/
Text
МАРК ТВЕН
ПРИНЦ ҺӘМ ТЕЛӘНЧЕ
м
к
МАРК ТВЕН
ПРИНЦ
һәм
ТЕЛӘНЧЕ
ПОВЕСТЬ
Икенче басма
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ'
Казан 1970
Сөекле, инсафлы балаларым Сузи
һәм Клара Клеменсларга ихлас кү¬
ңелдән ярату хисләре белән бу ки¬
тапны багышлыйм.
СҮЗ БАШЫ
Бу повестьны мин сезгә берәүдән ишеткән буенча
сөйләп бирәм. Ул кеше аны әтисеннән ишеткән, әтисе исә
үз әтисеннән, анысы үз әтисеннән һәм шулай берсеннән
берсе ишетә килгәннәр. Өч йөз ел буе, ә бәлки, артыг¬
рактыр да, әтиләре аны улларына авыздан-авызга тап¬
шыра торгач, ул соңгы буыннарга килеп җиткән. Ихти¬
мал, ул тарихи факттыр, ихтимал, риваять кенәдер. Мө¬
гаен, болар булган хәлдер, ә бәлки, булмагандыр, хәл¬
буки, булуы да бик мөмкин. Ихтимал, борын заманда бу
хәлләргә акыл ияләре, галимнәр генә ышангандыр, их¬
тимал, моңа укымаган гади халык кына ышангаң һәм
аны яраткандыр.
РАШАТ ГАЙНАНОВ
тәрҗемәсе
А. М. ДЕМИНА һәм В. В. ВОРОБЬЕВА
илл юстрацияләре
Беренче бүлек
ПРИНЦНЫҢ ТУУЫ ҺӘМ ТЕЛӘНЧЕНЕҢ ТУУЫ
Бу хәл уналтынчы гасырның икенче чиреге ахырында
булды.
Көзге көннәрнең берсе иде. Борынгы Лондон шәһә¬
рендә яшәүче ярлы Кенти семьясында бер малай дөнья¬
га килде: бу семьяга аның бер дә генә хаҗәте юк иде.
Шул ук көнне бай Тюдорлар семьясында икенче бер ба¬
ла туды. Монысы бу семьяга гына түгел, бөтен Англиягә
тансык иде. Англия аның турында күптән хыяллана, аны
көтә, алладан тели иде, ул чыннан да дөньяга килгәч,
инглизләр Шатлыкларыннан акылларын җуя яздылар.
Аз-маз гына таныш кешеләр дә ул көнне очрашсалар,
кочаклашып үбешәләр, шатлыктан елашалар и^е. Ул
көнне беркем эшләмәде, һәркем бәйрәм итте. Ярлылар
да, байлар да, гади халык та, гали затлар да шау-гөр
килеп күңел ачтылар, биеделәр-җырладылар, шәраб эчте¬
5
ләр. Бу кәеф-сафа берничә көнгә, берничә төнгә сузыл¬
ды. Көндезләрен Лондон гаҗәеп матур күренешкә керә:
балконнарда, өй түбәләрендә аллы-гөлле флаглар җил¬
ферди, урамнардан тантана белән халык төркеме узып
тора. Төнлә дә кызыгып карарлык нәрсәләр бар: урам
чатларында зур-зур учаклар дөрли, учак тирәли халык
типтерә. Бөтен Англия телендә Эдуард Тюдор, принц
Уэльский 1 гына, ә ул ефәккә, атласка күмелеп ята, бу
ыгы-зыгылар, тирә-ягында биеп йөргән мәшһүр лордлар,
ледилар гаменә дә кереп чыкмый, болар аның өчен бул¬
ды ни дә, булмады ни. Ә аяныч сәләмәләргә төренгән
икенче бала—Том Кенти хакында беркайда берни сөй¬
ләмиләр. Аны әлеге мескен хәерчеләр семьясында гына
телгә алалар,— малайның дөньяга килүе бу семьяга бик
зур мәшәкатьләр вәгъдә итә иде.
Икенче бүлек
ТОМНЫҢ БАЛА ЧАГЫ
Берничә ел алга узыйк.
Лондон инде берничә гасыр яшәгән һәм ул заманнар
өчен зур шәһәр иде. Анда йөз мең кеше исәпләнә, ә кай¬
берәүләр бермә-бер артык дип тә уйлыйлар. Бигрәк тә
шәһәрнең Том Кенти яшәгән өлешендә, Лондон күпере
тирәсендә, урамнар тар, кәкре-бөкре, пычрак иде. Йорт¬
лар агачтан салынган; икенче кат беренчесе өстеннән
чыгып тора, өченче кат исә икенчесе өстендә гүя канат¬
ларын җәеп утыра. Биегәя барган саен, йортлар киңәя
дә баралар. Аларның стеналарына аркылы-торкылы
агачлар кагылып, шакмак арасына таш тутырылып,
өстеннән штукатурлап куелган, йорт хуҗасының зәвы¬
гына карап, стена агачлары кызыл, зәңгәр яки карага
буялган, бу исә йортларга гаҗәеп бер матурлык биреп
тора. Төрле-төрле өлгеле кечкенә тәрәзәләр, ишек ши¬
келле тышка таба ачыла иде.
Томның әтисе тора торган йорт Бирәннәр рәте артын¬
дагы сасы тыкрыкка барып төртелгән төштә иде. Аны
Сынык-Санык дворы дип йөртәләр. Чормасына кадәр
1 Англия тәхетенең варисы «принц Уэльский» дип йөртелә.
6
ярлы-ябагай белән шыгрым тулы, тузып беткән, авам-
авам дип торган бәләкәй генә йорт иде бу. Кенти семья¬
сы өченче каттагы бер кечкенә бүлмәдә тора. Әтисе белән
әнисенең почмакта карават сыман нәрсәләре бар, ә Том
белән әбисе һәм Томның апалары Бэт белән Нэн андый
мәшәкатьтән азат: бөтен идәнгә алар хуҗа, теләсә кай
почмакта йоклый алалар. Ике-өч юрган сәләмәсе белән
бер-ике кочак изелеп беткән пычрак салам да алар кара¬
магында; моның инде урын-җир диярлеге дә юк, һәр көн
иртән аларны бер төшкә өяләр дә, .кичен кем кайсын
тели шунысын алып җәя.
Бэт белән Нэн — унбиш яшьлек йомшак күңелле иге¬
зәк кызлар, өс-башлары сәләмә, шапшак, үзләре бик тә
томана. Әниләре дә алардан әллә ни ерак китмәгән. Әти¬
се белән әбисе исә тәмам җен алмаштырган нәрсәләр;
алар кайда эләкте шунда эчеп кайталар да я үзара, я
очраган берәү белән сугышалар. Исерек килеш булсын,
аек килеш булсын, атлаган саен сүгенәләр. Джон Кен¬
ти— карак, ә анасы — теләнче. Алар балаларын хәер
сорарга өйрәтсәләр дә, карак ясый алмаганнар.
Бу йортта кайнашкан җыен хәерчеләр, караклар ара¬
сында мәрхәмәтле бер карт рухани да яши. Аны король
чиркәүдән кудырган. Ул берничә бакыр акча күләмендә
бик аз пенсия ала. Өенә еш кына балалар ияртеп алып
кайта һәм аларны әти-әниләреннән яшертен генә яхшы¬
лыкка өйрәтә. Том аңардан укырга-язарга өйрәнә, латин
теле буенча да кайбер мәгълүматлар ала; Ул язу-сызуга
Томның апаларын да өйоәткән булыр иде дә, ләкин Бэт
белән Нэн кирәксез укымышлылыгыбыздан дус кызла¬
рыбыз көләр дип куркалар.
Бөтен Сынык-Санык дворы, Кентилар яшәгән йорт
кебек үк, җыен әтрәк-әләм оясы. Эчү-тиитерүләр, ызгы-
шу-сугышулар биредә гадәткә кергән, һәр көн булып то¬
ра. Баш тишүләр монда ачлык кебек үк гадәти хәл. Шу¬
лай да кечкенә Том үзен бәхетсез итеп сизми. Кайвакыт
бик кыенга туры килсә дә, аның моңа артык исе китми:
Сынык-Санык дворындагы малайларның барысының да
тормышы шундый ич, шуңа күрә ул шулай булырга ти¬
ештер инде дип исәпли. Кичләрен өйгә буш кул белән
кайтса, нәрсә буласын да белеп тора: әтисе аны сүгәр,
кыйнар, әбисе дә буш куймас; ә төнлә белән аның янына
мәңге ач әнисе килер дә, яшереп кенә, шыпырт кына,
катып беткән икмәк сыныгы яки башка берәр калдык-
7
постык төртер. Әнисе аны үзе дә ашый ала да бит, тик
Томга дип саклый, мондый хыянәтчел эш өстендә бер-
ничә тапкыр тотылып, иренең рәхимсез йодрыгын татыса
да, һаман шулай итә.
Юк, Томны начар яши дип әйтеп булмый, бигрәк тә
җәй көннәрендә. Ул хәер сорашканда артык тырышмый,
тик өйдәге кыеннан котылыр өчен генә сорана, чөнки те¬
ләнчелеккә каршы законнар бик каты, аның өчен рәхим¬
сез җәзага тарталар. Ул шактый вакытын рухани Энд-
рью янында үткәрә. Аңардан пәһлеваннар, кәрләләр,
убырлы карчыклар, сихерчеләр, сихерле замоклар, мәһа¬
бәт корольләр һәм принцлар турында борынгы риваять¬
ләр, соклангыч әкиятләр тыңлый. Томның хыялы могҗи¬
залы әкиятләр белән тулы. Арыган, ачыккан, кыйналган
Том, юка гына итеп җәелгән, оешып беткән салам өстен¬
дә караңгыда яткан килеш, еш кына татлы хыялга чума;
король сараенда яшәгән берәр иркә принцның искиткеч
рәхәт тормышын күз алдына китереп, рәнҗүләрен, үпкә¬
ләрен оныта. Аны көннәр-төннәр буе бер генә теләк —
чын принцны үз күзе белән күрү теләге эзәрлекли. Бер¬
вакыт ул бу теләген Сынык-Санык дворындагы иптәш
малайларына әйткән иде, алар Томнан эчләре катып көл¬
деләр, туйганчы мыскыл иттеләр. Шуннан бирле ул үзе¬
нең хыялларын беркемгә дә сөйләмәс булды.
Еш кына ул руханиның борынгы китапларын укый,
малайның үтенүе буенча, карт аңа китап сүзләренең мәгъ¬
нәсен аңлатып бирә, ә кайвакыт үзеннән дә өстәп җибә¬
рә. Хыяллары һәм китаплар Томның күңелендә үзләре¬
нең эзен калдыра. Аның хыялындагы геройлар шундый
матур, спай кием кигән булалар, хәтта ул үзенең сәлә¬
мәләреннән, шапшаклыгыннан кыенсына башлый, аның
да чиста, матур киенәсе килә. Дөрес, ул хәзер дә әле,
элеккеге кебек үк, еш кына пычракта ауный, шуцардан
ләззәт таба, ләкин Темзада кызык өчен генә пычтырда¬
мый инде: хәзер ул су коенганда тәнендәге пычракның
юылуына да шатлана.
Томга һәрвакыт Чипсайдта яки ярминкәдә май мая¬
гы 1 янында мавыгып карарлык нәрсәләр табыла. Анна¬
ры, барлык Лондон кешеләре кебек үк, аңа да вакыт-
1 Май маягы дип Англиядә чәчәкләр һәм флаглар куелган биек
колганы әйтәләр. Шундый колганы гадәттә киң болын уртасына
куялар, аның тирәсендә май уеннары үткәрелә.
8
накыт кызыксынып хәрби парад карап тору бәхете элә¬
гә,— берәр бәхетсез мәшһүр затны урамнан яки көймәгә
утыртып Тауэр 1 төрмәсенә алып барган чак була бу.
Җәйге көннәрнең берсендә аңа Смитфильдта бичара Энн
Эскьюны 1 2 3, аның белән бергә тагын өч кешене утта янды¬
руларын күрергә туры килде; шунда ниндидер элекке
епископ аларга озак кына вәгазь укып маташты, әмма
монысы Томның бер колагыннан керде, икенчесеннән
чыкты. Гомумән, Томның тормышы бик кызык һәм кү¬
ңелле иде. Корольләр тормышы турында күп хыяллана
һәм китаплар укый торгач, Том, үзе дә сизмәстән, принц
булып кылана башлый. Урам малайлары аның кыланы¬
шына таң калалар һәм Томның үз тиңнәренә йогынтысы
көннән-көн арта бара, әкренләп алар аңа, югары бер зат¬
ка караган кебек, зур хөрмәт белән карарга күнегәләр.
Ул шулкадәр күпне белә! Ул шундый хикмәтләр сөйли
һәм эшли ала! Үзе шундый акыллы, белемле! Томның
һәр әйткән сүзе һәм кылган эше турында балалар зур¬
ларга җиткерәләр, бара торгач, зурлар да Томны гадәт¬
тән тыш сәләтле, искиткеч малай дип сөйли башлыйлар.
Өлкән кешеләр кыен хәлләрдә аңа киңәш сорап килә
башлыйлар, аның акыллылыгына һәм зирәк хөкем йөр¬
түенә хәйран калалар. Ул үзен белгәң кешеләр алдында
бер герой булып китә, тик туганнары гына аның иски¬
тәрлек бер ягын да күрмиләр.
Күп тә үтми, Том үзенә король сарае ясый! Үзе принц
була, иң якын иптәшләре аның сакчылары, камергерла¬
ры, шталмейстерлары, сарай лордлары, статс-дамалары
һәм король фамилиясе членнары булалар. Ялган принц¬
ны алар һәр көн китаптан ятлап алган йола буенча кар¬
шы алалар; һәр көн аның хыялындагы патшалыгының
бөек эшләре король янындагы киңәшмәдә тикшерелә;
һәр көн хыялый принц галиҗәнабләре үз уендагы армия¬
ләренә, флотларына һәм вице-корольләренә приказлар
яза.
Ә соңыннан ул шул ук сәләмәләрен кигән килеш хәер
сорашырга чыга, өч-дүрт фартинг 1 ^еләнеп алуга ирешә,
1 Тауэр — Лондон крепосте; ул лордлар, герцоглар, хәтта ко¬
рольләр өчен төрмә ролен үтәгән.
8 Энн Эскью (1521—1546) — протестант динендәге кыз; ха¬
кимлек итүче католик чиркәү белән дини фикер каршылыклары нә¬
тиҗәсендә җәзага тартыла һәм Смитфильдта яндырыла.
3 Фартинг — бакыр акча, бер тиеннән кимрәк.
9
каты-коты кимерә, гадәттәге йодрыкны татыганнан соң
бурсып беткән бер кочак салам өстенэ сузылып ятып,
тагын үзенең хыялый бөеклегенә кайта.
Ә инде үз гомерендә бер генә тапкыр булса да чын
принцны, җанлы принцны күрү теләге аңарда көннән-
көнгә, атнадан-атнага арта бара һәм ахыр чиктә, башка
барлык теләкләрен күмеп китеп, бердәнбер хыялына
әйләнә.
Көннәрдән беркөнне, январь аенда, ул һәрвакытта-
гыча хәер сорашу сәфәренә чыга. Яланаяк, күшегеп
беткән килеш, ул, харчевня тәрәзәләреннән күренгән дуң¬
гыз итеннән пешерелгән коточкыч зур бөккәннәрне, һу¬
шың китәрлек ашамлыкларга карап сәгатьләр буе Мен-
синг Лэйн һәм Литтл Ист Чип тирәләрендә селәгәен
агызып йөрде; исләренә караганда гына да — аларны
беркайчан да татырга туры килгәне юк иде аңа — аның
өчен болар фәрештәләргә генә төс оҗмах нигъмәтләре
иде.
Салкын вак яңгыр сибәләп тора, күңелсез, салынкы
көн. Том кичен юешләнеп, алҗып, тәмам ачыгып кайтып
керде, хәтта әтисе белән әбисе дә аны кызганган кебек
булдылар, әлбәттә, үзләренчә: тиз генә тукмадылар да
йокларга озаттылар. Ачыгудан һәм бөтен тәне авырту¬
дан, шулай ук күршеләренең ызгышу-сугышуларыннан
ул бик озак йокыга китә алмый ятты. Ниһаять, аның уй¬
лары еракларга, гаҗәеп матур илләргә очты, һәм ул баш¬
танаяк алтынга чумган, тирә-якларына кыйммәтле җәү¬
һәр ташлар сибелгән принцлар арасында йокыга талды.
Принцлар гүзәл сарайларда яшиләр, бихисап күп хез¬
мәтчеләре аларны җиргә кадәр иелеп сәламлиләр яки,
бер ишарәләү белән үк, аларның әмерләрен үтәү өчен
җилдәй очып китәләр. Ә соңыннан, гадәтенчә, ул үзе дә
принц булган, имеш.
Төне буе ул үзенең корольләрчә зиннәтлелегеннән исе¬
реп, хозурланып чыкты; төне буе аның әйләнәсендә мәш¬
һүр лордлар һәм ледилар булды; гаҗәеп хуш истән, таң
калырлык матур музыкадан рәхәтләнеп һәм үзенә хөр¬
мәт йөзеннән як-якка тайпылып юл биргән толпаның
сәламләвенә я елмаеп, я мәрхәмәтле рәвештә чак кына
баш кагу белән җаваплап, ул якты утлар ташкынына кү¬
мелеп, алар уртасында тантана итте.
Ә иртән, йокысыннан уянып, үзен чолгап алган хәер¬
10
челәрне күргәч, тирә-яктагы бар нәрсә дә аңа мең кат
ямьсезрәк булып тоелды. Аның йөрәге әрнеде, күзләре
яшькә чыланды.
Өченче бүлек
ТОМНЫҢ ПРИНЦ БЕЛӘН ОЧРАШУЫ
Том ашыйсы килеп уянды һәм ач килеш урамга чык¬
ты, ләкин бөтен уе белән әле хәзер дә төнлә төшендә
күргән хыялый гүзәллектә йөзә иде. Ул хыялга батып,
үзенең кая юнәлгәнен дә, әйләнә-тирәдә ниләр булганын
да белештермәстән, Сити буйлап бара. Берәүләр аны
этеп җибәрәләр, икенчеләре тиргиләр, ләкин ул үз хыял¬
ларына чумган, берни ишетми дә, күрми дә. Ниһаять, ул
Темпл Бар капкасына килеп чыкты. Бу кадәр еракка
киткәне юк иде әле аның. Ул, туктап, үзенең кая килеп
эләккәнен беравык уйлап торды, аннары хыяллары аны
тагын үз кочагына алды, һәм ул Лондон шәһәре стенала¬
рыннан чыгып киткәнен сизми дә калды. Ул заманнарда
Стренд инде авыл юлы булмыйча, үзен хәтта урам дип
исәпли иде; хәер, турысын әйтергә кирәк, моңа хакы
булды микән, чөнки, аның бер ягында йортлар тезелеп
киткән булсалар да, икенче ягында исә бер-берсеннән
еракта тегендә дә монда бай дворяннарның гүзәл бак¬
чалар эчендә гаҗәеп зиннәтле сарайлары күренә. Бак¬
чалар елгага таба сузылып төшәләр. Безнең заманда бу
бакчалар урынында әллә ничә акр 1 мәйданда таштан
һәм кирпечтән салынган шыксыз корылмалар гына кысы¬
лышып утыралар.
Том Черинг авылына килеп җитте, бер король тара¬
фыннан бик күп еллар элек вакытсыз үлгән хатыны истә¬
легенә куйдырылган матур тәре төбенә хәл алырга утыр¬
ды; бераздан ул буп-буш матур юл буйлап әкрен генә
тагын китеп барды, матур кардинал сараен үтеп, тагын
да гүзәлрәк һәм мәһабәтрәк Вестминстер сараена таба
юнәлде. Каршысында әллә кайларга сузылып киткән
таудай зур сарай, дәһшәтле бастионнар һәм манаралар,
алтынланган рәшәткәле биек таш капка, коточкыч зур
1 А к р — Англиядә һәм Америкада кулланыла торган җир үл¬
чәве, 0,4047 га.
11
гранит арсланнар һәм Англия король властеның башка
символларын күреп таң калды һәм үзенең бәхетен сизеп
йөрәге талпынып куйды. Шулай итеп, аның изге теләге
тормышка ашар микәнни? Бу бит король сарае. Язмыш¬
ның аңа шәфкатьле булып куюы һәм аның чын тере
принцны күрүе мөмкин түгелмени?
Алтынланган капканың ике ягында, тере сын кебек
булып, баштанаяк корыч киемле, зифа гәүдәле ике су¬
гышчы үрә катып тора. Капкадан шактый ук еракта күз
кырые белән генә булса да король семьясыннан берәр¬
сен күрүне өмет итеп крестьяннар һәм шәһәр халкы җые¬
лып тора. Сарай ишек алдына керә торган башка бик
күп капкалардан купшы экипажлар кереп-чыгып йөри.
Аларга затлы киемле әфәнделәр утырган, ә экипаж ар¬
тындагы урындыкта шундый ук һәйбәт киемле хезмәтче¬
ләр күренә.
Аяныч сәләмәләр кигән бичара кечкенә Том рәшәткә
кырыена якынлашты, сакчылар яныннан әкрен генә,
кыюсыз гына үтте; аның йөрәге ашкынып тибә башлады,
күңелендә өмет уянды, һәм ул алтынланган рәшәткә ти¬
мерләре арасыннан кинәт бер тамаша күреп, шатлыгын¬
нан чак кына кычкырып җибәрмәде. Рәшәткә артында
зифа буйлы, гел кояшта уйнаудан янып каралган йөзле,
ефәк-атлас киемендә кыйммәтле ташлар җемелдәгән, га¬
җәп чибәр малай басып тора; асыл ташлар белән бизәл¬
гән кылыч аскан, билендә хәнҗәр; аягында кызыл үкчә¬
ле матур күн итек, ә башында бик килешле ал бүрек,
бүреккә кыйммәтле эре таш белән иңбашларына төшеп
торган каурыйлар беркетелгән. Янында купшы киемле
берничә әфәнде тора, алар, һичшиксез, аның хезмәтче¬
ләре. Принц бит бу, чын принц! Моңа бер шик тә булыр¬
га мөмкин түгел. Теләнче малаеның теләге ниһаять ка¬
бул булды бит!
Томның йөрәге сикерә башлады, күзләре гаҗәпләнү¬
дән, куанычтан зур булып ачылды. Бу минутта аңарда
башка бөтен уйларын күмеп киткән бер генә теләк —
принцка якынрак барып, ана туйганчы карап тору теләге
генә иде. Үзенең ни эшләвен шәйләп өлгергәнче, ул кап¬
ка рәшәткәсенә елышкан иде инде. Ләкин шул ук се¬
кундта солдатларның берсе аны эләктереп алды да читкә
сөйрәп китте һәм авылдан килгән җыен ачык авызлар
һәм Лондон эшлексезләре өеренә таба этеп җибәрде, ма¬
лай бөтерчек кебек әйләнеп китте.
12
— Үз урыныңны бел, сукбай!
Ачык авызлар өере хахылдап көлде, ләкин бәләкәй
принц капка янына атылып килде дә, күзләрен зәһәр
елтыратып, ярсып кычкырды:
— Ничек синең шушы мескен баланы кыерсытырга
кулың күтәрелә? Король әтиемнең патшалыгындагы ке¬
шеләрнең хәтта иң түбәненә дә шулай тупас кагылырга
ничек кыясың? Ач капканы, ул бирегә керсен.
Аумакай җилкуар толпаның күз ачып йомганчы баш
киемен салуын күрсәгез иде сез, шатлык белән: «Яшәсен
принц Уэльский!» — дип кычкырганын ишетсәгез иде!
Солдатлар алибардаларын югары күтәреп честь бир¬
деләр, капканы ачтылар. Хәерчелек принцы, сәләмәлә¬
рен жилбердәтә-жилбердәтә алар яныннан узып, Чиксез
Байлык принцы белән кул биреп күрешкәндә, тагын
честь бирделәр.
— Син бик ачыккансың, арыгансың булырга кирәк,—
диде Эдуард Тюдор.— Сине кыерсыттылар. Әйдә минем
арттан!
Биш-алты сарай лакее, белмим ни өчендер инде, алга
ташланды — алар арага төшәргә, Томны король сараена
кертмәскә теләделәр бугай. Ләкин принц, кулы белән
чын патшаларча ишарә ясап, аларны читкә какты, ә те¬
геләре шунда ук, таш сын кебек, урыннарында катып
калдылар. Эдуард Томны сарайга бай җиһазлы бүлмәгә
алып керде, моны ул үзенең кабинеты дип атады. Аның
әмере буенча ризыклар китерелде; андый ашамлыклар¬
ны Томның гомерендә дә күргәне юк, китаплардан гына
укып белә иде. Шелтәле карашлары белән юаш кунагын
оялтмасыннар өчен, Эдуард, принцка төс нәзакәтлелек
һәм ягымлылык белән, хезмәтчеләрен чыгарып җибәрде,
э үзе, Томның янына утырып, ул ашаган арада аңа со¬
раулар бирде.
— Исемең ничек синең, малай?
— Том Кенти ', әйтергә рөхсәт итсәгез, сэр.
— Сәер исем! Син кайда яшисен?.
— Сез җәнабе галигә белдерергә батырчылык итәм,
Лондонда Бирәннәр рәте артындагы Сынык-Санык дво-
рында.
— Сынык-Санык дворы? Монысы да бик сәер исем
икән!.. Синең әти-әниең бармы?
1 Кенти (сап!у) — инглизчә шат күңелле, җитез дигән сүз.
24
— фти-әнием бар. Әбием дә бар, мин аны бигүк яра’
гып бетермим, әгәр бу гөнаһ булса, ходай сакласын!.,
Тагын минем игезәк ике апам бар, Нэн белән Бэт...
— Әбиең бигүк яхшы түгел, ахры, синең, ә?
— Сез җәнабе галигә белдерергә кыюлык итәм, ул
беркемгә дә әйбәт түгел. Аның күңелендә миһербан ди¬
гән нәрсә юк, ул бөтен гомере буе явызлык кына эшли.
— Җәберлиме ул сине?
— Йокласа яки башына аракы пары китсә генә җә*
берләми. Әмма айныгач ул мине отыры ныграк кый¬
ный.
Бәләкәй принцның күзләре ачулы елтырап китте.
— Ничек дисең?! Кыйный дисеңме?—дип кычкырып
җибәрде ул.
— Әйе шул! Сез җәнабе галигә белдерергә батырчы*
лык итәм.
— Кыйный? Сине, шундый зәгыйфь, бәләкәй баланы
кыйныймы?! Белеп тор! Кояш баеп та өлгермәс, аягын*
кулын богаулап, аны Тауэрга ябарлар. Король, минеке
әтием...
— Сез онытып җибәрдегез, ахры, сэр, ул бит түбән
катлаудан. Тауэр төрмәсе асыл затлар өчен.
— Чынлап та! Хәтеремнән чыккан. Шулай да мин аңа
нинди җәза бирдерергә икәнен уйлап табармын. Ә әтиен
әйбәтме?
— Әбиемнән дә әйбәт түгел инде, сэр.
— Әтиләр алар барысы да бер иш, ахрысы. Минеке¬
нең дә холкы шәптән түгел. Кулы каты аның, ләкин миңа
тими ул. Ә орышырга дисәң, бер дә саранланып тормый
инде. Ә әниең ничегрәк?
— Ул бик әйбәт, сэр, мине кыерсытмый да, кыйна*
мый да. Нэн белән Бэт та, аның кебек үк, бик әйбәт
кызлар.
— Аларга ничә яшь соң?
— Унбишь яшь, сэр.
— Минем апама, леди Елизаветага, ундүрт яшь>
Кардәшем леди Джэн Г^ей минем белән бер яшьтә. Алар
икесе дә бик сөйкемле, бик ягымлы кызлар; ләкин минем
икенче апам, леди Мэри... чытык, усал йөзле... Әйт әле^
синең апаларың хезмәтче кызларын, күңелләрен карал¬
тып, гөнаһлы булмасыннар өчен көлүдән тыялармы?
— Минем апаларыммы? Аларның хезмәтче кызлары
бардыр дип уйлыйсызмыни, сэр?
15
Бәләкәй принц бәләкәй теләнчегә беравык җи^ди төс
белән уйланып карап торды да:
— Әйт әле, зинһар, ничек алар хезмәтчеләрдән баш¬
ка яши алалар соң?— диде.— Төнгә киемнәрен салганда
аларга кем булыша? Иртән торгач аларны кем киен¬
дерә?
— Беркем дә булышмый, сэр. Әллә сез аларның төн¬
лә чишенеп, хайваннар кебек, күлмәксез йоклауларын
телисезме?
— Күлмәксез? Аларның күлмәкләре берәр генәмени?
— Ах, падишам, нәрсәгә соң аларга артыгы? Алар¬
ның гәүдәләре дә берәр генә ич.
— Бигрәк сәер һәм гаҗәп фикер! Гафу ит мине: мин
сине мыскылларга теләмәгән идем. Синең яхшы күңелле
апаларың Бэт белән Нэнның күлмәкләре дә, хезмәтче¬
ләре дә җитәрлек кадәре булыр — бик тиз арада минем
казначым барысын рәтләр. Юк, рәхмәт укыма миңа, ми¬
нем өчен берни тормый. Син бик яхшы сөйлисең, җиңел,
матур сөйлисең. Син гыйлем өйрәндеңме?
— Ничек дип әйтим, сэр. Шәфкатьле рухани Эндрью,
бер яхшылык булсын дип, мине үзенең китаплары буен¬
ча укытты.
— Латинны беләсеңме?
— Минем гыйльмем сайдыр дип куркам, сэр.
— Латинны өйрән, акыллым. Башта гына авыр ул.
Трек теле авыррак, ләкин латин да, грек теле дә, башка
телләр дә леди Елизавета белән әлеге миңа кардәш кыз
«өчен бер дә авыр түгел шикелле. Бу туташларның чит
телдә ничек сөйләшкәннәрен ишетсәң икән! Я, сөйлә әле
миңа Сынык-Санык дворы турында. Анда яшәве кы¬
зыкмы?
— Әйтергә рөхсәт итсәгез, тамак тук булганда кы¬
зык, сэр. Безгә Панч белән Джудины 1, шулай ук кеч¬
кенә маймылларны күрсәтәләр. Бигрәк әкәмәт мәхлук¬
лар инде алар, көлеп үләрсең килешләреннән. Киемнәре
чуп-чуар! Аннан башка тагын безгә төрле тамашалар
күрсәтәләр: актерлар уйныйлар, кычкырышалар, сугы¬
шалар, ә соңыннан, берсен-берсе үтерешеп, җансыз егы¬
лалар; шундый кызык була, бер генә фартинг тора үзе:
1 П а н ч белән Джуди — инглизләрдә халык курчак театры
геройлары.
16
сезгә белдерергә базымчылык итәм, тик кайвакыт шул
бер фартингны да табуы бик кыен була.
— Сөйлә-сөйлә!
— Без, Сынык-Санык дворы малайлары, кайвакыт-
ларны, мастеровойлар кебек, үзара таяклар белән сугы¬
шабыз.
Принцның күзләре очкынланып китте.
— Оһо! Монысына мин дә кимен куймас идем. Сөй¬
лә тагын!
— Без йөгерешәбез, сэр, кем кемне уза.
— Бусы да миңа бик ошар иде! Тагын!
— Җәй көне, сзр, без су керәбез, каналларда, елгада
йөзәбез, су чәчрәтешле уйныйбыз, бер-беребезне җилкә¬
дән эләктереп суга чумдырабыз, кычкырабыз, сикерә¬
без...
— Тик бер генә тапкыр шулай уйнау өчен әтиемнең
бөтен патшалыгын бирер идем. Зинһар, тагын сөйлә
әле!
— Без Чипсайдта май маягы әйләнәсендә биеп, җыр¬
лап йөрибез; без бер-беребезне комга күмешеп уйный¬
быз; без баткактан бөккәннәр әвәлибез... И-их, бик рәхәт
ул былчырак! Дөньядагы бер генә нәрсә дә андый бул¬
мас. Без аның эчендә ауныйбыз, кәефегез кырылмасын,
сэр!
— Бүтәнен сөйләмә, үтенәм синнән! Бу искиткеч!
Әгәр мин синеке ише кием кия алса идем дә, яланаяк тик
бер генә тапкыр пычракта рәхәтләнеп йөрсә идем; тик
моның өчен мине беркем тиргәмәсен, тыймасын иде,—
мин таҗымны да бик шатланып бирер идем бугай.
— Ә мин... әгәр дә мин бер генә тапкыр сезнең кебек
кием кия алса идем, җәнабе гали, тик бер генә, бары
бердәнбер генә тапкыр кияр идем...
— О, син шуны телисең икән? Әйдә, алайса, синеңчә
булсын! Сал сәләмәләреңне, ки бу купшы киемне. Бераз¬
га гына булса да, бәхетле булырбыз. Рәхәтләнеп күңел
ачыйк та, берәрсе килеп күргәнче, яңадан киемнәребезне
киярбез. '
Өч-дүрт минут үтүгә, бәләкәй принц Уэльский Том¬
ның кием дип аталган сәләмәләренә төренде, ә Хәерче¬
лек принцы бик матур патша киеменә киенде. Икесе дә
зур көзге каршына килделәр һәм шаккаттылар, гүя алар
киемнәрен бөтенләй алмаштырмаганнар диярсең! Күзлә¬
рен бер-берсенә төбәделәр, аннары тагын көзгегә кара¬
А-386.-2
17
дылар, яңадан бер-беренә борылдылар. Ниһаять, гаҗәп¬
кә калган принц:
— Син нәрсә уйлыйсың бу турыда?— диде.
— Ах, падишам, бу сорауга җавап сорамагыз. Минем
кебек түбән кешегә ул хакта сөйләү килешми.
— Ул чагында мин әйтим. Синең чәчең, күзләрең, та¬
вышың, аяк атлавың, буең-сының, йөзең — һәммәсе нәкъ
минеке шикелле. Әгәр без ялангач чыксак, кайсыбыз син,
кайсыбыз принц Уэльский икәнен беркем дә әйтә алмас
иде. Хәзер, синең киемеңне кигәннән соң, теге дорфа сол¬
дат... ул вакытта син кичергән җәберне мин тагын да
ныграк тоям кебек. Кара әле, синең кулың нигә болай
күгәреп чыккан?
— Болай гына, падишам! Үзегез беләсез, ул хәерсез
сакчы...
— Сөйләмә шуны! Ул оятсыз, кансыз кыланды,— ди¬
де бәләкәй принц, аягы белән идәнгә тибеп.— Әгәр ко¬
роль... Мин кайтканчы урыныңнан кузгалма! Минем әме¬
рем шундый!
Ул дәүләт өчен әһәмиятле ниндидер бер әйберне өс¬
тәлдә яткан җиреннән эләктереп алды да каядыр илтеп
яшерде, аннары ишектән атылып чыгып, сәләмәләрен
җилбердәтә-җилбердәтә, сарай бүлмәләре аша чабып
китте. Аның битләре ут кебек яна, күзләре елтырый иде.
Ул зур капка янына йөгереп килде дә, тимер рәшәткәгә
ябышып, аларны тарта-тарта кычкырды:
— Ач! Ач капканы!
Теге, Томны кыерсыткан солдат бу таләпне шунда ук
үтәде; патшаларча ярсудан сулуы кабып, принц биек
капкадан чыгып кына җитте, солдат ана шундый итеп
берне кундырды, тегесе башлы-аяклы кадалып китте.
— Мә сиңа, хәерче калдыгы, синең аркада миңа җә¬
набе галидән эләкте.
Җыелып торган халык үкерде, хахылдап көлде.
Принц пычракка барып төшкән икән. Тиз генә сикереп
торды да сакчы янына очынып килде.
— Мин принц Уэльский! Мин изге нәселдән, сине
миңа кул яккан өчен асып куячаклар!
Солдат алебардасын күтәрен аңа честь бирде, мыек
астыннан гына көлеп:
— Озын гомер телим, бөек король галиҗәнабләре!—
диде. Аннары ачу белән:— Югал күземнән, ахмак йол¬
кыш!— дип җикерде.
18
Толпа хахылдый-хахылдый бичара принцны уратып
алды, «һайт!» та «һойт!» килеп кычкыра-кычкыра, аны
юл буйлап куалады:
— Юл бирегез бөек король галиҗәнабләренә! Принц
Уэльский килә, юл бирегез!
Дүртенче бүлек
ПРИНЦНЫҢ, ҖӘФА ЧИГҮЛӘРЕ БАШЛАНА
Принцны урамда бик озак үртәп, эзәрлекләп барды¬
лар, шуннан соң гына артка калдылар. Корольләрчә
шәфкатьсезлек белән янап, явыз эзәрлекләүчеләргә кар¬
шы торырга, патшаларча тавышы белән боерыклар би¬
рергә принцның әле көче җиткән мәлне толпага бу мәзәк
иде; принц тәмам арып, тынып калгач, җәфалаучылар
өчен аның бер кызыгы да калмады, һәм толпа яңа мәзәк
эзләп китте. Үзе генә калгач, принц тирә-якка күз салды,
ләкин бу төшләрне танымады; тик үзенең Лондонда
икәнлеген генә шәйләде. Ул күзе караган якка китте...
Бераздан йортлар сирәгәя, кешеләр дә азрак очрый баш¬
лады. Ул канга баткан аякларын инешкә тыкты.-Шушы
инеш аккан урында хәзер — Фарингдон-стрит. Принц
берничә минут ял итте дә яңадан юлга кузгалды. Күп тә
үтми, ташландык җиргә килеп чыкты. Биредә анда-сан-
да утырган берничә бина белән бик зур чиркәү генә бар
иде. Принц бу чиркәүне таныды. Чиркәү бинасына төр¬
ле яктан такта басмалар кадакланган, эшчеләр аны сү¬
теп, төзәтеп маташалар. Принцка шунда ук дәрт керде.
Ул үзенең җәфа чигүләренең ахыры якынлашуын сизде.
Үз-үзенә: «Бу Соры монахларның иске чиркәве,— диде,—
аны минем әтием алардан тартып алды, ташландык, фә¬
кыйрь балаларга сыену урыны итте, аңа Гайса йорты
дигән исем бирде. Биредә тәрбияләнүче балалар үзлә¬
ренә шундый шәфкать күрсәткән юмарт кешенең улы¬
на— бигрәк тә хәзерге моментта, биредә бүген сыеныр
урын тапкан яки киләчәктә табачак балалар кебек үк
хәлгә тарган чакта — әлбәттә, бик шатланып ярдәм
итәрләр».
Тиздән ул малай-шалай көтүе уртасында калды. Ма¬
лайлар йөгерә, сикерә, туп уйныйлар, бер-берсе өстеннән
атылып чыгалар,— һәркем үзе булдырганча мәзәк таба,
2*
19
яман шаулашалар аде. Алар барысы да бертөрле итеп,
ул вакытларда мастер ярдәмчеләре һәм хезмәтчеләре
киенгәнчә киенгәннәр, һәркайсының баш түбәсендә җәл¬
пәк кәләпүш. Ул бәләкәй тәлинкә зурлыгында булып,
башны бер дә капламый, чөнки бик кечкенә, матурлыгы
да юк; түм-түгәрәк итеп кырылган чәч кәләпүш астыннан
маңгайга төшеп тора; муенда — руханиларныкы сыман
яка, өстә — киң җиңле, тәнгә сыланып ук торган тубык
тиңентен зәңгәр камзул, киң пута, бау белән тездән юга¬
ры тарттырып куелган сап-сары оек һәм киң җиз кап¬
тырмалы тәбәнәк башмак. Бу шактый ук шыксыз кием
иде.
Малайлар, уеннарыннан туктап, принц тирәсенә өе¬
лештеләр. Тегесе үзенә хас дәрәҗәлелек белән әйтте:
— Акыллыларым, начальнигыгызга әйтегез әле, сез¬
нең белән принц Уэльский сөйләшергә тели, диегез.
Бу сүзләр шау-шу белән каршы алынды, бер дорфа
үсмер:
— Җәнабе галинең җибәргән кешесе синме ул, йол¬
кыш?— диде.
Принцның йөзенә ачу бәреп чыкты, ул гадәтләнгән
хәрәкәт белән кулын биленә сузды, тик анда бернәрсә дә
тапмады. Барысы бер тавыштан хахылдап көлеп җибәр¬
деләр. Ә бер малай:
— Күрдегезме? Ул чыннан да принцныкы кебек шпа¬
гам бар дип уйлады, ахры,— дип кычкырды.
Бу мыскыллау малайларны яңадан көләргә мәҗбүр
итте. Эдуард сынын горур турайтты:
— Әйе, мин принц,— диде,— ә сез, әтиемнең юмарт¬
лыгы аркасында туенып торучыларга минем белән болан
мөгамәлә итү килешми.
Бу сүзләр бик тә мәзәк булып тоелды, һәм малайлар
төркеме тагын шаркылдап көлеп җибәрде. Әлеге, бары¬
сыннан да элек сүз кушкан малай үзенең иптәшләренә
кычкырды:
— Әй сез, дуңгызлар, коллар, бу жэнабе галинең
падишаһ әтисенең әрәмтамаклары, әллә сез оныттыгыз¬
мы? Тезләнегез тизрәк, маңгайларыгызны җиргә орыгыз!
Баш иегез король затына, король сәләмәләренә!
һәм алар, ду килеп хахылдап, барысы бердәм җиргә
тезләнделәр, үзләренең корбанына хурлыклы хөрмәт
күрсәттеләр.
20
Принц якындагы бер малайга аягы белән берне элде
дә җен ачуы белән кычкырды:
— Менә сиңа, иртәгә кадәр шул җитеп торыр. Ә ир¬
тәгә мин сине дарга астырырмын.
Монысы уен түгел иде инде! Кая ул хәзер уен! Көлү
шып тынды, уен-көлке ярсулы ачуга әйләнде. Унлап та¬
выш берьюлы кычкырды:
— Эләктер шуны! Буага сөйрә үзен! Этләр кайда?
Лрслан, ал үзен! Сарбай, ал!
Шулчак Англиядә моңарчы бервакытта да күрергә
туры килмәгән тамаша булды: коллар патша варисы бул¬
ган изге затка кул күтәрделәр, аңа этләр өстерә башла¬
дылар, этләр аны чак өзгәләп ташламады.
Төн җитүгә принц шәһәрнең иң күп халык яши тор¬
ган өлешенә килеп чыкты. Тәнендә күгәрмәгән җире кал¬
маган, куллары канга баткан, сәләмәләре пычракка кат¬
кан иде. Ул, арыган һәм алҗыган килеш, аякларын көч-
хәл белән сөйрәп, урам буйлап тинтерәп йөри, элекке
батырлыгы югала бара. Ул инде очраганнарга сорау би¬
рүдән туктады, чөнки алар сүгенеп кенә җавап кайтара¬
лар иде. Ул үзалдына мыгырданды:
— Сынык-Санык дворы! Аяктан егылганчы анда ба¬
рып җитәрлек хәлем калса, котылдым дигән сүз. Теге
малайның туганнары мине сарайга алып барыр, минем
алар семьясыннан булмавымны, чын принц икәнлегемне
әйтерләр, һәм мин яңадан элекке хәлемә кайтырмын.
Вакыт-вакыт ул Гайса йортындагы малайларның
мыскыл итүләрен исенә төшереп, үз-үзенә сөйләнә:
— Король булып алгач, мин аларның тамагын туй¬
дырып, торыр урын биреп кенә калмам, бәлки, белем дә
бирдерермен, чөнки акыл да, йөрәк тә ач булганда, тук
корсак әллә ни тормый. Бүген мин алган сабак бушка
китмәсен һәм минем халкым наданлыктан газап чикмә¬
сен өчен, моны бик нык истә калдырырга тырышырмын.
Белем йөрәкләрне йомшарта, кеше кайгысын уртаклаша
белү һәм кызгану хисләре тәрбияли.
Тәрәзәләрдә утлар кабынды. Жил күтәрелде, яңгыр
яварга тотынды. Салкын төи җитте. Англия тәхетенең
йортсыз-җирсез, сыеныр урынсыз калган варисы һаман
алга барды, умарта кебек йайнашып торган, хәерчелек
һәм бәхетсезлек белән тулган өйләр берсе өстенә берсе
өелешкән борылмалы-сыгылмалы пычрак урамнарга эч-
кәре узды.
23
Кинәт зур гәүдәле ниндидер бер исерек аның якасын¬
нан эләктереп алды.
— Тагын кара төнгә кадәр селкенеп йөргәнсең, өйгә
сукыр бер тиенсез кайтасыңдыр әле! Әгәр акчаң булма-
са, кара аны! Арык кабыргаларыңны сындырып бетер-
мәсәм, исемем Джон Кенти булмасын!
Принц исерек кулыннан көчкә ычкынды, ул кагылып
пакьсызландырган иңбашын җирәнеп ышкый-ышкый,
ярсып әйтте:
— О, син аның әтисеме? Мәрхәмәтле күкләргә дан!
Алып бар мине атам йортына, алып кит аны!
— Аның әтисе дисеңме? Нәрсә димәкче буласың.
Мин синең әтиең икәнлегемне бик яхшы беләм... Син дә
шулай икәнлеген тиздән үз җилкәңдә...
— О, шаяртма, хәйләләмә, тизрәк бул! Мин арыдым,
мин җәрәхәтләнеп беттем, түзәр хәлем калмады. Алып
бар мине король әтием янына, ул сине иң татлы төшеңдә
дә күрмәгән байлык белән бүләкләр. Ышан, мин сиңа
ялганламыйм, мин сиңа хак дөресен сөйлим! Суз миңа
кулыңны, коткар мине! Мин чын-чынлап принц Уэль¬
ский!
Джон Кенти шаккатып малайга төбәлде, башын чай¬
кап мыгырданып куйды:
— Акылдан язган бу, әле генә җүләрләр йортыннан
чыккан диярсең.
Аннары ул принцны тагын якасыннан эләктерде, аты-
юлы белән сүгенде дә көлә-көлә:
— Үз акылыңдамы син, түгелме, әгәр дә әбиең белән
икәүләп кабыргаларыңны санап чыкмасак, исемем Джон
Кенти булмасын!
һәм ул аяк терәп карышкан, җан ачуы чыккан, ярсы¬
ган принцны сөйрәп алып китте; урамда юкны бушка
аударып йөрүчеләр төркеме аны шау-шу килеп озатып
калды, алар тиздән якындагы йортларның берсенә кереп
югалдылар.
Бишенче бүлек
ТОМ — ПАТРИЦИЙ
Принц кабинетында берүзе калгач, Том Кенти зин¬
нәтле киеменә сокланып, зур көзге алдында бер тегеләй,
бер болай әйләнде, аннары, принцның нәфис буй-сынына
22
охшарга тырышып, читкәрәк атлады, һәм моның нинди
тәэсир калдыруын көзгедән күзен алмый күзәтте. Аннан
соң матур шпагасын суырып чыгарды һәм, бик түбән
итеп баш орып, аның үткен йөзен үпте дә шпаганы күк¬
рәгенә кысты. Биш-алты атна элек Томның күз алдында
бер галиҗәнаб рыцарь Норфольк һәм Сэррей исемле
атаклы лордларны төрмәгә ябу өчен тапшырганда, Тау¬
эр комендантына честь биреп, нәкъ шулай иткән иде.
Том биленә тагылган, асыл ташлар белән бизәлгән хән¬
җәрне кулында уйнатты, бүлмәдәге кыйммәтле һәм зат¬
лы җиһазны сокланып карап йөрде, матур креслоларның
һәркайсына чиратлап утырып чыкты, һәм әгәр дә Сынык-
Санык дворы малайлары, тик бер генә секундка монда
күз салып, аны шушындый мәһабәт бер хәлдә күрә алса¬
лар, үзенең ничек итеп горурланасын уйлады. Әйләнеп
кайткач та, аларга сөйләячәк гаҗәеп әкияткә ышанырлар
микән, әллә артык хыялланудан бу тәмам акылын җуй¬
ган икән дип, башларын селкерләрме?
Шулай ярты сәгать чамасы вакыт үтте. Шунда гына
ул принцның бик озаклавын уйлап алды һәм үзен ялгыз
хис итте. Матур уенчыклар тиздән аны мавыктырмас
булды; ул һәрбер авазга колак салды; башта аның кәе¬
фе кырылды, аннары борчыла башлады, аннан соң күңе¬
лен курку биләде. Кинәт кемнәрдер килеп керерләр дә
аны принц киемендә күрерләр, ә принц юк, һәм эшнең
нәрсәдә икәнен аңарга беркем дә аңлата алмас. Аны
шунда ук асып куярлар, аның монда ничек эләгүен
соңыннан гына тикшерә башларлар. Атаклы кешеләр
тирәлегендә мондый вак-төяк эшләрнең бик тиз хәл ите¬
лүе турында аның ишеткәне бар. Борчылуы арткаңнан
артты; дер калтыраган килеш, ул акрын гына күрше
бүлмәнең ишеген ачты. Тизрәк принцны эзләп табарга
кирәк. Принц аны яклар һәм иреккә чыгарып җибәрер.
Принцның хезмәтчеләре — бик ч;4бэр киенгән алты әфән¬
де һәм күренекле нәселдән булган, күбәләкләрне хәтер¬
ләткән ике купшы яшь паж урыннарыннан сикереп тор¬
дылар да түбән итеп баш иделәр. Ул ашыгып чигенде дә
ишекне шапылдатып япты!
«Алар миннән көлә!—дип уйлады.— Хәзер барып әй¬
терләр инде... Ник монда үз башыма килеп эләктем
икән?»
23
Ул, тәмам коты очып, почмактан почмакка йөренде
һәм һәрбер кыштырдаудан тетрәнеп, тыңларга кереште.
Кңнәт ишек ачылып китте һәм ефәктән киенгән паж:
— Леди Джэн Грей,— дип хәбәр итте.
Ишек ябылды, һәм Том янына бай киенгән бер нәфис
кыз бала сикергәли-сикергәли йөгереп килде. Ул кинәт
туктады да хәсрәтле итеп болай диде:
— Нигә син шундый күңелсез, милорд?
Том катып калды, шулай да көчәнебрәк:
— Ах, мәрхәмәтле бул!—диде.— Мин милорд түгел,
мин мескен Том Кенти гына, Лондоннан, Сынык-Санык
дворыннан. Зинһар, принцны күрергә ярдәм ит миңа, ул
шәфкать күрсәтсен, миңа сәләмәләремне бирсен һәм би¬
редән сау-сәламәт чыгып китәргә ярдәм итсен. О, кыз¬
ган, коткар мине!
Малай тезләнде, сүзләр белән генә түгел, күз кара¬
шы белән дә ялварып, кызга кулларын сузды. Кыз бу
коточкыч хәлдән катып калгандай булды, аннан кычкы¬
рып җибәрде:
— О, милорд, минем алда тезләндең!—һәм ул коты
алынып йөгереп чыгып китте.
Ә өметсезлектән шашар дәрәҗәгә җиткән Том идәнгә
агылды һәм үзенә-үзе:
— Ярдәм дә, өмет тә юк! Хәзер килерләр дә мине
алып китәрләр инде,— диде.
Ә бу вакыт, ул монда куркудан аңын югалткандай
яткан арада, сарайда коточкыч хәбәр таралды. «Принц
акылдан язган! Принц акылдан язган!» дигән шыпырт
хәбәр хезмәтчедән хезмәтчегә, лордтан ледига күчте (са¬
райларда һәрвакыт шыпырт кына сөйләшәләр) һәм бар¬
лык озын коридорлар буйлап, каттан катка, залдан зал¬
га күчте. Тиздән барлык кунак бүлмәләрендә, барлык
мәрмәр залларда күзнең явын алырлык итеп киенгән
лордлар, ледилар һәм, ул кадәр күренекле булмаса да,
шундый ук ялтыравыклы башка затлар үзара кызу-кызу
пышылдашалар, һәркайсының йөзендә кайгы күренә
иде. Искәрмәстән пөхтә киемле сарай чиновнигы күрен¬
де. Ул салмак кына адым белән һәркайсының янына ба¬
рып, тантаналы итеп белдереп йөрде:
— Бу ялган һәм мәгънәсез хәбәргә колак салу, аны
тикшерү һәм сарайдан тышка чыгару үлем куркынычы
астында тыела! Король исеме белән кисәтәбез!
24
Пышылдашулар шунда ук тынды, әйтерсең, бөтен пы¬
шылдаучылар кинәт катып калдылар.
Тиздән коридор буйлап:
— Принц! Карагыз, принц килә!—дигән сүзләр вы¬
жылдап үтте.
Бичара Том үзенә түбән итеп баш игән сарай кеше¬
ләре арасыннан әкрен генә килә, аларга шулай ук баш
иеп җавап кайтарырга тырыша һәм бөтенләй ят бу күре¬
нешкә мескенләнгән, куркынган күзләре белән юаш кына
карана иде. Ян-ягыннан ике түрә аны култыклап килә,
арттан сарай врачлары һәм берничә лакей атлый.
Аннары Том үзен бай җиһазлы бүлмәдә күрде, ар¬
тыннан ишек ябылган тавышны ишетте. Озата килүче¬
ләр аның тирәсенә бастылар. Томның алдында гына
диярлек итләч киң йөзле, кырыс карашлы, бик авыр гәү¬
дәле, яман юан кеше ярым ятып тора иде. Аның гаять дәү
башы ап-ак, йөзен түгәрәкләп алган чигә сакалы да ап-
ак. Өстендәге киеме кыйммәтле материядән, ләкин күп
киелүдән урыны-урыны белән җиңелчә сизерәгән. Ше¬
шенгән аяклары мендәр өстендә, ә берсе бинт белән бәй¬
ләнгән. Бүлмәдә тынлык хөкем сөрә, һәм Томнан башка¬
лар барысы да хөрмәт белән башларын иделәр. Бу кы¬
рыс йөзле гарип дәһшәтле Генрих VIII иде. Ул сүз баш¬
лады һәм йөзе кинәт ягымлыланып китте:
— Я, ни булды, милорд Эдуард, минем принцым?
Нишләп алай сине яратучы һәм иркәләүче шәфкатьле
әтиең корольне шундый аяныч шуклык белән шаярту уе
төште сиңа?
Бичара Том хәленнән килгән кадәр башта тыңлап
торды, тик «шәфкатьле әтиең корольне» дигән сүзләрне
ишеткәч, аңа үлек төсе керде һәм ул, атылган кешедәй,
тез өстенә ауды, кулларын югары күтәрде дә кычкырып
җибәрде.
— Син — король! Ул чагында мин беттем!
Бу сүзләрдән король шашып калды, аның куркынган
күз карашы якындагыларның берсеннән икенчесенә күч¬
те һәм, ниһаять, малайга төбәлде. Бик нык кәефе китеп
ул көч-хәл белән: *•
— Ишетелгән хәбәр чынлыкка туры килмидер дигән
идем, юк, ялгышканмындыр дип куркам,— дип әйтә ал¬
ды һәм авыр сулады да, мөлаем итеп Томга эндәште:—
Якын кил әтиең янына, балакаем, авырыйсыңмыни?
25
Томга аякка басарга булыштылар, һәм ул, дер-дер
калтырап, җәнабе гали Англия короленә кыюсыз гына
якын килде. Король аның башын куллары белән тотып,
акылына килүнең өметле билгеләрен эзләгәндәй, аның
куркынган йөзенә ягымлы итеп текәлеп карады, аннары,
аның бөдрә башын күкрәгенә кысып, назлап сыйпады.
— Үз әтиеңне шулай чынлап та танымыйсыңмыни
инде, балакаем?—диде ул.— Минем карт йөрәгемне рән¬
җетмә, сине таныйм диген! Син бит мине беләсең, шулай
бит?
— Әйе, син минем дәһшәтле падишам, король, алла
сакласын үзеңне!
— Дөрес, дөрес... Яхшы, яхшы... Тынычлан, калты¬
рама, биредә сине беркем дә кыерсытмас, монда сине
барысы да ярата. Хәзер җиңелрәкме инде? Яман төш
бетеп бара, шулай бит? Син үз-үзеңне яңадан белерсең
бит, шулай бит? Хәзер генә хәбәр иттеләр: син үзеңне
башка ят исем белән атагансың икән. Бүтән син үзеңне
башка кеше дип әйтмәссең бит инде, шулаймы?
— Зинһар, шәфкатьле бул, ышан миңа, бөек пади¬
шам, мин хак дөресен сөйлим. Мин сиңа буйсынган ке¬
шеләрнең иң түбәне, мин теләнче булып тудым, тик үке¬
нечле, авыр хәл аркасында гына мин бирегә эләктем.
Мин ярамаган бернәрсә дә эшләмәдем эшләвен. Үләргә
иртә әле миңа. Мин яшь. Синең бер сүзең мине коткара
ала. Зинһар, әйт шул сүзне, король!
— Үләргә? Ул турыда сөйләмә, сөекле принцым, ты¬
нычлан. Синең борчылган күңелең тынычлансын... Син
үлмәссең.
Том шатлыктан кычкырып җибәреп, тез өстенә бөге¬
леп төште.
— О, королем, яхшылыгың өчен ходай муллык бир¬
сен сиңа, илең бәхете хакьпга гомереңне озайтсын!
Том сикереп торды һәм, үзен озата килүче ике лорд¬
ның берсенә шат йөз белән борылып:
— Син ишеттеңме! Мин үлмим! Моны король үзе
әйтте!—диде.
Барысы да кайгылы кыяфәт белән хөрмәт күрсәтеп
баш иделәр, әмма беркем урыныннан кузгалмады, бер¬
кем бер сүз әйтмәде. Аптырабрак калган Том бераз тор¬
ды да корольгә борылды һәм куркып кына сорады:
— Хәзер миңа китәргә ярыймы соң?
26
— Китәргә? Әгәр телисең икән, мөмкин. Ләкин ни
өчен монда тормыйсың соң, кая барырга телисең?
Том түбән карады һәм юаш кына итеп җавап бирде;
— Бәлки, мин ялгышканмындыр, ләкин мин үземне
ирекле дип исәпләгән идем һәм үз ояма кайтырга телә¬
гән идем; мин бит анда тудым, шунда хәерчелектә үстем,
анда хәзергә кадәр минем әти-әниләрем тора; ул оя ми¬
нем өем, ә мин ияләшмәгән барлык бу пөхтәлек, купшы¬
лык... Зинһар, мәрхәмәтле бул, падишам, миңа китәргә
рөхсәт ит!
Король уйга калды һәм бераз вакыт эндәшми торды.
Аның йөзендә йөрәк әрнүе, борчуы чагыла иде. Ләкин
сүз башлагач, аның тавышында өмет ишетелде:
— Бәлки, шушы фикер генә аның башын бутагандыр,
бүтән нәрсәләр турында уйлаганда аның акылы элекке¬
чә аектыр. Әй ходаем, шулай гына була күрсен! Без аны
сынап карыйк.
Ул Томга латинча сорау бирде, Том ярты-йорты ла¬
тинча җавап кайтарды. Король гаять шатланды һәм куа¬
нычын яшермәде. Лордлар һәм врачлар да шулай ук
канәгать булуларын белдерделәр.
— Үзенең белеменә һәм сәләтенә күрә, ул яхшырак
җавап бирә алыр иде дә, әмма бу җавап та аның акылы
бөтенләй зәгыйфьләнмәгән, тик томаланган гына икәнле¬
ген күрсәтә. Сез ничек уйлыйсыз, сэр?— диде король.
Бу сүзләр үзенә төбәлгән врач түбән итеп башын
иде дә:
— Сезнең уегыз дөрес, падишам, һәм минем үзем
нең фикеремә дә бик туры килә,— диде.
Белгеч авызыннан чыккан бу раслау сүзләреннән ко¬
роль, күрәсең, бик канәгать иде, һәм хәзер инде күтә¬
ренке күңел белән дәвам итте:
— Яхшы! Барыгыз да күзәтеп торыгыз! Сынавыбыз¬
ны дәвам иттерик.
һәм ул Томга французча сорау* бирде. Барысының
да үзенә карап торуыннан уңайсызланып калган Том бе¬
раз дәшми торды да оялып кына:
— Әйтергә рөхсәт итегез, сэр, миңа бу тел таныш
түгел,— диде.
Король артка мендәр өстенә ауды. Берничә хезмәтче
аңа ярдәмгә ташланды, ләкин ул аларны кире тибәр¬
де дә:
27
— Борчымагыз мине... бу минутлык кына йомшак¬
лык,— диде...— Күтәрә төшегез мине! Менә шулай, җи¬
тәр! Кил бире, балакай, мескен авыру башыңны әтиең¬
нең күкрәгенә куй да тынычлан! Син тиздән терелерсең,
бу бик тиз үтә торган хыялый саташу гына, үтә ул. Ку¬
рыкма, син тиздән савыгырсың.
Шуннан соң ул башкаларга мөрәҗәгать итте, һәм
аның йөзендәге ягымлылык югалып, шундук дәһшәтле
төскә керде, ә күзләрендә яшен уйнады:
— Тыңлагыз, барыгыз да! Минем улымның акылы
авышкан, ләкин бу вакытлы саташу гына. Чамасыз уку¬
дан һәм күбрәк үзалдына, аралашмый яшәүдән килеп
чыккан. Барлык китаплар, бар укытучылар калып тор¬
сын! Аны уен белән мавыктырыгыз, күңелен ачыгыз, шун¬
нан аның сәламәтлеге кире кайтыр!
Король мендәр өстендә тагын да калкына төште дә
гайрәт белән дәвам итте:
— Ул акылын җуйган, ләкин ул минем улым һәм
Англия тәхетенең варисы. Акылына килсә дә, юләр ки¬
леш калса да, ул патшалык итәчәк! Тыңлагыз һәм һәр
җирдә игълан итегез: аның авыруы турында сөйләгән
һәркем Британия державасының тынычлыгына һәм тәр¬
типләренә тукына дигән сүз. Андый кеше дарга асыла¬
чак!.. Миңа эчәргә бирегез, мин янам... Кайгы минем
хәлемне алды... Җитте, алыгыз бу савытны!.. Тотыгыз
мине. Шулай, яхшы! Акылсыз булсын, мең тапкыр юләр
булсын, барыбер, ул — принц Уэльский, мин король, мо¬
ны халык алдында раслармын. Бүген үк ул, барлык
борынгы гореф-гадәтләрне саклап, принц-варис дәрәҗә¬
сенә расланачак. Хәзер үк эшкә тотынырга боерам сезгә,
милорд Гертфорд!
Лордларның берсе король креслосы алдында тез чү¬
геп әйтте:
— Сезгә, бөек король җәнабләренә мәгълүм: Англия¬
нең нәселдән килгән гофмаршалы Тауэр төрмәсендә
тоткынлыкта. Төрмәдәге кешегә килешеп бетмәс...
— Әйтмә шул кабахәт исемне! Бозма кәефне. Ул ке¬
ше шулай мәңге яшәрмени? Мәңге минем теләкләремә
аркылы төшәрмени? Англия гофмаршалы хөкүмәткә хыя¬
нәт итеп, үзен пычраткан, принцны корольлек дәрәҗә¬
сенә расларга лаек түгел дип кенә минем улым үзенең
варислык хокукларына расланмаган килеш калырмыни?
Кодрәтле алла исеме белән ант итәм, юк! Әйтеп куй
28
минем парламентка! Норфолькка үлем хөкемен таң ат-
канчы чыгарсын, югыйсә, парламент җавапка тарты¬
лачак.
— Король ихтыяры — закон!—диде лорд Гертфорд
һәм, тезләнгән җиреннән торып, баягы урынына барып
басты.
Корольнең йөзендәге зәһәр ачу аз-азлап югала
барды.
— Үп мине, принцым!—диде ул.— Менә шулай... Ни¬
гә куркасың? Мин бит синең әтиең, мин сине яратам.
— Син миңа, лаек булмаган кешегә, яхшы мөгамәлә
күрсәтәсең, о кодрәтле, мәрхәмәтле падишам; бу чын-
чыннан шулай. Тик... тик... мине бер уй газаплый: минем
аркада кем үләргә тиеш соң һәм...
— Менә бусы сиңа охшаган, бусы сиңа хас! Акылың
зәгыйфьләнгән булса да, йөрәгең элекке килеш калган¬
дыр дип белгән идем; синең һәрвакыт күңелең шәфкать¬
ле иде. Ләкин әлегә герцог синең белән сиңа күрсәте¬
лергә тиешле зур хөрмәт, ихтирам арасында тора. Мин
аның урынына башканы, хыянәт итмәслек, үзенең дәрә¬
җәсенә тап төшермәслек кешене билгеләрмен. Тынычлан,
минем мәрхәмәтле принцым, башыңны юкка гына авырт¬
тырма...
— Ләкин аның үлемен тизләтүче мин түгелме,
минем боеручым? Мин булмасам, тагын никадәр яши
алыр иде ул?
— Уйлама ул турыда, минем принцым! Ул аңа лаек
түгел. Мине тагын бер тапкыр үп тә, бар уйна, көл-шат-
лан! Мин арыдым, авыруым тәмам интектерде, миңа
тынычлык кирәк. Бар, агаң Гертфорд һәм үзеңнең сви-
таң белән. Мин ял иткәч, яңадан килерсең.
Корольнең ял бүлмәсеннән Том авыр хәсрәткә батып
чыкты. Чөнки аның иреккә чыгарып җибәрерләр дип
күңелендә яшертен генә сакланган өметенә корольнең
соңгы сүзләре үлем карары булып ишетелде, һәм ул яңа¬
дан: «Принц килә, принц!» — дигән шыпырт кына пы¬
шылдашкан тавышлар ишетте.
Аңа түбән итеп баш игән, ике рәт булып тезелгән, ал¬
тынга күмелгән сарай әһелләренең арасыннан арырак
киткән саен, биредә үзенең тоткын икәнлеген, бер генә
дусы да булмаган бәхетсез принц икәнлеген һәм, әгәр
мәрхәмәтле ходай тәгалә, кызганып, аңа иреген кайтар-
29
маса, бу алтынланган читлектән, бәлки, гомергә дә ыч¬
кына алмаслыгын аңлап, Томның күңеле төшә барды.
һәм, ул кая гына борылмасын, һәр җирдә аның күзе¬
нә һавада очучы, башы киселгән бөек Норфольк герцо¬
гының хәтердә уелып калган йөзе күренә, ә герцогның
шелтәле карашы аңа төбәлгән сыман иде.
Аның хыяллары шундый татлы иде, ә чынбарлык нин¬
ди караңгы һәм куркынычлы булып чыкты.
Алтынчы бүлек
ТОМГА ҮГЕТ-НӘСИХӘТ БИРӘЛӘР
Томны парадный залга алып килеп креслога утыртты¬
лар. Ләкин, тирэ-ягында өлкән һәм күренекле кешеләр
басып торганга, утырып тору аңа уңайсыз иде. Ул алар-
ның да утырып торуларын сорады, әмма алар баш кына
иделәр яки рәхмәт сүзләре мыгырдап басып торуларын
дәвам иттеләр. Том үзенең үтенечен тагын бер тапкыр
кабатлады, ләкин «агасы» граф Гертфорд аның кола¬
гына:
— Үтенәм синнән, милорд, кирәкми: аларга синең
алда утырып тору килешми,— дип пышылдады.
Лорд Сент-Джон килде дип хәбәр иттеләр. Томга их¬
тирам белән баш иеп, лорд:
— Мин король тарафыннан яшерен эш белән кил¬
дем,— диде.— Сез җәнабе гали, лорд граф Гертфордтан
кала биредәгеләрнең барысын да чыгарып җибәрергә
теләмәссезме?
Томның сарай хезмәтчеләрен ничек чыгарып җибә¬
рергә белми торуын күреп, Гертфорд аңа, әгәр сөйлә¬
шергә теләге булмаса, сүз әйтеп мәшәкатьләнмичә, кул
белән генә ишарә ясарга кирәклеген пышылдады.
Свита чыккач, лорд Сент-Джон болай диде:
— Король галиҗәнабләре дәүләтнең мөһим һәм ти¬
рән интересларыннан чыгып, җәнабе гали принц, авыруы
узып, элекке хәленә яңадан кайтканчы, көченнән кйлгән
кадәр авыруын яшерсен, дип боера. Король тагын шу-
ларны боера: принц үзенең чын принц — бөек Англия
державасының варисы икәнлеген беркем алдында да
кире какмасын; үзенең варис-король дәрәҗәсен һәрва¬
кыт сакласын һәм борынгы гореф-гадәт буенча хаклы
30
рәвештә үзенә күрсәтелергә тиешле хөрмәт һәм ихти¬
рамны бернинди каршылыксыз кабул итсен; үзенең түбән
чыгышы һәм аяныч язмышы турында, кемгә генә булса
да, сөйләүдән туктасын, югыйсә, ул сүзләр аның артык
талчыккан фантазиясенең ялгыш уйдырмалары булудан
башка берни дә түгел; ул таныш кешеләрне үзенең хәте¬
ренә төшерергә ничек тә тырышсын, ә хәтеренә төшерә
алмаган очракларда тынычлык сакласын, аптырау яки
оныту галәмәтләрен аз гына да сиздермәсен, ә инде тан¬
таналы кабул итү вакытларында ни әйтергә яки ни эш¬
ләргә белми аптырап калса, артык кызыксынучан кеше¬
ләр алдында тынычсызлануын күрсәтмәсен, бәлки лорд
Гертфорд яки аның түбәнчелекле хезмәтчесе лорд Сент-
Джон белән, минем белән, киңәшләшсен, чөнки граф бе¬
лән мин махсус шуның өчен король тарафыннан куелган
кешеләр, һәм бу әмер үзгәргәнче, без һәрвакыт синең
яныңда булачакбыз. Король галиҗәнабләре менә шу-
ларны боера, сезне бик тиз савыктыру, сезне бүгеннән
һәм мәңгегә саклауны мәрхәмәтле алладан сорап, ул сез
җәнабе галигә сәлам күндерә.
Лорд Сент-Джон баш иде дә читкәрәк китеп басты.
Том түбәнчелек белән ж,авап бирде:
— Моны король боера. Корольнең боерыкларын тың¬
ламаска яки, артык каты булып чыксалар, аларны үз ки¬
рәгенә яраштырырга берәүнең дә хакы юк. Корольнең
теләге үтәлер.
— Король ж.әнабләре сезне китаплар һәм башка шу¬
ның ише Ж.ИТДИ эшләр белән мәшәкатьләнмәскә боерыр¬
га ихтыяр иткәнлектән,— диде лорд Гертфорд,— сез ж.ә-
набе галигә, банкетка кадәр арып, сәламәтлегегезгә зыян
китермәс өчен, вакытыгызны кайгысыз, күңел ача тор¬
ган уеннар белән үткәрү яхшы булмасмы?
Томның йөзендә гаж.әпләнү чагылды, ул лорд Сент-
Джонга сораулы күз белән карады һәм, үзенә төбәлгән
хәсрәтле карашка очрап, кызарды.
— Хәтерегез һаман ялгыша әле сезнең,— диде
лорд,— шуңа күрә минем сүзләрем сезгә гаж.эп тоела,
ләкин борчылмагыз, сез савыга башлау белән үк, ул бе¬
тәчәк. Милорд Гертфорд шәһәрдә булачак банкет турын¬
да сөйли: моннан ике айлап элек король сезнең, сэр,
анда катнашуыгызны вәгъдә иткән иде. Хәзер хәтерли¬
сезме инде?
31
Том ышанычсыз тавыш белән:
— Мин үкенеч белән икърар итәргә мәҗбүрмен: хә¬
терем чыннан да ялгышкан минем,— дип җавап бирде
һәм тагын кызарды.
Шул вакытта леди Елизавета һәм леди Джэн Грей-
ның килүе турында хәбәр иттеләр. Лордлар бер-берсенә
мәгънәле итеп карашып алдылар һәм Гертфорд тиз генә
ишеккә юнәлде. Яшь принцессалар яныннан үткәндә, ул
аларга шыпырт кына:
— Үтенәм сездән, ледилар, аның хикмәтләрен сизмә¬
гән булып күренегез; хәтере ялгышканда, гаҗәпләнүегез¬
не сиздермәгез... Кызганычка каршы, үзегез дә күрерсез,
хәтере аның адым саен ялгыша,— диде.
Шул арада лорд Сент-Джон Томның колагына пы¬
шылдады:
— Үтенәм сездән, сэр, король җәнабләренең теләген
изге итеп саклагыз: хәтерли алганыгызның барысын да
хәтерләгез, калганнарын да хәтерләгән булып күренегез.
Үзгәрүегезне сиздермәгез. Сез бит бала чакта бергә уй¬
наган принцессаларның сезне ничек яратуларын беләсез,
бу хәл өчен аларның хәсрәтләнүен беләсез. Мин биредә
калыйммы, сэр? Мин һәм минем агам...
Том кул ишарәсе белән ризалыгын белдерде һәм авыз
эченнән нидер мыгырданды. Үгет-нәсихәтнең аңа файда¬
сы тигән икән: ул, беркатлылыгы белән, корольнең әме¬
рен мөмкин кадәр тырышып үтәргә карар кылды.
Алдан күрелгән барлык саклык чараларына кара¬
мастан, Том белән принцессалар арасындагы әңгәмә кай¬
вакыт бераз кыенлашып киткәләде. Дөресен әйткәндә,
Том бөтен эшне харап итәргә һәм үзен мондый газаплы
рольне башкарырга яраксыз дип белдерергә әллә ничә
тапкыр әзер иде инде; әмма мондый вакытларда аны
принцесса Елизаветаның сөйләшә белүе коткарды.
Ике лорд та бик сак иде һәм Томны, янәсе, ялгыш
ычкындырылган ике-өч сүз белән бик ипләп кенә уңай¬
сыз хәлдән чыгаралар иде. Бер тапкыр бәләкәй леди
Джэн Томны тәмам аптырашта калдырды — ул аңа:
— Сез бүген королева галиҗәнабләре янында бул¬
дыгызмы, милорд?— дигән сорау бирде.
Том ни әйтергә белмичә аптырап калды, бераз эндәш¬
ми торды, аннары теленә ни килде, шуны әйтеп салырга
әзер иде инде, тик аны лорд Сент-Джон коткарды: телә¬
сә нинди четерекле һәм кыен хәлдән чыгу юлын табарга
32
өйрәнеп беткән сарай әһеле Том өчен оста гына җавап
кайтарды.
— Әлбәттә, миледи! Җәнабе галинең сәламәтлеге ях¬
шыра икәнен әйтеп, королева аның күңелен шатландыр¬
ды, шулай бит, җәнабе гали?
Том нәрсәдер мыгырданды, аны раслау сүзе дип ка¬
бул итәргә була иде, ләкин ул тайгак җиргә аяк басуын
сизенде. Бераз соңрак әңгәмәдә принцка укуын вакыт¬
лыча туктатып торырга туры киләчәге телгә алынды.
Бәләкәй принцесса кычкырып ук җибәрде:
— Ах, бик аяныч! Син шундый тиз алга бара идең.
Я, ярар, сабыр ит, озакка булмас. Син эле зиһенеңне
әтиең кебек гыйлем белән яктыртырсың, әтиең белгән
кадәр үк чит телләрне өйрәнерсең.
— Минем әтием!—дип кычкырды Том, онытылып.—
Ул бит үзенең туган телендә дә абзардагы дуңгызлар
гына аңларлык итеп сөйләшә, ә гыйлем дигәндә инде...—
Ул күзләрен күтәрде һәм лорд Сент-Джонның кырыс,
кисәтүчән карашын очратып, төртелеп калды, кызарын¬
ды, аннары әкрен генә хәсрәтле тавыш белән дәвам
итте:
— Ах, авыруым тагын кузгалды, зиһеннәрем чуалып
китте. Мин король җәнабләренэ ихтирамсызлык күрсә¬
тергә теләмәгән идем.
— Без аны беләбез, падишам,— диде принцесса Ели¬
завета ихтирам белән. Ул «энесенең» кулын йомшак
кына итеп үзенең учларына алды.— Борчылма бер дә!
Син гаепле түгел, авыруың гаепле!
— Син назлы итеп юата беләсең, сөекле леди,— диде
Том чын күңелдән,— һәм, син рөхсәт итсәң, чын күңел¬
дән рәхмәт белдерәм.
Бер тапкыр тиктормас леди Джэн Грей Томга грекча
ниндидер гади генә бер фраза белән төрттереп куйды.
Үткен күзле принцесса Елизавета, принцның йөзенә чык¬
кан гөнаһсыз аптыраудан, укның төзәгән урынга эләкмә¬
вен шундук сизеп алды һәм Том урынына яңгыравыклы
грек фразалары белән җавап бирде; аннары сүзне тиз
генә икенчегә борды.
Вакыт күңелле үтте, әңгәмә гомумән шома гына бар¬
ды. Су асты ташлары, сайлыклар һаман сирәгрәк очра¬
ды, барысының да үзенә ярдәм итәргә, хаталарын күр¬
мәскә тырышуларын аңлап, Том инде үзен иркенрәк сизә
башлады. Лорд-мэр оештырган банкетка кич белән үзен
А-386.-3
33
принцессаларның озата барырга тиешлеген белгәч, Том¬
ның йөрәге шатлыктан сикерде, һәм ул, ят кешеләр ара¬
сында ялгызы гына булмаячагын хис итеп, җиңел сулап
куйды, ә бер сәгать элек кенә, принцессалар да үзе белән
бара дигән фикер аны әйтеп бетерә алмаслык куркуга
салган иде.
Лордлар, Томның сакчы-фәрештәләре, бу әңгәмә ва¬
кытында бүтәннәргә караганда азрак канәгатьләнү ал¬
дылар. Алар үзләрен зур корабны хәтәр бугаздан алып
чыккан кешеләрдәй хис иттеләр, алар гел күз-колак бу¬
лып тордылар, үзләренең вазифалары аларга һич тә ба¬
лалар уены булып тоелмады. Шуңа күрә, яшь ледилар¬
ның визиты тәмамланыр чакта һәм лорд Гилфорд Дад-
линың килүе турында хәбәр ителгәч, алар хәзер принцны
артык ялыктырмаска кирәклеген хис иттеләр, аннары,
яңадан хәтәр юлга чыгу, корабларын кире алып кайту
җиңел булмаячак. Шуның өчен алар Томга, лордны ка¬
бул итүне башка вакытка калдырырга кирәк дип, яхшы¬
лап кына киңәш бирделәр. Том үзе дә моңа бик риза иде,
тик, шәп яшь кавалерның кабул ителмәячәген белгәч,
леди Джэнның йөзе караңгыланды.
Тынлык урнашты. Барысы да нәрсәдер көткән кебек
булдылар. Том нәрсә көткәннәрен аңламый иде. Ул лорд
Гертфордка карады, тегесе аңа ишарә ясады, ләкин ул
бу ишарәне дә аңламады. Леди Елизавета үзенең гадәт¬
тәге тапкырлыгы белән аны гадәттәге кыен хәлдән чыга¬
рырга ашыкты. Ул аңа реверанс ясады да:
— Җәнабе гали, туганым, безгә китәргә рөхсәт итә¬
сезме?— дип сорады.
— Дөресен әйткәндә, миледи, сез миннән теләсәгез
нәрсә сорый аласыз,— диде Том,— ләкин, сезнең монда
булуыгыздан туган рәхәттән һәм яктыдан үземне мәхрүм
иткәнче, мин сезнең аз гына булса да көчемнән килгән
бүтән берәр үтенечегезне теләбрәк үтәр идем. Ләкин ху¬
шыгыз!.. Ходай сезгә сәламәтлек бирсен!
Ул үзалдына көлеп куйды да: «Үземнең китапларым¬
да мин юкка гына гел принцлар компаниясендә яшәмә¬
гәнмен, аларның купшы, бизәкле сүзләренә охшатып сөй¬
ләргә юкка гына өйрәнмәгәнмен икән»,— дип уйлап
алды.
Принцессалар киткәч, Том үзенең сакчыларына бо¬
рылды да:
34
— Милордлар, мәрхәмәт йөзеннән, сез миңа шушын¬
да берәр почмакта ял итеп алырга рөхсәт итмәссез ми¬
кән?— диде.
— Сез җәнабе галинең эше — боеру, ә безнеке —
буйсыну,— дип җавап бирде лорд Гертфорд.— Сезгә чын¬
нан да ял итәргә кирәк, юкса, сезнең озакламый Лон-
чонга сәяхәт кыласыгыз бар.
Лорд кечкенә кыңгырауга орынды; паж йөгереп ке¬
реп, сэр Вильям Гербертны чакырырга боерык бирде.
(Зэр Вильям озакламады һәм Томны сарайның эчке бүл¬
мәләренә алып кереп китте. Томның беренче хәрәкәте су
савытына кулын сузуы булды, бәрхет-ефәк киемле паж
шундук савытны эләктереп алды, бер аягына тезләнде
дә аны алтын тәлинкәдә принцка бирде.
Алҗыган әсир утырды да кыюсыз күз карашы белән
рөхсәт итүләрен ялварып, аяк киемен салырга теләде,
ләкин икенче бер бәрхет-ефәк киемле бәйләнчек паж,
аны бу эштән дә коткару өчен, тезләнергә ашыкты. Том
гагын икеме-өчме тапкыр алар ярдәменнән башка нәрсә¬
дер эшләмәкче булган иде, әмма болары да барып чык¬
мады. Ахырдан ул бирелде һәм, буйсынучан көрсенеп:
— Эх, башка бәла, ничек бу кешеләр минем өчен су¬
ларга уйламыйлар әле!—дип мыгырданды.
Туфли, зиннәтле халат кигән килеш, ниһаять, ул ди¬
ванга ятып торды, ләкин йоклап китә алмады: башы —
төрле уйлар белән, ә бүлмә — кешеләр белән тулы иде.
Ул уйларын куып җибәрә алмады, алар аның үз янында
калдылар, ә хезмәтчеләрен ничек куып чыгаруны белми
иде, шунлыктан алар да шунда калдылар, моңа Томның
да, аларның үзләренең дә бик эчләре пошты.
Том киткәч, аның затлы опекуннары икәүдән-икәү
генә калдылар. Беравык алар икесе дә уйга чумып, баш¬
ларын чайкый-чайкый, сүзсез генр, бүлмә буйлап йөрен¬
деләр. Ниһаять, лорд Сент-Джон сүз башлады:
— Турысын гына әйт әле, бу хакта син ни уйлыйсың?
— Турысын әйткәндә, менә нәрсә: корольгә озак
яшисе калмаган, минем энем акылдан язды,— тәхеткә
юләр утырачак, һәм тәхеттә юләр калачак. Бичара Анг¬
лиябезне ходай гына саклый күрсен инде! Аңа озакла¬
мый алладан ярдәм кирәк булачак!
— Чынлап та болар барысы да чынга охшый. Лә¬
кин... синең берәр шигең юкмы... ни... ни...
Лорд тотлыгып калды, сүзен дәвам итәргә батырчы¬
з*
35
лыгы җитмәде: мәсьәлә артык четерекле иде. Лорд Герт¬
форд Сент-Джонның алдына килеп басты, ачык караш
белән аның йөзенә карады һәм:
— Сөйлә! Синең сүзләреңне миннән башка беркем
дә ишетми. Нәрсәдән шикләнәсең?— диде.
— Фикеремдәген сүзләр белән әйтеп бирәсем килмәс
иде, милорд, син аңа кан ягыннан бик якын. Әгәр минем
сүзләр сине кимсетсә, кичер, ләкин юләрләнүдән аның
шулкадәр үзгәрүе сиңа гаҗәп тоелмыймы? Аның сөйлә¬
шүе яки буй-сыны патшаларга хас булган сыйфатларын
югалткан дип әйтмим мин, әмма шулай да күзгә аз таш¬
лана торган кайбер ваклыклар белән алар аның үзен
тотышындагы элекке манерасыннан аерылалар. Акыл¬
дан язгач, аның хәтерендә хәтта әтисенең йөз кыяфәте дә
томалануы сәер түгелме; хәтта әйләнә-тирәсендәгеләр-
нең үзенә карата булган гадәттәге ихтирам билгеләрен
дә онытуы; латин телен хәтерендә саклап та, грек, фран¬
цуз телләрен онытуы сәер түгелме? Минем сүзләремә
үпкәләмә, милорд, әмма күңелемне борчыган авыр нәр¬
сәдән арынырга булыш һәм алдан ук минем чын йөрәк¬
тән чыккан рәхмәтемне кабул ит! Аның мин принц түгел
дигән сүзләре күңелемнән китми һәм...
— Җитте, милорд, дәшмә! Син сөйләгәннәр — хыя¬
нәт! Әллә син корольнең боерыгын оныттыңмы? Исеңдә
тот, сине тыңлап, мин синең хыянәтеңдә катнашучыга
әйләнәм.
Сент-Джон агарынып китте һәм ашыгып:
— Мин ялгыштым, моны мин үзем үк таныйм,— ди¬
де.— Зинһар, киң күңелле, шәфкатьле бул, мине фаш
итмә! Мин бүтән беркайчан да бу турыда уйламам, сөй¬
ләмәм дә. Миңа карата аяусыз каты булма, югыйсә, мин
беттем.
— Мин канәгать, милорд. Әгәр дә син үзең уйлап чы¬
гарган хурлыклы фикереңне миңа да, миннән башка бү¬
тән беркемгә дә кабатламас булсаң, мин синең сүзләрең¬
не әйтелмәгән дип исәпләрмен. Ташла юк-бар шикләнү¬
ләреңне. Ул минем апамның улы, аның тавышы, йөзе,
буй-сыны миңа бишектә чагыннан ук таныш. Акылдан
язу аркасында аңарда син шәйләгән каршылыклы сәер
сыйфатлар гына түгел, бәлки, аннан да гаҗәбрәк нәрсә¬
ләр булырга мөмкин иде. Син теге карт барон Марли-
ның, акылдан язгач, алтмыш ел буе үзенә таныш булган
үз чыраен онытуың, бу бүтән Кеше йөзе дип ышавдырыр-
36
га тырышуын хәтерләмисеңмени; алай гынамы әле, ул
бит үзен Мария Магдалина улы дип, ә үзенең башын ис¬
пан пыяласыннан ясалган дип ышандырырга тырыша
һәм — әйтергә көлке!— ялгыш берәрсенең кулы тиеп, ва¬
тып куймасын дип, башына беркемне дә кагылдырмый
иде. Шикләреңне куып җибәр, кадерле милорд! Ул чын
принц, мин аны яхшы беләм, ә тиздән ул синең королең
булыр. Сиңа менә шул турыда уйлау файдалы: бүтән
бар нәрсәдән дә мөһимрәк.
Лорд Сент-Джон кабат-кабат үзенең хата сүзләрен¬
нән ваз кичте, хәзер инде хакыйкатьне белүен ап-ачык
әйтте, бүтән беркайчан, беркайчан да шиккә бирелмәя¬
чәгенә ышандырды. Лорд Гертфорд, аның белән саубул¬
лашып, принцны сакларга һәм якларга берүзе калды.
Тиздән ул тирән уйга батты, һәм, күбрәк уйлаган саен,
ныграк борчуга төшә барды. Ниһаять, ул сикереп торды
да бүлмә буйлап йөренергә тотынды.
— Юк сүз! Ул принц булырга тиеш!—дип мыгыр¬
данды ул үзалдына.— Төрле-төрле семьяда туган, ят кан¬
нан булган ике малай бер-беренә игезәк кебек ошарга
мөмкин дип расларга беркем дә батырчылык итмәс! Хәт¬
та шулай булган тәкъдирдә дә! Уйламаган бер очрак
аларга урыннарын алмаштырырга мөмкинлек биргән
дию башка да килмәслек саф могҗиза булыр иде. Юк,
бу ахмаклык, ахмаклык!
Бераз вакыттан соң, лорд Гертфорд үз-үзенә болай
диде:
— Әгәр ул ялган принц булып, үзен принц дип күр¬
сәтергә тырышса, бу табигый нәрсә, моның мәгънәсе бар.
Ләкин король дә, сарайда барысы да аны принц дип ата¬
ганны күрә торып, үзенең дәрәҗәсен кире каккан һәм
үзенә күрсәтелә торган ихтирамнан баш тарткан шун¬
дый ялган принцның булганы бар микән. Юк! Изге Сви-
тин җаны белән ант итәм, булганы юк! Ул акылын
югалткан чын принц.
Җиденче бүлек
КОРОЛЬ ТОМНЫҢ БЕРЕНЧЕ ТӨШКЕ АШЫ
Көндезге сәгать берләрдә Том төшке ашка киенү җә¬
засын күндәм генә үткәрде. Аңа тагын элекке кебек үк
купшы кием кидерделәр, әмма өстендәге бөтен нәрсәне —
37
якасыннан алып оегына кадәр — алыштырдылар. Аннан
соң бик зур церемонияләр белән аны бай җиһазланды-
рылган иркен залга алып керделәр, анда бер генә кеше
өчен өстәл хәзерләнгән иде. Бөтен савыт-саба алтыннан
коеп эшләнгән, ә бизәкләрен дә исәпкә алсаң, аларга бәя
юк, чөнки ул бизәкләр Бенвенуто 1 эше иде.
Бүлмәгә югары нәселдән булган хезмәтче лордлар
җыелган. Капеллан 1 2 дога укыды, һәм бик нык ачыккан
Том ризыкка ташланырга әзер иде инде, ләкин аңа тү¬
шенә тастымал бәйләүче милорд граф Беркли комачау¬
лады, принц Уэльскийларга тастымал бәйләү кебек мө¬
һим вазифа бу лорд семьясында нәселдән килә. Аның
янында эчемлек салучы тора, ул, Томның үз кулы белән
эчемлек салуына юл куймыйча, бу эшне үзе үти. Шунда
ук икенче лорд — кабып караучы. Ул таләп, итү белән
шикле ашларны кабып карау өчен принц Уэльский яны¬
на махсус куелган, шулай итеп, ул агулану куркынычын
үз өстенә ала. Ул чорда инде король ашханәсендә кабып
караучы кирәкмәгән бер җиһаз гына, чөнки аңа үз вази¬
фасын бик сирәк үтәргә туры килә иде, ә бит Генрих VIII
гә кадәр берничә буын элек шундый заманнар булган, ул
вакытларда кабып караучы вазифасы бик хәтәр исәплән¬
гән һәм бу почетлы дәрәҗәгә ирешергә бик азлар гына
омтылган. Бу вазифаны берәр эткә яки алхимикка тап¬
шырмаулары гаҗәп,— ләкин сарай гореф-гадәтләренең
серен кем аңлап бетерсен!
Монда беренче камергер милорд д’Арси да бар иде.
Нәрсә өчен һәм нигә кирәк булгандыр, билгесез, әмма ул
монда иде, һәм шул җиткән! Лорд-дворецкнй да бар иде
монда. Ул Томның артына баскан да, бөтен церемония
иң кечкенә ваклыкларына кадәр саклансын өчен, күзә¬
теп тора. Церемониалга баш лакей лорд һәм баш повар
лорд җитәкчелек итә, алар якын гына торалар. Алардан
башка Томның тагын өч йөз сиксән дүрт хезмәтчесе бар,
ләкин, әлбәттә, алар барысы да ашханәдә түгел иде. Бу
аш вакытында аларның дүрттән бер өлеше чамасы гына
хезмәт күрсәтә иде. Том аларның барын-югын да бел¬
мәде.
1 Бенвенуто Челлини (1500—1571)—атаклы итальян
скульпторы һәм металлга уеп бизәкләр төшерүче.
2 Капеллан-— рухани.
38
Монда булган кешеләрнең барысы да алдан бик нык
өйрәтелгән, кисәтеп куелган иде, аларга принцның акы¬
лы вакытлыча томаланган булуны онытмаска һәм аның
хикмәтләренә гаҗәпләнмәскә боерылган иде. Тиздән бу
<гхикмәтләр» алар алдында ап-ачык күренде, ләкин алар
килмәделәр, бәлки кызгану тойгысына гына бирелделәр.
Үзләре яраткан принцның шундый авыр сырхауга та¬
руын күрү алар өчен бик аяныч иде.
Бичара Том ашамлыкларны куллары белән алды, лә¬
кин моңа беркем дә елмаймады яки аның кыланышын
күргәнлеген сиздермәде. Ул үзенең тастымалын бик яра¬
тып, бик нык кызыксынып карады, чөнки тастымал юка
1 |;>м матур тукымадан эшләнгән иде, ахырдан ул беркат¬
лылык белән:
— Зинһар, моны алып куегыз, я ялгыш пычратып
ташлармын,— диде.
Нәселдән килгән тастымал бәйләүче тастымалны бер
каршылыксыз, ихтирам белән алып китте.
Том шалкан белән салатны да зур кызыксыну белән
айләндереп-әйләндереп карады, һәм аннары аларның
нәрсә булуын һәм ашарга ярыймы икәнлеген сорады,
чөнки шалканны да, салатны да кыйммәтле тәмле әйбер
итеп Голландиядән китертүдән күптән түгел генә туктап
Англиядә үстерә башлаганнар иде. Аның соравына, га¬
җәпләнүнең әсәрен дә күрсәтмичә, җитди итеп һәм ихти¬
рам белән җавап бирделәр. Десерт белән эшне бетереп,
ул кесәләренә чикләвек тутырды; әмма бу кыланышка
беркем дә гаҗәпләнмәде, барысы да күрмәмешкә салын¬
дылар.
Аның каравы, Том үзе тупаслык эшләгәнен сизде, һәм
бик оялды, чөнки аш вакытында аңа үз кулы белән эш¬
ләргә ирек куелган бердәнбер нәрсә иде бу, һәм ул ко¬
роль улына хас булмаган ниндидер әдәпсезлек эшләп
куйганлыгын ачык аңлады. Шул вакыт аның борын мус¬
куллары тартыша башлады. Борын очы җыерылып өскә
күтәрелә төште. Бу хәл шактый озакка сузылды, Томның
борчылуы да арта барды. Ул ялварулы күзләре белән
тирәсендәге лордларның әле берсенә, әле икенчесенә ка¬
рады; күзенә яшь тыгылды. Лордлар хафага төшеп аңа
ташландылар, нәрсә булганын әйтүен үтенделәр. Том
газаплы тавыш белән:
— Мәрхәмәт итүегезне үтенәм, милордлар: борыным
гаҗәп яман кычыта,— диде.— Мондый көтелмәгән хәл¬
39
ләрдә биредә нинди йолалар, гореф-гадәтләр саклана?
Зинһар, тиз генә җавап бирегез, минем түзәр хәлем кал*
мады!
Беркем елмаймады. Киресенчә, барысының да йөзлә¬
ре хәсрәтле һәм кайгыртучан төстә иде, барысы да, яр¬
дәм һәм киңәш сораган сыман, уңайсызланып бер-бер¬
сенә караштылар. Ләкин алар алдында тоташ стена, һәм
Англиянең бөтен тарихында аны ничек үтеп чыгарга
кирәклеге бер урында да күрсәтелмәгән иде. Баш цере¬
мониймейстер юк иде, башка беркем дә бу билгесез диң¬
гезгә чыгарга базмады, беркем дә, үз башын куркыныч
астына куеп, бу җитди һәм мөһим мәсьәләне чишәргә
батырчылык итмәде. Англиядә нәселдән килгән борын
кашучы юк иде шул! Ул арада Томның күз яшьләре яр¬
ларыннан ашты һәм чигәләре буйлап ага башлады.
Аның борыны тагы да ныграк кычытты һәм, ниһаять, та¬
бигать мондагы этика тәртипләренең киртәсен җимерде,
Том, күңеленнән әдәплелекне бозган өчен кичерүләрен
үтенеп, үз борынын үз кулы белән кашыды. Якыннары¬
ның тетрәнгән йөрәкләре җиңеләеп китте.
Аш тәмам булгач, лордларның берсе Том янына саф
алтыннан коелган зур сай савыт тотып килде, авыз чай¬
кау һәм кул юу өчен савытка ал төстәге хуш исле су са¬
лынган иде; нәселдән килгән тастымал бәйләүче, сөлгене
әзер тоткан килеш, якында гына басып тора иде. Том
аптырап, беравык тазга карап торды, аннары аны кулы¬
на алып, иреннәренә китерде, бик җитди кыяфәт белән
бер йотым йотты да алтын савытны өстәл янында торган
хезмәтче лордка бирде.
— Юк, милорд бу миңа ошамый. Исе әйбәт, әмма
бер дә куәте юк,— диде ул.
Принцның акылы зәгыйфьләнгәнлеген раслый торган
бу яңа кыланышы беркемгә дә мәзәк тоелмады, тик ба¬
рысының да хәсрәте генә артты, йөрәкләре сыкрады.
Ә Том, үзе дә сизмәстән, тагын бер ялгышлык эшлә¬
де: сарай рухание урыныннан күтәрелеп, аның креслосы
артына баскан һәм рәхмәтләү догасын укый башларга
әзерләнеп кулын сузган, күзләрен күкләргә төбәгән мәл¬
не генә урыныннан торды да өстәл артыннан чыкты; лә¬
кин бу юлы да һәркаюсы принцның йоланы бозуын күр¬
мәгәнгә салынды.
Шуннан соң безнең кечкенә дусыбызны, бик үтенеп
соравы буенча, принц Уэльский кабинетына алып барып,
40
үзен генә калдырдылар. Кабинетның имән такталар бе¬
лән капланган стеналарында, махсус ыргакларда ал¬
тын бизәкле ялтырап торган корыч кораллар эленеп то¬
ра. Бу коралла.рның барысы да принцныкы булып, күп¬
тән түгел аларны королева мадам Парр 1 бүләк иткән
иде.
Том корыч кием, бияләй, каурыйлы шлем һәм кеше
ярдәменнән тыш киеп була торган бүтән шундый нәрсә¬
ләр киеп алды; хәтта аның күңеленә ярдәм итү өчен
берәрсен чакыру уе да килгән иде, тик ул кесәсенә салып
алып чыккан чикләвекләрен хәтерләде, ул чикләвекне
кеше күрмәгәндә һәм бер дә кирәкмәгәнгә булышып ин¬
тектереп бетерүче нәселдән килгән һәртөрле лордлардан
башка ашавы рәхәт булачагын уйлап, бу искиткеч кием¬
нәрне, коралларны урынына элеп куярга ашыкты. Тиз¬
дән ул чикләвек ашый иде инде, һәм гөнаһлары өчен
җәза бирәсе урынга, ходай аны король улына әверел¬
дергән вакыттан бирле беренче тапкыр үзен бәхетле сиз¬
де. Чикләвекне ашап бетергәч, ул бәләкәй шкафта кы¬
зыктыргыч исемле берничә китап күрде, алар арасында
Англия сараендагы әдәп тәртипләре турында да бер ки¬
тап бар иде. Кыйммәтле табыш иде бу! Ул зиннәтле ди¬
ванга ятты да чын күңелдән бирелеп, бу фәнне укырга
тотынды. Үз вакыты җиткәнче, аны шунда калдырып то¬
рыйк.
Сигезенче бүлек
ПЕЧАТЬ МӘСЬӘЛӘСЕ
Сәгать бишләрдә Генрих VIII авыр йокымсыравын¬
нан уянды һәм үзалдына сөйләнеп алды:
— Борчулы төшләр керә, борчулы төшләр! Озак яши¬
сем калмады, төшләр дә шуны хәбәр итә. Сулыш авы¬
раюы төшнең дөрес булуын раслый.
Корольнең күзләрендә кинәт зәһәр ачу ялтырап кит¬
те, һәм ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
— Ләкин ул миннән элек үләчәк!—диде.
Хезмәтчеләр корольнең уянуын күрделәр һәм алар¬
ның берсе, күрше бүлмәдә көтеп утыручы лорд-канцлер¬
ны җәнабе гали кабул итмәсме, дип сорады.
1 Парр Екатерина (1512—1548) — король Генрих VIII нең
алтынчы хатыны.
41
— Керсен! Керсен!—дип кычкырды король ярсып.
Лорд-канцлер .керде дә, король ятагы алдында тез
чүгеп:
— Сез җәнабе галинең указы буенча, корольлек пэр¬
лары парад киемнәреннән бу (минутларда суд залында
торалар һәм, герцог Норфолькскийны үлем җәзасына
хөкем итеп, ихтирам белән сезнең әмерегезне көтәләр,—
диде.
Корольнең йөзе явыз шатлык белән яктырып китте.
— Күтәрегез мине!—диде ул.— Мин үзем парламен¬
тым алдына барам һәм үз кулым белән хөкем карарына
печать басам, ул хөкем карары коткара мине...
Аның тавышы киселде, алсу бите агарынды, хезмәт¬
челәр аны мендәренә яткырдылар һәм дарулар биреп
аңына китерергә ашыктылар. Бераздан соң 'король хәс¬
рәтле тавыш белән:
— Бу татлы сәгатьне мин бик көткән идем, ләкин ул
бик соң килде шул, шулкадәр көтеп алынган вакыйга
белән рәхәтләнергә язмаган икән. Бар, тизрәк бул,—
мин үтәргә көчсез булган бу шатлыклы бурычны бүтән¬
нәр эшкә ашырсын. Мин зур печатемне махсус дәүләт
комиссиясенә ышанып тапшырам; ул комиссия өчен
лордларны үзең сайлап ал да шул минутта ук эшкә ке¬
решегез. Ашык, мин сиңа әйтәм! Кояш чыгып, яңадан
баеганчы, миңа Норфолькскийның башын китер: мин
аны үз күзем белән күрим.
— Король ихтыяры үтәлер. Бу эшне үти алыр өчен,
хәзер ук миңа зур печатьне бирү турында әмер бирмәс¬
сезме, җәнабе гали?
— Печатьне? Ләкин печать бит синдә саклана.
— Гафу итегез, җәнабе гали. Ике көн элек сез үзе¬
гез аны миннән алдыгыз һәм шул вакытта, сез үзегез
король кулыгыз белән герцог Норфолькскийга үлем ка¬
рарына печать басмый торып, печатькә беркем дә кул
тидермәскә тиеш, дидегез.
— Әйе, хәтерлим... Чыннан да мин аны алган идем
шул... хәтерлим... ләкин кая куйдым соң мин аны?.. Мин
бик хәлсезләндем шул. Соңгы көннәрдә хәтерем чуала.
Шундый сәер болар барысы...
һәм король чал башын әкрен генә чайкап, печатьне
нишләткәнен хәтеренә төшерергә тырышып, аңлаешсыз
итеп нидер мыгырданды.
42
Ниһаять, лорд Гертфорд, тез чүгеп, аның исенә төше¬
рергә кыюлык итте:
— Сезгә әйтергә батырчылык итәм, җәнабе гали,
биредә күпләрнең, шул исәптән минем дә исемдә: гер¬
цог Норфолькскийга үлем карары чыгарган көнгә ка¬
дәр үзендә сакласын дип, дәүләтнең зур печатен сез җә¬
набе гали принц Уэльскийга бирдегез...
— Дөрес, бик дөрес!— Король кычкырып җибәрде.—
Алып килегез печатьне! Тиз булыгыз, вакыт уза!
Лорд Гертфорд Том янына йөгерде, ләкин тиздән ап¬
тырап, буш кул белән әйләнеп килде.
— Боеручым корольгә зур хәсрәт белән авыр хәбәр¬
не белдерергә тиешмен,—диде ул,—аллаһе тәгалә әле
принцны сырхавыннан арындырмаган, һәм ул зур печать
аңа бирелгәнме-юкмы икәнлеген хәтеренә төшерә алмый.
Мин бу турыда сез җәнабе галигә хәбәр итәргә ашык¬
тым; чөнки аны -галиҗәнаб принц карамагындагы бер¬
бер артлы тезелеп киткән зур бүлмәләрдән, заллардан
эзләүнең файдасы булмас дип уйладым. Кыйммәтле ва¬
кытны әрәм итү генә булыр иде бу, һәм...
Корольнең ыңгырашуы аның сүзен бүлде. Тирән хәс¬
рәтле тавыш белән король болай диде:
— Борчымагыз аны! Бичара бала. Ходайның кулы
аңа карата авырайды, аны яратудан, аның хәсрәтеннән
йөрәгем телгәләнә, аны тыныч, бәхетле итү өчен аңа кил¬
гән авырлыкны үземнең дөнья мәшәкатьләре белән җә¬
фаланган карт җилкәләремә ала алмавыма сыкрый.
Король күзләрен йомды, ишетелер-ишетелмәс кенә
нидер мыгырданды да тынды. Бераздан аның керфекләре
яңадан күтәрелде. Ул тирә-ягына тонык караш ташлады,
менә аның карашы тез -чүгеп торган лорд-канцлерда тук¬
талды. Аның йөзе шундук ярсу белән кабынды.
— Син әле һаман биредәмени? Валлаһи дип әйтәм,
әгәр син бүген хыянәтчене юк итмәсәң, иртәгә үк миңа
үз башың белән җавап бирерсең!
Канцлер, бөтен тәне белән дер калтырап, кычкырып
җибәрде:
— Мәрхәмәт итегез, җәнабе гали, минем кадерле ко¬
ролем! Мин король печатен көтәм.
— Син акылыңнан шашкансың, ахры, сөеклем! Элек¬
ке чакларда үзем белән чит җирләрдә -йөрткән бәләкәй
печать минем хәзинәләр бүлмәсендә. Зурысы юкка чык-
43
кам икән, сиңа бәләкәе җитмимени? Бар. һәм аның ба¬
шыннан башка кайтасы булма.
Бичара канцлер, корольнең зәһәр ачуыннан коты чы¬
гып, китәргә ашыкты; ә комиссия озакка сузмыйча, (пар¬
ламент чыгарган хөкем карарын раслады һәм иртәгә
таң атуга Англиянең беренче пэре, бәхетсез герцог Нор-
фолькск-ийны җәзалауны билгеләде.
ТугызынчЫ бүлек
ЕЛГА ӨСТЕНДӘ БӘЙРӘМ
Кичке сәгать унда сарайный елгага чыга торган киң
фасадында күңелле җемелдәп утлар кабынды. Күз күре¬
ме җиткән кадәр бөтен елга өстен балыкчы көймәләре
һәм күңел ачучыларның каеклары каплап алды; аллы-
гөлле кечкенә фонарьлар белән чуарланган бу флотилия
дулкыннар өстендә җай гына чайкала торган һәм җәйге
җилгә тирбәлеп утырган бик зур чуар чәчәклеккә охшый
иде. Аска елгага төшә торган таш баскычлы мәһабәт тер¬
раса шундый киң, анда берәр немец князьлегенең армия¬
се сыя алыр иде. Террасага ялтырап торган хәрби кием¬
нәр кигән, кораллар тоткан король алебардачылары те¬
зелде. Бик күп хезмәтчеләр баскыч буйлап әле аска, әле
өскә таба, әле алга, әле артка таба тыз-быз чабалар,
ашык-пошык соңгы хәзерлекне төгәллиләр иде.
Менә кемнеңдер боерыгы яңгырады һәм күз ачып
йомганчы террасада бер җан иясе дә калмады. Көтеп
тору киеренкелегеннән, әйтерсең, бөтен нәрсә катып кал¬
ды. Бөтен елга өсте кешеләр белән тулган, алар, көймә¬
ләрдә басып торган килеш һәм фонарьларның, факел¬
ларның көчле яктысыннан күзләрен каплап, карашларын
сарайга таба юнәлдергәннәр иде.
Терраса баскычлары янына бер-бер артлы алтынлан¬
ган сарай суднолары килеп туктады. Алар кырык-илле-
ләп бардыр, һәрбер судноның биек борыны һәм койры¬
гы уеп ясалган искиткеч матур бизәкләр белән каплан¬
ган. Аларның бер төрлесе бәләкәй флаглар һәм байрак¬
лар белән, икенчеләре алтын парчалар, фамилияле герб-
ла.р чигелгән төсле тукымалар белән, ә бүтәннәре ефәк
флаглар белән бизәлгән. Шушы ефәк флагларга бик күп
итеп бәләкәй көмеш кыңгыраулар тезелгән, җилнең аз
44
гына, тирбәтүеннән дә алардан һәр якка күңелле музы¬
ка тавышы сибелә.
Принц Уэльский свитасындагы лордларның көймәлә¬
ре барыннан да матуррак итеп бизәлгән: аларга төрле
герблар төшерелгән төсле щитлар куелган. Король көй¬
мәләрен бәләкәй генә суднолар тартып килә. Ишкәкче¬
ләрдән башка, бу судноларда ялтыравыклы шлемнар¬
дан һәм корыч киемнәрдән сугышчылар утыра, шунда
ук музыкантлар да бар.
Менә киң үзәк капкада процессиянең авангарды —
алебардачылар отряды күренде.
Алебардачылар каралы-кызыллы буй-буй чалбар, бер
ягына көмеш розалар кадалган бәрхет шапка, карасу-
кызгылт һәм зәңгәр сукнодан тегелгән камзул кигәннәр,
камзулның күкрәгенә һәм аркасына алтын белән өч кау¬
рый — принц гербы — чигелгән; аларның алебарда сап¬
лары алтын канәфер чәчәкләре төшерелгән һәм чачаклар
тегелгән ал бәрхет белән уралган.
Алебардачылар баскычның ике ягы буйлап сарай кап¬
касыннан алып елгага кадәр озын саф булып тезелде¬
ләр. Шушы ике саф арасына принцның алсу-алтын төс¬
тәге ливрея кигән лакейлары буй-буй төшкән йомшак ке¬
ләм җәйделәр. Бу эш бетүгә, сарайдан быргы тавышла¬
ры ишетелде.
Көймәләрдә музыкантлар күңелле көй уйнап җибәр¬
деләр, һәм ак булава тоткан ике церемониймейстер сал¬
мак һәм мәһабәт адымнар белән капкадан чыкты. Алар
артыннан гражданский жезл тоткан офицер, аның ар¬
тыннан шәһәр с.өңгесен алып килүче икенче офицер ат¬
лый; аннан соң тулы парад формасында шәһәр каравы¬
лының берничә сержанты килә, аларның җиңнәрендә
билгеләре бар; аннан соң корыч кием өстеннән мантия
кигән Бәйләү ордены герольдмейстеры; аннары Мунча
орденының берничә рыцаре, аларның барысының да
җиңнәренә ак челтәр тотылган, артларыннан аларның
корал йөртүчеләре килә; аннан соң ал мантия һәм шап¬
ка кигән судьялар; аннан соң Англиянең лорд-канцлеры
(ул ас мехы тотылган, күкрәге ачык калган җете-кызыл
мантия кигән), аннан соң шәһәрдәге гилдияләрнең деле¬
гацияләре (алары ачык кызыл төстәге плащ кигәннәр),
иң ахырдан тантана белән төрле гражданский җәмгыять¬
ләрнең башлыклары ияргән. Алардан соң унике француз
4.г)
ьельможасы күренде һәм баскыч буйлаш аска төште,
алар буй-буй алтын ука тотылган ак ефәк камзул белән
читләренә миләүшә төсле ефәк чигелгән кыска кызыл
мантия кигәннәр. Бу Франция илчесенең свитасы иде.
Алар артыннан Испания илчесе свитасының унике кава¬
леры бара, болары бернинди бизәксез кара бәрхет кием
кигәннәр. Алар артыннан һәркайсы үз свитасы белән
Англиянең иң күренекле вельможасы атлый.
Сарайда быргылар яңгырады һәм ишектә принцның
агасы, булачак бөек герцог Соммерсетский күренде;
аның өстендә алтын ука белән чигелгән кара ефәк кам¬
зул һәм көмеш челтәр белән, алтын чәчәкләр белән чуп-
тарланган ал атлас плащ. Ул борылды, каурыйлы бүре¬
ген күтәрә төшеп, ихтирам белән түбән итеп бил бөкте дә,
һәр басмада баш ия-ия, халыкка арты белән төшә баш¬
лады.
Моның артыннан сузып-сузыл быргы кычкыртулар
һәм: «Юл бирегез, галиҗәнаб бөек лорд Эдуардка, принц
Уэльскийга!»—дип кычкырган тавышлар ишетелде. Са¬
рай стеналары өстендә, биектә-биектә кызыл ялкын тел¬
ләре бөтерелеп күтәрелде; күк күкрәгәндәй гөрселдәү
гавышы ишетелде; елга өстендәге бөтен халык принцны
сәламләп үкерде һәм Том Кенти — бу тантананың сә¬
бәпчесе һәм герое,— патшаларча җиңелчә баш изәп,
террасага килеп чыкты.
Аның өстендә менә дигән ак атлас камзул. Камзул¬
ның ак парча күкрәкчәсе бар, ул алмаз тузаны белән
өртелгән һәм ас мехы белән кырпуланган. Камзул өстен¬
нән аксыл алтын төстәге парчадан плащ салынган, өч
каурыйдан герб төшерелгән бу плащ зәңгәр атлас белән
әдепләнгән, аңа энҗеләр, кыйммәтле ташлар тузаны
сибелгән, брильянт каптырмалар белән каптырылган.
Принцның муенына Бәйләү ордены һәм күп төрле чит ил
орденнары тагылган; аңа яктылык төшкән саен, кыйм¬
мәтле ташлар күзне камаштырырлык булып ялтырап
китә иде.
О! Алачыкта туган, Лондон урамнарының сасы ка¬
науларында үскән, сәләмәләр арасында, хәерчелек һәм
пычракта яшәгән Том Кенти нинди матур иде хәзер!
46
Унынчы ;бүлек
ПРИНЦНЫҢ ҖӘФА ЧИГҮЕ
Без Джон Кентины чын принцны Сынык-Санык дво-
рына сөйрәп алып барган чакта калдырган идек. Аның
артыннан, бер адым да калмыйча, шау-шулы төркем
ияргән иде. Әсирне якларга кыюлыгы җиткән бары бер
генә кеше табылды, ләкин бу кешене беркем дә тыңлап
тормады, хәер, кем генә ишетте икән аның тавышын —
шулкадәр шау-шу иде. Принц, үзенең иреген яклап һәм
мондый тупас, кансыз мөгамәләгә ачуы кубып, тарткала¬
шуында дәвам итте. Джон Кенти үзенә табигать тара¬
фыннан бирелгән кечтеки генә түземлелеген дә югалтты
һәм ярсып (принцка күсәк белән кизәнде. Малайны яклау¬
чы әлеге бердәнбер кеше аны туктатырга теләп йөгереп
килде, һәм күсәк аның кулына эләкте.
—• Нәрсә тыгыласың? — дип үкерде Джон Кенти.—
Мә, ал алайса кирәгеңне!
Принцны яклаучының башына авыр күсәк гөрселдәп
төште; ыңгырашкан тавыш ишетелде, җансыз гәүдә төр¬
ле яктан йөгерешеп килгән толпаның аяк астына, җиргә
ауды. Бер минуттан толпа ары чаба иде инде; бу хәл
аның күтәренке кәефен бозмады; үтерелгән кеше караң¬
гыда үзе генә ятып калды.
Ул арада принц Джон Кентиның оясында иде инде.
Тышкы ишек, теләсә нинди чит кеше кермәсен өчен, ны¬
гытып ябылган иде; шешәгә куелган шәмнең тонык як¬
тысында принц пычрак ояны һәм анда яшәүчеләрне чак
кына күрә алды. Почмакта, стена буенда, кыен-җәбергә
күнегеп беткән хайваннарга охшап, ике шакшы кыз бала
һәм урта яшьләрдәге хатын идәндә көҗрәеп утыра; алар
кыйналуны көтеп, куркышын утыралар. Икенче почмак¬
тан бөкрәеп беткән бер убырлы карчык килеп чыкты,
аның чал башы тузгыган, күзләре зәһәр елтырый.
— Кит әле, комачаулама!—диде Джон Кенти аңа.—
Монда безнең зур кәмит бар, карап туймассың. Сабыр
ит, тыгылма, туйганчы мәзәкне кара да, теләгәнчә кый¬
нарсың. Кил әле бире, тәти егет! Яле, кабатла әле ахмак
сүзләреңне — әгәр онытып җибәрмәгән булсаң! Исемең
ничек әле синең? Син кем?
Гарьләнүдән яшь принцның битенә яңадан кан йөгер¬
де һәм ул Джонның йөзенә ачулы итеп, туп-туры төбәп
карады.
47
— Син гөрбиян!—диде ул.— Миңа амер бирергә си¬
нең хакың юк. Тагын кабатлап әйтәм: мин Эдуард,
принц Уэльский, бүтән беркем дә түгел.
Бу җаваптан убырлы карчык шаккатып калды, аның
аяклары урыныннан кузгалмады, әйтерсең, идәнгә ябыш¬
ты; аның хәтта тыны кысылды. Карчык аптыраулы ахмак
караш белән принцка төбәлде, ә аның кансыз улына бу
шундый мәзәк булып тоелды ки, ул тыела алмыйча ха¬
хылдап көләргә тотынды.
Ләкин Том Кентинвщ әнисенә һәм апаларына принц¬
ның сүзләре бөтенләй башкача тәэсир итте; бер генә ми¬
нут элек алар бичара малайны әтиләре кыйнап ташлар
дип курыкканнар иде, хәзер инде бу хәвеф икенчесе белән
алышынды. Котлары очып, кайгылы йөз белән, алар
принц янына йөгереп килделәр һәм барысы бердәй кыч¬
кырып җибәрделәр:
— Әй, бичара Том! Бичара бала!
Ана, принц янына тезләнеп, кулларын аның иңнәренә
куйды һәм, аңа яшь аралаш хәсрәтле күзләре белән
карап:
— Бичара улкаем!—диде.— Сине'ахмак китапларың
гәмам эштән чыгарган икән, акылыңнан яздырган икән.
Ах, нигә син шуларны исең китеп укыдың икән? Ничә
тапкыр әйттем бит! Син хәзер анаң йөрәген челпәрәмә
китердең.
Принц аның йөзенә карады да, ягымлы итеп:
— Синең улың сау-сәламәт, акылын да югалтмаган,
шәфкатьле ана!—диде.— Тынычлан! Җибәр мине сарай¬
га, синең улың анда, һәм король, минем хөрмәтле бөек
атам, һич тә кичектермичә аны сиңа кайтарыр.
— Король — синең атаң! Әй балакаем! Үтенәм син¬
нән, үзеңә үлем, бөтен якыннарыңа һәлакәт белән янау¬
чы ул сүзләрне яңадан кабатлама. Бу коточкыч йокың¬
нан уян! Синең хәтерең ялгышкан, аны дөрес юлга тө¬
шер! Карале миңа! Сине тудырган һәм сине яратучы
анаң түгелмени мин?
Принц, башын чайкап, теләмичә генә җавап кай¬
тарды:
— Ярый! Кәмит уйнавыгызны дәвам итегез!—дип
үкерде ярсыган Кенти. — Әй сез, Нэн белән Бэт! Нәрсә
сез принц каршында аяк өсте торасыз? Аңгыралар! Сез,
хәерче токымы, тезләнегез, ипләп торып аңа баш иегез!—
һәм ул яңадан эче катып көлә башлады.
А-386.-4
49
Кызлар, кыюсыз гына, энеләрен якладылар.
— Җибәр аны, әти, йокларга ятсын!—- диде Нэн.
Ял иткәч, йоклагач акылына кайтыр. Тизрәк ятарга к
аңа.
— Әйе шул, җибәр аны, әти!—диде Бэт.— Күрми е
мени, ул бүген хәерне тырышыбрак сораган, шуңа тал¬
чыккан. Ял итәргә бирсәң, иртәгә ул буш кул белән
кайтмас.
Бу сүзләр атаны айнытып җибәрделәр һәм аның кү¬
тәренке күңеллелеге шундук юкк$ чыкты. Аның уйлар
дөнья «мәшәкатьләренә юнәлде. Ул ачу белән п
таба борылды да:
— Иртәгә без бу ояның хуҗасына ике пенс түләрг
тиешбез,— диде.— Ярты елга ике пенс... фатир хакы... Аз
акча түгел! Юкса, безне куып чыгарачаклар. Күрсәт
әле, күпме җыйдың бүген! Син, ялкау, соранырга да те¬
ләмисең. *
— Мыскыллама мине әшәке сүзләрең белән! Кабат¬
лап әйтәм: мин — король улы,— диде принц.
Шапылдатып суккан тавыш ишетелде: Джон Кенти-
ның авыр кулы, селтәнеп, принцның кулбашына төште,
Томның әнисе тотып калмаган булса, ул егылган булыр
иде; принцны күкрәгенә кысып, ана үз гәүдәсе белән
аны кыйналудан саклады. Куркудан котлары очкан кыз¬
лар почмакка сыендылар, ләкин ачудан шашынган кар¬
чык улына ярдәмгә ташланды. Принц, миссис Кентинын
кулыннан ычкынып:
— Сез минем аркада җәфа чигәргә тиеш түгелсез!-
дип кычкырды.— Әйдә, минем берүземне генә мыскыллап
юансыннар бу дуңгызлар.
Моны ишеткәч, «дуңгызларның» җен ачулары килде,
алар шундук принцка ташландылар һәм аны аяусыз
кыйнап ташладылар, шул уңайдан, корбаннарына теләк¬
тәшлек күрсәткәне өчен, ана белән кызларга да эләкте.
— Я,— диде Кенти,— хәзер барыгыз да марш йок¬
ларга! Бу кәмит туйдырды мине.
Утны сүндереп, йокларга яттылар. Джон белән кар¬
чык гырылдый башлагач, кызлар принц яткан җиргә
шуыштылар һәм, туңмасын дип, аны салам һәм сәләмә¬
ләр белән төрделәр. Аннары аның янына әниләре шуы¬
шып килде, аның колагына кызгану һәм юату сүзләре
пышылдады, елап чәченнән сыйпады. Ана аның өчен бе¬
раз ризык та саклаган иде, әмма сызланудан малайның
50
ашыйсы бер дә килми, каткан икмәк катылары аны бер
дә кызыктырмый иде. Ананың кызгануына, кыю яклавына
күңеле нечкәргән принц, купшы сүзләр белән рәхмәтләп,
аңа ятып йокларга, үзенең кайгысын онытырга тыры¬
шырга киңәш бирде. «Әтием король, синең тугрылыгың¬
ны һәм яхшылыгыңны бүләксез калдырмас»,— дип тә
өстәп куйды. Аның яңадан «саташа» башлавы бичара
ананың йөрәген яралады, ул тагын аны күкрәгенә кат-
кат кысты. Ниһаять, яшенә буылып үзенең урынына ба¬
рып ятты.
Бүгенге хәлләрне елый-елый уйлап ята торгач, аның
башына бер фикер килде: бу малайда ниндидер аңла¬
шылып җитмәгән бернәрсә бар, ә Том Кентида бу нәр¬
сә юк иде. Аның нәрсә икәнен ана әйтеп бирә алмас иде,
әмма аналарга хас нечкә сиземләү бу малайның ничек¬
тер ят икәнен сиздерде. Ул чыннан да аның улы булып
чыкмаса! Юк, бу мәгънәсезлек! Борчуга, хафага баткан
булуына карамастан, ул чак кына елмаймый калды. Лә¬
кин бу бәйләнчек фикер барыбер башыннан китмәде.
Бу фикер аны эзәрлекләде, интектерде, аны куып җибә¬
рергә ананың көченнән килмәде. Малайны сынап кара¬
мый торып, аның үзенең улымы-түгелме икәнен белми
торып, бу тынгысыз шиктән арына алмаячагын төшенде.
Чыннан да бөтен шикләргә чик куярлык бердәнбер чара
сынап карау иде. һәм ул ничек сынап карарга дип баш
вата башлады, ләкин бер генә ышанычлы дип инанырлык
юлын тапмады. Күрәсең, ул бер дә юкка баш вата тор¬
гандыр, бу нәрсәдән ваз кичәргә кирәктер. Шул чак ана
йоклап киткән малайның тигез сулавын ишетте. Ул ма¬
лайның тигез генә сулавына колак салды. Йоклап яткан
малай кинәт, куркыныч төш күргәндәге кебек, әкрен генә
кычкырып җибәрде. Бу очраклы хәл яшен тизлеге белән
ананың башында бер план тууга сәбәпче булды. Каба¬
ланып урыныннан торды да, тавыш-тынсыз гына, авыз
эченнән мыгырданып, шәм яндыра башлады. «Бәләкәй
чакта аның күз алдында дары шартлаган көннән аның
күзләрен учы белән түгел, бәлки кул аркасы белән кап¬
лау гадәте калды, бүтәннәр алай итми. Йоклап ятканда,
яки бик нык уйга талган чагында аны куркытсаң, ул
үзе дә сизмәстән, шушы сәер гадәтен кабатлый. Мин
аны йөз тапкыр күргәнем бар, гел шулай бертөрле итә.
Менә хәзер күрсәм, мин аны бик тиз таныр идем!»
4**
51
Ана, кулына шәм тоткан килеш, яктысын кулы белән
каплап, йоклап яткан малай янына сиздерми генә кил¬
де дә, дулкынланудан тынын чак алып, саклык белән ге¬
нә аның өстенә иелде һәм кинәт шәмне малайның күзенә
китереп, шәм яктысын каплаган кулын алды да, бармак¬
лары белән идәнне шакыды. ИоКлап ятучы малай күзлә¬
рен зур итеп ачты, гаҗәпләнеп тирә-ягына карап чыкты,
әмма бүтән бертөрле дә хәрәкәт ясамады.
Бичара ана шаккатты, хәсрәтеннән чак аңын җуйма¬
ды, ләкин ул үзен кулга алып, малайны тынычланды¬
рырга кереште һәм малай йоклап китте. Шуннан соң
ана, кайгыга батып, аның яныннан китте. Ул Том акыл¬
дан язуы аркасында әлеге гадәтен оныткан дип үзен
ышандырырга тырышса да, һич кенә дә ышандыра ал¬
мады.
«Юк, — дип уйлады ул, — куллары юләр түгел бит
аның! Күптәнге гадәтен шулай тиз оныта алыр идеме
икән? Ах, бигрәк авыр көн булды бүген!»
Әмма кире беткән шикләре аның йөрәгендә шундый
ук кире беткән өмет белән алышынды. «Яңабаштан сы¬
нап карарга кирәк», һәм ул малайны көтмәгәндә ике, өч
тапкыр уятты, әмма малай беренчесендәге кебек үк. төш
аралаш, кулы белән бер генә төрле дә хәрәкәт тә ясама¬
ды. Ана үз урынына көчкә барып ятты, тәмам изрәп
йокыга китте.
«Юк, мин аны минеке түгел дип әйтә алмыйм, аннан
баш та,рта алмыйм! Юк, булмый, булмый! Минем улым
түгел дигән фикер белән килешергә теләмим».
Бичара ана борчудан туктагач, принц әрнүле уйла¬
рыннан акрынлап арына барды, арыганлык үзенекен
итте, аның керфекләре тирән, тыныч йокыга йомылды.
Вакыт үтте, ә ул үлгән кебек йоклый бирде. Шулай дүрт-
ме-бишме сәгать узды. Ниһаять, аяк-кулын богаулап тор¬
ган арыганлык кими төште, ул кыймылдап куйды һәм
ярым уянып мыгырданды:
— Сэр Вильям!
Бер минуттан соң яңадан:
— Сэр Вильям!—диде һәм тагын:—Сэр Вильям
Герберт, кил әле бире, тыңла әле, мин гаҗәеп төш күр¬
дем... Мондый төшне минем әле моңарчы бер дә күргә¬
нем юк иде! Сэр Вильям, ишетәсеңме? Төшемдә мине
алмаштырганнарын күрдем, мин теләнчегә әйләнгәнмен,
имеш, һәм... Әй, килегез бире! Сакчылар! Сэр Вильям!
52
Нәрсә? Монда дежур лакей да юкмыни? Туктагыз! Кирә¬
гегезне бирермен әле мин сезгә!..
— Ни булды сиңа?—диде кемдер, шыпырт кына.—
Кемне чакырасың?
— Сэр Вильям Гербертны. Ә син кем соң?
— Минме? Синең апаң Нэн ич, кем булсын! Әй, мин
онытып җибәргәнмен лә, син юләр бит әле! Бичара! Си¬
не юләр килеш күргәнче, йокыдан уянмаган булсам соң.
Зинһар, телеңне тый, юкса, барыбызны да үтергәнче
кыйнарлар!
Гаҗәпләнеп калган принц идәннән торы.рга теләгән
иде дә, бөтен тәненең әрнеп сызлавы аны аңына китер¬
де һәм ул, ыңгырашып, артка, шакшы саламга егылды.
— Ах! Алайса, бу төш түгел икән!—дип кычкырып
җибәрде.
Берни белми йоклаган вакытында онытылган хәсрә¬
те, кайгысы яңадан кайтты; ул үзенең инде корольнең
өзелеп яраткан улы, халык тарафыннан сөелгән принц
түгеллеген, бәлки хайваннар гына торырлык эт оясында,
караклар, хәерчеләр арасындагы теләнче, читкә тибел-
гән, сәләмәләргә төренгән әсир икәнлеген исенә төшерде.
Шушы хәсрәтле уйлар эчендә ул дуамал тавышларны
гиз генә ишетмәде. Ул тавышлар якыннан гына — күрше
йортларның берсеннән ишетелә иде. Бераздан каты итеп
ишек шакыдылар. Джон Кенти гырлавыннан туктады да:
— Кем шакый анда? Ни кирәк?—дип кычкырды.
Кемнеңдер:
— Күсәк белән кемне бәреп екканыңны беләсеңме
син?—дигән тавышы ишетелде.
— Белмим дә, белергә дә теләмим.
— Кайгырма, бик тиз белерсең. Башыңны сакларга
теләсәң, кач! Ул безнең поп Эндрью .ата булган, хәзер
үләргә ята.
— Ходаем, үзең сакла!—дип кычкырып җибәрде
Кенти. Ул бөтен семьясын уятты да, карлыккан тавыш
белән команда бирде:—Торыгыз тизрәк, качыгыз! Мон¬
да калсагыз, башыгыз бетә.
Биш минут үтүгә, Кентиның бөтен семьясы, үзен кот¬
кару өчен, урам буйлап чаба иде. Джон Кенти принцны
кулыннан тоткан, аны караңгы тыкрык буйлап үз артын¬
нан сөйри, шыпыртлап кына үгетли иде:
— Кара аны, юләр тиле, берүк авызыңны ачып, без¬
нең исемне әйтәсе булма. Полицейский этләрен юл яз-
53
дыру өчен мин үземә яңа исем бирәм. Ишетәсеңме, авыз
ачып эндәшәсе булма.
Тегеләренә дә ул шуны ук тукып куйды.
— Әгәр дә аерылмыш булсак, Лондон күпере янына
барыгыз, сукно сатучының иң читтәге кибетенә җиткәч,
көтеп торыгыз. Барыбыз бергә җыелгач, Саутворкка
китәрбез.
Шул вакыт Кенти семьясы караңгы тыкрык эченнән
көтмәгәндә яп-якты дөньяга килеп чыкты, Темза ярында¬
гы мәйданга җыелган толпа уртасына эләкте. Толпа җыр¬
лый, бии, шау-гөр килә иде. Югары якта да, түбән якт
да бөтен Темза яры буйлап учаклар яна, Лондон күпере,
шулай ук Саутворк күпере дә яп-якты утларга күмелгән.
Бөтен елга өсте төрле-төрле утлар белән балкый, күккә
ракеталар атыла, алар чытырдап ярыла, һәм күктән күз
камаштыргыч якты чаткылар яңгыры сибелә, бу исә төн¬
не көнгә әйләндерә, һәр җирдә бәйрәм итәләр, эчәләр,
әйтерсең, бөтен Лондон күңел ача.
Джон Кенти коточкыч сүгенеп күңелен җиңеләйтеп
алды да юлдашларына яңадан караңгы тыкрыкка б
рылырга әмер бирде, әмма соң иде инде. Ул үзе дә, аның
семьясы да умарта корты кебек мыж килеп кайнашкан
халык арасында буталып, аерылышып беткән иде.
Джон Кенти бер минутка да принцның кулын ычкын¬
дырмый. Малайның йөрәге котылу өметеннән шатлык
белән тибә башлады.
Кысыла-төртелә толпа арасыннан чыгарга тырышкан¬
да, Кенти аракыдан бераз кыза төшкән зур гәүдәле бер
көймәчегә килеп бәрелде, тегесе галәмәт зур кулы белән
аны иңбашыннан эләктереп алды:
— Кая ашыгасың, дус кеше? Барлык яхшы кешеләр,
король җәнабләренә чын күңелдән буйсынучылар бәйрәм
иткәндә, ниндидер вак-төяк эш белән нигә үзеңнең җа¬
ныңны пычратасың?
— Тыгылма кеше эшенә,—дип тупас кына кырт кис¬
те Кенти.— Көрәк кулыңны ал да, юл бир миңа!
— Юк, туган, алай икән инде, принц Уэльский сау¬
лыгына берне эчми торып, без сине үткәрмибез, моны
мин әйтәм сиңа: үткәрмибез!—диде көймәче, юлны бө¬
тенләй бикләп.
— Бирегез, алайса, касәне тизрәк, тизрәк бул!
Ул арада моңа бүтәннәр дә игътибар итте:
— Мәхәббәт касәсен бирегез аңа! Мәхәббәт касә-
54
сен!1—дип кычкырдылар алар.—Бу гөрбиянны мәхәб¬
бәт касәсен эчәргә мәҗбүр итегез, юкса, без аны балык¬
ларга азыкка ташлыйбыз.
1Б1ИК зур мәхәббәт касәсен китерделәр, көймәче аны
бер кулы белән сабыннан тотып, икенче кулы белән бул¬
маган тастымалның бер очын күтәргәндәй кыланып, ис¬
кедән килгән йоладагыча, Джон Кентига сузды, тегесе
исә, йола буенча, бер кулы белән касәнең икенче сабын¬
нан тотты, ә икенче кулы белән ул касәнең капкачын
ачарга тиеш иде. Шулай итеп, аңа бер генә секундка
принцның кулын җибәрергә туры килде. Ә тегесе, вакыт
әрәм итмичә, тирә-яктагы кешеләрнең аяк арасына ке¬
реп китте, һәм — син күр дә мин күр!..— Бу дулкынла¬
нып торган җанлы диңгездә аны табуы Атлантик океан¬
га ташланган бакыр акчаны табу кебек үк кыен иде.
Моны аңлап алу белән үк принц, Джон Кенти турында
бүтән уйлап та тормастан, үз эшләре белән ашыкты. Ул
икенче бернәрсәне дә төшенеп алды: шәһәр халкы аның
урынына — ялган принц Уэльскийга тантаналы хөрмәт
күрсәтә иде.
Принц, бәләкәй теләнче Том Кенти, гадәттән тыш
хәлне аңлы рәвештә файдаланып, намуссызлык белән
минем властьны эләктергән дигән нәтиҗәгә килде.
Димәк, принцка бер генә чара кала: ратушага бара
торган юлны табарга, анда керергә дә, ялган принцны
фаш итәргә. Шунда ук карар да итте: Томга ходай тәга¬
лә каршында тәүбә итү өчен берничә көн вакыт бирер¬
гә, ә аннары, дәүләткә хыянәт итүдә гаепле буларак,
шул вакыттагы закон һәм гореф-гадәт буенча, асарга да
ботарлап ташларга.
Унберенче бүлек
РАТУШАДА
Король баркасы аллы-гөлле утлар белән бизәлгән
көймәләр уртасында Темза буйлап түбән таба әкрен ге¬
нә мәгърур йөзә. Аны шәп флотилия озатып бара, һава-
1 Мәхәббәт касәсе һәм аның белән бәйләнешле риваять Англия
тарихына караганда да борынгырак. Икесен дә Даниядән алганнар
дип исәплиләр. Ерак гасырларга карасаң, инглизләрдә бер генә
эчке мәҗлесе дә мәхәббәт касәсеннән башка уздырылмаган. Риваять,
аның белән бәйләнешле йола менә болай аңлатыла: мәрхәмәтсезлек
55
да музыка яңгырый; елга ярларында бәйрәм факеллары
дөрли; ерактагы шәһәр хисапсыз күп, ләкин биредән кү¬
ренми торган учакларның йомшак нурлы алсулыгына
төренгән; җемелдәшкән ут чаткылары белән бизәлгән
очлы манаралар шәһәр өстендә калкып торалар; ерактан
ул манаралар асылташлар белән бизәлгән озын сөңге¬
ләрне хәтерләтә. Бөтен юл буена флотилияне ике як яр¬
дан карлыккан тавышлар һәм туплардан өзлексез ату¬
лар сәламләп тора.
Ефәк мендәрләргә күмелгән Том Кентига бу тавыш¬
лар һәм бу тамаша әйтеп бетергесез мәһабәт һәм иски¬
тәргеч могҗиза булып күренә иде. Әмма аның белән янә¬
шә утырган яшь кызларны, принцесса Елизавета белән
леди Джэн Грейны бу бер дә шаккатырмый иде.
Даугэйтка җиткәч, флотилия югарыга таба йөзә баш¬
лады, үтә күренмәле Уолбрук суы (менә ике гасыр-инде
аның юлы җир белән күмелгән һәм зур-зур йортлар ас¬
тында калган) буйлап шат күңелле толпа яныннан, ут¬
лары ялт иткән йортлар һәм күперләр яныннан Баклерс-
берига борылды һәм хәзер Бардж Ярд булган урында,
борынгы Лондонның нәкъ үзәгендәге бассейнда, ниһа¬
ять, туктап калды. Том үзенең свитасы белән ярга чык¬
ты, Чипсайдны узды да, Иске Джури һәм Бэзингхолл
урамы буйлап бераз баргач, ратушага килеп җитте.
Томны һәм аның юлдаш кызларын лорд-мэр һәм шә¬
һәр аталары (болары җете кызыл төстәге мантия кигән
һәм муеннарына алтын чылбыр такканнар иде) тиешле
йола буенча каршы алдылар; зур зал аша аларны зин¬
нәтле чатыр астына урнашкан король өстәле янына алып
киттеләр. Аларның килүен белдереп, алларыннан герольд¬
лар бара, алар шәһәр жезлын һәм шәһәр сөңгесен то¬
тып киләләр. Томга һәм ике принцессага хезмәт күрсә¬
тергә билгеләнгән лордлар һәм ледилар ала.рның кресло¬
лары артына бастылар.
Икенче бер өстәл артында, түбәнрәк, шәһәр аталары
белән бергә бүтән атаклы кунаклар да утырган. Түбән¬
ге палата членнары залның урта өлешендә тезелеп кит¬
кән аерым өстәлләр артына урнашкан. Шәһәрнең борын¬
хөкем сөргән борынгы заманнарда мәхәббәт касәсеннән эчүчеләрнең,
саклык өчен, икесенең дә куллары буш булмавы таләп ителгән,
югыйсә, эчүчеләрнең берсе мәхәббәт һәм тугрылык хисләре турында
сөйләгән арада, тегесе хәнҗәр белән кадарга мөмкин. (Автор ис*
кәрмәсе.)
56
гы сакчылары — Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗнең 1 зур сынна¬
ры бу гадәти күренешкә үз пьедесталлары биеклегеннән
ваемсыз гына карап торалар: аларның күз алдында инде
онытылып беткән бик күп буыннар алышынган. Труба¬
лар кычкыртты, герольдлар төшке аш башлануын бел¬
дерде, һәм сул як диварның биек аркасында юан дво¬
рецкий күренде. Аның артыннан, зур тантана белән чын
король ростбифын — пары чыгып торган, пычак кына
көткән кайнар ярты үгез түшкәсен күтәргән хезмәтчеләр
килә.
Гыйбадәттән соң Том (аны <алдан ук өйрәтеп куйган¬
нар иде), ә аның артыннан бүтәннәр дә урыннарыннан
тордылар, һәм Том галәмәт зур алтын «мәхәббәт касә¬
сеннән» авыз итте, аннары принцесса Елизаветага, анысы
үз чиратында леди Джәнга бирде; ә аннан соң касә бө¬
тен залны әйләнеп чыкты. Банкет шулай башланып
китте.
Төн уртасында, сый-хөрмәтнең иң кызган чагында,
кунакларны безнең ата-бабаларыбызны таң калдыра
торган матур тамашаларның берсе белән сыйладылар.
Аны үз күзе белән күргән тарихчы үзенең бүгенге көнгә
кадәр сакланган искиткеч хикәятендә бу турыда шулай
язып калдырган:
«Урын арчыдылар, ә аннан соң төрекләр йоласы бу¬
енча ефәк тукымадан тегелеп, алтын энҗеләр сибелгән
озын чапан кигән граф белән барон күренде; аларның
башларында юан алтын шнур белән үрелгән алсу-кызыл
бәрхет чалма; һәркайсының путасында киң алтын бауга
ятаган дип аталган берәр төрек кылычы тагылган. Алар
артыннан икенче граф белән икенче барон атлый, алар¬
ның өстендә озын сары атлас чикмән, ак атластан ар¬
кылы буйлары бар; руслар йоласы буенча, алар соры мех
бүрек кигәннәр, аякларында — өскә карап торган озын
борынлы (фут фамасы булыр) итекләр; һәркайсының
кулында берәр балта. Аннары лорд-адмирал һәм аның
белән бергә аркасы, күкрәге ярым ачык алсу-кызыл бәр¬
хет камзул кигән биш дворян атлый; камзул өстеннән
алсу-кызыл атластан кыска плащ, ә башларына фазан
каурыйлары куелган, биючеләрнекенә охшаган бүрек
1 Лондон ратушасындагы Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ сыннары ике ле-
гендар гигантны тасвирлый; риваять буенча, алар, янәсе, король
сараеның алдына капка каравылчылары итеп куелган булганнар.
57
кигәннәр. Болары прусс гореф-гадәте буенча киенгәннәр.
Аннары йөзләп факелчы керде, алар, маврлар кебек, кы¬
зыл һәм яшел атластан киенгәннәр, йөзләре кара. Аннан
соң төрлечә көлке кием кигән кешеләр күренде. Соңын¬
нан менестрельләр килеп чыктылар һәм биергә тотынды¬
лар. Ә алар артыннан лордлар һәм ледилар котырынып
биергә 1керештеләр; сокланып карап туялмаслык иде».
Том, өерелеп әйләнүчеләрнең, күзне камаштыргыч
утларның төрлелегенә шаккатып, калку урыныннан шу¬
шы «котырынкы» биюгә сокланып утырган вакытта,
йолкынып беткән, әмма чын принц Уэльский ратуша
капкасы янында үзенең хокукларын даулап кычкыра,
үзен кимсетүләреннән зарлана, ялган принцны фаш итә
һәм үзен кертеп җибәрүләрен таләп итә иде. Бу гадәт¬
тән тыш кызыкны күрергә барысы да муеннарын сузып
алга тыкшыналар, бәләкәй фетнәчене күрергә тырыша¬
лар иде. Аннары, мәзәк итеп, тагын да ныграк ярсыту
өчен, юри аны котыртырга, мыскыл итәргә тотыналар.
Гарьләнүдән аның күзләренә яшь тулган, әмма ул, тол-
•пага корольләрчә тынычлык белән тәкәббер карап, үз
сүзендә нык тора иде. Аның өстенә мыскыллы көлүләр
ява, яңадан-яңа хурлаулар аны ярсыта һәм ул ахыр
чиктә:
— Сез, тәрбиясез этләр өере!—дип кычкырды.—
Мин — принц Уэльский дим сезгә. Мин бер ялгызым
булсам да, дусларым ташлаган булса да, биредә миңа
яхшы сүз әйтүче, бәлагә тарган вакытымда миңа ярдәм
итәргә теләүче булмаса да, мин үз . хокукларымны бер
кемгә бирмәм, үз сүземдә нык торырмын.
— Принцмы син, түгелме, барыбер: син — батыр егет,
һәм бүгеннән алып, минем бер генә дусым да юк дип
әйтәсе булма! Менә мин синең белән янәшә басам да,
синең ялгышканлыгыңны исбат итәм. һәм ант итәм, ин¬
тегеп эзләмичә дә син дус итә алырлык кеше мин Майле
Гендои. Телең бераз ял итсен, балакаем, ә мин бу каба¬
хәт күселәр белән аларның үз телендә сөйләшеп алыйм.
Бу сүзләрне әйтүче озын, зифа гәүдәле таза бер кеше
иде. Киеме, бөтен кыланышы, фигыле һәм хәтта тышкы
кыяфәте белән дә аның дон Цезарь де Базанта 1 охшаш¬
1 Хәерчелеккә төшкән испан дворяны, юлбасарлар шайкасы
атаманы, ваемсыз, яхшы күңелле рыцарь. (Виктор Гюго, «Рюи
Блаз».)
58
лыгы бар иде, аның камзулы белән чалбары затлы тукы¬
мадан тегелгән, ләкин төсе уңган, кыршылган, ә алтын
талоннары тәмам тоныкланган; якасындагы челтәрләре
йомарланып, ертылып беткән; эшләпәсенең киң кырый¬
лары сәлперәеп төшкән; эшләпәсендәге каурые сынган,
аңа пычрак чәчрәп беткән, һәм, гомумән, ул зур ихтирам
казана алмаслык күренештә иде; биленә тутыккан тимер
кынылы озын шпага таккан. Гайрәтле буй-сыны аның
чая сугыш чукмары икәнен күрсәтеп тора. Бу мәзәк су¬
гышчының сүзләренә каршы толпа дәррәү хахылдап
көләргә, мыскыллы сүзләр яудырырга тотынды. «Менә
тагын принц булып киенгән бер мәзәкче!»— «Телеңне
тый, дус кеше, күрәмсең нинди ачулы ул!» — «Алып ки¬
тегез шуның яныннан малай актыгын, буага ыргытыгыз
көчекне!»—дип кычкырган тавышлар ишетелде.
Бу күңелле фикерне шунда ук эшкә ашырырга теләп,
кемдер принцны якасыннан эләктереп алды. Ләкин әле¬
ге ят кеше, шпагасын суырып алды да малайга тотыныр¬
га батырчылык итүчегә шпагасының яссы ягы белән ша¬
пылдатып сугып, җиргә екты. Шундук унлап тавыш
берьюлы: «Үтерегез бу этне! Бир шуңа кирәген, бир!»—
дип кычкырды һәм толпа ят кешегә ташланды; ә тегесе,
стенага сөялгән килеш, озын шпагасы белән тиле кеше¬
дәй селтәнә-селтәнә, үзенә һөҗүм итүчеләрне уңлы-сул-
лы кыра башлады. Аның корбаннары җиргә авып тор¬
ды, ләкин толпа, аларны таптый-таптый, тыелгысыз ярсу
белән батыр өстенә ташланды. Аның минутлары санау-
лы гына калган һәм ул һәлакәттән котыла алмаячак ке¬
бек иде инде, шул вакытта кинәт труба кычкыртты һәм
кемдер:
— Король атчабарына юл бирегез!—дип кычкырып
җибәрде.
Туп-туры толпа өстенә атлы солдатлар чабып килә
иде. Барысы да кайсы-кая ташланып таралышып бет¬
теләр, әлеге батыр кеше принцны күтәреп алды да тиз
генә ычкынды, тиздән ул толпадан да, хәвефтән дә ерак
иде инде.
Ләкин ратушага кире кайтыйк. Мәҗлеснең күңелле
шау-шуын күмеп, кинәт залга чиста, саф быргы тавышы
ярып керде. Шундук тирән тынлык урнашты, сөйләшү¬
ләр кырт киселде. Тынлык эчендә бер тавыш — сарайдан
җибәрелгән хәбәр йөртүченең тавышы яңгырады. Бары¬
сы берьюлы аягүрә басып, тыңларга керештеләр.
59
Атчабар тантаналы хәбәр белән сүзен тәмамлады:
— Король үлде!—диде.
Барысы да, гүя команда буенча, башларын күкрәк¬
ләренә иделәр, беравык шулай тирән тынлыкта калды¬
лар; аннары кулларын сузып, Том алдында тезләнде¬
ләр.
— Яшәсен король!—дигән өннән диварлар тетрәде.
Бу искиткеч тамашадан күзләре күрмәс булган бича¬
ра Томның карашы тирә-якны таркау гына сөзеп чыкты,
ниһаять, үзенең алдында тезләнгән принцессаларга, ан¬
нары лорд Гертфордка тукталды. Аның йөзендә кыюлык
чагылды. Ул лорд Гертфордка иелде дә аның колагына
-пышылдады:
— Әйт әле миңа дөресен генә. Намус белән, чын кү¬
ңелдән! Әгәр дә мин хәзер корольдән башка беркем дә
бирә алмый торган боерык бирсәм, ул боерык үтәлер
идеме? Беркем дә урыныннан торып, «юк» дип кычкыр¬
мас идеме?
— Беркем дә кычкырмас, падишам, бөтен корольлек¬
тә бер генә кеше дә алай әйтә алмас иде. Синең боеры¬
гың— Англия өстеннән хакимлек итүченең боерыгы.
Син — король, синең ихтыярың — закон.
Шуннан соң Том көр тавыш белән, ялкынлы итеп
рухланып:
—• Алайса, бүгенге көннән башлап корольнең ихтыя¬
ры кан кою законы түгел, мәрхәмәт законы булсын. Бас
аягыңа! Тизрәк Тауэрга чап, король ихтыярын игълан
ит: герцог Норфолькский исән калсын,— диде.
Бу сүзләр яшен тизлеге белән күтәреп алынды һәм,
теддән-телгә күчеп, бөтен зал буйлап яңгырап үтте, һәм,
Герфорд чыгып та өлгермәде, ратуша стеналарын колак
тондыргыч тавыш яңадан тетрәтте:
— Кан кою патшалыгы бетте! Яшәсен Эдуард —
Англия короле!
Уникенче бүлек
ПРИНЦ ҺӘМ АНЫҢ КОТКАРУЧЫСЫ
Толпа эченнән көчкә чыккач, Майле Гендон белән
бәләкәй принц, бик озак караңгы почмаклар, аулак
урыннар аша үтеп, елгага таба юнәлделәр. Алар тоткар¬
сыз гына Лондон күперенә җиттеләр, ләкин биредә яңа-
60
дан толпа эченә килеп эләктеләр. Гендон принцның —
юк ла, корольнең — кулыннан кысып тоткан. Җан тет¬
рәткеч яңалык бөтен шәһәргә таралып өлгергән иде ин¬
де, һәм малай меңнәрчә тавышларның: «Король үл¬
гән»,— дип кабатлауларын ишетте. Бу хәбәрдән йорт-
сыз-җирсез, бәхетсез ятимнең йөрәгенә боз салкынлыгы
йөгерде, һәм ул бөтен тәне белән калтыранып куйды. Ул,
бу югалтуның зурлыгын аңлап, шуңа тирән хәсрәт
кичерде, чөнки һәркемнең котын алган каты куллы тиран
ана карата һәрвакыт яхшы, ягымлы иде. Аның күзлә¬
ренә яшь тыгылды. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә гүя то¬
ман эчендә булып күренде. Бу минутта ул үзен дөньяда
иң ялгыз, читкә тибелгән һәм онытылган бәндә итеп сиз¬
де. Ләкин кинәт аңа, күк күкрәгәндәй булып, төн караң¬
гылыгын ярып, икенче бер тавышлар ишетелде:
— Яшәсен король Эдуард VI!
Бу тавыштан принцның күзләре очкынланып китте һәм *
ул горурланудан бөтен тәне белән калтыранды.
«Эх,— дип уйлады ул,— нинди рәхәт, нинди сәер тое¬
ла бу: мин — король!»
Безнең дуслар күпер өстендәге халык арасыннан көч-
хәл белән үзләренә юл ярдылар. Инде алты йөз ел яшә¬
гән һәм шул гомер эчендә күпме кеше үткән, шау-шулы
олы юл сымак булган бу күпер бик кызык бер тамаша¬
ны хәтерләтә: һәр ике яклап, бер ярдан икенче ярга ка¬
дәр кибетләр һәм склад рәтләре тезелеп киткән, өске
катларында торак бүлмәләре дә бар. Күпер үзалдына
аерым бер шәһәр кебек; аның үзенең гостиницасы, трак¬
тирлары, икмәк кибетләре, вак-төяк белән сату итү ки¬
бетләре, үзенең азык-төлек базары, һөнәрчелек произ¬
водствосы һәм хәтта үзенең чиркәве дә бар. Күпер үзенең
ике -күршесен — Лондон белән Саутворкны тоташтыра
һәм аларга, артык исе китмичә, үзенең бистәләре генә
итеп карый. Лондон күперендә яшәүчеләр йомык бер
корпорация сымак нәрсә булып торалар; шәһәрләре тар,
бары тик бер генә урамлы, ул да булса, мильнең биш¬
тән бер өлеше озынлыгында гына. Биредә, авылдагы ке¬
бек, һәркем бер-берсен инәдән җебенә кадәр белә, һәр-
кайсы үз күршесенең ата-бабасын, семья серләрен белеп
тора. Күпердә, билгеле ки, үзенең аристократиясе — ит¬
челәрнең ҺӘхМ икмәк пешерүчеләрнең бер үк кибеттә ал¬
тышар йөз ел сату итүче борыннан килгән нәселләре,
барлык гаҗәеп риваятьләре белән күпернең һәрбер так-
61
тасына кадәр бөтен тарихын белүчеләр бар; болар инд<
һәрвакыт үзенә бер төрле «күпер» телендә сөйләшәләр
һәм «күперчә» уйлыйлар, бары тик күпердәгеләр генг
алдый алганча, бик чуалтып, оста һәм ышандырырлык
итеп алдыйлар. Күпер халкы үтә надан, тупас, мактан¬
чык. Башкача була да алмый: балалар күпердә туалар,
күпердә үсәләр, Лондон күпереннән башка дөньяның бер
генә урынында да бер генә дә тапкыр булмыйча, шунда
картаялар һәм үләләр. Бу кешеләр, табигый инде, кү¬
пер аша көне-төне туктаусыз агылып торган хәрәкәт,
кычкыру тавышлары белән аралашкан авазлар, атлар
кешнәве, сыерлар мөг.рәве, сарыклар бәэлдәве һәм ерак¬
тагы аяк тавышлары—дөньяда бердәнбер иң кадерле
нәрсә дип уйлыйлар иде. Алар хәтта үзләрен барлык бу
искиткеч байлыкларның хуҗасы итеп тә сизәләр, һәм бу
чынлап та шулай иде; һич югында, король яки нинди дә
булса герой үзенең туган иленә имин генә әйләнеп кай¬
туы хөрмәтенә тантаналы процессия оештырганда, алар,
билгеле бер күләмдә түләү бәрабәренә, үз тәрәзәләрен¬
нән ачык авызларга шушы шәп тамашаны күрсәтә ала¬
лар, чөнки шундый озын, тоташ колонна булып танта¬
налы процессия узарлык башка урын Лондонда юк
иде.
Күпердә туып-үскән кешеләр бүтән урындагы тор¬
мышны түзеп булмаслык күңелсез һәм эчпошыргыч дип
табалар иде. Җитмеш бер яшьлек бер карт, күперне
ташлап, авылга тыныч тормыш белән яшәргә киткән дип
сөйлиләр. Әмма андагы авыр, тирән тынлык аны изгән,
баскан, куркыткан, ул төннәр буе ятагында әйләнгәләп
чыккан, һич кенә дә йокыга китә алмый икән. Ябыккан,
өрәк кебек куркыныч кыяфәткә кергән карт ахыр чиктә,
тәмам йөдәп, иске урынга кайткан һәм шаулап аккан
елганың бишек җыры, Лондон күперендәге аяк тавыш¬
лары дөбердәве астында тыныч кына йокыга талган һәм
татлы хыялларга чумган.
Биредә сурәтләнә торган ул заманнарда күпер үзе¬
нең балаларына Англия тарихы буенча «күргәзмә дәрес»
бирә иде; ул аларга атаклы кешеләрнең күгәреп чери
башлаган башларын күрсәтә, тимер таякларга кадалган
ул башлар күпер капкаларында тырпаеп тора торган
иде... Ләкин без темадан читкә киттек.
Гендон күпердәге бәләкәмрәк хәрчәүнәнең бер бүл¬
мәсендә яши иде. Үзенең бәләкәй дусы белән ул ишеккә
62
дә барып җитәргә өлгермәде, кемдер тупас тавыш белән
кычкырды:
— Ә, син кайттыңмыни! Хәзер инде кача алмассың!
Мин синең сөякләреңне хәзер он итәм! Күпме көтәргә
мәҗбүр иттең бит безне!..
Джон Кенти малайны эләктерү өчен кулын сузды.
Майле Гендон аңа аркылы төште.
— Ашыкма, дус кеше! Минемчә, син бер дә юкка
сүгенәсең. Бу малайда синең ни эшең бар?
— Әгәр син кеше эшенә бик борыныңны тыгарга те¬
лисең икән, белеп тор, ул минем улым.
— Ялган!—дип кычкырды яшь король ялкынланып.
— Бик кыю әйттең, һәм, бөтенме синең башың, ярык¬
лымы — барыбер мин сиңа ышанам, балакай. Әтиме ул
сиңа, түгелме, син минем белән калуны яхшы дип таба¬
сың икән, бу кабахәт җанга сине кыйнарга, газапларга
бирмәм.
— Әйе, әйе! Мин аны белмим, мин җирәнәм аннан,
аның белән барганчы, мин үләргә риза.
— Димәк, эшең бетте, артык сөйләшеп торуның да
кирәге юк.
— Анысын без карарбыз әле! — дип кычкырды Джон
Кенти, малайга таба атлап һәм Гендонны читкә этә¬
реп.— Мин аны көчләп...
— Тиеп кенә кара, ике аяклы үләксә, мин сине каз
урынына үтәдән-үтә чәнчеп ташлармын!—диде Гендон,
аның юлын бүлеп һәм шпага сабына тотынып. Кенти
артка чигенде.— Колагыңа киртләп куй, мин бу малай¬
ны синең кебек бер көтү кабахәтләр кулыннан тартып
алдым, үз канат астыма алдым; хәзер аны тагын да
начаррак язмыш көткәндә, мин аны ташлар дип уйлый¬
сыңмыни? Әтиме син аңа, түгелме,— ә мин синең алда¬
ганыңны белеп торам,— шушындый малайга синең кебек
ерткыч белән яшәгәнче, үлү артыграк. Ях-шы чакта таеп
кал, җәһәтрәк кузгал, мин ләчтит сатарга яратмыйм,
аннары тумыштан бик үк түзем дә түгелмен.
Янау-сүгенү сүзләре мыгырдап, Джон Кенти артка
чигенде, тиз арада халык арасына кереп югалды. Ә Ген-
дон малай белән өченче катка, үз бүлмәсенә менеп китте
һәм: «Ашарга китерсеннәр!»—дип түбәндә боерып кал¬
дырды.
Ике нечкә шәм белән яктыртылган, ватылып, тара¬
лып беткән иске мебель, шыксыз карават белән җиһаз-
63
ландырылган бүлмә бик ярлы иде. Ачыккан, арыган, бө¬
тенләй хәлдән тайган бәләкәй король көч-хәл белән ка¬
рават янына җитеп урынга ауды. Ул көне буе,— хәзер
сәгать төнге өченче иде инде,— аяк өстендә .үткәрде, бер¬
ни ашамады. Ул йокы аралаш:
— Өстәл әзерләнгәч, мине уят, зинһар!—дип мыгыр¬
дады. Һәм шундук тирән йокыга талды.
Гендонның күзендә көлү чаткылары ялтырап китте
һәм ул үз-үзенә:
«Ходай исеме белән ант итәм,— диде,— бу бәләкәй
теләнче ят квартира, чит кеше караватында үзен шун¬
дый иркен тота, үз өендә диярсең,— «рөхсәт итегезче»
яки «шәфкать күрсәтеп фәлән итегезче», яки шундыйрак
берәр нәрсә дисә дә ярар иде, ичмасам. Саташып ул
үзен принц Уэльский дип белә, әйтергә кирәк, шул ролен
бик шәп итеп башкара. Бичара, ялгыз тычкан баласы!
Аның акылы, һичшиксез, семьясындагы рәхимсезлектәи
чуалгандыр. Ярый, мин аның дусы булырмын, мин аны
коткардым, миңа бик якын булып китте әле үзе дә. Тел¬
гә үткен бу йолкышны яратып та өлгердем инде. Оятсыз
йолкышлар өере белән, кара, нинди батыр көрәште! Нин¬
ди иттереп карады ул, батыр солдатмыни.
Ә хәзер, йокы белән, үзенең кайгыларын оныткач,
аның йөзе нинди сөйкемле, ягымлы, юаш! Мин аны өй¬
рәтә башлармын, савыктырырмын; мин аның агасы бу¬
лырмын, аны саклармын. Кем дә кем аны мыскыл итәргә
уйлый, алдан ук үзенә кәфен әзерләп куйсын; кирәк
икән, малай өчен мин утка керергә дә әзер!
Ул малайның өстенә иелде дә аның битләреннән наз¬
лап сыйпады, кояшта янган зур кулы белән аның чуал¬
ган бөдрәләрен артка ташлап, бик озак итеп сөеп кыз¬
ганып карап торды. Малай туңып калтыранып куйды.
«Менә инде үзем дә,— дип мыгырданды Гендон,—-
яхшылык күрсәтәм икән — өстенә дә япмаганмын. Сал¬
кын тиеп, үлеп куймагае! Нишләргә соң? Әгәр күтәреп
алып юрган астына салсам, уяныр инде, ә бит аңа ял
кирәк».
Йоклап яткан малайның өстенә ябар өчен, ул күз¬
ләре белән берәр әйбер эзләде, ләкин бернәрсә дә тап¬
магач, камзулын салып принц өстенә япты.
«Мин суыкка да, юка киемгә дә күнеккән инде. Сал¬
кын да, дымлы һава да минем өчен берни түгел».
һәм ул, ничек кенә булса да җылыну өчен, бүлмә
64
буйлап әрле-бирле йөренә башлады, шул вакыт үз-үзе
белән сөйләшүен дәвам итте:
«Аның ялгышкан аңында «мин — принц Уэльский»
дигән фикер нык урнашкан. Хәзер, чын принц инде
принц түгел, ә король булган вакытта, биредә принц
Уэльский калса, бик сәер булачак... Әмма аның бичара
мие бу хыялның очына чыга алмас, хәзер инде аңа принц
турында онытып, үзен король дип атарга кирәклеген уй¬
лый белмәс... Мин төгәл җиде елны тоткынлыкта, чит
җирләрдә үткәрдем, өемнән бер хәбәр алганым юк; әгәр
дә әтием исән булса, бу бичара малайны бик риза булып
•кабул итәр иде, минем хакка аны үз йортында сыенды¬
рыр иде. Тик энем Гью гына... Әгәр дә ул, төлке йөрәкле
явыз, бүтәннәр эшенә тыгылырга уйласа, мин аның ба¬
шын бәреп ярырмын! Әйе, шулай итәрбез! Без шунда ки¬
тәрбез, тизрәк кузгалырга кирәк».
Буы чыгып торган бер тәлинкә аш тотып хезмәтче
керде, тәлинкәне буялмаган бәләкәй генә өстәлгә куйды,
өстәл янына урындыклар китерде дә, моның кебек ар¬
зан хакка яшәүчеләр үзләренә-үзләре хезмәт күрсәтә
алалар дип, китеп барды. Шапылдап ишек ябылган та¬
выш малайны йокысыннан уятты, ул сикереп торды да,
тирә-ягына шат күзләрен зур ачып каранып, караваты¬
на утырды, әмма шул вакытта аның йөзендә хәсрәт ча¬
гылды һәм ул авыз эченнән генә:
—• Эх, бу төш кенә булган икән! Бәхетсез мин, биг¬
рәк бәхетсез!—дип куйды.
Шунда ул үз өстенә Майле Гендон камзулы ябыл¬
ган булуын күреп алды, күзләрен Гендонга юнәлтте,
ягымлы итеп:
— Син мина шәфкать күрсәттеН! Син бик шәфкать¬
ле кешесең. Камзулыңны ал да үзең ки, миңа ул бүтән
кирәк булмас,— диде. Аннан соң торып почмактагы юын¬
гыч янына килде һәм туктап көтеп калды.
— Их, нинди шәп безнең кичке аш!—диде Гендон
күтәренке күңел белән.— Хәзер без бик шәп итеп ашап
алырбыз, аш кайнар, тәмле. Бер дә борчылма: йокы бе¬
лән аш сине озакламый яңадан кеше итәр!
Малай берни әйтмәде, ләкин җитди аптыраш һәм
бераз түземсезлек белән тулы күз карашын озын буйлы
рыцарьга төбәде.
— Нәрсә җитми сиңа?—дип сорады Гендон гаҗәп¬
ләнеп.
А-386.-5
65
— Шәфкатьле сэр, мин юынырга теләр идем...
— Шул гынамы? Син Майле Гендоннан рөхсәт со¬
рап тормыйча да ни теләсәң шуны эшли аласың. Үз өең¬
дәге кебек бул, тартынып торма, зинһар.
Ләкин малай шулай да урыныннан кузгалмады, хәт¬
та бәләкәй аяклары белән бер-ике тапкыр идәнгә тибеп
тә куйды. Гендон, нишләргә белмичә, бөтенләй аптырап
калды.
— Ни булды сиңа? Әйтче рәхим итеп.
—• Зинһар, миңа су салып тор, аннары шулкадәр күп
сөйләнмә.
Гендон чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде, әмма
тыелып, үз-үзенә: «Бөтен изгеләр белән ант итәм, шак¬
катырсың бу хәлгә!»—диде һәм үзенең артык кыю ку¬
нагының таләбен үтәргә ашыкты. Ул малайдан ерак тү¬
гел туктап катып калды, тик яңа боерык аны ул хәленнән
чыгарды.
— Сөлге!
Майле малайның нәкъ борын очы турысында эленеп
торган сөлгене алды да, бер сүз дә әйтмичә, аны кунак¬
ка бирде. Аннан соң ул үзе юынырга тотынды, ә кара¬
мага алган улы бу вакытта инде өстәл янына утырган
һәм ашый башларга әзерләнә иде. Гендон ашыгып юын¬
ды да икенче урындыкны якынрак китереп утырырга
теләгән иде, ләкин малай кинәт ачу белән кычкырып
җибәрде:
— Тукта! Син король барында утырмакчы буласын¬
мы әллә?
Бу удар Гендонның йөрәгенә барып кадалды.
«Бичара!— дип мыгырданды ул.— Бу сәгать саен ныг¬
рак акылсызлана бара. Аңлашыла инде: дәүләттә булып
үткән мөһим үзгәреш нәтиҗәсендә юләрлеге дә үзгәрә,
һәм хәзер инде ул үзен король дип хис итә! Ярый, мо¬
ның белән килешергә кирәк, бүтән чара юк, югыйсә, ми¬
не Тауэрга ябарга кушып куюы бар», һәм, бу мәзәктән
фгк канәгать булып, ул урындыгын арткарак этәрде, ко¬
роль креслосы артына басты да, булдыра алган кадәр
сарайдагыча итебрәк, аңа хеэмәт күрсәтә башлады.
Аш янында малайның корольләргә хас кырыслыгы
бераз йомшара төште һәм, туя баруы белән бергә, аңар¬
да гәпләшү теләге дә туды.
— Син үзеңне Майле Гендон дип атадың бугай, дө¬
рес ишеткәнменме?
66
— Дөрес, падишам,— дип җавап бирде Майле һәм
авыз эченнән генә өстәп куйды:
«Бу бичара малайның юләрлегенә ярашырга икән
инде, аны падишам дип тә, җәнабе гали дип тә әйтергә
кирәк булыр; бернәрсәне дә ярым-йорты гына эшләргә
ярамый; мин үз ролемә тулысынча керергә тиешмен,
югыйсә, минем аны начар башкаруым, бөтен эшне бозу¬
ым бар, ә башлаган эшем яхшы — ярату һәм шәфкать
эше».
Икенче стаканны эчкәннән соң король бөтенләй җы¬
лынып китте һәм:
— Мин сине якынрак белергә теләр идем,— диде.—
Сөйлә миңа үзеңнең тормышыңны, син батыр һәм күрер
күзгә дә яхшы нәсел кешеләренә охшагансың — син дво-
рянинмы?
— Безнең нәсел бик үк атаклы нәсел түгел, галиҗә-
наб. Минем әтием — вак барон, дворяннан күтәрелгән,
сэр Ричард Гендон, Монксгольмнан ерак түгел, Кентта-
гы Гендон замогыннан.
— Мин хәтерләмим ул фамилияне. Ләкин дәвам ит,
миңа үзеңнең тормышыңны сөйлә.
— Күп сөйләргә туры килмәс, җәнабе гали, шуннан
да яхшысы булмагач, бәлки, фу да бер ярты сәгатькә
сезнең күңелегезне ачар. Минем әтием, сэр Ричард —
бик бай, бик тә олы җанлы кеше. Әнием мин малай чак¬
та ук үлгән. Ике туганым бар: абыем Артур холкы
һәм җаны белән нәкъ әтием инде; ә энем Гью түбән
җанлы кеше, көнче, комсыз, әшәке, мәкерле,— чын-чын-
нан юха елан. Бала чагыннан ук шундый булды. Мон¬
нан ун ел элек мин аны соңгы тапкыр күргәндә дә шун¬
дый иде, унтугыз яшендә инде ул өлгереп җиткән кабә-
хәт иде. Миңа ул вакытта егерме яшь, Артурга исә
егерме ике иде. Йортыбызда бездән кала тагын леди
Эдит, кардәшебезнең кызы яши иде. Бу вакытта аңар
уналты яшь, граф нәселендә иң соңгы бала, гаять бай
мирасның һәм үзе үлгәннән соң өзелә торган граф титу¬
лының варисы, матур, шәфкатьле, инсафлы кыз иде ул.
Минем әти аның опекуны иде. Мин аны яраттым, ул да
мине ярата иде; ләкин ул бала вакытыннан ук Артурга
ярәшеп куелган булган һәм сэр Ричард бу килешүне бо¬
зарга риза булмас иде. Артур бүтән бер кызны ярата
һәм безне күңелне төшермәскә үгетли иде: вакыт үтәр,
берәр бәхетле очрак безгә үз теләгебезгә ирешергә яр¬
67
дәм итәр, ди иде ул. Ә Гью леди Эдитның байлыгын
яратса да, аның үзен яратам дип ышандырырга тырыша
иде,— аның гадәте шундый: бер нәрсә турында сөйли, ә
үзе икенче нәрсә турында уйлый иде. Тик аның мәкерле
хәйләләре бернинди дә нәтиҗә бирмәде: ул Эдитның мә¬
хәббәтен казана алмады: ул әтине генә алдый ала иде.
Әти аны безнең барыбыздан да ныграк ярата, аның һәр
сүзенә ышана торган иде. Гыо төпчек малай, бүтәннәр
аны яратмый иде, бу инде һәр чакта ата күңелен яулау
өчен җитә кала иде. Моның өстенә татлы, ялагай телле
һәм алдарга гаҗәп сәләтле иде, ә бу ике сыйфат сукыр
рәвештә үзеңә бәйләнгән кешедә хата фикер тудыруда
бик нык ярдәм итә ала. Мин бик дуамал, дөресен әйт¬
кәндә, хәтта артык дуамал идем, ләкин минем дуамал¬
лыгым гөнаһсыз иде гөнаһсызын, чөнки ул беркемгә дә
зарар китерми, бары минем үземә генә зыян китерә иде.
Мин беркемне дә оятка калдырмадым, беркемгә дә за¬
рар китермәдем, җинаять яки әшәкелек эшләп үземне
тапламадым һәм гомумән үземнең намуслы исемемә төс
булмаган берни дә эшләмәдем.
Ләкин энем Гыо минем вак шунлыкларымнан файда¬
лана белде. Абыем Артурның. сәламәтлеге яхшы түгел¬
леген күреп, һәм абыйның үлеме үзенә мине юлдан алып
ташлаганда гына файдалы булыр дип өметләнеп, Гью...
Хәер, бу бик озын тарих, шәфкатьле падишам, аны
сөйләп торуның кирәге дә юк. Кыска гына итеп әйткән¬
дә, энем минем кимчелекләремне бик оста күпертте,
аларны җинаять итеп күрсәтте; шул әшәкелекләрдән соң
ул минем бүлмәдән ефәк баскыч тапты — ә баскычны ул
үзе ташлаган иде — шушы хәйлә һәм сатып алынган
хезмәтчеләр, тагып бүтән кабахәтләр ярдәмендә әтиемне
Майле Эдитны урлап китәргә, синең ихтыярыңа каршы
килеп, аңа өйләнергә чамалый дип ышандырды.
Әти мине өч елга сөргенгә җибәрергә карар кылды.
«Йортыңнан, туган илеңнән еракта өч ел үткәрү, бәлки,
сине кеше һәм сугышчы ясар, аз булса да акылга өйрә¬
тер»,— диде. Шушы озак сынау елларында мин коры
җирдәге сугышларда катнаштым, мохтаҗлыкны, мәх¬
рүмлекләрне, язмыш авырлыкларын артыгы белән таты¬
дым, башымнан бик күп маҗаралар кичердем; соңгы
сугышта әсир төштем һәм төгәл җиде ел чит илдә төр¬
мәдә азап чиктем. Хәйләгә оста булуым һәм батырлыгым
аркасында, ниһаять, мин иреккә чыктым һәм туп-туры
68
бирегә ашыктым. Мин яна гына кайтып төштем. Минем
рәтле киемем дә юк, акчам да аз. һәм шушы җиде ел
эчендә Гендон замогында, анда яшәүчеләргә ниләр бул¬
гандыр, бу турыда мәгълүматым тагын да азрак. Хәзер
инде, падишам, сезнең рөхсәтегез белән, сезгә минем
бөтен аяныч тормышым билгеле.
— Син оятсыз ялганчы корбаны булгансың,— диде
бәләкәй король күзләрен елтыратып, — ләкин мин синең
хокукларыңны кире кайтарырмын,— изге тәре белән ант
итәм! Моны оиңа король әйтә!
Майлсның үз башыннан үткән күңелсез хәлләрне сөй¬
ләве йогынтысы астында корольнең теле чишелеп кит¬
те, һәм ул гаҗәпләнеп тыңлаган Майлска күптән түгел
башыннан үткән җәфа чигүләре турында сөйләп бирде.
Майле аны тыңлап торды да үз-үзенә:
«Шулай да, нинди бай аның фантазиясе!—диде.—
һичшиксез, бу искиткеч зур акыл иясе, югыйсә, сәла-
мәтме-авырумы, анысы барыбер, күктән алып, юктан
бар итеп дигәндәй, шундый катлаулы һәм дөреслеккә ох¬
шаган әкиятне үрә алмас иде. Бичара, акылсыз бала!
Мин исән чакта аның дусы да, сыеныр урыны да булыр.
Мин аны янымнан бер адым да җибәрмәм; ул минем ир¬
кә балам, бәләкәй иптәшем булыр. Без аны савыкты¬
рырбыз, акылына яңадан кайтарырбыз. Ул чагында ул
инде данлы булыр, аның исеме бөтен илгә таралыр, ә
мин горурланып әйтермен: «Әйе, ул минеке, йортсыз-
җирсез сукбай чагында мип аны үз канатым астына
алдым, әмма мин аңарда бөек талант яралгылары бу¬
луын шул вакытта ук күрдем, һәм кайчан да булса аның
кешеләр алдында танылачагын алдан әйттем. Карагыз
әнә аңа: мин хаклы булмаганмынмы» диярмен».
Ә король тирән уйлап, ашыкмый гына сөйләде:
— Син мине хурлыктан, кыерсытылудан араладың,
бәлки, минем гомеремне дә һәм, димәк, таҗны да котка¬
рып калгансыңдыр. Мондый ярдәм юмарт бүләккә лаек.
Әйт миңа, син ни телисең, һәм синең бу теләгең үтәлер.
Бу хыялый тәкъдим Гендонны уйларыннан айнытып
җибәрде. Ул инде корольгә рәхмәт әйтергә, һәм, мин тик
үз бурычымны гына үтәдем, бүләк кирәкми дип, сүзне
икенчегә борырга уйлаган иде дә, кинәт аның башына
бер акыллы фикер килде, һәм ул, бу шәфкатьле тәкъдим
турында яхшылап уйлау өчен, берничә минут фикер
тупларга рөхсәт сорады. Король эре генә төс белән аның
69
фикерен яклады һәм. мондый җитди эшләрдә ашыкма}
яхшырак, диде.
Майле бераз уйлап торды да, үз-үзенә:
«Әйе, моны эшләргә кирәк,— диде.—Башкача моңа
ирешеп булмас иде, баягы тәҗрибә күрсәтте, шушы ки¬
леш дәвам итү уңайсыз да, ялыктыргыч та. Әйе, аңа әй¬
тергә кирәк, шундый уңайлы очрактан баш тартмавым
нинди яхшы булды әле».
Ул тезләнде дә болай диде:
— Минем кечкенә генә ярдәмем чын күңелдән бирел¬
гән кешенең гади бурычы ул, әмма сез, җәнабе гали,
аны бүләккә лаеклы дип исәпләргә телисез икән, мин
түбәндәге турыда сорарга батырчылык итәм. Моннан
дүрт йөз еллап элек, сез галиҗәнабкә билгеле булганча,
Англия короле Джон белән Франция короле арасында
булган бәхәс вакытында, ике яктан да берәр сугышчы
чыгарырга һәм, алла хөкеме дигән нәмәстә кулланып,
бәхәсне бергә-бер чыгып сугышу юлы белән хәл итәргә
дигән карар кабул ителә. Ике король һәм тагын Испания
короле сугыш буласы урынга киләләр; ләкин сугыш
кырына чыккан француз сугышчысы шундый куркыныч
була, Англия рыцарьларыннан беркем дә аның белән ко¬
рал сынашырга батырчылык итмәгән. Шулай итеп, бә¬
хәс—-бик мөһим бәхәс — Англия короле файдасына хәл
ителмәскә тиеш була. Ә Тауэрда Англиянең иң куәтле
сугышчысы, үзенең милекләреннән һәм исеменнән мәх¬
рүм ителеп, күптән инде төрмәдә газап чиккән лорд де
Курси ябылуда ята икән, аны чакыралар; ул риза була
һәм, баштанаяк коралланып, сугыш кырына килә; ләкин
аның галәмәт зур гәүдәсен күрү, данлы исемен ишетү
белән француз кача башлый, шулай итеп Франция ко¬
роле оттыра. Король Джон, де Курсига аның барлык
титулларын һәм милкен кире кайтарып: «Ни телисең, шу¬
ны сора; синең теләгең, хәтта минем корольлегемнең
яртысы бәрабәре торса да, үтәләчәк», — дп. Де Курси
менә хәзер мин тезләнгән кебек тезләнә дә: «Алайса,
падишам, миңа һәм минем нәселемнең киләчәк буынна¬
рына Англиядә король тәхете яшәгәндә король алдында
баш киемен салмау хокукын бир», ди. Сез җәнабе га¬
лигә билгеле булганча, аның соравы үтәлә, һәм шушы
дүрт йөз ел буена де Курси нәселе яшәүдән туктамады,
шулай итеп, бу көнгә кадәр бу борынгыдан килгән нә¬
сел башлыгы, рөхсәт сорап тормастан, король барында:
70
эшләпә яки шлемын салмый, моның өчен аны берәү дә
шелтәләми, ә бүтән беркем моны эшли алмый *. һәм,
менә шушы мисалга нигезләнеп, мин дә корольдән бары
тик бер генә шәфнатьлелек күрсәтүен һәм өстенлек би¬
рүен сорыйм, шул минем өчен зур бүләк булачак, ул
менә нәрсә: миңа һәм минем бөтен нәселемә Англия мо¬
нархы барында утырып торырга мәңгегә рөхсәт ителсен
иде!
— Тор, сэр Майле Гендон! Мин сиңа рыцарь исемен
бирәм,— диде король бик җитди итеп, Гендонның үзенең
үк шпагасы белән аның иңбашына орынып алды,— тор
һәм утыр! Синең үтенечең кабул ителде. Англия яшәгән¬
дә король власте барында, бу почетлы хокук синдә сак¬
ланыр.
Король җәнабләре уйчан төс белән бер яккарак кит¬
те, Гендон исә өстәл янында шундук урындыкка утырды.
«Шәп фикер булды әле бу,— дип уйлады ул үзалды¬
на,—• ул мине бәладән коткарды, басып торып аякларым
арып беткән иде. Башыма мондый фикер килмәгән бул¬
са, бичара малаем савыкмый торып, әле мин тагын ничә¬
мә-ничә атналар басып торырга мәҗбүр булыр идем.—
Бераздан соң ул уйларын дәвам итте.— Шулай итеп, мин
хәзер Төшләр һәм Күләгәләр патшасының рыцаремын!
Минем кебек хыял белән яшәргә яратмаган кешегә биг¬
рәк сәер, мәзәк исем. Мин аңардан көлмәм — ходай, үзең
сакла!—Чөнки минем өчен дөньяда булмаган нәрсә,
аның өчен — чынбарлык. Аннары шунысы ачык: аның
нинди яхшы һәм олы җанлы икәнлеген күрсәтә бу...—
Берничә минуттан ул өстәп куйды:— Әгәр ул мина бүтән¬
нәр алдында да шушы яңгыравыклы исем белән эндәш¬
сә? Бик көлке булачак бит! Минем рыцарь исемем бу
мескен киемемә ярашмый бит! һәй, барыбер түгелме!
Ничек теләсә, ничек ошатса, шулай атасын, мин шат
кына булырмын...»
Унөченче бүлек
ПРИНЦНЫҢ ЮККА ЧЫГУЫ
Аштан соң ике иптәшнең үтереп йокылары килде.
— Салдыр бу чүпрәкләрне!— диде король, киемен
күздә тотып.
1 Де Курси нәселеннән килгән Кингсэл фамилияле лордлар әле-
кадәр шушы өстенлек белән файдаланалар. (Автор искәрмәсе.)
71
Гендон аны карусыз чишендерде,—урын-җиргә ят¬
кырды, аннары бүлмәгә күз йөртеп чыкты да, хәсрәт бе¬
лән үз-үзенә: «Ул тагын минем караватны эләктерде.
Шайтан алгыры! Мин нишләрмен соң?»—диде.
Бәләкәй король аның аптырашта калуын шәйләп ал¬
ды һәм йокылы тавыш белән:
—• Син ишек төбенә ятарсың, мине сакларсың,— дия
Гендонның уйларына нокта куйды. Бераздан соң ул ка¬
ты йокыга киткән, үзенең борчуларын оныткан иде инде.
— Бичара! Чыннан да аңа король булып кына туа¬
сы калган!—дип, исе китеп мыгырданды Гендон.— Ул
үзенең ролен менә дигән итеп башкара.— һәм бик канә¬
гать булып, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, идәнгә, ишек ка¬
тына сузылып ятты:— Бу җиде ел эчендә мин моннан
да начар яшәдем әле; хәзерге хәлемнән зарлансам ал¬
ланың каһәре төшәр.
Ул таң алдында гына йоклап китте, ә төш вакытында
торды да каты йоклаган шәкертенең өстенә япкан юрга¬
нын әле бер төшен, әле икенче төшен ачкалап, җеп бе
лән аның иңен-буен үлчәп алды.
Үлчәп бетерүгә король уянып китте. Ул күзләрен
ачу белән, салкыннан зарланды һәм дусыннан ни эшлә-
>вен сорады.
—' Эшемне бетердем инде, падишам,— диде Ген¬
дон.— Шәһәрдә йомышым бар иде, мин тиз кайтырмын.
Йокла яңадан: сиңа ял итәргә кирәк. Кая әле, башыңнан
ук каплыйм, тизрәк җылынырсың.
Ул әйтеп тә бетерә алмады, король йокы патшалыгы¬
на кире китте.
Майле аяк очына гына басып, бүлмәдән чыкты, ә бер
утыз-кырык минуттан шулай ук тавышсыз-тынсыз гына
әйләнеп кайтты. Ул кулына малайга дип костюм тоткан
иде. Костюм арзанлы материядән тегелгән, киелгән, кыр-
шылгалаган җирләре дә бар, әмма чиста, җылы — елның
нәкъ шул фаслына яраулы иде. Майле утырды да, бо¬
рын астыннан гына мыгырдап, сатып алган әйберен ка¬
рарга тотынды.
— Кесәң калынрак булса, яхшырак костюм да та¬
барга булыр иде дә, кесә сай чакта, артык талымлап
торып булмый шул...
Бар иде бер гүзәл безнең калада.
Бар иде безнең калада
72
Ул кыбырдап куйды бугай; болай кычкырып җырларга
ярамас, югыйсә, йокысын качырырмын, юлга чыгасы бар,
ул инде болай да йончып беткән, мескенкәй... Камзулы
ярыйсы икән, алама түгел,—'аннан-моннан әйбәтләп
ямаштырсаң, киярлек була. Чалбары тагын да әйбәтрәк,
хәер, монысын да бер-ике урыннан чәнчеп алу зыян
итмәс иде... Башмаклар шәп, нык, әле чыдарлык... аякка
коры да, җылы да булыр. Бу аның өчен гаҗәп яңалык
булыр әле, чөнки ул кышын да, җәен дә яланаяк йөге¬
рергә күнеккән. Их, ипи дә җеп кебек үк арзан булса!
Менә фартинг чамасы акча биреп бер елга җитәрлек
җеп алдым, тагын менә нинди зур инә дә өстәделәр әле.,.
Тик менә күзенә җеп саплавы гына җиңел булмас, шай¬
тан алгыры.
һәм чыннан да бу аның өчен җиңел эш түгел иде.
Бу очракта гадәттә ирләр ничек итсәләр (дөнья беткәнче
һаман шулай итәрләр, күрәсең), Майлс та инәне бер
урында кымшандырмый тотып, җепне аның күзенә кер¬
тергә тырышты, ә бит хатын-кыз нәкъ моның киресен
эшли. Җеп инә кырыеннан я уң, я сул якка тая, я бөге¬
лә, әмма Гендонның түземе җитәрлек: солдат хезмәтендә
ул мондый күнегүләрне аз ясамады. Ниһаять, ул җепне
киертүгә иреште; тез өстендә яткан костюмны алды да
ямарга тотынды.
«Кунган өчен түләнгән, бүген биреләчәк иртәнге аш
өчен дә түләнгән; акчабыз ике ишәк сатып алырга да,
Гендон-холлга барып кергәнче икебезгә ике-өч көн тук¬
ланырга җитә әле; ә анда безнең бөтен нәрсә дә җитәр¬
лек булачак.
Өзелеп сөя иде гүзәл...
Ах, шайтан алгыры! Инәне тырнак астыма кададым бит!..
Ярар, әллә ни юк ла, беренчесе генә түгел... шулай да
бик үк рәхәт тә түгел... Их, җаным, курыкма, без синең
белән бик шәп иттереп яшәрбез әле! Синең бөтен күңел¬
сез маҗараларыңның эзе дә калмас, акылың да кайтыр...
Өзелеп сөя иде гүзәл уз ирен.
Ә гүзәлне сөя...
Кара, инәне нинди һәйбәт итеп эре-эре атлаттым.— Ул
'камзулны югары күтәреп сокланып карады.— Киң ко¬
лачлылык, мәһабәтлекне күрсәтә бу; алар янында тегү¬
75
ченең вак, саран атламнары плебейларча мескен булык
торалар...
Өзелеп сөя иде гүзәл үз ирен,
Ә гүзәлне сөя бер егет...
Менә булды да! Хурларлык түгел, җитмәсә, бик тиз эш¬
ләнде. Хәзер мин аны уятып киендерәм, юындырам да
тамагын туйдырам; аннары без аның белән җәт кенә
Саутворктагы Табард хәрчәүнәсе янындагы базарга ча¬
барбыз. Рәхим итеп, торыгыз, галиҗәнаб!..— диде ул
каты гына итеп.— Җавап юк!.. Әй, галиҗәнаб!.. Әгәр
йоклаганда дәшкәнне колагы ишетми икән, ни хәл итим,
аның изге сынын орынып пакьсызландырырга туры килә
инде. Бу нихәл?
Ул юрганны алып ташлады... Малайдан җилләр
искән!
Гендон аптыраудан катып калды, тирә-ягына карай¬
ды, малайның сәләмәләре дә юкка чыкканлыгын тик
шунда гына шәйләп алды. Ул коточкыч ярсынып кычкы¬
ра, гостиница хуҗасын чакыра башлады. Шул вакыт
иртәнге аш күтәреп хезмәтче керде.
— Син, шайтан токымы, аңлатып бир миңа, нәрсә
бу, югыйсә, әшәке җаның белән хушлаш!—дип җикерде
сугышчы һәм хезмәтче янына атылып килде. Тегесе га¬
җәпләнүдән, куркудан бөтенләй югалып калды, беравык
хәтта сүзен әйтәлми торды.— Малай кайда?
Бутала-бутала өзек-өзек сүзләр белән хезмәтче аң¬
латып бирде:
— Сез моннан чыгып та өлгермәдегез, әфәндем, бер
яшь кеше йөгереп керде дә сезнең малайны хәзер үк
үзегез янына күпер очына, Саутворк ярына килеп җитсен
дип таләп итүегезне белдерде. Мин аны бүлмәгә алып
кердем, ул малайны уятып йомышын әйтте. Тегесе ни
өчен шулай иртә борчыйлар дип бераз мыгырданып ал¬
ды. Тик шундук сәләмәләрен өстенә киде дә, теге кеше
белән чыгып барышлый: «Сез, әфәндем, аны алырга чит
кешене җибәргәнче, үзегез килсәгез, әдәплерәк булыр
иде... югыйсә, ничек була инде бу?»—диде.
—• Син .аңгыра дигән сүз була бу. Аңгыра һәм күсәк
сине агач атка атландырып китү берни түгел, асып ку¬
ярга иде синең бөтен нәсел-нәсәбеңне! Бәлки, әле эш уз
магандыр. Бәлки, малайны кыерсытырга теләмәгәннәр
дер. Мин хәзер аның артыннан кптәм, аны монда алыг
74
килам. Ә син шул арада ашарга әзерлә! Тукта! Тукта!
Караваттагы юрганның астында кемдер яткан кебек
итеп куйганнар бит,— юри иткәннәрме аны?
— Белмим, шәфкатьле әфәндем! Теге малайны алыр¬
га килгән яшь кеше карават янында маташкан иде шул.
— Ах үләт! Бу алдау өчен эшләнгән! Әйе, бу вакыт
оту өчен эшләнгән... Карале! Яшь кеше үзе генә идеме?
— Үзе генә иде, әфәндем!
— Шулай икәненә иманың камил идеме?
— Камил, әфәндем!
— Уйла, фикереңне җый, ашыкма!
Бераз уйлап торгач, хезмәтче:
— Керүен ул берүзе керде,— диде,— янында беркем
дә юк иде; әмма хәзер хәтеремә төщте. Малай белән ул
күпергә җиткәч, каяндыр юлбасар кыяфәтле -бер ир ке¬
ше атылып чыкты да алар янына йөгереп килеп җиткән
мәлне...
— Я, нәрсә шул мәлне? Әйтеп бетер!—дип гөрелдәде
Гендон, түземсезлек 'белән.
— Нәкъ шул мәлне толпа эченә кереп югалдылар,
яңадан мин аларны күрмәдем; чөнки мине хуҗа чакы¬
рып алды, ул заказ буенча нотариуска тәкә ботын бирер¬
гә онытканнары өчен ачуланган иде, ләкин «бөтен изге¬
ләр шаһит, моның өчен мине гаепләү — тумаган бала¬
ны гөнаһлары өчен хөкем итү белән бер...
— Югал (күземнән, ишәк! Синең лыгырдавың мине
акылдан яздыра! Тукта! Кая чабасың? Бер генә минут
та урынында тора алмый! Соң, алар Саутворкка китте¬
ләрме?
— Әйе, шунда, әфәндем!.. Теге мин әйткән тәкә бо¬
тына минем тамчы да катнашым юк, бәби...
— Син әле һаман мондамыни? һаман чүбек чәйни¬
сеңме? Ычкын исән чагында!
Хезмәтче күздән югалды. Гендон аның артыннан-
чапты, аны куып узды да, баскычтан берьюлы икешәр
басма аша сикерә-сикерә, күз ачып йомганчы түбәнгә
төшеп җитте.
«Бу теге, үзен малайның әтисе дип атаган кабахәт...
Мин сине югалттым, бичара, акылсыз бәләкәй боеручым!
Их, нинди үкенеч! Мин сине яратып өлгергән идем! Юк,
бөтен изгеләр белән ант итәм, мин сине югалтмадым!
Югалтмадым, бөтен илне актарып чыгармын, ни генә
булса да, эзләп табармын. Бичара бала! Анда аның ир¬
75
тәнге ашы калды... минеке дә... кая 'инде хәзер тамак
кайгысы! Әйдә, күселәр ашасын! Тизрәк, тизрәк, озак¬
ларга ярамый».
һәм күпердәге халык арасыннан ырып-ерып чыга-
чыга, ул берничә тапкыр күңеленнән кабатлады, әйтер¬
сең, бу фикер аңа аеруча ошый иде:
«Ул мыгырданып алса да, аның белән киткән... Кит¬
кән, чөнки Майле Гендон чакыра дип уйлаган, сөекле
балакаем! Бүтән кеше дисәң, ул бармас иде, шул — мин
беләм инде аны!»
Ундүртенче бүлек
«ЬЕ КО1 Е8Т МОКТ — У1УЕ ЬЕ КО1!» 1
Нәкъ шушы иртәдә, таң вакытында, Том Кенти тирән
йокысыннан уянып, караңгыда күзләрен ачып җибәрде.
Чуалган фикерләренең, хисләренең очына чыгарга, аз
гына булса да аларны төшенергә тырышып, беравык ул
тын гына ятты һәм кинәт тәэсирләнеп, әмма басынкы
гына кычкырып җибәрде:
— Мин аңладым! Аңладым! Мин хәзер бөтенләй
уяндым. Кил миңа шатлык! Югал кайгы! Әй, Нэн! Бэт!
өстегездән сәләмәгезне алып атыгыз да, тизрәк килегез
әле минем янга, мин сезгә бик куркыныч, мәгънәсез төш
сөйлим, андый төшне кешегә төн убырлары гына күрсә¬
тә. Әй, Нэн, кайда соң син? Бэт!
Аның ятагы янында кемнеңдер кара шәүләсе күрен¬
де, кемдер:
— Нәрсә боерырга телисез?—диде.
— Боерырга дисеңме? Әйе, бәхетсезлек, мин таныйм
синең тавышыңны! Әйт... мин кем?
— Синме? Кичә генә син принц Уэльский идең, бүген
инде син минем бөек боеручым—Эдуард, Англия ко¬
роле.
Том башын мендәргә яшерде дә кызганыч итеп:
— Бу төш булмаган икән шул! Бар, ял ит, шәфкать¬
ле сэр... Калдыр мине кайгым белән ялгызымны!—дип
мыгырдады.
1 Король үлде — яшәсен король* (Французча.)
76
Том яңадан йокыга китте, һәм бераздан ул татлы
төш күрде: тышта җәй, имеш; ул берүзе Гудмэнсфильдс1
дип аталган бик матур болында уйнап йөри, имеш; ки¬
нәт аның янына озын сары бакенбардлы, буе бер фут¬
тан артмас бөкре кәрлә .килде дә:
—• Шушы төп яныннан казы!—диде.
Том аның сүзен тыңлады һәм ялтырап торган өр-яңа
унике пенс акча тапты. Бу — искиткеч зур байлык иде!
Ләкин иң яхшысы алда иде әле, чөнки кәрлә:
— Мин сине беләм. Син мактауга лаек яхшы малай;
синең кайгыларың бетте, тиешле хакыңны алыр вакыт
җитте,— диде.— Нәкъ менә шул урынны һәр атнаның
җиденче көнендә килеп казы, һәр казыганыңда хәзинә
табарсың: ялтырап торган өр-яңа унике пенс акча бу¬
лыр. Тик бу хакта беркемгә дә сөйләмә, бу — сер.
Шуннан соң кәрлә юк булды, ә Том үзенең табышы
белән Сынык-Санык дворына чапты, юл буена ул һаман
үзалдына сөйләнеп барды: «Хәзер мин һәр кичне әтиемә
берәр пенни биреп барырмын; ул аларны теләнеп җый¬
ган дип уйлар, аның күңеле йомшар, мине кыйнаудан
туктар. Атнага бер пеннины мин укытучыма — шәфкать¬
ле руханига, ә калган дүртесен әниемә, Нэн белән Бэтка
бирермен. Моннан соң без ачыкмабыз, йолкыш булып
йөрмәбез. Хуш, мохтаҗлык; хуш, мәңге курку, кыйналу¬
лар!»
Төшендә ул күз ачып йомганчы үзләренең фәкыйрь
ояларында булып чыкты: ул анда сулуы кабып йөгереп
килеп керде, күзләре шатлыктан очкынланып елтырый
иде; ул, әнисенең итәгенә дүрт акча ыргытып:
— Бу сиңа!.. Барысы да сиңа, барысы да!—дип кыч¬
кырды. — Сиңа һәм Нэн белән Бэтка! Болар намуслы
хезмәт белән эшләп алган акчалар, теләнеп тә, урлап та
алынган түгел!
Гаҗәпләнеп калган бәхетле ана аны үзенең күкрәгенә
кысты.
— Вакыт бик соңлап бара... җәнабе гали, торырга
теләмәссезме икән?
Эх, ул бит мондый җавап көтМәгән иде. Төше тара¬
лып юк булды. Том уянып китте.
Ул күзләрен ачты. Аның ятагы янында йокы бүлмә¬
сенең купшы киенгән беренче лорды тора иде. Ялган
1 Яхшы кеше болыны дигән сүз.
77
төштән туган шатлык шундук югалды: бичара малай
үзенең әле һаман әсир һәм король икәнлеген күрде. Бүл-!
мә эче җете кызыл төстәге — кайгылы төс — мантияләр
кигән сарай чиновниклары һәм монархка хезмәт күрсә*
түче атаклы кешеләр белән тулган. Том ятагы өстенә
торып утырды һәм авыр ефәк пәрдәләр аша шушы зин¬
нәтле толпага карап торды.
Аннан соң киендерү йоласы башланды, ул бик озак¬
ка сузылды, тенкәгә тиеп бетте, бу вакытта сарай әһел¬
ләре, бәләкәй корольне сәламләп һәм авыр кайгы уңае
белән, аның хәсрәтен уртаклашуларын күрсәтеп, бер-бер
артлы гел тезләнә тордылар. Беренче булып лорд обер-
шталмейстер кулына күлмәк алды һәм аны беренче
лорд-егермейстер га бирде, тегесе аны йокы бүлмәсенең
икенче лордына бирде, монысы үз чиратында — Виндзор
урманының баш урманчысына, анысы—өченче обер-ка-
мергерга, монысы корольнең Ланкастер герцоглыгы бу¬
енча канцлерына, ул — король киемнәрен саклаучыга,
монысы — Норройскийга, анысы — Тауэр комендантына,
монысы —сарай хуҗалыгы мөдиренә, ул — нәселдән
килгән тастымал бәйләүчегә, тегесе — адмиралтейство¬
ның беренче лордына, анысы — Кентерберий архиепис¬
кобына һәм, ниһаять, архиепископ — йокы бүлмәсенең
беренче лордына бирде, монысы инде күлмәкне, яки дө¬
ресрәге, шул күлмәктән калган нәрсәне, Томга кидерде.
Бичара малай ни уйларга белмәде; бу аңа янгын вакы¬
тында чиләкне кулдан-кулга бирүне хәтерләтте.
Том кияргә тиеш булган һәрнәрсә шул әкрен һәм тан¬
таналы процессны үтте. Ахыр чиктә бу йола шундый
туйдырды, Том, озын ефәк оекларның саф буенча хә¬
рәкәт итүләрен күреп, шатлыгыннан чак кычкырып җи¬
бәрмәде: димәк, йола тәмамлануга таба бара. Ләкин ир¬
тәрәк шатланган икән. Йокы бүлмәсенең беренче лорды
оекны кулына алып Томның аягына кидерергә әзерләнүе
булды, кинәт кызарып, оекны Кентерберий архиеписко¬
бына кире сонды, коты очып:
— Карагыз, милорд!—дип мыгырдады.
Күрәсең, оекның ниндидер гаебе булган. Архиепис¬
коп агарынып китте, аннары кызарды, оекны адмиралга
биреп, пышылдады:
— Карагыз, милорд!
Адмирал оекны нәселдән килгән тастымал бәйләүче¬
гә бирде, биргән чакта чак-чак кына пышылдый алды:
— Карагыз, милорд!
Шулай итеп, оек сарай хуҗалыгы мөдире, Тауэр ко¬
менданты, герольдмейстр Норройский, король киемнә¬
рен саклаучы Ланкастер герцоглыгы канцлеры, өченче
обер-камергерг Виндзор урманының баш урманчысы,
йокы бүлмәсенең икенче лорды, беренче лорд-егермейстер
кулы аша гел шул ук: «Карагыз, карагыз!» — дигән ап-
тыраулы һәм куркынып пышылдау белән, ниһаять, обер-
шталмейстер кулына эләккәнче, бөтен саф буйлап кире¬
гә сәяхәт итте. Киндердәй агарынган обер-шталмейстер
гомуми аптырашка сәбәпче булган гаепкә беравык карак
карап торды да карлыккан тавыш белән:
— Ходаем, үзең ярлыка!—дип пышылдады. — Оек
бавының тимер очы төшкән! Король оекларын саклаучы¬
ны Тауэрга ябыгыз! — диде һәм, хәлдән таеп, беренче
егермейстерның иңбашына таянды; баулары төзек оек
китерелгәнче көч-куәтен тупларга кирәк иде аңа.
Ләкин иртәме-соңмы дөньяда бар нәрсә дә үз урыны¬
на утыра. Шулай итеп, Том Кеитига да, ниһаять, ята¬
гыннан төшәргә мөмкин булды. Бер түрә тазга су сал¬
ды, икенчесе юындыруга җитәкчелек итте, өченчесе әзер
сөлге тотып торды. Том юыну йоласын исән-сау гына
үткәрде һәм король парикмахеры карамагына керде. Бу
художник кулыннан ул җете кызыл төстәге бөркәнчек
белән чалбар һәм шундый ук каурыйлар кадалган эшлә¬
пә киеп, кызлар сыман булып, матур сын белән әйбәтлә¬
неп чыкты. Йокы бүлмәсеннән ул җыелып торган сарай
кешеләре аша тантаналы рәвештә иртәнге ашханәгә үт¬
те; сарай кешеләре чигенеп һәм бер якка тезләнеп, аңа
юл бирделәр.
Иртәнге аштан соң Томны тәхет залына уздырдылар!
Бу мәһабәт йола иде: аны Англиянең баш түрәләре һәм
алтынланган айбалталар тоткан илле дворяннан торган
почетлы каравыл озата барды. Тәхет залында ул дәүләт
эшләре белән шөгыльләнергә тиеш иде. «Агасы» лорд
Гертфорд корольгә үзенең акыллы киңәше белән ярдәм
итү өчен тәхетнең янына ук басты.
Иң элек атаклы лордлар күренде; мәрхүм король та¬
рафыннан аның васыятьләрен үтәүче вәкилләр итеп бил¬
геләнгән бу лордлар үзләренең төрле боерыкларына Том¬
ның ризалыгын сорап килгәннәр иде. Бу коры формаль¬
лек иде, әлбәттә, шулай да формальлек кенә түгел, чөнки
ул вакытта әле лорд-протекҮор юк иде. Кентерберий
архиепискобы король вәкилләренең мәрхүм монархны
җирләү турындагы карарын белдерде һәм ахырдан ко¬
роль васыятьләрен үтәүче вәкилләрнең, атап әйткәндә,
түбәндәге кешеләрнең имзаларын укыды: Кентерберий
архиепискобы; Англиянең лорд-канцлеры; Вильям лорд
Сент-Джо»н; Джон-лорд Рассел; Эдуард граф Гертфорд;
Джон виконт Лисли; Катберт, Дургэм епискобы...
Том боларны тыңламады, бая ук аны бу документта¬
гы бер нәрсә аптырашка калдырган иде: ул, лорд Герт-
фордка борылып шыпырт кына:
— Күмү кайсы көнгә билгеләнгән?—дип сорады.
— Алдагы айның уналтынчы көнендә, падишам! —
диде Гертфорд.
— Гаҗәп! Шуңа кадәр чыдар микән ул?
Бичара бала! Король сараендагы йолалар аңа бөтен¬
ләй ят иде шул әле. Сынык-Санык дворында үлекләрне
зиратка бик тиз илтеп куялар иде.
Ике-өч сүз белән лорд Гертфорд аны тынычландыр¬
ды.
Аннан соң статс-секретарь хөкүмәт советының иртән¬
ге көнгә сәгать унбергә чит илдән килгән илчеләрне ка¬
бул итүне билгеләү турындагы карарын белдерде. Ко¬
рольнең ризалыгы кирәк иде.
Том лорд Гертфордка сораулы караш ташлады. Те¬
гесе:
— Сез җәнабе гали үзенең риза икәнлеген белдер¬
сен,— дип пышылдады. — Алар, сез җәнабе галигә Һәм
бөтен Англиягә килгән авыр югалту уңае белән, бөек бое¬
ручыларның кайгысын уртаклашуларын белдерү өчен
киләләр.
Том әйтелгәнчә эшләде. Икенче статс-секретарь мәр¬
хүм корольне күмү өчен тотылган, елның соңгы яртысы¬
на егерме сигез мең фунт стерлингка җиткән чыгым ту¬
рындагы язманы укый башлады, шулкадәр күп акча иде
бу, хәтта Томның тыны кысылды; бу суммадан егерме
меңе әле түләнмәгән булуын ишеткәч, ул тагын да ныг¬
рак шаккатты һәм король казнасы бөтенләй диярлек бу¬
шап калганлыгын, ә андагы мең хезмәтченең бик кы¬
сынкы яшәвен һәм күптән инде жалование алмавын бел¬
гәч, ул авыз ачып катып калды.
Том үзенең шикләнүләрен кайнарланып әйтеп салды:
— Болай булса без бөтенләй бөләрбез. Шулай булы-
ры ап-ачык. Безгә бәләкәйрәк йорт алырга, ә хезмәтче-
80
ләрөбезне таратырга кирәк, чөнки алар барыбер бернигә
дә яраксыз, безгә, хәтта үз эшләрен үзләре эшли алу
өчен акылы да, куллары да булмаган курчакка да ки¬
рәксез хезмәт күрсәтеп, безнең йөрәгебезне генә бозалар
һәм күңелебезне хурлык белән таплыйлар. Мин бер
йорт беләм, Балык базары каршында Билингсгэйт янын¬
дагы кечкенә йорт... Ул...
«Агасы» Томның акылсыз сүзләрен туктату өчен
нык кына итеп аның кулын кысты: монысы кып-кызыл
булды һәм шунда ук туктады; ләкин беркем дә йөзенә
гаҗәпләнү билгесе чыгармады, гүя беркем бернәрсә
ишетмәде.
Ниндидер секретарь мәрхүм корольнең язып калдыр¬
ган һәм раслаган васыятендә граф Гертфордка герцог
титулы бирергә, аның энесен, сэр Томас Сеймурны, пэр
исеменә күтәрергә, ә Гертфордның улын граф итәргә,
шулай ук король таҗының бүтән күренекле хезмәтче¬
ләренең дә исемнәрен күтәрергә кушканын белдерде.
Мәрхүмнең ихтыярын раслау һәм тормышка ашыру өчен,
совет уналтынчы февральдә утырыш үткәрүне билге¬
ләгән. Мәрхүм король шулкадәр югары исемне тоту
өчен кирәк булган мөлкәт һәм хуҗалык өчен уңайлы
участоклар бирү турында исемнәре әйтелгәннәрнең бер¬
сенә дә язма васыять калдырмаганлыктан, совет, хәзерге
корольнең бу мәсьәләгә кагылышлы шәхси теләкләре
белән таныш буларак, Сеймурга «биш йөз фунт стер¬
линглык җир» билгеләүне һәм Гертфордның улына «си¬
гез йөз фунт стерлинглык җир» билгеләүне шулай ук
күрше епископ карамагындагы «епископ үлгәч калырга
тиеш булган» «өч йөз фунт стерлинглык» җир участогын
өстәүне яхшы дип тапкан.
Том тагын башта мәрхүм корольнең бурычларын тү¬
ләргә кирәк, ә аннан соң гына берьюлы шулкадәр акча¬
ны тотарга ярый дип аз гына әйтеп ташламады; әмма
алдан хәстәрен күрә белүче Гертфорд, вакытында аның
иңбашына орынып, Томны мондый саксызлыктан кот¬
карды, шулай итеп, ул, күңеле бөтенләй риза булмаса да,
телдән үзенең ризалыгын белдерде.
Ул беравык үзенең хәзер ничек җиңел генә һәм гади
генә итеп искиткеч, шанлы могҗизалар ясый алуы ту¬
рында уйлап утырды; һәм кинәт аның башында бер уй
чагылып үтте: нигә үзенең әнисен Сынык-Санык дворы
А-386.-6
81
герцогинясы ясамаска һәм аңа җир, мөлкәт бүлеп бир¬
мәскә? Ләкин шул ук секундта икенче бер аяныч фикер
монысын юкка чыгарды: аның бит исәме генә король, ә
чынлыкта исә ул тулысынча шушы атаклы карГйар һәм
мәһабәт вельможалар кулында. Алар өчен аның әнисе
зәгыйфь хыял җимеше генә; алар аны ышанмыйча гына
тыңлап торырлар да доктор чакыртырлар — шул булыр.
Эчпошыргыч эш һаман дәвам итте. Дәүләт эшләре ту¬
рындагы күп сүзле, ялыктыргыч, күңелсез петецияләр,
указлар һәм бүтән кәгазьләр укылды; ниһаять, Том аһ
орып авыр сулады да авыз эченнән генә:
— Нигә генә ходай каргышы төште икән миңа? Ул
миннән саф һаваны, кояш яктысын тартып алды, мине
шушы төрмәгә ябып куйды, король ясады һәм мине хәс¬
рәткә салды?—дип мыгырдады.
Шунда аның арыган бичара башы, йокысы килүдән
авыраеп, иңбашына салынып төште; корольлекнең эш¬
ләре, бүтәннәрнең теләген законлаштыру көченә ия бул¬
ган бөек двигатель эштән туктау белән, тукталып калды.
Оеп киткән малайны тынлык урап алды, һәм дәүләт¬
нең акыл ияләре эшләрне карауны туктаттылар.
Төшке аш алдыннан Том үзенең «төрмәчеләре» Герт¬
форд һәм Сент-Джон рөхсәте белән, бер сәгатьләп ва¬
кытын леди Елизавета һәм бәләкәй леди Джэн Грей бе¬
лән үткәрде. Дөрес, принцессалар король 'семьясына кил¬
гән авыр югалтудан бик нык кайгыралар иде. Ахырдан
аның янына тарихта «Канлы Мария»1 исемен алган
«өлкән апасы» кереп чыкты. Аның тәкәббер һәм күпер¬
теп сөйләве Томның бөтен күңелен өшетте, «апасының»
шулай сөйләшүендә ул бары бер генә уңай як күрде, ул
да булса—кыскалык иде. Бер генә минутка аның үзен
генә калдырдылар, аннан соң аның янына унике яшьләр
чамасындагы ябык кына бер малайны керттеләр, яка¬
сындагы һәм җиңнәрендәге челтәреннән башка, анын
киеме — камзулы, оеклары һәм бүтән нәрсәләре — бары
сы да кара иде. Аның киемендә бер генә төрле кайгы,
билгесе юк, тик иңбашында ал бант кына бар. Ул, ялан¬
башын ия төшеп, кыюсыз гына атлый иде. Малай, килеп
җиткәч, Том алдында бер аягына тезләнде, Том аңа
җитди итеп бераз карап торды да, ниһаять:
1 Мария Тюдор — Англия королевасы (1516 — 1558). Анык
патшалык дәвере дини эзәрлекләүләр һәм бик күп санда җәзалау
лар белән танылган.
82
— Тор, малай! Син ке^м буласың? Ни йомыш?—диде.
Малай урыныннан торды; ул Том алдында купшы, ир¬
кен позада басып тора, ләкин аның йөзендә аптыраш һәм
хәсрәт күренә иде.
— Син, әлбәттә, мине хәтерлисең, милорд? Мин --
синең өчен «кыйнала торган паж».
— Кыйнала торган паж?
—. Әйе, мин Гэмфри... Гэмфри Марло.
Том опекуннарым миңа бу паж турында сөйләгән
булсалар начар булмас иде дип уйлап алды. Хәл четрек-
ле иде. Нишләргә? Малайны таныган булып кыланырга¬
мы, ә соңыннан һәр сүз саен аны беркайчан да күргән
булмавыңны фаш итәргәме? Юк, алай ярамый. Аның
башына бу кыен хәлдән коткарырлык . фикер килде —
чөнки андый очраклар әле сирәк булмастыр бит. Лорд
Гертфорд белән лорд Сент-Джонга, король васыятьлә¬
рен үтәүче вәкилләр советы членнары сыйфатында, эш
белән еш кына аның яныннан китеп торырга туры килә¬
чәк бит. Мондый кыен хәлләрдән арыну өчен үзенә бе¬
рәр төрле ысул уйлап табу начар булмас иде. «Әйе, бу
яхшы фикер! Аны малайда сынап карарга кирәк... карап
карыйк әле, нәрсә килеп чыгар икән?» — дип уйлады
Том эченнән генә.
Хәтеренә төшерергә тырышып ул маңгаен угалады
һәм:
— Хәзер мин сине хәтеремә төшерәм бугай,— диде.—
Ләкин авырудан минем зиһенем томаланган...
— Шулай икән шул, бичара әфәндем!—диде «кый¬
нала торган паж», чын күңелдән кызганып, ә эченнән
генә өстәп куйды: «Дөресен сөйләгәннәр икән, акылы ял¬
гышкан, бичараның... Ләкин, шайтан, бигрәк онытучан
инде мин! Аның аңы чуалганын сизгәнлекне аз гына да
күрсәтмәскә кушылган иде бит».
— Гаҗәп» соңгы көннәрдә хәтерем нигәдер нык ял¬
гыша,— диде Том. — Ләкин син аңа карама... Мин тиз¬
дән савыгырмын; хәтеремнән чыгып киткән исемнәрне,
вакыйгаләрне искә төшерү өчен кайвакыт миңа бер
ишарә дә җитә. («Ә вакыты белән элек мин гомеремә
дә ишетмәгәннәрне дә», — дип өстәде ул эченнән генә.)
Я, әйт, сиңа нәрсә кирәк?
— Әллә ни зур нәрсә түгел, падишам, шулай да сез
җәнабе галинең рөхсәте белән, аны исегезгә төшерергә
кыюлык и тәм. Мин моннан ике көн элек сез җәнабе га-
83
ли иртәнге дәрестә грекчадан тәрҗемә иткәндә өч хата
ясагач... Сез хәтерлисезме аны?
— Әйе-е-е, хәтерлим шикелле... («Бу ялган түгел тү-
гелен, әгәр мин грёкча укый башласам, мөгаен, өч түгел,
кырык хата ясаган булыр идем».) Әйе, хәзер хәтерлим,
дәвам ит!
— Укытучы шундый, ул әйткәнчә, юньсез һәм аңгы¬
ра баш белән эшләнгән эш өчен »сезгә ачуы чыгып, мине
каты кыйныйм дип янады һәм...
— Сине кыйнаргамы?—дип кычкырып җибәрде Том,
гаҗәпләнүдән ролен дә онытып. — Каян килеп ул минем
хаталар өчен сине кыйнарга тиеш?
— Ах, җәнабе гали, тагын онытасыз!.. Сез дәресне
начар әзерләсәгез, һәрвакыт ул мине камчы белән кый¬
ный.
— Дөрес, дөрес... Мин онытып җибәргәнмен. Син миңа
дәресемне әзерләргә ярдәм итәсең һәм, соңыннан мин
хата җибәрсәм, ул сине начар өйрәткәнсең дип исәпли...
һәм...
— О, ни сөйлисең, падишам? Мин синең иң түбән
хезмәтчеләреңнең берсе, сине өйрәтергә кыя аламмы
соң?
— Алайса, ни гаебең бар соң синең? Бу нинди акыл¬
га сыймый горган табышмак? Әллә мин чыннан да юләр¬
ләндемме? Әллә син акылдан яздыңмы? Сөйлә, аңлат
тизрәк.
— Ләкин, җәнабе гали, моннан да аңлаешлы нәрсә
юк. Принц Уэльскийның изге шәхесенә берәү дә кул ти¬
дерә алмый; шуңа күрә, принцның гаебе булса, аның
урынына мине кыйныйлар. Ул шулай булырга тиеш тә,
чөнки минем хезмәтем шундый, һәм мнн шуның белән
тамак туйдырам *.
Том бу тыныч малайга аптырап карады һәм үзалды¬
на: «Шаккатырлык хәл! Менә сиңа һөнәр! Гаҗәп, ничек
алар минем урынга чәчен тарарга, киендерергә малай
ялламаганнар, ходай кушып шулай була күрсен! Ул ча¬
гында мин, һич югыңда, үземне кыйнагыз диярмен, һәм
моңа бик шат булырмын, чөнки ул минем күңелсез тор-
1 Иаков I һәм Карл II янында да бала чакларында шундый
малайлар булган, алар дәресләрен начар әзерләсәләр, алар уры¬
нына шул малайларны кыйнаганнар. Шуның өчен дә мин, үземә ки¬
рәге булганга, принцымны малайлы иттем. (Автор искәрмәсе.)
84
мышымны төрләндереп җибәрер»,—диде. Ә ишеттереп
ул болай дип сорады:
— Ә соц сине, бичаракай, вәгьдә иткәнчә, кыйнады¬
лармы?
— Юк, җәнабе гали, шуңа кайгырам да инде, көндә
саен чигерә баралар, бәлки, кайгы уңае белән бөтенләй
туктатырлар. Дөресен генә белмим белүен; шуның өчен
мин монда килергә кыюлык иттем, һәм сез җәнабе гали
мине якларга вәгъдә иткән идегез.
— Укытучы алдындамы? Сине кыйнамасыннар
өченме?
— Ах, сез аны хәтерлисезмени?
— Күрәсең ич, хәзер минем аңым савыга бара. Ты¬
ныч бул: синең аркаңа бүтән вакытта камчы тимәс...
Мин бу турыда хәстәрен күрермен.
— Рәхмәт сезгә, шәфкатьле король! — диде малай,
тәэсирләнеп, яңадан тезләнгән көе. — Бәлки, мин артык
кыюмындыр, әмма шулай да...
Гэмфриның икеләнеп торуын күреп, Том бүген «ях¬
шылык эшләргә теләвен» әйтте, аны дәртләндереп куйды.
— Ул чагында мин бик күптән күңелемдә йөргәнне
әйтеп бирәм. Сез хәзер инде принц Уэльский түгел, ә ко¬
роль булганлыктан, нәрсә теләсәгез, шуны боера ала¬
сыз, һәм беркем дә сезгә «юк» дип әйтә алмый! Сез, әл¬
бәттә, моннан ары үзегезне дәресләр белән җәфаламас¬
сыз, китапларыгызны утка ташларсыз да, нинди дә
булса бүтән, эчпошырмаслыграк нәрсә белән шөгыльлә¬
нерсез. Ул чагында мин дә, .минем белән бергә ятимә
сеңелләрем дә һәлак булдык дигән сүз.
— һәлак буласыз? Нишләп?
— Минем аркам — минем икмәгем ул, әй мәрхәмәт¬
ле боеручым! Әгәр дә ул камчы татымаса, мин ачтан
үләм. Әгәр дә сез укуны ташласагыз, минем хезмәтем
бетерелә, чөнки сезгә кыйнала торган малайның кирәге
калмый. Кызганыгыз, куып чыгармагыз мине!
Йөрәктән чыккан бу хәсрәт Томга нык тәэсир итте.
Корольләрчә киң (күңеллелек белән ул:
— Хәсрәтләнмә, дускаем!—диде. — Мин синең хез¬
мәтеңне сиңа һәм синең бөтен нәсел-нәсәбеңә беркетеп
куярмын.
Ул шпагасының яссы ягы белән малайның иңбашы¬
на җиңелчә генә сугып алды һәм:
— Тор, Гэмфри Марло! — диде. — Бүгеннән алып
85
синен вазифаң мәңге нәселдән-нәселгә күчәчәк. Бүгеннән
алып син үзең дә, синең бөтен токымың да Англия держа¬
васының барлык принцлары янында кыйнала торган бө¬
ек паж булырсыз, хәсрәтләнеп җәфа чикмә. Мин яңадан
китапларыма тотынырмын һәм шундый начар итеп укыр¬
мын, синең эшең дә өчләтә күбәер, шуңа карап хезмәт
хакың да өчләтә артыр.
— Рәхмәт сезгә, шәфкатьле боеручым! — диде Гэм-
фри кайнар рәхмәт хисе белән.—Хәзер мин кабергә
кергәнче бәхетле булырмын, һәм минем барлык нәсел-
нәсәбем, киләчәк Марлолар да бәхетле булыр.
Том бу малайның миңа бик зур файдасы тияргә мөм¬
кин дип уйлап алды. Ул Гэмфрины ачылып сөйләшергә
мәҗбүр -итте, бу ана кыен да булмады. Томның «савы¬
гуына» булышлык итә алуына малай бик куанды. Гэм-
фри класс бүлмәләрендә һәм сарайда булып узган төр¬
ле вакыйгалар турында корольнең «авыру акылына» аз
гына әйтеп җибәрдеме, Том аларны үзе дә бөтен вагы-
төяге белән ап-ачык итеп «хәтеренә төшерә» иде. Сәгать
чамасы барган бу сөйләшү Томга сарай тормышында¬
гы төрле хәлләр һәм кешеләр турында бик күп гаҗәп
кыйммәтле мәгълүматлар бирде; шуна күрә ул шушы
чыганактан һәр көн мәгълүмат алырга карар итте, һәм
Гэмфрины ул янына килгән саен — әгәр дә галиҗәнаб
короленең ул чакта бүтәннәр белән әңгәмәләшкән чагы
булмаса — һәрвакыт үзе янына кертергә боерык бирде.
Гэмфри китеп тә өлгермәде, Томга яңа мәшәкатьләр, яңа
хәсрәтләр алып Гертфорд керде. Ул болай дип хәбәр
итте: дәүләт советындагы лордлар корольнең сәламәтле¬
ге какшавы турындагы күпертелгән хәбәрнең халыкка
таралуыннан шикләнеп, галиҗәнабнең бер-ике көннән
көндезге ашны халык алдында үткәрүе әйбәт булыр
иде дип исәплиләр. Кирәкмәгән хәбәрләр инде сарайдан
тышка чыккан очракта, аның сәламәт кәефе, дәрте, җи¬
ңел атлап йөрүе, тынычлыгы, үз-үзен иркен тотуы һәм
мөлаем мөгамәләсе барлык шикләнүләрне таратып җи¬
бәрер һәм барысын да тынычландырыр.
Граф бик нәзакәтлелек белән Томга тантаналы аш
вакытында үзен ничек тотарга тиешлеге турында акыл
бирә башлады.
Томга, янәсе, бик яхшы билгеле булган нәрсәләр ту¬
рында шактый ачык итеп «исенә төшерү» сылтавы белән,
ул аңа гаять кыйммәтле мәгълүматлар бирде. Графның
куанычына каршы, Томга бу мәсьәләдә бик аз булышыр¬
га кирәк булып чыкты; чөнки, Гэмфри Марлодан ул
(барлык кирәкле күрсәтмәләрне алып өлгергән иде инде,
халык алдында уздырылачак бу аш турындаты җитез
канатлы имеш-мимеш хәбәр сарайда күптән йөри иде
инде, һәм Гэмфри Томга аның турында моннан берничә
минут элек кенә хәбәр итте. Том, әлбәттә, үзенең Гэм¬
фри белән сөйләшкәнлеге турында дәшмәү яхшырак дип
тапты.
Граф, корольнең хәтере шактый ныгыганлыгын кү¬
реп, һәм аның сәламәтлеге күпмегә яхшырганлыгын
ачыкларга теләп, аны тагын бераз сынап карарга уйла¬
ды. Нәтиҗә һәрвакыт түгел, бәлки аерым очракларда —
Гэмфри белән сөйләшүнең эзе калган урыннарда гына
булса да, — куанычлы -булып чыкты. Милорд бик канә¬
гать булып калды һәм тулы өмет белән болай диде:
— Хәзер мин ышандым, әгәр дә сез, җәнабе гали,
үзегезнең хәтерегезне тагын бераз көчәндерсәгез, сез
безгә зур печатьнең серен ачачаксыз. Әле кичә генә зур
печать әһәмияткә ия иде, бүген инде аның безгә кирәге
юк, чөнки аның хезмәте безнең вафат булган монархы¬
быз гомере белән бергә тәмамланды... Сез җәнабе гали
тырышып карамассызмы?
Том югалып калды. Зур печать — бөтенләй белгән
нәрсәсе түгел иде. Беравык икеләнеп торганнан соң, ул
гаепсез күзләре белән Гертфордка карады да беркатлы¬
лык белән:
— Ә ул ниндирәк соң?—дип сорады.
Граф чак кына сизелерлек калтыранып куйды һәм
авыз эченнән генә мыгырдап:
— Я алла, аның акылы яңадан томаланды. Хәтерен
көчәндерергә мәҗбүр игү акылсызлык булды...—диде.
Том әлеге каһәр суккан печать турында онытсын өчен,
ул оста итеп сүзне икенчегә борып җибәрде._Мона ире¬
шү аның өчен авыр түгел иде.
Унбишенче бүлек
ТОМ - КОРОЛЬ
Икенче көнне менә дигән свитасы белән бергә чит ил
илчеләре килде. Том аларны мәһабәт, хәтта дәһшәтле
тантана белән тәхеттә утырган килеш кабул итте. Башта
87
бу күренешнең купшылыгы /аны әсир итте, хыялларын
кабындырып җибәрде, әмма кабул итү озак сузылып, эч-
пошыргыч булды, сөйләнгән речьләрнең күбесе бик
озын иде, шул сәбәпле башта рәхәт тоелган бу тан¬
тана соңга таба авыр, күңелсез бурыч үтәүгә әйләнде.
Вакыт-вакыт Том Гертфорд әйтеп торган сүзләрне ка¬
батлады һәм үз бурычын чын күңелдән үтәргә тырышты.
Ләкин бу эш аның өчен әле яңа иде, уңайсызланып, ул
әллә ни зур уңышка ирешә алмады. Кыяфәте корольләр¬
чә булса да, ул үзен король итеп хис итә алмады, шуңа
күрә йола тәмамлангач, ул чын күңелдән шат булды.
Көннең күп өлеше, ул эчтән әйткәнчә, «бушка узды»,
файдасыз төрле эшләр белән әрәмгә китте, ә моңа аны
үзенең корольлек вазифасы мәҗбүр итте. Патша уенна¬
ры һәм күңел ачу өчен билгеләнгән ике сәгать вакыт та
аны шатландыруга караганда, күңелен төшерде генә,
чөнки аның кул-аягы тәкәллефле һәм каты этика кагый¬
дәләре белән бәйләнгән иде. Аның каравы, соңыннан ул
үзенең «кыйнала торган малае» белән икәүдән-икәү генә
калып, күңеле белән ял итте. Бу әңгәмә аңа аз файда
китермәде, чөнки ул аңа күңел ачу да булды, файдалы
мәгълүматлар да бирде.
Том Кентиның патшалык итүенең өченче көне нәкъ бү¬
тән көннәр кебек үк үтте, тик аз гына аермасы булды: хә¬
зер аңа җиңелрәк һәм ул үзен беренче көннәрдәге кебек
ипсез сизми иде; ул үз хәленә һәм яңа мохитка өйрәнә
башлады; аяк-кулы бәйләнгәндәй булуы, хәзер ул ка¬
дәр үк булмаса да, аны әле һаман газаплый иде, ләкин
атаклы лордларның һәрвакыт якын булуы һәм аларнын
Том алдында баш июләре аны азрак җәберсендерә иде.
Нәүбәттәге дүртенче көнне тыныч кына көтәргә аңа
бары бер нәрсә комачаулады — халык алдында берен¬
че тапкыр уздырылачак төшке аштан курка иде ул.
Дүртенче көннең программасында аннан да җитди¬
рәк нәрсәләр дә бар иде әле: Томның беренче тапкыр
дәүләт советында председательлек итәсе һәм җир шары¬
ның бөтен почмакларына сибелгән, якындагы һәм ерак¬
тагы төрле чит ил халыкларына Англиянең политикасы
турында үзенең фикерләрен, теләкләрен әйтәсе бар; шу¬
шы көнне үк Гертфордны рәсми рәвештә лорд-протектор
итеп билгелисе иде, һәм бу көнне тагын бик күп мө¬
һим нәрсәләр булырга тиеш. Ләкин Том өчен халык ал¬
дында ашау җәзасы белән чагыштырганда болар бары-
88
сы да берни дә түгел иде; Том үзенә төбәлгән карашлар
астында, аның һәрбер сизелер-сизелмәс хәрәкәтен, һәр¬
бер ялгышын күзәтеп, пышылдап кына гайбәтләп тору¬
чы бик күп авызлар каршында өстәл янында бер ял¬
гызы утырачак бит.
Ләкин дүртенче көннең тууын берничек тә туктатып
булмый иде. һәм менә ул көн туды, бичара Том бу көн¬
не йончыган, фикерләре таркау хәлендә каршылады;
аның кәефсезлеге озакка барды: күңел төшенкелеген
куып җибәрергә хәле юк иде. Гадәти иртәнге йолалар
аңа аеруча читен тоелды. Ул үзенең әсирлегенең бөтен
хәсрәтен яңадан сизде.
Төштән соң аны бик зур аудиенц-залга алып килде¬
ләр, монда ул атаклы түрәләрне һәм сарай кешеләрен
рәсми кабул итү өчен билгеләнгән сәгать җитүен көтеп,
вакытны граф Гертфорд белән сөйләшеп үткәрергә тиеш
иде.
Бераз соңрак Том тәрәзә янына килде һәм сарай кап¬
касы яныннан үтә торган олы юлга кызыксынып карап
гора башлады, аның да шунда иректә, шул күңелле ыгы-
зыгы эчендә буласы килде. Кинәт ул сызгырынып, кый-
кулап юл буйлап йөгерүче халык төркемен — ирләр, ха-
гыннкызлар, балалар өерен күреп алды.
Ул (малайларча мавыгып:
— Анда ни булган икән, белергә иде! —дип кычкы¬
рып җибәрде.
Граф түбән итеп башын иеп, аңа:
— Сез, король...—диде. — Сез галиҗәнаб, миңа бу
теләгегезне үтәргә рөхсәт итәсезме?
— Әйе, рәхим ит! Мин бик канәгать булырмын! —
дип дулкынланып кычкырды Том, һәм гадәттән тыш кәе¬
фе килеп, эченнән генә өстәп куйды: «Дөресен генә әйт¬
кәндә, король булу ул кадәр үк начар түгел, бу исемнең
читенлекләре сирәк кенә булса уңайлыгы һәм файдасы
белән аклана».
Граф пажны чакыртты да сакчылык начальнигына
җибәрде:
— Йөгерүчеләрне туктатсыннар һәм аларның кая
һәм ни өчен йөгерүен белсеннәр. Король боеруы буенча...
Берничә минуттан ялтырап торган корыч киемле
гв-ардиячеләр отряды бер-бер артлы тезелеп капкадан
чыкты да, юлга тезелеп, йөгерүчеләрнең юлын кисте.
Йомышчы әйләнеп килде һәм ул кешеләр Англиянең
89
иминлегенә һәм бөеклегенә каршы җинаять эшләгән өчен
җәзага алып барыла торган бер ир белән бер хатын һәм
кыз бала артыннан ияреп бара, дип хәбәр итте.
Бу өч бәхетсезне аяусыз үлем җәзасы көтә иде! Том¬
ның йөрәге өзелеп киткән кебек булды, кызгану хисе
аның бүтән барлык хисләрен күмеп китте; закон бозу
турында, бу җинаятьчеләрнең бүтәннәргә ясаган зыян¬
нары, җәберләре турында уйлап тормады; ул бичаралар¬
ны көткән дар агачы һәм коточкыч язмыш турында гы¬
на уйлады. Дулкынланудан ул хәтта үзенең чын король
булмыйча, бәлки ялган король икәнлеген хәтереннән чы¬
гарып җибәрде һәм, башы белән уйлап өлгергәнче, аның
авызыннан:
— Аларны бирегә китерегез!—дигән боерык ыч¬
кынды.
Шундук ул колак очларына кадәр кызарды. Ул инде
гафу үтенергә һәм боерыгын кире алырга да теләгән иде,
әмма үзенең сүзләренә графның да, дежур пажның да
гаҗәпләнмәвен күреп, дәшмәде. Паж, берни дә булма¬
гандай, түбән итеп башын иде дә, король ихтыярын үтәү
өчен, арты белән чигенә-чигенә бүлмәдән чыгып китте.
Томның күңелендә горурлык хисе ташып чыкты, һәм ул
король исеменең өстенлекләрен тагын бер тапкыр үзал¬
дына икърар итте.
«Чынлап та, — дип уйлады ул, — әле күптән түгел ге¬
нә Эндрью ата биргән борынгы китапларны укып, үземне
тирә-ягымдагыларга тегене эшлә, моны эшлә дип боерып
торучы король итеп хыялланганнарым барысы да хәзер
тормышка ашкаңга охшый. Хыялымда-беркем дә мине
тыңламый булдыра алмый, минем ихтыярыма аркылы
төшә алмый иде».
Ишекләр ачылып китте; бер-бер артлы яңгыравыклы
титуллар әйтелде һәм шул титул ияләре булган вельмо¬
жалар керә башлады. Ярты зал гүзәл киемнәр кигән
атаклы кешеләр белән тулды. Әмма Том бу әфәнделәр¬
нең монда икәнлеген исенә дә китермәде диярлек. Чөнки
ул бүтән эш белән күбрәк мавыккан иде. Ул илтифатсыз
гына тәхетенә барып утырды да, үзенең түземсезләнүен
дә яшермичә, күзләрен ишеккә төбәде. Җыелган лорд¬
лар, корольнең кемнедер көтүен күреп, аны борчырга
кыймадылар, һәм сарай гайбәтләре, дәүләтнең төрле-
төрле эшләре турында шыпырт кына әңгәмә сатарга ке¬
рештеләр.
90
Бераздан солдатларның тигез аяк тавышлары ише¬
телде; шәриф ярдәмчесе һәм король гвардиясенең бер
взводы залга җинаятьчеләрне алып керделәр. Шәриф яр¬
дәмчесе Том алдына килеп бер аякка тезләнде дә, торып
читкә китте; хөкем ителгән теге өч кеше тезләренә ауды¬
лар һәм шул килеш калдылар; гвардиячеләр тәхет ар¬
тына килеп бастылар.
Том зур кызыксыну белән җинаятьчеләргә төбәлде.
Ир кешенең киемендәме, тышкы кыяфәтендәме, нинди¬
дер бернәрсә аңа таныш кебек иде.
«Бу кешене минем кайдадыр күргәнем бар бугай, —
дип уйлады ул, — ләкин кайда һәм кайчан икәнен исемә
төшерә алмыйм».
Нәкъ шул вакыт ир кеше җәһәт кенә Томга карап
алды да, корольнең мәһабәт ялтыравыклыгыннан күзе
чагылгандай җәһәт кенә башын күкрәгенә иде; ләкин
аның йөзен тану өчен Томга бер секунд та җитте.
«Хәзер белдем, — диде ул үзенә-үзе. — Бу бит те¬
ге Джайлс Уиттны Темзадан алып чыккан кеше, Яна ел¬
ның беренче көнендә аны үлемнән коткарган иде, ул
көя яңгырлы-җилле иде... Үз-үзен аямый торган олы
җанлы һәм кыю кеше бу! Аның җинаятьче булып ки¬
түе, шундый күңелсез эшкә катнашуы кызганыч... Моның
кайсы көнне, кайсы сәгатьтә булганын да мин яхшы бе¬
лом әле, чөнки бер сәгатьтән соң, манара сәгате унбер¬
не суккач, әбием мине бик кансыз рәвештә кыйнап таш¬
лады, аннан элекке, соңгы кыйнаулары анысы янында
яратып сыйпау гына кебек иде».
Том бераз вакытка хатын белән баланы чыгарып то¬
рырга кушты һәм шәриф ярдәмчесенә:
— Мәрхәмәтле сэр, бу кешенең гаебе нәрсәдә? —дип
мөрәҗәгать итте.
Шәриф тезләнде.
— Сез җәнабе галигә белдерергә батырчылык итәм,
ул сезгә буйсынган кешеләрнең берсен агулап теге дөнья¬
га җибәргән.
Томның җинаятьчене кызгануы, шулай ук аның теге
вакытта малайны коткаргандагы батырлыгына таң ка¬
луы челпәрәмә килде.
— Аның гаебе .ис-бат ителдеме?
— Тулысынча исбат ителгән, җәнабе гали!
Том авыр сулап куйды да:
— Алып китегез аны — ул үлемгә лаек... — диде.—
92
Кызганыч, чөнки күптән гүгел генә ул батыр кеше иде...
ягъни аның кыяфәте батыр дип әйтергә телим...
Хөкем ителгән кеше кинәт үзендә куәт сизде һәм
ачыргаланып, куркынган өзек-өзек тавыш белән «король¬
гә» ялварырга тотынды:
— Әй, җәнабе гали, әгәр сиңа үлгән кеше кызганыч
икән, мине дә кызган! Минем гөнаһым юк һәм миңа таш¬
ланган гаепләр бик шикле... Ләкин мин ул турыда сөй¬
ләп тормыйм. Миңа хөкем чыгарылган инде, аны кире
кагу мөмкин түгел. Мин бары тик бер генә нәрсә үтенеп
сорыйм, чөнки миңа чыгарган хөкем минем көчемнән
ашып китә. Кызганыгыз, шәфкатьле король! Мәрхәмәт
ит, колак сал минем ялваруыма: мине асып үтерергә
боер!
Том шаккатты, мондый үтенечне көтмәгән иде ул.
— Нинди сәер мәрхәмәт! Сине дарга алып баралар
түгелме соң?!
— Юк шул, шәфкатьле падишам. Мине тереләй кай¬
нар суда пешерергә хөкем иттеләр.
Бу көтелмәгән коточкыч сүзләрдән Том чак кына
тәхеттән сикереп төшмәде. Аптыраудан айныгач, ул:
— Синеңчә булсын, бичара! Син йөз кешене агулап
үтергән булсаң да, мондый газаплы үлемгә дучар ител¬
мәссең! — дип кычкырды.
Хөкем ителгән кеше, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен
кабатлый-кабатлый, маңгаен идәнгә орды һәм сүзен шу¬
лай тәмамлады:
— Әгәр дә син кайчан да булса бәлагә юлыксаң, хо¬
дай сакласын, сине миңа күрсәткән мәрхәмәтең коткар¬
сын.
Том граф Гертфордка борылды.
— Милорд, бу кешене шундый каты җәзага хөкем
итүләре мөмкинме?
— Агулаучыларга карата, җәнабе гали, закон шун¬
дый. Германиядә ялган акча ясаучыларны тереләй кай¬
нап торган майда пешеклиләр, анда да кинәт кенә түгел,
бауга бәйләнгән көе әкренләп казанга төшерәләр, баш¬
та табанын, аннары аякларын, аннан соң...
— О, милорд, җитәр, сөйләмә! Мин моны күтәрә ал¬
мыйм,-—диде Том, коточкыч күренешне күз алдынан
куып җибәрү өчен куллары белән йөзен каплап. — Үте¬
неп сорыйм синнән, милорд, бу законны юкка чыгарыр-
93
га боерык бир!.. Бичараларны моннан соң беркайчан да
андый җирәнгеч җәзага тартмасыннар.
Графның йөзендә шундук канәгатьләнү билгесе ча¬
гылды; ул кеше хәленә керүчән һәм киң күңеллелек
күрсәтүгә сәләтле кеше иде, ә андыйлар ул аяусыз за¬
мандагы күренекле әфәнделәр арасында бик сирәк оч¬
рый.
— Сез җәнабе галинең гадел сүзләре—бу законга
үлем хөкеме, — диде граф. — Алар тарих битләренә сез¬
нең король йортының данлы сәхифәсе итеп язылып куе¬
лырлар.
Шәриф ярдәмчесе хөкем ителгән кешене алып китәр¬
гә уйлаган иде инде, ләкин Том аны ишарә белән тук¬
татты:
— Мәрхәмәтле сэр, мин бу эшне тирәнрәк тикшереп
карар идем. Бу кеше, миңа ташланган гаепләр бик шик¬
ле, ди. Әйт әле миңа, аның турында син нәрсә беләсең?
— Сез җәнабе галигә белдерергә кыюлык итәм, суд¬
та шулар ачыкланды: бу кеше Ислингтон авылында бер
авыру яткан йортка кергән. Өч шаһит, моны иртәнге сә¬
гать унда булды дип күрсәтәләр, ә икесе берничә минут
соңрак булды ди. Бу вакытта авыру бер ялгызы йоклап
яткан, ә бу кеше бераздан аннан чыккан да үз юлына
китеп барган. Бер сәгатьтән сон. авыру бик каты газап¬
ланып үлгән. Үлгәндә ул коскан, тәне тартышкан.
— Соң, бу кешенең аңа агу биргәнен берәрсе күргән¬
ме? Агу табылганмы?
— Юк, җәнабе гали!
— Авыруның агуланган булганын кайдан белдегез
сез?
— Сез җәнабе галигә белдерергә кыюлык итәм, док¬
торлар әйтәләр, андый тартышу бары тик агудан гына
була диләр.
Ул заманда нигезле гаепләү иде бу. Том моны шун¬
дук аңлап алды һәм:
— Докторлар үз һөнәрләрен беләләр, әйе, күрәсең,
алар хаклы булганнардыр. Синең эш начар, бичара ке¬
ше! — диде.
— Моның белән эш бетмәде әле, җәнабе гали, аның
тагын бүтән җитдирәк гаепләре бар. Күпләр судта шуны
расладылар, бу хәлдән соң авылдан каядыр китеп юк
булган сихерче карчык очраган бер кешегә алдан ук сер
итеп: авыруны бер кеше агулап үтерер, дигән, ул гына да
91
— Син куркудан гыелыи торасын, 1ынычлан1 Сиңа
беркем берни эшләмәс. Давыл чакыр, аз гына булса
да,— мин бит көчле хәвеф-хәтәр китерә торган давыл со¬
рамыйм, минем өчен зыянсызрагы хәтта яхшырак,—
эшлә шуны һәм исән каласың: син моннан кызың белән
бергә, король тарафыннан гафу ителеп, ирекле рәвештә
чыгып китәрсең һәм бөтен Англиядә сине беркем гаепли
дә, кыерсыта да алмас.
Хатын идәнгә егылды һәм, андый могҗиза күрсәтергә
кодрәте булмавы турында әйтеп елый-елый:
— Әгәр кодрәтем булса, әлбәттә, корольнең шундый
бөек мәрхәмәт вәгъдә итүче боерыгын үтәп, баламның
гомерен бик шатланып коткарыр идем, үз гомеремне
югалтуны бәхеткә санар идем,— диде.
Том үз сүзендә торды. Хатын үзенең сүзенә ышану¬
ларын үтенде. Ниһаять, Том:
— Минем уемча, хатын дөресен сөйли,— диде.— Әгәр
дә минем әнием аның урынында булса, һәм иблистән
шундый бөек кодрәт алса, ул, бер минут та уйланып тор¬
мыйча, давыл чыгарып, бөтен илне һәлакәткә китерү
бәрабәренә булса да мине үлемнән коткарып калыр иде.
Барлык аналар да шулай эшләрләр иде дип уйлыйм. Син
үз иркендә, олы җанлы хатын,— үзең дә, балаң да,— мин
сине гаепсез дип исәплим. Хәзер, сине гафу иткәч һәм
синең куркыр урының булмагач, сал, зинһар, оекларың¬
ны, һәм әгәр син минем өчен давыл чыгарсаң, мин сиңа
күп акча бирәм.
Коткарылган хатын кычкырып-кычкырып рәхмәтләр
укыды һәм, король боерыгына буйсынып, оекларын сала
башлады. Том аның хәрәкәтләрен зур кызыксыну белән
күзәтте; сарай кешеләренең борчылуы һәм куркышуы
ачык сизелә башлады. Хатын үзенең оекларын салды,
кызыныкын да салдырды, һәм корольнең киң күңеллелек
беләк шәфкать күрсәтүенә җир тетрәтеп рәхмәт белдерү
өчен ул, күрәсең, кулыннан килгән бөтен нәрсәне эшләр¬
гә әзер иде, әмма берни дә чыгара алмады. Том, күңеле
кайтып, авыр сулады да:
— Я, инсафлы җан, юкка маташып торма, кодрәтең
беткән, ахры,— диде.—Әгәр дә кайчан да булса иблис
көче сиңа яңадан кайтса, зинһар, минем турыда оныт¬
ма — минем өчен күк күкрәтеп яшен яшьнәт.
7*
99
һәм тапкырлыгы таңга калдырды аларны. Ярым тавыш
белән генә әйткән шундый сүзләр ишетелде:
— Юк, акылдан язмаган ул безнең король! Ул үз
акылында.
— Ничек акыллы итеп куйды ул сорауларны... Болай
кырт кисеп эшне хакимнәрчә хәл итүе элекке принцны
хәтерләтә!
— Аллага шөкер, аның авыруы үтте! Ул йоны чык¬
маган чеби түгел ул — король! Ул үзен нәкъ мәрхүм
атасы кебек тотты.
Залны тутырган хуплап пышылдаулар Том колагына
да керми калмады, ул үзендә иркенәеп китү, тулы ирек
хисе сизде, аның бөтен тәне буйлап ниндидер рәхәтлек
йөгерде.
Әмма тиздән яшьләргә хас кызыксыну аны бу хисләр¬
не онытырга мәҗбүр итте: Томның хатын кеше белән
кечкенә кыз баланың нинди җинаять эшли ялганлыкла¬
рын беләсе килде, аның боерыгы буенча икесен дә кур¬
кынган, елап беткән хәлдә, Том алдына китереп бастыр¬
дылар.
— Ә болар ни эшләгәннәр? — дип сорады ул шәриф-
гән.
— Белдерергә рөхсәт итегез, җәнабе гали, алар бик
кабахәт җинаять өстендә тотылганнар, һәм аларның гае¬
бе ап-ачык исбат ителгән, закон нигезендә судьялар
аларны асарга хөкем иттеләр. Алар җаннарын иблискә
сатканнар — аларның җинаяте менә шул.
Том тетрәп китте. Аны шундый коточкыч нәрсәләр
эшләүчеләргә нәфрәт белән карарга өйрәткәннәр иде.
Ләкин җирәнүне кызыксыну хисе җиңде, һәм ул:
— Кайда һәм кайчан булды соң бу?—дип сорады.
— Төн уртасында, декабрь аенда, җимерелгән чир¬
кәүдә, җәнабе гали.
Том тагын тетрәп китте.
— Тагын кем булган соң анда?
— Бары шул икесе генә. Аннары икенче берәү.
— Алар үз гаепләрен таныдылармы?
— һич юк, падишам, кире кагалар.
— Ул чагында аларның гаебе ничек билгеле булды
соң?
— Ниндидер шаһитлар, җәнабе гали, боларңың анда
керүләрен күргәннәр. Бу шикләнергә сәбәпче булган, со-
96
шиннан ул шик расланган. Атап әйткәндә, аларның иб-
листән алган кодрәт ярдәмендә давыл чыгарулары исбат
ителгән. Шушы давыл бөтен якын-тирәне харап иткән.
Давылның булуы хак икәнлеген кырыклап шаһит расла¬
ган. Шундый меңләгән шаһит табарга булыр иде. Алар
барысы да давылны яхшы хәтерлиләр, чөнки барысы да_
<ыян күргән.
— Әлбәттә, бу җитди мәсьәлә! — Том сихерчеләрнең
кара эшләре хакында бераз уйлап торды да, аннары: —
Хатын үзе дә давылдан зыян күргәнме?—дип сорады.
Залда утырган берничә карт акыллы сорауны хуш
күреп, башларын чайкап куйдылар. Әмма шәриф, эшнең
кая таба барганын шәйләмичә, беркатлылык белән җа¬
вап кайтарды:
— Нәкъ шулай, җәнабе гали, үзе дә зыян күргән һәм,
шгүләренә караганда, аңа шул кирәк... А-ный торагын
давыл җимереп ташлаган, ул баласы-ние белән өйсез
калган.
— Кыйбат түләгән ул үзенә-үзе зыян эшләү өчен,
хәтта ул бер фартинг кына түләгән булса да, алай да
аны алдаганнар дип әйтер идем мин; ә бит ул үз өен җи¬
мертү өчен үзенең дә, баласының да җанын һәлак иткән.
Шулай булгач, ул акылдан язган кеше; ә акылдан яз¬
ган икән, ул үзенең нишләгәнен дә белми һәм, шулай
булгач, аның бернинди дә гаебе юк.
Картлар Томның зирәк акыллыгына таң калып, та¬
гын башларын чайкап куйдылар. Бер лорд ишетелерлек
атеп:
— Әгәр дә йөргән хәбәрләр дөрескә чыгып, король
акылдан язган булса, кайбер сәламәт кешеләргә мондый
акылдан язуны үзенә йоктыру начар булмас иде, —
диде.
— Кыз балага ничә яшь? — дип сорады Том.
— Тугыз яшь, җәнабе гали.
— Англия законы буенча, бәләкәй бала алыш-биреш-
кә керә һәм үзен сата аламы соң, милорд? — дип, Том
бер галим судьяга мөрәҗәгать итте.
— Закон яшь балаларга нинди дә 'булса алыш-би-
решкә керергә яки анда катнашырга кушмый, шәфкать¬
ле король, чөнки аларның балигъ булмаган акылы зур¬
лар акылы белән һәм аларның усал ниятле хәйләләре бе¬
лән ярыша алмый. Тик иблис кенә, әгәр дә теләсә һәм
бала риза булса, баланың җанын сатып ала ала. Иблис
А-386.-7
97
кенә сатып ала ала, әмма һич гә инглиз гүгел... Инглиз
алса, килешү хак булмый.
Том күңелле гаҗәпләнеп:
— Әй, монысы явыз уйдырма гына! Ничек инде ул
Англия законы иблискә инглизләргә бирмәгән шундый
өстенлекләр бирә? — дип кычкырып җибәрде.
Бу яңача караш күпләрне елмаерга мәҗбүр итте, һәм
күпләр соңыннан бу сүзләрне Томның фикер йөртүе нин¬
ди үзгә, мөстәкыйль булуын һәм аның томанланган акы¬
лы ничек ачылып китүен исбат итү өчен кабатлый торган
булдылар.
Җинаятьчеләрнең өлкәне үксеп елавыннан туктады
һәм һаман арта барган өмет белән һәр сүзне йотылып
тыңлады. Том моны шәйләп алды, һәм һәлакәт алдында
торган бу яклаучысыз хатын аңа тагын да кызганычрак
тоелды. Ул:
— Давыл чакыру өчен алар нәрсә эшләгәннәр соң?—•
дип сорады.
— Алар үзләренең аякларыннан оекларын салган¬
нар, падишам!
Бу Томны таңга калдырды һәм кызыксынудан ул биз¬
гәк тоткандагы кебек калтыранып куйды.
— Гаҗәп!—диде ул ярсып.— Оек салгач һәрвакыт
• шулай коточкыч давыл чыгамы?
— һәрвакыт, падишам! һич югында, әгәр дә хатын-
кыз аны теләсә һәм шул чагында эчтән генә яисә кычкы¬
рып тиешле сүзләрне әйтсә.
— Күрсәт үзеңнең кодрәтеңне! Мин давыл күрергә
телим!—диде Том, хатынга мөрәҗәгать итеп.
Залда утыручылар арасында хорафәткә ышанучылар
куркудан агарынып киттеләр, һәм күбесендә (тел белән
әйтмәсәләр дә) тизрәк залдан чыгып китү теләге туды;
ләкин Том берни сизмәде, ул булачак һәлакәт белән бө¬
тенләй мавыккан иде. Хатынның йөзендә гаҗәпләнү һәм
аптырап калу күреп, ул ашыгычлык белән:
— Курыкма, моңа син җавап бирмәссең,— дип өстә¬
де.— Ул гына да түгел, сине иреккә чыгарып җибәрер¬
ләр, һәм сиңа беркем дә бармак белән дә кагыла алмас,
күрсәт кодрәтеңне!
— Әй шәфкатьле король! Минем андый кодрәтем
юк... Миңа ялган гаеп тактылар.
98
— Син куркудан гыельш торасын. Тынычлан! Сиңа
беркем берни эшләмәс. Давыл чакыр, аз гына булса
да,— мин бит көчле хәвеф-хәтәр китерә торган давыл со¬
рамыйм, минем өчен зыянсызрагы хәтта яхшырак,—
эшлә шуны һәм исән каласың: син моннан кызың белән
бергә, король тарафыннан гафу ителеп, ирекле рәвештә
чыгып китәрсең һәм бөтен Англиядә сине беркем гаепли
дә, кыерсыта да алмас.
Хатын идәнгә егылды һәм, андый могҗиза күрсәтергә
кодрәте булмавы турында әйтеп елый-елый:
— Әгәр кодрәтем булса, әлбәттә, корольнең шундый
бөек мәрхәмәт вәгъдә итүче боерыгын үтәп, баламның
гомерен бик шатланып коткарыр идем, үз гомеремне
югалтуны бәхеткә санар идем,— диде.
Том үз сүзендә торды. Хатын үзенең сүзенә ышану¬
ларын үтенде. Ниһаять, Том:
— Минем уемча, хатын дөресен сөйли,— диде.— Әгәр
дә минем әнием аның урынында булса, һәм иблистән
шундый бөек кодрәт алса, ул, бер минут та уйланып тор¬
мыйча, давыл чыгарып, бөтен илне һәлакәткә китерү
бәрабәренә булса да мине үлемнән коткарып калыр иде.
Барлык аналар да шулай эшләрләр иде дип уйлыйм. Син
үз иркендә, олы җанлы хатын,— үзең дә, балаң да,— мин
сине гаепсез дип исәплим. Хәзер, сине гафу иткәч һәм
синең куркыр урының булмагач, сал, зинһар, оекларың¬
ны, һәм әгәр син минем өчен давыл чыгарсаң, мин сиңа
күп акча бирәм.
Коткарылган хатын кычкырып-кычкырып рәхмәтләр
укыды һәм, король боерыгына буйсынып, оекларын сала
башлады. Том аның хәрәкәтләрен зур кызыксыну белән
күзәтте; сарай кешеләренең борчылуы һәм куркышуы
ачык сизелә башлады. Хатын үзенең оекларын салды,
кызыныкын да салдырды, һәм корольнең киң күңеллелек
белән шәфкать күрсәтүенә җир тетрәтеп рәхмәт белдерү
өчен ул, күрәсең, кулыннан килгән бөтен нәрсәне эшләр¬
гә әзер иде, әмма берни дә чыгара алмады. Том, күңеле
кайтып, авыр сулады да:
— Я, инсафлы җан, юкка маташып торма, кодрәтең
беткән, ахры,— диде.— Әгәр дә капчан да булса иблис
көче сича яңадан кайтса, зинһар, минем турыда оныт¬
ма — минем өчен күк күкрәтеп яшен яшьнәт.
7*
99
Уналтынчы бүлек
ТАНТАНАЛЫ АШ
Төшке аш вакыты җитеп килә, әмма — гаҗәп хәл!—
Том бу турыда уйлап борчылмый да диярлек һәм курык-
мый да. Иртәнге вакыйгалар аның үзенә булган ышаны¬
чын ныгытты; бичара мәче баласы язмыш китереп таш¬
лаган бу сәер чарлакка шушы дүрт көн эчендә тәмам
күнекте. Олы кеше бер ай эчендә дә андый- уңышларга
ирешә алмас иде. Балаларның теләсә нинди хәлгә җиңел
яраша алуларының моннан да ачык үрнәге әле беркай¬
чан да булганы юк иде.
Аш үткәрелә торган зур залга ашыгыйк (ярый әле
безгә бу хокук бирелгән) һәм, Том бөек тантанага әзер¬
ләнгән арада, анда нәрсәләр булганын карыйк. Бу —-
колонналары һәм пилястралары алтынланган, диварла¬
рына, түшәменә бизәкләр төшерелгән бик зур бүлмә.
Ишекләр янында сыннар кебек туры каткан зур гәүдәле,
купшы, бай киемле сакчылар тора. Аларның кулларында
алебардалар. Бөтен залны тирәләп үтә торган биек хор¬
да оркестр урнашкан; хор бай киенгән хатын-кызлар
һәм ирләр белән шыгрым тулы. Бүлмә уртасында, калку¬
рак урында Томның өстәле тора. Хәер, сүзне борынгы
елъязмачыга бирик:
«Залга кулына жезл тоткан джентльмен керә, аның
артыннан икенчесе, ашъяулык алып килүчесе керә; алар
икәүләп өч тапкыр хөрмәт белән тез чүккәннән соң,
ашъяулыкны тотканы аны өстәлгә җәя: аннан сон алар
икесе дә тез чүгәләр дә чыгып китәләр. Аннары гагын
ике кеше керә — берсе тагын жезл, икенчесе — гаять зур
тоз савыты, тәлинкә һәм ипи тоткан. Беренчеләре кебек
үк тез чүгеп, алар алып килгән нәрсәләрен өстәлгә куя¬
лар да, беренчеләре эшләгән йолаларны ук кабатлап чы¬
гып китәләр. Ниһаять, зиннәтле киемнәрдән ике прид¬
ворный керә; берсенең кулында пычак; гаҗәп гүзәл рә¬
вештә өч тапкыр идәнгә бөгелеп, алар өстәл янына килә¬
ләр һәм аны ипи-тоз белән ышкый башлыйлар; моны алар
шундый бер курку һәм тетрәнү белән башкаралар, әйтер¬
сең, бу өстәл янында инде король үзе утырып тора».
Мәҗлескә тантаналы хәзерлек шулай тәмам була.
Ләкин яңгырап торган коридорлар буйлап быргы тавы¬
шы һәм ишетелер-ишетелмәс кенә сүзләр яңгырый: «Юл
100
бирегез! Король килә! Җәнабе галигә юл!» Бу тавышлар
торган саен якынрак ишетелә бара. Ниһаять, нәкъ колак
төбендә диярлек хәрби марш һәм кычкыру тавышлары
яңгырый: «Корольгә юл!» һәм менә ишек киң ачылып
китә, аннан тантаналы рәвештә искиткеч гүзәл төстә ат¬
лап килүчеләр күренә. Сүзне яңадан елъязмачыга бирик:
«Алда джентльменнар, бароннар, графлар, бәйләү ор¬
дены кавалерлары килә. Барысы да купшы киенгәннәр,
бөтенесе дә яланбаш; аннары ике лорд арасында канц¬
лер килә, лордларның берсе — король скипетрын, икен¬
чесе — алтын лаләләр чокып эшләнгән кызыл кыныда
очлы ягын югары тоткан дәүләт кылычын алып килә.
Алар артыннан король үзе атлый. Ул якынлашканда
унике быргы һәм шул ук санда барабан котлау тушы
уйный, ә хорларда барысы да аягүрә басалар һәм: «Хо¬
дай, корольне сакла!» — дип кычкыралар. Король артын¬
нан аның тирәсенә куелган вельможалар, ә аның уң һәм
сул ягында кулларына алтынланган айбалталар тоткан
илле дворяннан торган почетлы каравыл бара».
Болар барысы матур һәм бик күңелле иде. Томның
йөрәге ашкынып тибә, шатлыктан күзләре елтырый. Аның
бөтен кыяфәтендә искиткеч гүзәллек иде. Үзен чолгап
алган күңелле тамашага, дәртле тавышларга исе киткән,
онытылган Том гүзәл булып күренергә тырышып аз гына
да көчәнеп маташмый һәм шуңа күрә дә шундый нәфис¬
леккә, гүзәллеккә ия иде. Аннары матур һәм тап-таман
итеп тегелгән киемдә, инде аңа ияләшеп жнткәч, бигрәк
тә ул киемең үзеңә сизелмәгәндә гүзәл булу кыенмыни.
Том, алган киңәшләрен исендә тотып, гомуми сәламләү¬
ләргә каршы башын бер якка жинелчә генә иеп, шәф¬
катьле сүзләр белән жавап кайтарды:
— Рәхмәт сиңа, кадепле халкым!
Ул эшләпәсен салмыйча өстәл янына утырды; үзе бу
әдәпсезлектән һич тә кыенсынмады, чөнки эшләпә кигән
килеш ашау корольләргә дә, Кентиларга да бер тигез
хас бердәнбер борынгы гореф-гадәт иде.
Король свитасы берничә төркемгә бүленде һәм баш
киемнәрен салган килеш калды.
Аннан соң, күнелле музыка тавышы астында, король¬
нең сакчы гвардиясе — «сарай хезмәтенә махсус сайлап
алынган, Англиянең иң зур гәүдәле һәм көчле кешеләре»
керде. Ләкин сүзне тагын елъязмачыга бирик:
101
«Аркаларына алтын розалар төшерелгән ал төстәге
кием кигән яланбаш сакчылар күренде; алар көмеш са¬
вытларга салынган төрле-төрле ашлар ташыдылар. Ул
ашларның китергән берсен бер джентльмен кабул итеп
торды, ашны кабып карау өчен билгеләнгән лорд, агу-
ланмаганлыгына ышану өчен сакчыларның һәркайсына
үзе китергән ашамлыкны авыз иттереп карады».
Том үзенең авызына йөзләгән күз төбәлгән булуын,
һәр кабымны йотып җибәрүен зур кызыксыну белән ка¬
рап торуларын (гүя ул ашамлык булмыйча, шартлый
торган нәрсә булып, Томны һавага очыртырга тиеш дияр¬
сең) белеп торса да, тамагын бик яхшы туйдырды. Ул
ашамаска, үзе бернәрсә дә эшләмәскә, бәлки махсус шу¬
ның өчен куелган кешенең эшләвен көтәргә тырышты.
Бөтен аш буенча ул бер генә ялгыш хәрәкәт тә ясамады,
кечкенә генә дә хатасыз менә дигән уңыш иде бу!
Аш тәмамланып, бай свитасы уртасында, барабан
һәм быргыларның күңелле тавышлары: сәламләп кыч¬
кырулар астында залдан чыгып киткәч, Том үзеннэн-үзе:
халык алдында аш уздыру бик үк җиңел эш булмаса да,
корольлек бурычларының моннан да кыенракларыннан
котылырга мөмкин булса, бу җәзаны көненә берничә
тапкыр алырга да әзермен, дип уйлады.
Унҗиденче бүлек
КОРОЛЬ ФУ-ФУ БЕРЕНЧЕ
Майле Гендон күпер буйлап Саутворк ярына таба
ашыга иде. Эзләгән кешеләренең өс генә барып чыгарга
һәм эләктереп алырга өмет итеп, ул һәр узгынчыга тө¬
бәлеп карый. Ләкин аның өмете эшкэ ашмады, каршы
очраганнардан сораштырып, ул Саутворкта аларның ар¬
тына да төшкән иде, әмма шунда эзләре югалды, һәм
ул нишләргә белмичә аптырап калды. Шулай да кичке
караңгыга кадәр эзловен дәвам итте. Тө.ч җиткәндә ул
тәмам йончыган һәм ачыккан иде инде, ә максатыннан
һаман ерак иде. Кичке ашны ул Табард хәрчәүнәсендә
ашады һәм, иртәгә иртәрәк торырга да, шәһәрне айкап
чыгарга карар кылып, йокларга ятты. Ул бик озак йок¬
лый алмыйча уйланып ятты һәм ахыр чиктә шундый нә¬
тиҗәгә килде:
102
«Малай аның әтисе булып күренергә тырышкан теге
кабахәттән качып китә алды, ди. Лондонга, элекке өенә
кайтыр микән соң ул? Юк, кайтмас! Чөнки ул яңадан то¬
тып алмагайлары дип куркачак. Нишләр икән соң ул?
Бөтен дөньяда аның бердәнбер дусты, яклаучысы Майле
Гендон бар, һәм ул табигый инде, үзенең дустын эзләп
табарга тырышачак, тик моның өчен аңа Лондонга әй¬
ләнеп кайтырга һәм үзен яңа куркынычларга дучар итәр¬
гә туры килә икән, шунда гына моны эшләмәячәк. Ул, мө¬
гаен, Гендон-холлга таба китәр, чөнки ул Майлсның шун¬
да, туган өенә кайтырга җыенганлыгын белә. Әйе, мәсь¬
әлә ачык: монда, Саутворкта вакытны әрәм итмичә, Кент
аша Монксголмга китәргә, юл уңаенда урманны айкап,
узгынчылардан малай турында сораша-сораша барырга
кирәк».
Хәзер инде хәбәрсез югалган бәләкәй король янына
кайтыйк.
Трактир хезмәтчесе теге йолкыш күпердә үк король
белән аны чакырып чыккан теге яшь кеше янына килде
дигән иде, чынлыкта исә ул алар янына килмәде, бәлки,
бер адым да калышмыйча, аларга ияреп барды. Ул
аларның сүзенә катнашмады. Аның сул кулы җилкәсенә
асып куелган, сул күзенә киң яшел пластырь ябышты¬
рылган иде. Йолкыш җиңелчә аксап, юан имән таякка
таянып бара. Яшь кеше, корольне әйләнгеч юлдан Саут¬
ворк аша олы юлга алып чыкты. Король ачулана баш¬
лады:
— Мин Гендон янына барырга тиеш түгел, Гендон
үзе минем яныма килергә тиеш. Намусыма тия торган
мондый дорфалыкка мин риза түгел, мин шунда калам,—
диде.
Яшь кеше аңа:
— Дустың яралы килеш урманда яткан чакта, син
монда калырга уйлыйсыңмы? Ярый, кал!..— диде.
— Яралы дисеңме?—дип кычкырып җибәрде ко¬
роль.— Кем аны яраларга батырчылык итте? Хәер, бу
хакта соңыннан сорашырмын, хәзер үк алып бар мине
аның янына! Тизрәк бул! Нәрсә, аягыңа кургаш гер та¬
гылганмы әллә? Яралы дисеңме? Аны яралаган кеше
башы белән җавап бирәчәк, хәтта ул герцог улы булса
да!
Урман шактый ерак иде әле, әмма бу араны алар
бик тиз үттеләр. Яшь егет тирә-ягына каранып алды, нин¬
103
дидер чүпрәк бәйләп, җиргә кадалган ботак тапты да
корольне ешлыкка алып кереп китте; вакыт-вакыт аңа
шундый ук ботаклар очрады. Күрәсең, алар юл күрсәт¬
кеч маяклар хезмәтен үтиләр иде. Ниһаять, алар бер
аланлыкка килеп чыктылар, ә анда янган өй калдык¬
лары, өй белән янәшә ярым җимерек сарай күренде. Бу
җирдә бер дә кеше яшәгәнне күрсәткән билге юк. Тирә
якта тирән тынлык хөкем сөрә. Егет сарайга керде, ко¬
роль дә аның артыннан атлады. Монда бер генә җан
иясе дә юк иде. Король егеткә гаҗәпләнүле, шикләнүле
караш ташлап:
— Кайда соң ул?—дип сорады.
Җавап урынына мыскыллы көлү тавышы ишетелде.
Корольнең ачуы кабарды, утын агачы эләктереп, ялган¬
чыга ташланыйм гына дигәндә, икенче яктан кемдер
аның колак төбендә хахылдап көлеп җибәрде. Бу алар
артыннан ияреп килүче аксак сукбай иде. Король аңа
борылып ачу белән:
— Син кем, нәрсә кирәк сиңа биредә?—дип сорады.
— Ташла шаяруыңны, тавыш кубарудан да тукта!—
диде сукбай.— Үз атаңны танымаска, ул кадәр үк ясан¬
маган ла мин.
— Син ата түгел миңа. Мин сине белмим. Мин —
король! Минем хезмәтчемне син яшергән булсаң, хәзер
үк миңа табып бир, юкса, сиңа үкенергә туры киләчәк!
Джон Кенти тупас тавыш белән үтемле итеп:
— Күрәм, син акылдан язгансың, һәм минем сине
жәзага тартасым килми,— диде.— Тик әгәр дә син мине
шуңа җиткерсәң, мин сиңа тиешле җәзаны бирермен...
Монда синең лыгырдауларың куркыныч түгел, чөнки си¬
нең юләр сүзләреңне ишетеп, хурланыр кеше юк; ләкин
без яшәячәк яңа урында безгә зыян китермәс өчен, сиңа
телеңне тыярга туры килер. Мин кеше үтердем, өйдә кала
алмыйм, сине дә калдырмыйм, чөнки миңа синең ярдә¬
мең кирәк. Мин исемемне алыштырдым,— хәзер мине
Джон Гоббс дип йөртәләр, ә сине Джек дип, исеңдә тот
моны, кара аны! Хәзер әйт миңа: кайда апаң, кайда ана¬
ларың? Алар сөйләшкән урынга килмәделәр, аларның
кайда икәнлеген беләсеңме?
Король караңгы чырай белән:
— Каңгыртма мине үзеңнең табышмакларың белән!
Минем әнием үлгән, апаларым сарайда,— дип җавап
кайтарды.
104
Егет тагын хахылдап көләргә тотынды: кыерсытылган
король йодрыкларын төйнәде, ләкин Кенти, яки хәзер үзе
атаганча Гоббс, юлдашын тыеп:
— Җитәр, Гуго, үчекләмә аны,— диде,— ул үз акы¬
лында түгел, ә син аны тагын да котыртасың. Утыр,
Джек, тынычлан; хәзер ашарыңа бирермен.
Гоббс белән Гуго нәрсә турындадыр шыпырт кына
сөйләшә башладылар, ә король бу әшәке кешеләрдән
арыну өчен сарайның иң ерак почмагына китте. Монда
караңгырак, идәнгә салам түшәлгән иде. Ябыныр нәр¬
сәсе булмаган король салам астына керде дә тиздән үз
уйларына чумды. Аның кайгысы күп иде, ләкин бар вак
хәсрәтләр — әтисен югалту кебек зур кайгы янында чүп
кенә. Генрих УШнең исеме алдында бөтен дөнья тетрәп
тора иде. Бу исемне ишеткәндә һәркемнең күз алдында
сулышы белән бар нәрсәне ж:имерә торган, кулы бары
тик ж;әзалый һәм газаплый гына белә торган тиран ки¬
леп баса иде; ләкин малай өчен бу исем бик татлы истә¬
лекләр белән генә бәйле, һәм ул хәзер хәтеренә төшергән
сурәт мәхәббәт һәм назлау белән сулый иде. Ул әтисе
белән күп тапкырлар ихлас йөрәктән сөйләшүләрен исе¬
нә төшерде, шулар турында ихтирам белән уйлады, һәм
битләре буйлап аккан тыелгысыз күз яшьләре аның кай¬
гысының никадәр тирән булуын күрсәтә иде. Көн кичкә
авыша иде инде, һәм жәфалардан йончыган малай әк¬
ренләп тыныч, савыктыргыч йокыга талды.
Күп кенә вакыт үткәч,— күпме икәнен ул төгәл генә
әйтә алмас иде,— әле бөтенләй үк уянып та ж;итмәстән,
үз-үзенә: мин кайда, миңа ни булган, дип уйланып, күз¬
ләрен йомган хәлдә, яткан ж;ирендә ул моңсу гына түбәгә
яңгыр сибәләвен ишетте. Аңа рәхәт һәм күңелле булып
китте, әмма бер минуттан бу куанычлы хисне кычкырып
сөйләшү, карлыккан тавыш белән тупас көлү бозды. Бу
аңа ямьсез тәэсир итте, ни булганын карау өчен ул са¬
лам астыннан башын чыгарды, һәм аның күз алдында
иләмсез, куркыныч күренеш ачылды. Сарайның аргы
башында, идәндә, көчле яктылык сибеп, учак дөрләп
яна; аның тирәсендә дәһшәтле кызыл яктылыкта нинди¬
дер сукбайлар, йолкышлар сузылып ятканнар. Аның хәт¬
та төшендә дә мондый адәмнәрне күргәне, китаплардан
да укыганы юк иде.
Монда озын буйлы, кояшта янган тәнле, озын чәчле,
фантастик сәләмәләр кигән зурлар да бар; шундый ук
105
киемнәрдән явыз яшүсмерләр дә бар; күзләренә чүпрәк
яки пластырь бәйләгән сукыр хәерчеләр, култык таяклы
яки агач аяклы гарипләр бар; берни капламый торган
, бәйләвечләр белән уралган, эренләп торган яралы авы¬
рулар; бик шикле кыяфәтле кырык тартмачы, пычак кай¬
раучы, савыт-саба ябыштыручы, чәч алучы бар. һәркай-
сы үзенең кирәк-ярагы яки эш коралы белән. Хатын-
кызлар арасында бала дип әйтерлек бик яшьләре, шулай
ук көжерәеп беткән карт убырлы карчыклар бар. Бары¬
сы да кычкырына, шаулаша, оятсыз итеп сүгенә; барысы
да шапшак-пычрак иде. Анда тагын йөзләренә әллә нин¬
ди кутырлар чыккан өч яшь бала бар, муеннарына бау
тагылган, сукырларны йөртүче ике ач эт тә шунда йөри.
Инде төн булган, эчке мәҗлесе яңа гына тәмамлан¬
ган, шашып күңел ачулар башланган. Аракы салынган
савыт кулдан-кулга күчә. Менә дәррәү кычкырып җибәр¬
деләр:
— Җыр! Җыр! Җырла, Ярканат! Җырла, Дик! Син
дә җырла, Сыңараяк!
Сукырларның берсе торды, үзенең тап-таза күзләрен
каплап торган пластырьларны куптарып җиргә ыргытты
да, җырларга әзерләнде. Пластырьлар артыннан тагын
күкрәгенә тагып йөртә торган тактасы җиргә очты. Бу
тактага нинди шартларда күзсез калуы турында бик
кызганыч итеп язылган иде. Сыңараяк агач аягыннан
арынды да иптәше янына барып басты — аның аяклары
сау-сәләмәт икән. Аннары алар икәүләп күңелле карак
җырын акырырга тотындылар, кушымтага бөтен өер
кушыла иде.
Ахыргы куплетка җиткәч, бу ярым исерек өер, мавы¬
гып китеп, бөтен строфаны баштан ахыргача җырлап
чыкты. Сарай колак тондыргыч тыңкыш тавышлар белән
тулды, хәтта аның өрлекләре тетри иде.
Бу күтәренке рухлы җырны караклар теленнән тәр¬
җемә итсәң, якынча ул түбәндәгечә яңгырар иде:
Притон, сау бул, онытмачы безне,
Ерак юлларга без чыгарбыз.
Хуш инде, җир, безне элмәк көтә,
Мәңгелек йокыга чумарбыз.
Дар агачларында кара төндә
Тирбәлербез җиркәй өстендә,
Бездән калган алам-саламны
Алсын палачлар үзләренә.
106
Аннан соң үзара сөйләшә башладылар —ләкин хәзер
инде алар әле җырлаган караклар телендә түгел: карак¬
лар теле дошман колакларының тыңлап торуыннан шик¬
ләнгән вакытта гына кулланыла. Сөйлэшүләреннән аң¬
лашылганча, «Джон Гоббс» монда яңа кеше түгел, бәлки
элек тә бу шайка белән аралашкан икән. Аңардан соңгы
вакытта нинди хәлләргә юлыгуын сөйләвен таләп итте¬
ләр, һәм ул «ялгышлык белән» кеше үтердем дигәч, ба¬
рысы да канәгать булып калдылар; ә инде ул, үтерелгән
кеше — рухани, дигәч, барысы бердәм кул чабарга ке¬
рештеләр һәм һәркайсы аны чиратлашып эчәргә мәҗбүр
итте. Иске дуслары аны куанышып котладылар, яңалары
аның кулын кысарга мөмкинлек чыгуга куандылар.
Аңардан: «Айлар буе кайда олагып тордың?» — дип со¬
радылар.
— Лондонда авылга караганда яхшырак,— дип җа¬
вап бирде ул,— куркынычсызрак та, бигрәк тә соңгы
вакытта, чөнки хәзер законнар шундый катыландылар,
аларны төгәл үтәргә боералар. Әгәр дә кеше үтермәгән
булсам, мин Лондонда калыр идем. Бөтенләйгә Лондон¬
да калырга карар кылган идем, тик бу үтерү аркасында
бар да чуалды.
Ул хәзер шайкада ничә кеше булуын сорады. Атаман
болай дип җавап бирде:
— Егерме биш сарык тиресе, верстак, игәү, йодрык,
кәрзин үрүче, тагын карчыклар белән кызыйлар Күп¬
челеге монда. Калганнары кышкы юл белән көнчыгышка
киттеләр;, таң алдыннан без дә алар артыннан юнәлә¬
без.
— Бу күңелле компаниядә мин Уэнны күрмим. Ул
кайда?
— Бичаракай, ул хәзер тәмугта, анда күкерт белән
тамак туйдыра, күкерт артык кайнардыр инде аның
кебек тәмле тамакка. Ул шушы җәйне сугышкан вакыт¬
та үтерелде.
— Бик аяныч моны ишетү. Уэн эшлекле, кыю егет
иде.
— Дөрес! Аның дусты Кара Бэсс һаман безнең бе¬
лән, ләкин биредә юк әле ул — көнчыгышка сукбайлык¬
ка китте. Чибәр кыз, әдәпле, үзен яхшы тота: аның атна-
1 Караклар телендә каракларның, хәерчеләрнең һәм сукбайлар¬
ның төрле категорияләрен аңлатучы сүзләр.
107
га дүрт тапкырдан да артык исерек булганын беркемнең
дә күргәне юк.
— Ул үзен әдәпле тота, хәтеремдә, һәртөрле мак¬
тауга лаек әйбәт кыз. Аның әнисе аннан әхлаксызрак
иде, үзен-үзе тыя белмәде. Теңкә корткыч, коточкыч
явыз, аның каравы, шайтан кебек акыллы хатын иде.
Акыллылыгы һәлак итте дә аны. Ул яхшы багучы
иде, киләчәкне шундый оста әйтеп бирә иде, убырлы
карчык дип танылды. Закон кушканча, аны пыскып ян¬
ган утта куырып үтерделәр. Үзенең күңелсез язмышын
ничек батырларча каршылавын күргәч, минем хәтта кү¬
ңелем тулды; ул үзенә акаеп карап торган ачык авыз¬
ларны соңгы минутына кадәр тиргәде, каргады, ялкын
телләре битен ялый, чал чәч толымнары карт башы ти¬
рәли чытырдап яна иде инде. Барысын тиргәде-каргады.
Бик сүгенә иде ул — мең ел яшәп тә шундый оста сүге¬
нүне ишетмәскә мөмкин! Аның осталыгы үзе белән бергә
үлде шул. Тик мескен һәм зәгыйфь рәвештә аңа охша¬
тырга тырышучылар гына калды, ә бөтен ягын китереп
сүгенүне ишетмәссең хәзер.
Атаман авыр сулап куйды; тыңлаучылар да аңа ку¬
шылып көрсенеп куйдылар. Бер минутка компания бо¬
рынын төшерде, чөнки шушындый төзәлмәслек сукбай¬
ларның да хисләре юк түгел иде һәм сирәк кенә, аеруча
уңае туры килгән шартларда, мәсәлән, менә хәзерге ке¬
бек, талант һәм осталык беркемгә дә мирас булып кал¬
мыйча һәлак булган очракта, алар да бер минутлык
кайгы һәм шатлык хисенә бирелә алалар. Хәер, бөтен
компанияне яңадан әйләнеп чыккан зур савыттан бер
нык кына чумырып алу аларны яңадан тергезеп җибәрде.
— Безнең танышлардан тагын беркем дә эләкмәде¬
ме?— дип сорады Гоббс.
— Кайберәүләр эләкте. Бигрәк тә яңалар, вак фер¬
мерлар эләгәләр. Казна аның фермасын тартып алып
сарык көтүлегенә әйләндергәч, фермер йорт-җирсез һәм
бер телем икмәксез кала да хәер сораша башлый, аны
арбага бәйлиләр, күлмәген салдырып, каны чәчрәгәнче
камчы белән яралар, яки агач богау кидереп кыйнап
ташлыйлар, ул яңадан хәер сораша башлый; аны яңадан
камчы белән сыйлыйлар, колакларын кисеп алалар;
өченче тапкыр эләккәч инде ул бичарага нишләргә кала?
Аңа кызган тимер белән тамга сугалар да коллыкка са¬
талар; ул кача, ә аны тоталар да асалар. Кыска әкият,
108
□зак сөйлән торасы да түгел. Ьезнекеләрдән гагын кай¬
берәүләр эләкте, ләкин ул кадәргә үк барып җитмәде.
Торыгыз әле, Йокел, Бэрнс, Годж, күрсәтегез әле үзегез¬
нең бизәкләрегезне!
Өч кеше урыныннан торды һәм, сәләмәләрен салып,
аркаларындагы буй-буй булып сузылып киткән камчы¬
дан калган җөйләрен күрсәттеләр; берсе чәчен бер якка
сыпырды да кайчандыр сул колагы булган урынны күр¬
сәтте; икенчесе иңбашындагы тамганы — V хәрефен һәм
гарипләнгән колагын күрсәтте; өченчесе болай диде:
— Минем исемем Йокел. Кайчандыр мин таза тор¬
мышлы фермер идем, минем ялаткан хатыным, балала¬
рым бар иде; хәзер минем бернәрсәм дә юк, кәсебем дә
икенче... Хатыным белән балаларым үлде; бәлкем, алар
оҗмахтадыр, ә бәлки, тәмугтадыр, тик, ходайга шөкер,
алар Англиядә түгел! Минем олы җанлы, намуслы әни
карчыгым ипи-тозлык эшләү өчен авырулар карады; бер
авыру үлде, докторлар аның нәрсәдән икәнен белмәде¬
ләр, һәм әниемне убырлы карчык дип утта яндырдылар,
ә минем нәни балаларым шуны күреп елашып тордылар.
Англия законы! Күтәрегез касәләрегезне! Барыгыз бер¬
дәм! Аны Англия тәмугыннан коткарган шәфкатьле Ан¬
глия законы өчен! Рәхмәт, туганнар, рәхмәт барыгызга
да! Шулай, хатыным белән икәүләп, ач балаларыбызны
ияртеп, өйдэн-өйгә хәер сорашып йөри башладык, ләкин
ач йөрү Англиядә җинаять санала, һәм безне өч шәһәрдә
тотып кыйнадылар... Күтәрик тагын берне шәфкатьле
Англия законы өчен! Камчы минем Мэриемның канын
тиз суырды һәм аның котылу көнен якынайтты. Ул җир
астында, аны кыерсытучы да, хурлаучы да юк. Ә бала¬
ларым — аңлашыла инде: мине закон кушканча шэһәр-
дән-шэһәргә камчы белән кыйнап йөрткән арада, алар
ачтан үлгән. Эчеп җибәрик туганнар, бер генә йотым,
беркайчан да бер генә кешегә дә усаллык эшләмәгән
бичара нәниләр хакына бер генә йотым! Мин яңадан хәер
сорап тамак туйдыра башладым,— ипи катысы өчен ку¬
лымны суздым, тик агач богау алдым һәм бер колагым¬
нан яздым; карагыз, күрәсезме бу колак урынын? Мин
яңадан хәер сорашырга тотындым һәм менә икенче кола¬
гымның урыны: Англия законын онытмас өчен кистеләр;
әмма мин теләнүемне дәвам иттем һәм, ниһаять, мине
коллыкка саттылар — менә битемдә шушы пычрак астын¬
да <замга бар; бу пычракны юып төшерсәм, кыздырыл¬
109
ган тимер белән басылган кызыл эз күрерсез! Кол! Аң¬
лашыламы сезгә бу сүз! Англия колы!— менә ул сезнең
алдыгызда тора. Мин үземнең хуҗамнан качып киттем
һәм әгәр дә тотсалар — каһәр төшсен шундый законнар
чыгарган илгә!— мине асачаклар.
Караңгыда яңгыравыклы тавыш ишетелде:
— Сине асмаслар! Бүгенге көннән бу закон бете¬
релә!
Барысы да тавыш килгән якка борылдылар һәм кызу-
кызу атлап килүче бәләкәй корольнең фантастик кыяфә¬
тен күрделәр; ул, яктыга чыгып, аермачык күренгәч, һәр
яктан сораулар яуды:
— Кем бу? Нәрсә бу? Син кем, карачкы?
Малай, шушы гаҗәпләнү һәм сорау белән төбәлгән
карашлар уртасында әз генә дә тартынмыйча басып тор¬
ган килеш, үз-үзен патшаларча тотып:
— Мин — Эдуард, Англия короле,— дип җавап кай¬
тарды.
Бераз мыскыллау, бераз соклану катыш кыргый көлү
ишетелде,— шундый мәзәк тоелды бу. Король хурланды.
Ул кискен итеп:
— Сез тәрбиясез сукбайлар!—диде.— Король вәгъдә
иткән шәфкать өчен сезнең рәхмәтегез шул икән!
Ул нәфрәтләнеп, дулкынланып аларны тирги бирде,
тик аның сүзләре мыскыллап кычкыру һәм шаркылдап
көлү астында күмелеп калды. Джон Гоббс кычкырыну¬
чыларны уздырып акырырга тырышты, һәм, ниһаять, ул
моңа ирешә алды:
— Дуслар, бу минем улым, хыялый, тиле, акылдан
язган, игътибар итмәгез аңа: ул үзен король дип хыял¬
лана.
— Әлбәттә, мин — король,— диде аңа Эдуард,— һәм
син моның шулай икәненә вакыты җиткәч, үкенечеңә кар¬
шы, үзең үк ышанырсың. Син кеше үтергәнеңне үзең
әйтеп бирдең — моның өчен сине асып куячаклар.
— Син мине тотып бирергә җыенасыңмы? Син? Мин
бит сине хәзер үк үз кулларым белән...
— Әкренрәк, әкренрәк!—дип бүлдерде аны баһадир
кебек көчле атаман. Ул корольгә ярдәмгә ташланды һәм
йодрыгы белән бер сугуда Гоббсны җиргә егып салды.—
Син корольләрне дә, атаманнарны да хөрмәт итмисең,
ахры? Әгәр минем алда тагын бер тапкыр үзеңне-үзен
110
онытырга юл куйсаң, мин үзем сине беренче очраган бо¬
такка асып куярмын.
Аннары ул галиҗәнабкә борылды:
— Ә син, энекәш, иптәшләреңә янама һәм беркайда
да үз иптәшләреңнең яманатын сатма. Шундый юләр
теләк туган икән, әйдә, үз-үзеңә король була бир, әмма
аннан беркем дә кыерсытылмасын, аннары үзеңне Англия
короле дип атама, чөнки бу хыянәт итү була: без, бәлки,
әшәке кешеләрбездер һәм кайбер очракта кирәгенчә эш¬
ләмибездер, ләкин безнең арада үзенең короленә хыянәт
итәргә сәләтле бер генә кабахәт тә юк; ,без барыбыз да
аны яратабыз һәм аңа бирелгәнбез. Хәзер күрерсең, дө¬
ресен әйттемме мин, юкмы. Әй, барыгыз бергә: Яшәсен
Эдуард, Англия короле! ,
— Яшәсен Эдуард, Англия короле!
Йолкышларның тавышы күк күкрәгәнне хәтерләтте,
һәм иске сарай стеналары тетрәп китте. Бәләкәй король¬
нең йөзе бер мәлгә шатлык белән балкыды, ул, башын
чак кына иеп, мәһабәт гадилек белән:
— Рәхмәт сиңа, кадерле халкым!—диде.
Көтелмәгән бу җаваптан, тыела алмыйча, шаркыл¬
дап көлеп җибәрделәр. Тавыш басыла төшкәч, атаман
катгый, әмма йомшак итеп:
— Ташла син моны, малай, болай акыллы да, яхшы
да түгел... Әгәр синең шулкадәр хыялланасың килсә,
үзеңә бүтән берәр титул сайла.
Савыт-саба ямаучы:
— Фу-фу Беренче, тилеләр короле!—дип тәкъдим
итте.
Титул шунда ук ошады, һәм һәркайсы тамак ярып
кычкырырга тотынды:
— Яшәсен Фу-фу Беренче, тилеләр короле!
Барысы һай-һулый, сызгыра, мияулый, хахылдап көлә
иде.
— Китерегез бире, без аңа таҗ кидерәбез!
— Мантия кидерегез!
— Скипетр бирегез!
— Тәхеткә утыртыгыз!
Моннан башка тагын егермеләп тавыш яңгырады, һәм
бичара малай күз ачып йомарга өлгерә алмады, аңа ка¬
лай кәстрүлне таҗ итеп кидерделәр. Мантия япкан кебек
итеп, иске юрганга урадылар, тәхеткә утырткан кебек
итеп, мичкә өстенә утырттылар һәм, скипетр урынына,
Н2
кулына савыт-саба ямаучының эретеп ябыштыра торган
трубкасын тоттырдылар. Аннары, юри күз яшьләрен
шакшы сәләмә җиңнәре, итәкләре белән сөрткән булып
кыланып, мыскыллап аһ-ваһ килеп һәм мәсхәрәле сүзләр
белән такмаклый-такмаклый елашкан булып, аның ал¬
дында тезләренә аудылар.
— Шәфкать ит безгә, әй, татлыдан-татлы король!
— Аякларың белән таптап кимсетмә үзеңнең иң-иң
мескен бөҗәкләреңне, әй мәрхәмәтле монарх!
— Кызган үзеңнең колларыңны, король аягың белән
тибеп юат аларны!
— Шәфкать нурларың белән иркәлә, җылыт безне,
әй, тәхеттәге көйдергеч кояш!
— Аягың белән орынып, җирне изгеләндер, без шул
балчыкны ашап, яхшы бәндәләр булыйк!
— Безне бер төкерүеңнән мәхрүм итмә, әй, падиша-
быз, һәм безнең балаларыбызның балалары син патша¬
ның мәрхәмәтлелеген искә төшерү бәхетенә һәм горур¬
лыгына ирешерләр!
Яңа титулны уйлап чыгарган савыт-саба ямаучы ба¬
рысын да уздырып җибәрде. Ул тезләнде дә корольнең
аягын үпкән булып кыланды, ә тегесе ярсып аны тибеп
җибәрде; шуннан соң ул әле тегесе янына, әле монысы
янына барып, король аягы орынган урынны бәйләү өчен
чүпрәк теләнә башлады, үзе:
— Шундый хөрмәттән соң ул урын һаваның тупас
тәэсиренә дучар булмаска тиеш, ә мин хәзер, бер кара¬
ганга йөз шиллинг алып, аны бар җирдә күрсәтеп, бай¬
лык җыячакмын,— дип сөйләнде. Ул шундый мәзәк кы¬
лана иде, бөтен өер аңа шаккатып көнләп карап торды.
Бәләкәй монархның күзләренә оятыннан, ачудан яшь
тулды: «Әгәр дә мин аларны яман хурлаган булсам да,
алар миңа моннан да артык явызлык итә алмаслар иде;
ә мин аларга шәфкать вәгъдә иткән булдым,— һәм шуңа
каршы алар менә ничек рәхмәт әйттеләр!».
Унсигезенче бүлек
ПРИНЦ СУКБАЙЛАР АРАСЫНДА
Караклар таң белән торып юлга чыктылар. Баш
өстендә бик түбән күк асылынып тора, аяк асты тайгак,
лавада кыш салкыны сулый. Шайка боегып калды; бе¬
V386.-8 11,4
рәүләренең чырайлары караңгыланды, алар тел тешлә¬
деләр; икенчеләре ачулы иде, тиз кабынып китәләр иде;
барысы да кәефсез, һәркайсының баш төзәтәсе килә
иде.
Атаман «Джек»ны Гуго карамагына бирде, ә Джон
Кентига читтәнрәк барырга, улын йөдәтмәскә боерды:
Гугога малай белән артык тупас мөгамәлә итмәскә
кушты.
Бераздан болытлар күтәрелә башлады, көн ачыла
төште. Сукбайлар хәзер салкыннан калтыранмый иде,
рухлары да күтәрелеп китте. Әкренләп алар күңеллеләнә
бардылар, каршы очраган кешеләргә теш ыржайта, үрти
башладылар. Бу аларның яңадан тормышның һәм ан¬
дагы шатлыкларның кадерен белә башлауларын күрсәтә
иде. Алардан, күрәсең, куркалар иде: барысы да юл
бирә һәм, чәйнәшергә батырчылык итмичә, аларның әшә¬
келекләренә, мыскыллауларына түзеп кала. Алар кир¬
тәләргә киптерергә элгән керләрне кайвакыт ияләренең
күз алдында ук алып китәләр; ә әйбер ияләре аларга
каршы килү түгел, киртәләрен дә алып китмәгән өчен
рәхмәт кенә укыйлар иде, бугай.
Тиздән алар бөтен көтүләре белән ярлы бер фермер
йортына бәреп керделәр, куркудан калтыранган фермер
һәм аның семьясы, кунакларга ашарга әзерләү өчен кла¬
довой төбен кырып-себергән арада, алар фермада үз
өйләрендәге кебек урнашып алдылар. Ашамлык китер¬
гән фермер хатынының һәм кызларының иягеннән чөй-
гэләделәр, һәм ат кешнәгәндәй хахылдап көлеп, мыскыл¬
лы кушаматлар белән эндәштеләр. Алар фермерга һәм
аның улларына сөякләр, яшелчәләр томырып тидерә
калсалар, шау килеп кул чабарга тотыналар иде. Ахыр
чиктә бу оятсыз мәзәкләргә ачуланган хужа кызының
башына май буядылар. Киткән чакта алар, әгәр дә үз¬
ләренең мондагы кыланышларын властька барып әләкли
калсалар, яңадан килеп, хуҗаны йорты-ние белән янды¬
рып китәбеЗ дип янадылар.
Өер төш вакытларында, озак һәм кыен юлдан соң,
зур гына авылның киртә буенда ялга туктады. Бер сә¬
гать ял иткәч, авылга берничә очтан бер үк вакытта ке¬
реп, һәркем үз һөнәрен күрсәтергә төрле якка таралыш¬
тылар. «Джекны» Гуго белән җибәрделәр. Ә алар урам
буйлап бераз йөрделәр дә, Гуго үз сәләтен кая куярга
белмичә, ниһаять:
114
— Урлар нәрсә юк, авыл ярлы. Везгә хәер соранырга
гуры килә,— диде.
— Безгә? Юк инде! Син сораш, ул синең һөнәрең, ә
мин хәер соратмаячакмын.
— Син хәер сорашмаячаксыңмы?—дип кычкырып
җибәрде Гуго, гаҗәпләнгән күзләре белән корольгә
акаеп:— Әйт әле, кайчаннан бирле син шулай үзгәреп
киттең?
— Мин сине аңламыйм.
— Аңламыйсың? Син бит туганнан бирле Лондон
урамнарында хәер сорашып йөрдең.
— Мин? Ахмак син!
— Ягымлы сүзләреңне саклап тот, озаккарак җитәр.
Синең әтиең әйтә, син бөтен гомерең буе хәер сораша¬
сың ди. Бәлки, ул алдый торгандыр? Синең, бәлки, ул
алдый дияргә телең барыр?—дип үртәде аны Гуго.
— Син аны минем әтием дисең? Әйе шул, ул ялган¬
лый.
— Я, ярар, дус кеше! Җитәр сиңа кәмит уйнарга,
акылдан язган булып кыланырга; күңел ачып алдың —
җитте, югыйсә, кара аны, бәлагә тарып куйма. Әгәр дә
мин аңа бу турыда сөйләсәм, ул синең тиреңне тунар.
— Мәшәкатьләнмәскә мөмкин — мин аңа үзем дә әй¬
термен.
— Миңа синең кыюлыгың ошый, валлаһи ошый.
Ә фикер йөртүең ахмакларча. Кыйналулар, тибелүләр,
төрткәләүләр болай да җитәрлек, нәрсәгә аларны үзең
сорап алырга. Я, җитте! Мин синең әтиеңә ышанам. Аның
ялганлый алуына шикләнмихМ мин, туры килгәндә алда¬
вына да шикләнмим,— безнең арада иң яхшы дигәннэ-
ребез дә моны эшли; ләкин бу урында ул ник ялганлап
торсын икән. Ә акыллы кеше ялганлау кебек кулай әй¬
берне бушка әрәм итми! Әгәр сиңа хәер сорашу ошамый
икәң, без нәрсә белән шөгыльләник соң? Кухнялар талап
йөрибезме?
Король, түземлелеген җуеп:
— Ташла юләр сүзләр сөйләвеңне, теңкәмә тиеп бет¬
тең инде!— диде.
Гуго ачуланып:
— Тыңла әле, дус кеше, — диде. — Син урларга да
теләмисең, хәер сорашырга да теләмисең: әйдә синеңчә
булсын. Ләкин менә нәрсә эшләргә кушам мин сиңа. Мин
8*
115
хәер сорашырмын, ә син узып баручыларның игътибарын
җәлеп ит. Монысыннан баш тартып кына кара!
Король аңа җирәнеп карады һәм нидер әйтергә телә¬
гән иде дә, Гуго аны бүлдерде:
— Т-сс! Әнә шәфкатьлелеге йөзеннән үк күренеп тор¬
ган бер кеше килә. Мин хәзер бума тоткандай җиргә
егылам. Ул кеше минем янга йөгереп килгәч, син акыра
башла, тезлән дә елаган булып кылан. Эчеңә кергән
шайтан кебек акыр: Сэр, диген, бу минем бичара абыем
диген, безнең дусларыбыз юк, ходай хакы өчен ярдәм ит,
барысы да ташлап китте бу сырхауны, бәхетсез фәкыйрь¬
не кызган диген; ходай кимсеткән, һәлак булган мескенгә
үзеңнән арткан бер генә пенниеңны бирче! диген, һәм
исеңдә тот: аннан пенни алмыйча торып, улавыңнан тук¬
тама, югыйсә, сиңа үкенергә туры киләчәк.
Гуго шундук ыңгыраша, елый башлады, күзләрен
акайтты, боргаланды-сыргаланды; э узын баручы якын¬
лашкач, ул кычкырып җиргә егылды да пычракта бәргә¬
ләнергә, үлеп барган кеше сыман суккаланырга кереште.
— Ходаем!—дип кычкырып җибәрде шәфкатьле уз¬
гынчы.— Ай, бичара, ничек газаплана бит! Кая ярдәм
итим әле!
— Юк, юк, шәфкатьле әфәндем, кагыла күрмә
миңа,— ходай рәхимлекләр бирсен үзеңә! Бума чире* ва¬
кытында кагылсалар, мин коточкыч авыртынам. Әнә ми¬
нем энем сөйләр сезгә, менә шулай борып алганда ниләр
булганын әйтер. Бир бер пенни, шәфкатьле сэр, бер генә
пенни һәм мине калдыр.
— Бер пенни! Мин сиңа берне генә түгел, өчне бирәм,
бичара кеше.
һәм узгынчы акча алырга дип кесәләрен актарыныр¬
га кереште.
— Мә, дускай, ал, игелеген күр. Кил бире, малай,
абыеңны теге йортка илтеп куярга ярдәм ит миңа, анда...
— Ул минем абый түгел...— дип бүлдерде король.
— Ничек? Ул синең абыең түгел?
— Менә бит! Ишетәсезме?—дип ыңгырашты Гуго,
корольгә тешләрен шыкырдатып.— Ул абыйсыннан, бер
аягы белән кабергә баскан абыйсыннан баш тарта.
— Әгәр ул синең абыең булса, син, малай, чыннан да,
таш йөрәкле икәнсең! Ничек оят түгел сиңа! Ул бит ку¬
лын да, аягын да кыймылдата алмый! Әгәр ул сиңа абый
түгел икән, кем соң ул?
116
— Хәерче һәм карак! Ул синец кулыңнан акчаны
алды, нәкъ шул мәлне синең кесәңә дә керде. Әгәр дә
аны могҗиза белән терелтәсең килсә, таягың белән җил¬
кәсенә кундыр, аннан калганын ходай күрсәтсен.
Ләкин Гуго могҗизаны көтеп тормады, күз ачып йом¬
ганчы, сикереп торды да тайды, ә узгынчы акыра-акыра
аның артыннан чапты.
Король аннан котылуы өчен ходайга рәхмәт укып,
капма-каршы якка йөгерде һәм, бу куркыныч урыннан
ераклашмый торып, йөгерүеннән туктамады. Ул очраган
беренче юлга борылды. Тиздән авыл еракта калды. Куа
килмиләр микән дип борчылып, ул әледән-әле артына әй¬
ләнеп карады; берничә сәгать шулай кызу баргач, инде
курыкмый башлады, аның күңелен шатлыклы тойгы чол¬
гап алды. Тик хәзер генә ул үзенең ачыккан һәм бик
арыган булуын сизде. Якындагы бер фермага ишек ша¬
кып та караган иде, ләкин авызын да ачтырмыйча, аны
куалап чыгардылар: аның киеме шик тудыра иде.
Ачуы кабарган, гарьләнгән король, моннан ары үзен
мондый кимсетелүләргә дучар итмәскә карар кылып, юл
буйлап алга китте. Әмма ачлык горурлыктан көчлерәк,
һәм кичкә таба ул тагын бер фермада сыеныр урын та¬
барга тырышып карады; ләкин монда аны тагын да на¬
чаррак каршыладылар: бик нык сүктеләр дә, әгәр хәзер
үк моннан таймасаң, үзеңне сукбай итеп тотып бирербез
дип янадылар.
Караңгы салкын төн җитте. Ә король арыган аякла¬
рын көч-хәл белән әле һаман атлый, аңа, теләсә-теләмә-
сә дә, ял итми-нитми юлын дәвам итәргә туры килә,
чөнки ул бер генә минутка утырса да, салкын аның сөяк¬
ләренә кадәр үтә иде. Буп-буш яткан юллар һәм кырлар
буйлап, тантаналы караңгылык эчендә ил гизеп йөргән¬
дә кичергән хисләр-тойгылар аның өчен яңа һәм сәер
иде. Ул вакыт-вакыт тавышлар ишетте — алар якыная
бара, якында гына ишетелә һәм әкренләп тагын тына
иде. Ул кешеләрнең йөзләрен күрә алмый, бәлки томан¬
лы күләгәләрен генә шәйли; бу аңа ниндидер коточкыч
төш сыман булып тоела; куркуыннан король тетрәп-тет-
рәп китә иде. Кайвакыт ул еракта, әйтерсең теге дөнья¬
да, җемелдәп торган ут күрә; кайвакыт еракта сарык
көтүе барлыгын белдереп, тонык, саңгырау тавыш белән
шалтыраган кыңгырау тавышлары ишетә; төнге җил
алып килгән сыер мөгрәгән тавышлар кайгы-моң белән
117
тулы иде. Күзгә күренмәгән кырлар һәм урманнардан
вакыт-вакыт шыңшып эт улаганы ишетелә, һәм бәләкәй
корольгә барлык җан иясе аннан ерак булып, ә ул очсыз-
кырыйсыз сахраның иң уртасында кеше күзеннән читтә
бер ялгызы басып тора кебек тоела иде.
Абына-сөртенә ул һаман алга барды. Аны шушы тәэ¬
сирләрдән соң күңелсез бер хис чолгап алды. Кайчак
аның баш очында чак кына ишетелерлек булып коры яф¬
раклар кыштырдый. Бу тавыштан ул сискәнеп китә. Аңа
ниндидер кешеләр пышылдашалар кебек тоела. Ул шу¬
лай барды да барды, һәм, ниһаять, көтмәгәндә якында
гына калай фонарь уты күрде. Король тизрәк күләгәгә
чигенде дә нәрсә булыр икән дип көтә башлады. Фонарь
сарай янында, ачык ишек кырында иде. Король бераз
көтеп торды, бер тавыш-тын ишетелмәде. Ул бик туңган
иде, кунакчыл сарай шундый үзенә тарта- иде, ниһаять,
ул керергә булды, тавышсыз-тынсыз тиз генә ишек янына
посып килде дә нәкъ бусаганы атлап узган мәлне артын¬
да тавышлар ишетте.
Ул тизрәк мичкә артына качты да чүгәләп утырды.
Фонарь тоткан ике батрак килеп керде, алар сөйләшә-
сөйләшә эшкә тотындылар. Фонарь яктысында король
сарайның эченә күз ташлап өлгерде, аның аргы башында
зур аранга охшаган нәрсәне шәйләп алып, берүзе калгач
ук шунда елышырга булды. Ул аран белән хәзер үзе
торган аралыкта бер өем ат ябуы ятканын да күреп алды
һәм аларны бу төнне Англия таҗына хезмәт күрсәтергә
мәҗбүр итәргә булды.
Батраклар эшләрен бетерделәр дә, артларыннан
ишекне бикләп, фонарьны алып чыгып киттеләр. Салкын¬
нан дер калтыраган король ашыгып, караңгыда, сөртенә-
сөртенә, ат ябулары янына килде, булдыра алган кадәр
күтәреп, бернинди хәвеф-хәтәрсез аранга үтте. Икесен¬
нән ул үзенә урын-җир әмәлләде, ә калган икесен өстенә
ябынды. Юрганнары иске, юка һәм әллә ни җылытмый
да иде җылытуын, өстәвенә, алардан әшәке ат тире исе
килә иде, шулай да хәзер ул бәхетле король иде.
Туңудан бик нык калтыраса да, ачлык азапласа да,
ул шундый арыган иде, тиздән аны йокы баса башлады.
Ләкин бик яхшылап йокыга китәргә әзер булган бер мәл¬
не ул кемнеңдер үзенә орынуын тойды! Шундук уянып
китте һәм сулуын басты. Чак кына йөрәге ярылмады. Ка¬
раңгыда әлеге серле орынудан шулкадәр курыкты, ул
118
селкенми дә ята бирде, тын да алмый тыңлады. Әмма бер
аваз, бер хәрәкәт әсәре дә юк иде. Аңа бик озак тыңлап
яткан кебек тоелды, тик барысы да элеккечә гын һәм
хәрәкәтсез иде. Ул яңадан йокыга талды, ләкин кинәт
кенә тагын серле орынуны тойды. Ниндидер тавышсыз,
күренми торган нәрсәнең орынуы коточкыч иде. Малай
шашардай булып курыкты. Нишләргә? Бу сорауга ул
һич җавап таба алмады. Шушы шактый уңай ятакны
ташлап, күзгә күренмәгән дошманнан качаргамы? Ләкин
кая качарга? Сарайдан барыбер чыгып булмый, ул бик¬
ле; ә караңгыда төрмәдәге кебек дүрт стена эчендә, поч-
мактан-почмакка әрле-бирле йөрү — артыңнан минут
саен иңбашыңа яки кулыңа килеп орыну ихтималы бул¬
ган, күзгә күренмәгән өрәк шуышкан чакта шулай йөрү —
тагын да куркынычрак. Ә, куркудан үлә язып, төне буе
шушында яту яхшыракмыни? Юк! Нишләргә соң ул ча¬
гында? Тик бер генә нәрсә кала — нәрсә калганын ул
яхшы белә иде — кулны сузарга да кем орынганын бе¬
лергә.
Моны уйлавы гына җиңел, ә эшләве бик авыр иде.
Караңгыда ул өч тапкыр инде кулын куркып кына сузды
һәм кулы нәрсәгәдер тигәннән түгел, ә бәлки менә хәзер
тияр дип куркудан шундук кире тартып алды. Ләкин
дүртенче тапкырында ул кулын бераз арырак сузган иде,
ниндидер җылы, йомшак нәрсәгә кагылды. Ул куркудан
катып калды.— ана янында әле суынып та җитмәгән
үлек ята кебек тоелды. Тагын бер тапкыр кагылуга кара¬
ганда үлгәнем яхшырак, дип уйлап алды ул. Әмма ял¬
гышты, кешедә җиңелмәслек кызыксыну көче барын бел¬
мәде. Бераздан аның кулы калтыранып шул якка яңа¬
дан сузыла иде инде,— үзенең карарына капма-каршы
буларак, ихтыярына да каршы диярлек, әмма шулай да
икеләнүсез сузыла иде. Аның кулы озын чәч тотамына
тиде. Ул тетрәп китте, ләкин кулын чәч буйлап шудыр¬
ды һәм ниндидер җылы бауга охшаган нәрсәгә төртел¬
де; кулын бау буйлап шудырып караган иде, үзе янында
гөнаһсызның да гөнаһсызы булган бозау ятканын аңла¬
ды! Бау бөтенләй бау түгел, бәлки бозау койрыгы иде.
Шушындый юк кына нәрсәдән шулкадәр курыкканы
һәм газап кичергәне өчен корольгә үз-үзеннән оят булып
китте; ләкин аңа әллә ни оялыр урын да юк иде — ул бит
бозаудан түгел, бозау урынына күз алдына китергән,
дөньяда булмаган ниндидер куркыныч нәрсәдән шүрлә¬
119
де; теләсә нинди малай да хорафатка ышану көчле бул-
ган ул заманнарда аннан ким курыкмас иде.
Король чиксез шат иде — коточкыч нәрсә гади бозау
булып чыкканга гына түгел, бәлки үзенә иптәш табыл¬
ганга да шат иде; ул үзен шундый ялгыз, ташландык
итеп сизә, хәтта менә шушы мәхлук хайванның якын¬
лыгы да аңа куаныч бирде. Кешеләр аны шундый кыер¬
сыттылар, аңа шундый тупас мөгамәлә күрсәттеләр ки,
аның өчен үзе янында, акылы булмаса да, һич югында
юаш табигатьле иптәш булуы чын-чыннан юаныч иде.
Ул үзенең югары дәрәҗәле кеше икәнен онытып торырга
һәм бозау белән дуслашырга карар итте.
Бозауның җылы, шома аркасын кулы белән сыйпый-
сыйпый — ул бөтенләй якында гына ята иде — король,
яңа дус миңа файда китерә алыр, дип уйлап алды. Ул
үзенең урын-җирен күтәреп алды да бозау янына ук ките¬
реп җәйде; аннан соң, башын бозауның аркасына куеп,
йомгактай йомарланды; ат ябуын үзенә дә, дусты өстенә
дә япты,— бераздан аңа Вестминстердагы король сара¬
енда мамык мендәр өстендә яткан шикелле үк җылы һәм
җайлы тоелды.
Шундук күңеленә матур хыяллар килде; тормыш
куанычлырак булып күренә башлады. Хәзер инде ул җи¬
наятьчеләр хезмәтчесе түгел, ул инде түбән җанлы, тупас
сукбайлар компаниясеннән арынды. Ул сыеныр урын
тапты, аңа җылы, кыскасы—ул бәхетле иде. Тышта
төнге җил исә; әледән — әле бик каты итеп китереп бәрә
дә иске сарайны дерелдәтә, селкетә; тынып кала да ан¬
нары яңадан почмакларда, түбә астында ыңгыраша,
ыжгыра башлый. Ләкин хәзер, әйбәт һәм җайлы булгач,
корольгә болар барысы да музыка гына булып тоела:
әйдә, иссен, ыжгыра бирсен җил, әйдә, елый, сызгыра,
ыңгыраша бирсен,— корольгә барыбер. Ул, җылыга рә¬
хәтләнеп үзенең дустына ныграк сыенды һәм сизмәстән
саф, тыныч йокыга, төш керми торган әйбәт йокыга тал¬
ды. Еракта этләр өрә, күңелсез генә итеп сыерлар мөгри,
җил котыра, түбәгә ярсып яңгыр коя, ә галнҗәпаб, Ан¬
глия хакиме, тыныч кына йоклый; аның янында бозау —
давылларга исе китми, король кадәр король белән янәшә
йокларга ояла белми торган гади мәхлук йоклый.
120
Унтугызынчы бүлек
КОРОЛЬ КРЕСТЬЯННАР ЯНЫНДА
Король, иртән иртүк уянгач, юеш, әмма сизгер күсе¬
нең төнлә сиздерми генә килеп, күкрәгендә үзенә урын
тапканын күрде. Ул селкенүгә күсе качып китте.
— Юләр, нәрсәдән куркасың?—диде малай елма¬
еп.— Мин дә синең ише үк йортсыз-җирсез. Үзем яклау¬
чысыз була торып шундый ук яклаучысыз мәхлукны
кыерсыту оят булыр иде. Бу яхшы билге өчен сиңа рәх¬
мәт: корольгә күкрәгендә күселәр йоклатыр дәрәҗәдә тү¬
бән төшү — тиздән аның язмышы үзгәрәчәген хәбәр ит¬
кән билге, әлбәттә, чөнки шуннан да түбән төшәргә мөм¬
кин түгел.
Король торып араннан чыгуга балалар сөйләшкән та¬
выш ишетте. Сарай ишеге ачылып китте, ишектән ике
кечкенә кыз бала килеп керде. Корольне күргәч, алар
шундук такылдаудан, көлүдән туктадылар, аны зур кы¬
зыксыну белән карап, урыннарында катып калдылар;
аннары пышылдаша башладылар, аннан соң якынрак
килделәр һәм тагын туктап калдылар. Яңадан корольгә
карап алдылар, яңадан пышылдашырга тотындылар. Аз-
азлап батырая төштеләр һәм шактый кычкырып, аның
хакында сөйләшергә тотындылар.
— Аның бите чибәр,— диде берсе.
— Чәче дә бөдрә,— дип өстәде икенчесе.
— Тик ул бик начар киенгән.
— Аннары, бик ачыккандыр кебек күренә.
Якынрак килделәр дә, корольне игътибар белән ка-
рый-карый, тартынып кына, берничә кат тирәли әйләнеп
чыктылар, гүя ул моңарчы күрелмәгән ниндидер ят җан¬
вар иде; малайны курку катыш җентекләп күзәттеләр, бу
җанвар тешләп куймагае дип куркалар иде шикелле.
Ниһаять, бер-беренә сыенгандай кулга-кул тотынышып,
корольнең алдында ук туктап калдылар, аңа эчкерсез
күзләрен зур ачып карадылар, аннары кызчыкларның
зуррагы, батырлана төшеп, туп-туры:
— Син кем, малай?— дип сорады.
— Мин король,— диде тегесе дәрәҗәле тон белән.
Балалар, күзләрен зур ачып, җиңелчә генә чигенеп
куйдылар һәм бер мәл берни әйтә алмый тордылар; ан¬
нары кызыксыну җиңде.
121
— Король? Нинди король?
— Англия короле.
Кыз балалар бер-берсенә караштылар, аннары аңа,
аннары тагын гаҗәпләнеп, аптырашып бер-берсенә күз
йөртеп алдылар.
Шуннан соң кызчыкларның берсе:
— Ишеттеңме, Марджери? Ул үзен король ди. Дөрес
булырмы икән бу?—диде.
— Ничек инде дөрес булмаска мөмкин, Присси? Ул
ялганлап торырмыни? Әгәр бу дөрес булмаса, ялган
була ла. Син уйлап кара. Дөрес булмаган һәрбер нәр¬
сә — ялган, берни хәл дә итә алмыйсың.
Дәлил бик анык һәм кире какмаслык иде, Приссиның
икеләнүе шундук юк булды.
Анысы беравык уйлап торды да, корольнең дөрес
сөйләвенә ышанып, туры күңел белән:
— Әгәр син чынлап та король булсаң, мин сиңа ыша¬
нам,— диде.
— Мин чынлап та король.
Шулай итеп эш җайланды. Галиҗәнәбнең король
икәнлеге бәхәссез танылды, һәм кызчыклар аның монда
ничек килеп эләгүе, нигә корольләрчә киенмәгән булуы,
кая баруы турында сораша башладылар. Король үзенең
җәфа чигүләре турында кемгә булса да, аның сүзенең
дөреслегеннән шикләнми торган, аңардан көлми торган
берәр кешегә сөйләп, күңелен бушатырга, үзе дә бик риза
иде; ул хәтта ачыккан булуын да онытып торды, башын¬
нан үткәннәрне кызып-кызып сөйләде, ә яхшы күңелле
кызчыклар аны бик зур теләктәшлек хисе белән тыңла¬
дылар. Ләкин ул үзенең соңгы бәхетсезлеклэре турында
сөйли башлагач, аның күптәннән бирле ашамаганлыгын
белгәч, алар корольнең сүзен бүлдерделәр дә аны тизрәк
ашату өчен өйләренә алып киттеләр.
Хәзер инде король бәхетле һәм шат иде.
Король үз-үзенә: «Мин бәхетсезлеккә очрагач, зур¬
лар, үзләрен болардан акыллырак дип исәпләгән кеше¬
ләр, мине алдакчы дип мыскыл иткәндә, бу кечкенә кыз¬
лар курыкмыйча миңа ышандылар, шуның хөрмәтенә,
мин сарайга кайткач, гел кечкенә балалар турында гына
хәстәрлек күрермен»,— диде.
Кызчыкларның әнисе корольне ягымлы йөз белән,
кызгану хисе белән каршылады: йортсыз-җирсвз, өстә¬
венә, акылы чуалган малайның аяныч хәле олы җанлы
122
хатын күңеленә нык тәэсир итте. Бу — гол хатын булып,
бик үк бай да түгел иде. Ул үзе дә җитәрлек хәсрәт ки¬
чергән, шуңа күрә бәхетсезләрнең кайгысын уртаклаша
белә иде. Ул акылы чуалган малай үзенең туганнарын¬
нан яки сакчыларыннан качып киткәндер дип уйлады;
һәм аны ата-анасына кайтару өчен каян килгәнлеген бе¬
лергә тырышты; күрше шәһәрләрнең, авылларның исем¬
нәрен әйтте, әмма аның бөтен сорашулары бушка гына
булды. Хатын малайның йөзеннән һәм җавапларыннан
үзе сөйләгәннәр аның өчен аңлаешсыз икәнлеген аңлады.
Ул сарай тормышы турында гап-гади итен һәм бик теләп
сөйләде, «үзенең әтисе» мәрхүм корольне искә төшереп
бер-ике тапкыр сыктап та алды; әмма сүз гадирәк нәрсә¬
ләргә күчү белән, малай кызыксынудан туктый һәм эн¬
дәшми иде.
Хатын нишләргә дә белмәде, әмма бирешмәде. Ашар¬
га әзерләгән арада, бу малайның кем икәнен белү өчен,
ул төрле хәйләләр эшләп карады. Хатын аның белән
сыерлар турында сөйләшә башлады — тегесенең бер дә
исе китмәде; сарыклар турында сүз кузгатты — барыбер
файдасы тимәде; шулай итеп, бәлки, көтүчедер, дигән
фаразы ялгыш булып чыкты. Ул тегермәнчеләр, тукучы¬
лар турында, савыт-саба ямаучылар, тимерчеләр, һәр
төрле эш һәм һөнәрләр турында сүз башлап карады;
аннан соң юләрләр йорты, төрмәләр, приютлар турында
сүз кузгатты — ләкин файдасы булмады: хатын һәр тап¬
кыр уңышсызлыкка очрады. Хәер, тукта әле, бәлки, ул
берәрсенен хезмәтчеседер? Менә хәзер дөрес эзгә тө¬
шүенә шиге калмады: һичшиксез, ул берәр йортта хез¬
мәт иткән. Ул шул хакта сүз башлады. Әмма монда да
бернигә дә ирешә алмады. Бүлмәләр себерү, мич ягу ту¬
рында сөйләшү, күрәсең, аны арытып җибәрде; савыт-
саба юуга аның һич тә исе китмәде. Шуннан соң инде
олы җанлы хатын, бөтенләй өметен өзеп, файдасы бул¬
масмы дип, аш-су хәзерләү турында сүз башлады. Ха¬
тынның чиксез гаҗәпләнүенә һәм шатлануына каршы,
корольнең йөзе кинәт яктырып китте! Әһә, ахыр чиктә ул
аны эләктерде; хатын үзенең шундый хәйләкәр, тапкыр
булып чыгуына чиксез горурланды.
Аның арыган теле инде ял итә ала иде, чөнки үзен
газаплаган ачлык тарафыннан һәм өре чәчеп кайнап
утырган чүлмәкләр, кәстрүлләрдән килгән кызыктыргыч
аш-су исеннән рухланган король төрле тәмле ашлар ту-
123
рында озак итеп, оста игеп сөйләргә кереште. Өч минут¬
тан инде хатын үз-үзенә:
«Әлбәттә, шулай, димәк, ул кухняда эшләгән!» —
диде.
Ә король һаман яңадан-яңа ашларны исенә төшерә,
алар турында шундый дәртләнеп һәм белеп сөйли, хатын
хәтта үз-үзенә:
«Шулкадәр күп төрле, җитмәсә, бары тик байлар һәм
түрәләр өстәлендә генә була торган, сирәк очрый торган
шундый ашларны ул каян белә икән сон? Әһә, аңладым!
Хәзер ул йолкыш, әмма элек, акылдан язганчы, мөгаен,
патша сараенда хезмәт иткәндер; әйе, мөгаен, ул король
кухнясында эшләгәндер! Сынап карарга кирәк аны!» —
диде.
Үзенең фаразын тикшереп карау өчен ул корольгә
аш-суны карап торырга кушты һәм, теләге булса, үзенең
дә берәр нәрсә пешереп, әбәткә бер-ике төрле аш өсти
алуын сиздереп куйды. Аннары, балаларына аны күзә¬
тергә ишарә ясап, бүлмәдән чыгып китте.
Король мыгырданып куйды:
— Элекке заманнарда шундый ук йомышны Англия¬
нең икенче бер короленә дә кушканнар, Бөек Альфред 1
төшкән түбәнлеккә төшеп, ул эшләгән эшне башкару ми¬
нем дәрәҗәм өчен һич тә хурлык түгел. Бөек Альфред-
ның бөккәннәре көйгән, ә мин хуҗа хатынның ышаны¬
чын акларга тырышырмын.
Ният әйбәт иде, әмма аны башкарып чыгуы авыррак
булды* тиздән бу король дә, тегесе кебек үк, үз уйларына
чумды һәм шул ук бәлагә тарыды: пешерергә куйган әй-
берсе көйде. Хатын, ризыкны коткару өчен, вакытында
әйләнеп керде һәм. тартынып-нитеп тормыйча, корольне
тетеп сүгеп, уйчанлыктан бик тиз чыгарды. Ышанычны
акламавына малайның үзенең дә борчылуын күреп, ха¬
тын йомшара төште һәм яңадан ягымлы булып китте.
Малай тәмле һәм туклыклы иртәнге аштан соң кыю¬
ланып китте, күңеле дә күтәрелә төште. Алар тыныч кына
ашадылар, чөнки хуҗа хатын да, кунак та үз дәрэҗәлә-
1 Бөек Альфред (840—901) —сакслар короле. Англиядә
шундый бер легенда яши: имеш, артыннан куып килүче датчаннар¬
дан качып. Альфред урман кисүче алачыгына яшеренгән. Урман ки¬
сүче хатыны, анын кем икәнен белмичә, ана пешерергә куйган бөк¬
кәннәрне карый торырга кушкан һәм, бөкәннәр көйгәнен күргәч, ко¬
рольне яман орышкан
124
рен онытып горып, бер-беренә түбәнчелекле мөнәсәбәттә
булдылар: шул ук вакытта миңа мәрхәмәт күрсәтелә ди¬
гән уй берәүнең дә башына килмәде. Хатын бу сукбай¬
га, сукбайлар белән этләрне ашаткан кебек, берәр поч¬
макта калдык-постык ашатырга җыенган иде, әмма ма¬
лайны сүгеп ташлавын ни белән булса да оныттырасы
килде һәм аны үзләре белән бер өстәл янына утыртты.
Бу эшенә юри басьш ясап, аңа карата үзе белән тигез
кешедәй мөгамәләдә булды. Король үз ягыннан, үзенә
карата шундый яхшы мөгамәләдә булган семьяның ыша¬
нычын акламавы өчен үзен-үзе шелтәләде һәм, аларга
түбәнчелек күрсәтеп, өстәл янында берүзе ашап утыр¬
ганда, аның дәрәҗәсенә һәм исеменә лаек булганча, фер¬
мер хатынының һәм аның балаларының аяк өсте торула¬
рын, аның йомышын үтәүләрен таләп итмичә, гаебен шу¬
ның белән йоларга үзен мәҗбүр итте. Безнең һэрбере-
безгә кайвакыт тәкәбберлекне берьяк читкә куеп тору
файдалы була. Олы җанлы хатын, бәләкәй сукбайга ка¬
рата түбәнчелек күрсәтүе өчен үзен-үзе мактап, көне буе
үзен бәхетле сизде. Шулай ук король дә үзенең тыйнак¬
лыгы һәм гади крестьян хатынына карата шәфкатьле бу¬
луы белән канәгать иде.
Ашап туйгач, фермер хатын корольгә савыт-саба
юарга кушты. Бу боерык башта аны уңайсыз хәлдә кал¬
дырды, һәм ул баш тартырга да уйлаган иде, ләкин
соңыннан үз-үзенә:
«Бөек Альфред бөккәннәр карап торган; әгәр дә аңа
савыт-саба юарга кушсалар, ул, һичшиксез, аңа да күн¬
гән булыр иде. Мин дә юып карыйм әле!» — диде.
Агач кашыклар, табаклар юуны бик җиңел эш дип
уйлаган иде ул. Әмма бу күңелсез, мәшәкатьле эш икән;
шулай да король көч-хәл белән аның очына чыкты. Аның
инде тизрәк юлны дәвам итәсе килә башлады; әмма йорт
җанлы ф^Рм^р хатыннан тиз генә ычкынуы бик җиңел
түгел иде. Хатын аны әле бер, әле икенче эшкә кушты, ул
аларны чын күнелдән, шактый уңышлы итеп үтәде. Ул
арада хатын аны үзенең кызчыклары белән бергәләп
кышкы алмаларны чистартырга утыртты; тик ул бу эшне
бер дә булдыра алмады, моның урынына хатын аңа пы¬
чак үткерләргә кушты. Аннан соң йон язарга мәҗбүр
итте, һәм ул, хикәяләрдә, тарихи китапларда шундый
мавыктыргыч булып чыга торган төрле батырлыклар
күрсәтү буенча үзен шәфкатьле король Альфредтан күп-
125
тән уздырып җибәрдехМ, дип уйлады, миңа җиткән дин
карар кылды ул. һәм төшке аштан соң фермер хатыны
аңа мәче балалары салынган кәрзин биреп, аларны суга
илтеп батырырга кушкач, ул баш тартты. Дөресрәге, баш
тартырга җыенды, чөнки кайчан да булса барыбер нокта
куярга кирәклеген һәм нәкъ менә мәче балаларын баты¬
рудан баш тартырга уңай икәнлеген сизде; ләкин аңа
комачауладылар. Ул тәрәзә аша аркасына сатучылар
тартмасы аскан Джон Кентины һәм Гугоны күрде!
Король капкага якынлашып килгән бу ике кабәхәт
җанны алданрак күреп алды, тегеләр аны шәйләми кал¬
дылар, бер сүз дә әйтмичә, мәче балалары салынган кәр-
зинне алды да шыпырт кына арткы ишектән чыгып кит¬
те. Мәче балаларын ул чоланда калдырды, ә үзе җан-
фәрманга тар тыкрык буйлап йөгерде.
Егерменче бүлек
ПРИНЦ ҺӘМ ДӘРВИШ
Хәзер аны өйдән биек койма ышыклый иде. Курку¬
дан аның коты очты һәм ул бөтен көчен җыеп ерактагы
урманга чапты. Урман кырыена килеп җиткәнче артына
бер генә тапкыр да борылып карамады; килеп җиткәч,
ул борылып карады һәм еракта ике ир кеше күрде. Шул
җитә калды; ул аларның кемнәр икәнен карап та тор¬
мады. алга ташланды, һәм, куе карангы урман эченә ки¬
леп керми торып, адымын әкренәйтмәде. Шунда гына ул,
котылдым дип уйлап, йөгерүдән туктады. Сагаеп тыңлап
торды, ләкин тирә-якта тирән тынлык, тантаналы тын¬
лык— җанны өшетә торган коточкыч тынлык иде. Бик
тырышып тыңлый торгач, ул бары тик ара-тирә генә ерак
тавышлар ишетте, ләкин алар шулкадәр ерак, шулкадәр
тонык, серле иде, хәтта аларны чын тавышлар түгел,
бәлки өрәк ыңгырашулары, сыкранулар дип уйларга
мөмкин иде. Бу тавышлар үзләре бозган коточкыч тын¬
лыктан да куркынычрак иде.
Башта ул кичкә кадәр урыныннан да кузгалмаска
булган иле; ләкин йөгерүдән тирләгәнгә, тиздән аңа сал¬
кын булып китте; җылыныр өчен кузгалып китәргә туры
килде. Ул, берәр юлга барып чыгарга өметләнеп, урман
эченнән туп-туры китте, ләкин ялгышты. Ул барды да
Г26
барды, алга киткән саен, урман да ёшая барды. Карангы
төште, король тиздән төн җитәчәген аңлады. Шушындый
коточкыч урында төн үткәрергә туры килә, дигән уйдан
ул тетрәнеп китте, ашыга төште, ләкин ерак китә алма¬
ды, чөнки ярым караңгылык эчендә кая басканын да
күрми иде; тамырларга абынды, ботак араларына, куак¬
ларга кереп уралды.
Ниһаять, чак-чак кына елтырап торган бер ут күргәч,
аның шатлыгы эченә сыймады. Ул, тукталып тирә-якка
карый-карый, тыңлый-тыңлый, сакланып кына утка якын¬
лашты. Бу ут бәләкәй генә бер алачыкның кечкенә тә¬
рәзәсеннән күренә иде. Тәрәзәнең пыяласы юк иде. Шул
вакыт король бер тавыш ишетте һәм качып китәргә, яше¬
ренергә уйлады, әмма әлеге тавыш иясенең гыйбадәт кы¬
луын аңлап, бу уеннан кире кайтты. Посып кына ала¬
чыкның бердәнбер тәрәзәсенә якынлашты да, аяк очла¬
рына басып, эчкә карады. Бүлмә бик кечкенә булып, тап-
такыр җир идәнле иде; почмакта саламнан ятак әмәлләп
куелган, ул ертык юрганнар белән капланган; шунда ук.
урын-җир янында, бер чиләк, кружка, табак, берничә
чүлмәк һәм берничә таба күренә; янәшә генә тәбәнәк
скәмья белән өч аяклы урындык тора; учакта сүнеп бар¬
ган ут җемелди. Бер генә шәм белән яктыртылган тәре
алдында бер карт тезләнеп тора, ә аның янында иске
агач тартма өстендә кеше баш сөяге белән янәшә ачык
китап ята. Карт зур гәүдәле, эре сөякле иде; аның чәче
белән мыегы бик озын, кар кебек ап-ак, өстендә —
муеннан алып аягына кадәр — сарык тиресеннән тегел¬
гән кием кебек нәрсә.
«Изге дәрвиш!— диде король үз-үзенә.— Ниһаять,
миңа җай килде!».
Дәрвиш тезләнгән җиреннән торды. Король ишек ша¬
кыды. Калын тавыш:
— Кер, ләкин гөнаһларыңны тышта калдырып кер,
чөнки син аяк басачак җир — изге җир!— дип җавап
бирде.
Король керде дә туктап калды. Дәрвиш аңа тынгы¬
сыз елтыр күзләре белән карады да:
— Кем син?— дип сорады.
— Мин — король,— дигән гади, тыйнак җавап ишет¬
те ул.
— Рәхим ит, король!—дип кычкырды дәрвиш, шат¬
ланып. Аннан соң дәрвиш, калтырана-калтырана кабала¬
127
нып һәм бертуктаусыз «рәхим ит!» дип кабатлый-кабаг
лый, утыргычны утка якынрак этеп, аңа корольне
утыртты һәм утка бер кочак чыбык-чабык ташлады да,
дулкынланып, бүлмәнең бер почмагыннан икенче почма¬
гына әрле-бирле йөренергә тотынды.
— Рәхим ит! Бик күпләр бу изге җирдә сыеныр урын
эзләделәр, ләкин лаеклы булып чыкмадылар, куылды¬
лар. Әмма таҗдан баш тарткан, үз дәрәҗәсенә лаек бул¬
ган мәшәкатьле хөрмәт-ихтирамга нәфрәтләнгән һәм үз
җисемен изгеләндерүгә һәм үтерүгә гомерен багышлау
өчен сәләмәләргә төренгән король — ул лаеклы, ул —
тансык кунак! Ул монда гомеренең ахырына кадәр ка¬
лыр.
Король аның сүзен бүлдерергә ашыкты һәм үзенең
хәле турында сөйләп бирде, ләкин дәрвиш аның сүзлә¬
ренә бөтенләй игътибар итмәде, хәтта ишетмәде дә бу¬
гай, тагын да кабыныбрак, тавышын күтәребрәк сөйлә-
вен дәвам итте:
— Син монда чын дөньяда булырсың. Синең монда
икәнлегеңне беркем дә килеп ача алмый, алла әмеренә
буйсынып, үзең ташлап киткән бу мәшәкатьле тормышка
кире кайтырга чакырып ялварулар белән сине беркем
дә борчый алмый. Монда син гыйбадәт кылырсың, изге
язмаларны өйрәнерсең; син бу дөньяның акылсызлыгы,
аздыргыч нәрсәләре турында, киләчәк тормышның рә¬
хәтлеге турында фикер йөртерсең; син сохари, үлән белән
тукланырсың һәм җаныңны чистарту өчен һәр көнне
үзеңнең тәнеңне газапларсың. Син шәрә тәнеңә кыл кием
киеп йөрерсең; син бары тик су гына эчәрсең; тынычлык¬
та, тулы тынычлыкта ләззәтләнерсең, чөнки сине эзләргә
килгән бәндә моннан хур булып китәр, ул сине таба
алмас, ул сине котырта алмас.
Карт һаман почмактан-почмакка йөренүендә дәвам
итте, инде ул кычкырып сөйләми, нәрсәдер мыгырдана
гына иде. Король, моннан файдаланып, үзенең башын¬
нан үткәннәрен сөйләргә кереште. Билгесез бер шөб¬
һәләнү һәм ниндидер ачык булмаган сизенү йогынтысы
астында ул аны бик матур итеп сөйләде, ләкин дәрвиш,
аңа бернинди дә игътибар бирмәстән, йөренүендә һәм
мыгырдануында булды. Шулай сөйләнә-сөйләнә ул ко¬
рольгә якынрак килде һәм һәр сүзенә басым ясап, мәгъ¬
нәле генә итеп:
128
А-386.-9
— Т-сс! Мин сина беек бер сер ачам!—диде.
Ул малайга иелде һәм шундук, нәрсәгәдер колак сал¬
ган кебек, кире тайпылды, посып кына тәрәзә янына бар¬
ды, башын тәрәзәдән тыгып, караңгылыкка җентекләп
карады да аннан аяк очларына гына басып кире килде,
йөзен корольнең йөзенә үк китереп:
— Мин — Җәбраил!— дип пышылдады.
Король тетрәнеп китте һәм үз-үзенэ: «Эх, сукбайлар
белән калган булсам! Хәзер юләр кулы астына эләк¬
тем!»— диде.
Аның куркуы көчәйгәннән-көчәйде һәм бик ачык бу¬
лып йөзенә чыкты. Дәрвиш дулкынланулы тыныч тавыш
белән сөйләвен дәвам итте:
— Күрәм, син мине нинди изгелек чолгап алганлы¬
гын яхшы тоясың! Синең йөзеңдә изге курку күренә!
Беркем дә бу изгелек эчендә була алмый, мондый кур¬
куны татып карый алмый: чөнки бу — күк изгелеге. Мин
күккә ашам һәм, күз ачып йомганчы, кире төшэм. Мон¬
нан биш ел элек нәкъ менә шушы урынга күктән фәреш¬
тәләр иңдерелде, алар минем Җәбраил дәрәҗәсенә күтә¬
релүемне хәбәр итәргә килгәннәр иде. Алардан күз ка-
маштыргыч нурлар сибелә иде. Алар минем алда тезлә¬
неп тордылар, чөнки мин алардан да югарырак. Мин
күкләргә күтәрелдем һәм патриархлар белән серләш¬
тем... Бир миңа кулыңны, курыкма... Бир кулыңны. Белеп
тор, син Ибраһим, Исхак, Якуб пәйгамбәрләр кыскан
кулларга орынасың! Мин алтын пулатта булдым, мин
аллаһе тәгаләнең үзен күрдем!
Ул, үзенең сүзләре нинди тәэсир ясаганын күрер өчен,
сөйләвеннән туктап калды; аннары кинәт аның йөзе үз¬
гәреп китте, һәм ул, ачулы кычкырып, яңадан аягүрә
басты:
— Әйе, мин Җәбраил. Җәбраил генә! Ә мин папа
була ала идем! Бу хак сүз, моны миңа егерме ел элек
күргән төшемдә күктән иңгән тавыш белдерде. Әйе, мине
папа итәргә тиешләр иде! һәм мин папа булган да була
идем, чөнки күкнең ихтыяры шундый иде. Әмма король
минем монастыремны туздырды һәм мине, куылган мес¬
кен монахны, йортсыз-җирсез калдырдылар. Микем бөек
киләчәгемне тартып алдылар.
Ул тагын кыргый котырып, йодрыгы белән үз маң¬
гаена суга-суга. мыгырданырга тотынды; ул әледән-әле
ләгънәт сүзләре мыгырдый һәм:
130
— Менә мин ни өчен, папа булырга билгеләнгән бул¬
сам да, бары Җәбраил генә булып калдым!—дип зар¬
ланып кычкыра иде.
Сәгать буена шулай дәвам итте, ә бичара бәләкәй ко¬
роль, газапланып, тып-тын утыра бирде. Менә картның
ярсуы басылды һәм ул гадәттән тыш ягымлы булып кит¬
те. Аның тавышы йомшарды, хәзер ул күктән жиргә
төште һәм шундый гади, шундый эчкерсез итеп сөйлә¬
шергә кереште, тиздән корольнең күңелен бөтенләй би¬
ләп алды.
Карт, малайны уңайлырак урнаштырырга тырышып,
аны утка якынрак китереп утыртты: житез, йомшак кул¬
лары белән аның тәнендәге суелган, тырналган жирлә-
рен бәйләде; аннан сон ул, әледән-эле малайның яңагын¬
нан сыйпап, я булмаса йомшак кына итеп яратып башын¬
нан сөя-сөя, күңелле сөйләп, кичке аш әзерләргә кереш¬
те; малай курку һәм нәфрәт урынына Җәбраилга карата
үзендә хөрмәт һәм ярату хис итте.
Бу хуш күңеллелек кичке аш беткәнче дәвам итте;
аннары дәрвиш, тәре алдында гыйбадәт кылгач, малай¬
ны кечкенә күрше бүлмәгә йокларга яткырды, аны, ана¬
ларча кадерләп һәм сөеп, юрган белән төрле, соңыннан
тагыи бер кат иркәләп, саубуллашты да ут янына барып
утырды, үзе дә сизмәстән, бер дә кирәкмәгәнгә мичтәге
утыннарны кузгаткалый башлады. Кинәт ул туктап кал¬
ды, аннан соң исеннән чыккан ниндидер фикерне хәтер¬
ләргә тырышкандай, берничә тапкыр бармаклары белән
маңгаена сугып алды. Ләкин, күрәсең, берни дә хәтерли
алмый иде.
Кинәт ул урыннан торды да, кунак яткан бүлмәгә ке¬
реп:
— Син корольме?— диде.
— Әйе,— дип җавап бирде малай, йокы аралаш.
— Нинди король?
— Англия короле.
— Англиянеке. Генрих үлде, димәк?
— Әйе шул. Мин аның улы.
Дәрвишнең йөзенә кара күләгә төштемени. Ул ачу
белән үзенең сөякчел кулларын кысты, еш-еш сулап, төк-
рекләрен йоткалап бераз басып торды да, аннары кар¬
лыккан тавыш белән:
9*
131
— Беләсеңме син, аның шәфкате белән бит инде без
йорт-җирсез, сыеныр урынсыз калдык I
Җавап булмады. Карт иелде дә малайның тыныч йө¬
зенә текәлеп карап, аның тигез итеп сулавын тыңлап
торды.
— Ул йоклый, каты йокыга талган.
Аның йөзендәге караңгы күләгә хәзер усал уйдан
канәгатьләнү шәүләсе белән алышынды. Малай йокы
аралаш елмаеп куйды.
— Аның күңеле бәхет белән тулган!—дип мыгыр¬
данды дәрвиш һәм читкә борылды.
Ул нәрсәдер эзләп, шыпырт кына бүлмә буйлап йө¬
ренде; әле тукталып торды, әле, тагын бер карап алыр
өчен, малайның ятагына таба борылды һәм авыз эченнән
генә үз-үзенә нәрсәдер мыгырданды. Ниһаять, ул эзләгә¬
нен тапты бугай: искереп беткән, тутыккан пычак белән
беләү тартып чыгарды. Шуннан ул саклык белән генә ут
янындагы урынына килде дә, авыз эченнән туктаусыз
я шыпыртлап, я кычкырыбрак сөйлэнә-сөйләнә, пычак
кайрарга тотынды.
Ялгыз алачык тирәли җил ыңгыраша, каяндыр бик
ерактан серле тавышлар ишетелә. Барлык тишекләрдән,
ярыклардан батыр күселәр утлы күзләре белән картка
төбәлгәннәр, ләкин ул, үз эше белән мавыгып, берни
күрми иде.
Кайвакыт ул баш бармагы белән пычакның йөзен кап¬
шап карый һәм канәгатьләнеп башын селкеп куя.
— Үткерләнә, хәзер үткерләнә!—дип сөйләнә.
Вакыт үткәнен сизмичә, ул, үз уйларына бирелеп,
эшен дәвам итте, әледән-әле үзалдына кычкырып сөй¬
ләнде:
— Аның әтисе безне кыерсытты-, безне талады һәм
үзе мәңгелек утта янарга тәмугка китте! Әйе, тәмугка,
мәңгелек утта янарга дөмекте. Ул бездән ычкынды, лә¬
кин моңа алла ихтыяры бар иде шул... Әйе, алла ихтыя¬
ры... һәм без сукранырга тиеш түгелбез. Әмма ул тәмуг
утыннан котыла алмады! Юк, ул барысында йота торган,
аяусыз, сүнмәс тәмуг утыннан котыла алмады, һәм бу ут
дөнья беткәнче янар!
1 Король Генрих VIII (1491—1547) Англиядә протестант¬
лык кертә, чиркәү һәм монастырь җирләрен конфискацияли.
132
Ул, нидер сөйләнә-сөйләнә, я шыгырдавык тавыш бе¬
лән көлә-көлә, я ара-тирә аңлаешлы берәр сүз әйтеп,
кайрый да кайрый.
— Барысы өчен дә аның әтисе гаепле. Мин Җәбраил
генә. Әгәр ул булмаса, мин папа булыр идем!
Король йокы аралаш кыймылдап куйды. Дәрвиш та¬
выш-тынсыз гына аның янына сикерде, тезләнде дә йок¬
лап яткан малай өстенә пычагын күтәрде. Малай тагын
кыймылдап куйды; бер генә минутка аның күзләре ачыл¬
ды, ләкин аның аңы уянмаган күзләре бернәрсә дә күр¬
ми иде; бераздан соң малайның тигез итеп сулавы ише¬
телде — ул каты йоклый иде.
Дәрвиш беркадәр вакыт, кузгалмыйча, тын да ал¬
мыйча, көтеп тыңлап торды, аннары әкрен генә кулын
түбән төшерде дә, баягы кебек, шыпырт кына кире китте:
— Төн уртасы инде күптән узды; әгәр ул кычкырса,
яхшы түгел,— берәрсенең якын-тирәдән үтеп китүе бар,—
дип сөйләнә иде ул.
Ул тавышсыз гына үзенең өне буйлап күләгәдәй йө¬
ренде. кайда чүпрәк, кайда бау кисәге бар, шуларны
җыйды да. кире килеп, саклык белән генә, йокысыннан
уятмый гына, корольнең аякларын бәйләде. Аннары аның
кулларын да бәйләргә тырышып каралы; берничә тапкыр
аларны бергә китермәкче булды, ләкин малай, кулларны
бәйләргә бауны әзерләгәч кенә, әле бер кулын, әле икен¬
чесен тартып алды; ниһаять. Җәбраил инде өметен өз¬
гәч, малай кулларын үзе кушырып куйды, һәм, күз ачып
йомганчы, карт аларны ныгытып бәйләп тә куйды. Аннан
соң Җәбраил йоклап яткан малайның ияк астына чүпрәк
кыстырды да, аның башыннан урап, тарттырып бәйлә¬
де— ул шундый шыпырт, шундый сак, оста эшләде, ма¬
лай һаман уянмады, хәтта селкенмәде дә.
Егерме беренче бүлек
ГЕНДОН ЯРДӘМГӘ КИЛӘ
Карт, мәче кебек тавышсыз гына басыцд. янадан кит¬
те дә учак яныннан тәбәнәк утыргыч алып килеп, шуңа
утырды: аның гәүдәсенең бер ягына тирбәлеп торган
тонык ут яктысы төште, ә бер ягы караңгыда калды.
Йоклап ятучы малайдан күзен дә алмастан, һаман
133
үзалдына сөйләнә-сөйләнә, вакытның үтүен дә сизмичә,
ул сабырлык белән пычагын үткерләде; ул хәзер пәрә¬
везгә уралган саксыз бөжәкне йотарга әзерләнгән коточ¬
кыч соры үрмәкүчкә охшый иде. Ниһаять, инде байтак
Ьакыт үткәннән соң, үз уйларына күмелеп карап утырса
да, моңарчы берни күрмәгән карт, малайның күзләре
ачылганын, зур итеп ачылганын һәм куркудан коты очып,
пычакка карап ятканын шәйләп алды. Картның йөзеннән
зәһәр тантаналы елмаю чагылып үтте, һәм ул, урынын¬
нан кузгалмыйча, кайравын дәвам иткән килеш, малай¬
дан:
— Генрих Сигезенченең улы, гыйбадәт кылдыңмы?—
дип сорады.
Бәйләп ташланган малай көчсез генә тыпырчынды
һәм, кысып бәйләнгән ияген селкетеп, нәрсәдер кычкы¬
рырга азапланды. Дәрвиш моны үзенең соравына каршы
уңай жавап дип кабул итте.
— Алайса, яңабаштан гыйбадәт кыл! Үлем алдыннан
әйтелә торган доганы укы!
Малайның тәне чымырдап китте, йөзе ап-ак булды.
Ул яткан урынында, ычкынырга теләп, яңадан тыпыр¬
чына, төрле якка боргалана-сыргалана башлады; бауны
өзмәкче булып бар көченә тартышты, ләкин юкка гына
иде; кеше ашаучы карт исә аңа елмаеп карады, башын
изәде һәм тыныч кына пычагын кайравын дәвам итте.
Әледән-әле:
— Синең минутларың санаулы, аларның кадерен
бел... гыйбадәт кыл, үзенә ясин чык!—дип мыгырданды.
Малай жан ачысы белән ыңгырашты да тыпырчы¬
нуыннан туктады; аның сулуы кысылган иде. Аның би¬
теннән күз яшьләре елга булып акты, ләкин бу кызганыч
күренеш котырган картның күңелен аз гына да йомшарт¬
мады.
Инде яктыра башлады; дәрвиш моны шәйләп алды,
борчылулы тавыш белән:
— Бу ләззәтне артык сузарга ярамый. Төн узып бара.
Ул мина бер минут кебек кенә тоелды; мин аның ел буе
сузылуын теләр идем! Я, чиркәүне һәлак итүченең то¬
кымы, әгәр киравы куркыныч булса, йом күзләреңне...—
диде.
Калган сүзләре ниндидер аңлаешсыз мыгырдануга
әйләнде. Карт кулына үткен пычак тоткан килеш тезлән¬
де дә ыңгырашып яткан малай өстенә иелде.
134
Чү! Алачык янында гына кинәт тавышлар ишетелде.
Дәрвишнең кулыннан пычагы төшеп китте; ул малай
өстенә сарык тиресе каплады да дер-дер калтыранып си¬
кереп торды. Шау-шу көчәйде, тавышлар тагын да тупас¬
рак, ярсулырак булып ишетелде; шап-шоп суккан, ярдәм
сорап кычкырган тавышлар, аяк тавышлары ишетелде.
Шундук бик каты итеп алачыкның ишеген шакыдылар
һәм:
— Әй! Ач ишегеңне! Барлык җеннәр хакына тизрәк
бул!— дип кычкырдылар.
О! Бу сүгенү корольнең колагына музыка булып
ишетелде: Майле Гендон тавышы иде бу!
Дәрвиш, чарасыз ачудан тешләрен кысып, ашыгып
йокы бүлмәсеннән чыкты да ишекне ябып куйды; бераз¬
дан аларның «гыйбадәтханәдә» сөйләшүләре корольгә
ишетелеп торды.
— Сәлам сиңа, хөрмәтле сэр! Малай кайда, минем
малай?
— Нинди малай, дус кеше?
— Нинди малай булсын! Башымны катырма минем,
монах әфәнде, әкият сөйләмә,— миндә шаяру кайгысы
юк әле. Моннан ерак түгел мин ике бәдбәхетне очраттым,
алар минем малайны урлаучылар үзләре булырга кирәк,
мин алардан дөресен сөйләттем: малай яңадан качып
киткән икән, тегеләр малай артыннан синең алачык ише¬
генә кадәр килгәннәр. Алар миңа аның эзләрен күрсәт¬
теләр, я, артык хәйләләп маташыр урын юк! Саклан, изге
ата, әгәр син аны миңа бирмәсәң... Кайда малай?
— Әй, хөрмәтле сэр, син миндә төн кунып чыккан,
патша нәселеннән булган теге сәләмә сукбай турында
сөйлисең, ахрысы. Әгәр дә синең кебек кешегә аның ише¬
нең кирәге бар икән, алайса, бел, мин аны йомыш белән
бер җиргә җибәрдем. Ул тиздән кайтыр.
— Тиздән кайтыр дисеңме? Кайчан? Әйт тизрәк, ва¬
кытны әрәм итмә, куып җитә алырмынмы мин аны? Кай¬
чан кайтыр соң ул?
— Мәшәкатьләнмә, ул тиздән кайтыр.
— Я, ярар, синеңчә булсын — көтеп карыйм. Ә юк,
туктале! Син җибәрдеңме аны йомыш белән, синме? Юк
инде, ялганлыйсың! Ул бармас иде. Әгәр син шундый
оятсызлык эшләсәң, ул синең чал сакалыңны йолкып атар
иде! Ялганлыйсың син, дус кеше, хактыр, ялганлыйсың!
135
Ул синең хакка да, бүтән кеше хакына да алай чапмас
иде.
— Кеше хакына булса,— әйе шул, бәлки, чапмас та
иде. Әмма мин кеше түгел бит.
— Ходай сакласын, кем соң син?
— Бу — сер... кара аны, ача күрмә. Мин — Җәбраил.
Майле Гендон бик үк инсафлы булмаган сүзләр мы¬
гырдап куйды, аннары болай дип өстәде:
— Алайса, шул инде. Аның сиңа түбәнчелеге аңла¬
шыла. Ул гади кеше өчен кыл да кыймылдатмый; ә
Җәбраилгә хәтта король дә буйсынырга бурычлы. Чү!
Нинди тавыш бу?
Бу алар сөйләшкән арада король әле куркудан кал¬
тыранды, әле өмет белән янды һәм, Гендонның ишетүенә
өмет итеп, катырак ыңгырашырга тырышты, ләкин бу
ыңгырашуның Гендонга ишетелмәвенә, я, ишетелеп тә
аңа тәэсир итмәвенә ачынырга мэжбүр булды. Гендон¬
ның соңгы сүзләре корольгә үлеп баручыга кырдан кил¬
гән дымсу саф җилдәй тәэсир итте! Ул, бар көчен җыеп,
тагын ыңгырашырга тотынды.
— Тавыш дисеңме?—диде дәрвиш.— Мин җил та¬
вышы гына ишетәм.
— Бәлки, җилдер. Әйе, җил шул! Тукта, мин һаман
көчсез тавыш ишетәм... Менә тагын! Юк, бу җил түгел!
Ниндидер бер сәер тавыш! Әйдә карап киләм, нәрсә
икән ул.
Корольнең шатлыгы эченә сыймады. Ул арыган үпкә¬
ләрен киереп кычкырды, әмма барыбер каты итеп кыч¬
кыра алмады: кысып бәйләнгән яңаклары, өстенэ кап¬
ланган сарык тиресе комачаулый иде. Кинәт аны өмет¬
сезлек чолгап алды: ул,дәрвишнең:
— Ә, бу тыштан ишетелә. Әнә теге куаклыктан бу¬
лырга кирәк. Әйдә, мин сине озатыйм,— дигән сүзләрен
ишетте.
Король аларның сөйләшә-сөйләшә чыгып китүләрен,
аяк тавышларының тынуын ишетеп ятты, һәм ул шушы
коточкыч тынлык эчендә берүзе калды.
Аларның аяк тавышы, сөйләшүләре яңадан ишетел¬
гәнче, бөтен бер гомер үтеп китте, ахрысы,— бу юлы ко¬
рольгә тояк тавышлары да ишетелде. Ул Гендонның:
— Мин бүтән көтеп тора алмыйм. Көтә алмыйм. Ул
бу куе урман эчендә адашкандыр, мөгаен. Кайсы якка
136
китте соң ул? Тиз бул, миңа юл күрсәт!—дигән сүзләрен
ишетте.
— Менә монда... Тукта, тукта... Мин синең белән
барыйм әле. сиңа юл күрсәтим.
— Рәхмәт... Рәхмәт. Син беренче карауга начар кү¬
ренгән идең, яхшы кеше икәнсең, чынлап. Шундый шәф¬
катьле йөрәкле бүтән Җәбраил табылмастыр... Бәлки,
син атланып барырга телисеңдер? Ал әнә теге ишәкне,
мин аны малайга дип алып килгән идем... Бәлки, син
үзеңнең изге аякларың белән бу качырга атланырга те¬
лисеңдер? Мин аны үземә дип сатып алган идем. Мине
бик әйбәтләп төп башына утырттылар! Бу качыр эшсез
савыт-саба ямаучыга бурычка биргән бакыр акчаның
айлык проценты бәясе дә тормый.
— Юк, качырыңа үзең атлан, э ишәгеңне житәкләп
ал! Мин үз аякларыма ышанам, җәяү генә барам.
— Алайса, тотып торчы, зинһар, бу кечкенә хайванны,
мин, тормышымны куркыныч астына куеп булса да,
уңышка ирешүемә бик үк ышанмасам да, зурысына ат¬
ланырга тырышып карыйм.
Шуннан соң ат куган, кычкырган, камчы чыжлаган,
йодрык белән суккалаган һәм авыз тутырып сүгенгән та¬
вышлар ишетелде, ахырда, ниһаять, качыр буйсынды
булса кирәк, бу гаугалы тавышлар ишетелми баш¬
лады.
Бәйләп ташланган король бу аяк тавышларын, сөйлә¬
нүләрнең ераклаша баруын әйтеп бетергесез тирән кай¬
гыга батып тыңлап ятты. Хәзер ул котылуга өметен жуй-
ды, аның күнелен иләмсез төшенкелек чолгап алды.
«Минем бердәнбер дусымны, алдап, моннан борып
жибәрделәр... — дип сөйләнде ул үзалдына, — хәзер карт
кайтыр да...»
Аның сулышы тыгылды һәм ул ятагында шундый
ачыргаланып дулый башлады, хәтта өстендәге сарык ти¬
ресен дә атып ташлады.
Шунда ук ишек ачылган тавыш ишетте. Бу тавыштан
аның бөтен тәненә, сөякләренә кадәр салкын йөгерде: аңа
инде бугазына үткен пычак салынган кебек тоелды. Ул
үлем куркынычы белән күзләрен йомды, үлем куркынычы
белән яңадан ачты, — аның алдында Джон Кенти белән
Гуго тора иде!
Әгәр дә аның авызы бәйләнмәгән булса, ул: «Аллага
шөкер!» — дип кычкырып җибәрер иде.
137
Бераздан корольнең аяк-куллары чишелгән иде инде,
һәм ике карак аны култыклап алып, бар көчләренә ур¬
ман эченә йөгерделәр.
Егерме икенче бүлек
ХЫЯНӘТ КОРБАНЫ
Король «Фу-фу Беренче» янадан сукбайлар һәм сө¬
релгән йолкышлар белән бергә каңгырып йөри башлады.
Аңа яңадан оятсыз мыскыллаулар, тупас шуклыклар,
атаман күрмәгәндә, Джон Кенти белән Гугоның явыз
хәйләләрен татырга туры килде.
Кенти һәм Гугодан башка аның чын дошманнары юк
та иде. Кайберәүләр аны хәтта яраталар, барысы да
аның кыюлыгына, үткен акыллы булуына сокланалар
иде. Корольне карап йөртергә тиешле Гуго ике-өч көн
буе, яшерен генә, малайның тәмам тенкәсенә тиеп бетте,
төрлечә тормышын агулады; ә төнлә, гадәттәге типтерү¬
ләр вакытында, һәрчак, янәсе ялгышып кына, корольне
төрлечә мыскыллап, исерекләр өеренең күңелен ача иде.
Ике тапкыр ул корольнең аягына басты — янәсе ялгыш
кына! Ә король үзенең корольлек дәрәҗәсенә тиеш бул¬
ганча, моңа бер дә исе китмичә, нәфрәт белән карап,
берни дә сизмәгәнгә салышты: әмма Гуго өченче тапкыр
баскач, король, бөтен шайканы шаккатырып, аны күсәк
белән сугып екты. Гуго, ачуыннан һәм гарьлегеннән ниш¬
ләргә белмичә, сикереп торды да, күсәкне эләктереп
алып, котырынып, үзенең кечкенә дошманына ташланды.
Сугышучыларны шундук әйләндереп алдылар, дәрт би¬
рергә керештеләр, кем җиңәр дип бәхәсләшергә тотын¬
дылар. Ләкин мескен Гугога җай килмәде. Аның ярсулы,
ләкин ипсез селтәнүләрен кылыч сугышының барлык неч¬
кәлекләренә Европаның иң яхшы осталары өйрәткән җи¬
тез куллар кире кага иде. Кечкенә король бик иркен һәм
матур итеп басып тора, дошманының һәр хәрәкәтен сиз¬
гер күзәтә һәм Гугоның котырынып селтәнүләрен шун¬
дый җиңел һәм ышаныч белән кире кага иде, карап то¬
ручылар сокланудан шаккаталар; малай, тәҗрибәле күз
карашы белән дошманының ялгышын тотып алып, яшен
кебек җитез йодрыгын Гугоның башына тондырган саен,
тирә-якта үкерү һәм шаркылдау тавышлары давылы ку-
138
ба. Кыйналып тәмам эштән чыккан, күгәрмәгән жире
калмаган Гуго чирек сәгатьтән, мыскыллы көлүләр ас¬
тында сугыш кырын ташлап качты; ә аз гына да яра¬
ланмаган жинүчене төркем, көлә-көлә эләктереп алып,
иңбашларына күтәреп, почетлы урынга — атаман янына
китерде, һәм шунда ул тантаналы рәвештә «Сугышчан
әтәчләр короле» дәрәжәсенә күтәрде. Аның элекке ким-
сетүле титулы тантаналы рәвештә алып ташланды, һәм
кем дә кем бу элекке титулны әйтергә батырчылык итсә,
ул кеше шайкадан куылачак, дип белдерелде.
Корольне шайкага файда китертергә никадәр тырыш¬
салар да, уңышсыз булды: ул үз сүзендә нык торды,
алардан баш тартты; алай гына да түгел, ул һәрвакыт
качарга жай гына эзли иде. Беренче көнне үк аны буш
кухняга этеп керттеләр; ул аннан бернәрсә дә урламады
гына түгел, хәтта хужаларны чакырып кертергә магаш-
ты. Аны бакырчыга ярдәмче итеп бирделәр, ул анда эш¬
ләргә теләмәде; алай гына да түгел, бакырчыны ябыш¬
тыргыч тимерчыбыгы белән кыйнарга итте. Ахыр чиктә
бакырчы да, Гуго да малайга качарга ирек бирмәү ту¬
рында кайгырта башладылар. Ул үзен ирексезләргә яки
шайка өчен эшләргә мәжбүр итәргә теләгән һәркемгә
патшаларча дәһшәтле нәфрәт яудыра иде. Гуго карама¬
гында аны, бер хәерче хатын һәм авыру бала белән бер¬
гә, хәер сорарга җибәрделәр, ләкин монда да берни чык¬
мады: ул үзе өчен дә, бүтәннәр өчен дә соранырга телә¬
мәде.
Шулай берничә көн үтеп китте; сукбай тормышының
авырлыклары, тупаслыгы, түбәнлеге һәм әшәкелеге яшь
әсир өчен түзеп тора алмаслык була башлады; һәм ул
хәзер үзенең дәрвиш пычагыннан котылуын үлемнең тик
вакытлыча кичектерелүе генә итеп сизә иде.
Ләкин төннәрен, йоклаганда, ул боларның барысын
да оныта һәм төшендә яңадан үзенең хаким булып тәхет¬
тә утыруын күрә иде. Аның каравы, йокыдан уянуы аңа
бик авыр була иде! Аны урлап алып киткән көннән баш¬
лап Гуго белән сугышкан көнгә кадәр бу мәсхәрәле тор¬
мышка түзүе бик тә кыен булды.
Малай белән сугышканның икенче көнендә иртән Гуго
җиңүчедән үч алу хисе белән янып уянды. Корольгә ул
мөмкин булган барлык явызлыкларны эшләргә уйлый иде.
Аның башында ике төрле план туды. Аның берсе малай¬
ның горурлыгын тукыну һәм «хыялый» корольлеген ныг¬
139
рак, катырак мыскыл итүдән гыйбарәт иде; ә инде бу
план барып чыкмаса, ул корольгә нинди дә булса берәр
гаеп ташларга һәм шулай итеп аны явыз закон кулына
тоттырырга тели иде.
Беренче планда күздә тотылганча, ул корольнең
аягына ялган шеш ясарга, э шеш әзер булгач, Кенти яр¬
дәме белән корольне юл буена чыгып утырырга һәм, юл¬
дан узучыларга аягын күрсәтә-күрсәтә, хәер сорарга
мәҗбүр итәчәк. Аның исәбенчә, бу нәрсә корольне чик¬
тән тыш гарьләндерәчәк һәм кимсетәчәк иде. Шундый
ялган шеш ясар өчен сүндерелмәгән известькә, сабын,
тимер тутыгы кушып камыр әзерлиләр һәм аны каешка
сылап, аякка каешны ныгытып урап бәйлиләр. Шулай
иткәч, бик тиз вакыт эчендә аякның тиресе кубып төшә
һәм чи итнең төсе карарга куркыныч була; аннан соң
аякны кан белән ышкыйлар, ул кибеп карасулана һәм
шешкә җирәнгеч төс бирә. Авырткан җирне, шеш күре¬
неп торырлык һәм узучыларда кызгану уятырлык итеп
ачык калдырып, иске чүпрәкләр белән бәйлиләр *.
Гуго теге бакырчы белән сүз куешты; алар малайны,
эшкә алып барабыз дигән булып, алып киттеләр һәм, ба¬
суга чыгып җитүгә, аны җиргә егып салдылар; бакырчы
тотып торды, ә Гуго корольнең аягына бик ныгытып из-
вестьле пешекләвечне бәйләде.
Король нишләрен белми дулады, ярсыды, таҗын кай¬
тарып алгач та икесен дә асып куям дип янады; ләкин те¬
геләр аны нык тоткан, ычкынырга тырышып тыпырчы¬
нуыннан мәзәк табып, янауларыннан шаркылдашып кө¬
ләләр генә иде. Ул арада пешекләвеч аякның тиресен
ашап төшерә дә башлады; тагын беравыктан әгәр дә ко¬
мачаулаучы булмаса, явызлар үз теләкләренә тәмам ире¬
шәчәкләр иде.
Ләкин аларга комачауладылар: алар янына «кол» —
теге, кызып-кызып Англия законнарын ләгънәтләгән та¬
ныш сукбай килеп чыкты. Ул, корольнең аягындагы пе¬
шекләвечне алып ташлап, әлеге кабәхәтләрнең ниятенә
берьюлы чик куйды.
Король, үзен коткаручының кулыннан күсәкне алып,
шунда ук дошманнарына сабак укытырга теләгән иде дә,
тик тегесе тавыш күтәрмәс өчен, аңа ирек бирмәде; эшне
1 Бу мәгълүмат сАнглия сукбае» (Лондон, 1665) дигән китап¬
тан алынды. (Автор искәрмәсе.)
140
төнгә, бөтен шайка җыелган вакытка кадәр кичектерер¬
гә киңәш бирде. Ул вакытта аңа ят кешеләрдән беркем
дә комачауламаячак, диде. Алар барысы бергә лагерьга
кайттылар, һәм әлеге вакыйга турында атаманга җитке¬
релде. Атаман тыңлагач, бераз уйлап торды да, корольне
хәер сорарга мәҗбүр итәргә кирәкмәс, чөнки ул, күрә¬
сең, яхшырак һәм бөегрәк нәрсә өчен яратылгандыр, дип
белдерде, — шунда ук аны хәерче дәрәҗәсеннән карак
дәрәҗәсенә күтәрде!
Гугоның шатлыгы эченә сыймады. Ул корольне урла¬
шуга тартырга тырышып караган иде дә бит, ләкин ния¬
те генә барып чыкмаган иде; ә хәзер король атаманның
сүзен тыңламый булдыра алмый бит инде. Корольне за¬
кон кулына тапшырырга исәпләп, ул шул ук көнне берәр
нәрсә урларга ниятләде; ә моны бик оста эшләргә ки¬
рәк, «ялгыш кына» килеп чыккан кебек булсын, юкса,
«Сугышчан әтәчләр короле»н хәзер барысы да ярата;
һәм Гугоны бик үк өнәп бетермәгән сукбайлар, әгәр дә
аның үз иптәшен хыянәтчел рәвештә гомуми дошман¬
га — законга тапшыруын белсәләр, аны шул көе генә
калдырмаячаклар иде.
һәм менә, уңайлы вакыт табып, Гуго үзенең корба¬
нын күрше авылга алып китте; алар икәүләп әкрен генә
авыл буйлап йөриләр. Берсе, үзенең усал ниятен тормыш¬
ка ашырыр өчен уңайлы очрак көтеп, як-ягына ялт-йолт
карана; икенчесе дә, тәүге мөмкинлек булу белән үк ка¬
чып китәргә һәм хурлыклы коллыктан мәңгегә котылыр¬
га теләп, һәрбер аулак урынны зирәк күзәтә иде.
Икесе өчен дә инде уңайды очраклар булды булуын;
ләкин тегесе дә, монысы да алардан файдаланмады,
чөнки икесе дә планнары һичшиксез барып чыгарлык
итеп эшләргә карар биргәннәр иде; берсе дә, эшнең ба¬
рып чыгарына тәгаен генә ышанмый торып, тәвәккәлләр¬
гә теләмәде.
Иң элек Гугога җай килде: каршыга әйбер тутырыл¬
ган авыр кәрзин тотып бер хатын килә иде. Гугоның күз¬
ләрендә явыз куаныч чагылып китте, һәм ул үз-үзенә:
«Әгәр бу эшне синең өскә аудармасам, шушы җирдә җа¬
ным чыксын! Ә аннары, — алла гына сакласын үзең¬
не, — Сугышчан әтәчләр короле!» — диде.
Ул, тыштан тыныч кына, ләкин эчтән бик нык дул¬
кынланып, хатынның үзләре турысына килеп җитүен көт¬
те; хатын килеп җитү белән, шыпырт кына:
141
— Көт шушында, мин хәзер килэм! — диде һәм, по¬
сып кына, хатын артыннан китте.
Корольнең шатлыгы эченә сыймады. Менә, әгәр Гуго
ераккарак китсә, качарга мөмкин булачак.
Ләкин аның өметенә чынга ашарга туры килмәде.
Гуго сиздерми генә хатынга арттан якынлашты, кәрзиннән
бер төенчекне чәлдереп, аны кулындагы иске юрган кисә¬
генә төрэ-төрэ, кирегә йөгерде. Хатын тавыш күтәрд^: ул,
төенчегенең юкка чыгуын үзе күрмәсә дә, әмма әйберенең
урлануын шундук сизеп алды, чөнки аның кәрзине кинәт
җиңеләеп киткән иде.
Гуго, тукталып тормастан. төенчекне корольгә сонды.
— Хәзер минем арттан йөгер, «каракны тотыгыз!» —
дип кычкыр.
— Кара аны, куучыларны күз яздырырга тырыш! —
диде.
Күз ачып йомганчы, Гуго чатка борылып юк булды
һәм борылмалы урам буйлап бар көченә чапты, ә бер ми¬
нуттан бөтенләй гаепсез тыныч йөз белән кешеләр алды¬
на килеп чыкты да, агач артына туктап, нәрсә буласын
күзәтергә кереште.
Мыскыл ителгән король төенчекне җиргә томырды;
юрган нәкъ хатын йөгереп килеп җиткән чакта сүтелеп
китте, ә аның артыннан бер төркем халык ияргән иде;
хатын бер кулы белән корольнең кулына ябышты, икен¬
чесе белән төенчеген эләктереп алды да, югары күтәреп,
малайны тирги-тирги озын речь сөйләргә тотынды; малай
ычкынырга теләде, әмма булдыра алмады.
Гугога шул гына кирәк тә иде: аның дошманы тотыл¬
ды, хәзер ул җәзадан котыла алмаячак. Ул тиз генә тык¬
рыкка кереп китте, шатланып, куанып көлә-көлә, лагерь
ягына йөгерде. Ул, бу вакыйганы шайкага ничек кенә
ышандырырлык итеп сөйләргә икән, дип уйлап барды.
Король исә, үзен шытырдатып тоткан көчле куллардан
ычкынырга теләп, бәргәләнде-суккаланды һәм ачу белән:
— Җибәр мине, ахмак хатын! Әйтәләр ич сиңа мин
урламадым дип. Бик кирәге бар иде синең шул иске-мос¬
кың! — дип кычкырды.
Аларны халык чолгап алды, король өстенә тиргәү һәм
янау сүзләре яуды; сабагын укытырга кирәк аның дип
сөйләнә-сөйләнә, күн алъяпкыч бәйләгән, җиңнәрен тер¬
сәк тиңентен сызганып куйган, үзе корымланып беткән
тимерче малайга якынлашты; тик нәкъ шул вакыт һава-
142
/ы озын шпага ялтырап китте дә яссы ягы белән тимерче¬
нең кулына төште. Шпаганың хикмәтле иясе дусларча
якчы йөз белән:
— Сабыр итегез, сабыр, шәфкатьле кешеләр! Тыныч
кына, кычкырынмый-бакырынмый гына, ачуланмый-нит-
мп генә эш итү әйбәтрәк булыр. Моны без түгел, закон
иттерергә тиеш. Җибәрче малайны, шәфкатьле ха-
I ын! — диде.
Тимерче төз сынлы сугышчыны күз карашы белән үл-
•юп алды да, сугылган кулын угалап, сукрана-сукрана
•шткә китте; хатын теләмичә генә корольне ычкындырды;
шундагылар ят кешегә кырын күз белән карадылар, лә¬
кин эндәшмәүне яхшырак күрделәр. Бит очлары уттай
янган, күз карашы очкынланган король үзенең коткару¬
чысына ташланды:
— Син бик озакладың, сэр Майле, шулай да хәзер
вакытында килеп җиттең. Боерам сиңа: бу юньсезләр
оерен турап ташла!
Егерме өченче бүлек
КОРОЛЬ КУЛГА АЛЫНДЫ
Гендон, елмаюын көчкә тыеп, корольгә иелде, кола¬
гына әкрен генә:
— Акрын, падишам, артыгын сөйләмә, телеңне бөтен¬
ләй тыйсаң, тагын да яхшырак булыр. Ышан миңа һәм
барысы да яхшы булыр,— дип пышылдады.
Ә үзе: «Сэр Майлс!.. Я ходай, рыцарь икәнлегемне
бөтенләй онытып җибәргәнмен! Гаҗәп, бу әкәмәт һәм
акылсыз хыяллар аның хәтеренә бигрәк нык кереп ур¬
нашкан!..— дип уйлады. — Бу минем титул сүздә генә
булса да, аңа лаек булуыма шатмын; аның Төшләр һәм
Күләгәләр патшалыгында рыцарь исеменә лаек булу бу
дөньяның нинди дә булса чын патшалыгында үзеңне тү¬
бәнсетеп граф титулына ирешүгә караганда намуслырак¬
тыр».
Полицейскийны уздыру өчен төркем икегә аерылды;
полицейский корольнең янына килеп, кулын аның иңба¬
шына салды. Ләкин Гендон аңа:
— Ипләбрәк, дус кеше, ал кулыңны!—диде. — Ул
үзе дә карышмыйча барыр, — мин аның өчен җаваплы.
Әйдә, алга атла, ә ул синең артыңнан барыр.
143
Полицейский кәрзинен күтәргән хатын белән бергә
алдан китте; Майле белән король арттан бардылар, ә
алардан бер адым да калмыйча халык төркеме иярде.
Король карышмакчы булган иде дә, Гендон аның кола¬
гына:
— Уйлап кара, падишам, синең законнарың бөтен
корольлегеңне тотып тора, — дип пышылдады. — Әгәр
законны чыгарган кеше үзе аларны хөрмәт итмәсә, ничек
соң ул бу законнарны бүтәннәрнең ихтирам итүен таләп
итә ала? Күрәсең, ул законнарның берсе бозылгандыр;
король үзенең тәхетенә яңадан утыргач, гади кеше хәлен¬
дә булганда, үзенең король дәрәҗәсенә дә карамастан,
чын гражданинга төс булганча эш итүен һәм законга
буйсынуын, һичшиксез, исенә төшерер.
— Син хаклы, артык бер сүз дә әйтмә; әгәр Англия
короле үзенең кул астындагы кешеләргә закон камытын
кидергән икән, ул үзе дә, буйсынучы хәлендә калгач, шул
ук камытны сөйрәр.
Судьяга баргач, хатын, ант итеп, аның әйберсен урла¬
ган карак нәкъ менә шушы кечкенә тоткын булуын рас¬
лады; аны беркем дә кире кага алмый, барлык дәлилләр
корольгә каршы сөйли иде. Төенчекне чиштеләр, һәм ан¬
да симез, майлы дуңгыз баласын күргәч, судья кыбыр¬
сып куйды, ә Гендон агарынып китте, калтырана башла¬
ды; тик король, эшне аңлап җитмәве аркасына, тыныч
кына тора бирде.
Судья эшне озакка сузды, аннан хатынга сорау белән
мөрәҗәгать итте:
— Син бу милкеңне күпмегә бәялисең?
Хатын баш иде дә:
— Өч шиллинг та сигез пенс, хөрмәтле судья! Бу иң
гадел бәя, шуннан бер пенни дә киметә алмыйм,—дип
җавап бирде.
Судья өелешеп торган халыкка карап алды, полицей¬
скийга баш изәде дә:
— Залны бушат та ишекләрне ябып куй! — диде.
Боерык җиренә җиткерелде.
Судта ике полицейский, гаепләнүче, гаепләүче һәм
Майле Гендэн гына калды. Баскан урынында катып кал¬
ган Майлсның йөзе агарынган, маңгаена салкын тир бөр¬
чекләре бәреп чыккан иде.
Судья хатынга яңадан мөрәҗәгать итте һәм йомшак
кына итеп:
144
— Бу ярлы, аңгыра малай, ач булган булырга мөм¬
кин, чөнки хәзер фәкыйрьләр өчен авыр заман, — диде,—
кара син аңа: аның кыяфәте бер дә усал күренми, ләкин
бит ачлыктан нәрсәләр генә эшләмиләр... Унөч ярым
пенстан да кыйбатрак торырлык әйбер урлаган өчен за¬
кон буенча асарга хөкем итүләрен1 беләсеңме син, шәф¬
катьле ханым?
Бәләкәй король гаҗәпләнүдән күзләрен зур итеп ач¬
ты, ләкин үзен тыеп калды. Аның каравы, хатын сикереп
торды да куркудан калтыранып кычкырып җибәрде:
— Нишләдем мин!.. Я аллам, мин бит бу фәкыйрьнең
минем аркада дар агачына асылуын һич тә теләмим! Ах,
коткарыгызчы мине бу бәладән, рәхимле әфәндем! Әйте-
1езче, нишләргә соң миңа!..
Судья, судьяларга хас тынычлык саклап, гади генә
итеп җавап бирде:
— һичшиксез, әле протоколга язылмас борын әйбер¬
нең хакын төшерергә мөмкин...
— Алла хакы өчен, дуңгыз баласын сигез генә пенс
тора дип исәпләгез! Рәхмәт сиңа, аллам, җаныма шун¬
дый авыр гөнаһ алырга ирек бирмәвең өчен рәхмәт!
Майле Гендон шатлыгыннан әдәп сакларга кирәкле¬
ген бөтенләй онытты; корольне кочаклап үбеп, ул аны
бик нык гаҗәпләндерде һәм аның дәрәҗәсен кимсетте.
Хатын рәхмәт әйтеп дуңгыз баласын күтәреп чыгып кит¬
те; полицейский аңа ишек ачты да үзе дә аның артыннан
чоланга чыкгы. Судья бөтенесен протоколга язып куйды.
Ә һәрвакыт сак булган Гёндонның ни өчен полицейский
хатын артыннан чыгып киткәнне беләсе килде; ул әкрен
генә караңгы чоланга чыкты һәм түбәндәге сүзләрне
ишетте:
— Дуңгыз баласы симез күренә, бик тәмледер кебек;
мин аны сатып алам, менә сиңа сигез пенс.
— Сигез пенс! Менә нәрсә кирәк булган икән! Ул ми¬
нем үземә дә күптән түгел үлгән соңгы патша — карт
Гари1 2 чыгарган һәм үзенә җыеп алырга өлгермәгән чын
акча белән өч шиллинг та сигез пенска төште. Синең си¬
гез пенсыңа бирми ни, тот капчыгыңны!
1 «Англия сукбае» исемле борынгы бер кызыклы китап болач
ди: үлем жәзасы унөч ярым пенстан да кыйбатлырак әйбер өчен
бирелә. (Автор искәрмәсе.)
2 Ягъни король Генрих VIII.
Н5
А-ЗС6.-1О
— Ә, менә ничек сөйләшә башладың син!.. Син бит
бу дуңгыз баласын сигез пенс тора дип ант иттең. Ди¬
мәк, син ялган ант бирдең. Әйдә әле минем белән, җи¬
наятең өчен судья каршында җавап бирерсең! Ә. малай¬
ны асачаклар.
— Я, я, җитәр сиңа, мәрхәмәтле кеше, тавышланма,
мин риза. Китер сигез пенсыңны да ал дуңгыз баласын,
тик беркемгә дә сөйли күрмә.
Хатын яшенә тыгылып китеп барды. Гендон сиздерми
генә яңадан судья бүлмәсенә керде, озак та тормый, та¬
бышын ышанычлы җиргә яшереп, полицейский да шун¬
да керде. Судья тагын бераз вакыт язды әле, аннары
корольгә аталарча үгет-нәсихәт укыды да аны бик аз
вакытка гомуми төрмәгә ябарга, аннан соң халык ал¬
дында камчы белән суктырырга хөкем итте. Аптырап
калган король җавап бирергә дип авызын ачты һәм, мө¬
гаен, мәрхәмәтле судьяның шундук урынында килеш ба¬
шын кисәргә боерык биргән булыр иде; ләкин Гендон
ишарә белән аны тыеп калды, һәм король үз-үзен вакы¬
тында кулга алды. Гендон аны кулыннан тотты, судьяга
баш иде һәм полицейский сагы астында алар икесе дә
төрмәгә киттеләр. Ачуы кабарган монарх урамга чыгу
белән кулын тартып алды да:
— Ахмак, әллә чынлап та син мине исән килеш го¬
муми төрмәгә керер дип уйлыйсыңмы? — дип кычкырды.
Гендон корольгә иелде һәм шактый кискен итеп:
— Ышанасыңмы син миңа, юкмы? — диде. — Кыч¬
кырма һәм шик тудыра торган сүзләрең белән эшне боз¬
ма! Алланың теләгәне булыр; син бернәрсәне дә тизләтә
дә, ерагайта да алмыйсың: сабыр ит — язган нәрсә чын¬
га ашкач, шатланыр яисә кайгырыр вакыт булыр.
Егерме дүртенче бүлек
КАЧУ
Кышкы кыска гына көн кичкә авышып килә иде. Урам¬
нар бушап калган, тик сирәк-мирәк кенә узгынчылар кү-
ренгәли, алары да эшләрен тизрәк бетереп, җылы өйлә¬
ренә кереп ышыкланырга һәм сөякләргә үтә торган сал¬
кын җилдән, ябырылып килгән караңгылыктан сакла¬
нырга теләгән төс белән ашыга-ашыга атлыйлар иде.
Алар уңга да, сулга да карамыйлар. Безнең юлчыларга
146
элар аз гына да игътибар итмиләр, хәтга аларны күрми¬
ләр дә иде бугай. Эдуард Алтынчы үз-үзеннән: урам
буйлап төрмәгә юл тотучы берәр корольгә толпаның шу¬
шылай исе дә китмичә караганы бар идеме икән, дип
сорады. Ниһаять, полицейский буп-буш базар мәйданына
барып җитте, һәм аларны мәйдан аша алып китте. Урта¬
га җитәрәк, Гендон полицейскийның иңбашына кулын
куйды да:
— Мәрхәмәтле сэр, бер генә минутка сабыр ит! Без¬
не беркем дә ишетми. Минем сиңа бер-ике сүз әйтәсем
бар, — дип пышылдады.
— Минем бурычым мине синең белән сөйләшүдән
тыя, сэр! Зинһар, мине тоткарлама, тиздән төн була.
— Шулай да тукта әле, чөнки эш синең үзеңә кагы¬
ла. Бер генә минутка читкә борыл да, күрмәгәнгә салыш:
бичара малайга качып китәргә юл куй.
— Ничек син йөрәгең җитеп миңа мондый эш тәкъ¬
дим итәргә кыясың, сэр? Закон исеме белән мин сине
кулга...
— Тукта, ашыкма. Ашыгу беркайчан да яхшыга илт¬
ми ул. — Гендон, тавышын әкренәйтә төшеп, полицей¬
скийның колагына: Синең тарафтан сигез пенска сатып
алынган дуңгыз баласы башың хакы торырга мөмкин!—
дип пышылдады.
Уйламаганда тотылган бичара полицейский башта
катып калды, ә соңыннан янарга, сүгенергә тотынды.
Әмма Гендон тыныч кына, сабыр гына аның басыла тө¬
шүен көтте, аннары:
— Син миңа бик ошадың, дускай, мин синең бәлагә
уралуыңны теләмәс идем. Исеңдә тот: мин сүзгә-сүз ба¬
рысын да ишетеп тордым. Хәзер мин сиңа аны әйтеп күр-
сәтәм, — диде.
һәм ул полицейскийның чоланда хатын белән сөйлә¬
шүен сүзгә-сүз кабатлап, өстәп куйды:
— Әйт, шулай булдымы? Әгәр кирәк булса, судья ал¬
дында дәлилләр күрсәтә алмыйммы әллә мин?
Башта полицейский куркудан, ачудан оеп калды;
аннары үзен кулга алды һәм бер дә исе китмәгән кыяфәт
белән каршы төште:
— Син чебеннән фил ясыйсың; минем болай гына, мә¬
зәк өчен ул хатынны шаяртып карыйсым килгән иде.
— Дуңгыз баласын да син мәзәк өчен алып кал¬
дыңмы?
10* 147
Полицейский ашыгып җавап бирде:
— Әлбәттә, шәфкатьле әфәнде. Сиңа әйтәләр бит,
шаяртып кына диләр.
— Мин сиңа ышана башладым, — диде Гендон, әллә
чынлап, әллә мыскыллап. — Алайса, син шушында бераз
торып тор, ә мин хөрмәтле судьядан тиз генә сорап ки¬
лим әле, ул бит тәҗрибәле кеше, законнарны да, шаяр¬
туны да аера белә һәм...
Ул борылды да, соңгы сүзен барышлый әйтеп, китеп
барды. Полицейский бераз аптырап торды. Баскан уры¬
нында таптанып алды, бер-ике тапкыр сүгенде дә аннары
Гендон артыннан:
— Тукта, шәфкатьле сэр, сабыр ит әле! — дип кыч¬
кырды. — Син судьядан сорыйм дисең? Ул бит шаяртуны
анламый, бүкән шикелле томана! Кил әле бире, сөйлә¬
шик әле! Гаҗәп хәл! Мин, ахрысы, әлеге шул уйлап җит¬
керелмәгән, гөнаһсыз шаярту аркасында бәлале эшкә
эләктем! Мин семьялы кеше, хатыным, балаларым бар...
Акылың белән уйлап кара, хөрмәтлем, нәрсә телисең син
миннән?
— Мин шуны гына телим: син күрмә, ишетмә һәм
йөзгә кадәр санаганчы урыныңнан кузгалма, — диде
Гендон, кечкенә бер хезмәт күрсәтүне сораган кыяфәт бе¬
лән.
— Соң бит ул чагында минем башым бетте дигән
суз! — дип ярсынып кычкырды полицейский. — Уйлап
кара әле, хөрмәтле сэр, ул бит шаярту гына, бүтән бер¬
ни дә түгел, үзең дә аңлыйсың ич моны. Чынга алганда
да, шундый әһәмиятсез эш өчен күп дигәндә судьядан
тиргәлермен, шул гына; ул мине шелтәләр дә андый эш¬
не бүтән кабатламаска киңәш бирер.
— Бумы шаярту? — Салкын канлылык белән Гендон
каршы төште. — Синең бу шаяртуың закон телендә белә¬
сеңме ничек атала?
— Мин моны белмәгән идем! Бәлки, мин саксызлык
күрсәткәнмендер. Аның ниндидер исем белән йөртелүе
минем башыма да кереп карамаган... Мин андый шаяр¬
туны иң беренче үзем уйлап чыгардым дип белгән идем.
— Әйе, аның исеме бар. Закон телендә ул поп Когп-
роз тепһз 1ех иНогнз 81е (гапзһ &1опа типсП *,— дип
атала.
1 Монда Гендон, полицийскийны шүрләтү өчен, теләгән бер ла¬
тин сүзен тезде.
148
— Ай аллам!
— Ә аңа үлем җәзасы бирелә.
— Аллам, үзең сакла мине, гөнаһлы колыңны!
— Эш вазифаң буенча өстенлегеңнән һәм әлеге ха¬
тынның яклаучысыз булуыннан усал ният белән файда¬
ланып, син кешенең унөч ярым пенстан кыйбатрак тор¬
ган милкен тартып алдың; ә бу — закон каршында белә
торып эшләнгән намуссызлык, хыянәт, властеңны узды¬
рып җибәрү санала, ад һогптет ехриг^аНз т 8Шиз
Чио — моның өчен дар агачына асып үтерү; сатып та ала
алмыйсың, кичерү дә, дин белән тәүбә итү һәм юану да
юк.
— Тот әле мине, алла хакы өчен, мәрхәмәтле сэр, ми¬
нем тез буыннарым калтырый! Кызган зинһар, коткар
мине һәлакәттән, мин сезгә артым белән борылырмын да,
берни күрмәм, берни ишетмәм.
— Ярый! Ниһаять, син акыллана төштең. Ә дуңгыз
баласын теге хатынга кире бирерсеңме?
— Бирәм, һичсүзсез кире бирәм! һәм яңадан да дуң¬
гыз балагына кул сузмам, хәтта Җәбраил үзе күктән иң¬
дерсә дә! Бар кит әйдә, мин синең хакка тома сукырай¬
дым, берни дә күрмим. Мин әйтермен, хөкем ителгән
малайны ул минем кулдан көчләп тартып алды бит
диярмен. Төрмә ишеге иске, начар, мин аны төн авыш¬
кач үзем ватып куярмын.
— Ват, ват, шәфкатьле җан, аннан беркемгә дә на¬
чарлык булмас. Судья бу бичара малайны үзе дә бик
кызгана; малай качып киткән өчен ул яшь коеп тормас
һәм төрмәченең дә сөякләрен сындырмас.
Егерме бишенче бүлек
ГЕНДОН-ХОЛЛ
Полицейскийның күздән югалуы булды, Гендон гали-
җәнабтан шәһәр читенә китүен һәм, үзе трактирга кереп
исәп-хисапны өзеп чыкканчы, шунда көтеп торуын үтен¬
де. Ярты сәгатьтән соң инде ике дус Гендонның мескен
мәхлукларына атланып көнчыгышка таба лүртелдәп ба¬
ралар иде. Корольгә хәзер җылы һәм рәхәт иде, чөнки ул
сәләмәләрен салып ташлап, Лондон күперендә Гендон
сатып алган киемнәрне кигән иде.
149
Гендонның малайны бик йончытасы килмәде, юлда
ару, вакытлы-вакытсыз ашау һәм аз йокы аның таркау
акылына зарар итәр, ә тыныч һәм дөрес тормыш, һич¬
шиксез, аның сәламәтләнүен тизләтер дип уйлады. Үзе¬
нең бәләкәй дустын таза-сау итеп күрергә, аның миен
саташулы төш күрүләрдән арындырырга тели иде ул;
шуңа күрә дә үзенең күптән куылып киткән туган йорты¬
на таба, түземсез омтылышына буйсынып, көне-төне чабу
урынына, ашыкмый гына, ял итә-итә кайтырга карар
бирде.
Ун миль чамасы үткәннән соң, безнең юлчылар зур
авылга килеп җиттеләр һәм, яхшы бер трактирга кереп,
кунарга тукталдылар. Алар арасында яңадан элеккечә
мөнәсәбәт урнашты; аш вакытында Гендон корольнең
урындыгы артында басып торды һәм аңа хезмәт күрсәт¬
те; кич белән чишендерде, түшәккә яткырды, ә үзе, юр¬
ганга уралып, идәнгә ишек төбенә ятты.
Икенче көнне дә, өченче көнне дә алар, аерылышып
торган вакытта булган хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә,
атларын кумый гына бардылар, үткәннәрне искә төше¬
реп, берсен-берсе көлдереп бетерделәр. Гендон үзенең ко¬
рольне эзләгән чакта күргәннәрен сурәтләп бирде. «Җәб-
раилнең», аны, тиле кеше кебек итеп, бөтен урман буйлап
йөртүен һәм, ахыр чиктә, аннан җиңел генә котыла ал¬
маячагына төшенгәч, яңадан алачыкка алып кайтуын
сөйләде. Карт туп-туры йокы бүлмәсенә кергән дә, аннан
бөтенләй төсе китеп, чайкала-чайкала чыккан һәм, ма¬
лай инде кайткандыр, мин аны өйдә йоклап ятадыр дип
уйлаган идем дигән. Гендон алачыкта көне буе көткән;
ләкин ахырдан корольнең кайтуына бөтенләй өметен
җуеп, яңадан аны эзләргә киткән.
— Ә изге картлач сез җәнабе галинең аның янына
кайтмавына чын-чынлап борчылган иде, — диде Ген¬
дон. — Бу аның йөзеннән үк күренеп тора иде.
— Мин моңа шикләнмим, — диде король һәм үзе күр¬
гәннәрен барысын сөйләп бирде; аны тыңлап бетергәч,
Гендон «Җәбраилне» үтермәвенә үкенүен әйтте.
Юлның соңгы көнендә Гендонның күңеле бик күтә¬
ренке булды. Ул бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде.
Үзенең карт әтисе турында, туганы Артур турында сөйлә¬
де, аларның яхшылыгы һәм олы җанлы булулары турын¬
да әллә ничаклы мисаллар китерде; үзенең Эдиты турын¬
да яратып искә төшерде. Ул үзен шулхәтле бәхетле сизә
150
иде, хәтта Гьюны да туганнарча җылы хис белән хәтергә
алды. Туганнары белән булачак очрашу турында, аның
Гендон замогына кайтуы никадәр көтелмәгән хәл була¬
чагы һәм үзенең шатлык, куаныч ташкыны кузгатачагы
турында кычкырып хыялланды.
Алар йортлар һәм җимеш бакчалары яныннан бик
матур җирләр буйлап бардылар; юл киң көтүлекләр аша
сузыла; сөзәк калкулыклар диңгез дулкыннары төсле бу¬
лып күренәләр иде. Өенә ашыгучы азып-тузган егет төш¬
тән соң, әледән-әле юлдан читкә чыгып, берәр калкулык¬
ка йөгереп менә дә ерактан үзләренең йорт түбәсен кү¬
рергә тырыша иде. Ниһаять, ул аны күреп алды һәм дул¬
кынланып:
— Әнә авыл, падишам, ә менә аның белән янәшә за¬
мок!— дип кычкырды, — моннан башнялар күренә; әнә
теге урман, ул минем әтиемнең паркы. Хәзер син шөһрәт
һәм байлыкның нәрсә икәнен күрерсең* Йортта җитмеш
бүлмә — уйлап кына кара! — һәм егерме җиде хезмәтче.
Синең белән минем ишеләр өчен начар йорт түгел бит, ә?
Әйдә, кызурак ку, сабырлыгым калмады!
Ләкин күпме генә ашыкмасыннар, алар авылга килеп
кергәндә сәгать өчне узган иде инде. Авыл аша үткәндә,
Гендон сөйләнүеннән бер генә минутка да туктамады:
— Менә чиркәү, һаман шул элеккечә, тирә-ягы чор¬
мавык каплаган. Бар да элеккечә, берни үзгәрмәгән.
Ә менә «Карт Кызыл Арслан» гостиницасы, менә базар
мәйданы. Әнә май колгасы, менә водокачка; — берни
үзгәрмәгән,— билгеле, кешеләрдән башкасы, ун ел эчен¬
дә кешеләр үзгәрергә тиеш; мин кайберләрен таныйм ке¬
бек, ләкин мине беркем дә танымый.
•Ул туктаусыз шулай сөйләнә. Тиздән алар авылның
икенче башына килеп җиттеләр, һәм ике ягыннан биек
коймалар тотылган бормалы тар юлга борылып керде¬
ләр, юл буйлап ярты миль чамасы араны тиз генә чабып
үттеләр, аннары биек таш баганалы, балчыктан ясалган
герблар белән бизәлгән капкадан шау чәчәкле бакчага
килеп керделәр. Алар каршында мәһабәт замок тора иде.
— Гендон-холлга килеп җитүебез белән тәбриклим
сине, король! — дип кычкырды Майле күтәренке тавыш
белән. — О, бүген бөек көн! Минем әтием, абыем һәм ле¬
ди Эдит, мөгаен, шатлыктан акылларын җуялар, башта
миннән башка беркемне күрмәсләр дә, ишетмәсләр дә,
шуңа күрә, бәлки, сине салкын кабул итәрләр. Ләкин син
151
ана игътибар итмә, —ул бик тиз үтәр. Синең турыда: ул
минем тәрбиямдә, мин аны чын күңелдән яратам, дип әй¬
түем булыр, менә күрерсең, сине Майле Гендон хакына
кочаклап алырлар һәм сиңа өйләрендә дә, күңелләрендә
дә мәңгегә урын бирерләр!
Ишек төбенә җиткәч, Гендон сикереп төште, корольгә
төшәргә булышты һәм, аны кулыннан житәкләп, өйгә
ашыкты. Берничә басманы атлагач, алар иркен бүлмәгә
килеп керделәр. Гендон ашыгып һәм тәкәллефсез генә
корольне утыртты да үзе якты ут янып торган камин
янындагы язу өстәле артында утырган яшь кешегә таба
йөгерде.
— Кочакла мине, Гью, — дип кычкырды ул, — һәм
синен кайтуыңа шатланам диген! Әтиебезне чакыр, аны
күрмичә торып, анын кулларына орынмый торып, яңадан
аның тавышын ишетми торып, миңа йортым туган йорт
түгел.
Башта Гью гаҗәпләнүен яшерә алмады, әмма шундук
артка тартылды һәм килүчегә озак итеп, текәлеп карап
торды. Башта бу караш мыскылланган горурлык хисе
белән тулы иде, ә аннары чагылып киткән бер уй тәэ¬
сирендә үзгәрде һәм әллә чын күңелдән, әллә юри генә
теләктәшлек хисе катыш гаҗәпләнү белән очкынланды:
Аннары Гью йомшак кына итеп:
— Күрәсең, синең башың чуалган, бичара ят кеше,—
диде. — син, һичшиксез, күп авырлыклар күргәнсең, һәм
кешеләр дә сина шәфкать күрсәтмәгәннәр, моны синең
йөзеңә карап та, киемеңә карап та күреп була. Кем дип
уйлыйсың соң син мине?
— Сине кем дип уйлыйммы мин? Кем булсаң — шул
дип уйлыйм. Мин сине Гью Гендон дип беләм, — диде
Майле, кырыс кына.
Тегесе һаман йомшак тавыш белән дәвам итте:
— Ә үзеине кем дип күрсәтмәкче буласың?
— Күрсәтүнең монда кирәге юк! Әйтерсең, син мине,
үзеңнең туганың Майле Гендонны танымыйсың?
Гью шатлыктан гаҗәпләнгән сыман кычкырып җи¬
бәрде:
— Ничек, син шаярмыйсыңмы? Үлгән кеше терелә¬
мени? Ходай кушып, шулай гына булсын иде! Безнең
югалган бичара малаебыз аяусыз язмыш ихтыяры белән
шул гомер аерылышып торудан соң безнең кочагыбызга
кайткан! Ах, бу бигрәк тә яхшы, һәм шуңа ул чын да бу¬
152
ла алмый! Үтенәм синнән, шаярма минем белән! Кил
тизрәк яктыга — карыйм әле үзеңне яхшылап.
Ул Майлсны кулыннан эләктереп алды да тәрәзә
янына алып барды һәм, бер тегеләй, бео болай әйләндер-
гәләп, төрле яктан карар өчен үзе дә аның тирәли йөреп,
аны күзләре белән йотардай булып, баштанаяк карарга
кереште: ә юлдан язган бала, шатлыктан балкып көлә,
елмая һәм сөйләнә-сөйләнә баш кага иде.
— Кара, энем, кара, курыкма, сынауны үтмәслек бер
генә билге дә таба алмассың. Әйләндереп-әйләндереп,
жаның теләгәнчә кара, минем шәфкатьле картлач туга¬
ным Гью! Мин чыннан да әүвәлге Майле, синең Майлсың,
сез һәлак булды дип уйлаган Майле. Ах, бүген нинди
бөек көн! Бир миңа кулыңны, кая битеңнән үбим. Шатлы¬
гымнан үләм инде, ахрысы.
Ул энесен үбәргә теләде, ләкин Гью куллары белән
аны читкә этәрде, моңаеп башын иде дә, дулкынланып:
— Мәрхәмәтле аллам, бу кадәр авыр алдануны киче¬
рерлек кодрәт бир миңа! — диде.
Майле гаҗәпләнүдән башта бер сүз дә әйтә алмый
торды, аннары:
— Нинди алдану, әллә мин синең туганың түгелме?—
диде.
Гью кайгылы төс белән башын чайкады һәм:
— Күккә ялварам, шулай гына булсын иде, бүтән күз¬
ләр мин тапмаган охшашлыкны тапсыннар иде, дим. Әм¬
ма хатта ачы хакыйкать язылган булгандыр дип куркам.
— Нинди хатта?
— Моннан алтымы-җидеме ел элек океан артыннан
алынган хатта. Ул хатта минем туганымның сугышта һә¬
лак булуы турында язылган иде.
— Ялган ул! Чакыр әтине, ул мине таныр.
— Үлгән кешене чакырып булмый шул.
— Үлгән? — Майлсның тавышы тоныкланып китте,
иреннәре калтыранды. — Минем әти үлгән! Нинди кай¬
гылы хәбәр! Минем шатлыгым агуланды. Зинһар, Артур
абыем янына алып кер мине, — ул мине таныр, юатыр.
— Ул да үлде.
— Ходаем, мин бәхетсезгә мәрхәмәт ит! Үлгәннәр,
икесе дә үлгән! Юньле кешеләр үлгән, ә мин юньсез исән
калдым! Ах, кызган мине, әйтә күрмә миңа Эдитның да...
— Үлүенме? Юк, ул исән.
— Аллага шөкер! Хәзер мин яңадан бәхетле! Тизрәк
153
бул, энекәем, чакыр аны бире. Әгәр ул да мине мин тү¬
гел дип әйтсә! Ләкин ул моны әйтмәс, юк, юк, мине та¬
ныр ул. Ахмак мин, шуңа шикләнеп торам. Чакыр аны,
элекке хезмәтчеләрне дә чакыр, алар да мине танырлар.
— Алар барысы да үлде, тик бишәве генә исән: Пи¬
тер, Гэлса, Дэвид, Бернард һәм Маргарита.
Шушы сүзләрне әйтеп, Гью бүлмәдән чыгып китте.
Майле бераз уйланып торды, аннары бер почмактан
икенчесенә йөренә башлады. Ул үз-үзенә:
— Гаҗәп хәл: биш явыз исән, ә егерме ике намуслы
кеше үлгән!—Диде.
Ул туктаусыз әрле-бирле йөренеп, үзалдына сөйлән¬
де, корольне бөтенләй онытты ул. Ниһаять, галиҗәнаб,
чын күңелдән аның кайгысын уртаклашып, Майлска сүз
кушты, — бу сүзләрне мыскыллау дип тә кабул итәргә
мөмкин иде:
— Бу уңышсызлыгыңа карап күңелеңне төшермә, би¬
чара кеше: бу дөньяда үзләре дә, хокуклары да таныл¬
маган бүтән кешеләр дә бар. Бәхетсезлектә сиңа иптәш
кеше бар.
— Ах, падишам, — диде Гендон, кызарына төшеп,—
мине, ичмасам, син гаепләмә инде! Менә күрерсең әле —
бераз гына сабыр ит. Мин ялганчы түгел, — Эдит үзе әй¬
тер, син моны иң нәфис авыздан ишетерсең. Минме ял¬
ганчы? Мин бит бу борынгы залны, бабаларымның бу рә¬
семнәрен бала үзенең бүлмәсен белгән кебек беләм. Мин
монда тудым, монда үстем, падишам, мин бары дөресне
генә сөйлим. Мин сине һич тә алдап тормас идем; һәм,
әгәр бүтән беркем дә миңа ышанмаса да, сорыйм синнән:
син миңа шикләнеп карама; мин аны кичерә алмас идем.
— Мин сиңа шикләнеп карамыйм,— диде король ба¬
лаларча эчкерсез ышану белән.
— Чын күңелдән рәхмәт сиңа! — диде Гендон кайнар
рәвештә. Ул, чыннан да, бик тәэсирләнгән иде. Ә король
шундый ук гаделлек белән:
— Син үзең миңа шикләнеп карамыйсың бит?—дип
өстәде.
Гендонга оят булып китте, һәм ул ишекне ачып, бүл¬
мәгә килеп кергән Гьюның аны җавап кайтарудан кот¬
каруына бик шатланды.
Гью артыннан бай киенгән чибәр ханым керде, ә аның
артыннан ливрея кигән берничә хезмәтче ияргән иде. Ха¬
ным әкрен генә атлый, үзе башын түбән иеп идәнгә ка¬
154
раган. Аның йөзендә әйтеп биргесез кайгы билгесе кү¬
ренә. Майле Гендон:
— Әй, минем Эдитым, минем кадерлем!.. — дип аңа
ташланды.
Әмма Гью аны тыныч кына читкә этәрде һәм ханымга
карап:
— Карагыз бу кешегә. Таныйсызмы? — диде.
Майле Гендон тавышын ишеткәч, чибәр хатын ж.и-
нелчә генә дерелдәп куйды, бит очлары алсуланып кит¬
те; хәзер ул бөтен гәүдәсе белән калтырана иде. Ул озак
вакыт бер хәрәкәтсез, тып-тын басып торды. Аннан соң
әкрен генә башын күтәрде дә куркынган һәм катып кал¬
гандай жансыз караш белән туп-туры Гендон күзләренә
карады; аның йөзеннән каны кача барды һәм ул, ага¬
рынып, үлек төсенә керде. Иөзе кебек үк төссез тавыш
белән ул:
— Мин аны белмим, — диде.
Аннары ул, ыңгырашуын көч-хәл белән тыеп, борыл¬
ды да ышанычсыз адымнар белән бүлмәдән чыгып китте.
Майле Гендон креслога барып егылды һәм йөзен кул¬
лары белән каплады. Ә туганы бераз сүзсез торгач, хез¬
мәтчеләренә карап:
— Менә ул кеше. Таныйсызмы аны? — дип сәрады.
Алар башларын чайкадылар. Шуннан соң аларның
хужасы:
— Хезмәтчеләр сезне танымыйлар, сэр, — диде. — Бу
ниндидер аңлашылмаучылыктыр дип куркам. Күрдегез
ич, микем хатыным да сезне танымады.
— Синең хатының! — Шул секундта Майле Гьюны
стенага китереп кысты, корыч бер кул аны бугазыннан
эләктереп алды. — Ах син, төлке жанлы кол! Хәзер инде
мина барысы да аңлашыла! Син әтидән калган мирасны
һәм минем кәләшемне алыр өчен үзең язгансың ул ялган
хатны. Мә сиңа! Ә хәзер ычкын, синең ише мескен хай¬
ванны үтереп, намуслы кулымны пычратмас борын кү¬
земнән югал.
Гью, күгәренеп, буылып, көч-хәл белән якындагы
креслога барып ауды, хезмәтчеләренә тизрәк башкисәрне
тотып бәйләргә боерды. Хезмәтчеләр ашыкмадылар.
Аларның берсе:
— Ул кораллы бит, сэр Гью, ә без коралсыз,— диде.
— Кораллы булса соң! Ул берүзе, ә сез күбәү. Сезгә
әйтәләр, бәйләгез аны!
155
Ләкин Майлс аларга саграк булырга киңәш итте:
— Сез мине беләсез: «Мин элек нинди булсам, әле дә
шундый. Килеп кенә карагыз минем янга!»
Бу сүзләр хезмәтчеләргә кыюлык өстәмәде, алар арт¬
ка чигенделәр.
— Күземнән югалыгыз, куян йөрәкләр! Коралланы¬
гыз да, мин берәрсен сакчылар алырга җибәргәнче, бар¬
лык чыгу юлларын саклагыз, — диде Гью. Бусагада ул
Майлска борылды да:
— О сезгә, үз хәлегезне начарлатмас өчен, качарга
маташмаска киңәш бирәм, — диде.
— Качарга? Ул турыда борчылма. Майле Гендон—’
Гендон замогында һәм аңа караган барлык биләмәләргә
хуҗа. Бер дә шикләнмә, ул моннан беркая да китмәс!
Егерме алтынчы бүлек
ТАНЫМАДЫЛАР
Король бераз уйланып утырып торды, аннары Майлс¬
ка карап:
— Гаҗәп, бик гаҗәп! Аңламыйм, бу ни соң бу? —
дпде.
— Бер дә гаҗәп түгел, падишам! Мин аны беләм, ан¬
нан бүгән нәрсә көтәсе дә юк, — ул туган көненнән алып
кабахәт иде.
— О. мин аның турында әйтмим, сэр Майле!
— Аның турында түгел? Ә нәрсә турында соң? Тагын
нинди гаҗәп нәрсә бар?
— Корольне бу вакытка кадәр эзли чыкмаулары га¬
җәп...
— Ничек? Нәрсә дисең? Мин сине аңламыйм.
— Аңламыйсың? Мине эзләп бөтен ил буйлап атлы-
лар чапмавы, минем кыяфәтемне сурәтләп язылган бел¬
дерүләр куелмавы әллә сиңа бер дә гаҗәп тоелмыймы?
Дәүләт башлыгының эзсез югалуын белә торып, борчыл¬
мау, кайгырмау мөмкинме әллә?
— Бик дөрес, королем! Мин бу турыда оиытып җи¬
бәргәнмен.
Гендон авыр сулап куйды һәм авыз эченнән генә:
«Бичара, юләр! Ул әле һаман үзенең сихри хыялында
йөзә», — дип куйды.
156
— Ләкин минем бер планым бар, ул безнен икебезгә
дә хокукларыбызны кайтарырга ярдәм итәчәк. Мин өч
телдә: латин, грек һәм инглиз телләрендә бер язу язам;
ә син иртәгә иртән шуны Лондонга алып чап! Язуны агам
лсрд Гертфордтан башка беркемгә дә бирмә; язуны күрү
белән үк, үл мин язганны белер һәм мине алырга кеше¬
ләр җибәрер.
— Минем үз хокукларымны исбат итеп, үз җирлә¬
ремне кулыма алганчы әгәр без монда көтеп торсак, ях¬
шырак булмасмы икән, минем принцым? Миңа ул чагын¬
да уңайрак булачак...
Король хакимнәрчә бүлдерде:
— Сөйләмә юкны! Сүз бөтен милләтнең иминлеге,
тәхетнең кагылгысызлыгы турында барганда, синең бар-
лы-юклы җирләрең, вак-төяк теләкләрең нәрсә ул! —
һәм, үзенең каты кылануына үкенгәндәй, йомшак итеп
өстәп куйды: — Мин кушканнарны курыкмыйча үтә! Мин
синең хокукларыңны үзем кайтарырмын, элек нәрсәлә¬
рең булса, шуларнын барысын ла кире кайтарырмын,
хәтта мин синең биләмәләреңне зурайттырырмын да.
Мин синең яхшылыкларыңны хәтеремдә тотармын һәм
алар өчен сине бүләкләрмен.
Шушы сүзләрне әйтеп, ул каләм алды да язарга ке¬
реште. Гендон аңа чын күңелдән яратып карады һәм эч¬
тән генә үз-үзенә:
«Әгәр монда караңгы булса, чыннан да минем белән
король сөйләшә дип уйлар идем. — диде. — ачуы чык¬
кан чакта ул күк күкрәтә, яшеннәр яшьнәтә, нәкъ чын
король шикелле. Каян өйрәнгән ул моңа? Әнә ул мәгъ¬
нәсез ыбыр-чыбырлар сызгалый, ул шуны латинча, грек¬
ча сүзләр дип уйлый инде! Әгәр мин аны бу эштән читкә
тартырлык берәр хәйлә уйлап таба алмасам, миңа иртәгә
аның мәгънәсез йомышын үтәргә киткән атлы булып
кыланырга туры киләчәк».
Бераздан Майле әфәнденең уйлары әле генә булып
үткән вакыйгаларга кайтты. Ул үз уйларына шулкадәр
бирелгән иде, хәтта король язып торган кәгазен биргәч,
ул аны ничек алуын һәм ничек кесәсенә тыгып куюын да
сизмәде.
— Ул үзен бик сәер тотты!— дип мыгырданды ул.—
Ул мине таныды кебек, танымаган булуы да мөмкин. Бо¬
лар берсе икенчесенә каршы килә, анысын мин аңлыйм;
мин бу фикерләрне бер-берсе белән килештерә дә һәм
157
шул ук вакытта кире кага да алмыйм, берсенә өстенлек
тә бирә алмыйм. Карап торуга барысы да гади генә ке¬
бек: ул минем йөземне, буй-сынымны, минем тавышымны
танырга тиеш иде, — башкача мөмкинме соң? — ә шу¬
лай да ул әйтте, мин белмим, диде, — димәк, ул, чыннан
да, мине танымады, чөнки ул ялганлый белми. Тукта,
мин төшенә башлыйм бугай! Бәлки, ул аны шуңа күн¬
дергәндер, алдарга мәжбүр иткәндер, көчләп шулай эш¬
ләгәндер... Әйе, табышмак чишелде. Ул куркудан менә-
менә үләрдәй күренде... билгеле, ул Гью мәжбүр иткәнчә
эшләгән! Мин аны эзләп табам, табам мин аны: хәзер
Гью юк чакта ул миннән бернәрсәне дә яшермәячәк. Ул
элекке вакытларын, без бергә уйнап йөргән бала чаклар¬
ны исенә төшерер; бу аның йөрәген йомшартыр, һәм ул
артык хәйләләмәс, ул мине таныр. Аның күңелендә хыя¬
нәт юк, ул һәрвакыт намуслы, гадел иде. Ул вакытлар¬
да мине ярата иде ул. Бу миңа ышаныч биреп тора: сөй¬
гән кешене алдамыйлар.
Ул ашыгып ишеккә юнәлде, ләкин нәкъ шул вакытта
ишек ачылып китте һәм леди Эдит килен керде. Аның
йөзе ап-ак, әмма ул нык басып килә иде; аның буй-сыны
нәфис һәм тыйнак, әмма кыяфәте элеккечә моңсу иде.
Майле зур ышаныч белән аңа ташланды, ләкин леди
Эдит сизелер-сизелмәс кенә ишарә белән аны читкә как¬
ты, һәм Майле туктап калды. Ул утырды һәм Майлсның
да утыруын үтенде. Ул моның белән Майлска үзләренең
элекке дуслар булуын онытырга, бу йортта үзен чит ке¬
ше, кунак кеше итеп сизәргә мәжбүр итте. Бу Майле
өчен көтелмәгән хәл иде, һәм ул хәйран калудан шул¬
кадәр каушады, хәтта үзенең Майле Гендон булуына үзе
үк шикләнергә әзер иде. Леди Эдит:
— Сэр, мин сезне искәртеп кую өчен килдем. Акыл¬
дан язганнарга үзләренең ялгышуларын әйтеп ышанды¬
рырга мөмкин түгел бугай; әмма аларны куркынычтан
сакланырга күндерергә мөмкин. Сез үзегезнең хыялла¬
рыгыз чын булуына ышанасыздыр, дип уйлыйм, димәк,
сез жинаятьче түгел, әмма сез үзегезнең ялгышуларыгыз
турында сөйләмәгез, чөнки ул куркынычлы.
Ул Майлсның күзләренә төбәп карады да, һәрбер сү¬
зенә басым ясап:
— Сез безнең һәлак булган бичара малаебызга бик
охшаган булуыгыз белән бу куркыныч тагын да арта тө¬
шә, — дип өстәде.
158
— Ай аллам, ханым, сон бит ул мин инде.
— Мин сезнең шулай уйлавыгызга чын күңелдән
ышанам, сэр. Мин сезнең намуслы булуыгызга шиклән¬
мим,— мин тик сезне сак булырга кисәтеп кенә куям.
Минем ирем — бөтен бу тирәдәге җирләрдә тулы власть¬
лы хуҗа; аның хакимлеге чикләнмәгән: ул теләгән ке¬
шесен баета, теләгән кешесен хәерче итә ала. Әгәр сез
үзегез әйткән кешегә охшаган булмасагыз, ул, бәлки,
сезгә тыныч кына үз хыялларыгыз белән юанырга ирек
бирер иде; ләкин, ышаныгыз миңа, мин аны яхшы бе¬
лом, мин аның нәрсә эшләячәген беләм: ул һәркемгә
сезне акылдан шашкан, ялган исем алучы кеше дип күр¬
сәтәчәк, һәм барысы да аның сүзен кабатлаячак.
Ул яңадан Майлска төбәп карады да дәвам итте:
— Әгәр дә сез, чыннан да, Майле Гендон булсагыз
да, һәм минем ирем аны белгән булса, һәм бөтен тирә-як
сезне таныса да, — минем сүзләремә тагын бер кат уйлап
карагыз һәм төрлечә уйлагыз! — сез барыбер шушы ук
куркынычка тарыр идегез һәм җәзадан котылмас идегез;
сездән баш тартыр һәм сезнең турыда донос бирер иде,
ә монда сезне якларга кыюлыгы җиткән бер генә кеше
дә табылмас иде.
— Мин моңа тулысынча ышанам, — диде Майле хәс¬
рәтле тавыш белән. — Әгәр аның минем гомерлек дусым
булган кешегә боерык бирү хакы бар икән һәм аны миңа
хыянәт итәргә, миннән баш тартырга мәҗбүр итә алган
икән, ә ул кеше аның боерыкларына буйсына икән, ул
чагында миңа дуслык һәм бирелгәнлек җепләре белән
бәйләнмәгән кешеләр, икмәкләрен югалтудан курыккан
кешеләр, билгеле инде, аны тыңлаячак.
Эдит ханымның битләренә әз генә кызыллык йөгерде,
күзләре түбән текәлде, әмма тавышы элеккечә нык
иде:
— Мин сезне кисәттем һәм тагын бер кат кисәтәм;
моннан китегез! Юкса, бу кеше сезне һәлак итәчәк. Ул—
шәфкать дигән нәрсәне белми торган тиран. Мин аның
колы, мин моны беләм. Бичара Майле белән Артур, ми¬
нем опекуным сэр Ричард аннан котылдылар һәм тыныч¬
ландылар; сезгә монда бу явызның тырнагы астында
калганчы, алар янында булу яхшырак булыр иде. Сезнең
дәгъваларыгыз аның титулына һәм байлыгына кул сузу
дигән сүз; сез аның үз өендә аңа һөҗүм иттегез һәм,
әгәр монда калсагыз, һәлак булачаксыз. Китегез! Озакка
159
сузмагыз! Әгәр сезгә акча кирәк булса, үтенәм сездән,
мәгез менә бу янчыкны, хезмәтчеләрне сатып алыгыз,
алар сезне чыгарып җибәрерләр. Тыңлагыз мине, бәхет¬
сез кеше, вакыт барда качыгыз.
Маиле үзенә сузылган янчыкны кулы белән читкә
этәрде дә урыныннан торды.
— Минем бер генә үтенечемне үтәгез, — диде ул.—
Карагыз минем күзләремә туп-туры, минем карашны кү¬
тәрә алырсызмы-юкмы, шуны күрәсем килә. Шулай. Хә¬
зер миңа җавап бирегез: кем мин? Майле Гендонмы?
— Юк. Мин сезне белмим.
— Ант итегез!
Җавап әкрен генә, ләкин ачык булып яңгырады:
— Ант итәм!
— Мөмкин түгел бу!
— Качыгыз! Нигә сез вакытыгызны әрәм итәсез? Ка¬
чыгыз, качып котылыгыз!
Шул вакыт бүлмәгә солдатлар килеп керде һәм аяу¬
сыз көрәш башланды; ләкин Гендонны тиздән җиңделәр
һәм алып киттеләр. Корольне дә тоттылар; икесен дә
бәйләп төрмәгә озаттылар.
Егерме җиденче бүлек
ТӨРМӘДӘ
Барлык камералар да шыгрым тулы иде, ике дусны,
гадәттә, вак җинаятьчеләр ябыла торган бер зур бүлмәгә
богаулап куйдылар. Алар үзләре генә түгел иде: монда
шулай ук богауланган бүтән тоткыннар да — яшьләр
һәм картлар, ирләр һәм хатыннар — бер төркем җинаять¬
челәр бар иде. Король үзенең король дәрәҗәсен мыскыл
итүләреннән зарланды, ләкин Гендон караңгы чырайлы
һәм сүзсез иде: булып үткән хәл аны чиксез кайгыга сал¬
ган иде. Юлдан язган малай өенә дип кайтты, мине күрү
шатлыгыннан акылларын җуярлар дип уйлады; һәм ме¬
нә сиңа шатлык урынына төрмә. Бу хәл ул көткәнгә шул¬
кадәр туры килми иде, ул хәтта аптырап калды; үзенең
хәзерге хәленә ничек карарга да белмәде: кызганыч хәл
дип караргамы, әллә кызык дипме? Ул үзен салават күпе¬
ре карарга дип чыгып та, яшен суккан кеше төсле хис
итте.
160
Ләкин аның буталган уйлары әкренләп бер җайга
төште, ул Эдит турында уйларга кереште. Ул аның үз-
үзен тотышы турында уйлады, аны төрлечә юрап кара¬
ды, әмма тәгаен бернинди фикергә килә алмады. Таны¬
дымы ул аны, әллә танымадымы? Бу четерекле сорау
аның фикерен бик озак биләде; ахырда ул, Эдит мине
таныды, ләкин үз файдасы турында уйлап баш тартты
дигән фикергә килде. Инде хәзер ул аны ләгънәтләр бе¬
лән күмәргә әзер иде; ләкин аның исеме Майле өчен
шулкадәр изге иде, ул үзен Эдитны хурларга мәҗбүр итә
алмады.
Гендон белән король бу тынгысыз төнне төрмәдә пыч¬
рак сәләмә юрганнарга төренеп үткәрделәр. Төрмәче,
кайбер тоткыннардан ришвәт алып, аларга аракы китер¬
де, билгеле инде, моның ахыры кыйнашулар, сүгенүләр,
әшәке сүзләр белән тәмамланды. Төн уртасыннан соң
тоткыннарның берсе бер хатынга һөҗүм итте, аның ба¬
шын богау белән дөмбәсли башлады, тик вакытында ки¬
леп өлгергән төрмәче генә хатынны үлемнән коткарып
калды: төрмәче, һөҗүм итүченең башына берне кунды¬
рып, бүлмәдә тынычлык урнаштырды. Шуннан соң кый¬
нашлар тукталды, һәм ике яралының ыңгырашуына, сук¬
рануына игътибар итмәүчеләр йокыга киттеләр.
Икенче атнаны көннәр дә, төннәр дә эчпошыргыч бер¬
төрлелек белән үтте; көндез төрмәгә «үзен ялган исем
белән атаучыны» күрергә теләүчеләр киләләр. Аларның
йөзләре Гендонга азмы-күпме таныш иде, алар Гендон-
ны танымаганга салыналар, аны төрлечә мәсхәрәлиләр
иде; ә төннәрен тагын эчү, кыйнашулар кабатлана. Ләкин
соңга таба кайбер үзгәрешләр дә булды. Бервакыт төр¬
мәче камерага ниндидер бер картны кертте дә аңа:
— Җинаятьче шушы бүлмәдә. Карт күзләрең белән
барысын да карап чык. Бәлки, син аны танырсың,—
диде.
Гендон күтәрелеп карады һәм төрмәгә кергәннән соң
беренче тапкыр шатланды.
«Бу — Блек Эндрюс, — диде ул үз-үзенә. — Ул гомере
буена минем әтием семьясына хезмәт итте; яхшы, саф
күнелле, олы җанлы кеше. Ләкин хәзер намуслы кешеләр
бөтенләй калмаган, барысы да ялганчы. Бу кеше дә ми¬
не таныр. Әмма бүтәннәр кебек үк миннән баш тартыр».
Карт бүлмә буйлап күз йөртеп чыкты, һәр тоткынның
йөзенә төбәлеп карады һәм ахырдан:
А-386.-П
161
— Мин монда вак-төяк юньсезләрдән, урам әтрәк-
әләмнәреннән башка берәүне дә күрмим. Кайсысы ул? -
диде.
Төрмәче көлеп җибәрде:
— Менә! — диде ул Гендонга күрсәтеп. — Кара ях¬
шылабрак шушы зур җанварга һәм аның турында нәрсә
уйлаганыңны әйт.
Карт якынрак килде, Гендонга озак итеп, төбәлеп ка¬
рап торды да башын чайкап:
— Юк, бу Гендон түгел, беркайчан да булмаган! —
диде.
— Дөрес! Синең карт күзләрең әле яхшы күрә икән.
Әгәр дә мин сэр Гыо урынында булсам, ул әшәке көчекне
алыр идем дә...
Төрмәче элмәк тарткан кебек итеп аяк очларына кү¬
тәрелде һәм тыны кысылган кебек гырылдап күрсәтте.
Карт ачу белән әйтеп куйды:
— Шуннан артыгын чәпәмәсләр, аллага шөкер итсен
инде. Әгәр бу юньсез минем кулыма эләксә, мин аны те¬
реләй куырыр идем!
Төрмәче, сыртлап тавышы чыгарып, зәһәр көлү белән
көлеп җибәрде һәм:
— Сөйләндер әле, картлач, шуны!—диде. — Аны ба¬
рысы да сөйләндерә, мәзәк табарсың.
Шул сүзләрне әйтеп, ул кире борылды да чыгып
китте. Карт тезләренә ауды һәм пышылдап:
— Аллага шөкер, ниһаять, син кайттың, минем мәр¬
хәмәтле хуҗам!—диде. — Мин инде сине моннан җиде
ел элек үлгәнсеңдер, дип уйлаган идем, ә син исән икән!
Мин сине бер карауда таныдым; миңа сине танымаган
булып кылануы, монда вак караклардан, алдакчылардан
гайре беркемне күрмим дип әйтүе бик кыен булды. Мин—
инде карт, фәкыйрь, сэр Майле, ләкин бер генә сүз әйт,—
мин шундук чыгып һәркемгә хакыйкатьне әйтермен, мо¬
ның өчен мине буып үтерсәләр дә, курыкмыйм.
— Юк,—диде Гендон, — кирәкми. Син бары тик
үзеңне генә һәлак итәрсең, ә миңа барыбер ярдәм итә
алмассың. Шулай да сиңа рәхмәт. Син минем кешеләргә
карата инде сүнә язган ышанычымны кире кайтардың.
Карт хезмәтченең корольгә дә, Гендонга да зур фай¬
дасы тиде: ул ялганчыны мыскыл итәргә дигән сылтау
белән көнгә берничә тапкыр төрмәгә кереп чыга, һәрва¬
кыт нинди дә булса тәмле ризык алып килеп, боларны
162
сыйлый торган булды. Шуның өстенә, ул көндәлек яңа¬
лыкларны хәбәр итеп торды. Тәм-томны Гендон король
өчен саклап тотты: ансыз король, мөгаен, исән дә кал¬
мас иде, чөнки ул төрмәче китергән күңел болгаткыч
ашамлыкны каба алмый иде. Төрмәчеләр шикләнмәсен
өчен. Эндрюс азга гына кереп чыга иде. Ләкин һәр ки¬
лүендә берәр яңалык турында хәбәр итәргә җаен таба,—
ул турыда Гендон гына ишетерлек итеп пышылдап сөй¬
ли, ә кычкырып тик сүгенә генә иде.
Шулай аз-азлап Майле үз семьяларының тарихын
белде. Артур моннан алты ел элек үлгән. Бу югалту һәм
Майлстан хәбәр булмау әтисенең сәламәтлеген бик как¬
шаткан: тиздәН'үләрен сизеп, әтисе Гыоны Эдитка өйлән¬
дерергә теләгән; ләкин Эдит Майлсның кайтырына өмет¬
ләнеп, туйны әледән-әле кичектереп килгән; нәкъ шул¬
вакыт Майлсның үлүе турында язылган хат килеп төш¬
кән. Бу авыр хәбәр сэр Ричардны аяктан еккан; карт,
үлемем якынлаша дип, туй ясауны ашыктыра башлаган;
Гью, билгеле инде, аны яклаган. Эдит башта бер айга,
аннары — икенче, аннан соң өченче айга кичектерүне
сораган. Аларны сэр Ричард үлем түшәгендә яткан чак¬
та никахлаганнар. Бу бәхетле никах булып чыкмаган.
Туйдан соң ук яшь бикәч иренең кәгазьләре арасында
аларның туйларын һәм сэр Ричардның үлемен тизләткән
коточкыч хатның берничә караламасын тапкан икән,
ирен хыянәтле ялганда гаепләгән дигән хәбәр таралган.
Яңа хуҗаның үз хатынына, хезмәтчеләренә карата
явызлыгы турындагы сүзләр телдән-телгә күчеп йөргән;
әтисе үлгәннән соң сэр Гыо битлеген ертып ташлаган һәм
үз кул астында яшәүчеләрнең яки апа бәйләнешле бул¬
ган кешеләрнең кансыз залименә әйләнгән.
Эндрюс сөйләгәннәрнең берсе корольне бик нык кы¬
зыксындырды:
— Король акылдан язган дигән хәбәр йөри. Ләкин,
алла хакы өчен, моны миннән ишетүегез турында бер¬
кемгә дә әйтмәгез, чөнки моны сөйләү үлем җәзасы кур¬
кынычы астында тыела.
Галиҗәнаб картка карады да:
— Король акылдан язмаган, мәрхәмәтле кеше, мон¬
дый коткылы пмеш-мимешләр таратканчы, сиңа үз эшең
белән шөгыльләнү яхшырак булыр иде, — диде.
— Нәрсә сөйли бу малай? — дип сорады Эндрюс,
үзенә шундый каты һәм кинәт бәрелүгә исе китеп.
1Р 163
Гендон ишарә белән картка ул турыда сүз кузгат¬
маска кушты һәм карт сүзен дәвам итте:
— Мәрхүм корольне ике көннән, уналтысында, Винд¬
зорда күмәчәкләр, ә егермесендә яңа король Вестминс¬
терда тәхеткә утырачак.
— Минемчә, башта аны эзләп табарга кирәк... — дип
мыгырданды король; аннары нык ышанган тон белән әй¬
теп куйды:—ә бу турыда алар һичшиксез кайгыртачак¬
лар, шулай ук мин дә кайгыртачакмын.
— Аңлат әле миңа... — дип башлаган иде карт, Ген-
донның ишарәләрен күреп, тотлыгып калды. Карт яңа¬
дан үзенчә сөйләргә кереште.
— Сэр Гью да тәхеткә утырту мәҗлесенә бара. Ул
аннан бик күпне өмет итә, ул өенә пэр булып кайтырга
өметләнә, чөнки аны лорд-протектор бик үз итә.
— Нинди лорд-протектор?
— Галиҗәнаб Соммерсет герцогы.
— Нинди Соммерсет герцогы?
— Нинди булсын? Бездә бит бер генә — Сеймур,
граф Гертфорд кына.
Король ачулы итеп:
— Кайчаннан алып ул герцог һәм лорд-протектор
булган?— дип сорады.
— Январьның соңгы көненнән бирле.
— Әйт әле. зинһар, кем аны ул дәрәҗәгә күтәргән?
— Ул үзе һәм король ярдәмендә югары совет.
Король җәнабләре корт чаккан кебек дертләп куйды.
— Король ярдәмендә? — дип кычкырып җибәрде
ул. — Нинди король ярдәмендә?
— Нинди король ярдәмендә булсын? (Я аллам, нәрсә
булган соң бу малайга?) Бу сорауга җавап бирүе читен
түгел: безнең король бер генә бит — җәнабе гали, бөек
монарх, король Эдуард Алтынчы, алла сакласын үзен!
Әйе! Яшь кенә безнең король, бөтенләй малай гына, ә үзе
бик шәфкатьле һәм йомшак күңелле! Белмим, юләрдер¬
ме ул, түгелдерме, — ул көннән-көн савыга бара дип
сөйлиләр, — әмма барысы беравыздан аны мактыйлар,
олылыйлар, алладан аның озак еллар патшалык итүен
ялваралар, чөнки ул шәфкатьле эштән — Норфольк гер¬
цогын гафу итүдән башлады, ә хәзер халыкны интектерә
торган ин мәрхәмәтсез законнарны юкка чыгарырга тели.
Бу хәбәрләрне ишетеп, король телдән калды һәм үзе¬
нең моңсу уйларына йотылып, картның бүтән сүзләрен
164
ишетмәде. Ул үз-үзеннән: «Чынлап та, бу король әлеге
мин үземнең киемнәремне кидереп сарайда калдырган
теләнче малай микәнни?» — дип сорады. Бу аңа мөмкин
тугел эш булып күренде: чөнки бит ул малай принц
Уэльский булып күренергә теләсә дә, аның сөйләшүе, үз-
үзен тотышы шундук аны фаш итәр иде һәм аны сарай¬
дан куып чыгарырлар, чын принцны эзләргә керешерләр
иде. Әллә соң аның урынына нинди дә булса берәр күре¬
некле нәселнең улын утырттылармы? Юк, аның агасы
моны эшләргә ирек бирмәс иде, — ул тиңсез кодрәтле, ул
андый яшертен эшне җимерә алыр һәм, мөгаен, җимер¬
гән булыр иде.
Корольне бу уйланулар бернинди нәтиҗәгә китермә¬
де; ул бу серне күпме чишәргә тырышса, шулкадәр ап¬
тырашта калдырды, бу турыда күпме баш ватса, аның
башы шулкадәр ныграк авыртты һәм аның саен ул на¬
чаррак йоклады. Аның Лондонга бару теләге үскәннән-
үсте, һәм төрмәдә ябылып яту түзеп тора алмаслык хәл¬
гә әверелә башлады.
Гендон күпме тырышса да, корольне юата алмады, ә
аннан ерак түгел чылбырга богаулап куелган ике хатын
аны бик җиңел юатты. Аларның сабыр гына үгетләүләре
аның күңелен тынычландырды, аны түземлелеккә өйрәт¬
те. Король аларга бик рәхмәтле иде, аларны чын күңел¬
дән яратты, аларның үзенә карата яхшы мөгамәләдә
булуларына шатланды. Ул алардан ни өчен төрмәгә ябы¬
луларын сорады, һәм хатыннар: баптист 1 булган өчен,
дип җазап бирделәр. Король елмаеп:
— Бу төрмәгә утырырлык шундый зур җинаятьме¬
ни?— дип сорады. — Сез минем кәефемне җибәрдегез:
димәк, озакламый мин сездән аерылам икән, чөнки сезне
мондый юк-бар өчен төрмәдә тотмаслар.
Хатыннар берни дип тә җавап бирмәделәр, ләкин
аларның йөзләренә карап малай бик борчылды. Ул ашы¬
гып:
— Нигә җавап бирмисез? Әйтегезче, сезне авыр җә¬
зага тартмаслармы, юкса? — диде. — Зинһар, безгә бер¬
ни дә булмаячак, диегез.
Хатыннар сүзне икенчегә борырга тырышып карады¬
1 Баптистлар дип, балаларны чукындыруны кире кагып,
тик зурларны чукындыруны гына мөмкин саный торган дини өйрә¬
түгә иярүчеләргә әйтәләр.
165
лар, ләкин король тынычлана алмады һәм соравын дә¬
вам итте:
— Сезне камчы белән кыйнарлармы әллә? Юк, юк!
Алар ул кадәр шәфкатьсез була алмаслар. Әйтегез әле,
сезгә тимәсләр бит! Тимәсләр бит, шулаймы?
Аптырашта калган, борчылган хатыннар шулай да
җаваптан кача алмадылар һәм аларның берсе дулкынла¬
нудан калтыранган тавыш белән:
— Әй, шәфкатьле җан, синең теләктәшлек күрсәтүең
безнең йөрәгебезне телгәли! Ярдәм ит безгә, аллам, без¬
нең бу авыр...
— Димәк, бу дөрес!.. — диде король, аны бүлдереп.—
Димәк, бу каты бәгырьле явызлар сине камчы белән кый¬
наячаклар! Юк, түкмә яшеңне! Мин синең күз яшеңә
түзә алмыйм. Батырлыгыңны җуйма; мин*озакламый хо¬
кукларымны кайтарырмын да сине бу түбәнлектән котка¬
рырмын, менә күрерсең!
Иртән король йокыдан уянганда хатыннар юк иде
инде.
— Алар котылганнар! — дип кычкырды ул шатлык
белән һәм моңсу гына өстәп куйды: — Ләкин миңа кайгы,
алар мине юаталар иде!
Хатыннарның һәркайсы киткән чакта истәлек өчен
аның киеменә тасма кисәге кадап куйган иде. Король:
«Мин бу бүләкләрне мәңге саклармын, тиздән үземнең
ул дусларымны эзләп табармын да аларны үз канатым
астына алырмын», — диде.
Нәкъ шул минутта үзенең ярдәмчеләре белән төрмәче
килеп керде һәм барлык тоткыннарны төрмә ишек ал¬
дына чыгарырга кушты. Король чиксез шатланды: ни¬
һаять, ул зәңгәр күкне күрәчәк һәм саф һава сулаячак —
нинди бәхет! Ул дулкынланды, әкрен кыланучы сакчы¬
ларга ачуланды, һәм, ниһаять, аның да чираты җитте.
Аны стенадагы тимер боҗрадан ычкындырдылар да Ген¬
дон белән бергә бүтәннәр артыннан атларга куштылар.
Ачык түбәле, дүрт почмаклы ишек алдына таш пли¬
талар җәелгән иде. Тоткыннар зур таш арка астыннан
үттеләр һәм стенага артлары белән торып бер рәткә те¬
зелделәр. Алар артыннан бау сузылган, ә ике як кырый¬
да сакчылар тора иде.
Иртәнге һава салкын, күңелсез иде. Төнлә кар яуган,
зур ишек алды ап-ак төскә кергән һәм бу аклык моңсу¬
лыкны тагып да арттыра иде. Вакыт-вакыт ишек алдыңа
166
кышкы җил үтеп керә һәм җирдән кар бөртекләрен себе¬
реп үтә.
Ишек алды уртасында баганаларга бәйләнгән ике ха¬
тын тора. Король аларны беренче карауда ук танып ал¬
ды,— ул аның дуслары иде. Ул калтыранып китте һәм
үз-үзенә:
«Эх, мин ялгышканмын, аларны иреккә чыгармаган¬
нар икән, — диде. — Кара инде, шундый шәфкатьле ях¬
шы хатыннар камчы татысыннар, имеш! Ә бу бит Ан¬
глиядә — ниндидер бер мәҗүси илдә түгел, христианнар
Англиясендә! Аларны камчы белән кыйнаячаклар, ә мин
үземне юаткан һәм миңа әйбәт мөгамәлә күрсәткән ке¬
шеләрне җәберләгәнне карап торырга тиеш. Бу гаҗәп,
бигрәк гаҗәп хәл! Мин, шушы киң дәүләттә законнарны
чыгаручы булып, — аларга ярдәм итәргә көчсез. Әмма,
сакланыгыз, явызлар! сездән барлык явызлыкларыгыз
очен җавап алыр көн җитәр. Менә хәзерге һәрбер камчы
очен ул вакыт үзегезгә йөз камчы алырсыз».
Киң капка ачылып китте һәм ишек алдына кешеләр
кереп тулды. Алар хатыннарны чолгап алдылар һәм ко¬
рольдән капладылар. Аннан соң рухани керде, кешеләр
аша эчкә үтеп, күздән югалды. Король ниндидер сорау¬
лар һәм җаваплар ишетте, ләкин берни дә аңлый алма¬
ды. Аннары хәзерлек башланды. Сакчылар төркем эчен¬
нән әле күренеп китәләр, әле югалып калалар, тыз-быз
йөгерешәләр, әкренләп халык төркеме тынычлана төште
һәм тирән тынлык урнашты.
Кинәт команда буенча төркем икегә аерылды, һәм
король анда коточкыч нәрсә күреп, тамырларындагы ка¬
ны каткан кебек булды. Хатыннар әйләнәсенә чыбык-ча¬
бык һәм утын өелгән, кемдер берәү, тезләнеп, шул учак¬
ны кабызып маташа иде!
Хатыннар башларын түбән иеп, йөзләрен куллары бе¬
лән канлаганнар, ботаклар инде шытырдап яна башла¬
ган, сары ут телләре инде югарыга үрмәли, җил уңаена
җиргә зәңгәр төтен җәелә. Рухани кулларын югары күтә¬
реп, дога укый башлады. Нәкъ шул вакыт капкадан яшь
кенә ике кыз йөгереп керде дә, үзәк өзгеч әче тавыш бе¬
лән елап, утта янарга хөкем ителгән хатыннарга таш¬
ландылар. Сакчылар аларны шундук эләктереп алдылар.
Берсен ныгытып тоттылар, ләкин икенчесе ычкынып кит¬
те; ул әнисе белән үләргә теләвен әйтеп кычкырды,
һәм, аны туктатып өлгергәнче, ул инде яңадан әнисенең
167
муеныннан кочып алган иде. Аны тагын читкә алып таш¬
ладылар, ләкин аның күлмәге яна башлаган иде инде.
Аны ике-өч кеше тотып торды, күлмәгенең утлы итәген
ертып алып, читкә ыргыттылар, ә кыз һаман бәргәлән¬
де5. ычкынып китәргә тырышты һәм: бөтен дөньяда бер
ялгызым калдым, дип кычкырды, әнием белән бергә үләр¬
гә ирек бирегез дип ялварды. Кызлар икесе дә кычкырып
елый, сакчылар кулыннан ычкынып китәргә тырыша иде¬
ләр, ләкин кинәт аларның үксеп елауларын йөрәк өзгеч
үлем авазы басты. Король күзләрен ярсып елаучы кыз¬
лардан алып, дөрләп янган утка карады да артына бо¬
рылды, үлек төсе кергән йөзе белән стенага сыенды һәм
инде бүтән борылып карамады. Ул үз-үзенә: .
«Монда күргәннәр беркайчан да исемнән чыкмас;
һәр көнне мин моны хәтеремдә тотармын, ә төннәрен үл¬
гәнче төшемдә күрермен. Сукыр булсам, яхшырак булган
булыр иде», — диде.
Гендон корольне күзәтеп торды. Ул бик канәгатьлә¬
неп үз-үзенә:
«Ул күзгә күренеп савыга, — диде, — ул хәзер үзгәр¬
де, йомшарды. Элегрәк ул, мөгаен, төрмәчеләргә ачу бе¬
лән ташланыр иде, дулый, кычкыра башлар иде, үзенең
король булуын әйтеп, хатыннарны азат итүләрен таләп
итәр иде. Ул саташуларыннан арыныр, башы яңадан сә¬
ламәтләнер. Бирсен ходай, тизрәк сәламәтләнә күрсен!»
Шул ук көнне төрмәгә төнгә каршы берничә тоткын¬
ны китерделәр, аларны үзләренең төрле җинаятьләре
өчен җәзаланырга иртәгә иртән төрле шәһәрләргә җибә¬
рәчәкләр иде. Король алар белән бик озак сөйләште, ул
үзен патшалык итәргә әзерләү өчен, баштан ук тоткын¬
нарны һәрьяклап сораштырырга карар бирде. Тоткын¬
нарның башларыннан кичкәннәрне тыңлагач, аның йөрә¬
ге телгәләнде. Тоткыннар арасында тукучыдан ике ярд
чамасы сукно урлаган тилемсә хатын да бар иде; аны
асарга хөкем иткәннәр. Икенче бер тоткын башта ат ур¬
лауда гаепләнгән, аңа каршы бернинди дәлилләр дә бул¬
маган, ул инде дар агачыннан котылган да булган, ләкин
король паркында болан үтерүдә гаепләп, аны яңадан
кулга алганнар, бу юлы аның гаебе расланган, һәм хә¬
зер аны элмәк көтә иде. Барыннан да бигрәк, бер мастер
ярдәмчесенең сөйләгәннәре корольнең кәефен җибәрде,
аны борчуга салды, бу яшь егет бервакыт кич белән ху¬
җасыннан очып киткән карчыганы табуы һәм, аны үземә
168
алырга хакым бар дип уйлап, өенә алып кайтуы турында
сөйләде. Әмма суд аны урлауда гаепләгән һәм үлем җә¬
засына хөкем иткән.
Мондый кешелексезлекне күреп, ачуы кабарган ко¬
роль Гендоннан богауларны ватарга, тизрәк тәхетен кай¬
тару өчен, үзе белән бергә Вестминстерга барырга кирәк
дип ялварды, тәхеткә утыру белән үк, ул, бу бәхетсез
тоткыннарны яклап, үзенең скипетрын күтәрәчәк, аларны
үлемнән коткарачак.
«Бичара балакай!—диде Гендон, авыр сулап. — Бу
хәсрәтле сүзләр аны тагын акылыннан яздырды. Мин ин¬
де аны гиздән савыгыр дип өметләнгән идем».
Тоткыннар арасында кырыс чырайлы, какшамас их¬
тыярлы закончы карт та бар иде. Моннан өч ел элек ул
лорд-канцлерны гаделсезлектә гаепләп памфлет язган,
шуның өчен аны хурлык баганасына бәйләгәннәр, колак¬
ларын кискәннәр, адвокат сословиесеннән чыгарганнар,
өч мең фунт стерлинг штраф түләткәннәр һәм төрмәгә
ябылуга хөкем иткәннәр. Күптән түгел ул үзенең шундый
эшен тагын кабатлаган һәм хәзер аның колакларының
калган өлешен кисәргә, биш мең фунт стерлинг штраф
түләтергә, ике бигенә дә яндырып тамга салырга һәм үл¬
гәнче төрмәдә тотарга тиешләр икән.
— Болар мактаулы җөйләр,— диде ул чал чәчләрен
артка сыпырып һәм колак урыннарын күрсәтеп.
Корольнең күзләре нәфрәт уты белән яна иде.
— Миңа беркем дә ышанмый, син дә ышанмыйсың,—
диде ул. — Ләкин барыбер, бер айдан соң син азат бу¬
лырсың, сине пычраткан һәм Англиянең данын төшергән
бу законнар дәүләт актларыннан сызылып ташланыр.
Дөнья начар корылган: корольләргә вакыты-вакыты бе¬
лән үз законнарын үз җилкәләрендә татып карарга һәм
шәфкатьлелеккә өйрәнергә кирәк иде.
Егерме сигезенче бүлек
КОРБАН
Тора-бара Майле төрмәдән һәм эшсезлектән шактый
ялыкты. Ниһаять, суд буласы көн җиткәч, ул бик куанды
һәм, тик яңадан төрмәгә ябуга гына хөкем итмәсәләр,
судның нинди генә карарына да шатланачакмын, дип
сөйләнде. Ләкин ул каты ялгышты. Үзен «бәйләнчек сук¬
169
бай» дип атап хурлыклы җәзага хөкем иткәч, ул ачуын¬
нан нишләргә белми котырынды: аны, Гендон замогының
хуҗасын хурлауда гаепләп, хурлык баганасы янында ике
сәгать буе улакта утырырга хөкем иттеләр. Судта ук мыс¬
кыл ителгән кешенең бер туган абыйсы булуын һәм мәр¬
хүм сэр Ричард титулларының, аның җирләренең закон¬
лы варисы булуын әйткәч, аның сүзләренә шулкадәр чир-
кәнеп карадылар, аларны тикшереп торырга да лаеклы
тапмадылар.
Хурлык баганасына илткәндә ул дулады, куркытып
янады, ләкин бу аңа барыбер ярдәм итмәде, полицей¬
скийлар аны сөйрәп алып бардылар, җитмәсә, кирелеге
өчен йодрык белән дә сыйладылар.
Король халык арасыннан үтеп чыга алмады. Ул арт¬
та, үзенең шәфкатьле дусты һәм хезмәтчесеннән еракта
иде. Бу шикле шәхес белән дус булганы өчен корольнең
үзен дә чак кына хурлык баганасына бәйләргә хөкем ит¬
мәделәр, бары яшь булганы өчен генә, кирәкле үгет-нә¬
сихәт биреп, чыгарып җибәрделәр. Ниһаять, халык тук¬
тап калды, король, алга үтәргә тырышып, бер тегендә
чапты, бер монда чапты, озак тырыша торгач, алга үтә
алды. Хурлык баганасы янында бәхетсез рыцарь, Англия
короленең шәхси сакчысы утыра иде, тупас кара халык
аны төрлечә мыскыллый, хурлый иде. Эдуард суд хөке¬
мен ишетсә дә, аның чын мәгънәсен аңламаган иде. Үзе¬
нең корольлек дәрәҗәсенә ташланган бу мәсхәрәнең ти¬
рәнлеген аңлый барган саен, малайның нәфрәте ныграк
артты, кайсыдыр бәргән йомырка Гендонның яңагына
тиеп ярылгач һәм шунда халыкның шатлыктан шаркыл¬
дап көлүен ишеткәч, ул котырыну дәрәҗәсенә җитте.
Ярсудан үз-үзен белештермичә, ул багана янына атылып
килде дә начальникка ташланып:
— Оял бераз!—дип кычкырды. — Ул минем хезмәт¬
чем. Җибәр аны хәзер үк! Мин...
— Тукта хәзер үк!—дип, коты чыгып кычкырды Ген¬
дон. — Син үзеңне һәлак итәсең!.. Аңа игътибар итмә,
начальник, юләр ул!
— Тынычлан, хөрмәтле кеше, мин аңа игътибар итәр¬
гә уйламыйм да, ләкин мин аны бераз өйрәтеп алырга
каршы түгел.
Полицейский үзенең ярдәмчесенә борылды да:
— Камчы белән бер-икеие сыдыр әле бу бәләкәй
юләргә, өйрәт шуны әдәилелеккә, — диде.
170
— Бер ярты дюжинаны төшер син аңа,— Дип киңәш
бирде үзенең богауланган туганын күрү өчен атка атла¬
нып килгән сэр Гыо.
Корольне тотып алдылар. Ул хәтта карышып та тор¬
мады. Үзенең изге тәненә шундый коточкыч куркыныч
туганлыгын ишеткәч, ул бөтенләй шаккаткан иде. Англия
корольләренең берсенең камчы белән җәзалану турында
тарих битләрендә язылган иде инде. Эдуардка тарихка
язылган бу хурлыкны кабатлавы түзә алмаслык булып
тоелды. Ләкин берпишләр хәл юк, беркемнән дә ярдәм
көтеп булмый: бу җәзаны кабул итәргә, я аны кире алу¬
ларын сорап ялварырга гына кала. Кайсын сайларга: су¬
гуларына ул түзә алыр, ләкин ялварып сорау кадәр тү¬
бәнлеккә төшәр хәле юк.
Ләкин Майле Гендон аны бәладән коткарды.
— Җибәрегез баланы! —диде ул ялварып. — Кансыз
этләр сез, аның кечкенә, зәгыйфь икәнлеген күрмисезме
әллә? Җибәрегез аны, мин аңа тиешле камчыны үземә
алам.
— Бик яхшы фикер, — дип кычкырды сэр Гыо, аның
йөзендә канәгатьләнү һәм мыскыллау чагыла иде.— Җи¬
бәрегез бу теләнчене һәм бер дюжина камчыны менә бу
каһарманга төшерегез, карагыз аны, бер дюжина!
Король каршы әйтергә теләгән иде дә, сэр Гью аны
шундук тынычланырга мәҗбүр итте.
— Сөйлә, сөйлә тартынма! — диде ул. — Ләкин белеп
тор, синең һәр сүзең саен аңа яңадан алтышар камчы
өстәләчәк.
Гендонны улакта^ тартып чыгардылар да аркасын
ачтылар, камчы аның аркасына төшкән чакта бичара
кечкенә король читкә борылды һәм бите буйлап тәгәрә¬
гән күз яшьләрен инде тыеп тора алмады.
«Олы җанлы, кыю йөрәк!—дпде ул үз-үзенә. — Бу
кадәр бирелгән кешене мәңге онытмам... Боларның да
исенә төшерергә туры килер!» — дип өстәде ул нәфрәт
белән.
Гендонның олы җанлылыгы аның күз алдында үскән-
нән-үсте, шуның белән бергә, корольнең аңа булган рәх¬
мәте дә артты. Ул үз-үзенә:
«Үзенең падишасын яраланудан һәм үлемнән саклау¬
чы кеше — корольгә бөек хезмәт күрсәткән була,— ди¬
де.— Ул мине үлемнән коткарды. Ләкин ул коткару менә
171
бу батырлык белән чагыштырганда чүп кенә! Ул үзенең
падишасын хурлыктан коткарды!»
Гендон камчы җәзасын ыңгырашмый-нитми, тавыш-
тынсыз, солдатларча кичерде. Бу ныклыгы, шулай ук ма¬
лайга тиешле камчыны үзенә алып, олы җанлылык күр¬
сәтүе кызык күрергә килгән тупас һәм түбән халык тол-
пасында ихтыярсыз рәвештә хөрмәт хисе уятты, мыскыл¬
лы көлүләр тынды һәм камчы тавышыннан башка берни
ишетелмәде. Гендонны яңадан улакка утыртканда да
тынлык хөкем сөрде, ә бит әле яңа гына бу мәйдан мыс-
кыллаулы шау-шу белән тулы иде. Король әкрен генә
Гендон янына килде дә аның колагына гына:
— Бөек, олы җанлы кеше, сиңа рәхмәтләр әйтеп бе¬
терү корольләр көченнән килә торган эш түгел, чөнки си¬
не корольләрдән югары булган көч шулай яхшы кеше
итеп яраткан; ләкин король кешеләр күзе алдында синең
дәрәҗәңне күтәрә ала.
Ул җирдә яткан камчыны күтәрде дә аны Гендонның
канлы аркасына аз гына тидереп алып:
— Англия короле Эдуард сине граф дәрәҗәсенә кү¬
тәрә,— диде.
Гендонның күңеле тулды, аның яңаклары буйлап күз
яшьләре акты, ләкин шул ук вакытта ул үзенең күңелсез,
көлке хәлдә икәнен бик яхшы тоя иде һәм ул елмаюдан
аз гына тыелып калды. Кинәт кенә, шәрә һәм канга бат¬
кан килеш хурлык баганасыннан шундый бөек дәрәҗә¬
гә — графлык дәрәҗәсенә күтәрелүдән дә көлкерәк хәл
булырга мөмкинме соң?
«Ничек миңа җае килеп тора!—диде ул үз-үзенә.—
Төшләр һәм Күләгәләр патшалыгының хыялый рыцаре
хәзер хыялый графка әйләнде — баш әйләнерлек югары
очыш бу, бигрәк тә каурыйсыз канатлар өчен! Әгәр дә
шулай дәвам итсә, май колгасын бизәгән шикелле мине
күзгә күренмәс төрле бизәкләр белән, хыялый мактаулар
белән чуарлап бетерерләр, ләкин ул бизәкләр болай бер
тиен тормасалар да, аларда бүләк итүченең миңа мәхәб¬
бәтен күрәм. Көтмәгәндә, сорамаганда чиста кулдан һәм
саф йөрәктән чыккан бу бичара, көлке мактаулар, төрле
түбән юл белән көнче һәм комсыз хакимнәрдән сатып
алынган чын мактаулардан яхшырак».
Дәһшәтле сэр Гью атын кире борды. Җанлы койма
тавыш-тынсыз аңа юл бирде. Әүвәлгечә тып-тын иде,
беркем дә гаеплене яклап яки мактап бер сүз әйтмәде,
172
ләкин бернинди мыскыллап көлү тавышы да ишетелмәү
үзе генә дә инде аның батырлыгын зурлау иде. Әле генә
булып үткән хәлләрне күрмәгән, соңга калып килгән бе¬
рәү хөкем ителүчене мыскылларга, аңа мәче үләксәсе
ыргытырга теләгәч, аны шундук бәреп аяктан ектылар
һәм этеп-төртеп читкә кудылар, аннан соң яңадан әүвәл¬
ге тирән тынлык урнашты.
Егерме тугызынчы бүлек
ЛОНДОНГА
Тиешле вакытны хурлык баганасы янында утырып
үткәргәннән соң, Гендон азат ителде һәм бу округтан
чыгып китәргә, беркайчан да монда кире кайтмаска ди¬
гән боерык алды. Аңа шпагасын һәм качыры белән ишә¬
ген кире кайтардылар. Ул качырына атланды да король
белән бергә китеп барды, толпа сүзсез ихтирам белән юл
бирде һәм алар китү белән үк таралды.
Тиздән Гендон үз уйларына чумды. Аңа күп нәрсә ту¬
рында уйларга кирәк иде. Нәрсә эшләргә соң> Кая юнә¬
лергә? Кичекмәстән көчле бер яклаучы табарга кирәк,
юкса, бөтен мирастан колак кагарга һәм хурлыклы рә¬
вештә үзеңне ялган исем даулаучы дип танырга туры
киләчәк. Ләкин андый яклаучыны кайдан табарга мөм¬
кин соң? Менә мәсьәлә! Аның башында бер фикер чагы¬
лып китте, әкренләп ул кечкенә генә өметкә әйләнде; дө¬
рес, бик ышанычсыз һәм тормышка ашыруы бик шикле
булган өмет иде ул, ләкин шулай да, бүтән өмет булма¬
гач, ул турыда уйларга ярый иде. Рыцарь карт Эндрюс-
ның яшь король турындагы, аның яхшылыгы һәм, олы
җанлылык күрсәтеп, кимсетелгәннәрне, бәхетсезләрне
яклавы турындагы сүзләрен хәтерләде. Аның янына үтеп
керергә һәм аннан гадел хөкем соран карарга кирәкмәс
микән? Әйе, ләкин мондый ярлыны бөек, хөрмәтле мо¬
нарх шәхесе янына кертерләрме? Әй, барыбер лә, әле бу
турыда уйлар вакыт булыр. Гендон эшнең һәрвакыт
җаен таба белүчән, күпне күргән тапкыр солдат иде,
һичшиксез, вакыты җиткәч, ул чарасын табачак. Ә хәзер
башкалага юнәлергә кирәк. Бәлки, әтисенең иске дусы
сэр Гэмфри Марло яклар, ул мәрхәмәтле карт сэр Гэмф-
ри — мәрхүм корольнең ашханәсендәме, ат абзарында-
173
мы, әллә шундыйрак бүтән җирдәме баш мөдир хезмәтен
үти иде! Майле аның иинди хезмәттә булуын төгәл генә
хәтерли алмады.
Хәзер, бөтен көчен бер нәрсәгә тупларга кирәк бул¬
гач, ачык бер максат табылгач, аның күңелен бозып тор¬
ган моңсулык юк булды. Ул башын күтәрде дә тирэ-якка
карады. Ул хәтта гаҗәпләнеп куйды, алар шулкадәр
юл үткәннәр, авыл артта, еракта калган иде.
Король, ишәк өстендә селкенә-селкснә, башын түбән
иеп бара; ул да үзенең уйларына һәм планнарына чум¬
ган иде. Гендонның әле генә туган шатлыгын күңелсез
сизенү биләп алды. Малай аз гына гомере эчендә тик
кыйналу, ачлык һәм кимсетелү генә күрсәткән шәһәргә
кайтырга теләр микән соң? Сорарга кирәк үзенйән,—
чөнки барыбер моны белдерергә туры киләчәк. Гендон,
качырын тыя төшеп, корольгә:
— Мин синнән кая барырга икәнен сорарга оныткан¬
мын, боерыгыңны бир, падишам!—диде.
— Лондонга!
Гендон качырып алга куды. Аны корольнең җавабы
бик канәгатьләндергән дә, гаҗәпләндергән дә иде.
Бөтен юлны диярлек алар бернинди маҗарасыз гына
бардылар. Ләкин шулай да ахырда бер вакыйга булды.
Унтугызынчы февраль көнне, кичке сәгать уннар тирә¬
сенә, алар Лондон күперенә килеп керделәр һәм шау-
шулы толпа уртасында калдылар. Толпа төрлечә кычкы¬
рына, үкеренә, шаулый, көлә иде. Хисапсыз факеллар
яктысында сыра эчүдән кызарган, бүртенгән йөзләр ел¬
тырап китә. Безнең сәяхәтчеләр капкадан кергән мәлне
генә өстән ниндидер бер элекке герцогныңмы, берәр тү¬
рәнеңме черегән башы аерылып төште һәм Гендонның
терсәгенә бәрелеп, аяк арасыннан тәгәрәде. Кеше кулы
ясаган әйберләр нинди аз гомерле: мәрхәмәтле король
Генрихның үлүенә бары өч атна үтте, аны күмүгә өч тәү¬
лек тә үтмәде, ә ул үзенең мәһабәт күпере өчен дәүләт¬
нең беренче дәрәҗәле кешеләре арасыннан җентекләп
сайлаган затлы бизәкләр инде коела башлады... Бер ке¬
ше, аунап яткан башка абынып, башы белән алдагы бе¬
рәүнең аркасына төртелде. Тегесе артына әйләнде дә кул
астына эләккән беренче күршесен сугып екты һәм егыл¬
ган кешенең иптәше йодрыгыннан үзе дә очып барып
төште.
174
Сугышу өчен бик уцай вакыт иде. Иртәгә таҗ кию
йоласы башланачак һәм һәркем инде аракы һәм патрио¬
тизм белән тулы иде; биш минуттан сугыш мәйданы
шактый киңәйде, ун яки унике минуттан ул бер акр ка¬
дәр җиргә җәелде һәм канлы зур сугышка әйләнде. Ген-
донны корольдән аердылар һәм алар икесе дә үкереп
кайнап торган халык төркемнәре ыгы-зыгысында югал¬
дылар. Монда без аларны калдырып торыйк.
Утызынчы бүлек
ТОМНЫҢ УҢЫШЛАРЫ
Чын король, ярым шәрә, ярым ач килеш, әле сукбай¬
ларның мыскыллауларын һәм кыеннарын татып, әле ка¬
раклар һәм кеше үтерүчеләр белән бергә төрмәдә уты¬
рып ил буйлап каңгырып йөргән, һәм аны барсы да юләр
һәм ялган исем алучы дип атаган арада, ялган король
Том Кентн бөтенләй икенче төрле гомер кичерә иде.
Без аны соңгы тапкыр күргән вакытта, ул эле король
властена ия булуның рәхәтеннән яңа гына тәм таба баш¬
лаган иде. Корольлек дәрәҗәсе аңа торган саен ошый
барды һәм, ниһаять, аның бөтен тормышы шатлыкка әй¬
ләнде. Аның куркуы бетте, икеләнүләре акрынлап югала
барды, тартыну тойгысы юкка чыкты, ул үзен тыныч һәм
иркен тота башлады. Ул кыйнала торган малайдан, шах¬
тадан руда алган кебек, үзенә кирәкле мәгълүматларны
ала торды.
Уйныйсы яки гәп сатасы килсә, ул үз янына леди
Елизавета белән леди Джон Грейны чакыртып ала, со¬
ңыннан ул аларны үзе өчен гадәти эш сыман кыяфәт бе¬
лән озатып җибәрә иде. Ул инде хушлашканда принцес¬
салар аның кулын үпкәндә тартынмый башлады.
Хәзер инде аңа үзен шушындый йолалар белән йок¬
ларга яткырулары, катлаулы һәм тантаналы иртәнге
киендерү йоласы — барысы да ошый. Ул сановниклар
һәм шәхси сакчыларыннан торган менә дигән свитасы
уртасында аш өстәле янына бик канәгать һәм мәгърур
төс белән уза, бу свитасы белән ул шулкадәр горурлана,
хәтта аны икеләтә арттырырга әмер бирде, һәм хәзер
айың шәхси сакчылар саны йөзгә җитә. Ул озын кори¬
дорлар аша ишетелгән труба авазларына һәм ерактан
килгән «Корольгә юл бирегез!» дигән тавышларны тың¬
ларга ярата.
Ул хәтта тәхет залында дәүләт советы утырышларын-
нан тәм табарга һәм үзенең колагына лорд-протектор
пышылдаган сүзләрне генә кабатламаган булып күре¬
нергә дә өйрәнде. Ул чит җирләрдән зиннәтле свита ур¬
тасында килгән мәһабәт илчеләрне кабул итәргә һәм
үзен «туган» дип атаган атаклы монархларның төче сә¬
ламләү сүзләрен тыңларга ярата. Әй, бәхетле Том Кенти,
Сынык-Санык дворы баласы!
Ул үзенең купшы киемнәрен сөя, яңадан-яңаларын
тегәргә кушты. Үз шанына дүрт йөз генә хезмәтче аз дип,
ул аларның да санын өчләтә арттырды. Сарай әһелләре¬
нең ялагайланып сөйләүләре аның колагына гүзәл музы¬
ка булып ишетелә иде. Ул яхшы һәм самими күңелле,
изелгәннәрнең гадел яклаучысы булып калды һәм гадел¬
сез законнар белән туктаусыз сугыш алып барды, әмма
туры килгәндә, әгәр үзен кимсетелгән итеп сизсә, ул хә¬
зер, берәр графка яки герцогка борылып, шундый караш
ташлап ала, тегесе калтырана ук башлый.
Бервакыт аның падиша гаиләсеннән булган «апасы»
явыз диндар леди Мэри, аңа төрмәгә ябылырга, асылыр¬
га, яндырылырга тиешле шулкадәр кешене шәфкатең бе¬
лән азат итеп, акыллы эшләмәвен исбат итәргә тырыш¬
ты: синең бөекләрнең бөеге әтиең мәрхүм заманында
төрмәләрдә берүк вакытта кайчак алтмыш меңгә кадәр
тоткын була иде, диде; үзенең зирәк һәм акыллы патша¬
лык итүе дәверендә ул, палач кулы белән, җитмеш ике
мең карак һәм юлбасарны теге дөньяга озатты, диде; кү¬
ңелендә мәрхәмәтле нәфрәт кайнаган малай «апасына»,
үз бүлмәңә кер дә аллага гыйбадәт кыл, ул күкрәгеңнән
ташны алып кеше йөрәге куйсын, диде.
Ләкин Том Кентины үзенә шундый ягымлы мөнәсәбәт
күрсәткән һәм аны җәберләгән тупас часовойга кирәген
бирү өчен шундый кайнарлык белән сарай капкасына
ташланган бичара бәләкәй корольнең — тәхетнең хокук¬
лы варисының юкка чыгуы пошындырды микән соң? Әйе!
Аның сарайдагы беренче көннәре һәм төннәре юкка чык¬
кан принц турындагы гаҗәпле уйлар белән агуланган
иде; Том аның кайтуын һәм үзенең тулы хокукларына ия
булуын чын күңелдән теләде. Әмма вакыт үтә торды,
ә принц кайтмады, һәм яңа шатлыклы тойгылар Том¬
ның күңелен биләп алып, югалган принцның образын әк¬
176
ренләп оныттыра бардылар; ахырдан бу образ аның кү¬
ңеленә сирәк кенә, анда да тансык булмаган кунак булып
кына килә башлады, чөнки күз алдына бу образ килсә,
Томга оят булып китә иде. һәм аның йөрәге әрни иде.
Бәхетсез әнисен һәм апаларын да ул шулай ук тор¬
ган саен сирәгрәк хәтерләде. Башта ул аларны бик са¬
гынды, эче пошты, күрәсе килде, ләкин соңыннан, алар
кайчан да булса сәләмәләре белән пычрак килеш минем
алдыма килеп басарлар да, үзләренең үбүләре белән ми¬
не фаш итәрләр һәм, мине тәхеттән төшереп, яңадан пыч¬
ракка, сукбайлар арасына ачлыкка һәм түбәнлеккә сөй¬
рәп төшерерләр, дигән уй аны тетрәндерә торган булды.
Ахыр чиктә ул аларны бөтенләй диярлек хәтерләми баш¬
лады һәм моңа шат та иде, чөнки хәзер, аларның кай¬
гылы һәм шелтәле йөзләрен күз алдына китерсә, ул үзе-
нә-үзе җирдә шуып йөрүче суалчаннан да әшәкерәк бу¬
лып күренә иде.
Унтугызынчы февраль төнендә Том Кенти, король дә¬
рәҗәсенең бөтен хөрмәтләре белән чолганып алынган
һәм үзенең туры вассаллары тарафыннан сакланган хәл¬
дә, сарайда зиннәтле урын-җирендә тыныч кына йокыга
талды; бәхетле малай: иртәгә аның тантаналы таҗ кию
көне иде.
Нәкъ шушы сәгатьтә ачыккан, талчыккан, пычранган,
ерак юл үтеп йончыган, урам сугышы вакытында киеме
ертылып беткән чын король Эдуард, Вестминстер аббат¬
лыгы янында кырмыскалардай ыгы-зыгы килүче бер төр¬
кем эшчеләрне тирән кызыксыну белән күзәткән толпа
эчендә кысылып, басып тора иде. Эшчеләр иртәгәге таҗ
кию йоласына соңгы әзерлекләрен күрәләр иде.
Утыз беренче бүлек
ТАҖ КИЮ ТАНТАНАСЫ
Икенче көнне иртән Том Кенти уянганда һава тонык
гөрселдәү белән тулы иде. Бөтен дөнья гөрли. Том өчен
бу тавышлар музыка булып ишетелде: бөтен Англия бөек
көнне күкрәк тутырып кычкырып тәбрик итә дигән сүз
иде бу.
Темзадагы бу искиткеч йөзмә процессиядә Том яңа¬
дан үзәк урынны алды. Борынгы гадәт буенча король
А-386.—12 177
Тауэрдан башлап бөтен Лондон аша тантана белән үтәр¬
гә тиеш иде. һәм Том иң әүвәл Тауэрга юнәлде. Аның
килеп җитүе булды, борынгы крепостьның стеналары,
әйтерсең, кинәт берьюлы меңләгән урыннан чатнап кит¬
те һәм һәр ярыктан кызыл ялкын телләре, ак төтен йом¬
гаклары атылып чыкты. Колак тондыргыч шартлау яң¬
гырады. Толпаның шатлыклы авазлары бер минутка
күмелеп калды: күкрәүдән җир тетрәде; ут, төтен, ату
тавышлары гаҗәп тизлек белән яңадан һәм яңадан ка¬
батланды, бер минуттан инде борынгы Тауэр төтен болы¬
ты эчендә калды. Тик Ак Тауэр дип аталган, флаглар
белән бизәлгән биек башня гына бу төтен диңгезе өстен¬
нән, болытлар тезмәсе өстеннән тау түбәсе кебек калкып
тора иде.
Бәйрәмчә киенгән Том Кенти җиргә кадәр асылын-
дырып һәйбәт ябу каплаган зифа буйлы йөгерек сугыш
аты өстендә тантаналы процессиянең башында бара
иде. Аның артыннан ук, шундый ук матур ат өстендә,
аның «агасы» лорд-протектор Соммерсет килә; аның ике
ягыннан ялт итеп торган киемнәрдән король гвардиясе
бара; протектор артыннан үзләренең вассаллары белән
зиннәтле киенгән вельможалар ияргән; алардан артта
лорд-мэр һәм күкрәгендә алтын чылбыр асылынып тор¬
ган ал бәрхет мантия кигән шәһәр аталары; алардан соң
корпорацияләрнең чуар байраклары белән барлык Лон¬
дон гильдияләре депутацияләре бара, алар гаҗәп бай
киемнән; процессиянең иң ахырында — Борынгы Почет¬
лы артиллерия ротасы. Ул инде өч йөз еллар чамасы
яшәгән һәм өстен хокукка — парламентка буйсынмавы
хокукына ия булган (ул өстенлек безнең көннәргә кадәр
сакланган) бердәнбер хәрби часть иде. Бу искиткеч кү¬
ренеш иде! Рота үзен адым саен көчле алкышлар белән
бүләкләнгән күп санлы халык төркемнәре арасыннан мә¬
һабәт булып аерылып бара иде. Бу турыда елъязмачы
мрнә ничек яза:
«Король шәһәргә кергәндә, халык аны тәбрикләп,
гыйбадәт кылып, иминлек теләп һәм үз галиҗәнабләренә
чын күңелдән бирелгәнлеген күрсәтә торган тагын әллә
нинди сүзләр һәм кыланышлар белән каршы алды; ә ко¬
роль шатлыктан балкыган йөзен борып һәм, үзенең изге
шәхесенә якын торганнар белән ягымлы сөйләшә-сөйлә-
шә, түгрылык хисләре өчен үз халкын юмарт бүләкләде.
«Яшәсен Англия короле!» — «Җәнабе гали Эдуард Ал-
178
тынчыга алла озын гомер бирсен!» — дип кычкыруларга
җавап итеп, ул ягымлы итеп: «Алла сезнең барыгызга да
озын гомер бирсен! Бөтен йөрәктән рәхмәт белдерәм си¬
ңа, мәрхәмәтле халкым!» — диде, һәм король үз халкы¬
ның шәфкать сүзләрен таң калып тыңлады».
Фенчерч урамында ниндидер бер «купшы киенгән чи¬
бәр бала», махсус ясалган калку урынга менеп, галиҗә-
набне түбәндәге шигырь белән тәбрик итте:
Яшәсен король! — дип күңелләр җырлый,
Яшәсен король! — дип җырлый һәркем дә.
Яшәсен король! Мәңге баш булсын!
Алла сакласын бөеклегендә!
Толпа беравыздан баланың сүзләрен кабатлады.
Том Кенти бу дулкынланып торган кешеләр диңге¬
зенә карап барды, аның йөрәге шатлык белән тулды;
дөньяда яшәгәндә бары тик король булыр өчен һәм ха¬
лыкның сөеклесе булыр өчен генә яшәргә кирәк икәнле¬
ген тойды ул. Кинәт ул еракта ике бәләкәй йолкышны
күреп алды. Алар Сынык-Санык дворындагы аның элек¬
ке иптәшләре иде. Томның хыялый сараенда аларның
берсе лорд-адмирал постын, икенчесе йокы бүлмәсенең
беренче лорды постын алып тора иде. Том тагын да го¬
рурлана төште. Их, әгәр алар хәзер аны таный алсалар!
Әгәр алар аны танысалар, җимерек урамнар һәм ишек
алларының мәзәк короле чын корольгә әйләнгәнен, аңа
герцоглар һәм принцлар хезмәт күрсәтүен, аның аягына
бөтен Англия халкы баш оруын белсәләр, ул никадәр
бәхетле булыр иде! Ләкин ул бу ләззәттән баш тартыр¬
га, үзенең теләген басып калдырырга тиеш булды, чөнки
мондый очрашу аңа бик кыйбатка төшәр иде. һәм Том
читкә борылды, ә малайлар, үзләренең кемне тәбрикләү¬
ләрен белмәстән, сикерә-сикерә кычкыруларын дәвам
иттеләр.
— Мәрхәмәт! Мәрхәмәт!— дип кычкырды халык, һәм
Том толпа өстенә учлап-учлап өр-яңа, ялтырап торган
акча сипте. Елъязмачы болай ди: «Грэсчерч урамының
югары очында, «Карчыга» хәрчүнәсе алдында шәһәр га¬
җәп матур арка ясады, аның астыннан урамның бер
ягыннан икенче ягына кадәр калку урыннар тезелеп кит¬
кән. Алар өстенә корольнең ата-бабаларының сыннары
куелган. Зур ак роза чәчәге уртасында Елизавета Йорк¬
ская утыра, розаның таҗ яфраклары аның тирәли бор-
12*
179
маланып-сырмаланып үрелгәннәр. Аның белән янәшә,
кызыл роза эчендә, Генрих VII утыра; король белән ко-
роль-бикәнең куллары тоташтырылган, бармакларында
күрсәтү өчен куелган никах балдаклары балкып тора. Ак
һәм ал розадан икенче калку урынга ботак сузылган,
шуннан, ачык аксыл-алсу роза эченнән Джэн Сеймур —
яңа корольнең анасы — белән Генрих VII чыгып килә.
Бу пардан өченче калкулыкка шулай ук ботак сузыла,
ул Эдуард VI ның үз сынына барып тоташа; Эдуард VI
бөтен патшалык мәһабәтлегендә тәхеттә утырган кыя¬
фәттә ясалган. Калку урыннарның барысы да ал һәм ак
роза чәчәге үрмәләре белән чорналган».
Бу сәер һәм матур күренеш бәйрәм итүче халык кү¬
ңеленә шундый хуш килде ки, аның дәррәү кычкыруы бу
аллегорияне аңлаткан мактау шигырен укучы баланың
көчсез тавышын бөтенләй күмеп китте. Ләкин Том Кенти
моңа үкенми: толпаның бирелгәнлек хисләрен белдереп
үкерүе аның өчен теләсә нинди, хәтта иң яхшы шигырь¬
дән дә татлырак иде. Том үзенең бәхетле яшүсмер йөзен
халыкка таба боргач, аның сынына охшаганлыгын күреп,
халык аны алкышлар давылы белән бүләкләде.
Процессия, триумфаль аркалар аша, яңа корольнең
хезмәтләрен, талантларын һәм яхшылыкларын данлаган
сокландыргыч сурәтләр яныннан үтеп, һаман алга бар¬
ды... Бөтен Чипсайд буйлап һәрбер тәрәзәгә, һәрбер кар-
низга байраклар һәм флаглар, зиннәтле паласлар, кыйм¬
мәтле тукымалар һәм алтын парчалар (сандыкларда
сакланган хәзинәләрне күрсәтү өчен) эленгән иде; бүтән
урамнар да шулай ук матур, хәтта тагын да матуррак
бизәлгәннәр иде.
— Барлык бу әкәмәтләр, бу могҗизалы нәмәстәләр
минем хакыма куелганнар бит!—дип пышылдады Том
Кенти.
Ялган корольнең дулкынланудан битләре яна, күзлә¬
ре елтырый, аңа рәхәт, ләззәтле иде. Халыкка учлап вак
акча сибәр өчен кулын күтәргән бер мәлне кинәт ул тол¬
па эчендә, күзен дә алмыйча төбәлеп, аңа гаҗәпләнеп
карап торучы йончыган арык бер йөзне күреп алды.
Аның күз аллары караңгыланып китте: ул үзенең әнисен
таныды! Ул тиз генә кул аркасы белән күзләрен капла¬
ды— әллә кайчан онытылган сәбәпләр аркасында туган
һәм гадәткә кереп киткән, ирексездэн ясый торган күп¬
тәнге кул хәрәкәте иде бу. Күз ачып йомганчы, хатын,
180
сакчылар арасыннан, толпа арасыннан алга ук үтеп,
аның янына килеп чыкты. Ул корольнең аягын кочакла¬
ды һәм аны шашып үбәргә, үксеп еларга тотынды:
— Балам минем, сөекле балам!—диде дә шатлыктан
һәм мәхәббәттән үзгәреп киткән йөзен корольгә күтәрде.
Корольнең шәхси сакчыларыннан берсе сүгенэ-сүгенә
аны читкә сөйрәде һәм көчле куллары белән артка ыр¬
гытты. Том: «Бичара хатын, мин сине белмим!» — дип
әйтергә әзер иде инде, ләкин әнисен шулай кыерсытула¬
ры аның йөрәгенә барып кадалды, һәм хатын, толпа бө¬
тенләй каплаганчы Томны соңгы тапкыр карап калырга
теләп, борылып караганда, аның йөзе шулкадәр хәсрәтле
иде, Томга хәтта оят булып китте, һәм бу оят аның го¬
рурлыгының көлен күккә очырды, урланган бөеклегенең
бөтен шатлыгын агулады. Кинәт барлык бу мактау, хөр¬
мәтләр аңа бөтенләй мәгънәсез булып күренде. Алар
аның өстеннән ертылган сәләмәләр төсле таралып төш¬
теләр.
Ә процессия һаман бара да бара; урамнар берсеннән-
берсе гүзәлрәк бизәлгән иде; тәбрикләү тавышлары тор¬
ган саен ныграк яңгырады; ләкин Том Кенти өчен гүя
алар бөтенләй юк иде. Ул берни күрмәде, берни ишетмә¬
де. Король власте аның өчен бөтен матурлыгын, бөтен
кызыклыгын югалтты; тирә-яктагы купшылыкта аңа ка¬
рага ниндидер шелтә бар кебек тоелды: аның йөрәген
вөҗдан газабы телгәләде. Ул үз-үзенэ: «Ичмасам, ходай
тәгалә үзе бу әсирлектән коткарсын иде»,— дип, ул үзенә
көчләп тагылган бөеклекнең беренче көннәрендә сөйлә¬
гән сүзләрен ихтыярсыз рәвештә кабатлый иде.
Балкып баручы процессия борынгы шәһәрнең борыл¬
малы урамнары буйлап ялтыравык кабыклы хәтсез озын
елан шикелле борыла-сырыла туктаусыз сузылды. Кыч¬
кырып тәбрикләүләрдән һава чыңлап тора, ләкин король
башын түбән иеп бара һәм әнисенең кыерсытылган йө¬
зеннән башка берни дә күрми. Сузылган кулларга ялты¬
равык акчалар да сибелмәс булды.
— Мәрхәмәт! Мәрхәмәт!
Ләкин бу тавышлар аның колагына кермәде.
— Яшәсен Эдуард, Англия короле!
Бу тавышлардан бөтен җир тетри шикелле иде, әмма
король җавап сүзе әйтмәде. Бу тавышлар аңа якында, үз
күкрәгендә, үз намусында ишетелгән «Бичара хатын,
мин сине белмим!» дигән хурлыклы сүзләрне кабатлау¬
181
чы авазлар басып киткән ерак дулкын шавы кебек кенә
булып ишетеләләр иде.
сБичара хатын! Мин сине белмим!» дигән сүзләр ко¬
роль күңелендә якын дусы исән чагында аңа намуссыз
рәвештә хыянәт иткән кеше күңелендә дусын күмгән
моңсу чиркәү кыңгыравыдай чыңлап торды.
һәр борылышта аны яңа хөрмәт, яңа купшылык, яңа
могҗизалар, туп гөрселдәве, толпаның шат тавышлары
көтеп ала, ләкин король ал арга сүзе белән дә, кул иша¬
рәсе белән дә җавап кайтармый, чөнки хәсрәтле үз кү¬
ңелендәге шелтәле аваздан башка ул берни дә ишетми
иде.
Аз-азлап тамашачыларның да йөзләре үзгәрде, шат¬
лык урынына аларда борчылу чагылды, һәм тәбрик аваз¬
лары инде ул кадәр күтәренке түгел иде. Тиздән моны
лорд-протектор күреп алды, һәм сәбәбен дә шундук ан-
лап алды. Ул король янына чабып килде дә, баш киемен
салып, түбән иелеп:
— Падишам, хәзер уйланып торыр вакыт түгел, ха¬
лык синең башың аска салынганны, йөзең нурсызлаи-
ганны күрә һәм моны начарга юрый. Минем киңәшемне
тотчы, үзеңнең корольлек кояшыңны яңадан балкыт та
аның нурлары белән халкыңны яктырт. Башыңны күтә¬
реп халкыңа елмай.
Шул сүзләр белән герцог уңлы-суллы берәр уч вак
акча сипте дә үз урынына кайтты. Ялган король үзеннән
таләп ителгәнне аңсыз рәвештә шундук үтәде. Аның кө¬
лүендә җан җылысы юк иде, әмма моны шәйләү өчен
аңа бик якын арада барырга, бик үткен күзле булырга
кирәк иде. Андыйлар исә бик аз иде. Ул каурыйлар бе¬
лән бизәлгән башын шундый матур хәрәкәт һәм ачык
йөз белән иеп алды, тирә-ягына шулкадәр патшаларча
юмартлык белән өр-яңа ялтырап торган акчалар чәчте,
халыкның борчылуы бетеп, тәбрикләү авазлары баягы
кебек үк каты яңгырады.
Шулай да герцог, король янына тагын бер тапкыр
килеп, аны акылына китерергә тырышты.
Ул пышылдап кына:
— Бөек падишам, бу һәлакәтле сагышыңны куып җи¬
бәр, бөтен дөньяның күзе сиңа төбәлгән!—диде һәм по-
шынулы тавыш белән өстәп куйды:—Җир йотсын иде
шул хәерче хатынны! Кәефегезне ул җибәрде сезнең, җә¬
набе гали!
182
Күңеле бушап калган король герцогка сүрән күз ка¬
рашы ташлап алды да саңгырау тавыш белән:
— Ул минем әнием!—диде.
— Я аллам!—дип ыңгырашты протектор, атын кире¬
гә борып.— Башта ук сизелгән начар билгеләр дөрескә
чыкты: ул яңадан акылыннан язган!
Утыз икенче бүлек
ТАҖ КИДЕРҮ КӨНЕ
Хәзер без берничә сәгатькә кире кайтыйк та таныш
булган таҗ кию көнендә иртәнге сәгать биштә Вестмин¬
стер аббатлыгында үзебезгә урын алыйк. Без монда ял¬
гыз түгел, әле тышта төн булса да, факеллар белән як¬
тыртылган хорлар инде халык белән тулып килә, монда
кичә кичтән үк инде әллә ничаклы кеше җыелган иде.
Үз гомерендә ике тапкыр күрә алуга ышануы кыен бул¬
ган күренешне — корольгә таҗ кидерү йоласын күрү
өчен алар алты-җиде сәгать көтеп утырырга да әзер. Әйе,
Лондон белән Вестминстер, беренче туп тавышлары гөр¬
селдәү белән, төнге сәгать өчтән үк аякка басты, ә бу
вакытта инде хорга керү өчен, акчаларын түләп, атаклы
булмасалар да, таза тормышлы гражданнар үз сословие¬
сенә дип билгеләнгән керү урыннарында кысылышып то¬
ра башлый.
Вакыт эчпошыргыч әкрен үтә. һәртөрле ыгы-зыгы аз-
азлап тына бара, чөнки хорлар күптән инде шыгрым
тулы. Без дә утырыйк: әйләнә-тирәне караштырырга да,
уйларга да җитәрлек вакыт бар безнең. Кайда гына күз
атма, һәр яктан, соборда хөкем сөргән ярым караңгылык
эченнән тамашачылар белән чуарланган хорлар һәм бал¬
коннар күренә, шул ук хорлар һәм балконнарның бүтән
өлешләрен колонналар һәм диварларның чыгынтылары
каплап тора. Безгә соборның төньяктагы гаять зур өле¬
ше ап-ачык булып күренә — ул әлегә буш, күренекле зат¬
ларны көтә. Безгә шулай ук зур гына күпер кебек булып
чыгып торган нәрсә дә күренә, аның өстенә кыйммәтле
тукымалар җәелгән. Аның уртасындагы калку урында
тәхет, аңа дүрт басмалы баскыч алып менә. Тәхетнең
утыра торган урынына шомартылмаган яссы таш — Скон
183
ташы 1 кертеп куелган, Шотландия корольләренең күп
буыннарына шушы таш өстендә таҗ кидерелгән; йола
һәм вакыт аны шулкадәр изгегә әйләндергән, хәзер инде
ул Англия корольләренә таҗ кидерүгә дә лаек. Тәхет тә,
аның аяк асты да алтын парча белән тирәләп алынган.
Әйләнә-тирәдә тынлык хөкем сөрә; факеллар тонык
кына яктырталар; вакыт иренеп кенә уза. һәм менә, ни¬
һаять, таң ата; факеллар сүндерелә, йомшак яктылык
искиткеч зур зал эченә үтеп керә. Хәзер инде бу ике
храмның бөтен күренешен ап-ачык төсмерләргә була,
әмма ул, ничектер, төштәге кебек йомшак кына булып
ачыла бара, чөнки кояшны сыек кына болыт каплаган.
Сәгать җидедә бу йоклатырлык бертөрлелек беренче
тапкыр бозыла: соңгы кыңгырау тавышы белән төньяк
чиктә беренче атаклы леди күренә; аның өстендә Соло-
монның данлы чагындагы кебек кием; ефәктән һәм бәр¬
хеттән генә киенгән башкаручы аны үзенә билгеләнгән
урынга озатып куя; шундук купшы киемле яңадан берсе,
лединың озын итәген тотып аның артыннан килә һәм ле¬
ди утыргач, итәкне аның тезләре кетенә рәтләп куя.
Аннан соң ул лединың аяк астына кечкенә тәбәнәк эс-
кәмья һәм аңа якынрак җиргә таҗ куя; моны ул, аристо¬
кратиянең барлык вәкилләренә үзләренең таҗларын кию
вакыты җиткәч, ледига аны алырга уңайлы булсын өчен
шулай эшли.
Парлы-парлы пэрлар искиткеч матур булып бер-бер
артлы тезелешеп-килеп чыгалар, ә алар арасында алар¬
ны утыртып һәм урнаштырып йөрүче башкаручылар кү¬
ренеп китә. Хәзер инде храмның эче шактый җанлы бер
күренеш ала. һәркайда тормыш, хәрәкәт; ап-ачык булып
төрле-төрле төсләр чагылып китә. Бераздан яңадан тын¬
лык урнаша; пэрларның хатыннары һәм кызлары килеп
бар да үз урыннарына утырыштылар, бу — гаять зур
чуп-чуар җанлы бакча, шул ук вакытта салкын брил¬
лиантлар тузаны булып җемелдәгән Каз юлы сыман кү¬
ренә иде. Монда һәртөрле яшьтәгеләр: бөрешеп, саргаеп
беткән ап-ак чәчле карчыклар,— алар Ричард III иең
тәхеткә утыруын һәм аның инде күптән онытылган чуа¬
1 Башта бу таш Шотландпянең Сконе шәһәрендә саклана; 1297
елда король Эдуард I тарафыннан ул Лондонга китерелә, һәм сонын-
ш-н Вестминстерлар аббатлыгында таҗ тәхетенең утыргычына кертеп
куела.
184
лышлы заманнарын хәтерлиләр; урта яшьтәге матур ха¬
нымнар, яшь кенә чибәр хатыннар бар; күзләре очкын¬
ланып, битләре алма кебек янып торган чибәр нәфис кыз¬
лар да бар; бөек минут житкәч, аларның алмазлар бе¬
лән өртелгән тажларын кия белмәүләре дә бик ихтимал,
чөнки алар өчен бу эш яңа, һәм дулкынлануларын жиңүе
аларга жинел булмаячак. Хәер, юк, алай булуы мөмкин
түгел, чөнки бу ханымнарның барысының да чәчләре
беренче сигнал булу белән үк тажны бик тиз, ялгыш¬
мыйча кирәкле урынына утырту өчен жайлы итеп куел¬
ган.
Аллы-гөлле итеп киенгән ледиларның бриллиантлар
белән ялтыраганын без'күрдек инде, бу күренешнең ис-
кеткеч гүзәл икәнлеген дә беләбез инде; әмма чын мог-
жизалар алда әле. Сәгать тугызларда күк йөзе кинәт
ачылып китте, кояш нуры соборның ярым караңгылыгын
ярып, купшы ханымнар утырган эскәмьялэр буйлап кит¬
те; һәр рәт күз камаштыргыч төрле-төрле төсләр белән
җемелдәргә кереште, бу күренешнең көтелмәгәнчә артык
яктылыгы электр тогы кебек тәэсир итә! Менә яктылык
полосасына, чит ил илчеләренең тантаналы сафларын
очлап, көнчыгыштагы ниндидер ерак бер илнең гадәттән
тыш илчелеге килеп керә һәм ул гирә-якка шундый гү¬
зәллек чәчә, исен китүдән хәтта тының кысыла; илче
баштанаяк асыл ташлар белән бизәлгән, һәр хәрәкәте
саен әйләнә-тирәгә күз камаштыргыч алмаз очкыннары
сибә.
Ләкин, уңайрак булсын өчен, хикәябезне үткән за¬
манга күчерик. Бер сәгать, ике, ике ярым сәгать вакыт
үтте; тонык кына булып ишетелгән артиллерия залпы
корольнең һәм процессиянең килүе турында хәбәр итте;
көтеп арыган кешеләр хәрәкәткә килделәр. Әле көтәргә
туры киләчәген барысы да белә иде — корольнең киенә¬
се, тантаналы йолага әзерләнәсе бар бит; ә хәзергә кө¬
теп торган арада гажәп гүзәл киемле пэрларны карап
үткәрергә була иде. Башкаручылар һәрбер пэрны хөрмәт
белән үз урынына илтеп куеп, янына таҗын куйдылар.
Хорлардагы халык барысын да җанлы кызыксыну белән
күзәтеп торды: исемнәре белән тарихта инде бишәр йөз
елдан артык дан тоткан графларны, герцогларны һәм ба¬
роннарны аларның күбесе беренче мәртәбә күрә иде.
Ниһаять, пэрлар барысы да утырышып беткәч, хорларда
шундый искиткеч күренеш ачылды, соңыннан гомерең
185
буе хәтёрдә саклау өчён, чыннан да, аларга карап алу
ярый иде.
Күпер кебек урынга хәзер бер-бер артлы, парад кие¬
меннән, башларына митр кигән епископлар чыкты, алар
үзләренә билгеләнгән урыннарга утырдылар; епископлар
артыннан лорд-протектор һәм бүтән күренекле түрәләр
чыкты, ә түрәләр артыннан баштанаяк корычтан киенгән
гвардиячеләр күренде.
Киеренке көтү минуты җитте; аннары сигнал буенча
тантаналы музыка уйнап җибәрде, һәм ишектә алтын¬
ланган парчадан тегелгән озын мантия кигән Том Кенти
күренде, ул күпергә күтәрелде. Бөтенесе бер кешедәй
аякка басты, таҗ кидерү йоласы башланды. Бөтен аб¬
батлык тантаналы гимн тавышы белән тулды, шушы
гимн астында Том Кентины тәхет янына китерделәр. Бо-
рын-борыннан килгән мәһабәт һәм тантаналы йолалар
бере артыннан бере үтәлде, карап торучылар аларны
комсызланып күзәттеләр; әмма йола ахырга якынлашкан
саен Том Кентиның йөзе ныграк агара барды, аның үкен¬
гән күңелен рух төшенкелеге һаман ныграк телгәләде.
Ниһаять, соңгы йола башланды. Кентерберий архи¬
епискобы мендәрдән Англиянең таҗын алды да аны бө¬
тен гәүдәсе белән калтыранган ялган корольнең баш
очына күтәрде. Шул ук мәлне соборның эчен салават
күпере яктырттымь/ни,— атаклы лордлар һәм лэдилар
барысы бердән үзләренең таҗларын алып башларына
киделәр дә катып калдылар. Аббатлык эче тып-тын бул¬
ды. Шушы тантаналы минутта кинәт кенә элек беркем дә
шәйләмәгән яңа бер кеше килеп чыкты.
Бу яланбашлы, тишек башмак, тупас плибей киеме
кигән бер малай иде. Үзенең пычрак киеменә һәм аяныч
өс-башына бөтенләй ятышсыз тантаналылык белән ку¬
лын күтәреп, ул:
— Англиянең таҗын шушы хыянәтле башка кидерү¬
дән тыям сезне! Король — мин!—дип кычкырды.
Күз ачып йомганчы, малайны ярсыган күп санлы
куллар эләктереп алды. Ләкин патша киемендәге Том
Кенти алга сикерде дә яңгыравыклы тавыш белән:
— Җибәрегез аны, кагылмагыз аңа! Ул чыннан да
король! — дип кычкырды.
Залда ыгы-зыгы купты, аптырашта калып, барысы
да урыннарыннан тордылар һәм бер-берсенә карап,
өнемме, төшемме дигәндәй, бу сәер күренешнең төп ка-
186
һарманнарына текәлделәр. Лорд-протектор да бүтәннәр¬
дән ким гаҗәпләнмәгән иде, әмма ул тиздән үз-үзен кул¬
га алды һәм катгый тавыш белән:
— Галиҗәнабнең сүзләренә игътибар итмәгез: аның
яңадан акылы чуалган. Тотыгыз сукбайны!
Әгәр дә ялган король, аяк тибеп:
— Үлем куркынычы астында аңа кагылуны тыям.
Ул — король!— димәгән булса, лорд-протекторны тың¬
лаган да булырлар иде.
Куллар кире алынды. Беркем кузгалмады, беркем
ләм-мим димәде, дөресен әйткәндә, беркем дә нишләргә
дә, ни дип әйтергә дә белмәде,— бу шундый сәер һәм кө¬
телмәгән нәрсә иде. Барысы да үз-үзен кулга алырга, фи¬
керен тупларга тырышкан арада, ыгы-зыгының гаеплесе.
горур кыяфәт белән һәм башын югары тотып, һаман
якынрак килә бирде; ул бер генә дә тукталып калмады;
һәм, барысы да нишләргә белмичә атырап торган ара¬
да, күпергә менеп басты. Ялган король шатлыклы йөз
белән аның каршына ташланды, аның алдында тезлә¬
ренә ауды да:
— Әй, җәнабе гали! Бичара Том Кентига, сиңа тугры¬
лык күрсәтеп, беренче булып тез чүгәргә һәм үзеңнең
таҗыңны үзең ки дә, үз хокукларыңны ал, дип әйтергә
рөхсәт ит!— диде.
Лорд-протекторның кырыс карашы килмешәккә тө¬
бәлде; тик шундук аның йөзе ягымлы төс алды һәм кы¬
рыслыгы чиксез гаҗәпләнү белән алышынды. Бүтән тү¬
рәләрдә дә шул ук нәрсә чагылды. Алар бер-берсенә
карашып алдылар да, барысы бердәм артка чигенделәр,
һәркайсында: «Нинди сәер охшашлык!» дигән берүк уй
чагылып китте.
Лорд-протектор беравык уйлап торды, аннан соң җит¬
ди итеп һәм ихтирам белән:
— Рөхсәт итегез, сэр, мин сезгә берничә сорау тәкъ¬
дим итәргә теләр идем...— диде.
— Мин аларга җавап бирәм, милорд!
Герцог аңардан мәрхүм король турында, сарай ту¬
рында, принц турында, принцессалар турында сорашыр¬
га тотынды. Малай барысына да хатасыз һәм бернинди
тотлыгусыз җавап кайтарды. Ул сарайдагы тантана зал¬
лары, мәрхүм корольнең апартаментлары һәм принц
Уэльскийның бүлмәләре турында сөйләде.
188
Бу бик сәер иде. Бу гаҗәп иде. Әйе, бу аңлатып бир¬
гесез иде, ишеткән һәркем шуны раслады. Эш уңай якка
борыла башлады, һәм Том Кенти көчле агым чын ко¬
рольне инде хәзер тәхеткә алып килә дип өмет итте; лә¬
кин лорд-протектор башын селкеп:
— Чыннан да, бу искиткеч,— диде, — әмма бу бит
безнең галиҗәнаб королебез эшли алганнан да артык
түгел.
Лорд-протекторның шулай диюе Том Кентиның күңе¬
лен төшерде — аны һаман король дип атыйлар иде, һәм
ул өметен югалта баруын сизде.
Лорд-протектор:
— Бу әле дәлил түгел,— дип өстәп куйды.
Дулкыннар Том Кентины тәхеттә калдырып, чын ко¬
рольне ачык диңгезгә куалар иде.
Лорд-протектор уйлап торды, башын селкеде.— бер
фикер бүтәннәрен кысрыклап чыгарды: «Дәүләт өчен
дә, безнең өчен дә бу коточкыч табышмак белән озак
маташу бик хәтәр: моның халыкта гауга тудыруы һәм
король властенең нигезләрен какшатуы бар»,— дип уй¬
лады ул. һәм борылды да:
— Сэр Томас, кулга алыгыз моны... юк, сабыр ите¬
гез!— диде.
Аның йөзе яктырып китте, һәм ул тәхет дәгъвалаучы
йолкышны мондый сорау белән шаккатырды:
— Дәүләтнең зур печате кайда? Шушы сорауга җа¬
вап бирсәң, табышмак табылган булыр, чөнки бу сорау¬
га бары тик принц Уэльский гына җавап кайтара ала!
Менә нинди чүп кенә нәрсәдән тора тәхет һәм династия¬
нең язмышы!
Бу әйбәт фикер, уңышлы фикер иде. Барлык күре¬
некле түрәләр дә шулай дип уйладылар, һәм аларның
елтырап киткән күз карашларында сүзсез хуплау чагыл¬
ды. Әйе, тик чын принц кына дәүләт печате юкка чыгу¬
ның моңа кадәр ачылмаган серен ача ала иде. Бәләкәй
ялган принц үз ролен әйбәт ятлаган, әмма бу урында ул
сөртенәчәк, чөнки хәтта аңа боларның барысын өйрәт¬
кән кеше үзе дә шушы сорауга җавап кайтара алмый
иде. Яхшы! Бик яхшы! Хәзер инде без тиздән бу сәер һәм
хәвефле хәлдән чыгарбыз, һәркем чак кына сизелерлек
итеп башын селки, һәм, үзенең гаебен аңлаудан әдәпсез
малайның ничек катып калачагын күз алдына китереп,
һәркем елмаюын көчкә тыеп тора иде.
189
һәм мондый хәл булмый калгач, барысы да гаҗәпкә
калдылар — малай шундук тыныч кына итеп һәм кистереп:
— Бу табышмакның бер авырлыгы да юк,— диде.
һәм ул, хәтта рөхсәт тә сорап тормыйча, борылды да,
боерырга күнегеп беткән кеше кебек, иркен рәвештә бое¬
рык бирде:
— Милорд Сент-Джон, сарайдагы минем кабинетка
бар да, аны беркем дә синнән яхшы итеп белми,— анда,
алгы бүлмәгә чыга торган ишек ягындагы иң ерак поч¬
макның сул ягында, нәкъ идән янында бакыр кадак та¬
барсың, кадакның башына бармагың белән бастың исә,
кечкенә генә яшерен тартма ачылыр, аның барлыгын
миннән һәм аны эшләп биргән остадан башка бер генә
җан иясе дә белми, хәттә син дә белмисең. Синең күзгә
ташланган иң беренче нәрсә дәүләтнең зур печате бу¬
лыр,— аны монда алып кил!
Бу сүзләрдән барысы да хәйран калдылар, бәләкәй
теләнченең, уйлап та тормастан, Сент-Джонны сайла¬
вына һәм аның исемен гомере буе белгән кеше кебек га¬
ди һәм тыныч кына әйтүенә тагын да ныграк гаҗәплән¬
деләр. Вельможа боерыкны үтәргә чак кына йөгермәде.
Ул хәтта алга бер адым атлап куйды, тик вакытында
аңына килде һәм җиңелчә кызарынуы аның ялгышуын
сиздерде. Том Кенти ана борылды да кырт кына:
— Нәрсә син кузгалмый торасың? Әллә король бое-
. рыгын ишетмәдеңме? Бар!— диде.
Лорд Сент-Джон түбән итеп баш иде; бу баш июнең
гаҗәп саклык белән эшләнүен барысы да күрде; үзен
уңайсыз хәлгә куймас өчен, лорд Сент-Джон аерым рә¬
вештә корольләрнең берсенә дә баш имәде, бәлки ике¬
сенә дә берьюлы, яки, дөресрәге, икесе арасындагы буш¬
лыкка баш иде. һәм чыгып китте.
Күпер өстендә торучы купшы түрәләр төркемендә хә¬
рәкәт башланды. Бу хәрәкәт башта чак кына сизелерлек
булып, әмма берөзлексез иде... Бу калейдоскоптагы чуар
фигураның вак кисәкләренең бер үзәктән аерылып, икен¬
че үзәккә күчүенә һәм яңа фигура барлыкка китерүенә
охшый иде. Әйе, нәкъ шулай булды: Том Кентины чолгап
алган ялтыравык түрәләр төркеме әкренләп, чак кына
сизелерлек рәвештә, килмешәк ягынарак күчте. Том Кен¬
ти ялгызы диярлек калды. Әле һаман Том Кенти ягында
калган аз санлы куркак кешеләр шушы киеренке көтеп
тору минутларында кыюлана төштеләр һәм, бер-бер
190
артлы читкә шылһш, күпчёлёккә кушылдылар. Йатша
киемен кигән һәм асылташларын балкыткан Том Кенти
хәзер япа-ялгызы басып тора иде.
Лорд Сент-Джон әйләнеп килде. Аны ишектә күреп
алу белән сөйләшкән тавышлар басылды, һәм соборда
тирән тынлык урнашты, тик аның аяк тавышы гына со¬
борның биек гөмбәзләре арасына китеп яңгырады. Ба¬
рысы да аны, тыннарын кысып, киеренке кызыксыну бе¬
лән күзәттеләр, барлык күзләр аңа төбәлде. Ул күпергә
менде һәм Том Кентига түбән итеп баш иде:
— Җәнабе гали, печать анда юк!—диде.
Әгәр дә кинәт кенә урамда чума авырулы кеше килеп
чыкса, халык аңардан ул хәтле тиз читкә тайпылмас иде.
Агарынган, куркынган сарай кешеләре Англия тәхе¬
тенә дәгъва тотучы мескен бәләкәй килмешәктән шундук
яшен тизлеге белән читкә тайпылдылар. Бер секунд эчен¬
дә килмешәк малай нәфрәтле, мыскыллы карашлар уты
астында япа-ялгызы калды. Лорд-протектор ярсып:
— Урамга чыгарып ташлагыз бу теләнчене, камчы¬
лар белән яра-яра шәһәр буйлап куыгыз үзен! Бу оятсыз
җан шуңа гына лаек,— дип кычкырды.
Гвардиячеләр малайга ташландылар, әмма Том Кен¬
ти аларны кулы белән катгый рәвештә кире какты.
— Артка! Кем дә кем аңа кагыла, башы белән җавап
бирәчәк.
Лорд-протектор бөтенләй аптырап калды. Ул Сент-
Джоннан:
— Яхшылап эзләдегезме?—дип сорады.— Хәер, бу
турыда сорашып тору да файдасыз. Гаҗәп бит! Вак-
төяк, юк-бар уенчык эзсез югалса, аңа гаҗәпләнмисең
дә. Ләкин ничек итеп Англия дәүләтенең дәүләт печате
кадәр зур әйбер беркем дә тапмаслык булып эзсез юга¬
ла алган? Шундый авыр алтын түгәрәк әйбер...
Күзләре кинәт елтырап киткән Том Кенти аның яны¬
на атылып килде дә:
— Туктагыз! Ул нинди иде? Түгәрәкме? Калынмы?
Аңа хәрефләр белән эмблема уеп язылган идеме? Шу¬
лаймы?— дип кычкырды. О, хәзер мин аның, сез эзләгән
зур печатьнең нәрсә икәнен белдем! Әгәр дә аны миңа
элегрәк сөйләп күрсәткән булсагыз, өч атна элек алган
булыр идегез аны. Аның кайда икәнен мин бик яхшы бе¬
ләм, ләкин аны беренче булып анда мин куймадым.
191
— Ә кем куйды соң, җәнабе гали?—дип сорады
лорд-протектор.
— Сезнең алдыгызда торучы — Англиянең законлы
короле! һәм ул сезгә үзе аның кайда икәнен әйтер,
шул чагында сез аның моны башта ук белгәненә ыша¬
нырсыз. Уйлап кара, җәнабе гали! Хәтерләргә тырышып
кара! Ул көнне мине кыерсыткан солдатка җәза бирү
өчен, минем сәләмәләрне кигән килеш сарайдан йөгереп
чыгар алдыннан әйткән актыккы, иң актыккы эшең
иде ул.
Үлем тынлыгы урнашты — ник бер тавыш, ник бер
пышылдау булсын. Барысының да күзләре җавап кайта¬
рырга тиешле кешегә төбәлгән иде. Ә ул, башын кыегай¬
тып һәм маңгаен җыерып басып торган көе, үзенең хәте¬
рен актара иде, бәя биргесез бик күп хатирәләр арасын¬
нан исеннән чыгып киткән чүп кадәрле генә бердәнбер
нәрсәне генә хәтеренә төшерергә тырыша, чөнки шул
чүпне хәтерләсә, тәхеттә булачагын, хәтеренә төшерә
алмаса, мәңге теләнче сукбай булып калачагын белә
иде.
Секундлар, минутлар үтте, малай, бер сүз әйтмичә,
тырышып уйлады. Ниһаять, көрсенүен басып, ул әкрен
генә башын чайкады һәм калтыранган иреннәре белән,
өметсезләнеп:
— Мин ул көнне бөтенләе белән хәтерләп чыктым,
әмма печатьне нишләткәнемне исемә төшерә алмыйм,—
диде.
Ул беравык сүзсез торды, аннары күтәрелеп карады
да тыйнак горурлык белән:
— Милордлар һәм джентельменнар, әгәр сез үзегез¬
нең законлы королегезне шушыны исбатлый алмаган
өчен генә тәхетеннән дүндерсәгез, минем сезгә комачау¬
ларлык куәтем юк. Ләкин...
— О, җәнабе гали, нинди ахмаклык бу!—диде Том
Кенти, кычкырып.— Сабыр ит! Уйла! Алай тиз генә би¬
релмә! Әле эш хәрап булмаган! Мин сөйләгәнне тыңлап
тор, минем һәр сүземә колак сал! Мин ул көнне бәйнә-
бәйнә хәтереңә төшерә барырмын. Без сөйләштек. Мин
сиңа үземнең апаларым Нэн белән Бэт турында сөйлә¬
дем... Менә шул, я син моны хәтерлимсең? Әбием турын¬
да да, безнең, малайларның, Сынык-Санык дворында
ничек уйнавыбыз турында да сөйләдем... Син моны да
хәтерлисеңме? Бик яхшы! Минем арттан уйла гына —
192
сиң барысын да хәтерләрсең. Син миңа ашарга» эчәргә
бирдең һәм, миңа үземнең тәрбиясезлегем өчен сарай
кешеләре алдында оят булмасын дип, патшаларча ягым¬
лылык белән син аларны чыгарып җибәрдең... Әһә, син
монысын да хәтерлисеңме?
Том бер-бер артлы бөтенесен энәсеннән-җебенә кадәр
әйтеп чыкты, ә принц, хәтерләвен белдереп, баш кагып
торды; түрәләр исә тыңлап хәйран калып тордылар: бо¬
лар барысы да дөреслеккә шундый охшый иде, ә шулай
да принц белән теләнче арасында бу мөмкин булмаган
дуслык каян килеп туган соң? Әле беркайчан да, беркем
дә бу кадәр аптырашта калып, нишләргә белмичә юга¬
лып калганы юк иде.
— Кызык өчен без, падишам, киемнәребезне алыш¬
тык. Аннан соң көзге алдына баскан идек, бер-беребезгә
шулкадәр охшаган булып чыктык, гүя киемнәребезне
алышмаган кебек идек,— син моны да хәтерлисеңме, ә?
Аннары син минем кулымдагы күгәргән эзне — солдат
суккан эзне күреп алдың,— менә кара, мин әле һаман ул
кулым белән каләм тота алмыйм» бармакларым шулай
катып калдылар. Шуны күргәч, син, җәнабе гали, сол¬
даттан үч алырга ант итеп сикереп тордың да ишеккә
таба йөгердең. Сиңа өстәл яныннан узарга кирәк иде,
теге сез печать дип атаган нәрсә өстәлдә ята иде, урын
эзләгәндәй итеп, тирә-ягыңа шикләнеп карана-карана,
син аны эләктереп алдың да, аннары...
— Тукта! Җитәр! Аллага шөкер, минем хәтеремә
төште!— дип кычкырып җибәрде тәхет дәгъвалаучы йол¬
кыш, дулкынланган тавыш белән.— Бар, минем олы
җанлы лордым Сент-Джон: стенада эленеп торган милан
панцыреның җиңендә син дәүләт печатен табарсың.
— Дөрес, җәнабе гали, дөрес!—дип кычкырып җи¬
бәрде Том Кенти.— Хәзер Англия державасы — синеке,
ә кем дә кем аны синнән дауларга уйлый икән, аңа тел¬
сез булып кына туасы! Ашык, милорд Сент-Джон! Аяк¬
ларың канатка әйләнсен!
Монда җыелганнарның барысы да аягүрә басты.
Алар борчылудан, шикләнүдән һәм чиктән тыш кызык¬
сынудан бөтенләй шашынып калганнар иде. Бөтен собор
умарта кебек гөжли. Түбәндә дә, күпердә дә — һәр җир¬
дә барысы да, шундук тәэсирләнеп, кызып-кызып сөйлә¬
шергә тотындылар. Күршесе аның колагына, яки ул күр¬
шесенең колагына кычкырган сүзләрдән башка беркем
д-аяк,-13
193
берни ишетми һәм берни белән кызыксынмый иде. Вакыт
гаҗәп тиз узды.
Ниһаять, собор буйлап пышылдау тавышы таралды,
һәм күпердә Сент-Джон күренде. Югары күтәргән кулы¬
на ул дәүләт печатен тоткан иде. Шундук:
— Яшәсен чын король!—дигән тавыш гөрселдәтте.
Кычкырулардан һәм музыка тавышыннан собор бер
биш минут чамасы гүелдәп яңгырап торды, һавада кулъ¬
яулыклар өермәсе җилфердәп торды; бөтен бу тәбрикләү¬
ләрнең иясе бәләкәй йолкыш исә — бүгеннән алып Анг¬
лиядә беренче кеше — барысының күз алдында, күпер
уртасында бәхетле һәм горур кыяфәт белән басып тора
иде; аның битләре уттай яна, корольлекнең куәтле вас¬
саллары аның алдында тез чүктеләр.
Аннан соң барысы да торды һәм Том Кенти:
— Хәзер, о җәнабе гали, ал үзеңнең патша киемеңне
дә хезмәтчең бичара Томга аның сәләмәләрен кире
бир!— дип кычкырды.
— Бу бәләкәй юньсезне чишендерегез дә Тауэрга ил¬
теп ыргытыгыз!—дип боерык бирде лорд-протектор.
Ләкин чын, яңа король болай дип белдерде:
— Рөхсәт юк! Тик аның аркасында гына мин үзем¬
нең таҗымны кире кайтара алдым, аңа кагыласы, аны
кыерсытасы булмагыз! Ә синең, иң кадерле агам, сине
милорд-протектор, бу бичара малайга карата шулай ук
бер генә төрле дә рәхмәт хисең юкмыни? Минем ише¬
түемчә, ул бит сиңа герцог дәрәҗәсе биргән (протектор
кызарды), әмма ул чын король түгел икән, димәк, синең
яңгыравыклы титулың хәзер ни генә булып кала инде?
Иртәгә син үзеңнең бу исемеңне раслау турында аның
аша миңа үтенеч белән керергә туры килер, югыйсә, сиңа
үзеңнең герцоглыгың белән хушлашырга туры килер,
син яңадан гади граф булып калырсың.
Шушындый удардан соң галиҗэнаб герцог Соммер¬
сетский беразга читкәрәк китеп торуны яхшырак тапты.
Король Томга борылды да, ягымлы итеп:
— Минем бичара малайкаем, мин үзем дә хәтерли
алмаган бервакытта печатьне минем кайда яшергәнне
син ничек исеңә төшердең?— диде.
— Эх, җәнабе гали, бу бер дә кыен булмады, чөнки
мин аны әллә ничә тапкыр файдаландым.
— Файдаландың... ә аның кайда икәнлеген әйтә ал¬
мадыңмы?
194
— Мин бит аны эзлиләр дип белмәдем. Миңа аның
нәрсә икәнлеген әйтмәделәр, җәнабе гали!
— Аның белән син нишләдең соң?
Томның битләре кып-кызыл булды; ул, күзләрен аска
төбәп, эндәшми торды.
— Сөйлә, яхшы малай, курыкма!—дип тынычлан¬
дырды аны король.— Англиянең зур дәүләт печате белән
син нишләдең соң? *
Том тагын терәлеп калды һәм ахырдан тартынып
кына:
— Мин аның белән чикләвек ваттым,— диде.
Бичара бала! Бу сүзләрне шундый шаулатып көлеп
каршы алдылар, малай аякларында чак басып калды.
Әмма, Том Кентиның Англия короле түгеллегенә әле
шикләнеп торучылар булса, бу җавап бөтен шикләнүләр¬
нең көлен күккә очырды.
Ул арада Томның гүзәл мантиясен салдырып алды¬
лар да король иңенә салдылар. Мантия аның-хәерче сә¬
ләмәләрен каплады. Тукталып калган таҗ кидерү йола¬
сы шуннан соң дәвам иттерделәр. Чын корольне хуш ис¬
ле сумала белән буядылар, башына таҗ кидерделәр, ә
туп тавышлары бу шатлыкны шәһәргә хәбәр иттеләр, һәм
куанычтан бөтен Лондон гүләде.
Утыз өченче бүлек
ЭДУАРД — КОРОЛЬ
Лондон күперен буып торган дуамал толпа эченә ки-.
леп эләккәнче дә әле Майле Гендонның өс-башы бик
чуар иде, ә аннан көч-хәл белән ерып чыкканда инде ул
тагын да чуарлана төште. Аның элек тә акчасы бик аз
иде, ә хәзер бөтенләй бер тиен дә калмады. Караклар
аның кесәләрен актык тиененә кадәр чистартканнар иде.
Ләкин бу әле зур бәла түгел, менә малайны гына та¬
басы иде. Чын сугышчы буларак, ул беркайчан бернинди
эшне дә әпен-төпен башламый, иң элек сугыш хәрәкәт¬
ләре планын төзи иде.
Малайның нәрсә эшләве мөмкин? Ул кая таба юнәлде
икән? Ихтңмал, дип уйлады Майле, аның үзе яшәгән
җиргә кайтуы табигыйрәктер; йортсыз-җирсез, ташлан¬
дык кешеләрнең акылдан язганнары да, үз акылындагы-
13*
195
лары да — барысы да шулай эшлиләр. Элек аның кайда
яшәве мөмкин? Аның сәләмәләре һәм теге тупас сукбай¬
га якынлыгы — ул, мөгаен, малайны яхшы белә, хәтта
ул аны улым ди бит әле — малайның Лондондагы иң
фәкыйрь кварталларның берсендә яшәгәнлеген күрсәтә.
Озак эзләргә туры килерме икән инде аны? Юк, Майле
аны җинел генә, тиз генә табачак. Ул малайны түгел, иң
элек урамнардагы зур һәм кечкенә төркемнәргә күз сала¬
чак һәм берәр төркем эчендә иртәме-соңмы үзенең кеч¬
кенә дусын табачак; кара халык, мөгаен, аңардан мыс¬
кыллап көләр, чөнки ул, гадәтенчә, әлбәттә, үзен король
дип танытачак. Ул чагында Майле шул тупас кешеләр¬
нең берәрсен имгәтеп ташлар да үзенең шәкертен ары
алып китәр, аны юатыр, ягымлы сүз белән тынычлан¬
дырыр һәм аның белән бүтән беркайчан да аерылыш¬
мас.
Шулай итеп, Майле эзли китте. Кешеләр җыелып
торган урыннарны эзләп, ул сәгатьләр буе пычрак урам¬
нар, тыкрыклар буйлап чапты; ул аларны адым саен оч¬
ратты, әмма малай беркайда да юк иде. Бу хәл аның
күңелен бик нык төшерде, ләкин ул өметен өзмәде. Үзе¬
нең планында ул бер кимчелек тә тапмады; сугыш хәрә¬
кәтләре аның исәбенә караганда озаккарак кына сузыл¬
дылар, — бары шул гына.
Таң атканчы ул әллә ничә миль җир үтте, хәтсез күп
төрле кешеләр очратты, әмма нәтиҗәдә талчыкты һәм
ачыкты гына. Аның бик, бик йоклыйсы килде. Ул тамак
ялгап алудан да баш тартмас иде, ләкин моңа өмет аз
иде — хәер сорашу аның башына да килмәде: шпаганы
залогка салу — бу инде намусыңнан ваз кичү белән бер.
Берәр киемне сатарга булыр иде дә, ләкин мондый сәлә¬
мәне сатып алучыны каян табасың?
Төш вакытында да әле ул һаман король процессиясе
артыннан ияргән төркем эчендә урам буйлап атлый иде;
тиле малайны, һичшиксез, мондый тамаша кызыктырыр
дип исәпли иде ул. Лондоннан Вестминстерга һәм аббат¬
лыкка кадәр булган бөтен борма-сырма юлны ул про¬
цессия артыннан барды. Ул аерым-аерым төркемнәрдән
торган толпа эчендә бик озак селкенеп йөрде һәм, ахыр
чиктә, бернигә ирешә алмыйча, борчылып читкә китте;
яңа, яхшырак план кора иде ул. Үзенең уйларына чумып,
ул инде шәһәрнең еракта, артта калуын да, көннең кичкә
авышуын да тиз генә сизмәде: ниһаять, уйларыннан ай¬
106
ныгач, ул шәһәрдән читкә, елга буена килеп чыкканлы¬
гын белде. Бу бай утарлар урнашкан гаҗәп матур таби¬
гатьле җирләр иде. Монда аның ише йолкышларны ярат¬
мыйлар.
Көн җылы иде. Ул, ял итеп һәм бераз уйлап алырга
теләп, бер киртә буенда җиргә сузылып ятты. Тиздән аны
йокы басты; колагына туп тавышлары ишетелде; ул үз-
үзенә: «Таҗ кидерү йоласы тәмамланды», дип куйды
һәм шундук йокыга да китте. Моңарчы ул тоташ утыз
сәгать бер дә ял итмәгәч иде. Ул тик икенче көнне иртән
генә уянып китте.
Йокысыннан торганда ул бик ватылган, хәлсезләнгән,
үләрдәй булып ачыккан иде. Елгада юынып, корсагын
тутыру өчен туйганчы су эчте дә, шулхәтле вакытны
бушка әрәм итүе өчен үзен тнрги-тирги, Вестминстерга
таба китте. Ачлык башта карт сэр Гэмфри Марло йор¬
тына барып җитәргә һәм аннан берничә шиллинг әҗәткә
алып торырга дигән фикерне тукыды, ә аннары... Соң,
хәзергә шунысы да җитеп торыр; аннары яңа планны
камилләштерергә һәм эшләп бетерергә вакыт булыр,
башта аның беренче өлешен үтәргә кирәк.
Сәгать унберләр тирәсендә ул король сарае янына
килеп чыкты һәм, гәрчә тирә-якта купшы киенгән халык
бик күп булса да, үзенең киеме аркасында ул күзгә ча¬
лынмый калмады. Ул, үз хәленә керен, үзе турында карт
Гэмфригә хәбәр итәрдәй кеше эзли-эзли, очраган һәр¬
кемнең йөзенә текәлеп карый иде; сарайга мондый кыя¬
фәттә көе үтәргә тырышу турында, билгеле, уйларга да
мөмкин түгел иде.
Көтмәгәндә аның яныннан «кыйнала торган малай»
узып китте; Майлсны күреп, ул кире килде һәм, төбәлеп
карый-карый, тагын бер кат аның яныннан узды.
«Әгәр бу кеше король галиҗәнабләре эзләткән сукбай
үзе булмаса, мин мисез ишәк ул чагында... Хәер, мин
һәрвакыт ишәк инде. Бөтен билгеләре дә шуныкы. Зи¬
рәкләрнең зирәге булган алла тәгалә җиргә берьюлы
шундый ике могҗизаны яраткан булуы мөмкин түгел. Бу
могҗизаларны кирәгеннән артык эшләп чыгару булыр
иде, һәм аларның бәясе бик нык төшәр иде. Ничек кенә
аның белән сүз башларга соң?..»
Ләкин шул вакыт Майле Гендон үзе малайны кыен¬
лыктан чыгарды, чөнки ул, үзенә текәлеп карауларын
тоеп, артына борылган иде. Малайның күз карашындагы
197
кызыксынуны сизеп алып, Майле Гендон аның катына
килде дә:
— Син әле генә сарайдан чыктыңмы? Син сарайда
яшисеңме?—дип сорады.
— Әйе, әфәндем!
— Син, сэр, Гэмфри Марлоны беләсеңме?
Малай көтелмәгән бу сораудан тетрәнеп китте һәм
эченнән генә:
«Я аллам! Ул минем мәрхүм әтием турында сорый!»
дип уйлады. Ә кычкырып ул:
— Яхшы беләм, әфәндем,— дип җавап бирде.
— Ул андамы?
— Әйе,— диде малай һәм эченнән генә: «Кабердә»,—
дип өстәде.
— Син аңа минем фамилиямне белдерү һәм минем
аңа сер итеп кенә бер-ике сүз әйтәсем барын җиткерү
мәрхәмәтен күрсәтмәссеңме?
— Мин сезнең йомышыгызны бик теләп үтим, кадер¬
ле сэр!
— Ул чагында син аңа әйт, сезне сэр Ричардның улы
Майле Гендон көтеп тора диген. Мин сиңа бик рәхмәтле
булырмын, мәрхәмәтле малайкаем!
Малайның кәефе кырылды, ахрысы. «Король аны
алай дип атамаган иде шикелле,— дип уйлады ул,—- әй¬
дә, барыбер. Бу аның туганы булырга кирәк, һәм ул ко¬
роль галиҗәнабләренә теге ахмак турында сөйли алыр,
дип ышанам». Ул Майлска үзе җавап алып килгәнче кө¬
теп торырга кушты. Малай китте, ә Гендон күрсәтелгән
урында, сарай стенасының таш уентыгында аны көтеп
калды. Монда һава начар вакытларда, гадәттә, сакчы¬
лар ышыклана торган иде. Ул утырып та өлгермәде,
аның яныннан гына офицер җитәкчелегендә алибарда-
чылар отряды үтте. Офицер ят кешене күреп алды, үзе¬
нең кешеләрен туктатты да Гендонга уентыктан чыгарга
кушты. Тегесе буйсынды һәм, сарай янында кайнашучы
шикле шәхес дип, шундук кулга алынды. Эш начар якка
борыла башлады. Бичара Майле аңлашырга теләгән иде
дә, офицер, тупас кына итеп, аңа эндәшмәскә боерды һәм
үзенең кешеләренә аны коралсызландырырга, тентергә
кушты.
— Бәлки, сезгә ни дә булса табарга алла ярдәм
итәр,— диде бичара Майле.— Мин үзем дә бик күп эзлә-
198
дем һәм, гәрчә миңа бик кирәк булса да, берни дә тап¬
мадым.
һәм, чынлап та, аның кесәсеннән ябыштырылган хат¬
тан башка берни дә тапмадылар. Офицер конвертны ач¬
ты һәм ;Майлс, үзенең бичара нәни дустының «сызмала¬
рын» танып, елмаеп куйды. Бу король тарафыннан Ген-
дон замогында теге онытылмас көнне язылган хат иде.
Хатның инглиз телендә язылган өлешен укыган чакта
офицерның йөзе кара янып чыкты, ә Майле аның сүзлә¬
реннән агарынып китте.
— Тагын бер тәхет дәгъвалаучы!—дип кычкырды
офицер. — Алар бүген куяннар кебек үрчиләр. Эләктере¬
гез дә шул юньсезне, мин бу кыйммәтле хатны корольгә
илтеп килгәнче, нык тотыгыз.
«Менә хәзер минем азап чигеп йөрүләрем тэма'м була
инде,— дип мыгырданды Майле,— чөнки мин, мөгаен,
элмәктә тирбәлермен. Бу язу өчен мине буш калдырмас¬
лар. Ә минем бичара малаем нишләр соң? Монысы инде
бер алланың үзенә генә мәгълүм!»
Беркадәр вакыттан соң Майле ашыга-ашыга кире ки¬
лүче офицерны күрде һәм, котылгысыз үлемне ирләрчә
каршыларга карар биреп, бөтен батырлыгын җыйды.
Офицер шундук солдатларга тоткынны азат итәргә һәм
аңа шпагасын кайтарырга боерык бирде дә, аннары,
хөрмәт белән баш иеп:
— Үтенәм сездән, сэр, минем арттан барыгыз!—
диде.
Гендон аның артыннан китте, ә эченнән: «Әгәр дә мин
туп-туры үлемгә баруымны һәм шуңа күрә гөнаһымны
күбәйтергә ярамаганын белмәсәм,— дип уйлады ул,—
мондый мыскыллы ягымлылыгы өчен бу явызны, мөгаен,
буып ташлаган булыр идем» — дип уйлады.
Алар халык белән тулы ишек алды аша сарайның
үзәк капкасына үттеләр, анда офицер Гендонны, шундый
ук ихтирам белән баш иеп, купшы киенгән сарай хезмәт¬
чесенә тапшырды, анысы да үз чиратында аңа түбән
итеп баш иде һәм зиннәтле киенгән лакейлар сафы урта¬
сыннан зур залга алып китте. Лакейлар Гендонга олы¬
лап баш иделәр, үзләре яшертен генә бу мәһабәт «карач-
кы»дан тончыкканчы көлделәр. Сарай хезмәтчесе Ген¬
донны патша кешеләре белән мыжлап торган киң бас¬
кычтан алып менде һәм, ниһаять, иркен бер бүлмәгә
алып керде, анда бөтен Англиянең күренекле кешеләре
199
җыелган иде, хезмәтче Майлсны алгарак алып китте,
аңа тагын баш иде һәм эшләпәсен салырга кирәклеген
исенә төшерде дә, берүзен бүлмә уртасында калдырып,
китеп барды. Андагы барлык кешеләрнең күз карашы
Гендонга төбәлде. Кайберләре ачу белән йөзләрен чыт¬
тылар. Кайберләре мыскыллы елмаештылар.
Майле Гендон шаккатып калды. Аның алдында, күп
булса биш адым ераклыкта, зиннәтле чыбылдык эчендә
яшь король утыра иде; яртылаш читкә борылып һәм ба¬
шын кыңгырайта төшеп, ул кеше кыяфәтле ниндидер бер
оҗмах кошы белән (кайсыдыр герцог, ахры) сөйләшә
иде. Гендон карап торды һәм әле шундый таза, яшь ва¬
кытта үлү үзе генә дә бик аяныч, җитмәсә, алар мине
шулай кимсетәләр дип уйлады. Ул корольнең хөкем ка¬
рарын тизрәк чыгаруын тели иде,— якынрак торган куп¬
шы вельможаларның кайберләре артык дорфаланалар
. иде. Шул вакыт король башын күтәрде, һәм Гендон аның
йөзен күрде. Күрүгә хәтта тыны кысылды! Ул исе китеп
һәм күзен дә алмыйча бу чибәр яшь йөзгә карады, үз-
үзенә: «Ходаем, тәхеттә бит ул — Төшләр һәм Күләгәләр
патшалыгының хуҗасы!»—диде. Ул корольгә хәйран
калып карап торды һәм ниндидер бәйләнешсез сүзләр
мыгырданды. Аннары бөтен тирә-ягына — купшы толпа-
га, гүзәл залның стеналарына — күз йөгертеп чыкты да
болай диде:
— Бу бит дөрестән дә шулай! Бу бит төш түгел, өн!—
Аннары яңадан корольгә карады да: «Әллә бу шулай да
төшме?.. Әллә ул, чыннан да, мин уйлаганча йорт-җир-
сез, акылсыз сукбай булмыйча, Англия хакимеме? Кем
чишәр миңа бу табышмакны?»
Көтмәгәндә аның күңеленә бик яхшы фикер килде. Ул
стена янына килеп, урындык алды, аны залның урта¬
сына китереп куйды да утырды!
Сарай хезмәтчеләре ачудан гүли башладылар; кем¬
неңдер тупас кулы аның иңбашына үрелде, кемдер аңа:
— Гөрбиян, тәрбиясез тинтәк, ничек син король ал¬
дында утырырга батырчылык итәсең!—диде.
Тавыш король галиҗәнабләренең дә игътибарын
тартты; ул кулын күтәрде дә:
— Калдырыгыз аны, тимәгез, ул моңа хокуклы!—дип
кычкырды.
Хәйран калган сарай кешеләре ашыгып читкә тай¬
пылдылар. Ә король сүзен дәвам итеп:
200
— Мәгълүм булсын сезгә, ледилар, лордлар һәм
джентельменнар, — диде,—бу минем тугры һәм яраткан
хезмәтчем Майле Гендон, ул шәфкатьле кылычы белән
үзенең падишасын яраланудан, бәлки үлемнән дә, сак¬
лап калды һәм шуның өчен король ихтыяры белән ры¬
царь дәрәҗәсенә күтәрелде. Тагын шуны да белегез: ул
короленә бик мөһим хезмәт күрсәтте: корольгә тиешле
җәзаны үзенә кабул итте, падишасын камчыдан һәм хур¬
лыктан коткарды, моның өчен аңа Англия пэре исеме һәм
Кент графы исеме бирелде, бүләк итеп аның югары дә¬
рәҗәсенә лаек бай биләмәләр, күп акча биреләчәк. Мо¬
ның өстенә аңа король тарафыннан менә хәзер файда¬
ланган аерым бер өстенлек бирелде. Ул өстенлек аңа да,
аның балаларына да калачак, һәм аның нәселендәге өл¬
кән кешеләрнең барысы да тәхет яшәгән’чакта гасыр-
дан-гасырга Англия короле барында утырып торырга хо¬
куклы булачак. Кагылмагыз аңа!
Залда таҗ кию көненә соңга калган һәм шәһәргә бү¬
ген генә килгән ике кеше бар иде, алар бу залда әле ни¬
бары биш кенә минут; карашларын бер корольгә, бер
«карга карачкысына» юнәлтеп, алар берсүзсез, хәйран
калып тыңлап тордылар. Болар сэр Гью белән леди Эдит
иде. Әмма яңа граф аларны күрмәде. Ул күзен дә ал¬
мыйча һаман корольгә карый һәм:
— Аллам, үзең сакла!..— диңпышылдый иде.— Бу бит
минем теләнчем. Бу бит минем юләрем!.. Ә мин тагын
аның алдында үземнең байлыгым белән, утарым, җитмеш
бүлмәм һәм андагы егерме җиде хезмәтчем белән мак-
танмакчы булган идем! Аның турында мин, сәләмәләр¬
дән башка бертөрле дә кием күрмәгәндер, кыйнаулардан,
кагылу-сугылулардан башка иркәләү белмәгәндер, сы-
нык-саныклардан башка аш татымагандыр дип уйлаган
идем! Мин*аны бит инде тәрбиягә алып, аннан кеше ясар¬
га теләгән идем! Я аллам, ичмасам, миңа капчык бирсә¬
ләр иде, ояттан башымны шунда тыгар идем!»
Ләкин бераздан ул, ниһаять, исенә килде һәм тезлә¬
ренә ауды, король аның кулын кыскан чакта, ул аңа
тугры булырга ант итте, үзенә бирелгән титуллары, билә¬
мәләре өчен корольгә рәхмәтләр укыды. Аннары ул тор¬
ды да ихтирам белән бер читкә китте; барысы да ана
кызыксынып, ә күпләре көнләшеп карадылар.
20!
Шул вакыт король сэр Гьюны күреп алды һәм. күз¬
ләрен елтыратып нәфрәт белән:
— Бу башкисәрне аның ялган титулыннан һәм ур¬
лап алган биләмәләреннән мәхрүм итәргә һәм, минем
яңа боерыгым булганга кадәр ябып куярга!—дип кыч¬
кырды.
Элекке сэр Гьюны алып киттеләр.
Хәзер залның икенче башында ыгы-зыгы купты; төр¬
кем икегә аерылды һәм пке тере стена арасыннан бер¬
кадәр сәер, әмма яхшы киемнәр кигән Том Кенти узды;
аның алдыннан камер-лакей бара иде. Том корольгә
якынлашты да аның алдына килеп бер аягына тез¬
ләнде.
— Мин,— диде король,— үзем югында берничә атна
эчендә син ниләр эшләгәнне барысын да белдем һәм син¬
нән бик канәгатьмен. Син минем дәүләтемне патшаларча
сабырлык һәм шәфкатьлелек белән идарә иткәнсең. Син
үзеңнең әниеңне һәм апаларыңны тапкансың бугай? Бик
яхшы! Без алар турында кайгыртырбыз. Ә әтиеңне, әгәр
син теләсәң, һәм закон шулай тапса, дарга асарлар. Кем
мине ишетә ала, барыгыз да белеп торыгыз: бүгеннән
башлап Гайса йортындагы 1 король хисабына тәрбиялә¬
нүче малайлар тән азыгы гына түгел, рухи һәм акыл
азыгы да алачаклар; ә бу малай шунда яшәячәк һәм тәр¬
биячеләр арасында мактаулы урын тотачак; ә инде ул
король булып торганга күрә аңа аерым хөрмәт күрсәте¬
лергә тиеш; аның киеменә күз төшерегез; ул аның бер-
үзенә генә бирелгән, андый киемне бүтән берәү дә кияр¬
гә тиеш түгел. Бу киемгә карап аны барысы да таныр¬
лар һәм, аның бервакыт король булганлыгын искә төше¬
реп, аңа тиешле хөрмәт күрсәтерләр. Ул тәхетнең махсус
яклавы һәм кайгыртуы астында; һәм барыгызга да мәгъ¬
лүм булсын: аңа король тәрбиясендә торучы дигән мак¬
таулы титул бирелә.
Бәхетле һәм горур Том Кенти, тезләреннән торып,
корольнең кулын үпте; аңа китәргә рөхсәт ителде. Ул
үзе белән булган хәлләрне сөйләү өчен шундук әнисе
янына чапты.
1 Гайса йорты яки Зәңгәр кафтанлылар мәктәбе, замандашлары
сүзенә караганда, «дөньяда иң әйбәт учреждение иде». Эдуард VI бу
йортны ятимнәр һәм фәкыйрь кешеләрнең балаларын тәрбияләү өчен
ача! (Автор искәрмәсе.)
202
Соңгы сүз
ГАДЕЛ ХӨКЕМ ҺӘМ ҖӘЗА
Бөтен серләр дә ачылып беткәч, Гью Гендон үзенең
хатыны Эдитның аның боерыгы буенча Майлстан баш
тартуын таныды. Башта ул аны куркыткан, әгәр дә
Майле Гендоннан баш тартмасаң, җаның белән бәхил¬
ләшерсең, дигән; Эдит үзенең җаны өчен курыкмавын
һәм Майлска тугры булып калачагын әйткән; шуннан
соң Гью Эдитны кичерәчәген, ләкин Майлсны үтерәчә¬
ген әйткән! Эдит сүз бирергә мәҗбүр булган һәм үз сү¬
зендә торган. Гьюны бу куркытулары һәм туганының
байлыгын, титулын тартып алуы өчен эзәрлекләмәделәр,
чөнки Майлс та, Эдит та аңа карата гаепләү ташларга
теләмәделәр; һәм, гомумән, ул заманнарда хатынга ире¬
нә каршы гаеп белән чыгу тыелган иде. Гью хатынын
ташлап континентка китте, тиздән шунда үлде. Ә Кент
графы Майле аның тол хатынына өйләнде?Алар беренче
тапкыр Гендон-холлга кайткач, бөтен округ зур бәйрәм
итте.
Том Кентиның әтисе турында бернинди хәбәр дә ише¬
телмәде.
Король тамгаланган һәм коллыкка сатылган фермер¬
ны эзләтеп таптырды, аны җинаятьчеләр шайкасын таш¬
ларга мәҗбүр итте һәм аңар тук яшәү мөмкинлеген ту¬
дырды.
Шулай ук ул төрмәдән карт закончыны да чыгартты,
аңа салынган штрафны юкка чыгарды. Ул үзенең күз
алдында утта яндырылган ике баптист хатынның кызла¬
рын яхшылап урнаштырды, Гендонны хаксызга камчы¬
лаган чиновникны каты җәзага тартты.
Ул адашкан карчыганы тоткан өчен хөкем ителгән
мастер ярдәмчесен асылудан коткарды; тукучыдан сук¬
но урлаган хатынны азат итте; ләкин король урманында
болан аткан өчен үлемгә хөкем ителгән кешене котка¬
рырга өлгерә алмады.
Ул үзен дуңгыз баласын урлауда гаепләп хөкем иткән
чакта аңа мәрхәмәт күрсәткән судьяга һәрвакыт яхшы¬
лык эшләде, һәм бу судьяның аз-азлап халык алдында
зур хөрмәт казануын, данлыклы, хөрмәтле кешегә әйлә¬
нә баруын чын канәгатьләнү белән күзәтте.
203
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр король үзе белән
булып үткән маҗараларны сөйләргә ярата торган иде.
Ул аны үзен сарай капкасыннан сакчы куып чыгарган
көннән алып, аббатлыкны бизәүче эшчеләр төркеменә
бик оста катнашып китүе һәм, соборга үтенеп кереп,
Тәүбә иттерүче гробницасында качып калып бик каты
йоклавы, икенче көнне иртән таҗ кидерү йоласына чак
кына соңга калмавына кадәр җентекләп сөйли торган
иде. Бу кыйммәтле сабакны еш кабатлап тору миңа үз
халкым өчен ул сабактан файда алу теләген ныгытуда
ярдәм итә ди торган иде ул. һәм үзе исән вакытта бу ва¬
кыйганы һәрчак сөйләячәген, чөнки аның үзе белән бу¬
лып үткән кайгыларны яңартуын, йөрәктәге кызгану
тойгыларын ныгытуын әйтә иде.
Майле Гендон белән Том Кенти аның кыска гына пат¬
шалык итү дәверендә һәрвакыт корольнең иң яраткан
кешеләре булып калдылар, һәм ул үлгәч, чын күңелдән
кайгырып еладылар. Олы җанлы Кент графы яхшы ук
акыллы кеше булып, үзенең өстенлегеннән начар ният
белән файдаланмады, шулай да ул аны безгә билгеле
булган очрактан башка яңадан ике тапкыр файдалан¬
ган! Берсе — королева Мария тәхеткә утырганда, икен¬
чесе — королева Елизавета тәхеткә утырганда. Аның нә¬
селеннән берәү шул ук өстенлекне тәхеткә король Иа¬
ков I утырган чакта файдаланган. Бу өстенлекне аның
улы файдаланырга өлгергәнче, чирек гасыр чамасы ва¬
кыт үтеп киткән һәм «Кентларның өстенлеге» сарайның
күпчелек кешеләре тарафыннан онытылган. Шуңа күрә
ул чактагы Кент бервакыт Карл I барында утырырга
батырчылык иткәч, коточкыч шау-шу купкан! Ләкин хәл
бик тиз ачыкланган һәм өстенлек расланган. Граф Кент¬
ларның соңгы токымы Англия революциясенең граждан¬
нар сугышында король хакына һәлак була, һәм шуның
белән бу гаҗәеп өстенлек тә бетә.
Том Кенти бик озак яшәде; ул чал сакаллы, чибәр
йөзле, мәһабәт һәм сабыр кыяфәтле ил карты иде. Ба¬
рысы да аны чын күңелдән хөрмәт итәләр һәм үзенә бер¬
төрле гаҗәеп киеменә — «аның бервакыт тәхеткә уты¬
руын» хәтерләткән киеменә ихтирам күрсәтәләр иде. Ул
күренгәндә барьисы да читкә тайпылалар, аңа юл бирә¬
ләр һәм бер-беренә:
— Эшләпәңне сал,— бу — король тәрбиясендәге ке¬
ше,— дип пышылдыйлар иде.
204
Барысы да аның белән баш иеп исәнләшә, ә ул җавап
итеп елмая гына; һәм ул елмаю алар өчен бик кадерле,
чөнки биредә язылган вакыйгаларда ул үзен гаҗәеп ях¬
шы һәм намуслы тота.
Әйе, король Эдуард VI озак яшәмәде, бичара малай;
шулай да ул гомерен мактауга лаек итеп яшәде.
Ул авыр заманаларда Эдуард VI ның патшалык итүе
мәрхәмәтлелек һәм йомшак күңеллелек белән билгеле,
ә бу ул чакта бик сирәк очрый иде. Хәзер инде аерыл¬
ганда, без аның турында әйбәт истәлек сакларга тыры¬
шып карыйк.
ЭЧТӘЛЕК
Беренче бүлек. Принцның тууы һәм теләнченең туУ61
Икенче бүлек. Томның бала чагы .
Өченче бүлек. Томның принц белән очрашуы
Дүртенче бүлек. Принцның җәфа чигүләре башлана
Бишенче бүлек. Том — патриций
Алтынчы бүлек. Томга үгет-нәсихәт бирәләр
Җиденче бүлек. Король Томның беренче төшке ашы
Сигезенче бүлек. Печать мәсьәләсе
Тугызынчы бүлек. Елга өстендә бәйрәм
Унынчы бүлек. Принцның җәфа чигүе
Унберенче бүлек. Ратушада ....
Уникенче бүлек. Принц һәм аның коткаручысы
Унөченче бүлек. Принцның юкка чыгуы .
Ундүртенче бүлек. «Ье пи тог!— Үһе 1е гоП»
Унбишенче бүлек. Том — король
Уналтынчы бүлек. Тантаналы аш
Унҗиденче бүлек. Король Фу-фу Беренче
Унсигезенче бүлек. Принц сукбайлар арасында .
Унтугызынчы бүлек. Король крестьяннар янында
Егерменче бүлек. Принц һәм дәрвиш
Егерме беренче бүлек. Гендон ярдәмгә килә
Егерме икенче бүлек. Хыянәт корбаны .
Егерме өченче бүлек. Король кулга алынды
Егерме дүртенче бүлек. Качу
Егерме бишенче бүлек. Гендон-холл
Егерме алтынчы бүлек. Танымадылар
Егерме җиденче бүлек. Төрмәдә
Егерме сигезенче бүлек. Корбан
Егерме тугызынчы бүлек. Лондонга
Утызынчы бүлек. Томның уңышлары
Утыз беренче бүлек. Таҗ кию тантанасы
Утыз икенче бүлек. Таҗ кидерү көне .
Утыз өченче бүлек. Эдуард — король .
Соңгы сүз. Гадел хөкем һәм җәза
6
11
19
22
.30
37
41
44
48
.55
60
71
. 76
. 87
. 100
. 102
. 113
. 121
. 126
. 133
. 138
. 143
. 146
. 149
. 156
. 160
. 169
. 173
. 175
. 177
183
. 195
. 203
ОЛЫ ҺӘМ УРТА ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН
Марк Твен
ПРИНЦ II НИЩИЙ
(на татарском языке)
Редакторы С. Сибгатуллииа
Художество редакторы Э. Я. Зарипов
Техник редакторы Ф. Абдрахманова
Корректорлары К. М. X а л и т о в а, А. X. Н и з а м и е в а
Наборга бирелде 25/1Х-1969 ел. Басарга кул куелды 14/Х1-1969 ел.
Типография кәгазе № 2. 84 X 108%. Якынча басма табак 10,92.
Уч.-изд. табагы 10,81. Заказ А-386. Тираж 15000. Бәясе 42 тиен.
ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенең
«Татполиграф» типографиясе. Казан, Миславский ур., й. 9..
КАДЕРЛЕ БАЛАЛАР!
Татарстан китап нәшриятында 1969 елда
сезнең өчен түбәндәге китаплар басылып
чыга:
3. Воскресенская. Октябрь иртәсе.
Повесть.
Л. Ихсанова. Очкын. Повесть.
А. Маркуша. Егет булыйм дисәң.
Коллектив. Сердәш.
Э. К а с ы й м о в. Бир кулыңны, дустым.
Повесть.
А. Алексин. Мәңгелек Каникул Илендә.
Повесть.
Бу китапларны түбәндәге адрес белән со¬
ратып алырга мөмкин: Казан,
Бауман ур., 19,
Таткниготорг. Книга — почтой.
42 т.