Text
                    ЯҢА
7 ТАРИХ
А.Я. Юдовская
П.А. Баранов
Л.М. Ванюшкина
ЯҢА ТАРИХ 1500-1800
1800


1488 ел Бартоломеу Диаш экспедициясе Давыллар борынын әйләнеп уза 1492 ел Христофор Колумбның Американы ачуы 1498 ел Васко да Гама экспедициясе Биндстанга барып җитә 1517 ел Реформация башлану 1519-1521 еллар Фернан Магелланның дөнья тирәли беренче сәяхәте 1524-1526 еллар Германиядә крестьяннар сугышы 1526 ел һиндстанда Бөек Моголлар империясенә нигез салыну 1534 ел Англиядә Реформация башлану 1555 ел Германиядә Аугсбург дини солыхы 1566-1609 еллар Нидерланд революциясе 1562-1598 еллар Франциядә дини сугышлар 1572 ел, 24 август Варфоломей төне 1588 ел Нидерланд Берләшкән провинцияләр Республикасы төзелү 1588 ел «Җиңелмәс армада»ның һәлакәте 1589 ел Франциядә Валуа династиясенең идарә итүе тәмамлану. Бурбоннар династиясенең идарәсе башлану 1598 ел Нант эдикты 1600 ел Англиядә Ост-Индия компаниясе төзелү 1603 ел сёгун Токугава Иэясу бөтен Японияне буйсындыра 1603 ел Англиядә Тюдор династиясенең идарә итүе тәмамлану. Стюартлар династиясенең идарәсе башлану 1607 ел Төньяк Америкада беренче даими инглиз поселениесе 1609 ел Испаниянең Голландия бәйсезлеген тануы XVII гасырның 30 нчы еллары Япониянең «ябылуы» 1640 ел Англиядә Озын парламент чакырылу. Революция башлану 1642 ел Англиядә король белән парламент арасында гражданнар сугышы башлану 1644 ел Кытайда Цин династиясенең ида¬ рәсе башлану 1645 ел Нейзби янында сугыш 1649 ел Король Карл I не җәзалап үтерү һәм Англиядә республика урнаштырылу 1653-1658 еллар Кромвель протектораты 1660 ел Монархияне торгызу, Англиядә революция тәмамлану
А. Я. Юдовская П. А. Баранов Л. М. Ванюшкина ЯҢА ТАРИХ 1500-1800 Татар урта гомуми белем мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Тәрҗемә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ МОСКВА • «ПРОСВЕЩЕНИЕ» 2001
УДК 373.167.1:94/99 ББК 63.3(0)5я72 Ю18 Авторлары: А. Я. Юдовская (авторлар коллективы җитәкчесе): I бүл., 1—6, 10, 11, 13, 14 §, II бүл., Ill бүл., 21—26 §, IV бүл., V бүл., «Кереш», «Йомгак», бүлекләргә йомгак; П. А. Баранов: I бүл., 12 §, III бүл., 19 §, V бүл.; Л. М. Ванюшкина: I бүл., 7—9 §, III бүл., 20 §. Юдовская А. Я. и др. Новая история, 1500—1800: Учеб, для 7 кл. общеобразоват. учреждений /А. Я. Юдовская, П. А. Баранов, Л. М. Ванюшкина.— 5-е изд., дораб.— М.: Просвещение, 2000.— 288 с.: ил., карт. Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по лицензионному договору 3/87 от 22.03.2001. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Юдовская А. Я. Һ. б. Ю18 Яңа тарих, 1500—1800: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / А. Я. Юдовская, П. А. Ба¬ ранов, Л. М. Ванюшкина. Русчадан Р. И. Раскулова, Р. X. Сибгатуллина, С. Г. Гәрәева тәрҗ.— Казан: Мәга¬ риф, 2001.— 294 б.: рәс., карт. б-н. ISBN 5-7761-0783-2 Дәреслектә дөнья тарихының 1500 елдан 1800 елга кадәрге чорындагы төп этаплары: Бөек географик ачышлар, Европадагы Реформация, Инглиз һәм Бөек француз революцияләре, Төньяк Америкадагы инглиз колонияләренең бәйсезлек өчен сугышы карала. Мәдәнияткә, көнкүреш һәм гореф-гадәтләргә шактый зур игътибар бирелә. БЗ— 8(67)—34—2001/2002 ISBN 5-7761-0783-2 © Издательство «Просвещение», 2000 © Художественное оформление, 2000 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты,2001
УРТА ГАСЫРЛАРДАН ЯҢА ЧОРГА Сез борынгы заман һәм урта гасыр кешеләре тормышын беләсез инде. 7 нче сыйныфта кешелекнең яңа гомуми тарих чорында яшәү тәҗрибәсе белән танышырсыз. Аны яца чор яисә яңа тарих диләр. «Яңа чор» термины үзе XV гасырда Италиядә барлыкка килә. Кешеләр шуның белән үзләрен урта гасырларга каршы куярга, «акыллар уяну» чоры башлануын ассызыкларга теләгәннәр. (Шунысын да әйтергә кирәк: «акыллар уяну» күренеше Италиядә генә түгел, Европаның башка илләрендә дә күзәтелә.) Болай каршы куюның сәбәбе нәрсәдә соң? Кичәге урта гасыр кешеләре борынгы антик культура казанышларына мөрәҗәгать итә, ал арны гади кешеләргә хас гадәти шатлык-куанычлар да кызыксындыра башлый. Дөньяга караш үзгәрә, тормышның яңа күренеш¬ ләрен аңларга омтылу, бигрәк тә кеше шәхесе белән кызык¬ сыну көчәя. Кешеләр туган җирләрен ташлап күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә файда эзләп кенә түгел, яңа җир¬ ләр күрү, кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен дә чыгып китә башлыйлар. Яңа чорның кайчан башлануы хакында галимнәр арасында төрле карашлар яши. Шул арның берсе — XV—XVI гасырлар чиге, соңгы итальян Яңарышы, Бөек географик ачышлар һәм Реформация чоры. Яца чор XIX—XX гасырлар чигендә төгәлләнә. Быел сез яңа чор тарихының беренче өлешен — XV—XVIII гасырларны өйрәнерсез. Галимнәр аны яңа чор башы дип атыйлар. Яңа тарих башлануның төгәл датасы юк. Нинди дә булса анык бер вакыйгага бәйләп: «Яңа чор җитте!» дип әйтеп булмый. Урта гасырлардан яңа чорга күчү әкренлек белән озак бара. Бу җәмгыять тормышындагы, ягъни аның дөньяга карашында, мәдәниятендә, икътисад, сәясәтендә, көнкүре¬ шендәге яңа сыйфатлар белән беррәттән урта гасыр тәртип¬ ләреннән сакланып калган сыйфатлар да яшәгән чор була. 3
XV гасырда ук инде Көнбатыш Европада урта гасыр тәр¬ типләре үзгәрә башлый. Урта гасырларда өстенлек иткән, ата- баба законнарын бозмыйча, иске гореф-гадәтләр һәм кыйм¬ мәтләрне1 саклап яшәгән традицион1 2 җәмгыять шактый үзгә¬ решләр кичерә һәм әкренләп җимерелүгә бара. Европада шәхеснең яңа тибы — яңа чор кешесе инде урта гасырларда ук формалаша башлый. Андый кеше үзендә мөс¬ тәкыйль эш итәрлек көч, карарлар кабул итеп, алар өчен җа¬ вап бирерлек сәләт сизә. Еш кына мондый кешеләр җәмгы¬ ятьнең түбән катлавыннан — баеган крестьян, һөнәрче, сәүдә¬ гәрләр арасыннан килеп чыга. Арада шәһәрнең өстен катлау вәкилләре — юристлар, банкирлар, шулай ук ярлы дворяннар да була. Чыгышлары белән төрле-төрле бу кешеләрнең һәм¬ мәсен бер теләк — баю теләге берләштерә. Алар: «Байлык безне ирекле һәм бәйсез итәргә, дусларыбызны күбәйтүгә, үзе¬ безгә ихтирам һәм дан өстәүгә хезмәт итәргә тиеш»,— ди¬ гәннәр. Максатка ирешү өчен актив булырга, үзеңә эшләргә: сәүдә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, дәүләт хезмәтенә керергә, армиягә барырга — җыеп әйткәндә, бер карарга ки¬ леп, аның тормышка ашуына ирешергә кирәк була. Андый кешеләрдә эшмәкәрлек рухы булган: алар катлаулы базар шартларында юл тапканнар, тәвәккәл булганнар. Арада, баеп, эшмәкәрлектән китәргә, акчасын банкка салып процентлар исәбенә яшәргә теләүчеләр дә була. Ләкин шул вакытта ук инде, немец сәүдәгәре һәм банкир Якоб Фуггер сүзләре белән әйткәндә, «күпме булдыра алсам, шулкадәр баерга телим», дип яшәүче эшмәкәрләр катлавы барлыкка килә. XVI—XVIII гасырларда җәмгыять элеккечә аграр җәм¬ гыять була, кул хезмәте өстенлек итә. Ләкин шәхси уңышка омтылу кешеләрне хезмәт коралларын камилләштерергә, яңа технологияләр3 булдырырга мәҗбүр итә. XVIII гасырда маши¬ на белән җитештерү башлана, фабрикалар барлыкка килә. XIX гасырда инде техника киң кулланышка керә, шуңа аны 1 Кыйммәтләр — билгеле бер чорда кеше өчен иң әһәмиятле булган нәрсә. 2 Традиция (лат, traditio — тапшыру) — рухи кыйммәтләрне буын¬ нан буынга тапшыру; традицион җәмгыять — тормыш традиция¬ ләренә нигезләнгән җәмгыять. 3 Технология — җитештерү барышында материал һәм чимал эш¬ кәртү ысулларының җыелмасы. 4
индустрия гасыры (лат. industria — эшчәнлек) дип атыйлар. Җәмгыять исә индустриаль җәмгыять дип йөртелә башлый, чөнки техника бик тиз үсә. XVI—XVIII гасырлар җәм¬ гыяте — традиционнан индустриальгә күчүче яңа чор башы җәмгыяте ул. Яңа тарих чагыштырмача ерак булмаган үткәнне өйрәнә. Бу чор кешеләренең тормышын археологик казылмалардан һәм борынгы елъязмалардан алынган мәгълүматлар буенча гына түгел, сакланып калган, безне көндәлек тормышыбызда чолгап алган матди һәм сәнгати мәдәният истәлекләреннән дә өйрәнеп була. Шәһәрдә яшәүчеләр белергә тиеш, шәһәрегез, мөгаен, яңа чорда формалашкандыр, тирә-юнегездәге йорт әйберләре дә, кайбер кием үрнәкләре дә шул чордан килә. Яңа чорда безнең көннәргә кадәр яшәп килгән сәяси ида¬ рә системасы урнаша башлый. Шунда ук беренче консти¬ туцияләр языла. Сез әдәбият дәресләрендә яңа чор язучыларының күп кенә әсәрләрен өйрәнәсез яисә өйрәнерсез, аларның шактые экран- лаштырылган: сез караган атаклы фильмнарның нигезен шул сюжетлар тәшкил итә. Ул чорның картина һәм скульп¬ туралары да сезгә якын һәм аңлаешлы. Быел сез яңа чор башының иң әһәмиятле вакыйгалары белән танышырсыз. Дәреслекнең һәр бите — кешеләр тор¬ мышы турында хикәя. Аларда нәрсәдер сезгә кызыклы, ә нәрсәдер рәхимсез, куркыныч тоелыр, ә ниндидер вакыйгалар үзегез өчен сабак алырга да мөмкинлек бирер. Дәреслекне игътибар белән укыгыз, андагы иң мөһим нәрсәне аерып чыгарырга тырышыгыз. Сорауларны укытучы һәм иптәш¬ ләрегез белән тикшерегез. Таррак форматлы текст өстәмә уку өчен бирелә. ?1. «Яңа чор» термины кайчан һәм ни сәбәпле барлыкка килә? 2. Яңа чорның хронологик чикләрен күрсәтегез. 3. Уйлап карагыз, нинди күренешләр XIV—XV гасырларда тра¬ дицион җәмгыятьнең кризисы турында сөйли? ■М 4. Яңа чор кешесенә нинди сыйфатлар хас? 5. Уйлап карагыз, эшмәкәрлек рухы нинди максатларга хезмәт иткән? Җәмгыять үсешенә бу күренешнең йогынтысы нинди булган? Җавабыгызда үзегез укыган әдәби әсәрләрне, караган фильмнарны файдаланыгыз. 6. Иптәшләрегез белән фикер алышыгыз: безне яңа чор белән нәрсә бәйли? 7. Традиция, кыйммәтләр терминнарын аңлатыгыз. 5
I БҮЛЕК. Яңа чор башында дөнья. Бөек географик 'Ш. ачышлар. Яңарыш. Реформация . § 1. Техник ачышлар һәм Дөнья океанына чыгу Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Урта гасырларның чәчәк ату чорында нинди техник ачышлар һәм уй¬ лап табулар булган? Ул ачышлар кешеләр тормышына нинди йогын¬ ты ясаган? Яңа чорны башлап җибәрүче вакыйгаларның берсе Бөек географик ачышлар булуын сез беләсез инде. Әмма ачышлар мөмкин булсын өчен зур үзгәрешләр: яңа кеше һәм яңа техник мөмкинлекләр кирәк була. Яңа уйлап табулар һәм камилләштерүләр. Кеше җитештерүне үстерү өчен гаять кирәкле яңа энергия чыга¬ наклары эзләгән. Уйлап табучылар инде XVI гасырда ук су яисә җил көче белән хәрәкәткә китерелүче иң гади меха¬ низмнар ясаганнар. Энергия чыганагы буларак җил тегермәне киң таралган. Тегермән тәгәрмәченнән алынган энергия ярдәмендә пычкылар эшләткәннәр, кәгазь массасы ясаганнар, күн эшкәрткәннәр, руда ваклаганнар һәм башка шундый бик күп эшләр эшләгәннәр. Европалылар элек-электән агач күмереннән файдалан¬ ганнар. XVI гасырда тау токымнары чыгару һәм металлургия районнарында урман мәйданнары нык кимегән. Әмма вакытлар узу белән кешеләр ташкүмер чыгарып шуны кул¬ ланырга өйрәнгәннәр. XVII гасырда Англия ташкүмер чыга¬ ру үзәгенә әверелгән. Бик күп техник уйлап табулар винт куллануга нигезлән¬ гән. XVI гасырда кыру станогы уйлап табылу, винтларны бронзадан коярга өйрәнү винт җитештерү һәм куллануны 6
Су двигательле тимерче алачыгы. XVI гасыр гравюрасы арттыруга мөмкинлек биргән. Китап басу һәм акча ясауда винтлы пресс куллана башлаганнар. Урта гасырлар тарихы курсыннан сез китап басуның үсеше турында беләсез инде. Бу үсеш белем тарату мөмкинлеген арттыра. Китапларны рәсемле итеп баса башлыйлар, аларга ихтыяҗ арта. Техник әдәбият чыгарыла. Гуманист Георгий Агриколаның «Тау эше һәм металлургия турында унике китап» дигән хезмәте бик киң таныла. Төрле механизмнарның төзелеше турында гравюралар белән басылган «кулланмалар» сериясен теләге булган һәммә кеше сатып ала алган. XV гасырда Аристотель, Птолемей һәм башка антик фикер ияләренең география һәм астрономия буенча китап¬ лары басыла. Аристотель, мәсәлән, Һиндстанга көнбатыш юлын салу идеясен әйтә. Ул: «Испаниянең кырый нокта¬ сы белән Һиндстан территориясе арасындагы диңгез озынлыгы зур түгел, аны берничә көндә узып була»,— дип яза. Эратос¬ фен китабында исә бер киңлектән барганда Ниреней яры¬ мутравыннан Ниндстанга барып була, юлда кеше яши торган материклар очравы да ихтимал дигән фикер әйтелә. Флоренция галиме, географ һәм астроном Паоло Тоска- нелли (1397—1482) хезмәтләре дә басылып чыга. Тосканелли 7
XVI гасыр типографиясе. И.Страданус рәсеменнән гравюра Җирнең шарсыман булуына шикләнми, Һиндстанга көн¬ чыгыш юлы белән (Африка тирәли) бару урынына көнбатыш юлы белән бару идеясен күтәрә. Аның хезмәтләрендә: Евро¬ падан көнбатышка таба йөзгәндә биш атнада Япониягә, анна¬ ры Кытай һәм Һиндстанга барып җитәргә була, диелә. Бөек географик ачышларны әзерләүдә бу китапларның роле гаять зур була. Бик күп ачышлар тау токымнары эшкәртүгә бәйле бул¬ ган. Шахта һәм рудниклардан су суырту өчен насослар кул¬ ланыла (аларны «помпа» диләр). Тора-бара шахталар тагы да тирәнәя (200 метрдан 800 метрга кадәр), һәм суны суырту өчен 600 кеше кирәк була. Чыгыр уйлап табылу тау эшендә зур борылыш ясый. XVI гасыр уртасында шул кадәрле кешенең хезмәтен су белән әйләндерелә торган диаметры 10 метрлы тә¬ гәрмәч алыштыра. Аның ярдәмендә шахтадан чиратлап агач чиләкләр белән руда, күн капчыклар белән су чыгаралар. Мондый тәгәрмәчне эшләтергә нибарысы ике кеше кирәк була. Бу машиналар ат көче яисә су белән хәрәкәткә китерелә. XVII гасырда, шахталардагы токымнарны шартлатып, ру¬ даны агач рельс буйлап хәрәкәт итүче вагонеткаларда чыгара башлыйлар. 8
Шулай да уйлап табуларның күбе¬ се, конкуренциядән курыккан шәһәр цехларының каршылыгына очрап, тор¬ мышка бик авырлык белән керә. Өстә¬ венә, төрле җайланмалар куллану урта гасыр кешесенең аңына, аларның ата- бабаларча эшләргә кирәк дигән инану¬ ларына каршы килә. Мондый караш Европада XVII гасыр уртасына кадәр хакимлек итә. Утлы корал таралу яңа чорда ил¬ ләр һәм континентларның язмышын үзгәртә, рыцарьлар гаскәрен бетерү¬ гә китерә. Авыр металл киемнәр һәм кораллар кулланыштан бик тиз чыга башлый, чөнки алар пулядан яисә туп ярчыкларыннан саклый алмый. Металлургиядәге уңышлар (күрек¬ ләре су тәгәрмәче белән хәрәкәткә ките¬ релүче 3—4 метр биеклектәге домналар төзү) коюлы корал җитештерүгә күчү мөмкинлеге бирә, ә алар чүкеп ясалган кораллардан ныграк була. Таш ядрәле бомбардалар белән беррәттән тимер ядрәле пушкалар коялар. Соңрак диңгез судноларына пушка куя башлыйлар. Артиллерия фәне үсә. Италия мате¬ матигы Тарталья, ядрә очышы траекто¬ риясен исәпләп чыгарып, коючы оста¬ ларга киңәшләрен бирә. Әмма кораллар камил булмый әле. Авызыннан корыла торган көпшәләр Зур су күтәрү машина¬ сы. XVI гасыр гравюрасы Дары уйлап табучы бе¬ лән шайтан. Агач гра¬ вюра. 1554 ел ярылучан булганлыктан, бик еш кына дошман түгел, ә орудие расчеты үзе зарар күрә. Мушкетны (эре калибрлы филтәле мылтыкны) беренче булып 1521 елда испаннар куллана, аннары ул Европаның башка армияләренә дә үтеп керә. Мушкет та көпшә авызыннан корылган. Көпшәсенә дары һәм 8—10 пуля тыгып агач терәккә куелган мушкетның чакмасына баскач, филтәдән дарыга ут кабынган. 9
Беренче чакмалы мылтыклар да XVI гасырда уйлап табыла (аларда филтә урынына чакмалы кабызгыч була). Соңрак ал арга штык беркетелә башлый, мылтык түтәсен уңайлырак итеп ясарга өйрәнәләр. Атлы гаскәр өчен кыска көпшәле мылтыклар — карабин һәм пистолет ясыйлар. Утлы коралның роле көчәюгә, рыцарьлыкның әһәмияте кискен кими. Утлы корал белән профессионаллар эш итәргә тиеш була, шуңа күрә корольләр, императорлар хәрби хезмәткә солдатлар яллый башлыйлар. Рыцарь отрядларын һәм халык ополчениесен яллы гаскәр кысрыклап чыгара. Әмма ул ыша¬ нычлы булмый: дошман ягына чыгу ихтималы кала. Алар- ның тугрылыгы хезмәт хакларын вакытында түләүдән тора, ә моның өчен корольләргә алтын күп кирәк була. Диңгездә йөрү һәм корабльләр төзүне камилләш¬ терү. Диңгезчеләр йөзгәндә компас һәм астролябиядән (киң¬ лек һәм озынлыкны билгеләү приборыннан) файдаланалар, ә иң әһәмиятлесе — бу вакытта яңа конструкцияле җилкән һәм кораблар барлыкка килә. Каравеллалар төзелгәч кенә ерак сәяхәтләргә чыгу мөмкин була башлый. Яхшы идарә ителә торган яңа тип судно — каравелланың озынлыгы 30, киңлеге Сәгать остаханәсе. Стенада — герле сәгатьләр. И. Страданус рәсеменнән гравюра. 1570 ел 10
8 метрга, ә суда утыру тирәнлеге 3 метрга җитә. Югары тизлек тәэмин итә торган квадрат җилкән белән беррәттән каршы җил искәндә маневрлар ясап йөзәргә мөмкинлек бирүче кыек (латин) җилкәннәр дә булганлыктан, каравелла яхшы идарә ителә. Андый суднода берничә дистә кешелек экипажга да, эчәргә яраклы су һәм азык запасына да урын җитәрлек була. Соңрак океан аша ерак сәяхәтләргә чыгу өчен тагын да ныграк җайлаштырылган зуррак судно — галион төзелә. Картографлар Европа, Азия һәм Төньяк Африка конти¬ нентларын төгәлрәк күрсәткән карталар ясый башлыйлар. Аларга киңлекләр төшерелә. Гадәти карталарга өстәмә нави¬ гация карталары төзеп, картография үсешенә аеруча зур өлешне португалиялеләр кертә. Ал арда яр сызыклары, порт¬ лар (навигация картасының исеме портулан шуннан килә), юлда очраячак каршылыклар да күрсәтелә. Паоло Тосканелли да үз картасын төзи, анда Лиссабоннан Ь.индстанга илтүче диңгез юлы төшерелгән була. Яңа уйлап табу һәм камилләштерүләр европалылар- га Җир турындагы белемнәрен киңәйтергә, Бөек геогра¬ фик ачышлар ясарга мөмкинлек бирә. Яңа җирләр ни өчен үзенә тартып торган. XIII—XIV гасырларда ук инде европалыларда ерак илләр һәм халыклар белән кызыксыну көчәя. Моның сәбәпләре берничә. Шәһәрләр үсә, аларда сәүдә белән көн итүчеләр һәм һөнәр¬ челәр күбәя, әкренләп халыкара сәүдә ныгый. Ерак илләр белән кызыксыну тәре походларыннан соң көчәя. Тәре по¬ ходлары нәтиҗәсендә, европалылар белән Көнчыгыш арасын¬ да ныклы сәүдә мөнәсәбәтләре урнаша. Көнчыгыштан Евро¬ пага гарәп сәүдәгәрләре зиннәтле мал, аш тәмләткечләр алып киләләр. Борыч, канәфер бик кыйбат булып, алтын бәясе¬ нә йөри. Ал арны кияүгә чыккан кызларга бирнә итеп тә бир¬ гәннәр, сату-алу эшендә алтын урынына да кулланганнар. Берәрсен бик бай итеп күрсәтәселәре килсә, аның турында: «Бу кеше — борыч капчыгы!» дигәннәр. Мондый товар алырга бик күп акча кирәк булган. Ә ул чорда Европада акча җитен¬ керәмәгән: кыйммәтле металл аз чыгарылган. Урта гасырлар азагында бөтен Европаны — дворяннар, сәүдәгәрләр, бюргер¬ ларны — сәүдәне үстерү, акча сугу өчен кирәкле алтын табу уе биләгән. Өстәвенә Урта диңгез буенда халык тыгызлыгы үзен сиздерә башлаган. Үзләренә урын таба алмыйча бу илләр- 11
не ташлап китәргә әзер кешеләр булган. Күбесен эшмәкәрлек кызыксындырган. XV гасырда Көнчыгыш белән, шул исәптән Ниндстан белән дә, сәүдә мөнәсәбәтләре бозыла. Урта диңгез аша Азиягә европалылар салган сәүдә юлларын көчле Госманлы импе¬ риясе бикләп куя. Европа монархлары да, дворяннар да, сәүдәгәрләр дә Көнчыгыш белән табышлы сәүдә итүдән баш тартырга җыенмый, чөнки сәүдә кереме 700—800 процент тәшкил итә. Эшмәкәрлек рухы, баюга омтылыш, кешенең мөмкинлек¬ ләренә ышаныч иң кыю планнарны да тормышка ашырырга булыша. Һиндстанга көнбатыш юлы салу фикере шулай туа. Лидер — Португалия. Яңа җирләрне өйрәнү юлы¬ на баскан беренче илләр Испания белән Португалия була. Европаның иң кырыендагы кечкенә генә Португалиянең көн¬ батыш чикләрен Атлантик океан юа. Борын-борыннан порту¬ галлар, эчкәрәк, Көньяккарак үтәргә тырышып, Африканың төньяк яры буйлап йөзгәннәр. Урта диңгездән Балтыйк һәм Төньяк диңгезләргә юл Португалия яр буйларыннан үткән. Илнең уңайлы портлары булган, аларга төрле илләрдән бик күп кораблар кергән. Португаллар турында: «Ьәр крестьян — балыкчы, һәр дворян — капитан», дип әйтә торган булганнар. Алар Африканы, аның хәзинәләрен яулап алырга хыяллан¬ ганнар. 1415 елда хәтта Марокко крепосте Сеутаны да кулга төшергәннәр, әмма континент эченә уза алмаганнар: юлла¬ рында үтеп чыккысыз чүл яткан. Диңгез сәяхәтчесе Генрих. Якын Атлантиканы ачу. Шулай булса да Африканы беренче өйрәнүчеләр дигән шөһрәт нәкъ менә португалларга насыйп була. Географик ачышларның көйле, оешкан чоры Диңгез сәяхәтчесе Генрих, ягъни Португалия короленең кече улы принц Энрике (1394—1460) исеменә бәйле. Энрикеның ния¬ те беренче карашка бик гади: корыдан барып булмаган җиргә диңгездән барырга кирәк. Әмма бу ният беренче карашка гына шулай гади тоелган, планны эшкә ашыру юлында беркайчан да ярдан ерак йөзмәгән Португалия диңгезчеләренең куркуы, төгәл карта һәм навигация кораллары җитешмәү, суднолар¬ ның ышанычсызлыгы кебек каршылыклар булган. Бик яхшы оештыручы сәләтенә ия булган яшь егет җәмгыятьнең төрле катлау кешеләрен фикердәшләр итеп үз тирәсенә туплый. 12
Атлантик океанны ачу Энрике җибәргән диңгезчеләр Атлантик океанны (евро- палылар аны «Караңгылык диңгезе» дип йөрткәннәр) тик¬ шергәндә Мадейра утравын, Азор утрауларының бер өле¬ шен, Яшел борын һәм Канар утрауларын ачалар. 1445 елда португаллар Африка континентының иң кырый көнбатыш ноктасы Яшел борынга килеп җитәләр. Озак та үтми, ал¬ тынга, фил сөягенә бай Гвинея култыгы буен ачу бәхетенә ирешәләр. Диңгезчеләр, алтын һәм фил сөягеннән кала, шундагы юлбашчылардан кара коллар да сатып алалар һәм, Европага илтеп, кол базарларында сата башлыйлар. Энрике үзе гомерендә бер тапкыр гына, Сеутаны яуларга барышлый, корабта Гибралтар бугазын кичә, шуннан соң диңгезгә бөтенләй чыкмый. Ә Диңгез сәяхәтчесе дигән мак¬ таулы исемгә исә бөтен гомерен диңгез экспедицияләре оеш¬ тыруга багышлаган өчен лаек була. Ул экспедицияләр кеч¬ кенә генә Португалиядән Көнчыгышка юл ача. 13
Африка тирәли Һиндстанга. 1471 елда, Диңгез сәяхәтчесе Генрихның вафатыннан соң, португаллар эква¬ торга барып җитәләр, 1480 елларда Конго елгасы тамагын ачып, Көньяк-Көнбатыш Африка яр буен тикшерәләр. Афри¬ каны әйләнеп узарга аз гына кала. Португалия диңгезчеләре алдында Һинд океаны киңлекләрен ачкан бу бөек вакыйга 1488 елда, Бартоломеу Диаш (1450—1500) экспедициясен давыл ерак көньякка, океанга илтеп ташлагач була. Давыл¬ дан соң Диаш корабларны көнчыгышка юнәлтә, әмма яр һаман күренми. Кораблар курсны тагын бер тапкыр — хәзер инде төньякка алыштыра: шулай итеп Африканың Һинд океанындагы көнчыгыш яр буена килеп чыгалар. Диашның, экспедицияне дәвам итеп, Һиндстанга барып җитәсе килә, әмма ярты ел йөзеп арыган диңгезчеләр, фетнә күтәреп, сәя¬ хәтне дәвам итүдән баш тарталар. Африканың көньягында диңгезгә очлаеп чыгып торган бо¬ рынны Диаш Давыллар борыны дип атый, әмма соңрак пор¬ тугаллар аны Изге Өмет борыны дигән исемгә алыштыра. Пор¬ тугалия Һинд океаны өстеннән хакимлек итәргә исәп тота. Унбер елдан соң икенче бер португал — Васко да Гама (1469—1524) 1497 елның 8 июлендә кирәк-яраклар төягән дүрт кораб белән Лиссабон портыннан чыга. Африка ярла¬ ры буйлап сигез ай йөзгәннән соң, тәҗрибәле гарәп лоцманы ярдәме белән Васко да Гама корабларын Һиндстан пор¬ ты Каликутка алып килә. Португаллар анда өч ай торалар. Тәмләткечләр төяп, экспедиция кайтыр юлга чыга. Ике елдан соң гына ул иленә кайтып җитә. Юлда ике кораб һәм эки¬ пажның яртысыннан күбрәге һәлак була. Әмма Португа¬ лиягә кайтарылган аш тәмләткечләр бәясе экспедицияне оештыруга киткән чыгымнардан 60 тапкыр артыграк була. Бу сәяхәт Һинд океаны аша Көнчыгышка юл барлыгын исбат итә. Испания белән көндәшлектә Португалия җиңә. Европалылар Дөнья океанына чыга, әмма бу эле беренче адымнар гына була. Иц зур ачышлар әле алда көтә. ?1. «Бөек географик ачышларны әзерләгән уйлап табулар» дигән хикәя төзегез. 2. Бөек географик ачышларның сәбәпләрен әһә¬ миятләренә туры килгән тәртиптә дәфтәрегезгә языгыз. 3. Карта¬ дан файдаланып, Африканың көнбатыш яры буйлап португал- ларның экспедицияләре һәм һиндстанга диңгез юлы ачылу турында сөйләгез. Бу вакыйгаларның әһәмияте нинди? Контурлы картада сәяхәтләрнең маршрутын сызыгыз. 4. Мушкет, кара¬ велла терминнарын аңлатыгыз. 14
m»* Документлар Педру Нуньес. «Диңгез картасын яклау трактаты» (Өземтәләр) Аермачык күренеп тора, яңа ярлар, утраулар, континентлар ачылу очраклы хәл түгел; безнең диңгезчеләр юлга яхшы әзерлек белән чыкканнар, аларның кораллары, астрономия һәм гео¬ метриядән мәгълүматлары булган. Алар, Птолемейның беренче «География» китабында язылганча, белергә тиешле нәрсәләрнең барын да белгәннәр. Үзләре белән румблар бик төгәл күрсә¬ телгән карта алганнар, моны инде унике җилне генә белгән, бөтенләй компассыз сәяхәт иткән борынгыларның картасы дип әйтеп булмый. Шуңа күрә дә борынгылар җил койрыктан искәндә генә юлга чыккан, мөмкин кадәр яр буйлата гына барган. Борынгыларның Һинд диңгезендә йөзүе хакында Птолемейдан укып була. Безнең карталар аларныкыннан аерылып тора. Диңгездә сәяхәт итү өчен нинди фәннәрне белү кирәк булган? Документ авторы үз чоры диңгезчеләренең Птолемей заманын¬ дагы диңгезчеләрдән өстенлеген нәрсәдә күрә? §2- ” ~ Дөньялар очрашуы. Бөек географик ачышлар һәм аларның нәтиҗәләре Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Үзәк һәм Көньяк Америкада нинди халыклар яшәгән? Ул халыкларның мәдәният казанышларын әйтегез. «Әлегә кадәр һичкем ачмаган материк таптык*. Ьиндстанга «Караңгылык диңгезе» аша юл табу идеясе үзен¬ дә эшмәкәрлек рухы сизгән һәркемнең уеннан чыкмавын сез инде беләсез. Бу проектны тормышка ашыруга бөтен тырышлыгын куйган кеше Христофор Колумб (1451—1506) була. Бу гаҗәеп кешенең тормыш юлы турында мәгълүмат¬ лар әллә ни күп түгел. Ул 1451 елны Генуяда ярлы тукучы гаиләсендә туа, әмма әтисе һөнәрен сайламый. Колумбны диңгез кызыктыра. Кайда белем алуы мәгълүм түгел. Берәү¬ ләр Павия шәһәрендә дип уйласа, икенчеләр аны үзлеген¬ нән өйрәнгән даһи дип исәпли. Аның каравы XV гасырның 70—80 нче елларында Колумбның география белән шөгыльлә¬ нүе, навигация карталарын өйрәнүе, Җирнең шарсыман икән¬ леген исбатлаучы бик күп әсәрләр тупланган зур китапханә 15
Христофор Колумб булдыруы тәгаен билгеле. Ул Атлан- тик океан аша экспедиция оештырыр¬ га тырыша, әмма проектны тормышка ашыру өчен акча кирәк була. Бу ва¬ кытта Колумб инде күптәннән Лис¬ сабонда яши, диңгез карталары (пор- туланнар) ясап көн күрә. Экспедиция оештыру тәкъдиме белән Англия һәм Португалия корольләренә мөрәҗәгать итә, әмма тегеләре, эшнең барып чыга- рына ышанмаганлыктан, акча бирми¬ ләр. Соңгы өмет булып Испания кала, 1485 елда Колумб шун¬ да китә. Бу илдә аның дуслары да, акчасы да булмый, ә пла¬ нын күпләр акылсызга исәпли. Король гаиләсе белән килешү¬ гә кул куйганчы, Христофор Колумбка җиде ел көтәргә туры килә. Бөек христиан корольләре Фердинанд белән Изабелла ак¬ чага мохтаҗлык кичерәләр — Испаниянең тулы азатлыгы өчен бик озак барган сугыштан соң король казнасы бушап кала. Алтынга кызыгу белән беррәттән, башка диндәге халык¬ лар арасында христиан динен тарату омтылышы да була. Шушы сәбәпләр корольләрне диңгез экспедициясе оештыруга күндерә, эшне Христофор Колумбка тапшыралар. 1492 елның 17 апрелендә Фердинанд һәм Изабелла Колумб белән төзелгән шартнамәгә кул куялар. Аның нигезендә, экс¬ педиция уңышлы барып чыккан очракта, Колумб бу диңгез- океаннарда шәхсән үзе ачкан һәм үз осталыгы белән тапкан барлык утрау һәм материкларның вице-короле итеп билгелә¬ нергә тиеш була. Шулай ук аңа адмирал дәрәҗәсе һәм «са¬ тып, алмацггырып алган, тапкан» барлык товарның уннан бер өлеше, үзенә һәм варисларына дворян титулы вәгъдә ителә. Экспедиция уңышсыз чыкса, Колумбка берни дә тиеш булмый. Экспедициягә акча бирәләр, ләкин мәсьәләне акча гына хәл итми әле. Билгесез тарафка йөзәргә әзер диңгезчеләр табып, аларны эшнең уңышлы чыгачагына ышандырырга кирәк була. Тәҗрибәле диңгезчеләрдән (төрле фаразларга караганда, алар 90 нан алып 120 гә кадәр булган) торган экспедиция, «Нинья», «Пинта» һәм Колумб үзе утырган флагман корабы «Санта-Мария» исемле өч каравеллага төялеп, 1492 елның 3 ав¬ густ таңында Испания порты Палостан чыгып Канар утраула¬ 16
рына юнәлә. Диңгезчеләрне билгесезлек куркыта, чит ил ке¬ шесе булганлыктан, адмиралга да шикләнеп карыйлар. Башта¬ гы 33 көндә һава шартлары әйбәт булуга карамастан, матрос¬ лар берничә тапкыр фетнә күтәрергә омтылыш ясыйлар. Ниһаять, 1492 елның 12 октябрендә «Пинта» каравелла¬ сыннан ату тавышы ишетелә. Бу сигнал була. Бер матрос бил¬ гесез җирнең яр буенда янган учак утын күреп ала. Бу кече¬ рәк кенә утрау булып чыга, аңа Сан-Сальвадор (Изге Котка¬ ручы) дигән исем биреп Испания корольләре флагын ка¬ дыйлар. Утрауны тикшереп чыккач, кораблар көньякка юл тота. Озак та үтми, Гаити һәм Куба утрауларын ачалар. Колумб моның Ниндстан икәнлегенә шикләнми, шуңа күрә яңа ачылган җирләрдәге халыкны индеецлар дип атыйлар. Колумбның 225 көнлек беренче сәяхәте нәтиҗәсендә ев- ропалылар өчен Кариб диңгезенең күп утраулары ачыла. Экспедиция барышында диңгезчеләр магнит меридианы аша узганда магнит угы тайпылышын күзәтәләр, көньяк киңлек¬ ләрнең үзгәрми торган җиле пассатка юлыгалар. Аннан соңгы өч экспедиция нәтиҗәсендә Үзәк Америка һәм Көньяк Американың төньяк яр буе ачыла. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы Христофор Колумб Һиндстанга яңа юл салуына ышанып яши. Әмма король гаиләсе үз адмиралының эшчәнлек нәтиҗәсеннән бигүк канәгать булмый, чөнки Испа¬ ниягә алтын көтелгәнгә караганда азрак керә. 1504 елны, дүртенче һәм соңгы сәяхәтеннән Испаниягә кайткач, адмирал химаячесе королеваның үлүен ишетә. Иза¬ белл адан соң Колумб белән беркем, дә кызыксынмый, гоме¬ ренең соңгы көннәрендә авыру Колумоны искә алучы да бул¬ мый. Диңгез сәяхәтчесенең хезмәтләре үзе үлеп берничә дистә еллардан соң гына таныла. «Бу илләрне Яңа Дөнья дип атарга, кирәк». Ко¬ лумб ачкан яңа материкны башта Вест-Индия, ягъни Көнба¬ тыш Ниндстан дип йөртәләр. Америка дип аны соңрак атый¬ лар. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Флоренцияле Америго Веспуччи, Испаниягә хезмәт итүче диңгезче, яңа җирләр күрү уе белән рухланып, сәяхәткә чыгып китә. 1503 елда ул бер танышына болай дип яза: «Бу илләрне Яңа Дөнья дип атарга кирәк. Ата-бабаларыбыз бу җирләрне күз алларына да китерә алмаган, безнең уйлавыбызча, бу — иң яңа ачыш». 1505 елда Веспуччиның хатларын Германиядә 17
бастыралар. Бераздан аның сәяхәтләрен сурәтләгән китап чыга. Көнбатыш Европаның белемле кешеләре арасында Америго Веспуччи исеме популяр булып китә: Колумб ачыш¬ лары турында аның хатларыннан беләләр бит. Соңрак ул җирләрне, Веспуччи исеменә бәйләп, Америка дип атыйлар. Һиндстанга көнбатыш юлы эзләү дөньяның яңа кисә¬ ген ачуга китерә. ШӘ ачышлар дәвам итә. Төньяк Европа диңгезчеләре дә көнчыгышка яңа юллар эзли. 1497 елны Англия — таҗына хезмәттәге генуялы Джон Кабот (Джованни Каботто), Кытайга яңа юл эзләгәндә, Американың төньяк-көнчыгыш ярын ача. Соңрак аны Лабра¬ дор ярымутравы дип атыйлар. 1500 елда португал Педру Кабралъ Васко да Гама юлыннан Ьиндстанга чыгып китә. Җил һәм агым аның корабын көнба¬ тышка куа, шулай Кабраль Бразилияне ача. Алтын¬ га бай яңа җирләр эзләүче ару-талуны, куркуны белмәс испан Васко Нуньес Бальбоа 1513 елда, Пана¬ ма муенын үтеп, Тын океанны ача. Юлдашлары сөй¬ ләвенчә, ул атыннан океан ярындагы комга төшеп тездән суга керә дә моңа кадәр күрелмәгән диңгезне тантаналы рәвештә Испания короленең милке дип игълан итә. Җир — шар! 1519 елның көзендә Испаниянең Се¬ вилья шәһәре портыннан, биш каравеллага төялеп, Фернан Магеллан 265 кешелек экспедиция чыга. Экспе¬ дицияне тәҗрибәле Португалия диң¬ гезчесе Фернан Магеллан (1480—1521) җитәкли. Аның максаты көнбатышка таба барып һәм Колумб ачкан яңа кон¬ тинентны көньяктан әйләнеп узып, «тәмләткеч утрауларына» (Молукк ут¬ рауларына) үз юлын табу була. Бер ел¬ дан, 1520 елның октябрендә, кораблар тар гына бугазга (соңрак аны Магеллан бугазы дип атыйлар) керәләр дә шул бу¬ газ аша бик зур су киңлегенә чыгалар. Бу билгесез океан була. Магеллан эс¬ кадрасының бөтен юлында давыл күр- 18
мәгәнлектән, алар аны Тын океан дип атыйлар. Авыр сәяхәт дүрт ай дәвам итә, ашарга азык, эчәргә су җитми. Ачлык¬ тан, зәңгеләдән көн саен диңгезчеләр үлә. Шулай да судно¬ лар, 17 мең км юл үтеп, океанны кичеп чыгалар. 1521 ел¬ ның мартында эскадра Мариан утрауларына, аннары Филип¬ пин утрауларына җитә. Анда сәяхәтчеләр ял итә. Магеллан гомерлек хыялын тормышка ашыра, ләкин утрауларның берсендә яшәүчеләр белән бәрелештә һәлак була. Ул үлгәннән соң эскадра Һинд океаны аша Испаниягә юлын дәвам итә. Бу юл да бик авыр була. Нибары бер «Виктория» («Җиңү») корабле генә Севильягә әйләнеп кайта. Суднода бәяләп бе¬ тергесез тәмләткечләр йөге һәм өрәккә охшап калган 18 матрос була. Магеллан экспедициясе зцирнец шар рәвешендә икән¬ леген, аны тирәли узып, чыгып киткән портка яцадан әйләнеп кайтып булуын тәгаен исбатлый. Көнбатыш Европаның «яңа» җирләрне колониза¬ цияләве1. Испаннар һәм португаллар тарафыннан «яңа» җир¬ ләр ачылганнан соң, аларны яулап алу башлана. Ул конкиста (исп. conquista — яулап алу) дигән исем ала. Бу яулап алуларда кемнәр катнашырга омтыла соң? Испаниядә маврлар белән сугыш беткәч фәкыйрьлеккә төшкән меңнәрчә рыцарьның эшсез-шөгыльсез калуын сез инде беләсез. Яллы отрядлар да эшсез кала, эш булмагач, акча да булмый. Кайберәүләрне билгесезлеккә хәерчелек яисә инквизициядән курку куа. Байлыгы исәпсез-хисапсыз, йорт¬ лары чиста көмештән булып, җирендә алтын чәчелеп яткан төбәк турындагы имеш-мимешләр һәммәсенә кыюлык өсти. Кем булуларына карамастан, аларның һәммәсен бер сый¬ фат — комсызлык, шөһрәт ярату, тәвәккәллек, кыюлык һәм фәкыйрьлек берләштерә. Француз шагыйре язганча, алар, «туеп ертык бишмәт киюдән... сары металл эзләп китәләр». Яңа Дөньяга бөлгән идальголар, солдатлар, алар артыннан мәҗүсиләрнең җаннарын коткару өчен христиан диненә кер¬ түне вазифалары итеп санаган монахлар китә. Конкиста- дорларның (яулап алучыларның) девизы: «Алла, дан һәм алтын!» 1 Колонизация — җирле халкын талап, үтереп, нинди дә булса территорияне яулап алу, анда башка халыклар күчереп утырту. 19 2*
Эшмәкәрлек рухы көчле булып, Яңа Дөньяга кораллы экспедицияләр оештыру өчен зур чыгымнар тотарга курык¬ маган байлар да табыла. Болар беренче чиратта бай сәүдә¬ гәрләр һәм кораб хуҗалары була. Испания һәм Португалия корольләрен халкы Пиреней ярымутравында яшәүчеләрдән күпкә артык булган гаять зур континентны буйсындырырга мәҗбүр иткән куәтле ме¬ талл — алтын. Яулап алган илләрне алар үз колонияләренә әйләндерәләр. Бәйсезлеген югалтып, яулап алучылар хакимле¬ генә эләккән территорияләрне колония дип атый башлыйлар. Испаннар һәм португаллар Яңа Дөньяда. Кариб бассейны утраулары кыйммәтле металларга бай булмый. Шуңа күрә конкистадорлар алтын эзләп алга, әлегә ачыл¬ маган тарафларга китәләр. 1519 елның 10 февралендә 508 солдат төялгән 11 суднолы флотилия, Кубадан чыгып, Юкатан ярымутравына юл тота. Мылтык, аркебуза1, арбалет2, бронза туплар белән коралланган экспедициядә уналты ат та була. Экспедицияне утыз өч яшь¬ лек испан идальгосы, укуын ташлаган студент Эрнандо Кортес җитәкли. Ул куркусызлыгы һәм кансызлыгы, дипломатлык сәләте, шөһрәт һәм алтын яратуы белән аерылып торган. 1519 елның 18 апрелендә отряд Мексика ярына төшә. Монда яшәүче индеецларның ак тәнле кешеләрне дә, утлы корал һәм атлар да күргәне булмый. Испаннар эзләгәннәрен таба: Мексикада бай алтын һәм көмеш ятмалары була. Ләкин ил XVII гасырда гына тәмам яулап алына. Җирле халык риваятьләрендә әкияттәгедәй алтынга бай Эльдорадо турында сөйләнә. Конкистадорлар, шул җирне эзләп, Панама муеныннан көньякка юнәлә һәм хәзерге Колумбия территориясен басып ала. Элеккеге дуңгыз көтүчесе, укый-яза да белмәгән рәхимсез Франсиско Писарро җитәкчелегендәге бер отряд исә хәзерге Перу территориясенә бәреп керә. Белүебезчә, ул чорда анда Кояш алласына табынучы инклар дәүләте була. Инклар империясен яулап алалар. Ә бәһасез хәзинәләрне — алтын сәнгать әсәрләрен талап бетерәләр. Писарро кулына кеше ышанмаслык байлыклар төшә, гамәлдәге тәртип буенча шу- ларның биштән бер өлеше Испания короленә тапшырыла. 1 Аркебуза — көпшәдән корыла торган филтәле мылтык. 1 Арбалет — камилләштерелгән җәя. 20
Португалларның Азиядәге биләмәләре. Кечкенә генә Йбртугалия зур илләр яулый алмый, шуңа күрә порту¬ галлар Ьиндстанда, Гарәбстан һәм Көньяк Африкада Ьинд океаны буендагы иң мөһим терәк пунктларны гына басып алалар да шунда крепостьлар төзиләр. Җирле халыкка кара¬ та рәхимсез булалар, буйсынмаучыларны кырып бетерәләр. Португаллар гарәп сәүдәгәрләрен Ьинд океаны аша үтүче сәүдә юлларыннан кысрыклап чыгаралар, анда европалы- ларны да бик озак вакыт кертми торалар. Португалия сәүдә¬ гәрләре дөньяда иң яхшы тәмләткечләр үстерелә торган Зонд һәм Молукк утрауларына үтеп керәләр. Җирле юлбашчы¬ ларны алдалап, махсус хокукларга ия булалар. Бу хокук буенча утрау халкы, арзанлы бизәнү әйберләре бәрабәренә, тәмләткечләрне бары тик аларга гына сатарга тиеш була. Көнчыгыш тарафка үтеп керә барып, португаллар Япония һәм Кытай ярларына килеп чыгалар, аннан Европага ефәк, фарфор ташый башлыйлар. Бөек географик ачышларның әһәмияте. Урта га¬ сырлар һәм яңа чор чигендәге географик ачышларны ни өчен бөек ачышлар диләр? Җавап эзләп карыйк. Бөек географик ачышлар нәтиҗәсендә дөнья турындагы иске күзаллаулар җимерелә, аларны яңа, ышанычлырак мәгълүматлар алмаштыра. Европалыларның Җир шар¬ сыман дигән фаразлары раслана, Җир шарының зурлыгы һәм төрле континентларда яшәүчеләр турында күзаллаулар төгәл¬ рәк була бара. Бу исә география, астрономия, тарих кебек фәннәр үсешенә шартлар тудыра. Географик ачышлар һәм Дөнья океанын үзләштерү арка¬ сында бердәм бөтендөнья базары формалаша башлый, бик күп илләр һәм континентлар арасында сәүдә элемтәләре урнаша. Төп юллар эчке диңгезләрдән океаннарга күчкәнлектән, сәүдә үзәкләре дә күчә. Урта диңгез, аның белән бергә Венеция һәм Генуя да элеккеге әһәмиятләрен югалта башлый. Аның кара¬ вы Севилья, Лиссабон, Лондон, Антверпен, Амстердам кебек яңа океан портлары үсеп чыга һәм дөнья сәүдәсен үз кул¬ ларына ала. Географик ачышлар җирле халыкны талауга, кырып бете¬ рүгә, Яңа Дөнья халыкларының борынгы мәдәниятен юк итүгә китергән беренче колониаль империяләр төзелүгә нигез сала. 21
Колонияләрдән Европага кыйммәтле металл ташкыны ургыла. Бу, бер яктан, эшмәкәрлекнең җанлануына китерсә, икенче яктан бәяләр революциясенә, ягъни алтынның бәясе төшүгә һәм башка товарларның кыйммәтлэнүенэ китерә. Бик күп халыкның сатып алу сәләте кими. Бигрәк тә ял¬ ланып эшләүчеләрнең, вак чиновник һәм ярлы дворяннарның хәле авырлаша. Географик ачышларга бәйле рәвештә европалылар- ның көндәлек ризыгы да үзгәрә. Алар бәрәңге, томат, фасоль ашый башлый. Атлантик океанда балык промыселы үсеш алгач, европалылар тәрәч, сельд кебек балыкларны күбрәк ашый башлый. Өстәлләрендә чәй, кофе, шоколад кебек яңа эчемлекләр пәйда була. Бөек географик ачышлар ике дөньяның аерымланып яшә- вен бетерә, ике җәмгыятьне — туып килүче индустриаль һәм традицион җәмгыятьләрне — бер-берсенә якынайта. ?1. Христофор Колумб сәяхәтләре турында сөйләгез, аның марш¬ рутларын контурлы картага төшерегез. 2. Ни өчен Колумб исән чагында замандашлары аның ачышларына әһәмият бирми? 3. Колумб ачкан материк ни өчен Америка дип атала башлаган? ■ 4. Магеллан экспедициясенең маршрутын картада күрсәтегез, фән һәм сәүдә үсеше өчен аның әһәмиятен әйтегез. 5. Ничек уйлыйсыз: Колумб белән Магелланда эшмәкәрлек рухы булган дип әйтеп буламы? Фикерегезне фактлар белән исбатлагыз. 6. Бо¬ рынгы греклардагы һәм XVI гасырдагы «колония» терминының мәгънәсен чагыштырыгыз. Җавабыгызда параграф эчтәлеген һәм документны файдаланыгыз. 7. Яңа Дөнья илләрен яулап алуда кемнәр һәм нинди максат белән катнашкан? 8. Дәфтәрегез¬ дә «Бөек географик ачышларның әһәмияте» дигән сорауга җа¬ вап планын төзегез. К Документлар Колонияләр, өстенлекле метрополия базарлары. Энциклопедия мәкаләсе (1751) * 1 2 Колонияләр метрополия1 мәнфәгатендә оештырылган. Шулай булгач: 1. Алар метрополия хакимияте һәм яклавы астында булырга тиеш. 2. Колонияләргә нигез салучыларның гына сәүдә итәргә өстенлекле хокукы бар. 1 Метрополия — колониясе булган ил. 22
Колонияләр метрополиядән башка яши алса, алар файда китермәсләр иде. Шулай булгач, промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында метрополия өчен кирәкле товарлар гына җитештерү белән чикләнү табигый закон булып тора. Колонияләр башка илләр белән сәүдә итсә яисә башка илләрдә җитештерелгән товарлар кулланса, бу хәл метрополиягә мөнәсәбәттә караклык дип саналачак. Колонияләр һәм метрополияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең характерын билгеләгез. §3. XVI—XVII гасырларда король хакимияте көчәю. Европада абсолютизм «Буйсынып туган буйсынып яшәргә тиеш». «Буй¬ сынырга тиеш икәнсең — берсүзсез буйсын: Ходайның әмере шундый». XVI—XVII гасырлардагы сәяси хакимият — абсо¬ лютизмның эчтәлеге, мәгънәсе менә шундыйрак. Абсолютизм — югары хакимият чикләнмәгән күләмдә бер кешедә — монархта тупланган идарә итү формасы ул. Ьәммәсе үзара сугышкан феодаль таркаулык чорын исе¬ гезгә төшерегез. Үзара сугышуларның Европа дәүләтләрендә яшәүчеләргә, иң элек бернинди яклаучысыз крестьяннарга никадәр кайгы-хәсрәт китерүен сез инде беләсез. Абсолютизм XV гасыр ахырында —XVI гасырда, тради¬ цион җәмгыятьнең таркалу чорында формалаша, ә иң зур үсешкә XVII гасырда ирешә. Аңа хас сыйфатлар: чиновник¬ лардан торган гомумдәүләт идарә аппаратын булдыру; даими профессиональ армия туплау; дәүләт салым системасы бул¬ дыру; бердәм дәүләт закон чыгару һәм административ төзе¬ леш, бердәм үлчәү кертү; дәүләт чиркәве булдыру; дәүләтнең бердәм икътисади сәясәтен үткәрү. Абсолютизм чорын ничек бәяләргә соң? Бер король — бер ил. Абсолютизм урнашуны Англия һәм Франция тарихы мисалында карыйк. Абсолютизм чорында янәшә территорияләрне кушу дәвам итә, аксөяк феодалларның бәйсезлек саклап калырга омты¬ лышларына чик куела. Франциядә, мәсәлән, Йөзьеллык сугыш тәмамлангач Нормандия, Бургундия һәм башка провинцияләр, бәйсезлек гарантияләүче элеккеге хокукларын югалтып, ко¬ роль хакимиятенә буйсына. 23
Англиядә Генрих VIII Тюдор әлегә чаклы беркадәр бәй- сезлекләрен саклап калган ераграк төньяк графлыкларга һәм Уэльска каршы һөҗүм башлый һәм аларны Лондонга буй¬ сындыра. Бу территорияләр белән идарә итү өчен махсус дәү¬ ләт органнары — Төньяк Советы һәм Уэльс Советы төзелә. «Моннан соң үзара кара-каршы сугышлар бул¬ маячак!» Абсолютизм үз дәүләте чикләрендә илнең бөтен халкына бәхетсезлек китергән канкоюлы җимергеч үзара сугышларны туктатырга сәләтле була. Йорклар белән Ланкастерлар арасындагы көрәш кебек канкойгыч хәлләрне кабатлатмас өчен, яңа, Тюдорлар динас¬ тиясеннән чыккан корольләр, феодаль гаскәрне таратып, баш күтәргән феодал замокларын тар-мар китерәләр, буйсынырга теләмәгән аксөякләр фетнәсен бастыралар. Фетнәчеләрнең җирләрен конфискацияләп, король казнасына тапшыралар. Крепость диварлары да, валлар, тирән сулы чокырлар да шәһәрләрнең бәйсезлеген саклап кала алмый, аларның иреге шактый кысыла. «Ничек минем ата-бабаларым мондый учрежде¬ ние булдыруга юл куйды икән...» Абсолютизм чорында катлаулар вәкиллеге органнары (Англия парламенты, Испа¬ ния кортеслары, Франциядә Генераль штатлар) элеккеге әһә¬ миятен югалта. Монархлар алардан бөтенләй котылырга хыяллана. Ләкин вәкиллекле учреждениеләрне бөтенләй бе¬ терү мөмкин булмый, шуңа күрә монархлар аларның әһәмия¬ тен киметү өчен төрле чаралар уйлап чыгаралар. Камчы һәм калач ысулы кулланыла. Англиядә Тюдорларга парламент белән исәпләшергә туры килә. Борынгы гадәт буенча Англия корольләренең парламент рөхсәтеннән башка салым җыярга хокуклары булмый. Парла¬ мент белән мөнәсәбәттә Тюдорлар үзләрен дипломатларча тоталар. Көрәш урынына хезмәттәшлекне өстенрәк күрәләр. Шулай булса да, Генрих VIII идарә иткән 37 ел эчендә парла¬ мент нибары 21 тапкыр җыела. Генрих VIII нең кызы коро¬ лева Елизавета парламентны яратмый, һәм бу сизелеп тора. 45 ел идарә итүе дәверендә ул аны нибары 13 тапкыр чакыра. Королева парламентны күңелгә ятышсыз зарурлык дип саный, әмма барыбер, ихластан булмаса да, аның фикеренә колак салырга һәрвакыт әзер булуын гел әйтеп килә. Нәкъ менә Елизавета идарә иткән чорда Англиядә абсолютизм көчәя. 24
Король Яков I Стюарт Елизавета Тюдорның баласы бул- маганлыктан, 1603 елны Англия та¬ җы аның бертуганының улы, Шот¬ ландия короле Яков VI Стюартка күчә. Англия, Шотландия һәм Ирландия короле Яков I Стюарт (1603—1625), кызганычка каршы, парламент белән дипломатларча эш итми, аңа нәфрәтен яшерми, бу хәл король хакимияте бе¬ лән парламент арасында низагка ките¬ рә. «Аңлый алмыйм,— ди ул берва¬ кыт испан илчесенә,— ничек минем ата-бабаларым мондый учреждение булдыруга юл куйды икән? Берничек тә котыла алмагач, бу хәлгә түзәргә тиеш булам инде». Ә бит, уйлап кара¬ саң, Англия корольләренең «вето» хокукы булган, алар парла¬ ментның теләсә нинди карарын юкка чыгара алган. 1604 елда беренче парламентын җыеп, Яков I болай ди: «Минем йөземдә, минем аша Ходай сезгә фатихасын җи¬ бәрде. Мин — ир, ә бөтен утрау — минем законлы хатыным. Мин — баш, ә утрау — минем тәнем. Мин — көтүче, ә утрау — минем көтүем». Англия короленең бу сүзләренә, ихтимал, башка монархлар да кул куя алыр иде. Флоренциядә абсолют монархия XVI гасырга оеша баш¬ лый. Валуа династиясеннән чыккан король Франциск I (1515—1547) үзенең чиксез хакимият хокукына ия булуына шулкадәр инанган була, Генераль штатларны бер тапкыр да чакырып карамый. Указларына «Минем теләгем шундый» дип яза да, яңа законны раслау өчен шул җитә дип саный, «чөнки без шулай телибез». Англия парламентыннан аермалы буларак, Франция¬ дә Генераль штатлар даими эшләүче органга әверелми. Аларны сирәк кенә, бик кирәк чакта гына чакыралар. 1614 елдан 1789 елга кадәр Генераль штатлар бер тапкыр да җыелмый. Дәүләт идарәсенең бердәм системасы. Англиядә әле Тюдорлар чорында ук үзәк административ һәм башкарма орган — Яшерен совет була. Аның әгъзаларын монарх бил¬ гели. Яшерен совет дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең 25
юнәлешләрен ачыклый, илнең финанс һәм оборона мәсьә¬ ләләре белән шөгыльләнә. Франциядә, Англиядәге кебек үк, тулы хакимияткә ия король дәүләт башлыгы була. Аның хөкүмәт дип саналган советы була, әмма король совет әгъзаларын үзе билгели һәм бөтен мәсьәләләрне үзе хәл итә. Хөкүмәт әгъзалары итеп король нәселеннән булган кешеләр, югары рухани чиннар, финансист, юристлар билгеләнә. Гамәлдә ил белән король шәхсән үзе идарә итә. Суд һәм җирле хакимият король контрольлегендә. Суд системасын оештыру да абсолютизмны ныгытуга хезмәт итә. Англиядә суд эшләренең күпчелек өлеше ике король су¬ дына тапшырыла, бу исә җирле аксөякләрнең бәйсезлегенә зыян китерә. Фетнәчел аксөякләр белән көрәшү өчен әле бе¬ ренче Тюдорлар тарафыннан ук Йолдызлы палата булдырыла, Англиядә бөтен суд эшчәнлеге системасына да шул палата күзәтчелек итә. Шул чорда ук инде Англиядә, король билгеләгән судьялар белән беррәттән, сайлап куела торган бик абруйлы җәмәгать судьялары да була. Графлыкларны идарә итүдә төп роль җәмә¬ гать судьяларына бирелә, аларны аеруча хөрмәтле һәм лаеклы рыцарьлар арасыннан графлыкның дворяннар җыелышында сайлап куялар. Беренче карашка бәйсез күренсәләр дә, асылда хөкүмәт сайлауларны игътибар белән күзәтеп торганлыктан, корольгә ошамаган кандидатура андый постка берничек тә уза алмый. Яшерен советның кемне җәмәгать судьясы итеп сай¬ ларга икәнен турыдан-туры күрсәтеп графлыкларга хат җибәр¬ гән чаклары да була. Җәмәгать судьялары арасында борынгы, зур нәселле аксөякләр һәм яңа дворян вәкилләре була. Җәмәгать судьяларын «таҗның күзе һәм колагы» дип йөртәләр. Алар, суд процессларын алып бару өстенә, заго¬ ворларны ачарга, крестьяннар һәм шәһәр ярлыларының фет¬ нәләрен бастырырга, сукбайларны эзәрлекләргә, салым җыяр¬ га, фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтү өчен акча җыюны оешты¬ рырга һәм башка шундый эшләрне башкарырга тиеш була¬ лар. Күргәнегезчә, эшләре күп булган. Король хакимиятен иң нык чикләүче, кысучы органнар дип Франция корольләре провинцияләрдәге югары суд орган¬ нары — парламентларны исәпли. Парламентларның вәкаләте киң була — кайчакларда суд һәм хөкүмәт карарларына да 26
Франция. Прокурорга үтенеч белән килүчеләр каршы чыгалар. XVII гасырда илдә шундый 17 парламент бу¬ лып, арада иң абруйлы Париж парламентының эшчәнлеге ил территориясенең өчтән бер өлешен колачлый. Аларның суд хокуклары гына түгел, беркадәр сәяси хокуклары да була. Париж парламенты король бик яшь булган очракта регент (дәүләтне вакытлыча идарә итүче) билгели, король шартна¬ мәләрен, указларын карый һәм башка шундый эшләр белән шөгыльләнә. Париж парламенты белән Людовик XIV (1643—1715) кис¬ кен каршылыкта тора. «Әфәнделәр, сез әллә үзегезне дәүләт дип уйлыйсызмы? Дәүләт — мин ул» дигән мәгълүм гыйбарә нәкъ менә Париж парламентына адресланган. Соңрак ул аны бик күп хокукларыннан мәхрүм итә, күп кенә парламент әгъзаларын сөргенгә сөрә. Хакимиятне үзәкләштерергә омты¬ лып, Людовик XIV провинцияләргә үз вәкилләрен — законнар үтәлешен күзәтеп торучы интендантлар ж,ибәрә. Илне дәүләт чиновниклары идарә итә. Англиядә дәүләт хезмәткәрләре күп булмый — нибары 1000—1500 кеше исәп¬ ләнә. Шуларның да бик азы гына хезмәт хакын корольдән ала. Калганнары нәрсә исәбенә яши соң? Чиновникларга үте¬ нече төшкән кешеләрдән акча алырга рөхсәт ителә, шулай булгач, король хезмәтендәгеләр халык исәбенә яши булып 27
чыга. Франциядә чиновниклар күбрәк: XVI гасырда — 8 мең, XVII гасырда 46 мең була. Чиновник урыны нәселдән нәсел¬ гә күчә, шулай ук сатыла да. Кешенең шәхси сыйфатлары хә¬ литкеч роль уйнамый: барысын да акча хәл итә. Биредә, Англия¬ дәге шикелле үк, төп керем булып эш хакы түгел, хезмәт күр¬ сәткән өчен чиновникларга халыктан кергән түләү исәпләнә. Дәүләт аппараты монархиянең Ходай әмере белән иңде¬ релүен танып эш итәргә тиеш була. Монархка хакимият Ходай тарафыннан бирелә. Корольләрнең һәммәсе дә үз халкына король хакимияте чик¬ ләнмәгән булырга тиеш дигән уйны сеңдерергә тырыша. Хакимият Ходайдан иңгән дип игълан ителә. Король Иисус- ның җирдәге наместнигы дип санала. Англиядә королева Елизавета чорында дингә ышанучылар: «Әй Изге Алла, мәр¬ хәмәтле Атабыз, Сиңа хезмәт итүче патшабикәбез шәфкать¬ ле королева Елизаветаны корольлеккә җибәреп, Сиңа тугры¬ лыклы Англия халкын сугыш һәм коллык хәтәреннән кот¬ кардың, тәннәребезне золымнан, рухыбызны хорафаттан азат иттең, иминлек һәм хак динне кайтардың...» — дип, дога кыл¬ ганнар. Королеваның халыкны караңгылыктан чыгаруын су¬ рәтләгән баллада һәм вәгазь җыентыклары да басылып чыга. Дини тәгълиматларга дөньявилары да иярә. XVI—XVII гасырларда инде Франциядә дәүләт һәм хокук турындагы фән үсеш алган була. Югары закон чыгару хакимиятенең тулы- сынча монарх кулында туплануы турындагы положение хокук фәненең төп положениеләреннән берсе була. XVI—XVII гасырларда король сараендагы катгый тәртип тә король культы ныгуга ярдәм итә. XVII гасыр уртасында Франциядә корольлекнең иң күренекле гаиләләреннән чык¬ кан мең ярым чамасы кеше король сараенда хезмәттә тора. Сарай тормышының нигезендәге этикетның1 мәгънәсе дә король шәхесен Аллага тиңләүгә кайтып кала. Франциядә абсолютизм иң зур үсешкә XVII гасырның икенче яртысында Людовик XIV идарә иткән чорда ирешә. Европаның барлык монархлары аныңча эш итәргә тырыша. Армия монарх хезмәтендә. Салым системасы. Мо¬ нархның регуляр армиясе булмау Англия абсолютизмының үзенчәлеге булып тора. Беренче тапкыр даими гвардияне 1 Этикет — үз-үзеңне тоту тәртибе. 28
король Генрих VII Тюдор төзи, әмма анда нибарысы 200 ке¬ ше була. Тюдорларның яллы гаскәргә дә чыгым тотасылары килми, сугыш булганда халык ополчениесе җыела, ирекле дворян отрядлары оеша. Аның каравы корольнең флоты бу¬ ла, аны тотуга акчаны халыктан җыялар. Франциядә эш башкачарак тора. Йөзьеллык сугыш тәмам¬ лануга (1337—1453), яллы даими армия булдырыла, ә инде утлы корал кулланыла башлагач, ул өстенлекле типтагы су¬ гышчан оешмага әверелә. Яллы гаскәр профессионаллардан тора, кем түли, шуңа хезмәт итә. XVI гасырның тыныч чо¬ рында армия 25 мең кешелек була. Франция дәүләте крестьяннар, һөнәрчеләр һәм буржуадан салым җыя. Туры салым икәү була: талья, ягъни җир һәм ми¬ лек салымы һәм җан башыннан түләнә торган салым. Тоз салы¬ мы — габель кебек кыек салымнар да була. Җан башына күп¬ ме тоз һәм нинди бәядән алырга икәнен идарәчеләр билгели. Армия һәм дәүләт чиновникларын асрау кыйбатка төш¬ кәнлектән, Франциядә салымнар һаман арта барган. XVI гасыр башында казна халыктан (гади халык, крестьяннар һәм шәһәр кешеләреннән) елына 3 млн ливр (ливр — көмеш акча), ягъни 70 тонна көмеш җыйган булса, XVII гасыр уртасында исә, утызъеллык сугышта катнашуы сәбәпле, хөкүмәт елына 90—100 млн ливр, ягъни 1000 тонна көмеш җыйган. Бердәм икътисади сәясәт. Абсолютизм чорында Европа дәүләтләренең икътисади сәясәтендә меркантилизм хакимлек иткән. Бу икътисади тәгълимат һәм икътисади сәясәтнең нигезендә байлыкның төп формасын кыйммәтле металлар тәшкил итә, дәүләтнең чәчәк атуы кыйммәтле металларның күплегенә бәйле дигән инану ята. Дөрес оеш¬ тырылган халыкара сәүдә, ягъни товарны илгә кертүгә кара¬ ганда күбрәк читкә чыгару дәүләтне баета ала дигән караш яши. Кайбер илләрнең хөкүмәтләре, үзләрендә җитештерүне җайга салырга омтылып, чит ил товарларын, беренче чиратта зиннәтле әйберләр кертүне хәтта тыялар да. Мондый сәя¬ сәтне беренче тапкыр Франциядә XVI гасырда Генрих IV үт¬ кәрә башлый, ул авыл хуҗалыгын үстерүне хуплый, дәүләт предприятиеләре төзелешенә дә акча бирә. Ләкин бу сәясәт әллә ни уңыш китерми, чөнки XVIII гасыр азагына кадәр ди¬ ярлек илдә бердәм үлчәү системасы булмый һәм эчке та¬ можня чикләре яшәп килә. 29
Милли дәүләтләр һәм милли чиркәү төзелү. Абсо¬ лютизм иң зур үсешкә XVII гасырның икенче яртысында Франциядә ирешә. Монархлар хакимияте шулкадәр көчле була, хәтта кайберләре чиркәү һәм монастырь милкенә кул сузарга җөрьәт итә һәм чиркәү оешмаларына йогынты ясый башлый. Монархлар хакимияте тагын да ныгый. Англия короле Генрих VIII, монархлардан беренче буларак Рим Папасына каршы чыгып, Англиядә чиркәү башлыгы ва¬ зифасын үз өстенә ала. Анык милли чикләре, өстенлек итүче бер дине, бер теле һәм уртак мәдәнияте, халыкның традицион шөгыльләре булган абсолютистик дәүләтләр кысаларында үзәкләшкән милли дәүләтләр барлыкка килә. Англия, Фран¬ ция кебек Европа илләре халкында абсолютизм чорында милли үзаң формалаша. XVI—XVII гасырларда Германия һәм Италиядә әле үзәк¬ ләшкән дәүләтләр булмый. Анда еш кына үзара сугышып торучы вак дәүләтләр яши. Ул дәүләтләрдә чикләнмәгән дип әйтерлек яисә чикләнмәгән хакимият монархлар кулында була. Формаль яктан бу дәүләтләр Изге Рим империясенә буйсына. Яңа чор башында Венеция һәм таулы Швейцариядә рес¬ публика строе була, ә Нидерландтагы революциядән соң (XVI гасыр) Голландия республикасы барлыкка килә. Яңа чор башында анык милли чикләре, өстенлек итүче бер дине (монарх тоткан дин), бер төп милләте булган ныклы абсолютистик дәүләтләр барлыкка килә. Абсолютизм халыкның барлык катлауларына кайгы- хәсрәт китерүче үзара җимергеч сугышларны үз дәүләте чикләрендә тыярга сәләтле була. 1. Абсолютизмга сыйфатлама бирегез. Ничек уйлыйсыз, абсолют монархиянең сословиеле-вәкиллекле монархиядән аермасы нәр¬ сәдә? 2. Шушы параграф текстын, үзегез укыган әдәби әсәрләрне һәм караган фильмнарны файдаланып, телдән «Король һәм пар¬ ламент» дигән хикәя төзегез. 3. Абсолют монархия җирле хаки¬ мияткә һәм суд хакимиятенә контрольне нинди ысуллар белән тормышка ашырган? 4. Иптәшләрегез белән уйлашыгыз әле, абсо¬ лютизмның ныгуы җәмгыятьтә кешенең шәхси хокуклары кө¬ чәюгә булышлык иткәнме? 5. Абсолютизм шартларында армия, салым сәясәте һәм икътисади сәясәт ничек тәртипкә салынган? 6. Абсолют король хакимиятенең төп билгеләрен дәфтәрегезгә языгыз. 7. Абсолютизм, ливр, җәмәгать судьясы, меркантилизм, этикет терминнарын һәм төшенчәләрен аңлатыгыз. 30
Версаль. 1668 ел Людовик XIV сараендагы этикет Людовик XIV вакытында король резиденциясе1 Вер- сальгә күчерелә. Сасы исле бормалы тар урамна¬ ры, баррикада корырга гадәтләнеп беткән халкы... Людовикның мондый пычрак, шау-шулы, баш бир¬ мәс Парижда яшисе килми. Көне-төне Париждан меңнәрчә кеше, йөзләрчә эки¬ паж Версальгә агыла. Он, ит, яшелчә төялгән арба¬ лар дыңгырдый. Кырыйга тайпылып юл бирергә өл¬ герми калган ярлы-ябагайны таптап, аксөякләрнең кареталары жңлдерә. Юлга күз дә салмыйлар, чөнки байларга ярлыларны таптау хокукы бирелгән. Версаль искитмәле була. Биек-биек биналар, зур-зур мәйдан һәм парклар корольнең бөеклеген искәртеп тора кебек. Хәтта парктагы сыннар да корольнең шәплеген күрсәтергә тиеш була — Юпитерны төс-кыя- фәте белән Людовик XIV кә охшатып ясыйлар. Сарай¬ да көн саен кабатлана торган «спектакльдә» «король¬ не уйныйлар». Әле ул уянганчы ук кабул итү бүлмә¬ сендә бер көтү сарай әһелләре җыела. Король уянуга. 1 Резиденция — дәүләт башлыгының даими тору урыны. 31
аларны төркемләп аның йокы бүлмәсенә кертәләр. Башта — туганнары, алар артыннан 30 кешелек зур төркем керә. Халат киеп дога кылып алгач, король кәнәфигә утыра, шул чакта сарай әһелләренең тагын бер төркемен кертәләр. Король аягын киенә башлауга, тагын бер төркем кергән була инде. Король күлмәген кигәндә сарай әһелләренең яңа төркеме керә. Король тәмам киенеп беткәнче шулай дәвам итә. Корольнең ашау-эчүе, бигрәк тә якшәмбе көннәрдәге «зур табын» тагын да тантаналырак итеп оештырыла. Корольнең тастымалына баш июләр дисеңме, кораллы гвардия сагы астында «король галиҗәнапләре ашыйсы итнең» килүен карап торулар дисеңме... Аз дигәндә аена ике-өч тапкыр Людовик XIV ауга чыга. Чыкмаса, кичен сарайда маскарадлар, концерт, карта уеннары оештырыла. Гадәттәгечә тантана белән уза торган кичке аштан соң, король йокларга җыенгач, аның халаты, панталонына багышланган тантаналар башлана. Кояш-корольнең көне шулай уза. Көчле, чыдам Лю¬ довик XIV бу этикетны авырсынмый. Этикет аңа эшлекле, димәк, король өчен куркыныч аксөяк вәкил¬ ләрен «кул астында», «күз алдында» тоту өчен кирәк була. Сарай әһелләренә бүләкләрне дә король тикмәгә генә өләшми. Аксөякләрдән берәрсе сарайдан читтә яшәсә, король аның турында: «Мин ул кешене бел¬ мим, мин ул кешене күрмим», дип әйтә торган була. § 4. Эшмәкәрлек рухы икътисадны үзгәртеп корыр Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Урта гасырлар чорында крестьяннар нәрсә белән шөгыльләнгән һәм ничек яшәгән? Шәһәрләрдә халыкның нинди катлавы яшәгән? Алар нәрсә белән шөгыльләнгән? Көнбатыш Европада сәүдә һәм банк эше нинди булган. Урта гасырларда цех системасы нинди булган? Ни өчен урта гасырларның соңгы унъеллыкларында җитештерүнең үсешенә цехлар тоткарлык ясый башлаган. XV—XVI гасырларда Көнбатыш Европа шәһәр¬ ләрендә эчке һәм халыкара сәүдә, банк эше нәтиҗәсен¬ дә сәүдәгәрләр, банкирлар кулында зур байлык тупланган. 32
Эшмәкәрлек юлына басучылар арта барган. Яңа Дөнья һәм Һиндстаннан килгән кыйммәтле металлар һәм то¬ вар базар икътисадының уңышлы үсүенә уңай шарт¬ лар тудырган. Базарлар үсеше. XVI гасырдагы шәһәр базарын күз алдыгызга китерегез: тоташтан диярлек сәүдә рәтләре тезелгән мәйдан. Базарда вак-төяк эш башкарып, шул акчага көн итүче йөк ташучылар, олаучылар, җыештыручылар. Сатып алучылар — крестьяннар, хәлле шәһәр хатыннары, хезмәтче хатын-кызлар... Базар ясагы җыючылар да биредә. Базарда һәркем, баймы ул, ярлымы, хәленә күрә товарын таба алган. Сатуга май, сыр, балык, киек кош һәм терлек итләре, өем-өем яшелчә, җимеш тезеп куелган. Авыллардан салам, утын, печән, йон, җитен, өйдә суккан киндер китергәннәр. Элегрәк базарлар атнага ике тапкыр эшләгән булса, шәһәр¬ ләр үсүгә карап, алар көн саен эшли башлаган. Париждагы Ябык базарның балык рәтендә сельд һәм башка әйберләр сатучы хатыннар кызу эш өстендә. Алгы планда — вафли сату¬ чы. Фронда чорыннан калган исемсез эстамп Римда киек кош ите сатып йөрүче 33 3 4-75
Базарның шәһәр кешеләре тормышындагы урыны хакында шул чорда туган «Базарда уяулык белән намустан кала бөтен нәрсә сатыла», «Сандыкта акчаң булганчы, базарда дустың булсын» кебек мәкальләр сөйли. XVII гасырда Европада ябык базарлар төзелә башлаган. Иң зурлары шәһәр хакимияте тарафыннан Лондонда һәм Парижда төзелгән. Базар сәүдәсе белән еш кына шәһәр йортларының беренче катындагы лавкалар ярышкан. Алар урта гасыр лавкала¬ рыннан ни белән аерылган соң? Анда эшләнмәләрен һөнәрче үзе түгел, ә профессиональ сатучылар саткан. Шул чор кеше¬ ләре «лавкалар дөньяны яулый», «шәһәрләрне йота» дигәннәр. 1763 елда Лондондагы француз илчесе: «Фатирымнан куып чыгардылар, чөнки мин яшәгән йорт урынына лавка салырга җыеналар»,— дип яза, хатында яшәргә яраклы арзанлы торак табуның кыенлыгыннан зарлана, чөнки лавка салу максаты белән бик күп йортларны сүтәләр икән. Йөреп сату да бик активлаша. Йөреп сатучыларны Евро¬ паның барлык зур шәһәр урамнарында күрергә мөмкин була. Венециянең Изге Марк мәйданында да, Парижның Яңа күпе¬ ре янында да, Кёлн, Лондон, Римда да шулар кайнаша. Тавыш¬ лары ерактан ишетелә: икмәк, яшелчә, әфлисун һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим итәләр. Җитди халык андый сатучыларга шикләнеп карый, ал ар¬ ны сукбайлар дип саный. Әмма ялгыша, чөнки көннәрдән бер көнне шундый сатучы туплаган акчасына лавка сатып ала яисә арендалый. Дөнья сәүдәсенең үсеше. Бөек географик ачыш¬ лардан соң Голландия белән Англия бөтендөнья сәүдә үзәге- 1640—1650 еллар арасында Нюрнбергка шафран һәм аш тәмләткечләр килү. Сулдан уңга — төргәкләрне китерү, теркәү, үлчәү, карау һәм җибәрү 34
Нюрнберг үлчәүләре. Адам Крафт скульп¬ турасы. 1497 ел нә әверелә. Инглизләр әйтүенчә, XVI гасырда «Башка шәһәр¬ ләрнең сәүдәсен Антверпен йота». Антверпен гаваньнарында көн саен 250 ләп кораб йөк бушата. Шул чор кешеләре әй¬ түенчә, бу шәһәрдәге бер айлык алыш-биреш Венециядәге ике айлыкны узып китә. Антверпен «Европа капкасына» әверелә, аның аша берөзлексез чит ил товарлары килеп тора. Диңгез арты сәүдәсенең хәтәрлеге сәүдәгәрләрне компа¬ нияләргә берләшергә мәҗбүр итә, һәм аларның саны бик тиз арта. Башта компанияләр гаилә ширкәте буларак оеша, анда якын туганнар керә. Алар бөтен нәрсәне — хезмәтне дә, хәвеф- хәтәрне дә, акчаны да тигез бүлешәләр. Аннары бу компа¬ нияләргә көчен һәм акчасын кертергә ризалашкан чит кеше¬ ләр дә алына башлый. Компания әгъзалары аның эшчәнлек нәтиҗәсе өчен мөлкәтләре белән җавап бирәләр. XVIII гасырда ширкәтләрнең күпчелеген кечерәк, гадәттә 20—30 кешелек гаилә компанияләре тәшкил итә. Даниэль Дефо язганча, хезмәткәрләр хуҗа йортында яши, анда ашый, кая да булса барырга кирәк булса, хуҗадан рөхсәт сорый, хуҗа йортында йоклый. Англиядә әле XIX гасыр уртасында да хуҗалар белән хезмәткәрләр үзенә бертөрле гаилә общинасы 35
Чит илләрдә зур эшләр башкаручы сәүдэгәр-банкир. 1688 ел гравюрасы булып яши. Эшне бергәләп иртәнге гыйбадәт кылудан башлыйлар, гыйбадәттә өйрәнчекләр һәм приказчиклар да була. Халыкара сәүдә белән шөгыльләнүче кайбер эре компа¬ нияләрнең үзләренә монополия1 хокукы алулары да яңа за¬ манның бер билгесе булып тора, һәм бу ирекле базар йола¬ 1 Монополия — нәрсә дә булса җитештерүгә яисә сатуга, нәрсә белән булса да файдалануга аерым хокук. 36
ларын бозуга китерә. XVII гасырда андый монополияләр күбрәк Голландия һәм Англиядә була. 1600 елда Англиядә Ост-Индия компаниясе төзелә. Илгә борыч кертергә бары аңа гына рөхсәт ителә. 1607 елда ком¬ пания үз әгъзалары керткән капиталга 500% табыш түли. Россия белән сезгә мәгълүм Мәскәү компаниясе сәүдә итә. Банкир һәм ростовщикларда, итче һәм сыра кайнатучыларда, атаклы дворяннарда, хәтта корольдә дә эшмәкәрлек дәрте кузгала, һәммәсенең нинди дә булса компаниягә пайчы булып керәсе килә. XVII гасырда инглиз сәүдә компанияләренең йогынтысы бөтен илләргә тарала, алар тамырларын Ьиндстан белән Аме¬ рикада тирәнрәк җәяләр. Халыкара сәүдә күп табыш ките¬ рә, компанияләр кулында гаять зур байлык туплана. Биржалар һәм банклар. XVII гасырга сәүдә шәһәр¬ ләренең һәрберсендә диярлек биржа, ягъни килешүләр төзү өчен сәүдәгәрләр, банкирлар, заказчы һәм товар китерүчеләр очраша алырлык урын була. Биржада бик күп товарга һәм зур суммаларга килешүләр төзелә. Анда товарның үрнәкләре генә күрсәтелә, ә акчаны кыйммәтле кәгазь — бурыч язулары белән алыштырырга мөмкин була. Брюгге, Биржа мәйданы. Бинаның ян якларында — генуялылар йорты белән флоренциялеләр йорты. Бу йортлар Италия сәүдәгәрләренең өстенлеген күрсәтеп тора 37
Якоб Фуггер һәм аның хисапчысы. XVI гасыр немец эстампы. Ул чорда дөньяда шушы Аугсбург сәүдә йорты Карл V кә гаять зур суммалар биреп тор¬ ган. Арткы пландагы тартмаларда — Евро¬ па эре сәүдә үзәкләре¬ нең исемнәре Антверпенның шәһәр советы портка якын гына гаять зур һәм матур биржа йорты сала. Йортка «Барлык милләтләр һәм телләр сәүдәгәрләре файдасына» дип язылган була. «Антверпен биржасында бөтен сөйләшләрнең тонык гүләвен ише¬ тергә, бөтен киемнәрнең чуар катнаш¬ масын күрергә була, бер сүз белән әйт¬ кәндә, Антверпен биржасы зур дөньяның барлык кисәкләрен берләштергән кече дөнья булып тоела»,— дип язып калдыр¬ ган шул заман кешесе. Һәр сәүдәгәр көннең беренче яртысын биржада уздыра, чөнки анда файда¬ лы килешү төзергә, игъланнардан сәүдә корабларының килү-китүен белешергә була. Җитди сәүдәгәр биржага килмәсә, эшләре шәптән түгел икән, дигән сүзләр йөри башлый. Еш кына биржадагы алып-сатулардан соң берәүләр байый, ә икенчеләре бөлә. Шул заман кешесе болай дип язган: «Балыкны тотканчы, аш¬ лыкны өлгергәнче, җыеп алганчы, башка товарны исә килеп җитмәс борын саталар иде». Биржалар халыкара сәүдә һәм күпләп сатуның үсүенә булышлык иткән, товарга бәя куюга һәм акча курсына йогын¬ ты ясаган. Урта гасырлар тарихыннан сез банкларның роле турында беләсез инде. Бөек географик ачышлардан соң Европага алтын- көмеш күп керә башлау һәм дөнья сәүдәсе үсүгә бәйле рәвештә банкларның эшчәнлеге киңәя, алар байый. Хосусый банклар белән беррәттән Амстердам, Англия банклары кебек дәүләт банклары да ачыла. Алар сәүдәгәрләргә, промышленникларга, дәүләтләргә бурычка акча биреп торалар. Банк эше зур саклык һәм тәвәккәллек сорый. 1789 елда Франциядә хакимият алы¬ шынуга китергән революция булгач, Голландия банклары зыян күрә: Франция хөкүмәтенә биреп торган акчалары юкка чыга. XVI—XVII гасырларда Европа илләрендә эчке сәүдәнең үсүе, банклар, биржа һәм халыкара сәүдә компанияләре төзелү базар хуҗалыгы үсешендәге уңышларны күрсәтә. 38
Мануфактура — яңа типтагы предприятие. Ха¬ лыкара сәүдә үсеше, океан аръягындагы колонияләрдә халык саны арту, Яңа Дөньядан алтын-көмеш керүгә бәйле рәвештә һөнәри эшләнмәләргә ихтыяҗ арта. Һөнәрче остаханәләрен- дә эшләнгән әйберләр генә җитми башлый. Хәтерегездәдер, остаханәнең зурлыгы, анда эшләүче ярдәмче һәм өйрәнчек¬ ләр саны, эшләнмәләрнең саны һәм сыйфаты цех уставын¬ да катгый чикләп куелган була. Бу чикләүләр XVI гасырда промышленность үсешенә комачаулык тудыра башлый. Эре предприятиеләргә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Һәм алар бар¬ лыкка килә дә, чөнки моның өчен кирәкле шартлар туа. Сәүдә итеп баеган кайбер эшлекле сәүдәгәрләр акчаларын яхшы сатылучы эшләнмәләр җитештерүгә тота, аннары ул эшләнмәләрне базарга чыгара башлыйлар. Табыш алу мак¬ саты белән җитештерүгә кертелгән акчаны капитал (латин¬ ча capitalis — баш, тормыш мәгънәсендә) диләр. Шул ук вакытта крестьяннар, авыл һөнәрчеләре, ярлы шәһәр һөнәрчеләре һәм аларның ярдәмчеләре өстәмә эш эзләп йөри һәм андый эшмәкәргә ялланып эшләргә әзер була. Менә шундый шартларда яңа тип предприятиеләр туа. Ул менә болай була. Бай сәүдәгәр, бик күп йон сатып алып (күп алгач, арзан- гарак та төшә), авылга килә дә чималын авыл һөнәрчеләренә, крестьяннарга тарата. Алар эш бәясен һәм әзер җепне килеп алу вакытын сөйләшеп килешәләр. Шундый ук хәл тагын да кабатлана — тик хәзер инде сәүдәгәр эрләнгән җепне туку¬ чыларга тарата һәм күпмедер вакыттан соң әзер постау алып китә. Әзер товар алыр өчен ничә төрле эш башкарырга туры килсә, бу хәл шуның кадәр кабатланырга мөмкин. Шул рә¬ вешле сәүдәгәр — предприятие хуҗасына, ягъни капиталист- эшмэкәргә, ә аңа эшләүче крестьян һәм һөнәрчеләр яллы эшчеләргә әверелә. Бу чорда әле кул хезмәте өстенлек итә. Яңа төр предприя¬ тиенең исеме — мануфактура да латинча «кулдан эшләнгән» (manus — кул, factura — эшләнмә) дигәнне аңлата. Баштарак һәрбер эшче үз өендә эшли. Моны таркау ману¬ фактура диләр. Соңрак эшмәкәр сәүдәгәрләр, баерак осталар махсус биналар сала башлый, ул биналарда бер түбә астында төрле һөнәр ияләре ялланып эшли. Анысын үзәкләшкән 39
мануфактура диләр. Әмма XVI—XVII гасырларда әле таркау мануфактура өстенлек итә. Ни өчен мануфактураны яңа тип предприятие дип әйтәбез? Аның һөнәр остах энәләреннән төп аермасы — хезмәт бүле¬ неше. Һәр эшче нинди дә булса берәр өлкәдә махсуслаша, бу исә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга (билгеле бер вакыт берәмлегендә күбрәк продукция җитештерергә) мөмкинлек бирә. Моннан тыш, мануфактура урта гасыр һөнәрчесенең остаханәсеннән зурлыгы белән дә аерыла — анда дистәләгән, хәтта йөзләгән яллы эшче эшли. XVII гасырда хуҗалыкның яңа формалары Англия һәм Нидерландта өстенлек итә, Франциядә үсә, ул формалар иң әүвәл пыяла, шикәр, кәгазь, ефәк, постау җитештерүдә күренә. Мануфактура Англиядә аеруча постау җитештерүдә үсеш ала. Мәсәлән, Кольчестер постаучысы Томас Рейнольдсның 400 эрләүче, 52 тукучы, 33 һөнәрчене һәм башка белгечләрне өйләрендә чимал белән тәэмин итеп торуы мәгълүм. Шунысын да әйтергә кирәк: хезмәт бүленешле үзәкләш¬ терелгән мануфактуралар барлыкка килү эшчеләрне иң гади, бертөрле генә хезмәт башкарырга мәҗбүр итә. Йөз елдан соң бу хәл күзәтүчән механикларны кеше хезмәтен алышты¬ рырдай машиналар уйлап табуга этәрә. Мануфактура — ял¬ лы эшчеләрнең кул хезмәтенә нигезләнгән предприятие. Анда аерым җитештерү операцияләренә хезмәт бүленеше булган. Хезмәт бүленеше җитештерүчәнлекне күтәрүгә булыша. Җитештерелгән товар базарга китерелә. Мануфактуралар үсеше — хосусый милеккә һәм базар хуҗалыгына нигез¬ ләнгән җәмгыять, ягъни капитализм туу билгесе ул. ?1. XVI—XVII гасырларда сәүдә үсеше турында сөйләгез. XIV— XV гасырлар белән чагыштырганда аларда нинди яңа билгеләр күренә? 2. Сәүдә компанияләре, эре банк һәм биржалар төзелү сәүдә үсешенә нинди йогынты ясый? 3. «Сатучы һәм алучылар базарда» яисә «Сәүдәгәрләп биржада» дигән темага (үзегез сай- ■“ лап) хикәя төзегез. 4. «Сандыкта акчаң булганчы, базарда дусла¬ рың булсын», «Биржада җил алып җил сатарга да була» дигән мәкаль һәм әйтемне ничек аңлыйсыз, иптәшләрегез белән фикер алышыгыз. 5. Мануфактуралар килен чыгуга нәрсә сәбәп була, шуны сөйләгез. 6. Дәфтәрегездә «Мануфактура җитештерүенең үсеше» дигән сорауга җавап планы төзегез. Мануфактура җи¬ тештерүе барлыкка килү ни өчен капитализм туу билгесе булып санала? 40
Документлар Томас Делониның «Атаклы Ньюберри постаучысы Джек турында баллада»сыннан (1597) Иркен, озын, зур бүлмәдә Ныклы, таза ике йөз станок тора иде: Бу станокларда — валлаһи — Ике йөз кеше эшли иде, Бөтенесе бер сафта. Аларның һәркайсы янында Бер сөйкемле малай утыра иде, Ул малайлар рәхәтләнеп Соса әзерлиләр иде. Ә шунда ук башка бинада Йөз хатын армый-талмый йон тетә иде, Шат күңел белән яңгыратып Җырлар җырлап. Якындагы икенче бүлмәдә Кызыл итәкле йөз кыз эшли иде, Башларына сөт шикелле ап-ак Яулыклар бәйләп. Ул гүзәл кызлар, бертуктамыйча, көне буена Бу бүлмәдә сандугач сайравыдай матур итеп Җырлар җырлап эрлиләр иде. Аннан соң алар, башка бүлмәгә кереп, Начар киемле балаларны күрделәр; Ул балалар утырып йон язалар иде, Начар йоннан яхшыларын аерып; Ярлы, зәгыйфь ата-аналарның Балалары — алар йөз илле иде; Хезмәте өчен һәркайсы кичкә Берәр пенни алды, моннан башка Аларны көндез ашатып-эчерттеләр, Ярлылар өчен үзенә күрә Бусы да бик әһәмиятле иде. Икенче бинада ул тагын Илле егет утырганын күрә: Болары осталыкларын күрсәтүче Йон кыркучылар иде. Шунда ук, алар янында Сиксән үтүкләүче эшли иде. Моннан башка аның әле тагын Кырык кешелек буяу цехы бар иде, Шуның өстенә постау басучы егерме кеше. Ньюберри постаучысы Джек предприятиесенең нинди предприя¬ тие икәнлеген ачыклагыз. Аның һөнәрче остаханәсеннәп аерма¬ сын күрсәтүче яңа тип предприятие билгеләрен тексттан табы¬ гыз. Санап карагыз әле: бу предприятиедә ничә кеше эшләгән? Ничек уйлыйсыз, мануфактура эшчеләренең күңел халәтен бал¬ лада авторы дөрес тасвирлаганмы? 41
Фуггерлар гасыры ml 523 елда Якоб Фуггер Изге Рим империясенең им¬ ператоры Карл V кә болай дип яза: «Шунысы ап¬ ачык мәгълүм, Сезнең галиҗәнаплар минем ярдәм¬ нән башка Рим таҗына ия була алмас иде». Чыннан да Карл V үзен сайлаган кенәзләргә ришвәткә тоткан 850 мең гульденның1 өчтән ике өлешен Фуггер- лардан бурычка алып торган була. Габсбурглар да шушы гаилә акчасына сугыш алып бара. Кемнәр соң ул Фуггерлар? Бу — Германиядәге Аугсбург шәһәреннән Европаның иң бай сәүдәгәр гаиләсе. Аларның ата-бабаларының XIV гасырда Аугсбург туку цехы осталары булуы мәгълүм. Моннан тыш, алар тукыма белән сәүдә иткән. XV гасырда бу гаилә байлыгы белән дан тоткан. Кайберләре, дворян кызларына өйләнеп, үзләре дә дворян титулы алган. XVI гасырда Фуггерларны кенәзләргә генә түгел, императорларга да акча биреп торучы банкирлар буларак белгәннәр. Гаиләнең финанс куәтенә импе¬ ратор Карл V нең чордашлары Раймунд һәм Антон Фуггерлар нигез салган. Карл V аларга граф титулы биргән. Фуггерлар җир биләгәннәр, тау эше, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Бу гаилә белән бик күп кенәзләрнең туганлашасы килгән. Аларның ника¬ дәр тиз баюына игътибар итегез: 1511 елда байлык¬ лары 250 мең гульден булса, 1527 елда 2 миллионга җитә, ә 1546 елда инде 4,5 миллионнан артып ки¬ тә. Фуггерлар кенәзләргә һәм хәтта Габсбургларга акча биреп торганнар, еш кына дисәтинә җыеп һәм индульгенция1 2 сатуда катнашып, Рим папасы белән дә эш иткәннәр. Фуггерлар галимнәргә, рәс¬ самнарга матди ярдәм күрсәтеп торучы юмарт хи¬ маячеләр буларак та киң таныла. Алар бөртекләп җыйган сәнгать әсәрләре, китапханәләр дә бу гаилә¬ нең данын арттыра. Фуггерлар турында: илләр яз¬ мышы, сугыш һәм тынычлык язмышы шушы като¬ лик банкирлар кулында булган, дип әйтергә була. 1 Гульден — Нидерландта акча берәмлеге. 2 Индульгенция — гөнаһларны ярлыкау турында папа грамотасы. 42
§ 5. Яңа кыйммәтләр җәмгыятьне үзгәртеп корыр Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. XIV—XV гасырлардагы Европа авылында халыкның нинди катлау¬ лары яшәгән? Крестьяннарның хәле ничек булган? Дворяннарның яшәү чыганагы нәрсә булган? Шәһәрләрдә халыкның нинди катлаулары яшәгән? Алар нәрсә белән шөгыльләнгән? Эшмәкәрлек үсү, яңа хуҗалык рәвеше барлыкка килү Европа халкының составын һәм шөгылен үзгәрткән. Яңа чор буржуазиясе. Эшмәкәрлекнең үсүе бур¬ жуазиянең санын һәм байлыгын арттырган. «Буржуа» сүзе Франциядә XII гасырда ук килеп чыккан — шәһәрнең милеккә ия булган, дәрәҗәле һәм абруйлы граж¬ даннарын шулай атаганнар. Соңрак сәүдә, промышленность яисә банк өлкәсендә эш йөрткән эшмәкәр-капиталистларны «буржуазия» дип йөртә башлаганнар. XVII гасырда буржуазиянең югары катлавын халыкара сәүдә белән шөгыльләнүче сәүдәгәрләр, эре банкирлар һәм откупщиклар1 тәшкил иткән. Откупщиклар казнага билгеле бер сумма түлиләр дә, аннары җыйган акчаны үз карамак¬ ларында калдыралар. Менә Франция короле Людовик XV (1715—1774) заманын¬ дагы кодрәтле банкир Кастанье гаиләсе мисалы. Шул заман кешесе болай дип язып калдырган: «Берәүләре Каркассон- да талья2 җыя, икенчеләре Ост-Индия компаниясен идарә итә (сүз француз компаниясе турында бара.— Авт.), уллары һәм энеләре, министр булудан элек, Тулуза парламентында утырдылар. Каркассонда Кастанье мануфактуралары эшли. Парижда Кастанье банкы... Амстердамда Кастанье банкы». Алар корал сатып алучыларны акча белән тәэмин итеп тора¬ лар һәм колониаль экспедицияләр оештыруга акча бирәләр. Крестьян Европасы. Урта гасырлар чорындагы ши¬ келле үк, яңа чор башында шәһәр халкы акрын арта, Көнба- 1 Откупщик — нинди дә булса пошлина яки салым җыю хоку- кын сатып алган кеше. 2 Талья — Франциядә күбесенчә крестьяннардан дәүләт җыя тор¬ ган төп туры салым. 43
тыш Европаның күпчелек халкы (9/10 өлеше) элеккечә авыл¬ да яши һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Гасырлар үтү белән крестьяннарның да хәле үзгәреп тора: алар кол да, крепостной да, ирекле җирбиләүчеләр дә, уртак¬ ка эшләүчеләр дә, арендаторлар да булалар. Урта гасырлар¬ да крестьяннарның күпчелеге шәхси буйсынуда булган булса, XVII гасырда исә күпчелек крестьян шәхси азат була. 1676 елда Югары Австрия вәгазьчесе үз заманын болай дип данлый: «Ходайга шөкер кылыйк: хәзер инде тирә-якта кре¬ постнойлар юк, бүген һәркем кайда тели, шунда хезмәт итә ала һәм хезмәт итәргә тиеш тә!» Әйе, крестьян азатлык ала-алуын, ләкин хәлләр монда катлаулырак тора әле. Товар-акча хуҗалыгы үсү белән крес¬ тьяннарга шәхси ирек сатып алу мөмкинлеге бирелә, ләкин җир электән килгән гадәт буенча әүвәлге хуҗа милкендә кала. Крестьян ул җирдән файдалана, әмма элеккеге хуҗасы риза¬ лыгыннан башка сата да, ала да алмый, җирне вакытлыча файдалануга, ягъни арендага алган кебек була. Җирдән фай¬ даланган өчен хуҗага акчалата һәм натуралата түләү тиеш булып чыга. Акча табу өчен крестьян җитештергән продук¬ циясен базарга чыгарып сата, дәүләт һәм чиркәү салымнарын түләргә дә акча кирәк була. Хәлле крестьяннарда да эшмәкәрлек дәрте кузгала. Алар, булдыксызрак күршеләрен бурычка батырып, бөлдереп, теге¬ ләрнең җәмәгать басуларындагы өлешен сатып алалар, эшкә батраклар яллыйлар. Хуҗалыкларында ике тәгәрмәчле сабан, чәчкеч, ашлык сугу машинасы кебек камилләштерелгән эш кораллары тоталар. Яллы хезмәт һәм техникадан файдала¬ нучы мондый крестьяннарны фермерлар диләр. Авылда милек аермасы барлыкка килә, крестьяннар¬ ның берәүләре байый, икенчеләре бөлә. Тулаем алганда Европада әле XVII гасырда да күпчелек крестьяннар җир¬ не бик гади кораллар белән эшкәртә. Тимер кыйбат була. Сука белән сөрәләр, тырмалап чәчәләр. Уруын урак белән уралар. Авылда хорафатлар хөкем сөрә. Ба¬ суны янып торган шәм һәм ипи тотып өч тапкыр әйләнеп чыкмыйча сөрә баш- Базарга баручы инглиз крестьянкасы. 1623—1625 еллар кулъ¬ язмасындагы рәсем 44
Алмаштыру конторы. Голландия эстампы. 1708 ел ламыйлар. Бүре тиресендә төп-төгәл унөч тишек тишеп, чәчү¬ лек орлыкны шуннан илиләр. Ихтимал, крестьян холкындагы җайлаша белү, карар кабул итүдәге әкренлек, яңалыктан курку, яшәү өчен көрәштә үҗәт¬ лек кебек сыйфатларны язмыш сынаулары тудыргандыр. Төньяк Европа крестьяннары, мәсәлән, руда казыганнар, туку¬ чы, йөкче булганнар, тимер эретү, каботаж1 белән шөгыль¬ ләнгәннәр, көнлеккә ялланганнар. Өстәмә керемсез яшәү мөмкин булмый. Мондый иректә ачтан һәм көч җитмәстәй эштән үлмәс өчен зур тырышлык кую сорала. Яңа дворяннар. Эшмәкәрлек рухы дворяннарның да бер өлешенә йога. Бу процессны Англия мисалында кү¬ рергә була. Анда XV гасырдан киртәләүләр1 2 башлана, күп җирбиләүчеләр, нигездә вак һәм урта хәлле дворяннар, яңача хуҗалык итәләр: сөрүлек җирләреннән көтүлек ясыйлар, 1 Каботаж — бер үк диңгез яисә бер үк дәүләт портлары арасында диңгез яры буйлап йөзү. 2 Киртәләү — инглиз дворяннарының крестьяннарны җирләрен¬ нән куып чыгаруы һәм шул җирләрне сарык көтүлекләренә әй¬ ләндерүе. 45
көтүлеккә җәмәгать җирләрен дә басып алалар, арендатор¬ ларны кишәрлекләреннән куалар, эшкә батраклар — яллы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алалар. Йон сату баерга мөмкин¬ лек бирә. Чит ил сәяхәтчеләре билгеләп үткәнчә, XVII гасыр башында Англия территориясенең V3 өлешен көтүлекләр били, Лондоннан төньякка илтүче юлның ике ягыннан тоташ ташкын булып меңәр, унар мең башлык сарык көтүе агыла. Йоннан тыш, дворяннар базарга ит, сөт продуктлары, икмәк һәм башка азык-төлек чыгаралар. Аларны яңа дворяннар1 яки джентри дип атый башлаганнар. Яллы хезмәттән файдаланып, алар авыл эшмэкэр -капиталистларына әвереләләр. Бу хәл яңа дворяннарның яшәү рәвешен дә үзгәртә. Алар шәһәр эш¬ мәкәрләре белән тыгыз элемтәдә торалар, сәүдәгәрләр белән бергәләп сәүдә белән шөгыльләнәләр, алар белән туганлашалар. Баерга омтылыш шулкадәр көчле була, король хакимиятенең киртәләү процессын туктатырга тырышуы нәтиҗәсез кала. Әмма үзгәрешләрне теләмәгән, үз өстенлекләрен һәм иске хуҗалык итү рәвешен саклап калырга тырышкан иске дво¬ ряннар да (күбесенчә бу эре җирбиләүче-аксөякләр була) кала бирә әле. Франциядә дә дворяннар бер төрле генә булмый. Нәселләре урта гасыр башыннан ук килеп, утарыннан, сарай һәм армия хезмәтеннән килгән керем исәбенә яшәүче дворяннар була. Корольләр аларга бүләкне, пенсияне кызганмый. Шулай да дворяннар арасында король сараенда хезмәт итмәгән, биләмә җирләрен күптән сатып бетергән ярлылары да була. Андый- ларны, башка берниләре дә булмаганлыктан, «һава» фео¬ даллары дип йөрткәннәр. Дворян титулын сатып алган, нәсел¬ сез дворяннар да булган. ШШул заман кешеләре җирне үзләре эшкәртергә яисә һөнәрчелек белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган дворяннар турында язып калдырганнар. Мәсәлән, Овернидагы борынгы, әмма бөлгән бер нәсел вәкиле шевалье* 1 2 де Прад күмер сатып көн күргән. Күмер- 1'Яца дворяннар — базарга авыл хуҗалыгы продуктлары чыга¬ ручы эшмәкәр-дворяннар. Хуҗалык белән кызыксынмыйча, су¬ гышларда катнашуны өстен күреп традицион феодал тормышы белән яшәүче дворяннардан аеру өчен, аларны яңа дворяннар дигәннәр. 2 Шевалье — Франциядә дворян титулы. 46
не үзе чыгарган, сатарга да үзе илткән. Шевалье ишәкнең сыртына — күмерле кәрзинен, ә муенына шпагасын элгән. Заставага җиткәч, шпагасын киеп, почетлы корал кынысына кулын куеп, тантаналы рәвештә шәһәргә килеп керә торган булган. Провинция штатлары җыелышы бөлгән аксөякләр өчен бәйрәмгә әверелгән — айлар буе ни туры килсә, шуның белән тамак туйдырып яшәгән ярлы дворян тантаналы мәҗлесләрдә туйганчы ашый алган. Француз дворяннарының кайбер катлавы Англиягә кара¬ ганда беркадәр соңрак активлаша. XVIII гасырда дворяннар арасында сәүдә компанияләре пайчылары, откупщиклар, эш¬ мәкәрләр һ. б. булган. «Юл читендәге кешеләр». Байлык арта барган саен, янәшәдә генә фәкыйрьлек тә көчәя. Яллы эшчеләрнең хәле авыр була: алар еш кына фәкыйрьләр рәтенә төшә. Эш хаклары аз, ә хәерчелеккә төшү өчен авыру, эшсез калу, эш хакы түбәнәю, гаиләдә ир яки хатынның үлеме кебек сәбәп¬ ләр күп була. Яллы эшчеләрнең хәлен без мануфактураларда хезмәт итүче Париж эшчеләре мисалында карый алабыз. Анда ир¬ ләр, хатын-кызлар, балалар эшли. Хатын-кызларга эш хакын ирләргә караганда кимрәк түлиләр. Балаларга исә тагын да азрак түләнә. Якшәмбе, дүшәмбе эш көне булмавы өстенә, Парижда тагын 37 көн бәйрәм санала, шулай булгач, эш хакы тагын да азая. Эш көне кояш чыкканнан кояш баеганга ка¬ дәр дәвам итә. Төрле-төрле штрафлар, эш хакыннан тотып калулар еш була. Эшчеләр күп очракта мануфактураның үзендә яшәргә тиеш бу¬ ла, аннан алар бәйрәм көннәрендә якын¬ дагы чиркәүдә гыйбадәт кылырга бару өчен генә чыга ала. Шуның белән бергә яңа чор башында күпмедер дәрәҗәдә ярлыларга матди ярдәм күрсәтү дигән нәрсә дә күзәтелә. Шәһәр үз ярлыларына ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга тырыша. Чиркәү янында, ба¬ зарларда хәер эстәргә рөхсәт ителә. Ярлыны кызганалар, чөнки аны урамда калырга мәҗбүр иткән бөлгенлек һәркемгә яный. Йортсыз сукбайлар. Англия. XVII гасыр башы 47
Әмма ярлы читтән килгән булса, аңа юл бер генә, ул — сук¬ байлык, хәерчелек. Андыйларның тормышы тәмуг белән бер була, тоташ җәрәхәтле тәннәренә шакшы сәләмә япкан сукбай¬ лар төркеменә карарга да чирканыч була. Шәһәр сукбайлардан курка, аларны куа. Әмма тегеләре бер капкадан куып чыга¬ руга, икенчесеннән килеп керә. Авырудан кырылуларына да карамастан, сукбай хәерчеләр һич кимеми. XVI гасырда, яллы хезмәткә ихтыяҗ тугач, юллардагы сукбай төркемнәре эшмә¬ кәрләрнең нәфрәтен уята. Эшмәкәрләр аларга арзанлы эш көче булырдай эшлексезләр өере дип карый. Хакимият хәерчелек турында законнар кабул итә, шәһәр урамнарында хәер сорашуны тыя. Законны бозган өчен ка¬ ты җәзага тарталар. Германиянең Кёльн шәһәрендә «за¬ консыз» хәер сорашканы өчен өч тапкыр тотылган сукбай асарга хөкем ителә. XVI гасырда Англиядә сукбайлыкка кар¬ шы бик каты законнар кабул итәләр. Халык тарафыннан «канлы» дип аталган әлеге законнар нигезендә теләге бул¬ ган һәркем сукбайны мәҗбүри рәвештә үзенә эшләтә ала. Качып тотылса, аңа келәймә сугалар. Мондый хәлдән чыгу юлы булганмы соң? Һәркем үз юлын эзли. Кайберәүләре, бандаларга оешып, талау, пиратлык белән шөгыльләнә. Икенчеләре хәрби хезмәткә яисә хезмәтчелеккә яллана. Байлар күп була, ә бай хезмәтчесез ни эшли алсын? Франциянең Лион шәһәрендә генә дә XVI гасырда халыкның дүрттән бер өлешен хезмәтчеләр тәшкил итә. Күп кенә осталар, һөнәрчеләр, хәлле крестьяннарның да хезмәтчеләре була. Әмма хезмәтчелеккә бик ашыгып тормыйлар: чөнки ул үзенә үзе хуҗа түгел, төнлә дә, көндез дә хуҗасы янында. Хезмәтче бөтенләй хокуксыз. Париж парламентының 1751 елгы карары хуҗасын хур¬ лаган өчен бер хезмәтчене хурлык баганасына бастыруга һәм сөргенгә хөкем итә. Хезмәтче хуҗаны үзе сайламый, аны сайлап алалар. Эш тапсаң, ике куллап ябышырга кирәк була, чөнки хезмәтче эшен үзе ташласа яисә аны куып чыгарсалар, ул шундук сукбайлар исәбенә керә. Әгәр урамда эшсез кыз тотсалар, чәчен кыркып суктыралар, ирләрне галерага ишкәк¬ че итеп җибәрәләр. Яца чор башында капитализм, ягъни хосусый ми¬ леккә һәм базар икътисадына нигезләнгән җәмгыять туа. Төрле катлау халкының хәле һәм шөгыле үзгәрә: бур- 48
жу азия үсә һәм байый, дворяннар эшмәкәрлеккә тартыла, крестьяннар әкренләп шәхси бәйлелектән азат ителә, яллы эшчеләрнең саны арта. ?1. Уйлап карагыз әле, эшмәкәрлекнең үсүе ничек итеп шәһәр һәм авыл җәмгыятьләре составына йогынты ясый? 2. Яңа чор башы Европа крестьяннарының хәлен урта гасыр чоры кресть¬ яннары хәле белән чагыштырыгыз. 3. Яңа сыйныфлар — бур- ■ жуазия һәм яллы эшчеләр сыйныфы формалашу нинди социаль төркемнәр исәбенә бара? 4. Бөек географик ачышлар белән капи¬ тализм туу арасында бәйләнеш бармы, иптәшләрегез белән фи¬ кер алышыгыз. 5. Откупщик, капиталист, батрак, яңа дворян¬ нар терминнарын аңлатыгыз. Документлар Киртәләү турындагы эшләрне тикшерү комиссиясе (1517) (Король грамотасы нигезендә) Элеккеге елларда подданныйларыбызның кайберләре, Ходай Тәгаләне дә, корольлегебезнең файдасын, аны саклауны да уйламыйча, Англия корольлегенең күпчелек подданныйларыбыз яшәгән һәм ничә еллар игенчелек белән шөгыльләнгән кайбер авыл, хутор һәм башка җирләрен киртә, канаулар белән уратып алганнар, подданныйларыбызны шул җирләрдән һәм өйләрен¬ нән куып чыгарып, басуларын, җирләрен сарык һәм башка терлек үрчетү өчен шәхси файдаланудагы көтүлекләргә әверелдер¬ гәннәр... шул сәбәпле авыллар, хутор һәм башка җирләр генә түгел, йортлар да ташландык хәлгә килеп шулкадәр бөлгән, хәзер инде аларның эзләре дә калмаган, һәм безнең анда яшәп игенчелек белән шөгыльләнгән подданныйларыбызга тырай тибәргә калган... бу җирләрдә игенчелек тә, терлекчелек тә... бөтенләй юкка чыккан, һәм андагы изге чиркәүләр, капеллалар бөлгенлеккә төшкән... Король статутлары. Сукбайлар һәм үҗәт хәерчеләргә җәза бирү турында акт (1597) (Өземтәләр) III. ...Киләчәк Пасхадан соң бу корольлектә яисә Уэльс кенәзлегендә хәер сорашкан, сукбайлыкта йөргән яисә тәртип бозган өчен сак астына алынган һәм шушы акт нигезендә сукбай яисә үҗәт хәерче дип танылган һәркем, кулга алынганнан соң, җәмәгать судьясы һәм констебль кушуы буенча, биленә кадәр чишендерелеп, аркасы канга батканчы халык алдында чыбыр¬ кылана, аннары аларны приходтан приходка күчерә-күчерә ... үз приходлары мәгълүм булса, шунда җибәрергә ... әгәр мәгълүм булмаса, җәзага тартылганчы бер ел дәвамында яшәгән җир¬ ләренә җибәрергә, алар шунда, намуслы кешеләргә тиеш булганча, эшкә яллансыннар. Әгәр дә бу зат үз гаебе белән күрсәтмәне 49
үтәмәсә ... аны шундук тотып алып чыбыркыларга һәм шушы статутның нинди дә булса күрсәтмәсен бозган саен шуны кабатларга ... ә чыбыркы белән җәзаланган мондый зат, туган җире яисә соңгы тапкыр бер ел дәвамында яшәгән җире мәгълүм булса, шул авыл кергән округның төзәтү йортына, яисә граф¬ лыктагы гомуми төрмәгә җибәрелергә тиеш, аңа нинди дә булса хезмәт урыны табылганчы, ул шул төрмәдә эшләргә тиеш... IV. ...Әгәр ул сукбайларның берәрсе үзе кулга алынган җирдәге гади халык өчен куркыныч тудырса һәм гомумән бу статут чаралары белән сукбайлыгыннан туктамаса, андый һәр очракта ... әлеге сукбай төзәтү йортына яисә графлык төрмәсенә ябыла ала... алар, корольлектән һәм корольлекнең барлык биләмәләреннән куылып, махсус шуның өчен билгеләнгән чит илләргә дәүләт хисабыннан сөрелә ... яисә гомерлеккә казна галераларына җибәрелә ала ... әгәр сөрелгән сукбайларның кайсы да булса законлы рөхсәте булмаган килеш кире кайтса, андый җинаять өчен үлем җәзасы бирелә... Крестьяннар өчен киртәләү нәтиҗәләре нинди була? Доку¬ мент авторлары киртәләү процессын ничек бәяли? XVI гасырда Англиядә хәерчелек һәм сукбайлык көчәюнең сәбәпләрен аң¬ латыгыз. Англия хакимияте тарафыннан сукбайларга һәм үҗәт хәерчеләргә карата нинди җәза кулланыла? Андый каты чаралар куллануны сез нәрсә белән аңлата аласыз? § 6. Көндәлек тормыш Сез инде яңа чор башында Европа илләренең икъ¬ тисади һәм сәяси үсеше белән таныштыгыз. Әмма ул чор кешеләренең нинди шартларда көн итүен күз алдыгызга китерә аласызмы? Гомер озынлыгы күпме булган? Кешеләр нәрсә ашаган, нинди авырулар белән авырган, нәрсәдән ку¬ рыккан һәм Ходайдан ниләр сораган? «Ходаем, чумадан, ачлыктан, сугыштан коткар безне». Урта гасырлар тарихыннан белгәнегезчә, крестьяннар берничә тапкыр сеньорларга каршы баш күтәрә, чын су¬ гышлар алып бара. Ирек өчен шәһәрләр дә көрәшә. Ләкин мондый хәл еш булмый. Шәхси бәйлелекләрен һәм күп¬ санлы йөкләмәләрен крестьяннар тиеш дип кабул итә, чөнки ата-бабадан шулай килә бит. Сеньорлар да, ызгышка кара¬ ганда,— яхшымы, яманмы — татулыкны өстенрәк күрә. Бу чорда кешеләрнең көндәлек дошманы булып чума, ачлык, сугыш кала. 50
«Ходаем, чумадан, ачлыктан, сугыштан коткар безне» — XVII гасыр француз крестьяннарының догасы шулай баш¬ ланган. Өзлексез сугышлар халыкта ышанычсызлык һәм курку тудыра. Сугыш ул — бөлдерү, талау, көчләү, үтерүләр... Ул заманнарда сугыш үзен үзе туйдыра: солдатлар яклаучысыз шәһәр халкы һәм бигрәк тә корал йөртү хокукы булмаган крестьяннар исәбенә яши. Кешеләрдәге ышанычсызлык, куркуның икенче сәбәбе ачлык була. Уңыш бик начар булганлыктан, халык еш ачыга. Германиядә, мәсәлән, 1660 — 1807 еллар арасында уртача һәр дүрт елның берсендә иген уңмый. Ьәм, ниһаять, эпидемия, бигрәк тә чума һәм чәчәк эпиде¬ миясе... Урта гасырлар афәте чума яңа чор башында да тын¬ гылык бирми. Парижда, мәсәлән, ул 1612, 1619, 1631, 1638, 1662 һәм 1688 елларда котыра. Бер гасыр эчендә генә дә ал¬ ты эпидемия! XVIII гасырдан хәл беркадәр җиңеләя, тик ба¬ рыбер 1720 елны Тулон белән Марсельдә чума эпидемиясе котыра. Бер тарихчының язуына караганда, эпидемия нәти¬ җәсендә Марсель халкының яртысы кырыла. Урамнар мәет белән тула, җыеп алырга кеше калмый. Ул чорда чәчәк, тимгелле тиф кебек авыруларны да дәва¬ лый белмиләр әле. XVIII гасырда һәр 100 кешенең 95 е чәчәк белән авырый, һәр җиде авыруның берсе үлә. Тимгелле тиф (аны кызыл бизгәк дип йөрткәннәр) халыкны чалгы белән чапкандай кыра. Халыкны берөзлексез чыгып торган шушы бәла-казалар¬ дан курку хисе били. Эпидемиядән хәлләнергә өлгермиләр, салкын кыш килә, аннары — ачлык. Шулай туктаусыз дәвам итә. Фәкать XVIII гасырда гына европалылар бу коточкыч хәлдән чыга ала. «Халыксыз йөзьеллыклар». Мондый шартларда Европада халык саны әкрен арта, яисә бөтенләй дә артмый диярлек. Аеруча яңа туган балалар күп үлә. Аларның бик азы гына үсеп җитә ала. Ул заманда 40 яшьлекләр карт дип саналган, бик сирәк кеше генә 70 кә кадәр яшәгән. Уртача гомер озынлыгы 30 ел булган. Бары XVIII гасырда гына халык саны әкренләп арта баш¬ лый (1650 елдагы 100 млн кешедән 1800 елда 187 млн кеше¬ гә кадәр). «Халыксыз йөзьеллыклар» артта кала. 51
Аеруча хатын-кызларның гомере кыска була. Аларның күбесе 20 белән 40 яшь арасында үлә. Ни өчен дип сорарсыз. Сәбәбе — көч җитмәслек авыр өй эше, кыр эше, бала тудыр¬ ганда медицина ярдәме булмау, мәңге бетмәс борчу-мәшә- катьләр. Үзе ач булса да, соңгы ризыгын авызыннан өзеп балаларына, иренә хатын-кыз бирә, ягарга утын эзләп ха¬ тын-кыз йөгерә, гаиләнең өс-башын да хатын-кыз кайгырта. XVI гасырда Европа илләрендәге халыкның өчтән ике өле¬ ше — ирләр, бары өчтән бере генә хатын-кыз була. «Грим һәм пудра сабынны кысрыклый». Эпиде¬ мияләрнең киң колач җәю сәбәбен иң элек шәхси гигиена дәрәҗәсенең түбән булуы һәм медицина ярдәменең бөтен¬ ләй булмавы белән аңлатырга мөмкин. Эчке кием көндәлек тормышка бары XVIII гасырда гына ныклап үтеп керә. Юынуга килгәндә, анысы тагын да катлау¬ лырак була. XIV—XV гасырларда һәрбер шәһәрнең мунчасы булган, халык анда бик теләп йөргән. Ә XVI—XVIII гасыр¬ ларда исә мунчалар бөтенләй диярлек юкка чыккан яисә дәва¬ лану урыны буларак кына сакланып калган. Моның сәбәбе бик гади: эпидемияләр вакытында, авыру йоктырудан куркып, халык мунчага йөрми башлаган. Лондонда, мәсәлән, 1800 елда бер генә мунча да булмаган. Дөрес, баерак йортларның аскы каты яки подвалында агач кисмәкләрдә кайнар су белән юыну урыннары булган. Ванна бүлмәләре исә хәтта бик бай йорт¬ ларда да сирәк күренгән. Канализация юклыгы да эпидемия таралуга булышлык иткән. Бу хәл шәһәрләр өчен үзенә бер афәт булган. Парижны чистарту мәсьәләсе белән хәтта Франциянең Фәннәр ака¬ демиясе шөгыльләнгән. «Нәрсә ашаганыңны әйт, кемлегеңне әйтермен!..» Ул заманнарда европалыларның туклануы ел фасылына һәм климатка бәйле булган. Ләкин иң мөһиме — гаиләнең матди хәленнән торган. Юкка гына: «Нәрсә ашаганыңны әйт, кем¬ легеңне әйтермен!» —димәгәннәр бит. XVI—XVIII гасырларда туклануның нигезен үсемлекче¬ лек продуктлары тәшкил иткән, әмма уңыш түбән булганлык¬ тан, ул җитмәгән. «Тулаем, яхшы һәм начар елларны да исәп¬ кә кертеп, биләмәләре уңышны биш-алты тапкырга1 күбрәк 1 Чәчелгән орлыктан биш-алты тапкыр артыграк дигәнне аңлата. 52
XVIII гасыр ахырында Сохода үгез белән сарык көтүе бирсә, хуҗа канәгать булырга тиеш»,— дип яза XVIII гасыр тарихчысы. Яңа Дөнья ачылганнан соң күренә башлаган бодай, дөге һәм кукуруз кыйбат була, XVIII гасырга кадәр ак ипи сирәк күренә һәм затлы ризык булып санала. Яңа чор башында европалылар өйрә һәм ботка белән тукланган, авылда нигездә солы, тары, арпа ашаганнар. Бары 1750 һәм 1850 еллар арасында гына ак ипи «рево¬ люциясе» була, бу чорда башка культураларны бодай кысрык¬ лап чыгара (иң әүвәл — Англиядә). Европалының өстәленә бәрәңге дә авырлык белән килә — Яңа Дөньядан китерелгән әлеге культурага бик озак вакыт шикләнеп карыйлар. Туклану рационына ул XVIII—XIX га¬ сырлар чигендә кереп бетә, әмма бәрәңгене Европада ярлылар ризыгы дип саныйлар. Европа илләренең халкы итне сирәк, гадәттә атнага бер тапкыр ашый, анысы да тозлы ит була. Германиядә дә, Англиядә дә, башка илләрдә дә хәл шулай тора. Шундый җитәр-җитмәс ризыкка балык бик мөһим өстә¬ мә була. Яр буе шәһәр һәм авылларында ул ачтан үлмәскә, балалар үстерергә ярдәм итә. Дин дә балык ашауны хуплый, чөнки христиан календарендә ураза тотарга тиешле көннәр 150 дән артып китә. Чәршәмбе, җомга, шимбә — ураза, бу көннәрдә хәтта байлар да ит ашый алмый, ә менә балыкны теләгәнчә ашарга ярый. Ураза көннәрне базарда ит һәм ат¬ ланмай сатарга рөхсәт ителми. 53
Күренекле дворян йорты Бай йортларда ул заманнарда да ри¬ зык төрле һәм мул булган. Көндәлек ризыкның калориясен ачыкларга тырышучы галимнәр фике- ренчә, ул ярлы гаиләдәге 2,5 мең кало¬ рия белән байлардагы 6—7 мең кало¬ рия арасында тирбәлгән1. XVIII гасырда Европада яңа эчем¬ лекләр — чәй, кофе, шоколад кулланыш¬ ка керә. Шул заман кешесе 1782 елда болай яза: «Кофе тәкъдим итмәгән бер генә буржуа йорты да юк. Иртән сөтле кофе эчмәгән бер генә сатучы, пешекче, хезмәтче дә юк». XVI—XVII гасырларда Европада шикәр куллану арта. Тәмле ашарга һәркем ярата, шуңа күрә XVI гасырда ук инде кулинария китаплары һәм оста пешекчеләр була (бу профессия бик югары бәяләнә). Рецептларга караганда, ул заманнарда ит, киек кош, балык, яшелчәдән затлы ризыклар әзерләгәннәр. Азыкка аш тәмләткечләрне күп салганнар. Өй шартларында җиләк-җимеш, яшелчә консервлаганнар. Шәһәр байларының йортларында азык-төлек саклау өчен келәт, базлар булган. Ашау әйберләре һәм көндәлек кирәк- ярак алуны планлаштыру өчен, махсус гаилә дәфтәрләре ач¬ каннар. Хуҗалыкны алып бару катлаулы эш саналган, гаилә¬ дә һәркемгә билгеле бер вазифа йөкләнгән. Бай йортларда кухня җиһазлауга аерым әһәмият бирел¬ гән. Эреле-ваклы төрле-төрле кәстрүл, таба һәм башка савыт- саба хуҗа хатынның горурлыгы булган. Заман белән бергә мода да үзгәрә. Моданың шул килеш тормавын, чәч, кием фасоннарының гел үзгәреп то¬ руын һәммәбез дә белә. Әмма ни өчен үзгәрә соң ул? Мода үзгәрешенә яңа чор башында нәрсә йогынты ясый? Яңарыш чорында Италиядә кеше шәхесе белән кызык¬ сыну уянгач, мода бит һәм тән матурлыгының яңа канун¬ нарын1 2 билгели. Озын буй, нечкә бил, матур авыз, ак теш 1 Авыр физик эш башкарганда ризыкның калориясе 4—4,5 меңгә җитәргә тиеш. 2 Канун — кагыйдә. 54
матурлык идеалы булып санала башлый. Биек маңгай, ак¬ сыл чәч модага керә. Чәчләрне буйый башлыйлар, маңгай чәчен кыралар, кашны йолкалар. Иң модалы хатын-кыз чә¬ че булып озын калын толым санала. Югары катлау хатын- кызлары чәчләренә алтын-көмештән үрелгән бик нечкә чел¬ тәр ябалар. Мондый матурлык идеалы Яңарыш чоры рәссам¬ нарының картиналарында сурәтләнгән. Кием ярдәмендә теге яки бу кешенең җәмгыятьтә нин¬ ди төркемгә керүен күрсәтергә тырышканнар. Бу мәсьәлә җиң ярдәмендә хәл ителгән, җиңне киемгә тегеп куймыйча, җилкә турыннан тасма белән беркетеп куйганнар. Җиң фа¬ сонына карап кешенең җәмгыятьтәге урынын белеп булган. Хатын-кыз күлмәкләре чигеш, алтын чылбыр һәм башка кыйммәтле әйберләр белән бизәлгән. Ирләр арасында плащ модада булган. Яшьләр — кыска, өлкән яшьтәгеләр озын плащ кигән. Андый озын плащлар әле хәзер дә кайбер ил¬ ләрдә университет киеме буларак сакланып калган. Каурый кадаган берет иң модалы баш киеме саналган. XVI гасырда Испаниянең күтәрелүе испан сарае киемнә¬ рен һәм гореф-гадәтләрен модага керткән, бөтен илләр шул модага ияргән. Италиянең тән матурлыгын күрсәтергә омтылучы Яңарыш модасыннан аермалы буларак, испан модасы геометрик фор¬ малар йогынтысы астында калган. Костюмнарны кыйммәтле бәрхет һәм парчадан теккәннәр, алтын-көмеш җепләр белән Хәлле инглизләрнең киемнәре. XVII гасыр башы 55
чигеп, асылташлар, энҗе-мәрҗән, алтын чылбыр һәм путалар, шулай ук бик кыйммәтле нәфис челтәр белән бизәгәннәр. Яңа Дөнья ачылганнан соң, илдә асылташлар җитәрлек булган. Испан модасы тәннең табигый формаларына ясалмалык кертә: моңа калын астарлы ирләр курткасы (аны «каз түше» дип йөрткәннәр), корсет, хатын-кызның күлмәк түшендәге металл пластинкалар сәбәпче була. Итәкне металл кыршау тота, тукыма барабанга тарттыргандай кыршауга тарттырыла. Калын, каты күлмәк кигән хатын-кыз крепостьны хәтерләтә. Тар билле, туры иңсәле күлмәкнең өчпочмаклы түшенә асыл¬ ташлар белән бизәлгән тәре такканнар, тәре Аллага инану һәм байлыкны күрсәтергә тиеш булган. Ирләр костюмы рыцарь киемен хәтерләткән. Төз билле, кыска итәкле, мамык астарлы испан курткасы рыцарь көбә¬ сенә охшаган. Каты челтәр якасы муенны саклар өчен металл пластиналардан эшләнгән кебек тоелган. Урта гасыр шлемын тар кырыйлы, биек, каты эшләпә алыштырган. Испан костюм¬ нары тегүчеләр осталыгының үрнәге булган, испан модасы бөтен Европада дан казанган. XVII гасырның икенче яртысында абсолютизм чәчәк аткан чорда мода үзәге Франциягә күчә. Шул вакыттан башлап Европа Париж модасы белән киенә башлый. Ирләр парча камзул, жилет һәм тез тиңентен чалбар кия. 1640 еллар тирәсендә бөдрә ирләр паригы модага керә. Хатын- кыз прическасы да катлаулы була, тимерчыбык каркас куеп ясала. Парча, ефәк күлмәкләрне зиннәтле челтәр бизи. Муен яулыгы, җилпәзә, төймә, чук кебек өстәмә бизәкләр модада була. Аяк киеменә көмеш аел куялар. Мода буенча бил шөп¬ шәнекеннән артмаска тиеш булганлыктан, аны корсет белән тарттыралар. Костюм кешенең визит карточкасы кебек була: җәмгыять¬ нең нинди катлавыннан икәнлеген аның киеменнән белә¬ ләр. Шуңа күрә, крестьян яисә гади шәһәр кешесенең, акча¬ сы булса да, югары катлау вәкиле кебек киенергә хокукы булмаган. Хәтта киемгә кагылышлы «тыю» карарлары да чыккан. 1548 елда Испания короле һәм Изге Рим императоры Карл V указ чыгарган. Указда, кием «князьне графтан, граф¬ ны бароннан, баронны бюргердан, ә бюргерны крестьяннан» аерырга ярдәм итәргә тиеш, диелә. 56
Күрүегезчә, кием тарихи чорны, андагы тәртипләрне, тор¬ мышка карашны, матурлык турында күзаллауларны чагыл¬ дыра. Яңа чор башында, элеккечә үк, халыкның тормышы авыр булган. Һәрдаим ачлык, сугыш, авыру сагалап торган. Гомер кыска булган, халык саны әкрен арткан. ? 1. Ни өчен француз крестьяннарының догасы «Ходаем, чумадан, ачлыктан, сугыштан коткар безне» дип башланган, шуны аң¬ латыгыз. 2. XVI—XVII гасырларда Европада халык санының әкрен артуын нәрсә белән аңлатып була? 3. «Нәрсә ашаганың¬ ны әйт, кемлегеңне әйтермен!..» гыйбарәсен ничек аңлыйсыз? 4. XVI—XVII гасырларда бертуктаусыз мода үзгәреп торуны нәрсә белән аңлата аласыз? 5. XIV—XV гасырлар белән чагыш¬ тырганда XVI—XVII гасырларда кешенең көндәлек тормышын¬ да үзгәрешләр булганмы, иптәшләрегез белән фикер алышыгыз. Яңа чор башында шәһәрләр ШЯңа чор Европа шәһәрләренә хас сыйфатларны XVI гасырда Европаның иң зур шәһәренә әверелгән —пггм Лондон мисалында күрергә мөмкин. Хәтта Англиядә халык саны Франция, Германия, Италия һәм Испа- ниядәгегә караганда кимрәк булган XVII гасыр аза¬ гында да Лондон Европаның иң зур шәһәре булып кала. 1700 елга биредә 550 меңләп кеше, ягъни илдәге халыкның уннан бер өлеше яши. XVIII га¬ сыр уртасына лондонлыларның саны 675 меңгә җитә. Чума һәм башка эпидемияләрдән халык күп кырылуга карамастан, шәһәр үсә. Англиянең башка шәһәрләре зур булмый. Бик сирәгендә генә халык саны 10—20 меңгә җитә. Англиянең башкаласы берничә өлештән тора: шә¬ һәрнең эшлекле үзәге Сити; король, парламент һәм байлар яши торган Вестминстер; Темза буйлап гади халык яшәгән кварталлар сузылып китә; елганың сул ярында берничә театрлы (1630 елга Парижда нибары бер театр булса, Лондонда алар уналты була) тар урамнары белән Саутуорк бистәсе җәелеп ята. Лондон нәрсәдән төзелә? XV гасыр башыннан шә¬ һәр төзелешендә, аеруча шәһәрнең 3/4 өлешен, ягъни 13 мең йортны юкка чыгарган 1666 елдагы бик зур янгыннан соң, кирпеч киң кулланыла башлый. 57
XVII гасырда Лондон Түбәне чирәп белән ябалар, әмма моны байлар гына эшли ала. Лондон эре сәүдә үзәге буларак үсә, базарлары белән дан тота. Базарлар күп була, арада 1666 елгы янгын¬ нан соң яңадан төзелгән Лондон ябык базары зур¬ лыгы белән аерылып тора. Тарих Англия башкаласында ел саен уза торган ярминкәләрне дә хәтерли. Яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек лавка¬ лар калка: 1700 елга алар өч-дүрт йөзгә җитә. Күбе¬ сен зиннәтләп, бизәкләп эшлиләр. Лондон лавка¬ ларындагы витриналарны күреп шаккаткан француз сәяхәтчесе 1728 елда болай яза: «Безнең Франциядә ни юк дисәң, ул да булса — пыяла. Пыяла, кагыйдә буларак, бик матур, үтә күренмәле. Лавкалар пыя¬ лалы, товарны пыяла артына куялар, тузан да кун¬ мый, узган-барган да яхшылап карый ала, лавка да бөтен яктан матур булып тора». Ул чордагы Лондонны урамнарда тыз-быз йөргән кырыктартмачылардан башка күз алдына да ките¬ реп булмый. Алар шәһәрнең иң ерак почмакларына да барып җитә. Ул чордагы Англия җәмгыяте — контрастлар җәм¬ гыяте. Байларның йортлары елдан-ел затлырак, зиннәтлерәк була бара, заманча җиһазлана. Бүл- 58
мәл әрне бизәү өчен агач панельләр, материя һәм кәгазь обойлар файдаланыла. Инде XVII гасырда ук торак йортларга камин куя башлыйлар. Бүлмәне камин ягып кына җылыту авыррак булса да, кыш¬ кы суыкларда җылынып утыру өчен уңайлы була. Идәнгә таш яисә керамик плитә түшәгәннәр, ә бик байлары паркет җәйдерергә дә мөмкинлек тапкан. Ул заманда коридорлар булмаган, бүлмәләр дә бү¬ ленмәгән. Әмма әкренләп кунаклар кабул итү өчен аерым бүлмә — кунак бүлмәсе, шулай ук йокы бүл¬ мәсе, балалар бүлмәсе, кабинет кебек уңайлыклар күренә башлаган. Бүлмәләр аркылы, хәтта йокы бүлмәсе аркылы да үтеп йөрешле булган. Тәрәзәләр зурайган, бүлмәләр яктырып киткән. Бай¬ лар тәрәзәгә пыяла куйган, ә ярлылар майлы кәгазь тарттырган. Ярлы кварталларда яшәүчеләрнең канализация хакында ишеткәннәре дә булмаган. Аның каравы аларны һәрвакыт ачлык һәм авы¬ рулар сагалап торган. Ярлы гаиләләр күп очракта һәммәсе бер бүлмәдә яшәгән. Хәллерәкләре ике бүл¬ мә биләгән. Җиһазлары бөтенләй диярлек булма¬ ган. Өстәл, эскәмия, түшәк-мендәрле агач карават, кием сандыгы да кухня кирәк-ярагы (күәс чиләге, казан, таба) — бөтен мөлкәтләре шул булган. Бик фә¬ кыйрьләре идәнгә салам түшәп йоклаган. § 7-8. Бөек Яңарыш. Әдәбиятта һәм музыкада гуманизм идеяләре Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Ни өчен яңа мәдәният эшлеклеләрен — гуманистлар дип, ә яңа мәдә¬ ният туып үсеш алган чорны Яңарыш дип атаганнар? Гуманистлар антик культурага, табигатькә, кешегә нинди мөнәсәбәттә булган? Яңарыш сәнгатькә нинди яңалык китергән? «Мин сине дөньяның үзәгенә куям...» Иртә Яңа¬ рыш (XIV гасыр башы — XV гасырның соңгы чиреге) ар¬ тыннан бөек Яңарыш чоры (XV гасыр ахыры — XVI гасыр башы) килә, Яңарыш мәдәниятенең үсеше иң югары нок¬ тасына җитә. 59
Бу вакытта аң дөньявилаша бара — кеше, Алланы, теге дөньяны гына уйлаудан туктап, игътибарын җирдәге тормышка, фани дөньяга да юнәлтә. Әйләнә-тирә дөньяга илаһи, чиркәү күзлегеннән түгел, ә дөньяви күзлектән ка¬ рауны яклаучылар үзләрен гуманист (лат. humanus — кеше) дип атыйлар. Яңарыш кешеләрен без көчле, матур, эшлекле итеп күз алдына китерәбез. Алар вакытның бәясен белә: көннәре хезмәт белән, әйләнә-тирә дөньяны аңлау һәм үзгәртү омты¬ лышы белән тулы. «Кеше җирне дә, күкне дә үлчи... Аның өчен күк тә артык биек булмый, җир үзәге дә артык тирән тоелмый...» —диелгән XV гасыр кулъязмасында. Яңарыш чорында гыйлемлелекнең бәясе күтәрелә. Бай¬ лар, балаларына төпле белем бирү өчен, грек телен белүче галимнәрне чакыра башлыйлар. Атаклы бер сәүдәгәр үзенең «Язмалар»ында улларына, тормышта нишләргә кирәк икә¬ нен белү өчен, борынгы авторларны укып, аларның үгет-нә¬ сихәтләре хакында уйланырга киңәш бирә. Чөнки белем зиһенгә башка берни дә бирә алмаган рәхәтлек һәм юаныч бирә, ә фән «үзеңнең хайван түгеллегеңне, кеше икәнеңне аңлауга» китерә. Гуманистлар кешенең Галәмдә тоткан урыны турында да күп уйлана. Атаклы Флоренция философы «Кеше горур¬ лыгы хакында» дигән китабында болай дип яза: «Ходай, ке¬ шене барлыкка китергәч, аңа әйтә: «Дөньядагы бар нәрсәне күреп торырга уңайлы булсын өчен, мин сине дөньяның үзә¬ генә куям». Роттердам гуманисты. Яңа гуманистик мәдәният идеяләрен таратучыларның иң белемлеләреннән берсе гол¬ ландияле дин галиме һәм филолог Эразм Роттердамский (1469—1536) була. Гуманистның биографы, XX гасырның атаклы язучысы Стефан Цвейг аны «үз гасырының даны һәм нуры» дип атый. Латин телен бик яхшы белгән Эразм Роттердамский, соңрак аңлатма бирүчеләрнең наданлыгы сәбәпле төп мәгъ¬ нәнең ничек бозылуын күрсәтеп, борынгы христиан язу- чыларының әсәрләренә комментарийлар бирә; грек һәм ла¬ тин әйтемнәре җыентыгын төзи, шуның белән укучыга чын югары антик мәдәният дөньясына үтеп керү мөмкинлеге бирә. 60
Эразм Роттердамский. 1523 ел. Кече Ганс Гольбейн эшлэгэн портрет Әле яшь чагында, хосусый дәресләр биреп тамак туйдыр¬ ганда ук ул укучыларына нәсихәт шикеллерәк бер нәрсә яза. Нәсихәтендә аларны уй-хисләрен нәзәкатьле, матур итеп әйтеп бирергә өйрәтә. Соңрак бу җыентык «Тәкәллефсез генә сөйлә¬ шүләр» дигән исем белән басылып чыга. Җиңел, матур тел белән язылган бу китап зур популярлык казана, төрле илләр¬ дә күп тапкырлар басылып чыга. Ике йөз елдан соң ул, Петр I кушуы буенча тәрҗемә ителеп, Россиядә басыла. Әмма Эразм Роттердамскийның иң атаклы хезмәте — нибары берничә көн эчендә язылып, дусты гуманист Томас Морга (без әле аның белән дәреслек битләрендә очрашырбыз) багышланган әсәре. Китапның исеме — «Тинтәклеккә мәд¬ хия». Әсәрнең төп герое, галим мантиясе кигән Тинтәклек үзенә үзе мактау яудыра. Бик күп кешеле җыелышта ясаган чыгышында Тинтәклек тыңлаучыларга үзен дөньяны алга этәрүче дип таныта, чөнки Тинтәклекнең «илаһи көче» шулкадәр киң таралган, аңа хезмәттә бөтен дөнья берләшкән: «Тинтәклек дәүләтләр төзи, хакимияткә, дин, идарә һәм судка терәк булып тора. Гомумән, кешенең бөтен яшәве дә Тинтәклек шаяруы түгелмени? Бу 61
тормышта тинтәкләрне генә чын-чын- лап кеше дип әйтеп була»,— ди ул. Китап битләрен актара-актара уку¬ чы «тинтәклеккә гимн»ның әче көлү һәм усал сатира икәнен аңлый баш¬ лый. Автор бу алымны җәмгыятьтәге бозыклыкларны камчылау һәм ачы ха¬ кыйкатьне әйтү, урта гасырның искер¬ гән традицияләреннән көлү өчен кул¬ лана. «Тинтәклеккә мәдхия» Эразм Роттердамскийның яңа гуманистик идеалларны раслауга керткән үзенчә¬ лекле өлеше булып тора. Беренче утопияләр. XIV гасырда ук инде Италия язучылары кешенең физик матурлыгына һәм рухи камиллегенә дан җырлаучы, аның бәхеткә хокукын раслаучы әсәрләр иҗат иткәннәр. Англиядә гуманистлар идеясе акыллы сәясәтче, корольнең беренче министры Томас Морга (1478—1535) көчле йогынты ясый. Томас Mop Оксфорд университетында укый, берничә тел белә, тарих, философия, әдәбият белән мавыга. XVI гасыр башында ул «Иң яхшы дәүләт төзелеше һәм яңа Утопия утравы турында никадәр кызыклы булса, шулкадәр үк фай¬ далы алтын китап» язып бастыра. Бу гаҗәеп әсәр укучыларны хәйран калдыра. Китапның беренче өлешендә автор Англия крестьянна¬ рының хәерчелеге һәм хокуксызлыгы, ярлыларга каршы гаделсез законнар хакында әрнеп яза. Ул Англиядәге бөтен бәхетсезлекнең чыганагын хосусый милектә күрә. Икенче өлештә Утопия утравында яшәүчеләрнең искиткеч көйле тормышы турында сүз бара. Утрау халкы — игенчеләр, һөнәрчеләр — даими тырыш хезмәтләре белән утрауларын җирнең җәннәтенә әверелдерә алган. Биредә күмәк милек — мал-мөлкәт, җир бөтен халыкныкы. Җәмгыятьтә тәртип хөкем сөрә, җинаятьләр бик сирәк була. Байлар да, ярлылар да юк, утрау халкы бөтен кирәк-ярагын махсус саклагычлардан бушлай ала. Алар көнчелекнең ни икәнен дә белми, 10 елга бер тапкыр үзара мал-мөлкәт алма¬ шалар. Сәнгать һәм фән белән шөгыльләнүчеләрне бөтен халык ихтирам итә. 62
3' со¬ Франсуа Рабле автор идеаль дәүләтне сурәтләгән. Әмма ул хыялын тормышка ашыру юлларын белмәгән, шуңа күрә җир җәннәтен утрауда ясаган. Утрауга Утопия дигән исем биргән. Утопия — «дөньяда булмаган урын» дигәнне аң¬ лата. Шул вакыттан бирле киләчәк¬ нең гадел, әмма чынга ашмастай җәм¬ гыятен сурәтләгән әсәрләрне утопия дигәннәр. Томас Морның замандашы, француз язучысы Франсуа Рабле (1494—1553) 20 ел чамасы «Гаргантюа һәм Панта¬ грюэль» романы өстендә эшли. Роман геройлары — халык риваятьләрендә, әкиятләрдә очрый торган зирәк алып-ко- рольләр. Рабле аларның тормышын, шаярыша-көлешә исәп- сез-сансыз төрледән-төрле ризыклар ашала торган күңелле мәҗлесләрен юмор белән сурәтли. Ләкин Рабле геройларының дөньясы бик тынгысыз, ә идарәчеләр «кул астындагыларга явызлык эшләргә һәм түбән ләззәтләре хакына дөньяда су¬ гышлар куптарырга гына сәләтле». Шат күңелле гигантлар дошман гаскәрен тибеп очырып яисә бөтенләй сәер юл бе¬ лән — «тулы бер армияне телләре белән ялмап кына» тар-мар итәләр. Шулай да, явызлыкны әкияти көч тарафыннан гына җиң¬ дерсә, Рабле гуманизм чәчәк аткан чор кешесе булмас иде. Романда алыплар белән беррәттән мескеннәрнең яклаучысы Тар-Мар Итүче Жан, төпле акыллы Хәйләкәр Панург кебек урта буйлы гап-гади геройлар да сурәтләнә. Роман борынгы халык тамашалары традицияләрен яңарта. Ул тамашаларда шамакайлар халыкны көлдергәннәр, хаким¬ нәрнең наданлыгын, рухи гариплеген һәм икейөзлелеген фаш иткәннәр. Галим, философ һәм гуманист Рабленың шаян һәм акыллы әсәре замандашлары күңеленә хуш килгән. «Кеше — табигатьнең могҗизасы!» Ерак Англиядә икенче бер Яңарыш титаны — Уильям Шекспир йолдызы кабына (1564—1616). Шагыйрь һәм драматургның яшьлеге кечкенә генә провинция шәһәрендә үтә, аннан ул шау-шулы Лондонга китә. Театрга гашыйк Шекспир актер буларак чыгышлар ясый, пьесалар яза. Дөньяны ул зур бер сәхнә, 63
ә кешеләрне актерлар дип карый. Ул театрның замандашлары өчен чын мәктәп булырга тиешлегенә, аларны, язмыш сынауларыннан сыгылмыйча, хыянәт һәм мәкергә нәфрәт белән ка¬ рап, әшәкелеккә каршы торырга өйрә¬ тергә тиешлегенә ихлас күңеленнән ышана. Шекспир әсәрләрендә гүзәл, акыллы һәм горур геройлар күп. Алар ярата, Уильям Шекспир газаплана, хаталана, өметләрен өзә, үз бәхетләре өчен көрәшә һәм бик еш кы¬ на ул көрәштә оттыралар да. Явызлык белән очрашкач ниш¬ ләргә дигән сорауга җавапны һәркем үзе эзли. Япь-яшь Ромео белән Джульеттага бөтен дөнья каршы. Феодаль хорафатларга, төрле хәлләрнең фаҗигале төстә бергә туры килүенә каршы торырга тырышу гашыйкларны һәла¬ кәткә китерә. Әмма үзләрен азат һәм бәхетле иткән якты хистән баш тартырга аларны дөньяда һичнәрсә дә мәҗбүр итә алмый. Менә шулай, җиңелү һәм үлемгә дә карамастан, Шекспирның «Кеше — табигатьнең могҗизасы!»—дигән фикере раслана. Испания юлларында очраган көчсезләргә, бәхетсезләргә ярдәм итә-итә ил гизүче рыцарь Дон Кихот һәм аның тугры¬ лыклы хезмәтчесе Санчо Панса да шундый ук рухи көч һәм кыюлыкка ия. Бу соклангыч персонажларны испан язучысы Мигель Сервантес (1547—1616) иҗат иткән. Аның үз язмы¬ шы да маҗаралы романны хәтерләтә. Сервантес бөлгән дворян гаиләсендә туа, университетта белем алгач, хәрби хезмәткә керә. Диңгез сугышында кулын өздерә, иленә кайтып барышлый юлбасарлар кулына эләгә, биш ел Алжирда әсирлектә тилмерә. Гаять зур сумма түләп, гаиләсе аны иленә кайтара. Биредә Сервантес гомеренең иң мөһим чоры башлана: ул язучы булып китә. «Дон Кихот»ны автор урта гасыр рыцарь романнарына пародия итеп яза. ...Колгадай озын һәм ябык Кайгылы Сурәт Рыцаре, көч- хәл белән аягын сөйрәүче арык атка атланып, искереп-тауша- лып беткән сугыш киемнәре һәм катыргы битлекле шлемын киеп, ил гизәргә чыга. Тирә-юньдәге һәммә гаделсезлек: батра¬ гына хезмәт хакы түләмәгән комсыз хуҗа, рәхимсез суд тара- 64
фыннан хөкем ителгән каторжаннар газабы,— барысы да аның ачуын чыгара. Чын рыцарь буларак, Дон Кихот кыер¬ сытылганнарны яклый, чөнки «намус хакына шикелле үк... азатлык хакына да гомерне корбан итәргә була, һәм тиеш тә». Игътибарлы укучы Сервантес героеннан көләргә ашыкмый. Акылсыз Дон Кихотның беренче карашка көлке тоелган кыланышларында ул зирәклек, намуслылык, шәфкатьлелек күрә. Менә шулай дөньяның соңгы игелек рыцаре, корал йөртүчесен ияртеп, аз гына булса да яхшырырга кешеләргә ярдәм итеп, Испания юлларында йөри. Үлемсезлек юлында. Яңарыш чорының ахырына кадәр Көнбатыш Европаның музыка сәнгате чиркәүгә бәйле була. Кеше күңеленә сүзгә караганда да ныграк тәэсир иткән¬ лектән, музыка чиркәүдә бик мөһим урын алып тора. Мең еллар буена чиркәү музыкаль әсәрләрнең храмда ничек башкарылуына бик уяу күзәтчелек итә, кагыйдәдән аз гына да тайпылырга ирек бирми. Ләкин XVI гасыр азагында җәмгыять тормышындагы үзгәрешләр тәэсирендә чиркәү му¬ зыкасы әкренләп үзгәрә. Бик күп дөньяви әсәрләр туа һәм халык арасында тарала. Җыр гади халыкның авыр хезмәтен, көндәлек тормышын җиңеләйтеп җибәрә. Бәйрәм карна¬ валларында урамда күңелле бию көйләре яңгырый. Дөньяви музыканы күпсанлы гуманистик музыка түгә¬ рәкләре пропагандалый. Хәзер инде музыка иҗаты — сарай әһелләренең генә түгел, укымышлы шәһәр кешеләре тормы¬ шының да бер өлеше булып тора. Хәлле гаиләләрдән чыккан яшьләр музыка уен коралларында уйный белергә тиеш була. Италия рәссамы Караваджоның лютня кылларын чиртә-чир- тә хыялга чумган егетне сурәтләгән картинасы бар. Яңарыш чоры рәссамнарының картиналарында өйдә музыка уйнау күренешләрен еш очратырга мөмкин. Лирик вокаль әсәрләр — мадригаллар иҗат итү һәм баш¬ кару сәнгате югары бәяләнгән. Аларның күбесе шул заман¬ ның атаклы шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләргә язылган. Мадригаллар күп халык алдында башкарылган. Опера мадри¬ галлардан үсеп чыккан. Яңарыш музыкасы, чиркәү кагыйдәләренең тар кыса¬ сыннан чыгып, башка дөньяви сәнгатьләр рәтендә тулы хо¬ куклы урын алган, XVII—XVIII гасырлардагы үлемсез музы¬ каль иҗатка юл салган. 65 5 4-75
Яңа чор башында сәнгать тыю һәм чикләүләрдән азат ителгән, дини тоткынлыктан чыгып, эуирдәге тормыш шатлыкларына, яктылыкка йөз белән борылган. ?1. Яңарыш чоры шәхесләренә нинди сыйфатлар хас? Мисаллар китерегез. 2. Ничек уйлыйсыз, Томас Mop китабы замандаш¬ ларын нәрсәсе белән кызыксындыра алган? Бүгенге укучыга ул нәрсәсе белән кызыклы? 3. Шекспирның: «Бөтен дөнья — гаять ■ зур бер сәхнә, ә кешеләр исә — актерлар»,— дигән сүзләре белән килешәсезме? Сезгә театрның тормыш белән уртаклыгы бар кебек тоелмыймы? 4. Яңарыш чоры әсәрләрендәге бик күп герой¬ лар сәяхәт итә. Ни өчен авторлар мондый алым куллана? Мәңгелек шәһәр буйлап йөрүләр Күптәннән мәгълүм: шәһәрләр үз чорының көзгесе булып санала. Шушы фикерне Яңарыш чоры шә¬ һәре Римда йөреп исбатлап карыйк әле. XVI гасырга Рим — католиклар дөньясының рухи башкаласы — сүнеп-сүрелеп барган Флоренцияне алыштырып, гуманизм үзәгенә әверелә. Шәһәрнең яңа роленә аның тышкы күренеше дә туры килергә тиеш була. Аңа кадәр йөз ел элек Рим үзгәртеп төзелә башлый. Башта Папа резиденциясе Ватиканга илтүче урам¬ нарны киңәйтеп юлга таш түшиләр. Европа шәһәр¬ ләреннән беренче булып Римда музей ачыла: элек Папа карамагында булган антик сыннар коллек¬ циясен бөтен халыкка күрсәтү өчен Капитолий кал¬ кулыгына куялар. XVI гасырда Римны үзгәртеп төзү дәвам итә. Шә¬ һәрнең сәүдә үзәгенә илтүче юллар салына, мәйдан¬ нар төзекләндерелә. Ватиканга фонтаннар һәм ка¬ зылмалардан табылган антик сыннар белән бизәлгән туры юл салына. Бу чор төзелешләреннән иң әһәмиятлесе — Вати¬ кандагы Сикст капелласы (капелланы төзеткән Папа Сикст IV исеме белән аталган) була. Капелланың гаять зур залында аеруча мөһим чиркәү тантанала¬ рын уздыру күздә тотыла. Сикст капелласын бизәү¬ не Яңарыш чорының иң атаклы рәссамнарына тап¬ шыралар. Алар арасында Микеланджело да була. Ул берүзе, ярдәмчеләрсез-нисез, 600 квадрат метрлы 66
Монторионың Сен-Пьет- ро монастырендагы Тем- пиетто чиркәве. Рим. 1502 ел. Архитектор Браманте түшәмне Библиядән алынган сюжет¬ лы фрескалар белән дүрт елда бизәп чы¬ га. Шуларның берсе «Адәмнең яраты¬ луы»: Алла ж,ирдә сузылып яткан бе¬ ренче кешегә кулын суза, Алланың ку¬ лы тиюгә, кешегә ж,ан иңә. Шәһәр үзәгендәге иске Сен-Пьетро чир¬ кәве ишегалдында архитектор Браман¬ те бик нәфис Темпиетто храмын төзи. Антик бинаны хәтерләткән бу корыл¬ маны уналты колонна әйләндереп ал¬ ган. Шулар кечкенә генә храмга мәһа¬ бәт төс биреп тора. Замандашлары бу храмны гармонияле дөнья моделе белән тәңгәлл әштергән. Римның да, бөтен Европаның да баш католик храмы булып Изге Петр соборы санала. Аны төзүдә (ул 100 елдан артыграк төзелә) төрле архитекторлар катнаша. Төзелешне Микеланджело тәмамлый. Ул чагында инде аңа 70 яшь тулып кит¬ кән була. Әзер дип әйтерлек корылманы тәнкыйть¬ ләп, Микеланджело 15 көн эчендә балчыктан яңа Римдагы Изге Петр соборы. 1506—1624 еллар. Самолеттан күренеш 67
модель эшли. Гомеренең соңгы елларын ул үз про¬ ектын тормышка ашыруга багышлый. Храмның төп бизәге итеп мәһабәт гөмбәз ясый. Бу гөмбәз соңын¬ нан Европаның бик күп соборларына үрнәк була. Изге Петр соборы каршына кайчандыр цирк арена¬ сында торган борынгы обелискны куялар. Риваять¬ ләргә караганда, ул обелискка апостол Петр кадак¬ ланган була. Обелиск башына тәре куялар. Рекон¬ струкция бик зур колач белән барган, хәтта, урамны киңәйтер өчен, Колизейны сүтәргә дә уйлаганнар. Бәхеткә, бу хәл булмый кала. Мәңгелек шәһәрнең үткәне белән бүгенгесен тоташтырып, Колизей элек¬ кечә Римны бизәп тора. Изге Петр соборы рәсемен карагыз. Россия шәһәрләрендә бу корылмага охшаш архитектура истәлекләрен беләсезме? § 9. Көнбатыш Европа сынлы сәнгатендә гуманистик традицияләр (XV гасыр ахыры — XVII гасырның беренче яртысы) Титаннар заманы. Яңарышны еш кына титаннар за¬ маны дип атыйлар. Чыннан да, шулкадәр күп даһилар иҗаты белән танылган башка дәверне табу кыен. Табигать аларның һәммәсенә универсаль талант биргән. Шул даһиларның бер¬ се— Леонардо да Винчи (1452—1519). Аның гаҗәеп күпкыр¬ лы сәләте замандашларының исен китәрә. Леонардо рәссам, шагыйрь, архитектор, скульптор, музыкант була, искиткеч матур җырлый, физика, математика, астрономия, тарих, фи¬ лософия белән мавыга, механика белән хәрби эшне дә белә. Леонардо да Винчины белгән кешеләр әйтүенчә, ул гаҗәеп дәрәҗәдә чибәр булган. Озын сылу гәүдәле, гаять көчле (уң кулы белән тимер боҗра яки даганы кургашын кебек бөгә алган), бик шәп киенгән, акыллы әңгәмәдәш, аның белән бер сөйләшү үзе бер гомер булган. Леонардоның үлеменнән соң җиде мең битләп язма, кара¬ лама, кулъязма калган. Ә менә рәсемне сәнгать патшасы дип санавына һәм шуңа өстенлек бирүенә карамастан, картина¬ лары бик аз сакланган. 68
Леонардо да Винчи. Су¬ гышчы башлары рәсеме. «Ангьяри янындагы су¬ гыш» ның караламасы. 1504 ел / Даһи рәссам бер үк вакытта зирәк тикшеренүче дә булган. Математик исәпләүләре аңа рәсемдә пространство тирәнлеген, перспективаны күрсәтергә мөмкинлек биргән. Күп тапкырлар яса¬ ган тәҗрибәләре күләмне бик нечкә төсмерләр, яктылык үзгәреше белән чагылдырырга мөмкинлек биргән. Леонардо әсәрләренең геройлары — аллалар да, изгеләр дә түгел, гадәти кешеләр. «Яшь бала тоткан Мадонна» менә шундыйлардан. Йомшак кына як¬ тылык һәм күләгә күчешендә — күк¬ рәгенә баласын кыскан ана. Куллары¬ ның назлап кочуында, җиңелчә генә елмаюында гап-гади җир хатынының баласына чиксез мәхәб¬ бәтен тоясың. Артта ике тәрәзә, аннан бик матур пейзаж күренә. Шунда ук, киләчәк буыннарга мирас итеп табышмак калдыргандай, Леонардо бик зур биеклектән җирне сурәт¬ ләгән. Кешеләр әле һавага күтәрелү турында хыяллана да алмаган чорда гади кеше хыялы ирешә алмас дөньяны бары чын даһи гына күрсәтә ала. Мона Лиза («Джоконда») портретында да табышмак җи¬ тәрлек. Кәнәфидә утырган яшь ханымның карашында — ты¬ нычлык, мәһабәтлек, ә иренендә — сизелер-сизелмәс елмаю. «Аның елмаюы шулкадәр ягымлы, бу портретка карап гади генә түгел, илаһи рәхәтлек аласың»,— дип яза рәссамның биографы. Мона Лизаның битенә, гәүдәсенә сизелер-сизелмәс кенә сарган җиңелчә томан аның йөз сызыкларына, гәүдәсенә нечкәлек, нәфислек өсти. Бу хатында безнең замандашларны да дулкынландыра торган ниндидер үзенә бертөрле тылсым, сер бар шикелле. Рәсемнәреннән тыш, Леонардоның берничә мәһабәт фрес¬ касы да сакланган. Бай Милан монастыреның стенасын «Тай¬ ная вечеря» фрескасы бизи. Евангелиедәге бер риваятькә караганда, Христос үләр алдыннан соңгы тапкыр шәкертләрен җыя. Әле генә: «Арадан берәвегез мине сатачак»,— дигән сүзләр әйтелгән. Шәкертләр бу куркыныч сүзләрдән катып калган. Һәркайсының реакциясе үзенә бертөрле: гаҗәпләнү, курку, ачу, ышанмау, өметсезлек. Иисусның йөзе тыныч, 69
Микеланджело Буонар¬ роти моңсу, бары учларын өскә каратып өс¬ тәлгә салган куллары гына язмышка буйсынуны, котылгысызлыкны күрсәтә сыман. Гомеренең соңгы елларында Лео¬ нардо иленнән еракта, Франциядә яши, анда аңа сарай рәссамы урынын тәкъ¬ дим итәләр. Рәссамның талантына сокланып баш имәгән, үлеменә кайгыр¬ маган кеше калмый, чөнки, замандашы язганча, «рәсем сәнгатенә шулкадәр дан китергән кешенең булганы юк». Леонардо да Винчиның сәнгатьтәге гомерлек көндәше Микеланджело Буонарроти (1475—1564) Леонардодан соң ярты гасырга якын яши. Флоренцияне бизәү һәм Медичи нәселен данлауга бик зур өлеш керткән бөек Микеланджелоның каберен өч аллегорик фигура: Рәсем, Скульптура һәм Архитектура бизи. Ләкин ул үзен скульптура остасы дип санаган, скульптураны «сәнгатьләрнең беренчесе, Микеланджело. Давид. 1501—1504 еллар кешене, аның матурлыгын иң яхшы данлаучы» сәнгать дип исәпләгән. Микеланджело фикеренчә, гранит кисәгенә табигать тарафыннан әсәр үзе салып куела, авторга бары тик артык нәрсәләрне уеп ташларга гына кала. Микеланджелоның үзе исән чагын¬ да ук оста иҗатчы дигән даны була. Бервакыт аңа Флоренция соборларының берсендә ишегалдында бик шәп мәрмәр ятуын әйтәләр. Берничә скульптор эш¬ ләп караганнан соң ул тәмам бозылган була инде. Чиркәү хуҗалары бу ташка кул селти, шулай ул озак еллар аунап ята. Микеланджелоның 5,5 метр биек¬ лектәге скульптура ясыйсы килә. Мәр¬ мәрне яңадан үлчәп, эшкә тотына. Эш төгәлләнгәч, замандашлары таң кала. Микеланджело бик матур ялан¬ гач егет сынын ясаган була. Библиядә¬ ге бер риваятькә караганда, яшь кө¬ 70
түче Давид коточкыч әзмәвер Голиаф белән сугышырга батыр¬ чылык итә һәм аны таш атып үтерә. Скульптор сугышка әзерләнгән Давидны ясаган. Йөзендә — ачу, көчле кулы ташны кысып тоткан. Килешлелеге һәм матурлыгы белән бу әсәр моңа кадәрге бөтен шедеврларны, хәтта грек һәм Рим статуяларын да уздыра. «Давид» турында замандашы шулай язган. Монументны ачу бөтенхалык тантанасына әверелә. Ида¬ рәчеләр гадел идарә итсен һәм шәһәрне кыю якласын өчен, флоренциялеләр һәйкәлне шәһәр үзидарәсе бинасы алдындагы мәйданга куялар. Микеланджелоның гомерен тагын бер музага — Поэзиягә багышлавын замандашларыннан бик азы гына белгән. Ул гомере буена шигырь яза, әмма шигырьләре үзе үлгәч йөз елдан соң гына диярлек дөнья күрә. Җитмәсә, нәшир аның бик күп әсәрләрен үзгәртеп яңадан яза, укучы шулай яхшырак аңлап кабул итәр дип саный. Микеланджелоның чын поэзиясе кешелек дөньясына бары XIX гасырда гына ачыла. Аның шигырьләрендәге гадәттән тыш көч, таштан уеп ясалган мәгърур фигуралар белән охшашлык таң калдыра, чөнки каләмне дә, скульптор кискечен дә шул бер үк кул тот¬ кан бит. Шигырь караламаларын рәсемле битләрдә күреп бу¬ ла. Ул рәсемнәрдә каты материалны буйсындырырга күнек¬ кән таш шомартучының куәте сизелә. «Кытыршырак» тоелу¬ лары шигырьләргә үзенә бертөрле кабатланмас төсмер бирә. Бик күп гуманистлар шикелле үк, Микеланджело да мә¬ хәббәт лирикасына өстенлек биргән. Сонетлар1 циклы шагыйрь¬ нең гүзәл Мәгъшукасына багышлана. Мәхәббәте җавапсыз бул¬ са да, автор сөйгәнен табигатьнең иң гүзәл иҗаты дип саный. Әмма гади матурлыкка соклану белән генә чикләнми шагыйрь, сәнгатьнең камил матурлыгы, үлемсезлеге турында да уйлана. Микеланджело гомеренең соңгы еллары ялгызлыкта, эш белән үтә. Ул данга күмелеп 89 яшендә үлә. Бөек иҗатчыны соңгы юлга озатканда табутына баш ияргә килгән Флорен¬ циянең бик күп шагыйрьләре аның төрбәсендә латин һәм итальян телләрендә язылган шигырьләрен калдыралар. 1 Сонет — 14 юллык шигырь. Аеруча Яңарыш чорында популяр булган. 71
Италия Яңарышын Рафаэль Санти (1483—1520) рәсем¬ нәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бу даһи нибары 37 ел яши, көче ташыган, даны югары ноктасына җиткән чорда дөньядан китә. Табигать Рафаэльгә эш сөкә¬ чәнлек, тыйнаклык, яхшы холык биргән. Ягымлы, акыллы, сирәк талант иясе рәссамны кешеләр генә түгел, бөтен те¬ реклек иясе яраткан. Бәлки шуңадыр да, Рафаэль карти¬ наларында сурәтләнгән дөнья камил һәм матур, гармонияле һәм тыныч тоела. Рафаэль төрле хезмәт башкара. Папалар боерыгы белән Ватиканда эчке бүлмәләр һәм тантана залларына бизәк төше¬ рә; Римда Изге Петр соборының проектын эшли; чиркәү ин¬ терьерларын һәм түрәләрнең сарайларын бизи. Останың иҗатында хатын-кыз образы аерым урын алып тора. «Мадон¬ на Конестабиле» — нәфислек һәм ана мәхәббәте гәүдәләнеше. Рафаэль мадоннаны күл тирәсендәге сизелер-сизелмәс вак калкулыклар фонына куйган. Нәфис, нечкә агачлар, үтә күрен¬ мәле һава хыялый атмосфера тудыра, җиңелчә сагыш уята. Аз гына иелгән башы, йомры тән сызыклары — ана назы, ана мәхәббәте турында сөйләүче детальләр. Бары тик мадонна белән сабый бала баш очындагы нурлы алка гына аларның илаһи затлар икәнлеген искә төшереп тора. Изге Сикст монастыре өчен Рафаэль алтарьның төп обра¬ зы — «Сикст Мадоннасы»н иҗат итә. Рәсем сәнгате белгеч¬ ләре аны «бердәнбер» дип таныганнар. Әкрен генә, әйтерсең лә яланаяклары белән болытларга басып түгел, ә аларның өсләреннән очып, язмышына каршы Мария бара. Нәни Хрис¬ тосның карашы олыларча җитди. Әйтерсең ул күрәчәк газап¬ ларын, һәлакәтен алдан сизенә. Ананың карашы хәсрәтле, борчулы, алда ни көткәнен белсә дә, сабыен кешеләргә бирергә бара, бала гомере бәрабәренә ал арга котылу юлы ачылачак. Төньяк Яңарышы. Италия Яңарышының гума¬ нистик идеаллары Көнбатыш һәм Үзәк Европа сәнгатенә йогынты ясый. Нидерландта XVI гасырдагы икътисад күтәрелеше нәти¬ җәсендә шәһәрләр үсә, алар дөньякүләм әһәмиятле сәүдә үзәкләренә әверелә, иҗтимагый тормыш җанлана. Италия белән сәүдә бәйләнешләреннән соң ныклы мәдәни мөнәсә¬ бәтләр урнаша, бу исә гуманизм идеяләре киң таралуга юл ача. Моңа яхшы үскән нәшрият эше шактый дәрәҗәдә бу¬ 72
лышлык итә: Нидерландтагы Антверпен шәһәре нәшриятлары дөньяда иң яхшылардан санала. Илнең төньягында яңа демо¬ кратик мәдәният барлыкка килә, бу аеруча сынлы сәнгатьтә ачык күренә. Нидерланд рәссамнары чынбарлыктагы персонажларны: сәүдәгәрләр, кораб төзүчеләр, крестьяннарны, шәһәр магистра¬ ты әгъзаларын, хәерчеләрне ясыйлар. Аларның геройлары — лавкада сәүдә итүчеләр, конторда акча алмаштыручылар, көндәлек эшләре белән мәшгуль крестьяннар, карта сугучылар яисә будуарда бизәнеп утыручы хатын-кызлар. Нәкъ менә гади халыкны, аның тормышын сурәтләргә яратканы өчен Өлкән Питер Брейгелъне (1525/1530—1569) Мужиклар рәссамы дип йөрткәннәр. Брейгель мәгърифәтле кеше була, рәссамнар гильдиясендә әгъза булып тора, итальян, француз сәнгатьләрен яхшы белә, алар белән ул Европада таныша. Антверпенда, Брюссельдә яши, әмма якын-тирә авылларга еш чыга. Биографлары язу¬ ынча, Брейгель крестьян киеме киенеп халык арасына керергә, шуннан авыл туйларын, авыл карнавалын яисә таверна хәллә¬ рен күзәтергә ярата. Шулай ул язачак картиналары өчен пер¬ сонажларның үзенчәлекле хәрәкәтләрен, тирән мәгънәле иша¬ рәләрен тотып ала. «Крестьян биюе» рәсеме безне авыл урамындагы бәйрәмгә алып керә. Рәссамны крестьян бәйрәменең бераз тупасрак күңеллелеге, халык төркеменең шау-шуы сокландыра. Карти¬ на халык белән шыгрым тулы. Автор фигураларны тамашачы аерым-аерым күренешләрне күреп алырлык итеп берләштерә. Авыр сөякле биючеләрнең ипсез йөз-кыяфәтләрендә халык¬ ның көч-куәте сизелеп тора. Брейгель авыл бәйрәмнәрен генә түгел, авыр крестьян хез¬ мәтен дә сурәтләгән. «Ел вакытлары» сериясе картинала¬ рындагы пейзаж фонында табигать биргән тормыш ритмына буйсынып яшәүче крестьян сурәтләнгән. Сериянең сакланып калган биш картинасыннан берсе «Урак өсте» дип атала. Эссе җ,әй, дөньяга чәчәкләрнең хуш исе таралган. Крестьяннар уңыш җыя, печән ташый, көлтә бәйли; берничәсе, кызудан хәлләре китеп, ял итәргә утырган. Ә инде менә кышны гәүдәләндерүче «Аучылар» картина¬ сының рухы бөтенләй башка. Ап-ак кар фонында аермачык булып агачлар караеп тора. Тирән кар көртләрен ерып тал¬ 73
чыккан аучылар бара. Алда, юл өстендә аларны үзләренә ча¬ кырып җыйнак кына өйләр тезелгән, ерактарак балыкчылар, буа бозында тимераякта шуучылар шәйләнә. Хакыйкать рәссамы. Гуманистик идеяләр йогын¬ тысын тойган илләр арасында үзара көндәшлек итүче фео¬ даль католик Испания һәм аның йогынтысыннан котыла алган кечкенә Голландия була. Голландия сәнгате иң югары үсешкә Рембранд Харменс ван Рейн (1606—1669) иҗатында ирешә. Рембрандка яхшы белем алу мөмкинлеге биргән ата-анасы аны тыныч-имин генә чиновник булып китәр дип өметләнә. Ләкин егет җиңел юлдан китми, рәссам һөнәрен сайлый. Италиягә барганы булмаса да, армый-талмый Яңарыш титаннары сәнгатен өйрә¬ нә. Аларның тормышны яратуы, шәхескә ихтирамы, иҗат¬ ны урта гасыр чикләүләреннән азат итәргә омтылуы бөек Рембрандның күңеленә якын була. Рембрандны һәрвакыт кеше, аның эчке дөньясы кызык¬ сындыра. Ул игътибар белән кешеләрне күзәтә, аларның уй- хисләрен, эчке халәтен аңлап, шуны иҗатында чагылдырырга тырыша. Рембранд портретчы буларак таныла, модага керә. Абруйлы бюргерлар, табиб, чиновниклар узыша-узыша портретла¬ рын Рембрандтан ясата башлыйлар. Заказчылар рәссамның киндергә ефәк-бәрхет елкылдавын, челтәр нәфислеген, асыл¬ ташлар җемелдәвен оста төшерүен генә түгел, кешенең үзен¬ чәлекләрен, аерым торыш-кыланышларын тотып ала белүен дә югары бәяләгәннәр. Еллар үткән саен Рембранд кешенең эчке дөньясына ти¬ рәнрәк кереп, күңел серләренә яхшырак төшенә бара. Бу исә байларга бигүк ошап бетми, шуннан Рембранд гап-гади шәһәр кешеләре, ярлы һөнәрчеләр портретларын ясый башлый. «Кызыл кигән карт портреты» — авыр тормыш кичергән кеше турында трагик хикәя. Ут көлтәсе караңгыдан бер карт гәүдәсен яктырткан. Бөкрәйгән иңнәр, тамырлары бүртеп бирчәйгән куллар, чал сакал, җыерылган маңгай һәм коңгырт күз карашы картина героена Тәүрат изгесе төсмерен биргән. Рәссам үзе дә эзләнү һәм өметсезлек тулы гомер кичергән. Язмыш Рембрандны аямый: кыска гына дан һәм муллык чо¬ рыннан соң аны бөтенләй оныталар. Яраткан хатыны үлә, үзе бурычка бата, йорт җиһазы, картиналары сатылып бетә. Әмма 74
Рембранд тормышы авырайган саен иҗатка көчен күбрәк куя. «Юлдан язган улның кайтуы» дигән соңгы картинасын рәс¬ сам гомеренең иң әче, иң авыр чорында — улының үлемен¬ нән соң яза. Инҗилдә, гаиләсен ташлап, бик озак илләр гизеп йөргәч, бар булган байлыгын туздырып кире кайтканнан соң, киче¬ релеп, гаиләсенә кабул ителгән кеше турында хикәя бар. Рембранд күрешү мизгелен сурәтләгән. Юлдан язган егет бусага каршында тезләнгән. Сәләмә өс-башы, кыркылган башы кичергән газаплары турында сөйли. Сукыр картның сизгер бармаклары егетнең аркасын капшый. Кул хәрәкәтләрендә өметен югалта язган атаның якты куанычы һәм чиксез мәхәб¬ бәте сизелә. Картина нур, йомшак яктылык белән тулган, хәтта юлдан язган улның сәләмәләрендә дә, геройның рухы үзгәрүенә ишарә ясап, алтынсу шәүләләр уйный. Яңарыш чоры, кешелеккә әсәрләр мирас итеп, дөнья мәдәнияте хәзинәсенә бик зур өлеш кертә. Ул әсәрләр, уз чиратында, киләчәк буын сәнгать иҗатчыларына бет¬ мәс-төкәнмәс илһам чыганагы була. ?1. Яңарыш чоры рәссам һәм скульпторлары иҗат иткән Тәүрат образларында нинди дә булса уртаклык бармы? Моны нәрсә белән аңлатып була? 2. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Яңарыш чоры рәссамнарының яраткан жанры портрет була? 3. Брейгель карти- ■ наларының геройлары Яңарыш чоры итальян рәссамнары әсәр¬ ләрендәге персонажларга аз охшаган. Ничек уйлыйсыз, аерма¬ ларына да карамастан, Нидерланд рәссамын гуманист рәссам дип әйтеп буламы? Германия Леонардо да Винчие Альбрехт Дюрер. Авто¬ портрет. 1498 ел Германия мәдәниятенә Италия сән¬ гатенең йогынтысы шифалы булып чыга. Немец рәссамы галим һәм гравер Альбрехт Дюрерны (1471—1528) Лео¬ нардо да Винчи белән чагыштырулары очраклы хәл түгел. Бөек итальян кебек үк, Дюрер математика һәм механика белән шөгыльләнә, архитектурадан мәгълүматлы була, шигырьләр яза, әм¬ ма сәнгатьне төп эше итеп саный. Дю¬ рер иҗатына Италиягә сәяхәтләр көчле йогынты ясый. Бер баруында ул анда 75
Альбрехт Дюрер. Апокалипсис җайдаклары.. «Апокалипсис» сериясеннән. 1498 ел Рафаэль белән таныша, аңа автопортретын бүләк итә. Атаклы оста портретны бик ошата. Автопортретлар рәссам образын безгә дә китереп җиткергән. Иң атаклы портретында (1498) Дюрер үзен кыйбатлы нәфис костюм, ак перчаткалардан, чәчен-башын ясаган матур киемле кавалер-дворянин рәвешендә сурәтләгән. Йөз-кыяфәтенең тыныч-са- бырлыгы, күз карашының ныклыгы аның үз дәрә¬ җәсен яхшы белүе һәм рәссамнарны һөнәрче итеп түгел, ә фикер ияләре итеп күрергә омтылуы турын¬ да сөйли. 76
Дюрер яшь чагыннан ук гравюра белән мавыга. XV гасырда күренә башлаган «очучы кәгазьләр» (гравюраны шулай ата¬ ганнар) бик популяр була — күмәкләп гыйбадәт кылу урын¬ нарында изгеләр сурәте төшерелгән гравюралар сатылган, график юл белән эшләнгән календарьлар, шаян шигырь языл¬ ган яисә рәсем төшерелгән кәгазь битләре, хәтта уен кар¬ талары да киң таралган. Яшь рәссам Инҗилнең соңгы китабы — ахырзаман турын¬ дагы «Апокалипсис»ка гравюралар сериясен бик оста ясаган. Сериянең иң атаклы рәсеме— «Дүрт җайдак». Кешеләргә киләчәк коточкыч афәтләр: Үләт, Сугыш, Ачлык һәм Әҗәлне чагылдыручы җайдакларга кешелекнең бер өлешен юк итү хокукы бирелгән. Алар атланган ат тояклары астында импе¬ ратор да, юан бюргер да, аксөяк хатын да, затлы рыцарь да һәлак була. Епископ иблис авызына эләгә, ә менә изгеләр рәтенә рәссам түбән катлау кешеләрен куя. Эразм Роттердамский белән очрашу Дюрер күңеленә тирән эз сала. Ике күренекле замандаш бер-берсен югары бәяли: Дюрер күмер белән Эразмның кулына каләм һәм кара савы¬ ты тотып язу өстәле янында торган чагын сызгалап ала да, соңрак шуны атаклы гравюра итеп ясый, ә бөек философ исә рәссамның осталыгына хәйран калуын яшерми. Ганс Гольбейн ШДюрерның яшьрәк замандашы, немец рәссамы Кече Ганс Гольбейнга да (1497—1543) Эразм Роттер- =^= дамскийның йогынтысы зур була. Гольбейн атаклы гуманистның берничә портретын яза, аның «Тин¬ тәклеккә мәдхия»сенә иллюстрацияләр ясый. Соң¬ рак, Гольбейн Англиягә китәргә карар кылгач, Эразм Роттердамский аны корольнең киңәшчесе Томас Морга тәкъдим итә. Рәссам, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Англиядә яшәп, Англия короле Генрих VIII сараенда иҗат итә. Гольбейнның ярат¬ кан жанры портрет була. Баштарак ул якташла¬ ры — немец сәүдәгәрләре, шәһәр кешеләренең рәсем¬ нәрен ясый. Бик яратып һәм бик нечкәләп Данциг сәүдәгәре Георг Гиссе портретын яза. Өстәлдәге сулы пыяла ваза, чуар келәм, китап, бүлмә такта¬ сына беркетелгән кәгазь битләре кебек җентекләп 77
төшерелгән детальләр картинада тамашачы да бул¬ гандай тәэсир калдыра. Рәссам персонажларының йөз-кыяфәтләре тыныч. Әмма шул тынычлыкта да кеше холкындагы үзен¬ чәлекләр, каршылыклар сизелеп тора. Мәрхәмәтсез, хакимлек сөючән Генрих VIII, акыллы, иронияле Эразм Роттердамский, кырыс, ж,итди Томас Mop... Шарль Моретт портретын Гольбейн иж,ат иткән чын шедевр дип әйтергә була. Бу портретта автор заман¬ дашы, Яңарыш чоры кешесенең күпкырлы образын гаять зур көч белән иж,ат итә алган. Диего Веласкес Ш Голландиядән аермалы буларак, Испания әле XVII гасырда да урта гасыр хорафатлары һәм инкви¬ зиция хакимлек иткән ил булып кала. Биредә яңа гуманистик мәдәният үсентеләре авырлык белән генә шытып чыга. Яулап алу сугышлары халыкны аксөякләрнең бик шәп тормышы белән чагыштыр¬ ганда аеруча мәрхәмәтсез ачлык һәм хәерчелеккә дучар итә. Бу капма-каршылыкны король сарае рәссамы Диего Веласкес (1599—1660) сәнгате гәү¬ дәләндерә. Веласкес испан дворяннары һәм король Филипп IV портретларын яза. Геройларының эчке дөньясын ачып биргәндә Веласкес беркайчан да заказчылар¬ га ярарга тырышмый. Веласкес картиналарында тәкәббер йөз-чырайлар, салкын караш, сарай ак¬ сөякләренең мәһабәт торыш-кыяфәтләре сурәтләнә. Испан короле үзе дә шундый: авыр иякле, зур бо¬ рынлы ямьсез чырай, күз карашы төксе һәм бита¬ раф. Портретның тантаналы купшылыгы да хөкем¬ дарның түбәнлеген, булдыксызлыгын яшерә алмый. Крестьяннар, һөнәрчеләр һәм солдатлар тормышын¬ нан рәсем төшергәндә Веласкесның кәефе бөтенләй башка була. «Иртәнге аш» исемле картинада кабак¬ тагы бер күңелле күренеш сурәтләнгән. Ике егет хәерче картны үз яннарына ашарга чакыралар. Рәс¬ сам яшь егетләрнең матур, мәгънәле кул хәрәкәт¬ ләрен, эчкерсез, ягымлы елмаюларын тотып алган. 78
Басынкы, күпне күргән карт аларның сөйләшүенә колак сала. Оста рәссам талантының бөтен көче белән хезмәт кешеләренә мәхәббәтен һәм ихтирамын чагылдыра. Веласкесның иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе — «Җеп эрләүчеләр» картинасы. Рәсемдә гобелен ос- таханәсендә эшләүче хатын-кызлар сурәтләнгән. Хәрәкәтләре төгәл, нәфис, куллары җитез. Автор, хезмәтләре авыр булуга карамастан, матурлык¬ ларын да, горурлыкларын да саклый белгән хатын- кызларның осталыгына, эш сөюләренә соклана. Веласкес үз әсәрләрендә төп урынны табигатьнең иң гүзәл иҗаты — кешегә бирә. Аның һәйкәленә «Хакыйкать рәссамына» дигән сүзләр уелган. § 10. Европада яңа фән туу Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Урта гасырларда европалыларның дөньяны күзаллавы нинди булган? XV—XVI гасырларда Европа җәмгыяте үсешендә нинди процесс һәм вакыйгалар дөнья турында күзаллауларны үзгәртүгә тәэсир иткән? Китап басуны уйлап табу фәнни белемнәрнең үсешендә нинди роль уйнаган? Яңа фән туу. Яңа чорның үзенчәлекләреннән бер¬ се — кешенең әйләнә-тирә мохиткә игътибары арту. Бөек географик ачышлар европалыларның Җирнең шарсыман булуы турындагы фикерен раслый, анда яшәүче кешеләр турындагы күзаллавын киңәйтеп җибәрә. Шәһәрләр, ману¬ фактура җитештерүе үсү, илләр һәм континентлар арасын¬ дагы сәүдә багланышларының артуы төгәл фәннәргә карата кызыксыну уята. Кешеләрнең рухи тормышы да үзгәрә. Җан, теге дөнья турындагы уйлар белән беррәттән (барлык кешеләр дә ул ча¬ гында дини була) кешеләр җирдәге тормыш белән дә кызык¬ сына башлый. Урта гасырлар чорында фән авторитет принцибын сак¬ лый — борынгы танылган галимнәрнең фикерләре хакыйкать дип кабул ителә. Географияне — Птолемей, медицинаны — Гиппократ, физиканы Архимед буенча өйрәнәләр. Әмма кы- 79
зыксынучанлык һәм чынбарлыкка тән¬ кыйди мөнәсәбәт үзенекен итә: та¬ бигать күренешләрен кешеләр үзләре күзәтә башлый. Мондый юлга башта гуманист галимнәр баса, аларның эш- чәнлеге XVII гасырда табигать фәнен¬ дә революция ясый, урта гасырлардан катып калган фикерләргә нокта куя. Фәннәр ул вакытта дини карашларга бәйле булса да һәм күп кенә бөек га¬ лимнәр кешене, галәмне Алла яраткан дип исәпләсә дә, укымышлы кешеләр табигать күренешләренең серенә төшенергә тырышалар һәм үзләренең фәнни эшләрендә дингә таянмыйлар. XVII гасырда кеше акылы аша дөньяны өйрәнү һәм аң¬ латырга тырышу мөмкинлеге туа башлый. Френсис Бэкон тәҗрибәләр үткәрү аша фәнни белем туплау мөмкинлеген исбатлый, ә Ренэ Декарт фәнни тикшеренүләрдә акылны бе¬ ренче урынга куя. Николай Коперник, Джордано Бруно һәм Галилео Галилей өйрәтүләре кешеләрнең Галәм турындагы белемен яңа баскычка күтәрә: алар Җир Кояш тирәсендә әйләнә һәм Галәм чиксез дип өйрәтәләр. Исаак Ньютон бөтен¬ дөнья тарту көче законын ача, ә Уильям Гарвей йөрәк эшчән- леген һәм кан әйләнешен тасвирлый. Ул диннең нигезен какшата. Фромборк соборын әйләндереп алган таш дивардагы кечкенә манарада 30 ел ялгыз бер кеше яши — ул бөек поляк астрономы Николай Коперник була (1473—1543). Нәкъ менә ул, мең еллар буена кешеләр аңында яшәп килгән Җир хәрәкәтсез дигән фикер¬ не җимереп ташлап, фәндә революция ясый. Николай Коперник бик яхшы белем ала, Краков һәм Италия университетларында укый, сынлы сәнгать, математика, философия, грек телен, астрономия, юридик фәннәр, меди¬ цинаны өйрәнә... Шул елларда ул, Галәм үсеше законнарын аңларга тырышып, фәнни тикшеренүчегә әверелә. 24 яшендә үз иленә кайткач, ул каноник1 була. Хәзер аның яшәргә акчасы һәм буш вакыты бар. 1 Каноник — епископ яки католик чиркәүнең кафедраль соборы каршындагы руханилар коллегиясе әгъзасы. 80
Николай Коперник 30 ел дәва¬ мында гади приборлар ярдәмендә күк йөзен күзәтә. Катлаулы хисаплаулар шундый нәтиҗәгә китерә: Җир Кояш тирәсендә һәм үз күчәре тирәсендә әй¬ ләнә. Ләкин Җир хәрәкәтсез дип инан¬ ган кешеләргә бу хакта әйтергә кирәк микән? Ниһаять, ул әйтергә кирәк ди¬ гән карарга килә. 1543 елда «Күк җи¬ семнәренең хәрәкәте турында» дигән китабы басылып чыга, тик ул чагын¬ да Коперник үлем хәлендә була инде. Шул елның 23 маенда дуслары аның Джордано Бруно китабын алып кил¬ гәндә Николай аңсыз була. Бүген Николай Коперникның каберен беркем дә бел¬ ми, ләкин китабы кала. Галимнең фикердәшләре аның эшен дәвам итә. «Теләсә нинди законның, теләсә нинди диннең дошманы». 1600 елда Рим шәһәрендәге Чәчәкләр мәйданын¬ да дин әһелләре әмере белән Джордано Бруно (1548—1600) учакта яндырыла. Ул Италиядә Нола дигән шәһәрчектә туа, 17 яшеннән доминиканнар монастыренда послушник була. Анда аны барысы да Джордано Бруно-ноланец дип атый. Монастырьда менә дигән китапханә була, һәм Бруно бик күп укый, тирән белем ала. Ул, күбрәк белгән саен, дини тәгъли¬ матларга икеләнеп карый башлый. Коперник китабы аеруча көчле тәэсир итә. Коперник тәгълиматын үстереп, Бруно «Галәмнең кырые юк, ул чиксез» дигән нәтиҗәгә килә. Галәмнең үзәге юк, Кояш та, Җир дә дөньяның үзәге түгел. Галәм исәпсез-хисапсыз йолдызлардан тора һәм һәрбер йолдыз — ул ерактагы кояш, ул кояшларның һәрберсе тирәли үз планеталары әйләнә. Галәм мәңгелек һәм аның юкка чыгуы мөмкин түгел. 28 яшендә Бруно, эзәрлекләүләрдән качып, Римнан китә — аңа үлем белән яныйлар. Кайда гына булса да, ул үз фикер¬ ләрен кабатлый, ләкин аны аңлаучылар табылмый диярлек. Женевада Бруноны төрмәгә утырталар, учакта янудан чак кына котыла. Парижда исә дәрәҗәгә менә, хәтта корольгә дәресләр бирә, ләкин анда да үз фикерләрен яклый. Яңадан юлга чыгып китә. Англия. Галимнәр белән бәхәсләр. Тагын 81 6 4-75
Галилео Галилей Франция, аннан Германия. Һәм һәр- кайда — куылу, өзгәлән ташларга җит¬ кән халык төркеме... Ул «дин белән акылның сыешмавына» инанган була. Бруно руханилар белән бер нәрсәдә ге¬ нә — надан халыкка диннең кирәклеге белән генә килешә. Бруно туган җирен өзелеп сагына, һәм ул Италиягә кайта. Инквизиция аны нахакка кулга ала. Ягылган яла¬ лар шулкадәр дәлилсез була, аның өчен җитди җәза да бирергә тиеш тү¬ гелләр, бары көтәргә генә кирәк. Ләкин Бруно төрмәдә дә дин, Алла турында бәхәсләшә. Камерадашлары аның өс¬ теннән яңа әләк язалар. Бөек фикер иясе сигез ел төрмәдә утыра, әмма үз тәгъ¬ лиматыннан кире кайтмый. Инквизиторлар суд карарын укы¬ гач, ул: «Сез хөкем карарын миңа караганда да куркыбрак укыйсыз!» —дип кычкыра. Аны таң атканда яндыралар. Соңыннан җәза урынында Брунога һәйкәл куялар. Анда шундый сүзләр язылган: «Ул барлык халыкларның фикер иреген яклап чыкты һәм шул ирек өчен үлемгә барды!» «Гаҗәеп көчле ихтыярлы, акыллы һәм батыр кеше!..» Галилео Галилей (1564—1642) бөек галим, астро¬ ном, шагыйрь, комедияләр авторы була. Галилейның дөнья¬ ны танып-белүгә керткән өлеше гаять зур. Ул күк йөзен телескоптан күзәткән беренче галим. Галилео Галилей дәрәҗәле, әмма урта хәлле гаиләдә туып үсә. Ул Флоренция һәм Пиза университетларында белем ала. Яшь профессор тиз таныла. Телескоп аша күк җисемнәрен беренче күзәтүләр яңа йол¬ дызлар — Юпитер иярченнәрен ачарга ярдәм итә. Дөрес, алар- ны «Медичи йолдызлары» дип атарга туры килә... Аннары ул Айдагы тауларны, Кояштагы тапларны һәм тагын башка бик күп нәрсәләр күзәтә. Телескоп ярдәмендә ясалган барлык ачышлар Коперник фикерләренең дөреслеген раслый һәм кешеләрнең Галәмне күзаллавын бөтенләй үзгәртә. Галилей яңа дөньялар ачып кына калмый, җисемнәрнең атылуы, маятник хәрәкәте һәм физиканың башка законнарын да ача. 82
Астрономия өлкәсендәге күзәтүләрен галим «Звездный вест¬ ник» та бәян итә. Инквизиция аның эшен дә гаепли. 1616 елда Коперник тәгълиматы рәсми тыела. Шулчак галим хәйләкәр адым ясый: Изге Китап һәм табигать турындагы тәгълиматы белән чыгыш ясый. «Дөньяның ике системасы турында диа¬ логлар» Галилео Галилейның төп китабы була. Ватикан¬ ның моңа яман ачуы чыга. Папа Галилейны Римга чакырта. 70 яшьлек галим изге инквизиция суды алдына килеп баса. Сорау алулар биш айга сузыла, бу газаплар өлкән яшьтәге авыру кешенең рухын сындыра. «Бөек галимне кимсетү соң чиккә җитә,— дип яза соңыннан Галилей биографларының берсе.— Шушы кимсетүләр, күргән газаплары аркасында ул үзенең иң кадерле идеяләреннән ваз кичәргә мәҗбүр була...» 1633 елның 22 июнендә Изге Минерва монастыре чир¬ кәвендә барлык суд әгъзалары катнашында, суд карарына буйсынып, тәүбә итүче гөнаһлы бәндә киемендә Галилей тез¬ ләнеп үз тәгълиматларыннан ваз кичә. Әле тагын 10 ел буена сукырайган һәм авыру галим ин¬ квизиция күзәтүе астында яши. Аңа китаплар язу тыелган була. Соңрак кешеләр аның турында легенда чыгара: тәгълимат¬ ларыннан ваз кичкәннән соң ул, торып баскан да: «Шулай да Җир әйләнә!» —дигән. Фәнне бууның мөмкин түгеллегенә ышанасы килә шул. Дөньяның яңа картинасын төзү эшен ул тәмам¬ лый. Исаак Ньютон (1642—1727), Коперник һәм Галилей хезмәтләренә таянып, дөньяның яңа картинасын төзүне тәмамлый. Балачакта Исаак Ньютон шыпырт, күзгә ташланмый тор¬ ган һәм уйчан бер малай була. Мәктәпкә аны соң бирәләр, ул дәресләрне авыр үзләштерә, классташлары еш кына аннан көләләр дә. Фән белән кызыксыну 14 яшьләрендә башлана. Шул вакыттан алып фән аның тормышында төп шөгыльгә әверелә. 1661 елда Ньютон Кембриджда укый башлый, соңыннан анда математика кафедрасын җитәкли. Ул университетта иң яшь профессор була’. Иң зур фәнни казанышлары — бө¬ тендөнья тарту көчен, механик хәрәкәт һәм яктылык та¬ ралу законнарын, математик хисаплауларның яңа ысул¬ ларын ачу. 83 6*
1665 елда Ньютон бакалавр1 дәрәҗәсен ала. Бу вакытта Англиядә авыр чор була — чума котырына. Яшь галим уни¬ верситетны ташлап туган җиренә, Вулсторн авылына кайта һәм ике елга якын шунда яши. Бу гаҗәеп ачыш еллары була. Нәкъ биредә ул бөтендөнья тарту көче законын ача, үз кул¬ лары белән оптик лаборатория төзи, кояш нурының таркалуы турындагы легендар тәҗрибәсен ясый. 1671 елда ук Ньютон кечкенә генә көзгеле телескоп ясый, ул пыяла линзалы зур телескопларга караганда күк җисем¬ нәрен яхшырак күрергә ярдәм итә. Шул рәвешле ул йол¬ дызлар дөньясын кешеләргә якынайта. Фәнне үстерүдәге хез¬ мәтләре өчен замандашлары аны Король җәмгыяте әгъзасы итеп сайлыйлар. Ньютонга академик исеме бирелгәндә аңа 30 да тулмаган була. Исаак Ньютонның ачышлары фән өчен дә, кешеләрнең дөньяга карашы өчен дә зур әһәмияткә ия була. Аның тәгъли¬ маты табигать механиканың төгәл законнарына буйсына дип раслый. «Кан — җылылык һәм яшәү китерә». Клавдий Гален хезмәтләре медицина өлкәсендә 1500 еллар какшамас авторитет булып тора. Бу Рим табибы һәм табигать фәннәре белгече II гасырда яши. Аның тәгълиматына караганда, артериаль һәм веноз каннар икесе ике төрле сыеклык; арте¬ риаль кан җылылык һәм яшәү китерә, ә веноз кан әгъза¬ ларны тукландыра. Бу ялгыш карашны ул чордагы иң гыйлем кешеләрнең берсе, инглиз табибы һәм галиме Уильям Гарвей (1578—1657) юкка чыгара, аның ачышлары кеше организмы турында өр- яңа мәгълүматлар бирә. Кече яшьтән үк Уильям табигать фәннәре белән кызыксы¬ на. Биш ел Европа буйлап сәяхәт итә. Франция, Германия, Италия — һәркайда Гарвей танылган профессорларның лек¬ цияләрен тыңлый. 1628 елда Гарвейның «Хайваннарның йөрәк тибеше һәм кан хәрәкәте турында анатомик тикшере¬ нү» дигән китабы дөнья күрә. Әлеге 72 битлек китап аңа үлем¬ сезлек китерә. Гарвей кан әйләнеше серен ача. Ул кеше һәм хайван тә¬ нендә һәрвакыт йомык юл буйлап бер үк күләмдәге кан хәрә¬ кәт итүен исбатлый һәм бу процесста йөрәкнең ролен күрсәтә. 1 Бакалавр — беренче баскыч гыйльми дәрәҗә. 84
Инглиз философы һәм дәүләт эшлек- лесе Фрэнсис Бэкон Европаның бөтен медиклары аңа каршы төшәләр, яла ягалар... Гарвей тикшеренүләрен туктатмый. Аны яралгы¬ ларның үсеше кызыксындыра. «Бөтен тере нәрсә — күкәй¬ дән»,— дип формалаштыра ул үз теориясен. Уильям Гарвейның ачышлары кешеләргә кан әйләнеше һәм тереклекнең тууы турында фәнни күзаллаулар бирә. «Дәлилләрнең иң яхшысы — тәҗрибәдер». Бу сүз¬ ләрне гаҗәеп кеше — юрист һәм дипломат, сәясәтче һәм ора¬ тор, философ, тарихчы һәм әдәбиятчы Фрэнсис Бэкон әйткән. Инглиз философ-гуманисты Фрэнсис Бэкон (1561—1626) чын мәгънәсендә яңа философиягә нигез сала. Ул дворян гаиләсендә туа, Оксфорд университетында укый, соңыннан үзе дә Оксфорд, Париж университетларында укыта, Яков I Стюарт чорында Англиянең лорд-мөһер сакчысы, аннары лорд-канцлеры була. 85
Бэконның иң зур казанышы шунда: ул табигать күре¬ нешләрен өйрәнүдә яңа метод тәкъдим итә — күзәтү һәм тәҗрибәләр үткәрү. Бары тик экспериментка корылган тәҗ¬ рибә аша гына белемнең чынлыгын тикшереп була. Моннан тыш, Бэкон теория белән практика кушылганда гына чын тәгълимат барлыкка килә дип исәпли. Күзәтү һәм тәҗрибәләр үткәреп фәнни ачышлар ясаган галимне философ бал корты белән тиңли: «Бал корты... бакча һәм болын чәчәкләреннән материал ала, әмма аны үзенчә үзгәртә... Димәк, акыл һәм тәҗрибә кебек сәләтләр берлегенә өмет багларга була (моңа кадәр әле алай булганы юк иде)». Бэкон физик тәҗрибә үткәр¬ гәндә салкын тидереп үлә. Авыр хәлендә дә бер дустына язган соңгы хатында ул тантана итә — тәҗрибәм уңышлы узды, ди. Бэкон, фән кешегә табигать өстеннән хакимлек итәргә булышырга һәм шуның белән аның тормышын яхшыртырга тиеш, дип исәпли. «Мин уйлыйм, димәк, яшим». Ренэ Декарт (1596—1650), Фрэнсис Бэкон кебек үк, яңа чор фәне һәм философиясенә нигез салучы булып исәпләнә. Декартның тормышы шома гына бармый. Башта француз дворянына хас тормыш белән яши — башкалар кебек үк атта йөрү, фехтование, карта уйнау һәм төрле күңел ачулар. Анна¬ ры кинәт кенә яшәү рәвешен үзгәртә — Париж читендә урнаш¬ кан Сен-Жерменда кечерәк кенә йорт алып, шунда бикләнә һәм математика өйрәнә башлый. Ике ел инә белән кое казы¬ гач, шулай ук көтмәгәндә хәрбиләр мундиры кия дә илдән илгә, армиядән армиягә күчеп йөри башлый. Шулай да фәнгә күбрәк тартыла. Декарт Голландиягә китә, анда егерме ел яшәү чорында философия, математикада иң мөһим ачыш¬ ларын ясый. Ренэ Декарт фәннең иң зур максатын табигать көчләрен буйсындыруда, аларны кешеләргә хезмәт иттерүдә күрә. Фән кешегә гамәли файда китерергә, ә моның өчен исбатланган белемнәргә таянырга тиеш. Андый белем чыганагы дип Де¬ карт кеше акылын исәпли. Кеше уйлый, үзенең фәнни тикше¬ ренүләрендә туктаусыз икеләнә, фикерләрен кат-кат тәҗри¬ бәләр аша тикшерә, бары тик шунда гына фәнни белем бар¬ лыкка килә. «Уйлыйм, димәк, яшим»,— ди ул. Дөньяны танып-белүдә Декарт математикага зур урын бирә, ул аны башка фәннәр өчен идеал һәм үрнәк дип саный. Ул 86
аналитик геометрияне иҗат итә, алмаш зурлык төшенчәсен кертә. Алгебра дәресләрендә сез хәзер дә ул керткән бил¬ геләрдән файдаланасыз. Урта гасыр галимнәреннән аермалы буларак, Ренэ Декарт фәнни тикшеренүләр үткәргәндә төп рольне акылга бирә. Яшәүгә, иреккә һәм милеккә хокук. Бөек инглиз фикер иясе Джон Локк (1632—1704) Бэконның дәвамчысы була, барлык белемнәр дә тәҗрибә аша килә, ә тәҗрибә акылны баета дип исәпли. Джон Локк адвокат гаиләсендә туа, дини тәрбия ала һәм дин әхлакка уңай йогынты ясый дип саный. Джон Локкның төп казанышы шунда, ул кешенең таби¬ гый хокуклары — яшәүгә, иреккә һәм милеккә хокуклары барлыгы турындагы тәгълиматка нигез сала. Локк кешеләр тумыштан тигез хокуклы булалар дип исәпли. Аның шулай ук закон чыгаручы һәм башкарма хакимиятләрне аеру турын¬ да да тәгълиматы бар. Закон чыгаручы хакимиятне халык сайлаган парламент депутатларына бирергә, ә башкарма ха¬ кимиятне монарх һәм аның хөкүмәтенә тапшырырга ки¬ рәк дип исәпли. Локк конституцион монархия, ягъни король хакимиятен конституция чикли торган монархия яклы була. Галим, һәр кеше дә хуҗалык һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә алсын өчен, аларның аңын баета торган белем һәм тәрбия бирергә кирәк дип саный. XVI—XVIII гасырларда фән зур үсеш кичерә, бигрәк тә математика һәм табигать фәннәре өлкәсендә. Шул ни¬ гездә Галәмне яңача күзаллау барлыкка килә. Табигатьне яңа метод белән — теория һәм тәзңрибә аша өйрәнүгә нигез салына. Кешенең иреккә, бәхеткә, үзенең сәләтләрен ачу һәм үстерүгә, лаеклы рухи һәм физик яшәешкә хокукы барлыгы турындагы идеяләр туа. ?1. Ничек уйлыйсыз, ни өчен яңа чор башында кешеләрнең әйлә¬ нә-тирә мохит белән кызыксынуы бермә-бер арта? 2. Н.Коперник, Дж. Бруно һәм Г. Галилей тәгълиматлары буенча Галәм төзеле¬ ше турында сөйләгез. 3. Иптәшләрегез белән фикер алышыгыз: —ни өчен чиркәү Галәм төзелешен яңача күзаллаган галимнәрне эзәрлекләгән? 4. Параграфта Исаак Ньютонның фәнни ачыш¬ лары турында сөйләгән өлешнең исемен аңлатыгыз. 5. Дж. Локк кешенең нинди хокукларын табигый һәм тумыштан килә дип исәпли? Ни өчен нәкъ менә шул хокуклар? 6. Бэкон һәм Декарт тәкъдим иткән дөньяны танып-белү методларын чагыштырыгыз. Ни өчен Бэкон һәм Декарт яңа философиягә нигез салучылар 87
дип исәпләнә? 7. Дәфтәрдә «Җәмгыятькә һәм дөньяга яңа караш тудыручы төп фәнни идеяләр» дигән таблица тутырыгыз. Галимнәр һәм фикер ияләре Ил Төп идеяләр, ачышлар Карашлар формалашуга йогынтысы 8. Конституцион монархия терминын аңлатыгыз. •i\и®- Документлар Николай Коперникның «Күк җисемнәренең хәрәкәте турында» трактатыннан (1543) ...Күк йөзе белән чагыштырганда Җир бер нокта яисә чик¬ сезлек белән чагыштырганда билгеле бер күләм кебек кенә. Җирне дөньяның үзәге дип күзаллау һич мөмкин түгел. Ничек инде! Бернинди үлчәмгә сыймый торган чиксезлек егерме дүрт сәгать буена бер төртке тирәли әйләнсенме? Джордано Бруноны хөкем иткән суд протоколыннан ...Мин Галәмне Алла кодрәте белән барлыкка килгән чик¬ сезлек дип исәплим. Чөнки бу Галәмнән башка тагын күп галәмнәрне үз кодрәте белән бар иткән Алланың чикләнгән бер дөнья барлыкка китерүенә ышанмыйм, бу Аңа лаек гамәл түгел. Шулай итеп, мин Җиргә охшаш дөньялар чиксез күп, Җирне, Пифагор кебек үк, Ай, башка планеталар һәм исәпсез-хисапсыз йолдызлар шикелле яктылык бирүче күк җисеме дип исәплим. Мин шулай ук бу җисемнәрне бихисап күп дөньялар дип таныйм. Алар — иге-чиге булмаган киңлектәге чиксез Галәмнең бер өлеше. Шуннан, турыдан-туры булмаса да, дин белән чын ха¬ кыйкатьнең каршылыкка керүе аңлашыла... Текстны укыгыз һәм Коперник белән Бруноның Кояш Җир тирәли әйләнми, Галәм чиксез, дигән сүзләрен исбатлаучы дә¬ лилләрне табыгыз. § И- Европада Реформация башлану. Христианлыкның яңаруы Бөек географик ачышлар Европа җәмгыятенең тормышын үзгәртә. XVI гасырда Европа һәм бөтендөнья тарихында тагын бер зур вакыйга була. Ул — христиан динендә барлыкка кил¬ гән яңа тәгълимат һәм бик күп кешенең католик чиркәвеннән 88
китүенә бәйле күренеш. Рим-католик чиркәве таркала һәм яңа христиан чиркәүләре барлыкка килә. Бу процесс Рефор¬ мация дип атала («реформа» сүзеннән килеп чыккан, үзгәртеп кору дигәнне аңлата). Бу очракта Реформация — чиркәүне үзгәртеп кору хәрәкәте. Күргәнегезчә, «Реформация» термины баш хәрефтән языла һәм тулы бер эпоханы чагылдыра. Дини революция сәбәпләре. Реформацияне еш кы¬ на дини революция дип атыйлар. Революция — кешеләр тормышында кискен борылыш, кискен үзгәреш ул. Рево¬ люцияләр тормышның төрле тармакларында: иҗтима¬ гый мөнәсәбәтләрдә, техника, мәдәният, фән һәм кеше¬ нең аңында булырга мөмкин. Сез инде Европада Бөек географик ачышлар нәтиҗәсен¬ дә килеп чыккан бәяләр революциясе турында беләсез. Бу хуҗалык өлкәсендә килеп чыккан революция. Реформация исә — кешеләр аңындагы революция. Әйдәгез аның сәбәпләрен тикшерик. XVI гасырда католик чиркәве кризис кичерә. Гуманистлар идеясе йогынтысында дөнья үзгәрә. Аң дөньявилаша: кеше Алла, теге дөньядагы тормыш турында гына түгел, җирдәге тормыш турында да уйлый. Кешедә танып-белү, актив эшчән¬ лек хисе уяна. Дөнья да, кеше дә үзгәрә, ә католик чиркәве үзгәрешсез кала бирә. Җыелып дога укулар, ураза тотулар, изгеләргә табыну, чын дин урынына йолаларны катгый үтәү —бу инде күпләрне канәгатьләндерми, һәм бу аларны гадирәк, ихласрак башка чиркәүләр эзләүгә этәрә. Ихлас диндар кеше өчен Рим Папасын күреп аның үгет- нәсихәтләрен алу иң зур хыял була. 89
Европаның төрле илләреннән төрле катлау кешеләре Ита¬ лия башкаласы Римга сәяхәт кыла, һәрберсе хыялын тор¬ мышка ашырырга омтыла. Ләкин бу сәяхәтләр күпләрнең гайрәтен чигерә. Кунакханәләрдә, крестьян өйләрендә кунарга тукталган юлаучылар, борчылып һәм нәфрәтләнеп, Папа һәм карди¬ наллар яшәгән мул тормыш, аларның комсызлыгы, Алла илчеләренә хас булмаган яшәү рәвеше турында сөйлиләр. Ьәм чыннан да нәфрәтләнерлек була шул. Тарихчылар күп кенә руханиларның күңел ачу һәм ауга йөрү белән мәшгуль булуын билгеләп үтәләр. Папа Лев X да ауга йөрергә яраткан. Аучылар киемендәге атка атланган бу кешенең руханимы, әллә бай вельможамы икәнен кем аңласын. Рим Папасына якын килгәч, барлык католиклар, аны хөрмәт итеп, туфлиен үбәргә тиеш булалар. Ә биредә сафьян туфли урынына пычракка баткан итек. Ь.әм үбәләр, ләкин бу бер дә дини хисләрне арттырмый. «Рим көчләү, хәйлә һәм икейөзлелек белән үзенә буйсындыра». Мал җыю һәм эшмәкәрлек рухы католик чир¬ кәүгә дә үтеп керә. Ул үзенең чиксез байлыгын тагын да арт¬ тырырга тырыша, ә бу христиан дине тәгълиматына туры килми. Гади крестьяннан алып дәрәҗәле кенәзгә хәтле һәр като¬ лик үз кеременең уннан бер өлешен чиркәүгә түләргә тиеш була. Епископ һәм аббат кебек югары рухани дәрәҗәләр¬ гә сайлану папа казнасына зур табышлар китерә. Папа чи¬ новниклары ришвәтчелек, акча талау белән шөгыльләнә. Папа канцеляриесендә бер генә документны да чиновник¬ ларга акча төртмичә эшләп булмый. Римга бүләксез барып та булмаган, ришвәтне кардиналлар гына түгел, Папа үзе дә алган. Индульгенцияләр — гөнаһларны ярлыкау турындагы папа грамоталарын хәтерлисезме? Чиркәү инде кылынган гөнаһ¬ ларны гына түгел, киләчәктә кылыначак гөнаһларны яр¬ лыкый башлый. XVI гасырда католик илләрдә индульгенция белән сәүдә итү оятсызларча бара. Аларны чат саен саталар. Кешеләр күп җыелган урыннарда — базар, ярминкә, чиркәү¬ ләрдә — һәркайда индульгенция сатып алырга, аны үз исемеңә тутырырга, шуның белән җаныңны коткарырга тәкъдим итәләр. 90
Индулъгенциялар сату XVI гасыр башында, аң һәм мәдәниятнең дөньявилашу процессы көчәйгән саен, чиркәү йогынтысын саклау авырлаша бара. Руханиларның наданлыгы, сөйләгән вәгазьләренең кыл¬ ган гамәлләренә туры килмәве җәмгыятьнең барлык катлау¬ ларында чиркәүгә карата ризасызлык тудыра. Кенәзләр руханиларның үз эшләренә тыкшынуыннан зарлана (чиркәү җирләренең бер өлешен үзләренә аласылары килә), шәһәр¬ ләр — шәһәр читләрендә урнашкан монастырьларга салым түләүдән, крестьяннар чиркәүләр биләгән җирләрнең һаман арта баруыннан һәм зур салымнардан зарлана. Католик чиркәү алып барган сәясәттән бигрәк тә вак җир¬ ләргә бүлгәләнгән Германия ризасызлык белдерә, чөнки анда кайбер җирләрнең башында рухани хөкемдарлар тора һәм Франциядәге кебек үзенең кул астындагыларны яклаучы көчле император хакимияте булмый. Нәтиҗәдә җәмгыятьтә төрле дини оешмалар барлыкка килә, һәм аларда дини йола¬ ларга түгел, бәлки кешенең эчке дөньясы белән Аллага омты¬ луына төп игътибар бирелә. Германия Реформациянең ватанына әверелә, биредә бу хәрәкәтне кайбер кенәзләр, шәһәр халкы һәм крестьяннар күтәреп ала. 91
Мартин Лютер Мартин Лютер (1483—1546). Европада Реформациянең үсүенә М. Лю¬ тер тәгълиматы йогынты ясый. Лютерның ата-бабасы крестьяннар бу¬ ла. Алардан ул авырлыкларга бирешмәү¬ не мирас итеп ала. Мартинның гаиләсе ярлы була. Әтисе ялланып эшли. Өйдә тәрбия кырыс була, кыен да эләгә. Укы¬ тучылар да шул чара белән «тәрбияли». Мартин малай чагыннан ук монастырьга китәргә карар кыла, чөнки хәерче тор¬ мыштан шулай гына котылып була. 18 яшендә Лютер Эрфурт университетына укырга керә. Бу вакытта ул бик дини була. Үзе әйтүенчә, Папаны Алла уры¬ нына күрә. Лютер монах булып китә һәм Германиядә иң укымышлы руханиларның берсенә әверелә. Монахлар ордены аны университетта укытырга җибәрә. Реформация өчен көрәш башлана. Лютер белән Римның арасы ничек өзелә соң? 1517 елда Иоганн Тецель исемле монах бик күп индуль¬ генция кәгазьләре белән Германия буйлап йөри. Шәһәр һәм авылларда үзенең товарын тәкъдим итә. Аның оятсызлыгы искитмәле була. «Акча бирегез,— дип кычкыра Тецель,— якыннарыгызны коткарыгыз! Акчагыз минем кружкага төшү белән, гөнаһлы бәндәнең җаны оҗмахка керә!» 1517 елның 31 октябрендә монах-августин, Виттенберг (Саксония) университетының дин гыйлеме профессоры чиркәү ишегенә берничә бит кәгазь беркетеп куя. Бу — индульгенция белән сәүдә итүгә каршы язылган атаклы «95 тезис» була. Латиннан немец теленә тәрҗемә ителгән бу тезислар бөтен Германияне күтәрә. Тагын 3 елдан, 1520 елда, Лютер үзенең студентлары кар¬ шында аны чиркәүдән куу турындагы папа хатын яндыра. Ә тагын бер елдан, 1521 елда аны Вормс шәһәренә император судына чакыралар. Карл V. 1519 елда немец кенәзләре Изге Рим им¬ периясенең императоры итеп испан короле Карл I не сай¬ лыйлар (бөек Фердинанд һәм Изабелланың оныгы). Яңа император Карл V исемен ала. Испания турында ул чакта: бу империядә беркайчан да кояш баемады дип сөй¬ 92
лиләр. Карл V, башында берничә таҗны берләштереп, Испа¬ ния, Нидерланд, немец җирләре, Неаполь һәм Сицилия, Яңа Дөнья колонияләре өстеннән хакимлек итә. Карл V турында ул ватансыз король дип сөйлиләр. Ул Нидерландта туа һәм 17 яшенә кадәр шунда яши. Яшьлегендә күпьяклы белем ала, фламанд, испан, немец, француз, итальян телләрен белә. Ул бик матур һәм сылу гәүдәле була. Эш ярата, куйган максатына ирешү өчен бөтен киртәләрне җимерә белә. Шуның белән бергә Карл йомык характерлы, кире һәм бер¬ кемгә дә ышанмый торган була. Карл V дөньякүләм христиан-католик держава төзү турын¬ да хыяллана. Реформациягә бик нык каршы була. «Мин шуның белән яшим. Һәм башкача булдыра алмыйм». Лютерның дуслары, аның гомере өчен куркып, Вормска бармаска киңәш итәләр. «Миннән теләсә нәрсә көтә аласыз, тик качу белән ваз кичүне генә көтмәгез,— дип җа¬ вап бирә үзенең фикердәшләренә бу батыр йөрәкле кеше.— Вормс юлында учаклар дөрләп торса һәм ялкыннары күккә ашса да, Вормсның өй түбәләрендәге чирәпләр санынча шай¬ таннар булса да юлымнан тайпылмас идем...» Вормска барганда, кешеләр аңа тантаналы очрашулар оеш¬ тыра, ул җыелган халыкка вәгазьләр укый. Вормс суды Лютерга дан китерә. Җыелган халык урамнар һәм мәйданнарны тутыра, солдатлар аларны көч белән ерып Лютерга ратуша юлын ачалар. Император Лютердан тәгълиматыннан ваз кичүен таләп итә, ләкин ул Палата буйсынудан һәм индульгенцияләр сатуны хуп¬ лаудан баш тарта. Җыелышка мөрәҗәгать итеп, Лютер соңын¬ нан тарихка кереп калачак сүзләрен әйтә: «Мин шуның белән яшим. Һәм башкача булдыра алмыйм. Алла ярдәм итсен. Амин». Ул сөйләгәндә залдан хуплау тавышлары ишетелә. Суд¬ тан соң күпләр Лютерны Ян Гус язмышы көтә дип уйлый. Әмма Саксония кенәзе Фридрих аңа качарга булыша, һәм Лютер аның замокларының берсендә рыцарь Георг исеме белән яши, Библия һәм башка дини текстларны немец теленә тәрҗемә итә. Лютер замокта яшәгән арада, Виттенберг һәм башка җир¬ ләрдә католицизм җимерелә башлый. Реформация башлана. Германия буйлап, Рим Папаларын гына түгел, дөньяви ке- нәзләр хакимиятен дә бәреп төшерергә кирәк, дип үгетләүче вәгазьчеләр йөри. 93
Лютер бу чакыруларга кушыла алмый. Ул үзенең кичәге фикердәшләренә кискен каршы чыга һәм кенәзләрне чиркәү өстеннән хакимлек итәргә чакыра. «Дин аша котылу» — М. Лютер тәгълиматының исеме шундый була. Лютер диндар кешеләрне борчыган «җанны ничек коткарырга?» дигән төп сорауга шундый җавап таба. Ул акча түләп гөнаһларны ярлыкатуга гына түгел, чиркәү өйрәткәнчә руханилар ярдәмендә генә җан¬ ны коткарырга мөмкин, дигән тәгълиматка да каршы чыга. Бу — чиркәү һәм папалар тарафыннан кылынган ялгыш гамәл, дип исәпли. Алла һәр диндар кешенең күңелендә яши, бу — аның намусы, әхлак принциплары. Кеше, үзенең күңел авазына буйсынып, теге яки бу гамәлне кыла һәм аның өчен үзе җавап бирә. Шулай итеп, католик чиркәвеннән үзгә була¬ рак, Лютер тәгълиматы дини кешенең җанын коткару аның шәхсән үз эше дип өйрәтә. Лютер тәгълиматын өч төп положениегә кайтарып кал¬ дырырга мөмкин: кеше дин белән генә үзен коткара; инану Алладан гына килә һәм кешенең күрсәткән хезмәтләренә бәйле түгел; Изге Китап, Алла сүзе генә дин эшендә абруй¬ га ия. Лютер руханилар Библияне аңлату, дини китапларны укырга өйрәтү өчен кешеләрнең остазлары булырга тиеш дип өйрәтә. «Бездә бер Крещение, бер Евангелие, бер дин»,— дип яза Лютер һәм дингә ышанучы һәрбер кеше рухани булып сайлана ала дип исәпли. Лютер тәгълиматы монахлыкны танымый. Ул шулай ук чиркәүнең зур-зур җирләр һәм күп байлыкка хуҗа булуына, чиркәүнең зиннәтле бизәлешенә, руханиларның купшы киемнәренә, озын йолаларга каршы чыга. Чиркәү арзан булырга тиеш, ди. Чиркәү Папага түгел, дөньяви хөкемдарларга буйсынырга тиеш. Андый чиркәүдә гыйбадәт кылу ана телендә барырга тиеш. Лютер тәгълиматына нигезләнгән чиркәү лютеран чир¬ кәве дип йөртелә башлый. Халык Реформациясе һәм крестьяннар сугышы. Халык¬ ны Лютер тәгълиматы белән таныштыру өчен, Германия буй¬ лап вәгазьчеләр йөри. Халык Реформациясе юлбашчысы булып рухани Томас Мюнцер (1493—1525) таныла. Аның: «хакимият гади халык¬ ка бирелергә тиеш», «үз хөкемебезне чыгарыйк» —хөкем- 94
дарларны бәреп төшерик, «көчлеләр кимсетелсен, көчсезләр югары күтәрел¬ сен» — шул вакыт җирдә оҗмах, «Алла патшалыгы» хөкем сөрер, бөтен милек уртак байлыгыбыз булыр, дигән өндә¬ мәләре авыл һәм шәһәр халкын кыр¬ мыска оясыдай тузгыта. Халык, католик руханиларын куып, чиркәүләрне яба. 1524 елның җәендә Германиядә хә¬ вефле хәбәр тарала: илнең көньягында крестьяннар баш күтәргән. 1525 елда бу хәрәкәт бөтен Германия җирләренә та¬ рала, тарихчылар аны Бөек крестьян сугышы дип атый. Аның төп сәбәпләре Томас Мюнцер нәрсәдә? Традицион җәмгыятьнең таркалуы һәм товар-акча мөнә¬ сәбәтләренең үсүе дворян һәм кенәзләрдә керемнәрен арттыру ихтыяҗын китереп чыгара. Алар община җирләрен тартып ала, натуралата һәм акча салымын, барщинаны арттыра баш¬ лыйлар. Ашлык, ит, йон, җитен — һәммәсе шәһәрдә акчага алыштырыла. Крестьяннар бәяләр күтәрелүдән дә иза чигә. Яңа Дөньядан килгән алтын-көмеш сезгә таныш булган бәяләр революциясен китереп чыгара — акча бәясе төшә, товар бәясе күтәрелә. Кенәзгә, сеньор һәм чиркәүгә салым түләгәннән соң крестьян буш кул белән кала, күбесе рибачыларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Баш күтәрүчеләрнең төп төбәге — илнең көньяк-көнбатышы була. 40 мең кеше дөньяви һәм рухани феодаллар изүенә каршы көрәшә, крестьяннар¬ ның бурычлары язылган дәфтәрләр ян¬ дырыла, монастырь һәм замоклар җи¬ мерелә, байларның мал-туары бүленә, община җирләре кире кайтарыла. Крестьян җитәкчеләре, үз програм¬ маларын булдырып, аны «12 статья» дип атыйлар. Алар крестьяннарның үз руханиларын сайлау хокукын, шәхси бәйсезлек, барщинаны кыскартуны, өс- Баш күтәргән крестьян¬ нар. «12 статья» бро¬ шюрасының беренче бите 95
Граница "Священной Римской империи" Кельн КОР. ВЕНГРИЯ X Места сражений Районы, охваченные крестьянской войной 1524-1526 гг. Основные центры восстаний крестьян и горожан Германиядә крестьяннар сугышы 71ейпциг ’Вюрцбургу ^(Нюрнберг ПО Л Ь1ША тәмә йөкләмәләрне бетерүне, җир өчен гадел аренда бәясен, община җирләрен кире кайтаруны таләп итәләр. Крестьяннар сугышы җиңелү белән тәмамлана. Алар ара¬ сында бердәмлек булмый. Иң оешкан хәрәкәтләр Тюрин- гиядә, Үзәк Германия өлкәләрендә була, чөнки анда кресть¬ яннарга тау эшчеләре һәм шәһәр ярлылары да кушыла, ә восстаниегә Томас Мюнцер җитәкчелек итә. Дворяннар крестьян отрядларын аерым-аерым тар-мар итәләр. Яралан¬ ган Мюнцер әсирлеккә эләгә, аны җәзалап үтерәләр. 100 мең¬ ләп кеше үтерелә. «Кемнең иле, шуның дине...» Крестьяннар сугышы җиңелгәннән соң, салмак, ягъни кенэзлэр реформациясе баш¬ лана. Кенәзләр монастырь җирләрен тартып ала, кайбер ру¬ хани кенэзлэр дәрәҗәләреннән ваз кичәләр һәм үзләрен элек¬ ке рухани кенәзлекләренең хөкемдары дип игълан итәләр. Әйтик, бөек Тевтон ордены магистры Пруссия герцогы титу¬ лын ала (1525). Крестьян сугышыннан шүрләгән кайбер ке¬ нәзләр бу сугышның төп сәбәбе чиркәү реформасы өчен хәрә¬ кәт дип исәпли һәм католицизм яклы булып кала. Бөтен Германия ике лагерьга бүленә. 1529 елда Карл V кенәзләргә монастырь җирләрен һәм чиркәү милеген тартып алуны тыя. Лютер яклылар аңа про¬ 96
тест белдерә. Протестант сүзе шулай барлыкка килә. Чир кәү реформациясе яклыларны протестантлар дип атый баш¬ лыйлар. Германиядә дини сугышлар — католиклар һәм про¬ тестантлар арасында сугышлар башлана. Карл V католик чиркәвен якларга тырыша. Үзе католик булган өчен генә түгел, Папага каршы көрәштән соң дөньяви хөкемдарларга каршы көрәш башланыр дип курка. Папага дисәтинә түләмәсәләр, кенәз белән императорга да түләми баш¬ ларлар дип шүрли. Ләкин реформацион хәрәкәтне туктатып булмый инде. 30—40 нчы елларда Германиядә Реформация уңышлы дәвам итә. Франция һәм Төркия белән сугышкан Карл V Германия¬ дә бөтенләй диярлек була алмый, ул курфюрстларның күп¬ челеге Реформация яклы булыр һәм католик габсбурглар өчен император таҗы югалыр дип курка. Ул французлар белән ашыгыч солых төзи дә, Германиягә кайтып, протестант кенәз- ләрен тар-мар итә. Хакимиятне югалту куркынычы барлык герман кенәзлә- рен — католикларны да, протестантларны да куркуга сала. Кайбер католик кенәзләр протестант кенәзләргә кушыла, һәм алар Карл V армиясен тар-мар итәләр. Император үзе чак кына әсир төшми кала. Сугышлардан һәм уңышсызлык- лардан арыган Карл V 1555 елда кенәзләр белән Аугсбург шәһәрендә солых төзи. Ул солых нигезендә католиклар һәм протестантлар тигез хокуклы дип игълан ителә, ләкин подданныйларның динен кенәзләр генә сайлый ала. Поддан¬ ный үз хуҗасы тоткан динне тотарга тиеш була. Бу хәл «кем¬ нең иле, шуның дине» дигән гыйбарәне китереп чыгара. Чиркәү башлыгы дип шул җирләргә хуҗа булган кенәз игълан ителә, һәм аңа чиркәү эшләрен башкаручы ведомство да буйсына. Протестант вәгазьчеләре — пасторлар — дәүләт хезмәтендә исәпләнә. Лютеран чиркәве кенәзгә буйсынган учреждениегә әверелә. Купшы чиркәү йолалары бетерелә. Чиркәүдән скульптураларны алалар, иконалар һәм изгеләргә табыну бетерелә. Чиркәү арзан булып кала. Германиянең төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җирләре, шу¬ лай ук үзәк Германиядәге кайбер кенәзлекләр лютеранлык кабул итә, ә көньякта католиклар кала. Кенәзләр императорны үзләренә буйсынырга мәҗбүр итә¬ ләр. Аугсбург дини солыхы Германиянең сәяси таркау¬ 97
лыгын ныгыта, бердәм милли дәүләт төзелү процессын бик озакка тоткарлый. ? 1. Дәфтәрегездә «Реформациянең сәбәпләре» дигән сорауга җа¬ вап планы төзегез. 2. Чиркәү реформасы хәрәкәте чорында кенәз- ләр, дворяннар, шәһәр халкы һәм крестьяннар нинди максатка ирешергә телиләр? 3. Параграф эчтәлеге һәм документларны файдаланып, М. Лютер тәгълиматының нигезләрен бәян итегез 4. Иптәшләрегез белән фикер алышыгыз: Лютер һәм гуманист¬ лар тәгълиматлары арасында бәйләнеш бармы? Үз фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез. 5. Лютеран тәгълиматы һәм люте¬ ран чиркәүләре төзүнең европалылар өчен нинди әһәмияте бул¬ ган? 6. Германиядә Реформация кенәзләр, дворяннар, шәһәр халкы һәм крестьяннар өчен нәрсә бирә? 7. Түбәндәге термин Һәм төшенчәләрне аңлатыгыз: Реформация, революция, аңның дөнъявилашуы, лютеран чиркәве, протестант. fW- Документлар Мартин Лютерның «Немец милләтенең христиан дворяннарына христианлыкны төзәтү турында» өндәмәсеннән (1520) ...Янәсе Папа, епископ, рухани, монахларны рухи катлауга, ә кенәз, байлар, һөнәрчеләр һәм крестьяннарны дөньяви катлауга кертергә кирәк. Болар барысы да уйдырма һәм ялган... барлык христианнар да рухи катлауга керә ләбаса, һәм алар арасында, һөнәрләре белән вазифаларыннан тыш, бернинди аерма юк... Әгәр дә Папа яисә епископ дини йола башкарса... кемнедер берәр дини дәрәҗәгә мендерсә, өшкерсә, башкалардан аерым киенсә, бу бары тик икейөзлеләрне, тел бистәләрен гади халык алдында күтәрә генә, ләкин беркайчан да христианга яисә руханига әверелдерми... Һәм, гомумән, һәрбер чукынган адәм үзен рухани итеп тоярга, епископ, папа дип белдерергә мөмкин. Гәрчә без барыбыз да бер дәрәҗәдә руханилар булсак та, беркемнең дә үз белдеге белән, безнең ризалыктан һәм сайлаудан башка үз-үзен рухани дип игълан итәргә хакы юк. Общинаныкы дип исәпләнгән нәрсәләрне беркемнең дә, үзе генә хәл итеп, үзләштерергә хакы юк. Әгәр инде шундый хезмәткә сайлап куелган шәхес гомуми таләпләрне боза икән, ул элек кем булган булса, шунда калырга тиеш. Шуңа күрә христиан рухание фәкать рәсми вазифа үтәүче генә булырга тиеш. Хезмәт иткәндә ул —югарыда, аннан төшергәч, башкалар кебек үк крестьян. 98
§ 12. Европада Реформациянең таралуы. Католик чиркәвенең Реформациягә каршы көрәше XVI гасыр урталарында Реформация эзлекле рә¬ вештә бөтен Европага тарала. Ул Англия, Франция, Дания, Норвегия, Нидерланд, Швейцарияне колачлый. Швейцария Реформациянең иң зур үзәгенә әйләнә, анда яңа христиан дине тәгълиматының авторы Жан Кальвин була. Ул үз идея¬ ләре һәм яңа чиркәү төзү тәҗрибәсе белән Европа илләренә зур йогынты ясый. Кальвин кеше язмышы турында. Жан Кальвин (1509—1564), француз, 1536 елда туган илендә протестант¬ ларны эзәрлекли башлагач, качып китә һәм ирек сөюче бур¬ жуазия идарә итә торган Женевага барып төпләнә. Бу гаҗәеп укымышлы кешенең замандашларына йогынтысы шулкадәр көчле була ки, аны «Женева Папасы» дип йөртәләр. Әйдәгез аның тәгълиматы белән танышыйк. Лютер һәм башка фикер ияләре кебек, Кальвин кешеләрне мең еллар буена борчып килгән сорауга җавап бирергә тыры¬ ша: кеше тормыш юлын үзе билгели аламы яисә аның язмы¬ шы (шул исәптән үлгәч тә) алдан ук Алла тарафыннан бил¬ геләп куеламы? Кальвин кешенең җаны алдан ук Алла тара¬ фыннан яисә мәңгелек котылуга, яисә мәңгелек һәлакәткә дучар ителә дип исәпли. Беркем дә үзенең тәкъдирен белми. Ләкин кеше, Кальвин фикеренчә, тәкъдирдә язылганын пассив кына көтеп утырырга тиеш түгел. Аның бурычы — язмышы¬ на каршы бару, Алла биргән сәләтләрен ачу өчен хезмәт итү. Аның Аллага төп хезмәте шул булырга тиеш: кеше уңышка ирешә икән — котылу билгесе. Кешенең эше алга бармый икән, ул төшенкелеккә бирелмичә тагын да тырышып хезмәт итәргә тиеш — бәлки, уңыш килер. Кальвин тәгълиматы буен¬ ча, Аллага ихлас ышанып, коткару көтеп утыру гына җитми, Алланың яраткан колы икәнеңне исбатлау өчен, дөньялыкта гомер буе тырышып эшләргә кирәк. Кальвин тәгълиматы аның тарафдарларын тырышып эш¬ ләргә мәҗбүр итә, чөнки башкача котылу юлы юк. Дворяннар арасында да Кальвин популяр була, чөнки аның тәгълиматы, әгәр җәмгыять һәм Алла законнарын санга сук- маса, корольне дә алып ташларга хокук бирә. 99
Лютер, Папа һәм Кальвин Кальвинизм яңа мораль кыйммәт¬ ләр игълан итә, хезмәткә яңача караш тәрбияли — саклык, исәп-хисап, намус¬ лы хезмәт аша байлык җыю, чама белү һ. б. Бу тәгълимат беренче чиратта шә¬ һәр халкы һәм эшмәкәрләрнең идеал¬ ларына туры килә. Чөнки бу вакытта традицион җәмгыять таркалып бара, һәм капиталистик хуҗалык итү ысуллары барлыкка килә башлый. Тәгълимат ке¬ шеләрнең эшмәкәрлек рухын ныгыта. Кальвинистик чиркәү. Каль¬ винистик чиркәү ике йоланы гына та¬ ный: чукыну һәм гөнаһлардан арыну, ә төзелеше буенча һәм католик, һәм лютеран чиркәүдән аерыла. Чиркәү общинасы дөньяви хакимияткә буйсынмый һәм үзидарә хокукына ия була. Ул үзенең җитәкчеләрен — вәгазьче һәм пресвитер¬ ларны — сайлап куя, контрольдә тота. (Пресвитер — грекча иң өлкән, аксакал дигән сүз.) Шуңа күрә кальвинистик чир¬ кәүләр кайвакыт пресвитериан чиркәүләр дип тә атала. Бу чиркәүдә рухани дәрәҗәсенә күтәрүләр булмый. Алар уры¬ нына вәгазьчеләр — пасторлар була, халык аларны үз ара¬ ларындагы иң укымышлы, Изге китапларны белүче кеше¬ ләрдән сайлап куя. Пасторлар Женева Академиясендә белем ала. Уртак эшләрне община вәкилләре җыелып тикшерә һәм бергәләп хәл итә. Бер карасаң, мондый чиркәү бик демо¬ кратик кебек тоела. Ләкин бу алай ук булмый. Пасторлар мәхәлләнең шәхси эшләренә тыкшына, аларның тәртибен, үз-үзләрен тотышларын күзәтә, шулай итеп аларның рухи иреген кыса. Кальвин тәгълиматларыннан читкә тайпыл¬ ганнарны каты җәзага тарталар. Кальвин үзе дә андый- ларга шәфкатьсез була. Испан галиме Мигель Сервет шун¬ дый гөнаһы өчен 1553 елда Женевада «Женева Папасы» әмере буенча утта яндырыла. Женева «кальвинизм Римына» әверелә. Шәһәрне дини община тарафыннан сайланган чиркәү советы идарә итә, ләкин нигездә барлык сорауларны да Кальвин хәл итә. Ул, рәсми төстә бернинди пост биләмәсә дә, Женевада үз диктатурасын урнаштыра. Халык бәйрәмнәре, карнаваллар, бию, музыка — барысы да онытыла. Кешеләр караңгы төстәге киемнәр киеп 100
йөри башлый, матур киенү тыела, псаломнар җырлыйлар. Барысы да Алла нәфрәтеннән курка. Ләкин бервакыт Кальвин фанатизмыннан гарык булган Женева кешеләре аны берничә елга шәһәрдән куалар. Кальвинның тәкъдир, язмыш турындагы тәгълиматы ке¬ шенең дини тормышын гына түгел, аның үз-үзен тотышын да колачлый. Кальвинизмга Швейцария, Англия, Франция, Голландиядә дворяннар һәм яңа туып килүче буржуазия дә теләктәшлек белдерә. Башкача булуы мөмкин дә түгел: эш көннәренең озынаюы, тагын да баерга омтылу хәзер гөнаһ дип саналмый. Киресенчә, эшмәкәрлек, акча җыю Алла куш¬ кан эш булып чыга. Кальвинистик хезмәт этикасы1 капи¬ талистик хуҗалыкны үстерүгә һәм традицион җәмгыятьне таркатуга, яңа заман кешесенең формалашуына ярдәм итә. Кальвинизм, протестантлар тәгълиматы буларак, бөтен Европага тарала. Иезуитлар ордены. Католицизм үзенә каршы күтә¬ релгән дини протест — Яңарыш һәм Реформация белән киле¬ шергә теләми. Рим Папасы барлык протестантларны еретик¬ лар дип белдерә, ә Реформация белән көрәшү өчен 1540 елда «Иисус җәмгыяте» яисә иезуитлар (латинча иезус — Иисус) ордены булдыра. Иезуитлар «адашкан массаларны чиркәү ишегалдына куып кертергә» тиеш була. Ш «Иисус җәмгыятен» төзүче — испан дворяны Иг¬ натий Лойола (1491—1556) була. Лойола хәрби == карьера турында хыяллана һәм Карл V нең Фран¬ циягә каршы сугышларында катнаша. Бер сугышта ядрә аның аягын имгәтә, ул аксак булып кала. Бик озак дәвалана. Дәваланган чорда Лойола күп укый, изгеләр тормышын өйрәнә. Әкренләп дини батыр¬ лыклар белән үзен таныту теләге уяна. 1523 елда Лойола Иерусалимга сәяхәт кыла. Европага кайткач, укуын төгәлләр өчен Парижга юнәлә. Ул хәерчелек¬ тә сәдака акчасына яши, ләкин белем алуын таш¬ ламый. Фән бик авыр бирелә: Лойоланың сәләте чамалы була. Әмма үҗәтлеге бу авырлыкларны җиңеп чы- 1 Этика — үз-үзеңне әхлаклы тоту нормалары системасы. 101
гарга ярдәм итә. Вакытыннан алда картаеп акыл туплаган, тыныч, игътибарлы бу кеше сүзен һәр¬ вакыт уйлап, үтемле итеп сөйләшә. Ул башта дус¬ лар — фикердәшләр туплый һәм иезуитлар орде¬ нына нигез салган түгәрәк оештыра. Орденның уставы «Иезуитлар җәмгыяте»н Рим Папасы хакимиятен киңәйтү коралына әверелдерү максатын куя. Орден элеккеге монах орденнарына охшамый. Иезуит булу дөньяви тормыштан читләшү дигән сүз түгел. Киресенчә, алар җәмгыятьтә калып, барлык көчләрен куеп император һәм бай дворяннарны үз якларына аударырга, аларның хакимиятен һәм байлыкларын чиркәүне ныгыту өчен файдаланырга тиеш булалар. Кайберләре король һәм кенәзләрнең, мөһим чинов¬ никларның шәхси руханилары була. Тәүбә иткәндә ишеткән сүзләр шунда ук Римга җиткерелә — Тәүбәгә килү сере шулай «саклана». Бик күп бай кешеләрнең байлыкларын иезуитлар орден файдасына васыять иттерүгә ирешә. Орден байый. Аның җирләре, предприятиеләре, сәүдә кораблары, Яңа Дөньяда колонияләре арта. Иезуитлар яхшы миссионерлар була. Кирәк чагында хәй¬ рия эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Мәктәпләр ачып яшьләр¬ не бушлай укыталар. Галимнәр белән фәнни бәхәсләр алып баралар, ә гади халыкны, зиннәтле залларда Аллага гыйбадәт кылып, күңелгә ятышлы вәгазьләре белән җәлеп итәләр. Иезуитлар. XVII гасыр карикатурасы 102
Буйсынмаучыларга иезуитларның коралы бер генә — агу һәм хәнҗәр була. Үтерүче гөнаһлы булып саналмый — орден¬ ның өлкән дәрәҗәдәге әгъзасы үтерүченең мораль җавап- лылыгын үз өстенә ала. Иезуитлар орденының «Барысы да Алла хакына» дигән девизы бу очракта бик тә туры килә. «Чиркәү акны кара дип әйтә икән, димәк, ул кара» — иезуит¬ лар бу кагыйдәне бик шәп файдаланып эш итә. Орден Рим кулында бик уңайлы корал була. Папаларның Реформация белән көрәше. Евро¬ паның берничә илендә хакимиятне югалту Римны каушата. Ләкин озакка түгел. XVI гасырның 40 нчы елларында ук папалар югалткан урыннарын кайтарырга омтылалар, бигрәк тә байлыкларының төп чыганагы — дисәтинәне. Контррефор- мация (Реформациягә каршы көрәш) чоры башлана. Бу кө¬ рәштә иезуитлар папаларның уң кулы була. Франсиско де Суарес дигән иезуит папалар монархларны бәреп төшерү хокукына ия дип чыга. «Диннең чисталыгын» якларга Италия белән Испаниядә аеруча котырынган инквизиция алына. Бүлгәләнеп беткән Италия католиклар реакциясен үз җилкәсендә татый. Инквизиция учаклары бөтен илне чолгап ала, беркемне дә аямыйлар, аеруча галимнәрне. 1600 елда атаклы галим Джордано Бруноны учакта яндыралар, Галилео Галилей да аздан гына котылып кала. Чиркәү алдынгы фәнни һәм фәлсәфи карашка ябырыла. Папа яндырылырга тиешле китаплар исемлеген төзи. XVI гасырның икенче яртысында Реформациягә каршы көрәшне Карл V нең улы, Испания короле Филипп җитәкли (1556—1598). Филипп II Реформациягә каршы көрәштә. Карсак гәүдәле, күкрәге эчкә баткан Испания короле авыру кыяфәт¬ ле була. Ләкин бу чирләшкә тәндә көчле рух яши. Филипп II яхшы белемле һәм дәүләт эшлеклесе өчен кирәкле сәләт¬ ләргә ия була, югыйсә дистә еллар буе ничек идарә итә алыр иде? Аның империясе бик зур була: Испания, Португалия, Италиянең бер өлеше, Көньяк Америка һәм Африкадагы ко¬ лонияләр. Ул бөек католик король сыйфатында бөтен дөнья¬ ны үзенә буйсындырырга хыяллана. Филипп II әмере белән Мадрид читендә искиткеч зин¬ нәтле Эскориал архитектура комплексы төзелә, аның соста- 103
вына сарай, храм һәм монастырь керә. Король резиденция¬ сен шунда күчерәләр, биредә ул илдә иң яхшы китапханә булдыра, шуннан торып Филипп II империяне идарә итә. Аз сүзле, караңгы чырайлы король сарайдан бөтенләй чыкмый диярлек. Күпсанлы әмерләрен империя канцеляриясе аша язма рәвештә җибәрә. Бу дини фанатик Англия, Германия, Франция католик¬ ларына протестантлар белән көрәшергә ярдәм итә. Филипп II вакытында илдә йөздән артык аутодафе1 уздырыла. «Яхшы король» бервакыт: «Еретиклар кебек подданныйларым бул¬ ганчы, андыйларның бөтенләй булмавын телим»,— ди. Һәр¬ бер испан үз нәселендәге дүрт буынның «чиста» испан һәм «яхшы католиклар» икәнен исбатларга тиеш була. Ата-баба- лары чукынган маврлар һәм еврейлар булган католикларны король эшафотка җибәрә, чөнки аларны еретиклар дип исәп¬ ли. Күп кеше үлә, кайберләре кача. Болардан тыш, Филипп II туктаусыз сугышлар алып бара, шулай да Төркияне генә җиңүгә ирешә. Сугышлар һәм ере¬ тикларга каршы көрәшкә акча кирәк була. Салымнар үсә. Крестьяннар, һөнәрче, сәүдәгәр, мануфактура хуҗалары бөлгенлеккә төшә. «Дин чисталыгы» өчен көрәшә-көрәшә Филипп илне хәерчегә калдыра. XVII гасырда Испаниядә икътисади кризис башлана, гәрчә Яңа Дөньядан зур күләмдә алтын-көмеш кереп торса да. Илне бөтендөнья католик державага әверелдерү кебек чынга ашмастай хыял, «ересь»не бетерергә омтылу Испанияне икенчел дәрәҗәдәге дәүләт итеп калдыра. Протестантизм белән көрәшне Филипп II Нидерландта да җәелдерә. Ул дини сәбәпләр аркасында илдән качкан кеше¬ ләрнең мөлкәтен конфискацияләргә әмер бирә. Илдә инкви¬ зиция котыра. XVI гасырда бөтен Европа дөньясы рухи культура үсе¬ шеннән, шәхеснең бәйсезлеккә омтылышыннан килеп чыккан дини фетнәдән шартлый. Реформация чоры —католик чир¬ кәүнең кризис чоры ул. Католицизм протестантизмга юлны киртәләсә дә, максатына ирешә алмый. Скандинавия, Англия, Шотландия, Төньяк Германия, Голландия, Франциянең бер өлеше Папа хакимиятеннән чыгалар. 1 Аутодафе — инквизиция хөкемен үтәү. 104
Реформация тарихта тирән эз калдыра. Ул Европа җәм¬ гыятенең рухи, сәяси һәм икътисади характерын үзгәртә. Реформация феодаль тәртипләргә каршы юнәлгән халык хәрәкәтләрен китереп чыгара. Реформация нәтиҗәсендә милли чиркәүләр барлыкка килә, дөньяви хакимият ныгый, милли дәүләтләр барлыкка килсен өчен шартлар туа. г1. Кальвин тәгълиматы һәм кальвин чиркәвенең төзелеше ту¬ рында сөйләгез. 2. Кальвин тәгълиматының Европа илләрендә эшмәкәрлекне үстерүгә өлеш кертүе турындагы фикер белән килешәсезме? Үз фикерегезне дәлилләгез. 3. Параграф мате- ■ риаллары, аңа караган документлар һәм әдәби әсәрләрдән чы¬ гып, иезуитлар орденының кайчан һәм нинди максаттан төзе¬ лүен сөйләгез. 4. И. Лойоланың «Рухи күнегүләр» дигән хезмәте буенча фикер алышыгыз. Автор фикеренчә, Аллага ышанучы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 5. XVIII гасыр фран¬ цуз язучысы Вольтер: «Кальвин монастырь ишекләрен монах¬ ларны куып чыгару өчен түгел, ә бәлки бөтен дөньяны шунда куып кертү өчен ачкан»,— ди. Аның бу сүзләрен ничек аң¬ лыйсыз? Документлар Иезуитлар ордены уставы (Өземтәләр) ...Безнең бөтен җәмгыять, аның һәрбер әгъзасы изге атабыз Папага, аның барлык варисларына ихлас күңелдән берсүзсез буйсынырга тиеш. Без фәкать шушы шартны үтәгәндә генә Аллага хезмәт итәргә хокуклыбыз. Җәмгыятебезнең олуг буйсынуын, аның әгъзаларының барлык дөнья рәхәтләреннән һәм үз ихтыярларыннан ваз кичүен күрсәтү өчен без халык алдында махсус буйсыну анты кабул итәргә тиеш. Бу ант шуннан гый¬ барәт: без һәрвакыт бүгенге папа, киләчәктә аның варислары кушкан һәрбер әмергә берсүзсез һәм җан-тән белән буйсынырга вәгъдә бирергә тиеш. Бу җаннарны коткару, динебезне тарату өчен эшләнә. Шуңа күрә, хәтта төрекләргә яки башка дин¬ сезләргә җибәрсәләр дә, без папа кушканнарны фидакарьләрчә үтәргә тиеш. ...Христос сугышчылары булырга дип ныклы карарга килгән кешеләр көндез дә, төнлә дә кылычларны салмаска һәм һәр минутта үз вазифаларын үтәргә әзер булырга тиеш. Барлык кешеләр һәм аерым-аерым һәркем орден уставы кысаларында орден генералына буйсынырга ант итәргә тиеш. 105
Ә генерал җәмгыять куйган максатларга ирешү өчен яраклы приказлар гына бирергә тиеш. Кыскасы, орден файдасы өчен көндәлек күнегүләр үткәрүдәме, орден әгъзаларының буй¬ сынуындамы—генералны һәркем Христос вәкиле итеп танырга тиеш. Игнатий Лойола. «Рухи күнегүләр» (1548) (Өземтәләр) Аллага ышану шулкадәр көчле булырга тиеш ки, корабы булмаган кеше диңгезгә бер тактага утырып китәрдәй тәвәккәл булсын. Әгәр чиркәү акны кара дип әйтә икән, без аны шулай дип кабул итәргә тиеш! Руханилар һәм пастырьларның әхлакый чисталык өчен көрәшмәвен күргән очракта да моны аларның үзләренә дә, халык алдында да әйтергә кирәкми. Андый гаепләүләр дин әһеленең дәрәҗәсен төшерә, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк була. Халыкның ачуы кабара, алар түрәләрне һәм пастырьларны күрә алмый башлыйлар. Башка монах орденнарына ураза тотуда, гыйбадәт кылуда, башка йолаларны үтәүдә бездән уздыру мөмкинлеген бик теләп бирәбез. Үз уставлары, үз гореф-гадәтләре нигезендә намуслары кушканны үтәсеннәр. Ә инде чын, хакыйкый буйсынуга, дөньяви теләкләрдән һәм үзеңчә фикерләүдән ваз кичүгә килгәндә, сөекле туганнарым, Аллага хезмәт итүдә безнең җәмгыять әгъзалары аерылып торсыннар иде дип теләр идем. ...Әгәр түрә акылы, мәрхәмәтлелеге һәм башка яхшы сый¬ фатлары белән артык аерылып тормаса да, аңа буйсыну зарур: ул— Алла вәкиле, Алла кушканнарны тормышка ашыручы. Менә ни өчен мин һәр түрәдә Аллабыз булган Иисус Христосның үзен күрүегезне һәм аңа Алланың үзенә буйсынгандай буйсынуыгыз¬ ны теләр идем. Үз ирегебездән ваз кичеп, түрәләр йөзендә Алла ирегенә буйсыныйк... Үзен Аллага багышларга теләгән кеше, ирегеннән тыш, акылын да аңа бирергә тиеш. Буйсынучы үзеннән югары дәрәҗәдәге кешегә Христосның үзенә караган кебек карарга тиеш. Ул югары чинга һәр хәрәкәткә буйсынган таяк, теләсә ничек әйләндереп булган мәет, балавыздан әвәләнгән һәм ничек изгәләсәң, шундый сурәткә керә ала торган шар кебек буйсынырга тиеш... Папага берсүзсез буйсыну зарур. Әгәр түрә моны Аллабыз Иисус Христос хакына, буйсыну анты хакына таләп итә икән, үлгәч тә кичерелмәс гөнаһ эшләү бәрабәренә булса да папага буйсынырга кирәк. 106
§ 13. Англиядә король хакимияте һәм Реформация. Диңгезләрдә өстенлек өчен көрәш Утыз ел буена барган Ак һәм Ал розалар сугышы Англия халкының чиреген диярлек юк итә. Анда король династияләренең 80 кешесе һәм бик күп аксөякләр һәлак була, норманнар нәселе бөтенләй диярлек юкка чыга. Иске¬ ләре урынына яңа аксөякләр килә. Ланкастерлар һәм Йорк- лар йогынтысы бөтенләй бетә, һәм алар сәхнәдән төшә. Көрәштә җиңеп чыккан Генрих Тюдор (Ланкастерларның ерак туганы) Йорклар династиясеннән булган король кызына өйләнә. Күпме еллар кан дошман булган династияләрнең ике чәчәге, Тюдорлар гербында үрелеп, Англиянең яңа король¬ ләренә юл ача. XVI гасыр — Тюдорлар гасыры. Англия тарихын бу гасырда өч төп мотив: Реформация, абсолютизмның көчәюе һәм диңгезләрдә өстенлек итү өчен көрәш билгели. «Дин сакчысы». Англиядә Реформациянең баш¬ лануы Генрих VIII (1491 —1547) исеме белән бәйле. Ул Тю¬ дорлар династиясеннән икенче король була. Аның идарә итә башлавы Рим Папасы һәм католик чиркәү белән көрәшне вәгъдә итми. Принц Генрих — корольнең икенче улы, һәм аны рухани булыр дип көтәләр, әтисе теләге буенча аны Кен¬ тербери архиепископлыгына әзерлиләр. Принц латин теле һәм теологияне өйрәнә. Ләкин тормыш үзенчә хәл итә — аның абыйсы үлеп китә, Генрих король була. Таҗ киертелгәч, Рим Папасы Лев X аңа аеруча ихтирам йөзеннән «Дин сакчысы» дигән мактаулы титул бүләк итә. Ул ни өчен шундый зур бүләккә лаек була соң? Хикмәт шунда, 1521 елда Генрих VIII Лютер тәгълиматына каршы брошюра язган була. Лютер үз чиратында яшь король¬ гә тиргәү сүзләре белән ябырыла — ул чорларда тиргәүне бәхәстә дәлил урынына файдаланалар. Нәкъ шул вакытта Лев X Генрих VIII гә «чын динне» яклаган өчен рәхмәт хаты яза. Шулай итеп, Генрих VIII «Реформациянең шәхси дошма- ны»на әйләнә, ереськә бирелгәннәрне эзәрлекли башлый. Дини реформатор. Ьәм кинәт шундый үзгәреш. Католик динен яклаучыдан король дини реформаторга әй¬ ләнә. < 107
Генрих VIII нең карашлары ни өчен үзгәрә соң? Моны аңлау өчен аның холкы турында берничә сүз әйтергә кирәк. Замандашлары Генрихны рәхимсез, йөгәнсез холыклы, аздан гына да котырып китә торган кеше итеп тасвирлыйлар. Үз теләкләрен король барыннан да өстен куя. Нәкъ шушы сыйфатлары Рим Папасы белән аралары өзелүгә китерә дә. Аның шәхси тормышы да тәртипсез була, бер никах икен¬ чесен алыштыра (алты тапкыр өйләнә). Алдагы биш ха¬ тынының язмышлары аяныч була: икесе белән аерылыша, икесен җәзалап үтерә, бишенче хатыны бала тапканда үлә. Алтынчы хатыны гына исән кала. Ләкин ул да иртәгесен яз¬ мыш ни күрсәтәсен белми. Корольнең дуамаллыгы чиктән ашкан була. Генрих V нең беренче хатыны испан принцессасы Екате¬ рина Арагонская була. Ләкин ул аның белән аерылыша һәм гүзәл фрейлина Анна Болейнга өйләнә. Рим Папасы аңа ха¬ тынын аерырга рөхсәт бирми. Генрих нинди генә дәлилләр китерми, шул исәптән варислары — ир балалары юклыгын да әйтә, ләкин Папа бирешми. Эш шунда, Екатерина Арагонская испан короле Фердинанд һәм королева Изабелла кызы, Изге Рим империясе императоры һәм испан короле Карл V нең туганнан туган апасы була. Әлбәттә инде, Рим Папасы бөек католик держава Испания белән мөнәсәбәтләрне кискенләш¬ терергә теләми. Шулай да Генрих үз дигәнен эшли. Никахны ул Англиядә Кентербери епискобы ярдәмендә өзә, шул ук епископ аны Анна Болейн белән никахлаштыра. Ә өч елдан «сөекле ире» Аннаны, иренә һәм дәүләткә хыянәттә гаепләп, эшафотка җибәрә. 1534 елда парламент король һәм аның варисларын Англия чиркәве баш¬ лыгы дип белдергән закон кабул итә. Бу закон һәркемгә барып ирешсен өчен 1534 елда махсус карар кабул ителә: һәр якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә храмнарда, мәктәпләрдә король — Ан¬ глиянең чиркәү башлыгы, дип вәгазь укырга. Шулай итеп, илдә Реформация баш¬ лана. Германиядәге кебек халык таләбе буенча түбәннән түгел, югарыдан, ко¬ роль теләге буенча башлана. 108
Бер адым артыннан икенчесе дәвам итә. Хәзер чиркәүнең бөтен байлыгын — җирләрен, милкен тартып алып шул исәпкә дәүләт казнасын тулыландырырга һәм король хакимиятен ныгытырга кирәк була. Өч мең монастырь ябыла. Монастырь җирләренең бер өлешен король якыннарына, үз тарафдарларына бүлеп би¬ рә, бер өлешен сата, калганнары король карамагында ка¬ ла. Монастырь җирләренең тугыздан бер өлешен 38 пэр ала. 1547 елда чиркәү җирләренең өчтән ике өлеше сатыла. 1554 елда аннан кергән гомуми табыш 1 млн 260 мең фунт тәшкил итә. «Өстән» Реформация үткәрүнең төп ысуллары корольнең рәхимсезлеге һәм террор була. Башта Генрих белән Екате¬ ринаның аерылышуын һәм икенче хатыны белән никахны танымаган кешеләрне үтерәләр. Алар арасында бөек гуманист Томас Мор да була. Генрих VIII нең Реформация өчен көрәштә армас-талмас булышчысы канцлер Томас Кромвель була. Аны кешеләр «монахлар чүкече» дип йөртәләр. Англиядә чиркәүне үзгәртеп кору шулай башлана. Чир¬ кәү башлыгы итеп король билгеләнә, папалык кире ка¬ гыла, католик чиркәүнең байлыгын тартып алалар. Болар барысы да абсолютизмның ныгуына китерә, ләкин процесс әле тәмамланмаган була, һәм Реформация кешеләр аңына тирән үтеп керә алмый. Ярлыларның матди хәле тагын да начарлана, монастырьлар ябылгач аларга бернинди дә яр¬ дәм булмый, ә монастырь җирләрен сатып яисә болай гына алган дворяннар андагы крестьяннарны куалар, җирлә¬ рен көтүлекләргә әверелдерәләр. Англия юлларында йорт- җирсез калган кешеләр күбәя, туган илләрендә алар үги бу¬ лып кала. Кансыз Мария. Контрреформация ясау омтылы¬ шы. Генрих VIII һәм Екатерина Арагонская кызы Мария ко¬ рольлек иткәндә чиркәүне үзгәртеп кору җитди сынаулар кичерә (1553—1558). Англия тарихына ул католик Мария буларак кереп калган. Халык биргән икенче кушаматы — кансыз Мария. Мария патшалык иткән чор — контррефор- мация үткәрергә омтылыш чоры. Королева протестантлыкны ересь дип атый. Моннан тыш, ул әнисе Екатерина Арагон- скаяга һәм үзенә протестантизм китергән явызлыкны да онытмый. < 109
ШБу вакытта Англиядә протестантизм әле тамыр җәеп өлгерми, һәм католик чиркәүнең илдә йогын- —в» тысы зур була. Бу шартларда королева, үзенең чир¬ кәү башлыгы булу хокукыннан файдаланып, ка¬ толик чиркәвен аякка бастырырга тырыша. Бу максатка барлык чаралар кулланыла: парламент¬ ка сайлаулар хөкүмәт басымы астында бара һәм депутатлыкка кандидатлар Мария тарафдарлары була. Лордлар палатасыннан Реформация яклы епископларны алалар, чиркәүдәге үзгәртеп кору¬ ларны юкка чыгара башлыйлар, мәсәлән, руха¬ ниның өйләнүе тыела. 1554 елда Мария Карл V нең улы Филипп II гә кияүгә чыга. Хәзер аның арка терәге католик король була. Туйдан соң озак та үтми, королева ереськә каршы көрәш комиссиясе төзи. Мария парламент аша Англиядә папа ха¬ кимиятен торгызуга ирешә. Еретикларга каршы урта гасыр законнары яңартыла. Җәзалаулар баш¬ лана. Бөтен ил буйлап учаклар дөрли — католи¬ цизм дошманнары яна. Чиркәү судлары көне-тө¬ не эшли, шпионаж һәм әләк чәчәк ата. Библияне инглиз теленә тәрҗемә иткән Роджерс та һәлак була. Күп кенә протестантлар континентка — Гер¬ мания һәм Швейцариягә качып, шуннан Кансыз Мариягә каршы листовкалар җибәреп яталар. Илне католик королева идарә итүгә, Англиягә Испания йогынтысы көчәюгә ризасызлык арта. Королева парламент аша чиркәү җирләрен өлешчә кире кай¬ тару турындагы законны гамәлгә ашыра. Бу илдә католик чиркәвенә карата ризасызлыкны тагын да көчәйтә. Королева итеп Генрих VIII нең Анна Болейннан туган кызы Елизаветаны куярга кирәк, дигән сүзләр йөри башлый. Елизаветаны эзәрлек¬ ләү башлана. Мария үзенең сеңлесен юк итәргә дә каршы булмый. Бер протестантлар фетнәсен ач¬ кач, Елизаветадан сорау алып, Тауэр зинданына аталар. Католик фанатиклары аның башын таләп итәләр. 110
Елизавета I нең идарә итә башлавы. Англикан чиркәвенең ны¬ гуы. Кансыз Мария баласыз килеш үлә. Аның ире Филипп II Англия ка¬ нуннары буенча ил белән идарә итә алмый, һәм хакимияткә Елизавета I (1558—1603) килә. Елизавета I нең бөек идарә итү еллары башлана. Елизавета чорында Англия сәүдә һәм диңгез флоты үсешендә зур уңыш¬ ларга ирешә. Реформация тәмамлана, „ т Англия үзенең гомерлек көндәше Ис¬ панияне җиңә. Королева гаҗәеп шәхси сыйфатларга: ихтыяр көченә, дәү¬ ләт эшлеклесенә кирәкле талантларга ия була. Бу сыйфатлар принцессаның бала чагы һәм яшьлеге узган мохиттә тәрбия¬ ләнә. Әнисе җәзалап үтерелгәч, кыз әтисе тарафыннан эзәр¬ лекләнә, Аннага булган нәфрәтен Генрих VIII бер гаепсез балага күчерә. Ул кызыннан ваз кичә һәм аны тәхет варисы дип танымый. Дөрес, Елизаветаны сарайда калдыралар һәм башка король балалары белән бергә укыталар. Елизавета бик сәләтле була — берничә телдә иркен сөйләшә һәм укый белә, бик матур бии һәм лютняда уйный. Әтисе аның варислыгын танымыйча үлеп киткәндә, Елиза¬ ветага 15 яшь була. Кыз бик яшьли кырыс тормыш мәктәбен уза. Ничектер исән калу өчен аңа бик сак, тыйнак булырга һәм алдын-артын уйлап эш итәргә, кешеләр белән уңай мөнә¬ сәбәт сакларга һәм икейөзлеләнергә туры килә. Нәм менә 25 яшендә Елизавета королева була. Королева таҗын киюгә, Елизаветаның беренче эше про¬ тестант чиркәвен дәүләтнеке дип игълан итү була. Протестант чиркәве Англиядә корольгә буйсына һәм англи¬ кан чиркәве дип атала башлый. Елизавета «Чиркәү һәм дөньяви эшләрнең югары идарәчесе» дигән титул ала. Бар¬ лык чиркәү руханилары, дәүләт чиновниклары, югары җитәк¬ челәр яңа законга тугрылыкларына ант итәргә тиеш була. Аннан баш тарткан епископларны эшләреннән азат итеп яңа¬ ларны куялар. Чиркәү хезмәте халыкка аңлаешсыз латин телендә түгел, инглиз телендә алып барыла. Купшы йолалар һәм күпсанлы бәйрәмнәр бетерелә. 111
Епископлар корольгә буйсына, аларны руханилар җыелы¬ шында сайласалар да, соңгы сүзне король грамотасы әйтә. Ни өчен Елизавета протестантизмны яклый? Дөресен әйт¬ кәндә, аның башка чарасы булмый. Католиклар аның әти- әнисе никахын законлы дип танымый. Алар фикеренчә, Ели¬ заветаның король таҗына хокукы юк. Инанулары буенча ул протестант булганмы? Моны бер¬ кем дә ышанып әйтә алмый. Елизавета I — христиан, ә про¬ тестант яисә католиклар фанатизмы аңа чит була. XVI гасыр урталарында Англиядә инанган протестантлар күбәя. Алар англикан чиркәвен католицизмнан чистартырга омтыла. Андыйларны пуританнар дип йөртәләр (латинча «пурус» — чиста дигәнне аңлата). Күп кенә пуританнар Жан Кальвин тәгълиматын яклый. Елизавета I аларны фанатиклар дип исәпли һәм, король хакимиятенә каршы чыгарлар дип, пуританнарны да, католикларны да эзәрлекли. «Мәрхәмәтле королева Лиззи». Королеваның төп бурычларыннан берсе илнең бөтенлеген тәэмин итү, аны төрле чуалышлар, баш күтәрүләрдән саклау була. Аңа инглиз тәхетен дәгъва итүче туганы — Шотландия королевасы, католик динендәге Мария Стюартны эшафотка җибәрү кебек авыр проблеманы чишәргә туры килә. Бу эшне тормышка ашыру кыен була — ничек итеп монархның изге канын коймак кирәк? Ләкин корольлекнең иминлеген һәм бөтенлеген саклау өчен Елизавета бу авыр эшне хәл итә. Король суды хөкеме белән 1587 елны Мария Стюартның башын кисәләр. Рәхимсез җәза Англияне дин сугышларыннан коткара. Елизавета 45 ел хакимлек итә һәм 13 тапкыр гына пар¬ ламент җыя. Ул бик сакчыл хуҗабикә була, алдагы корольләр бушаткан казнаны ничек тә булса тутырырга тырыша. Сарай әһелләренә түләгән акчаны кайтарыр өчен, ул бөтен яраннары һәм хезмәтчеләре белән берәр бай вельможага кунакка китә. Атналар, кайвакыт айлар буе кунак булалар, мескен хуҗа бөлгенлеккә төшә, ләкин Англиянең абсолют хуҗасына ничек каршы әйтәсең? Елизавета шулай ук кырыс һәм кирәк чагында каты кул¬ лы да була — гаепле сарай әһелләренең яңагына менеп тө¬ шәргә дә күп сорамый. Ә инде аңа буйсынмаганнар эшафот¬ ка менә. 112
Елизавета I промышленностька һәм сәүдәгә ярдәм күрсәтә, үзе дә сәүдә компанияләренең пайчысы була, хәтта корсар¬ лардан үз өлешен алырга да тайчанмый. (Корсарлар һәм каперлар — король хезмәтендәге пиратлар.) Англиядә капер суднолары тоткан компанияләр була, һәм королева аларда пайчы булып тора. Шушы яшерен эшләрдән алынган керем¬ нән Елизавета I Англиянең дәүләт бурычларын түли. Иң атаклы корсарлар — Дрейк белән Хоукинска королева дворян чины бирә, ә Дрейкны англия флотының вице-адми¬ ралы итеп билгели. £ Р Диңгезләрдә өстенлек өчен Испания белән көрәш. Англиянең гомерлек көндәше һәм дошманы — католик Ис¬ пания була. Филипп II көчәеп килүче Англиягә һәм аның еретик королевасына нәфрәт белән карый. Елизавета исә Испания изүенә каршы күтәрелгән Нидерландка ачыктан- ачык ярдәм итә. Филипп Елизаветага каршы заговорлар оештыра. Испан короле Филипп II көндә¬ шенә җәза бирергә тели һәм Англия¬ гә һөҗүм әзерли. 1588 елда Филипп бик зур эскадра төзеп, аны «Җиңел¬ мәс армада» дип атый. Аның мак¬ саты Англияне яулап алу була. Армада 130 суднодан тора, аларда 20 меңнән артык кеше: тупчылар, матрослар, ишкәк ишүче, мушкетер, аркебузирлар һәм башка солдатлар була. Корабларга азык-төлек, артил¬ лерия, камау орудиеләре, атлар, ат караучылар төялә. Инглиз флоты нибары 34 кораб¬ тан тора, көчле коры җир армиясе гомумән булмый — аның утрауда ки¬ рәге юк бит. Илгә бәйсезлеген югалту куркы¬ нычы яный. Моны барлык инглизләр дә аңлый. Байлар кораб җиһазлары¬ на һәм матрослар ялларга акча бирә, ярлылар испаннарга каршы сугышу өчен ирекле отрядларга языла. Коро- «Җиңелмэс армада» ны тар-мар итү 113
лева әмере белән Лондон янында һәм Темза елгасы ярларында җир ныгытмалар ясыйлар. Елизавета, атка атланып, гаскәр¬ ләрне әйләнә, үлсәк тә, калсак та бергә булырбыз дип вәгъдә бирә. Тик язмыш Англиягә мәрхәмәтле була. «Җиңелмәс арма¬ да» уңышсызлыкка очрый. Кораблары штормга эләгә, алар- ның бер өлеше кыяларга бәрелеп ватыла, икенче өлешен инглизләр батыра. Вице-адмирал Фрэнсис Дрейк: «Армада барлык румблар1 буенча тар-мар ителде»,— дип хәбәр итә королевага. Бу җиңелүдән Испания рәтләнә алмый. Англия Европада беренче диңгез державасына әверелә. Патшалык итүнең нәтиҗәләре. Ләкин Елизавета үзенең подданныйларына рәхмәтле булмый. «Җиңелмәс ар¬ мада» ны тар-мар иткән морякларны, хезмәтләренә дә түлә¬ мичә, кораблардан куалар. Сукбайларга каршы законнар ка¬ бул ителә («канлы законнар»), хәерчеләрне чыбыркы белән суктырып кләймә басалар. «Фатирда яшәүчеләр турында»гы законга нигезләнеп, өй хуҗалары вакытында түли алмаган фатирчыларны урамга куып чыгаралар. Халыкның яраткан королевасыннан күңеле кайта, Елиза¬ вета каретасын элеккечә алкышлап озата бармыйлар. Ул кияүгә чыкмый, гәрчә аның кулын Филипп II, Иван Грозный һәм француз принцы Франсуа Анжуйскийлар сораса да. Коро¬ лева чит ил патшаларының Англия эшләренә тыкшынуын теләми. Ул 70 яшенә җитеп, һәркемнән шикләнүчән, ялгыз хатын булып үлә. Елизавета I үлеменнән соң Тюдорлар динас¬ тиясе туктала. XVI гасыр Англия өчен шулай тәмамлана. Реформация абсолют король хакимиятен ныгытуга китерә. Дәүләт көчәя, хузцалык итүдә, диңгез сәүдәсендә уңышларга ире¬ шә. Диңгезләрдә хакимлек итү әкренләп Англиягә күчә. Һәм ул көчле диңгез державасына — «диңгезләр патша¬ сына» әверелә. ?1. Генрих VIII Тюдор чорында Англиядә Реформация ничек уз¬ ган, шул хакта сөйләгез. Документ текстын файдаланыгыз. 2. Англикан чиркәвенең төзелеше турында сөйләгез. Католик чиркәүдән ул кай ягы белән аерыла? 3. Елизаветаның идарәсен д— уңышлы иткән чараларны дәфтәрегезгә күчерегез. 4. Фикер алы¬ шыгыз: XVI гасыр Англия өчен ничек тәмамлана? 5. Англикан чиркәве, пуританнар, «канлы законнар» терминнарын аңлатыгыз. 1 Румб — компас түгәрәгендәге бүленешләр. 114
Документлар Томас Кромвель. «Инглиз руханиларына инструкция» (Өземтәләр) ...Руханиларның көчләре һәм сәләтләре җиткәнчә чын күңелдән вәгазь укулары зарур: рим епискобы, Алла алай кушмаса да... үз хакимиятен чикләнмәгән дәрәҗәдә арттыра. Шуңа күрә аңа берничек тә буйсынырга ярамый. Король үз биләмәләрендә Алла ярдәмендә иң югары хаким һәм монарх булып тора, шуңа күрә аңа подданныйлары җирдәге башка хакимнәргә караганда намуслы һәм фидакарьлек белән буйсынырга тиешләр, чөнки Алла шулай куша. Кешеләр йөрәгенә үтеп кергән икейөзлелек һәм монафыйклык, хорафатларга ышануларны бетерү өчен руханилар образларны, изге сөяк һәм могҗизаларны мактамасын, төрле изге урыннарга барыгыз дип халыкны котыртмасын, чөнки байлык, сәламәтлек һәм мәрхәмәтне без Алланың үзеннән сорарга тиешбез. Алла кушканнарны үтәп, мәрхәмәтле гамәлләр кылсалар, тырышып эшләсәләр, гаиләләре турында кайгыртсалар, дәрвишлек кылып йөргәнгә караганда күбрәк файда китерерләр. § 14. Франциядә дини сугышлар һәм абсолют монархия ныгу Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Франция кайчан үзәкләштерелгән дәүләткә әйләнә? 1598 елда Франциядә Нант эдикты1 басыла, һәм 1685 елга кадәр илдә төрле диннәрне хөрмәт итү хөкем сөрә. Эдиктта: «Подданныйлар арасында бернинди чуалышларга юл куймас өчен, без дин тотучыларга барлык шәһәрләрдә, корольлекнең барлык урыннарында... бернинди кысу, эзәрлекләү һәм мәҗ¬ бүр итүләрсез реформалашкан, үзгәртүләр кичергән дин тотар¬ га рөхсәт итәбез»,— диелә. Нант эдиктына юл берничә дистә елларга сузыла. Бер король, ике дин. XV гасыр ахырында, Фран¬ цияне берләштерү тәмамлангач, ул халык саны ягыннан Европада иң зур дәүләткә әверелә. Илдә 15 млн кеше яши. XVI гасыр башында Франциядә протестантизм идеяләре тарала башлый. Илдә французчага тәрҗемә ителгән Евангелие күренә, храмнарда ана телендә дога укыйлар. 1 Эдикт — корольнең үтә мөһим указы. 115
Франциядә король хакимиятенең ныгуын өнәмәгән борын¬ гы аксөякләр була, алар үзләренең мөстәкыйль вакытларын сагыналар. Сарай даирәләре, аларга хезмәт итүче дворяннар да, әлбәттә, шундый карашта тора. Күп кенә бөлгән дворяннар да Германиядәге кебек чиркәү байлыкларын кулга төшерергә өметләнә. Шәһәр халкы салымнар авырлыгыннан зарлана — Фран¬ ция изге Рим империясе императоры һәм испан короле Карл V белән бөлдергеч сугышлар алып бара. Ә салымнарның иң күбен кем түли? Көньяк Франциянең бәйсезлеккә омтылган шәһәр халкы, шулай ук беренче буржуаз эшмәкәрләре кальвинистлар булып китә. Кальвинизм феодаль һәм чиркәү салымнарыннан гарык булган крестьяннар арасына да үтеп керә. Урта гасырларда илдәге тәртипләрдән теләсә нинди риза¬ сызлык белдерү дини формада була (күп санлы ересьләрне хәтерләгез). Яңа чор башында да шулай була. Нәтиҗәдә XVI гасырның беренче чиреге ахырына Франция ике капма-каршы лагерьга бүленә — католикларга һәм про¬ тестантларга. Протестантларны Франциядә гугенотлар дип атыйлар (гугенот — швейцар телендә уртак ант биргән иптәш¬ ләр дигәнне аңлата). Валуа династиясеннән булган француз корольләре като¬ ликлар яклы була, алар илдә чиркәү бүленеше килеп чыгар да дәүләтнең бөтенлегенә куркыныч янар дип куркалар. Париж. Дувр 116
Төньяк һәм король йорты католик чиркәү яклы, ә Көньяк Франция протестантлар яклы булып кала. Гугенотлар бик актив була. Алар барлык кешене «чын» дингә кайтарырга омтыла. Башта алар яшерен җыелышлар җыялар, дини гимннар җырлыйлар, гыйбадәт кылалар. Ан¬ нан Рим Папасы һәм аның епископларына каршы актив көрәшә башлыйлар. Гугенотларның шәһәрләрдәге беренче төркемнәре зур һәм оешкан булмаса да, алар җиң сызганып эшкә тотыналар. Швейцариядә яшәгән Кальвиннан әдәбият кайтаралар, яшерен типографияләр төзеп, Лютер һәм Кальвин тәгълиматларын бастырып тараталар. 1534 елда шундый листовкалар Луврда корольнең йокы бүлмәсендә дә табыла. Гугенотлар үз пасторларын бөтен илгә җибәрәләр. Реформация Франциягә шулай үтеп керә. Дини сугышларның башлануы. Бу вакытта Фран¬ циядә король хакимияте көчле булмый. Валуа династия¬ сенең соңгы вәкилләре тәхеттә бер-берсен алыштырып тора, ләкин араларында дәүләти дәрәҗәдә фикер йөртүче булмый. 1562 елның мартында корольләрнең туганы, католиклар лидеры, зур йогынтыга ия герцог Гиз Васси дигән шәһәрчек аша үзенең яраннары белән узып бара. Бу вакыт гугенотлар гыйбадәткә җыелган була. Протестантлар гимнын ишетеп, Гизның кешеләре гугенотларны куып таратырга тели, ләкин тегеләр каршы тора. Герцог коралсыз кешеләргә һөҗүм итә. 20 дән артык кеше үтерелә, 100 ләбе яралана. Парижда Гизны баһадир итеп каршы алалар. Вассидагы фаҗига дини сугышлар башлануга сәбәпче була. Ул сугыш утыз елдан артыкка сузыла (1562—1598). Бу сугышта гугенотларга Англия, Германиянең протестант кенәзләре, ә католикларга Испания ярдәм итә. Гугенотлар белән католикларның хокукый халәтен ча¬ гыштырсаң, гугенотларның хокуклары бөтенләй булмый. XVI гасырның 20 нче елларыннан алып аларны эзәрлеклиләр. 1523 елда ук беренче кальвинист-вәгазьче яндырыла. Като¬ ликларны король, Париж һәм халыкның күпчелеге яклый, чөнки гугенотлар арасында дворяннар күп була, ә гади халык аларга ышанмый. 1560—1574 елларда Франциядә Валуа династиясеннән ко¬ роль Карл IX идарә итә. Ләкин король акыллы булмый, дәү¬ ләт эшләре белән аз кызыксына. Король бала чакта дәүләт 117
эшләрен аның әнисе, көчле ихтыярлы, хәйләкәр Екатерина Медичи алып бара. Бәла-кайгы юлы. Дин сугышлары илне афәткә ил¬ тә. Католиклар үз оешмаларын төзиләр, күпсанлы процессия¬ ләр оештыралар, гугенотларны үтерәләр. Балаларны да, ха¬ тын-кызларны да аямыйлар. Гугенотларның мөлкәтен янды¬ ралар. Боларның берсен дә католиклар гөнаһ дип санамый — гугенотлар еретиклар бит, шулай булгач, аларны юк итәргә кирәк. Гугенотлар католиклар кебек кансыз булмый. Дөрес, яулап алган шәһәрләрдә чиркәүләрне талыйлар: андагы статуя¬ ларны, иконаларны ваталар. Руханилар белән монахларны аямыйлар, әмма хатын-кызлар белән балаларга тимиләр. Дини сугышлар вакытында протестантлар корольне таш¬ ламалар ясарга мәҗбүр итәләр. 1570 елда Сен-Жерменда солых төзелә, һәм король татулашу эдиктына кул куя. Гуге¬ нотлар католиклар белән тигез дәрәҗәдә дәүләт эшләрен¬ дә катнашу хокукы алалар. Пэркайда протестантлар гый¬ бадәт кыла ала. Гугенотлар карамагына дүрт крепость, шул исәптән Ла-Рошель порты бирелә. Ләкин тынычлык озакка бармый. «Канлы туй». Франциянең эчке үзара сугышлары¬ на Англия, Испания, Нидерланд протестантлары, немец сол¬ датлары, ялланган итальян, испан, швейцарлар тыкшына. Гугенотларның җитәкчеләре адмирал Колиньи һәм Навар¬ ра короле Генрих Бурбон була. Карл IX, католиклар белән гугенотларны татулаштырмакчы булып, үзенең сеңлесе Марга¬ ританы Генрихка кияүгә бирмәкче була. Туйны 1572 елның августына билгелиләр. Тантанага дип, гугенотлар Парижга килеп тула. Католик җитәкчеләр һәм Екатерина Медичи гугенотлар йогынтысы көчәюен теләмиләр. Алар, очрактан файдаланып, Парижга җыелган протестант җитәкчеләрен юк итәргә булалар. Башта гугенот лидерларының берсе адмирал Колиньига һөҗүм оештырыла, аны почмактан атып яралыйлар, ләкин адмирал исән кала. Екатерина Медичи гугенотларның үч алуыннан курка (Парижда алар 20 меңнән артык була). Ул һөҗүм итәргә уйлый, чөнки Париж халкы аның яклы була. Йомшак холыклы Карл IX ны бу «мәңгелек фетнәчеләрне» юк итәргә кирәклегенә тиз ризалаталар. 118
Изге Варфоломей бәйрәменә каршы төндә (24 августта) үтерүчеләр шайкасы (аларны Париж сәүдәгәрләре старшинасы туплый) гугенотларны кыра башлый. Гугенотлар урнашкан йортларга яшертен рәвештә тәре сурәте тцргерәләр. Сен-Жер- мен аббатлыгында чиркәү чаңы яңгырый. Изге Варфоломей төне башлана. «Яхшы күңелле католиклар» герцог Генрих Гиз җитәкчелегендә гугенотлар тукталган йортларга бәреп керәләр. Күбесе йоклап ята, бу бичаралар берни дә сизенмиләр. Өйләрне талап, гугенотларны үтереп чыгалар. Балаларны да, хатын-кызларны да кызганмыйлар. Адмирал Колиньи үтерелә, аның мәетен урам буйлап сөйрәп йөртәләр, аннары асып куялар. Король IX үзе, сарай тәрәзәсе янында торып, коралсыз кешеләргә аркебузадан ата. Суеш өч көн дәвам итә. Беркем дә котыла алмый, кыры¬ лыш башка шәһәр-авылларга да тарала. Замандашлары исәп¬ ләвенчә, барлыгы 30 мең кеше үтерелә. Генрих Бурбон католик диненә күчеп кенә котылып кала. Бу хәлләрдән соң Франциядә протестантизм тыела. Мадрид белән Римда, Варфоломей төне хакында ишеткәч, бик куаналар һәм зур тантана оештыралар. Папа Григорий XIII үз сурәте төшерелгән медаль әзерләргә куша. Аның икенче ягында кулына тәре тоткан фәрештә гугенотны үтерә. Испан короле Карл IX ны «искиткеч әнисе» белән, ә Екатерина Медичины «менә дигән улы» белән котлый. Сен-Жермен эдикты юкка чыгарыла. Сугышлар дәвам итә. Хәзер Ла-Рошель кешеләре баш кү¬ тәрә, аларга гугенот дворяннар кушыла. Дин сугышлары Франция өчен зур афәткә әверелә. Ди¬ ни фанатизм һәм түземсезлек уннарча мең французның го¬ мерен өзә. Валуа династиясенең соңгы короле Генрих III һәм католик¬ лар лидеры Генрих Гиз да дини фанатизм корбаны булалар. Өч Генрих сугышы. Карл IX ның үлеменнән соң Франция таҗы аның кече энесе Генрихка күчә. Генрих III ил белән 15 ел идарә итә (1574—1589), ләкин ул елларны бә¬ хетле чор дип әйтеп булмый. Замандашлары Генрихны җил¬ бәзәк, вакчыл, үз-үзен һәм купшылыкны ярата дип сурәтли. Илдә гражданнар сугышы бара, француз французны кыра. Гугенотлар, илне икегә аерып, көньякта яхшы армияле үз «дәүләтләрен» төзиләр. Аларның җитәкчесе яңадан про¬ 119
тестантлыкка кайткан Генрих Наваррский була. Шул ук ва¬ кытта католиклар лидеры Генрих Гиз хәрби дисциплиналы массакүләм хәрәкәткә әверелгән Католиклар лигасын Төзи. Генрих Гизның Генрих III кә караганда йогынтысы күб¬ рәк була. Аны «Парижның тәхетсез короле» дип юкка гына әйтмиләр. Католикларның йөрәген тагын бер нәрсә тыр¬ ный — Валуалар династиясеннән варис булырлык ир бала юк. Генрих III үлгән очракта Генрих Наваррский король булып калачак. Ә ул «гугенот» һәм «еретик». Аеруча фанатик като¬ ликлар заговор оештыра: корольне урларга, көчләп монах¬ лыкка бирергә, ә француз таҗын Генрих Гизга кидерергә. Генрих III, Католик лига йогынтысыннан куркып, Париж¬ дан кача һәм Генрих Гизны үзенә чакырта. 1588 елның де¬ кабрендә Генрих Гиз король әмерен үтәгәндә үтерелә. Үтерергә Генрих III әмер биргән була. Король Лиганың башка әгъза¬ ларын да кайсын үтертә, кайсын төрмәгә яптыра. Парижлылар моның өчен Генрих III не гафу итми. Үтерелгәннәрне дин өчен шәһит киткән изгеләр дип игълан итәләр. Париж урамнары буйлап матәм төркемнәре агыла. Католиклар кулында кабы¬ зылган шәмнәр. Ал арны сүндерәләр дә: «Валуалар династия¬ сен Алла сүндерсен!» дип кычкыралар. Католик руханилары дин тотучыларны корольгә исәнлек теләүдән тыя, ә дин галимнәре барлык подданныйларны ко¬ рольгә биргән антларыннан азат итә. 1589 елның җәендә монах Жан Клеман корольне яралый. Пычак кадалганнан соң Генрих III берничә сәгать яши һәм Франция белән идарә итәргә Генрих Наваррскийга фатиха¬ сын биреп өлгерә, ләкин Париж гугенотны кабул итмәячәк, дип тә өстис /Францияне коткарган король». Генрих Наварр¬ ский, сак һәм хәйләкәр сәясәтче, илнең протестант корольне кабул итмәячәген аңлый. «Париж мессага1 лаек» —ди ул, француз короле Генрих IV булып алгач (1594—1610). Ул икенче тапкыр католик диненә күчә. 1594 елның 27 февра¬ лендә Генрих Шартр соборында таҗ кия, 22 мартта Париж яңа корольгә капкаларын ача. Генрих IV барлык көчен, акыл сәләтен католиклар белән гугенотлар арасында компромисс1 2 урнаштыруга бирә. Ул 1 Месса — католиклар гыйбадәте. 2 Компромисс — ике яктан да ташлама ясап, килешү. 120
XVII гасыр башында Париж католик диндәге вельможаларны эзәрлекләми, киресенчә, мул бүләкләр өләшеп, үзенә якынайта. Дин сугышларын туктатып, илдә бердәмлек урнаштыру өчен король 1598 елда Нант эдик¬ ты — гугенотларның сәяси һәм дини хокукларын җайга салу¬ чы документка кул куя. Гәрчә католик дине дәүләт дине дип игълан ителсә дә, илдә дин иреген тану барлыкка килә. Генрих IV яңа чорның көчле бердәм дәүләт төзүне дин проблемаларыннан өстен куйган беренче короле була. «Мәрхәмәтле король». Генрих IV французлар хә¬ теренә «мәрхәмәтле» һәм «данлыклы» король булып кереп кала. Ул идарә иткән чорда Франция Испания белән сугышудан туктый, крестьяннардан алына торган туры салым кими. Король хәерче крестьяннар ярдәмендә көчле армия төзеп булмаслыгын аңлый. Ул бурычлы крестьяннарны кулга алуны яисә ал арның мал-туарын алып китүне тыя. Генрих IV про¬ мышленностьны һәм сәүдәне үстерүгә зур игътибар бирә. Аның заманында күп кенә король мануфактуралары ачыла. Англия короле Елизавета I кебек үк, ул да сәүдә компания¬ ләрен оештыруда катнаша. Ярлы крестьяннарга ул: һәр як¬ шәмбедә казаныгызда тавык пешәр, дип вәгъдә иткән диләр. Бу вәгъдә үтәлми кала, әлбәттә, ләкин дин сугышлары һәм 121
Испания белән сугыш туктатыла, салымнар күпмедер кими, халык яхшырак яши башлый. Генрих IV идарә иткәндә аңа егермедән артык һөҗүм була. Элекке Католик лига лидерлары һәм иезуитлар һич тыныч¬ лана алмый. 1610 елда корольне католик фанатигы Франсуа Равальяк хәнҗәр белән чәнчеп үтерә. Үлеменнән соң Генрих IV нең даны арта гына. Аның турында риваятьләр йөри, корольне католиклар да, гугенотлар да данга күмә. Абсолютизм җиңә, король илнең эчке тынычлыгының гарантына1 әверелә. «Беренче максатым — корольнең бөеклеге, икенче мак¬ сатым — дәүләтне куәтле итү». Генрих IV үлгәннән соң фео¬ даль аксөякләр король хакимиятен көчсезләндерергә тырыша. Таҗ Генрих IV нең икенче хатыны Мария Медичидан туган кече яшьтәге улы Людовик XIII кә күчә. Мария Медичи ре¬ гент була. Сарай даирәләре басымына каршы торырга аның ихтыяры җитми, алар Марияне үзләренә файдалы урыннар, мул бүләкләр бирергә мәҗбүр итәләр. Казна бушап кала, һәм ил бөлгенлек чигенә килеп җитә. Шул авыр шартларда ко¬ рольнең беренче министры итеп кардинал Ришелье билге¬ ләнә. Ришелье реформа ясарга була һәм: «Беренче макса¬ тым — корольнең бөеклеге, икенче максатым — дәүләтне куәтле итү»,— дип белдерә. Беренче министр Франция эчендәге гугенотлар дәүләтен юк итү бурычын куя. Король армиясе Ла-Рошельне басып ала. Гугенотларның крепостьлары, шәһәрләре, замоклары тартып алына. Ләкин Ришелье дин ирегенә кагылмый. Нант эдикты көчендә кала. Ришелье, әгәр үз белдекләре белән эшләсәләр, аксөякләргә җәза бирә, чиновникларны алмаштыра. Ул дворяннар ара¬ сында дуэльне тыя, король өчен генә кан коярга кирәк, ди. Урыннардагы хакимият интендандтларга бирелә. Алар хөкү¬ мәт тарафыннан билгеләнә һәм аңа буйсына. Казнаны тулы¬ ландыру өчен Ришелье промышленностька һәм сәүдәгә, диң¬ гезчелеккә игътибарны арттыра. Аның чорында Франция Утызъеллык сугышка тартыла. Франция армиясе Европада иң көчле армиягә әверелә, бу хакта аның җиңүләре һәм Фран¬ циягә яңа җирләр — Эльзас һәм Лотарингияне кушу сөйли. 1 Гарант — җаваплылыкны үз өстенә алучы. 122
Герцог де Ришелье, корольнең бе¬ ренче министры, 18 ел (1624—1642) Франция сәясәтен үз кулында тота һәм абсолютизмның сәяси системасын бул¬ дыра. Бу система 150 ел, Бөек француз революциясенә кадәр яши. Ришелье Генрих IV нең илне ны¬ гыту һәм берләштерү курсын дәвам итә, аның чорында дин өчен эзәрлек¬ ләүләр булмый. «Католиклар да, гуге¬ нотлар да минем өчен бер үк дәрәҗә¬ дәге французлар» — бу сүзләрне Ри- Кардинал Ришелье шелье әйткән диләр. Ләкин, гадәттәгечә, Франциядә илнең куәтен кайтарган кешене яратмыйлар. Ә Ришелье үз иленә нык бирелгән кеше була. Үләр алдыннан ул: «Минем дәүләт дошманнарыннан башка дошманнарым булмады»,— ди. Реформация һәм дин сугышларының Франциядә үз үзен¬ чәлекләре була: дворяннар һәм шәһәр халкы аларда актив катнаша. Ил, диннәрне тигез күреп һәм абсолют монархия төзеп, бу бәладән чыгу юлын таба. Франция Европа конти¬ нентында иң көчле дәүләткә әверелә. ?1. Франциядә Реформациянең үзенчәлекләре турында сөйләгез. Гугенотлар кемнәр алар? Гугенотлар хәрәкәтен җәмгыятьнең кайсы вәкилләре яклый һәм ни өчен? 2. Католиклар һәм гуге¬ нотлар ни өчен үзара тыныша алмый? Фикерегезне дәлилләгез. 3. Варфоломей төнендәге вакыйгалар Франциянең киләчәгендә нинди чагылыш таба, шул хакта үзара фикер алышыгыз. 4. Генрих IV католиклар һәм гугенотларны татулаштыруга ни¬ чек ирешә? 5. Кардинал Ришельенең «Беренче максатым — ко¬ рольнең бөеклеге, икенче максатым — дәүләтне куәтле итү иде» дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз? 6. Генрих IV һәм кардинал Ришельеның идарә итүенә бәя бирегез. 7. Эдикт, месса, гарант терминнарын һәм төшенчәләрен аңлатыгыз. Документлар Нант эдикты (Өземтәләр) Генрих, Алла мәрхәмәте илә Франция һәм Наварра короле, барлык катнашучылар һәм килүчеләргә —сәлам! Шушы мәңгелек җуелмас эдикт белән без түбәндәгеләрне белдерәбез: 123
(...) VI. Подданныйлар арасында төрле чуалыш һәм үзара сугыш, җәнҗалларга бернинди сылтау бирмәс өчен без рефор- маланган, ягъни үзгәртелгән дин тотарга рөхсәт иттек һәм итәбез. Барлык шәһәрләрдә һәм безнең корольлекнең барлык җирләрендә һәм безгә буйсынган өлкәләрдә дингә кагылышлы бернинди эзәрлекләү һәм кысулар, мәҗбүр итүләр, намусыгызга хилаф китерерлек гамәлләр булмаячак, шулай ук өйләрегездән, үзегез яшәргә теләгән урыннардан эзләүләр булмаячак. (...) IX. Без шулай ук әйтелгән динне тотучыларга барлык шәһәр¬ ләрдә һәм безгә буйсынган барлык урыннарда үз динегезне алга таба да тотарга рөхсәт итәбез ... гәрчә бу карарга каршы килгән чаралар һәм суд карарлары булган булса да. (...) XXII. Әмер итәбез: укучыларны университетка, колле¬ гия һәм мәктәпләргә кабул иткәндә, ә ярлылар белән авыру¬ ларны госпиталь һәм җәмәгать кайгыртуы урыннарына кабул иткәндә әйтелгән дингә карата бернинди каршылыклар бул¬ маска тиеш. (...) XXVII. ...Хәбәр итәбез, кем дә кем реформаланган дин дип аталган динне тота, ул теләсә нинди җәмгыяви урыннарга — король, сеньориаль яисә шәһәр күләмендәге эш урыннарына сайлана һәм хезмәт итә ала. Барыгыз да бернинди аермасыз кабул ителер... Нантта бирелде, 1598 елның апрелендә. (...) Гугенотларга католиклар белән бертигез хокуклар бирүче поло¬ жениеләрне билгеләгез. Ришелье. «Сәяси васыять» (Өземтәләр) Бөек Галиҗәнап, Сез миңа бер үк вакытта киңәшләр бирү мөмкинлеген һәм эшләрегезне алып баруны тапшыргансыз икән, мин шуны белдерергә тиешмен: гугенотлар дәүләтне Сез Галиҗәнаптән аерды, вельможалар эш урыннарында үзләрен подданныйларыгыз булмаган шикелле тотты, әйтерсең үзләренә үзләре патша. Һәрберсе үзенең казанышларын тупаслыгы һәм дорфалыгы белән үлчәде... Мин тагын шуны әйтә алам: чит ил союзлары илтифатсыз калды, шәхси хаҗәтләр дәүләт мәнфәгатеннән өстен булды. Кыскасы, Сез Галиҗәнапнең дәрәҗәсе түбәнсетелде һәм тиеш¬ ле югарылыгыннан шулкадәр аерылып тора. Бу Сезнең эшләрегез белән идарә итүчеләр гаебе, һәм аларның исемен хәзер тәгаен генә әйтү мөмкин дә түгел... Мин Сез Бөек Галиҗәнапкә барлык сәләтемне һәм Сезнең ярдәмегездә ирешкән дәрәҗәмне кулланып, гугенотлар пар¬ тиясен тар-мар китереп, вельможаларның мин-минлеген юк¬ ка чыгарырга, барлык подданныйларыгыздан вазифаларын 124
һәм бурычларын үтәтергә һәм исемегезне чит мәмләкәтләр, чит милләтләр каршында тиешле дәрәҗәгә күтәрергә вәгъдә бирдем. Барлык сәясәтчеләр дә ризалашыр, әгәр халык имин һәм рәхәт тормышта яшәсә, аны вазифалары кысасында тоту кыен була. Гади халык, башка катлау кешеләренә караганда белемсезрәк булганга, әгәр аны күпмедер дәрәҗәдә нужа тотып тормаса, тәртипкә турылыклы булыр иде микән. Аны теге яки бу авырлыклардан азат итәргә ярамый, ул чагында халык, язмышына буйсынырга кирәклеген онытып, үзен ирекле дип санар иде. Аны качыр белән чагыштырырга кирәк: авырлыкка күнгән хайван озаграк ял иткән саен бозыла бара... Мин дворяннарны дәүләтнең төп нервысы дип карыйм: ул дәүләтне саклый һәм ныгыта ала. Дворяннар үзләре белән әйбәт мөнәсәбәттә булуга лаек¬ лы, әгәр алар үзләре дә яхшы булса, мәгәр тумышлары һәм нә¬ селләре кушкан вазифаны үтәмәсәләр, аларга шактый кырыс чаралар кулланырга кирәк. Мин һич икеләнми әйтә алам: ата-бабалары данын дәвам итеп, тәхет хакына гомерләре һәм кылычлары белән хезмәт итмәгән дворяннарны кара халык язмышы көтәргә тиеш. Намуслары гомерләреннән мөһим¬ рәк булганга, аларны шул намус аша җәзаларга кирәк дип исәп¬ лим. дддд Йомгяк ясыйбыз XV—XVI гасырларда Бөек географик ачышлар ясала, европалылар Дөнья океанына чыга, һәм шу¬ ның нәтиҗәсендә моңарчы бер берсен белмәгән дөньялар очраша. Дөнья турында иске күзаллау¬ лар үзгәрә. Галимнәр һәм сәяхәтчеләрнең Җир түгәрәк дигән фаразлары раслана. Сәүдә юллары үз юнәлешен үзгәртә, һәм европа¬ лылар икътисадында «атлантик» эра башлана. Эшмәкәрлек җанлана. Бөек географик ачышлар колониаль империяләр төзүгә юл ача. Кыйммәтле металлар күбәю нәтиҗәсендә Европада башлан¬ ган бәяләр революциясе кайбер катлауларның: крестьяннар, шәһәр халкының бер өлеше, ярлы дворяннарның хәлен начарлата. Бу хәл җәмгы¬ ятьтә чуалышлар — шәһәр ярлылары һәм кресть¬ яннар восстаниеләрен китереп чыгара. 125
Абсолютизм дәүләтләре барлыкка килә, аларның милли чикләре, бер өстенлекле диннәре (монарх дине), бер төп милләте була. Абсолютизм дәүләт чикләре эчендә җимергеч үзара сугышларны тук¬ тату көченә ия була. Милли дәүләтләр барлыкка килү капитализм үсеше белән туры килә. XVI—XVII гасырларда Европа илләрендә эчке сәүдәнең үсеше, халыкара сәүдә компанияләре, банк һәм биржалар төзелү, шәһәрләр үсү — болар барысы да базар хуҗалыгы үсешендәге уңышлар турында сөйли. Эшмәкәрлек рухы икътисадны үзгәртә. Хосусый милеккә, ба¬ зар хуҗалыгына һәм ялланган хезмәткә нигез¬ ләнгән капиталистик хуҗалык туа башлый. Традицион хуҗалык рәвеше әкренләп җимерелә, һөнәрчелек җитештерүе белән бергә мануфак¬ тура да үсә. Эшмәкәрлек рухы җәмгыятьне дә үзгәртә. Бур¬ жуазиянең саны һәм байлыгы арта. Шәһәр хал¬ кының шактый өлеше ялланып эшли башлый. Авыллар да, әкрен булса да, үзгәрә башлый. Крес¬ тьяннарның күпчелеге шәхси ирек ала, алар ара сында милек буенча төрле катлауларга бүленү башлана. Искечә хуҗалык итеп яткан дворяннар белән беррәттэн яңа дворяннар барлыкка килә. Алар батраклар — ялланып эшләүче крестьян¬ нар — хезмәтен кулланалар, болар — авыл эшмә¬ кәрләре. XVI—XVII гасырлар, урта гасырлар белән чагыш¬ тырганда, кеше, табигать, җәмгыять турында белемнәрнең бик тиз үскән чоры. Яңарыш эпоха¬ сында кешегә таба бөек борылыш чоры башлана, җирдәге тормыш, һәр кешенең кабатланмас шә¬ хес булуы белән кызыксыну арта. Чынбарлыкка тәнкыйди мөнәсәбәт һәм кызыксынучанлык яңа фән тууга ярдәм итә. Шул нигездә Галәмне яңача күзаллау, табигатьне өйрәнүдә яңа фәлсәфи метод барлыкка килә, бу — теория (акыл) һәм практика (тәҗрибә) кушылмасы. Кешенең ирек¬ кә, бәхеткә, үсешкә һәм үз сәләтләрен ачуга, лаек- 126
1 бүлеккә сораулар һәм биремнәр лы физик һәм рухи яшәешкә хокукы бар дигән идеяләр туа. XVI гасырда башланган Реформа¬ ция католик чиркәвенең бердәмлегенә чик куя. Реформациягә нигез салучылар: «Фәкать дин генә кешене дөрес яшәргә өнди»,— диләр. Алар диннең бердәнбер чыганагы. — Изге китап дип исәплиләр һәм һәрбер дингә ышанучы аны үзе аңлатып би¬ рә ала, диләр. Реформация яклылар Рим Папасы хакимлегенә каршы чыгалар. Жан Калъвинның кеше тәкъдире турындагы тәгълиматы хезмәт эшчәнлегендә уңыш китерә торган яңа мораль тудыра. Европа ике дошман лагерьга — католик һәм протестантлар лагерена бүленә. Яңа чор башы — традицион җәмгыятьнең тар¬ калуы һәм индустрия чоры алды җәмгыяте туу, яңа заман кешесе барлыкка килү чоры. 1. Яңа чор башының төп үсеш нәтиҗәләрен атап китегез. 2. Ни өчен XV гасыр азагы — XVI гасыр башында Бөек геогра¬ фик ачышлар мөмкин була? 3. Җәмгыятьнең икътисади үсешендәге нинди яңа билгеләр капитализмның тууы хакында сөйли? 4. «Эшмәкәрлек рухы җәмгыятьне үзгәртер» дигән параграфның исеме XVI—XVII гасырларда җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең бары¬ шы турында сөйлиме? Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез. 5. Җәмгыятьтәге нинди күренеш «Реформация» дигән исем алган? Реформация җәмгыятьнең рухи, сәяси һәм икътисади тормышына ничек тәэсир иткән?
II БҮЛЕК. Беренче буржуаз революцияләр. Халыкара мөнәсәбәтләр (Европада һәм колонияләрдә беренчелек өчен көрәш) § 15. Нидерланд революциясе һәм бәйсез Голландия республикасы барлыкка килү Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Бөек географик ачышлар Нидерландның икътисади үсешенә ничек тәэсир итә? Капиталистэшмэкәрләр кемнәр алар? Мануфакту¬ ра нәрсә ул? Мануфактура җитештерүе барлыкка килү өчен нинди шартлар кирәк? «Габсбурглар таҗындагы энҗе». Карл V дә, Филипп II дә Испания белән ярты гасырга сузылган көрәштә нибары 3 млн халкы булган кечкенә генә ил җиңеп чыгар дип уйламагандыр. Сүз Төньяк Диңгез буендагы суднолар йөрешле Шельда, Маас һәм Рейн елгаларының түбән агы¬ мында урнашкан үзенчәлекле Нидерланд (тәрҗемәсе — түбән җирләр) турында бара. XVI гасырда унҗиде Нидерланд провинциясенә хәзерге Бельгия, Франциянең бер өлеше, Люксембург һәм Голландия кергән. Бу Европадагы халык иң тыгыз урнашкан ил була: кечерәк кенә җирдә 300 шәһәр һәм 6500 авыл. Нидерланд кешеләре — ирек сөючән, тырыш, үҗәт һәм чыдам, диңгез белән туктаусыз көрәштә характерлары чыныккан халык. Кайчандыр XII гасырда ук бу илнең түбән урыннарын диңгез суы баса. Тырыш Нидерланд халкы, дамба, плотина, канал системаларын эшләп, суны яңадан диңгезгә куып кертә. Нәтиҗәдә күп кенә авыллар, көтүлек һәм сөрү җирләре, бо¬ лыннар польдерларда — диңгез тигезлегеннән түбән җирләрдә урнаша. 128
Голландиянең җилкәнле транспорт кораблары. В. Холлар эстампы. 1647 ел Ил бай була. Аның уңайлы географик урыны — төп бай¬ лык чыганагы, сез моны беләсез инде. Илнең чәчәк атуына шулай ук вак һөнәрчелек һәм мануфактура үсеше дә ярдәм итә. Бай эшмәкәрләр күп булган үзәк провинцияләрдә бу бигрәк тә ачык чагыла. Илдә ташкүмер чыгаралар, металл эретәләр, Антверпен һәм Гаага верфьләрендә тиз йөрешле кораблар төзиләр. Голландиянең постау һәм тукымалары (йонны Испаниядән кайтаралар) бөтен дөньяда данлыклы була. Төньяк провинцияләрдә яшәүче халык балык тоту, диңгезчелек белән шөгыльләнә, ә польдерлардагы уңдырышлы җирләрдән крестьяннар бай уңыш ала. Ләкин диңгез белән туктаусыз көрәш күп акча сорый һәм бурычка керергә мәҗ¬ бүр итә. Бурычыңны вакытында түләмәсәң, җиреңне сатарга кирәк. Кагыйдә буларак, җирләр бай шәһәр кешеләре кулына күчә, һәм алар аны фермерларга арендага бирәләр. XVI гасырда Нидерландта промышленность һәм авыл хуҗалыгында капиталистик эшмәкәрлек киң җәелә, капи¬ тализм барлыкка килә башлый. Бу чорда Нидерланд Испания хакимлеге астында була. Карл V өчен бу ил бик кадерле була: һәр елны казнага 2 млн алтын акча кертә (Яңа Дөнья колонияләреннән 4 тапкыр артыграк). Император хәтта Нидерландның борынгы дәүләт төзелеше системасына да кагылмый — һәр провинциядә үзе- 129 9 4-75
нең провинциаль штаты була, ә эре шәһәрләрдә һәрберсенең үзидарә системасы саклана. Уртак мәсьәләләрне хәл иткәндә, провинция вәкилләре генераль штатка җыела, ләкин идарә башында король наместнигы — штатгальтер тора. Каршылыклар кискенләшә. Карл V идарә иткән чорның икенче яртысында Нидерландта Испаниягә бәйле- лектән зур ризасызлык үсә башлый. Корольнең туктаусыз сугышлары илне бөлдерә. Европа илләрен чолгап алган чир¬ кәү Реформациясе хәрәкәте Нидерландны да читләтеп үтми. Бай буржуазия һәм таза тормышлы шәһәр халкы арзанлы чиркәү хезмәтен яклый. Җәмгыятьнең бу катлауларында Кальвин тәгълиматлары популяр була. Католик динле ко¬ роль илдә ересь таралуга түзеп тора алмый, ул Нидерландта еретикларга каршы Лютер һәм Кальвин тәгълиматларын укуны, протестант вәгазьчеләрен тыңлауны тыя торган ка¬ рарлар чыгара. Карарны бозучыларны үлем җәзасы көтә. Карл V 1525 елда Нидерландта инквизиция судын оештыра, суд хөкеме буенча 100 мең кеше җәзалап үтерелә. Күп ке¬ нә кальвинистлар һәм лютераннар протестант илләргә — Англия белән Германиягә кача. Филипп II нең идарә итүе (1556—1598) тагын да кан¬ сызрак була, ул әлеге илгә Яңа Дөньядагы колонияләргә кара¬ ган кебек карый. Корольгә бары тик акча һәм католик дин¬ нең тулы хакимлеге генә кирәк була. Бәяләр революциясе Филиппны салымнарны арттырырга мәҗбүр итә. Ул Нидер¬ ландның икътисади мәнфәгатьләрен дә санга сукмый — Англия белән һәм Испания колонияләре белән сәүдә итүне тыя (ә аның белән уннарча мең кеше шөгыльләнә). Испа¬ ниядән кертелә торган сарык йонына король зур пошлина билгели, һәм Нидерландка бу чимал ике тапкыр кимрәк керә башлый. Болар сәүдәгәрләрне, эшмәкәрләрне бөлдерә, ялла¬ нып эшләүчеләр эшсез кала. Протестантларны эзәрлекләү көчәя. 1563 елда испан инквизициясе Нидерландның барлык кешеләрен, төзәлмәс еретиклар дип, учакка хөкем итә. Испан¬ нар аларны хәзер «тәмуг кисәүләре» дип кенә йөртә. Аннары Филипп иезуитлар орденына Нидерландта төпләнергә рөхсәт бирә, бу хәл протестантларны чыгырдан чыгара. Испан хакимиятенең сәясәте Нидерланд халкының бар¬ лык катлауларына зыян сала. Сәясәтчеләрнең чит ил идарә¬ челәре булуы милли изү дип характерлана. Габсбурглар сәя¬ 130
сәтеннән ризасызлык шәһәр ярлыларының баш күтәрүендә дә, протестантлар тәгълиматы таралуда да чагылыш таба. 50 нче еллар азагыннан кальвинизм кинәт көчәеп китә, бу бигрәк тә икътисади үсеш алган, байлар күп яшәгән шәһәрләрдә күренә. 1562 елда меңләгән кеше, төнлә белән шәһәр читендәге урманнарга җыелып, кальвинистларны тыңлый. Күбесе корал¬ ланып килә. Кайвакыт турыдан-туры каршылык күрсәтү оч¬ раклары була: төрмәләргә һөҗүм итеп, еретик дип хөкем ител¬ гәннәрне иреккә чыгаралар. Филипп II, эшнең восстаниегә барганын күреп, Нидерландка Испания гаскәрләрен кертә. «Коры таякка калганчы корольгә тугрылыклы». Испан хакимиятеннән Нидерланд аксөякләре дә риза бул¬ мый. Атаклы дворяннарны король илне идарә итүдән чит¬ ләштерә, вак дворяннарны армиягә алмый башлый. Дворян¬ нар иң яхшы урыннар испанлыларга күчеп бетәр дип курка. Ш Дворяннар принц Оранский, граф Эгмонт һәм адми¬ рал Горннар җитәкләгән союзга берләшә. Алар ис¬ пан гаскәрләрен чыгаруны, Генераль штатларны чакыруны һәм еретикларга каршы көрәш турын¬ дагы законны бетерүне таләп итәләр. 1566 елның язгы бер көнендә дворяннар делега¬ циясе үзенең таләпләрен корольгә бирү өчен Дәүләт советына тапшыра. Алар арасында гадирәк киенгән провинциаль дворяннар (кальвинистлар) да бу¬ ла. Испаннардан кемдер аларны мыскыллап гёзлар (гёз — хәерче) дип атый. Шуннан соң барлык дво¬ ряннар үзләрен шулай дип атарга карар кыла, хәер¬ че плащлары киеп, җилкә аркылы «коры таякка калганчы корольгә тугрылыклы» дип язылган сум¬ ка тагып йөри башлыйлар. Шул көннән башлап испан изүенә каршы булган һәркемне гёз дип йөртә башлыйлар. Илдә ризасызлык көчәя. Традиция, гореф-гадәтләр, дин һәм икътисадта аерма көннән көн зурая бара. Иконаларга каршы хәрәкәт. Хакимият белән сөй¬ ләшү берни дә бирми, һәм илдә халык хәрәкәте җәелә. 1566 елда илнең төньягында протестантлар католик храмнарын кулга төшерә, андагы иконаларны, изгеләр сыннарын, культ предметларын җимерә башлый. Берничә айда гына да икона 131 9*
ватучылар 5,5 мең чиркәү һәм монастырьны җимерә. Кулга төшкән акчага кораллы отрядлар төзиләр. Фетнәчеләр һәр- кайдан католик руханиларны һәм испан чиновникларын куалар. Баш күтәргән провинцияләрдәге хакимият инкви¬ зицияне тыя. Шәһәр халкы төрмәләрдән кальвинистларны азат итә, салым буенча бурыч кәгазьләрен юкка чыгара, кальвинистларга вәгазь сөйләргә рөхсәт бирүне таләп итә. Баштарак баш күтәрүчеләргә барысы да кушыла: вак һө¬ нәрчеләр, ялланып эшләүчеләр, крестьяннарның бер өлеше, бай сәүдәгәр һәм дворяннар, соңгыларының арасыннан ко¬ ралланган отряд җитәкчеләре сайлана. Ләкин фетнәнең зу¬ раюы дворяннарны куркыта, чөнки ярлылар байларның миле¬ ген бүлешү хакында да сүз алып бара башлый. Дворяннар һәм шәһәр байлары әкренләп баш күтәрүдән читләшә. Чит ил изүе һәм католик чиркәвенә каршы Нидерланд восстаниесе шулай башлана. Испания белән Нидерланд ара¬ сындагы сугыш 40 ел дәвам итәчәк. Террор чоры. Ачуы чыккан Филипп II Нидерланд¬ та тәртип урнаштыру өчен герцог Альба командалыгында армия җибәрә. Ул диктатор хокукы ала. Барлык фетнәчеләр һәм ересь юк ителергә тиеш була. Ш Герцог Альба, испан гранды һәм католик диненә фанатикларча бирелгән «тәкъва», танылган хәрби ——-= начальник була. 59 яшьлек бу хәрби Испания имин¬ леге һәм Карл V даны өчен күп тапкырлар Фран¬ циягә каршы сугыша. Замандашлары аны деспот һәм артык кире дип сурәтли. Мәрхәмәтлелекне Аль¬ ба зур кимчелек дип саный. Ул дипломат булмый, вакыйгаларның төбенә төшеп, сәбәбен эзли белми һәм, күрәсең, кирәк дип тә санамый. Ул сугыша гына белә. Җәллад балтасы белән инквизиция уча¬ гы — «тәмуг кисәүләре» өчен бердәнбер җәза чара¬ сы дип саный. 1567 елның августында Альба армиясе Брюссельгә керә. Испан гарнизоннары илнең барлык эре шәһәрләрендә урнаша, һәм алар андагы халык белән испан колонияләрендәге индеец¬ лар белән кыланган кебек кыланалар. Альба «Фетнәләр буенча совет» төзи. Аны икенче төрле «Канлы совет» дип йөртәләр. Ике ел эчендә аның хөкеме белән 8 меңнән артык кеше җәза¬ 132
лап үтерелә, әле бу саннарга башка җә¬ за төрләре керми. Дворяннарны өрке¬ тергә теләп, Альба дворян җитәкчеләре Эгмонт һәм Горнның башларын чап¬ тыра. Әләкчелек чәчәк ата — әләкчегә учакта яндырылган еретик мөлкәтенең бер өлеше тия, ләкин төп байлык испан казнасына китә. Альба үзенең корольгә җибәргән хатында: «Мин хәзер бай җи¬ наятьчеләрне кулга алам һәм штраф Герцог Альба салам. Аннары җинаятьче шәһәрләр белән шөгыльләнәчәкмен. Шулай итеп, Сез Галиҗәнап сандыгына шактый мул сумма керәчәк»,— дип яза. Күргәнегезчә, Альба үткәргән террор ересьне бетерүне генә түгел, испан казнасын баету максатын да күз уңында тота. Ләкин бу конфискацияләр генә аз була, һәм Альба Нидер¬ ландта испан салым системасын кертергә уйлый. Бусы инде илне законлы талау була. Товар саткан һәркем кеременең 10 процентын салым итеп түли. Сәүдә үскән илдә куллану¬ чыга килеп кергәнче кырыкмаса-кырык кулдан узган һәр товардан шуның кадәр акча алу — бу инде чын мәгънәсендә бөлгенлеккә төшү була. Ләкин Альба: «Алла һәм король өчен «Канлы совет» үлем карарлары чыгара 133
Вильгельм Оранский ярлы, хәтта бөлгән ил яхшырак. Аны чәчәк аткан, бай килеш сатана һәм еретикларга биреп булмый бит»,— ди. Нәтиҗәдә сәүдә туктый, азык-төлек сату да күпкә кими. Кайбер шәһәрләр¬ дә ачлык башлана. Акчалары булган меңнәрчә кеше илдән Англиягә, Гер¬ маниягә, ярлылар урманнарга кача. Урман һәм диңгез гёзлары. Альба террорына каршы гади халык күтәрелә. Алар урманнарга, тау итәк¬ ләренә качып, испаннарга каршы партизан сугышы алып баралар. Партизаннар үзләрен «урман гёзлары» дип атый. Арбалетлар, кылыч, чалгы, сәнәкләр белән коралланып, вак сәүдәгәрләр һәм крестьяннар испаннарның вак отрядларын тар-мар итәләр. Голландия һәм Зеландиянең төньягындагы балыкчылар һәм диңгезчеләр диңгез гёзлары булып китә. Кечерәк кенә, әмма тиз йөрешле судноларына утырып, гёзлар испаннар белән диңгездә дә сугышалар. Алар сәүдә юлла¬ рында испан корабларына һөҗүм ясыйлар, яр буенда кече¬ рәк отрядларны юк итәләр. Бервакыт диңгез гёзлары Испа¬ ниянең акча һәм кыйммәтле әйберләр төялгән 46 корабын, икенче тапкыр 30 суднолы кәрванны кулга төшерәләр. Испания-Нидерланд сугышы. 1572 елда Нидерланд белән Испания арасында чын сугыш башланып китә. Азат¬ лык сугышының җитәкчесе принц Вильгельм Оранский була. Принц Вильгельм Оранский (1533—1584) Герма¬ ниядә кенәз Нассау гаиләсендә туа. Нидерланд билә¬ мәләрен ул васыять буенча абзасыннан ала. Голлан¬ диянең бәйсез кенәзе булу теләге аны сәяси көрәшкә китерә. Вильгельм Оранский үзен кальвинист дип исәпли, ләкин аның Реформациягә катнашуын чир¬ кәү җирләрен һәм француз гугенотларыннан, немец протестантларыннан һәм инглиз хөкүмәтеннән яр¬ дәм алу теләге белән дә аңлатырга мөмкин. Ул ях¬ шы дипломат була. Вильгельм Оранский үз планна¬ ры белән бик уртаклашмый, бәлки шуңадыр, аны Мыштым дип атыйлар. Принц революция яклы булмый, Испания белән компромисска керү өчен бик күп сөйләшүләр алып бара, ләкин теләгенә ирешә 134
алмый. Альба терроры вакытында Оранский Гер¬ маниягә кача һәм шуннан торып испаннарга каршы яллы армияне җитәкли. Башта Альба диңгез гёзларына әллә ни игътибар итми. Бу хата була. 1572 елның апрелендә диңгез гёзлары Зеландия утрауларының берсендә урнашкан Бриль портын кулга төше¬ рәләр. Бу шәһәр төньяктагы баш күтәрүчеләрнең терәк пунк¬ тына әверелә. Испаннар белән көрәшергә теләгән һәркем Брильгә килә. Диңгез гёзларына меңләгән вак һөнәрче, эшче һәм матрослар кушыла. Көрәшкә башка провинцияләр дә күтәрелә. Шул елның җәендә җыелган Генераль штатлар Вильгельм Оранскийны Голландия һәм Зеландиянең ида¬ рәчесе итеп сайлап куялар. 1572 елның көзендә Альба баш күтәргән провинцияләргә киң һөҗүм оештыра. Испан гаскәрләре ярты ел буена Хар¬ лем шәһәрен камап тора, бу аларга кыйммәткә төшә — 12 мең яралы һәм мәет. Шәһәрне алгач, испаннар аның бөтен гарни¬ зонын юк итәләр, ә халыктан зур контрибуция түләтәләр. Альба берничә җиңү яуласа да, Филипп II аннан риза бул¬ мый. Сугыш озакка сузыла. 1573 елда король Альбаны Испа¬ ниягә чакыртып ала, аны алыштырган наместниклар ташла¬ малар ясауны сорыйлар, ләкин король үз сүзендә кала һәм компромисска бармый. Лейден шәһәрен саклау Нидерланд кешеләренең испан¬ нарга каршы героик көрәш эпизоды була. Шәһәр халкы, бер Голландиядә дар агачлары. Борссум гравюрасы. XVI гасыр 135
елга якын (1573 ел ахырыннан 1574 елның көзенә кадәр) камалышта торса да, бирешми. Шәһәрне саклаучыларның хәле көннән-көн авырлаша, ачлык һәм эпидемия башлана. Голландия провинциясе штатлары польдерларда (диңгез ти¬ гезлегеннән түбән) урнашкан җирләрне суга батырырга карар кыла. Шәһәрне дошманга бирмәс өчен, шулкадәр авырлык белән төзелгән плотиналарны җимерәләр, илне диңгездән саклап торучы шлюзларны ачалар. Су шәһәр читенә кадәр килеп җитә. Гёзлар диңгез ягыннан блокаданы өзәләр һәм шәһәр халкына азык-төлек китерәләр. Испан гаскәрләре, су басудан куркып, бөтен әйберләрен ташлап кача. Испан казнасында акча булмагач, ялланганнар хезмәт хакы ала алмый. Алар котырынып илне талый башлый. Антвер¬ пенны кулга төшереп, коточкыч кырылыш оештыралар. 7 меңләп шәһәр халкы үлә. Католикларны да аямыйлар. Ис¬ паннар 500 ләп йортны яндыралар. Бай шәһәр бөлә, көлгә кала. Антверпен берничә дистә еллар буе рәтләнә алмый. Ш Испаннарның вәхшилеге шулкадәр көчле нәфрәт тудыра ки, Нидерландның көньяк провинцияләре дә, төньяк провинцияләр белән килешеп, сугыш башлый. Ләкин алар сугышта озак катнашмый. Көньякта протестантлар күп булмый, ә католик диндәге дворяннарны Филипп II үз ягына аудара, пенсияләр, яхшы урыннар өләшә. 1579 елда көньяк провинцияләр берләшәләр һәм испан короленә буй¬ сынуларын белдерәләр. Республика барлыкка килү. Шул ук 1579 елда җи¬ де төньяк провинция (халкының яртысы протестантлар бу¬ ла) Утрехт шәһәрендә униягә — бердәм дәүләт төзү турын¬ да килешүгә кул куялар. Шул документка кул куйган көннән алып хәзерге Голландия тарихы башлана. Нидерланд икегә бүленеп кала. Нидерландның төньягында бәйсез дәүләт бар¬ лыкка килә. 1581 елда берләшкән провинцияләрнең Гене¬ раль штатлары Филипп II не төшерүләре турында белдерә¬ ләр. Яшь дәүләтнең штатгальтеры итеп Вильгельм Оранский сайлана. Тагын берничә елдан соң, 1588 елда, җиде провинция Берләшкән провинцияләр Республикасын төзи. Кальвинизм дәүләт дине булып кала. Ә яңа дәүләт, төньяктагы иң зур провинция исеме белән, Голландия дип йөртелә башлый. 136
Амстердамдагы Ост-Индия компаниясенең кораблар верфе һәм пакгаузы. Я. Мульдер эстампы. 1700 ел Испания белән сугыш озак еллар дәвам итә әле. Бары тик берничә авыр җиңелүдән соң гына испан наместнигы 1609 ел¬ да Голландия белән солых төзи һәм аның бәйсезлеген таный. Килешү нигезендә Амстердамның көндәше Антверпен шәһә¬ рендә диңгез сәүдәсе тыела. Чиркәү реформациясе һәм испан хакимлегенә каршы милли-азатлык көрәше нәтиҗәсендә Нидерландның төнь¬ ягында мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә. Аның идарә итү формасы — республика. Голландия республикасында хакимияткә капиталистик эшмәкәрлек белән шөгыль¬ ләнүче кешеләр — купецлар, мануфактура хуҗалары һәм яңа дворяннар килә. Илдә дин иреге яулана. Тамырдан үзгәрешләр булган киртәләрне юкка чыгара, җәмгыять¬ нең рухи һәм икътисади үсешенә юл ача. Тамырдан үзгәрешләр алып килгән, иске тәртипләрне җимергән процессның революция дип аталганын сез беләсез инде. Күп галимнәр Нидерландта XVI гасырның икенче ярты¬ сы — XVII гасыр башында булган вакыйгаларны беренче буржуаз революция — яңа чор революциясе дип исәпли, чөнки хакимияткә буржуазия килә. 137
Амстердам. Балык базары, Ратуша, җәмәгать үлчәве. Райт һәм Шутц эстампы. 1797 ел Революция Голландияне Европада икътисади яктан иң алга киткән ил итә. Промышленность чәчәк ата. Суднолар төзүдә уңышлар аеруча зур була — илнең верфьләрендә 1000 тонна су сыешлы зур суднолар төзелә (Петр I юкка гына Голландиягә кораблар төзүне өйрәнергә килми бит). XVII га¬ сыр уртасында Голландия флоты Англия һәм Франция (бергә алганда) флотларыннан ике тапкырга өстен була. XVII гасырда Россия белән сәүдә итү Голландия өчен зур роль уйный. Испан агентының яшертен язуында: «Игътибарга алу мө¬ һим: голландлар алып бара торган зур сәүдә — төньяк белән сәүдә, ә иң зурысы һәм озак елларга исәпләнгәне — Московия белән сәүдә»,— диелә. Икътисади тормышның үзәге Амстердам була. Биредә Европаның иң дәрәҗәле банк һәм биржалары урнашкан. Голландия диңгез сәүдә юлларында зур йогынты яулый, һәм бу хәл аны Англия белән көндәшлеккә китерә. ?1. Нидерландның географик һәм икътисади хәле турында сөй¬ ләгез. Ни өчен бу илне «Габсбурглар таҗындагы энҗе» дип ата¬ ганнар? 2. Голландиядә шундый әйтем була: «Алла диңгезне ясаган, ә голландлар — диңгез ярларын». Сез моны ничек аңлый¬ сыз? 3. Нидерландта кальвинизм таралуны нәрсә белән аңла¬ тасыз? 4. Дәфтәрегездә «Нидерландның Испаниягә каршы алып барган азатлык сугышының сәбәпләре» дигән сорауга җавап планы төзегез. 5. Икона ватучылар хәрәкәте турында сөйләгез. Моны испан идарәчеләренә каршы сугышның башы дип әйтергә мөмкинме? Фикер алышыгыз. 6. Дәфтәрегездә «Испан-Нидерланд сугышының төп вакыйгалары» дигән таблица төзегез. 7. Испан- 138
нидерланд сугышының нәтиҗәләре турында сөйләгез. 8. Испа¬ нияне җиңүнең Голландия өчен нинди әһәмияте була? 9. Гёз, штатгальтер, уния, революция терминнарының мәгънәсен аңла¬ тыгыз. Документлар Филипп II не бәреп төшерү турындагы акт (Өземтәләр) Халык император өчен түгел, ә император халык өчен, чөнки халыксыз император да булмас иде. Патша үзенең халкы белән закон һәм гаделлек нигезендә идарә итү өчен яши... Әгәр ул халыкны коллар урынына күрә икән, ул патша булудан туктап, тиран була. Һәм халык... Генераль штаттагы вәкилләре кабул иткән закон нигезендә аны алып ташлый ала. § 16. Парламент корольгә каршы. Англиядә революция __ Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Нәрсә ул абсолютизм? Абсолютизм билгеләре XVI гасыр азагы — XVII гасыр башында Англиядә ничек чагыла? Англия XVII гасыр азагында Европада парламент монархиясе урнашкан беренче ил була. Парламент монар¬ хиясе — югары хакимият парламентныкы булган дәүләт строе. Ләкин моның өчен ике революция кичерергә туры килә. Беренчесе гражданнар сугышы формасында булса, икенчесе кан коюларсыз гына үтә. Англия революция алдыннан. XVI гасыр Англия өчен бик уңышлы тәмамлана: промышленность үсә, диңгез сәүдәсе чәчәк ата. «Җиңелмәс армадамны тар-мар иткәч, ил көчле диңгез державасына, «диңгезләр патшасы»на әйләнә. Америкада беренче колония — Виргиниягә нигез салына, Ост- Индия компаниясе төзелә, Лондонда биржа ачыла. Сәнгать һәм фән өлкәсендә дә уңышлар була: Бэкон белән Шекспир исемнәре бөтен дөньяга таныла. Җир эшкәртүче күп дворяннар (джентри) һәм сәүдәгәрләр байлыклары буенча хәтта лордлар белән ярыша. Илдә Кальвин тәгълиматына иярүчеләр — пуританнар арта. Алар англикан чиркәвен артык бай, зиннәтле гыйбадәт- 139
Төньяклылар җиңә. Зур португал корабына 1602 елның 16 октябрендә ачык диңгездә Малакка тирәсендә кечерәк голланд һәм инглиз җилкәнле кораблары һөҗүм итә ләрдән арындыруны, епископ вазифаларын бетерүне таләп итәләр. Епископлар Аллага түгел, корольгә хезмәт итәләр, дигән гаеп ташлыйлар. Пуритан һәм аның хатыны Пуританнар арасында яңа дворян вәкилләре, бай сәүдәгәрләр, осталар, мануфактура хуҗалары, таза тормыш¬ лы крестьяннар күп була. Бу кешеләр акчаны саный белә. Чиркәү салымна¬ ры халыкны да алҗыта. Ризасызлык белдерүчеләр: «Безгә арзанлы чиркәү кирәк»,— диләр. Пуританнар Изге Ки¬ тапны бик яхшылап өйрәнәләр, Алла сүзләрен аңларга тырашалар, аның за¬ коннарын хөрмәтләп үтиләр. Күпләр корольләрнең Алла тарафыннан сай¬ лануына да ышана, ләкин бу хакимият инглиз закон һәм тардицияләренә тая¬ 140
нып эш итсә һәм парламент белән исәпләшсә генә илаһи хакимият була дип исәплиләр. Алар парламентның да Алла кушуы буенча төзелгәненә ихлас ышаналар. Пуританнар этикасы һәм яшәү рәвеше. Тышкы дөнья гына түгел, кешенең эчке дөньясы да үзгәрә. Үз көч¬ ләренә ышанганнар яхшылык белән начарлыкның асылын аңларга тырышалар. Ш Библияне инглиз теленә тәрҗемә итү һәм гыйбадәт кылуны ана телендә алып бару Изге Китап белән кызыксыну уята. Изге Павел соборына Библияне тыңларга кеше күпләп җыела. Кичләрен аны гаи¬ ләдә укыйлар. Нигездә ул гади инглиз укый ала торган бердәнбер әдәби әсәр була. Аның текстыннан гыйбарәләр халык сөйләменә күчә. Пуританлык кешенең үз-үзен тотышына да йогын¬ ты ясый. Пуританның төп сыйфаты — аның җавап¬ лылык хисе. Алар җәмгыятьтә үз-үзләрен тыйнак тоталар, тыенкы яшиләр, иртән иртүк торалар һәм беркайчан да эшсез утырмыйлар. Мондый дини яшәү рәвеше эшмәкәрләргә генә түгел, үзләрен на¬ муслы хезмәт белән туендыручы һәркемгә хас була. Хезмәткә хөрмәт шулай итеп Алла алдындагы, үзең һәм кешеләр алдындагы бурыч буларак формалаша. Хезмәт белән сакчыллыктан гыйбарәт тормыш рәве¬ ше барлыкка килә. Пуританнарның идеалы: «Бай булып үлү өчен ярлы булып яшәргә кирәк». Алар арасында шундый мәкаль дә йөргән: «Акчаңны нәрсәгә тотканыңны әйт — мин синең кемлегеңне әйтермен». Революциянең сәбәпләре. Еллар уза, Яков I нең парламент белән каршылыгы тирәнәя бара: король шәхсән үзе генә идарә итәргә тели. Аның икътисади сәясәте дә риза¬ сызлык тудыра: иске цех системасын яклау, аерым шәхес¬ ләргә, компанияләргә кайбер товарларны җитештерү һәм сәүдә итүгә махсус хокуклар сату, чөнки бу ирекле базар законнарын бозуга китерә. Парламентка корольнең пури- таннарны эзәрлекли торган дини сәясәте дә ошамый. Яков I епископ вазифаларын бетерүгә каршы була. «Епископлар юк икән — король дә юк», ди ул. Эзәрлекләүләрдән туйган пури- 141
таннар, бар булган малларын сатып, «хорафатларда катып калган» илләрен ташларга һәм кырыс Төньяк Амери¬ кага чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Алар анда король һәм чиркәүдән коты¬ лырга өметләнәләр. Яков I нең тышкы сәясәте дә риза¬ сызлык тудыра. Колонияләр яулауда Англиянең көндәше католик динле Ис¬ пания була. Инглиз җәмгыяте король¬ дән бу дошман белән көрәш көтә, ә ул 10 ел дәвамында Испания белән союз төзергә тырыша. Король яраннары һәм чиновникларның казна талавын, ришвәтчелекнең киң таралуын да инглизләр күреп тора. Барысы да — корольдән алып җәмәгать судьясына кадәр — ришвәт ала. Тик аның күләме генә төрлечә була. Карл I. Тормыш үзгәрешләр таләп итә. 1625 елда Яков I үлә. Аның варисы — 25 яшьлек принц Уэльский Карл король була (Карл I. 1625—1649). Инглиз җәмгыяте яңа корольдән үзгәрешләр, идарә өлкәсендә реформа, чинов¬ никлар хакимиятен киметүне көтә. m Замандашлары әйтүенчә, Карл I матур кеше була, спорт белән шөгыльләнә, үз-үзен тотышы, ягымлы сөйләшүе башта аңа популярлык алып килә. Ләкин тора-бара корольнең мин-минлеге, кинәт кызып китүе, дуамал холкы, икейөзлелеге халыкны сагаер¬ га мәҗбүр итә. Карлга шикләнеп карау ул Людовик XIII нең сеңлесе, француз принцессасы, католик динен тотучы Генриетта-Мариягә өйләнгәч тагын да көчәя. Англия королевасы булып алгач, ул король сараенда католикларның гыйбадәт кылуын тәр¬ типкә кертә. Генриетта-Мария йомшак Карл I не үз йогынтысына буйсындыра. Шулай итеп, реформа¬ ларның зарурлыгы Карлның шәхси сыйфатларына килеп төртелә: аның дәүләти фикерләве дә, киле¬ шүләргә барырлык зирәк акылы да булмый. 1628 елда парламент, хөкүмәтнең кыенлыкларыннан фай¬ даланып — ул Франция, Испания һәм Австрия белән берь¬ 142
юлы сугыш алып бара — корольне «хокук турында петиция»гә кул куярга мәҗбүр итә. Петициядә парламент хокукларын их¬ тирам итү таләбе һәм суд рөхсәтеннән башка кулга алуларны законсыз дип тану хакында сүз бара. Карл I «Петиция»не боза башлауга, парламент дөрләп кабына. Шуннан соң король пар¬ ламентны тарата һәм 11 ел дәвамында аны чакырмый. Революциянең башлануы — Озак парламентны чакыру. 1640 ел башына казна бушап кала, ә бу вакытта Англиягә каршы Шотландия сугыш башлый. Сәбәбе — анг¬ ликан епископлар халыкны көчләп англикан чиркәвечә гый¬ бадәт кылдыра башлыйлар. Сугыш өчен акча кирәк, һәм Карл I парламент чакырырга мәҗбүр була. Ул тарихка Озак парламент исеме белән кереп кала, чөнки 12 ел буена тара¬ тылмый. Бу вакыйга революциянең башлануы була. Парламент (күпчелек депутатлар пуританнар була) бер¬ ничә мөһим реформа үткәрә: башкача фикер йөртүчеләрне эзәрлекли торган король судын юкка чыгара, епископ цен¬ зурасын һәм полицияне тыя. Общиналар палатасын бары тик палата рөхсәте белән генә таратырга мөмкин, дигән закон кабул итә; парламентка салымнарны үзе билгеләү хокукы бирелә; парламент өч елга бер тапкырдан да ким җыелмаска тиеш була һ. б. Озак парламент реформалары абсолютизмга каршы юнәл¬ дерелгән була, король хакимияте закон һәм парламент тара¬ фыннан чикләнә. Ләкин Карл I компромисска бармый, 1642 елның гыйн¬ варында, фетнәче парламент җитәкчеләрен кулга алырга маташу уңышсыз тәмамланганнан соң, король Лондоннан илнең төньягына кача, ул анда эре җирбиләүчеләр ярдәменә өметләнә. Король белән парламент арасында гражданнар сугышы башлана. Король һәм парламент арасында гражданнар су¬ гышы. 1642 елның август ахырында кичкырын Карл I Нот- тингемдагы замок түбәсендә король байрагын күтәрә. Бу — король үзенең вассалларын бурычларын үтәргә чакыра дигән сүз була. Барабаннар дөңгерди, трубалар кычкырта, һәм ан- да-санда җыелган тамашачылар төркеме, баш киемнәрен югары чөеп: «Яшәсен король!» «Йомры башларны1 дар ага- 1 «Йомры башлар» — аксөякләр мыскыллап гади халыкны шу¬ лай дип йөртә, чөнки укучы һәм мастер өйрәнчекләре чәчләрен кыска йөртә торган була. 143
чына!» — дип кычкыралар. Ләкин шә¬ һәр нигездә битараф кала. Кешеләр бәла-каза буласын сизенәләр. Бер атна үткәч байракны җил алып ата, моны да начарга юрыйлар. Англия ике дошман лагерьга бүленә: король яклылар — кавалерлар1 һәм парламент яклылар — «йомры башлар». Артта калганрак төньяк һәм көн¬ батыш графлыклар король байрагы астына керә, девизлары — «Алла һәм король Карл өчен!» Икътисади яктан алга киткән көньяк-көнчыгыш парламентны яклый. Хәрби хәрәкәтләр башта парламентка җиңү китерми, чөнки король армиясендә хәрби сәнгатьне яхшырак белгән күпчелек дворяннар хезмәт итә. Моннан тыш, парламент җитәкчеләре король белән килешү өметен югалтмый, һәм сугыш ничектер кыюсыз бара. Шулай да 1645 ел башында общиналар пала¬ тасы, бердәм гаскәр оештырып, парламент армиясен ныгыту чарасын күрә, яңа типтагы армия шулай туа. Бу армия ни¬ гездә иреклеләрдән —крестьяннар, вак һөнәрчеләр, ману¬ фактура эшчеләреннән тора. Бу армиядә офицер булу өчен дворян чины һич тә кирәк булмый. Итекче Хьюстон, олаучы Прайд, казан ясау остасы Фокс һ. б. полковник була. Күп офицерлар — яңа гына мыек чыккан яшьләр. Армия үзен «корольлекне тираниядән азат итүче» дип саный. Бу армияне төзүче Оливер Кромвель (1599—1658) була, соңыннан ул генерал-лейтенант дәрәҗәсен ала. Ш Оливер Кромвель пуритан авыл дворяны гаилә¬ сендә туа, алар буш вакытларында чиркәүгә йөриләр, Библия укыйлар. Яшь Кромвель Лондонда хокук нигезләрен өйрәнә, аннары өенә кайтып хуҗалык эшләренә керешә. 1628 ел аның язмышын кинәт үзгәртә — ул парламентка сайлана. 1640 елда Озак парламент ачылгач, депутатлар арасында Оливер Кромвельнең тәвәккәл фигурасы күренә. Кромвель- 1 «Кавалерлар» — халык аксөякләрне челтәр яка, купшы парик һәм ефәк, бәрхет киемнәре өчен шулай атый. 144
дә сәяси көрәшчегә кирәкле сыйфатлар ачыла, ул менә дигән оештыручы һәм полководец булып чыга. 1642 елның көзендә Кромвель үз фикердәшләрен¬ нән тупланган, 60 кавалеристтан торган отрядны җитәкли. Тора-бара шушы бәләкәй төркемнән атак¬ лы кавалерия отряды үсеп чыга, аларны «тимер кабырга»лар дип йөртәләр. Кромвель солдатлары чыдам һәм тәртипле була, алар яңа армиянең үзә¬ генә әверелә. (1643 ел ахырына кавалериядә 1100 кылыч исәпләнә.) Сугышка керер алдыннан Кром¬ вель һәрвакыт дога укый, ә аннан соң: «Аллага ышан, ләкин дарыңны коры тот»,— дияргә ярата. Кромвельнең күпчелек солдатлары пуритан булалар һәм сугышка псалом укып керәләр. Составында Кромвель кавалериясе булган парламент армиясе 1645 елның 14 июнендә Нейзби авылы тирәсендә ка¬ ты сугыштан соң король армиясен җиңә. Карл I, ә аның ар¬ тыннан бөтен армия кача. Җиңүчеләр кулына бөтен артил¬ лерия һәм хәрби кирәк-ярак, шулай ук корольнең яшерен хатлары эләгә. Шул язмалардан күренгәнчә, Карл I ирланд католиклары һәм Франция короленнән парламентка каршы Кромвель король имәнен кистерә 145 10 4-75
ярдәм сораганы билгеле була. Король чит кеше киемендә Шотландиягә кача. Парламент реформалары. «Кавалерлар» армиясен тар-мар итү күпчелек депутатлары пуританнардан торган парламентка мөһим реформалар үткәрергә мөмкинлек бирә: җирбиләүче дворяннарны король файдасына китә торган феодаль салымнардан азат итәләр, җир аларның милке бу¬ лып кала, сәүдәгәрләргә сәүдә итү өчен рөхсәт язуы сатып алу кирәклеге бетә, чиркәү парламентка буйсындырыла, ә король, аның яраннары һәм епископларның җирләре тар¬ тып алына. Ләкин крестьяннарга җир бирелми, алар аның белән элеккечә вакытлы гына файдаланалар, җирбиләүчеләр файдасына йөкләмәләр дә элеккечә кала. Парламент Карл I белән килешү юлларын эзли, корольдән бары тик парламент кабул иткән реформаларны һәм пуритан чиркәвенең өстенлеген тануы гына сорала. Ләкин моның белән армиядә хезмәт иткән пуританнар ризалашмый, алар дин иреге һәм король хакимиятен чикләүне таләп итәләр. Нейзби янындагы җиңелүдән соң Карл I шотландлар янында озак тоткарланмый — тегеләр әсирне чынлыкта пар¬ ламентка саталар. 1647 елның кышында корольне сак астын¬ да замокка урнаштыралар. Характеры һәм карашларына тугры калып, Карл I парламент белән килешүгә бармый. Ул арада армия солдатлары «Карл Стюарт Канечкечне коелган кан, Алла эшенә һәм халыкка китергән зыяны өчен» җавапка тартуны сорыйлар. Шушы шартларда армия пар¬ ламентны чистарта башлый — аннан урталыкны яклаучы пуританнарны куа (операция белән полковник Прайд җи¬ тәкчелек иткәнгә, аны «Прайд чистартуы» дип атыйлар). Калган депутатлар армия таләпләре белән ризалаша. Король¬ не хөкем итү өчен 150 кешедән торган гадәттән тыш суд бил¬ геләнә. Корольгә хөкем 1649 елның 20 гыйнварында башлана. Кара күлмәктән, 12 солдат сагы астындагы король, судның законсыз икәнлегенә ишарәләп, эшләпәсен салмый. Ул үзен бик һавалы тота, бернинди компромисска бармый. Берничә көн ярсу чыгышлардан соң корольне гаепле дип табалар һәм, «тиран, хыянәтче, үтерүче, дәүләт дошманы» буларак, үлем җәзасына хөкем итәләр. Прокурор Кук: «Ул үләргә тиеш, ә аның белән бергә монархия дә үләргә тиеш»,— дип белдерә. 146
Карл I Стюартны җәзалау 1649 елның 30 гыйнварында Карл I Стюарт сараеннан алып җәза урынына кадәр җәяү, юлда солдатлар белән сөйләшә-сөйләшә килә. Соңгы сүзендә, эшафоттан торып, ул үзенең подданныйларын король белән бергә илне ида¬ рә итәргә теләүләрендә гаепли. Аның үз-үзен тотышында үкенү дә, курку хисе дә булмый. Үлеменә берничә минут калганда да Карл абсолют монархия системасын яклавын дәвам итә. Армия куанып бетә алмый, ләкин ил тулаем алганда мон¬ дый хәлгә әзер булмый. Җәза вакытында бик күпләр ихластан корольне кызганып елый. Корольне җәзалап үтерү хәбәре Европаның король сарай¬ ларын куркуга төшерә. Республика төзү. 1649 елның 17 мартында пар¬ ламент акты белән король хакимияте, «кирәксез, артык йөк һәм халык мәнфәгатьләре өчен куркыныч» буларак, бетерелә. Ике көннән бу язмышны лордлар палатасы да үзендә татый. 1649 елның маенда Англияне республика дип игълан итә¬ ләр. Хакимияткә бай сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр һәм яңа дво¬ ряннар килә. Бөтен закон чыгару хакимияте общиналар па- 147 10*
Районы крестьянских выступлений в 1641-1643 гг. Территории, находившиеся к концу 1645 г.: Районы крупнейших крестьянских выступлений в начале 50-х годов под властью парламента Земли, оставшиеся у ирландских землевладельцев после завоева¬ ния Ирландии в 1652 г. Англия буржуаз революция вакытында латасы йөзендә бер палаталы парламентка күчә, аның әгъза¬ лары үзләрен «Англия иреген» саклаучылар дип йөртәләр. Башкарма хакимиятне 41 кешедән торган советка бирәләр, аны Оливер Кромвель җитәкчелегендәге югары дәрәҗәле хәрбиләр җитәкли. Ләкин шәһәр ярлылары һәм крестьян¬ нарның тормышы үзгәрми диярлек. Король белән парламент арасындагы гражданнар сугы¬ шы пуританнарның җиңүе белән тәмамлана. Карл I җәза¬ лап үтерелә, Англиядә абсолютизм бетерелә. Парламент илне республика дип игълан итә. 148
? 1. Пуританнар кемнәр алар? Аларның тәгълиматы нинди һәм ул кешенең яшәү рәвешенә ничек тәэсир итә? 2. Дәфтәрегездә «Англиядәге революциянең сәбәпләре» дигән сорауга җавап пла¬ нын эшләгез. 3. Англиядә революция һәм гражданнар сугышы башлануга китергән вакыйгалар турында сөйләгез. 4. Нинди көчләр корольне яклый, ниндиләре — парламентны? 5. Парла¬ мент армиясенең король армиясен җиңүен ничек аңлатасыз? 6. «Англия революциясе» дигән темага календарь төзи башлагыз. 7. «Озак парламент реформалары» дигән темага таблица төзегез. Ел Реформаның эчтәлеге Реформаның әһәмияте 8. Ничек уйлыйсыз, революциянең җиңүе өчен корольне җәза¬ лау кирәк идеме? Үз фикерегезне дәлилләгез. 9. Пуританнар, «йомры башлар», «кавалерлар», парламент монархиясе, компро¬ мисс терминнарын аңлатыгыз. gggt; Документлар Бөек ремонстрация1 (Өземтәләр) 1641 елның ноябрендә, инде илдә башланган революция шартларында, парламент «Бөек ремонстрация» дигән исемдәге 204 маддәдән торган документ кабул итә. Барлык бу бәхетсезлекләрнең тамырын без корольлекнең динен һәм судын тотып тора торган төп законнарны һәм идарә итү принципларын какшатуда күрәбез... 20. Диңгезләрне саклау сылтавы белән кораб акчаларын суыра торган тагын бер талау ысулы кертелде. Гәрчә под¬ данныйлар елына 700 мең фунт стерлинг түләсәләр дә, сәүдә¬ гәрләр төрек пиратлары һөҗүм иткәч шулкадәр яклаучысыз калды, Галиҗәнапләрнең меңләгән подданные әсирлеккә төш¬ те, күп корабларның кыйммәтле йөге таланды. Әсирләр хәзер дә коллыкта интегә... 31. Сөрү җирләренең көтүлекләргә әйләндерелүе... под¬ данныйлар кесәсен күп миллионнарга чистартты... 43. Канцлер суды, казначейлар суды, феодаль салымнар җыю палатасы, шулай ук башка инглиз судлары үз юрисдикция¬ ләренең2 чиген арттыралар... 1 Ремонстрация — каршы килү, протест. 2 Юрисдикция — суд ясау хокукы; әлеге дәүләт органының вәка- ләтләр өлкәсе. 149
54. Һәм бу күпме кешеләргә газап һәм борчу китерде. Бөл¬ генлеккә төшмәс өчен корольлектән качып киттеләр, берәү¬ ләр Яңа Англиягә һәм Американың башка җирләренә, кай¬ берләре Голландиягә... 55. Алар анда үзләренең постау мануфактураларын да күчерде. Бу исә зур югалту булды, чөнки постау сәүдәсенә китереп сукты, ә сәүдәнең бу төре зур керем чыганагы һәм милли горурлык иде... 120. ...Ул явызлыкларның тамыры йолкып алынды, король Галиҗәнапләре дәгъвалаган хакимият шундый иде. Парламент ризалыгыннан башка подданныйлар милегеннән салым алу законга каршы килә. Ике палатаның килешүе, шулай ук пар¬ ламент акты нигезендә бу шулай дип бәяләнде дә... 130. Яшерен советның вәкаләтләре чамадан ашкан, һәм алардан явызларча файдалану шулкадәр гадәти хәлгә әйләнгән ки, җәмәгать иреген буа торган андый чаралар киләчәктә тормышка ашмаячак... 132. Епископларның чикләнмәгән хакимияте һәм аларның суды югары комиссия күрсәтмәләре нигезендә бетерелде... 140. Судларны җайга салу, тәртипкә китерү һәм суд эшен¬ дәге кыйммәтчелекне бетерү... 197. Король Галиҗәнапләре, ике палатаның да үтенечләрен искә алып, советниклар, илчеләр һәм биредә, һәм чит илләрдә аларның эшләренә булышучы башка хезмәткәрләрне бил¬ геләсен өчен ... парламент аларга ышаныч белдерә... Бу документның барлыкка килүенә нәрсәләр сәбәпче булган? «Бөек ремонстрация» авторларының таләпләре Англия җәмә¬ гатьчелегенең сәяси традицияләренә туры киләме? Корольгә каршы гаепләр (Өземтәләр) Карл Стюарт, Англия короле булгач, инглиз законы нигезендә чикләнгән хакимият белән идарә итәргә, һич кенә дә башка юллар белән түгел, ант бирде. Һәм шушы җаваплы бурычын үтәргә дип, ул үз халкы файдасына, аның хокукларын, иреген саклар өчен хакимияткә килде. Ләкин ул илне үзе теләгәнчә идарә итәргә теләде. Җинаятьчел ниятләр белән үзенә чик¬ ләнмәгән хакимият алды. Кешеләрнең ирек һәм хокукларын таптап, Карл Стюарт халык белән парламентка каршы хыянәтчел вә җинаятьчел сугыш ачты... Карл Стюарт илебезнең төрле почмакларында меңнәрчә кешенең үлеменә сәбәпче булды. Алда әйтелгән барлык җинаятьчел планнар һәм гамәл¬ ләр Карл Стюартның шәхси мәнфәгатьләрен тормышка ашы¬ ру өчен эшләнә: башбаштаклык, золым, хакимият өчен... үзе өчен, гаиләсе өчен... Һәм боларның барысы да уртак мәнфә¬ 150
гатьләргә, хокук, иреккә һәм илебезнең иминлегенә каршы юнәлтелгән... Алда әйтелгәннәрдән күренә ки, Карл Стюарт рәхимсез һәм кансыз сугышларны башлаучы, рухландырып торучы, дәвам иттерүче. Шуңа күрә ул барлык хыянәтләрдә, үтерүләрдә, талауларда, шәһәрләргә килгән бәхетсезлек, бәлаләрдә гаепле. Карл I гә нинди гаепләр ташлана? Фикер алышыгыз: бу ваз¬ гыятьтә корольне үлемгә хөкем итү бердәнбер дөрес җәза бул¬ ганмы? § 17. Англиядә революция. Парламент монархиясенә юл Каршылык хәрәкәтләре. Англиянең барлык ке¬ шесе дә парламент реформаларын хупламый. Революция елларындагы ике каршылык хәрәкәтен карап үтәрбез: бер¬ се — левеллерлар (инг.— тигезләүчеләр), икенчесе диггерлар (инг.— казучылар) хәрәкәте. ШДжон Лильберн (1614—1657), Кромвель кебек үк, титулсыз дворяннар вәкиле була һәм пуритан гаи- ■ ләсендә тәрбияләнә. Гаделлеккә омтылуы аны башта абсолютизм белән, соңыннан парламент белән кө¬ рәшкә этәрә. Пуритан тәгълиматын тараткан өчен аны әле революциягә кадәр үк хөкем итәләр, төр¬ мәләрдә тоталар. Гражданнар сугышы башлануга ул парламент армиясендә капитан чинында сугыша. Ләкин Лильбернның карашлары аны парламент һәм Оливер Кромвель белән каршылыкка китерә. Лильберн нәрсә таләп итә соң? Левеллерларның төп таләбе аларның программасында күрсәтелгән (1646): король хаки¬ миятен һәм лордлар палатасын бетерү; югары хакимият об¬ щиналар палатасына бирелә; общиналар палатасы халык ал¬ дында җаваплы; парламентка сайлаулар ел саен үткәрелә; гомуми сайлау хокукы; диннәрнең бер-берсенә түземлелеге; җәмгыятьнең барлык әгъзаларының да тигезлеген тану. Менә шушы карашлары өчен левеллерлар җитәкчесе пар¬ ламент һәм Кромвель тарафыннан эзәрлекләнә. Кромвель армиядәге тигезләүчеләр восстаниесен шәхсән үзе бастыра. 151
Джон Лильберн Яңа дворяннар һәм эре эшмәкәрләр үз хакимиятләрен ныгыткач, аларны вак милек ияләренең ярдәме кызыксын¬ дырмый. Кромвель армиядән икенче төрле уйлаучыларның барысын да куа. Моның өчен парламент аңа «чын кү¬ ңелдән» рәхмәт әйтә, ә Лондон Сити байлары алтын савытлар һәм чәшкәләр бүләк итә. Кромвель әмере белән хәрбиләр Дже¬ рард Уинстенли җитәкләгән диггерлар хәрәкәтен дә бастыралар. I \ Джерард Уинстенли 1609 елда туган (үлгән елы / \ тәгаен билгеле түгел). Ул кырыс пуритан гаиләсендә тәрбияләнә, 12 яшеннән эшли башлый. Тормышын¬ да Уинстенли авыр хезмәт һәм михнәтне күп татый, һәм шуңа да ул сәяси яктан гына түгел, милекләр дә тигез булырлык җәмгыять турында хыяллана. Уинстенли халыкны, буш яткан җирләрне басып алырга, үзләштерергә, җирбиләүчеләр өчен түгел, үзләре өчен эшкәр¬ тергә чакыра. Һәм диггерлар шулай эшлиләр дә, кулларына корал түгел, көрәк һәм сабан алалар. Ярлыларның бу тыныч хәрәкәте бастырыла: аларны кулга алалар, чит кеше биләмәләренең чиген бозуда гаеплиләр. Кромвель протектораты. Ил тыныч булмый. Җир ала алмаган крестьяннар ризасызлык белдерә. Киртәләү дә¬ вам итә. Республика эшсезлек һәм кыйммәтчелекне бетерү өчен бернәрсә дә эшләми. Бу шартларда Озак парламент («Прайд чистартуы»ннан соң калган депутатлар) үзенең йогынтысын югалта. Кромвель хакимиятне үз кулына алу мөмкинлеген күрә, аңа эре милек хуҗалары ярдәм итә, чөн¬ ки алар көчле хакимият кенә тәртип урнаштырырга сәләтле икәнен аңлый. 1653 елның апрелендә Кромвель мушкетер¬ лар отряды белән парламент бинасына керә һәм депутат¬ ларны куып тарата. Озак парламент яшәүдән туктый. «Бер генә эт тә парламентны яклап өрмәде»,— дип белдерә Кром¬ вель. Ул Англия республикасының гомерлек протекторы1 була. Англиядә хәрби диктатура урнаша. 1 Протектор — яклаучы. Протекторат — башында гомерлек лорд-протектор торган идарә итү формасы. 152
Солдатлар диггерларны яулап алган җирләреннән куалар Протектор хакимияте революциягә кадәр идарә иткән Стюартлар хакимиятеннән күпкә артык була. Кромвель король сараена урнаша, ас мехыннан тегелгән мантия киеп тәхеткә утыра. «Аллам, корольне сакла!» дигән доганы «Аллам, протекторны сакла!» дигәненә алыштыралар. Ул Озак парламентның милекчеләрне яклаган барлык законнарын раслый. Тыңлаучан парламент төзүдә авызы пешкәч, про¬ тектор бу идеядән баш тарта һәм үзе генә идарә итә. Кромвель роялистлар восстаниесен рәхимсез бастыра, җитәкчеләрен эшафотка җибәрә. Элек король ягында көрәшкәннәр керем¬ нәренең 10 % ы күләмендә казнага салым түләргә тиеш була. Илне 11 округка бүләләр, аларны полиция вәкаләтләренә ия булган генерал-майорлар идарә итә. Сез инде Кромвельнең үтә дини кеше булганын беләсез, ул Кальвин тәгълиматын яклый. Кальвин Женевада эшләгәнчә, Кромвель дә дини кагыйдәләрне катгый гамәлгә кертә: як¬ шәмбе көнне эшләүне тыйган махсус указ чыгара һәм гый¬ бадәт кылырга, дини китаплар укырга куша. Пасха белән Троица бәйрәмнәре тыела. Халык бәйрәмнәре, уен-көлке, театр тамашалары — барысы да тыела. Арта барган хәерче һәм сукбайлардан котылу өчен, ул аларны үтерүче һәм талаучылар белән бергә Вест-Индиядәге колонияләргә җибәрә. 153
Колонияләр һәм диңгездә өстенлек өчен көрәш. Кромвельнең тышкы сәясәте Англиянең куәтен арттыра. 1649 елда ук ул Ирландиягә хәрби экспедицияне җитәкли. Ирландлар католик булалар, һәм Кромвель аларда «чын» дин дошманнарын, «кавалерлар» фикердәшен күрә. Ирлан¬ дия белән сугыш моңарчы күрелмәгән аяусызлык белән бара. 1653 елда «Яшел утрауны» басып алгач, җиңүчеләр ирланд җирләренең өчтән икесен, солдат һәм офицерлар хезмәтенә түләү итеп, Кромвель армиясенә өләшәләр. Солдатлар еш кына үз өлешләрен сата, һәм офицерлар эре җир биләү¬ челәргә әйләнә. Җирләрнең бер өлешен бай Лондон сәү¬ дәгәрләре һәм банкирлары сатып ала. Кромвель армиясе Шотландиягә дә бәреп керә, аның коро¬ ле итеп Карл I нең улы Карл II билгеләнгән була. Кромвель берничә бәрелештән соң аның армиясен җиңә. Король качып котыла, ә Шотландиянең король таҗын протектор дар ага¬ чына элеп куярга әмер бирә. Шул ук елларда Англия үзенең конкурентлары белән кө¬ рәш башлый. 1651 елда «Навигацион акт» (диңгезләрдә йөзү турындагы закон) басыла. Аның нигезендә чит ил товарла¬ рын Англиягә бары тик Англия суднолары яисә ул товар¬ ларны эшләп чыгарган ил суднолары гына кертергә тиеш була. Бу закон беренче чиратта Голландиягә каршы юнәл- телгән була, чөнки ул, белгәнегезчә, нигездә башка ил то¬ варлары белән сәүдә итә һәм «диңгез олаучысы» ролен үти. Голландия белән ике еллык сугыш башлана һәм 1654 елда Англия өчен уңышлы тәмамлана: Голландия «Навигацион акт»ны таный. Англия аннары Испанияне җиңә. Ул аның Вест-Индиядәге Ямайка утравын тартып ала. Кромвельнең тышкы сәясәте Англиянең диңгездә өстенлеген һәм коло¬ ниаль куәтен ныгыта. Республика үз куәтенең югары дәрә¬ җәсенә күтәрелә. «Континент ачкычлары протекторның бил каешына эленгән»,— диләр Кромвель турында. Ш Абсолютизмның иң зур яклаучысы Людовик XIV, корольне үтергәне өчен Кромвельне гафу итмәсә дә, аның турында: «Ул Европада иң көчле кеше»,— дип әйтә. Кромвель үзенең барлык уңышларын Алла кушуы буенча эшләнгән эшләр дип аңлата һәм моңа үзе дә ышана. Ул арада протекторга 58 яшь 154
тула, аның сәламәтлеге какшый, куллары калты¬ рый, картларча авырлык белән йөри, бөтенләй дияр¬ лек яза алмый. Кромвель үзен ялгыз итеп тоя, дәү¬ ләт эшлеклеләреннән беркемгә дә ышанмый. 1658 елда протектор үлә. Аны элек-электән корольләрне күмә торган Вестминстер аббатлыгында күмәләр. Монархияне торгызу. Революциянең тәмамлануы. Кромвель үлгәннән соң илдә чуалышлар көчәя. Көчле хаки¬ мият кирәк була, һәм идарәче даирәләр монархияне тор¬ гызырга карар кылалар. 1660 елда яңадан сайланган ике палаталы парламент үтерелгән корольнең улын әтисе тәхе¬ тенә чакыра. Яңа король революция барышында урнашты¬ рылган тәртипләрне бозмаска, ягъни революциядә катнашкан кешеләрне эзәрлекләмәскә, яңа җир хуҗаларының милкен тартып алмаска, парламент белән исәпләшергә вәгъдә итәргә тиеш була. 1660 елда Карл II Стюарт Англиягә килә һәм әтисе тәхетенә утыра. Республика яшәвеннән туктый. Рево¬ люция тәмамлана. Ләкин сөрген еллары Стюартларны акылга утыртмаган, күрәсең, һәм тиздән Карл II үзенең йөкләмәләрен боза баш¬ лый. Революциядә катнашканнарны эзәрлекли, кайберлә- ренең җирләрен тартып ала, англикан чиркәве руханилары кире кайтарыла, ә пуританнар эзәрлекләнә һәм гыйбадәтләре тыела. Карл II католикларны яклый һәм үзе дә католик динен кабул итә. Король еш кына парламентны тарата һәм берничә ел дәвамында аны чакырмый. Парламент, корольнең закон бозуларын чикләү өчен, 1679 елда мөһим документ кабул итә. Аның нигезендә илнең һәрбер гражданының шәхси иреге гарантияләнә һәм шәхеснең нигезсез рәвештә кулга алынуы тыела. тШушы законга таянып, кулга алынган һәркем үзе¬ нең эшен кичекмәстән судта каралуын таләп итәргә, яисә залог биреп яки кемнеңдер җаваплылыгы бе¬ лән азат ителергә хокуклы була. Моңа кадәр, король золымы белән кулга алынып, төрмәләрдә еллар буе тикшерү һәм суд көтеп ятучылар була. Карл II не аның туганы Яков II алыштыра. Ул да Англиядә католицизм урнаштырырга һәм абсолют монарх буларак 155
идарә итәргә тели. Парламент Яков II не Англия тәхетен¬ нән алырга һәм аның урынына Голландия идарәчесе Виль¬ гельм III Оранскийны куярга карар кыла. Вильгельм һәм аның хатыны, Яков II нең кызы Мария, протестант бу¬ лалар, бу исә католицизм көчәю куркынычын бетерергә тиеш була. Парламент чакыруы буенча 1688 елның көзендә Виль¬ гельм III Оранский Англиягә килә һәм үзенең армиясе белән Лондонга юнәлә. Яков II илдән Франциягә кача. «Әйбәт революция» дип аталган бу вакыйгалар тыныч юл белән бара һәм парламент белән корольләр арасындагы бә¬ релешләргә нокта куя. XVII гасыр революцияләре тәмамлана. Англиядә шәхес хокуклары һәм парламент систе¬ масы. Вильгельм һәм Мария парламент куйган шартларда тәхеткә утыралар. Парламент Вильгельм III гә «Хокуклар ту¬ рында билль» тапшыра. Анда парламентның хокуклары һәм бурычлары (закон чыгару хакимияте), король һәм аның ми¬ нистрларының хокуклары һәм бурычлары (башкарма хаки¬ мият) беркетелә. Англикан чиркәвенә карамаган шәхес һәм секталар өчен аерым закон белән дин иреге игълан ителә. Корольләр һәм парламент арасындагы көрәш парламент¬ ның җиңүе белән тәмамлана. «Хокуклар турындагы билль» Англиядә абсолютизмны бетерә. Илдә парламент монархиясе урнаша, ул — парламент һәм закон кысаларындагы монархия. Парламент хакимияте. Вильгельм белән Ма¬ риянең балалары булмый. Король үлгәннән соң тәхеткә Яков II нең икенче бер кызы — Анна Стюарт (1702—1714) килә. Ул хакимияттә вакытта Англия тарихында мөһим ва¬ кыйга була — 1707 елда парламент Англия белән Шотландия арасында унияне законлаштыра. Шотландия парламенты таратыла, һәм ул үзенең депутатларын Англия парламен¬ тына җибәрә. Англия, Шотландия, Уэльс һәм Ирландия бер¬ ләшкәннән соң дәүләт Бөекбритания дип атала башлый. Королеваның варислары калмый, һәм, 1702 елгы закон нигезендә (тәхеткә католиклар утыра алмый), парламент Англия таҗын Яков I Стюарт нәселеннән булган немец Ган- новерлар династиясенә тапшыра. Ганноверлар протестант булалар һәм XVIII гасыр тулысынча, XIX гасыр башында тәхеттә утыралар. Ул династиянең беренче инглиз короле Георг I була. Ул 156
һәм аның улы Георг II чорында катгый тәртип урнаша: башкарма хакимият король билгеләп куйган министрлар кабинеты кулында туплана. - < _ -JI Ш Георг I немец була, инглизчә сөйләшми, бу илнһң проблемалары аны борчымый, ул дәүләт эшләренә5 —==—= кысылмый. «Министрлар идарә итсен»,— ди, король һәм министрлар белән тәрҗемәче аша сөйләшә. Король Ганноверны сагына, еш кына туган иленә китә, ә министрларга бу бик кулай була. Англиядә ике партияле сәяси система урнаша. Торилар һәм вигилар. Торилар король хокукларының кагылгысыз¬ лыгын, иске традицияләр, гамәлдәге тәртипләрнең саклануын яклыйлар. Бу партиягә эре лендлордлар, англикан рухани¬ лары керә. Вигилар парламент хокукларын яклыйлар һәм илнең икътисади, сәяси тормышында реформалар таләп итә¬ ләр. Ул партиягә бай җирбиләүчеләр, яңа дворяннар, эре сәүдәгәрләр һәм банкирлар керә. Урнашкан тәртип буенча, король министрларны парла¬ ментка иң күп депутатлар сайланган партия вәкилләреннән билгели, ә ул партиянең лидеры беренче министр итеп куела. Министрлар кабинеты, бигрәк тә премьер-министр кулында зур хакимият туплана. Министрлар кабинеты корольгә ту гел, парламентка хисап бирә. Әгәр партия парламенттагы күпчелекнең ярдәме һәм терәген тоймаса, ул хакимияттән читләштерелә, һәм хөкүмәт отставкага китә. Георг I һәм Георг II вакытында идарәче партия вигилар була. Торилар илдә андый зур йогынты белән файдалана алмый, чөнки күпләре Стюарт лар яклы була, алар белән яхшы мөнәсәбәттә тора, пуританнарны яратмый. Моннан тыш, виги¬ лар партиясе баерак була, йогынтыларын һәм байлыкларын парламент сайлаулары вакытында файдаланалар. XVIII гасыр¬ да Англия парламенты элеккечә ике палатадан тора. Лордлар палатасында урыннар мирас буенча җир артистократиясе вәкилләренә күчә. Ә общиналар палатасына депутатлар сай¬ ланып куела. m Парламент әгъзалары җыелышы — сессия — тү¬ бәндәгечә уза торган була: һәр палата аерым утыра һәм закон проектларын тикшерә. Проект законга әйләнсен өчен, аны ике палата да кабул итәргә тиеш, 157
аннары аны «вето» хокукына ия булган король ка¬ рый. Өч як та раслагач кына закон проекты законга әйләнә. Түбән палатаның эшчәнлеген спикер җи¬ тәкли — ул депутатлардан закон проектларын кабул итә, алар белән таныштыра, тавыш бирү нәтиҗә¬ ләрен билгели. XVI гасырда ук парламент депу¬ татлары өстен хокуклар — привилегия алалар, аны үзләре «ирек» дип атыйлар: корольлекнең мөһим проблемаларын тикшерү һәм үз фикереңне курык¬ мыйча әйтү хокукы, парламент депутацияләренең монарх белән очраша алу иреге; депутатларның шәхси кагылгысызлыгы. Тавыш бирү хокукына 5,5 миллионлы Бөекбритания хал¬ кының 250 мең ир-аты гына (зур милек хуҗалары) ия була. Илдәге сайлауларның бик күптәнге тәртибе хөкем сөрә — парламентка һәр графлык яисә шәһәрдән икешәр генә кеше җибәрелә, алар бу хокукны корольдән алалар. Ул еллардан бирле күп кенә борынгы шәһәрләр бөлә, кайбер җирләр кешесез кала (аларны «черек урын¬ нар» дип атыйлар). Ә бер торак урында 5 кеше яши икән, алар да үзләренең депутатларын парламентка җибәрә. Сайлау хокукы булган вак шәһәрләр тулысы белән лендлордларына бәйле була, чөнки алар шулар җи¬ рендә урнашкан бит. Бигилар партиясенә кергән берничә кеше шундый «черек» урыннарда хуҗа була. Шул ук вакыттһ 500 мең кешеле Лондон парламентка нибары 4 ке¬ ше җибәрә ала, ә эре промышленность үзәге Манчес¬ тер андый хокукка бөтенләй ия булмый. Мондый вазгыять баеган лендлордларга общиналар палатасына кирәкле кешеләрен җибәрергә мөмкин¬ лек бирә. Кайда сатып алып, кайда куркытып, алар сайлаучыларны үз кандидатларына тавыш бирергә мәҗбүр итәләр. Бигилар баерак булганга, күбрәк тавыш сатып алалар. Сайлаулар вакытында парла¬ ментка кандидатлар акча өләшәләр, сайлаучыларны үз акчаларына сайлау урыннарына алып баралар, трактирларга алып кереп сыйлыйлар һәм эчерәләр. 158
Яшәп килгән система нәтиҗәсендә Англиядә хакимият җирбиләүче аристократлар, банкирлар һәм эшмәкәрләр ку¬ лында була, алар парламент аша үзләренә кирәкле законнар кабул иттерәләр. Шулай да хакимияткә җәмәгать фикере белән исәпләшергә туры килә: тавыш бирергә хокукы булмаган граждан да пар¬ ламентка петиция (үтенеч) бирә ала, ә гәзитләр, матбугат иреге турындагы законнан файдаланып, парламент һәм хөкүмәтне тәнкыйтьли алалар. Вигилар һәм торилар үзара хакимият өчен тарткалашканда да җәмәгать фикере белән исәпләшергә туры килә. «Диңгезләр патшасы». XVIII гасырда Англия ал¬ дында тышкы сәясәттә ике төп мәсьәлә тора: континентта теге яки бу илнең алга китүен булдырмаска һәм яңа коло¬ нияләр җыярга. Ул Португалиянең икътисади һәм сәяси яктан бәйлелегенә ирешә. XVIII гасыр дәвамында Англия Европада да, колонияләрендә дә Франция белән киеренке көрәш алып бара, замандашлар аны «икенче йөзьеллык су¬ гыш» дип атыйлар. Франция Гибралтарны һәм шуның белән бергә Урта диң¬ гезгә чыгу юлын Англиягә бирергә мәҗбүр була. Англия Франциядән Канаданы тартып ала, ә 1757 елда Ьиндстанның төньяк-көнчыгышындагы Бенгалияне яулау аның Һиндстан- дагы позицияләрен ныгыта, һиндстаннан Англиягә вак һөнәр¬ челек товарлары, киҗе-мамык тукымалар агыла, соңгысы хәтта илдә тукыма җитештерүне кризиска китерә. XVIII гасырның 60 нчы елларына Англиянең күпсанлы колонияләре була: Төньяк Америкада— 13, Канада, Нью¬ фаундленд утравы, Кариб диңгезендәге утраулар, Ост-Индия- нең бер өлеше һәм Африкадагы факторияләр. Шулай итеп, Бөекбритания колониаль империясенә нигез салына. Англия «диңгезләр патшасына» әверелә. Англия революцияләре һәм пуританизм идеяләре традицион җәмгыятьне җимерә һәм абсолют монар¬ хияне юк итә. Илдә парламент монархиясе урнаша. Хакимияткә бай җирбилэүчелэр, сәүдәгәрләр, эшмә¬ кәрләр килә. Англия парламентының эчке һәм тышкы сәясәте идарәче даирәләр мәнфәгатеннән чыгып үт¬ кәрелә һәм капитализм үсеше өчен уңайлы шартлар тудыра. 159
Инглиз халкы башка Европа халыклары арасында берен¬ че булып шәхси хокуклар яулый: суз, җыелышлар иреге, пар¬ ламентка үтенеч язу иреге, шәхси кагылгысызлык һ. б. Илнең барлык кешеләре (католиклардан кала) дин тоту ирегенә хокук алалар. XVII гасырдагы инглиз революциясе һәм парламент мо¬ нархиясен урнаштыру традицион җәмгыять кризисын тирә¬ нәйтә, индустриягә кадәрге үсешне тизләтә. ?1. Революция елларындагы протест хәрәкәтләре турында сөй¬ ләгез. Левеллер һәм диггерлар карашында нинди уртаклык һәм аермалар була? 2. Кромвель протекторатын хәрби диктатура дип йөртәләр. Бу бәяләмәне фактлар белән дәлилләгез. 3. Оливер ■ Кромвель турында чыгыш әзерләгез. Аның Англия тарихындагы роле турында үз фикерегезне әйтегез. 4. Нинди вакыйгалар инглиз революциясенең ахырын күрсәтә? Инглиз революциясе елларын әйтегез. Ни өчен 1688 елгы революция «әйбәт рево¬ люция» дип атала? 5. XVII гасыр азагы XVIII гасыр башында илне идарә итү ничек оештырыла? 6. Ни өчен Англия парламент монархиясе дип атала башлый? 7. Нинди вакыйгалардан соң Англия Бөекбритания дип атала башлый? 8. Ни өчен Англияне «диңгезләр патшасы» дип йөртә башлыйлар? 9. Картада Англия¬ нең XVIII гасырның 60 нчы елларындагы колонияләрен күрсә¬ тегез. 10. Левеллерлар, диггерлар, протектор, протекторат, пар¬ ламент республикасы терминнары һәм төшенчәләрен аңлатыгыз. § 18. XVI—XVIII гасырларда халыкара мөнәсәбәтләр Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Испания белән Англия, Испания белән Нидерланд арасындагы низаглар нинди сәбәпләр аркасында килеп чыга? Протестантлар кемнәр алар? Император Карл V Германиядә чиркәү Реформациясе өчен көрәшү¬ челәргә нинди ташламалар ясарга мәҗбүр була? Халыкара конфликтларның сәбәпләре. XVI— XVIII гасырларда халыкара низаглар тудыручы сәбәпләр күп була. XVI гасыр башыннан ук Европаның халыкара тормы¬ шында аның сәяси төзелеше нинди булырга тиеш дигән ике төрле караш яшәп килә. Беренчесе — Изге Рим империясе белән идарә итүче герман милләтеннән булган Габсбурглар карашы. Алар Европа илләренең күпчелеген берләштергән, ә соңыннан бөтен Көнбатыш Европаны үз канаты астына 160
алырдай бердәм империя кирәк, диләр. Андый империя ба¬ шында Рим Папасы фатихасын алган католик император торырга тиеш (бу, әлбәттә, австрия династиясеннән Габсбург¬ лар), ә барлык дәүләтләр — империя әгъзалары — аның вас¬ саллары булырга тиеш. Мондый фикер һич тә утопия бул¬ мый, әгәр хәтерләсәгез, 1519 елдан алып (Карл V тәхеткә утыр¬ ганнан соң) Көнбатыш Европаның гаять зур өлеше — Гер¬ мания, Нидерланд, Испания (башта көньяк Испания), аннан тулысынча диярлек Италия Изге Рим империясе составына керәләр. XVI гасыр уртасында эчке каршылыклардан йон¬ чып таркалган бу империяне торгызу өчен Габсбурглар зур көч куялар. Икенче караш — Англия һәм Франция фикере: Европада милли абсолют дәүләтләр мөстәкыйль булып яшәргә тиеш. Бу ике карашның бәрелешүе котылгысыз була, ләкин яңа заман эпохасында инде киләчәк мөстәкыйль милли дәүләт¬ ләрнеке икәне күренеп тора. XVI гасырда Европа дини билгеләр буенча католик һәм протестантларга бүленә. Католик илләр «ересь»не туктатыр¬ га тырыша, протестантлар «чын» дин дип үз тәгълиматла¬ рын гына таныйлар. Аерым илләрдәге дин сугышлары ту¬ рында сез инде беләсез, хәзер бу сугыш Европа масштабына күчә башлый. Ә бит Европа илләре арасында икътисади каршылыклар да була: колонияләр өчен көрәш, базарлар, диңгез сәүдә юлла¬ рында беренчелек өчен көрәш. XVI—XVII гасырларда даими рәвештә Франция, Англия, Испания мәнфәгатьләре кисешеп тора. Бай Италиягә йогынты өчен Испания белән Франциянең көндәшлеге Италия сугыш¬ ларын китереп чыгара (1494—1559). Бу сугышларда фран¬ цузлар, испаннар, итальяннар һәм немецлар катнаша. Шул ук вакытта католик Испания белән протестант Англия мөнәсәбәтләре соң дәрәҗәдә кискен була, һәм еш кына шу¬ шы җәһәттән ике дәүләт арасында сугышлар кабынып китә. Франция исә бу илләрнең берсенең дә көчәюен теләми, шуңа француз корольләре әле берсенә, әле икенчесенә булыша. ПТу- шы вакытлы союзларга башка Европа дәүләтләре дә кушыла, бу исә теге яки бу илнең күрше дәүләтләргә куркыныч тудыру мөмкинлеген бетерә. Мондый система Европада күпмедер дәрәҗәдә тигезлек тудыра, ләкин ул ышанычлы булмый. 161 ' 11 4-75
Беренче бөтеневропа сугышы. Тарихчылар шулай дип 1618—1648 елларда барган утызъеллык сугышны атый¬ лар, чөнки ул ике-өч держава сугышы гына булмый, бөтен Европа ике куәтле коалициягә1 берләшеп сугыша. Утызъеллык сугыш дин сугышы буларак башлана. Ул немец католиклары һәм протестантлары арасындагы дини низагтан үсеп чыга. Гәрчә бу каршылыклар сугыш тәмам¬ ланганчы дәвам итсә дә, сугыш ахыр чиктә сәяси пробле¬ маларны чишүгә кайтып кала. Изге Рим империясен идарә иткән Габсбурглар династиясе мөмкин булганча күбрәк Европа территориясен контрольдә тотарга омтыла, ә башка монархлар (нигездә французларның Бурбоннар династиясе) моңа юл куймаска тырыша. Сугышучы якларның составын карыйк. Католиклар һәм Габсбурглар ягында — Австрия, герман католик кенәзләре һәм Испания. Аларга герман протестант кенәзләре, протестант Дания һәм Швеция, католик Франция каршы тора. Соңгы¬ сы — аңа чиктәш немец кенәзлекләрендә Габсбурглар йогын¬ тысын көчәйтмәс өчен. Конфликт башында Габсбургларга каршы лагерьны Россия дә яклый. Сугыш барышында көчләр куелышы вакыт-вакыт үзгәреп тора: күп кенә герман кенәзләре әле бер, әле икенче якка кү¬ чеп сугыша. Сугыш хәрәкәтләре нигездә Германия җирләрендә бара, ләкин вакыт-вакыт Франция, Испания, Италия, Польша, Нидерландка күчә. Европаның күп өлеше, нигездә Германия, төрле типтагы тәртипсез армияләр тарафыннан күп тапкырлар талана, чөн¬ ки туклануның төп чыганагы сугыш барган җирләр була. Бел¬ гәнегезчә, ул вакытларда сугыш үзен үзе ашата. Сугышның башлануы. Изге Рим империясенә кер¬ гән Чехиядә 1618 елда Габсбургларга каршы милли-азатлык хәрәкәте башлана. Чех дворяннары (нигездә — протестант¬ лар) дини эзәрлекләүләргә чыдый алмыйча императорга каршы баш күтәрәләр. Прагада Чех канцеляриясе (хөкүмәте) тәрәзәләреннән король наместникларын тотып аталар, теге¬ ләре могҗиза белән генә исән кала. Бу Чехия белән Австрия¬ нең арасы өзелүгә китерә. Чехлар белән император арасында 1 Коалиция — дәүләтләрнең уртак эшләр өчен төзелгән сәяси яки хәрби союзы. 162
сугыш башлана. Император Фердинанд II фетнәчеләргә кар¬ шы зур армия җибәрә, ул 1620 елда Ак тау янында (Прага¬ дан ерак түгел) чех гаскәрен җиңә. Шуннан соң чехлардан канлы үч алу башлана. Ш Чыганаклар шуны сөйли: Чехиянең кайбер район¬ нарында халыкның өчтән бере генә кала. Шәһәр- -==— ләрдә дворяннарны һәм шәһәр кешеләрен халык алдында җәзалап үтерәләр. Исән калган дворяннар илдән куыла. Чехиядә зур-зур утарлар төзелә, анда крестьяннар барщина үти. Ирекле крестьяннар кү¬ бесе немецлар булган яңа хуҗаларга крепостной бәйлелеккә эләгә. Чехия Австрия провинциясе Богемия булып кала, ә анда — иезуитлар. Алар чех мәдәниятен эзәрлеклиләр, чех телендә басылган китапларны яндыралар. Сугыш кыза бара. Императорның җиңүе Габс¬ бурглар хакимияте көчәюдән курыккан Англия, Голландия, Францияне хафага сала. Дания дә борчыла, аның Төньяк Германиядә территорияләре була, һәм ул, Балтыйк диңге¬ зендә өстенлек итү өчен, андагы җирләрең ныгытырга уй¬ лый. Шуңа 1624 елда, Франциянең актив булышлыгында, Дания Англия һәм Голландия белән коалициягә керә. Дания короле, союздашлар акчасына армия туплап, 1625 елда хәрби хәрәкәтләр башлый. Императорның хәле җиңелләрдән бул¬ мый: казна буш, армия тотарга акча керми. Католикларга ярдәмгә Альбрехт Валленштейн килә. Ш Альбрехт Валленштейн — полководец, Утызъеллык сугыш елларында империянең башкомандующие. ===^ Чыгышы белән чех дворяны һәм протестант — карьера хакына католицизмга күчә һәм Австрия императорына хезмәткә керә. Чехларның Ак тау янындагы җиңелүеннән соң, протестант дворян¬ нардан тартып алынган 120 мең гектарга якын җир аңа күчә. Чынлыкта бөтен төньяк-көнчыгыш Чехия Валленштейнныкы була. Валленштейн Фердинанд II гә казна өчен артык чыгым¬ нарсыз гына 50 мең кешелек армия төзергә тәкъдим итә, император шатланып риза була һәм Валленштейнны башко- 163 11*
мандующий итә. Ялланган кешеләрдән торган бу армия тиз, җиңел генә төзелә, чөнки җирсез крестьяннар, эшсез кал¬ ган һөнәрчеләр хәрби хезмәткә яллана. Валленштейнның хәрби системасы буенча, армия, үзе узган юлда җирле ха¬ лыкны талап, үзен үзе туендырырга тиеш була (яллы сол¬ датларга бөлгән җирле халык та кушыла, ничек тә көн күрергә кирәк бит). Император башкисәрлекне законлаштыра һәм Валленштейнга солдатларга тору урыны һәм муштра өчен Чехия һәм Германиянең берничә округын бирә. «Валлен¬ штейн саранчалары» ул районнарны соң чиккә җиткәнче талый. Шушы җирләрдәге крестьян һәм шәһәр халкыннан шулкадәр зур контрибуция алалар, ул акчалар армияне то¬ тарга гына түгел, Валленштейнны һәм аның офицерларын баетырга да кала. 1626 елда Тилли һәм Валленштейн гаскәрләре датчан¬ нарны һәм аларның протестант союздашларын да тар-мар итәләр. Ярты армиясен югалткан Дания короле кача, соңын¬ нан ул (1629) солых төзи һәм киләчәктә Германия эшләренә тыкшынмаска вәгъдә бирә. Казанышлары өчен Валленштейн императордан Меклен¬ бург һәм Померания герцоглыкларын ала һәм немец кенәзе булып китә. Аңа «Балтыйк һәм Океан диңгезләре генералис¬ симусы» дигән титул бирелә. Валленштейнның үз планнары була: ул, Ганзаны торгы¬ зып, Балтыйк диңгезендәге бөтен сәүдәне үз кулына алып, гол¬ ландлар белән инглизләрне кысрыкларга омтыла. Ул Ферди¬ нанд II нең абсолют хакимияткә омтылуын да яклый. «Гер¬ ман императорының, Франция короле кебек үк, үз биләмә¬ ләрендә чын хуҗа булуын телим»,— ди ул. Бу сүзләр про¬ тестантларга гына түгел, католик кенәзләргә дә ошамый, һәм император алар басымы астында 1630 елда Валленштейнны отставкага җибәрә. Датчаннарны һәм немец протестант кенәзләрен тар-мар иткән Фердинанд II үзен ышанычлы сизә башлый һәм «хо¬ кукларны торгызу эдикты »н яза. Бу эдикт нигезендә про¬ тестант кенәзләрдән элеккеге чиркәү җирләре тартып алы¬ нырга тиеш була. Бу тагын протестант кенәзләрне көрәшкә күтәрә. Аларга кардинал Ришелье ярдәм итә, чөнки Фран¬ циягә көчле Германия кирәкми. Католик Франция, шулай итеп, католикларга каршы көрәшү өчен протестантларга 164
ярдәм итә. Франция шулай ук императорга каршы яңа зур көч — протестант Швецияне тарта. Француз хөкүмәте швед короле Густав I Адольфка ел саен 1 млн ливр түләп тора, ә швед короле Германиядә 30 меңле пехота һәм 6 меңле атлы гаскәр тотарга сүз бирә. Тулы бер дәүләт французларга ялла¬ нып сугыша. Швециянең сугышка керүе. Сугыш — «корольләр кәсебе». Швеция нигә сугышка керә соң? Сәбәпләре берничә була. Король Густав Адольф II лютеран була һәм католи¬ цизм позицияләрен көчсезләндерергә тырыша. Ләкин башка сәбәпләр дә бар. Бу чорда Швеция нык, ләкин ярлы дворян¬ нар монархиясе була. Үз утарларыннан керем аз булганга, швед дворяннары ничектер акча табу юлын эзли. Швед хөкү¬ мәте дә эзли. Балтыйк диңгезендә ашлык белән сәүдә җан¬ лана. Польшадан, Пруссиядән Англия белән Голландиягә ашлык ташыйлар. Шведлар бөтен Балтыйк буен диярлек үз кулларында тоталар инде, һәм менә көньяк Балтика ярларын да кулга төшерәселәре килә. Ул чагында Швеция бөтен Бал¬ тыйк диңгезен үз кулында тотар һәм сәүдә пошлинасын җыяр иде. Валленштейнның Балтыйк яр буйларын үз ку¬ лына алуы Швециянең планнарын җимерә. Англия солдатларына хезмәт хакы түләү. Калло гравюрасы 165
Яшь швед короле, талантлы полководец Густав II Адольф Германиягә кечерәк кенә, ләкин яхшы өйрәтелгән регуляр профессиональ армия алып килә. Анда 3 төрле гаскәр була, ал арга кадровый офицерлар командалык итә. Кавалериясе ташкын кебек ургылып атакалый, җиңел һәм җитез кыр артиллериясе була. Густав II Адольф пехота сугышының тактикасын камилләштерә: аның солдатлары дошман бер атканда өч тапкыр атарга өлгерә. Ул Европада беренче булып сугыш кырына яртысы крестьян-протестантлардан торган армия алып килә. Ул крестьяннар хәрби бурычларын үтәү өчен армиягә алынган, ә калган яртысы — ялланып сугы¬ шучылар була. Шәхси состав туктаусыз сугыш һөнәренә өйрә¬ нә, хәрби уставны бозган өчен җәза каралган, шуңа швед солдатларының тәртибе дөньяга танылган була. Швед короле җиңү артыннан җиңү яулый һәм көньяк Германия җирләрен ала. Фердинанд II нең хәлләре мөш¬ келләнә, һәм 1632 елның апрелендә ул тагын Валленштейн- га мөрәҗәгать итә. Ул командалык итәргә риза була, тик империянең бөтен кораллы көчләренең аңа буйсынуын шарт итеп куя. Ш Валленштейн солдат һәм офицерларны бүләкләү һәм җәза бирү, сөйләшүләрне мөстәкыйль үзе алып *== бару, контрибуция салу һәм яулап алган җирләрдә мөлкәтне конфискацияләү хокукы таләп итә. Коман¬ дующий император фамилиясен йөрткән беркемнең дә сугыш кырында булмавына ирешә: биредә гене¬ ралиссимус кына боерык бирә, хәтта император да генералларга команда бирә алмый. 1632 елның ноябрендә швед гаскәрләре Лютцен янындагы бәрелештә Валленштейн гаскәрләрен тар-мар итә, ләкин кава¬ лерия сугышында Густав II Адольф һәлак була. Король үлгәннән соң Валленштейн швед командованиесе белән яшерен сөйләшүләр алып бара, ләкин аның офицерлары һәм генераллары сугышны туктатырга риза булмый. Алар икенче тапкыр Валленштейнның китүен таләп итәләр, һәм Фердинанд II ризалаша. Шулай да император шөһрәт сөюче отставкадагы командующийдан шүрли, чөнки тегесе Богемия короле булырга хыяллана. Король Валленштейнның үз офи¬ церлары тарафыннан үтерелүенә куана гына. 166
Сугышның тәмамлануы. Густав II Адольф үлгән¬ нән соң швед гаскәрләре, әсирләр һәм ялланучылар белән тулыланып, Германиядә калалар һәм Валленштейн банда¬ лары кебек үк талаучыларга әйләнәләр. Сугыш осталыгы мондый шартларда сугышлардан качып калуга, дошман ар¬ миясенең суыктан һәм ачтан кырылуын көтүгә кайтып ка¬ ла. Солдатлар һәм офицерларның баюга омтылышы дини карашларга караганда көчлерәк була. Протестантлар — като¬ лик армиядә, ә католиклар протестантлар ягында сугыша. Солдатлар гына түгел, офицерлар да шулай. Күп солдатлар кача һәм талаучыларга әйләнә. Килеп туган вазгыятьтән Франция файдалана — тиз генә Голландия, Швеция белән союз төзи. Габсбургларның бөтенләйгә куәтен сындыру өчен, кардинал Ришелье герман җиренә француз гаскәрләрен җи¬ бәрә. Герман кенәзлекләре коточкыч талауга дучар ителә, күп шәһәрләр һәм авыллар яндырыла, кайбер өлкәләрдә кешеләр бөтенләй юкка чыга диярлек. 1648 елда француз гаскәрләре мөһим җиңүләр яулый, һәм яңа император Фердинанд III со¬ лых төзергә мәҗбүр була. Вестфалия солыхы. Сугыш 1648 елда Европа дәү¬ ләтләре. арасында яңа мөнәсәбәтләргә нигез салган Вестфа¬ лия солыхы белән тәмамлана. Солых шартлары нигезендә Франция Эльзасны ала. Швециягә контрибуция түләнә, лә¬ кин иң мөһиме, ул Балтикада зур җирләр ала, шулай итеп, Германиянең суднолар йөрешле Одер, Эльба, Везер кебек елга тамакларында үз контролен урнаштыра. Германиянең мөһим сәүдә юллары шведлар кулына күчә. Вестфалия солыхы нигезендә Голландиянең (Берләшкән провинцияләр) Испаниядән бәйсезлеге таныла һәм аның Изге Рим империясе белән формаль бәйләнеше юкка чы¬ гарыла. Вестфалия солыхы герман кенәзләренең императорны җиңүен ныгыта. Император кенәзләрнең бер-берсе һәм чит ил державалары белән союз төзү хокукын таный, бу исә Гер¬ маниядә сәяси таркаулыкның озак еллар дәвам итүенә ките¬ рә. Германия 296 вак дәүләткә бүленә. Герман кенәзләре чикләнмәгән монархларга әверелә. Европаның эре дәүләт¬ ләреннән күрмәкче, алар үзләренең армияләрен булдыралар, зиннәтле сарайлар салдыралар, борынгы шәһәрләрнең хокук¬ ларын чиклиләр. 167
Чиркәү-дин мәсьәләләре дә чишелә. Католик һәм про¬ тестант чиркәүләре тигез хокуклы дип таныла, һәм «Кем¬ нең җире, шуның дине» дигән принцип ныгытыла. Ләкин, кальвинист кенэзлэр католиклар белән тигез хокуклы булса¬ лар да, идарәчеләр элеккечә үк дәүләт динен тотмаган поддан¬ ныйларын куып җибәрә алалар. Чиркәү милеген тартып алу шулай ук тыела. Утызъеллык сугыш үзе белән тарихи эпоханы тәмамлый. Ул католиклар белән протестантлар арасындагы дин сугыш¬ ларына чик куя. Изге Рим империясе фактта таркала, ләкин аның терри¬ ториясендә милли дәүләтләр төзү мәсьәләсе чишелмәгән килеш кала. Кенәзләрнең кирәгеннән артык бәйсезлеге Герма¬ ниянең милли берләшүенә комачаулый. Европада Вестфалия солыхына нигезләнгән көчләр тигез¬ леген Людовик XIV Франциясенең көчәюе һәм Габсбург¬ ларның көчсезләнүе тотып тора. Европа XVIII гасырда. Әгәр XVI—XVII гасыр су¬ гышларында дәүләт мәнфәгатьләре еш кына «дин чиста¬ лыгы» исеме астында барса, XVIII гасырда сугышучы яклар ачыктан-ачык хәрәкәт итә. Бигрәк тә колонияләр яулау һәм династия мәнфәгатьләре өчен сугышлар еш була. Испан ва¬ рислыгы өчен сугыш (1701—1714) — шундыйларның берсе. Ш 1700 елда Испания короле Карл II Габсбург үлә. Аның васыяте буенча Испания тәхете Людовик XIV нең оныгы герцог Анжуйскийга күчәргә тиеш була. Карл II куәтле Франция үзенең дәгъвачысына Испа¬ ния монархиясе җирләрен сакларга ярдәм итәр дип уйлый. Карл V исемендәге яңа король яшен тиз¬ легендә Мадрид тәхетенә утыра, ә Людовик XIV: «Пиреней башка юк!» —дип әйткән имеш. Ләкин, Франциянең тагын да көчәюеннән куркып, бер генә Европа иле дә моның белән килешергә теләми. Англия, Голландия һәм башка илләр испан короле Карл III дип Австрия принцы Филипп Габсбургны игълан итәләр. Аннан соң сугыш башлана, һәм ул Францияне бөлгенлеккә төшерә. Бу сугышта Фран¬ ция тар-мар ителүдән чак котылып кала. Солых нигезендә Филипп Анжуйский француз тәхете 168
хокукыннан баш тарта. Сугыш Бурбоннарны һәм Габсбургларны хәлсезләндерә. Европада яңа көч¬ ләр балансы туа. Англия шактый көчәя, аның Гол¬ ландия белән көндәшлеге, замандашларының об¬ разлы әйтүенчә, түбәндәгечә төгәлләнә: Голландия «Англия фарватерында баручы шлюпкага» әверелә. Англиянең Төньяк Американы колонияләштерү өчен мөмкинлекләре арта. Параллель рәвештә Европаның төньяк-көнчыгышында Төньяк сугышы бара (1700—1721)1. Анда Россия, Дания белән союзга кереп, Швециягә каршы сугыша. Бу сугышта Россия җиңә. Җидееллык сугыш та (1756—1763) гомумевропа сугышына әверелә. Анда Пруссия белән Англия Австриягә, Франциягә, Саксония, Россия һәм Швециягә каршы сугыша. Бу сугышта Россиянең хәрби куәте хәлиткеч була, һәм ул, җиңелмәс даны таралган Пруссия армиясен тар-мар итеп, Берлинга кадәр бара. Җидееллык сугыш нәтиҗәсендә Европа чикләре үзгәрми, ә иң күп файда Англия өлешенә тия: Франциянең Ьиндстан- дагы һәм Төньяк Америкадагы зур биләмәләре (Канада һәм Луизиана) аңа күчә. Англия, Францияне кысрыклап, дөньяның иң көчле колониаль һәм сәүдә державасына әверелә. Европа дәү¬ ләтләренең бер-берсенә дошман мөнәсәбәттәге хәрби- сәяси союзлары төзелү беркадәр дәрәҗәдә конфликт учакларын сүндерә дә, чөнки һәрбер ил, дошманнарын¬ нан тыш, союздашларын да булдыра. ? 1. XVII гасырда Европаның сәяси төзелешенә карата нинди фикерләр яши? Аларның кайсы яңа заман эпохасына туры килә? 2. Утызъеллык сугышны «Беренче бөтеневропа сугышы» дип атыйлар. Андый бәяләмәне'аңлатыгыз. 3. Швед армиясен та¬ ныткан хәрби үзгәрешләрнең асылын аңлатыгыз. 4. Дәфтәрегез¬ дә «Вестфалия солыхы» дигән сорауга җавап планы төзегез. 5. Вестфалия солыхыннан соң Европа балансы нәрсәгә нигезләнә? 6. XVIII гасыр сугышлары Англия, Голландия һәм Франциягә нәрсә китерә? 1 Төньяк һәм Җидееллык сугышларның тарихы һәм аларда Рос¬ сиянең роле Ватан тарихы курсында җентекләп өйрәнелә. 169
Документлар Гиммельсгаузен (XVII гасырдагы немец язучысы Ганс Якоб Кристоффель псевдонимы). «Симплиций Симплициссимус маҗаралары» (Өземтәләр) ...Һәм аннан һәрбер солдат үз эше белән мәшгуль булды, ул эшләрнең нәтиҗәсе —үлем һәм бөлгенлек. Берәүләр суя, пешерә, кыздыра, әйтерсең олы бәйрәмгә әзерләнә. Икенчеләре йортны астан да, өстән дә җимерә, әйтерсең анда хәзинә яшергәннәр, әйтерсең Колхиданың алтын руносы бар диярсең. Өченчеләре, базарга барырга җыенгандай, төенчекләренә постаудыр, күл¬ мәктер, савыт-сабадыр тутыра. Үзләре белән берничек тә алып китә алмаганны җимерәләр, кыралар, ваталар. Кайберләре шпага белән печән-саламны тишкәли, кадаган дуңгыз, сарыклары хәттин ашкан бит инде югыйсә. Һич югы мендәр сүрүен тишеп, анда дуңгыз мае, ит тутыралар, шулай йокларга йомшаграк диярсең. Кулы кычытканнар ишек-тәрәзәләрне кырып йөри, мәңгелек җәй килүен хәбәр итәләр диярсең. Җиз, бакыр савыт-сабаны бер- берсенә бәреп яньчиләр дә шул килеш биштәрләренә тутыралар. Карават, өстәл, урындыкларны ватып ягалар, ә ишегалдында күпме утын ята... Хезмәтчене бәйләп салдылар, авызына бер чиләк тирес сыекчасы койдылар... Кыскасы, крестьяннар өчен һәрберсе үз җәзасын әзерләгән, берәү дә газаптан читтә калмады... Халыкны талау һәм вәхшиләрчә мөнәсәбәт ни өчен хәрби коман¬ дование тарафыннан кисәтелми? Моны ничек аңлатырсыз? Ни өчен нәкъ менә крестьяннарның мал-мөлкәтен үз солдатлары да, дошман солдатлары да талый? Ничек уйлыйсыз: сугыш, ачлык һәм эпидемия арасында бәй¬ ләнеш булдымы икән? ШБу эпоха — абсолют монархия эпохасы, ә сугыш «корольләр кәсебе» була. Бу идарә формасы белән бигрәк тә хәрби система яраклаша. Ул кырыс дис¬ циплинага, чиннар иерархиясенә, озак сроклы хәрби хезмәткә корылган була. Сугышлар кыйммәткә тө¬ шә, бу исә салымнарны арттыруга китерә. Яңа ар¬ мия типлары барлыкка килә, андый армияне швед короле Густав II Адольф төзи. Пехота отряды 500 кешедән тора (французлар аны батальон1 дип атый). Хәрби хәрәкәтләр вакытында 1 Батальон — пехотада берничә ротадан торган хәрби подраз- деление. 170
өч батальон бригадага берләшә. Корольнең яңалы¬ гы — бригададан даими офицерлары булган даими хәрби подразделение ясау (нәкъ менә шуннан кад¬ ровый офицерларның хәзерге системасы башлана). Полк яки бригада белән полковник, ә батальон белән подполковник, рота белән капитан командалык итә. Кече офицерлар лейтенантлар дип йөртелә. Шәхси состав яңа алынганнар белән тулыланды¬ рылып тора. Фән һәм техника хәрби эшкә һаман активрак хезмәт итә башлый. Бу бигрәк тә артил¬ лерия һәм инженер эшләренә кагыла. Швед армия¬ сендә Утызъеллык сугыш чорында ук күчмә теле¬ скоплар кулланыла һәм картографиягә игътибар бирелә. Хәрби эшкә өйрәтүнең әһәмияте арта, яңа заманның беренче хәрби академиясе 1617 елда Гер¬ маниядә кенәз Нассау тарафыннан төзелә. Европа халкының саны үсү (1600 елда — 95 млн, 1700 елда — 130 млн) армиянең солдатларга ихтыя¬ җын тәэмин итә, ә колонияләрне талаудан килгән акча аларны тотуга китә. Йомгак ясыйбыз Нидерландтагы азатлык һәм антикатолик хә¬ рәкәт бер үк вакытта чиркәү реформасы өчен һәм бәйсез милли дәүләт төзү өчен көрәш тә бу¬ лып тора. Бу илнең фидакарь көрәше нәтиҗәсендә Төньяк провинцияләр территориясендә бәйсез республи¬ ка — Голландия барлыкка килә. Бу яшь республикада хакимияткә эшмәкәрлек бе¬ лән шөгыльләнүче кешеләр килә. Нидерландта бәйсезлек һәм чиркәү реформациясе өчен барган көрәш —яңа чор башының беренче бур¬ жуаз революциясе ул. Англиядә, Европада беренче булып, XVII гасыр ахы¬ рында парламент строе урнаша. Англия револю¬ цияләре абсолют монархияне юкка чыгара. Англия¬ дә парламент монархиясе урнаша. Инглизләр Евро¬ па халыклары арасында беренчеләрдән булып сүз 171
II бүлеккә сораулар һәм биремнәр ирегенә, җыелышлар иреге, шәхси кагылгысызлыкка хокук яулыйлар. XVIII гасырга халыкара мөнәсәбәтләрдә зур үзгә¬ решләр барлыкка килә. Утызъеллык сугыш тулы бер эпоханы тәмамлый. Дин сугышлары туктала, Европада йөз елга якын көчләр тигезлеге урнаша, һәм аны Людовик XIV Франциясенең көчәюе һәм Габсбургларның көчсез¬ ләнүе тотып тора. XVIII гасыр сугышлары урнашкан системаны үзгәр¬ тә. Англия, Францияне кысрыклап, дөньяда иң көчле сәүдә һәм колониаль державага әйләнә. Бер-берсенә каршы төзелгән Европа дәүләтләренең хәрби-сәяси союзлары күпмедер дәрәҗәдә яңа сугыш учакларын булдырмый кала. 1. 1653 елда протекторат урнаштыргач, Кромвель болай ди: «Мин полицейский вазифаларын өстемә алырга мәҗбүр». Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? 2. Ни өчен Людовик XIV корольне үтергән Кромвель турында: «Ул Европада иң көчле кеше!» — ди? Иптәшләрегез белән фикер алышыгыз. 3. Джонатан Свифтның түбәндәге сүзләрен аңлатыгыз: «Элек, гадәттә, җир биләү йогынтылы иде, хәзер бу акчага күчте». 4. Уйлап җавап бирегез, инглиз тарихчысы Маколей револю¬ цияләрнең юлдашы булган рәхимсезлекне нинди сәбәпләр белән аңлата: «Без революцияләрне озата баручы көчләү-талауларга күз яше түгәбез. Ләкин революцияләрнең вәхшилеге һәрвакыт халыкның наданлыгы белән рәхимсезлегенә тәңгәл, ә наданлык белән рәхимсезлек халыкның үзен кысу һәм кимсетүгә пропор¬ циональ, чөнки аның бөтен гомере кимсетелүдә уза. Безнең үзара сугышларда да шулай булды. Чиркәү һәм дәүләт җитәк¬ челәре ни чәчсәләр шуны урдылар... Әгәр безнең түрәләр халык¬ ның наданлыгыннан зыян күрәләр икән, алар бит халыкка бе¬ лем бирү ачкычын үзләре тартып алды. Әгәр халык аларга коты- рынып-ярсып ташланган икән, алар да бит халыктан сукырларча буйсыну таләп иттеләр». Сез бу фикерләр белән килешәсезме? 5. Англиядә парламент монархиясе урнашу турында сөйләгез. Идарә итүнең мондый формасында кем теориясе чагыла? 6. XVII—XVIII гасырларда Европа илләренең үзара мөнәсәбәт¬ ләрендәге төп каршылыкларны әйтегез. 7. Ни өчен тарихчылар Вестфалия солыхы Европада халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасын урнаштырды дип исәпли? 172
Ill БҮЛЕК. Мәгърифәт чоры. Үзгәртеп корулар вакыты § 19. Мәгърифәт гасыры. Акыл хакимлегенә омтылыш «И, онытылмас гасыр! Кайчандыр дөньядан китә¬ се, ләкин сөенеп яшәүче кешеләргә син хакыйкать, азатлык һәм яктылык бүләк итәсең!» XVIII гасырны тарихта Мәгъ¬ рифәт чоры дип очраклы рәвештә генә атамыйлар: элек аз санлы галимнәр генә файдаланган фәнни белемнәр, универ¬ ситетлар һәм лабораторияләр чикләреннән ашып, Париж һәм Лондонның югары катлау салоннарына килеп керә. Алдынгы карашлы, иң укымышлы язучылар, рәссамнар, философлар элек кешене изгән, аның сәләтләрен чикләгән бөтен нәрсәне тәнкыйтьләп чыгалар. Алар чиркәү тәгълима¬ тына һәм диннең үзенә ябырылалар, абсолютизмга һәм фео¬ даль тәртипләргә каршы күтәреләләр, традицион ж,әмгыять- нең барлык искергән формаларына каршы көрәш башлыйлар. Мәгърифәтчеләр әхлакны дин йогынтысыннан азат итәргә омтылалар, ж,әмгыятьне камилләштерүнең төп чарасы итеп «табигый акыл нурын» игълан итәләр. Кешенең фикерен уятырга, акыл көчен активлаштырырга кирәк дип саныйлар. XVIII гасыр фикер ияләрен кешенең бетмәс-төкәнмәс көче һәм мөмкинлекләренә нык ышану, халык массаларын агарту кирәклеген аңлау аерып тора. «Вольтер кеше генә түгел, гасырның үзе була». Хәзер сүз алып барыласы кешебез үзенең йөзе, тимер акча¬ ларга басылган король башы кебек, һәркемгә таныш икәнен белмәгән. Кая гына бармасын, аны зурлаганнар. Пруссия императоры да, Россия патшабикәсе дә, Швеция, Дания, Польша корольләре дә аннан хат алуны дәрәж,әгә санаганнар. «Акылларны әсир иткән» бу кеше кем була соң? Аның исеме 173
Вольтер Франсуа Мари Аруэ, ул «Вольтер» псевдонимы астында яза (1694—1778). Биниһая зур талант, төрле өлкәләргә караган сәләтләр, энциклопедик белем¬ нәр — менә шундый була ул фикер иясе. Аның каләменнән чыккан бар нәрсә талант, җор һәм үткен сүз белән балкып тора. Үзенең гүзәл әсәрләрендә Вольтер деспотизм һәм феодаль тәртипләр¬ нең килешмәс дошманы буларак чы¬ гыш ясый. Иң гадел җәмгыять тәрти¬ бен фикер иясе азатлык, тигезлек, хосусый милеккә бәйләп карый. Мондый гадел җәмгыятьне ничек төзергә соң? Фикер иясе карашынча, «акыл хакимлегенә» илтә торган юл — король хакимияте үткәргән реформалар, иҗтимагый тәртипне тыныч юл белән үзгәртеп кору. Вольтерның «изге күңелле король җиргә Ходай биргән иң яхшы бүләкләрнең берсе» дип каравы гаҗәп тә түгел. «Кеше¬ ләр өчен иң зур бәхет,— ди ул,— ил башының философ булуы». Вольтер мәгърифәтле монархияне яклый. Мәгъри¬ фәтле монарх җәмгыятьтә азатлык, тигезлек һәм хосусый милек хакимлек итсен дип тели икән, болар барысы да була. Шуңа күрә Вольтер Пруссия короле Фридрих II, Екате¬ рина II, Швеция, Дания һәм Польша корольләре белән хат алыша һәм дустанә мөнәсәбәттә була. Аның чиркәү белән мөнәсәбәтләре катлаулы була. «Ялганның иске бинасын җимерегез!», «Кара еланны сы¬ тыгыз!» — католик чиркәвен күздә тотып, Вольтер шундый өндәүләр ташлый. Әмма, чиркәүне фаш итсә дә, фикер иясе Алланың барлыгын һәм халык өчен диннең кирәклеген та¬ ный. «Кара халык Аллага ышанмый башласа, байлар үз ми¬ лекләрен кулларында ничек сакларлар? Әгәр Алла булмаса, аны уйлап чыгарырга туры килер иде». Үз биләмәсендә ул «Аллага — Вольтердан» дип язылган һәйкәл дә куйган. Үләр алдыннан философ католик йоласы буенча гө¬ наһларыннан арынырга һәм динен яңартырга да уйлаган, ләкин чиркәү аны күмәргә рөхсәт бирмәгән. Дуслары аны ерак бер авылга илтеп, яшерен генә җир куенына тапшыр¬ ганнар. 174
Француз революциясе елларында Вольтерның табуты Фран¬ циянең бөек кешеләрен күмә торган Пантеонга күчерелгән. «Шагыйрь, тарихчы, философ, кеше акылын югары күтә¬ рүче һәм аны азат булырга өйрәткән кеше» — аның кабер ташында шундый сүзләр язылган. Шарль Луи Монтескье хакимиятләрне бүлү хакын¬ да. Шарль Луи де Секонд, барон де Монтескье (1689-1755) — Франция горурлана торган мәгърифәтчеләр сафындагы өл¬ кәнлек буенча иң беренче кеше. Бай гаиләдән чыккан, зама¬ ны өчен гаять укымышлы Монтескье, 30 яшенә җитмәс- тән үк, Бордо парламенты президенты дәрәҗәсенә күтәрелә. 10 елдан соң ул бу вазифаны ташлый һәм 3 ел дәвамында Европа илләре буенча сәяхәт итә. Ватанына кайткач, Мон¬ тескье фән һәм әдәбият өлкәсендә эшли. Фикер иясе деспотизмның бөтен формаларының килешмәс дошманы һәм азатлык көрәшчесе була. Ләкин азатлык, аның фикеренчә, теләсә ни эшләү иреге түгел. Азатлык ул — закон рөхсәт иткәннәрне үтәү хокукы. Монтескье шәхесне хакимият башбаштаклыгыннан яклау мәсьәләләренә аеруча игътибар бирә. Локкның хакимиятләрне бүлү хакындагы тәгълиматын алга таба үстереп, ул өч хаки¬ мият тармагын күрсәтә — закон чыгаручы, башкарма һәм суд. Алар дәүләтнең закон чыгаручы, башкарма һәм суд орган¬ нары арасында бүленергә тиеш. Бу хакимият тармакларының берсе дә икенчесен алыштыра алмый. Хакимиятләрнең бер кеше кулында яки бер дәүләт учреждениесендә туплануы аннан явызларча файдалануга һәм хәтта деспотизмга илтүе мөмкин. Шулай итеп, Монтескьеның төп идеяләренең берсе — баш¬ карма, законнар чыгаручы һәм суд хакимиятләрен булу идея¬ се. Король хакимияте турында уйланганда, Монтескье: ул башкарма хакимиятне гамәлгә ашырырга һәм законнар үтәле¬ шен күзәтеп торырга тиеш, ди. Закон чыгаручы хакимият пар¬ ламент кулында булырга тиеш, анда күбесенчә милек ияләре, югары катлау вәкилләре эшли. Өченче хакимият— суд — корольдән дә, парламенттан да бәйсез булырга тиеш. «Женева гражданы» һәм аның төп идеяләре. Бу кешенең тормыш юлы гаять катлаулы була. Яшүсмер чагын¬ да ук ул авыр хезмәт, ярлылык, кимсетелүләр татый. Европа буйлап, күпчелек очракта җәяүләп, из гизеп йөри. Ьөнәрләре Т75
Монтескье Жан-Жак Руссо Дени Дидро күп булса да, аларның берсе дә аңа акча да, дан да китерми. Хакимиятләр тарафыннан халык каршында яндыруга дучар ителгән китаплар яза, эзәрлекләүләрдән качып яши. Ләкин гомеренең ахырында, шәхси тормышы җайга салынмаган булса да, ул бөтен француз яшьләренең горурлыгы һәм фи¬ кердәшенә әверелә. Женева (Швейцария) сәгатьчесе гаиләсендә дөньяга килгән бу кешенең исеме Жан-Жак Руссо (1712—1778) була. Мондый зур популярлыкның сере нәрсәдә соң? Әлбәттә инде, Руссо үзе горур рәвештә яклаган идеяләрдә. Фикер иясе хосусый милек килеп чыгуның кешелек дөньясына тигез¬ сезлек, коллык һәм башка афәтләр алып килүен исбатлау белән шөгыльләнә. Җәмгыятьнең алга таба үсеше — тигез¬ сезлекнең тагын да артуын, байларның ярлыларны, көчленең көчсезне изүе тагын да көчәюен генә күрсәтә, ди ул. Әмма Руссо хосусый милекне бетерү мөмкин түгел дип саный һәм аның күләмен генә чикләргә тели. Руссо фике- ренчә, законнар чыгаручының бурычы — байлык һәм ярлы¬ лыкны соңгы чиккә җиткермәү. «Әгәр дәүләтнең нык булуын теләсәгез,— дип яза ул,— бу чикләрне мөмкин кадәр якы¬ найтыгыз: артык байлар да, соң дәрәҗәдә хәерчеләр дә бул¬ масын». Югары хакимият халык кулында булырга тиеш дип саный Руссо. Шуңа күрә фикер иясенең хыялы — һәр гаилә үзен-үзе тәэмин итәрлек товар җитештерә торган вак милекчеләрдән торган демократик республика төзү. Республика таләп итү, хакимияткә бөтен халык ия булырга тиеш дигән тәгълимат 1789—1799 елларда Франциядәге революцион вакыйгалар барышында кайнар яклаучыларын таба. 176
Энциклопедистлар. 1751 елда Франциядә зур ва¬ кыйга була — данлыклы француз «Фәннәр, сәнгатьләр һәм һөнәрләр энциклопедиясе»нең беренче томнары дөнья күрә. Аны чыгаруда философ Дидро һәм математик Д’Аламберлар башлап йөри. 1772 елда, энциклопедияне нәшер итү тәмам¬ лангач, шул ачыклана: «Энциклопедия...» зиннәтле сурәтләр белән бизәп эшләнгән 30 томнан тора, ә аны нәшер итүдә 200 дән артык автор, шул исәптән Вольтер, Руссо һәм башка күренекле язучылар катнаша. «Энциклопедия»нең әһәмияте нәрсәдә соң? Ни сәбәпле иезуитлар басымы астында аның ике томы король указы белән хөкем ителгән һәм алга таба китапларны чыгару озак вакытларга тыелган? Корольлекнең Генераль прокуроры мон¬ дый гаепләү ташлый: «Барлык белемнәрне тупларга тиешле бу китап барлык адашуларның җыелмасына әйләнгән; фәнгә һәйкәл буларак өзлексез макталган бу хезмәт аның хурлы¬ гына әйләнгән. Гадел суд, ниһаять, кулына кылыч алып, дин гаеп иткән, ватанны оятка калдырган барлык алласыз язучы¬ ларны хөкем итәргә тиеш түгелме икән?» «Энциклопедия...» авторлары ниләр турында язганнар соң? Бу басма XVII—XVIII гасырлардагы фәнни революциягә йомгак ясый. Шул ук вакытта аны төзүчеләр «Энциклопе¬ дия... »гә яңа сәяси идеяләрне: шәхес хокукының кагылгысыз¬ лыгын, халык вәкиллегенең зарурлыгын, җәмгыятьтә өстен катлаулар булуның гаделсезлеген пропагандалаучы мәкаләләр керткәннәр. «Энциклопедия...»дә Дидро һәм Д’Аламбер католик чир¬ кәүгә килешмәүчән көрәш игълан итәләр. Иезуитлар турын¬ дагы мәкаләдә болай дип язылган була: «...бу орденда акыл фанатизм белән, яхшылык бозыклык белән, тәкъвалык алла¬ сызлык белән, әхлакый кырыслык азгынлык белән, фән надан¬ лык белән, урта кул кунакханә рухы интригалар рухы белән янә¬ шә яши... Бу кешеләрдә Аллага сүзсез буйсыну юк та юк...» Король сарае да бик макталмаган, ә «Крестьян» дигән мәкаләдә җирдән мәхрүм ителгән һәм салымнар белән тәмам изелгән француз крестьяннарының хәерче хәлендә яшәве күрсәтелә. «Энциклопедия...»не укучыларга иске тәртипләр саклан¬ ганда илнең чәчәк атуы мөмкин түгеллеге ачык аңлашыла. Юкка гына бу китапларны замандашлары гаять зур арсенал итеп карап, иске Францияне штурмлау өчен коралның шунда 177
саклануына игътибар итмәгәннәр. Мондый китапларны хаки¬ мият ни өчен тыймасын икән? Адам Смитның икътисади тәгълиматы. XVIII га¬ сырның күренекле мәгърифәтчеләре арасында иң югары урынны үзенчәлекле икътисади тәгълимат тудыручы инглиз галиме Адам Смит (1723—1790) алып тора. Аның тышкы кыяфәте гадәти: уртачадан бераз озынрак буй, дөрес кыяфәтле гади йөз, соры-күк күзләр, зур туры борын. Киеме дә тыйнак. Гомере буе парик киеп йөргән. Җилкәсендә һәрвакыт бамбук таяк булыр. Үз-үзе белән сөйлә¬ шеп йөрүчән. Бервакыт урамда сату итүче хатын, аны акылдан язган кешегә санап, күршесенә әйтә икән: «И Ходаем! И мес¬ кенкәй! Ару гына киенгән үзе!» Ул аның бөтен Европага мәгълүм күренекле кеше икәнен кайдан белсен. Лондон һәм Париждан, Берлин һәм Петербургтан килгән сәяхәтчеләр аның белән танышырга тырышканнар. Ул бәхетле сәләткә — ачык фикер йөртү һәм конкрет нәрсәләр турында оста һәм җанлы итеп сөйләү, энциклопедик гыйлемлелекне тырыш хезмәт һәм фәнни намуслылык белән бергә алып бару сәләтенә ия була. Смитның бу сыйфатлары җәмәгатьчелекнең хуҗа¬ лык күренешләре белән кызыксынуы уянуга йогынты ясый. Смит кешеләрнең үз социаль хәлләрен яхшырту омты¬ лышы бөтен җәмгыятьне мул тормышка китерә ала дип сана¬ ган. «...Дәүләтне кыргыйлыкның иң түбәнге баскычыннан мул тормыш югарылыгына күтәрер өчен тыныч тормыш, җиңел салымнар һәм идарә итүдә түземлелек кирәк,— дигән Смит,— ә башкасы табигый рәвештә үзеннән-үзе булачак. Вакыйгаларны башка юл белән китәргә мәҗбүр итүче яки җәмгыятьнең алга таба үсешен тоткарларга омтылучы дәүләт¬ ләр — гайре табигый дәүләтләр...» Җәмгыять үсешендә конкуренция зур роль уйный, ди Смит, конкуренцияне табибларга, университет профессорларына һәм руханиларга да куллану ярый. Ул җирне ирекле сату яклы булган. Җир аны кадерен белеп файдаланырга сәләтле хуҗалар кулына күчәргә тиеш дип санаган. Финансларның яңа генераль контролеры1. XVIII гасыр урталарында Франциядә үзгәрешләр кирәклеге бик 1 Финансларның генераль контролеры — Франциядә финанс министры посты шулай аталган. 178
нык сизелә башлый. Финансларның генераль контролеры постына илнең бөтен эчке эшләрен үз кулына алып җитәк¬ челек итәрлек яңа кеше кирәк була. Аннан соң ул кеше са¬ рай тирәсендәгеләр белән бәйләнмәгән һәм казна талау белән тапланмаган да булырга тиеш. Андый кеше табыла. Ул бо¬ рынгы норманд дворяннары гаиләсеннән чыккан Жак Тюрго (1727—1781) була. Әмма Тюргоның реформаторлык эшләре башта ук барлык иске тәртип яклыларның кискен каршы¬ лыгына очрый. Ул отставкага китәргә мәҗбүр була. Тюргоның максаты нинди була соң? Иң элек ул яшәп килгән феодаль тәртипләрне кешенең табигый хокукларын — шәхси азатлык һәм хосусый милек иреген бозганы өчен тәнкыйть итә. Эшкуарлык һәм хуҗалык итү иреген чикләүдә Тюрго «табигый хокук»ның зарарлы бозылуын күргән. Аның карашынча, бары тик тулы конкуренция иреге, берни белән дә чикләнмәгән хуҗалык тормышы гына «табигый хокукларга» туры килә. Шуңа күрә Тюрго икмәк белән ирекле сәүдә итүне берсүзсез яклап чыккан. Дәүләт контроленнән азат сәүдәгәр¬ ләр генә халыкны икмәк белән тәэмин итү бурычын теләсә нинди администраторга караганда яхшырак үти алачаклар дигән Тюрго. Промышленность өлкәсендә Тюрго кискен рәвештә цехлар системасына каршы чыккан. Цехлар промышленность үсе¬ шенә фәкать комачаулык иткәннәр, эшченең кулын бәйлә¬ гәннәр, җитештерүдә иске ысулларны ныгытканнар. Тюрго цехлар тарафыннан эшчеләр өстенә салынган хезмәт хоку¬ кындагы чикләүләрне гамәлдән чыгаруны таләп иткән. Мәгърифәтчеләр идеяләренең җәмгыять үсешенә йогынтысы. Кеше акылының куәтенә, аның мул тормыш өчен хезмәт шартлары тудыра торган фәнне үстерүдәге чик¬ сез мөмкинлекләренә ышану — менә Мәгърифәт чорының рухы. Мәгърифәтчеләр байрагына «Фән һәм алгарыш» дигән девиз язарга мөмкин. Кеше акылының бөтен нәрсәне җи¬ ңүе^ ышанып, күпчелек мәгърифәтчеләр феодализмга кар¬ шы көрәшне революцион ысул белән алып бһруга тискәре карашта торалар. Алар мәгарифнең үсеше үзеннән-үзе яшәп килгән тәртипләрне үзгәртүгә китерә ала дип ышаналар. Иске теорияләр һәм идеяләргә каршы мәгърифәтчеләр яңа, заманы өчен революцион һәм прогрессив идеология күтәреп чыгалар. 179
■ 1. Ни өчен XVIII гасырны Мәгърифәт чоры дип атыйлар? Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. 2. Вольтер карашларына сыйфатлама бирегез. 3. Азатлык сүзен Монтескье ничек аңлый? Аның фике- ренчә, азатлыкны ничек тәэмин итеп була? 4. Иҗтимагый ти¬ гезсезлек турында Руссо нинди фикерләр әйтә? 5. А. Смит һәм Ж.Тюргоның хуҗалык үсешенә карашлары нинди? 6. Бергәләп фикер алышыгыз: кешегә һәм җәмгыятькә карата XIV—XVI га¬ сыр гуманистлары һәм XVIII гасыр мәгърифәтчеләре караш¬ ларында дәвамчанлык бармы? 7. «Мәгърифәтчеләрнең төп идея¬ ләре» таблицасын тутырыгыз. Мәгърифәтчеләр Ил Төп идеяләр Документлар «Фәннәр, сәнгатьләр һәм һөнәрләр энциклопедиясе» мәкаләләреннән Крестьян. Әгәр алар кимсетелгән, изелгән булып, даими рәвештә авыр эш башкаралар икән, алар һөнәр, мәгънәсез һөнәр белән шөгыльләнүдән куркырлар... ...Крестьянның җирне үз дигәнчә эшкәртү иреге аның эше уңсын өчен үтә дә кирәк шарт, һәм бу мөнәсәбәттә теләсә нинди кысу мәгънәсезлек һәм көлке эш... Белер-белмәс бое¬ рыкларыгыз белән Сез ачлык әзерлисез... Уйланмый салынган салымнар крестьяннарның бөтен тырыш¬ лыгына киртә сала, аларның җиргә кертергә тиешле капитал¬ ларын киметә. Димәк, бу салымнар дәүләт керемнәрен киметә, ачу һәм курку таратып, һәртөрле чәчәк атуны тамырында ук буа... Барщина. Император 1773 елдагы ил буенча сәфәре вакытында... халыктан петицияләр кабул итә. Петицияләр арасында ул мондый сүзләргә дә тап була: «Миһербанлы һәм рәхимле падишаһ, атнага 4 көн барщина, бишенчесе —балык тоту, алтынчысы —сеньор белән сунарга чыгу, җиденчесе Аллага багышлана. Император галиҗәнапләре, үзең уйлап кара, без салым түли алабызмы?..» Сакчыллык. ...Бүгенге сәясәтчеләрнең кайберләре чир¬ кәүдә хезмәт итүче кешеләрнең артык күп булуы милли иминлек мәнфәгатьләренә каршы килә дип бик акыллы искәртәләр... вазифалары файдалы һәм билгеле булган мәхәллә руханила¬ рыннан башка барлык бүтәннәре чын эш кешесе хисабына яши, җәмгыять өчен бернинди файдалы гамәлләре юк... дәүләт аларны тәүбә белән бәйле кырыс тормышка мәҗбүр итсә дә, битләреннән тир сөртмичә генә татлы һәм рәхәт тормышта яши бирәләр. «Энциклопедия...»дән алынган мәкаләләрдә традицион җәм¬ гыятьнең нинди сыйфатлары тәнкыйть ителгән? 180
§ 20. Мәгърифәт чорындагы Европада художество мәдәнияте Робинзон Һәм Гулливерның гаҗәеп маҗаралары. Балаларның яраткан герое Робинзон Крузо Мәгърифәт гасы¬ рында дөньяга килә. Йорк диңгезчесенең гаҗәеп маҗара¬ ларын Даниель Дефо (1660—1731) уйлап чыгара. Давыллы гасырның үз улы Дефоны язмыш күп тапкырлар сыный: ул хәтәр авантюраларга бара, бөлә, кабат байый, кабат бөлә һәм яңадан капитал туплый. Ул сәүдәгәр, диңгезче, журналист, шпион, сәясәтче һөнәрләрен сынап карый, 59 яшендә язучы булып китә. Робинзон турындагы роман өлкәннәр өчен языла, һәм һич тә аларның күңелен ачу өчен генә түгел. Үзенең героена Дефо эшлеклелек, хезмәт сөючәнлек, үз көченә ышану сыйфатларын бирә. Исегезгә төшерегез, нинди үҗәтлек һәм батырлык белән Робинзон кешесез утрауда йорт сала, савыт-саба, йорт җиһаз¬ лары ясый, хайваннарны кулга ияләштерә һәм үрчетә. Көн¬ нәрен эш белән үткәргән Робинзон башкаларны да хезмәткә тарта: үзе үлемнән коткарып калган Җомганы ул хезмәтчесе итә. Робинзон йөзендә буржуаны тану җиңел: ул фикерли һәм эшли белә торган өченче катлау вәкиле. «Робинзон Крузоның тормышы һәм искиткеч маҗаралары» романы хезмәткә, кеше акылына, тырышлык һәм батырлыкка гимн булып әверелә. Робинзонның үз мәнфәгате өчен кешеләрне алдавы, хәтта сатып җибәрүе замандашларын бер дә читенсендерми. Мәхәл¬ лә рухание, аннан соң Ирландиянең Дублин соборында өл¬ кән рухани Джонатан Свифт (1667—1745) Дефо героена тән¬ кыйть күзеннән карый. Свифт мәгърифәтчеләрнең матур идеяләре кешеләрне яхшы якка үзгәртмәвен күрә, буржуаз җәмгыять, феодаль җәмгыять кебек үк, камиллектән ерак. Свифт Дефо романына пародия язарга була. 1726 елда аның «Гулливер сәяхәтләре» дигән романы чыга. Свифт герое һәм Робинзон — замандашлар, мәгърифәт чоры кешеләре, ләкин Гулливерның карашы үткенрәк. Бәлки шуңадыр да аның «ерак илләргә сәяхәте» бик күңелле булып чыкмый. Лилипутлар илен нәни һәм түбән бер зат идарә итә. Ул үзен «Галәмнең шатлыгы һәм аның котын алучы» дип атый. 181
Даниель Дефо Джонатан Свифт П. О. Карон де Бомарше Укучы Лилипутияне язучы заманындагы инглиз консти¬ туцион монархиясенә карикатура дип аңлый. Великаннар иленең мәгърифәтле монархиясе XVIII гасыр философлары үлчәме белән «киселгән». Акыллы һәм яхшы күңелле галим- король сугышларны гаепли, сәнгать ярата, фәннәрне үз канаты астына ала, һәркайда аңлы тәртип урнаштырырга омтыла. Ләкин аңа да ватандашларына хас ахмаклыкны, комсызлык, бозыклыкны җиңәргә язмаган. Акыл иясе булган атлар илендә Гулливер көтмәгәндә җи¬ рәнгеч йехуларны очрата. Бу затлар «көчле һәм усал, шул ук вакытта куркак та, һәм бу сыйфатлар аларны дорфа, тү¬ бән җанлы һәм рәхимсез итә. Герой коты очып шуны аңлый: йеху — кайчандыр корабль су төбенә киткәндә утрауга эләгеп исән калган кешеләрнең нәселе икән. Автор шундый күңелсез нотада хикәятен өзә. Ләкин Свифтны ачы дөреслекне сөйләргә кеше табигатен битараф¬ ларча күзәтү түгел, ихлас рәвештә кешеләрнең хәленә керү, аларда кешелек сыйфатларын саклап калырга ярдәм итү теләге мәҗбүр итә. «Кеше сез уйлаганнан кыйммәтрәк». Свифтның акылы һәм талант көче үзенең нуры белән Мәгърифәт га¬ сырын яктырта. Ләкин ул нурларда башка бөек фигуралар да югалып калмый. Алар арасында Пьер Огюстен Карон де Бомарше (1732—1799) да бар. Дворян исемен сатып алу һәм король сараена юл салу бәхетенә ирешкән сәгатьче улы «дөньяның куәтле кешеләре» бәясен яхшы белгән. Аның «Фигароның өйләнүе» комедиясе герое — өлгер, сөйкемле хезмәтче Фигаро, аны тудырган әдип кебек үк, ахмаклардан 182
көлгән, явызлар алдында куркып калмаган, үз хәерчелегеннән көлгән, ләкин беркайчан да үзенең кешелек горурлыгын сатмаган. Автор уенча, Фигаро — «милләтнең иң үткен һәм акыллы кешесе». Бомарше героеның җор сүзләрен Париж халкы шәһәр буенча тараткан. Алар сөйләм теленә кереп киткән, ул сүзләрне кушып арис¬ тократлардан көлгәннәр. Король Людо¬ вик XVI зәһәрләнеп: «Моны сәхнәгә куйганчы Бастилияне җимерергә ки¬ рәк!» дип кычкырса да, комедия куела. Ә берничә елдан соң нәфрәт тулы ко¬ роль төрмәсенең стеналары җимерелә. Фигаро 1789 елның 14 июлендә Франциянең баш төрмәсен штурмларга баручылар арасында иң яраткан герой булган, әдәбият дөньясы геройлары ара¬ сында да ул ялгыз түгел. «Фигароның өйләнүе» белән бер тирәдә диярлек Фридрих Шиллерның (1759—1805) пье¬ салары дөнья күрә. Ул пьесалар буенча чик баганалары белән 30 лап кәрлә кенәзлекләргә бүленгән феодаль Германия Мәгърифәт әлифбасына өйрәнә. Немецлар өчен театр үз язмышлары һәм бөтен милләт язмышының көзгесе була. Публика яраткан геройлары белән бергә тиран¬ лыктан котылу турында хыяллана, җәмгыятьне үз кулында тоткан кабахәтләрнең мәкерлелегенә нәфрәтләнә, яшь га¬ шыйклар өчен әче күз яшьләрен түгә. Дворянин Фердинанд һәм гади музыкант кызы Луиза үлем бәрабәренә үз мәхәббәтләрен яклап калалар, чөнки ихлас тойгылар 500 еллык шәҗәрәсе булган нәселнең өстенлеклә- реннән күпкә югары. Карл Моор үзе яшәгән зиннәтле тормыш һәм мәкер дөньясына сугыш игълан итә: «Үзем шикелле берничә кыю кеше бирегез миңа — һәм Германия респуб¬ ликага әверелер...» Маркиз Поза кеше азатлыгын һәм горур¬ лыгын дәртләнеп яклый. Фридрих Шиллер Иоганн Вольфганг Гете ...Кеше сез уйлаганнан кыйммәтрәк. Гасырлык йокы бауларын өзәр ул. Үз хокукларын кире кайтаруны таләп итәр. 183
Үз гасырын — Акыл һәм Яктылык гасырын гәүдәләнде¬ рергә сәләтле герой эзләп, икенче бер бөек немец Иоганн Вольфганг Гете (1749—1832) доктор Фауст турындагы борын¬ гы легенданы яңабаштан яза. 60 ел гомер сарыф ителгән философик драма Мәгърифәт гасырын Кешенең үз идеал¬ ларын раслау өчен көрәшкә чыгуы белән тәмамлый. Картайган көнендә Фауст мәңгелек хакыйкатьне аңлау дәрәҗәсенә килә: Яшәүгә һәм Азатлыкка алар өчен көн саен сугышка чыккан кеше генә лаек! Аксөякләрне сурәтләүче рәссамнар. XVIII гасыр¬ ның беренче яртысында Европа рәсем сәнгатендә әле нәфис сарай сәнгате чәчәк ата. Бу — «корольнең беренче рәссамы», мифологик, табигать һәм авыл көнкүреше күренешләре оста¬ сы Франсуа Буше (1703—1770) вакыты. Гади көтүче егетләр һәм кызлар ролендә сурәтләнгән кавалерлар һәм дамалар серләшәләр, бииләр һәм бер кайгысыз күңел ачалар. Рәссам сурәтләгән табигать гүзәл һәм ягымлы. Кечкенә генә елга яры, агач күпер, очлы түбәле берничә корылма һәм берничә кеше фигурасы («Бове тирәсендәге пейзаж») — барысы да нечкәлеге һәм гармониялелеге белән әсир итә. Чынбарлык¬ тан бик ерак торган Буше картиналары аксөякләрнең өйлә¬ рен бизәгән. Антуан Ваттоның (1684—1781) сәнгате күпкә тирәнрәк. Аның картиналары геройларның иң нечкә, сизелер-сизелмәс хисләр уйнавын тотып кала алган. Ватто дөньясы —хыяллар, маскарад һәм кичәләр дөньясы. Йомшак кына сибелгән якты¬ лык предметларны томан аша күрсәтә. Нечкә колорит гүзәл музыка яңгыраган кебек тойгы калдыра. Ваттоның даны еракларга тарала һәм Россиягә дә килеп җитә. Екатерина II өчен рәссамның берничә картинасы сатып алына. Шул исәп¬ тән «Кыен хәл» дә. Аз санлы төркем паркта ял итә. Арадагы бер гүзәл һәм аның кавалеры үпкәләшкәннәр, һәм чибәр кыз менә-менә үпкәләп китәр төсле. Аларның үзара аңла¬ шуын зур кызыксыну белән бер яшүсмер күзәтеп тора. Бу гади күренешнең ахыры ни белән бетәсен тамашачы үзе сизе¬ нергә тиеш. Ваттоның икенче картинасында — «Битараф кеше» — бер яшь егет әкрен генә бию хәрәкәте ясый. Тормышның мәңге бетмәс бәйрәмендә катнашучы бу герой йөзендә битарафлык һәм эч пошу ярылып ята. 184
Уильям Хогарт. Модалы никах. Никах контракты «Өченче сословие җырчылары». XVIII гасырның 50 нче еллары уртасында теләсә нинди инглиз кибете яки китап кибетендә арзанга гына Уильям Хогарт (1697—1764) гравюралары сатылган. Теләсә нинди биографтан яхшырак итеп аның турында композициясе гайре табигый булган автопортрет сөйли: бу — «картина эчендәге картина». Тамаша¬ чы ярым түгәрәк киндергә язылган Хогарт автопортретын күрә. Җитди итеп һәм үз-үзенең бәясен белеп, ул безгә карап тора, акыллы күзләренең карашы үткен. Киндернең нигезе булып китаплар өеме тора, аларның берсе — Свифт әсәре. Янәшәдә кискеч һәм рәссам пумаласы ята. Хогарт кулларын¬ да алар көчле коралга әверелгән, шул корал ярдәмендә рәссам инглиз буржуаз ж,әмгыятендәге мәгънәсезлекләрне ж,имерә. «Сайлаулар» гравюрасында автор парламентка сайлаулар тарихын чагылдыра. Менә сайлаучыларны ж,әлеп итәр өчен сайлау алды банкеты —эчкечелек күренеше. Менә хәйләкәр сайлаучы-фермерны сатып алу. Ьәм, ниһаять, иң «лаеклы» депутатның ж,иңү тантанасы. Моннан соң аңа мәгърифәт¬ челәрнең ил белән кешелекле идарә итү хыялларын тормыш¬ ка ашырырга туры киләчәк. Әлбәттә инде тамашачылар һәм 185
автор мәкерле һәм алдакчы сәясәтчеләр яклы түгел. Хогартка намус турындагы төшенчәләрне саклый алган гади кешеләр якынрак. Үзенең иң ихлас әсәрләрендә рәссам шуларга мөрә¬ җәгать итә: «Креветкалар сатучы кыз», хезмәтчеләрнең порт¬ ретлары. Мәгърифәт чәчәк ату чорының замандашы һәм шаһиты — француз рәссамы Жан Батист Симеон Шарденны (1699—1779) замандашлары «өченче сословие җырчысы» дип атаганнар. Гадәти тормышка, гадәти әйберләргә сизгер караш таш¬ лап, Шарден көндәлек тормыштан югары поэзияне чумырып ала. «Базардан» — рәссамның иң камил хезмәтләреннән бер¬ се. Азык-төлек салган сумкалы хезмәтче кыз, йорт әйберләре. Якты, йомшак яктылык тынычлык һәм рәхәтлек хисе бирә. Шарден рәсем сәнгате традицияләрен җимерми, ләкин аның картиналарыннан җиңел сарай сәнгатенә тәнкыйть яң¬ гырый. Петербург художество Академиясе конференц-залы өчен махсус язылган «Сәнгать атрибутлары1 белән натюрморт» шундый. Йомшак эңгер-меңгердә рәссам өстәле күренә: үзәк¬ тә — Меркурий статуэткасы. Архитектура — сызымнар, план¬ нар белән, рәсем сәнгате палитра һәм рәссам пумалалары белән сурәтләнә. Шунда ук рәсемнәр белән тулы папка, чүл¬ мәк, берничә китап, янәшәдә — Изге Михаил хачы — рәссамга бирелгән бүләк. Шарден гаҗәеп осталык белән мәрмәрнең шома өслеген, ефәк тасманың ялтыравын, күн папкаларның кытыршылыгын сурәтли. Рәссам һәм мәгърифәтче Шарден дөньясы безгә шундый булып ачыла. Герой эзләгәндә. Мәгърифәт гасырын еш кына Вольтер гасыры дип атыйлар. Философның иң ышандыргыч образын Жан Антуан Гудон (1741—1823) тудырган. Үзенең озын гомере эчендә скульптор күренекле замандашларының 200 дән артык портретын иҗат иткән. Авторның сүзләренә караганда, ул «үз халкына дан китергән кешеләрнең образ¬ ларын сакларга һәм ясарга» тырышкан. Вольтер Гудон каршында 1778 елда, үләренә аз гына калгач, үзенең Парижга соңгы мәртәбә килүендә утырган. Скульптор каршында күп яшәгән карт Гудон аның бер генә сызыгын да яшермәгән һәм бизәп тә күрсәтмәгән: картлык җыерчыкларын да, эчкә батып кергән тешсез авызын да. 1 Атрибут — предметның үзенчәлеген аңлатучы сыйфат. 186
Ләкин без рәхимсез картлыкны түгел, хәлсез тәндә яшәгән бөек рухны һәм шул рухи көчнең чагылышын күрәбез. Үткен күзләрдә, көлемсерәгән елмаюда кеше Акылының тантанасы чагыла. Үз заманы геройларын эзләгәндә Жак Луи Давид (1748—1825), бүгенге вакыйгаларга аваздаш сюжетлар эзләп, антик тарихка чумган. 1784 елда рәс¬ сам «Горацийлар анты» дигән зур кар¬ тинасын тәмамлаган. Өч бертуган рес¬ публика хакына җиңәргә яки үләргә дип әтиләренә ант итәләр. Автор ватан Вольтер. Скульптор Ж. А. Гудон өчен эшләнгән каһарманлыкның гүзәллеген расларга омты¬ ла. Замандашлары фикеренчә, бу әсәрне күрер өчен халык өзлексез агылып торган. Шәһәр хакимияте, тәртипсезлек- ләр чыгар дип шикләнеп, махсус чаралар күрергә мәҗбүр булган. Француз революциясе башлангач, рәссам инде борынгы тарих белән мавыгуын оныта. Ул яшәп килгән тәртипләрне үзгәртергә омтылучы тулы канлы геройларны замандашлары арасыннан таба. Давид вакыйгаларның үзәгендә кайнаган кеше. Марат белән таныш була. Аның һәлак булуыннан соң, якобинчының истәлеген мәңгеләштерүне рәссам үзенең буры¬ чы итеп саный. Һәм бу «Маратның үлеме» дигән картина өстендә эшләү өчен этәргеч була. Ванна, агач әрҗә (ул өстәл булып хезмәт иткән), кара савыты, Маратның гомерен өзгән пычак — шушы аз санлы әйберләр фаҗигане дөрес итеп чагыл¬ дыралар. Маратның агарынган йөзе тыныч. Европаның музыкаль чатлары. Немец компози¬ торы Иоганн Себастьян Бах (1685—1750) үз заманында бик танылмаган. Югары катлауга аның әсәрләре артык җитди булып тоелган, ә чиркәү алардан Алладан куркуны чагыл¬ дырмаган өчен баш тарткан. Хәтта музыкант уллары да әти¬ ләре иҗатын искергән дип санаганнар, үзләренә мирас булып калган кулъязмаларның күбесен югалтып бетергәннәр. Бервакыт Бах үзенең 53 туган-тумачасы кергән шәҗәрәсен төзегән. Аның бабасының атасы он тартылган арада цитрада1 1 Цитра — гөслә тибындагы музыка коралы. 187
Иоганн Себастьян Бах Вольфганг Амадей Моцарт Людвиг ван Бетховен уйнарга яраткан икмәкче булуы мәгълүм. Бахлар нәселендә музыкага мәхәббәт буыннан буынга тапшырыла килгән. Яшь чагында композитор Германия буйлап еш сәяхәт ит¬ кән, скрипкада, органда уйнаган, сарай оркестрын җитәклә¬ гән. 1723 елдан ул гаиләсе белән Лейпцигта яши башлаган. Биредә ул үзенең иң яхшы әсәрләрен иҗат иткән. Аларның күбесенә Бах халык җырлары һәм бию көйләрен кертергә курыкмаган, ә бу катлаулы музыканы гади халыкка аңлаеш¬ лырак иткән. Хор, солистлар һәм оркестр өчен махсус язылган «Страсти по Матфею» дигән зур әсәре Иисусның күргән газап¬ лары турында. Евангелие легендасын Бах кешеләрне коткару хакына герой үзен корбан иткән халык драмасы буларак ача. XVIII гасырда музыка сәнгатенең алга таба үсеш юлы борынгы матур Австрия шәһәре Зальцбург аша үтә. Бу шәһәр¬ дә Вольфганг Амадей Моцарт (1756—1791) туган. Замандашлары Моцартны XVIII гасырның могҗизасы дип атаганнар. Аның кыска гомере хәерчелек, ялгызлык һәм ким¬ лек эчендә үтсә дә, тормышында зур шатлыклар, мәхәббәт, бәхет һәм иҗат та булган. 3 яшеннән ул музыкага өйрәнә башлый, 4 яшендә үзенең беренче концертын иҗат итә, 12 яшендә опера яза, аның премьерасы Милан театрында уза. 14 яшендә Моцарт Италия¬ нең иң данлыклы музыкаль академиясе академигы була. Гомеренең соңгы 10 елын Моцарт Вена шәһәрендә үткәрә. Композитор театр турында хыяллана, ләкин операга заказ бирүче юк. Ниһаять, публиканы мавыктыра алырлык сюжет табыла— «Фигароның өйләнүе» (Бомарше әсәре). Премьера 188
1786 елда уза. Уңыш искиткеч зур була. Публика җырчылар¬ ны кабат-кабат сәхнәгә чакыра. Опера көйләре бөтен җирдә: урамнарда, мәйданнарда, таверналарда яңгырый, аларны хәтта сәяхәт итүче музыкантлар да башкара. Композиторның соңгы әсәре — «Реквием» (латин сүзе requiem — җан тынычлыгы). Реквиемны вафат булган кеше истәлегенә чиркәүдә башкаралар. Аны язарга Моцартка бил¬ гесез музыка сөюче заказ биргән, ә Моцартка ул музыканы үзе өчен язган кебек тоела. Бу әсәр яшәү һәм үлем, кешенең дөньядагы язмышы турында. Аның беренче тапкыр яңгы¬ равын Моцартка тыңларга туры килмәгән. Людвиг ван Бетховен (1770—1828) үзен бөек компози¬ торның рухи дәвамчысы дип санаган. Моцарт үзе дә аның турында: «Килер вакыт, аның исеме бөтен дөньяга яңгы¬ рар»,— дип әйткән булган. Даһиның сүзләре чынга аша. 22 яшеннән Бетховен Венада яши. Ул яшь, дәртле, та¬ нылган, аның әсәрләрен нәширләр бик теләп бастыралар. Ләкин куркыныч авыру билгеләре һаман саен ешрак кабат¬ лана: «Минем музыкаль ишетүем һаман зәгыйфьләнә бара, колагымдагы шомлы тавышлар көне-төне тынмыйча яңгырап тора. Мин мескен хәлендә яшим». Шулай да композитор бирешми. Үз-үзе белән киеренке көрәш елларында да Бетховен көче һәм матурлыгы гаҗәеп булган әсәрләр иҗат итә. «Фанта¬ зия төсле соната» («Лунная» соната) — композиторның бәхет¬ сез мәхәббәте турында. Өченче, «Героик», симфония XVIII гасырдагы революцион вакыйгалар тәэсирендә язылган. Анда — урам һәм мәйданнар гөрелтесе, сугышлар дулкынлануы. Башта симфония Бона¬ партка багышланган була. Наполеонның үзен император дип игълан итүен белгәч, композитор әсәрен Бонапарт исеме белән бәйләми башлый һәм әсәргә яңа исем бирә — «Героик». Симфония үзәгендә — баш бирмәс кыю, батыр кеше, аны бер¬ нинди язмыш кыйнаулары да сындыра алмый. «Аппассио¬ ната» да да шушы ук темалар яңгырый. Бетховен гомеренең азагынача акылга дан җырлаучы, якты көчләрнең җиңү тантанасын раслауга багышланган әсәр язарга хыяллана. Мәгърифәт чоры художество мәдәнияте Яңарыш гасы¬ ры идеалларына иярә һәм, аларны иҗади мәгънәдә үзләш¬ тереп, яңа заманның гуманитар кыйммәтләрен раслый. 189
1. XVIII гасыр мәгърифәтчеләрен Яңарыш чоры гуманистла¬ рының дәвамчылары дип атарга мөмкинме? Фикерегезне раслый торган мисаллар китерегез. 2. Сәнгатьнең төп максатын мәгъри¬ фәтчеләр нәрсәдә күрәләр? 3. Мәгърифәтчеләрнең әдәби әсәр¬ ләрендәге геройлар еш сәяхәт итәләр (Яңарыш гуманистлары китапларындагы геройлар шикелле үк). Робинзон һәм Гулли¬ верны ерак илләргә нәрсә тарта? 4. Француз революциясе елла¬ рында Конвент Шиллерга Франциянең мактаулы гражданы исе¬ мен бүләк иткән. Немец шагыйренең нинди сыйфатларын Кон¬ вент мондый бүләккә лаек дип таныган, сез ничек уйлыйсыз? 5. Хогарт автопортретында Свифт китабы сурәтләнгән. Очраклы хәлме бу? 6. Давид һәм Гудон үз геройларын тапканнармы? Сез ничек уйлыйсыз? 7. Бетховен Бах турында болай дигән: «Гөр¬ ләвек түгел! Аның исеме Диңгез булырга тиеш!» (Бах — немец телендә — гөрләвек). Сез бу фикер белән килешәсезме? Үз кара¬ шыгызны дәлилләгез. § 21. Англиядә промышленность перевороты Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Англиядә киртәләү процессы нинди сәбәпләр аркасында килеп чыккан? Аның нәтиҗәләре нинди? Мануфактура җитештерүе кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Англиядә аграр революция. XVII гасырның 70 нче елларына Англиядә гасырлар буена урнашкан авыл хуҗа¬ лыгын алып бару системасы җимерелгән. Инглиз авылла¬ рына капитализм үтеп керү көчәя барган. Бу фермер хуҗа- лыкларының традицион крестьян хуҗалыклары өстеннән тәмам тантана итүе, вак милекчеләр булган крестьяннар¬ ның бөтенләй диярлек юкка чыгуында чагылган. Сезгә инде мәгълүм булганча, Англия революциясе барышында ленд- лордлар үз җир биләмәләренә милек хокукы алалар. Хуҗа¬ лыкны үзләре алып бармасалар, алар утарларын эре эшкуар- фермерларга арендага биргәннәр. Утар зуррак булган саен, акча да күбрәк кергән. Шуңа күрә лендлордлар теләсә нинди юллар белән җир биләмәләрен киңәйтергә омтылганнар: вак арендаторларны штрафлар һәм югары аренда түләве белән җирдән китәргә мәҗбүр иткәннәр, община җирләрен басып алганнар. Әйтергә кирәк, XVIII гасырда, элекке заманнарда¬ гыча, бу эштә алар парламенттан хуплау алганнар, ә парла¬ мент киртәләүне рөхсәт итә торган законнар чыгаруны тук¬ татмаган. Вак милекче исә авылда үз биләмәләрен киңәйтеп, 190
Англиянең төньягында эре феодал утары. XVIII гасыр башы алга таба яшәвен тәэмин итәргә, яки, аларны югалтып, яллан¬ ган эшче булып китәргә мәҗбүр булган. Англиядә эре җир милекчелеге җиңеп чыккан. Шул заман инглиз авылына хас пирамида туган: җирен биреп, аренда хакы ала торган лендлорд; эшкуар ролен уйнаучы фермер- арендатор; ялланып эшләүче батрак. Күргәнегезчә, капи¬ талистик эшкуарлык авылга килеп кергән. Эре җирбиләүчелек җир эшкәртүнең сыйфатын яхшыр¬ тырга, ашламалар кулланырга, мал-туар өчен азык культу¬ ралары мәйданнарын киңәйтергә ярдәм иткән. Ташландык җирләрне үзләштерү башланган. Бу, үз чиратында, алдын¬ гырак чәчү әйләнешенә китерә: җирне парга калдырмыйча, анда азык үләннәре чәчә башлыйлар. Ашлык һәм ит җитеш¬ терү өчен шартлар яхшыра, ашлыкка бәяләр төшә. XVIII гасырда Англиянең авыл хуҗалыгы шәһәрләрне һәм промышленность бистәләрен уңышлы рәвештә азык-төлек белән тәэмин итеп тора. Шәһәр белән авыл арасында сәүдә итү арта, уңышлы сәүдә мәнфәгатьләрендә яңа юллар салына, елгалар тирәнәйтелә, таш күперләр күтәрелә. Хәтта сәүдә мәсьәләләрен яктырткан гәзитләр дә пәйда була. Үзәкләш¬ 191
терелгән мануфактуралар күбрәк күренә башлый. Күргәнегезчә, эре җир милке хуҗалык күзлегеннән караганда максатка ярашлырак була. Җирнең эре хуҗалар кулында туплануы, авыл хуҗалы¬ гында ялланган эшчеләр хезмәтен файдалану һәм крестьян¬ лыкның югала баруы, авыл хуҗалыгының продукция бирүе үсү — болар барысы да аграр революция исемен ала. Промышленностьны тамырдан үзгәртү шартлары. XVIII гасыр уртасына Англиядә промышленностьны тамыр¬ дан үзгәртү өчен, ягъни мануфактурадан фабрика-завод, машина белән җитештерүгә күчү өчен кирәкле шартлар туа. Бу — илнең барлык үткәндәге үсеше аша әзерләнә. Бе¬ ренчедән, төгәлләнгән аграр революция күпсанлы эшче кул¬ ларны бушата. Халык саны зур темплар белән үсә: 1700 ел¬ да ул 6 миллионнан беразга гына артык булса, 1790 елда 8,2 млн кешегә җитә. Бөтен «артык» халык промышлен¬ ностьта эшләргә әзер була. Икенчедән, товарларны сатар өчен базар хасил була. Шәһәрләр һәм шәһәр халкы арта. Авыл¬ дагы бай арендаторлар инвентарь һәм ашлама сатып алуга мохтаҗ була. Өченчедән, ил эчендә җирне алып сату, Англия¬ дән һәм ирландлардан тартып алынган җирне кабат-кабат сату, колонияләрне талау, коллар белән сату итү нәтиҗәсендә сәүдәгәрләр һәм эшкуарлар кулында машиналар кулланып эшли торган фабрикалар төзү өчен гаять зур капитал бар¬ лыкка килә. ШШул заман кешесе Бристоль турында болай дип язган: «Шәһәрдә коллар каны таммаган бер генә кирпеч тә юк». Үз эшләрен яхшы белгән сәүдәгәрләр һәм эшкуарлар «алтын өчпочмак» дип телгә кергән нәрсә аркасында кулларында зур милек туплады¬ лар: инглиз сукносы төялгән кораб сукно сатыла торган бер Африка портына юнәлә, ә товар саткан акчага урланган африкалы коллар сатып алына; аларны Америкага яки Көнбатыш Ьиндстанга (Вест- Индия) озаталар, чөнки кара тәнле коллар анда кыйммәт тора. Шуннан соң кораб Англиягә шикәр яки тәмәке төяп кайта, бу товар аларга тагын зур табыш китерә. XVII гасыр ахырында инглиз сәү¬ дәгәрләре ел саен Америкага 25 мең кол китерә, ә XVIII гасыр уртасында — дүрт мәртәбә артыграк. 192
Промышленностьта тамырдан үзгәреш. Хәзер про¬ мышленностьта үзгәртеп коруның ничек килеп чыгуын һәм аның ни өчен нәкъ менә XVIII гасырның икенче яртысында булуын карыйк. Промышленностьтагы үзгәрешләр машина¬ лар уйлап табудан башлана. Күптән инде уйлап табучылар кеше хезмәтен машиналар белән алыштырырга хыяллана. Беренче машиналарның киҗе-мамык тукыма җитештерүдә килеп чыгуы очраклы хәл түгел, чөнки анда цехлар һәм җитештерүдә чикләүләр булмый. Өстәвенә инглиз тукымалары арзанлы Һиндстан тукы¬ маларыннан сыйфат ягыннан күпкә калыша. Һиндстандагыга караганда Англиядә кул белән җитештерү кыйммәткәрәк тө¬ шә, һәм арзанлы тукымалар җитештерүне фәкать машиналар ярдәмендә генә оештырырга мөмкин була. Механик һәм тукучы Джон Кей, «оча торган соса» уйлап табып, туку станогын камилләштерә. Элек тукучы сосаны җепләр арасыннан үзе үткәрә торган була. Хәзер соса аяк педале ярдәмендә йөртелә. Бу яңалык туку эшен тизләштерә, ләкин хәзер җеп җитми башлый. 1765 елда тукучы Джеймс Харгривс механик эрләү җай¬ ланмасы уйлап таба, бу җайланмада берьюлы 15—18 орчык эшли. Ул «каба»сын кызының исеме белән «Дженни» дип атый. Машина артык кыйммәт тә түгел, төзелеше гади һәм тиз арада бөтен дөньяга тарала. 1767 елда балта остасы Хейс су белән хәрәкәткә китерелә торган машина уйлап таба. Бу машина югары җитештерүчән була. Җеп эрләүдәге уңышлар механик туку станокларын барлыкка китерә. Эдмунд Картрайт- ның яңа станогы хезмәт җитештерү- чәнлеген 40 мәртәбәгә арттыра. Шулай итеп, машина ярдәмендә тукыма җи¬ тештерүче тулы бер системалар — фабрикалар килеп чыга. Су двигатель¬ ләрен файдалану фабрикаларны елга буенда төзүне таләп итә. Ә менә Джеймс Уаттның универсаль пар машинасы фабрикаларны теләсә кайда салу мөм¬ кинлеген ача. XVIII гасыр ахыры башка күренекле вакыйгаларга да бай. 1784 елда метал- Нъюкоменның су куды¬ ру өчен пар машинасы. Белидорның «Гидравлик корылмалар» китабын¬ нан гравюра. XVIII гасыр 193 13 4-75
Джеймс Уатт лург Корб — прокат станы, ә Модели кыру станогын уйлап таба. Яңа техника промышленность¬ ны яңача оештыруга китерә. Ману¬ фактураларны фабрикалар алыш¬ тыра. Промышленностьны тамыр¬ дан үзгәртеп кору чын-чыннан зур хезмәт зңитештерүчәнлеге ките¬ реп чыгарган промышленность ре¬ волюциясе була. Пар машинасының «атасы». Пар машинасын уйлап табучының исе¬ мен атау кыен, чөнки аның моделе төр¬ ле вакытта төрле илләрдә барлыкка килә. Туып килүче про¬ мышленность өчен гади, арзанлы һәм куәтле двигатель таләп ителә. Шуңа күрә Джеймс Уаттның (1736—1819) уйлап табуы бөек кенә түгел, көтелгән дә була. I т \ Д. Уатт йомшак һәм еш авыручан бала булып үсә. / \ Ул Гринок дигән шотланд шәһәрендә абруйлы гаиләдә туган. Бабасы математика һәм диңгездә йөзү сәнгатен укыткан, әтисе уңган эшкуар булган. Джеймста математикага сәләт 13 яшендә күре¬ нә. Ул кызыксынучан, эзләнүчән кеше булып үсә. Глазго университетында мастер-инструментчы бу¬ лып эшли. 1784 елда Уатт универсаль пар двигателенә патент ала. Язмыш уйлап табучыга үткен фикерле һәм булган партнер җибәрә. Аның двигателе белән эре промышленник Мэтью Болтон кызыксына, ул Уаттның ачышына беренче булып тиешле бәяне бирә. Болтон заводларында яңа машиналар ясала, яхшы җиһазланган остаханәләрдә югары квалифи¬ кацияле эшчеләр уйлап табучының идеясен тикшерәләр. Англия промышленностьта тоткан урыны, беренчелеге һәм «дөнья остаханәсе» исеме белән Болтон һәм Уатт компа¬ нияләренә дә бурычлы. Эшчеләрнең хәле. Фабрикалар төзелү эшчеләр хә¬ лен яхшыртамы? Үзегез фикер йөртегез. Еш кына фабри¬ каларда гаилә белән эшлиләр. Хатын-кызлар — эрләүче, бала¬ чага өзелгән җепнең очын бәйли һәм чүп-чарны җыештыра. 194
Ирләр дә шунда ук, алар җеп эрли яки машиналарны ре¬ монтлый. Фабрикалар гаиләне таркатмый, ләкин аның тормышын үзгәртә. Беренче мәртәбә тарихта эш сәгатенең төгәл вакыты билгеләнә. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр фабрика чаңы яңгы¬ рый, эш көне иртәнге 6 да яки 7 дә башлана. Су тәгәрмәчләре һәм машиналар әбәткәчә 6 сәгать һәм әбәттән соң тагын 6 сәгать эшли. Караңгы булса да, эшне соңга калып башлау бетә. Гаиләләрнең сишәмбедән шимбәгә кадәр тырышыбрак эшләп, тагын бер ял көне — «изге дүшәмбе»не өстәү мөмкинлеге дә юкка чыга. Эшчеләр авыр шартларда яшиләр. Фабрикантларның бик азы гына, мәсәлән, Ричард Аркрайт, алар өчен йортлар төзи. Фабрикаларга терәлеп салынган яңа эшче шәһәрчекләрдә гаилә иске зур йорттан 1—2 бүлмәне арендага ала яки алдак¬ чы подрядчылар төзегән арзанлы, юка стеналы, дымлы идәнле бер йортны сайлый. Күпчелек предприятие хуҗалары фабрикаларда кырыс тәртипләр булдыру кирәк дип саный. Соңга калган өчен, әшәке сүз әйткән яки пычрак йөргән өчен зур штрафлар салына, хуҗалар эшчеләрнең яшәү шартларын җиңеләйтү турында уйлап та карамыйлар. Югарыда телгә алынган фабрикант Аркрайт арзан аренда хакына эшчеләренә җир кишәрлеге бүлеп бирә, ә премия буларак эшчеләргә савым сыеры бүләк итә. Ул якшәмбе мәктәпләре дә оештырган. Ләкин андый хуҗалар гомуми кагыйдәләрдән чыгарма рәвешендә генә очрый. Фабрикантларның кайберләре подмастерьелар итеп арзан¬ лы эш көче — балаларны да файдаланган. Еш кына алар ятим балалар яки ярлыларга ярдәм итү оешмалары тәкъдим иткән ярлы балалары булган. Балаларны фабрикага озатып, мәхәллә акчаны янга калдырган. Мондый ятимнәр язмышына кырыс мөнәсәбәт, ярым ач яшәү, көч җитмәслек эш туры килгән. Балалар 5—8 яшьтән эшләгәннәр. Шул заман кешесе болай дип язып калдырган: «Эшләүче балаларның тышкы кыяфәте коточкыч: кансыз, шәлперәйгән йөз, кечкенә буй, бөкрәйгән умыртка сөяге, рахит һәм маши¬ налар белән гарипләнгән аяк-куллар». Гөмбәләр кебек ишәюче фабрикаларда эшчеләрнең сәла¬ мәтлеген һәм хезмәтен саклау эше бөтенләй булмаган. 195 13*
Дарби династиясе. XVIII гасырда Англиядә чуенны яңа ысул белән кою, станоклар эшләп чыгаруга үзләреннән зур өлеш керткән фабрикантларның тулы бер династияләре дә туган. Дарби династиясе аеруча танылган. Абраһам Дарби (1677—1717) чуен коюның яңа ысулын — катлаулы формадагы эшләнмәләр, мәсәлән, чүлмәкләр ясарга мөмкинлек бирә торган ысулны уйлап тапкан. Шулай ук ул ташкүмердән кокс алу ысулын да эшләгән. Ш Ташкүмер өемнәре акрын гына, күмер кисәкләре көлгә әйләнеп баручы каты өлешчәләргә әйләнгәнче ==» җылытыла. Бу каты кисәкчәләр — шул кокс (кокс калдыгы) инде, аны домна мичләренә тимер рудасы белән бергә тутыралар. Агач күмере кебек көлгә әйләнми торган кокс мичкә руданы күбрәк салырга мөмкинлек бирә. Дарби мичләрнең күләмен арттыра һәм мичкә һава агымын күбрәк кертә. Нәтиҗәдә, мичтә югары температура хасил була, чуен эремәсе сыеграк булып чыга, аны катлаулы формаларга салу җиңелләшә. Дарби эшләп чыгарган чүлмәкләр, үтүкләр, мич һәм ка¬ миннар өчен кирәкле нәрсәләр бөтен ил буенча тарала. Абраһам Дарби үлгәннән соң эш аның улы — Абраһам Дарби II кулына (1711—1763) күчә. Ул Ньюкомен машинасын сатып ала, шуның ярдәмендә завод буасына су кудыра, су тәгәр¬ мәчне әйләндерә, ә тәгәрмәч домна миченең мехларын хәрәкәткә китерә. Бу су җитмәгәндә, буа корыганда да мичләргә һава кудыру мөмкинлеген бирә. Фабрика яхшы сыйфатлы кокслы корыч чыгара, ә аңа үзәк графлыкларда сорау зур була. Абраһам Дарби III (1750—1791) вакытында дөньядагы беренче чуен күпернең өлешләре коела. 1779 елда күпер өлеш¬ ләре болтлар белән тоташтырыла һәм Айронбридж янында Северн елгасының ике ярын бәйли. Протест хәрәкәте. Машина ватучылар. Яңа тор¬ мыш тәртипләрен һәм хезмәт шартларын эшчеләр һәрвакыт баш иеп кабул итмәгәннәр. Промышленность революциясе шартларында аларны хуҗалар башбаштаклыгыннан яклаучы законнар булмаган, һәм эшчеләр, үз чараларын кулланып, протест белдергәннәр. Эшче халыкның үзаңы да үсә барган. Промышленность үзгәрешләренә кадәр эшче үзе өчен эшлә- 196
Сандерленд янында Уир елгасы аша купер. Ул 1796 елда салынган. Англия¬ дә XVIII гасырның соңгы елларында агачны тимер алыштыра башлый гән, хәзер алар ялланып эшли. Хуҗалар саны кими, әмма эшчеләр саны арта бара. Бар кешегә дә эш урыннары җитми. Промышленность революциясе башында эшчеләрнең бе¬ ренче күмәк чыгышы — машина ватучылар хәрәкәте була. Бу елларда эш хаклары кими, эшсезлек арта. Күпчелек эшчеләр үз бәхетсезлекләренең сәбәбен машиналардан күргәннәр. Иң киң таралган машина ватучылар хәрәкәте 1811—1813 елларда була. Анда катнашучылар үзләрен луддитлар дип атаганнар — бу исем беренче булып үз машинасын җимергән Нэд Лудд белән бәйле. Эшчеләрнең «Нэд Лудд кебек эшләргә», ягъни машиналарны ватарга дигән әйтеме дә булган. Шуннан луд¬ дизм — машина ватучылар хәрәкәте чыккан. Бер фабрика хуҗасы болай сөйләгән: «Эшчеләр миңа шулкадәр ачулы иделәр, машиналарны һәм фабриканы саклар өчен, һәр төнне коралланган каравыл тотарга мәҗбүр идем. Мин беркайчан да өемнән ялгызым төнлә чыгарга җөрьәт итмәдем, көндез чык¬ канда үзем белән корылган пистолетлар ала идем». Котлары очкан завод, фабрика хуҗалары парламенттан ярдәм сорарга мәҗбүр булганнар, һәм машина бозган өчен үлем җәзасы бирергә дигән закон кабул ителгән. 40 луддит җәзалап үтерелгән. Бөек инглиз шагыйре Джордж Байрон ачынып язган: Сәер түгелме: безгә ачлык төсендә Кунак килсә, ярлының сыкравы яңраса,— Машина җимергән өчен сөякләр сындырыла, Ьәм тормышның бәясе оектан да арзан. 197
Инглиз халкы авыл хуҗалыгында һәм техникада алга¬ рыш өчен, сәүдә буенча беренчелекне тотуы өчен кыйммәт бәя түләгән. XVIII гасырның 60 нчы елларына Англиядә аграр револю¬ ция була, нәтиҗәдә җир эре җирбиләүчеләр кулында туплана. Крестьянлык бөтенләй диярлек юкка чыга, ләкин авыл хуҗа¬ лыгының продукция бирүе күпкә арта. Шул ук вакытта илдә промышленность тамырдан үзгәртелә — кул хезмәтеннән машина белән җитештерүгә, мануфактуралардан фабрикага күчелә. Промышленность үзгәрешләре барышында эшкуарлар һәм ялланып эшләүче эшчеләр арта. XVIII гасыр азагына Англия дөньяның беренче промышленность иленә әверелә, анда киләчәктәге индустриаль җәмгыять сыйфатлары аеруча ачык чагыла. ■ 1. Дәфтәрдә: «Авыл хуҗалыгында тамырдан үзгәреш» соравына җавап планын төзегез. 2. Англиядә XVIII гасырдагы промыш¬ ленность үзгәреше шартларын санап чыгыгыз. 3. XVIII гасырда Англиядәге иң мөһим техник уйлап табулар турында сөйләгез һәм ни өчен алар промышленность революциясенә китергәнне аңлатыгыз. 4. Фабрикалар килеп чыгу белән эшчеләр тормы¬ шында нинди үзгәрешләр була? 5. Эшкуар уйлап табучыларның яңа технологияләре яки Д.Уаттның уйлап табуы турында чы¬ гыш әзерләгез. 6. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Англиядә про¬ мышленность революциясе башка илләргә караганда иртәрәк килеп чыга, чөнки аның географик урыны диңгезчелек һәм диңгез сәүдәсе өчен уңайлы була. Иптәшләрегез белән бу турыда фикер алышыгыз һәм үз карашыгызны әйтегез. 7. Аграр револю¬ ция, промышленность перевороты, фабрика, луддизм төшенчә һәм терминнарын аңлатып бирегез. «Чуен белән җенләнгән Уилкинсон» тДжон Уилкинсон (1728—1808) металл кою завод¬ лары белән идарә иткән. 1774 елда ул кыру станогы уйлап таба. Бу станок ярдәмендә чуен коелма үзә¬ гендә корал авызы ясарга (дуло) мөмкинлек туа. Англия белән аның Америкадагы колонияләре ара¬ сында сугыш башлангач, пушкаларны шушы ысул белән ясаганнар. 1775 елда Д. Уатт пар машинасы уйлап тапкан. Аның двигателе өчен цилиндрларны Уилкинсон заводында ясаганнар. Уилкинсон үзе дә заводлары өчен берничә пар машинасы сатып алган. 1788 елда ул Париж суүткәргече өчен чуеннан коел¬ 198
ган торбалар җибәргән (озынлыклары 40 миль). Англиядә аны «чуен белән җенләнгән Уилкинсон» дип йөрткәннәр, чөнки ул чуен өчен яңадан-яңа куллану юллары эзләгән. Уилкинсон көймә һәм корабларны да чуеннан коеп ясарга омтылган, башы¬ на тимер эшләпә киеп йөргән, аның башы төше¬ релгән чуен значоклар үзәк графлыкларда тимер акча урынына йөргән. Үлгәч, аны чуен табутта күм¬ гәннәр, кабере өстенә чуен һәйкәл бастырганнар. § 22. Төньяк Америкада Англия колонияләре Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез: Төньяк Америкага ни өчен Англиядән һәм Ирландиядән массакүләм эмиграция барган? Көнбатыш Европа күптән инде Яңа Дөньяга бай¬ лык чыганагы итеп караган. Әле XVI гасыр азагында ук бу җирләргә Англия дәгъва белдергән. XVII гасыр башында Төньяк Америкада Англия колонияләре пәйда була. Европа цивилизациясе Атлантик океанның теге ярларына таба тара- > ла башлый. Түбәндә сүз яңа дәүләт — Америка Кушма Штат¬ ларының дөнья картасында урын алуына китергән вакый¬ галар турында барыр. АКШ. Джеймс форты. 1607 ел 199
Беренче колонияләр һәм аларның халкы. Төньяк Америкадагы беренче колонияләрне Англия, Голландия, Франциядән күчкән кешеләр XVII гасыр башында барлыкка китергәннәр. Ь.әр ел саен аеруча Англиядән килгән колонист¬ лар саны арта барган. Пуритан җәмгыятьләренең карашлары Америкага һаман саен ешрак төбәлә, алар анда сыену урыны белән бергә «Христос патшалыгы» турындагы тәгълимат¬ ларын иркенләп тарату өчен мөмкинлек табарга өметләнәләр. Киртәләү аркасында җирләрен югалткан бик күп крестьян¬ нар да шунда омтыла. Меңнәрчә «тынгысыз» ярлыны, бер¬ нинди һөнәрләре булмаган яшьләрне һәм хезмәткә ярарлык җинаятьчеләрне дә хакимият шунда озатырга тырыша. Беренче даими инглиз поселениесе Төньяк Америкада 1607 елда булачак Виргиния штаты җирләрендә оеша. 1620 елда шактый төньяктарак, Код борыны ярларына, «Мэйфлауэр» («Май чәчәге») корабы 102 пуританнан торган (пилигримнар1) зур гына төркемне тө¬ шерә. Алар дини эзәрлекләүләрдән кач¬ кан кешеләр була. Ярга төшәр алдын¬ нан ирләр бергәләп пуритан йолалары, законнары һәм әхлагы буенча яшәү ту¬ рындагы документка кул куялар. Со¬ ңыннан шушы урында Яңа Плимут дигән шәһәр төзелә һәм, шулай итеп, Яңа Англия колонияләренә нигез салына. Күчеп килүчеләр ярга аяк баскан көн АКШта бәйрәм — «Пилигрим¬ нар көне» итеп билгеләп үтелә. «Мэйфлауэр». 1620 ел Ш Колонистларга кыюлык, чыдамлык һәм сабырлык кирәк була. Кыш булганлыктан, корабта яшәргә ==. мәҗбүр булалар. 2—3 ай эчендә кешеләрнең ярты¬ сы торак булмаудан, цингадан һәм башка авыру¬ лардан үлеп бетә. Яз җитү белән, колонистлар эш¬ кә тотыналар. Җир чистарталар, йортлар салалар, яшелчә бакчалары ясыйлар. Аларга индеецлар да булыша: кукуруз үстерергә, балык тотарга өйрә¬ тәләр. 1621 елда Плимутта рәхмәтле колонистлар индеецларны мәҗлескә чакыралар. Бу вакыйга Рәх- 1 Пилигрим — дәрвиш, илләр гизүче рухани. 200
мәт көне бәйрәменә нигез сала. АКШта ул бүген дә билгеләп үтелә. Баштарак колонияләрдә община тәртипләре сак¬ ланып килә— уртак складлар төзелә, азык-төлек, эш кораллары үзәктән бүлеп бирелә, башкача исән калу авыр булыр иде. Тора-бара Атлантика яр буенда 13 колония төзелә, аларда 2,5 млн тирәсе халык була. Колонияләр урнашкан җирләрдә нигездә ирокезлар һәм алгонкиннар дигән ике зур индеец кабиләсе яшәгән, аларның гомуми саны 200 меңләп булган. Колонизация нәтиҗәсендә индеецларның күп өлеше коло¬ ния чикләреннән кысрыклап чыгарыла һәм кырып бетерелә, җирләре тартып алына һәм үзләштерелә. Бу законсыз эшлә¬ рен колонистлар дини инанулары белән бәйләп акларга тыры¬ шалар. Алар болай диләр: «Җир ул... Алла тарафыннан кешегә бүләк ителгән. Ләкин аның күпчелек өлеше кыргый хайваннар һәм акылсыз затлар тарафыннан законсыз басып алынган. Дорфа кыргый кешеләр дә шулар кебек, хәтта алар- дан да яманрак: имансыз наданлыклары һәм, потларга табы¬ нып, Аллага хилафлык кылулары аркасында кыргый җан¬ варлардан да, ерткычлардан да әшәкерәк». Колониаль җәмгыять һәм хуҗалык тормышы. Яңа инглиз колонияләрендә вак фермер хуҗалыклары киң тарала. Акрынлап шуның белән бәйле көнкүреш промыш¬ ленносте үсә, ә XVII гасырның икенче яртысында беренче мануфактуралар (җеп эрләү, туку, тимерчелек һ.б.) барлыкка килә. Көньяк колонияләрдә җирбиләүчеләр зур плантация¬ ләргә нигез салалар, мамык, тәмәке, дөге үстерәләр. Колониаль җәмгыять халыкның төрле төркемнәреннән тора: фермерлар, эшкуарлар, ялланып эшләүчеләр, плантатор- җирбиләүчеләр, «контрактланган хезмәтчеләр», кол негрлар. Күпчелек шәхси ирекле кешеләр Көнбатышка китә һәм фермерларга әверелә. Ирекле эшче куллар җитешми, шуңа күрә Төньяк Америкага аларны китерәләр. Күп кенә ярлы иммигрантлар, океан аша чыгарга акчалары җитмәгәнлек- тән, сәүдәгәрләр һәм кораб хуҗалары белән кабалалы киле¬ шүләргә кул куялар, ә Америкада аларны саталар. Менә шу¬ лар «контрактланган хезмәтчеләр» яки ак коллар дип йөртел¬ гән, яңа хуҗаларга алар кимендә 2—7 ел бил бөгәргә тиеш булган. Ләкин Европадан китерелгән бу хезмәтчеләр эшче 201
куллар проблемасын чишә алмаган һәм плантацияләрдә кол негрлар хезмәтеннән файдалану ныгып урнашкан (колония¬ ләргә коллар китерү 1619 елда ук башланган була). Негр¬ ларның хезмәт шартлары соң дәрәҗәдә авыр булып, качкан очракта аларны каты җәзага тартканнар. Колонияләр белән идарә итү. Колонияләр белән Англия короле үзе билгеләгән губернаторлар идарә иткән. Бөтен суд, башкарма һәм югары закон чыгару хакимияте алар кулында туплана. Әмма колонияләрдә җирле үзидарә — колониаль ассамблеялар да булдырыла. Ассамблея ике пала¬ тадан: югары палата — Советтан (әгъзаларын губернатор үзе аристократ гаиләләрдән сайлап билгеләгән) һәм ир-атлар сайлап куйган түбән палатадан торган. Сайлаулар ачык та¬ выш бирү юлы белән үткәрелгән, сайлаучылар өчен шактый зур милек цензы таләп ителгән. Колониаль ассамблеялар колониядә яшәүчеләргә шактый киң хокуклар биргәннәр: ул хокуклар Англия халкына инглиз парламенты биргән хокуклардан киңрәк. Король тарафыннан губернаторга һәм аның администрациясенә бирелә торган хезмәт хакын да ассамблея билгеләгән, ә бу губернаторларны ассамблея белән исәпләшергә мәҗбүр иткән. Төньяк Америка милләтенең формалаша баш¬ лавы. XVIII гасыр урталарына колонияләрдә уртак эчке ба¬ зар формалаша башлый, сәүдә элемтәләре үсә. Төньяк коло¬ нияләр көньякка ашлык, балык, промышленность эшләнмә¬ ләре чыгара. Сәүдә юллары нигездә елгалар буйлап бара. Колонистлар дистәләгән илләрдән чыккан булсалар да, ике гасыр диярлек тупланган тормыш тәҗрибәсеннән соң Аме¬ рика туфрагында алар бер тарихи язмыш кичкән кешеләргә әйләнә. Инглиз теле — уртак тел була, чөнки беренче коло¬ нистлар Англиядән килә. Ләкин әкренләп бу телгә индеец, немец, француз сүзләре өстәлә — Америка теле формалаша һәм XVIII гасыр урталарында колонистларның күпчелеге үзен американнар дип атый башлый. Ш Халыкның үзенә генә хас көнкүреше туа. Алар бү¬ рәнәдән салынган, гадәттә бер бүлмәле йортларда , яшиләр. Ләкин йорт берничә бүлмәдән торса да, кыш көне бүлмәләрнең берсе генә ягыла. Яктылык өчен чыра яндыралар, киемнәрне өйдә сугылган җитен тукымадан тегәләр. 202
Зур шәһәрләрдә сәүдәгәрләр 2—3 катлы таш йорт¬ лар, биналар сала, экипажлар, йорт җиһазлары, ту¬ кымалар Англиядән алдырыла. Плантаторлар үзлә¬ ренә зиннәтле утарлар төзи. Территориянең, шулай ук икътисади һәм хуҗалык мән¬ фәгатьләренең, тел һәм диннең уртаклыгы яңа милләт килеп чыгуга алшартлар тудыра. Америка җәмгыятенең идеологиясе. Без инде бе¬ ренче колонистларның пуританнар, инглиз кальвинистлары булуын беләбез. Үзләрен тоту кагыйдәләрен — хезмәт һәм гыйбадәт кылуны, эшсезлекне кабул итмәүне — пуританнар колониянең барлык халкының төп кагыйдәсенә әйләндерә¬ ләр. Пуританнар үзләрен җәмгыятьтәге барлык әгъзалар өстеннән контроль итүгә хокуклы дип исәплиләр. Алар дис¬ циплина ата властен беркем дә инкарь итә алмый торган гаиләдән башлана дип саныйлар. Дини община да шундый ук гаиләгә тиң, анда бөтен хакимият рухани кулында. Аннан ул кырыс кагыйдәләр бөтен җәмгыятькә таралырга һәм җәм¬ гыять «изге»гә әверелергә тиеш. Шул очракта гына коты¬ лырга һәм Ходай тарафыннан ярлыканырга мөмкин. Аме¬ рика пуританнары үзләрен Ходай тарафыннан сайланган халык дип ышанганнар һәм башкаларны да, көч куллану юлы белән булса да, коткарырга теләгәннәр. АКШ. Бостон. XVIII гасыр ахыры 203
XVII гасырда мондый дини карашлар фанатизм тудырган. Пуританнар якшәмбене гыйбадәткә багышлаганнар, ул көн¬ не урамда кемнәрнеңдер дөньяви нәрсәләр турында сөйләшү¬ ен күрсәләр, җәза озак көттермәгән. «Гаеплене», аягына богау кидереп, хурлык баганасына бәйләгәннәр. Дөньяви сәнгать тыелган. «Җен карчыкларын» эзәрлекләү, «сихер» өчен җәза бирү гадәткә кергән. Сихерчелек Яңа Дөньяда кеше үтерүдән дә хәтәррәк җинаять саналган. Әмма XVIII гасыр урталарыннан башлап мәдәният һәм иҗтимагый фикер үсешендә җитди үзгәрешләр була. Дөньяви белем, фән, әдәбият һәм сәнгать үсә башлый. Колледжлар саны арта, гасыр уртасында алар сигезгә җитә. 1636 елда ачылган Гарвард университеты артыннан Йель һәм Принстон универ¬ ситетларына нигез салына. Мәгърифәтчелек идеяләре киң тарала. 1765 елда колонияләрдә 43 гәзит чыгарыла, халык китапханәләре ачыла, типография эше бик тиз үсә. Бостон һәм Филадельфия эре мәдәни үзәкләргә әверелә. Метрополия белән каршылык. Король, җирбиләү- че аксөякләр, сәүдәгәрләр һәм Англиянең эшкуарлары коло¬ нияләрдән килгән табышны арттырырга омтылалар. XVII га¬ сырда ук әле Англиядә колонияләрне ирекле сәүдә хокукын¬ нан мәхрүм иткән закон чыгарыла, аларга бары тик Англия белән генә сәүдә итәргә рөхсәт бирелә. Англия колонияләрдән кыйммәтле чимал — җәнлек тиреләре, мамык алып кайта, колонияләргә әзер товар кертә, салым һәм пошлина җыя. Англия парламенты колонияләрдә бик күп тыюлар кертә: мануфактуралар ачу, тимер эшләнмәләре җитештерү, тукы¬ малар эшләү тыела, Төньяк Америка колонияләренә маши¬ налар гына түгел, хәтта аларның сызымнарын кертү дә рөх¬ сәт ителми. Барлык колонияләрдә бара торган контрабанда сәүдәсенә каршы көрәш кискенләшә. Индеецлардан саклану сылтавы белән Англия короле коло¬ нияләргә 10 меңлек гаскәр җибәрә, аны колонияләр үз хисап¬ ларында тотарга тиеш була. 1763 елда король указы белән колонистларга Көнбатышка — Аллеган таулары артына күче¬ нү тыела. Ә бу вак арендаторларны анда китеп ирекле фермер булу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Барлык бу чаралар ирекле эшкуарлык принципларын җимерә. 1765 елда Англия парламенты герб салымы җыю турында закон кабул итә: теләсә нинди товар алганда, хәтта гәзит сатып 204
алсаң да, салым түләргә кирәк (салым түләнгәнлекнең дәли¬ ле булып дәүләт гербы сугылган кәгазьгә ябыштырылган махсус марка хезмәт итә). Бу закон барлык колонистларга кагыла һәм массакүләм протест хәрәкәте китереп чыгара. Төньяк Америка шәһәрләрендә: «Вәкиллек юк икән, салым да юк!» дигән лозунг астында халык җыелышлары үтә. Коло¬ нистларның таләбе гадел була: Англия парламентында алар¬ ның тавыш бирү хокукы белән файдаланган вәкилләре бул- маса, салым түләмәячәкбез. Колонистларның «Азатлык ул¬ лары» һәм «Азатлык кызлары» дип йөртелгән беренче патрио¬ тик оешмалары барлыкка килә, алар, протест митинглары оештырып, инглиз товарларына бойкот белдерергә чакыралар. Американнар герблы кәгазьләрне яндыралар, салым җыючы чиновникларның өйләрен җимерәләр. Шундый очраклар да була: салым җыючыларны дегеткә буяп, кош мамыгында аунаталар һәм, табалар, чиләкләр кагып, тавыш, шау-шу ас¬ тында озын колгаларга бәйләп, урамнар буйлап йөртәләр. АКШ. Бостон сугышы. 1770 елның 5 мартында Бостон урамнарында инглиз гаскәрләре белән бәрелештә Англия хакимлегенә каршы уздырылган манифестациядә катнашучылардан 5 кеше һәлак була 205
1773 елда Бостон шәһәре кешеләре портта торган инглиз корабларына һөҗүм итәләр, салым түләнергә тиешле чәй төргәкләрен диңгезгә аталар. Бу вакыйга «Бостонда чәй эчү» исемен ала. Җавап итеп, Британия хакимияте Бостон портын яба һәм блокадага ала. Шуны әйтергә кирәк: ризасызлык колонистларның икъти¬ сади тормышына тыгылу нәтиҗәсендә генә килеп чыкмый: колонияләрдәге тормыш дәрәҗәсе метрополиядәге халык тормышына караганда шактый югары була (хәтта ярлылар да колонияләрдә Англиядәге ярлыларга караганда яхшырак яши, аларның саны да азрак була). Конфликтның төп сәбәбе шун¬ да: Англия короле сәясәте колония халкының кешелек горур¬ лыгын кимсетә. Инглизләр Атлантик океанның аргы ярында яңа халык формалашуын сизми калалар. Аларның девизы: «Я безгә азатлык бирегез, я гомеребезне алыгыз!». Колония халкы сугышка әзер була. Яңа Дөньядагы Англия колонияләре дини эзәрлекләү¬ ләрдән качып киткән һәм дини иреккә омтылган про¬ тестантлар тарафыннан оештырыла. XVIII гасыр урта¬ ларына колонияләрдә үзенең идеологиясе, икътисади һәм сәяси мәнфәгатьләре булган Төньяк Америка милләте формалашу процессы бара. Англия короле һәм парла¬ ментыннан бәйлелек милли үзаңны кимсетә. ■ 1. Беренче колонияләр һәм аларның халкы турында хикәя төзе¬ гез. 2. Картадан Англиянең Төньяк Америкадагы колонияләрен күрсәтегез һәм аларның хуҗалык үсеше турында сөйләгез. 3. Колонияләр ничек идарә ителгән? 4. Төньяк Америка колония¬ ләрендә нинди идеология хакимлек иткән? Элек андый тәгъли¬ мат белән очрашканыгыз булдымы? Мисаллар китерегез. 5. Коло¬ нияләр халкы һәм Англия таҗы арасындагы каршылыкның сәбәпләрен атагыз. Кайсы сәбәпләрне иң мөһим дип саныйсыз һәм ни өчен? Документлар Язучы Жан де Кревекер америкалыларның һәм американ җәмгыятенең кайбер сыйфатлары турында ...Бу кешеләр каян килеп чыккан? Алар инглиз, шотланд, ирланд, француз, данияле, немец һәм швед катнашудан барлыкка килгән. Шушы төрле халык катнашмасыннан хәзер американнар дип аталучы раса туган. ...Мин аларны инде эшләп өлгергән гамәлләре өчен ихтирам итәм,— территорияне үзләштергәндә күрсәткән төгәллек һәм OCR
акыл өчен; үз-үзләрен тотулары матур булган өчен; әдәбиятка иртә уянган мәхәббәтләре, бу ярымшарда беренче булган бо¬ рынгы колледжлары өчен; хезмәт яратулары өчен... Бу сыену уры¬ нында... Европа ярлылары бергә очрашканнар... Европада алар сансыз һәм файдасыз үсемлекләр иде... алар сусызлыктан кибә, авыр тормышта кырыла, ачлык һәм сугышларда һәлак була иде... ...Элек алар үз илләренең бернинди гражданлык исем¬ лекләренә— ярлылар исемлегеннән гайре — кертелмәгән. Хәзер алар гражданнар дип санала. Сез авторның бу карашы белән килешәсезме? Бенджамин Франклин — «яшь капитализмның» бөек остазы Ш Бенджамин Франклин (1706—1790)— «тиран ку¬ лыннан скипетрны, Алладан яшенне1 алган» кеше, —ул философ, сәясәтче, галим һәм икътисадчы була¬ рак билгеле. 1682 еллар тирәсендә аның әтисе — пуритан — гаи¬ ләсе белән, дин иреге турында хыялланып, Яңа Англиягә күчеп килә. Франклин 17 яшеннән «бар ирешелгәне белән бары тик үзенә генә бурычлы» кешенең мөстәкыйль тормышын башлап җибәрә. Ул Нью-Йоркта, Филадельфиядә бәхетен сынап ка¬ рый, матди кыенлыклар, уңышсызлыклар, күңел бизүләр кичерә. Аннан Франклин Англиягә китә, анда типографиядә эшли. Америкага кайткач, ул Филадельфиядә төпләнә, эшләп тапкан акчасына язу кәгазе кибете ачып җибәрә, анда китаплар да сатыла. Аннан соң Франклин беренче халык китап¬ ханәсе ача, үз гәзитен бастыра, Академиягә нигез сала. Академия исә Пенсильвания университетына әверелә. Ьәм, ниһаять, 25 ел дәвамында башка тел¬ ләргә тәрҗемә итеп бастырылган данлыклы кален¬ дарен чыгара. 1754 ел тирәләрендә ул сәясәт белән җитди шөгыльләнә башлый. Аның катнашында Америка колонияләре Англиядән аерылып чыккач, Франклин АКШның беренче дипломатия вәкиле сыйфатында Франциягә килә. Аның иң соңгы сәяси акты — коллыкны тыю турындагы петициягә имза кую. 1 Б. Франклин яшеннең табигате электр икәнен исбатлый һәм аны лаборатория шартларында ничек алып булуын күрсәтә. 207
Бенджамин Франклин Франклин бар нәрсәгә үз хезмәте аша ирешүе белән горурланган. Ватандаш¬ ларына да шулай эшләргә киңәш бир¬ гән. Календаре турында искә алып, ул болай дип язган: «Мин календарьдагы тарихи һәм истәлекле даталар арасын кыска әйтемнәр һәм хикмәтле сүзләр белән тутырдым. Алар нигездә хезмәт сөюне һәм саклыкны байлыкка илтүче чара буларак кеше күңеленә сеңдерүгә юнәлдерелгән». Франклинның карьерасы шушы юлның һәркемгә дә ачык булуын дәлилли. «Ярлылык, такмак язу белән мавыгу, мактаулы исемнәр артыннан куу ке¬ шене көлке хәленә куя»,— дип яза ул. Франклин Яңа Дөньяда хакимлек итәргә тиешле мораль норма¬ ларны шулай формалаштыра. § 23. Бәйсезлек өчен сугыш. Америка Кушма Штатлары төзелү Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. XVII гасырда кеше һәм җәмгыять турындагы фән үсешенә Джон Локк керткән өлеш нидән гыйбарәт? XVIII гасыр мәгърифәтчеләренең тәгъ¬ лиматындагы төп положениеләрне санап күрсәтегез. Сугыш башланды. 1774 елда Филадельфиядә бе¬ ренче Континенталь конгресс җыела. Ул Англия белән араны өзәргә кыймый әле, ләкин аның сәясәтен тәнкыйтьли. Кон¬ гресс кешенең «яшәүгә, иреккә һәм милеккә» табигый хо¬ кукы барлыгын тантаналы рәвештә игълан иткән Декла¬ рация кабул итә, шулай ук колонияләрдәге халыкны Англия товарларына бойкот белдерергә чакыра. I Кораллы көрәш 1775 елның 19 апрелендә башлана. Инглиз отряды колонистларның Конкбрд шәһәрендәге яшерен корал складын юк итәргә дигән боерык ала. Бу операция вакытында инглизләр 8 колонистны үтерәләр, 10 сын яралыйлар. Бос¬ тонга кире кайту юлында король отрядына һөҗүм ясала. Кызыл мундирлы Британия солдатлары атар өчен менә дигән мишень була. Бу сугышта колонистлар беренче тапкыр строй- 208
ны чәчеп сугышу тактикасын кулла¬ налар. Алар йортлар, койма, куаклык¬ лар артына посалар. Король отряды зур югалтулар белән чигенә. Бәйсезлек өчен сугыш шулай башлана. Даими ар¬ мия төзүне бай Виргиния плантаторы Джордж Вашингтонга (1732—1799) тапшыралар, чөнки аның индеецларга һәм французларга каршы хәрби хәрә¬ кәт алып бару тәҗрибәсе була. Вашинг тон инде дүрт буыны Виргиниядә яшә¬ гән гаиләдән чыккан. Ул бай, эшлекле, карар кабул иткәндә мөстәкыйль була һәм Англия колониаль сәясәтенә кар¬ шы чыгышлар ясый. Пуританнарда шәхеснең мондый сыйфатлары югары бәяләнгән. Бәйсезлек өчен сугышны колония¬ дәге бар халык та хуплаганмы соң? Без колонияләрдә 3 миллионга якын кеше яшәвен әйткән идек инде, ләкин алар- ның барысы да патриотизм утында янмаган. Нәтиҗәдә ил ике лагерьга — патриотларга һәм лоялистларга1 бү¬ ленә. Барлык колонистлар диярлек үзләрен патриотлар — бәйсезлек ягындагылар дип саныйлар. Иң күренекле аме¬ рикалы мәгърифәтче Бенджамин Франклин да революция яклы була. Әмма Англия короленнән бик зур җир биләмәләре алган җирбиләүче аксөякләр, англикан чиркәве руханила¬ ры, колониаль администрациянең күп санлы чиновниклары һәм Англия базарлары белән бәйле кайбер сәүдәгәрләр коло¬ нияләрнең бәйсезлегенә каршы булалар һәм лоялистлар дип атала башлыйлар. Алар инглизләр ягында сугышалар һәм патриотлар тылында шпионлык итәләр. Лоялистлар арасында негрлар һәм индеецлар да була'. гБәйсезлек Декларациясе. Республикачыл рух ха¬ лыкның төрледән-төрле катлауларын биләп ала. Метрополия белән араны өзәргә чакырган листовкалар таратыла. Джордж Вашингтон Томас Джефферсон 1 Лоялист — законга буйсыну ягындагылар. 209
Бәйсезлек Декларациясенә кул кую. Филадельфия. 1776 елның 4 июле 1776 елның 4 июлендә Филадельфиядә узган Конгресс Англиядән аерылу турында Декларация кабул итә. Деклара¬ ция бәйсез дәүләт —Америка Кушма Штатлары (АКШ) тө¬ зелүне тантаналы рәвештә игълан итә. Аның авторы 30 яшь¬ лек Томас Джефферсон (1743—1826) — үз заманының күре¬ некле фикер иясе һәм гуманисты, мәгърифәтче, Виргиния плантаторы һәм адвокат, бәйсезлек өчен революцион сугыш¬ ның иң танылган эшлек лесе. Джефферсон өчен Англия белән араны өзү — бәйсезлеккә ирешү генә түгел, ә бәлки башында халык торган һәм кешеләрнең табигый тигезлеге принцип¬ ларына нигезләнгән дәүләт төзү чарасы да була. Джефферсон Жан-Жак Руссо тәгълиматын яклый һәм Декларация проек¬ тына хәтта коллыкны бетерү турында да пункт кертә, ләкин плантаторлар басымы астында бу тәкъдимне көн тәртибеннән алырга туры килә. Бәйсезлек Декларациясендә халык суверенитеты (хаки¬ мият халыктан чыгарга тиеш) принцибы игълан ителә. Халык үзенең хокукларын бозган хакимиятне бәреп төшерү хоку¬ кына ия булырга тиеш. Декларация кешеләрнең тигезлек һәм яшәүгә, азатлыкка, бәхеткә омтылу кебек кагылгысыз хокук¬ ларын да таный. Англия короле законны бозды — ул колония халкының шәхси хокукларына, аларның милкенә, азат һәм 210
бәхетле булу хокукларына кагылырга җөрьәт итте. Шулай итеп, америкалылар фикеренчә, Англия короле үзе үк коло¬ нистларга элекке ватаннары белән араны өзәргә сәбәпче була. Декларация текстын бөтен ил буенча пушка салютлары гөрелтесе астында укыйлар. Чиркәү чаңнары яңгырап тора. Нәкъ 4 июль көне, Декларация кабул ителгән көн, АКШта ел саен Бәйсезлек көне буларак бәйрәм ителә, гәрчә ул чакта әле америкалыларга сугышта тулы җиңүгә ирешкәнче шактый еллар үтәргә туры килсә дә. 4 1776—1777 еллардагы хәрби хәрәкәтләр. Сугыш хәрәкәтләре башлыча илнең төньягында бара. Колонистлар армиясе зур кыенлыклар кичерә. Солдатлар начар өйрәтел¬ гән, корал җитми. Кайчакта өч кешегә бер мылтык туры килә. Патриотлар Англия короленең кургаш һәйкәлен ауда¬ рып эретәләр. «Инглизләр үз корольләреннән коелган пуля¬ ларны авыз итсеннәр әле»,— диләр алар. ШДж. Вашингтон даими армия төзегәндә зур авыр¬ лыкларга юлыга. Кайчандыр Кромвель эшләгәнчә, ул дисциплинаны каты кул белән тота, биеклеге 12 метрлы дар агачы эшләтә һәм мондый сүзләр уйдырта: «Тәртип булдырырга кирәк булса, баш¬ каларга сабак булсын өчен мин анда 2—3 кешене асып куячакмын». Армиядән качкан өчен кайчак асалар, гаебе кечерәк булганда (эчкечелек, карта сугу, талау), каты кыйныйлар. Армия азык-төлек һәм кием белән начар тәэмин ителә, авырулардан сугышларда һәлак булган кадәр үк кешеләр үлә. 1777 елның кышында Вашингтон солдатларның «тәнен каплар өчен юньле киеме дә, астына җәяр өчен одеаллары да, аякларына башмаклары да юк, шуңа күрә поход юлларында аларның канлы аяк эзләре ята» дип билгеләп үтә. Каты суык¬ ларда да солдатлар ачык һавада куна. Конгресс коллыкны бетерми, ләкин берничә мең негрны хуҗаларыннан сатып алалар һәм аларны патриотлар армиясенә кушалар. Коман¬ дирлардан берәү әйткәнчә, «кара егетләр батырлык могҗи¬ залары күрсәтәләр». Сугышның җиңү ягына авышуы Сара¬ тога янында була: 1777 елның октябрендә Англия армиясе чолгап алына һәм коралсызландырыла. 211
Вашингтон һәм Лафайет солдатлар янында. 1777—1778 елның кышы Сугыш барышында ук хөкүмәт лоялистларның эре җир биләмәләрен конфискацияли һәм, вак участоклар итеп, сатуга чыгара; Аллеган таулары артындагы поселениеләрне тыюны законсыз дип игълан итә, ә штатлардагы җыелышлар анда элек биләп алынган җирләрне таный; вак җир хуҗалары аренда өчен түләми башлыйлар. Джефферсон җире булмаган һәр кешегә көнбатыш җирләр фондыннан түләүсез җир кисеп бирергә тәкъдим итә. Дипломатия уңышы. Сугышның тәмамлануы. Бәй¬ сезлек өчен сугыш вакытында АКШ Англиянең колония¬ ләр өчен көрәштәге төп көндәше Франциядән ярдәм ала, АКШның Франциядәге дипломатик вәкиле Франклин фран¬ цуз хөкүмәтен Англиягә каршы сугыш башларга һәм Аме¬ рикага гаскәрләр җибәрергә күндерә. Англияне көчсезлән¬ дерү максатыннан аңа каршы сугышка шулай ук Испания һәм Голландия кушыла. АКШка Россия дә дуслык пози¬ циясен белдерә, чөнки ул «диңгезләр патшасын» көчсез¬ ләндерү мәнфәгатьләрен күздә тота. Американнарга ярдәмгә Франциядән һәм башка Европа илләреннән 7 мең иреклеләр килеп төшә. 212
1781 елда инглизләрнең төп көчләре Йорктаун янында американнарга һәм французларга биреләләр. Бәйсезлек өчен сугышның бу соңгы бәрелеше була. Англия җиңелә, яшь АКШ дәүләте җиңеп чыга. 1783 елда АКШ һәм Англия арасында тигез хокуклы со¬ лых килешүенә кул куела, килешүдә Англия АКШның бәйсез- леген таный. р Бәйсезлек өчен сугышның нәтиҗәләре һәм аның әһәмиятё. Үзенең әһәмияте һәм характеры ягыннан бәй¬ сезлек өчен сугыш милли-азатлык сугышы була, чөнки ул колонистларның король хакимиятеннән һәм инглиз аксөяк¬ ләреннән бәйлелеген юкка чыгара. Шул ук вакытта аны революция дип тә атап була, чөнки ул республика строе ур¬ наштыра һәм башка тамырдан үзгәрешләр кертә. Бәйсезлек сугышы промышленность һәм сәүдә үсешендә бөтен киртә¬ ләрне алып ташлый, ирекле конкуренциягә, инициативага, активлыкка, икътисади тормышта эшлеклелеккә юл ача. Сугыштан соң АКШта капиталистик хуҗалык үсә башлый, промышленностьтагы үзгәрешләр өчен шартлар туа. Әмма көньяк штатларда негрлар коллыгы әле бетерелми, индеецларны элеккечә җирләреннән куып чыгаралар, күп¬ челек ярлы халыкның тормышы авыр була. Ш1787 елгы конституция. 1776 елда ук инде Масса¬ чусетс штатының бер шәһәрендә халык җыелыш- та болай дип белдерә: «Халык иң беренче булып эшләргә тиешле нәрсә — иске тәртипләрне җимер¬ гәч, гражданнар хакимиятен булдыру яки торгызу өчен... законнар чыгаруның нигезе буларак... конс¬ титуция төзү». Башка бер шәһәрнең халкы: «Конституциянең чын мәгънәсе шунда ки, ул гражданнарның хокукла¬ рын һәм өстенлекләрен хакимиятнең теләсә нинди кагылуыннан яклый торган принциплар система¬ сын үз эченә ала»,— дип күрсәтә. Шулай итеп, бер яктан, конституция 13 колонияне берләштергән көчле үзәкләшкән хакимият төзергә, икенче як¬ тан, бу хакимиятнең дәүләт гражданнарының шәх¬ си тормышына тыгылу мөмкинлеген булдырмаска тиеш. 213
1787 елның маенда Филадельфиядә штатлардан килгән вәкилләрнең махсус җыелышы (учредительләр конвенты) АКШ Конституциясен (лат. сүзе constitutio — җайлау) эшләп чыгара. Ул мондый сүзләр белән башлана: «Без, Кушма Штат¬ лар халкы, камилрәк союз төзү, гадел хөкем урнаштыру, эчке тыныч тормышны тәэмин итү, бергәләп оборона оештыру, гомуми тормыш муллыгын күтәрү, үзебезгә һәм килер буын¬ нарыбызга азатлык тәэмин итү максатыннан Америка Кушма Штатлары өчен бу Конституцияне кабул итәбез». Куелган бурычларын америкалылар ничек үтәгән соң? Конституция республика строен беркетә һәм АКШны феде¬ рациягә1 әверелдерә. Федерация әгъзалары — штатлар — күп¬ челек хокукларын саклап калалар, ләкин бөтен дәүләткә кагылган мәсьәләләр (финанслар, гомуми законнар төзү, алар¬ ның үтәлешен күзәтү, тышкы сәясәт һәм оборона) үзәк (феде¬ раль) хөкүмәткә тапшырыла. Конституция суд, закон чыгаручы һәм башкарма хаки¬ миятләрнең бүленүен күздә тота. Башкарма хакимият башында 4 елга сайланган һәм киң вәкаләтләр бирелгән президент тора. Ул армия, флот белән җитәкчелек итә, халыкара килешүләр төзи, югары чинов¬ никларны билгели. Президент авырган яки вафат булган оч¬ рак өчен вице-президент посты кертелә. АКШның беренче президенты итеп Дж. Вашингтон сайлана. Югары законнар чыгаручы орган булып 2 палатадан — югары (сенат) һәм түбән (вәкилләр палатасы) палаталардан торган АКШ Конгрессы оеша. Сенатка һәр штаттан 2 вәкил сайланган, ә вәкилләр палатасына депутатлар штат халкы саныннан чыгып сайланган. Сенат югары дәүләт постларына чиновникларны раслаган, тышкы сәясәт мәсьәләләрен хәл иткән, югары дәүләт хезмәткәрләрен (президентка кадәр!) суд җаваплылыгына тарткан (импичмент игълан итеп), шуннан соң суд йә отставка — эш урыныннан китү каралган. Түбән палата закон проектларын тикшергән, дәүләт бюдже¬ тын раслаган һәм салымнарны билгеләгән. Аның карарлары контрольлек итүдә зуррак хокукларга ия булган сенат бе¬ лән килешенеп кабул ителгән. Конгресс салымнар билгеләү 1 Федерация — бердәм дәүләт тәшкил итүче дәүләтләр берлеге. 214
хокукы, акча сугу, пошлиналар кертү, сәүдәне җайга салу, армия туплау хокукларына ия булган. Югары суд хакимияте (өченче хакимият) Югары судка бирелгән. Ул президент тарафыннан гомерлеккә билгеләнә торган юристлардан торган. Аңа законнарның Конституция¬ гә туры килүен күзәтү бурычы йөкләнгән. Югары суд закон чыгаручы һәм башкарма хакимиятләрдән бәйсез булган. Илдә тавыш бирү хокукыннан 21 яшькә җиткән ак тәнле ирләр файдаланган, милек цензы да булган. Хатын-кызлар да, ирекле ярлылар да, негрлар да тавыш бирү хокукыннан мәх¬ рүм ителгәннәр. Америкалылар кешенең шәхси мәнфәгатьләренә кагы¬ лырга ярамый дип санаганнар, дәүләт аларга тыгылырга тиеш булмаган. Халык басымы астында Конституция «Хокуклар турын¬ дагы билль» (Конституциягә 10 төзәтмә) белән тулыланды¬ рылган, ул гражданнарга сүз иреге, җыелышлар һәм вөҗдан (дин) иреген, шәхеснең һәм аның торагының кагылгысыз¬ лыгын законлаштырган. Бу Конституция АКШта бүгенге көнгәчә үз көчендә кала бирә, бары тик өстәмәләр саны гына арткан. Шулай итеп, АКШта президент идарә итә торган демо¬ кратик республика урнаша, анда сәяси ирекләр һәм закон¬ лылык хөкем сөрергә тиеш була. Күргәнегезчә, барысы да идеаль килеп чыкмаган. Ләкин онытмыйк: бу вакытта күпче¬ лек Европа илләрендә абсолютизм өстенлек иткән. АКШ Конституциясе үз заманының нигезендә кешенең тумыштан килә торган хокуклары һәм хакимиятләрне аеру турындагы алдынгы иҗтимагый фикер казанышлары яткан беренче документы була. ? 1. «Америкалылар бәйсезлек өчен көрәшә» дигән хикәя төзегез. 2. Төньяк Америка колонияләренең куәтле метрополиягә каршы сугышта җиңүенең әһәмиятен билгеләгез. 3. АКШның килә¬ чәктәге үсешенә бәйсезлек өчен сугышта җиңүнең әһәмиятен билгеләгез. Ничек уйлыйсыз, ни өчен бәйсезлек өчен сугышны революция дип тә атыйлар? 4. АКШ Конституциясе кайчан кабул ителгән? АКШның дәүләт төзелеше турында сөйләгез. 5. АКШ Конституциясе һәм «Хокуклар турындагы билль» нинди бурыч¬ ларны хәл иткән? Мәгърифәтчеләрнең нинди идеяләре АКШ Конституциясендә чагылыш тапкан? Ни өчен АКШта бу Консти¬ туция инде 200 елдан артык көчендә кала? 215
|||^ Документлар Америка Кушма Штатларының 1776 ел 4 июль Бәйсезлек декларациясе (чыгарылмалар) 1776 ел 4 июль конгрессы. Унөч Америка Кушма Штатының бертавыштан кабул ителгән декларациясе. Без түбәндәге хакыйкатьләрне дөрес дип саныйбыз: барлык кешеләр тигез итеп яратылган һәм аларның барысына да Ходай тарафыннан кагылгысыз хокуклар бирелгән, аларга: яшәү хокукы, азатлык һәм бәхеткә омтылу керә. Бу хокукларның үтәлүен тәэмин итү өчен кешеләр арасында идарә ителүчеләр белән килешү нәтиҗәсендә хөкүмәтләр булдырылган. Әгәр хөкүмәтнең мондый формасы бу максатларны үти алмаса, аны үзгәртергә яки юк итәргә халыкның хокукы бар. Ул яңа хөкүмәт төзергә хокуклы. Халык фикеренчә, бу хөкүмәт аның иминлеген һәм бәхетле тормышын тәэмин итәрлек булырга тиеш. Әлбәттә, саклык тойгысы күптәннән бирле яшәгән хөкүмәтне мөһим булмаган һәм вакытлы сәбәпләр аркасында гына алыштырырга киңәш итми. Һәм без, чынлап та, эштә күреп торабыз: явызлыкка кешеләр соңгы чиккәчә түзәләр, үзләре күнеккән хөкүмәт фор¬ маларын үзгәртеп, үз хокукларын кире кайтарырга ашыкмыйлар. Ләкин бер үк максатларны күздә тоткан явызлык һәм узур¬ пацияләү дулкыны халыкны чикләнмәгән деспотизм карамагына ташларга теләсә, ул чакта халык мондый хөкүмәтне бәреп тө¬ шерергә һәм үзенең куркынычсыз киләчәген икенче сакчыга тапшырырга хокуклы... ...Шуңа күрә без, гомуми конгресска җыелган Америка Кушма Штатлары вәкилләре, дөньяның югары судьясын безнең ният- ләребезнең хаклыгына шаһит итеп чакырып, халык исеменнән һәм аның вәкаләтләрен үтәп, игълан итәбез: бу кушылган коло¬ нияләр асылда һәм хаклы рәвештә азат һәм бәйсез Штатлар булырга тиеш. Шушы вакыттан алар Британия таҗына буйсы¬ нудан азат ителәләр һәм Британия дәүләте белән алар арасын¬ дагы барлык төр сәяси элемтәләр бөтенләйгә өзелә. Ирекле һәм бәйсез Штатлар сыйфатында алар сугыш игълан итү, солых төзү, союзларга берләшү, сәүдә алып бару һәм теләсә кайсы бәйсез дәүләт башкара алган бар нәрсәне эшләргә тулы хокукка ия бу¬ лып саналачаклар. Ходай Тәгаләнең ярдәменә өмет итеп, без гомеребез, милкебез һәм намусыбыз белән бу декларацияне тормышка ашыруда бер-беребез алдында йөкләмә алабыз. Документны анализлагыз һәм нәтиҗә ясагыз: XVIII гасырда таралган нинди философик һәм иҗтимагый-сәяси тәгълимат¬ лар Бәйсезлек Декларациясендә чагылыш тапкан. Документ текстыннан бәйсезлек Декларациясе авторлары колонияләрнең Европа метрополиясеннән аерылуларының хокукка ярашлымы икәнлеген исбат итәргә мөмкинлек биргән төп сәбәпләрен аерып күрсәтегез. Сез ничек уйлыйсыз, «...бар кешеләр тигез итеп яратылган» дип язганда, бәйсезлек Декларациясе авторлары нәрсәне күз алдында тотканнар? 216
§ 24. Франция XVIII гасырда. Бөек француз революциясенең сәбәпләре һәм башлануы Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Англиядә һәм Төньяк Америкада революцияләр кайчан булган? Алар сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормышта нинди үзгәрешләргә ки¬ тергәннәр? Франциянең XVI—XVIII гасырлардагы икътисади һәм сәяси үсеше турында нәрсә әйтә аласыз? Бөек дип аталган бу революция Франциянең ис¬ ке традицион җәмгыятен җимереп кенә калмый, ә бәлки Европадагы иске тәртипләргә дә удар ясый. Революция ха¬ лыкара әһәмияткә ия була. Бөтен XIX гасыр аның байрагы астында үтә. «Кешеләр ирекле булып һәм тигез хокуклар белән туа¬ лар» — бу сүзләр 1789 елда Франциядә туа һәм күп конти¬ нентларда кайтаваз таба. Ни өчен Франциядә революция була? Франция халкына ул ниләр бирә? Франция. Дворян һәм крестьян 217
Франция. Металлургия мануфактурасы. XVII гасыр I Иң ярлы һәм иң зур күпчелек. XVIII гасырның 70 нче ел¬ ларына Франциянең 25 миллионлы халкының 22 миллионын крестьяннар тәшкил итә. Бу вакытта инде аграр революция булган Англия белән чагыштырганда, Франциянең авыл хуҗалыгында әле иске традицион мөнәсәбәтләр хөкем сөрә. Крестьяннар инде күптән ирекле һәм җир участокларына ия булуга карамастан, алар ул җирнең тулы хокуклы милекчесе булмыйлар. Җир сеньорлар кулында һәм крестьяннар алар файдасына күп йөкләмәләр (акчалата яки натура белән) үти¬ ләр. Сеньор тегермән, ипи пешерү, йөзем сыту урыннары¬ на тулысы белән хуҗа. Балык тоту һәм аучылык итү хоку¬ кына да сеньорлар гына ия, өстәвенә алар,игеннәрне тап¬ тап, крестьян басуларында да аучылык итәләр. Сеньор суд җаваплылыгына тарту хокукына да ия, аның билгесе — замок капкасы янында ерактан ук күренеп торган дар агачы. 1720—1770 еллар арасында авыл хуҗалыгында берникадәр күтәрелү күзәтелә. Бу хәл халык саны артуга (үлем очрак¬ лары кими) һәм крестьян гаиләләрендә гадәти ризыкка әйлән¬ гән бәрәңгенең таралуына бәйле. I XVIII гасыр урталарына француз авылында бай крестьян¬ нар пәйда була. Алар җирне арендага алалар, продукцияне базарда саталар, ләкин андыйлар аз була, һәм бу гомуми ярлылыкны уңай якка үзгәртми. Крестьяннар салымнар¬ дан интегә. Католик чиркәвенә алар дисәтинә, дәүләткә җан башыннан ясак һәм башка салымнар түли. 218
Руханилар һәм дворян нарнын, француз крестья¬ нын изүе. Карикатура Крестьянның өе бик начар, кайчак- та ул — тәрәзәсе дә, мич торбасы да булмаган ярым землянка. Элеккечә үк ризыклары аз, авырулары еш. XVIII гасырның соңгы чирегендә авылларның хәерчеләнүе гадәти күре¬ неш була. Күп крестьяннар хәерчеләргә һәм сукбайларга әйләнә. «Икмәк бунт¬ лары»1, салым басымына каршы про¬ тест чыгышлары еш кабатлана. 2 Промышленностьтагы күтә¬ релеш. Сәүдә. XVIII гасыр урталарын¬ да промышленность җитештерүенең артуы күренә. Үзәкләштерелгән ману¬ фактураларның (металлургия, тукыма җитештерү һ. б.) саны арта. Зиннәтле әйберләр — кыйммәтле тукымалар, фарфор, ювелир эшлән¬ мәләре җитештерү чәчәк ата. Король хакимияте эре ману¬ фактуралар төзүне хуплый. Париж илнең иң эре сәүдә, финанс һәм промышленность үзәгенә әйләнә. Ләкин XVIII гасырның 70 нче елларына Франция әле промышленностьны тамырдан үзгәртеп коруны кичермәгән, машиналар сирәк кулланыла. Сәүдә актив үсә. Бу чорларда Франция эре диңгез һәм колонияләр державасы була, ул зур хәрби һәм сәүдә флоты тота. Илдә халыкара сәүдә алып баручы бай сәүдәгәрләр күп була, Яңа Дөнья, Төньяк Африка, Урта диңгез портларын¬ да француз сәүдә кораблары еш күренә. Колонияләрдә бай сәүдәгәрләр плантацияләргә, колларга, заводларга хуҗа бу¬ лалар, коллар сату белән шөгыльләнәләр. Кыска вакыт эчен¬ дә зур капитал туплана. Ләкин илнең эчке сәүдәсен та¬ можня чикләре тоткарлый. Товарларны бер провинциядән икенчесенә ташыганда сәүдәгәрләр зур пошлина түләргә мәҗ¬ бүр ителәләр. Сеньорлар үз җирләре аша узган сәүдәгәр¬ ләргә юл пошлинасы түләтәләр. Сәүдә үсешенә шулай ук үлчәү, акча, авырлыкның бердәм системасы булмау да ко¬ мачаулый. 1 «Икмәк бунты» — икмәк төялгән олауларны һәм икмәк кибет¬ ләрен талау. 219
Франциядә сословиеләр. Урта гасырлардагыча, мо¬ нархия җәмгыятьнең өч сословиегә бүленүен саклый: берен¬ чесе — руханилар, икенчесе — дворяннар, өченчесе — халык¬ ның барлык башка катлаулары. Иске формула ил тормы¬ шында һәр катлауның урынын төгәл билгели: «руханилар корольгә дога кылып хезмәт итә, дворяннар — шпага белән, өченче катлау — мал-мөлкәт белән». Беренче һәм икенче катлау өстенлекләр белән файда¬ лана — салымнар түләми һәм җир биләмәләренә ия. Алар барысы бергә ил халкының 4 процентын тәшкил итә. Югары чиркәү чиновниклары итеп дворяннар гына билгеләнә. Дво¬ ряннар башында титуллы аксөякләр — 4 мең тирәсе гаилә — «король сараена якын кешеләр» тора. Бу кешеләр король бү¬ ләкләре һәм пенсия исәбенә яши. Мәсәлән, маркиз де Отишан дүрт пенсия ала: «Беренчесе... вафат булган әтисенең хезмәт¬ ләре өчен... икенчесе — шуның өчен үк, өченче пенсия — шул ук нигездә, дүртенчесе — шул ук сәбәпләр белән». Офицер вазифаларына да шулай ук дворяннар билгеләнә: 1781 елгы устав буенча, офицерлар нәселләренең дүрт буыны дворяннар булуын документ белән расларга тиеш булганнар. Иң авыр язмыш өченче катлау җилкәсенә төшкән. Аның составы чуар: крестьяннар, гади шәһәр кешеләре — һө¬ нәрчеләр, ялланып эшләүчеләр, көнлекчеләр. Буржуалар да шушы ук сословиегә кергән: банкирлар, кораб хуҗалары, сәүдәгәрләр, мануфактура хуҗалары, чиновниклар, юристлар. Нәкъ менә шулар инде дәүләткә салым түләгән. Буржуа арасында бай кешеләр күп булган, алар король сараена да бурычка акча биреп торганнар, ләкин сәяси хокуклардан мәхрүм үтелгәннәр. Милләтнең мәнфәгатьләре һәм аның хокукла¬ ры— барысы шушында, минем учымда». XVIII гасырда, элекке гасырлардагыча, француз корольләре абсолют хаки¬ мияткә ия булганнар. «Минем шәхесемдә, бары миндә генә король власте яши,— дигән 1766 елда Париж парламентында Людовик XV.— Бар иҗтимагый тәртип бөтен барлыгы белән миннән чыга, милләтнең мәнфәгатьләре һәм хокуклары — барысы шушында, минем учымда». Ш Людовик XIV нең вафатыннан соң король булып тә¬ хеткә аның оныгының улы Людовик XV (1715-1774) ==== утырган. Ул балигъ булганчы илне министрлар ида- 220
Бөек француз буржуаз революциясенең башлануы рә иткән, ә яшь король биегән һәм ауга йөргән. Король сарае тагын да зиннәтлерәк була барган, ә король казнасы бөтенләй диярлек бушап калган. Людовикның бер генә гаме булган — король сарае¬ ның зиннәтлелеген арттыру өчен илдән күбрәк акча суыру. Ул «Бездән соң хет бөтен дөньяны су бас¬ сын» принцибы белән яшәгән һәм идарә иткән. Бар¬ лык кисәтүләргә король: «Минем гомергә җитәр, миннән соң килгән король үзе теләсә ничек ерып чыксын», дип җавап бирә торган булган. 221
Людовик XVI XVIII гасырның 70 нче елларына Франциянең икътисади хәле начарай¬ ган. Король бик уңышлы булмаган тышкы сәясәт үткәргән: ил үзенең көн¬ дәше Англиягә каршы берничә Европа сугышында катнашкан. Хәрби җиңүгә ирешелмәгән, ә казна бушап калган, бу хәл халыкның барлык катлауларында канәгатьсезлек уяткан. Илнең халык¬ ара абруе да төшкән. Абсолют король хакимиятенә нигез¬ ләнгән иске тәртипләр халык массаларының: хосусый милеккә җир алырга омтылган крестьяннарның да; илне идарә итүдә катнашырга һәм сәүдәне, промышленность үсешен кысып тор¬ ган иске тәртипләрне алмаштырырга теләгән буржуаларның да; ялланып эшләүчеләрнең дә, түбән катлау шәһәр кешеләре¬ нең дә ризасызлыгына китергән. Барысы бергә алар беренче һәм икенче сословиеләрнең өстенлекләрен юкка чыгарырга кирәк дип санаганнар. Хөкүмәтне парламентлар да тәнкыйтьләгән. Франциянең укымышлы кешеләре арасында, шул исәптән дво¬ ряннарның алдынгы карашлы өлешендә таралган мәгърифәт¬ челек идеяләре дә абсолютизмга каршы юнәлдерелгән. Күк күкрәү якынлаша. 1774 елның маенда Людовик XV үлә һәм король тәхетенә аның оныгы — 19 яшьлек Людо¬ вик XVI (1774-1793) утыра. Тәҗрибәсез һәм йомшак холыклы Людовик аучылык һәм слесарь һөнәре белән күбрәк мавыга. ШЯшь король катлаулы проблемаларны чишә алмый. Хатыны, Мария Антуанетта, Австрия императри- цасының кызы — шат күңелле, матур, дәртле, иренә зур йогынты белән файдалана, сарайдагы күңел ачу¬ ларның оештыручысы була. Франция реформалар көтә, король дә аларны үткәрү ягына авыша: ул париж парламентын торгыза һәм финанслар генераль контролеры итеп инде сезгә билгеле булган зур галим-экономист Жак Тюргоны куя. Тюрго программасы реформалар юлы белән илне кризистан чыгаруга юнәлдерелә. Финанслар контролеры булгач, Тюрго өстәмә салымнар кертмәскә тәкъдим итә, ашлык¬ ка ныклы бәяләрне юкка чыгара, цех төзелешен бетерә башлый, дворяннар һәм чиркәүнең феодаль хокукларын да бетерергә җыена.
Бәхетсезгә, 1774 елда иген уңышы бик түбән була: икмәк бәяләре кискен арта. Бу хәл «он сугышы» китереп чыгара — ярлылар ашлык төягән олауларны, икмәк амбарларын басып алалар, хәтта, арзанлы икмәк таләп итеп, Версальгә «ачлык походы» оештыралар. Балконнан сәләмә киемле ярсыган «халкын» күреп, корольнең күзләре яшьләнә, һәм ул икмәк бәяләрен чикләргә вәгъдә бирә. Корымнан каралган Париж өйләренең стеналарында кул¬ дан язылган афишалар күренә башлый: «Әгәр икмәк бәяләре төшмәсә һәм министрны алмаштырмасалар, без корольне һәм бөтен Бурбоннар нәселен кырып бетерәчәкбез». Тюрго отстав¬ кага жңбәрелә, аның карарлары гамәлдән чыгарыла. Илне үзгәртеп кору омтылышы шулай жңңелүгә очрый. Илдә тәртипсезлекләр дәвам итә. Шәһәр ярлылары бәя¬ ләрнең югарылыгыннан ризасызлык белдерә, петицияләр белән корольгә мөрәж,әгать итә, эшчеләр забастовкалар оеш¬ тыра. Предприятиеләр ябыла, эшсезләр саны һаман арта ба¬ ра. Өстәвенә, ил өстенә корылык һәм каты суыклар ябырыла. Моңа кадәр күрелмәгән ачлык башлана. Людовик XVI илдә нәрсәне булса да үзгәртергә сәләтсезлеген күрсәткән бер ва¬ кытта сарай аның хатыны ж,итәкчелегендә күңел ача, акча тү¬ гә. Франциянең бурычы 140 миллион ливрга ж,итә, яңа заем¬ нар алып булмый. Шундый көн дә килеп ж,итә, корольгә ж,ит- керәләр: «Король галиж,әнапләре! Казнада акча бетте!» Бер генә юл кала: югары катлауларга салым салу. Шунда Людо¬ вик XVI 1614 елдан бирле ж,ыелмаган Генераль штатларны чакыртырга карар бирә. Генераль штатлардан Учредительләр җыелышына. Барлык катлаулардан Генераль штатларга депутатлар сай¬ лаганда аларга наказлар бирү рөхсәт ителә. Шәһәр халкы һәм крестьяннар беренче тапкыр үз шикаятьләрен язма рә¬ вештә әйтергә хокук алалар. 1789 елның 5 маенда Версаль сараенда король Генераль штатлар утырышын ачып жцбәрә. Дворяннардан 270 депутат, руханилардан — 291 һәм өченче катлаудан 600 депутат үз урыннарын алалар. Людовик XVI яңа салымнар кертергә боерык бирә. Король чыгышы өченче катлау вәкилләренең — буржуа, галимнәр, юристларның ачуын китерә. Аннан сосло¬ виеләр арасында бәхәс кабынып китә: депутатлар ничек тавыш бирергә тиеш? Барысы бергәме, әллә һәр катлау аерыммы? 223
Өченче катлау депутатлары барысы бергә тавыш бирергә кирәк дигән фикерне үткәрергә омтылалар — бу очракта юга¬ ры катлаулар үз ихтыярларын тагудан мәхрүм булачак. 17 июньдә өченче катлау депутатлары үзләрен бөтен мил¬ ләт вәкилләре — Милли җыелыш дип игълан итәләр. Алар¬ ның карарын хәтта король үзе дә гамәлдән чыгара алмаска тиеш. Беренче һәм икенче сословие депутатлары арасыннан реформа яклылар өченче сословиегә кушылалар — алар абсо¬ лютизмны юкка чыгарырга әзер була. Ачуы чыккан король утырышлар залын ябарга боера. Шуннан соң өченче сословие депутатлары туп уеннары үткә¬ релә торган залга җыелалар һәм Франция конституциясен төземи торып таралмаска дигән тарихи ант бирәләр. Милли җыелыш үзен Учредительлэр җыелышы, ягъни Франциядә яңа дәүләт строен гамәлгә кертүче дип игълан итә. Бу 1789 елның 9 июлендә була. Париж гәзитләре Француз революциясе бер тамчы кан да түкмичә тәмамланды дип язып чыгалар. Бу Мәгърифәт чоры була бит, һәм укымыш¬ лы кешеләр бөтен проблемаларны цивилизация юлы белән, кан коймыйча хәл итү мөмкин дип саныйлар. «Бу бөек рево¬ люция явызлыкларсыз һәм күз яшьләрсез генә булачак»,— дигән Мирабо. ШГраф Оноре Габриэль де Мирабо (1749—1791) өчен¬ че катлау өметләрен чагылдыручы була. Оратор буларак, аны беркем дә уза алмый. Ул вакытта Франция алдында торган төп бурычларны шундый ышандырырлык һәм көчле итеп беркем дә сурәтли алмаган. Мирабо деспотизмны юкка чыгарырга һәм , өченче катлауны бердәмлеккә өндәгән. Бастилиянең җимерелүе — революция башлану. Король сарае гаскәрләрне Париж тирәсенә туплый башлый, ә Людовик XVI Милли җыелыш белән теләктәш министр¬ ларны отставкага җибәрә. Париж буенча хөкүмәт гаскәрләре Бастилия төрмәсендә тупланган һәм аның пушкалары шә¬ һәргә төбәлгән дигән сүзләр тарала. Бөтен җирдә митинглар башлана. 1789 елның 12 июлендә халык коралга тотынырга чакырган ораторларны тыңлый. Санкюлотлар1 корал кибет- 1 Санкюлотлар — Франция революциясе патриотлары. 224
Бастилиянең алынуы ләренә бәреп керә, халык кораллана башлый. Төн буена шә¬ һәрдә яп-якты була, урамнарда кораллы гражданнардан фор¬ малашкан патрульләр йөри. Корал складын басып алып, парижлылар Бастилиягә һө¬ җүм итәргә әзерләнә башлыйлар. Корольлектәге бу рәхим¬ сезлек символын барлык катлаулар да дошман күргән. 1789 елның 14 июлендә коралланган халык Бастилия төр¬ мәсен камап ала. Гарнизонга капитуляция тәкъдим итәләр. Ләкин парламентарийларны мылтык тавышлары каршы¬ лый. Шунда ачуы кабарган халык, күтәрмә күперләрнең чылбырларын өзеп ташлап, крепостька бәреп керә. Гарнизон капитуляция ясарга мәҗбүр була, ә крепость коменданты маркиз де Лоне халык массасының судына юлыга. Шулай итеп, революциянең беренче көннәреннән үк гади халык канлы террор үткәрә башлый. 15 июльгә каршы төндә, Людовик XVI ны уятып, Басти¬ лиянең алынуын хәбәр итәләр. «Бунт бит бу!» — дип кычкыра король. «Юк, государь, бу — революция!» — дип җавап бирә¬ ләр корольгә. Людовик баш күтәрүчеләргә юл куярга була: «бер там¬ чы да халык каны таммасын өчен». Король Учредительләр 225 15 4-75
җыелышының законлы булуын таный. Башкалада хакимият шәһәр советына (Париж Коммунасына) күчә. Революция Франциянең яңа байрагын раслый. Өченче сословиенең кы¬ зыл һәм зәңгәр төсләренә Бурбоннар династиясенең ак төсе кушыла. Шушы өч төс өченче катлауның король белән киле¬ шүен аңлата. Людовик XVI Парижга килә һәм эшләпәсенә революциянең өч төстәге кокардасын (значок) кадый. Аңа тантаналы кабул итү оештырыла. Берничә ай эчендә парижлылар Бастилияне нигезе¬ нә кадәр җимерәләр, ә аның урынындагы мәйданда мондый сүзләр язылган истәлекле һәйкәл төзиләр: «Биредә бииләр». Ел саен Франциядә 14 июльдә француз халкының милли бәйрәме билгеләп үтелә. Революция бөтен илне биләп ала. Бастилияне алып 2—3 атна үтүгә, король чиновникларын Франция белән идарә итүдән читләштерәләр. Өченче сословие вәкилләре хакимиятне үз кулларына алалар. Мөлкәтле гражданнар¬ дан Парижда Милли гвардия формалаша, аның начальнигы Жильбер де Лафайет (1757—1834) була. Ш Колледжда ук яшь маркиз Руссо һәм Монтескье әсәрләре белән таныша, кешенең табигый хокук¬ лары тормышка ашырыла торган җәмгыять турында хыяллана. Төньяк Америкада Англия колонияләре бәйсезлек өчен көрәш башлагач, гаделлек тойгысы аны баш күтәрүчеләргә теләктәшлек белдерергә өнди. Лафайет Яңа Дөньяга китә. Анда ул үзенә тап¬ шырылган дивизияне үз акчасына коралландыра һәм киендерә. Аның батырлыгы бөтен Францияне сокландыра, һәм Вольтер Лафайетны «Яңа Дөнья каһарманы» дип атый. Лафайет милли геройга әйләнә. Абсолютизм җимерелү тынычлык алып килми. Илне крес¬ тьян баш күтәрүләре биләп ала. Коралланган крестьяннар йөкләмәләрне үтәүдән баш тарталар, азык-төлек келәтләрен басып алалар, замокларны ут төртеп яндыралар. Чуалышлар аеруча июль ахырында — август башында көчәеп китә. Учре- дителъләр җыелышына өстенлекләрне юкка чыгару турында декрет кабул итәргә туры килә. Артык җитди булмаган йөклә- 226
мәләр һәм дисәтинә түләүсез генә бетерелә. Төп йөкләмәләрне бетергән өчен крестьяннар йолым түләргә тиеш булалар, ләкин чынында алар түләнмичә кала. Декретның беренче юлы болай яңгырый: «Учредительләр җыелышы феодаль тәртип¬ ләрне тулысы белән юкка чыгара», һәм крестьяннар сеньор¬ ларга бурычыбыз юк дигән фикергә киләләр. Идарәче даирәләрнең илдә килеп чыккан каршылык¬ ларны үз вакытында хәл итәргә теләмәве һәм хәл итү юлларын белмәве революциягә китерә. Абсолют монархия җимерелә. ■ 1. Параграф материалын һәм документны файдаланып, «Фран¬ цуз крестьяны тормышы» дигән хикәя төзегез. 2. Франциядә XVIII гасырның икенче яртысында промышленность һәм сәүдә үсешен шул ук чорда Англиядәге промышленность һәм сәүдә үсеше белән чагыштырыгыз. 3. Уйлагыз һәм бергәләп тикшере¬ гез: кешенең милеге аның сословиесе белән тәңгәл килгәнме? Франциядә сословиеләр арасында нинди каршылыклар була? 4. Тюргоның реформалар үткәрү омтылышы ни өчен барып чык¬ маган, ничек уйлыйсыз? 5. Нинди вакыйгалар аркасында Гене¬ раль штатлар Учредительләр җыелышына әйләнә? Моның әһә¬ миятен аңлатыгыз. 6. Ни өчен нәкъ менә Бастилияне алу рево¬ люциянең башлануы дип санала? 7. Илдә революция килеп чыгу сәбәпләрен атагыз. 8. Сословие, санкюлотлар, декрет термин¬ нарын аңлатыгыз. Документлар Борынгы француз җыры Сабанчы сарай хезмәтчесенә охшаган, Җил тегермәне кебек, полотнога төренгән. Гетрлары, башмагына балчык кермәсенгә, Тегелгән. Мескен игенче һәрчак интегә, Корольгә тоз бурычы һәм салымнар түләп. Һәрчак аның ишегендә гарнизон приставлары, Алар һәрвакыт «Акча китерегез!..» дип акыра. Мескен җир сөрүче «подлый» дип аталса да, Дворяннарны ашата, бер ышанычы булмаса да. Мескен сабан сөрүче хезмәте белән яшәмәгән Король дә юк, принц та юк, епископ та, сеньор да. Франция башкаласы Ш Париж үсә. XVIII гасыр урталарына аның халкы 1 млн тирәсе дип исәпләнә. Шәһәр яңабаштан төзелә һәм киңәя. Парижлылар биналарны известьташтан 227 15*
төзиләр һәм түбәсен чирәп белән ябалар. Кыш көне алар суыктан интегә, чөнки учаклар һәм каминнар начар җылыта. Салкыннан хәтта корольнең Версаль сараенда яшәүчеләр дә газаплана. Сарай әһеленә салкыннан коткара торган мех киемнәргә төре¬ нергә туры килә. Шул заман кешесе яза: «Король өстәлендә шәраб һәм су бокалларда бозланып ката иде». Урта хәлле кешеләр ярымподвалларда яки бина¬ ларның аскы катларында яши. Югарырак катта яши икән, фатирда торучы ярлы. Җиденче һәм си¬ гезенче катларда, чардакларда яшәүчеләр — хәер¬ челәр. Мануфактура эшчеләре предприятиенең үзен¬ дә яши, аннан чыгу аларга бәйрәмнәрдә һәм чир¬ кәүгә барганда гына рөхсәт ителә. Ярлылар начар туклана. Ә бай йортлар оста пе¬ шекчеләр тота. Бәйрәм ашыннан авыз итәсе кил¬ гән ярлылар, сарай хезмәтчеләре белән килешеп, аксөякләр өстәленнән калган ризык калдыклары белән туена. Версальдә хәтта король өстәленнән калган ризыкларны сата торган базар да булган, һәм ярты шәһәр шул калдыклар белән туенган. XIX гасыр урталарына кадәр Парижда туучылар саны үлүчеләрдән артмый. XVIII гасырның 80 нче елларында ел саен уртача 20 мең кеше үлгән, алар¬ ның 4 меңләбе соңгы көннәрен хастаханәләрдә тә¬ мамлаган. Хастаханәләрдә 1200 караватка 5 яки 6 мең авыру туры килгән. Яңа кергән авыруны еш кына үлеп баручы яки үлгән кеше белән янәшә салганнар. Ь.әр төнне шундый картина күзәтел¬ гән: арбада чыптага төрелгән мәет, киеменә пычрак чәчрәгән поп, кыңгырау һәм тәре. Мондый мәет¬ ләрне уртак чокырга күмгәннәр һәм өстән сүн¬ дерелмәгән известь белән каплаганнар. Тормыш башта ук җәннәт булмаган. Парижда XIX гасыр башына 30 меңләп яңа туган сабыйлар арасында 7 яки 8 меңләп ташландык балалар булганы мәгъ¬ лүм. Хәтта аерым вазифа — ятимнәрне хастаха¬ нәгә илтүчеләр дә булган. Ьәм кая карама — хәер¬ челәр. 228
§ 25. Бөек француз революциясе. Монархиядән республикага Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. АКШның бу илдә демократияне ныгытучы Бәйсезлек Декларациясе һәм Конституциясенең төп положениеләрен атагыз. «Азатлык, тигезлек, хосусый милек». «Бар кеше¬ ләр дә азат һәм тигез хокуклы булып туалар»,— 1789 елның 26 августында Учредительләр җыелышы тарафыннан кабул ителгән Кеше һәм гражданның хокуклары Декларациясе¬ нең беренче юллары шулай дип игълан итә. Хакимият чыга¬ нагы — халык. Феодаль һәм сословие өстенлекләре бетерелә. Декларация сүз, матбугат, законнар кабул итүдә катнашу иреген игълан итә. Хосусый милек «кагылмас һәм изге» санала. Декларация Франциядә хокукый дәүләт нигезләрен сала. Җыелышта депутатлар карашлары буенча бүленәләр. Урта¬ лык һәм тәртип яклылар уңда урнаша, аларны «уңнар» дип атый башлыйлар. Сул якта үзгәртүләр кертү яклылар — «суллар» утыра. Шул вакыттан бирле «сул» һәм «уң» тер¬ миннары шушы мәгънәдә кулланыла. 5—6 октябрьдә Версальгә поход. Парижда ачлык. Икмәк бәяләре арта, икмәк җитми. Ш Икмәк кибетләре янында зур чиратлар тезелә, кай- чакта икмәк өчен сугышалар. Эшсезләр саны арта — ябылган мануфактура эшчеләре, Париждан киткән аксөякләрнең хезмәтчеләре. Көннәр буе икмәк чира¬ тында торып газап кичергән хатыннар арасында корольне Парижга кайтару өчен Версальгә походка чыгу идеясе туа. Өстәвенә, Людовик XVI ның качар¬ га ниятләве турында сүзләр тарала. Яхшы корольгә балаларча ышану Людовикның Парижга кайтуын¬ нан соң кибетләрдә азык-төлек барлыкка килер дигән өмет уята. 5 октябрьдә иртән хатын-кызлардан торган зур ха¬ лык төркеме — алар төн буе кибеттә чират торган¬ нар — ратушаны урап ала. Алар: «Икмәк, икмәк! Версальгә!» —дип кычкыралар. Чаң кага башлыйлар. 229
Көндез хатын-кызлардан торган 6—7 меңлек халык төркеме мылтыклар, кылычлар, пистолетлар, хәтта 2 пушка белән Версаль юлына чыга һәм, «Яшәсен король!» дип кычкыра-кычкыра, шәһәргә юнәлә. Король хатыннар делегациясен кабул итә һәм икмәк белән тәэмин итүне җайга салырга вәгъдә бирә. Король аларның Парижга кайтырга дигән таләбенә буйсына, ул үзен революция кулына бирергә риза була. Аның белән бергә Учредительлэр җыелышы да Парижга күченә. Ләкин ачлык көчәя. Дворян¬ нарның чит илгә качулары ешая бара. Корольнең качуы. Күп дворяннар чит илгә «ак флагны коткару өчен» (Бурбоннар флагын) качалар, шуңа күрә эмиграцияне дә «ак эмиграция» дип атыйлар. Алар ко¬ роль дә аларга иярер дип көтәләр. Людовик икеләнә. Ни¬ һаять, бер карарга килә. 1791 елның 20 июнендә, лакей кие¬ мендә, король гаиләсе белән сарайны ташлап чыга. Чит кеше документлары белән король гаиләсе каретада көнчыгыш чик ягына юнәлә. Әмма 2 көннән соң Варенн бистәсендә корольне танып тоткарлыйлар һәм кире Парижга кайтарып җибәрә¬ ләр. Башкалада качкыннарны салкын каршылыйлар. Халык корольне революциягә хыянәт итүдә гаепли. 1789 елның октябрендә халык массаларының Версалъгә походы. XVIII гасыр 230
1791 ел Конституциясе. Законнар чыгару җыелы¬ шы. Учредительләр җыелышында күпчелек тавышны конс¬ титуцион монархия яклылар — бай буржуа һәм дворяннар алып тора. 1791 елның сентябрендә Учредительләр җыелы¬ шы король хакимиятен законнар белән чикләүче Франция тарихында беренче Конституцияне кабул итә. Милек цен¬ зы белән чикләнгән сайлау хокукы кертелә. 25 яшькә җит¬ кән салым түләүче барлык ирләр тавыш бирү хокукы ала. Конституция барлык эчке таможняларны һәм цех систе¬ масын бетерә. Провинцияләр урынына административ-терри- ториаль берәмлек итеп департамент кертелә (Францияне 83 департаментка бүләләр). Чиркәү җирләрен милли биләмә дип игълан итәләр һәм сатуга чыгаралар. Стачкаларны тыя торган закон кабул ителә. Учредительләр җыелышы шуның белән илне нык үзгәрткән эшен тәмамлый. 1791 елның 1 октябрендә яңа Законнар чыгару җыелышы эшен башлап җибәрә. Анда Жиронда департаментының ради¬ каль рухлы депутатлар төркеме өстенлек итә — аларны жирон¬ дистлар дип йөртә башлыйлар. Алар арасында промышлен¬ ностьны һәм сәүдәне үстерергә, монархияне бетерергә ярдәм итүче реформа яклылар күп була. Жирондистлар үз йогын¬ тыларын ныгытырга омтылалар һәм моңа революцион Фран- Франция. 1791 елның 18 сентябре. Конституция игълан итү 231
циянең дошманнарына каршы җиңүле сугыш ярдәм итәчәк дип саныйлар. Революцион сугышлар башлану. «Ватан куркы¬ ныч астында!» Европа монархлары башта Франция белән сугышырга теләмиләр. Бер яктан, аларның халыклары өчен революция начар үрнәк була, икенче яктан, аларны Фран¬ циянең халыкара аренадагы уеннан чыгуы канәгатьләндерә дә. Революцион Франция белән Европа арасындагы сугышны үзенә хакимиятне кире кайтарырга өметләнгән Людовик XVI һәм Законнар чыгару җыелышы башлап җибәрәләр (су¬ гышның 1815 елга кадәр дәвам итәсен беркем дә белми). 1792 елның 20 апрелендә алар Австриягә сугыш игълан итә¬ ләр. Ләкин фронтларда Франция уңышсызлыкка очрый. Французлар Бельгия территориясенә керәләр, аның каравы, австриялеләр һәм пруссаклар, Франция территориясенә бәреп кереп, берничә крепостьны алалар. Франция дошманнары рә¬ тенә Англия дә өстәлә. Парижлыларның король хакимиятенең кыюсызлыгына ачулары килә. 1792 елның июлендә Законнар чыгару җые¬ лышы «Ватан куркыныч астында!» дип халыкка мөрәҗәгать итә. Халыктагы патриотизм тойгыларының үсүе данлыклы «Марсельеза» җырында («Марсельлеләр гимны») чагыла. Сүзләрен һәм музыкасын хәрби инженер Руже де Лиль яза. «Алга, газиз Ватан уллары, данга күмелер чаклар җитә»,— дип, бөтен Франция җырлый. Ә бу сүзләрне Парижга Марсель иреклеләре батальоны алып килә. Якобинчыларның сәяси клубы. Революция вакы¬ тында илдә төрле сәяси клублар барлыкка килә, ул чакта алар партияләрне алыштырган. Иң зур йогынтылы клуб¬ ларның берсе якобинчылар клубы була (ул бу исемне клуб әгъзалары Изге Якуб монастыре китапханәсендә җыелган¬ га күрә ала). Якобинчылар арасында төрле кеше, күбесен¬ чә буржуаз катлау кешеләре була. Клубта Максимилиан Робеспьер (1758—1794) зур йогынты белән файдалана. Ш Робеспьер адвокатлар даирәсеннән чыккан һәм үзе туган Аррас шәһәрендә адвокатлык иткән. Бу аңа == байлык китермәгән, ә үзенең ярлы булуы белән ул горурланган. Робеспьер эшләп ашаган һәр кешене ярлы дип исәпләгән, нинди гаиләдән чыгу һәм ак¬ ча кеше хокукларын билгели алмый дип санаган. 232
Якобинчыларга Жан Поль Марат (1743—1793) та якын булган, ул Париж санкюлотлары арасында зур популярлык казанган. Белеме буенча табиб, ул үзенең гомерен революциягә багышлаган. Илдәге феодаль тәртипләрне һәм аристократияне тәнкыйть¬ ләсә дә, Марат ж,әмгыять белән халыкны яклаучы һәм судья ролен үтәүче диктатор идарә итәргә тиеш дип ышанган. Диктаторга хакимият вакытлыча бирелергә тиеш. Парламент дебатларын ул вакыт әрәм итү дип санаган. Марат халыкны үзенең бөтен дошманнарын юк итәргә чакырган. Парижда ул чыгарган «Халык дусты» гәзите аны мәшһүр кешегә әйләндергән. Аны гәзитенең исеме белән Халык дусты дип йөрткәннәр дә. Марат милектәге зур ти¬ гезсезлекне бетерергә тәкъдим иткән, ләкин хосу¬ сый милекнең һәркемдә тигез булуын танымаган: ул кешеләрнең сәләтләре тумыштан тигез түгел, алар хезмәткә төрлечә карый, активлыклары да, көчләре дә тигез түгел, дигән фикердә торган. Монархияне бәреп төшерү. Хәрби хәлнең гаять авыр булуы халыкта король һәм аксөякләр хыянәт итмиме икән дигән фикер тудыра. 1792 елның 10 августында 20 меңләп баш күтәрүче, Париж Коммунасы җитәкчелегендә (Революцион шәһәр хакимияте), король сараен камап ала. Штурм озакка бармый, әмма кан күп түгелә. Закон чыгару җ,ыелышы корольне төшерергә һәм хакимиятнең яңа югары Франция. 1792 елның 10 августы
органын — Милли конвент (җыелыш) җыярга дигән карар кабул итә. Людовик XVI ны кулга алалар һәм Тампль төр¬ мәсенә ябалар. Халык Париж урамнарында корольләрнең бюстларын һәм һәйкәлләрен җимереп йөри. 1792 елның августында парижлылар штурм белән Тюилърины алалар, ә Закон чыгару җыелышы корольне төшерә. Монархия бәреп төшерелә. Оборона оештыру. Вальми янында җиңү. 1792 ел¬ ның сентябрь башында фронттагы хәлләр революцион армия өчен кризис дәрәҗәсенә җитә. Чит ил армияләре Парижга куркыныч тудыра. Күренекле сәяси эшлекле Жорж Жак Дантон (хөкүмәттәге бер министр) мондый чакыру белән чыга: «Халыкка ул бар массасы белән дошман өстенә таш¬ ланырга тиеш дип әйтер вакыт җитте... Дошманны җиңәр өчен безгә кыюлык һәм тагын бер мәртәбә кыюлык кирәк». Массакүләм иреклеләрдән ополчение җыю турында игълан ителә. Кәр җирдә: «Гражданнар, коралга!» дигән өндәүләр яңгырый. 1792 елның 20 сентябрендә Вальми авылы янындагы су¬ гышта француз гаскәрләре Пруссия армиясенең һөҗүмен кире кайтара һәм аны чигенергә мәҗбүр итә. Бу җиңү илне интер¬ вентлардан азат итүнең башлануы була. Республика игълан итү. Монархияне юк итү 1791 ел¬ гы Конституцияне гамәлдән чыгара һәм, шуңа бәйле рәвештә, ирләрдән генә торган гомуми тавыш бирү юлы белән сай¬ ланган Конвент чакырыла. Конвент үзенең составы буенча Вальми янындагы сугыш. 1792 ел¬ ның 20 сентябрендә Пруссия пе¬ хотасы 54 француз орудиесе уты белән алып ташлана һәм Герма¬ ния территориясенә чигенә 234
Закон чыгару җыелышыннан аерылып тора: аның депу¬ татлары арасында күпчелекне чиктән тыш кискен эш итү ягындагылар тәшкил итә. Нәтиҗәдә жирондистлар «уңнар»- га әйләнә. 1792 елның сентябрендә җыелган Конвентның беренче акты республика игълан итү була. Конвент француз колонияләренең дә вәкиллеккә хокукын таный. «Уңнар»—жирондистлар — Конвентның түбәндәге эс¬ кәмияләрендә утыралар. «Суллар» — югары эскәмияләрдә, һәм аларны «тау» дип атыйлар. Аларның күпчелеген яко¬ бинчылар тәшкил итә. Депутатларның күпчелек өлеше (750 кешенең 500 ләбе) «уңнар»га да, «суллар»га да кара¬ мый. Көлеп, аларны «үзәнлек» яки «сазлык» дип, ә депу¬ татларны «сазлык бакалары» дип атыйлар. Кагыйдә буларак, алар тавыш биргәндә реаль көч кем ягында булса, шул якка авышалар. Людовик XVI ны җәзалап үтерү. Король язмышы турындагы мәсьәлә бөтен җәмгыятьне дулкынландыра. Ко¬ роль өстеннән суд ясау һәм җәзага тартуны таләп иткән Па¬ риж Коммунасы эшчәннәре соң чик позициягә басалар. Кон¬ вент Людовик XVI ны хөкемгә тарту турында карар чыгара. Бәреп төшерелгән корольне Конвентка сорау алу һәм суд ясау өчен алып киләләр. Аны хыянәттә: Франция революция¬ сенә каршы сугышкан державалар белән бәйләнешкә керүдә гаеплиләр. Париж халкы митингларга җыелып « Капетны1 — гильо¬ тинага1 2» дип кычкырган бер вакытта Конвент әгъзаларын кансызлыктан тыю омтылышын америкалы гуманист һәм бәйсезлек өчен сугышта катнашкан Томас Пейн ясап карый. Конвентта чыгыш ясап, ул болай дигән: «Монархиягә нәф¬ рәтем җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүм. Ләкин минем бәлага тарган кешене кызгануым да ихлас күңелдән — дусмы ул, дошманмы — барыбер...» Пейн монархия режимы калдыгы булган үлем җәзасын юкка чыгарырга тәкъдим итә. Ул Кон¬ вентның кемне дә булса үтерергә хокукы юк дип белдерә. Пейнның чыгышы ышандыргыч һәм кешелекле була, ләкин күпчелек тавыш белән Конвент Людовикны үлемгә хөкем итә 1 Капетинглар — 987—1328 еллардагы француз корольләре ди¬ настиясе. Бурбоннар — аларның бер тармагы. 2 Гильотина — баш кисү машинасы. Франциядә 1792 елда врач Ж. Гильотен тәкъдиме белән кертелә. 235
(тавыш бирү ачык һәм исемләп үткәрелә). 1793 елның 21 гыйнварында Людовик XVI ның башын кисәләр. ШМенә француз тарихчысы Жан Жорес китабында корольне җәзалап үтерү күренеше: «Париж тыныч == һәм караңгы чырайлы иде. Халык артык күп җыел¬ маган, хәрәкәт аз... Эшафотны Милли гвардиянең берничә батальоны чолгап алган. Халык алар рәтен¬ нән соң басып тора. Людовик... кафтанын һәм яка¬ сын үзе салды... Кинәт ул эшафотның сул ягына таба атлады һәм, кызарынып, халыкка мөрәҗәгать итеп сөйли башлады. «Мин гаепсез килеш үләм,— диде ул ап-ачык итеп, яңгыратып,— мин дошман¬ нарымны гафу итәм, канымның французлар файда¬ сына агуын һәм Ходайның ачуын йомшартуын те¬ лим». Ләкин... барабаннар дөмбердәде һәм аның тавышы күмелеп калды... 10 сәгать 10 минутта аның башы түбәнгә тәгәрәде. Корольнең мәетен Мадлен зиратына илтеп, сүндерелмәгән известь кат¬ ламында күмделәр». Корольне үлем җәзасына тартучылар республика белән монархия арасында мәңгелек стена торгызабыз дип уйлый¬ лар. Ләкин корольләр кайтачак әле. Ә үлем җәзасы Людовик Капетка карата кызгану хисләре тудыра. Республика куркыныч астында. Людовикны үлем¬ гә хөкем итү һәм аның башын кисү Европа монархлары ара¬ сында дулкынлану гына тудырып калмый, ә бәлки Фран¬ циягә каршы сугышта барлык Европа дәүләтләрен диярлек берләштергән коалиция төзер өчен сәбәп тә була. 1793 елның язында Австрия армиясе һөҗүмгә күчә. Француз гаскәрләре уңышсызлыкка тарый. Якобинчылар һәм гади халык бөте¬ несендә дә жирондистларны гаеплиләр. Сугыш, салымнарның үсүе, хуҗалык бәйләнешләренең бо¬ зылуы французларның хәлен начарайта. Якобинчылар, бәя¬ ләрне чикләүне таләп итеп, гади халыкның ярдәмен алалар. Конвентта жирондистлар көчле җирле хакимият органна¬ ры оештыру кирәклеген яклап чыгалар, якобинчылар үзәктә көчле башкарма хакимият төзүне таләп итәләр. Кеше һәм гражданның хокуклары Декларациясенә язылган демократик нормалар яклы булган жирондистлар якобинчыларны илдә 236
нәфрәт кабызу, тәртипсезлек һәм судсыз хөкемнәр оештыруда гаеплиләр. Алар хәтта судсыз хөкемнәрне туктатырга, Марат¬ ны һәм икенче бер рәхимсез якобинчы — халык өчен чыга¬ рыла торган гәзит редакторы Эберны кулга алырга омтылыш ясыйлар. Гәзитнең һәр санында Эбер жирондистларны фаш итә һәм җәзалап үтерүләрне туктатмаска чакыра. Ләкин трибунал Маратны аклый, Эберны да азат итә. Ризасызлык дулкынында жирондистлар тарафыннан «ко¬ тырганнар» кушаматы алган агитаторлар төркеме дә пәйда була. Аларның лидеры — рухани Жак Ру (аны «кызыл руха¬ ни» дип йөртәләр), алып сату белән шөгыльләнгән өчен дә үлем җәзасы кертүне таләп итә. Парижда вазгыять соң дәрәҗәдә кыза. Шул ук вакытта Франциянең көнбатышында контрреволюцион фетнәләр кабы¬ нып китә. Аларда төп көч булып җирне шәһәр буржуалары сатып алуга ризасызлык белдергән крестьяннар тора. Алла тарафыннан фатиха бирелгән корольне җәзалап үтерүне дә крестьяннар хакимиятнең җинаяте дип саныйлар. Баш күтә¬ рүләр Нормандиядә һәм Вандеяда аеруча көчле була. Надан һәм фанатик крестьяннар нәфрәтләрен шәһәр халкына юнәл¬ тәләр. Сәнәк, кылыч, мылтыклар белән коралланган халык шәһәрләргә бәреп керә, урындагы милли гвардияне куып тарата, бай шәһәр аксөякләренең йортларын җимерә, чинов¬ никларны үтерә. Илдә киеренкелек үсә бара. Якобинчылар диктатурасы урнашу. Парижда тү¬ бән катлау шәһәр халкы шикле кешеләрне кулга алуны та¬ ләп итә, алар жирондистларны шундыйларга кертәләр. 1793 елның 2 июненә каршы төндә ун меңнәрчә корал¬ ланган парижлы һәм Милли гвардия отрядлары Конвентны чолгап ала. Пушка көпшәләре депутатлар утырышы барган залга төбәлә. Картечь белән ату куркынычы астында Конвент¬ ның күпчелек депутатлары үз араларыннан жирондистларны чыгарып җибәрү турында карар кабул итәләр. Аларның бер өлеше кулга алына. Франциядә хакимият якобинчыларга һәм аларның юлбашчылары — Робеспьер, Марат һәм Дантон кулына күчә. Якобинчылар революцион идарә игълан итәләр. Аның мак¬ саты — теләсә нинди бәягә революцияне коткару. Моның өчен алар революцион террор (революцион диктатураның гадәттән тыш режимы) урнаштыралар. 237
Максимилиан Робеспьер Жан Поль Марат Жорж Дантон Иң югары закон чыгару органы булып Конвент кала. 11 ке¬ шедән торган хөкүмәт — Робеспьер җитәкчелегендәге Җәм¬ гыятьне коткару комитеты — аңа буйсына. Конвент законнар чыгаручы һәм башкарма хакимиятләрне үз кулына ала. Гадәттән тыш судлар — революцион трибуналлар яңа көч белән эшкә керешә. Яңа хөкүмәтнең хәле авыр була. 83 департаментның 63 ен фетнәләр биләп ала. 1793 елның җәендә яшь дворян кызы Шарлотта Корде Маратны үтерә. Аны кулга алалар һәм үлем җәзасына хөкем итәләр. Судта, ни өчен үтердең дип сорагач, Шарлотта: «Мин йөз меңләгән кешенең гомерен коткарып калу өчен бер кеше¬ не үтердем, кабахәт кешене, ерткыч, кыргый җанварны үтер¬ дем — гаепсезләрне коткару һәм ватаныма ял бирү өчен үтер¬ дем»,— дип җавап биргән. 1793 елның июнендә Конвент Францияне республика дип игълан иткән яңа Конституция кабул итә. Ләкин ул игълан иткән киң демократик ирекләр беркайчан да гамәлгә кертел¬ ми — илдә гадәттән тыш хәл хөкем сөрә. Конвент крестьяннарның алпавытларга феодаль түләүлә¬ рен бетерә (ләкин, белгәнегезчә, крестьяннар 1789 елдан ук ин¬ де аларны түләми башлаган иде). Эмигрантлар биләгән җирләр, вак кишәрлекләргә бүлгәләнеп, 10 ел буе түләү шарты белән сатуга чыгарыла. Кайбер крестьяннар бу җирләрне хосусый ми¬ леккә алуга ирешәләр, ләкин иң ярлылары моны эшли алмый. Санкюлотлар басымы астында депутатларның «тау» өлеше көндәлек тормыш товарларына ныклы бәя куйдыра. Париж бистәләре бик сөенә. Ләкин моннан нәрсә килеп чыга соң? Кибет киштәләре бушап кала, ә сәүдәгәрләр товарны «итәк 238
Франция. Париж. 1793 елның 2 июне астыннан» һәм өч бәягә сата башлый. Бу «изге» эш артыннан ук хөкүмәт эш хакының иң югары күләмен билгели торган указ чыгара. «Санкюлот халкы» капкынга эләгә: азык-төлек¬ не кара базардан биш бәягә алырга кирәк, ә эш хакы шул билгеләнгән килеш кала бирә. Стачкалар башлана, ләкин якобинчылар аларны каты көч кулланып бастыралар. Җит¬ мәсә, 1791 елдан бирле эшчеләргә оешмалар һәм союзлар төзүне тыя торган закон яшәп килә. Тылда һәм фронтларда хәлләр кискенләшкән саен, санкю¬ лотлар сафларында революция дошманнарына каршы каты террор кертү идеясе ныгый бара. Террор. 1793 елның 17 сентябрендә Конвент «шик- лелэр» турында закон кабул итә. Бу закон буенча барлык «шик кузгаткан кешеләр» кулга алынырга һәм солых төзел¬ гәнчегә кадәр төрмәдә тотылырга тиеш була. Конвент комис¬ сарлары «тираннарга» фикердәшлектә шикләнгән бөтен ке¬ ше, шул исәптән эмигрантларның туганнары да «шикле» дип игълан ителә. Республиканы яклавыңны белдерергә һәм революция эмблемалары — фригия калпагы1 һәм өч төстәге 1 Фригия калпагы — Борынгы Римда ирек алган коллар кигән баш киеме. 239
кокарда киеп йөрү таләп ителә. Мондый шартларда «шикле» кешеләр исемлегенә һәркемнең эләгү ихтималы була. Конвентта калган жирондистлар кулга алынып ж,әзалап үтерелә. Аларның берсе суд хөкеменнән соң: «Без халык йоклаганга күрә үләбез, ә сез халык уянгач үләчәксез!» — дип Страны контрреволюционной -J коалиции против революционной Франции в 1792-1794 гг. Действия революционных армий против внешней и внутренней контрреволюции Места важнейших побед революционных армий Действия войск интервентов и английского флота Граница Франции дана на 1792 г. 1792—1794 елларда революцион Франциянең эчке һәм тышкы контррево¬ люция белән көрәше 240
кычкырган. Җәзалап үтерелер алдыннан алар «Марсельеза» җырлаганнар, җыр соңгы корбан эшафотка менгәнче яңгы¬ раган. Жирондистларның бер җитәкчесе җәзалап үтерелер алдыннан болай дигән: «Революция... үз балаларын ашый». Депутатларның кагылгысызлыгы статусы шулай юкка чыга. Ә гильотина бер дә эшсез тормаган. Төрмәләр «шиклеләр» белән тулган. Шау-шулы сәяси процесслар берсе артлы берсе узып торган. 1793 елның октябрендә Франциянең элекке ко¬ ролевасы Мария Антуанетта җәзалап үтерелгән. Җәзалап үтерүләр массакүләм күренешкә әйләнгән. Гильотинага дан җырлаган мәкаләләрне һәр гәзиттән укырга мөмкин булган. Конвент җибәргән комиссарлар Франция шәһәрләрендә, армиядә «тәртип урнаштырганнар». Әмма республиканың күпчелеге крестьян булган солдатлары да, алынган җир учас¬ токларын үзләренә ныгытып калдыру һәм иске тәртипләрдән котылу максатыннан, «Азатлык яки үлем!» дигән лозунглар белән сугышканнар. 1794 елның башына сугыш хәрәкәтләрен дошман җир¬ ләренә күчерүгә ирешелә. Марсель алына, инглизләр кулында калган Тулон шәһәрен камау башлана. Яшь артиллерия ка¬ питаны Наполеон Бонапарт, дошманга куәтле һөҗүм ясап, республика армиясенә шәһәрне алырга ярдәм итә. Вандея восстаниесе дә бастырыла. Ниһаять, 9 октябрьдә Франциянең фетнәчеләр бик озак хуҗа булып торган, зурлыгы ягыннан икенче шәһәре Лион да алына. ШӘмма Лионны канга батыру белән Конвент үзен «таплаган». Ул кабул иткән декретта мондый сүзләр ______ булган: «...Лион шәһәре җимереләчәк, байлар яшә¬ гән биналар юк ителәчәк... Лион исеме республика шәһәрләре исемлегеннән сызып ташланачак... Лион хәрабәләре өстендә колонна торгызылачак, ә анда¬ гы язма килер буыннарга роялистларның җинаять¬ ләре һәм алган җәзалары турында сөйләячәк: «Лион азатлыкка каршы сугышты — Лион инде юк». Шәһәрне җимерү мәгънәсез кыргыйлык була. «Контр- революционерларны» төрмәдән шәһәр читенә алып чыгып, картечь белән атып үтерәләр. Кеше һәм гражданның хокуклары Декларациясе Фран¬ циядә яңа сәяси тәртип нигезләрен игълан итә һәм хокукның 241 16 4-75
иске тәртипләрне җиңүе дип кабул ителә. Революция нәти¬ җәсендә Франция республикага әверелә. Бу өченче сословиенең җиңүе була. Әмма якобинчылар диктатурасы Декларация игълан иткән хокук нормаларын бозуга китерә. Якобинчылар терроры революция яклы кешеләр арасында бүленү китереп чыгара. 1. Кеше һәм гражданның хокуклары Декларациясеннән өзекләр укыгыз һәм бу документның нинди максат белән кабул ител¬ гәнлеге турында уйлагыз. Декларациядә чагылыш тапкан XVII—XVIII гасыр фикер ияләренең идеяләрен атагыз. Бу доку¬ ментта кешенең тумыштан килә торган нинди хокуклары игъ¬ лан ителгән? Кеше һәм гражданның хокуклары Декларациясен Бәйсезлек декларациясе белән чагыштырып, уртак һәм аерым сыйфатларын күрсәтегез. Бергәләшеп уйлагыз: Кеше һәм граж¬ данның хокуклары Декларациясе положениеләрен XVIII гасыр ахырында Франциядә чынга ашыру мөмкин буламы? Сезнеңчә бу документның тарихи әһәмияте нәрсәдә? 2. Дәфтәрегезгә «Рево¬ люция иске тәртипләрне бетерә» дигән сорауга җавап планы языгыз. 3. Якобинчылар диктатурасы урнашу сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? Якобинчыларның нинди гамәлләре Кеше һәм граж¬ данның хокуклары Декларациясен бозу була? 4. 1794 ел җәенә Франциянең хәрби җиңүләрен атагыз һәм бу җиңүләрнең сә¬ бәпләрен әйтегез. 5. «Бөек француз революциясенең төп вакый¬ галары» таблицасын тутырыгыз. Дата Төп вакыйгалар Хакимият башында нинди сәяси көчләр торган 6. Декрет, «уңнар», «суллар», ак эмиграция, жирондистлар, яко¬ бинчылар, максимум, гильотина терминнарын аңлатыгыз. Документлар Кеше һәм гражданның хокуклары Декларациясе (Өземтәләр) 1. Бөтен кешеләр ирекле һәм тигез хокуклы булып туалар. 2. Теләсә нинди сәяси союзның максаты булып кешенең табигый һәм кагылгысыз хокуклары тора. Ул хокукларның асылы: азатлык, милеккә ия булу, куркынычсызлык һәм изүгә каршылык күрсәтү. 3. Югары хакимиятнең бар чыганагы һәрвакыт халыкта. Турыдан-туры халыктан килеп чыкмаган хакимиятне бернинди учреждение дә, бер кеше дә гамәлгә ашыра алмый. 4. Кеше иреге — башкаларга зыян китерми торган бар нәрсәне эшли алу хокукы. 242
5. Закон —гомуми ихтыярның чагылышы ул. Закон бөтен кеше өчен дә бертигез... 10. Беркем дә инанулары, хәтта дини инанулары өчен дә кыерсытылырга тиеш түгел, әгәр ул инанулар законлы урнаш¬ тырылган җәмгыять тәртипләрен бозмаса... 17. Хосусый милек кагылгысыз һәм изге булганлыктан, закон белән билгеләнгән иҗтимагый зарурлыктан чыгып һәм алдан зыянны каплау шарты белән генә кешене милкеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Христианлыктан китү. Яңа календарь Ш Революционерлар республика игълан итү яңа эра башлану дип саныйлар. Шуңа күрә 1793 елның октябрендә Конвент революцион календарь кертә. «Хорафатлар һәм ялган белән пычратылган» ел исәбе республика еллары исәбе белән алмаштырыла. 1792 елның 22 сентябре (республиканың беренче көне) яңа эра башлану дип игълан ителә. Еллар рим саннары белән билгеләнә: 1789 ел — I Азатлык елы, 1792 ел — Республиканың I елы, 1793 ел — Рес¬ публиканың II елы һ. б. Әгәр христиан календаре белән берәр дата китерергә туры килсә, болай диләр: «Коллык стиле буенча шундый-шундый көн». Яңа календарь буенча ай өч ункөнлектән (декада) тора. Ел эчендә 12 ай, һәркайсы 30 ар көннән тора. Ьәр ай өчен яңа исемнәр кертелә — алар авыл хуҗа¬ лыгы эшләре һәм табигать күренешләре белән бәй¬ ле: вандемьер, брюмер, фример, нивоз, плювиоз, вантоз, жерминаль, флореаль, прериаль, мессидор, термидор, фрюктидор, тәрҗемәсе: йөзем ае, томан ае, суык ай (көз), кар ае, яңгыр ае, җилле ай (кыш), үләннәр борынлау ае, чәчәк ае, болын ае (яз), иген уру ае, эссе ай, җимеш ае (җәй). Мондый ел исәбе Франциядә 12 ел гамәлдә була. Күп революционерлар дингә кискен тискәре караш¬ та булалар. 1793 елның октябрендә хөкүмәт чиркәү¬ дән читтә бөтен дини бәйрәмнәр үткәрүне тыя, җена¬ залар дөньяви характерда үткәрелә башлый. Зират капкаларына «Үлем — мәңгелек йокы ул» дигән язу эләргә боерыла. 1793 елның ноябрендә Париж Коммунасы Париж¬ дагы бөтен диннәргә караган чиркәү һәм гыйбадәт¬ 243
ханәләрне ябу турында карар кабул итә. Дәүләт руханиларга хезмәт хакы түләми башлый. Чиркәү дәүләттән аерыла. Елга 5 бәйрәм үткәрү — Даһилар, Хезмәт, Гамәл, Бүләкләнү, Фикер бәйрәмнәре генә рөхсәт ителә. Кәбисә елында тагын бер бәйрәм өстә¬ лә — Революция бәйрәме. Христианлык урынына республикада Акыл культы кертелә. Якобинчылар тарихны Акыл гына иҗат итәчәк дип раслыйлар, ул барлык халыкны һәм җәмгыятьне берләштерә, ә җәмгыять гаделлек белән һәм законнар нигезендә идарә ителә. Ләкин якобин¬ чылар игълан иткән татулык ясалма була, ул ил эчендә барган көрәшне чагылдырмый. Шунлыктан Акыл культы илдә урнаша алмый, һәм тиздән аны азатлык өчен газапланганнар культы дип үзгәр¬ тәләр. Храмнардагы философларның бюстларын контрреволюционерлар кулыннан һәлак булган ре¬ волюция эшлеклеләренең бюстлары алмаштыра. § 26. Бөек француз революциясе. Якобинчылар диктатурасыннан Наполеон Бонапартның 18 брюмерына Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Революция алдыннан өченче сословие вәкилләре, алдынгы дворяннар, Франциянең барлык укымышлы кешеләре нинди таләпләр белән чы¬ галар? Якобинчылар арасында таркалу. Якобинчылар ти¬ рәсендә берләшкән төрле катлау вәкилләренең союзын эчке һәм тышкы дошманнарга каршы бергәләп көрәшү кирәклеге тотып тора. Фронтларда җиңү һәм фетнәләр бастырылу сәбәп¬ ле контрреволюция куркынычы кимегәч, якобинчылар арасын¬ да эчке каршылыклар кискенләшеп китә. Халыкның түбән катлаулары реформаларны алга таба тирәнәйтүне таләп итә, ә буржуазиягә, ул революцион булса да, бу инде кирәк булмый. Якобинчылар санкюлотлар хәрәкәтен бастыра башлый. «Котырганнар» беренче корбан була. Жак Ру «шикле кеше» (ул хосусый милеккә каршы чыга), талауларга өндәүче була¬ рак кулга алына. Төрмәдә Ру үз-үзенә кул сала. 244
Аннан соң чират «иң кызыл» якобинчыларга җитә, алар хосусый милекне чикләү ягында торалар. Эбер, Шометт һәм аларның тарафдарлары 1794 елның мартында кулга алына¬ лар. Суд аларны француз халкының азатлыгына каршы заго¬ вор коруда, монархияне кире кайтарырга омтылуда гаепли һәм җәзалап үтерүгә хөкем итә. Алар белән эшне бетергәннән соң, Робеспьер җитәкче¬ легендәге җәмгыятьне коткару комитеты Конвентта килеп чыккан «уртачыллар» яки «юл куючаннар» дип аталган һәм лидеры Дантон булган төркемнең йогынтысы көчәюдән шик¬ ләнә башлый. Ш Жорж Дантон (1759—1794), оста ораторлык сәләте булган талантлы юрист, эчке сәясәт мәсьәләләрендә === ул көрәшүче партияләр арасында килешү ягында тора. Дантон бөтен партияләрдәге яхшы теләкле кешеләр белән союз кору аша талашлардан коты¬ лырга, көчле хөкүмәт партиясе төзергә мөмкин дип санаган. Аның идеалы — азатлык һәм хосусый милек. 1793 елның көзеннән Дантон һәм аның фикердәшләре революцион диктатураны йомшартуны, конституцион тәртип¬ ләрне кайтаруны, террор сәясәтеннән баш тартуны таләп итә башлыйлар. Робеспьер һәм аның яклылар «юл куючылар» белән эшне бетерергә ниятлиләр. 1794 елның 30 мартына каршы төндә Дантонга борчулы хәбәр китерәләр: аны кулга алу турында хөкем карарына кул куелган. Хатыны һәм дуслары Дантонны качарга үгетләп ялыналар. «Алар моңа бара алмас»,— дигән Дантон һәм өстәгән: «Ватанны башмак табанында алып китү мөмкинмени? » Иртән шул мәгълүм була: Дантон һәм аның яклылар кулга алынган. Төрмәдә Дантон тоткыннарга, ачынып, болай дигән: «Бер ел элек мин революцион трибунал кертергә тәкъ¬ дим иткән идем. Хәзер моның өчен кешеләрдән һәм Ходай¬ дан гафу үтенәм». Суд процессында Дантонның тавышы бөтен тавышларны күмеп киткән. Аның чыгышлары ихласлыгы белән тетрән¬ дергән. Кулга алынган килеш тә Дантон куркыныч булган. Суд оештыручылар ашыгуларын яшермәгәннәр. Хөкем кара- 245
рында «Үтерергә һәм бүген үк!» дип язылган булган. Үлем алдыннан Дантон үзен горур тоткан, көрәштәшләрен юаткан. Аның соңгы сүзләре палачка боерык булып яңгыраган: «Ба¬ шымны халыкка күрсәт, халыкка күрсәтелергә лаек баш ул!» Ләкин бу җәзалап үтерүләрдән соң да террор кимемәгән. Кулга алынганнарны яклану хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бер генә кеше дә, хәтта якобинчылар боерыгын үтәүчеләр дә, үзен иминлектә дип санамаган. Робеспьерның фаҗигасе — «халыксыз якобинчы». Якобинчылар диктатурасы тарихында соңгы чор килеп җитә, ул торган саен халык ярдәмен югалта бара. Кискен якобин¬ чыларны җәзалап үтерү алардан түбән халыкны да биздерә. «Юл куючаннар»ны тар-мар итү буржуазияне искәртә һәм читләштерә, алар да бит уртачыл позициядә торалар. Робеспьерчыларга каршы «яңа байлар» (революция елла¬ рында спекуляция, армиягә кирәк товарлар сату, аксөякләр һәм чиркәү җирләрен күпләп сатып алу юлы белән капитал туплаган буржуазия) күтәрелеп чыга. Элегрәк, яклау кирәк чакта, алар Робеспьерга һәм аның тарафдарларына мөнәсә¬ бәтләрен яшерәләр. 1794 елда республиканың хәрби уңыш¬ лары аларның позициясен ныгыта, һәм алар ачыктан-ачык Робеспьерның тиранлыгы турында сөйли башлыйлар. Җир алып өлгергән крестьяннар революция тәмамланды дип исәпли, ә җир алмый калганнары якобинчылардан өметен өзә. Санкюлотлар хезмәт хакына максимум турындагы закон белән канәгать булмыйлар. Нәм, ниһаять, бөтен халык якобин¬ чылар террорыннан соң дәрәҗәдә арый. Сәяси көрәштә Робеспьер канлы чаралардан файдалана. Үзенә каршыларны юк итүе белән ул үз һәлакәтен якынайта. Халык республиканы күрә алмый башлый. Аңа каршы бул¬ ганнар бердәм союзга берләшәләр. 9 термидор перевороты. Конвентта Робеспьерга һәм аның тарафдарларына каршы заговор оеша. 1794 ел¬ ның 27 июлендә (революцион календарь буенча республика¬ ның II елының 9 термидорыңда), Конвентта Робеспьер чыгыш ясарга омтылгач, аңа сүз бирмиләр. Депутатлар «яңа тиран¬ нарга» моннан соң түзәргә теләмибез дип кычкыралар. Кон¬ вент көчле кул чабулар астында Робеспьерга каршы гаепләү декреты кабул итә. Ул үзенең 20 фикердәше белән бергә кул¬ га алына. Париж Коммунасы җитәкчелеге Робеспьерны як¬ 246
лап Парижда восстание күтәрергә омтыла, ләкин бернәрсәгә дә ирешә алмый. Якобинчылар клубы да үзен пассив тота. Робеспьер үз-үзенә кул салырга омтыла, ләкин яраланып кына кала. Конвент Робеспьерны законнан тыш дип игълан итә, ә бу судсыз-нисез генә җәзалап үтерү дигән сүз була. Ш «Париж урамнарында ул кадәр күп кеше беркайчан да булмагандыр. Суд бинасыннан Революция мәй¬ данына кадәр... тоташ халык стенасы. Бөтен тәрәз- ләрдән, өй түбәләреннән, биек урыннардан гаҗәп- ләнгән һәм шатлык белән балкыган йөзләр карап тора... Бар күзләр тиздән җәзалап үтерүләрен көтеп утырган Робеспьер арбасына төбәлгән. Жандармнар кылычлары белән Робеспьерга төртеп күрсәтә, халык танысын, янәсе... Эшафот янында аны чиратын кө¬ тәргә җиргә сузып салалар. Аягына бастыргач, ул кабат күзләрен ача, һәм карашы канланган корычка төшә. Сансон (җәлладның исеме) аның камзолын сыдырып төшерә... Шунда корбанның күкрәгеннән тамашаның үзе шикелле куркыныч тавыш ишетелә. Бер минуттан мәйдан өстендә халыкның «Яшәсен республика!» дигән сүзләре яңгырый. Барлыгы йөзгә якын кеше — башлыча Париж Коммунасы әгъзалары җәзалап үтерелә. Париж Коммунасы шул минутта ук бетерелә, якобинчылар диктатурасы яшәүдән туктый. Термидорианнар реакциясе. Термидорианнар — 9 термидорда хакимияткә килгән кешеләрне шулай атый башлыйлар,— хосусый милекне һәм эшкуарлык иреген якла¬ ган республика өчен көрәшәләр. Гади халыкның хуплавына ирешер өчен, алар элек террор сәясәте алып барган кеше¬ ләрне кулга ала башлыйлар. «Шиклеләрне» төрмәләрдән чыгаралар, ләкин террор туктамый — хәзер аны якобинчы¬ ларга таба боралар. Күбесен төрмәләргә ябалар, шактый кешене үтерәләр. Исән калган жирондистларны Конвентка кире кайтаралар, Вандея фетнәчеләре гафу ителә. Якобинчылар клубы һәм халык җәмгыятьләре ябыла. Термидорианнар сәүдәдәге чикләүләрне бетерәләр. Спеку¬ ляция котыра башлый, бәяләр берничә мәртәбәгә арта. Акча¬ ның бәясе төшә, крестьяннар һәм сәүдәгәрләр металл акча та¬ ләп итәләр, кәгазь акчаларны алмый башлыйлар. 247
Наполеон Бонапарт 1795 елның язында санкюлотлар: «Ик¬ мәк бирегез!», «1793 елгы Конституцияне кайтарыгыз!» дигән лозунглар астында ике мәртәбә баш күтәрәләр. Алар икесе дә тар-мар ителә. Бу Бөек француз револю¬ циясе чорында санкюлотларның соңгы массакүләм баш күтәрүе була. 1795 елгы Конституция һәм Директория. 1795 елның августында термидорианнар Конвенты Франциядә республика строен беркеткән, ләкин го¬ муми сайлау хокукын юкка чыгарган яңа Конституция кабул итә. Закон чыгаручы хакимият ике палаталы Закон чыга¬ ручы корпуска тапшырыла. Башкарма хакимият биш дирек¬ тор кулына күчә. Шуннан соң ул Директория дигән исем ала. Конституция бөтен революция казанышларын беркетә, иң мөһиме — эмигрантлар, чиркәү һәм тәхет иясе биләгән җирләрне сатуны законлаштыра. Бу хосусый милекчеләр Конституциясе була. Конституция монархия тарафдарларының ачуын кузгата, алар Конвентны куып таратырга омтылалар, ләкин эшләре уңмый. Конвентны Бонапарт коткарып кала: артиллерия ярдәмендә ул баш күтәрүчеләрне куып тарата. Шуңа рәхмәт йөзеннән Конвент аңа генерал исеме бирә һәм «Франциянең эчке хәрби көчләренең командиры» итеп билгели. Директория сугышлары. Генерал Бонапарт. Хаки¬ мияткә килгән буржуазияне басып алулар кызыксындыра, һәм Директория чорында Франция алып барган сугышлар басып алу характерын ала. Рейн елгасының сул яры һәм Бельгия Франциягә кушылган була инде, ә Голландия бәйсез- леген югалта. Яулап алынган җирләрдә французлар иске тәр¬ типләрне юкка чыгаралар: крепостной хокукны һәм фео¬ даль йөкләмәләрне бетерәләр, сайлау хокукын киңәйтәләр, дәүләт идарәсе системасын үзгәртәләр һ. б. Парижга хәрби та¬ быш буларак азык-төлек һәм сәнгать әсәрләре төялгән обоз¬ лар агыла башлый. Армиянең һәм генералларның абруе кү¬ тәрелә, аеруча Наполеон Бонапартның абруе үсә (1769-1821). Австрия гаскәрләре басып алган Төньяк Италиягә поход өчен командующий кандидатурасын табарга кирәк булгач, Дирек¬ тория Бонапартны сайлый. 248
ШҮз армиясе белән очрашкач, ул анда йолкышлар өерен күрә, аларны сугышчан тәртипкә китерергә кирәк була. Өстәвенә, армиядә нибары 30 мең кеше, 30 орудие бар (дошманныкыннан 7 тапкырга ким). Ул кешеләрне ашатырга, киендерергә, тәртипкә күнектерергә кирәк. Армия революция елларында оештырылган булса да, демократик тәртипләр анда елдан-ел кими бара. Офицерларны, хәрби суд при¬ сяжныйларын сайлап кую бетерелгән, солдатларда революцион дәрт сүнгән. Шушы армияне сугышчан хәлгә китерү бурычы 26 яшьлек генералга тапшырыла. Ьәм ул бу бу¬ рычны үти. Наполеонны изге кеше дип булмый, ул солдатларның хәрби табыш алырга омтылу хисендә дә уйный. Төньяк Италия походына чыгар алдыннан Наполеон солдатларга мөрәҗәгать итә: «Солдатлар! Сез ялан¬ гач һәм ач. Мин сезне дөньяның иң яхшы уңыш бирә торган үзәннәренә алып барырмын. Бай про¬ винцияләр һәм зур шәһәрләр сезнең кулда булыр. Сез анда мактау, дан һәм байлык табарсыз». Ул сугышта армия үзен-үзе туйдырырга тиеш дигән фикердә тора. Ләкин армиянең рухын байлыкка омтылудан биг¬ рәк революцион энтузиазм күтәрә. Башкомандую- щий һәм генераллардан алып соңгы барабан кагучы малайга кадәр шушы рухта була. Шул ук вакытта Австрия һәм Пьемонт гаскәрләре¬ нең әхлакый хәле түбән була, солдатлар сугышырга теләми, җирле халык австрияле хәрбиләрне күрә алмый. Бөтен Төньяк Италияне революцион рух били, Наполеон Бонапарт алар өчен «азатлык алып килүче» данын ала. Бонапарт Пьемонтны ала, Миланга керә. Берничә герцог¬ лык аңа буйсынуларын таный. Дүрт армия тар-мар ителә, һәм 1797 елда Бонапарт Австрияне Франциянең хәрби җиңүләрен танырга һәм солых килешүенә кул куярга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә Италия территориясендә Франциягә бәйле бер¬ ничә республика оеша. Швейцарияне дә шундый язмыш көтә. 249
А. В. Суворов Наполеонның шушы итальян кампаниясе тәэсирендә дөньяның өч даһи полководецлары дип Цезарьны, Ганнибалны һәм Бонапартны атый. «0, бу яшь генералның атлап йөрүләре! Ул — каһарман, ул батырларның батыры, ул тылсым иясе!» — дип соклана Суворов. Яулап алынган территорияләрдә Бонапарт феодаль йөк¬ ләмәләрне бетерә, чиркәү һәм монастырьларны кайбер са¬ лымнар җыюдан мәхрүм итә, кеше хокукларын беркадәр ны¬ гыта торган яңа законнар кертә. Төньяк Италиядән гадәттән тыш күп контрибуция алганда, ул аның авырлыгы байлар җилкәсенә төшүен таләп итә. Шул ук вакытта контрибуция исәбенә һәм аннан тыш та ул банкларның, музей, зиннәтле сарай һәм чиркәүләрнең кыйммәтле әйберләрен ала һәм, обозларга төяп, хөкүмәткә һәм Франция халкына бүләк рәве¬ шендә Парижга озата. Ел ярым Италиядә торган арада аның шәхесе тере леген¬ дага әверелә. 1797 елның 7 декабрендә Бонапарт Италиядән Парижга триумфатор булып кайта. Директория аны Люксембург сара¬ енда каршы ала, ә сарай тирәсендә бихисап күп халык җыела. Бонапарт җиңүләре армиянең абруен ныгыта, хәзер армия эчке сәяси бурычларны чишәргә сәләтле көч буларак кабул ителә башлый. Аның үз сүзләренә караганда, ул нәкъ Италия¬ дә чакта үзен гади генерал итеп кенә түгел, ә халык язмышына йогынты ясарга сәләтле, шуның өчен дөньяга килгән кеше итеп тоя. Аннан соң Мисырга могҗиза дип әйтерлек экспедиция ясала. 1797 елның җәендә үк Бонапарт Италиядән Директория¬ гә язган хатында болай дигән: «Англияне җиңү өчен Мисырга ия булу кирәклеген аңлар вакыт ерак түгел инде»... Хәзер ул поход планын хөкүмәт өстәленә сала, һәм хөкүмәт аны раслый. Поход бик җентекләп әзерләнә. Бонапарт Көнчыгышны өйрәнер өчен үзе белән йөздән артык галим алу турында да кайгырта. 1798 елның маенда Бонапартның 38 меңлек гаскәре, 350 корабка һәм ваграк көймәләргә төялеп, Тулоннан Мисыр¬ га чыгып китә. Мисыр формаль яктан Турция биләмәсе була, ләкин аны җирле хәрби-феодаль аксөякләр идарә итә. Француз армиясе Александрия янында кораблардан төшә, һәм бу бай шәһәр 250
яулап алына. Алга таба француз гаскәре Нил елгасы буйлап югарыга — Каһирәгә таба юнәлә. Пирамидалар янында Напо¬ леон тарихка кереп калган сүзләр әйтә: «Солдатлар! Бүген сезгә шушы пирамидалар югарылыгыннан узган 40 гасыр карап тора!» Армия Каһирә шәһәрен басып ала. Бонапарт җиңү тантанасын үткәргән арада бөек инглиз флотчысы адмирал Нельсон Абукир култыгында аның флоти¬ лиясен тар-мар итә. Наполеон һәм аның армиясе Франциядән аерылып кала. Ләкин шушы вакыт та илне идарә итүнең цивилизацияле системасын төзү өчен файдаланыла, ә галимнәр Мисырның 24 томлык фәнни тасвирламасын төзиләр. Үзенең Мисырдагы хакимиятен нык дип санап, Бонапарт Көнчыгышка алга таба — Сириягә юнәлә. Яффа һәм Хайфа янында төрекләр французларны туктатырга омтыла, ләкин крепостьлар сугышып алына. 10 меңлек гаскәр башында Наполеон Акко крепостена — Сирия пашасы башкаласына килеп җитә. Французлар көне-төне һөҗүм итәләр, ләкин тәре йөртүчеләр үк төзегән бу крепостьны ала алмыйлар. Кешеләр, снарядлар җитми, ә крепостьны саклаучыларга диңгездән инглизләр ярдәм итә. Бонапарт гаскәрен кире Каһирәгә алып китә. Аннан соң Абукир алына. Шулай итеп, Мисыр яулап алына, ә полководец данга күмелә. Һәм кинәт кенә Франциягә кайтырга туры килә. Флот юк инде. Бонапарт, 2 фрегатка иң яхшы 500 солдатын төяп, Франциягә китә. Ни өчен? Версияләр берничә. Иң ышандыра торганы — француз армиясендә эпидемия башлану. Дирек¬ тория режимы йомшара бара, һәм Наполеон хакимиятне үз кулына алыр вакыт җиткәнен аңлый. Өстәвенә, ул фран¬ цузларга каршы яңа коалиция төзелү һәм А. В. Суворов җи¬ тәкчелегендәге рус армиясенең Төньяк Италиядәге җиңүләре турында хәбәр ала. Франциягә коалиция гаскәрләре бәреп керү куркынычы яный. Наполеонның 1799 елның августында Мисырдан Парижга кайтуы зур күтәренкелек белән каршы алына. 9 ноябрь (18 брюмер) дәүләт перевороты. Дирек¬ тория режимы халыкта да, «яңа байлар» арасында да абруй казана алмый. Гәзитләрдә: «Көчле хакимият урнаштырыр¬ га!» — дигән таләпләр басылып тора. Шушы шартларда хөкү¬ мәткә каршы заговор өлгереп җитә. 251
Ул арада Франциягә Мисырдан Бонапарт кайтып җитә. Заговорчылар карарга килә: аларга хакимиятне кулга алырга ярдәм итәчәк «шпага» бу. Бонапарт заговорда катнашырга ризалык бирә. Дәүләт перевороты, кан коюларсыз гына була, 18 брюмерда хөкүмәтне отставка сорап бирелгән үтенечкә «үз ихтыяры белән» кул куярга мәҗбүр итәләр. Икенче көнне Бонапарт ышанычлы солдатлары белән Закон чыгаручы корпуска килә һәм Аксакаллар советын (югары палатаны) Франциядәге барлык хакимиятне өч консулга тапшыру турындагы декретка кул куярга мәҗбүр итә. Тагын бер елдан Наполеон Бонапарт үз кулына бөтен хакимиятне туплаган беренче консулга әве¬ релә. Бонапартны хакимиятне яулау өчен «шпага» итәргә теләүчеләр ялгыша. Хакимияткә Наполеон Бонапарт килә. «Без революция романын ахырынача җиткердек,— ди Наполеон 18 брюмер перевороты турында,— хәзер карыйк инде — анда берәр реаль нәрсә бармы икән». Бөек француз революциясе Наполеон Бонапартның 1799 ел 18 брюмер перевороты белән тәмамлана. Бөек француз революциясенең әһәмияте. Бөек француз революциясе иске тәртипләрне гамәлдән чыгара: ул абсолютизмны һәм авылда феодализм калдыкларын җимерә, сословиеләрне бетерә. Англиядә революция буржуазия һәм дворяннар арасында килешү белән төгәлләнсә, Франциядә исә, иске җәмгыять һәм дәүләтне җимереп, буржуазия җиңә. Эчке таможняны юк итеп, бердәм акча системасы һәм бердәм үлчәү һәм авырлык системасын кертеп, революция капиталистик хуҗалык үсеше өчен шартлар тудыра. Хосу¬ сый милек хакимлеге урнашу промышленностьны тамырдан үзгәртеп кору процессын тизләтә. Бөек француз революциясе гомуми азатлык һәм тигезлек принципларын игълан итә. Бөек документ — кеше һәм граж¬ данның хокуклары Декларациясе — хокукый дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте формалашуга башлангыч сала. Фран¬ циянең алдынгы кешеләре үз илләрендә шәхес хокукы ниге¬ зендәге җәмгыять төзү турында хыялланалар. Революция бу мәсьәләне чишми, ләкин аны изге максат итеп җәмгыять алдына куя. Революция һәм революцион сугышлар французлар күңе¬ лендә патриотизм һәм шәхси ирек тойгылары уята. 252
Француз революционерлары бөтен кешелек дөньясын азат итәргә телиләр. Революцион сугышлар вакытында үз идеал¬ ларын алар Европа халыкларына җиткерәләр, һәм ул идеяләр теләктәшлек таба. «Азатлык һәм Тигезлек — бер Франциянең генә хәзинәсе булыр өчен артык зур бәхет»,— дигән Томас Пейн. Бөек француз революциясе кешелек мәдәнияте үсешенә гаять зур йогынты ясый, бөтендөнья тарихы өчен боры¬ лыш вакыйгасына әйләнә. Аның идеяләре Европаның гына түгел, башка континентларның үсешенә дә йогынты ясый. Шул ук вакытта Бөек француз революциясе фаҗигале ха¬ рактерда була. Ул рәхимсез сабаклар бирә һәм, беренче чират¬ та, террор тактикасын куллануның хәтәр икәнлеген күрсәтә, бигрәк тә аны барлык проблемаларны чишү чарасына әйлән¬ дерсәң. ?1. «Якобинчылар арасында таркалыш» соравына җавап планы төзегез. 2. Иптәшләрегез белән «Революция... үз балаларын ашый» дигән гыйбарәне тикшерегез. 3. Якобинчылар дикта¬ турасының һәлакәте сәбәпләрен күрсәтегез. 4. Термидорианнар ■ кемнәр алар? 9 термидор перевороты революциянең үсеше өчен нинди әһәмияткә ия була? 5. Термидориан Конвенты һәм Дирек¬ ториясенең эчке сәясәтенә сыйфатлама бирегез. 6. Термидориан Конвенты һәм Директориясенең тышкы сәясәте турында хикәя төзегез. 7. Франция өчен, ул яулап алган илләр өчен Директория сугышлары нинди әһәмияткә ия була? 8. Ни өчен 18 брюмер перевороты нәтиҗәсендә хакимияткә нәкъ менә Наполеон Бона¬ парт килә? 9. Дәфтәрегездә «Бөек француз революциясенең әһә¬ мияте» соравына җавап планы төзегез. 10. «Бөек француз рево¬ люциясенең төп вакыйгалары» таблицасын төзүне тәмамлагыз. 11. Термидорианнар, Директория терминнарын аңлатыгыз. Әхлак өлкәсендә реставрация Ш«Яңа байлар» рәхәт яшәп калырга омтылалар. Рево¬ люция күтәрелеп килгән елларда күпләр байлык- == ларын яшергән булса, хәзер, киресенчә, аны күр¬ сәтергә тырышалар. Буржуаз җәмгыятьнең юга¬ ры катлауларында дворяннар әхлагы торгызыла. «Террор тарафыннан куылган грацияләр һәм көлү Парижга кабат кайтты»,— дип яза бер буржуаз газета. Санкюлотларның панталоны, блузалары, кызыл калпаклары бик тиз модадан чыкты. Зәвык 253
белән киенә башладылар. Банкир, спекулянт хатын¬ нары ярым үтә күренмәле грек туникасын модага керттеләр. Грек сандалилары кигән аякларда бар¬ маклар ачык калдырыла һәм аларга балдаклар киеп йөриләр. Париж үзгәрде — аның чүп-чарын себерделәр, яктырттылар. Урамнарда экипажлар, ливрея кигән кучерлар күренә. Бай йортларда кабул итүләр, аш мәҗлесләре, баллар үткәрелә. Һәлак булганнар истә¬ легенә баллар үткәрә башладылар. Анда баш чүмече тиресе кырылган чәч белән киләләр, гүяки муен палач өчен махсус әзерләнгән. Муенга кызыл бау бәйлиләр, бер-берсенә «Син» дип эндәшү бетте, «гражданин», «гражданка» сүзләрен «месье», «ма¬ дам» алыштырды. Термидорианнар якобинчылар диктатурасын онытырга телиләр иде. Наполеон Бонапарт ШУл 1769 елда Корсикада вак җирбиләүче дворян гаиләсендә туган. Туарына 3 ай кала Корсика фран¬ цуз биләмәсенә әверелә. Гаиләдә бала күп, акча аз. Улына белем бирер өчен, әтисе аны хәрби учили¬ щега бирә, ул анда казна исәбенә укый. Наполеон яхшы укый, математикага, тарих, географиягә сәләте ачыла. Малай күп укый, антик әдәбият белән мавы¬ га. Ләкин дуслары булмый. Башка яшүсмерләр бе¬ лән мөнәсәбәте кыенлык белән урнаша, чөнки ул ярлы, кесә акчасы да юк, җитмәсә корсикан акценты белән сөйләшә. Шуңа күрә яшьтәшләре белән күңел ачуларда, уеннарда катнашмый. Өстәвенә, Наполеон тумыштан бәйсез холыклы, кызу канлы малай була һәм бай балаларыннан көлдерергә теләми. Әмма укудагы уңышлары һәм максатчанлыгы укыту¬ чылары һәм сабакташларында аңа карата ихтирам уята. 1784 елда аны Парижга, Франциянең иң ях¬ шы хәрби уку йортына җибәрәләр. Бер елдан Напо¬ леон укуын төгәлли һәм аны, артиллерия кече лей¬ тенанты чины биреп, Баланс шәһәре гарнизонына озаталар. Шул ук 1785 елда әтисе үлә, һәм 16 яшь¬ лек малай әнисе һәм кече туганнары турында кай- 254
гыртуны үз өстенә ала. 1789 елда революция баш¬ ланганда аңа 20 яшь була. Ул патриот, республи¬ качы, «Тау» һәм Конвент яклы. Акчасы да, кирәкле бәйләнешләре дә булмаган егеткә революция үзен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Тулон янындагы уңышы аны хезмәтендә тиз үстерә, ул бригада генералы дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма Термидор аның тор¬ мышын кискен үзгәртә, хәрби карьерасы куркыныч астында кала, якобинчылар белән элемтәдә гаепләп, аны төрмәгә ябалар (дөрес, 15 көннән чыгаралар һәм хәрби дәрәҗәсен кире кайтаралар). Күпмедер вакыт Наполеон кыен хәлдә кала, ләкин, роялистлар фет¬ нәсе бастырылгач, эчке армиядә генерал һәм ко¬ мандующий була. Директория нәкъ менә Наполеон Бонапартка Төньяк Италиядәге француз армиясе белән командалык итүне тапшыра. Беренче сугышлар ук французларга уңыш китерә, солдатларга илһам бирә һәм Бона¬ партның абруен күтәрә. Офицерлар һәм генераллар аның өстенлеген таныйлар, яшьлеге аркасында баш- командующийга ышанып җитмәгән солдатлар хәзер аны алкышлап каршылыйлар. Бер зур хәрби җи¬ ңүдән соң (Лоди янындагы сугышта) иң батыр сол¬ датлар советы Бонапартка капрал званиесе бирә (шуннан соң солдатлар арасында аның кушаматы «Кечкенә капрал» булып кала), һәм һәр яңа җиңүле сугыштан соң солдатлар аны чираттагы званиегә күтәрәләр. Бонапартның кыюлыгы легендалар тудыра. Италь¬ ян кампаниясе вакытында ул атланып йөргән 19 ат үтерелә. Арколе янындагы сугышта ул, кулына бай¬ рак тотып, солдатлары алдыннан австрия пулялары астында Арколь күперенә ташлана. Наполеонның Италиядә Австрия армиясе өстеннән җиңүләре Франциягә дан һәм бай трофейлар ки¬ терә. Наполеон Бонапарт иң популяр кешегә әйләнә. Мисыр кампаниясеннән соң ул — милли каһарман. Франция генералны триумфатор итеп каршылый. Әле Италиядә чакта ук Наполеон илне үзе идарә итәр вакыт киләсенә ышана. 18 брюмерда ул дәүләт 255
перевороты ясый. Бу вакыйгадан соң замандаш¬ ларының берсе әйтә: «Яңа эра — бер кеше хаки¬ мияте башланды». Бу хакимияткә Наполеон Бона¬ парт ия була. Йомгак ясыйбыз XVIII гасырны Европа тарихында Мәгърифәт эпо¬ хасы дип атыйлар. Мәгърифәтчелек — идея агы¬ мы, аның йогынтысында Европа мәдәнияте үсә. Бу агымның нигезендә чынбарлыкка тәнкыйть кү¬ зеннән карау ята. Алдынгы, карашлы философлар, галимнәр, язучылар, рәссамнар кешене изә, аның сәләтләрен чикли торган бар нәрсәне тәнкыйть итеп чыгалар. Мәгърифәт эпохасы фикер ияләре Голландия һәм Англиядәге дәүләт идарәсе формасын үрнәк итеп саныйлар. Аларны аеруча Англиянең парламент монархиясе һәм Джон Локкның хаки¬ миятләрне бүлү идеяләре, аның «халык ризалыгын¬ нан башка идарәнең булуы мөмкин түгел» дигән фикере аеруча сокландыра. Мәгърифәт эпохасы фикер ияләре хөкүмәтнең төп бурычы халыкның матди хәлен кайгырту, аның тумыштан килә торган яшәүгә, иреккә һәм хосусый милеккә хокукын, дин тоту иреген ихтирам итү дип саныйлар. Мәгърифәтчеләр динне чикләргә тырышалар. Кай- берләренең фикеренчә, чиркәү прогресс юлында кир¬ тә булып тора. Руссо идеяләре популярлашып китә. Аның фике- ренчэ, идарәчеләр һәм идарә ителүчеләр үзара иҗти¬ магый килешү белән бәйләнгән булырга тиеш. Әгәр идарәчеләр халык алдындагы бурычларын үтәмә- сәләр, бу килешү гамәлдән чыгарыла. Бу идеяләр билгесе астында ике революция — Төнь¬ як Америка һәм Франция революцияләре була. Төнь¬ як Америкада инглиз короле сәясәте колонияләрдә яшәүчеләрнең кешелек тойгыларын кимсетә: алар¬ ны салымнар түләргә мәҗбүр итәләр, ләкин Англия парламентында үз мәнфәгатьләрен якларга мөм¬ кинлек бирмиләр. 256
Англия колонияләренең метрополиягә каршы бәйсезлек өчен сугышы нәтиҗәсендә ирекле яшь дәү¬ ләт— Америка Кушма Штатлары хасил була. 1776 елгы Бәйсезлек декларациясе һәм 1787 елгы Конституция нигезенә кешеләрнең тумыштан ки¬ лә торган табигый хокуклары һәм хакимиятләрне аеру турындагы алдынгы иҗтимагый фикер каза¬ нышлары салына. XVIII гасырның 60 нчы елларына Англиядә аграр революция була, нәтиҗәдә җир эре хосусый милек¬ челәр кулына күчә, ә крестьяннар катлавы бетә диярлек. Авыл хуҗалыгы продукцияне күбрәк җи¬ тештерә башлый. Шул ук елларда илдә промыш¬ ленность перевороты була — кул хезмәтен маши¬ налар алмаштыра, мануфактуралардан фабрика¬ ларга күчелә. Промышленность буржуазиясе һәм эшчеләр сыйныфы барлыкка килә. XVIII гасыр аза¬ гына Англия дөньяның беренче промышленность иленә әйләнә. Мәгърифәт идеяләре аеруча Франциядә үсә. Бу илдә XVIII гасыр азагында Бөек революция була. Ул тра¬ дицион җәмгыятьне җимерә. Нигезендә абсолютизм яткан иске тәртип киң халык массаларының риза¬ сызлыгын тудыра: хосусый милеккә җир алырга омтылган крестьяннарның; илне идарә итүдә кат¬ нашырга һәм иске тәртипләрне бетерергә омтыл¬ ган буржуаларның; ялланып эшләүчеләрнең, авыр хезмәт шартларына каршы чыккан шәһәр түбән катлавының. Мәгърифәт идеяләрен үзләштергән алдынгы дворяннар да абсолютизмга каршы була. Идарәче даирәләрнең илдәге каршылыкларны чишә белмәве революциягә китерә. Бөек француз рево¬ люциясе абсолютизмны һәм авылдагы феодаль мө¬ нәсәбәт калдыкларын җимерә, сословиеләрне бетерә. Революция капиталистик хуҗалык үсеше өчен шартлар тудыра. Хосусый милек хакимлеге илдә промышленность переворотын тизләтә. Бөек француз революциясе гомуми ирек һәм тигез¬ лек принципларын игълан итә. Бөек документ — Кеше һәм гражданның хокуклары Декларациясе 257 17 4-75
Ill бүлеккә сораулар һәм биремнәр илдә гражданлык җәмгыяте формалаша башлауга китерә, яңа сәяси тәртип нигезләрен игълан итә һәм иске тәртипләр өстеннән хокукның җиңүен күрсәтә. Бөек француз революциясе бөтен дөнья тарихы өчен борылыш вакыйгасы була. Аның идеяләре Европа континентының гына түгел, башка континентлар¬ ның да алга таба үсешенә йогынты ясый. 1. Уйлагыз, ни өчен XVIII гасырны Мәгърифәт эпохасы дип атыйлар? 2. Иптәшләрегез белән фикер алышыгыз, мәгърифәтчеләрнең нинди идеяләре вакыт сынавын үтә, ниндиләре — юк? Үз кара¬ шыгызны дәлилләгез. 3. XVIII гасырның икенче яртысында Англиянең икътисади тормышында нинди үзгәрешләр була? 4. Ничек уйлыйсыз, XVIII гасыр уртасында Вермонт крестьяны¬ на үз туганнарына: «Мин шушы Ходай биргән азат җирдә 2 ел элек нигезләндем һәм шуннан бирле якты дөньяда яшәү рәхәте өчен бер мәртәбә дә акча түләмәдем»,— дип язарга нәрсә нигез биргән? 5. Күрсәтегез, бәйсезлек Декларациясенең һәм АКШ Консти¬ туциясенең кайсы положениеләре мәгърифәтчеләр йогынтысын¬ да язылган? 6. Англия революциясе, Төньяк Американың инглиз колониялә¬ рендәге революция һәм Бөек француз революциясе сәбәпләрен чагыштырыгыз. Уртак якларын һәм аерымлыкларын күрсә¬ тегез. 7. Граф Мирабо болай дигән: «Бу бөек революция явызлык¬ ларсыз һәм күз яшьләрсез үтәр». Нинди сәбәпләр графка бөтен каршылыкларны тиз һәм кан коюсыз хәл итәргә мөмкин булыр дигән ышаныч биргән? Аның өметләре акланганмы? Карашы¬ гызны фактлар белән дәлилләгез. 8. 1791 елда Учредительләр җыелышы Конституция кабул ит¬ кәннән соң халык арасында ачуланып: «тумыштан аксөякләр»гә алмашка «байлык аксөякләре» килде, дигәннәр. Моны ничек аңларга? Ул нидән килеп чыккан?
IV БҮЛЕК. Латин Америкасында колониаль чор § 27. Латин Америкасында колониаль чор. Латин Америкасы җәмгыяте формалашу Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Латин Америкасы кайчан колониягә әйләнә? Традицион җәмгыятьнең төп сыйфатларына характеристика бирегез. Конкиста нәрсә ул? 500 ел элек Бөек географик ачышлар европалы- ларны Яңа Дөньяга алып килгәч, ике дөнья — индеецлар дөньясы белән испаннар һәм португаллар дөньясы турыдан- туры бәрелешә. Мөнәсәбәтләр дусларча урнаша алмый: үсеш дәрәҗәләре арасындагы аерымлыклар артык зур була. Евро¬ пада эшкуарлык рухында, шәхси уңышка ирешү, бөтен тирә- якны үз мәнфәгатьләреңә буйсындыру рухында яңа җәм¬ гыять туып килә. Ьәм шушы Европа борынгы традицион җәмгыять яшәп килгән континент белән күзгә-күз очраша. Индеецлар һәм испаннар дөньясы шулкадәр бер-берсеннән ерак була ки, алар берничек тә тәңгәл килә алмый. Бу ике дөнья бер-берсен кире кага. Үз тәртипләрен көчлерәк як — европалылар урнаштыра. Испаннар һәм португаллар үзләренә чит һәм кыргый тоелган бөтен нәрсәне кырырга тотыналар. XVII гасыр урталарынача дәвам иткән колонизацияләү вакы¬ тында борынгы индеецлар мәдәнияте һәлак була. Шулай да яулап алучылар индеецлар мәдәниятенең кайбер элемент¬ ларын сакларга мәҗбүр булалар, индеецлар да испан мәдә¬ ниятенең кайбер сыйфатларын һәм христианлыкны кабул итәләр. Бу ике төрле мәдәният нигезендә Латин Америкасы җәмгыяте туа башлый. Колонияләрне идарә итү. Португаллар басып алган Бразилиядән кала, бөтен Көньяк Америка Испания билә- 259 17*
мәсенә әйләнә. Испан-португал колонизациясе метрополия¬ дәге шикелле үк идарә системасын кертүдән башлана. Испа¬ ниядә абсолютизм хөкем сөргәнгә күрә, Яңа Дөньяда басып алынган җирләрне дә метрополиянең хосусый милке дип игълан итү табигый булып күренә. Шул чор кешесе язган: «Испан корольләре дә, португал корольләре дә үз биләмә¬ ләрендә җирне һәм суны, һавада очкан, суда йөзгән, җирдә йөргән һәр нәрсәне үз милекләре иттеләр. Алар нәрсә те¬ ләсәләр шуны алырга, үзләренә кирәксез нәрсәне бирергә хокуклы иделәр». Колонияләрне идарә итү системасы, бе¬ ренче чиратта, испан һәм португал монархларының хосусый милеккә хокукларын сакларга тиеш була. Колонияләрдә вице-корольлекләр, генерал-капитанлыклар булдырыла, үз чиратында, алар провинцияләрдән тора. Вице-корольләр ко¬ роль тарафыннан 5 кенә елга билгеләнә. Хакимиятләре мәң¬ гелек түгеллеген аңлаганга, вице-корольләр үзләренә бирел¬ гән вакыт эчендә калган гомерләренә җитәрлек байлык туп¬ лап калырга тырышалар. Ә баеп калу мөмкинлеге була, чөн¬ ки вице-корольләр һәм генерал-капитаннар губернаторларны һәм башка чиновникларны үзләре билгели, казна һәм хәрби көчләр белән идарә итә, төрле фәрманнар чыгара. Өстәвенә, вице-корольләр испан монархы исеменнән руханиларны да раслыйлар. Колонияләрдәге идарәчеләр арасында элекке конкистадорларны да очратырга мөмкин була: Яңа Испа¬ ниянең губернаторы булып 20 ел чамасы Кортес тора. Шәһәрләр һәм авыл округлары белән король чиновник¬ лары — коррехидорлар һәм судьялар — алъкалъдлар идарә итә. Шәһәрләрдә җирле үзидарә органнары була, алар суд эшләре һәм шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре белән шөгыль¬ ләнә. Колонизаторлар индеецлар общинасын юкка чыгар¬ мыйлар — индеец авыллары башында хакимият нәселдән килә торган касиклар-аксакалларны калдыралар. Община тәртип¬ ләрен испаннар колонияләрне идарә итү һәм хуҗалык тормы¬ шын оештыру өчен кулланалар. Община колонизаторларга күмәк барщина ролен үти. Колонияләр ни өчен кирәк. Испания һәм Порту¬ галия'корольләре колонияләр Яңа Дөньяны, метрополияләр¬ не алтын, көмеш һәм плантацияләрдә җитештерелгән про¬ дуктлар белән тәэмин итеп тору өчен кирәк дип исәплиләр. Колонияләр ягыннан конкуренцияне булдырмас өчен, хаки¬ 260
мият җирле промышленность һәм мануфактуралар үсешенә комачаулык итә, виноград, слива, зәйтүн үстерүне, ефәк корт¬ лары үрчетүне тыя. Яңа Дөнья колонияләрендә Испания һәм Португалиядә үстерелми торган тәмәке, кофе, шикәр камышы, маис игү генә рөхсәт ителә. Колонияләргә башка илләр белән сәүдә итү тыела, эчке базар исә, төп халык массасының ярлы булуы сәбәпле, бик тар була. Король, чиркәү, латифундияләр файдасына җыела торган салымнар халыкка яшәү өчен кирәк¬ ле товарлар сатып алу мөмкинлеген калдырмый. XVIII га¬ сырның соңгы чирегендә генә испан һәм португал колония¬ ләре үзара сәүдә итүгә рөхсәт ала, хәтта сәүдә пошлиналары да киметелр. «Кояш уллары колга әйләнде». Байлык артыннан куйп, конкистадорлар артыннан колонияләргә титуллы дво¬ ряннар да күченә башлый. Алар кулына Европа үлчәме белән зурлыгы аерым кенәзлекләргә тиңләшерлек җир биләмәләре эләгә. Баштарак испаннар индеецларны кыйммәтле металлар һәм асылташлар чыгарыла торган рудникларда, соңыннан тәмәке, мамык, кофе, маис кебек яңа культуралар үстерелә торган плантацияләрдә эшләргә мәҗбүр итәләр. Табыш ар¬ тыннан куып, илбасарлар беркемне дә кызганмыйлар һәм Шикәр камышыннан шикәр җитештерүдә эшләүче Бразилия индеецлары 261
индеецларны бушлай эш көче — колларга әйләндерәләр. Плантацияләрдә, рудникларда көч җитмәслек авыр эштән, ачлык һәм авырулардан алар меңәрләп кырылалар. Евро- палылар Яңа Дөньяга чума, чәчәк, тиф алып киләләр. Эпиде¬ мия халыкны районнары белән кыра. Үзәк Мексикада XVI гасырда җирле халык саны 10 тапкырга кими. Бразилиядә XVI гасыр ахырына яр буенда яшәүче җирле халык тулысы белән диярлек үтереп бетерелә. Исән калганнары илнең эчкә¬ реге районнарына кача. Эштән баш тартырга омтылганнарны каты җәзага тарталар, балаларны, хатын-кызларны да кыз¬ ганмый үтерәләр. 1512 елда Испания Кубаны басып алганда биредә 200—300 мең индеец яши, ә 1537 елда алардан ниба¬ ры 5 мең тирәсе кеше кала. 25 млн кешеле Үзәк Мексикада аборигеннардан нибары 1 млн кеше кала. XVIII гасыр башларына колонияләрдә әле тагын 150 ел яшәгән тәртип урнаша. Индеецлардан җан башыннан салым алалар, хакимият рөхсәтеннән башка аларга күченү тыела, аларны хезмәт йөкләмәсе үтәргә мәҗбүр итәләр: мәҗбүри рә¬ вештә 15 яшьтән 60 яшькәчә билгеле санда ир-ат җибәрелеп торырга тиеш, алар плантацияләрдә, рудникларда эшли, тер¬ лек карый, биналар, күперләр, юллар төзи. Алпавытлар һәм ко¬ лония хакимиятенә буйсынган бу коллар бушлай диярлек эшли. Җирләрне басып алганда аборигеннарны куып җибәрәләр, алар яңа хуҗаларга батрак-көнлекче сыйфатында ялланырга мәҗбүр булалар. Кайберләренә җирне арендага бирәләр. Хәзер алар үз җирләрендә алган уңышның бер өлешен хуҗага биреп барырга тиеш булалар. Индеецларның күпләре, тора-бара җиргә мәңгегә беркетелеп, нәселдән килә торган бурычлы коллар — пеоннарга әйләнәләр. Алар кредиторга гомер буе бурыч түләү өстенә, бу бәйлелек балаларына да мирас кебек тапшырыла бара. Бурычлы коллар системасы рудникларда һәм мануфак¬ тураларда да кулланыла. Индеецларны латифундистлар һәм король хөкүмәте генә түгел, католик чиркәү дә крепостной¬ ларга әйләндерә. Шулай итеп, XVIII гасыр азагы — XIX гасыр башына күпчелек индеецлар феодаль бәйлелектә яши. Аларның төп массасын крепостной коллыкка эләккән крестьяннар, шу¬ лай ук рудник, мануфактура, һөнәр остаханэлэре эшчеләре, йөк ташучылар һәм йорт хезмәтчеләре тәшкил итә. 262
Үтеп керүе авыр булган кайбер районнарда гына коло¬ низаторлар хакимлеген танымаган һәм аларга каршы¬ лык күрсәткән кабиләләр кала. Кайбер өлкәләрдә ирекле крестьян общиналары саклана. Колонияләрдә католик чиркәве һәм инквизиция, {ввлбнияләргә миссионерлык дәртләре ташыган испан руха¬ нилары да килә, алар анда зур җир биләмәләре ала, монас¬ тырьлар төзи һәм җирле индеецларны христианлыкка өнди. Индеецларның җирләрен басып алу һәм коллыкка төшерү аборигеннарны чын католик диненә күчерү кирәклеге белән аклана. Конкистаның беренче көннәреннән үк чиркәү руха¬ ниларының зур өлеше индеецларны җәзалау һәм үтерүләрдә катнаша, бу үтерүләрне җирле халыкның христиан диненә керергә теләмәве белән аңлаталар. Руханилар еретиклар бе¬ лән көрәшү өчен бик тиз инквизиция кертә, матбугат, ачыла барган мәктәпләр һәм университетлар өстеннән контрольлек итүне үз кулына ала. Индеецлар көннән-көн азая бара, испан һәм португал хөкүмәтләре хафага төшә: кем алар өчен эш¬ ләр һәм кем салым түләр? Хәтта артык рәхимсезлеккә кар¬ шы чаралар да күрелә. Миссионерлар христиан гыйбадәт¬ ләрендә аборигеннарның кайбер борынгы йолаларны кул¬ лануына да күз йомарга мәҗбүр булалар. Индеецлар хрис¬ тианга әйләнә, ләкин алар аңында ике дин — иске аллаларга борынгы инанулар һәм Христоска инану бергә кушыла. Шуны да әйтергә кирәк, руханиларның күпчелеге хрис¬ тианлыкка күчкән индеецларны ак колонизаторларның баш¬ баштаклыгыннан якларга омтыла. Алар индеецларны укырга өйрәтәләр, дәвалыйлар, законсызлыктан яклыйлар. Индеецларның бөек яклаучысы итеп гуманист һәм та¬ рихчы рухани Бартоломе де Лас Касасны (1474—1566) атар¬ га була. Мексиканың бер провинциясендә епископ булып эшләгәндә, ул үз алдына индеецларны христианлыкка кертү белән беррәттән аларны яклау бурычын да куя. 1552 елда Лас Касас «Индияне бөлгенлеккә төшерү турында кыска белдерү» дигән китап бастыра. Бу трактатта колонизаторларның ин¬ деецларга каршы кылган җинаятьләре санап чыгылган. Гума¬ нистның күпьеллык эшчәнлеге нәтиҗәсез калмый — хәтта Рим Папасы индеецлар да үлемсез җанга ия булган кешеләр дигән указ чыгара, ә испан короле аларны колга әйләндерүне тыю турында закон чыгара. 263
Кара коллар. Индеецларның күпләп үлүе нәти¬ җәсендә рудникларда һәм плантацияләрдә эшче кулларга мохтаҗлык артканлыктан, испаннар XVI—XVIII гасырларда Америкага Африкадан коллар кертә башлыйлар. Бер-берсенә тимер зынҗырлар белән беркетелгән негрлар океан артына озатыла. Аларның күпләре ачлыктан һәм авырулардан юлда ук үлә. Шул рәвешчә Яңа Дөньяда негрлар коллыгы урнаша. Яңа Дөньяга миллионлаган Африка коллары кертелсә дә, көч җитмәслек авыр эштән, климат ярамау һәм авырулар¬ дан күпләп үлгәнлектән, колонияләрдә аларның саны арт¬ мый диярлек. -Латин Америкасы җәмгыяте. Ике гасыр эчендә колониаль җәмгыятьнең үзендә дә үзгәрешләр була — ул Латин Америкасы җәмгыятенә әверелә. Өстенлекле югары катлауны метрополиянең ак тәнлеләре: нәселдән килгән дворяннар һәм бай сәүдәгәрләр тәшкил итә. Алар югары эш урыннарына, эре җир биләмәләренә һәм рудникларга ия булалар. Җирле ак халык та — креоллар (колонияләрдә туып-үскән испан һәм португал нәселләре) килеп чыга. Алар арасында эре һәм уртакул җирбиләүчеләр, эшкуарлар — рудник һәм ману¬ фактура хуҗалары, хакимият чиновниклары, офицерлар, руханилар, һөнәрчеләр була. Формаль яктан креоллар метро¬ полиядә туганнарныкы кебек үк хокуклардан файдаланалар, ләкин колонияләрне идарә итү системасындагы югары пост¬ ларга алар куелмый. Колонияләрдә метислар (ак тәнле белән индеецтан туган¬ нар), мулатлар (ак кеше белән негрдан туганнар) һәм самбо (индеец белән негрдан туганнар) дип йөртелгән төркемнәр барлыкка килә. Аларның берсе дә гражданлык хокукларына ия булмый, чиновник һәм офицер урыннарын били алмый, җирле хакимият органнарын сайлауларда катнаштырылмый. Күпчелеге һөнәрчелек, ваклап сәүдә итү, кибетләрдә приказ¬ чик, управляющий, бай латифундистларда коллар өстеннән күзәтүче гамәлләрен башкара. Барлык бу кешеләрне әкренләп бер тел, бер дин берләштерә. Испан һәм индеец культураларының үзара йогынты ясавы нәтиҗәсендә үзара дошман булган испан һәм ин¬ деецлар дөньясы бер латин-американ дөньяны, бер латин- американ җәмгыятен барлыкка китерә. 264
Туссен Лувертюр һәм аның армиясе солдатлары «Азатлык — бар кешегә дә!» Латин Америкасы тарихында колониаль бәйлелеккә каршы алып барылган сугышлар күп. Уңышлы тәмамланган беренче баш күтәрү дип Гаити утравындагы кол негрлар революциясен атарга була. Франция революциясе, куәтле чаң буларак, бу француз колониясендә дә яңгыраш таба (колониянең французча исеме Сан-Доминго). Биредә 4-5 мең плантаторга 500 мең кол эшли. Франциянең Учредительлэр җыелышы төсле тәнле ирекле кешеләрнең европалылар кебек үк тигез хокуклы булуын игълан итә, ләкин колларның хәле үзгәрми. ...1791 елның 22 августында офыкны кинәт куе төтен кап¬ лый, ялкын телләре бии башлый. Ак тәнле ирләр, хатын-кыз¬ лар, бала-чага, уттан һәм һәлакәттән качар җир эзләп, төрле якка йөгерешә. Алар кара тәнле колларның баш күтәрүен хәбәр итә. Баш күтәрүчеләрне кол һәм кол улы Туссен Лувер¬ тюр җитәкли. Ул бала чагында руханилардан укырга өйрәнә, ә плантация идарәчесе китапханәдән файдаланырга рөхсәт итә. Туссен көчле армия төзи, ул армия «Азатлык — бар кешегә дә!» дигән лозунг астында сугыша. Баш күтәрүчеләр фран¬ цузларның колониаль армиясен тар-мар итәләр. Коллар ирек яулый һәм плантаторларның җирләренә ия була. 1801 елда утрауда коллыкны юкка чыгарган, колониядәге бар халыкның тигезлеген һәм хосусый милекнең кагыл¬ 265
гысызлыгын раслаган Конституция кабул ителә. Конституция буенча Сан-Доминго француз империясе составындагы коло¬ ния булып кала, ә Туссен Лувертюр колониянең гомерлек хакиме дип игълан ителә. Әмма Директория хөкүмәте, Сан- Домингода элекке тәртипләрне торгызырга омтылып, утрауга җәза корпусы җибәрә. Корпус командующие Парижга җибәр¬ гән беренче хәбәрендә үк куркуын яшерми: «Алар чигенмиләр, хәтта үлемгә барганда да җырлыйлар. Өстәмә гаскәр җибә¬ регез». Директория гаскәрләре восстаниене бастыра алмый. Шуннан соң француз командованиесе Туссенны сөйләшүгә чакыра, анда аны эләктереп алалар, богау салып Франциягә озаталар. Ул 1803 елда төрмәдә үлә. Аның көрәштәшләре Гаитиның бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итәләр. 1804 елда утрауның көнбатыш өлешендә Латин Аме¬ рикасының беренче бәйсез дәүләте Гаити тантаналы рәвештә игълан ителә. ?1. Испания һәм Португалиянең Латин Америкасындагы коло¬ нияләрен картадан күрсәтегез. Алар бүгенге кайсы дәүләтләрнең территориясен биләгән? 2. Дәфтәрегездә Яңа Дөньяда «Испания һәм Португалия колонияләрендә идарә итү системасы» планын төзегез. Аның нинди төп максатка хезмәт иткәнлеген аңла¬ тыгыз. 3. Ничек итеп Испания һәм Португалия Латин Амери¬ касындагы колонияләрендә хуҗалык тормышы үсешенә кома¬ чаулык иткәннәр? Таблицаны тутырыгыз. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Промышленность һәм сәүдә чикләүләр өлкәсендә чикләүләр 4. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен индеецларның кол хезмәтен кара тәнле коллар хезмәте кысып чыгара? 5. Ни өчен Гаитидагы баш күтәрү’ нәкъ менә 1791 елда башлана? 6. Креол, метис, мулат, самбо, касик терминнарын аңлатыгыз. «Күпме колың булса, шулкадәр үк дошманың» XVI гасырда кол негрлар восстаниеләре башлана. Алар көрәшенең иң ачык мисалы — «Пальмарес» тарихы («Пальма республикасы»). Бу восстание Бра¬ зилиядә башлана. Республика 1630 елдан 1697 елга¬ ча яши. Бу ирекле дәүләттә 20 мең кеше — авыл 266
хуҗалыгы һәм һөнәр белән шөгыльләнүчеләр гомер итә. Республиканы Өлкәннәр (аксакаллар) Советы идарә итә. XVII гасырның 90 нчы еллары уртасын¬ да бу ирекле негр дәүләтен юк итәргә омтылу уңыш- сызлыкка очраганнан соң, аңа каршы тулы бер Пор¬ тугалия армиясе җибәрелә. «Пальмареоны яклау¬ чылар соңгы көчләренәчә көрәшә, ләкин алар азая бара. Соңгы көрәшчеләр кыядан упкынга ташла¬ налар һәм ирекле булып үләләр. XVII һәм XVIII га¬ сырлар — тулаем индеецлар һәм негрларның коло¬ низаторларга каршы көрәш чоры ул.
V БҮЛЕК. Традицион Көнчыгыш җәмгыятьләре. Европа колонизациясе башлану. § 28. Көнчыгыш дәүләтләре: яңа чор башында традицион җәмгыять Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Көнчыгыш илләрендә урта гасырларда сәяси хакимиятнең нинди фор¬ малары яши? Традицион Көнчыгыш җәмгыятьләре өчен хуҗалык тор¬ мышының нинди сыйфатлары хас була? Борынгы Һиндстан дине буд¬ дизм нинди рухи кыйммәтләрне пропагандалаган? Без Һиндстан, Кытай һәм Япониянең яңа чор ба¬ шындагы тарихын өйрәнербез. Аларның һәркайсының бо¬ рынгы үз мәдәнияте, үзенә генә хас үсеш юлы бар, ләкин, үзенчәлекләре белән бергә, традицион җәмгыятькә хас охшаш сыйфатлары да бар. Җир дәүләтнеке булырга тиеш. Көнчыгыш иллә¬ рендәге борынгы традиция буенча, дәүләт җиргә үзе хуҗа була һәм аңа хосусый милекне чикләргә омтыла, чөнки бу үзәк хакимиятнең йомшаруына китерә дип исәпли. Шуңа күрә дәүләт гадәттә үз аксөякләрен күзәтеп тора: зур җир биләмәләренә ия була күрмәсеннәр. Җир биләү мәсьәләсе Көнчыгыш дәүләтләрендә ничек тор¬ ганын мисалларда тикшерик. Һиндстанда традиция буенча дәүләт аксөяккә файдаланыр өчен зур җир биләмәләре бирә, ә тегесе моның өчен салым түли һәм ил армиясенең үзәге булган хәрби отрядларны үз акчасына тота. Җир биләмәсеннән файдалану бер урында 10 елга гына рөхсәт ителә, аннан соң хуҗа шул ук шартларда башка җир мәйданына күчә. Бер генә нәрсә үзгәрешсез кала — бу җирләр беркайчан да мирас итеп калдырыла алмый. Шул ук вакытта җирле кенәзләрнең мираска кала торган җирләре 268
дә була. Сугыш чыга калса, алар ил башы ягында аның опол¬ чениесе белән командалык итәләр. Кытайда XVI гасырда җирләр ике өлешкә бүленә: дәүләт җирләре һәм «халык җирләре», ягъни хосусый милек. Казна җирләренең күп өлеше «мәңге тотарга» крестьяннарга бирелә, ә моның өчен алар җирне эшкәртергә һәм дәүләткә салым түләргә тиеш булалар. Бик зур дәүләт җирләренә император һәм аның туганнары, якыннары ия була, өстәвенә, крестьян җирләрен тартып алып, алар бу җирләрен даими киңәйтеп торалар. Кытайда җир сатуны тыя торган указлар чыгып тора. Ьиндстан белән Кытайдан аермалы буларак, Япониядә XVII гасырга төп җир фонды кенәзләр милкендә була, ләкин үзәк хакимият, үз позицияләрен ныгыту максатыннан, җир би¬ ләмәләрен конфискацияләү һәм кабат-кабат бүлгәләү сәясәте алып бара. Нәтиҗәдә кенәз вассаллары — самурайлар да («са¬ мурай» — хезмәт итү дигән сүз) үз җир биләмәләрен югал¬ талар. Җирләрне кабат-кабат бүлү үзәк хакимиятне ныгы¬ туга хезмәт итә. Ш Көнчыгыш хакимнәре үз подданныйларының ми¬ лекләрен җиңел генә тартып ала алганнар, һәм җир милкен генә түгел. Япониядә үзенең байлыгы белән дан тоткан Едой нәселе белән нишләгәннәре билгеле. Осака шәһәрендә яшәгән Едой «йорты» ашлык амбарларына, складларга, йөз меңнәрчә ал¬ тын кисәкләренә, бик күп асылташларга һәм сәнгать әсәрләренә ия булган. Бу кадәр зур байлык һәм йогынты хакимиятнең эчен пошырган. Едой нәселен дәүләткә буйсынмауда гаеплиләр һәм бар мөлкәтен тартып алалар. Күргәнегезчә, дәүләтнең традицион Көнчыгыш җәмгыять¬ ләренә хас булган чикләнмәгән хакимияте аның җиргә югары милек хокукына ия булуыннан да килә. Авыл общинасы. Традицион җәмгыять шартла¬ рында халыкның төп шөгыле булып авыл хуҗалыгы хез¬ мәт итә. Без сүз алып барган илләрдә дә шулай була. Алар¬ да халыкның күпчелеге шөгыльләнгән интенсив игенчелек районнары оеша. Яңа чор башында крестьяннарның барысы да ябык авыл общинасы дөньясында яши, һәм авылда общи¬ 269
на хуҗалыгы саклана. Мондый общиналар турында сез инде урта гасырлар тарихы курсыннан мәгълүмат алдыгыз. Һиндстанда, мәсәлән, община әгъзалары башкара торган барлык эш урыннары һәм бурычлар буыннан буынга мирас булып күчә. Моның белән община крестьянны җиргә бәйли, чөнки крестьян һәм һөнәрче үз общинасында гына үз һөнәре белән шөгыльләнергә хокуклы була. Закон буенча община әгъзалары ирекле булып саналсалар да, чынлыкта алар үз общиналарыннан чыгып китә алмыйлар, чөнки аннан читтә алар хокуксыз, «килмешәк» саналалар. Община административ берәмлек булып санала һәм дәү¬ ләт тарафыннан салым җыюны җиңеләйтү өчен файда- ланыла. Кытайда авыл (авыл общинасы) 100 хуҗалыктан тора. Община башында — староста. Авыл 10 ар йорттан торган төркемнәргә бүленә, алар башында «унлыкчы» тора. Староста да, «унлыкчы» да салымнар җыю һәм башка йөкләмәләрнең үтәлеше өчен җаваплы. «Уртак җаваплылык» принцибы яши: әгәр авылда берәр кеше куелган тәртипләрне бозса, община аның өчен җавап тота. Ләкин нәкъ менә крестьян хезмәте дәүләтнең куәтен тотып тора. m Кытай крестьяннарының хезмәт сөюе искитәрлек. Кытайда хезмәт гөнаһлар өчен җәза яки авыр йөк булып исәпләнми, бәлки Ходай үзе фатиха биргән изге бурыч булып санала. Крестьянның матди җи¬ тешлеге дә аның хезмәт нәтиҗәләренә бәйле. Шуңа күрә XVIII гасыр азагында Кытай буйлап сәяхәт иткән европалылар гаҗәпләнеп күзәткәннәр: алар үз юлларында кыя тау чыгынтыларыннан башка бернинди дә эшкәртелмәгән җир кисәге очратма¬ ганнар. Хәтта тау битләрендә, артык текә булмаса, террасалар ясап, шунда суган, кишер һ. б. яшелчә¬ ләр үстергәннәр. Сазлыкларда кытайлар суга өслә¬ ренә туфрак түшәлгән бамбук саллар җибәргәннәр — яшелчә кишәрлекләре йөзеп йөргән. Үзидарә өлкәсендә Община чагыштырмача мөстәкыйль булган. Бу мәсьәләләр традиция кысаларында һәм дини ка¬ нуннар нигезендә чишелгән. 270
Дәүләт хуҗалык тормышын җайлый. Кытайда үзәк хакимият иң мөһим товарларга бәяләрне үзе билгели, дәүләт сәүдәсе һәм дәүләт кәсебе дә була. XVI гасырда ук инде дәүләт кайбер һөнәрчелек тармакларына һәм сәүдәгә — тозга һәм чәй җитештерүгә — монополия урнаштыра; сәүдә¬ гәр кибетләре белән көндәшлек итәрлек казна кибетләре ача; һөнәрчеләргә һәм сәүдәгәрләргә салымнарны арттыра; диң¬ гез арты сәүдәсен тыя. Дәүләт сәүдәгәрләрне һәм һөнәр¬ челәрне дәүләт заказлары һәм сатып алуы системасы аша талый, чөнки ирекле базарда керә торган табыштан күпкә кимрәк түли. Сословиеләр җәмгыяте. Дәүләт барлык катлау¬ лар өчен яшәү тәртипләре урнаштыра һәм аларның үтә¬ лешен күзәтеп тора. Еш кына аерым катлауда булу ке¬ шенең милек буенча хәленә туры килми, әмма сословие тәр¬ тибен бозу, бик сирәк очраклардан тыш, беркемгә дә рөхсәт ителми. Яңа чор башында Япониядә каты сословие системасы яши. Илдәге бар халык 4 сословиегә бүленә: хәрбиләр, крестьяннар, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр. Сарай хезмәткәрләре, дин эшлек- леләре, табиблар һәм галимнәр, шулай ук парияләр (кагы¬ лырга ярамаганнар, алар, Ьиндстандагы кебек, иң пычрак эшләрне башкаралар) бер катлауга да кермиләр. Бу катлаулар системасында каты иерархия хөкем сөрә, хәрби-самурайлар анда югары баскычта тора. (XVII—XVIII га¬ сырлар чигендә алар гаиләләре белән бергә илдәге халык¬ ның якынча 10 процентын тәшкил итә.) Бу катлау вәкиле булу нәселдән нәселгә күчә, аңа югары хәрби начальниклар, кенәзләр, бай феодаллар, гади солдатлар, югары һәм түбән чиновниклар керә. Алар ике кылыч йөртү хокукына ия була, аларга барысына да, положениесенә карап, дөге «паегы» би¬ релә, ә дәүләт аппараты шушы паекларны бүлү өчен хезмәт итә. Күпме дөге паегы алуларына карап, самурайлар төрле рангларга бүленә. XVII гасырда самурайларның «намус ко¬ дексы»— «бусидо» формалаша. Шул кодекс буенча саму¬ райлар кырыс тормышта яшәргә, азга канәгатьләнергә, хәр¬ би эш белән генә шөгыльләнергә, үз хуҗасына (кенәзгә, эре феодалга) сүзсез буйсынган һәм тугрылыклы булырга, аның таләбе буенча яки ул үлгән очракта, харакири ясап, үләргә тиеш була. 271
Самурайлар хәрби оешмаларын һәм хәнҗәр куль- тын (яңа хәнҗәрнең үткенлеген сынап карар өчен, самурай урамда очраган «кагылырга ярамаган» кешене үтерә алган) саклаганнар. Алар хәрби сән¬ гатькә, аеруча характер тәрбияләү өчен мөһим са¬ налган төрләренә өйрәтү өчен мәктәпләр ачканнар: фехтование, җәядән ату, дзюдо көрәше һәм атта йөрү осталыгы. Буш вакытларында самурайлар хәр¬ би әзерлек күнегүләре үткәргәннәр, ә югарырак дәрә- җәдәгеләре моңа өстәп бик җитди рәвештә чәй мәрә- симнәрендә катнашканнар һәм чәчәктән бәйләмнәр тезгәннәр. Ләкин сословие җәмгыятендә беренче таркалу билгеләре күренә башлый. Самурайлар арасында төрле сәбәпләр ар¬ касында үз бурычларын үтәүдән баш тартучылар һәм яшәү чараларыннан мәхрүм калучылар була. Ә тормыш итү өчен алар төрлечә тырышып караганнар: Конфуций тәгълиматын укытканнар, мәктәп укытучылары яки язучылар булып кит¬ кәннәр. Ә кайберләре яшьләрне корал тотарга өйрәткәннәр, икенчеләре бай сәүдәгәрләргә каравылчы булып урнашкан¬ нар. Тора-бара үзләре дә сәүдә эшенә керешеп киткәннәр, хәтта һөнәр ияләренә әйләнгәннәр. Сословие хорафатларыннан ары¬ на алмаганнары хәерче тормышында яшәгәннәр, ләкин «тү¬ бән» һөнәрләр белән шөгыльләнмәгәннәр. Кеше талап, бан¬ далар оештырып, кечкенә авылларда яшәүче крестьяннарның, юлчыларның котларын алып йөргәннәре дә булган. Сословие баскычының чираттагы басмасын крестьяннар (халыкның төп массасы) биләгән, хәрби сословиене туйдыру алар хезмәтенә бәйле булган. Крестьяннар хуҗалыкларын ташлап китә алмаган, тормышлары авыр хезмәттә һәм хәер¬ челектә узган. Алар дөге үстергән, бодай, ясмык, тары һәм башка бөртекле культуралар чәчкән, шулай ук мамык, тәмәке, чәй җитештергән. Крестьяннар киндер һәм киҗе-мамык киемнәрдән (аларны хатын-кызлар тукыган һәм теккән) йөр¬ гәннәр. Крестьяннарга нәрсә ашарга һәм нәрсә кияргә икән¬ леген дәүләт указлары күрсәткән. Парда пешерелгән дөгене самурайлар гына ашаган, крестьяннарга бары тик тары, арпа, бодай боткасы һәм яшелчәләр ашарга гына яраган. Яңа тотылган 272
балык сирәк ризык саналган. Ит ашамаганнар — буддизм сыер итен тыйган. Аркаларын язмыйча эшләсәләр дә, крестьяннар бу¬ рычтан чыкмаган, әгәр иген уңмаган ел булса, салым түләү өчен дөге җитмәсә, киләсе ел уңышыннан тү¬ ләргә дип рибачылардан бурычка акча алганнар. Эш¬ ләр бөтенләй өметсез булганда, крестьян җирен саткан (закон рөхсәт итмәсә дә) яки, җирен ташлап, бәхет эзләп чыгып китәргә мәҗбүр булган. Әгәр крестьянга авылдан китәргә рөхсәт бирелсә, ул чакта бөтен авыл аның җирен эшкәрткән һәм аның өчен салым түлә¬ гән. Корылык, ачлык, җир тетрәү, янгыннар (агачтан, бамбук һәм кәгазьдән ясалган өйләр тиз янган), эпи¬ демияләрдән йөз меңнәрчә кеше һәлак булган. Илдә кыргыйларча бала үтерү гадәте таралган, «артык ка¬ шык» тан котылыр өчен, балаларны (аеруча кыз ба¬ лаларны) буып үтерә торган булганнар. Әмма шул авыр тормышта да бәйрәмнәр булган. Яңа ел көннәрендә крестьяннар урманнан кечкенә нарат агачлары алып кайтканнар, капка алдына урнаш¬ тырып, аны слива чәчәкләре, бамбук ботаклары белән бизәгәннәр, чөнки алар сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет символлары дип каралган. Дөгедән пешерелгән түгәрәк икмәкләр төрле аллаларга — өй ияләренә һәм борынгыларның җаннарына багышлап пешерелгән. Җәй уртасында Бон бәйрәме үткәрелгән. Ул көнне әрвахларның җаннары үз өйләренә кайта дип ышан¬ ганнар. Алар өчен махсус сый әзерләгәннәр, биеп, җырлап күңелләрен күтәргәннәр. Авылларда туйлар узган, бөтен авыл белән башкарылган дөге утырту, кое казу, иген урып-җыю кебек эшләр дә үзенә күрә бер бәйрәм төсен алган. Крестьяннарга тамаша карау указлар белән тыелса да (хакимият ияләре курыккан: сәхнәдә үзләренекеннән яхшырак тормыш барын кү¬ реп, авылны ташлап китәрләр), ил буенча йөреп тама¬ ша күрсәткән артистлар уенын карый алганнар. Әмма илнең баш гыйбадәтханәләренә «хаҗга» бару алар өчен иң зур шатлык булган. Авылны ташлап китеп, әйләнә-тирә дөньяны үз күзләре белән күрү өчен бу бердәнбер мөмкинлек булган. 273 18 4-75
Өченче һәм дүртенче сословиене һөнәр ияләре һәм сәү¬ дәгәрләр тәшкил итә. Һөнәрчеләрнең күпчелеге шәһәрләр¬ дә яшәгән. Авылдан авылга йөреп эшләүче һөнәрчеләр дә булган. Кагыйдә буларак, әтисенең һөнәрен улы мирас итеп алган. Сәүдәгәрләргә килгәндә, XVI—XVIII гасырларда хакимият аларны яратмаган. Сәүдәгәрләр сословие иерархиясе баскы¬ чында иң түбән басмада торганнар, аларны «әрәм тамак» дип атаганнар, янәсе, бер нәрсә дә җитештермиләр. Әмма товар- акча хуҗалыгының үсә баруы бу катлауның артуына, баюына китергән. Самурайлар да, крестьяннар, һөнәрчеләр дә сәүдә¬ гәрләр хезмәтеннән башка яши алмаган. Сәүдәгәрләрдән алар бурычка акча алганнар, артык ашлыкны, һөнәрчелек эшлән¬ мәләрен дә аларга сатканнар. Сәүдәгәрләр үзләре урнаштырган тәртипләр буенча — көн¬ дәлек сәүдәдән кергән акчага яшәгәннәр: бик иртә тору, гаилә һөнәренә тугрылык, вакыт кызганмый эшләү, сакчыл булу һәм сәламәтлекне саклау. Болар барысы да акча туплауга ярдәм иткән. Япониядә товар-акча мөнәсәбәтләре үсү сословие строеның таркалуына китергән. Дәүләт контроле астындагы шәһәрләр. Көнчыгыш шәһәрләре Көнбатыш Европа шәһәрләре кебек мөстәкыйль¬ леккә ирешә алмаганнар. XVI—XVII гасырларда шәһәрләр Кытайда тиз үсә. 1500 елда Пекинда кеше саны бер миллионнан артып китә, Нан- кинда — 660 меңгә җитә. Шәһәрләрдә һөнәрчелек һәм сәүдә чәчәк ата. Һөнәрчелек үсеше турында шул замандагы урам исемнәре сөйли: Парча урамы, Сатин тыкрыгы, Тимер урам, Буяулар урамы һ. б. Пекинда Күмер, Дөге, Печән һәм башка базарлар эшләгән. ДәүлЛэт шәһәр кешеләренең һәр адымын күзәтеп торган. Кытайда һәр шәһәр кешесе махсус исемлеккә, үз урамы һәм кварталына теркәлгән, һәм ул айга 2 мәртәбә шәһәр идарә¬ сенә тикшерү үтәргә йөргән. Күршеләр өстеннән әләкләү хупланган. Көнчыгыш диннәре. Көнчыгыш традицион җәм¬ гыяте кешеләренә хас төп кыйммәтләрне һәм эчке дөньясын аларның дини тәгълиматлары белән танышмыйча аңлау мөмкин түгел. 274
Кытай җәмгыяте конфуцианлык идеяләре йогынтысында үскән. Бу тәгълиматны иҗат итүче — фикер иясе Конфуций (безнең эрага кадәр 551—479 еллар) булган. Аны, борынгы галимнәрнең күпчелеге кебек үк, беренче чиратта кеше үзе кызыксындырган. Конфуций тәгълиматы — кешенең нәрсәгә омтылырга тиешлеге, җәмгыятьтә яшәгәндә нинди кагый¬ дәләргә буйсынырга, гаиләдә мөнәсәбәтләр нинди булырга һәм табигатькә кешенең ничек карарга тиешлеге турында. Фикер иясе өчен төп үрнәк — Күк, ул — гүзәл һәм камил борынгы алла. Ул болай дип өйрәтә: кешегә табигать кануннарына туры килә торган 5 сыйфат хас булырга тиеш: акыл, кеше¬ леклелек, тугрылык, өлкәннәрне ихтирам итү һәм батырлык. Конфуций фикеренчә, мондый сыйфатлар тулысы белән сирәк кешедә очрый, ләкин һәр кеше шуңа омтылырга тиеш. Акыл¬ га нигезләнгән җәмгыять төзелеше, фикер иясе әйтүенчә, кешегә үзен камилләштерү мөмкинлеге бирергә һәм бар кеше¬ гә файда китерергә тиеш. Конфуций дәүләтне зур, тату гаилә итеп күз алдына китергән. Анда кече кеше өлкән кешегә буйсына (гади кеше — аксөяккә). Дәүләттә иң өлкән кеше — патша, император — Күк улы. «Патша — халыкның атасы да, анасы да,— дип өйрәтә фикер иясе.— Патшага хезмәт итә торган һәр кеше, күренеклеме, гади кешеме, баймы, ярлымы, тормышында нинди генә хәлләргә тарыса да, патшага каршы баш күтәрергә тиеш түгел». Конфуций әйтүенчә, һәркем җәм¬ гыятьтәге күкләр тарафыннан билгеләнгән урынын яхшы хә¬ терләргә тиеш. «Патша патша булырга тиеш, сановник — са¬ новник, әти кеше — ата, улы — ул урынында булырга ти¬ еш»,— дип өйрәткән ул. Конфуций бер чиктән икенче чиккә ташланудан качарга (уртачыл булырга) өндәгән. Шулай ук ул хакимиятнең халык алдында җаваплы булуын да искәрткән, югыйсә халык аңа карата ышанычын югалтачак. «Кем дә кем дәүләтне идарә итүче булырга тели икән,— дигән ул,— үзе дә чама белеп яшәргә тиеш; коллары белән идарә иткәндә мәрхәмәтле һәм кичерүчән булырга тиеш». Конфуций тәгълиматы дингә әйләнеп киткән, чөнки ул ■үзенең тормышта кулланыр өчен уңайлы булуын күр¬ сәткән. Аның нигезендә камил җәмгыять, камил гаилә төзү һәм үз-үзеңне камиллеккә ирештерү мөмкин булыр төсле тоелган. 275 18*
Буддизм — дөнья диннәренең берсенә әверелгән иң борын¬ гы дини тәгълимат. Ул бүген дә яши. Буддизм Кытайда, Һиндстанда һәм Япониядә кешеләрнең эчке дөньяларын формалаштыруга зур йогынты ясаган. Ш Һиндстанда килеп чыккан бу дингә нигез салучы итеп безнең эрага кадәр якынча VI—V гасырларда яшәгән шаһзадә Сиддхартхи Гаутаманы саныйлар. Аны Будда — «югары белем белән нурландырыл- ган» дип атаганнар. Риваятьләр буенча, халыкның газаплары турында белгәч, патша улы сарайдан чы¬ гып китә һәм дәрвишкә әйләнә. Будда 40 ел буе илдән илгә йөрүче дәрвиш тормышы белән яши, кешеләрне яхшылыкка өйрәтә һәм могҗизалар күр¬ сәтә. Бу тәгълимат буенча, кешенең бөтен гомере — өзлексез газап, кайгы-хәсрәт, сынаулар юлы, аның сәбәпләре — җирдә кешенең тормышка ашмаган теләкләре. Ләкин газаплар үл¬ гәннән соң да тәмамланмый, чөнки җан мәңгелек, һәм ул кабат-кабат яңадан туа. Кеше дөрес яшәмәгән булса, яңадан туганда ул түбән раса вәкиле була яки бөтен кеше нәфрәтлә¬ нердәй хайван сурәтендә яратыла. Әгәр ул Будда күрсәткән котылу юлыннан китсә, җир кешесе дәртләрен ихтыяр көче белән тыя алса, ул чакта кешене бәхетле язмыш — югары каста вәкиле булып яңадан туу көтә. Кешенең идеалы — рухи яктыртылган булу, дөньяви тормыштан аерылу, тулы рухи азатлыкка, Буддага якын булуга ирешү. Шулчакта кеше тулы бәхеткә ирешә, ул кабат-кабат дөньяга яратылулардан туктала һәм җаны мәңгелек була. Идеалга ничек ирешергә? Будда болай өйрәтә: «Кызыктыргыч нәрсәләргә кызыкмас өчен күз¬ ләреңне тый, колакларыңны, телеңне, тәнеңне, сөйләү сый¬ фатыңны, акылыңны — бөтенесен тый». Буддизм дөньяви тормыштан китәргә, идеалга омтылырга — монах булып мо¬ настырьда яшәргә, дөньяви тормыш тудырган теләкләрдән ваз кичәргә өйрәтә. Буддизм үзенә ышанучыларны даими камиллеккә ча¬ кыра, котылу юлы кешенең үз кулында дип күрсәтә, бу — кешенең җәмгыятьтәге урынына бәйле түгел. Буддага табынучы һәркем, ул күрсәткән юлга кергәч, изге кешегә әверелә һәм чын бәхеткә ирешә ала. 276
Буддизм тәкъдим иткән котылу юлы (аны, җәмгы¬ ятьтәге урынына карамыйча, һәркем тота ала) аның киң таралуына һәм дөнья диннәренең берсенә әверелүенә китерә. Синтоизм. « Синто »ның тәрҗемәсе — «аллалар юлы». Бик борынгы бу мәҗүси дин яхшы һәм явыз рух¬ ларга ышануны үз эченә ала. Аның махсус йолалары ярдә¬ мендә японнар төрле рухларны мәрхәмәтле итәргә омтыл¬ ганнар. Синтоизмда аллалар күп, әмма алар арасында Кояш алиһәсе Аматэрасу баш алла санала. Имеш, япон импера¬ торларының нәсел җепләре шуннан килә. Шуңа күрә дөнья¬ ви идарәчеләрне Күк илчеләре дип караганнар, һәм аларның абруйлары кире кагылмаслык булган. Синтоизм өйрәтүе буенча, кайбер шартларда үлгән кеше¬ нең җаны илаһи затка әверелә, моның өчен барлык дини йолаларны: гыйбадәт кылу, корбан китерү һ. б. төгәл үтәргә кирәк. Япониядә синтоизмны император хакимиятен ныгыту өчен файдаланганнар. VII гасырдан башлап императорлар бу дин¬ нең баш жрецлары булып саналган. Һинд стан, Кытай, Япония кебек Көнчыгыш җәмгыять¬ ләренә төрле диннәргә түземле карау хас. Яңа чор ба¬ шында бу илләрдә төрле дини ышанулар татулыкта янәшә яшәгәннәр: Кытайда — конфуцианлык һәм буддизм, Һиндстанда — буддизм һәм индуизм, Япониядә — син¬ тоизм һәм буддизм. Бу диннәр җәмгыятьнең рухи һәм көндәлек тормышын, дөньяга һәм кешегә карата үзен¬ чәлекле мөнәсәбәтләрне билгеләгән. Көнчыгыш кешеләре, иң мөһиме — үз-үзеңне камилләштерү өстендә эшләү һәм эчке гармониягә ирешү, дип ышанганнар. ?1. Көнчыгыш илләрендә җиргә хосусый милекнең нинди фор¬ малары өстенлек иткән? 2. Ьиндстанда авыл общинасын ташлап киткән кешене нинди язмыш көткән? 3. XVI—XVII гасырларда Көнбатыш һәм Көнчыгыш шәһәрләре хәлен чагыштырыгыз. ■ 4. «Европа сәяхәтчесе карашыннан Көнчыгыш шәһәре» яки ♦ Көнчыгыш авылы общинасы» дигән темага телдән хикәя төзе¬ гез. Хикәядә үзегезгә билгеле кинофильмнар һәм укылган ки¬ тапларны файдаланыгыз. 5. Көнчыгыш дәүләтләре үз ♦поддан¬ ныйлары» тормышын ничек формалаштырган? 6. Көнчыгыш диннәренең берсе турында сөйләгез. 7. Уйлап карагыз, ни өчен буддизм дөнья диннәренең берсенә әйләнгән? 277
§ 29-30. Көнчыгыш дәүләтләре. Европа колонизациясе башлану Элек укыганнардан хәтерегезгә төшерегез. Исламның төп положениеләре нидән гыйбарәт? Сез инде беләсез, Бөек географик ачышлардан соң Көнчыгышка европалы сәүдәгәрләр һәм сәүдә компанияләре үтеп керә башлый, ә бу исә берничә гасырлар дәвам иткән колониаль яулап алуларның башлануы була. Көнчыгыш дәүләтләре мөстәкыйльлекләрен югалткан¬ нар яки, үз илләрен европалыларга «ябу» бәрабәренә, ирек¬ ләрен саклап калганнар. Бу калган дөньядан аерылуга — изоляциягә китергән. XVIII гасыр башларында Көнчыгыш илләре әле һаман традицион җәмгыять кысаларында яшәү¬ ләрен дәвам иткәннәр, һәм бу аларның Европадан артта ка¬ луына китергән. Һиндстанда Бөек Моголлар империясе. Ьиндстан- да XVI гасыр башында күзәтелгән сәяси бүлгәләнү һәм фео¬ даль тартышлар Кабул (Әфганстан) хакиме Бабурга көнба¬ тышта Кабулдан башлап көнчыгышта Бенгалия чикләренә кадәр зур Ьиндстан территорияләрен яулап алуны җиңе¬ ләйткән. m Бабур тарихка җиңелмәс яулап алучы, алга карап эш йөртүче сәясәтче, талантлы шагыйрь, мемуарлар иҗат итүче һәм маҗаралар эзләүче хаким булып кереп калган. Әтисе ягыннан аның нәселе үзбәк феодалы Тимурдан, ә әнисе ягыннан — Чыңгыз- ханнан килә. Үзбәк хакиме тарафыннан үзара низаг¬ та катнашканы өчен Фирганәдән куылган, сарай хезмәтчеләре һәм үз туганнары хыянәтен кичергән Бабур Әфганстанга кача һәм Кабул шәһәрендә хаки¬ миятне кулга төшерә. 1519 елдан башлап Бабур үз алдына Һиндстанны яулап алу максатын куя һәм еш кына бу илгә һөҗүмнәр ясап тора. 278
1526 елда 20 меңлек гаскәре белән Бабур Һиндстанга басып керә, берничә сугышта җиңүгә ирешә һәм Могол империясенә1 нигез сала. Ниндстан феодаллары өстеннән җиңүгә ирешүе белән Бабур үзенең тәҗрибәле, сугышларда чыныккан армия¬ сенә, яхшы артиллериясенә һәм сугыш алып баруның яңа ысулларын куллануына (мәсәлән, пехотаны һәм артиллерияне ул чылбырлар аша бер-берсенә бәйләгән арбалар белән каплап, киртә ясый) бурычлы. Император булып алгач (Бөек Моголлар империясендә император «падишаһ» дип атала), Бабур феодаль низаглар¬ га чик куя, сәүдәне хуплый, ләкин ул, үз империясенә нигез сала башлаган чорда, 1530 елда үлеп китә. Бабур варислары вакытында Моголлар империясе үз би¬ ләмәләрен туктаусыз киңәйтә бара. XVII гасыр азагында ул бөтен һиндстанны диярлек (ярымутрауның иң көньяк¬ тагы чикләреннән кала) һәм Әфганстанның көнчыгышын үз эченә ала. Ьиндстанга килгән яулап алучылар ислам динен тоткан¬ нар, әмма күпчелек — илдәге халыкның дүрттән өч өлеше — индуизм динендә булган. Ислам Бөек могол империясенең дәүләт диненә әйләнә, феодаль аксөякләр катлавының күпчелеге шулай ук ислам динен тота. Мөселман илбаш- лары Ьиндстан белән берничә гасырлар дәвамында идарә иткәннәр, чөнки, халыкның азчылык өлешен тәшкил итсә¬ ләр дә, алар үткәргән сәясәт индус кенәзләре сәясәтеннән берни белән дә аерылмаган. Алар законнарны һәм илдәге тәртипне саклаганнар, салым җыйганнар, «кяферләргә» за¬ коннарны төгәл үтәү бәрабәренә үз гадәтләре буенча яшәргә рөхсәт иткәннәр. «Бөтен кешеләргә тынычлык». Бөек Моголлар импе¬ риясенең иң чәчәк аткан чагы падишаһ Әкбәр (1556—1605) идарә иткән чорга туры килә. Тарихка Могол империясенең чын төзүчесе сыйфатында кереп калган бу падишаһ талантлы реформатор, көчле үзәкләшкән дәүләт төзергә омтылучы буларак та билгеле. Кайда көч, кайда хәйлә белән эш итеп, ул үз дәүләтенең территориясен күп тапкырларга зурайтуга ирешкән. 1 «Монгол» сүзеннән бозылган, Һиндстанда мөселман хәрби-фео- даль катлау атамасы. 279
Үзәк хакимияткә халыкның төрле катлаулары булышлык күрсәткән очракта гына империянең көчле булачагын Әкбәр яхшы аңлаган. Ул идарә итүне үзгәртеп корган. Ул монархка эшсез йөрү килешми дип санаган һәм бөтен нәрсәнең асылына төшенергә тырышкан. Эре җирбиләүче мөселманнарның һәм индусларның барысын да үз ягына тарткан, сәүдәгәрләрне яклаган, һөнәрчелек һәм сәүдә итүне хуплаган. Идарә итүенең беренче елларында ук ул салым реформа¬ сы үткәргән, крестьяннарга алынган уңышның өчтән бер өлеше күләмендә салым билгеләгән, откупщикларны бетергән. Крестьян салымны турыдан-туры дәүләткә тапшыра башлаган. Шунысы да бар: салым җир кишәрлегенең барысыннан да түгел, эшкәртелгән участоктан гына алынган. Илнең үзәк өлешендә Әкбәр крестьяннарны, натураль салым түләүдән азат итеп, акча салымына күчергән. Ләкин бу чара аларның хәлен кыенлаштырган, чөнки азык-төлек бәясе түбән булган, һәм крестьяннар барыбер.рибачыларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Әкбәр сугару системасы торышын яхшырту турында кай¬ гырткан, хәрби әсирләрне коллыкка төшерүне тыйган. Укымышлы һәм башка диннәргә дә сабыр карашлы бу падишаһ индуслар һәм мөселманнар арасында үзара аңлашу урнаштырырга омтылган, һәм бу шактый дәрәҗәдә аның, сәясәтче буларак, алга карап эш итә белүе белән дә аңлатыла. Әкбәр мөселман булмаган халыктан салым җыюны бетергән, индуизмны өйрәнүне хуплаган, һинд храмнары төзергә һәм бәйрәмнәр үткәрергә рөхсәт биргән. Аның дин буенча сәясәте барлык диннәрнең дә тигез бу¬ луын танудан гыйбарәт. Ә бит падишаһ Әкбәр — Испаниядә «динсезләрне» эзәрлекләүче Филипп II нең һәм Франциядә барган кан коюлы дин сугышларының чордашы. Ш Әкбәр сәнгатьләрне үз канаты астына алучы буларак та дан казанган. Аның фәрманы белән галимнәр һәм шагыйрьләр борынгы һинд эпосы әсәрләрен фарсы теленә тәрҗемә иткәннәр. Император оста- ханәсендә рәссамнар могол миниатюрасының гүзәл үрнәкләрен иҗат иткәннәр, илгә миссионер-като- ликлар китергән Европа гравюраларыннан күчер¬ мәләр алганнар. Шушы остаханәдә портретлар һәм 280
төрле күренешләр иҗат ителгән, китапларга рәсем¬ нәр төшерелгән. Әкбәрнең «бөтен кешеләргә тынычлык» принцибыннан чыгып үткәрелгән реформалары Бөек Могол империясен ны¬ гыткан. Ул идарә иткән чорда төрле диннәр чагыштырмача гармониядә яшәгән үзенчәлекле җәмгыять барлыкка килгән. Кризис һәм империянең таркалуы. Әкбәр үлгәннән соң аның варислары көчле үзәкләштерелгән дәүләт төзү сәясәтен дәвам итә алмаганнар. Һиндстан җәмгыяте артык таркау булган: каста строе, индуизм һәм мөселман диннәре, икъти¬ сади һәм мәдәни үсеше ягыннан төрле баскычта торган төрле халыклар... Империяне өзлексез барган яулап алу сугышлары да йомшарткан. Ә бу сугышлар һәрвакыт фетнә чыгарырга әзер торган аксөякләргә яңадан-яңа җир биләмәләре бүләк итү өчен кирәк булган. Хезмәт итү чорында җир алган вакытлы хуҗалар крестьяннардан күпме теләсә, шулкадәр салым җый¬ ган. Ә бу исә тулы бер өлкәләрнең бөлүенә һәм крестьян¬ нарның хәерчелеккә төшүенә китергән. Казна салымны тор¬ ган саен азрак алган, Моголлар кабат-кабат яулап алу сугыш¬ лары башларга мәҗбүр булган. Империя киңәйгән саен, үзәк хакимият йомшара барган. XVIII гасыр башларыннан падишаһлар хакимлеге билге булып кына калган. Провинцияләр бер-бер артлы аерылып чыккан. Императорлар реаль хакимиятне югалткан, аның каравы кенәзләр хакимияте көчәйгән. 1739 елда фарсы яулап алучысы Надир-шаһның атлы гаскәре Дәһли шәһәрен талый һәм башкаланың күпчелек халкын кырып чыга. Аннан соң Һиндстанның төньяк өлешенә Әфганнар тула. XVIII гасырның беренче яртысында Һиндстан таркау хә¬ ленә яңадан кайта, ә бу европалыларның илне колониза- цияләвен җиңеләйтә. Португалия, Франция һәм Англиянең Һиндстан нчён көрәше. Европа колонизаторларының Һиндстанга үтеп керүе XVI гасырдан ук башлана. Һиндстанга диңгез юлы ачкач, португаллар Малабар яр буенда берничә база басып алалар. Ләкин аларның илнең эченә үтеп керерлек көчләре булмый. Португалларны голландлар алмаштыра, алар Һиндстаннан күпләп аш тәмләткечләр алып чыгалар һәм һиндлар тор¬ мышына бөтенләй тыгылмыйча, сәүдә итү белән генә шөгыль¬ 281
ләнәләр. Алардан соң — французлар. Ьәм ниһаять Ьинд- станга, бөтен башка европалыларны кысрыклап, инглизләр килеп төшә. 1600 елда инглизләр Ост-Индия компаниясенә нигез сала¬ лар, ул Ьиндстанның төрле урыннарында сәүдә пунктлары төзи. 1690 елда Бөек Могол бүлеп биргән җирдә инглизләр ныгытылган Калькутта шәһәрен салалар. Компания шулай ук генерал-губернатор идарә иткән зур җир биләмәләре сатып ала, ул җирләрне саклар өчен крепостьлар төзи, гаскәр тота. Хәрби частьләр ялланган һинд солдатларыннан (сипайлардан1) тора, алар европача коралландырылган һәм өйрәтелгән була. Гас¬ кәрләр башында инглиз офицерлары тора. XVIII гасыр урталарыннан Ост-Индия компаниясе биләмәләре чын колониаль империягә әверелә. 1757 елда инглизләр Бенгалияне басып ала, һәм бу Ост-Индия ком¬ паниясе тарафыннан бөтен илне системалы рәвештә басып алуны башлап җибәрә. Англиянең һиндстандагы төп көндәше Франция була, ләкин Франция Һиндстан территориясендәге бөтен крепость¬ ларыннан мәхрүм кала һәм аз-маз сәүдә генә алып бара, ә Ост- Индия компаниясе вак өлешләргә таркалган һәм көчсезләнгән һиндстанны буйсындыруын дәвам итә. Маньчжуриянең Кытайны басып алуы. XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башында Кытайны идарә итүче Мин династиясе таркалу хәленә килә. Императорның илне идарә итүче якыннары дәүләт казнасын талап бетерәләр. Күп санлы чиновниклар һәм зиннәтле император сараен тотуга киткән чыгымнар яңадан-яңа салымнар кертүне таләп итә. XVI гасыр азагыннан бүгенге Төньяк-Көнчыгыш Кытай территориясендә үз дәүләтләрен төзегән маньчжур кабиләләре көчәеп китә. XVII гасыр башында маньчжурлар Кытайга һө¬ җүмнәр оештыра башлыйлар, аннан күршедә яшәгән берни¬ чә кабиләне һәм Кореяны буйсындыралар. Соңыннан Кытай белән сугыш башлыйлар. Шул ук вакытта Кытайда эре крестьян баш күтәрүләре бара. Баш күтәрүчеләр армиясе хөкүмәт гаскәрләрен тар-мар итә һәм Пекинга басып керә.. Мин династиясе яшәүдән тук¬ 1 Сипай — һиндстандагы кайбер халыклар телендә «сугышчы» дигәнне аңлата. 282
тый. Бу хәлләрдән курыккан кытай феодаллары, маньч¬ жур идарәчеләре белән сүз куешып, башкалага аларның атлы гаскәрен кертәләр. 1644 елның июнендә маньчжурлар Пекинга керә. Шуннан башлап Кытайда маньчжурларның Цин династиясе хакимияткә килә һәм 1911 елга кадәр идарә итә. Элекке басып алучылардан аермалы буларак, маньчжурлар җирле халык арасында эреп югалмый (маньчжурлар һәм кытайлар арасында хәтта катнаш никахлар да тыела), алар үзләрен аерым һәм өстенлекле хәлгә куялар. XVII—-XVIII гасырларда циннар идарә иткән Кытайның идарә формасы деспотия була. Дәүләт башында чикләнмәгән хакимияткә ия булган богдыхан утыра. Ш Богдыхан Күк улы һәм Галәм белән аның фәрманы буенча идарә итә дип саналган. Богдыхан шәхесе изге исәпләнгән: император Пекиннан шәһәр чи¬ тендәге сараена күченгәндә, император кортежы үтәсе урамдагы бар йортларның урамга караган ишекләре һәм тәрәзәләре ябылган: янәсе, башкала халкы «илаһи йөз»не күрә алмасын. Император¬ ның чын исемен кычкырып әйтү һәм язу тыелган. Халык үз императорын тәхеткә менгәндә сайлап алынган идарә девизы буенча гына белгән. Богдыхан Кояш символы булган сары киемнәрдән йөргән. Калган халыкка (аның туганнарыннан баш¬ ка) мондый төстәге кием кию тыелган. Император даими рәвештә, беркая да чыкмыйча, Пекиндагы башкаларга керү тыелган махсус шәһәрчектә яшә¬ гән. Аның белән бергә туганнары, яраннары, варис¬ лары, принцлар, кенәзләр булган. Цин династиясе вакытында император сарайлары, шәһәр читендә парклар, храмнар төзү дәвам иткән. Бу чор архитектурасы үрнәге итеп Пекинны һәм бигрәк тә император шәһәрен һәм шәһәр читендәге сарайны — Ихэюнь паркын күрсәтергә мөмкин. Цин династиясе бертуктаусыз яулап алу сугышлары алып барган. XVIII гасыр урталарына ул бөтен Монголияне яу¬ лап ала, Тянь-Шаньнан көньякта урнашкан уйгурлар дәү¬ ләтен һәм Тибетның көнчыгыш өлешен Кытайга куша. Бер- 283
ничә тапкыр Вьетнамга һәм Бирмага яулап алу походлары оештырыла. Кытайның «ябылуы». Европа сәүдәгәрләре Цин империясе урнашканчыга кадәр үк инде Кытайга ирекле рәвештә кереп йөрү мөмкинлеге алырга тырышканнар, һәр- вакыттагыча, Португалия өлгерлек күрсәткән. Бөек геогра¬ фик ачышлар чорында 1537 елда алар Кытайның көньяк яр буенда Макао колониясенә нигез салганнар. XVII—XVIII гасырларда Кытай портларында инглиз һәм француз сәүдәгәрләре күренә башлаган. Кытайлылар башта алар ярына килеп туктаган чит ил корабларына куркып һәм ихтирам белән караганнар, хәрби эштә һәм эшкуарлыкта аларның үзләреннән өстенлеген дә аңлаганнар. Ләкин тиздән маньчжур хакимнәре чит ил сәүдәгәрләре белән сату итүне чикләгәннәр. 1757 елда Цин императоры указы белән Гуанчжоудан кала бөтен диңгез портлары тышкы сәүдә өчен ябык дип игълан ителгән. Кытайны изоляцияләү шулай башланган. Хәтта «ачык» дип исәпләнгән Гуанчжоу портында да чит ил кешеләренә шәһәр кысаларында яшәргә урнашу һәм кытай телен өйрәнү рөхсәт ителмәгән. Кытайны «ябу» сәясәте үткәрелүнең сәбәбе шунда ки, маньчжур император сараена европалыларның күрше илләрдә алып барган колонизаторлык сәясәте турындагы хәбәрләр килеп ирешә. Моннан тыш, кытай сәүдәгәрләренең чит ил кешеләре белән аралашуы хакимияткә җәмгыятьнең традицион нигезләрен какша¬ тырга сәләтле хәтәр нәрсә булып күренә. Кытайның үзен шулай изоляциядә тотуы аны киләчәктә Көнбатыш иллә¬ реннән бәйле хәлгә куя. Япониядә сёгуннарның идарә итүе. Токугава сёгу- наты. XVI гасыр азагы — XVII гасыр башында Япония¬ дәге феодаль төркемнәрнең хакимлек өчен үзара көрәшендә Иэясу Токугава ж,иңүгә ирешә. Соңыннан ул Япониянең барлык удел кенәзләрен үз хакимлегенә буйсындыра һәм сёгун1 титулын кабул итә. Шул вакыттан алып Токугава нәселеннән чыккан сёгуннар 250 ел дәвамында Япониянең 1 Сёгун — Япониядә 1192—1867 еллардагы хәрби идарәче титулы («полководец»), Сёгуннар чорында императорның реаль хаки¬ мияте булмый. Сёгунат — сёгуннар идарәсе. 284
тулы хакимиятле идарәчеләре булып торалар. Аларның куә¬ те алдында император сарае баш ияргә мәҗбүр була. Кенәзләрне (дайме) яңа җирләргә күчереп утыртып, баш бирмәгәннәрнең җирләрен тартып алып, сёгуннар хаким¬ лекләрен ныгыталар. Император гаиләсе реаль хакимияттән мәхрүм ителә, аңа хосусый милек итеп җир тотарга рөхсәт ителми, гаиләне асрар өчен зур булмаган дөге паегы бүлеп бирелә. Император сараенда мондагы тормышны даими күзә¬ тер өчен куелган чиновниклар тора. Императорга югары хөр¬ мәт билгеләре күрсәтелә, ләкин шундый фикер сеңдерелә: Күк улы булган император үзенә буйсынган халык белән аралашу кебек түбәнлеккә төшәргә тиеш түгел... «Кояш һәм Ай үз юлларын үткәндә ялгыз булган кебек, император да йөрәген берни дә кагылмаган, чиста килеш сакларга тиеш,— ди Току¬ гава,— шуңа күрә дә император, күктәге кебек, сарайда яши... Сёгун барлык дәүләт йөкләмәләрен күрсәтеп тора, дәүләт эшлә¬ рен башкарганда император рөхсәтенә мохтаҗ түгел. Әгәр җир дүрт диңгез арасында тынычлыгын югалткан икән — монда сёгун гаепле». Токугава династиясе сёгуннары үзәк хөкүмәтне ныгытуга, беренче чиратта, үз йортлары мәнфәгатен кайгыртып омтыл¬ ганнар. Алар бик бай булганнар, чөнки дәүләт кеременең 13 тән алып 25 процентына кадәр үзләрендә калдырганнар. Үзәк хакимиятне ныгытыр өчен Токугава эре шәһәрләр, рудниклар, тышкы сәүдә һ. б. өстеннән үз контролен урнаштыра. Кенәз¬ ләрне үзенә буйсындыру һәм контрольдә тоту өчен, Токугава заложниклар алу системасы кертә. Ул яңа башкала — Эдо шә¬ һәрен сала һәм һәр кенәздән бер ел башкалада, бер ел үз билә¬ мәсендә торуын таләп итә. Әмма, Эдо шәһәреннән киткәндә, кенәзләр сёгун сараенда үз туганнарыннан яки якыннарыннан кемне дә булса заложник итеп калдырырга тиеш була. ШИэясу Токугава Эдоны илнең иң матур шәһәре итәргә хыяллана. Махсус чыгарылган указ шәһәр төзүдә барлык провинцияләрнең дә мәҗбүри рә¬ вештә катнашуын күз алдында тота. Төзү эшләре бик күп агач һәм таш сорый. Чокырларны, крепость урларын тигезләп каплар өчен, провинцияләрдән 100 ләп кеше генә күтәрә алырлык зур ташлар ки- тертелә, ә аларны күчерү өчен 3 мең кораб кирәк була, чөнки бер корабка 2 дән артык таш төяргә 285
мөмкин булмый. Диңгез юлы белән агач һәм таш ташыганда бик күп кеше давыл һәм башка сәбәпләр аркасында һәлак була. Сёгуннар ил белән үзләренең Эдодагы зиннәтле сарай¬ ларыннан торып идарә иткәннәр. Сарай тормышын анда яшә¬ гән күрекле хатыннар бизәгән, алар сёгунның эчке зиннәтле бүлмәләрендә хезмәт итү өстенлегенә ия булган. Ирләрдән анда керергә бары тик югары киңәшчеләр, табиблар һәм руха¬ ниларга гына рөхсәт ителгән. Хатыннар алебардалар белән бик оста эш иткәннәр һәм, кирәге чыкса, хуҗаны да, үзләрен дә корал тотып саклый алганнар. Сёгуннарда хезмәт итү мак¬ таулы саналган һәм гадәттә хезмәткә алынганнар гомерләре буена сарайда калганнар. XVII гасыр башында Токугава буддизмны дәүләт дине дип игълан иткән, һәр гаилә билгеле бер гыйбадәтханәгә беркетелгән. Җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне һәм әхлак мәсьәләләрен җайга салучы булып Конфуций тәгълиматы саналган. XVII гасырда китап бастырудагы уңышлар укымышлы¬ лык артуга ярдәм иткән. Шәһәр халкы арасында күңел ача һәм сабак бирә торган хикәяләр популяр булган. Әмма хө¬ күмәт китапларга сёгунга карата тәнкыйть сүзләре эләкмә¬ вен күзәтеп торган. 1648 елда, Осака китап кибете типогра¬ фиясендә сёгунның бабалары турында ярамаган сүзләр языл¬ ган китап басылып чыккач, китап кибете хуҗасын җәза¬ лап үтергәннәр. Азатлык фикерләре таралудан курыккан хөкүмәт XVII га¬ сырда пәйда булган кабуки халык театрын («җыр һәм бию») эзәрлекли, хатын-кызлар һәм егетләр труппалары тыела, һәм шуннан бирле кабуки театрында ирләр генә уйный. Саму¬ райларга кабукины карарга рөхсәт ителмәгән, һәм шушы үзе үк тамашачылар составын билгеләгән. Актер һөнәрен иң түбән һөнәрләрдән санаганнар: ал арга театр урнашкан квартал чикләреннән чыгарга ярамаган, алар рөхсәт ителгән махсус кием генә кигәннәр. Япониянең «ябылуы». Токугава сёгунаты урнаш¬ канчы ук, 1542 елда, Португалия кораблары япон утрау¬ ларының берсенә килеп якорь ташлыйлар. Алар эзе белән Япониягә миссионер — католик Франсикс Ксавье килә. Япо¬ ния Көнбатыш белән шулай очраша. 286
ШШул вакыттан алып 100 елга якын японнар «көнь¬ як варварларыннан» (португалларны японнар шу- лай атаган) корал сатып алганнар. Аннан Япониягә испаннар, алар артыннан голландлар һәм инглизләр килеп җитә. Европалылар аша японнар Кытай һәм Һиндстаннан башка да (аларча, дөнья шушы илләр белән генә чикләнә) төрле илләр барлыгын беләләр. Миссионерлар христиан динен таратырга омтыла, һәм япон крестьяннары да бу дингә тартыла. Бу исә хакимият ияләре һәм аксөякләрнең ачуын китерә, гомуми тигезлек турындагы христиан идеяләрендә алар яшәп килгән япон традицияләренә куркыныч янавын күрәләр. XVII гасырның 30 нчы елларында сёгун Иэмицу Токугава хөкүмәте Японияне тышкы дөньядан аеру өчен төрле чаралар күрә. Илдән европалыларны чыгарып җибәрү һәм христиан¬ лыкны тыю турында указлар басыла. Сёгун указында мондый юллар бар: «Киләчәк заманнарда, кояш дөньяны яктырткан чакта, беркем дә Япония ярларына аяк басмаячак, хәтта илче булып килсә дә. Һәм бу закон үлем куркынычы астында беркайчан да гамәлдән чыгачак түгел». 1640 елда, бу тыюны гамәлдән чыгару омтылышы белән сёгунга Португалиядән миссия килгәч, миссия әгъзаларының күпчелеге җәзалап үтерелә, ә исән калганнар үзләре белән Япониядән хат алып китәләр. Анда болай язылган була: португаллар «моннан соң безнең турыда уйларга тиеш түгел, безне дөньяда юк дип уйлагыз». Япония ярларына килгән теләсә кайсы чит ил корабы юк ителергә, ә аның экипажы үтерелергә тиеш була. Илне «ябу» сәясәте хакимиятнең Япониягә европалы- ларның басып керүенә юл куймау һәм иске традицияләрнең, феодаль тәртипләрнең үзгәрмичә саклануын тәэмин итү теләгеннән чыгып үткәрелә. Илне «япканнан» соң Япониянең Европа белән сәүдә элем¬ тәләре туктала. Голландлар белән генә мөнәсәбәтләр җылырак була, һәм күрше Азия илләре белән аралашу дәвам итә. Япониянең «ябылуы» нинди нәтиҗәләргә китерә? XVII гасыр башында Япониядә Токугава нәселенең дес¬ потик режимы урнаша. Ил башында торучылар көч кул- 287
лапу юлы белән традицион җәмгыятьне җимерелүдән сакларга омтылалар. Япониянең «ябылуы» тулысынча булмаса да, ул тышкы базар белән элемтәдә торган сәүдә¬ гәрләргә сизелерлек зыян китерә. Традицион шөгыльлә¬ реннән мәхрүм калгач, алар бөлгән крестьяннардан җир сатып алу, шәһәрләрдә предприятиеләр ачу белән шө¬ гыльләнә башлыйлар. Илне «ябу» Япониянең Көнбатыш илләреннән техник яктан артта калуын да ныгыта. ?1. Бөек Моголлар империясе төзелү турында сөйләгез. Һинд- станда зур территорияләр яулап алырга Бабурга нинди сәбәпләр ярдәм иткән? 2. Әкбәр нинди ысуллар белән Бөек Моголлар империясен ныгыткан? Аның эшчәнлегенә бәя бирегез. Әкбәрнең варислары вакытында империянең көчсезләнүе нинди сәбәпләр аркасында килеп чыккан? 3. Аның көчсезләнүе империя халык¬ ларын нинди хәлгә куйган? 4. Маньчжурларның Кытайны яулап алуы турында сөйләгез. 5. Цин династиясе императорлары хаки¬ миятен XVII гасыр — XVIII гасырның беренче яртысындагы берәр Европа монархы хакимияте белән чагыштырыгыз. 6. Току¬ гава нәселе сёгуннары үз хакимлекләрен ныгыту өчен нинди чаралар күргәннәр? Җавапны дәфтәргә языгыз. 7. Европалы- ларның Көнчыгыш илләренә үтеп керүе турында сөйләгез. 8. Кытайның һәм Япониянең «ябылуы» ни сәбәпле килеп чык¬ кан? 9. Могол, сипай, сёгун терминнарын аңлатыгыз. № ; м Йомгак ясыйбыз Бөек Моголлар империясе чорында Һиндстанда дәү¬ ләтне ныгыту һәм эчке каршылыкларны бетерү омтылышы ясала. Шушы максаттан дәүләт ида¬ рәсе, салым җыю, дини мөнәсәбәтләр өлкәсендә ре¬ формалар үткәрелә. Әмма өзлексез барган яулап алу сугышлары, дини һәм милли аерымлыклар импе¬ рияне йомшарта, һәм ул яңадан таркау хәленә кайта. Традицияләрне саклауга омтылыш рефор¬ малардан көчлерәк булып чыга. Үзәк хакимиятнең йомшаклыгы европалыларга бу илдә колониаль ба¬ сып алуларны уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә. Кытайда һәм Япониядә XVI—XVIII гасырларда көчле үзәкләшкән хакимият яши. Токугава нәсе¬ леннән булган сёгуннар идарә иткән чорда көн¬ чыгыш деспотизмы сыйфатлары аеруча ачык күре¬ нә. Бу ил башларының көчле хакимияте европалы 288
IV—V бүлеккә сораулар һәм. биремнәр колонизациягә юлны яба һәм Кытай белән Япо¬ ниягә бәйсезлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Бу илләр хөкүмәтләренең, икътисади тор¬ мышка актив тыгылуларына карамастан, Япония¬ дә яңа икътисади мөнәсәбәтләр урнаша башлый. 1. XVII—XVIII гасырларда Латин Америкасының төп халкында сакланып калган традицион җәмгыять сыйфатларын күрсәтегез. 2. Сезнең карашыгызча, Көнчыгыш традицион җәмгыяте ил¬ ләре — Һиндстан, Кытай, Япониягә нинди гомуми сыйфатлар хас? Нинди аерымлыклар сиздегез? Үз фикерегезне фактлар белән дәлилләгез. 3. Иптәшләрегез белән фикер алышыгыз, ни өчен Людовик XIV һәм Людовик XV ләрнең идарә итү формасын галимнәр абсолют монархия дип, ә Кытайның Цин династиясе һәм Япониянең Токугава нәселе идарәсе формасын деспотия дип билгелиләр? 4. География буенча белемнәрегез, өстәмә әдәбият, кинофильм¬ нарны файдаланып, XVI—XVIII гасырларда Россия һәм Көнчы¬ гыш илләре арасындагы мөнәсәбәтләр турында чыгыш әзерләгез. СОҢГЫ СҮЗ Европа тарихының 3 гасыры — XVI, XVII һәм XVIII — яңа чор башы. Әкренләп традицион җәмгыятьнең җимерелүе — эпоханың төп эчтәлеге була, киләчәк ин¬ дустрия җәмгыятенә хас сыйфатлар туа, һәм алар XIX гасыр¬ да гамәлгә аша. Кешеләрнең рухи тормышында нинди үзгәрешләр килеп чыга соң? Әгәр урта гасырлар Европасы Алланы Галәм үзәге дип санаса, Яңарыш һәм гуманизм исә игътибарны кешегә һәм җирдәге тормышка юнәлтә. Гуманистлар кешенең горур¬ лыгы турында язалар, аның табигый изге күңеленә ыша¬ налар, аның азатлыгы турындагы идеяне үстерәләр. Болар фәннәрдә дә чагылыш таба. Акрынлап теология (дин турын¬ дагы тәгълимат) үз урынын табигать һәм кеше турындагы фәннәргә бирә. XVII гасырда Европада фәнни революция башлана: акыл һәм эксперимент белемнәрнең чынлыгын бәя¬ ләү чарасына әверелә. Укымышлы кешеләр дөньяны Аллага яки шайтанга мөнәсәбәте булмаган машина итеп карый баш¬ лыйлар, күренешләр һәм процессларның сәбәпләрен һәм за¬ кончалыкларын аңлатуны математика һәм механика закон¬ нары ярдәмендә эзләргә өйрәнәләр, пкиаижплаяпвяш 289 10 ч.ть
Мәгърифәт эпохасы Яңарыш һәм гуманизм башлаган процессларны дәвам итә. Мәгърифәт идеяләре җәмгыятьнең барлык тормышын биләп ала, ә халыкның һәм кешенең тумыштан килә торган хокукларының өстенлеге кешеләрнең аңын абсолютизмга каршы көрәшкә әзерли. Яңа Европа җәмгыяте туу чиркәү реформасы белән туры килә, галимнәр аны кайчакта дини революция дип атыйлар. Күпчелек дингә ышанучыларның аңы дөньявилашу һәм шә¬ хес горурлыгын аңлавы чиркәү һәм руханиларның кеше һәм Алла арасында арадашчы булуларын инкарь итүгә китерә. Дингә ышанучылар чиркәүгә реформа ясау, Алла белән туры- дан-туры үзләре аңлашу, гыйбадәт кылу һәм Инҗилне укуны ана телендә алып бару идеясен күтәреп чыгалар. Протестант¬ ларның чиркәүне реформалау хәрәкәте шулай барлыкка килә. Дини сугышлар аркасында Европа бүленә. Ләкин дини фанатизм белән янәшә акрынлап төрле диннәрнең үзара тыныч яшәве идеясе дә туып килә. Европалылар тарафыннан Яңа Дөнья һәм Дөнья океаны ачылу төрледән-төрле мәдәниятләр очрашуга китерә. Бөек географик ачышларны икътисади максатлар да, фәнни максат¬ лар да китереп чыгара: кешеләрнең үзләре гомер иткән Җир¬ не беләсе, өйрәнәсе килә. Испаннар, португаллар, инглизләр, голландлар һәм фран¬ цузлар яңа диңгез юллары салалар, дөнья сәүдәсе үсә, дөнья базары оеша башлый. Яңа Дөньяны колонизацияләү бара, һәм, инглизләрнең беренче авылына XVI гасырда ук нигез салынса да, европалылар яңа җирләрдә чынлыкта бары тик XVII га¬ сырда гына тамыр җибәрәләр. Яңа Дөньяның ачылуы һәм дөнья тирәли беренче сәя¬ хәтләр Европа илләренең икътисади үсешенә дә йогынты ясый: төп сәүдә юллары Урта диңгездән Атлантик океанга күчә. Амстердам һәм Лондон мөһим сәүдә үзәкләренә әй¬ ләнә. Европага зур күләмдә кыйммәтле металлар һәм башка товарларны күпләп кертү бәяләр революциясенә китерә — әйләнештәге акча күләме кискен арта, һәм бу авыл хуҗалыгы продуктларына бәя күтәрелүгә китерә. Нәтиҗәдә европа- лыларның бер өлешенең тормыш шартлары начарая, һәм бу протест хәрәкәте тууга сәбәп була, һәм шул ук акча агымы (сатудан кергән табыш) сәүдәгә һәм мануфактуралар төзүгә 290
капитал кертүне арттырырга мөмкинлек бирә. Эшмәкәрлек дәрте арта, хуҗалыкның традицион ысулларын капиталистик уклад алмаштыра, капитализм үсә. Икътисади тормыштагы үзгәрешләр йогынтысында җәм¬ гыятьнең составы да үзгәрә: буржуазия сан ягыннан арта һәм дәүләтнең сәяси тормышына йогынтысын көчәйтә, җирби- ләүче аристократия түбән тәгәри башлый һәм крестьянлык йомшара. j Капитализмның үсә башлавы хәзерге дәүләтләр барлыкка килү белән бергә бара. Нәкъ шушы чорда Европада милли чикләре булган, бер дингә өстенлек биргән (монарх диненә), бер төп милләте булган нык абсолют дәүләтләр оеша. Үз дәүләте чикләрендә абсолютизм «бөтенесе — бөтенесенә каршы» җи¬ мергеч сугышларны тыеп тора ала. XVIII гасырда Европада XVII гасырда булып узган зур корбаннар алган сугышлар кебек кан коюлы сугышлар бул¬ мый, һәм бу халык санының үсүенә китерә: ул 50 процентка арта. Аграр революция крестьяннарны шәһәргә күченергә мәҗбүр итә, һәм эшсез йөргән ярлы халык саны арта бара. Промышленность перевороты фабрика җитештерүе артуга китерә, «кара шайтан заводлары» барлыкка килә, аларда эшләү яллы эшчеләрнең сәламәтлеген бетерә. Хисапсыз зур байлык белән коточкыч хәерчелек янәшә яшәгән җәмгыять — хәтәр җәмгыять, ул тотрыклы була ал¬ мый, әледән-әле протест хәрәкәтләре кабынып тора. Дәреслекне укып, сез яңа чор башланган эпохадагы җәм¬ гыятьнең нигезләрен дер селкеткән революцияләр тарихы белән таныштыгыз. Революцияләрнең сәбәпләре төрле була: төрле катлау халыкның мәнфәгатьләре туры килмәү, еш кына дини тәгълимат формасын алган төрле карашларның бәре¬ лешүе, милли һәм дәүләт бәйсезлегенә омтылу. Нидерландта, Англиядә, Төньяк Америкадагы инглиз колонияләрендә һәм Франциядә нәкъ шулай була. Революцияләр хөкүмәт рефор¬ малар белән соңга калганда килеп чыга. Абсолютизм эпоха¬ сының фаҗигасе нәкъ шунда: монархлар, тормыш таләп итсә дә, үз хакимиятләрен чикләү белән килешә алмыйлар. Шу¬ лай килеп чыга: нәкъ менә XVII—XVIII гасырлардагы рево¬ люцияләр барышында — кешенең яшәүгә, азатлыкка һәм хосусый милеккә хокукын расларга омтылыш ясаган Евро¬ пада һәм Төньяк Америкада — шәхес иреге традицияләр белән 291 19*
түгел, ә закон белән регламентланган киләчәк хокукый дәү¬ ләтләр фундаментына беренче ташлар салына. Сез яңа чор башы тарихын өйрәнүне төгәлләдегез һәм кешенең, аның рухи һәм матди тормышының ничек үзгәр¬ гәнен күрдегез. Торган саен кеше традицияләр әсирлегеннән котыла бара, тормыш өчен мөһим булган карарларны мөстә¬ кыйльрәк кабул итә һәм үз өстенә җаваплылык ала. Аның алдында — XIX гасыр. Йомгаклау өчен сораулар һәм биремнәр 1. Ничек уйлыйсыз, ни өчен XVI гасырдан Европа җәмгыяте тарихын яңа чор дип атый башлыйлар? 2. Яңа чорның башлануын нинди вакыйгалар билгели? 3. Ни өчен XVI—XVIII гасырларны галимнәр яңа чор башы дип ‘ саныйлар? • 4. Яңа чор башы тарихының төп эчтәлеге нинди? 5. «Яңа чор башында җәмгыять үсешенең төп нәтиҗәләре» таб¬ лицасын тутырыгыз. Га¬ сыр Сәяси тормыш Халыкара мөнәсә¬ бәтләр Икъти¬ сади тормыш Дөньяга караш¬ лар Фән һәм техника үсеше Худо- жество мәдәнияте XVI XVII XVIII
Эчтәлек Урта гасырлардан яңа чорга I бүлек. Яңа чор башында дөнья. Бөек географик ачышлар. Яңарыш. Реформация § 1. Техник ачышлар һәм Дөнья океанына чыгу ... б § 2. Дөньялар очрашуы. Бөек географик ачышлар һәм аларның нәтиҗәләре § 3. XVI—XVII гасырларда король хакимияте көчәю. Европада абсолютизм 23 § 4. Эшмәкәрлек рухы икътисадны үзгәртеп корыр . 32 § 5. Яңа кыйммәтләр җәмгыятьне үзгәртеп корыр . . 43 § 6. Көндәлек тормыш 50 § 7 8. Бөек Яңарыш. Әдәбиятта һәм музыкада гума¬ низм идеяләре 59 § 9. Көнбатыш Европа сынлы сәнгатендә гуманистик традицияләр (XV гасыр ахыры — XVII гасырның беренче яртысы) § 10. Европада яңа фән туу § 11. Европада Реформация башлану. Христианлык¬ ның яңаруы § 12. Европада Реформациянең таралуы. Католик чир¬ кәвенең Реформациягә каршы көрәше § 13. Англиядә Король хакимияте һәм Реформация. Диңгезләрдә өстенлек өчен көрәш § 14. Франциядә дини сугышлар һәм абсолют монар¬ хия ныгу Йомгак ясыйбыз II бүлек. Беренче буржуаз революцияләр. Халыкара мөнәсәбәтләр (Европада һәм колонияләрдә беренчелек өчен көрәш) § 15. Нидерланд революциясе һәм бәйсез Голландия Республикасы барлыкка килү § 16. Парламент корольгә каршы. Англиядә рево¬ люция § 17. Англиядә революция. Парламент монархиясенә юл § 18. XVI—XVIII гасырларда халыкара мөнәсәбәтләр . Йомгак ясыйбыз 128 139 151 160 171 293
III бүлек. Мәгърифәт чоры. Үзгәртеп корулар вакыты § 19. Мәгърифәт гасыры. Акыл хакимлегенә омтылыш 173 § 20. Мәгърифәт чорындагы Европада художество мә¬ дәнияте 181 § 21. Англиядә промышленность перевороты 190 § 22. Төньяк Америкада Англия колонияләре 199 § 23. Бәйсезлек өчен сугыш. Америка Кушма Штатла¬ ры төзелү 208 § 24. Франция XVIII гасырда. Бөек француз револю¬ циясенең сәбәпләре һәм башлануы 217 § 25. Бөек француз революциясе. Монархиядән — рес¬ публикага 229 § 26. Бөек француз революциясе. Якобинчылар дикта¬ турасыннан Наполеон Бонапартның 18 брюме¬ рына 244 Йомгак ясыйбыз 256 IV бүлек. Латин Америкасында колониаль чор § 27. Латин Америкасында колониаль чор. Латин Аме¬ рикасы җәмгыяте формалашу 259 V бүлек. Традицион Көнчыгыш җәмгыятьләре. Европа коло¬ низациясе башлану § 28. Көнчыгыш дәүләтләре: яңа чор башында тради¬ цион җәмгыять 268 § 29—30. Көнчыгыш дәүләтләре. Европа колонизациясе башлану 278 Йомгак ясыйбыз 288 Соңгы сүз 289
Учебное издание Юдовская Анна Яковлевна, Баранов Петр Анатольевич, Ванюшкина Любовь Максимовна НОВАЯ ИСТОРИЯ 1500—1800 Учебник для 7 класса общеобразовательных учреждений (на татарском языке) Редакция мөдире Л. Г. Ш эрифуллина Редакторы С. С. Гайфуллина Бизәлеш редакторы Р. А. Сайфуллина Техник редакторы Ә. С. Трофимова Компьютерда биткә салучысы Р. Ф. Мөбарэкҗанова Корректорлары Т. Н. Сэгъдуллина, А.А.Даүлэтова Нәшриятка 183 нче номерлы лицензия 1997 елның 7 апрелендә бирелгән. Оригинал-макеттан басарга кул куелды 07.12.2001. Форматы 60х90'/16. Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Басма табагы 18,5 + 2,0 рәс. + 0,25 форз. Нәшер-хисап табагы 16,66 + 1,87 рәс. + 0,47 форз. Тиражы 22 000 д. Заказ 4-75. «Мәгариф» нәшрияты. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Издательство «Магариф». 420111. Казань, ул. Баумана, 19. Тел./факс (8432) 92-57-48. E-mail: maqarif@mail.ru Http:,//magarif.kazan.ru/ ДУП «Полиграфия-нәшрият комбинаты». 420111. Казан, Бауман урамы, 19.
Дәреслекнең саклану дәрәҗәсе Укучының исеме һәм фамилиясе Уку елы Дәреслекнең торышы ел башында ел азагында 1 ОЪ'ОЧ S' S 2 3 4
1685 ел Франциядә Нант эдикты бетерелү 1688 ел Англиядә «әйбәт революция». Конституцион монархия урнашу 1700-1721 еллар Төньяк сугышы 1707 ел Англия белән Шотландия арасында «Берләшү акты». Бөекбритания төзелү 1739 ел Иран шаһы Надир гаскәрләренец Дәһлине алуы 1751 ел Франциядә «Фәннәр, сәнгатьләр һәм һөнәрләр энциклопедиясе» басылып чыгу 1756-1763 еллар Җидееллык сугыш 1757 ел Ьинд стан да Британия хакимлеге башлану 1765 ел Джеймс Харгривсның механик җеп эрләү машинасын ясавы 1773 ел «Бостонда чәй эчү» 1775-1783 еллар Англиянең Төньяк Америка коло¬ нияләрендә бәйсезлек өчен сугыш 1776 ел Бәйсезлек декларациясе кабул итү һәм АКШ төзелү 1784 ел Джеймс Уаттның пар машинасы уйлап табуы 1787 ел АКШ Конституциясе кабул ителү XVIII гасыр¬ ның 70 80 иче еллары Англиядә промышленность перевороты башлану 178» ел, 14 июль баш күтәргән парижлыларның Бас¬ тилияне алуы. Революция башлану 1780 ел Учредительләр җыелышының Кеше һәм гражданның хокуклары декларациясен кабул итүе 1791 ел Франция тарихында беренче Конституция кабул ителү 1792 ел Франциядә монархиянең бәреп төшерелүе 1793 ел Людовик XVI ның җәзалап үтерелүе 1794 ел Термидор перевороты 1795 ел Франциядә Директория оештырылу 1796-1797 еллар Наполеон Бонапартның Италиягә походы 1798 ел Наполеон Бонапартның Мисыр экспедициясе башлану 1799 ел Франциядә 18 брюмер перевороты. Бөек француз революциясенең тәмамлануы
Леонардо да Винчи (1452—1519) Үз портреты. 1512 еллар тирәсе. Король китапханәсе, Турин шәһәре
Диего Веласкес (1599—1660) Җеп эрләүчеләр. 1659 еллар тирәсе. Прадо музее, Мадрид Кече Ганс Гольбейн (1497—1543) Ведиглар гаиләсе әгъзасының портреты. 1532 ел. Метрополитен музее, Нью-Йорк
Леонардо да Винчи (1452—1519) Мона Лиза (Джоконда). 1503—1505 еллар. Лувр, Париж Леонардо да Винчи (1452—1519) Мадонна Литта (Мадонна бала белэн). Эрмитаж, Санкт-Петербург
g a a S? TO a a a a g §< a a a TO Ң a a a ж ft) TO 3 >. g СО ю ю a ч a e a a g a a a a g о a a c a> ВД a ч a S <a К a ч a a a 2 a» ч 3 g a ft. a S' a a M TO <a cq a a a a g a Рафаэль Санти (1483—1520) Сикст Мадоннасы (Мадонна бала белән, Изге Сикст һәм Варвара белән). 1513—1514 еллар, Дрезден, картиналар галереясы
Рафаэль Санти (1483—1520) Автопортрет. 1505 ел. Уффици галереясы, Флоренция Рафаэль Санти (1483—1520) Конестабиле мадоннасы. 1500—1502 еллар тирәсе. Эрмитаж, Санкт-Петербург
Өлкән Питер Брейгель (1525/1530—1569) Урак өсте. 1565 ел. Метрополитен музее, Нью-Йорк Өлкән Питер Брейгель (1525/1530—1569) Кар өстендә аучылар. 1565 ел. Сәнгать тарихы музее, Вена
Өлкән Питер Брейгель (1525/1530—1569) Крестьяннар биюе. 1568 ел. Сәнгать тарихы, музее, Вена Кече Ганс Гольбейн (1497—1543) Уильям Уорхэм портреты. 1527 ел. Лувр, Париж
Диего Веласкес (1599—1660) Җеп эрләүчеләр. 1659 еллар тирәсе. Прадо музее, Мадрид Кече Ганс Гольбейн (1497—1543) Ведиглар гаиләсе әгъзасының портреты. 1532 ел. Метрополитен музее, Нью-Йорк
Рембрандт Харменс ван Рейн (1606-1669) Кызыл киемле карт портреты. 1652-1654 еллар тирәсе. Эрмитаж, Санкт-Петербург Рембрандт Харменс ван Рейн (1606-1669) Юлдан язган улның кайтуы. 1668-1669 еллар тирәсе. Эрмитаж, Санкт-Петербург
Франсуа Буше (1703—1770) Бове тирәсендәге манзара. 1741 —1743 еллар. Эрмитаж, Санкт-Петербург Антуан Ватто (1684—1721) Четерекле хәл. 1714 еллар тирәсе. Эрмитаж, Санкт-Петербург
Уильям Хогарт (1697—1764) Эт белән бергә автопортрет. 1745 ел. Тейт галереясы, Лондон Уильям Хогарт (1697—1764) Креветкалар белән кыз. 1760 еллар. Милли галерея, Лондон
Жан Батист Симеон Шарден (1699—1779) Базардан. 1739 ел. Лувр, Париж Жан Батист Симеон Шарден (1699—1779) Пешекче. 1738 ел. Милли сәнгать галереясы, Вашингтон
Жак Луи Давид (1748—1825) Горацийлар анты. 1784 ел. Лувр, Париж : А МАКЛ'1 DAVID Жак Луи Давид (1748—1825) Маратның улеме. 1793 ел. Хәзерге сәнгать музее, Брюссель
Бөек географик ачышлар һәм колониаль яулап алулар. XV гасыр — XVII гасыр уртасы 1 2 Экватор 1250 0 1250 км В О (акгельск; Oxoi Том, Квеб< уни< Север* 4492 Тайвань "WacKi Тимбукту СЕГУ Кайенна мимантан I Богота '.умапгц [Момбаса Лим< £ г р лУтГй л и юс-Айрес Тасмани> аМаврикий (Ни*.) ’о.Реюньон (Фр.) (ПОРТ.) Гоа’ (Порт.) Аомыф ‘(Макао) ■Исланди> 2ЖГ о-ва 'Гристанфа-Кунья (Порт.) I о-ва Зеленого Мрса I (Порг‘1/ I Иадраа ( (брат.) 'Бангк, «мстаун ®РДам) Дели ИМПЕРИЯ,^; ВЕЛИКИХ V МОГОЛОВ ТА X -де-Жанейро \ У—w-y 'ЗДЬСКИЕ/ »СтВл /£ Пеки» КочҖ\°-4еФол (Ни*.) О X 7... Лиссабон (Пор/-) ^.Мадейра * КОНГО луба- Ху<>* А ЦИН - Г ИМПЕРИЯ мин , р Б Е Р ы НАРОДЫ Южный троп>«_ ' Испания Нидерланды ) Франция Османская империя ВАДДИ LA некие ни . 7'7-середине XVII в. _1 Фернандо Магеллана 1519-1521 гг. “1 (первое кругосветное плавание) I Абеля Тасмана 1642-1644 гг. ■ (открытие Новой Зеландии и I Австралии) ■ Семена Дежнева 1648 г. (открытие Я пролива между Азией и Америкой) ■ Основные направления освоения русскими Сибири и Дальнего Востока Колониальные государства и их владения к середине XVII Англия Маршруты’ важнейших путешесп « Афанасия Никитина 1466-1472 гг. _ Бартоломеу Диаша 1487-1488 гг. *■ (открытие пути в Индийский океан) __ Христофора Колумба 1492-1493 гг. I и 1502-1504 гг. (начало открытия Америки) <... Васко да Гама 1497-1499 гг. (открытие морского пути в Индию) *■ ~ ОКЕ 4 5 6 7 8 СИУ Цифрами на карте обозначены: Норвегия (в унии с Данией) Англия Соединенные провинции (Голландская республика) Дания Германские государства Швейцария Итальянские государства Португалия Народы и племена
XVI гасырда Европадагы Реформация XVI гасырда — XVII гасырның беренче яртысында Франция vv"> Территории, на которых утвердились протестантские церкви: лютеранская Граница "Священной Римской империи" Границы государств в конце XVI в. Районы производства тканей Восстания в 20-40-х годах XVII в.: кальвинистская другие Цифрами на карте обозначены: 1 Голландская республика 2 Швейцарский союз Центры выплавки и обработки металла Главные торговые порты крестьян А горожан - Границы государств к середине XVII в.
1648 елда Көнбатыш Европа XVI гасырдагы Нидерланд революциясе Онежское Ладожское :токп Новгород МОРЕ / КОР. АНГЛИЯ ЦАРШАВА посполит !ЬН Прага >акрв ФРАНЦ] Пешт С. Ми/lai СЕМИГРАДЬЕ iBHHbOl BEHI ЦЕТИ1 :еута(Исл.) Тунис, МАРОККО (Венац.) Минск РЕЧЬ Вильнюс 4 . <5* я КОР. ( Неаполь* о. Сардиния (Иеп.) Эран Алжир (Иеп.) кор, - р. Сицилия (Исп.) с Л/ О р Е g КОР. МАДРИД 1ССДВ0Н к р 4 Киев4^ ьвов Н н А ©ЭДИНБУРГ "* ) СЕВЕРНОЕ I ' КОР. О с Бухарест БОСНИЯ ДУБРОВ^^ 6ъ р София СТА) ,рсель фл°| о. Корсика ИСПАНИЯ £ р I брал тар х ;' $ / , ' с р е д и з е Владения австрийских Габсбургов Владения испанских Габсбургов Владения королевства Франции Владения королевства Швеции Земли, зависимые от Османской империи Церковные владения Мелкие германские и итальянские государства в Земли Российского государства, захваченные Польшей и Швецией в начале XVII в. Граница "Священной Римской империи" Границы государств в 1648 г. Цифрами на карте обозначены: 1 Испанские Нидерланды 2 Швейцарский Союз 3 Республика Генуя 4 Республика Дубровник 5 Черногория I Район народного движения 1566 г. 4^ Районы действий партизан (лесных и морских гёзов) I Восстания в городах Походы испанских , войск под командова- нием герцога Альбы о Осада городов испанскими войсками Харлемjg к о Р ОЛ Е ВСТВ Франекер Снек Алкмар/ юрн (СТЕР, Утрехт Роттердам Остенд< Антверпен Дюнкер! ф Л Мехелы илль Аррас -.Брюгге ° Агент Н Д Р н ц и я гЛюксембу| \ о ' А/ '\ Маастрихт Льеж) \ t• 7 V \ Г О S S Границы Нидерландов, находивших — ся под властью Испании, накануне революции (к 1566 г.) Провинции, объединившиеся в 1579 г. (Голландская республика) Провинции, оставшиеся под властью Испании после 1579г. Церковные земли
1775—1783 елларда Төньяк Америка 1763 елда Көнбатыш Европа Границы 13 первоначальных штатов Принятие конгрессом Деклара- ч ции независимости. Образование США 4 июля 1776 г. Действия американских войск * Действия английских войск X Места важнейших сражений Цифрами на карте обозначены штаты: 1 Нью-Гэмпшир 2 Род-Айленд 3 Коннектикут 4 Нью-Джерси 5 Делавэр 6 Мэриленд Владения австрийских Габсбургов 1 раницы государств в 1/оэг. 1 1 Владения испанских Бурбонов Земли, зависимые от Османской империи Цифрами на карте обозначены: 1 Австрийские Нидерланды 2 Швейцарский Союз 3 Республика Генуя 4 Парма 5 Тоскана 6 Черногория Церковные владения Мелкие германские государства Земли, присоединенные к России Граница „Священной Римской империи"
1789 елда Көнбатыш Европа Владения Пруссии Церковные владения Мелкие германские государства Земли, зависимые от Осман¬ ской империи Границы государств в 1789 г. Цифрами на карте обозначены: 4 Тоскана 5 Республика Генуя 6 Черногория 1 Нидерланды 2 Парма 3 Модена
ЯҢА 1500-1800 ТАРИХ ISBN 5-7761-0782-2 ill 9 107825