру һәм революционерларның башларын суыту өчен, генерал-губер¬ наторлар итеп популяр гаскәр башлыклары генераллар И. В. Гурко, Э. И. Тотлебен һәм М. Т. Лорис-Меликов бил¬ геләнә. Әмма 1880 елның февралендә Кышкы сарайның үзен¬ дә императорга яңадан һөҗүм оештырыла. Берничә көннән соң Александр II Югары җитәкчелек комиссиясе төзи һәм Харьков генерал-губернаторы М. Т. Лорис-Меликовны аның башлыгы итеп билгели. Генерал-губернаторга, асылда, дәүләт башлыгы вәкаләтләре бирелә. Михаил Тариелович Лорис-Меликов (1825 —1888) әрмән гаиләсендә дөньяга килә.Ул Төркия белән сугышта дан ка¬ занган күренекле генералларның бер¬ се була. Кыюлыгы һәм шәхси батыр¬ лыгы өчен аңа граф титулы бирелә. Әстерхан губернасында котырынган чуманы җиңүдә дә ул үзеннән зур өлеш кертә. Харьковта генерал-губернатор итеп билгеләнгәннән соң, Лорис-Мели- ков үз эшен иң элек җирле чиновник¬ ларның башбаштаклыгын авызлык¬ лаудан башлый һәм халыкның хөрмә¬ тен казана. Үзенең сәяси карашлары буенча, Лорис-Меликов конституцион идарәгә табынучылардан булмый. Ул, халык вәкилләре, бергә җыелып, үзләренең күп санлы үпкә һәм зарларын белдерерләр дә, хөкүмәткә әлеге моментта алар- ны канәгатьләндерерлек җавап табу бик авыр булыр дип курка. Шуңа күрә ул, башта барлык реформа планнарын тулысынча тормышка ашырып, аннан соң гына халык вәкил¬ ләрен дәүләт эшләрен тикшерүдә бераз катнаштыра башларга була дип исәпли. Хөкүмәткә каршы хәрәкәт белән көрәшне Лорис-Меликов үзенең беренчел бурычы итеп күрә. «Җинаятьчел эш-гамәлләр өчен җәзага тартканда, әллә нин¬ ди каты чаралар алдында да» туктап калмаска куша.
154 Яңа урындагы эшчәнлеген Лорис-Меликов полиция органнарын үзгәртеп корудан башлый. Император гали¬ җәнаплары канцеляриясенең III бүлеге Эчке эшләр мини¬ стрлыгына кушыла, эчке эшләр министры жандармнар баш¬ лыгы була. Барлык сакчы органнар бер йодрыкка — Эчке эшләр министрлыгына гына туплана. Нәтиҗәдә террорчы¬ ларга каршы көрәш көчәя, кеше үтерергә омтылуларның саны кими. Газета һәм журналларның тормыштагы ролен яхшы аң¬ лаган хәлдә, Лорис-Меликов цензураны йомшарта, элек тыелган һәм өр-яңа басмаларның дөньяга чыгуына ярдәм итә. Ул хөкүмәтне тәнкыйтьләүгә, халык арасында сәяси мәсьәләләрне тикшерүгә каршы төшми. Бары тик бер ге¬ нә мәсьәләгә — конституция кертүгә генә кагылмасыннар. Матбугат органнарына мөнәсәбәттә Лорис-Меликов бернин¬ ди тыюлар да салмый, җәзага да тартмый. Ул редакторлар белән күзгә-күз әңгәмә коруны артыграк күрә. Әңгәмә ба¬ рышында, йомшак кына итеп, хөкүмәт кирәкле дип тапкан темаларны газета һәм журнал битләрендә тикшерү буенча үз киңәшләрен бирә. Җәмәгатьчелек фикеренә колак салып, Лорис-Меликов кайбер югары даирә чиновникларны алыштыру эшенә тотына. Ул халык мәгарифе министры Д. А. Толстойны эшеннән алуны таләп итә һәм әлеге адымы белән киң җә¬ мәгатьчелекнең мәхәббәтен казана. Лорис-Меликов Россиянең эчке сәясәте белән җитәкче¬ лек иткән чорны замандашлары «йөрәк диктатурасы» дип атыйлар. Террорчылык актлары кими, илдә азмы-күпме ты¬ нычлык урнашкандай була. 1881 елның 28 февралендә Лорис-Меликов үзенең патша¬ га тапшырган язмасында, илдә тулысынча тынычлык ур¬ наштыру өчен, «бөек дәүләт реформалары эшен» тәмамлар¬ га һәм, әлеге максатка ирешү өчен, иҗтимагый көчләрне дә тартырга чакыра. «Тиешле законнарны эшләү өчен, зем¬ ство һәм шәһәрләрдән җибәрелгән вәкилләрдән ике вакыт¬ лы комиссия — административ-хуҗалык һәм финанс комис¬ сияләре төзү зарур», — ди ул. Комиссияләрнең составын им¬ ператор үзе билгеләргә тиеш була. Алар әзерләгән закон проектларын тикшерүне Лорис-Меликов земство һәм шәһәр үзидарәләре тарафыннан сайланган вәкилләрдән торган Гомуми комиссиягә йөкләргә тәкъдим итә. Гомуми комис¬ сия яраклы дип тапканнан соң, закон проектлары Дәүләт советына килеп керерләр иде. Дәүләт советы утырышында да Гомуми комиссиядә эшләгән 10—15 кеше катнашачак.
155 «Лорис-Меликов конституциясе» дип аталган проектның эчтәлеге әнә шуннан гыйбарәт була. Әлеге проект, әлбәттә, конституция булырга дәгъва итми. Чөнки анда тәкъдим ителгән чаралар Россия империясенең сәяси төзелешенә сизелерлек йогынты ясый алмый. Әмма аны тормышка ашыру конституцион монархиягә нигез ташы салуга бәрабәр булыр иде. 1881 елның 1 мартында иртән Александр II Лорис-Ме- ликовның проектын хуплый һәм, аны тулысынча раслау өчен, 4 мартка Министрлар советы утырышын билгели. Әмма берничә сәгатьтән соң император террорчылар тарафыннан үтерелә. Александр II идарә иткән чорда Россиядә иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрен колачлаган либераль ре¬ формалар уздырыла. Әмма императорга икътисади һәм сәяси үзгәртеп коруларны ахырына җиткерергә насыйп булмый. | Сораулар һәм биремнәр 1 1. Ни өчен, крепостной хокук бетерелгәннән соң, дәүләт ал¬ дына башка реформалар уздыру зарурлыгы килеп баса? 2. Нинди хәлләр җирле үзидарә төзелүгә сәбәп була? Земство реформасына характеристика бирегез. Аның уңай һәм кире якларын әйтегез. 3. Нинди принциплар суд реформасының нигезенә ята? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен нәкъ менә суд реформасы аеруча эзлекле узды¬ рыла? 4. Армиядә нинди үзгәрешләр була? Ни өчен рекрутлар җыю дәүләт ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый башлый? 5. Мәгариф өлкәсендә уздырылган реформаның уңай һәм кимчелекле якларын атагыз. 6. Лорис-Меликов проектына бәя бирегез. Аны конституция проекты дип санап буламы? Документлар Губерна һәм өяз земство учреждениеләре турында поло¬ жениедән. 1864 ел, 1 гыйнвар 1 нче ст. Җирле хуҗалык файдасына һәм һәр губернаның, һәр өязнең ихтыяҗына караган эшләр белән идарә итү өчен, губерна һәм өяз земство учреждениеләре барлыкка килә... 2 нче ст. Земство учреждениеләре карамагындагы эшләр... I. Земствоның милке, капиталы һәм акчалата җыемнары белән идарә итү. II. Земство карамагындагы биналарны, башка корылма¬ ларны һәм аралашу юлларын төзү һәм карамакта тоту. III. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү чаралары.
156 IV. Земствода хәйрия эшләренә һәм башка кешеләр ту¬ рында кайгырту белән бәйле чараларга җитәкчелек итү; ярлылыкны бетерү ысуллары; чиркәүләр төзү турында кай¬ гырту. VI. Җирле сәүдә һәм сәнәгатьне үстерү турында кай¬ гырту. VII. Күбрәк хуҗалык эшләре ягыннан булса да, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау һәм төрмәләр турында кай¬ гырту. VIII. Терлек үләтен кисәтү, иген чәчүлекләрен һәм башка үсемлекләрне саранчадан, йомраннардан һәм башка корткыч бөҗәкләрдән һәм җәнлекләрдән саклау... Яңа суд турында (популяр җырчы П. И. Богатырёв ха¬ тирәләреннән) Тиз арада, бернинди формальлек сакламыйча һәм өстәмә чыгымнар тотмыйча, халык катнашында гражданлык һәм җинаять эшләрен тикшерүче, аксөякләрнең генә түгел, гади кешеләрнең дә шәхси һәм милек хокукларын бертигез дә¬ рәҗәдә яклаучы, башбаштаклык һәм холыксызлык күрсәткән өчен кулга алучы җәмәгать судьялары белән мавыгу дулкы¬ ны басылмады әле. Мәсәлән, ул җинаятьләр, элек мондый җәза бирүләрдән саклану чарасын алдан күреп, яшерен генә акча түләп котылган бай обыватель тарафыннан эшләнсә дә. Вак мәскәүлеләргә, күренеклеләр исемлегенә кермәгән шәһәр хал¬ кына, мещаннарга һәм йорт хезмәтчеләренә җәмәгать суды¬ ның йогынтысы артык зур булды. Полициянең җәбер-золы¬ мын татыган бу халык өчен җәмәгать суды зур яңалык иде. Беренче елларда җәмәгать судьяларының камералары көн саен, суд эшендә катнашучылардан тыш, чит кешеләр белән тулы була иде... Присяжный утырышчылар катнашында узган ок¬ руг суды утырышлары да җәмәгатьчелектә тирән тәэсир кал¬ дырды. Аларны судка кертү алдыннан, безнең Россиядә суд¬ ның бу формасы белән артык мавыкмаска чакыручылар да шактый күп булды. Баштагы чорларда присяжныйлар арасы¬ на укый-яза белмәгән крестьяннар да кертелгәнгә күрә, алар үзләренә йөкләнгән бурычны аңлап бетермәсләр һәм үти дә алмаслар һәм, мөгаен, акчага сатыла торган судьялар гына булып калырлар дип курыктылар. Мондый имеш-ми- мешләрдән соң өр-яңа присяжныйларның беренче адымнары белән кызыксыну тагын да көчәйде, һәм моңа бөтенләй бәйсез рәвештә дәүләт гаепләүчесе — прокурорларның һәм яклау- чы-присяжный вәкилләр катлавы әгъзаларының беренче чы¬ гышлары гаять дәрәҗәдә кызыклы иде. Һәм беренче суд уты¬
157 рышлары ук шуны күрсәтте: безнең присяжный утырышчы- лар өчен борчылуларыбыз бөтенләй урынсыз булган, чөнки алар уйлап, яңа эшнең мөһимлеген һәм җаваплылыгын аңлап, үзләренә йөкләнгән бурычны дөрес һәм төгәл итеп башкарды¬ лар һәм безнең реформага кадәрге судлар эшчәнлегенә җитен¬ керәмәгән яңалыкларны алып килделәр. Формальлекләрдән азат булу, табигый гаделлек хисе, тормышның бөтен якларын яхшы белү һәм аңлау, кайбер җинаятьләргә язылган закон¬ нар белән каршылыкка кереп бәя бирү, кешелеклелек хас иде аларга. Присяжныйлар чыгарган хөкем карарларын җәмәгать¬ челек бик каты тикшерде. Гомумән алганда, Мәскәү яңа суд¬ тан канәгать иде, һәм барлык обывательләр дә гражданлык, бигрәк тә җинаять эшләре буенча уздырылган суд утырышла¬ рына йөрделәр һәм зур игътибар белән процессның барышын күзәттеләр, гаепләүче һәм яклаучы якларның чыгышларын тыңладылар. Документларга сораулар һәм биремнәр: 1. Земстволарның иҗтимагый тормыштагы роле турында нәтиҗә ясагыз. 2. Документта судның нинди ике яңа төре турында сүз бара? 3. Җәмәгать судының вазифалары нидән гыйбарәт була? Халыкны ул кай ягы белән үзенә тарта? 4 Присяжныйлар суды нинди үзенчәлеккә ия була? Присяж¬ ныйлар судын керткәндә, нинди шик-шөбһәләр белдерелә? Яңа суд Россиянең иҗтимагый тормышында нинди роль уйный? ( А Сүзлек запасын киңәйтәбез: Апелляция — суд карары белән риза булмыйча, әлеге ка¬ рарны яңадан тикшертү максаты белән, тагын да югары¬ рак суд органына шикаять (жалоба) бирү. Гражданлык җәмгыяте — дәүләт хакимияте җәмәгать кү¬ зәтүе астына куелган һәм катгый рәвештә законнарга тая¬ нып эш итә торган җәмгыять. Ирекле тыңлаучы — югары уку йорты студенты булмый¬ ча гына лекцияләр тыңларга йөрүче кеше. Конституцион идарә — дәүләт белән конституция норма¬ ларына катгый туры китереп идарә итү. Нигилизм — гомуми кабул ителгән кыйммәтләрне инкяр итү. Террор — сәяси дошманнарга карата физик көч куллану (хәтта үтерү максаты белән дә). Хокукый дәүләт — гадел законнарга таянып идарә итүче дәүләт.
58 § 23. Крепостной хокук бетерелгәннән соң социаль-икътисади үсеш Авыл хуҗалыгы үсеше. 1861 елгы реформадан соңгы беренче елларда Россиянең икътисады түбән тәгәри. Бу — хуҗалык тормышын тамырдан үзгәртеп кору белән аңла¬ тыла. Реформа барыннан да бигрәк алпавытларга «китереп суга». Үзгәртеп кору тарафдарлары хуҗалык итүнең яңа формаларына күчеш чоры бик кыска булыр дип уйласалар да, чынбарлыкта ул бик озакка сузыла. Яллы эшчеләр ярдәмендә хуҗалыкны алып бару өчен, алпавытларга шактый зур сумма акча кирәк була. Чөнки алар эшчеләргә хезмәт хакы түләргә, җир эшкәртү өчен үз инвентарьларын һәм терлекләрен булдырырга тиеш. Күпче¬ лек дворяннарның берсе дә боларга ия булмый. Крепостной хокук бетерелгәнче, крестьян алпавыт җирен үз терлеге һәм үз инвентаре ярдәмендә эшкәртә. Димәк, азат ителгәннән соң, терлек тә, хезмәт кораллары да крестьянның үзендә кала, ә алпавытларга барысын да өр-яңадан булдырырга кирәк була. Дөрес, 1861 елгы реформа шартлары буенча, алпавыт¬ ларга зур сумма акчалар бирелә. Әмма аларның күбесе бу акчаны туздырып бетерә һәм үз хуҗалыкларын үзгәртеп коруга тота алмый. Шуның өстенә, хөкүмәт йолым акчасын түләгәндә, алпавыттан барлык бурычлары өчен тиешле сум¬ маны тотып кала. Шуңа күрә дворяннарның күпчелегенә акча бик аз эләгә. Алпавытлар үз җир биләмәләренең зур өлешен кресть¬ яннарга арендага бирергә мәҗбүр булалар. Шунлыктан 60 — 70 нче елларда игенчелек белән шөгыльләнүче губерналар¬ ның күбесендә алпавыт хуҗалыгының үсеше эшләп түләү системасы буенча бара: крестьяннар алпавытларның арен¬ дага бирелми калган җирләрен үз инвентарьлары белән эшкәртәләр, һәм бу арендага алынган җир өчен түләү бу¬ лып санала. Өстәвенә күп кенә алпавытлар үз хуҗалыкларын яңа юлга күчерергә сәбәп тә тапмыйлар: 1861 елгы реформа күп санлы крепостнойлык калдыкларын да саклый. Файдала¬ нудагы җирләрнең төп өлеше, кырлар, болыннар, урманнар, сулыклар да алпавытлар кулында була. Крестьяннарның вакытлыча бурычлы булып калуы, күмәк җаваплылыкның саклануы, крестьяннарның тигез хокуклы булмавы һ. б.
159 сәбәпле, алпавыт аларны үз биләмә¬ сендә закон тәртибендә дә эшләргә мәҗбүр итә ала. Бу чорда игенчелек белән шөгыль¬ ләнү өчен уңай шартлар туа. Чит ил¬ ләрдә икмәккә бәя күтәрелә, рус бодае бик үтемле товарга әйләнә. Әмма әле¬ ге хәл дә алпавытларны актив хуҗа¬ лык эшчәнлегенә этәрә алмый. Крестьян хуҗалыгы да кризис ки¬ черә. Җирне арендага алу крестьян ху¬ җалыкларын алпавытка бәйле итә. Әмма реформа буенча зур булмаган имана җире генә эләккән крестьяннар¬ ның башка чаралары булмый. Моннан тыш, икмәккә бәяләр шактый нык күтәрелүгә дә (100 % тан артыкка) ка¬ рамастан, җир өчен аренда түләве та¬ гын да тизрәк үсә (300, хәтта 400 % ка). Крестьян хуҗалыгына һәртөрле җыем¬ нар (йолым түләү, дәүләт һәм земство XIX гасырның икенче яртысында яшәгән крестьян салымнары) өелә. Шул чор кешеләренең исәпләве буенча, аларны түләп бетерү өчен, урта хәлле гаиләгә елына якын¬ ча 30 сумга якын акча кирәк була. Күпчелек крестьянның моңа көче җитми. Шуның өстенә реформа крестьяннарны шәхси бәйле- лектән азат итсә дә, гражданлык хокуклары буенча алар¬ ны алпавытлар белән тигез дәрәҗәгә куймый. Ул аларны крепостнойлар дәрәҗәсеннән ясаклылар катлавына күчерә. Дәүләт әлеге катлау вәкилләренә җан башыннан салым түләтә. Ягъни салым милеккә түгел, ә кешегә салына (ке¬ рем дә исәпкә алынмый). 1861 елгы реформадан соң да крестьяннар общинасы саклана һәм хәтта тагын да ныгый. Ул крестьяннарга ясак түләргә ярдәм итә, община әгъзаларының тигез муллыкта яшәвен тәэмин итә. Әмма общинада, күмәк җаваплылык саклану һәм күченеп йөрү иреге чикләнгән булу сәбәпле, крестьяннарның хуҗалык эшчәнлеге тоткарлана. Сәнәгать үсеше. 1861 елгы реформадан соңгы беренче елларда, күпләрнең өмет-хыялларына каршы килеп, Рос¬ сиядә сәнәгать җитештерүе дә тиз үсми, завод, фабрика¬ ларның да саны артмый. Сәнәгатьчеләр, фабрикаларны һәм сәүдәне үстерү өчен, иң элек ирекле эшче куллар, киң хезмәт базары булдыру
160 зарурлыгын аңлап, крестьян реформасын көтәләр. Реформа әлеге мәсьәләне хәл иткән кебек була. Чөнки крестьяннар, бер яктан, шәхси бәйлелектән котылалар, ә икенче яктан, аларның күбесе шәһәргә акча эшләргә китәргә әзер тора. Әмма баштарак бүтән хәлләр хәлиткеч роль уйный. Крепостной хокук бетерелгәндә, күп кенә завод һәм фаб¬ рикаларда яллы эшчеләр түгел, ә аларга беркетелгән эш¬ челәр эшли. Яллы хезмәтне күрәлмау хисе аларны, иреккә чыгуга, юк кына бәягә йортларын һәм бакчаларын сатып, төркем-төркем булып эшләрен ташларга һәм заводлардан китәргә мәҗбүр итә. Хезмәт хакын берничә мәртәбә күтәрү дә эшчеләрне кире кайтарырга ярдәм итми. Шуңа күрә ре¬ формалар башланган чорда күп кенә предприятиеләргә җи¬ тештерүне киметергә туры килә. Бу аеруча крепостной хезмәттән файдаланучы тимер җитештерү заводларына һәм постау фабрикаларына хас кү¬ ренеш була. 10 елдан соң, яңа шартларга яраклашкач кына, алар җитештерү күләмен арттыра башлыйлар. Киҗе-мамык тукымалар җитештерү сәнәгатендә дә уңай күренешләр күзәтелми. Дөрес, ул крестьян реформасы белән бер вакытка туры килгән башка сәбәп белән бәйләнгән. Нигездә, ирекле яллы хезмәттән файдаланучы бу фабрика¬ ларның күбесе чит илләрдән кергән мамык исәбенә эшли. 1861 елда дөньякүләм сәүдә-сәнәгать кризисы башлана, һәм мамыкка бәяләр бик нык күтәрелә. Бу исә җитештерүнең кимүенә китерә. Авырлыкларга да карамастан, Россия икътисады бик тиз үзгәртеп корыла. Моңа, нигездә, дәүләтнең икътисади сәя¬ сәте аркасында ирешелә. Финанс сәясәте. Хөкүмәт икътисади реформаларны банклар эшчәнлегенә үзгәрешләр кертүдән башлый. 1860 ел¬ да хосусый предприятиеләрне финансларга тиешле Дәүләт банкы ачыла. Аның алдына «кредитлар көче ярдәмендә» металлургия, машина төзелеше, шикәр җитештерү, текстиль сәнәгатьләре кебек иң мөһим тармакларны үстерү; хосусый банкларга ярдәм итү бурычы куела. 60 — 70 нче елларда иң беренче чиратта Петербургта, аннан Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә хосусый банклар барлыкка килә. Россиянең икътисади үсешенә аларның йогынтысы гаять зур була. Алардан башка эшмәкәрлекнең яңа формалары туа алмас иде. Шәраб откупы белән баеп киткән В. А. Кокорев банк эшен башлап җибәрүчеләрнең берсе була. 60 нчы еллар ахырында аның инициативасы белән Мәскәү сәүдәгәрләр банкы, ә 1870 елда сәнәгать пред-
161 приятиеләрен финанслау өчен, тиздән илдәге иң зур банк¬ ларның берсенә әверелгән Идел-Кама банкы ачыла. Тимер юллар төзелеше. Банклар үсеше хөкүмәттә зур хуплау тапкан тимер юллар төзелеше белән аеруча нык бәйләнгән. Чөнки хакимият үзе дә тимер юллар челтәрен киңәйтү белән кызыксына. Бу — төп ике сәбәп белән аңла¬ тыла. Беренчедән, Кырым сугышы Россиядә транспорт элем¬ тәсенең җитди артталыгын аермачык күрсәтә. Икенчедән, хөкүмәт, өстәмә керем алу өчен, чит илләргә икмәк чыгару¬ ны арттырырга омтыла. Икмәкле губерналарны диңгез портлары белән тоташтыручы тимер юллар шул максаттан чыгып төзелә дә. Хөкүмәт тимер юллар төзелешенә хосу¬ сый һәм чит ил капиталын тарту программасын эшли. Анда аларга аерым өстенлекләр һәм кызыксындыру чара¬ лары да карала. 1868 —1872 еллар Россия тарихына «тимер юл шаукы¬ мы» кагылган чор булып кергән. Әгәр 1861 ел башында Россиядә тимер юлларның озынлыгы 2 мең км булса, 80 нче еллар башына 22 мең км дан артып китә. Корыч магист¬ ральләр төзелешендә чиновниклар һәм дәүләт заказлары белән тыгыз бәйләнгән эшмәкәрләрнең яңа буыны үсеп чыга. Хәрби министр Д. А. Милютин: «Югары хакимият ияләре¬ нең ризалыгы белән тимер юлларга дигән концессияләр XIX гасырның икенче яртысында тимер юл төзелеше
162 финанс хәлләрен яхшырту өчен Мәгъшукларга һәм мәгъ¬ шукаларга таратыла, бу берничә миллион сум акча теге яисә бу шәхеснең кесәсен тагын да калынайтсын өчен эшләнә», — дип яза. 500 — 600 чакрым озынлыгында тимер юл челтәре сал¬ са, капиталистның үз кесәсенә 25 — 30 млн сум акча керә. Хәрби ихтыяҗлар белән бәйле тимер юллар төзелешенә хөкүмәт аеруча юмарт түли. Моннан тыш, кайбер эшмәкәр¬ ләргә чит илләрдән дәүләт исәбенә вагоннар һәм паровоз¬ лар сатып алырга, рельсларны һәм төзелеш өчен кирәкле башка материалларны пошлинасыз кертергә рөхсәт бирелә. Яңа тимер юлларның күбесе (Новки — Шуя, Кинешма — Иваново — Мәскәү — Түбән Новгород) сәнәгать һәм сәүдә мәнфәгатьләрен күздә тотып төзелә. 1861 —1877 елларда тимер юллар буйлап пассажирлар һәм йөк ташу 25 тапкыр арта, шул ук вакытта елга транспортында бу сан нибары 59 % тәшкил итә. Металлга (рельслар, вагоннар, паровозлар), ягулыкка, тулы бер төзүче-эшчеләр армиясен тәэмин итәрлек киң кул¬ лану әйберләренә ихтыяҗны үстергәнгә күрә, тимер юллар төзелеше сәнәгать үсешенә дә зур этәргеч бирә. Сәнәгать күтәрелеше. 60 нчы елларның икенче яртысын¬ да Россиядә сәнәгать бик тиз үсә башлый. 80 нче елларга таба иң төп тармакларда сәнәгать борылышы тәмамлана — фабрикалар мануфактура һәм һөнәрчелек остаханәләрен кысрыклап чыгара. Урал төп металлургия җитештерүе районы булып кала бирә. Россиянең көньягында да кызу темплар белән яңа ме¬ таллургия районы төзелә. Северский Донец (Донбасс) елга¬ лары районында тимер рудасы һәм күмер, ә аннан ерак тү¬ гел — Кривой Рогта — тимер рудасы ятмалары табыла. Ин¬ глиз сәнәгатьчесе Джон Юз, рельслар җитештерүгә дәүләттән заказ алганнан соң, Донбасста металлургия заводы төзи. Дон¬ басс ташкүмер чыгару буенча Россия күләмендә беренче урынга чыга. Кавказда Баку шәһәре тирәсендә нефть чыга¬ рыла башлый. Россиянең көньягындагы сәнәгать районнары, крепост¬ нойлык калдыкларыннан азат булып, иске сәнәгать үзәк¬ ләренә караганда күпкә тизрәк үсәләр. 60 — 70 нче елларда машина төзелеше сәнәгате нык үсә башлый (1861 елга кадәр Россиядә авыл хуҗалыгы маши¬ налары гына эшләп чыгарыла). Реформадан соңгы елларда ике зур завод сафка баса: Петербургтагы Путилов заводы Россия юлларын рельслар белән тәэмин итә, ә Мәскәү гу¬
163 бернасына кергән Коломенскоеда илдә беренче мәртәбә ти¬ мер юл транспорты өчен күперләр төзү оештырыла, товар ташучы вагоннар һәм платформалар, паровозлар чыгарыла башлый. Петербург һәм Мәскәү эре машина төзелеше үзәк¬ ләренә әйләнә. Реформага кадәрге чордагы кебек үк, киҗе-мамык сәнә¬ гате иң алдынгы тармакларның берсе булып кала. Дөнья базарында мамыкка бәя күтәрелү эшмәкәрләрнең игътиба¬ рын эчке ресурсларга юнәлтә. Киҗе-мамык тукымалар җи¬ тештерүче компанияләр Россиягә әле яңа кушылган Урта Азиядә җир участоклары сатып ала башлыйлар. Беренче- ләрдән булып «Урта Азиягә юл»ны эшмәкәр Т. С. Морозов сала. Аның вәкилләре җирле халыкка Мисыр һәм Америка мамыгының иң яхшы сортларын өләшәләр һәм алар белән алдагы ел уңышын сатып алу турында килешү төзиләр. 30 ел эчендә киҗе-мамык сәнәгате продукциясе 4 тапкырга арта. Россиянең Европа өлешендәге кара туфраклы губерна¬ ларда үсеш алган шикәр чөгендере сәнәгате зур уңышларга ирешә. 1862 елда 1,9 млн пот шикәр җитештерелсә, 1880 ел¬ да бу сан 12,5 млн потка җитә. Сәнәгать үсеше нәтиҗәсендә эшчеләрнең саны арта. 15 ел чамасы вакыт эчендә (1865 —1879) сәнәгатьтә эшчеләрнең Заводта. XIX гасырның икенче яртысы
саны 1,5 тапкыр арта һәм 1 миллионга якынлаша. Алар- ның сафлары, шәһәргә акча эшләргә китеп, акрынлап авыл хуҗалыгыннан аерылган крестьяннар исәбенә тулылана. 1872 елда Кренгольм мануфактурасы эшчеләре, үз хокук¬ ларын яклап, стачка оештыралар. Бу — Россия эшчеләре¬ нең беренче зур чыгышы була. Россия сәнәгатендә гаять зур алга китеш күзәтелсә дә, ул масштаблары, җан башына продукция җитештерү күләме, техник җиһазланышы һәм бигрәк тә хезмәт җитештерүчән- леген үстерү темплары буенча алдынгы капиталистик илләрдән шактый артта калуын дәвам итә. 70 нче елларда көчле икътисади үсеш күзәтелсә, 80 нче елларда аның темплары бик нык акрыная. Бу күренешнең төп сәбәпләре түбәндәгеләр: Төркия белән сугыш гаять зур югалтуларга китерә; крестьяннар йолым, салым һәм башка бурыч-йөкләмәләргә муеннан батып, изелеп яши (бу хәл аларның сатып алу сәләтен бик нык киметә); чит илләрдә бодайга һәм Россиядән кергән башка товарларга бәя бик нык төшә. Крепостной хокукның бетерелүе Россия икътисадында капиталистик укладның бик тиз үсүенә ярдәм итә. Хуҗа¬ лык итүнең яңа формалары бигрәк тә сәнәгатьтә үсеш ала. Кре¬ постнойлык калдыклары саклану сәбәпле, авыл хуҗалыгында товар җитештерүне үстерү авырлаша. Сораулар һәм биремнәр 1. Капиталистик авыл хуҗалыгы крепостнойлык чорында- гыдан кай ягы белән аерыла? Ни өчен алпавыт хуҗалыклары яңа ысулга бик акрын яраклашалар? 2. Нинди сәбәпләр крестьян хуҗа¬ лыгының үсешен тоткарлый? 31 Реформадан соңгы сәнәгать үсешенә нәрсә характерлы була? 4 Хөкүмәт тарафыннан уздырылган финанс реформалары икътисадны күтәрүдә нинди роль уйный? 5 «Тимер юл шаукымы »н нинди сәбәпләр китереп чыгара? Россиядәге сәнәгать борылышында тимер юллар төзелеше нинди урын тота һәм нинди роль уйный? G Сәнәгать борылышы нәтиҗәсендә җәмгыятьтә нинди яңа катлаулар барлыкка килә? Документлар А. Н. Энгельгардт. Авылдан хатлар. 1879 ел ...Иң элек шунысы күзгә ташлана: күп кенә авылларда крестьяннарга бирелгән имана җире крепостнойлык заманында алар карамагында булган җирләргә караганда да азрак булып
165 чыкты. Билгеләнгәннән артык җирләр алпавытка бирелде һәм кисентеләрне тәшкил итте... Кисентеләр булган җирдә крестьяннар ярлырак һәм недоимкалар күбрәк. Бик еш шундый күренешкә тап буласың: тулы имана җиренә ия булмаган, бары крепостной бәйлелектә вакытта файдалан¬ ган күләмдә җир ала алган авыллар, тулы имана җире алган, әмма кисентеләре булган авылларга караганда, яхшырак яшиләр... Бездә бөтен җирдә крестьяннар кисентеләр өчен алпа¬ вытларга җир эшкәртәләр — крепостной хокук заманында- гыча ук үзләренең атлары, хезмәт кораллары белән эшли¬ ләр... Әгәр бу кисентеләр крестьяннарга аренда бәясенә акчала¬ та бирелсә, яхшырак булыр иде, ә юк — аларны эшләп тү¬ ләргә мәҗбүр итәләр. Иң үкенечлесе шунда: бу хезмәт еш кына, хуҗаның хуҗалыксыз булуы аркасында, бернинди дә файда китерми һәм әрәмгә китә. Безнең тирәдә крестьяннар кисентеләр өчен акчалата түләгән бер генә очракны беләм, анысы да утар, хуҗалык белән шөгыльләнмәгән һәм шуңа кү¬ рә крестьяннарны кырда эшләтүне кирәксенмәгән сәүдәгәр¬ гә арендага бирелгәнгә күрә генә... Гаиләсе зур, ишегалды тулы ялчылары, атлары һәм төзек эш кораллары булган таза тормышлы крестьяннарга кисен¬ теләр өчен эшләп түләү әллә ни авыр түгел, әмма атлары да аз, ялгыз, ярлы крестьяннарны эшләп түләү... бөлдерә. Финанс министры М. X. Рейтернның программ язмала¬ рыннан. 1866 ел Тимер юллар салуны котылгысыз ихтыяҗ дип кенә түгел, ә хөкүмәт дәрәҗәсендә куелган Россиянең киләчәге өчен га¬ ять әһәмиятле мәсьәлә дип атап булыр иде. Безнең тәмам бо¬ зылган акча әйләнеше өчен һәм, димәк, дәүләт кредиты һәм, гомумән, финанслар өчен тимер юллар буйлап чит илләргә товар чыгару бердәнбер мөмкин саналган чара булып кала. Россиянең икътисади хәлен бары тик тимер юллар гына сизе¬ лерлек яхшырта ала, алар безнең әсәрләргә бәһа куячак һәм, димәк, хезмәт өчен түләү җитәрлек һәм җирдән керем мул булачак; финансларга карата икътисади тормыш яхшырган очракта гына керемнәрнең сизелерлек артуын көтәргә мөмкин; ниһаять, хәтта сәясәткә мөнәсәбәттә дә, үзәктән читтә урнаш¬ кан өлкәләргә тизрәк барып җитү мөмкинлеге дә Россиянең көчен арттырырга тиеш.
166 Документларга сораулар: L Нәрсә ул кисенте? 2 Кисенте¬ ләрдән алпавыт үзенә нинди файда ала? 3 Кисентеләрнең бу¬ луы крестьян хуҗалыкларында ничек чагыла? 4. Россиядә тимер юллар челтәрен үстерүнең финанс-икътисади һәм сәя¬ си әһәмиятен финанс министры нәрсәдә күрә? Сүзлек запасын киңәйтәбез: . . .. . .... Аренда — җирне, корылмаларны һ.б.ны вакытлыча файда¬ лануга алу. Гражданлык хокуклары — дәүләт гражданинының үз иле¬ нең сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышында катнашу мөмкинлеген билгеләүче хокуклар. Концессия — дәүләт белән аерым эшмәкәрләр, чит ил фир¬ малары арасында сәнәгать предприятиеләрен, табигый бай¬ лыкларны файдалану, тимер юллар һәм башка хуҗалык объектлары төзү турында төзелгән килешү. Кредит — процентлар өстәп кайтару шарты белән бурычка акча яисә товарлар биреп тору. Пошлина — дәүләт органнары тарафыннан алына торган ак¬ чалата җыем. Таможня пошлинасы — читтән кертелгән яисә читкә чыгарылган товарлар өчен җыем. Стачка (забастовка) — таләпләрне үтәргә мәҗбүр итү макса¬ тында, эшчеләрнең оешкан төстә эш ташлавы. Товар җитештерү — базарда сатуны күздә тотып, әйберләр, ягъни махсус сату өчен, товарлар эшләп чыгару. § 24. Иҗтимагый хәрәкәт: либераллар һәм консерваторлар 50 нче еллар уртасы — 60 нчы еллар башында Россия либерализмына хас үзенчәлекләр. Александр II башлап җибәргән үзгәрешләр төрле сәяси көчләр тарафыннан куел¬ ган таләпләр арасындагы кискен аерманы күпмедер вакыт¬ ка юкка чыгара. Җәмгыятьтә шундый атмосфера хөкем сөрә ки, консерваторлар да, либераллар да, революционер¬ ларның бер өлеше дә крепостной хокукны бетерүне, сәяси режимны йомшартуны яклап чыгалар һәм яңа император¬ га зур өмет баглыйлар. Ләкин бу көчләрнең һәрберсе ха¬ кимияттән реформаларны алар күзаллаганча тормышка ашыруны көтә. Әлеге күзаллаулар белән хөкүмәтнең реаль эш-гамәлләре туры килмәгән очракта, иҗтимагый көчләр, төрле ысуллар кулланып, идарәче даирәләргә йогынты ясарга омтылалар.
167 Александр II патшалык итә башлаган чорда Россиядә либераль хәрәкәт тагын да үсә. Беренче мәртәбә программ документлар булдыру һәм барлык либераль көчләрне бер¬ ләштерү омтылышы ясала. 50 нче еллар уртасында күренек¬ ле көнбатышчы либераллар К. Д. Кавелин һәм Б. Н. Чиче¬ рин А. И. Герцен белән бәйләнешкә керәләр. «Голоса из Рос¬ сии» басмасында алар «Нәширгә хат» («Письмо к издате¬ лю») бастыралар. Бу — рус либерализмының беренче про¬ грамм документы була. Бу программаның төп положениеләре белән танышып үтик: — вөҗдан иреге; — крепостнойлык халәтеннән котылу иреге; — җәмәгатьчелек фикерен белдерү иреге; — китап басу иреге; — укыту иреге; — хөкүмәтнең эш-гамәлләрен халыкка җиткереп тору; — халык катнашында ачык суд. Шул рәвешле, бу документта төп либераль таләпләрнең берсе — Россиядә конституцион идарә булдыру мәсьәләсе күтәрелми. Мондый ташламага баруның үз сәбәпләре була. Крестьян реформасы һәм башка реформалар өстендә эш¬ ли башлаган Александр II, нигездә, либераллар программа¬ сын тормышка ашыра. Шуңа күрә дә хөкүмәткә булышлык итүне әлеге хәрәкәт вәкилләре үзләренең төп бурычы дип саныйлар. 50 нче еллар ахырында күп кенә либераль эш- леклеләрнең Редакцион комиссияләр составына кертелүе үзгәртеп кору тарафдарларының зур уңышы була. Өстәвенә күп кенә либераллар Россиядә конституция кертү өчен шартлар өлгермәгән дип исәпли. Нәм хәтта бу хакта игълан ителсә дә, диләр алар, ул я кәгазьдә генә кала¬ чак, я консерваторларның йогынтысын көчәйтеп җибәрәчәк. Чөнки парламентта күпчелекне берсүзсез дворяннар тәшкил итәчәк, ә бу либераль үзгәртеп коруларга чик куячак. Әмма бу рус либералларының конституция кабул итү һәм халык вәкиллеге кертү идеясеннән баш тартуын белдерми. Алар илне әлеге адымны ясарга әзерләргә: дәүләт идарәсе реформасы уздырырга, җирле үзидарәне камилләштерергә, хуҗалыкны үстерергә, халыкның матди һәм мәдәни тор¬ мыш дәрәҗәсен күтәрергә, ягъни гражданлык җәмгыяте ни¬ гезләрен төзергә кирәк дип саныйлар. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә 1856 елда М. Н. Катков тара¬ фыннан ачылган сүзе үтемле «Русский вестник» журналы
68 шактый зур ярдәм күрсәтә. Журнал битләрендә крепостной хокукны бетерү һәм крестьяннарга җир бүлеп бирү, ирек¬ ле суд һәм җирле үзидарә кертү зарурлыгы пропаганда- лана. Реформаларны тормышка ашыру өчен, журнал үзгәрешләрне акрынлап кертергә чакыра һәм илнең рево¬ люцион үсеш юлыннан китүенә каршы чыга. Либераль программалар эшләүгә 1856 елда оешкан славянофиллар органы — «Русская беседа» журналы да — (редакторы һәм нәшире А. И. Кошелёв) үзеннән өлеш кертә. Ул милли проблемаларны яктыртуга, җәмгыять тормышы¬ ның төрле өлкәләрендә «халыкчанлык »ның (рус тормышы үзенчәлекләренең) мәгънәсен һәм ролен ачыклауга аеруча зур игътибар бирә. Славянофилларны, нигездә, Россиянең Пётр I гә кадәрге дәвере кызыксындыра. Алар шул чорлар¬ дан үрнәк итеп алынган күренешләрне либераль рух белән сугаралар. Православиене, самодержавиене һәм крестьян¬ нар общинасын элек-электән килгән, рус тормышының мәҗбүри нигезләре дип танысалар да, алар кешенең шәхси тормышына да, община тормышына да дәүләт хакимияте тыкшынуга каршы чыгалар, дини мәсьәләләрдә тулы вөҗ¬ дан иреге таләп итәләр, сүз иреген яклап чыгалар. Славяно¬ филлар яклаган дәүләтнең сәяси төзелеше К. С. Аксаков¬ ның Александр II гә язган хатында урын алган түбәндәге формулага сыеп бетә: хакимият көче — патшада, әмма фи¬ кер көче — халыкта. Либераль идеяләр А. А. Краевскийның «Отечественные записки», А. В. Дружининның «Библиотека для чтения» Һ. б. басмаларда да яңгыраш ала. Үзләре куйган төп таләптән вакытлыча баш тартып, ли¬ бераллар башка иҗтимагый көчләр дә үзләренә иярер дип уйлыйлар. 1858 елның сентябрендә В. Н. Чичерин, Ирекле рус типографиясе басмаларының эчтәлеген үзгәртү турын¬ да А. И. Герцен белән сөйләшүләр алып бару өчен, Лондон¬ га китә. «Община» социализмы теоретигын либераль караш¬ лар ягына аударырга маташу уңышсыз тәмамлана. Нәтиҗәдә Чичерин белән Герценның аралары өзелә. Бу — либералларга һәм революционерларга бүленүнең бер этабы була. 1862 елгы Тверь адресы. 50 нче еллар ахырында губер¬ на дворяннар комитетларында барлык либераллар да төп крестьян реформасы шартларын эшләү белән мәшгуль бу¬ лалар. Комитет утырышларында реформаларга каршы як белән ачыктан-ачык бәхәстә алар сәяси көрәш алымнарын үзләштерәләр, үз карашларын якларга өйрәнәләр. Нәкъ менә шул чорда либераль программаның иң радикаль варианты
169 барлыкка килә дә. Ул күп яклары белән Кавелин, Чичерин, Катков таләпләреннән аерылып тора. Тверь губернасы әлеге программаны төзү үзәгенә әвере¬ лә. 1857 елда крепостной хокукны бетерүнең либераль проектын эшләгәң. А. М. Унковский җирле дворяннар баш¬ лыгы итеп сайлана. Тверь комитетындагыларның күбесен ул үз идеяләре белән кызыксындыруга ирешә. 1859 ел ахы¬ рында ул, губерна дворяннары крестьян мәсьәләсен матбу¬ гатта тикшерүне тыюга каршы чыккан өчен, Нократка (Вят- кага) сөрелә. Унковский алга таба үз эшчәнлеген Тверь гу¬ бернасында дәвам иттерә. 1862 ел Россиядә зур тавыш-гауга белән башлана. Тверь дворяннары Александр II гә адрес язып җибәрәләр. Анда губерна дворяннарының «бөтен Россия каршында» үз кат¬ лауларына бирелгән барлык өстенлекләрдән баш тартуы ха¬ кында әйтелә. Алга таба хөкүмәт тугрылыклы дворяннар авызыннан түгел, ә иң радикаль карашлы интеллигенция төркемнәреннән ишетергә күнеккән сүзләр яңгырый: «Ха¬ лыктан рөхсәт-мазар сорап тормыйча һәм яшерен рәвештә эшләнгәнгә күрә, барлык үзгәртеп коруларның уңышсыз тәмамлануына иманыбыз камил. Бөтен рус җирләреннән сайлап җибәрелгән вәкилләр җыены 19 февраль положени¬ есендә күтәрелгән, әмма хәл ителмәгән мәсьәләләрне чи¬ шәрдәй бердәнбер чара булып кала». К. Д. Кавелин һәм Б. Н. Чичерин, шулай ук хөкүмәттә¬ ге либераль карашлы түрәләр Тверь адресын кабул итәргә теләмиләр. Парламент идеясенең дворяннардан чыгуы алар¬ ны аеруча шикләндерә. Дворяннар, крестьян реформасын өзү өчен генә, халык вәкиллегенә омтылмыйлар микән дип шөбһәләнү үсә. Либераль хәрәкәттә фикер каршылыклары. Либерал¬ ларның бердәмлеге какшауга башка вакыйгалар да сәбәп була. 1861 елның көзендә бер төркем Петербург профес¬ сорлары — К. Д. Кавелин, А. Н. Пыпин, В. Д. Спасович, М. М. Стасюлевич, Б. И. Утин — Петербург университеты студентлары арасындагы чуалышларны туктату һәм анда «тәртип» урнаштыру өчен, хакимият тарафыннан күрелгән чараларны гаепләп чыгалар һәм отставкага китәләр. Нәти¬ җәдә К. Д. Кавелин белән полициянең студентларны эзәр- лекләвен яклаган Б. Н. Чичеринның аралары бозыла. 1866 елда «фетнәче» профессорлар «Вестник Европы» журналына нигез салалар. Нәм ул көнбатышчылык агы¬ мының иң абруйлы либераль органына әверелә. Редакция¬ нең программ белдерүендә әйтелгәнчә, ул «шәхесне үстерү
170 һәм камилләштерү юлы белән, халык акылын баету һәм аның фикерен тәрбияләү аша эзлекле рәвештә иҗтимагый тәртипне акрынлап үзгәртү һәм яхшырту»ны үзенең төп бурычы итеп куя. Журналның редакторы М. М. Стасюлевич «бердәнбер гомуми чыганакка — Көнбатыш укымышлылы- гына» мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Журнал конститу¬ цион монархия, кеше хокукларын гарантияләү, законлы¬ лык һәм матбугат иреге идеяләрен яклый. Земстволарга аеруча зур игътибар бирелә. Чөнки аларны халык вәкилле¬ ге органы һәм булачак парламентның нигезе итеп карыйлар. Язучылар И. А. Гончаров, Г. П. Данилевский, Д. Н. Мамин- Сибиряк, М. Е. Салтыков-Щедрин, А. К. Толстой, тарихчы¬ лар В. И. Герье, И. Е. Забелин, Н. И. Костомаров, М. П. По¬ годин, С. М. Соловьёв «Вестник Европы» журналында актив хезмәттәшлек итәләр. 1863 —1864 еллардагы Польша восстаниесе дә либераль хәрәкәттә низаг чыгуга сәбәп була. Либералларның бер өлеше, аерым алганда М. Н. Катков, чиктән тыш милләтче¬ лек позициясенә басып, әлеге восстаниене бастыруда хөкүмәт тарафыннан күрелгән чараларны хуплап чыга. Шуннан соң Катков чын күңелдән самодержавиене яклый башлый. 70 нче еллар ахырында земство хәрәкәте. Либераль хәрәкәтнең яңа күтәрелеше 70 нче еллар ахыры — 80 нче еллар башына туры килә. Бу вакыт земство эшлеклеләре¬ нең яңа буыны, элгәрләреннән аермалы буларак, реформалар юлына аяк баскан дәүләткә табынудан туктый. Земстволар үз хокукларын киңәйтүне, үзәк вәкиллекле учреждениеләр төзүне, гражданлык иреге кертүне таләп иткән либераль адреслар белән мөрәҗәгать итәләр. Кайбер радикаль рухлы земство вәкилләре (И. И. Пет- рункевич, Д. И. Шаховской, Ф. И. Родичев, П. А. Долгору¬ ков һ. б.), хакимият аларны аңламаганга күрә, «массалар¬ ның революцион мөмкинлекләренә» игътибар итәләр һәм легаль булмаган көрәш чараларын эшкә җигәләр. 1878 ел¬ ның декабрендә алар, И. И. Петрункевич тәкъдиме буенча, революцион оешмалар белән үзенчәлекле килешү төзергә омтылып карыйлар. Революционерларның «һәртөрле тер¬ рорчылык актларын вакытлыча туктатып торырга» риза¬ лык бирүе һәм земстволарның «киң җәмәгатьчелек арасын¬ да, барыннан да элек земство җыелышларында, хөкүмәтнең эчке сәясәтенә каршы ачык протест белдерергә һәм консти¬ туция җәһәтеннән тирәнтен реформалар үткәрүне таләп итәргә» дигән йөкләмәсе әлеге килешүнең нигезенә ятарга тиеш була. Әмма килешү төзелми кала.
171 Хөкүмәткә җәмәгатьчелекнең басымын оештыру макса¬ тыннан, либераль көчләрне берләштерергә омтылу шактый уңышлы булып чыга. 1879 елның апрелендә земство эшлек- леләренең Мәскәүдә үткән яшерен съезды земство җые¬ лышларының сәяси реформалар уздыруны таләп иткән чыгышларын оештыру турында карар кабул итә. Шул ук елны земствочылар легаль булмаган әдәбият бастыруны да җайга салырга тырышып карыйлар. Хакимияткә М. Т. Лорис-Меликовның килүе земство либераллары һәм хөкүмәт арасындагы үзара ышанычны тор¬ гызуга өмет уята. Ул — хакимият белән җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек итүе турында белдереп кенә калмый, бәлки аны кичектергесез тормышка да ашыра башлый. Лорис-Ме- ликовка И. И. Петрункевич җитәкчелек иткән Чернигов земствосы һәм башында С. А. Муромцев торган бер төркем Мәскәү либераллары бик нык ярдәм итәләр. Әмма Алек¬ сандр II үлгәннән соң, либераллар белән хакимият арасын¬ дагы хезмәттәшлекне дәвам итү мөмкин булмый. Либерализм Россиядә әйдәп баручы сәяси көчкә әйләнә алмый. Чөнки җәмгыятьнең ул таянган катлавы — интелли¬ генция һәм дворяннарның бер өлеше — артык йомшаклык күрсәтә. Халыкның укый-яза белмәве һәм төп халык массалары¬ ның община тәртибендә көн күрүе дә Россиядә либерализм¬ ның үсеп китүенә комачаулый. Крепостной хокук бетерелгән вакытта, алар, общиналарны җимереп, либераль хәрәкәткә таяныч булырдай вак җир милекчеләренең киң катлавын тудыра алмыйлар. Бу аларның иң зур ялгышы була. Мон¬ нан тыш, либераллар, үзләре арасындагы таркаулыкны бе¬ тереп, гомуми программа булдырып, бердәм хәрәкәт итүгә дә ирешә алмыйлар. Консерваторлар. Җәмгыять тормышындагы җитди үз¬ гәрешләрнең дошманнары бик кыен хәлдә калалар: 50 нче еллар ахыры — 60 нчы еллар башында берәү дә искелек¬ не якларга батырчылык итми. Шуңа күрә консерваторлар император хакимиятен либераль түрәләр йогынтысыннан сакларга омтылалар һәм реформаларның дворяннар мән¬ фәгатьләрен мөмкин кадәр чикләвенә юл куймаска ты¬ рышалар. Консерваторларның тырышлыгы бушка китми. Крестьян реформасын эшләүчеләр акрынлап хөкүмәттән чыгарыла. Александр II әлеге адым катлауларны үзара ки¬ лештерер һәм дворяннарның ризасызлыгын киметер дип өметләнә. Алга таба консерваторларның йогынтысы тагын да көчәя. Крепостной хокукны бетерүгә һәм башка төр ре¬
172 формалар уздыруга кискен каршы торган граф П. А. Шува¬ лов консерватив юнәлешнең иң зур эшлеклесенә әверелә. 1866 елда ул жандармнар башлыгы һәм III бүлекнең баш начальнигы итеп билгеләнә. Александр II гә үтерү максаты белән оештырылган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә бу чорда импе¬ ратор хакимияте бик нык какшый. Шувалов, шуннан файда¬ ланып, императорны тулаем үз күзәтүе астына алдыра һәм дилбегәне тулысынча үз кулында тота. Шуның өчен аңа «Пётр IV» дигән кушамат та тагыла. 1874 елга кадәр мини¬ стрлар һәм башка югары чиновниклар Шувалов тәкъдиме белән билгеләнә һәм хезмәтеннән алына. Сарай даирәсеннән шактый ерак торган кеше, публицист һәм нәшир, үткәндә күренекле либералларның берсе М. Н. Катков консерватив юнәлешнең идеологына һәм рухландыручысына әверелә. Михаил Никифорович Катков (1818—1887) вак чинов¬ ник гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе бик яшьли дөнья куя. Ике кечкенә бала белән тол калган әниләре төрмәгә назир (надзиратель) булып эшкә урнашырга мәҗбүр була. Катковның балалык һәм яшьлек ел¬ лары хәерчелектә, мохтаҗлыкта үтә. Шуңа да карамастан, бер бай туганы¬ ның ярдәме белән, ул Мәскәү универ¬ ситетының тел-әдәбият бүлеген тә¬ мамлый һәм Берлин университетына укырга керә. 30 нчы еллар ахырында Катков В. Г. Белинский белән таны¬ ша. Ул Катковны журналистика дөнья¬ сына алып керә. 1839 елда ул универ¬ ситетның «Московские ведомости» га¬ зетасы редакциясе белән җитәкчелек итә, ә 1856 елда бер төркем Мәскәү либераллары белән «Рус¬ ский вестник»ны чыгара башлый. 50 — 60 нчы еллар чигендә Катков Герцен һәм башка революцион идеяләрне яклаучылар белән арасын тәмам өзә. 1862 елда Россиянең бердәнбер журналистына — Кат¬ ковка — матбугатта А. И. Герценның исемен телгә алырга һәм аның басмалары белән бәхәскә керергә рөхсәт ителә. Ул, «үз тәҗрибәләрен үткәрү өчен, Россияне театр мәйданы итеп файдаланырга уйлаган» «Лондон агитаторларын» һәм аларның шәкертләрен каты тәнкыйть итә. Ул Герценны, үзе Лондонда «комфортта һәм тынычта» яшәп, рус «яшүсмер- фанатикларын» сөргенгә өстерәүдә гаепләп чыга. Катков-
173 ның ачыктан-ачык һәм ярсып фаш итүләреннән соң, Рос¬ сиядә Герценның йогынтысы бик нык кими. Польша восста¬ ниесе (1863 —1864) белән бәйле вакыйгалардан соң Катков либераллар белән арасын бөтенләйгә өзә. Император да, министрлар да Катковның фикеренә ко¬ лак салалар. Нигилистларны гына түгел, үзенең элеккеге фикердәшләре — либералларны да аның каты тәнкыйть уты читләтеп үтми. «Московские ведомости» газетасының йогынтысы шулкадәр зур була ки, хәтта яңа министрлар билгеләү, ә искеләрен алып ыргыту да Катковның хәленнән килә, хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәтенә дә аның йо¬ гынтысы зур була. Катков илдә барган реформаларга тискәре карашта тора. Чөнки алар, аның фикеренчә, интеллигенциянең нигезендә халыкның патша белән бердәмлеге идеясе яткан халык тор¬ мышыннан аерылуына китерә. Нәтиҗәдә революцион хә¬ рәкәт үсә. Бу хәлнең килеп чыгуында Катков хакимияткә реформаларны көчләп таккан, җәмгыятьне юлдан яздыр¬ ган һәм бигрәк тә интеллигенцияне «фикерсез акыл иялә¬ ренә, фәнсез галимнәргә, милләтсез сәясәтчеләргә, теләсә нинди ялганга табынучыларга» әйләндергән либералларны гаепли. Консерватизм, сәяси көч буларак, җәмгыятьне ныгытыр¬ га тиеш. Ул һич тә үткәннәргә әйләнеп кайтуны күздә тот¬ мый. Әмма рус консерваторлары күп очракта үзләренең элеккеге өстенлекләрен кире кайтарырга омтылган дворян¬ нарның мәнфәгатьләрен чагылдыра. Шуңа күрә алар инде булган һәм ил өчен кирәкле үзгәрешләрне ныгытырга түгел, ә аларның күбесен яңадан карап чыгарга омтылалар. Консерваторлар да, либераллар кебек үк, җәмгыятьтә киң яклау таба алмыйлар. 1861 елгы реформадан соң Россиядә либераль хәрәкәт үсә. Бу хәрәкәт җитәкчеләре, үзгәртеп коруларны тагын да тирә¬ нәйтү максаты белән, хөкүмәткә йогынты ясарга омтылалар. Әмма җәмгыятьне тамырдан үзгәртүгә каршы булган консер¬ ваторларның да хакимияткә басымы зур була. Өстәвенә теге¬ ләре дә, болары да җәмгыятьтә җитәрлек дәрәҗәдә яклау таба алмый. Сораулар һәм биремнәр 1. Либераллар кемнәр алар? Либераллар консерваторлардан ни белән аерыла? 2. Реформадан соңгы либерализмның үзенчәлек¬
ләре нәрсәдә? 3. 70 нче еллар — 80 нче еллар башында либераль хәрәкәт нинди үзгәрешләр кичерә? 4. Реформадан соңгы чорда ли¬ бераллар белән консерваторлар арасында сез нинди уртаклык кү¬ рәсез? 5. Россия консерватизмы нинди үзенчәлекләргә ия? Документлар А. И. Кошелёвның А. И. Герценга язган хатыннан. 1859 ел, 30 август Без самодержавие яклы. Хәзер без вәкиллек булдыра ал¬ мыйбыз, чөнки анда иң черек катлау — дворяннар — өстен¬ лек итәчәк, һәм һәртөрле уйлап чыгарылган конституция дәү¬ ләт өчен гаять дәрәҗәдә куркынычлы. Вакыт кирәк: самодер¬ жавие булырга мөмкин, чөнки бүгенгә әле аны чикли алыр¬ лык башка көч юк. Бу көч юк, аңа туарга, үсәргә һәм ныгырга кирәк. Крестьяннарны азат итү бу юнәлештә беренче адым булырга тиеш. Б. Н. Чичеринның «Безнең хәзерге хәлебез» дигән мә¬ каләсеннән (XIX гасыр, 70 нче еллар ахыры) Хәзерге патшалык чорының барлык яңарышларын уңыш¬ лы төгәлләү өчен, таркалган гыйбадәтханәне бер кулга туп¬ лар вакыт җитте. Ләкин бүгенге рус җәмгыятендә әлеге (сай¬ лап куела торган) органны мөстәкыйль учреждение ясап бу¬ лыр дип уйламыйбыз. Үз аягың белән яңа юлга чыгу өчен, бездә әле җәмәгатьчелек фикере үтә дә тотрыксыз һәм эчке мәгънәгә ия түгел. Хөкүмәт белән бик нык берләшкәндә генә, ул дәүләт ихтыяҗларын аңларлык һәм аларны канәгатьлән¬ дерә алырлык ныклы сәяси көчкә әверелә ала. Бүгенге көндә без губерна земство җыелышлары сайлаган вәкилләрнең Дәүләт советына кертелүен генә телибез. Мондый учреждение торгызган сәяси бина какшамас. Патша хакимияте бездә чикләнмәгән һәм шулай булачак та, Дәүләт советы да шул ук калачак, яңа әгъзалар өстәлү белән аның идарәсе дә, хокукла¬ ры да киңәймәячәк. Ә шул арада рус җәмгыятенең яңа омты¬ лышлары канәгатьләндерелер, аның эшчәнлегендә яңа офык¬ лар ачылыр. Документларга сораулар: 1. Рус либераллары үз сәяси таләп¬ ләренең уртачыллыгын нинди сәбәпләр белән аңлаталар? 2. Илнең дәүләт төзелешен алар нинди итеп күзаллыйлар? Сүзлек запасын киңәйтәбез: Милләтчелек — милли үзенчәлекләрне һәм милли бәйсез- лекне саклауга юнәлдерелгән карашлар.
175 Радикаль — катгый эш итү. Революцион үсеш юлы — җәмгыятьнең яңа иҗтимагый- сәяси төзелешкә кискен, сикерешле күчүне күздә тоткан үсеш юлы. Халык вәкиллеге — халык арасыннан сайланган вәкил¬ ләрнең дәүләт идарәсе органнарында катнашуы. Хәбәрдарлык — халыктан яшерен булмаган, ачык. § 25. Революцион народниклык барлыкка килү һәм аның идеологиясе Революцион хәрәкәтнең үсү сәбәпләре. 1861 елгы кре¬ стьян реформасыннан соң, либераль һәм консерватив хәрәкәт белән беррәттән, революцион хәрәкәт тә көчле үсеш ала. Моның сәбәпләре берничә. Радикаль рухлы интеллигенциянең бер өлеше рефор¬ маларның уртачыл характерда булуыннан ризасызлык белдерә: алпавыт җирбиләүчелеге саклана, крестьян имана җире өчен зур йолым түли һәм вакытлыча бурычлы бу¬ лып кала. Ул, күпертеп, халык реформаларны дошманлык хисе белән каршы алды, дип уйлый. Пенза губернасында¬ гы һәм Казан губернасының Бездна авылындагы крестьян чуалышлары моңа ачык мисал булып тора. Реформаларны тормышка ашырганда, хөкүмәтнең акрын кыймылдавы, шулай ук Александр II нең эзлекле эш итмәве, югары урын¬ нарда һаман да Николай патша заманыннан калган эшлек - леләрнең утыруы революционерларны хәрәкәткә килергә мәҗбүр итә. Ориентир эзләгәндә. «Современник» журналы (Петер¬ бург) редакторы Н. Г. Чернышевский 50 нче еллар ахыры — 60 нчы еллар башында Россиядә революцион хәрәкәтнең идея җитәкчесенә әйләнә. Цензурадан оста качып, үзенең мәкаләләрендә ул крестьян революциясен яклап чыга, А. И. Герценның «община» социализмы турындагы идеялә¬ рен үстерә, революцион оешма төзү өчен көрәшә. 1862 елның июлендә Чернышевский кулга алына һәм Петропавел крепостена ябыла. Анда ул ике еллап утыра. Биредә ул «Нәрсә эшләргә?» романын яза. Роман «Современ¬ ник» та басылып та чыга. Әсәрдә Чернышевский җәмгы¬ ятьнең киләчәктәге социалистик төзелеше, яңа мораль, әхлак турындагы карашларын бәян итә. Бу хезмәт чын мәгънәсендә рус революционерларының өстәл китабына
176 H. Г. Чернышевский әверелә. Роман геройларының идея¬ ләре һәм яшәү рәвеше озак еллар дә¬ вамында яшьләр өчен үрнәк булып тора. 1864 елда Чернышевскийны ка¬ торгага җибәрү һәм аннан соң Себердә яшәтү турында хөкем карары чыгары¬ ла. Герцен, Чернышевский һәм баш¬ ка «община» социализмы идеяләрен таратучыларның эшчәнлеге нәтиҗәсез калмый. 1861 елда Петербургта яше¬ рен революцион оешма барлыкка ки¬ лә. Ул Н. П. Огарёвның «Колокол»да басылган бер мәкаләсендәге иң әһәмиятле сүзләр белән «Зем¬ ля и воля» дип атала. Оешма төрле иҗтимагый төркем һәм катлауларга караган дистәләрчә фикердәшләрне — сту¬ дентларны, вак чиновникларны, кече офицерларны, мещан һәм сәүдәгәрләр арасыннан чыгучыларны, түбән катлау ру¬ ханиларны, бөлгән дворяннарны, ягъни «төрле чин һәм дә¬ рәҗәдәге кешеләрне» — разночинецларны — үз эченә ала. «Земля и воля»ның программасына парламент чакыру һәм демократик республика урнаштыру, җирле үзидарә чел¬ тәрен киңәйтү, хатын-кызларның тигез хокуклылыгы ту¬ рындагы таләпләр кертелә. Барлык җирләрне крестьяннар¬ га өләшү һәм авыл җирендә яшәүчеләрне генә түгел, шәһәр халкын да үзидарәле общиналарга берләштерү идеясе алга сөрелә. Оешманың практик эшчәнлеге, нигездә, революцион әдә¬ бият бастырып таратуга, революционерларга төрмәдән ка¬ чарга ярдәм итүгә, сөргендәгеләргә матди ярдәм күрсәтүгә кайтып кала. «Земля и воля» 1863 елда ачыктан-ачык чы¬ гыш ясый башларга әзерләнә. Чөнки бу вакытта, алар фи- керенчә, Устав грамоталарына кул кую срогы чыгу сәбәпле, крестьян восстаниесе башланырга мөмкин була. Әмма 1862 елда ук «Земля и воля»ның иң актив әгъза¬ лары кулга алына. Ә 1863 елда рус революционерларының хыяллары чәлпәрәмә килә — крестьяннар восстаниегә күтәрелмиләр. 1864 елның язында «Земля и воля» үз-үзен тарату турында карар кабул итә. Революцион народниклык теориясе. А. И. Герцен һәм Н. Г. Чернышевский тәкъдим иткән «община» социализмы идеяләре радикаль карашлы рус интеллигенциясе арасын¬ да барлыкка килгән үзенчәлекле сәяси агымга — народ¬ никлык хәрәкәтенә теоретик нигез була. Народниклар Ха-
177 лыкка һәм, барыннан да бигрәк, крестьяннарга реаль сәяси көч итеп карыйлар һәм бу көчне аңлы һәм оешкан итүне үзләренең төп бурычлары дип саныйлар. Алар крестьян¬ нарны Россиягә капитализм чорын әйләнеп узарга һәм ти¬ гезлек, гаделлек принципларына корылган яңа строй ур¬ наштырырга мөмкинлек бирәчәк революциягә күтәрергә телиләр. М. А. Бакунин, П. Л. Лавров һәм П. Н. Ткачёв 70 нче елларда революцион народниклык хәрәкәтенең иң зур теоретиклары булып саналалар. Михаил Александрович Бакунин (1814—1876) народ¬ никлыкның анархистик агымы идеологы булып санала. Ул укымышлы дворян гаиләсендә туа, Петербургта артиллерия училище- . сында укый. 1835 елда Бакунин пра- У*"!», порщик дәрәҗәсендә отставкага чыга һәм, Берлин университетында белем Ci 'Жһ алу нияте белән, Германиягә китә. Ул А 1848 — 1849 елларда Европадагы ре- тЕр -Ж•• волюцияләрдә катнаша. Башта Саксо- Jra*' t jOL ния суды, ә соңрак Австрия суды та- рафыннан ике тапкыр үлем җәзасына хөкем ителә. Россиягә кайтарылганнан соң, Бакунин Себергә сөрелә. 1861 елда ул сөргеннән чит илгә кача. Бу елларда социализм идеяләре тарафдарлары арасында Маркс тәгълиматы — марксизм тарала. Маркс теориясе буенча, икътисади сәбәпләр капитализмнан коммунизмга күчүне котылгысыз итә. Коммунистик җәмгыятьтә барлык җитештерү чаралары (җир, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре) бөтен халыкныкы булачак һәм кешене кеше эксплуатацияләү юкка чыгачак. Әмма социалистик революциядән башка мондый күчеш була алмый. Револю¬ циянең төп көче — эшчеләр сыйныфы (пролетариат) булачак. Бакунин Маркс белән якыннан таныш була, әмма аның тәгълиматын каты тәнкыйтьли. Җәмгыятьтә пролетариат¬ ның иң әһәмиятле роле хакындагы фикергә ул ышанмый. Марксның революциядән соң коммунистик җәмгыять төзү өчен урнаштырылачак пролетариат диктатурасы турындагы идеясенә дә ул тискәре карашта тора. Бакунин фикеренчә, пролетариат диктатурасы урнашкан дәүләт крестьяннар¬ га коммунизмны көчләп тагачак, һәм бу — фетнә (бунт) ки¬ тереп чыгарачак. Аны бастыру өчен, күп санлы һәм яхшы коралланган армия таләп ителәчәк, анда берсүзсез шөһрәт
178 сөючән генераллар да булачак. Моннан — диктатор пәйда булуга бер адым. Крестьяннар фетнәсен бастырганнан соң, коммунистик дәүләт үз чиновникларына «җир эшкәртү белән җитәкчелек итүне һәм крестьяннарга хезмәт хакы түләүне» йөкләячәк, «ә бу коточкыч ызгыш-талашка, аяныч¬ лы урлашуга һәм әшәке деспотизмга китерәчәк». Бакунин үзе самодержавиегә каршы стихияле төстә бар¬ лыкка килгән халык фетнәсенә өмет баглый. Хәтта ул фетнә, Пушкин сүзләре белән әйткәндә, «мәгънәсез һәм аяусыз» булса да. Рус халкын ул элек-электән үк бунтарь булган дип исәпли. Ләкин аны интеллигенция — «акыл пролета¬ риаты» уятырга тиеш. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Баку¬ нин: «Үлемгә хөкем ителгән бу дөньяны тизрәк ташлагыз. Бу университет, академия, мәктәпләрне ташлагыз да халык арасына чыгыгыз. Халык үзен үзе азат иткәндә, «кендек әбисе», халык көчләрен һәм халык тырышлыгын коткару¬ чы булу өчен»,— дип яза. Бакунин дәүләтне инкяр итүче анархизм теориясен тудыра. Әгәр барлык социалистик фикер ияләре диярлек халыктагы бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе шәхси милек дип санасалар, Бакунин исә иң зур явызлык чыганагын дәүләттә күрә. Ул теләсә кайсы дәүләтне, хәтта «халык» дәүләтен дә тәнкыйтьли. «Югарыдан түбәнгә» баручы, бер генә кулда тупланган, үзәкләштерелгән идарәне кире кагып, ул дәүләт урынына «түбәннән югарыга» күтәрелүче, эшчеләр ассо¬ циацияләрен (союзларын), төркемнәрне, общиналарны, волостьларны, өлкәләрне һәм халыкларны үз эченә алган ирекле оешма тәкъдим итә. Ирекле җәмгыять, — Бакунин фикеренчә, халык үзидарәсе принцибы тормышка ашыры¬ лачак җәмгыять ул. Революция җиңгәннең икенче көнендә үк әлеге җәмгы¬ ятьне төзи башларга кирәк. Революция иске хакимиятне һәм дәүләтне себереп түгәчәк. Бөтен Россиядә зур булмаган төркемнәргә берләшкән революционерлар инициативаны үз кулларына алачак. Котырынган революцион стихия диңгезендә алар беркемгә бәйләнмичә, бернинди шәхси мәнфәгатьләрне күздә тотмыйча, халык массаларын ышан¬ дырырга һәм аларны халык үзидарәсе булдыру фикеренә китерергә тиешләр, ул вакытта «волостьлар — халык хәрәкәте белән өязләргә, өязләр өлкәләргә берләшәчәк, өлкәләр үзара федерация барлыкка китерәчәк». Пётр Лаврович Лавров (1823 —1900) — народниклык¬ та пропаганда агымы идеологы. Ул бай дворян гаиләсендә
179 дөньяга килә, Петербург артиллерия училищесын һәм Артиллерия ака¬ демиясен тәмамлый, хәрби уку йорт¬ ларында математика укыта, полков¬ ник дәрәҗәсе алганчы хезмәт итә. 1857 елдан башлап Лавров педагоги¬ ка буенча фәлсәфи һәм тарихи тема¬ ларга мәкаләләр язу белән шөгыльлә¬ нә. 1862 елда ул Чернышевский белән якыннан аралаша башлый, «Земля и воля» җәмгыятенә керә. 1866 елда кул¬ га алына, хәрби суд карамагына тапшырыла һәм Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. 1870 елда Лавров, сөргеннән качып, Парижга килә. 1872 —1876 елларда ул рус револю¬ ционерлары арасында зур йогынты көченә ия булган, чит илдә чыгучы «Вперёд!» журналында мөхәррирлек итә. Лавров, Бакуниннан аермалы буларак, стихияле бунтка табынмый. Ул халык революциясенә бик озак әзерләнергә кирәк дип саный. Мондый әзерлекне, Лавров фикеренчә, хәтта ныклы фәнни әзерлеге булган, «тәнкыйди фикер йөртүче шәхесләр» дип аталган, җәмгыятьнең иң яхшы кешеләреннән торган аз¬ чылык та тормышка ашыра ала. Алар сабыр булырга, ха¬ лык арасына чыгарга һәм пропаганда юлы белән аңа үзенең ихтыяҗларын һәм көчен ачыкларга ярдәм итәргә тиеш. Гадел социалистик җәмгыять төзеп кенә интеллигенция үзенең «халыкка бурычын» түли ала. Чөнки ул күп санлы буыннарның хезмәте һәм югалтулары бәрабәренә генә бе¬ лем алуга һәм башка тормыш рәхәтлекләренә ирешкән. Пётр Никитич Ткачёв (1844 —1885) народниклыкта заговорчылар агымы идеологы булып тора. Ул ярлы дво¬ рян гаиләсендә туа, 1861 елда Петер¬ бург университетының юридик фа¬ культетына укырга керә. Студентлар арасындагы чуалышларны башлап йөрүчеләрнең берсе булган өчен, Пет- ропавел крепостена ябыла. 1862 елдан Ткачёв төрле журналларда басыла башлый. 1871 елда революцион эш¬ чәнлек алып барган өчен хөкем ите¬ лә. Ткачёв Лавров белән бергә «Вперёд!» журналында эшли, ә аның белән ара¬ сын өзгәннән соң, Женевада «Набат»
180 журналын чыгара башлый. 1882 елның ахырында ул каты авырый һәм гомеренең соңгы елларын психик авыруларны дәвалау хастаханәсендә үткәрә. Башка народниклардан аермалы буларак, Ткачёв кре¬ стьяннарның мөстәкыйль рәвештә революция ясавына ышанмый. Революция кискен борылыш (переворот) рәве¬ шен алырга һәм аны революционерларның конспирация шартларында эшләүче оешмасы ясарга тиеш. Бу оешма әгъзалары йөз кат иләк аша үткәрелә һәм ныклы дисцип¬ линага буйсына. Ләкин алданрак бу оешма яшәп килүче хакимиятне террор юлы белән «какшатырга» тиеш була. Бакунин анархизмына каршы чыгып, Ткачёв дәүләтне җи- мерергә мөмкин түгел дип саный. Аныңча, революция ба¬ рышында иске дәүләт институтларын яңа, революцион институтлар алыштырырга тиеш. Бакунин, Лавров һәм Ткачёв тарафыннан тагын да үсте¬ релгән Герцен һәм Чернышевский идеяләре революцион народниклык оешмалары эшчәнлегенә нигез була. Народ¬ никлар арасындагы хәл һәм вазгыятьнең нинди булуына карап, я Бакунин, я Лавров, я Ткачёв карашларының йогын¬ тысы көчәя. Сораулар һәм биремнәр I 1. Россиядә революцион хәрәкәтнең киң таралуына нинди шартлар сәбәп була? 2 Революцион хәрәкәттә Н. Г. Чернышевский- ның роле нинди? 3. «Земля и воля» оешмасының эшчәнлегенә харак¬ теристика бирегез. 4 М. А. Бакунин, П. Л. Лавров, П. Н. Ткачёв ка¬ рашларындагы уртаклык һәм аерымлыкларны әйтегез. 5. Народник¬ лыкка хас үзенчәлекләрне ачыклагыз. Документ М. А. Бакунинның «Дәүләт һәм анархия» дигән хезмә¬ теннән ...Без бөтенләй дә китаплардан укып, яки уйлап чыгарып, үзебезнең халыкка яисә чит халыкларга ниндидер бер җәм- гыять төзелеше идеалын көчләп тагарга җыенмыйбыз һәм ан¬ дый теләкнең булганы да юк, ләкин халык массаларының та¬ рих дәвамында теге яки бу дәрәҗәдә үсеш алган инстинктла¬ рында, бик тә мөһим ихтыяҗларында, аңлы һәм аңсыз омты¬ лышларында, киләчәктә булачак нормаль оешмаларының бар¬ лык элементларын да йөртәләр дип ышанып, без бу идеалны халыкның үзеннән эзлибез; теләсә нинди дәүләт хакимияте, теләсә нинди хөкүмәт, үзенең асылы һәм дәрәҗәсе белән ха¬
181 лыктан читкә, халык өстеннән куелганга күрә, берсүзсез аны үзенә чит тәртипләргә һәм максатларга буйсындырырга омты¬ лырга тиеш, шуңа күрә без үзебезне һәртөрле хөкүмәт, дәүләт хакимиятенең һәм, гомумән, дәүләт төзелешенең дошманна¬ ры дип игълан итәбез, һәм халык үзе мөстәкыйль, бөтенләй ирекле берләшмәләр аша һәм һәртөрле рәсми опеканы читлә¬ теп үтеп, ләкин төрле һәм бердәй ирекле кешеләрнең һәм пар¬ тияләрнең сүзенә колак салып, түбәннән югарыга оешып кына бәхетле һәм ирекле була ала, ул үз тормышын үзе кора. Документка сораулар: 1. Дәүләткә тискәре мөнәсәбәтен Бакунин ничек дәлилли? 2. Дәүләт хакимияте урынына ул нинди җәмгыять төзелеше тәкъдим итә? ( / Сүзлек запасын киңәйтәбез: «вив»- ■ - --- - Конспирация — легаль булмаган оешма тарафыннан үзенең яшәвен һәм эшчәнлеген яшерү өчен кулланыла торган алымнар. § 26. 60 нчы елларның икенче яртысы — 80 нче еллар башында революцион народниклык 60 нчы елларның икенче яртысы — ТО нче еллар башын¬ да народниклык оешмалары. Народникларның төп макса¬ ты Россиядә крестьян революциясе ясаудан гыйбарәт була. 60 — 80 нче елларда, революцион эшчәнлек тәҗрибәсе арта барган саен, народниклык оешмалары әгъзаларының әлеге максатка ирешү юллары турында күзаллаулары да берничә мәртәбә үзгәрә. 60 нчы еллар уртасында, турыдан-туры Н. Г. Чернышев- скийның «Нәрсә эшләргә?» романының йогынтысы астын¬ да, Н. А. Ишутин — И. А. Худяков оешмасы барлыкка килә (1863—1866). Оешма әгъзалары үз алларына революцион бо¬ рылыш әзерләү бурычын куялар. Нәтиҗәдә күмәк милек һәм күмәк хезмәт нигезендә җәмгыять үзгәртеп корылырга тиеш була. 1865 елда бу оешма эчендә «Ад» төркеме эш итә башлый. Алар патшаны үтерергә әзерләнәләр һәм бу адым революция¬ гә этәргеч булыр дип исәплиләр. 1866 елның апрелендә «Ад» төркеме әгъзасы Д. В. Каракозов Александр II гә ата. Рево¬ люционер җәзалап үтерелә, Ишутин оешмасы тар-мар ителә.
182 c. Г.Нечаев Каракозовның һөҗүменнән соң хөкүмәттә консерваторларның йогын¬ тысы сизелерлек арта. Народниклар¬ га якын «Современник» һәм «Русское слово» журналлары ябыла, студентлар арасында түгәрәкләр оештырырга рөхсәт ителми, цензура көчәя. Каракозовның атуы әнә шундый нә¬ тиҗәләргә китерсә дә, революционер¬ лар өчен ул рухландыргыч үрнәк була. «Ишутинчылар» урынына «нечаевчы- лар» килә. 1869 елда Петербург уни¬ верситетында элек ирекле тыңлаучы булган С. Г. Нечаев Мәскәүдә «Народ¬ ная расправа» җәмгыятен оештыра. Ул «Революционер катехизисы» — кагыйдәләр җыентыгы төзи. Аның тарафдарлары әнә шуңа таянып эш итәргә тиеш булалар. Нечаевның революционеры — «күп нәрсәләрдән мәхрүм кеше. Аңарда шәхси мәнфәгатьләр дә, эшләр дә, хисләр дә, чын күңелдән бирелгәнлек тә, милек тә, хәтта исем дә юк. Ул бер генә мәнфәгать, бер генә фикер, бер генә дәрт — революция белән генә яши». Нечаев Россияне үзара ныклы дисциплина белән бәйлән¬ гән революцион оешмалар челтәре белән капларга тели. Оешма әгъзаларына, иске җәмгыятьне җимереп, революция ясау максатларына хезмәт итүче бөтен нәрсәне эшләргә рөхсәт ителә. Нечаев «Народная расправа»да юлбашчыга берсүзсез буйсыну рухы булдырырга омтыла. Оешма әгъза¬ ларының берсе — студент И. Иванов, — Нечаевның кайбер белдерүләренең дөреслегенә шикләнүен белдергәч, тегесе аны, хыянәттә гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Хөкем карарын җиренә җиткерүдә оешма әгъзалары барысы да катнашырга тиеш була. Янәсе элеккеге дусларының каны аларны үзара тагын да ныграк берләштерә. Ивановны үтерү турындагы эшне тикшерү барышында полиция «Народная расправа» әгъзаларының барысын да кулга ала. 87 кеше суд каршына баса. Нечаев үзе чит илгә качып котыла ала. 1872 елда ул, уголовный җинаятьче бу¬ ларак, Россиягә кайтарыла. Нечаев күп еллык каторгага хөкем ителә һәм гомеренең ахырына — 1882 елга кадәр Петропавел крепостенда утыра. 1869 елда Петербургта «чайковскийчылар» (бер әгъзасы Н. В. Чайковский була) түгәрәге оеша. Бу түгәрәк үзлегеннән белем алу һәм Н. Г. Чернышевский, П. Л. Лавров, К. Маркс китапларын тарату белән шөгыльләнүче бер төркем яшь¬
183 ләрдән тора. «Нечаевчылар»га каршы «чайковскийчылар» үз оешмаларын югары әхлаклылык принципларына ни¬ гезләп коралар. Оешма әгъзалары үз төркемнәренең бө- тенроссия челтәрен булдыруга ирешәләр. Народниклык¬ ның Л. С. Перовская, С. М. Кравчинский, А. И. Желябов, М. А. Натансон кебек күп санлы күренекле вәкилләренең революцион эшчәнлеге шу ларда башлана. «Чайковскийчылар» белән янәшә бер-берсе белән үзара бәйләнмәгән народниклык төркемнәре дә яши. 1873 елда Петербург технология институтының элеккеге студенты А. В. Долгушин Бакунин тарафдарларыннан зур булмаган түгәрәк оештыра. Мәскәү астындагы авылларның берсендә «долгушинчылар» бик гади китап басу машинасы ясап куя¬ лар һәм прокламацияләр, өндәмәләр басалар. Дөрес, көн¬ нәрдән бер көнне, крестьяннар аларны ялган акча баса дип уйлау сәбәпле, Долгушинга пистолет ярдәмендә авыл хал¬ кының фикерен үзгәртергә туры килә. Народниклар, бернинди саклану чаралары күрмичә, кре¬ стьяннар арасында үз продукцияләрен тараталар, әңгәмәләр үткәрәләр, китаплар бүләк итәләр, кычкырып укыйлар. Тиздән яшь революцинерларны кулга алалар. «Халык арасына чыгу». 70 нче еллар уртасында народ¬ никлар, тиз арада революция булмаган очракта, көннән-көн көчәя барган капитализм крестьян общинасын үзгәртер, аны үз үсешенә яраклаштырыр дигән фикергә киләләр. Шуңа күрә, алар фикеренчә, халык аңына «иң яхшы, иң гадел җәмгыять төзелеше идеалын» сеңдерү өчен, халык арасына чыгарга кирәк була. Пропагандистлар составы гаять чуар була: яшерен оеш¬ ма әгъзалары арасыннан чыккан революцион романтиклар гына түгел, ә аларга бернинди катнашы булмаган, әмма на¬ родниклык идеяләрен уртаклашкан кешеләр дә халык ара¬ сына чыгарга атлыгып торалар. Алар арасында хәтта югары катлау вәкилләре дә була. 1874—1875 елларда йөзләгән пропагандистлар табиблар, инженерлар, укытучылар сыйфатында, хәтта, крестьян¬ нарның ышанычын яулау өчен, мастеровойлар булып киенеп, бөтен Россиягә таралалар. Аның иң ерак почмакларына кадәр барып җитәләр. Алар крестьяннар белән революция һәм социализм хакында сөйләшәләр. Әмма авыл кешесе, кагыйдә буларак, аларның чит тел сүзләре белән чуарланган «байларча» сөйләмен аңламый. Еш кына крестьяннар үзләре үк пропагандистлар өстеннән полициягә җиткерәләр дә. «Халык арасына чыгуга» җавап йөзеннән, хакимият Россия күләмендә облава оештыра һәм революционер-
184 С. Л. Перовская һәм А. И. Желябов лар өстеннән күрсәтмә судлар узды¬ ра. Җәмгыятьнең укымышлы өлеше народникларның эшчәнлеген, фида¬ кярлеген күреп, ал арга зур симпатия белдерә. Тимер юллар төзелеше, бер¬ бер артлы банклар, сәүдә-сәнәгать пред¬ приятиеләре ачылу белән бәйле рәвеш¬ тә барлыкка килгән байлык артыннан куу белән чагыштырганда, революцио¬ нерларның үз-үзләрен тотышлары бөтенләй башка тәэсир калдыра. Әмма үз тормышлары белән яшәргә күнеккән крестьяннар тәмам тамыр җәйгән иске карашларыннан тиз генә арына алмый¬ лар һәм народникларның өндәмәләренә җавап бирмиләр. «Земля и воля». Агитация хәрәкәте уңышсыз тәмалану революционерларны нык үзәкләштерелгән һәм конспира- цияләнгән төркемнәр төзи башларга мәҗбүр итә. Бакунин һәм Лавров идеяләре белән мавыгу чоры тәмамлана. Тка¬ чёв китергән дәлилләргә игътибар бик нык арта. 1876 елның ахырында Петербургта «Земля и воля» оеш¬ масы барлыкка килә. Ул 60 нчы еллар башында төзелгән беренче революцион берләшмә истәлегенә шулай дип ата¬ ла. Аны төзүчеләр арасында М. А. Натансон, А. Д. Михай¬ лов, Г. В. Плеханов һ. б. бар. Соңрак «Земля и воля»га В. Н. Фигнер, С. Л. Перовская, Н. А. Морозов, С. М. Крав- чинский да керә. Землеволецлар түбәндәгеләрне максат итеп куялар: бөтен җирләр хезмәт крестьяннары кулына күчәргә, җәмгыять тормышы община үзидарәсе принципларына ко¬ рылырга, милли мәсьәлә халыкның үз теләге буенча хәл ителергә тиеш. Алар әлеге максатларга «көч ярдәмендә борылыш ясап» кына ирешергә мөмкин дип саныйлар. Халык восстаниесен әзерләү өчен, оештыру һәм таркату кебек эш алымнарыннан файдалану карала. Оештыру чара¬ лары крестьяннар һәм эшчеләр арасында пропаганда эшен киң җәелдерүне, таркату алымнары хөкүмәтне көчсезлән¬ дерүче гамәлләр кылуны, шул исәптән аеруча «зарарлы» чиновникларны юк итүне (индивидуаль террор) күз алдын¬ да тота. Крестьяннар арасында оештыру эше алып бару «халык арасына чыгу»ның дәвамы булып тора. Әмма «ашыгыч» пропаганданы «утрак» пропаганда алыштыра. Оешма әгъза¬ лары авыл җирләрендә үз поселениеләрен булдыралар, про¬ паганда алып бару белән беррәттән, белгечлекләре буенча фельдшер, укытучы, агроном булып та эшлиләр. Мондый
185 эш аларның шулкадәр күп вакытын һәм көчен ала ки, пропаганда бөтенләй читтә кала. Эшчеләрнең беренче оешмалары. Народниклар, эшче¬ ләрнең, барыннан да элек, крестьяннар арасыннан чыгуын һәм авыл белән ныклы бәйләнештә булуын истә тотып, алар арасында да пропаганданы җайга салырга тырышалар. Эшчеләрнең беренче түгәрәкләре, нигездә, аң-белем тарату максатында төзелә. 1876 елның 6 декабрендә землеволецлар Петербургта Казан соборы янында, эшчеләр катнашында, хөкүмәткә каршы демонстрация оештыралар. 1878 елның мартында алар җитәкчелегендә Петербургның Яңа кәгазь җитештерү фабрикасында, шул ук елның көзендә башка фабрикаларда да берничә стачка уза. Шул ук вакытта эшче халкы үзенең җәмгыятьтә үзенчә¬ лекле урында торуын көннән-көн ныграк аңлый бара һәм, икътисади мәнфәгатьләрне яклап көрәшү өчен, оешмалар төзи башлый. Эшчеләрнең сәяси таләпләр куйган беренче оешмалары да барлыкка килә. 1875 елда Одессада «Эшчеләрнең Көньяк Россия берлеге» оеша. Ул эшчеләрне, илнең иҗтимагый-икътисади һәм сәя¬ си төзелешен көч кулланып үзгәртү өчен, берләшергә чакы¬ ра. 1878 елда Петербургта «Рус эшчеләренең Төньяк берлеге» барлыкка килә. Аның программасына сүз, матбугат, җые¬ лышлар иреге кебек киң сәяси ирекләр таләп итү дә кертелә. Әмма бу берлекләр озак яши алмый. Полиция аларны бик тиз тар-мар итә. «Земля и воля»ның таркалуы. Народникларның таркату¬ чы төркеме (дезорганизаторская группа) бөтен илне аякка бастырган берничә террорчылык акты уздыра. 1878 елның гыйнварында, үз алдында баш киемен салмаганга бер сәяси тоткынны суктырырга кушкан өчен, яшь революционер В. И. Засулич Петербург шәһәре башлыгы Ф. Ф. Треповка ата. 1878 елның августында Петербургта көпә-көндез С. М. Крав- чинский жандармерия башлыгы Н. В. Мезенцевка хәнҗәр белән кадый. 1879 елның февралендә Харьков генерал-губер¬ наторы Д. Н. Кропоткинга чыгарылган үлем карары җиренә җиткерелә. 1879 елның мартында яңа жандармнар башлыгы А. Р. Дрентельнга һөҗүм ясала. Террорчылар кулыннан Одесса жандармнары башлыгы, Киев прокуроры, берничә полиция агенты зыян күрә. 1879 елның 2 апрелендә землеволец А. К. Соловьёв Алек¬ сандр II не яңадан үтерергә маташып карый. Биш тапкыр атуына да карамастан, максатына ирешә алмый. Патша исән кала.
186 Хакимият революционерларга каршы көрәштә гадәттән тыш чаралар куллана. 1878 елның августыннан 1880 ел¬ ның азагына кадәр 22 террорчы җәзалап үтерелә. Шул ук вакыт аралыгында революционерлар кулыннан 27 кеше һәлак була, һәм берничә дистә кеше яралана. Террорчылык актлары вакытында еш кына очраклы рәвештә үтерелергә тиешле кеше янында булган бер гаепсез кешеләр дә зыян күрә. 1879 елның августында «Земля и воля» ике мөстәкыйль оешмага таркала. Пропаганда эшен дәвам иттерү тарафдар¬ лары Г. В. Плеханов җитәкчелегендә «Чёрный передел» дип аталган оешма төзиләр. Индивидуаль террор яклы лар «На¬ родная воля»га берләшә. «Народная воля»ның оештыручы¬ лары һәм җитәкчеләре А. Д. Михайлов, А. И. Желябов, Н. А. Морозов, С. Л. Перовская, В. Н. Фигнер, М. Ф. Фролен¬ ко була. Алар аның Башкарма комитетын тәшкил итәләр. «Народная воля»: патшаны аулау. 1878 елның июлендә үк Липецкида «Земля и воля»ның бутаучы төркемендәге иң актив әгъзалары Александр II гә үлем карары чыгара¬ лар. Алар патшаны үтерү крестьян революциясе башлану¬ га сигнал булыр дип ышаналар. «Народная воля»ның Башкарма комитеты чын-чынлап патшаны аулауга тотына. Нөҗүм үтә яшерен шартларда әзерләнә һәм уйлап табуларга гаҗәеп бай була. Патшаны 1879 елның ноябрендә, ул Кырымнан Петербургка кайткан¬ да үтерергә дигән карарга киләләр. Әлеге эшкә террорчы¬ ларның өч төркеме тартыла. Беренче төркемгә М. Фролен¬ ко һәм Т. Лебедева керә. Алар Одесса янында тимер юл ка¬ равылчылары булып эшкә урнашалар. Әмма император по¬ езды Одесса аша узмый, ә Александровскига юл ала. Бире¬ дә аны народоволецларның А. Желябов җитәкчелегендәге икенче төркеме көтеп тора. Ул нәкъ тимер юл полотносы янында ук күн эшкәртү заводы төзү өчен урын әзерләүче сәүдәгәр булып кылана. Әмма патша поезды узганда, мах¬ сус куелган бомба шартламый. Перовская җитәкчелегендә¬ ге өченче төркем эшкә тотына. Алар Мәскәүдән җиде чак¬ рым ераклыкта тимер юл полотносы астына мина куялар. Әмма бу юлы да императорга бәхет кояшы елмая. Ялгыш башка поезд шартлатыла. 1879 —1880 елның кышында народоволецлар тагын да кыюрак һөҗүмгә әзерләнә башлыйлар — патшаны Кышкы сарайда шартлатырга җыеналар. Народник С. Халтурин сарайга балта остасы булып эшкә урнаша һәм көн саен анда аз-азлап динамит ташый. Балта остасы бүлмәсе патша аш¬ ханәсе астында урнаша. Шартлау буласы көнне ашханәдәге
187 1881 елның 1 мартында Александр II гә оештырылган һөҗүм тантаналы төшке ашка патша бөтен гаиләсе белән килергә тиеш була. Әмма очраклы рәвештә төшке ашны соңгарак күчерәләр. Шартлаудан сакчылар һәм хезмәтчеләр генә зыян күрә: 10 кеше үлә, 53 е яралана. Патша каретасы тимер юл вокзалыннан Кышкы сарайга үтәчәк юл өстендә тагын бер шартлату әзерләргә план кора¬ лар. Операцияне А. Желябов әзерли. Александр артыннан көчле күзәтү оештырып, аның төгәл маршрутларын ачык¬ лыйлар. Малая Садовая урамында тозак әзерли башлый¬ лар. Әмма февраль ахырында Желябов кулга алына. «На¬ родная воля»ның Башкарма комитеты һөҗүмгә әзерлекне тизләтергә куша. 1881 елның 1 мартында император Михайловский за¬ могына гаскәрләр карарга китә. Гадәти маршрутын үзгәр¬ теп, ул бу юлы да язмышны алдарга тырышып карый. Лә¬ кин террорчылар хәйләкәррәк булып чыгалар — патша каретасы узарга мөмкин булган барлык юлларга бомба ыр¬ гытучылар билгеләнә. Александр тозакка эләгә. И. И. Гри- невицкий ташлаган бомбадан император каты яралана. И. И. Гриневицкий үзе дә һәлак була. Тугыз сәгатьтән соң патша да җан бирә.
188 Башкарма комитет әгъзалары барысы да диярлек кулга алына. Нөҗүмне әзерләгән А. И. Желябов, С. Л. Перовская, А. Д. Михайлов, Н. И. Кибальчич, Н. И. Рысаковны 1881 ел¬ ның апрелендә асып үтерәләр. Народникларның өметләре акланмый: патшаны үтерү генә крестьяннар революциясен башлап җибәрә алмый. Ул гына да түгел, халык аптырашта кала, авылларда Алек¬ сандр II не кызганалар. Народниклык хәрәкәте туктала. Реформалардан соңгы Россиянең иҗтимагый тормышында революцион хәрәкәт гаять көчле факторга әверелә. Әмма «ха¬ лык арасына чыгу» һәм народникларның терроры гына кре¬ стьяннарны революциягә күтәрелергә мәҗбүр итә алмый. «Община» социализмы нигезендә тормышны үзгәртеп корыр¬ га омтылган революционерлар үз программаларын тормышка ашыра алмыйлар. Сораулар һәм биремнәр 4SZ 1. 60 нчы еллар народниклары гамәли эшчәнлектә нинди алымнардан файдаланалар? 2. «Халык арасына чыгу»ны китереп чыгарган сәбәпләрне атагыз. Бу хәрәкәтнең үзенчәлекләре һәм нәти¬ җәләре нинди? 3. 60 нчы һәм 70 нче еллар народниклары арасында сез нинди аерымлыклар күрәсез? 4. Ни өчен народниклык хәрәкәте радикальләшә бара? 5. Александр II не үтерүгә сез ничек карыйсыз? Документ С. Г. Нечаевның «Революционер катехизисы »ннан 1. Революционер — күп нәрсәдән мәхрүм кеше. Аңарда шәхси мәнфәгатьләр дә, эшләр дә, хисләр дә, чын күңелдән бирелгәнлек тә, милек тә, хәтта исем дә юк. Ул бер генә мәнфә¬ гать, бер генә фикер, бер генә дәрт — революция белән генә яши. 4. Ул җәмәгатьчелек фикерен күрә алмый. Ул хәзерге җәмгыятьнең әхлагын, аның барлык күренешләрен дә күрә алмый һәм аларга җирәнеп карый. Революциянең җиңүенә ярдәм итүче бөтен нәрсә аның өчен әхлаклы санала. Аңа ко¬ мачаулык тудыручылар — әхлаксыз һәм җинаятьчел. 6. Үз-үзенә артык таләпчән, ул башкаларга карата да кы¬ рыс булырга тиеш. Андагы туганлык, дуслык, мәхәббәт, рәх¬ мәтле булу кебек назлы, иркәли торган хисләрне һәм хәтта намусның үзен дә революцион эшнең салкын дәрте кысрык¬ лап чыгарырга тиеш. Революциянең уңышы гына аңарда рәхәтлек, юаныч, канәгатьләнү тойгылары уята. Көн-төн аңарда бер генә уй, бер генә максат яши: аяусыз җимерергә. Салкын кан белән һәм ару-талуны белмичә шул максатына омтылып, ул һәрвакыт аңа ирешүгә комачау итүче бар нәрсәне юк итәргә һәм үзе дә үләргә әзер булырга тиеш...
189 13. ...Бу дөньяда нәрсәне дә булса кызгана икән, әгәр ул бу дөньялыкта булган ниндидер дәрәҗәне, мөнәсәбәтне яисә нин¬ дидер кешене юк итү алдында тукталып кала икән, ул инде революционер түгел. Бөтен нәрсәне һәм барлык кешеләрне ул тигез дәрәҗәдә күрә алмаска тиеш. Документка сораулар: 1. «Нечаевчылык»ның асылы нәрсә¬ дә? 2. Документның эчтәлегенә әхлакый бәя бирегез. запасын киңәйтәбез I Сәяси таләпләр — сәяси режимны үзгәртү таләпләре. § 27. Александр II нең тышкы сәясәте 60 — 70 нче елларда Россиянең тышкы сәясәтендә төп юнәлешләр. Кырым сугышы тәмамланганнан соң, Алек¬ сандр II төп игътибарын эчке реформалар уздыруга юнәлтә. Аларның уңышы шактый дәрәҗәдә тышкы сәясәткә дә бәйле була, чөнки яңа сугыш башланса, үзгәртеп корулар өзелергә мөмкин була. Үзенең эзлекле тарафдарларын император дөньяның иң зур дәүләтләрендә Россия илчеләре итеп бил¬ гели. 1856 елда кенәз А. М. Горчаков Тышкы эшләр министр¬ лыгын җитәкли башлый. Александр II гә язган хатында ул илнең тышкы сәяси максатларын билгели: «Безнең дәүләт¬ нең һәм, гомумән, Европаның хәзерге халәтен истә тотсак, Россия төп игътибарны үзенең эчке үсешенә юнәлтергә һәм бөтен тышкы сәясәт шул бурычка буйсындырылырга тиеш». Әлеге максаттан чыгып, тышкы сәясәтнең төп юнәлешлә¬ ре билгеләнә: халыкара изоляциядән чыгу һәм Россияне ка¬ бат бөек держава итеп торгызу, Париж солых килешүенең Кара диңгездә флот һәм хәрби ныгытмалар булдыруны тый¬ ган кимсеткеч статьяларын юкка чыгару. Моннан тыш, Урта Азия һәм Ерак Көнчыгыштагы күрше дәүләтләр белән ике арадагы чикләрне-килешүләр нигезендә беркетү таләп ителә. Әлеге катлаулы мәсьәләләр, нигездә, А. М. Горчаковның га¬ җәеп дипломатик талантка ия булуы аркасында, тыныч юл белән хәл ителә. Александр Михайлович Горчаков (1798 —1883) 1817 ел¬ да Царское Село лицеен тәмамлаганнан соң (анда ул А. С. Пушкин белән бергә укый), дипломатик хезмәткә китә. Кырым сугышы башланыр алдыннан, илчеләрнең Вена кон-
190 ференциясендә Австрияне һәм башка кайбер державаларны Россиягә каршы сугышка керүдән тыеп калуда аның тырышлыгы зур була. А. М. Горчаков мөстәкыйль харак¬ терга, югары әхлакка ия булуы белән аерылып тора, чит ил сәяси эшлекле- ләре арасында аның элемтәләре гаять зур була. Тышкы сәясәт белән бәйле мәсьәләләрдә генә түгел, илдә рефор¬ малар уздыру эшендә дә ул император Александр II нең зур ышанычын ка¬ зана. Аның Ватан алдындагы хезмәт¬ ләре югары бәяләнә; аңа бөек кенәз титулы һәм Ранглар табеленең югары гражданлык чины — Россия империясенең дәүләт канцлеры дәрәҗәсе бирелә. Горчаков, Европа державалары арасындагы үзара кар¬ шылыкларны оста файдаланып, үз дәүләте өчен кирәкле ки¬ лешүләргә ирешү юлын таба белә. Тышкы сәясәттә сак эш итү тарафдары буларак, ул Урта Азия белән бәйле мәсьәлә¬ ләрдә тотнаклылык күрсәтә: хәрби министрлыкның басып алу планнарына каршы чыга. Европа сәясәте. Рус дипломатиясе бөтен көчен Европада үзенә союзник лар эзләүгә, чолганыштан чыгуга һәм Россиягә каршы Франция, Англия һәм Австрияне берләштергән блок¬ ны җимерүгә юнәлдерә. Бу чорда Европада хәлләр Россия файдасына үзгәрә. Россиягә каршы коалиция буенча элек¬ ке союзниклар арасындагы фикер каршылыклары вакыт- вакыт кораллы бәрелеш белән тәмамлана. Франция белән якынаю өчен, Россия үзенең бөтен көчен куя; 1857 елның сентябрендә Александр II Франция импера¬ торы Наполеон III белән очраша, ә 1859 елның февралендә франк-рус хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куела. Әмма бу берлек ныклы булмый һәм озак дәвам итми. 1859 елның апрелендә Франция белән Австрия арасында сугыш башла¬ нуга, Россия Франциягә ярдәм итүдән баш тарта һәм шуның белән франк-рус мөнәсәбәтләренең тамырына балта чаба. Аның каравы Россия белән Австрия арасындагы мөнәсәбәт¬ ләрдә сизелерлек алга китеш күзәтелә. Әлеге эш-гамәлләре белән Горчаков Россиягә каршы берлекне җимерә һәм илне халыкара изоляциядән алып чыга. 1863 —1864 еллардагы Польша восстаниесе һәм, әлеге вос¬ станиене сылтау итеп, Англия белән Франциянең Россия¬ нең эчке эшләренә тыкшынырга омтылуы нәтиҗәсендә, ти-
191 рән кризис башлана. Ул Россия һәм Пруссиянең якынаюы белән тәмамлана. Соңгысы үз территориясендә баш күтәрүче полякларны эзәрлекләргә рөхсәт бирә. Алга таба Россия, Пруссиягә мөнәсәбәттә, ул Австриягә (1866) һәм Франциягә (1870 —1871) каршы сугышканда, хәерхаһлы нейтралитет позициясенә баса. Пруссиянең ярдәменә таянып, Горчаков 1856 елгы Париж солых килешүенең Россия өчен уңайсыз статьяларына кар¬ шы һөҗүмгә күчә. 1870 елның октябрендә, Франк-прус су¬ гышы кызган чорда, ул Россиянең бигрәк тә Кара диңгезне «нейтральләштерү» мәсьәләсендә Париж килешүе йөкләмә¬ ләреннән (башка державалар аларны күп мәртәбәләр боза¬ лар) азат булуы хакында белдерә. Россия Англия, Австрия һәм Төркиянең каршылык күрсәтүенә дә карамастан, Кара диңгездә хәрби флот төзи башлый, җимерелгән хәрби ны¬ гытмаларны торгыза һәм яңаларын кора. Шул рәвешле, әлеге тышкы сәяси мәсьәлә дә тыныч юл белән хәл ителә. Пруссия белән сугышта Франциянең җиңелүе һәм шун¬ нан соң ук Германиянең берләшүе Европада көчләр нисбә¬ тен үзгәртә. Россиянең көнбатыш чикләрендә көчле сугыш¬ чан держава барлыкка килә. Германия-Австрия (1867 ел¬ дан — Австро-Венгрия) берлеге аеруча зур куркыныч ту¬ дыра. Әлеге берлекне булдырмас өчен һәм Россиянең Урта Азиядәге уңышларыннан ярсыган Англияне тынычланды¬ ру максатыннан чыгып, Горчаков 1873 елда Россия, Герма¬ ния һәм Австро-Венгрия императорларының очрашуын оеш¬ тыра. Өч монарх кул куйган килешү буенча, алар бер-бер- сенә теләсә нинди, шул исәптән хәрби ярдәм дә күрсәтергә йөкләмә алалар. Килешүгә кул куелып ике ел вакыт узган¬ нан соң, Германия яңадан Франциягә һөҗүм итәргә җыена башлый. Немецларның артык көчәеп китүен күреп борчуга төшкән Россия яңа сугышка каршы чыга. «Өч император берлеге» 1878 елда тәмам таркала. Шул рәвешле, Александр II төп — Европа — юнәлешендә иң әһәмиятле тышкы сәяси мәсьәләне хәл итүгә ирешә. Па¬ риж килешүенең Россияне кимсетә торган статьялары юкка чыгарыла, һәм ул тыныч юл белән үзенең элекке йогынты¬ сын кире кайтара. Реформаларны тормышка ашыруда да, Кавказ һәм Урта Азиядәге сугышларны туктатуда да бу фак¬ торның роле зур була. Кавказ сугышы тәмамлану. Кавказның Россиягә кушы¬ луын төгәлләү исәбе белән, хөкүмәт тау халыклары белән көрәшкә шактый зур көчләр ташлый. Кавказ сугышы башланганда А. П. Ермолов ничек эш итсә, Кавказ армиясе башкомандующие А. И. Барятинский
192 (1856 —1860) да аны кабатлый: басып алынган террито¬ рияләрне ныклап беркетеп, дошман тирәли блокада боҗ¬ расын кысканнан-кыса бара. 1859 елның апрелендә Ша¬ милнең «башкаласы» — Ведено авылы бирелә. Шамил үзе Гуниб авылына кача. 25 августта авылны штурм белән ала¬ лар. Шамил почётлы шартларда әсирлеккә бирелә. Аңа гаиләсе, сакчылары белән бергә Калуга шәһәрендә яшәр¬ гә рөхсәт ителә, ул торак һәм акча белән тәэмин ителә. Шамилнең уллары хәрби училищеларда уку һәм рус ар¬ миясендә хезмәт итү мөмкинлеге алалар. Шамилнең көрәштәше Мөхәммәд Әмин Кавказның төньяк-көнбатышында рус гаскәрләренә каршы сугыш хә¬ рәкәтләре алып бара. Чиркәе һәм абхаз кабиләләренең бер- берсеннән ерак урнашуы, җирле халыкның кискен рухи үзгәрешләр кичерүе биредәге рус гаскәрләренең хәлен бераз җиңеләйтә. 1859 елның ноябрендә чиркәсләрнең төп көчләре җиңелә. 1864 елның апреленә рус гаскәрләре Абхазиянең бөтен Кара диңгез яр буйларына хуҗа булалар. 1864 елның 21 маенда каршылык күрсәтүче соңгы чиркәе кабиләләре дә бастырыла. Әлеге дата Кавказ сугышы тәмамланган һәм тау халыклары Россия составына кергән көн булып тарихта кала. Аерым бәрелешләр аннан соң да дәвам итә. Кавказ халыкларының Россия составына керүе аларның икътисади һәм мәдәни үсешенә булышлык итә. XIX гасыр ахырында биредә нефть промыселларына, заводларга хуҗа булган сәүдә-сәнәгать буржуазиясе барлыкка килә. 90 нчы еллар башында Владикавказ тимер юлы уздырыла, нефть чыгару кызу темплар белән үсә. Россиянең Урта Азиядәге сәясәте. 60 нчы еллар башында казахлар үз теләкләре белән Россия гражданлыгына күчүдән туктыйлар. Ләкин бу җирләргә күрше Урта Азия дәүләт¬ ләре — Бохара әмирлеге, Хива һәм Коканд ханлыклары — элеккечә һөҗүм итеп торалар. Казахларны әсирлеккә төше¬ реп, соңыннан коллыкка саталар. Мондый гамәлләрне тук¬ тату максатыннан, Россия чик сызыгы буйлап махсус ны¬ гытмалар корыла башлый. Әмма һөҗүмнәр һаман дәвам итә һәм чик буендагы өлкәләрнең генерал-губернаторлары, һөҗүмнәргә җавап йөзеннән, үз инициативалары белән походлар оештыра башлыйлар. Әлеге походлар, яисә экспедицияләр (аларны шулай атап йөртәләр дә) Тышкы эшләр министрлыгында ризасызлык тудыра. Ул Урта Азияне үз кул астындагы районнарның берсе дип исәпләгән Англия белән мөнәсәбәтләренең кис¬ кенләшүен теләми. Әмма хәрби министрлык, рус армиясе¬ нең Кырым сугышыннан соң какшаган авторитетын кабат
193 М. Г. Черняев кайтарырга омтылып, хәрби башлык¬ ларның әлеге эш-гамәлләренә яшерен булышлык күрсәтә. Александр II үзе дә көнчыгыштагы биләмәләрне киңәй¬ түгә каршы булмый. Урта Азия белән Россия хәрби мәнфәгатьләрдән чыгып кына түгел, ә икътисади яктан — текс¬ тиль сәнәгате өчен мамык чыганагы һәм үзендә җитештерелгән товарлар¬ ны сату урыны буларак та кызыксы¬ на. Шуңа күрә дә Урта Азияне Россия¬ гә кушу буенча күрелгән чараларны сәнәгать-сәүдә даирәсендә аеруча хуп¬ лап каршылыйлар. 1865 елның июнендә генерал М. Г. Черняев командалыгындагы рус гаскәрләре, Бохара белән Коканд ара¬ сында барган сугыштан файдаланып, бернинди югалтулар¬ сыз диярлек Урта Азиядәге иң зур шәһәр Ташкентны һәм кайбер башка шәһәрләрне яулап алалар. Бу вакыйга уңаен¬ нан Англия протест белдерә, һәм Александр II, «башбаш¬ таклык» күрсәтүе өчен, Черняевны отставкага җибәрергә мәҗбүр була. Әмма барлык яулап алынган җирләр Россия¬ гә кушыла. Биредә Төркестан генерал-губернаторлыгы (Төр- кестан крае) барлыкка килә, генерал К. П. Кауфманны патша аның башлыгы итеп билгели. Бу җирләрне көнчыгыштан саклау өчен, 1867 елда Кы¬ тай белән ике арадагы чик сызыгы буйлап, Семиречье казак¬ лар гаскәре оештырыла. Бохара әмире игълан иткән «изге сугышка» җавап итеп, рус гаскәрләре 1868 елның маенда Сәмәркандны яулап алалар, һәм 1873 елда әмир Россиягә бәй- лелекне танырга мәҗбүр була. Шул ук елда Хива ханы да бәйсезлеген югалта. Коканд ханлыгының дини даирәләре дә русларга каршы «изге сугышка» чакыралар. 1875 елда генерал М. Д. Скобелев командалыгындагы рус гаскәрләре тиз арада хан гаскәрен тар-мар итәләр. 1876 елның февра¬ лендә Коканд ханлыгы бетерелә, һәм аның территориясе Төркестан генерал-губернаторлыгының Фирганә өлкәсе со¬ ставына кертелә. Урта Азиягә Каспий диңгезеннән дә яулап алу һөҗүмнәре ясала. 1869 елда генерал Н. Г. Столетов командалыгында¬ гы рус гаскәрләре көнчыгыш ярга килеп төшәләр һәм Крас- новодск шәһәренә нигез салалар. Алга таба көнчыгышка, Бохара тарафына хәрәкәт иткәндә, төрекмән кабиләләренең көчле каршылыгына очрыйлар. Геок-Тәпә оазисы күп сан¬
194 лы тәкин кабиләләренең каршылык күрсәтү урынына әве¬ релә. Рус гаскәрләре аны берничә мәртәбә алырга омтылып карыйлар. Ләкин һөҗүм уңышсыз тәмамлана. Соңрак Төрекмәнстанның көнбатышында рус гаскәрлә¬ ре командующие итеп М. Д. Скобелев билгеләнә. Рус гаскәр¬ ләрен даими тәэмин итеп тору өчен, Красноводскидан Геок- Тәпә ягына тимер юл уздырыла. 1881 елның 12 гыйнварында канкойгыч сугыштан соң рус гаскәрләре Геок-Тәпәне, ә бер атнадан соң Ашхабадны алалар. Россия Урта Азияне яулап алгач, анда яшәүче халыклар үз дәүләтчелекләрен югалталар. Әмма шул ук вакытта үзара сугышлар туктатыла, коллык һәм коллар белән сату итү юкка чыгарыла, рус гаскәрләренә каршы сугышкан фео¬ даллардан тартып алынган җирләр крестьяннарга бирелә. Мамык игүчелек, ефәкчелек үсә, тимер юллар салына, нефть, күмер, төсле металл чыгарыла башлый. Яңа кушылган җирләрдә рус хөкүмәте үтә сак, сыгыл¬ малы сәясәт үткәрә: халыкның элеккеге яшәү рәвешен үзгәртмәскә, милли культурага һәм дини мөнәсәбәтләргә тык¬ шынмаска тырыша. Россиянең Ерак Көнчыгыштагы сәясәте. XIX гасыр ур¬ таларына кадәр Ерак Көнчыгышта Россия һәм күрше дәүләтләр арасында рәсми танылган чикләр булмый. Баш¬ лап юл салучы русларның бу җирләргә күченүе дәвам итә. Адмирал Г. И. Невельский Татар бугазы яр буйларына һәм Сахалинга (1850 —1855), Көнчыгыш Себер генерал-губер¬ наторы Н. Н. Муравьёв Амур ярларына (1854 —1855) оеш¬ тырган экспедицияләр зур фәнни һәм сәяси әһәмияткә ия була. Амур елгасы буендагы җирләрне беркетү, өйрәнү- үзләштерү һәм саклау өчен, 1851 елда — Байкал аръягы, ә 1858 елда Амур казаклар гаскәре төзелә. 50 нче еллар ахырында Кытайга каршы Англия һәм Франция башлаган «әфьюн сугышы»н да Россия хупламый. Бу күренеш Пекинда уңай яңгыраш таба. Н. Н. Муравьёв моннан бик оста файдалана. Ул Кытай хөкүмәтенә ике ара¬ дагы чик сызыгын билгеләү турында килешүгә кул куярга тәкъдим итә. Биредә рус авылларының булуы Россиянең әлеге җирләргә хокукын нигезләү өчен кискен дәлил бу¬ лып тора. 1858 елның маенда Н. Н. Муравьёв һәм Кытай хөкүмәте вәкилләре Айгун килешүе төзиләр. Килешү буен¬ ча Кытай белән чик сызыгы, Амур елгасы буйлап, аңа Уссу¬ ри кушылган җиргә кадәр дәвам итә. Әлеге елга белән Тын океан арасындагы Уссури крае уртак рус-кытай биләмәсе булып кала. 1860 елда яңа Пекин килешүенә кул куела, Уссури крае Россия биләмәсе дип игълан ителә. 1860 елның
195 20 июнендә рус диңгезчеләре Золотой Рог култыгына керәләр һәм Владивосток портына нигез салалар. Россия белән Япония арасында чик сызыгын билгеләү турында сөйләшүләр бик кыеннан бара. 1855 елда, Кырым сугышының иң кызган чорында, Япониянең Симода шәһәрендә төзелгән килешү буенча, Курил утраулары — Россиянеке, ә Сахалин ике илнең дә уртак биләмәсе булып кала. Әлеге килешүгә кул куелганнан соң, Япониядән күчеп килүчеләрнең шактый өлеше Сахалинга юнәлә. 1875 елда, Япония белән мөнәсәбәтләрнең катлаулануыннан куркып, Россия яңа килешүгә кул куярга ризалык бирә. Сахалин — тулысы белән Россиягә, ә Курил утраулары Япониягә күчә. Алясканы сату. XIX гасыр урталарына таба Рус Амери¬ касына — Аляскага — Америка эшмәкәрләре, сәүдәгәрләр, браконьерлар үтеп керә башлый. Әллә кайда — еракта ур¬ нашкан территорияне саклау һәм карамакта тоту көннән- көн авырлаша, Аляскага киткән чыгымнар аннан кергән табышны күп тапкырлар узып китә. Америка биләмәләре дәүләткә зур мәшәкатьләр тудыра. Бер үк вакытта Александр II хөкүмәте һәртөрле каршы¬ лыкларны юк итәргә һәм Россия белән АКШ арасында урнашкан дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга омтыла. Император Алясканы мондый масштабтагы килешү өчен бөтенләй аз суммага—7,2 млн долларга — Америка хөкүмәтенә сатарга карар итә. Россия хөкүмәте Тын океандагы биләмәләренең икъти¬ сади һәм хәрби әһәмиятен тиешенчә бәяләп бетерми. 1867 ел¬ да Алясканың сатылуы — моның ачык мисалы. Шунысын да истән чыгарырга ярамый: бу вакытта Россиянең Европа¬ дагы төп дошманнары — Франция һәм Англия — АКШ белән сугыш башлау алдында торалар. Алясканы сату Россиянең АКШ яклы булуын ачып сала. Александр II хөкүмәте тышкы сәясәтнең барлык юнәлеш¬ ләрендә дә диярлек зур активлык күрсәтә. Хөкүмәт диплома¬ тик һәм хәрби юллар белән үз алдында торган тышкы сәяси бурычларны хәл итә, Россия кабат бөек державалар рәтенә баса. Сораулар һәм биремнәр I 1. Александр II патшалык иткән чорда Россиянен, тышкы сәясәтендәге төп максатны һәм юнәлешләрне атагыз. 2 Россиянең Европа сәясәтенә характеристика бирегез. Бу юнәлештә Россиянең төп казанышлары нинди? 3. Россиянең Урта Азиядәге сәясәте ха¬ кында сөйләгез. Россия бу районда колониаль сәясәт алып барган,
196 дип әйтеп буламы? 4. Россиянең Кытай һәм Япония белән үзара мөнәсәбәтләре ничек үсә? 5. Ерак Көнчыгыштагы территорияләрне Россиягә кушуның үзенчәлекләре нәрсәдә? Документлар 1856 елгы Париж трактатына кул куйган державалар¬ ның сарай даирәләрендәге Россия вәкилләренә Россия тышкы эшләр министры А. М. Горчаков җибәргән де¬ пешадан. 1870 ел, 19 октябрь Европадагы тынычлыкның нигезе дип саналган килешү¬ ләрнең соңгы елларда берничә мәртәбә бозылуы император кабинетын, Россиянең сәяси хәленә мөнәсәбәттә, аларның мәгънәсенә төшенергә мәҗбүр итә. Безнең патшабыз күп кенә әһәмиятле һәм гомуми статьяла¬ ры бозылган трактатларның, турыдан-туры империя мәнфә¬ гатьләренә кагылган статьялары буенча гына мәҗбүри булып калуына юл куймый... Патша галиҗәнаплары, 1856 елгы трактатка кул куйган державаларның гаделлек һәм горурлык тойгыларына ышан¬ ган хәлдә, сезгә түбәндәгеләрне игълан итәргә боера: югарыда телгә алынган трактатның Кара диңгездә ике дер¬ жавага да тоту рөхсәт ителгән хәрби корабларның санын һәм үлчәмнәрен билгеләүче аерым һәм өстәмә конвенциясенең үз көчен югалтуы турында солтанга җиткерүне үзенең хокукы һәм бурычы саный; император галиҗәнаплары шактый өлешен шушы аерым конвенция тәшкил иткән гомуми трактатка кул куйган һәм аны гарантияләгән державаларга бу турыда турыдан-туры хәбәр итә; бу яктан, үз хокукларын торгызган кебек үк, солтанга да аның хокукларын кайтара. Рус Америкасы турында Бөек кенәз Константин Николаевичның вице-канцлер А. М. Горчаковка язган хатыннан. 1857 ел, 22 март ...Бу сату бик тә вакытлы булыр иде, чөнки үз-үзеңне ал¬ дарга ярамый һәм шунысын алдан күрә белергә кирәк: Куш¬ ма Штатлар, үз биләмәләрен туктаусыз киңәйтергә омтылып һәм Төньяк Америкада тулаем хакимлек итәргә теләп, бездән әлеге колонияләрне алачаклар, һәм аларны кире кайтару без¬ нең хәлебездән килмәячәк. Россия дәүләт милке министры язмаларыннан. 1862 ел Колонияләрнең төп кәсебе булган кондыз үрчетү туктау¬ сыз түбән тәгәри. Гомумән, безнең кыйммәтле мех промысе¬ лы беренчелекне Канадага һәм Англиягә биреп бара, Европа
197 алардан мехны күпләп һәм чагыштыргысыз арзан бәядән ала. Колонияләрдәге китлар аулау промыселы америкалылар кулы¬ на күчте. Колонияләрнең диңгез һәм елгаларында балыкның гаять күп һәм нинди генә төрле, яхшы төрләре булуга да ка¬ рамастан, балык промыселы көч-хәл белән генә колонияләр¬ нең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. Игенчелек һәм тер¬ лекчелектә бернәрсә дә эшләнмәгән. Минераль байлыкларга компания бөтенләй кагылмый диярлек. Компаниянең барлык сәүдә бәйләнешләре йомшара һәм бетүгә таба бара. Аның сәүдә флоты чиктән тыш кечкенә, һәм ул, үзенә кирәк булганда, чит корабларны ялларга мәҗбүр. Документларга сораулар: 1. Беренче документта нинди тышкы сәяси вакыйга хакында сүз бара? 2 Россия үзенең Париж килешүенең кайбер шартларын үтәүдән баш тартуын ничек аңлата? 3. Нинди тышкы сәяси шартлар Россиягә әлеге адымны ясарга мөмкинлек бирә? 4 Алясканы АКШка сатуның зарурилыгын документ авторлары ничек аңлаталар? 5. Сез та¬ гын нинди сәбәпләрне атый аласыз? Әлеге адымга сезнең мөнә¬ сәбәтегез нинди? § 28. 1877 —1878 еллардагы рус-төрек сугышы Балкан кризисы. 70 нче еллар уртасында Россия импе¬ риясенең халыкара абруе һәм хәле сизелерлек яхшыра. Шул ук вакытта дөньякүләм танылган әйдәп баручы держава ро¬ ленә дәгъва итү һәм сугышлардан качып котылу авырлаш- каннан-авырлаша бара. 1875 елның җәендә Төркия провинцияләре булган Бос¬ ния белән Герцеговинада чуалышлар булып ала. Аларны төрекләр рәхимсез рәвештә бастыралар. 1876 елның апре¬ лендә Болгариядә дә госманлылар изүенә каршы восстание башлана. Төркия хакимияте баш күтәрүчеләрне рәхимсез рәвештә бастыра. Моңа җавап итеп, 1876 елның июнендә Сербия һәм Черногория Төркиягә сугыш игълан итәләр. Алар болгарларга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә үзләренең милли һәм территориаль проблемаларын да хәл итәргә ом¬ тылалар. Ләкин аларның аз санлы һәм начар өйрәтелгән армияләре бик тиз тар-мар ителә. Төрек хакимнәренең канлы үче рус җәмгыятендә риза¬ сызлык тудыра. Көньяк славян халыкларын яклау хәрәкәте киңәя бара. Хөкүмәт тарафыннан тыелуга да карамастан,
198 Сербия армиясенә үз теләге белән меңләгән кешеләр, ни¬ гездә, офицерлар языла. Севастопольне саклауда катнаш¬ кан отставкадагы рус генералы, Төркестан өлкәсенең элек¬ кеге хәрби губернаторы М. Г. Черняев Сербия армиясенең башкомандующие итеп билгеләнә. А. М. Горчаков тәкъдиме буенча, Россия, Германия һәм Австрия христианнарга һәм мөселманнарга бердәй хокук¬ лар бирүне таләп итәләр. Мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә омтылып, Россия Европа державаларының берничә конференциясен оештыра, аларда Балкайдагы хәлләрне җайга салу буенча тәкъдимнәр эшләнә. Әмма Англиянең ярдәменә таянып масайган Төркия бөтен тәкъдимнәрне ди¬ ярлек кире кага, яисә, тәкәбберләнеп, бөтенләй дәшми. Сербияне тулысынча тар-мар ителүдән коткару өчен, 1876 елның октябрендә Россия Төркиягә, Сербиядәге сугыш хәрәкәтләрен туктатып, вакытлыча солых төзергә тәкъдим итә. Көньяк чикләрдә рус гаскәрләре туплана башлый. Император, әлеге чаралар ярдәмендә Төркияне Европа державаларының тәкъдимен кабул итәргә мәҗбүр итеп бу¬ лыр һәм зур сугыш куркынычы узар, дип уйлый. Үзенең ачы тәҗрибәсеннән чыгып, ул Төркия белән сугышның ахыр килеп Европа державаларының Россиягә каршы сугышы¬ на әйләнүеннән курка. Австро-Венгрия Төркия ягында су¬ гышка кермәсен өчен, Александр II Австрия гаскәрләренә Босния һәм Герцеговинаны оккупацияләргә рөхсәт бирә. Рус-төрек сугышы башлану. 1877 елның 12 апрелендә, Балкайдагы проблемаларны тыныч юл белән җайга салу мөмкинлекләрен юкка чыгарып, Александр II Төркиягә су¬ гыш игълан итә. Император бу адымны теләп ясамый, чөнки әлеге кампаниянең Россиягә бернинди файда китермәячә¬ ген, бары тик икътисади хәлне генә катлауландырачагын ул яхшы аңлый. Әмма башка фикерләр өстенлек ала. Алек¬ сандр Россиянең бөек держава буларак ролен кабат шик астына куярга, ә таләпләрне игътибарсыз калдырырга телә¬ ми. Өстәвенә ул Россиянең элек-электән Балкайдагы сла¬ вян халыкларын саклаучы ролен үтәве белән дә исәпләшмичә булдыра алмый. Күп кенә абруйлы журналлар һәм сарай даирәләре дә бу турыда аның исенә төшереп торалар. Рос¬ сия җәмәгатьчелеге, тулаем алганда, хөкүмәтнең сугыш баш¬ лавын хуплый, хәтта үзе үк аны әлеге адымга этәрә. Көчләр нисбәте Россия файдасына хәл ителә, хәрби рефор¬ малар уңай нәтиҗәләр бирә башлый. Кырым сугышы белән чагыштырганда, рус армиясенең яхшырак өйрәтелгән һәм коралландырылган, сугышка сәләтлерәк булуы ачык күре¬ нә. Шуңа да карамастан реформаларның тәмамланмавы да
199 үзен нык сиздерә: гаскәрләр матди яктан тиешле дәрәҗә¬ дә тәэмин ителми, иң яңа төр кораллар, ә иң мөһиме: яңа шартларда сугыш алып барырдай команда составы җи¬ тешми. Бу аеруча югары звенодагы командирларга кагы¬ ла. Балкайдагы рус гаскәрләренең башкомандующие итеп императорның туганы, хәрби таланты белән танылган бө¬ ек кенәз Николай Николаевич билгеләнә. 1877 елның җәендә сугыш хәрәкәтләре. Сугыш хәрә¬ кәтләре 1877 елның җәендә башланып китә. Рус гаскәрлә¬ ре, Румыния белән алдан килешү буенча (1859 елда Вала¬ хия һәм Молдавия кенәзлекләре Төркиягә бәйле әлеге дәү¬ ләткә берләшәләр), аның территориясе аша үтеп, 1877 елның июнендә берничә җирдән Дунайны кичә. Болгарлар үзләрен азат итәргә килгән «туганнарын» алкышлап каршылыйлар. Зур дәрт белән болгар халык ополчениеләре төзелә, рус ге¬ нералы Н. Г. Столетов аларның командующие итеп бил¬ геләнә. Генерал И. В. Гурко җитәкчелегендәге алдынгы от¬ ряд Болгариянең борынгы башкаласы Тырновоны азат итә. Көньякка хәрәкәт иткәндә, Гурко әллә ни зур каршылык¬ ларга очрамый һәм 5 июльдә таулардагы Шипка үткелен ала. Истанбул шәһәренә илтүче иң уңайлы юл шуннан уза. Әмма беренче уңышлардан соң вакыйгалар агышы капма- каршыга үзгәрә. Бөек кенәз Николай Николаевич Дунайны кичкән вакыттан алып гаскәрләр белән идарәне югалта. Һәр отряд командующийлары мөстәкыйль эш итә башлыйлар. Генерал Н. П. Криденер отряды, сугыш планында каралган гаять әһәмиятле Плевна крепостен аласы урынга, Плевна- дан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Никопольне яулый. Рус командалыгы үз гаскәрләренең кайларда урнашуын ачыклаган арада, төрекләр безнең гаскәрләрнең тылында калган Плевнаны алалар. Генерал Гурко отрядына кама¬ лышта калу куркынычы туа. Дошман үз көчләренең зур өлешен Шипка үткелен кире кайтаруга ташлый. Төрек гаскәрләре, сан ягыннан биш мәртәбә артык булсалар да, Шипканы ала алмыйлар: рус гаскәрләре һәм болгар опол¬ ченецлары геройларча каршылык күрсәтәләр. Шул ук ва¬ кытта рус гаскәрләре, гаять зур югалтулар белән, өч тапкыр Плевнаны штурмлыйлар, әмма бернинди уңышка да ирешә алмыйлар. Плевнаны алу. Сугыш барышында борылыш. Импе¬ ратор, хәрби министр Д. А. Милютинның катгый таләбе бе¬ лән, Плевнаны планлы рәвештә камауга күчәргә дигән ка¬ рарга килә. Җитәкчелек итү Севастополь оборонасы герое инженер-генерал Э. И. Тотлебенга йөкләнә. Төрек гаскәр¬ ләре, кышкы салкыннарда озакка сузылган оборонага әзер
200 булмау сәбәпле, 1877 елның ноябрь азакларында бирелергә мәҗбүр булалар. Плевнаны алу белән, сугыш барышында борылыш баш¬ лана. Төркиягә, Англия һәм Австро-Венгриянең ярдәме белән, язга яңадан көч тупларга мөмкинлек бирмәс өчен, рус командованиесе кыш көне дә һөҗүмне туктатмаска ка¬ рар кыла. Гурко отряды, елның бу вакытында бөтенләй үт¬ кесез булган тау үткелләрен кичеп, декабрь урталарында Софиягә керә һәм Адрианополь юнәлешендә һөҗүмнәрен дәвам итә. Шипка янындагы төрек гаскәрләре урнашкан позицияләрне тау кыялары аша урап узган һәм аннары алар¬ ны тулысынча тар-мар иткән Скобелев отряды Истанбулга ыргыла. 1878 елның гыйнварында Гурко отряды Андриа- нопольне ала, ә Скобелев отряды Мәрмәр диңгезгә чыга һәм 1878 елның 18 гыйнварында Истанбул янындагы Сан- Стефано авылына керә. Европа державаларының тыкшы¬ нуыннан курыккан императорның катгый рәвештә тыюы аркасында гына, Скобелев Госманлы империясе башкала¬ сын яуламый кала. Михаил Дмитриевич Скобелев (1843 —1882) Петербург¬ та офицер гаиләсендә дөньяга килә. Ул Париж пансионын- Рус гаскәрләре Балкан тавы аша үтә
201 да, Петербург университетында һәм Генераль штаб Академиясендә белем ала. Скобелев 1873 елгы Хива похо¬ дында катнаша, Фирганә өлкәсенең хәрби губернаторы булып тора. Рус- төрек сугышы башлануга, бик ялынып сорагач, аны резервтагы генерал сый¬ фатында вакытлыча Дунай армиясе командующиена беркетәләр. Плевна- ны өченче мәртәбә штурмлау алдын¬ нан, ул сул флангтагы отряд команду¬ ющие итеп билгеләнә. Штурм вакы¬ тында аның отряды крепостьның иң әһәмиятле ныгытма¬ сын ала. Ул Николай Николаевичка һәм штурмлауда кат¬ нашкан Александр II гә өстәмә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма аның үтенече канәгатьләндерелми. Ал арның Плевна- ны һәм бигрәк тә Истанбулны буйсындыручы итеп Скобе¬ левны күрсәтәселәре килми, күрәсең. XIX гасырның икенче яртысында «ак генерал» (гаскәрләр арасына ак атка атланып һәм ак мундирдан чыккан өчен, аны шулай атап йөртәләр) рус полководецлары арасында иң популяр һәм көчле шәхесләрнең берсе була. Скобелев солдатлар турында да кайгырта, гаскәрләрне сугышка әзер¬ ләүгә зур игътибар бирә, һөҗүмгә кергәндә башлап үзе үрнәк күрсәтә. Солдатлар аның ныклыгына ышаналар, чөнки иң канкойгыч сугышларда' катнашып та, ул бер генә мәртәбә дә яраланмый. Болгарлар аны үзләренең милли герое дип са¬ ныйлар. Кавказ фронтында генерал М. Т. Лорис-Меликов җитәк¬ челегендәге рус армиясе, кыска гына вакыт эчендә күпкә өстен төрек гаскәрләрен тар-мар итеп, Баязет, Ардаган, Каре крепостьларын ала һәм Эрзерум юлына чыга. Сан-Стефано солыхы. Берлин конгрессы. Рус гаскәрлә¬ ренең уңышы Европа державаларын борчуга сала. Англия Мәрмәр диңгезгә үз эскадрасын кертә. Австро-Венгрия Рос¬ сиягә каршы коалиция оештыруга керешә. Әнә шундый шартларда Александр II алга таба һөҗүмне туктата һәм төрек солтанына вакытлы солых төзергә тәкъдим ясый. Аның тәкъдиме шунда ук кабул ителә. 1878 елның 19 февралендә Сан-Стефанода Россия белән Төркия арасында солых килешүенә кул куела. Бу килешү буенча Россиягә Бессарабиянең көньяк өлеше кайтарыла, Батум, Ардаган, Каре крепостьлары һәм алар янындагы җирләр Кавказ артына кушыла. Сугышка кадәр Төркиягә
202 буйсынган Сербия, Черногория һәм Румыния тулы бәйсез¬ лек алалар. Болгария Төркия составында автономияле кенәз- лек төзи. Әлеге килешүнең шартлары Европа державаларын¬ да зур ризасызлык тудыра. Ь.әм алар, Сан-Стефано солыхын яңадан карау өчен, бөтен Европа илләре конгрессын чакыру¬ ны таләп итәләр. Россиягә каршы коалиция оешу куркынычы туа. Шуңа күрә сугышта болай да бик зур югалтулар кичергән Россия конгресс чакыру идеясе белән килешергә мәҗбүр була. Бу конгресс Берлинда Германия канцлеры Бисмарк рәислеген¬ дә үтә. Баштарак үзенең нейтралитет саклавы һәм хәтта Россияне яклавы турында белдерсә дә, Бисмарк дошманнар ягына күчә. Европа державаларының бердәм фронты алдын¬ да калган Горчаков яңа солых шартлары белән килешергә мәҗбүр була. Болгария икегә аерыла: төньягы Төркия кул астындагы кенәзлек дип игълан ителә, көньягы автономия¬ ле төрек провинциясе Көнчыгыш Румелия була. Сербия бе¬ лән Черногориянең мәйданнары шактый киселә. Россиянең Кавказ артындагы биләмәләре дә кыскара. Шул ук вакытта Төркиягә каршы сугышмаган илләр, төрекләр мәнфәгатен яклаган өчен бүләк тә алалар: Австрия¬ гә — Босния белән Герцеговина, Англиягә Кипр утравы бирелә. Россиянең сугышта җиңү сәбәпләре һәм аның әһәмияте. Берлин конгрессында Россия ташламаларга барырга мәҗ¬ бүр булса да, Балкайдагы сугыш көньяк славян халык¬ ларының 400 ел дәвам иткән госманлылар изүенә каршы милли-азатлык көрәшендә иң әһәмиятле адымнарның бер¬ се була. Рус армиясенең сугышчан абруе тулысынча торгызыла. Биредә сугыш кырында ныклык һәм батырлык үрнәге, га¬ ять авыр һәм гаскәрләр тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән шартларда да гаҗәеп чыдамлык күрсәткән гади рус солда¬ тының роле зур. Рус сугышчыларына җирле халык та бик нык ярдәм итә, рус солдаты алар өчен милли азатлык сим¬ волына әверелә. Рус җәмгыятендәге бердәмлек рухы да җиңүгә ярдәм итә. Славяннар азатлыгын яклап, гомерләрен дә кызганмыйча, үз теләкләре белән сугышка китүчеләрнең исәбе-саны булмый. 1877—1878 еллардагы сугышта җиңү XIX гасырның икенче яртысында Россиянең иң зур хәрби уңышларының берсе була. Ул хәрби реформаларның нәтиҗәлелеген күрсәтә, славян дөнья¬ сында Россиянең дәрәҗәсен бик нык күтәрә.
203 Сораулар һәм биремнәр I 1. Рус-төрек сугышының сәбәпләре нинди? 2. Бу сугышның үзенчәлекләрен сез нәрсәдә күрәсез? 3. Картадан файдаланып, сугышның төп бәрелешләре турында сөйләгез. 4. Европаның иң зур державалары рус гаскәрләренең уңышларына ничек карыйлар? 5. 1877 —1878 еллардагы рус-төрек сугышы нинди нәтиҗәләргә китерә? Документлар Рус дәүләт эшлеклесе С. Ю. Витте 1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы турында Билгеле булганча, рус-төрек сугышы серб-төрек сугышын¬ нан башлана. Безнең күренекле генералыбыз Черняев серб армиясенең командующие була. Бу вакытта серб армиясенә Одесса аша Россиядән иреклеләр агыла. Ул заманда Одессада Славян җәмгыяте эшли... Без «славян идеясе» —Константи- нопольне алу идеясе белән артык мавыкканга күрә, анда ирен¬ леләрне җибәрү белән дә бик нык шөгыльләндек... Өстәвенә мин шунысын да билгеләп үтәргә тиеш: ул вакытта жандарм¬ нар һәм, гомумән, хакимият паспорт белән бәйле һәртөрле формальлекләрне күрмәмешкә салыша, чөнки, дөресен әйт¬ кәндә, бөтен кеше император Александр II не Төркиягә сугыш игълан итәргә мәҗбүр иткән патриотик рух, патриотик юнә¬ леш белән агуланган иде. Славяннарны берләштерү идеясе белән янып, рус патриотик үзаңының күтәрелеш кичергән чо¬ ры бу. Төрек сугышы барганда, безнең гаскәрләр дә, күпчелек гаскәр башлыклары да гаҗәеп батырлык үрнәге, сугыш эшенә сәләтле булуларын һәм хәрби көчләрен күрсәттеләр. Һәм нәтиҗәдә без Константинополь янына килеп җиттек, — шуңа да карамастан барыбер бу сугышның барышы да, нәтиҗәләре дә безне канәгатьләндермәде. Сугышчан сыйфатларыбыз бу¬ енча без төрекләрдән әллә ни өстен түгел идек. Дошман көчләре белән чагыштырганда, сан ягыннан күпкә өстен булганга күрә генә җиңүгә ирештек без. Ниһаять, төрекләрне җиңү һәм Константинопольгә барып җитү өчен, без гаскәрләребезнең шактый зур өлешен сугыш хәрәкәтләре театрына җибәрергә тиеш идек. Россиядә безнең тиешле дәрәҗәдә әзерлекле армиябез юк иде инде. Шуңа күрә без Константинопольгә кереп тормыйча гына, Константино¬ поль астында, Россия өчен барыбер дә файдалы һәм менә дигән килешүгә — Сан-Стефано килешүенә кул куйгач, Европа дер¬ жавалары, бигрәк тә Австрия, Сан-Стефано килешүен танудан
204 баш тарттылар. Әлеге килешүне саклап калу өчен, без яңадан Австрия белән сугышка керергә тиеш идек. Әмма без бу су¬ гышка әзер булмау сәбәпле, Берлин конгрессы җыелды. Анда канцлер Бисмарк безне Сан-Стефано килешүенең безнең өчен файдалы шартларын юкка чыгарган Берлин трактатына ки¬ тереп җиткерде. Рус армиясенең Балканны кичүе турында (журналист Василий Немирович-Данченко истәлекләреннән) Хәтта Мольтке кебек хәрби авторитет мөмкин булмаган эш дип санаган Балкан үткелен кичү мәңгелеккә тарихта ка¬ лачак. Бу походның гаять яхшы оештырылуы аркасында, скобелевчылар аны бернинди югалтуларсыз ерып чыктык дип, горурланып әйтә алалар. Беренче калкулыкка менүгә, алар каршыларында текә үр күрәләр. Җил аның өстеннән күптән түгел яуган карны себереп түккән, ул тоташ боздан гына торган шома өслектән гыйбарәт. Өскә менеп җиткәндә, барысы да авыр сулыйлар һәм ял итәләр. Егылып, тәгәрәпләр киткәндә, алар юкка гына куллары белән тотынырга тырыш¬ тылар. Анысын үтеп чыгуга, алларында тагын да текә үр пәй- да була, әмма бусына инде тирән кар яткан... Скобелев та шунда, солдатлар арасында, бер ишенең күңелен күтәрә, икенчеләрен ашыктыра, өченчеләреннән көлә. Каян көч ала ул? Ул барысына караганда да ныграк арыган, чөнки бөтен¬ ләй ял иткәне юк... — Үткелне кичеп булмый!.. — дип эндәшә аңа кемдер. — Бигрәк тә яхшы! — дип җавап бирә ул. — Ни өчен? — Чөнки төрекләр безне бу тарафтан көтмиләр. Полково¬ дец, сакланганда, нәкъ менә мөмкин түгел дип саналган пози¬ цияләрдән куркырга тиеш тә. Штурмлау, әйләнеп үтү мөмкин булмаган. Аларны күздә тотарга тиеш тә инде ул. Документларга сораулар һәм бирем: 1. Ни өчен Сербия белән Төркия арасындагы сугыш Россиядә патриотизм чәчәк атуга сәбәп була? 2. Сез рус-төрек сугышына С. Ю. Витте биргән бәяләмә белән килешәсезме? 3. С. Ю. Витте фикеренчә, Россиянең рус-төрек сугы¬ шында җиңү сәбәпләре нәрсәдә? Сез тагын нинди сәбәпләрне атый аласыз? 4. Икенче документта нинди вакыйга турында сүз бара? 5. Документларда тасвирланган сугыш операциясе ничек тәмамлана? 6. Картадан әлеге операция уздырылган урынны табыгыз.
205 §29 — 30. Александр III нең эчке сәясәте Император Александр III. Бөтен Россияне тетрәткән пат¬ ша үтерү вакыйгасыннан соң тәхеткә һәлак булган импера¬ торның улы Александр III утыра. Александр III (1845 —1894) император Александр II нең икенче улы була. 1865 елда, өлкән абыйсы кинәт дөнья куй¬ ганнан соң, тәхеткә утырганда, аңа 20 яшь тулган була инде. Ашыгыч рәвештә Александр Александровичны әлеге роль¬ гә әзерли башлыйлар. Кечкенәдән үк хәрби тәрбия алып үскәнлектән, аның башка предметларга караганда сугыш фәннәре белән ныграк кызыксынуы ачыклана. Бары тик кү¬ ренекле галим С. М. Соловьёвтан алган рус тарихы дәрес¬ ләре генә чыгарылма була ала. Александр III Тарих җәм¬ гыятен җитәкли, аның гаҗәеп бай тарих китапханәсе була. 1866 елның көзендә, Дания принцессасы Дагмарага (ки¬ яүгә чыкканнан соң, үзен Мария Федоровна дип атый баш- Александр III һәм аның гаиләсе
206 лый) өйләнә. Ул хатынын, балаларын бик нык ярата. Импе¬ ратор балык тоту белән мавыга, ауга чыгарга ярата. Патша озын буйлы, нык гәүдәле булуы белән аерылып тора, физик яктан бик көчле була, сакал йөртә һәм гади рус күлмәге киеп йөри. Александр III хезмәт сөючән кеше була, барлык мәсьәлә¬ ләрнең дә асылын аңлап эш итәргә омтыла, дәүләт учреж¬ дениеләрендә, уку йортларында, хәрби частьларда, хаста¬ ханәләрдә һәм приютларда еш була. Гадилек, самимилек, хезмәт сөючәнлек, гаиләсен ярату һәм зур җаваплылык хи¬ се, ныклык, аек акыл, корыч ихтыяр кебек сыйфатларны ул үзендә туплый. Хәер, императорга бераз зирәклек һәм киң белемлелек җитенкерәми. Яңа патшалык башлану. Әтисенең үлеме Александр Александровичны бик нык тетрәндерә. Коточкыч газаплар кичереп үлеп баручы «азат итүче патшаның» канга баткан гәүдәсе өстендә ул Россиядәге революцион хәрәкәтне басты¬ рырга ант итә. Александр III нең патшалык итү программа¬ сы төп ике идеяне үз эченә ала — хакимияткә каршы бул¬ ган теләсә кайсы дошманны рәхимсез бастыру һәм дәүләтне безгә «чит» Көнбатыш йогынтысыннан арындыру, рус тор¬ мышының нигезен тәшкил иткән самодержавиегә, право¬ славиега һәм халыкчанлыкка кайту. 1881 елның 2 мартында Дәүләт советы әгъзалары һәм ант кабул иткән сарай даирәсе белән очрашканда, яңа патша, авыр вакытта тәхеткә утырып, әтисе васыятьләренә тугры¬ лыклы булырга тырышачагын белдерә. 4 мартта рус илчелә¬ ренә җибәргән депешасында император бөтен державалар белән дә дус һәм тату яшәргә, төп игътибарны эчке эшләргә юнәлдерергә теләвен ассызыклый. Александр III, әлбәттә, әтисенең Лорис-Меликов проек¬ тын хуплавы хакында белә; бары тик аны югары чиновник¬ ларның махсус киңәшмәсендә формаль рәвештә раслатасы һәм матбугатта бастыру мәсьәләсен хәл итәсе генә кала. Мәрхүм әтисенең теләге — улы өчен закон, дип уйлаган М. Т. Лорис-Меликов борчылмый. 8 мартта дәүләт чи¬ новниклары киңәшмәсенә җыелган халыкның күбесе про¬ ектны яклавын белдерә. Әмма көтелмәгән хәл килеп чыга. Александр III проектка каршы булган азчылыкны яклый. Алар исеменнән К. П. Победоносцев чыгыш ясый. Константин Петрович Победоносцев (1827 —1907) тел галиме, Мәскәү университеты профессоры гаиләсендә туа. Ул Хокук белеме училищесын тәмамлый, һәм 1859 елда аны
207 Мәскәү университетының граждан¬ лык хокукы кафедрасына чакыралар. Тиздән Победоносцев Александр II нең улларын закон белеменнән укыта баш¬ лый. Александр Александрович белән җылы һәм ихлас ышануга корылган мөнәсәбәтләр урнаштыра. Император Александр II, Победо¬ носцевның профессиональ дәрәҗәсен һәм эшлеклелек сыйфатларын югары бәяләп, аларны дәүләт масштабында файдаланырга омтыла. Победоносцев гаять җаваплы дәүләт эшләрендә хез¬ мәт куя, мәгариф һәм суд өлкәсендә реформалар эшләү буенча комиссия әгъзасы була. 1880 елның апрелендә ул Синодның обер- прокуроры итеп билгеләнә һәм тиздән Министрлар комите¬ ты составына кертелә. Башта Победоносцев уртачыл карашлы либерал була¬ рак таныла, әмма аннан соң консерватив позициягә баса. Победоносцев Россиянең Көнбатыш Европа үрнәкләреннән «күчереп алган» «яңалыкларын» кабул итә алмый. Ул Ев¬ ропаның сәяси нигезен, гомумән, кабул итәрлек түгел дип исәпли. Россиядә бигрәк тә. Александр II үтерелүгә үк, көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәндә, яңа императорга үз карашларын көчләп тагу өчен, Победоносцев бөтен көчен куя. Ул Александрга: «Сезгә аптырашта калган, какшаган, фикере чуалган Россия эләгә. Ул үзен ныклап кулга алуларын тели; идарә итүче хакимият үзенең нәрсә эшләргә теләвен һәм нәрсәгә юл куй¬ маячагын ачык күрергә һәм яхшы белергә тиеш»,— дип яза. Императорның үзен яклавын күреп дәртләнгән Победо¬ носцев, башка министрлардан яшерен рәвештә, манифест текстын эшли. 1881 елның 29 апрелендә Александр III, «акыллы башларны» тынычландыру өчен, аны халыкка игълан итә. Манифестта, «халык рәхәттә яшәсен һәм аны һәртөрле астыртын уй-ниятләрдән саклау өчен» патша ха¬ кимияте самодержавие хакимиятен ныгытуны үзенең төп бурычы итеп куя, диелә. Либераль чиновникларның нин¬ дидер конституциягә охшаш нәрсә кертү турындагы хыял¬ лары чәлпәрәмә килә. Эчке эшләр министры М. Т. Лорис- Меликов отставкага китә. Аның белән бергә финанс мини-
208 Н. П. Игнатьев стры А. А. Абаза һәм хәрби министр Д. А. Милютин да үз вазифаларын үтәүдән баш тарталар. Шуңа да карамастан Александр III манифесты элеккеге бөек реформа¬ ларга хөрмәт рухы белән сугарылган була. Ул гына да түгел, алга таба да реформалар юлыннан бару хакында әйтелә. Яңа эчке эшләр министры Н. П. Игнатьевның 1881 елның 6 май циркулярында бу омтылыш тагын да ачыграк яңгырый. Анда, хөкүмәт җәмәгатьчелек вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә эшләячәк, диелә. 1881 елның июнендә беренче мәр¬ тәбә «тирән белемле кешеләр сессия¬ се» чакырыла. Ал ар га йолым түләү¬ ләрен киметү турында закон эшләүдә катнашырга тәкъдим ителә. «Тирән белемле кешеләр»не земстволар сайламый, алар хөкүмәт тарафыннан билгеләнә. Шулай булуга да ка¬ рамастан алар арасына күренекле либераль эшлеклеләр дә килеп эләгә. 1881 елның сентябрендә җыелган «тирән бе¬ лемле кешеләр»нең II сессиясенә күчереп утырту сәясәте турындагы мәсьәлә тәкъдим ителә. Крестьян мәсьәләсен хәл итәргә тырышу. Төп министр¬ лар демонстратив төстә отставкага киткәннән соң, яңа урын¬ нарга һич тә үзгәртеп коруларны дошман күрүчеләр утыр¬ тылмый. Эчке эшләр министры Н. П. Игнатьев, Россиянең Константинопольдәге элеккеге илчесе, славянофил идеяләре яклы кеше була. Күренекле славянофил И. С. Аксаков белән бергә ул киңәш хокукына ия Земский собор чакыру проек¬ тын эшли. Н. X. Бунге финанс министры була. Ул урталыкта торса да, халык массаларының хәлен җиңеләйтергә омтыл¬ ган либераль рухлы сәясәтче буларак таныла. Яңа министр¬ лар, зур дәрт белән, Лорис-Меликовның «йөрәк диктатурасы» чорында ук эшләнгән закон проектларын тормышка ашы¬ руга керешәләр. 1881 елның 28 декабрендә «тирән белемле кешеләр» сессия¬ сендә алдан тикшерү үткән крестьяннарга имана җире өчен мәҗбүри йолым түләтү турында закон кабул ителә. Шул рәвешле, крестьяннарның вакытлыча бурычлылык халәте бетерелә. Бу законга бөтен җирләрдә дә йолым түләүләрен 1 сумга киметү турындагы положение кертелә, соңрак кай¬ бер губерналарда, аны өстәмә киметү өчен, 5 млн сум акча
209 бүлеп бирелә. Бу акчаны губерналарга бүлеп бирү мәсьәләсен алдан тикшерү земстволарга йөкләнә. Чираттагы реформа акрынлап җан башыннан салымны юкка чыгара. Аны әзерләү барышында, Бунге каршылык¬ лы хисләр кичерә. Бер яктан, ул, финанс министры була¬ рак, җан башыннан салымны бетергәндә, казнаның ел саен 40 млн сум акча югалтачагын белә. Әмма, икенче яктан, гражданин буларак, ул бу күренешнең зур гаделсезлек бу¬ луын һәм аның авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлый. Биредә аеруча күченеп йөрү иреген һәм эш сайлау хокукын кысуга китергән бердәм җаваплылык (круговая порука) күз алдында тотыла. Бунге салым җыюны тәртипкә сала. Моңарчы полиция, салым җыйганда, еш кына иң тупас алымнарга мөрәҗәгать итүдән дә тайчанмый. Махсус салым җыю белән генә шө¬ гыльләнүче инспекторлар булдырыла. Алар акча җыю белән генә чикләнмичә, алга таба салым салуны тәртипкә китерү максатында, халыкның түли алу сәләте турында мәгълүмат¬ лар да туплыйлар. 1882 елда крестьяннарның җирләрен арттыру буенча ча¬ ралар күрелә. Беренчедән, Крестьян банкы эшли башлый, ул крестьяннарга җир сатып алу өчен ташламалы кредит¬ лар бирә. Икенчедән, дәүләт җирләрен арендалау җиңеләя. Күчереп утырту сәясәтен җайга салу мәсьәләсе көн тәрти¬ бенә куела. Ләкин аны хәл итү сузылганнан-сузыла бара, чөнки хөкүмәт белән махсус чакырылган «тирән белемле кешеләр» сессиясе арасында фикер каршылыклары килеп чыга. Күченү турында закон 1889 елда гына кабул ителә һәм, нигездә, «тирән белемле кешеләр» тәкъдим иткән ча¬ раларны үз эченә ала: күченергә рөхсәтне бары тик Эчке эшләр министрлыгы гына бирә; күчеп килгән кешеләргә кайбер өстенлекләр карала — алар өч елга һәртөрле салым¬ нардан һәм хәрби бурычларын үтәүдән азат ителәләр, ә ал¬ дагы өч ел дәвамында салымнарның яртысын гына түлиләр; аларга зур булмаган акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Шул ук вакытта Александр III хөкүмәте крестьян общи¬ насын сакларга һәм ныгытырга омтыла. Община крестьян¬ нарны бөлгенлеккә төшүдән саклый һәм җәмгыятьне тот¬ рыклы итә дип саный ул. 1893 елда крестьяннарның общи¬ надан чыгу мөмкинлеген чикли торган закон кабул ителә. Икенче бер закон общинаның җирне кабат бүлү хокукла¬ рын тарайта һәм имана җирләрен крестьяннарга беркетә. Яңа закон буенча җирне кабат бүлү өчен крестьян җыены¬ ның 2/3 өлеше яклап тавыш бирергә һәм кабат бүлү ким
210 дигәндә 12 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш була. Община җирләрен сатуны тыйган закон да кабул ителә. Эшчеләр турында беренче законнар. 1882 елның 1 ию¬ нендә 12 яшькәчә балаларның хезмәтен тыю турында закон чыгарыла. Шушы ук документ нигезендә 12 яшьтән 15 яшь¬ кәчә балаларның эш көне 8 сәгатьтән артмаска тиеш була. Законның үтәлешен тикшерү өчен, махсус фабрика инспек¬ циясе булдырыла. 1885 елда хатын-кызларны һәм балигъ булмаган яшьләрне төнлә эшләтү тыела. 1886 елда эшчеләрнең турыдан-туры йогынтысы астында предприятие хуҗаларының эшчеләр белән үзара мөнәсә¬ бәтләре турында закон чыгарыла. Ул штрафларның күләмен киметә. Хәзер эшчеләрдән түләттерелгән акчалар махсус фондка җыелып бара, һәм ул эшчеләрнең үзләренә посо¬ биеләр бирү өчен тотыла. Эшчеләргә фабрика кибетләре аша әйберләтә түләү закон нигезендә тыела. Махсус исәп-хисап кенәгәләре булдырыла, аларда эшчеләрне яллау шартлары да теркәлә. Шуның белән бергә, закон стачкаларда катнаш¬ кан өчен эшчеләрне каты җавапка тартуны да күздә тота. Россия эшчеләрнең хезмәт шартларын контрольгә алган беренче ил булып дөнья тарихына кереп кала. «Игнатьев режимы»ның бетерелүе. Яңа министрлар җирле үзидарә, шул исәптән крестьян үзидарәсе реформасы турындагы мәсьәлә буенча Лорис-Меликов башлаган эшне дәвам иттерәләр. Земстволардан килгән материалларны го¬ мумиләштерү өчен, Игнатьев Лорие-Meликовның элеккеге урынбасары, статс-секретарь М. С. Каханов рәислегендә мах¬ сус комиссия төзи. Комиссиягә сенаторлар һәм земство вә¬ килләре кертелә. Әмма тиздән, Эчке эшләр министрлыгында җитди үзгә¬ решләр булу сәбәпле, аның эше туктатыла. Бу эчке сәясәттә дә үзгәрешләр барлыкка килүен күрсәтә. Александр III не Земский собор чакырырга күндерергә тырышкан өчен, 1882 елның маенда Н. П. Игнатьев үз вазифаларын үтәүдән читләштерелә. Игнатьев урынына, Лорис-Меликов тәкъдиме белән, 1880 елда халык мәгарифе министры вазифасыннан алын¬ ган граф Д. А. Толстой билгеләнә. Шуннан соң эчке сәясәт¬ тә Александр III нең патшалык итүенә реакцион төсмерләр бирүче яңа чалымнар аеруча ачык күренә башлый. «Фетнә» белән көрәш чаралары. 1881 елның 14 авгус¬ тында дөнья күргән «Дәүләт тәртибен һәм җәмәгать тыныч¬ лыгын саклау чаралары турында положение»дә яңа курсның чалымнары төсмерләнә. Бу документ Эчке эшләр министрлы¬
211 гына һәм генерал-губернаторларга илнең теләсә кайсы райо¬ нын «гадәттән тыш хәлдә» дип игълан итү хокукы бирә. Җирле хакимият кирәксез дип санаган кешеләрне суд ка¬ рарыннан башка гына да сөргенгә җибәрә, сәүдә-сәнәгать предприятиеләрен яба, суд эшләрен гражданнар судыннан алып хәрби судка тапшыра, газета һәм журналлар чыгару¬ ны туктата һәм уку йортларын яба ала. Алга таба Россия империясенең сәяси строе полиция дәү¬ ләтенә хас яңадан-яңа үзенчәлекләр белән байый бара. 80 нче елларда «Тәртип һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклау бүлекләре» — «охранка»лар барлыкка килә. Алар¬ ның төп бурычы хакимият дошманнарын күзәтү һәм эзәр¬ лекләүдән гыйбарәт була. Яшерен шымчыларга түләү өчен, полициягә бүлеп бирелгән акчаның күләме арта. Әлеге ча¬ ралар 60 — 70 нче еллардагы реформалар чорында игълан ителгән законлылыкның нигезенә балта чабу була. Мәгариф һәм матбугат өлкәсендәге сәясәт. Эчке эшләр министры булып алганнан соң, Д. А. Толстой элек эшләргә өлгерә аямаганнарын ахырына җиткерергә — халык мәга¬ рифе министрлыгында «тәртип урнаштырырга» тотына. 1884 елда аның көчле басымы астында яңа мәгариф мини¬ стры И. И. Делянов университет уставы кертә. Устав буенча университетлар үз автономияләрен югалталар, ә министрлык укытуның эчтәлеген контрольдә тоту мөмкинлеге ала. Уку өчен түләү ике мәртәбә диярлек арта. Ьәртөрле студент оеш¬ малары тыела, студентларны «каты кулда тотарга» карар кылына. Ачыктан-ачык ризасызлык белдерүчеләрне солдат¬ ка бирәләр. Урта мәктәп белән шөгыльләнгәндә, Делянов 1887 елның 5 июнь күрсәтмәсе белән дан казана. Ул либераллар арасын¬ да «пешекче балалары» турында закон исеме белән билгеле. Аның мәгънәсе түбән катлаулардан чыккан балаларга гим¬ назияләргә керүне ничек тә кыенлаштыруга кайтып кала. «Өйдә балалар өстеннән дөрес күзәтү оештыруны һәм аларга уку өчен кирәкле шартлар тудыруны үз өсләренә алырдай кешеләр тәрбиясендәге балаларны гына» гимназиягә алырга тәкъдим ителә. Бу әлеге уку йортларына «кучер, лакей, пе¬ шекче, кер юучы, вак кибетче һәм башка шуның ишеләр- нең балаларын алудан котылу» өчен эшләнә. «Аларны үз мохитеннән бөтенләй чыгарырга ярамый. Бары тик гаҗәеп сәләтле балалар гына чыгарылма була ала». Уку өчен түләү дә шушы максаттан чыгып арттырыла. Гимназияләрдә дини предметларны һәм борынгы телләрне өйрәнүгә бирелгән дәресләрнең саны арттырыла.
212 Победоносцев та мәктәп эшенә үз өлешен кертә. Ул, кре¬ стьян балаларына реаль чынбарлыктан аерылган белем¬ нең бөтенләй кирәге юк дип, земство мәктәпләренә каршы чыга. Победоносцев чиркәү-приход мәктәпләре челтәрен киңәйтүгә булышлык итә. Нәр чиркәү приходында мәктәп төзү бурычы куела. Мондый мәктәптә бердәнбер укытучы — приход рухание гына укыта. Әмма белем дәрәҗәсе түбән, матди ягы әллә ни мактанырлык булмаган дин әһелләре әлеге өстәмә эшкә тотынырга атлыгып тормыйлар. Чиркәү- приход мәктәпләренең күбесендә уку-укыту эше гаять түбән дәрәҗәдә була. 1886 елда Победоносцевның катгый таләбе буенча Югары хатын-кызлар курслары ябыла. Матбугатка карата да тыю чаралары күрелә. 1882 елда Дүрт министр киңәшмәсе оештырыла. Ул теләсә нинди матбугат органының чыгуын туктату хокукына ия була. 1883 —1885 елларда гына да, киңәшмә карары белән (анда Победоносцев төп рольне башкара), 9 басма ябыла. Алар арасында А. А. Краевскийның «Голос», М. Е. Салтыков- Щедринның «Отечественные записки» журналлары да була. 1884 ел тагын бер «яңалык» алып килә. Россия китап¬ ханәләрендә беренче мәртәбә «чистарту» үткәрелә. Элек цен¬ зура рөхсәт иткән 133 исемдәге аерым китап, сайланма әсәрләр, журналлар китапханәләрдә һәм уку залларында «әйләнешкә кертүгә яраксыз» дип табыла. Дворяннарның хәлен ныгыту. Җирле үзидарәгә һөҗүм оештыру. Консерватив карашлы дворяннар Д. А. Толстой- ның эчке эшләр министры итеп билгеләнүен хуплап каршы алалар. Хәзер инде алар җәмгыятьтә үзләренең элеккеге дәрәҗәләрен кабат торгызуга өмет баглыйлар. 1885 елда Дворяннар банкы ачылу тантанасы уза. Аның төп бурычы, алпавыт хуҗалыкларына ярдәм итү өчен, ташламалы кре¬ дитлар бирүгә кайтып кала. Бу уңайдан манифестта алга таба да «Россия дворяннары хәрби җитәкчелектә дә, җирле үзидарә эшендә дә, дини һәм Ватанга тугрылык канунна¬ рын, халык мәгарифенең күңелле башлангычларын тарату¬ да да беренчелекне сакларлар» дигән теләк белдерелә. 1889 елның 12 июлендә земство участок башлыклары (начальниклары) турында закон дөнья күрә. Ул катлаулар¬ сыз һәм сайлап куелган башлангычларга нигезләнгән вази¬ фаларны һәм җирле учреждениеләрне — җирле арадашчы¬ ларны, крестьян эшләре буенча өяз җыеннарын һәм җәмәгать судын юкка чыгара. Россиянең 40 губернасында 2200 земство участогы оештырыла. Аларның башына киң вәкаләтләр бирелгән земство башлыклары утыртыла. Зем¬
213 ство башлыгы крестьяннарның община үзидарәсе өстеннән күзәтчелек итә, җәмәгать судьясы урынына әһәмияте әллә ни зур булмаган суд эшләрен карый, волость крестьян суд¬ лары чыгарган хөкем карарларын раслый, җир белән бәйле бәхәсләрне хәл итә һ. б. Земство башлыгы вазифасына бары тик дворяннар гына билгеләнә. Бу закон хакимият өчен әһәмиятле берничә мәсьәләне берьюлы чишә. Крестьян үзидарәсен земство башлыклары¬ на буйсындырып, ул урыннарда хөкүмәтнең позициясен ны¬ гыта һәм дворяннарны дәрәҗәле хезмәт урыннары белән тәэмин итә. Земство башлыклары хакимияте реформага ка¬ дәрге алпавытлар хакимиятенең үзенчәлекле чагылышына әйләнеп бара. Крестьяннар, асылда, земство башлык¬ ларына шәхси бәйлелеккә төшәләр. Аларга крестьяннарны судсыз-нисез җәзага, хәтта тән җәзасына тарту хокукы бирелә. 1890 елның 12 июнендә «Губерна һәм өяз земство учреж¬ дениеләре турында положение» гамәлгә керә. Анда земство үзидарәсе дәүләт идарәсенең бер өлеше, хакимиятнең түбән ячейкасы итеп карала. Земстволар сайлаганда, катлаулар башлангычы көчәя: җирбиләүчеләр куриясе дворяннардан гына тора, аннан сайланган гласныйларның да саны арта, ә милек цензы кими. Шәһәр куриясе өчен сайлау цензы кис¬ кен күтәрелә, ә крестьяннар хәтта мөстәкыйль вәкиллеклә¬ рен дә югалталар. Чөнки моннан соң волость җыеннарында нибары кандидатлар гына сайлана ала. Аларын да соңын¬ нан губернатор раслый. 1892 елның 11 июнендә шәһәрләр турында яңа положе¬ ние басылып чыга. Ул сайлау цензын шактый күтәрә, хакимиятнең шәһәр үзидарәсе эшенә катнашу тәҗрибә¬ сен рәсми рәвештә терки. Шәһәр башлыклары һәм идарә әгъзалары дәүләт хезмәтендә дип игълан ителә. Александр III нең милли һәм дини сәясәте. Александр Ш нең милли һәм дини сәясәтендә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — дәүләтнең бердәмлеген саклау. Моның юлын, барын¬ нан да элек, милли окраиналарны руслаштыруда күрәләр. Рус православие чиркәвенең аерым бер дәрәҗәгә күтәре¬ лүендә Победоносцевның да роле зур була. Православие дине¬ нә «куркыныч тудыручы» башка диннәрне эзәрлекләү башлана. Синод обер-прокуроры сектантларга мөнәсәбәт¬ тә аеруча кырыслык күрсәтә. Еш кына сектант ата-анадан балалары тартып алына. Буддиларны (калмык һәм бурятларны) да эзәрлеклиләр. Аларга храмнар төзү, гыйбадәт кылу тыела. Православие-
214 не рәсми рәвештә кабул иткән саналып та, чынбарлыкта элеккеге диннәрен тотуны дәвам итүчеләргә караш бигрәк тә начар була. Александр III хөкүмәте яһүд дине тарафдарларына кара¬ та да кырыслык күрсәтә. 1882 елгы Вакытлы кагыйдәләр буенча, яһүдләргә бары тик утраклык чиге эчендәге шәһәр һәм бистәләргә генә урнашырга рөхсәт бирелә; аларга авыл җирендә күчемсез милек булдыру тыела. 1887 елда утрак¬ лык чиге үзе дә кыскартыла. 1891 елда Мәскәүдә һәм Мәскәү губернасында законсыз рәвештә яшәүче яһүдләрне куып җибәрү турында указ чыга. 1887 елда уку йортларында бе¬ лем алучыларның ничә процентын яһүдләр тәшкил итүе ачыклана (процент нормасы). Кайбер төр һөнәри эшчәнлек (мәсәлән, адвокатурада эшләү) белән шөгыльләнүгә чикләүләр кертелә. Православие диненә күчкән яһүдләргә әлеге җәбер-золым сәясәте кагылмый. Католик полякларны да эзәрлеклиләр — Польша пат¬ шалыгында һәм Көнбатыш крайда аларны дәүләт эшләре¬ нә катнаштырмыйлар. Шул ук вакытта Россия империясенә кушылган Урта Азия җирләрендә таралган мөселман диненә һәм шәригать судларына кагылмыйлар. Җирле халыкка эчке үзидарә хокукы бирелә. Бу хокукны андагы өстен катлау эләкте¬ реп ала. Әмма рус хакимияте салымнарны киметү һәм аксөякләрнең башбаштаклыгын чикләү юлы белән хезмәт ияләренең дә күңелен үзенә җәлеп итә. Александр III әтисе башлаган либераль үзгәртеп коруларны дәвам итүдән баш тарта. Ул самодержавиенең нигезләрен сак¬ лау юнәлешеннән китә. Реформаторлык эшчәнлеге бары тик икътисад өлкәсендә генә дәвам иттерелә. Сораулар һәм биремнәр 1. Нинди хәлләр Александр III нең эчке сәясәтенә хәлиткеч йогынты ясый? 2. Александр III нең эчке сәясәтендәге төп юнәлеш¬ ләрне аерып күрсәтегез. 3. Александр II һәм Александр III нең эчке сәясәтләрен чагыштырып карагыз. Принципиаль аерма бармы? Ур¬ так сыйфатлар табып буламы? 4. Александр III үзеннән элгәреге пат¬ ша тарафыннан кертелгән нинди яңалыкларны яңадан карый һәм ни өчен? 5. Александр III нең социаль сәясәтенә бәя бирегез. Аның яхшы якларын һәм кимчелекләрен атагыз. 6. Александр III нең милли сәясәтенә бәя бирегез. 7. Александр III хакимлек иткән еллар контрреформалар, ягъни үзенә кадәрге реформаларны юкка чыгару чоры булган, дигән фикер белән сез килешәсезме?
215 Документлар Граф Н. П. Игнатьевның М. Т. Лорис-Меликовка адреслан¬ ган язмаларыннан. 1881 ел, Март Фанатикларның гамәлләре ничек кенә җинаятьчел булма¬ сын, теләсә нинди, хәтта фанатик фикер белән дә көрәшергә мөмкин. Һәм бу көрәш материаль көчләр йогынтысы белән чикләнмәгән очракта гына уңышлы була. Ләкин ялгыш ка¬ рашка җимергеч идея — дөрес дәүләт тәртибе идеясенә төрел¬ гән дөрес фикер каршы куелганда гына. Хөкүмәт карамагын¬ дагы барлык административ чаралар һәм полиция ярдәмендә фетнәне бик каты эзәрлекләү бүгенге көннең котылгысыз ихтыяҗына әверелде. Әмма бу эзәрлекләү, авыруның эчке ягын дәвалауны гына хәтерләтеп, нәтиҗәле көрәш чарасы була алыр микән?! Бары тик бер шарт үтәлгән очракта гына ахыргы мак¬ сатка ирешергә һәм явызлыкның тамырын корытырга мөмкин: әлеге эзәрлекләүләр белән беррәттән, дәүләт тыныч үсеш юлын сайлап, реформаларны һәм элеккеге патшалык башлангычла¬ рын дәвам итеп һәм дөрес юнәлештән тайпылышсыз барырга тиеш. Хәзер ...земство кешеләрен хөкүмәткә ярдәмгә чакыру һәм бөтен Россия халкы зур түземсезлек белән көткән реформа проектларын аларга алдан тикшерүгә тәкъдим итү өчен — иң кулай вакыт. К. П. Победоносцев чыгышыннан. 1881 ел, 8 март Нәрсә ул Конституция? Бу сорауга җавапны безгә Көнба¬ тыш Европа бирә. Анда яшәп килүче конституцияләр — һәр¬ төрле ялган, һәртөрле интрига коралы. Һәм бу Көнбатыш үрнәгендәге безгә бөтенләй яраксыз фальшны, бәхетсезлеге- безгә каршы, бездә дә кертергә телиләр. Самодержавие арка¬ сында, халык белән патша арасында иксез-чиксез ышаныч һәм тыгыз бәйләнеш урнашу аркасында, Россия көчле булды... Шуның урынына безгә бака туе оештырырга тәкъдим итәләр. Без болай да ул мәгънәсез лыгырдаудан туйган инде... Мондый авыр вакытта... яңаны тудыру турында түгел, анда яңа аздыргыч чыгышлар гына яңгыраячак, ә эш турында уй¬ ларга кирәк. Хәрәкәт итәргә вакыт. Документларга сораулар: 1. Игнатьев һәм Победоносцев про¬ граммаларының асылы нәрсәдә? 2. Александр III аларның кайсысы белән кораллана? Ни өчен?
216 Сүзлек запасын киңәйтәбез: Инспектор — кемнәрнеңдер эш-гамәлләренең дөреслеген тикшереп торучы вазифалы зат. Күчереп утырту сәясәте — халыкны үзәктән читтә урнаш¬ кан, кеше аз яши торган районнарга — Себергә, көньяк Урал буена, Төньяк Кавказга, Новороссиягә, Иделнең түбән агымындагы буш яткан җирләргә даими яшәү урынына күче¬ реп утырту. Полиция дәүләте — сәяси стройның характеристикасы. Сәяси көчләү, тәртип сагында торучы көчләр ярдәмендә күзәтү, эзәрлекләү кебек алымнарны кулланып, үзенең эчке дошманнарын бастыруны күздә тота. Мондый дәүләттә граж¬ даннарның яшәгән урыны, бер урыннан икенче урынга күче¬ неп йөрүе, үз-үзләрен тотышы күзәтү астына алына, хаки¬ мияткә дошман яки дошман булуы ихтимал кешеләр ту¬ рында мәгълүмат туплана. Реакция — җәмгыятьтәге прогрессив үзгәрешләргә актив каршылык күрсәтү сәясәте. Сектантлар — төп чиркәү тәгълиматын танымаган дини төркем әгъзалары. Утраклык чиге — 1791 —1917 елларда Россиядә яһүдләр- гә яшәргә рөхсәт ителгән мәйдан. 15 губернаны үз эченә алган. Фетнә — заговор, законга каршы, яшерен эш. Циркуляр — хакимият органы тарафыннан үзенә буйсы- нулы учреждениеләргә бирелгән күрсәтмә. § 31. Александр III идарә иткән елларда икътисади үсеш Александр III нең икътисади сәясәтенә гомуми ха¬ рактеристика. Куәтле икътисад булдырмый торып, Алек¬ сандр III нең Россия империясенең бөеклеген ныгытырга ты¬ рышуын күз алдына да китереп булмый. Ул идарә иткән елларда хөкүмәт сәнәгатьне һәм җитештерүне оештыруда капиталистик башлангычларны үстерүгә юнәлдерелгән күп санлы чаралар күрә. Икътисад белән бәйле мәсьәләләрдә әллә ни ерак китә алмаган император төп икътисади вазифаларны үтәүгә үз эшенең чын осталары булган Н. X. Бунге, И. А. Вышнеград- ский һәм С. Ю. Виттены тарта. Алар кыю реформаторлар булалар һәм «илдә сәнәгатьне ныклап торып яклау сәясәте алып баруны», салым җыюны камилләштерүне һәм тимер юллар төзелешен үстерүне иң әһәмиятле бурыч дип саный¬
217 лар. Нәтиҗәдә сәнәгать, бигрәк тә авыр сәнәгать, тиз үсә, алтын акча әйләнешенә күчеш күзәтелә. Аграр Россия аг¬ рар-индустриаль державага әверелә. Россия икътисадының нигезен тәшкил иткән авыл ху¬ җалыгы да бик нык үсә. Әмма анда ярымфеодаль алпавыт җирбиләүчелеге һәм крестьяннар общинасы саклана. Нәм бу аның үсешен бик нык тоткарлый. Н. X. Бунге эшчәнлеге. 1881 елның маенда финанс ми¬ нистры итеп күренекле икътисадчы-галим Н.Х.Бунге бил¬ геләнә. Ул икътисади үсешне тизләтү ягында була, әмма дәүләтнең турыдан-туры сәнәгатьне финанславына каршы чыга. Хөкүмәтнең төп бурычын ул икътисад үсеше өчен уңай законнар бастыруда һәм аларны үтәүдә күрә. Салым җыю системасын реформалаштыруны ул беренче урынга куя. Бунге крестьяннарга салым салуны киметергә чакы¬ ра, йолым түләүләрен кисә һәм акрынлап җан башыннан салымны бетерү өстендә эшли башлый. Дәүләтнең әлеге чаралардан күргән югалтуларын каплау өчен, Бунге кыек налог һәм керемнән салым алуны кертә. Аракы, тәмәке, шикәр һәм нефтькә акциз җыю гамәлгә ашы¬ рыла; шәһәр йортларына, сәүдәгә, промыселларга, ак¬ ча капиталыннан кергән керемнәргә яңа салымнар салына; XIX гасыр ахырындагы паровоз
218 чит илләрдән кертелгән товарларга таможня пошлинасы үсә. 1882—1885 еллар арасында гына да пошлина 30% ка арта. Таможня пошлинасын киңәйтүгә Бунге дәүләтнең акча запасын тулыландыру күзлегеннән генә чыгып карамый, ул аңа тагын да тирәнрәк мәгънә сала: «Чит илләрдән кер¬ телгән товарлардан алына торган таможня пошлинасы иң элек илебез сәнәгатенең чит илләр белән ярышуын чикләү¬ че һәм үзебездәге эчке җитештерүне үстерергә ярдәм итүче чара буларак әһәмияткә ия»,— ди ул. Россиянең хәрби куәтен ныгыту ихтыяҗларыннан чы¬ гып та, хөкүмәт сәнәгатьне үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. Бер үк вакытта армиядә зур кыскартулар була. Нәтиҗәдә елы¬ на 23 млн сум акча янга кала. И. А. Вышнеградскийның икътисади сәясәте. 1887 ел¬ ның 1 гыйнварында Н. X. Бунге отставкага китә. Аның урынына күренекле уйлап табучы һәм эше уңучан банкир, профессор И. А. Вышнеградский утыра. Илдәге акча әйлә¬ нешен тиз арада яхшыртуны ул үзенең төп бурычы итеп саный. Әлеге максатны күздә тотып, Финанс министрлыгы зур акча запасы туплый һәм чит ил биржаларындагы киле¬ шүләрдә актив катнаша башлый. Нәтиҗәдә рубльнең са¬ тып алу мөмкинлеге күтәрелә. Таможня сәясәтендә хөкүмәт яңа энергия белән пошли¬ наларны үстерү юлыннан китә. Вышнеградский эшләгән елларда алар иң югары ноктага менеп җитәләр. 1891 елда яңа таможня тарифы кертелә. Әгәр алдагы елларда Россия¬ гә, нигездә, чит илләрдән кертелгән чималга гына зур са¬ лым билгеләнсә, хәзер инде машина төзелеше эшләп чыгар¬ ган продукциягә дә шундый салым салына. Вышнеградский хуҗалык эшчәнлегендә һәм бигрәк тә хосусый эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыруда дәүләтнең турыдан-туры катнашуын яклап чыга. Бу җәһәт¬ тән ул хәтта Бунгены да уздыра. Моннан тыш, Вышнеград¬ скийның икътисади программасы Россиягә чит ил капита¬ лын җәлеп итү, тимер юл буйлап йөк ташу өчен түләүләрне яңадан карау, шәраб монополиясе булдыру кебек мәсьәлә¬ ләрне дә күз алдында тота. Әлеге чараларның кайберләрен финанс министры постында аны алыштырган кеше тормыш¬ ка ашыра. Россия сәнәгатенең «алтын унъеллыгы». 1892 елда финанс министры итеп С. Ю. Витте билгеләнә. Ул үзенең икътисади программасын булдыра. Ь.әм, нигездә, элгәрлә¬ ренең эшен дәвам иттерә. Бу программа түбәндәгеләрне үз эченә ала:
219 С. Ю. Витте — каты салым сәясәте үткәрү, кыек салымнарны арттыру, аракы җитеш¬ терүгә һәм сатуга дәүләт монополиясе булдыру; — таможня пошлинасын тагын да арттыру, ул үсеш кичерүче рус сәнә¬ гатен чит ил конкуренциясеннән сак¬ ларга тиеш; — рубльне тотрыклы итү максаты белән, акча реформасы үткәрү, аны ирекле рәвештә алтынга алыштыру мөмкинлеге тудыру, ягъни алтын белән тәэмин ителүен гамәлгә кертү; — илгә күпләп чит ил капиталын җәлеп итү. Александр III хуп күргән әлеге программаның зур өле¬ шен Витте патша үлгәннән соң ук тормышка ашыра. 90 нчы елларда Россиядә моңарчы күрелмәгән сәнәгать күтәреле¬ ше күзәтелә. Ун ел эчендә илдә җитештерү 2, авыр сәнә¬ гатьтә продукция эшләп чыгару 3 мәртәбә арта. Халык ху¬ җалыгында ягулыкның яңа төрләре — күмер һәм нефть белән бәйле тармаклары — аеруча тиз үсә. 1887 елда ниба¬ ры ике металлургия заводы булган Донецк бассейнында 90 нчы еллар ахырында 17 завод эшли. Аларның бары тик икесен генә Россия эшмәкәрләре төзи. Калганнары барысы да тулаем яисә өлешчә чит ил капиталы хисабына корыла һәм бельгияле, француз һәм инглизләрнеке булып санала. Рубльнең тотрыклылыгын тәэмин иткән 1897 елгы акча реформасы уңышлы төгәлләнгәннән соң, чит илләрдән акча керү аеруча арта. Таможня җыемы үсү аркасында, чит ил эшмәкәрләре өчен дә сәнәгать товарларын читтән кертү түгел, ә Россиянең үзендә җитештерү файдалырак була. 90 нчы еллардан Кавказда тупланган нефть сәнәгате дә бик нык үсә. Биредә бөтендөнья базарында гаять үтемле то¬ варга әйләнгән нефть һәм нефть продуктлары чыгару, сак¬ лау һәм эшкәртүдә яңадан-яңа алымнар кулланыла башлый. «Бертуган Нобельләр ширкәте» («Товарищество братьев Нобель») иң зур сәнәгать компанияләренең берсе санала. Фирма нефть чыгару һәм аны эшкәртү белән, шулай ук аны ташу өчен махсус суднолар һәм вагон-цистерналар төзү белән шөгыльләнә. 90 нчы елларда барлыкка килгән барлык предприятие¬ ләр дә, аеруча паровоз һәм вагоннар, рельслар төзү, бакыр прокатлау, цемент һәм резина сәнәгатьләре «яңа формация»
220 Баку янында нефть вышкалары предприятиеләре булып саналалар. Аларда алдынгы техни¬ кадан файдаланалар, җитештерүнең иң яңа формалары җитештерүгә кертелә. Россиядә эшче көче бик арзан бәяләнә, ә ил табигый ресурсларга гаять бай була. Ьәм бу күренеш эшмәкәрләрнең гаять зур табыш алу чыганагына әверелә. Чит ил базарларында аеруча зур табыш китерүче яңа рус гигантларының акцияләре югары бәяләнә. Хәтта фирма исеме янына «днепровский», «донецский» кебек сүзләрне өстәү дә җиткән, акцияләрнең бәясе шунда ук күтәрелеп киткән, дип сөйлиләр. Берничә елга чагыштырмача тынып торган тимер юллар төзелеше 1893 елда кабаттан яңа, тагын да көчлерәк күтәре¬ леш кичерә башлый. Тимер юлларның озынлыгы елына ур¬ тача 2,7 мең километрга арта. Европаны Тын океан ярлары белән тоташтырган Транссебер тимер юл магистрален төзергә тотыналар. Бу вакытта инде хөкүмәт, бердәм транспорт чел¬ тәре булдыру максаты белән, хосусый тимер юлларны да күпләп сатып ала башлый. Авыл хуҗалыгы. Авыр сәнәгать хөкүмәтнең яраткан «ба¬ ласы» саналса, авыл хуҗалыгы үсешен дәүләт үз контро¬ ленә дә алмый һәм аңа бернинди ярдәм дә күрсәтми. Шуңа да карамастан биредә дә шактый зур үзгәрешләр күзәтелә. Крестьяннарның хәерчелеккә төшүе алпавытларны үз ин¬ вентарьларыннан файдалана башларга һәм ирекле хезмәт¬
221 челәр яллап эшләтергә мәҗбүр итә. Балтыйк буе, илнең көн¬ батыш, көньяк-көнбатыш, көньяк өлешләрендә, шулай ук Петербург, Мәскәү, Ярославль һәм Саратов губерналарында алпавытлар җир эшкәртүне яңача оештыралар. Шул ук ва¬ кытта кара туфраклы үзәк районнарда һәм Урта Иделдә урнашкан губерналарда алпавыт җирләрен, шулай ук кара туфраклы булмаган полосада күпчелек губерна җирләрен крестьяннар үз терлекләре һәм инвентарьлары белән алпа¬ выттан арендага алган имана җире өчен түләү шарты белән эшлиләр (бурычны эшләп түләү). 80 нче елларда авыл хуҗалыгында аерым районнар бу¬ енча махсуслашу көчәя. Польша һәм Балтыйк буе, шулай ук Псков һәм Петербург губерналары техник культуралар үстерүгә күчәләр һәм сөт җитештерә башлыйлар. Бөртекле ашлык хуҗалыгының үзәге Украина һәм Көньяк Көнчы¬ гыш Россиянең далалы районнарына һәм Түбән Иделгә күчә. Рязань, Орёл, Тула һәм Түбән Новгород губерналарының кай¬ бер районнарында терлекчелеккә зур игътибар бирелә. Тулаем алганда, илдә бөртекле ашлык хуҗалыгы өстен¬ лек итә. Сөрүле җирләрнең 36 % ын — арыш, 18 % ын — солы, 17 % ын — бодай, 7 % ын арпа чәчүлекләре алып тора. Чәчүлек мәйданнар киңәя. 1861 елгы реформадан соңгы 30 ел эчендә алар 25 % ка арта. Икмәкнең уртача җыемы 30 % ка диярлек үсә. Шуңа да карамастан уңдырышлылык бик акрын үсә. Моның төп сәбәбе шунда: крестьяннарның күпчелек өлеше кырларны искечә, ягъни сука һәм агач тырма ярдәмендә эшкәртә; җиргә кирәк кадәр ашлама кертелми. Өстәвенә табигать шартлары белән бәйле күңелсезлекләр (корылык, көтмәгәндә көннәрнең суытып җибәрүе, озакка сузылган яңгырлар) коточкыч аяныч нәтиҗәләр¬ гә китерә. 1891 —1892 елларда Рос¬ сиядәге ачлык нәтиҗәсендә 600 мең¬ нән артык кеше үлә. Александр III хөкүмәтенең актив икътисади сәясәт алып баруы нәти¬ җәсендә, илдә акча шактый тотрыклы хәлгә китерелә, сәнәгать зур күтәре¬ леш чоры кичерә. Шул ук вакытта крепостнойлык калдыклары һәм тех¬ ник артталык авыл хуҗалыгы үсешен бик нык тоткарлый. Акция
222 /о\Я Сораулар һәм биремнәр KSx 1. Александр III нең икътисади сәясәтенә гомуми характе¬ ристика бирегез. Аның төп максатларын һәм нәтиҗәләрен атагыз. 2 Н. X. Бунге, И. А. Вышнеградский һәм С. Ю. Виттеның икъти¬ сади программаларын чагыштырыгыз. Аларның һәрберсе милли икътисадны нинди юллар белән күтәрергә тәкъдим итә? 3. Алек¬ сандр II һәм Александр III нең икътисади сәясәтләрен чагыштырыгыз. Икътисади сәясәттә буыннан-буынга күчүчәнлек һәм аерымлыклар нәрсәдә чагыла? 4 Авыл хуҗалыгы белән бәйле төп проблемаларны әйтегез. 5 Хөкүмәтнең икътисад һәм эчке сәясәт өлкәсендәге эш- чәнлекләрен чагыштырыгыз. Бу чагыштырудан нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин? Документ Тимер юл сәясәте турында (С. Ю. Витте истәлекләрен¬ нән) Тимер юлларның дәүләткүләм әһәмияте турындагы идея Александр III патшалык иткән чорда ныклап торып урнаш¬ ты. Ул хосусый җәмгыятьләрнең тимер юллар төзү һәм бигрәк тә аларны эксплуатацияләү мөмкинлеген шактый дәрәҗәдә юкка чыгара. Бу җәмгыятьләр, асылда, дәүләткүләм идеяләр¬ не күз алдында тотып түгел, ә шәхси мәнфәгатьләрдән чыгып эш итәләр. Шулай итеп, Александр III патшалык иткәндә, тимер юл төзелешендә практик яктан да, теоретик яктан да тулы боры¬ лыш ясалды дип әйтеп була... Бер яктан, хосусый җәмгы¬ ятьләр кулыннан тимер юлларны бер-бер артлы сатып ала башласак, икенче яктан, күпчелек тимер юллар казна исәбенә төзелде... Тимер юлларга мондый караш, бер яктан, көчсезләрнең һәм массаларның мәнфәгатьләрен кайгырткан самодержавие яклы Александр III нең холкы-табигатенә туры килә. Ә икенче як¬ тан, Александр III не дәүләттә аерым тимер юл патшалыкла- рының барлыкка килүе бик уңайсыз хәлгә куя. Аларда бит Поляков, Блиох, Кроненберг, Губонин һ. б. кебек кечкенә ти¬ мер юл корольләре хакимлек итә. Шушындый хәл бу идеяне тиз арада тормышка ашыруны таләп итә. Документка сораулар: 1. Александр II һәм Александр III нең тимер юл сәясәтләрендә нинди аерымлыклар бар? 2. Тимер юл сәясәтенә яңача карашны билгеләгәндә, Александр III нәрсәгә тая¬ нып эш итә?
223 Сүзлек запасын киңәйтәбез: -ч<> мНЬввнмнпмжнммнмМиШНМНННИНННННЯИНмамавмммамвкаммап| Акциз (акциз җыю) — киң куллану әйберләренә салына торган кыек салым. Акция — предприятиегә билгеле бер капитал взносы кер¬ телгәнне раслый торган һәм аңа хуҗа булган кешегә милек һәм табышны бүлешү хокукы бирүче кыйммәтле кәгазь. Биржа — капитал һәм зур партия товарлар белән финанс һәм сәүдә килешүләре төзү урыны. Кыек салымнар — киң куллану товарларына дәүләт тара¬ фыннан билгеләнгән өстәмә хак. Шәраб монополиясе — спиртлы эчемлекләр җитештерүгә һәм сатуга дәүләтнең махсус хокукы булу. »ианм1М1№внмямтмм1нямивма1шменмшманнмйямшмшамйммшш1МммшмммаМвяямшашимиимммм1в § 32 — 33. Җәмгыятьтәге төп катлауларның хәле Реформадан соңгы җәмгыятьтә катлаулар һәм сый¬ ныфлар. XIX гасырның икенче яртысында элеккечә үк җәмгыятьнең катлауларга бүленеше саклана. Россия импе¬ риясенең Законнар җыентыгында бөтен шәһәр һәм авыл халкы төп дүрт төркемгә бүленә: дворяннар, руханилар, шәһәр һәм авыл обывательләренә. Дворяннар югары, өстен катлау булып калуларын дәвам итәләр. Алар шәхси һәм нәселдән килгән дворяннарга аеры¬ лалар. Нәселдән-нәселгә күчми торган шәхси дворянлык хо¬ кукы дәүләт хезмәтендәге һәм Ранглар табелендә иң түбән дәрәҗә алган төрле катлау вәкилләренә бирелгән. Ватанга хезмәт итеп, нәселдән килгән дворяннар сафына да басу мөмкинлеге булган. Моның өчен аерым бер дәрәҗәгә ирешү яисә орден белән бүләкләнү таләп ителгән. Эшмәкәрлек яисә эшчәнлекнең башка бер төре белән уңышлы шөгыльләнгән өчен дә император нәселдән килгән дворянлык дәрәҗәсе бирә алган. Шәһәр обывательләре төркеменә нәселдән килгән почёт- лы гражданнар, сәүдәгәрләр, мещаннар, һөнәрчеләр кергән. Крестьяннар, казаклар һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыль¬ ләнүче кешеләрнең башка категорияләре авыл обыватель¬ ләре булып саналган. Әмма капиталистик җитештерү үсә барган саен, закон¬ нар белән беркетелгән катлауларга бүленештән бигрәк, ке¬ шенең сыйнфый, ягъни икътисади хәле зуррак әһәмияткә
224 ия була бара. Ул — кешенең җитештерүдәге һәм аның нә¬ тиҗәләрен бүлешүдәге урынына бәйле була. Илдә буржуаз җәмгыять формалашу процессы бара. Һәм анда, нигездә, төп ике сыйныф — буржуазия белән пролетариат катнаша. Шул ук вакытта Россия икътисадында ярымфеодаль авыл хуҗалыгы өстенлек итә. Шуңа күрә феодаль җәмгыятьнең төп ике сыйныфы саналган алпавытлар һәм крестьяннар да саклана. Шәһәрләрнең, сәнәгатьнең, транспорт һәм элемтә чара¬ ларының үсүе, халыкның мәдәни ихтыяҗлары күтәрелү нәтиҗәсендә, XIX гасырның икенче яртысында акыл хез¬ мәте һәм сәнгати иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең — интел¬ лигенциянең — саны арта. Аларга инженерлар, укытучы¬ лар, табиблар, адвокатлар, журналистлар һ. б. керә. Крестьяннар. XIX гасырның икенче яртысында да кре¬ стьяннар элеккечә үк Россия халкының зур күпчелеген тәшкил итәләр. Законнар буенча җәмгыятьнең әлеге катла¬ вы башкалардан шактый аерылып тора. Элеккеге крепост¬ ной крестьяннар да, дәүләт крестьяннары да үзидарәле авыл җәмгыятьләре — общиналар эченә керәләр. Берничә авыл җәмгыяте волость төзи. Община әгъзаларын салымнарны түләүдә һәм бурыч- йөкләмәләрне үтәүдә бердәм җаваплылык хисе берләштерә. Шунлыктан крестьяннар общинага бик нык бәйле булалар, һәм ул, барыннан да элек, күченеп китү иреген чикләүдә күренә. Авыл җыенында өч елга староста, ясак җыючы һәм об¬ щинаның волость җыенында катнашачак вәкилләре сайла¬ на. Волость җыены волость старшинасын сайлый. Волость старшинасы һәм авыл старостасы, агымдагы хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдән тыш, тәртип саклау белән дә шө¬ гыльләнәләр. Крестьяннар өчен аерым волость суды булдырыла, суд әгъзаларын шулай ук авыл җыены сайлый. Шуның белән бергә, волость суды, карар чыгарганда, законнарга таянып кына калмый, ә гореф-гадәт һәм йолаларны да искә алып эш итә. Бу судлар крестьяннарны еш кына уйламыйча акча тоткан өчен, эчүчелек һәм хәтта сихерчелек белән шөгыль¬ ләнгән өчен җавапка тарта. Моннан тыш, крестьяннарга баш¬ ка катлауларга карата инде күптән кулланылмаган кайбер җәзалар бирелә. Мәсәлән, волость судлары шушы катлау¬ ның 60 яшькә җитмәгән әгъзаларын суктыру җәзасына хөкем итә алганнар. Аеруча әхлаксыз, яңадан тәрбияләүгә бирешмәгән крестьяннарны община әгъзалыктан чыгара
225 алган. Гаепле крестьяннар өчен бу — Себергә сөрелүгә тиң булган. Общинаның гасырлар дәвамында яшәве рус крестьяны психологиясенә үзенең тирән эзен сала. Аның аңы күмәклек, гаделлек хисләре белән томаланган була. Рус крестьянна¬ ры өлкәннәргә, тәҗрибәле, үткәндәге традицияләрне яхшы белүче кешеләр итеп, хөрмәт белән карыйлар. Дәүләт баш¬ лыгына карата да шушы караш саклана, монархизмның һәм халыкны яклаучы, дөреслек һәм гаделлек сакчысы «пат- ша-атакайга» ышануның чыганагын тәшкил итә. Рус крестьяннары православие динен тоталар. Табигать шартлары гел уңай гына килмәгәнлектән, урак өстендә кре¬ стьяннарга бик авырга туры килә. Халык күп очракта гаять күп хезмәт куеп та, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмый. Ашлык уңмаган елларның ачы тәҗрибәсе аны һәртөрле хора¬ фатларга, сынамыш һәм йолаларга ышанырга мәҗбүр итә. Крестьяннарны крепостной бәйлелектән азат итү нәти¬ җәсендә, авылда зур үзгәрешләр башлана. Иң элек крестьян¬ нарның катлауларга бүленүе көчәя. Берәүләрнең байый, ә икенче берәүләрнең хәерчеләнә баруы күзгә ташлана. Хуҗалыкның тормыш дәрәҗәсе анда атларның билгеле бер санда булу-булмавы (чөнки алардан башка җирне эшкәр¬ теп булмый) белән билгеләнә. Атсыз крестьян авыл хәерчесе символына әверелә. 80 нче еллар ахырында Россиянең Ев¬ ропа өлешендә яшәүче крестьян хуҗалыкларының 27% ы атсыз гомер кичерә. Бер генә аты булган кеше ярлылар исәбенә керә. Мондый хуҗалыклар 29% тәшкил итә. Шул ук вакытта 5 тән алып 25% ка кадәр хуҗалыкларда атлар¬ ның саны унга җитә. Алар зур җир биләмәләре сатып ала¬ лар, батраклар яллыйлар һәм хуҗалыкларын киңәйткәннән- киңәйтә баралар. Крепостной хокук бетерелгәннән соң, авылда акчага ихты¬ яҗ үсә. Крестьяннарга йолымны һәм җан башыннан салым¬ ны, земство һәм халык җыемнарын, җирне арендага алган өчен һәм банк кредитларын капларлык акча кирәк була. Күпчелек крестьян хуҗалыклары акрынлап базар мөнәсә¬ бәтләренә тартыла. Икмәк сату крестьяннарның төп керем чыганагына әйләнә. Әмма уңыш түбән булу сәбәпле, кре¬ стьяннар еш кына икмәкне үз мәнфәгатьләренә зыян салып сатарга мәҗбүр булалар. Чит илләргә икмәк авыл халкын ярым ач тоту бәрабәренә чыгарыла. Ьәм замандашларының «ачлык экспорты» дигән гадел бәяләмәсен ала. Хәерчелек, йолым түләү белән бәйле авырлыклар, җир җитмәү һәм башка күңелсезлекләр күпчелек крестьяннар-
226 Ярлы һәм бай крестьян ны общинага кул-аяклары белән бәйләп куя. Чөнки ул бит үзара ярдәмләшеп яшәү бәрабәренә община әгъзаларын һәртөрле күңелсез хәлләрдән сакларга тиеш була. Шул ук вакытта общинада җирне бүлеп бирү урта хәлле һәм ярлы крестьяннарга ачлык вакытында исән калырга ярдәм итә. Община әгъзаларының имана җире бер генә урында бул¬ мый. Нәркемнең төрле урында берничә зур булмаган билә¬ мәсе була. Әйтик, корылыклы елда түбәнлектә урнашкан җир ярыйсы гына уңыш бирсә, яңгырлы елда тау битендәге участок коткара. Шул ук вакытта игенчеләр арасында община тәртипләрен¬ нән канәгатьсезлек белдерүче катлау барлыкка килә. Авылда общиначыларның бер-берсенә капма-каршы булган ике төркеме туып килә. Бер төркем ата-бабаларыннан килгән традицияләргә тугры калып, коллективизм хисе һәм үзара ярдәмләшү хөкем сөргән общинаны яклый. Ә икенчеләре — «яңа» крестьяннар дип аталганнары, — тәвәккәлләп, мөстә¬ кыйль хуҗалык итәргә тели.
227 Әлеге үзгәрешләр общинаның нигезен какшата. Күп кенә крестьяннар акча эшләргә дип шәһәргә китәләр. Ирләрнең озак вакытка гаиләдән, авыл тормышыннан һәм хуҗалык эшләреннән аерылып торуы хуҗалыкта гына түгел, хәтта крестьян үзидарәсендә дә хатын-кызларның роле үсүгә ки¬ терә. Мондый хатын-кызларның бала тәрбияләүгә, аларга үзләренең тәҗрибәсен һәм гаилә традицияләрен сеңдереп үстерүгә вакытлары калмый диярлек. Авыл җирендә мо¬ ңарчы күрелмәгән хәлләр күзәтелә башлый: эчүчелек үсә, аерылышулар арта. Авыл халкының аң-белем дәрәҗәсе бик түбән була. 1897 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, ул 17,4% тәшкил итә. XX гасырга аяк басканда, илдәге халыкның төп өлешен тәшкил иткән крестьяннарны үзләренең дә, башкаларның да хокукларын хөрмәт итүче һәм дәүләт эшләрендә актив катнашырга сәләтле, сәяси яктан җитлеккән гражданнарга әверелдерү Россия алдында торган иң зур проблемаларның берсе була. Дворяннар. 1861 елгы крестьян реформасыннан соң, баш¬ ка халык катлауларыннан чыгучыларның күпләп өстен кат¬ лауга агылуы нәтиҗәсендә, дворяннарның төрле катлауларга аерылуы көчәя. 1856 елда, бу хәлне туктату өчен, шәхси һәм нәселдән килгән дворянлык хокукы бирүче Ранглар табелендә чиннарның класслары күтәрелә. Шәхси дворян булу өчен, 12 нче баскычтан да түбән булмаган хәрби дәрәҗәгә яисә 9 нчы баскычтан да түбән булмаган граждан¬ лык дәрәҗәсенә ия булу таләп ителә. Нәселдән килгән дво¬ рян булу өчен, хәрби дәрәҗә — 6 нчы, гражданлык дәрәҗәсе 4 нче баскычтан түбән төшмәскә тиеш була. Шуңа да карамастан XIX гасырның икенче яртысында дворяннарның саны арта: мәсәлән, 1867 елда нәселдән килгән дворяннарның саны 652 мең булса, 1897 елда 1 млн 222 меңнән артып китә. Әмма дворяннарның сәяси хәле бе¬ раз йомшара, хезмәткә алганда, әзерлек һәм белем дәрәҗә¬ сенә зур игътибар бирелеп, кешенең нинди катлаудан чы¬ гуы икенче планга кала. XIX гасыр ахырына нәселдән кил¬ гән дворяннар офицерлар арасында — 51,2%, ә урта һәм югары буын чиновниклар арасында 30,7% тәшкил итә. Дво¬ ряннар барлык хезмәткәрләрнең 1 /4 өлешен алып тора. Чи- новник-дворяннарның зур күпчелеге җир белән бәйләнешен югалта, хезмәт хакы алар өчен бердәнбер яшәү чыганагына әверелә. Иң өстен хокуклардан файдаланучы катлау акрынлап үзенең икътисади өстенлекләреннән дә баш кага. 1861 елгы
228 реформадан соң дворяннарның җир биләмәләре елына урта¬ ча 0,68 млн дисәтинәгә кими. Дворяннар арасында алпавыт¬ лар азая. 1861 елда алпавытлар дворяннарның 88% ын, 1878 елда 56%, 1895 елда 40% ын тәшкил итә. Өстәвенә алпавытларның яртысы диярлек кечкенә утарларга гына хуҗа була. Реформадан соңгы елларда күпчелек алпавыт¬ лар хуҗалыкны ярымкрепостнойлык формаларын кулла¬ нып алып баралар һәм бөләләр. Дворяннарның бер өлеше бер үк вакытта тимер юллар төзелешендә, сәнәгатьтә, банклар һәм страхование эшендә эшмәкәрлек белән дә актив шөгыльләнә. Әлеге максатлар¬ да, 1861 елгы реформа буенча, йолым түләүләреннән, җир өчен арендадан кергән һәм залог акчасы файдаланыла. Кай¬ бер дворяннар эре сәнәгать предприятиеләре хуҗаларына әвереләләр, компанияләрдә зур урыннарны билиләр, акция¬ ләргә һәм күчемсез милеккә хуҗа булалар. Дворяннарның шактый өлеше зур булмаган сәүдә-сәнәгать йортлары тота. Күпләр табиб, юрист белгечлекләре ала. Рәссамнар, язучы¬ лар, артистлар үсеп чыга. Шул ук вакытта дворяннарның бер өлеше бөлеп, җәмгыятьнең түбән катлауларын тулы¬ ландыра. Шул рәвешле, алпавыт хуҗалыгының җимерелүе дво¬ ряннарның катлауларга бүленүен көчәйтә һәм алпавытлар¬ ның дәүләттәге йогынтысын киметә. XIX гасырның икенче яртысында Россия җәмгыятендә дворяннар хакимлек итүдән туктыйлар: сәяси хакимият — чиновниклар, икътисади ха¬ кимият буржуазия кулында туплана, интеллигенция уй-фи- керләрнең хакименә әверелә, ә кайчандыр чиктән тыш куәтле булган алпавытлар сыйныфы акрынлап юкка чыга. Буржуазия. Россиядә капитализм үсеше буржуазиянең сан ягыннан үсүенә китерә. Рәсми рәвештә дворяннар, сәүдә¬ гәрләр, мещаннар, крестьяннар булып саналган бу сыйныф вәкилләре Россия тормышында көннән-көн зуррак роль уйныйлар. Иң эре капиталист-промышленник лар арасында бай сәүдәгәрләр (Губонин, Мамонтовлар), дворяннар (Боб- ринскийлар, Браницкийлар, Потоцкийлар, Шиповлар, фон Мекк) арасыннан чыгучылар еш очрый. Әмма крестьяннар да, аеруча староверлар (Морозовлар, Рябушинскийлар, Туч¬ ковлар, Коноваловлар) күп була. 60 — 70 нче еллардагы «ти¬ мер юл шаукымы»ннан башлап, буржуазия үз сафларын чиновниклар исәбенә тулыландыра. Хосусый банклар һәм сәнәгать предприятиеләре идарәсе составына кереп, чинов¬ никлар дәүләт хакимияте белән хосусый җитештерү ара¬ сында бәйләнеш урнаштыралар. Алар промышленникларга
229 Донбасстагы заводта домна цехы файдалы заказлар һәм концессияләр алырга ярдәм итәләр. Ләкин алар бу эш белән шулкадәр нык мавыгып китәләр ки, 1884 елда хөкүмәт югарыдагы чиновникларга эшмәкәр¬ лек белән шөгыльләнүне тыярга мәҗбүр була. Россия эшмәкәрләре арасында руслардан тыш, биредә яшәүче күп санлы башка халык вәкилләре дә була: укра¬ иннар (И. Г. Харитоненко, Терещенко гаиләсе), әрмәннәр (А. И. Манташев, С. Г. Лианозов, Гукасовлар), азәрбайҗан¬ нар (Т. Тагиев, М. Нагиев), яһүдләр (Б. А. Каменка, Брод- скийлар, Гинцбурглар, Поляковлар). Россиядә чит ил эшмә¬ кәрләре дә (Нобельләр, Дж. Юз, Г. А. Брокар, Л. Кноп, Г. Гу¬ вер, Л. А. Уркарт) пәйда була. Россия буржуазиясе илдә народниклар эшчәнлеге актив¬ лашкан һәм Көнбатыш Европа пролетариатының револю¬ цион көрәше күтәрелеш кичергән елларда формалаша. Шун¬ лыктан ул самодержавие хакимиятенә революцион чыгыш¬ лардан саклаучы итеп карый. Дәүләт еш кына буржуазия мәнфәгатьләрен чикләсә дә, самодержавиегә каршы кискен адымнар ясарга аның ба¬ тырчылыгы җитми. Озак вакытлар эшмәкәрләрнең культура һәм белем дә¬
230 рәҗәләре түбән булып кала бирә. Әмма бу җитешсезлекне табигатьтән килүче акыл, гаять зур энергия һәм эшкә сәләт¬ лелек тулыландыра. Кайбер күренекле сәүдә-сәнәгатьчеләр гаиләләренә нигез салучылар — С. В. Морозов, П. К. Коно¬ валов — соңгы көннәренә кадәр укый-яза белмиләр. Әмма үз балаларына алар яхшы белем бирергә омтылалар. Уни¬ верситетларда укыталар. Еш кына улларын сәүдә-сәнәгать тәҗрибәсен өйрәнергә чит илләргә җибәрәләр. Россия буржуазиясенең яңа буын вәкилләре галимнәргә, иҗади интеллигенциягә ярдәм итәргә тырышалар, китап¬ ханәләр, картина галереялары төзүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мәгариф һәм сәламәтлек саклауны үстерү турын¬ да кайгыртып, промышленник һәм сәүдәгәрләр хастаханәләр, приютлар, төрле уку йортлары ачалар. Хәйрия һәм меце¬ натлык эшен киң җәелдерүдә А. А. Корзинкин, К. Т. Сол¬ датенков, П. К. Боткин һәм Д. П. Боткин, С. М. Третьяков һәм П. М. Третьяков, С. И. Мамонтов шактый зур роль уй¬ ныйлар. Савва Иванович Мамонтов (1841 —1918 ) — чыгышы бе¬ лән сәүдәгәр һәм эшмәкәрләр нәселеннән. Ул Тау институ¬ тында, аннан соң Мәскәү университетының юридик фа¬ культетында укый. Мамонтов һәвәскәр спектакльләрдә уй¬ нарга ярата, музыкага сәләте белән аерылып тора. Берничә ел Италиядә яши, анда ул җыр дәресләре ала, рәсем сәнга¬ тен өйрәнә. 1872 елда аны Мәскәү — Ярославль тимер юлы җәмгыяте директоры итеп сайлап куялар. Аннан Донецк тимер юлын төзи. Хөкүмәт аңа Петербургның паровозлар, вагоннар һәм суднолар чыгаручы (шул исәптән хәрби ми¬ нистрлык өчен дә) Невский заводын сатып алырга тәкъдим итә. Заводны үзебезнең чимал белән тәэмин итеп тору өчен, Мамонтов Көнчыгыш Себер чуен кою заводларының акцио¬ нерлар җәмгыятен оештырып җибәрә. Мамонтов В. А. Серов, К. А. Коровин, М. А. Врубель кебек рәссамнарга зур ярдәм күрсәтә. Ул сәнгатьтә яңа исем¬ нәр ачарга, яшь талантларны эзләргә ярата. Мәскәүдә ул оештырган Хосусый опера сәхнәсендә бөек рус җырчысы Ф. И. Шаляпин беренче мәртәбә чыгышлар ясый. Абрамцеводагы утарында Мамонтов тиңдәшсез сәнгать үзәге булдыра. Ул анда халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм саклау белән генә шөгыльләнеп калмый, керамик (янды¬ рылган балчыктан эшләнгән) әйберләр җитештерүне дә оеш¬ тыра. Абрамцево талантлы Россия рәссамнарының үзенчә¬ лекле иҗат йортына да әверелә. Пролетариат. Индустриаль җәмгыятьнең тагын бер төп
231 сыйныфы — пролетариат. Барлык яллы эшчеләр, шул исәп¬ тән авыл хуҗалыгында һәм промыселларда эшләүчеләр дә, пролетариатка карыйлар. Әмма аның үзәген сәнәгать про¬ летариаты — фабрика-завод, тау һәм тимер юл эшчеләре тәшкил итә. Пролетариат сәнәгать борылышы белән бергә җитешә. XIX гасырның 90 нчы еллары уртасына 10 млн га якын кеше яллы хезмәткә тартыла. Шуларның 1,5 млн ы — сәнәгать эшчеләре. Россиядә эшчеләр сыйныфының үзенә генә хас үзенчә¬ лекләре бар. Ул крестьяннар белән тыгыз бәйләнгән. Фабри¬ ка һәм заводларның зур күпчелеге авылларда урнашкан, ә сәнәгать пролетариаты сафлары авылдан килүчеләр исәбенә тулыланып торган. Төрле милләт вәкилләре эшчеләр сафы¬ на баскан. Башка илләр белән чагыштырганда Россиядәге эре предприятиеләрдә пролетариат күпкә артык тупланган. 1890 елда 100 дән артык эшчесе булган предприятиеләрдә барлык фабрика-завод һәм тау эшчеләренең дүрттән өче эшли. Шуларның яртысы диярлек 500 һәм аннан да күбрәк кешеле предприятиеләрдә хезмәт куя. Ялланган фабрика эшчесе, кагыйдә буларак, беренче буын пролетарий саналган һәм авыл белән ныклы бәйләнештә тор¬ ган. Пролетарийларның яртысыннан күбрәге сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы эшен бергә алып барган. Күп кенә фабри¬ каларда эш ритмы авыл хуҗалыгындагы ихтыяҗны күздә тотуга көйләнгән. Хуҗалар эшчеләрне Покраудан (1 октябрь) Пасхага кадәр (март-апрель) срокка яллаганнар. Урак өстендә аларны авылда эшләргә җибәргәннәр. Шәһәрдә күп кенә эшчеләр гадәти община тормышы нормалары буенча яшәргә мәҗбүр булганнар. Фабрика ка¬ рамагындагы казармаларда (тулай торакларда) аларны нин¬ ди цехта эшләүләре буенча түгел, ә кайсы губернадан, өяздән килүләренә карап урнаштырганнар. Билгеле бер урыннан килгән эшчеләр белән аларны бирегә җыеп алып килүче мастер җитәкчелек иткән. Эшчеләр шәһәр шартларына бик авыр ияләшкәннәр. Туган җирдән аерылу әхлак дәрәҗәсе¬ нең төшүенә китергән, эчүчелек үскән. Эш сәгате бик озын¬ га сузылган. Өйләренә акча җибәрү өчен, алар юеш һәм караңгы бүлмәләрдә яшәгәннәр, начар ашаганнар. 80 — 90 нчы елларда тормыш хәлләрен яхшыртуны таләп итеп оештырылган чыгышларда күп санлы эшчеләр катна- гйа. Вакыт-вакыт алар, кискен форма алып, завод җитәкче¬ ләренә каршы көч куллану, фабрика биналарын җимерү һәм полиция, хәтта гаскәрләр белән бәрелешүгә кадәр барып җитәләр. 1885 елның 7 гыйнварында Морозовның Орехово-
Ялланырга килгән эшчеләр Зуево шәһәрендәге Никольски мануфактурасында башла¬ нып киткән стачка арада иң зур чуалышлардан санала. Бу чорда эшчеләр хәрәкәте «үзебезнең» фабрикантлар¬ ның аерым эш-гамәлләренә (штрафларны күтәрүгә, бәяләр¬ не төшерүгә, хезмәт хакы урынына фабрика кибетеннән мәҗ¬ бүри товар алдыртуга каршы) җавап рәвешен ала. Тулаем алганда, ул эшчеләрнең хезмәт шартларын һәм тормыш хәлләрен яхшырту максатында алып барылган икътисади көрәш характерында була. Эшчеләр әлегә үзләренең сәяси хокуклары турындагы мәсьәләне күтәрмиләр. Руханилар. Чиркәү хезмәтчеләре — руханилар — аерым бер катлауны тәшкил итәләр. Алар кара һәм ак руханилар¬ га аерылалар. Кара руханиларның — монахларның — үз¬ ләренә аерым бер йөкләмәләре була. «Дөньялыктан» китү дә шулар исәбенә керә. Монахлар күп санлы монастырь¬ ларда яшиләр. Ак руханилар «дөньялыкта» яшиләр. Аларның төп бу¬ рычы — гыйбадәт кылу һәм вәгазь сөйләү. XVII гасыр ахы¬ рында кертелгән тәртип буенча, үлгән руханины аның улы яисә башка бер туганы алыштыра. Бу — ак руханиларны йомык (чикләнгән) катлауга әйләндерергә ярдәм итә. Россиядә руханилар җәмгыятьнең өстен катлавы санал¬ са да, аның күпчелек өлешен тәшкил иткән авыл руханила¬
233 рының тормыш-көнкүреше бик начар була. Чөнки алар үзләре эшләп тапканны ашыйлар һәм көч-хәл белән очын очка ялгап баручы приход кешеләре исәбенә яшиләр. Өстә¬ венә, кагыйдә буларак, бөтенесенең диярлек гаиләләре дә бик зур була. Православие чиркәвенең үз уку йортлары була. XIX гасыр ахырында Россиядә 4 духовный академия эшли, һәм алар- да меңгә якын кеше белем ала. 58 семинариядә 19 меңгә кадәр дин әһеле әзерләнә. 60 нчы еллардагы үзгәрешләр православие руханилары¬ на да кагыла. Иң элек хөкүмәт дин хезмәтчеләренең матди хәлен яхшыртырга омтыла. 1862 елда руханиларның тор¬ мыш-көнкүрешен яхшырту чаралары күрү буенча Махсус присутствие төзелә. Аның составына барлык Синод әгъза¬ лары һәм югары дәүләт хезмәтендәге кешеләр кертелә. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә иҗтимагый көчләр дә тартыла. 1864 ел¬ да приход попечительлекләре барлыкка килә. Алар, нигездә, приходның чиркәү эшләре белән генә җитәкчелек итүче һәм руханиларның матди хәлен яхшыртырга тырышып йөрергә тиешле кешеләрдән тора. 1869 —1879 елларда 2 меңгә якын вак приходны бетерү һәм руханиларга еллык хезмәт хакы билгеләү исәбенә приход руханиларының керемнәре шак¬ тый арта. Дин хезмәтчеләренә картлык буенча пенсия түләү кертелә. Мәгариф өлкәсендә уздырылган либераль реформалар шаукымы чиркәү уку йортларына да кагыла. 1863 елда ду¬ ховный семинария тәмамлаучыларга университетларга керү хокукы бирелә. 1864 елда дин әһелләренең балаларына гим¬ назияләргә, ә 1866 елда хәрби училищеларга укырга керергә рөхсәт бирелә. 1867 елда Синод приходларның нәселдән- нәселгә күчүен бетерү һәм барлык православныйларның да семинарияләргә укырга керү хокукы турында карар кабул итә. Бу чаралар руханилар арасында киртәләрне юкка чы¬ гарып, аларны да яңарыш юлына бастыра. Интеллигенция. XIX гасыр ахырында Россиядә яшәүче 125 млн кешенең 870 меңен интеллигенция тәшкил итә. Ил буенча 3 меңнән артык галим һәм язучы, 4 мең инженер һәм техник, 79,5 мең укытучы һәм 68 мең шәхси укыту¬ чы, 18,8 мең табиб, 18 мең рәссам, музыкант һәм актёр исәпләнә. XIX гасырның беренче яртысында интеллигенция саф¬ лары, нигездә, дворяннар исәбенә тулылана. Крепостной хо¬ кук бетерелеп, 60—70 нче еллардагы реформалардан соң барлык катлау вәкилләренә дә (исем һәм дәрәҗәләренә ка¬
234 рамастан) азмы-күпме белем алу мөмкинлеге туа. Шуннан соң интеллигенциянең саны дворян булмаган катлаулар¬ дан чыккан яшьләр (разночинецлар) исәбенә үсә башлый. Рәссамнар И. К. Айвазовский һәм И. И. Шишкин, компози¬ тор А. К. Глазунов, музыкантлар А. Г. һәм Н. Г. Рубинштейн¬ нар сәүдәгәрләрдән чыгалар. Язучы А. П. Чехов вак сәүдә¬ гәр гаиләсендә туа. Рәссамнар В. М. һәм А. М. Васнецовлар — авыл руханиларының уллары; тарихчы С. М. Соловьёв — Мәскәү руханиеның улы. Рәссам И. Н. Крамской һәм җырчы Ф. И. Шаляпин ярлы мещан гаиләсендә дөньяга киләләр. Рәссам И. Е. Репин күчеп килгән хәрби кешенең улы була, ә В. И. Суриков — чыгышы белән Себер казакларыннан. Алар гади халыкның мохтаҗлыкларын, өметләрен яхшы беләләр һәм аларны үзләренең иҗатларында чагылдырырга омтылалар. Интеллигенциянең бер өлеше алган белемнәрен гамәлдә куллана алмый. Сәнәгать тә, земстволар да, башка учреж¬ дениеләр дә гаиләләре матди кыенлыклар кичергән универ¬ ситет тәмамлаучы яшьләрне эш белән тәэмин итә алмый¬ лар. Югары белем тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүенә бер¬ нинди гарантия дә бирми. Димәк, кешенең җәмгыятьтәге урынын да үзгәртми. Бу — халыкта ризасызлык тудыра. Әмма хезмәт өчен түләүдән тыш, интеллигенциянең иң зур ихтыяҗы — шәхескә үз-үзен күрсәтү иреге бирелүдә. Аннан башка иҗат итү мөмкин түгел. Шуңа күрә, илдә сәя¬ си ирекләр булмау сәбәпле, интеллигенциянең зур өлешендә хөкүмәткә каршы рух көчәя. Казаклар. Казакларның килеп чыгышы чик өлкәләрдәге яңа җирләрне үзләштерү һәм саклау зарурлыгы белән бәй¬ ләнгән. Хезмәт иткән өчен, хөкүмәт казакларга җир бирә торган булган. Шуңа күрә казак ул — бер үк вакытта су¬ гышчы да, крестьян да. XIX гасыр ахырында 11 казаклар гаскәре була — Дон, Кубань, Терь, Әстерхан, Урал, Оренбург, Җидесу, Себер, Бай¬ кал аръягы, Амур һәм Уссури казакларыныкы. Казаклар¬ ның саны 4 млн га җитә, шуларның 400 меңе хәрби хезмәттә санала. Барлык казак гаскәрләре һәм өлкәләре Хәрби ми¬ нистрлыктагы Казак гаскәрләренең баш идарәсенә буйсы¬ на. Аның белән казак гаскәрләре атаманы җитәкчелек итә. 1827 елдан бу вазифаны тәхет варисы башкара. Кәрбер гас¬ кәрнең башында «наказлы» (билгеләнгән) атаман тора, аның каршында гаскәри эшләр белән идарә итүче хәрби штаб эш¬ ли. Станица һәм хуторларның үз атаманнары була. Аларны казак җыеннарында сайлап куялар. 18 яшь тулгач, барлык
235 ир-атлар да хәрби хезмәткә китәргә тиеш булалар. 3 ел алар¬ ны әзерлек төркемендә тоталар, аннан соң 12 ел строевой хезмәт (җәйге лагерь сборларын да кертеп) срогын тутыра¬ лар һәм 5 ел запаста торалар. Хәрби хезмәткә казак үзенең формалы киемендә, үз кирәк-яраклары, салкын коралы һәм менге аты белән килә торган була. Казакларның станица һәм посёлокларында махсус баш¬ лангыч һәм урта мәктәпләр эшли. Аларда хәрби әзерлек дәресләренә зур игътибар бирелә. 1869 елда казаклар яшәгән өлкәләрдә җирбиләүчелек- нең характеры тәмам ачыклана. Станица җирләре община карамагында булып, һәрбер казакка 30 дисәтинә җир (пай) бүлеп бирелә. Калган җирләр гаскәрнең запасын тәшкил итә. Ул, нигездә, казакларның саны артуга карап, яңа ста¬ ницалар оештыру өчен тотыла. Урман, көтүлек һәм сулык¬ лардан бөтен кеше дә файдалана. XIX гасырның икенче яртысында казаклар яшәгән өлкә¬ ләр сәүдә игенчелеге районнарына әйләнәләр. Гаскәр җир¬ ләрен казаклар читтән килүчеләргә арендага бирәләр. Казак¬ лар шулай ук яшелчә, тәмәке, йөзем үстерү һәм шәраб ясау белән дә шөгыльләнәләр. Төрле казак гаскәрләренә караган җирләрдә ат үрчетү уңышлы үсеп китә. Катлауларга бүленү казак станицаларын да читләтеп үтми. Әмма биредә баш¬ ка урыннар, бигрәк тә Россиянең Европа өлеше белән ча¬ гыштырганда җир белән тәэмин ителү дәрәҗәсе күпкә юга¬ ры була. XIX гасырның икенче яртысында катлаулар арасында¬ гы киртәләр җимерелә, һәм икътисади, сыйнфый билгеләр бу¬ енча, җәмгыятьтә яңа төркемнәр барлыкка килә. Яңа эшмәкәрләр сыйныфына — буржуазиягә — сәүдәгәрләр дә, эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнүче крестьяннар да, дворяннар да агыла. Яллы эшчеләр сыйныфы —пролетариат — иң элек крестьяннар исәбенә тулылана, әмма алар арасында мещаннарны да, авыл руханиларының улларын да, хәтта «затлы нәселдән булган әфәнде»ләрне дә еш очратып була. Интеллигенция демократ¬ лаша бара. Руханилар да элеккеге йомыклыктан чыгалар. Бары тик казаклар гына үзләренең элеккеге тормыш рәвешләренә тугры калалар. Сораулар һәм биремнәр Х1У Я 1. Россия җәмгыятендә нинди яңа төркемнәр барлыкка ки¬ лә? Аларның барлыкка килү сәбәпләрен атагыз. 2. Крестьяннар арасында нинди яңалыклар күзәтелә? 3 Дворяннарның хәле ничек
236 үзгәрә? 4 Буржуазия нинди катлаулардан оеша? Рус сәүдәгәренең тышкы кыяфәте ничек үзгәрә? & Россия пролетариаты нинди үзен¬ чәлекләргә ия? G XIX гасырның икенче яртысында руханиларның тормышында нинди үзгәрешләр барлыкка килә? 7. Интеллигенция формалашу процессы ничек бара? 8 Казакларга хас нинди үзенчә¬ лекләргә таянып, аларны «аерым катлау» дип атап була? Документлар Рус сәүдәгәрләре турында (Ф. И. Шаляпинның «Театр һәм тормыш» («Маска и душа») дигән китабыннан) Мәскәүдә мин бөтен шәһәр тормышының рухын билгеләү¬ че сәүдәгәрләр даирәсен зур игътибар белән күзәттем. Мәскәү тормышының рухын дип әйтү дөрес тә булмас. Революция алдыннан ярты гасыр дәвамында бөтен ил халкының көндәлек тормышында рус сәүдәгәрләре беренче рольне уйнадылар дип уйлыйм мин. Рус сәүдәгәре кем ул? Ул, — асылда, коллыктан азат ителгәннән соң, шәһәр җиренә эш эзләп килгән гади Рос¬ сия крестьяны... Хәлдән таеп, тирләп-пешеп, ул үзенең авылында, ничара- дан бичара булып, укырга-язарга өйрәнә. Төш юрау китап¬ лары, догалыклар, Бова Королевич һәм Еруслан Лазаревич хакындагы урам хикәяләре буенча өйрәнә. Ул борынгыча хәрефләрне тезеп укый: аз, буки, веди, глаголь... Грамотага өйрәнер-өйрәнмәс үк, ул үзенең соклангыч дәрәҗәдә зиһенле булуын күрсәтә. Ул үзе техник та, инженер да түгел, әмма көтмәгәндә бәрәңге турый торган ниндидер машина уйлап чыгара яисә җирдән тәгәрмәч майлый торган ниндидер үзен¬ чәлекле матдәләр таба, гомумән, акылга сыймаслык нәрсәләр эшләп ташлый. Ничек итеп 1 дисәтинә җирдән, аз хезмәт куеп, күп керем алып була? Ул анысын да белә. Ул сыра кибетенә йөрми, кыйммәтле вакытын бәйрәмчә яшәп әрәм итәргә телә¬ ми. Ул я ат абзарында, я яшелчә бакчасында, я кырда, я ур¬ манда баш күтәрми эшли. Белмим ничек — юкса газеталар да укымый — ул бәрәңге онының арзан бәягә сатылуын ише¬ тә һәм, аны бүген фәлән губернада арзан бәягә сатып алып, бер айдан аны кыйммәткәрәк башка бер губернада сатарга уйлый. Баксаң, ул башка мужикларга караганда яхшырак яши башлаган, чөнки андагы тырышлык башкаларда юк. Рос¬ сиядәге соңгы фикер агымнары күзлегеннән караганда, ул— «кулак», җинаятьчел тип. Очсызга алган — кемне¬ дер алдаган, кыйммәткә саткан — тагын кемнедер алда¬ ган... Ә миңа калса, бу кешедә акыл, зиһен, елгырлык һәм дәрт бар...
237 Юкса әле яшьли авылдан чыгып киткән гади рус мужигы Мәскәүнең үзендә үзеннән бай сәүдәгәр яисә промышленник әтмәлләргә тотына. Ул Хитровой базарда бал ширбәте, бөккән сата, лотокта карабодай боткасына киндер мае сала, үзенең товары турында күңелле итеп кычкырып йөри һәм кырын караш ташлап кына тормыш ваклыкларын күзәтә: нәрсә ни¬ чек тегелгән һәм нәрсә нәрсәгә ялгап куелган. Аның тормы¬ шы шыксыз. Ул үзе дә еш кына зимагурлар белән бергә шул ук Хитровой базарда яисә Пресняда куна, арзанлы трактирда эчәк-бавыр ашый, кара ипи белән чәй эчә. Туңа, ачыга, ләкин һәрчак кәефе күтәренке һәм киләчәккә өмете зур. Ул әллә нинди товарлар белән сату итсә дә, бу мәсьәлә аны борчымый. Бүген — иконалар, иртәгә — оеклар, берсекөнгә — янтарь, аннан китаплар белән. Шул рәвешле, ул «икътисадчы»га әве¬ релә. Икенче карасаң, аның инде кибете яисә кечкенә генә заводы бар. Аннан ул инде — 1 нче гильдия сәүдәгәр. Туктап торыгыз: аның өлкән улы беренчеләрдән булып Гогеннарны, Пикассоны сатып ала, иң беренче булып Мәскәүгә Матиссны алып кайта. Ә без, мәгърифәтле кешеләр, авызыбызны ачып, берни аңламаган хәлдә, Матиссларга, Манэ һәм Ренуарларга карап катабыз һәм тыңкыш-тәнкыйди тавыш белән: — Дуамал... — дибез. Ә ул дуамаллар шул арада акрын-акрын гына гаж,әеп сәнгать әсәрләре туплаганнар, галереялар, музейлар, бик яхшы театрлар ачканнар, бөтен Мәскәүне хастаханәләр һәм приют¬ лар төзеп тутырганнар... «Карт эшче» Е. Н. Немчинов «хатирәләре»ннән 1«81 елның көзендә мин 3 ел да 8 айга слесарь-өйрәнчек булып килдем. Өс һәм аяк киеме — үземнеке, өстәл һәм фа¬ тир — хуж,аныкы. Остаханәдә тәртипләр дә, эш тә түзә алмаслык авыр иде. Анда 16 мастер һәм 19 малай эшлиләр. Бөтенебезгә бер йокы бүлмәсе, аста — гомуми сәндерә басмалар, ә осталар 16 сы бер¬ гә янәшә тезелешеп ятып йоклыйлар иде. Сәндерә белән стена арасында 1 аршын киңлегендә ара калдырылган, аскы сәндерәләр өстенә өйрәнчекләр өчен та¬ гын сәндерәләр куелган, алар да шулай ук янәшә ятып йок¬ лыйлар иде. Бөтен ждрдә бет һәм кандала мыжлаган. Эш көне иртәнге алтыда башланып, кичке сигездә тәмамлана иде. Көндезге ашка бер сәгать, иртәнге чәйгә ярты сәгать вакыт бирелә. Иртән малайларга 1 чынаяк чәй, ярты кисәк шикәр һәм 1 телем кара ипи; кичкырын, сәгать бишенчеләрдә, кичке әбәткә 1 телем ипи һәм ярты сәгать ял бирәләр иде. Көндезге һәм кичке ашка — итле бәрәңге ашы һәм дуңгыз мае белән
238 ботка яисә итле кәбестә ашы һәм дуңгыз мае белән бәрәңге, әмма барыбызның да тамагы туя иде. Эш бик авыр иде, 12 сә¬ гать, еш кына 12 сәгать ярым (чөнки хуҗа сәгать телләрен күчерергә ярата иде) эшләгәннән соң, без тизрәк йокларга ятар¬ га ашыга идек, чөнки йокларга болай да 6 — 7 сәгать кенә вакыт кала иде. Бик нык арыганга күрә, без шулкадәр каты йокыга тала идек, бетләр һәм кандала тереләй ашап бетерсә¬ ләр дә уянмас идек, мөгаен. Бер безнең хуҗада гына түгел, барысында да шулай, ә бик күбесендә хәлләр хәтта тагын да начаррак иде. ...1887 елның 4 маенда мин Брест тимер юл мастерскоена токарьлык бүлегенә эшкә күчтем... Вак слесарьлык пред¬ приятиесендәге белән чагыштырганда, тимер юл мастерскоен¬ да эшнең өстенлекләре зур иде, әлбәттә: 10 сәгатьлек эш көне, Пасхага — 1 атна, Святкига ике атна ял бирәләр, эш хакын вакытында түлиләр. Администрация белән ике арада аңла¬ шылмаучылык бик сирәк чыга, чыккан очракта да, эш ба¬ шыннан түләү мәсьәләсендә булып, түбәндәгечә уза торган иде: паровозлар ремонтлау һәм токарьлык цехы эшчеләре цех кон¬ торасы каршындагы канау янына чыгалар яисә цех контора¬ сына кермичә, идарә конторасына, мастерскойлар управляю¬ щие Ярковский кырына баралар иде. Аның ишеге каршында барлык эшчеләр җыела. Управляющий пәйда була, үз брига¬ даларын иң кыерсытылганнар рәтендә санаучылар алга чыга... Кагыйдә буларак, мондый аңлашуларның ахыры бер: управ¬ ляющий эш башыннан түләүләрне яңадан карап чыгарга вәгъдә бирә. Нәтиҗәдә ярты тиенгә акча арта, әмма акчаның артуы түгел, ә гомуми таләпнең оешканлыгы кыйммәтрәк иде... А. Н. Энгельгардтның «Авылдан хатлар«ыннан Мужикның артык икмәге булса да, ул аны барыбер сат¬ маячак, ә үз ипиен тагын бер ел ашап торырлык булсын өчен, чәчәргә орлыкка калдырырга да тырышачак... Әгәр мужик көздән үк ипиен юк бәягә сата икән, ул я эчкече — ипиен аракыга алыштыра, яисә ярлы, чөнки тоз, дегет алырга да, бәйрәмдә попка гыйбадәт кылган өчен түләргә дә акча¬ сы юк... Безнең игенче мужикларыбыз иң начар арыш ипие ашый¬ лар, төссез, туклыклылыгы түбән кәбестә ашы чөмерәләр, кин¬ дер мае салынган карабодай боткасын үтә затлы ризыкка са¬ ныйлар, алма бәлеше турында ишеткәннәре дә юк. Әгәр иркә мужиклар алма бәлеше генә ашап, батракларга да шуны гына ашатып яши торган илләр хакында ишетсәләр, көләчәкләр генә алар. Безнең игенче мужикка бодай ипие балага имезлек салырга да җитми; хатыннар үзләре ашый торган арыш ипие¬
239 нең катысын чәйниләр дә, чүпрәккә төреп, балага бирәләр — суыр гына... Документларга бирем: Параграф текстыннан һәм документ¬ лардан файдаланып, XIX гасырның икенче яртысында Россиядә сәүдәгәрләр һәм эшчеләр тормышы турында хикәяләр төзегез. ; / Сүзлек Сүзлек запасын киңәйтәбез: Догалык (требник) — дин тотучыларның соравы буенча (чу¬ кындырганда, никахлашканда, үлгән кешене искә ал¬ ганда һ. б.) укыла торган дини эчтәлекле текстлар һәм гый¬ бадәт вакытында укыла торган догалар җыентыгы. Меценатлык — бай һәм абруйлы кешеләрнең фәнгә һәм сәнгатькә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүе. Станица — зур казак авылы. I 34. XIX гасырның -8Ө— 90 нчы елларында иҗтимагый хәрәкәт Революцион народниклар кризисы. Александр III пат¬ шалык итә башлаган көннәрдә Россиянең иң абруйлы, бөек кешеләреннән саналган язучы Л. Н. Толстой, аннан соң пуб¬ лицист һәм галим К. Д. Кавелин белән В. С. Соловьёв пат¬ ша үтерүчеләрне, гаепләрен кичереп, азат итү идеясе белән чыгалар. Алар бу чара көчләп үзгәртеп кору тарафдарла¬ рын рухи яктан коралсызландырыр һәм шуның белән җәмгыятьтәге шәфкатьсезлеккә чик куелыр дип уйлыйлар. Әмма Александр III әтисенең үлеме өчен берсүзсез үч алыр¬ га кирәк дип саный. 1881 елның 3 апрелендә биш террор¬ чы халык алдында җәзалап үтерелә. Александр II үтерелгәннән соң, һөҗүмне оештыручы¬ ларның берсе, патша каретасына беренче бомбаны ташла¬ ган Рысаков полициягә үзенең көрәштәшләре хакында бөтен белгәннәрен сөйләп бирә. Тентү һәм облавалар Петербург¬ тагы «Народная воля» оешмасын юкка чыгара. Революциягә булган өметләрнең акланмавын күреп, 1881 елның 10 мартында Башкарма комитет Александр III гә хат белән мөрәҗәгать итә. Анда ул конституциягә алмашу шарты белән террорны туктатырга вәгъдә бирә. 1882 елның көзендә Петербург охранка бүлеге началь¬ нигы Г. П. Судейкин күренекле революционер С. П. Дега-
240 евны вербовать итә. Народоволецларның хәрби оешмасы тар- мар ителә. Шунда ук «Народная воля»ның Башкарма ко¬ митеты да юкка чыгарыла. Иң куркыныч дип исәпләнгән 56 народоволецны Шлиссельбург крепостена ябалар. 1886 елга аяк басканда, «Народная воля» тулысынча җи¬ мерелә. 28 кешене җәзалап үтерәләр, 500 дән артыгын катор¬ гага җибәрәләр һәм Себергә сөргенгә сөрәләр. Әмма алдагы елда, 1887 елның 1 мартында, Петербургта патша Алек¬ сандр III гә һөҗүм итәргә омтылып карыйлар (ул патша¬ лык иткән дәвердә бердәнбер һөҗүм). Ьәм яңадан кулга алулар башлана. Либераль хәрәкәт. Александр II нең үтерелүе җәмгыять¬ тәге атмосфераны үзгәртә. «Народная воля»ның Алек¬ сандр III гә конституция таләп итеп язган хаты либерал¬ ларны икеләнергә мәҗбүр итә. Террорчылар артыннан ук үзләренең төп таләпләрендә нык торуны алар мөмкин эш дип санамыйлар. Халык арасында монархиячел рух тарала. Халыкка тәр¬ тип һәм «көчле кул» кирәк була. Хәтта либерал Б. Н. Чиче¬ рин да патшага юллаган хатында бөл ай дип яза: «Көн ка¬ дагындагы мәсьәлә — социализмга каршы көрәш... Рус хөкүмәте җәмгыятьнең төрле катлауларыннан җыелган кеч¬ кенә төркем белән эш итә. Әмма аны, нигездә, безнең уку йортлары үрчеткән акыллы пролетариат тәшкил итә... Рус хөкүмәте һәм рус җәмгыяте аларны җиңә ала. Әмма әлеге кабахәтләр кебек ныклы энергиягә ия булырга һәм тугры¬ лык сакларга кирәк». Ә 60 — 70 нче еллардагы реформалар¬ ны тормышка ашыруда катнашкан Д. А. Оболенский, Лев Толстойга «эшләгән җинаятьләренең акылга сыймаслык» дәрәҗәдә явызлыкка корылуы сәбәпле», дәүләт җинаятьче¬ ләрен, «качып котыла алмасыннар өчен, күзсез калдырыр¬ га кирәк» дип исбатлый. Әгәр берничә ел элек интеллигенция, гомумән алганда, революцион романтикларга зур теләктәшлек белдерсә, хәзер аларның күбесе җәмгыятьне радикаль чаралар ярдәмендә үзгәртеп кору фикереннән һәм бер уңайдан, гомумән, сәя¬ сәттән дә читләшә. Уртачыл карашлы интеллигентлар баш¬ ка өлкәләрдә эш күрсәтергә телиләр. Либераль хәрәкәт яңа формаларга керә. Адреслар бирү чоры артта кала, аерым шәхес проблема¬ сына игътибар арта. Әһәмиятлелек дәрәҗәсе ягыннан, ул конституция таләп итүдән бер дә калышмый. Либераль идея¬ ләр җәмгыятькә Г. И. Успенский, А. П. Чехов, В. М. Гаршин, М. Е. Салтыков-Щедрин, В. Г. Короленко әсәрләре аша «ке¬ ше өчен бөек сагыш» белән бергә үтеп керә.
241 Рәссамнар да үз өлешләрен кертә. Алар еш кына үз әсәр¬ ләрендә кискен иҗтимагый проблемаларны чагылдырудан баш тарталар һәм кешенең эчке дөньясына, мәңгелек яшә¬ еш, кешенең дөньядагы урыны кебек мәсьәләләргә игъти¬ бар бирәләр. Шушындый либераль идеяләргә тарихчы галимнәр В. О. Ключевский, Н. И. Кареев, юристлар М. М. Ковалев¬ ский һәм Б. Н. Чичерин да ышаналар һәм үз профессиялә¬ ренә хас чаралар ярдәмендә аларны халыкка җиткерәләр. Либераль земство эшлеклеләре ашыгыч рәвештә консти¬ туция кертүне таләп итүдән туктыйлар. Алар арасында «урта кул хезмәт итү» теориясе, «кечкенә эшләр» тәҗрибәсе киң тарала. Земство укытучылары, табиблар, китапханәчеләр, агрономнар, урманчылар, мелиораторлар тыныч кына, шау- шу кубармый гына сәләтләрен, белем һәм тормышларын күп көч таләп итә торган көндәлек эшкә бирәләр: халыкка наданлыктан, хәерчелектән һәм томаналыктан арынырга ярдәм итәләр. Либераллар сәясәтне демонстратив төстә ташлап китәләр. Бу аларга хакимияттән ераклашырга һәм шул ук вакытта аңа каршы чыгыш ясамаска мөмкинлек бирә. Әмма, икенче яктан, алар сәяси аренаны (ахыр килеп, барысы да шунда хәл ителә) революционерларга һәм консерваторларга бирә¬ ләр. Урталыкны тотучы сәяси линия зәгыйфь һәм тотрык¬ сыз булып чыга. Россиядә марксизм таралу. Народниклар оешмалары тар-мар ителгәч, исән калган революционерлар чит илгә качып китәргә мәҗбүр була. Алар народниклык кризисы¬ ның сәбәпләрен аңларга тырышалар. Кайбер народниклар үз идеологияләрен ялгыш дип та¬ балар. Алар бик тырышып, революцион көрәшне дәвам итү өчен, аның нигезенә ятардай яңа теорияләр эзлиләр. Европада бу чорда марксизм киң тарала. К. Марксның революцион тәгълиматындагы төп положениеләр белән народниклар электән үк таныш булалар. Хәзер исә, әлеге тәгълиматның йогынтысы астында, бер төркем народник¬ лар крестьяннарның революцион мөмкинлекләре һәм об¬ щинаның социалистик асылы турындагы карашларын үзгәр¬ тәләр. Марксизм юлына баскан беренче рус революционеры Г. В. Плеханов була. Георгий Валентинович Плеханов (1856 —1918) Тамбов губернасында урта хәлле алпавыт гаиләсендә дөньяга килә. Нигездә, үзлегеннән укып, ул энциклопедик белемле кешегә әверелә. Плеханов философияне, тарихны, нәфасәтне, матур
242 әдәбиятны, сәнгатьне, табигать фән¬ нәрен бик яхшы белә. Народниклар оешмасына ул 19 яшьлек студент бу¬ лып килә. Ьәм шуннан революцион юлга аяк баса. Ул Бакунинны һәм аның бунтарьлык идеяләрен яклый. Әмма революцион эштә Плеханов үз юлыннан китә. Ул Петербург эшчелә¬ ре арасында пропаганда алып бару белән мавыга. Эшчеләр түгәрәкләрендә еш була, стачкалар әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаша, листовкалар яза. 1876 елның декабрендә Петербургның Казан соборы янында уздырылган студентлар һәм эшчеләр демонстрациясендә бик көчле чыгыш ясый. 1879 елда «Зем¬ ля и воля» тар-мар ителгәннән соң, Плеханов халык ара¬ сында пропаганда эше алып баруны максат итеп куйган «Чёрный передел» оешмасына җитәкчелек итә. Әмма 1880 елның гыйнварында, кулга алыну куркынычы тугач, Швейцариягә качарга мәҗбүр була. Чит илдә Плеханов үзенең фикердәшләре —- күренекле революционерлар В. И. Засулич, П. Б. Аксельрод, Л. Г. Дейч, В. Н. Игнатовлар һ.б.ны «Хезмәтне азат итү» төркеменә берләштерә. Плеханов һәм аның көрәштәшләре народ¬ никларның Россиядәге икътисади стройның үзенчәлекле булуы хакындагы идеясен кире кагалар һәм илнең капита¬ листик үсеш юлыннан китүен таныйлар. Россиянең һәм Көнбатыш Европа илләренең уртак тарихи язмышка ия булуыннан чыгып, «Хезмәтне азат итү» төркеме үзенең төп эшчәнлек максатын пролетар социалистик револю¬ циягә әзерләнүдә күрә. 1883 елда «Хезмәтне азат итү» төркеме бастырып чыгар¬ ган программ белдерүдә түбәндәге бурычлар куела: народ¬ никлар белән араны тулысынча өзү; самодержавиегә каршы көрәшү; пролетариатны оештыру һәм эшчеләр арасында социализмны пропагандалау. Шунда ук «Хәзерге социализм китапханәсе»н булдыру турында белдерү ясала. 20 ел эчендә әлеге зур булмаган оешма 250 дән артык марксистик хез¬ мәтне дөньяга чыгара. Алар бөтен Россиягә тарала. Тиздән илдә марксизмны өйрәнүче эшчеләр түгәрәкләренең тулы бер челтәре барлыкка килә. Консерваторлар. Александр III патшалык иткән чорда консерватизм хөкүмәт сәясәтенең төп юнәлешенә әверелә,
243 ә аның баш идеологы К. П. Победоносцев императорның иң якын киңәшчесе була. М. Н. Катков басмалары элеккечә барлык консерватив көчләрнең рупоры вазифасын үти. Ул «дәүләт иминлеге, аның бердәмлеге һәм бөтенлеге белән бәйле барлык мәсьә¬ ләләрдә югары хакимият һәм дәүләт хокуклары сагында торуны» һәм хөкүмәтне җәмәгатьчелек фикеренә һәртөрле ташламаларга барудан кисәтүне үзенең төп бурычы дип са¬ ный. Хәер, каты цензура керткәннән соң, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру М. Н. Катковның үз кулында була. Дәүләт хезмәтендә тормаса да, теге яисә бу хөкүмәт чарала¬ рын идеологик яктан әзерләүдә катнашканга күрә, аның Александр III гә йогынтысы зур була. Катков һәм Победоносцев җәмгыятьне рус үзенчәлеге (самобытность), милләтчелек, православие һәм самодержа¬ вие идеяләре ярдәмендә берләштермәкче булалар. Алар, меңнәрчә еллар дәвамында Россиянең Көнбатыш Европа белән бик аз аралашуы, мәйданнарының артык зур һәм хал¬ кының күпмилләтле булуы аркасында, илне, либераллар тәкъдим иткәнчә, Көнбатыш Европа дәүләтләре үрнәгендә үзгәртү мөмкин булмады, дип раслыйлар. Консерватив карашларның нигезендә самодержавие ха¬ кимиятенең какшамаслыгы һәм илаһилыгы хакындагы идея ята. Шуңа күрә сәяси стройга һәртөрле каршы төшү рус традицияләренә туры килми дип кенә түгел, ә аны мыскыл¬ лау һәм мәсхәрәләү дип тә игълан ителә. Александр II үтерелгәннән соң, революцион чыгышлар¬ га каршы көрәштә хакимияткә ярдәм күрсәтү йөзеннән, консерватив хәрәкәтне рәсмиләштерү омтылышы ясала. 1881 елның җәендә Петербургта «Изге дружина» («Священ¬ ная дружина») дип аталган яшерен оешмага нигез салына. Аның эшчәнлеге белән башында П. П. Шувалов торган Үзәк комитет җитәкчелек итә. Җитәкчелеккә бөек кенәзләр, министрлар һәм генераллар керә. Оешманың киң тармак¬ лы челтәре барлыкка килә. Ул үзен чит кешеләрдән генә түгел, хәтта полициядән дә яшерә. «Изге дружина»да кат¬ нашучылар яшерен типографияләрне җимерә, революцион оешмаларны һәм аларның әгъзаларын ачыкларга тырыша¬ лар, Женевада «Вольное слово» һәм «Правда» газеталарын чыгаралар. Мәскәүдә, Победоносцев һәм Катков тәкъдиме буенча, Ирекле халык сакчылары отряды оештырыла. Әмма Александр III мондый башлангычларны хупламый. Самодержавие сагында торучы иҗтимагый оешмаларының булуы хакимиятнең көчсезлеген күрсәтә дип саный ул.
244 1882 елда «Изге дружина» таратыла, ә Ирекле халык сак¬ чылары отряды аеруча тантаналы массакүләм чараларга гына чакырыла. XIX гасырның 80—90 нчы еллары башында Россиядә¬ ге иҗтимагый-сәяси көчләр яңадан төркемнәргә аерыла. Революцион хәрәкәттә народникларның йогынтысы кими, беренче марксистик оешмалар барлыкка килә. Консерва¬ торларның роле көчәя. Аларның күп кенә идеяләре хөкү¬ мәт сәясәтенең нигезенә ята. Либералларның иҗтимагый-сәя- си тормышка йогынтысы сизелерлек кими. Сораулар һәм биремнәр I 1. Либераль хәрәкәттә нинди үзгәрешләр һәм ни өчен бар¬ лыкка килә? 2. Революцион хәрәкәт нинди үзгәрешләр кичерә? 3. Народниклык һәм марксистик тәгълиматлар арасындагы төп аермаларны әйтегез. Уртаклык нәрсәдә? 4. Ни өчен марксистлар народниклар хәрәкәте белән араны тулысынча өзүләре турында белдерәләр? 5. Рус консерватизмы идеологиясе хакында сөйләгез. 6. 80 — 90 нчы елларда консерватив хәрәкәттә нинди яңалык күзә¬ телә? Документлар «Хезмәтне азат итү» төркеме программасыннан. 1884 ел Хәзерге Россия капиталистик җитештерү үсешеннән түгел, ә ул үсешнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавыннан зыян күрә... Җитештерүдә артталыкның иң яман нәтиҗәсе (элек-электән һәм ул бүген дә шулай) — урта сыйныфның җитлекмәвендә. Ул абсолютизмга каршы көрәштә инициативаны үз кулына алырга сәләтле түгел. Шуңа күрә социалистик интеллигенциягә хәзерге азатлык хәрәкәте белән җитәкчелек итәргә туры килде. Бу хәрәкәтнең төп бурычы Ватаныбызда ирекле сәяси учреждениеләр төзүдән гыйбарәт булырга тиеш. Өстәвенә социалистлар, Россиянең ки¬ ләчәк сәяси тормышында эшчеләр сыйныфының актив һәм нә¬ тиҗәле катнашуын тәэмин итү өчен, көчләреннән килгәннең барысын да эшләргә тиешләр. Демократик конституцияне яклап агитацияләү әлеге максатка ирешүдә беренче чара булырга тиеш... Әгәр абсолютизмның җимерелүен эшчеләр бернинди әзер¬ лексез һәм оешмаган төстә каршыласалар, бу максатка ирешеп булмаячак һәм эшчеләрнең сәяси үзенчәлегенә дә исәп тотарга ярамый. Шуңа күрә социалистик интеллигенциягә эшчеләрне оеш¬
245 тыру һәм, көченнән килгәнчә, аларны хәзерге хөкүмәт систе¬ масына һәм төзеләчәк буржуаз партияләргә каршы көрәшкә әзерләү бурычы йөкләнә. Ул хәзердән үк, сәнәгать үзәкләрендә Россия хезмәт иялә¬ ренең иң алдынгы вәкилләре булган эшчеләрнең үзара билге¬ ле бер социаль-сәяси программа белән бәйләнгән яшерен түгәрәкләрен оештыра башларга тиеш. Бу программа барлык хәзерге рус җитештерүче сыйныфы ихтыяҗларына һәм соци¬ ализмның төп бурычларына туры килергә тиеш. Бу программаны җентекләп эшләү — киләчәк эше, һәм аны сәяси тормышта катнашырга бурычлы аерым бер партиягә берләшкән эшчеләр сыйныфы үзе башкарачак. Шуны аңла¬ ган хәлдә, «Хезмәтне азат итү» төркеме түбәндәге таләпләр эшче программаның икътисади бүлегендә төп пунктларны тәшкил итәргә тиеш дип уйлый: 1) Безнең аграр мөнәсәбәтләрне, ягъни җиргә йолым түләү һәм аны крестьян җәмгыятьләренә бүлеп бирү шартларын катгый рәвештә яңадан карарга. Кирәк дип тапкан крестьян¬ нарга имана җиреннән баш тартып, общинадан чыгу хокукы бирергә... 2) Хәзерге салым системасын бетереп, прогрессив керем салымы кертергә. 3) Шәһәр һәм авыл эшчеләренең предприятие хуҗалары һәм тиешле инспекция оешмаларының эшче вәкиллекләре белән үзара мөнәсәбәтләрен закон нигезендә җайга салырга. 4) Игенчелек, казылма байлыклар чыгару һәм эшкәртү сәнәгатенең барлык өлкәләрендә оешып килгән җитештерүче ассоциацияләргә дәүләт ярдәм күрсәтергә тиеш (крестьяннар, тау, фабрика һәм завод эшчеләре, вак һөнәрчеләр һ. б. белән). «Хезмәтне азат итү» төркеме Россия хезмәт ияләренең зур күпчелеген тәшкил иткән крестьяннарны аз гына да читкә какмый. Әмма ул, интеллигенция, аеруча хәзерге социаль-сәяси көрәш шартларында, иң элек халыкның аңлырак катлаула¬ рына эшләргә тиеш дип уйлый. Сәнәгать эшчеләре нәкъ менә шундый катлауны тәшкил итә дә. Социалистик интеллиген¬ ция бу катлауның зур ярдәменә таянып, тагын да зуррак уңыш¬ ларга өметләнеп, крестьяннарга йогынты ясавын дәвам итәр. Агитация һәм пропаганда иреге алуга ирешсә, бигрәк тә. «Безнең заманның бөек ялганы» (К. П. Победоносцев мәкаләсеннән) Үтә ялган сәяси башлангычларның берсе — халык хаки¬ мияте... француз революциясе чорыннан ныгып урнашып кал¬ ган һәртөрле хакимият халыктан башлана дигән идек... Мон¬
246 нан парламентаризм теориясе туа. Нәм ул бүгенге көнгә кадәр интеллигенция дип аталучы төркемне бутый һәм, бәхетсез- леккә каршы, русларның акылсыз башына да кереп утырган. Бу бинаның фронтонына: «Барысы да уртак бәхет өчен»,— дигән сүзләр язылган. Әмма моны иң ялган формула дип атау¬ дан узып булмый; парламентаризм — эгоизмның җиңүе, аның иң югары чагылышы. Парламентаризм теориясе буенча төпле акыллы күпчелек хакимлек итәргә тиеш; ә чынбарлыкта партиянең биш-алты җитәкчесе идарә итә; алар хакимияткә бер-берсен алышты¬ рып киләләр. Теория буенча, карашлар, мәсәлән, парламент бәхәсләрендә ачык дәлилләр ярдәмендә раслана, чынбарлык¬ та ул бөтенләй бәхәсләргә бәйле түгел, әмма аңа җитәкчеләр¬ нең ихтыярыннан һәм шәхси мәнфәгатьләрдән чыгып юнә¬ леш бирелә. Теория буенча, халык вәкилләре бары тик ха¬ лык бәхетен генә күз алдында тоталар; чынбарлыкта алар халык бәхете дигән булып һәм шуның хисабына, нигездә, үзләренең һәм дусларының тормышы турында гына кайгыр¬ талар. Теория буенча, алар иң яхшы, иң яраткан гражданнар булырга тиеш; чынбарлыкта алар — иң оятсыз һәм шөһрәт яратучан кешеләр. Теория буенча, сайлаучы үз кандидатын яхшы белгәнгә һәм аңа ышанганга яклап тавыш бирә; чын¬ барлыкта сайлаучы бөтенләй диярлек белмәгән кешене як¬ лап тавыш бирә. Әмма ул кандидат белән кызыксынучы партия аңа бер үк нәрсәне шулкадәр күп тукыган һәм кыч¬ кырган... Документларга сораулар: 1. «Хезмәтне азат итү» төркеменең программасын народникларныкы белән чагыштырыгыз. Анда нинди яңалыклар барлыкка килгән? 2. Программадагы народникларның таләпләре белән кушылган пунктларны ачыклагыз. 3. К. П. Побе¬ доносцев ни өчен парламентаризм идеясен «безнең заманның бөек ялганы» дип атый? 4. Сез Победоносцевның фикерләрен үткәндәге һәм бүгенге фактларга таянып раслый аласызмы? Керем салымы — салым түләүчедән кеременә карап алына торган салым.
247 § 35. Александр III нең тышкы сәясәте Александр III нең тышкы сәясәтенә гомуми характе¬ ристика. Тышкы эшләр министры Горчаковка тулысынча таянып эш иткән атасыннан аермалы буларак, Александр III тышкы сәясәт белән җитәкчелек итүне үз кулына ала. Тыш¬ кы эшләр министрлыгы башлыгы итеп тыйнак һәм эшне төгәл башкаручы чиновник Н. К. Гирс билгеләнә. Ул, ми¬ нистр булудан битәр, халыкара мәсьәләләр буенча импера¬ торның йөкләмәләрен башкаручы була. Министрлыкның күп кенә бүлекләрендә һәм дөньяның иң зур илләрендәге рус илчелекләрендә Горчаков мәктәбен узган тәҗрибәле дипломатлар эшләгәнгә күрә, Россия тыш¬ кы сәясәттә уңыш казануын дәвам итә. Александр III, тәхеткә утыргач, Россия илчеләренә юл¬ лаган депешасында үзенең барлык державалар белән дә ты¬ нычлыкны сакларга теләвен белдерә. 13 ел патшалык итү дәверендә ул, «безнең зурлыктан куркалар», шуңа күрә «Россиянең дуслары юк» дип санап, бик сак тышкы сәясәт үткәрә. Бу кагыйдә бары тик Черногориягә генә кагылмый. Аның армиясен һәм флотын Александр III Россиянең чын «союзниклары» дип саный. Шул ук вакытта Александр II һәм Горчаковның һөҗүмчән һәм максатчан тышкы сәясә¬ теннән аермалы буларак, Александр III нең сәясәте көтеп тору тактикасына нигезләнә. Императорның кәефенә һәм шәхси симпатиясенә карап, сәяхәттә өстенлекләр һәм юнә¬ лешләр үзгәреп кенә тора. 80 — 90 нчы еллар башында Россиянең тышкы сәясәтен¬ дәге төп мәсьәләләр: Балканда йогынтыны ныгыту, барлык илләр белән дә күршеләрчә дус һәм тыныч мөнәсәбәтләр булдыру, ышанычлы союзниклар эзләү, Урта Азиянең көнья¬ гында тынычлык урнаштыру һәм чикләрне билгеләү, Ерак Көнчыгыштагы яңа территорияләрдә ныгып урнашу. Россиянең Балканда йогынтысы кимү. Берлин конгрес¬ сыннан соң Балканда көчләрнең урнашу тәртибе кискен үз¬ гәрә. Германиянең роле көчәя. Босния белән Герцеговина ку¬ шылганнан соң, Австро-Венгриянең дә хәле яхшыра. Румы¬ ния белән Сербия хакимнәре аның йогынтысына эләгәләр. Балкан халыкларын азат итүгә үзеннән зур өлеш керткән Россия исә яңа' бәйсез дәүләтләр, аеруча Болгария, үзенә яхшы мөнәсәбәттә булыр дип өметләнә. Россия, Болгарияне азат иткәндә, Кара диңгез бугазлары янында гына мәңге рәхмәтле һәм ныклы союзник булдыруына ышанып эш
248 итә. Петербургта Болгария өчен ул вакытларда шактый ли¬ бераль рухлы саналган конституция эшләнә. Ул дәүләт баш¬ лыгының чиксез хакимиятен чикли, әмма хөкүмәт рәисенә зур вәкаләтләр бирә. Рус-төрек сугышында катнашкан немец принцы Алек¬ сандр Баттенберг (ул Россиядә зур яклау таба) Болгария башлыгы итеп сайлана. Ул иң дәрәҗәле министр урындык¬ ларына рус хәрбиләрен утырта, ә Л. Н. Соболевны хөкүмәт башлыгы итеп куя. Рус генераллары һәм офицерлары Бол¬ гариягә җибәрелә. Алар кыска гына вакыт эчендә болгар халкы ополчениесеннән Балкаңда иң көчле заманча армия төзиләр. Әмма 1881 елның маенда кенәз Александр дәүләт борылышы (переворот) ясый, конституцияне юкка чыгара, чын мәгънәсендә самодержавие идарәсе урнаштыра. Ьәртөрле конституциянең дошманы булган Александр III башта бу вакыйгаларга әллә ни игътибар бирми. Әмма кенәз Болгариядә популярлык казана алмый. Аны Австрия һәм Германия капиталы белән тыгыз бәйләнгән бер төркем бур¬ жуазия вәкилләре генә яклый. Болгариянең тулысынча Австро-Венгрия һәм Германия йогынтысына эләгүеннән кур¬ кып, Александр III Баттенбергка басым ясарга һәм аннан конституцияне яңадан торгызуын таләп итәргә мәҗбүр була. Шуңарга Россия чиновникларының Болгариянең эчке эшлә¬ ренә чиктән тыш тыкшынуын да өстәргә кирәк. Шул сәбәпле кенәз Россиянең кан дошманына әверелә. Болгарияне тулысынча Россия йогынтысыннан чыгару өчен, Сербия короле (аны Австро-Венгрия котырта) 1885 ел¬ ның ноябрендә Болгариягә каршы сугыш игълан итә һәм аның территориясенә бәреп керә. Әмма яхшы әзерлекле бол¬ гар армиясе, аның гаскәрләрен җиңеп, Сербиягә аяк баса. Бу вакытта Көнчыгыш Румелиядә халык восстаниегә кү¬ тәрелә. Төрек чиновниклары бу провинциядән куыла, һәм аны Болгариягә кушу турында игълан ителә. Бу вакыйга¬ лар стихияле төстә баралар, һәм рус хөкүмәте белән үзара бернинди килешү булмый. Моңа Александр III нең бик нык ачуы килә. Берлин килешүе статьяларына каршы килеп, Болгария¬ не берләштерү аркасында, Бал канда тирән кризис башлана. Болгария белән Төркия арасында сугыш башланырга тора. Бу сугышта Россиянең дә, башка бөек державаларның да катнашачагы көн кебек ачык була. Әмма Россия зур сугыш¬ ка әзер булмый әле. Өстәвенә Александр III дә «яхшылык¬ ның кадерен белмәгән» Болгарияне якларга җыенмый. Шул ук вакытта Россиянең Төркиядәге илчесе, императорның
249 кушуы буенча, төрек солтанына «Россия төрек гаскәрлә¬ ренең Көнчыгыш Румелиягә басып керүенә юл куймаячак », дип белдерә. Александр III Россия тышкы сәясәтенең Балканда яшәү¬ че христианнарны яклауны таләп иткән мәңгелек нигез¬ ләреннән читкә тайпыла. Ул Болгариягә үз эшләрен мөстә¬ кыйль хәл итәргә тәкъдим итә, рус офицерларын болгар армиясеннән чакыртып ала, болгар-төрек мөнәсәбәтләренә тыкшынуын туктата. Ул гына да түгел, император Берлин конгрессы карарларының катгый үтәлүен таләп итә. Шуның белән Россия Төркиянең дошманы булудан һәм көньяк славяннарны яклаудан туктый һәм Төркиянең союзнигы- на әверелә. Россия сәясәтендәге мондый кискен борылыш Балканда русларга каршы рухны күтәреп җибәрә. Моннан Австро- Венгрия бик оста файдалана. Ул, Баттенбергны куганнан соң, берләштерелгән Болгария тәхетенә үз кешесен (став- леннигын) утырта. 1886 елның ноябрендә Россия белән Болгария арасында дипломатик бәйләнешләр өзелә. Сер¬ биядә дә, Румыниядә дә Россиянең йогынтысы югала. Союзниклар эзләү. Германиягә һәм Франциягә мөнәсә¬ бәттә дә Россиянең тышкы сәясәте үзгәрә. Бер-берсенә кар¬ шы сугыш ачкан тәкъдирдә (ә аның теләсә кайчан кабыну ихтималы зур була) бу дәүләтләр икесе дә Россия белән союзда булырга телиләр. Германия Россия (бердәнбер консерватив көч) белән бергә генә Европадагы демократик хәрәкәтнең үсешен туктатыр¬ га мөмкин дип саный. 1881 елда Германия канцлеры Отто фон Бисмарк, Урта Азиядә инглиз-рус каршылыкларының кискенләшүеннән һәм Россиянең Балканда йогынтысы кимүдән файдаланып, «Өч император берлеге»н алты елга яңадан торгызырга тәкъдим итә. Әмма шул ук вакытта Германия хөкүмәте, Россиядән яшерен рәвештә, Австро-Венгрия белән Россия һәм Фран¬ циягә каршы юнәлдерелгән килешүгә кул куя. Франция белән Италия арасындагы каршылыклардан файдаланып, Германия Италияне Австрия-Германия берлегенә кушылыр¬ га күндерә. 1882 елның 20 маенда алар арасында килешү төзелә. Әгәр «Өч император берлеге»нә кергән дәүләтләр, аларның һәрберсенә каршы аерым сугыш хәрәкәтләре алып барылганда, нейтралитет саклау турында килешсәләр, Германия, Австро-Венгрия һәм Италиянең Өчлек союзы бер-берсенә турыдан-туры хәрби ярдәм күрсәтүне күздә тота.
250 «Өч император берлеге»нең Россиягә бернинди файдасы тими. Ул гына да түгел, Австро-Венгрия, «Берлек» артына яшеренеп, үзенең Балкайдагы, бигрәк тә Болгариядәге, позицияләрен ныгыта. Германия Төркия белән тыгыз бәйләнешләр урнаштыра һәм Россия белән Англия арасын¬ да сугыш уты кабызуга үзенең бөтен көчен куя. 1887 елда Франция белән Германия арасындагы мөнә¬ сәбәтләр соң дәрәҗәдә кискенләшә. Туганлык бәйләнеш- ләреннән файдаланып, Александр III шәхсән Германия императорына мөрәҗәгать итә һәм аны Франциягә һөҗүм итүдән туктатып кала. Францияне тар-мар итү турындагы планнары җимерелүгә ачуы чыккан Бисмарк катгый икъ¬ тисади чаралар күрә: Россиягә кредитлар бирүне туктата, Россия товарларын Германиягә кертү өчен түләнә торган пошлинаны арттыра. Россия белән Германия арасындагы низаг Франциягә бик тә ошый. Россия Франциягә якыная башлый. Иң элек бу якын¬ лык Франциянең Россиягә зур кредитлар бирүендә чагыла. 1891 елның августында алар, якларның берсенә сугыш куркынычы туганда, ике державаның да ничек хәрәкәт итәчәген ачыклыйлар, ә бер елдан соң яшерен хәрби кон¬ венциягә кул куялар. Рус-француз берлеге Германия, Ав¬ стро-Венгрия һәм Италия катнашында төзелгән Өчлек со¬ юзына каршы оеша. Россия белән Франциянең якынаюы уңай нәтиҗәләр¬ гә китерә. Ул Европада озак еллар дәвамында чагыштыр¬ мача тынычлык һәм татулык урнаштырырга мөмкинлек бирә. Александр III нең шәхсән көч куюы аркасында, Рос¬ сия белән Австро-Венгрия арасында сугыш башланмый кала, Германия һәм Франция арасында да сугышка юл ку¬ елмый. Александр III нең Азиядәге сәясәте. Россиянең Азия юнәлешендә төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: Урта Азиядә сугышка нокта кую һәм ул вакытта Англия кул астындагы Әфганстан белән ике арада ныклы чик сызыгы булдыру, шулай ук Ерак Көнчыгыштагы яңадан алынган җирләрне беркетү. Урта Азиядәге ярымкүчмә төрекмән кабиләләренең җирләрен әле дә булса беркем дә буйсындыра алмый. 1881 елда Геок-Тәпәне һәм Ашхабадны алганнан соң, 1882 елда Каспий аръягы өлкәсе барлыкка килә. Рус гас¬ кәрләре Әфганстан чигенә якынайганнан-якыная баралар. Нәтиҗәдә 1885 елда Мервский оазисы һәм Кушки шәһәре яулап алына.
251 Англиянең протестларына Александр III икеле-микеле җаваплар гына бирә. Бөекбритания Европада русларга каршы коалиция туплый алмый. Россия Англия белән бәрелештән качып котыла. 1885 елда, Россия белән Әфган- стан арасындагы чикне билгеләү өчен, инглиз-рус хәрби комиссияләре төзү турында килешүгә кул куела. Комис¬ сияләрнең эше 1895 елда тәмамлана: Россия белән Әфган- стан арасындагы чик сызыгы ачыклана. Россиянең чиклә¬ рен киңәйтү һәм аның составына Урта Азиядәге яңа җир¬ ләрне кушу этабы шуның белән тәмамлана. Александр III патшалык итүенең соңгы елларында, Евро¬ пада һәм Урта Азиядә эшләрне җайга салгач, Ерак Көн¬ чыгышка да игътибар итәргә мәҗбүр була. Ил үзәге белән элемтәнең, яхшы юлларның булмавы, хәрби көчләрнең йомшаклыгы Россияне бу районда халыкара хәлнең кат¬ лаулануыннан качарга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта Япония һәм Америка промышлен¬ никлары, диңгез чикләре сакланмау сәбәпле, әлеге гаҗә¬ еп бай төбәкнең табигый байлыкларын ерткычларча та¬ лыйлар. Россия һәм Япония мәнфәгатьләренең бәрелеше котылгы¬ сыз була. Бик тиз көчәеп баручы Япония, 1894 елда Кытай¬ ны җиңгәннән соң, Россиягә каршы сугышка әзерләнә баш¬ лый. Германия ярдәме белән яхшы әзерлекле армия булды¬ рыла. Ул Ерак Көнчыгыштагы рус гаскәрләрен сан ягыннан күп тапкырлар узып китә. Англия белән АКШ Япониягә хәрби-диңгез флоты төзергә ярдәм итәләр. Икътисади сәбәпләр генә түгел, хәрби ихтыяҗлар да Бөек Себер юлын — Транссебер тимер юлын төзүгә этәрә. Балкайда Росһия дипломатиясе бик зур уңышсызлыклар- га очраса да, Россия бөек держава булып кала, һәм XIX гасыр ахырына кадәр чиктә тынычлык саклана. Әмма тышкы сәясәттәге кискен каршылыкларны Александр III бөтенләй юкка чыгармый, ул аларны вакытлыча туктатып кына тора. /О\1 Сораулар һәм биремнәр I 1. Александр III нең тышкы сәясәтендәге яңа үзенчәлек¬ ләр нәрсәдә чагыла? 2, Тышкы сәясәтнең нинди юнәлешләрендә Александр III традицион алымнарга таяна? 3. Замандашлары Александр III не тынычлык сакчысы дип атаганнар. Бу дөресме? 4. XIX гасырның икенче яртысында Россия нинди территорияләр¬ не үзенеке итә? 5. «Рус патшасы балык тотканда, Европа көтеп тора ала» дигән сүзләрне Александр III әйткән диләр. Бу сүзләр нәрсә хакында сөйли?
252 Документ Россия белән Франция арасындагы хәрби конвенция проектыннан. 1892 ел, 5 август Бердәй тынычлыкны саклау омтылышы белән рухланган Франция белән Россия, Өчлек союзы гаскәрләре аларның бер¬ сенә һөҗүм иткәннән соң, оборона сугышы таләпләренә җавап бирердәй әзерлекне бердәнбер максат итеп куеп, түбәндәгеләр турында уртак фикергә килделәр: 1. Әгәр Франциягә Германия яисә Германия ярдәме белән Италия һөҗүм итсә, Россиянең барлык гаскәрләре Германиягә каршы һөҗүмгә күчәчәк. Әгәр Россиягә Германия яисә Германия ярдәме белән Австрия һөҗүм итә калса, Франциянең барлык гаскәрләре Германиягә каршы һөҗүмгә күчәчәк. 2. Өчлек союзы яисә аңа керүче берәр держава гаскәрлә¬ рен мобилизацияләгән очракта, Франция һәм Россия, бу ту¬ рыда хәбәр алу белән, бернинди алдан килешүләрне көтеп тор¬ мыйча, ашыгыч рәвештә бер үк вакытта икесе дә гаскәрләрне мобилизацияләп, үз чикләренә мөмкин кадәр якынрак ки¬ терәләр. Германиягә каршы барачак хәрәкәттәге армиядә Франция ягыннан — 1 300 000, ә Россиядән 700 000 нән 800 000 гә кадәр кеше исәпләнәчәк. Бу гаскәрләр тулысынча һәм бик тиз һөҗүмгә күчәчәк: Германиягә берьюлы көнчыгышта да, көнбатышта да сугышырга туры киләчәк... 5. Россия дә, Франция дә сепарат солых төземәячәк. 6. Өчлек союзы булганда, бу конвенция көченнән чыкмая¬ чак. 7. Югарыда саналган пунктлар үтә нык яшерен. Документка сораулар: Рус-француз килешүенең төп поло¬ жениеләре нәрсәдән гыйбарәт? Ул нинди максат белән төзелә? Сүзлек запасын киңәйтәбез: ■иииииииияиииииижгг~"~“ nrn-mr-"" лЯЯВВИВНВНЬмвнизввЕнннммнмн Мобилизация — хәрби көчләрне тыныч хәлдән сугышчан әзерлеккә күчерү. Сепарат солых — үз союзникларыннан яшерен рәвештә яисә аларның ризалыгы белән, сугыш алып баручы илләр коалициясенә кергән берәр ил һәм дошман як арасында төзелгән солых.
253 § 36. Мәгариф һәм фән Мәгариф үсеше. XIX гасырның икенче яртысында кре¬ постной хокук бетерелү, икътисади уңышлар мәдәният өлкәсендә дә зур үзгәрешләр китереп чыгара. Реформадан соңгы чорга укымышлылык дәрәҗәсе күтәрелү, мәгариф үсеше хас. Крепостной хокук бетерелгәннең беренче ике унъел¬ лыгында җәмгыять һәм дәүләт халыкны мәгърифәтле итү зарурлыгын тирәнтен аңлый. Земстволар белән бәйле мә¬ гариф комитетлары, мәгърифәт тарату белән шөгыльлә¬ нүче оешмалар барлыкка килә. Киң катлаулар өчен дә¬ реслекләр, китаплар басыла, халык мәктәпләре өчен акча җыю оештырыла. Гомуми башлангыч белем бирүне кертү мәсьәләсе тикшерелә. Мәктәптән тыш белем бирүнең төрле формалары киң тарала. 1859 елда Киевта (Россиядә беренче) якшәмбе мәк¬ тәпләре оештырыла. Аннан соң алар башка шәһәрләрдә дә барлыкка киләләр, 1862 елда бу мәктәпләрнең саны 300 дән артып китә. Мәктәпләрдә түләүсез укыталар. Дәүләт мәк¬ тәпләре белән чагыштырганда аларның укыту программа¬ сы күпкә киңрәк булуы белән аерылып тора. Укучыларны химия һәм физика нигезләре белән таныштыралар, шулай ук география һәм Россия тарихы укытыла. Алга таба, хөкүмәт карары белән, якшәмбе мәктәпләре¬ нең программасы шактый кыскартыла. Земстволар да халыкка мәгърифәт таратуда зур роль уйный башлыйлар. 1864 —1874 елларда гына да 10 меңгә якын земство мәктәбе ачыла. Хөкүмәт чиркәү-приход мәк¬ тәпләренә өстенлек бирә, әмма аларны тотарга аның акчасы җитми. Шуңа күрә земство мәктәбе башлангыч мәктәпнең иң киң таралган төре булып кала. Мондый мәктәпләр бар¬ лык губерна һәм өяз шәһәрләрендә, күпчелек авыл һәм район җирләрендә була. Гимназияләр урта мәктәпнең төп төре булып тора. 1861 елда Россиядә 85 ирләр гимназиясе булып, аларда 25 мең кеше белем ала. Чирек гасыр узуга, гимназияләрнең саны өч тапкыр үсә, гимназистлар 70 меңнән артып китә. 90 нчы еллар башына хатын-кызлар өчен 300 гә якын урта уку йорты ачыла. Аларда 75 мең кыз бала белем ала. Югары белем бирү өлкәсендә дә зур алга китеш күзәтелә. Томскида һәм Одессада яңа университетлар ачыла. Махсус югары уку йортлары эшли: Медицина-хирургия (Хәрби ме¬ дицина) академиясе, Технология, Тау, Элемтә юллары, Элек-
254 тротехника институтлары, Петровск авыл хуҗалыгы ака¬ демиясе һ. б. Хатын-кызлар өчен югары уку йортлары саф¬ ка баса. XIX гасыр ахырында Россиядә 60 тан артык югары уку йорты исәпләнә, аларда 30 меңгә якын студент исәпләнә. Әмма Россия халкының мәгърифәтлелек дәрәҗәсе Евро¬ пада иң түбәннәрдән булып кала бирә. 60 нчы елларда анда 135 кешегә 1 укучы туры килә, шул ук вакытта Франция¬ дә — 11 кешегә, Англиядә — 9, ә Пруссия дә 6 кешегә 1 уку¬ чы туры килә. 1897 елгы Россиядәге халык санын исәпкә алу беренче мәртәбә халыкның белем дәрәҗәсен тулаем күзалларга яр¬ дәм итә. Уртача белем дәрәҗәсе 21,1% тәшкил итә. Ир-ат- лар арасында укый-яза белүчеләр — 29,3%, ә хатын-кыз¬ лар арасында 13,1% була. Күпчелек укымышлы халык зур шәһәрләрдә яши. Халыкның нибары 1 % ы гына югары, 4 % ы урта белемгә ия була. Табигать фәннәренең уңышы. Сәнәгатьтәге уңышлар фән һәм техниканың төрле өлкәләрендәге казанышлар белән бәйле була. Рус галимнәренең күп кенә ачышлары гамәли характерда булып, практикада киң кулланыш табалар һәм бөтендөнья техника прогрессына зур өлеш кертәләр. Математик һәм механик Пафнутий Львович Чебышев берничә мәртәбә: «Фән тормышта үзенә тугрылыклы җи¬ тәкче таба», «фән үзе аның йогынтысы астында үсә: ул, аңар¬ га өйрәнү өчен, яңа предметлар ача», —дип ассызыклый. П. Л. Чебышев хәрби-гыйльми советның артиллерия бүле¬ ге әгъзасы булып тора һәм математик анализ өлкәсендәге фәнни мәнфәгатьләрен хәрби эшнең гамәли ихтыяҗлары белән бәйли. Галим машиналар теориясе, төрле механизм¬ нарның конструкцияләрен төзү белән дә кызыксына. Мәсә¬ лән, ул хайваннарның хәрәкәт-йөрешен имитацияләүче аяк¬ лы машина һәм автомат санау машинасы — арифмометр уйлап чыгара. Физик Александр Григорьевич Столетов 1876 елда, электромагнитик һәм электростатик зурлыкларның чагыш¬ тырмасын үлчәп, яктылык тизлегенә якын кыйммәтне таба. Столетов әлеге тикшеренүләрне Г. Герцтан алдан уздыра. Столетовның әлеге зурлыкны үлчәү турындагы тәкъдиме 1881 елда электрикларның I конгрессында кабул ителә һәм яктылыкның электромагнит теориясен расларга ярдәм итә. Профессор Александр Степанович Попов 1895 елның 25 апрелендә Рус физика җәмгыятендә радиоэлемтә турын¬ да доклад белән чыга һәм үзе ясаган радиоалгыч-тапшыр- гычны күрсәтә. Берничә елдан соң, әлеге ачышын тагын да
255 камилләштереп, ул 150 километр ераклыкта тапшыру һәм кабул итү мөмкинлеге тудыруга ирешә. 1900 елда Поповның радиоалгычы практик максатларда — Фин култыгында ба¬ лыкчыларны коткарганда файдаланыла. Бу ачышы өчен галим 1900 елда Парижда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә Зур алтын медальгә лаек була. 1876 елда Павел Николаевич Яблочков дугалы электр лампасы уйлап таба. Тиздән Яблочков лампочкалары бөтен дөньяда күп санлы шәһәр урамнарына яктылык сибәләр. 1881 елда диңгез офицеры Александр Фёдорович Можай¬ ский дөньяда беренче самолётның конструкциясен төзи. Дөрес, самолётны сынау уңышсыз төгәлләнә. 1888 елда үз¬ легеннән өйрәнгән механик Фёдор Абрамович Блинов чыл¬ бырлы трактор уйлап чыгара. Дмитрий Иванович Менделеев күпкырлы галим була. Ул — химия, физика, метрология, һавада очу, авыл хуждлы- гы, икътисад, мәгариф өлкәләренә караган 500 дән артык зур фәнни хезмәтнең авторы. 1869 елда Д. И. Менделеев табигать белемендә иң төп законнарның берсен — химик элементларның периодик законын ача. Бу ачышы белән ул бөтен дөньяга таныла. Менделеевның периодик системасы элементның химик үзенчәлекләре, ягъни сыйфатлары аның атом авырлыгы белән билгеләнүен күрсәтә. Шуның белән галимнең бу ачышы табигать үсешенең гомуми законнарын¬ нан берсе — сан үзгәрешләренең сыйфат үзгәрешләренә китерүе хакындагы законны ышандырырлык итеп раслый. Казан университеты ректоры Александр Михайлович Бут¬ леров органик химиягә нигез сала. Василий Васильевич Докучаев төрле туфракларның үзен¬ чәлекләре турындагы фәнгә башлангыч бирә. 1889 елда Парижда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә Россиянең туф¬ раклар коллекциясе һәм Докучаевның басылып чыккан хез¬ мәтләре күрсәтелә. Алар алтын медальгә лаек дип табыла. «Безнең далаларыбыз элек һәм хәзер» дигән китабында ул Россиянең кара туфраклы полосасында 1891 елда булган корылык белән көрәшү планын бәян итә. Бу план далалар¬ ның табигатенә урман утырту һ. б. юллар белән йогынты ясауны күздә тота. Натуралист галимнәр дә зур уңышларга ирешәләр. Иван Михайлович Сеченов баш мие рефлекслары турында тәгъ¬ лимат тудыра һәм биология фәнендә тамырдан борылыш китереп чыгара. Ул, фәндә беренчеләрдән булып, психик һәм тән күренешләренең бербөтенне тәшкил итүен һәм үзара
256 тыгыз бәйләнүен раслый. Кешенең фикерләү сәләте баш мие әшчәнлеге нәтиҗәсе булуын ассызыклый. Бу өлкәдәге тикшеренүләрне Иван Петрович Павлов дәвам итә. Аның шартлы рефлекс турындагы өйрәтмәләре хайваннарның һәм кешенең баш мие турында хәзерге күзал¬ лауларга нигез була. Павлов фикеренчә, шартлы рефлекс — организмның әйләнә-тирә мохиткә иң югары һәм иң соң¬ гы яраклашу формасы. Әгәр шартсыз рефлекс әлеге төрнең барлык вәкилләренә хас организмның чагыштырмача даи¬ ми тумыштан килүче реакциясе булса, шартлы рефлекс исә — организмның яңа табышы. Нәм ул индивидуаль тормыш тәҗрибәсе туплау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Илья Ильич Мечников һәм Николай Фёдорович Гамалея Россиядә беренче бактериология станциясен оештыралар, котыру авыруына каршы көрәш чараларын эшлиләр, авыл хуҗалыгында үсемлекләрне корткычлардан саклауга зур әһәмият бирәләр. Географик белемнәр үсеше. Күренекле галимнәрнең күп санлы экспедицияләре нәтиҗәсендә география фәне дә зур уңышларга ирешә. Академик адмирал Ф. П. Литке Камчатканы, Чукотканы һәм Тын океанның төньяк өле¬ шендә урнашкан утрауларны өйрәнә. Н. М. Пржевальский, И. В. Мушкетов, Н. А. Северцов, А. П. һәм О. А. Федченко- лар Үзәк Азиядә зур геологик һәм зоологик тикшеренүләр алып баралар. Николай Михайлович Пржевальский моңар¬ чы европалыларга билгеле булмаган тау сыртларын һәм зур тау күлләрен ача, беренче мәртәбә кайбер хайваннарга (кыр¬ гый атка, кыргый дөягә, тибет аюына) тасвирлама бирә. Ул җыйган гербарийда (16 мең данә) ботаниклар үсемлекләр¬ нең 218 яңа төрен һәм 7 ыругын ачалар. Николай Николаевич Миклухо-Маклай тормышын Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Австралиядә, Тын океан утрау¬ ларында яшәүче халыкларны өйрәнүгә багышлый. 2 ел ярым (1871 —1872, 1876 —1877, 1883) ул Яңа Гвинеяның төньяк- көнчыгыш ярларында яши һәм җирле халыкның ышаны¬ чын казана. Ул бу утрауның көньяк-көнбатыш һәм ике тап¬ кыр көньяк-көнчыгыш ярларында була, Малакканың эч¬ кәреге районнарына ике мәртәбә сәяхәт кыла, Филиппинны һәм Индонезияне күрә, Австралиядә яши һәм анда биоло¬ гия станцияләре төзи. 1881 елда ул Яңа Гвинеяда колониза¬ торларга каршы көрәшергә тиешле яңа бәйсез дәүләт — Папуаслар Союзы төзү проектын эшли. 1886 елда Миклу¬ хо-Маклай Россия хөкүмәтеннән Яңа Гвинеяда община- артель социализмы принципларына корылган «ирекле рус
257 колониясе» оештырырга рөхсәт сорый. Әмма аның үтенече канәгатьл әндерелми. Гуманитар фәннәр үсеше. Гуманитар фәннәр өлкәсендә рус тарихчыларының хезмәтләрен аерып күрсәтергә кирәк. Профессор, Мәскәү университетының башта тарих-филоло- гия факультеты деканы, аннан соң ректоры булган Сергей Михайлович Соловьёв 29 томлык «Иң борынгы чорлардан алып Россия тарихы »н яза. Россиянең бөек реформаторы тууга 200 ел тулу уңаеннан дөнья күргән «Бөек Пётр ту¬ рында халык китабы» («Публичные чтения о Петре Вели¬ ком») иҗтимагый тормышта һәм фәнни даирәдә гаять әһә¬ миятле вакыйга итеп кабул ителә. С. М. Соловьёв тарихи үсешне дәүләт хәрәкәткә китерә дип санаган дәүләт мәк¬ тәбенә карый. Ул үзенең тикшеренүләрендә Россия һәм Көнбатыш Европа үсешендәге уртак якларга туктала һәм чагыштырма-тарихи метод тарафдары булып кала. С. М. Соловьёвның шәкерте Василий Осипович Ключев¬ ский 1882 елда Мәскәү университетында «Борынгы Русьта боярлар думасы» дигән темага докторлык диссертациясе як¬ лый. Ул — күп санлы тарихи тикшеренүләр һәм «Рус тари¬ хы курсы» авторы. Мәскәү университетында да ул шушы курсны укыта. Галим тарихи вакыйга һәм күренешләрнең социаль-икътисади сәбәпләрен өйрәнүгә зур әһәмият бирә. В. О. Ключевскийның лекцияләренә тарих-филология фа¬ культеты студентлары гына түгел, башка факультетлардан да бик теләп йөриләр. Лекцияләр, гадәттә, көчле кул чабу¬ лар белән тәмамлана. 1883 елда Мәскәүдә Тарих музее ачылу илнең фәнни һәм педагогик тормышында гаять әһәмиятле вакыйга була. XIX гасырның икенче яртысында Россия фәне зур биеклекләр яулый. Рус галимнәре бөтендөнья фәнни фикерен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Крепостной хокук бетерелгәннән соң башланган үзгәрешләр әлеге матур башлангычларга нигез булалар. Алар Россия кешесенең фикерен уяталар һәм фәнни эзләнүләргә юл ачалар. Сораулар һәм биремнәр xSZ I 1. Россиядә мәгариф үсешенә нәрсә характерлы булуын ачык¬ лагыз. 2. Россия фәне үсешендәге алга ыргылыш нинди сәбәпләр белән аңлатыла? 3. Рус галимнәренең тормышта киң кулланылыш тапкан зур фәнни ачышлары хакында сөйләгез. 4. XIX гасырның икенче яртысында сезнең төбәктә туган яисә эшчәнлеге сезнең төбәк белән бәйле бөек галимнәр турында сөйләргә әзерләнегез.
258 Документлар Алдынгы педагогларның эше (П. Н. Милюковның «Рус мәдәнияте тарихы буенча очерклар »ыннан) Бер генә укытучысы булган өчьеллык авыл мәктәпләре¬ нең барлыкка килүе белән, земство Александровский (элек¬ кеге Екатеринослав губернасы) училищесы советы әгъзасы Н. А. Корфка бурычлы. Ул 60 нчы еллар рус педагогикасы башлангычларын ялкынланып яклаучы земство эшлеклесе була. ...Корф әлеге педагогика алымнарыннан файдалана һәм аларны тагын да үстерә. Укыту аша тәрбияләү, практик тор¬ мышка әзерләү һәм әйләнә-тирә мохит белән якыннан таныш¬ тыру; «халык җир кит өстендә утыра, ә тәгәрмәч дыңгырда¬ ганнан күк күкри дип уйламасын өчен» табигать фәннәренә юл яру, надан калмас өчен, якшәмбе мәктәпләрендә кабатлау дәресләре оештыру (3 ел дәвамында һәр уку сезонында 20 шәр якшәмбе), чөнки өчьеллык кыска курслар гына булганда, на¬ данлык куркынычы һәрчак янап тора; ниһаять, укытучылар әзерләү: 5 ел эчендә (1867 —1872) Екатеринослав губернасы¬ ның ике өязендә 50 дән артык мәктәп ачкан Корф әнә шун¬ дый карашларны пропагандалый. В. О. Ключевский хакында (М. А. Голубцова истәлеклә¬ реннән) Шимбә көн сәгать 12 ләр тирәсендә аудитория «Ключев- скийга килүче» дәртле һәм чуар халык белән тула: алар ара¬ сында төрле факультет студентлары, курсисткалар, хәтта ру¬ ханилар да бар. Офицерлар галереяларда, баскычларда уты¬ ралар, эстрада кысан; бары тик кандилләр генә буш каладыр: биек тәрәзә төпләренә, җылыту торбаларына кадәр менеп ур¬ нашалар. Мөгаен, бу аудитория 200 ләп кешене сыйдырган¬ дыр. Халыкның кәефе күтәренке, студентларча гамьсез... шаркылдап көлү, сызгыру, җырлап җибәрү дисеңме — берни аңлап булмый. Кыңгырау чыңлый. Аудитория тына... «Килә» дип пышыл¬ даган тавышлар ишетелә. Василий Осипович, бөкрәеп, халык¬ ка башын ия-ия, яны белән түргә уза. Аудитория бер минутка тын-тын кала. Ключевский кафедрага менә, һәм бердәм, күңел¬ ле, көчле алкышлар мәңге туктамас күк тоела. В. О. башын иеп басып тора, туктарга куша, ашыкмыйча гына ян-як ке¬ сәләреннән ниндидер кәгазь кисәкләре тартып чыгара һәм кинәт урнашкан тынлык эченнән аның акрын тавышы ише¬ телә. Беренче җөмләләрне зур игътибар белән тыңламасаң,
259 ишетми калуың да бар. Әмма аның тавышы бик тиз көрәя, һәм ул тыңлаучыны кайда тели шунда алып китә... В. О. Ключевский һәрвакыт аудиторияне — аның белем дәрәҗәсен, кызыксынуын һәм симпатиясен бик яхшы белә һәм моннан бик оста файдалана. Җөмләләре ныклап уйлан¬ ган схемага корылган, якты образлар, тапкыр чагыштырулар — болар барысы да тыңлаучыны гипнозлый; аңа каршы торып булмый, һәм ул, кешене үзенә буйсындырып, үзе артыннан бөтен нәрсә якын һәм кадерле тоелган үткәнгә алып кереп китә. Документларга сораулар: 1. Земство әшлеклеләре халык¬ ны мәгърифәтле итү мәсьәләсенә ничек карыйлар? Әлеге караш шул ук өлкәдәге дәүләт сәясәтеннән нәрсәсе белән аерыла? 2 В. О. Ключевский лекция вакытында нинди алымнардан файдалана? 3. Документтан сез студентлар тормышының нинди үзенчәлекләре хакында белдегез? запасын киңәйтәбез: Гуманитар фәннәр — кешелек җәмгыятен өйрәнүгә мө¬ нәсәбәте булган фәннәр (тарих, филология, икътисад фәннә¬ ре һ. б.). Рецидив — нәрсәнеңдер яңадан кабатлануы. Табигать фәннәре — табигатьне өйрәнүче фәннәр. § 37. Әдәбият Һәм сынлы сәнгать Әдәбият. XIX гасырның икенче яртысында әдәбият Рос¬ сиядәге рухи тормышның үзәгендә тора. Халыкның укы¬ мышлылык дәрәҗәсе күтәрелә бара. Ә өлгергән тормыш мәсьәләләрен тикшерү мөмкинлеге булмый. Шул сәбәпле рус әдәбияты әһәмиятле мәдәни күренеш булып кына кал¬ мый, ә иҗтимагый вазифалар да башкара. «Сәяси иреге бул¬ маган халыкның әдәбияты — бердәнбер трибуна, — дип яза А. И. Герцен. — Шул биеклектән ул үзенең ачуын да, намус авазын да ишеттерә ала». XIX гасырның икенче яртысында тәнкыйди реализм төп сәнгати юнәлеш булып тора. Ул реаль чынбарлыкны тәнкыйть күзлегеннән чыгып тасвирлауга зур игътибар бирә. Бу чор әдәбиятында фаш итү рухы өстенлек итә, гади кеше тормышына игътибар арта, җәмгыятьтәге бозыклык¬ ларга каршы көрәшү юлларын һәм чараларын табарга ом-
260 тылу алгы планга чыга. Михаил Евграфович Салтыков- Щедрин иҗаты фаш итүче әдәбиятның иң матур үрнәге булып тора. Бөек сатирикның әсәрләре аша Россия бер үк вакытта көлке дә һәм куркыныч та булып күз алдына ки¬ леп баса («Губерна очерклары», «Бер шәһәрнең тарихы», «Головлёвлар гаиләсе», «Кире беткәннәр»). Язучы куллан¬ ган сәнгати алым — гротеск. Үз әсәрләрендә ул кешеләрдә¬ ге барлык бозык һәм көчсез якларны бик нык күпертеп күрсәтә. Язучы чиновникларны да, югары даирә вәкиллә¬ рен дә, сәүдәгәрләрне дә, туып килүче буржуазияне дә аяусыз тәнкыйть утына тота. Фёдор Михайлович Достоевский әсәрләре («Фәкыйрь- фокра», «Җинаять һәм җәза», «Бертуган Карамазовлар», «Идиот», «Мескенлеккә дучар булганнар...») ул — кешенең газапка күмелгән эчке дөньясы, хокуксыз һәм рәнҗетелгән шәхес фаҗигасе. Язучы төшенкелеккә бирелүнең ни рәвеш¬ ле кешенең җанын җимерүен, аның акылын икегә бүлгәләвен күрсәтә; бер яктан, кеше үзенең түбән җанлы булуын аңла¬ са, икенче яктан, анда протест белдерү, үзен ирекле шәхес итеп күрсәтү теләге уяна. Еш кына Достоевский героеның үз-үзен расларга тырышуы башбаштаклыкка — җинаятькә китереп җиткерә. Әмма язучы әлеге баш күтәргән кешеләр ягында түгел, ул киң күңелле, нечкә тоемлау хисенә ия ге¬ ройларын ярата. Кешенең рухи таянычын Достоевский Алла идеясендә күрә. Лев Николаевич Толстойның иҗаты чәчәк аткан чор да XIX гасырның икенче яртысына туры килә. Аның «Сугыш һәм тынычлык», «Анна Каренина», «Яңадан туу» кебек бөек романнары, повесть, хикәяләре, драма әсәрләре гаять зур сәнгатьчә осталык белән кеше күңеленең иң катлаулы ки¬ черешләрен ачып бирәләр, югары катлаулар даирәсендә ха¬ кимлек итүче әхлакны, гореф-гадәтләрне каты тәнкыйть утына тоталар. Еш кына язучы халык әхлагын һәм халык традицияләрен аларга кискен каршы куя. 70 нче еллар ахырында Антон Павлович Чеховның да әдәби эшчәнлеге башлана. Чехов геройлары — тормыш мәшәкатьләренә чумган, тирә-юньдәгеләрнең ваемсызлы- гыннан һәм аңламавыннан газап чигүче вак чиновниклар, бөлгән дворяннар, провинция интеллигенциясе, студентлар. А. П. Чехов кешене тормыштагыча итеп күрсәтергә омты¬ ла. Өстәмә бизәкләр дә кертми, укучыда кызгану тойгысы уятуны да, аны дулкынланырга мәҗбүр итүне дә максат итеп куймый. «Үзенең ниндилеген ачып күрсәткәндә генә, кеше яхшы якка үзгәрәчәк»,— ди ул.
261 XIX гасырның икенче яртысында рус әдәбияты шул за¬ ман героеның гомумиләштерелгән портретын бирергә омтыла: кеше хәрәкәттә, ул яшәп килүче чынбарлык белән килешергә теләми. Әдәбиятта яңа геройлар — интелли¬ гентлар, нигилистлар, профессиональ революционерлар бар¬ лыкка килә. Иң беренчеләрдән булып мондый герой образын Иван Сергеевич Тургенев иҗат итә. 1860 елда аның «Давыл алдыннан» романы басылып чыга. Язучы разночинец бол¬ гар Инсаров образы аша нык характерлы, үзенең бөтен көчен Ватанын азат итүгә бирергә омтылган кешене күрсәтә. «Ата¬ лар һәм балалар» романында да И. С. Тургенев «яңа кеше¬ не» сәнгатьчә өйрәнүен дәвам итә. Романда элеккеге җәмгы¬ ять тормышы калыпларының катлаулы һәм рәхимсез җиме¬ релү процессы күрсәтелә, тормышның барлык өлкәләрендә алпавытлар һәм крестьяннар, дворяннар һәм разночинецлар арасындагы дворяннар катлавы эчендәге каршылыклар һәм бәрелешләр ачыла. Болар барысы да романда төрле катлау¬ лар арасындагы киртәләрне җимерүче, гадәти тормыш агы¬ мын үзгәртүче җимергеч стихия булып күз алдына килеп ба¬ са. Романның төп герое — нигилист Базаров — бу стихия¬ нең чагылышы булып тора. Тургенев үз героена ике төрле мөнәсәбәттә торса да, ул аны кыю, эзлекле карашка ия кеше итеп күрсәтә. Иске җәмгыятьне җимерү мондый кешеләр өчен үзмаксатка әверелә. Язучы, дулкынланып, әнә шул про¬ цессны күзәтә. Бу тема Ф. М. Достоевскийның «Холыксызлар» рома¬ нында тагын да шомлырак яңгыраш таба. Әсәр Нечаев эше эзләреннән языла. Достоевский «нечаевчылык»та га¬ ять куркыныч җәмгыять авыруы билгеләрен күрә. Җәм¬ гыятьнең укымышлы өлеше революцион романтизмга табына. Нәтиҗәдә «максат чараларны аклый» дигән фи¬ керне үзләренең төп лозунгына әверелдергән кешеләр пәйда була. Аларның аңында әхлак төшенчәсе юкка чыга. Үз мак¬ сатларына ирешү өчен, алар теләсә нинди җинаятькә бара¬ лар. Кешеләрнең тормышына һәм үлеменә баш булу хоку¬ кын үзләштереп, үзләрен хәтта Алладан да өстен куялар, дип исәпли язучы. Җир йөзендә гадел җәмгыятьне мондый кешеләр беркайчан да төзи алмаячак. Чөнки әхлаксыз сәясәт бары тик җимергеч көчкә генә ия. Н. А. Некрасов (1821 —1878) тәнкыйди реализмның иң эзлекле тарафдарларының берсе була. Разночинец яшь¬ ләр аны үзләренең идея юлбашчысы итеп саныйлар. Халык тормышы, андагы өметсез караңгылык, кайгы-хәсрәт аның иҗатында төп урынны алып тора. Шул ук вакытта аның
262 әсәрләрендә («Русиядә кемнәр яхшы яши?» һ. б.) изүчеләр¬ гә каршы халык фетнәсе идеясе дә ачык чагыла. Нәкыш. XIX гасырның икенче яртысында рус нәкыше дә әдәбият хәл итәргә омтылган иҗтимагый мәсьәләләр бе¬ лән яши. Анда да тәнкыйди реализм төп иҗат юнәлешенә әверелә. Василий Григорьевич Перов бу юнәлешне тоткан иң зур рәссамнарның берсе була. Ул үз заманының күп кенә күңел¬ сез якларын фаш итеп күрсәтә ала. 1861 елда Перов «Пас¬ ханы дин кушканча бәйрәм итү» картинасын яза. Картина шундый зур уңыш казана, хәтта җәмгыятьтә гауга чыгуга сәбәп була. Анда күзләре томаланган исерек поп сурәтләнгән. Лаякыл исерек дьячок, кулына кадило тотып, болдырда аунап ята. Бер карт иконаның астын өскә каратып тоткан. Хуҗабикә исереккә су сибә һ. б. Картина руханиларны һәм фәкыйрь, кыерсытылган караңгы халыкның томаналыгын фаш итә. В. Г. Перов картиналарында Россиядә яшәгән кат¬ лауларның хәле турында тәфсилләп сөйләнә («Мытищида чәйләп алу», «Сәүдәгәр йортына гувернантка килгәч», «Шәһәр чыкканда соңгы кабак»). Балаларның авыр тормы¬ шын чагылдырган картиналар («Тройка») аеруча зур тәэ¬ сир көченә ия. 1863 елда Россиянең сәнгать тормышында акылга сый¬ маслык вакыйга була. Сәнгать академиясен тәмамлаучы 14 студент Скандинавия мифологиясеннән алынган мәҗбүри сюжетларга картиналар (диплом эше) язудан баш тарталар. Рәссам хәзерге Россия тормышыннан тагын да яхшырак темалар таба ала, дип дәлиллиләр алар моны. Ирекле тема¬ га язарга рөхсәт бирелмәгәч, бунтарьлар Академияне таш¬ лап чыгып китәләр һәм Петербург рәссамнар артеленә ни¬ гез салалар. 1870 елда ул Сәйяр күргәзмәләр ширкәте (То¬ варищество передвижных художественных выставок) дип үзгәртелә. Күргәзмәләр Петербургта һәм Мәскәүдә генә түгел, ә бөтен Россия буйлап оештырыла. Бу — рус рәссамнары¬ ның үзенчәлекле «халык арасына чыгу»ы була. Россия про¬ винциясе тормышында күренекле вакыйгага әйләнгән әлеге күргәзмәләргә картиналар сайлап алганда, тормыштагы бар¬ лык кискен һәм көнүзәк мәсьәләләрне чагылдыру төп кри¬ терий итеп алына. Әлеге ширкәтнең җитәкчесе һәм теоретигы Иван Нико¬ лаевич Крамской була. Рус нәкыше тарихына Крамской атаклы портретчы буларак кереп кала. Ул күренекле рус мәдәнияте эшлеклеләре образларыннан (М. Е. Салтыков- Щедрин, Н. А. Некрасов, Л. А. Толстой) торган тулы бер се¬
263 рия тудыра. Крамскойның күп кенә әсәрләре («Таныш бул¬ маган ханым», «Олы хәсрәт») портрет һәм тематик картина чигендә тора. Ширкәтнең беренче уставына кул куйган рәссамнар ара¬ сында Н. Н. Ге, А. К. Саврасов, И. И. Шишкин, бертуган К. Е. һәм В. Е. Маковскийлар, В. Г. Перов була. Соңрак аларга И. Е. Репин, В. И. Суриков, бертуган В. М. һәм А. М. Васнецовлар, Н. А. Ярошенко, К. А. Савицкий һ. б. кушыла. 80 нче еллар уртасыннан күргәзмәләрдә В. А. Се¬ ров, И. И. Левитан, В. Д. Поленов та катнаша башлый. XIX гасырның икенче яртысында Илья Ефимович Ре¬ пин һәм Василий Иванович Суриковларның иҗаты рус нәкы¬ шендә реализм чәчәк аткан чорны тәшкил итә. Алар үз по¬ лотноларында рус халкының гомумиләштерелгән образын тудыралар. Репинның «Бурлаклар Идел буенда», «Көтмәгән¬ нәр иде», «Тәүбә итмәде», «Пропагандистны кулга алу» ке¬ бек эшләре аеруча зур иҗтимагый яңгыраш таба. 70 — 80 нче елларда рәссам тарихи тема белән мавыгып китә («Патша кызы Софья», «Явыз Иван улы Иван белән», «Запорожье кешеләре төрек солтанына хат яза»). Репин гаҗәеп оста портретчы да була. Безгә күп санлы язучыларның, компо¬ зитор һәм актёрларның образларын иҗат итеп калдыра. Василий Иванович Суриков картиналары — сәнгатьчә кабат тудырылган тарих. Төп герое — рус халкы. «Сугыш¬ чыларны җәзалау иртәсе», «Меншиков сөргендә», «Байбикә Морозова», «Ермакның Себерне яулавы» картиналары рус нәкышенең алтын фондына кертелгән. Виктор Михайлович Васнецов рус халык риваятьләренә мөрәҗәгать итә («Алёнушка», «Каһарман юллар чатында», «Баһадирлар», «Игорь Святославович кыпчаклар белән су¬ гышканнан соң»). Аның картиналарында — халык әкият¬ ләре рухы, дини эзләнүләр һәм баһадир халыкның язмышы хакында уйланулар. Урта-рус пейзажы, Себернең кырыс табигате дә күп кенә рәссамнарның игътибар үзәгендә була. Иван Иванович Шиш¬ кин картиналарында рус табигатенең кодрәте, көче, бөекле¬ ге чагыла. Баһадир халык бу сыйфатларга ия булырга тиеш («Арыш басуы», «Урман кисү», «Наратлык. Вятка губерна¬ сындагы төз наратлар»). Туган җиргә мәхәббәт сагышы белән сугарылган лирик пейзаж Алексей Кондратьевич Сав¬ расовка якынрак («Яз хәбәрчеләре»). XIX гасырның икенче яртысында иҗат иткән пейзаж¬ чылар арасында Архип Иванович Куинджи аерым урын алып тора. Ул — яктылык эффектларын гаҗәеп оста бирү¬
264 че рәссам («Украин төне», «Каенлык», «Днепр төне»). Исаак Ильич Левитан картиналарында да рус пейзажы искиткеч матур итеп сурәтләнә. Иван Константинович Айвазовский рәсемнәре дә халык арасында популяр була. Ул, барыннан да бигрәк, диңгезне ясарга ярата. Скульптура. Марк Матвеевич Антокольский XIX га¬ сырның икенче яртысында иң күренекле сынчыларның берсе була. Үзенең карашлары белән ул передвижник- ларга (Сәйяр күргәзмәләрендә үзенең картиналары белән катнашкан реалист-рәссамнарга. — ред.) иярә. М. М. Анто¬ кольский тарихи портретлар сериясе иҗат итә — «Иван Грозный», «Пётр I», «Ярослав Мудрый», «Ермак». 1880 елның июнендә Мәскәүдә А. С. Пушкинга һәйкәл ачылу илнең мәдәни тормышында иң күренекле вакыйга¬ ларның берсе була. Ьәйкәл халыктан җыйган акчага салына. Аның авторы — атаклы сынчы Александр Михайлович Опекушин. Михаил Осипович Микешин үзенең Новгородтагы (1862) «Россиянең меңьеллыгы» дип аталган һәйкәлендә 129 скульптур фигура иҗат итә. Петербургта (1873) Екатерина II гә һәйкәл салганда да, ул әлеге алымнарга мөрәҗәгать итә. /О\1 Сораулар һәм биремнәр XLZ ‘ 1. XIX гасырның икенче яртысында рус әдәбияты җәмәгать¬ челекне борчыган нинди проблемалар күтәрә? 2. XIX гасырның икен¬ че яртысында рус әдәбиятында Россия тормышындагы нинди күренешләр чагылыш таба? 3. XIX гасырның икенче яртысында рус әдәбияты нинди бурычлар үти? 4. Передвижниклар рус сәнга¬ тенә нинди яңалык алып киләләр? Документ Мәскәүнең сәнгать тормышы турында (әдәбиятчы Н. Д. Телешовның «Элекке Мәскәү» дигән язмаларыннан) Шушы ук чорда аерым кешеләрнең — бертуган Третья¬ ковларның... сәнгать галереялары зур иҗтимагый күренешкә әйләнде. Аңа нигез салгАн кеше — Павел Михайлович Третья¬ ков. Үтә тыйнак һәм рус сәнгатенең бөеклегенә ихлас ышан¬ ган бу зат, гадәттә, күргәзмәләргә кадәр үк рәссамнарның остаханәләренә килеп, галерея өчен иң күренекле картина¬ ларны сатып ала торган була. Соңыннан, күргәзмәгә куйганда атаклы картиналарга әверелгән бу рәсемнәр астына: «Третья¬ ков галереясы өчен сатып алынды», — дип язып куелган. Моның белән барлык, хәтта иң атаклы рәссамнар да бик нык
265 горурланганнар. Аның гаять зур коллекциясен (махсус төзелгән аерым йортта урнаша) теләге булган һәр кеше кереп карый һәм хәтта күчермәләр ала алган. 1892 елда ул үзенең атаклы галереясын йорты белән бергә шәһәргә бүләк итә. Мәскәү гаять кыйммәтле сәнгать әсәрләренә хуҗа була... Передвижник-рәссамнар да бик зур иҗтимагый эш башка¬ ралар: алар оештырган күргәзмәләр Мәскәү өчен бәйрәмгә тиң була. Мин көннәр буе шул күргәзмәләрне карап йөри идем. Бу залларда салкын һәм тыныч караш саклау мөмкин түгел иде. Тамашачы һәрвакыт рәссамнарның осталыгына гына түгел, әсәрләрнең сюжетына, эчтәлегенә, идеясенә хәйран кала иде... Әлеге «Сәйяр» һәм шулай ук «Вакытлы» күргәзмәләрдәге иң яхшы дип табылган рәсемнәр соңыннан Третьяков галерея¬ сында урын алды. Репинның «Явыз Иван», «Көтмәгәннәр иде», Суриковның «Байбикә Морозова», «Сугышчыларны җәзалау иртәсе», Виктор Васнецов, Поленов картиналары, Айвазовский рәсемнәре, Шишкин, Левитан пейзажлары, Прянишников һәм Маковский иҗатындагы жанрлар, Серов портретлары тирә¬ сендә тулы бер әдәбият барлыкка килде. Газеталар, нинди юнәлеш тотуларына карап, я мактап язды, я яклап яисә кар¬ шы язылган бәхәсле мәкаләләр басты. Верещагинның бата¬ лия рәсемнәре, Савицкийның «Сугышка» һәм «Крючник» яисә Ярошенконың «Кая карама тормыш» һәм «Кочегар», Касат- кинның «Шахтёр кыз» һәм «Күмер казучылар» картиналары күпләрне тирәннән уйланырга мәҗбүр итте. Бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчкәндә, күргәзмәләр цен¬ зура аша үтәләр иде. Бер шәһәрдә рөхсәт алган картиналар, теге яисә бу кешенең субъектив карашы аркасында, икенче бер шәһәрдә оештырылган күргәзмәдә күрсәтелмиләр иде. Документка сораулар: 1 Телешов язмаларында Мәскәү- нең сәнгать тормышындагы нинди күренешләр хакында сүз бара? 2. Передвижник-рәссамнарның картиналарыннан төзелгән күргәзмәләрне халык һәм хакимият ничек бәяли? 3. Документта телгә алынган картиналарның репродукция¬ ләрен табарга тырышып карагыз. Ни өчен бу рәсемнәр, сәнгать әсәре булудан тыш, зур иҗтимагый яңгыраш та алалар?
§ 38. Архитектура, музыка, театр, халык иҗаты Архитектура. Архитектура тулысынча классицизмнан арына. Яңа төр сәнәгать предприятиеләре һәм дәүләт уч¬ реждениеләре биналары, вокзаллар, кибетләр, базарлар, хастаханәләр, банклар, күперләр, театрлар, күргәзмә залла¬ ры яңа архитектур чишелеш таләп итә. Архитекторлар аны, готика, ренессанс, барокко һ. б. архитектур стильләрдәге мотив һәм закончалыкларны файдаланып, үткәннән эзлиләр. Нәтиҗәдә эклектика («эклегейн» дигән грек сүзеннән — сай¬ лау, сайлап алу) хакимлек итә башлый. Мәсәлән, М. Месма- хер Петербургта Дәүләт советы архивы бинасын Яңарыш чоры архитектурасы рухында эшли. А. И. Кракау, Балтыйк вокзалы бинасын һәм Нева елгасының Англия ярында ур¬ нашкан барон Штиглиц йортын төзегәндә дә, Яңарыш чоры мотивларын кертә. «Неорус» (яисә «псевдорус») стиле киң тарала. Чатыр түбәләр, каланчалар, бизәкле декор, уеп-сырлап ясалган йөз¬ лекләр, шул чор кешесенең сүзләре белән әйткәндә, «мәрмәр сөлге һәм кирпеч чигү» модага керә. Мәскәүнең атаклы Тарих музее (А. А. Семёнов һәм В. О. Шервуд), Шәһәр ду¬ масы (Д. Н. Чичагов), Югары сәүдә рәтләре (А. Н. Померан¬ цев) биналары шушы стильдә эшләнә. Табыш китерүче күпкатлы һәм күп фатирлы йортлар XIX гасырның икенче яртысында рус архитектурасының аерым бер сәхифәсен тәшкил итә. Аларны төзегәндә, заказ¬ чы, бик аз акча тотып, мөмкин кадәр күбрәк табыш алырга омтыла. Мондый йортларны коруга әллә ни иҗади якын килү дә таләп ителми. Алар XX гасырның типовой архи¬ тектурасына пролог ролен үтиләр. Музыка. XIX гасырның икенче яртысы — рус музыка сәнгате чәчәк аткан чор. Биш атаклы композитор берле¬ ге — Милий Алексеевич Балакирев, Модест Петрович Му¬ соргский, Цезарь Антонович Кюй, Александр Порфирьевич Бородин, Николай Андреевич Римский-Корсаковлардан торган «Куәтле төркем»нең иҗаты аның символына әверелә. Алар «тормыш чынбарлыгын», милли характер үзенчәлек¬ ләрен музыкада чагылдырырга, аны халыкның төп ихтыяҗ¬ лары белән бәйләргә омтылалар. Халык иҗаты компози¬ торларның төп илһам чыганагы булып тора. Сюжет линия¬ ләре дә героик халык эпосыннан килә. «Куәтле төркем» композиторлары мәңге үлемсез әсәрләр иҗат итеп калды¬
267 ралар. Алар арасында Мусоргскийның «Борис Годунов» һәм «Хованщина» музыкаль драмаларын, Римский-Корсаковның «Псковитянка» операсын, Бородинның «Кенәз Игорь» му¬ зыкаль полотносын билгеләп үтәргә мөмкин. XIX гасырның икенче яртысы дөньяга гаять бай музыка мирасы калдырган даһи — Пётр Ильич Чайковскийны бирә. «Евгений Онегин» һәм «Пиковая дама» опералары, «Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик» балетлары — аның иҗатының иң югары ноктасы. Ул симфоник һәм ка¬ мера музыкасын үстерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. 80 — 90 нчы елларда яңа буын композиторлар — С. И. Танеев, А. К. Глазунов, А. К. Лядов, А. С. Аренский һ.б.ның иҗатлары чәчәк ата. Яшь композиторлар С. В. Рах¬ манинов һәм А. Н. Скрябин да киң җәмәгатьчелеккә та¬ ныла. Композиторлар иҗаты чәчәк ату белән бергә, башкару сәнгате дә бик нык үсә. Петербургтагы Мариинский опера театрында В. Р. Петров, Е. А. Лавровская, Д. М. Леонова кебек җырчылар эшли. Мәскәүнең Зур театрында П. А. Хох¬ лов, Б. Б. Корсов җырлый. XIX гасырның икенче яртысында музыка, сәнгати мәдәниятнең башка төрләре кебек үк, күп кенә мәгърифәт¬ челек бурычлары да үти. Халык көйләрен файдалану, ха¬ лык иҗатындагы сюжетларга мөрәҗәгать итү киң халык массаларының музыка белән кызыксынуын арттыруны күз алдында тота. 60 нчы еллар башында ук бу өлкәдә пианист һәм искиткеч яхшы дирижёр Николай Григорьевич Рубин¬ штейн зур тырышлык куя: 1860 елда Рус музыка җәмгыя¬ тенең Мәскәү бүлеге һәм шимбәләрен дворяннар җыелы¬ шында концертлар бирүче симфоник оркестр оештырыла. Оркестрга Н. Г. Рубинштейн дирижёрлык итә. Музыка җәмгыяте гаять зур һәм җитди эш алып бара. Хәтта симфоник музыка белән кызыксынмаган кешеләр дә шимбә концертларын калдырмыйлар. Мәскәү җәмгыяте хоры башкаручылары арасында төрле катлаулардан чык¬ кан һәвәскәрләр дә була. 1866 елда Музыка җәмгыяте каршында консерватория булдырыла (Петербургта консерватория 1862 елда ачыла). Н. Г. Рубинштейн консерватория директоры итеп билгелә¬ нә һәм фортепьяно классын да алып бара. Нота нәшрияты барлыкка килә. Театр. Реформадан соңгы Россиядә театр зур роль уй¬ ный. Ул заман өчен театр халык җыела торган бердәнбер
268 урын була. Нәм анда аерым кешеләр дә, киң җәмәгатьче¬ лек тә үз симпатияләрен ачыктан-ачык белдерә алалар. Әсәрләрнең нигезенә салынган идеяләрне тамашачының ничек кабул итүе хакында да пьеса авторлары шундук белә ала. Театр гади күңел ачу урыны гына булмый. Ул бердән¬ бер җитди культуралы ял итү, күңел ачу урынына әверелә. Провинциядә театрның роле аеруча зур була. Россиянең 100 дән артык шәһәрендә театрлар эшли. 1865 елда А. Н. Островский, Н. Г. Рубинштейн, В. Ф. Одо¬ евский тәкъдиме белән Мәскәүдә Артистлар түгәрәге һәм беренче халык театры оештырыла. Бу оешмалар тарафын¬ нан куелган спектакльләрдә, профессионаллар белән бер- рәттән, төрле катлаулардан чыккан үзешчән артистлар да катнаша. XIX гасырның икенче яртысында рус театры тарихы иллегә якын пьеса («Яшенле яңгыр», «Урман», «Бирнәсез кыз», «Бүреләр һәм сарыклар») иҗат иткән Александр Николаевич Островский исеме белән аерылгысыз бәйлән¬ гән. Ул җәмгыятьтәге наданлык, томаналык, артталык кебек җитешсезлекләргә каршы чыга, кешелекле булыр¬ га, мәгърифәткә һәм киң мәгънәдә прогресска чакыра. Островский пьесаларының эчтәлеге разночинец яшьләрнең рухына туры килә. Алар зур уңыш казаналар. Театр дөньясында Кече (Малый) театр беренче урында тора. Пьесаларның куелышы белән А. Н. Островский җи¬ тәкчелек итә. Петербургның Александринский театрын да халык бик яратып кабул итә. Актёрлар арасында Садовскийлар, Самойловлар, Ва¬ сильевлар династияләре күренекле урында тора. Пров Ми¬ хайлович Садовский А. Н. Островский пьесаларында үзсүзле сәүдәгәрләр ролен оста башкарып дан ала. 70 нче елларда Мария Николаевна Ермолованың да сәхнә йолдызы кабына. Беренче ролен башкаруга ук, тамашачы аның гаҗәеп сәләтен күреп ала. 1873 елда яшь артисткага Кече театрда А. Н. Островскийның «Яшенле яңгыр» пьеса¬ сында Катерина роле бирелә. Шул рәвешле, аның иҗат биографиясендә азатлык сөючән, ирексезләүгә, социаль һәм рухи коллыкка каршы чыгучы героинялар чиратлаша башлый. Әлеге мотивлар Лауренсия (Лопе де Веганың «Овечий источник» әсәре) ролендә иң югары биеклеккә ирешәләр: М. Н. Ермолованың рольне гаҗәеп оста башка¬ руы нәтиҗәсендә, пьеса шундый заманча яңгыраш ала ки, хәтта берничә спектакльдән соң әсәрне куярга рөхсәт итмиләр.
269 Сәнгать промыселлары. Эре сәнәгать, заманча транспорт туу һәм җәмгыять тормышы үзгәрү нәтиҗәсендә, традицион тормыш-көнкүреш әйберләрен күпләп кулдан җитештерү акрынлап кими. Шул ук вакытта XIX гасырның икенче яр¬ тысында уздырылган күп санлы күргәзмәләр, ярминкәләр борынгы, онытыла башлаган һөнәрләрне яңартуга сәбәп була. Халык осталары көндәлек тормыш-көнкүреш өчен ясаган әйберләр сәнгать әсәренә әверелә. Бу чигү, керамика, келәм туку, металлны, ташны, агачны, сөякне сәнгати эшкәртү ке¬ бек һөнәрчелек төрләренә карый. Шушы чорда Россиядә бөтен дөньяга танылачак сәнгать мәктәпләренә нигез салы¬ на яисә алар яңадан торгызыла. Нократ елгасы тирәсендә урнашкан Дымково бистәсен¬ дә хатын-кызлар элек-электән үк балчыктан җайдак, кош рәвешендәге сыбызгы ясау белән шөгыльләнәләр. Нәм анда балчыктан төрле җете төсләргә буялган балалар уенчык¬ лары җитештерү буенча да сәнгать промыселы саклана. XIX гасыр ахырында фабрикаларда эшләнгән гипс статуэт¬ калар бу уенчыкларны кысрыкласа да, күпереп торган яка¬ лы һәм җете төсле бөрмә итәкле Дымково «барыня»лары, «нянька»лары, «водоноска»лары ярминкәләрдә зур попу¬ лярлык казаналар һәм авыл өйләреннән халык сәнгатен аңлый һәм бәяли белүчеләрнең фатирларына, музейларга күчәләр. Зур булмаган крестьян остаханәләрендә, ак фонга зәң¬ гәрдән рәсем төшереп, кулдан эшләнгән гжель савыт-саба¬ сы һәм халык юморы белән сугарылган фигурка-статуэт- калар да үз сәнгати үзенчәлекләрен саклый. Шунысы куанычлы: халык промыселларын сәнәгать йота алмый. Алар бөтен гомерләрен рус халык традиция¬ ләрен яңадан торгызуга багышлаган осталарныкы булып кала. Бу нәүбәттән агачка рәсем төшереп бизәүнең (хох¬ лома) тарихы кызыклы. Легендага караганда, бу уникаль промыселның барлыкка килүе чиркәүдә раскол һәм старо- верларны эзәрлекләү белән бәйләнгән. Расколчылар ара¬ сында эзәрлекләүләрдән качып, Идел аръягындагы урман¬ нарга китеп остаханә ачкан, анда, алтын касәгә охшатып, агачтан савытлар ясау белән шөгыльләнүче бер карт та булган. Эзәрлекләүчеләр аның куышы янына якынлаша башлагач, ул, шушы тирәдәге авыл ирләрен җыеп, ал арга үзенең серләрен ачкан, буяу һәм пумалаларын тоттырган да юкка чыккан. XIX гасыр ахырында хохлома сәнгате бетүгә йөз тота
270 башлый: вак һөнәрчеләргә фабрикалар белән ярышу авыр була. Әмма Түбән Новгород земствосы тырышлыгы белән промысел саклап калына. Халык осталары ясаган әйбер¬ ләрне шәһәр кибетләренә куеп сату оештырыла; земство¬ лар соравы буенча халык осталары белән махсус чакырыл¬ ган рәссамнар эшли башлый. XIX гасыр ахырында, гомумән, халык тормышы, мәдә¬ нияте, фольклор белән кызыксыну яңара. Әле беркайчан да халык сәнгатенең профессиональ сәнгатькә бу кадәр зур йогынты ясаганы булмый. Бөтен Россия буйлап рус сәнга¬ те традицияләре белән кызыксынучы укымышлы кешеләр¬ не — меценатларны, рәссамнарны һәм язучыларны берләш¬ тергән җәмгыятьләр, түгәрәкләр оеша. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә элекке халык промыселлары да сакланып кала, яңалары да барлыкка килә. Әйтик, XIX гасыр ахырында Мәскәү губерна земство¬ сының Сергиев Посадта урнашкан остаханәсендә Россия¬ нең символына әверелгән курчак-матрёшкалар эшләп чыгарыла башлый. Яңа промысел барлыкка килә. Рус ма- трёшкаларын иҗат итүче рәссам С. В. Малютинны һәм оста токарь В. Звёздочкинны бу эшкә Богородскоедагы агачтан уенчыклар ясау традицияләре рухландыра. Бизәкләп рәсем төшерелгән бу матрёшкалар бик тиз популярлык казана. 1900 елда рус матрёшкасы Парижда бөтендөнья күргәз¬ мәсендә күрсәтелә, һәм остаханә Россиянекен генә түгел, ә чит ил заказларын да үти башлый. Осталар хәтта 50 фигурадан торган җыелмалар да эшлиләр. XIX гасырда Мәскәү астындагы Павловский Посад шә¬ һәрчегендә яулыклар һәм шәлләр җитештерүче промысел ачыла, хәер, беренче яулыклар биредә XVIII гасырда ук эш¬ ләнә. Мстера һәм Палех икона язу осталары, фабрикада эшлән¬ гән иконалар күпләп сатуга чыгарыла башлагач, үз һөнәр¬ ләрен саклап калу өчен, лаклы миниатюралар белән бизәп • эшләнгән көнкүреш әйберләре әзерләүгә күчәләр. Бу үтә нечкә техник күнекмәләрне һәм кабатланмас халык тради¬ цияләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. XIX гасырның икенче яртысында мәдәнияттә берничә юнәлеш күзәтелә. Мәдәният демократлаша бара һәм яшәп килүче тәртипләргә тәнкыйди күзлектән якын килә. Ул үзенчәлекле иҗти¬ магый трибунага әверелә, хакимияткә илдәге иң кискен мәсьәләләрне җиткерергә омтыла, тормышны үзгәртеп кору
271 юлларын тәкъдим итә. Күп очракта халык иҗаты һәм халык тра¬ дицияләре сәнгать осталарына илһам чыганагы булып хезмәт итә. Шул ук вакытта сәнгать халыкны мәгърифәтле итү мәсьәләсен дә чишә, киң халык катлауларын үз казанышлары белән таныштырып барырга омтыла. Zq\ | Сораулар һәм биремнәр KLZ 1. Рус музыка сәнгатендә нинди темалар өстенлек итә? 2. XIX гасырның икенче яртысында рус театры өчен нәрсә харак¬ терлы була? 3. XIX гасырның икенче яртысында яшәп иҗат иткән берәр композитор яисә актёр турында сөйләргә әзерләнегез. 4. Ни өчен XIX гасырның икенче яртысында халык промыселлары яңарыш кичерә? 5. Сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗат иткән авторлар үз әсәрләрендә нинди уртак идеяләр үткәрәләр? Документ Ф. И. Шаляпин рус композиторлары турында («Театр һәм тормыш» дигән китаптан) «Мусоргский үтә тыйнак кеше иде: Европа аның музыкасы белән кызыксыныр дип ул хәтта уйламады да. Ул музыкага ихлас күңелдән бирелгән иде. Ул язмый тора алмаганга яза иде. Пәрвакыт һәм һәркайда язды. Петербургтагы «Малый Ярославец» кабагында (Морскойда) берүзе аерым бүлмәдә ара¬ кы эчте һәм музыка язды. Салфеткаларга, исәп-хисап кәгазь¬ ләренә, майланып беткән кәгазь кисәкләренә язды... ...Мусоргскийны, гадәттә, музыкада бөек реалист дип атый¬ лар. Ләкин музыканы бөтен җаны-тәне белән кабул итүче җырчы буларак, мин бу билгеләмә Мусоргский өчен бик тар, ул аны бөтен бөеклегендә колачлый алмый дип әйтә алам. Иҗатта шундый биеклекләр бар, ал арга менеп җиткәч, бөтен ясалма эпитетлар мәгънәләрен югалталар яисә икенче дәрәҗәдәге мәгънә алалар. Мусоргский, әлбәттә, реалист, ләкин бит аның көче реалистик музыка иҗат итүдә түгел, ә чын мәгънәсендә тетрәндергеч музыкасында. Аның реализмында, пәрдә артындагы кебек, бөтен бер самими хисләр дөньясы, аларны берничек тә реалистик планга чыгарып булмый... ...Композитор һәрвакыт миңа үзенең ниндидер бер персо¬ нажын җырлый, ә үзеннән-үзе генә дә матур музыкада бу пер¬ сонаж юк, булган очракта да, ул тышкы яктан гына бирелә. Хәрәкәт — бер нәрсә, ә музыка — бөтенләй башка. Әгәр сәхнәдә сугышалар икән, оркестрда шау-шу күп, ә сугышу юк. Сугы¬ шу атмосферасы да юк, геройның ни өчен сугышу кебек чиктән тыш чарага баруы хакында да музыка сөйләми...
272 Мусоргский, композитор буларак, бу бакчадагы, бу трак¬ тирдагы исләрне шундый итеп күрә, ишетә һәм ышандырыр¬ лык итеп сөйли белә ки, халык та ул исләрне тоя башлый... Римский-Корсаковта, композитор буларак, иң элек сән¬ гатьчә аристократлык күзгә ташлана. Гаҗәеп бай лирик, ул хисләрен белдергәндә затлы тотнаклылык күрсәтә, һәм бу сыйфат аның иҗатына үтә нечкә нәфислек өсти. Үз фикерем¬ не мисал китереп дәлилләсәм, яхшырак булыр. Искиткеч талантлы, безнең барыбызга да юл күрсәтүче рус композито¬ ры П. И. Чайковский, музыкада сагыш белән сөйләгәндә, үзе һәрвакыт нәрсәдәндер зарлана (романста булсынмы, симфо¬ ник поэмадамы). («Евгений Онегин», балет кебек нейтраль әсәрләрне читкә куям.) Менә, дусларым минем, тормыш авыр, мәхәббәт үлде, яфраклар саргайды, авырулар, картлык килде. Сүз дә юк, законлы сагыш, кеше сагышы. Әмма бу барыбер музыканы ваклый... Чайковскийның Алтынчы симфониясен алып карыйк — гаҗәеп гүзәл әсәр, әмма анда композиторның күз яшьләре сизелә... Әлеге ихлас, тозлы күз яше тыңлаучы¬ ның күңеленә авыр таш булып ята... Римский-Корсаковның сагышы башка — ул күңелгә шат¬ лык хисе китерә. Бу сагышта шәхси кичерешләр юк. Рим¬ ский-Корсаков бик биектә, зәңгәр киңлекләрдә сагышлана. Аның Пушкин сүзләренә язылган күренекле «Грузия таула¬ рында» романсы бөтен иҗатына эпиграф була ала. Документка сораулар: 1. Ф. И. Шаляпин китабыннан сез М. П. Мусоргский иҗатының нинди үзенчәлекләре хакында белдегез? 2. Ф. И. Шаляпин Н. А. Римский-Корсаковның иҗатын ни өчен югары бәяләгән? § 39. Тормыш-көнкүреш: шәһәр һәм авыл тормышында яңа билгеләр Халык саны арту. Крепостной хокукның бетерелүе һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, икътисадтагы уңай үсеш-үзгәреш- ләр халык санының артуына китерә. Балалар арасында үлү¬ челәр санының күп булуына, рус-төрек сугышы һәм 90 нчы еллар башында ачлык булуга да карамастан, 1860 елда Рос¬ сиядә барлыгы 74 млн кеше исәпләнсә, 1897 елда бу сан
273 126 млн га җитә. Россия халкының зур күпчелеге (87% ка якыны) авыл җирләрендә яшәсә дә, бу вакыт эчендә шәһәр халкы да ике тапкыр диярлек арта. 1863 елда Россиядә йөз меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләр өчәү генә (Петербург, Мәскәү, Одесса) булса, 1897 елда — алар инде 14. Петербург һәм Мәскәү халкы миллионнан артып китә. Шулай итеп, илдә көчле урбанизация процессы бара. Шәһәрләрнең йөзе үзгәрү. Шәһәрләрдә вокзаллар, рес¬ тораннар, кибетләр, базарлар, театрлар һәм банк биналары төзелә. Торак йортлар төзелеше дә бик тиз үсә. Яңа бина¬ лар, гадәттә, күпкатлы (дүрт-биш катлы) булалар. Зур шәһәрләрнең үзәгендә дәүләт учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары биналары, эшлекле үзәкләр төзелә. Шул ук вакытта яңа шәһәр усадьбалары, бульварлар, буалар һәм фонтаннар барлыкка килә. Зур кибетләр акрынлап сәүдә рәтләрен һәм кечкенә кибетләрне кысрыклап чыгара баш¬ лыйлар. Шәһәр читләрендә зур сәнәгать районнары үсеп чыга: сәнәгать предприятиеләре корыла, һәм анда эшчеләр килеп урнаша. Нева проспектында тан, вакыты. Рәссам А. К. Беггров картина сыннан
274 Шәһәр коммуналь хуҗалыгы үзгәрешләр кичерә. Шәһәр урамнарына йомры таш һәм брусчатка түшәлә, асфальт тротуарлар салына. Урамнарга яктырткычлар куела. 60 нчы елларда керосин фонарьлары барлыкка килә. Аларны тора- бара газ белән эшләүче фонарьлар алыштыра. Ә 70 нче ел¬ лар ахырында Петербургта электр лампочкалары кабына. 1886 елда Мәскәүдә зур электр станциясе төзелә. Таш йорт¬ ларга да электр керә. 1861 елга кадәр Мәскәү, Вильно, Саратов, Ставрополь һәм Торжокта (Тверь губернасындагы өяз шәһәре) яшәүчеләр генә суүткәргечтән файдаланалар. 60 нчы елларда Петер¬ бург, Владимир, Кострома, Ревель, Ростов-на-Дону, Тверь, Ярославльдә, ә 70 нче елларда Казан, Киев, Минск, Одесса, Харьков һәм башка кайбер кечкенә шәһәрләрдә дә суүткәр- гечләр төзелә. Гасыр азагына тагын 30 шәһәрдә суүткәргеч булдырыла. Канализация дә үткәрелә башлый. Элемтә һәм шәһәр транспорты. Эшлекле тормыш элем¬ тә чараларының нык үсеп китүенә сәбәп була. Әгәр 1856 елда 40 млн хат ж,ибәрелсә, 1888 елда 355 млн хат юлда йөри. 1852 елда Мәскәү белән Петербургны тоташтырган бер генә телеграф линиясе гомуми файдалануда була, ә 70 нче еллар башында барлык губерна, хәтта өяз шәһәрләрен диярлек телеграф челтәре әйләндереп ала. Дөньяда иң озын теле¬ граф линиясе Владивостокка кадәр барып ж,итә. 1882 елда Петербург, Мәскәү, Одесса һәм Ригада телефон линияләре һәм беренче Петербург — Гатчина шәһәрара телефон линиясе ачыла. 80 нче еллар ахырында заманын¬ да иң озын саналган Мәскәү — Петербург телефон линиясе сафка баса. XX гасыр башына телефон элемтәсе Одесса һәм Николаев, Ростов-на-Дону һәм Таганрог кебек шәһәр¬ ләрне дә тоташтыра. Шәһәр транспорты яхшыра. 60 нчы еллар башында Пе¬ тербургта беренче атлы тимер юл («конка») үткәрелә. 70 нче елларда ул Мәскәү һәм Одессада, ә 80 нче елларда Ревель һәм Харьковта, 90 нчы елларда Әстерхан, Вильно, Киев, Минск, Саратов, Ташкентта корыла. 1892 елда Киев урамнары буй¬ лап беренче трамвай уза. Аннары Казанда һәм Түбән Нов¬ городта да трамвай линияләре сузыла. 90 нчы еллар ахы¬ рында Мәскәү, Екатеринодар, Курск, Кременчук, Николаев, Севастополь, Тифлис шәһәрләре урамнарында да трамвай¬ лар йөри. «Югары катлау» шәһәр халкының тормыш-көнкүреше. Кәрбер катлау шәһәрнең аерым бер өлешендә яши. Башка-
275 Тимер юл вокзалы. XIX гасыр ахырында чыккан журналдан алын¬ ган рәсем лаларның һәм эре губерна шәһәрләренең үзәгендә байлар¬ ның зур йортлары - вампир! стилендә төзелгән сарайлар урнаша. Шунда ук төп урамнарда һәм алар янындагы тык¬ рыкларда дворяннарның артык зур булмаган, нигездә, агач¬ тан эшләнгән йортлары тезелеп китә. Алар алпавыт утар¬ ларындагы барин йортларын хәтерләтәләр. Дворяннар яшәгән кварталларга сәүдәгәрләрнеке кушы¬ лып китә. Алар, кагыйдә буларак, елга буйлап урнашалар. Биредә, алма бакчалары эчендә, ныклы итеп төзелгән ике, хәтта өч катлы йортлар утыра. Беренче катта, гадәттә, хез¬ мәтчеләр яши. Икенче катта тантаналы кунак бүлмәләре (парадныйлар) урнаша. Эш көннәрендә анда берәү дә кер¬ ми. Тәрәзә пәрдәләре төшерелә, йорт җиһазларына чехол кидерелә. Кешеләр яши торган бүлмәләр барысы да бертөр¬ ле җиһазландырыла: ак җәймә ябулы карават; мәрмәр юынгыч; кием шкафы, язу өстәле һәм китап киштәсе. Шәһәрнең бу өлешендә борынгы гореф-гадәтләр патша¬ лык итә, һәм бик озак вакытлар ныклы гаилә уклады сак¬ лана. Гаилә башлыгы «үзе», кибетеннән өйгә кайткач, бөтен гаиләнең кичке ашка җыелуын таләп итә. Аның урыны түрдә — өстәл башында була. Алар яхшы сыйфатлы һәм туклыклы ризык белән тукланалар: өреле, итле щи, кыз¬
276 дырылган каз яисә үрдәкле ботка, балык (кырпы балыгы, осётр, шим балыгы). Үзләре әзерләгән төрле-төрле варенье¬ лар, калач, пирог һәм перәнник белән чәй эчәргә яраталар. 90 нчы еллардан башлап бай шәһәр сәүдәгәрләре акрын¬ лап элеккеге алпавыт утарларына күченә башлый. Алар кү¬ ренекле архитекторларның проектлары буенча әкәмәт йорт¬ лар төзиләр, нәселле юртаклары белән мактанырга ярата¬ лар. Үзләренең тышкы кыяфәтләре белән алар бай алпа¬ вытлардан бөтенләй аерылмыйлар. Сәүдәгәр хатыннары кием-салымны Париждан кайтарта, чит илләрдәге иң мода¬ лы ял йортларына ял итәргә бара. Еш кына чакырулы аш мәҗлесе оештыралар: ап-ак эскәтер ябылган һәм тере чәчәкләр белән бизәлгән гаять зур өстәл игътибар үзәгенә куела. Ул затлы ризыклардан һәм төрле аракы, шәраб салынган графиннардан сыгылып тора. Өстәлнең уртасындагы озынча көмеш савытларда сёмга һәм сөләйман балыгы ята. Кырыйда уылдык салынган бәллүр жбан ялтырый. Өстәлнең икенче башында гаять зур окорок һәм кызыл лангуст салынган савытлар тора. Нәрбер сәүдәгәр йортының үз фирма ризыгы була. Мәсәлән, рус фарфоры җыючы А. В. Морозов кунакларны шампан шәрабындагы чөгә балыгы белән сыйларга ярата. Кунакларга хезмәт күр¬ сәтү өчен, иң кыйммәтле рестораннардан пешекчеләр һәм официантлар чакырыла. Мәҗлестә танылган оркестр уйный. Хатын-кызларга чәчәкләр Ниццадан кайтарыла. Шәһәр интеллигенциясенең каймагын тәшкил итүче уни¬ верситет профессорларының, бай адвокат һәм табибларның, күренекле артистларның, шулай ук эре һәм урта кул чинов¬ никларның, кагыйдә буларак, үз йортлары булмый. Алар шәһәрнең дәрәҗәле кварталларында урнашкан күп бүлмәле фатирларны сатып яисә арендага алалар. Мондый фатир¬ ларның эчке күренеше бай дворян йортларыныкыннан әллә ни аерылмый. Әмма аларның үзәген кунак бүлмәләре түгел, ә иркен эш кабинетлары һәм китапханәләр тәшкил итә. Шәһәр халкы тулысынча яңа чор таләпләренә җавап бирүче, уңайлы һәм җайлы итеп тегелгән Европа киеменә күчә. 50 нче еллар уртасыннан озын һәм билле сюртукның бер төре — «визитка» мәҗбүри ирләр киеме санала. Аны соры буй-буй төшкән кара чалбар белән кияләр. 60 нчы елларда буй-сынны яшерүче туры пиджак модага керә. Караңгы төстәге затлы йон тукымадан тегелгән пиджак, жилет һәм чалбар классик ирләр костюмын тәшкил итә. Ул шәхси заказ буенча тегелә. Башка тар кырыйлы эшләпә
277 яисә «котелок» киеп йөриләр. Ул цилиндрны кысрыклап чыгара. Ә җәен салам эшләпә — канотье уңайлы була. Хатын-кыз киеме модадагы һәртөрле үзгәрешләргә аеру¬ ча сизгер була. 50 нче елларда каты каркаслы — кринолин- лы — итәкләр модага керә. 1870 елдан Россиядә яшәүче хатын-кызлар үз кием-салымнарын тулысынча алышты¬ рырга мәҗбүр булалар. Париж модельерлары тәкъдим ит¬ кән костюмның өске өлеше озын һәм бизәксез булып, асты туры итәктән һәм драпировкалы тюпиктан (бизәкле кыска итәктән) тора. Аркадан бераз түбәнрәк кечкенә генә мендәр¬ чек — турнюр куела. Аркага бил турысына беркетелгән зиннәтле, кабарынкы бант костюмның соңгы детален тәш¬ кил итә. Әмма хатын-кызларның җәмәгать тормышында актив катнашуы нәтиҗәсендә, костюмнар гадиләшә. Аңа ирләр киеменә хас үзенчәлекләр — крахмалланган якалар, манжетлар, галстуклар килеп керә. Караңгы төсләргә өстен¬ лек бирелә башлый. Шәһәр читендәге тормыш һәм көнкүреш. Губерна шәһәр¬ ләре читендә вак сәүдәгәрләр, мещаннар, ярлы чиновниклар һ. б. ишегалды һәм бакчасы булган бер катлы агач йортларда яшиләр. Өяз шәһәрләренең урамнары тоташ шундый йорт¬ лардан торган. Өйләрнең эчке күренеше бернәрсәсе белән дә үзенә җәлеп итми һәм бертөрле була: тәрәзәләрдән пәрдәләр һәм яран гөл күренеп тора; түр почмакта икона һәм тәре лампасы урнаштырыла; бүлмәдә — бәйләгән ак салфетка ябылган комод, гади савыт-саба тезелгән шкафчык һ. б. Университеты булган шәһәрләрдә студентлар күп яши. Университет тирәсендәге урамнарда яшәүчеләр студентлар¬ ны фатирга кертәләр. Бу районнарны, Парижга охшатып, Латин кварталлары дип тә атап йөрткәннәр. Алар студент¬ лар тормышына яраклашалар. Биредә зур булмаган сыра¬ ханәләр һәм арзанлы рестораннар эшли. Кичләрен, төнгә кадәр, күңелле студент җырлары яңгырап тора. 70 нче елларда студентлар озын чәч йөртәләр, киң кы¬ рыйлы эшләпә кияләр. Кыш көне дә көзге пальтодан йөргәнгә күрә, муеннарына җылы йон шәл урыйлар. Сту¬ дентлар тирәсендә кыска чәчле, зәңгәр күзлекле һәм караң¬ гы төстә, балтыр уртасына кадәр озынлыкта кыска күлмәк киюче кызлар (гомер булмаган хәл) пәйда булалар. 80 нче һәм 90 нчы елларда, студентлар арасындагы тәр- типсезлекләргә чик куелганнан соң, алар формага күчәләр: егетләр сюртук, тужурка һәм зәңгәр кырпулы фуражка кия¬ ләр. Кызлар караңгы төстәге тукымадан гади итеп тегелгән
278 Трактир. XIX гасыр ахырында чыккан журналдан алынган рәсем ак якалы күлмәктән йөриләр. Чәчләрен шома итеп тарап куялар. Шәһәр янында — бистәләрдә — извозчиклар, вак һөнәр¬ челәр, яшелчәчеләр яши. Бистә борынгы гореф-гадәтләрне саклый. Халык монда бик иртә тора: ирләр иртәнге чәйгә трактирга баралар, хатын-кызлар өйдә генә ашыйлар. Көн¬ дезге аш та бик иртә — сәгать уникедә үк ашала. Аннан соң * өйдәге бар халык йокларга ята, сәгать икеләрдә яңадан тор¬ мыш башлана. Кичке ашны сәгать сигездә ашыйлар һәм кыш көне шундук йокларга да яталар; җәйләрен унберләрдә генә ятыла. Шимбә көнне мунчага баралар. Бәйрәмнәрдә бәлеш пешерәләр. Дини бәйрәм көннәрендә чиркәүгә бару мәҗбүри була. Гыйбадәт кылырга бөтен гаилә белән баралар. Ирләр казаки һәм озын итәкле сюртук, күн итек кияләр, чәчләрен сыер мае белән майлыйлар. Хатын¬ нары башларына өч почмаклы яулык (косынка) ябалар, иң¬ нәренә төсле-төсле шәл бөркәнәләр. Кыз-кыркын ефәк күлмәк, ак каурыйлы эшләпә, биек үкчәле ботинкалар киеп көязләнеп йөри. Шәһәр читендәге эшчеләр яши торган кварталларда бө¬ тенләй башка тормыш кайный. Керемнәре аз булу сәбәпле, алар, кагыйдә буларак, җәмгыятьнең урта катлаулары дә¬ рәҗәсенә дә күтәрелә алмыйлар. Кием-салымда шәһәр һәм
279 авыл үзенчәлекләре чиратлаша. Ирләр авыл күлмәге өстен¬ нән пиджак киеп куялар. Лакланган козырёклы картуз баш киеме булып хезмәт итә. Күн итекне ботинкалар алышты¬ ра. Хатын-кызлар өске өлеше кыска итеп тегелгән, утырт¬ ма якалы һәм киң итәкле төсле ситсы күлмәккә өстенлек бирәләр. Аякларына күн ботинкалар кияләр. Еш кына эшчеләр үз хуҗаларында ризыкланалар: урта¬ га куелган зур агач савыттан агач кашыклар белән ашый¬ лар. Ьәр өстәлнең үз старостасы була. Ул җамаякларга ит салып чыга һәм ашый башларга вакыт җитүен белдереп сигнал бирә. Эшчеләр, өстәл артында ашаганда, «җитезгә йөз өлеш, җебегәнгә бер өлеш» принцибына тугрылык сак¬ лыйлар. Эшчеләр трактирда яки махсус ашханәләрдә бик сирәк булалар. Анда 10 —15 тиенгә алар сайка яисә кайнар ветчина, сосиска белән калач ашыйлар, ә пост вакытында кырпы балыгы яисә керән белән осётр алалар. Эшче халык күп булган урыннарда арзанлы ашамлык — карабодай боткасы тутырылган эчәкне сарык маенда кыз¬ дырып сатучы лотокчылар әрле-бирле йөренә. Пост вакы¬ тында сатучылар лотокта ук агызып суытылган борчак ке¬ сәле алып чыгалар. Карабодай оныннан махсус балчык са¬ вытларга — баганаларга салып пешерелгән гречневиклар- ны да лотокчылар сата. Бер тиен акчага ике гречневик тия. Сатучы аны буйга кисеп җибәрә һәм каз каурые кертелгән бөке белән ябулы шешәдән махсус май сала һәм тоз сибә. Пост вакытында белен сатучылар аеруча күп була. Аларны пекарнядан, кулга тотып йөри торган лотокларга өеп, кай¬ нар килеш алып чыгалар. Зур шәһәрләрдә иң өметсез фәкыйрьләр җан асрый тор¬ ган районнар да була. Мәсәлән, Мәскәүдә — Хитровка. Би¬ редәге күп санлы притоннарда һәм кунып чыгу йортларын¬ да «артык кешеләр», бәхетсезләр, җинаятьчеләр һәм эчке¬ челәр көн күрә. Алар ташланган ризык калдыкларын кай¬ нар суда пешекләп ашыйлар. Шәһәр халкы ял вакытында. 70 нче елларда эштән бу¬ шаган арада хәтта урта хәлле шәһәр халкы да иртәнге һәм көндезге ашка трактир һәм рестораннарга йөрүне гадәткә кертә. Эшлекле очрашулар да шунда үтә, килешүләр дә шунда төзелә. Аеруча Мәскәү үзенең трактирлары белән дан казана. Мәскәү трактирларында бары тик рус ризыклары гына бирелә: яшь дуңгыз итеннән әзерләнгән койка, ботка белән щи, балык шулпасы, рассольник, отбивной котлетлар, осётр балыгы, пожарский котлетлар, белен, гурьевский бот-
280 Эшчеләр яшәгән шәһәр читендә трактир яны ка, бөккән, мич төбендә пешкән бәлешләр. Бәяләр уртача булса да, трактирда ризыкны өлешкә (порциягә) өеп салып бирәләр. Кичләрен хәлле кешеләр ресторанда утыра. Анда затлы француз кухнясы чәчәк ата, чегән хоры кунаклар¬ ның күңелен күрә. Маскарадларда халык бергәләп күңел ача. Кыш көн¬ нәрендә кичләрен шәһәр халкы театрга йөри. Хатын-кыз¬ лар театрга барганда бәйрәмчә киенәләр, ә алар янындагы кавалерлар фрактан булалар. Балконга гадирәк халык җыела, студентлар, гадәттә, галеркада утыралар һәм көчле алкышлар белән дә, кычкырып та яраткан артистларын сәламлиләр. Ат чабышы һәм йөгерү дә популяр була. Гади халык үзенчә күңел ача. Дини бәйрәмнәрне бил¬ геләп үтә. Масленица (Май чабу) атнасы һәм Пасха аеруча күңелле уза. Шәһәрдәге буш урыннарда вакытлыча сату итү өчен тактадан балаганнар корыла, шунда ук перәнник, чик¬ ләвек, белен һәм бәлешләр белән сәүдә итүче палаткалар тезелеп китә. Карусельләр куела, тынлы оркестр уйный, шар¬ манкачылар халыкның күңелен күрә.
281 Орлянка, городки һәм әйлән-бәйлән (хоровод) кебек бо¬ рынгы уеннар да онытылмый. Ирләре трактирда утырган¬ да, хатын-кызлар өйләрендә кич утыралар һәм кичәләргә җыелалар. Фабрика тирәсендә йодрык сугышлары оешты¬ рыла. Гадәттә, ике фабрика эшчеләре йөзгә-йөз килә. Бу чыгыш алдан ук әзерләнә. Аның барышы һәм катнашучы¬ лар исемлеге фабрика трактирында «хәрби совет»та тикше¬ релә. Кайбер шәһәрләрдә әтәч сугышлары да була. Авыл тормышындагы үзгәрешләр. Авыл җирендә гаять зур үзгәрешләр булуга да карамастан, крестьяннарның тор¬ мыш-көнкүреше бик акрын үзгәрә. Алар салам түбәле агач өйләрдә яшиләр, гади киенәләр: казаки, чуйка, чикмән, озын итәкле сюртук, кыска тун һәм толып. Күпчелек чабатадан йөри, урта хәлле крестьяннар күн итек кия. Шуңа да карамастан шәһәр белән бәйләнеш көчәю һәм акча булу авыл тормышын акрынлап үзгәртә. Кара өй (мор¬ җасыз өй) артта кала. Чыра урынына керосин лампалары һәм шәм яндыра башлыйлар. Көндәлек авыл тормышына сәнәгать товарлары көннән-көн ныграк үтеп керә. Агач са¬ выт-саба урынына балчыктан эшләнгәннәрен файдаланалар, күлмәклеккә ситсы һәм ефәк тукыма сатып алалар, шикәр белән чәй эчәләр, итне күбрәк ашыйлар. Өйләр дә матурая бара, тышкы яктан алар шәһәр читендәге йортларны хәтер¬ ләтәләр. Таза тормышлы гаиләләрдә сәгатьләр, китаплар һәм гармун була. Модага иярү күренеше көчәя. Бәйрәмнәрдә егетләр ал атлас күлмәк һәм пиджак, мода буенча тегелгән пальто кияләр; чабаталарын киез итеккә яисә күн итеккә, галошка алыштыралар. Хатын-кызлар, сарафан һәм тукыл¬ ган күлмәкләрен салып, йон яисә ефәктән киенәләр. XIX га¬ сыр ахырында авылда, шәһәр модасына ияреп, бер үк тукы¬ мадан тегелгән итәк һәм кофта — «парочка» — киң тарала. Игенчелек белән шөгыльләнү крестьяннарның күп вакы¬ тын алса да, яшьләр җәйге кичләрдә басу капкасы артына, ә кышын берәр яшь тол хатынның өенә җыелалар. Җырлар җырлыйлар, дәртле такмаклар әйтешәләр, әйлән-бәйлән уй¬ ныйлар, Раштуага һәм Крещение бәйрәменә кызлар фал ача¬ лар, Крещениедә коляда йоласын үтиләр. Көз көне күңелле туйлар башлана. Реформадан соңгы чорда Россия икътисадында һәм иҗ¬ тимагый төзелешендә барлыкка килгән үзгәрешләр нәтиҗә¬ сендә халыкның яшәү рәвеше дә шактый нык үзгәрә. Урбани¬ зация процессы бара, төрле техник казанышлар кулланышка
1 282 кертелә. Тормыш-көнкүрештә —кием-салым, йорт хуҗалыгын¬ да гасырлардан килгән традицияләр индустриаль җәмгыять яңалыклары белән бергә кушыла. I Сораулар һәм биремнәр ХЛУ I 1. XIX гасырның икенче яртысында Россия шәһәрләрендә нинди үзгәрешләр күзәтелә? Бу үзгәрешләр нәрсә белән бәйле? 2. Шәһәр халкының тормыш-көнкүрешендә нинди яңалыклар бар¬ лыкка килә? 3. Тормыш-көнкүрештә нинди борынгы үзенчәлекләр саклана? 4 «XIX гасырның икенче яртысында шәһәр каршылык¬ лары» дигән темага хикәя төзегез яисә сочинение языгыз. 5. Кре¬ стьяннарның тормыш-көнкүрешендә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? 6. Ни өчен крестьян тормышы шәһәрнеке белән чагыштырган¬ да бик акрын үзгәрә? Документлар Тарихчы М. М. Богословскийньщ «Мәскәү 1870—1890 ел¬ ларда» дип исемләнгән истәлекләреннән Мәскәүдә беренче җәмәгать экипажлары — атлы тимер юл вагоннары — 70 нче еллар уртасында пәйда була... Атлы трам¬ вай вагоны ачык «империал»лы була, ягъни аның түбәсенә дә утыру өчен урыннар көйләнә. Анда алгы һәм арткы мәйдан¬ чыктагы тар винтсыман баскычлардан күтәреләләр. Моңда ирләргә генә утырырга ярый. Вагонны, рельслар буйлап, ты- шауланган ике арык пар ат тартып бара. Атларны алгы мәйдан¬ чыкка баскан чыбыркылы кучер куалый: ул, махсус бау яр¬ дәмендә, вагон түбәсенә эленгән кыңгырауны чылтырата. Тау¬ га менгәндә, вагонны йөртүче пар атка ак төймәле кызгылт- көрән төстәге формалы пальто кигән форейтор-малай (җәен ул кара блузадан була) утырган тагын бер пар атны мичәүләп тагалар. Аеруча үтәргә авыр һәм текә урыннарда ике арык пар ат тагалар. Аларны кучер да, форейтор да кычкыра-кыч- кыра бик озак һәм бик тырышып камчылыйлар. Һәм бары тик шулай эшләгәндә генә, вагон тауга менеп җитә ала... Атлы трамвай демократик элемтә чарасы була. Аңа күбе¬ сенчә вак Мәскәү обывательләре утырып йөри. Дәрәҗәле ке¬ шеләр, бигрәк тә Мәскәү аксөякләре, атлы трамвайда йөрми. Шунысы да хак: ул бик акрын йөри. Башта, ни өчендер, ти¬ мер юл бер генә колеялы итеп салына. Кара-каршы килүче вагоннар, разъездларда очрашып, бер-берсенә юл бирә. Кайва¬ кыт вагонга каршы килә торган вагонны көтеп, разъездда бик озак басып торырга туры килә. Менә ни өчен ашыккан ке¬ шегә атлы трамвайга утырырга ярамый. Мәскәүнең урта уку йортлары укытучылары дәрескә һәрвакыт извозчик яллап киләләр.
283 Яучылау (шагыйрь И. А. Белоусов мемуарларыннан) Сәүдәгәрләр арасында иҗтимагый тормыш бик аз үсеш ала. Сәүдәгәрләр үзләренең кибет һәм амбарларыннан, трактир һәм рестораннарыннан башканы белмиләр һәм, бер-берсенә кунакка йөрешүдән тыш, җәмәгать урыннарында булмыйлар диярлек. Шуңа күрә сәүдәгәр кызлары һәм уллары (картлар аларның әхлагын бик нык саклый) җәмәгать урыннарында бер-берсе белән очрашып таныша алмыйлар. Шунлыктан Мәскәүдә яучылык белән махсус шөгыльләнүче кешеләрнең саны бик күп була. Яучы хатын (сирәк кенә яучы ир) кияү һәм кәләшләре булган йорттан йортка йөреп кенә яши дә; алар, бөтен яшерен серләрне белеп, яшьләрне бер-берсенә димлиләр... Эшлекле сөйләшүдә кияү белән кәләшнең атасы белән ана¬ сы гына катнаша. Ә яшьләрдән еш кына ата-аналары өйләнергә яисә кияүгә чыгарга ризалыкларын сорап та тормыйлар. Иң мөһиме — дәрәҗәләрнең бер чама булуы һәм бирнә. Әгәр теге як та, бу як та бер-берсен ошатып ризалык бирсә, яучылау шунда ук эшлекле төс ала. Яучы хатын кияү йорты¬ на кәләш бирнәсенең исемлеген алып килә. Нәр исемлек, тра¬ диция буенча, түбәндәге сүзләр белән башланып китә: «Бирнә исемлеге. Иң беренче чиратта — Алланың ризалыгы: алтын йөгертелгән көмеш ризаларда өч иконалы иконостас һәм алар янына көмеш лампада...» Алга таба алтын, көмеш, бриллиант һәм энҗеле әйберләр, кышкы туннар турында тәфсилләп сөйләнә: һәр тун нинди мехтан, нинди якалы һәм нәрсә белән капланган. Бәрхет, ефәк, йон һәм ситсы күлмәкләр ничә, йорт җиһазлары, сандыклар нинди; күлмәк-ыштан җентекләп тасвирлана, ничә җәймә, мендәр тышы, юрган, эчке күлмәк һәм кулъяулык. Исемлекне карыйлар, тикшерәләр, чын мәгънәсендә алыш- биреш бара: сатып алучы сатулаша, ә сатучы үз бәясен төше¬ рергә теләми. Ниһаять, бирнә белән эш җайлана, һәм яучылау алга таба дәвам итә — кыз багу йоласы башкарыла, анда кияү кәләш белән таныша... Документка сораулар: 1. Беренче документ шәһәр тормы¬ шындагы нинди үзгәрешләр хакында сөйли? 2. Шәһәрнең нинди катлаулары атлы трамвайдан файдалана? Кайсылары файдаланмый һәм ни өчен? 3. Сез документтан сәүдәгәрләр тормышындагы нинди үзенчәлекләр хакында белдегез? 4. Ничек уйлыйсыз, нинди катлау¬ лар әлеге традицияләрне саклый алган?
284 Сүзлек запасын киңәйтәбез: Казаки — биле бөрмәле итеп тегелгән озын ирләр киеме. Коммуналь хуҗалык — шәһәр халкына хезмәт күрсәтүче барлык предприятиеләр. Сюртук — озын чабулы пиджак тибындагы ирләр өс киеме. Урбанизация — шәһәрләр үсеше һәм җәмгыять тормышын¬ да ал арның роле көчәю. Фрак — алгы чабуы ярык һәм арткы чабулары озын һәм тар итеп тегелгән сюртук. Чикмән — калын постау кафтан. Чуйка — баштарак иркен тегелешле, соңрак кафтанны хә¬ терләткән озын чабулы ирләр киеме.
Йомгак XIX гасыр Россия тарихының төп үзенчәлеге шунда: ил гаҗәеп зур тизлектә үсеш кичерә. Нибары йөз ел эчендә Рос¬ сия территориясе 3,5 млн км га диярлек арта. Империянең халык составы үзгәрә: икътисадтагы яңа билгеләр сәнәгать буржуазиясе һәм сәнәгать пролетариаты тууга китерә. Җәм¬ гыятьнең башка катлауларында да сыйфат үзгәрешләре күзәтелә. XIX гасыр дәвамында Россия ике юл чатында тора: рефор¬ малармы яисә революцияме. Хакимият үзгәрешләр кертү за¬ рурлыгын ачык аңлый, әмма шул ук вакытта чуалышлар ки¬ тереп чыгарырга теләми. Ә кискен үзгәрешләр керткәндә, алардан берничек тә качып котылып булмый. Моннан тыш, җәмгыятьтә һәртөрле үзгәрешкә теше-тырнагы белән каршы торучы көчләр дә күп була. Реформаларның каршылыклы һәм эзлексез, әмма өзлексез полоса рәвешен алуы әнә шуннан килә. XIX гасырда идарә иткән бер генә Россия императоры да ре¬ формаларны читләтеп үтә алмый. 60 — 70 нче еллардагы «Бөек реформалар» чоры җәмгыятьне үзгәртеп кору буенча хакими¬ ят ияләре эшчәнлегенең таҗы булып тора. Ул крепостной хокукны юкка чыгара һәм тиз арада индустриаль җәмгыятькә күчәргә мөмкинлек бирә. XIX гасырда гына түгел, XX гасыр¬ ның беренче яртысында да Россия әлеге күчеш байрагы ас¬ тында үсеш ала. Бу үсеш юлы авыр була — хакимият һәрвакыт ил мән¬ фәгатьләренә җавап бирә торган сәясәт кенә үткәреп тормый. Мондый вакытларда көчәеп килүче иҗтимагый хәрәкәт ре¬ формаларны төп хәрәкәткә китерүче көчкә әверелә. XIX га¬ сырда бу хәрәкәт, беренче мәртәбә оешкан төс алып, консерва¬ тив, либераль һәм революцион юнәлештә үсеш ала. Россиянең икътисади үсешендә аеруча зур үзгәрешләр була. Иске мануфактуралар урынын эре фабрика җитештерүе ала. Паровоз XIX гасырның символына әйләнә. 27 километр озын¬ лыгындагы Царское Село тимер юлыннан башланган Россия тимер юллар челтәре гасыр ахырына 50 мең км га җитә. Бал¬ тыйк буе, Польша, Донецк, Баку кебек яңа икътисади район¬ нар калкып чыга. Нефть чыгарыла һәм сәнәгатьтә киң кулла¬ нылыш таба. XIX гасыр Россияне дөньякүләм танылган державалар са¬ фына бастыра. Бу дәрәҗәне аңа кемдер читтән килеп «бүләк итми». Ул бик күп михнәтләр чигү бәрабәренә килә һәм На-
286 полеонны тулысынча тар-мар итү белән тәмамланган 1812 елгы канкойгыч Ватан сугышында яулана. Кырым сугышында җиңелү дә, башка сугышлардагы җиңелү, уңышсызлыклар- ның ачысы да Россиянең бөек державачыл ролен какшата алмый. Дөнья сәясәтендәге бер генә мәсьәлә дә Россия катна¬ шыннан башка хәл ителми. Россиядә чиркәү тормышында да зур үзгәрешләр барлык¬ ка килә. Пётр I заманында урнаштырылган чиркәү идарәсе көчле кризис кичерә. Хакимият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәт XIX гасырның иң әһәмиятле мәсьәләләренең берсен тәшкил итә. Тулаем алганда, XIX гасырда Степан Разйн, Емельян Пугачёв хәрәкәтләренә тиң массакүләм крестьян чуалышла¬ ры һәм эчке сугышлар булмый. Шул ук вакытта эшчеләр хәрәкәте илнең үсешен билгеләүче әһәмиятле яңа факторга әверелә бара. Земстволар Россия тормышында зур роль уй¬ ный башлый. Мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт һәм җирле хуҗалыкларны үстерүдә алар үзләреннән гаять зур өлеш кертә. XIX гасырны Россия мәдәнияте, фән һәм мәгарифенең «ал¬ тын гасыры» дип атап була. Россия тарихында беренче мәртәбә җәмгыятьнең күпчелек катлауларына белем алу мөмкинлеге туа. Сәламәтлек саклау системасы барлыкка килә. Рус һәм чит ил культуралары кушылу нәтиҗәсендә, Россиядә нәкыш, музыка һәм архитектураның үзенчәлекле бер төре дөньяга килә. Бу өлкәләрдәге казанышлардан беренче мәртәбә киң халык катлаулары файдалана ала. XIX гасыр ахырында рус мәдәнияте киң җәмәгатьчелеккә билгеле була, һәм аны элек рус осталары тиңләшергә омтылган алдынгы Европа дәү¬ ләтләрендә дә таныйлар. Шәһәр тормышында һәм халыкның гореф-гадәтләрендә дә гаять зур үзгәрешләр күзәтелә. XIX гасырны Россия халкы чыра яндырып каршыласа, электр уты (бөтен илдә булмаса да, иң зур шәһәрләргә ут кертелә), фоторәсем һәм кинематог¬ раф, тимер юл һәм телефон белән озата. XIX гасыр ахырында Россиядә автомобиль һәм радио уйлап табыла. Нәкъ менә шушы ачышлар һәм казанышлар дөньяга аяк басучы XX га¬ сырның йөзен билгели дә. Россия XX гасырга үткән гасырдан калган бер өем хәл ителмәгән мәсьәләләр белән аяк баса. Яңа гасырда төп өч мәсьәләне чишү бурыч итеп куела: нәтиҗәле икътисад бул¬ дыру, хокукый дәүләт төзү һәм гражданлык дәүләте оешты¬ ру. Аларны чишүгә XIX гасырда ук нигез салына.
Өстәмә әдәбият исемлеге Анисимов Е. В., Каменский А. Б. Россия в XVIII — первой половине XIX века. — М., 1994. Гордин Я. А. Мятеж реформаторов. —Л., 1989. Ильин С. В. Витте. — М., 2006. Киянская О. И. Пестель. — М., 2006. Левандовский А. А. Время Грановского: у истоков форми¬ рования русской интеллигенции. —М., 1990. Леонтович В. В. История либерализма в России. 1762 — 1914 гг. — М., 1995. Мироненко С. В. Самодержавие и реформы. Политическая борьба в России в начале XIX в. — М., 1989. Мироненко С. В. Страницы тайной истории самодержавия: политическая история России первой половины XIX столе¬ тия. — М., 1990. Москва. Быт XIV —XIX вв. — М., 2005. Москва в очерках 40-х годов XIX века. — М., 2004. Пантин И. К., Плимак Е. Г., Хорос В. Г. Революционная традиция в России. 1783 —1883. — М., 1986. Песков А. М. Павел I. — М., 1997. Семенкова Т. Г., Семенков А. В. Денежные реформы России в XIX в. — СПб., 1992. Соловьёва А. М. Промышленная революция в России в XIX веке. — М., 1990. Томсинов В. Аракчеев. —М., 2003. Троцкий И. Ш-е Отделение при Николае I. — Л., 1990. Фёдоров В. А. Декабристы и их время. — М., 1992. Фёдоров В. А. М. М. Сперанский и А. А. Аракчеев. — М., 1997. Цымбаев Н. И. Славянофильство. — М., 1986. Эйдельман Н. Я. Революция сверху в России. — М., 1988.
Учебное издание Данилов Александр Анатольевич Косулина Людмила Геннадьевна ИСТОРИЯ РОССИИ XIX век Учебник для 8 класса основной общеобразовательной школы с татарским языком обучения Казань. Татарское книжное издательство. 2011 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Данилов Александр Анатольевич Косулина Людмила Геннадьевна РОССИЯ ТАРИХЫ XIX гасыр Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек Мөхәррире Л. Г. Шарифуллина Бизәлеш мөхәррире Л.Р. Вафина Техник мөхәррире һәм компьютерда биткә салучысы А. С. Газизҗанова Корректорлары Г. Р. Ногманова, Т. Н. Сәгъдуллина Оригинал-макеттан басарга кул куелды 03.10.2011. Форматы 60x90 Vie- Басма табагы 18,0+форз. 0,25+рәс. 2,0. Тиражы 5500 д. Заказ Р-1376. «Татарстан китап нәшрияты» ДУП. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Тел./факс: (843) 519-45-22. http: // tatkniga.ru e-mail: tki@tatkniga.ru «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
В. А. Тропинин. А. С. Пушкин
К. П. Брюллов. Помпеиның соңгы көне П. А. Федотов. Шәп кавалер
И. Н. Крамской. Урман каравылчысы В. Г. Перов. Пасханы дин кушканча бәйрәм итү
Ф. А. Васильев. Яшенле яңгырдан соң. Фрагмент И. Е. Репин. Бурлаклар Идел буенда
И. Е. Репин. П. М. Третьяков портреты И. Е. Репин. Көтмәгәннәр иде И. В. Суриков. Ермакның Себерне яулавы
. Васнецов. Баһадирлар Н. П. Богданов-Бельский. С. А. Рачинскийның халык мәктәбендә күңелдән исәпләү
И. И. Левитан. Март Н. А. Ярошенко. Курсист кыз
И. К. Айвазовский. Кронштадтта зур рейд В. В. Верещагин. Сугыш апофеозы
В. Е. Маковский. Ярлыларның хәлен белешү В. Г. Перов. Сәүдәгәр йортына гувернантка килгәч
В. В. Пукирев. Тиң булмаган никах Мәскәүдәге триумфаль капка. Архитекторы О. И. Бове Петербургтагы биржа. Архитекторы Т. де Томон Мәскәүдәге Хрущёвлар-Селез- нёвлар йорты. Архитекторы А. Г. Григорьев дип фаразлана Мәскәүдәге Иоанн Предтеча чиркәве Петербургтагы Казан соборы. Архитекторы А. Н. Воронихин Петербургтагы халык китап¬ ханәсе. Архитекторы К. И. Росси
НАПОЛЕОН АРМИЯСЕНЕҢ РОССИЯГӘ ҺӨҖҮМЕ АлРига > 1 Тверь ) Ми'ава-'. ?ссен п , / а/ балтийское Либава :/ ^^обшгадт Великие Луки/ \($5ев s аУЫйВ >>^->$<УЗ?Долоцк Д 'Хх'"' . "^Витебск Вязьма^ а Д) ртх. хл. Тарутина ■ Калуга..^ Тула0 МОРЕ юнал! сс**' Торунь . --X ШрТ/ С Петербургтагы Исаакий соборы. Архитекторы А. А Монферран Петербургтагы арысланлы банк күпере. Скульптор П. П. Со¬ колов моделе буенча төзелгән ьелосток Мир г L г армияиТх уРОНИ ьагрг5ввиВ(&(кОВЫСК Jxis/i Ц^0^хКобрин 13-15. VIIх X ..лОршЖ ЯиНОк Могилев^/Т >7-: LVI 1ов. Быхов Орел ГЕРЦОГС@'Й^1 ВАРШАВСКО Краков > Т?ВО > V. АВСТРИЙСКАЯ ИМПЕРИЯ 3 армия (Тормасов 1уцк 1 q Сугыш башына француз гаскәрләренең туплануы Рус гаскәрләренең урнашуы X26.VIII Француз гаскәрләренең һөҗүме Рус армиясенең Мәскәүгә чигенүе 3 нче рус армиясе хәрәкәтләре Партизан отрядлары хәрәкәт иткән районнар Сугыш булган урыннар һәм даталар Мәскәүдәге Николай (Ленин¬ град) вокзалы. Архитекторы К. А. Тон Мәскәүдәге Коткаручы Христос храмы. Архитекторы К. А. Тон (реконструкция ) НАПОЛЕОН АРМИЯСЕН РОССИЯДӘН КУЫП ЧЫГАРУ Мәскәүдәге тарих музее. Архи¬ текторлары А. А. Семёнов һәм В. О. Шервуд Мәскәүдәге Шәһәр думасы би¬ насы. Архитекторы Д. Н. Чи¬ чагов „ Русларның база һәм u гарнизоннары п Французларның база һәм гарнизоннары Х19.Х 24.XI дә Наполеонның яшерен рәвештә гаскәрләрдән качып Сморгонидан Парижга китүе Сугыш булган урыннар һәм даталар
БОРОДИНО СУГЫШЫ. 26.VIII 1812 ЕЛ -0- Шевардино редуты өчен сугыш 24.VIII Гаскәрләрнең хәрәкәт итүе Сугыш алдыннан гаскәрләрнең урнашуы Французлар руслар руслар французлар Сугыш ахырына гаскәрләрнең урнашуы ■■■ пехота ■■■ • ••• руслар • ••• французлар Г~Д кавалерия r~=g F КутузовныН ставкасы _=_ артиллерия _=_ Наполеонның ставкасы тг 1813—1814 елларда РУС АРМИЯСЕНЕҢ ЧИТ ИЛЛӘРГӘ ПОХОДЫ ВАР И Я X БЕРН 1813 елда Наполеон империясе |18, III 1814| ва народо Кельн лтз ГЕР СТВО о ПАРИЖ Наполеон империясенә бәйле дәүләтләр 1812 ел, XII — 1813 ел, VIII — рус армиясенең хәрәкәтләре 1813 ел, VIII — 1814 ел, III — союздаш гаскәр¬ ләрнең (Россия, Англия, Австрия, Пруссия, Швеция) хәрәкәтләре Иң мөһим сугышлар Союздаш гаскәрләрнең Парижны алуы
РОССИЯНЕҢ ИКЪТИСАДИ ҮСЕШЕ XIX гасырның беренче яртысында Улеаборг ИМПЕРИЯ ; ли Човая Ладо Волог Вя^ га о вер О Б Георгие БУХАРЕСТ- город Рыбин Нар ниго Киев ии до 1856 г: опол вь <_ атеринослав• Грушевская о й ' Мариупо °АЗОВСКО М С.-ПЕТЕР Тарту Динаб gKOBHQk • «Г с с Т' « / ОБИЛЬНО Сувалки Смол ПЛОЦК" « Гпплнп г Белосток Минс С . Пинск арш Л АВСТРИЙСКАЯ v ?Р У М Могилев Архангельск > Онега )£> >заво Олонеи гсер #Нежин 0 * Горел Курск Җ>’-ч( 0 0®' 57 k О'\ Одесса Хе Сим Севастопол Е Р Н О Е М докавказ Алпавыт хуҗалыкларында феодаль эксплуатация формалары (XIX гасыр уртасы) □ Барщина системасы өстенлек иткән районнар I 1 Оброк системасы өстенлек иткән I 1 районнар Феодаль изүнең төрле формалары булган районнар XIX гасырның беренче чирегендә, т феодаль изү формалары сакланган хәлдә, I J крестьяннарның алпавытларга шәхси бәйлелеге бетерелгән районнар □ Алпавыт хуҗалыклары зур әһәмияткә ия булмаган районнар Төрле хезмәт өстенлек иткән сәнәгать үзәкләре крепост- үзе теләп нойлар ялланучылар j,, металлургия һәм металл эшкәртү 9 туку күмер чыгару g шикәр җитештерү (губерналар буенча) й Иң мөһим ярминкәләр Сатуга икмәк җитештергән районнар Беренче тимер юллар 1860 елга төзелеп беткәннәре төзелә торганнары ' “ ' “ Суднолар йөри алырлык каналлар ш Университетлар булган шәһәрләр ицын Орехову ПаЙвоНовГ ^Рыкса", ; Симбирск- - Пенза* ®®Там&ов , > Саратов Воронеж рьков, вочеркасск тов-на-Дону ■ 1 Астрахань овороссиис OPE Ставрополь Тифлис Автоном Бөек Финляндия кенәзлеге 1861 елда Россия империясе чикләре Губерналар чикләре ® Губерналар үзәкләре
1861 елда РОССИЯДӘ КРЕПОСТНОЙ ХОКУКНЫҢ БЕТЕРЕЛҮЕ Крестьяннарның җир кишәрлекләре кечерәйтелгән губерналар (процентларда) I 20 гә кадәр [ 20 дән 40 ка кадәр 40 тан югары Крестьяннарның җир кишәрлекләре арттырылган губерналар (процентларда) 20 гә кадәр 20 дән югары 1861—1863 елларда массачыл крестьян чуалышлары булган районнар Иң мөһим крестьян восстаниеләре —«—■■■I 1861 елда Россия империясе чиге Губерналарның чикләре 1877—1878 еллардагы РУС-ТӨРЕК СУГЫШЫ КАВКАЗ ФРОНТЫ Ардаган, Брэила ос ИСКА Батум ^Озургеты российская ■РИЯ калаки Видин Рущук О липпо М П % и я ,-|М А К Е Битола пвращ ссии в оль А V Сил ‘Д Пирот >СОФИ ИМПЕРИ Зивин 18 рополь Эривань L ^Ы₽ Л187Р> С Е „ (полностью независи Р Румынские АВСТРО-ВЕНГ1 s Плоештио^' 1Я Б И Стара- Загора Бур Адрианополь уиск МО Р Е<- Сугыш башына дәүләтләрнең чикләре 1875 — 1876 елларда Госманлы •jiy империясе изүенә каршы сла¬ вяннар восстаниесе булган рай¬ оннар Сугыш башына гаскәрләрнең туплануы Рус гаскәрләренең төп хәрә¬ кәт итү юнәлешләре Румын һәм серб гаскәрләре- нең төп хәрәкәт итү юнәлеш¬ ләре о Х1877 119.111878| ИЙСКАЯ ев ЕРИЯ О ик О 5; Төрек гаскәрләренең төп хәрәкәт итү юнәлешләре һәм аларның чи¬ генүе Рус гаскәрләренең шәһәрләрне камавы Шипка үткеленең героик оборо¬ насы 8.VIII — 28.XII 1877 ел Төп сугыш булган урыннар һәм даталар Крепостьлар Сан-Стефано солых килешүе төзелгән урын Балканда Россиянең көчәюенә юл куймас өчен, инглиз эскадра¬ сының Мәрмәр диңгезгә килүе
XIX гасырның икенче яртысында БЕЛ Ряз асск үзе теләп ялланган Бату| катнаш хезмәт системалары өстенлек иткән районнар 1ваңь г и Алпавыт хуҗалыгы сизелерлек роль уйнамаган яки бөтенләй булмаган районнар С Пенза Авыл хуҗалыгында капитализм үсеше Алпавыт хуҗалыкларында эшләп түләүгә корылган РЛЬ—- ' HOBOPOCCI МОРЕ /Дивное Svjte Ставропадй^ч ГрЪзныйА-/ Владикавказ кибули^Чиатура- дфлйс (И Каре-? -'СОФИЯ х , ® Б О Л ГА РИЯ '^ЧЕРНОЕ --Таган 1ариуполь_ Лы Архангельск РОССИЯНЕҢ ИКЪТИСАДИ ҮСЕШЕ ■ Иоэнсу СТОКГОЛЬМ АВСТРО- ВЕНГРИЯ Ханко Котлас, Новгород р у м ы БУХАРЕСТ® ■ига .Митава'Х 1ИНСК Екат 10гда Вятка\ )тромаҗО№иесенск Кинешма Сормово 1овг СИМОВ OCTOK ИИ вский Төп мамык җитештерү районы текстиль азык-төлек •R 1900 елгы чикләр бирелгән Л Н 1861—1900 елларда сәнәгать барлыкка килгән пунктлар металлургия, машина төзелеше һәм металл эшкәртү Товарлыклы ашлык җитештерү үсә барган капиталистик игенчелек хуҗалыгы (алпавыт һәм крестьян) районы чикләре Сәнәгатьтә капитализм үсеше Төп сәнәгать үзәкләре РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕНЕҢ АЗИЯ ӨЛЕШЕ ральск мамык чистарту башка тармаклар Файдалы казылмалар чыгару ■ күмер ▲ рудалар 1 нефть <Э алтын Тургай Спасскиң^ Завод ■ г хива \ БухараТашкент Күченеп килүчеләр аеруча күп булган, капиталис¬ тик мөнәсәбәтләр үсә башлаган районнар ир-Хан-Шура Златоуст /дЁГаку J == и Капитализмга кадәрге мөнәсәбәтләр өстенлек иткән районнар О © Херсон Тимер юллар 1861 елга 1861—1900 елларда кадәр 1900 елда төзелгән ( } Чит ил капиталы урнаштырылган төп районнар
XIX гасыр ахырына СЕВ Е /■ ^берге" БАРЕНЦЕВО МОРЕ , Житом Зе^ля ■ « 1873 РсК°Е 'Ми ОСКВ больск ань АФГАНИСТАН Россия империясенең территориясе киңәю: 1800 елда Россия импе¬ риясе террито¬ риясе Географик экспедицияләр үткән юллар Новоникол рган ропавловск | j 1816—1855 еллар I _J 1856—1900 еллар Россия империясенең вассаллары: ► Анжу П. Ф. 1820—1823 елларда Врангель Ф. П. 1820—1824 ел¬ ларда ► Невельский Г. И. 1849 елда СЕВЕРНОЕ МОРЕ „ БЕРЛ т варша нев Екатериносл; Севаст НОВОрОи ЧЕРНОЕ МОРЕ РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ ТЕГЕРАН ^оеМо^ борг НЫЙ ЛЕДОВИТЫЙ ОКЕАН „ о. Вран геля . (откр. в 1867 г.)Й Z с^ие о-ва К л с. ленск Арханп гДа Котлас ИЖ. овгоро ферма >мень •хМЛАДШИИ К 4 ЖУЗ <? одск Хива Ашхабад gza Бохара ханлыгы 1868 елдан [Ш] Хива ханлыгы 1873 елдан К* А' Павлодар О р£ 4 юское< ;тье .<7 Усть-Янс| lepxosHCi Жиганск Туруханск Сургут Барнаул Семипалатинск ' Спасский > if/ Л'1- Балхаш кестан Андижан ■ 1кутск Енисейск Красноярск ОмЛ IHCK \ Иркутш Олекминск Бодайбо Благ< 1ИНСКИИ 1хта Нижнеколымск .реднеколымск Верхнеколымс* & К А Г ihp ы / иииверск \ “ 1 Петропавловск /Охотск ОХОТСКОЕ МОРЕ У 5. Сахалин «местное рос- $ * iBKQ-японское si),1, iffauuo о 1 ЯЧЦ *5 < Зайсан евальск ВниХа6а| >ладивост< “■“» 1900 елга Россия империясе чикләре Иң әһәмиятле тимер юллар юд875г.; в пол¬ ом владение 4 ’оссии с1875 г. ЯПОНСКОЕ1 ■ МОРЕ \ АМЕРИКАДАГЫ РУС БИЛӘМӘЛӘРЕ 1861—1890 елларда төзелгән сәнәгать предприятиеләре күмер чыгару металлургия азык-төлек мамык эшкәртү 1890—1898 елларда төзелгәннәр руда чыгару металл эшкәртү мамык эшкәртү Алтын табу урыннары О © :неко) 7 БЕРИНГОВОсШ ШР8СК MOPE •Ж^гскиео^х с?тие до ——— О О • кр.Св.Михаила, |йское кр.Св.Николая Павловская J/ Гавань —— Рус биләмәләренең 1824—1825 елларда уздырылган чикләре i 1867 елда Америка Кушма Штатларына - сатылган рус биләмәләре территориясе
Анапа Новоросси! жатерин. КАВКАЗ XIX гасырда Ставрополь Кума ЧЕРНОЕ МОРЕ КИСЛО1 1горск 1800 елга Россия империя¬ се территориясе Кавказ артындагы феодаль дәүләтләрнең чикләре XIX гасыр ахырында Россия империясе чикләре Россия империясе составына кергән территорияләр Сухум П< Г 1802—1864 елларда XIX гасыр ахырына ( ка килгән капиталистик предприятиеләр Д нефть чыгару а . руда һәм күмер чыгару металл эшкәртү заводлары тимер юллар Батум барлык- Ц. . Алаве| ЛИСТИК Кэпг ... . . z—^Терек[ Нальчик^ , ^'Владикавказ > т a -/oip v Теһир-Хан-Шура Ткибули-ү . - \ п , ~^М^РЬ1&ГеИави Гуниб W6eHT * Тифлис х 6 ФДИГ V . - Кедабеч Эривань 1з. Севан Карс. Керосинүткәргеч эшли торган " ” участок — — төзелгән участок Л// ..■••• Шуша о Нахичевань ИРА Куба Sf Шемаха ' Я '■Ху н КАЗАХСТАН һәм УРТА АЗИЯ XIX гасырда .О ЕЗгг, 1КУ § О ‘нкорань I I 1731—1900 елларда Россия империясе составына кергән территория XIX гасырның 60 нчы елларына Бохара әмирлеге, Коканд һәм Хива ханлык- ларының чикләре Россиядән вассал бәйлелекне таны¬ ган Урта Азия дәүләтләре территория¬ ләре: |\\Д 1 - Бохара әмирлеге 1868 елдан; 2 - Коканд ханлыгы 1868 елдан (1876 елдан бетерелә); 3- Хива ханлыгы 1873 елдан Кокче СРЕД1 т , . Семипалатинск .Караганда Спасский с' Д.Гурьев\ ^qP Е * Форт-АлександровскиЙ «ТллА о V У р * / р A (П 7 Уч v&S оз. Балхаш! • С /Т A Р Ж У % t5 Ч ■ И Р оз. Зайсан■ Зайсан S 1 ^\Гу£кестан V чт.. 1 озгИ^ы^-у’. Прҗевальск A Н с к fa е\'Чимкент \ J . Дафкент н :расноводсг<>~) Кизыл-Арваг Бухара .{Jypf \ Чарджоу/^Самг /~1'<У8&ихабад /чхЧ,7 ^жг^Лмерв \ Kifaai IH, IH А Н -У' АФГАНИСТАН XIX гасыр ахырына барлыкка килгән капиталистик предприятиеләр ■ күмер чыгару в мамык чистарту Ж металлургия заводы предприятиеләре индия (Бриг.) /: ' Тимер юллар / XIX гасыр ахы- рына эшли тор¬ ган участок төзелгән учас¬ ток Төркестан ге- нерал-губерна- торлыгы чиклә- XIX гасыр ахы- „,,рында Россия "" империясе чик¬ ләре
1832 ел Россия империясенең беренче Ту¬ лы законнар җыелмасы басылу 1837 ел Россиядә беренче тимер юл (Пе¬ тербург — Царское Село) төзелү 1837 —1841 еллар П. Д. Киселёвның дәүләт крестьян¬ нары реформасы 1842 ел «Бурычлы крестьяннар» турында указ 1853—1856 еллар Кырым (Көнчыгыш) сугышы 1854 —1855 еллар Севастополь оборонасы 1855 —1881 еллар Александр II нең идарә итүе 1857 ел Крестьян реформасына әзерлек башлану 1861 ел, 19 февраль Крепостной хокукның бетерелүе 1864 ел Земство һәм суд реформалары 1865 —1885 еллар Урта Азияне кушу 1867 ел Алясканы һәм Алеут утрауларын (Рус Америкасын) АКШка сату 1870 ел Шәһәр реформасы 1873 ел «Өч император берлеге» төзелү 1874 ел Гомуми хәрби бурыч турында устав 1874 —1875 еллар Революңион народникларның «ха¬ лык арасына чыгу»ы 1876 —1879 еллар Народникларның «Земля и воля» оешмасы эшчәнлеге 1877—1878 еллар Рус-төрек сугышы. Болгарияне азат итү 1879 ел «Народная воля»ның эшчәнлеге башлану 1881 ел, 1 март Александр II не үтерү 1881 —1894 еллар 1881 ел Александр III нең идарә итүе «Дәүләт һәм җәмәгать тынычлы¬ гын саклау чаралары турында по¬ ложение» 1883 ел Марксистик «Хезмәтне азат итү» төркеме төзелү 1889 ел Земство участок башлыклары ту¬ рында закон XIX гасырның 80 нче еллары Сәнәгать борылышы тәмамлану 1891 ел Франк-рус союзы оеша башлау 1894 —1917 еллар Николай II нең идарә итүе 1897 ел С. Ю. Виттеның акча реформасы
9 785298 021388