Text
                    ½2Z
I:::::::::::::::::
≡≡≡"^4∣WM≡≡≡
АДгВотвпнников
В.Н. Bi и roιрадов x∖ ,
И.С. рышневольский\
Сызым


СЫЗЫМ СЫЗЫКЛАРЫ ФОРМАТЛАР ФОРМАТЛАРНЫҢ ТАМГАЛАНЫШЫ ФОРМАТ ЯКЛАРЫНЫҢ ҮЛЧӘМНӘРЕ, мм А0 841х1189 Al 594 х 841 A2 420 х 594 АЗ 297 х 420 А4 210х297 ИСЕМЕ СУРӘТЕ төп Штрихлы Нечкә тоташ Нечкә штрих-пунктирлы Дулкынлы тоташ Өзек Штрих-пунктирлы нечкә ике нокталы 5...30 8...12 5...30 ТӨП БИЛГЕЛӘНЕШЕ Контурның күренмә өлешенең сызыкла¬ ры һ.б. (берәмлек итеп кабул ителгән төп сызыкның калын¬ лыгы шартлы рәвеш¬ тә хәреф аша тамгала¬ на. Башка сызыклар¬ ның калынлыгы сай¬ лап алынган s зурлы¬ гына бәйле була) Контурның күрен¬ мә булмаган өлеше¬ нең сызыклары Үлчәмле һәм чы¬ гарма сызыклар, төзү сызыклары, штрихлау сызык¬ лары, чыгару сызыклары һ.б. Күчәр һәм үзәк сызыклары Өзелү сызыклары. Күренеш һәм киселешне чикләү сызыклары Кисем сызыклары Җәелмәләрдә бөгү сызыклары. Эшләнмәләрнең кырый яки арадагы торышларында кисәкләрне сурәт¬ ләү сызыклары СЫЗЫКНЫҢ КАЛЫНЛЫГЫ 0,5 тән 1,4 мм га кадәр s/З тән s/2 гә кадәр s/З тән s/2 гә кадәр s/З тән s/2 гә кадәр s/З тән s/2 гә кадәр s тән l⅜s ка кадәр s/З тән s/2 гә кадәр
A. Д. Ботвинников B. Н. Виноградов И. С. Вышнепольский Сызым / i \ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең-..\ <рьйц1ыфЛарь1 өчен \ <fjθpeejιeκj xκ ∕ z<⅛ζ'sx 4∖ \ Россия федерацияле ∖ , \ Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан • «Мәгариф» нәшрияты Москва • Астрель ∙ ACT 2005
УДК 373.167.1:744*07/08 ББК 30.11 я721 Б71 Ботвинников А. Д. Черчение:Учеб, для 7—8 кл. общеобразоват. учреждений/ А. Д. Ботвинников. В. Н. Виноградов, И. С. Вышнепольский.— М.: ООО «Издательство Астрель»: ООО «Издательство АСТ», 2004 Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Дәреслектә түбәндәге тамгалар кулланыла: — кабатлау өчен сораулар — биремнәр — график һәм практик эшләр Ботвинников А. Д. Б71 Сызым: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7—8 нче с-флары өчен д-лек / А. Д. Ботвинников, В. Н. Виноградов, И. С. Вышнепольский; Русчадан В. 3. Закиров, Л. X. Мөхөм- мәтҗанова төрж,— Казан : Мәгариф, 2005.— 223 б.: рөс. б-н. ISBN 5-7761-1578-7 Бу китап сызымнан төп дәреслек булып тора. Ул Россия Феде¬ рациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган гамәлдәге программадан чыгып төзелгән. Дәреслектә, теоретик материалдан тыш, өйрәнелгән материалны ныгыту һәм кабатлау өчен кирәк булган сораулар һәм биремнәр, график һәм практик эшләр дә кертелгән. Китап яхшы бизәлешле. ISBN 5-7761-1578-7 © ООО «Издательство Астрель», 2001 © ООО «Издательство Астрель», ООО «Издательство АСТ», 2004 © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2005
VII сыйныф Кереш Сызым дәресләрендә сез төрле график сурәтләрне, беренче чиратта сызымнарны аңларга һәм башкарырга өйрәнерсез. Бу максатларда сез сызымнарны төзү, аларга тиешле форма бирү кагыйдәләрен өйрәнергә, сызу инструментлары белән эш итә белергә, сурәтләрне кулдан сыза алырга тиеш булырсыз. Телә¬ гегез булса, сызымнарны компьютер кулланып сызарга өйрә¬ нерсез. Сызымнарны сызу, аларга тиешле форма бирү турындагы кайбер мәгълүматлар сезгә математика, табигать белеме, гео¬ графия, хезмәт дәресләреннән таныш. Сызымның үсеше тарихыннан. Сызым тирә-юньдәге реаль чынбарлык предметларын өйрәнү чараларының берсе булып тора. Аның үсеш юлы озын. Күп гасырлар үткәннән соң гына, график сурәтләр хәзерге күренешләрен ала алдылар. Сызымнарның барлыкка килүе кешенең практик эшчән- легенә — ныгытмалар, шәһәр биналары һ. б. төзүгә бәйле. Рос¬ сиядә сызымнар турында беренче тапкыр XVI гасыр башында искә алына, һәм ул чиркәү архивында саклана. Андагы мәгълү¬ матлар буенча иң борынгы сызым 1517 елда башкарылган булырга тиеш. 1 нче рәсемдә рәсем катыш сызым күрсәтелгән. Мондый сурәтләр кулдан, чама белән башкарылган. Андый сызымнарны сүзләр белән аңлатырга кирәк булган, шуңа күрә анда төрле язмалар бирелгән. Вакыт үтү белән, сызымнар камилләшә барган. 2, б рәсе¬ мендә күпер (аны без өстән караганда шулай күрер идек) һәм каравыл башнясы сызымы китерелгән (аны без алдан караганда шулай күрер идек), сызымнар XVII гасырга карый. 3
Рәс. 1. Семь елгасындагы тегермән сурәте (XVII г.) Рәс. 2. Күпер һәм каравыл башнясы сызымы (XVII г.) Рәс. 3. Черепановлар паровозы сызымы (XIX г.) Бик күп күренекле рус уйлап табучылары һәм инженерлары сызымнардан киң файдаланган. 1586 елда танылган пушка (туп) мастеры Андрей Чохов бик зур падишаһ туп койган, аның укучылары, пушкалар ясаганда, XVII гасырның утызынчы елларыннан башлап сызымнар кулланган. Рус графикасы Петр I заманнарында аеруча зур үсеш алган. Корабльләр төзегәндә, шул чорда сызылган сызымнар хәзергә кадәр сакланган, ал арның кайберләрең Петр I үзе сызган. 4
XVIII гасырның күренекле рус уйлап табучысы И. И. Ползу- новның пар-атмосфера машинасының сызымнары әле хәзер дә яхшы билгеле. Талантлы рус механигы, конструктор һәм уйлап табучы И. П. Кулибин (1735—1818) шедеврларының берсен —тавык йомыркасы формасындагы сәгатьне ясау өчен генә дә берничә дистә сызым ясаган. Аның эшчәнлегенең мисалы булып Нева елгасы күперенең модельләре сызымнары тора. XIX гасырда бөек рус галиме Д. И. Менделеев тарафыннан башкарылган — нефтьне өзлексез куу җайланмасы, аталы-уллы Черепановлар паровозы (XIX гасыр) сызымнары (рәс.З) зур әһәмияткә ия. Болар барысы да ул вакытта Россиядә инженер графикасының зур үсеш алуын да, техник фикерләүнең югары дәрәҗәсе турында да ачык сөйлиләр. XVITI гасыр — XIX гасырның беренче яртысы сызымнарын¬ да масштаб кулланыла башлаган. Шул вакыттан башлап XX гасырның утызынчы елларына кадәр сызымнарның күбесен буйый торган булганнар. Сызымнар күбрәк информация бирә башласа да, аларны сызу өчен күп вакыт кирәк булган. Шуңа күрә төрле шартлылыклар, язмалар һ. б. кулланып, сызымнарны гадиләштерә башлаганнар. График сурәтләр. 4 нче рәсемдә бик гади детальнең сызымы бирелгән. Сызымнан күренгәнчә, ул төрле сурәтләр, үлчәмле саннар, текстларны эченә ала. Сурәтләр буенча — бирелгән детальнең геометрик формасы, ә язмалар буенча аның исеме, сурәтне башкарганда кулланылган масштаб, детальнең нинди материалдан ясалуы һ. б. турында фикер йөртеп була. Үлчәм¬ ле саннар детальнең зурлыгы, аның кисәкләренең зурлыгы турында сөйли. Биредә шулай ук детальне ясагандагы эшкәртү алымнары, башка шартлы тамгалар һәм язмалар бирелгән. Мондый сызым детальне тулысынча күзаллау мөмкинлеген бирә1. Эшләнмәләрне (әйберләрне) әзер детальләрдән җыю өчен, җыю сызымнары кулланыла. Җыю сызымнарында детальләр¬ не бергә тоташкан итеп сурәтлиләр. Эшләнмәгә кергән һәр детальне мондый сызымнарда номер белән күрсәтәләр. Аерым 1 Өйрәтү өчен кулланыла торган сызымнарда, производство сызым¬ нарыннан аермалы буларак, барлык мәгълүмат булмаска да мөмкин. Аерым очракларда без сызым дип детальнең сурәтен генә дә атарбыз. 5
Ине. Aft г. и. ∣ Низа Һәмдата |Взим. ине. м4Ине.Aft ∂yδ.∣ Имза һэад дата глинта гдгдда ≡2≡≡ W⅞R Башкарды Западина 9 ! 05 Хикшврде Дворкин I 111.05 Г. контр. Мишурнер .∕fZ*"C •- 15105 Кобур ik>i∖λ Булкин 1«iO5 17.105 ⅛fg Н. Контр. Раслады Зерновая Дворкин ⅛⅛UM. Корыч 45 ГОСТ 1050-88 Капкач А | 0,07 | 1:1 Бит | бишлар 7 СКВ ЗШ Һ. зс Рэс. 4. Деталь сызымы 6
Исеме 1 Нигез 2 Ыргак 3 Заклепка Сызды ' Тикшер&е' ______ Мәктәп с-ф Сачы 1 ’ - Материал Корьн Корыч Искерме 2 Алюмин Ыргак Рас. 5. Жыю сызымы таблицада (спецификациядә) детальләрнең барысының да исемнәрен китерәләр. 5 нче рәсемдә жыю сызымы һәм мәктәп остаханәләрендә эшләнелгән ыргакның спецификациясе бирел¬ гән. Кулдан якынча пропорцияләрне саклап башкарылган сызымнарны эскизлар дип атыйлар (рәс. 6). Эшләнмәнең эш принцибын гадиләштереп һәм шартлы рәвештә күрсәтүче сурәтләр дә кулланыла. Аларны схемалар дип атыйлар. Схемалар кинематик, электрик, гидравлик һ. б. булырга мөмкин. 7 нче рәсемдә кыру станогындагы тизлекләр тартмасының кинематик схемасы бирелгән. Анда тешле тәгәрмәчләр турыпочмаклык рәвешендә күрсәтелгән. 8, б рәсемендә табаклы материалдан эшләнгән детальнең җәелмәсен күрәсез. 7
Рәс. 6. Детальнең эскизы ∙,≤- Рәс. 7. Кинематик схема Рәс. 8. Детальнең җәелмәсе һәм рәсеме δ) а) 8
Pec. 9. Аксонометрик сызым Pec. 10. Детальнең техник рәсеме Сызым һәм башка өйрәтү дәресләрендә предметның күрсәт¬ мәле сурәтләре — аксонометрик сызымнар (рәс. 9), техник рәсемнәр (рәс. 10) кулланыла. Югарыда күрсәтелгән сурәтләрне график сурәтләр дип атый¬ лар. Мондый сурәтләр сызык, штрих, нокталардан тора, һәм аларны карандаш, тушь, кара яки ЭХМның периферик ярдәм¬ че җайланмаларын кулланып башкаралар.
Сызымнарны башкару техникасы һәм аларны тиешле формада бирү кагыйдәләре 1. Сызым инструментлары, материаллар һәм әсбаплар. Эш урынын хәзерләү 1.1. Сызымнарны башкару өчен кирәкле инструментлар. Мәктәптә сызымнарны башкару өчен нәрсәләр кирәк? Готовальня. Готовальня — ул футлярга салынган сызым ин¬ струментлары комплекты. Анда гадәттә түгәрәк сызу (рәс. 11, а) һәм билгеләү (рәс. 11, б) циркульләре, тушь белән эшләү өчен рейсфедер, түгәрәк сызу циркуле өчен озайткыч һәм башка инстру¬ ментлар була. Циркульләр. Циркуль очыннан графит таякчык 5...7 мм га чыгып торырга тиеш. Циркуль белән эшләгәндә, энәнең һәм таякчыкның очлары, билгеләүче циркуль энәләре очлары кебек үк, бер үк тигезлектә булырга тиеш (рәс. 11). Рейсшина. Эшләгәндә рейсшинаның аркылы планкасын сызым тактасының сул читенә китереп кысалар (рәс. 12). Рейсшина ярдәмендә горизонталь һәм авыш сызыклар сызалар. Рәс. 11. Сызым циркульләре: а — түгәрәк сызу; б— билгеләү циркуле 10
Рас. 12. Сызым тактасы һәм рейсшина Рас. 13. Сызым почмаклыклары: a — 90, 30, 60° почмаклы; 6—90, 45, 45° почмаклы Сызым почмаклыклары (рәс. 13). Перпендикуляр һөм па¬ раллель сызыклар сызу һөм кайбер почмакларны төзү өчен, линейка яки рейсшина белән беррөттөн, сызым почмаклыклары кулланалар. 1.2. Сызым материаллары һәм әсбаплары. Аларга кәгазь, каран¬ даш, бетергеч, кнопкалар керә. Сызым кәгазе. Сызым өчен сызыклар сызылмаган тыгыз ак кәгазь кулланыла. Карандашлар. График эшләрне башкару өчен, Т яки Н мар¬ калы (каты) карандашлар; М яисә В (йомшак); ТМ, СТ, НВ маркалы (уртача катылыктагы) карандашлар кирәк. Хәреф янында торган сан никадәр зуррак булса, шулкадәр катырак яки йом¬ шаграк карандаш сайлап алына. 14 нче рәсемдә эш өчен дөрес әзер¬ ләнгән карандашлар күрсәтелгән. Аларны башта кесә пәкесе яки махсус очлагыч белән очлыйлар. Аннан сон, махсус шомарт¬ кыч белән шомарталар, каты карандашның очы — конус, ә йомшакныкы кечкенә көрәкчек рәвешендә булырга тиеш. Циркуль өчен грифельне кирәкле каты¬ лыктагы карандаштан алу уңай. Сызым инструментлары һәм материал¬ лары чиста һәм төзек булырга тиеш, бу башкарылган сызымның сыйфатын тәэмин итү өчен кирәк. Рас. 14. Дөрес очлан¬ ган карандашлар 11
Рәс. 15. а — горизонталь; б — вертикаль; в — авыш сызыклар үткәрү алымнары 1.3. Сызым инструментлары белән ничек эшләргә. Туры сызык¬ ларны башта линейка яки почмаклык чите буйлап, басмыйча, яхшы очланган каты карандаш ярдәмендә сызалар, аннан соң алар өстеннән йомшак яки уртача катылыктагы карандаш белән йөртеп чыгалар. Карандашны 15 нче рәсемдә күрсәтелгәнчә, хәрәкәт уңаена бераз авыштырырга кирәк. Горизонталь сызыкларны — сулдан уңга, вертикаль һәм авыш сызыкларны астан өскә таба үткәрәләр (рәс. 15, а, б, в). Йөртеп чыкканда сызыклар ачыграк һәм тигезрәк булсын өчен, карандашны кабат һәм кире юнәлештә үткәрергә мөмкин. Вер¬ тикаль һәм авыш сызыкларны сызганда, почмаклыкны рейсшина яки линейка чите буйлап — сулдан уңга, ә горизонталь сызык¬ лар үткәргәндә, өстән аска таба күчерергә кирәк. Туры, җәенке һәм кысынкы почмак- Рәс. 16. Циркуль белән әйләнә сызу ларны төзү алымнары китап ахырындагы форзацта күрсәтелгән. Әйләнә дугаларын сызу өчен, циркульнең очын үзәккә куялар. Циркульне, 16 нчы рәсемдә күрсәтелгәнчә, ике бармак белән тотып, сәгать угы хәрә¬ кәте юнәлешендә боралар. Циркульнең карандаш урнаштырылган кыска ягы һәм энәсе эш вакытында үзара параллель бу¬ лырга тиеш. Борганда циркульне бераз гына алга таба авыштырырга мөмкин. Билгеләү циркуле ярдәмендә кисем¬ тәләр салганда, кәгазьдә тишекләр булма¬ сын өчен, циркульгә каты итеп басмаска кирәк. 12
Рәс. 17. Прибор куелган сызым станогы 1.4. Эш урынын хәзерләү. Сызымның сыйфаты күп очракларда эш урынын дөрес хәзерләүгә бәйле була. Яктылык сызымга сул яктан өстән төшәргә тиеш. Шулай булса гына инструментлар һәм кул күләгәсе эшкә комачауламас. Сызым сызганда бөгелмичә, туры утырырга кирәк. Күз белән сызым арасы якынча 300 мм булырга тиеш. Сызым тактасы янына эш өчен кирәк булган инструментлар гына куелырга тиеш. Өстәвенә готовальня, почмаклыклар, каран¬ дашлар һәм бетергеч — унда, ә китап сулда ятарга тиеш. Сызым тактасы берникадәр авыш булырга мөмкин. Мондый очракта эшләргә җиңелрәк була, чөнки сызым өстене бик үк иелергә туры килмәячәк. Конструкторлык бюроларында сызымнарны үлчәү линейкасын, почмаклыкны һәм транспортирны алыштыручы сызым приборы ярдәмендә башкаралар (рәс. 17). Конструкторның сызым өстендә башкарган эше гаять зур хез¬ мәт таләп итә. Шуңа күрә соңгы вакытларда сызым тактасы уры¬ нына компьютер дисплеен куллана башладылар. Конструктор нинди дә булса график система, мәсәлән, AutoCAD ярдәмендә сызымны сыза, сызымның электрон версиясе компьютерның хәтерендә яки 13
дискетга саклана. Кирәк булган очракта сызымны кәгазьгә күче¬ реп була (аны «каты» күчермә дип атыйлар). Бу принтер яки граф төзегеч ярдәмендә башкарыла ала. ©1. Сызым циркулен эшләү өчен ничек хәзерләргә? Аның ярдәмендә әйләнә дугаларын ничек сызалар? 2. Рейсшина ни өчен кирәк? Аның белән ничек эшлиләр? 3. Эшләү өчен карандашны ничек хәзерләргә? Нинди катылыктагы карандашлар була? 4. Сызым сызу өчен, эш урынын дөрес итеп ничек хәзер¬ ләргә? ⅛⅛ 1. Укытучының кушуы буенча дәфтәрегездә, сызым ™ инструментлары кулланып, горизонталь, вертикаль, авыш сызыклар, әйләнәләр үткәрегез. Эшкә карата күрсәтмәләр. Сызыкларның барысын да бер үк калынлыкта итеп үткәрергә тырышыгыз. Сызыкларны дәфтәр битендә матур итеп урнаштырыгыз. 2. Сызымнарны тиешле формада бирү кагыйдәләре 2.1. КДБС стандартлары турында төшенчә. Әгәр дә теләсә кайсы инженер яки сызым сызучы сызымнарны бердәм кагыйдәләрне үтәмичә, үзе ничек тели шулай башкарса, мондый сызымнарны башкалар аңламаска мөмкин. Моны булдырмас өчен, безнең илдә Конструкторлык документациясенең бердәм системасы — КДБС (Единая система конструкторской документации — ЕСКД) дәүләт стандартлары кабул ителгән. КДБС стандартлары — норматив документлар, алар промыш¬ ленностьның барлык тармакларында конструкторлык документ¬ ларын башкаруның һәм аларның билгеле бер формаларын тәэмин итүнең бердәм кагыйдәләрен билгели. Конструкторлык документ¬ ларына детальләрнең сызымнары, җыю сызымнары, схемалар, кайбер текстлы документлар һ. б. керә. Стандартлар конструкторлык документлары өчен генә түгел, бәлки безнең предприятиеләр чыгара торган продукцияләрнең аерым төрләре өчен дә кабул ителгән. Дәүләт стандартларын (ГОСТны) үтәү барлык предприятиеләр һәм кешеләр өчен мәж,- бүри. Стандартның һөркайсына үзенең номеры һәм регистрациягә алынган елы күрсәтелә. 14
Эчке кыса Төп язма Рас. 18. А4 форматлы битнең тиешле формасы Стандартларны, вакыт үтү белән яңадан карап, үзгәртеп тора¬ лар. Стандартларны үзгәртү промышленностьның үсешенә һәм инженерлык графикасының камилләшүенә бәйле. Безнең илдә сызымнарның стандартлары беренче тапкыр 1928 елда «Машина тезүнең барлык төрләре өчен сызымнар» исеме астында кертелде. Аннары алар яңалары белән алмашынды. 2.2. Форматлар. Сызымныц төп язмасы. Форматлар. Сызым¬ нарны һәм конструкторлык документларын промышленность һәм төзелештә билгеле үлчәмдәге битләрдә башкаралар. Кәгазьләрне сакчыл файдалану, сызымнарны саклау һәм кул¬ лану уңайлы булсын өчен, стандарт буенча битләрнең билгеле бер форматларын куллану кабул ителгән, шуңа күрә битләрне ти¬ рәли нечкә сызык белән йөртеп чыгалар.Мәктәптә сез яклары¬ ның үлчәмнәре 297 х 210 мм булган форматны кулланырсыз. Аны А4 дип тамгалыйлар. Формат якларының үлчәмнәре форзацта бирелгән. Һәр сызымның эш мәйданын билгели торган кысасы булырга тиеш (рәс. 18). Кыса тоташ калын төп сызыклар белән чикләнә. Төп сызыклар өстән, уңнан һәм астан нечкә сызык белән билге¬ ләнгән тышкы кысадан 5 мм ераклыкта үткәрелә. Сул яктан исә нечкә сызыктан 20 мм ераклыкта була. Бу сызык тегү (беркетү) өчен калдырыла. Битләрне нечкә сызык буенча кисеп алалар. Төп язма. Сызымнарның түбән уң як почмагында төп язманы урнаштыралар (рәс. 18 не к.). Аның формасын, үлчәмнәрен һәм эчтәлеген стандарт билгели. Мәктәптә өйрәтү өчен кулланыла 15
торган сызымнарда сез төп язманы яклары 22x145 мм булган турыпочмаклык рәвешендә башкарырсыз (рәс. 19, а). Тулысынча башкарылган төп язма үрнәге 19, б рәсемендә күрсәтелгән. А4 форматында башкарыла торган производство сызымнарын — бары тик вертикаль генә, ә төп язманы кыска як буенча урнаш¬ тыралар. Башка төр форматтагы сызымнарда төп язманы битнең озын ягы буенча да, кыскасы буенча да урнаштырырга мөмкин. Аерым очракларда өйрәтү өчен кулланыла торган А4 форматлы сызымнарда төп язманы битнең озын ягы буенча да, кыска ягы буенча да урнаштыру рөхсәт ителә. Сызымны сыза башлаганчы битне сызым тактасына салалар. Аннан соң аны бер кнопка ярдәмендә, мисал өчен, югарыдагы сул почмакка беркетәләр. Аннары, такта өстенә рейсшинаны куеп, битнең югары читен, 20 нче рәсемдә күрсәтелгәнчә, рейсшинаның читенә параллель итеп урнаштыралар. Кәгазь битен тактага кысып, башта астагы уң почмагын, аннан соң башка почмакларын бер¬ кетәләр. Төп язманың кысасын һөм графларын тоташ калын сызык белән башкаралар. Сызды Керимов И. 1011.05 Прокладка Тикшерде Мәктәп с-ф Резина ,, б) Рәс. 19. Өйрәтү сызымындагы төп язма 16
©1. A4 форматлы битнең үлчәмнәре нинди? 2. Сызым кысасының сы¬ зыкларын тышкы кысадан нинди ераклыкта үткәрергә кирәк? 3. Сызымның төп язмасын кайда урнаштыралар? Аның үлчәмнәрен әйтеп бирегез. 19нчы рәсемне карап, сы¬ зымда нинди мәгълүматлар бирелүен санап чыгыгыз. Рәс. 20. Битне эшләү өчен хәзерләү 2.3. Сызыклар. Сызым сызганда төрле калынлыктагы һөм төрлечә сызылган сызыклар кулланалар. Аларның һәркайсының үз билгеләнеше бар. 21 нче рәсемдә кечкенә вал дип аталган детальнең сурәте бирелгән. Күргәнегезчә, детальнең сызымында төрле сызыклар бар. Сурәт теләсә кем өчен аңлаешлы булсын өчен, дәүләт стандарты промышленностьта һәм төзелештә кулланылган барлык сызым¬ нарда сызыкларның ничек сызылырга тиешлеген, аларның нинди максатта кулланылуын билгели. Техник хезмәт һәм хезмәт күрсәтүгә багышланган дәресләрдә сез төрле сызыклардан файдаландыгыз. Аларны искә төшереп китик. Штрихлы Төп тоташ калын — Тоташ дулкынсыман Рәс. 21. Сызым сызыклары 2 К6/119 17
1. Төп тоташ калын сызык. Мондый сызыкны предмет- ларның күренеп торган контурларын, сызымдагы төп язманың кысаларын, графларын сурәтләү өчен кулланалар. Бу сызыкның калынлыгын (s), сурәтләрнең зурлыгына, катлаулылыгына, сы¬ зымның форматына бәйле буларак, 0,5 тән алып 1,4 мм чикләрендә сайлыйлар. 2. Штрихлы сызык. Ул — предметның күренми торган кон¬ турларын сурәтләү өчен кулланыла. 21, а рәсемендә бирелгән сызымда штрихлы сызык белән тирән булмаган, сурәттә күрен¬ мәгән цилиндр формасындагы тишем күрсәтелгән. Штрихлы сызык озынлыклары якынча бер үк булган аерым штрихлардан (сызыкчалардан) тора. Сурәтнең зурлыгына бәйле рәвештә, штрихны 2 дән 8 мм га кадәр озынлыкта алалар. Сызыкта штрихлар арасы 1 дән алып 2 мм га кадәр булырга мөмкин, әмма сызымда аралар бертөрле булырга тиеш. Штрихлы сызыкның калынлыгы '∕jtθh s∕2γθ кадәр итеп алына. 3. Штрих-пунктирлы нечкә мисал өчен, 21, а рәсемендәге кебек симметрия күчәре үткәрәләр. Мондый тирлы нечкә сызыктан файдаланалар. бүлә. Ул озын нечкә штрихлардан (аларның озын- алып 30 мм га кадәр булырга мөмкин) һәм алар нокталардан тора. Нокталар урынына бик кыска 1—2 мм озынлыктагы штрихлар сызарга мөмкин. Озын штрихлар арасы 3 тән 5 мм га кадәр була. Мондый сызыкның калынлыгы s∕j тән s∕2 гә кадәр. Штрих-пунктирлы нечкә сызыкны әйләнү күчәрләрен (21 нче рәсемдәге кебек), әйләнәләрнең дугалары үзәген күрсәтү өчен (үзәк сызыклары, рәс. 22) файдаланалар. Биредә үзәкнең торышы штрихлар кисешкән нокта аша билгелә¬ нергә тиеш (22, а рәсемендәге кебек), 22, б рәсемендәге кебек нокта аша түгел. Күчәр һә.м үзәк сызыкларының очла¬ ры предмет сурәте контурыннан читкә 5 мм дан артык чыгып торырга тиеш түгел. 4. Тоташ нечкә сызык. 21, арә- семендә сез тагын бер сызык —тоташ нечкә сызык күрәсез. Аның калынлыгы s∕3tθh s∕2γθ кадәр. сызык. Әгәр дә сурәт, симметрияле булса, анда максатларда штрих-пунк- Бу сызык сурәтне бердәй ике кисәккә лыгы 5 тән арасындагы δ) Рәс. 22. Үзәк сызыкларын үткәрү: а — дөрес; б — дөрес түгел 18
Ул чыгарма һәм үлчәмле сызыкларны сызу өчен кулланыла (21 нче рәсемдә бирелгән сызым кирәкле үлчәмнәрнең барысын да эченә алмый). 5. Ике нокталы штрих-пунктирлы нечкә сызык. Җә¬ елмәләрне төзегәндә, бөгелү сызыгын күрсәтү өчен, ике нокталы штрих-пунктирлы нечкә сызык кулланалар. 8 нче рәсемне карагыз (ул дәреслекнең алдагы битендә). Анда, рәсемдә күрсәтелгән эшләнмәне ясау өчен, материалны бөгәргә кирәк булган урыннарны шундый сызыклар белән бил¬ геләгәннәр. 6. Дулкынлы тоташ сызык. Аны башлыча сурәт сызымда тулысынча бирелмәгән очракларда (рәс. 21, а) өзелү сызыгын күрсәтү өчен кулланалар. Мондый сызыкның калынлыгы s∕3 тән s∕2 гә кадәр. Югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясап, бер үк типтагы сызык¬ ларның калынлыгы бирелгән сызымдагы барлык сурәтләр өчен бертөрле булырга тиешлеген күрсәтеп китик. Сызымдагы сызыклар турындагы мәгълүматлар беренче фор¬ зацта бирелгән. ©1. Төп тоташ калын сызык нинди максатларда кулланыла? 2. Нинди сызык штрихлы сызык дип атала? Аны кайларда кулланалар? Бу сызыкның калынлыгы нинди була? 3. Сызымнарда нинди очракларда штрих-пунктирлы неч¬ кә сызык кулланыла? Аның калынлыгы нинди була? 4. Сызымда нинди очракларда тоташ нечкә сызыктан файдаланалар? Аның калынлыгы нинди булырга тиеш? 5. Җәелмәдә бөгү сызыгын нинди сызык белән күрсәтә¬ ләр? 2. 23 нче рәсемдә сез детальнең сурәтен күрәсез. Анда 1, 2 һ. б. цифрлар белән төрле сызыклар билгеләнгән. Би¬ релгән үрнәк буенча дәфтәрегездә таблица төзегез һәм аны тутырыгыз. Сурәттә сызык¬ ның номеры Сызыкның исеме Сызымда сызык¬ ның билгеләнеше Кайма сызыкның калынлыгы 2* 19
1 & 1 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Сызым сызыклары А4 форматлы бер бит сызым кәгазе әзерләгез. 19 нчы рәсем¬ дә күрсәтелгән үлчәмнәр буенча, төп язманың кысасын һәм графларын сызыгыз. 24 нче рәсемдә күрсәтелгәнчә, төрле сызык¬ лар сызыгыз. Рәс.24. 1 нче график эшкә бирем 20
Кәгазь битендә сызыкларның төркемнәрен башкача да урнаш¬ тырырга була. Төп язманы битнең кыска ягы буенча да, озын ягы буенча да урнаштырырга мөмкин. 2.4. Сызым шрифтлары. Сызым шрифтының хәреф һәм цифрларының үлчәмнәре. Сызымнардагы барлык язмалар сызым шрифты кулланып башкарылырга тиеш (рәс. 25). Сызым шрифтының хәрефләрен һәм цифрларын ничек язарга кирәклеген стандарт билгели. Хәреф һәм цифрларның биеклеген, өстән йөртеп чыгу өчен кулланылган сызыкларның калынлыгын, хәреф¬ ләр, сүзләр һәм алар арасындагы араны стандарттан чыгып бил¬ гелиләр. Хәрефләрнең берсен ярдәмче челтәр ярдәмендә язу үрнәге 26нчы рәсемдә күрсәтелгән. Шрифт авыш та (якынча 75°), туры да булырга мөмкин. Стандарт шрифтның түбәндәге үлчәмнәрен билгели: 1,8 (тәкъ¬ дим ителмәсә дә кулланырга мөмкин); 2,5; 3,5; 5; 7; 10; 14; 20; 28; 40. Шрифтның үлчәме (һ) итеп юл (баш) хәрефләренең миллиметрларда үлчәнгән биеклеге алына. Хәрефнең биеклеге юл нигезенә перпендикуляр юнәлештә үлчәнә. Д, Ц, Щ хәрефләренең түбәнге элементларын һәм Я хәрефенең югарыгы элементын юллар арасындагы аралыкта язалар. Шрифт сызыкларының калынлыгы (J) шрифтның биекле¬ геннән чыгып билгеләнә. Ул 0,1й ка тигез. Хәрефнең киңлеге (g) 0,6 һ яки 6J булырга тиеш. А, Д,Ж, М, Ф, X, Ц, Щ, Ш, Ъ, Ы, Ю хәрефләренең киңлеге бу зурлыктан 1 яки 2d га артыграк була (шул исәпкә аскы һәм өске элемент¬ ларны кертеп), ә Г, 3, С хәрефләренең киңлеге d га кимрәк булырга тиеш. Юл хәрефләренең биеклеге үзеннән соңрак килүче кечерәк үлчәмдәге шрифтның биеклегенә якынча туры килә. Мисал өчен, 10 үлчәмендәге юл хәрефенең биеклеге — 7 гә, 7 үлчәмендәгенеке 5 кә тигез була һ.б. Юл хәрефләренең аскы һәм өске элементлары юл арасындагы ара исәбенә башкарыла, һәм алар юлдан 3d га читкә чыгарга мөмкин. Юл хәрефләренең күпчелегенең киңлеге 5d була, а, м, ц, ъ хәрефләренең киңлекләре — 6J; ж, т, ф, ш, щ, ы, ю хәрефләренең киңлекләре — ld∖ з, с хәрефләренең киңлекләре 4d га тигез була. Сүзләрдәге хәрефләрнең һәм цифрларның арасы — 0,2 А яки 2 d, сүзләр белән саннар арасы 0,6һ яки 6d булырга тиеш. Юлларның түбәнге чикләренең арасы 1,7й яки 17 d итеп алына. Стандартта шрифтның башка тибы — А тибы да билгелән¬ гән, ул без әле генә карап киткән шрифт белән чагыштырганда таррак. 21
АБВГДЕЖЗИИКЛ •tihioj-j ■;..'.'i<√-'√:i •>.:■• tiic.’J.it‘.L.l’i‘ ≤tiitjsritib3iihHliicd^iFlldiddAiEt> 6№гЗ^Д&5 ∙ s⅛⅞F÷^5t≡≡i≡9≡∙,FaSSS^≡≡5≡S^i^^^^^ МНОПРЕТУФХЦЧ ⅛⅜; ∙,tai ∙ <■ ■■ :' !j √ιi ■ *■ - j ‘: ’!■ : '√<∕. . ’ ' .*f' ‘.Jai: ' *.√ ' ' ⅛-m ggg ⅛¾⅞¾√ tftt.! ≡≡^≡M шщъыьзюя^ fi⅛≡iβ, λ'7≡''','∙ аоЬгоежзийклмя Sl. - ■ v',. 1 ⅛⅛ r*- 7-', f .-г1 →√Λ d: xr.^rj.^ll^ttXtsSit№№/i&tmES нопрстуфхцчш^ 1234567890 5'Ш SSStd : -■ il∆fe^2i⅛p⅛ ^÷a>jji≈⅛^iz≈fil^2tS≡⅛iZ⅛⅛Z≡toS >f< nmv Vi v∕∕∕∕x ∕f Рәс. 25. Сызым шрифтының хәрефләре һәм цифрлары 22
Карандаш белән сызылган сы¬ зымнарда хәреф һәм цифрларның биеклеге 3,5 мм дан да ким бу¬ лырга тиеш түгел. Латин алфавитын ГОСТ бу¬ енча язу 27 нче рәсемдә күрсәтел¬ гән. Сызым шрифтын ничек язарга. Сызымнарда язу бик пөх¬ тә башкарылырга тиеш. Сызымны укыганда пөхтә булмаган язма һәм саннар дөрес аңлашылмаска Рәс. 26. Хәрефне язу үрнәге мөмкин. Сызым шрифтын матур итеп язарга өйрәнү өчен, башта һәр хәреф өчен махсус челтәр сызалар (рәс. 28). Хәреф һәм цифр¬ ларны язу күнекмәләре формалашкач кына, юлның аскы һәм өске сызыкларын сызу белән чикләнергә мөмкин. ABCDEFGHUKLMN OPQRSTUVWXYZ ,, .1 Ң " . . I * * ! Ш л ю® abcdefghijklmnop ∙--',- -'v'. '√ , ∕, √ qrstuvwxyz —f Рәс. 27. Латин шрифты 23
КАЗАН СЫЗЫМ! Прокладка СЫЗЫМ0% Техника Мәктәп № Рөс.28. Сызым шрифтын кулланып язу үрнәкләре Хәрефләрнең контурларын нечкә сызыклар белән билгелиләр. Хәрефләрнең дөрес язылганлыгы ачыклангач кына, аларның өстеннән йомшак карандаш белән йөртеп чыгалар. Г, Д, И, Й, Л, М, П, Т, X, Ц, Ш, Щ хәрефләрен язу өчен, аларның биеклекләренә (А ка) тигез ара калдырып, ике ярдәмче сызык сызарга мөмкин. Б, В, Е, Н, Р, У, Ч, Ъ, Ы, Ь хәрефләре өчен ике горизонталь сызык арасының уртасында тагын бер сызык сызарга кирәк була, аның буенча бу хәрефләрнең урта элементларын язалар. 3, О, Ф, Ю хә¬ рефләре өчен 4 сызык үткәрәләр, уртадагы ике сызык түгәрәк¬ ләүнең чикләрен күрсәтә. Сызым шрифты кулланып язмаларны тиз башкару өчен, кайва¬ кытта төрле трафаретлардан файдаланалар. Сез төп язмаларны — 3,5 шрифтын, сызымның исемен 7 яки 5 шрифтын кулланып язарга тиеш. е1. Шрифтның үлчәме нәрсәгә тәңгәл килә? 2. Баш хәрефләрнең киңлеге нәрсәгә тигез? 3. 14 үлчәмле юл хәрефенең биеклеге нәрсәгә тигез? Аларның киңлеге нинди? <jj⅛ 3. Укытучы кушуы буенча, дәфтәрегездә берничә язма языгыз. Мәсәлән, үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, адре¬ сыгызны язарга мөмкин. 4. 1 нче номерлы график эш башкарылган биттәге төп язмага түбәндәге текстны өстәгез: сызды (фамилия), тикшер¬ де (укытучы фамилиясе), дата, мәктәп, сыйныф, сызым № 1, эшнең исеме «Сызыклар». 24
2.5. Үлчәмнәрне ничек күрсәтәләр. Сызым буенча сурәтләнгән эшләнмәнең яисә аның нинди дә булса кисәгенең зурлыгын белү өчен, аңда үлчәмнәрне күрсәтәләр. Сызыкча яки почмакча үлчәм¬ нәр була. Сызыкча үлчәмнәр эшләнмәнең үлчәнелә торган кисәге¬ нең озынлыгын, киңлеген, калынлыгын, биеклеген, диаметрын яки радиусын билгели. Почмакча үлчәм почмакның зурлыгын күрсәтә. Сызымнарда сызыкча үлчәмнәрне миллиметрларда күрсәтәләр, ләкин үлчәү берәмлегенең исемен язмыйлар. Почмакча үлчәмнәрне градусларда, минутларда һәм секундларда күрсәтәләр, биредә үлчәү берәмлегенең исеме языла. Сызымда үлчәмнәрнең гомуми саны мөмкин кадәр аз, ләкин эшләнмәне ясау һәм аңа контроль итү өчен жнтәрлек булырга тиеш. Үлчәмнәрне күрсәтү кагыйдәләрен стандарт билгели. Аларның кайберләре сезгә таныш. Аларны исегезгә төшереп китик. 1. Сызымнарда үлчәмнәрне үлчәмле саннар һәм үлчәмле сызык¬ лар белән күрсәтәләр. Моның өчен башта, үлчәме күрсәтеләсе кисемтәгә перпендикуляр итеп, чыгарма сызыклар үткәрәләр (рәс. 29, а). Аннан соң детальнең контурыннан 10 мм дан ким бул¬ маган ераклыкта, аңа параллель булган үлчәмле сызык үткәрәләр. Үлчәмле сызык ике яктан да уклар белән чикләнә. Укның нинди булырга тиешлеге 29, б рәсемендә күрсәтелгән. Чыгарма сызыклар үлчәмле сызык укларының очларыннан 1...5 мм чыгып торырга тиеш. Чыгарма һәм үлчәмле сызыклар тоташ нечкә итеп сызыла. Үлчәмле сызык өстендә аның уртасына якынрак үлчәмле санны язалар. 2. Әгәр дә сызымда бер-берсенә параллель берничә үлчәмле сызык булса, үлчәмнең кечкенәсен сурәткә якынрак язалар. Мәсә¬ лән, 29, в рәсемендә чыгарма һәм үлчәмле сызыклар кисешмәсен өчен, башта 5 үлчәмле, аннан соң 26 үлчәмле сызык күрсәтелгән. Үлчәмле параллель сызыкларның арасы 7 мм дан да ким булырга тиеш түгел. а) Рәс. 29. Сызыкча үлчәмнәрне күрсәтү 25
Рәс. 30. Әйләнәләрнең үлчәмнәрен күрсәтү 3. Диаметрны тамгалау өчен, үлчәмле сан алдында махсус тамга — сызык белән киселгән түгәрәк куялар (рәс. 30). Әгәр дә үлчәмле сан түгәрәк эченә сыймаса, аны 30, в,г рәсемендә күрсә¬ телгәнчә, түгәрәктән читкә чыгаралар. Турысызыклы кисемтәнең үлчәмен күрсәткәндә дә нәкъ шулай эшлиләр (рәс. 29, в ны к.). 4. Радиусны тамгалау өчен, үлчәмле сан алдында латинча баш хәреф R ны язалар (рәс. 31, а). Радиусны күрсәтү өчен, үлчәмле сызыкны, кагыйдә буларак, дуганың үзәгеннән башлап үткәрә¬ ләр, ул дугага терәлеп торган ноктада ук белән тәмамлана. 5. Почмакның үлчәмен күрсәткәндә, үлчәмле сызыкны үзәге почмакның түбәсендә булган әйләнә дугасы рәвешендә күрсәтәләр (рәс. 31, б). R3 δ) Рәс. 31. Дуга һәм почмакларның үлчәмнәрен күрсәтү Рәс. 32. Квадратның үлчәмен күрсәтү 26
6. Квадрат рәвешендәге элементның ягын күрсәткән үлчәмле сан алдына □ тамгасы куялар (рәс. 32). Бу очракта тамганың биеклеге цифрлар биеклегенә тигез була. 7. Әгәр дә үлчәмле сызык вертикаль яки авыш урнашкан булса, үлчәмле саннарны 29, в; 30; 31 рәсемнәрендә күрсәтелгәнчә урнаш¬ тыралар. 8. Әгәр дә детальнең бертөрле берничә элементы булса, сызымда бары тик берсенең генә үлчәмен күрсәтеп, аларның саны бирелә. Мәсәлән, сызымдагы «3 тиш. 010» язмасы детальнең диаметры 10 мм булган бертөрле 3 тишеме булуын аңлата. 9. Бер үк проекциядә яссы детальләрне сурәтләгәндә, деталь¬ нең калынлыгы 29, в рәсемендәге кебек күрсәтелә. Детальнең калынлыгын күрсәткән үлчәмле сан алдында латинча юл хәрефе s торуына игътибар итегез. 10. Шуңа охшаш рәвештә детальнең озынлыгын да күрсәтергә мөмкин (рәс. 33), ләкин бу очракта үлчәмле сан алдында латин хәрефе / языла. ©1. Машина төзү сызымнарында сызыкча үлчәмнәрне нинди берәмлекләрдә күрсәтәләр? 2. Чыгарма һәм үлчәмле сызыкларның калынлыгы нинди булырга тиеш? 3. Сурәтнең контуры белән үлчәмле сызыклар арасында нинди ара калдыралар? 4. Үлчәмле авыш сызыкларда үлчәмле саннарны ничек язалар? 5. Диаметр һәм радиусларның озынлыкларын күрсәт¬ кәндә үлчәмле сан алдына нинди тамга һәм хәрефләр яза¬ лар? Рәс. 33. Деталь озынлыгының үлчәмен күрсәтү Рәс. 34. Күнегүләр өчен бирем 27
4 ⅛ 5. 34 нче рәсемдә бирелгән детальнең сурәтен, пропор¬ ет цияләр сакланырлык итеп, 2 тапкыр зурайтып, дәфтәрегездә сызыгыз. Тиешле үлчәмнәрне, детальнең калынлыгын күр¬ сәтегез (ул 4 мм га тигез). 6. Дәфтәрегездә диаметрлары 40, 30, 20 һәм 10 мм булган әйләнәләр сызыгыз. Аларның үлчәмнәрен күрсәтегез. Ради¬ услары 40, 30, 20 һәм 10 мм булган әйләнәләрнең дугаларын сызыгыз һәм аларның үлчәмнәрен күрсәтегез. 2.6. Масштаблар. Практикада зур детальләрнең сурәтләрен, мәсәлән, самолет, корабль, автомашинаның детальләрен, бик кеч¬ кенә детальләрнең — сәгать механизмы, кайбер прибор детальлә¬ ренең сурәтләрен сызарга туры килә. Зур детальләрнең сурәтләре стандарт форматтагы биттә урнаша алмаска да мөмкин. Приборлар кулланмаганда, бик начар күренә торган вак детальләрне кул астындагы сызым инструментлары ярдәмендә натураль зурлыкта сызарга мөмкин булмый. Шуңа күрә зур детальләрне сызганда аларның сурәтләрен кечерәйтәләр, ә кечкенәләренекен чынбар¬ лыктагы үлчәмнәренә караганда зуррак итеп ясыйлар. Масштаб — предмет сурәтенең сызыкча үлчәмнәренең чынбар¬ лыктагы үлчәмнәренә чагыштырмасы ул. Сурәтләрнең масштаб¬ ларын һәм аларны сызымда тамгалауны стандарт билгели. Кечерәйтү масштабы — 1:2; 1:2,5; 1:4; 1:5; 1:10 һ. б. Натураль зурлык— 1:1. Зурайту масштабы — 2:1; 2,5:1; 4:1; 5:1; 10:1 һ. б. Иң кулай масштаб 1:1. Бу очракта сурәтләрне башкарган¬ да аларның үлчәмнәрен кабат исәпләп чыгарырга кирәк бул¬ мый. Масштабларны болай язалар: 1:1; 1:2; 5:1 һ. б. Сурәтләр нинди масштабта башкарылса да, сызымда деталь¬ нең чынбарлыктагы үлчәмен күрсәтергә кирәклеген истән чыга¬ рырга ярамый, ягъни деталь чынбарлыкта нинди зурлыкта булса, үлчәмнәр шундый булырга тиеш (рәс. 35). Почмакча үлчәмнәр сурәтне кечерәйткәндә яисә зурайтканда үзгәрмиләр. ©1. Масштаб ни өчен кирәк? 2. Масштаб дип нәрсәне атыйлар? 3. Сезгә стандартта каралган зурайтуның нинди масш¬ таблары билгеле? Кечерәйтү масштабларының ниндиләрен беләсез? 4. Бу язмалар нәрсәне аңлата: 1:5; 1:1; 10:1? 28
Рәс. 35. Прокладканың төрле масштабта башкарылган сызымнары 2 НЧЕ ГРАФИК ЭШ «Яссы детальнең» сызымы «Прокладка» детальләренең симметрия күчәре белән икегә бү¬ ленгән кисәкләренең сурәте буенча (рәс. 36, а, б) сызымын сызы¬ гыз. Детальнең үлчәмнәрен, калынлыгын (5 мм) күрсәтегез. Эшне А4 форматлы биттә башкарыгыз. Сурәтнең масшта¬ бы 2:1. Эшкә карата күрсәтмәләр. 36 нчы рәсемдә деталь сурәтенең бары тик яртысы гына бирелгән. Сезгә детальнең тулысынча ничек булуын күз алдына китерергә, симметрияне истә тотып, аерым биттә аның сурәтен эскиз рәвешендә башкарырга кирәк. Шуннан соң гына сызымны сызарга мөмкин. А4 форматлы биттә кысаны сызалар һәм төп язма (22 х 145 мм) өчен урын бүлеп куялар. Сызымда эш мәйданының үзәген билге¬ лиләр һәм шуннан башлап сурәтне төзүне башкаралар. Башта симметрия күчәрләрен үткәрәләр, нечкә сызыклар бе¬ лән детальнең гомуми формасына тиңдәшле турыпочмаклыкны төзиләр. Аннары детальнең турыпочмаклы элементларының сурәт¬ ләрен билгелиләр. 29
Рве. 36. 2 нче график эшкә биремнәр Әйләнә һәм ярымәйләнә үзәкләренең торышларын билгелә¬ гәннән соң, аларны сызалар. Элементларның үлчәмнәрен һәм габаритларны, ягъни детальнең озынлыгы һәм биеклеге буенча иң зур булган үлчәмнәрен билгелиләр һәм детальнең калынлыгын күрсәтәләр. Сызымны стандартта каралган сызыклар белән йөртеп чыгалар: башта —әйләнәләрне, аннары — горизонталь һәм вертикаль туры¬ ларны. Төп язманы язалар һәм сызымны тикшерәләр.
II Турыпочмаклы проекцияләр системасында сызымнар 3. Проекцияләү 3.1. Проекцияләү турында гомуми мәгълүматлар. Сызым¬ нарда предметларның сурәтләрен дәүләт стандартлары кагыйдә¬ ләренә туры килерлек (җавап бирерлек) итеп турыпочмаклы проекцияләү алымы (методы) белән башкаралар. Проекцияләү дип предметның проекциясен төзү процессын атыйлар. Проекция ничек барлыкка килә соң? Мондый мисалны карап китик. Пространствода (фәзада) ирекле А ноктасы һәм нинди дә булса Н яссылыгы алыйк (рәс. 37). А ноктасы аша, Н яссылыгын нин¬ дидер а ноктасында кисеп үтәрлек итеп, туры үткәрик. Ул вакытта а ноктасы А ноктасының проекциясе булыр. Проекция барлыкка килгән яссылык проекция яссылыгы дип атала. Аа турысын проек¬ цияләүче нур дип атыйлар. Әлеге нур ярдәмендә А ноктасы Н яссы¬ лыгына проекцияләнә. Мондый юл белән теләсә нинди күләмле фигураның барлык нокталарының проекцияләрен төзергә мөм¬ кин. Димәк, ниндидер фигураның яссылыктагы проекциясен төзү өчен, бу фигураның нокталары аша алар яссылык белән кисеш¬ кәнче проектирлаучы уйланма нурлар үткәрергә кирәк. Фигу¬ раның барлык нокталарының проекцияләре бирелгән фигу¬ раның проекциясен төзиләр. Нинди дә булса геометрик фи¬ гураның, мәсәлән өчпочмак¬ ның, проекциясен ничек та¬ барга кирәклеген карап китик (рәс. 38). Киләчәктә без предметта алынган нокталарны — зур хә¬ рефләр, ө аларның проекция- Рәс. 37. Ноктаның проекциясен төзү 31
Рәс. 38. Фигураның проекциясе Рәс. 39. Модельнең күләгәсен төзү ләрен юл хәрефләре белән тамгаларбыз. А ноктасының бирелгән Н яссылыгына проекциясе булган а ноктасы проектирлаучы Аа нурының проекция яссылыгы белән кисешүе нәтиҗәсендә табыла. В һәм С нокталарының проекцияләре b һәм с нокталары булыр. Яссылыктагы a, b һәм с нокталарын туры кисемтәләре белән тоташтырсак, abc фигурасын табарбыз, ул бирелгән ABC фигу¬ расының проекциясе булыр. Проекцияләр турындагы күзаллауларны предметларның күлә¬ гәләрен тикшереп тә булдырырга мөмкин. Мисал өчен призманың чыбыктан эшләнгән моделен алыйк (рәс. 39). Бу модельне кояш нурлары белән яктыртканда, стенада аның күләгәсе барлыкка килер. Барлыкка килгән күләгәне бирелгән предметның проекциясе дип карарга мөмкин. «Проекция» — латин сүзе. Татарчага күчерсәк, ул «алга таш¬ лауны» аңлатыр. Кәгазьгә нинди дә булса яссы предмет куегыз һәм аны каран¬ даш белән йөртеп чыгыгыз. Бу предметның проекциясенә тиңдәшле сурәт килеп чыгар. Фотографик рәсемнәр, кинокадрлар һ. б. проек¬ циянең мисаллары булып тора. q∖ 1. Проектирлау дип нәрсә атала? Проекциягә мисаллар кТ китерегез. 2. Яссылыкта ноктаның проекциясен; фигураның проек¬ циясен ничек төзергә? 3.2. Үзәктән һәм параллель проекцияләү. Әгәр дә предметның проекциясен төзүче нурлар бер ноктадан чыксалар, мондый проекцияләү үзәктән проекцияләү дип атала (рәс. 40). Нурлар чыккан нокта проекцияләү үзәге дип атала. Болай табылган про¬ екцияне үзәктән проекция дип атыйлар. 32
Рәс. 40. Үзәктән проекцияләү Үзәктән проекцияне еш кына перспектива дип атыйлар. Фоторәсемнәр, кинокадрлар, предметка электр лампочкасы нурлары төшүдән барлыкка килгән күләгәләр һ. б. үзәктән проекциянең мисалы булып тора. Проектирлаучы нурлар үз¬ ара параллель булсалар (рәс. 41), проектирлау — параллель проек- тирлау, ә шулай төзелгән про¬ екция параллель проекция дип атала. Предметларның кояш нурлары ярдәмендә барлыкка килгән күләгәләрен шартлы рәвештә параллель проекциянең мисалы (рәс. 39) дияргә була. Предметның сурәтен параллель проекция юлы белән төзү үзәктән проекция белән чагыштырганда җиңелрәк башкарыла. Мондый проекцияләр сызымнар сызганда һәм күрсәтмәле сурәтләр төзегәндә файдаланыла. Параллель проекцияләгәндә барлык нурлар проекция яссы¬ лыгына бер үк почмак ясап төшә. Әгәр дә бу почмак, 41 нче рәсемдә күрсәтелгәнчә, кысынкы почмак булса, мондый проек¬ тирлау кыекпочмаклы проекцияләү дип атала. Әгәр дә проектирлаучы нурлар проекция яссылыгына перпен¬ дикуляр булсалар, ягъни аның белән 90° лы почмак төзесәләр, проекцияләү турыпочмаклы проекцияләү дип атала (рәс. 42). Болай табылган проекция турыпочмаклы проекция дип атала. Рәс. 41. Кыекпочмаклы проекцияләү Рәс. 42. Турыпочмаклы проекцияләү 3 К6/119 33
Турыпочмаклы проекцияләү сызымнарда сурәтләрне төзү өчен киң кулланыла. Дәреслектәге сызымнарның күбесе әлеге алым ярдәмендә төзелгән. ⅜⅛λ 1. Нинди проекцияләү үзәктән, параллель, турыпочмаклы, кыекпочмаклы проекцияләү дип атала? 2. Сызымнар төзегәндә проекцияләүнең кайсы алымы кулланыла һәм ни өчен? 4. Турыпочмаклы проекцияләү 4.1. Проекцияләр яссылыгының берсенә генә проекцияләү. 43 нче рәсемдә бирелгән предметның турыпочмаклы проекциясен төзергә кирәк булсын, ди. Проекцияләр яссылыгының вертикаль булганын сайлап алып, аны V хәрефе белән тамгалыйк. Күзәтүченең күз алдында урнашкан мондый яссылыкны фронталь яссылык дип атыйлар (француз сүзе «фронталь» яссылыкның кешегә йөзе белән торуын аңлата). Предметка алгы яктан карап, аның бу яссылыкка проекциясен төзик. Моның өчен кайбер нокталар аша, мәсәлән предметның түбәләре һәм тишемнең нокталары аша, проекция яссылыгы И га перпендикуляр итеп проектирлаучы нурлар үткә¬ релгән дип уйлыйк (рәс. 43, о). Аларның яссылык белән кисешү нокталарын билгелик һәм аларны — турылар, ә әйләнә нокталарын кәкре сызык белән тоташтырыйк. Шулай итеп, без яссылыкта предметның проекциясен табарбыз. Шуны искәртәбез: предметның ике өслеге проекцияләр яссы¬ лыгы алдында аңа параллель урнашкан иде,шуңа күрә алар үзгә¬ решсез проектирлана. Табылган проекция буенча без предметның ике үлчәнеше, бу очракта биеклеге, киңлеге һәм тишемнең диа- Рәс. 43. Проекцияләр яссылыгының берсенә проекцияләү 34
метры турында гына фикер йөртә алабыз (рәс. 43, б). Предметның ка¬ лынлыгы нинди булыр? Проекция буенча без моны әйтә алмыйбыз. Димәк, бер проекция үзе генә предметның өченче үлчәмен табар¬ га мөмкинлек бирми. Мондый су¬ рәт буенча детальнең формасын тулысынча күз алдына китерү өчен кайвакытта, 44 нче рәсемдә күрсә¬ Рәс. 44. Деталь сызымы телгәнчә, өстәмә рәвештә деталь¬ нең калынлыгын (5 ны) бирергә кирәк була. Предметның формасы катлаулы булмаганда, аның чыгып торган яки батынкы урын¬ нары һ. б. булмаганда, ягъни аны шартлы рәвештә яссы дип санарга мөмкин булганда, моны эшләп була. Детальләрнең бары тик турыпочмаклы проекцияләре генә бирелгән сызым үрнәкләрен сез 34 нче һәм 36 нчы рәсемнәрдә күрдегез. 4.2. Проекцияләрнең берничә яссылыгына проекцияләү. Проек¬ ция үзе генә предметның геометрик формасын һәрвакытта да төгәл билгеләү мөмкинлеге бирми. Мәсәлән, 45, а рәсемендә бирелгән бер проекция буенча предметларны 45, б һәм «рәсемендә күр¬ сәтелгәнчә итеп күз алдына китерергә мөмкин. Проекцияләре 45, а рәсемендәге сурәт кебек булган башка предметларны да күз¬ алларга була. Алда әйтеп үтелгәнчә, мондый сурәттән предметның өченче үлчәмен белеп булмый. Әгәр дә предметның бер проекциясе урынына аның туры¬ почмаклы ике проекциясен үзара перпендикуляр ике яссылыкта (рәс. 46): фронталь (И) һәм горизонталь (Н) яссылыкларда төзе¬ сәк, алда әйтелгән кимчелекләрдән котылырга мөмкин. Фронталь И яссылыгында проекцияне табу өчен — предметны алдан, ә горизонталь яссылыктагысын табу өчен, предметны өстән карыйлар. Рәс. 45. Сурәттә предмет формасының анык булмавы 3* 35
Рәс. 46. Проекция яссылыкларының икесенә проекцияләү Бу яссылыкларның кисешү сызыгын (ул х белән тамгаланган) проекцияләр күчәре дип атыйлар (рәс. 46, б). Без төзегән проекцияләр пространствода төрле (горизонталь һәм вертикаль) яссылыкларда урнашкан булып чыкты. Предмет¬ ның сурәтен гадәттә бер биттә, ягъни бер яссылыкта төзиләр. Шуңа күрә предметның сызымын төзү өчен, ике яссылыкны бергә берләштерәләр. Моның өчен проекцияләрнең горизонталь яссы¬ лыгын күчәре тирәсендә, вертикаль яссылык белән тәңгәл килер¬ лек итеп, аска таба 90° ка боралар. Ул вакытта проекцияләрнең икесе дә бер яссылыкта урнашыр (рәс. 47). Рәс. 47. Предметның ике проекциясе 36
Проекция яссылыкларының чикләрен сызымда күрсәтмәскә мөмкин: әгәр кирәк булмаса, проекцияләүче нурларны һәм про¬ екция яссылыкларының кисешү сызыгын, ягъни проекцияләр кү¬ чәрен дә үткәрмәскә була. Берләштерелгән яссылыкларда предметның фронталь һәм гори¬ зонталь проекцияләре проекцион бәйләнештә булалар, ягъни гори¬ зонталь проекция фронталь проек¬ циянең төгәл астында урнашыр. Предметның аста чыгып тор¬ Рәс. 48. Сурәттә предмет формасының анык булмавы ган кисәге горизонталь проекциядә күренмәгәнгә, аны штрихлы сызыклар ярдәмендә күрсәтергә кирәк булганлыгына игътибар итегез. Тагын бер мисал карап китик. 48 нче рәсемнән без детальнең гомуми формасын бик җиңел күз алдына китерәбез. Ләкин аның вертикаль кисәгеннән уеп алынган өлешенең формасы төгәл бил¬ геләнмәгән. Анык күз алдына китерү өчен, тагын бер яссылыкта проекция төзергә кирәк. Аны проекцияләр яссылыклары Н һәм И га перпендикуляр булырлык итеп урнаштыралар. Проекцияләрнең өченче яссылыгын — профиль яссылык, ә андагы проекцияне предметның профиль проекциясе дип атый¬ лар (француз сүзе «профиль» «яннан күренешне» аңлата). Аны W хәрефе белән тамгалыйлар (рәс. 49, а). Проекцияләнүче пред¬ метны V, Н һәм W яссылыклары белән ясалган өчкырлы почмак Рәс. 49. Проекцияләрнең өч яссылыгына проекцияләү 37
пространствосында урнаштырып, аны өч яктан: алдан, өстән һәм сулдан күзәтәләр. Предметның үзенчәлекле нокталары аша проекция яссылыклары белән кисешкәнче проекцияләүче нурлар үткәрәләр. Кисешү нокталарын туры яки кәкре сызыклар белән тоташтыралар. Килеп чыккан фигуралар предметның V, Н һәм W яссылыкларындагы проекцияләре булыр. Проекцияләрнең профиль яссылыгы вертикаль була. Ул Н яссылыгы белән кисешеп — у лар күчәре, ә V яссылыгы белән кисешеп, глар күчәре төзи. Предметның сызымын табу өчен, W яссылыгын (рәс. 50, а) 90° ка уңга, ә Н яссылыгын 90° ка аска таба боралар (рәс. 49, б). Шулай итеп, табылган сызым предметның өч турыпочмаклы проекциясен — фронталь, горизонталь һәм профиль проекцияләрен эченә ала. Проекция күчәрләрен һәм проекцияләүче нурларны гадәттә сызымда күрсәтмиләр (рәс. 50, б). Профиль проекцияне фронталь проекция белән проекцион бәйләнештә аннан унда, бер үк биеклектә күрсәтәләр. Берничә турыпочмаклы проекциядән торган сызымны туры¬ почмаклы проекцияләр системасындагы сызым дип атыйлар. Пред¬ метның геометрик формасының нинди катлаулылыкта булуына карап, ул бер, ике яки берничә проекция ярдәмендә бирелергә мөмкин. Үзара перпендикуляр яссылыкларга турыпочмаклы проекция¬ ләү алымы Франция галиме Гаспар Монж тарафыннан XVIII га¬ сырның ахырында тәкъдим ителгән. Шуңа күрә аны еш кына Монж алымы (методы) дип атыйлар. Г. Монж предметларны сурәтләү турындагы фәнгә — сызма геометриягә нигез салган. Сызма геометрия сызымның теоретик нигезе булып тора. а) Рәс. 50. Предметның өч проекциясе 38
Рас. 51. Күнегүләр өчен бирем ∕j∖ 1. Сызымда предметның бер генә проекциясе һәрвакытта да җитәрлек буламы? 2. Проекция яссылыклары ничек атала? Аларны ничек тамгалыйлар? 3. Предметны проекцияләрнең өч яссылыгына проек¬ цияләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән проекцияләрне ничек атыйлар? Бу яссылыклар ничек урнашырга тиеш? dA 7. 51 нче рәсемдә детальнең —почмаклыкның күрсәт- мәле сурәте һәм сызымы бирелгән. Күрсәтмәле сурәттә уклар ярдәмендә проекцияләүнең юнәлеше күрсәтелгән. Детальнең проекцияләре 1,2,3 цифрлары ярдәмендә тамга¬ ланган. Сез, сызымны күчереп сызмыйча, дәфтәрегездә түбән¬ дәгеләрне язарга тиеш булырсыз: а) проекцияләүнең хәреф белән тамгаланган һәр юнәлеше нинди цифр белән тамга¬ ланган проекциягә тиңдәш булыр; б) 1,2,3 проекцияләренең исемнәре. 5. Сызымда күренешләрнең урнашуы. Урындагы күренешләр 5.1. Күренешләрне урнаштыру кагыйдәләре. Предметларның формаларын тулысынча ачыклау өчен, сызымда төрле сурәтләр: күренешләр, кисемнәр, киселешләр кулланалар. Сез башта күре¬ нешләрне өйрәнерсез. Күренеш — ул предмет өслегенең күзәтүче ягындагы кисәгенең сурәте. Сурәтләр санын киметү максатында, күренешләрдә предмет өслегенең күренми торган, ләкин кирәкле булган кисәкләрен штрихлы сызыклар белән күрсәтү кабул ителгән. Проекцияләрдән аермалы буларак, күренешләрдә төрле шартлылык һәм гади¬ ләштерү булырга мөмкин. Аларны сез соңрак өйрәнерсез. 39
Проекцияләүнең фронталь яссылыгындагы сурәтне алдан күре¬ неш дип атыйлар. Бу сурәтне сызымда төп сурәт итеп кабул итәләр. Шуңа күрә мондый күренешне төп күренеш дип атыйлар. Сызым сызганда предметны проекциянең фронталь яссылыгында предмет¬ ның төп күренеше аның формасы һәм үлчәмнәре турында мөмкин кадәр тулы күзаллау булдырырлык итеп урнаштырырга кирәк. Проекциянең горизонталь яссылыктагы сурәте өстән күренеш дип атала. Проекциянең профиль яссылыктагы күренеше сулдан күренеш дип атала. Алдан, өстән һәм сулдан күренешләрдән тыш, предметны сурәтләү өчен уңнан, астан, арттан булган күренешләр дә кулла¬ нылырга мөмкин (аларның барысын да төп күренешләр дип атыйлар). Сызымда күренешләрнең саны иң аз, ләкин предметның формасын һәм үлчәмнәрен тулысынча ачыклау өчен җитәрлек булырга тиеш. Күренешләрнең санын киметү өчен, кирәк булган¬ да, предмет өслегенең күренми торган кисәкләрен штрихлы сызыклар белән күрсәтергә мөмкин. Бу максатларда стандартларда каралган төрле шартлы тамгалаулар, тамгалар һәм язмалар кулла¬ нылырга да мөмкин. 53 нче рәсемдә — детальнең күрсәтмәле сурәте, 52 нче рәсемдә өч төрле күренеше бирелгән. Төп күренеше булып алдан күренеш тора. Аның астында — өстән күренеш, төп күренештән унда, аның белән бер үк биеклектә сулдан күренеш бирелгән. Детальдәге турыпочмаклык формасындагы уем өстән карагандагы күренеш¬ тә күренми, шуңа күрә аны штрихлы сызык белән күрсәткән¬ нәр. 5.2. Урындагы күренешләр. Кайбер очракларда сызымда тулы күренеш урынына аның кисәген генә күрсәтергә мөмкин. Бу предметның сурәтен төзүне җиңеләйтә. Предмет өслегенең аерым, чикләнгән урынының сурәте урын¬ дагы күренеш дип атала. Аны детальнең аерым элементларының формасын һәм үлчәмнәрен (фланцларны, шпон буразначыкла¬ рын һ. б.) күрсәтү кирәк булганда кулланалар. Урындагы күренеш өзелү сызыгы, симметрия күчәре һ. б. белән чикләнгән булуы мөмкин. Ул сызымда язма аша да күрсәтелергә мөмкин. Урындагы күренешләрне сызымның буш урынында яки башка сурәтләр белән проекцион бәйләнештә урнаштыралар. Мәктәптә сез проекцион бәйләнештә булган урындагы күренеш¬ ләрне генә тикшерерсез (рәс. 54). Урындагы күренешне куллану график эшнең күләмен кече¬ рәйтергә, сызым мәйданында урынга экономия ясарга мөмкин¬ лек бирә. 40
1. Күренешнең билгеләмәсен әйтегез. 2. Сызымда күренешләрне ничек урнаштыралар? Нинди күренешне төп күренеш дип атыйлар? Ни өчен? 3. Нинди күренеш урындагы күренеш дип атала? Ул нинди максатларда кулланыла? Урындагы күренешне кул¬ лану нинди уңайлыклар бирә? Рәс. 52. Детальнең өч күренеше Рәс. 53. Детальнең күрсәтмәле сурәте а) Рас. 54. Урындагы проекцион бәйләнешле күренешләр 41
8. 55, а рәсемендә предметны проекцияләрнең өч яссы¬ лыгына проекцияләү процессы күрсәтелгән. Сурәтләнгән предметның гомуми геометрик формасы —куб. Аның өске ягында паз дип аталган уем бар. Предметның сызымында (рәс. 55, б) предметның гомуми формасының куб проекция¬ ләренә тиңдәшле сызыклары гына бирелгән. Куб проек¬ цияләрен дәфтәрегездә сызыгыз һәм аларны уем сурәте исәбенә тулыландырыгыз. Эшкә карата күрсәтмәләр. Кубның үлчәмнәрен ирекле алыгыз, пазның киңлеге һәм тирәнлеге якынча куб кабыргасы озынлыгының 1∕3 енә тигез булсын. Сызымны сызганда предмет проекцияләре белән паз про¬ екцияләре арасындагы проекцион бәйләнешләрне сакларга тырышыгыз. 9. 56, а рәсемендә ике шырпы тартмасыннан төзелгән модельләрнең күрсәтмәле сурәтләре бирелгән. Ә 56, б рәсе¬ мендә аларга тиңдәшле модельләрнең проекцияләре — фронталь һәм горизонталь проекцияләре бирелгән. Гори¬ зонталь проекцияләрдә бары тик бер генә тартманың сурәте бар, ә икенчесенеке — юк. Эш дәфтәрегездә 56, б рәсемендә бирелгән сызымнарны сызыгыз һәм аларны икенче тартма сурәте исәбенә тулылан¬ дырыгыз. Эшкә карата күрсәтмәләр. Мәсьәләне чишү авыр бул¬ са, 56, а рәсемендә күрсәтелгәнчә, тартмалардан модельләр төзегез. Модельләрнең үзегез сызган сызымнарын аларның күрсәтмәле сурәтләре белән чагыштырыгыз. Үзлегегездән ике яки өч шырпы тартмасыннан бер-ике модель төзегез һәм аларның сызымын сызыгыз. 3 НЧЕ ПРАКТИК ЭШ Сызым буенча модель тезү 1. Тимерчыбыктан модель төзү. Тимерчыбык кисәген 57, а, б, в, г рәсемендә күрсәтелгәнчә бәгегез. Килеп чыккан модельне сурәт белән чагыштырыгыз. 2. Картоннан модель төзү. Картоннан 58, а, б рәсемендә күрсә¬ телгән детальләрнең (почмаклыкларның) берсен ясагыз. 43
Рәс. 58. 3 нче практик эшкә биремнәр Эшкә карата күрсәтмәләр. Модель ясау—ул сызым буенча нинди дә булса предметның моделен ясау (төзү) процессы. Мо¬ ның белән сез хезмәт дәресләрендә шөгыльләндегез. Модель ясарга тотынганчы, кирәкле материалны —картон, тимерчыбыкны хәзерләп куярга кирәк. Картоннан модель ясау өчен, башта аның әзерләмәсен бул¬ дырырга кирәк. Әзерләмәнең үлчәмнәрен детальнең сурәте буенча билгеләгез (рәс. 58 не к.). Кисеп аласы урыннарын билгеләгез, сызып чыгыгыз һәм шул сызык буенча кисегез. Кисеп алынган кисәкләрне ташлап, сызым буенча модельне бәгегез. Картон бөккәннән соң тураймасын өчен, бөгү урынының тышкы ягыннан нинди дә булса очлы әйбер белән сызыклар сызып чыгыгыз. Модель ясау өчен алынган тимерчыбык ирекле озынлыкта, йомшак булырга тиеш.
HI Аксонометрии проекцияләр. Техник рәсем 6. Аксонометрии проекцияләрне табу 59 нчы рәсемне карыйк. Анда төрле формадагы ничә предмет сурәтләнгән? Сез төрлечә сурәтләнгән бер предметны күрәсез, а, б, в сурәт¬ ләренең ничек аталганын әйтә аласызмы? б һәм в сурәтләренә игътибар итегез. Алар, сезгә билгеле булганча, күрсәтмәле сурәтләр дип атала. Алар буенча предметның формасын күз алдына китерү 59, а рәсеме белән чагыштырганда җиңелрәк. 60 нчы рәсемдә бу күрсәтмәле сурәтләрнең берсенең ничек килеп чыкканлыгы күрсәтелгән. Кубның алдагы һәм арттагы кырлары проекцияләр яссылыгы Р га параллель урнашканнар (рәс. 60, а). Кубны, координата күчәрләре Xo ,Y0, Zo күчәрләре белән бергә, Р яссылыгына аның белән 90° тан кечерәк почмак ясаучы Рәс. 59. Төрле сурәтләр 45
Рәс. 60. Аксонометрик проекцияләрне төзү: а, в — фронталь диметрик ; б, г — изометрик параллель нурлар белән проекцияләсәк, кыекпочмаклы фронталь диметрик проекция табарбыз (рәс. 60, в). Алга таба без аны кыскача фронталь диметрик проекция дип атарбыз. Бу проекциядә сурәт¬ ләнгән предметны сез 59, б рәсемендә күрдегез. Әгәр дә кубның кырларын, тигез почмаклар килеп чыгарлык итеп, Р яссылыгына авыштырсак (рәс. 60, 6) һәм аны коорди- наталары белән бергә яссылыкка аңа перпендикуляр нурлар белән проекцияләсәк, турыпочмаклы изометрик проекция дип аталган тагын бер күрсәтмәле сурәт килеп чыгар (рәс. 60, г). Аны без киләчәктә кыскача изометрик проекция дип атарбыз. Предметның изометрик проекциядәге сурәтен сез 59, в рәсе¬ мендә күрдегез. Хәзер в һәм г сурәтләрен чагыштырыгыз (рәс. 60). в сурәте ничек атала; г сурәте ничек атала? Фронталь диметрик (рәс. 60, <?) һәм изометрик (рәс. 60, г) проекцияләрне бер исем астында берләштереп, аксонометрик 46
проекцияләр дип атап йөртәләр. «Аксонометрия» — грек сүзе. Аны тәрҗемә итсәк, ул «күчәрләр буенча үлчәүне» андата. Аксонометрик проекцияләр яссылыгындагы х, у, z күчәрләре аксонометрии күчәрләр дип аталалар. Мондый проекцияләрне төзегәндә, үлчәмнәрне х, у, z күчәрләре буенча салалар. Аксонометрик проекцияләрне күрсәтмәле сурәтләргә кертәләр. 1. 59 нчы рәсемдә нинди аксонометрик проекцияләр би- релгән? 2. 59, б, в рәсемендә бирелгән сурәтләр килеп чыксын өчен, проекцияләүче нурлар проекцияләр яссылыкларына карата ничек юнәлгән булырга тиеш? 7. Аксонометрик проекцияләрне төзү 7.1. Күчәрләрнең торышы. Төзүне аксонометрик күчәрләр х, у, z ны үткәрүдән башлыйлар. Фронталь диметрик проекция күчәр¬ ләрен 61, а рәсемендә күрсәтелгәнчә урнаштыралар: х күчәрен — горизонталь, z күчәрен — вертикаль, у күчәрен горизонталь сызык белән 45° лы почмак ясалырлык итеп үткәрәләр. 45° лы почмакны почмаклары 45, 45, 90° булган сызым поч¬ маклыгы ярдәмендә, 61, в рәсемендә күрсәтелгәнчә төзеп була. у күчәрен сулга яки уңга авыш итеп үткәрәләр. Фронталь диметрик проекциядә х һәм z күчәрләрендә (һәм аларга параллель итеп) — натураль үлчәмнәрне, ә у күчәре буенча (һәм аңа параллель итеп) ике тапкыр кыскартып салалар1. Изометрик проекция күчәрләренең торышы 61, б рәсемендә күрсәтелгән, х һәм у күчәрләрен горизонталь сызык белән 30° лы почмак ясалырлык итеп (күчәрләр арасындагы почмак 120° булыр¬ лык итеп) үткәрәләр. Аларны үткәрү өчен шулай ук почмаклык куллану уңай.Ләкин бу очракта почмаклары 30, 60 һәм 90° булган почмаклык алалар (рәс. 61, г). Изометрик проекцияне төзегәндә х, у, z күчәрләрендә һәм аларга параллель итеп предметның натураль үлчәмнәрен салалар2. 61, д, е рәсемендә шакмаклы кәгазьдә күчәрләрне төзү күрсә¬ телгән. Ул техник рәсемнәрне ясаганда кулланыла. 45° лы почмак килеп чыксын өчен, күчәрне шакмакларның диагональләре буенча «Диметрия» атамасы шуннан алынганда, грекча «икеләтелгән үл¬ чәүне» аңлата. «Изометрия» атамасы шуннан алынганда, грекча «тигез үлчәүләр» дигәнне аңлата. 47
үткәрәләр (рәс. 61, д). Озынлыклары 3 һәм 5 шакмак зурлыгында булган кисемтәләрнең чагыштырмасы якынча 30° лы почмакны төзергә ярдәм итә (рәс. 61, е). Сызым сызганда изометрик һәм фронталь диметрик про¬ екцияләрдә аксонометрик күчәрләр буенча нинди үлчәмнәр салалар? ө) Рәс. 61. Аксонометрик проекция күчәрләрен сурәтләү: а, 6—күчәрләрнең торышы; в, г— күчәрләрне төзү алымнары; д, е —техник рәсемнәр ясаганда күчәрләрне төзү 48
7.2. Яссы фигураларның аксонометрии проекцияләре. Горизон¬ таль урнашкан яссы геометрик фигураларның аксонометрик проек¬ цияләрен ничек төзергә икәнлеген карап китик (1 нче таблица). Мондый төзүләр киләчәктә геометрик җисемнәрнең аксонометрик проекцияләрен төзегәндә кирәк булыр. Төзүне х һәм у аксоно¬ метрик күчәрләрен үткәрүдән башлыйлар. 1 нче таблица Яссы фигураларның аксонометрик проекцияләрен төзү ысулы Фронталь диметрик проекция Төзү тәртибе Изометрик проекция а ∖ xζ *∖,∕7 X \ \ Квадрат, х күчәре буенча квад¬ ратның ягына тигез булган а кисемтәсен, ә у күчәре буенча фронталь диметрик проекция өчен кисемтәсен, изометрик проекция өчен а кисемтәсен салабыз. Бу кисемтәләргә парал¬ лель кисемтәләр үткәрәбез. 4 a ч ∖ x∖ ? \ Өчпочмак, х күчәре буенча, 0 ноктасына симметрик булыр¬ лык итеп, өчпочмак ягының яртысына тигез кисемтәләр, ә у күчәре буенча аның биек¬ легенә (фронталь диметрик про¬ екция өчен — биеклекнең ярты¬ сына) тигез кисемтә салабыз. Табылган нокталарны туры ки¬ семтәләре белән тоташтырабыз. \ \ Т ∖)x⅝W,j' Алтыпочмак, х күчәре буенча, 0 ноктасыннан сулда һәм унда, алтыпочмакның ягына тигез кисемтәләр салабыз, у күчәре буенча, 0 ноктасына карата симметрик булырлык итеп, капма-каршы яклар арасындагы ераклык Уның яртысына тигез булган кисемтәләр (фронталь диметрик проекция өчен бу ки¬ семтәнең яртысына тигез ки¬ семтәләр) салабыз. у күчәрендә барлыкка кил¬ гән нокталардан уңга һәм сулга озынлыклары алтыпочмак ягы¬ ның яртысына тигез булган ки¬ семтәләрне х күчәренә парал¬ лель итеп үткәрәбез. Табылган нокталарны туры кисемтәләре белән тоташтырабыз. 4 К6/119 49
7.3. Яссы кырлы предметларныц аксонометрии проекцияләре. Яссы кырлы предметларның аксонометрии проекцияләрен төзүнең гомуми ысулын (табл. 2) деталь мисалында карап китик. Аның ике күренеше 62 нче рәсемдә бирелгән. 2 нче таблица Яссы кырлы предметларныц аксонометрии проекцияләрен төзү ысулы Фронталь диметрик проекция Төзү тәртибе Изомегрик проекция Күчәрләр үткәрәләр. Биек¬ лекнең чын үлчәмен — Z күчәре буенча, киңлек¬ нең чын үлчәмен х күчәре буенча салып, детальнең алгы кырын төзиләр. Килеп чыккан фигура түбәсеннән у күчәренә параллель итеп, кабырга¬ ларны үткәрәләр. Алар буенча детальнең калын¬ лыгын салалар: фронталь диметрик проекция өчен озынлыкны ике тапкыр киметәләр, изометрик проекция өчен үзгәреш¬ сез калдыралар. Табылган нокталар аша, алгы кырның кабыргала¬ рына параллель итеп, туры кисемтәләре үткәрәләр.. Артык сызыкларны бете¬ рәләр. Күренгән контурның өстеннән йөртеп чыгалар. Үлчәмнәрне күрсәтәләр. Таблицада бирелгән мисалдан, изометрик һәм фронталь ди¬ метрик проекцияләрне төзү кагыйдәләре, гомумән алганда, бер¬ төрле икәнлеге күренә. Аерма тик күчәрләрнең урнашуында һәм у күчәре буенча салына торган кисемтәләр озынлыгында гына. 50
20 Рас. 62. Деталь сызымы Рас. 63. Күнегүләр өчен бирем Игътибар итегез: предметның аксонометрик проекциясендә үлчәмнәрне күрсәткәндә — чыгарма сызыкларны аксонометрик күчәрләргә параллель, үлчәмле сызыкларны үлчәнелә торган кисемтәләргә параллель итеп үткәрәләр. 4^1 1. фронталь диметрик проекция күчәрләре; изометрик проекция күчәрләре ничек урнашалар? 2. Фронталь диметрик һәм изометрик проекция күчәр¬ ләре буенча һәм аларга параллель итеп нинди үлчәмнәр салына? 3. Аксонометрик проекцияләрне төзүнең гомуми этап¬ ларын санап чыгыгыз. Хһ 10. Ягы 40 мм булган тигезьяклы өчпочмакның фронталь ' диметрик проекциясен төзегез. Ягы 40 мм булган төзек алтыпочмакның изометрик про¬ екциясен төзегез. Аларны проекцияләрнең фронталь яссылыгында парал¬ лель итеп урнаштырыгыз. 11. 63 нче рәсемдә бирелгән детальнең фронталь ди¬ метрик һәм изометрик проекцияләрен төзегез. Сурәтнең зурлыгын ике тапкыр арттырыгыз. 4* 51
8. Түгәрәк өслекле предметларның аксонометрик проекцияләре 8.1. Әйләнәләрнең фронталь диметрик проекцияләре. Әгәр дә аксонометрик сурәттә кайбер элементларны, мәсәлән әйләнәне, үзгәрешсез күрсәтергә кирәк булса (рәс. 64), фронталь диметрик проекция кулланалар. Аның ике күренеше 64, а рәсемендә би¬ релгән цилиндр формасындагы тишеме булган детальнең фронталь диметрик проекциясен болай төзиләр: 1. х, у, z күчәрләреннән файдаланып, нечкә сызыклар белән детальнең тышкы формасын сызалар (рәс. 64, б). 2. Алгы кырда тишемнең үзәген билгелиләр. Аның аша, у күчәренә параллель итеп, тишемнең күчәрен үткәрәләр һәм анда деталь калынлыгының яртысына тигез кисемтә салалар. Арткы кырда тишемнең үзәге табыла. 3. Табылган нокталарны үзәк итеп алып, диаметры тишемнең диаметрына тигез булган әйләнәләр үткәрәләр (рәс. 64, в). 4. Кирәк булмаган сызыкларны бетереп, детальнең күзгә күрен¬ гән контурын өстән йөртеп чыгалар (рәс. 64, г). 12. Дәфтәрегездә 64, а рәсемендә сурәтләнгән детальнең фронталь диметрик проекциясен төзегез, у күчәрен башка якка юнәлтегез. Сурәтне ике тапкыр зурайтыгыз. 8.2. Әйләнәләрнең изометрик проекцияләре. Әйләнәнең изо- метрик проекциясе булып эллипс дип аталган кәкре хезмәт итә (рәс. 65). Эллипсларны төзү авыр. Практикада алар урынына еш кына оваллар төзиләр. Овал — әйләнә дугалары белән чикләнгән йомык кәкре ул. Овалны квадратның изометрик проекциясе булган ромбка камап төзү җайлы. Рәс. 64. Фронталь диметрик проекцияне төзү 52
Рәс. 65. Изометрик проекциядә кубка камалган әйләнәләрне сурәтләү Рәс. 66. Овал Ромбка камалган овалны мондый эзлеклелектә төзиләр. Башта ягы сурәтләнергә тиешле әйләнәнең диаметрына тигез булган ромб төзиләр (рәс. 66, а). Моның өчен О ноктасы аша х һәм у изометрик күчәрләрен үткәрәләр. Аларда О ноктасыннан озынлыклары сурәтләнергә тиешле әйләнә радиусына тигез булган кисемтәләр салалар, a, b, с, d нокталары аша күчәрләргә парал¬ лель турылар үткәрәләр; нәтиҗәдә ромб килеп чыга. Овалның зур күчәре ромбның зур диагоналендә урнашыр. Шуннан соң ромбка овалны камыйлар. Моның өчен җәенке почмак түбәләреннән (А һәм В нокталарыннан) дугалар үткәрәләр. Аларның радиусы R тиңдәшле рәвештә җәенке почмак түбәсе (А һәм В нокталары) белән с, d яки a, b нокталары арасындагы ераклыкка тигез була (рәс. 66, б). В һәм а, В һәм b нокталары аша турылар үткәрәләр. Ва һәм ВЬ турылары ромбның зуррак диагонале белән кисешкән С һәм D нокталарын табалар (рәс. 66, в). Бу нокталар кечкенә дугаларның үзәкләре булыр. Аларның радиусы R1 Са га (яки Db га) тигез. Шундый радиуслы дугалар белән овалның зур дугаларын салмак кына тоташтыралар. 53
Рәс. 67. Овалларны төзү: а —овал у күчәренә перпендикуляр яссылыкта ята; б— овал х күчәренә перпендикуляр яссылыкта ята Рәс. 68. Цилиндрик тишеме булган детальнең изометрик проекциясен төзү 54
Без z күчәренә перпендикуляр яссылыкта яткан овалны төзүне карадык (рәс. 65, 7 овалы), у һәм х күчәрләренә перпендикуляр яссылыкларда яткан овалларны да нәкъ шулай төзиләр (рәс. 65, овал 2; овал 3). Ләкин овал 2 өчен төзү —х һәм z күчәрләрендә (рәс. 67, а), овал 3 өчен у һәм z күчәрләрендә (рәс. 67, б) баш¬ карыла. Без карап киткән төзүләрне практикада ничек кулланырга мөмкин икәнлеген ачыклыйк. 8.3. Түгәрәк өслекләре булган предметларның аксонометрик проекцияләрен төзү алымы. 68, а рәсемендә планканың (тар так¬ таның) изометрик проекциясе бирелгән. Алгы кырга перпен¬ дикуляр, цилиндр рәвешендәге тишемне сурәтләргә кирәк. Төзүне болай башкаралар: 1. Алгы кырда тишемнең үзәген табалар. Ромбны төзү өчен кирәк булган изометрик күчәрләрнең юнәлешен билгелиләр (рәс. 65 не к.). Табылган үзәктән күчәрләр үткәрәләр һәм аларда әйләнә радиусына тигез кисемтәләр салалар (рәс. 68, а). 2. Ромб төзиләр. Аның зур диагонален үткәрәләр (рәс. 68, б). 3. Зур дугаларны төзиләр. Кечкенә дугаларның үзәкләрен табалар (рәс. 68, в). 4. Табылган үзәкләрдән кечкенә дугаларны үткәрәләр. Шундый ук овалны арткы кырда төзеп, аның күренеп торган өлешенең өстеннән йөртеп чыгалар (рәс. 68, г). gtj∣ 13. 69, а рәсемендә өч ромб төзү өчен күчәрләр үткә¬ релгән. Һәр ромб кубның кайсы кырында —өстә, уң ягында, сул ягында (рәс. 65 не к.) урнашканлыгын күрсәтегез. Һәр ромб яткан яссылыклар кайсы күчәргә перпендикуляр булыр? Һәр овал яткан яссылыклар кайсы күчәргә пер¬ пендикуляр булыр (рәс. 69, б)? Рәс. 69. Күнегүләр өчен бирем 55
14. 65 нче рәсемдәге ромбның яклары 30 мм га тигез. Проекцияләре бу ромбка камалган оваллар белән күрсә¬ телгән әйләнәләрнең диаметрлары күпмегә тигез? 15. Изометрик проекциясе бирелгән кубның кырларына камалган әйләнәләрнең проекцияләренә тиңдәшле овал¬ ларны төзегез (65 нче рәсемдәге үрнәк буенча). Кубның ягы 80 мм га тигез. 9. Техник рәсем Күрсәтмәле сурәтләрне төзүне җиңеләйтү өчен, еш кына тех¬ ник рәсемнәр кулланалар. Техник рәсем — ул аксонометрия кагыйдәләре буенча, пропор¬ цияләрне якынча саклап, кулдан эшләнгән сурәт. Бу очракта аксонометрик проекцияләрне төзегәндә кулланылган кагыйдәләргә таянып эш итәләр: күчәрләр шундый ук почмаклар ясалырлык итеп урнаштырыла, үлчәмнәрне күчәрләр буенча яки аларга парал¬ лель булырлык итеп салалар. Техник рәсемнәрне шакмаклы кәгазьдә ясау уңай. 70, а рәсе¬ мендә әйләнәне шакмаклар буенча төзү күрсәтелгән. Башта күчәр сызыкларында үзәктән әйләнә радиусына тигез ераклыкта 4 штрих сызалар. Аннан соң алар арасында тагын 4 штрих сызалар. Шуннан соң әйләнә үзе төзелә (рөс. 70, б). Овалны ясау җиңелрәк булсын өчен, аны ромбка камыйлар (рөс. 70, г). Моның өчен, алда каралган очрактагы кебек, ромб эчендә овалның формасы билгеләнерлек штрихлар сызалар (рөс. 70, в). Рәс. 70. Техник рәсемнәр ясауны җиңеләйтүче төзүләр 56
Техник рәсемнәрдә, предмет¬ ның күләмле булуын яхшырак күр¬ сәтү өчен, штрихлау кулланалар (рәс.71). Биредә яктылык предмет¬ ка сулдан өстән төшә дип уйла- ныла. Яктылык төшкән өслек якты килеш кала, ә күләгә төшкәннәрен штрихлыйлар, предметның өслеге никадәр караңгырак булса, штрих¬ лар шулкадәр ешрак була. Рэс. 71. Детальнең 1. Техник рәсем аксоно- штрихланган техник рәсеме метрик проекциядән нәрсә белән аерыла? 2. Техник рәсемдә предметның күләмен ничек күрсәтеп була? ⅛⅛ 16. Дәфтәрегездә ясагыз: а) фронталь диметрик һәм ” изометрик проекция күчәрләрен (61 нче рәсем үрнәгендә); б) диаметры 40 мм булган әйләнәне һәм изометрик проек¬ циядә әйләнә сурәтенә тиңдәшле овалны (70 нче рәсем үрнә¬ гендә). 17. Ике күренеше 62 нче рәсемдә бирелгән детальнең техник рәсемен ясагыз. 18. Укытучы кушуы буенча деталь яки модельнең техник рәсемен натурадан ясагыз.
Сызымнарны уку һәм сызу 10. Предметның геометрик формасына анализ 72 нче рәсемдә сез кайбер геометрик җисемнәрнең сурәтләрен күрәсез. Аларның һәркайсының формасында үзенә генә хас бил¬ геләре бар. Шул билгеләр буенча без цилиндрны конустан, конус¬ ны пирамидадан аера алабыз. Бу җисемнәрнең күбесе белән сез таныш. Без «куб» дип әйтсәк, һәркем аның формасын күз алдына китерә. «Шар» дип әйтсәк, безнең күз алдына билгеле бер гео¬ метрик җисем килеп баса. Безнең тирәдәге предметларга игътибар итегез. Алар геометрик җисем формасында яки аларның ниндидер берләшмәләреннән тора. Пирамидалар Рәс. 72. Геометрик җисемнәр 58
Рәс. 73. Геометрик җисемнәрдән торган төрле детальләр Машина һәм механизмнар детальләренең формалары,— ни¬ гездә, шул ук геометрик җисемнәр алар. 73 нче рәсемгә карагыз. Биредә төрле детальләр сурәтләнгән. Аларның бер өлеше иң гади формада. Күчәр һәм роликның формалары нинди, әйтә аласызмы? Ә прокладканың формасы' нинди? Күчәр һәм ролик турында сүз барганда — без алар цилиндрик формада, прокладка турында барганда, ул призма рәвешендә дип әйтербез. Башка детальләрнең формасы катлаулырак. Алар геометрик җисемнәрнең җыелмасыннан тора. Мәсәлән, валик (рәс. 73) 59
цилиндрга кечерәк үлчәмле икенче цилиндрны тоташтырып ясала. Ә втулканы ясау өчен, цилиндрның берсе эченнән кечерәк үлчәмле икенче цилиндрны алып ташларга кирәк. Катлаулырак детальнең, мәсәлән, вилканың формасын сызым¬ нан аңлау авыррак. Сызым буенча предметның формасын билгеләүне ничек җиңе¬ ләйтергә мөмкин соң? Моның өчен формасы катлаулы булган детальне аны төзүче төрле геометрик җисемнәр формасындагы кисәкләрдән тора дип күз алдына китерәләр. Мисал карап китик. 74, а рәсемендә таяныч сурәте бирелгән. Аның формасы нинди? Ул турыпочмаклы параллелепипед, ике ярымцилиндр һәм кисек конустан тора. Өстәвенә детальнең цилиндрик тишеме дә бар (рөс.74, б). Болай «бүлгәләүдән соң» детальнең формасын билгеләү авыр түгел. Предметны уйда аны төзүче геометрик җисемнәргә таркатуны предметның геометрик формасына анализ дип атыйлар. ⅛}1 1. Сез нинди геометрик җисемнәр беләсез? '⅛> 2. Шар, цилиндр, конус, призма формасындагы предмет¬ ларга мисал китерегез. 60
3. Предметны аның өслеген төзүче геометрик җисем¬ нәргә уйда таркату процессы ничек атала? 4. Предметның геометрик формасына анализ ни өчен кирәк? 19. 75, а-г рәсемнәрендә сурәтләнгән предметларның формасын нинди геометрик җисем өслекләре төзегәнлеген билгеләгез. 11. Геометрик җисемнәрнең сызымнары һәм аксонометрик проекцияләре Сез предметларның күпчелегенең формасы төрле геометрик җисемнәрнең яки аларның кисәкләренең берләшмәсе булганлыгын беләсез. Димәк, сызымнарны уку һәм аларны сызу өчен, геометрик җисемнәрнең ничек сурәтләнгәнен белергә кирәк. 11.1. Кубны һәм турыпочмаклы параллелепипедны проекцияләү. Кубны кырлары проекция яссылыкларына параллель булырлык итеп урнаштыралар. Ул вакытта аларга параллель булган кырлар проекция яссылыкларында натураль зурлыкта — квадратлар, ә перпендикуляр яссылыкларда туры кисемтәләре булып сурәт¬ ләнерләр (рәс. 76). Кубның проекцияләре үзара тигез 3 квадраттан тора. Куб һәм параллелепипедның сызымында 3 үлчәм: озынлык, биеклек һәм киңлек күрсәтелә. 77 нче рәсемдәге деталь ике кыры квадрат булган ике туры¬ почмаклы параллелепипедтан тора. Сызымда үлчәмнәрнең ничек күрсәтелгәнлегенә игътибар итегез. Яссы өслекләр үзара кисешүче нечкә сызыклар белән билгеләнгән. Шартлы тамга □ буенча детальнең формасы аның бер күрене¬ шеннән үк аңлашыла. 11.2. Төзек өчпочмаклы һәм алтыпочмаклы призмаларны про¬ екцияләү. Призманың параллель нигезләре проекцияләрнең гори¬ зонталь яссылыгында натураль зурлыкта, ә фронталь һәм профиль яссылыкларда турыларның кисемтәләре буларак сурәтләнәләр. Ян кырлары проекция яссылыкларына параллель булсалар, алар шул яссылыкларга үзгәрешсез сурәтләнерләр, ә перпендикуляр булсалар, аларның сурәтләре туры кисемтәләре була (рәс. 78). Проекция яссылыкларына авыш кырларның сурәтләре үзгәрер. Призмаларның үлчәмнәре аларның биеклекләре һәм нигезен¬ дәге фигураның үлчәмнәреннән чыгып билгеләнә. Сызымда штрих- пунктирлы сызыклар белән симметрия күчәрләре үткәрелгән. 61
о Рәс. 76. Куб һәм параллелепипед: α — проекцияләү; б, г — турыпочмаклы проекцияләр системасында сызымнар; в, д — изометрик проекцияләр Рәс. 77. Детальне бер күренештә сурәтләү 62
РӘс. 78. Призмалар: а, г — проекцияләү; б, д — турыпочмаклы проекцияләр системасында сызымнар; в, е — изометрик проекцияләр Призманың изометрик проекцияләрен нигезен төзүдән баш¬ лыйлар. Аннары нигезнең һәр түбәсеннән перпендикулярлар үткәреп, аларда биеклеккә тигез кисемтәләр салалар, шулай табылган нокталар аша нигез кабыргаларына параллель турылар үткәрәләр. 63
Турыпочмаклы проекцияләр системасында сызымны төзүне шулай ук горизонталь проекциядән башлыйлар. 11.3. Дүртпочмаклы тезек пирамиданы проекцияләү. Пирами¬ даның квадрат рәвешендәге нигезе горизонталь Н яссылыгына натураль зурлыкта проекцияләнә. Анда нигез түбәләрен пирами¬ даның түбәләре белән тоташтыручы ян кабыргалар квадратның диагональләре рәвешендә сурәтләнәләр (рәс. 79). Пирамиданың фронталь һәм профиль проекцияләре — тигезь¬ янлы өчпочмаклар. Пирамиданың үлчәмнәре аның нигезенең ике ягының озын¬ лыгы b һәм биеклеге һ ка бәйле буларак табыла. Пирамиданың изометрик проекциясен төзүне нигездән баш¬ лыйлар. Килеп чыккан фигура үзәгеннән перпендикуляр үткәреп, анда пирамиданың биеклеген салалар һәм килеп чыккан ноктаны нигез түбәләре белән тоташтыралар. 11.4. Цилиндр һәм конусны проекцияләү. Әгәр дә цилиндр һәм конусның нигезендә ятучы түгәрәкләр горизонталь Н яссылыгына параллель булсалар, аларның бу яссылыкка проекцияләре дә түгә¬ рәкләр була (рәс. 80, б, д'). Цилиндрның фронталь һәм профиль проекцияләре бу очракта — турыпочмаклыклар, ә конусныкы — тигезьянлы өчпочмаклар. Проекцияләрнең барысында да симметрия күчәрләрен үткәрергә кирәклеген искәртеп китәбез. Цилиндр һәм конусның сызымнарын башкару шуннан башлана да инде. Рәс. 79. Пирамида: а — проекцияләү; б — турыпочмаклы проекцияләр системасында сызым; в — изометрик проекция 64
Рэе. 80. Цилиндр һәм конус: а, г— проекцияләү; б, д — турыпочмаклы проекцияләр системасында сызымнар; в, е — изометрик проекцияләр Цилиндрның фронталь һәм профиль проекцияләре бертөрле. Конусның проекцияләре турында да шуны ук әйтеп була. Шуңа күрә бу очракта сызымда профиль проекция артык, ул кирәкми. Өстәвенә 0 тамгасы буенча цилиндрның формасын проекциянең берсе буенча күз алдына китереп була (рәс.81). Моннан шуңа охшаш очракларда өч проекция төзү кирәк түгеллеге килеп чыга. Конус һәм цилиндрның үлчәмнәре аларның биеклеге һ һәм нигез диаметры d аша тулысынча билгеләнә. 5 К6/119 65
Цилиндр һәм конусның изометрик проекцияләрен төзү ысул¬ лары бертөрле. Моның өчен х һәм у күчәрләре үткәреп, аларда ромб төзиләр. Аның яклары цилиндр яки конусның нигезләре диа¬ метрына тигез. Ромбка овал камыйлар (рәс. 66 ны к.). 11.5. Шар проекцияләре. Шарның барлык проекцияләре — диаметры шар диаметрына тигез түгәрәкләр (рәс. 82). Проекциянең һәркайсында үзәк сызыкларын үткәрәләр. Шарны 0 тамгасы ярдәмендә бер проекциядә сурәтләргә мөмкин. Әгәр дә сызым буенча сфераны башка өслекләрдән аеру читен булса, «Сфера» сүзен өстиләр, мәсәлән, «Сфера 0 45». 11.6. Геометрик жисемнәр төркеменең проекцияләре. 83 нче рә¬ семдә геометрик җисемнәр төркеменең проекцияләре бирелгән. Бу төркемгә ничә геометрик җисем кергәнен әйтә аласызмы? Алар нинди җисемнәр? Сурәтләрне карап, анда конус, цилиндр һәм турыпочмаклы параллелепипед бирелгәнлеген күрәбез. Алар үзара һәм проекция яссылыкларына карата төрлечә урнашканнар. Кайсысы ничек ур¬ нашкан соң? Конус күчәре — проекцияләрнең горизонталь яссылыгына перпендикуляр, ә цилиндр күчәре — проекцияләрнең профиль яссылыгына перпендикуляр. Параллелепипедның ике кыры про¬ екцияләрнең горизонталь яссылыгына параллель. Профиль проекциядә цилиндрның сурәте параллелепипедның сурәтен¬ нән унда урнашкан, ә горизонталь проекциядә — астарак. Бу — цилиндрның параллелепипед алдында урнашканлыгын аңлата, шуңа күрә параллелепипедның бер өлеше профиль проекциядә штрихлы сызык белән күрсәтелгән. Горизонталь һәм профиль проекцияләр буенча цилиндрның параллелепипедка орынып торуы анлашыла. күренештәге сурәте Рәс. 82. Шарның проекцияләре 66
Рәс. 83. Геометрик җисемнәр төркеменең проекцияләре сызымы Конусның фронталь проекциясе параллелепипедның проек¬ циясенә орынып тора. Ләкин, горизонталь проекция буенча фикер йөртсәк, параллелепипед конуска орынмый. Конус цилиндр һәм параллелепипедтан сулдарак урнашкан. Профиль проекциядә ул аларны өлешчә каплап тора. Шуңа күрә цилиндр һәм парал¬ лелепипедның күренми торган өлешләре штрихлы сызыклар белән күрсәтелгән. 4⅛ 20. Әгәр дә геометрик җисемнәр төркеменнән конусны алып ташласак, 83 нче рәсемдәге профиль проекция ничек үзгәрер? Кызыклы мәсьәләләр 1. Өстәлдә шашкалар 84, а рәсемендә күрсәтелгәнчә ята. Сызым буенча сезгә якынрак булган беренче баганаларда ничә шашка ятканлыгын санап белегез. Өстәлдә барлыгы ничә шашка ята? Әгәр дә сезгә аларны сызым буенча санау авыр булса, сызым¬ нан файдаланып, шашкаларны баганалап урнаштырып карагыз. Ә хәзер биремне дөрес итеп башкарыгыз. 5* 67
Рәс. 84. Күнегүләр өчен биремнәр 2. Өстәлдә шашкалар дүрт багана итеп урнаштырылган (рәс. 84, б). Сызымда аларны ике проекция ярдәмендә күрсәткән¬ нәр. Әгәр дә кара һәм ак шашкаларның саны бер үк булса, өстәлдә ничә шашка бар? Бу мәсьәләне чишү өчен, проекцияләү кагый¬ дәләрен белүдән тыш, логик фикер йөртә белергә кирәк. 12. Предметның түбәләре, кабыргалары һәм кырларының проекцияләре 12.1. Предметларның элементларын ничек сурәтлиләр? Предмет¬ ны сурәтләгәндә теләсә нинди нокта яки кисемтә ниндидер элементның: түбә, кабырга, кыр, кәкре өслекнең һ. б. проекциясе була (рәс. 85). Шуңа күрә теләсә нинди предметның сурәте аның түбәләрен, кабыргаларын, кырларын һәм кәкре өслекләрен сурәт¬ ләүгә кайтып кала. Бу процессны предметның турыпочмаклы проекцияләрен төзү мисалында карап китик (рәс. 86). Предметны пространствода үзара параллель булган һәр ике кыры проекция яссылыкларының берсенә параллель булырлык итеп урнаштырыйк. Ул вакытта проекцияләрнең тиңдәш яссылык- ларында бу кырлар үзгәрешсез сурәтләнер. Предметның түбәләре аша, проекция яссылыкларына пер¬ пендикуляр итеп, проекцияләүче нурлар үткәрик, аларның Ү Н, W яссылыклары белән Кисешү нокталарын билгелик. Предмет проекция яссылыкларына карата проекцияләүче нурларның берсендә ике түбә ятарлык итеп урнашкан булып чыкты, шуңа күрә аларның проекцияләре бер ноктада яталар. Мисал өчен, А һәм В түбәләре проекцияләрнең горизонталь яссы¬ лыгы Н ка перпендикуляр булган бер нурда ята. Аларның 68
Рәс. 85. Предмет өслегенең элементлары горизонталь проекцияләре а һәм b тәңгәл килде. А һәм С түбәләре аларны проекцияләрнең фронталь яссылыгына проекцияләүче бер нурда яталар. Аларның фронталь проекцияләре а' һәм с' шулай ук тәңгәл килде. Проекцияләрнең про¬ филь яссылыгы W да В һәм D түбә¬ ләре бер ноктага (а" һәм d") про- екцияләнде. Сурәттә тәңгәл килгән ике ноктаның берсе — күренеп торган түбәнең, икенчесе күренми торган түбәнең сурәте булыр. Горизонталь проекциядә пространствода өстә- рәк урнашкан нокта күренеп торыр. Мәсәлән, А түбәсе күренер, ә В түбәсе күренмәс. Фронталь про¬ екциядә безгә якынрак булган түбә күренә торган булыр. Моннан, а' — күренә торган А түбәсенең сурәте, с' — күренми торган С түбә¬ сенең сурәте, ул проекцияләгәндә А түбәсе белән каплана. Сурәттә кайчакта күренми торган нокталарның проекцияләренең тамгала¬ нышын җәя эченә алалар. Фронталь, горизонталь һәм профиль проекцияләрдәге нокта¬ ларны парлап тоташтырып, предметның кабыргалары сурәтләрен табарбыз. Мәсәлән, ас —АС кабыргасының горизонталь проек¬ циясе, db’ — АВ кабыргасының фронталь проекциясе. 86 нчы рәсемдә кабырга проекцияләр яссылыгына парал¬ лель булса, ул бу яссылыкта үзгәрешсез, башкача әйтсәк, чын (натураль) зурлыгында сурәтләнгәнлеге күренә. Бу очракта кабыр¬ ганың проекциясе һәм кабырга үзара тигез була. Мәсәлән, Рәс. 86. Предметның сурәтләре 69
db' проекциясе проекцияләрнең фронталь яссылыгында — АВ ка¬ быргасының чын зурлыгы, ө (f b" проекциясе проекцияләрнең профиль яссылыгында АВ кабыргасының чын зурлыгы булыр. Әгәр дә кабырга проекцияләр яссылыгына перпендикуляр булса, ул аңа (проекцияләр яссылыгына) нокта рәвешендә проек- цияләнә. Мәсәлән, АС кабыргасы — проекцияләрнең фронталь яссылыгына, АВ кабыргасы — проекцияләрнең горизонталь яссылы¬ гына, BD кабыргасы проекцияләрнең профиль яссылыгына нокта рәвешендә проекцияләнә. Кабыргаларның проекцияләрен төзеп, без аларның сурәттә кырларның проекцияләрен чикләгәнлекләрен күрербез. Проекция¬ ләр яссылыгына параллель булган кыр, кабырга кебек үк, аңа үзгәрешсез проекнияләнер. Мисал өчен, А, В һәм С нокталары яткан кыр проекцияләрнең профиль яссылыгына үзгәрешсез проек- цияләнде. Аскы һәм өске кырлар да проекцияләрнең горизонталь яссылыгына үзгәрешсез проекцияләнде һ. б. Бу кырларны предмет¬ ның турыпочмаклы проекцияләр системасындагы сызымында табыгыз. Әгәр дә кыр проекцияләр яссылыгына перпендикуляр булса, ул аңа туры кисемтәсе рәвешендә проекцияләнә. Шулай итеп, турының сурәттәге һәр кисемтәсе кабырганың яки яссылыкның проекцияләр яссылыгына перпендикуляр проек¬ циясе була. Предметның проекцияләр яссылыгына карата авыш булган кабыргалары һәм кырлары үзгәртеп проекцияләнәләр. 86 нчы рәсемдә шундый кабырга һәм кырларны табыгыз. Сызым сызганда анда предметның һәр түбә, кабырга һәм кырының ничек сурәтләнәчәген ачык итеп күз алдына китерергә кирәк. Сызымны укыганда һәр нокта, кисемтә яки фигурада предметның кайсы кисәгенең сурәте күрсәтелгәнлеген (яшерен¬ гәнлеген) күз алдына китерә белергә кирәк. һәр күренеш предметның тулы сурәте булуын, аның бер ягының гына сурәте булмаганлыгын истә тотарга кирәк. Аерма шунда: кырларның кайсылары чын фигура булып проекцияләнә, ә кайберләре турыларның кисемтәләре рәвешендә проекцияләнә. 1. Нинди очракларда сурәттә нокталарның проекцияләре тәңгәл киләләр? Горизонталь яссылыкта проекцияләре тәң¬ гәл килгән ике ноктаның кайсысы күренә торган булыр? 2. Нинди очракта турының кисемтәсе (кабырга) чын зур¬ лыкта; нокта рәвешендә проекцияләнә? 3. Нинди очракта кыр (яссылыкның кисәге) туры кисем¬ тәсе рәвешендә проекцияләнә? Нинди очракта ул чын зур¬ лыкта проекцияләнер? 70
Рәс. 87. Күнегүләр өчен биремнәр 0 21.87, а рәсемендә детальнең күрсәтмәле сурәте һәм өч проекциясе бирелгән. Сызымда деталь түбәләренең берсе булган А ноктасының проекцияләре күрсәтелгән. 1) Детальнең бирелгән проекцияләре ничек аталалар? 2) Дәфтәрегездә детальнең проекцияләрен сызыгыз яки аны калькага күчерегез1. Аларда В һәм С нокталарының про¬ екцияләрен билгеләгез. 3) Проекцияләрдә ВС кабыргасын бер үк төс белән аерып күрсәтегез. Проекцияләрнең нинди яссылыкларына бу ка¬ бырганың чын зурлыкта проекцияләнгәнен күрсәтегез. 4) Проекцияләрнең барысында да детальнең бер проек¬ ция яссылыгына да параллель булмаган кырын икенче бер төскә буяп күрсәтегез. 22. 87, б рәсемендә детальнең сурәте бирелгән. 1) Сурәтләнгән предметның ничә түбәсе булуын санагыз. Әгәр дә санау сезнең өчен авыр булса, түбәләрне хәрефләр белән тамгалагыз. 2) Предметның ничә кабыргасы һәм кыры булуын санагыз. 3) Предметның горизонталь проекция яссылыгына парал¬ лель булган ничә кабыргасы һәм кыры бар? Аларны проек¬ цияләрдә күрсәтегез. 4) Проекцияләрнең горизонталь яссылыгына перпенди¬ куляр булган ничә кабырга һәм кыр бар? Аларны сурәттә күрсәтегез. Әгәр дә бу мәсьәләне чишү авыр булса, нинди дә булса материалдан предметны ясагыз һәм аны 87 нче рәсемдә күрсәтелгәнчә урнаштырыгыз. Өстәл яссылыгы про¬ екцияләрнең горизонталь яссылыгы булсын. Хәзер пред¬ метны һәм аның сурәтен чагыштырып, сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз. 'Укытучының кушуы буенча бу биремне һәм башкаларын, шарт¬ ларны сызымда күрсәтмичә, калькада башкарырга мөмкин. 71
Рас. 88. Деталь өслеге элементларын сурәтләү 23. 88 нче рәсемдә предметның кырлары төс ярдәмендә аерып күрсәтелгән. Түбәләрен хәреф яки цифрлар белән тамгалагыз. Предмет кырларының проекция яссылыкларына карата ничек урнашуларын тикшерегез. Җавапны дәфтәре¬ гездә языгыз. 24. 89 нчы рәсемне дәфтәрегездә сызыгыз яки аны каль¬ кага күчерегез һәм проекцияләрнең барысында да тиңдәш кырларны күрсәтмәле сурәтләрдәге төс белән аерып күрсә¬ тегез. 25. 90 нчы рәсемдә өч предметның сурәте бирелгән. Аларның кырларының проекцияләре хәрефләр белән тамга¬ ланган. Һәр очракта проекцияләрнең фронталь яссылыгына карата бу кырларның ничек урнашуларын язып куегыз. Язу¬ ның үрнәге: А — параллель, Б—перпендикуляр, 8 —авыш. Рәс. 89. Күнегүләр өчен биремнәр 72
Рас. 90. Күнегүләр өчен биремнәр 73
12.2. Предмет өслегендәге нокталарның проекцияләрен тезү. Хәзер предмет өслегендә яткан нокталарның проекцияләрен төзү алымнарын карап китик. 91 нче рәсемдә алтыпочмаклы пирамида сурәтләнгән. Кабыр¬ ганың проекциясе булган сызыкта А ноктасының фронталь про¬ екциясе а бирелгән. Аның башка проекцияләрен ничек табарга? Мәсәлән, болай фикер йөртәләр. Нокта предметның кабыр¬ гасында ята. Ноктаның проекцияләре бу кабырганың проекцияләре өстендә ятарга тиеш. Димәк, башта кабырганың проекцияләрен табарга, аннан соң бәйләнеш сызыклары ярдәмеңдә нокталарның проекцияләрен эзләп табарга кирәк була. Предметның профиль проекциясен, аерым алганда, анда А нок¬ тасы яткан кабырганың профиль проекциясен төзү өчен, даими турыдан файдалану уңай булыр. Даими туры дип өстән күренешнең уң ягында сызым кысасы белән 45° лы почмак килеп чыгарлык итеп үткәрелгән сызыкны атыйлар (рәс. 91). Өстәге күренештән үткәрелгән бәйләнеш сызыкларын даими сызыкка кадәр дәвам итәләр. Алар кисешкән нокталардан горизонталь турыга пер¬ пендикулярлар үткәрәләр һәм профиль проекцияне төзиләр. Даими турының торышы без төзи торган күренешнең урынын билгели (рәс. 91). Әгәр дә өч күренеш 92, а рәсемендәге кебек төзелгән булса, даими туры аның аша үтә торган ноктаны табарга кирәк була. Моның өчен симметрия күчәренең горизонталь һәм профиль проекцияләрен үзара кисешкәнче дәвам итү җитә. Шулай Рәс. 91. Пирамида кабыргасында яткан ноктаның проекциясен төзү 74
а) Рас. 92. Даими турыны төзү табылган К ноктасы аша (рәс.92, б) күчәрләр белән 45° лы почмак төзүче туры үткәрәләр. Бу туры даими туры булыр. Симметрия күчәрләре сызымда булмаса, кырларның туры кисемтәләре рәвешендә проекцияләнгән горизонталь һәм профиль проекцияләрен Ki дә кисешкәнче дәвам итәләр. Kl ноктасы аша даими турыны үткәрәләр. Хәзер 91 нче рәсемгә кайтыйк. Анда А ноктасы яткан кабыр¬ ганың проекцияләре кызгылт-көрән төс белән күрсәтелгән. А нок¬ тасының горизонталь проекциясе кабырганың горизонталь проек¬ циясендә ятарга тиеш, шуңа күрә d ноктасыннан бәйләнешнең вертикаль сызыгын үткәрәбез. Бу сызык кабырга проекциясе белән кисешкән урында а ноктасы — А ноктасының горизонталь проек¬ циясе табылыр. А ноктасының профиль проекциясе d' кабырганың профиль проекциясендә ята. Аны бәйләнеш сызыклары кисешкән нокта буларак та табарга мөмкин. Без сызымда предметларның кабыргаларында яткан нокта¬ ларның проекцияләрен ничек табарга мөмкин икәнен карап киттек. Ләкин еш кына кабыргаларда түгел, ә кырларда яткан нокта¬ ларның проекцияләрен табарга кирәк була. Мәсәлән, детальдә тишем тишү өчен башта аның үзәген табарга кирәк була. Предметның кырында яткан ноктаның бер проекциясе буенча башкаларын табу өчен, башта бу кырның проекцияләрен төзергә кирәк була. Мондый күнегүләрне без башкарган идек инде (рәс. 89 ны к.). Шуннан соң бәйләнеш сызыклары ярдәмендә, кырның проекцияләрендә ятучы ноктаның проекцияләрен табарга кирәк була. Бәйләнеш сызыкларын башта кыр туры кисемтәсе рәвешендә сурәтләнүче проекциягә үткәрәләр. 75
Рәс. 93. Предмет өслегендә яткан ноктаның проекциясен төзү 93 нче рәсемдә А ноктасының проекцияләрен эченә алучы кырның проекцияләре аерым тес белән күрсәтелгән. А ноктасы а' фронталь проекциясе аша бирелгән. Бу ноктаның горизонталь проекциясе а кырның горизонталь проекциясендә ятарга тиеш. Аны табу өчен, d ноктасыннан бәйләнешнең вертикаль сызыгын үткә¬ рәләр. Профиль проекцияне табу өчен, а' ноктасыннан бәйләнешнең горизонталь сызыгын үткәрергә кирәк. Аның туры кисемтәсе — кырның проекциясе белән кисешкән ноктада а" ноктасы ятар. Рәс. 94. Күнегүләр өчен биремнәр 76
Рәс. 95. Күнегүләр өчен бирем Рәс. 96. Күнегүләр өчен бирем Горизонталь проекция b аша бирелгән В ноктасының проек¬ циясен төзү бәйләнешнең уклы сызыклары ярдәмендә күрсәтелгән. 4⅛ 26. 94, а, б рәсемендә предметларның турыпочмаклы про- тг екцияләр системасында сызымнары һәм күрсәтмәле сурәт¬ ләре бирелгән. Түбәләрнең проекцияләре күренешләрдә хәрефләр белән тамгаланган. Бирелгән сурәтләрне сызыгыз яки аларны калькага күчерегез. Түбәләрнең башка проекция¬ ләрен хәрефләр белән тамгалагыз. Бу түбәләрне күрсәтмәле сурәтләрдә табыгыз һәм аларны хәрефләр белән тамгалагыз. 27. Бирелгән сурәтләрне сызыгыз яки аларны калькага күчерегез (рәс. 95) һәм предметның кабыргаларында бирел¬ гән нокталарның күрсәтелмәгән проекцияләрен төзегез. Нок¬ таларны эченә алган кабыргаларның проекцияләрен һәркай- сын аерым төс белән күрсәтегез. Аксонометрик проекциядә нокталарны билгеләгез һәм нокталар яткан кабыргаларны шул ук төсләр белән аерып күрсәтегез. 28. 96 нчы рәсемне сы¬ зыгыз яки аны калькага күчерегез. Предметның кү¬ ренеп торган өслекләрендә ятучы нокталарның бирелмә¬ гән проекцияләрен төзегез. Аларда нокталар яткан өслек проекцияләренең һәркайсын аерым төс белән күрсәтегез. Күрсәтмәле сурәттә предмет өслекләрен сызымдагы ке¬ бек үк төсләр белән буягыз, нокталарны билгеләгез. Рәс. 97. Күнегүләр өчен бирем 77
29. 97 нче рәсемне сызыгыз яки аны калькага күчерегез. Нокталарның бирелмәгән проекцияләрен төзегез һәм алар- ны хәрефләр белән тамгалагыз. Алдагы биремдәге кебек, бу нокталар яткан өслекләрнең проекцияләрен төсләр ярдәмен¬ дә аерып күрсәтегез. ) 4 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Предметларның аксонометрик проекцияләре һәм сызымнар 1. а) Укытучының кушуы буенча детальнең аксонометрик проекциясен төзегез (рәс. 98). Аксонометрик проекциядә А, В һәм С нокталарының сурәтләрен билгеләгез; аларны тамга¬ лагыз. б) Сорауларга җавап бирегез: 1) Сызымда детальнең нинди күренешләре бирелгән? 2) Һәр деталь нинди геометрик җисемнәрне берләштереп төзелгән? Рәс. 99. 4 нче график эшкә биремнәр 78
3) Детальдә тишем бармы? Булса, ул нинди геометрик фор¬ мада? 4) Күренешләрнең һәркайсында проекцияләрнең фронталь яссылыгына перпендикуляр, аннары горизонталь яссылыгына перпендикуляр булган яссы өслекләрне табыгыз. 2. Детальләрнең күрсәтмәле сурәте буенча (рәс. 99) күре¬ нешләрнең кирәкле санда сызымын сызыгыз. Күренешләрнең барысында да А, В һәм С нокталарын билгеләгез һәм аларны тамгалагыз. 13. Сызымнарда сурәтләрне төзү тәртибе 13.1. Сурәтләрне предметның формасына анализ нигезендә төзү алымы. Сез инде белгәнчә, предметларның күбесен геометрик җисемнәрнең берләшмәсе итеп күз алдына китерергә мөмкин. Димәк, сызымнарны уку һәм сызу өчен, бу геометрик җисемнәр¬ нең ничек сурәтләнгәннәрен белергә кирәк. Хәзер мондый геометрик җисемнәрнең сызымда ничек сурәт¬ ләнгәнен, түбә, кабырга һәм кырларның ничек проекцияләнгәнен белгәч, сезгә предметларның сызымнарын уку һичшиксез җиңе¬ ләер. 100 нче рәсемдә машинаның бер кисәге — каршылама бирелгән. Аның формасына анализ ясыйк. Аны сезгә билгеле булган нинди геометрик җисемнәргә таркатып булыр? Бу сорауга җавап бирү өчен, геометрик җисемнәрнең сурәтләренә хас билгеләрне искә төшерик. 101, а рәсемендә аларның берсе шартлы рәвештә кызгылт- көрөн төс ярдәмендә аерып күрсәтелгән. Нинди геометрик җисем шундый проекциягә ия? Турыпочмаклык рәвешендәге проекцияләр параллелепипед өчен хас. 101, а рәсемендә кызгылт-кө- рән төс белән аерып күрсәтелгән параллелепипедның өч проек¬ циясе һәм күрсәтмәле сурәте 101, 6 рәсемендә бирелгән. 101, в рәсемендә шартлы рә¬ вештә соры төс белән башка гео¬ метрик җисем аерып күрсәтелгән. Нинди геометрик җисемнең про¬ екцияләре мондый булыр? Мондый проекцияләр белән сез өчпочмаклы призма сурәтлә- Рәс. 100. Детальнең проекцияләре 79
Рәс. 101. Детальнең формасына анализ рен тикшергәндә очрашкан идегез. 101, в рәсемендә соры төс ярдә¬ мендә аерып күрсәтелгән призманың еч проекциясе һәм күрсәт¬ мәле сурәте 101, г рәсемендә бирелгән. Шулай итеп, каршылама турыпочмаклы параллелепипедтан һәм өчпочмаклы призмадан тора. Әмма 101, д рәсемендә параллелепипедтан аның кызгылт-көрән штрихлы сызыклар һәм әйләнә эчендә яткан кисәге алып таш¬ ланган. Нинди геометрик җисем шундый проекциягә ия? Түгәрәк һәм ике турыпочмаклык рәвешендәге проекцияләр белән сез цилиндрның сурәтләрен тикшергәндә очраштыгыз. Димәк, каршыламаның цилиндр формасындагы тишеме бар, бу цилиндрның өч проекциясе һәм күрсәтмәле сурәте 101, е рәсе¬ мендә бирелгән. 80
Предметның формасына анализ сызымнарны укыганда гына түгел, бәлки аларны төзегәндә дә кирәк. Мисал өчен, 100 нче рә¬ семдә сурәтләнгән каршылама кисәкләренең нинди геометрик җисемнәрнең формасына ия булуларын ачыклагач, аның сызымын төзүне максатка ярашлы нинди эзлеклелектә башкарырга кирәклеге ачыклана. Мәсәлән, каршыламаның сызымын болай төзергә мөмкин: 1) күренешләрнең барсында да каршыламаның нигезе булган параллелепипед сызалар; 2) параллелепипедка өчпочмаклы призманы өстиләр; 3) цилиндр рәвешле элемент сызалар. Өстән һәм сулдан күре¬ нешләрдә аны штрихлы сызыклар белән күрсәтәләр, чөнки тишем күренми. 30. Втулка дип аталган детальнең тасвирлау буенча сызы- мын сызыгыз. Ул кисек конус һәм дүртпочмаклы төзек приз¬ мадан тора. Конусның бер нигезенең диаметры —30 мм га, икенчесенеке 50 мм га тигез, кисек конусның биеклеге — 50 мм. Призма конусның зуррак нигезенә тоташкан, ә конус призманың үлчәмнәре 50 х 50 мм булган нигезенең уртасында урнашкан. Призманың биеклеге 10 мм. Втулканың күчәре буйлап цилиндр рәвешендәге үтәли тишем (0 20мм) тишел¬ гән. Втулканың күчәре проекцияләрнең профиль яссылыгына перпендикуляр. 13.2. Детальнең сызымында күренешләрне төзү эзлеклелеге. Детальнең — таянычның күренешләрен төзүне карап китик (рәс. 102). Сурәтләрне төзи башлаганчы детальнең гомуми геометрик формасын ачык итеп күз алды¬ на китерергә кирәк (ягъни ул кубмы, цилиндрмы, параллелепи¬ педмы һ. б.). Бу форманы күре¬ нешләрне төзегәндә һәрвакытта да күз алдында тотарга кирәк. 102 нче рәсемдә сурәтләнгән предметның гомуми формасы — турыпочмаклы параллелепипед. Анда берничә турыпочмаклы уем һәм бер өчпочмаклы призма рә¬ вешендәге уем ясалган. Детальне сурәтләүне аның гомуми форма¬ сыннан — параллелепипедтан баш¬ ларбыз (рәс. 103, а). Рәс. 102. Таянычның күрсәтмәле сурәте 6 К6/119 81
Рәс. 103. Деталь күренешләрен төзү эзлеклелеге 82
Параллелепипедны V, Н, W яссылыкларына проекцияләп, про¬ екцияләрнең өч яссылыгында да турыпочмаклыклар табарбыз. Проекцияләрнең фронталь яссылыгында детальнең биеклеге һәм озынлыгы, ягъни 30 һәм 34 үлчәмнәре күренер. Горизонталь проекция яссылыгында — детальнең киңлеге һәм озынлыгы, ягьни 26 һәм 34 үлчәмнәре. Профиль яссылыкта исә аның киңлеге һәм биеклеге, ягьни 26 һәм 30 үлчәмнәре чагылыр. Детальнең һәр үлчәме үзгәрешсез ике тапкыр күрсәтелгән: биеклек — фронталь һәм профиль яссылыкларда, озынлык — фронталь һәм горизонталь яссылыкларда, киңлек — горизонталь һәм профиль яссылыкларда. Ләкин бер үк үлчәмне сызымда ике тапкыр күрсәтергә ярамый. Барлык төзүләрне башта нечкә сызыклар белән башкарыйк. Төп күренеш һәм өстән күренеш симметрик булганлыктан, аларда симметрия күчәрләре үткәрелгән. Хәзер параллелепипедның проекцияләрендә кисеп алынган уемнарны күрсәтербез (рәс. 103, б). Аларны башта төп күренештә күрсәтү максатка ярашлы булыр. Моның өчен симметрия күчә¬ реннән сулда һәм унда озынлыгы 12 мм булган кисемтәләр салырга һәм килеп чыккан нокталардан вертикаль сызыклар үткәрергә кирәк. Аннан соң детальнең өске кырыннан 14 мм ераклыкта горизонталь туры кисемтәләре үткәрергә кирәк. Проекцияләрнең башкаларында бу уемнарның проекцияләрен төзик. Моны бәйләнеш сызыклары ярдәмендә эшләп була. Шуннан соң күренешләрдә өстән һәм сулдан уем проекцияләрен чикләүче кисемтәләрне күрсәтергә кирәк була. Аннан соң бәйләнеш проекцияләренең сызыклары ярдәмендә вертикаль уем проекцияләрен һәм авыш кисем проекцияләрен төзиләр. Бирелгән проекциядә күренми торган элементларны штрихлы сызыклар белән күрсәтәләр. Иң соңыннан сурәтне стандартта каралган сызыклар белән йөртеп чыгалар һәм үлчәмнәрне күрсәтәләр (рәс. 103, в). ®1. Предмет күренешләрен төзүнең нинди эзлеклелектә эшләнүен сөйләп бирегез. 2. Проекцион бәйләнеш сызыклары нинди максатта кул¬ ланыла? 13.3. Геометрик җисемнәрдә уемнарны төзү. 104 нче рәсемдә формалары төрле уемнар кисеп алу аркасында катлауланган гео¬ метрик җисемнәрнең сурәтләре бирелгән. Мондый формадагы детальләр техникада киң кулланыла. Сы¬ зымны сызу яки уку өчен, деталь эшләнергә тиешле әзерләмәнең 6* 83
Рас. 104. Уемнары булган геометрик җисемнәр Рәс. 105. Прокладканың формасына анализ Һәм уемның формасын күз алдына китерергә кирәк. Мисаллар карап китик. 1 нче мисал. 105 нче рәсемдә прокладканың сызымы бирелгән. Алып ташланган кисәкнең формасы нинди? Әзерләмәнең формасы нинди булган? Прокладканың сызымын тикшереп, без аның турыпочмаклы параллелепипедтан (әзерләмәдән) цилиндрның дүрттән бер кисә¬ ген алып ташлау нәтиҗәсендә барлыкка килүен күрәбез. 2 нче мисал. 106, а рәсемендә бөке сызымы бирелгән. Аның әзерләмәсенең формасы нинди? Детальнең формасы ничек бар¬ лыкка килгән? Рас. 106. Уемы булган детальнең проекциясен төзү 84
Рәс. 107. Күнегүләр өчен биремнәр Сызымны тикшереп, без деталь цилиндрик формадагы әзер- ләмәдән эшләнгән дигән нәтиҗәгә киләбез. Аннан формасы 106, б рәсемендә ачык күренгән уем кисеп алынган. Сулдан күренештә уемның проекциясен ничек төзергә? Иң элек турыпочмаклыкны, ягъни детальнең баштагы формасы булган цилиндрның сулдан күренешен сурәтлиләр. Аннан соң уемның проекциясен төзиләр. Аның үлчәмнәре билгеле, димәк, уемның проекциясен билгеләүче a', Ь' һәм a, Ь нокталарын бирелгән дип исәпләргә мөмкин. Бу нокталарның профиль проекцияләре а", Ь" ны төзү уклы бәйләнеш сызыклары белән күрсәтелгән (рәс. 106, в). Уемның формасы билгеләнгәч, сул күренештәге сызыкларның кайсыларын — төп тоташ калын сызыклар, кайсыларын штрихлы сызыклар белән йөртеп чыгарга, ә кайсыларын бөтенләй алып ташларга кирәклеген җиңел хәл итәргә мөмкин. A⅛ 31.107 нче рәсемдәге сурәтләрне карагыз һәм, деталь- • f' ләрне ясау өчен, әзерләмәнең нинди формадагы кисәкләре алып ташланганын әйтегез. 32. Укытучы кушуы буенча сез алда сызган сызымнардагы җитешмәгән нокталар, сызыклар һәм уемнарның проекция¬ ләрен төзегез. 13.4. Өченче күренешне төзү. Сезгә кайвакыт бирелгән ике күренеше буенча өченчесен төзергә диелгән биремнәр башкарырга туры килергә мөмкин. 108 нче рәсемдә сез уемлы борыс сурәтен күрәсез. Аның алдан һәм өстән күренеше бирелгән. Сулдан күренеш¬ не төзергә кирәк. Моның өчен башта сурәтләнгән детальнең формасын күз алдына китерергә кирәк. Сызымда бирелгән күренешләрне чагыштырып, 85
борыс үлчәмнәре 10 х 35 х 20 мм булган параллелепипед фор¬ масында, дигән фикергә киләбез. Аннан үлчәмнәре 12 х 12 х 10 мм булган турыпочмаклы формадагы уем кисеп алынган. Билгеле булганча, сулдан күренеш төп күренеш белән бер биеклектә, аннан унда урнаша. Горизонталь сызыкларның берсен — параллелепипедның аскы нигезе, ә икенчесен өске нигезе белән бер тигезлектә итеп үткәрәбез (рәс. 109, а). Бу сызыклар сулдан күренешнең биеклеген чиклиләр. Алар арасындагы теләсә нинди урында вертикаль сызык үткәрәбез. Ул борысның арткы кырының профиль проекцияләр яссылыгына проекциясе булыр. Аннан унда озынлыгы 20 мм булган кисемтә салабыз, ягъни борысның киңле¬ ген чиклибез, аннан соң тагын бер вертикаль сызык — алгы кыр¬ ның проекциясен үткәрербез (рәс. 109, б). Хәзер сулдагы күренештә детальдәге уемны күрсәтербез. Моның өчен борысның алгы кырының проекциясе булган уң вертикаль сызыктан сулда озынлыгы 12 мм булган кисемтә салабыз һәм тагын бер вертикаль сызык үткәрәбез (рәс. 109, е). Шуннан соң төзүдәге ярдәмче сызыкларның барысын да бетерәбез һәм сызымның өстен¬ нән йөртеп чыгабыз (рәс. 109, г). Өченче проекцияне предметның геометрик формасына анализ ясаганнан соң төзергә мөмкин. Моның ничек эшләнгәнлеген карап китик. 110, а рәсемендә детальнең ике проекциясе бирелгән. Проекциянең өченчесен төзергә кирәк. Бирелгән проекцияләрдән детальнең алтыпочмаклы призма, параллелепипед һәм цилиндрдан торганлыгы күренә. Аларны уебызда бер бөтенгә туплап, детальнең формасын күз алдына китерәбез (рәс. 110, в). Рәс. 109. Өченче проекцияне төзү 86
Рас. 110. Бирелгән ике проекция буенча өченчесен төзү Сызымда, 45° лы почмак ясалырлык итеп, ярдәмче туры сызабыз һәм өченче проек¬ цияне төзи башлыйбыз. Сезгә алтыпочмаклы призма, параллелепипед һәм цилиндрның өченче проекцияләренең нинди булуы бил¬ геле. Бу җисемнәрнең һәркайсы өчен эзлекле рәвештә, бәйләнеш сызыклары һәм симмет¬ рия күчәрләреннән файдаланып, өченче про¬ екцияләрен сызабыз (рәс. 110, б). Күп очракларда сызымда өченче проек¬ цияне төзү кирәк булмаганлыгын искәртеп китик, чөнки сурәтләрне рациональ башкару предметның фор¬ масын ачыклау өчен җитәрлек сандагы иң кирәкле (минималь) күренешләрне генә төзүне күз алдында тота. Бу очракта предмет¬ ның өченче проекциясен төзү өйрәтү өчен кирәкле мәсьәләгә генә кайтып кала. мд 1. Сез предметның өченче проекциясен төзүнең төрле ысуллары белән таныштыгыз. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 2. Даими туры нинди максатларда кулланыла? Аны ничек үткәрәләр? 4⅛⅞ 33. Детальнең сызымында (рәс. 111, а) сулдан күренеш τv сызылып бетмәгән, анда ярымтүгәрәк уем һәм турыпочмаклы тишемнең сурәтләре күрсәтелмәгән. Укытучының кушуы 87
Рәс. 111. Җитешмәгән сызыкларны үткәрүгә биремнәр Рәс. 112. Күнегүләр өчен биремнәр 88
Рас. ИЗ. Күнегүләр өчен биремнәр буенча сызымны сызыгыз яки аны калькага күчерегез һәм анда җитешмәгән сызыкларны сызыгыз. Бу максатта сез нинди сызыклар (төп тоташ яки штрихлы) кулланыр¬ сыз? 111, б, в, г рәсемнәрендә дә җитешмәгән сызыкларны сызыгыз. 89
34.112 нче рәсемдә бирелгән проекцияләрне сызыгыз яки аларны калькага күчерегез һәм детальләрнең профиль проекцияләрен төзегез. 90
35.113 нче яки 114 нче рәсемнәрдәге укытучы күрсәткән проекцияләрне сызыгыз яки аларны калькага күчерегез. Сорау билгеләре куелган урыннарда проекцияләрнең сы¬ зымда күрсәтелмәгәннәрен төзегез. Детальләрнең техник рәсемнәрен ясагыз. 5 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Бирелгән ике күренеш буенча өченчесен тезү Бирелгән ике күренеш буенча өченчесен төзегез (рәс. 115). 14. Предметның формасын исәпкә алып, үлчәмнәрне күрсәтү Үлчәмнәрне күрсәтүнең төп кагыйдәләре сезгә инде таныш. Хәзер предмет — таяныч сызымы мисалында (рәс. 116) үлчәмнәрне күрсәтү турында кайбер өстәмә мәгълүматларны карап китик. Предметның сызымында нинди үлчәмнәрне һәм аларны кайда күрсәтергә кирәклеген ничек белергә соң? Моны белергә безгә предметның формасын анализлау ярдәм итәр (§11, к.). Рәс. 115. 5 нче график эшкә биремнәр 91
а) Рәс. 116. Үлчәмнәрне күрсәтү 116, а рәсемендә сурәтләнгән предметны куб рәвешле тишеме булган параллелепипед һәм цилиндрга аерып күзалларга була (рәс. 116, б). Аларның үлчәмнәрен сызымда күрсәтәләр: паралле¬ лепипедның һәм куб рәвешле тишемнең буен, иңен һәм биекле¬ ген, ә цилиндрның нигез диаметрын һәм биеклеген. Хәзер һәр кисәкнең үлчәмнәре 116, б рәсемендә күрсәтелгән. Ләкин алар предметны ясау өчен җитәрлекме соң? Юк. Әлеге предмет кисәкләренең үзара торышларын билгеләүче үлчәмнәрне (ягъни координацияләүче үлчәмнәр: 16,18, 5 һәм 6 мм) күрсәтергә кирәк. 16 һәм 18 мм үлчәмнәре цилиндрның предметның нигезе булган параллелепипедка карата торышын билгели. 5 һәм 6 мм үлчәмнәре кубның параллелепипедка карата торышын билгели. Шуны искәртәбез: цилиндрның һәм куб рәвешендәге тишемнең биеклеге үлчәмнәрен бу очракта билгеләргә кирәк түгел. Цилиндр¬ ның биеклеге предметның гомуми биеклеге (36 мм) һәм парал¬ лелепипедның калынлыгы (14 мм) аермасы буларак табыла, ул 22 мм га тигез. Куб рәвешендәге тишемнең биеклеге нигез биек¬ легенә, ягъни 14 мм га тигез була. Сызымда һәр үлчәмне бары тик бер генә тапкыр күрсәтәләр. Мәсәлән, төп күренештә (рәс. 116, аны к.) цилиндрның ни¬ гезе 0 20 бирелгән икән, аны өстән күренештә күрсәтергә кирәк түгел. 92
Шул ук вакытта сызымда предметны ясау өчен кирәк булган барлык үлчәмнәр дә булырга тиеш. Еш кына мәктәп укучылары 16, 18, 5 һәм 6 мм кебек үлчәмнәрне күрсәтергә оныталар, ә алар- дан башка предмет кисәкләренең үзара торышларын ачыклап булмый. Сызымнарда габарит үлчәмнәрен күрсәтү мәҗбүри. Габарит үл¬ чәмнәре дип әйбернең тышкы (һәм эчке) иң зур һәм иң кечкенә чик зурлыкларын билгеләүче сызыкларның үлчәмнәрен атыйлар. Пбнчы рәсемдә алар 67, 32, 36 үлчәмнәре. Үлчәмнәрне күрсәткәндә аларның кечерәкләрен — сурәткә якынрак, зурракларын ераграк урнаштырылуын сез беләсез. Мисал өчен, төп күренештә (рәс. 116, о) 14 үлчәме сурәткә якынрак, ә 36 ераграк урнашкан. Бу кагыйдә үтәлгәндә, үлчәмле һәм чыгарма сызыкларның кисешүләрен киметергә мөмкин. Шулай итеп, зуррак булган габарит үлчәмнәрен, башкалары белән чагыштырганда, сурәттән һәрвакыт ераграк урнаштыралар. Габарит үлчәмнәре булмаса, сызымны тәмамланган дип әйтеп булмый. 117, а һәм б рәсемендә вал тибындагы деталь үлчәмнәрен күрсәтүгә ике мисал китерелгән. Беренче очракта — дөрес, икен¬ чесендә дөрес булмаганы хаталар белән. Хаталар кызгылт-көрән төс ярдәмендә аерымланган. Үлчәмнәрне сызымны уку җайлы, детальләрне ясаганда кабат исәпләүләр кирәк булмаслык итеп күрсәтергә кирәк. Беренче сызымда (рәс. 117, а) детальнең озынлыгы 100 мм икәнлеге күре¬ неп тора. Икенчесендә (рәс. 117, б) үлчәмне исәпләп табарга кирәк. Детальнең төп өлешләрен тәшкил иткән цилиндрларның озын¬ лыкларын билгеләүче үлчәмнәр беренче очракта детальне ясауны исәпкә алып күрсәтелгәннәр. Бу детальне сез остаханәдә ничек ясарсыз икән? Башта 45 мм озынлыктагы 0 40 мм лы, аннан соң 25 мм озынлыктагы 020 мм лы цилиндрны кырып ясарсыз. Нәкъ шуны ук икенче яктан да эшләрсез. Икенче очракта үлчәмнәрне күрсәткәндә болар исәпкә алынмаган. Үлчәмнәрне, кагыйдә буларак, сурәтнең контурыннан тышта, үлчәмле сызыклар үзара мөмкин кадәр кисешмәслек итеп күрсә¬ тәләр. Цифрларны үлчәмле сызыклардан өстәрәк язалар, ул вакытта сызымны уку җайлырак була. 117, б рәсемендә бу таләп үтәлмәү очраклары бар. 0 30,0 40,0 20 (уңнан) үлчәмнәре сурәтнең кон¬ туры эчендә урнашкан. 0 20 үлчәме үлчәмле сызык астында язылган. 0 50 үлчәме уңга таба ерак чыгарылган, ә бу күп кенә чыгарма сызыкларның кисешүенә китергән һәм сызымны аңлауны читен¬ ләштергән. Бу очракта аны 117, а рәсемендәгечә күрсәтү уңайлы - рак булыр иде. 93
Z×U5∙ Рәс. 118. Фаска үлчәмнәрен күрсәтү 94
Күчәр сызыгы (штрих-пунктирлы) сурәт контурыннан тышка якынча 3 мм га чыгып торырга һәм үлчәмле санны кисмәскә тиеш. 117, б рәсемендә бу үтәлмәгән. Чыгарма сызыклар да дөрес үткә¬ релмәгән, алар үлчәмле сызыктан тышка чыгып тормый яки артык озын итеп үткәрелгән. Әйләнү җисеме формасындагы детальләрнең очларын еш кына конус килеп чыгарлык итеп кисәләр. Бу элемент фаска дип атала. Ул детальләрне җыюны җиңеләйтү, очларны ватылудан, ә эшче¬ нең кулларын киселүдән саклау өчен шулай эшләнә. 45° лы почмак ясап киселгән фаска аеруча еш очрый. Алар- ның үлчәмнәре, мәсәлән 2 х 45° (биредә 2 — фасканың биеклеге, рәс. 118, а) рәвешендә языла. Әгәр дә бертөрле берничә фаска кулланылса, үлчәмнәрне бер тапкыр язып, аларның саннарын күрсәтәләр (рәс. 118, б). Фаскаларны ясау өчен башка почмаклар кулланылса, аларның үлчәмнәрен язып түгел, ә сызыкча һәм почмакча үлчәмнәр белән күрсәтәләр (рәс. 118, в). 1 ■ Предметның формасына анализ деталь сызымында күрсәтергә кирәкле үлчәмнәрне табарга ничек ярдәм итә? 2. Цилиндр, конус, турыпочмаклы параллелепипед сызы¬ мында нинди үлчәмнәрне күрсәтәләр? 3. Нинди тамгалар цилиндр һәм конусны; нигезендә квадрат яткан призманы бер проекциядә сурәтләү мөмкин¬ леген бирә? 4. 116 нчы рәсемдә нинди үлчәмнәр деталь кисәкләре¬ нең үзара торышын билгелиләр? 5. Нинди үлчәмнәрне габарит үлчәмнәре дип атыйлар? Аларны сызымда күрсәтү мәҗбүриме? 6. 45’ лы почмак ясап киселгән фаскаларда үлчәмнәрне ничек күрсәтәләр? Й36. Укытучы кушуы буенча детальләрнең берсенең күр¬ сәтмәле сурәтен төзегез (рәс. 119) һәм үлчәмнәрне күрсә¬ тегез. 37. Аксонометрик проекция буенча (рәс. 120) детальнең өч күренешен төзегез һәм үлчәмнәрен күрсәтегез. 38. Укытучы кушуы буенча сызымнарның берсен сурәтне ике тапкыр зурайтып сызыгыз (рәс. 121). Үлчәмнәрне, сурәт¬ ләрне үлчәп, сызымда күрсәтегез. Сызымнарның берсендә (рәс. 121, а) сурәтләрнең санын киметегез. 39. Бирелгән сурәтләрне ике тапкыр зурайтып сызыгыз һәм өченче күренешне төзегез (рәс. 122). Сурәтләрне үлчәп, үлчәмнәрен табыгыз һәм сызымда күрсәтегез. 95
Рәс. 119. Күнегүләр өчен биремнәр 96
Рәс. 120. Күнегүләр өчен биремнәр Рәс. 121. Күнегүләр өчен биремнәр Рәс. 122. Күнегүләр өчен биремнәр 15. Сызымнарны сызганда кирәкле геометрик төзүләр Детальләрне сызганда, өслекләрнең җәелмәләрен төзегәндә сезгә төрле геометрик төзүләр башкарырга туры килә, мәсәлән, кисемтәләрне һәм әйләнәләрне тигез кисәкләргә бүләргә, почмак¬ лар төзергә, түгәрәкләүләр һ. б. эшләргә туры килә. 7 К6/119 97
Мондый төзүләрнең күбесе сезгә геометрия һәм башка предмет дәресләреннән билгеле, шуңа күрә аларны биредә тикшерүнең кирәге юк. Почмакларны сызым инструментлары кулланып төзүнең рациональ алымнары китап ахырындагы форзацта бирелгән. 15.1. Сурәтләрнең график составына анализ. Сызымны сыза башлаганчы бу очракта нинди геометрик төзүләрне кулланырга кирәклеген ачыкларга кирәк. Мисал карап китик. 123, а рәсемендә күрсәтмәле сурәте 74, а рәсемендә бирелгән таянычның өч проекциясе күрсәтелгән. Бу предметның сызымын сызу өчен, түбәндәге график төзүләрне башкарырга кирәк: 1) параллель турылар үткәрергә; 2) ике параллель турыны радиусы бирелгән дуга ярдәмендә түгәрәкләп тоташтырырга (рәс. 123, 6); 3) өч концентрик әйләнә үткәрергә (рәс. 123, в); 4) трапеция сызарга (рәс. 123, г). Рас. 123. Сурәтләрнең график составына анализ 98
Сызымны сызу процессын аерым график операцияләргә тар¬ кату сурәтләрнең график составына анализ дип атала. Сызымны төзү өчен график операцияләрнең тәртибен ачыклау безнең эшне күпкә җиңеләйтә. ®1. Сезгә нинди геометрик төзүләр билгеле? 2. Сызымны сызу процессын аерым график операция¬ ләргә таркату ничек атала? 3. Сурәтнең график составына анализ ни өчен кирәк? 15.2. Әйләнәне тигез кисәкләргә бүлү. Күп детальләрнең әйләнә буенча тигез урнашкан элементлары була, мәсәлән, тишемнәр, тәгәрмәч тырнаклары һ. б. Шуңа күрә әйләнәне тигез кисәкләргә бүләргә кирәк була. Әйләнәне дүрт тигез кисәккә бүлү. Әйләнәне дүрт тигез кисәккә бүлү өчен, үзара перпендикуляр булган ике диаметр үткәрергә кирәк. Мондый төзүләрнең ике очрагы 124 нче рәсемдә күрсәтелгән. 124, а рәсемендә диаметрлар — тигезьянлы почмаклыкның ли¬ нейкасы һәм катеты буенча, ә камаулы квадратның яклары аның гипотенузасы буенча үткәрелгән. 124, б рәсемендә, кире¬ сенчә, диаметрлар — почмаклыкның гипотенузасы, ә квадрат яклары почмаклыкның линейкасы һәм катеты буенча үткәрел¬ гәннәр. Әйләнәне сигез тигез кисәккә бүлү. Әйләнәне сигез тигез кисәккә бүлү өчен, диаметрларның ике парын үткәрү җитә, ягъни квадрат төзүнең ике очрагы берләштерелә (рәс. 124 не к.). Үзара перпендикуляр булган диаметрлар парын — линейка һәм Рәс. 124. Әйләнәне дүрт тигез кисәккә бүлү 7* 99
Рәс. 125. Әйләнәне сигез тигез кисәккә бүлү катет, ә икенче парын почмаклыкның гипотенузасы буенча төзиләр (рәс. 125). Әйләнәне өч тигез кисәккә бүлү. Циркульнең таяну аягын диаметрның ахы¬ рына куеп (рәс. 126, а), әйләнәнең радиусы Яга тигез радиус белән дуга сызалар. Бе¬ ренче һәм икенче бүлем табыла. Бүлемнең өченчесе диаметрның каршы якта яткан очында була. Бу мәсьәләне линейка һәм почмаклары 30, 60, 90° булган почмаклык ярдәмендә дә чишеп була. Моның өчен почмаклык¬ ның зур катетын вертикаль диаметрга параллель итеп урнаштыра¬ лар. Гипотенуза буенча 7 ноктасыннан (диаметрның очыннан) хорда үткәрәләр, бүлемнең икенчесе табыла (рәс. 126, б). Поч¬ маклыкны борып, икенче хорданы үткәрәләр, бүлемнең өченчесе табыла (рәс. 126, в). 2 һәм 3 нокталарын туры кисемтәсе белән тоташтырып, тигезь¬ яклы өчпочмак табалар. Әйләнәне алты тигез кисәккә бүлү. Циркульнең аякларын әйләнәнең радиусы R га тигез булырлык итеп ачалар, чөнки алтыпочмакның ягы камаучы әйләнәнең радиусына тигез була. Әйләнә диаметрларының берсенең капма-каршы очларыннан (мәсәлән, 1 һәм 4 нокталарыннан, рәс. 127, а) дугалар сызалар. 1, 2, 3, 4, 5, 6 нокталары әйләнәне тигез кисәкләргә бүлә. Аларны туры кисемтәләре белән тоташтырып, төзек алтыпочмак табалар (рәс. 127, б). Рәс. 126. Әйләнәне өч тигез кисәккә бүлү: а — циркуль ярдәмендә; б, в —почмаклык һәм линейка ярдәмендә 100
Рэс. 127. Әйләнәне циркуль ярдәмендә алты тигез кисәккә бүлү Рәс. 128. Әйләнәне почмаклык һәм линейка ярдәмендә алты тигез кисәккә бүлү Рәс. 129. Әйләнәне биш тигез кисәккә бүлү Бу мәсьәләне линейка һәм почмаклары 30 һәм 60° булган почмаклык ярдәмендә дә чишеп була (рәс. 128). Әйләнәне биш тигез кисәккә бүлү. Әйләнәнең биштән бер өлешенә 72° лы үзәк почмак тиңдәш (360°: 5 = 72°). Бу поч¬ макны транспортир ярдәмендә төзеп була (рөс. 129, а). 129, б рәсемендә бишпочмаклы (биш япьле) йолдызны сызу күрсәтелгән. 101
4⅛ 40. Линейка һәм почмаклык ярдәмендә ике түбәсе гори- зонталь үзәк сызыкта яткан төзек алтыпочмак төзегез. Шул ук төзүне циркуль ярдәмендә башкарыгыз. 15.3. Түгәрәкләүләр. 130 нчы рәсемдәге шаблонның почмак¬ лары түгәрәкләнгән. Туры сызыклар салмак кына кәкреләргә күчәләр. Мондый салмак күчү турылар яки ике әйләнә арасында да булуы мөмкин. Бер сызыкның икенчесенә салмак күчүе түгараклаү дип атала. Түгәрәкләүләрне төзү өчен, дугаларны үткәрү үзәкләрен, ягъни түгараклаү үзакларен табарга, бер сызык икенчесенә күчкән нок¬ таларны, ягъни түгараклаү нокталарын табарга кирәк була. Шулай итеп, теләсә нинди түгәрәкләүне төзү өчен, түгәрәкләү үзәген, түгәрәкләү нокталарын, түгәрәкләү радиусын табарга кирәк. Түгәрәкләүләрне төзегәндә шуны истә тотарга кирәк: туры әйләнәгә салмак күчсен өчен, туры әйләнәгә орынырга тиеш (рөс. 131, а). Түгәрәкләү ноктасы бирелгән турыга перпендикуляр радиуста ята. Бер әйләнә икенчесенә салмак күчсен өчен, әйләнәләрнең бер- берсенә орынуы кирәк. Түгәрәкләү ноктасы аларның үзәкләрен тоташтыручы турыда ятар (рәс. 131, б). Ике турының бер-берсенә бирелгән радиуслы дуга ярдәмендә салмак күчүе. Бер-берсе белән туры, кысынкы һәм җәенке почмак төзүче турылар (рәс. 132, а) һәм түгәрәкләү дугасы радиусының зурлыгы R бирелгән. Бу турыларны радиусы бирелгән дуга ярдәмендә бер-берсенә салмак итеп күчерергә кирәк. Очракларның өчесе өчен дә төзүнең гомуми алымын кулла¬ налар. 1. О ноктасын — түгәрәкләү үзәген табалар (рәс. 132, б). Ул бирелгән турылардан R ераклыгында ятарга тиеш. Мондый шартны бирелгән турыларга параллель, алардан R ераклыгында ятучы ике туры кисешкән нокта канәгатьләндергәнлеге ачык. Бу турыларны Рәс. 131. Түгәрәкләүләрне төзү "÷ 102
Рәс. 132. Кисешүче ике турының бер-берсенә салмак күчүен төзүнең гомуми алымы төзү өчен, бирелгән һәр турыда ирекле рәвештә нокталар сайлап алабыз һәм алар аша перпендикулярлар үткәрәбез. Аларда озын¬ лыклары радиус R га тигез кисемтәләр салабыз. Табылган нокталар аша бирелгән турыларга параллель турылар үткәрәбез. Бу турылар кисешкән ноктада түгәрәкләү үзәге О ятар. 2. Түгәрәкләү нокталарын табабыз (рәс. 132, в). Моның өчен түгәрәкләү үзәгеннән бирелгән турыларга перпендикулярлар үткә¬ рәбез. Килеп чыккан нокталар түгәрәкләү нокталары булыр. 3. Циркульнең таяну аягын О ноктасына куеп, бирелгән R ра¬ диусы белән түгәрәкләү нокталары арасында дуга үткәрәбез (рәс. 132, в). Радиусы бирелгән дуга ярдәмендә әйләнәне турыга салмак итеп күчерү. R радиуслы әйләнә, АВ кисемтәсе һәм түгәрәкләү дугасының радиусы Ri бирелгән (рәс. 133). Төзүне болай башкаралар: 1. Түгәрәкләү үзәген табу өчен, әйләнәнең О ноктасыннан радиусы R+Rt булган ярдәмче әйләнәнең дугасын үткәрәләр. ЛЯ турысыннан Rl ераклыгында R+Rl дугасы белән кисешкәнче аңа параллель туры үткәрәләр. Ol ноктасы түгәрәкләү үзәге булыр. 103
Рәс. 133. Әйләнә дугасын туры белән салмак тоташтыру тоташтырып, әйләнәнең турыга 2. О һәм Ol нокталарын, ягъни әйләнә һәм түгәрәк¬ ләү дугасының үзәкләрен туры белән тоташтырып, түгәрәкләү ноктасы М ны табалар. Ol нок¬ тасыннан АВ турысына пер¬ пендикуляр үткәреп, түгәрәк¬ ләүнең икенче ноктасы N ны табалар. 3. Түгәрәкләү нокталары М һәм N ны Rl дугасы белән салмак күчүенә ирешәләр. 15.4. Геометрик төзүләрне практикада куллану. Бер табак металлдан деталь, мәсәлән, 130нчы рәсемдә сурәтләнгән шаблон¬ ны ясау өчен, иң башта металлда аның контурын, ягъни чиген билгеләргә кирәк. Сызым сызу белән контурны билгеләү арасында охшашлык бик күп. Сызымны сызганда яки контурны билгеләгәндә, нинди гео¬ метрик төзүләр башкару кирәклеген ачыкларга, ягъни сурәтләрнең график составына анализ ясарга кирәк була (15.1 не к.). 134 нче рәсемдә сулда бу төзүләр күрсәтелгән. Анализ нәтиҗәсендә, шаб¬ лонның контурын сызу башлыча 60°лы почмак төзүгә, кысынкы һәм җәенке почмакларны радиуслары бирелгән дугалар белән салмак тоташтыруга кайтып калганлыгын ачыклыйбыз. Шаблонның контурын билгеләү нинди эзлеклелектә башка¬ рылырга тиеш? Аны түгәрәкләүне төзүдән башларга ярыймы? Юк, билгеле. Рәс. 134. Деталь сурәте контурына анализ 104
Сызым сызуның дөрес эзлек- лелеге 135 нче рәсемдә күрсәтел¬ гән. Башта сызымның торышлары бирелгән үлчәмнәр белән билге¬ ләнүче һәм өстәмә төзүләр таләп итмәгән сызыкларын үткәрәләр, аннан соң түгәрәкләүләрне баш¬ каралар. Шулай итеп, төзүне мондый эзлеклелектә алып барырга мөм¬ кин: иң беренче күчәр сызыгын һәм шаблонның нигезе яткан турыны сызалар (рөс. 135, а). Бу турыда күчәр сызыгыннан уңда һәм сулда нигез озынлыгының яр¬ тысын салалар, ягъни 50 шәр мм. Аннары 60° лы почмаклар төзеп, нигезгә параллель итеп, аннан 50 мм ераклыкта туры үткәрәләр (рөс. 135, б). Боларны эшләгәч, түгәрәкләү үзәкләрен һәм нок¬ таларын табалар (рөс. 135, в, г). Шуннан соң түгәрәкләү дугала¬ рын үткәрәләр. Күренмә контур¬ ны йөртеп чыгалар һәм үлчәм¬ нәрне күрсәтәләр (рәс. 135, д). & 1. Почмаклыклар ярдә¬ мендә нинди почмакларны төзергә мөмкин? 2. Әйләнәне алты тигез кисәккә, өч тигез кисәккә бүлгәндә циркульне нинди зурлыкта ачарга кирәк? 3. Түгәрәкләү дип нәрсә- Рэс. 135. Шаблон сызымын төзү эзлеклелеге гә әйтәләр? 4. Түгәрәкләүне башкарганда һәрвакытта да кирәк булган элементларны әйтегез. 5. 136 нчы рәсемдә күрсәтрлгән детальнең сызымын сыз¬ ганда сезгә нинди төзүләр башкарырга туры килер? 4⅛ 41. Аксонометрик проекциясе буенча (рәс. 137) деталь- Ту нең сызымын сызыгыз. 105
Рас. 137. Күнегүләр өчен бирем Рас. 136. Күнегүләр өчен бирем 6 НЧЫ ГРАФИК ЭШ Детальнец (геометрик төзүләр, шул исәптән түгәрәкләү дә кулланып) сызымын сызу Контурында түгәрәкләү урын алган детальнең турыдан-туры үзенә карап яки күрсәтмәле сурәте буенча (рәс. 138) күренешләр җитәрлек санда булган сызымын сызыгыз. Рас. 138. 6 нчы график эшкә биремнәр 106
16. Геометрик җисем өслекләре җәелмәләренең сызымнары 16.1. Призма һәм цилиндр өслекләре жрелмәләренец сызымнары. Станокларны, вентиляция трубаларын һәм кайбер башка әйбер¬ ләрне киртәләү өчен, табаклы материалдан аларның өслекләренә тиңдәшле җәелмәләрен кисеп алалар. Теләсә нинди туры призманың өслекләре җәелмәсе күппоч¬ макларның ян кырларыннан — турыпочмаклыклардан һәм аларның ике нигезеннән — күппочмаклардан торган яссы фигура була. Мәсәлән, алтыпочмаклы призма өслекләренең җәелмәсе (рәс. 139, б) — барлык кырлары киңлеге а һәм биеклеге һ булган үзара тигез турыпочмаклыклар, ә нигезләре — яклары а га тигез төзек алтыпочмаклар. Шулай итеп, теләсә нинди призманың өслекләре җәелмәсенең сызымын сызарга мөмкин. Цилиндр өслекләренең җәелмәсе турыпочмаклыктан һәм ике түгәрәктән тора (рәс. 140, б). Турыпочмаклыкның бер ягы — ци¬ линдрның биеклегенә, ә икенчесе нигез әйләнәсе озынлыгына тигез була. Җәелмә сызымында турыпочмаклыкка диаметрлары цилиндрның нигезе диаметрына тигез булган ике түгәрәк өстиләр. Рәс. 139. Призма өслекләре җәелмәсенең сызымын төзү: а — ике күренеш; б — өслекләрнең җәелмәсе 107
Рәс. 140. Цилиндр өслекләре җәелмәсенең сызымын төзү: а — ике күренеш; б — өслекләрнең җәелмәсе 16.2. Конус һәм пирамида өслекләре җәелмәләренең сызымнары. Конус өслекләре җәелмәсе сектордан — ян өслеге җәелмәсе һәм түгәрәктән — конус нигезеннән торган яссы фигура була (рәс. 141, б). Төзүләр болай башкарыла: 1. Күчәр сызыгын үткәрәләр һәм анда яткан s ноктасыннан радиусы конус төзүчесе s'а озынлыгына тигез радиус белән өйләнә дугасы үткәрәләр. Анда конус нигезенең әйләнәсе озынлыгындагы кисемтә салалар. Рәс. 141. Конус өслекләре җәелмәсенең сызымын төзү: а — ике күренеш; б — өслекләрнең җәелмәсе 108
Рис. 142. Пирамида өслекләре җәелмәсенең сызымын төзү: а — ике күренеш; б — өслекләрнең җәелмәсе / ноктасын дуганың очлары белән тоташтыралар. 2. Табылган фигурага — секторга — түгәрәк өстиләр. Бу түгә¬ рәкнең диаметры конус нигезенең диаметрына тигез. Секторны төзегәндә әйләнәнең озынлыгын С = πd форму¬ ласыннан табарга була. ,360o∙ d α почмагын a - ~ формуласыннан исәпләп табалар, Lj биредә d— нигез әйләнәсе диаметры, L — конус төзүчесенең озынлыгы, аны Пифагор теоремасын кулланып табарга мөмкин. Пирамида өслекләре җәелмәсенең сызымын болай төзиләр (рөс. 142, б): Ирекле рәвештә алынган О ноктасыннан озынлыгы пирами¬ даның ян кабыргасы озынлыгына тигез булган радиус R белән дуга сызалар. Бу дугада нигез ягына тигез дүрт кисемтә салалар. Чик нокталарны турылар ярдәмендә О ноктасы белән тоташ¬ тыралар. Аннары пирамида нигезенә тигез квадрат өстиләр. Җәелмә сызымнарының нинди формада булырга тиешлегенә игътибар итегез. Сурәт өстенә СЦ тамгасы куялар. Ике нокталы штрих-пунктирлы сызык белән күрсәтелгән бөгү сызыгыннан читтә чыгарма сызыклар үткәрәләр һәм киштәдә «Бөгү сызыгы» дип язалар. 109
©1. Цилиндр өслекләренең җәелмәсе сызымын ничек сызарга? 2. Предмет өслекләре җәелмәсенең сызымнарында нин¬ ди язмалар язалар? 17. Детальләрнең сызымнарын уку тәртибе Сызымны уку, асылда, яссы сурәтләр буенча предметның кү¬ ләмле формасын күз алдына китерүгә һәм аның үлчәмнәрен билгеләүгә кайтып кала. Бу эшне мондый эзлеклелектә алып барырга тәкъдим ителә: 1. Сызымдагы төп язманы укырга. Аннан детальнең исемен, нинди материалдан эшләнгәнлеген, сурәтләрнең масштабын һәм башка мәгълүматларны белеп була. 2. Детальнең сызымда нинди күренешләре бирелүен, аларның кайсысы төп күренеш булганлыгын ачыкларга. 3. Күренешләрне үзара бәйләнештә карарга, бөтен нечкәлекләре белән детальнең формасын билгеләргә. Бу мәсьәләне чишүдә сызымда бирелгән сурәтләргә анализ ясау ярдәм итә. Сызым буенча детальнең һәр кисәгенең геометрик формасын күз алдына китер¬ гәч, аларны күңелдә бербөтенгә берләштерәләр. 4. Сызым буенча деталь һәм аның элементларының үлчәмнәрен билгеләргә. Деталь сызымын уку үрнәген бирәбез (башта сызымга карата сораулар, аннан соң аларга җаваплар бирелгән). Сызымга карата сораулар (рәс. 143)' 1) Деталь ничек атала? 2) Аны нинди материалдан ясыйлар? 3) Сызым нинди масштабта башкарылган? 4) Сызым нинди күренешләрне эченә алган? 5) Детальнең формасы нинди геометрик җисемнәрнең бер¬ ләшмәсе буларак билгеләнә? 6) Детальнең гомуми формасын тасвирлагыз. 7) Детальнең габарит үлчәмнәре һәм аерым кисәкләренең үлчәмнәре ниндиләр? 1 Сораулар сызымнарны уку тәртибенә тиңдәшле эзлеклелектә те¬ зелгән. 110
Рос. 143. Деталь сызымы Сызымга карата бирелгән сорауларга җаваплар (рәс. 143). 1) Деталь «юнәлткеч» дип атала. 2) Детальне корычтан ясыйлар. 3) Сызымның масштабы 1:1, ягъни деталь натураль зурлыкта сурәтләнгән. 4) Сызымда ике күренеш бар: төп һәм сулдан. 5) Детальнең кисәкләрен аерып, ике күренешне дә сулдан уңга чагыштырып карыйбыз. Сулдагы чик кисәк —төп күренештә турыпочмаклык, ә сул яктагы күренештә әйләнә формасында. Димәк, ул цилиндр, чөнки мондый проекцияләр цилиндрга хас. Сулдан икенче кисәк төп күренештә трапеция формасында. Сул күренештә ул ике әйләнә аша күрсәтелгән. Бары тик киселгән конус кына мондый проекцияләргә ия. Өченче кисәк — беренчесе кебек үк, төп күренештә турыпоч¬ маклык, ә сулдагы күренештә әйләнәдән гыйбарәт? Димәк, ул шулай ук цилиндр формасында. 111
Рәс. 144. Детальнең изометрик проекциясе Дүртенче кисәк төп күре¬ нештә эчендә ике горизонталь сызык үткәрелгән турыпоч¬ маклыкны хәтерләтә, ә сул¬ дагы күренештә алтыпочмак. Мондый сурәтләр алтыпоч¬ маклы призма өчен хас. Ундагы чик кисәк төп күренештә-турыпочмаклык, сулдагы күренештә әйләнә рәвешендә күрсәтелгән. Безгә мондый сурәтләрнең ци¬ линдрны билгеләүләре бил¬ геле. Төп күренештәге штрихлы сызыклар һәм сулдагы күренеш¬ тәге иң кечкенә диаметрлы әйләнә буенча, детальнең эчендә үтәли цилиндрик тишем булуы турында нәтиҗә ясый алабыз. 6) Барлык кисәкләрне берләштереп, предметның гомуми формасын ачыклыйбыз (рәс. 144). Ул бер күчәрдә урнашкан цилиндрлар, кисек конус һәм алтыпочмаклы призма берләш¬ мәсеннән тора. Детальнең күчәре буйлап үтәли цилиндрик ти¬ шем үтә. 7) Детальнең габарит (иң зур һәм иң кечкенә) үлчәмнәре мондый: озынлыгы 160 мм, диаметры 90 мм, тишем диаметры 20 мм. Сул чиктәге цилиндрик кисәкнең диаметры 30 мм, озын¬ лыгы 18 мм. Кисек конусның биеклеге 20 мм, түбә янындагы почмагы 30°, зуррак нигезенең диаметры 48 мм. Аннан соң килүче цилиндрик кисәкнең дә диаметры шундый ук. Цилиндрның озынлыгы 75 һәм 38 үлчәмнәренең аермасы буларак табыла, ул 37 мм га тигез. Детальнең алтыпочмаклы призма формасындагы кисәгенең ике үлчәме сул күренештә бирелгән: параллель кырлар арасы — 65 мм, - ике кабырга арасы — 75 мм. Бу кисәкнең озынлыгы күрсәтелмәгән, аны габарит үлчәменнән (160) 75 һәм 45 үлчәмнәрен алып табып була. Иң зур цилиндрның диаметры 90 мм, аның озынлыгы 45 мм. Тишемнең диаметры 20 мм. 112
Сызды Кысу жайпанмасы Тикшерде Корыч | 1:1 I Рәс. 145. Күнегүләр өчен бирем У 42. 145 нче рәсемдәге сызымны укыгыз. Сызымга карата сораулар 1) Деталь ничек атала? 2) Ул нинди материалдан ясала? 3) Сызымда нинди күренешләр бирелгән? 4) Детальнең формасы нинди геометрик җисемнәрнең бер¬ ләшмәсе буларак билгеләнә? 5) Детальнең нинди элементлары төп күренештә 010 рәвешен¬ дәге ике әйләнә белән күрсәтелгән? 6) 018 әйләнәләре нинди элементларның сурәте һәм алар ни өчен төп күренештә штрихлы сызыклар белән үткәрелгән? 7) Детальнең габарит үлчәмнәре ниндиләр? 8 К6/119 113
Р&с. 146. 7 нче практик эшкә биремнәр 114
Рас. 147. Күнегүләр өчен бирем о) δ) Рәс. 148. Күнегүләр өчен биремнәр 7 НЧЕ ПРАКТИК ЭШ 1. Сызымнарны уку Укытучы кушуы буенча, 146 нчы рәсемдәге сызымнарның берсен укыгыз. Сорауларга җавапларны дәфтәрегездә языгыз. Сызымнарны уку өчен сораулар 1) Деталь ничек атала? Аны нинди материалдан ясыйлар? 2) Сызымда нинди масштаб күрсәтелгән? 3) Нинди сурәтләр детальнең формасын билгелиләр? 4) Детальнең формасын тасвирлагыз, ягъни детальнең фор¬ масын төзүче геометрик җисемнәрнең исемнәрен, аларның үлчәм¬ нәрен күрсәтегез. 5) Детальнең габарит үлчәмнәре ниндиләр? 2. Кызыклы мәсьәләләр чишү 1. 147 нче рәсемдә чыбыктан эшләнгән модельнең сызымы һәм күрсәтмәле сурәте бирелгән. Шуңа охшаш модель ясагыз, аның сызымын сызыгыз һәм күрсәтмәле сурәтен бирегез. 2. Пластинадагы өч тишемнең барысы аша да тыгыз үтәрлек предметның техник рәсемен ясагыз (рәс. 148). 8* 115
Рәс. 149. 8 нче график эшкә биремнәр Рәс. 150. 8 нче график эшкә биремнәр 116
Рис. 151. 8 нче график эшкә биремнәр О 8 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Предметный формасын (ниндидер кисоген алып ташлау юлы белой) үзгәртеп, аныц оч күренешен эченә алган сызымын сызу 1. Детальнең (рәс. 149, а) чыгып торган кисәкләре урынында (алар уклар белән күрсәтелгән) шул ук формадагы һәм үлчәмдәге уемнар ясаганнан соң барлыкка килгән кисәгенең техник рәсемен ясагыз. 2. Деталь өслегендә нокталар ярдәмендә (рәс. 149, б) алып ташлана торган кисәге күрсәтелгән. Үзгәртелгән детальнең техник рәсемен ясагыз. 3. Детальнең өстәге штрихланган кисәге алып ташланган һәм ук белән күрсәтелгән чыгып торган урыннары уемнар белән алыш- тырылган дип күзаллагыз . Аннары килеп чыккан детальнең эскизын эшләгез (рәс. 150, а). 4. Детальдә чыгып торган урыннарны шул ук урында шундый ук формадагы һәм үлчәмдәге уем белән алыштырганнан соң кал¬ ган кисәгенең эскизын эшләгез (рәс. 150, б). 5. Укытучының кушуы буенча, детальләрнең берсенең билге¬ ләнгәнчә кисәкләрен алып ташлаганнан калган кисәгенең сызымын сызыгыз (рәс. 151). Төп күренешне төзү өчен, проекцияләү юнә¬ леше ук белән күрсәтелгән. Эшкә карата күрсәтмәләр. Хәзерлек максатында тәкъдим ителгән 1—4 нче биремнәрне —дәфтәрегездә, 5 нче биремне, төп эш буларак, А4 форматлы биттә башкарыгыз. Сурәтләрне предметларның пропорцияләрен саклап сызыгыз; үлчәмнәрне күрсәтмәгез. 117
V Эскизлар 18. Детальләрнең эскизларын ясау 18.1. Эскизларның билгеләнеше. Эскизлар дип производствода бер генә тапкыр куллану өчен билгеләнгән сызымнарны атыйлар. Предметны эскизда сурәтләү турыпочмаклы проекцияләү кагыйдә¬ ләре буенча, сурәтләнүче предметның кисәкләре арасындагы пропорцияләрне якынча саклап, кулдан башкарыла. Конструкторлар, мәсәлән, яңа машиналарның проектларын төзегәндә, эскизлардан файдаланалар. Эскизларны шулай ук җиһаз¬ ларны ремонтлаганда, эшкә яраксыз детальләрне яңасы белән алмаштырганда кулланалар. Ул вакытта детальнең эскизын нату¬ радан карап эшлиләр. Производствода еш кына детальне турыдан-туры эскиздан карап ясарга туры килә, шуңа күрә аны зур әһәмияткә ия техник документ дип карарга кирәк. Эскизлар сызымнарга карата булган КДБС стандартлары таләп¬ ләренә туры китереп башкарыла. Эскиздагы сызыклар тигез һәм ачык булырга тиеш. Язмаларның барысын да сызым шрифты кулланып язарга кирәк. Эскизларны гадәттә шакмаклы кәгазьдә башкаралар. Бу җай¬ лырак һәм тиз. Шакмак буенча перпендикуляр һәм параллель уңай, предметның сурәтен төзегәндә, аның кисәкләренең пропорциональлеген саклау да җиңел үтәлә. Әйләнәләрнең дугаларын цир¬ куль ярдәмендә үткәреп, аннары кулдан алар- ның өсләреннән йөртеп чыгарга мөмкин. Эскизларны йомшак (М яки 2М) карандаш кулланып башкаралар. Эскизны натурадан башкарганда, деталь¬ нең үлчәмнәрен табу өчен, төрле үлчәү ин¬ струментларыннан файдаланалар. Сызыкча зурлыкларны үлчәү өчен, ли¬ нейка кулланырга мөмкин (рәс. 152). Үлчәү- сызыкларны үткәрү / Рас. 152. Линейка ярдәмендә үлчәү 118
Рас. 153. Штангенциркуль белән үлчәү ләрне төгәлрәк (0,1 ... 0,05 мм төгәллеккә кадәр) башкару өчен штангенциркульдән файдаланалар (рөс. 153). Штангенциркуль ярдәмендә сызыкча үлчәмнәрне, цилиндрик элементларның (эчке һәм тышкы) диаметрларын, тишекләрнең һәм батынкы урыннарның тирәнлекләрен үлчиләр. Практикада башка үлчәү инструментлары да кулланыла. β⅛ 1. Эскиз дип нәрсә атала? 2. Эскиз нинди таләпләрне канәгатьләндерергә тиеш? 18.2. Эскизларны башкару тәртибе. Эскизны башкаруга кереш¬ кәнче, беренчедән, детальне игътибар белән тикшерергә кирәк: мөмкин булган кадәр аның билгеләнешен ачыкларга, детальнең гомуми геометрик формасын, аның кисәкләренең формасын аныкларга кирәк. Биредә детальне гади геометрик җисемнәр формасындагы кисәкләр рәвешендә күзаллау файдалы. Икенчедән, төп күренешне сайлап алырга кирәк, ул детальнең формасы турында ачык, тулы күзаллау булдырырга ярдәм итәргә тиеш. Өченчедән, детальнең формасын һәм үлчәмнәрен тулысыңча ачыклау өчен ничә күренеш кирәк буласын белергә кирәк. Төп күренештә штрихлы сызыклар мөмкин кадәр азрак бу¬ лырга тиеш. 0 (диаметр) һәм □ (квадрат) тамгаларын, детальнең калын¬ лыгын күрсәтү өчен шартлы тамгалаулар һ. б. кулланганда, күре¬ нешләрнең санын киметергә мөмкин булганлыгын истә тотыгыз. 119
Дүртенчедән, детальнең эскиздагы сурәтен мондый эзлеклелектә төзиләр (рәс. 154): 1. Тиешле форматны сайлап алып, биттә тышкы кысаны һәм сызым мәйданы чикләрен билгеләүче кысаны сызалар. Төп язманың графларын билгелиләр һәм сызалар. 2. Сурәтне сызымда ничек итеп яхшырак урнаштырырга ки¬ рәклеген ачыклагач, нечкә сызыклар белән габарит турыпочмак¬ лыкларын төзиләр. Кирәк булса, күчәр һәм үзәк сызыкларын үткәрәләр (рәс. 154, а). д) ’ ’ е) Рәс. 154. Эскизны башкару эзлеклелеге 120
Тояньн Рәс. 155. Күнегүләр өчен биремнәр Планка сурәтләмичә, күренешләрдә детальнең контурын билгелиләр (рәс. 154, б). 3. Вак элементларны тышкы (күренә торган) 4. Детальнең күренми торган кисәкләрен (штрихлы сызыклар белән) һәм вак элементларын сурәтлиләр (рәс. 154, в). 5. Чыгарма һәм үлчәмле сызыкларны үткәрәләр (рәс. 154, г). 6. Детальне үлчәп, үлчәмле саннарны һәм, кирәк булган очрак¬ ларда, язмаларны язалар. Эскизның өстеннән йөртеп чыгалар (рәс. 154, д). 7. Төп язманы язалар (рәс. 154, е), анда детальнең исеме һәм нинди материалдан эшләнгәнлеге күрсәтелә. Эшкә йомгак ясап, эскизны тикшерәләр. Тикшерү барышында: а) детальнең төп күренеше уңышлы сайланганлыгына; б) сурәтләрнең дөрес һәм проекцион бәйләнештә төзелүләренә; в) күренешләрнең детальнең формасын ачыклау өчен җитәрлек булуына; г) үлчәмнәрнең дөрес күрсәтелүенә; д) кирәк булган аңлатмалы язмаларның булуына; е) төп язманың дөреслегенә аеруча игътибар итәргә кирәк. 1. Эскизны натурадан башкару нинди төп этаплардан тора? 2. Эскизны нинди эзлеклелектә башкаралар? A⅛ 43. Укытучының кушуы буенча, детальләрнең берсенең эскизын натура яки күрсәтмәле сурәте буенча башкарыгыз (рәс. 155). 121
9 НЧЫ ГРАФИК ЭШ Детальнең эскизы һәм техник рәсеме Укытучының кушуы буенча, детальнең күренешләрне җитәрлек санда эченә алган эскизын (натурадан) һәм шул ук детальнең техник рәсемен ясагыз. © 10 НЧЫ ГРАФИК ЭШ Детальнец конструкцияләү элементларын эченә алган эскизын ясау Конструкцияләү элементларын эченә алган мәсьәләләр — иҗа¬ ди мәсьәләләр. Хезмәт дәресләрендә сез сызым буенча катлаулы булмаган әйберләр ясадыгыз. Биредә исә, куелган шартларга бәй¬ ле буларак, әйбернең нинди булырга тиешлеге турында уйлап, сызымны сызарга кирәк була. Конструкцияләүне җентекләбрәк сез VIII сыйныфта өйрәнерсез. 1. Үлчәмнәре 100x20x2 мм булган әзерләмәдән (рәс. 156) 0 20 мм таякчыкны тактага беркетү кысасының (япкыч деталенең) Рәс. 156. 10 нчы график эшкә бирем Рәс. 157. 10 нчы график эшкә бирем 122
Рас. 158. 10 нчы график эшкә бирем Рәс. 159. 10 нчы график эшкә бирем Рәс. 160. 11 нче график эшкә биремнәр 123
конструкциясен ясагыз. Ике күренешне эченә алган эскизын яса¬ гыз, үлчәмнәрен күрсәтегез. 2. Шип (чыгынты) деталенең әзерләмәсе бирелгән (рәс. 157). Бирелгән колакча белән почмак ясап тоташкан шипның кирәкле санда күренешләрне эченә алган эскизын ясагыз. 3. Дискның әзерләмәсе һәм штырь бирелгән (рәс. 158). Сезгә дискның, бу күчәргә утыртылгач, күчәр тирәсендә әйләнмәслек, тыгыз итеп урнашырлык конструкциясен булдырырга кирәк. Диск¬ ның ике күренешен эченә алган эскизын башкарыгыз, үлчәмнәрне күрсәтегез. 4. Көрәкне стенада сабын өскә каратып, вертикаль асу өчен катлаулы булмаган җайланма конструкциясен эшләгез (рәс. 159). Җайланма эскизын өч күренешне эченә алырлык итеп башкарыгыз, үлчәмнәрне күрсәтегез. 11 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Предметның сызымын сызу Контроль эш Предметларның берсенең аксонометрик проекциясе буенча (рәс. 160) яки натурадан кирәк сандагы күренешләрне эченә алган сызымын сызыгыз.
VIII сыйныф 19. Проекцияләү ысуллары турындагы мәгълүматларны кабатлау Яңа материалны өйрәнүгә күчкәнче, башта үткән уку елында сызым дөресләрендә белгәннәрегезне исегезгә төшерегез. Сызымнарны проекцияләү методы белән табалар. Предметның нокталары аша үткәрелгән уйланма проекцияләү нурлары ярдә¬ мендә яссылыкта табылган сурәтне бу предметның проекциясе дип атыйлар (рәс. 38). Проекцияләү нурлары проекция яссылыгына кысынкы поч¬ мак ясап юнәлгән булса, проекцияләү кысынкыпочмаклы дип атала. Кысынкыпочмаклы проекцияләрдән сез фронталь диметрик проекцияне беләсез (рәс. 60, а, в ны к.). Проекцияләү нурлары проекция яссылыгына туры почмак ясап юнәлгән булса, проекцияләү турыпочмаклы дип атала (рәс. 42 не к.). Сызымнарда сурәтләрне табуда ул төп ысул булып тора. Турыпочмаклы проекцияләү сызымнарны турыпочмаклы проекцияләр системасында һәм шулай ук күрсәтмәле сурәтне турыпочмаклы изометрик проекциядә (рәс. 60, 6, г) табу өчен файдаланыла (рәс. 49 ны к.). Машиналар төзү сызымында, сез белгәнегезчә, күренешләрне кулланалар. Предметка кайсы яктан (алдан, өстән яки сулдан) каравыбызга бәйле рәвештә алдан күренеш (аны төп күренеш дип атыйлар), өстән күренеш, сулдан күренешне табалар. Күренешләрне проекцион бәйләнештә: өстән күренешне — төп күренеш астында, сулдан күренешне — төп күренештән унда, аның белән бер тигезлектә урнаштыралар (рәс. 52 не к.). Сызымда күренешләр саны бик аз, ләкин предметның фор¬ масын һәм үлчәмнәрен тулысынча ачыклау өчен җитәрлек булырга тиеш. 125
Рас. 161. Күнегүләр өчен биремнәр Рәс. 162. Күнегүләр өчен бирем Детальнең формасын ачыклауда 0, □ шартлы тамгалары һәм башка төрле тамгаланышлар һәм язулар яр¬ дәм итә. Шул сәбәпле цилиндр, приз¬ ма һәм башка предметларның форма¬ ларын өч күренеш белән түгел, ә бәлки ике, хәтта бер күренеш белән дә би¬ рергә була. Катлаулы предметның формасын сызым буенча аңлау өчен, аны гео¬ метрик җисемнәрдән торган өлешләргә бүленгән дип күзаллыйлар, ягъни фор¬ маны анализлыйлар (рәс. 101 не к.). Аннары уйда бу өлешләрне берләште¬ реп, предметның гомуми формасын тудыралар. Предметның формасына анализ ясау сызымда аның үлчәмнәрен билгеләргә дә ярдәм итә (рәс. 116 ны к.). 44. Күрсәтмәле сурәтләрнең бер¬ се буенча (рәс. 161), дәфтәрегездә деталь сызымын өч күренештә башка¬ рыгыз, масштаб 1:1. Үлчәмнәрен күр¬ сәтегез. 45. Детальнең күчәрен горизонталь итеп урнаштырып (рәс. 162), аның сызы¬ мын бер күренештә сызыгыз. Үлчәм¬ нәрен күрсәтегез. 126
VI Кисемнәр һәм киселешләр 20. Кисемнәр һәм киселешләр турында гомуми мәгълүмат 163, а, 164, а һәм 165, а рәсемнәрен игътибар белән карагыз. Сурәтләрне бирүдә аерма бармы? Аларны 163, б, 164, б һәм 165, б рәсемнәрендә китерелгән сурәтләр белән чагыштырыгыз. Сез өч предмет (вал, корпус һәм багананы) күрәсез. Аларның формалары төрлечә, һәр предметның үзенә хас үзенчәлекләре бар. Вал аркылы формасы бердәй булмаган тоташ, куышлыгы бул¬ маган детальдән гыйбарәт. Корпусның эчке сызыклары бар. Багана шул ике үзенчәлекне берләштерә: аның эчке сызыклары һәм аңла¬ туны таләп иткән аркылы формасы бар. Үткән уку елында сез күренешләр дип аталган сурәтләр ярдә¬ мендә детальләрнең сызымын сыздыгыз. Күренеш дип (сез, мөгаен, хәтерлисездер) предмет өслегенең күренә торган кисәгенең күзәтү- Рэс. 163. Вал 127
Рәс. 164. Корпус чегә таба юнәлгән сурәтен атыйлар. Ләкин бу һәрвакытта да уңайлы һәм җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтмәле түгел. 166, а рәсемен җентекләп карагыз. Штрихлы сызыкларның күп булуы предметның эчке формасын билгеләүне кыенлаштыра, 166, б рәсемендә корпусның төзелеше ачыграк күренә. 163, 164, 165 нче рәсемнәрдә сез, күренешләрдән тыш, башка сурәтләр белән очраштыгыз. Алар кисемнәр һәм киселешләр. Хез¬ мәт дәресләрендә сез шундый сурәтләрдән торган сызымнарны очраттыгыз. Аларны җентекләбрәк тикшерик. 128
А—А 21. Кисемнәрнең билгеләнеше 21.1. Предметның аркылы формасын ачыклау ысулы буларак кисемнәр. 167 нче рәсемдә сурәтләнгән детальнең формасы, тулаем алганда цилиндрик һәм баскычлы. Әлеге сызым буенча детальнең һәр элементының формасы турында фикер йөртә алабызмы? Юк, билгеле. Мәсәлән, кисешүче нечкә сызыклар белән аерып күрсә¬ телгән өслек валның алдындамы яки ике ягында да торамы, әйтә алмыйбыз. Ундарак урнашкан әйләнә тишем сурәтеме әллә чыгын¬ тыныкымы? Тишемнеке булса, ул үтәлиме әллә юкмы? Штрихлы сызык белән күрсәтелгән батынкылыкның формасы нинди? Де¬ тальнең уң очында сурәтләнгән элемент нәрсә була? Ул чыгын¬ тымы яки батынкылыкмы? Батынкылык булса, ул нинди тирән¬ лектә? Рәс. 167. Предметның формасын тулысынча ачыкламаучы сурәт 9 К6/119 129
12 3 4 Рәс. 168. Предметның формасын тулысынча ачыклаучы сурәт Боларның барысын да 1, 4 кисемнәре ярдәмендә ачыкларга мөмкин (рәс. 168). Дәфтәрегездә төп күренештә юл хәрефе белән тамгаланган кайсы элементка цифр белән тамгаланган кисем туры килүен күрсәтегез. 21.2. Кисем дип нәрсә атала? Кисем — предметны уйда яссы¬ лык белән кистергәндә килеп чыккан сурәт ул. Кисешүче яссылыкта нәрсәләр бар, кисемдә шуларны гына күрсәтәләр (бу цилиндрик тишемнәргә кагылмый). Рәс. 169. Кисем: а — табу; б— сурәт 130
Шуны искәртәбез: кисем — гамәл нәтиҗәсе түгел, бәлки сурәт ул. 169, а рәсемендә детальнең урта өлешендәге аркылы формасы кисүче А яссылыгы белән ачыклана. А яссылыгындагы фигура коңгырт төс белән аерып бирелгән. 169, б рәсемендә ул күренеш астында күрсәтелгән. Сызымда кисем фигурасын 45° лы почмак ясап сызылган нечкә сызыклар ярдәмендә штрихлап күрсәтәләр. QA 1. Нинди сурәтне кисем дип атыйлар? 2. Кисемнәрне ни өчен кулланалар? 3. Кисемнәрне ничек күрсәтәләр? 22. Кисемнәрне төзү кагыйдәләре £2.1. Кисемнәрнең урнашуы. Сызымда кисемнәрнең ничек урнашуына карап, алар чыгарылганнар һәм өстенө салынганнарга аерылалар. Чыгарылган кисемнәр — деталь сурәте конту¬ рының тышкы ягында сызым мәйданының теләсә кайсы уры¬ нында (рәс. 170), ә өстенө салынганнары күренешләрнең үзендә (рәс. 171) урнаштырыла. Чыгарылган кисемнәр кулайрак, чөнки алар күренешләрне артык сызыклар белән катлауландырмый. Чыгарылган кисемнең контурын тоташ калын төп сызык белән йөртеп чыгалар, ул сызыкның калынлыгы (5) күренмә сурәт контурыныкы кебек; өстенә салынган кисемнең контурын тоташ нечкә сызык белән (s∕3 тән алып s∕2 күренешнең контурын өстенә са¬ лынган кисем урнашкан урында өзмиләр. 22.2. Кисемнәрне тамгалау. Кисүче яссылыкның кайсы урын¬ нан узуын күрсәтү өчен, аны тамгалыйлар. Кисем чыгарылган булса, кагыйдә буларак, өзек сызык — ике калын штрих сызалар (рәс. 170 не к.). Уклар белән карау юнәлешен күрсәтәләр. Аларны өзек сызыкның тышкы очла¬ рында урнаштыралар. Укларның тышкы ягында рус алфавиты¬ ның бертөрле баш хәрефләрен гә кадәр) сызалар, өстәвенә Рәс. 170. Чыгарылган кисемнәр язалар. 9* 131
k4∖W - S Рәс. 171. Өстенә салынган симметрик кисем Рәс. 172. Өстенә салынган симметрик булмаган кисемнең тамгаланышы Түбәндәге кисем өстендә шул ук хәрефләрне сызык аша язалар. Әгәр кисем симметрик фигура булса һәм кисем сызыгының (штрих-пунктирлы) дәвамында урнашса, укларны һәм хәрефләрне күрсәтмиләр (рәс. 170 не к.). Өстенә салынган кисемне гадәттә тамгаламыйлар (рәс. 171 не к.). Фигура симметрик булмаган очракта гына өзек штрих сызыкларны һәм укларны үткәрәләр, хәрефләрне язмыйлар (рәс. 172). 22.3. Кисем тезүнең үзенчәлекләре. Күп очракта кисемнәрне сурәт масштабында ук төзиләр, әгәр масштаб үзгәргән булса, аны күрсәтәләр. А А-А Рәс. 173. Кисемне сызым яссылыгы белән тәңгәл китерү 132
Рас. 174. Коник уемның контуры тулысынча күрсәтелгән кисемгә мисал Төзелеше һәм урнашуы буенча кисем уклар белән күрсәтелгән юнәлешкә туры килергә тиеш. 173 нче рәсемдә карау юнәлешенә бәйле рәвештә деталь эле¬ менты контурының кисемдә урнашуы күрсәтелгән. Кисемдә канау уң якта урнашкан, димәк, детальдә ул алда тора. Әгәр кисүче яссылык тишемне яки уемны чикләүче әйләнү өслеге (цилиндрик, коник яки сферик) күчәре аша үтсә, кисемдә аларның контурын тулысынча күрсәтәләр (рәс. 174). Деталь элементларының кайбер үлчәмнәрен кисемнәрдә күрсәтү уңайрак. 175 нче рәсемдә кисемдә шпон канаучыгының үлчәмнәрен билгеләү күрсәтелгән. е1. Нинди кисем чы¬ гарылган; өстенә салын¬ ган дип атала? 2. Чыгарылган; са¬ лынган кисемне нинди калынлыктагы сызык белән сызып чыгалар? 3. Кисемнәрне ни¬ чек тамгалыйлар? 4. Кисүче яссылык әйләнү өслеге белән чикләнгән тишемнәр¬ нең һәм батынкылык¬ ларның күчәре аша үткәндә, аларны ничек тамгалыйлар? Рәс. 175. Кисемдә үлчәмнәрне билгеләүгә мисал 133
о Tv 46. Күренеш һәм кисем буенча детальләрнең күрсәтмәле сурәтләрен табыгыз (рәс. 176). Таблицаны дәфтәрегездә сызып, анда тиңдәш хәрефле тамгаланышларны языгыз. Күренеш һәм кисем 1 2 3 4 Күрсәтмәле сурәте Г Рәс. 176. Күнегүләр өчен бирем 134
47. Күрсәтмәле сурәттә бирелгән элементларның исем¬ нәреннән файдаланып, детальләрнең формасыксүз белән тасвирлагыз (рәс. 176). $ 12 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Кисемнәр үткәрелгән детальне» эскизы Укытучы кушуы буенча, натурадан яки күрсәтмәле сурәте буен¬ ча (рәс. 177) А4 форматлы шакмаклы кәгазь битендә детальнең эскизын сызыгыз. Кисем үткәреп, детальнең аркылы формасын ачыклагыз. Кирәк булса, аны тамгалагыз. Үлчәмнәрен күрсәтегез. Эшкә күрсәтмәләр. Кисемнәрне төзегәндә, 170, 171, 172, 174 нче һәм 175нче рәсемнәрдә бирелгән мисаллардан файда¬ ланыгыз. Үтәли тишем Ym⅛ιu тишем Рәс. 177. 12 нче график эшкә биремнәр 135
23. Киселешләрнең билгеләнеше 23.1. Предметның эчке төзелешен ачыклау ысулы буларак киселешләр. Сызымда эчке бушлыклары (тишемнәр, уемнар һ. б.) булган детальләрнең контурларын мөмкин кадәр ачыграк итеп күрсәтергә кирәк. 178, а рәсемен җентекләп карагыз. Аңа детальнең симметрия яссылыгы белән тәңгәл килүче кисүче яссылык белән шартлыча бүленгән ярты детальнең сурәте керә. 178, б рәсемендә бу детальнең өч күренеше бирелгән: төп, өстән һәм сулдан. Детальнең эчке контуры күренмә булмаган (штрихлы) сызыклар белән күрсәтелгән. 178, б һәм 178, в рәсемнәрендәге төп сурәтләрне чагыштырыгыз. Кисүче яссылык детальнең материалы аша узган урында сурәткә штрихлы сызыклар төшерелгән, ә бушлыктан узганда, штрихлы сызыклар юк. 178, б рәсемендәге күренмә булмаган киселештә контур (рәс. 178, е) тоташ калын төп сызыклар белән әйләндереп алынган. Нәтиҗәдә төп сурәт — аңлаешлырак, эчке контуры ачыграк булып чыккан. 23.2. Киселеш дип нәрсә атала? Киселеш — предметның уйда үткәрелгән яссылык (яки берничә яссылык) белән киселгән сурәте ул. Бу вакытта предметның күзәтүче белән кисүче яссылык ара¬ сында урнашкан кисәге алып ташлана кебек. Киселештә кисүче яссылыктагы һәм аның артындагы нәрсәләрне күрсәтәләр (178, а һәм в рәс. к.). Димәк, киселеш кисемне үз эченә ала. 1. Нинди сурәт киселеш дип атала? 2. Ни өчен сызымнарда киселешләрне кулланалар? 23.3. Киселеш белән кисем арасындагы аерма. Киселеш белән кисем арасында аерма бар. Аны сез 179 нчы рәсемдә I һәм II сурәтләрен чагыштырып күрерсез. Кисем, киселеш дип нәрсә аталганын исегезгә төшерегез. Эш дәфтәрегезгә язып куегыз: «Киселеш кисемнән шуның белән аерыла: анда кисүче яссылыктагы нәрсәләрне генә түгел, бәлки аның артында торган нәрсәләрне дә күрсәтәләр». 136
Рәс. 178. Киселешне төзү 137
Рәс. 179. Киселеш белән кисем арасындагы аерма 24. Киселешләрне төзү кагыйдәләре 24.1. Киселешләрне ничек төзиләр? 178, в рәсемендә киселеш бирелгән. Биредә өстән һәм сулдан күренешләрнең үзгәрмәвенә игътибар итегез. Бу сызымдагы деталь күренешләрен һәм киселешне чагыш¬ тырып, түбәндәгеләрне искәрәбез: 1. Төп күренештә эчке сызыкларны сурәтләгән штрихлы сызык¬ лар хәзер тоташ төп сызыклар белән йөртеп чыгылган, чөнки алар күренә торган булдылар. 2. Киселешкә кергән кисем фигурасы штрихланган. Детальнең тоташ өлешләренең кисүче яссылыкка эләккән урыннары гына штрихланган. 3. Предметның сурәтләнмәгән алдагы өлешендәге сызык (киселеш контуры) күрсәтелмәгән. i⅛⅞ 1. Киселешне төзегәндә, сурәт ничек үзгәрер? Күренештә киселешнең санап кителгән аермаларын күрсәтегез. 2. Киселешкә кергән кисемнең фигурасы ничек аерып күрсәтелә? 3. Киселеш кисемнән нәрсә белән аерыла? 138
д ⅛ 48. Күренешләр һәм киселешләр буенча күрсәтмәле сурәт- ⅜⅛' ләрне табыгыз (рәс. 180) һәм, таблицаны дәфтәрегездә сы¬ зып, анда тиңдәш булган хәрефле тамгаланышларны языгыз. Күренешләр һәм киселешләр 1 2 3 Күрсәтмәле сурәтләр Сызымда С һәм D нокталарының проекцияләрен күрсә¬ тегез. 2 3 Рәс. 180. Күнегүләр өчен бирем 139
Рәс. 181. Киселешләрне төзегәндә кисүче яссылыкның торышы 24.2. Нинди киселешләр була? Кисүче яссылыкның торышы вертикаль һәм горизонталь булырга мөмкин (рәс. 181). Проек¬ цияләрнең фронталь яссылыгына параллель кисүче яссылык үткәр¬ гәндә, вертикаль киселеш фронталь дип атала (рәс. 181, а). Про¬ екцияләрнең профиль яссылыгына параллель кисүче яссылык үткәргәндә, вертикаль киселеш профиль дип атала (рәс. 181, б). Кисүче яссылык горизонталь булганда, киселеш горизонталь дип атала (рәс. 181, в). Рәс. 182. Киселешләрнең торышы һәм тамгаланышы 140
24.3. Киселешләрнең тамгаланышы. Бер сызымда берничә кисе¬ леш булырга мөмкин (рәс. 182). Ләкин аларның һәрберсе максатка ярашлы булырга тиеш. Гадәттә, киселешләрне проекцион бәйләнештә урнаштыралар: фронтальне — төп күренеш урынында, профильне — сулдан күре¬ неш урынында, ә горизонтальне — өстән күренеш урынында. Әгәр кисүче яссылык детальнең симметрия яссылыгына туры килсә һәм киселеш проекцион бәйләнештә урнашса, аны тамга¬ ламыйлар. Башка очракларда киселешләрне, кисемнәр кебек үк, 1 2 3 Рәс. 183. Күнегүләр өчен бирем 141
өзек сызыклар белән тамгалыйлар. Хәреф янындагы уклар карау юнәлешен күрсәтәләр. Киселеш өстендә шул ук хәрефләрне сызык аша язалар (рәс. 182 не к.). 1. Нинди киселешләр фронталь, профиль, горизонталь дип атала? 2. Кайсы очракларда киселешләрне тамгаламыйлар? 49. Күренешләр һәм киселешләр буенча күрсәтмәле сурәтләрне (рәс. 183) һәм профиль киселешләрне табыгыз. Таблицаны дәфтәрегездә сызып, анда тиңдәш хәрефле тамгаланышларны языгыз. Күренешләр һәм киселешләр 1 2 3 Күрсәтмәле сурәтләр Профиль киселешләр 50. 184 нче рәсемдә фронталь һәм профиль киселешләр (аларда штрихлаулар күрсәтелмәгән), өстән күренеш һәм аксонометрик сурәт бирелгән. Рйс. 184. Күнегүләр өчен бирем 142
Калька (яки башка үтә күренмәле материал) салыгыз да киселешләрне, кирәк булган урында, штрихлаулар белән тулы¬ ландырыгыз. 51. Укытучы күрсәтүе буенча, төп күренешне күчереп сызы¬ гыз һәм профиль киселешне төзегез (рәс. 185). Төзү өчен үлчәмнәрне шакмак буенча билгеләгез. Үлчәмнәрне күрсә¬ тергә кирәк түгел. 52. Укытучы күрсәтүе буенча, фронталь киселешне төзе¬ гез һәм бер детальнең сулдан күренешен күчереп сызыгыз (рәс. 186). Килеп чыккан сызымда үлчәмнәрне күрсәтегез. 53. Укытучы биреме буенча, төп күренешне күчереп сы¬ зыгыз һәм бер детальнең горизонталь киселешен төзегез (рәс. 187). Килеп чыккан сызымда үлчәмнәрне күрсәтегез. 54. Укытучы биреме буенча, бер детальнең фронталь һәм горизонталь киселешләрен төзегез (рәс. 188). Килеп чыккан сызымда үлчәмнәрне күрсәтегез. δ) Рәс. 185. Күнегүләр өчен биремнәр 143
Рэе. 186. Күнегүләр өчен биремнәр 110 Ф42_ , I _ 064 140 Вилка Чуен СЧ15 δ) Рәс. 187. Күнегүләр өчен биремнәр 144
140 Рәс. 188. Күнегүләр өчен биремнәр 24.4. Урындагы киселеш. Тоташ детальдә зур булмаган батынкы¬ лык яки тишемне күрсәтү өчен, урындагы киселешне кулланалар. Ул предметның аерым, тар бер чикләнгән урынында төзелешен күрсәтү өчен хезмәт итә (рәс. 189). Аны күренештә кулдан башка¬ рылган тоташ нечкә дулкынлы сызык белән аерып күрсәтәләр. Сызыкның калынлыгы i∕3 тән s∕2 гә кадәр. Ул «Дөрес түгел» яз¬ малы 190 нчы рәсемдәге кебек, нинди дә булса башка сурәтләрнең сызыклары белән тәңгәл килергә тиеш түгел, биредә бу сызык контур сызыгы белән тәңгәл килә. Рәс. 189. Урындагы киселешне төзү Рәс. 190. Урындагы киселешне дөрес һәм хаталы башкару 10 К6/119 145
1. Нинди киселеш урындагы киселеш дип атала? 2. Урындагы киселешне кайчан кулланалар? 3. Урындагы киселешне нинди сызык белән чиклиләр? Бу сызыкның сызымның башка сызыклары белән тәңгәл килүен булдырырга ярыймы? 25. Күренешне һәм киселешне тоташтыру 25.1. Күренеш өлешләрен һәм киселеш өлешләрен тоташтыру. Күп кенә детальләрнең формасы киселеш яки күренеш белән генә ачыклана алмый. Ике сурәтне — күренешне һәм киселешне — аерым башкару рациональ түгел. Шуңа күрә дә бер сурәттә күренешнең өлешен аңа туры килгән киселеш өлеше белән тоташтыру мөмкин санала (рәс. 191). Аларны тоташ дулкынлы сызык белән аералар, бу сызыкларны кулдан сызалар. Әгәр 191 нче рәсемдә тулы фронталь киселешне башкарсак, бер өстән күренеш буенча гына өске колакның формасы һәм биеклеге турында фикер йөртеп булмый. Фронталь киселештә ул күрсәтелмәячәк. Бу очракта күренешнең өлешен киселеш өлеше белән тоташтыру максатка ярашлы. Бу сызымда сурәтләрне ра¬ циональ сайлап алуга мисал булып тора. 25.2. Күренешнең яртысын һәм киселешнең яртысын тоташтыру. Фигураларның һөркайсы симметрик булган күренешнең яртысын һәм киселешнең яртысын тоташтыру (рәс. 192) алда тикшереп үтәлгәннең аерым очрагы булып Рәс. 191. Күренешнең өлешен һәм киселешнең өлешен тоташтыру тора. 192, а рәсемендә төп күре¬ неш һәм өстән күренеш бирел¬ гән. Бу сурәтләр буенча, баш¬ лыча детальнең тышкы фор¬ масы турында фикер йөртергә була. 192, б рәсемендә киселеш һәм өстән күренеш бар. Бу су¬ рәтләр буенча, детальнең эчке төзелеше турында фикер йөр¬ түе авыр түгел. 192, в рәсемендә төп күре¬ нешнең яртысы гына, ә 192, г рәсемендә шул ук деталь кисе¬ лешенең яртысы гына бирелгән. Күренешнең һәм киселешнең рәсемдә күрсәтелмәгән ярты¬ лары урынында сорау билге- 146
Рэс. 192. Күренешнең яртысын һәм киселешнең яртысын тоташтыру 10* 147
ләре тора, аларның формалары аңлашыламы? Бу очракта күренеш һәм киселеш симметрик фигура булганлыктан, сурәтнең икенче яртысын күз алдына китерергә була. Мондый очракларда сызымда күренешнең яртысы белән тиңдәшле киселешнең яртысын тоташ¬ тырырга тәкъдим ителә. Аның буенча детальнең тышкы формасы һәм эчкесе турында да фикер йөртергә була (рәс. 192, д). Күренешнең яртысы һәм аңа тиңдәшле киселешнең яртысы тоташтырылган сурәтләрне башкарганда, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: 1) күренеш һәм киселеш арасындагы чик булып симметрия күчәре, нечкә штрих-пунктирлы сызык хезмәт итәргә тиеш; 2) сызымда киселешне симметрия күчәреннән унда яки аның астында урнаштыралар; 3) күренешнең яртысында эчке сызыкларның контурын сурәт¬ ләүче штрихлы сызыкларны үткәрмиләр; 4) деталь элементына караган, симметрия күчәренә кадәр генә (мәсәлән, тишемнең) сызылган үлчәм сызыкларын күчәрдән берникадәр ераграк үткәрәләр һәм бер яктан ук белән чиклиләр. Үлчәмне тулысынча күрсәтәләр. Симметрия күчәре белән контур сызыгы тәңгәл килгәндә, күренеш кисәге белән киселеш кисәген, алда әйтелгән контур сызыгы сызымнан югалмаслык итеп, тоташ нечкә дулкынлы сызык белән аерып, аларны тоташтыралар. ©1. Сызымда күренеш кисәген киселеш кисәгеннән нинди сызык белән аералар? 2. Нинди очракларда күренешнең яртысын киселеш яр¬ тысы белән тоташтырырга була? Аларны нинди сызык белән аералар? 3. Күренешнең яртысында предметның эчке сызыкларын күрсәтергә кирәкме? Ни өчен? 4. Күренешнең яртысында һәм киселешнең яртысында үлчәмнәрне күрсәтү үзенчәлеге нәрсәдән гыйбарәт? ДА 55. 193 нче рәсемне игътибар белән карагыз. Өч сурәт- wv нең (а, б яки в ның) кайсысында киселеш максатка ярашлы итеп кулланылган, шуны дәфтәрегездә язып куегыз. 56. 194 нче рәсемдәге мисалларның берсендә (укытучы биреме буенча), сурәтне ике тапкыр зурайтып, күренешнең яртысын киселешнең яртысы белән тоташтыруны башка¬ рыгыз. Сулдан күренешне сызмагыз. Үлчәм сызыкларында язылган шартлы тамгалар ярдәмендә, детальләрнең барлык 148
Ъ) β∣ Рас. 193. Күнегүләр өчен бирем Рәс. 194. Күнегүләр өчен биремнәр тышкы формалары — цилиндрик, эчкеләре — а һәм в мисал¬ ларында — шулай ук цилиндрик, ә б мисалында уң һәм сул тишемнәрнең квадрат икәнен күрсәтегез. 149
Рәс. 195. Күнегүләр өчен биремнәр 57. 195 нче рәсемдәге мисалларның берсендә (укытучы биреме буенча) күренеш яртысын киселеш яртысы белән тоташтырып сызыгыз. Үлчәмнәрне шакмаклар буенча бил¬ геләп күрсәтегез. Барлык детальләр цилиндр формасында. 26. Киселештәге юка стеналар һәм кигилар (тырнаклар) Әгәр кисүче яссылык юка стена (катылык кабыргалары) буенча узса, сызымда аны киселгән, ләкин штрихланмаган итеп күр¬ сәтәләр (рәс. 196). Кисүче яссылык тәгәрмәчләрне аркылыга түгел, ә буйга кисеп үтсә, шулай ук тәгәрмәчләрнең кигиларын штрихламыйлар. 197 нче рәсемдә маховик сызымы китерелгән. Шуңа игътибар итегез: киселештә маховикның тугым һәм тәгәрмәч бүкәне дип аталган үзәк өлеше генә штрихлап күрсәтелгән. Буйга урнаштырылганда кисүче яссылыкта кигилар гына штрихланмыйча калган. Аркылыда исә өстенә салынган кисем сызылган һәм штрихланган. 150
Рәс. 196. Юка стена буенча киселеш @1. Нәзек кабыргалы детальләрне киселеш¬ тә сурәтләүнең үзенчә¬ леге нәрсәдән гыйба¬ рәт? 2. Киселештә ки- гиларны сурәтләүнең үзенчәлеге нәрсәдә? Рэс. 197. Кигилы детальнең киселеше 27. Киселешләр һәм кисемнәр турында башка мәгълүматлар 27.1. Кисемнәрдә материалларның график тамгаланышы. Сы¬ зымда кисемнең фигурасы штрихлар белән күрсәтелүе сезгә билгеле инде. Бу — кисемнәрдә материалларның төренә бәйсез рәвештә гомуми графикча тамгаланышы. Әгәр кисемдә детальнең нинди материалдан эшләнүен күр¬ сәтергә теләсәләр, аларның графикча тамгаланышыннан файда¬ ланалар. Аларның кайберләре 198 нче рәсемдә күрсәтелгән. Металлар өчен штрихлауны 45° лы почмак ясап, нечкә сызык¬ лар белән башкаралар (мәктәп сызымнарында 3...5 мм ераклы¬ гында). 151
Металлар һәм каты эретмәләр Металл булмаган материаллар Рәс. 198. Материалларның графикча тамгаланышлары 27.2. Киселешләрне аксонометрии проекцияләрдә куллану. Пред¬ метларның эчке сызыкларын ачыклау өчен, аксонометрик проек¬ цияләрдә һәм техник рәсемнәрдә шулай ук киселешләрне кулла¬ налар (рәс. 199, а). Бу очракта кисүче яссылыкларны проекция яссылыкларына параллель итеп урнаштыралар. Кисемнәрнең штрихлау сызыкларын, 199, б рәсемендә күрсәт¬ кәнчә, ягъни х һәм z, х һәм у, у һәм z күчәрләрендә тезелгән квадратларның диагональләренә параллель итеп үткәрәләр. Шулай итеп, изометрик проекциядә проекцияләрнең фронталь һәм профиль яссылыкларына параллель урнашкан кисемнәрнең фигураларын — горизонталь турыга 60° лы почмак белән, ә проек¬ цияләрнең горизонталь яссылыгына параллель урнашканнарын горизонталь сызыклар белән штрихлыйлар. ©1. Аксонометрик проекцияләрдә эшләнмәләрнең эчке сызыкларын ачыклау өчен, кисүче яссылыкларны ничек ур¬ наштыралар? 2. Аксонометриядә киселешләрне (уемнарны) башкар¬ ганда штрихлауның нинди кагыйдәләре кулланыла? Рәс. 199. Аксонометрик проекцияләрдә киселешләр 152
13 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Кирәкле киселешне төзеп, детальнең эскизын сызу Укытучы биреме буенча, А4 форматлы шакмаклы кәгазьдә нату¬ радан яки күрсәтмәле сурәттән (рәс. 200) кирәкле киселешләрне кулланып, детальнең эскизын сызыгыз. 14 НЧЕ ГРАФИК ЭШ А4 форматлы кәгазьдә сулдан күренешне сызыгыз һәм детальләрнең берсенең максатка ярашлы киселешен төзегез (рәс. 201). Үлчәмнәрен күрсәтегез. Рәс. 200. 13нче график эш өчен биремнәр Рәс. 201. 14нче график эш өчен биремнәр 153
VII Сурәтләрнең санын билгеләү 28. Сурәтләрнең санын билгеләү һәм төп сурәтне сайлап алу Сызымны башкарганда сурәтләрнең санын һәм төп сурәттә детальнең торышын дөрес билгеләргә кирәк. Сурәтләрнең (күренешләр, киселешләр, кисемнәрнең) саны иң аз, ләкин предметның формасын тулысынча ачыкларга җитәр¬ лек булырга тиеш. Төп сурәтне (ул күренеш яки киселеш булырга мөмкин) ачыклауда детальнең торышын сайлау зур әһәмияткә ия. Ул деталь¬ нең формасы һәм үлчәмнәре турында иң тулы күзаллау бирергә тиеш. Гадәттә, детальне эшкәрткәндә ул нинди торышта булса, шул рәвештә күрсәтәләр. Шуңа күрә дә кырып ясала торган деталь¬ ләрнең күчәрен горизонталь итеп урнаштыралар. Болай эшләү эшчегә детальне сызым буенча ясауны җиңеләйтә, чөнки сызымда да, станокта да ул аны бер торышта күрә. Төп сурәттә детальнең торышын сайлауны шактый дәрәҗәдә сызымда детальнең сурәтләр саны билгели. Предметны аның элементларының күбрәк өлеше төп күренештә күренмәле сурәт¬ ләнерлек итеп урнаштырырга тырышалар. 202, а рәсемендә төп сурәтне (төп күренешне) дөрес сайлаганда формасы бер күренеш белән ачыкланучы деталь китерелгән. 202, б рәсемендә күрсәтелгән детальнең формасын аңлатып бирү өчен, ике күренеш кирәк. 202, в рәсемендә күрсәтелгән детальнең формасы өч сурәт белән ачыклана. 203, а рәсемендә «күчәр» деталенең күрсәтмәле сурәте бирелгән. Аның формасын һәм үлчәмнәрен ачыклау өчен ничә сурәт кирәк? Төп күренеш итеп кайсы сурәтне алырга? 203, б рәсемендә күчәр¬ нең формасы төп күренеш һәм кисем белән бирелгән. 154
Рәс. 202. Формасын билгеләү өчен: а — бер сурәт; б— ике сурәт; в — өч сурәт кирәк булган детальләр 203, в рәсемендә — тәп күренеш, сулдан күренеш һәм кисем, 203, г рәсемендә өч күренеш (төп, сулдан һәм өстән) һәм кисем бирелгән. Бу рәсемнәрне игьтибар белән карагыз һәм сызым кайда рациональ башкарылганын белегез: валның формасы тулысынча ачыкланган һәм шуның белән бергә артык сурәтләр юк. Бу таләпләргә 203, в рәсеме җавап бирә. Сулдан күренеш бу¬ енча, детальнең сул элементы бер кисәге кисеп алынган цилиндр формасында булуын беләбез. Валның урта элементы шулай ук цилиндр формасында. Диагональләре үткәрелгән турыпочмаклык нәрсәне сурәтли соң? Бу лыска дип аталып йөртелгән яссы киселеш. Алар ничәү? Кисемнән башка без моны әйтә алмыйбыз. Лыскалар арасындагы үлчәмне (алар икәү) шулай ук әйтә алмыйбыз. Шуна күрә кисем бирелгән. Уңнан кырый элементның формасы квадрат тамгасы белән билгеләнә. 203, б рәсемендә сул элементның формасын аңлавы авыр. 203, г рәсемендә сурәтләрнең саны рациональ сайлап алын¬ ганмы? Юк. Анда өстән күренеш артык. Шуны искәрегез: 203, б рәсемендә призма формасындагы элемент уңда урнашкан. Кыру станогында детальне эшкәрткән вакытта шулай урнаштыралар. 155
Рәс. 203. Сызымны башкаруның рациональлеген билгеләү 156
1. Төп сурәтне сайлаганда нәрсәгә таянып эш итәләр? 2. Сызымда сурәтләрнең санын нинди принцип буенча сайлыйлар? 29. Сызымда шартлылык һәм гадиләштерүләр Сызымда сурәтләрнең санын кыскарту өчен, ал арны баш¬ каруны җиңеләйтүче шартлылык һәм гадиләштерүләр кертел¬ гән. 0 һәм □ шартлы тамгалары белән сез инде таныш. Аларны файдалану цилиндр һәм квадрат формасындагы кисәкләре булган детальләрне бер сурәттә сызарга мөмкинлек бирә (рәс. 204). Калынлыкның тамгаланышы (мәсәлән, s6) яссы предметларны шулай ук бер проекциядә сурәтләргә мөмкинлек бирә (рәс. 205). Масштабны үзгәртмичә, озын детальләрнең сурәтен кыскарту өчен, өзеклекне кулланалар, моның өчен тоташ дулкынлы сызык¬ лардан файдаланалар (рәс. 204). Бу вакытта үлчәм сызыкларын өзмиләр. Өзеклекне бертөрле яки тигез үзгәрүче аркылы кисемнәре булган детальләр өчен кулланалар. Әгәр предметның берничә бертөрле тигез урнашкан элемент¬ лары, мәсәлән, тишемнәре булса, аларның санын күрсәтеп, бер- икесен генә сызарга, ә калганнарының урнашуын шартлыча күрсә¬ тергә рөхсәт ителә (рәс. 205). @1. Нинди шартлылыклар сурәтләр санын кыскартырга мөмкинлек бирә? 2. Предметның тигез урнашкан бертөрле берничә эле¬ менты булганда ничек эшлиләр? Рәс. 204. Шартлылыклар һәм гадиләштерүләр: сурәтләрнең санын һәм үлчәмнәрен киметү Рәс. 205. Тигез урнашкан бертөрле элементларны сурәтләү 157
© 15 НЧЕ ПРАКТИК ЭШ Сызымнарны уку 1. Укытучы биреме буенча, 206, 207 һәм шуңа охшаш рәсем¬ нәрдә китерелгән детальләрнең сызымнарын укып бирегез. Тү¬ бәндә китерелгән контроль сорауларга җавап бирегез. Сызымнарны уку өчен сораулар 1) Сызымнарда нинди сурәтләр бирелгән (күренешләргә һәм киселешләргә исемнәр бирегез)? 2) Киселешләр нинди максатта бирелгән? Алар нәрсәне ачык¬ лыйлар? Детальдә ничә тишем бар? 3) Детальдә ничә фаска бар? Аларның үлчәмнәре нинди? 4) Кирәк урында тишемнәрне тишү өчен нинди үлчәмнәрдән файдаланырга кирәк? 2. Таянычның техник рәсемен башкарыгыз (рәс. 207). 3. 207 нче рәсемдәге деталь өчен гади геометрик җисем бул¬ ган кисәкләренең сызымын сызыгыз. Үлчәмнәрен күрсәтегез. (Барлыгы сигез төрле җисем.) Р&с. 206. Сызымны уку өчен бирем 158
Рас. 207. Сызымны уку өчен бирем 16 НЧЫ ГРАФИК ЭШ Натурадан эскиз Укытучы биреме буенча, натурадан детальнең эскизын сызы¬ гыз. Максатка ярашлы киселешләр, кисемнәр һәм өйрәнелгән шартлылыклар һәм гадиләштерүләр кулланыгыз.
VIII Җыю сызымнары Берничә детальдән торган эшләнмәләрнең сурәтләрен, аларны җыю (ясау) һәм бу эшкә контрольлек итү өчен кирәк булган мәгълүматны эченә алган сызымнарны җыю сызымнары дип атый¬ лар. Станоклар, механизмнар һәм башка эшләнмәләр детальләрне төрлечә тоташтыру нәтиҗәсендә ясала. 30. Детальләрне тоташтыру турында гомуми мәгълүматлар 208 нче рәсемдә йөк арбасының тәгәрмәче, күчәре һәм тәгәр¬ мәчне күчәрдән ычкындырмаучы чөйдән торган иң борынгы тоташма күрсәтелгән. Техниканың үсүе белән детальләрнең иң гади тоташмалары камилләштерелгән. Алар хәзер бик күп механизмнарда кулланыла. Рәс. 208. Йөк арбасының тәгәрмәче һәм күчәреннән торган иң гади тоташма Төрле машиналарның механизмна¬ рында аеруча күп тапкыр очрый торган тоташмаларны типик тоташмалар дип атыйлар. Аларны станоклар, автоматик линияләр һ. б. төзегәндә кулланалар. Типик тоташмаларны куллану ма¬ шиналарны конструкцияләү һәм ясау¬ ны күпкә җиңелләштерә. Сызым сыз¬ ганда детальләрнең типик тоташмалары белән еш очрашырга туры килә. Алар- ның кайберләре 209 нчы рәсемдә күр¬ сәтелгән. 30.1. Детальләрнең тоташмаларының төрләре. Детальләрнең тоташмаларын ике төргә — сүтелүче һәм сүтелмәүче тоташмаларга бүләләр. 160
Рәс. 209. Детальләрнең төрле тоташмалары Сүгелүче тоташмаларга, аларны ватмыйча, төзүче детальләргә таркатырга мөмкин булганнарын кертәләр. Сүгелмәүче тоташма¬ ны детальне ватмыйча таркатып булмый. Техникада детальләрнең түбәндәге төп тоташмаларын кулла¬ налар (рәс. 209): болтлы (бер башы винтлы, икенче башы эшлә¬ пәле металл беркеткеч), шпильле (очлы озын кадак), шпонлы (бер катлы фанералы), заклепкалы (кадакның, болтның бер башын чүкеп, янчеп беркетү), штифтлы (кечкенә винт, башсыз кадаклы), 11 К6/119 161
эретеп ябыштырулы, винтлы тоташма. 209 нчы рәсемдәге сурәт¬ ләрне игътибар белән карагыз. Бер баганага — сүтелми торган тоташмаларның, икенчесенә сүтелә торганнарының исемнәрен языгыз. Тоташмаларның исемнәреннән соң күрсәткеч-укларда билгеләнгән хәрефләрне җәяләр эченә куеп чыгыгыз. Әгәр дә сез тоташмаларның кайсылары — сүтелүче, ә кайсы¬ лары сүтелмәүче икәнлекләрен дөрес билгели алсагыз, сүтелүче тоташмаларның исемнәреннән соң җәяләр эчендә язылган хәреф¬ ләрдән «дөрес» сүзен төзеп булыр. 30.2. Стандарт детальләр. Детальләр һәм тоташмаларның үлчәм¬ нәрен һәм формаларын сайлау күп очракларда чикләнгән була. Эшләнмәләрнең төрле типларын билгеле сандагы үрнәк-стандарт- ларга кайтарып калдыралар. Эшләнмәләрнең яки аерым конструк¬ тив элементларның машина төзүнең гомуми билгеләнештәге конструкцияләре (беркетүче детальләр, бораулар, кискечләр һ. б.) стандартта билгеләнгән. Бу аларны специальләшкән предприятие¬ ләрдә эшләү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеге арта, эшләнмәләрнең үзкыйммәте кими. Стандартлаштырылган детальләр һәм тоташмаларның сызым¬ нарын сызу һәм уку тиешле стандартларның аларны сурәтләү кагыйдәләрен төгәл билгеләве нәтиҗәсендә җиңелләшә. Бу кагый¬ дәләрдә төрле гадиләштерүләр дә каралган. 30.3. Детальләрнең берсен икенчесе белән алыштыру. Стан¬ дартлаштыру детальләрнең берсен икенчесе белән алыштыру мөм¬ кинлеге бирә. Дәүләт стандартлары төрле таблицаларны эченә ала, аларны кулланып, иң зур һәм иң кечкенә чик үлчәмнәрне билгеләп була. Бирелгән үлчәм шул үлчәмнәр арасында булырга тиеш. Шуңа күрә стандартларга туры килгән детальләрнең берсен икенчесе белән алыштыру мөмкинлеге туа. Күпләп, зур серияле җитештерүне оештыру нәкъ менә шуңа нигезләнгән. Мисал өчен, автомашина ватылды, ди: берничә винт, гайка, клапаннар яраксыз хәлгә килгән булсын. Бу — зур бәла түгел. Ул детальләр стандартлаштырылган. Аларны кибеттә сатып алырга мөмкин. Бу детальләр ватылганнарын тулысыңча алыштыра ала¬ лар. Детальләрнең берсен икенчесе белән алыштыра алуның фай¬ дасын 1826 елда Туладагы корал заводында бик ачык итеп күрсәтә алганнар. Складтан сайламыйча, 30 мылтык алып аларны сүт¬ кәннәр дә детальләрен бутаганнар. Шуннан соң мылтыкларны яңадан җыйганнар. Мылтыкларның барысы да тоткарсыз эшләгән. Хәзерге вакытта, җитештерүне автоматлаштыру һәм ЭХМ куллану шартларында, эшләнмәләрнең берсен икенчесе белән алыштыру өлкәсендә зур төгәллеккә ирешелде. 162
Рәс. 210. Таякчыктагы сырны сурәтләү: а — күрсәтмәле (d — тышкы диаметр, Р— адым); б— шартлы рәвештәге 31. Сырны сурәтләү һәм тамгалау 31.1. Сырны сурәтләү. Бик күп детальләрнең аларны тоташтыру өчен кирәкле сырлары була. Хәрәкәтне тапшыру да сыр ярдәмендә тормышка ашырыла. Түбә янындагы почмагы 60° булган өчпоч¬ маклы профильле метрик сыр аеруча еш кулланыла. Сызымнарда сырны шартлы рәвештә сурәтлиләр. Бу аның без күргәнчә түгел, ә башкача сурәтләнүен аңлата (рәс. 210, а): сырны, дәүләт стандартлары тарафыннан каралган кагыйдәләр буенча, гадирәк итеп сурәтлиләр (рәс. 210, б). 211 нче рәсемдә таяктагы (шпилькадагы) сырны сурәтләү үрнәге бирелгән. Алдан күренештә дә, сулдан күренештә дә тышкы диаметр буенча аны — тоташ калын сызыклар белән, ә эчке диаметр буенча тоташ нечкә сызыклар белән күрсәтәләр. Бу очракта сулдан күре¬ нештә сырның эчке диаметры буенча әйләнәнең якынча 3∕4 енө тигез булган дуганы нечкә сызык белән үткәрәләр. Бу дуга, үзәк сызыкларыннан тыш, теләсә нинди урында өзелергә мөмкин. Биредә фасканы күрсәтмиләр. Сырны шартлы рәвештә сызганда, аның эчке диаметрын тышкы диаметрының 0,85 енә тигез итеп алалар. Алдан күренештә тоташ нечкә сызыкның фаска чиге сызыгын кисеп үткәнлегенә игътибар итегез. Рәс. 211. Шпилькадагы сырны сурәтләү 11* 163
Рәс. 212. Тишемдәге сырны (киселешсез) сурәтләү Рәс. 213. Тишемдәге сырны (киселештә) сурәтләү Күренмәүче сырны тышкы диаметр буенча да, эчке диаметр буенча да штрихлы сызыклар ярдәмендә сурәтлиләр (рәс. 212). Киселештә тишемдәге сырны күрсәтү өчен, тышкы диаметр буенча тоташ нечкә сызыклар, ә эчке диаметр буенча тоташ калын сызык¬ лар кулланалар (рәс. 213). Киселештә штрихлар тоташ калын сызыкларга кадәр сызыла. Сырның күренгән өлешенең чиген, аның тышкы диаметры сызы¬ гына кадәр үткәреп, төп тоташ калын сызык белән күрсәтәләр (рәс. 210, б ны к.). 31.2. Сырның тамгаланышы. Детальдәге сырның нинди икән¬ леген аның шартлы сурәтеннән чыгып ачыклап булмый. Мондый очракларда нәрсә эшләргә соң? Сырның тибын һәм төп үлчәмнәрен — тышкы диаметры d һәм адымы Р ны — сызымнарда язып күрсәтәләр (рәс. 210, а). Мондый язманы сырның тамгаланышы дип атыйлар. Мәсәлән, M42×l,5 язмасы түбәндәгеләрне аңлата: сыр — метрик, тышкы диаметр 42 мм, адым 1,5 мм (тамгаланышта вак адым күрсәтелә, ә зурысы күрсәтелми). Сыр уң яки сул булырга мөмкин. Сыр сул булса, аның тамга- лынышына LH язмасы өстәлә, мәсәлән, M24×2LH. Хәтерегездә калдырыгыз, сырны тамгалаганда чыгарма сызык¬ ларны тышкы, ягъни зуррак диаметрдан үткәрергә кирәк. Түбәндә бирелгән сызымнарның кайсысында (рәс. 214, а, % x б, в) сырны тамгалаганда чыгарма сызыклар дөрес үткәрел¬ гән?1 'Дөрес җавап 214, б рәсемендә күрсәтелгән. 164
Рәс. 214. Күнегүләр өчен бирем 31.3. Белешмә материал белән ничек эш итәргә. Стандартлаш¬ тырылган детальләр турындагы төп мәгълүматлар стандартларда һәм белешмәләрдә бирелә. Алардан ничек файдаланырга? Мисал өчен, ГОСТ 7798—74 буенча башы алты кырлы нормаль төгәллектәге болтның сызымын сызарга кирәк булсын, ди. Мондый болтның күрсәтмәле сурәте 215 нче рәсемдә бирелгән. Болтның (башына кадәр) озынлыгы 60 мм. Машиналар төзүгә багышланган белешмәнең «Болтлар» бүле¬ гендә ГОСТ 7798—74 «Башы алты кырлы нормаль төгәллектәге болтлар»дан кирәкле мәгълүматларны табабыз. 3 нче таблицада бу стандарттан өземтә китерелгән. Анда тиешле үлчәмнәрнең санлы кыйммәтләре бирелгән. Таблицаның югарыгы графасыннан таяк¬ чыктагы сырның диаметрын сайлап алалар. Мәсәлән, d =10 мм. Вертикаль «сПО» графасында (мм ларда) болтның башка элемент¬ лары үлчәмнәренең санлы кыйммәтләре күрсәтелгән. Бу үлчәмнәрне сызымдагы хәреф тамгалары урынына куялар: сыр адымы Р= 1,5 мм; ачкыч өчен үлчәм 5= 17 мм; камаучы әйләнәнең диаметры D = 18,7 мм; башының биеклеге һ = 7 мм. Знче таблица Башы алты кырлы булган болтларның төп үлчәмнәре (мм ларда) Сырның диаметры, d 8 10 12 16 20 30 42 Сырның (эре) адымы, Р 1,25 1,5 1,75 2 2,5 3,5 4,5 Ачкыч өчен үлчәм, S 13 17 19 24 30 46 65 Камаучы әйләнәнең диа¬ метры, D 14,2 18,7 20,9 26,5 33,3 50,9 72,1 Башының биеклеге, һ 5,5 7 8 10 13 19 26 165
Рас. 215. Башы алты кырлы болт Болтның таякчык озынлыгы / ны, тоташтырыла торган деталь¬ ләрнең калынлыгына карап, 14 тән 200 мм га кадәр арада сай¬ лыйлар. Бу очракта ул 60 мм га тигез. Болтның сырлы өлеше озынлыгы l0 не һәм таякчыктагы фасканың биеклеге озынлыгын стандартлар таблицасыннан алалар (ул биредә китерелмәгән). М10 сыры өчен ул 26 мм, фасканың биеклеге 1,6 мм. Кирәк булса, бу үлчәмнәрне истә тотып, болтның сызымын сызалар. ffij⅛ 1. Нинди тоташмаларны сүтелмәле тоташмаларга кертә- ЧУ ләр? Мисаллар китерегез. 2. Эшләнмәләрне стандартлаштыруның нинди өстенлек¬ ләре бар? 3. Детальләрнең берсен икенчесе белән алыштыру нәр¬ сәне аңлата? 4. Эре адымлы; вак адымлы метрик сырны ничек тамга¬ лыйлар? О 58-3 нче таблицадан һәм 215 нче рәсемнән файдаланып, алты кырлы башлы болтның эскизын ясагыз һәм үлчәмнәрен күрсәтегез: сырның диаметры d = 20 мм, болт таякчыгы¬ ның озынлыгы /=100 мм, сырланган өлешенең озынлыгы l0=46 мм, фаска (уелма) биеклеге с - 2,5 мм. 32. Болтлы һәм шпильле тоташтыру сызымнары Сүтелмәле тоташмалар арасында иң күп кулланылганы — сырлы тоташтырулар. Аларга 209 нчы рәсемдә күрсәтелгән болтлы, шпиль¬ ле һәм винтлы тоташтырулар керә. Мондый тоташтыру деталь¬ ләренең—болтлар, винтлар, шпильләр, гайкалар һәм шайбалар- 166
ның — формалары, үлчәмнәре һәм шартлы тамгалары стандарт тарафыннан ачык билгеләнгән. Бу тамгалардан файдаланып, стандартларның тиешле таблицаларында беркетүче детальләрнең үлчәмнәрен табып була. Моны ничек эшләргә кирәклеге болт сызымын сызу мисалында күрсәтелгән иде. Беркетү детальләренең сурәтләре белән башлыча җыю сызым¬ нарында очрашырга туры килә. Бу сызымнарда болт, шпиль һәм винтлы тоташтырмаларны чагыштырма үлчәмнәрдә сызалар. Ә бу аерым элементларның зурлыгы сырның тышкы диаметры d га бәйле буларак билгеләнүен аңлата. Нәтиҗәдә сызым сызуны тиз¬ ләтү мөмкинлеге туа. Җыю сызымнарында беркетү детальләренең үлчәмнәрен күр¬ сәтмиләр. Бу очракта тоташмага нинди болт яки шпиль керүен ничек белергә соң? Кирәкле мәгълүматларны спецификациягә язалар. Моның белән соңрак танышырбыз. Ә хәзер төп сырлы тоташтыруларның сурәт¬ ләрен карап китик. 32.1. Болтлы тоташтыруларның сурәтләре. Мондый тоташтыру 216 нчы рәсемдә күрсәтелгән. Тоташтырылырга тиешле детальләрдә (дет. 1 һәм дет. 2) болт диаметрыннан бераз зуррак диаметр белән тишемнәр тишәләр. Беркетү тоташтыруларының сызымнарын гадирәк итеп сызарга тәкъдим ителә (рәс. 217, г). Моны болай аңларга кирәк. Болт һәм гайкаларның алты кырлы һәм квадрат башларындагы фаскаларны (уелмаларны), таякчыктагы фасканы да сурәтләмиләр. Болт таяк¬ чыгы белән тоташтырылучы детальләрдәге тишем арасын шулай ук күрсәтмәскә мөмкин. 217, г рәсемендә бирелгән сызымны аңлауны җиңеләйтү өчен, болтлы тоташтыруның һәр этабын күрсәтеп китик. Башта болт, ә аның өстендә тоташтырылучы ике деталь күрсәтелгән (рәс. 217, а). Ан¬ нан соң болтның бу деталь¬ ләрнең тишемнәрендә ничек урнашуы, аның өстендә шай¬ ба күрсәтелгән (рәс. 217, б). 217, в рәсемендә шайба болт¬ ка кидертелгән, ә аның өс¬ тендә гайка күрсәтелгән. Болт¬ лы тоташтыруның тулы сызы¬ мы 217, г рәсемендә бирелгән. Рәс. 216. Болтлы тоташтыру 167
Рас. 217. Болтлы тоташтыруның гадиләштерелгән сурәте Игътибар итегез, тоташтырыла торган детальләр (7 һәм 2) төрле юнәлештә штрихланган. Әгәр дә кисүче яссылык болтларның күчәрләре буенча юнәл- телгән булса, җыю сызымында болтларны киселмәгән итеп күр¬ сәтәләр. Гайка һәм шайбалар да киселмәгән итеп сурәтләнәләр. Болтлар спецификациясендә сырның диаметрын һәм тибын, таякчыкның озынлыгын һәм стандартның номерын күрсәтәләр1. 1 Дәреслектә язуны гадиләштерү өчен биредә һәм алга таба да башка беркетү детальләре өчен стандарт номеры китерелмәгән. 168
Болт М12 х 1,25 х 60 язмасы түбәндәгене аңлата: 0 12 мм лы метрик сырлы болт, (вак) адымы 1,25 мм, таякчык озынлыгы 60 мм. Гайка өчен сырның диаметрын һәм тибын күрсәтәләр. Гайка М16 язмасы түбәндәгене аңлата: диаметры 16 мм булган метрик сырлы гайка, сырның адымы эре. Шайбалар өчен болтның диа¬ метры күрсәтелә. Шайба 12 язмасы сүзнең диаметры 12 мм булган болт шайбасы турында баруын аңлата. Сез болтлы тоташтыруның элементларын чагыштырма үлчәм¬ нәр буенча сызарсыз. Чагыштырма үлчәмнәрне, сырның тышкы диаметрына бәйле буларак, 217 нче рәсемдә бирелгән бәйләнешләр буенча табалар. Мисал өчен, сыры M20 (d = 20 мм) булган болтлы тоташтыру өчен чагыштырма үлчәмнәрне табыйк: алтыпочмакны камаучы әйләнәнең диаметры D =2J(2 х 20 = 40 мм); болт башының биеклеге һ = Q,ld{Q,l х 20 = 14 мм); сырланган кисәк өчен lg≈ 2d+ 6(2 х 20 + 6 = 46 мм); гайка биеклеге H= 0,8d(0,8 х 20 = 16 мм); болт өчен билгеләнгән тишемнең диаметры d= l,ld(l,l x20 = 22 мм); шайба диаметры Dιu = 2,2d(2,2 х 20 = 44 мм); шайба биеклеге 5= 0,15cf(0,15 х 20 = 3 мм). Бу үлчәмнәр буенча болтлы тоташтыруның сызымын сызып була. 1. Болтлы тоташтыруның чагыштырма үлчәмнәрен нинди *fe, зурлыкка бәйле буларак билгелиләр? 2. Җыю сызымында киселешне күрсәткәндә кисүче яссы¬ лык болт, гайка һәм шайба күчәре аша үткән. Аларны штрих¬ ларга кирәк булырмы? 3. 217, г рәсемендә болт таякчыгы (дет. 5) белән тоташ¬ тырылучы 1 һәм 2 детальләре тишемнәре арасын күрсәт¬ мәскә мөмкинме? 4. Язмаларны аңлатып бирегез: «Болт M16×70* һәм «Гайка М20». 5. Өстән күренештәге зур әйләнә нәрсәнең сурәте булып тора (рәс. 217, г)? 6. Өстән күренештәге алтыпочмак рәвешендә күрсәтел¬ гән детальнең номерын әйтегез (рәс. 217, г). j⅛∣⅛ 59. 217, г рәсемендәге үрнәгенә таянып, болтлы тоташ- тыруның эскизын сызыгыз. Сырның диаметры d=10 мм, тоташтырылучы һәр детальнең калынлыгы 15 мм. Болт таякчыгының озынлыгы / = 45 мм. 169
Рас. 218. Шпильле тоташтыру 32.2. Шпильле тоташтыру¬ ларны сурәтләү. Шпилька дип ике очында да сыры булган таякчыкны атыйлар. Шпиль бер очы белән 1 деталендәге үтәли булмаган сырлы тишемгә сыр озынлыгында борып кертелә (рәс. 218). Аның икенче очына, астына шайба салып, гайканы боралар. Шулай итеп, беркете¬ лүче детальләрне бер-берсенә китереп кысалар (дет. 1 һәм 2). 2 деталендәге тишемнең диамет¬ ры шпилька диаметрыннан бе¬ раз гына зуррак була (рәс. 218). 219, ж рәсемендә бирелгән шпильле тоташтыруның һәр этабын карап китик. Башта детальдә сырланырга тиешле тишем һәм аның өстендә борау күрсәтелгән (рәс. 219, а), аннары —сырлы тишем, ә аннан өстәрәк метчик (әлеге сырларны ясау коралы, рәс. 219, б). Тишем өстендә (рәс. 219, в) аңа борып кертелгән шпилька (рәс. 219, г) күренеп тора, өстәрәк тоташтырылучы деталь сурәтләнгән. 219, е рәсемендә шайба шпилькага кидертелгән, өстәрәк гайка сурәтләнгән, һәм, ниһаять (рәс. 219, ж), шпильле тоташманың сызымы бирелгән. Гайка һәм шайбаны, болтлы тоташтырудагы кебек үк, гадирәк итеп, ягъни фаскалардан башка сурәтлиләр. Шпилькада фасканы шулай ук күрсәтмиләр. Шпильканың түбәнге очындагы сыр чиген күрсәтүче сызыкны аңа шпилька борып кертелгән деталь өслеге биеклегендә үткәрәләр (дет. 1, рәс. 219, ж). Тишемгә борып кертелгән сырлы таякчыкны ничек сурәтләргә кирәклеген игътибар белән карагыз. Тишемдәге сырның таякчык очы белән капланмаган өлешен генә күрсәтәләр (рәс. 220, а).Үтәли булмаган тишемнең түбәнге өлешен таякчык кермәгән итеп күр¬ сәтәләр. Күрсәтмәле булсын өчен, тишемнең түбәнге өлеше кыз- гылт-көрән төскә буялган. Тишемнең ахырында борау ясаган коник уем (батынкылык) күрсәтелә (рәс. 220, а к.). Аны түбәсе янындагы почмак 120° бу¬ лырлык итеп сызалар, ләкин почмакның үлчәме күрсәтелми. 220, б рәсемендә уемның диаметры тишем диаметрыннан зуррак килеп чыккан, бу мөмкин түгел, мондый ялгышны кабатламагыз. 170
Рас. 219. Шпильле тоташтыруның гадиләштерелгөн сурәте Штрихлау тоташ калын сызыкка кадәр булырга тиеш (рәс. 221, а), 221, б рәсемендә ул нечкә сызыкка кадәр үткәрелгән, ә бу дөрес түгел. Шпильле тоташтыруның сызымын сызу өчен, чагыштырма үлчәмнәрне сез, сыр диаметрына бәйле буларак, 219 нчы рәсемдә бирелгән бәйләнешләрдән чыгып исәпләргә тиеш булырсыз. Шпилька M10×60 язмасын болай андарга кирәк: шпилькада метрик сыр ясалган, аның диаметры 10 мм, ә озынлыгы 60 мм (борып кертелгән очына кадәр). 171
Рәс. 220. Сырлы тишемгә борып кертелгән шпильканың сурәте: а — дөрес; б — дөрес түгел Рәс. 221. Сырлы тишем сурәтендә штрихлау: а — дөрес; б — дөрес түгел Сызымга (рәс. 219, ж) карата булган сорауларга жавап бирегез; 1) Тоташма ничә детальдән тора? 2) Ни өчен киселештә штрихлау төрле юнәлештә башкарылган? 3) 4 һәм 5 детальләре ничек атала? 4) Сырлы тишем киселешендә штрихлауны нинди сызыкка кадәр дәвам итәргә кирәк? 5) Шпильле тоташманың сызымын сызу өчен, кирәкле чагыш¬ тырма үлчәмнәрне ничек табалар? 17 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Сырлы тоташтыру сызымнары 17 нче график эшкә карата күрсәтмә. Сырлы тоташтырулар¬ ның бер төренең сызымнарын натурадан сызганда бирелгән параграфтагы үрнәкләрдән файдаланыгыз. Стандарт тарафыннан кабул ителгән гадиләштерүләрне кулланыгыз. Үлчәмнәрне күр¬ сәтергә кирәкми. 33. Шпонлы һәм штифтлы тоташтыру сызымнары 33.1. Шпонлы тоташтыруларны сурәтләү. Детальләрнең сүтел¬ мәле тоташмаларының иң күп таралганы — шпонлы тоташтыру (рәс. 209 ны к.). Шпонка валны аңа урнаштырылган деталь: шкив, тешле тәгәр¬ мәч, маховик һ. б. белән тоташтыру өчен кулланыла. 172
Рәс. 222. Шпонлы тоташтыру детальләре Шкив вал белән бергә әйләнсен өчен, аларның икесендә дә пазлар (шпон канаучыклары) ясап, бу канаучыкларга шпонны урнаштыралар. 222 нче рәсемдә шпонлы тоташтыру детальләренең күрсәтмәле сурәтләре бирелгән. Аларны ничек тоташтырырга кирәклеге уклар белән күрсәтелгән. Призматик шпонка кулланылган тоташтыруның күрсәтмәле сурәтендә (рәс. 223), шпонка ачык күренсен өчен, втулканың киселеше күрсәтелгән. Чыгарма сызыклар өстендә цифрлар урнаштырылган. Алар детальләрнең номерлары белән тәңгәл киләләр. Тоташмага керүче детальләрнең сызымнары — 224 нче рәсемдә, ә җыю сызымы 225 нче рәсемдә бирелгән. Игътибар итегез, җыю сызымында шпонка киселмәгән итеп күрсәтелгән. Сезгә билгеле булганча, кисүче яссылык тоташ (бушлыгы булмаган) деталь буенча үткән очракларда шулай эшлиләр. Призматик шпонкалы тоташтыру сызымында зур булмаган ара¬ ны — шпонканың өске яссылыгы белән втулкадагы канаулыкның төбе арасындагы араны күрсә¬ тәләр. Җыю сызымында һәр шпонка¬ ның үз шартлы тамгаланышы бар. Мәсәлән, Шпонка 12 × 8 X 60 яз¬ масы призматик шпонканың мондый үлчәмнәрен аңлата: киң¬ леге 12 мм, биеклеге 8 мм, озын¬ лыгы 60 мм. Шпонка сегм. 8× 15 язмасын болай укыйлар: шпонка сегмент формасында, калынлыгы 8 мм, биеклеге 15 мм. Шпонка¬ ларның үлчәмнәре стандартлаш- 2 Рәс. 223. Шпонлы тоташтыру 173
Рас. 224. Шпонлы тоташтыру детальләренең сызымнары тырылган, шуңа күрә валдагы һәм втулкадагы шпон канаучык- ларының (пазларның) формасы һәм үлчәмнәре шулай ук стандарт¬ лаштырылганнар. Бу үлчәмнәрне тоташмага керүче валның диа¬ метрына бәйле буларак сайлыйлар. 4 нче таблицада (ГОСТ 23360—78 дән өземтә) валның диа¬ метры D, аңа тиңдәшле шпонкаларның үлчәмнәре (киңлеге Ь, биеклеге й), шпон пазларының тирәнлеге (вал өчен /, втулка өчен tl) күрсәтелгән. 4 нче таблица Призматик шпонкалар (мм ларда) Валның диаметры, D Шпонка кисемнәре- Пазларның тирәнлеге нең үлчәмнәре b × һ Вал t Втулка t. 17 дән зуррак, 22 гә кадәр 6x6 3,5 2,8 22 дән зуррак, 30 га кадәр 8x7 4,0 3,3 30 дан зуррак, 38 гә кадәр 10x8 5,0 3,3 38 дән зуррак, 44 кә кадәр 12x8 5,0 3,3 44 төн зуррак, 50 гә кадәр 14x9 5,5 3,8 50 дән зуррак, 58 гә кадәр 16 х 10 6,0 4,3 174
Рас. 226. Уку өчен сызым Мисал өчен, вал диаметры 18 мм булсын. Таблицадан шпон¬ каның үлчәмнәрен табабыз. Аның киңлеге b = 6 мм, биеклеге һ = 6 мм. Шпонканың озынлыгы / ны кирәкле чикләрдә сай¬ лап алалар. Аны 30 мм дип алыйк. Валдагы пазның тирәнлеге Γ=3,5mm, втулкадагы пазның тирәнлеге /,= 2,8 мм. АА 60. 4 нче таблицаны кулланып, әгәр дә валның диаметры 42 мм, шпонка озынлыгы 50 мм булса, призматик шпонка яр¬ дәмендә тоташтырганда шпонка һәм пазларның үлчәм¬ нәре нинди булуын ачыклагыз. 61. 226 нчы рәсемдә шпонка (дет. 3) ярдәмендә рычагны (дет. 1) вал белән (дет. 2) тоташтыру сурәтләнгән. Сорау¬ ларга ждвап бирегез: 1) 1 цифры (түгәрәктә) ярдәмендә күрсәтелгән ике кон¬ центрик әйләнә нәрсәне аңлата? 2) Арасыннан 3 цифрының угы (түгәрәктә) үтә торган ике горизонталь сызык нәрсәне аңлата? 3) 2 цифры (түгәрәктә) белән тамгаланган өслек кайсы детальләрнеке? 4) Ни өчен 4 һәм 5 цифрлары (түгәрәктә) белән тамга¬ ланган өслекләр штрихланмаган? Алар нинди детальләргә карый? 5) 6 цифры (түгәрәктә) белән тамгаланган өслек кайсы детальнеке? 33.2. Штифтлы тоташтыруларны сурәтләү. 209 нчы рәсемдә винт белән беркетелгән детальләрнең урыннан кузгалмауларын тәэмин итүче штифт Н күрсәтелгән. 175
.C×45, 2 фаска C×45∙ ~=3Γ50 * Белешмәләр өчен үлчәм Рас. 228. Штифтлы тоташтыруның күрсәтмәле сурәте Рәс. 229. Тоташманы җыю сызымы Цилиндрик һәм коник штифтларның сызымнары 227 нче рәсемдә бирелгән. Штифтлы тоташманың күрсәтмәле сурәте — 228 нче рәсемдә, җыю сызымы 229 нчы рәсемдә бирелгән. Штифт (дет. 3, рәс. 229) корпуста да (дет. 1, рәс. 229), валда да (дет. 2, рәс. 229) бер үк вакытта тишелгән тишемдә урнашкан. Әгәр дә кисүче яссылык аларның күчәрләре буенча үтсә, штифтларны киселештә, башка бушлыклары булмаган детальләр кебек үк, киселмәгән итеп күрсәтәләр. Штифтның тамгаланышына аның исеме, үлчәмнәре һәм стандарт номеры керә, мәсәлән, Цилиндрик штифт 5 х 30. Бу 176
цилиндрик штифтның үлчәмнәре: диаметры 5 мм, озынлыгы 30 мм икәнен аңлата. Коник штифт 10 × 70 язмасы коник штифтның кечерәк диа¬ метры 10 мм, ә озынлыгы 70 мм булуын күрсәтә. Штифтлы тоташтыруны кай¬ вакыт шпон ярдәмендә тоташты¬ рылган детальләрнең буйга күч¬ мәвен тәэмин итү өчен кулла¬ налар (рәс. 230). 4⅛ 62. Сызымны карагыз t Рәс. 230. Уку өчен сызым (рәс. 230) һәм сорауларга җавап бирегез: 1) Тоташма ничә детальдән тора? 2) Ни өчен 3 һәм 4 детальләре штрихланмаган? 3) 3 детале «Шпонка 14×9×36>> рәвешендә тамгалан¬ ган булса, аның үлчәмнәре нинди булыр? Аның сызымын һәм техник рәсемен ясагыз (рәс. 224 не к.). 34. Эшләнмәләрнең җыю сызымнары турында гомуми мәгълүматлар Җыю сызымында эшләнмәне җыелган рәвештә, аңа кергән барлык детальләре белән сурәтлиләр. Производствода, башта сызым буенча, һәр детальне ясыйлар. Аннан соң, җыю сызымы буенча, аларны эшләнмә килеп чыгар¬ лык итеп җыялар. 231 нче рәсемдә йодрыкчалы механизм моделенең күрсәтмәле сурәте бирелгән. Ул этәргечнең кайтмалы-йөреш хәрәкәтен тәэмин итәргә тиеш (дет. 6). Бу болай эшләнә. Тоткычның (дет. 3) әйләнүе валик (дет. 4) аша овал формасындагы йодрыкчага (дет. 5) бирелә, ә ул этәргечне хәрәкәткә китерә. 232 нче рәсемдә йодрыкчалы механизмны җыю сызымы бирел¬ гән. Аны игътибар белән тикшерегез. Сызым һәм хезмәт дәрес¬ ләреннән сезгә билгеле булган җыю сызымнары турындагы мәгъ¬ лүматларны исегезгә төшерегез, моның өчен түбәндәге сорауларга җавап бирегез: 1) Җыю сызымнарында күренешләрне урнаштыру турында нинди кагыйдәләр бар? Алар детальнең сызымында күренешләрне урнаштыру турындагы кагыйдәләргә туры киләләрме? 2) Җыю сызымнарын сызганда киселеш һәм кисемнәр кулла¬ ныламы? 12 К6/119 177
3) Эшләнмәгә кергән де¬ тальләрнең исемнәре сызым¬ нарда кайда күрсәтелә? 4) Җыю сызымнарында эш¬ ләнмәгә кергән детальләрнең барлык үлчәмнәрен дә күрсә¬ тергә кирәкме? Ни өчен? 5) Чыгарма сызык киштәлә¬ рендә язылган цифрлар нәрсәне андата? Җыю сызымнары (рәс. 232), деталь сызымнары кебек үк, шул ук сурәтләрне: күренешләр, киселешләр, кисемнәрне эченә ала. Күренешләрне проекцион бәйләнештә урнаштыралар. Төп күренешләрдән тыш, урындагы күренешләр дә кулланыла. Мәсә¬ лән, 232 нче рәсемдә А угы юнәлешендәге күренеш тә би¬ релгән. Ул тоткычның форма¬ сын аңлата. Җыю сызымнары гадәттә киселеш һәм кисемнәрне дә эченә ала. Бу эшләнмәнең төзелешен аңларга ярдәм итә. 232 нче рәсемдәге киселештә йодрыкча (дет. 5) күрсәтелгән. Урындагы киселешләр этәргечнең (дет. б) терәк белән (дет. /), тоткычның (дет. 3) тотка (дет. 2) һәм валик белән (дет. 4), валикның йодрыкча белән тоташу ысулларын ачыклыйлар. Читкә чыгарылган кисем ныклык кабыргасы булган терәкнең формасын ачыклый. Детальләрнең сызымнарындагы кебек үк, җыю сызымнарының астагы уң як почмагында төп язманы урнаштыралар. Анда эш¬ ләнмәнең исеме һәм аңа кагылышлы башка бирелмәләр күрсәтелә. Җыю берәмлегенә кергән детальләрнең исемнәрен ничек белер¬ гә соң? 34.1. Спецификация. Аның белән сез хезмәт дәресләрендә очрашкан идегез. Бу таблица эшләнмәгә керүче детальләр ту¬ рындагы төп мәгълүматны эченә ала. Ул А4 форматлы аерым битләрдән тора. Өйрәтү өчен кулланылган сызымнарда, А4 фор¬ матлы сызымнарда бу таблицаны төп язмадан өстә урнаштыралар. 233 нче рәсемдә өйрәтү сызымнары өчен төп язма һәм специ¬ фикация китерелгән. 178
тиш. 116 Барлык үлчәмнәр белешмәдән алынган J8. 50 Тотка (деталь 2) күрсәтелмәгән Поз Исеме Саны Материалы Искәрмә 1 Терәк 1 Алюминий 2 Тотка 1 Корыч 3 Тоткыч 1 Алюминий 4 Валик 1 Корьм 5 Йодрыкча 1 Корыч 6 Этәргеч 1 Корьм 7 Винт M4×10 1 Корьм Сызды Йодрыкчалы Тикшерде механизм Мәктәп с-ф | | № Рэс. 232. Йодрыкчалы механизмны җыю сызымы 7* 179
1.. — г- ———— Λ*- I Поз. Исеме Саны Материалы Искәрмә i 1 2 3 1 "' ⅜a- Сызды ЭШЛӘНМӘНЕҢ ИСЕМЕ z.. Тикшерде Мәктәп с-ф Дата Бирем № ∖ ⅛ . — 20 •Ч* 20 ЮЦ... .. ⅞Bk,. 1 "*r∙ — —— ■— '∙~∙-'~ w~j Рәс. 233. Өйрәтү сызымнары өчен төп язмалы спецификация Спецификациянең беренче графасында эшләнмәгә кергән детальләрнең тәртип номерларын (позицияләрен) күрсәтәләр. Номерларны өстән аска таба язалар. Икенче графада детальләрнең исемнәре языла. Стандартлаш¬ тырылган детальләр өчен шунда ук аларның тамгаланышларын да күрсәтәләр. Мәсәлән, 232 нче рәсемдә 7 нче позициядә «Винт М4х 10» дип язылган. Өченче графада эшләнмәгә кергән детальләр саны күрсәтелә. Дүртенче графада деталь ясалган материалның маркасы языла (производство сызымнарында бу графа булмый). Соңгы графа — «Искәрмәләр» — спецификациядә каралмаган өстәмә бирелмәләр өчен билгеләнгән. Спецификациядә детальгә бирелгән позиция номерларын сы¬ зымда тиешле сурәтләр янына язалар. Аларны детальнең сурәтендә нокта белән тәмамланучы авыш чыгарма сызыклардан өстәрәк — киштәдә күрсәтәләр.Чыгарма сызыкларны һәм киштәне тоташ нечкә сызыклар белән бирәләр. Детальнең сурәтен табу өчен спецификация буенча аның номерын ачыклыйлар, аннан соң аны сызымда эзләп табалар; чыгарма сызык беткән урында тиешле сурәт урнашкан булыр. Җыю сызымында позицияләрнең номерларын табуны җиңел¬ ләштерү өчен киштәләрне (горизонталь буенча) юлларга яки (вертикаль буенча) колонкаларга төркемлиләр. Чыгарма сызык һәм цифрларны урнаштыруның бер варианты 234, а рәсемендә бирелгән. Беренче алты позиция — колонкага, 180
калганнары бер юлга җыелган. Позицияләрне деталь күренмә итеп сурәтләнгән күренештә яки киселештә күрсәтәләр. Бер үк урынга беркетелә торган детальләр төркеме (мәсәлән, болт, гайка, шайба) өчен уртак чыгарма сызык кул¬ лану рөхсәт ителә (рәс. 234, б). Бу очракта киштәләрне нечкә вертикаль сызык белән тоташ¬ тыралар. Позицияләрне күрсәтүче цифрларны үлчәм саннары цифрларыннан зуррак итеп язалар. Рәс. 234. Номерлары куелган чыгарма сызыкларның торышы: а — гомуми кагыйдә; б — детальләрнең төркемнәре өчен 4 ⅛ 63. 232 нче рәсемдәге сызымга караган сорауларга җавап бирегез: 1) Эшләнмә ничек атала? 2) Сызымдагы сурәтләрне атап чыгыгыз. 3) 2 детале ничек атала? 4) 9 деталенең формасы һәм үлчәмнәре нинди? 5) Эшләнмәгә ничә деталь керә? 34.2. Җыю сызымнарындагы киселешләр. Алда әйтелгәнчә, йодрыкчалы механизмның җыю сызымы (рәс. 232 не к.) киселеш¬ ләрне эченә ала. Штрихлауга игътибар итегез. Сызымнан янәшә урнашкан детальләрнең капма-каршы юнәлешләрдә штрихлану¬ лары күренә. Нәкъ шуны ук 217 нче һәм 219 нчы рәсемнәрдә күреп була, аларда детальләрнең иң гади тоташмаларының сурәтләре бирелгән. Алар шулай ук җыю сызымнарына мисал булып тора. Ни өчен соң сызымда күрше детальләр төрле якка юнәлтеп штрихланганнар? Бу — күрше детальләрне штрихлау буенча аерып, сызымнарны укуны җиңеләйтү өчен эшләнә. Әгәр дә киселешкә орынып торучы детальләрнең өчесе яисә күбрәге эләксә (рәс. 236, г ны к.), штрихлау сызыклары арасын үзгәртергә яки аларны бер-берсенә карата күчерергә кирәк. Зуррак детальләрне сызыклар арасын зуррак калдырып штрихлыйлар. Ләкин бирелгән детальнең барлык киселешләре һәм кисемнәре өчен штрихлау бер якка, бер үк авышлык һәм штрихлар арасы бер үк булырлык итеп башкарылырга тиеш (рәс. 232, дет. 1 не к.). 181
Pθc. 235. Күнегүләр өчен биремнәр Кисемнең сызымда киндеге 2 мм яисә аннан да кимрәк булган тар мәйданнарын каралтып күрсәтәләр (рәс. 236, г ны к.). Йодрыкчалы механизмның 2, 4, 6 һәм 7 детальләре (рәс. 232, к.), сызымда киселеш яссылыгына эләксәләр дә, киселмичә күрсә¬ телгәннәр. Сезгә билгеле булганча, болтлар, винтлар, шпилькалар, заклепкалар, шпонкалар, күчәрләр, валлар һәм бушлыклары булмаган башка детальләр, әгәр дә кисүче яссылык аларның күчәрләре буенча юнәлтелгән булса, киселми торган итеп күрсә¬ теләләр. Шарчыклар һәрвакытта да киселмичә күрсәтелә. Әгәр дә бушлыклары булмаган детальләрдә зур булмаган батын¬ кы урын булса, 232 нче рәсемдәге кебек, урындагы киселеш кулланыла (дет. 4). Биредә урындагы киселеш винт өчен билге¬ ләнгән сырлы тишекнең формасын ачыклау өчен кулланыла. Әгәр дә 2, 4, 6 һәм 7 тоташ детальләрен кисеп штрихласак, аларның формаларын ачыклау кыенрак булыр, җыю сызымы да бик үк аңлашылып бетмәс иде. 4 ⅛ 64. Йодрыкчалы механизм сызымына караган (рәс. 232 не к.) сорауларга җавап бирегез: 1) Ни өчен сызымда этәргеч штрихланмаган? 182
Рас. 236. Күнегүләр өчен биремнәр 2) Терәк янындагы штрихлауның юнәлешен үзгәртмичә (дет. /), читкә чыгарылган кисемне каршы якка таба штрих¬ ларга мөмкинме? 3) Нинди очракларда кисемне каралтырга ярый? 4) Валик сурәтендәге урындагы киселеш нинди максат¬ ларда эшләнгән? 5) Киселеш яссылыгына винт эләккәнме? Ни өчен ул штрихланмаган? 65. Дәфтәрегездә бирелгән сурәтләрне сызыгыз һәм болтлы тоташманың детальләре киселешен штрихлагыз (рәс. 235, а ны к.). 66. Дәфтәрегездә бирелгән сурәтләрне сызыгыз һәм шпильле тоташманың детальләре киселешен штрихлагыз (рәс. 235, б ны к.). 67. Дәфтәрегездә бирелгән сурәтләрне сызыгыз һәм эшләнмә составына кергән кисәкләрнең позицияләре номер¬ ларын күрсәтегез (рәс. 236, а, б, в, г). 68. Дәфтәрегездә бирелгән сурәтләрне сызыгыз һәм кирәкле киселешләрне төзегез (рәс. 237, а, б, в). 34.3. Җыю сызымнарындагы үлчәмнәр. Җыю сызымнарында аерым детальләрнең үлчәмнәрен күрсәтмиләр (рәс. 232 не к.). Мондый сызымнарда эшләнмәдә детальләрне бер-берсенә карата дөрес урнаштыру, җыю берәмлеген ачыклау өчен кирәк булган үлчәмнәрне генә күрсәтәләр. Аларга, мисал өчен, җыю берәм¬ лекләренең икесен тоташтыру өчен кирәк булган болт тишеклә¬ ренең үзәкләре арасын билгели торган үлчәмнәр керә (232 нче рәсемдә бу 38 һәм 56 үлчәмнәре). Өстәвенә габарит (203...217, 116 һәм 50 — 232 нче рәсемдә) һәм ялгау үлчәмнәрен күрсәтә¬ ләр. 183
δ) Рас. 237. Күнегүләр өчен биремнәр ©1. Җыю сызымнарында эшләнмәгә керүче барлык деталь¬ ләрнең дә үлчәмнәрен күрсәтергә кирәкме? 2. 232 нче рәсемдә сурәтләнгән эшләнмәнең габарит үлчәмнәрен әйтеп бирегез. 3. 232 нче рәсемдәге җыю сызымында күрсәтелгән 38 һәм 56 үлчәмнәре нинди максатларда бирелгән? 35. Җыю сызымнарын уку тәртибе Җыю сызымнарын билгеле бер эзлеклелектә укырга кирәк: 1. Эшләнмәнең исемен табарга. Аның исемен белгәч (ул төп язмада күрсәтелә), сызымны уку җиңелрәк. Мәсәлән, «авторучка», «слесарь кыстыргычы» исемнәре аларның кулланылышы турында гына түгел, бәлки бу эшләнмәләрнең төзелеше турында да күзаллау булдыралар. 2. Сызымда нинди сурәтләр (күренешләр, киселешләр, кисем¬ нәр) бирелүен ачыкларга. Аларны чагыштырып, без эшләнмә турында гомуми күзаллау булдырабыз. 184
3. Спецификациядән файдаланып, һәр детальнең сурәтен җен¬ текләп карарга. Моның өчен спецификация буенча беренче деталь¬ нең исемен һәм аңа караган бирелмәләрне ачыкларга кирәк була. Аның позициясенең тамгаланышыннан детальнең сурәтен табалар. Детальнең сызымдагы барлык сурәтләрен чагыштырып, аның формасын билгелиләр. Башка барлык детальләр белән дә эзлекле рәвештә нәкъ шулай эшлиләр. Детальнең исеме буенча сызымда аның сурәтен тизрәк аерып алып була. Мисал өчен, «болт», «штифт», «втулка», «гайка» сүз¬ ләрен укыгач, сез аларның формасын да, аларның сызымда ничек сурәтләнүен дә күз алдына китерәсез. 4. Детальләр үзара (сыр, шпонка, штифт һ. б. ярдәмендә) ничек тоташтырылуларын белергә. Эш вакытында эшләнмәнең хәрәкәтле кисәкләренең ничек күченгәнлеген ачыкларга. 5. Сызымда китерелгән башка бирелгәннәрне (үлчәмнәр, техник таләпләр һ. б.) табарга. Мисал өчен, җыю сызымын укып карыйк (рөс. 238). Аңа карата сораулар сезнең җыю сызымын уку эзлеклелегендә бирелер. Башта аларга үзлегегездән җавап бирергә тырышып карагыз. Җыю сызымына сораулар 1. Эшләнмә ничек атала? 2. Сызымда нинди сурәтләр бирелгән? 3. Эшләнмә ничә детальдән тора? 1, 2, 6 детальләре ничек атала? Аларның формасы нинди? 4. Кайсы детальләр үзара ничек тоташтырылган? 3, 4, 5 һәм 6 детальләренең, шулай ук 1 һәм 2 детальләренең тоташтырылу үзенчәлекләрен күрсәтегез. Каретка һәм таякчык ничек тоташ¬ тырылган? 5. 7 деталендә нинди сыр ясалган? Хәзер үзегезнең җавапларыгызны тикшерегез. Җыю сызымына карата сорауларга җаваплар: 1. Эшләнмә «рейсмус» дип атала. 2. Тоташманың киселешләре белән бергә төп күренеше, кисем һәм А — А киселеше бирелгән. 3. Эшләнмә җиде детальдән тора. 1 детале «нигез» дип атала. Аның формасы кисек конус рәвешендәге фаскалары булган төрле диаметрлы ике цилиндрдан тора. Детальнең күчәре буйлап метрик 185
,MfO Φ90 Барлык үлчәмнәр белешмәдән алынган Поз. Исеме Саны Материалы Искәрмә 1 Нигез 1 Корыч 2 Таякчык 1 Корыч 3 Сызгыч 1 Корыч 4 Каретка 1 Корыч 5 Гайка 1 Корыч 6 Кысу винты 1 Корыч 7 Винт М2.5" 8 1 Корыч Сызды Тикшерде Рейсмус Мәктәп с-ф _1Г Рэс. 238. Уку өчен сызым сыр ясалган цилиндрик тишем тишелгән. Зуррак цилиндрның аскы өлеше цилиндр рәвешендә кырып ясалган (239 нчы рәсемдә деталь¬ ләрнең күрсәтмәле сурәтләре бирелгән). 186
2 детале «таякчык» дип атала. Тулаем алганда, ул сфе¬ рик түтәле цилиндр рәвешен¬ дәге таякчыктан гыйбарәт. Детальнең аскы өлешендә сыр ясалган. Ул диаметры зур¬ рак булган, ике ягыннан яссы кисем белән чикләнгән ци¬ линдрга килеп җиткән. 6 детале «кысу винты» дип атала. Ул диаметрлары төрле булган ике цилиндрдан тора. Аларның кечерәгендә сыр яса¬ лып, очында кисек конус рәвешендәге фаска алынган. Цилиндрның зуррагында, кү¬ чәргә перпендикуляр итеп, үтәли цилиндрик тишем ти¬ шелгән. 4. Рейсмусның детальләре ике төрле ысул белән тоташ¬ тырылган: 1) сыр ярдәмендә (7 һәм 2, 4 һәм 7, 5 һәм 6 детальләре); 2) ирекле бәйләнештә Рәс. 239. Рейсмус детальләре (2 һәм 4, 3 һәм б). 3, 4, 5 һәм 6 детальләрен тоташтыруның үзенчәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: аларны беркетү 5 детален борып керткәндә, 6 деталенең 4 детале тишемендә күчүе белән бергә үтәлә. Биредә 3 детале төрле биеклектә теләсә нинди почмак ясап урнашырга мөмкин. Каретка (дет. 4) таякчыкка (дет. 2) кидертелә һәм винт (дет. 7) ярдәмендә беркетелә. 5. 7 винтында тышкы диаметры 2,5 мм булган метрик сыр ясалган. Бу турыда сез винтның спецификациядә бирелгән там¬ галанышыннан белә аласыз. 69. 240 нчы рәсемдәге җыю сызымын 35 нче параграфта күрсәтелгән план буенча укыгыз. 240 нчы рәсемдә бирелгән җыю сызымына аңлатмалар. Вилка электр чыбыгын штепсельле розетка белән ялгый. 1 корпусының урта өлешендәге тишем аша 187
4-4 Поз. Исеме Саны Материалы Искәрмә 1 Корпус 1 Пластмасса 2 Контакт 2 Җиз 3 Прокладка 1 Картон 4 Штырь 2 Җиз 5 Гайка М4 2 Корыч Сызды Вилка Тикшерде Мәктәп с-ф 1 1 n° Рэс. 240. Уку өчен сызым 188
үтүче чыбык 3 прокладкасы белән кысыла һәм 5 гайкасы ярдәмендә 4штырена беркетелә. 2 контакт¬ лары 4 штырьларын беркетәләр һәм өстән тагын бер вилканы то¬ таштыру мөмкинлеген бирәләр. Җыю сызымын аңлауны җиңе¬ ләйтү өчен 241 нче рәсемдә вилка¬ ның күрсәтмәле сурәте бирелгән. Рэс. 241. Вилка 36. Җыю сызымнарында шартлылык һәм гадиләштерүләр Җыю сызымнарын дөрес уку өчен аларны сызганда кулланыла торган шартлы килешүләрне һәм гадиләштерүләрне белергә кирәк. Аларның кайберләрен карап китик. Детальнең чик яки арадагы торышы. 232 нче рәсемдә этәргечнең сурәте ике нокталы штрих-пунктирлы нечкә сызык белән өскә таба дәвам ителгән. Бу нәрсәне аңлата. Этәргеч өскә таба хәрәкәт итә дә кире баштагы торышына кайта. Җыю сызымнарында детальнең чик яки арадагы торышы ике нокталы штрих-пунктирлы нечкә сызык белән күрсәтелә. А күренешендә (рәс. 232 не к.) тотка (дет. 2) күрсәтелмәвенә игътибар итегез. Әлеге детальнең формасы башка сурәтләрдән чыгып билгеләнә. Бу күренештә ул сырланган тишеме булган тоткычның бер өлешен каплап торыр иде. Мондый очракларда детальне күрсәтмиләр, ө сызымда язалар: «Тотка (дет. 2) күрсә¬ телмәгән». Чиктәге детальләрне сурәтләү. Кайвакытта җыю сызы¬ мында бирелгән эшләнмәгә кермәүче детальләрне күрсәтергә кирәк була. Мондый детальнең бер кисәге 248 нче рәсемдә күрсәтел¬ гән. Аның өстеннән нечкә сызык белән йөртеп чыгалар. Болай эшләү аны эшләнмәгә керүче детальләрдән аеру мөмкинлеген бирә. Тыгызлау җайланмаларын сурәтләү. Сыеклык, пар яки һава чыкмасын өчен, төрле кран, вентильләр һәм үткәргеч торбаларның хәрәкәттәге детальләре арасына тыгызлагычлар куялар. 189
Аларның берсе — сальник җайланмасы (рәс. 242). Анда тыгыз¬ лаучы тутырма сыйфатында майланган киндер сүсе кулланыла, аңа кысучы втулка ярдәмендә басым ясала. Втулка (ул 1 цифрлы ук белән күрсәтелгән) детальнең корпусына сыр ярдәмендә тоташ¬ тырылган. Втулканы борып, тутырманы кысалар, шуның нәти¬ җәсендә ул цилиндрик күчәргә бик тыгыз ятып тора. Сызымда тутырма (ул 2 цифрлы ук белән күрсәтелгән), металл булмаган материал буларак, шакмаклап штрихланган (рәс. 198 не к.). Сальник җайланмаларын сызымда күрсәткәндә, кысучы втул¬ каны һәрвакытта да өске (баштагы) торышында сурәтлиләр. Сурәтләрнең санын һәм үлчәмнәрен киметү. Җыю сызымнарында, деталь сызымнарындагы кебек үк, сурәтләрнең санын киметү өчен, күренешнең яртысын киселешнең яртысы белән берләштерергә мөмкин (рәс. 242 һәм 243). Шулай ук күре¬ нешнең кисәге белән киселешнең кисәген берләштерергә мөмкин. Масштабны киметмичә, сурәтнең үлчәмен кечерәйтү өчен, өзү кулланалар (рәс. 242, өстән күренеш). Бертөрле элементларны сурәтләү. Җыю сызымнарында бертөрле берничә элемент урынына аларның бары тик берсен генә сурәтләү рөхсәт ителә. Мисал өчен, 243 нче рәсемдә гайкалы бер генә болт сурәтләнгән (дет. 3 һәм 4). Башкаларының торышы үзәк сызыкларының киселеше аша күрсәтелгән. 242 нче рәсемдә болтка көйләнгән бертөрле дүрт тишемнең берсе генә күрсәтелгән. Рәс. 242. Сальник җайланмасы 190 Рәс. 243. Кабатланучы элементларны шартлы сурәтләү
70. Җыю сызымнарында детальнең чик яки арадагы торышын нинди сызык белән күрсәтәләр? Болай сурәтләүне кайчан кулланалар? 71. Җыю сызымындагы мондый язуны ничек аңларга: «Тотка (дет. 2) күрсәтелмәгән»? 72. Җыю сызымнарында кайчан детальнең өстеннән төп сызык белән түгел, нечкә сызык белән йөртеп чыгалар? Бу нәрсәне аңлата? 73. Әгәр дә эшләнмәнең тышкы күренешен дә, эчке төзе¬ лешен дә күрсәтергә кирәк булса, җыю сызымындагы сурәт¬ ләр санын ничек киметеп була? 18 НЧЕ ПРАКТИК ЭШ Җыю сызымнарын уку 1. 244—248 нче рәсемнәрдә —биш төрле эшләнмәнең җыю сызымнары, ә 249 нчы рәсемдә алты эшләнмәнең күрсәтмәле сурәтләре бирелгән. Аларның кайберләре (барысы да түгел) 244—248 нче рәсемнәрдә бирелгән. Хәрефләр белән тамгаланган кайсы күрсәтмәле сурәтләрдә җыю сызымнарында да булган эшләнмәләр китерелгәнлеген ачыклагыз. Дәфтәрегездә күрсәтмәле сурәтләрнең кайсысында нинди эшләмәнең бирелгәнлеген язып куегыз. Язуның формасы: «Күрсәтмәле А сурәтендә... китерелгән» (эшләнмәнең исемен җыю сызымыннан алыгыз). Җыю сызымнарының кайберләрендә күрсәтмәле сурәт¬ ләрнең бирелмәгәнлеген истән чыгармагыз. 2. 244—248 нче рәсемнәрендә укытучы күрсәткән җыю сызымнарын 35 нче параграфта бирелгән эзлеклелекне сак¬ лап укыгыз. Сорауларга җавапны (шул исәптән өстәмәлә¬ ренә дә) язма рәвештә бирегез. Җыю сызымнарына өстәмә сораулар 244 нче рәсемгә 1) Ни өчен деталь 3 штрихланмаган? 2) Ни өчен деталь 2 аркылы-торкылы штрихланган? 245 нче рәсемгә 1) Б — Б сурәте киселешме яки кисемме? 2) Ул ни өчен бирелгән? 191
56 EE≡3a Φ92 ⅛muιu Φ5 Поз Исеме Саны Материалы Искәрме 1 Нигез 1 Корыч 2 Тоткыч 1 Пластмасса 3 Болт M6x55 1 Корыч 4 Боҗра 1 Корыч Сызды Ишек тоткасы Тикшерде Мәктәп с-ф I !£ Рэс. 244. Уку өчен сызым 192
А 30...78 А поз. 1 Б-Б Поз. Исеме Сань; Материалы Искәрмә 1 Көянтә 1 Корыч 2 Кысу винты 1 Корыч 3 Эләктергеч 2 Корыч 4 Чикләгеч 2 Корыч 5 Винт M8×12 2 Корыч Сызды Салдыргыч Тикшерде Мәктәп с-ф I 12£ Рэе. 245. Уку өчен сызым 13 К6/119 193
70 190 ∏aι Исеме Саны Материалы Искәрмә 1 Нигез 1 Корыч 2 Плита 1 Корыч 3 Втулка 1 Корыч 4 Тоткыч 1 Корыч 5 Штифт 6 * 45 2 Корыч б Винт М8 * 45 2 Корыч Сызды Кондуктор Тикшерде Мәктәп с-ф I Jk Рәс. 246. Уку өчен сызым 194
0019 zε Рәс. 247. Уку өчен сызым 13* 195
д-д б-Б *4,2 2тщи в-В Эшкәртелүче деталь 1_/ г ⅜Γ7⅛Γ-1 1 j Поз Исеме Саны Материалы Искәрмә 1 Плита 1 Корьн 2 Втулка 2 Корыч 3 Махсус винт 1 Корыч 4 Ыргак 1 Корыч 5 Винт М8 * 4 1 Корыч Сызды Кондуктор Тикшерде Мәктәп с-ф I I w° Рэс. 248. Уку өчен сызым 196
Рас. 249. Күнегүләр өчен бирем 197
246 нчы рәсемгә 1) Фронталь киселеш ни өчен кирәк? 2) 5 деталенең формасы нинди? 247 нче рәсемгә 1) Ни өчен 3 детале аркылы-торкылы штрихланган? 2) Ни өчен 1 һәм 2 детальләре төрле юнәлештә штрихланган? 248 нче рәсемгә 1) Эшкәртелүче деталь нинди сызык белән сурәтләнгән? 2) Ни өчен махсус винт (дет. 3) А—А киселешендә штрих¬ ланмаган, ә Б — Б киселешендә штрихланган? 3. Укытучы тәкъдим иткән бер-ике детальнең техник рәсем¬ нәрен ясагыз. Бу эшне башкарырга сезгә тиңдәшле күрсәтмәле сурәт ярдәм итәр. 18нче номерлы практик эштә кулланылган җыю берәмлекләренең билгеләнеше һәм төзелеше 1. Ишек яңагына тотканы (рәс. 244) шөрепләр ярдәмендә беркетәләр, алар өчен нигездә (дет. 7) гишемнәр тишелгән. Тотка винт белән тоташтырылган нигездән һәм тоткычтан тора (дет. 3). 2. Салдыргыч (рәс. 245 не к.) — шкив, подшипник һәм башка детальләрне валдан салдыру өчен кулланыла торган җай¬ ланма. Салдыргычның төп детальләре: көянтә (дет. /), аңа эләктер¬ гечләр (дет. 3) һәм кысу винты (дет. 2) кидертелә. Эләктергечләр көянтәдән шуып төшмәсен өчен, винтлар (дет. 5) белән берке¬ телгән чикләгеч (дет. 4) куелган. Сүтелүче җайланманы эләктергечләрнең чыгынтыларына ур¬ наштыралар. Детальләрне салдыру кысучы винтны әйләндерү юлы белән башкарыла, моның өчен аның тишеменә таяк (рычаг) тыгылган була. 3. Махсус ждйланма (рәс. 246 ны к.) — кондуктор — плиталарда тишем тишкәндә кулланыла, бу очракта аның турыпочмаклы чыгынтысы бар. Кондукторның нигезе (дет. 7) плитага (дет. 2) штифтлар (дет. 5) һәм винтлар (дет. 6) ярдәмендә тоташтырылган. Плитаның өстендә юнәлтүче втулка (дет. 3) була, ә ян ягына тоткыч (дет. 4) борып кертелгән. 198
Тишем тишкәндә эшкәртелүче детальнең чыгынтысы нигезнең турыпочмаклы тишеменә кертеп урнаштырыла, ә борау өстән втулка аша юнәлтелә. 4. Ролик (рәс. 247 не к.) авыр предметларны күчергәндә таяныч булып хезмәт итә. Аларны берничә данәдән торган җыелмалар рәвешендә кулланалар. Резина шинлы (дет. 3) роликны (дет. 2) нигезгә (дет. 7) болт (дет. 4) һәм шайба (дет. 6) белән гайка (дет. 5) ярдәмендә беркетәләр. 5. Капламалы кондукторны (рәс. 248 не к.) бу очракта эшкәр¬ телүче детальдә 0 4,2 ике тишем тишкәндә кулланалар. Кон¬ дукторның махсус винтын (дет. 3) бораулау станогының өстәленә беркетәләр. Эшкәртелүче детальне урнаштыргач, аның өстенә плита (дет. 7) салалар, плитаны ыргак белән (дет. 4) ныгытып куялар. Ыргак кондуктор плитасын җиңел генә һәм тиз ныгыту мөм¬ кинлеге бирә. Плитага тыгыз итеп урнаштырылган втулка (дет. 2) борауны юнәлтә. 37. Детальләштерү турында төшенчә Берничә детальдән торган эшләнмәне җыю сызымнары буенча җыялар. Башта детальләрне ясыйлар, ә моның өчен производ¬ ствоны аларның сызымнары белән тәэмин итәргә кирәк була. Берничә детальдән торган эшләнмәләрнең сызымнары буенча детальләрнең һәркайсының сызымын сызу детальләштерү дип атала. Детальләштерү процессының асылы 250 нче һәм 251 нче рәсем¬ нәрне чагыштырудан аңлашылыр. Сызымы һәм күрсәтмәле сурәте 250 нче рәсемдә бирелгән терәк уйда аерым детальләргә бүлгә¬ ләнгән (рәс. 251, а). 251, б рәсемендә ике детальнең сызымнары бирелгән: кагыйдә буларак, алар төрле күрсәтмәләрне, шул исәп¬ тән детальне ясау технологиясе белән бәйләнешлеләрен дә үз эчләренә алалар. Биредә ул тамгаланышлар бирелми. Аларны машина төзелешенә кагылышлы сызым практикумы дәресләрендә өйрәнәләр. Эшне җиңеләйтү өчен детальләштерүнең түбәндәге тәртибен тәкъдим итәбез: 1. Эшләнмәнең сызымын 35 нче параграфта бирелгән эзлек- лелектә укып чыгарга, детальләрнең формасына, аларның билгелә¬ нешенә һәм үзара бәйләнешенә аеруча зур игътибар итәргә. 2. Эшләнмәне уйда аерым детальләргә аерырга. 3. Сызымнары сызылмый торган, стандартлаштырылган деталь¬ ләрне аерып алырга. 199
Поз. Исеме Саны Материалы Искәрме 1 Корпус 1 Корыч 2 Ирнәү 2 Корыч 3 Винт M12×60 1 Корыч 4 Шпилька M12×60 2 Корыч 5 Гайка М12 2 Корьн Сызды Терәк Тикшерде Мәктәп с-ф I I n° Рәс. 250. Терәкнең җыю сызымы һәм күрсәтмәле сурәте 200
δ) Рәс. 251. Терәкнең детальләре: а — күрсәтмәле сурәте; б— «корпус» детале сызымы; в — «ирнәү» детале сызымы Рәс. 252. Шплинт (беркеткеч) 201
4. Һәр детальне сызу өчен кирәк булган сурәтләрнең санын ачыкларга. Детальләштерелергә тиешле сызымнан күчермәсен алырга ярамый. Мисал өчен, 250 нче рәсемдә винт (дет. 5) өч күренеш аша бирелгән. Бу детальнең сызымы өчен ике күренеш җиткән һәм, киресенчә, терәк (дет. /) 232 нче рәсемдә өч күренеш һәм кисем аша бирелгән, ә бу детальнең сызымы биштән дә ким булмаган сурәтне эченә алырга тиеш. 5. Детальләрнең үзара бәйләнештә булган, ягъни башка деталь¬ ләрнең өслекләре белән үзара тәэсир итешүче өслекләрне табарга. Мондый өслекләргә, мәсәлән, штифт һәм аңа тиңдәшле тишем өслекләре керә (рәс. 246 ны к.). Үзара бәйләнештә булган өслекләрнең үлчәмнәрен бер-берсенә яраштырырга кирәк. Бу, мәсәлән, втулканың тышкы һәм ул тыгызлап кертелә торган тишемнең диаметры бер үк зурлыкта булырга тиешлеген аңлата (рәс. 248 не к.). Детальләштергәндә, аеруча үлчәмнәрне күрсәткәндә, белеш¬ мәләрдән файдаланырга кирәк. Мәсәлән, шпоннар өчен паз үл¬ чәмнәре 33.1 нче бүлектә бирелгән тәкъдимнәргә туры килерлек итеп сайланырга һәм күрсәтелергә тиешләр; сырлы эшләнмә¬ ләрнең үлчәмнәре 31.3 нче һәм 32.2 нче бүлекләрдә бирелгән тәкъ¬ димнәргә җавап бирергә тиешләр. Ниһаять, нәрсә дә булса онытылган яисә беренче тапкыр очраган булса, белешмәдән файдалану максатка ярашлы булыр. Мисал өчен, җыю сызымы спецификациясендә «Шплинт 1,5x15 ГОСТ 397—79» тамга¬ ланышы очрады, ди. Сез деталь нинди формада булуын да, бу язмадагы цифрларның нәрсә аңлатканлыгын да белмисез, ди. Белешмәдән детальнең формасы 252 нче рәсемдә күрсәтелгәнчә булуын беләбез. Тамгаланышны болай аңларга кирәк: шплинт диаметры </=1,5 мм булган тишекләр өчен билгеләнгән, аның озынлыгы 15 мм. Сызымнарны укыганда һәм аларны сызганда белешмәләр куллану, шул исәптән контроль эшләр башкарганда алардан файдалану хәтергә көч китерми, яңа мәгълүматларны күбрәк тупларга мөмкинлек бирә, эшне башкаруны тизләтә. Детальләштергәндә детальнең һәркайсын, форматы сайлап алынган масштабка туры килерлек итеп, аерым биттә сызарга кирәк. Төп язма өчен мә!ълүматның күбесен җыю сызымындагы спецификациядән алалар. Детальләштерүгә бер мисал карап китик. 253 нче рәсемдә кривошипның (терсәкнең) күрсәтмәле сурәте бирелгән. Кривошип, хәрәкәтне шатуннан валга биреп, пешкәкнең йө¬ реш хәрәкәтен валның әйләнү хәрәкәтенә әверелдерә. 254 нче рәсемдә кривошипның сызымы бирелгән. Ул иңсә (дет. /) 202
ярдәмендә вал (дет. 5) белән тоташтырылган, эксцентрик урнашкан бармактан (дет. 2) гыйбарәт, кривошип валның әйләнмә хәрәкәтен тәэмин итә. Пешкәккә бәйле шатун шар¬ нир ярдәмендә кривошип бар¬ магы белән тоташтырыла. Рәс. 253. Кривошип Сызымны укып (рәс. 254), спецификациядән сызымда кривошип сурәтләнгәнлеген беләбез. Төп күренеш һәм ки¬ селеш бирелгән. Төп күренеш урындагы киселешне эченә ала. 3 деталенең сурәте дә урындагы киселешне эченә ала. 6 детале — болтның башы — алтыпочмаклы призма рәве¬ шендә. Болтның төп үлчәмнәре: сыр М6, таякчыкның озынлыгы 25 мм. Боларны без специ¬ фикациядән белә алабыз. Стандарт номеры билгеле булганда, «ачкычка карата үлчәмне» (ул 10 мм га тигез), болт башының биеклеген (4 мм) һәм башка үлчәмнәрне табып була. 5детале — алтыпочмаклы призма формасында, сыры М6 булган гайка. 2детале «бармак» дип атала. Ул өч цилиндр һәм кисек конустан тора. 2деталенең коник очы яньчелгән, бу деталь 1 белән тоташ¬ тыруның тотрыклы булуын тәэмин итә. Шпонка (дет. 4) — призма формасында. Аның биеклеге һәм киңлеге 6 мм, озынлыгы 14 мм. Бу турыда шулай ук специ¬ фикациядән белә алабыз. «Иңсә» дип аталган детальдә дүрт тишем бар: берсе — коник, икенчесе — цилиндрик формада, вал 021 мм өчен, ә калган икесе — шулай ук цилиндрик, алар болт М6 га көйләнгән. Болт һәм гайка валны кысып торучы иңсәнең табанын тартып тора¬ лар. 1 һәм 3 детальләрен призма формасындагы шпонка белән тоташтыралар. 0 16 һәм 24 үлчәмнәре — тоташтыру өчен, ә 160 үлчәме габа¬ ритка карый. 4, 5 һәм 6 детальләре өчен сызым сызарга кирәк түгел, чөнки алар стандартлаштырылган. Шулай итеп, без сызымны укып чыктык. Эшләнмә фикерләү юлы белән аерым детальләргә таркатылды. Аларның сызымнарын 203
Барлык үлчәмнәр белешмәдән алынган Поа Исеме Саны Материалы Искәрмә 1 Иңсә 1 Корыч 2 Бармак 1 Корыч 3 Ban 1 Корыч 4 Шпонка 6×6×14 1 Корыч 5 Гайка М6 1 Корыч 6 Бопт M6×25 1 Корыч Сызды Кривошип Тикшерде Мәктәп с-ф I и Рас. 254. Кривошипны жыю сызымы сызарга кирәк булганнары сайлап алынды, сурәтләрнең кирәк булган саны, үзара бәйләнештә булган өслекләр һәм масштаб күрсәтелеп, төп күренешнең торышы билгеләнде. 204
Пешкәк Шатун Кривошип Рәс. 255. Кривошипның эшләү схемасы 256 нчы рәсемдә 2 деталенең — бармакның сызымы бирелгән. Башка детальләр белән тоташтырылып бирелгән сызымда бар¬ макның ике сурәте күрсәтелгән. Ә монда бер генә сурәт бирелгән, чөнки аның формасын тулысынча ачыклау өчен бер күренеш җитә. О 1 д _ 4^f ө е 4ββ -1 24 л г 44 Сызды Бармак Тикшерде Мәктәп с-ф Корыч | | Рәс. 256. Кривошипның 2 детале сызымы 205
Рәс. 257. Кривошипның 1 деталенең сызымы 257 нче рәсемдә 1 деталенең — иңсәнең сызымы бирелгән. 254 нче рәсемдә күрсәтелмәгән үлчәмнәр почмакча масштаб ярдә¬ мендә табылганнар (унсигезенче практик эшкә күрсәтмәне карагыз). Шпонлы пазның үлчәмнәре — 6 һәм 2,8 мм —белешмә таблицадан алынды (§ 33 не к.). Үзара бәйләнештә булган өслекләрнең үлчәмнәре (0 16 һәм 0 21 өчен) бер-берсенә яраштырылган. ©1. Детальләштерү дип нәрсә атала? 2. Детальләштерү ни өчен кирәк? 3. Детальләштерү процессы нидән гыйбарәт? 4. Детальләштерүнең этапларын санап бирегез. 5. Детальләрнең сызымнарын чагыштырганда бирелгән сызымнан күренешләрнең санын, төп күренешнең торышын турыдан-туры күчереп алырга ярыймы? Җавабыгызны нигез¬ ләгез. 6. Үлчәмнәрне яраштыру нәрсәне аңлата? 206
19 НЧЫ ГРАФИК ЭШ Детальләштерү Укытучының кушуы буенча, бер- ике детальнең сызымын сызыгыз (рәс. 240, 244, 245, 246, 247, 248). 19 нчы эшкә карата күрсәтмәләр 1.37 нче параграфта бирелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, түбән¬ дәге детальләрнең сызымнарын сы¬ зыгыз: 1) 240 нчы рәсем, детальләр 2, 4; 2) 244 нче рәсем, детальләр 1,3; 3) 245 нче рәсем, детальләр 2, 3; 4) 246 нчы рәсем, детальләр 3, 4; 5) 247 нче рәсем, детальләр 1,2; Рәс. 258. Почмакча (пропорциональ) масштаб 6) 248 нче рәсем, детальләр 1,3. 2. Детальләрнең үлчәмнәрен табу өчен, пропорциональ мас¬ штаб кулланырга мөмкин (рәс. 258). Мәсәлән, 254 нче рәсемдә тишемнәрнең үзәкләре арасы 45 мм. Бу озынлыкны горизонталь турыда салабыз. Кисемтәнең очыннан перпендикуляр үткәрәбез. Анда, почмак түбәсеннән башлап, тишем үзәкләре арасына тигез булган кисемтәне салабыз (ул китаптагы сызымнан алына). Кисем¬ тәләрнең очларын туры белән тоташтырабыз (ул рәсемдә башка төс белән күрсәтелгән). Бирелгән сызымдагы теләсә нинди кисемтәнең үлчәмен табу өчен, бу кисемтәне түбәдән башлап почмакның вертикаль ягына салабыз да, алда төзелгән турыга параллель итеп, туры үткәрәбез. Ул почмакның горизонталь ягында эзләнелгән кисемтәнең чын зурлыгын күрсәтер. & 20 НЧЕ ПРАКТИК ЭШ Конструкцияләү элементларын эченә алган иҗади мәсьәләләрне чишү Конструкцияләү — яңа эшләнмәләр булдыру яки аларны камилләштерү (реконструкцияләү) ул. Конструкцияләгәндә һәрвакытта да график сурәтләр (сызым¬ нар, техник рәсемнәр) башкарырга туры килә. 207
Рәс. 259. Конструкцияләү өчен биремнәр 208
Кран-баша Рәс. 260. Конструкцияләү өчен бирем Конструкцияләүгә өйрәнү өчен, конструктор хезмәте элемент¬ ларын эченә алган мәсьәләләрне чишү файдалы. Мондый мәсь¬ әләләр эшләнмәгә яңа конструктив элементлар (тишемнәр, уем¬ нар һ. б.) кертүне, аның кисәкләренең санын яки формасын үзгәр¬ түне эченә алырга мөмкин. Бу үзгәрешләрнең максаты — пред¬ метка яңа, файдалы сыйфатлар бирү (авырлыгын киметү, ныклыгын арттыру, эшкәртүне гадиләштерү, эшләнмәне куллануны җайлырак итү, җәлеп итәрдәй форма бирү һ. б.). Бу җиңел эш түгел. Моның өчен зиһен һәм зирәклек кирәк. 1. Бирелгән әзерләмәдән (рәс. 259, а) өске өлеше 030 мм булган цилиндр таякчыкны вертикаль урнаштыру өчен, таяныч эш¬ ләгез. Таянычның нигезе өстәлгә 010 мм лы болтлар ярдәмендә беркетелергә тиеш. Таянычның массасын мөмкин кадәр киметергә тырышыгыз. Таянычның сызымында сурәтләр саны кирәк кадәр булырлык итеп эшләгез, үлчәмнәрне күрсәтегез. 2. Станинаның Т-рәвешле пазына урнаштырырлык һәм станина буенча күчереп йөртерлек итеп шудырма конструкцияләгез (рәс. 259, б да аның әзерләмәсе бирелгән). Шудырманың сызымын сурәтләренең саны җитәрлек булырлык итеп сызыгыз, үлчәмнәрне күрсәтегез. 14 К6/119 209
3. Бирелгән үрнәк буенча (рәс. 259, в) озынлыгы 150 мм булган рейка конструкцияләгез һәм аның сызымын сызыгыз. (Ничә тишем өстәргә кирәклеген исәпләгез. Шулардан чыгып, сызымда үлчәм¬ нәрне күрсәтегез.) 4. Ике яңакны (аларның югары өлешләре тыгыз ятып торырлык булсын) беркетү өчен кигертмә рәвешендә файдаланырлык итеп, кыса әзерләмәсенең аскы өлешенә конструктив үзгәрешләр кер¬ тегез (рәс. 259, г). 5. Кысаның сызымын сызыгыз, үлчәмнәрне күрсәтегез. 6. 260 нчы рәсемдә җыю цехында детальләрне күчерү өчен кулланыла торган үзэләктергечле җайланманың схемасы бирел¬ гән. Трос тартылганда, эләктергечләр борылып, детальләрне кысып тоталар. Траверсадагы (кочаклагычтагы) тишемнәр эләктергеч¬ ләрне күчерергә мөмкинлек бирәләр (чөнки детальләрнең үлчәм¬ нәре төрлечә була). Эләктергечләрнең берсенең конструкциясен эшләгез; роликны кран-балкага беркетү өчен, кыса конструкциясен эшләгез, травер¬ саның сызымын сызыгыз. Сызымнарда чыгарма һәм үлчәмле сызыкларны сызыгыз. Сызымны сызганда, детальләрнең үлчәмнәрен чама белән бил¬ геләгез.
IX Төзелеш сызымнарын уку 38. Төзелеш сызымнарының төп үзенчәлекләре Бина яки корылманы төзү өчен, башта эш сызымнарын хәзер¬ лиләр. Машина төзелешендәге кебек үк, төзелештә дә типовой тоташтырмалар һәм стандарт детальләрне киң кулланалар. Кагыйдә буларак, аларның сызымнарын сызмыйлар. Алар белән махсус альбомнарда һәм каталогларда танышырга мөмкин. Төзелеш һәм машина төзү сызымнарын сызу һәм тиешле форма бирү кагыйдәләре күп очракларда бертөрле. Ләкин төзелеш сызымнарының кайбер үзенчәлекләре дә бар. 38.1. Төзелеш сызымнарында сурәтләр. Төзелеш сызымна¬ рындагы төп сурәтләр фасад, план, киселеш (рәс. 261, а — в) дип атала. Фасад — бинаның тышкы яктагы сурәтләре (рәс. 261, а). Фа¬ садларда ишек һәм тәрәзәләрнең ничек урнашуларын, шулай ук бинаның архитектура детальләрен күрсәтәләр. Бу сурәтләрдә гадәт¬ тә, биеклек тамгаларыннан тыш, үлчәмнәрне күрсәтмиләр. Биеклек тамгасы дип горизонталь мәйданчыкның нуль яссылы¬ гыннан биеклеген күрсәтүче санны атыйлар. Нуль тамгасы итеп беренче кат идәненең өслеге (тигезлеге) алына. Тамганың нинди булуы 262 нче рәсемдә күрсәтелгән. Тамгалар метрларда, саннар киштәдә күрсәтелә. Бу сан билгеләнгән биек¬ лекнең нуль тамгасыннан күпмегә югарырак яки түбәнрәк («минус» тамгасы белән) икәнлеген күрсәтә. Мәсәлән, 261, в рәсе¬ мендә 2,74 һәм 5,30 тамгалары икенче кат идәненең өслеге 2,74 м, ә икенче кат түшәменең яссылыгы беренче кат идәне өслегеннән 5,30 м га югарырак булуын күрсәтәләр. Нуль тамгасы 0,00 саны рәвешендә языла. -1,00 тамгасы подвал идәненең өслеге беренче кат идәненнән 1 м га түбәнрәк икәнлеген аңлата. 14* 211
Фасад Рәс. 261. Бинаның типовой проекты 212
Бинаның планы дип бина¬ ның тәрәзә төпләреннән бераз гына югарырак үткәрелгән гори¬ зонталь яссылык белән киселе¬ Рәс. 262. Биеклек тамгалары ә унда икенче кат планының шен атыйлар (рәс. 261, бны к.). Планнарны һәр кат өчен эш¬ лиләр. 261, б рәсемендә сулда — беренче кат планының яртысы, яртысы күрсәтелгән. Алар берләштереп бирелгән. Планнарда бина бүлемнәренең, шул исәптән баскыч бүлем¬ нәренең дә, үзара урнашуларын, тәрәзә һәм ишекләрнең урнашкан урыннарын, стеналарның һәм бүлгеләрнең калынлыгын, колон¬ наларның торышларын һәм үлчәмнәрен күрсәтәләр. Шунда ук санитар-техник җиһазларның сурәтләре бирелә. Бинаның киңлеге һәм озынлыгы, стена һәм колонналарның күчәрләре арасындагы ераклык, уелган урын һәм ара стеналары үлчәмнәрен шулай ук планда күрсәтәләр. Моннан тыш, бина бүлемнәренең мәйданын (кв.м ларда) асларына сызылган цифр ярдәмендә күрсәтәләр. Бина өчен төп саналган материалдан салынган стеналарның кисемнәрен штрих¬ ламаска мөмкин. Стенаның башка материалдан төзелгән өлешен, штрихлап, аерып күрсәтәләр. Бинаның өстән күренеше түбәнең планы була. Киселеш бинаның конструкциясен һәм катларның биеклеген ачыкларга мөмкинлек бирә (рәс. 261, в ны к.). Аны, кагыйдә буларак, тәрәзә һәм ишекләр өчен билгеләнгән уемнар аша үтүче вертикаль кисүче яссылыклар ярдәмендә табалар. Киселешләрдә тамгалар куялар. Фасад һәм планнар өстендә кайвакыт мондый типтагы язулар язалар: «Фасад», «I кат планы» һ. б. 38.2. Төзелеш сызымнарының масштаблары. Төзелеш сызым¬ нарында кечерәйтү масштаблары: 1 : 100, 1 : 200, 1 : 400 кулланыла. Зур булмаган бина һәм фасадлар өчен 1 :50 масштабын кулла¬ налар. Бу фасадта архитектура детальләрен ачыклау мөмкинлеге бирә. Төрле сурәтләрнең масштаблары төрле булганга күрә, гадәттә масштабны ал арның һәркайсы янында күрсәтәләр. 38.3. Төзелеш сызымнарында үлчәмнәр. Төзелеш сызымна¬ рында үлчәмле сызыкларны кыска штрихлар белән чиклиләр, бу штрихлар үлчәмле сызыкка 45° лы почмак ясап үткәреләләр (рәс. 261, вны к.). Төзелеш сызымнарында үлчәмнәрне, тамгалардан тыш, милли¬ метрларда, кайбер очракларда бина сызымнарында сантиметрларда күрсәтәләр. 213
Тәрәзә уемнарын киселешләрдә тамгалау Вертикаль киселешләр Горизонталь киселешләр Ишек уемнарын планда тамгалау Бер якка Ике якка ачыла торган ишек ачыла торган ишек Рэс. 263. Тәрәзә һәм ишек уемнарының шартлы график сурәтләре Планнарда үлчәмнәрне тыш¬ кы якта куялар. Янәшә күчәр¬ ләрнең һәр пары арасында үл¬ чәмнәрне гадәггә йомык чылбыр рәвешендә, ә гомуми үлчәмне кырыйдагы күчәрләр арасына язалар. Моннан тыш, эчке бүл¬ мәләрнең мәйданын квадрат метрларда күрсәтеп, цифрларны нечкә сызык белән ассызык- лыйлар. Мисал өчен, 261, брә¬ семендәге бүлмә мәйданы 12,92. © 1. Сызымда фасадны карап, нинди мәгълүматлар тупларга була? 2. Бинаның планын карап, нинди мәгълүматларга ия бу¬ лырсыз? 3. Бинаның киселешен ка¬ рап, нинди мәгълүматлар алып була? 4. Төзелеш сызымнарында нинди масштаблар кулланалар? Төрле сурәтләрне төрле масш¬ табларда башкарып буламы? 5. Нуль тамгасы итеп нәрсә кабул ителә? 39. Төзелеш сызымнарында шартлы сурәтләр Бинаның аерым элементла¬ рын (ишек һәм тәрәзә уемна¬ рын, баскычларны) һәм эчке җиһазларның детальләрен (са¬ нитар-техник һәм ягып җылыту җайланмалары һ. б.) сызым¬ нарда шартлы график тамгалар ярдәмендә күрсәтәләр. 214
Рас. 264. Баскычларның шартлы график тамгаланышы 39.1. Тәрәзә һәм ишек уемнары. 263 нче рәсемдә биналарның киселешләрендә һәм планнарында тәрәзә, ишек уемнарының шартлы график тамгаланышлары һәм күрсәтмәле сурәтләре ките¬ релгән. Күренгәнчә, киселешләрдә стеналарны — тоташ төп сызык¬ лар, тәрәзә уемнарын тоташ нечкә сызыклар белән сурәтлиләр. Планда ишек уемнары урынында сызыкларны үткәрмиләр, ләкин ишекнең үзен һәм аның ачылу юнәлешен күрсәтәләр. Вертикаль киселешләрдә ишек уемнары булган урында нечкә сызыклар сызалар. Дулкынлы нечкә сызыклар белән стенаның өзелүен күрсәтәләр. 39.2. Баскыч бүлемнәре. 264 нче рәсемдә баскычның тамгала¬ нышы бирелгән: баскыч маршы — кисемдә (рәс. 264, а), планда — түбәнге марш (рәс. 264, б), арадагы марш (рәс. 264, в), югарыдагы марш (рәс. 264, г). Ахырында ук булган сызык баскыч маршының күтәрелү юнә¬ лешен күрсәтә. Ул кат мәйданчыгында урнашкан кечкенә түгәрәк белән башлана. 39.3. Ягу җайланмалары, санитар-техник җиһазлар. 265 нче рәсемдә аңлатмалы язмалар һәм тиешле җылыту җайланмала¬ рының, санитар-техник җиһазларның тиңдәшле шартлы тамгалары бирелгән. 215
V∕∕777∕777A 7∕∕∕∕∕∕∕∕∕7 /////////// 7∕∕∕∕∕∕∕∕∕z Табигый таш Керамика һәм силикат мате¬ риаллар (стена салу эчен) Табигый туфрак Рәс. 265. Җылыту һәм санитар-техник җайланмалар Рәс. 266. Материалларның график тамгаланышлары (кисемнәрдә) Төтен юлларын планда диагональ буенча яртысы каралтылган турыпочмаклыклар рәвешендә сурәтлиләр. Вентиляция каналлары өчен турыпочмаклыкның яртысын каралтмыйча, диагональ үткәрү белән чикләнәләр. Каты ягулык мичен турыпочмаклык рәвешендә сурәтлиләр. Утлыкны кечкенә сызык белән күрсәтәләр. Газ мичен диагонале үткәрелгән турыпочмаклык рәвешендә сурәтлиләр. Плитаны шулай ук турыпочмаклык аша күрсәтәләр, ләкин биредә турыпочмаклык эченә ике түгәрәкчек тә сызалар. Шартлы сурәтләрнең барысын да нечкә сызыклар белән йөртеп чыгалар. Болар әлеге сызым өчен кабул ителгән масштабта баш¬ карыла. 39.4. Кисемнәрдә материалларны тамгалау. 266 нчы рәсемдә стандарт тарафыннан кабул ителгән кайбер кисемнәрдә материал¬ ларны график тамгалаулар күрсәтелгән. 216
Төзелеш сызымнарында зур булмаган мәйданчык кисемнәрендә теләсә нинди материалны металл итеп тамгаларга яисә, гомумән, тамгаларны кулланмыйча, сызым кырында аңлатмалы язу белән чикләнергә рөхсәт ителә. 40. Төзелеш сызымнарын уку тәртибе Төзелеш сызымнарын түбәндәге тәртиптә уку тәкъдим ителә: 1. Сызымда сурәтләнгән бинаның яки корылманың исемен ачыкларга. 2. Нинди сурәтләр (фасадлар, планнар, киселешләр) бирел¬ гәнлеген белергә. 3. Сызымдагы язмаларны һәм сурәтләрне бергә карап чыгарга. 4. Бинаның барлык кисәкләренең үзара торышларын һәм кон¬ струкцияләрен өйрәнергә. 5. Тору өчен билгеләнгән һәм ярдәмче бүлмәләрдәге ишекләр, тәрәзәләрнең, санитар-техник һәм башка җиһазларның ничек урнашуларын ачыкларга. Мондый сызымнарны укыганда, сезгә бу бүлектә бирелгән барлык мәгълүматларны практикада кулланырга туры килер. Мисал өчен, төзелеш сызымы белән танышып китик (рәс. 261, а — в ны к.).Анда ике катлы дүрт квартиралы торак йорт сурәт¬ ләнгән. һәр квартирада икешәр бүлмә. һәр квартираның торак мәйданы 29,90 м2. һәр квартираның гомуми мәйданы 51,72 м2. Бу турыда без беренче каттагы квар¬ тирадагы язмаларны укып беләбез. Йортта суүткәргеч, канализация, үзәктән җылыту системасы бар. Болар барысы да бинаның типовой проектында күрсәтел¬ гән. Бинаның 1 һәм 5 күчәрләре арасы буенча үлчәме 14 400 см, ә А һәм В күчәрләре арасы буенча үлчәме 10 200 см. Фасадта квартирага алып баручы тышкы дүрт баскыч кү¬ ренә. 261, а— в рәсемнәренә караган сорауларга җавап бирегез: 1) Рәсемдә нинди сурәтләр бирелгән? 2) I — I киселешенең кисүче яссылыгы кайдан үтә? 3) һәр бүлмәнең мәйданы күпме? 4) һәр квартирада ничә ишек бар? 5) Ишекләрнең кайсылары бер яклы, кайсылары ике яклы? 217
21 НЧЕ ПРАКТИК ЭШ о Тезелеш сызымнарын (белешмә материаллар кулланып) уку Укытучы кушуы буенча, төзелеш сызымын укып чыгыгыз. Җавап¬ ны сызымда сурәтләнгән объект турындагы эзлекле хикәя рәве¬ шендә бирегез. & 22 НЧЕ ГРАФИК ЭШ Детальнең сызымын җыю берәмлеге сызымы буенча башкару 22 нче эшкә карата күрсәтмә. Бу —контроль эш. Анда сез мәктәптә алган белемнәрне күрсәтергә тиеш булырсыз. Җыю сызымын кулга алгач, сез аның буенча бирелгән детальнең сызы¬ мын сызарга тиеш. Биредә сызымны тиешле формага китерүнең барлык кагыйдәләрен үтәргә, кирәк булса, киселешләр, кисемнәр, урындагы күренешләрне кулланып, детальнең кирәкле санда сурәт¬ ләрне эченә алган сызымын сызарга, үлчәмнәрне күрсәтергә, төп язманы язарга кирәк. Детальләштерүне башкарганда, детальләр¬ нең сурәтләрен турыдан-туры җыю сызымыннан күчерергә ярама- ганлыгын онытмагыз.
График сурәтләрнең терле төрләре 267 нче рәсемдә практикада кулланыла торган график сурәтләр күрсәтелгән. Рәс. 267. Практикада кулланыла торган график сурәтләр Үзәктән проекцияләү методы кулланып төзелгән сурәтләрне (перспектива) объектларның күрсәтмәлелеген булдыру өчен фай¬ даланалар. Параллель проекцияләрдә башкарылган сурәтләрне техник сызымнарны сызганда кулланалар. Санлы билгеләре булган проекцияләрне картографиядә кулла¬ налар. Схемалар эшләнмәнең төп кисәкләре арасындагы бәйләнеш¬ ләрне генә ачыклыйлар, шартлы тамгалар куллану аларның үзен¬ чәлеге булып тора. 219
Русча-татарча терминнар сүзлекчәсе Болт — болт (бер башы эшләпәле, икенче башы сырлап ясалган металл кадак). Вал — вал (әйләнү хәрәкәтен тапшыру детале). Валик — валик (кечкенә вал). Вилка — вилка (сәнәк рәвешендәге ике япьле деталь). Винт — винт, шөреп (детальләрне беркетү өчен сырлы кадак). Втулка — втулка (куыш цилиндрик кадак). Гайка — гайка (винтның спираль сырлы алынмалы башы). Заготовка — әзерләмә (деталь ясау өчен). Заклепка — заклепка (бер башы эшләпәле, икенче башы очсыз кадак; яньчеп беркетү өчен). Захват — эләктергеч. Канавка — канаучык. Коромысло — көянтә. Кривошип — кривошип (йөреш хәрәкәтен әйләнү хәрәкәтенә өйләндерү механизмы). Крюк — ыргак. Кулачок — йодрыкча. Муфта — муфта (трубаларны тоташтыру җайланмасы). Ограничитель — чикләгеч. Опора — таяныч. Оправка — кыса. Планка — тар такта. Паз — ырмау, оя. Ползунок — шудырма. Поршень — пешкәк. Прокладка — ара катлау, тыгызлагыч. Противовес — каршылама. Проушина — колакча. Резьба — сыр. Ролик — тәгәрәгеч. Рукоятка — тоткыч. Ручка — тотка. Стойка — терәк (механизмнарда), багана (төзелештә). Сухарь — ирнәү. Съемник — салдыргыч. Толкатель — этәргеч. 220
Упор —терәк. Хомут — камыт. Фиксатор — беркеткеч. Шайба — шайба (винтка кидертелгән гайка астында кала торган яссы металл божра). Шатун — шатун (пешкәк хәрәкәтен әйләнү хәрәкәтенә күчерү детале). Шип — шип (тырнак, киги). Шпиль —шпиль (озын кадак). Шпилька — шпилька (ике башы сырлы кадак). Шпон — шпон (бер катлы фанер такта). Шпонка — шпонка (беркетү өчен махсус чөй). Штифт — штифт (ике детальне хәрәкәтсез беркетү өчен башсыз кадак). Штырь — штырь (башы йомрылап эшләнгән күчәр). Шплинт — шплинт (беркетү детале). Щека — яңак.
Эчтәлек VII СЫЙНЫФ Кереш 3 I. Сызымнарны башкару техникасы һәм аларны тиешле формада бирү кагыйдәләре 10 1. Сызым инструментлары, материаллар һәм әсбаплар. Эш урынын хәзерләү 10 2. Сызымнарны тиешле формада бирү кагыйдәләре 14 II. Турыпочмаклы проекцияләр системасыңда сызымнар 31 3. Проекцияләү 31 4. Турыпочмаклы проекцияләү 34 5. Сызымда күренешләрнең урнашуы. Урындагы күренешләр 39 III. Аксонометрик проекцияләр. Техник рәсем 45 6. Аксонометрик проекцияләрне табу 45 7. Аксонометрик проекцияләрне төзү 47 8. Түгәрәк өслекле предметларның аксонометрик проекцияләре 52 9. Техник рәсем 56 IV Сызымнарны уку һәм сызу 58 10. Предметның геометрик формасына анализ 58 11. Геометрик җисемнәрнең сызымнары һәм аксонометрик про¬ екцияләре 61 12. Предметның түбәләре, кабыргалары һәм кырларының проек¬ цияләре..; 68 13. Сызымнарда сурәтләрне төзү тәртибе 79 14. Предметның формасын исәпкә алып, үлчәмнәрне күрсәтү 91 15. Сызымнарны сызганда кирәкле геометрик төзүләр 97 16. Геометрик җисем өслекләре җәелмәләренең сызымнары 107 17. Детальләрнең сызымнарын уку тәртибе 110 V Эскизлар 118 18. Детальләрнең эскизларын ясау 118 222
VIII СЫЙНЫФ 19. Проекцияләү ысуллары турындагы мәгълүматларны кабат¬ лау 125 VI. Кисемнәр һәм киселешләр 127 20. Кисемнәр һәм киселешләр турында гомуми мәгълүмат 127 21. Кисемнәрнең билгеләнеше 129 22. Кисемнәрне төзү кагыйдәләре 131 23. Киселешләрнең билгеләнеше 136 24. Киселешләрне төзү кагыйдәләре 138 25. Күренешне һәм киселешне тоташтыру 146 26. Киселештәге юка стеналар һәм кигилар (тырнаклар) 150 27. Киселешләр һәм кисемнәр турында башка мәгълүматлар 151 VII. Сурәтләрнең санын билгеләү 154 28. Сурәтләрнең санын билгеләү һәм төп сурәтне сайлап алу 154 29. Сызымнарда шартлылык һәм гадиләштерүләр 157 VIII. Җыю сызымнары 160 30. Детальләрне тоташтыру турында гомуми мәгълүматлар 160 31. Сырны сурәтләү һәм тамгалау 163 32. Болтлы һәм шпильле тоташтыру сызымнары 166 33. Шпонлы һәм штифтлы тоташтыру сызымнары 172 34. Эшләнмәләрнең жыю сызымнары турында гомуми мәгълү¬ матлар 177 35. Җыю сызымнарын уку тәртибе 184 36. Җыю сызымнарында шартлылык һәм гадиләштерүләр 189 37. Детальләштерү турында төшенчә 199 IX. Төзелеш сызымнарын уку 211 38. Төзелеш сызымнарының төп үзенчәлекләре 211 39. Төзелеш сызымнарында шартлы сурәтләр 214 40. Төзелеш сызымнарын уку тәртибе 217 График сурәтләрнен төрле төрләре 219 Русча-татарча терминнар сүзлекчәсе 220
Учебное издание Ботвинников Александр Давыдович Виноградов Виктор Никонович Вышнепольский Игорь Самуилович ЧЕРЧЕНИЕ Учебник для 7—8 классов татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2005 На татарском языке Уку-укыту басмасы Ботвинников Александр Давыдович Виноградов Виктор Никонович Вышнепольский Игорь Самуилович СЫЗЫМ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7—8 нче сыйныфлары өчен дәреслек Редакторлары 3. X. Билалова, Л. X. Мөхэммәтҗанова Бизәлеш редакторы Р. А. Сайфуллина Техник редакторы Ә. С. Трофимова Корректорлары А. А. Дэулатова, Р. Ә. Файзуллина Компьютерда биткә салучысы Н. А. Казакова Рәсемнәрне компьютерда эшкәртүчесе Э. Ф. Нурмөхамматова Оригинал-макетган басарга кул куелды 28.12.2005. Форматы 60×901∕16 Офсет кәгазе. «Таймс» гарнитурасы. Офсет басма. Басма табагы 14,0+форз. 0,25. Нәшер-хисап табагы 10,80+форз. 0,38. Тиражы 9000 д. Заказ К 6/119. «Мәгариф» нәшрияты. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Тел./факс (843) 292-57-48. http: ∕∕ magarif.kazan.ru E-mail: magarif@mail.ru ДУЛ «Полиграфия-нәшрият комбинаты». 420111. Казан, Бауман урамы, 19.
ТУРЫ ПОЧМАКЛАРНЫ ТӨЗҮ КЫСЫНКЫ ҺӘМ ҖӘЕНКЕ ПОЧМАКЛАРНЫ ТӨЗҮ 30 һәм 150° 15 һәм 165° 45 һәм 135°