Author: Тургенев И.С.  

Tags: уйдырма  

Year: 1953

Text
                    И. С.ТУРГЕНЕВ


И. С. ТУРГЕНЕВ АУЧЫ ЯЗМАЛАРЫ ТАТГОСИЗДАТ ЯШЬЛӘР-ЬАЛЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ РЕДАКЦИЯСЕ КАЗАН — 1953
Рецепторы к. КОТДУСОВА « Тышлык һәм рәсемиәр ху дожем гы В. ГРОХОВСКИЙ УРТА ҺӘМ ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАР ӨЧЕМ
БҮДӘНӘ Миңа ул вакытта ун яшьләр чамасы иде. Бу хәл жәй көне булды. Мин ул чакта әти белән көньяк Россиядә бер утарда тора идем. Бу утарның тирә ягы — берничә чакрымнарга җәелгән дала. Якын тирәдә урман да, елга да юк; тигез дала өстен төрле урында елан шикелле сузылып яткан озынча сай чокырлар кисеп үтә. Куаклык белән капланган ул чокырларның төбендә кечкенә елгалар саркып ята; кайбер урыннарда, текә яр асларында, күз яше кебек саф сулы чишмәләр күренә; ул чишмәләргә таба тапталып беткән сукмаклар салынган,— ә нәкъ су кырыендагы юеш балчык өстендә төрле кош һәм вак кыр җәнлекләренең эеләре ярылып ята. Яхшы су, кешеләргә кирәк булган кебек үк, җәнлекләргә дә кирәк. Минем әтием бик дәртле аучы иде; хуҗалык эшләрен¬ нән бушандымы, көн матур булдымы, хәзер мылтыгын ала, җилкәсенә ягдташ 1 аса да, үзенең Трезор исемле карт этен ияртеп, ауга — кыр тавыклары һәм бүдәнәләр атар- 1 Я г д т а ш — аулактан кошларны салу эчен махсус сумка. 3
га чыгып китә иде. Куяннарга аның me iuiimii, ул лларны ауга бурзайлар белән йөрүчеләргә калдыра иде Андый аучыларны бурзайчылар дип кенә атый иде ул. Koien ки¬ лә торган тәллетәвеч кошын исәпкә алмаганда, бездә ау өчён башка киек кошлар юк та. Ә бүдәнәләр һәм кыр та¬ выклары (бигрәк тә кыр тавыклары) күп иде. Чокыр чит¬ ләрендә, әледән-әле, кыр тавыклары казыган урыннар — коры тузан өемнәре очрый иде. Андый урыннарны күрү белән Трезор хәрәкәтсез кала, анын койрыгы дерелдәп тора башлый, маңгай тиресе сырлы-сырлы булып жые- рыла, ә әтинең йөзе агарып китә, һәм ул мылтык чакма¬ сын саклык белән генә тарта. Әти ауга еш кына мине дә алып бара торган иде... Миңа ауда бик рәхәт була иде! Мин балакларымны итек кунычына тыгып, җилкәмә фляжка аса идем дә үземне аучы дип хис. итә идем! Үзем шабыр тиргә батам, итек эченә вак ташлар тула, ләкин бернинди арыганлык сизмичә, әти артыннан калышмый йөри торган идем. Әти мылтык атып җибәргәч, кош җир¬ гә егылып төшкән чакларда, мин баскан урынымда сике- реп-сикереп куям, хәтта кычкырып та җибәрәм — миңа шундый күңелле була торган иде. Яраланган кош үлән өс¬ тендә яки Трезорның авызында талпына, канатларын җилпи — аңардан кан ага, ә шулай да миңа күңелле була һәм мин бертөрле дә кызгану тойгысы кичерми идем. Кыр тавыкларын һәм бүдәнәләрне үзем мылтыктан агып үте рү өчен ниләр генә бирмәс идем мин! Ләкин әти миңа, < герме яшькә җитми торып сиңа мылтык эләкмәс дип, әйтеп куйды; анда да миңа бер көпшәле мылтык кына би¬ рәчәген һәм бары тургай атарга гына рөхсәт итәчәген белдерде. Безнең җирләрдә тургайлар бик күп була иде; матур, кояшлы көннәрдә алар зәңгәр күктә унары бергә бөтереләләр, һаман югэры-югары күтәрелә баралар һәм кечкенә кыңгыраулар шикелле яңгыратып сайрыйлар иде. Мин аларга үземнең киләчәктәге табышыма караган ке¬ бек карыйм һәм аларга үземнең мылтык урынына җилкә¬ мә йөри торган таягымны төзи идем. Тургайлар, 1
үләнгә төшәр алдыннан, җирдән ике-өч аршин гына биек¬ лектә очудан туктап, бер урында җилпенеп торалар, шул вакытта аларга атып тидерү бик җиңел. Кайчакларда кырның ерак урыннарында камыл арасында яки яшел уҗым өстендә дүдәкләр дә күренә иде; менә шундый зур кошны атып алсан икән,—дип уйлый торган идем мнн,— үлсәм дә үкенече калмас иде, ди идем. Мин аларны әтигә күрсәтә идем, ләкин әти миңа һәрвакыт, дүдәк — бик сак кош, кешене үзенә якын җибәрми, кача,— ди иде. Шулай да бервакытны ул ялгыз калган бер дүдәк янына яшере¬ неп кенә бармакчы булып карады; аны ул, яралангандыр, шуңа күрә үзенең төркеменнән аерылып калгандыр, дип уйлады. Трезорга үзенең артыннан барырга кушты, ә ин¬ де миңа торган урынымнан кузгалмаска әйтте; аннары мылтыгын эре ядрә белән корды да, тагы бер тапкыр Тре¬ зорга борылып карап алды, хәтта ана янап та куйды һәм шыпырт кына команда бирде; «Аррьер! аррьер!» Үзе исә, өчкә бөкләнеп иелде дә, читләтеп, дүдәк урнашкан якка юнәлде. Трезор алай иелмәде, шулай да искиткеч бер кыя¬ фәт белән, койрыгын бот арасына кысып, бер як иренен тешләгән хәлдә атлап барды. Мин чыдап тора алмадым, әти белән Трезор артыннан шуыша-шуыша киттем. Ләкин дүдәк безне якын китермәде; җитәргә өч йөз адым калды дигәндә йөгерә башлады, аннан сон канатларын кагып очып китте. Әти атыл җибәрде, ләкин тидерә алмады, кошның артыннан гына карап калды... Трезор, алга сике¬ реп чыкты да, шулай ук карап калды. Мин дә карадым... һәм бик каты гарьләндем! Тагы әз генә көтеп торса, ни булган инде! Ул чакта, әлбәттә, ядрә аңа тигән булыр иде! Бервакыт без әтн белән петрау көне алдыннан ауга киттек. Ул вакытта әле яшь кыр тавыклары кечкенә бу¬ лалар, шуңа күрә әтн аларны атарга теләмәде. Без арыш басуы буендагы вак нмән куаклыгына киттек. Ул урында һәрвакыт бүдәнәләр очрый нде. Печән чабу өчен уңайсыз урын булганлыктан, андагы үлән бик озак чабылмый ята. Анда чәчәкләр бик күп була: торна борчагы, очъяфрак 5
үләне, кыңгырау чәчәкләре, зәңгәр чәчәкләр, кыр кииә- ферләре үсә. Шунда сеңелем якк асрау кыз белән килгән вакытта мин бу чәчәкләрне кочак-кочак җыен ала торган идем; ләкин әти белән килгән чакта мин чәчәкләр өзми идем, чәчәк җыюны аучы кеше өчен вак эш дип санын идем. Кинәт Трезор хәрәкәтсез калды; әти: «Пиль! '» дип кычкырып җибәрде һәм Трезорның нәкъ борын астыннан бер бүдәнә атылып чыкты да очып китте. Ләкин ул әллә ничек бик сәер оча: әле мәтәлеп китә, әле әйләнгәли, әле, яраланган яки канаты сынган кебек, җиргә егылып тешә. Трезор бүдәнә артыннан бар куәтенә чаба... Кош тиешен¬ чә очкан чакта Трезор алай чапмый торган иде. Әти, кош¬ ка атсам, ялгыш эткә тидерермен, дип курыкты. Кинәт, карасам, нн күзем белән күрим: Трезор капыл гына си¬ керде дә—хап! Бүдәнәне эләктереп алды һәм әтигә ките¬ реп бирде. Әти бүдәнәне алып үзенең учына салды.— Мин аның янына йөгереп килеп жнттем.— Бу ни, дим, ул яра¬ ланган булганмы? — Юк, ди әти, ул яраланмаган; якын тирәдә аның оясы булырга тиеш, оясында кечкенә бала¬ лары бардыр. Шуңа күрә ул, үзен тоту бик җиңел икән дип белеп, эт алдансын өчен юри яралы булып кылан¬ гандыр. — Ни өчен соң ул алан итә? — дип сорадым мин. — Этне үзенең кечкенә балалары яныннан ераграк алып хнтәр өчен. Ә этне тагын бераз алып киткәч, ул әй¬ бәтләп очып киткән булыр иде. Ләкин бу юлы ул арты¬ грак кыланып ташлады, исәпләп эш итмәде һәм Трезор аны тотып алды. Мин тагын: — Болан булгач, ул яралы түгелмени?—дип со¬ радым. — Юк... ләкин ул исән калмас инде... Трезор аны ка¬ ты тешләгән булса кирәк. Мин бүдәнәгә якынрак килдем. Ул әтинең уч төбендә 1 Тот! Кап! (Эт астерү сүзе.) 6
A lb
башын салындырып хәрәкәтсез ята һәм үзенең конгырт күзе белән миңа карын иде. Кинәт мина ул шундый кыз¬ ганыч тоелып китте! Миңа карап ул болай уйлыйдыр ке¬ бек күренде; ни өчен мин үләргә тиеш? Ни өчен? Мин бит үземнең бурычымны үти идем; үземнең кечкенәләремне саклап калырга теләдем, этне ераграк алып китәргә ты¬ рыштым — һәм менә килеп эләктем! Мескен мин! Мескен! Гаделлек түгел бу! Болай эшләү гаделлек түгел! — Әткәй!—дидем мин,—бәлки, ул үлмәс әле... һәм бүдәнәнең башыннан сыйламакчы булдым. Ләкин әти ми па әйтте: — Юк? —Менә карап тор: хәзер ул тәпиләрен сутпр, аннан калтырана башлар һәм күзләрен йомар Нәкъ шулай булды да. Аның күзләре йомылу белән мин елап җибәрдем.—Пи булды сина? — дип сорады әтн һәм кө¬ ләргә тотынды. — Бүдәнәне кызганам,— дидем мин.— Ул үзенеи бу¬ рычын үтн иде, ә аны үтерделәр! Бу гаделлек түгел! — Ул бит безне алдамакчы иде, ләкин Трезор аңардан хәйләкәррәк булып чыкты,— дип җавап бирде әти. — Явыз Трезор! —дип уйладым мин. һәм бу юлы ми¬ на әти үзе дә яхшы кеше булып күренмәде. Нинди хәйлә¬ кәрлек булсын монда? Биредә хәйләкәрлек юк. ул бала¬ ларын яраткан! Балаларын коткару өчен аңа яралы бу¬ лып кыланырга кирәк булган икән, Трезор аны тотарга тиеш түгел нде! Әтн бүдәнәне ау сумкасына салырга те¬ ләгән иде, мин анардан бүдәнәне үземә сорап алдым, сак¬ лык белән генә ике учыма куйдым да, тыным белән җылы¬ та башладым... Аңына килмәсме? дип уйладым.— Ләкнн ул селкенмәде дә.— Юкка азапланасың, туганкай,— диде әтн,— аны терелтә алмассың инде. Күрәсеңме, аның башы салынып тешкәй. Мин аны борыныннан әкрен генә тотып күтәрдем, лә¬ кин, кулымны алу белән, кошның башы тагы салынып теште. Әти миннән: —Син але аны һаман да кызганасың¬ мы? — дип сорады. 8
Үз чиратымда мин: — Ә аның кечкенә балаларын кем ашатыр соң? — дип сорадым.—Әти миңа текәлеп карады —Борчылма,—ди¬ де.— Аларны ата бүдәнә ашатыр... әтиләре... Тукта әле,— дип өстәде ул,— Трезор тагы хәрәкәтсез калды, бугай... Кош оясы түгелме соң бу? Нәкъ үзе — кош оясы! Чынлап та... Трезордан ике генә адым жнрдә, үлән арасында, бер-берсенә алышып, дүрт кош баласы ята иде. Алар муеннарын сузганнар һәм барысы да берьюлы, тиз- тиз сулыйлар... Әйтерсең, калтыраналар! Тәннәренә инде каурыйлар чыккан; мамыклары юк, ә койрыклары бик кыска әле. Мин ачы аваз белән; «Әти, әти!—дип кычкы¬ рып жибәрдем...— Трезорны кире чакыр! Югыйсә ул аларны да үтерер!» Әтн Трезорга кычкырды да, бераз читкәрәк китеп, бер куак төбенә ашарга утырды. Мин ашарга теләмәдем, кош оясы янында калдым. Чиста кулъяулык чыгарып жәйдем дә аның өстенә бүдәнәне салдым... Янәсе: «Карагыз, ятим балалар, менә сезнең анагыз! Ул сезнең өчен үзен корбан итте!» Кош балалары элеккечә тиз һәм бөтен гәүдәләре белән дерелдәп сулыйлар иде. Аннан соң мин әти янына килдем. Ми» анардан: «Бу бүдәнәкәйне миңа бирә ала¬ сыңмы?» дип сорадым. — Рәхим ит, ал. Ләкин син аны нишләтмәкче була¬ сың? — Мин аны күмәргә телим. — Күмәргә?! — Әйе; үэ оясы янына күмәргә телим мин аны. Пәкең¬ не биреп тор әле, мин аңа кабер казыйм. Әти гажэплэнде: Балалары аның кабере янына килеп йөрсеннәр өченме? — днп сорады ул. — Юк, болай гына... Мин шулай телим. Аңа биредә — үз оясы янында яту яхшы булыр! Әти башка бер суз дә эндәшмәде, пәкесен чыгарып миңа бирде. Мин шунда ук чокыр казыдым; бүдәнәкәйне 9
күкрәгеннән үптем дә. чокырга салдым һәм туфрак белән күмдем. Аннары мин шул ук пәке белән ике чыбык кисеп алдым, кабыкларын куптарып, аларны бер-берсенә аркы¬ лы куеп, үлән белән бәйләдем. Кечкенә генә тәре булды Тәрене кошныД каберенә кадап куйдым. Озакламый әти белән без ары киттек, ләкин мин һаман артыма борылып карый-карын бардым. Тәре, ак булганлыктан, ерактан ук күренеп тора иде. Ә төнлә мин төш күрдем: имеш, мин күктә икәнмен Карасам, ни күзем белән күрим: кечкенә бер болыт ucien дэ минем бүдәнәкәем утыра, тик ул да теге б:»л;ж;ш i >|н кебек ап-ак! һәм анык башында кечкенә алтын таҗ; бу аңа үзенең балалары хакына газап чиккәне өчен бүләк, имеш! Бер биш көннән соң әти белән без тагы шул ук урынга килдек. Мин кошның каберен тәресеннән таныдым, тәре cap гайган булса да, аумаган иде әле, Ләкин кошның оясы буш, кош балаларының эзе дә юк иде. Әти мине «аларны әтиләре алып киткән» днп ышандырды; берничә адым читтәнрәк, куак астыннан карт бүдәнә очып чыккач, әти аны атмады... һәм мин: «Юк! Шулай да әтием яхшы ке¬ ше!» днп уйладым. Ләкин менә шунысы гаҗәп: шул көннән башлап ми¬ нем аучылыкка булган дәртем сүнде һәм мин инде, әти канчан мнңа мылтык бүләк итәр икән, дип тә уйламый башладым! Шулай да, үскәч, мнн дә кошлар атарга то¬ тындым; ләкин, бервакытта да чын аучы булып китә ал¬ мадым. Мине аучылыктан биздергән тагы бер вакыйга булды. Бервакыт без, иптәшем белән, көртлек ауларга бар¬ дык. Бер оя кош балалары таптык. Аналары очып чыгуга без аңа атып җибәрдек; ядрә тиде, ләкин кош егылып төшмәде, бала көртлекләр белән бергә, арырак очын кит¬ те. Мнн алар артыннан бармакчы булган идем, иптәшем мина: биредә утырып, үзләрен алдап бире китерсәк яхшы- 10
рәк булыр... хәзер алар барысы да бире килер’—диде. Ул кертлек булып сызгырырга бик оста иде. Без утырдык; иптәшем сызгыра башлады, һәм чынлап та: башта бер яшь кертлек сызгырып жавап бирде, аннан икенчесе, ан¬ нан ана кертлек безгә бик якын гына жнрдә бик ягымлы, бик йомшак тавыш белән кыткылдый башлады. Башымны күтәреп карасам, хәйран калдым: ана көртлек, бер-берсе- нә уралып-уралып беткән үлән сабаклары арасыннан, ишыга-ашыга, безнең янга килә, ә үзенең күкрәге бөтен¬ ләй канга буялган! Күрәсең, ана йөрәге түзмәгән! Шунда мин үэ-үземә бик явыз кеше булып күрендем!.. Тордым да кул шапылдаттым. Ана көртлек шунда ук очып китте — балалары да тынып калдылар. Иптәшем ачуланды, ул ми¬ не, көртлекне очырганым өчен, юләргә санады. «Бөтен ауны боздың!» — диде ул миңа. Ә шул көннән башлап ату һәм кан түгү минем өчен көннән-көн авыррак була башлады.
ЛЬГОВ Укучыларга инде билгеле булган Ермолай 1 бервакыт миңа: — Барыйк әле Льговка, анда без күңелебез булган¬ чы үрдәк атарбыз,— диде. Чын аучыны кыр үрдәге бик кызыксындырмаса да, хәзергә башка кошлар булмагаплыктан, мин, аны тың¬ лап, Льговка киттем. Бу— сентябрь башларында булды. Тәллетәвечләр әле килеп җитмәгәннәр, кыр тавыгы артын¬ нан басу буйлап чабу мине бик туйдырган иде. Льгов ул сазлыклы Росота елгасы буена салынган ике тегермәнле, бер манаралы бик борынгы таш чиркәүле зур гына дала авылы. Льговтан биш чакрым киткәч та бу кечкенә елга, кырыйларына һәм ара-тирә урталарына куе камыш, орелча әйткәндә — майер, үскән киң буага әйләнә. Бу буаның тугайларында яки тынрак урыннардагы ка¬ мышлар арасында һәртөрле нәселдән бик күп төрле үр¬ дәкләр була: кыр үрдәкләре, безкойрыклар, черелдекләр, чүрәкәйләр һәм башкалар. Буа өстендә аледән-әле кече¬ 1 «Аучы язмалары» исемендәге хикәяләрнең тулы җыентыгына керган «Ермолай һәм тегермәнче хатыны» днган беренче хчкаяда Ермолай — бер боярның крепостной крестьяны һәм оста аучы нтеи сурәтләнә. (Тәрҗемәче.) 12
рәк кенә үрдәк көтүләре я очкалыйлар, я йөзеп йөриләр; ә мылтык тавышына үрдәкләр буадан болыт шикелле бу¬ лып күтәреләләр, аны күргән аучы ирексездән бер кулы белән бүреген тота да, сузып кына: фу-у|—дип куя,— Без Ермолай белән башта буа буйлап бара башладык, лә¬ кин, бердән, сак кош булганлыктан, үрдәк яр буенда тор¬ мый; икенчедән, аңгырарак, тәҗрибәсезрәк берәр үрдәкне атып үтергәндә дә, безнең этләр аны куе камыш арасын¬ нан алып чыгарлык түгел иде. Алар, никадәр генә тырыш¬ салар да, йөзә дә һәм төпкә басып та бара алмыйлар, тик үзләренең кадерле борыннарын гына үткен кыяклар беләк кистереп бетерәләр. — Юк, болай эш пешми, көймә табарга кнрәк... кире Льговка кайтыйк,— диде ахырда Ермолай. Без киттек. Берничә адым атларга да өлгермәдек, куе таллар арасыннан начар гына бер ау эте килеп чыкты. Аның артыннан аркасына бер көпшәле мылтык аскан урта буйлы бер кеше күренде. Ул өстенә шактый тузган зәңгәр сюртук белән саргылт жилет, бал аюларын тишек итекләренә ашык-пошык кына тыгып, әллә соры, әллә ак¬ сыл күк төстә чалбар кигән иде. Безнең этләр, үзләренең нәселенә хас гадәт булган кытай церемониясенчә, курку¬ дан булса кирәк, койрыкларын кыскан, колакларын са¬ лындырган һәм тезләрен бөкмичә, тешләрен ыржайтып, бөтен гәүдәсе белән әйләнгәләп торган яңа шәхес белән танышкан арада, әлеге кеше безнең янга килде дә гадәт¬ тән тыш әдәп белән безгә баш иеп исәнләште. Күрер күзгә аңа егерме биш яшьләр чамасы бар: аның квас белән майлап шомартылган коигырт озын чәчләре, тагылган кечкенә толымнар төсле булып тырпаеп торалар, кечерәк кенә коңгырт күзләре бик сөйкемле йомылалар. Теш сыз¬ лагандагы шикелле итеп, кара яулык белән бәйләнгән йөзе татлы елмая. — Үземне сезгә тәкъдим итәргә рөхсәт итегез,— диде ул йомшак кына итеп.— Мин мондагы аучы Владимир... Сезнең килүегезне һәм рәхим итеп безнең буа янына ки¬ 13
түегезне ишетеп, каршы булмасагыз, сезгә үземнең хез¬ мәтемне тәкъдим итәргә батырчылык иттем. Аучы Владимир беренче гыйшык тоткан кешеләр ро¬ лен уйнаучы яшь провинциаль актёр кебек сөйли. Мин аның тәкъдименә күндем һәм, Льговка җиткәнче үк, анын тарихын да белеп өлгердем. Ул иреккә җибәрелгән дво¬ ровый ’ булып чыкты; яшьтән үк музыкага өйрәнгән, со¬ ңыннан камердинер2 булып хезмәт иткән, укырга-язарга өйрәнгән, минем сизенүемә караганда, аз-маз китаплар да укыштыргалаган һәм, Рус җирендә яшәүче бапта бик күп кешеләр кебек, ул да хәзер бер тиен акчасыз һәм бил¬ геле бер эшсез яши, ни җитте шуны ашап тора. Ул гадәт¬ тән тыш матур сөйли һәм, күрәсен, үзенең камл«*.ппл.1ры белән мактана; хатын-кызлар артыннан йөрергә бик tipa- тучан булгандыр һәм ул эштә уныш та казанган булуы мөмкин: рус кызлары бит алар матур сөйләгәнне ярата¬ лар. Сүз арасында ул мина кайвакытта үзенең якын тирә¬ дәге алпавытларга барып-кнлеп йөрүен, шәһәр! ;► кунакка баруын, преферанс3 уйнавын һәм башкала кешеләре бе¬ лән танышлыгы барын белдерде. Ул елмаерга бик оста Һәм төрлечә елмая; чит кеше сөйләгәнне тыңлаганда оял- чан һәм әдәпле генә елмаю аңа бигрәк тә килешә. Ул сез¬ нең сүзне тыңлап бетерә һәм сезнең фнкер белой rtorcit- ләйгә килешә, ләкин шулай да үз дәрәҗәсен җуймый һәм үзен, әгәр кирәк була калса, фикер әйтә алачагын сизде¬ рергә теләгәндәй тота. Үзе артык белемле һәм нечкә таби¬ гатьле кеше булмаганга, Ермолай аны «син» лтн< атаса да, Владимир, мыскыллагансыман, Ермолайга «сез» дип эндәште. — Нигә яңагыгызны яулык белән бәйләдегез, әллә тешләрегез сызлыймы? — дип сорадым мин. — Юк,— диде ул,— саксызлыкныи аннан да яман¬ рак һәлакәтле нәтиҗәсе бу. Минем бер танышым бар иде, * 5 1 Крепостной крестьян. 1 Бүлмә хезмәтчесе 5 Карта уены. 14
ул үзе бик яхшы кеше, ләкин аучы түгет Бервакыт ул миңа —Минем сөекле дустым, мине дә ауга алып бар, ул кызыклы эшнен ничек барганлыгын беләсем килә,— диде. Билгеле, мин иптәшемнең үтенечен кнре кагарга те¬ ләмәдем, аңа мылтык табып бирдем һәм үзен ауга алып киттем. Бик шәпләп аучылык иткәннән соң, ял итәргә уй¬ ладык Мин агач төбенә утырды.м; ә ул, мнңа каршы уты¬ рып, мылтык белән төрле прнёмнар ясый, мылтыгын ми¬ ңа төзи башлады Мин аның туктавын үтендем, ләкин, тәҗрибәсез.теге аркасында, ул минем сүземне тыңлама¬ ды Мылтык шартлап китте, мин ияксез калдым һәм уң кулымның имән бармагын өздердем. Без Льговка барып җиттек. Бладимнр да, Ермолай да көймәсез аучылык итәргә мөмкин түгел дигән карарга килделәр. — Сучокның көймәсе бар, ләкин ул аны кая яшер¬ гәндер Аңа барып килергә иде,— диде Владимир. — Кемгә?— дип сорадым мин. Ә биредә бер кеше тора, аның кушаматы ■— Сучок. Владимир белән Ермолай Сучок янына киттеләр. Мин ал арга: чиркәү янында көтеп торырмын, дидем Зи раттагы каберләрне карый торгач, мин, каралып беткән, дүрт кырлы бер кабер ташы күрдем. Аның бер ягында французча хәрефләр белән «Ci — git Theophile Henri vi¬ comte de Blangy» ' дип, икенче ягында: «Бу таш астында Франция гражданы граф Бланжи гәүдәсе күмелде, 1737 елны туган, 1799 елда үлде. Дөньяда барлыгы 62 ел тор¬ ды» дип, ә өченче ягына: «Кабере тыныч булсын» днп, дүртенче ягына түбәндәге шигырь язылган иде: «Бу ташны к астында ята бер француз эмигранты: Затлы нәселдән нде ул, зур иде таланты. Хатыны һәм гаиләсе эчен күз яше түгеп, Тираннар тарафыннан кимсетелгән илен ташлап, Рус ярларына килеп аяк басты. Карт көнендә үзенә сыеныр урын тапты. Ул балалар укыта һәм ата-аналаргп булыша нле, Тәңре аңа: шул кабердә йома тынычлап»,— днае. 1 »Монда Теофи.1 Анри граф Бланжн күмелгән. 15
Владимир белән Ермолайныц һәм Сучок дигән сәер кушаматлы кешенең килүе минем уйларымны бүлдерде. Яланаяклы, тузган чәчле, киемнәре ертылып беткән Сучок алтмыш яшьлек карт булып чыкты. Ул отставкам чыккан дворовойга охшаган иде. Мин аннан: — Синең көймәң бармы? — дип сорадым. — Көймәм бар барын,—диде ул тонык һәм карылгин таиыш белән,— ләкин бик начар. — Ник? — Ябыштырылган җирләре купкан, гишекләренк.ш клепкалары коелган. — Зур бәла түгел! Сүс белән тыккаларга була, ■ диде Ермолай. — Әлбәттә, була,— диде Сучок. — Син үзен кем буласың? — Алпавыт балыкчысы. — Ничек инде ул алай, үзең балыкчы, үзеңнең көй¬ мәң, дә төзек түгел. — Безнең елгада әле аның балыгы да юк. Минем аучым бик зур нәрсә әйткән кебек итеп: — Балык бит ул сазлыкны яратмый,— дип куйды — Я, бар,— дидем мин Ермолайга,— сүс алып кил дә безгә көймәне төзәтеп бнр, ләкин тиз бул. Ермолай китте. Владимирга мин: — Ә болай гына төпкә китүебез дә ихтимал, дидем. — Ходайның рәхмәте зур, һәрхәлдә буа тирән сүгел¬ дер дип уйларга кирәк,— диде ул. Сучок, йокы аралаш сөйләгән кешенеке төсле сәер тавыш белән: — Әйе, ул тирән түгел, аның төбендә — кыяк, үлән, ул бөтенләй үлән белән каплашам, шулай да тирән ч<ь кырлы урыннар да бар,— диде. — Алан үлән бик куе үскән булгач, ишкәк белән ишеп тә булмас,— диде Владимир - - Мондый т акта көймәдә кем ишеп йөрсен, этеп ба¬ 16
ралар аны. Үзем сезнең белән барырмын. Минем анда кеч¬ кенә колгам да бар, кирәк булса, карак белән дә этеп булыр. — Көрәк белән жансыз, кайбер урында көрәк төпкә житмәс тә,— диде Владимир. — Дөрестән дә, анык белән жайсыз шул. Мин, кабер өстенэ утырып, Ермолайны көтә башла¬ дым. Әдәп саклап, Владимир да бер яккарак китеп утыр¬ ды. Сучок, башын түбән салып, гадәтенчә, кулларын арт¬ ка куеп, басып торуында дәвам итте. — Әйт әле, монда күптән балыкчы булып торасың¬ мы? — дип сүз башладым мин. — Жиденче елга китте,— дип җавап бирде ул, сискә¬ неп. — Ә элек ни белән шөгыльләндең? Элек кучер булып йөрдем. — Кем сине кучерлыктан төшерде? — Яна барыня. — Нинди барыня? — Безне сатып алган барыня. Сез аны белмисезме: Алена Тимофеевна, юан гына... бик яшь тә түгел. — Ник соң ул сине балыкчы итәргә уйлады? — Алла белсен инде аны. Тамбовтан, үзенең әтиләре торган җирдән, кайтты да, йортта эшләүчеләрнең бөтене¬ сен җыярга кушты, һәм безнең янга чыкты. Без башта аның кулларын үбәргә тотындык, ул һич ачуланмады. Ә соңыннан тәртип белән сораштыра башлады: нәрсә эш¬ ләдең, нинди хезмәттә булдың? Чират миңа да житте: нәрсә булып тордың? — дип сорады ул. Мин әйттем: — кучер булып,—дидем.— Кучер булып? Соң синең кай тө¬ шең кучер, үзеңә кара әле: син нннди кучер? Сиңа кучер булырга килешми, син минем балыкчым булырсың, сака¬ лыңны кыр. Мин килгән чакларда балык китереп то¬ рырсың, ншеггеңме? — диде... Менә шул вакыттан бирле балыкчы булып саналам.— Кара аны, буаны рәтле тот,— ди... Ә аны ничек итеп рәтле тотасың? 0512. Аучи — 2. 17
— Элек сон сез кемнеке идегез? — Сергей Сергеич Пехтеревныкы. Ана мирас буенча калганбыз. Без аның кулында да озак тормадык, бары алты гына ел. Менә мин анда вакытта кучер булып йөр¬ дем дә инде... Шәһәрдә түгел түгелен — анда аның башка кучеры бар иде, мин авылда гына. — Син яшьтән үк һаман кучер булып тордыңмы? - Кая ул һаман кучер булып тору, мин кучерлыкка Сергей Сергеич вакытында эләктем. Элек повар булып тордым, анда да шәһәрнеке түгел, бодай гына, авылда гына. — Кемдә соң син повар булып тордыи? — Элекке баринда, Афанасий Нефедычта, ул Сергей Сергеичның абыйсы була. Лъговны ул, Афанасий [ (сфе- дыч, сатып алды, ә Сергей Сергеичка бу имение аннан ми¬ рас булып калды. — Кемнән сатып алды? — Татьяна Васильевнадан. — Нинди Татьяна Васильевна ул? ■— Әнә теге өченче ел Волхов янында, әй... Карачев явында ла... кызлата үлде. Иргә чыкмады. Сез аны бел¬ мисезме? Без аңа анын әтисе Василий Семенычтәп кал¬ дык. Шулай итеп, ул озак кына, егерме ел чамасы, безне биләп торды. — Син анарда да повар булып тордыңмы? — Башта повар идем, аннан сон, кофишепкалыкка ’ эләктем. — Нәрсәгә? — Кофишенкалыкка — Ул нинди хезмәт тагын? — Мин үзем дә белмим, такъенр, буфетта тордым, үземне—Кузьма дип түгел, Антон дип атыйлар иде. Ба¬ рыня шулай кушты. — Синең чын исемең Кузьмамы? 1 Кофе биреп торучы. 18
— Кузьма. — Аннан сои гел кофишенкалыкта эшләдеңме? — Юк, һаман түгел, ахтер 1 да булдым. — Чынлапмы? Нигә, булдым... кеятрдә уйнадым. Безнең барыня үзендә кеятр оештырып жнбәрде. — Син нинди рольләрдә уйнадың? — Нәрсә дисез? — Син театрда нәрсә эшләдең? — Белмисезмени? Менә мине тоталар да киендерә¬ ләр, мин шулай киенгән көйгә йөрим, я басып торам, я утырам,— анда ничек туры килә. Снн шушыны сөйлә ди¬ ләр,— мин сөйлим. Бервакыт сукыр булып кыландым. Минем ике күз кабагым астына да борчак кыстырдылар... Барын да эшләдем. — Ә аннан соң нинди эштә эшләдек? — Аннан соң тагын повар булдым. — Тагын нәрсә өчен поварлыкка төшерделәр? — Минем ир туганым качты. — Беренче бариныңнын әтисендә нинди эштә эшлә¬ дең? — Төрле эшләрдә: иң башта казачек3 булып тордым, аинан фалетор ’ булдым, бакчачы да булдым, ау этләре дә йөрттем. —■ Этләр белән дә йөрдең алайса? — Этләр белән дә йөрдем, шунда имгәндем дә инде: аттан егылып төштем дә үземне дә ат таптады. Безнең карт барин бик каты кеше иде: мине суктырып, Москвага, итек тегүчегә өйрәнчек итеп бирергә кушты. — Ничек өйрәнчеклеккә? Син бит бала чактан ук эт¬ ләр йөртә башламагансындыр ич? * 8 1 Дөресе — актёр— артист. 8 Помышчы ыалай » Фалетор. ягъни форейтор — атларны мичап жнккәндә алдагы атка атланып баручы 19
— Ул вакытта миңа артыгы белән егерме яшь бар иде инде. — Егерме яшьтә ничек инде өйрәнчек булырга кирәк? — Барин кушкач, буласың инде. Бәхеткә каршы, ул тиз үлде, шуннан соң мине авылга кайтардылар. — Поварлыкка кайчан өйрәндең соң син? Сучок үзенең ябык һәм саргылт йөзен күтәрде дә ел¬ маеп куйды. — Аңа өйрәнәләрмени? Хатыннар пешерәләр нч әле! — Ан яй, Кузьма,— дидем мин,— үз гомереңдә бик күп нәрсә күргәнсең икән! Балык булмагач, хәзер балык¬ чы булып нишлисең инде син? — Мин, туганкай, зарланмыйм. Аллага шөкер, ба¬ лыкчы итеп күчерделәр әле, юкса бит менә минем шикелле картны — Андрей Пупырьны — барыня кәгазь фабрнгына сосып торучы итеп күчерергә кушты. Бушка икмәк ашап яту гөнаһ, ди... Ә Пулырь берәр яхшылык көтә иде, чөнки аның туганнан туган ир кардәше бояр конторында кон¬ торщик булып эшли, ул Пупырь турында барыняпың исе¬ нә төшерергә вәгъдә иткән булган. Менә сиңа — исенә төшергән!.. Пупырь минем күз алдымда туганының аягы¬ на ятып ялынган иде. — Синек семьяң бармы? Өйләнгән идеңме? — Юк, туганкай, өйләнмәдем. Мәрхүм Татьяна Ва¬ сильевна, урыны оҗмахта булсын, берәүгә дә өйләнергә кушмады. Алла сакласын! Ул әйтәдер иде- «Мин шулай кызлата торам бит әле, нәрсәгә алай шаярырга, аларга нәрсә җитми тагы»,— ди торган иде. — Хәзер нәрсә белән яшисең соң? Хезмәт хакы ала¬ сыңмы? — Кая ул хезмәт хакы!.. Ходайга шөкер, ашарга би¬ рәләр. Бик риза инде. Ходай безнең барынянын гомерен озын кылсын! Ермолай әйләнеп килде. — Көймә төзәлде,—диде ул ачулы гына итеп,—син бар, колгаңны алып кил’.. 20
Сучок колга алырга китте. Мин бичара карт белән сөйләшкәндә, аучы Владимир аңа мыскыллы елмаю бе¬ лән карап торды. — Ангыра кеше бу,— диде ул теге киткәч,— бөтен¬ ләй надан кеше, мужик инде, башка нәрсә түгел. Алпавыт кешесе дип әйтерлек тә юк, аннары гел мактанып кына тора. Уйлап карагыз, ул ничек артист булсын? Сез юкка гына борчылып аның белән сөйләшеп утырасыз! Чирек сәгатьтән соң без Сучокның көймәсендә утыра идек инде. (Этләрне өйдә, кучер Иегудиилга сакларга калдырдык.) Безгә бик үк җайлы булмады, ләкин аучы¬ лар алар аны-моны тикшереп тора торган халык түгел. Сучок көймәнең артына басып, «этеп» барды; Владимир белән без көймәгә аркылы салынган тактага утырдык; Ермолай алда, борынга урнашты. Көймәнең ярыклары сүс белән ямалган булуга карамастан, безнең аяк астыбызда су күренә башлады... Бәхеткә каршы, һава бик тын, шуңа күрә буа өсте дә йокыга талган шикелле күренә иде. Без шактый әкрен бардык. Карт, су асты үләннәре¬ нең яшел җепләре белән чолганып беткән үзле баткак¬ лыктан үзенең озын колгасын бик авырлык белән тартып ала, саз үләненең су өстендә тоташ яткан түгәрәк яфрак¬ лары да безнең көймәнең барышына уңайсызлыйлар, ни¬ һаять, без камышлыкка барып җиттек. М.енә шунда инде кызык башланды! Көтмәгәндә үзләренең ояларына килеп керүебездән курыккан үрдәкләр шаулашып буадан күтә¬ релә башладылар. Алар артыннан бердәм аткан мылтык тавышлары яңгырады. Бу кыска койрыклы кошларның һавадан мәгәлә-мәтәлә суга шапылдап төшкәннәрен ка¬ рау бик күңелле иде. Атын төшергән бөтен үрдәкләрне без, әлбәттә, ала алмадык, аларның җиңелрәк яраланган¬ нары суга чумдылар; бөтенләй үлгәннәре шунда, куе кыяк арасына төштеләр, хәтта Ермолайның үткен күзләре да аларны таба алмады; шуңа карамастан, төшкә чаклы без¬ нең көймә ауланган кошлар белән кырыена кадәр тулды. Ермолайныц шатлыгына каршы, Владимир бик шәп 21
ата алмый икән, һәрбер укышсыз атуыннан сон, ул, га¬ җәпләнеп, мылтыгын карый, көпшәсен өрә, аптырый һәм үзенең эләктерә алмавының, сәбәбен безгә сөйли башлый. Ермолай һәр вакыттагыча яхшы ата, мин — гадәттәгечә, шактый начар атам. Сучок безгә яшьтән үк бояр хезмә¬ тендә булган кешеләрчә карый; сирәк кенә: «Әнә. тагы үрдәк» — дил кычкырып куя, әледән-әле жил кәсен хәрә¬ кәтләндереп аркасын кашып ала. һава бик яхшы иде: тү¬ гәрәк ак болытлар, безнен өстән биектә-биектә әкрен генә агылалар, су өстендә аларнын. шәүләләре чагыла; һәр якта камышлар кыштырдый. Урыны-урыны белән буа кояшта корыч кебек ялтырый. Без авылга кайтырга җыендык, шунда кинәт шактый күңелсез бер вакыйга бу¬ лып куйды. Көймәдә суның әкренләп җыела барганын күптән үк күрергә мөмкин иде. Ярый әле минем сак аучым, кирәк була нитә калса дип, бер ачык авыз хатынның чүмечен чәлгән булган. Көймәгә кергән суны шул чүмеч белән тү¬ геп бару эше Владимирга тапшырылган иле. Ул үз буры¬ чын онытмаганда, безнең эш яхшы барды. Ләкин аунын ахырына таба, безнең белән саубуллашкан төсле, үрдәк¬ ләр зур-зур көтүләр булып күтәрелә башладылар. Мыл¬ тыгыбызны көчкә-көчкә генә корып өлгерәбез. Кызу атыш белән мавыгып, көймәнең хәленә бер дә игътибар итмә¬ гәнбез, Ермолайның кинәт кенә каты селкенүеннән (ул. үлгән кошны үрелеп алырга тырышып, бөтен гәүдәсе бе¬ лән көймә кырыена яткан иде), безнең иске көймәбез ян¬ тайды да, эченә су тулды һәм, бәхеткә каршы сан урында, тантаналы-рәвештә бата да башлады. Без кычкырып җи¬ бәрдек, ләкин соң иде инде: су өстснә күз ачып йомганчы, калкып чыккан үле үрдәкләр арасында, муеннан суда калдык. Хәзер мин иптәшләремнең шул вакыттагы кур¬ кынган, агарынган йөзләрен көлмичә искә дә төшерә ал¬ мыйм (ул вакытта минем йөзем дә бәлки бик үк янып тормагандыр); яшерми әйтергә кирәк, ул вакыт көлү ми¬ нем башыма да килмәде. Без һәрберебез мылтыклары- 22
бызны баш өстебезгә күтәрдек. Бариннар эшләгәнне эш¬ ләргә гадәтләнгәнлектән булса кирәк, Сучок та үзенең колгасын югары күтәрде. Башлап Ермолай тынлыкны бозды. Ул, суга төкерде дә: — Тфү, беткере! Нинди уңайсыз хәл! — дип мыгыр¬ данды һәм, Сучокка карады да, ачуланып: — Барына да син гаепле, карт шайтан! Көймәмени бу! — дип өстәде. — Мин гаепле,— дип бытылдады карт. Минем аучым башын Владимирга таба борып: — Сине дә әйтер идем инде, нәрсә карадың? Нигә су¬ ны түкмәдең? Син, син, син...— диде. * Ләкин Владимирның, каршы сүз әйтерлеге калмаган иде инде: ул яфрак шикелле калтырана, теше тешкә тими һәм һичбер мәгънәсезгә елмая иде. Кая китте аның матур сүзләре, әдәплелеге һәм уз дәрәҗәсен тоту тойгысы! Каһәр суккан көймә безнең аяк астында салмак кына тирбәлеп тора... Башта, көймә баткач та, су бик салкын төсле тоелган иде, ләкин без бик тиз ияләшеп киттек. Бе¬ ренче курку узганнан соң, мин як-якка карандым, һәр якта, бездән ун адым чамасы ераклыкта, камышлар үсеп тора. Еракта, камышлар аша, яр күренә иде. <Эш начар» дип уйлап куйдым мин. — Нишләргә ннде? — дип сорадым Ермолайдан. Ул: — Менә карарбыз, монда кунып булмас инде,— дип җавап бирде дә, Владимирга: — Мә, син мылтыкны тот,— диде. Владимир аның кушканын сүзсез генә үтәде. Ермолай, һәрбер күлдә сай җир булуына ышанган кыяфәт белән: — Сай җнр эзләп киләм,— дип Сучоктап колганы алды да, буа төбен сак кына төрткәләп, ярга таба кнтте. — Син йөзә беләсеңме соң? — дип сорадым мнн ан¬ нан. Камыш арасыннан аның: — Юк, белмим,— дигән тавышы яңгырады. Көймә батудан түгел, башта безнең ачуланудан ку- 24
рыккан Сучок, хәзер тынычланган, тик ара-тирә генә авыр сулыш алгалап, үз хәлен һич үзгәртергә кирәк тап¬ маган төсле тора иде. — Алайса, батар,— диде ул тыныч кына. Владимир зарланган кыяфәт белән: — һәм һичбер файдасызга,— дип өстәде. Ермолай киткәнгә бер сәгатьләп вакыт узды. Безгә бу сәгать мәңгелек булып тоелды. Башта без ана бик ты- рышып-тырышып кычкырдык, ул да безгә җавап бирде; ләкин соныннан бик сирәк җавап бирә башлады һәм ахырда бөтенләй тынды, авылда кичке гыйбадәткә чиркәү кактылар. Без үзара сөйләшмәдек, хәтта бер-беребезгә карамаска тырыштык. Баш очыбызда үрдәкләр очып йө¬ риләр: аларнын кайсылары безнең янга төшәргә тели дә, соңыннан кычкырышып яңадан күтәрелеп китәләр. Сал¬ кыннан гәүдәләребез оеды. Сучок, йокларга җыенган ке¬ бек, күзләрен йомгалый башлады. Ахырында, чиксез шатлыгыбызга каршы, Ермолай кайтып җитте. — Я, ничек? — Ярда булдым; сай җир таптым... Әйдәгез, киттек. Без шунда ук китәргә теләгән идек, ләкин ул башта, су астындагы кесәсеннән бау алды да, атылган үрдәкләрне аякларыннан бәйләп, бауның ике очын да тешенә кыс- тырды'т1әм алдан китте. Аның артыннан Владимир, Вла¬ димир артыннан мнн, иң арттан Сучок бара. Ярга ике йөз адымнар чамасы булыр; Ермолай юлны яхшы белеп кал¬ ган, бер дә курыкмыйча һичтуктаусыз атлый, ара-тирә безгә: «Сулгарак,—унда чокыр!» яки «Уңгараксул якта баткак»,— дип кычкыргалый иде. Кайбер урыннарда су безнең муенга кадәр җитә. Буйга безнең барыбыздан да кечкенә булган мескен Сучокның авызына бер-ике тап¬ кыр су кереп, быгырдый ук башлады. Ермолай аңа ачула¬ нып: «Я, я, я!» —днп кычкырды. Сучок тырышты-тыр- машты, аякларын селкетеп, сикергәлән, саерак урынга килеп чыкты. Ләкин иң ахыр чиктә дә минем сюртукның
итәгенә тотынырга батырчылык итмәде. Ниһаять, без, бик нык арып-талып, пычранып, юешләнеп, яр кырыена чыгып життек. Бер-ике сәгатьтән сон, без, барыбыз да, беркадәр кипшенеп, зур печән сараенда кичке аш ашарга жыелыш- тык. Бик салмак, авыр гәүдәле, төптән уйлаучан, йокым¬ сыраган кыяфәтле кучер Иегудиил капка янында басып тора һәм Сучокны тәмәке белән сыйлый иде. (Россиядә кучерларның бер-берсе белән бик тиз дуслашуларын си¬ зеп алдым.) Сучок бик зәһәрләнеп, укшыганчы исни, тө¬ керә, йөткерә һәм бу ана зур рәхәтлек бирә иде, күрәсең. Владимир алжыган, башын бер якка салган, бик аз сөй¬ ләшә. Ермолай безнең мылтыкларны сөртә. Этләр, солы боткасы биргәнне көтеп, койрыкларын кызу-кызу селки¬ ләр. Атлар лапас өчендә таптаналар һәм кешниләр... Кояш баен бара; аның сонгы нурлары киң-кин кызгылт тасмалар булып як-якка сузылалар; алтын болытлар, да¬ вылдан соң тынычлана башлаган су өстендәге дулкыннар шикелле, вагайганнан-вагая барып, күк йөзенә тарала¬ лар... Авылда жырлар янгырый.
БИРЮК Мин, ялгызым, чабыш дрожкасына * утырып, кич бе¬ лән аудан кайтам. Өйгә кадәр әле сигез чакрымлап бар; минем яхшы юрга биям, сирәк кенә пошкырып һәм ко¬ лакларын кыймылдатып, тузанлы юлдан житез генә чаба; арыган эт, бәйләп куйган шикелле, арткы тәгәрмәчтән бер адым да калмый; күк күкрәтеп, яшенле яңгыр килә. Алда, урман артыннан бик зур алсу-зәңгәр болыт күтәрелә. Ми¬ нем өстә һәм мина каршы якта озын соры болытлар йөзә; таллар борчылулы чайкалалар, шыпырдашалар. Бөркү эсселек кинәт дымлы салкынлык белән алмашынды. Кү¬ ләгәләр бик тиз куердылар. Мин, атка дилбегә белән как¬ тым да, суы кипкән елгага төштем. Вак таллар белән кап¬ ланган бу кипкән елганы чыгып, тауга мендем һәм урман¬ га килеп кердем. Караңгылык каплап өлгергән куе чиклә век куаклары арасыннан бормалы юл сузыла; мин бик читенлек белән генә алга барам. Арба тәгәрмәчләренең тирән эзләре әледән-әле аркылы үтеп чыккан йөзәр яшь¬ лек имән һәм юкә агачларының каты тамырларын үткән¬ дә дрожка сикергәләп бара; атым сөртенә башлады. Ки- 1 Дрожка— жичел арба. 27
нәттән генә югарыда каты жил улады, агачлар котырын шаулаштылар, яфракларга эре яңгыр тамчылары шапыр¬ дап бәрелә башлады. Яшен ялтырады, күк күкрәве яңгы рады. Чиләкләп яңгыр коя башлады. Мин атлатып киттем һәм тиздән туктарга мәҗбүр булдым, чөнки ат бата, күз гә төртсәң, күренмәслек караңгы. Ничек кирәк алай, куе куак астына кереп ышыкландым. Бөкрәеп һәм битемне каплап, яңгыр туктавын сабыр гына көтә башладым. Ки¬ нәт, яшен яктысында, юлда бер озын шәүлә күренгәндәй булды. Мин текәлеп шул якка карый башладым. Шул ук шәүлә, җирдән үсеп чыккан төсле, минем арбам якында калыкты. — Кем бу? — дип сорады ул яңгыравыклы тавыш белән. — Ә син үзен, кем? — Мин мондагы урман каравылчысы. Мин үземнең кем икәнемне әйттем. — Ә, беләм! — Сез өегезгә кайтасызмы? - Өйгә. Ләкин, күрәсең, нинди каты яңгыр... — Әйе, яңгыр каты,— дип җавап бирде тавыш. Ап-ак яшен урман каравылчысын башыннан аягына кадәр яктыртты, шуның артыннан ук кинәт бик каты күк күкрәгән тавыш яңгырады. Яңгыр бермә-бер арттырып коя башлады. — Тиз үтмәс,— диде урман каравылчысы. — Ни эшләргә? — Мин сезне үземнең өемә алып барыйм, булмаса,— диде ул өзеп кенә. — Яхшылык итә күр. — Утырыгыз! Ул атның башы янына барды да, йөгәненнән тотып, урыныннан кузгатты. Без киттек. Мин «диңгездәге каек кебек» ' чайкалып барган дрожканьш мендәренә тотынып утырдым да эткә эндәшкәләп барам. Мескен биям аякла- > Лермонтовның »Өч пальма» диган шигыреннән. 28
ры белән пычракны шапылдата, тая һәм сөртенгәлн, ур¬ ман каравылчысы тәртә алдында бер уңга, бер сулга чай¬ калып бара. Без шактый озак бардык. Ахырда озатучым туктады һәм тыныч тавыш белән: — Менә, барин, без кайтып та җиттек,— диде. Шыгырдап кечкенә капка ачылды һәм берничә эт берьюлы өрә башладылар. Мин башымны күтәрдем һәм, яшен яктысында, читән белән әйләндереп алынган киң ишек алды уртасындагы кечерәк кенә өйне күрдем. Кеч¬ кенә тәрәзәдән тонык кына ут яктысы төшкән. Урман каравылчысы атны баскыч төбенә үк китереп туктатты да ишекне шакылдатты Эчтән «Хәзер, хәзер» дигән нечкә генә тавыш яңгырады Яланаяклы кешенең атлап килүе ишетелде. Ишек биге шыңгырдады. Кулына фонарь то¬ тыл, тасмасыман әйбер белән билен буган, кыска күлмәк кигән унике яшьләр чамасындагы бер кыз килеп чыкты. — Баринга яктырт,— диде урман каравылчысы аңа, һәм шунда ук миңа карап:—Мин сезнең дрожкагызны лапаска кертеп куям,— дип өстәде. Кыз миңа карап алды да өйгә кереп китте. Мин аның артыннан атладым. Урман каравылчысының өе — төтен белән саргайган, тәбәнәк, сәндерәсез, бүлмәсез кечкенә генә бер өй иде. Стенада ертык толып эленеп тора. Скамьяда бер көпшәле мылтык, ә почмакта бер өем чүп¬ рәк ята; мич янында ике зур чүлмәк тора. Өстәлдә сүнәр- сүнмәс кенә чыра янып тора. Өйнең уртасында озын агач сиртмәгә эләктерелгән бишек асылган. Кыз, фонарен сүн¬ дереп кечкенә скамьяга утырды да, уң кулы белән бишек тирбәтергә, сул кулы белән чыраны төзэткәләп яндырырга кереште. — Мин тирә якка карандым, күңелем сыкрап куйды, төнлә мужик өенә керү күңелле үк түгел нкән. Бишектәге бала еш-сш кына авыр сулап куя. Мин кыздан: - Син монда үзең генәмени? — дип сорадым Ул чак-чак кына ишетелерлек итеп: 29
— Үзем генә,— дип куйды. — Син урман каравылчысы кызымы? — Урман каравылчысы кызы,— дип пышылдады ул. Ишек шыгырдап ачылды да, бусагадан атлаганда ба¬ шын иеп, урман каравылчысы килеп керде. Аннары ул идәннән фонарьны алды һәм, өстәл янына килеп, аңа ут кабызды. — Сез чыра яктысына гадәтләнмәгәнсездер,— днп, ул үзенең бөдрә чәчле башын чайкап кунды, Мин ана карадым. Мондый егетләр бнк сирәк очрый¬ лар. Ул озын буйлы, киң җилкәле, җыйнак, матур гәүдәле Юеш киндер күлмәк аркылы көчле мускуллары беленеп тора. Бөдрә кара сакалы аның кырыс йөзен яртылаш каплаган. Бергә тоташкан киң кашлары астыннан кечерәк кенә кара күзләр ялтырап торалар. Ул, куллары белән биленә җиңелчә генә таянып, минем алга килеп басты. Мин ана рәхмәт әйттем һәм исемен сорадым. — Минем исемем Фома, ә кушаматым Бирюк диде ул. — Ә! Синмени инде ул Бирюк! Мин аңа тагын да кызыксына төшеп карадым. Тирә- яктагы мужикларның котларын алып, куркытып торган урман каравылчысы Бирюк турында минем Ермолайдан һәм башкалардан еш кына ишеткәнем бар иде. Аларнын сүзләренә караганда, хәзергә кадәр әле дөньяда үз эшен андый белгән кеше булмаган: «Ул бер бәйләм чыгыр алып китәргә дә ирек бнрми; нинди генә вакытта булма сын, хәтта төн уртасында булса да, көтмәгәндә алдына килә дә баса, ннде син ана карышып торма,— жен ши¬ келле көчле дә, үткен дә ул. Аны бернәрсә белән дә — аракы белән дә, акча белән дә кулга алып булмый, һич ничек алдар хәл юк. Яхшы кешеләр аны теге дөньяга җи¬ бәрергә нихәтле тырышып карадылар—юк. булмый». ' Бу урында Бирюк — кеше белән аралашмыйча, үз алтына яшәүче мәгънәсендә. 30
Аның, турында якын-тирәдәге мужиклар менә шулай сөйлиләр иде. — Синен турыда ишеткәнем бар миңем, туган,— ди¬ дем мин аңа,— син шул Бирюк икәнсең, ул берәүне дә кызганмый диләр синең хакта. — Үземнең хезмәтемне үтим,— диде ул боек кына,— хуҗа икмәген бушка гына ашарга туры килми. Ул. билбавыннан балтасын алып, идәнгә чүгәләде дә чыра телә башлады. — Әллә синең хатының юкмы? —дип сорадым мин. — Юк,— диде ул һәм балтасы белән бик каты кизә¬ неп агачка сукты. — Үлдеме әллә? — Юк... Әйе... Үлде,—дип, ул бер читкә борылды. Мнн эндәшмәдем; ул күзләрен күтәреп мина карады. — Узгынчы бер мещан белән качты,— диде ул ел¬ маеп. Кыз күңелсез генә түбән карады; бала уянып кыч¬ кырып елый башлады. Кыз бишек янына килде. Бирюк, кызына пычранган кечкенә сыбызгы сузып: — Мә, бир үзенә,— диде һәм бишектәге балага күр¬ сәтеп:—менә аны да ташлады,—дип шыпырт кына сү¬ зен дәвам итте. Ул, ишек янына барып җиткәч, туктады һәм яңадан борылып: — Сез, барин, безнең икмәкне ашамассыз инде,— дип куйды,— миндә икмәктән башка... — Минем ашыйсым килми. — Ярый, алайса, үзегезгә карагыз. Самовар кайна¬ тыр идем дә, чәем юк... Чыгып карыйм әле, сезнең аты¬ гыз ничек икән? Ул чыгып китте һәм ишекне шап итеп ябып куйды. Мин кабаттан өй эчен карадым. Бу өй миңа элеккегә кара¬ ганда да күңелсезрәк тоелды. Өйгә сеңгән әче төтен исе сулышыма капты. Кыз урыныннан да кузгалмый һәм кү¬ зен дә күтәрен карамый, бишекне сирәк кенә тирбәткәләп, җилкәсенә төшкән күлмәген күтәргәләп куя; аның ялан¬ аяклары бер дә селкенмичә асылынып торалар иде. 31
— Снн ни исемле?—дип сорадым мин. — Улита,— диде ул. үзенең моңсу йөзен тагы да тү¬ бәнрәк ня төшеп. Урман каравылчысы керде һәм урындыкка утырды. Бераз тынлыктан соң ул: — Яңгыр үтеп бара, боерсагыз, мин сезне урманнан озатып чыгарырмын,— диде. Мин тордым. Бирюк мылтыгын алды да шүрлеккә ка¬ рады. — Мылтык нәрсәгә? — дип сорадым мин. — Урманда шаяралар,—диде ул минем соравыма каршы.— Бия чокыры янында агач кисәләр. — Моннан ишетелми торгандыр ич? — Ишек алдыннан ишетелә. Без бергәләп чыктык. Яптыр туктаган иде. Еракта әле салынкы болытлар төркеме өерелеп йөри һәм сирәк- сирәк яшен дә чагылып киткәли. Ләкин анда-монда инде карасу-зәңгәр күк йөзе дә күренгәли, тнз-тиз агылган си¬ рәк болытлар аркылы йолдызлар ялтырыйлар. Яңгырга чыланган һәм җилдән чайкалып торган агачларның шәү¬ ләләре караңгылыктан чыга башлаганнар. Без тынлый башладык. Урман каравылчысы бүреген салды һәм ба¬ шын түбәнрәк иде.— «Әнә-әнэ»,— диде ул, кинәт кенә ку¬ лын сузып: — «Күрәсезме, нинди төнне сайлаган»,—дип өстәде. Мин яфраклар шаулавыннан башка бернәрсә дә ишетмим. Бирюк лапастан атны чыгарды. «Болай булса, минем аңардан колак кагып калуым да мөмкин»,— дип куйды.— «Мин синең белән барыйм, телисеңме?» — «Ярый»,— диде ул һәм атны артка чигендерде.— «Без аны күз ачыл-йомганчы тотарбыз, аннан соң мин сезне озатырмын, киттек». Без юлга чыктык. Бирюк алдан, мин аның артыннан барам. Алла бетсен аны, юлны ул ннчек белгәндер, бик сирәк, анда да тик балта дөпелдәгән тавышны тыңлар өчен генә, тукташтыргалады. «Әнә-әнә»,—диде ул авыз 32
эченнән ген»:—«Ишетәсезме? Ишетәсезме?»—«Ишетмим». Бирюк жилкэссн сикергсп куйды. Без тәмам чокырга төш¬ тек. Бераздан жил тынды—салмак кына суккан балта тавышы ап-ачык булы» ишетелә башлады. Бирюк, мина карап, башын чайкап куйды. Юеш абага һәм кычыткан ерып, без алга киттек. Тонык һәм дәвамлы гөрелдәү яңгы рады... — Аударды...— днп мыгырданды Бирюк. Ул арада көн дә аяза башлады. Урман эче аз гына яктырып китте. Ниһаять, без чокырдан чыктык.— «Шунда көтеп торыгыз»,— диде ул миңа шыпырт кына. Үзе иелде дә, мылтыгын югары күтәреп, куаклар арасына кереп югалды Мин бик дикъкать белән тыңларга керештем ерак та түгел, өзлексез шаулап торган жил тавышын ба¬ сып, акрын гына авазлар ишетелгәндәй була: балта сак кына ботакка бәрелә, арба тәгәрмәчләре шыгырдый, ат пошкыра. . Кинәт Бирюкның: «Кая барасын? ТуктаЬ- ди1ән тимердәй нык тавышы яңгырады. Икенче берәү кыз¬ ганыч ител, куянча кычкырып куйды... Тартыш башланды. Бирюк сулышына тыгылып: «Ялганлыйсын, ялганлыйсын, китә алмассың»,— дип кабатлый иде. Мин тавыш килгән якка ташландым һәм, адым саен сөртенә-сөртеиә, көрәш барган урынга йөгереп килдем. Кисеп аударылган агач инында, урман каравылчысы, каракның өстенә атланып, билбавы белән аның кулларын артка бәйләп маташа иде. Мин килеп җитүгә, Бирюк торды һәм каракны да аягына бастырды. Мин чыланып беткән, сәләмә киемле, чуалган озын сакаллы бер мужикны күрдем. Шунда ук чыпта бе¬ лән яртылаш капланган начар гына атлы арба тора иде. Урман каравылчысы бер сүз дә эндәшми, мужик та дәш¬ ми һәм баш кына селки. Мин Бирюкның колагына: — Җибәр аны, агач хакын үзем түләрмен,— дидем. Бирюк, дәшми генә, сул кулы белән атның ялыннан тотты, ә ун кулы белән каракның билбавыннан эләктергән нде. Ул ачуланып «Әйдә, борыл, карга!»—диде.— «Бал¬ 33 CkS12. А\чи ятлары-3.
та әнә анда, альпыз», —дип мыгырдады мужик. — «Нигә аны әрәм итәргә» — дип, урман каравылчысы балтаны алды. Без киттек. Мин арттан барам... Янтыр яңадан ява башлады һәм бик тиз арада чиләкләп коярга кереште. Бик читенлек белән өйгә кайтып життек. Бирюк, тотылган атны ишек алды ypiасында калдырып, мужикны ойгә алып керде һәм, кулын бәйләгән билбавын бушатып, аны почмакка утыртты. Мич янында йоклаган кыз сикереп торды һәм, куркынып, безгә карап тора башлады. Мин урындыкка утырдым. Урман каравылчысы: — Эх, янГыр ничек коя, көтәргә туры килер. Ятып торырга теләмисезме?— диде. — Рәхмәт. — Мин аны, сезгә комачауламасын өчен, чоланга бикләр идем дә, аның. биге... — дип сүзендә дәвам итте ул, мужикка күрсәтеп. — Утырсын шунда, тимә ана, —дип, мин аның сүзен бүлдердем. Мужик миңа маңгай астыннан гына карап куйды. Мии ничек тә булса, ул бичараны коткарырга үземә-үзем сүз бирдем. Ул бер дә селкенми генә скамья да утыра иде. Фонарь яктысында мин аның кипкән, җыерчыклы йөзен, салынкы сары кашларын, борчулы күзләрен, ябык гәүдәсен күрә алдым. Кыз аның аяклары янына ук идәнгә ятты да тагы йоклап китте. Бирюк, башын кулларына куеп, өстәл янында утыра. Почмакта чикерткә кычкыра яңгыр түбәдә шыбырдый һәм тәрәзә пыяласы буйлап шуыша. Барыбыз да тын гына утырабыз. Кинәт мужик тонык һәм борчулы тавыш белән: Фома Кузьмич, ә Фома Кузьмич?—диде. — Нәрсә сиңа? — Җибәр. Бнрюк җавап бирмәде. — Җибәр. . ачлыктан бит... жибәр. Урман каравылчысы аңа караңгы чырай беләк гена: 34
— Белам мин сезне, сезнең бөтен авылыгыз шулай, һәммәгез карак, — диде. — Җибәр, прнкашшнк... менә бит, бөлеп беттек... җибәр! ~ дип кабатлады мужик. — Бөлеп беттегез?.. Урларга берәүгә дә ярамый. — Җибәр, Фома Кузьмин... харап итмә. Үзең беләсең сезнекеләрне, ашап үтерер, менә бит. Бирюк икенче якка борылды. Мужик бизгәк тоткан кебек калтырана, башын селки Һәм еш-еш сулын баш¬ лады. Ул кайгылы, өметсез тавыш белән: — Җибәр, җибәр, билләһи, җибәр, түләрмен, биллә¬ һи. Билләһи ачлыктан бит... балалар елыйлар, үзен, белә¬ сең, бик кыен бит менә,— Диде — Ә син шулай да урларга йөрмә. — Атымны гына, атымны гына булса да коткар,— диде мужик, — карап торгам бер генә хайваным бар бит... җибәр! — Ярамый, диләр бит сиңа. Мин дә бит кеше ку¬ лындагы кеше, аны миннән түләтерләр. Сезне дә азды¬ рырга туры кнлмн. — Җибәр? Нужа бит, Фома Кузьмич, нужа... жи- бәр! •— Беләм мин сезне! — Җибәр инде! — Нәрсә синең белән сөйләшеп торырга, тик кенә утыр, юкса, беләсеңме? Күрмисеңмени баринпы? Бичара мужик башын түбән иде... Бирюк иснәп куй¬ ды һәм башын өстәлгә салды Яңгыр һаман ява. Мин нәрсә булачагын көтә башладым. Мужик кинәт кенә турайды. Аның, күзләре ялты¬ рады, йөзенә кызыллык чыкты. Ул, күзләрен йомып, авы¬ зын кыйшайтып: «Мә аша, мә тыгын, канечкеч, мәлгунь, эч христиан канын, эч»,— ди башлады. Урман каравылчысы аңа таба борылды. — Сиңа әйтәм бит, сиңа, вәхши, канечкеч, сиңа! Урман каравылчысы гаҗәпсенеп: 36
— Исерекме әллә син, сүгенә башладың, акылыннан язмагансыпдыр бит?—диде. — Эчтем?.. Синең акчаңамы әллә, канечкеч, мәлгунь, ерткыч, ерткыч, ерткыч! — Ә, син шулаймы әле... мин сина!.. — Мина нәрсә? Барыбер бетәсе, атсыз кая барыйм мин? Мә, үтер, ачтан үлсәм нн. болан үлсәм нн — барыбер. Бетсен барысы да: «Хатыным да, балалар да,— барын да тончыктыр. Тукта, сиңа да җитешер без әле! Бирюк аякка басты. — Кыйна, мә, кыйна,—диде мужик ачулы тавыш белән,— мә, кыйна, кыйна... (Кыз идәндә яткан урынын¬ нан куркынып сикереп торды да апа карап тора баш¬ лады.) Кыйна! Кыйна! Урман каравылчысы каты тавыш белән. — Тыныңны чыгарма, — днде һәм ана каршы бер¬ ике адым атлап куйды. — Җитәр, жлтәр, Фома, ташла, тимә, — днл кычкыр дым мин. — Мин тынмыйм, — диде бичара мужик, — барыбер бетәсе, канечкеч син, ерткыч, бетәсең дә юк синең. Тукта, барыбер озак яши алмассың! Синең дә бугазыңнан алыр быз, тукта! Бирюк аның җилкәсеннән тотып алды, мин мужикка ярдәмгә ташландым, Урман каравылчысы мнңа: — Тимәгез, барин!—дип кычкырды. Мин аның янавыннан курыкмаган булыр идем, ярдәм гә кулымны да сузган идем инде, минем чиксез гаҗәп ләнүемә каршы, ул бер тарту белән мужикның кулын чи шоп, бүреген күзенә төшереп киертте һам, ишекне ачты ди. мужикны, якасыннан тотып, төрткәли төрткәли чыга рып җибәрде: Бар, атың белән җәһәннәмгә кит! Кара аны, нкен •н> тапкыр...— днл аның артыннан кычкырып калды. V
Ул эйгә борылып керде һәм почмактан нәрсәдер ак¬ тара башлады. — Ай-яй, Бирюк, — дидем мин ана, — син мине га- жәпкә калдырдың: син яхшы егет икәнсең. Ул минем сүземне бүлдереп: — Ярый инде, барин, тик әйтә генә күрмәгез. Бул- *iaca сезне озатыйм, яңгыр туктамас, ахры, — днде. Ишек алдында арба тәгәрмәчләре дөбердәгән тавыш ишетелде. — Әнә, китте! Мин әле анык — дип мыгырданды ул. — Ярты сәгатьтән соң ул урман авызында минем бе¬ лән саубуллашып калды.
ҖЫРЧЫЛАР Колотовка — шәрә тау итәгенә урнашкан кечкенә генә бер авыл. Кайчандыр үзенен кыюлыгы һәм усаллыгы өчен тирә-якта Стрыганиха дип йөртелгән (аның чын исеме билгеле түгел) алпавыт хатынныкы булган ул. Ә хә¬ зер бу авыл ниндидер бер Петербургта торучы немецны¬ кы. Колотовка урнашкан тау итәге башыннан алып тө бенә хәтле су белән ашалып казылган һәм төпсез чокыр¬ дай күренгән коточкыч яр белән киселгән. Яр, боргаланып, урам уртасына хәтле килә һәм шунлыктан бу ярлы авыл¬ ны ике өлешкә бүлә. Елгадан да яманрак чокыр ул, сулы елга булса, ичмаса, күпер салып булыр иде. Ярның ком¬ лы итәкләре буенда начар гына берничә тал агачы сәр- бегәйләнеп үсеп утыра; ярнын коры һәм бакыр шикелле сары төбендә зур-зур таш кисәкләре ята. Әйтәсе дә юк, күренеш матур түгел. Шуңа карамастан, бөтен тирә-якта торучыларга Колотовка юлы бик билгеле: алар анда бик теләп һәм бик еш баралар. Яр башында, аның тар гына булып башланып киткән урыныннан берничә адым жирдә, дүрт почмаклы, салам түбәле, бер морҗалы ялгыз гына кечерәк өй тора. Өйнең бер тәрәзәсе, бик үткен күз шикелле булып, ярга таба ка¬ раган һәм кышкы кичләрдә бу тәрәзәдән төшкән ут як¬ 39
тысы, кышкы суыкның болганчык томаны аркылы, бик еракларга күренә, бик күп узгынчы мужикларга юл күр¬ сәтүче йолдыз булып жемелдәп тора. Өйнең ишеге өстенә зәңгәр такта кадакланган; бу өй — «Притынь» 1 дип йөр¬ телә торган кабак. Бу кабакта аракы, билгеле, куелган хакыннан кнм сатылмый булыр. Ләкин шулай да, тирә- яктагы башка шундый йортларга караганда, халык монда күбрәк йөри. Моңа сәбәп — кабакның аракы сатучысы Николай Иваныч үзе. Николай Иваныч — бәлки кайчандыр бик зифа буй¬ лы, бөдрә чәчле һәм алсу бнтле егет булгандыр, хәзер ул гадәттәй тыш юан, шешенке битле, яхшы күңелле булып күренергә тырыша юрган хәйләкәр күзле, җеп кебек су¬ зылган җыерчыклар белән капланган симез маңгайлы, чәчләренә чал кергән бер кеше. Ул Колотовка да егерме елдан артык тора инде. Николай Иваныч, аракы сатучы¬ ларның күлчелеге кебек, үткен һәм зирәк кеше. Гәрчә бнк артык ягымлы һәм сүзчән булмаса да, ул кунакларны үзенә тарта һәм алариы үзендә тота белә. Кунакларга да сабыр, салмак, ләкнн үткен карашлы, ачык чырайлы хуҗа алдында утыру күңелле тоела. Николай Иваныч тормыш¬ ка дәрес карый белә торган кеше, ана алпавыт тормышы да, крестьян тормышы да, мешан тормышы да таныш; чи тен вакытларда ул кешегә яхшы гына киңәш тә бирә алыр иде, ләкнн. сак һәм үзен генә ярата торган кеше булган¬ лыктан, катнашмый, бер читтә торып калуны артыграк күрә, тик, ерактан ук китереп, һичбер ниятсез әйтелгән¬ дәй ишарәләр белән генә, үэенен кунакларын (анда да үзе ярата торганнарын гына) туры юлга төшерә иде. Рус ке¬ шесен кызыксындыра торган яки ана кирәк булган ат, хайван, урман, кирпеч, савыт-саба, кызыл мал, күн, җыр- бию кебек нәрсәләрнең һәрберсе белән ул яхшы таныш Кабакка керүче-чыгучы булмаганда, ул, үзенеп нечкә аякларын бөкләп, үз өе алдында җиргә капчык шикелле ’ Притынь— кешеләр сыена торган урын. 40
утыра да бөтен узган-барганга ягымлы сүзләр әйтеп кала. Ул үз гомерендә күпне күргән, чистартылган аракы сорап үзенә кереп йөри торган дистәләрчә вак алпавытларны белә, йөзәр чакрым тирә-якта нәрсә булганын һәммәсен белеп тора, ләкин алар турында бернәрсә сөйләми, сизгер становой 1 белмәгән нәрсәләрнең дә үзенә билгеле булган¬ лыгын сиздерми. Ул астыртын гына елмая, стаканнарын рәтләштерә, бөтен серне эченә жыеп утыра. Ана күрше¬ ләре дә хөрмәт белән карыйлар: үзенең чины ягыннан өяздә беренче урын тоткан штатский генерал Шерепе- тенко да аның өе яныннан узганда, һәрвакыт түбәнчелек белән баш иеп китә. Николай Иванычның сүзе үтемле һәм ул кешегә йогынты ясый белә: хәтта бер танышының ишек алдыннан атын урлап чыккан атаклы каракны да урлан¬ ган атны кире кайтарып бирергә мәҗбүр итте; яңа управ¬ ляющийны кабул итәргә теләмәгән күрше авыл мужикла¬ рын ул фикерләреннән кайтырга күндерде һәм башкалар. Ләкин боларны аның турылык сөюеннән һәм якыннары өчен тырышуыннан дип уйларга ярамый,— юк! Ул болар¬ ны үзенең тынычлыгын бозмас өчен генә эшли. Николай Иваныч өйләнгән кеше, аның балалары да бар, хатыны бик үткен, кылыч борынлы һәм елтыр күзле мещанка, соң¬ гы вакытта, ире шикелле, ул да гәүдәгә авыраеп китте. Николай Иваныч бөтен эштә хатынына ышана. Акча да хатын кулында тора. Исереп тавыш чыгаручылар аның хатыныннан куркалар; ул аларны яратмый: аларның тавышлары күп. файдалары аз, ди. Сүзсез, караңгы чы¬ рай белән утыручыларны ул артыграк ярата. Николай Иванычның балалары әле кечкенәләр, беренчеләре үлеп беткәннәр. Калганнары әтн-әниләренә охшаганнар: бу сау-таза балаларның акыллы йөзләренә карау да күңелле. Мин, әкрен генә атлап, үземнең этем белән, Колотов¬ ка яры буйлап Прнтынь кабагына таба менеп барганда, чыдап булмаслык эссе июль көне иде. Кояш күктә ут 1 Элекке стан (өязнең бер өлеше) башлыгы булган полиция чиновнигы. 41
шикелле яна, туктаусыз пешерә, яндыра; һава бөркү, ту¬ занлы. Авызларын ачкан каргалар белән козгыннар да, ярдәм сораган кебек, узгынчыларга кызганыч караш бе¬ лән карап калалар. Тик чыпчыклар гына бер дә күңелсез ләнмичә, йоннарын кабартып, тагын да ныграк чыркыл¬ дашалар, койма өсләрендә үзара сугышалар; тузанлы юл¬ лардан көтүләре белән күтәреләләр дә үсеп утырган яшел киндер өстендә соры болыт кебек булып очып йөри¬ ләр. Мнн сусаудан аптырадым. Якында су юк иде: башка дала авылларындагы кебек үк, Колотовкада да чишмә һәм кое булмаганлыктан, мужиклар буадан пычрак су эчәләр... Ләкин бу җирәнгеч пычракны кем су днп атар? Мин Николай Ивапычтан берәр стакан сыра якн квас сорарга уйладым. Дөресен әйткәндә, елның бервакытында да Колотовка карар өчен күңелле түгел, өйләрнең яртылаш җимерелгән көрән төстәге түбәләрен, тирән ярны, озып аяклы ябык тавыклар гына өметсезләнеп йөри торган көеп, тузанланып беткән көтүлекне, тирә-ягына әремнәр, кычытканнар, чүп үләннәре үсеп беткән, тәрәзә урынында тишек кенә калган соры төстәге усак бураны (барин йорты калдыгы) һәм тирә юнендә яртылаш кипкән пычрак яткан, өсте каз ма¬ мыгы белән капланган, буасы янтаеп беткән күлне июль кояшы үзенең ялтырап торган рәхимсез нурлары белән кыздырган вакытта. Колотовка бигрәк тэ күңелсез тойгы¬ лар уята. Буа буендагы тапталып беткән, көлсу туфракта, эсселектән көчкә сулап һәм төчкергәлә», бер берсенә моң¬ су гына сыенышкан сарыклар, бу чыдамаслык эссе кайчан бетәр дигән төсле, башларын түбән иеп торалар иде. Ахы¬ ры мин, арыган адымнар белән, Николай Иванычныц то¬ рагына якынлаштык!. Минем килүем балаларны гаҗәпсен- дерде, алар миңа текәлеп карап тора башладылар, ә этләр нсә, эчләре чыгарлык дәрәҗәгә җитеп, карлыккан усал тавыш белән өрделәр һәм ахырда үзләре дә буылып йөтке¬ рергә тотындылар. Шул вакыт, кинәт, кабак ишеге төбендә озын буйлы, яланбаш, тупас йон материядән тегелгән ши¬ 42
нельле, күк билбавын түбән генә төшереп билен бәйләгән бер ир кеше күренде Болай карарга ул крепостнойга ох¬ шаган; аның агарган куе чәчләре җыерчыклы бите тирә¬ сендә тәртипсез дулкынланып торалар. Ул ашыга-ашыга кулларын селкә, кемнедер чакыра — куллары үзе теләгән¬ гә караганда да ераграк сузылалар иде, бугай; аның эчеп исергәнлеге күренеп тора иде. Ул, үзенең куе кашларын көчкә генә күтәреп: — Кил, кил инде!—дип бытылдый башлады. — Кил, кил инде, Моргач! Ай-яй, туганкай, киләсең дә сон, яра¬ мый бит инде, анда сине көтәләр, ә син монда аякларың¬ ны көчкә атлыйсың... Кил инде! — Я, киләм ич, киләм, — дигән саңгырау тавыш ише¬ телде һәм өйдән уңдарак тәбәнәк буйлы, юан, чатан бер кеше күренде. Аның өстендә — бер генә җиңенә кул ты¬ гылган чиста, озын постау кием; кашына кадәр төшереп кигән очлы бүреге кабарынкы йөзенә хәйләкәр һәм мыс¬ кыллы кыяфәт биреп тора. Аның кечкенә соры күзләре уйнаклыйлар, юка иреннәре һәрвакыт елмаеп тора, озын һәм очлы борыны, көймә койрыгы шикелле, оятсыз рәвеш¬ тә алга чыгып тора. Ул эчү йортына таба чатанлап барган көйгә: — Киләм, сөеклем, нигә мине чакырасын?.. Мине анда кем көтә?—диде. Тупас йон материядән тегелгән шинель кигән кеше аңа: — Нәрсәгә чакыраммы? Әй, кызык кеше син, Мор¬ гач! Сине кабакка чакыралар, ә син тагын «нәрсәгә» дип сорап торасың. Сине анда жыен яхшы кешеләр көтеп тора: Яшка-Төрек, Дикий-Барин. Җиздрадан килгән ряд¬ чик Яшка белән рядчик бер әчмуха сырадан бәхәсләште¬ ләр, кем кемне жинә, ягъни кем яхшырак жырлый... Моргач дип аталган кеше бик җәһәт кенә итеп: I Рядчик — үзеяа аш алмыйча тик эшчелар гена жыеп китерүче кеше. 41
— Яшка җырлаячакмы? Алдамыйсынмы, Обалдуй? — диде. — Ник алдалыйм, ә син менә юкны сөйлисең. Бәхәс¬ ләшкәч, җырлыйлар инде, син нинди әкәмәт халык, бик хәйләкәр, шаян кеше син, Моргач, — дип җавап бирде. Әйдә, туганым, киттек алайса, — диде аңар кар¬ шы Моргач. Обалдуй, кочагын киң итеп ачып; — Я үп инде мине, ичмаса, мин сине җаным шикелле күрәм, —дип бытылдады. Моргач, аны терсәкләре белән этеп, мыскыллы тавыш белән: — Кара син аны, нинди иркә Езоп,— дип җавап бирде, һәм алар, икесе дә бөгелеп, тәбәнәк ишектән кереп киттеләр. Боларның сүзләре миндә бик зур кызыксыну тудыр¬ ды. Минем берничә мәртәбә Яшка-Төрекнен. тирә-якта бе¬ ренче җырчы булуы турында ишеткәнем бар иде. Менә хәзер миңа аның икенче бер оста җырчы белән ярышып җырлаганын ишетергә туры киләчәк. Мин, адымнарымны кызулатып, кабакка килеп кердем. Укучыларымның бик азы гына авыл кабакларын күр¬ гәннәре бардыр. Ләкин безнең аучы халык кайда гына булмый! Ул кабакларның төзелешләре бик гади. Гадәттә алар караңгы өй алды һәм икегә бүленгән ак өйдән тора лар. Килүчеләрнең, берсенә дә өйнең эчке бүлмәсенә ке¬ рергә рөхсәт ителми. Киң имән өстәл турысында, бүлмә тактасына озынча зур тишек ясалган. Ул өстәлдә, яки стойкада, аракы сатыла. Шул тишек турысындагы шүр¬ лектә печатьләнгән төрле зурлыктагы штофлар тезелеп торалар. Өннең керүчеләр утыра торган алгы ягында скамьялар, ике-өч буш мичкә һәм почмакта өстәл тора. Авыл кабаклары күбрәк караңгы булалар. Аларның бүрә¬ нә стеналарында гадәттә авыл өйләренең һәммәсендә була торган ачык төстәге буяуга буялган тупас рәсемнәрне күр¬ мәссез. 44
Мин кабакка кергәндә, анда инде байтак кеше җыел¬ ган иде. Стойка янында, һәрвакыттагыча, тишекмен бөтен киңлеген инләп, чуар сатин күлмәк кигән Николай Иваныч тора. Ул, үзенең кабарынкы йөзен ялкау гына елмайтып, ак симез куллары белән, яңа кергән Моргачка һәм Обал- дуйга ике стакан аракы салып маташа иде; артта, почмак¬ та, тәрәзә янында, аның үткен күзле хатыны күренә. Бүл¬ мә уртасында егерме өч яшьләр чамасындагы, ябык кына, яифз буйлы, өстенә озын итәкле зәнгәр бумази чикмән кигән Яшка-Төрек басып тора. Ул карап торырга батыр (фабрика егете кебек булса да, үзенең тазалыгы белән мак¬ танырлык түгел. Эчкә баткан яңагы, зур, тынычсыз соры күзләре, нечкә туры борыны, артка җибәрелгән ачык коң¬ гырт бөдрә чәче белән ак сөзәк маңгае, калын, ләкин мәгъ¬ нәле матур иреннәре аның тиз тәэсирләнүчән дәртле кеше икәнен күрсәтеп торалар иде. Ул бик борчулы иде, күзлә¬ рен йома, тигезсез сулый, куллары бизгәк тоткан кешене¬ ке кебек калтырыйлар. Чыннан да аны җыелышта сөйләү¬ че яки җырлаучы кешеләргә яхшы билгеле булган, көт¬ мәгәндә башлана торган бизгәк тота иде. Аның янында кырык яшьләр чамасындагы, киң җилкәле, табак битле, тәбәнәк маңгайлы, татарларныкы төсле кысынкы күзле, кыска киң борынлы, дүрт почмакланган иякле, шитина шикелле каты, ялтыравыклы кара чәчле бер кеше тора. Әгәр ул тыныч, уйчан булмаса, үзенең кара кургашын төс- jje йөзенә, бигрәк тә аксыл ирененә карап, аны явыз кеше дип уйларга мөмкин булыр иде. Ул бөтенләй кыймылда¬ мый дип әйтерлек, тик, камыт кигән үгез шикелле, тирә якка әкрен генә карангалап тора. Өстенә шома жиз төй¬ мәле иске сюртук кигән, юан муенына кара ефәк яулык ураган. Аны Дикий-Барин 1 дип атыйлар иде. Нәкъ анык каршында, тәреләр астындагы скамьяда. Яшка белән бә¬ хәсләшүче, Җиздрадан килгән рядчик утырган: ул утыз 1 Кыргый мәгънәсендә 4 >
яшьләр тирәсендә, тәбәнәгрәк буйлы, таза гәүдәле, шадра йөзле, бөдрә чәчле, күтәренке җәлпәк борынлы, уйнап тор¬ ган соры күзле һәм снрәк сакаллы бер кеше. Ул як-ягына кыю карангалап, кулларын тез астына куеп, каюлы куп¬ шы итек кигән аякларын илтифатсыз гына селкеткәләп, бәргәләп утыра. Анын өстендә бархат якалы, соры постау¬ дан тегелгән яңа юка чикмән. Чикмән астыннан муенын кысып буган ал күлмәк якасы күренеп тора. Каршы поч¬ макта, ишекнең уң ягында, өстәл янында, җилкәсе тишек иске чикмән кигән ниндидер бер мужик утыра. Тузанлан¬ ган кечкенә ике тәрәзәдән сыек сары кояш нурлары сар- кылып керә, ләкин, нурлар бүлмәнең гадәттәге караңгы¬ лыгын җиңә алмаган төсле, бөтен нәрсәләр дә бик саран яктыртылганнар. Аның каравы монда салкынча иде. Буса¬ ганы атлап узгач ук, җилкәмнән авыр йөк төшкән кебек булды, бөркүлек һәм эсселектән котылдым. Минем килеп керүем Николай Иванычның кунакла¬ рын башта бераз каушатты — мин моны сиздем; ләкин аның мина таныш кешеләрчә баш игәнен күргәч, алар тынычландылар һәм шуннак соң мина игътибар итмәде¬ ләр. Мин үземә сыра сорап алдым да бер почмакка, ертык чикмәнле мужик янына, барып утырдым. Обалдуй бер стакан аракыны бер йотуда эчеп бетерде дә, кулларын баягыча селтәп (күрәсең, ул кулын селтәми сөйли белми иде): — Я, эш нәрсәдә! Тагын нәрсә көтәбез. Башларга икән, башларга. Ә? Яша? —дип кычкырып җибәрде. — Башларга, башларга, — диде Николай Иваныч, аның сүзен куәтләп. Салкын кан һәм үз-үзенә ышанулы елмаю белән ряд¬ чик: — Башларбыз, булмаса, мин хәзер, — диде. — Мин дә хәзер, — диде Яков каушабрак. Моргач та чыелдап куйды: — Я, башлагыз, егетләр, башлагыз! Ләкин, һәммәсенең бердәм теләвенә карамастан, бер¬ <(6
се дә башламады; рядчик хәтта скамьясыннан да кузгал¬ мады, — барысы да нәрсәдер көткән шикелле торалар. — Башла!—диде Дикий-Барин, кискен һәм караңгы чырай белән. Яков сискәнеп китте. Рядчик аягына басты, билбавын бушатты да һәм тамак кырып куйды. Аннары ул юан аяк¬ ларын җәеп, таза кулларын терсәгенә кадәр дип әйтерлек чалбар кесәсенә тыккан килеш һаман бүлмә уртасында басып торган Дикий-Бариннан бераз гына үзгәргән та¬ выш белән: — Кемгә башларга соң?— дип сорады. — Сина, сипа, рядчик, сиңа, туган,—дип бытыл¬ дады Обалдуй. Дикий-Барин аиа маңгай астыннан гына карап алды. Обалдуй йомшак кына чыелдады да, нәрсә әйтергә бел¬ мичә аптырап, түшәмгә карады, җилкәләрен сикертте һәм бөтенләй сүздән тукталды. Дикий-Барин сүзен бүлеп-бүлеп кенә: — Шобага салырга, әчмуханы өстәлгә куярга, — диде. Николай Иваныч, иелеп, идәннән әчмуханы алды да өстәлгә куйды. — Я!—диде Дикий-Барин, Яковка карап. Яков кесәләрен актарып бакыр акча алды һәм аңа теше белән эз ясады. Рядчик чикмән итәге астыннан яңа күн янчык чыгарды, аны ашыкмыйча гына чиште һәм ку¬ лына бик күп вак акча салды да, арадан яңа бакыр акча¬ ны сайлап алды. Обалдуй үзенең шактый киелгән, яньчел¬ гән козыреклы картузын сузды: Яков белән рядчик шуңа үзләренең акчаларын ташладылар. Дикий-Барин, Моргачка карап: — Снңа алырга,—диде. Моргач куанып елмайды, картузын ике кулына алды да селкә башлады. Тирән тынлык урлашты: акчалар бер-берсенә бәре¬ леп йомшак кына чылтырадылар. Мин бик дикъкать бе- 4Т
ләп әйләнә-тирәгә карэнгаладым. Бөтенесе да сабырсыз¬ лык белән көтәләр иде; Дикий-Барин күзләрен кысып ка¬ рал тора; минем күршедәге ертык киемле мужик та бик кызыксынып муенын сузган. Моргач. картузга кулын ты¬ гыл, рядчик салган акчаны аллы: барысы да авыр сулыш алдылар, Яков кызарды, рядчик кулы белән чәчләрен сый¬ пап куйды. Обалдуи; Әйттем ич снна дип, әйттем ич мин, —дип кычкы рып җибәрде. Дикий Барин рядчикка карап башын селекте һәм: Я, я, кыланма, башла, — дип искәртеп куйды. Рядчик каушабрак: — Нәрсә җырлыйм соң?—дип сорады. — Нәрсә җырларга телисең, нәрсә теленә килә, тот та шуны җырла, — дип җавап бирде Моргач. Николай Иваныч, кулын күкрәгенә әкрен генә куеп: — Әлбәттә, нәрсә телисең, бу турыда сине өйрәтеп булмый, нәрсә теләсәк — шуны җырла, тик яхшы җырла, соңыннан без үзебез турылык белән хөкем итәрбез, —дип өстәде. Обалдуй: — Билгеле, турылык белән, — дип, аның сүзен куәт¬ ләде һәм буш стакан кырыен ялап куйды. Рядчик, бармаклары белән чикмән якасын капшаш- тырып: — Аз гына тамак кырып алырга ирек бирегез инде, туганнар, — диде. Дикий-Барин: — Я, я, бушка вакыт үткәрмә, башла, — днде да ба¬ шын тубән иде. Рядчик бераз гына уйлады Һәм, башын селкеп, алга чыгып басты. Яков күзләрен аңа төбәде... Ярышны тасвир итә башлаганчы, бу хикәядәге каһар¬ маннарның һәрберсе турында берничә сүз әйтеп китүне артык булмас днп белам. Аларның кайберләренен тор¬ мышлары миңа бу кабакта очраганчы ук таныш иде. Кай¬ 48
берләре гурында мин кирәкле мәгълүматны соңыннан җыйдым. Обалдуйдан башлыйк. Бу кешенең чын исеме Евграф Иванов; ләкин ул тирәдә аны һичкем Обалдуйдан башка исем белән атамый һәм үзе дә ул үзен шулай дип атый: ул исем ана бөтенләй ябышкан Дөрестән дә, бу исем анык кешене җәлеп итә алмый торган мәңге борчулы чыраена килешә. Ул үзе бик күп типтергән, өйләнмәгән крепостной кеше. Аннан хуҗалар күптән кул селеккәннәр, һичбер хезмәт урыны булмаса да һәм бер тиен хезмәт хакы алма са да, ул һәркөн кеше хисабына типтерергә мөмкинлек таба. Аның таныш-белешләре күп. Алар, үзләре дә ни өчен сыйлаганнарын белмичә, аны аракы һәм чәй белән сынлыйлар. Чөнки ул җәмәгать арасында кызыклы кеше булмау гына түгел, киресенчә, үзенең мәгънәсез сүзләре, туйдыр тыч бәйләнчеклеге, бизгәк тоткан кешенеке кебек хәрәкәтләре һәм табигый булмаган тавыш белән бертук таусыз шаркылдап көлүеннән туйдыра торган кеше. Ул җырлый да, бии дә белми. Туган көненнән башлан, бер генә тапкыр булса да, акыллы сүз әйтү түгел, хәтта рәтле суз дә әйтмәгән: һәрвакыт кеше аңламаслык итеп бытыр дап сөйли һәм нәрсә туры килсә шуны ялганлый, кыска сы —чын Обалдуй! һәм шулай булса да, кырык чакрым тирә-якта бер генә эчү мәҗлесендә дә Обалдуй катнаш мый калмый. Ул үзенең колгадай буе белән кунаклар ара¬ сында чуала; ана ннде өйрәнгәннәр, аның бер мәҗлестән дә калмавына котылгысыз бер бәла итеп түзеп киләләр. Дөрес, аңа кимсетеп карыйлар, ләкин аның мәгънәсез кы¬ ланышларын бары Дикий-Барин гына тыя, туктата белә иле. Моргач Обалдуйга берничек тә охшамый. Башка ке¬ шеләргә караганда күзен артык йоммаса да, аңа Моргач (күз йомучы) кушаматы шулай ук килешеп тора; рус хал¬ кының кушамат кушарга бик оста булганлыгы билгеле 11>рсә. Бу кешенен үткәннәрен тулырак итеп белергә ты¬ рышсам да, аның тормышында минем өчен — бәлки баш- I. f IV. A vim !9
иалар өчен дә шулайдыр — кара тайлар, кнгап язучылар әйткәндәй, билгесезлек караңгылыгы белән капланган урыннар калды. Мин тик анын канчандыр баласыз бер карт барыняда иучер булып йөргәнлеген, үзенә тапшырыл¬ ган тройка ат белән качын китеп, ел буенча югалып тор ганлыгын, соңыннан, иленнән-җиреннән аерылып, ачлы туклы йөрүнең файдасызлыгын анлап, ләкин инде аксап кантын үзенең барынясыныи ая1 ына егылганлыгын һәм, бнк инсафка килеп, үз гаепләрен юуын, әкренләп барыня- сынын ышанычын казана башлавын, ахырдан, туты ыша¬ ныч казанын, приказчик булып урнашуын, барынясы үл¬ гәннән сон, нинди сәбәп беләндер азат ителеп, мещанлык¬ ка нэылганлыгын. күршеләреннән арендага кавын-карбыз бакчасы алып баеганлыгын һәм хәзерге вакыпа яхшы гына торганлыгын белдем. Ул тәҗрибәле, акыллы кеше. Усал да, яхшы да түгел, тик бик исәп белән эш итә; ул кешеләрне бик яхшы таный һәм алирдан файдалана белә торган шомарган кеше иде. Бик сак, шул ук вакытта төлке шикелле тырыш, хәйләкәр, карт хатыннар шикелле күп сүзле, ләкин бервакытта да артык сүз ычкындырмый, ә һәр кешене сө|"|ләтергә тырыша, шуның, белән бергә ул. кайбер хәйләкәр кешеләр шикелле, бик артык гади булыв күренергә лә тырышы ы н Ана алай кылану да читен бу¬ лыр иде. Минем аның кечкенә күзләреннән дә үткенрәк һәм акыллырак күзләрне һичкайчан очратканым юи. Ул күзләр бервакытта да гади генә карамыйлар, һәрвакыт астыртын һәм яшеренеп, тикшереп карыйлар Моргач кай¬ вакытта юк кына эшкә керешү турында да атналар буена уйлап йөри; кайвакытта зур батырлык кирәк булган, муен сындырырлык эшкә дә бик кинәт карар кыла... карый¬ сың янын ул эше майлаган шикелле бара. Ул бәхетле һәм үзенең бәхетенә ышана. Гомумән ул ырымнарга һәм юкка-барга ышанучан кеше. Аның бер кешедә дә эше юк, шуна аны яратмыйлар, ләкин хөрмәт итәләр Аның семья¬ сында бер улы гына бар. Моргач аның өчен җанын бирер¬ гә хәзер тора; шундый ата тарафыннан тәрбияләнгән бу .‘0
бала өметле булырга тңеш. Җәйге кичләрдә өй түрләрен¬ дә үзара сөйләшеп утыручы картлар аның турында хәзер үк инде әкрен генә; «Бу кечкенә Моргач бөтенләй атасына охшаган» дип сөйлиләр. Ул сүзнең нәрсә аңлатканын алар үзләре бик яхшы беләләр Һәм аңа артык бер сүз дә өстә¬ миләр. Яков-Төрек белән рядчик турында озак сөйләп то¬ расы юк. Яков чынлап та пленга алынган төрек хатынын¬ нан туган, шуңа күрә аны төрек дип атаганнар. Ул үзенең табигате буенча чын Мәгънәсе белән художник, ә эше буенча — бер купецның кәгазь фабрикасында сосучы бу¬ лып хезмәт итә. Рядчикка килсәк, аның тормышы минем өчен билгесез калды. Ул миңа җитез, үткен шәһәр метаны кебек күренде. Ә инде Дикий-Барин турында бераз тулы¬ рак итеп сөйләргә туры килер. Бу кеше сездә беренче карауга тупас, авыр, каршы тора алмаслык көч иясе дигән тәэсир калдырыр. Ул ту¬ пас гәүдәле, шыксыз кеше, ләкин аның чиксез таза икән¬ леге бер караудан ук күзгә бәрелә. Шуның белән бергә, аның аюга охшаган кыяфәтенең үзенә аерым матурлыгы да бар. Бәлки ул аның үзен тыныч тотуы һәм үзенең көч- лелегенә ышануыннан киләдер. Беренче караудан ук бу Геркулесның1 нинди сословиедән икәнен белү читен. Ул дворовыйга да, мещанга да, отставкага чыккан, бөлгән подьячийга да *, кечкенә имениеле, эт асрарга һәм сугы¬ шырга ярата торган, бөлгән алпавытка да охшамый; ул үзенә аерым бер кеше. Аның безнең өязгә кайдан килгәнен һичкем белми; ул ирекле җир хуҗасы булган, элек кая¬ дыр хезмәттә торган, дцп сөйләштергәләсәләр дә, бу ту¬ рыда ачык белүче юк; аннан соң аны кемнән ишетеп бе¬ ләсең; үзеннән сорашмассың бит: аңардан да аз сүзле, караңгы чырайлы кеше юк. Шулай ук аның нәрсә белән 1 Геркулес — грекларның хыялый батырлары, гадәттән тыш кг>чле кеше. г Подьячий — түбән дәрәҗәдәге суд чиновнигы, судта язучы. I 51
яшәгәнен берәү дә белми; аның һичбер һөнәре юк, һичбер эш эшләми; беркемгә дә барып йөрми, кеше белән аралаш¬ мый дип әйтерлек, ә үзенең һәрвакыт акчасы була, дөрес, күп түгел, шулай да була. Ул үзе тыйнак кеше түгел, лә¬ кин басынкы; үз тирәсендәге кешеләрнең барлыгын сиз¬ мәгән кебек яши һәм һичберәүгә дә йомышы төшми. Ди¬ кий Барин (чын исеме Перевлесов булса да, аны шулай дип атыйлар иде) бөтен округта зур авторитет белән фай¬ далана; һичкемгә кушарга хакы булмаса да, һәм очраклы рәвештә үзенә эш итәргә туры килгәләгән кешеләрне буй¬ сындырырга теләмәсә дә, кешеләр аңа бик тиз һәм теләп буйсыналар. Ул әйтә — мине тыңлыйлар, ди; көч һәрвакыт үзенекен эшли. Ул, бөтенләй дип әйтерлек, аракы эчми, хатын-кыз белән кайнашмый һәм үлеп җыр ярата. Бу ке¬ шенең бик күп серле яклары бар иде; аңарда бик зур ка¬ раңгы көчләр яшеренгән кебек, һәм бу көчләр, бер күтә¬ релеп китсәләр, иркенгә бер ычкынсалар, алар үзләренең юлларында очраган һәрнәрсәне һәм үзләрен дә һәлак итә¬ чәкләрен беләләр иде төсле. Мөгаен, бу кешенең тормы¬ шында инде шундый шартлау булгандыр һәм, һәлакәттән чак-чак кына котылып калган бу тәҗрибәле кеше үзен бик нык кулда тота торгандыр. Әгәр шулай булмаса, мин бик нык ялгышкан булыр идем. Бигрәк тә анда тумыштан килгән явызлык белән шул ук тумыштан килгән гаделлек¬ нең катнаш булуы мине бик гаҗәпсендерде. Мин андый халыкны берәүдә дә очратканым юк иде. Шулай итеп, рядчик, алга чыкты да, күзен яртылаш йомып, бик югары фальцет1 белән җырлап җибәрде. Аның тавышы, бераз карлыккан булса да, матур, күңелле та¬ выш иде; ул үзенең тавышы белән бөтергеч уйнаган ши¬ келле уйный, аны боргалый, югарыдан түбәнгә төшә, бер¬ өзлексез югары ноталарга кайтып, бик тырышып суза; шуннан соң бераз тынып тора, аннары тагын, чая һәм тәкәббер гайрәт белән, элеккечә башлап китә. Аның бер- 1 Ф а л ьц е т — ирлар вчен нн нәзек тавыш. 52
тавыштан икенче тавышка күчүе кайвакыт бик кыю, кай¬ чак үзенә бертөрле кызыклы була: белгеч кеше рәхәтләнеп тыңлап торырлык. Ләкин немецның аңардан ачуы чыгар иде. Бу — русларның лирик теноры. Ул бик күңелле бию көенә җырлады; бик күп бизәкләүләр, арттырылган иҗек¬ ләр һәм кычкырып җибәрүләр арасында, мин түбәндәге сүзләрне отып калдым: Җир сөрәм, япь-яшь көйгә Җирем бик тиз бетәчәк: Чәчәрмен, япь-яшь көйгә, Ул жнремә ал чәчәк. Ул җырлады; барысы да аның җырлаганын зур дикъкать белән тынлап тордылар. Ул үзен җыр белүче кешеләр белән эш итә дип уйлады булырга кирәк, тәмам тиресеннән чыгарга җитеште. Дөрестән дә, безнең якта җырның рәтен беләләр. Орел ягына узган олы юл өстен¬ дәге Сергеевский авылы юкка гына бөтен Россиядә үзе¬ нең яхшы, ягымлы җырлары белән дан тотмый. Рядчик озак җырлады, ләкин тыңлаучыларда артык тирән тойгы уятмады: чөнки аңа хор ярдәме булмады. Ахырында,. Дикий-Баринны да елмаерга мәҗбүр итеп бер тавыштан икенче тавышка күчкән кызыклы бервакытта, Обалдуй чыдый алмады, рәхәтлектән кычкырып җибәрде. Бөте¬ несе дә җанланып киттеләр. Моргач белән Обалдуй тыел- ганрак тавыш белән җырга кушылдылар, суза башла¬ дылар һәм: «Чаярак!.. Күтәребрәк җибәр, шельма!.. Күтәребрәк, сузыбрак, аждаһа!.. Суз тагын! Кыздыр тагын, эт җан! Кызганма җаныңны, шәфкатьсез нәрсә!»—дигән кебек сүзләр кычкыра башладылар. Өстәл артында утырган Николай Иваныч башын бер уңга, бер сулга селкеп куйды. Обалдуй аякларын тыпырдата, җилкәләрен селкеткәли башлады, ә Яковның күзләре утлы күмер кебек яна, үзе яфрак шикелле калтырана һәм урынсызга елмая. Бер Днкий-Баринның гына йөзе үзгәр¬ мәде, ул һаман урыныннан кузгалмый элеккечә утыра, лә- 54
кин аның рядчикка төбәлгән күзләре бераз йомшардылар^ тик иреннәре һаман да элеккечә мыскыллы кыймылдый иделәр. Бөтен тыңлаучыларның яратуларын күрея баты¬ раеп киткән рядчик өермәләнде һәм тавышы белән шун¬ дый хикмәтләр ясый, телен шартлата, һәм бугазын шун¬ дый ярсын уйната башлады, ахырында арып, агарынып һәм кайнар тиргә батып, бөтен гәүдәсе белән артка иелеп, җырының ахырын сузып бетерүе булды, — ана бердәм каты үкерү белән җавап бирделәр. Обалдуй, аның муенына ташланып, үзенең озын, арык куллары белән аны бик ка¬ ты кочаклады; Николай Иванычның симез йөзенә кызыл¬ лык чыкты һәм ул яшәреп киткән кебек булды; Яков юләр кеше төсле: «Молодец, молодец!» — днп кычкырды, хәтта минем янда утыручы ертык чикмәнле мужик та чыдый алмады, өстәлгә йодрыгы белән сукты да: «Ай-яй! яхшы, шайтан алгыры, яхшы!»— дип кычкырды һәм, бик йөрәк¬ сенеп, бер якка төкерде. Обалдуй хәлдән тайган рядчнкны үзенен кочагыннан җибәрмичә: — Ярый, туган, юаттың, юаттың! Бернәрсә дә әйтер- хәл юк! Оттың, туган, оттың! Тәбрик итәм. Әчмуха—си¬ неке! Яшкага сиңа җитәргә ерак әле. Мин сиңа әйтәм бит, ерак... Син миңа ышан! днп кычкырды һәм аны яңадан үзенең күкрәгенә кысты. Моргач ачулы кыяфәт белән; — Җибәр инде аны, җибәр, бу кадәр бәйләнчек бу¬ лырсың. икән, утырырга ирек бир; күрәсең ич, ул арыган... Тинтәк тә соң снн, туган, дөрестән дә тннтәк! Мунча яфрагы шикелле ябышкансың,— диде. Обалдуй, өстәл янына килеп: — Утырсын инде алайса, ә мин аның исәнлегенә эчең җибәрим, — диде дә, рядчикка карап: — Мин, туган, си¬ нең хисапка!—дип өстәп куйды. Рядчик, башын селкеп, скамьяга утырды, бүрек эчен¬ нән сөлге алып, битен сөртә башлады; ә Обалдуй бик ашыгыч комсызлык белән бер стаканны авызына кап S5-
лады да, эчкечеләр гадәтенчә тамак кырып, кайгылы төс алды. Николай Иваныч ягымлы кыяфәт белән; — Яхшы җырладың, туган, яхшы. Хәзер снна чнрат инде, Яша, кара аны, — каушама. Карыйк: кем-кемне җиңәр икән, карап карыйк... Ә рядчик яхшы җырлый, 'билләһи яхшы җырлый, — диде. Николай Иванычның хатыны: - Бнк яхшы,— диде һәм елмаеп Яковка карады. Минем күрше дә әкрен тавыш белән: — Яхшы-ы-ы!—дип кабатлап куйды. Обалдуй кинәт кенә: — Ах, полеха-заворотень 1—дип акырды да, ертык җилкәле мужик янына килде һәм, ана бармагы белән төртеп, снкергәләп, калтыранган тавыш белән хахылдап: Полеха! Полеха! Га, баде паняй г заворотень! Нигә килдең монда заворотень,— дип көлү аралаш кычкыра башлады. Бичара мужик, уңайсызланып, тнэ генә чыгып китәр¬ гә җыенган иде, ул арада Днкнй-Барнн, тешләрен шыкыр¬ датып, яңгыравыклы тавыш белән Обалдунга: — Бу нинди имгәк хайван бу?— диде. — Мин бернәрсә дә эшләмим, мин... бернәрсә дә... болан гына,— дип мыгырдады Обалдуи. Днкий-Барнн: — Я ярый, тик тор’ Башла, Яков?—диде. Яков бугазын кулы белән тотты. — Нәрсәдер, туган, әллә ничегрәк... һәм... чынлап, белмим, әллә ничегрәк... — Я, ярар, каушама... Нигә боргаланасың? Алла ни¬ чек куша, шулай җырла. Дикнн-Барнн да башын түбән иеп көтә башлады. 1 Полеха дип каньяк Полесия халкы атада. Алар гел һәм йолалары белән башкалардан аерылалар. Элек вакытта аларны, мыс¬ кыллап, заворотень днл тә атаганнар. * Полехалар һәрбер сүэнек ахырына «га» һәм «баде» днгән ку¬ шымталар кушалар. Русча «погоняй» («ку»)—дигән сүзне алар «паняй» днләр. 56
Яков тынды, тирә-якка каранып алды һәм битен кулы белән каплады. Бар кеше дә күзләрен ана текәделәр, биг¬ рәк тә рядчик; анын йөзендә, гадәттәгечә үзүзенә ышану һәм укыш шатлыгы арасыннан, ихтыярсыз, җиңел генә борчылу да күренде Ул кулларын артка куйды да стенага терәлде, тнк баягыча аякларын гына селкеми иде. Ни¬ һаять, ул битеннән кулын алды —аның йөзе үлекнеке ке¬ бек агарынган, кысылган керфекләре аркылы күзләре аз гына елтырап торалар иде. Ул тирән генә итеп сулады ла җырлый башлады... Башта анын тавышы зәгыйфь һәм тигезсез иде, ул анын күкрәгеннән чыккан кебек түгел, бәлки ерактан килгән, бүлмәгә очраклы гына килеп кергән кебек ишетелә. Калтыранган һәм чынгырлаган бу тавыш безнең барыбызга ла сәер тәэсир итте; без бер беребезгә карашып алдык. Ә Николай Иванычнын хатыны төз генә басып калды Бу беренче тавыштан соң куәтлерәк һәм су¬ зынкырак икенче тавыш яңгырады Ләкин аның тавышы әле һаман, каты бармак белән кинәт тартканда калтыран¬ ган скрипка кылы тавышы кебек, калтыраныбрак чыга иде. Икенчесе артыннан өченче тавыш янгырады һәм, бар¬ ган саен кызулана, кннәя барып, моңлы җыр агыла баш¬ лады, Ул «Басуда бер генә юл түгел» днгән җырны җыр лый иде. Аның бу җыры безгә матур да, куркынычлы да тоелды Дөресен әйтим, минем мондый тавышны бик сирәк ишеткәнем бар: ул жинелчә генә дерелдәп һәм кал тыранып ишетелә; башта ул әллә ничек читрәк булып та тоелган нде. Ләкин анда тирән бер дәрт, яшьлек, көч, матурлык һәм ниндидер үзенә тарта торган тиран моң¬ лылык бар Анда чын, ялкынлы рус рухы янгырый, рус сулышы ишетелә; ул күңелне дулкынландыра, күңелдәге рус тойгысы кылларын чиртә. Жыр һаман үсә һам киңап бара, Яков үз тавышыннан үзе да исереп китте булырга кирәк; каушамый башлады һәм бөтенләй җырга бирелде, яның тавышы да артык дерелдәми, тик чак кына, тыңлау чыдармын йөрәгенә үтеп керә торган эчке дулкынлану бе¬ лән калтырый һәм көчәйгәннән-көчәя, кннәя бара. Әле дә 57
хәтеремдә, бервакыт кичен, су чигенгән вакытта, еракта дәһшәтле һәм күкрәп шаулаган диңгезнең тигез комлы¬ гында, мин зур бер ак акчарлак кургән идем: ул, үзенен ефәксыман күкрәген алсу таң нурларына каршы куеп утырган да, озын канатларын күтәрелеп килгән кояшнык комач кебек кызыл нурларына һәм таныш диңгезгә каршы салмак кына жиллн иде. Яковны тынлаганда, шул акчар¬ лак күз алдыма килде. Ул, үзенең ярышучысын да һәм безне дә онытып, батыр йөзүче дулкыннар өстендә күтә¬ релгән кебек, безнең тын гына тыңлавыбызга рухы күтә¬ релеп җырлады булса кирәк. Ул җырлый, аның тавышы йөрәккә ятышлы, якын булып яңгырый, алда очсыэ- кырыйсыз еракларга сузылган, таныш киң дала ачылган кебек була. Сиздем, минем йөрәк ташый башлады, күзләр¬ гә яшь килеп тыгылды. Шул арада мышык-мышык елаган тавышка гаҗәпләнеп киттем... тирә-ягыма карандым — кабакчының хатыны, күкрәге белән тәрәзәгә ятып, елый иде. Яков аңа күзен төшереп алды һәм элеккедән да янгыраулырак, моңлырак тавыш белән җырлый башлады. Николай Иваныч башын түбән игән; Моргач икенче якка борылган; Обалдуй мәлҗерәп, авызын ахмакларча ачык утыра; почмактагы мужик, кайгылы пышылдап, башын селки-селки, сулыгып елый; Дикнй-Баринның да тимердәй йөзе буенча, җыерылган кашлары астыннан, авыр яшь тамчысы әкрен генә тәгәрәде; рядчик, йомарланган йодры тын маңгаена куеп, селкенми дә утыра... Әгәр дә Якпн үзенең җырын, тавышы өзелеп киткән кебек, кинәт кенә, нн нәзек авазда бетермәгән булса, бу тынлык, белмим, нәрсә белән беткән булыр иде. Берәү дә кычкырмады һәм селкенмәде, барысы да, тагын җырламас микән дигән ке бек, көтеп тордылар. Ләкин ул, безнең дәшми-тынмый утыруыбызга бик гаҗәпсенгән төсле, күзләрен ачын җи бәрде дә, сорау күзе белән тирә-якка карап алгач, үзснец җиңеп чыкканлыгын аңлады... Дикий-Барин, аның җилкәсенә кулын куеп: — Яша,— диде дә тынып калды 58
Без барыбыз да катып калдык, аптырап тордык. Ряд¬ чик, акрын гына торып. Яков янына килде һәм бик читен¬ лек белән генә; «Син... синеке... син оттың». —дип, бүлмә¬ дән атылып чыгып китте. Аның ашыгыч кына эшләнгән бу кискен хәрәкәте ке¬ шеләрне таңга калып утырудан уятып җибәргәндәй бул¬ ды: барысы да берьюлы шаулашып, зур күтәренкелек бе лән сөйләшә башладылар. Обалдуй сикереп куйды, нәрсә¬ дер мыгырданды, тегермән канатлары әйләнгәндәй итеп кулларын селекте; Моргач чатанлап Яков янына килде дә, пиың белән үбешә башлады; Николай Иваныч, торып, үзеннән тагын бер әчмуха сыра арттырачагын тантаналы рәвештә белдерде; Дикий-Барин ниндидер яхшы көлү' бе¬ лән көлде, мин аннан андый көлүне һич көтми идем; му- н.ик, почмакта утырган көйгә, ике җиңе белән күзләрен, яңагын, борынын һәм сакалын сөртә-сөртә: «Яхшы бит, билләһи яхшы, әгәр шулай булмаса — чәнчелеп китим, яхшы», -дип кабатлап утыра иде; Николай Иванычның хатыны кызарынып беткән, ул тиз генә урыныннан торды да чыгып китте. Яков үзенең жикеп чыгуы белән балалар кебек хозурланды; анын йөзе үзгәрде; бигрәк тә күзләре шатлыклы ялтырадылар. Аны өстәл янына китерделәр; ул елап утырган мужикны чакырып китерде; кабакчы кеч¬ кенә малаен рядчикны эзләргә жибәргән иде, ләкин ул лпы тапмый керде. Шуннан сок сыйлану башланды Обал дуй, кулларын югары күтәреп, Яковка: «Син тагын җыр¬ ларсың әле. кичкә кадәр җырларсың»,— диде. Мин, үземнең яхшы тәэсирләремне югалтудан кур¬ кып, биредә калырга теләмәдем. Тагын бер тапкыр Яковка карадым да чыгып киттем. Тышта һаман элеккечә чыдап булмаслык каты эссе иде. Эсселек, куе, авыр катлау бу¬ лып, бөтен жир өстен каплаган, юка гына кара тузан пркылы куе-зәңгәр күктә ниндидер вак кына якты ут ки , .iiutnpe әйләнеп йөргән кебек күренә иде. Бөтен нәрса iniirari; көчсезләнгән табигатьнең бу тиран тынлыгында ниндидер өметсезлек, төшенкелек бар иде. Мин печәнлек¬ 59
кә барып җиттем дә, хәзер генә чабылып, кнде кибеп тә өлгерә язган печән өстенә яттым. Ләкин озак йокыга китә алмадым; озак вакыт минем колакта Яковның матур та¬ вышы яңгырап торды. Ахры эсселек, арыганлык үзенекен эшләде, мнн бик нык йокыга киткәнмен. Мин уянганда, тнрә-якка караңгы төшкән иде ннде; таратылып таш¬ ланган печән бераз дымланган һәм аннан хуш ис аңкый иде; яртылаш ачык түбәнең нечкә колгалары арасыннан тонык йолдызларның зәгыйфь кенә жемелдәгәне күренә. Мин печәнлектән чыктым. Шәфәкъ инде күптән сүнгән, тик офыкта аның соңгы шәүләләре генә ялтырыйлар; лә¬ кин әле күптән түгел генә ут шикелле кызу булган һава¬ да, төнге сафлык эченнән бөркүлек сизелеп тора һәм кип итеп сулау өчен күкрәккә салкын җиләс һава җитеп бет ми иде. Җил дә, болыт та юк, ачык һәм үтә күренмәле куе зәнгәр күк йөзендә хисапсыз күп санда йолдызлар күре¬ нер-күренмәс җемелди. Авылда вак вак утлар ялтырый¬ лар. Якындагы, бик ачык яктыртылган кабактан аңлашы лып җитми торган шау-шу тавышлары килә, арадан мин Яковның тавышын таныдым шикелле. Ара тирә анда бик каты шаркылдап көлгән тавышлар да ишетелеп китә. Мин, тәрәзәгә якын килеп, пыялага битемне куеп кара дым. Чуар һәм җанлы булса да, анда минем күзгә күңел¬ сез күренеш бәрелде; Яковтан башлап, барысы да исер¬ гәннәр. Изүләрен чишеп, күкрәген ачып, Яков скамьяга утырган һәм, карлыккан тавыш белән, ниндидер бию көе¬ нә урам җырлары җырлый һәм иренеп кенә гитара кыл¬ ларын чиерткәләп ала иде. Аның, юешләнгән чәчләре ага¬ рынган йөзенә кисәк-кисәк булып асылынган. Аяк буын¬ нары тотмый башлаган Обалдуй, чикмәнен салып таш¬ лап, кабак уртасында, соры чикмәнле мужик каршында биеп маташа; үз нәүбәтендә мужик та, лкаян килеп кая китмәгән!» дип әйтергә теләгән кыяфәттә, кулын сирәк кенә селтәп, тырпайгзн сакалы эченнән мәгънәсез елмаеп, йомшарган аяклары белән көчкә генә тыпырдый. Аның йөзеннән дә көлкесе юк; ул кашларын никадәр генә юга¬ 60
ры күтәрергә теләсә дә, авырайган күз кабаклары күтәре¬ лергә теләмиләр, алар аның аз гына беленеп торган, ка¬ лайланган, ләкин чиктән тыш төче карашлы күзләрен кап^ лап торалар. Ул, һәрбер узган кеше аның йөзенә карап: «җиткән, туган, җиткән!» дип әйтерлек итеп бик нык тип тергән кеше хәлендә иде. Моргач, кысла шикелле кыза¬ рып, борын тишекләрен кик жәеп. бер почмакта ачулы гына көлеп утыра; тик бер Николай Иоаныч кына, чын кабакчыга хас булганча, үзенең Һәрвакыттагы салкын канлылыгын югалтмаган. Бүлмәгә күп кенә яна кешеләр җыелганнар, ләкин алар арасында мин Дикий-Баринны күрмәдем. Мин борылдым да, кызу гына адымнар белән, Коло¬ товка урнашкан таудан төшеп киттем. Бу тауның итәгендә зур тигезлек жәелеп ята; кичке томанның караңгы дул¬ кыны белән капланган бу тигезлекнең очы-кырые күренми, ул караңгы күк йөзе белән тоташкан кебек. Мин яр буен дагы юл буйлап эре адымнар белән киттем. Кинәт кенә ерактан, тигезлектән, бер малайның: «Антропка! Актроп- ка-а-а!..»—дип кычкырган яңгыравыклы тавышы ише¬ телде. Ул, сүзенең соңгы иҗеген сузап, елаган тавыш бе¬ лән бик каты кычкыра. Бераз гына тынып тора да яңадан кычкыра башлый. Аның тавышы сизгер йокыга талган тын һавада бик еракларга тарала. Ул Антропка исемен кимендә утыз мәртәбә кычкыргандыр. Басуның каршы ягыннан, икенче дөньядан килгән кебек, әкрен генә бер тавыш аңа: — Нәрсә-ә-ә?!—диде. Шул вакыт әлеге малай шатлык катиаш ачу белан: — Кант бире, урман пәрие!—дип кычкырды. Бераздан соң теге малай: — Нигә?—дип сорады. — Нигә булсын, әти сине чыбыкларга тели,—дип кычкырды беренче малай. Икенче тавыш артык жавап бирмәде; бу малай тагын »Лнтропка»ны чакырырга кереште. Караңгы төшкач, мин 61
Колотовкадан дур г чакрым ераклыктагы авылымны чол¬ гап алган урман кырыеннан узганда да әле, ул малайның һаман сирәгәя һәм йомшара барган тавышы мина ишете¬ леп торды. Карангылык белән капланган һавада һаман «Антроп- ка!» дигән тавыш яңгырый төсле иде.
И. С. ТУРГЕНЕВ Бөек рус язучысы Иван Сергеевич Тургенев 1818 ел¬ ның 28 Октябренда, Орел шәһәрендә, бай алпавыт семьясында туган. Петербург университетын бетергәч, ул Германиягә киткән һәм Берлин университетында өч ел чамасы укыган. Россиягә кайтканнан сон, эчке эшләр министрлыгына хезмәткә кергән һәм әдәбият эшләренә бирелгән. Башта ул крепостной крестьяннар һәм алпавытлар тормышыннан алып язылган «Аучы язмалары» дигән хи¬ кәяләр җыентыгы белән таныла. Ул хикәяләр, аерым җыентык булып, 1852 елда басылганнар. Аннан соң Тур¬ генев башка бик күп әсәрләр, хикәяләр, повестьлар, пьеса¬ лар, романнар язган. Аның «Рудин» (1856 ел), «Дворяннар оясы» (1859 ел), «Алдагы көндә» (1860 ел), «Аталар һәм балалар» (1862 ел), «Төтен» (1867 ел) һәм «Новь» (1876 ел) исем¬ ле романнары бар. Бу әсәрләрдә 30—40 нчы еллардагы рус тормышын чагылдырган бай материаллар бирелгән, ул вакыттагы самодержавие-крепостнойлык строена каршы чыккан Тур¬ геневның карашлары ачык аңлатылган. Гомеренең соңгы елларын И. С. Тургенев чит илләр¬ дә үткәрә. Ләкин ул рус җәмәгатьчелеге һәм әдәбияты бе¬ лән тыгыз бәйләнештә тора һәм, һәр ел дип әйтерлек, бер ничә айга Россиягә кайта. 1883 елның 22 августында Бу- живалда (Париж янында) Тургенев үлә. Аның Петербург¬ ка кайтарылган гәүдәсен күмәргә алдынгы укымышлылар һәм укучы яшьләр катнаша, алар Тургеневны күмүне са¬ модержавиегә каршы протестка әйләндерәләр.
ЭЧТӘЛЕК Бит Бүдәнә. Ф. Эмирова тәрҗемәсе......... 3 -Льгов. М. Гали тәрҗемәсе 12 Бнрюк „ г 27 Жырчылар , г . . . ........... 39 И. С. ТУРГЕНЕВ ЗАПИСКИ ОХОТНИКА (на татарском «зыке) Художество редакторы 3. Хосписе Техник редакторы X. Ракипое Корректоры Р Хайрутдинова Наборта бирелде й5|Х))-19б2 «л. Басарга кул куелды 13|V-iM3 4Л- ПФ 130 6. Нагазъ форматы MX>C8|u-l,0 к. т. Учет изд. 2.» табак. басма табак.308. Табакта ЧИ.ООи хәреф Заказ .4 0612. Тираж 10.000. Бааее 85 ткеи. ТАССР Мннястрла р Советы янындагы Политрафня промышленносте, издатель- стволар һам китап сатдасе ынлара ндарасеиен Татполитраф типографиясе. Казан. МислаасхиП ур., борт $.
Бәясе 85 ткем.