Text
                    А.П. ЧЕХОВ
САЙЛАНМА
ХИКӘЯЛӘР
ТАГГОСИЗДAT
МАТУР ӘДӘБИЯТ РЕДАКЦИЯСЕ
КАЗАН * 1953


Жагаплы редакторы А. Гумеров * * Тышлык художнигы М. Виноградова А П ЧЕХОВ ИЗБРАННЫЕ РАССКАЗЫ |>л т 111 р t и с w муке] X у j о ж I с 11 с редаитсры 5. Леге/лвл Техник редакторы X Parana л Корректоры Р. Хай рут Аан о 4 а П р он !■ еде? йС Г а Лирелл* 21 XI 52 *л, Басеггя кул куелды 29|V1M3 «л. ПФ 0U3é. Катать форматы B4X1Û8' и Уч- м5Л м тайлк. Кагиь табеи 4.115. Бкм* гдблк И.ЭД. Tlfilkîâ 34.4СС зык Заһдз Н»315. Тирдж 10 COÙ. Бэцсе 4 <]М, âû гиен. Татарстан АССР ^ннистр/ip Советы ыршынд^гы пелыГрефы проыышденасита, MijATtJ ьс1 еслар law кит*п саудаге вшларе Улреелеммесеыем Кеыыл Ял)4 мсАМсмдэге лини С а бргхееымде басылды. Кепи. Бауьем урлыы, 19. ла.
КАДАКТА Невский буйлап, хезмәттән коллежский регистратор¬ лар 1 һәм губерна секретарьлары компаниясе кайта. Алар ны, үзенә исем кушылган көн мәҗлесенә дип, Стручкоп ияртеп кайтып килә, һәм: — Әй тыгынырбыз да сон инде, туганнар! — дип. ишеттереп хыяллана иде. — Шундый итеп тыгынырбыз' Хатын пирог пешерде. Кичә кич белән йөгереп кенә үзем онга барып килдем, Коньяк бар... воронковский виносы .. Хатын зарыккандыр инде! Стручков әллә кайда, җир тишегендә тора икән. Килә килә көчкә килеп җиттеләр. Алдагы бүлмәгә керүгә бо¬ рыннарына пирог һәм кыздырылган каз исе килеп бә¬ релде. — Сизәсезме? — диде Стручков һәм рәхәтләнеп хи хылдап көлеп җибәрде. — Чишенегез, әфәнделәр! Тунна¬ рыгызны сандык өстенә куегыз! Ә Катя кайда соң? Ән. Катя! Без кайтып җиттек! Акулина, бар, әфәнделәргә чи¬ шенергә булыш! Компаниядәгеләрнең берсе, стенага күрсәтеп: — Ә бу нәрсә? — дип сорады. Стенада озын кадак, ә кадакта кокардалы һәм ялты¬ рап торган козыреклы өр-яңа фуражка эленеп тора иде. Чиновниклар, бер-берсенә карашып алдылар да, агары¬ шып: — Бу аныц фуражкасы, — дип пышылдаштылар. — Ул... биредә?! — Әйе, ул биредә, — дип мыгырданды Стручков. — Катя янында... Чыгып торыйк, әфәнделәр! Берәр яры трактирга кереп, киткәнен көтеп торыйк. Алар, туннарын төймәләп, чыктылар да, ялкау гына атлап, трактирга таба киттеләр. 1 Патша Россиясендә түбән дәрәжәле хезмәткәрләр. 3
Архивариус 1 ярдәмчесе: — Әйтәм каз исе килә, синдә казның үзе утыра икән ләбаса! — дип либералланып алды, — Китср1ән шайтан ^зен. Тиз китәрме ул? — Тиз. Бервакытта да ике сәгатьтән артык утырмый. Ашыйсы килә! Башлап торып без бераз салын алырбыз да, килька '{ белән бастырыл куярбыз. Аннан сон, туган¬ нар, кабатлап алырбыз... Икешәрне жнбәргәч, шунда ук пирог. Югыйсә аппетит бетәр. Минем хатын пирогны бик шәп пешерә. Аннан кәбестә ашы булыр. Ә гардин балыгы алдыңмы? — Ике тартма алдым. Дүрт сорт колбаса... Хатынның да ашыйсы килә торгандыр инде... Каян килеп кергән, шайтан! Сәгать ярымнар трактирда утырып, күз буяр нчен генә берәр стакан чәй 'эчтеләр дә. тагын Стручкоька кит¬ теләр. Алгы бүлмәгә кайтып керделәр. Элеккедән дә би таррак ис килә иде. Бераз гына ачылган кухня ишегеннән чиновниклар каз һәм бер савыт кыяр күреп калдылар. Акулина мичтән нәрсәдер чыгара нде. — Тагын унмзлык. туганнар! — Ни булды? Кайгыдан чиновникларның карыннары кысылып кит¬ те. Ач тору уен түгел, ә теге каһәр суккан кадакта сусар бүрек эленеп тора иде. — Бу Прокатнлов бүреге. Чыгып торыйк, әфәнделәр! Берәр яры кнтел торыйк... Бусы озак утырмый. Кулак бүлмәсеннән: Шушындый йолкышның Н1И1ДН чибәр хатыны бар бит, — дигән карлыккан калын таныш ишетелде. — Юләрнең бәхете, ваше превосходительство, — диде хатын-кыз тавышы. — Чыгыйк! —дип, Стручков ыңгырашып куйды. Та- )ын трактирга чыгып киттеләр. Сыра китерттеләр. Компания Стручковны юатырга кереште: — Прокатилов ул — көч! Хатының янында бер сәгать утырып чыгар, шуның очен син... ун ел рәхәт чигарсен. Бәхет ул, туган! Аңа нәрсә хәсрәтләнәсең! Хәсрәтләнмә, кирәкми. 1 Архив ывдире г Riix балык. 4
— Кирәкмәгәнен мин сездән башка да беләм. Эш анда түгел. Ашыйсым килә, менә шунысы кимсетә. Сәгать ярымнан тагын Стручков өенә таба киттеләр. Сусар бүрек кадакта эленеп тора иде әле. Тагын үкчәләр¬ не ялтыратырга туры килде Бары сәгать сигезенче киткәч кенә кадак бушаган иде, һәм пирогка ябышырга мөмкин булды. Пирог катып бет¬ кән, кәбестә ашы суынган, каз куырылып каткан иде— Стручковның карьерасы бөтенесен бозды да ташлады. Шулай да аппетит белән ашадылар.
ЧИНОВНИКМЫН ҮЛЕМЕ Бик әйбәт кичләрмен берсендә, шундый ук әйбәт эк¬ зекутор 1 Иван Дмитрич Червяков, креслоларның икенче рәтенә урнашып, бинокль аша «Корневнльские колоко- ла»ны карын һәм үзен рәхәтлекнең, җиденче катында итеп хис итә иде. Ләкин кинәт... Хикәяләрдә бу «ләкин кинәт» дигән сүз еш очрый. Язучылар хаклы: чөнки, тормыш ки¬ нәт килеп чыга торган вакыйгалар белән тулып ята. Лә¬ кин кинәт анын йөзе җыерылды, күзләре акайды, сулышы туктап калды... ул биноклен күзләреннән алды да... апчхи!!! дип төчкереп җибәрде, һәркемгә бар җирдә дә төчкерергә рөхсәт. Мужиклар да төчкерәләр, полицмей¬ стерлар да, кайвакытны хәтта тайный советннклар 2 да төчкереп куйгалынлар. Барлык кеше төчкерә. Червяков аның өчен һич уңайсызланмады, яулыгы белән сөртенгә- ләп алды да. әдәпле кеше булганга күрә, төчкереп берәр кешене борчымадыммы икән дип, як-ягына карап куйды. Менә шунда инде аңа уңайсыз хәлдә калырга туры килде. Аңардан алда, креслоларның беренче рәтендә утыручы бер карт, тырышып-тырышып, перчаткалары белән пелә¬ шен, муенын сөртә һәм нәрсәдер мыгырдый нде. Червя¬ ков, картның юл эшләре ведомствосында хезмәт итүче статский генерал Брнзжалов икәнен таныды. «Мин аңа чәчрәттем! Минем начальник түгел түгелен, башкалар начальнигы, ләкин шулай да яхшы түгел. Гафу үтенергә кирәк», дип уйлады ул. Червяков, тамагын кырып, гәүдәсе белән алгара к иел¬ де дә, генералның колагына: — Гафу итегез, ваше-ство, мин сезгә чәчрәттем... Мнн ялгыш кына...—дип пышылдады. — Зарар юк, зарар юк... — диде генерал. — Алла хакы өчен гафу нтегез. Мнн бит... мин чәчрә¬ тергә теләмәгән идем! 1 Чин. * Чин 6
— Ах, тик кенә утырыгыз әле, зинһар! Тыңларга ирек бирегез! Червяков, уңайсызланып ахмакларча елмайды да, сәхнәгә карап утыра башлады. Нихәтле караса да, элекке рәхәте кнре кайтмады. Аны газаплану борчый башлады. Антракт вакытында, ул Брнзжалов янына килде, анын тирәсендә әйләнгәләде дә, куркуын жинеп: — Мнн сезгә чәчрәттем, ваше-ство... Гафу итегез... Мин бит... юрн эшләмәдем, — диде. — Ах. җитәр нпде сезгә... Мнн инде оныттым, ә сез һаман шул турыда! —дип, генерал түземсезлек белән аскы иренен кыймылдатып куйды. Червяков, генералга шик белән караштырып: «Оныт¬ тым дигән була, ә үзенен күзләрендә усал уй ялтырый, сөйләшәсе дә кнлмн үзенен. һич теләп эшләмәгәнлегемне, төчкерү ул табигать законы икәнен анлатасы нде үзенә... Югыйсә аның юрн төкерергә теләгән дип уйлавы бар. Хә¬ зер унламаса, соңыннан уйлавы мөмкин!..* дип уйлап алды. Өенә кайткач, Червяков узенең тәрбиясезлеге турында хатынына сөйләде. Хатыны вакыйгага бик җиңел генә ка¬ рады булса кирәк: ул курыкты гына, ә соңыннан, Бризжа- ловның «башкалар начальнигы» икәнен белгәннән сон, тынычланды. — Алай да барып гафу үтенеп кайт, үзен кеше алдын¬ да тота белми икән дип уйлавы бар,-у диде. — Менә шул-шул. Мин гафу үтенеп караган идем дә, ул ничектер гаҗәбрәк... Бер юньле сүз әйтмәде. Аннан сөйләшергә дә вакыт тар нде. Икенче көнне Червяков, чәчләрен кыскарттырып, яна вицмундирын киде дә, аңлашырга дип. Брнзжалов янына китте. Генералның кабул итү бүлмәсенә килеп кергәндә, анда йомыш белән килгән байтак кеше утыра иде, һәм алар арасында, үтенечләрне кабул итә башлаган генерал үзе дә бар иде. Берничә кеше белән сөйләшеп бетергәннән соң, генерал Червяковка күзен төшерде. — Кнчә «Аркадия» дә, ваше-ство, онытмаган булса¬ гыз. мнн төчкереп җибәргән идем һәм... ялгыш сезгә чәч¬ рәткән идем... Гаф...— дип сөйләп китте. — Нннди юк сүз... Алла белсен нинди сүз сөйлисез! Ә сезгә нәрсә кирәк? — дип генерал икенче кешегә таба борылды. Червяков, агарынып: «Сөйләшергә теләми! Димәк, 7
ачулана... Юк, мины болан гына калдырырга ярамый... Мин анарга аңлатырмын...» дип уйлады. Генерал, соңгы кеше болан сөй laiiK-ir бетереп, эчкә кереп китә башлагач. Червякон янын артыннан кузгалды һәм: — BaUIC-СТво! Әгәр мин сеше борчырга батырчылык ПТӘМ икән, бу. вашс-етво, чын күнелдән, үкенүемнән!. Юрн эшләм.»дс.м, үзегез беләсез! диде Генерал, йөзенә елау т«се чыгарып, кулын Селкеп куйды да. Сез бн! мыскыл гына игәсез мине, мнлосги- сдарь! дин, ишектән кереп китте. «Нинди мыскыл итү булсын бу? - .иш уилады Чер¬ вяков.— Монда һичбер мыскыл итү юк Гсш-рал, ә шуны да аңламый. Шулай булгач, бу гнрбпян алдында мин та¬ гын да гафу үтенеп тормам Кадалып кигееп! Х:н изар¬ мын, үзем яңадан килен йөрмәм. Валлаһи менә ггөрмәм!» Өенә кайтканда. Червякон шулай дин уйлады. Ләкин ул генералга хат яза алмады Уйлап-унлан караса да, бернәрсә лә чыгара алмады. Икенче көн. аклашыр өчен, ГаГЫП үзенә барырга туры килде. Генерал ана сорау күзләрен күтәргәч, ул. Мин кичә килеп, вашс-стио. сезне борчый микән идем, — дин сөйләнә башлады. -Ләкин, сез әйткәнчә, мыскыл итәр өчен түгел. Мин төчкергәндә сезгә чәчрәтүем өчен гафу үтендем... Ә мыскыл игәргә уйлаганым да юк. Мин мыскыл итәргә батырчылык итә агаммы сон? Әгәр без мыскыл итә торган булсак, димәк, ул ггакыт зур кеше¬ ләргә... бергөрле дә хөрмәт калмас иде. Генерал, күгәреп һәм калтыранып китте дә: — Чыгып кнг моннан!! -• дни жикерде. Куркуыннан коелып төшкән Червяков: - Нәрсә? дип пышылдады. Генерал, аяк тибеп: — Чыгып кит моннан!! дип кабатлады. Червякоинын эчендә нәрсәдер өзелеп төшкәндәй бул¬ ды. Колагы ишетмәс, күзе күрмәс булды, ул ишеккә таба чигенде, урамга чыкгы һәм гәүдәсен чак кына өстерәп кантын китте... Бернәрсә белештермичә, өенә кайтып кер¬ де, вицмундирын салмыйча гына диванга ятты ла, шун¬ да. .. үлеп тә китте.
АЛЬБИОН КЫЗЫ Алпавыт Грябов йорты алдына, көпчәк шиннары кау¬ чуктан эшләнгән, хәтфә утыргычлы һәм юан кучерлы бик әйбәт бер коляска килеп туктады. Коляскадан өяз алпа¬ вытларының, җитәкчесе Федор Андреевич Отцов сикереп төште. Алгы бүлмәдә авы йокыдан айнып җитмәгән өй хезмәтчесе каршылады. — Байлар өйдәме?—диде Федор Андреевич. — Өйдә юк шул. Байбикә, балаларын ияртеп, кунакка китте, ә барин мамзель гувернантка белән иртәдән бирле инде балык тота. Отцов, уйлап-унлап торды да, Грябовны эзләргә елга буена китте. Ул аны, йорттан бер-ике чакрым киткәч, елга буенда тапты. Текә яр өстеннән түбәнгә таба карап Грябовны күргәч, Отцов пырхылдап көлеп җибәрде... Зур, юан гәүдәле һәм бик дәү башлы Грябов, аякларын бөкләп ком өстенә утырган да, балык тота. Эшләпәсе баш артына киткән; галстугы бер якка кыйшайган. Аның янында озын буйлы нәзек кенә бер англичанка басып тора, аның күзләре, кысланыкы шикелле, бүлтәеп чыккан, ә борыны — кош борыны кебек һәм борыннан бигрәк кар¬ макка охшаган иде. Өстенә ул сирәк материядән теккән ак күлмәк кигән, күлмәге аркылы ябык сары иңбашлары ап-ачык күренеп тора. Алтын билбавына алтын сәгать тагылган. Кыз да балык тота. Тирә-юньдә кабер тынлыгы хөкем сөрә иде. Икесе дә, үзләренең калкавычлары йөз¬ гән елга өсте шикелле, хәрәкәтсез иделәр. — Теләк бик зур да, язмыш аяныч! — диде дә, Отцов көлеп җибәрде. — Исәнме, Иван Кузьмич! Грябов, күзен судан алмыйча: — У... бу синмени? Килеп чыктыңмы? — диде. — Күрел торасың нч... Ә снн һаман шул юк-бар нәрсә белән шөгыльләнәсеңме? Бизә алмыйсыңмы әле? — Шайтан алсын инде... Көн буе тотам, иртәдән бир¬ ле... Бүген, нәрсәдер, бик начар эләгә әле. Бернәрсә дә Р
тота алганыбыз юк, мин дә. менә бу шүрәле дә. Утыра¬ быз, утырабыз, ник кенә бер шайтаным эләксен! Хет ка¬ равыл кычкыр! — Ә син төкер. Киттек аракы эчәргә! — Тукта әле... Бәлки, берәр нәрсә эләгеп куяр. Кичкә таба балык яхшырак чиертә башлый ул... Иртәдән бирле шушында утырам бит, туган! Әйтеп бетерә алмаслык ку- нелсез. Балык жене кагылган шикелле, күнегеп кителгән шушы нәрсә. Юк эш икәнен дә беләм. шулай да утырам! Әйтерсең бер подлец, әйтерсең көчләп кушканнар, утырам да утырам, тиле кеше шикелле, судан күземне ала ал¬ мыйм! Печән чалкан жиргә барырга кирәк, ә мин балык тотам. Хапоньевода кичә преосвященный 1 гыйбадәт кыл¬ ды, ә мин бармадым, шушы стерлядь балыгы белән менә монда утырып калдым... шушы шайтан кызы белән. . — Я... гакылыңнан яздыкмы әллә? — дип Отцов, уңайсызланып, күз кырые белән генә англичанкага карап алды.—Дама алдында сүгенәсең... жигмәсә аны ук... Ш айтан алсын ла үзен! Ана барыбер: гөмбә — шалкан, тоз — талкан, русча бернәрсә дә аңламый. Мак¬ тыйсыңмы син аны. тиргисенме — ана бар да бер! Син аның борынына гына кара әле! Бер борынын күреп кенә дә һуштан язарсың! Коннар буе бергә утырабыз, ник бер генә сүз әйтсен! Күзләрен суга таба акайтып, карачкы шикелле, тик утыра бирә. Англичанка авызын ачып иснәп куйды да, суалчанын алмаштырып, кармагын яңадан салды. Грябов, сүзен дәвам ител: — Исем китә, туган, минем,—дип куйды, — ун ел Россиядә тора тиле кыз, ә русча ник бер генә сүз белсен!.. Безнең берәр аристократ кисәге аларга барып чыкты исә, хәзер аларчэ лыгырдарга өйрәнеп ала. ә алар... шайтан белсен! Кара әле син аның борынына? Борынына гына кара әле син анын! — Я, житәр ннде. . Уңайсыз ич... Нәрсәгә шул хатынга каныктың? — Ул — хатын түгел, ә кыз кеше... Кияү турында хыяллана торгандыр әле, шайтан курчагы. Үзеннән әллә нинди исләр килә, черегән әйбер исе. Күрәлмм башладым, туган, мин аны! Салкын кан белән карый да алмыйм! Күз бәбәкләрен акайтып бер карап куйса, терсәгем белән 1 Епископ, рухэни. 10
баскыч тоткасына бәрелгән кебек, куырылып төшәм. Ул да балык тотарга ярата. Кара әле! Изге эш эшлимени, ничек тота! Бөтен нәрсәгә нәфрәт күзе белән карый бит.. Басып тора, каналия, үзенен кеше икәнен һәм, шулап булгач, табигать өстеннән патша икәнен аклый. Ә исемен беләсеңме? Уилька Чарльзовиа Тфанс! Тфү!., әйтә дә ал¬ массың! Англичанка, үзенең исемен ишетеп, борынын акрын гына Грябоика таба борлы да, аңа бер нәфрәт караты ташлады. Грябовтан күзләрен Отцопка таба күтәрде һәм аны да нәфрәт белән коендырды. Боларнын барын да ул, бер сүз дә дәшмичә, тәкәббер генә, салмак кына эшләде Грябов, хахылдап көлә-көлә: — Күрдеңме? — диде. — Мәгез сезгә, дигәндәй итте! Ах син, шүрәле! Балалар хакына гына тотам да инде бу хәшәрәтне. Балаларым булмаса, мин аны нмениемә ун чакрымнан якын жнбәрмәс идем... Борыны нәкъ карчыганыкы... Ә биле? Бу курчак миңа озын кадак булып күренә. Т<лар идем дә, җиргә кагып куяр идем. Тукта әле... Минем чиертә, ахры.. Грябов, сикереп торды да, кармак сабын алды. Кыл киерелеп тора башлады... Грябов тагын бер тапкыр тартса да, кармак чыкмады. — Нәрсәгәдер эләкте! — дип, ул йөзен чытып кун¬ ды.— Ташка эләкте булса кирәк. . Шайтан алгыры.. Грябовның йөзенә газап билгеләре чыкты. Уфылдап, тынычсыз боргаланып, нәләтләр мыгырдап, кармак кылын кулы белән тартырга кереште. Ләкин алА’г да барып чык¬ мады. Грябов агарып китте. — Нинди үкенеч! Суга керергә кирәк. — Ташласана инде! — Ярамый... Кичкә таба шәп эләгә ул,.. Кара син. ходаем, нинди мәшәкать килеп чыкты бит! Суга керергә туры килә Чишенәсе килмәгәнне белсәң иде син! Англи- чапканы куаларга кирәк булыр... Аның алдында чишенүе уңайсыз. Ни әйтсәң дә бит ханым кеше! Грябов галстугын һәм эшләпәсен салып ташлады. — Мисс... э-э-э...—дип ул англичанкам эндәште.— Мисс Тфанс! Же ву при1. Я, ничек дияргә инде ана? Я, сиңа анлату өчен ничек дим инде? Тыңлагыз әле... теген¬ дәрәк! Тегендә китегез! Ишетәсезме^ 1 Мин сездә» үтенәм (французча). 11
Мисс Тфайс, Грябовны нәфрәт белән коендырды да, борын тавышы чыгарып куйды. — Нәрсә? Аңламыйсыңмы? Кит моннан, диләр сиңа! Чишенергә кирәк мпна, шайтан курчагы? Тегендә кит! Тегендә! Грябов, кызның җиңеннән тартып, куаклыкка таба ишарәләде дә, чүгәләп күрсәтте: янәсе, бар, агачлар ар¬ тына китеп тор. Англичанка, кашларын уйнатып, инглиз¬ чә тиз-тнэ озын гына бер җөмлә әйтеп куйды. Алпавытлар пырхылдашып көлеп җибәрделәр. — Гомеремдә беренче тапкыр тавышын ишетәм... Әйтәсе дә юк, тавышы да тавышы! Аңламый бит! Я, ни эшләргә инде миңа аның белән? — Төкерсәнә! Киттек, аракы эчеп алыйк! — Ярамый, хәзер кабарга тиеш... Кич бит инде... Я, ни эшләргә боерасың инде мина? Менә мәшәкать! Аның алдында чишенергә туры килә, ахры... Грябов сюртугы белән жилетын салып ташлады да, итеген салырга дип, комга утырды. Отцов, йодрык эченә көлеп: — Кара әле, Иван Кузьмич, бу, дустым, хурлау, мәс¬ хәрәләү була инде, — диде. — Кем сорый аңардан аңламауны! Аларга, чит ил кешеләренә, бу сабак булыр! Грибов итеген, чалбарын һәм күлмәк-штанын салып ташлады һәм анадан тума гына калды. Отцов, эчен тотып, көлә башлады. Ул оялуыннан һәм көлүдән кып-кызыл булды. Англичанка кашларын уйната, күзләрен Йомгалын башлады. Аның сары йөзендә нәфрәт һәм тәкәббер көлем¬ серәү күренеп китте. Грябов, ботына куллары белән суккалап: — Суынырга кирәк, — диде. — Әйт әле, зинһар, Фе¬ дор Андреевич, ни өчен һәр җәйне минем күкрәгемә тим¬ гелләр чыга? — Керсәң кер инде суга, яисә берәр нәрсә белән кап¬ лан! Оятсыз хайван! Грябов, чукынып, суга керә-керә: — Оялсын иде ичмасам, кабахәт!—диде. — Брр... Суы салкын... Кара әле, кашларын ничек уйната! Үзе кит¬ ми... Вак-төяк халыктан югары тора, имеш! Хи, хи, хи... Безне кешегә дә санамый. Тездән суга кергән көенчә, үзенең чиктән тыш озын буен турайтып, ул күзен кысып куйды. 12
_ 5у ана Англия түгел! Мисс Тфайс салкын кан белән генә суалчанны алмаш¬ тырды да, авызын ачыл иснәп, кармагын суга салды. От¬ цов читкә борылды. Грябов, кармагын ычкындыргач, бер чумып алды һәм мышнап судан чыкты. Ике минуттан сок инде ул ком өстендә утыра һәм яңадан балык тота кде.
ЮАН БЕЛӘН НЕЧКӘ Николаевский тимер юл вокзалында ике кеше очраш¬ тылар: аларның берсе юан, берсе нечкә иде. Юаны әле яңа гына вокзалда ашап чыккан һәм аның майлы ирен¬ нәре, пешкән чия шикелле, елкылдап торалар. Үзеннән кыйммәтле аракы исе аңкый. Нечкәсе исә әле яңарак кына вагоннан төшкән һәм аркасына чемоданнар, бөк¬ тәрләр, катыргы тартмалар аскан. Үзеннән ветчина һәм кофе исе килә. Аның артында озын иякле ябык кына бер хатын — нечкәнең хатыны басып тора, һәм озын буйлы гимназист — нечкәнең улы — сыңар күзен кыса-кыса ка- рангалый. Юан, нечкәне күреп алды да: — Порфирий! — дип кычкырып җибәрде. — Синме бу, дускаем? Ничә кыш, ничә җәй күргәнем юк үзеңне! Нечкәсе шаккатып калды: - Атакайгыиам! Миша! Балалык дустым! Каян җил ташлады? Дуслар, өчәр тапкыр үбештеләр дә, бер-берсенә кара¬ шып калдылар — икесенең дә күзләреннән яшь бөртек¬ ләре мөлдерәп чыкты. Икесе дә шатлыктан катып калган¬ нар иде. — Сөеклем минем, — диде нечкәсе, үбешеп туйгач сүзгә керешеп китте: — һич көтмәгән идем! Менә сюрприз! Я, кара әле миңа таба бер яхшылабрак! һаман элекке шикелле ук чибәр! һаман сөйкемле, һаман көяз! Ай, ал¬ лам! Я, ничек соң син! Баедыңмы? Өйләндеңме? Мин инде, күреп торасың, өйләндем... Бу менә минем хатыным, Луиза исемле, Ванценбахлар кызы... лютеранка... ә бусы минем улым, Нафанаил исемле, өченче класста укый. Менә, улым, бу минем балалык дустым була! Гимназиядә бергә укыган идек! Нафанаил, бераз уйлап торды да, бүреген салды. Нечкә, сүзен дәвам итеп: — Гимназиядә бергә укыган идек, — дип кабатла- 14
ды. — Сине ничек дип үртиләр иде әле, исеңдәме? Син, папирос уты төшереп, казна китабын яндырган идең, шуңа сине Герострат дип котырталар иде, ә мине Эфиальт дип, чөнки мин әләкләшергә ярата идем. Хо-хо... Балачак бит инде! Курыкма, улым! Якынрак кил... ә менә бусы минем хатыным, Ванценбахлар кызы... лютеранка... Нафанаил, бераз уйлап торды да, атасы артына посты. ■— Я, дустым, ниләр бетереп йөрисең? — диде юан, ул бик сөенеп дустына карап тора иде.— Кайда хезмәт итә¬ сең? Нәрсәгә ирештең? — Икенче ел инде, коллежский асессор булып эшлим, Станиславым бар. Жалованьем шәп түгел. Я, анысы хәер¬ ле булсын инде! Хатыным музыка укыта, үзем өйдә агач¬ тан портсигарлар ясыйм. Менә дигән портсигарлар! Бер¬ сен бер сумга сатып торган көнем. Әгәр берәү бер дистә, я артыграк ала икән, ана ташлама ясыйм. Ничек кирәк алай очын очка ялгап торабыз шунда. Департаментта хезмәт итә идем, ә хәзер шул ук ведомство буенча бирегә столоначальник итеп күчерделәр... Биредә эшләячәкмен. Я, ә син ничек? Статскийга җиткәнсеңдер инде? Ә? — Юк, сөеклем, югарырак күтәр, — диде юан. — Мин инде тайный советник дәрәҗәсенә менеп җиттеж. Ике йолдызым бар. Нечкә, кисәк агарып, таш кебек катып калды, ләкин тиздән аның йөзе төрле якка җәелеп, авызы колагына ба¬ рып җитте; йөзеннән, күзләреннән очкыннар чәчелгәндәй булды. Үзе бөкрәеп, бөрешеп төште, тагың да нечкәреп китте... Чемоданнары, бөктәрләре һәм катыргы тартма¬ лары бөрештеләр, җыерылдылар... Хатынының озын ияге тагын да озыная төште; Нафанаил во фронт басып, мун¬ дирларының бөтен төймәләрен эләктереп куйды... — Мин, ваше превосходительство... Бик шатмын! Бала чакта дус идек дияргә була һәм кинәт нинди зур түрә булып киткәнсез бит! Хи-хи-хи... — Я, җитте инде, — дип, юан чыраен сытып куйды. — Нигә инде мондый тон белән сөйләшергә! Без синең белән яшьтән дус кешеләр — минем дәрәҗәгә хөрмәт күрсәтү¬ нең нигә кирәге бар! — Куегыз... Сез ни сөйлисез... — дип, нечкә хихылдап көлеп җибәрде һәм тагын да бөрешә төште. — Ваше пре¬ восходительство. сезнең рәхимле кече күңеллелек күрсә¬ түегез... миңа җан кертеп җибәргәндәй итте... Менә 15
бусы, ваше превосходительство, минем улым Нафанаил... хатыным Луиза, лютеранка, беркадәр... дигәндәй... Юан нәрсәдер әйтергә уйлаган иде дә, нечкәнең йөзен¬ дәге чиксез төче ихтирамны күргәч, тайный советникның күңеле болганып китте. Ул борылып, саубуллашырга дип, кулын сузды. Нечкә аның өч бармагын тотып, бөтен гәүдәсе белән сыгылды да, тәмле тавыш белән хихылдап җибәрде: «Хи- хи-хи». Хатыны елмайды. Нафанаил аягын аякка бәреп куйган иде, фуражкасы төшеп китте. Алар өчесе дә таңга калганнар иде.
ЖАЛОБА ДӘФТӘРЕ Бу дәфтәр тимер юл станциясендә, үзе өчен махсус эшләнгән өстәл тартмасында ята. Өсталнен ачкычы «стан¬ ция жандармында саклана» диелсә дә, чынында һичнинди ачкычның кирәге юк, чөнки өстәл һәрвакыт биксез. Ачы¬ гыз да укый бирегез: «Әфәндем хәзрәтләре! Каләм сынап каравым!?» Аның астына, ямьсез генә итеп, озын борынлы, мө¬ гезле бер кеше башы ясап куелган. Баш астына болай дип язылган; «Син рәсем, мнн портрет, син хайван, ә мин юк. Бу— синең баш». «Шушы станциягә якынаярак, тәрәзәдән табигатьне күзәтеп килә идем, эшләпәм төшеп калды, Р. Яр- монкин». «Кем язгандыр, белмим, ә мин ахмак укыйм». «Хатирә калдырам. Жалоба эшләре начальнигы: Ко- ловроев». «Кондуктор Кучкнннын минем хатыным белән тупас мөгамәлә итүе турында начальствога жалобамны белде- рәм! Минем хатын һич шауламады, ә, киресенчә, тыныч¬ лык булсын дип тырышты. Шулай ук жандарм Клятвин хакында да, ул тупас нтеп минем инбашымнан тотты. Тора торган җирем Андрей Иванович Ишеев имениесендә, ул минем нинди холыклы кеше икәнемне белә. Конторщик Самолущев». «Никандров — социалист!» «Яна гына күргән кабахәт мөгамәлә тәэсире астында буларак... (сызыл ташланган). Шушы станция аркылы үткәндә, мин, түбәндәгене күреп, күңелемнең иң тирән җиреннән ачу... (сызып ташланган). Минем күз алдымда, безнең тимер юл тәртипләре турында бик ачык сөйли торган, түбәндәге ачу чыгаргыч вакыйга... (калганы, язу¬ чының исеменнән башкасы, сызып ташланган). Курский гимназиясенең 7 нче класс укучысы Алексей Зудьев». Н-315. A. П. Чсхо» - ?. /7
«Поезд киткәнне көтеп йөргәндә, станция начальнигы¬ ның физиономиясен күзләп тордым һәм ул мина һич ошамады. Шуның турында бөтен юл буенча белдерәм. Исе китми торган дачник». «Моны кем язганны мин беләм. Моны М. Д. язган». «Әфәнделәр! Тельиовский шулер!» «Жандарм хатыны кичә буфетчы Костька белән елга аръягына чыкты. Хәерле булуын телибез. Хәсрәтләнмә, жандарм!» «Станцияне үтеп барышлый ач буларак нәрсә ашарга дип уйлап-уйлал та мин уразамны бозмый торган ашам¬ лык таба алмадым. Дьякон Духов». «Биргәнне тыгын...» «Кем дә кем күн портсигар тапса, кассир Андрей Его¬ ровичка бирсен». «Имеш, мин исереп йөри дип мине хезмәттән куганга күрә, сезнең барыгызның да мошенник һәм карак икәне¬ гезне белдерәм. Телеграфчы Козьмодемьянский». «Фазиләтлек белән бизәлегез». «Катннька, мнн сезне шашып сөям!» «Жалоба дәфтәренә чит нәрсәләр язмавыгызны үте- нәм. Станция начальнигы өчен Иванов 7 нче». «7 нче булсаң да, син ахмак».
КӘЕФЕ КЫРЫЛГАН Становой пристав Семён Ильич, күңелен тырнап тор¬ ган авыр тойгыны басарга тырышып, бер почмактан икенче почмакка бүлмә буйлап йөри иде, Ул, кичә эш белән воинский начальник янына кереп, ялгышлык белән карта уйнарга утырды да, сигез сум оттырып ташлады. Суммасы кечкенә, пустяк, ләкин комсызлык һәм мал кыз¬ гану шайтаны становойның күңеленә кереп урнашкан да, аны әрәм-шәрәм итүдә шелтәли иде. — Сигез сум — исең киткән икән! —дип Прачкин кү¬ ңелендәге шайтанны басарга тырышты. — Кешеләр әле күбрәк тә оттыралар, бернәрсә дә булмый. Шуның өс* тенә, акчаны бит аны һәрвакыт табып була... Бер тапкыр фабрикага барып кайтасың да, яисә Рылов трактирына кереп чыгасың да, менә сиңа сигез сумын кайтты керде, хәтта артыгы белән кайтуы мөмкин! Становойның улы Ваня күрше бүлмәдә, гел бертөрле тавыш белән, шигырь бикләп утыра иде: — «Кыш... Крестьян, шатланып... Крестьян, шатла¬ нып... юлны яңарта...» — Аннары бит, оттырганны яңадан уйнап кайтарырга да була... Нәрсә ул анда «шатланып»? — «Крестьян, шатланып, юлны яңарта... яңарта...» Прачкин, уйлануын дәвам итеп: — «Шатланып».., — дип куйды. —"Кайнарын гына бер унлапны тамызсаң, бик шатланмас иде. Шатланганчы налогларын вакытында түләсә, яхшырак булыр иде... Сигез сум — исен кнткән икән! Сигез мен түгел ич, һәр* вакыт кайтарып була... — «Анын аты, карны сизеп... карны сизеп, көчкә килә тырык-тырык...» — Сикереп чапмас инде тагын! Каян килгән рысак, әйтерең бармы! йолкыш ат — йолкыш ат инде ул... Тин¬ тәк мужик исерек баштан атны куарга ярата ул, ә соңын¬ нан, бәкегә яисә чокырга барып төшкәч, азаплан аның 2* 19
белән... Чабып кына кара әле, күрсәтермен мнн сиңа күр¬ мәгәнеңне — бер биш ел оныта алмассың!.. Нишләп соң мин кечкенәдән бөрдем. Тәре тузы белән йөргән булсам, уңачакмын икән. —■ «Мамык буразналар ясап, көймәле чана чаба... мамык буразналар ясап...» — «Ясап... буразналар ясап... буразналар...» Таба бит кеше сүз! Шундый нәрсәләрне язарга рөхсәт итәләр бит, ачуым да бер килмәгәе! Лсылда. бөтенесен шул унлык бутап ташлады. Каян вакытсыз китереп ташлады шуны шайтан! — «Йөгереп йөри дворовой малай... дворовой малай... чанасына Жучканы утыртып... утыртып...» — йөгереп, шаярып йөри икән, димәк, тамагы тук... Ә малайны берәр эшкә утырту ата-анасының башына да кереп чыкмый. Эт тартып йөргәнче, утын ярса яисә изге китап сүзләрен укыса, яхшырак булыр иде... Этләрне дә шул хәтле үрчеттеләр... нн җәяү, ни ат белән үтеп булмый! Кнчке аштан сон миңа утырмаска кирәк иде... Лшарга да китеп барырга иде. . — «Авырта да, көлке дә, ә анасы... ә анасы бармак яный тәрәзәдән...» - Яна. яна... ә ишек алдына чыгып кирәген бирергә иренә .. Гун итәген кайтарырга нде дә, чалт та чолт! Чалт та чолт! Бармак белән янал торганчы яхшырак булыр иде. Юкса күр дә тор. малаеңнан исерек баш чыгар да куяр. Прачкин, кычкырып: — Кем язган аны? — дип сорады. — Пушкин, әткәй. — Пушкин? һм! Ниндидер чудак булса кирәк. Яза¬ лар, язалар, ә нн язганнарын үзләре дә белмиләр. Тик язылсын гына! Ваня: Әткәй, мужик он китергән! — дип кычкырды. — Кертсен! Ләкин он да Прачкинныц күңелен күтәреп җибәрмәде. Үзен юаткан саен, әрәм киткән акча аның күңелен каты¬ рак тырнады. Сигез сум шундый кызганыч, шундый кыз¬ ганыч иде, әйтерсең, чыннан да сигез меңне оттырган. Ваня, дәресен хәзерләп бетерде дә, тынып калды. Прач¬ кин, тәрәзә янына басыл, хәсрәтләнеп, кайгылы карашын кар өемнәренә терәде... Ләкин кар өемнәренең күренеше 20
аның йөрәк ярасын авырттыра гына төште. Кичә воин¬ ский начальник янына баруын исенә төшерде... Ачуы кайный, йөрәге ярсын башлады... Бу ачуны нәрсәдән булса да алу теләге түзеп торуы мөмкин булмаган дәрә¬ җәгә килеп җитте. Ул чыдый алмады.. — Ваня! Кил әле, кичә пыяла ваткан өчен мин сине бер каезлап алыйм! — дип кычкырды.
ХИРУРГИЯ Земство больницасы. Доктор өйләнер!ә кигү сәбәпле, авыруларны фельдшер Курягин кабул итә. Ул искергән чечунча жакет, таушалып беткән трико чалбар кигән ка¬ лын гәүдәле, кырык яшьләр чамасындагы бер кеше Аның йөзенә үзенең эше белән горурлану, кәефләнү билгесе чыккан. Сул кулының имән бармагы белән урта бармагы арасына сигара кыстырган, сигарадан сасы ис аңкып тора. Кабул итү бүлмәсенә кызгылт-көрәп ряса кигән, кин каеш буган, озын буйлы, киң җилкәле бер карт килен керә. Бу — дьячок Виимигласоп. Анык ак төшкән ун күзе кысылыбрак тора, борынында, ерактан караганда зур че¬ бенгә охшаган мине бар. Дьячок бер секунд чамасы күз¬ ләре белән икона эзлән маташа да, тапмагач, карболка салынган зур шешәгә карап чукына, аннары кызыл кулъ¬ яулык эченнән кечкенә генә түгәрәк ак күмәч чыгара һәм, .хөрмәт белән баш йен, аны фельдшерның алдына куя. — Ә-ә-ә... саумы сез! — ди фельдшер, — ни йомыш белән, рәхим итегез? — Якшәмбе белән котлыйм үзегезне, Сергеи Кузь¬ мич. . Сезнең мәрхәмәтегезгә килдем... Гафу итегез, псал¬ тырь китабында: «Эчемлегем минем күз яшьләрем белән кушыла», дип бик дөрес әйтелгән. Әле менә карчыгым белән чәй эчәргә утырган илем ярабби ходаем, бер тамчы каба алмыйм бит, бер тамчы, теләсәң менә ят та үл... Аз гына каптыммы, бетте, һич чыдый алмыйм! Тешем генә дә түгел, бөтен янагым, менә бу ягым... шундый сыз¬ лый, шундый сызлый! Колагыма кадәр чәнчешә, гафу итегез, әйтерсең колак эченә кадакмы шунда, әллә бүтан тагын шундый берәр нәрсәме куйганнар: шундый чатный, шундый чатнып! Гөнаһ күп кылабыз, алла сүзең тотмый¬ быз... Нәфесебезне аздырабыз, гомеребезне ялкаулыкта уздырабыз... Гөнаһларым өчен, Сергей Кузьмич, гөнаһла¬ рым өчен! Отец иерей, чиркәүдә гыйбадәт беткәч, шел¬ тәли: «Сакау син, Ефим, тыңкышландың, догаңның һич 22
рәте юк, берни аңлап булмый», ди. Үзегез уйлап карагыз, авызын ачылмагач, ничек укыйсын ул доганы? Бетен жи- рең шешкән булсын, мин сина әйтим, төн буе йоклама... — Алай... Утырыгыз. Авызыгызны ачыгыз! Вонмигласов утырып авызын ача. Курятин кашларын жыера, дьячокның авыз эченә ка¬ рый һәм картлыктан, тәмәкедән саргаеп беткән тешләр арасыннан ыржаеп торган черек тешне күреп ала. — Отец дьякон аракы белән керән куярга кушкан иде дә файдасы тимәде. Гликерия Анисимовна, ходай тә¬ галә саулык бирсен үзенә, бармакка урап йөрергә дип, изге Афон тавында эрләнгән шифалы жеп биргән иде, аннары тешне жылы сөт белән чайкарга кушкан иде, ә мин, дөресен генә әйткәндә, жепне бармагыма урап йөр- тәм дә йөртүен, сөт белән чайкарга дигән киңәшен үтә¬ мәдем: алладан куркам, ураза бит... — Хорафат... (Пауза.) Суырырга кирәк аны. Ефим Михеич! — Сез яхшырак беләсез, Сергей Кузьмич. Шуның өчен сез укыган кеше, нәрсәне суырырга, нәрсәне шифалы тамчылар белән яки башка берәр нәрсә белән дәваларга кирәк, барысын да беләсез.... Сез бит инде ул безгә игелек күрсәтүчеләр, шуның өчен куелган, хода саулык бирсен үзегезгә, без инде, сез шәфкатьлеләребез өчен, көне-төне... кабергә кадәр догада... — Әллә ниткән эш түгел... — ди фельдшер, кече кү¬ ңеллелек күрсәткән булып. Шкафка барып, инструмент¬ ларын актара. — Хирургия — әллә нәрсә түгел ул... Монда бөтен эш гадәтләнүдә, кул көчендә... Әле күптән түгел генә, менә сез килгән шикелле, больницага алпавыт Алек¬ сандр Иваныч Египетский килгән иде. Ул да шул теш белән... Укыган кеше, барысын да сораша, жентекли, ничегрәк ди. фәлән ди, төгән дн. Хөрмәт белән кулымны кыса, исемем белән, атамның исеме белән эндәшә... Жиде ел Петербургта торган, бөтен профессорларны белә. Озак кына сөйләштек үзе белән... Ходай хакына дип үтенеп со¬ рый: зинһар, суырып ташлагыз, Сергей Кузьмич, ди. Нигә суырмаска? Суырырга була, тик аңлап эшләргә кирәк, аңламасаң булмый... Тешнең бит аның төрлесе була. Кайсын кыскыч белән суырасың, кайсын кәжә сыйрагы бе¬ лән, ә кайберләрең ачкыч белән... Кемгә ничек. Фельдшер кәжә сыйрагын алып, аңа бер минут чама¬ сы карап тора да, кире куел, кыскычны ала. 23
— Ягез, ачыгыз авызыгызны киңрәк итеп...—ди ул, кыскычны тотып дьячок янына килгәч. —Хәзер без аны... нитәбез... ялт иттерәбез... Теш казнасын гына бераз кисә¬ без... өстән аска тракция ясыйбыз... шуның белән бетте- китте... (теш казнасын кисә). Вәссәлам... — Безгә изгелек итүчеләр сез бит инде... Без, аңгыра¬ лар, берни аңламыйбыз, ә сезгә ходай тәгалә зиһен бир¬ гән, ан биргән... — Авызыгызны ачкансыз икән, сөйләшмәгез... Моны суыру жиңел Кайвакыт шундый тешләр очрый, тамыр¬ лары гына торып калган була. Моны суыру берни түгел... (тешне кыскычка эләктерә). Туктагыз, кыймылдамагыз... Селкенми генә утырыгыз.. Без аны күз ачып йомганчы... (тракция ясый). Бөтен хикмәте төптәнрәк эләктерүдә (тарта)... теш сынып чыкмасын. — Атакайгынам... ярабби ходаем... ууу... — Нитмәгез, нитмәгез... ничек әле? Кулдан тотмагыз* Җибәрегез кулыгызны’ (Тарта.) Хәзер... Шулай, шулай... Җиңел эш түгел бит... — Атакайларым... Шәфкатьлеләрем... (кычкыра). Фәрештәләрем! У-һу-һу... йолык инде, йолык! Нәрсә биш ел буена тартасың? — Шундый эш бит бу... хирургия... тиз генә булмый... Хәзер, хәзер... Вонмнгласов тезләрен терсәкләренә кадәр күтәрә, бармакларын кыймылдата, күзләрен акайта, аһ-уһ итә... Кызарып бүртенгән йөзенә тир бәреп чыга, күзләреннән яшь тәгәри. Курятин дьячок каршында таптана, мыш- мыш килә һәм тарта башлый. Ярты минутлап газаплаган¬ нан соң—кыскыч тештән ычкынып китә. Дьячок сикереп тора да бармаклары белән авызына тыгыла. Теш иске урынында. — Тарттың менә!—дн ул бер үк вакытта елаган һәм мыскыллаган тавыш белән. — Теге дөньяда үзеңне шулай тартсыннар иде! Рәхмәт инде? Суыра белмисен икән, тотынма! Күземә ак-кара күренми... — Ә син нигә кулларың белән тотынасың?—ди фельдшер ачуланып. — Мин тартам, ә син минем терсәк¬ кә төртәсең, төрле ахмак сүзләр лыгырдыйсың... Аңгыра! — Син үзең аңгыра! — Мужик, теш суыруны син аны ансат дип уйлый¬ сыңмыни? Суырып кара! Ул бит чиркәү манарасына менеп колокол дыңгылдату түгел! Тарта белмисең, имеш. 24
Каян килгән бик белүче! Әллә кем булып өйрәтеп торган була тагын! Кара син аны... Египетский әфәнденең, Александр Иванычның, тешен суырдым, хәтта ул да бер сүз әйтмәде. Сиңа караганда чистарак кеше булса да, куллары белән тотынмады... Утыр! Утыр диләр сиңа! — Күземә ак-кара күренми... Чак кына тын алыйм инде... Оһ! (Утыра.) Озак итеп тартма, ә йолык! Тартма син. йолык... Кинәт йолык! Өйрәткән була тагын! Ярабби ходаем, бу кадәр надан халык булыр икән, яшә инде шулар арасында... акылдан шашарсың! Ач авызыңны... (тешне кыскычка эләктерә). Хирургия ул, туганкай, уен түгел... Әллә син аны чиркәүдә дога уку гына дип белдеңме?.. (Тракция ясый.) Кыймылдама... Тешең бик нык, тамырлары бик тирән. (Тарта.) Селкенмә!.. Шулай... шулай... селкен¬ мә!.. я, я... (шытырдаган тавыш ишетелә). Шулай булыр дип уйлаган идем аны! Вонмигласов, һушы киткәндәй, бер минут чамасы хәрәкәтсез утыра. Ул тәмам шашып калган... Тонган күзләре бушлыкка текәлгәннәр, агарынган йөзендә тир бөртекләре ялтырый. — Кәҗә сыйрагы белән суырасы икән аны... Менә бәла!—дип мыгырдый фельдшер. Дьячок, аңына килеп, авызына бармакларын тыга һәм сызлаган теш урынында ике очлы нәрсә калкып тор¬ ганын сизә. Таз шайтан... — ди ул. — Безне һәлак итү өчен җыен ерткычны китереп утыртканнар! — Сүгенеп тор әле монда... — дип мыгырдый фельд¬ шер, кыскычын шкафка куя-куя. — Надан... Мәктәптә каен чыбыгы белән җитәрлек сыйламаганнардыр, ахры. Египетский әфәнде, Александр Иваныч, җиде ел буе Петербургта торган... Укыган кеше... Костюмы гына да йөз сум тора... Ул да сүгенмәде, ә син кем ул кадәр? Берни булмас, дөмекмәссең әле! Дьячок өстәлдәге түгәрәк күмәчне ала да, яңагын тотып, чыгып китә.
ХАМЕЛЕОН Базар мәйданыннан полицейский надзиратель Очуме¬ лов үтеп бара. Өстендә яка шинель, кулында төенчек. Надзиратель артыннан жирән городовой атлап килә, анын кулында иләк, иләккә конфисковать ителгән кры¬ жовник тутырылган. Тирә-якта тынлык. Мәйданда жан нясе күренми... Кибет һәм кабакларның ачык ишекләре бу фани дөньяга моңаеп, ач авыздай карап торалар, алар тирәсендә хәерчеләр генә дә күренми. Очумелов кинәт тавыш ишетә: — Әле син, каһәр суккан нәрсә, тешләшергә уйла¬ дыкмыни? Егетләр, жнбәрмәгез үзен, хәзер тешләргә рөхсәт итмиләр. Тотыгыз, а... ә! Эт чинаган тавыш килә. Очумелов тнрә-ягына кара¬ на. Караса: Пичугин дигән купецның утын амбарыннан, як-ягына карый-карый, өч аяклап бер этнек чабып чык¬ канын күрә. Крахмаллы ситсы күлмәк кигән һәм жилет- касы чишүле бер кеше эт артыннан куып бара. Ул шулай этне куып бара торгач, гәүдәсен алгарак авыштыра да, җиргә сузылып, этнең арт аягыннан эләктереп ала. Эт янадан чиный, тагын: «Җибәрмә!» дигән тавыш ишетелә Кибет ишекләрендә йокымсыраган чырайлар күренә... Күп тә үтмн, утын склады янына, җир астыннан чыккан¬ дай. халык җыелып ала. Городовой, суз башлап: — Тәртипсезлек чыккан бугай, ваше благородие, — ди Очумелов, сулга борылыщ халык җыелган жиргә таба китә. Ул склад калкасы янында жнлеткасы ычкынды рылган баягы кешене күрә, Бу кеше, ун, кулын югары күтәргән дә, канлы бармагын халыкка күрсәтеп тора. Аның ярым исерек йөзе: «Җенеңне өзәрмен, шельма!* дигән кыяфәткә кергән, бармак үзе дә ниндидер бер жн- нү галәмәтен белдерә. Очумелов бу кешенең алтын- көмеш мастеры Хрюкнн икәнен танып алды. Тавыш чыгуга сәбәпче булган җан иясе очлырак борынлы, арка¬ 26
сында сары тимгелләре булган ак борзай эт—ал аяк¬ ларын ике якка чалшайтып, бетен тәне белән калтыран, халык арасында утыра. Аның, яшьле күзләрендә —сагыш һәм курку билгесе. Очумелов, халык арасына айкап кереп: — Ни булган? Нигә монда? Нигә бармагын алай? Кем кычкырды?—ди. Хрюкин, учына ютәлләп, сүз башлый; — Шулай бара идем, ваше благородие, беркемгә тими бара идем... Митрий Митричкә утын турында бара идем, кинәт бу ләгънәт чыкты да, бер дә юкка бармак¬ тан... Сез мине гафу итегез, мин эш кешесе... Минем эшем четерек эш. Түләсеннәр миңа, чей ки бу бармагым¬ ны, бәлки, бер атнасыз кузгата да алмам... Ваше благо¬ родие. законда да юк кешене хайван рәнжетсен дигән сүз... һәркайсы шулай тешләшә башласа, дөньяда да яшәмә... Очумелов, җитди кыяфәткә кереп, ютәлли һәм кашла¬ рын җыера төшә: — Яхшы!.. Кем эте? Мнн моны болай калдырмам. Этне алай йөртергә ярамаганны мин сезгә күрсәтермен Карарларга буйсынмаган господаларнын эзенә төшәргә кирәк булыр! Менә әйбәтләп штраф салдырсам, төшенер ул, мерзавец, эт ише хайванның нәрсә икәнен. Күрсәтер¬ мен мин аңа күрмәгәнен, кая басар җир тапмас... Елды- рин, — ди надзиратель, городовойга карап: — Кем эте икәнен тикшереп бел дә, протокол яз. Ә этне үтертергә кирәк. Тиз бул! Котырган эттер әле үзе. Кем эте бу, әйтегез? Халык арасыннан кеМдер берәү: — Генерал Жигалов эте бугай бу. — ди. — Генерал Жигаловныкы дисеңме? Эһем Елдыркк. пальтоны салдыр әле, бик эссе булып китте. Фу, кызу! Янгыр алдыннан шулай була торган иде... Соң әле сине ничек тешли алды ул? — ди Очумелов, Хрюкннга ка¬ рап,—Синең бармагыңа аның буе ничек житсен? Ул бит бәләкәй, ә син әнә нинди күсәк. Син үзең бармагың¬ ны кадак белән казыгансыңдыр. Чукып канаткансың да, алдаларга уйлагансың. Син биг... беләм мин сезнең халыкны!.. Беләм мин сез шайтаннарны! — Ваше благородие, ул, кызык булсын дип. этнеи борынына утлы тәмәке төрткән, ә эт карап торыр дисең¬ ме, тоткан да — һам... Начар кеше ул, ваше благородие. 27
— Алдыйсын, кылый! Үзен күрмәгәч, нигә дип алдар¬ га инде. Безнең ваше благородие акыллы господин ул, кем ялган, кем дөрес сөйләгәнне бик аңлый. Алдыйм икән, әйдә, мировой судьи суд ясасын. Аның законында әйтелгән... Хәзер бөтен кеше бертигез... Минем үземнен бер агам жандарм булып хезмәт итә. . беләсең килсә, менә шул.. — Телеңне иик озайтма! Городовой, бик белдекле кыяфәт белән: — Юк, бу генерал эте түгел, —дип куя. — Генералда анлый этләр юк... Анарда сунар этләре генә... — Шулай икәнен яхшы беләсеңме? — Яхшы беләм, ваше благородие... Мин үзем дә беләм. генералның этләре кыйбатлы, нәселле этләр... Ә бу шайтан белсен нәрсә! Ни төсе, нн юне... Кабахәт бер мәхлук... Шундый этне асраучыны әй¬ тер идем!.. Акылыгыз кая сезнең? Петербург яки Мәскәү- дә шундый эт очраса, беләсезме нишләтерләр иде Законны да көтеп тормаслар иде, момент алып китәрләр нде дә — эшең бетте! Сни. Хрюкнн, җәбер күргәнсең икән, этне тиккә калдырма... Өйрәтергә кирәк! Җитәр инде!.. Уйланып торган городовой; — Бәлки генералныкыдыр, каян беләсең, борынына язып куймаганнар бит. — ди. — Кичә генә әле генерал йорты алдында шундый эт күргән идем. Халык арасыннан да бер тавыш: — Әлбәттә, генералныкы! —ди. — һм! Я әле, Елдырин, пальтоны кигезеп җибәрче Әллә нәрсә өшетеп җибәргән кебек булды .. Туңдыра. Син аны генералга илт. әйтерсең анда. Мин тапты, сезгә җибәрде, диярсең... Тагын шуны әйт: урамга чыгарып җибәрә күрмәсеннәр... Бәлки, ул кыйммәтле эттер, очра¬ ган бер дуңгыз анын борынына утлы тәмәке төртеп йөрсә, этнен, бичараның, бозылып кятүе дә бар... Эт ул нечкә мәхлук... Ә син, күсәк, төшер кулыкны. Бармагың¬ ны тырпайтып йөрмә монда. Үзең гаепле... — Генерал повары килә, аннан сорашыйк... ӘЙ. Про¬ хор! Кил әле, җаным, бирегә. Шушы этне кара әле... Сезнекеме? — Тапкансыз! Бездә мондыйның гомердә булганы юк! — Сорашып та торасы юк. — ди Очумелов.—Урам этедер. Нәрсә монда озак сөйләшеп торырга... Урам эте дигәч, урам эте инде. Үтерергә кирәк... Бетте-китте а»
— Бу безнеке түгел,—ди Прохор,— бу генералның энесенең эте. Кичә аның энесе кайткан иде. Безнеа генерал борзайлар тотмый. Ә энесе борзай дигәндә үлеп тора... Очумеловныц йөзенә татлы елмаю жәелә. — Ал арны и энеләре килдемени? Владимир Ивапо- ничмы? Я ходай, кара син аны, ә мин белми дә торам. Кунакка килгәнмени? • Кунакка... — Менә бит ходаем, абыйсын сагынгандыр... Ә мнн белми дә торам... Ә бу алар этеме? Бик шат... Ал үзен... Әйбәт эт икән... Кара нинди елдам... Менә моныл бармагын эләктергән дә алган!.. Ха, ха, ха... Я, нигә алан калтыранасың? Ырр, ырр... Ачулана, шельма... Прохор, этне дәшеп, аның, белән утын склады янын¬ нан кител бара... Халык Хрюкиннан кычкырып көләргә тотына. Очумелов, ачулы итеп карап: - Мнн сине белермен әле нишләтергә, — ди. һәм, шинелен каптырып, базар мәйданы буйлап юлын дәвам иттерә.
МАСКА Бер җәмәгать клубында җәмгыяте хәйрия файдасына акча жыю теләге белән бал-маскарад яисә, бу шәһәрнең туташлары әйтмешли, бал-парей ясадылар. Тенге 12 житте. Биеми торган маскасыз интеллигент¬ лар (алар биш җан иде) читальнядагы зур өстәл янында утырган килеш, борыннарын һәм сакалларын газетага төртеп, кайсылары укый, кайсылары йокымсырый, баш¬ кала газеталарының биредәге бер корреспонденты (бик либераль бер әфәнде) әйтмешли, «акыл йөртәләр» иде. Гомуми залдан кадриль тавышы ишетелеп тора. Ишек яныннан, дөп-двп басып, савыт-саба тавышы чы¬ гарып. бертуктаусыз лакейлар йөгерешеп узып торалар Читальня эчендә исә тирән тынлык хөкем сөрә. Кинәт бер калын, басынкы тавыш ишетелеп китте, ул мичтән чыккан шикелле булып яңгырый иде: — Биредә уңэйлырак кебек! Бирегә килегез! Бирегә, егетләр! — днп кычкырды ул. Ишек ачылып китте дә, читальняга киң җилкәле, тә¬ бәнәгрәк буйлы бер ир кеше килеп керде; аның өстендә кучер киеме, башында — тавис кошы каурыйлары ка¬ далган эшләпә, битендә — маска иде. Аның артыннан ук поднос күтәргән лакей һәм маска кигән ике дама килеп керделәр. Поднос өстенә бер бутылка ликёр, ике-өч бутылка кызыл аракы һәм берничә стакан куелган иде. — Бирегә! Биредә салкынчарак, — диде ир кеше.— Куй подносны өстәлгә... Утырыгыз, мамзельләр! Җе ву при • a ля трнмонтран. Ә сез, әфәнделәр, кагылыгыз... ни калган монда сезгә! Ир кеше чайкалып китте һәм өстәл өстеннән берничә журналны кулы белән очырып төшерде. • Мин сеэд&н утенәм. 30
— Куй бирегә! Ә сез, укып утыручы әфәнделәр, ары¬ рак кагылыгыз: газеталар укып, политика белән шөгыль¬ ләнер чак түгел... Ташлагыз! Интеллигентларның берсе күзлеге аша маскалы кеше¬ гә карап: — Мин сезнең акрынрак кылануыгызны сорар идем, —диде. — Биредә буфет түгел, ә читальня... Монда эчәргә ярамый. — Ник ярамасын! Өстәл чайкалып тормый ич, түшәм дә ишелергә җыенмый. Кызык! Я... сөйләшеп торырга вакыт юк! Ташлагыз газеталарыгызны... Бераз укыгач, шул җитәр; болай да инде акылыгыз ташып тора. Аннан күзләрегеэнең дә бозылуы мөмкин, ә иң мөһиме — мин сезнең укып утыруыгызны теләмим, менә шул! Лакей подносны өстәлгә куйды да, тастымалын ку¬ лына салып, ишек янына килеп басты. Дамалар шундук кызыл аракыга ябыштылар. Эшләпәсенә каурый кадаган нр кеше, үзенә ликер сала-сала, сүзгә кереште: — Бар бит шундый акыллы кешеләр, газета укуны эчемлектән артыграк күрәләр. Ә минем фикеремчә, хөр¬ мәтле әфәнделәр, сезнең эчәргә акчагыз юк, шуңа күрә сез газеталарны яратарак бирәсез. Дөрес сөйлимме? Ха-ха!.. Укыйлар, имеш. Алайса, әйтегез, анда нәрсә турында язылган? Күзлекле әфәнде! Нинди хикмәтләр турында укыйсыз? Ха-ха! Я, укыма, ташла! Житәр инде кыланып утыру! Эчеп җибәрсәк, яхшырак булыр! Эшләпәсенә каурыйлар кадаган кеше, урыныннан торды да, күзлекле кешенең кулыннан газетаны тартып алды. Тегесе агарынып китте, аннан кызарынды һәм. гаҗәпләнеп, башка интеллигентларга карап куйды, —■ тегеләр ана карадылар. Күзлекле интеллигент, кабынып китеп: — Белеп кыланыгыз, милостивый государь. — диде.— Сез читальняны кабакка әйләндерәсез, гауга куптарасыз, кеше кулыннан газеталарны тартып аласыз! Мин мона ирек бирмәм! Сез кем белән эш итүегезне бел¬ мисез, милостивый государь. Мин банк директоры Жестяков... — Төкерим мин синең Жестяков булуыңа! Ә газетага минем хөрмәтем менә шушы... — днп, ул газетаны вак. кисәкләргә теткәләп ташлады. Жестяков катып калды. , 31
— Әфәнделәр, бу ни дигән сүз? -диде ул — Гаҗәп бу, бу... бу хәтта чиктән ашып кнтте... Ир кеше көлеп җибәрде — Ачуы чыкты, имеш —диде ул.-- Бик курыктым ди! Тез буыннарым калтырый башлады. Менә нәрсә, хөр¬ мәтле әфәнделәр! Шаяруларны бер якка куеп торыйк, сөйләшәсем килми минем сезнең белән... чөнки мамзель¬ ләр белән бирелә үзем генә каласым килә, бер рәхәт чигәргә телим, шунлыктан карышмыйча гына чыгып китүегезне үтенәм... Рәхим итәсез! Белебухнн әфәнде, кит Моннан шайтаныма! Нәрсә танавыңны җыердың? Чык дигәч чык була! Тиз бул, юкса кара аны, муен тамырыңа төшмәсен. Ятимнәр йортының казначее Белебухнн, кызарынып, иңбашларын җыерып куйды; — Ннчек инде ул алай. — диде ул. — Мин хэтта аңла¬ мыйм. . Ниндидер бер нахал айкап килеп керә дә... кинәт шундый хикмәтләр ясый башлый... Каурыйлар кадаган ир кеше, ачуланып: — Нинди сүз ул — нахал? — дип өстәлгә шундый сукты, подностагы стаканнар сикерешеп киттеләр. — Кемгә әйтәсең син аны? Мнн маска кигән булгач, син миңа теләсәң нәрсә әйтә алам дип уйлыйсыңмыни? Кара син аны, йолкышны! Әйтәм бит чыгып кит дип! Банк дирек¬ торы, тай исән чакта. Барыгыз да чыгып китегез, бер шельма да биредә калмасын! Әйдә, шайтаныма када¬ лыгыз! — Ә менә хәзер күрербез! - диде Жестяков, дулкын¬ ланудан аның хәтта күзлеге дә парланып китте. — Мин сезгә күрсәтермен! Әй, чакыр әле бирегә дежурный старшинаны! Бер минуттан кечкенә генә буйлы, саргылт чәчле стар¬ шина килеп керде: күкрәгенә зәңгәр тасма кадаган, күп биюдән сулуы капкан иде аның. Чыгуыгызны үтенәм! Биредә эчү урыны түгел! — диде ул. — Буфетка рәхим итегез. — Син каян килеп чыктың әле? — диде маскалы ир кеше, — мин сине чакырмадым ич. -- «Син»ләмичә генә сөйләшүегезне үтенәм, рәхим итеп чыгып китегез! — Менә нәрсә, җанкисәгем: сиңа бер минут вакыт бнрәм... Син старшина һәм главный кеше, менә шушы бәндәләрне җитәкләп чыгарып җибәр әле. Чит кешеләр да
утыргач, минем мамзельләремнең кәефләре китә... алар оялалар, ә мин үз акчама аларны анадан тума күрәсем килә. — Бу самодур үзенең абзарда түгеллеген акламый, ахры!—диде Жестяков. — Чакыр әле Евстрат Спиридо- нычны! — Евстрат Спиридоныч! Кайда Евстрат Спирндо- ныч? — дигән тавышлар коридор буйлап яңгырап уз¬ дылар. Евстрат Спиридоныч — полицейский мундир кигән карт бер кеше — шунда ук килеп тә житте. — Биредән чыгып китүегезне үтенәм! — диде ул хы- рылдавык тавыш белән; куркыныч күзләрен акайтып, буяулы мыекларын кыймылдатып куйды. — Өркеттен бит әй! — диде ир кеше һәм рәхәтләнүен¬ нән шаркылдап көлеп жибәрде. — Чынлап өркеттең! Шундый куркыныч кешеләр дә була икән валлаһи! Мыеклары ата мәченеке шикелле, күзләре акайган... Хе-хе-хе! — Прошу не рассуждать! Евстрат Спиридоныч шулай дип акырып жибәрде һәм калтырана башлады. — Чыгып кит! Юкса көчләп алып чыгарга әмер итә¬ чәкмен! Читальняда коточкыч тавыш купты. Евстрат Спири¬ доныч рак шикелле кызарган, идәнгә тнбә-тибә кычкыра. Жестяков та кычкыра. Белебухин да кычкыра. Бөтен ин¬ теллигентлар кычкыралар, ләкин маскалы ир кешенең калын һәм басынкы тавышы аларкың барысының та¬ вышларын басып китә. Халык айкала башлагач, танца- лар тукталды һәм публика залдан читальняга ябырыла башлады. Куркынычрак булсын өчен, Евстрат Спиридбныч клубтагы барлык полицейскийларны дәшеп китерде дә протокол язарга утырды. — Яз, яза бир, — днде маскалы кеше, бармагы белән аның каләме астына төрткәли торды. — Хәзер мин мес¬ кенгә ниләр генә булыр икән? Бичара башкаем! Ниләр өчен генә мин ятимне һәлак итәсез! Ха-ха! Я, була бир¬ сен. Әзерме протоколыгыз? Барыгыз да кул куеп бетерде¬ гезме? Ягез, хәзер карагыз!.. Бер... ике... өч!!. Ир кеше, аяк өс басып, бөтен буена сузылды да маскасын салып ташлады. Йөзен ачкач, халыкта туган Н-Э18. А. п. 4txo» — 3. 33
эффектка сокланып, барлык кешеләргә карап чыкты һәм. креслога ташланып, рәхәтләнеп шаркылдарга тотынды. Чыннан да халык танга калган иде. Бөтен интелли¬ гентлар агарынып киттеләр, аптырашып бер-берсенә ка¬ раштылар, кайсылары башларын кашып куйдылар. Евстрат Спнридоныч, ялгыш кына зур ахмаклык эшләп ташлаган кешедәй, тамагын кырыл куйды. Гауга чыгаручы кеше биредәге фабрикант, миллионер, нәселдән килгән почетлы гражданин Пятигоров булып чыкты; ул үзенең скандаллары белән, хәер өләшүе белән һәм, жирле газетада күп тапкыр әйтелгәнчә, ак-белем таратуы белән танылган бер кеше нде. — Ягез, чыгып китәсезме, юкмы? —диде ул бер минут дәшми торганнан соң. Интеллигентлар, аяк очлары беләк генә басып, дәш¬ ми-тынмый гына чнтальнядан чыгып киттеләр, һәм Пяти¬ горов алар артыннан ишекне бикләп калды. Бер минуттан сон Евстрат Спнридоныч, читальняга внно алып кереп барган лакейны иңбашыннан тотып се¬ лекте дә, пышылдап: — Син бит аның Пятигоров икәнен белгәнсең! Ник әйтмәдең!—дип хырылдап куйды. — Әйтмәскә кушты! — Әйтмәскә кушты, имеш... үзеңне бер айга утыртып куйсам, «әйтмәскә кушты»нын нәрсә икәнен белерсен. Вон моннан! —һәм ул, интеллигентларга борылып:—Сез дә шул, әфәнделәр, бунт күтәргәнсез! Ун минутка читальня- дан чыгып тора алмагансыз! Менә хәзер үзегез пешергән бутканы үзегез ашагыз инде. Әх, әфәнделәр, әфәнделәр... Яратмыйм мин моны, валлаһи менә! Интеллигентлар гаепле кешеләрдәй күңелсезләнеп, аптырашып, ниндидер бер начар хәл буласын сизенгән¬ дәй, чыштын-пыштын сөйләшеп, клуб буйлап йөри баш¬ ладылар. Аларның хатыннары, кызлары, Пятигоровның кимсе¬ телгән булуын һәм ачулануын белгәч, тынып калдылар һәм өйләренә тарала башладылар. Танцалар тук¬ талды. Төнге сәгать икедә Пятигоров чнтальнядан чыкты; ул исергән һәм ава-түнә килә иде. Залга кергәч, оркестр янына килеп утырды да, музыка тавышына йокымсырап китте, башын күңелсез генә салындырып, гырылдый башлады. 34
— Уйнамагыз... Тсс!.. Егор Нилыч йоклый... — дип. старшиналар музыкантларны туктаттылар. Белебухнн, миллионерның, колагына иелеп; — Өегезгә озатып куярга әмер итмисезме, Егор Нилыч? — дип сорады. Пятлгоров, битеннән чебен өреп төшерергә теләгән¬ дәй. иреннәрен кыйшайтты. Белебухнн кабатлап; — Өегезгә озатып куярга әмер итмисезме,—диде,— экипажны әзерләргә әйтмикме? — Ә? Кемне? Син... нәрсә син? — Өегезгә озатыйкмы... Әллн-бәллн итәргә вакыт җиткән... — Өй... өйгә кайтасым килә... Оз-заат! Белебухнн. кәефе килүеннән балкып, Пятигоровны күтәрә башлады. Аның янына башка интеллигентлар йөгерешеп килделәр һәм, күңелле елмаеп, нәселдән кил¬ гән почетлы гражданинны сакланып кына экипаж янына алып киттеләр. — Бөтен бер компанияне шул рәвешле көлкегә кал¬ дырдыгыз бит... Моны артист кына, талантлы кеше генә булдыра ала,— диде Жестяков аны экипажга утырткан¬ да. — Мин тәмам таңга калдым, Егор Нилыч! һаман көләм әле... Ха-ха... Ә без кайнашып, тырышып йөргән булабыз! Ха-ха! Ышанамсыз, театрда һич бу хәтле көл¬ гәнем юк иде... Иксез-чиксез комйзм бу! Мондый кичәне гомеремдә бер күргәнем юк иде, мәңгегә истә кала инде бу. Пятигоровны озаткач, интеллигентларның кәефләре күтәрелеп китте һәм алар тынычланып калдылар. Жестяков, бик кәефләнеп: — Саубуллашканда мнна кулын бирде. — дип куй¬ ды. — Димәк, ачу тотмый, зарар юк... ♦ — Апла кушып шулай була күрсен инде!—дип, Евстрат Слирндоныч көрсенеп куйды. — Әшәке, кабахәт кеше, ләкин бит —игелекле жан!.. Ярамый!..
РЕПЕТИТОР Гимназиянең VII классында укучы Егор Зиберов, сал¬ кын гына итеп, Петя Удодовка кул бирде. Мимылдап торган ал йөзле, кечкенә генә маңгайлы, щетина чәчле, соры костюмлы унике яшьлек Петя, аягың аякка бәреп исәнләште дә, дәфтәрләрен алу өчен, шкафка тыгылды. Дәрес башланып китте. Удодовның әтисе белән килешү буенча. Зиберов Петяны көн саен ике сәгать укытырга тиеш, һәм ул шу¬ ның өчен аена алты сум акча ала. Ул аны гимназиянең Н классына хәзерли. (Былтыр 1 класска хәзерләгән иде, ләкин Петя экзаменнан үтә алмады.) Зиберов, папиросын кабыза-кабыза: — Я. . Сезгә дүртенче төрләнеш бирелгән иде, — дип башлады — Friictus1 сүзен төрләндерегез әле. Петя төрләндерергә кереште. Зиберов, урыныннан торып: — Сез тагын өйрәнеп куймагансыз,—диде—Дүртенче төрләнешне сезгә инде алтынчы тапкыр бирәм, ә сез һа¬ ман берни белмисез! Дәресләрегезне кайчан укып килә башлыйсыз инде сез? Ишектә ютәлләп сөйләнгән тавыш ишетелде: — Тагын өйрәнмәгәнме? — һәм бүлмәгә Петянын әтисе — отставкага чыккан губерна секретаре Удодов килеп керде. — Тагын өйрәнмәгән? Ни өчен енн өйрәнеп куймадың? Ах син, дуңгыз, дуңгыз! Ышанасызмы, Егор Алексеич? Кичә генә аркасын каезлаган идем бит әле! Удодов, авыр көрсенеп, улы янына барып утырды һәм тетелеп беткән Кюнер китабына карап тора башлады. Зиберов малайдан әтисе алдында сорарга кереште. Әй¬ дә, улының аңгыралыгын аңгыра ата белсен әле. Гимна¬ зист, экзамен белән артык мавыгып, кызып китте, ал йөзле бу аңгыра баш малайны дошман күрә башлады, 1 F r u с t и s (латинча) — җимеш. 36
аңа нәфрәт белән карады, кыйнап ташлау чигенә җитте. Малай дөрес җавап бирсә, ул хәтта хурлана башла¬ ды,—бу Петя аны шулкадәр туйдырды инде! — Сез хәтта икенче төрләнешне дә белмисез! Сез аның беренчесен дә белмисез? Менә сез ничек укыйсыз бит! Я. әйтегез әле, meus filius 1 сүзенең чакыру килеше ничек булыр? — Meus filius сүзенеңме? Meus filius сүзенен була... ул була... Петя озак кына түшәмгә карап торды, озак кына иреннәрен кыймылдатты, ләкин жавап бирмәде. — Dea* 2 сүзенең күплеге төшем килешендә ничек әйтелә? Петя, чатнатып: — Deabus... filiabus! — дип әйтеп салды. Карт Удодов хуплап баш какты. Уңышлы жавап көт¬ мәгән гимназист пошынып куйды. Ул: — Төшем килешендә тагын нинди зат исем abus" ка бетә? — дип сорады. «Anima — жаи» сүзе дә төшем килешендә abus' ка бетә булып чыкты, бу инде Кюнерда юк. — Бик матур тел бу латин теле! — дип куйды Удо¬ дов. Алон... трон... бонус... антропос... Хикмәт бит! Болар барысы да кирәк нәрсәләр инде! — диде ул, тирән сулап. Ә Зиберов эченнән генә: «Эшкә җайсызлый, хайван...—дип уйлады.—Эчне пошырып, каравыллап утыра. Женем сөйми шул кон¬ троль ясаган кешене». Аннары ул, Петяга мөрәжәгать нтеп: — Я-ә... киләсе дәрескә латиннан шул ук эшне би- рәм. Хәзер арифметикага күчәбез... — диде. — Тактагыз¬ ны алыгыз. Нинди мәсьәләгә житеп калган идек? Петя тактасын төкерекләде дә җиңе белән сөртте. Укытучы, мәсьәләләр җыентыгын алып, яздыра башлады: - «Бер сәүдәгәр 540 сумга 138 аршин кара һәм зәң¬ гәр постау сатып алган. Белергә кирәк — агар 'зәңгәр постауның аршины 5 әр сум, карасының аршнны 3 әр сум торса, сәүдәгәр һәртөрлесеннән ничәшәр аршин сатып алган булыр?» Кабатлап чыгыгыз. Петя мәсьәләне кабатлап чыкты да шунда ук, бер сүз әйтмәстән, 540 ны 138 гә бүлә башлады. ’Meus I i I i u s (латинча) — минем улым. 2 D е a (латинча) — алла. 37
— Ни өчен сез аны бүләсез әле? Туктап торыгыз! Хәер, шулай... дәвам итегез. Тигез бүленмимени? Биредә тигез бүленергә тиеш иде. Бирегез әле үзем бүлим! Зиберов бүлде, 3 килеп чыкты, ләкин бүленеп бетмә¬ де, Зиберов тиз генә сөртеп алды. Ул, кулы белән чәчләрен артка сыпырып, кызарып, эченнән генә: «Гажәп... — дип уйлап алды. —Ничек эшләнә соң әле ул? һм... Бу бөтенләй арифметик мәсьәлә түгел, ә билгесез тигезләмә белән чыгара торган...» Ул китапның ахырындагы жавапка карады: 75 ле һәм 63 ле цифрларны күрде. «һм... Гажәп... 5 кә 3 не кушарга, ә аннары 540 ны 8 гә бүләргәме әллә? Шулаймы соң? Юк! Алай түгел». — Я, чыгарыгыз инде! — диде ул Петяга. — Я, нәрсә уйлап торасың? Бик ансат мәсьәлә ләба¬ са инде!—диде Удодов Петяга.— Менә нинди аңгыра баш икәнсең син, туган. Сез аңа үзегез чыгарып бирегез инде, Егор Алексеич. Егор Алексеич, кулына грифель алып, чыгара башла¬ ды. Ул тотлыкты, кызарды, агарды. — Дөресен әйткәндә, бу алгебраик мәсьәлә, — диде ул.—Аны икс, игрек белән чыгарырга була. .Хәер, болай гына да эшләргә мөмкин. Менә мин аны бүлдем... Аң¬ лыйсызмы? Хәзер инде менә алырга кирәк... Аялыйсыз¬ мы? Яисә, менә нәрсә... Бу мәсьәләне иртәгә мин килүгә үзегез чыгарып куегыз... Уйлап куегыз... Петя ачулы итеп елмайды. Удодов та көлемсерәде. Укытучының аптырашка төшкәнлеген алар икесе дә аң¬ ладылар. VII класс укучысы тагын да уңайсызлана төш¬ те, урыныннан торып, арлы-бирле йөренә башлады. Удодов счетка таба үрелде һәм, көрсенеп, болай диде: — Бер дә алгебрасыз да эшләргә мөмкин моны. Менә, рәхим итеп карап торыгыз... Ул шалт-шолт счет сала башлады һәм кирәкле 75 бе¬ лән 63 ле сан килеп тә чыкты. — Менә... безнеңчә, укымаган кешеләрчә, шулай. Укытучының чыдый алмаслык булып күңеле әрни, йөрәге өзелергә житә. Ул сәгатькә карады һәм дәрес бетәргә әле сәгать тә унбиш минут барлыгын күрде — Хәзер диктант язабыз! Диктанттан соң география, аның артыннан закон божий, аннан рус теле, — бу дөньяда фәннәр бик күп бит ул! Менә, ахырында, ике сәгатьлек дәрес бетте. 33
Зиберов бүреген ала башлады. Петяга салкын гына итеп кул бирде. Удодов белән дә саубуллашты. — Сез миңа бүген бераз акча бирә алмассызмы? — диде ул кыяр-кыймас кына. — Укыган өчен иртәгә акча кертәсем бар иде. Сез миңа алты айлык тиеш. Удодов, Зиберовка карамыйча гына: — Минме? Ах, әйе, әйе... — дип сөйләнә башлады. — Бик биргән булыр идем. Тик хәзергә акчам юк әле, мин сезгә бер атнадан... яисә ике атнадан бирермен. Зиберов күнде һәм, үзенең пычрак, авыр галошларын киде дә, икенче урынга укытырга китте.
НАЛИМ Җәйге нртә, һава тып, тик яр буендагы чикерткәнең черкелдәве һәм кайдадыр ана бөркетнең кыюсыз гөрләве генә ишетелеп тора. Күк йөзендәге ак болытлар, таратып ташланган карга охшап, хәрәкәтсез генә торалар... Тезе¬ леп яткан купальня янында, өянке агачларының яшел ботаклары астында, балта остасы Герасим чыптырдана. Герасим—битләренә хәтле йон үсеп беткән, озын буйлы, кызгылт бөдрә чәчле ябык кына бер мужик. Менә ул, пуф-пуф кнлеп, күзләрен еш-еш йомгалап, өянке тамыр¬ лары астыннан нәрсәдер тартып чыгармакчы була. Аның бөтен йөзе тир белән капланган. Герасимнан бер сажень чнттәрәк, яшь кенә бөкре бер мужик, балта остасы Любим, муеннан суда басып тора. Аның йөзе очланып килгән, күзләре, кытайныкы шикелле, тар гына. Герасим¬ ның да, Любнмның да өстендә күлмәк-штан. Икесе дә күгәреп беткәннәр, чөнки инде бер сәгатьтән артык су эчендә маташалар. Бөкре Любим, бизгәк тоткан шикелле калтырана- калтырана: Нәрсә син кулың белән гел төрткәләп торасың? — дип кычкыра. — Менә акыллы баш! Син аны тот, тот, юкса китте барды булыр каһәр төшкән нәрсә! Тотып тор, дим бнт! — Китмәс... Кая китсен ул? Агач тамырлары астына поскан... — ди Герасим карлыккан тонык, калын тавыш белән. Аның тавышы бугазыннан түгел, ә корсак эченнән чыгадыр кебек. — Шома бит ул, каһәрең, эләктерер жире юк. — Снн аны муен ярыгыннан эләктер, муен ярыгын¬ нан! — Күренми бит муен ярыгы... тукта, нәрсәсеннәндер каптырдым... Ирененнән эләктергәнмен икән... тешли, каһәрен! 40
— Ирененнән тотып тартма, тартма — ычкындырыр¬ сың! Муен ярыгыннан эләктер снн аны, муен ярыгыннан! Тагын кулы белән төртә башлады инде! Әй аңсыз да мужик соң син, валлаһи! Эләктер инде! — Эләктер, имеш...—ди Герасим, тегене мыскыл итеп, — каян килгән командир... Кил бирегә дә эләктер үзең, бөкре шайтан... Нәрсә торасың? — Эләктерер идем, мнн булдыра алсам... Минем шу¬ шындый буем белән анда кереп буламыни? Тирән ич анда! — Тирән булмагае... йөзеп кил... Бөкре, колач салып Герасим янына йөзеп килә дә. ботакларга тотына. Аякларына басарга уйлагач, башын¬ нан суга күмелә дә, күбекләр очыра башлый. — Әйттем бит мин тирән дип!—ли ул күз алмала¬ рын ачулы әйләндереп, — синең муеныңа атланмам бит инде! — Ә снн агач тамырларына бас... әллә нихәтле бнт алар, баскыч шикелле. Бөкре, үкчәсе белә» агач тамырларын капшап таба да, берьюлы берничә ботакчыкка ныклап ябышып, тамырларга баса. Яна позициядә ныклап урнашып алгач, иелә дә, авызына су тулудан сакланып, уң кулы белән агач тамырлары арасын актара башлый. Аның кулы су үләннәре арасыннан, агач тамырларын каплап алган мүк араларыннан шуышып йөри торгач, кыслага барып тия. — Син генә кирәк идең монда, шайтан! — дип, Любим ачу белән кысланы яр буена атып бәрә. Ахырда аның кулы, Герасим кулын капшап таба да, шуның буйлап төшеп, ниндидер лайлалы салкын бер нәр¬ сәгә барып жнтә. — Менә икән ул!.. — дип, Любим елмаеп жнбәрә.— Ай-яй, симез нкән, каһәрең... бармакларыңны ач әле, мин аны хәзер... муен ярыгыннан... туктале, төртмә терсәген белән... мнн аны хәзер... хәзер... эләктерергә генә ирек бир... агач тамырлары арасына ерак яшеренгән, каһә¬ рен... эләктерер жире юк... башына хәтле кул жнтмн... корсагын гына тотып торам... минем муендагы озынбо¬ рынны үтер әле —тешли! Мин аны хәзер... Муен яры¬ гыннан... Яннан кер, төрткәлә үзен, төрткәлә, бармагың белән када! Бөкре, яңакларын күпертеп, сулуын кыса, күзләрен акайта һәм бармаклары белән балыкның «муен ярыгына» 41
керә булса кирәк, ләкин сул кулы белән тотынган ботак¬ чыклар шул вакыт ©зелен китәләр дә. ул, тигезле¬ ген җуеп, шап итеп суга барып төшә! Түгәрәк дулкын¬ нар, куркынгандай, яр буеннан эчкә йөгерешәләр, һәм егылып төшкән урында куыклар сикереп чыга. Бөкре, пуф-пуф итеп калкып чыга да, ботакчыкларга ябыша. - Я батып куярсың, шайтан, синен, өчен җавап би¬ рергә туры килер!.. — ди Герасим, чырылдык тавыш белән.— Чык, хаҗәтең юк! Үзем га>р1ыв чыгарам мин аны! Әрләшү башлана... Ә кояш кыздыра да кыздыра. Күләгәләр кыскаралар һәм, әкәм-төкәм мөгезе шикелле, үз эчләренә керәләр... Озын үлән кояш кызулыгы астын¬ да төчкелтем баллы ис аңкыта башлый. Тиздән төш вакыты җитә, ә Герасим белән Любим һаман әле өянке астында чыпырдашалар. Җәйге көннең тын һавасында хырылдык бас белән туңын беткән черелдәвек тенор өзлексез ишетелеп тора. — Муен ярыгыннан эләктереп тарт син аны. тарт инде! Туктале, төртеп чыгарыйм әле үзен! Кая йодрыгың белән түгел, аңгыра! Сулдан кер. сулдан! Уц якта тирән чокыр бар! Шайтанның кичке ашына эләктең куйдың булыр! Ирененнән эләктереп тарт! Чыбыркы шартлавы ишетелеп китә... Сөзәк яр буйлап ялкау гына атлатып көтүче Ефим үзенең терлекләрен су эчәргә алып килә. Сыңар күзле, кыек авызлы бу карт көтүче, башын түбән салып, аяк асларына карап кына атлый. Башлап су буена сарыклар килеп җитәләр, алар артыннан атлар, атлар артыннан сыерлар. Көтүчегә Любимның тавышы ишетелә башлый. —■ Аскы яктан төрткәлә син аны! Бармагың белән! Саңгыраумы әллә син, шайтан? Тфү! — Сез анда нәрсә төрткәлисез? — дип кычкыра Ефим. — Налим балыгын! һич менә тартып чыгара алмыйбыз! Тамырлар астына кереп поскан! Яннан кер! Кер инде, кер инде! Ефим, күзен кысып, бер минутлап балыкчыларга ка¬ рап тора да, чабатасын чишеп ташлый, җилкәсендәге капчыгын салып ыргыта, күлмәген салып куя. Штанын салып торырга түземе җитми, чукынып ала да, кояшта каралган ябык кулларын як якка сузып, чайкала-чайка- ла, штаны белән суга кереп «итә... бер илле адымлап ул юшкынлы су төбе буйлап бара да, аннан йөзәргә керешә. 42
— Туктагыз, егетләр’ Туктагыз!—ди ул. —Ничек эләкте, алай өстерәмәгез, ычкындырырсыз. Белеп эш итәргә кирәк! Ефим балта осталары янына килеп кушыла, һәм алар, бер-берен терсәкләре, тезләре беләк төрткәләшеп, мышкылдашып, тиргәшә-тиргәшә, өчесе дә бер урында айкала башлыйлар. Бөкренең авызына су керә, һәм ки¬ сәк буылып-буылып йөткергән тавыштан һава яңгырап китә. Яр буеннан: — Көтүче кайда? дип кычкырган тавыш ишетелеп китә. — Ефим! Көтүче! Кая син? Көтүен бакчага кереп тулды бит! Куала, куала бакчадан. Куала! Кайда сон ул, карт разбойник? Ир кешеләр тавышы, аннан хатын-кыз тавышы ише¬ телә. Алпавыт бакчасынын рәшәткәсе артыннан барин Андрей Андреич күренә, ул персидский шәлдән тегелгән халат кигән, кулында газета. . Барин тавыш килгән якка, елгага таба карап тора да, аннары, вак-вак атлап, тиз генә купальняга таба китә. Өянке ботакчыклары арасыннан өч балыкчының, чы¬ ланып беткән башларын күргәч, ул: - Ни бар биредә? Кем кычкыра? Нәрсә сез монда кайнашасыз? — дип ачулы гына сорый. Ефим, башын күтәрмичә генә: — Ба балык тотабыз... — дип жавап бирә. — Бирем менә мин сипа балык! Көтүе бакчага кереп тулган, ә ул балык тота!.. Кулальнягыз кайчан әзер була соң инде сез шайтаннарның? Эшли башлавыгызга өч көн, кая сезнен эшегез? — Эшләрбез... өлгерер... — ди Герасим. — Ж,әй озын, коенырга өлгерерсең әле, вашескородие... Пфррр... Менә без монда бер налим балыгын һич ж инә алмыйбыз әле... Тамыр астына кереп яткан да, өндәге шикелле: ни теген¬ дә, ни монда чыгарып булмый... «Налим» сүзен ишеткәч, баринның күзләре ялтырый башлый. — Сон чыгарыгыз тартып алайса тизрәк! — ди ул. — Илле тиен бирерсең бит... чыгарып бирсәк... Шун¬ дый симез налим, купең хатыны шикелле.. Илле тиен тора, вашескородие, азапланган өчен илле тиен.. Кыска- лама син аны, Любим, кыскалама, алжытып бетерерсең! Астан якынлаш! Син, кем әле, исемен ничек? Өскәрәк 43
күтәр әле шул тамырларны! Аска түгел, өскә күтәр дим, шайтан! Аякларың белән айкама! Биш минут, ун минут үтеп китә. Баринның түземе бетә башлый. Ул. йортка таба борылып, кычкырырга тотына: — Василий! Васька! Василийны минем янга чакыры¬ гыз әле! Иөгерә-йөгерә кучер Василий килеп ж.нтә. Ул нәрсә¬ дер чәйни һәм авыр сулый. Барин ана суга керергә әмер бирә: — Бар, шуларга налимны тартыл чыгарырга булыш әле... Налимны чыгара алмыйлар! Василий, тиз генә чишенә дә — Мин аны хәзер... — дип. сөйләнә-сөйләнә, суга ке¬ реп китә.— Кая налим дигәнегез? Мин аны хәзер... Без аны күз ачып йомганчы! Син. Ефим, чык булмаса! Син карт кешегә мондый эшкә тыгылып торасы юк! Кайда монда налим? Мин аны хәзер... Менә икән ул' Җибәрегез әле кулларыгызны! — Нәрсә җибәрегез әле? Үзебез дә беләбез җибәрер¬ гә кирәк икәнен! Син тартыл чыгар аны! — Сон бит болай гына чыгарып буламыни? Башын¬ нан эләктерергә кирәк бит! — Ә башы тамыр астында! Белдекме ннде, тинтәк? — Я, сүгенмә, юкса эләгер үзенә. Сволочь! — Господин барин алдында шундый сүзләр әйтә бит...—ди Ефим.—Юк. туганнар, чьи ара алмассыз сез аны. Бик оста поскан ул! — Туктагыз, мнн хәзер...—ди барин һәм ашыгып чишенә башлый. —Дүрт дивана маташасыз, шул налим¬ ны тартып чыгара алмыйсыз! Чишенгәч. Андрей Андреич тәнен суындыра да суга кереп китә. Ләкин ул килеп кушылгач та бернәрсә дә чыкмый. Ниһаять, Любим: — Тамырларны кисәргә кирәк! —дигән карарга ки¬ лә.—Герасим, бар, балта алып кил. Балта бирегез! Су астындагы тамырларга чабылган балта тавышы ишетелә башлый. — Бармакларыгызны чабып өзмәгез! —ди барин,— Ефим, ычкын моннан! Туктагыз, налимны үзем тартып чыгарыйм... Сез аны нн... 44
Тамыр киселә. Аны киселгән жиреннән бераз бөгә¬ ләр, һәм Андрей Андреич, узенек бармаклары налим- нын «муен ярыгына» керә башлавын сизеп, чиксез рәхәтләнеп китә. — Өстери башладым, туганкайлар! Өелеп тормагыз... Туктагыз... өстерим! Су өстендә зур налнм башы һәм анын бер аршин озынлыгы кара гәүдәсе күренә башлый. Налим койры¬ гын авыр боргалый һәм ычкынырга тырыша. — Шаярма... Юк инде, туган. Эләктеңме? Әһә! Барысының да йөзенә татлы елмаю җәелә. Бер минут дәшми-тынмый каран торалар. — Затлы налим! Ун кадаклап булыр... — ди Ефим һәм умрау сөяге астын кашып ала. Барин, анык белән килешеп: — Эһе... — дни куя. — Карагыз әле, бавыры нинди кабарына. Эченнән чыгам-чыгам дип тора. A... ах! Налим көтмәгәндә генә кинәт койрыгы белән өскә таба селтәп җибәрә, һәм балыкчылар аның суга шапыл¬ дап барып төшүен генә ишетеп калалар... Кулларын җәеп җибәрәләр, ләкин сон инде: (галнмны — син күр дә мин күр.
АТ ФАМИЛИЯЛЕ КЕШЕ Остэвкадшы генерал-майор Булдеевныц тешләре шалый башлады. Ул авызын аракы белән, коньяк белән чайкап карады, авыру тешенә тәмәке сереме, опий, ски¬ пидар. керосин куеп торды, янагын йод белән майлап бакты, колакларына спиртка манчыган мамык тутырды, ләкин боларнын һәммәсе дә яки файдасыз булдылар, яки күңелне генә болгаталар иде. Доктор килде. Теш эчендә казынып, хинин бирел китте, ләкин моның да файдасы булмады. Авыру тешне йолкып ташларга тәкъ¬ дим иткән иде, генерал риза булмады. Өйдәгеләр бары¬ сы да — хатыны, балалары, хезмәтчеләре, хәтта повар малай Петька да — һәркайсы үз чараларын тәкъдим итеп карадылар. Булдеевныц приказчигы Иван Евсенч та, аның янына кереп, им-том итеп карарга киңәш бирде. — Ваше превосходительство, — лиде ул, — биредә, безнең еяздә, моннан бер ун ел элек Я кон Васильевич исемле бер акцизный эшләгән иде Ул менә дигән игеп тешне ешкерә белә торган иде. Шулай, тәрәзәгә габа борыла торган иде дә, чыштын-пыштын килеп тлкереи- гәләгәч, авыруны кул белән алып ташлагандай итә иде. Ана шундый кодрәт бирелгән инде. — Хәзер кайда сон ул? — Акцнзпыйлыктан чыгарылганнан соң. Саратовта хатынының анасында яши. Хәзер шул теш дәвалау белән генә туенып тора да. Берәр кешенең теше сызлый баш¬ лады исә, аңа баралар, файдасы тия шуның... Саратовны кыларны ул оендә дәвалый, ә нндс башка шәһәрләрдәге кешеләрне — телеграф буенча. Ваше превосходительство, шул кешегә телеграмма сугыгыз... Шундый-шундый хәл булды, ходай бәндәсе Алексейның тешләре сызлый, дәва¬ лавыгызны үтенәм, диегез. Акчасын почта белән җибә¬ рерсез. — Ерунда! Шарлатанлык! 46
— Ә сез сынап карагыз, ваше превосходительство. Аракыны бик ярага торган кеше ул, үз хатыны белән тор¬ мый. бер немка белән тора, сүгенергә бик ярата торган кеше, ләкин шунысын әйтергә кирәк: могҗизалар күр¬ сәтә торган господин инде үзе! Генералның хатыны, ялынып: — Җибәр шуңа. Алеша, — диде. — Син менә им-томга ышанмыйсың, ә мин үзем сынап караганым бар. Ыша¬ нуын ышанмыйсын, шулай да нигә җибәрмәскә? Анардан кулын корышмас бит ' — Я, ярый алайса.- -дин. Булдеен җибәрергә риза булды. — Бу хәлдә акпизнынга түгел, шайтанның үзенә телеграмма сугарсың... ох... чыдар хәлем калмады! Кая тора ул синен акцизные^? Ничек язарга? Генерал, өстәл янына утырып, кулына каләм алды. — Саратовта аны белмәгән җан иясе юк,— диде приказчик. — Рәхим итеп, ваше превосходительство, бол ай днп языгыз: Саратов шәһәре... Его благородие господин Яков Васильич... Васильич... — Я? — Васильич Яков Васильич... ә фамилиясе... Ә фа¬ милиясен онытканмын бит!.. Васильич... Шайтаным... Фамилиясе ничек соң әле шуның? Баягынак, бирегә кил¬ гәндә. хәтеремдә иле... Туктагыз әле... Иван Евссич күзләрен түшәмгә таба күтәрде дә ирен¬ нәрен кыймылдата башлады. Булдеев һәм аның хатыны түземсезлек белән көттеләр. — Я, нәрсә син? Тизрәк уйла! — Хәзер... Васильич... Яков Васильич.. Онытканмын бит! Шундый гади генә иде... ат фамилиясе кебегрәк днп әйтимме шунда... Кобылин? Юк. Кобылин түгел. Туктагыз әле... Җеребцовмы әллә? Юк, Жеребцов та түгел. Ат фамилияле кеше, анысы хәтеремдә, ә нинди фамилия икәне башымнан чыккан. — Жеребятников түгелме?.. — Юк, түгел. Туктагыз әле... Кобылицнн... Кобылят- ников... Кобелев... — Бусы инде эт фамилияле була, ат фамилияле тү¬ гел. Жеребчиков түгелдер бит? — Юк, Жеребчиков та түгел... Лошадин... Лошаков... Жеребкни... Берсе дә түгел! — Я, соң мин ничек языйм инде аңа? Син тагын хәтерләп кара! 47
— Хәзер... Лошадкин... Кобылкин . Коренной... — Коренников түгелме? — диде генералның хатыны. — Юк шул, Пристяжкин... Юк, түгел! Онытканмын! Генералның ачуы килде: — Сои оныткан булгач, ник тыгыласың киңәшләрең белән, шайтан алгыры үзеңне, — диде ул. — Чыгып кнт моннан, вон! Иван Евсеич акрын гына чыгын китте, ә генерал, яңагын тотын, бүлмә буйлап йөри башлады. Ой, атакайгынам! Ой. анакайгынам! Ох, күзлә¬ ремә якты донья күренми!—дип үкерә башлады. Приказчик бакчага чыкты да, күзләрен күккә күтә¬ реп, акцизныйның фамилиясен хәтеренә төшерергә кереште: — Жеребчиков.. Жеребковсккй... Жеребкович.. Ко¬ был я некий... Бераздан соң аны господалар янына дәшеп керт¬ теләр... — Исеңә төштеме? — диде генерал. — Юк шул, ваше превосходительство. — Бәлки, Конивскийдыр? Лоша.тиникоемы әллә? Юкмы? Өйдәге бөтен кеше, берсеннән-берсе уздырырга ты¬ рышып, фамилия уйлап табу эшенә керештеләр Атларны яшь ягыннан, җенес ягыннан, нәсел ягын¬ нан алып-алып тикшерделәр, ялларың, таякларын, сбруйларын искә төшерделәр... Өй эчендә, бакчада, хез¬ мәтчеләр йортында, кухняда кешеләр, почмактан поч¬ макка йөреп, маңгайларын уа-уа фамилия эзләделәр Приказчикны атлаган саен өйгә дәшеп кенә таралар. — Табунов түгелме? Копытинмы әллә? Жсрсбон- ский түгелдер ич? — дип сорыйлар. — Юк, түгел, — ди Иван Евсеич һәм, күзләрен юга¬ ры күтәрел, тавышланып уйларга керешә:—Коненко... Конченко... Жеребеев... Кобылеев..: Балалар үз бүлмәләреннән: — Әти, Тройкин түгелме? Уздечкннмы әллә? — дип кычкыралар. Бөтен усадьба аякка басты. Газаплануның чигенә җиткән түземсез генерал чын фамилияне тапкан кешегә биш сум бирергә вәгъдә иткәч, Иван Евсеич артыннан халык өер-еер булып йөрн башлады: 43
— Гнедов түгелме? — диделәр ана. — Рысистый ту* гелме? Лошаднцкинмы әллә? Ләкин инде кич булды, ә фамилия әле һаман табыл¬ маган. Телеграмма сукмаган килеш йокларга яттылар. Генерал, төн буе йокламыйча, ыңгырашып, почмак¬ тан почмакка йөреп торды. Сәгать төнге өченче киткәч, ул, өйдән чыгып, приказчикның тәрәзәсен барып шакыл¬ датты. — Меринов түгелдер ич? — диде ул елак тавыш белән. — Юк. Меринов түгел, ваше превосходительство,— диде Иван Евсеич һәм гаепле кешедән уфылдап куйды. — Бәлки ат фамилияле түгелдер, ә башка берәр фамилиядер? — Чынлап ат фамилияле, ваше превосходительство Анысын бик яхшы хәтерлим. — Бигрәк хәтерен начар икән, туган... Минем өчен хәзер бу фамилия дөньядагы барлык нәрсәдән кадерле¬ рәк шикелле. Газаплануның чигенә чыктым. Иртә белән генерал тагын доктор чакыртырга жибәрде. — Әйдә суыра бирсен! — диде ул. — Артык түзәр хәлем калмады... Доктор килде һәм авыру тешне суырып алды. Сызлау шунда ук туктады, һәм генерал тынычланып калды. Үз эшен эшләп, хезмәте өчен тиешле хакын алгач, доктор бричкасына утырды да өенә кайтып китте. Басу капка¬ сын чыккач, кырда ана Иван Евсеич каршы очрады... Приказчик юл кырыена баскан да, күзләрен аяк астына төбәп, нәрсә турындадыр уйлап тора иде. Күз карашына һәм маңгаендагы тирән жыерчыкларга караганда, анык уйлары газаплы һәм авыр иделәр. Ул, мыгырданып: — Буланов... Чересседельников... Засупонин... Ло- шадскнй... — дип сөйләнә иде. — Иван Евсеич!—диде аңа доктор. — Бер биш четвертьлап солы алып булмасмы сездән? Безнең му¬ жиклар саталар да, солылары бик начар... Иван Евсеич, докторга аңгыра кешедәй карап алды да, ничектер Сәер итеп көлеп жибәрде һәм, бер сүз дә жавап кайтармыйча, кулларын селтәп жибәреп, усадь- бага таба шундый чабып китте, әйтерсең, аның артыннан котырган эт куып килә иде. lists. A п Ч„п» 4 49
Ул, генералның кабинетына атылып килеп керде дә, ят тавыш белән шатланып кычкырып жибәрде: — Таптым, ваше превосходительство, таптым, ходай докторга исәнлек бирсен! Овсов1! Акцизныйның фами¬ лиясе Овсов! Овсов, ваше превосходительство! Овсовка телеграмма сугыгыз! — Мә менә! —диде генерал мыскыллап һәм, ике кукиш ясап, приказчикның борын төбенә китереп куй¬ ды, — Синең ат фамилияңнең кирәге юк хәзер! Мә менә! 1 Доктор солы сатуны үтенгәч. Оасоаның фамилиясе приказ чикның хәтеренә тешә.
ЯВЫЗ НИЯТЛЕ КЕШЕ Суд тикшерүчесе каршында чиктән тыш ябык бер кечкенә генә мужик басып тора: өстендә киндер күлмәк, ямау салып бетергән штан Аның йон баскан һәм шадра белән ашалган йөзе, салынып төшкән куе кашлары астыннан чак кына күренеп торган күзләре — бу кеше¬ нең караңгы чырайлы кырыс кеше икәнен әйтеп тора¬ лар. Бүрек хәтле чәче күптән инде таралмаган һәм чәбәләнеп беткән, бу — аның кырыслыгын тагын да арт¬ тыра төшеп, апа үрмәкүч кырыслыгы бирә. Ул — яланаяк. ■— Денис Григорьев! — дип. суд тикшерүчесе сүзгә башлады. — Якынрак кил дә минем сорауларыма җавап бир. Ушбу июльнең 7 сендә, тимер юл сакчысы Иван Семенович Акннфов, нртә белән линия буйлап барган чагында, 141 нче чакрымда сине шпалга рельслар бер¬ кетә торган ганкаларны борып алып торганда күргән. Менә бу — шул гайка!., һәм шушы гайка белән син тотылгансың. Шулай булган идеме? — Нәмәстә? — Бөтенесе дә шулай, Акннфов әйткәнчә, булдымы? — Билгеле, булды. — Яхшы; ә син гайканы ни өчен борып алдың? — Нәмәстә? Син ул «нәмәстә»ңне ташла, сорауга җавап бир: гайканы ни өчен борып алдың? Денис, түшәмгә карап, карлыккан тавыш белән: — Кирәкмәгән булса, алмаган булыр идем, —диде. — Нигә кирәк булды сиңа ул гайка? — Ганкамы? Гайкадан без батыргыч ясыйбыз. «— Кем ул без? — Без, халык... ягъни, Клим авылы мужиклары. — Тыңла әле. туганкай, син башыңны алай тиле¬ леккә салма, рәтләп сөйлә. Батыргыч дигән булып алда¬ шып торасы юк. 4* 51
Денис, күзләрен еш-еш йомып: — Туганнан бирле алдашканым юк, ә монда алда¬ шам, имеш... — дип мыгырдап кунды. — Сои, наше благородие, батыргычсыз мөмкин түгел ич! Әйтик, син кармагыңа селәүчәнме, яисә жпм-балыкмы каптырасың икән, батыргычсыз ул төпкә китәмени? Ялганлыйм, имеш, — дин, Денис көлемсерәп куйды. — Өстә йөзеп йөргәч, жим-балыкның шайтаныма кирәге бармыни аның. Алабуга, чуртан, шамбы балыклары һәрвакыт төпкә салган жимгә кабалар, ә өстә йөргән жимгә аңа бары шилишпер генә эләксә эләгә, ул да бнк сирәк... Безнең елгада шилишпер тормый... Ул балык иркен¬ лекне ярата. Ни өчен син миңа шилишпер турында сөйлисен? — Нәмәстә? Соң бит үзегез сорыйсыз ич! Бездә господалар да шулай тоталар. Юк кына малай актыгы да батыргычсыз балык тотмас. Әлбәттә, белми торган кеше инде ул батыргычсыз да тотарга китәр. Юләргә закон язылмаган... Алайса син бу гайканы батыргыч ясар өчен борып алдым дисеңмени? Ә юкса нигә булсын? Кузна уйнарга түгел бит инде! - Ләкин бит батыргыч өчен сиңа кургашын, пуля... кадакмы шунда яраган булыр иде... — Кургашын юлда аунап ятмый, аны сатып алырга кирәк, ә кадак ярамын. Гайкадан да яхшысын таба алмыйсың инде... Үзе авыр, үзе тишекле. — Башын пичек юләргә сала! Әйтерсең кичә генә туган, яисә күктән төшкән. Соң син, тинтәк баш, гай¬ каны борып алуның нәрсәгә илткәнен аңламыйсыңмыни? Сакчы күреп өлгермәгән булса, поездның юлдан чыгуы мөмкин иде бит, кешеләр үлгән булыр иде. Син кеше¬ ләрне үтергән булыр идең. — Алла сакласын, ваше благородие! Нигә үтерергә? Әллә без диннән язганмы, яисә нинди дә булса явыз кешеме? Аллага шөкер әле, мәрхәмәтле әфәндем, гоме¬ ребез үтте, кеше үтерү түгел, андый уйларның башы¬ бызга да кереп чыкканы булмады... Алла үзе сакласын, үзе ярлыкасын... Юкны сөйләмәгез! — Ә поездларның юлдан чыгуы нәрсәдән була дип беләсең? Ике-өч гайканы борып алдың исә, менә сиңа поезд юлдан чыга! S2
Денис, ышанып житмичә. тикшерүчегә көлемсерәп карый. • - Я инде! Менә ничәме ел буе бөтен авыл белән гайкаларны борып алып торабыз, һәм ходай саклый, ә син юлдан чыга дисен... Кешеләрне үтерә дисең... Әгәр мни берәр рельсны күтәреп киткән булсам, яисә, әйтик, поездның юлына аркылы бүрәнә куйсам, ул чакта инде, бәлкем, әйләндереп ташлар да иде, юкса... тфү! гайка! — Акла син шуны, шпалга рельсны гайкалар белән беркетәләр бит! — Без аны аклыйбыз... Без бит барысын да алып бетермибез... калдырабыз... уйламыйча эшләмибез... аң¬ лыйбыз... Денис иснәде дә авызын чукындырып куйды. — Үткән ел шушы тирәдә поезд юлдан чыккан иде. Пи өчен икәне хәзер аңлашылды инде... — дип куйды тикшерүче. — Нәмәстә дисез? — Хәзер аңлашылды ннде, дим, үткән ел поездның ни өчен юлдан чыгуы... Анлыйм, дим! — Аңламаска... Шуның өчен сез укыган кешеләр дә бит. рәхимле әфәндем... Алла айны кемгә биргәнен белеп биргән... Сез менә нәрсә һәм ничек булганын аңлап та аллыгыз, ә сакчы шул ук мужик бит ул, һич аңы юк. якадан ала да өстери бирә... Син башта төшен, аннан сон инде өстерә! Әйтәләр бит —> мужик ул мужик ннде. аның акылы да мужикча, дип... Тагын шуны да язып куегыз, ваше благородие, ул ике тапкыр минем авызыма сукты, аннары күкрәгемә. — Тентү ясаган чакта, синдә тагын бер гайка тап¬ каннар... Анысын кайсы төштән борып алдың һәм кайчан? — Ә сез теге кызыл сандык астында яткан гайка хакында әйтәсезме? — Белмим, кай жнрендә яткандыр, ләкин тапканнар. Син аны кайчан борып алдын? — Мин аны борып алмадым, миңа аны кылый Семенның улы Игнашка бирде. Мин әлеге, сандык ас- тындагысы хакында әйтәм, ә тегесен, ишек алдында чанада табылганын, без Митрофан белән бергә борып алдык. — Нинди Митрофан белән? — Митрофан Петров белән... Әллә ишеткәнегез дә юкмы? Ул бездә жылым ясап господаларга сата. Аңа ул 53
гайка дигән нәмәстәләрегез бнк күп кирәк була. Җылым саен, аз дигәндә, унлап гайка... — Тыңла әле... Җәзалар турындагы законнар җыен¬ тыгының 1081 нче статьясында болай диелә: алдан уйланган усал ният белән тимер юлга зарар китергән өчен, әгәр дә зарар ушбу юлдан барган транспортны куркыныч астына куярлык булса һәм гаепле кеше моның нәтиҗәсендә бәхетсезлек килеп чыгасын белгән булса... анлыйсыңмы? Белгән булса! Ә гайканы борып алу нәти¬ җәсендә ни булачагын синең белмәвең .мөмкин түгел... ул кеше каторга эшенә җибәрелергә хөкем ителә. — Әлбәттә, сез яхшырак беләсез... Без кара халык... Без аңлыйбызмыни? — Син барысын да аңлыйсың! Алдашасың син, юри кыланасың! — Нигә алдашыйм? Ышанмыйсыз икән, авыл кеше¬ ләреннән сорагыз... батыргычсыз уклейканы гына тота¬ лар, комкорсактан да начар балык юк, ул да батыргыч¬ сыз эләкми. Тикшерүче, елмаеп: — Син тагын шилишпер хакында сөйләп җибәр! — диде. —- Безнең якта шилишпер юк... Күбәләк каптырып, батыргычсыз кылны су өстенә салабыз, кошбаш балык эләгә, ул да сирәк. — Я, сөйләшмә... Тынлык. Денис, бер аяктан икенче аягына күчкәләп, яшел сукно япкан өстәлгә карап тора һәм алдында сукно түгел, ә кояш күргән кебек, күзләрен өзлексез йомгалый. Бераз тын торганнан соң, Денис: — Миңа китәргәме? — дип сорады. — Юк, мин сине сакчыларга биреп, төрмәгә җибәр¬ тергә тиешмен. Денис, күзләрен йомгалаудан туктады, куе кашла¬ рын күтәрә төшеп, чиновникка сорау белән карады: — Ягъни, ничек инде ул төрмәгә? Ваше благородие’ Минем вакытым юк, ярмаркага барасым бар, Егордан дуңгыз мае өчен өч сум аласым калган иде... •—• Сөйләшмә әле, комачаулыйсың. — Төрмәгә? Төрмәлек эше булса икән, барыр да идең, юкса, тәккә... Менә снна мә!.. Ни өчен? Урлама¬ дым да шикелле, түбәләшмәдем дә... Әгәр инде сез недоимка хакында шикләнәсез икән, ваше благородие,. 54
старостага ышанмагыз... Сез господин непременный членнан сорагыз... Аныц ояты юк, старостанын дигәнем... — Сөйләшмә! — Әле дә сөйләшмим инде... — дип, Денис мыгырда¬ нып куйды.—Ә инде старостанын учет вакытында ял¬ ганлавын, мин, кирәксә, присяга биреп әйтә алам... Без бит өч туган: Кузьма Григорьев, аннары Егор Григорьев һәм мнн, Денис Григорьев... — Син миңа комачаулыйсың.. Әй, Семен!—дип кычкырды тикшерүче. — Алып китегез үзен! Ике көчле солдат тотып үзен камерадан алып чыгып барганда, Денис: — Без өч тугай, туган өчен туган жаваплы түгел...— дип мыгырдана иде. — Кузьма түләми, ә син, Денис, жәвап бир... Судьялар! Мәрхүм барин-генерал үлеп китте, урыны жәннәттә булсын, юкса ул сезгә, судья¬ ларга, күрсәткән булыр иде... Белеп суд итәргә кирәк, зрәгә түгел... Снн хет чыбыркыла, ләкин юкка түгел, ә урынлы булсын...
УНТЕР ПРИШИБЕЕВ — Унтер-офицер Пришибеев! Сез, ошбу сентябрьнең 3 ендә урядник Җигинны, волость старшинасы Аляпов- «ы, сотский Ефимовны, понятойлардан Иванов белән Гавриловны һәм тагын алты крестьянны сүзегез һәм хәрәкәтегез белән мәсхәрәләүдә гаепләнәсез, шуның өс- тенә, беренче өчесен хезмәт вазифаларын үтәгәндә мәс¬ хәрәләгәнсез. Сез үзегезне гаепле дип таныйсызмы? Пришибеев, чытык йөзле бөрешеп беткән бер унтер, кулларын по швам куя да, команда биргән шикелле һәр сүзне аермачык әйтеп, кысылган гырылдык тавыш белән җавап бирә: — Ваше высокородие, господин мировой судья! Ди¬ мәк, һәртөрле хәлне мәсхәрәләү дип аттестацияләргә законның бөтен статьялары буенча мөмкин булып чыга. Гаепле кеше мнн түгел, ә барлык бүтән кешеләр. Бөте¬ несе дә үле мәет аркасында килеп чыкты, урыны җән¬ нәттә булсын. Өченче чнслода хатыным Анфиса белән шулай тыныч кына һәм әйбәт кенә килә идем, күрәм, су буенда төрле-төрле бер төркем халык җыелып тора Нинди полный право белән бирегә халык җыелган? днп сорадым. Ни өчен? Халык көтү булып йөрсен дип закон¬ да әйтелмәгән нч! Таралыгыз’ дип кычкырдым теге¬ ләргә. Өйләренә таралсыннар дип, халыкны төрткәләп, аерып йөри башладым, муен тамырларына тамызгалап куалагыз, дип сотскийга боердым... — Карагыз әле, сез урядник та, староста да түгел, — халыкны тарату сезнең эшмени? Камераның төрле почмакларыннан: — Аның эше түгел! Анын, эше түгел! — дигән тавыш¬ лар ишетелде. — Тормыш бирми ул безгә, вашескородие. Унбиш ел бит анардан михнәт чигеп киләбез. Служба- дан кайтуы булды, шуннан бирле хет авылдан чыгып кач. Бөтен кешене интектереп бетерде!
Нәкъ шулай, вашескородне! — диде шаһит булып килгән староста. — Бөтен ил белән жалу бирәбез. Аның белән һич яшәргә мөмкин түгел! Иконалар белән чыга¬ бызмы, туй буламы, яисә әйтик, берәр вакыйга килеп чыгамы, бөтен жирдә ул кычкыра, шаулый, һаман тәр¬ тип кертә. Балаларның, колагын бора, берәр нәрсә булып куймасын дип, хатыннар артыннан караштырып йөри, әйтерсең каената... Шушы арада өн саен кереп, җырла¬ маска, ут кабызмаска боерып йөрде. Жыр җырларга дигән закон юк ул, ди. — Сабыр итегез, сез әйтергә өлгерерсез әле,— диде мировой, — ә хәзергә Пришибеев дәвам итсен. Дәвам итегез, Пришибеев. Пришибеев, хырылдык тавыш белән; — Тыңлыйм сезне! — диде.—Сез, ваше высокоро¬ дие, рәхим итеп, халыкны куу минем эш түгел ул, дисез. Яхшы. Әгәр чуалыш-мазар була калса3 Халыкка тәртипсезләнергә ирек бирү ярыймыни? Халыкка ирек бирергә дип, законның кай җирендә язылган? Мин ирек бирә алмыйм, юк. Әгәр дә аларпы мин таратмасам, мин җәзага тарттырмасам, кем эшләр соң аны? Рәгле тәр¬ типне берәү дә белми, простой халык белән ничек эш итәргә икәнен, ваше высокородие, бөтен авылда бер мин генә беләм дип әйтергә мөмкин һәм, ваше высокородие, мин бөтенесен дә төшенә алам. Мин мужик түгел, мин унтер-офицер, отставной каптенармус, Варшавада хезмәт иттем, штабта, ә шуннан сон. рөхсәт итегез белдерергә, чистыйга чыккач, пожарный булып эшләдем, ә аннан соң саулыгым сырхау булганга күрә, пожарныйлыктан киттем дә, ике ел ирләр классический прогимназиясендә швейцар булып тордым. Бөтен тәртипләрне беләм. Му¬ жик ул — простой кеше, бернәрсә дә аңламый, һәм ул минем сүзне тыңларга тиеш, чөнки аның файдасы өчен үк бит. Мисал өчен хет шушы эшне алыйк.., Мин халык¬ ны таратып йөрим, ә шул вакытта су буенда комда үле кешенең суга баткан мәете ята. Ниткан основание белән ул биредә ята? дил сорадым. Шул тәртип буламыни? Урядник нәрсә карый? Ни өчен син, урядник, началь¬ ствога хәбәр итмисең? дидем. Бу, суга баткан мает, бәл¬ ки, үзе теләп баткандыр, ә бәлки, монда Себер китәрлек эш бардыр. Бәлки, бу җинаятьле үтерештер... Ә урядник Жнгин, колагына да элмичә, папиросын тарта бирә. «Бу никли указчик сезнең? ди. Каян килгән ул сезгә? Әллә 57
аңардан башка үз эшебезне белмибезме?» дигән була. Күрәсең, мин әйтәм, тинтәк, белмисеңдер шул, шунда торып та бер әһәмият бирмәгәч. «Мин, ди, кичә үк ста¬ новой приставка хәбәр иттердем» ди. Ни өчен, мин әйтәм, становой приставка? Законнар своды ның нинди статьясы буенча? Мондый эшләрне, батып яисә асылы¬ нып үлүче һәм башка шундый эшләрне, становой бул¬ дыра аламыни? Монда, мин әйтәм, уголовный эш, гражданский... Монда, мин әйтәм. господин следователь белән судьяларга тизрәк эстафет күндерергә кирәк, һәм син, мнн әйтәм, башлап торып акт язарга һәм аны гос¬ подин мировой судьяга җибәртергә тиешсең. Ә ул, урядникны әйтәм, тыңлап көлеп кенә тора. Мужиклар да көлә. Барысы да көлделәр, ваше высокородие. Прися¬ га биреп әйтә алам. Бу да көлде, һәм әнә теге дә, Җи- гин да көлде. Нәрсә, мнн әйтәм, тешегезне ыржайтасыз? Ә урядник әйтә: «Мондый эшләрне, ди, мировой судья карый алмый», ди. Шушы сүзләрдән соң хәтта эсселе- суыклы булып киттем. — Унтер Пришибеев, урядник Жигинга мөрәҗәгать итеп: — Урядник, син шуны әйттең бит? — диде. — Әйттем. Барлык кеше ишетте, бөтен простой халык алдын¬ да синең әлеге шушы: «Мондый эшләрне мировой судья карый алмый» дип әйтүеңне бөтен кеше ишетеп торды... Мнн, ваше высокородие, эсселе-суыклы булып киттем, бөтенләй шүрләп җибәрдем хәтта. Кабатла әле, мнн әй¬ тәм, такой-сякой, кабатлап әйт әле, нәрсә дидең син! Ул тагын шул ук сүзләрне... Мин аның янына. Ничек итеп син, мин әйтәм, господин мировой судья хакында шулай дип әйтә аласың? Син, үзең полицейский урядник, үзең властька каршымы? Ә син, мин әйтәм, беләсеңме, әгәр господин мировой судья теләсә, мондый сүзләрең өчен һәм ышанычсыз кеше булуың сәбәпле, сине губерн¬ ский жандармский управлениегә озата ала. Соң син, мнн әйтәм, мондый политический сүзләрең өчен господин мировой судья сине кая жибәрә алганын беләмсен? Ә старшина әйтә: «Мировой ул, ди, үз чигеннән тыш берни дә түгел ул, ди. Бары тик кечкенә эшләрне генә карый ала», ди. Нәкъ шулай диде, бөтенесе ишеттеләр... Ничек итеп син, мин әйтәм, властьны хурларга батырчы¬ лык итәсең? Кара аны, мин әйтәм, минем белән шаярма, юкса, туганкай, эшләрең начар булыр. Баршавада чак¬ 55
та, яисә ирләр классический прогимназиясендә швейцар булып эшләгәндә, берәр ярамас сүз ишеттем исә, жан¬ дарм күренмиме дип, хәзер урамга карый идем; «кил әле, кавалер, ди идем, бирегә», һәм барысын да сөйләп бирә идем. Ә монда авылда кемгә әйтәсен?.. Ачуым чыкты. Хәзерге халыкнын, теләсә ни эшләп, буйсын¬ мыйча йөрүен күргәч, гарьләнеп киттем, кизәндем һәм... әлбәттә инде, алай әллә ми каты түгел, ә болай, тие¬ шенчә генә, жинел генә, сез ваше высокородие хакында андый сүзләр әйтергә базмасын өчен... Старшинаны яклап урядник ябышты. Мин, димәк, урядникны да... һәм китте, китте... Кызып киттем, ваше высокородие, сон бит ансыз, ягъни кыйнамыйча, мөмкин түгел иде. Әгәр дә ахмак кешене кыйнамыйча калдырасын икән, гөнаһысы үз өстеңә төшә. Бигрәк тә инде, берәр эш өчен булса... Берәр чуалыш-мазар өчен... — Туктагыз әле, тәртнлсезлекләрне күзәтү өчен тиешле кешесе бар бит... Анын өчен урядник, староста, сотский бар... — Урядникка барсын да күзәтеп бетерү мөмкин түгел, аннан соң урядник бит ул мин аңлаганны аңла¬ мый да... — Ләкин төшенегез шуны, ул сезнең эш түгел бит! — Нәрсә? Ничек инде ул минем эш түгел? Гажәп... Кешеләр тәртипсезләнәләр, ә ул минем эш түгел, имеш! Нәрсә инде миңа, аларны мактаргамыни? Алар менә, жыр жырлаудан тыя днп. минем өстән жалу бирәләр... Җырның ни кирәге бар соң аның? Нинди дә булса эш белән шөгыльләнер урында, алар жыр җырлыйлар. Ә тагын әле, кичен ут кабызып утыру модасын китереп чыгарганнар. Йокыга ятарга кирәк, ә аларда сөйләшү, көлешү. Миндә язылып куелган! — Нәрсә язылып куелган? — Ут кабызып утыручылар. Пришибеев кесәсеннән майланып беткән кәгазь чы¬ гарды, күзлеген киде һәм укый башлады: — Ут кабызып утыручы крестьяннар: Иван Прохо¬ ров, Савва Микифоров, Петр Петров. Солдатка Шустро- ва, тол хатын, Семен Кислов белән законсыз тора, уйнаш итә. Игнат Сверчок сихер белән шөгыльләнә, ә хатыны аның Мавра — убырлы карчык, төннәрен кеше сыерларын савып йөри. 59
— Җнтәр! — диде судья һәм шәһитләрдән сорый башлады. Унтер Пришнбеев күзлеген мангаена күтәрде дә мировойга гаҗәпләнеп карады: мировой авын яклы түгел, күрәсеи, Пришвбеевның акайган күзләре ялтырады, бо¬ рыны кып-кызыл булды. Ул мировойга карады, шәһитләр¬ гә күз төшерде, ләкин мировой нигә ул хәтле борчулы, һәм нигә камераның төрле почмакларыннан әле ризасыз¬ лык, әлс басынкы гына көлү тавышлары ишетелә — һич төшенә алмады. Бер айга арест! дигән суд карары да аң¬ лашылмый калды. Ул, аптыраштан кулларын җәеп: — Ни өчен?! Нинди закон буенча? — дип куйды. Авың өчен бернәрсә ачык: дөнья үзгәргән, һәм дөньяда яшәргә инде һич мөмкин түгел. Аны күңелсез, карангы уй¬ лар чолгап алдылар. Ләкин камерадан чыккач, төркем- төркем булып нәрсә турындадыр сөйләшеп торган мужик¬ ларны күрү белән, ул, ннде үзе дә җиңә алмый торган гадәте буенча, кулларын по швам сузып, карлыккан ачу¬ лы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Җәмәгать, таралыгыз! Өерелеп йөрмәгез! Өйләре¬ гезгә кайтыгыз!
БАЛА-ЧАГА Әтиләре, әниләре, Надя апалары өйдә юк. Алар теге, кечкенә генә соры атка утырып йөри торган карт офицер¬ га, исем кушу мәҗлесенә киттеләр. Аларның кайтуларын көтеп, Грнша, Аня, Алёша, Соня һәм кухарка улы Андрей столовойда аш өстәле янында лото уйнап утыралар. Дө¬ ресен генә әйткәндә, аларга күптән йокларга вакыт; ләкин мәҗлестә кнчке ашка нәрсә бирүләрен, бәбинең нинди булганлыгын әниләреннән сораштырып белмичә торып, йокыга кител буламы соң? Асылмалы лампа белән яктыр¬ тылган өстәл өсте цифрлар, чикләвек кабыклары, кәгазь һәм пыяла кисәкләре белән чуарланган, һәрбер уйнаучы алдында икешәр карта ята һәм. цифрларны каплау өчен, пыяла кисәкләре өелеп тора. Өстәл уртасында бишәр тиенлек бакыр акчалар салган чәй тәлинкәсе агарып кү¬ ренә. Тәлинкә янында ашап бетерелмәгән алма, кайчы һәм бер аш тәлинкәсе бар. Аналары чикләвек кабыгын шул тәлинкәгә салырга кушып калдырган. Балалар акчага уйныйлар. Ставкалары — бер тиен. Уен шарты болан: кем дә кем хәрәмли, аны уеннан выжт. Уйнаучылардан башка, столовойда беркем юк. Нянялары аста, кухняда, кухар¬ каны күлмәк кисәргә өйрәтеп утыра, ә абыйлары Вася, V класс укучысы, эче пошып, кунак бүлмәсендә диван¬ да ята. Бик бирелеп уйныйлар. Иң каты бирелеп уйнаучысы Грнша. Ул мимылдап торган битле, негрныкы шикелле симез нренле, башы тап-такыр итеп кырылган тугыз яшь¬ лек кечкенә генә бер малай. Ул инде хәзерлек классында укый башлаган, шуна күрә бнк акыллы исәпләнә һәм инде олы кеше булып санала. Ул бары тик акча өчен генә уйный. Чәй тәлинкәсендә акчалар булмаса, ул инде күптән ятып йоклар иде. Аныи конгырт кара күзләре иптәшләре¬ нең карталарына тынычсызланып һәм көнләшеп карый¬ лар. Ота алмам дип курку, көнчелек һәм мәсьәләнең финанс ягы — менә шулар аның кырган башына кереп 61
тулганнар да, тыныч кына утырырга, игътибарын тупларга ирек бирмиләр. Ул, энәләр өстендә утырган шикелле, боргалана. Откач, акчаларны комсызлык белан эләктереп ала да шунда ук кесәсенә яшереп куя Аның сеңелесе — очлы иякле, елтыр күзле, акыллы карашлы сигез яшьлек Лия да, шулай ук, берәрсе отып куймасын дип курка. Ул агарына, кызарына пәм уйнау¬ чыларны һич тә күздән төшерми. Аны чәй тәлинкәсендәге биш тиеннәр кызыктырмый. Уйнауда бәхет —анын өчен өстен чыгу мәсьәләсе. Икенче сеңелесе, алты яшьлек Соня, уйнау рәхәте өчен генә уйный. Ул бөдрә башлы, балкып торган йөзле бер кызчык. Аның бите шикелле бит саулыгы ташып торгак балаларда, кыйммәтле курчакларда һәм конфет тартма¬ ларында гына очрый. Аның йөзендә татлы рәхәтлек бал¬ кый. Кем генә отса да, ул шырык-шырык көлә һәм кул чаба башлый. Алёша, шар кебек түгәрәк бер симез кара¬ пуз, мышкылдый, пырхылдый һәм карталарга күзләрен терәп тора. Анарда өстен чыгу тойгысы да, мал җыю те¬ ләге дә юк. Өстәл яныннан куып җибәрмәүләренә, йок¬ ларга яткырмауларына да рәхмәт әйтерсең. Тышкы яктан ук сүлпән булып күренсә дә, эчтән шактый мут. Ул лото уйнаудан бигрәк, уенда котылгысыз рәвештә очрый торган төрле аңлашылмаучылыклар өчен утыра. Әгәр дә берәрсе кемгә дә булса кундырып алса, яисә кемне дә булса тиргәп ташласа, ул бик рәхәтләнеп китә. Күптән ннде анын анда-монда барып киләсе бар, ләкин үзе киткәч пыяла кисәкләрен, акчаларын урлатудан куркып, бер генә минутка да өстәл яныннан чыкмый. Ул ноль белән беткән саннарны һәм берле цифрларны гына таныганга күрә, аның өчен лото цифрларын Аня каплый. Уйнаучы¬ ның бишенчесе — кухарка улы Андрей, ситсы күлмәктән, муенына бакыр тәречек таккан авыру чырайлы карарак кына бер малай; ул цифрларга уйчан гына карап, хәрә¬ кәтсез генә басып тора. Үзенең отуына да һәм башкалар¬ ның уңышларына да бик салкын карый, чөнкн ул баштан¬ аяк уен исәбенә чумган, уенның җиңел генә фәлсәфәсе белән мәшгуль бу дөньяда нихәтле цифр бар, ничек алар чуалып бетмиләр икән? Соня белән Алёшадан башкалары саннарны чиратла¬ шып кычкыралар. Саннар һаман бертөрле булганлыктан, практика төрле көлке кушаматлар һәм терминнар уйлап чыгарган. Мәсәлән, уйнаучылар җиделене кисәү дип атый- 62
лар, унберне — ике таяк, җитмеш җидене — Семён Семё¬ ныч, туксанны — бабай һ. б. Уен җитез бара. Гриша, атасының бүрегеннән сары шакмакларны тар¬ тып чыгара-чыгара: — Утыз ике! Унике! Кисәү! Ун — казык башына кун! — дип кычкырып утыра. Андрей унны күрми калды. Аня моны сизде. Башка вакытта булса, ул әйткән булыр иде, ләкин хәзер, тәлин¬ кәдә, акчалар белән бергә, өстен чыгу тойгысы яткан чак¬ та, ул шатланды гына: Гриша һаман: — Егерме өч! Семён Семёныч! Тугыз, — дип кычкы¬ руында дәвам итте. Соня, кисәк: — Сары таракан! Ай, сары таракан! —дип кычкырып җибәрде дә, өстәл аркылы йөгергән тараканга төртеп күрсәтте. — Үтерә күрмә, — диде Алёша калын тавыш белән. — Бәлки, аның балалары бардыр... Соня, тараканны күз карашы белән озатып, аның ба¬ лалары турында уйлап алды: нинди әйбәт тараканчык¬ лардыр алар! — Кырык өч! Бер!—дип Гриша дәвам итте, ә үзе, Аняның инде ике катернасы бар, дигән ун белән газапла¬ на иде. — Алты! Соня: — Партия! Партия минеке! — дип кычкырып җибәр¬ де дә, күзләрен уйнатып, шырык-шырык көлә баш¬ лады. Иптәшләренең йөзләренә гаҗәпләнү билгесе чыкты. Гриша, сеңелеСенә ачу белән карап: — Тикшерергә! — диде. Арада иң олы һәм нң акыллы булып саналган Гриша хәлиткеч тавышны үзенә алып куйган. Ул ни теләсә, шуны эшлиләр. Сон яны озак һәм җентеклән тикшерделәр, тик кызганычка каршы, Соня хәрәмләмәгән булып чыкты. Яна партия башланды. Аня, үз алдына сөйләнгән шикелле: — Кичә мнн бернәрсә күрдем!—дип куйды. — Фи¬ липп Филиппин ничектер күз кабакларын әйләндергән дә, аның күзләре, пәринеке шикелле, кып-кызыл, коточкыч булганнар. — Минем дә күргәнем бар, — диде Гриша. — Сигез! 63
Ә безнен бер укучы колакларын кыймылдата ала. Егер¬ ме сигез! Андрей, күзләрен Гришага күчереп, уйланып торды да: — Мин дә колакларымны кыймылдата алам...— дип куйды. — Я әле, кыймылдатып кара! Андрей күзләрен йөртте, иреннәрен, бармакларын сел¬ кетте һәм ана колаклары кыймылдаган шикелле тоелды. Бөтенесе дә көлештеләр. — Начар кеше ул Филипп Филиппин, — дип, Соня көрсенеп куйды. — Кичәгенәк безнең янга, балалар бүл¬ мәсенә килеп керде, ә мин эчке күлмәктән генә идем... Шундый унайсызландым! Гриша, тәлинкәдәге акчаларны эләктерә-эләктерә, кинәт: — Партия! —дип кычкырып жибәрде — Партия ми¬ неке! Теләсәгез, тикшереп карагыз! Кухарка улы. күзләрен мөлдерәтеп, агарынып: — Димәк, мин инде уйный алмыйм, —дип пышыл¬ дады. — Ник? — Чөнки... чөнки минем инде акчам юк — Акчасыз ярамый!—диде Гриша. Андрей шулай да тагын бер тапкыр кесәләрен актарып карады. Кимерелеп беткән карандаш кисәге белән икмәк валчыкларыннан башка бернәрсә дә тапмагач, аның авы¬ зы кыйшайды, күзләре челт-челт итә башлады Хәзер ул елый башлар... Соня, аның газаплы карашына түзә алмыйча: — Синең өчен мнн куям! — диде. — Тик кара аны, соңыннан бирерсең. Акча кертелде, һәм уен янадан башланды — Каядыр чаң сугалар түгелме? — диде Аня, анык күзләре зураеп киттеләр, Барысы да уеннан туктадылар һәм, авызларын ачып, караңгы тәрәзәгә карап тордылар, Караңгы тәрәзәдә лампа шәүләсе күренә иде. — Ишетелгән генәдер. — Төнлә белән каберлектә генә ул чаң сугалар, — диде Андрей. — Ә ни өчен сугалар? — Разбойннклар чиркәүгә кермәсен өчен. Чаң тавы¬ шыннан куркалар алар. 64
— Ә раэбойникларга чиркәүгә керү нигә кнрәк? — дип сорады Соня. — Билгеле инде нигә икәне: каравылчыларны үтерер өчен! . Бер минут сүзсез үтте. Барысы да, бер-беренә кара¬ шып, сискәнеп киттеләр, һәм уен дәвам итте. Бу юлы Андрей отты. Алёша токтымалдан: — Хәрәмләде ул,— дип кычкырып жибәрде. — Ялганлыйсын, хәрәмләмәдем! — диде Андрей. Үзе агарынды, авызы кыйшайды һәм шап Алешаның башына! Алеша күзләрен ачулы итеп акайтты, урыныннан сикереп торды, бер тезе белән өстәлгә басып, үз чира¬ тында, чалт Андрейның яңагына! Икесе дә, бер-берсенен янакларына тагын берәрне төшерештеләр дә, үкерешеп елый башладылар Мондый коточкыч хәлләргә Сонянык күңеле чыдый алмый иде. ул да елый башлады — стало- войда төрле тавыш белән үкереп елау авазы яңгырады. Шунын аркасында уен тукталды днп уйлый күрмәгез. Биш минут та үтмәде, балалар инде яңадан көлешә һәм тыныч кына сөйләшә башладылар. Йөзләрендә яшь ки¬ беп житмәгән, ләкин ул елмаерга комачау итми. Алёша хәтта шат: аңлашылмаучылык булып алды! Столовойга V класс укучысы Пася килеп керде. Аны йокы баскан, һәм ул күңелсез шикелле иде. Менә ул күреп тора: Гриша кесәсен капшый, ә аның кесәсендә акча чыңгырдый. «Бу —ачу кнтергеч хәл, — днп уйлады Вася. — Балаларга акча бирергә ярыймыни? Ан¬ нары азарт уеннар рөхсәт итү мөмкин нәрсәме соң? Шәп тәрбия, әйтәсе дә юк. Бөтенләй ачу китергеч!» Ләкин балалар шундый тәмле итеп уйныйлар, аның үзенең дә уенга кушылып китәсе һәм бәхет сынап карый¬ сы килә башлый. — Туктагыз, мин дә уйнарга утырам, — диде ул. — Сал бер тиенеңне! — Хәзер, —һәм ул кесәләрен актара башлады. — Ми¬ нем бер тиенлегем юк, бер тәңкәм бар. Мин бер тәңкә салам. — Юк, юк, юк... бер тиен сал! — Тинтәкләр сез. Сон, бит бер тәңкә ничек итсәң дә бер тиеннән кыйбатрак, — диде гимназист. — Откан кеше мина кайтарып бирер. — Юк. зинһар, китә бир! Н-ЗИ. А. П. Чехо» - 5, 66
V класс укучысы иңбашларын җыерды да, прислуга- дан вак акча алырга дип. кухняга кереп китте Кухняда оер тиен дә юк икән. Кухнядан борылып килгәч: — Алайса син миңа ваклап бнр, — дип. ул Гришага бәйләнә башлады. — Ваклаган өчен мин сиңа түләрмен. Теләмисеңмени? Я алайса, бер тәңкәгә мина ун тиен акча сат. Гриша шикле итеп Васяга кырын гына карап куйды, берәр төрле алдау, жуликлык түгелме? - Кирәкми, — диде ул кесәләрен тоткан килеш. Васяның түземе бетә башлады, уенчыларны —бол- ваннар, аңгыра башлар дил атады. Соня аңа: — Вася, синең өчен үзем куям. Утыр! —диде. Гимназист утырды, алдына ике карта алып куйды Аня саннарны кычкыра башлады. Гриша дулкынланган тавыш белән кинәт — Бер тиенем төшеп китте. Туктагыз! — диде. Лампаны алдылар да өстәл астына бер тиенне эзләргә кереп киттеләр. Куллары белән төкерекләрне, чикләвек кабыкларын эләктерделәр, башларын бәреп бетерделәр, ләкин бер тиен табылмады. Яңадан эзли башладылар һәм Вася лампаны кулларыннан тартып алып урынына куй¬ ганчыга хәтле эзләделәр. Гриша эзләвең карангыда да дәвам лттс. Ахырда бер тиен табылды. Уенчылар өстәл янына утырдылар һәм уенны дәвам итәргә булдылар. - Соня йоклый! — диде Алёша Соня, бөдрә башын куллары өстсиә куеп, бернәрсә белмичә, тәмләп, бик каты йоклый, әйтерсең бер сәгать элек йокыга киткән. Башкалар бер тиенне эзләгәндә, ул ялгыш йоклап киткән иде. — Бар, әнкәй кроватена ятып тор, — дип. Дня аны столовойдан алып чыгып китте. Аны өерләре белән алып бардылар, һәм бер биш ми¬ нуттан соң әниләренең кровать өстендә бик кызык хәл иде. Соня йоклый. Аныл янында, хырылдзштыргалап, Алёша йоклап ята. Аларның аякларына башларын куеп, Гриша белән Аня йоклый. Шунда ук бер уңайдан кухарка малае Андрей да урын тапкан. Яннарында, киләсе уенга хәтле әһәмиятләре беткән тиеннәр аунап яталар Тыныч йокы сезгә!
САГЫШ Кемгә слйлих хәсрәтемне?.. Кичке караңгылык. Эре, җепшек кар әле яңа гына ка¬ бызылган фонарьлар тирәсендә ялкау гына әйләнә дә, йомшак һәм юка гына катлау булып, eft түбәләренә, атлар өстенә, иңбашларына, бүрекләргә ята. Извозчик Иона Потапов, өрәк шикелле, ап-ак. Җанлы гәүдә бөгелә алган хәтле бөгелеп, козлага утырган да кыймылдап та кара¬ мый. Ник шунда өстенә кар тавы ишелеп төшми, шунда да ул карпы селкеп төшерүне кирәк тапмас иде шикелле... Аның аты да ап-ак һәм хәрәкәтсез. Үзенең хәрәкәтсезлеге белән, сөякләре чыгып торган гәүдәсе һәм таяктай төз аяклары белән ул, хәтта якыннан да, бер тиенлек прянник атка ошап тора. Ат унга чумган иде булса кирәк. Саба¬ ныннан һәм ияләшкән күренешләрдән аерылып, бирегә — коточкыч утлар белән тулган, тыелгысыз дөбер-шатыр белән һәм йөгерә-йөгерә йөрүче кешеләр белән тулган 6v ыгы-зыгы эченә ташланылган җан иясенә уйланмыйча мөмкин түгел. Байтактан бирле инде. Иона белән аның аты урынна¬ рыннан кузгалганнары гок. Өйләреннән төшкә хәтле үк чыгып киткәннәр иде, ә бер кешене до илтеп куйганнары юк әле. Менә шәһәр өстенә кичке караңгылык төште. Фо¬ нарьларның тонык утларын җанлы буяулар басып китте, һәм урам ыгы-зыгысы шау-шулырак була башлады. Иона ишетеп алды: Извозчик, Выборгский ягына! Извозчик!—дип кычкырдылар. Иона сискәнеп китте һәм, кар ябышып беткән керфек¬ ләре аша, башлыклы шинель кигән бер хәрби кешене күрде. Хәрби кеше, кабатлап: — Выборгский ягына! — дип кычкырды.—Йокладың¬ мы әллә? Выборгский ягына! 5* 67
Ризалык билгесе итеп, Нона дилбегәләрен тарткалап куйды, атның аркасыннан һәм узенек иңбашларыннан кар катламнары коелып төштеләр. . Хәрби кеше чанага утыр¬ ды. Извозчик иреннәрен чупылдатты, муенын аккоштай сузып, күтәрелде дә, кирәк булудан бигрәк гадәт буенча, чыбыркысын селтәде Лт та муенын сузды, таяк төсле аякларын кыйшантып, урыныннан кыюсыз гына кузгал¬ ды... Беренче адымнардан соң ук Ионага: — Кая киләсең, шүрәле’ —дигән тавышлар ишетелде Моны — алга, артка агылып . торган кара масса эченнән кычкыралар иде. — Кая шайтаннар китерә? Уңга тот! — Син ат тота белмисең! Уңга тот, — дип, хәрби кеше ачуланып кунды. Карета белән килүче бер кучер ачулана, үтеп баручы берәү усал карап, жинеидәге карны кага иде: ул ат алдын¬ нан йөгереп үтмәкче булган да иңбашы белән ат авызына килеп бәрелгән. Нона козлада, энәләр өстендә утырган¬ дай, боргалана; терсәкләрен як-якка уйната, күзләрен ис гигән кешедән иләс-миләс йөртә, әйтерсең үзенең кайда икәнлегенә, ни өчен биредә булуына төшенми. — Нинди пидлеңлар бит, э? — диде хәрби кеше шаяр¬ тып. — Таки сиңа бәрелергә, янса ятып астында калырга чамалап кына торалар бит. Сүз куешканнардыр алар. Нона пассажирына таба борылып карый, иреннәрен кыймылдата... Нәрсәдер әйтәсе килә булса кирәк, ләкин бугазыннан гыжылдаудан башка бернәрсә лә чыкмый — Нәрсә? — диде хәрби кеше. Иона, авызын кыйшайтып, елмайды да. тавышын кө¬ чәндереп, гыжлап әйтте: — Барин, минем ни... шушы атнада улым үлеп кит¬ те әле. — һм... Нәрсәдән үлде соң ул? Иона бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылды да сөйли башлады: — Кем белә соң аны! Тир хастасыннан булырга ки¬ рәк... Больницада өч көн ятты да үлде... Ходайның үз ир¬ кендә бит. Караңгылык эченнән: — Борыл, шайтан! — дигән тавыш яңгырады. — Кү¬ зең чыкканмы әллә, карт эт. Бәбәкләреңне ачыбрак кара! — Атлат, атлат... — диде хәрби кеше. — Болай без иртәгә хәтле дә барып жнтә алмабыз. Куала әле, я! Извозчик тагын муенын сузды, урыныннан күтәрелде 68
дә, авыр грация белән чыбыркысын селтәде. Аннан сон берничә тапкыр пассажирына борылып карады, ләкин теге күзләрен йомган, тыңларга теләми иде булса кирәк. Аны Выборгскнйда төшереп, трактир янында тукталды, коз- лада бөкрәеп утырды да, тагын кыймылдап та карамый... Җепшек кар аның үзен һәм атын тагын акка бизи башла¬ ды. Бер сәгать, ике сәгать үтте. Галошлары белән шап-шоп басып, әйткәләшә-әйт- кэләшә, тротуар буйлап яшь кенә өч кеше үтеп бара; икесе озын һәм нәзек, өченчесе кечкенә һәм бөкре. Бөкресе, ярык тавыш белән: — Извозчик, Полицейский күпере янына! — днп кыч кырды —Өч кешегә егерме тнен! Иона дилбегәләрен тартты, иренен чупылдатты. Егер¬ ме тнен бик аз, ләкин хикмәт бәядә түгел... Бер тәңкәме, биш тиенме — хәзер аның өчен барыбер, тик утыручылар гына булсын... Яшьләр сүгенә-сүгенә, төрткәләшә-төрткә- ләшә чана явына килделәр дә, өчесе берьюлы менә баш ладылар Ләкин урын ике генә кешелек. Кемнәр утырачак, кем аяк өсте калачак,— шул мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Озак тиргәшү, капризлану һәм шелтәләшүләрдән соң, ин кечкенә кеше булганлыктан, бөкре аяк өсте торырга тиеш, дигән карарга килделәр. — Әйдә, куала! — диде бөкре ярык тавыш белән, Нонаның артында басып, жнлкәсенә сулап тора башла¬ ды. — Каезла! Әй-яй, туган, бүрегең дә бүрегең үзеңнең! Моннан начарракны бөтен Петербургта таба алмассың... Иона көлә; — Гый-гый... гын-й... Барын киябез... — Я, син. барып киябез, куала! Юл буе шулай барыр¬ сыңмы? Ә? Муен тамырыңа аласың килмиме?.. — Башым шартлый... — диде ике озынның берсе,— кичә Дукмасовларда Васька белән икебезгә дүрт бутылка коньяк эчеп бетердек. — һич аңламыйм, нигә ялганларга инде! — дип, икен¬ че озыны ачулана башлады. — Хайван төсле ялганлый. — Ходай орсын менә, дөрес... — Бет йөткерә дигән сүз ипчек дөрес булса, бу да шулай ук дөрес. Иона көлә: — Гый-й! Күңелле әфәнделәр! — Тфү, шайтан үзеңне!., — диде бөкре, ачуы чыгып. — Юыртасынмы енн, юкмы, карт үләт? йөрүмени бу? ь‘.ч
Сыптыр шуңа берне чыбыркы белән! На, жен! Яхшылаб¬ рак пешер үзен! Иона үзенең артында бөкренең боргалануын, тавышы калтыравын ишетеп бара. Үзенә каратылган сүгенү сүзлә¬ рен ишетеп торгач, күз алдында кешеләр булгач, күңелен¬ дәге япа-ялгызлык тоигысы әкренләп басыла башлый. Бөкре, алты катлы итеп, борычлап-суганлап сүгенүдән йотлыгып, йөткерә башлаганчыга хәтле сүгенде. Озыннар ниндидер Надежда Петровна хакында сөйләшә башлады¬ лар. Иона аларга борылып карады. Тегеләр сөйләшми торган арада тагын бер әйләнеп карады да: — Ә минем шушы атнада ни... улым үлеп китте әле... — дип кунды. Бөкре, йөткерүдән соң иренен сөртә-сөртә, көрсенеп: — Барыбыз да үләчәк... — диде.— Я, куала, куала! Әфәнделәр, мин артык болай һич бара алмыйм! Ул безне кайчан илтеп җиткерер? — Ә син аның муен тамырына кундырып, чак кына күңелен күтәреп җибәр... — Карт үләт, ишетәсеңме? Муеныңа биргәләрмен!.. Сезнең ишеләр белән кыланып маташсаң, җәяү йөрергә генә кала. Ишетәмсең, явыз җан? Әллә безнен сүзләрне колагыңа да элмисеңме? Иона җилкәгә төшкән йодрыкларның авырттыруларын сизүдән бигрәк, шап-шоп иткән тавышларын гына ишетә. — Гый-й... күңелле әфәнделәр... ходай исәнлек бирсен! — Извозчик, син өйләнгәнме? — диде бер озыны. - Минме? Гый-й... күңелле әфәнделәр! Хәзер минем хатыным — кара җир... Ух-ха-ха... Кабер, дигәнем!.. Улым әнә үлеп китте, ә мин исән... гаҗәп эш, үлем ишек¬ ләрне бутаган... Минем янга киләсе урында, улыма барып кергән... һәм Иона, улының ничек үлүе турында сөйләргә дип борылган иде, ләкин ул арада бөкре җиңел сулап куйды да, аллага шөкер, килеп җиттек, диде. Егерме тиенне алгач, Иона типтереп йөрүчеләр артын нан бик озак карап торды, алар караңгы подъездга кереп югалдылар. Ул тагын япа-ялгыз, аның өчен тагын тын¬ лык... Аз гына вакытка басылып торган сагыш яңадан уянды һәм йөрәген тагын да катырак талый башлады. Ионапыл күзләре ике як урам буйлап агылып торган ха¬ лык төркемнәре өстендә тынычсыз һәм газаплы рәвештә йөгерешәләр: шушы мениәрча кешеләр арасыннан апа 70
колак салучы берәү табылмасмы икәкңн? Ләкин халык төркеме һаман агыла, аңын үзен дә, сагышын да күрми. Ә аның сагышы иге-чиге билгесез булган бик зур сагыш Күкрәге ярылып, сагышы ташып чыкса, ул бәген дөньяны басыл китәр иде шикелле, ләкин шулай да үзе күренми Ул шундый кечкенә генә кабык эченә кереп урнашкан, аны көндез ут белән күрә алмассын. . Иона кап тоткан дворникны күрде дә аңа сүз кушарга булды. — Җанкисәгем, хәзер сәгать ничәнче булыр икән? — дип сорады — Унынчы... Нәрсә туктадың монда? Үтеп кит! Иона атыл берничә адымга күчерде дә, бөкрәеп, сасы¬ шына бирелде... Кешеләргә мөрәхсәгать итүне ул инде файдасыз саный. Ләкин биш минут та үтмәде, ул турайды, тәнендә үткен авырту сизгән шикелле, башын селкеп куйды, һәм дилбегәләрен тартты. Ул артык түзә алмын иде «Кайтырга кирәк, кайтырга» — дип уйлады ул. Аты. аның уйларын төшенгән шикелле, юырта башла¬ ды. Сәгать ярым чамасыннан соң, Иона инде зур, пычрак мич янында утыра иде. Мич башында, идәндә, скамья- ларда халык гырылдап йоклый, һава сасы һәм бөркү... Иона, йоклап ятучыларга карый-карый, бераз кашынды да бу хәтле иртә кайтуына үкенеп куйды.. «Солылык та эшләп булмады,—дип уйлады ул.— Шуңа күрә дә менә сагыш. Үз эшен белеп эшләгән кеше үзе дә тук, аты да тук һәм һәрвакыт тыныч...» Почмакларның берсеннән яшь кенә извозчик башын күтәрде, йокы аралаш тамагын кырып, сулы чиләккә су¬ зылды — Эчәсең килдемени? дип сорады Нона. — Эчәсем килде шул! Шулай... Исәнлеккә булсын... Ә минем, туган, улым Vieil китте бит әле... Ишеткән идеңме? Шушы атнада больницада үлде... Менә бит нинди хәл! Сүзләрем ничек тәэсир итте икән дип, Иона карап торды, ләкин бернәрсә дә күрмәде. Яшь извозчик башын нан ук ябынды да, ннде йокыга да китте. Карт көрсенде, кашынып куйды... Яшь извозчикныц эчәсе килгән шикелле, аның сөйләшәсе килә иде. Улының үлүенә тиздән бер атна тула, ә аның бер кеше белән дә рәтләп сөйләшә алганы юк... Яхшылап, төпчеп-төпчеп сөйләргә кирәк иде... 71
Ничек авырып китүен, нвчек газаплануын, үләр алдыннан ниләр әйтүен, ничек үлүен сөйләргә кирәк иде. Күмүне, мәетнең киемнәрен алу өчен больницага баруны тасвир¬ лап бирергә кирәк иде. Авылда кызы Анисья аерылып калды. Аның турында да сөйләшеп алырга кирәк... Ниләр турында гына сөйләшмәс иде ул хәзер. Тыңлаучы аһыл¬ дарга, көрсенергә, такмаклый-такмаклый еларга тиеш... Ә хатыннар белән сөйләшү тагын да яхшырак. Алар ике сүздән үк үкереп елый башлыйлар. «Чыгып атны карап керим, — дип уйлады. — йокларга канчан да өлгерербез... Курыкма, йокы туяр...» Ул киенде дә конюшняга, аты торган җиргә чыгып китте. Ул солы турында, печән, һавалар турында уйлады. Ялгыз гына чагында улы турында уйлый алмый... Кеше белән булганда аның турында сөйләшергә мөмкин, ләкин үзең генә уйланып, аның сурәтен күз алдына китерү йө¬ рәк яргыч нәрсә... Иона, атының күзләре елтыравын күреп: — Чәйнисеңме? — днп куйды. — Я, чәйнә, чәйнә... Солылык эшли алмагач, шулай итеп печән ашарбыз инде... Әйе... ат белән йөрергә картайдым инде мин... Улыма кирәк иде йөрергә, ә миңа түгел... Ул менә дигән нзвозчик иде... Яшәргә генә иде дә бит... Иона, бераз вакыт дәшмичә торды да, дәвам итте: — Шулай шул менә, җаным... Кузьма Ионыч юк инде... Ташлады ул безне... Юкка гына үлде дә китте... Әйтик, менә синең таең бар, ди, ә син аңа газнз ана... Кинәт, әйтик, менә шул таең үлеп китсә... Кызганыч бит? Ат ашый, тыңлый һәм аның сулышы хуҗасының кул¬ ларына бөркелә иде... Иона бирелеп кнтте дә ана бөтенесен-бөтенесен сөйләп бирде.
ШАЯРТУ Кышкы аяз көн. Шундый суык, бөтен җир чагнап тора, һәм минем белән култыклашып килүче Наденьканын чигә бөдрәләре, керфекләре, ирен өстендәге бала Йоннары бәсләнеп калганнар. Менә без биек тау башында торабыз. Без басып торган җирдән, нәкъ безнен аяк очларыбыздан башланып, су сибел катырган көзгедәй шугалак сузылып китә, һәм кояш анарда, көзгедә чагылган кебек, чагыла. Яныбызда җете-кызыл постау белән тышланган тимер ча¬ набыз тора. — Надежда Петровна, әйдәгез бер шуып төшәбез. — днп, мнн ялынырга тотынам — Бер генә тапкыр! Ышаны¬ гыз мина, берни дә булмаячак. Ә Наденька курка. Алын кечкенә генә, нәфис кенә га¬ лошлары яныннан түбәнгә сузылып киткән шугалак ана коточкыч упкын кебек булып күренә. Түбәнгә бер карап алу белән ук, минем тәкъдимемне ишетү белән үк анын йөрәге «жу» итеп китә, сулышы кысыла, чанага утырып, тау астына атылсак, нишләр5 Жаны чыгар, акылдан язар. ' — Валлаһи, дим, курыкмагыз! Кирәкми куркырга! Аңлагыз, бу бит сабынлык, бу бит куян йөрәклелек! Ниһаять, Наденька минем тәкъдимемә күнә һәм мнн күреп торам: бу тәвәккәллек ана җанын фида кылу белән бер. Мнн аны, куркудан агарынган, калтыранган хәлендә, чанага утыртам, кулларым белән кочып алам һәм без, анын белән икәү, тау астына атылып төшеп китәбез. Чана пуля кебек оча. Үткен җил әчеттереп битләрне кисә, колак төпләрендә ыжгыра, зәһәрләнеп чеметеп-че- метеп ала, башны җилкәдән каерып ташларга теләгәндәй итә. Жнлнең бер юлы килеп тыгылуыннан сулыш каплана, тын алып булмый башлый. Әйтерсең лә, шайтан үзе ки¬ леп, тырнаклары белән безне каптырып алган да, үкерә- үкерә җәһәннәмгә өстери. Тирә-яктагы әйберләр ыргылып чабучы сузынкы, тоташ бер сызыкка әйләнеп калалар... Менә, менә, куп булса күз ачып йомарлык вакытыбыз калгандыр, — хәзер һәлак булырбыз төсле. 73
— Мин сезне сөям, Надя!—дим мнн, яшерен тавыш белән. Чана әкренәйгәннән*әкренәя бара, жилнең үкерүе, чана табаннарының чыжлавы кими, сулыш та кысылмый башлый, менә без, ниһаять, тау астында. Наденька үлек тә түгел, тере дә түгел. Аның төсе качкан, сулышын чак¬ чан кына ала... Мнн аңа урыныннан торырга булышам. — Гомеремдә дә икенче шуасым юк, — ди ул, миңа зур һәм куркынган күзләрен тутырып карап, — гомердә дә! Үләм днп торам. Бераздан соң инде ул аңына килә һәм, күзләрен со¬ раулы караш белән тутырып, минем күзләремә текәлеп тора: янәсе, теге дүрт сүзне мнн әйттемме нкән аңа. әллә аларны котырынып искән жил сызгырып үткәнме? Ә мин аның янында басып торам, папиросымны төтәтәм һәм перчаткаларыма карыйм. Ул мнне култыклап ала, һәм без, анык белән икәү, тау буенда озак кына сөйләшеп йөрибез. Теге табышмак, күрәсен, аиа һаман тынычлык бирми. Мин әйттемме аңа ул дүрт сүзне, әллә жил генә алып килдеме? Әйтелдеме ул сүзләр, әллә юкмы? Бу уз кадереңне белү мәсьәләсе, на¬ мус, тормыш, бәхет мәсьәләсе, бу бик мөһим мәсьәлә, дөньядагы мәсьәләләрнең ич мөһиме. Наденька түземсез¬ ләнеп миңа карый, йөрәккә үтеп керә торган моңлы күз карашы белән озак кына текәлеп тора, минем сүзләргә кнлделе-кнттеле жаваплар кайтара, тагын сүз башлавым¬ ны көтә. О. нинди генә хисләр уйнамый бу сөйкемле йөздә, нинди генә эчке талпынулар уйнамый анда! Мнн күреп торам, ул үз-үзе белән көрәшә, аның нәрсәдер әйтәсе, нәрсә турындадыр сорашасы килә, тик сүз генә таба ал¬ мый. аңа пичектер уңайсыз, куркыныч, үз шатлыгы үзенә комачаулый... — Беләсезме нәрсә? — ди ул, мина күтәрелеп кара¬ мыйча гына. — Нәрсә? — днп сорыйм мин. — Әйдәгез, тагын бер тапкыр... шуып төшик. Без баскыч буйлап тау башына менеп китәбез. Мин тагын куркынудан агарып калган, калтырап торган кызны чанага утыртам, без тагын аска, коточкыч упкынга аты¬ лып төшеп китәбез, жил тагын зәһәрләнеп үкерә башлый, чана табаннары тагын чыжларга тотыналар һәм мин ча¬ наның бик нык шаулап, котырып атылган чагында, яше¬ рен тавыш белән: 74
— Мин сезне сеян, Наденька! — днп пышылдыйм. Чанз түбәнгә төшеп туктаганнан соц. Надя үзе әле генә шуып төшкән тауга нсс китеп карап куя. аннан соц озак кына итеп мнна күзләрен теки, минем гамьсез яңгы¬ рый торган салкын тавышымны тынлап тора һәм аныи бөтен сыны, хәтта кулындагы муфтасы белән башлыгына чаклы, тоташ аптырауга, гажәнләнүгә чумгандай төсле күренә, һәм анын Йөзендә бары тик бер генә сорау: — Нәрсә булды соң бу? Кем әйтте сок әлеге сүзләр¬ не? Ул әйттеме, яки әйтелгәндәй булып ишетелделәр ге- нәме? Бу билгесезлек аны тынычсызлый, тәкатен корыта. Мескен кызчык, авызына су калкан төсле, тынып кала, кашларын жыергалый, үзе тәмам еларга жнтешеп тора. — Әллә өйгә кайтып китикме?—дип сорыйм мин анардан. — Ә бу. бу... Күңелле генә икән бу тау шуу. — дн ул. колакларына чаклы кызарып. — Әллә тагын бер шуып төшәбезме? «Күңелле генә» нмеш, ә үзе чанага утырганда тагын агарынып кала, тагын сулышы кысыла, тагын бөтен гәү¬ дәсе белән дерелди башлый. Без өченче мәртәбә төшеп китәбез һәм мин анын ни¬ чек ител миңа текәлүен, минем нреннәремнен кыймылда¬ вын көтеп торуын күрәм. Мин иреннәремне кулъяулыгым белән каплыйм, йөт¬ кергән булам, ә тауныц уртасына житеп, безнең чанабыз тигән жнргә тиеп, тимәгән жиргә тимичә оча башлагач, һаман шул ук яшерен тавыш белән: — Мин сезне сөям, Надя! — дип кабатлыйм. Табышмак табышмак көенчә кала. Наденька дәшмн, нидер уйлана... Мнн аны тау яныннан өенә чаклы озатып куям, ул ашыкмыичарак кайтырга тырыша, адымнарын акрынайтканнан-акрынайта бара, үзе минем теге дүрт сүзне янадан кабатлавымны көтә. Мин аның ничек газап¬ лануын сизеп торам, ул бара торган жиреннән: — Ул сүзләрне жилнең әйтүе мөмкин түгел, мин алар- ны жилдән ишетергә теләмим! —дип кычкырып жи- бәрмәгәем днгәнсыман, тырышыл-тырышыл, дәшмичә бара. Иртә белән мнн бер язу алам. Язуда: «Әгәр бүген тау шуарга барсагыз, мине дә алып барыгыз. Н.», — дип язылган була, һәм шул көннән башлап без, Наденька бе¬ 7.5
лән икәү, көн саен тау шуарга йөри башлыйбыз һәм ча¬ нага утырып түбәнгә очкан саен мин, яшерен тавыш белән, шул бер үк сүзләрне кабатлыйм — Мин сезне сөям, Нэдя! Озак та үтми, Наденька бу сузларгә, исерткечкә яки морфига ияләшкән кебек, ияләшеп китә. Ул әлеге сүз¬ ләрне ишетмичә яши алмаслык хәлгә килә. Дөрес, биек тау башыннан түбәнгә очу аны элеккедәй куркыта, тик хәзер инде ул курку һәм хәвефлек әлеге сөю-сәгадәт сүз¬ ләренә үзенә күрә бер ямь биреп тора. Әле һаман да ике нәрсәдән шикләнә ул: җилдән һәм миннән... Ул мәхәббәт сүзләрен ана кайсыбыз әйткән? Ул мока төшенми, күрә¬ сең, ләкин анын өчен хәзер кайсыбыз булса да бер, нинди касәдән генә эчмәсен, бары тик исерсен генә... Көннәрдән бер көнне мин шугалакка ялгызым гына киттем. Кешеләр арасына кереп күздән генә югалып өл¬ гердем, күрәм, Наденька килә, үзе күзләре белән мине эзли... Соңра ул, курка-курка гына, баскыч буйлап тау башына менеп китә. Ана бер үзенә куркыныч, ой. бик куркыныч. Ул кар кебек агарып калган, җәза мәйданына баргансыман, баштанаяк калтырана, ләкин бернигә дә карамастан, бөтенесенә риза булып, һаман атлый. Күрә¬ сең, ул миннән башка гына сынап карамакчы: кабатланыр¬ лармы ул гаҗәп сүзләр? Мин күрел торам: менә ул, ага¬ рып калган япь-яшь кыз, куркудан авызын ярым ачкан хәлдә, чанага утыра, күзләрен йома һәм, җнр белән мәң¬ гегә саубуллашып, шуып төшеп китә... «Чыж-ж-ж!»... Чана табаннары чыжылдый. Наденька теге мәхәббәт сүз¬ ләрен ишетәме-юкмы, анысын мин белмим. Мин бары тик анын тау төбендә арып, тәмам хәлдән таеп, чанадан тор¬ ганын гына күрәм. Нәрсә булса да ишеткәнме ул — юкмы? йөзе ук сөйләп тора, моны ул үзе дә белми. Курку анын ишетү, тавышларны аера белү, анлау сәләтен югалткан. Менә яз ае март килеп җитә. Кояш назлырак карый башлый. Безнең боз тавыбыз элек кара-кучкыл төскә керә, үзенен шомалыгын югалтып, кытыршылана бара һәм, ниһаять, эреп бетә. Без инде тау шуудан тукталабыз. Мес¬ кен Наденька инде һичбер вакытта да теге сүзләрне ишетә алмас, һәм-ана ул сүзләрне кабатлаучы да булмас, чөнки андый җилләр хәзер инде исмиләр, ә мин Петербургка китәргә җыенам, — озакка, — ихтимал, бөтенләйгә үк. Китәргә бер көнме, ике көнме калды дигәндә, эңгер- 76
менгер вакытта, ничектер шулай бакчада утыра идем. Ә безнең бакча белән аларның ишек алларын биек койма бүлеп тора. Көннәр салкынча иде әле, тиресләр астында эреп бетмәгән карлар ята, агачлар да терелеп җитмәгән¬ нәр, ләкин тирә-яктан инде яз исе килә һәм чәүкәләр, тенге йокыга таралу алдыннан, чыр-чу килеп кычкыры шалар иде. Менә мин койма буена киләм һәм койма яры¬ гыннан озак кына карап торам. Менә Наденька баскыч төбенә чыга, моңлы һәм сагышлы күзләрен каядыр — еракка, күккә юнәлтеп, хәрәкәтсез басып кала. Язгы җил туп-туры аның агарган күңелсез битенә сирпелә... Бу җил аңа кышкы җилне, без тау шуган чакта колакларыбызда уйнаган җилне, Наденькага «мнн сезне сөям, Надя!» ди¬ гән татлы сүзләрне алып килгән җилне хәтерләтә булса кирәк, аның йөзе моцсуланганнан-моңсулаиа бара, битлә¬ ре буенча яшь тамчылары тәгәри, һәм ул, бичара кыз, җилдән әлеге татлы сүзләрне тагын алып килүен сораган кебек, ике кулын берьюлы күтәреп каядыр алга суза. Мнн, кинәт исеп куйган җилне көтеп алып, ярым яше¬ рен тавыш белән: — Мин сезне сөям, Надя! — дип кабатлыйм. Я, раббем, Наденькага нәрсә булды! Ул кинәт кычкы¬ рып җибәрде, бит алмаларын түгәрәкләндереп елмаеп куйды, һәм, кичке йомшак җилне каршыларга теләп, кул¬ ларын сузды, ә үзе шундый шатланган, шундый бәхетле, шундый сөйкемле иде. Ә мин, әйберләремне тутырырга дип, кереп киттем... Бу инде күптән үк булган хәл. Хәзер инде Наденька нр хатыны, аны бирделәрме, яки ул үзе чыктымы — аны¬ сы барыбер, ул хәзер дворяннар опекасы секретареның хатыны һәм өч бала анасы. Безнең икәүләп шугалакка йөрүебез һәм җилнең ана «мнн сезне сөям, Надя!» дигән сүзләрне алып килүе әле һаман да аның исеннән чыкма¬ ган, аның өчен ул тормышының иң бәхетле, нн мөкатдәс, иң гүзәл бер хатирәсе булып саклана. Ә мина хәзер, олыгая төшкәч, аңлашылмый: нишләп сон мин ана ул сүзләрне әйттем икән, нн өчен шаярттым икән?
БҮРЕ Беркөнне алпавыт Нилов белән следователь Куприя¬ нов, кич белән аудан кайтканда, тегермәнче Максим картка керделәр. Нилов узенек гадәттән тыш көчлелеге белән бетен губернага танылган таза, нык кеше иде. Аның усадьбасына кайтып җитәргә ике генә чакрым калган иде инде, ләкин аучылар бик каты арыган иделәр һәм усаль- бага хәтле кайтырга теләмәделәр, тегермәнгә кереп, бик озак итеп ял итәргә булдылар. Монда керүнен уңайлы ягы тагы шунда иде: Максим картта һәрвакыт чәй Һәм шикәр була, ә аучыларның үзләрендә байтак кына аракы, коньяк һәм төрле ашамлык әйберләр бар иде. Капкалап алганнан сон, аучылар чәйгә тотындылар һәм шунда сүз дә башланды. — Нинди яңалыклар бар, бабай? — днде Ннлов Мак¬ симга. — Ниндн яңалыклар дисезме? — днп, карт көлемсе¬ рәп куйды. — Яңалык шул. сездән мылтык сорарга җые¬ нам... — Нәрсәгә сиңа ул мылтык? — Нәрсәгәме? Бәлки, аның кирәге дә юктыр. Мнн бит аны болай гына сорыйм... Атарга туры килсә, барыбер күрмим. Шайтан белсен, кайдан килеп чыккандыр, бер котырган бүре бар. Икенче көн лнде, шушы тирәдә йөри... Кичә кич авыл янында ике эг белән бер тайны буган, ә бүген тан алдыннан чыксам, ул, шушы каһәр төшкән бүре, өянке астында, аягы белән танавына бәргәләп утыра. Мин аңа «Кит, үләт!» дим. ә ул мина таба җен кебек карап утыра... Мин ана таш белән, ә ул, тешләрен шы¬ кылдатып, күзләрен шәм кебек ялтыратты да, усаклык арасына кереп кипе... Куркудан үлә яздым. — Шайтан белсен... — днп мыгырданып куйды сле¬ дователь. — Котырган бүре йөри, ә без монда селкенеп йөргән булабыз... — Булса сон? Без бит мылтык белән ~ё
— Бүрегә ядрә белән атып тормассыз бит... — Нигә атып торырга? Прости приклад белән бәреп егарга мөмкин. һәм Нилов, бүрене приклад белән үтерүдән дә җиңел эш юк дип исбат итә башлады һәм бервакытны өстенә ташланган зур котырган этне таянып йөри торган гади таяк белән бер кизәнүдә бәреп екканлыгын сөйләп бирде. — Сезгә сөйләве яхшы! — диде следователь, көрсенеп, һәм анын кин җилкәсенә кызыгып карап куйды. — Сездә көч аллага шөкер, ун эткә җитәрлек. Этне сез таяк белән түгел, хәтта бармак белән лә бәреп ега алырсыз. Гади кеше таягын күтәргәнче, кай җиренә сугыйм нкән дип ча¬ малап торганчы, эт аны биш мәртәбә тешләп өлгерер, күңелсез хәл... Котыру авыруыннан да газаплырак һәм куркынычрак авыру юк. Мина беренче мәртәбә котырган кешене күрергә туры килгәч, мин биш көн чамасы юләр кеше кебек йөрдем, һәм шул вакыт дөньядагы барлык эт асраучыларны һәм этләрне дошман күрә башладым. Бе¬ ренчедән. авыруның көтмәгәндә бик тиз булуы үзе коточ¬ кыч... Таза, тыныч кеше, бернәрсә дә уйламыйча гына килгәндә кинәт, бер котырган эт килеп чыга да, һап! Тешли дә ала. Шунда ук кешене коточкыч уй баса, харап булдым, котылу юк инде, дип уйлый. Шуннан соң тешләнгән кеше¬ гә бер генә минутка да тынычлык бирми торган зарыктыр¬ гыч авырый башлау куркынычын күз алдына китерегез. Көтә торгач, авыру үзе килеп җитә... Барыннан да бигрәк шунсы коточкыч, бу авыруны дәвалап булмый. Авырый башлыйсын икән, беттең дигән сүз. Медицинада, минем белүемчә, хәтта ул авыруны дәвалау мөмкинлеге турында сүз дә юк. — Ә безнең авылда дәвалыйлар, барин! — диде Мак¬ сим.— Мирон теләсә кемне дәвалый ала. — Чепуха... — диде Нилов һәм тирән сулап куйды.— Мирон турында шулай сөйлиләр генә. Үткән җәйне авыл¬ да Стелканы эт тешләде, ләкин һичбер Мирон-фәлән яр¬ дәм итә алмады... Нәрсә генә эчертеп карамадылар, бары¬ бер тилерде. Юк, бабакаем, шайтаным да эшли алмыйсын. Минем белән шундый хәл була калса, котырган эт теш¬ ләсә дигәнем, мин маңгаема пуля җибәрер идем. Котыру авыруы турындагы бу куркынычлы сүзләр тәэсир итми булмады. Аучылар акрынлап тындылар һәм чәйләрен сөйләшмичә генә эчтеләр. Ирексездән барысы да кешенең гомере һәм бәхете очраклыкларга һәм юк-бар 79
нәрсәләргә бәйле булуы турында, ашап ташлаган йомырка кабыгына да тормаслык әһәмиятсез эшләргә бәйле булуы турында уйладылар. Барысына да эчпошыргыч күңелсез булып китте. Чәйдән соң Нилов киерелде дә урыныннан торды. Аның тышта йөрел керәсе килде. Келәтләр тирәсендә бераз йөргәч, кечкенә капканы ачып, чыгын китте. Тышта эн- гер-меңгер вакыт үтел, чын мәгънәсе белән кич булган иде. Елга каты йокыга талган. Ай нурларына коенган буада бер генә кисәк тә күләгә юк; аның, уртасында ватык шешә тамагы йолдыз кебек ялтырап ята. Тегермәнмен ике тәгәрмәче, киң тал күлә¬ гәсе белән яртылаш капланган хәлдә, ачулы нтеп, моклы нтеп карыйдыр төсле... Ннлов тирән ител сулап куйды да елгага карады. Бернинди хәрәкәт юк. Су һәм яр буйлары • йоклыйлар, хәтта балык та уйнамый... Ләкин кинәт, буанынтеге ягын¬ да, тал куакларыннан арырак кара шарга ошашлы бер күләгә тәгәрәп узгандай булды. Ул күзләрен кысыбрак карады. Күләгә югалды, ләкин тиздән тагы күренде һәм әле бер якка, әлр икенче якка ташланып, буага таба тәгә¬ ри башлады. «Бүре!» — дип уйлады Нилов. Ләкин кире тегермәнгә йөгерергә кирәк дигән фикер башына килгәнче, кара шар инде буа өстеннән тәгәри башлады, тик тул-туры Нилов өстенә килмичә, әле бер якка, әле икенче якка ыргытылып килә иде. «Әгәр йөгерсәм, ул миңа арттан ташланыр, — дип уй¬ лады Нилов һәм чәч астындагы тиресе боз кебек тунып китүен тойды. — Я алла, ичмаса таяк кына да юк! Ярый, шулай басып торыйм һәм... мин аны тотып буармын!» һәм Нилов бүренең хәрәкәтен һәм гәүдәсенең кыяфә¬ тен игътибар белән күзәтә башлады. Бүре, буа читеннән чабып, аның турысына килеп житте... Нилов, аңардан күзен алмыйча: «Узып китә!»—дип уйлады. Ләкин ул арада бүре, Ннловка карамыйча гына, теләр- теләмәс кенә кызганыч тавыш белән шыңшыды да апа таба борылып туктады. Ул, гүя, ташланыргамы, әллә таш¬ ланмаскамы,—днп уйлап тора кебек иде. Ннлов: 80
«Йодрык белән түбәсенә кундырырга... һушыннан яз¬ дырырга...»— дип уйлады. Нилов шулкадәр каушады, хәтта көрәшне кем башла¬ ганын да төшенмәде, үземе әллә бүреме? Ул бары тик ниндидер аеруча куркынычлы кискен бер момент җиткә¬ нен, бөтен көчен уң кулына җыеп, бүрене муеныннан эләктереп алу кирәклеген генә анлады. Шунда гадәттән тыш бер хәл булды, аңа ышануы да читен, һәм Ниловнын үзенә дә бу төш булып кына тоелды. Кулга эләккән бүре сыкранулы тавыш белән ырылдап җибәрде дә. ычкынырга теләп, шундый каты тартылды. Ниловнын кулы кысып тоткан юеш һәм салкын бүре тиресе бармак арасыннан шуып чыга башлады. Бүре, үзенең муенын ычкындырырга тырышып, арткы аякларына күтәрелде. Шул вакыт Нилов сул кулы белән аның уң аягын эләктереп алып, бүренен култык астыннан ук кысыл тотты, шуннан сон тиз генә ерткычның муеныннан уң кулын ычкындырды да, аның сул як култык астыннан кысып, бүрене һавага күтәрде. Моны ул күз ачып йомганчы эшләде. Бүре кулын тешлә¬ мәсен өчен һәм башын боргаларга ирек бирмәс өчен, Ни¬ лов нке кулының да баш бармакларын бүренең умрау сөякләре яныннан муенына батырды. Бүре аякларын аның иңбашына терәде һәм, шулай итеп терәлеп алгач, коточкыч көч белән селкенергә тотынды. Ниловнын кул¬ ларын бүре терсәктән түбәм тешли алмаячак, ә ннде,би¬ тенә һәм иңбашына сузылырга бармаклар ирек бирми¬ ләр, чөнки бүренең муенын кысып, бик авырттырып торалар Пилов, башын мөмкин кадәр артка ташларга ты¬ рышып: «Селәгәе иренемә эләкте. Димәк, хәтта аннан берәр төрле могҗиза белән котыла алсам да, барыбер харап булдым», днп уйлады. Ул кычкыра башлады: — Бирегә килегез! Максим! Минем янга! Икесенең дә, Ниловнын да, бүренең дә, башлары бер югарылыкта бер-берсенең күзләренә карап торалар... Бүре тешләрен шак-шак иттерә, шыгырдавык тавыш бе¬ лән ыңгырашып, селәгәйләрен чәчә... Аның арткы аякла¬ ры, басарга урын эзләп, Ниловнын тезләре өстендә тап¬ таналар... Күзләрендә ай чагылып-чагылып китә, ләкин бу күзләрдә усаллык күренми иде; алар елыйлар һәм кеше күзенә охшыйлар. Ннлов тагы бер мәртәбә: м-ais. а. п. '!«₽> b W
— Бирегә кил! Максим! — дип кычкырды. Ләкин тегермәндә анык тавышын ишетмәделәр. Ул, каты кычкырудан көч кимүе мөмкинлеген инстинкт белән сизеп алып, акрын кычкырды. «Артка чигенергә кирәк... Шулап чнгенә-чигенә ишек¬ кә җиткәч, кычкырырмын», — дигән карарга килде. Ул чигенә башлады, ләкин нке аршин да китмәде, ун кулынын арын һәм ойый башлавын сизде. Аннары тиздән шундый момент килеп җитте, ул үзенен коточкыч тавышы белән кычкырып җибәрүен ишетте, уң иңбашында кискен авырту сизде һәм кинәт кулларына, күкрәгенә җылы юеш нәрсә җәелә башлавын тойды. Шуннан соң ул Максимның тавышын ишетте, йөгереп килеп җиткән следовательнең куркынган йөзен күрде. Аңа бүренең үлгәнлеген исбат итеп, бармакларын көч¬ ләп ычкындырдылар, шуннан соп гына ул үзенең дошма¬ нын җибәрде. Көчле дулкынланудан аның күз аллары караңгыланды, уң итегендә һәм янбашында кан сизеп, чак-чак кына һуштан язмыйча, тегермәнгә кайтып китте Ут яктысын, самоварны һәм шешәләрне күргәч, ул анына килде, бу нәрсәләр әле генә кичергән дәһшәтле һәм аның өчен әле яңа гына башлана торган куркынычны хәтеренә төшерделәр. Агарынган, күз бәбәкләре зурайган һәм башы тирләгән килеш, хәлдән таеп ул капчыклар өстенл баррл утырды һәм кулларын салындырды. Следователь белән Максим аны чишендерделәр һәм ярасын карарга тотындылар. Ярасы шактый зур булып чыкты. Бүре иң¬ башының тиресен ерткан, хәтта мускулларга да зарар иткән. Агарынган следователь, канны туктатырга тырышып: — Ни өчен сез аны елгага ташламадыгыз? — дип со¬ рады.— Нн өчен елгага ташламадыгыз сез аны? — Хәтергә килмәгән! Хәерсез, хәтергә килмәгән! Следователь аны юатырга һәм тынычландырырга то¬ тынган иде дә, котырыну чнре турында бая шул хәтле куертып сөйләгәннән соң. һәртөрле тынычландыру урын¬ сыз икәнен айлап, ул дәшмәү яхшырак булыр дип уйлады. Аның ярасын аннан-моннан бәйләгәч, ул Максимны усадьбага ат алырга җибәрде, ләкин Ннлов, экипаж кил¬ гәнен көтмичә, җәяүләп кантын китте. Иртә белән сәгать алты тирәсендә, агарынган, чәчлә¬ ре тузгыган, сызланудан һәм йокысызлыктан ябыккан хәлдә, ул ат белән тегермәнгә килде. 82
— Бабакай, — диде ул Максимга, — мине Миронга алып барчы! Тизрәк! Әйдә, утыр коляскага! Аның шикелле үк агарынган һәм төне буе йокламаган Максим уңайсызланып китте, берничә мәртәбә як-ягына карап алды да, шыпырт кына әйтте: —• Кирәк түгел, барин, Миронга бармагыз... Мин дә дәвалый белом. — Яхшы, ләкин тизрәк, зинһар өчен тизрәк! һәм Нилов, түземсезләнеп, аякларын тыпырдатып кунды. Карт аны көнчыгышка таба каратты да, нәрсәдер пышылдап, кружка белән ниндидер әрем тәмле җирәнгеч җылы эчемлек бирде. — Ә Стёпка бит үлде.., — дип куйды Нилов. —Әйтик, халыкта дәвалау чаралары бар, ди, ләкин... ләкин Степка нишләп үлгән? Шулай да син мине Миронга алып бар! Миронга ул ышанмый иде, аның яныннан ул больни цага, Овчинников янына китте. Анда белладонлы пилю¬ ляләр бирделәр һәм кайтып тыныч кына ятарга киңәш иттеләр. Нилов кулы бик нык авыртуына карамастан, икенче атлар җиктереп, шәһәр докторына китте. Дүрт көн чамасы үткәч, кич белән бик соң гына ул Овчинниковка йөгереп керде дә диванга егылды. Агарынган ябык битеннән җиңе белән тирен сөртеп, буылa-буыла: — Доктор, Григорий Иванович! Теләсәгез ни эшләте¬ гез, ләкин мин моннан соң бу хәлдә кала алмыйм! — диде. — Я дәвалагыз мине, я агулагыз, ә бу килеш кал¬ дырмагыз! Алла өчен! Мнн акылдан яздым! — Сезгә тыныч кына ятарга кирәк, — диде Овчин¬ ников. — Ах, ташлагыз әле шул сүзегезне! Мин сездән аң¬ ларлык итеп, рус телендә сорыйм: нишләргә миңа? Сез врач һәм миңа ярдәм итәргә тиешсез! Мин газап чигәм! Минут саен үземне тилерә башлаган итеп сизәм. Мин йокламыйм, ашамыйм, эшкә кулым бармый! Револьвер менә кесәмдә генә. Маңгайга пуля җибәрмәкче булып, мин аны минут саен алам. Григорий Иванович, ягез, алла хакы өчен миңа ярдәм итегез! Нишләргә инде миңа? Профессорларга барыйммы икән әллә? — Барсагыз да. бармасагыз да, барыбер. Теләсәгез барыгыз. — Тыңлагыз әле. әгәр мнн. мәсәлән, конкурс игълан итсәм, кем мине терелтә, шуңа илле мең бирәм, дисәм? Сез 6* S3
ничек уйлыйсыз, ә? Әмма ләкин, игълан иткәнче, әле... ун мәртәбә тилерергә өлгерерсең. Мин бөтен малымны бирергә әзер! Терелтегез мине, мин сезгә илле мең бирер¬ мен! Алла хакы өчен коткарыгыз! Мондый ачу китергеч салкын канлылыкмы һич андый алмыйм! Төшенегез, мин хәзер чебенгә дә көнләшеп карыйм... Мин бәхетсез! Ми¬ нем семьям бәхетсез! Ниловның иңбашлары калтыранып китте, һәм ул елар¬ га тотынды. Овчинников аны тынычландырырга кереште. — Карагыз әле, мин сезнең болан борчылуыгызны аңлап бетерә алмыйм. Нигп елыйсыз? һәм куркынычны нигә бу хәтле күпертәсез? Аңлагыз, бит сездә авырып ки¬ түгә караганда, авырмый калу шансы күбрәк. Бердән, тешләнгән йөз кешенен бары утызы гын.1 авырый. Аннан соң тагың шунсы бигрәк әһәмиятле, бүре сезне кием ар¬ кылы тешләгән, димәк, агуы киемдә калган дигән сүз. Әгәр агу ярага эләккән булса да, ул кан белән кире чы¬ гарга тиеш, чөнки сезнең каныгыз бик күп аккан. Сездә котыру авыруы булмаячагына мин нык ышанам, мнне борчый торган берәр нәрсә бар икән, ул сезнең ярагыз. Игътнбарсызлыгыгыз аркасында бик тиз роҗа яисә баш¬ ка шунрын берәр нәрсә булып куюы мөмкин. — Сез шулай уйлыйсызмы? Моны тынычландыру өчен генә әйтәсезме, әллә чынлапмы? — Валлаһи чынлап. Менә укып карагыз әле! Овчинников, киштәдән китап алды да, куркынычлы җирләрен калдырып, Ниловка котыру авыруы турындагы бүлекне укый башлады. — Димәк, сез юкка гына борчыласыз, — диде ул, укып бетергәч — Болар янына тагы шуны өстәгез: котыр¬ ган бүреме ул, әллә сәламәт бүреме, әле безгә анысы да билгеле түгел. — һм-да... — диде Нилов елмаеп. — Хәзер аңлашыла, әлбәттә. Димәк, болар бары да чепуха! — Билгеле, чепуха. Нилов; — Ярый, рәхмәт сезгә, туганкай... — дип көлеп җибәр¬ де һәм шатлыгыннан кулларын уарга тотынды. — Акыллы кеше сез, туганкай, мин тыныч... Мин канәгать, хәтта бә¬ хетле, валлаһи менә... юк, чын әгәр... Нилов, Овчинниковны кочаклап алып, өч тапкыр үпте. Шуннан сон ул малайлар кебек җиңеләеп китте; яхшы
күңелле, таза, көчле кешеләрдә гадәттә андый хәл булу- чан. Ул, өстәлдән дага алын, аны бөгәргә теләгән иде дә, тик шатлыгыннан һәм иңбашының авыртуыннан хәлсез¬ ләнеп, бернәрсә дә булдыра алмады; тик шулай да док¬ торны, сул кулы белән биленнән түбәнрәк кочаклап алып күтәрде дә, иңбашына утыртып, кабинеттан столонойга алып чыкты. Овчинниковтан чыкканда ул күңелле һәм шат иде, һәм хәтта .аның кара киң сакалында ялтырап торган яшь бөртекләре дә үзе белән бергә шатланалар төсле иде. Баскычтан түбәнгә төшкәндә, ул калын тавыш белән кычкырып көлде һәм баскычның култыксасын шун¬ дый тотып селекте ки, бер аркылы агачы хәтта суырылып чыкты, бөтен крыльцо дер-дер килде. Овчинников, аның киң җилкәсенә сокланып карап; - Нинди батыр! Нинди молодец! — дип уйлады. Коляскасына утыргач, Нилов буада бүре белән ничек көрәшкәнлеге турында яңа баштан һәм җентекләп сөй¬ ләргә тотынды. — Яман тартыштык! — дип көлә-көлә сүзен бетер¬ де, — Картайгач искә төшереп сөйләрлек булды. Ку атыңны, Тришка!
ВАНЬКА Ванька Жуков, моннан өч ан элек итекче Аляхннгл өнрәнчек итеп бпрелган тугыз яшьлек малай, иртәгә Рождество бәйрәме дигән төнне йокларга ятмады. Хуҗа¬ лар үзләре һәм алар кул астында эшләүчеләр төнге гый¬ бадәткә киткәннән сон, ул шкафтан язу карасы салынган шешә, каләме күгәреп беткән ручка эзләп алды һәм, йо¬ марланып беткән кәгазь битен алдына жәеп салып, язар¬ га утырды. Беренче хәрефне кәгазьгә төшерүдән элек, ул ншек-тәрәэәләргә курка-курка гына карангала» алды, ике як стена буйлап сузылган һәм калыплар белән тулган шүрлекләр арасында почмакка кысылган икона тактасы¬ на кырын күзен төшерде һәм өзеп-өзеп кенә көрсенеп куйды. Менә кәгазь скамья өстендә ята, ә малай скамья яны¬ на идәнгә тезләнгән. «Бабай җаным, Константин Макарыч! — дип яза баш¬ лады ул, — сина менә хат язам. Сезне Рождество бәйрәме белән котлыйм һәм сина ходайдан яхшылык теләп калам. Әтнем дә юк минем, әнием дә юк минем, бөтен кешем син генә, бабакай». Ванька шәмнен шәүләсе чагылган тәрәзәгә карап торды һәм алпавыт Живаревларда төнге каравылчы бу¬ лып эшләүче бабасы Константин Макарычның җанлы сыны күз алдына килеп басты. Бабасы аныц тәбәнәк кенә буйлы, ябык кына бер карт, ләкин үзе гаҗәп җитез хәрә¬ кәтле, яше алтмыш бишләр тирәсендә, йөзе һәрвакыт көләч, күзләре һәрвакыт исерекнеке кебек. Көндез ул кухняда йоклый, яки кухаркалар алдында юкны-барны сөйләнгәләп утыра, ә төнен өстенәзур толып кнеп, такыл¬ давыгын шакылдатып, усадьба тирәсендә әйләнгәлә» йөри. Аның артыннан, башларын түбән салындырып, Каш¬ танка дигән бер карт эт һәм үзенең кара төсе, озынлыкка сузылып үскән гәүдәсе өчен Вьюн кушаматы алган тагын 86
бер эт ияреп йөри. Бу Вьюн дигәннәре кешегә бик сыла¬ нырга ярата, үзенекеләргә дә, чит кешеләргә дә бердәй мөлаемлык күрсәтә, ләкин ана карап әллә нәрсәгә ирешә- алмын. Аның сылануы һәм буйсыну чанлык күрсәтүе ас¬ тында ин усал хәйләкәрлек ята. Нәкъ вакытында яшеренә- носа килеп чыгып, кешенең аягыннан каптырып алуны аннан да остарак эшли алучы башка эт юктыр. Шулай ук ул кар базына керергә, яки мужикның тавыгын алып ки¬ тәргә дигәндә дә, яхшы ук өлгер хайван. Аны инде бер¬ ничә тапкыр кыйнап, арт сансыз калдырганнар, ике мәр¬ тәбә асып куйганнар, атна саен диярлек үтергәнче тукмап торалар, ләкин ул һәрвакыт яңадан терелеп чыга. Бу минутта бабасы, мөгаен, капка төбендә басып, авыл чиркәвенең жете кызыл ут белән ялтырап күренә торган тәрәзәләренә күзләрен кыскалап карап тора тор¬ гандыр һәм, киез итек кигән аяклары белән тыпыр-тыпыр килеп, хезмәтче кызлар алдында юкны бушка авышты¬ радыр. Шэкылдавыгы билбавына бәйләнеп куелгандыр. Ул, кулларын жнлпеп-жилпеп, салкыннан иңнәрен тарт¬ калыйдыр һәм, картларча кеткелдәп, әле асрауны, әле кухарканы чеметкәләп аладыр. — Әллә борын тәмәкесе иснәп карыйсызмы? — дип, тәмәке савытын хатыннарның борын төбенә китерәдер. Хатыннар, исниләрдер дә, төчкерергә тотыналардыр. Бабай, әйтеп бетергесез куанычка бирелеп, кеткелдәп көлә башлыйдыр һәм: — • Ердымы танавыгызны! — дип кычкырып куядыр. Ул тәмәкесен шулай ук этләргә дә иснәтәдер. Каш¬ танка, борынын арлы-бирле селкеп, төчкерергә-пошкы- рырга керешәдер һәм, картка хәтере калып, бер якка таба китеп барадыр. Выонга килгәндә, анысы төчкерми¬ дер. тик хөрмәт йөзеннән койрыгын гына болгыйдыр. Ә төн искиткеч матурдыр, һава тындыр, бөтен нәрсә үтә диярлек күренеп тора торгандыр. Төн үле караңгы булса да, кар каплаган өй түбәләре, морҗалардан сузы¬ лып чыга торган төтеннәре, ботакларына бәс сарган агач¬ лары, кар көртләре белән бөтен авыл ап-ачык күренеп торадыр. Күк йөзе жем-жем уйнап торган йолдызлар бе¬ лән чуарлангандыр, Киек каз юлы, бәйрәм алдыннан юып һәм кар белән сөртеп алган шикелле, ап-ачык булып кү¬ ренәдер. Ванька тирән генә көрсенде, каләмен карага манып алды һәм язуын дәвам иттерде: 87
«Кичә мине кыйнадылар. Хуҗа минем чәчемнән өсте¬ рәп ишек алдына алып чыкты да шунда каеш белән ярды. Мнн аларнын балаларын тирбәткән чакта, үзем дә сиз¬ мичә, бишек янында йоклап киткәнмен. Ә теге атнада хуҗа хатын мина селедка чистартырга кушкан иде. Мнн тоттым да койрык ягыннан чистарта башладым, ә ул тотты да, шул селедка белән мине яңаклады. Хуҗа кул астында эшләүчеләр мине мыскыллыйлар, кабакка аракы алырга җибәрәләр, хуҗаларның кыярларын урларга ку¬ шалар, ә хуҗа мине ни туры килсә, шуның белән кыйный. Ә ашарга берни дә юк. Иртә белән ипи бирәләр, төш ва¬ кытында ботка, кич белән тагын ипи. Ә чәйгә, ашка кил¬ гәндә, аларны хуҗалар үзләре генә чөмерәләр. Ә миңа өй алдында йокларга кушалар, ә анда аларнын балалары елый башласа, мин бөтенләй йокламыйм, бишек тирбә- тәм. Бабай җаным, алла рәхиме күрсәт, алып кит мине моннан, авылыбызга алып кит. Бернинди мөмкинчелегем калмады... Аякларыңа егылып сорыйм, синең өчен ходайга гел дога кылып торырмын, алып кит мине моннан, юкса чыдар хәлем калмады, үләм»... Ваньканың авызы кыйшайды, керле йодрыклары бе¬ лән ул күзләрен угалады һәм үксеп җибәрде. «Мнн сннең тәмәкеңне төярмен, — днп яңадан язып китте ул, — сннең өчен дога кылырмын, андый-мондый була калсам, мине карак кәҗә урынына кыйнарсың. Миңа анда эш табылмас днп курыкма, алла хакы өчен дип ялы¬ нып, приказчикның итекләрен чистартырга алынырмын, я Федька урынына көтүче малай булып ялланырмын. Бабай җаным, берничек тә чыдар хәлем юк, әҗәл мина монда... Җәяүләп авылга качмакчы булып карадым, ите¬ гем юк, суыктан куркам. Ә зур үскәннән соң, мин сине ашатып-эчертеп, туйдырып торырмын, берәүдән дә кыер- сыттырмам, ә үлсәң, җанын җәннәткә керт дип, ходайга ялынырмын, әнием өчен ничек ялынган булсам, синен өчен дә шулай ялынырмын». «Ә Мәскәү зур кала. Өйләр бөтенесе бай кешеләрнеке, атлар да күл, ә сарыклар юк, этләр дә усал түгел, монда малайлар таи белән торып йөрмиләр һәм чиркәүгә җыр¬ ларга берәүне дә кертмиләр, ә бервакыт мин бер кибеттә күрдем, тәрәзә төбендә кармаклар сатыла, кыллары-ни- ләре белән, нинди балыкка дисәң, шунсы бар. Бик әйбәт кармаклар. Берсе шундый, бер потлы җәен балыгын эләк¬ тереп чыгарырлык. Тагын шундый кибетләр күрдем, мыл¬ 88
тыклар сатыла, берсе йөз сум тора торгандыр.,. Ә ит ки¬ бетләрендә урман тавыклары, үрдәкләр, куяннар бар, ә аларны кайда аталардыр, сатучылар әйтмиләр». «Бабай җаным, әгәр байбикә күчтәнәчләр белән чыр¬ шы бәйрәме уздырса, миңа буялган чикләвек алып, яшел сандыкка яшереп куй. Бикә кызы Ольга Игнатьевнадан сора, әйт, Ванька өчен диген». Ванька тирән генә итеп сулап куйды һәм тагын тәрә¬ зәгә текәлде. Ул байбикәләргә чыршы алып кайту өчен бабасы белән урманга барган чакларын исенә төшерде. Күңелле вакытлар иде ул вакытлар! Чатнаган суык, ба¬ басы салкыннан тамак кырып куя, аңа карап Ванька үзе дә тамак кыргалап ала. Чыршы кисә башлаганчы, бабасы трубкасын тарта, озак кына итеп борын тәмәке¬ сен исни, туңып, күшегеп калган Ванюшадан көлгән була... ЬГлысларын кар каплаган яшь кенә чыршылар тып-тын басып торалар һәм гүяки көтәләр: кайсыбыз элек үләр икән? Ул да түгел, кар көртләре арасыннан куян килеп чыга да, күз алдыннан уктай атылып, чабып китә... Бабай тые¬ ла алмыйча кычкырып кала: «Тот, тот... тот! Ах, койрык¬ сыз шайтан». Кисеп алып кайткан чыршыны бабасы бариннарнын. зур йортына кертә, ә анда аны матурлап киендерәләр,, бизиләр. Барышня Ольга Игнатьевна, Ваньканың якын күреп йөри торган кызы, чыршы тирәсендә бөтен кешедән дә күбрәк чуала. Әле Ваньканың әнисе Пелагея исән чакта һәм бариннар йортыңда хезмәтче хатын булып эш¬ ләгән вакытта, әнисе янына кергән Ваньканы Ольга Игнатьевна вак кына пыяла конфетлар белән сыйлый торган иде һәм, эш югында үзенә эш ясап, Ваньканы укырга, язарга, йөзгә кадәр санарга һәм хәтта кадриль биергә өйрәткән иде. Әнисе үлгәннән соң, ятим калган Ваньканы ялчылар тора торган өйгә, бабасы янына күчер¬ деләр, ә аннан Москвага, итекче Аляхинга озаттылар. «Кил, бабай җаным, — дип, Ванька хатын дәвам итте, — алла хакы өчен дип ялынып сорыйм, алып кит мине моннан. Мине, бәхетсез ятимне, кызгана күр, юкса мине барысы да кыйныйлар, ашыйсым да бик килә. Ә шундый күңелсез, әйтеп бетергесез, һаман елыйм... Шушы көннәрдә хуҗам минем башка калып белән шундый кун¬ дырды, мәтәлеп барып төштем, көчкә генә аңга килдем. Баш бетәрлек тормыш минем тормышым, эт тормышын¬ 89
нан да яман... Аннары тагын Аленага, кылый күзле Егоркага, кучерга миннән сәлам, ә микем гармонемны беркемгә дә бирмә. Синең балаңның баласы Иван Жуков, бабай җаным, килә күр». Ванька, язып тутырылган кәгазь биген дүрткә бөклә де дә, кичә бер тиенгә сатып алган конвертка тыгып, ябыштырып куйды Бераз уйлап торганнан соң. каләмен карага манып алды да, конвертның тышына: I IАВЫЛГА БАБАЙГА Һ—. - дип язып куйды. Аннары, башын кашып, тагын бераз уйлап торды һәм: «Константин Макарычка» дип өстәде Хатын язып бетергәнче үзенә берәү дә комачауламаганга, ул бик шат иде, бүреген тиз генә башына элде да, өстенә берни дә кимичә, бер кат күлмәктән урамга йөгереп чык¬ ты. Кичә ул ит кибетендәге сатучылардан сорашып, хат ларның почта ящикларына төшерелгәнлеген, ә ул ящик- лардан алынган хатларны исерек ямшиклар, почта атла¬ рына утырып, дугалардагы кыңгырауларны чыңгылда¬ тып, бөтен җиргә алып квткәнлекләрен белеп алган нде инде. Ванька, беренче очраган почта ящигы янына йөге¬ реп килде дә, кадерле хат кисәген аның ярыгыннан тө¬ шереп җибәрде. Татлы хыяллар белән рәхәтләнеп изрәгән хәлдә, бер сәгатьтән ул инде тәмле йокыга талды. Төшендә ул мич башын күрде. Мич башында, яланаякларын түбән салын¬ дырып, бабасы кухаркаларга хат укып утыра иде. Ә мич тирәсендә койрыгын болгый-болгый Вьюн йөри иде.
өйдә — Григорьевлардан ниндидер китап сорап килгәннәр иде. — мин сезне өйдә юк дидем. Почтальон газеталар һәм ике хат китерде. Аннан соң, Евгений Петрович, мин сездән Сережага игътибар итүегезне үтенер идем. Бүген һәм өченче көн мнн аның тәмәке тартуын сиздем. Үгетли генә башлаган идем, ул, гадәте буенча, колакларын томалап, минем тавышны ишетмәс өчен, кычкырып җыр¬ ларга тотынды. Әле генә заседаниед-ш кайтып, үзенең кабинетында перчаткаларын салып торган Евгений Петрович Быков¬ ский, округ судының прокуроры, сөйләп торучы гувер¬ нанткага карады да көлеп җибәрде. — Серёжа тәмәке тарта дисезме... — Ул иңбашларын җыерып куйды.— Авызына папирос капкай ул карапуз- ны күз алдыма бик яхшы китерәм! Аңа ничә яшь соң әле? — Жиле яшь. Бу сезгә җитди мәсьәлә булып тоел¬ мый, ләкин мондый яшьтә тәмәке тарту зарарлы һәм начар гадәт, андый гадәтләрне башта ук бетерергә кирәк. —■ Бик дөрес. Ә ул кайдан тәмәке ала икән? - ■ Сезнең өстәл тартмагыздан. Шулаймыни? Алай булса аны минем янга җибә¬ регез әле. Гувернантка киткәч, Быковский язу өстәле янына креслога утырды да, күзләрен йомып, уйга калды. Ул үзенең Серёжасын, нн өчендер, аршын буе папирос кап¬ кан итеп, болыттай тәмәке төтене эчендә йөри итеп күз алдына китерде, һәм бу карикатура аны елмаерга мәҗ¬ бүр итте; шул ук вакытта гувернантканың җитди һәм унга калган кыяфәте күптән үткән, яртылаш онытылган заманнарны хәтерләтте. Ул заманнарда мәктәптә һәм балалар бүлмәсендә тәмәке тарту педагогларның, ата- аналарның күңеленә бик үк аңлашылып бетми торган 91
сәер курку сала торган иде. Бу чынлап та курку иде. Тәмәке тартуның зарары, анын жннаять эш булуы иид-э икәнен педагогларныа, аталарнын берсе дә белмәсә дә, балаларны рәхимсез каезлыйлар, гимназиядән чыгара¬ лар, аларның киләчәк тормышларын бозалар иде. Хәтта бик акыллы кешеләр дә үзләре дә аңлап житмәгән бу бозыклык белән көрәшергә уңайсызланмыйлар иде Евгений Петрович үзе укыган гимназиянең директорын хәтерләде. Бик тә белемле һәм яхшы күкелле булган бу карт, папирос тартып торган гимназист өстенә барыл чыкканда, шундый курка, агарына, шунда ук ашыгыч рәвештә педагоглар советын жыя, гаеплене укудан чыга¬ рырга хөкем итә торган иде. Җәмгыять законнары шу¬ лай, күрәсең: явызлык никадәр азрак анлашыла торган булса, аның белән шулкадәр үк рәхимсезрәк, тупасрак көрәшәләр, Прокурор укудан чыгарылган ике-өч гимназистны, аларның шуннан соңгы тормышларын хәтерләде, һәм җәза бирү еш кына җинаятьнең үзенә караганда күбрәк явызлык китерүен уйларга мәжбүр булды. Тере организм нинди генә атмосферага да тиз өйрәнә, күнегә торган була. Югыйсә кеше үзенең аңлы эшчәнлеге астында еш кына бик зур мәгънәсезлек ятканын минут саен сизеп торырга тиеш булыр иде; хәтта педагогик, юридик һәм әдәби эшчәнлек кебек, нәтижәләре ягыннан коточкыч булган җаваплы эшчәнлекләрдә дә әле мәгънәле хакый¬ катьнең, ышанычның бик аз икәнлеген сизеп торырга тиеш булыр иде. Евгений Петровичның башында әнә шуңа охшашлы уйлар, арыганнан соң ял итә торган кешенең башына гына килә торган бик үк ачык булмаган җиңел уйлар буталып йөри башлады. Мондый уйлар кешенең башына каяндыр, ни өчендер килеп керәләр дә, башта озак тор¬ мыйча һәм ми эченә тирән кермичә, өстә генә йөзеп йөриләр шикелле. Сәгатьләр буе, хәтта көннәр буе бер үк юнәлештә казенный гына уйларга тиеш булган кеше¬ ләр өчен мондый иркен уйлар, өйдәге уйлар, үзенә күрә бер комфорт, рәхәт бер уңайлылык булалар. Сәгать кичке тугызынчы. Югарыда, икенче этаж идә¬ не буйлап, кемдер арлы-бирле йөренә, ә аннан да юга¬ ры, өченче этажда, пианинода дүрт куллап гамма уй¬ ныйлар. Нервлы адымнарга карап хөкем иткәндә, юга¬ рыда йөренүче кеше нәрсә турындадыр әченеп уйлана 92
яки теш сызлаудан җәфалана иде шикелле. Шушы йөреш һәм бер көйле гаммалар — кичке тынлыкка нин¬ дидер йокы китерә торган, ялкау уйларга тарта торган бер төс бирәләр иде. Аргы баштагы балалар бүлмәсендә гувернантка белән Серёжаның сөйләшкәне ишетелде. Малай көйләл-көйләп; — Әти кайтты! Әти кайтты! Әти! Әти!—дип кыч¬ кырды. Гувернантка, курыккан кош шикелле черелдәп: — Votre père vous appelle, ailes vite!1—дип кыч¬ кырды. — Сезгә әйтәләр бит! Ул арада Евгений Петрович: «Ә сон мин аңа нәрсә әйтермен?» — дип уйлап алды. Ләкин ул ни дә булса унлап өлгергәнгә кадәр, анык улы Серёжа, җиде яшьлек малай, инде кабинетка килеп тә керде. Аның малаймы, кызмы икәнен бары киеменә карап кына аерып була: ул шундый ябык, ак йөзле, чандыр бер бала иде. Аның гәүдәсе — парникта үсте релгән яшелчә шикелле сыек, һәммә җире: бөдрә чәч¬ ләре, куз карашы, хәтфә курткасы, хәрәкәтләре — һәм¬ мәсе гадәттән тыш нәфис, йомшак иде. Ул, әтисенең алдына менеп, тиз генә аның муенын үбеп алды да йом шак тавыш белән: — Исәнме, әткәй! Син мине чакырдыңмы?—диде. Прокурор аны үзеннән читкә этәрде. — Туктагыз, туктагыз, Сергей Евгеньич, — диде ул. — Үбешкәнгә кадәр безгә сөйләшеп алырга һәм бик нык сөйләшеп алырга кирәк... Мнн сина ачулы һәм инде сине яратмыйм. Менә шулай, туган: мин сине яратмыйм, син минем улым түгел... Шулай. Серёжа әтисенә текәлеп карап куйды, аннан сон карашын өстәлгә күчерде һәм иңбашларын җыерып куйды. Нишләргә белми аптырап, күзләрен челт-челт йом га лады да: — Мин нәрсә эшләгән соң?—дип сорады — Мин бүген синең кабинетыңа бер тапкыр да кермәдем, бер пәрсәнә дә тимәдем. — Хәзер генә Наталья Семёновна зарланып торды: син тәмәке тартасың икән... Дөресме? Тартасыңмы? — Әйе, мин бер тапкыр тарттым... Анысы дөрес!.. 1 Сезне әтнегеэ чакыра, тизрәк булыгыз! 93
Прокурор, кашларын жыерын һәм шуның белән үзе¬ нең, елмаюын яшерергә тырышып: — Менә күрәмсең, өстәвенә син тагын ялганлыйсын, да икән, — диде. — Синен тартканыңны Наталья Семё¬ новна ике талкыр күргән. Димәк, син өч төрле начар эш өстендә тотылдың: тартасын, өстәл тартмасыннан кешекен тәмәкесен аласын һәм ялганлыйсың. Өч төрле гаеп! Серёжа, хәтеренә төшерел: — Ах, әйе шул! —дип куйды, һәм аның күзләре елмайдылар. — Шулай икән, шулай Мин ике тапкыр тарттым: бүген һәм беркөннәре. — Менә күрәмсең, димәк, бер генә түгел, ә ике тап¬ кыр... Шуның өчен мин сине бер дә, бер дә яратмыйм! Элек син яхшы егет идең, г> хәзер, күрә.м. бозылдың, начарландың. Евгений Петрович Серёжаның якасын төзәтеп куйды: - Моңа тагын нәрсә әйтергә сок? — дип уйлады. һәм сүзен дәвам итте: - Әйе, начар бу эшең. Мин синнән моны көтмәгән идем. Беренчедән, синен кеше тәмәкесен алырга хакын юк. һәркем тик үз әйбере белән генә файдаланырга хаклы, әгәр ул инде кеше әйберен ала икән, ул.. ул качар кеше була! («Мин ана тиешсез сүзләр әйтәм бугай!» —днп уйлап алды Евгений Петрович.) — Мәсәлән, Наталья Семёновнаның кисм сандыгы бар. Ул аның сандыгы, без, ягъни, мин дә, син дә, аңа кагыла алмыйбыз, чөнки ул безнеке түгел. Дөрес бит? Синен уенчык атларың, картиналарың бар... Мин адарны алмыйм ич. Ихтимал, минем аларны аласым да килә торгандыр, ләкин, алар бит минеке түгел. ;> синеке. Серёжа, кашларын күтәрде дә: — Телисен икән, ал! Син, әткәй, зинһар, тартынып торма, ал! — дип куйды. — Синең өстәлеңдә тора торган кечкенә сары эт минеке, мин бернәрсә дә әйтмим.. Тора бирсен шунда!.. - Син мине аңламыйсың,—диде Быковский. — Этңе сии миңа бүләк итеп бирдең, ул хәзер минеке инде, мин аны теләсәм ни эшләтә алам; ә бит тәмәкене мин сиңа бүләк итмәдем! Тәмәке минеке! («Минаңа дөрес аңлат¬ мыйм, бугай! — дип уйлады прокурор. — Дөрес түгел! Бөтенләй дөрес, түгел!») Әгәр дә инде минем кеше тәмә- 94
кесен тартасым килә нкәл. ул чагында мнн башлап торып анарлап рөхсәт сорарга тиеш... Быковский. сүзне сүзгә ялкау гына ябыштыра барып, балалар теле белән сөйләргә тырышып, улына милек турында аңлатырга тотынды. Серёжа анын күкрәгенә карап торды, игътибар белән тыңлады (ул кичләрен әтисе белән сөйләшеп утырырга ярата нде), аннан соц ул терсәкләре белән өстәл чнтенәтаянды, үзенең якыннан гына күрә торган күзләрен кысып, кәгазьләргә, кара са¬ вытларына карап торды. Аның карашы бер нәрсәдән икен¬ че нәрсәгә күчеп йөрде һәм гуммиарабик шешәсенә тук¬ талды. Менә ул, шс-шәие күзләре каршына китереп кинәт: — Әткәй, клей нәрсәдән ясала? — дип сорады. Быкопскнй. анын кулыннан шешәне алып, урынына куйды да дәвам нтте: — Икенчедән, син тәмәке тартасың... Бу бик начар эш! Әгәр мин тартам икән, мона карап кына әле тартырга мөмкин дип уйларга ярамый. Мин тартам һәм моның акылсызлык икәнен беләм. үземне орышам һә.м шуның өчен үземне яратмыйм... («Хәйләкәр педагог мин!» — днп уйлап алды прокурор.) — Тәмәке сәламәтлеккә бик зарар¬ лы нәрсә ул; тәмәке тарткан кеше вакытсыз үлә. Сннеи кебек кечкенәләргә тәмәке бигрәк тә зарарлы. Синен күкрәгең зәгыйфь, син әле ныгып житмәгән; тәмәке төте¬ неннән көчсез кешеләр чахотка белән һәм башка авырулар белән чирлиләр. Игнат абзаң әиә чахоткадан үлде. Тәмәке )артмаган булса, бәлки, әле хәзер дә яшәгән булыр нде. Серёжа лампага уйчан гына карап алды да, бармагы белән абажурга кагылды һәм көрсенеп куйды. — Игнат абзый скрипкада яхшы уйный нде, — диде ул. — Аның скрипкасы хәзер Григорьевларда! Серёжа терсәкләре белән тагын өстәл читенә таянды һәм уйга калды. Аның аксыл йөзенә шундый төс чыкты, әйтерсең, ул нәрсәгәдер колак салып тора, яки үз фикер¬ ләренең агышын тикшереп бара нде. Аның керфек тә как¬ мый карап торган зур күзләрендә куркуга ошашлы бер¬ нәрсә һәм сагыш күренде. Хәзер ул үлем турында, әле күптән түгел генә аның әнисен, Игнат абзасын алып кит¬ кән үлем турында уйлый нде бугай. Үлем теге дөньяга әниләрне, абыйларны алып китә, ә үлгән кешеләрнең жнрдә балалары, скрипкалары кала. Үлгән кешеләр кай¬ дадыр, күктә йолдызлар янында яшиләр, шуннан торып җиргә карыйлар. Аерылып тору аларга кыенмы икән? 95
«Нәрсә әйтим мин ана?—дип уйлады Евгений Петро¬ вич. — Ул минем сүзләрне тыңламый. Ул гаепләрен дә. мин китергән дәлилләрне дә әһәмиятле дип санамый, күрәсең. Аңа ничек төшендерергә соң?» Прокурор, урыныннан торды да, кабинет,буйлап йө рергә тотынды. «Элек, мин үскән заманнарда, бу мәсьәләләр искит¬ кеч җиңел хәл ителәләр иде. Тәмәке тартуда гаепләнгән һәрбер малайны чыбык белән суктыралар нде. Куян йөрәкле куркаклар, чынлап та тартуны ташлыйлар иде, ә батыррак һәм акыллырак булганнары кыйналганнан соң тәмәкесен итек кунычында йөртә башлый иде, ә тартуын абзарга чыгып тарта нде. Абзарда тартканда тотылып яңадан суктырылгач, елга буена һәм башка урыннарга кнтә нде, үсеп җиткәнче шулай азаплана иде. Әнием, тарттырмаска теләп, миңа акчалар, конфетлар бүләк нгте. Хәзер ннде бу чаралар вак һәм әхлак кагыйдәләренә сыймый торган булып калганнар. Логика позициясенә баскан хәзерге заман педагогы; бала яхшылыкны үзләш¬ тергәндә бүләк алу теләге белән түгел, яисә куркып тү¬ гел, яки башкалар алдында үзен күрсәтү өчен түгел, бәлки аңлы рәвештә үзләштерсен, дип тырыша. Прокурор йөренгән һәм уйланган арада, Серёжа өстәл нең бер ягында торган урындыкка аякларын бөкләп менеп утырды да рәсем ясый башлады. Эш кәгазьләрен пычрат¬ масын дип, карага тимәсен дип, өстәлдә Серёжа өчен махсус кисеп куелган бер пачка кәгазь белән зәңгәр ка¬ рандаш ята иде. Ул, йорт рәсеме ясый-ясый, кашларын хәрәкәтләнде pen: — Бүген кухарка кәбестә тураганда бармагын кнс кән, — дип куйды —Шундый кычкырды, без барыбызда куркышып кухняга йөгереп чыктык. Акылсыз да инде! На¬ талья Семёновна аңа бармагын салкын суга тыгарга куш¬ ты, ә ул аны авызына кабып суырды... Пычрак бармакны авызына ничек каба ул! Әти, бу бит ярый торган эш түгел! Шуннан соц ул бер шарманщик турында сөйләде төшке аш вакытында, кечкенә генә кыз ияртеп, ишек ал дына бер шарманщик килеп кергән икән, кыз музыкага җырлаган, биегән икән. — Аның фикерләре үзенчә ага! — дип уйлады проку¬ рор. — Аның башында үзенә башка дөнья, нәрсәнең әһә¬ миятле, нәрсәнең әһәмиятле түгел икәнен ул үзенчә анлый.
Аның игътибарын һәм аңын биләп алу өчен аныңча сөй¬ ләшкән булып кылану гына җитми, ә аныңча фикер дә йөртә белергә кирәк. Әгәр дә мин тәмәкене чынлап та кызгансам, әгәр дә мнн җәберсенсәм, еласам, — ул мине бик яхшы айлар иде. Тәрбия эшендә ана шуңа күрә алыш¬ тыргысыз кеше була да шул. Алар балалар белән бердәй хис итә беләләр, бергә елыйлар, бергә кычкырып көлә ләр. Логика һәм әхлак кагыйдәләре белән генә берни дә эшли алмыйсың шул. Я, мин аңа нәрсә әйтим инде? Нәрсә?» Законнар белән эш итүдә күп тәҗрибәсе булган, ярты гомерен һәртөрле ярамаган эшләрне бетерү, кисәтү, җәза бирүдә үткәргән Евгений Петровичка әлеге бала алдында тәмам югалып калу, нәрсә әйтергә белмичә тору гаҗәптә, көлке дә булып тоелды. — Тында әле, снн миңа: моннан соң тартмам днп, сүз бнр, — диде ул. Серёжа, карандашын каты басып, рәсем өстенә нелде дә, көйләп: — Суз бн-рәм! Сүз би рәм! Рәм! рәм! рәм! — днде. «Ә ул сүз бирүнең нәрсә икәнен беләме икән?» Быков¬ ский үз-үзеннән шулай дип сорады. «Юк, мин начар тәр бияче! Әгәр дә берәр педагог яки бездәге суд кешеләрен¬ нән берәрсе хәзер минем башымдагы уйларны белсә, мине чүпрәккә санар иде һәм, мөгаен, артык мөгез чыгаруда гаепләр иде... Ләкин мәктәптә һәм судта бит ул мондый каһәр төшкән мәсьәләләр өйдәгегә караганда шактый җш1,ел хәл ителәләр; өйдә үзеңнең өзелеп яраткан кешелә¬ рең белән эш итәсең, ә ярату ул бит таләпчән һәм мәсь¬ әләне катлауландыра торган нәрсә. Әгәр дә бу бала минем улым булмыйча, укучым якн, судтагы шикелле, гаепләнү¬ че кеше булса, мнн болай шүрләмәс идем, уйларым да таркалмас иде!» Евгений Петрович, өстәл янына килеп утырды да, Серёжаның бер рәсемен алып карады. Бу рәсемгә түбәсе бер якка кыйшайган өй төшерелгән иде; аның морҗала¬ рыннан, яшен шикелле, чатлы-ботлы уйнаклап, кәгазьнең читенә җиткәнче төтен чыга; өй янында кулына штык тоткан бер солдат басып тора, күзләре урынына нокталар гына төртелгән, ә штыгы 4 ле цифрга ошаган иде. — Кеше өйдән биек булмый, — диде прокурор,— Менә кара: еннен өеңнең түбәсе — солдатыңның иңба¬ шыннан гына. H-31S. А. П. Чекоа - 7, 97
Серёжа, әтисенең алдына менде да, уңайлабрак утыру өчен, озак кына боргаланды. Ул, үзенең рәсеменә карап: — Юк, әти! Солдатны кечкенә итеп ясасаң, аның күз¬ ләре күренмәячәк, — диде. Аның белән бәхәсләшеп торуның кирәге бар идеме? Улын көн саен күзәтеп бару нәтнжәсендә прокурор ышанган иде инде: балаларның, вәхшиләрнеке шикелле үк, художествога үз карашлары, үз таләпләре бар. Бу карашлар бик үзенчәлекле һәм аларны зурлар аңлый да алырлык түгел. Ныклабрак күзәткәндә, зур кешегә Серё¬ жа нормаль түгел булып күренергә мөмкин. Ул кеше¬ ләрне өйдән биек итеп ясый, әйберләрне генә түгел, үзе* не*ң тойгыларын да ясап куя, шуны акыллы һәм мөмкин эш дип таба. Ул, мәсәлән, оркестр тавышын төтенсыман түгәрәк таплар формасында, сызгыруны спираль җеп формасында сурәтли. Тавыш аның аңында форма һәм төсләр белән бәйле булып күренә, әйтик, ул, хәрефләрне төрле төсләргә буяганда, Л хәрефен һәрвакыт сары төскә, М ны кызылга, A ны карага буйый. Рәсемне ташлап, Серёжа тагын кузгалгалап куйды, җайлабрак урнашты һәм әтисенең сакалы белән шөгыль¬ ләнә башлады. Башта ул аны тырышып-тырышып сыпыр¬ ды, аннан икегә аерды һәм, бакенбард формасына кертеп, тарый башлады. — Хәзер син Иван Степановичка охшадың,— дигән булды ул,— ә менә хәзер... безнең швейцарга охшарсың. Әти, швейцарлар ни өчен ишек төбендә торалар? Карак¬ лар кермәсен өченме? Прокурор үзенең битендә улының сулышын тойды, яңагы белән еш-еш улының чәчләренә орынды, һәм аның күңеле рәхәтләнеп китте, йомшады, шундый йомшады, әйтерсең, аның куллары гына түгел, ә бөтен йөрәге дә Серёжаның хәтфә курткасына орынып тора иде. Ул Серёжаның зур кара күзләренә карап торды, аның күз карашларыннан прокурорга хатыны да, анасы да һәм кайчан да булса үзе яраткан кешеләрнең барысы да карап торалар шикелле иде. «Менә суктыр син аны... — дип уйлады прокурор. — Менә җәза уйлап чыгарып утыр! Юк, тәрбияче булырга кая инде ул безгә! Элек кешеләр простой булганнар, аз уйлаганнар, шуңа күрә мәсьәләләрне дә батыр хәл кыл¬ ганнар. Ә без артык күп уйлыйбыз, безне логика ашый... Белеме күбрәк булган саен, кеше күбрәк уйлый, нечкә¬ 98
ләбрәк тикшерә, кыюсызрак. шиккә төшүчәнрәк була, анык саен эшкә куркыбрак тотына. Чынлап та, әгәр тирәнрәк уйлап карасан, кешегә акыл өйрәтү өчен, кеше¬ не хөкем итәргә тотыну өчен һәм калын китап язарга тотыну өчен никадәр батырлык, үзенә никадәр ышанган булу кирәк бит...» Сәгать унны сукты. — Я, улым, йокларга вакыт, — диде прокурор. — Сау¬ буллаш та йокларга ят. Серёжа кашларын жыерды. — Юк, әти, мин утырам әле,—диде ул.— Мина бе¬ рәр нәрсә сөйлә. Әкнят сөйлә. — Ярый, сөйлим, тик сөйләп бетергәч тә йокларга ятарсың. Буш кичләрен Евгений Петрович Серёжага әкиятләр сөйли торган иде. Эш кешеләренең күпчелеге шикелле, ул күңелдән бер генә шигырь дә. бер генә әкият тә белми, шунлыктан һәрвакыт ана үз башыннан чыгарып сөйләргә туры килә нде. Гадәттә ул «Борынборын заманда, кай¬ сыдыр бер патшалыкта...» дип шаблон сүзләр белән баш¬ лап китә дә шуннан соң һәртөрле юк-барны берсе өстенә берсен өя башлый, башын сөйләгәндә уртасы, ахыры ничек булырын бөтенләй белми нде. Картиналарны, ке¬ шеләрне, вакыйгаларны алдан уйлап куймыйча, уйга килгәнен генә ала, ә фабула белән мораль ничектер үз¬ ләреннән-үзләре. сөйләүченең ихтыярыннан тыш килеп чыгалар иде. Серёжа мондый импровизацияләрне бик ярата, проку¬ рор да фабула гадирәк, катлаусызрак булган саен, бала¬ га ныграк тәэсир иткәнен сизә бара иде. Ул, күзләрен түшәмгә таба күтәрде дә: — Менә тынла, — дип башлады. — Борын-борын за¬ манда, кайсыдыр бер илдә, булган, ди, картаеп беткән бер патша: сакалы озын ида, ди, ап-ак иде, ди, ә мыек¬ лары менә мондый иде, ди. Ул үзе пыяла сарайда тор¬ ган, ди, аның сарае, чип-чиста зур боз кисәге төсле булып, кояшта ялтырап, балкып торган, ди. Ул сарай, мнн сиңа әйтсәм, бик зур бакча эчендә утырган, ди, ә бакчасында, белсәң әгәр, апельсиннар... бергамотлар, эре чияләр үс¬ кән, ди, тюльпаннар, розалар, ландышлар чәчәк атып утырган, ди, төрле төстәге кошлар сайраган, ди... Шулай итеп... агач башларында кечкенә-кечкенә пыяла кыңгы¬ раулар асылынып торганнар, ди; жил искәндә, ул кынгы- 99
раулар исең китеп тыңларлык гүзәл тавышлар чыгарган¬ нар, ди. Шулай итеп, тагын ничек сон әле? Бакчада фон¬ таннар бәреп торган, ди... Хәтерлнмсең, Соня апалар дачасында фонтан күргән идеи бнт? Патша бакчасында нәкъ әнә шундый фонтаннар булган, ди, тнк болар бнк зур булганнар, ди, алардан атылган су иң озын тополь¬ нең дә очына менеп җитә икән, ди. Евгений Петрович, бераз уйлап торды да, дәвам итте: — Әлеге карт патшаның бердәнбер улы — варисы — менә синең кебек кечкенә генә бер малае булган, ди. Ул бнк яхшы бала икән, ди. Бервакытта да көйсезләнмәгән, йокларга иртә яткан, өстәлдәге әйберләрнең берсенә дә тимәгән һәм... гомумән бик акыллы бала булган, ди. Аның тнк бер җитешмәгән ягы булган — ул тәмәке тарта икән, ди... Серёжа зур игътибар белән тыңлый һәм, керфек тә какмыйча, әтисенең күзләренә карап тора. Прокурор үзе сөйли, үзе: «Тагы нәрсә сөйләргә соң?»—дип уйлый. Ул уратып-уратып озак сөйләде, ахырда сүзен болай бетерде: — Тәмәке тартудан патша малае авырый башлаган, ди, һәм 20 яшькә җиткәндә үлгән, ди. Бик каты картай¬ ган авыру патша һичбер ярдәмчесез калган, ди. Дәүләт белән идарә итәр кеше дә, дошманнардан сарайны саклар кеше дә булмаган, ди. Дошманнар килгәннәр дә картны үтереп ташлаганнар, ди, сарайны туздырганнар, ди, ә бакчада эре-эре чияләр дә, кош-кортлар да, кыңгыраулар да — берсе дә калмаган, ди... Менә шулай, туган... Әкиятнең болай бетүе Евгений Петровичның үзенә көлке һәм бик беркатлы булып тоелды, ләкин бу әкият Серёжага нык тәэсир итте. Аның күзләренә тагын сагыш һәм ниндидер куркуга ошадилы төс чыкты. Бераз вакыт ул уйга калып караңгы тәрәзәгә карап торды, сискәнеп китте һәм басынкы тавыш белән: — Моннан соң мин тәмәке тартмыйм... — дип куйды. Ул саубуллашып йокларга чыгып киткәч, аның әтисе, елмаеп, бүлмә буйлап әкрен генә йөрде. «Биредә нәфис форма, матурлык тәэсир нтте днп әй¬ терләр. Шулай да булсын, ләкин бу әле тынычланырга ирек бирми. Бу әле һаман да дөрес чара түгел... Ни өчен мораль һәм хакыйкать чи килеш түгел, ә башка берәр нәрсә кушып, пилюля шикелле, әлбәттә балландырылып, алтынландырылып бирелә? Бу нормаль хәл түгел... фальшь, ялган бу, фокус бу...» 100
Ул үзенә әлбәттә «речь» сөйләп торырга кирәк булган присяжный заседательләрне, тарихны бары былиналар һәм тарихи романнар буенча гына үзләштерүче публика¬ ны хәтерләде; үзенең дә көнкүрешнең мәгънәсен үгет- нәенхәттән һәм законнардан түгел, ә мәсәлләрдән, роман¬ нардан, шигырьләрдән укып аклаганлыгын хәтеренә төшерде. «дару — баллы, ә хакыйкать — матур булырга тиеш...» Шушы тинтәклекне кеше үз күңеленә Адәм заманыннан ук сеңдергән... Хәер... болар барысы табигыйдыр, бәлки шулай булырга да тиештер... Кирәкле ялганнар, иллюзия¬ ләр табигатьтә азмыни?..» Ул эшкә тотынды, ә өйдәге ялкау уйлары әле бик озак аның башында йөрделәр. Өченче каттан гаммалар ишетелми иде ннде, ә икенче катта торучы кеше бүлмә буйлап әле һаман йөри иде...
СӨРГЕНДӘ Толковый кушаматлы карт Семён белән исемен берәү дә белми торган яшь бер татар яр буендагы ут янында утыралар; калган өч каекчы өйдә. Семён, чандыр гәүдәле, тешләре коелып беткән алтмыш яшьлек карт булса да, киң җилкәле һәм карап торырга әле таза кеше; ул исе¬ рек, һәм күптән инде кереп йокларга яткан булыр иде, ләкин аның кесәсендә полуштоф аракы бар һәм ул, өйгә керсәм, егетләр аракы сорамагайлары, дип курка. Авыру белән интегеп беткән татар, үзенең сәләмә киеменә төре- нә-төренә, Сембер губернасындагы тормышның әйбәтле¬ ген һәм үзенең өйдә акыллы, чибәр хатыны калганлыгын сөйли. Аңа ни бары егерме биш яшь булыр, шуннан ар¬ тык түгел, ә ут яктысында ул үзенең йончыган ак чырае белән бөтенләй малай гына булып күренә иде. — Монда оҗмах түгел, билгеле, — диде Толковый. — Үзең күрәсең: су да шәрә яр, аннары бетен тирә-якта кып-кызыл балчык, — шуңардан бүтән бернәрсә юк... Пасха бәйрәме үткәнгә ни гомер инде, ә суның бозы агып бетми але, бүген иртә белән тагын кар яуды. Татар: — Начар! Начар! —дип, куркынган кыяфәт белән як- ягына каранып куйды. Ун адымнар чамасы җирдә, салкын кара елга ага; ул, казылып беткән балчык ярга сугыла-сугыла, мыгыр- мыгыр килеп, каядыр ерак диңгезгә таба ашыга. Нәкъ яр читендә, каекчылар «карбас» дип атап йөрткән зур бер баржа караеп күренә. Аргы якта, еракта, бер сүнеп, бер кабынып, елан төсле ут үрмәләгәне күренә: анда былтыргы үләнне яндыралар.Ә ул ут еланнарын узгач, тагын караңгылык. Кечкенә бозларның баржага килеп бәрелүләре ишетелә, һава юеш, салкын... Татар күккә карады, йолдызлар биредә дә. аның авылындагы кебек, бик күп, тирә-юньдә шундый ук ка¬ раңгы, ләкин нидер җитми. Өйдә, Сембер губернасында, йолдызлар да мондый түгел, күк тә мондый түгел. 102
— Начар! Начар! — дип кабатлады ул. Толковый; — Ияләшерсең әле’ —дип көлеп куйды —Син әле яшь, тинтәк, иренендә ана сөте дә кипмәгән һәм, тиле булганга күрә, снн дөньяда үзеңнән дә бәхетсезрәк кеше юк дип беләсен, ләкин шундый вакыт килер, снн үзең үк: ходаем, шушы тормыштан аерма,—дия башларсың. Менә миңа кара син. Бер атнадан монда ташу бетәр, па¬ ром куярбыз, сез барыгыз да Себер буйлап гизәргә китәрсез, ә мин, биредә калып, ике яр арасында йөрн башлармын. Егерме ике ел йөрим инде шулай. Көн-төн йөрим. Чуртан белән нельма су астында, мин су өстендә, аллага шөкер. Мица берни дә кирәкми Шушы тормыш¬ тан аерма, ходаем! Татар, чыбык өстәп, утка якынрак ятты да; — Минем әти чирле кеше. Ул үлгәч, әки белән ха¬ тыным монда киләчәк. Вәгъдәләре шулай.— диде. Толковый: — Әниең белән хатының нигә кирәк сика? —дип со¬ рады. — Тилелек белән әйтәсең снн моны, туган. Каһәр төшкән шайтан котырта сине. Син ул каһәр суккырыны тыңлама. Ана ирек бирмә. Ул сиңа хатын турында әйтә икән, син аңа, юри ачу итеп: — Теләмим, диген. Ул сиңа ирек турында әйтә икән, син кирегә бетәш — телә¬ мим, диген. Берни дә кирәкми! Әти дә, әни дә. хатын да, ирек тә, йорт та, жир дә кирәкми, диген! Берсе дә кирәк¬ ми, муеннары аркылы килсен, диген! Толковый, бутылкадан аракысын чөмереп, сүзен дәвам иттерде: — Мин, туганкай, гадн тупас мужик түгел, ә дьячок улы һәм, иректә Курскида торган чакта, сюртук киеп йөри торган идем, ә хәзер үземне шундый ноктага житкер- дем, шыр ялангач килеш жир өстендә йоклый алам һәм үлән ашап тора алам. Шушы тормыштан аерма, ходаем. Мина берни дә кирәкми, мин берәүдән дә курыкмыйм һәм, үземнең уйлавымча, дөньяда миннән дә бай, миннән дә ирекле кеше юк дип беләм. Россиядән бирегә җибәре¬ лүнең беренче көнендә үк мин, кире бетәшеп: миңа бер¬ нәрсә дә кирәкми, дидем. Шайтан миңа хатыным турын¬ да, туган-тумачаларым турында һәм ирек турында сөй¬ ләде, ә мин ана әйттем: миңа берни дә кирәкми, — дидем. Үз сүземне иттем һәм менә күрәсең: яхшы торам, зарлан¬ мыйм. Ә инде кем дэ кем, шайтанга юл куеп, аның сүзенә 103
бер генә тапкыр колак салдымы, котылу юк инде ана: муеныннан сазга батачак һәм аннан чыга алмаячак. Сез¬ нең нае аңгыра мужик түгел, менә дигән нәсел-нәсәпле, укымышлы кешеләр дә һәлак булалар. Моннан унбиш еллар элек бирегә Россиядән бер баринны җибәрделәр. Туганнары белән нәрсәдер бүлешә алмыйча, васыять кәгазендә ниндидер фальшь ясаган булган. Князьме, баронмы днп сөйләделәр шунда, бәлки простой чиновник кына булгандыр — кем белсен аны! Шулай килеп төште бу барин монда һәм иң элек үзенә Мухортннда йорт белән җир сатып алды. «Үз кул көчем белән, маңгай ти¬ рен түгеп, торасым килә, ди, чөнки мин хәзер господин түгел, сөргенгә җибәрелгән кеше», ди. Алай икән, яхшы эш, мин әйтәм, алла куәт бирсен, дим. Ул чагында тыз- быз килеп йөри торган яшь кеше иде әле ул; үзе печән чаба, үзе балык тота һәм, атка атланып, алтмышар чак¬ рым җир йөри иде. Тик менә бәла: килгән елны ук _ул Гыринога почта конторына йөрүгә сабышты. «Эх, Семён, нишләптер өйдән бик озак акча җибәрмиләр әле!» — дип, көрсенеп, минем паромда шулай басып тора торган иде. Кирәкми, Василий Сергеич, ди идем. Акча нигә кирәк? Искене ташлагыз инде сез, онытыгыз, аңа сез, бөтенләй булмаган кебек итеп, төштә күргән әйбер кебек итеп ка¬ рагыз, яна тормыш башлагыз. Шайтанны тыңламагыз, — яхшылыкка илтмәс ул, элмәккә кертер. Хәзер сез акча телисез, ди идем мнн, бераз вакыт үтү белән бүтән берәр нәрсә теләрсез, аннан тагын, тагын. Бәхетле буласыгыз килсә, бернәрсә дә теләмәгез, ди идем. Әйе... Сезнең белән безне язмыш рәнҗеткән икән инде, ди торган идем, анар¬ дан рәхим-шәфкать сорап аягына егыласы юк, аны санла¬ маска, аңардан көләргә генә кирәк. Юкса ул үзе көләр. Шу¬ лай ди идем мин аңа... Шуннан бер ике ел чамасы үткәч, бервакыт мин аны бу якка чыгардым, ә ул кулларын уга¬ лый, көлә. «Гыринога хатынымны каршы алырга барам әле, ди. Мнне кызганып бирегә килгән, ди. Хатыным бик әйбәт минем, яхшы күңелле», ди. Ә үзенең куанычы кул¬ тыгына сыймый. Менә бер көн \'түгә хатыны белән кайт¬ ты бу. Хатыны яшь, матур, эшләпә кигән; кулына кеч¬ кенә генә кыз бала күтәргән. Төрле-төрле багажы күп. Ә минем Василий Сергеич аның тирәсендә бөтерелепме- бөтерелә, карап туя алмый, мактап бетә алмый. «Әйе, Семён туган, Себердэ дә кешеләр яши!» дигән була. Мин эчемнән генә уйлыйм: ярый, тик иртә сөенәсең әле, Ш
дим Шуннан соц ул атна саен диярлек. Россиядән акча килмәдеме икән днп, белешергә Гыринога бара торган булды. Акча бихисап күп кирәк була башлады. «Минем өчен хатыным монда, Себердә, үзенең яшьлеген, матур¬ лыгын әрәм итә, минем ачы язмышымны уртаклаша, дн. Шуңа күрә мин төрлечә аның күңелен ачарга тиеш¬ мен!», ди... Бикәгә күңелле булсын дип, чиновниклар белән һәм җыен әтрәк-әләм белән йөрешә башлады. Ә ул компания¬ не ашатырга, эчертергә кирәк бит. Өстәвенә тагын фор- тепьяп да булсын, диванда ятарга дуылдык йонлы эт тә булсын, имеш, — тончыкхыры... озын сүзнең кыскасы, фандасызгэ акча туздыру, азыну. Хатыны аның, белән озак тормады. Торамы соң’ Балчык та су, салкын, ни яшелчәсе, нн җимеше и?к, халкы укымаган, надан, жыен исерекбаш, үзләрен тота белмиләр, ә ул башкаладан килгән иркә ханым бит... Билгеле, эче поша башлый тегенең. Ире дә. ни әйтсәң дә, барин түгел бит инде хәзер, сөргенгә җибәрелгән кеше — абруе төшкән. Өч ел үткәч, нәкъ Успенье бәйрәме көне алдыннан, төнлә белән теге як ярдан бер заман кычкыралар. Паром белән чыксам, нн күзем белән күрим — тегенең бикәсе, баштанаяк тө¬ ренгән, ә янында яшь кенә бер әфәнде, чиновник халкын¬ нан. Тройка ат тора... Бу якка алып чыктым үзләрен, гтырдылар да — элдерттеләр! Эзләреннән җилләр исте. Ә ннде таң алдыннан, пар атка утырып, Василий Сергеич чабып кнлвп җитте. — «Бер күзлекле әфәнде белән бергә минем хатын үтеп китмәдеме моннан, Семён?» ди. Үтеп китте, мнн әйтәм, даладагы җилне эзлә инде снн! Артла¬ рыннан куып китте бу, биш тәүлек куып барган. Соңын¬ нан, мнн үзен теге якка алып чыккан вакытта, паромга кереп ауды да, башын тактага бәрә-бәрә, үкереп еларга тотынмасмы! Шул-шул менә, мин әйтәм. Көләм һәм аның «Себердә дә кешеләр яшиләр» дигән сүзләрен исенә төшерәм. Ә ул элеккедән битәр ярсый... Аннары иреккә чыгасы килә башлады аның. Хатыны Россиягә киткәч, аның да күңеле шунда таба ашкына башлады, янәсе ха¬ тынын күреп, аны егете кулыннан тартып аласы кнлә. Шуннан соң, мин снңа әйтим, туганкай, көн саен диярлек әле почтага, әле шәһәргә түрәләр янына чабарга тотынды бу. Гаебемне кичереп, өйгә кайтарып җибәрегез, дип, бер-бер артлы прошениеләр язды, һәм телеграммаларга гына нке йөз сумлап акча тоттым, дип сөйләде. Җирен /05
сатты, йортын жидларга залогка салды. Үзе бөтенләй бөк¬ рәйде, чәче агарды, йөзе чахоткалы кешенеке төсле саргай¬ ды. Үзе синең белән сөйләшә, үзе кых-кых йөткерә... күзен¬ нән яшь ага. Прошениеләр белән шулай сигез еллао чама¬ сы йөдәгән иде, ә хәзер тагын жан керде үзенә, күңеле кү¬ тәрелде: яңа бер жан азыгы тапты. Кызы үсеп житте бит. Шул кызга сокланып туя алмый. Ә кызы, дөресен әйткәндә, ярыйсы гына: чнбәр, кара кашлы, үткер кыз. Якшәмбе саен кызы белән бергә Гыринога чиркәүгә бара. Паромда икесе янәшә басып торалар, кызы көлә, ә тегесе аңардан күзен ала алмый. «Әйе, Семён, ди, Себердә дә кешеләр яши, Себердә дә бәхет юк түгел. Кара әле. нинди кызым бар минем! Андый кызны мең чакрым йөреп эзләсәңдә, таба алмассың», ди. Кызын әйбәт, анысы дөрес, чынлап та, дим... Ә үзем эчемнән: «Тукта, сабыр ит әле... Кызың яшь кеше, каны уйный, яшисе килә, ә мондагы тормыш тормышмыни ул?» —дип уйлыйм. Менә бер заман, туганкай, ямансылый башлады бу кы¬ зый... Корды, кипте, бөтенләй эштән чыгып, авыруга са¬ бышты һәм хәзер тәмам аяктан егылды. Чахотка. Менә сина Себер бәхете, үләт алгыры, менә сиңа Себердә дә кешеләр яши... Атасы бертуктаусыз докторларга чаба башлады. Ике йөз яисә өч йөз чакрым жирдә берәр доктор яисә багучы барлыгын ишетте исә, аның артын¬ нан чаба. Шул докторларга бихисап акча түкте, миңа калса ул акчаны эчеп бетерү яхшырак булган булыр иде... Барыбер үләчәк бит. Кызы тәгаен үлә анын, шуннан соң инде ул бөтенләй һәлак булачак. Сагышыннан я асылынып үләр, я Россиягә качар — билгеле инде. Качар, аны тотып алырлар, аннан суд, каторга, камчысын да татыр... — Яхшы, яхшы,— диде татар, суыктан бөрешеп. Толковый: — Нәрсә яхшы? —днп сорады. — Хатыны, кызы... Каторга булса булсын, сагыш бул¬ са булсын, аның каравы ул хатыны белән кызын күргән . Син әйтәсең, бернәрсә дә кирәкми, дисең. Бернәрсә дә булмау — начар! Хатыны аның белән өч ел торган — моны ходай бүләк иткән ана Бернәрсә дә булмау — на¬ чар, ә өч ел яхшы. Ничек шуны аңламыйсың? Татар, дер-дер калтыранып, үзе белгән аз-маз рус сүзләрен исенә төшерергә тырышып, тотлыга-тотлыга сөйләргә кереште. Янәсе, ят жирләрдә авырып үләргә 106
һәм тутыккан салкын җиргә күмелергә ходай язмасын, анын хатыны бер генә көнгә, хәтта бер генә сәгатькә килеп китсә дә, андый бәхет өчен ул әллә нинди азаплар¬ га да риза булыр нде һәм аллага рәхмәт әйтер иде. Бер¬ нәрсә дә булмауга караганда, бер көн бәхетле булуың яхшырак. Аннары ул, тагын бер тапкыр үзенең өендә чибәр һәм акыллы хатыны калуы турында сөйләде дә, ике кулы белән башын тотып, елап җибәрде һәм Семёнга үзенең бөтенләй гаепсез килеш юкка газап чигүе турында сөй¬ ләргә тотынды. Анын ике абыйсы белән агасы, бер му¬ жикның атларын алып кител, картның үзен үтерә язган¬ чы кыйнаганнар, ә җәмәгать, гаделлек белән эш нтмнчә, өч туганның өчесен дә Себергә җибәрергә приговор язган, ә агасы бай кеше булу аркасында өйдә калган. — Ияләнерсе-ен! — диде Семён. Татар, сөйләвеннән туктап, яшьле күзләрен утка те¬ кәде; аның йөзендә курку һәм аптырау күренә иде, ул үзенең нишләп Сембер губернасында түгел, ә биредә — караңгыда, юештә, чит кешеләр янында утыруын әле һаман анлап җиткерә алмый иде, ахры. Толковый, ут янына сузылып ятып, нәрсәдәндер көлде дә, авыз эчен¬ нән генә җырларга тотынды, һәм бераздан тагын сүз башлады: — Әтисе янында нинди шатлык бар ул кызга? Әтисе аны ярата, анык белән юана, анысы дөрес, ләкин ул бик юаш кеше түгел: кырыс карт, тар холыклы карт. Ә яшь кызларга кырыс булсаң ярамый... Аларга иркәлек кирәк, ихахай да михахай, хушбуй да помада. Әйе... Эх, хәлләр, хәлләр! — Семён, көрсенеп, урыныннан авыр гына тор¬ ды.—Аракы бетте, йокларга вакыт, димәк. Ә? Киттем, туган.,. Үзе генә калгач, татар утка чыбык өстәде, ятты һәм, утка карый-карый, үзенең туган авылы һәм хатыны ту¬ рында уйларга тотынды; хатыны, бер генә айга, бер генә көнгә килсен иде ичмаса, ә аннан соң теләсә кире кайтып китә бирсен иде! Бер ай, хәтта бер генә көн, бер дә бул¬ маудан артыграк. Ләкин әгәр хатыны, вәгъдәсендә торып, килә-нитә калса, аңа нәрсә ашатырга туры килер? Мон¬ да кайда торыр сон ул? Татар: — Ашарга булмзса, ничек яшисен? — дип, үзеннән- үзе сорап куйды. 107
Көне-төне ишкәк белән эшләгән өчен, ана тәүлегенә ун тиен генә түлиләр; дөрес, юлчылар чәйлек яки ара¬ кылык та биргәлиләр, ләкин бөтен табышны тегеләр үз¬ ара бүлешеп алалар да татарга берни дә бирмиләр, анардан көләләр генә. Ә нужа ачыктыра да, тундыра да, куркыта ла... Хәзер, бөтен тәнең сызланып, дер-дер кал¬ тыраган чакта, өйгә кереп ятасы иде дә, анда өскә ябы¬ нырга юк һәм яр буендагыга караганда салкынрак; монда да өскә ябынырга юк-югын, ләкин шулай да һич югында ут ягарга мөмкин... Бер атнадан сон., су кайтып беткәч, монда паром куярлар, ул чакта Семённан башка каекчыларның, берсе¬ нең дә кирәге булмас, һәм татар авылдан авылга, эш сорап, хәер эстәп йөрергә керешер. Хатыны унҗиде яшь¬ тә генә; чибәр, иркә үскән, оялчан,— шулай ук аңа да, битен нр-атка күрсәтеп, авылдан авылга хәер эстәп йө¬ рергә туры килерме икәнни? Юк, бу турыда уйлау да куркыныч... Яктыра башлаган иде инде; баржа һәм су өстендәге тал куаклары, дулкыннар аермачык күренәләр, ә артка әйләнеп карасаң — анда балчык текә яр, түбәнрәк соры салам белән ябылган кечкенә өй, ә югарырак авыл өй¬ ләре тезелеп киткән. Авылда әтәчләр кычкыра иде инде. Сары балчыклы текә яр, баржа, елга, усал чит кеше¬ ләр, ачлык, суык, авыру — чынлап караганда, бәлки, бо- ларның берсе дә юктыр. Мин боларнын. барысын да төштә генә күрәмдер, — дип уйлады татар. Ул үзенең йокыга талуын сиза һәм гырлавын ишетә иде... Билгеле инде, ул хәзер Сембер губернасында, үз өендә, һәм хаты¬ нына исемен әйтеп дәшү белән, тегесе җавап кайтарыр; күрше бүлмәдә әнисе; ...Ләкин нинди генә куркыныч төш¬ ләр булмый бу дөньяда! Нигә керәләр икән алар? Татар, елмаеп, күзен ачып җибәрде. Нинди елга сон бу? Валгамы? Кар ява. Аргы яктан кемнеңдер: — Подава-ай! Кар-ба-а-ас! — дип кычкырган тавы¬ шы ишетелде. Татар, йокысыннан айнып, теге якка чыгу өчен ип¬ тәшләрен уятырга кереп китте. Яр буенда каекчылар күренделәр. Алар, ертык толыпларын кия-кия, суыктан бөрешеп, йокылы-уяулы карлыккан тавыш белән сүгенә- сүгенә киләләр иде. Җелеккә үтәрдәй суык бәреп торган елга йокыдан соң аларга жан биздергеч һәм куркыныч ion
булып тоелды бугай. Алар ашыкмый гына карбас эченә сикереп төштеләр. Татар белән өч каекчы караңгыда кысла кыскычы төсле булып күренгән кнк калаклы озын ишкәкләргә тотындылар. Семён исә корсагы белән озын руль өстенә капланды. Ә аргы якта һаман кычкыруда дәвам итәләр иде әле, һәм, каекчылар йоклыйлардыр, яисә авылга кабакка киткәннәрдер дип уйлап булса кирәк, ике тапкыр револьвердан да аттылар. Толковый, бу дөньяда бер дә ашыгырга кирәкми, аннан барыбер файда чыкмаячак дигән кеше төсле итеп. — Ярар, өлгерерсең әле! — днп куйды. Акрын кыймылдаучан авыр баржа, ярдан кузгалып, тал куаклары арасыннан йөзеп китте, һәм бары тик тал ларның акрынлап артка кала баруыннан гына баржаның бер урында тик тормавы, ә әкренләп барганлыгы сизелә иде. Каекчылар, өчесе бердән ишкәкләрен күтәрел, сал мак кына ишәләр; Толковый, корсагы белән руль өстендә яткан килеш, һавада дуга ясап, бер борттан икенче борт ка оча. Караңгыда бу кешеләр ниндидер Нух заманын дагы озын аяклы бер хайван өстенә утырып алганнар дыр да кайчакта бастырылганда төшкә керә торган суык ямьсез илгә китеп баралардыр төсле күренә иде. Талларны узып, иркен су өстенә чыктылар. Теге яктагылар да, инде салмак кына чупылдаган ишкәк та вышин ишетеп: «Тизрәк, тизрәк!» дип кычкыра башла дылар. Тагын ун минуттан баржа гөрселдәп пристаньга барып бәрелде. — һаман ява, һаман ява бу! — диде Семён, битен дәге карны сөртеп. — Кайдан килә торгандыр, хода белсен! Теге якта төлке эчле кыска тун һәм ак мерлушка бүрек кигән уртача буйлы, чандыр гәүдәле бер карт кө теп тора иде. Ул атлардан бераз читтәрәк, урыныннан кузгалмыйча, басып тора; аның чырае, нәрсәнедер исенә төшерергә теләп тә, исенә төшерә алмыйча, үзенең үжәт хәтеренә ачуланган төсле, житди һәм караңгы иде Янына Семён килеп, елмаеп бүреген салгач, ул: — Анастасьевкага ашыгам. Кызымның хәле тагын начарланып китте. Анастасьевкага яңа доктор килгән дип сөйлиләр, — диде. Тарантасны баржага сөйрәп керткәч, баржа кире китте. Семён Василий Сергеич дип эндәшкән кеше, аргы якка чыгып жлткәнче, үзенең калын иреннәрен кысып, 109
бер ноктага күзен текәгән хәлдә, баскан урыныннан кузгалмыйча барды һәм ямщкгы аның алдында тәмәке тартырга рөхсәт сорагач та, гүя ишетмәгән кебек, бер сүз дә дәшмәде. Семён нсә, корсагы белән руль өстендә яткан килеш, аңа мыскыл итеп көлгән кыяфәт белән карап барды һәм: — Себердә дә кешеләр яшиләр, Яшилә-әр! —дип куйды, Толковыйнын чыраенда шатлык балкый нде: янәсе, мнн шулай булыр дип уйлаган идем, нәкъ мнн уйлаганча булып чыкты да. Төлке тунлы кешенең, шундый бәхетсез һәм аптыраган хәлдә булуын күреп, ул бик кәефләнә нде булса кирәк. Яр читенә чыгып атларны җиккән арада, ул; — Хәзер барырга бик пычрак бит, Василий Сер¬ геич; — диде. — Җир кибә төшкәнче бер-нкс атна сабыр итәргә кирәк нде. Яисә бөтенләй бармасагыз да ярар иде,.. Барудан берәр файда чыкса икән ичмасам, үзегез беләсез, кешеләр гомер буе, көне-төне чабалар, ләкин бер файдасы да юк. Чын! Василий Сергеич, бер сүз дәшмичә, ана аракылык бирде дә, тарантасына утырып, үз юлына китте. — Менә доктор артыннан чапты!—диде Семён, суыктан бөрешеп.—Әйе, әйбәт докторны эзләп йөр син, даладагы җнл артыннан куып җитеп кара, шайтан кой¬ рыгын тот, җаныңны үләт алгыры! Шундый әкәмәт кеше¬ ләр! Ходаем, мнн гөнаһлыцны үзең ярлыка! Татар, Толковый янына килде дә, дер-дер калтыран¬ ган хәлдә аңа нәфрәт белән җирәнеп карап, белер-белмәс русчасына татар сүзләре катнаштырып, сөйләргә то¬ тынды: — Ул яхшы... Яхшы, ә син — начар! Син начар! Барин яхшы җан, бик яхшы, ә син ерткыч, син начар! Барий тере, ә син үләксә... Ходай кешене тере булсын өчен ярат¬ кан, шатлык та, сагыш та, кайгы да булсын дигән, ә син бернәрсә дә булмасын дисең, димәк син тере түгел, таш, балчык! Ташка да берни кирәкми, сиңа да берни кирәк түгел... Син таш —алла сине сөйми, ә барянны сөя! Барысы да кычкырып көлделәр; татар, җирәнгән кыя¬ фәт белән йөзен җыерып, кулын селтәде дә, үзенең сәләмә киеменә төренә-төрекә, учак янына китеп барды. Каек¬ чылар белән Семён иренеп кенә өйгә табан атладылар. 1Н>
Каекчыларның берсе, балчык идәнгә җәелгән салам остенә сузылып ягып: — Суык! — дпп кунды. — Әйе, җылы түгел! — диде икенчесе, аның сүзенә кушылып. — Каторга тормышы!.. Барысы да яттылар. Җил килеп бәрелүгә ишек ачы¬ лып китте, һәм өйгә кар керә башлады. Берсенең дә торып ишекне ябасы килмәде: суык һәм ирендерә иде. — Ә мина яхшы! — диде Семён йокы аралаш — Хо¬ дай шушы тормыштан аермасын. — Билгеле, син каешланып беткән инде. Җен дә ал¬ мый сине. Тыштан эт чппагансыман тавыш ишетелде — Нәрсә ул? Кем ул анда? — Теге татар елын ич. — Кара син аны... Чудак! — Ияләшеер! — диде Семён һәм шунда ук йокыга китте. Озакламый барысы да йокыга талдылар. Ә ишек шулай ябылмаган килеш калды.
КАЧАК Бу бик тиз генә булмады. Башлап Пашка үзенең анасы белән бик озак яңгыр астында барды: алар я урылган кырлар буйлап, я урман сукмаклары буйлап бардылар, урманда аның итекләренә сары яфраклар ябышты, таң атканчы ул шулай барды да барды. Аннары ул, караңгы өйалдында аягүрә, ике сәгатьләп ишек ачылганны көтеп торды. Өй алдында тыштагы хәтле үк салкын да, юеш тә түгел нде, ләкин жил искәндә бирегә дә яигыр тамчылары килеп кергәләде. Өйалды әкренләп халык белән шыгрым тулгач, Пашканы китереп кыстылар да, ул, кемнеңдер тозлы балык исе анкытып торган тунына бите белән төртелеп, черем итте. Ләкин менә ишекнен келәсе шалтырады, ишек ачылып китте дә Пашка үзенең әнисе белән кабул итү бүлмәсенә килеп керде. Монда тагын бик озак көтәргә туры килде. Барлык авырулар, скамьяларда шыпырт кына утырып, тын гына көттеләр. Пашка аларга караштыргалал торды, гәрчә күп кенә сәер һәм көлке нәрсәләр күрсә дә, бер сүз дәшмәде. Тик бер тапкыр гына, кабул итү бүлмәсенә сыңар аякта ты¬ раклап бер малай килеп кергәч, Пашканың үзенен дә тыраклыйсы килеп китте; ул анасына терсәге белән төрт¬ те дә, авызын жине белән каплап, пырхылдап көлеп жибәрде: — Әни, кара әле: чыпчык шикелле сикереп йөри. — Шаулама, улым, шаулама! — диде анасы. Кечкенә генә тәрәзәдә йокыдан айнып житмәгән фельдшер күренде. — Язылырга килегез! — диде ул. Бөтен кеше, шул исәптән теге тыраклап йөрүче көлке малай да, тәрәзәгә таба якынайдылар. Фельдшер бары¬ сының. да исемен, атасының, исемен, ничә яшьтә булуын, туган жирен, күптәнме авыруын һ. б. сорый башлады. Анасының җавапларыннан Пашка үзенең Пашка түгел, ә Павел Галактионов икәнен, үзенә жиде яшь тулуын, 112
укый яза белмәвен һәм пасхадан бирле авыру икәнлеген’ белеп алды. Язылганнан сон, озакламый беразга аягүрә басарга туры килде: кабул итү бүлмәсе аркылы ак алъяпкыч япкан һәм билен сөлге белән буган доктор үтеп китте. Сикереп йөри торган малай яныннан үткәндә, ул иңбаш¬ ларын җыерып куйды һәм ягымлы нечкә тавыш белән: — Юләр бит син! — диде. — Я, әйт, юләр түгелме?' Мин сина дүшәмбе көн килергә әйттем, ә син җомга’ көн киләсең. Миңа дисәң бөтенләй килмә, ләкин бит син, •юләр баш, аяксыз калачак! Малай шундый кызганыч итеп карады, әйтерсең ул* менә хәзер сәдака сорый башлаячак иде, һәм күзләрен челт-челт йомып: — Иван Мнколаич, мәрхәмәтегездән ташламагыз инде! — дип куйды. Доктор, аны үртәп: — Менә сиңа Иван Мнколаич,—диде. — Әйтелгән бит сица дүшәмбе көн дип, әйткәнне тыңларга кирәк. Тинтәк син, менә шул... Кабул итү башланды. Доктор, үзенең бүлмәсендә утырган килеш, авыруларны берәм-берәм чакырып кертә башлады. Атлаган саен бүлмәдән әче аваз белән кычкы¬ рып-кычкырып җибәрүләр, бала елаган тавышлар яисә докторның ачулы итеп: — Я, нәрсә акырасың? Суймыйм ич мин сине! Әйбәт кенә утыр,— дигән тавышы ишетелеп торды. Менә Пашканың, да чираты килеп җитте. Доктор: — Павел Галактионов!—дип кычкырды. Анасы, бу чакыруны бөтенләй көтмәгән шикелле, коелып төште һәм, Пашканы кулыннан тотып, бүлмәгә алып кереп кит¬ те. Доктор, үзенең чүкече белән калын китапка суга-суга, өстәл янында утыра иде. Ул, килеп керүчеләргә бөтенләй карамыйча: — Кай төшең авырта? — дип сорады. — Малаемның терсәгенә кутыр чыккан,—диде ана¬ сы, һәм аның чырае сагышлы төскә керде, әйтерсең ул чынлап та Пашканың терсәгендәге кутыры өчен бик каты борчыла иде. — Чишендер! Пашка, мыш-мыш килеп, муенындагы яулыгын чишегз ташлады, аннары җиңе белән борынын сөртте дә, ашык' мыйча гына, тунын салырга тотынды. H-3I.V А. п. ч»»* - Н ИЗ
Доктор, ачуланып; — Җиңги, снн бит кунакта түгел! Нәрсә мыштырдый¬ сын? Бер син генә түгел монда, — диде. Пашка, ашык пошык тунын идәнгә салып ташлады да, анасы ярдәмендә күлмәген салды... Доктор иренеп кенә малайны күздән кичерде һәм аның ялангач корса¬ гына учы белән сукты. — Снн корсакның шәбен үстергәнсең, энекәш, — диде ул һәм көрсенеп куйды. — Я, күрсәт терсәгеңне. Пашкә, канлы ләгәнгә кырын-кырын күз төшереп ■алды ла, докторның алъяпкычына карап, елап җибәрде. Доктор, аны мыскыл итеп: — Ме-е! Өйләндерергә пакыт җиткән күсәкне, ә ул •елап тора! Оятсыз, — диде. Пашка, еламаска тырышып, анасына карап куйды: янәсе, син ннде өйгә кайткачтын минем больницада ела¬ ганымны әйтә күрмә! Доктор, аның терсәген басып-басып карады Да, көр¬ сенде, иреннәрен ләпелдәтте, аннары тагын басып-басып карады. — Кыйныйсы иде, җиңги, сине дә кыйнар кеше юк, — диде ул. — Ни өчен син аны элегрәк алып килмәдең? Кулсыз калган бит малаең! Менә кара, тинтәк хатын, терсәк буыны авырта бит аның! — Сез ннде, мәрхәмәтлем, бездән яхшырак белә¬ сез!..— дип, хатын уфылдап куйды. — Менә сиңа мәрхәмәтлем. Малайның кулын чере¬ теп бетергән дә хәзер мәрхәмәтлем, имеш. Кулсыз кал¬ гач, анардан нинди работник чыга? Гомерең буё үз җил¬ кәңдә асрарсың менә. Үзеңнең борыныңа бетчә чыкса дз, хәзер больницага йөгереп килә торгансыңдыр, ә малайны ярты сл буе черетеп яткыргансың. Сез барыгыз да шундый. Доктор папиросын кабызып жнбәрде. Папирос төтен¬ ләгән арада, ул һаман хатынны кыздырды, күңеленнән көйләгән җыр тактына башын чайкый-чайкый, нәрсә турындадыр уйлады. Ялангач Пашка, доктор каршына басып, аның сүзләрен тыңлый-тынлый, төтенгә карап торды. Папирос сүнгәннән сон, доктор аңына килде һәм бераз йомшаграк итеп: — Тыңла әле, җиңги,— диде.— Мондый хәлдә мазь да, ■бүтән дару да файдасыз. Малайны больницага салырга янрәк. U4
— Кирәк икән, мәрхәмәтлсм, ник салмаска? — Без аца операция ясарбыз. Ә син, Пашка, кал,—■ дип, доктор Пашканың иңбашына учы белән сугып куй¬ ды. — Әниең кәитып кнтсен, ә без. энекәш, биредә ка¬ лыйк. Минем монда бнк әйбәт, җәннәт кебек! Менә эшне бетерүгә, без синең белән песнәк тотарга китәрбез, мин сиңа телке күрсәтермен* Икәүләп кунакка йөрербез! Каласыңмы? Ә? Анаң сине иртәгә алырга килер. Кала¬ сыңмы? Пашка әнисенә карап куйды: янәсе, калыйммы? — Кал, улым, —диде тегесе. — Кала, кала! Сөйләшеп тә торасы юк' —лип, док¬ тор күңелле итеп, кычкырып җибәрде. — Мин ана тере төлке күрсәтәм! Без аның белән ярминкәгә иыяла конфет алырга барабыз. Мария Денисовна, бу малайны югары алып менегез! Доктор киң күңелле, шат кеше кде. компания ярата иде. Пашка аның үтенечен аяк аегына салырга теләмәде, ан¬ нары бит гомерендә дә әле ярминкәдә булганы юк, тере гөлксне дә бик күрәсе килә, тик менә әнкәсе булмагач, ул үзе генә нишләр? Бераз уйлап торгач, Пашка доктор¬ дан әнисен дә больницада калдыруны сорамакчы булды, ләкин авызын да ачып өлгермәде, фельдшерица инде аны җилтерәтеп баскыч буйлап югарыга алып менеп тә китте. Безнең Паша, авызын ачып, як-ягына карана-кара¬ на бара. Баскычлары, идәннәре, тәрәзә яңаклары, барысы да шундый зур, шундый тигез, шундый чиста, барысы да сап-сары итеп буялган, барысыннан да тәмле ис килеп тора: көнбагыш мае исе. Бөтен җирдә лампалар эленгән, идәндә — паласлар, стеналарда — бакыр краннар. Ләкин Пашкага барысыннан ла бигрәк үзенең кровате белән кроватендагы кытыршы соры одеал ошады Ул мендәр¬ ләрне, одеалны кулы белән тотын-тотып карады, бөтен палатаны күздән кичереп чыкты Һәм: доктор шәп тора икән, дигән уйга килде. Палата бнк зур булмыйча, аңа бары өч кенә кровать куелган иде. Кроватьларның берсе буш, икенчесен Паш- кага бирделәр, ә өченчесендә моңсу гына күзле бер карт утыра: ул, гел йөткереп, калай кружкага төкерә, Пашка- ның кроватеннан ишек аркылы икенче палатаның да бер өлеше күренеп тора: ике кроватьның берсендә ниндидер бик чырайсыз ябык бер кеше, башына резин капчык //5
куеп, йоклап ята; икенчесендә, кулларына таянып, бер мужик утыра: башын бәйләгән, хатын-кызга бнк охшаган. Фельдшерица, Пашканы китереп утыртты да, чыгып китте һәм бераздан сон, бер кочак кием-салым күтәреп, янадан килеп керде. — Бу сиңа, киен, — диде ул. Пашка чишенде дә, рәхәтләнеп, яңа киемнәр кня башлады. Күлмәк белән штанны, соры халатны киеп алгач, малай, үз-үзенә сокланып, бераз каранып торды да уйлап куйды: шушы киемнәр белән авыл урамыннан1 бер үтеп китсәң, начар булмас нде. Малайның шунда ук хыялы эшли башлады: менә аны әнкәсе, дуңгыз баласы¬ на кәбестә яфраклары өзеп кайтырга дип, елга буена, яшелчә бакчасына җибәрә; аны малайлар, кызлар сарып алалар, аның халатына кызыгып карыйлар. Палата эченә кулларына ике кургаш кәнди, ике ка¬ шык, нке телем икмәк тоткан няня килеп керде. Бер кәндине ул әлеге карт алдына, икенчесен Пашка каршы¬ на китереп куйды. — Аша, — диде ул. Пашка кәндигә карады, анда майлары йөэея йөрн торган кәбестә ашы салынган, аш эчендә бер кисәк ит ята иде. Пашка тагын уйлап алды: доктор дигәннәре шәп тора икән, аннары бу доктор башта күренгән шикелле бнк ачулы кеше дә түгел, ахры. Капкан саен кашыгын ялый-ялый, ул бик озак итеп аш ашады, аннары, кәндиен¬ дә бер кисәк иттән башка бернәрсә дә калмагач, кырын күз белән генә картка таба карап алды да көнләшеп куйды: теге әле һаман ашый иде. Көрсенде дә итен ашый башлады, ул аны мөмкин кадәр озаграк ашарга тырыш¬ ты, әмма аның тырышуыннан бернәрсә дә барып чыкма¬ ды: иттән дә җилләр исте. Бер чеметем икмәге генә кал¬ ды. Ашсыз икмәк бик үк тәмле булмаса да, нишләмәк кирәк: уйлап-уйлап торганнан соң, Пашка икмәкне дә ашап бетерде. Шул вакытта, яңа кәндиләр тотып, няня килеп керде. Бу юлы кәндиләргә кыздырылган нт белән бәрәңге салынган иде. Няня; — Икмәгең кайда соң? — дип сорады. — Җавап урынына Пашка яңакларын кабартты да «пуф» итеп сулап куйды. Няня, башын чайкап: — Я, ннгә тыгынып бетердең? — дип сорады. — Кыз¬ дырган итне менә хәзер нәрсә белән ашарсың? И fi
Няня, чыгып, тагын бер телем икмәк алып керде. Пашканың гомерендә дә кыздырылган ит ашаганы юк иде һәм, менә хәзер татып карагач, тәмле нәрсә икән, днп уйлады. Ит бик тиз юкка чыкты, һәм иттән соң бер кисәк икмәк калды ул бая калганнан бераз зуррак иде. Әлеге карт үзенең калдык икмәген өстәл эченә яшереп куйды; Пашка да шулай нтмәкче булган иде дә, уйлап- уйлап торгач, ашап бетерде. Ашап туйгач, ул йөреп килергә китте. Күрше палата¬ да, Пашка күргән кешеләрдән тыш, тагын дүрт кеше бар ||де. Аларның тик берәое генә Пашканың игътибарын үзенә тартты. Бу озын буйлы, караңгы чырайлы, бөтен битен йон баскан чамадан тыш ябык бер мужик иде; ул, кровать өстенә менеп утырган да башын, сәгать теле шикелле, гел чайкап, уң кулын гел селтәп тора иде. Пашка аңардан бик озак күзләрен ала алмыйча тор¬ ды. Башта аңа мужнк юри, бүтәннәргә көлке булсын өчен, башын шулай сәгать теледәй чайкыйдыр кебек тоелса да, мужикның йөзенә текәлебрәк карагач, малай¬ ның йөрәге «жу» итеп китте, мужикның авыруы бик яман икәнен аңлап алды ул. Өченче палатага килеп кергәч, малайның күзләре кровать өстендәге ике мужикка төште, аларның битләре, балчык сылаган шикелле, кып-кызыл иде. Хәрәкәтсез утыручы бу мужиклар үзләренең һичнәр¬ сә аерып булмый торган сәер битләре белән мәҗүсиләр алласына охшыйлар иде. — Апа, алар ник шундый? Пашка нянядан шулай дип сорады. — Алар, энекәш, чәчәк белән авырыйлар. Пашка, үз палатасына борылып кайтты да, кроватена утырып, доктор кергәнне көтә башлады: ул бит Пашка белән песнәк тотарга чыкмакчы иде, яисә ярминкәгә бар¬ макчы иде. Ләкин доктор керми дә керми. Күрше палата¬ ның ишегендә ялт итеп кенә фельдшер күренеп китте. Ул теге, башына бозлы капчык куеп, йоклап яткан авыру¬ ның өстенә иелде дә: — Михайло!—дип кычкырды. Поклал яткан Михайло кыймылдап та карамады. Фельдшер!, кулын селтәп, китеп барды. Докторны көтә- көтә, Пашка күрше картны караштырып утырды. Карт, туктаусыз йөткереп, кружкага төкерә; йөткергәндә ул, бик озак итеп, гыж-гыж килеп йөткерә иде. Картның бернәрсәсе Пашкага бик ошады: йөткереп, һаваны 117
эченә алганда, аның күкрәгендә нәрсәдер төрле-төрле көйгә сызгыра һәм гыжылдый иде. Пашка: — Бабай, нәрсәң сызгыра ул?—дип сорады. Карт бертөрле дә жавап кайтармады. Пашка, бераз көтеп торды да: — Бабай, ә төлке кайда?—дип сорады. ■— Нинди төлке? — Тере төлке. — Кайда булсын? Урмандадыр. Инде вакыт бик күп үтте, ә доктор әле һаман юк. Няня чәй кертте һәм, ипиен чәй янына калдырмаган өчен, Пашканы орышып ташлады. Фельдшер, тагын бер тапкыр кереп, тагын Михайловы уятып карады. Тәрәзә¬ дән күренеп тора: һава зәңгәр төскә керде, палаталарда утлар кабынды, ә доктор юк та юк. Ярминкәгә барырга, песнәкләр ауларга соң нде инде; Пашка, урынына сузы¬ лып ятты да, уйлый башлады. Доктор вәгъдә иткән пыяла конфетлар исенә төште, анасының чырае, тавышы, авыл өе, андагы кичке караңгылык, мнч, гел сукранып йөри торган Егоровна әби хәтеренә килде... һәм кинәт эче по¬ шып, бик күңелсез булып китте. Иртәгә әнисе киләчәген хәтерләп, елмайды да күзләрен йомды. Ул кыштыр-кыштыр нткән тавышка уянып китте. Кем¬ дер, чыш-пыш сөйләнеп, күрше палатада йөри. Төнге лампалар яктысында өч кеше Михайло кровате тирәсен¬ дә маташа. Кешеләрнең берсе; — Кровате белән чыгарабызмы, әллә болай гына¬ мы? — дип сорады. Болай гына. Кровать белән үтеп булмас. Эх, ва¬ кытсыз үлде, әйдә, урыны жәннәттә булсын. Берсе Мнхайлоның иңбашларыннан, икенчесе аякла¬ рыннан тотты да, күтәрделәр: Мнхайлоның куллары һәм халат чабулары салынып төште. Өченчесе — бу теге, хатын-кызга охшаган мужик иде, — чукынып куй¬ ды, һәм алар өчәү, Мнхайлоның чабуына баса-баса, па¬ латадан лап-лоп чыгып киттеләр. йоклап яткан картның күкрәге сызгыра, гыж-гыж килә иде. Пашка тыңлап-тынлап торды да, караңгы тәрәзәләргә карап куйгач, коты алынып, урыныннан сикереп торды. — Ә-ни! —дип, ул ыңгырашкан тавыш белән каты итеп кычкырып жибәрде. 118
Җавап килмәгәч, Пашка күрше палатага йөгереп ба¬ рып керде. Биредә төнге лампа яктысында бүлмә эче чак- чак кына күренә иде; Михайло үлгәнгә тынычсызланган, авырулар үзләренең кроватьларында күләгәләр шикелле утырып торалар, караңгыда алар озынрак, киңрәк бу¬ лып күренәләр һәм зурайганнан-зурая баралар кебек;, почмакта тагын да караңгырак, андагы ян кроватьта, башын чайкап һәм кулын селкеп, әлеге мужик утырып тора иде. Пашка, ишекне тикшереп-нитеп тормыйча, чәчәк белән авыручылар палатасына йөгереп барып керде, аннан коридорга килеп чыкты, коридордан бер зур бүлмәгә атылып барып керде, бу бүлмәдә битләре карчыклар битенә охшаган озын чәчле ниндидер коточкыч нәрсәләр кайсы ятып, кайсы утырып торалар иде. Хатын-кызлар бүлеген йөгереп үткәч, ул тагын коридорга килеп чыкты, анда таныш баскычның култыксалары күзенә чалынды, һәм ул аска таба йөгереп төшеп китте. Аста иртә белән үзе утырган кабул итү бүлмәсен танып алды, урамга чыга торган ишекне эзли башлады. Ишекнең келәсе чалтырап ачылып китте, салкын жил исеп куйды, малай абына-сөртенә ишек алдына йөгереп чыкты. Аның күңелендә бер генә уй йөри — качарга, ка¬ чарга! Ул юлны белми, ләкин бик озак йөгерсә, әнкәсе янына өйгә кайтып керәчәгенә ышана. Төн сүрән, әмма болытлар астында ай йөри. Пашка баскыч төбеннән туп- туры алга таба йөгереп китте, аннары ниндидер бер са¬ райны әйләнеп үтеп, яфракларын койган куаклар өстенә. килеп чыкты; уйланып, бераз басып торганнан соң, ул кнре больницага таба йөгерде; больница тирәли әйләнеп чыккач, ул, аптырап, тагын тукталып калды: больница артында кабер тәреләре агарып күренәләр иде. — Ә-ни!— дип кычкырып, ул кирегә таба йөгерде. Кэрангы, күңелсез биналар яныннан йөгереп үтеп бар¬ ганда, малайның күзенә бер якты тәрәзә чалынып китте. Якты кызыл тап караңгыда бик шомлы булып күренсә дә, кая барып керергә белмәгән Паша куркуыннан шул тәрәзәгә таба борылды. Тәрәзә белән янәшә — крыльцо, баскыч, парадный ишек, ә ишеккә кечкенә генә ак такта кадакланган; Пашка, өйалды баскычына йөгереп ме¬ неп, тәрәзәдән караган иде, сөенеченнән нишләргә бел¬ мәде. Тәрәзә аркылы анын күзләренә әлеге күңелле, әй¬ бәт доктор күренде, ул өстәл янында китап укып утыра 119
яде. Шатлыгыннан көлә-көлә, малай кулларын докторга таба сузды, инде кычкырмакчы да булган иде. ләкин •билгесез бер көч аның сулуын буды, аякларыннан ките¬ реп тотты; малай чайкалып китте һәм, анын югалтып, баскыч өстенә барып төште. Ул аңына килгәндә, ннде яп-якты иде, һәм кичә ярмин¬ кәгә алып барырга, песнәк тотарга, төлке күрсәтергә вәгъдә иткән бик таныш таоыш анын, баш очында: — Әй юләр дә сон инде син, Пашка. Я әйт инде, юләр түгелме? Кыйнар кеше юк сине, — дип сөйләнеп тора иде.
ЙОКЫ килә Төн. Варька, бала караучы унөч яшьлек кыз, бишек¬ тәге бәбине тирбәтә-тирбәтә, авыз эченнән генә көйли: Әлли-бәллн итәр бу, Бик тиз үсеп җитәр бу... Икона алдында яшел лампадка янып тора; бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына хәтле җеп сузылган, җептә бала искеләре һәм бер зур кара чалбар эленеп тора. Лампадкадан түшәмгә зур яшел шәүлә төшкән, ә бала искеләре белән кара чалбарның озын күләгәләре мич өстенә, бишеккә, Варька өстенә төшеп торалар... Лампад- каның уты чайкала башлагач, яшел шәүләгә һәм күләгә¬ ләргә җан керә, һәм алар хәрәкәткә киләләр. Бөркү. Кә¬ бестә ашы исе һәм күн исе килә. Бала елый. Аның инде елаудан тавышы беткән, хәле киткән, ләкин ул әле һаман кычкыра, һәм аның кайчан туктаячагы билгесез. Ә Варьканың йокысы килә. Күзләре йомылалар, башы аска таба төшә, муены сызлый. Ул үзе¬ нең күз кабакларын да, иреннәрен дә кыймылдата алмый, битләре кибеп корышкандыр кебек, башы, булавка башы шикелле, кечкенә генә булып калгандыр кебек. — Әлли-бәлли итәр бу, хәзер йоклап китәр бу, — дип сөйләнә ул. Мич эчендә чикерткә черелди. Күрше бүлмәдә, хуҗа белән хуҗаның ярдәмчесе Афанасий гырылдап йоклый¬ лар... Бишек кызганыч итеп шыгырдый, Варька авыз эчен¬ нән генә көйләп утыра — һәм барлык шушы тавышлар йокы китергеч төнге бер музыкага әйләнәләр. Йокыга ят¬ кан чакта мондый музыканы тыңлау бик рәхәт була. Хәзер исә бу музыка тик эчне генә пошыра, күңелне генә изә, чөнки ул йокыны китерә, ә йокларга ярамый; әгәр Варька, ходай үзе сакласын, йоклап-нитеп китсә, хуҗалар аны тотып кыйнаячаклар. 121
Лампадканың уты чайкала. Яшел шәүлә һәм күләгә¬ ләр, селкенә башлап. Варьканың яртылаш йомылган хә¬ рәкәтсез күзләренә чалыналар һәм аның ярым-йорты йокыга талган миендә төрле хыяллар уяталар. Менә Варька күк йөзендә кара болытлар күрә, болытлар бер- берсе артыннан куышып, бала кебек кычкыралар. Ләкин менә җил исеп куя, болытлар югала, һәм Варьканыц күз алдында сыек пычрак белән капланган кип шоссе юлы сузылып китә; шоссе буйлап йөкле арбалар баралар, ар¬ каларына котомка аскан кешеләр атлыйлар, арлы-бирле ниндидер күләгәләр чабышып йөриләр; як-якта салкын томан эчендә урман күренә. Кинәт котомкалы кешеләр һәм күләгәләр җирдәге сыек пычрак өстенә яталар. — Нигә яттыгыз? — дип сорый Варька. Тегеләр ана; «Йокы быз килә, йокыбыз!» — дип җаштп бирәләр һәм алар, каты йокыга талып, тәмле генә йоклыйлар, ә телеграф чыбыкларына кунган ала каргалар, саесканнар, аларны уятмакчы булып, бала тавышы белән чәрелдәшәләр. Варька; — Әлли-бәлли итәр бу, бик тиз үсеп җитәр бу, — дип авыз эченнән сөйләнә, һәм үзен карангы, бөркү өй эчендә итеп күрә башлый. Идәндә аның мәрхүм әтисе аунап-тәгәрәп ята. Варька аны күрми, ләкин аның сызланудан аһылдап, арлы-бирле тәгәрәвен ишетеп тора. Әтисенең бүсере кузгалган. Шун¬ дый каты авырта, атасы хәтта бер сүз дә әйтә алмый, тик кннәт-кинәт сулап, тешләрен генә шыгырдата. Анасы Пелагея, Ефимның үләргә ятуы турында хә¬ бәр итмәкче булып, байлар янына утарга чапты. Аныя киткәненә инде бик күптән, кайтырга да вакыт кебек. Варька йокламыйча, атасының теш шыгырдатуын тынлап, мич башында ята. Ләкин менә кемдер йорт янына ат бе¬ лән килеп туктый. Байлар шәһәрдән кунакка кайткан яшь докторны җибәргәннәр икән. Менә доктор өйгә килеп керә; караңгыда ул рәтләп күренми, ләкин аның йөткерүе һәм ишекне ябуы ишетелә. — Ут кабызыгыз, — дн ул. Ефим, аңа җавап итеп, тешләрен шыгыр-шыгыр ит¬ терә. Пелагея, мич янына йөгереп килеп, шырпы эзли баш¬ лый. Бер минут тынлык эчендә үтә. Доктор, кесәләрен ак¬ тарганнан соң, үз шырпысын кабызып җибәрә. Пелагея: J22
— Хәзер, барин, хәзер, — ди дә өйдән йөгереп чыгып китә һәм бераздан соң шәм төпчеге тотып керә. Ефимның яиаклары комач кебек, күзләре ялтырап то¬ ралар, карашы үткен, бөтен нәрсәне үтәли күрәдер ши¬ келле. Доктор, Ефимнын өстенә иелә дә: — Я, нәрсә булды? Авырып китәргә ният иттекме¬ ни?—дип сорый.— Уһу! Күптәнме бу нәрсәң синең? — Әҗәлем җитте, ваше благородие... Исән калу юк миңа... — Нәрсә юкны сөйлисең.. Терелтербез! — Ихтыяр сезнеке, ваше благородие, бик зур рәхмәт, ә шулай да... әҗәл җиткәч, бетте инде ул. Доктор, бер чирек сәгать Ефим белән маташа да, кү¬ тәрелеп: — Мин бернәрсә дә эшли алмыйм... Сиңа больницага барырга кирәк, анда операция ясарлар, — ди. — Хәзер үк утыр да кит... Бармый калма! Вакыт бераз соңрак, боль¬ ницада бөтен кеше йоклый торгандыр, ләкин зарар юк. мин сИца язу бирермен. Ишетәсеңме? — Мәрхәмәтле барин, нәрсәгә утырып барыр сон ул? — ди Пелагея. — Безнең атыбыз юк бит. — Зарар юк, мин байлардан сорап торырмын, алар ат бирер. Доктор чыгып китә, шәм сүнә һәм тагын Ефимнын теш шыгырдатуы ишетелә башлый... Бер ярты сәгатьтән, кемдер ат белән норт каршына килеп туктый. Байлар больницага бару өчен Ефихуа ат җибәргәннәр. Ефим җыена да кител бара. Аяз, матур иртә. Пелагея өндә юк: ул больницага, Ефимның хәлен белергә киткән. Кайдадыр бала елый, һәм Варька кемнеңдер көйләгәнен ишетә: — Әлли-бәлли итәр бу, хәзер йоклап китәр бу. Пелагея кайтып керә. Ул чукына да, пышылдап сөйли башлый: — Төнлә белән бүсерен урынына керттеләр, ә иртә белән җанын фәрештәләр алды. Урыны оҗмахта бул¬ сын... Соңгарак калгансыз, диделәр. Алданрак кирәк булган. Варька урманга бара да еларга тотына, ләкин кемдер аның җилкәсенә бик каты итеп суга, ул маңгае белән каен агачына килеп бәрелә. Күтәрелеп караса, каршы- сында хуҗасы басып тора. 123
— Әле спи шулай, йоклап утырасыңмы, корчаңгы? — дип сорый ул. — Бала елый, ә син йоклыйсын! Хуҗасы аның колагын бора башлый, ә Варька башын селкеп куя, бишекне тирбәтә-тирбәтә, көнләргә тотына. Чалбардан, бала искеләреннән төшкән күләгәләр һәм яшел шәүлә чайкала башлыйлар һәм тиздән кызның миенә тагын кереп утыралар. Варька тагын шоссены күрә, шоссе пычрак белән капланган. Аркаларына котомка аскан кешеләр һәм күләгәләр, җиргә ятып, тәмле итеп йоклыйлар. Аларны күргәч, Варьканың да чыдый алмас¬ лык булып йокысы килә башлый; ул да рәхәтләнеп сузы¬ лып ятар иде, ләкин янәшә бара торган анасы Пелагея аны кабаландыра. Алар икесе дә, эшкә ялланырга дип, шәһәргә ашыгалар. Анасы каршы очраган кешеләргә кулын суза: — Мәрхәмәтле әфәнделәр, сәдакадан рәхим нтсәгез лә! — ди. һәм аңа кемдер таныш тавыш белән: — Бир монда баланы! — дип җавап кайтара. — Ки¬ тер, дим, баланы! — дип, шул ук тавыш яңадан кабатлый, ләкин бу юлы инде бик усал итеп әйтә. — Йоклыйсыңмы әллә, үләт? Варька, сикереп торып, як-ягына карангач, бөтенесен аңлап ала: шоссе юлы да юк, Пелагея да юк, каршы оч¬ раучылар да... Бүлмә уртасында хуҗа хатын гына басып тора: ул баласын имезергә кергән. Симез җилкәле юан хуҗа хатын баланы имезгән чакта, Варька, аңа карап, аның имезеп бетерүен көтеп, басып тора, Ә тышта инде яктыра башлаган, түшәмдәге яшел шәүлә һәм күләгәләр сыегайганнар. Тиздән көн башланачак. Хуҗа хатын, кофточкасын төй мәл и-төй мәл и, баланы бирә. — Мә ал! Күз тигән ахры, һаман елый. Варька баланы алада, бишеккә салып, тагын тирбәтә башлый. Яшел шәүлә һәм күләгәләр әкренләп юкка чы¬ галар, һәм хәзер инде анын күзенә чалыныр нәрсә, аның миен саташтырыр нәрсә юк. Ә йокы һаман килә, үлеп килә! Варька, башын бишек кырыена куя да, бөтен гәү¬ дәсе белән тирбәтә, шулай итсәм, йокым ачылмасмы ди, ләкин күзләре йомылалар, башы авырая. Ишек артында хуҗаның: — Варька мичне як! — дигән тавышы ншетелә. 124
Димәк, инде торырга һәм эшкә тотынырга вакыт. Варька, бишек яныннан кнтеп, сарайга утын алырга йе- гереп чыга. Ул шат. Йөгереп йөргәндә йокы бик килми. Утын алып керә дә мичкә ягып жибәрә, һәм анын оеган бите әкренләп языла һәм фикерләре ачыла башлый. — Варька, самовар куй! Варька чыра телә, ләкин чыраны үрләтеп, самоварга салырга.да өлгерми, хоэянкадан яңа приказ: — Варька, хужаннын галошларын чистартып куй! Ул идәнгә утыра да галошларны чистарта башлый, ә үзе: хәзер башыңны шушы зур, тирән галошка тыгып, черем ител алсан иде, дип уйлый, һәм менә галош үсә, зурая, бүлмәгә сынмый башлый. Варьканың кулыннан щеткасы төшеп китә, ләкин ул шунда ук башын селкеп куя, алдындагы әйберләр әлҗе-мөлҗе килм әспе к итеп, күзләрен тутырып карый. — Варька, өйалды баскычын юып ал, юкса заказчы¬ лардан оят! Варька баскычны юа, бүлмәләрне жыешгыра, аннары икенче мичкә дә ягып жибәргәч, кибеткә чыгып чаба. Эш күп, бер генә минут та буш вакыт юк. Ләкин кухня өстәле янына басып, бәрәңге чистартудан да авыррак нәрсә юктыр Баш өстәлгә таба иелә, бәрәң¬ гесе күз алдында әлже-мөлже килә, пычак куллан төшәм- төшәм дип тора, ә җиңнәрен сызганган ачулы юан хужа хатын янда йөри һәм, колакларны тондырырлык нтеп, каты кычкырып сөйләшә. Көндезге аш вакытында өстәлгә аш бирү дә, кер уу да, күлмәк-штан ямау да бик кыен. Була шундый минутлар, Варька, бернәрсәгә карамастан, идәнгә егылып йокларлык була. Көн үтеп китә. Тәрәзәләрнең караңгылана башлавын күреп, Варька, үзенен агач шикелле булган чигәләрен тота да, нн өчен елмайганын үзе дә белмичә, елмая. Кичке караңгылык, тиздән татлы йокы вәгъдә нтеп, анык йомы¬ ла башлаган күзләренә кагыла. Кич белән хуҗаларга ку¬ наклар киләләр. Хуҗа хатын: — Варька, самовар куй!—дип кычкыра. Хуҗаларның самовары кеп-кечкенә, һәм кунаклар эчеп туйганчы аны биш-алты тапкыр куярга туры килә. Чәйдән соң Варька, кунакларга карап, яна боерыклар көтеп, сәгать буенча бер урында басып тора. — Варька, бар, йөгереп кенә өч бутылка пиво алып кайт! 125
Ул атылып чыгып китә һәм, йокысын ачарга теләп, бвк каты йөгерә... Кайтып керүгә тагын: — Варька! Бар, аракыга чап! Варька, штопор кайда? Варька, селедканы чистартып бир. Ахырда, кунаклар китәләр; утлар сүнә, хуҗалар йок¬ ларга яталар. — Варька, баланы тирбәт! — дигән сонгы приказ ишетелә. Мич эчендә чикерткә черелди; чалбардан, бала иске¬ ләреннән төшкән күләгәләр, түшәмдәге яшел шәүлә тагын Варьканын яртылаш йомылган күзләренә чалынып, аның, йокысын китерәләр. — Әллн-бәлли итәр бу, бик тиз үсеп җитәр бу, — дип, ул авыз эченнән көйли башлый. Ә бала хәлдән тайганчы ярсып елый. Варьканын кү¬ зенә тагын пычрак шоссе юлы, аркаларына котомка аскан кешеләр күренә башлый, Пелагеяны, әтисе Ефимны күрә. Варька бөтенесен төшенә, бөтенесен таный. Тик үзенен аяк-кулын бәйләп, изеп, яшәргә ирек бирми торган көчне генә йокы аралаш төшенә алмын. Бу көчне эзләп, ул як- ягына карана, анардан котылмакчы була, ләкин ул аны таба алмый. Ахырда ул, тәмам алҗып, үзенең бөтен көчен җыя да, күзләрен югарыда әлҗе-мөлҗе килеп торган яшел шәүләгә теки һәм, елау тавышын тынлап торганнан соң, үзенә яшәргә комачаулый торган дошманны эзләп таба. Бу дошман — бала. Варька елмаеп җибәрә. Гаҗәп: ничек сон ул мондый гади нәрсәне элегрәк төшенә алмаган? Яшел шәүлә, кү¬ ләгәләр, чикерткә — барысы да елмаялар кебек, гаҗәп¬ ләнәләр кебек. һәм Варяны ялган тойгы биләп ала. Ул урындыгын¬ нан тора да, елмаеп, күзләрен зур итеп ачып, бүлмә буй¬ лап арлы-бирле йөри башлый. «Кул-аягымны бәйләп тор¬ ган баладан хәзер котылам», дигән уй Варьканы рәхәт¬ ләндереп җибәрә. «Баланы үтерергә дә аннары йокларга, йокларга, йокларга»... Елмаеп, күзләрен кыскалап һәм яшел шәүләгә барма¬ гы белән янап, Варька бишек янына шыпырт кына килә дә бала өстенә иелә. Аны буып үтергәннән соң, инде йокларга мөмкин булуына сөенеп, елмая-елмая идәнгә сузылып ята. Ә бер минуттан сон инде ул үлгән кешедәй йоклый.
6 НЧЫ НОМЕРЛЫ ПАЛАТА J Болынны ишек алдында кечерәк бер флигель бар, анын һәр ягын әрекмән, кычыткан һәм кыргый киндер урмандай чолгап алган. Флигельнең түбәсе тутыгып бет¬ кән, морҗасы яртылаш ишелгән, крытьңосыиын баскыч¬ лары череп беткән һәм исләренә ү.тншәр үскән, ә штука- г\ рагының әзләре ген > калган. Алгы фасады белән ул — больницага, аргы белән басуга карый, басудан аны остенә кадаклар кагылган соры больница коймасы аерып тора Очлы башлары өскә караган бу кадаклар, бу койма һәм бу флигель күрер күзгә бик мопсу. бик шыксыз. Мондый шыксызлык безнең больница йортларына һәм төрмә ка ралтыларыпа i ына хас бгрнәрсә. Огар кычыткан чагудан курыкмасагыз, флигельгә алып бара торган тар сукмак белән атлыйк, анын эчендәге хәл¬ ләрне карыйк. Беренче ишекне ачкач, без өйалдына ки¬ леп керәбез. Биредә стена буйларында һәм мич янында больницаның иске-москысы өелеп тора. Матрацлар, ерты¬ лып беткән иске халатлар, панталоннар, буй-буй зәңгәр төшкән күлмәкләр, тузып бернәрсәгә дә ярамаслык хәлгә килгән аяк киемнәре, — әнә шул ертык-мыргык нәрсә¬ ләр— һәммәсе өеп-өеп куелганнар, тапталып, буталып, череп беткәннәр һәм тынчу нс чыгарып яталар. Иске-москы өеме өстендә һәрвакыт тешенә трубка кыстырган сторож Никита сузылып ята. Ул саргаеп бет¬ кән нашивкалы отставной карт бер солдат. Аның битләре суырылган, йөзе кырыс, борыны кызыл; салынып торган кашлары чыраена дала овчаркасы кыяфәтен биреп тора¬ лар; буйга озын түгел, карал торуга сеңер белән сөяктән генә торса да, гәүдәсе мәһабәт һәм йодрыклары тик таза. Ул үзе дөньяда һәммә нәрсәдән дә бигрәк тәртипне ярата торган һәм шуңа күрә кешеләрне кыйнарга кирәк дип 127
ышанган, кушканны үтәүчән унай, эчкерсез һәм тупас кешеләр санына керә. Ул кешеләрнең йөзенә, күкрәгенә, аркасына, туры килгән теләсә кай төшенә кундыра һәм шунсыз биредә тәртип булмас нде, дип ышана. Аннары сез, өйалдыңнан кала, бөтен флигельне алып торган зур иркен бүлмәгә килеп керәсез. Аның стеналары тонык эәнгәр буяуга буялган, түшәменә, морҗасыз өйдәге кебек, корым куныл беткән, — биредә кышын мичләрдән төтен кайтканлыгы һәм ис чыкканлыгы ачык. Тәрәзәләре эчке яктан тимер рәшәткәләр белән ямьсезләндсрелгән. Идәне соры һәм шырпылы. Черегән кәбестә исе, фитиль исе, кандала һәм аммиак исе анкып тора, һәм бу сасы ис беренче минутта сездә нәкъ зверкнецка килеп кергәндәге* дәй тәэсир калдыра. Бүлмәдә аяклары идәнгә беркетелгән кроватьлар то¬ ралар. Кроватьларда өсләренә зәңгәр больница халатлары һәм башларына борынгыча итеп калпак кигән кешеләр утыралар яки ятып торалар. Болар — акылдан язган ке¬ шеләр. Биредә алар бөтенесе биш кеше. Шуларнын берәае генә югары званиедән; калганнары барысы да мещаннар. Ишектән килеп кергәч тә беренче кеше —озын буйлы, елт-елт ител тора торган җирән мыеклы һәм күзләренә яшь чыккан чандыр бер мещан утыра; ул. башын кулла¬ ры белән тотып, бер ноктага караган. Кен-төн моңлана, башларын чайкэп-чайкап куя, көрсенә һәм сагышлы итеп елмая; сүзгә ул бик сирәк катнаша һәм сорауларга, гадәттә, җавап кайтармый. Ашарга бирсәләр, машиналь рәвештә генә ашый. Азапланып каты ютәлләвенә, ябык¬ лыгына һәм яңакларындагы кызыллыкка караганда, аңарда чахотка башланган. Аның теге ягында —очлы сакаллы, негрныкы төсле кара бөдрә чәчле, бик хәрәкәтчән, җитез, бәлакәй бер карт урнашкан. Көндезләрдә ул палата буйлый тәрәзәдән тәрәзәгә йөри яки, аякларын бөкләп, ятагы өстендә утыра һәм, кара бүрек кошы кебек, тынычсызланып сызгырына, әкрен генә җырлый һәм кеткелдәп көлә. Төннәрендә дә ул балаларча шат һәм җитез булып, урыннан торып гыйба¬ дәт кыла, ягъни күкрәгенә йодрыгы белән бәргәли һәм бармаклары белән ишекне чукый. Бусы Мойсейка исемле жид, үзенең бүрек мастерское янгач, моннан егерме ел элек акылыннан язган бер тиле. 128
6 нчы номерлы палатада яшәүчеләрдән тик ана гына флигельдән больницаның ишек алдына һәм урамга чыгып йөрү рөхсәт ителә. Бу привилегия белән ул больницаның иске кешесе булганы өчен һәм зарарсыз, басынкы бер тиле булганы өчен булса кирәк, күптәннән бирле файда¬ лана. Бу күңелле тилене шәһәр урамнарында малайлар һәм этләр сырып алган хәлдә күрергә гадәтләнгәннәр. Ул үзенең сәләмә халатын, көлдергеч калфагын һәм туфлиен киеп, кайчакта яланаяк һәм хәтта панталонын да кимнчә урам бетерен йөри, капка төпләренә һәм кибет яннарына туктап, сәдака сорый. Бер җирдә аңа квас, икенче җир¬ дә — икмәк, өченчесендә — бер тиен акча бирәләр. Шулай итеп, ул флигельгә гадәттә тамагы туеп һәм баеп кайта. Аның алып кайткан бөтен нәрсәсен Никита үзенә талап ала. Никита моны эшләгәндә бик ачуланып, бик тупас итеп, Мойсенканың кесәләрен әнләндерә-әнләндерә карап һәм, валлаһи менә, снн жидны урамга артык беркайчан да чыгармам, тәртипсезлек минем өчен дөньяда нң начар нәрсә, днп каргана-каргапа эшли. МоПсенка кешегә файдалы булырга ярата. Ул иптәш¬ ләренә су алып килеп бирә, йоклаган чакларында өслә¬ ренә яба, Һәрберсенә урамнан берәр тиен акча алып кай¬ тырга һәм яңа бүрек тегеп бирергә вәгъдә итә, үзенең сул яктагы - паралич суккан күршесен кашыктан аша¬ тып туйдыра. Моны ул кызганудан һәм нинди дә булса бертөрле кешелек күрсәтергә теләүдән эшләми, бәлки кешедән күреп һәм үзенең уң яктагы күршесе Громовка нрсксездән буйсынып эшли. Инан Дмитрич Громов утыз өч яшьләрдәге бер кеше; ул аксөякләр арасыннан чыккан, элек судебный пристав һәм губернский секретарь булып эшләгән, хәзер эзәрлек¬ ләнү маниясе белән авырый. Ул, я бөгәрләнеп урында ята, яисә почмактан почмакка йөреп тора, ә утырган чагы бик сирәк була. Ул, ниндидер бер билгесез нәрсәне көтеп, һәрвакыт ашкына, дулкынлана, борчыла. Өйалдында кеч¬ кенә генә кыштырдаган яки ишек алдында кычкырган тавыш ишеттеме — ул башын күтәрә дә тынлап тора: мине алырга килделәрме әллә, мине эзлиләрме әллә, дип шүрли, һәм мондый чакта аның үтә тынычсызлануы, шомлануы йөзенә чыга. Аның яңак сөякләре чыгып торган, һәрвакыт чырае киткән киң мескен йөзе миңа бик ошый, озакка сузылган курку һәм эчке көрәш белән азап чиккән күңеле аның /29 H-31S. л. П. Чехов — 9-
йөзендә көзгедәге кебек чагыла. Аның чырай сытулары бик сәер һәм сыкранулы, ләкин чын күкелдәп тирән са¬ гышлану чагылган нечкә йөзендә акыллылык һәм интел¬ лигентлык күренеп тора, ә күзләрендә ягымлы, сәламәт нур балкый. Ул мнна ошый, чөнки ул бик әдәпле, кешегә хезмәт нтүчән һәм Никитадан бүтән һәркем белән мөга¬ мәләдә гадәттән тыш нәзакәтле. Әгәр берәү сәдәбен яки кашыгын төшерсә, ул урыныннан тиз генә сикереп тора да аны алып бирә, һәр көнне иртә белән ул иптәшләрен хәерле иртә белән тәбрикли, йокларга ятканда тыныч йокы тели. һәрвакыт нык борчулы хәлдә булудан һәм чырай сы¬ тулардан тыш, аның диваналыгы тагын шуннан күренә. Ул кайчакта кичләрен, үзенең халатына төренә дә, бөтен тәне белән калтыранып, тешләрен шакылдатып, почмак¬ тан почмакка һәм кроватьлар арасында кызу-кызу йөри башлый. Гүя аны бик нык бизгәк тота. Кинәт туктап, ип¬ тәшләренә караштырып алуыннан аның ниндидер бик әһәмиятле берәр сүз әйтергә теләгәнлеге күренеп тора, ләкин сүзләремне тыңламаслар яки акламаслар днп ун¬ лап булса кнрәк, ул сабырсызланып башын селки дә йө¬ рүендә дәвам итә. Ләкин сөйләргә теләү тиздән бөтен башка уйларны жиңә дә. ул үзенә ирек бирә һәм кызып, дәртләнеп сөйли башлый. Анык сөйләгәне тәртипсез, та¬ нышы бизгәк тоткандагы кебек калтыравык һәм өзек-өзек була, күп вакытта аңлашылмый, ләкин аның каравы сүз¬ ләрендә дә, тавышларында да ниндидер бер гадәттән тыш яхшы нәрсә ишетелә. Ул сөйләгән чагында аның акылдан язган булуын да һәм кеше булуын да күрә аласыз. Аның акылсыз речен кәгазьгә язып аңлату кыен. Ул кешеләрнең әшәкелеге турында, җәбернең хаклыкны таптавы турын¬ да, вакыты житкәч җир йөзендә булачак күңелле матур тормыш турында, көчләүчеләрнең тупаслыкларын һәм ерткычлыкларын минут саен хәтерләтеп тора торган тәрәзә рәшәткәләре турында сөйли. Аның сөйләгәннәрен- нән, иске булсалар да, җырланып бетмәгән җырларның тәртипсез һәм ятышсыз попурие килеп чыга. II Моннан 12—15 еллар элек, шәһәрнең нң зур урамын¬ да, үз йортында Громов дигән бер чиновник яшәде; ул дәрәҗәле һәм яхшы тормышлы кеше иде. Аның Сергей J30
һәм Иван исемле ике улы бар иде. Сергей дүртенче курс студенты чагында ук тиз агышлы чахотка белән авырып үлде; һәм бу үлем Громовлар семьясы өегенә кинәт яна башлаган бик күп бәхетсезлекләрнец башы булды. Сер- гепны күмгәннән соц бер атна үткәч, карт әтиләре ялган кәгазьләр ясаганы һәм акча туздырганы өчен судки би релде һәм, озакламыйча тигр белән авырып, терма боль¬ ницасында үлде. Йортлары һәм порт эчендәге бетен мал¬ лары горгида сатылды, һәм Иван Дмитрич, анасы белән, бернәрсәсез калдылар. Элек, атасы бар чагында, Петербургта торып униоер- еппптя укыганда, Иван Дмитрич атасыннан айга 60— 70 сум алын килде һәм мохтаҗлыкның барлыгын да бел¬ мәде. хәзер исә аңа үзенең тормышын кискен рәвештә үзгәртергә туры килде. Ул арзан хакка иртәдән алын кичкә кадәр дәресләр бирергә, күчереп язу белән шөгыль¬ ләнергә һәм шулай булса да ачлы туклы яшәп гомер игәргә ниш булды, чөнки бнзгп алган .хезмәт .хакын әни¬ сенә ашау эчүгә җибәреп тора иде. Инан Дмитрич мондып тормышка түзә алмады, аның рухы төште һәм ул. унн r.i'pL i!ri'I пы 1 ашлан, тугай иленә кайтып китте. Биредә, үI шәһәрчегендә, ул протекция белән өяз мәктәбендә укы- |учы.аык урыны алды, ләкин иптәшләре белән тыныша әлмады, укучыларга ошамады һәм тиздән урынын таш- гады. Апасы үлеп китте. Иван Дмитрич ярты еллап эш <1'з йөрде, ул чагында бары икмәк һәм су белән генә гукланын торды, аннары судебный пристаолыкка эшкә керде. Авыруы буенча эштән азат ителгәненә чаклы, ул шул урында эшләп килде. . Бервакытта да, хәтта яшь студент булып йөргән елла¬ рында да, ул саулыкка туеп тормады, һәрвакыт ак чы¬ райлы. ябык, тиз суык ТИЮЧӘ1Г, аз ашаучан, начар йок- layHiin кеше булды. Бер рюмка аракыдан да башы әйләна һәм һушы китә торган иде. Ул. кешеләр белән арала¬ шырга омтылса да, үзенең тынычсыз характеры һәм кәсиэсәлелеге аркасында, беркем белән да килешә ал¬ мады, һәм аның дус-ише булмады. Шәһәр кешеләре ту¬ рында ул һәрвакыт нәфрәтләнеп сөйли, аларның тупас наданлыклары һәм хайваннарча йокы баскан тормыш- ■ары миңа әшәке һәм җирәнеч тоелалар. — ди иде. Сөй¬ ләгәндә ул нечкә тавыш белән, каты кычкырып, кызып- кызып һәм, әлбәттә инде, рәнҗү һәм нәфрәт белән, яки, шатланып һәм гаҗәпләнеп чын күңелдән сөйли иде. Аның ]31
белән нәрсә турында гына сөйләшмә, ул һаман бөтенесен бернәрсәгә кайтарыл калдыра торган иде: шәһәрдә тынчу һәм тормыш күңелсез, җәмәгать үз алдына югары инте¬ реслар куймый, мәгънәсез, күңелсез тормыш алып бара, аны дорфа бозыклык, көчләү һәм икейөзлелек белән генә төрләндерә; начар кешеләрнен тамаклары тук, өсләре бөтен, ә намуслылар ачлы-туклы яшиләр; мәктәпләр кирәк, гадел юнәлештәге җирле газета, театр, публичный лекцияләр кирәк, интеллигент көчләрнең нык оешуы ки¬ рәк; җәмәгать үзеп-үзе аңларга һәм үз хәлен күреп коты очарга тиеш. Кешеләр турында фикер йөрткән чакла¬ рында, ул буяуларны куертып сөйли, ләкин һәрвакыт ак һәм кара буяулар белән генә файдалана, бүтән бернинди буяуларны да белми; кешелек дөньясы, аныңча, намуслы- ларга һәм кабахәтләргә бүленә; урта төре юк. Хатын-кыз һәм мәхәббәт турында һәрвакыт дәртләнеп, шатланып сөйли торган булса да, үзе бер тапкыр да гашыйк булма¬ ган иде. Әйткән уйларының кискенлегенә һәм үзенен нервный булуына карамастан, шәһәрдә аны яраталар һәм үзе юкта ягымлы итеп Ваня дип йөртәләр нде. Тумыштан кил¬ гән әдәплелегс, башкаларга файда итәргә тырышуы, ях¬ шылыгы, вөҗдан сафлыгы һәм тузган сюртугы, чирле кыяфәте һәм семья бәхетсезлекләре анын турында яхшы, җылы һәм сагышлы тойгы тудыралар нде; шуның өстенә, ул яхшы мәгълүматлы һәм күп укыган, шәһәр кешеләре уенча, һәммә нәрсәне белә торган кеше, һәм шәһәрдә үзенә бертөрле аяклы белешмә-сүзлек итеп йөртелә нде. . Ул бик күп укыды, һәрвакыт клубта утырды, кечкенә сакалын нервлы рәвештә тарткалап, журналлар һәм ки¬ таплар актарды; ул укымый, ә йота, рәтләп чәйнәргә дә өлгермичә йота, бу — аның йөзеннән үк күренеп тора нде. Уку аның нормаль булмаган гадәтләренең берсе булган¬ дыр дип уйларга кирәк, чөнки ул кулы астына эләккән һәр китапка, хәтта былтыргы газеталарга һәм календарь¬ ларга да бертөсле үк комсызлык белән ташлана иде. Өендә ул һәрвакыт ятып укый иде. Ill Бервакыт көз көне, иртә белән, пальто якасын күтәреп һәм пычрак ерып, тыкрыклардан, йорт артларыннан Иван Дмитрии ниндидер бер мещаннан исполнительный лист 132
буенча акча алырга бара иде. Аның кәефе, иртәләрен һәрвакыт төшенке булган кебек, бу юлы да төшенке иде. Һер тыкрыкта аңа аякларына богау салынган ике арес¬ тант һәм алар белән бергә мылтыклы дүрт солдат очрады. Huait Дмитрич элек тә арестантларны күн тапкырлар күргәне бар һәм алар һәрвакыт Иван Дмитричта кызгану һәм унапеызлану тойгылары уяталар иде, ә бу юлы оч¬ рашу аңарда, ничектер, аеруча сәер бер тәэсир калдыр¬ ды Лца көтмәгәндә нигәдер үзен дә шулай богауларлар- < иман һәм, бу арестантларны алып барган кебек, пычрак ердырып төрмәгә алып китәр.тәрсыман тоелды. Мешан янында бераз утырып, өенә кайтып барышлый, почта янында ул үзенә таныш полиция надзирателен очратты, надшрак-ль аннан исәнлек-саулык сорашты һәм Инан Дмшрнч белән бергә урам буйлап берничә адым барды, һәм әкә шул Иван Дмитричка нигәдер шикле тоелды. ОенГ» кайткач, арестантлар һәм кораллы солдатлар көн буе аның башыннан чыкмадылар, һәм аңлашылмаган бер рухани тынычсызлану ана укырга һәм фикерен бер ноктага тупларга комачаулады. Кич булгач, ул бүлмә¬ сендә ут яндырмады, төнлә белән йокламады, һаман, мине арестовать итмәгәйләре, богаулап төрмәгә утыртма¬ гайлары, дип шүрләп ятты. Ул үзендә бер гаеп тә тапмый һәм киләчәктә дә үзенең берәүне дә үтермәячәгенә, ут төртмәячәгенә һәм әйбер урламаячагына ышана; ләкин җннаягыш прсксездән, ялгыш эшләп ташлавың мөмкин 1 үтелмени, һәм яла ягулары, ниһаять, хөкемдә хаталык килеп чыгуы мөмкин түгелмени? Халыкның йөзләрчә еллар буена тупланган тәҗрибәсе юкка гына әйтми бит; тирмәгә кермәм димә, хәерче капчыгы асмам дип әйтмә иш Суд эшләре хәзергечә алып барылганда, судның ялгышуы бик мөмкин һәм монда һичбер гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Чит кешенең интегүенә хезмәт һәм эш күзле¬ геннән генә карый Торган кешеләр, мәсәлән, судьялар, шмшцейскийлар, врачлар вакыт үтү белән шул хәтле кү- негачәр, күңелләре шул хәтле ката, бик теләсәләр дә, үзләренең клиентларына формаль мөгамәләдән бүтән мөгамәлә күрсәтә алмыйлар; бу яктан караганда, алар ла¬ пас артында сарык яки бозау суя торган, ләкин сугым ка¬ нын күрми торган мужиктан бернәрсәләре белән дә аерыл¬ мыйлар. Шәхескә формаль, шәфкатьсез мөгамәләдә бул- |.шда исә, гаепсез кешене бөтен яшәү хокукларыңнан мәхрүм кылу һәм каторгага хөкем итү өчен, судьяга бары т
бер генә нәрсә: вакыт кына кирәк. Бары кайбер формаль¬ лекләрне үтәү өчен генә кирәк, ә ул формальлекләр өчен судьяга жалованье түлиләр; ә туннан соң —һәммәсе вәссәлам. Тимер юлдан ике йөз чакрымдагы бу пычрак кечкенә шәһәрдә соңыннан хаклык һәм яклау эзләп йөр син! һәртөрле көчләү җәмгыять тарафыннан акыллы һәм файдалы зарурлык итеп каршы алынган-бервакытта һәм һәрбер шәфкать акты, — мәсәлән, судның аклау кара¬ ры, — кашлатьләндерелмәгән үч алу тойгысының кабы¬ нып китүенә сәбәп була торган бер вакытта, хаклык ту¬ рында уйлау көлке түгелме? Икенче көнне иртә белән Иван Дмитрич йокысыннан уянганда маңгаеннан салкын тир агып, коты очып уянды: ул үзен һәр минут арестовать итүләре мөмкин дип тәмам ышанган иде инде. Әгәр кичәге борчулы уйларым башым¬ нан озак китмиләр икән, димәк, аларда беркадәр генә булса да дөреслек бар, — дип уйлады ул. — Чыннан да, бу уйлар аның башына сәбәпсез генә килә алмаслар иде бит. Городовой, ашыкмыйча гына атлап, тәрәзә яныннан узып китте: бу тикмәгә генә түгел. Менә икс кеше өй янына килеп туктадылар да тын гына торалар. Алар нигә сөйләшмиләр? һәм Иван Дмитрия өчен зарыктыргыч көннәр һәм за¬ рыктыргыч төннәр башланды. Тәрәзә яныннан үтеп йөрү¬ челәр һәм ишек алдына керүчеләр барысы да шпионнар һәм шымчылар булып тоела башладылар. Teui вакытын¬ да гадәттә исправник пар ат белән урамнан узып китә иде; ул үзенең шәһәр янындагы нмениесеннән полиция идарәсенә килә, ләкин Иван Дмитричка ул һәр юлы бик нык чаптырып баргандай һәм чырае ничектер үзгәргән¬ дәй булып тоела: нәкъ, шәһәрдә бик зур жинаятьче та¬ былды, дип белдерергә ашыгадыр шикелле күренә. Зво¬ нок шалтыраган саен, капка шакылдаган саен, Иван Дмитрич калтырап кнтә, хужа хатын янында бер яңа ке¬ шене очратса, тәмам интегеп чыга; полицейскийлар һәм жандармнар белән очрашканда аларга елмая һәм, салкын канлы булып күренер өчен, сызгырынырга керешә. Ул төннәр буе йокламыйча үткәрә, үзен килеп алып китүлә¬ рен көтә, ләкин хужа хатынга йоклаган булып күренер өчен, йокыдагы кеше кебек, гырлый һәм көрсенеп куйга- лый; йоклый алмый икән, димәк, моны вөҗдан газабы борчый, диярләр — нинди зур дәлил' Фактлар һәм сәла- 134
мат логика аны: болар барысы да юк нәрсә һәм психо¬ патия, әгәр эшкә кинрәк карасаң, арестовать ителү һәм төрмәгә керү, асылда, куркыныч нәрсә түгел, — тик вөҗ¬ даның гына тыныч булсын, днп ышандыра; ләкин ника¬ дәр акыллырак һәм логикалырак фикер йөртсә, анын ру¬ хани борчылуы шулкадәр ныграк һәм азаплырак була бара. Бу — бер дәрвишнең куе кара урманны кисеп, анда үзенә торыр урын ясарга теләвенә ошый: ул балтасы белән никадәр тырышып эшләсә, урман шулкадәр тизрәк һәм куерак булып үсә барган, дип сөйлиләр. Ахыргы чик¬ тә Иван Дмитрич, моның файдасыз булуын күреп, уйлап баш ватуны бөтенләй ташлады һәм, тәмам куркуга тө¬ шен. өметссзлсккә бирелде. Ул кеше күзенә күренмәс булды һәм кешеләрдән кача юрган булды. Хезмәтне ул элек тә яратмый нде, мон¬ нан-соң исә бөтенләй дошман күрә башлады. Ул, мине алдалап уңайсыз хәлгә төшерерләр, сизмәгәндә кесәмә взятка салырлар да соңыннан тоттырырлар, яки үзем ка¬ зеин ы ii кәгазь язганда подлоги а тиң булган берәр ялгыш ясармын, яки кеше акчаларын югалтырмын, дип курка иде. Шунсы кызык, бүтән вакытта һичкайчан аның уе болан җитез һәм тапкыр булмый нде, ә хәзер ул көн саен үтенеп нркс һәм намусы өчен җитди куркыныч сала тор¬ ган төрле-төрле меңнәрчә сәбәпләр уйлап чыгара. Ләкин аның караны тышкы дөнья белән, бигрәк тә китаплар белән кызыксынуы шактый йомшады һәм хәтере нык ялгыштыра башлады. Яз көне, кар эреп беткәч, зират янындагы тирән чокыр¬ да бер карчык белән бер малайның ярым череп беткән мәетләре табылды, аларнын үтерелгәнлекләре билгеле булды. Шәһәрдә гел шушы ике мәет һәм аларны үтергән билгесез кешеләр турында гына сөйләделәр. Иван Дмит¬ рич, бол арның үтерелүен үзенә сылтамасыннар өчен, урамнарда йөргәндә, елмаеп кына йөри башлады, ә та¬ нышлары белән очрашканда, я ап-ак булып агара, я кыза¬ ра, һәм, бичара ярдәмчесезләрне үтерүдән дә зуррак җи¬ наять юк, днп ышандырырга керешә иде. Ләкин бу ялган үй аны тиз ялыктырды, һәм, бераз уйлаганнан соң, ул: минем хәлемдә нн яхшысы — хуҗа хатыннын кар базына яшеренү, днп карар итте. Базда ул көн буе утырды, төн кунды һәм икенче көнне дә шунда утырып бик нык тунды Һәм, караңгы төшкәйне көтеп алып, карак кебек, сиздер¬ мичә генә уз бүлмәсенә керде. Урыныннан һич кузгал¬ 13)
мыйча, тыңланып, яктырганчы идән уртасында басып торды. Иртә белән кояш чыгар-чыкмас хуҗа хатынга мич чыгаручылар килделәр. Иван Дмитрич аларның кух¬ нядагы мнчне сүтеп лцадан чыгарырга килгәннәрен яхшы белә, ләкин курку тойгысы ана, болар — мич чыгаручы¬ лар булып киенгән полицейскийлар, ди иде. Ул квартира¬ сыннан ипләп кенә чыкты да, коты очып, бүрексез һәм сюртуксыз килеш урам буйлап йөгерде. Аның артыннан этләр open чаптылар, каядыр артында бер мужик кыч¬ кырды, колак төбендә һава сызгыра башлады, һәм Иван Дмитрнчка бөтен дөньядагы җәбер аның артына җыелган да аны куып килә кебек тоела иде. Аны тотып аллылар, өенә китерделәр һәм хуҗа хатын¬ ны доктор алып килергә җибәрделәр. Доктор Андрей Ефнмыч, — аның турында сүз алда булыр, — Иван Дмиг- ричнын башына салкын су.чы чүпрәк куярга кушты һәм лавр-чня тамчылары алырга язу бирде; кайгылы кыяфәт¬ тә башын селкеп, үзенең кешеләргә акылдан язарга ко¬ мачауларга теләмәвен, шуна күрә яңадан килмәячәген хуҗа хатынга әйтел, китеп барды... Өйдә яшәренә Һәм дәваланырга бернәрсәсе дә булмаганлыктан, аны больни¬ цага озаттылар һәм анда венерик авырулар ята торган палатага салдылар. Ул төннәрен йокламый, киреләнә һәм авыруларны борчый иде, — тиздән, Андрей Ефнмыч кушуы буенча, авы 6 нчы номерлы палатага күчерделәр. Бер елдан соц Иван Дмнтричны шәһәрдә тәмам оныт¬ тылар, һәм хуҗа хатын лапастагы чанага чыгарып аудар¬ ган эныц китапларын малайлар ташып бетерделәр. IV Иван Дмитричның сул як күршесе, әйтеп үткәнемчә, жид Мойсейка иде, ун як күршесе исә — май баскан тү¬ гәрәк гәүдәле, мәгънәсез тупас йөзле бер мужик. Ул — хәрәкәтләнми торган шапшак, бирән бер хайванга әверел¬ гән, уйлау һәм тою сәләтен инде күптән югалткан. Аңар¬ дан һәрвакыт тончыктыргыч сасы ис килеп тора. Аның артыннан җыештыручы Никита, үзенең йодрык¬ ларын кызганмыйча, бөтен колачына кизәнеп, аны коточ¬ кыч итеп кыйный; кыйнау әле ул бер нарсә, — анысына күнегергә мөмкин, — моның тик шунсы коточкыч: бу тупас хайван кыйналуга ни тавышы белән, ни хәрәкәте белән, нн күз карашы белән булсын җавап кайтармый, ә авыр мичкә кебек, бераз чайкалып кына тора. 136
6 нчы номерлы палатада торучыларның бишенчесе һәм соңгысы — бер вакытларны почтада сортировщик булып хезмәт иткән аксыл сары чәчле, бераз хәйләкәррәк мө¬ лаем йөзле, тәбәнәк буйлы бер ябык мещан. Ачык һәм шат карый торган акыллы тыныч күзләре буенча хөкем йөрткәндә, ул хәйләкәр кешесыман, һәм ул ниндидер бер бик әһәмиятле һәм күңелле сер саклыйдыр кебек тоела. Аның мендәре һәм матрацы астында ниндидер бер әй- берсе бар. аны ул беркемгә дә күрсәтми: аны күрсәтмә¬ ве — әйберемне тартып алырлар яки урларлар дип кур¬ куыннан түгел, бәлкп оял чанлыгын ман. Канча кта ул тәрәзә янына килә дә, иптәшләренә аркасы белән боры¬ лып, күкрәгенә нәрсәдер бәйли һәм, башын иеп, карана; әгәр бу вакыгта аның янына барсаң, оялып, күкрәгеннән теге әнберсен тартып ала. Ләкнн аның серен төшенү читен түгел. Ул <еш кына Иван Дмитрнчка: — Котлагыз мине, миңа йолдызлы икенче дәрәҗә Станислав ордены бирәчәкләр, — ди. — Йолдызлы икенче дәрәҗә орденны бары чит ил кешеләренә генә бир;>ләр, ләкнн минем өчен нигәдер исключение ясарга телиләр,— дип елмая һәм аптыраган кыяфәттә иңбашларын кысып куя. —Дөресен әйткәндә, һич көтмәгән идем! Иван Дмитрич, чыраен сытып: — Мнн орденнарда берни дә аңламыйм, — ди. Элекке сортировщик, күзләрен хәйләкәр рәвештә кыса гыиеп: — Ләкин беләсезме, иртәме-соңмы, мин бернәрсәгә ирешәчәкмен, — дип дәвам итә. — Мин шведларның «Поляр йолдызын», әлбәттә, алачакмын. Ул орден өчен тырышсаң да ярый, ичмаса. Тәресе ак, тасмасы кара. Бик матур орден. Башка беркайда да тормыш бу флигельдәге кебек күңелсез түгелдер. Иртә торгач авыруларның, паралич суккан кешедән һәм мужиктан башкалары, өй алдындагы колаклы кисмәктән юыналар һәм битләрен-кулларын халатларының итәкләренә сөртәләр; моннан соц курга¬ шын кружкалардан чәй эчәләр, — чәйне зур корпустан Никита алып килә, һәркайсына берәр кружка чәй бирелә. Төш җиткәч, әче кәбестә щие һәм ботка ашыйлар; кич булгач, төшке аштан калган ботканы кичке аш итеп ашыйлар. Ашау-эчү араларындагы вакытларын ятып, йоклап, тәрәзәдәй карап һәм почмактан почмакка йөреп 137
үткәрәләр. Һәм һәр көн шулай уза. Хәтта элекке сорти¬ ровщик та һаман шул бер үк орденнар турында сөйли. 6 нчы номерлы палатадагылар яна кешеләрне сирәк күрәләр. Акылдан язганнарның якаларын доктор инде күптән кабул итми, ә акылсызлар йортына килеп йөрергә яратучылар бу дөньяда бнк аз. Флигельдә ике айга бер тапкыр цырюлышк Семён Лаэарнч булып китә. Акылдан язганнарның чәчләрен аның ннчек алуын, Никитаның ана ничек ярдәм итүен һәм, исерек нырюльник көлемсерәп килеп кергән чакларда, авыруларның ничек шомланула¬ рын әйтеп тормыйбыз. Флигельгә цырюльннктан башка беркем дә килеп карамый. Авырулар көн саен шул бер Никитаны гына күрергә хөкем ителгәннәр. Хәер, күптән түгел генә больнинада шактый сәер бер хәбәр таралды. 6 нчы номерлы палатага доктор кнлеп йөри башлаган, дигән хәбәр тараттылар. V Сәер хәбәр. Доктор Андрей Ефимыч Рагии — үзенчә бик әйбәт кеше. Әйтүләренә караганда, яшь чагында ул бнк динле булган һәм үзен руханн карьерага хәзерләгән һәм, 1863 иче елны гимназия курсын тәмам нтеп, духовная акаде¬ миягә керергә ниятләнгән, ләкнн атасы — медицина док¬ торы һәм хирург, — имеш, анардан ачы ител көлгән, һәм ана: әгәр поплыкка укысаң, мин сине үземнең улым итеп санаячак түгел, — дигән. Бу ничаклы дөрестер — аны¬ сын белмим, ләкин Андрей Ефнмычның: мин үземдә һич- кайчан медицина белән һәм гомумән махсус фәннәр белән кызыксыну сизмәдем, днп күп талкырлар сөйләгәне бар. Ничек булса да булгандыр, ләкнн медицина факуль¬ теты курсын тәмам иткәч, ул инде священник булып кит¬ ми. Динле дип әйтерлек бернәрсә дә эшләми һәм үзенек врачлык карьерасын башлаган чагында да, хәзерге кебек үк, рухани кешегә бөтенләй ошамый иде. Аныц тышкы кыяфәте тупас, салмак һәм мужиклар¬ ныкыча; йөзе, сакалы, шома чәче һәм килбәтсез нык гәү¬ дәсе белән ул олы юл өстендәге трактирным симергән, ашау-эчүгә хирес һәм каты күнелле трактирчысын хәтер¬ ләтә. Кырыс йөзе күгелҗем тамырлар белән капланган, күзләре кечкенә, борыны кызыл. Озын буйлы һәм кин 138
җилкәле булуы белән бергә, куллары, аяклары гаять зур; йодрыгы белән бер тамызса—чәнчелеп китәрсең. Лэкнк ул йөргәндә әкрен атлап, сак һәм йомшак басып йөри; тар коридорда кара-каршы очрашканда, кешегә юл бирер өчен, ул һәрвакыт башлап үзе туктый һә.м көткәнеңчә калын тавышы белән түгел, бәлки йомшак, нәзек тенор белән: «Гафу итәсез!» дип куя. Муенында аның кечкенә¬ рәк бер шеше бар, бу шеше аңа крахмаллы каты яка куеп йөрергә комачаулый, һәм шуңа күрә ул һәрвакыт киндер якн ситсыдан тегелгән йомшак сорочкадан йөри. Гому¬ мән, ул докторларча киенми. Бер костюмны ул унар ел кия, ә гадәттә җнд кибетеннән сатып ала торган яңа киеме аның өстендә — озак киелгән Һәм бөрешеп беткән иске кием кебек күренә; авырулар кабул иткәндә дә, аш ашаганда да, кунакка йөргәндә дә, ул һаман шул бер киемнән була: ләкин бу аның саранлыгыннан түгел, бәл¬ ки өстено-башына һич тә игътибар бирмәвеннән. Андрей Ефимыч должность кабул итәр өчен шәһәргә килгән чагында, больница коточкыч начар хәлдә иде. Палаталарында, коридорларында һәм больницаның ишек алдында сасы искә тын алырлык түгел нде. Больницада эшләүче мужиклар, сиделкалар һәм аларның балалары авырулар белән бергә палаталарда йоклыйлар нде. Тара канга, кандалага һәм тычканнарга чыдар хәл юк дип зарланалар нде. Хирургия бүлегендә рожа бетеп тормый иде. Бөтен больницага бары ике генә скальпель булып, ичмаса бер генә термометр да юк иде, ваннага бәрәңге салып тоталар нде. Смотритель, кастелянша һәм фельд¬ шер авыруларны талап яталар, ә Андрей Ефимычтан алда булган иске докторны, больница спиртын яшереп сату белән шөгыльләнә һәм сиделкалардан, авыру ха тыннардан үзенә хәрәм порты төзегән, дип сөйлиләр иде. Шәһәрдә бу тәртипсезлскләрнең һәммәсен дә бик яхшы беләләр һәм сөйләгәндә хәтта арттырып та сөйлиләр, ләкин ал арга бик тыныч карыйлар нде; берәүләр, бу җн- гсшсезлекләрнең булуын аклау өчен, больницага бары мещаннар белән мужиклар гына кереп яталар, аларның риза булмаулары мөмкин түгел, чөнки алар өйләрендә больницадагыга караганда күл начар яшиләр, диләр иде; аларны рябчик ите белән туйдырмассың бит инде! Бүтән¬ нәр исә, бу хәлне аклау өчен, болай диләр: земство ярдә¬ меннән башка яхшы больница асрау шәһәрнең генә кө¬ ченнән килә торган эш түгел; начар булса да, аллага 139
шөкер, бар әле. Ә яшь земство шәһәрнең үзендә дә, якынында да дәвалау урыннары ачмый, чөнки шәһәрдә больница бар инде, дип исәпли иде. Больницаны карап чыкканнан соң, Андрей Ефимыч: бу учреждение бозыклык оясы һәм үзендә яшәүчеләрнең исәнлеге өчен соң дәрәҗәдә зарарлы урын, дигән нәти¬ җәгә килде. Аның уенча, тормышка ашырырга мөмкин булган иц акыллы эш — авыруларны чыгарыл җибәреп, больницаны ябу иде. Ләкин ул болан дип уй йөртте: мо¬ ның өчен бер минем генә теләвем җитми һәм алай эшләү файдасыз да булыр иде; әгәр физик һәм мораль пыч¬ раклыкны бер урыннан куып җибәрсәң, ул икенче урынга күчәчәк; пычраклыкның үзеннән үзе җилләп беткәнен көтәргә кирәк. Шунсы бар бит тагын: әгәр кешеләр боль¬ ница ачканнар һәм ана үзләре түзеп торалар икән, димәк, ул аларга кирәк; хорафатлар һәм тормышта була торган мондый пычраклар һәм әшәкелекләр барысы да кирәк нәрсәләр, чөнки вакытлар үтү белән алар, тирес кара туфракка әверелгән кебек, ниндк дә булса берәр яхшы нәрсәгә әверелерләр. Үзенең беренче чыганагында пыч¬ рак булмаган бер генә яхшы нәрсә дә җир йөзендә юк. Должностей кабул иткәч, Андрей Ефнмыч тәртипсез- лекләргә бер дә исе китмичә карый башлады булса ки¬ рәк. Ул бары больницада эшләүче мужикларның һәм сиделкаларныц палаталарда кунмауларын гына сорады һәм инструментлар белән ике шкаф алып куйды; смотри¬ тель белән кастелянша, фельдшер белән хирургик рожа ИСӘ үз урыннарында калдылар. Андрей Ефимыч акылны һәм гаделлекне гадәттән тыш ярата, ләкин үз тирәсендә акыллы һәм намуслы тормыш төзер өчен аның характеры һәм үз хокукына ышанычы җитми. Ул бер дә приказ бирә алмый, һич тә тыя алмый һәм әйткәнен эшләтә белми, һичбер кайчан каты әйтмәс¬ кә һәм боерык фигылен кулланмаска сүз биргән диярсең. «Бир» яки «китер» дип әйтү аның өчен кыен; ашыйсы килсә, ул кыяр-кыймас кына ютәлли һәм кухаркасына: «Чәй эчел алсам, ничегрәк булыр икән?» ... яки: «Аш ашап алсам, ничегрәк булыр икән?»—ди. Смотрительгә урлавыңнан тукта, дип әйтү, я аны куып чыгару, я бу кирәкмәгән паразит должностьны бөтенләй бетерү — апыц көченнән һич килми. Андрей Ефимымны алдасалар яки икейөзлеләнеп мактасалар, яки кул куйдырырга ялган счёт китерсәләр, ул кысла кебек кызара һәм үзен 140
гаепле итеп сиза, ләкин счетка шулай да кул куя; авырулар ачлыктан яки снделкаларнып тупас мөгамәләсеннән зар¬ лансалар, ул аптырап китә һәм гаепле кеше шикелле: — Яхшы, яхшы, мнн соныннан тикшерермен... Күрә- сен, монда анлашылмау бардыр... — дип сөйләнә. Баштарак Андрей Ефимыч бик тырышып эшләде. Ул иртәдән алып төшкә кадәр авырулар кабул итте, операция¬ ләр ясады һәм хәтта акушерлык практикасы белән дә шөгыльләнде. Дамалар аның турында, игътибарлы һәм авыруны бик шәп танучан, бигрәк тә балалар арасындагы авыруларны һәм хатын-кыз авыруларын яхшы белә, дип сөйлиләр нде. Ләкин һамөл бер генә төрле эш һәм күрәләтә файдасыз эш, вакыт үтү белән, аныц эчен пошыра баш¬ лады. Бүген 30 авыру кабул итәсең, ә иртәге көнне кара¬ саң—алар 35, берсекөнгә 40 кеше килгән булалар, һәм көннән-көн, елдан-ел шулай дәвам итә. һәм авырулар больницага Йөрүдән туктамыйлар. Килгән 40 авыруга иртәдән алып төшкә кадәр булган вакыт эчендә генә җит- дн ярдәм күрсәтергә бөтенләй мөмкинлек юк; димәк, ирексездән алдау килеп чыга. Хисап елында 12000 авыру килеп күренгән; димәк, гади генә уй йөрткәндә 12000 кеше алданган. Авырулары җитди кешеләрне палаталарга са¬ лырга һәм алар белән фән кагыйдәләре буенча шөгыльлә¬ нергә шулай ук мөмкин түгел, чөнки кагыйдәләре бар, ә фәне юк; әгәр дә философияне бер якта калдырсаң һәм кагыйдәләргә бүтән врачлар кебек үк педантларча ияр¬ сәң, ул вакытта моның өчен пычраклык түгел, бәлки нн элек чисталык һәм вентиляция кирәк, сасыган әче кә¬ бестә щие түгел, бәлки яхшы аш кирәк, һәм караклар түгел, бәлки яхшы ярдәмчеләр кирәк. Әгәр үлем һәркемнең нормаль һәм законлы сопы икән, ул вакытта кешеләрнең үлүенә нигә комачауларга? Әгәр берәр вак сәүдәгәр яки чиновник бипьун ел артык яши икән, аннан ни файда? Әгәр дә медицинаның макса¬ тын — даруларның газап чигүне җиңеләйтүендә днп бе¬ ләсең икән, ул вакытта ирексездән: нигә җиңеләйтергә? дигән сорау туа. Беренчедән, газап чигүләр кешенең ка¬ милләшүенә сәбәп була диләр һәм, икенчедән, әгәр кеше¬ лек дөньясы үзенең газап чигүләрен пилюлялар һәм кап- лялар белән җиңеләйтергә өйрәнсә, ул вакытта динне һәм философияне бер якка ташлар, ә бит дин белән филосо¬ фиядә ул мона кадәр төрле бәла-казалардан саклануны гына түгел, бәлки үзенә бәхет тә тапкан. Үләр алдыннан J41
Пушкин коточкыч газап чиккән, бичара Гейне берничә ел буе паралич белән яткан; газап чигүләр булмаса, тормышлары эчтәлексез һәм бөтенләй буш булачак нин¬ дидер Андрей Ефимычка яки Матрёна Савөишнага ннгә авырып алмаска? Шунсыз аларның тормышы амёба тор¬ мышына охшар нде. Шундый фикерләр белән алжып беткән Андрей Ефи- мычның гайрәте кайтты һәм кайбер көннәрне ул боль¬ ницага йөрми башлады. VI • Аның гомере болай уза. Гадәттә ул иртән сәгать си¬ гездә тора, өстен-башын киенә һәм чәй эчә. Аннары үзе¬ нең кабинетында укырга утыра яки больницага китә. Монда, больницада, караигы тар коридорда амбулатория¬ гә килгән авырулар кабул иткәнне көтеп утыралар. Алар яныннан, кирпеч идәнгә күн итекләре белән шак-шок басып, мужиклар һәм сиделкалар әрле-бирле йөгереп йөриләр, халат кигән ябык авырулар узып китәләр, үлек¬ ләрне һәм шакшы савытларын алып чыгып китәләр, бала¬ лар елашалар һәм бер баштан икенче башка жил уйнап тора. Бизгәклеләр, чахоткалылар һәм гомумән тиз әсәр- ләнүчән авырулар өчен мондый обстаноөканын газаплы булуын Андрей Ефимыч белә, ләкин ни эшләмәк кирәк? Кабул итү бүлмәсендә аны фельдшер Сергей Сергеич каршы ала; ул сакал-мыегын кырган, чиста итеп юынган, яңа киң костюм кигән, тулы йөзле, йомшак һәм салмак манерлы, фельдшерга караганда күбрәк сенаторга оша¬ ган бер кеше. Шәһәрдә ул практикага бик күп йөри, ак галстук тага һәм, практикасы бөтенләй булмаган доктор¬ га караганда, үзен күбрәк белүче итеп саный. Кабул итү бүлмәсендә, почмакта, кнот эчендә авыр лампадалы зур бер икона тора, анык янында — ак чехоллы ставник, сте¬ наларда архиерейларның портретлары, Святогорский монастырь күренеше һәм кипкән күк чәчәк бәйләмнәре эленгән. Сергей Сергеич динле кеше һәм пөхтәлекне яра¬ та. Икона аның тырышлыгы белән куелган; якшәмбе көннәрдә авырулардан берәрсе, аның боерыгы буенча, кабул итү бүлмәсендә акафистны кычкырып укый, ә укып бетергәннән соң, Сергей Сергеич үзе бөтен палаталарны ладан белән төтәсләп йөри. 142
Авырулар күп, ә вакыт тар, һәм шунлыктан эш кыска сораулар һәм летучий мазь белән касторка шикелле берәр дару бнрү белән чикләнә. Андрей Ефимыч, яңагына таянып, уйланып утыра һәм машиналь рәвештә сораулар бнргәли. Сергей Сергеич та утыра, кечкенә кулларын уа һәм, сирәк-сирәк сүзгә катнашып: — Рәхимле аллага аз гыйбадәт кылабыз, шуклыктан авырыйбыз һәм газап чигәбез. Әйе! — ди. Авыруларны кабул иткән вакытта, Андрей Ефимыч бернинди операцияләр ясамый; операцияләрдән ул инде күптән бизгән һәм кан күрү аны борчый. Ана кечкенә ба¬ ланың авызын ачып, тамак төбен карарга туры килсә, шул чакта бала кычкырса һәм нәни куллары белән үзен сакларга тырышса, колакларына тулган шау-шудан Ан¬ дрей Ефимычның башы әйләнә һәм күзләренә яшь чыга. Ул дару язып бирергә ашыга һәм, кулларын селтәп, ха¬ тынга баланы тизрәк алып китәргә куша. Авырулар кабул иткәндә авыруларның кыюсызлыгы һәм миңгерәүлеге, пөхтә Сергей Ссргеичиыи янда булуы, стеналардагы портретлар һәм үзенең егерме елдан артык бертуктаусыз бирә торган сораулары аны бик тиз туй¬ дыралар. һәм биш-алты авыруны кабул иткәннән сои, ул чыгып китә. Калганнарын, аңардан башка гына, фельдшер кабул итә. Андрей Ефимыч, аллага шөкер, хосусый практикам күптән юк инде һәм миңа һичкем комачауламас, дигән күңелле уй белән өенә кайтып, шунда ук кабинетындагы өстәл янына утыра да укырга керешә. Ул бик күп укый һәм һәрвакыт зур игътибар белән укый. Анык ярты жало- ваньесы китаплар сатып алуга китә, һәм квартирасының алты бүлмәсеннән өчесе китаплар һәм иске журналлар белән тулган. Барыннан да күбрәк ул тарихка һәм фило¬ софиягә караган әсәрләрне ярата; медицинадан бары «Врач»ны гына алдыра, аны һәрвакыт ахырыннан укый башлый. Рәттән берничәшәр сәгать укыса да, бу аны зарыктырмый. Укыганда ул, кайчандыр бервакытны Иван Дмитрич укыган төсле, йотлыгып һәм тнз-тиз укымый, бәлки әкрен укый, бирелеп укый, үзенә ошаган яки аңлашылмаган урыннарда еш туктый. Китабы янын¬ да һәрвакыт аракылы кечкенә графин тора һәм сукно өстендә, тәлинкәсез-нисез генә, тозлы кыяр якп тозлаган алма ята. Ярты сәгать үткән саен ул, китабыннан башыи алмыйча гына, рюмкасына аракы сала да эчеп җибәрә, 143
аннары, карамыйча гына, кыярны кулы белән капшап табып, тешләп ала. Сәгать өчтә ул кухня ишеге янына саклык белән генә килә дә, ютәлләп: — Дарьюшка, ашап алсам, ничек булыр икән... — ди. Шактый начар һәм тәмсез ашган сон, Андрей Ефимыч, кулларын күкрәгенә кушырып, уйлана-унлапа, бүлмәдән бүлмәгә йөри. Сәгать дүртне суга, аннары бишне суга, ә ул һаман йөри һәм уйлана. Сирәк-сирәк кухня ишеге шыгырдый һәм аннан Дарыошканыи йокы баскан кызыл йөзе күренә. — Андрей Ефимыч, сезнең сыра эчәр вакытыгыз җит¬ мәдеме әле? —дип сорый ул. Андрей Ефимыч; — Юк, вакыт түгел әле... Бераз көтәм әле... бераз кө- тәм.,. — дип җавап кайтара. Кичкә таба гадәттә почтмейстер, Михаил Аверьяныч, килә; ул бөтен шәһәрдә Андрей Ефимымны тарсындыр¬ мый торган бердәнбер кеше; кайчандыр бер вакытларны ул бик бай алпавыт булган һәм кавалериядә хезмәт ит¬ кән, ләкин бөлгән дә мохтаҗлыктан, картлык көнендә, почта ведомствосына кергән. Күрер күзгә күңелле һәм сәламәт кеше; чал чигә сакаллары кабарынкы, манерала¬ ры әдәпле һәм калын тавышы мөлаем. Үзе ягымлы һәм хисчән, ләкин тиз кызып кнтүчәи. Почтага килгән берәр кеше протест ясаса, ризасызлык белдерсә яки бәхәскә керешсә, Михаил Аверьяныч кып-кызыл була, бөтен гәү¬ дәсе белән калтыранып, күк күкрәүгә охшаган таоыш белән: «Замолчать!» дип кычкыра, шунлыктан, күптән инде почта бүлегенең «керергә куркыныч учреждение» дигән исеме чыккан. Михаил Аверьяныч Андрей Ефимыч- ны укымышлылыгы һәм яхшы күңеллслеге өчен хөрмәт итә һәм ярата, бүтән обывательләргә исә, үзенең кул астындагы кешеләргә караган кебек, кимсетеп карый. Андрей Ефимыч янына килеп кергәндә ул: — Менә мнн дә килдем! Сау гынамы, кадерлем! Мнн сезне туйдырып бетердем бугай инде, ә? — ди. — Киресенчә, бик шат,— дип җавап кайтара док¬ тор. — Мин сезгә һәрвакыт шат. Дуслар кабинетта диванга утыралар һәм беркадәр вакыт сөйләшмичә генә тәмәке тарталар. — Дарьюшка, безгә сыра бирәсе иде! — ди Андрей Ефимыч. 144
Беренче шешәне шулай ук сөйләшми генә эчәләр: доктор уйланып, ә Михаил Аверьяныч, берәр бик кызык¬ лы нәрсә сөйлисе бар кеше шикелле, шат һәм дәртле кыяфәт белән утыра. Сүзне һәрпакыг доктор башлый. Ул башын чайкап һәм утырдашының күзләренә кара¬ мыйча гына (ул беркайчан да кешенең күзенә туры кара мый), салмак һәм акрын гына: — Нинди кызганыч, — дип куя, — бик тә кызганыч, безнең шәһәрдә акыллы һәм кызыклы итеп гәпләшә бе¬ лүче һәм шулай гәпләшергә яратучы кешеләр бөтенләй юк, хөрмәтле Михаил Аверьяныч. Бу безнец өчен гаять зур мәхрүмлек. Хәтта интеллигенция дә дорфалыктан өстен тормый: аларның акыл үсеше, сезгә әйтсәм, түбәнге сословиенекеннән бер дә өстен түгел. — Бик дөрес. Кушылам, — ди Михаил Аверьяныч. Доктор салмак кына һәм гуктый-туктый дәвам итә: — Сез үзегез беләсез, кеше акылының бөек рухани күренешләреннән башка бу дөньяда бүтән һәммә нәрсә вак һәм кызыксыз. Акыл — ханнан белән кеше арасында кискен чик сыза, кешенең илаһилыгын күрсәтә һәм хәтта булмаган үлем сез лекне беркадәр алмаштыра. Шуннан чыгып, акыл — рәхәт чигүнең бердәнбер мөмкин булган чыганагы булып хезмәт итә. Без исә үз тирәбездә акыл күрмибез һәм ишетмибез,—димәк, без рәхәттән мәхрүм- без. Дөрес, бездә китаплар бар, ләкин бу һич тә җанлы әңгәмә 11 әм аралашу түгел. Әгәр бик үк туры килеп бет¬ мәгән бер чагыштыру ясарга рөхсәт итсәгез, китап — ул нота, ә әңгәмә — җыр. — Бик дөрес. Сөйләшү өзелә. Кухнядан Дарьюшка килеп чыга һәм, йөзенә дорфа сагышлылык чыгарып, йодрыгы белән яңагына таяна да, тыңлап тору өчеи, ишек төбендә туктала. — Эх! Хәзерге кешеләрдән акыл табарга телисез! — дип, Михаил Аверьяныч көрсенеп куя. һәм ул элекке вакытта ничек шат, кызык һәм шәп яшәгәнлеген, Россиядә интеллигенциянең нинди акыллы булганлыгын, намус һәм дуслык мәсьәләләрен аның нин¬ ди югары куйганлыгын сөйли. Ул чакта вексельсез кө¬ тәргә биреп торалар иде; һәм мохтаҗ иптәшеңә ярдәм кулы сузмау хурлык санала иде! Ә нинди походлар, нин¬ ди кызык вакыйгалар һәм бәрелешләр була нде; ниндн иптәшләр һәм нинди хатын-кызлар бар иде! Ә Кавказ — H-MJ. А. п. Чехов - >0 14$
нинди искиткеч ил! Ә бер батальон командирының хаты¬ ны бик сәер кеше иде; офицерлар киеме киеп, япа-ялгызы, озатучысыз-нисез, кичләрен тауларга китеп йөри иде. Авылда ниндидер бер князь белән романы булган, дип сөйлиләр иде. — Я алла, үзең ярлыка... — дип, Дарьюшка көрсенеп куя. — Ә ничек эчә идек! Ничек ашый идек! Ә нинди от- чашшый либераллар идек! Андрей Ефимыч тыңлый һәм ишетми; ул, сыра йотка¬ ла п, нәрсәдер уйлый. Михаил Авёрьянычны кисәк бүлеп, ул: — Еш кына мин төшемдә акыллы кешеләр белән сөй¬ ләшеп утырганымны күрәм,— дип куя. — Әтием мина бик әйбәт белем бирде, ләкин алтмышынчы еллар идеясе йогынтысында мине врач булырга мәжбүр итте. Мнн уй¬ лыйм, әгәр аның сүзен тыңламаган булсам, хәзер мин фикри хәрәкәтнең иң үзәгендә булыр идем. Ихтимал, берәр факультет члены булган булыр идем. Әлбәттә, акыл да мәңгелек түгел һәм тиз узып кнтүчән, ләкин акылны минем ни өчен яратканлыгымпы үзегез беләсез инде. Тормыш — эчпошыргыч тозак ул. Фикерли белә торган кеше олаеп, аңы өлгереп житкәч, ярексездән, үзен ыч¬ кынып булмый торган тозак эчендә итеп сизә. Чынлап та, үзенең ихтыярыннан башка ул ниндидер очраклы хәлләр аркасында юктан бар булып тормышка килгән... Ни өчен? Яшәүнең мәгънәсен һәм максатын аның төшенәсе килә — аңа әйтмиләр яки әйтсәләр дә, тузга язмаганны әйтәләр; ул ишек кага — аңа ачмыйлар; янына үлем ки¬ лә — бусы да шулай ук анын ихтыярыннан башка, һәм менә төрмәдәге кешеләр, гомуми бәхетсезлек аркасында бер-беренә бәйләнгән шушы кешеләр, бергә жыелгач үз¬ ләрен жиңелрәк хис иткән кебек, тормышта да, анализ һәм нәтижәләр ясауны ярата торган кешеләр бергә жыел- ган вакытта һәм ирекле горур идеяләрне уртаклашып вакыт уздырган чакта тозакны сизмисең. Шушы мәгънәдә акыл алыштыргысыз ләззәт ул. — Бик дөрес. Утырдашының күзләренә карамыйча гына, Андрей Ефимыч акыллы кешеләр турында һәм алар белән бул¬ ган әнгәмәләр турында,» ту ктый-туктый, акрын гына сөй¬ ли, ә Михаил Аверьяныч аның сүзләрен игътибар белән тыңлап утыра һәм: «Бик дөрес» дип риза булып тора. 146
Почтмейстер кинәт: — Ә сез җанның мәңгелегенә ышалмыйсызмыни? — дип сорап куя. — Юк, хөрмәтле Михаил Лвсрьяныч, ышанмыйм һәм ышанырга нигезем дә юк. — Дөресен әйткәндә, мин дә шик тотам. .Хәер, мпп беркайчан да үлмәм төсле. Он, карт җен, үләргә вакыт! дип уйлыйм үзем. Ә күңелемдә ниндидер тавыш: ышан¬ ма, үлмәссең! ди... Сәгать унынчы киткәч, Михаил Лвсрьяныч кайтырга җыена. Алгы бүлмәдә тунын кня-кня, офтанып: — Әмма язмыш безне нинди караңгы җиргә китереп тыкты! — дн ул. — Иң үкенсчлесе — шушында үләргә туры киләчәк бит әле! Эх... VII Дусын озаткач, Андрей Ефнмыч өстәл янына утыра да тагын укырга тотына. Кичке тынлыкны һәм аннан соңгы төнге тынлыкны бер аваз да бозмый һәм китабына чум¬ ган доктор белән бергә вакыт та туктаган һәм үлгән кебек тоела, һәм шушы китаптан, һәм яшел абажурлы лампа¬ дан башка бернәрсә дә юксыман. Кеше акылының уңыш¬ лары аны сокландыра, күңелен нечкәртеп җибәрә һәм аның мужикларча тупас йөзе әкренлән балкый башлый. О, кеше нигә үлми торган булмаган? — дип уйлый ул. — Әгәр боларның бөтенесе дә туфракка әверелергә һәм, ахыргы чиктә, җир кабыгы белән бергә суынырга, ә ан¬ нары миллионнарча еллар буенча җир белән бергә мак¬ сатсыз һәм мәгънәсез рәвештә кояш тирәсендә әйләнеп йөрергә язган нкән, ул вакытта ми үзәкләре, ми җыерча¬ лары нәрсәгә, күрү көче, сөйләү көче, күңел, даһилык нәрсәгә? Үлеп, соңыннан жир белән очып йөрисе булгач, гүя мыскыл ителгән шикелле, балчыкка әвереләсе булгач, илаһи акыл диярлек бөек акыл иясс булган кешене юктан бар итүнең һич кирәге юк иде, Матдәләр алмашы! Ләкин мәңге яшәүнең бу сурро¬ гаты белән үз-үзецне юату нинди куркаклык! Табигатьтә аңсыз эшләнә торган процесслар хәтта кешенең ахмаклы¬ гыннан да түбәнрәк, чөнки ахмаклыкта һәрхәлдә аң 11әм ихтыяр бар, процессларда исә бернәрсә дә юк. Үз дәрә¬ җәсен белүдән бигрәк үлем алдында шүрләү той¬ гысы күбрәк булган куркак җан гына: бервакыт минем 10* ” Л7
тәнем — үләндә, ташта, бакада яшәр, дип үзен-үзе юата алыр... Матдәләр алмашында үзеңнең мәңге яшәвеңне күрү сәер ул, кыйммәтле скрипкасы ватылып эшкә ярамас хәлгә килгәннән сон, әле футлярының киләчәге гүзәл бу¬ лыр, дип әйтү кебек үк сәср. Сәгать сукканда, Андрей Ефимыч кресло аркасына җибәрелә дә, бераз уйлап алу өчен, күзләрен йома, һәм китаптан укып белгән яхшы уйлар тәэсире астында ул, сизмәстән, үзенең үткәнен һәм хәзерге хәлен күз алдына китерә. Үткәне күңел болгаткыч, аны искә төшермәгәнең яхшырак. Ә хәзергесе үткәндәгесе кебек үк. Ул белә, аның уйлары суынган җир белой бергә кояш тирәсендә әйләнеп й&ргән вакытта, аның квартирасы белән янәшә зур кор¬ пуста кешеләр авырудан һәм физик чистасызлыктан тил¬ мерәләр; бәлки, авыруларның берәрсе йокламыйдыр, бетләр белән көрәшеп утырадыр, берәрсснә рожа йоккан¬ дыр яки ярасы тыгыз бәйләнгәнлектән ыңгыраша торган¬ дыр; бәлки, авырулар енделкалар белән карта уйныйлар¬ дыр һәм аракы эчәләрдер. Хисап елы эчендә 12000 кеше ал¬ данды; больницада бөтен эш, моннан 20 ел элек булган шикелле үк, караклыкка, ызгыш-талашка, гайбәт сатуга, кода-кодагыйлыкка, тупас шарлатанлыкка нигезләнгән, һәм больницада үзе, электәге кебек үк. әхлаксызлык уч¬ реждениесе... һәм сәламәтлек өчен ифрат зарарлы. Ул белә, 6 нчы номерлы палатада рәшәткә эчендә Никита авыруларны кыйный, Мойсейка һәр көнне шәһәр буйлап хәер сорашып йөри. Икенчедән исә, соңгы 25 ел эчендә медицинада зур үзгәрешләр булганын да ул бик яхшы белә. Университетта укыган чагында аңа медицина тиздән алхимия яки мета¬ физика язмышына дучәр булыр кебек тоела иде, ә хәзер, төннәрең китап укып утырганда, медицинадан күңеле нечкәрә, аңа гаҗәпкә кала һәм хәтта аңа соклана. Чын¬ нан да, нинди көтелмәгән уңыш, нинди революция! Анти¬ септика аркасында шундый операцияләр ясыйлар, бөек Пирогов андый операцияләрне хәтта өмет тә итә алмаган. Гади земский врачлар тез буынын резекиияләүгә батыр¬ чылык итәләр, кешенең эчен ярганда йөз тапкырга бер генә кеше үлә, ә теш авыруы шундый юк нәрсә итеп са¬ нала, анын турында хәтта язып та тормыйлар. Сифилис белән авыручыларны дәвалап тәмам терелтәләр. Ә нәсел¬ дән килү теориясе, гипнотизм, Пастер белән Кох ачыш¬ лары, статистика һәм гигиена, ә соң безнең рус земствосы
медицинасы? Психиатрия һәм аның авыруларны хәзерге¬ чә классификацияләве, авыруны тикшереп белүе һәм дә¬ валавы — элекке белән чагыштырганда бөтен бер Эльбо- рус. Акылдан шашкан кешеләрнең башларына хәзер инде салкын су коймыйлар һәм өсләренә тимер күлмәк ки¬ гезмиләр; аларны адәм рәтле шартларда тоталар һәм хәтта, газеталарда язылганча, алар өчен спектакльләр һәм баллар оештыралар. Андрей Ефимыч белә, 6 нчы номер¬ лы палата кебек кабахәт нәрсә хәзерге заманда бары тик тимер юлдан ике йөз чакрымда торган шәһәрдә генә булса булыр, андый шәһәрнең городской головасы һәм глас- ныйлары ярым надан мещаннар булалар, врач ул жрец дип карыйлар, авызыңа эретелгән кургаш салса да, аңа һичбер тәнкыйтьсез ышанырга кирәк дип уйлыйлар; баш¬ ка берәр урында булса, халык һәм газеталар бу кечкенә Бастилияне күптән пыр туздырып бетергән булырлар иде инде. Андрей Ефимыч күзләрен ачып җибәрә һәм үзенә- үзе: «Шулаен ул шулай да, ләкин моннан ни файда? — дип куя. — Антисептика, Кох, Пастер булса да, эшнең асылы һич тә үзгәрмәде! Авырулар һәм үлем-житем шул көенчә калдылар. Акылдан язганнар өчен баллар һәм спек¬ такльләр оештыралар икән, ләкин аларны барыбер иреккә чыгармыйлар. Димәк, бөтенесе дә сафсата, юк нәрсә, һәм Венаның яхшы клиникасы белән минем больницам ара¬ сында, асылда, бернинди аерма юк». Ләкин сагыш һәм көнләшүгә ошаган бер тойгы аңа салкын канлы булырга комачаулый. Бу арыганлыктан булса кирәк. Авырайган баш китап өстенә салынып төшә, йомшаграк булсын өчен, ул кулларын бите астына куя да болай дип уйлый: «Мин зарарлы эшкә хезмәт итәм һәм үзем алдалый торган кешеләрдән жалованье алып ятам; мин намуссыз. Ләкин мин бит бик кечкенә кеше, мин бит социаль яктан зарур булган яманлыкның кечкенә бер кисәге генә: өяз чиновниклары барысы да зарарлы кешеләр һәм эшлә¬ мичә жалованье алып яталар... Димәк, үземнең намуссыз булуыма мин гаепле түгел, бәлки заман гаепле... Моннан ике йөз ел соңрак тусам, мин бөтенләй башка булыр идем». Сәгать 3 не суккач, ул лампаны сүндерә һәм йокы бүлмәсенә кереп китә. Аның йокысы килми. 149
VIII Моннан ике ел элек земство юмартланып кунды һәм земствоның үз больницасы ачылганга чаклы шәһәр боль¬ ницасындагы медицина персоналын көчәйтү өчен пособие сыйфатында ел саен өчәр йөз сум акча кертеп барырга карар бирде, һәм Андрей Ефнмычка ярдәмгә шәһәр тара¬ фыннан өяз врачы Евгений Федорыч Хоботов чакырылды. Евгений Федорыч ул әле бик яшь кеше — утызга да жит- мәгәп — киң яңаклы, кечкенә күзле һәм озын буйлы брю¬ нет; аныц әбн-бабалары ннородецлар булган булсалар кирәк. Ул шәһәргә бер тиен акчасыз килеп төште, кулына .бер кечкенә чемодан тоткан һәм ямьсезрәк бер яшь хатын иярткән нде, бу хатынны ул кухаркам дип йөрде. Хатын¬ ның имчәк баласы бар нде. Җәйли Евгений Федорыч ко¬ зыреклы фуражка һәм озын кунычлы итек кня, ә кыш көне кыска туннан йөри. Ул фельдшер Сергей Сергеич белән һәм казначей белән бик әшнәләшеп китте, ә бүтән чиновникларны нигәдер аристдкратлар днп атын һәм алар белән аралашмый. Аның бөтен квартирасында бер генә китап бар — улда булса: «Вена клиникасының 1881 ел өчен чыгарган иң яңа рецептлары». Авырулар янына барганда, ул бу китапны бер дә калдырмый. Кич¬ ләрен клубта бильярд уйный, ә картаны яратмый. Сөй¬ ләшкәндә «канитель», «серкәле мантнфолня», «нәрсә снн дөньяга үпкәләп утырасың» кебек сүзләрне кулланырга бик ярата. Больницада ул атнага ике тапкыр була, палаталарны йөреп чыга һәм авыруларны кабул иткәли. Антисептика¬ ның бөтенләй булмавы һәм кан суыргыч банкалар аның кәефен кырса да, ул яңа тәртипләр кертми, болай итү-- Андрей Ефимычны кимсетү булачак, дип курка. Үзенең коллегасы Андрей Ефимычны ул алдар карт дип саный, аның акчасы күп булырга тиеш дип шикләнә һәм эчтән генә аңардан көнли. Ул Андрей Ефимычның урынын бик теләп алыр нде. IX Язгы кичләрнең берендә, март азагында, кар эреп бетеп инде больница бакчасында сыерчыклар сайрый башлаган вакытта, доктор үзенең дусы почтмейстерны капкага кадәр озата чыкты. Сәдака теләнеп .йөргән җи¬ J60
реннән кайтып килүче жид Мойсейка пәкъ шул пакытта ишек алдына килеп керде. Ул бүрексез иде. яланаякка сай галош кигән һәм кулына кечкенә сәдака капчыгы тоткан иде. Докторга ул: — Бер тиен бир әле!—дип дәште, үзе елмая һәм суыктан дер-дер калтырый иде. Сораганны кире кагу гадәте булмаган Андрен Ефимыч ана ун тиен акча тоттырды. Мойсейкаиыц кызарып беткән чандыр тубыклы ялан¬ гач аякларын карап: «Ярамый бит болай. юеш бит», — днп уйлады. һәм кызгануга да. җирәнүгә дә ошашлырак тойгысы кузгалган Андрей Ефимыч еврей артыннан, бер аныц пеләш башына, бер тубыкларына карый-карый, флигельгә юнәлде. Доктор керү белән Никита өелеп яткан иске- москы өстеннән сикереп торды да төзәеп катты. — Исәнме. Никита,—диде Андрей Ефимыч йомшак кына — Бу еврейга ничектер итек бирәсе иде. юкса салкын тидерүе бар. — Яхшы, ваше высокоблагородие. Мин смотритель™ әйтермен. • — Пожалуйста. Син минем исемнэк сора. Андрей Ефимыч сорэды, днген. Өйалды н на п палатага керә торган ишек ачык иде. Иван Дмитрич, терсәгенә таянып, башын калкыткан килеш кроватенда ята иде; ул борчылып ят тавышка колак салды һәм кинәт докторны таныды. Ачуыннан бөтен тәне белән калтырап, урыныннан сикереп торды да, палата уртасына йөгереп чыкты; аның йөзе ачулы һәм кып-кызыл булган, күзләре акайган иде. — Доктор килгән! — дип кычкырып, ул шаркылдап көлеп җибәрде.— Әфәнделәр, сезне котлыйм! Ниһаять, доктор, безне олылап визит ясый! Ләгънәт төшкән хәшә¬ рәт!— дип, ул ярсып чиелдады да аягы белән идәнгә тибеп куйды; аның болай ярсыганын палатада беркайчан да күргәннәре юк иде, — үтерергә кирәк ул хәшәрәтне. Юк, үтерү эз! Бәйләп бәдрәфкә салырга кирәк! Андрей Ефимыч, моны ишеткәч, өйалдыннан палатага башын тыкты һәм йомшак кына: — Ни өчен? — дип сорады. Иван Дмитрич, коталгыч кыяфәт белән аның янына килеп һәм калтырана-калтырана халатына төренеп: 151
— Ни өчен, нмеш! — дип кычкырып жнбэрде. — Ни өчен, нмеш! Карак сез! — һәм ул нәфрәтләнгән кыяфәттә, иреннәрен төкерергә җыенган шикелле иттереп: — Шар¬ латан! Палач! —дип ычкындырды. — Тынычланыгыз.—диде Андрей Ефимыч, гаепле кыяфәттә елмаеп.— Ант итеп әйтәм, минем һичкайчан һичнәрсә урлаганым юк. ә башкасын исә сез бик артты¬ расыз шикелле. Күрэм, сез миңа ачуланасыз. Әгәр мөм¬ кин булса, тынычланыгыз, сездән шуны сорыйм, һәм салкын кан белән әйтегез: сез ни өчен ачулы? — Сез нигә мине биредә тотасыз? — Авыру булганыгыз өчен. — Әйе, мнн авыру. Ләкин дистәләрчә, йөзләрчә акыл¬ дан шашканнар иректә йөриләр бит, чөнки сезнең надан¬ лыгыгыз аларны сәламәт кешеләрдән аера алмын. Ни¬ лектән мин һәм бу бәхетсезләр генә, бөтен кешеләр өчен газап чигеп, биредә утырырга тиешбез. Сез үзегез, сезнең фельдшерыгыз, смотрителегез һәм больницагыздагы бар¬ лык сволочьлар әхлак ягыннан безнең һәркайсыбыэдаи күп түбәннәр, шулай булгач, пигә без утырабыз да, сез утырмыйсыз? Логика кайда? — Ә.хлак белән логиканың биредә катнашлары юк. һәммәсе очракка бәйләнгән. Кемне утыртсалар, шул уты¬ ра, ә кемне утыртмасалар, ул йөри бирә, шул гына. Минем доктор булуымда, ә сезнең рухани авыру булуыгызда әхлак та, логика да юк, бары коры очраклылык кына бар. Иван Дмитрич ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: — Мин бу ерунданы аңламыйм...—дип куйды һәм кроватена барып утырды. Доктор бар чагында Никита Мойсейканы тентергә тартынды; Мойсенка исә икмәк сыныкларын, кәгазь һәм сөяк кисәкләрен кроватена таратып салды да, туңудан әле һаман калтыраган хәлдә, кызу-кызу көйләп, еврейчә нәрсәдер сөйләнергә кереште. Ихтимал, ул, кибет ачтым, дип хыяллангандыр. — Мине чыгарып җибәрегез, — диде Иван Дмитрич, һәм аның тавышы калтырап китте. — Чыгара алмыйм. — Ни өчен чыгара алмыйсыз? Ни өчен? — Чөнки мин чыгара алмыйм. Уйлап карагыз, әгәр сезне чыгарып җибәрсәм, аннан сезгә ни файда? Я, чык¬ тыгыз, ди. Шәһәр кешеләре яки полиция сезне барыбер тотып кире китерәчәк. JS2
Иван Дмитрич: — Әйе, әйе, анысы дөрес... — диде һәм маңгаен уыг» кунды. — Коточкыч хәл бу! Ләкин миңа нишләргә соң? Нишләргә? Иван Дмитричнын тавышы һәм чырае сытылган акыл¬ лы яшь йөзе Андрей Ефимычка бик ошады. Андрей Ефи- мычның ана ягымлы сүзләр әйтәсе һәм тынычландырасы килә башлады. Ул Иван Дмитрич белән янәшә аның кро¬ ватена утырды һәм уйлап торганнан соң болай диде: — Сез, нишләргә, дип сорыйсызмы? Сезнең хәлдә ип яхшысы — биредән качу. Ләкин, үкенечкә каршы, бу файдасыз. Сезне тотарлар. Җинаятьчеләрдән, психик, авыру кешеләрдән һәм гомумән уңайсызлаучы кешеләр¬ дән җәмгыять үзен иминли икән, аны җиңеп булмый. Сез¬ гә бер генә нәрсә кала, ул да булса: минем биредә булуым кирәк, дигән уйга килеп тынычлану. — Минем биредә булуым һичкемгә кирәкми. — Акылдан шашкан кешеләр ята торган йортлар һәм төрмәләр яши икән, аларда кем дә булса утырырга тиеш ләбаса. Сез түгел икән — мин, ә мип түгел икән — өченче, бер кеше. Сабыр итегез, ерак киләчәктә төрмәләр һәм акылдан шашкан кешеләр йортлары беткәч, рәшәткәле тәрәзәләр дә, халатлар да булмас. Ул заман, иртәме-соң¬ мы, бервакыт әлбәттә килер. Иван Дмитрич мыскыллы итеп елмайды. — Сез шаяртасыз, — диде ул, күзләрен кысып. — Сез¬ нең кебек һәм ярдәмчегез Никита кебек әфәнделәрнең киләчәк заманда һич эшләре юк, ләкин белеп торыгыз, әфәндем хәзрәтләре, яхшы заманнар бер килер. Мин ис¬ кереп беткән сүзләр кулланып сөйлим, көлсәгез көләрсез, ләкин яңа тормышның таны балкыр, хакыйкать тантана итәр һәм — безнең урамда да бәйрәм булыр! Ул чакны мин күрә алмам, үләрмен, ләкин аның каравы кемнеңдер балаларының балалары күрерләр. Аларны чын күңелдән котлыйм һәм шатланам, алар өчен шатланам! Сезгә алла ярдәм итсен, дусларым! Иван Дмитричның күзләре ялтырый иде. Ул, кулын тәрәзәгә таба сузып, тавышы калтыраган килеш дәвам, итте: — Шушы рәшәткәләр арасыннан сезгә фатиха җибә- рәм! Яшәсен хакыйкать! Шатланам! Иван Дмитричның хәрәкәте Андрей Ефимычка театр¬ дагыча булып тоелды һәм шул ук вакытта бик ошады, ГЛЗ
— Мин шатланырлык сәбәп тапмынм. — диде Андрей Ефимыч. — Төрмәләр һәм акылдан шашкан кешеләр йортлары булмас, һәм хакыйкать, сез әйтмешли, тантана итәр, ләкин әйберләрнең асылы үзгәрмәс. Табигать за¬ коннары шул килеш калырлар. Кешеләр хәзердәгечә үк авырырлар, картаерлар һәм үләрләр. Сезнец тормышы¬ гызны нинди генә нурлы тан яктыртмасын, барыбер, соң¬ гы исәптә, табутка тыгарлар да чокырга салырлар. — Ә мәңге яшәү? — И, куегызчы! — Сез ышанмыйсыз икән, мин ышанам. Достоевский- .дамы, әллә Вольтердамы, берәү: әгәр алла булмаса, аны кешеләр уйлап чыгарырлар иде, ди. Ә мин тирән ышаныч белән ышанам ки, әгәр мәңге яшәү юк икән, ул вакытта кешенең бөек акылы иртәме-соңмы аны уйлап чыгарыр. Андрей Ефимыч, канәгатьләнүдән елмаеп: — Яхшы әйттегез, — диде. — Сезнең ышануыгыз яхшы ул. Мондый ышану белән стена эченә тыгып калды¬ рылган кеше дә рәхәтләнеп яши алыр. Сез берәр җир /• белем алдыгызмы? , — Әйе, мин университетта укыдым, ләкин тәмам ит¬ мәдем. — Сез фикер йөртүче һәм тирән уйлаучы кеше. Теләсә нинди шартларда да сез үзегездә тынычлану таба аласыз. Тормышны төшенүгә омтылган ирекле, тирән фикерләү һәм дөньяның ахмак ыгы-зыгысына һич тә исең китмәү - ике иң зур бәхет әнә шул; болардан да югарырак бәхетне кеше һичкайчан белмәде, һәм сез, өч катлы рәшәткә эчен¬ дә яшәсәгез дә, боларга ия була алырсыз. Диоген мичкә эчендә яшәгән, ә шулай да җир йөзендәге патшаларның һәммәсеннән бәхетлерәк булган. Иван Дмитрич, чыраен сытып: —» Сезнең Дногеныгыз ахмак булган ул, — дип куй¬ ды. — Нигә сез мина Диоген турында һәм ниндидер тө¬ шенү турында сөйләгән буласыз? — Иван Дмитрич кисәк ачуланып куйды һәм урыныннан сикереп торды. — Мнн тормыш сөям, өзелеп сөям! Мин эзәрлекләнү маниясе белән авырыйм, һәрвакыт интектергеч курку эчендә яшим, .ләкин шундый минутларым була, мине яшәү дәрте чолгап ала да, мин акылдан шашмагаем дип куркам. Яшәргә өзе¬ леп телим, өзелеп! Ул дулкынланып палата буйлап йөреп килде дә, та¬ вышын әкренәйтеп, дәвам итге- J54
— Уйлансам, хыяллана башлыйм. Күземә нәрсәләр¬ дер күренә, яныма ниндидер кешеләр килеп йөриләр, төр¬ ле тавышлар ишетәм, музыка ишетәм, һәм ниндидер ур¬ манда яки дингез буенда кәеф-сафа корып йөрим кебек тоела, һәм минем тормыш казанында кайныйсым, мәшә¬ кать чигәсем килә башлый... Әйтегез әле миңа, анда нин¬ ди яңалыклар бар?—дип сорады Иван Дмитрич. — Ни¬ ләр бар? — Сез шәһәр турында белергә телисезме, әллә гому¬ мән ме? — Ягез, башта шәһәр турында сөйләгез, аннары го¬ мумән. — Ничек дияргә? Шәһәрдә эчпошыргыч күңелсез... Сүз катарлык, сүзен тыңларлык беркем юк. Яна кешеләр килеп чыкмый. Хәер, күптән түгел бер яшь врач — Хобо¬ тов килде. — Ул әле мин бирегә кергәнче үк килгән иде. Нәрсә, хам кешеме? — Әйе, тупас кеше. Беләсезме, шунсы гамәл: безнең башкалаларда идея торгынлыгы юклыгы бөтен нәрсәдән күренеп тора, хәрәкәт бар,— димәк, анда яхшы кешеләр дә булырга тиеш, ләкин безгә аннан һәрвакыт, нигәдер, күрәсен дә килмәслек кешеләр жибәрәләр. Бәхетсез шә¬ һәр! - Эне, бәхетсез шәһәр! — дип Иван Дмитрич көрсе¬ неп куйды һәм көлеп жибәрде.— Ә гомумән ничек? Газета һәм журналларда нәрсәләр язалар? Палатада караңгы иде инде. Доктор урыныннан торды һәм, баскан килеш, чит илләрдә һәм Россиядә ниләр яз¬ ганнарын һәм хәзер нинди фикер юнәлешләре сизелгәнен сөйли башлады. Иван Дмитрич игътибар белән тыңлады һәм сораулар бирә башлаган иде, ләкин кинәт, ниндидер коточкыч нәрсә хәтеренә төшкәндәй, башын тотты да, докторга аркасың куеп урынына ятты. - Сезгә ни булды? — диде Андрей Ефимыч. Иван Дмитрич тупас кына: - Артык миннән бер сүз ишетмәссез. Калдырыгыз мине! — диде. — И игә? — Әйтәм бит: калдырыгыз! Нн шайтаныма йөрисез? Андрей Ефимыч иңбашларын кысып куйды, көрсенде һәм чыгып китте. Өйалдыннан үтешли: 155
— Биредә жыештырасы иде, Никита... Ис бик авыр! — диде. — Тыңлыйм, ваше высокоблагородие. Квартирасына кайтып барганда, Андрей Ефимыч: «Нинди күңелле егет! — дип уйлады. — Биредә тора баш¬ лаганнан бирле сөйләшеп утырырлык беренче кеше очра¬ туым бугай әле. Ул фикер йөртә белә һәм ин кирәкле нәрсә белән кызыксына», — дип уйлады. Укып утырганда һәм йокларга ятканда, ул һәрвакыт Иван Дмитрич турында гына уйлады, ә икенче көнне, иртә белән уянгач, кичә үзенең акыллы һәм күңелле кеше белән танышканлыгын хәтеренә төшерде һәм беренче мөмкинлек булу белән аның янына тагын бер барырга карар бирде. X Иван Дмитрич башын тоткан һәм төзләрен бөккән килеш кичәге кыяфәтендә ята. Аның йөзе күренми иде. — Исәнмесез, дустым? йокламыйсызмы? — диде Ан¬ дрей Ефимыч. Иван Дмитрич, мендәргә капланган килеш: — Беренчедән, мнн сезнен дустыгыз түгел, ә икенче¬ дән, сез юкка мәшәкатьләнәсез: миннән бер сүз дә ала алмассыз. — диде. Андрей Ефимыч, уңайсызланып: — Гажәп .. — дип мыгырданды. — Кичә шундый тату гына сөйләшеп утырган идек, ә сез кинәт нәрсәгәдер үпкәләдегез дә шунда ук сөйләшүне өздегез... Ихтимал, мин урынсызрак берәр сүз әйткәнмен, я, бәлки, сезнең карашыгызга туры килмәгән фикерләр сөйләгәнмен... Иван Дмитрич, урыныннан калкып һәм докторга мыскыллы һәм борчыл ул ы карап: — Әйе. ышанам ди мин сезгә! — диде, аның күзләре кызарган иде. — Сорашу һәм шпионлык итү өчен башка бер урынга барыгыз, ә биредә сезгә бер эш тә юк. Мин кичә үк сезнең нн өчен килгәнегезне акладым. — Кызык фантазия! — днп доктор көлемсерәп куй¬ ды, — Димәк, сез мине шпион дип уйлыйсыз? — Әйе, шулай дип уйлыйм. . Шпион яки мине сынап карар өчен куелган доктор — икесе бер. — Ах, сез әнә нинди, гафу итәсез... чудак, билләһи. Доктор кровать янындагы табуреткага утырды һәм шелтәләп башын чайкады. /56
— Әйтик, сез хаклы, — диде ул. — Әйтик, мин поли¬ циягә тотып бирер өчен, сезне хыянәтчел рәвештә сораш¬ тырам, ди. Сезне кулга алдылар һәм аннары суд булды, ди. Судта һәм төрмәдә сезнең өчен биредәгедән начаррак булырмыни? Ә инде башка бер җиргә сөрсәләр, һәм хәтта каторгага җибәрсәләр, әллә бу флигельдә утырудан на¬ чаррак булырмы? Начаррак булмас дип уйлыйм... Шулай булгач, нигә куркырга? Бу сүзләр Иван Дмитричка тәэсир иттеләр булса ки¬ рәк. Ул тыныч кына торып утырды. Сәгать кичке бишенче иде, — Андрей Ефимычның га¬ дәттә квартирасында бүлмәдән бүлмәгә йөри торган чагы һәм Дарыошканың, сыра эчәсегез килмиме әле, дип сорый торган чагы нде. Тышта һава тын, аяз иде. — Мин көндезге аштан соң йөреп керергә чыккан идем, һәм менә күрәсез, сезнең янга кердем. Тәмам яз булды, — диде доктор. — Хәзер кайсы ай? Мартмы? — дип сорады Иван Дмитрич. — Әйе. Март азагы. — Ишек алдында пычракмы? — Юк, бик пычрак түгел. Бакчада сукмаклар бар инде. Иван Дмитрич, йокыдан уянып җитмәгән кешесыман, кызыл күзләрен уып: — Хәзер, коляскага утырып шәһәрдән читкә чыгып йөрсәң иде, аннары өенә—җыйнак җылы кабинетыңа кайтып... яхшырак бер доктордан башыңны дәвалат¬ саң иде...— дип куйды — Минем күптән инде кеше төсле яшәгәнем юк. Ә биредә әшәке! Түзә алмаслык әшәке! Кичәге җилкенүеннән соң, ул ялыккан, сүлпәнләнгән һәм теләмичә генә сөйли. Аның бармаклары калтырыйлар, Һәм башының бик каты авыртканлыгы йөзеннән ук күре¬ неп тора. — Җылы, җыйнак кабинет белән бу палата арасында бернинди аерма юк, — диде Андрей Ефимыч. — Кешенең тынычлыгы һәм канәгатьлеге кешенең үзеннән тыш түгел, бәлки аның үз эчендә. — Ничек инде ул? — Гади кеше яхшыны яки яманны тыштан, ягъни ко¬ ляскадан һәм кабинеттан көтә, ә фикер йөртүче кеше үзен¬ нән көтә. 157
— Барыгыз, бу философиягезне Грециядә таратыгыз, анда җылы һәм померанец исе килеп тора, ә биредә аңа климат ярамый. Диоген турында мин кем белән сөйләш¬ кән идем соң әле? Сезнең белән түгелме? — Әйе, кнчә минем белән. — Диоген кабинетка һәм җылы бинага мохтаҗ бул¬ маган; анда болай да кызу: мичкәгә кер дә әфлисун һәм зәйтүн ашап ята бир. Ә Россиягә килеп торып карасын иде ул, биредә декабрьдә түгел, майда да тизрәк бүлмәгә алып керүне сорар иде. Юкса суык бөрештерер иде үзен. —■ Юк, һәрбер авырту шикелле үк, суыкны да тоймас¬ ка мөмкин. Марк Аврелий әйткән: «Авырту ул авырту турындагы җанлы төшенчә: бу төшенчәне үзгәртер өчен ихтыярыңны җик, төшенчәне бер якка куеп тор, зарла¬ нудан тукта, һәм авырту юкка чыгар», — дигән. Бу дөрес. Акыл иясе, яки, гади генә әйткәндә, фикерләүче, уйлап эш итүче кеше газаптан курыкмавы белән аерыла да; ул һәрвакыт канәгать һәм һичнәрсәгә исе китми. — Алайса мин идиот, чөнки мин газапланам, канәгать түгелмен һәм кешенең әшәкелегенә исем китә. —■ Сез юкка алай дисез. Әгәр сез ешрак уйласагыз, ул вакытта безне тынычсызлый торган тышкы әйберләрнең һәммәсе пустяк икәнен аңларсыз. Тормышны төшенүгә омтылырга кирәк, чын бәхет әнә шуңарда. Иван Дмитрич кашын җыерды: — Төшенү... тышкы, эчке... Гафу итегез, мин моны аң¬ ламыйм. Мин шуны гына беләм,— ул урыныннан торды һәм докторга ачу белән карады, — мин шуны беләм, алла мине җылы каннан һәм нервлардан төзегән, әйе! Ә орга¬ ник тукыма, әгәр ул тормышка сәләтле булса, һәрбер ты¬ нычсызлауга реагировать итәргә тиеш. Мин реагировать итәм! Авыртуга кычкыру яки елау белән җавап кайтарам, әшәкелеккә — ачулану белән, кабахәтлеккә — җирәнү белән җавап кайтарам. Минемчә, тормыш әнә шул үзе инде. Организм никадәр гадирәк булса, ул шулкадәр аз¬ рак сизүчән һәм тынычсызлауга йомшаграк җавап кай- таручан була, һәм организм никадәр катлаулырак булса, ул шулкадәр тизрәк әсәрләнүчән була һәм чынбарлыкка шулкадәр күбрәк реагировать итә. Ничек моны белмәскә кирәк? Доктор була торып, шул юк кына нәрсәне дә белмә, имеш! Газапланудан курыкмау өчен, һәрвакыт үз хәлеңнән риза булу өчен һәм бернәрсәгә дә исең китмәсен өчен, менә шул хәлгә килеп җитәргә кирәк,— дип, Иван 158
Дмитрич симереп ярылырга җиткән юан мужикны күр¬ сәтте,— яисә үзеңне интегүләр белән шулкадәр чынык¬ тырырга кирәк ки, бөтен сизенүчәнлегең югалсын, ягъни икенче төрле әйткәндә, яшәүдән туктарга кирәк. Гафу итегез, мин акыл иясе түгел һәм мин бу мәсьәләдә һич¬ нәрсә дә аңламыйм. Фикер йөртү минем хәлемнән килми. — Киресенчә, сез бнк оста фикер йөртәсез. — Сез иярергә тырышкан стоиклар бик яхшы кешеләр булганнар, ләкин ал арның тәгълиматы моннан ике мең ел элек үк катын калган һәм бер тамчы да алга китмәгән Һәм алга китмәячәк тә, чөнки ул яшәргә сәләтле практик тәгълимат түгел. Ул гомер буе төрле тәгълиматлар өйрә¬ неп һәм шуңардан тәм табып яшәүче азчылык арасында гына уңышлык казанган, күпчелек исә аны аңламаган. Байлыкка, тормыш уңайлыкларына искитмичә карауга, газаптан һәм үлемнән курыкмауга өнди торган тәгълимат иң зур күлчечеккә бөтенләй аңлаешсыз, чөнки бу күпче¬ лекнең тормышта байлыкны Һәм уңайлыкларны беркай¬ чан да белгәне юк; ә интегүләргә нәфрәт белән карау бу күпчелек өчен тормышның үзенә нәфрәт белән карау бу¬ лыр иде, чөнки кешенең бөтен тормышы ачлыкны, сал¬ кынны, кыерсытылуны, югалтуларны татудан һәм үлемнән Гамлетча куркудан гыйбарәт. Бөтен тормыш әнә шул тойгыларда: аңардан авырсынырга, аны курә алмаска мөмкин, ләкин аңардан нәфрәтләнеп булмый. Әйе, кабат¬ лап әйтәм, стоиклар тәгълиматы беркайчан да уңыш казанмаячак, күреп торасыз, дөнья яралганнан алып шушы көнгә чаклы көрәш, авыртуны тою, тынычсызлауга җавап кайтару сәләтлеге үсә бара... Иван Дмитрич кинәт уйларының җебен җуйды, тукта¬ ды һәм пошынып маңгаен уды. — Ниндидер әһәмиятле нәрсә әйтергә теләгән идем дә> оныттым, — диде ул. — Нәрсә турында иде соң? Әйе! Менә мин шуны әйтәм дә: стоиклардан берәү үзенең якын кешесен котылдырыр өчен үзен коллыкка саткан. Күрәсезме, димәк, стоик та тынычсызлауга реагировать иткән, чөнки якының хакына үзеңне корбан итү кебек галиҗәнаплык акты өчен — нәфрәтләнүче, кайгыртучы җан кирәк. Бу төрмәдә мин үземнең укып белгәннәремне онытып бетердем, югыйсә тагын берәр нәрсәне, хәтеремә китерер идем. Ә Христосны алсак? Христос чынбарлыкка елау, көлү, хәсрәтләнү, ачулану һәм хәтта сагышлану белән җавап биргән; ул интегүләрне елмаеп каршы алма- 159
ran һәм үлемгә нәфрәт белән карамаган, ә Гефсиман бак¬ часында, мине бу газаптан коткар, днп дога кылган. Иван Дмитрич көлеп җибәрде һәм утырды. — Әйтик, тынычлык һәм канәгатьлек кешенең тышын¬ да түгел, бәлки эчендә, ди. Әйтик, интегүләргә нәфрәт белән карарга һәм бернәрсәгә дә исен китмәскә кирәк, ди. Ләкин сез моны нинди нигезгә таянып сөйлисез? Сез хакиммени? Философмыни? — Юк, мнн философ түгел, ләкин моны һәркем сөйләп аңлатырга тиеш, чөнки бу акылга муафыйк. — Юк, минем беләсем килә, ни өчен сез төшенү кебек, газап чигүгә нәфрәт белән карау кебек мәсьәләләрдә үзе¬ гезне белдекле ител саныйсыз. Сезнеи берәр вакыт газап чиккәнегез бармы? Сез газап чигүнен нәрсә икәнен бе¬ ләсезме? Гафу итегез, бала чагыгызда сезне чыбыркы бе¬ лән кыйнадылармы? — Юк, минем ата-ана.чарым тән җәзасына чирканып карыйлар иде. — Ә мине атам аямыйча яра иде. Минем атам озын борынлы, сары муенлы һәм коры тота торган геморройлы чиновник иде. Ләкин сезнен турыда сөйләшик ч>ле. Бөтен гомерегез буенча сезгә һичкем бармак белән дә чиертмә¬ гән, сезне беркем куркытмаган, беркем суктырмаган; сез үгез кебек таза кеше. Сез атагыз канат астында үскәнсез һәм аның хисабына укыгансыз, ә аннары шунда ук сине¬ кура 1 эләктергәнсез. Егерме елдан артыграк түләүсез, җылы, якты квартирада торгансыз, хезмәтчеләр әзер бул ган, шуның белән бергә ничек эшләсәгез ду, бөтенләй эшләмәсәгеэ дә яраган. Сез тумыштан ялкау һәм таркау кеше булгансыз, шуна күрә үзегезнең тормышыгызны һич¬ бер нәрсә тынычсызламаслык һәм урыныгыздан кузгат¬ маслык нтеп корырга тырышкансыз. Эшләрегезне фельд¬ шерга һәм бүтән сволочьларга тапшыргансыз да, үзегез җылыда һәм тыныч бүлмәдә рәхәт яшәп акча җыйнагансыз, китаплар укыштыргансыз, төрле юк-бар турында уйлаш¬ тыру белән һәм (Иван Дмитрич докторның кызыл боры¬ нына карап алды) салгалау белән кәефләнгәнсез. Кыска¬ сы, сез тормышны күрмәгәнсез, аны бөтенләй белмисез, ә чынбарлык белән бары теоретик яктан гына танышсыз. Әгәр газаплануларга нәфрәтләнеп карыйсыз икән һәм бер¬ 1 Синекура — аз эшләп, зур жалованье бирә торган урыя Ред. 160
нәрсәгә дә исегез китми икән, моның сәбәбе бик гади. Тормыш ыгы-зыгысы... тышкы... эчке... тормышка, газап чигүләргә һәм үлемгә нәфрәт белән карау... төшенү... чын бәхет, — болар барысы да Рәчәй ялкавы өчен ин кулай философия. Мәсәлән, мужик үзенен хатынын кыйный, сез моны күреп торасыз. Ләкин, нигә араларга? дисез. Кыйный бирсен, иртәме-сонмы, барыбер икесе дә үләчәкләр, дип уйлыйсыз һәм шунын өстенә хурлык кыйналучы өстенә төшми, бәлки кыйнаучының, үз өстенә төшә. Эчеп-нсереп йөрү ахмаклык, әдәпсезлек, ләкин эчсәи дә үләсен, эчмә- сән дә үләсең, дисез. Әйтик, авыл хатыны килде, тешләре сызлый... Сызласын! Авырту — авыртуны төшенү генә ул, һәм шуның өстенә бу дөньяда беркем дә авырмыйча яшә¬ ми, барыбыз да үләчәкбез, ә шуңа күрә бар, хатын, юлыңда бул, миңа уйларга һәм аракы эчәргә комачау¬ лама. Яшь егет, нишләргә, ничек яшәргә, дип киңәш со¬ рый. Бүтән кеше булса, жавап биргәнче башта уйлар иде, ә сезнең жавап әзер — төшенүгә яки чын бәхеткә омтыл. Ә бу «чын бәхет» дигән фантастик әйберегез үзе нәрсә? Моңа жавап юк, әлбәттә. Безне биредә рәшәткә эчендә тотып черетәләр, хәлдән тайганчы газаплыйлар, ә сез, бу бик шәп һәм акыллы эш, дисез, чөнки бу палата белән җылы һәм рәхәт кабинет арасында бернинди аерма юк, дисез. Уңайлы философия: эшләргә эш тә юк, вөҗдан да саф, үзеңне акыл иясе дип тә хис втәсең... Юк, әфәндем, бу философия түгел, бу фикер йөртү түгел, киң карашлылык та түгел, бәлки ялкаулык, дәрвишлек, йокы чире... Әйе, — Иван Дмитрич тагын ачуланып куйды, — азап чигүгә нәфрәтләнеп карыйсыз, ә бармагыгызны ишеккә китереп кыссаң, бугазыгыз ертылганчы кычкырыр идегез әле! — Ә, бәлки, кычкырмам, — дип Андрей Ефимыч ба¬ сынкы гына елмаеп куйды. — Әйе, кычкырмассыз! Ә менә, әгәр сезне паралич сугып екса, яки, әйтик, нинди дә булса бер юләр һәм оят¬ сыз кеше, үзенең тоткан урыныннан һәм чиныннан файда¬ ланып, сезне халык алдында хурласа һәм аны җавапка тартып булмавын сез белеп торсагыз. — кешеләрне чын бәхет һәм төшенү белән вәгәзьләүнең нәрсә икәнен аңлар идегез. Андрей Ефимыч рәхәтләнеп көлеп җибәрде һәм, кул¬ ларын уып: — Бик оста әйтелде, — дип куйды. — Сезнең гомуми¬ ләштерергә яратуыгыз миңа бик ошый, әле генә мина Н-315. А. П. Чмов-11 161
биргән характеристикагыз гаҗәп шәп. Дөресен әйткәндә, сезнең белән сөйләшеп утыру мина зур хозурлык. Мнн сезнең сүзләрегезне тыңлап утырдым, ягез, хәзер үзегез, рәхим итеп, минем сүзләремне тыңлагыз ннде... XI Бу әңгәмә тагын бер сәгать чамасы сузылды һәм, кү¬ рәсең, Андрей Ефимычка нык тәэсир итте булса кирәк. Ул флигельгә көн саен килеп йөри башлады Ул монда иртә белән һәм төшке аштан соң килә һәм еш кына, ка¬ раңгы төшкәнче Иван Дмитрич белән сөйләшеп утыра. Беренче вакытларда Иван Дмитрич аны ят итте, явыз ният белән йөри торгандыр, дип шикләнде һәм үзенең яратмавын ачыктан-ачык әйтә иде, ә соңыннан аңа күнек¬ те һәм үзенен кискен мөнәсәбәтен юл куючан ироник мө¬ нәсәбәт белән алыштырды. Тиздән больницада: доктор Андрей Ефимыч 6 нчы номерлы палатага килеп йөри башлаган, дигән хәбәр таралды. Беркем дә: фельдшер да, Никита да, сиделкалар да бу палатага аиыц ни өчен килеп йөрүен, ни өчен анда сәгатьләр буе утыруын, ни турында сөйләшүен һәм ни¬ лектән рецептлар язмавын аңлый алмадылар. Анын бу кыланышлары сәер тоелды. Михаил Аверъяныч, еш кына, аны өендә туры китерә алмын башлады, элек мондый хәлнең булганы юк нде, һәм Дарьюшка бик аптырады, чөнки доктор сыраны да иңде билгеләнгән вакытта эчми һәм кайчакны төшке ашка да кичегеп кайта иде. Бервакыт, июнь азагында, доктор Хоботов ниндидер эш белән Андрей Ефимыч квартирасына килде; өендә туры китермичә, аны ишек алдыннан эзләргә китте, ишек алдында ана карт докторның рухани авырулар ягына кереп киткәнлеген әйттеләр. Хоботов флигельгә керде һәм, өйалдында туктап, шушы әңгәмәне тыңлап торды: — Без бер-беребезне һичкайчан аңлый алмабыз һәм мине үз динегезгә чыгара алмассыз, —диде Иван Дмит¬ рич ярсып. — Чынбарлык белән бөтенләй таныш түгелсез һәм һичкайчан азап чикмәгәнсез, ә бары тик, сөлек кебек, башкалар азап чиккән урында туеигайсыз, мин иса туган көнемнән алып шушы көнгә кадәр һәр көнне азап чиктем. Шуңа күрә ачыктан-ачык әйтәм: мин үземне сездән өстен күрәм һәм бөтен мәсьәләләрдә сездән белдеклерәк са¬ ныйм. Мине өйрәтү сезнең кулыгыздан килми. 162
Андрей Ефимыч, үзен аңларга теләмәгән ячеи пошы¬ нып. әкрен генә: — Мин сезне үз динемә чыгарырга һич теләмим, — дип куйды. — һәм эш аңарда түгел, дустым. Эш сезнең азап чигүегездә, ә минем чикмәвемдә түгел. Азап чигүләр һәм шатланулар тиз килеп тиз китә торган нәрсәләр алар, куйыйк аларны, зинһар. Ә эш шунда, сезнен белән без фикерли беләбез; без бер-беребезне уйларга һәм фикер йөртергә сәләтле кешеләр дип карыйбыз, һәм, безнең ка¬ рашларыбыз никадәр төрле-төрле булсалар да, әнә шул нәрсә безнең фикерләребезне бер итә. Гомуми акылсыз¬ лык, талантсызлык һәм дорфалык мине шундый туйдыр¬ ды, яныгызга килгән саен сезнең белән шундый рәхәтлә¬ неп сөйләшәм, шуны белсәгез иде сез, дустым! Сез акыллы кеше, һәм сезнең янда мин хозурлык табам. Хоботов ишекне бераз ачты да палатага күз салды; калпак кигән Иван Дмитрич белән доктор Андрей Ефи¬ мыч кронатьт.-i янәшә утыралар иде Иван Дмитрич чы¬ райларын сыга, дерелди һәм, калтыранып, .халатына гпренә, ә доктор, башын иеп, хәрәкәтсез утыра, анык йөзе кызыл, кайгылы һәм сагышлы. Хоботов иңбашларын кы- ■ ып куйды, көлемсерәде һәм Никита беләк карашып алды. Никита да иңбашларын тартып куйды. Икенче көнне Хоботов флигельгә фельдшер белән кил¬ де. Икәне бергә өйалдыңда тынлап тордылар. Всзисң бабай бөтенләй тилергән ахрысы!—диде Хоботов флигельдән чыкканда. Пөхтә Сергей Сергеич, ялт иттереп чистарткан итеген . пычратмаска тырышып, җыелып торган суны тирәли әйлә¬ неп узган чагында: — Я раббым, безнең гөнаһларыбызны кичер! —дип көрсенеп куйды. — Дәресен әйткәндә, хөрмәтле Евгений Федорыч, моның шулай буласын мин күптән көтә идем. XII Шушыннан соң Андрей Ефимыч үзенен тирә-юнендә ниндидер серлелек сизенә башлады. Аның белән очраш¬ канда, мужиклар, сиделкалар һәм авырулар аңа гаҗәп¬ ләнеп карыйлар һәм соңыннан пыш-пыш сөйләшәләр. Смотритель кызы кечкенә Машаны ул больница ишек алдында очратырга ярата иде; хәзер доктор аның башын¬ нан сыйпарга дип янына килде исә, ул нигәдер доктор 1) 163
яныннан йөгереп китә. Почтмейстер Михаил Аверьяныч, аның сүзләрен тыңлап торганда инде: «Бик дөрес», дими, бәлки аңлашылмас бер борчылу белән: «Әйе, әйе...» дкп кенә мыгырдый һәм аңа кайгылы, сагышлы кыяфәт белән карап тора; нигәдер ул үзенең дусына аракыны һәм сыраны ташларга киңәш бирә башлады, ләкин әдәпле кеше булганга, ул моны турыдан-туры әйтми, бәлки я бик әйбәт бер батальон командиры турында сөйләгәндә, я бнк яхшы кеше булган бер полк священнигы турында сөйләгәндә читләтеп кенә әйтә, алар күп эчәләр иде һәм эчүдән авырып киттеләр, ләкин эчүләрен ташлагач, бөтенләй сәламәтләнделәр, ди. Андрей Ефимыч янына икеме-өчме тапкыр коллегасы Хоботов килеп китте; ул да спиртлы эчемлекләрне ташларга киңәш бнрде һәм, һич¬ бер күренеп торган сәбәп булмаса да, докторга бромлы калий эчәргә тәкъдим итте. Августта Андрей Ефимыч городской головадан хат алды; бу хатта Андрей Ефнмычның бик әһәмиятле бер эш буенча килеп китүе үтенелгән иде. Андрей Ефимыч чакырылган вакытта управага килде; ул килеп кергәндә, анда хәрби начальник, шәһәр училищесының штатный смотрителе, управа члены, Хоботов — шунда иделәр, һәм аксыл чәчле, тулы гәүдәле тагын бер әфәнде бар иде; бу кешене аңа доктор дип таныштырдылар. Әйтергә читен булган поляк фамилияле бу доктор шәһәрдән утыз чак¬ рым җирдә ат заводында тора икән һәм үтеп барышлый шәһәргә сугылган. Барысы да исәнләшеп һәм өстәл янына утырышып беткәч, управа члены Андрей Ефимычка: — Биредә сезнең эшкә караган кечкенә генә бер гари¬ за бар, — днп мөрәҗәгать итте. — Евгений Федорыч әйтә, зур корпуста аптекага урын таррак, аны флигель¬ ләрнең берсенә күчерергә кирәк иде, ди. Анысы, әлбәттә, ярар иде, күчерергә мөмкин, ләкин төп мәсьәлә шунда — флигельгә ремонт кирәк булачак. — Әйе, ремонтсыз эш чыкмас, — диде Андрей Ефи¬ мыч, бераз уйлап торгач. — Әгәр, мәсәлән, почмак фли¬ гельне аптекага җайлаштырсаң, аңа, минемчә, кимендә биш йөз сум кирәк булыр. Файдасыз расход. Бераз тын тордылар. Андрей Ефимыч салмак тавыш белән дәвам итте: — Бу больницаны хәзерге хәлендә асрарга шәһәрнең байлыгы җитми, ул артык зиннәт, мин моннан ун ел элек 164
шулай дип әйткән идем инде. Ул кырыгынчы елларда са¬ лынган, ләкин ул чакта байлык нненче иде бит. Шәһәр кирәксез төзелешләргә һәм артык должностьларга үтә күп акча тота. Мнн уйлыйм, бүтән тәртипләр булганда, ул акчага ике үрнәк больница асрап булыр иде. Управа члены җәһәт кенә: — Алайса әйдәгез бүтән тәртипләр кертик! — дип куйды. — Медицина эшен земство карамагына бирегез днл, әйткән идем инде мнн. — Әйе, акчаны земствога бирегез, ә ул урласын,— дип аксыл чәчле доктор көлеп куйды. Управа члены, аның белән килешеп: — Ансын күр дә тор, —диде һәм шулай ук көлеп куйды. Андрей Ефимыч, аксыл чәчле докторга иренеп кенә һәм сүрән генә карады да: — Гадел булырга кирәк, — диде. Тагып тынып тордылар. Чән китерелде. Нигәдер бик аптырашта калган хәрби начальник, өстәл аркылы сузы¬ лып, Андрей Ефимымның кулын тотты һәм; — Сез безне бөтенләй оныттыгыз, доктор, — диде. — Хәер, сез монах: карга уйнамыйсыз, хатын кызны ярат¬ мыйсыз. Безнең ишел әр белән күңелсез шул сезгә. һәммәсе дә рәтле кешегә бу шәһәрдә яшәү күңелсез булу турында сөйләшә башладылар- Ни театр, пи музы¬ ка юк, ә клубта соңгы танца кичәсендә егермеләп дамага ике генә кавалер бар иде. Яшьләр танцевать итмиләр, ә һәрвакыт буфет янында сөйләшеп торалар яки карта уйныйлар. Андрей Ефимыч, һичкемгә карамыйча, әкрен генә; бик кызганыч, — дип сөйли башлады.— Бик кызга¬ ныч, чөнки шәһәр кешеләре үзләренең ишәү энергиялә¬ рен, йөрәк һәм акылларын картага һәм гайбәт сатуга әрәм нтәләр, вакытны кызыклы әңгәмә һәм китап уку белән үткәрә алмыйлар, акылның бирә торган ләззәтлә¬ реннән файдаланырга теләмиләр. Акыл гына кызыклы һәм әйбәт, бүтән һәммә нәрсә дә вак һәм түбән. — Хобо¬ тов коллегасының сүзләрен игътибар белән тынлап торды һәм кинәт: •— Андрей Ефимыч, бүген ничәнче число? —дип со¬ рады. Җавап алгач, ул һәм аксыл чәчле доктор, үзләренең белер-белмәс эш ләгәнлекләрен сизгән экзаменаторлар 165
тоны белән, Андрей Ефимычтан: бүген нинди көн, елда ничә тәүлек һәм 6 нчы номерлы палатада бер шәп пәй¬ гамбәр бар дип сөйлиләр, бу дөресме, дип сораштыра башладылар. Сонгы сорауга жавап биргәндә, Андрей Ефимыч кызарды һәм: — Әйе, ул авыру булса да яхшы егет, — дип куйды. Шуннан соң ана һичбер сорау бирмәделәр. Алгы бүлмәдә, пальто кигән чагында, хәрби начальник кулын докторның иңбашына саллы һәм, көрсенеп. — Без картларга ял итәргә вакыт! —диде. Управадан чыкканда, Андрей Ефимыч бу анык акыл сәләтлекләрен белү әчеп билгеләнгән комиссия булганлы¬ гын аңлады. Ул үзенә бирелгән сорауларны хәтеренә ки¬ терде, кызарды һәм нигәдер гомерендә беренче тапкыр буларак, ана медицина бик кызганыч тоела башлады. Ул, врачларның әле генә ничек тикшергәннәрен хәте¬ ренә төшереп: «Я аллам, — дип уйлады, — күптән түгел генә психиатрия турында лекцияләр тыңлап, имтихан тот¬ кан кешеләр бит,— бу тикле наданлык каян килгән? Алар психиатриянең нәрсә икәнен дә белмиләр!» һәм ул гомерендә беренче тапкыр үзен мыскылланган һәм ачуы чыккан итеп хис итте. » Шул ук көнне кич белән аның янына Михаил Аверья¬ ныч килеп чыкты. Почтмейстер, исәнләшмичә генә, аныи каршысына килде дә, нке кулын тотып, борчулы тавыш белән: — Кадсрлем, дустым, минем сезне чын күңелдән якын күрүемә ышануыгызны һәм мине дустыгыз итеп санавы¬ гызны күрсәтегез... Дустым! — һәм, Андрей Ефимычка сөйләргә ирек бирмичә, дулкынланып, дәвам итте: — Мин сезне белемле һәм яхшы күңелле булуыгыз әчеп яратам. Сүзләремне тыңлап торыгыз, кадерле дустым, фән кагый¬ дәләре докторларны сездән дөреслекне яшерергә мәжбүр нтә, ләкнн мнн чын дөреслекне хәрби кешеләрчә туп-туры әйтәм: сез сәламәт түгел’ Мине гафу итегез, кадерлем, ләкнн бу дөрес, дус-ишләр барысы да моны күптән сизеп йөриләр иде. Әле генә Евгений Фёдорыч әйтте. Сәламәт¬ легегез өчен сезгә ял итәргә һәм күңел ачарга кирәк, диде. Бнк дөрес! Бнк яхшы! Шушвг көннәрдә мин отпуск алам, бераз бүтән һава иснәргә китәм. Минем дустым икәнле¬ гегезне күрсәтегез, китик бергә. Китик тә, үткәннәрне искә төрешеп, йөреп кайтыйк. 166
Андрей Ефимыч, унлап юрганнан соң: — Мнн үземне тәмам сәламәт хис нтәм. Бара ал¬ мыйм,— диде. — Дуслыгымны ничек тә башкача исбат итәргә рөхсәт итегез. Нәрсәгә барганыңны белмәстән каядыр бару, китап¬ ларны, Дарыошканы, сыраны калдырып кнгү, 20ел буена урнашкан тормыш тәртибен кискен рәвештә җимерү,— мондый идея беренче минутта a fia ят һәм фантастик бу¬ лып тоелды. Ләкин ул управада булган әңгәмәне һәм управадан өенә кайтканда үзе кичергән авыр настроение- не хәтеренә төшерде дә, ахмак кешеләр аны акылдан шашкан дип санын торган бу шәһәрдән китеп тору уе аңа яхшы булып тоелды. — Ә сез кая барырга ният итәсез соң? — дип со¬ рады ул. — Москвага, Петербургка, Варшавага... Варшавада мнн гомеремнең нң бәхетле бнщ елын уздырдым. Искиткеч матур шәһәр! Киттек, кадерлем! XIII Бер атна үткәч, Андрей Ефимычка ял итәргә, ягъни отставкага чыгарга тәкъдим иттеләр, ул моңа нее китмичә генә каралы, ә тагын бер атна үткәч, Михаил Аверьяныч белән почтовый тарантаска утырып, ул якындагы тимер юл станциясенә бара иде ннде. Көннәр сал кынча, аяз, күк йөзе зәңгәр һәм ераклык үтә күренеп тора иде. Станциягә хәтле булган ике йөз чакрымны ике тәүлек бардылар һәм юлда нке авылда кунып чыктылар. Почта станцияләрендә чәй эчкәндә начар юылган стакан бир¬ сәләр яки атларны озак җиксәләр, Михаил Аверьяныч бүртенеп кызара һәм, бөтен гәүдәсе белән калтыранып: «Замолчать! Не рассуждать!» дип кычкыра иде. Ә таран¬ таста барганда, ул үзенең Кавказда, Польша патшалы гында йөргәннәрен бер минут туктамыйча сөйләде. Ни¬ хәтле вакыйгалар, нинди очрашулар булган! Боларны ул кычкырып сөйли һәм сөйләгәндә күзләре шундый гаҗәп¬ ләнеп карыйлар — бу кеше алдый инде, днп уйларга мөмкин иде. Өстәвенә тагы, сөйләгәндә сулышы Андрей Ефнмычныц йөзенә бөркелеп тора һәм үзе аның колак төбендә үк шаркылдап көлә. Бу нәрсә докторны тарсын¬ дырды, аңа уйларга һәм фикерен тупларга комачау¬ лады. 167
Тимер юлда барганда, экономияне күздә тотып, өчен¬ че класста, тәмәке тартмаучылар вагонында бардылар. Публиканың яртысы чиста киенгән иде. Михаил Аверья- ныч тиздән һәммә кеше белән танышып чыкты һәм, скамьядан скамьяга күчеп, бу ачу китергеч начар юллар¬ да йөрергә ярамый, дип кычкырып-кычкырып сөйләде, һәркайда мошенниклык* Атка атланып йөрүгә ни житә: көнгә йөз чакрымны җилдертәсең дә, шуннан үзенне сау сәламәт һәм рәхәт хис кыласың. Ә бездә игеннәрнең уң¬ мавы Пинский сазлыкларын киптереп бетерүдән. Гомумән тәртнпсезлекләр коточкыч! — Ул кызып, кычкырып сөйли һәм бүтәннәргә сөйләргә ирек бирми, Михаил Аверьяныч- нын. бу очсыз-кырыйсыз лыгырдавы, ара-тирә шаркылдап көлүләре, һәм кискен хәрәкәтләре Андрей Ефимычны ялыктырды. Ул, эче пошып: «Безнең кайсыбыз акылдан шаш¬ кан?— дип уйлады. — Пассажирларның тынычлыкларын һнч бозмаска тырышучы — минме, әллә үзен биредә һәр¬ кемнән акыллырак һәм әйбәтрәк дип уйлый торган һәм шунлыктан һичкемгә тынгылык бирми торган бу эгоистмы?» Москвада Михаил Аверьяныч погонсыз хәрби сюртук һәм кызыл каймалы панталон киде. Урамда ул хәрби фуражкадан һәм шинельдән йөри, һәм солдатлар ана честь бирәләр иде. Андрей Ефимычка ул хәзер үзенең элек кайчандыр булган баринлык гадәтләренең бөтен яхшы якларын туздырып бетергән дә үзенә тик начарла¬ рын гына алып калган бер кеше булып тоелды. Ул үзенә кешеләрнең, хәтта һич кирәкмәгәндә дә хезмәт күрсәтүен ярата иде. Шырпы аның алдында өстәлдә ятса да, һәм ул аны күреп торса да, хезмәтчегә, шырпы бир, дип кыч¬ кыра; горничная алдында тартынмыйча эчке бельсдан йөри; лакейларның һәммәсенә, һичберсен аерып тормый¬ ча,— хәтта картларына да, — син дип дәшә һәм, ачуы килсә, ал арны болван һәм дураклар, дип атын иде. Андрей Ефимычка бу, бариннарча булып, ләкин кабахәт булып тоела иде. Михаил Аверьяныч дусын иң элек Иверскнйга алып барды. Ул күзләреннән яшь чыгарып, сәҗдә кыла-кыла, бнк бирелеп гыйбадәт кылды, гыйбадәтен тәмам иткәч, көрсенеп куйды да: — Ышануын ышанмасац да, гыйбадәт кылгач, нн* чектер тынычрак. Дустым, үбегеэ тәрене, — диде. 168
Андрей Ефимыч оялып кына тәрене үбеп алды, ә Михаил Аверьяныч иренен сузып, башын им ин, пышыл¬ дап дога укый башлады, һәм аныц күзләре тагын яшь белән тулды. Аннары Кремльгә киттеләр һәм анда царь- пушканы 1 һәм царь-колоколны2 күрделәр, һәм хәтта аларны бармаклары белән тотып карадылар. Замоскоо- речье күренешенә сокланып карап тордылар. Спаситель чиркәвендә һәм Румянцевский музейда булдылар. Төшке ашны Тестовта ашадылар, Михаил Аверьяныч, чигә сакалын сыпыра-сыпыра, менюны озак карады һәм рестораннарда үзен өсндәгедәй хис игә торган гурман3 тоны белән: — Карап карыйк, бүген сез безне нәрсә белән сый¬ ларсыз икән, фәрештәм! — диде. X.JV Докторның йөрсә дә, әйберләр караса да, ашаса да, эчсә дә һәркайда тойгысы бер булды, ул да булса: Михаил Аверьянычка булган ачу тойгысы. Иптәшеннән анын тынычлап каласы, аның яныннан китәсе, яшеренәсе килә, ә дусы аны үз яныннан бер адым да жибәрмәүне һәм аңа мөмкин чаклы күбрәк хозурлык бирүне үзенең бу¬ рычы итеп саный. Инде карап йөрерлек нәрсә булмаса, ул аның күңелен әңгәмә белән табарга тырыша. Андрей Ефимыч ике көн түзде, ләкин өченче көнне ул үзенен. дусына, мин авырыйм һәм көн буена өйдә каласым килә, диде. Дусы, алай булса мин дә чыкмыйм, диде. Чынлап та, ял итәргә кирәк, югыйсә болай аяксыз калырсың, диде. Андрей Ефимыч, дусына аркасын куеп, диванга ятты да, тешләрен кысыл, аныл. сүзләрен тышчалы. Дусы исә, иртәме-соңмы, Франция Германияне әлбәттә тар-мар итәчәк, Москвада мошенниклар бик күп һәм атнын тыш¬ кы кыяфәтенә карап кына сыйфаты турында фикер йөртү мөмкин түгел, дип, бик жанланып сөйләде. Докторның колаклары шаулый һәм йөрәге тибә башлады. Ләкин иптәшенең чыгыл китүен яки сөйләүдән туктавын сорарга, деликатлыгы аркасында, батырчылыгы житмәде. Бәхеткә каршы, Михаил Аверьянычны номерда утыру туйдырды, һәм ул төшке аштан сои йөрергә чыгып китте. 1 Ц a р ь-п у ш к а — Москвада борынгы ик зур пушка. г Царьхолокол— Москвада борынгы нн зур колокол. ’ Гурман— тәмле тамак. 169
Бер үзе калгач, Андрей Ефимыч ял рәхәтенә бирелде. Бүлмәдә бер үзең генә икәнне аңлап, хәрәкәтләнмичә диванда яту нинди күңелле! Ялгызлыктан башка чын бәхет юк! Яман фәрештә1, ихтимал, фәрештәләр татыма¬ ган ялгызлыкта торасы килгәнгә күрә, аллага хыянәт ит¬ кәндер. Андрей Ефимычның соңгы көннәрдә күргән һәм ишеткән нәрсәләр турында уйлап карыйсы килгән иде, ләкин башыннан Михаил Аверьяныч һич чыкмады. «Ә аның отпуск алуы һәм минем белән йөрергә чыгуы мине дус күрүеннән һәм яхшы күңеллелегеннән бит, — дип уйлады доктор пошынып. — Шушы дусларча опека¬ дан да начар нәрсә юк. Югыйсә үзе әйбәт кеше дә шикел¬ ле, ягымлы да, уен-көлкене дә ярата, ләкин эчпошыргыч. Түзә алмаслык эчпошыргыч. Менә була бит ул кешеләр, үзләре һәрвакыт акыллы, яхшы сүзләр генә сөйлиләр, ләкин аңгыра икәнлекләрен сизеп торасың». Моннан соңгы көннәрдә Андрей Ефимыч башын авы¬ руга салды һәм номердан чыкмады. Ул диванда арты белән ята һәм дусы әңгәмә белән аның күңелен юата бантласа, зарыга башлый, дусы өйдә булмаса, ял итә иде. Юлга чыкканы әчеп үзенә-үзе ачулана һәм дусына да кәефе кнтә, чөнки дусы көинәи-көн күбрәк лыгырдый һәм йөгәнсезләнә бара; Андрей Ефимычка үзенең уйларын җитди һәм күтәренке җайга көйләп җибәрергә һич мөм¬ кинлек юк. Үзенең вакчыллыгына ачуланып, ул: «Теге Иван Дмитрич сөйләгән чынбарлык инде бу минем үзәгемә үтә,— дип уйлады, — Хәер, юк сүз,.. Өемә кайтырмын да, бөтенесе элеккечә барыр»... Петербургта да шул ук хәл булды: ул көннәр буе но¬ мердан чыкмады, һаман диванда ятты һәм бары сыра эчәр өчен генә тора иде. Михаил Аверьяныч һаман Варшавага китәргә ашык¬ тырды. Андрей Ефимыч ялварган тавыш белән: — Кадерле дустым, мии анда нәрсәгә барыйм? Үзегез генә барыгыз, ә миңа кайтып китәргә рөхсәт итегез! Үте- нәм сездән! — диде. — Уйлап та карамагыз, — дип, Михаил Аверьяныч каршы төште. — Варшава ул — искиткеч шәһәр. Анда мин гомеремнең иң бәхетле биш елын уздырдым! Әйткәнен булдырырга Андрей Ефимычның характеры җитмәде, һәм ул, эченнән сыкрап булса да, Варшавага 1 Иблис. Ped. 170
китте. Монда ул номердан чыкмады, диванда ятты һәм үз« үзенә, дусына һәм русча аңларга теләмәгән лакейлар¬ га ачуланды, ә таза, шат һәм көр күңелле Михаил Аверьяныч, гадәтенчә, иртәдән кичкә кадәр шәһәрдән кайтмады һәм иске танышларын эзләп йөрде. Берничә тапкыр ул өйлә кунмады_ Бер төнне кайдадыр билгесез җирлә уздырып, нык әсәрләнгән хәлдә бик иртә кайтып керде, аның йөзе кыл-кыэыл булган һәм чәчләре тарал¬ маган иде. Ул, эченнән нәрсәдер мыгырданып, почмактан почмакка бик озак йөрде, аннары туктады һәм: — Барыннан да бигрәк — кешенең намусы!—диде. Тагын бераз йөргәч, ул башын тотты һәм трагик тавыш белән: — Әйе, барыннан да бигрәк намус! — дип куйды. — Бу Вавилон шәһәренә килү турында башыма берекче уй кергән минутка ләгънәт төшсен! Кадерле дустым, мин¬ нән җирәнмәгез, мине тиргәгез: мин бөтен акчамны от¬ тырдым. Биш йөз сум биреп торыгызчы мина! — диде докторга. Андрей Ефимыч, биш йөз сумны санап, дәшмичә генә дусына бирде. Оятыннан һәм ачуыннан һаман кып-кы- зыл булган Михаил Аверьяныч. урынсызга ант итеп, фуражкасын кнде дә чыгып китте. Ике сәгатьтән соң өйгә кайтып, креслога ауды һәм, аныр сулап: — Намус сакланды! Кайтып китик, дустым! — диде,— Бу нәләт төшкән шәһәрдә минем бер минут каласым кил¬ ми. Мошенниклар! Австрия шпионнары? Дуслар үз шәһәрләренә кайтканда, ноябрь иде инде, һәм урамнарда тирән кар ята нде. Андрей Ефимыч уры нын Хоботов алган иде; ул элекке квартирасында тора, Андрей Ефимычның кайтуын һәм больница биргән квар¬ тираны бушатуын көтә иде. Ул кухаркам дип йөрн торган ямьсез хатын флигельләрнең берсендә тора иде инде. Шәһәрдә больница турында яна гайбәтләр йөри иде. Ямьсез хатын смотритель белән ачуланышкан, имеш, һәм смотритель, аның алдына тезләнеп, түбәнчелек белән гафу үтенгән, имеш, дип сөйлиләр иде, Андрей Ефимычка кайтуының беренче көнендә үк яна квартира эзләргә туры килде. Почтмейстер, кыяр-кыймас кына аңа: — Дустым, әдәпсез соравым өчен гафу итегез: сезкен күпме сумагыз бар? —диде. Андрей Ефнмыч дәшми генә акчасын санады да: 171
— Сиксән алты сум, — диде. Аптырап калган Михаил Аверьяныч, докторның сүзен аңламыйча: — Мин ул турыда сорамыйм. Гомумән сезнең нинди сумаларыгыз бар дип сорыйм,—диде. — Сезгә әйтәм бит: сиксән алты сум... Минем бүтән һичнәрсәм юк. Михаил Аверьяныч докторны гадел һәм намуслы кеше дип саный иде, шулай да аның аз куйганда егерме мең сумлап капиталы бардыр, дип шикләнә иде. Хәзер нсә, Андрей Ефнмычның хәерче икәнен, яшәргә бернәрсә¬ се дә калмаганлыгын белгәч, ул нигәдер кисәк елап жи- пәреп, дустын кочаклап алды. XV Андрей Ефимыч мещанка Белованып. өч тәрәзәле кечкенә өендә тора. Кухнясын санамаганда, бу өйнең өч кенә бүлмәсе бар. Тәрәзәләре урам якка караган ике бүл¬ мәдә доктор тора, ә өченчесендә һәм кухняда Дарьюшка һәм өч баласы белән мещанка үзе яши. Кайчакта хужа хатын янына жанкәше, бер исерек баш мужик, кунарга килә, ул төннәр буе жәнжал куптарып, балаларның һәм Дарыошканың котларын алып бетерә. Ул килеп, кухняга җәелеп утырып, аракы сорый башлагач, өйдәгеләрнең һәммәсенә бик кысан булып китә, һәм елап утыручы ба¬ лаларны доктор, кызганып, үз янына алып керә, аларны үз бүлмәсендә идәнгә яткыра, һәм бу анарга зур хозур¬ лык бирә иде. Ул электәгечә сәгать сигездә тора һәм чәйдән сон. үзе¬ нең иске китапларын һәм журналларын укырга утыра Яңаларны алырга апын ннде акчасы юк. Китаплар иске булгангамы, әллә обстановка үзгәргәнгәме, укыганнары аны тирән әсәрләндерә алмый һәм ялыктыра. Вакытын тиккә уздырмас өчен, ул китапларына тулы каталог төзи һәм аларныц тышларына кечкенә билетлар ябыштыра, һәм күп төпченү сорый торган бу механик эш ана укудан кызыграк тоела. Шушы бнк вак һәм бертөрле эш нинди¬ дер әңдаешсыз рәвештә аның уйларын йокымсырата, ул һичнәрсә турында уйламый башлый, һәм вакыты тиз уза. Хәтта кухняда утырып, Дарьюшка белән бәрәңге әрчү яки карабодай ярмасының чүбен чүпләү дә ана күңелле булып тоела. Шимбә һәм якшәмбе көннәрдә ул чиркәүгә 272
бара. Стена янына басып һәм күзләрен кыса төшеп, чир¬ кәү җырларын тыңлый, әти-әннс.е турында, университет турында, диннәр турында уйлый; ана рәхәт булып китә, күңеле нечкәрә, һәм соңыннан, чиркәүдән чыгып киткән¬ дә, гыйбадәтнең болай тиз беткәненә офтана. Инан Дмитрич белән сөйләшеп утырырга дип, ул ике тапкыр больницага барды. Ләкин һәр ике тапкырында да Иван Дмитрич гадәттән тыш ярсыган һәм ачулы иде; ул үзен борчымауларын үтенде, буш лыгырдаулардан ул күптән туйган булуын һәм нәләт төшкән әшәке кешеләр дәп үзенең бөтен газап чигүләре өчен тик бер генә бүләк соравын, ул да булса — ялгызын гына ябып куюны сора¬ нып әйтте. Аның шушы үтенечен дә кире кагарлар микән¬ ни? Андрей Ефнмыч аның белән саубуллашканда һәм ана тыныч йокы теләгән чагында, ике килүдә дә Иван Дмитрич ачуланып; - Шайтаныма олак’—диде. һәм Андрей Ефимыч хәзер өченче тапкыр барыргамы юкмы икәнен белми. Ә барасы килә. Элек төшке аштан соң ул төрле уйлар уйлап бүлмәдән бүлмәгә йөрн иде, хәзер исә төшке аштан кичке чәйгә кадәр диванда арты белән ята һәм вак төяк уйларга бире¬ лә, аларны башыннан һич тә чыгара алмый. Ул егерме елдан артык хезмәт итеп тә аңа пепсин дә, вакытлы посо¬ бие дә бирмәүләренә кимсенә. Дөрес, ул гадел хезмәт итмәде, ләкин гаделме, юкмы, аңа карамастан, хезмәткәр ләр барысы да пенсия алалар бит. Хәзерге заманның ту рылыклыгы шунда ки, чиннар белән, орденнар белән һәм пенсияләр белән кешеләрнең әхлакый сыйфатлары һәм сәләтлекләре бүләкләнми, бәлки гомумән служба бүләк¬ ләнә, инндн служба—анысы барыбер. Ни өчен ул гына бу кагыйдәдән тышта булырга тнеш? Аның акчасы бө¬ тенләй юк. Ана кибет яныннан узу һәм хуҗа хатынга күренү оят. Сыра өчен инде 32 сум бирәчәге бар Мешан¬ ка Беловага да бирәчәге бар. Дарьюшка яшереп кенә иске кием-салымны һәм китапларны с.аткалый һәм хужа хатынга, доктор тиздән күп итеп акча алачак, дип ял¬ ганлый. Андрей Ефимыч җыйнаган мең сум икчасын сәяхәттә туздырып кайтуы «чен үзенә-үзе ачулана. Бу мең сум хәзер бик яраган булыр иде. Кешеләрнең тынычлык бир¬ мәүләренә аның ачуы килә. Хоботов, сирәк-сирәк килеп, авыру коллегасының, хәлен белеп китүне үзенең бурычы 173
дип синий. Аның симез йөзе, түбәнчелекле булып сөйлә¬ шүе. «коллега» диюе, озын кунычлы итеге,— һәммәсе Андрей Ефнмычка җирәнгеч булып тоелалар; бигрәк тә шунсы күңел биздергеч - Андрей Ефимычны дәвалауны ул үзенең бурычы днп саный һәм чыннан да дәвалыйм дип уйлый. Килгән саен ул бер шешә бромлы калий һәм ревень пилюлялары алып килә. Михаил Аверьяныч та, дусы янына килен, аның купе леи табып китүне үзенең бурычы итен санын, һәр килүен¬ дә ул Андрей Ефимыч янына тәкәллефссзгә салышып килеп керә, шаркылдап көлгән була һәм Андрей Ефимыч- ны, сез бүген бик әйбәт күренәсез һәм эшләр, аллага шөкер, рәтләнүгә таба бара, дип ышандырырга керешә, һәм моннан дусының хәлен өметсез дип санаганлыгы күренеп тора иде. Варшавада алган акчаны аның түләгә¬ не юк әле, һәм ул бик ояла, тартына һәм шуңа күрә шар кыллабрак көлергә һәм сүзен көлкелерәк игеп сөйләргә тырыша. Аның анекдот һә.м хикәяләре хәзер бигрәк озын булып тоелалар һәм Андрей Ефимыч өчен дә, үзе өчендә бик зарыктыргыч булалар. Ул барында Андрей Ефимыч гадәттә стенага карап диванда ята һәм почтмейстер сөйләгәнне тешләрен кысып тыңлый; аның күңеленә катлау-катлау булып юшкын утыра, һәм дусының һәр килүеннән соң апа бу юшкын һаман югарырак күтәрелгәндәй һәм, гүяки, бугазына якынлашын килгәндәй тоела. Вакчыл тойгыларны басар әчеп, ул үзенок дә, Хобо- товның да, Михаил Аверьянычныц да, иртәме-соңмы, ■табигатьтә һичбер эз калдырмыйча, һәлак булырга тиеш¬ лекләрен уйларга ашыга. Әгәр миллион ел үткәч, җир шары яныннан нинди дә булса бер рух узып китәр дип уйласак, ул рух анда инде бары балчык белән шәрә кыя¬ лар гына күрәчәк. Культура дигәнең, әхлакый закон дигәнең, — һәммәсе юкка чыгачаклар, һәм алар өстенә хәтта әрекмән дә үсмәячәк. Шулай булгач, кибетчедән оялып йөрүнең, йолкыш Хоботовның, Михаил Анерьяныч белән авыр дуслыкның ни иди әһәмияте бар? Бөтенесе сафсата һәм пустяк нәрсәләр. Ләкин мондый фикерләр ярдәм итмиләр инде. Ул җир шарының миллион ел үткәч булачак хәлен күз алдына китерде нсә, ялангач кыялар артыннан озын кунычлы күн итек кигән Хоботов килеп чыга яки көчәнеп көлә торган Михаил Аверьяныч күренә һәм хәтта аның, оялып кына: 174
«Дускаем, Варшавада алган бирәчәгемне шушы көннәр¬ дә түләрмен... Әлбәттә, түләрмен», — днп пышылдавы ишетелә. XVI Бервакытны Михаил Аверьяныч төшке аштан соң килде, ул кергәндә Андрей Ефимыч диванда ята иде. Нәкъ шул вакытта ук, бромлы калиен тотып, Хоботов та килеп керде. Андрей Ефимыч авырлык белән генә уры¬ ныннан торып утырды һәм нке кулы белән диванга таянды. Михаил Аверьяныч; — Ә бүген, кадерлем, сезнең төсегез кичәгедән күп яхшы. Сез молодец! Билләһи, молодец! — дип сүз баш¬ лады. Хоботов, авызын ачып иснәп: — Вакыт, коллега, терелергә вакыт. Бу капительдән үзегез дә туйгансыздыр инде, — диде. — Терелербез! Тагын йөз ел яшәрбез әле! Әйе бит! — диде Михаил Аверьяныч күңеллеләнеп. — Йөз ук булмаса да, егермегә чыдарбыз әле, — дип юатты Хоботов. — Зарар юк, зарар юк, коллега, моңлан¬ магыз... Нәрсә дөньяга үпкәләп утырасыз. Михаил Аверьяныч, шаркылдап көлеп: — Күрсәтербез әле без үзебезне! — дип, дусынык тезенә учы белән шапылдатып куйды — Күрсәтербез әле! Киләсе җәйгә, алла боерса, Кавказга сызарбыз һәм атка атланып: һоп! һоп! һоп! бөтен Кавказны йөреп чыгарбыз! Ә Кавказдан кайткач, менә карап тор, туй ясап, туйда типтерербез. — Михаил Аверьяныч хәйләле итеп күз кы¬ сып куйды. — Өйләндерәбез сезне, кадерле дустым, өй¬ ләндерәбез... Андрей Ефимычка кинәт юшкын бугазына ук килеп җиткәндәй тоелды; аның йөрәге каты тибә башлады. Ул. тиз генә урыныннан торып, тәрәзәгә таба бара- бара: — Оятсызлык бу! — диде. — Сүзләрегезнең оятсыз икәнлеген үзегез аидамыйсызмынн? Ул әдәп белән йомшак кына сөйләргә теләгән иде. ләкин ихтыярсыз йодрыкларын йомарлады һәм аларны баш очына күтәрде. Ул кызарып һәм бөтен гәүдәсе белән калтыранып ят тавыш белән: J7S
— Чыгып китегез! — дип кычкырып жибәрде. — Вон! Икегез дә вон, икегез дә! Михаил Аверьяныч һәм Хоботов урыннарыннан торды¬ лар һәм башта гаҗәпләнеп, ә соныннан котлары очып, күзләрен ана текәлеләр. Андрей Ефимыч: — Икегез дг» вон! — дип кычкыруында дәвам итте. — Тупас кешеләр! Ахмак кешеләр! Дуслыгын да, даруларын да кирәкми, тупас кеше! Оятсыз! Җирәнгеч! Хоботов һәм Михаил Аверьяныч, нишләргә белмичә, бер-берсенә карый-карый, ишеккә таба чигенделәр һәм өйалдына чыктылар. Андрей Ефимыч бромлы калий сал¬ ган шешәне алды да артларыннан ыргытты; шешә, буса¬ гага тиеп, чылтырап ватылды. Ул өйалдына йөгереп чыкты һәм елаган тавыш белән: — Җир тишегенә олагыгыз! Җир тишегенә* — дип кычкырды. Кунаклар киткәч, Андрей Ефимыч, бизгәк тоткан кебек калтырап, диванга килеп ятты һәм: — Тупас кешеләр! Ахмак кешеләр! — дип озак ка¬ батлады. Тынычлангач, аның башына нң элек, мескен Михаил Аверьянычка хәзер бик ояттыр һәм күңеле әрнидер, һәм гомумән бу хәл коточкыч, дигән уй килде. Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Кайда акыл, кайда инсаф? Әй¬ берләрнең мәгънәсен төшенү кайда һәм философик салкын канлылык кайда? Доктор оялуыннан һәм үз-үзенә ачулануыннан төн буе йоклый алмады, ә нртә белән, сәгать унда, почта конторасына барып, почтмейстердан гафу үтенде. Күнеле нечкәреп киткән Михаил Аверьяныч, доктор¬ ның кулын кысып: — Булып үткәнне онытыйк, — дип көрсенеп куйды. — Булган — беткән, искә төшереп тормыйк! Любаикин! — днп. ул кинәт бнк каты кычкырып жибәрде; аның тавы¬ шына’ почтальоннар һәм почтага йомыш белән килгән кешеләр дер итеп киттеләр. — Урындык бир. Ә син көтеп тор! — диде ул рәшәткә аша заказной хат сузган бер ха¬ тынга.— Буш түгел икәнемне күрмисенмени? — һәм Ан¬ дрей Ефимычка карап:— үткәнне искә алмыйк,— днп, йом¬ шак кына дәвам итте,—Рәхим итеп утырыгыз, дустым. Ул дәшмичә бер минут тезләрен уып утырды да анна¬ ры болай днде: J76
— Сезгә үпкәләү уемда да юк иде. Чир ул ансат нәрсә түгел, мин аңлыйм. Сезнең припадкагыз доктор белән безне кичә бик куркытты, һәм соңыннан ссзнен хакта без озак сөйләштек. Кядерлем. нигә сез акыруы¬ гызны чынлап дәваларга теләмисез? Болай ярыймыни. Дусларча чын күңеллән әйтүемне гафу итегез. - -■ Михаил Аверьяныч пышылдап сөйли башлады. — Сез иң уңайсыз обстановкада яшисез: өегез тар, пычрак, тәрбияләүчегез юк, дәваланырга акчагыз калмаган. ... Кадерле дустым, доктор белән чын күкелдәп үтенәбез, безнең киңәшебезне тотыгыз: больницага ятыгыз? Аида ашау ла әйбәт, карау да шәп, дәвалау да яхшы. Евгений Фёдорович, үз ара¬ бызда гына әйткәндә, моветон 1 кеше, ләкин мәгълүматлы, аңа тәмам ышанырга мөмкин. Ул сезнең белән шөгыль¬ ләнергә миңа сүз бирде. Почтмейстерның йөзендә кинәт ялтырый башлаган күз яшьләрен һәм чын күңеллән кайгы уртаклашуын күрел, Андрей Ефимычның күңеле нечкәрде. Ул, кулын йөрәгенә куеп: — Хөрмәтлем, ышанмагыз! — лнл пышылдый баш¬ лады. — Ышанмагыз аларга. Бу ялган! Минем авыруым бары шунда гына: егерме ел эчендә мнн бу шәһәрдә бер генә акыллы кеше очраттым, ул да булса акылдан шаш¬ кан кеше. Бернинди авыруым юк, ә мнн бары сихерле түгәрәк эченә генә килеп эләктем, аның эченнән чыгу юк. Мнна барыбер, мин һәммәсенә риза. — Больницага кереп ятыгыз, кадерле дустым. — Миңа барыбер, ник чокырга салмыйлар — Бөтен эштә Евгений Федорыч әйткәнне тыңларга сүэ бирегез мнца, дускаем. — Ярый, сүз бнрәм. Ләкин, кабатлап әйтәм, хөрмәт¬ лем, мин сихерле түгәрәккә эләктем. Хәзер бөтенесе, хәтта дусларның миңа чын күңелдән шәфкать күрсәтү¬ ләре дә бер генә нәрсәгә — мине һәлак итүгә генә алып бара. Мин һалак булам һәм моны әйтергә батырлыгым ЖИТӘ. — Сез сәламәтләнәчәксез, дускаем. — Ни өчен шулай сөйләргә? — диде Андрей Ефимыч ярсып. — Бик аз кешеләр генә гомерләренең ахырына таба хәзер мнн кичергән хәлне кичерми Әгәр сезнең бөерегез начар һәм йөрәгегез зурайган дисәләр һәм сез 1 Моветон — адәпсеэ. Ред. н-эн. х. п. ч«>п« - 12. 177
дәваланырга керешсәгез, яисә сезне акылдан шашкан якн җинаятьче дисәләр, ягъни, кыскасы, сезгә кешеләр көтмәгәндә игътибар итә башласалар, шул вакытта үзегезнең сихерле түгәрәк эченә эләккәнегезне белеп то¬ рыгыз, ул түгәрәктән инде чыга алмыйсыз. Чыгарга тыры¬ шасыз икән, юлдан ныграк язасыз. Бирелегез, чөнки бер¬ нинди тырышлыклар да сезне инде коткара алмаслар. Минемчә шулай Алар сөйләшеп утырганда, рәшәткә янында халык айкалып торды. Андрей Ефимыч, комачауламас өчен, урыныннан кузгалды һәм саубуллаша башлады. Михаил Аверьяныч аннан тагын бер тапкыр вәгъдә алды да тыШкы ишеккә хәтле озатып куйды. Шул ук көнне кичкә таба, Андрей Ефнмыч янына кыс¬ ка тунын һәм озын кунычлы итеген кигән Хоботов көт¬ мәгәндә килеп керде дә, кичә һичнәрсә булмагандай: — Мнн сезнең янга эш белән, коллега, — диде.— Сезне чакырырга килдем: минем белән консилиумга ба¬ рырга теләмисезме? Хоботов прогулка белән күңелемне ачарга телидер якн, чынлап та, бераз акча эшләргә мөмкинлек бирәдер дип уйлап, Андрей Ефимыч өстен-башын киенде дә анын белән урамга чыкты. Үзенең кичәге гаебен юарга һәм татуланырга җай чыккан өчен, ул шат иде һәм кичәге хәл турында бер сүз дә әйтмәгән өчен Хоботовка күңелен¬ нән рәхмәт укыды, ул мине кызгана булса кирәк, дип уй¬ лады. Бу культурасыз кешедән мондый әдәплелекне көтү кыен иде. — Ә авыру кешегез кайда соң? — фип сорады Андрей Ефнмыч. — Миндә, больницада. Минем күптән сезгә күрсәтә¬ сем килә нде аны... Гыйбрәтле авыру. Больницаның ишек алдына керделәр һәм, зур корпус¬ ны әйләнеп узып, акылдан шашканнар ята торган фли¬ гельгә юнәлделәр. Барганда нигәдер бер дә сөйләшмәде¬ ләр. Алар флигельгә килеп кергәч, Никита гадәтенчә сикереп торды һәм тураеп катты. Андрей Ефнмыч белән палатага кергәндә, Хоботов ншетелер-ишетелмәс тавыш белән: — Монда берсенең үпкәсе начарланып, хәле авыраеп китте, — диде. — Сез биредә көтегез, ә мнн хәзер килер¬ мен,.. Стетоскоп кына алып киләм. һәм чыгып китте. 178
XVII Инде караңгы төшеп килә. Иоан Дмитрич, йөзе белән мендәргә капланып урынында ята, паралич суккан кеше хәрәкәтсез утыра, иреннәрен кыймылдатып, танышсыз 1ына елый. Юан мужик һәм элекке сортировщик йоклый¬ лар. Тын. Андрей Ефимыч, Ивэн Дмитрич кроватена утырып, көтә. Ләкин ярты сәгать чамасы вакыт үтте, һәм Хоботов урынына, култык астына халат, кеммендер бельесын һәм туфлиен кыстырып, палатага Никита килеп керде. — Рәхим итеп киенегез, ваше высокоблагородие,— диде ул әкрен генә. — Менә сезнең урыныгыз, бирегә рәхим итегез, — дип өстәде һәм бер буш кроватька төр¬ теп күрсәтте; кровать яна гына кертелгән иде булса ки¬ рәк. — Зарар юк, алла боерса, терелерсез. Андрей Ефимыч барысын да аңлап алды. Бер сүз әйт- мәстән, Никита күрсәткән кровгзть янына барды һәм утырды; Никитаның көтеп торуын күреп, өстен-башын чишенде, ялангач калгач, аңа оят булып китте. Аннары ул больница киемнәрен киде; штаны бик кыска, күлмәге озын, ә халатыннан каклаган балык исе килә иде — Алла боерса, терелерсез,—дип кабатлады Никита Ул, Андреи Ефнмычның киемнәрен култык астына кыстырып, чыгып китте һәм артыннан ишекне ябып куйды «Барыбер... — дип уйлады Андрей Ефнмыч, оялып кына халатына төренә башлады; яңа костюмда арестант¬ ка ошаганлыгын сизеп: — Барыбер... фрагы да, мундиры да, бу халаты да барыбер»... — дип уйлады. Ләкин сәгатьне алып китте бит. Ә кесәдәге куен дәф¬ тәре? Ә папирос? Никита киемнәрне кая куйды икән? Хәзер үлгәнче чалбар, жилет һәм итек кияргә туры кил¬ мәс инде. Башта болар һәммәсе ничектер сәер һәм хәтта аңлашылмый иде. Андрей Ефнмыч һаман да, мешанка Белова өе белән 6 нчы номерлы палата арасында бернинди аерма юк, бу дөньяда бөтен нәрсә сафсата һәм мәгънәсез¬ лек дип ышанган иде, ләкин тиздән Иван Дмитрич йокы¬ сыннан уяныр да мине халат кигән килеш күрер, дип уй¬ лаудан йөрәге жу итеп китте, куллары калтырый һәм аяклары салкыная башлады. Ул урыныннан торды, йөреп килде һәм тагын утырды. Менә ул инде ярты сәгать, бер сәгать утыра һәм яман- сылый башлады; бу кешеләр шикелле, монда көннәр буе, 12* 179
атналар һәм хәтта еллар буе яшәү шулай ук мөмкннме икәнни? Я. менә ул утыра, йөреп килде һәм тагын утыр лы, барып тәрәзәдән карап килергә һәм тагын почмактан почмакка йөреп килергә мөмкин. Ә аннан соң нишләр¬ сең? һәрвакыт карачкы кебек утырып торырга һәм уйла¬ ныргамы? Юк, бусы булмас инде. Андрей Ефнмыч ятты, ләкин шунда ук торды, маңгае¬ на чыккан салкын тирне жиңе белән сөртеп алды һәм бөтен йөзеннән каклаган балык исе килгәнен сизде. Ул тагын йөреп килде. Аптыраган кыяфәттә, кулларын жәеп: — Бу ниндидер аңлашылмау... Сөйләшеп карарга ки¬ рәк, биредә аңлашылмау бар...—дип куйды. Шул вакытта Иван Дмитрич уянды. Ул утырды һәм яңакларына таянды. Төкерде. Аннары докторга ялкау гына карап куйды, һәм беренче минутта һичнәрсә аңла мады булса кирәк, — ләкин аның йокыдан айнып җитмә гән йөзе тиздән ачулы һәм иронияле төс алды. Бер күзен кыса төшеп, йокыдан карлыккан тавыш белән ; Әһә, сезне дә бирегә утырттылармыни, дускаем! - дип куйды.— Бик шат. Элек сез кеше канын эчә идегез, хәзер үзегезнекен эчәрләр. Бик шәп! Иван Дмитричның сүзләреннән курыккан Андрей Ефимыч: - Бу ниндидер аңлашылмау...— дип иңбашларын кысып куйды һәм: — ниндидер аңлашылмау... —дип ка¬ батлады. И пан Дмитрич тагын төкереп куйды һәм ятты. Нәләт төшкән тормыш! — дип мыгьГрданды ул. — Бигрәк тә шунсы аяныч һәм үкенечле, бу тормыш бит азап чигүләр өчен бүләкләү белән бетмәячәк, операдагы кебек, апофеоз белән бетмәячәк, ә үлем белән бетәчәк; мужиклар килер дә, аягыңнан һәм кулыңнан тотып, үлгән гәүдәңне подвалга дырылдатып алып китәрләр. Брр! Әйдә, бернәрсә түгел... Аның каравы безгә теге дөньяда бәйрәм булыр... Мин теге дөньядан бирегә шәүлә булып килермен дә бу кабахәт җаннарны куркытырмын. Мин аларның чәчләрен агартырмын! Мойсейка кайтып керде һәм, докторны күреп, кулын сузды. — Бир бер тиен! — диде. ISO
XVUl Андрей Ефимыч тәрәзә янына барды һәм басуга ка¬ рады. Инде караңгы төшеп кило, һәм офыкта уц яктан комач-кызыл салкын ай калка. Больница коймасыннан ерак түгел — күп булса йөз адымдадыр — таш стена белән әйләндерелгән биек ак йорт тора. Бу төрмә йорты. «Менә ул, чынбарлык!» — днп уйлады Андрей Ефи¬ мыч, һәм аны курку алды. Ай да, төрмә дә, койма өстендәге кадаклар да, ерак¬ тагы сөяк заводының нлкыны да куркыныч булып тоел¬ дылар. Артта кемдер көрсенеп кунды. Андрей Ефнмыч борылып карады һәм күкрәгенә елтыр йолдызлар һәм орденнар таккан кешене күрде. Ул кеше елмая һәм хәйлә¬ ле нтеп күзен кыса иде. һәм бу да куркыныч булып тоелды. Андрей Ефимыч, айда һәм төрмәдә искитәрлек бернәр¬ сә дә юк, психик яктан сәламәт кешеләр дә орденнар тагып йөриләр һәм, заман үтү белән һәммәсе череп, балчыкка әвереләчәк днп, үзен-үзе ышандырырга тыры¬ шып карады, ләкин аны кинәт өметсезлек чолгап алды, ул ике кулы белән тәрәзә рәшәткәсенә тотынды да бөтен көче белән апы селкетә башлады. Нык рәшәткә би¬ решмәде. Аннан соц бик куркыныч булмасын өчен, ул Иван Дмитрич янына килде һәм утырды. Калтыранып, сап- салкын тирен сөртә-сөртә: — Минем рухым төште, кадерлем. Рухым төште, — днп мыгырданды. Иван Дмитрич, мыскыл нтеп: — Ә сез фәлсәфә сатыгыз, — дип куйды. — Я аллам, я аллам... әйе, әйе.., Сез ничектер Россия¬ дә философия юк, ләкин бөтенесе дә фәлсәфә саталар, хәтта вак-төяк кешеләр дә, дигән идегез. Ләкин бу вак төнкнец фәлсәфә сатуыннан һичкемгә Зарар юк бит,— диде Андрей Ефнмыч, гүя еларга һәм кызгандырырга теләгән тон белән. — Бу ачы көлү нәрсәгә, кадерле дус¬ тым? һәм әгәр как-төяк кеше канәгать түгел икән, пигә ул фәлсәфә Сатмасын? Акыллы, укыган, горур һәм ирек сөюче кешегә, аллага тиц затка, кечкенә пычрак шәһәргә лекарь булып килүдән бүтән юл юк... һәм гомер буе банкалар сал, сөлек жнбәр, горчичниклар ябыштыр! Шарлатанлык, тар карашлылык, әшәкелек! Я аллам! /<9/
— Сез юкны сөйлисез. Лекарь булырга теләмәгән икәнсез, сезгә министр булырга иде. — Беркая, беркая мөмкин түгел, йомшак кешеләр без, кадерлем... Мин салкын канлы идем, кыю идем һәм дөрес фикерле идем, ә тормыш миңа тупас килеп кагы¬ луга рухым төште.., прострация '... йомшаклар без, бул¬ маганнар... һәм сез дә шулай ук, кадерлем. Сез акыллы, яхшы кеше, ана сөте белән ук яхшы дәртләр эчкәнсез, ләкин тормышка аяк басуыгыз белән ялыккансыз һәм авыргансыз... Йомшаклар без, йомшаклар! Кич булганнан бирле Андрей Ефимычны, курку һәм рәнжудән башка; тагын ниндидер бәйләнчек бер тойгы интектерде. Ниһаять, ул сыра эчәсе һәм тәмәке тартасы килгәнен төшенде. — Мин чыгып керәм, кадерлем, — диде ул. — Бирегә ут бирүләрен сорап керим... Утсыз булмый... хәлемнән килми. Андрей Ефнмыч ишек янына барды һәм ншекне ачты, ләкин Никита шунда ук сикереп торды һәм аңа каршы төште. — Сез кая? Ярамый, ярамый! йокларга вакыт, — диде ул. — Мин бер генә минутка, ишек алдын әйләнеп ке¬ рәм! — диде Андрей Ефимыч каушап. — Ярамый, ярамый, кушмыйлар. Үзегез беләсез. Никита ишекне шапылдатып япты да ишеккә аркасы белән сөялде. Андрей Ефнмыч, иңбашларын кысып: — Ләкнн әгәр мин биредән чыксам, arfHan кемгә нәр-, сә булыр? — дип сорады. — Аңламыйм! Никита, мин чыгарга тиеш! —диде калтыраган тавыш белән. - Эшем бар! — Тәртипсезлек кертмәюз, яхшы түгел! — диде Ники¬ та үгетләгән тавыш белән. Иван Дмитрич кинәт: — Шайтан белә, бу ни хәл! — диде һәм сикереп тор¬ ды. — Аның чыгармаска нн хакы бар? Алар безне биредә тотарга ничек батырчылык итәләр? Законда, судсыз бер¬ кем дә иректән мәхрүм ителми, дип ачык әйтелгән ләбаса! Бу көчләү! Башбаштаклык! Иван Дмитричның кычкыруыннан батырая төшкәй Андрей Ефнмыч: 1 Прострация — сок пикете халсехлек. Ред. 162
— Әлбәттә, башбаштаклык! — диде. — Миңа кирәк, мин чыгарга тнеш! Анын хакы юк! Чыгар, диләр сиңа! Иван Дмитрич: — Ишетәсеңме, акгыра хайван! — днп кычкырды, һәм ишекне йодрыгы белән какты. — Ач, югыйсә мнн ишекне ватам! Кансыз! Андрей Ефимыч, бөтен тәне белән калтыраган хәлдә: — Ач! Мин таләп итәм! — дип кычкырды. Никита ишек артыннан: — Сөйлән әле! Сөйлән әле! — дип жавап кайтарды. — һич булмаса, бар, бирегә Евгений Фёдорычны чакыр! Әйт, аныц килүен мин үтенә диген... бер генә ми¬ нутка! — Иртәгә ул үзе килер. Шул арада Иван Дмитрич: — Безне һичкайчан чыгармаслар! — дип дәвам итте — Безне шушында черетерләр! Я аллам, чынлап та теге дөньяда тамуг юк микәнни һәм бу кабахәтләр гафу ите¬ лерләр микәнни? Кая сои тугрылык! Ач, кабахәт, мин тончыгам! — днп карлыккан тавыш белән кычкырды да ишекне бөтен гәүдәсе белән этә башлады. — Мнн башым¬ ны ярам! Кеше үтерүчеләр сез! Никита тиз генә ишекне ачты, ике кулы һәм тезе бе¬ лән Андрей Ефимычны тупас кына төртеп җибәрде, ан¬ нары, кизәнеп, йодрыгы белән яиагына кундырды. Андрей Ефимычка гаять зур тозлы дулкын башыннан ук каплап кровать янына алып киткәндәй тоелды; чынлап та, авы¬ зында тозлы тәм бар иде:.тешләреннән кан китте булса кирәк. Ул, гүя, йөзеп чыгарга теләгәндәй, кулларын селти башлады һәм кемнеңдер кроватена тотынды, һәм нәкъ шул вакытта аркасына Никитаның ике тапкыр сукканын тойды. Иван Дмитрич каты кычкырып җибәрде. Аны да кый¬ ныйлар иде булса кирәк. Шуннан сон бүлмә эче тынып калды. Айның сыек яктысы, рәшәткә аша үтел, идәндә ятьмәгә ошап ята. Куркыныч. Андрей Ефимыч урынына ятты һәм тынын да чыгармый башлады: ул, тагын китереп кундырырлар дип, коты очып көтә иде. Гүя кемдер урак алып, анын эченә кадады да күкрәгендә, эчәкләрендә уракны берничә тапкыр болгады. Ул, тәне авыртуга чыдый алмыйча, мен¬ дәрен тешләде һәм тешләрен шыкырдатып кысты, һәм аныц башындагы буталчык уйлар арасында, хәзер ай 183
яктысында кара шәүләләр булып тоелган бу кешеләр шушындый ук авыртуны еллар буе, көн саен татырга тиеш булганнардыр, дигән коточкыч авыр фикер ялты¬ рап квтте. Аның бу хәлне егерме ел буена белмәве һәм •белергә теләмәве нәрсәдән булды икән? Ул авыртуның нәрсә икәнен белмәде; димәк, ул гаепле түгел, ләкин узенен, Никита кебек ук, тискәре һәм тупас вөҗданы аны аркасыннан үкчәләренә хәтле суынырга мәҗбүр итте. Ул сикереп торды, бөтен көче белән кычкырып җибәрергә дә, йөгереп чыгып, башта Никитаны, аннары — Хоботов- ны, смотрительне һәм фельдшерны, аннары үзен-үзе үте¬ рергә уйлады, ләкин күкрәгеннән бер аваз да чыкмады һәм аяклары буйсынмадылар; ул тыны беткән хәлдә, өстендәге халатын һәм күлмәген аерып ташлады һәм, һушы китеп, кроватька ауды. XIX Икенче көнне иртә белән аның башы авыртты, колагы шаулады һәм бөтен тәне сызлады. Аңа кичәге уйларын хәтеренә төшерү оят булмады. Ул кичә йөрәксез булды, хәтта айдан да курыкты, үзендә элек барлыгын да сизмә¬ гән тойгы һәм уйларны чын күңелдән сөйләп бирде. Мәсәлән, фәлсәфә сатучы вак-төяк халыкның канәгать¬ сезлеге турындагы фикерләрне. Ләкин хәзер ана бөтене¬ се дә барыбер иде. Ул ашамады, эчмәде, дәшми-тыпмьпТ хәрәкәтсез ята бирде. «Миңа барыбер. Җавап биреп маташмыйм, — дип уйлый нде ул, ала сорау биргәндә.—Миңа барыбер». Төшке аштан соң Михаил Аверьяныч килде Һәм чирек чәй, бер кадак мармелад китерде. Дарьюшка да килде һәм, йөзенә авыр кызгану билгесе чыгарып, кровать янында бер сәгатьләп басып торды. Доктор Хоботов килеп китте. Ул бер шешә бромлы калий алып килгән иде. Никитага палатаны берәр нәрсә белән төтәсләргә кушты. Кичкә таба миенә кан йөгерүдән Андрей Ефнмыч үлде. Башта ул бик каты туйдыру һәм укшыту сизде; ниндидер җирәнгеч нәрсә, гүяки, бөтен тәненә, хәтта бармакларына кадәр үтеп, ашказаныннан башына таба йөгерде дә күз¬ ләренә, колакларына килеп тулды. Күз аллары яшел¬ ләнде. Андрей Ефимыч әҗәле җиткәнен анлады, һәм Иван Дмитричның, Михаил Аверьянычның һәм миллион¬ 184
нарча башка кешеләрнең мәңге яшәүгә ышануларын искә төшерде. Әгәр мәнге яшәү булса? Ләкин ул мәңге яшәүне теләми нде, һәм бер секундтан бу уй анык ба¬ шыннан нитте. Кичә үзе кнтапта укыган гадәттән тыш матур һәм зифа боланнар көтүе аның яныннан юыртып узды; аннан соң бер хатын аңарга заказной хат сузды... Михаил Аверьяныч нәрсәдер әйтте. Шуннан соң бөтен нәрсә күз алдыннан югалды, һәм Андрей Ефнмыч мәңге¬ лек йокыга талды. Мужиклар килеп керделәр һәм, кулларыннан, аякла¬ рыннан күтәреп, аны часовняга алып киттеләр. Анда ул күзләре ачык килеш өстәл өстендә ятты һәм төнлә белән аны ай яктыртып торды. Иртә белән Сергей Сергенч кил¬ де, тәрегә карап нхлас күңел белән чукынды да иске начальнигының күзләрен йомдырды. Бер көннән соң, Андрей Ефимычны күмделәр. Җена¬ засында Михаил Аверьяныч белән Дарьюшка гына булды.
ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ I Бүрәнә идәнгә баскан ат аягы тавышлары ишетелде; коиюшнядан башта кара айгыр Граф Нулинны, аннары күк Велнканны, аннары анын сеңелесе Майканы алып чыктылар. Болар барысы да кыйммәтле әйбәт атлар нде. Карт Шелестов Велнканны иярләде дә, кызы Машага карап: — Я, Мария Годфруа, кил, атлан! Опля! — диде. Маша Шелестова семьяда нн кечесе иде; ул инде 18 яшьтә булса да, семьяда аны әле һаман кечкенәгә санау¬ дан бизә алмыйлар, һәм шуиа күрә барлык кеше аны Маня яки Манюся днп йөриләр иде; ә шәһәргә цирк кил¬ гәч, һәркөнне йөргәне өчен, аны барысы да Мария Год¬ фруа дип атый башладылар. — Олля! — дип, ул Велнканга атланды. Аның апасы Варя — Майкага, Никитин —Граф Ну- линга, офицерлар — уз атларына атландылар, һәм офи¬ церларның ак кительләре белән, хатын-кызларның кара амазонкалары белән чуарланган озын матур кавалькада ишек алдыннан атлатып кына чыгып кнтте. Никитин сизенеп торды: кешеләр атларга атланганда һәм аннары урамга чыгып барганда, Манюсяның бөтен игътибары гел, нигәдер, аңарда гына булды. Манюся аңа һәм ул атланган Граф Нулинга кайгыртучанлык белән карый-харый: . — Сергей Васильевич, сез аның авызлыгын һәрвакыт тартып тотыгыз. Аңа өркергә ирек бирмәгез. Ул юри кы¬ лана, — диде. Аның Великаны Граф Нулин белән бик дус булган¬ гамы, әллә очраклы рәвештә шулай килеп чыга идеме, Манюся, кичәге һәм өченче көнге кебек, һәрвакыт Ники¬ тин белән янәшә барды. Ә Никитин горур ак ат өстендә утырган Манюсяның кечкенә знфа гәүдәсенә, матур про¬ филенә, үзенә бөтенләй килешми торган һәм аны картрак итеп күрсәтә торган цилиндрына шатланып, күңеллелә¬ 186
неп, сокланып карап барды, аның сөйләгәнен тыңлады, ләкнн рәтләп аңламады һәм: «Үземә үзем ант итеп әйтәм, валлаһи менә, каушап калмам, бүген үк сөюемне әйтермен...» — дип уйлады. Кичке сәгать җиденче иде. Бу вакытта ак акация белән сирень исе шул хәтле көчле аңкый, һава һәм агачлар үз¬ ләренең исләреннән үзләре таңга калганнардыр шикелле тоела. Шәһәр бакчасында музыка уйный иде инде. Атлар таш урамга каты басып баралар; һәр якта көлгән, сөй¬ ләшкән тавышлар, кечкенә капкаларның ачылып ябыл¬ ган тавышлары ишетелә. Очраган солдатлар офицерларга честь бирәләр, гимназистлар Никитин белән баш неп исән¬ ләшәләр; һәм күңел ачарга, музыка тыңларга бакчага ашыгучыларның барысына да кавалькадага карап тору күңелле иде булса кирәк. Ә һава гаҗәеп җылы, күк йө¬ зенә тәртипсез сибелгән болытлар гаҗәеп йомшак, тополь һәм акацияләрнең күләгәләре гаҗәеп җыйнак һәм пөх¬ тә,— бу күләгәләр киң урамның иңеннән иңенә сузылып, икенче яктагы йортларның балконнарына, икенче катла¬ рына хәтле менеп җиткәннәр! Шәһәрдән чыктылар да олы юл белән юыртып китте¬ ләр. Монда акация һәм сирень исе юк, музыка да ише¬ телми, ләкин аның каравы кыр исе аңкый, арыш һәм бо¬ дай яшәреп килә, йомраннар сызгыра, кара каргалар карылдашалар иде. Кая гына карама, һәр җир ямь-яшел, бары кайбер урыннарда карбыз-кавын бакчалары гына караеп күренә, аннары тагын сулда, ерактагы зиратта чәчәкләрен коеп бетереп бара торган алмагачлар буйдан- бунга агарып торалар иде. Терлек суя торган урын яныннан, аннары сыра заводы яныннан узып киттеләр, ашыга-ашыга шәһәр бакчасына баручы музыкант-солдатлар төркемен уздылар. Машося, Варя белән янәшә барган офицерны күзләре белән күрсәтеп: — Полянскийның аты бик яхшы, бәхәс юк, — диде. — Ләкин ул бракка чыгарылган ат. Аның сул аягындагы ак табы бөтенләй урынсыз, аннан соң, күз салыгыз әле, ба¬ шын бнк чөя. Хәзер инде аны бу гадәтеннән бернәрсә бе¬ лән дә биздерә алмыйсың, үлгәнгә кадәр шулай чөячәк. Манюся, атасы кебек үк, ат яратучан цде. Берәр кеше¬ нең аты яхшы булса, көнләшүеннән аның эче яна, һәм башкаларның атларында берәр кимчелек тапса, сөенә иде. Никитин исә атлар турында бернәрсә дә аңламый, 187
атны тезгеннән тотсаң нн дә, авызлыклап тотсаң ни, юырттырып барсаң ни дә, сикертеп чапсаң ни — аның өчен барыбер; ул тик бер генә нәрсәне белә; ат өстендә ул килбәтсез утыра һәм шуңа курә иярдә оста утыра белүче офицерлар Манюсяга күбрәк ошарга тиешләр, һәм ул аны офицерлардан көнли. Шәһәр читендәге бакча ягыннан узганда, кемдер сель- тер суы эчеп чыгарга тәкъдим итте. Керделәр. Бакчада бары имән агачлары гына үсә иде; алар әле күптән түгел генә яфрак яра башлаганлыктан, яшь яфраклар арасын¬ нан бөтен бакча күренә: әнә эстрада, әнә кечкенә өстәл¬ ләр, таганнар, әнә зур бүрекләргә охшаган карга оялары .. Атланып килүче ирләр һәм аларның дамалары, кечкенә өстәлләрнең берсе янына туктап, атларыннан төштеләр һәм сельтер суы китерттеләр. Алар янына бакчада йөрү¬ че танышлары килә башлады. Озын итекле хәрби доктор һәм үзенең музыкантларын көтеп торган капельмейстер килде. Никитинны доктор студент днп белде булса кирәк, чөнки: — Сез каникулга кайттыгызмыни? — днп сорады. — Юк, мин биредә яшим, — днп җавап кайтарды Никитин. — Гимназиядә укытучы булып хезмәт игәм. Доктор гаҗәпләнде. — Шулаймыни? Шушындый яшь булсагыз да укыта¬ сызмыни инде? — Каян килеп яшь булыйм ди. Мин 26 яшьтә.., Аллага шөкер. — Сакалыгыз-мыегыгыз булса да, чыраегызга кара¬ ганда сезгә 22—23 яшьтән артыкны биреп булмый. Сез бик яшь чырайлы! «Нинди дуңгызлык! — дип уйлады Никитин. — Бусы да мине сабый бала итеп саный!» Әгәр берәр кеше*аныи яшь булуы турында, бигрәк тә хатын-кызлар һәм гимназистлар булган җирдә сүз куз¬ гатса, аңа бер дә ошамый иде. Бу шәһәргә килеп, хезмәт¬ кә кергән вакытыннан бирле, ул үзенең яшь чырайлы булуын дошман күрә башлады. Гимназистлар аңардан курыкмыйлар, картлар аңа: яшь егет, дип эндәшәләр, хатын-кызлар аның дилбегә буе сүзләрен тыңлап утыру¬ дан бигрәк, аның белән биюне артыграк күрәләр иде. һәм ул, бер ун яшькә картаер өчен, әллә ни бирер иде. Бакчадан чыгып, Шелестовлар фермасына киттеләр. Капка янына туктап, приказчик хатыны Прасковьины JS8
чакыртып чыгардылар һәм яңа сауган сөт сорап алдылар. Сөтне беркем дә эчмәде, һәммәсе бер-берсенә карашып алдылар да, көлешеп, кире борылып чаптылар. Кайтып барганда, шәһәр читендәге бакчада музыка уйный баш¬ лаган иде инде; кояш зират артына яшеренгән, һәм күк йөзенен яртысы шәфәкъ кызыллыгына бизәлгән иде. Мангося тагын Никитин белән янәшә кайтты. Никитин, үзенең аны өзелеп сөюе турында сүз кузгатырга теләсә дә, офицерлар һәм Варя ишетер дип шүрләде, шунлыктан дәшмәде. Манюся да сөйләшми генә кайтты. Никитин анык нилектән сөйләшмәвен, нигә үзе белән янәшә кай¬ туын төшенә иде, үзен шулкадәр бәхетле итеп сизә иде ки, жир, күк, шәһәр утлары, сыра заводының кара си¬ луэты — барысы, барысы аның күзләре алдында нинди¬ дер бик яхшы һәм бик ягымлы бер нәрсә булып бергә кушыла иде; үзе атланган Граф Нулин һавадан бара кебек иде һәм алсу күккә менеп китәргә тели шикелле тоела иде. Өйгә кайтып життеләр. Бакчадагы өстәлдә инде само¬ вар кайнап тора, һәм өстәлнең бер ягында үзекек таныш¬ лары, окружной суд чиновниклары белән карт Шелестов утыра һәм гадәтенчә нәрсәнедер тәнкыйть итә иде. — Бу хамлык! Хамлыктан башка нәрсә түгел. Әйе, хамлык! — ди иде ул. Манюсяны сөя башлаганнан бирле, Никитинга Ше- лестовларның барлык нәрсәсе: өйләре, өй янындагы бакчалары, кичке чәйләре, үргән урындыклары, карт нянь¬ калары һәм хәтта картның еш әйтергә ярата торган «хам¬ лык» дигән сүзе —һәммәсе дә ошыйлар. Аңа бары эт һәм мәчеләрнең күп булуы һәм террасадагы зур читлектә моңланып гөрләп утыра торган мисыр күгәрченнәре генә ошамыйлар. Ишек алды этләре һәм бүлмә этләре шул хәтле күп иде. Шелестовлар белән танышкан вакытыннан бирле ул аларнын бары икесен генә — Мушка белән Сом- ны гына — аерырга өйрәнде. Мушка — йоны коелып бетә язган шәләмә борынлы, азындырылган кечкенә усал бер эт иде. Ул Никитинны күрә алмый иде; аны очратты исә, һәрвакыт башын янтыгына борып, тешләрен ыржайта да, <ррр... нга-нга-нга... ррр...» дип, ырылдый башлый иде. Аннары урындык астына кереп утыра иде. Никитин үзенең урындыгы астыннан аны куып жкбәрмәкче булса, ул чәңгелдәп өрергә тотына, ә хужалар: 189
— Курыкмагыз, ул тешләми. Бик акыллы эт ул, — диләр иде. Сом исә озын аяклы һәм таяк кебек каты койрыклы гаять зур кара бурзай иде. Аш ашаганда һәм чәй эчкәндә, ул гадәттә өстәл астында тьш гына утыра һәм күн итек¬ ләргә, өстәл аякларына койрыгы белән шап-шоп суга иде. Ул яхшы күңелле бер аңгыра эг иде, ләкин ашап утыру¬ чыларның тезләренә үзенең борынын куйганы өчен һәм селәгәе белән чалбарны пычратканы өчен, Никитин аны күрәлми иде. Аның зур мангаена Никитин күп тапкырлар пычак сабы белән кундыргаласа да, борынына чиертсә дә, әрләсә дә, зарланса да, аның чалбарын таплардан бер¬ нәрсә дә коткара алмады. Атка атланып йөреп кайтканнан сон чәй, варенье, су¬ хари һәм май бик тәмле тоелды. Беренче стаканны барысы да зур аппетит белән, сөйләшми генә эчтеләр, икенче ста¬ кан алдыннан исә бәхәсләшергә керештеләр. Аш ашаганда һәм чәй эчкәндә бәхәсне һәрвакыт Варя башлап җибәрә иде. Ул 23 яшьтә, үзе чибәр, Манюсядан матуррак, йорт эчендә иң акыллы, ин белемле кыз булып хисаплана иде; йортта мәрхүм анасының урынын алган өлкән кызга лаек булганча, үзен олысымак һәм җитди тота иде. Үзен хуҗа хатын урынына куеп, ул кунаклар бар чагында да блуза¬ дан йөри, офицерларга фамилияләре белән эндәшә, Ma- нюеяга кечкенә балага караган кебек карый һәм, анын белән сөйләшкәндә, үзен югары тотып, классная дама тонында сөйләшә иде. Үзен ул карт кыз дип атый — ди¬ мәк, кияүгә чыгармын, дип ышана иде. һәрбер әңгәмәне, хәтта һава хәлләре турындагы әңгә¬ мәне дә ул бәхәскә борып җибәрә иде. Аның яраткан га¬ дәте — һәр кешене ялгыш сүздә, капма-каршы фикерләр сөйләүдә тотарга, фразага бәйләнергә теләү гадәте бар иде. Сез анын, белән берәр нәрсә турында сөйләшә баш¬ ласагыз, ул шунда күзегезгә туп-туры карый да, көтмә¬ гәндә: «Гафу итәсез, гафу итәсез, Петров, өченчекөн сез моның нәкъ киресен сөйләгән идегез»,— ди. Яки ул, мыскыллы итеп елмая да: «Ләкин, мин күрәм, сез өченче отделение принципларына өндисез. Тәбрик итәм», — дип куя идс. Әгәр сез тапкыр сүз әйтсәгез яки сүз уйнатсагыз, шун¬ да аның: «Бу иске нәрсә!» яки: «Бу дорфалык!» дигә¬ нен ишетәсез. Әгәр берәр офицер тапкыр сүз әйтсә, ул 190
чыраен сытып, мыскыллап: «Арррмия тапкырлыгы!» — дип куя иде. Бу «ррр...» шундый яңгырап ишетелә иде, Мушка урындык астыннан аңа: «ррр-.. нга-нга-нга...» — дип җа¬ вап кайтармыйча калмый иде. Бу юлы чәй янындагы бәхәс Никитинның гимназиядәге имтиханнар турында сөйләвеннән башланып китте. — Гафу итегез, Сергей Васильич,— дип аны Варя бүлдерде,—менә сез, укучыларга читен, дисез. Сорарга рөхсәт итегез: ә аңа кем гаепле? Мәсәлән, сез VIII класс укучыларына: «Пушкин — психолог» дигән темага инша язарга бирдегез, ди. Беренчедән, мондый читен темаларны бирергә ярамый, ә икенчедән, Пушкин нинди психолог булсын? Щедрин яки, әйтик, Достоевский дисәң, әле икен¬ че эш, ә Пушкин — бөек шагыйрь һәм шуннан бүтән бер¬ кем дә түгел. Никитин, караңгы чырай белән: — Щедрин үзенә, Пушкин үзенә,— дип җавап кай¬ тарды. — Мин беләм, сезнең гимназиягездә Щедринны та¬ нырга теләмиләр, ләкин эш анда түгел. Сез миңа шуны әйтегез, Пушкин нинди психолог ул? — Әллә психолог түгелме? Рәхим итегез, мин сезгә мисаллар китерим. һәм Никитин «Онегинанан, аннары «Борис Годунов»- тап берничә урынны сөйләп күрсәтте. Варя: — Монда миң бернинди психология күрмим, — дип авыр сулап кунды. — Психолог дип кеше җанының нечкә борылышларын тасвир итүче кеше атала, ә болар бары гүзәл шигырьләр генә һәм шуннан бүтән бернәрсә дә түгел. Никитин, үртәнеп: — Сезгә нинди психология кирәген мин белам, — диде. — Кем дә булса минем бармагымны үтмәс пычкы белән киссә, ә мин бугазым ертылганчы акырсам — сез¬ неңчә менә шул психология була инде. — Дорфалык! Шулай да, сез миңа Пушкинның пси¬ холог булуын исбат итә алмадыгыз але. Юк-барга сукыр килеш ышану, тар карашлылык яки шундыйрак берәр нәрсә турында бәхәсләшергә туры кил¬ сә, гадәттә Никитин, урыныннан сикереп тора да, ике кулы белән башын тотып, уфылдап, почмактан почмакка йөрергә 191
тотына нде. Бу юлы да шулай булды: ул урыныннан сикереп торды, башын тотты һәм, уфылдап, өстәл тирәли әйләнеп чыкты, аннары бер читкәрәк китеп утырды. Офицерлар аны якларга керештеләр. Штабс-капитан Полянский: Пушкин чыннан да психолог булган, дип Ва- ряны ышандырырга кереште, һәм моны исбат итәр өчен Лермонтовтан ике шигырь китерде; поручик Гернет: әгәр дә Пушкин психолог булмаса, ана Москвада памятник куймаган булырлар иде, диде. Өстәлнең икенче башыннан: — Бу хамлык!—дигән тавыш өстәлде. — Мин губер¬ наторга да әйттем: бу, ваше превосходительство, хам¬ лык’ — дидем. — Мнн артык бәхәсләшмим! — дип кычкырды Ники¬ тин.— Анын бу бәхәсенең чиге булмас. Җитте! — Үзенең тезенә башын һәм тәпиен салган Сомга: — Әй, китче мон¬ нан, пычрак эт! — дип кычкырды. Урындык астыннан: «ррр...нга-нга-нга...» дигән тавыш ишетелде. — Хаксызлыгыгызны икърар итегез! Икърар ите¬ гез! — дип кычкырды Варя. Ул арада кунак булып килгән туташлар керделәр, һәм бәхәс узеннән-үзе тукталды. Бөтен кеше залга юнәлде Варя рояльдә танца көйләре уйный башлады. Башта вальс, аннары полька, аннары grand-rond 1 белән кад¬ риль биеделәр; кадриль биегәндә түгәрәктәге биючеләрне һәммә булмәләр буйлап штабс-капитан Полянский алып йөрде, аннары тагын вальс бии башладылар. Таниа вакытында картлар, тәмәке тартып һәм яшь¬ ләргә карап, залда утырдылар. Алар арасында шәһәр кредит җәмгыяте директоры, үзенең, әдәбиятны һәм сәхнә сәнгатен сөюе белән дан казанган Шебалдин да бар иде. Шәһәрдәге «Музыка драма түгәрәген» ул башлап җибәр¬ де һәм спектакльләрдә үзе дә катнаша иде; үзе ни өчендер һәрвакыт бары көлдергеч лакейлар булып кына( уйный яки «Грешннцаьны гына көйләп укый иде. Шәһәрдә аны мумия дип йөриләр, чөнки ул озын буйлы, сеңер бёлән сөяктән генә тора, чырае һәрвакыт шат, күзләре тонык һәм хәрәкәтсез. Сәхнә сәнгатен чын .күңелдән яраткан¬ лыктан, ул хәтта мыегы белән сакалын да кырып йөри, ә бу аны мумиягә тагын да ныграк ошата иде. 1 Grand-rond (французча) — зур түгәрәк, таццада группа¬ лы фигура. 192
G га n (I-rond tan сон, ул кыяр-кый мае кына Никитин янына килде, йөткерен куйды һәм болан диде: Чәй янындагы бәхәсне мин рәхәтләнеп тыңладым. Сезнең фикерегезгә тулысында кушылам, Вез сезнең бе¬ лән бер фикердәге кешеләр һәм миңа сезнең белән сөй¬ ләшен утыру бик күңелле булыр иде. Лессшппың «Гам¬ бург драм ату ргия»Сеп укыганыгыз бардыр бит? — Юк, укыганым юк. Шебалдиниың исе кипе. ул, бармакларын пешергән кешедән, кулларын селекте дә, бер сүз дә эйтмәстән, Ни¬ китин яныннан читенен куйды. Шеба.|днн11ып кыяфәте, бнргэп справы һәм гаҗәпләнүе Никитинга көлке булып тоелса да, ул: «Чыннан да уңайсыз хәл. Үзем әдәбият укытучысы, үзем, шушы вакытка чаклы , 1есешпны укыганым шһ. кып чыгарга кирәк булыр», дип уп.чачы. Кичке аш алдыннан карты яш<- бергә «язмыш сын.1 :н\ \iinapia һиындылар. Г1к< колода карга алып кил le ip дә, in peril һәммә кешегә ннезлин өләш» н чыктылар, I снч*ч< (ышкы ягы белән искә карагын өсгөлгә кхелды. Kapi Шелестов, икенче колоданың өстәге картасын л ц>ш: Кулында шушы карга булган i.chicib и. я гмышы .юндын: ул хәзер балалар бүлмәсенә барып няня белән yoiiHcpia nielli, дип уенны г.ннаналы рәвештә башлап җибәрде. Няня белән үбешү хөрмәте Шебалдин ө.к:шч1ә гид» I арысы да, шау-гөр килеп, аныц тирәсенә җыелдылар, балалар бүлмәсенә алын бардылар һәм көлешә-көлешә, !.»л чаба чаба аны няня б» тән үбешергә мәҗбүр пичләр. Көлүеннән елый язган Шелестов: Ул тикле кызышын үпмә! иш кычкырып торды. Никитинны язмыш барлык кеше ләрнең г «найларын ‘ОЙ,тәтергә мәҗбүр пгге. Шәт алын килделәр һәм Пики гннга башыннан бөркәделәр. Гөнаһларын сипләтергә бс р иче булып Варя килде. Никитин, караңгыда аныц җитди профиленә карап: - Mini сезнең гөнаһларыгызны беләм, - дин сүз баш лады. — Әйтегез әле, туташ, нилектән сез һәр көнне По¬ лянский белән гулять итәсез? Ох, юкка түгелдер, гусар беттән тиккә генә йөрмәс. Варя: — Дорфалык бу, диде дә китеп барды. Н-ЗГ-. А. П. Чехии 13. /,ЧУ
Аннары шәл астында хәрәкәтсез зур күзләр ялтырын башлады, караңгыда сөйкемле профиль күренде һәм күп¬ тән таныш булган кадерле ис килде: бу ис Никитинга Манюсяның бүлмәсен хәтерләтте. Ул: — Мария Годфруа, сезнең нинди гөнаһыгыз бар? — диде һәм үз тавышын үзе танымады — тавышы шундый ягымлы һәм шундый йомшак чыкты. Манюся ана күз кысты да, тел очын күрсәтеп, көлеп җибәрде һәм китеп барды. Ә бер минуттан соң инде ул зал уртасында тора, учларын чәбәкләп: — Кичке ашка, кичке ашка, кичке ашка! — дип кыч¬ кыра иде. Барысы да аш бүлмәсенә юнәлделәр. Кичке аш вакытында Варя тагын бәхәс күтәрде, бу юлы ул атасы белән бәхәсләште. Полянский үзен олысы¬ мак тотып ашады, кызыл аракы эчте һә.м Никитинга бер¬ вакыт кыш көне сугышта төн буе тездән сазда торганын сөйләде; дошман бнк якын булган, шунлыктан сөйләшергә дә, тәмәке тартырга да рөхсәт ителмәгән, төн салкын һәм караңгы булган, ачы жил исеп торган. Никитин, аның сүзләрен тыңлый-тынлый Манюсяга күз төшереп-төшереп алды. Манюся аңа туп-туры карап тора, күзләрен һич йоммый, гүя нәрсә турындадыр уйга калып яки онытылып утыра кебек иде... Никитин өчен бу күңелле дә, азаплы да иде. Ул: «Нигә миңа болан карый икән? — дип борчылды.— Уңайсыз бит. Сизүләре мөмкин. Эх, ул нинди яшь, нинди беркатлы әле!» Төн уртасы җиткәч, кунаклар тарала башладылар. Никитин, капкадан чыккач, икенче каттагы тәрәзә шапыл¬ дап ачылды һәм аннан Манюся күренде. — Сергей Васильич!—диде ул. — Нәрсә боерасыз? Нәрсә әйтергә икән дип, уйланып булса кирәк, Манрся: — Менә нәрсә...— дип куйды.— Менә нәрсә... Полян¬ ский шушы көннәрдә үзенең фотографиясе белән килергә һәм барыбызны да карточкага төшереп алырга сүз бирде. Җыелырга кирәк булыр. — Яхшы. Манюся тәрәзәдән башын алды, тәрәзә шапылдап ябылды, һәм шунда ук өй эчендә кемдер рояльдә уйный башлады. 194
*Ай-яй бу йорт’ — дип уйлап, Никитин урамның теге ягына чыкты. — Бу йортта мисыр күгәрченнәре генә ың¬ гырашып яши, алар да үзләренең шатлыкларын башкача аңлатып бирә алмаганга гына ыңгырашалар». Ләкин күңелле торучылар бер Шелестовлар гына тү¬ гел иде. Никитин ике йөз адым да китмәде, икенче йортта да рояль тавышы ишетелде Ул тагын бераз барган иде, капка төбендә балалайка уйнап торган мужикны күрде. Бакчада оркестр рус җырларыннан попури уйный баш¬ лады... Никитин Шелестовлардан ярты чакрым ераклыкта сигез бүл моле квартирада тора, бу квартирада ул үзенең иптәше, география һәм тарих укытучысы, Ипполит Иппо- литыч белән бергә, елына өч йөз сум түләп яши иде. Сары сакаллы, яньчек борынлы, интеллигентныкына охшама¬ ган, ә мастеровойныкына охшаган тупасрак йөзле, шулай да мөлаем чырайлы һәм әле картаймаган бу Ипполнт Ипполнтыч, Никитин өйгә кайтып кергәндә, үзенең өстәле янында утыра һәм укучыларының дәфтәрләрен, картала¬ рын төзәтә иде. Географиядә аныңча иң кирәкле һәм нн әһәмиятле эш карталар сызу, ә тарихта — хронологияне яхшы белү иде; үзендә укучы малайлар һәм кызлар ясаган карталарны ул зәңгәр карандаш белән төннәр буе төзә¬ теп утыра яки хронологик таблицалар төзи иде. Никитин, аның янына кергәч: — Бүген көн шундый матур! Сез ничек бүлмәдә утыра аласыз, мин шуңа гаҗәлләнәм, — диде. Ипполит Ипполнтыч аз сүзле кеше иде; ул я бер дә сөйләшми, я сөйләшсә дә, бары һәркемгә күптән үк бил¬ геле булган нәрсәләрне генә сөйли иде. Бу юлы ул болай дип җавап бирде: — Әйе, һава шәп. Хәзер май бит инде, тизлән чын җәй булыр. Ә җәй кыш түгел ул. Кыш көне мичкә ягарга кирәк була, ә җәй көне мичсез дә җылы. Жәй көне төнлә тәрәзәне ачып куйсаң да җылы була, ә кыш көне — ике кат тәрәзә белән дә суык. Никитин өстәл янында бер минуттан артык утырмады. Шулай да аның эче поша башлады. Авызын ачып исни-иснн урыныннан торып: — Хәерле йокы! — диде.—Мин сезгә мәхәббәт турын¬ да бернәрсә сөйләмәкче идем, ләкин сез бит — геогра¬ фия! Сезгә мәхәббәт турында сөйли башласан, сез шунда ук: «Калка ягында сугыш кайсы елны булган әле?» дисез. 13* 195
Сезнен сугышларыгыз һәм Чукотка борыннарыгыз нн шайтаныма кирәк! — Сез нигә ачуланасыз? — Эч поша! һәм, Манюсяга әле үзенең сөюен әйтмәвенә һәм үзенең мәхәббәте турында хәзер сөйләшеп утырыр кеше булма¬ вына эче пошып, уз кабинетына керде һәм анда диванга нтты. Кабинетта караңгы һәм тын иде. Караңгылык эченә карап яткан хәлдә, ул нигәдер ике яки өч елдан соң үзенең берәр йомыш белән Петербургка барачагын, Л1анюсяның аны вокзалга озатачагын һәм озатканда елап калачагын уйлый башлады; Петербургта ул Манюсядан озын хат алыр, бу хатында Манюся аның тизрәк өнгә кайтуын үтенер. Ул да аңа хат язар... Үзенең хатын: сөекле күсе¬ кәем днп башлар... Ул: — Нәкъ шулай, сөекле күсекәем. — днп көлеп жи- бәрде. Аның яткан урыны уңайсыз иде. Ул кулларын баш ае¬ гына куйды һәм сул аягын диван аркасына күтәрде. Уңайлы булып китте. Ул арада тәрәзәләр сизелерлек агара башладылар, ишек алдында йокылы-уяулы әтәч¬ ләр кычкырырга тотынды. Никитин үзенең Петербургтан ипчек кайтачагы, Манюсяның аны вокзалда ничек каршы алачагы һәм, шатлыгыннан кычкырып, аның муенына ташланачагы турында уйлавын дәвам иттерде; яки, тагын да кызыграгы: Никитин хәйлә корыр, сиздермичә генә төнлә кайтып төшәр, кухарка аңа ишек ачар, аннары ул, аяк очлары белән генә басып, йокы бүлмәсенә узар, тавыш-тынсыз гына чишенер дә — урынга чумар! Манюся уяныр, менә аңа сөенеч булыр! һава бөтенләй агарды. Кабинет һәм тәрәзә юк нде инде. Үзләре бүген яныннан узган сыра заводының кап касы төбендә Манюся утырып тора һәм нәрсәдер сөй¬ ли. Аннары ул Никитинны култыклады да шәһәр читен дәге бакчага алып китте. Анда Никитин имән агачла рын һәм бүреккә охшаган карга ояларын күрде. Бер оя чайкалып китте, аның эченнән Шебалдин сузылып кара¬ ды һәм: «Сез Лессингны да укымагансыз»,—дип кыч¬ кырды. Никитин дерт итеп китте һәм күзләрен ачты. Диван каршысында Ипполит Илполитыч басып тора һәм, башын артка ташлап, галстугын бәйли нде. 196
— Торыгыз, эшкә барырга вакыт, — диде ул. — Ә өсне чишенмәгән килеш йокларга ярамый. Алай кием бозыла, йоклаганда урынга ятып, чишенеп йокларга кирәк. һәм ул, гадәтенчә, һәркемгә күптән билгеле нәрсәләр турында паузалар ясый-ясый озын итеп сөйли башлады. Никитинның беренче дәресе икенче класста рус теле иде. Ул сәгать тугызда класска килеп кергәндә, кара тактага акбур белән зур итеп М. Ш. дигән ике хәреф языл куелган иде. Бу мөгаен, Маша Шелестова, дигән сүз булгандыр. «Сизеп тә өлгергәннәр, кабахәтләр... — днп уйлады Никитин. — Каян һәммәсен дә белеп җиткерәләр болар?» Икенче дәрес бишенче класста әдәбият иде. Биредә дә кара тактага М. Ш. дип язылган нде, ә ул, дәрес би¬ рүен тәмамлап, бу класстан чыгып барганда, артыннан нәкъ театр ложасыннан кычкырган кебек: — Ура-а-а! Шелестова!! — днп кычкырып җибәрделәр. Киенгән килеш йоклаганга анык башы авырта, сөяк¬ ләре салынкы. Экзамен алдыннан өйләренә таралуны һәр- көн көткән укучылар бернәрсә дә эшләмиләр, иренеп, теләр-теләмәс кенә утыралар, эчләре пошудан шаяралар. Никитин да иренә/ шаярганны күрми һәм әледән-әле тәрәзә янына килеп баса. Аңа кояш нуры астында яп-якты булып урам күренеп тора. Йортлар өстеидә зәнгәр күк. күктә кошлар, ә еракта-сракта, яшел бакчалардан һәм йортлардан да арырак, күгелҗем урман, чабып бара тор¬ ган поезддан чыккан төтен һәм очсыз-кырыйсыэ киңлек күренә... Әнә ак китель кигән ике офицер, камчылары белән уй- ный-уйный, урам буенча, акация агачлары күләгәсеннән үтеп киттеләр. Әнә чал сакаллы һәм картуз кигән бер төркем еврейләр линейкада 1 килеп туктадылар. Гувер¬ нантка директор улының кечкенә кызы белән йөрергә чыккан... Икс урам этс белән Сом каядыр чабып узды... Ә менә гади соры күлмәк һәм кызыл оек кигән Варя, кулына «Вестник Европы» тотып, узып бара. Ул шәһәр көтепханәселә барган булса кирәк. Ә дәрес әле тиз генә бетми — сәгать өчтә генә бетә. Дәресләр беткәч тә әле өйгә кайтып булмый. Шелестов- ларга да барып булмый, бәлки Вольф йортына дәрес би¬ рергә барырга кирәк. Вольф дигәннәре лютеранлыкка 1 Линейка — пассажирлар йертә торган арба 197
чыккан бер бай еврей; ул узенек балаларын гимназиягә бирми, өенә гимназия укытучыларын чакырып, балаларын шулардан укыта һәм һәр дәрес өчен бишәр сум түли... «Күңелсез, күңелсез, күңелсез!» Сәгать өчтә ул Вольф йортына китте һәм аларда уты¬ ру ана вксез-чнксез озак булып тоелды. Вольфлар йор¬ тыннан сәгать биштә чыкты, ә сәгать алты тулып җиден¬ че киткәч ннде гимназиягә, педагогия советына барырга кнрәк — анда IV һәм VI класслардан экзамен алу өчен расписание төзиячәкләр. Кич белән бик соң гына гимназиядән Шелестовларга барганда, аның Йөрәге тибә һәм йөзе янып тора иде. Моннан бер атна яки бер ай элек ул, сөюен әйтергә җыенганда бөтен бер речь хәзерли торган иде, ул речьнең кереш сүзе һәм йомгагы була торган иде, хәзер исә анын әзерләп куйган бер генә сүзе дә юк, башында бөтен нәрсә буталган, һәм ул тик бер генә нәрсәне белә: бүген мөгаен аңлашыр, артык көтәргә һич тәкате калмады. «Мин аны бакчага чакырырмын, бераз йөрермен дә сөюемне әйтермен...» дип уйлый иде ул. Алгы бүлмәдә һич җан әсәре юк иде; ул залга керде, аннары кунак бүлмәсенә узды... Анда да һичкем юк. Югарыда, икенче катта, Варяның кем беләндер бәхәс¬ ләшкәне һәм тегүче хатынның балалар бүлмәсендә кайчы чыкылдатканы гына ишетелә. Шелестовларның йортында бер бәләкәй генә бүлмә булып, аның өч исеме бар иде; кечкенә бүлмә, караңгы бүлмә, юл өсте бүлмәсе. Анда медикаментлар, дары һәм ау кирәк-яраклары куелган иске зур шкаф тора. Бу бүл¬ мәдән тар агач баскыч икенче катка алып менә, бу бас¬ кычта һәрвакыт мәчеләр йоклый иде. Аннары монда берсе балалар бүлмәсенә, икенчесе кунак бүлмәсенә керә торган нке ишек бар. Никитин, югарыга менмәкче булып, шушы бүлмәгә килеп керүгә, балалар бүлмәсенең ишеге ачылып ябылды; шундый каты ябылды, баскыч белән шкаф дерел¬ дәп киттеләр; өстенә кара күлмәк кигән Манюся. кулына эәнгәр материя тоткан килеш йөгереп килеп чыкты да. Никитинны искәрмичә, баскычка таба йөгерде. Никитин: — Туктагыз әле,.. — дип, аны туктатты. — Исәнмесез, Годфруа... Рөхсәт итегез... Аның сулуы капты, ул нәрсә әйтергә белмәде; бер кулы белән Манюсяныи кулын, икенчесе белән эәнгәр J98
материяне тотты. Ә Манюся әллә куркып китте, әллә га¬ җәпләнде: күзләрен зур итеп ачып, Никитинга карады. Манюся китеп бармагае дип курыккан Никитин: — Рөхсәт итегез...—дип дәвам итте.—Минем сезгә берничә сүзем бар... Тик... биредә уңайсыз. Мин түзә ал¬ мыйм, түзәр хәлем калмады... Анлыисызмы, Годфруа, минем сабырлыгым җитми... менә шул... Зәңгәр материя идәнгә төшеп китте, һәм Никитин Манюсянын икенче кулыннан да тотты. Манюся агарынып китте, иреннәрен кыймылдатты, аннары Никитин яныннан чигенде һәм стена белән шкаф арасындагы почмакка ба¬ рып керде. — Ант итеп әйтәм, ышаныгыз... — диде Никитин әк¬ рен генә. — Манюся, ант итеп әйтәм... Манюся башын артка ташлады, ә Никитин анын авы¬ зыннан үпте, һәм, бу үбү озаграк дәвам итсен өчен, Ма¬ нюсянын яңакларын бармаклары белән тотты; һәм ничек шулай булып чыккандыр, ул үзе шкаф белән стена ара¬ сына барып керде, ә Манюся куллары белән аны муенын¬ нан сарып алып, башы белән аның иягенә сыенды. Аннары икесе дә бакчага йөгерделәр. Шелестовларның бакчасы зур, дүрт десятина җирне алып тора. Анда ике дистәләп картаеп беткән өрәңге һәм картаеп беткән юкә агачлары үсәләр, бер чыршы бар, калганнары барысы да жимеш агачлары: татлы чия, алма¬ гач, груша, кыргый каштан, майлагач.. Чәчәкләр дә күп. Никитин белән Манюся аллеялар буйлап йөгерешеп йөриләр, үзләре көлешәләр, сирәк кенә бер-берсенә кыска- кыска сораулар бирәләр, ул сорауларга берсе дә җавап кайтармый, ә бакча өстендә ярты ай ялтырап тора, һәм бу ярты айның җиргә төшкән көчсез нуры белән зәгыйфь кенә яктыртылган кара үләннәр арасында тюльпан һәм ирис чәчәкләре, йокымсырап, башларын сузып утыралар, алар гүя үзләренә мәхәббәт белдерүне сорыйлар иде. Никитин һәм Манюся өйгә кайтып кергәндә, офицер¬ лар һәм туташлар җыелып җиткәннәр һәм мазурка бии¬ ләр иде инде. Полянский тагын бүлмәләр буйлап grand¬ rond алып йөрде, танцадан сои татын язмыш сынашу уй¬ надылар. Кичке аш алдыннан, кунаклар залдан ашханәгә киткәч, Манюся, Никитин белән үзе генә калып, ана сыен¬ ды һәм; — Әткәй һәм Варя белән син үзең сөйләш. Мин оя¬ лам.,, — диде. 199
Никитин кичке аштан соң карт белән сөйләште. Ше¬ лестов, аның сүзләрен тыңлап бетергәч, бераз уйлап тор¬ ды да болай диде: — Миңа һәм кызыма күрсәткән хөрмәтегез өчен бнк зур рәхмәт, ләкин миңа үзегез белән дусларча сөйләшергә рөхсәт итегез. Мин сезнең белән кыз атасы булып түгел, бәлки джентельмен белән джентельмен сөйләшкән кебек сөйләшергә телим. Әйтегез, зинһар, нигә сез иртә өйлә¬ нергә телисез. Мужиклар гына шулай иртә өйләнәләр, ләкин аларныкы, билгеле, хамлык инде, ә сезгә нигә яшь- ләй өйләнергә? Шушындый яшь вакыттан ук үзегезне богаулап куюдан нинди кызык табасыз? Никитин, кимсенеп: — Мин һич тә яшь түгел! Миңа инде 27 нче яшь, — диде. Варя икенче бүлмәдән: — Әткәй, ат печүче килде!—дип кычкырды. Әңгәмә шунда өзелде. Варя, Манюся һәм Полянский Никитинны озатып куйдылар. Никитиннарның капка тө¬ бенә килеп җиткәч, Варя: — Ул сезнең серле Митрополит Митрополитычыгыз нигә бер җиргә дә чыгыл йөрми? Безгә килгәләсен иде ичмасам, — дип куйды. Серле Ипполит Ипполитыч Никитин кайтып кергәндә, ятагы өстендә утыра һәм чалбарын сала иде. — Ятмагыз әле, дускай! Туктагыз, ятмагыз әле! — диде аңа тыны бетә язган Никитин. Ипполит Ипполитыч тиз генә чалбарын кнде һәм, бор¬ чылып: — Нәрсә булды? — дип сорады. — Мин әйләнәм! Никитин иптәше янына килеп утырды һәм, нәкъ үзенә- үзе гаҗәпләнгәндәй, аңа гаҗәпләнеп карап алгач: — Әйләнәм шул!—диде.— Маша Шелестовага! Бү¬ ген тәкъдим ясадым. — Бнк шәп! Ул яхшы кыз бугай. Ләкин бик яшь. Никитин, авыр сулап һәм, кайгыга төшкәндәй, иңбаш¬ ларын җыерыл: — Әйе, яшь шул! Бик яшь!—дип куйды. — Ул гимназиядә миндә укыды. Мин аны беләм. Географиядән ярыйсы укый иде, ә тарихтан — начдр барды. Класста игътибарсыз иде. 200
Никитинга нигәдер иптәше кызганыч булып китте һәм ана күңел юатырлык берәр сүз әйтәсе килде. — Дускай, сез нигә өйләнмисез?—дип сорады ул.— Ипполит Ипполитыч, нигә, мәсәлән, сезгә Варяга өйлән¬ мәскә? Ул гажәп күңелле, гажәп гүзәл кыз! Дөрес, ул сүз көрәштерүне ярата, ләкин анын, каравы йөрәге... йөрәге нинди! Ул хәзер генә сезнең, турыда сорашты. Өйләнегез шуңа, дускай! Ә? Варяның бу күңелсез курнос кешегә бармаячагын бик яхшы белсә дә, ул Ипполит Ипполитычны ака өйләнергә димләде. Нигә? — Өйләнү — житди адым, — диде Ипполит Ипполи¬ тыч, бераз уйлап торгач. — һәммәсен тикшереп, үлчәп карарга кирәк, болай гына ярамый. Төптән уйлау беркай¬ чан да комачауламый, бигрәк тә өйләнү эшендә, ялгыз яшәүдән кеше яна тормышка күчкәндә. һәм ул һәркемгә дә инде күптән үк билгеле нәрсәләр турында сөйли башлады. Никитин аның сүзләрен тынлап тормады, саубуллашты да үз бүлмәсенә чыкты. Ул тизрәк үзенең бәхете турында, Манюся турында, киләчәге турын¬ да уйлый башлар өчен, тнз-тиз чишенде дә урынына ятты: яткач елмаеп куйды һәм үзенең әле Лессингны да укыма¬ ган булуы көтмәгәндә исенә төште. — Укып чыгарга кирәк булыр... — дип уйлады ул. — Хәер, нигә укыйм соц мин аны? Шайтаныма кирәге бар! Ул, үзенең бәхетеннән арып, шунда ук йокыга китте һәм иртәнгә кадәр елмаеп йоклады. Төшендә ул бүрәнә идәнгә баскан ат аягы авазларын ишетте; башта кара Граф Иулинны, аннары күк Великан- ны, аннары анын сеиелесе Майканы конюшнядан ничек алып чыкканнарын күрде... II «Чиркәүдә бик кысан һәм шау-шулы булды, хәтта кемдер бер тапкыр кычкырып жибәрде, һәм Манюся белән безгә никах укучы протоиерей, күзлеге аша халык төрке¬ менә карап, каты гына: « — Чиркәүдә әрле-бирле йөрмәгез, шауламагыз, тын гына торыгыз һәм дога кылыгыз. Алладан куркырга кирәк»,— диде. «Минем кияү егетләрем үземнең ике иптәшем иде, ә Маня ягыннан — штабс-капитан Полянский белән поручик 201
Гернет кияү егетләре булдылар. Архиерей хоры бик матур жырлады. Шәмнәрнең чертли-чертли янулары, нур чәчү¬ ләре, бизәкле киемнәр, офицерлар, бик күп шат Һәм күңел¬ ле йөзләр, Маняның һавасыман үзенә бертөрле жикел кыяфәтле булуы, гомумән бөтен обстановка һәм никах догаларының сүзләре күңелемне нечкәртеп, күзләремә яшь чыгардылар, йөрәгемне тантана белән тутырдылар. Мин, соңгы вакытта минем гомерем ниндн күңеллеләнде, нинди шагыйранә төс алды, дип уйладым. Моннан ике генә ел элек мнн студент идем. Неглинныйда арзанлы номерда, акчасыз, туган-тумачасыз һәм, ул чакта уйла¬ вымча, киләчәксез яши идем. Хәзер исә мин — нн яхшы губерна шәһәрләренең берсендә гимназиядә укытам, тор¬ мышым тәэмин ителгән, мине сөяләр, кадерлиләр. Менә, дин уйладым мнн, бу халык төркеме хәзер минем өчен җыелган, минем өчен өч паникадило ' янып тора, про¬ тодьякон минем өчен акыра, җырчылар тырышып-тыры- шып минем өчен җырлыйлар, һәм бераздан соң минем хатыным дип аталачак бу яшь җан иясе мина гажәеп яшь, гаҗәеп гүзәл һәм шат булып күренә. Мин беренче очрашуларыбызны, атка атланып шәһәрдән читкә йөрергә чыгуларыбызны, мәхәббәт белдерүләребезне һәм һаванын бөтен җәй буе бнк шәп булуын хәтеремә китердем; һәм кайчандыр Неглинныйда торганда мииа бары романнарда һәм повестьларда гына мөмкин эш булып күренгән бәхет¬ не мнн хәзер чын-чыннан татыдым, гүякн аны кулларыма алдым. «Никах укылганнан соң бөтен халык Манюся белән безнең янга килеп бөялде һәм безгә үзләренең чын күңел¬ дән шатлануларын белдерделәр, безне тәбрик иттеләр һәм бәхет теләделәр. Җитмеш яшьләргә житеп килгән бригадный генерал Манюсяиы гына тәбрикләде һәм. картларга хас ярык тавыш белән бөтен чиркәүне яңгы¬ ратып: « — Ышанам ки, сөйкемлем, туйдан сон да сез Һаман шушындый розан чәчәге булып калырсыз, — диде. «Офицерлар, директор һәм барлык укытучылар әдәп¬ лелек йөзеннән елмайдылар, һәм мин дә йөземә күңелле, ләкин ялган елмаю җәелгәнен тойдым. Тарих һәм геогра¬ фия укытучысы, һәрвакыт һәммә кешегә күптән билгеле нәрсәләр генә сөйлн торган, ягымлының ягымлысы бул- 1 Чиркәү түшәмендәге люстра (зур шәмдәл), Ред. 202
ган Ипполит Ипполитыч минем кулымны кысты һәм, тойгы белән: « — Моңа кадәр сез өйләнмәгән идегез һәм ялгыз яши идегез, ә менә хәзер өйләндегез һәм икәү бергә яшәр¬ сез», — диде. «Чиркәүдән чыккач, агка утырып, мина придан итеп бирелгән, штукатурланмаган ике катлы йортка кнттек. Бу йорттан тыш. Манюсяның приданы итеп, егерме мең сум акча һәм тагын ниндидер Мелитоноводагы ташландык җир бирелә. Анда тавык-үрдәк күп, диләр, карар кеше булмаганга күрә, кыргыйланып беткәннәр, диләр. Чир¬ кәүдән кайткач, үземнең яна кабинетымда төрек диваны¬ на сузылып ятып, тәмәке тартып җибәрдем; беркайчан да булмаганча йомшак һәм рәхәт иде миңа, ә бу вакытта кунаклар ура кычкыралар иде, һәм алгы якта начар музыка туш һәм төрле юк-бар нәрсәләр уйный иде. Майя¬ ның апасы Варя, кулына бокал тотып, гүя авызына су тутыргандай, ниндидер бер сәер һәм киеренке кыяфәт белән кабинетка йөгереп килеп керде; ул арырак йөгереп узарга теләгән иде булса кирәк, ләкин кинәт кычкырып көлде дә елап җибәрде, бокалы чыңгырап идән буйлап тәгәрәп китте. Без аны култыклап алдык та ияртеп чыгып киттек. «Соңыннан ул иң аргы бүлмәдә, сөт анасы урынына ятып: < — Беркем дә аңлый алмый, беркем дә, беркем дә! Я аллам, беркем дә аңлый алмый!» — дип сөйләнде. «Ләкин бөтен кеше бик яхшы аңлый иде. Сеңелесе Манядан дүрт яшь олы булса да. ул әле һаман кияүгә чыкмаган һәм көнләшүеннән түгел, ә гомерем әрәм үтә дип һәм. бәлкн, үткәндер дә инде, днп сагышлануыннан елын иде. Публика кадриль биегән чакта, ул инде залда иде, елаганлыгы беленеп торган йөзенә күп итеп пудра ягынган иде, һәм мин штабс-капитан Полянскийныи Варя алдында мороженоелы кечкенә тәлинкә тотып торуын, ә Варяның бәләкәй калак белән мороженое ашавын күрдем... «Инде сәгать иртәнге алтынчы. Мин үземнең тулып ташыган бәхетемне тасвирлап язу өчен көндәлек дәфтә¬ ремне алдым, һәм, биш-алты бит языйм да, иртәгә Маняга укып күрсәтермен, дип уйладым. Ләкин, сәер бер хәл: башымда бөтен нәрсә буталып, төш күргәндәге кебек, чуалып беткән, тик Варя белән булган шушы эпизод кына 203
бик нык хәтердә калган һәм: мескен Варя! — дип язып куясым килә, һаман шулай: мескен Варя! —дип язып утырасы иде. Ул арада агачлар шаулый башладылар: янгыр булыр; каргалар каркылдашалар, һәм яна гына Йоклап киткән минем Манямның йөзе нн эчендер са¬ гышлы». Шуннан сон, Никитин көндәлек дәфтәрен бик озак кулына алмады. Августның беренче көннәрендә язлый экзамен бирә алмаган укучылардан экзамен алу һәм көзге кабул итү экзаменнары башланды, ә Успенье көнен¬ нән сон — классларда занятиеләр башланып китте. Ул гадәттә иртәнге тугызынчы сәгатьтә хезмәткә китә һәм унынчыда ук Маняны һәм үзенең яңа йортын сагына башлый һәм еш-еш сәгатен караштыра иде. Түбәнге классларда ул малайларның берәрсен әйтеп яздырырга куша да. балалар язган арада, үзе тәрәзә төбендә күз¬ ләрен йомып утыра да хыялый уйлар уйлый иде. Ул киләчәге турында уйласа да, үткәнен исенә төшерсә дә,— барысы да әкияттәгедәй матур килеп чыга иде. Өлкән классларда Гогольне якн Пушкинның прозасын кычкы¬ рып укыйлар, һәм бу аның йокысын китерә, күз алдына кешеләр, агачлар, кырлар, атка атланган кешеләр килеп чыгалар, һәм ул, китапта язылганнарга соклангандай: — Нинди яхшы! —днп көрсенеп куя иде. Зур тәнәфес вакытында Маня аңа, кар кебек ак тас¬ тымалга төреп, ашарга җибәрә, Никитин, ашауның рәхә¬ тен озаккарак сузу өчен, әкрен генә, бүлә-бүлә генә, бик тәмләп кенә ашый, ә гадәттә иртән бары булка гына ашап килә торган Ипполит Иплолитыч ана хөрмәт белән һәм көнләшеп карап тора да, һәркемгә дә билгеле булган берәр суз, мәсәлән: — Ашамыйча кеше яши алмый,— дип әйтеп куя иде. Гимназиядән Никитин хосусый йортларга дәресләр би¬ рергә китә һәм, ниһаять, сәгать алтынчыда өенә кайткач, бер елдан бирле өендә булмаган кешедәй, үзендә һәм шатлык, һәм борчылу сизә иде. Ул баскычтан кабаланып йөгереп менә, Майяны табып, кочаклый, үбә һәм, аны яратуын, аннан башка тора алмавын, өзелеп сагынуын әйтә һәм, Майяның саулыгы турында, нигә болай чырае күңелсез булуы турында коты очып сораштыра иде. Анна¬ ры икәүләп аш ашыйлар. Аштан соң Никитин, кабинетта диванга ятып, тәмәке тарта, ә Маня, анын янына утырып, акрын гына берәр нәрсә сөйли иде. 204
Хәзер Никитинның иң бәхетле көннәре якшәмбе көн¬ нәр һәм бәйрәмнәр, ягъни, Никитин иртәдән алып кичкә чаклы өйдә тора торган көннәр иде. Мондый көннәрдә ул гадәттән тыш күңелле, гадн өй эшләренә катнаша һәм бу тормыш ана көтүче идиллияләрен хәтерләтә нде. Ул үзе¬ нең акыллы һәм уңган Майясының ннчек оя коруын һәр¬ вакыт күзәтеп тора һәм, үзенең өйдә кирәксез кеше түгел¬ леген күрсәтергә теләп, нинди дә булса бер файдасыз эш эшләргә керешә, мәсәлән, сарайдан шарабанны тартып алып чыга да, тирәли әйләнә-әиләнә караштыра иде. Манюся «ч сыердан менә дигән сөтчелек хуҗалыгы оеш¬ тырып җибәрде, һәм аның кар базында сөтле кувшиннар, каймаклы чүлмәкләр тора. Маня каймакның бөтенесен май язар өчен саклый. Кайчакта Никитин кызык өчен генә анардан бер стакан сөт сорый; ә Майяның моңа коты чыга, чөнки бу — тәртипсезлек; ләкнн Никитин шунда ук, көлеп, Манюсяны кочаклап ала да: — Я, я, кызык өчен генә әйттем, алтыным! Кызык өчен генә! — ди иде. Яисә Маня, мәсәлән, шкафта аунап яткан һәм таш кебек булып каткан колбаса яки сыр кисәге табып, эре генә: — Моны кухняда ашарлар әле, — днгән чакларда, ул Манюсяның педантлыгыннан көлә нде. Никитин, мондый кечкенә кисәк бары тычкан тәбесенә куяр өчен генә ярый, дип әйтсә, Манюся шунда, ирләр хуҗалык эшендә бернәрсә дә аңламыйлар, ә хезмәтче¬ ләрнең тамагы беркайчан да туймый, кухняга өч пот закуска кертеп куйсаң да, алар бөтенесен ашап бетерә¬ чәк, днп, кызып-кызып сөйли башлый, һәм Никитин бу фикергә кушыла да Маняны шатланып кочаклап ала иде. Майяның дөрес сүзләре аңа гадәттән тыш һәм нскнткеч сүзләр булып тоела, ә үз фикеренә туры килмәгән сүзләре исә беркатлы һәм бнк мөлаем булып тоела нде. Кайчакта аның бераз фәлсәфә сатасы килеп китә, һәм ул ннндн дә булса берәр абстракт темага фикер йөртә башлый, ә Маня, аның йөзенә карап, сокланып тыңлап угыра нде. Никитин, аның бармакларын берәм-берәм аралап яки чәч толымын бер сүтеп, бер үреп; — Мнн синең белән чиксез бәхетле, — ди.—Ләкин үземнең бу бәхетемә мин күктән төшкән очраклы бер 206
нәрсә итеп карамыйм. Миңа бирелгән бу бәхет — бик табигый, бик урынлы, логик яктан бик дөрес. Кеше — үзенең бәхетен үзе ижат итә дигәнгә ышанам мин, һәм хәзер нәкъ әнә шул үзем бар иткән бәхеткә хужамын мин. Әйе, кыланусыз әйтәм, бу бәхетне мин үзем булдыр¬ дым һәм аны хаклы буларак кулымда тотам, Минем үткәнем сиңа билгеле. Ятимлектә, ярлылыкта, бәхетсез- лектә үткән балачагым, сагышлы яшьлегем, — болар барысы да көрәш, барысы да үземнең бәхетемә үзею салган юллар алар... Октябрьда гимназия авыр югалту кичерде: Ипполит Ипполитыч каты авырып китте һәм вафат булды. Үләренә ике көн калгач, ул, аңын югалтып, саташып ятты, ләкнн саташканда да бары һәркемгә билгеле нәрсәләрне генә сөйләде: — Волга Каспий диңгезенә коя... Ат солы һәм печән ашый... Аны күмгән көнне гимназиядә укулар булмады. Табу¬ тын һәм табут капкачын иптәшләре һәм укучылар күтә¬ рел бардылар, гимназия хоры зиратка кадәр бөтен юл буе «Святый боже»ны жырлап барды. Күмүдә өч поп, ике дьякон, бөтен ирләр гимназиясе һәм парадный жиләннәр кигән архиерей хоры катнашты. Мәетне алып барганда очраган кешеләр, бу тантаналы женазага карап, чукын¬ дылар һәм: — Алла һәркемгә шушылай үләргә насыйп нтсен,— дип калдылар. Күңеле нечкәргән Никитин, зираттан өенә кайткач, өстәленнән үзенең көндәлек дәфтәрен табып алды ла аңа болаЙ дип язып куйды: «Хәзер генә Ипполит Ипполитыч Рыжицкнйны җир¬ ләдек. «Туфрагың жинел булсын, намуслы хезмәтче! Маня, Варя һәм жсназадагы барлык хатыннар чын күңелдән еладылар: ихтимал, бу ямьсез, юаш кешене бер генә хе- тын-кызның да, беркайчан да яратмаган булуын белгән¬ лектән елаганнардыр. Мнн иптәшемнең кабере өстендә бер-нке жылы сүз әйтергә теләгән идем, ләкин моның директорга ошамавы мөмкин дип кисәттеләр, чөнки ди¬ ректор аны яратмый иде. Өйләнгәннән сон, бу минем беренче күңелсез көнем бугай әле»... Моннан сон бөтен уку сезоны буенча телгә алып әйтерлек бер вакыйга да булмады. АМ
Кыш АЫЛЫ килде, суык.tap бу.ТМИДМ, ллшшек кар ниып горды; .мәсәлән, Kpciiienbci a каршы төнда бөтен геи буе көз көшгәрсндәгечә жил удалы, һ»м түбәләрдән тамчы тамды, ә npi.» белән гаре ману иакытында полиция беркемне дә елга негснә кертмәде, чөпкп: боз көпшлк- 1ӘШӘН һәм каралган, днп сөйләделәр. Ләкин, Һани качар булуга карамастан, Никитин жән көнситәгеч » бәхетле яшәде. Хәтта тагын бер хозурлыгы арны; ул тип' ун нарга өйрәнде. Бары ык бер генә п.»реэ канчаюа аны борчып, ачуландыра һәм. аныц уенча, бәхетнең түгәрәк легенэ комачау jii > иде, ул да булса ана придан) a бнрс.н.ш мәчеләр һәм >т.1 әр. Бүлмәләрдә һәрвакыт, бш р.ж м ир ы белән. гвервнецтагы кебек нс инкын, һәм бу сасы исне берни белән дә бетереп булмый, ә мәчеләр ci и кына -иләр белән юлашалар иде. Уга.т Мушканы көнгә унар ышкыр туйдыралар, ул ^тектәгечә һаман Никитинны I авырга 1СЛӘМИ Һәм ана: ■<Ррр,,.ша-нга ши. 4 дин ырлын нде. Берпакьпиы уразада ул, клубта карт yiHiaiaiiimii син, гөп уртасында өеп» катырт чыкии Яптыр янын гора, караш ii< һәм пычрак иде. Пиши ип үзенец күнелеп дә ниндидер бер төер барды: ыи сизде һәм моның нәрсә дән булуын андый алмады: клубга унике сум акча отты руыкнанмы, әллә партерларыннан берсенең исән өзеш кәк вакыпа (придан сурында mpieii әнис булса кирәк) Пикпгиннын акчаларын танык га чүн.ь>ц бегерерлек түге I, дигән сүзеннәнме? Улике сум кызганыч lyrt’.T, һәм партиерынык сүзләрендә д.> үпкәләрлек нәрсә юк. ләкин шулай да аныц күңелен һәрелдгр тырный нде Хәтта аныц өнгә кайтасы ia килми нде. Фонарь янында туктап: Фу, НШ1Д11 күнслсез! дин куйды ул. Анын башына: унике сум мина бушлай килгән, uiytta күр.» кызганыч түгел, дигән ун шине. Әгәр дә акчаны иплән танса, ул бер тиеннең дә кадерен белер иде һәм отышка-oi тырышка болан салкын карамас иде. Аннары бу бәхет ана бушлай гына, юкка гына бирелде, һәм. сәламәт кешегә дару шшди зиннәт булса, ана да б\ бәхег асылда шундый шннм кенә; әгәр дә ул, кешеләр* нец бик »ур күпчелек- к<б, к. бер гелем икмәк каш ыргып интексә, яшәү өчең көр »пгә. «әр дә анын тппән аркась’ 1 В и и 1 h.ipi I \< III.I /' <). ль
һәм күкрәге сызласа, ул вакытта кичке аш. жылы коар- тира һәм семья бәхете аның тормышы өчен кирәкле нәрсә, бүләк һәм бизәк булыр иде; хәзер исә болар ба¬ рысы да бик сәер булып тоелалар, аларның әһәмияте дә билгесез. Болай фикер йөртү үзе генә дә инде начар нәрсә иде, һәм ул: — Фу, нинди күңелсез! — дип кабатлады. Ул өйгә кайтып кергәндә, хатыны йоклан ята иде. Маня, тигез-тигез сулап, елмаеп йоклый һәм, күрәсең, йокысы бнк тәмле иде булса кирәк. Анын янында, йом¬ гактай йомарланып, мыр-мыр килеп, ак мәче ята иде. Никитин шәм яндырган һәм тәмәке кабызган арада, Маня уянды һәм бер стакан суны колт-колт эчеп бетерде. Ул: — Күп итеп мармелад ашаган идем,—диде һәм көлеп жибәрде. Аннары бераз дәшми торганнан сон,— син без¬ некеләрдә булдыңмы? — дип сорады. — Юк, булмадым, — диде Никитин. Ул инде белә иде: Варя соңгы вакытта штабс-капитан Полянскнйга бнк нык өмет баглап йөрде, ә Полянский көнбатыш губерналарның берсенә күчерелү турында язу алды һәм инде шәһәрдә саубуллашу визитлары ясый, шуңа күрә бабасы йортында күңелсез. — Кич белән Варя кереп чыкты,— диде Маня, уты¬ рып. — Ул бер сүз лә әйтмәде әйтүен, ләкнн мескенкәйгә бик авыр икәнлеге йөзеннән үк күренеп тора. Шул Полян- скийны күрәсем дә кнлмн. Үзе юан, үзе симез; йөргәндә, биегәндә битләре селкенә... һич яратмыйм. Шулай да, мнн аны рәтле кешедер дип йөри идем. •— Мин аны хәзер дә рәтле кешегә саныйм. Ә алай булгач, нигә ул Варяга начарлык эшләде? Сыртын бөгеп киерелгән ак мәчегә ачуы килә башла¬ ган Никитин: — Нигә начарлык эшләсен? —дип сорады.—Миңа билгеле булуынча, ул Варяга тәкъдим ясамаган һәм бернинди вәгъдә бирмәгән. — Ә нигә ул безнең йортка еш килеп йөрде? Өйләнер¬ гә нняте булмаган икән, йөрмәсен иде. Никитин шәмне сүндерде дә ятты, Ләкнн йоклыйсы да. ятып торасы да килми нде. Ана башы бик зур буш амбар кебек булып тоелды, һәм аның эчендә озын күләгәләрсы- ман ниндидер бөтенләй башка, бөтенләй яңа уйлар йөргән 208
тесле булды. Ул унлап алды: лампаданың тыныч семья бәхетенә елмая торган йомшак яктысыннан тыш, менә бу мәче һәм ул үзе күңелле итеп тыныч кына яши торган бу кечкенә дөньядан тыш бүтән дөнья да бар бит әле. һәм аның шул бүтән дөньяга чыгып, берәр заводта нки мастерскойда эшлисе, кафедрадан лекция сөйлисе, әсәр язасы, аны бастырасы, шау-шу куптарып йөрисе, арып талып эшлисе, азап чигәсе килә башлады... Нинди дә булса бер хәл булып, ул синең күңелеңне шундый әсир итсен иде. син үэ-үзеине онытып, үзеңнең шәхси бәхе¬ теңә һич исен китмичә карый алсан иде, югыйсә бу шәхси бәхет дигәннәре бик бертөрлегә, бик күнелсезгә әйләнде. Шәхси бәхеткә искитмәү тудырырлык берәр нәрсә телә¬ де... һәм кинәт аның күз алдына сакал-мыегын кырган Шебалднн килеп басты да, коты очып; — Сез хәтта Лессингны да укымагансыз! Сез бик артта калгансыз! Я аллам, сез бик түбән төшкәнсез! — диде. Маня тагын су эчә башлады. Никитин аның муенына, тулы иңбашларына һәм күкрәгенә карап куйды һәм кай* чандыр чиркәүдә бригадный генералның: розан, дигән сүзе хәтеренә төште. Ул авыз эченнән генә. — Розан, — диде һәм көлен җибәрде. Кровать астында йокылы-уяулы яткан Мушка, аңа жавап итеп: «Ррр...нга нга-пга...» дип ырлап куйды. Никитинның йөрәгендә нәкъ салкын чүкечтәй авыр ачу кузгалды, һәм аның Маняга берәр тупас сүз әйтәсе һәм, хәтта сикереп торып, сугып җибәрәсе килде, йөрәге тибә башлады. Үзен көчкә тыйган хәлдә ул: — Димәк, әгәр мнн сезнең өегезгә барып йөргәнмен икән, әлбәттә сиңа өйләнергә тиеш булганмын, шулай мы? — дип сорады. — Әлбәттә, Син үзең моны бик яхшы беләсең. — Шәп икән. һәм бер минут үткәч тагын: — Шәп икән,— дип куйды. Кирәкмәс сүз әйтеп ташламас өчен һәм йөрәген ты¬ нычландырыр өчен. Никитин үзенең кабинетына чыкты һәм мендәрсез диванга килеп ятты, аннары идәндә, палас өстендә ятып торды. )| 3)5. А. Л. 4*10» - 14.
«Нинди сафсата!—днп, ул үзен тынычландыра баш¬ лады.— Син — педагог, иң мактаулы эш эшлисен... Сина нинди бүтән дөнья кирәк? Бу ниткән чепуха!» Ләкин шунда ук ул үз-үзенә болай диде: юк, син һич тә педагог түгел, ә чиновник, грек теле укытучысы чех кебек үк талантсыз һәм мәсләксез чиновник; укытучылык эшенә синең һичбер вакыт сәләтең булмады, син педаго¬ гия белән таныш түгел һәм беркайчан да анын белән кызыксынмадың, балалар белән эш итә белмисен, үзен укыткан әйбернең әһәмиятен аңламыйсың, ихтимал, бө¬ тенләй кирәксез нәрсәләр укытасыңдыр. Мәрхүм Ипполит Ипполитыч ачыктан-ачык аңгыра кеше иде, барлык ип¬ тәшләре һәм укучылары аның кем булуын һәм аңардан нәрсә көтәргә мөмкин икәнлеген беләләр иде; син исә, чех шикелле, үзеңнең аңгыра башлыгыңны яшерә белә¬ сең һәм, аллага шөкер, бөтен нәрсә яхшы бара, дигән кыяфәт белән барлык халыкны ocia ител алдыйсың. Бу яңа уйлар Никитинны куркуга төшерделәр, ул алардан баш тартты, аларны ахмак уйлар дип атады һәм, болар барысы ла нерв какшаганлыктан дип, бу уйларымнан мин үзем үк көләчәкмен, дип ышана иде... һәм чыннан да, иртә беләнгә таба ул үзенең нервлы- лыгыннан үзе үк көлде һәм үзен жебегән дип атады, ләкин аңа бернәрсә ачык иде инде: тынычлыгы югалды, ихтимал, бөтенләйгә үк югалгандыр, штукатурланмаган бу нке катлы агач йортта ана инде бәхетле яшәү мөмкин булмаячак. Ул сизенде: иллюзия бетте һәм нервлы, аңлы яңа тормыш башланды, ә ул тормыш тынычлык белән, шәхси бәхет белән тыныша алмаячак. Икенче көнне, якшәмбе көн, ул гимназия чиркәвендә булды, анда директорны һәм иптәшләрен очратты. Алар барысы да апа үзләренең наданлыкларын һәм тормыштан рнзасызлыкларын яшерергә тырышкандай тоелдылар, һәм ул үзе дә тынычсызлыгын аларга белдермәс өчен, ягымлы елмаерга тырышты һәм юк-бар сүзләр сөйләде. Аннары вокзалга барды, анда почтовый поездның килгәнен һәм киткәнен карап торды, үзенең ялгыз булуы һәм беркем бе¬ лән дә сөйләшергә кирәк булмавы аның күңелен күтәрде. Ул кайтып кергәндә, бабасы һәм Варя аларда иде, ашка килгән иделәр. Варя елаган булса кирәк, башым авырта, дип зарланды, ә Шелестов бик кул ашады һәм хәзерге заман яшьләренең ышанычсыз булулары, аларда джентельменлык бик аз булуы турында сөйләде. 210
— Бу хамлык! — днде ул. — Мнн апа туп-туры әй¬ термен, бу хамлык, хөрмәтле әфәнде! — диярмен. Никитин күңелле генә елмаеп Йөрде һәм Маняга кунакларны сыйларга булышты, ә аштан сон кабинетына кереп бикләнде. Март кояшы яп-якты, һәм тәрәзә пыялалары аша естәл өстенә кайнар нурлар ява. Егерменче генә число булса да, инде арба җигеп йөриләр, һәм бакчада сыер¬ чыклар сайрый, һәм ана болай булып тоела: менә хәзер Манюся керер дә, бер кулы белән муеннан кочаклап алып, әйтер: атларны иярләп китерделәр, дияр, якн ша¬ рабанны җигел бирделәр, дияр һәм, тулмас өчен мин нәрсә киим, дип сорар. Яз былтыргы кебек үк матур баш¬ лана һәм шундый ук шатлыклар вәгъдә итә... Ләкин Никитин, менә хәзер отпуск алып, Москвага китсәң иде һәм анда Неглинныйдагы таныш номерларга туктасаң иде, дип уйлый. Күрше бүлмәдә кофе эчәләр һәм штабс- капитан Полянский турында сөйләшәләр, ә Никитин ишетмәскә тырыша һәм үзенең көндәлек дәфтәренә: «Я аллам, мнн кайда?! Мине дорфалык чолгап алган. Күңел¬ сез кешеләр, бер нәрсәгә ярамый торган кешеләр, кай¬ мак чүлмәкләре, сөт кувшиннары, тараканнар, аңгыра хатын-кызлар чолгап алган... Дорфалыктан да коточкыч¬ рак, хурландыргычрак, йөрәк әрнеткечрәк нәрсә юк. Мон нан качарга, бүген үк качарга кирәк, югыйсә мнн акыл¬ дан язачакмын!» — дип яза иде. н
АКМАҢГАЙ Ач ана бүре, ауга барыр өчен, урыныннан торды. Анын, балалары, өчесе дә, бер өемгә өелешеп, бер-берсен җылытып, каты йоклыйлар нде. Ул аларны ялады да юлга чыкты. Март ае инде, ләкин төннәрен, декабрь аендагы кебек, агачлар салкыннан шарт-шорт килә, һәм телеңне чыгару белән суык әче итеп чеметтерә башлый. Бүренең сәла¬ мәтлеге начар булып, ул бөтен нәрсәдән шикләнә иде; кечкенә генә тавыштан да калтырана башлый, үзе һаман уйлый: үзем өйдә юк чакта балаларымны алай-болай итеп ташламасалар гына ярый инде, — ди. Кеше эзләреннән, ат эзләреннән килгән ис, агач төпләре, өелеп куелган утыннар һәм тиресле кара юл — барысы да аны куркыта¬ лар; аңа караңгыда агачлар арасында кешеләр басып торадыр һәм урман артында этләр улыйдыр кебек тоела. Ул инде яшь түгел, аның сизү көче дә йомшый төш¬ кән, кайчакларны ул төлке эзен эт эзе белән буташтыра, кайчакларны, — яшь чакта һич булмаган хәл — алданып, хәтта юлдан да адаша. Сәламәтлеге начар булу арка¬ сында, ул элекке кебек бозауларга, сарыкларга ябыш¬ мый, колынлы бияләрне ерактан уратып үтә, үләксә белән генә туена; әйбәт итне аңа бик сирәк чакларда гына, яз көннәрендә куянга туры килеп, аның балаларын тотканда яки крестьяннарның бәрән абзарларына кергән¬ дә генә ашарга туры килә. Бүренең өненнән дүрт чакрым чамасы арырак, почта юлы өстендә, бер кышлавык бар. Монда һаман йөткереп, үз алдына сөйләнеп йөри торган җитмеш яшәрлек кара¬ вылчы Игнат карт тора; ул гадәтенчә төнен йоклый, ә көндезен, бер көпшәле мылтыгын асып, урман буйлап, куяннарга сызгырынгалап йөри. Ахрысы, ул элек механик булып хезмәт иткән булса кирәк, чөнки туктар алдыннан һәрвакыт үзенә: «Стоп, машина!»—дип кычкыра һәм кузгалып китәр алдыннан: «Полный ход!» дип куя. Аның» 212
нинди нәсел эте икәне билгесез булган, Арапка исемле зур кара эте бар. Әгәр эт үзеннән узып ерак китсә, Игнат карт ана: «Задний ход?» дип кычкыра. Кайчакларны Игнат җырлый, җырлаганда бик чайкала һәм еш кына егыла да (бүре җилдән днп уйлый иде), үзе: «Рельстан чыкты!» — дип сөйләнә. Бүре хәтерли: җәй һәм көз көне кышлавык янында ике сарык белән бер тәкә йөргән иде, әле күптән түгел генә узышлый, ул абзарда сарыклар тавышын ишеткән кебек булган иде. Хәзер кышлавыкка житәрәк, ул уйлап алды: инде март ае бит, димәк, абзарда бәрәннәр, әлбәт¬ тә, булырга тиеш. Бүрене ашыйсы килү азаплый, ул бәрәнне ничек итеп комсызланып ашаячагын уйлый, мондый уйлардан аның тешләре кысылып куя, караңгыда күзләре ике уттай ялтырый. Игнатның йорты, сарае, аб¬ зары һәм коесы биек кар көртләре белән камап алынган. Тын. Арапка саран астында йоклый, ахрысы. Бүре, көрт буйлап абзар өстенә менде дә, тәпиләре һәм борыны белән түбә саламын казырга тотынды. Салам черек һәм йомшак булганга, ул чак-чак кына эчкә егылып төшми калды, кинәт аның, борыныма жылы пар, тирес һәм сөт исе бәрелде. Түбәндә, суыкны сизеп, йомшак кына тавыш белән сарык бәрәне кычкыра башлады. Бүре, тишектән эчкә сикергәч, алгы тәпиләре һәм түше белән ниндидер жылы, йомшак әйбер өстенә,— тәкә өстенә булса кирәк — барып төште, шул вакытта абзарда кинәт нәрсәдер чинап жибәрде һәм улый-улын нечкә генә тавыш белән өрә башлады, сарыклар дәррәү стенага елыштылар, ә бүре, куркып, тешләренә туры килгән беренче әйберне капты да чыгып чапты. Ул барлык көчен җыйнап чаба, ә инде бу вакытта бү¬ рене сизгән Арапка котырынып улый, кышлавыкта кур¬ кынган тавыклар кыткылдыйлар иде, һәм Игнат, өй алды¬ на чыгыл: — Полный ход! — дип кычкырды, аннан соң машина булып сызгырды һәм соңыннан — го-го-го! — бөтен та¬ выш урманга бәрелеп, кире кайтып янгырады. Әкренләп болар барысы да тынгач, бүре дә бераз тынычлана төште һәм тешләре белән кысып кар өстеннән сөйрәп барган табышының гадәттә бу чакларда була тор¬ ган бәрәннәргә караганда авыррак һәм катырак икәнен снзә башлады; анардан ничектер башка төрле нс килә һәм ниндидер гаҗәп төрле тавышлар чыга иде. Бүре тук- 213
тады, ял итеп алырга да аннан ашый башларга дип, йв(ен кар өстенә куйды һәм кинәт, чирканып, читкә тартылды. Бу бәрән түгм, ә зур башлы, озын аяклы, эре нәселле, Арапканыкы кебек үк. бөтен маңгаена ак тап сузылган кара көчек иде. Кыланышларына караганда, ул гади йорт эте булырга тиеш иле. Ул үзенең яралы аркасын ялады- ялады да, һичнәрсә дә булмагандай, койрыгын болгап, бүрегә карап өрергә тотынды. Бүре, эт кебек ырылдап, көчекне калдырып чапты. Ә көчек анын артыннан кярдс. Бүре, әйләнеп карады да, тешләрен шак-шак китерде: көчек аптырап туктады һәм, ахрысы, бүре үзе белән шаяра дип уйлап, танавын кышлавыкка таба сузып, яңгыравык тавыш белән өрә башлады: әйтерсең лә ул анасы Арапканы үзе белән һәм бүре белән уйнарга ча¬ кыра иде. Инде яктырып килә, бүре кус яшь усаклар аркылы ьенә кайтканда, һәрбер усак чыбыгы ап-ачык булып кү¬ ренә башлады, көртлекләр уяндылар, еш кына, көчеккен саксыз енкереигәләпеннән һәм өрүеннән өреккән матур көртлек әтәчләре очыи-очып китәләр иде. Бүре ачу белән уйлап алды: «Ни өчен ул минем ар- Iымнан килә? Күрәсең, үзен мина ашатасы киләдер». Ул үзенең балалары белән сайрак кына бер чокырда тора, моннан өч еллар элек көчле давыл иакытында биек карт нарат агачы тамыры белән кубарылып ташлангач, шуннан бу чокыр калды. Хәзер аның төбенә иске яфрак¬ лар белән мүк түшәлгән, бүре балалары уйный торган сөякләр, үгез мөгезләре аунап ята. Бүренең балалары инде уянганнар, бер-берсенә бик охшаган өч бүре баласы, чокыр кырыена янәшә басып, койрыкларын болгап, кай¬ тып килә торган әнкәләренә карап торалар. Аларны күр¬ гәч, көчек чнттәрәк туктады да бик озак карап торды; аларның да үзенә бик игътибар белән карауларын күргәч, ят кешеләргә өргән кебек, ачуланып өрергә кереште. Бөтенләй яктырды, кояш чыкты, бөтен тнрә-якта кар жемелди башлады, ә ул һаман бер читтә торып өрә нде әле. Бүре балалары, тәпиләре белән әнкәләренең арык корсагына төртә-төртә. аны имәләр, ә бүре бу вакытны ак. коры ат сөяген кимерә иде; аны ашыйсы килү азап¬ лый, көчекнең өрүеннән башы авырта, чакырылмаган кунакка ташланып, аны бөтәрләп ташлыйсы килә иде. Ахрысы, көчек, арып, карлыгып туктады; тегеләрнең үзеннән курыкмауларын, хәтта үзенә игътибар да итмәү¬ гә
ләрсн күргәч, ул кыюсыз гына, әле туктап, әле сикергә¬ лән, бүре балаларына якынлаша башлады. Хәзер, көн яктысында, көчек ап-ачык күренә нде инде... Аның маң¬ гае— ак һәм бик дәү, маңгаенда бик ахмак этләрдә генә була торган калкулык бар; күзләре — кечкенә, зәңгәр һәм нурсыз, ә танавының бөтен кыяфәте чиктән тыш тинтәклеген күрсәтеп тора иде. Ул, бүре балалары янына килеп житкәч, кин тәпиләрен алга сузып, тәпиләре өстенә танавын куйды да: — Мңә, мңә... ңа-ңа-ңа! — дип өрә башлады. Бүре балалары бернәрсә дә аңламадылар, шулай да койрыкларын болгадылар. Шуннан соң көчек үзенең тәпие белән бер бүре баласының дәү башына сукты. Бүре баласы да тәпие белән аның башына сукты. Көчек аңа яны белән торып, койрыгын болгый-болгый, бүре баласына кырын-кырын гына карады да, кинәт урыныннан атылып китеп, каты кар өстендә берничә тапкыр әйләнде. Бүре балалары аның артыннан куа киттеләр, көчек, чалкан ятып, аякларын югары күтәрде, ә бүре балалары өчесе дә аңа ташландылар һәм, сөенечләреннән чинашып, авырттырмый гына аны тешли башладылар. Озын нарат башындагы ала каргалар өстән аларның көрәшүләрен карап тордылар һәм бнк борчылдылар. Тирә-юнь шау- гөр итте, күңелле булып китте. Кояш инде яз көнендәгечә кыздыра; давыл аударган агач аркылы әледәи-әле очып торган көртлекләр, кояш нурлары астында, ахак төсле ялтырыйлар нде. Гадәттә бүреләр, алып кайткан нәрсә¬ ләре белән уйнатып, балаларын ауга өйрәтәләр; һәм хәзер дә бүре, балаларының каты кар буйлап көчекне куып йөртүләренә, аның белән көрәшүләренә карал: «Әйдә, өйрәнсеннәр», дип уйлый иде. Уйнап туйгач, бүре балалары, чокырга төшеп, йок¬ ларга яттылар. Көчек, ачыгудан бераз шыңшып торды да, шулай ук кояш астына кызынырга ятты. Ә уянгач, тагын уйный башладылар. Бүре үткән төнне абзарда бәрән кычкыруын, сарык сөте исе аңкуын көн буе һәм кнч белән дә уйлап ятты, ашыйсы килүдән ул һаман тешләрен шыкылдатты һәм, бәрән ашыйм дип хыял итеп, комсызланып иске сөяк¬ не кимерүдән туктамый иде. Бүренең балалары имә¬ ләр, ә ашыйсы килгән көчек, арлы-бирле чабып, карны исни иде. Бүре: «Ашыйм эле үзен...» дип уйлады. 2/5
Ул кечек янына килде, ә кичек аның борынын ялап алды да, аны үзе белән шаярырга тели дип уйлап, шыңшый башлады. Элегрәк бүренең этләрне ашаш- тыргалаганы бар иде, ләкин көчектән бнк каты эт исе килә, һәм бүре, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, бу искә бөтенләй чыдый алмый иде инде, ул укшый башлады, кире китте.,.. Кичкә таба салкынайтып жибәрде. Көчек, өен сагы¬ нып, кайтып китте. Балалары каты йокыга талгач, бүре яңадан ауга чыкты. Үткән төндәге кебек, ул юк кына тавыштан да тынычсызлана, агач төпчекләре, утыннар, ерактан кара¬ ганда кешегә охшаган ялгыз артыш куаклары аны кур¬ кыталар. Ул, юлдан читкәрәк чыгып, каты кар өстеннән барды. Кинәт алда, еракта, юл өстендә ниндидер кара нәрсә күренә башлады... Бүре текәлеп карады, колакла¬ рын йөртеп тыклады, чыннан да, алда кемдер бара, хәтта салмак кына адымнары да ишетелә иде. Бурсык булма¬ гае! Бүре, бик сакланып, тынын кысып, һаман юлдан читкәрәк чыга төшеп, кара тапны куып узып китте һәм, артына борылып карагач, таныды. Бу ак маңгайлы көчек, ашыкмыйча гына, атлап кына кышлавыкка кайтып бара иде Бүре: «Бу миңа тагын комачаулый күрмәсен», — дип уйлап, кызу-кызу алга чапты. Ләкин кышлавык якын иде инде. Ул тагы кар көрте буйлап абзар өстенә менде. Кичәге тишек солы саламы белән ямалган, һәм түтбә буенча ике яңа таяк сузылган иде. Бүре, көчек килмиме дип, карана-карана, аяклары һәм танавы белән эшкә тотынды, ләкин жылы пар һәм тирес исе борынына кереп тә өлгермәде, арттан шат һәм янгыравыклы тавыш ишетелде. Көчек кайткан иле инде, ул түбәгә, бүре янына менде, аннары тишектән эчкә сикерде, һәм үзен җылыда, өйдә сизгәч, сарыкларны таныгач, тагы да катырак өрергә тотынды... Сарай астын¬ да йоклап яткан Арапка уянды һәм, бүрене сизеп алып, улый башлады, тавыклар кыткылдарга керештеләр, һәм Игнат, бер көпшәле мылтыгын тотып, өйалдында күрен¬ гәндә, курыккан бүре кышлавыктан бик еракта иде инде Игнат: — Фюйть! Фюйть! — дип сызгырып җибәрде. — Куала үзен, тот үзен! 216
Ул курокны тарны — мылтык атылмады, тагы тарт¬ ты, тагы атылмады, өченче кат тартты һәм көпшәдән бик дәү ут көлтәсе очып чыкты да колак тондыргыч «бу! бу!» дигән тавыш яңгырады. Мылтык Игнатның иңбашына бнк каты бәрде, ул бер кулына мылтык, икенчесенә балта тотып, нидән тавыш чыкканын карарга кнтте.. Бераздан ул өнгә кайтып керде. Аңа кунып чыгарга кергән һәм тавышка уянган юлаучы: — Нәрсә бар анда? — дип сорады. Бернәрсә юк... — диде Игнат. — Болай гына. Без¬ нең Акмаңгай сарыклар янында җылыда йокларга иялә¬ шеп кнтте. Тик менә ишектән керергә акылы җитми, һаман ннчек тә булса түбәдән төшәргә карын. Үткән төн¬ не, каһәр, түбәне тишеп, йөрергә чыгып киткән нде, ә хәзер кайткан да тагы түбәне туздырган. — Тинтәк. — Әйе, миендәге пружинасы сынган Гажәп ярат мынм тинтәкләрне! — дип, Игнат мнч башына менешли уфылдап куйды.— Снн, алла бәндәсе, торырга мртә әле, әйдә, полный ходка йоклыйк... Ә иртән ул, Акмаңгайны чакырып алды да, авыргты рып аның колагын борды, аннан соң, кулына чыбык алып — Ишектән йөр! Ишектән йөр! Ишектән йөр! — дип, эткә чыбык белән сыптыргалады.
МУЕНДАГЫ АННА I Никахтан сон хәтта капкалап алыр әнбер дә булмады; кияү белән кәләш берәр бокал эчтеләр дә, киенеп, вок¬ залга киттеләр. Күнелле туй мәжлесс урынына, аш-су, музыка, биюләр урынына — ике йөз чакрымга гыйбадәт¬ кә китәргә туры килде. Күпләр моны хупладылар, Модест Алексеич инде дәрәжәле кеше, яшь егет түгел, шуңа күрә шау-шулы туй үткәреп тору, ихтимал, бяк үк килешеп тә бетмәс иде; аннан инде 52 яшьлек чиновник әле яна гына 18 тулган яшь кызга өйләнгәндә музыка тыңлавы гому¬ мән күнелсез була, диделәр. Тагын шундый сүзләр дә бул¬ ды: имеш, Модест Алексеич, кагыйдәләр буенча яшәүче кеше булганлыктан, монастырьга бигрәк тә шуның өчен бара: аның яшь хатыны үз иренең хәтта никах мәсьәлә¬ сендә дә дин белән әхлакны беренче урынга куйганлыгын аңласын. Кияү белән кәләшне озата бардылар. Бер төркем хезмәттәшләре белән кардәшләре, кулларына бокаллар ютканнар да, ура кычкырып калу өчен, поезд кузгалга¬ нын көтәләр. Кызның атасы, башына цилиндр, өстенә укытучы фрагы кигән Петр Леонтьнч, инде исереп тә клгергән, йөзе ап-ак булып агарган, ул һаман бокалы белән тәрәзәгә сузыла, ялынган кыяфәттә: — Анюта! Аня! Аня, кил әле, бер генә сүз әй- тәм! —ди. Аня тәрәзәдән әтисенә таба иелә, әтисе, аракы исе аңкытып, аңа нидер пышылдый, колагына өра,—тик берни дә аңлап булмый; ул кызының йвзен, күкрәген, кулларын чукындыра; бу вакытта аның сулышы калты¬ рый, күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый. Аняныц гим¬ назиядә укучы энеләре Петя белән Андрюша, арттан әти¬ ләренең фрак чабуыннан тарткалап, уңайсызланып, пы¬ шылдыйлар: — Әткәй, җитәр инде... әткәй, кирәкми... 218
Поезд кузгалып киткәч, Аня күрде: әтисе чайкал галап, аракысын түгэ-түгә, вагон артыннан бераз йөгереп бар¬ ды; аның йөзе кызганыч һәм шәфкатьле иде, аңарда гаепле кеше төсе бар иде. — Ура-а-а!— дип кычкырды ул. Кияү белән кәләш икәү генә калдылар. Модест Алек¬ сеич күз йөгертеп купе эчен тикшереп чыкты да, әйбер ләрне киштәләргә урнаштырып, елмаеп, яшь хатыны кар- шысына килеп утырды. Ул урта буйлы, тулы гына гәүдә¬ ле, бүртенгән йөзле, озын бакеннар җибәргән мыексыз бер чиновник. Аның пөхтә итен кырылган түгәрәк ияге үкчәгә охшап тора. Битенең характерлы ягы — мыексыз- лыгы иде, шәп-шәрә итеп кырылган өске ирене җимеш кесәле шикелле мимылдап тора торган симез битенә барып тоташа иде. Үзен тотуы мәһабәт, хәрәкәтләре сал¬ мак, манералары йомшак иде. — Хәзер бер вакыйганы исемә төшерми булдыра ал¬ мыйм,— диде ул, елмаеп. — Моннан биш ел элек, Косо¬ ротое нкенче дәрәҗә изге Анна ордены алгач һәм рәхмәт әйтергә баргач, его сиятельство ана болай ди: «Димәк, хәзер сезнең Анналарыгыз өчәү булды: берсе петлица¬ гызда, икесе муеныгызда». Шунысын да әйтергә кирәк: нәкъ шул вакытларда Косоротовның күн сүзле, җиңел акыллы Анна исемле хатыны кайтып төшкән иде. Ә миңа, икенче дәрәҗә Anna орденын алгач, его сиятель¬ ство ул сүзне әйтергә сәбәп таба алмас днп уйлыйм. Ул, кечкенә генә күзләрен кысып, елмайды. Аня да елмайды, ләкнн аның бу елмаюында шомлану бар иде: бу кеше үзенең дымлы иреннәре белән аны һәр минут үбеп алуы мөмкин, хәзер инде аның моңа каршы килергә хакы юк. Бу симез гәүдәнең йомшак хәрәкәтләре Аняны шомландыра, аңа куркыныч та, җирәнгеч тә иде. Менә Модест Алексеич, урыныннан торып, ашыкмыйча гына муенындагы орденын чңшеп алды, фрагы белән жилетын салып куйды, аннан халатын киде. — Менә шулай, — диде ул, Аняның янына утырып. Аня никах вакытын исенә төшерде. Нинди газаплы булды ул никах. Священник та, кунаклар да, чиркәүдәге кешеләрнең барысы да аңа кызганып караган шикелле тоелды: нн өчен ул, шундый сөйкемле, шундый матур була торып, шушы картайган, килбәтсез бәндәгә чыга икән, дип уйлыйлар иде алар. Әле бүген иртә белән генә: барысы да бик әйбәт булды дип, ул чиксез куанган иде 219
Әмма никах вакытында һәм менә хәзер вагонда, ул үзен гаепле, алданган, көлкегә калган итеп хис итте. Менә ул бай кешегә кияүгә чыкты, ә шулай да аныц акчасы юк Никах күлмәген бурычка тектерделәр, бүген аны озатыр¬ га килгән атасы белән энеләренең кыяфәтләреннән алар- кын бер тиенсез торып калганнарын күрде. Бүген алар кичке ашны ашый алырлармы? Ә иртәгә? Хәзер ана ни өчендер әтисе белән энеләре, анардан башка, ач утыра¬ лардыр кебек һәм, әниләрен күмеп кайтканнан соңгы беренче кичтәге шикелле, сагышлылардыр кебек тоела «Аһ! Мнн нинди бәхетсез! — дип уйлый ул — Ник мнн мондый бәхетсез булдым икән?» Хатын кыз белән мөгамәлә итәргә күнекмәгән олы яшьтәге кешеләргә хас тупаслык белән Модест Алексеич аның биленнән тота, иңбашларыннан сөя, ә ул акча ту¬ рында, әнкәсе турында, әнкәсенең үлеме турында уйлый. Әнкәсе үлгәннән сон. гимназиядә матур язу һәм рәсем төшерү дәресләрен укытучы әтисе Пётр Леинтьич эчүгә сабышты, болар мохтаҗлыкка төштеләр; малайларның кияргә итекләре, галошлары юк, аталарын һаман миро¬ войга чакыралар, суд приставы килеп мебельләрен язып китте... Нинди оят! Аня исерек әтисен карарга, энеләренең оекларын ямарга, базарга йөрергә тиеш булды. Матур лыгын, яшьлеген, нәфне хәрәкәтләрен мактаган чаклар¬ да, аныи арзанлы эшләпәсен, ботинкаларындагы язу карасы белән буялган тишекләрне бөтен дөнья күрәдер шикелле тоела нде. Төннәрендә исә күз яшьләреннән, бор- чулы уйлардан айный алмый иде. Менә озакламый әти сен, эчкән өчен, гимназиядән эшеннән чыгарырлар, моны күтәрә алмыйча, аналары кебек үк. әтиләре дә үлеп китәр. Менә бервакыт таныш ханымнар ыгы-зыгы килеп. Аняны кияүгә бирү өчен, яхшы кеше эзлн башладылар. Күп тә үтмәде, менә шушы Модест Алексеич табылды. Яшь тә түгел, матур да түгел, ләкин акчасы бар. Анык банкта йөз менләп акчасы, нәселдән килгән нмениесе бар, ул аны арендага бирә. Үзе кагыйдәләргә буйсынып кына яши, его сиятельство каршында яхшы кеше булып сана¬ ла. Аняга сөйләүләренә караганда, бу кешегә его пре¬ восходительстводан гимназия директоры исеменә, хәтта мәктәпләр башлыгының үз исеменә дә Пётр Леонтьичны эштән чыгармау турында язу яздырып алу берни дә тормый... 220
Аня бу хәлләрне исенә төшереп торганда, кинәт музы¬ ка ишетелде: кеше тавышларына кушылып, ул тәрәзәдән яңгырап керә иде. Поезд бер кечкенә генә станинягә тук¬ таган икән. Платформа артында, халык арасында, гар- моньда һәм чиелдап торган арзанлы скрипкада уйныйлар, ә озын каеннар һәм топольләр артыннан, ай нурына күмел¬ гән дачалар артыннан хәрби оркестр тавышы ишетелә: дачаларда танца кичәсе булырга кирәк. Платформада арлы-бирле дачниклар һәм һава яхшы булганда бирегә саф һава суларга килүче шәһәр кешеләре йөреп торалар. Алар арасында шушы дачалар салынган җирләрне би¬ ләүче бай, озын буйлы, кап-кара чәчле, әрмәнгә охшаган йөзле, акай күзле, әллә нинди әкәмәт кием кигән Артынов та бар. Авың өстендә изүе ачык күлмәк, аягында биек үкчәле, шпоралы итек, җилкәсендә плащ: плащы салынып төшеп, шлейф шикелле, җирдән сөйрәлеп килә. Аның артыннан, очлы танауларын салындырып, ике бурзай эте ияреп йөри. Аляның әле күзләрендә ялтыраган яшьләре дә кибәргә өлгермәгән, ул инде әтисе турында да, акча турында да, үзенең туе турында да онытты, таныш гимназистларның, офицерларның кулларын кыса, куанып көлә, кызу-кызу сөйли: — Исәнмесез! Әйбәт кенә торасызмы? Ул площадкага, ай яктысына чыкты. Өстендә менә дигән яңа күлмәк, башында эшләпә. Бай кием кигән зифа буен күрсеннәр өчен, ул һәркемнең күзенә ташла¬ нырлык урынга килеп басты. — Нишләп торабыз соң без монда? — дип сорады ул. — Биредә разъезд,— дип җавап бирделәр аңа,— поч¬ товый поездны көтәләр. Үзенә Артыновның карап торганын сизгәч, ул чытлы итеп күзләрен кысты, кычкырып французча сөйли баш¬ лады. Тавышының шундый матур яңгыравы, ишетелеп тор¬ ган музыка, күл өстенә төшкән ай нуры, назлы егет Ар¬ тыновның — бу атаклы дон-жуанның аңа шундый дәрт белән сокланып карап торуы, аннары һәркемнең шундый шат булуы кинәт аның күңелен күтәреп җибәрде. Поезд кузгалып, таныш офицерлар саубуллашып аңа честь биргәндә, ул инде, каядыр агачлар артында яңгыраган хәрби оркестрга кушылып, полька көйли башлаган иде; ул үзенең купесына шундый күтәренке рух белән килеп керде, әйтерсең, аны бу кечкенә генә станциядә аның 221
һичбер нәрсәгә карамастан, һичшиксез, бәхетле булача¬ гына тәмам ышандырганнар иде. Кияү белән кәләш монастырьда ике көн булдылар, аннары шәһәргә кайттылар. Алар казенный квартирада торалар иде. Модест Алексеич хезмәткә киткәч, Аня рояльдә уйный, яки эче пошып елый, я булмаса, кушет¬ кага ятып романнар укый, мода журналлары актара иде. Модест Алексеич көндезге аш вакытында бик күп итеп ашый, политика турында, хезмәткә билгеләүләр, урыннан күчерүләр, бүләкләүләр турында, хезмәт нтүнен кирәклеге, семья тормышының рәхәт нәрсә булмыйча, өскә йөкләнгән бурыч булуы турында, бер тиеннең бер тәңкәне саклавы, шулай ук үзенең дин белән әхлакны дөньядагы бар нәрсәдән өстен күрүе турында сөйли. Ул, пычакны кылыч тоткан кебек тотып, болай ди иде: — һәркемнең өстенә йөкләнгән бурычы булырга тиеш! Аня аны тыңлый, куркуыннан ашый алмый һәм га¬ дәттә өстәл яныннан ач килеш торып китә. Аштан соң ире ял итәргә ята, каты итеп хырылдый, ә ул әтиләренә китеп бара. Әтнсе белән энеләре ана ничектер сәер итеп карыйлар, акчасына кызыгып, үзе яратмый торган шушы күңелсез, эчпошыргыч кешегә чыкканы өчен, килеп керер алдыннан гына аны гаепләп сөйләгәннәрдер кебек тоела. Аның кыштырдап торган күлмәгеннән, беләзекләреннән һәм гомумән дамаларга хас кыяфәтеннән алар тартына¬ лар, кимсенәләр, аның алдында алар бераз уңайсызлана¬ лар, аның белән нн турында сөйләшергә белмичә аптырап торалар; ә шулай да алар аны элеккечә яраталар, ашны анардан башка ашарга әле күнекмәгәннәр. Аня алар бе¬ лән бергә утырып аш, ботка, бәрәңге ашый, ә бәрәңге шәм исе аңкыта торган сарык маенда кыздырылган була. Пётр Леонтьич дер-дер итә торган кулы беләк кечкенә графиннан аракы салып ала, аны комсызланып һәм чир¬ канып бик тиз эчеп жибәрә, аннан икенче рюмка салып эчә, аннан өченчене... Петя белән Андрюша, зур күзле чырайсыз ябык малайлар, өстәлдәге графинны алып, каушап, әтиләренә әйтәләр: — Кирәкми, әткәй... жнтәр инде, әткәй... Аня да шулай ук борчыла, әтисенең моннан соң эчмә¬ вен ялынып сорый, ә әтисе кинәт кызып китә дә йодрыгы белән өстәлгә суга. 2i2
— Артымнан күзәтеп торырга мин берәүгә дә рөхсәг итмәм! — дип кычкыра. — Малайлар! Кызый! Мнн сезнец барыгызны да куып чыгарырмын. Ләкин анын тавышында йомшаклык, шәфкатьлелек яңгырый, шуңа күрә аңардан беркем дә курыкмый. Га¬ дәттә ул аштан соң киенергә тотына; йөзе чырайсыз, ияге кырынганда кискәләнеп беткән була; ул, муенын сузга- лап, яртышар сәгать көзге алдында купшылана: я чәчен тарый, я кара мыекларын бөтерә, ислемай сөртенә, галсту¬ гын бант кебек нтеп бәйли, аннан соң перчаткаларын, цилиндрын киеп, хосусый дәресләр бирергә чыгып китә. Әгәр дә бәйрәм көне туры килсә, ул өйдә тора, буяу белән рәсем ясый яки фисгармониядә уйный, ә фисгармония гырылдый, пышылдый. Ул аңардан төзек, гармоник та¬ вышлар чыгарырга тырыша, үзе кушылып җырлый, я булмаса, малайларны ачулана: — Бәдбәхетләр! Кабахәтләр! Инструментны эштән чыгаргансыз! Кичләрен Аняның ире үзе белән бергә казенный йортта торучы хезмәттәшләре арасында карта уйный. Карта уены вакытында чиновник хатыннары җыела, барысы да ямь¬ сезләр, килбәтсез итеп киенгәннәр, кухаркалар шикелле тупаслар, һәм квартирада, чиновник хатыннарының үзлә¬ ре шикелле үк, ямьсез, килбәтсез, тозсыз гайбәт башланып китә. Модест Алекссичның Аняны театрга алып барган чаклары да булгалый. Антракт вакытында ул аны үз яныннан бер адым да читкә җибәрми, аны култыклап ко¬ ридорларда, фойеда нөрн. Берәрсе белән баш иеп исән¬ ләшсә, шунда ук Аняның колагына: «Статский советник... его сиятельствоның өенә барып йөри торган кеше», дип пыщылдый, яки «акчалы кеше... үзенең йорты бар...» ди. Буфет яныннан үтеп киткәндә, Аняның берәр татлы нәрсә ашыйсы килеп китә; ул шоколад белән алма пирожноен ярата, ләкин аның акчасы юк, иреннән сорарга ояла. Ире, кулына бер грушаны алып, аны бармагы белән баскалый- баскалый кыюсыз гына: — Күпме тора? — дип сорый. — Егерме биш тиен. — Аһа! — ди ул һәм грушаны кире куя; ләкин буфет яныннан берни алмый китеп бару уңайсыз булганлыктан, ул сельтер суы сорап ала һәм бөтен бер бутылканы япа- ялгыз эчеп бетерә, һәм аның күзләреннән яшьләре атылып чыга. Бу вакытта Аняның күңелендә нәфрәт хисе уяна иде. 323
Я булмаса ул, кинәт кып-кызыл кызарып, тиз генә: — Исәнләш менә бу карт ханым белән!—дип куя. — Мин бит аның белән таныш түгел. — Барыбер! Бу казённая палата управляющиеның ха¬ тыны! Исәнләш диләр сиңа! Баш июдән муеның сын¬ мас, — дип мыгырдый. Аня исәнләшә, һәм чыннан да аның муены сынмый, ләкин бу хәл аның күңелен газаплый. Ул ире теләгәннең барын да эшли, ләкин үзенә-үзе ачулана, юләр бер хатын шикелле алдандым, дип уйлый. Ул аңа фәкать акчасы өчен генә чыкты, ләкин хәзер Аняның акчасы кыз чагын- дагыга караганда да азрак. Элек ичмасам әтисе аңа егер¬ мешәр тиенләп булса да бирә торган иде, ә хәзер — бер тиене дә юк. Яшереп яки сорап ала алмый, иреннән курка, коты чыгып тора. Бу кешегә булган курку тойгысы аның күңелендә инде әллә кайчаннан бирле йөридер шикелле. Бала чагында һәрвакыт кара болыт кебек яки сытып ки¬ тәргә әзерләнгән локомотив шикелле, иң шомлы, иң кур¬ кыныч көч булып күренүче — гимназия директоры иде; икенче шундый ук көч — его сиятельство нде, семьяда һәрвакыт аның хакында сөйлиләр иде, ни өчендер, аңар¬ дан куркалар иде; аннары тагын дистәләп ваграк көчләр бар нде, шулар арасында кырылган мыеклы, каты куллы мәрхәмәтсез гимназия укытучылары; ә хәзер менә кагый¬ дәләргә буйсынып яшәүче әлеге Модест Алексеич, ул хәтта йөзе белән дә директорга охшый. Бу көчләр Аняның хыялында һәммәсе бергә кушылалар да, коточкыч зур бер ак аюга әверелеп, атасы шикелле зәгыйфь һәм гаепле кешеләр өстенә киләләр. Аня нинди дә булса каршы сүз әйтергә курка, көчләнеп кенә елмая, тупас итеп иркәләгән, кочаклап кадерсезләгән чакларда, бу аның өчен коточкыч булып тоелса да, ул кәефләнгән булып күренергә ты¬ рыша нде. Тик бер генә тапкыр Пётр Леонтьич, тенкәсенә тигән ниндидер бор бирәчәген түләргә дип, аңардан бурычка илле сум акча сораган иде. Ләкин бу аның өчен бик авыр газап булды. — Яхшы, мин сезгә бирермен, — диде Модест Алек¬ сеич, бераз уйланып торгач. — Ләкнн шуны әйтеп куям, эчүегезне ташламыйча торып, моннан соң инде мнн сезгә ярдәм итмәм. Дәүләт эшендә хезмәт итүче кешегә бу кимчелекне җиңә алмау оят. һәркемгә билгеле булган бер фактны исегезгә төшерми булдыра алмыйм, бу кимчелек
бик күп сәләтле кешеләрне һәлак итте. Ә бит аларның, әгәр нәфесләренә баш була алсалар, вакыты белән югары дәрәҗәгә менүләре бик ихтимал иде. Озын-озын, катлаулы-катлаулы җөмләләр тезелеп китте: «Димәк шулай булгач»... «әнә шул кагыйдәләрдән чыгын караганда»... «югарыда әйтелгән сүзләргә нигезлә¬ неп»... Бичара Пётр Леонтьнчка бу кимсетүләрне тынлап тору шулкадәр авыр булды, гарьлегеннән анын аракы эчәсе килә башлады. Ертык итекләр, тузган чалбарлар киеп, Аняга кунакка килүче малайлар да аиын бу үгет-нәсихәтләрен тыңларга тиеш булалар нде. — һәркемнең үз өстенә йөкләнгән бурычы булырга тиеш! — ди нде еларга Модест Алексеич. Әмма акча бирми иде. Анын каравы ул Аняга йөзек¬ ләр, беләзекләр, брошкалар бүләк итә иде һәм «боларны кара көнгә саклаган яхшы», ди торган иде, әйберләрнең барысы да исәнме икән дип, еш кына анын комодын ачып тикшерә нде. II Ул арада кыш килеп җитте. Әле Рождествога кадәр үк җирле газетада белдерү басылып чыкты, ул белдерүдә: 29 декабрьдә дворяннар собраниесепдә гадәттәге кышкы бал мәждесе үткәреләчәк, диелгән иде. һәр көнне кич белән карта уеныннан соң, дулкынланган Модест Алек¬ сеич, Аняга кайгыртучан кыяфәт белән карап-карап алып, чиновник хатыннары белән пышылдаша, аннары әллә нн турында уйланып, озак итеп бүлмә буенча арлы-бирле йөри иде. Ниһаять, ул бер көнне кич белән Аня алдына килеп туктады да болай диде: — Син үзеңә бал мәҗлесенә бару өчен күлмәк текте¬ рергә тнешсең. Аялыйсынмы? Тик, зинһар өчен, Мария Григорьевна һәм Наталья Кузьминична белән кинәш итеп эшлә. Ул аңа йөз сум акча бирде. Аня алды; ләкин күлмәк тектерергә биргәндә, беркем белән дә киңәшмәде, тик әтисе белән генә сөйләште һәм күз алдына әнисен ките¬ рергә тырышып карады, ягъни бал мәҗлесенә әнисе ничегрәк барган булыр нде икән? Аның мәрхүмә әнисе үзе һәрвакыт сонгы мода белән киенә, һәрвакыт Аняны тәрбияләү белән шөгыльләнә иде. Кызын ул курчак кебек H 315. А. П, Чсхс» - 15 225
итеп киендерә торган иде. Аняны французча сөйләшергә, бик һәйбәт итеп мазурка биергә өйрәтте (анык әнисе кияүгә чыкканчы биш ел бала тәрбияләүче булып хезмәт иткән иде). Аня да, әнисе кебек үк, искедән әйләндереп яңа күлмәк тегә белә, бензин белән перчаткаларын юа ала, прокатка кыйммәтле беләзекләр, йөзекләр алып, кияргә, бриллиантлар тагарга, әнисе кебек күзләрен кыс¬ каларга, сакауланып сөйләшергә, матур позалар ясарга, кирәк чакта чиксез шатланырга, яки кайгылы, серле бу¬ лып күренергә өйрәнгән иде. Ул беркадәр әтисенә дә ох¬ шаган: аның шикелле үк кара чәчле, кызу табигатьле, әтисендәге шикелле үк, купшылану гадәте дә бар. Бал мәҗлесенә чыгып китәргә ярты сәгать калгач, Модест Алексеич, Аняның трюмосы алдында муенына орденын кияргә дип, хатыны бүлмәсенә сюртуктан гына килеп кергән иде, Аняның матурлыгын, киемнәренең бай, купшы һәм, һава шикелле, җиңел булуын күреп, тәмам хәйран калды һәм, үзеннән-үзе бик канәгатьләнеп, яңак сакалларын тарады да болай диде: — Менә син нинди икәнсең... менә нинди икәнсен! Анюта! —дип дәвам итте ул, кинәт тантаналы тавышка күчеп, — мин сине бәхетле иттем, ә бүген инде син мине бәхетле итә аласың. Үтенеп сорыйм, зинһар, его сия- тельствоның хатыны белән таныш! Алла хакы өчен дим! Аның аркылы минем өлкән докладчы урынын алуым ихтимал. Балга киттеләр. Менә дворяннар собраниесе, анык швейцарлы подъезды. Алгы бүлмәдә элгечләр, туннар, арлы-бирле йөреп торучы лакейлар, үтәли исеп торган һава дулкыныннан веер белән ышыкланып торучы деколь¬ телы ханымнар; газлы лампа исе, солдатлар исе. Ире белән култыклашып баскычтан менеп барганда, музыка тавышын ишеткәч, зур көзгедә бик күп утлар белән як¬ тыртылган үзенең матур гәүдәсен күргәч, Аня сөенеп куйды, ул үзен бәхетле булыр шикелле сизде; теге кечкенә станциядә, айлы төндә ул үзен нәкъ шулай сизгән иде. Менә ул гомерендә беренче тапкыр үзен кыз итеп түгел, ә ханым итеп сизеп, үз-үзенә ышанган кыяфәт белән горур атлап килә һәм үзен тотышында, хәрәкәтләрендә ихтыяр¬ сыз әнисенә охшарга тырыша. Гомерендә беренче тапкыр ул үзен бай, ирекле итеп хис итә. Ул хәтта янындагы иреннән дә тарсынмый, чөнки собраниенең бусагасын атлап кергәндә үк инстинкт белән сизенде: карт иренең 226
янында булуы аны һич тә кимсетми, ә киресенчә, ирләр¬ нең куиелен сихерли торган әллә нинди бер серлелек биреп тора. Зур залда инде оркестр уйный, биюләр баш¬ ланган. Казенный квартирадан сон, Аня, биредәге якты¬ лык, чуарлык, музыка, шау-шу тәэсиренә бирелеп, залга күз йөгертеп чыкты да, «аһ, нинди һәйбәт!» дип уйлады Шунда ук ул үзенең халык арасындагы барлык таныш¬ ларын күреп алды; аларны ул элек кичәләрдә, яки гуля- н иел әрдә очрата иде; менә таныш офицерлар, укытучы¬ лар, адвокатлар, чиновниклар, алпавытлар, его сиятель¬ ство, Артынов, түшләренә кадәр ачык якалы матур күлмәкләр кигән югары җәмгыять ханымнары; аларның бар матурлары, бар бик ямьсезләре; кайберләре инде, фәкыйрьләр файдасына үткәрелә торган базардагы кеч¬ кенә өйләргә, павильоннарга урнашып, сәүдә башлан¬ ганын көтәләр. Җилкәсенә эполетлар таккан бик зур гәүдәле бер офицер — Аня аның белән гимназистка ча¬ гында Иске Киев урамында танышкан иде, ә хәзер анын фамилиясен хәтерләми иде — жир астыинан калыккан шикелле килеп чыкты да вальска чакырды, Аня ире янын¬ нан очып китте. Хәзер инде ул гүя көчле давыл вакы¬ тында җилкәнле көймәдә йөзеп йөри, ә ире гүя әллә кайда еракта, яр читендә торып калган... Ул дәртләнеп, рәхәт¬ ләнеп биеде. Кулдан кулга күчеп, музыкадан һәм шау- шудан исереп, рус теле белән француз телен бутый-бутый, сакауланып сөйләшә-сөйләшә, шатланып көлә-көлә, ире турында да, башкалар турында да берни уйламыйча, вальсын да, полькасын да, кадрилен дә биеде. Ул ирләр каршында уиыш казанды, бу бик ачык. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел иде; дулкынланудан аның тынна¬ ры кысыла, веерын учына йомарлап тоткан, аның эчәсе килә нде. Кызыл мороженое салынган кечкенә тәлинкә тотып, аның янына әтисе Пётр Леонтьич килеп җитте; аның тузып беткән фрагыннан бензин нее аңкып тора иде. — Син бүген искиткеч гүзәл, — диде ул аңа сокланып карап, — ашыгып иргә чыкканың өчен әле беркайчан да бу кадәр кызганганым юк иде... Ник болай ашыктың соң син? Беләм, син моны безнең өчен эшләдең, ләкин... — ул, дерелдәгән куллары белән бер төргәк акча чыгарып, бо¬ лай диде: — мнн бүген дәресләрем өчен акча алдым, ире¬ ңә бурычымны түли алам. Аня, кулындагы тәлинкәсен аңа тоттырып, үзен эләк- 15* 227
терел алган ниндидер егет белән әйләнә-әйләнә кнтеп барды һәм, егетнен иңбашы аркылы карап,әтисенең, бер ханымны кочаклап алып, зал буйлап биеп киткәнен кү¬ реп калды. — Аек чагында ул нинди сөйкемле! — дип уйлады Аня. Мазурканы ул шул ук зур гәүдәле офицер белән бие¬ де. Офицер мундир кидерелгән ит кибәне төсле гәүдәсе белән авыр, мәһабәт атлап кына йөри, аның иңбашлары, түше салмак кына кыймылдый, аяклары көчкә-көчкә генә тыпырдыйлар — аның һич тә биисе килми, ләкнн Аня үзе¬ нең матурлыгы, ачык иңбашлары белән үртәп, анын тирә¬ сендә күбәләктәй оча, күзләре яна, хәрәкәтләре дәртле. Әмма офицер суынганнан-суына бара, кулларын ул Аняга мәрхәмәт күрсәтүче король кебек кенә бирә. Халык арасыннан: — Браво, браво!..— дип кычкыралар. Ләкин әкрен-әкрен зур гәүдәле офицерга да жан кер¬ де: ул кызып, дәртләнеп китте һәм, ниһаять, ханымның гүзәллеге белән сихерләнеп, тәмам азартка бирелде, яшь¬ ләрчә бөтенләй жинел хәрәкәтләнә башлады. Ә Аня тик жилкәләрен генә сикерткәләп, күзләрен наян гына йөртә иде, әйтерсең, ул кинәт королевага әйләнде дә офицер аңа буйсынучы кол булып калды. Аняга бу вакытта бөтен зал аларга текәлгән шикелле, бу кешеләрнең һәммәсе дә, танга калып, аларга сокланып торалар шикелле тоелды Зур гәүдәле офицер аңа рәхмәт әйтергә өлгермәде, кинәт халык артка чигенә башлады, ирләр, кулларын төшереп, әллә нинди сәер кыяфәттә катып калдылар... Аня янына өстенә фрак кигән, ике йолдыз таккан его сиятельство килә иде. Әйе, его сиятельство чыннан да аның янына килә, чөнки туп-туры аңа караган, төче итеп елмайган, өстәвенә матур хатын-кыз күргәндә эшли торган гадәте буенча иреннәрен мимылдата иде. — Бик шатмын, бик шатмын... — дип башлады ул.— Ә мин сезнең ирегезне, әлегә кадәр шундый байлыкны бездән яшереп асраганы өчен, гауптвахтага утыртырга әмер бирәчәкмен. Мин сезнек янга хатынымның йомышы белән килдем, —дип дәвам итте ул, аңа кулын биреп. — Сез безгә ярдәм итәргә тиешсез... һм, әйе... Сезгә матур¬ лыгыгыз өчен бүләк бирергә кирәк... Америкадагы кебек... һм-м, әйе... америкалылар... Минем хатыным сезне түзем¬ сезлек белән көтә. 228
Ул аны павильонга, олы яшьтәге ханым янына алып килде; ханымның ияге чамадан тыш зур булып, авызына зур бер таш капкан кебек күренә иде. — Ярдәм итегез безгә. — диде ул борын тавышы бе¬ лән һәм көнләбрәк. — Фәкыйрьләр файдасына оештырыл¬ ган сәүдә эшенә матур хатыннарның барысы да катнаша¬ лар, тик сез генә нн өчендер читтә йөрисез. Сез ни өчен безгә ярдәм итәргә теләмисез? Ханым китеп барды, Лия, көмеш самопар һәм чынаяк¬ лар янына килеп, аның урынына басты. Аня бер чынаяк чәй өчен бер сумнан да ким алмады. Теге зур гәүдәле офицерны ул ич чынаяк чәй эчел бетерергә мәҗбүр итте. Лия янына тыны кысылучы, акай күзле бай Лртынаи килде, бу юлы ул җәй көне Дня күргән теге әкәмәт кием¬ нәрдән түгел, башкалар шикелле үк, фрак кигән иде. Ул, Анядан күзләрен алмыйча, бер бокал шампанский эчте һәм йөз сум түләде. Динары бер чынаяк чәц өчен тагын йөз сум бирде-—боитарны эшләгәндә ул бер сүз дәшмәде, чөнки һаман астма белән газапланды... Үзенең елмаю- тары, күз карашлары бу кешеләргә зур рәхәтлек бирүенә бик нык ышанган Дня алучылармы чакырып китерә, алар дан акча түләтә иде. Лия инде аңлады: ул музыкалар, биюләр белән, үзенә табынучылар белән тулгак көләч тормыш өчен яратылган икән. Кайчандыр теге, өстен.) килеп, сытып үтәргә торган шомлы көчтән куркып, коты алынып торуы хәзер әнә көлке булып тоела; хәзер инде ул беркемнән дә курыкмый, тик аңа әнисе булманы гына кызганыч. Кызының шундый укышларын күреп, кызы бе¬ лән бергә ул да шатланган булыр иде. Төсе киткән, ләкин әле һаман инкларына нык басып тора торган Пётр Лсонтьич, әлеге павильон янына килеп, бер рюмка коньяк сорады. Дня кызарды, әтисе берәр ки¬ лешмәгән сүз әйтер дш) көтте (хәзер инде атасының шун¬ дый фәкыйрь, шундый гади кеше булуыннан ул ояла иде), ләкин әтисе, коньякны эчеп, үзенең акча төргәгеннән ун сумны суырып алып бирде дә, бер сүз әйтмичә, эре генә китеп барды. Бераздан сон ул әтисенең бер дама белән grand-rondha китеп барганын күрде, бу вакытта ул инде чайкала башлаган иде һәм каты кычкырып нидер әйтте, янындагы ханым бнк нык оялды, һәм Аня исенә төшерде: моннан өч ел элек, бал мәҗлесендә атисс менә нәкъ шулай чайкалып кычкырынгалын башлагач, около¬ точный аны өйгә йокларга алып киткән иде, a икенче 22У
көнне директор эштән куып чыгару белән янады. Бнк ва¬ кытсыз исенә төште әле бу! Павильоннардагы самоварлар сүнеп, изге хезмәттән йончыган ханымнар җыйган акчаларын теге авызына таш капкан хатынга тапшыргач, Артыноп Лияны култыклап залга алып керде. Залда әлеге изге сәүдәгә катнашучы¬ ларның барысы өчен дә сый әзерләнгән иде. Сыйланучы¬ лар егермедән артмаса да, мәҗлес бик шау-шулы булды. Его сиятельство тост тәкъдим игте: «Бүгенге изге базар нәтиҗәсендә туачак арзанлы ашханәләрнең күбәюе өчен бу зиннәтле ашханәдә тост күтәрү урынлы булыр», — диде ул. Бригада генералы: «Хәтта артиллерияне дә чиге¬ нергә мәҗбүр итә торган көч хөрмәтенә» эчәргә тәкъдим итте; барысы да ханымнар белән чәкешергә сузылдылар. Бик тә, бик тә күңелле булды! Аняны өенә озатканда инде таң атып, кухаркалар ба¬ зарга баралар иде. Яна хисләр тәэсиреннән арып, хәлдән танган, шат, исерек килеш ул, чишенеп, түшәгенә ауды да шунда ук йоклап та китте. Көндез сәгать икенче киткәч, асрау кереп уятты да, Артыиов әфәнденең визит белән килгәнлеген хәбәр итте. Ул, тиз генә киенеп, кунак бүлмәсенә чыкты. Артынонтан соң озак та тормыйча, изге базарга катнашуы өчен Лняга рәхмәт әйтергә дип, его сиятельство килеп керде. Төче нтеп карал, иреннәрен мимылдатып, ул аның кулын үпте, тагын килергә рөхсәт сорады һәм кнтеп барды. Ә Лня, чиксез гаҗәпләнеп, тәмам хәйран калып, тормышының шундый тиз үзгәрүенә, искиткеч булып үзгәрүенә ышана алмыйча, кунак бүлмәсе уртасында аптырап басып торды; һәм шул вакытта ире Модест Алексеич килеп керде. Хәзер ул A ия алдында, көчле, дәрәҗәле кешеләр каршындагы шикелле үк, ялагайланып, колларча түбәнсенеп, төче итеп елмаеп, басып тора иде; Аня чиксез куанып, шул ук ва¬ кыт нәфрәтләнеп Һәм җирәнен, хәзер инде моның әчеп аңа берни дә булмаячагына нык ышанып, һәрбер сүзен аермачык нтеп: — Чыгыл китегез моннан, болван! — длде. Моннан соң инде Аняның бер генә дә буш көпе булма¬ ды. чөнки ул н пикникка чыкты, я күңел ачарга барды, яки спектакльләргә катнашты. Өнгә ул һәр көнне тан ал¬ дыннан гына кайтып, кунак бүлмәсенен идәненә ята, ә соңыннан, бик мөлаем нтеп, һәркемгә үзенек гөлләр ара¬ сында йоклавы турында сөйли иде. Акча ана бик күп 230
кирәк була башлады. Ләкин хәзер инде ул Модест Алек- сенчтан куркып тормый, аның акчасын үз акчасы кебек теләгәнчә туздыра; ул аңардан сорап та, таләп итеп тә тормый, аңа фәкать счетлар яки язулар гына җибәрә: «Бу кәгазьне тапшыручыга 200 сум бир», якн «хәзер үк 100 сум түлә». Пасхада Модест Алексеичка икенче дәрәҗә Анна ор¬ дены бирделәр. Ул рәхмәт әйтергә баргач, его сиятель¬ ство, газетасын читкә куеп, креслосына керебрәк утырды да, алсу тырнаклы ак кулларына карап: — Димәк, хәзер инде сезнең Анналарыгыз өчәү, — диде, — берсе — петлицагызда, икесе — муеныгызда. Модест Алексеич, кычкырып көлеп җибәрмәс өчен, ике бармагын иреннәренә куеп, болай диде: — Хәзер нндс кечкенә Владимирның дөньяга килүен көтәргә генә калды. Аңа исем кушканда исем атасы бу¬ луыгызны үтенергә батырчылык итәм, ваше сиятельство. Ул дүртенче дәрәҗә Владимир орденына ишарә итә иде. һәм менә ул үзенең бу тапкыр һәм кыю әйтелгән уңышлы каламбуры турында бөтен җирдә сөйләячәген күз алдына китерде. Тагын шундый ук уңышлы итеп ни¬ дер әйтмәкче булган нде дә, его сиятельство, яңадан га¬ зетасына текәлеп, башы белән ишарә ясады. Аня исә һаман тройкаларда йөри, Арты нов белән ауга бара, бер пәрдәлек пьесаларда уйный, кичке мәҗлесләрдә була, әмма әтиләренә баруын һаман сирәгәйткәннән-сирә- гәйтә. Алар ннде көндезге ашны үзләре генә ашыйлар. Пётр Леонтьич элеккегә караганда да катырак эчә башла¬ ды, акчалары юк, фисгармонияләрен инде әллә кайчан бурыч түләр өчен сатып җибәрделәр. Малайлары хәзер аны урамга ялгызын гына чыгармыйлар, егылмасын дип, һаман күзәтеп торалар; мичәүләп җигелгән пар атта, ку¬ чер урынына менеп утырган Арты нов белән бергәләп. Иске Киев урамы буйлап җилдереп китеп барган Аняны очраткан чакта, Пётр Леонтьич, башындагы цилиндрын салып, нидер кычкырмакчы булса, Петя белән Андрюша, аны нке ягыннан җитәкләп, ялынган тавыш белән: — Кирәкми, әткәй... җитәр, әткәй... —диләр иде.
ЭЧТӘЛЕК Eu Кадакта. И. Гази тәрҗемәсе 3 Чиновникның үлеме. И. Гази тәрҗемәсе b Альбион кызы. И. Газнтәрҗемәсе 9 Юан белән нечкә. И. Газнтәрҗемәсе М Жалоба дәфтәре. И. Гази тәрҗемәсе 17 Кәефе кырылган. И. Газнтәрҗемәсе 19 Хирургия. Г. Шамуков тәрҗемәсе 22 Хамелеон. М. Ә мир тәрҗемәсе ‘26 Маска. И. Газнтәрҗемәсе 30 Репетитор. К- Басыйров тәрҗемәсе 36 Налим. И. Газнтәрҗемәсе 10 Ат фамилияле кеше. И. Гази тәрҗемәсе 46 Явыз ниятле кеше. И. Газнтәрҗемәсе 51 Унтер Пришибеев. И. Газнтәрҗемәсе 56 Бала-чага. И. Гази тәрҗемәсе 61 Сагыш. И. Газнтәрҗемәсе 67 Шаярту. Ф. Хөсни тәрҗемәсе 71 Бүре. А. Камский тәрҗемәсе 78 Ванька. Ф. Хөсни тәрҗемәсе 86 Өйдә. К- Басыйров тәрҗемәсе 91 Сөргендә. С. Әдһәмоватәрҗемәсс 102 Качак. И. Гази тәрҗемәсе ИЗ Йокы килә. И. Гази тәрҗемәсе 121 6 нчы номерлы палата. Г. Бикбулат тәрҗемәсе . .127 Әдәбият укытучысы. Г. Б и к бу л a т т ә р җе м ә ce .... 186 Акмаңгай. Г. Ш а м у к о в тә рҗе м әс е . 212 Муендагы Анна. Г. Шамуков тәрҗемәсе 218 0—20