Text
                    А.Н. САХАРОВ
РОССИЯ
ТА Р И X Ы
БОРЫНГЫ ЗАМАННАРДАН АЛЫП
РОССИЯ ТАРИХЫ


А. И. САХАРОВ РОССИЯ ТАРИХЫ БОРЫНГЫ ЗАМАННАРДАН АЛЫП XVI ГАСЫР АХЫРЫНА КАДӘР 1 НЧЕ КИСӘК Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә Казан* «Мәгариф» нәшрияты Москва - «Русское слово» 2009
УДК 373.167.1:94(47)*10 ББК 63.3(2)я72 С25 Сахаров А. Н. История России с древнейших времен до конца XVI века. Ч. 1: Учебник для 10 класса общеобразователь¬ ных учреждений.— 7-е изд.— М.: ООО «ТИД «Русское слово — РС», 2009. Методик аппарат — Г. И. Старобинская Бизәлеш — С. Н. Якубовский Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Вос¬ произведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицензион¬ ному договору № 22/09 от 02.04.2009 г. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Сахаров А. Н. С25 Россия тарихы. Борынгы заманнардан алып XVI гасыр ахырына кадәр. 1 нче кисәк : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек / А. Н. Сахаров; Русчадан X. Г. Фәйзрахманова, И. И. Кадыйрова тәрҗ.— Казан : Мәгариф, 2009.— 319 б.: рәс. б-н. ISBN 978-5-7761-2031-2 Дәреслекнең Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты һәм аның Россия тарихы институты директоры A. Н. Сахаров ав¬ торлыгындагы беренче кисәгендә Россия тарихы киң яктырты¬ ла, илнең сәясәт тарихына зур урын бирелә, хуҗалык итү һәм мәдәният, көнкүреш мәсьәләләре җентекләп өйрәнелә. Россия тарихының төп этаплары һәм вакыйгалары дәүләт эшлеклеләре- нең, галимнәр һәм рухани фикер ияләренең, мәдәният һәм фән эшлеклеләренең, уйлап табучылар, яңа җирләр ачучылар һәм башка бөек шәхесләрнең язмышлары аша күрсәтелә. ISBN 978-5-7761-2031-2 © ООО «ТИД «Русское слово —PC», 2003,2009 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә. «Мәгариф» нәшрияты, 2009
Кереш «Россия тарихы» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Россия ул — XX гасыр башына коры җирнең алтыдан бер өлешен тәшкил иткән бик зур территория, шулай ук илнең таби¬ гате, климаты, хуҗалыгы, мәдәнияте, халкы да. Әмма иң элек Россия тарихы ул — борынгы заманнардан хәзерге көннәргә кадәр аның территориясендә яшәгән һәм уртак язмыш берләштергән халыклар тарихы да. Россия гасырлар дәвамында төзелгән, территориясе һаман киңәя барган, аның тарихы үсешенә төрле халык¬ лар үз өлешләрен керткән. Үсеш процессы озын, авыр, катлаулы һәм каршылыклы булган, еш кына кызганыч һәм драматик төс тә алган. Халыклар бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәгәннәр — тәҗрибә уртаклашып хезмәттәшлек иткәннәр, уртак дошманнарыннан сакла¬ ну чараларын бергәләп тапканнар, кайвакыт үз милли мәнфәгатьләре хакына бер-берсе белән дә сугышканнар һәм ахыр чиктә генә гомумроссия тарихына катнашып киткәннәр. Россия тарихының беренче адымнары Европа һәм Азия киңлекләрендә ясала. Ә бу инде — Россия тари¬ хында, халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләрендә Көнбатыш белән Көнчыгышның йогынтысы, аларның үзара бәйләнеше һәм капма-каршы булулары чагылыш тапкан дигән сүз. Дөньяның ике бөек цивилизация¬ се— Көнбатыш (Европа, Урта диңгез һәм Атлантика) һәм үзендә бөек күчмә империяләр, борынгы чор һәм Урта гасырларның утрак тормышлы дәүләтләренең тәҗрибәләрен туплаган Көнчыгыш цивилизацияләр Россия тарихында үз эзләрен салганнар. Дөнья тарихында Россия Көнбатыш һәм Көнчыгыш¬ ның шундый куәтле һәм каршылыклы йогынтысын кичергән бердәнбер ил булып санала. Җитмәсә әле, ул йогынты Россиянең Евразия державасы буларак тари¬ хи юлын да хәл итеп куйган. Россия бүген дә шундый ил булып кала бирә. Гербындагы бөркет башларының 3
көнбатышка да, көнчыгышка да юнәлеп торуы очраклы түгел. Без «халык» сүзен берничә мәртәбә кабатладык, аны алга таба да кулланырбыз әле. Бу сүзнең берничә мәгънәсе бар. Беренчедән, «халык» дип теге яки бу милләтне атыйлар: «рус халкы», «татар халкы» һ. б. Икенчедән, эшчеләрне, җәмгыятьнең түбән катлавын да «халык» дип әйтү бар. Алар борынгы заманнарда үзенең матди хәле һәм җәмгыятьтәге урыны ягын¬ нан бай һәм мул тормышлы сәүдәгәрләр, руханилар, дворяннар һәм аристократлардан аерылып торучы крестьяннар һәм һөнәрчеләр булган. «Халык» сүзен өченче төрле аңлау да күзәтелә. Бу мәгънәсендә ул теге яисә бу җәмгыятьнең барлык катлаулары, ягъ¬ ни тулаем бер җәмгыятьне аңлата. Кешеләр гомуми иҗтимагый мәнфәгать нигезендә берләшәләр, кайвакыт бер-берсеннән нык кына аерылалар, шунлыктан алар күмәк яки шәхси мәнфәгатьле булалар да инде. Әлеге мәнфәгатьләр туры килмәгән очракта җәмгыятьтә ко¬ тылгысыз конфликтлар туарга мөмкин. Халыкның әйбәт яки начар катлавы булмаган ке¬ бек, тарихта яхшы яки яман халык та юк. Крестьян¬ нар, эшмәкәрләр, дворяннар, руханилар, аристократ¬ лар— һәммәсе илнең тарихи үсеш җимеше. Заманалар алышынып торган, халыкның ил тарихында теге яки бу өлеше тоткан урыны да үзгәргән. Шуңа күрә Россия та¬ рихында җәмгыятьнең төрле катлаулары нинди роль уй¬ наганны һәм аларның кайчан файда, кайчан, киресенчә, зыян итүләрен дә аңлый белергә кирәк. Бер үк вакытта шуны истән чыгарырга ярамый: җәмгыятьнең һәр әгъзасы ул — аерым бер шәхес, үзенә бер гомер, язмыш, кабатланмас биография. Бер яктан, кеше — гомуми мәнфәгатьләргә ия булган коллективның бер өлеше, икенче яктан, төрле сәбәпләр аркасында баш- каларныкыннан аерылып торучы шәхси мәнфәгатьләре, омтылышлары, шөгыльләре, карашлары булган бербөтен уникаль дөньяның чагылышы да. Бөтен кешелек тари¬ хы, шул исәптән Россия тарихы да — кешеләрнең зур, гомуми иҗтимагый мәнфәгать, ил мәнфәгате булдыру юлында эзләнүләре генә түгел, ә бәлки аерым шәхес һәм коллектив, шәхес һәм дәүләт мәнфәгатьләре ара- 4
сындагы көрәш тә ул. Хәзер дә әле аерым кеше һәм тулаем җәмгыять омтылышларына «уртак ваклаучы» табарга маташу күзәтелә. Тарих — бер үк вакытта матур да, рәхимсез дә фән, чөнки ул кешелек җәмгыятенең чынбарлыгын төрле яклап күрсәтергә бурычлы. Ә анда төрлесе бар: бөеклек¬ кә ирешүләр һәм түбән төшүләр, сокланырлык эшләр, ис¬ киткеч ачышлар, кеше күңеленең матурлыкка омтылуы яисә кешелектән чыгуы; кешеләрнең үзара ярдәмләшеп яшәве, яисә кеше шәхесен яки бөтен бер халыкны түбәнсетүләр, кимсетүләр дә. Россия тарихына халыкның үткәне турында сөйләү, үсеп килүче буынга шул тарихны аңларга һәм аннан гыйбрәт алырга булышу бурычы йөкләнгән. Тарихи белем чыганаклары бик төрле һәм күп санлы. Бик борынгы заманнар турында безгә археология («ар- хеос — «борынгы», «логос» — «тәгълимат» мәгънәсендәге грек сүзләреннән алынган) һәм антропология («антро- пос» — «кеше» һәм «логос» сүзләреннән) фәннәре сөйли. Археологлар, казу эшләре вакытында табылган бо¬ рынгы торулык эзләре буенча, кешеләрнең мәгарәләрдә¬ ге тормышын өйрәнеп, табылган эш, сугыш коралларын тасвирлап, йорт кирәк-яракларын, бизәнү әйберләрен, борынгы скульптура һәм рәсем сәнгате җәүһәрләрен ана¬ лизлап, үткән заманнарны, шул чорда яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешен, рухи йөзен һәм ышануларын күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Антропологлар табылдыклар нигезендә кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен торгызалар, аларның меңъеллык¬ лар дәвамында нинди үсеш алуларын, халыклар һәм расаларның ничек барлыкка килүе турында нәтиҗә ясыйлар. Лингвистика («лингва» — «тел» мәгънәсендәге ла¬ тин сүзеннән) фәне дә кешелек тарихын өйрәнүгә күп көч куя. Лингвистлар телләрнең килеп чыгышын, аларның кардәшлеген, үзара бәйләнешләрен, үсешләрен өйрәнәләр. Димәк, тел төрле халыкларның тарихи язмы¬ шында тагын бер якны ачыкларга ярдәм итә икән. Кешелек тарихын язма чыганаклар да дәлилли. Бо¬ лар— төрле вакыйгаларны тасвирлаучы еллык (погод¬ ные) язмалар, дөньяви һәм чиркәү законнары, уставлары, 5
дәүләти һәм халыкара документлар, чиркәү язмалары, әдәби әсәрләр, аерым кешеләрнең истәлекләре, көндәлек¬ ләр, һәм соңрак — шул дәверне чагылдыручы китаплар, газета, журналлар, кинофотофономатериаллар. Архитектура истәлекләре, сәнгать әсәрләре, көнкү¬ реш әйберләре үткән заманнарны һәм кешенең үзе, тормышы турындагы күзаллауларны өйрәнүдә бәяләп бетергесез роль уйныйлар. Шушыларның барысын да тарих фәне игътибар белән өйрәнә, ул узган гасырлар образын, шул исәптән Россиянең үткәнен дә күз алдына китерергә ярдәм итә. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Дәреслек исеменең мәгънәсен ачыклагыз. 2. Ни өчен тарих фәне бер үк вакытта матур да, рәхимсез дә була? 3. Бирелгән җөмләләрдә «халык» сүзе нинди мәгънәләрне аң¬ лата? а) Россия тарихына төрле халыклар катнашып киткәннәр; б) Россия тарихы ул — элек-электән һәм хәзерге көнгә кадәр Россия территориясендә яшәгән һәм уртак язмышка ия булган кешеләр һәм халыклар тарихы. 4. «Халык» сүзе түбән катлау, эшче халык мәгънәсендә генә түгел, ә бәлки аристократлар, аксөякләр, руханилар, югары катлау кешеләрен аңлаткан мәгънәдә килерлек итеп, җөмлә уйлагыз. 5. Яман һәм яхшы халыклар булмавын конкрет фактлар ки¬ тереп дәлилләгез. 6. Сезнең буын яшьләр Россия халкы үткәненнән нинди гыйбрәт ала алыр иде? 7. Узган гасырлардагы тормышны күз алдына китерүдә нинди тарихи чыганаклар ярдәм итә? 8. Илебезнең бик борынгы чорларын өйрәнүдә кайсы галимнәр¬ нең (тарихчылар) хезмәтләре зур урын били? 9. Россия тарихы — җанлы, үсештәге фән дигән фикерне дәлил¬ ләүче мисаллар китерегез. 10. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен тарих фәнендә теге яки бу вакыйгага карата төрле карашлар яшәп килә, төрле бәхәсләр туа һәм гипотезалар барлыкка килә?
БОРЫНГЫ РУСЬ I бүлек Һинд-европалылар. Славяннарның тарихи тамырлары § 1 Һинд-европалыларның ватаннары. Һинд-европалылар — Европа һәм Азия киңлекләренә таралып утырган борынгы халыклар. Алар, хәзерге Европа һәм Азиянең күп кенә халыкларына башлангыч биреп, инде Яңа заманда Төньяк һәм Көньяк Америкада, Австралиядә, Яңа Зеландиядә төрле утрау һәм архипелагларда төпләнгәннәр. Күп кенә галимнәр һинд-европалыларның иң тәүге ватаннары дип Көньяк-Көнчыгыш һәм Үзәк Европаның зур өлешен, төгәлрәк алганда, Балкан ярымутравын һәм Карпат тау итәген, Россия һәм Украинаның көньягын атыйлар. Әйе, Европаның җылы диңгез суларына коенып утырган уңдырышлы җирләрендә, кояш нурларына хозурланып тын гына шаулаган урман буйларында, йомшак хәтфә үлән түшәлгән тау итәкләре һәм үтә күренмәле йөгерек сулы елгалар аккан үзәннәрдә һинд-европалы дип аталу¬ чы борынгы кешеләр гомумилеге оеша башлый. Әлеге гомумилеккә караган бу кешеләр кайчандыр барысы да бер телдә сөйләшкәннәр. Европа һәм Азия халыклары телләренең бик күбесендә аларның элек бер тамырдан булулары сизелә. Мәсәлән, бу телләрнең барысында да агач яки нәкъ менә каенны аңлатучы «береза» сүзе бар. Ь.инд-европалылар терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, соңрак бакыр эретә башлаганнар. Бу турыда безгә археологлар тапкан торулыкларда сакланган мәгълүматлар сөйли. Игенче-терлекчеләр Карпат тауларыннан Днепрга кадәр сузылган мул сулы елга ярларына урнаша башлаган, ә көнчыгышка таба күз күреме җитмәслек дала киңлекләреннән Урал тауларына кадәр территорияне терлекчеләр үзләштерә. 7
Трипольелылар яшәгән урыннар. Днепр буендагы Три- полье авылы янында табылган торулык калдыклары бу тирәдә б. э. к. IV—III меңъеллыкларда игенче-терлекчеләр яшәвен исбатлый. Монда яшәүчеләрне авыл исеменә нисбәтле рәвештә трипольелылар дип атаганнар. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү һинд- европалы кабиләләрнең хуҗалыгын тагын да куәтлерәк итә һәм халыкның артуына да этәргеч ясый. Атларны кулга ияләштерү, бакыр эш кораллары, шулай ук утлы корал ясарга өйрәнү һинд-европалыларны яңа җирләр эзләп табу һәм аларны үзләштерүгә җилкендерә. Евразия халыкларының килеп чыгышы. Һинд-европалылар Европаның көньяк-көнчыгышыннан Евразия киң¬ лекләренә таба күпләп таралып төпләнә башлыйлар. Көнбатышка таба җәелеп, алар Атлантика ярлары¬ на ук барып җитәләр. Тагын бер өлеше Европаның төньягында һәм Скандинавия ярымутравында тукта¬ ла. Ь.инд-европалылар, фин-угор халыклары яшәгән территорияләргә дә үтеп кереп, Урал тауларына кадәр барып җитәләр. Трипольелылар торулыгы. Диорама 8
Көньякта — урман-дала һәм дала киңлегендә — һинд- европалылар Кече Азиягә һәм Төньяк Кавказга таба юнәләләр, Иран таулыгына килеп чыгып, Ьиндстанда төпләнә башлыйлар. Һинд-европалылар көн күргән җирләр хәзер Атлантикадан Ьиндстанга кадәр җәелгән. Шуңа күрә аларны һинд-европалылар дип атаганнар да инде. Б. э. к. IV—III меңъеллыкларда һинд-европалыларның ыруглык кабиләләре таркала башлый. Көнчыгыш төркеме (һиндләр, иранлылар, әрмәннәр, таҗиклар), көнбатыш европалылар (инглизләр, германнар, французлар, италь¬ яннар, греклар һ. б.), славяннар (көнчыгыш, көнбатыш, көньяк славяннар: руслар, украиннар, белоруслар, поляк¬ лар, болгарлар, чехлар, серблар, словаклар, хорватлар, словениялеләр һ. б.) һәм балтлар (литвалылар, латышлар һ. б.) төркемнәре аерылып чыга. Әмма уртаклык һәркайсында күренеп тора. Славян һәм иран телләрендә уртак сүзләр дә, төшенчәләр дә байтак. Мәсәлән, бог, хата, бояр, господин, богатырь, собака һ. б. сүзләр шундыйлардан. Әлеге сүзләр рус теленә борынгы иран теленнән кергән. Уртаклык гамәли сәнгатьтә дә ча¬ гылыш тапкан. Чигү үрнәкләрендә, балчык чүлмәкләргә төшерелгән рәсемнәрдә ромб һәм төрткеләрнең аеруча күплеге күзгә ташлана. Ьинд-европалылар утырган район¬ нарда поши белән боланны кирәгеннән артык изгеләштерү йөз еллар дәвамында сакланып килгән, хәлбуки Иран, Ьиндстан һәм Грециядә әлеге хайваннар бөтенләй бул¬ маган. Шундый күренешләрне халык бәйрәмнәрендә дә күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, кайбер халыклар яз айла¬ рында аюның кышкы йокыдан уянуын бәйрәм итәләр. Бу — һинд-европалыларның ватаннары төньякта да бу¬ луына бер ишарә. Әлеге халыкларның дини ышануларында да уртак¬ лыклар бар. Славяннардагы яшен алласы Перун (Пе- рунгромовержец) литва-латышларда — Перкунис, һинд¬ ләрдә— Парджанье, кельтларда Перкуниа дип йөртелә. Ул үзе греклардагы төп алланы — Зевсны хәтерләтә. Славяннарның никах һәм гаилә яклаучысы Лада грек алиһәсе Латага туры килә. Бинд-европалыларның бу җирләрдә элек яшәгән кабиләләр, шул исәптән фин-угорлар белән аралашу- катнашу чоры башлана. Балчык статуэткалар. Триполье мәдәнияте. Б. э. к. III меңъеллык Сөяктән эшләнгән ритуал балта. Б. э. к. II меңъеллык 9
Җайдак. Пазырык курганы келәменнән фрагмент. Алтай. Б. э. к. V—IV гасырлар Көнчыгыш Европа, Урал алды һәм аръягының төньяк районнары территориясен биләгән фин-угорларның яңа угор (венгр) һәм фин тармаклары аерылып чыга. Россия халкының Идел буенда һәм төньякта яшәүчеләренең күбесе (мордва, удмурт, мари, коми һ. б.) чыгышы белән фин-угор кабиләләренә барып тоташа. Бу җирләрдә төркиләр һәм монголларның борын¬ гы бабалары яшәгән урыннардан килүчеләр дә күренә башлый. Калмык һәм бурятлар — шул арның варислары. Тора-бара әлеге халыклар барысы да, славяннар шикел¬ ле үк, Көнчыгыш Европа тигезлегенең тулы хокуклы хуҗаларына әвереләләр. Төньяк Уралда, Печора һәм Обь елгалары тамакла¬ ры арасында, Урал халыкларының Урал телләрендә сөйләшүче борынгы неолит чоры бабалары яшәгән. Көньяк Себер, Алтай һәм Саян тирәләрендә яшәүче борынгы алтайлылар Алтай телләрендә аралашкан. Кавказда Кавказ телләрендә сөйләшкәннәр. Кавказ тау сыртыннан көньякка таба грузиннарның борынгы баба¬ лары күренә башлаган. Төньяк Кавказ халкы, беренчеләрдән булып, металл эретү серләрен үзләштергәннәр (бәхеткә каршы, Кавказ аңа бик бай булган), алар металл эш кораллары һәм утлы корал ясарга өйрәнгәннәр, мөгезле эре терлек, дуңгыз үрчеткәннәр, тәгәрмәчле арбалар куллана башлаганнар. Урал халкы, беренчеләрдән булып, көймә ясаган, чана һәм чаңгы уйлап тапкан. Урманлы зонага күчеп утырган һинд-европалылар ур¬ ман типлы терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлаганнар, ауга йөргәннәр һәм балык тотканнар. Урман һәм урман-дала шартларында яшәүче әлеге халыклар үсеше Урта диңгез, Көньяк Европа, Алгы Азия, Елгаара өлкә, Мисыр халыкларыныкыннан бераз калышкан. Табигать кешелек үсешен әнә шулай җайга салып торган. Һинд-европалылар арасында борынгы славяннар урыны. Б. э. к. II меңъеллыкта Үзәк һәм Көнчыгыш Евро¬ пада таралып утырган һинд-европалылар бер телдә сөйләшкәннәр, гасырлар дәвамында бербөтен булып яшәгәннәр. Алар Ьиндстан, Урта Азия һәм Кавказ хал¬ кыннан шактый нык аерылганнар. 10
Б. э. к. II меңъеллык урталарында герман кабиләләре аерылып чыга башлаган, балт һәм славяннар бергә балт-славян төркеменә берләшкән. Балтлар Көнчыгыш Европаның төньяк районнарында яшәп калган, германнар көнбатыштарак, ә греклар һәм италиклар көньяккарак күченгәннәр. Висла елгасы бассейны славян кабиләләренең та¬ ралу үзәгенә әверелгән. Алар моннан көнбатышка та¬ ба Одер елгасына кадәр җәелгәннәр, әмма Үзәк һәм Төньяк Европаның зур өлешенә таралып өлгергән гер¬ ман кабиләләре аларга тагы да таралырга ирек бир¬ мәгәннәр. Борынгы славяннар көнчыгышка таба Днепрга кадәр үк килеп җиткәннәр. Ока һәм Идел арасында алар монда яшәүче фин-угор кабиләләренә тап булганнар. Славяннар көньякка — Карпат таулары, Дунай һәм Балкан ярым¬ утрауларына таба да хәрәкәт иткәннәр. Төньякта алар Припять елгасына кадәр барып җиткәннәр. Б. э. к. II—I меңъеллыклар чигендә Европада кеше¬ ләрнең яңа гомумилекләре барлыкка килә. Борынгы славяннар да аларга үз өлешләрен кертәләр. Алар Үзәк Европаның төньягында (көнбатыш славяннар) һәм Урта Днепр алдында (көнчыгыш славяннар) шактый тыгыз булып урнашалар. Б. э. к. X—VII гасырларда көнчыгыш славяннар сазлыклардан һәм күлләрдән тимер рудасы чыгарып, аны эретүне үзләштерәләр. Шулай итеп, алар яңа төр эш һәм утлы кораллар ясый башлыйлар, көнкүрешләре дә үзгәреп китә. Бу игенчелек һәм терлекчелекнең үсеп китүенә, дошманнан саклану чараларын күрү һәм яулап алу сугышлары башлануга да этәргеч ясый. Беренче һөҗүмнәр. Герман дөньясыннан, балтлардан ае¬ рылырга да өлгермәгән борынгы славяннар Азиядән кил¬ гән халык белән кискен каршылыкка очрый. Бу халык һинд-иранлыларның күчмә кабиләләре — киммериялеләр була (күп кенә борынгы телләрдә бу сүз «көчле», «ба¬ һадир» мәгънәләрендә йөри). Куркыныч күршеләр басы¬ мы астында борынгы славяннар, уңдырышлы җирләрен калдырып, төньякка таба — урманлырак якка китәргә мәҗбүр булалар. Бу һөҗүм көнчыгыш славяннар тари¬ хында беренчесе була, әмма соңгысы түгел. 11
Скифларның алтын бизәнү әйберләре — беләзек һәм тегеп куела торган бизәк Көнчыгыш Европага Урал тау тармаклары һәм Каспий диңгезе аралыгыннан Азиянең күчмә халыклары әледән- әле үтеп керәләр, һәм инде алар иң элек көнчыгыш славяннар белән йөзгә-йөз очрашалар. Бертуктаусыз көч сынашу нәтиҗәсендә меңнәрчә кеше гомере өзелә, тормышның тынычлыгы китә, кабиләләр ягына басып, Көнбатышны яклаучы Көнчыгыш Европаның гомуми үсеше тоткарлана. Борынгы заманнардан ук көнчыгыш славяннарда күчмә кабиләләргә каршы көрәшне чагылдырган мифлар сакланган. Аларда тимер сабан чүкеп кешеләргә бүләк иткән тимерче — илаһи баһадир образы үзәктә тора. Бу образ җирле кешеләрнең тимер рудасы табуы, аннан утлы һәм эш кораллары ясау сәнгатен үзләштерүләрен чагылдыра. Нәкъ менә шушы тимерче мифларда тас¬ вирланган даладагы атлы урданы хәтерләткән ут чәчеп торучы күп башлы Еланга каршы көрәш башлый. Тимер¬ че үзенең эш коралы — келәшчәсе белән Еланны җиңүгә ирешә: аны чүкеп ясалган сабанына җигә һәм, биек вал (ныгытма) хасил итеп, буразналар сыздыра. Борынгы ныгытмаларның эзләре Днепр тирәләрендә бүгенге көнгә кадәр сакланган. Киммериялеләр, Түбән Иделдән Дунай тамагына кадәрге зур җирләрне басып алып, урман-дала һәм ур¬ ман полосасында көн итеп ятучы балт-славян һәм Урта диңгез, Эгей һәм Кара диңгезләрнең иркен ярларында утырып шактый нык үсеш алган башка халыклар ара¬ сына биек киртә булып калка. Б. э. к. VI—IV гасырлардан алып борынгы көнчыгыш славяннар җире иран телле күчмә кабиләләр — скиф лар һөҗүменә дучар ителә. Скифлар, атларга утырып, күпләп-күпләп күченеп йөргәннәр, күчмә тирмәләрдә яшәгәннәр. Алар, киммериялеләрне кысрыклап чыга¬ рып, территорияләренә хуҗа булганнар. Өстәвенә күчмә халыкларның һөҗүмнәреннән качып урман ешлыкла¬ рында көн итәргә мәҗбүр булган славян һәм балтларның куркыныч күршеләренә әверелгәннәр. Скифлар Кара диңгезнең төньяк ярларын яула¬ ган арада, Кырымның көньяк ярында — Керчь бугазы янында, Көньяк Буг тамагында грек колонияләре бар¬ лыкка килә. Аларга Балкан һәм Кече Азиядәге Греция 12
шәһәрләренең кыю диңгезчеләре һәм сәүдәгәрләре нигез сала. Бу крепостьлар тирә-юньдә сәүдә эшләре җәелдереп җибәргән факторияләрне тәшкил иткән. Монда Греция шәһәрләреннән күп төрле һөнәрчелек эшләнмәләре — ту¬ кыма, савыт-саба, кыйммәтле кораллар китертелгән, ә Кара диңгез ярларыннан Грециягә икмәк, балык, ба¬ лавыз, бал, күн, тире һәм йон төягән кораблар кузгалып киткән. Икмәк, балавыз, бал, тирене элек-электән сла¬ вяннар җитештергән. Билгеле булганча, Афина куллана торган ашлыкның яртысы нәкъ менә моннан озатыл- ган. Әлеге үсеп килүче төрле телле дөнья Днепр тирәсе игенчелегеннән шулкадәр ерак торган, чөнки көньякка илтә торган барлык юлларны скифлар контрольдә тот¬ кан, шул ук вакытта алар халыкара сәүдә эшләрендә шәп арадашчы булып танылганнар. Тора-бара Төньяк Кара диңгез буенда барлык скиф кабиләләрен берләштергән, үзәге Днепрның түбәнге агымында урнашкан куәтле дәүләт үсеп чыга. Патша каберләренә өелгән курганнар анда хәзергә кадәр саклан¬ ган. Борынгы славяннарның бер өлеше, үз җирләрендә калып, Скиф державасы составына керә. Алар игенчелек белән шөгыльләнүләрен дәвам итә һәм скифлар белән дә Сугышчылар бәрелешен сурәтләүче алтын скиф тарагы. Б. э. к. IV гасыр Кара диңгез буеннан килгән грек чүлмәге 13
Сугышчы кабер ташы. Кара диңгез буе. Б. э. к. IV гасыр Сармат кылычы тәҗрибә уртаклаша. Кайбер скиф кабиләләре утрак тор¬ мышка күчә. Греклар аларны, күчмә халыклардан аеру өчен, сабанчы скифлар дип атый. Скифлар юкка чыккан¬ нан соң, алар бу исемне борынгы славяннарга күчерә. Көнчыгыш славяннарның барлыкка килүе. Скифлар яшәгән чорда ук балт-славян телендә түгел, ә славян телендә сөйләшүчеләр формалашкан. Днепр елгасы буенда элек игенче-сукачылар яшәгән җирләрдә славяннарның полян кабиләсе оеша, һәм аларның төп шәһәре — Киевка нигез салына. Табигать шартларының Көнбатыш Европадагыга караганда күпкә кырысрак булуына да, күчмә халыкларның көчле басы¬ мына да карамастан, көнчыгыш славяннарның тормыш¬ лары дәвам итә, камилләшә бара. Археологик казу эшләре күрсәткәнчә, җирле игенчеләр шәһәрлекләр (ныгытмалар) эчендәге зур булмаган ызба- ларда яшәгәннәр. Трипольеларның зур ыруг йортлары инде онытыла. Һәр гаилә аерым яшәүне уңайрак күрә. Шәһәр ныгытмалары, тирә-юньне күзәтеп торырлык итеп, яр буена төзелә. Шундый бер ныгытма-шәһәрдә меңләп ызба саналган, һәр гаилә аерым яшәгән. Ызба бүлмәләргә бүленмәгән агач бура йорттан гыйбарәт бул¬ ган. Йорт тирәли хуҗалык корылмалары тезелеп киткән. Ызба уртасында таш яки балчыктан сылап ясалган учак урыны эшләнгән. Археологларга кайвакыт суыкларга чыдамрак итеп эшләнгән учаклы ярым җир алачыклар да очрап куя. Б. э. к. II гасырдан башлап бу җирләргә Дон ягыннан сарматларның, күчмә урдалары хәрәкәт итә башлый. Алар, Скиф державасын яулап алып, төньяк урман-дала зонасына үтеп керәләр. Сарматлар тарафыннан тар-мар ителгән көнчыгыш славяннарга бөтен тормышны яңадан башларга, өр-яңа җирләр үзләштерергә, яңа шәһәрчекләр төзергә туры килә. Сармат кабиләләрен еш кына хатын-кыз юлбашчы җитәкли. Бу — матриархат чоры калдыгы. Борынгы сла¬ вян риваятьләрендә халык батырларының убырлы—дала сугышчылары башлыгы белән көрәшүләре сурәтләнүе очраклы хәл түгел. Киләчәктәге Россиянең башка борынгы халыклары. Б. э. к. II меңъеллык уртасыннан Россиянең хәзерге 14
Славян кабиләләренең таралып урнашуы киңлекләрендә славяннардан аерылып торган башка этник төркемнәр дә формалаша башлый. Славяннарны¬ кына параллель рәвештә литвалылар, латышларның бо¬ рынгы бабалары — славян бергәлекләреннән төньяктарак җирләргә урнашкан балтлар дөньясы оеша. Алар Бал- тыйк диңгезе ярларыннан алып Ока һәм Идел елгалары арасындагы җирләрне биләгәннәр. Европаның төньяк-көнчыгыш өлешеннән Урал тау¬ лары һәм Урал аръягы территорияләрендә элек-электән хәзерге мордва, мари, чирмеш (меря), коми, зыряннар, пермякларның борынгы бабалары — фин-угор халыклары яшәгән. Алар, балтлар һәм славяннар шикелле үк, бик борынгы халыклар булганнар. Бу халыкларның тормыш- көнкүрешендә, хуҗалык итүендә, гореф-гадәтләре, киемнәрендә, хәтта бизәнү әйберләрендә бик күп уртак¬ лыклар булган. Алар, нигездә, аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнгән. 15
Боспор патшалыгы алтын тәңкәсе Көнчыгыш Европаның көньяк районнарында бо¬ рынгы славяннарның күршесендә генә, бүген дә шул территориядә яшәп, Россия составына керүче халык¬ ларның борынгы бабалары көн күргән. Төньяк Кавказда, грек авторлары язмаларыннан билгеле булганча, адыг, осетин (алан) һәм башка тау халыкларының борынгы бабалары яшәгән. Адыглар (греклар аларны меотлар дип атый) Керчь бугазы һәм Кавказ тау итәкләре янында Тамань ярым¬ утравында барлыкка килгән Боспор патшалыгының төп өлешен тәшкил иткән. Аның үзәге грек шәһәре Пантикапей була. Монда греклар, скифлар, адыглар яшәгән. Димәк, Боспор патшалыгы тарихы бу урыннарга Грециядән килеп төпләнгән кешеләр тарихының гына түгел, ә күпмедер күләмдә адыгей халкы тарихының да бер өлеше булып тора. Б. ә. башында Боспор патшалыгы шәһәрләрендә еврей общиналары барлыкка килә. Шул вакытлардан ук еврей¬ лар (сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, ростовщиклар) киләчәктә руслар яшәячәк көньяк территорияләрдә таралган. Пан¬ тикапей, Херсонес һәм башка Боспор, грек шәһәрләренең көньягында гыйбадәтханәләр (синагогалар) төзелә. Ев¬ рейлар грек сөйләм теленә күчәләр, мондагы халыкның гореф-гадәтләрен кабул итәләр. Алга таба еврей халкы славян шәһәрләрендә дә төпләнә башлый, шулай итеп, алар славян җирләренең даими хуҗаларына да әверелеп китәләр. Боспор патшалыгы берничә йөз ел яшәгән. Керчь бугазы тирәсендәге археологик табылдыклар монда элек шәһәрләр, утарлар, һөнәрчелек остаханәләре булуы ту¬ рында сөйли. Борынгы авторлар язганча, бу патшалыкта халык инде өстен (греклар) һәм түбән (шушында яшәүче халык, греклар аларны варварлар дип атаганнар) кат¬ лауларга бүленгән була. Ярлы халык үз башына төшкән язмыш белән ки¬ лешә алмаган. Б. э. к. 107 елда монда Көньяк Рос¬ сия территориясендә яшәүче ярлы-ябаганың патша хакимиятенә каршы беренче восстаниесе була. Баш күтәрүчеләр патша үтерелгәннән соң, үзләренең юлбаш¬ чылары— җирле халык вәкиле Савмакны патша итеп куялар. Байлар, ярдәм сорап, Кара диңгезнең көньяк 16
яр буендагы күрше Понтий патшалыгына мөрәҗәгать итәләр. Понтий патшалыгы ярдәме белән баш күтәрүчеләр бастырыла, Савмак үтерелә. Кавказ тау итәкләрендә бик озын гомерле тагын бер куәтле кабилә берләшмәсе таныла. Болар — хәзерге осетиннарның борынгы бабалары — аланнар. Б. э. к. бу тынгысыз, кыю сугышчылар әрмәннәргә һәм аларның күршесендәге дәүләтләргә һөҗүм итеп торганнар. Алан¬ нар терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, нигездә, ат асраганнар. Көньяк Себердә төрки телле кабиләләр оеша баш¬ лаган. Аларның берсе борынгы кытай язмалары буенча билгеле. Болар — һуннар, б. э. к. III—II гасырлар¬ да алар тирә-юнь халкын, төгәлрәге Таулы Алтайда яшәүчеләрне, үзләренә буйсындыралар. Ьуннар, берничә гасыр үткәннән соң көчәеп китеп, Көнбатышка һөҗүм башлыйлар. Халыкларның бөек күчеше чорында Көнчыгыш Европа. Сез Көнбатышта III—IV гасырларда Халыкларның бөек күчеше чоры башлануын Урта гасырлар тарихыннан беләсез инде. Анда, бик соңлап булса да, Көнчыгыш Европа халкы да, шул исәптән славяннар, фин-угорлар, балтлар, аланнар һ. б. да катнашкан. Көнчыгыш Европа территориясендә, беренчеләрдән булып, гот дигән герман кабиләләре кузгала. Элек алар Скандинавиядә, соңрак Балтыйк буеның көньягында яшәгәннәр. Анда готларны көнбатыш славяннар кыс¬ рыклый, һәм алар күченеп китә башлыйлар. II—III га¬ сырларда балтлар һәм көнчыгыш славяннар биләгән җирләр аша готлар хәзерге Украина далаларына килеп чыгалар һәм шунда ике гасыр дәвамында яшиләр. Сла¬ вян телендәге «хлеб», «плуг», «меч», «шлем» сүзләре готлардан калган. Көнчыгыштан һуннар килүе (370 еллардан соң) — ха¬ лыклар күчеше тарихында, мөгаен, иң зур вакыйгадыр. Ьуннар килү белән, Евразиянең дала киңлекләрендә төрки- монгол кабиләләренең хакимлеге урнаша. Рим тарихчы¬ лары мәгълүматларына караганда, һуннар карсак буйлы, тыгыз бәдәнле, кәкре аяклы, озын чәчле булганнар. Баш¬ ларына тиредән тегелгән малахай бүрек, аякларына кәҗә тиресеннән эшләнгән тупас күн итек кигәннәр. Һун җайдагы. Медальон. V гасыр 17
Нун фибуласы (цикада рәвешендәге каптырма). IV—V гасырлар Һуннар Кытайны буйсындырмакчы булалар, әмма кытайлар нык каршы торалар, һуннарга каршы кө¬ рәшү өчен, III гасырда Бөек Кытай стенасы төзелә. Бу юнәлештә җиңелүгә дучар булып, һуннар көнбатышка таба юнәләләр. Алар юлларында очраган һәркемне үзләре белән алалар. Фин-угор кабиләләре һәм Алтай халкы да урыннарыннан кузгала. Шушы биниһая зур урда аланнар өстенә ябырыла, аларның бер өлешен Кавказга куып, калганнарын үз явына куша. Авыр калканнар, кылыч һәм сөңгеләр белән коралланган атлы гаскәр һун армиясенә кушыла. Һуннар, Кара диңгез буе далаларына таба килеп, готлар дәүләтен тар-мар итәләр, көньякта славяннар яшәгән урыннардан кылыч һәм сөңге тотып узалар. Славяннар, уңдырышлы җирләрен ташлап, ур¬ манлы җирләргә качалар. Готлар көнбатышка таба авы¬ ша, һәм, ниһаять, аларның бер өлеше хәзерге Испания җирләрендә урнашып кала. Дунай елгасы буйлап искиткеч матур көтүлекләр булып сузылган җирләрне һуннар үз державаларының үзәгенә әверелдерә. Моннан алар Рим биләмәләренә һөҗүм итеп тора, бөтен Европа һуннардан куркып яши. Шул вакыттан һун исеме тискәре мәгънә ала. Ул циви¬ лизацияне җимерүче тупас, кансыз варварларны аңлата башлый. Һуннар державасы Аттила идарә иткән чорда аеруча нык таныла. Аттила бик талантлы полководец, тәҗрибәле дипломат, әмма тупас һәм миһербансыз идарәче була. Аттиланың Көнбатыш Европаны басып алырга омтылуы 451 елда Төньяк Франциянең Шампань провинциясендә, Каталаун кырларында канкойгыч сугыш белән тәмамлана. Европаның төрле халыклары отрядларын берләштергән Рим армиясе Аттиланың шундый ук күпмилләтле армия¬ сен тар-мар итә. Һуннарның юлбашчысы, исән калган сугышчыларын алып, Дунайга юнәлә һәм шунда, күп тә үтми, үзенең чираттагы туй мәҗлесе барган вакытта дөнья куя. Артык күп ашап-эчкәннән соң ул йокыга тала һәм борыныннан киткән канга тончыгып үлә. Тиздән һун юлбашчылары арасында ызгыш-талашлар башлана, һәм һуннар державасы таркала. Һуннар дулкыны белән кузгалган халык хәрәкәте берничә йөз елга сузыла. 18
Антлар —«чик өлкәләрдә яшәүчеләр». Халыкларның бөек күчешендә славяннар да катнашкан. Алар сарматлар һөҗүменә дә, һуннар һөҗүменә дә дучар ителәләр. Һуннар державасы тар-мар ителгәннән соң, Дунай һәм Днепр яр буйлары, Припять һәм Десна елгалары үзәннәре, Оканың югары агымы буйлары яңадан күчеп килүчеләр белән тула. V—VI гасырларда монда демо¬ график шартлау, ягъни славяннарның халык саны кинәт артып китүе һәм аларның Көнчыгыш Европа киңлекләренә таралуы күзәтелә. Славяннарның саны бигрәк тә һуннарның атлы гаскәре барып җитә алмаган төбәкләрдә — Карпат аръя¬ гында, Үзәк һәм Төньяк Европада сизелерлек арта. Төньяк-көнчыгыш урманнарда качып яткан халык көньякка — үзенең күптәнге төп җирләре — Урта Днепр буе, Днестр һәм Буг елгалары бассейннарына әйләнеп кайта. Славяннар Висла буеннан һәм Карпат аръягын¬ нан Дунай буйлап уңдырышлы җирләргә таба юнәләләр, монда яшәүчеләр V гасырдан инде саф славян була. Славяннар германнар ташлап киткән җирләрдә төпләнә, көнбатышта Эльба елгасына кадәр үк тарала. Урта Днепр буеннан алар көнчыгышка таба җәелә. Күренә ки, һуннар славяннарга зыян китереп кенә калмаганнар, ә бәлки территорияләрне күчеп утыру¬ чылардан арындырып, славяннарга юл да күрсәтеп барганнар. Бер үк вакытта славяннар җәмгыяте составын¬ да зур үзгәрешләр бара — кабилә башлыклары һәм аксакалларның роле көчәя, алар тирәсендә дружиналар оеша, байлар һәм ярлылар аерыла башлый. Дунай һәм Днепр буйларында яшәүчеләр Балкан һәм грек шәһәрләре белән сәүдә итүне яңартып җибәрәләр. Славян җирләрендә урнашкан тыныч һәм имин тор¬ мыш үз җимешләрен бирә башлый. Элек скифлар, сар¬ матлар һәм һуннар хуҗалык иткән җирләрдә — Днепр белән Днестр бассейннарында — V гасырдан башлап көнчыгыш славян кабиләләре берләшмәләре оеша. Бу халыкны антлар дип атаганнар, иран телендә ул «чик өлкәләрдә яшәүчеләр» дигәнне аңлата. Европаның көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче иран кабиләләре өчен алар шулай булган да. Борынгы грек авторлары 19
сөйләгәнчә, Европаның көньяк-көнчыгыш өлешендә V—VI гасырларда склавиннар (славян) һәм антлар дип аталучы ике зур славян кабиләсе оеша. Склавиннар Балкан ярымутравының төньягында яшәгәннәр, антлар Дунайның түбән агымы тирәләреннән Азов диңгезенә кадәрге җирләрне биләгәннәр. Үзләштерелгән территорияләргә таянып, антлар V га¬ сырда Дунай буе районнарына, Балкан ярымутравына, Византия империясе чикләренә таба бик көчле хәрәкәт башлый. Җитмәсә, аларның Балкан славяннары белән дошманлыгы да була. Византия аларны хәтта бер-берсенә каршы куярга маташа. Славяннар ерак походлар өчен көчле хәрби бер¬ ләшмәләр төзиләр, кабилә дружиналары туплыйлар, елга һәм диңгез флотилияләре булдыралар. Алар, Ви¬ зантия шәһәрләренә һөҗүм итеп, анда яшәүче халык¬ ны әсир төшерәләр, шулар өчен йолым таләп итәләр. Славян отрядлары Урта диңгез ярларына кадәр барып җитә. Көнбатышта герман кабиләләре шикелле үк, көнчыгыш славяннар Балкандагы Византия империясе территорияләрен колонияләштерә башлыйлар. Антлар һөҗүменә каршы тору өчен, Византия императорлары Дунай буйлап берничә крепость салдыралар, кыйммәтле бүләкләр — алтын, затлы тукымалар, матур савыт-саба биреп котылмакчы булалар, антларга чик буеннан берникадәр территория дә тәкъдим итәләр, славян юл¬ башчыларын үзләренә хезмәткә алалар. Грек тарихчыларының славяннар турында тасвир¬ ламалары сакланган: славян кабиләләре ирек ярата, коллык турында алар ишетергә дә теләми. Славяннар уз илләрендә аеруча батыр һәм кыю, һәртөрле хезмәткә һәм авырлыкларга түзем. Алар эссегә дә, салкынга да чы¬ дам; ялангачлык, хәерчелек тә, ниндидер уңайсызлыклар да боларны һич куркытмый. Читтән килүчеләргә кара¬ та алар аеруча йомшак мөгамәләдә. Менә тагын бер дәлил: славяннар искиткеч шәп сугышчылар, чөнки хәрби эш алар өчен бөтен ваклык¬ лары. белән зур фәнгә әверелгән. Алар фикеренчә, иң зур бәхет ул — яу кырында һәлак булу. Гомумән, славян¬ нар— озын буйлы, бик чибәр халык; чәчләре коңгырт- соры төстә. 20
Славяннарның хәрби тактикасы турында язма сак¬ ланган: алар су төбендә, озын камыш көпшә ярдәмендә сулап, дошманнан качып яталар. Славяннар юлбашчысы Кий. Киевка нигез салыну. Русьның булачак башкаласы Киев шәһәренә нигез салыну турында елъязмада менә ниләр сөйләнә. Урта Днепр буенда яшәүче поляннар кабиләсенең бер юлбашчысы Кий, үзенең энеләре Щек һәм Хорив, сеңлесе Лыбедь белән шәһәр сала башлаган, аны юлбашчы исеме белән Кий дип атаганнар. Шуннан соң ул Царьград (Византиянең башкаласы Кон- стантинопольне Русьта шулай атаганнар) дигән шәһәрдә булган, анда аны император зур хөрмәт белән каршы алган. Шуннан кайтканда, Кий үзенең дружинасы белән Дунай буенда тукталган, шунда шәһәрчек тә төзетә баш¬ лаган. Соңрак Кий ж,ирле халык белән бәрелешкән һәм Днепр ярларына кире әйләнеп кайткан. Бу хикәяттә грек тарихчылары сөйләгән вакыйгалар искә алына. Анда Византия императорының славяннар юлбашчысы белән яхшы мөнәсәбәткә омтылуы, Дунай буендагы яңа ж,ирләрне үзләштерергә тырышуы, ж,ирле славяннар белән көрәш турында бәян ителә. Археолог¬ лар исә V—VI гасырларда Киев тауларында, чыннан да, ныгытылган тору урыны булуын дәлиллиләр, таулар арасында Щековица һәм Хоревица калкып торуын, ә якында гына агып ятучы елганың да Лыбедь дип аталуын әйтәләр. Славян дружиналарының көнь¬ якка гына түгел, Балканга ук барып ж,итәселәре килә. Колонияләштерү ташкынына Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның (Балтыйктан Карпатка кадәр) бик күп славяннары килеп кушыла. Славян кабиләләренең бер ишесе Балтыйк бассейныннан көнбатыш¬ ка таба, Европа үзәгенәрәк күчеп утырган германнар ж,иренә китә. Бер өлеше көнчыгышта — Ильмень күле һәм Волхов елгасына кадәр сузылган ждрләрдә урнаша. Монда, Балтыйк ярларыннан көнчыгыш Киевка нигез салучы¬ ларга һәйкәл 21
Ат дирбияләре эле¬ ментлары. X гасыр һәм көньякка юнәлгән борынгы сәүдә юллары кисешкән урында, көнбатыштан һәм көньяктан күчеп килүче славяннарның ике зур ташкыны очраша. Шулай итеп, славяннарның Ильмень буендагы куәтле үзәгенә шушын¬ да нигез салына, соңрак Новгород словеннарының кабилә союзы да нәкъ менә шушында оеша. Карпат аръягы һәм Дунай тирәсенә күчеп утырган славяннар Днепр, Десна һәм Көньяк Буг буйларында яшәүче кардәш-ырулары белән тыгыз мөнәсәбәттә тор¬ ганнар. V—VI гасырларда Көнчыгыш Европа славян¬ нары бик бердәм була. Күчеп утыру процессы славян кабиләләре союзлары формалашуга этәргеч ясый. Славяннарның күршеләре. Ант кабиләләре союзының чәчәк ату чоры озакка сузылмый. VI гасыр урталарын¬ да ерак Азиядә күчмә халыкларның яңа дулкыны куз¬ гала. Болар аварлар була. Әлеге күп санлы төркиләр, Көнчыгыш Европага узып, Византия белән сугышлар алып барганнан соң, Дунай үзәннәрендә һәм Карпат тау буйларында урнашып кала. 200 ел элек, һуннар һөҗүм иткән вакыттагыча, көнчыгыш славяннарның көньяктагы җирләре зыян күрә. Бер елъязмачы аварларның славяннарны газаплау¬ лары, славян хатын-кызларын үгез һәм ат урынына ар¬ баларга җигеп мәсхәрәләве турында язып калдырган. VI—VII гасырлар дәвамында славяннар аварлар белән әле сугышканнар, әле килешү төзегәннәр. Шун¬ дый килешүләрнең берсендә Мезамир исемле славян юлбашчысы ерткычларча үтерелә. Бу турыда Византия авторлары сөйләгән. Аварларның күчмә державасы VIII гасырда франк¬ лар белән бәрелешкәннән соң көчсезләнеп кала. Көн¬ чыгыштан килгән яңа төрки кавем — хэзәрләр аварларны тулысынча тар-мар итә. Хәзәрләр Иделнең түбән агы¬ мы буйлап Төньяк Кара диңгез буена китәләр, Кавказ тау итәге территориясен яулап алалар, һәм шунда күп йөзьеллыклар дәвамында көнчыгыш славяннарның кур¬ кыныч күршеләре булып яшәп калалар. Славяннар каршы тора белгәннәр. Ал арның бары тик бер өлеше генә Днепрның сул ярында, аннан соң Ока һәм Идел елгалары аралыгында берничә дистә ел буена Хәзәр каһанлыгына буйсынып яши. Бу чорларда фин-угор һәм 22
Ока-Идел буе халыклары да — бортаслар, мордва, мари һ. б. Хәзәр каһанлыгы буйсынуында була. Хәзәрләрнең идарәчеләре үзен каһан, ягъни ханнар ханы дип белдерә. Идел тамагында Хәзәрләрнең башка¬ ласы Итил нигезләнә. Күп кенә хәзәрләр, акрынлап, утрак тормышка күчә. Аларның кайберләре, Көнчыгыш Европада беренчеләрдән һәм бердәнбер булып, иудаизм, ягъни яһүд динен кабул итәләр, кайберәүләр мөселман диненә күчә. Хәзәрләр көнчыгыш славяннар белән күршеләр булып яшәсәләр дә, үзара мөнәсәбәтләре шак¬ тый катлаулы була. Хәзәр иле аша славяннар Көнчыгыш белән сәүдә итәләр. Итилдә дә славян сәүдәгәрләре шактый күп була. Тыныч тормыш кайвакыт хәрби бәрелеш аркасын¬ да «кайнап» ала, чөнки славяннар үзләренең көньяк- көнчыгыш территорияләрен һәм Днепрның сул ярын Хәзәр идарәчелегеннән азат итәргә омтылалар. Хәзәрләр, Иделнең түбән агымы, Дон буйлары, Төньяк Кавказ территорияләрен үзләштергән вакытта, Азия чыгышлы тагын бер төрки урдасы — болгарлар белән очрашалар. Болгарларны, Азиядән, Көньяк Себердән үк килеп, Европа киңлекләрен яулап алуга нәрсә этәрде икән соң? Хәлләнеп киткән төрки кабиләләр тагы да яхшырак тормышка омтылалар. Әмма Көньяк-Көнчыгыш Азиядә куәтле Кытай империясе хакимлек итә. Көнбатышта, Себернең көньяк чиге буйлап, тау сыртлары сузыла, ә төньяк исә тайга һәм тундрадан гына тора. Урал тау¬ лары һәм Каспий диңгезе арасыннан үтеп көнбатышка таба китү юлы гына кала. Аның аша да Себернең салкын һәм авыр тормышы туплаган күчмә урдалар узып тора. Күчмәләр яңа, тагын да яхшырак тормыш эзләп бара, кая барганын, нигә барганын да бик яхшы чамалый. Сәүдәгәрләр, сугышчылар, әсирләр, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә, бер урыннан икенчесенә килеп, чит җирләрдә яшәүче кешеләр турында сөйлиләр, ә күч¬ мәләрнең юлбашчылары атларын яуга әзерли. Кубрат хан идарәчелегендәге болгарлар Кара диңгез буенда, грек шәһәр-колонияләре тирәсендә, VI гасыр ахы¬ ры— VII гасыр башында Бөек Болгар дәүләте төзиләр. Хәзәрләр басымына түзә алмыйча, ул җимерелә. Кубрат Кулына кылыч тот¬ кан болгар җайдагы. Медальон 23
СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР хан үлгәннән соң, болгарларның бер өлеше төньякка таба китә һәм яңа — Идел Болгары дәүләтенә нигез сала. Киләчәктә ул Русьның көнчыгыш чикләрендә, Иделнең урта агымы һәм Ока белән Кама елгаларының түбән агымы буйларындагы җирләрне иңләгән дәүләт булып җитешә. Болгарларның икенче өлеше урынында торып кала, хәзәрләргә буйсынып, утрак тормышка күчә. Болгарларның бер төркеме Аспарух хан җитәкчелегендә VII гасыр ахырында көнбатышка таба юнәлә һәм Балкан ярымутравында, склавиннарның кабилә союзы җирләрендә төпләнә. Тора-бара болгарлар утрак тормышка күчеп бетәләр, игенчелек белән көн күрүче славян мохитендә йотылып, славян телен үзләштерәләр һәм Балкан ярым¬ утравындагы славян Болгариясенә нигез салалар. 1. Хәзерге халыкларның кайсылары үзләрен һинд-европалылар токымыннан дип саный? 2. һинд-европалыларның элекке гомумилеге эзләрен без нәрсәдә күрәбез? 3. Евразия халкы үсешенең тамырларын Урта диңгез, Көнба¬ тыш Азия, Төньяк-Көнчыгыш Африка халыкларыныкы белән чагыштырыгыз. Чагыштырудан нәтиҗә ясагыз. 4. Сез ничек уйлыйсыз, кешелек үсешенең төп этәргече булып объектив факторлар торамы, әллә субъективмы? 5. Һинд-европалылар арасында борынгы славяннар урынын сез ничек күз алдына китерәсез? 6. Көнчыгыштан килүче күчмәләр явы чорында борынгы славяннарның тарихи роле нидән гыйбарәт була? 7. Скифлар дәүләте һәм борынгы славяннар үзара нинди бәйләнештә торган? 8. Халыкларның бөек күчешенең борынгы көнчыгыш славян¬ нарга нинди мөнәсәбәте бар? 9. Антларның кабилә союзы ни сәбәпле таркала? 10. Көнчыгыш славяннарның хәзәрләр һәм Бөек Болгар дәүләте белән янәшә яшәве нинди әһәмияткә ия булган? § 2 VIII—IX гасырларда көнчыгыш славяннар Елъязмачы Нестор Русь турындагы хикәятен нәрсәдән башлаган. XII гасыр башында Киев-Печера монастыренда рус елъязмачысы монах Нестор хезмәт иткән. Ул монда үзенең «Замана еллары повесте»н язган. Бу хезмәттә көнчыгыш славяннарның тарихы һәм Борынгы рус дәүләтенең барлыкка килүе турында сүз бара. Нестор, 24
бүген нәкъ безнең шикелле үк, славяннарның килеп чыгышы, ал арның көн күрүләре, дөньядагы башка ха¬ лыклар арасында үсеше турында уйланган. Шуңа күрә повесть менә мондый сүзләр белән ачыла: Русь җире кайлардан башланды икән?.. Нестор борынгы рус елъязмаларын, хикәятләрен, легендаларын, тарихи документларын өйрәнә. Ул чит илләр, шул исәптән Византия авторлары язмаларыннан да хәбәрдар була. Елъязмачыны кенәз Кий заманнарын¬ нан 500 ел вакыт аерып тора, Явыз Иван хакимлек иткән чордан соң да шулкадәр үк вакыт узып киткән ләбаса! Ә тарих өчен бу әлләни зур ара түгел. Нестор көнчыгыш славяннарның тамырларын ис¬ киткеч төгәл итеп билгеләгән. Ул аларны Дунайда урнаштырган, бу территорияне славяннарның борынгы ватаннары дип санаган. Моннан, ди Нестор, алар башка җирләргә таралып, үз исемнәрен танытканнар. Елъяз¬ мачы славяннар яшәгән булуы ихтимал скиф һәм хәзәр җирләре турында яза. Тирән фикерле автор безне славяннарның Европа халыклары бергәлегенең бик борынгы һәм аерылгысыз өлеше булуына ышандыра, славяннарның Днепр буе, Ока һәм Идел елгаарасы территорияләренә, Русь Төньягында һәм Ильмень тирәләрендә урнашып китүләрен күз ал¬ дына бастыра. Ул борынгы славяннарның бу җирләрдә инде байтак¬ тан үзләшеп яшәүче җирле халык чолганышында көн күрүен хәбәр итә. Нестор славяннарның күршеләрен атый. Алар —чудьлар (эстлар), литвалылар, летгол, земигол дип йөртелүче Балтыйк буе халыклары; мурома, весь, мордва, меря, пермь, печора, емь, корела, югра — болары фин- угорлар. Көнчыгыш славян кабиләләренең бердәм Русь дәүләтенә берләшүләренә кадәрге чорны Нестор аеруча киң тасвирлый. Бу мәгълүматлар соңрак археология та¬ былдыклары нигезендә, лингвистик, антропологик, шулай ук чит ил язма чыганаклары ярдәмендә расланды. VIII—IX гасырларда көнчыгыш славян кабиләләре. VIII га¬ сыр дәвамында иң элек һинд-европалылар, аннары балт-славяннар һәм, ниһаять, славян халкы яшәгән территорияләрдә кардәш кабиләләр антларныкы ши¬ келле кабилә берләшмәләренә туплана башлыйлар. Елъязмачы Нестор. Скульптор М. М. Антокольский 25
Вятич хатын-кызы. М. М. Герасимов реконструкциясе Меря кабиләсе хатын-кызы. Е. В. Веселовская реконструкциясе Бу вакытка аларның саны 15кә җитә. Көнчыгыш сла¬ вяннарның бишеге — Урта Днепр буенда поляннарның (кырда яшәүчеләрнең) көчле кабилә берләшмәсе оеша. Аның үзәге Киев шәһәре була. Поляннардан төньяктарак Новгород словеннары яшәгән. Ладога һәм Новгород аларның төп шәһәрләренә әверелә. Төньяк-көнбатышта древляннар (урманда яшәүчеләр) урнаша. Үзәк шәһәрлә¬ ре Искоростень була. Хәзерге Белоруссия территориясен¬ дә дряговичлар (сазлыкта яшәүчеләр, «дрягва» сүзе баткаклык мәгънәсен белдерә) яшәгәнлеге мәгълүм. Төньяк-көнчыгышта, Иделнең югары агымының ур¬ манлы җирләрендә һәм ялан-кырларында вятичлар урнашкан, баш шәһәрләре Ростов белән Суздаль булган. Вятичлар һәм поляннар арасында кривичлар яшәгән. Баш шәһәрләре — Смоленск. Көнбатыш Двинага коя тор¬ ган Полота елгасы буенда яшәүчеләр исеме елга атамасы белән бәйле, аларны полочаннар дигәннәр. Баш шәһәрләре итеп Полоцкины санаганнар. Десна, Сейм, Сула елга буй¬ ларына таралып утырган кабиләләрне северяннар дип йөрткәннәр. Чернигов соңрак аларның баш шәһәрләренә әверелгән. Сож һәм Сейм елгалары үзәннәрендә ради- мичлар яшәгән. Поляннардан көнбатышка таба, Көньяк Буг елга бассейнында волыннар һәм бужаннар, ә Днестр һәм Дунай арасында Болгария белән чиктәш җирләрдә уличлар һәм тиверлылар көн иткән. Елъязмада шулай ук Дунай һәм Карпат буйларында яшәп ятучы хорват һәм дулеб кабиләләре турында да сөйләнә. Нестор радимичлар һәм вятичларның киләчәктә Польша биләмәләре булачак җирләрдә яшәгән ляхлардан чыгулары турында да әйтергә онытмый. Чыннан да, Вис¬ ла елгасы буендагы җирләр элек-электән славяннарның таралу үзәге булган. Яңа җирләргә килеп төпләнә баш¬ лаган славян кабиләләре җирле халыкны кысрыклаган. Әйтик, Ростов баштарак меряларның төп тору урынна¬ ры булса, Белоозерода — вестлар, Муромда муромнар яшәгән. Балтлар һәм фин-угор кабиләләре славяннар күршесендә яши биргәннәр. Славяннар һәм тирә-юнь кабиләләре арасында бәре¬ лешләр булып торса да, нигездә, алар тату яшәгәннәр. Славяннар күршеләре тормышына тыкшынмаганнар. Тышкы дошманнарга каршы бергәләп күтәрелгәннәр. 26
VII—IX гасырларда славяннар һәм аларның күршеләре VIII—IX гасырлар чигендә поляннар хәзәрләр хаким¬ легеннән котылалар һәм аларга ясак түләми башлый¬ лар. Радимичлар, северяннар һәм вятичлар әле Хәзәр каһанлыгы буйсынуында кала. Нестор поляннарның хәзәрләр изүеннән котылула¬ ры турында бик тәфсилләп яза. Хәзәрләр славяннардан чираттагы төтен ясагы, ягъни йорт башыннан җыела торган ясак түләүләрен таләп иткән, җавап урынына кылыч алганнар. Хәзәр идарәчеләре үз каһаннарына болай дигәннәр: Ул ясак юньле түгел: без аны бер ягы гына үткен кәкре кылыч белән алмакчы булган идек, ә аларның коралы ике ягы да үткен кылыч булып чык- 27
ты: кайчан да булса алар бездән һәм башка җирләрдән ясак түләтәчәкләр. Хәзәрләр чигенергә мәҗбүр булалар. Бу хикәяттә кырыс чынбарлык чагыла: поляннар үз җирләренең бәйсезлеге өчен туктаусыз көрәш алып барганнар. Көнчыгыш славяннар хуҗалыгы. Нестор Урта Днепр буенда яшәүчеләрнең — поляннарның үсеш ягыннан алга киткән халык булуын әйтеп үтә. Древляннар исә хайваннарча яшәү рәвешеннән ерак китмәгәннәр, алар тиешенчә эшкәртелмәгән ризык белән тукланганнар. Шулай итеп, Урта Днепр буйларының кара туфраклы җирләрендә, уңай табигать шартларында, Днепр сәүдә юлында, алдынгы үсештәге көньяк күршеләр — Кара диңгез буендагы грек шәһәрләре һәм Византия белән тыгыз бәйләнештә торган халык төпләнә; игенчелек үсә, терлек һәм ат үрчетү белән шөгыльләнә башлыйлар, бак¬ чачылык барлыкка килә. Монда, башка славяннар яши торган җирләргә караганда, мәгъдән (руда) чыгарырга һәм тимер эретергә иртәрәк өйрәнәләр. Һөнәрчелекнең тимерчелек, чүлмәкчелек, тукучылык, агач эшкәртү һ. б. тармаклары үсеш ала. Игенчелектә табанлы сука (тимер төрәнле агач сука) һәм тимер ураклар кулланыла башлый. Бөртекне инде таш килеләрдә түгел, бәлки зур тегермән ташларында тарттыралар. Ике басулы һәм өч басулы чәчү әйләнеше гадәткә кереп китә, шуның нәтиҗәсендә җирнең бер өлеше «ял итеп» ала, ә бер өлешенә уҗым һәм сабан ашлыгы (яз көне чәчелә торган) чәчелә. Туфракны аш¬ лау гадәткә керә. Болар һәммәсе уңдырышлылыкны арттырган. Поляннар теге яки бу төр кыр эшләре өчен иң кулай вакытны билгели белгәннәр һәм шунда яшәүче барлык игенчеләрне дә аны кулланырга өйрәткәннәр. Поляннар га¬ ять төгәл итеп эшләнгән игенче календаре булдырганнар. Днепр буе славяннары яшәгән урыннарда искиткеч матур болыннар җәелеп киткән, анда мөгезле эре тер¬ лек, сарыклар, кәҗәләр утлап йөргән. Халык дуңгыз һәм каз, үрдәк, тавык асраган. Йөк тарту өчен, үгез җиккәннәр, тора-бара алар урынын атлар алыштырган. Ат үрчетү, шул исәптән дружиналарны ат белән тәэмин итү, хуҗалык итүдә төп шөгыльләрнең берсенә әйләнә. 28
Елга һәм күлләр балыкка бай булганга, балык тоту славяннар өчен өстәмә керем чыганагы ролен үтәгән. Славяннар уңган игенчеләр һәм терлекчеләр генә түгел, ә тәҗрибәле аучылар да булганнар. Алар поши, кабан дуңгызы, болан, кыр кәҗәсе аулаганнар, урман һәм күл кош-кортларын, кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр тотарга йөргәннәр. Урманнарда аю-бүреләр, төлкеләр, сусарлар, кондызлар, кешләр, тиеннәр бик күп булган. Кыйммәтле мех (эшкәртелмәгән тире) якын¬ дагы илләргә, шул исәптән Византиягә, товар алмашуга һәм сатуга киткән, шулай ук славян, балт һәм фин-угор кабиләләре ясакны да тиреләтә түләгәннәр, ягъни металл акча барлыкка килгәнче, мех сату-алу чарасы ролен үтәгән. Русь дәүләтендә тәңкәнең куница (сусар) сүзе белән бәйләнешле аталуы да очраклы хәл түгел. Көнчыгыш славяннар, балт һәм фин-угор күршеләре кебек үк, иртә яздан башлап кара көзгә кадәр чолык¬ чылык белән шөгыльләнгәннәр. Әйберләр алмашкан¬ да, бал һәм балавыз аеруча югары бәяләнгән. Балдан хәмер (исерткеч эчемлек) куйганнар, төрле ризыклар пешергәндә кулланганнар. Хуҗалык үсеше көнчыгыш славяннарның төрле кабиләләрендә төрлечә барган. Урманлы, елга-күлле Новгород төбәгендә яшәүче словеннар поляннардагы игенчелекне белмәгәннәр. Әмма аларны күптармаклы транспорт челтәре чит җирләр белән бәйләп торган: бер яктан — Балтыйк яр буе, Скандинавия һәм Төньяк Европа илләре белән, икенче яктан — Византия һәм Балканга илтүче Днепр юлы белән, өченче яклап хәзәр кордоннары аша Каспий диңгезе, Кавказ аръягы һәм Урта Азия белән тоташтыручы Идел ярлары бәйләгән. Шуңа да монда диңгезчелек, сәүдә һәм һөнәрчелек алга киткән, кыйммәтле мех белән сату-алу һәм балыкчылык киң таралган. Древляннар, вятичлар һәм дряговичлар урман ешлык¬ ларында, аланнарында, елга буйларында яшәгәннәр. Тор¬ мыш акрын гына, үз җаена барган. Җирләрне сөрү һәм чәчүгә яраклы итү өчен зур көч, тырышлык соралган. Бу тирәләр дошман явыннан да, алга киткән халыклар белән тыгыз бәйләнештән дә ерак торган. IX гасырда да тормыш йөз ел элеккечә акрын гына дәвам иткән. 29
Дәүләт төзелүнең алшартлары. Хуҗалык итүдәге аерым¬ лыклар көнчыгыш славяннарның җәмгыять үсешенә, аларның дәүләт төзергә омтылуларына нык йогынты ясый. Рус телендәге «государство» сүзе «господарь», «го¬ сударь» (ягъни «хуҗа», «хаким» дигән сүз) сүзләреннән алынган. Бу төшенчә башлык хакимлеге белән бәйле. Көнчыгыш славяннарда андый хакимлеккә кабилә кенәзе ия була. Ә дәүләт үзләре теләп яки көч белән буй¬ сындырылган теге яки бу халык яисә кардәш кабиләләр яши торган территорияне колачлаган үзәк хакимият төзелүне аңлата. Дәүләт ул — кенәз һәм аның яраннары хакимле¬ ге, хакимиятне саклаучы гаскәр дә, халыкның эшчән- леген җайга салучы законнар да, салымнар да. Дәүләт системасының бер өлешен дин тәшкил иткән, ул кеше¬ ләрне рухи яктан берләштергән, җәмгыятьне ныгыткан. Көнчыгыш славяннарда дәүләт төзелүнең беренче билгеләре (юлбашчылар, хәрби дружиналар, ерак поход¬ лар) антлар һәм Кий заманнарында ук күренә башлый, әмма алар аварлар һөҗүме нәтиҗәсендә өзелә. Поляннар һәм Новгород словеннарының иҗтимагый тормышы нык үсеш ала. Ыруглык общинасы таркала. Иҗтимагый тормышның үзәгенә башлыгы ир кеше булган гаилә чыга. Хуҗалык үсеше алга китү сәбәпле, гаилә үзен үзе тәэмин итеп яши башлый: ашарына ризыкны үзе әзерли, кияренә кием әмәлли, торак булдыра. Ыруглык милке (гомуми сөрүлек җир) гаиләләргә бүленә. Шәхси милеккә хуҗа булу хокукы барлыкка килә. Халык, сабан, тимер балта, көрәк, китмән белән коралланып, табигатькә кар¬ шы тора алу көчен арттырса, ук һәм җәя, тимер очлы сөңгеләр, ике яклы корыч кылычлар булдырып, хәрби куәтен дә үстерә. Шәхси биләмәләр белән беррәттән күлләр, урманнар, көтүлекләр шикелле уртак җирләр дә була. Общинада кан кардәшләр генә түгел, күршеләр дә яши башлый. Ир¬ ләр күбрәк булган гаиләләргә зуррак җирләрне үзләштерү мөмкинлеге туа, җитештерү эшчәнлеге продуктлары да ал арга күбрәк тия, үзләреннән артканны хәтта сата яки кирәкле башка нәрсәгә алыштыра алалар. Шушындый шартларда кабилә башлыклары һәм аксакалларның, аксөякләрнең, башлык тирәсендәге 30
сугышчыларның хакимлеге көчәя һәм хуҗалык итү мөмкинлекләре артканнан-арта бара. Юлбашчылар һәм дружиналар ерак һәм якын арага хәрби походлар оеш¬ тыралар, табыш һәм әсирләр алып кайталар, буйсын¬ дырылган кабиләләргә ясак салалар, баеп китәләр һәм хакимлекләрен көчәйтәләр. Бер үк вакытта чикләрен ныгыту турында да кайгырталар. Ыруглык общиналары ярдәменнән мәхрүм калган авыл җирләрендә һәм шәһәрдә яшәүче кайбер кабиләләргә туып килүче дәүләт хакимияте ярдәмгә килә. Мәсәлән, по- л яннар, кенәзләре һәм ал арның дружиналары ярдәмендә канкойгыч сугышлар оештырып, хәзәрләр изүеннән ко¬ тылалар һәм ал арга ясак түләүдән туктыйлар, ә бу исә һәр гаилә тормышын сизелерлек җиңеләйтә. Аучылар һәм балыкчылар көн иткән урманлы район¬ нарда, игенчелек тә, һөнәрчелек һәм сәүдә мөнәсәбәтләре дә арткарак калган урыннарда элеккечә ыруглык бәй¬ ләнешләре нык сакланган, милек уртак булган, хуҗалык һәм хәрби эшләрдә үзара ярдәмләшеп торганнар, бай¬ ларга һәм ярлыларга кискен бүленеш булмаган. Шуңа да карамастан шундый артта калган районнарда да Днепрның урта агымы һәм Ильмень буе җирләрендә барган процесслар шаукымы сизелә башлый. Көнчыгыш славяннарда иҗтимагый строй. IX гасырның азагына җәмгыятьтә шактый төгәл иерархия (күп бас¬ кычлылык) төзелә. Аның башында кабилә яисә кабилә¬ ләр союзы белән идарә итүче кенэз тора. Ул үзенә тугры¬ лыклы сугышчы-дружиначыларга таяна. Гаскәр башы кенәз белән бер югарылыкта торган, ул кенәз дружинасы белән берлектә сугышларда, бигрәк тә үз территориясе чикләрен саклауда катнашкан. Кенәзнең шәхси сакчыла¬ ры булган. Аларны отроклар (кече дружиначылар) дип йөрткәннәр. Болар — ни игенчелек, ни терлекчелек белән бәйле булмаган кешеләр. Ал арның төп шөгыле — сугыш. Яу уңышлы чыккан очракта, сугышчыларның табышла¬ ры иген үстерүчеләр, аучылар һәм һөнәрчеләрнекенә ка¬ раганда күбрәк булган. Әмма мондый табыш сәламәтлек, ә кайчакта гомер бәрабәренә килә шул. Кече дружиначы¬ лар җәмгыятьнең өстенлекле катлавы дип саналган. Шактый байлык туплап өлгергән ыруглар һәм зур, көчле патриархаль гаилә башлыклары — кабилә 31
Византиядән килгән алка. X гасыр аксөякләре дә аерылып торган. Болар — кенәзнең бөтен йомышларын үтәп торучы ярдәмчеләре һәм киңәшчеләре. Алар арасыннан тора-бара боярлар чыккан. Дәүләт төзергә омтылып яшәгән җәмгыять тормы¬ шына сугышчан төс керә. Анда ирек кими, кабиләнең бөтен мәсьәләләрен бергәләп киңәшеп хәл иткән кешеләр тормышында кабилә тәртипләре бетә. Берәүләрнең юга¬ рыга үрмәләве, икенчеләрнең изелүе күзәтелә. Кабилә җыены —вече саклана әле, кенәзләр һәм гаскәр башлык¬ лары халык тарафыннан сайлана. Ләкин бу сайлаулар бик яхшы куелган спектакльгә әверелә: баш рольләрдә кенәзләр һәм гаскәр башларының якыннары — боярлар һәм дружиначылар чыгыш ясый. Нәселдән-нәселгә күчә торган хакимлеккә (мәсәлән, атасыннан улына) ирешүгә омтылыш күзәтелә. Кабиләнең төп өлешен аның ирекле әгъзалары — смерд¬ лар тәшкил иткән. Әмма алар арасында да инде катлаулар¬ га аерылу күзәтелә башлаган. Баераклары — эшлеклелэр (русча мужи) дип аталганнар, үзен сугышларга катнашыр¬ га хокуклы һәм бурычлы санаганнар (русча вои) да аеры¬ лып торган. Кара халык (русча челядь) — хатын-кызлар, балалар гаиләнең башка әгъзалары — эшлеклеләргә буйсынган. (Челядь төшенчәсе белән тора-бара барлык буйсынучы кешеләрне атый башлаганнар.) Гаиләләрдә хезмәтчеләр барлыкка килгән. Җәмгыятьнең түбән баскычларында ярлылар, хокуксызлар, байларга буй¬ сынучылар калган. Болар — ятимнәр, хезмәтчеләр, гарип-гораба, акылга зәгыйфьләр, фәкыйрьләр. Иң түбән баскычта коллар торган. Гадәттә, алар исәбенә әсирләр эләккән. «Варяглардан грекларга» илтүче юл. Славян җирләрендә дәүләт төзелүнең икътисади нигезен һөнәрчелек үсеше, шәһәрләр калкып чыгу, сату-алу бәйләнешләренең үсүе тәшкил итә. Хуҗалык итүнең шушы өлкәләрендә байлык туплана, бу үз чиратында иҗтимагый үсешкә, шуның нәтиҗәсендә байлар һәм ярлыларга бүленүгә китерә. Урта Днепр буенда һәм төньяк-көнбатышта VIII— IX гасырларда төрле кәсепләр, һөнәрләр үсеш ала һәм камилләшә бара. Тимердән генә дә 20ләп төр эш коралы һәм утлы корал ясаганнар. Ьөнәрчеләр кабилә юлбаш¬ чылары һәм аксакаллар яши торган җирләрдә, кабилә 32
әгъзалары еш йөргән изге урыннарда, ягъни сәүдә итәргә уңай җирләрдә төпләнәләр. Көнчыгыш славяннар шәһәрләренә әнә шулай нигез салына. Шәһәрләрдә ха¬ кимият урнашкан, сәүдә һәм һөнәрчелек гөрләгән, дини йолалар башкарылган һәм аларның, дошман килә калса, качу урыны — ныгытма-крепосте да булган. Шәһәрләрне сәүдә юллары берләштергән, алар ха¬ лыкара мөнәсәбәтләрне ныгытканнар, көнчыгыш сла¬ вян җирләрен цивилизация үзәкләренә танытканнар. Сәүдәгәрләр белән бергә дөньякүләм мәдәният, тәҗрибә алмашу, мәгълүмат килгән. Сәүдәгәрләр еш кына илче ролен дә үтәгәннәр. VIII—IX гасырларда данлыклы «варяглардан греклар¬ га» илтүче юл ачылган. Ул юл «варяглардан», ягъни Балтыйк ярларыннан Европа буйлап Урта диңгезгә таба Римга кадәр, ә аннан Константинопольгә сузылган. Юл Константинопольдән Кара диңгез һәм Днепр буйлап төньякка илткән, көймәләрне, сөйрәп, Ильмень күленә коя торган Ловать елгасына күчерә торган булганнар. Аннан инде юл Ильмень белән Ладога күлләрен тоташ¬ тыручы Волхов елгасы буйлап дәвам иткән. Юлчылар, Ладога күленең Фин култыгы белән кушылган урынга кадәр барып, Нева елгасына килеп чыкканнар, ә ан¬ нан—тагын Балтыйк диңгезе. Рус җирләре аша әлеге юл узган урыннарда зур шә¬ һәрләр калыккан. Днепрда — Киев, Смоленск, Любеч; Көнчыгыш славяннарның сәүдә итү урыны. Рәссам С. В. Иванов 33
Византия көмеш чынаягы Ильмень күленә янәшә, Волхов елгасы яр буенда Новго¬ род үсеп чыккан. Бу шәһәрләр киләчәктә Русь дәүләте тарихында зур роль уйнаячаклар. Башка сәүдә юллары да булган. Көнчыгыш юлының үзәге булып Идел һәм Дон елгалары хезмәт иткән. По- ляннар ягыннан сәүдә кәрваннары Дон ярларына кадәр килгәннәр, яисә Днепр буйлап түбәнгәрәк төшкәннәр. Аннан Кара диңгез буйлап Кырым ягыннан көнчыгышка таба йөзгәннәр, аннары Азов диңгезенә чыгып, Донга юнәлгәннәр. Идел белән Дон якынайган урында (хәзер ул Волга-Дон каналы) көймәләрне Иделгә сөйрәтеп күчергәннәр. Идел буйлап түбәнгә, хәзәр биләмәләре аша, Каспий диңгезенә, Кавказ һәм Көнчыгыш илләре Харәзем белән Бохарага юл тотканнар. Урта Днепр буе урманнары һәм Урта Идел аша тагын бер юл — Болгар юлы сузылган. Новгород словеннары дөньяның башка җирләре белән элемтәләрне «варяглардан грекларга» илтүче юл ярдәмендә генә түгел, Иделнең югары агымына һәм шун¬ нан көньякка юнәлгән юллар аша да урнаштырганнар. Үзәк һәм Көньяк Европага Днепр, Кара диңгез һәм Дунай елгалары буйлап барып булган. Ә Киевтан көнбатышка, хәзерге Польшага һәм герман җирләренә илтүче юл сузылган. Шулай итеп, сәүдә юллары көнчыгыш славяннарны Көнчыгыш, Үзәк һәм Көнбатыш Европаның туып килүче дәүләтләре белән, Балкан ярымутравы, Төньяк Кара диңгез буе, Идел буе, Кавказ, гарәп дөньясы, Византия белән бәйләнештә тоткан. Өстәвенә ул юллар хәрби юллар да булган. Алар буйлап славян дружиналары дөньяның төрле почмакларына йөргәннәр, ә кайсыдыр халыклар бу юлларны көнчыгыш славян җирләренә һөҗүм итү өчен кулланган. Көнчыгыш славяннарда дин. Бөек һәм серле, йомшак та, шул ук вакытта кырыс табигатькә славяннар илаһи зат дип караганнар. Барлык күренешләр — яшен, күк күкрәү, яңгыр, кояш тотылу, җир тетрәү яисә коры¬ лык— славяннар өчен барысы да изге булган. Сла¬ вяннарның фантастика һәм поэтикага корылган дини карашлары әйләнә-тирә дөньяның барлык өлкәләрен ча¬ гылдыра. Күпаллалыкка (төп һәм икенче дәрәҗәдәгеләр- 34
не дә кертеп) нигезләнгән дин политеизм («поли» — «күп», «теос» — «алла» мәгънәләрендәге грек сүзләрен¬ нән) дип атала. Русьта ул соңрак мәҗүсилек (русча язычество. Иске славян телендә «языци» сүзе хрис¬ тианлык кабул итмәгән халыкларны аңлаткан.) дип йөртелгән. Соңрак туган христиан һәм ислам диннәре, мәҗүсилектән аермалы буларак, бер Аллага ышануга нигезләнә. Бу диннәр монотеистик («моно» — «бер» мәгънәсендәге грек сүзеннән) дип атала. Мәҗүсилектә дә, монотеистик диндә дә кеше барыбер, нигездә, зур өстенлекне табигатькә бирә, ул аңа тереклек дөньясын бар итүче дә, юк итүче дә бөек рух дип карый. Славяннар илаһи затларның башлыгы дип Галәм алласы бөек Сварогны атаганнар. Ул борынгы греклар¬ дагы Зевсны хәтерләтә. Кояш алласын (славяннар аны Даждъбог дигәннәр) бик зурлаганнар, үзләрен аның оныклары дип йөрткәннәр. Уңдырышлылык алласы (Род) һәм алиһәләр (Роженицалар) аеруча абруйлы бул¬ ган. Терлек алласы Велес терлекчелек сагында торган. Стрибог дигәне, славяннар аңлавынча, җилләр белән идарә иткән. Кайбер иран һәм фин-угор кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәнгә, славяннар алар ышанган аллалар¬ ны да үз иткәннәр. Славяннар иран телле халыкларда популяр булган кояш алласы Хорс һәм уңдырышлылык алласы Симарглга да табыналар. Фин-угор халкының Макошь алиһәсен дә үз итәләр. Бу алиһә бөтен терек¬ лек дөньясын барлыкка кңтерә һәм хуҗалыкта хатын- кызларны үз канаты астына ала дип уйлаганнар алар. Славян кенәзләре, гаскәр башлыклары һәм дружи¬ налар барлыкка килгәч, хәрби походлар чорында яшен һәм күк күкрәү алласы — җиңелмәс Перун алгы планга чыга. Тора-бара ул, туып килүче дәүләтнең төп илаһи затына әверелеп, элекке аллалар белән кушыла. Славяннар гайре табигый көчләргә ышанганнар. Алар берничә төрле булган: убырлар (явыз көчләр) һәм алар- дан саклаучылар. Урманнарда шүрәлеләр «яшәгән», ел¬ галарда су аналары «тереклек иткән». Славяннар үлгән кешеләрнең җаннары шулай, яз көне елга-су ярларына чыгып, уянып килүче табигатькә сокланып, хозурланып утыралар дип ышанганнар. Перунның бронза статуэткасы. Новгород. XII гасыр Славяннарның мәҗүсилек поты (идол) 35
Мәҗүси пот — йорт иясе Славяннар һәр йортны йорт иясе — элеккеге ыру баба¬ сы (щур, чур) саклый дип ышанганнар. Явыз көчләр та¬ рафыннан куркыныч янаганда, алар, ярдәм сорап: «Чур! Тимә миңа!»—дип, йорт иясенә эндәшкәннәр. Явыз көчләрдән саклый дип, славяннар саклагыч бөтиләр (амулетлар) тагып йөргәннәр, якты күлләргә һәм изге агачларга, җил һәм болытларга табынганнар. Йолалар һәм борынгыдан килгән гореф-гадәтләр. Мәҗү¬ силек славяннар тормышын табигать күренешләрен чагылдыручы төрле йолалар, бәйрәмнәр белән тулылан¬ дыра. Кояш язга таба борылгач, ә ул, хәзерге шикелле үк, 1 гыйнварга туры килә, Коляда бәйрәме башлана. Йортлардагы иске учаклар сүндерелә, кешеләр яңа ут тергезәләр. Шул рәвештә алар кояшның яңа тормыш алып килүен данлаганнар, киләчәкне бакканнар, алла¬ лар ризалыгы өчен үгез һәм башка хайваннарны корбан итеп чалганнар. Март аенда славяннар көн белән төн тигезләшкән вакытны билгеләп үткәннәр. Алар, кояш һәм яз килүне зурлап, кояш карачкысын яндыралар. Кояш хөрмәтенә түгәрәк беленнәр пешереп, уен-көлке, җыр белән узды¬ рыла торган Май чабу (Масленица) бәйрәме уздырыла. 1—2 майларда беренче үсентеләр күренүе билгеләп үтелә. Славяннар яшь каен агачларын тасмалар бе¬ лән бәйләп куйганнар, өйләрен яшь ботаклар белән бизәгәннәр. Бөтенхалык бәйрәме Купала 23 июньгә — иң озын көнгә туры килгән. Игеннәр башак тутырган вакыт, яңгыр кирәк. Әйлән-бәйлән уеннары уйнаганнан соң, яшь кызлар такыялар үреп, елгага ташлаганнар. Иң чибәр, сылу кызларны яшел ботаклар белән уратып ал¬ ганнар да, җиргә күптән көтелгән яңгыр явуын сорап, өсләренә су сипкәннәр. Ә кичләрен купала учаклары якканнар, кызлар һәм егетләр учак аша сикергәннәр. Бу үзенә күрә чистарыну билгесе булган. Купала төннәрендә «кыз урлау»лар күзәтелгән, ягъни яшьләр алдан үзара килешкәннәр дә, егет кызны атасы йортыннан шул кичне алып киткән. Бала туу, туйлар һәм мәет күмү дә шактый катлаулы йолалар белән башкарылган. Мәет күмү йоласы болай узган. Мәетне каекка салып яндырганнар. Бу — кешенең 36
Болгарда X гасырда рус аксөяген җирләү. Рәссам Г. И. Семирадский акрын гына теге дөньяга китүен аңлаткан. Шуннан соң мәет көлен калган хатыннарның берсе белән бергә җирләгәннәр (мәҗүси славяннарда күп хатын алу гадәте булган). Әгәр дә үлгән кеше хәрбиләрдән булса, кабергә сугыш аты үләксәсе, корал һәм бизәнү әйберләре дә ку¬ елган. Кабер өстенә биек итеп туфрак өелгән һәм аның өстендә тризна йоласы башкарылган: үлгән кешенең туганнары, көрәштәш дуслары аны искә алганнар, хәрби ярышлар да шунда уза торган булган. Күрәзәчеләр һәм сихерчеләр. Славяннар уйлавынча, җәмгыятьтә аерым бер кешеләр аллалар белән бик якын мөнәсәбәттә тора алганнар. Күрәзәчеләр, сихерчеләр бул¬ ган алар. А. С. Пушкин үзенең «Күрәзәче Олег турында җырлар» («Песни о вещем Олеге») әсәрендә ал арны «Ходайның сөеп биргән» кешеләре дип атый. Сихерчеләр капище дип аталган гыйбадәтханәләрдә аллаларның сыннарын хәтерләтүче пот (идол), ягъни кумирлар тирәсендә йола чаралары уздырганнар. Ыруг башлыкла¬ ры, соңрак кенәзләр белән беррәттән күрәзәчеләр, кабилә һәм кабилә союзлары, хәтта яшь, туып килүче дәүләт тормышы белән дә җитәкчелек иткәннәр. Ерак походларга чыгар алдыннан, кенәз һәм дружи¬ налар күрәзәчеләргә килгәннәр, күрәзәчеләр исә нәрсә булачагын алдан әйткәннәр, уңышка ирешү өчен, алла¬ ларга багышлап, корбан китергәннәр. 37
Табигать күренешләренә аеруча игътибарлы бул¬ ганга, күрәзәчеләр алдан күреп, белеп эш иткәннәр. Алар кешеләргә теге яки бу күренешнең сәбәпләрен аң¬ латканнар, төрле шифалы үләннәр һәм үсемлек тамырла¬ рын кулланып, авыруларны дәвалый белгәннәр. Кешеләр аларның кулыннан килмәгән эш юк дип ышанганнар. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР §3 1. Нестор язмаларында славяннар Европа халыклары бер¬ гәлегенең бик борынгы һәм аерылгысыз өлеше дип тасвирлана, шуны исбатлагыз. Несторның башка илләрдә авторлар язмала¬ рыннан да хәбәрдар яшәгән бик белемле кеше булуын нинди фактлар раслый? 2. Көнчыгыш славяннарның VIII гасырда Көнчыгыш Европа территориясенә күчеп утырулары ничек барган? Бу таралып утыру ни өчен тыныч төс алган? 3. Ни өчен Днепр буйларында хуҗалык үсеше, башка районнар- дагыга караганда, алдынгырак булган? Новгород словеннарында хуҗалык итүнең нинди үзенчәлекләре билгеле? Алар ничек аңлатыла? Моннан нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? 4. «Варяглардан грекларга» илтүче юлдан Днепр буеннан Бол¬ гарга һәм Дон, Идел, Каспий диңгезе аша Көнчыгыш илләренә узган сәүдә маршрутларын карта буенча билгеләгез. 5. VIII—IX гасырларда поляннарда һәм словеннарда дәүләт¬ челекнең нинди билгеләре күренә башлый? 6. Сез ничек уйлыйсыз, славяннарның үз-үзләрен тотышын¬ да хис өстенлек иткәнме, әллә акылмы? Фикерегезне нигез¬ ләгез. 7. Ни өчен славяннар иран телле халыкта абруй казанган ал¬ лалар— Хорс һәм Симарглны үз иттеләр икән? 8. Ни өчен славяннарда күк күкрәү һәм яшен алласы Перун дәүләткәчә чорда төп алла булган? 9. Славяннарда бала туу, туй, мәет күмү йолалары ничек узган? 10. Славяннар явыз көчләрдән ничек сакланганнар? Днепр буенда Русь дәүләте оешу. Беренче рус кенәзләре Славяннар Көньягы һәм славяннар Төньягы —дәүләтчелек¬ нең ике үзәге. IX гасыр ахырына көнчыгыш славян җирләрендә иң элек — кабилә союзлары, соңрак ка- биләара берләшмәләр барлыкка килә. Көнчыгыш сла¬ вян дәүләтчелегенә нигезне Урта Днепр буенда — Киев 38
һәм төньяк-көнбатыш районда Ладога белән Новгород шәһәрләре берләшмәләре сала. Көнчыгыш славяннарны борынгы елъязмаларда һәм башка чыганакларда русь, руссы һәм русины дип тә атыйлар. Русь дәүләте төзелүен безгә, иң беренче булып, русларның Кырым буендагы Византия биләмәләренә һөҗүме турындагы тарихи документлар хәбәр итә. Рус¬ лар Керчь бугазына кадәрге Кырым яр буйларын басып алалар, Сурож шәһәрен (хәзер Судак) штурмлыйлар, талап-җимереп, үзләренә буйсындыралар. Берничә елдан соң Русь янәдән һөҗүмгә әзерләнә, бу юлы ул Кара диңгезнең көньяк ярына кызыга, әмма Константинопольгә һөҗүм итәргә батырчылык итми. 838—839 елларда Константинопольгә, яңа дошманы — Византия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу максаты бе¬ лән, Русь илчелеге килә. Аннан илчелек, дипломатик һәм сәүдә бәйләнешләре урнаштырырга дип, франкларның куәтле империясенә юл тота. 860 елның 18 июнендә шул заман өчен бөтен дөньяны шаулаткан вакыйга була. Көтмәгәндә Константинопольгә рус гаскәре һөҗүм итә. Руслар диңгез ягыннан 200 көй¬ мәгә утырып киләләр. Атна буе шәһәрне камалышта тоталар, әмма Константинополь бирелми. Зур суммада контрибуция алып һәм Византия белән мактаулы солых төзегәннән соң, руслар кайтып китәләр. Бу походның җитәкчеләре Аскольд һәм Дир исемле кенәзләр була. Шул вакыйгадан соң Русь рәсми рәвештә бөек империя дип таныла. Берничә ел узгач, рус җиренә грек священниклары килеп, аларның башлыклары һәм дружиналарын чу¬ кындыралар. Ул башлыкның Аскольд булуы ихтимал дигән фараз яши. IX гасырның икенче яртысында дружиналар Урта Днепр буеннан хәзәрләр яшәгән җирләр аша Иделгә, Төньяк Кавказга һәм Каспий диңгезенә чыгалар. Киев гаскәрләре, «варяглардан грекларга» илтүче юл¬ ның славян өлешен һәм Балтыйк диңгезенә чыгу юлларын үз контрольлегенә алмакчы булып, төньякка таба бару¬ ларын дәвам итәләр. Полоцк шәһәрен һәм аның халкын буйсындырырга маташулар әлегә уңышсыз булып чыга. 39
Мәрхүмне искә алу өчен куелган рәсемле таш. IX—X гасырлар Славяннар Көньягы славяннар Төньягына көчле һөҗүм ясый. Төньяк-көнбатыш славян җирләрендә Русь дәүләте төзелә башлау. Ильмень күле, Волхов елгасы, Ладога күле буй¬ ларында Ильмень тирәсе словеннары җитәкчелегендә славян һәм фин-угор кабиләләренең көчле союзы оеша. Бу союзның оешуына словен, кривич, меря һәм чудь халыкларының үзләрен буйсындырып тоткан варягларга каршы көрәш башлавы этәргеч бирә. Көньякта поляннар хәзәрләр хакимиятен ничек бәреп төшерсәләр, төньякта җирле кабиләләр союзы варяг хакимнәрен шулай куып җибәрәләр. Шулай да җирле кабиләләр үзара тыныша алмый башлыйлар. Елъязмада әйтелгәнчә, ыру ыруга каршы чыга. Мондый кабиләара сугышлар, гадәттә, бер генә ысул белән — хөкемдарны читтән чакырып ките¬ реп хәл ителгән. Бу юлы варяг кенәзләрен китертергә уйлыйлар. Кемнәр булган соң ул варяглар? Бу сорау менә инде 200 елдан артык Россия һәм чит ил тарихчыларына тынгылык бирми. Берәүләр варягларны норманнар, скандинавиялеләр диләр. Чөнки бу норманнарның Евро¬ падагы бай илләргә, диңгез һөҗүмнәре оештырып, табыш артыннан йөрү чорлары була. Славяннар яшәгән җирләрдә дәүләтне иң беренче булып норманнар төзегән дигән караш озак еллар буе өстенлек итте; янәсе, славяннар дәүләт төзи алмаганнар. Мондый караш аеруча Россиянең көнбатыш көндәшләре арасында киң таралган иде. Әлеге фикердә торучы галимнәрне норманчылар дип, ә аларның карашларын Русь дәүләте төзелү турында норман теориясе дип атый¬ лар. Әлеге карашка капма-каршы фикер тарафдарларын антинорманчылар диләр. Алар славяннарда дәүләтче¬ лек норманнарга кадәр үк оешуын исбатладылар. Ьәр ике караш бүген дә яши. Әмма бәхәс хәзер башка мәсьәлә тирәсендә бара: варяглар кайсы милләттән булганнар? Норманчылар аларны скандинавиялеләр диләр, һәм «Русь» сүзе дә алар теленеке дигән фикер¬ не алга сөрәләр. Антинорманчылар исә рус төньяк- көнбатышының беренче кенәзләре я балтлардан, яки Балтыйк диңгезенең көньяк яр буе славяннарыннан 40
булган диләр. Шулай итеп, Россия, славянлык язмы¬ шы, аларның тарихи гомумилеге һәм мөстәкыйльлеге турында бәхәс дәвам итә. Бу турыда елъязмачы Нестор нәрсә әйтте икән? Ьәр ике фикер ияләре дә иң беренче чиратта аның мәгълүматларына таяналар бит. Ул болай ди: «Славян җирләрендә яшәүче төрле кабиләләр 862 елда варяг кенәзләрен — Рюрикны һәм аның туганнарын (дружина¬ лары һәм башка кешеләре белән) чакырып китертәләр. Ул варяглар үзләрен русь дип атаганнар». Нестор өчен «русь» төшенчәсе иң элек этник төркемне белдерә. Варяглар, дип дәвам итә елъязмачы, көнбатыш ха¬ лыклардан көнчыгыштарак Варяг (Балтыйк) диңгезенең көньяк ярында утыралар. Славян һәм рус телләренең бер үк булуларын ул басым ясап әйтә. Бу Ильмень тирәсендә яшәгән словеннар һәм кривичлар чакырып китергән кенәзләрнең аларга кардәш булуларын күрсәтә. «Русь» сүзенең килеп чыгышы. «Русь», «руссы» атама¬ лары IX гасырда славян Төньягында да, Көньягында да ишетелә башлый. Үзәк, Көнчыгыш һәм Көньяк Европа славян кабиләләрендә руссы, русины атамала¬ ры киң таралган була. Көнбатышта аларны рутен, руг дип атаганнар. Русиннарның хәзерге буыны Германия, Румыния, Венгриядә яши. Славян телендәге «русый» сүзе «ачык төстәге» мәгънәсенә туры килә. Ул — славян теленә хас типик сүз һәм славян кабиләләренең дә типик атамасы. Калган руслар (руссы), русиннар, рутеннар Бал¬ тыйк диңгезенең көньяк ярына сузылган җирләрдә яшәгәннәр. Соңрак Ильмень словеннары һәм кривичлар үз җирләре белән идарә итәргә, үзара ызгышларга чик куярга һәм варяг һөҗүменнән сакларга варяг кенәзләрен чакыралар. Бу Европа тарихында гадәттән тыш хәл саналмаган. Чакырылган кенәзләр Ильмень буе словеннарының җирле кенәз династиясе кардәшләре булган дигән фа¬ разлар да билгеле. Аның каравы Скандинавиядә «Русь» исеменең булуы турында да, Скандинавиядә ул заманда кенәз, король хакимияте хөкем сөрүе турында да, яисә үз кенәзләрен славян җирләренә җибәргән ниндидер дәүләт турында да бернинди мәгълүмат юк. Бәхәс дәвам итә. Асылмалы көмеш Скандинавия тәңкәсе. IX гасыр Көмеш бизәк төшерелгән саплы ти¬ мер кылыч. X гасыр 41
Варяг шишәге (шлемы) Рюрикның Новгородка килүе. Рюриковичлар нәселенең башлангычы. Елъязмада сөйләнгәнчә, 862 елда варяг җирләреннән славян һәм фин-угор җирләренә нәсел- ырулары белән өч бертуган — Рюрик, Синеус һәм Трувор килә. Олысы — Рюрик — Ладога шәһәрендә Ильмень словеннары белән кенәзлек итәргә утыра. Аннан ул Нов¬ городка күчә һәм үзенә крепость-ныгытма төзетә. Нов¬ город бу якларда алдынгы үсештәге славян җирләренең үзәге саналган, җитмәсә, «варяглардан грекларга» илтүче юлда утырган. Синеус — Белоозеро шәһәрендәге фин кабиләсе весь җирләрендә, ә Трувор Изборск шәһәрендә кривичлар җирендә кенәзлек итүләрен башлап җибәрәләр. Елъязма риваять сыман тоелса да, төньяк-көнбатыш рус җирләренә варяг хөкемдары килүе — чын, булган хәл. Рюрик көнчыгыш славяннарның һәм фин-угор җир¬ ләренең бөтен төньягын һәм төньяк-көнбатыш өлешен үз кенәзлегенә берләштерә. Тирә-юньдәге җирләрне бер кенәзлек хакимиятенә берләштергән көчле дәүләт үзәге барлыкка килә. Хәзер Новгород — Киевка, Рюрик Киев кенәзләренә каршы баса. Ике үзәк тә үзен Русь дип атый: поляннар династиясе тамыр җәйгән Көньяк Русь һәм хакимияте Көньяк Балтыйк буеннан чыккан славяннар кулындагы Төньяк Русь. Киев, Төньякка яу җибәреп, Новгородтан кривичлар һәм полочаннарның җирләрен яулап алмакчы була. Рюрик Полоцкига юнәлә. Көнчыгыш славяннарның ике үзәге арасында тарихи каршылык өлгереп килә. 879 елда Рюрик үлеп китә, хакимият аның кече яшьтәге улы Игорьга күчә. Новгородта барлык эшләр я воевода, я Рюрикның кардәше Олег җитәкчелегендә башкарылса да, рәсми рәвештә Игорь Новгород кенәзе булып кала бирә. Рус җирләрендә Иван патша улы Федор Иванович вафатына кадәр хакимлек иткән Рюриковичлар династиясенә башлангыч шул вакытта салына. Русь дәүләте төзелү. Кенәз Олег. Олег өлешенә борынгы рус дәүләтләренең ике үзәген берләштерү бурычы тия. 882 елда ул, гаскәр туплап, көньякка поход оештыра. Олег гаскәренең төп көчен варяг дружинасы тәшкил итә. Гаскәргә төньяк-көнбатыш рус җирләрендә оеш¬ кан отрядлар да кушыла. Монда Ильмень словеннары 42
Варяг кенәзләрен каршы алу. Рәссам В. М. Васнецов да, кривичлар да, аларның союздашлары һәм ясак түләүчеләр — чудь, меря, весьлар да була. Кенәз каегында кечкенә Игорь да тирбәлә. Елъязма хәбәр иткәнчә, Киев белән Новгород арасын¬ дагы бәхәскә сәбәпче булган территорияләр иң беренче һөҗүмгә дучар булалар. Олег кривичларның төп шәһәре Смоленскины ала, Любечны буйсындыра. Киев таула¬ рына килеп туктагач, ул яхшы ныгытылган һәм күп санлы халык яшәгән шәһәрнең тиз генә бирешмәячәген аңлый. Өстәвенә монда Византия, болгарлар, хәзәрләр һәм бәҗәнәкләр белән бәрелешләрдә танылган тәҗрибәле сугышчы Аскольд һәм Дир кенәзлек итәләр. Олег хәйлә кора. Ул, сугышчыларын каекта яшереп, төньяктан сәүдә кәрваны килгән, сәүдәгәрләр аның чыгуын сорыйлар дип, Киев кенәзенә хәбәр җибәрә. Аны-моны уйлап тормыйча, кенәзләр аларга каршы чыгалар. Шулвакыт Олегның каекта яшеренеп калган сугышчылары, чы¬ гып, киевлыларны камап алалар. Олег, нәни Игорьны кулына алып, Киев хөкемдарына аның кенәз нәселеннән булмавын белдерә, ә үзенең кенәз ыруыннан чыгуын һәм Игорьның кенәз Рюрик улы булуын искәртә. Аскольд һәм Дир үтерелә, ә Олег, Киевта төпләнеп, аны үзенең башкаласы итә. Елъязмада сөйләнгәнчә, ул: «Киев бар- 43
лык рус шәһәрләренең анасы булсын!» — дип игълан итә. Мәҗүси киевлылар үзләренең христиан хөкемдарларын якламаганнар, ә Олегның мәҗүсиләренә шәһәрне яулар¬ га ярдәм иткәннәр дип уйларга мөмкин. Шулай итеп, идеологик карашлар Русьта беренче мәртәбә хакимият алышынуга йогынты ясый, Новгород Төньягының Киев Көньягын җиңгән 882 елдан Русь дәүләте төзелә баш¬ лаган дип билгеләнә. Бу бары тик сугышта җиңү генә була. Хуҗалык итү, сәүдә һәм мәдәният үсеше ягыннан Урта Днепр буе башка славян җирләреннән алдынгырак тора. IX гасырда Киев рус җирләренең үзәге булып җитешә, Олег аны башкала итеп раслый. Олег славян җирләрен берләштерүне дәвам итә. Ул Төньяк Русь белән мөнәсәбәтләрен көйли, Новгород словеннарына, кривичлар һәм шунда яшәүче башка халыкларга ясак сала. Аның варяглар белән төзелгән килешүе 150 ел буена көчен югалтмый. Килешү бу¬ енча, Русь варягларның Көньяк Балтыйк дәүләтенә, русларның төньяк-көнбатыш чикләренең иминлеге һәм Руська даими хәрби ярдәме өчен, ел саен 300 көмеш гривна түләргә тиеш була. Шуннан соң Олег башка славян кабилә союзла¬ ры — древляннар, северяннар, радимичларга поход оештыра һәм аларга мех ясагы сала. Радимичлар һәм северяннар ясак түләп торган хәзәрләр белән бәрелештә Олег уңышка ирешә. Әлеге кабиләләр дә Русь составына кертелә. IX—X гасырлар чигендә Олег күчмә венгрлардан (аларны Русьта угорлар дип тә йөрткәннәр) да шак¬ тый зыян күрә. Венгр күчмәләре үз юлларында рус җирләренә кагылып кына үтәләр. Олег аларның кар- шыларына чыга, әмма җиңелә һәм крепость-ныгытмага кереп бикләнә. Венгрлар Киевны камыйлар, ләкин яулап ала алмыйлар. Каршы яклар килешү төзергә булалар. 898 елгы тынычлык килешүе буенча, руслар венгрларга ясак түләргә, юлга азык-төлек бирергә тиеш булалар, ә венгрлар дошманнарга каршы сугышларда Русьның тугрылыклы союздашы булырга вәгъдә итәләр. Бу килешү Русь һәм Венгрия арасында мөнәсәбәтләр башлануны аңлата. Күп тә үтми, венгрлар, Дунай буена 44
Олегның Аскольд һәм Дирны үтерүе. Литография. XIX гасыр һәм хәзерге Венгрия җирләренә күчеп, үз дәүләтләрен төзиләр. Русь белән Венгрия арасында төзелгән тыныч¬ лык килешүе 200 ел дәвамында үз көчендә кала. Көнчыгыш славян җирләрен берләштергән, алар- ны чит ил баскыннарыннан саклаган, кенәз хакимия¬ тенә моңарчы билгеле булмаган абруй һәм халык¬ ара өстенлекле төс биргән Олег бөек кеназ титулын ала, ягъни кенәзләр кенәзенә әверелә. Кайбер рус кенәзлекләренең идарәчеләре аның ясак түләүчеләре, вассалларына әйләнә. Русь дигән яңа дәүләт масштабы ягыннан Бөек Карлның Франк яки Византия империяләреннән ае¬ рылмый. Ләкин аның күп кенә районнары яшәү өчен яраксыз җирләрдән тора. Дәүләтнең төрле урыннарында 45
тормыш дәрәҗәсе дә төрлечә була. Өстәвенә дәүләт күп төрле халыкларны берләштерә. Болар барысы да аны зәгыйфь һәм тотрыксыз иткән. Русь дәүләте үзенең төзелгән көненнән башлап үз алдына зур максатлар куя: Днепр һәм Дунай елгалары коя торган урыннарга хуҗа булу, Төньяк Кара диңгез буйларында һәм Балканда урнашып алу, хәзәр җирләре аша көнчыгышка үтеп, Тамань ярымутравын һәм Керчь бугазын үз карамагына алу. Бу җирләр стратегик яктан әһәмиятле хәрби плацдарм, сәүдә юлларының төп пункт¬ лары булып торганнар. 907 елгы атаклы Византия походы яулап алу сәя¬ сәтенең бер өлешен тәшкил итә. Җәй башында русларның бик зур гаскәре, каекларга төялеп һәм ат менеп, Кон¬ стантинопольгә юл тота. Греклар, рус көймәләрен керт¬ мәс өчен, диңгез култыгын бер ярдан икенчесенә чылбыр сузып бикләп куялар. Биек диварлы шәһәрне тиз генә алып булмасын аңлап, руслар ярга чыгалар, шәһәр тирәсен яулап, зур табыш алалар, аннан соң көймәләрен ярга тартып чыгарып, җилкәннәрен күтәртәләр. Дошман ядрәсеннән ышыклана-ышыклана, алар шәһәр төбенә үк килеп җитәләр. Бу хәлне күреп, грекларның коты оча, һәм алар солых сорарга мәҗбүр булалар. Килешү буенча, алар Руська акчалата контрибуция, ел саен ясак түләргә, рус сәүдәгәрләре өчен Византиядә Олегның Константинопольгә походы. Миниатюра. XV гасыр 46
базар ачарга тиеш булалар. Рус сәүдәгәрләренә империя территориясендә пошлинасыз сәүдә итү хокукы (ул заман өчен колак ишетмәгән, үтә ят хәл) бирелә. Сугыш тәмамлануын һәм килешү төзелүне белдереп, бөек рус кенәзе, йола буенча, шәһәр капкасына үзенең кылычын элеп куя. 911 елда Олег Византия белән төзелгән килешүне раслый. Константинопольгә килеп төшкән рус илчелеге Көнчыгыш Европа тарихында беренче тапкыр империя белән ике яклы язма килешү төзи. Аның маддәләренең берсендә Византия һәм Русь арасында хәрби союз тө¬ зелү турында да сүз бара. Шуннан соң Византия ар¬ миясе составында рус отрядлары күренә башлый, ә рус дружиналары Кавказ арты империясе дошманнарына ябырыла. Игорьның кенәзлек итүе. 912 елда инде олыгаеп килгән Олег хакимиятне Игорь кулына тапшыра, ә үзе, ри¬ ваятьтә әйтелгәнчә, төньякка — туган ягына китеп бара һәм шунда елан чагудан үлә. Бу вакытка инде Игорь, җитлегеп, варяг кызы Ольгага өйләнгән була. Кайбер риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Игорь Ольганы бик яшьли, Псков урманнарына ауга баргач күреп кала, кызның акылы һәм чибәрлеге аны әсир итә. Ул заманнарда Русь¬ та әле кенәзләр бары тик кенәз кызларына өйләнергә, я булмаса кызны король нәселеннән генә алырга тиеш дигән шарт куелмаган, һәм кенәз гаиләсеннән булмаса да, аксөяк нәселеннән чыккан Ольга бөек кенәзнең хаты¬ ны була. Шунысы да гаҗәп: Русьта гадәти хәл саналган күпхатынлылык заманында Игорьның Ольгадан кала хатыннары булу турында бернинди дә мәгълүмат юк. Бу аның хатынына булган мәхәббәте һәм тугрылыгы турында гына түгел, ә кешелек сыйфатлары турында да сөйли. Борынгы Русь белән акыллы, куәтле хакимнәр идарә иткән. Игорь хакимлеге шуңа бер дәлил булып тора. Бөек кенәз Олег үлгәннән соң, көчсезләнеп, хәлсезләнеп калган Русь таркала башлый — Киев тирәләрендә төпләнергә хыялланучы древляннар һәм бәҗәнәкләр баш күтәрәләр. Игорь аларның икесен дә бастыра. Древ- ляннарны янәдән буйсындырып, ясак салуга ирешә. Бәҗәнәкләр белән дә эшне җайлый. Картлыларына 47
чыккан рус гаскәре белән килешү төзүнең хәерлерәк булуын тиз төшенә алар. Рус җирләренә килеп утыручылар, бөек кенәз хаки¬ мияте булышлыгы белән, Византия сагы урнашкан Днепр тамагына таба хәрәкәт итә башлыйлар. Тамань ярым¬ утравында кенәз Игорь рус колониясенә нигез салырга булыша. Рус биләмәләре хәзәр җирләренә, Византиянең Кырымдагы һәм Кара диңгез буендагы колонияләренә барып тоташа. 941 елда Игорь, бик зур гаскәр белән, Константи- нопольгә поход оештыра. Шәһәргә килеп җитәрәк, аның көймәләрен, яна торган сыекча тутырылган шешәләр ыр¬ гытып, грек кораблары каршы ала. Грек уты русларның котын ала, һәм алар җиңеләләр. Гаскәрнең исән калган өлеше Кече Азия яр буйларында сугышуын дәвам итә. Туган якларына руслар көз көне генә әйләнеп кайта¬ лар. 944 елда Игорь Византиягә кабат яуга китә, әмма 3 ел элек булып узган афәтне онытмаган греклар солых сорыйлар. 944 елгы килешү нигезендә, ике якның солых һәм союздашлык мөнәсәбәтләре торгызыла. Византия элеккечә Руська ясак түләп торырга ризалаша, аның Днепр тамагы һәм Тамань ярымутравына таба китүен кабул итә, әмма рус сәүдәгәрләре грек базарларында пошлинасыз сәүдә итү хокукларын югалталар. Византия императоры Константинопольдә рус ил¬ челәре каршында әлеге килешүгә тугрылыклы булырга Византиялеләр рус корабларын яндыралар. Миниатюра. XV гасыр 48
ант итә. Аннан соң Киевта грек илчелеге кенәз Игорьдан да шундый ант кабул итә. Бөек кенәз һәм аның боярла¬ ры— Перун һәм башка аллалар белән, ә Киев халкының югары катлавыннан булган рус христианнарының ант итүе ул вакытка инде төзелеп беткән Киев храмында уза. Греклар белән үзара килешүдә көнчыгыш славян дәүләте Русь җире дип язылган. Кешедә йөрү һәм Игорьның үлеме. Элек дөньядагы бик күп илләрдә ясак түләү халыкның баш идарәчегә буй¬ сынуын, ыруглык мөнәсәбәтләренең бетүен һәм дәүләт барлыкка килүен белдергән. Кенәз аның дружинасы һәм идарә итү системасы файдасына җыела торган салым кенәзнең җиргә хуҗа булуын, аның белән идарә итү һәм үзенә буйсынучыларны хөкем итү хокукларына ия булуын дәлилли. Шул ук вакытта ясак кенәзгә үз кулы астындагы җирләрне һәм анда яшәүчеләрне яклау бурычы өстәлгәнне дә аңлата. Әйтик, славяннар хәзәрләргә йорт башына бер тиен (җәнлек) һәм бер көмеш тәңкә түләргә тиеш булган¬ нар. Славяннарны хәзәрләргә ясак түләүдән азат итеп, рус кенәзләре үзләре буйсындырган славян җирләренә ясак салалар. Бу үзгәрешләрнең асыл мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт булган соң? «Үзләренең» ясагы җиңелрәк булып чыккан. Әмма бу шул ук бәйлелек бит, шуңа да славян¬ нар, әледән-әле канәгатьсезлек күрсәтеп, Киев кенәзләре идарәчелегенә каршы чыга торган булганнар. Русьта ясак ничек җыелган? Көзнең соңгы көннәрендә кенәз, дружинасын ияртеп, тиешле ясакны җыю макса¬ ты белән, биләмәләренә чыгып китә. Бу сәяхәт кешедә йөрү (полюдье) дип аталган. Ул, кыш буе дәвам итеп, яз башында гына тәмамланган. Кенәз зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да йөргән. Торак җирләргә кенәз кәрваны билгеле тәртиптә тезелеп кергән. Иң алда кенәз үзе, арттарак атлы дружина һәм тиуннар (ясак җыючылар), иң арттан исә җыелган ясак төялгән олау һәм әлегә буш арбалар яки чаналар килгән. Кәрван ыз- баларга таратылган. Гади халык бу кунакларны ашатып- эчертеп торырга тиеш. Икенче көнне иртүк ясак җыярга керешкәннәр. Керем өчен җирле кенәзләр һәм боярлар җавап биргән. Җирле халык кенәз аяк очына нәрсә генә китереп салмаган — җәнлек тиреләре, бал, балавыз, киндер, ашамлыклар, һөнәрчелек эшләнмәләре. Әйбер 49
Кешедә йөреп ясак җыю. Рәссам К. В. Лебедев өстенә әйбер өстәлеп, олау зурайган, кәрван юлын дәвам иткән. Ул көненә 30 км юл үтә торган була. Ә барлык үтелгән юлы, кайчагында 1200—1500 км га җиткән. Кешедә йөреп җыеп алынган ясак ерак җирләрдә сәүдә эшен тәэмин иткән. Кенәзләр һәм сәүдәгәрләр диңгез аръягы илләренә сәяхәткә чыкканнар, Русь илен һәм аның товарларын чит җирләрдә танытканнар. Ясакны төгәл генә исәпкә алып бармаганнар. Халык китергән әйберләр генә түгел, бәлки бөтен кәрванның ашап-эчеп торуы да ясакка кергән. Ясак җыю бары¬ шында көч кулланучыларга җирле халык ризасызлыгын белдереп, бәрелеш очраклары да күзәтелгән. Шундый канлы бәрелешләрнең берсе кенәз Игорьның үлеменә китергән. Бу хәл 945 елда древляннар җирендә була. Игорь ясак җыярга дип чыга. Киевка каршы күтәрелгән өчен, древ- ляннарга ул Олег чорына караганда зуррак ясак билгели. Кенәз дружинасы төрле юллар белән ясакны җыеп, төяп җибәрә, ә кенәз кече дружинасы белән берлектә яңадан табыш ар¬ тыннан әйләнеп кайта. Древляннар кенәз Мал җитәкчелегендә аларга каршы чыгалар һәм дружиначы¬ ларны кырып бетерәләр. Бу ырулар восстаниесе, ягъни древляннарның элеккеге бәйсезлекләре өчен һәм шул ук вакытта туып килүче дәү¬ ләт изүенә каршы чыгулары була. Восстаниечеләр Игорьны тотып ала¬ лар һәм аяусыз үлем җәзасына тар¬ талар. Игорьның хатыны Ольганың идарә итүе. Ольга үзен баштан ук тәвәккәл, буйсындыручан, алдан күрүчән һәм бик кырыс идарәче итеп таныта. Иң элек ул иренең үлеме өчен древлян- нардан үч ала һәм Русьта үз хаким¬ леген урнаштыра. Ольга кешедә йөреп, көч кул¬ ланып һәм чикләнмәгән күләмдә җыелган ясак җыюның халыкта ри¬ 50
засызлык тудыруын һәм яшь дәүләткә куркыныч янавын аңлап ала. Бөек княгиня ясак җыю системасына үзгәреш кертә. Ул ясакның төгәл күләмен һәм аны җыюның аерым урынын — погостлар билгели. Җыелган ясакны аннан Киевка озаталар. Ольга дружинасы белән, ясак нормасын (урок) һәм погостлар күрсәтеп, рус җирләрен йөреп чыга. Бу кешегә йөреп ясак җыюның бетүе һәм оешкан төстә салым системасы кертелүнең башы була. Дәүләт үзенең үсешендә тагын бер адым алга атлый. Русь илендә тәртип урнаштырганнан соң, Ольга тыш¬ кы сәясәтне җайга сала башлый. 957 елда княгиня күп кешедән торган илчелек башында Константинопольгә юнәлә. Византиянең танылган императоры, язучы, дипломат Константин Багрянородный («император сараеның кызыл бүлмәсендә туган») Ольга хөрмәтенә табын әзерләтә. Княгиняны императрица да кабул итә. Император белән Ольга, сөйләшүләр барышында, Игорь исән вакытта төзелгән килешүне дә, ике дәүләт арасын¬ да хәрби союз төзелүен дә раслыйлар. Бу — Византиягә көнчыгыштан янаган Хәзәр каһанлыгына һәм Гарәп хәлифәлегенә каршы юнәлтелгән союз була. Ольганың чукынуы. Ольганың Константинопольдә хәл иткән төп мәсьәләләренең берсе аның чукынуы була. Мәҗүсилекнең көчен һәм аның тарафдарларының күп булуын белә торып, Ольга саграк юлны сайлый — чу¬ кынырга уйлый, халыкны да үзенә ияртүенә ышана. Англия, соңрак Швеция һәм Норвегия корольләре дә шулай эшлиләр. Ольганың теләктәшләре дә була. Зур шәһәрләрдә сәүдәгәрләр, халык һәм боярлар арасында мәҗүсилектән арынып, христианлыкка күчкән алдынгы карашлы кешеләр инде күренә башлый. Ул гына да түгел, Ольга өчен чукыну сәясәт мәсьәлә¬ се генә түгел, бәлки намусы борчыган кайбер сорауларга җавап бирү дә булган. Күп хәсрәт күргән ул: иренең фаҗигале үлеме, дошман древляннар белән канкойгыч сугыш, башкаланың көлгә әйләнүе. Боларның барысы да аның күңеле аша узган. Җитлегү чорында кеше үз тормышына нәтиҗә ясый. Мәҗүсилек кешеләрне бор¬ чыган сорауларга җавапны табигать күренешләреннән, аллалар гамәленнән эзли. Христианлык кешенең хис Княгиня Ольга. Мәскэү Кремленең Архангел соборы фрескасы 51
Княгиня Ольганың Константинопольдә чукындырылуы. Миниатюра. XV гасыр Византия тәңкәсе. X гасыр дөньясына, аңына мөрәҗәгать итә, кеше җанының мәңгелегенә, яхшы гамәлләр кылып яшәсә, аның кот¬ карылачагына ышана. Олыгаеп барган Ольга христианлык юлына баса. Ул Византиянең төп гыйбадәтханәсе — Изге София храмында чукына. Аның исем атасы император үзе була. Ольганы Константинополь Патриархы чукындыра. Ольга право¬ славие, Византия үрнәге буенча христианга әйләнә. Киевка әйләнеп кайтканнан соң, бөек княгиня улын да христианлыкка күчәргә өнди, әмма Святослав әнисе теләгенә каршы килә. Ана белән улы бер-берсеннән нык читләшәләр. Бераз вакыт үткәннән соң, Ольга Германия импе¬ раторы Оттон I гә, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм дини элемтәләрне ныгыту максаты белән, илчелек җибәрә. Император, җавап итеп, Руська епископ озата. Мәҗүси киевлылар рус башкаласына христиан динен таратучылар килүен бер дә өнәмиләр. Мөгаен, аларны күрәзәчеләр дә котырткандыр. Епископны иярченнәре белән бергә шәһәрдән куалар, кайберәүләрен хәтта юлда эзәрлекләп юк итәләр. Мәҗүсиләр инде 20 яшен тутырган Святослав ти¬ рәсенә елышалар, ә Ольга хакимияттән читләштерелә. 52
962 елда хакимият тулысынча яшь Святослав кулына күчә. Әлеге вакыйгаларга 7 ел үткәч, Ольга фани дөнья белән хушлаша. Ул үзен христиан йоласы буенча җирләүләрен васыять итә. Ахырдан Рус Православие Чиркәве Ольганы изге дип таный. Дисәтинә чиркәвендә княгиня Ольга сарко¬ фагы. Киев 1. Русьта Рюриковичлар нәселе кайчан һәм нинди шартларда башлангыч ала? 2. Новгород Төньягы Киев Көньягын җиңүгә ничек ирешә? Ни өчен 882 елны Борынгы рус дәүләте төзелү белән бәйлиләр? Дәүләт төзелүнең төгәл датасын ни өчен билгеләп булмый? 3. Ни өчен Борынгы рус дәүләтенең бердәмлеге бик чамалы булган? 4. Русларның Византиягә хәрби һәм сәүдә походлары ни белән тәмамланган? 911 елда Ольганың Византия белән килешүе Урта гасырлар тарихында нинди әз калдыра? 5. Ясак түләү, кешедә йөрү (полюдье), оешкан төстә салым җыю системасы, ясак җыю урыны (погост), ясак күләме (урок) төшенчәләре үзара ничек бәйләнгән? 6. Древляннарның 945 елдагы күтәрелеше закончалыклы күренешме, әллә очраклымы? 7. Ольганың Русьта тәртип урнаштыруны дәүләт югарылыгында хәл итүе нәрсәдә чагыла? 8. Уйлап карагыз әле, ни өчен Ольга чукынуны үзеннән башла¬ ды икән? Аның өчен бу адым шәхси эш булганмы, әллә сәяси мәсьәләме? 9. Ни өчен Рус Православие Чиркәве княгиня Ольганы изге дип таный? 10. Сез русъ төшенчәсен берничә төрле аңлату белән танышты¬ гыз. Башка карашлар да бар. Мәсәлән, этносоциаль концепция. Ул кенәз Рюрикның этник яктан төрле булган дружинасын русь дип атый. Ә сез кайсы позицияне ышандырырлык дип саныйсыз? Ни өчен? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 53
§ 4 Святославның идарә итүе Борынгы рус дәүләтенең ныгуы. Святослав Игорь белән Ольганың көнчыгыш славян җирләрен берләштерү һәм идарә итүне үзәкләштерү буенча алып барган эшләрен дәвам итә. Ул идарә иткән чорда, вятичларның Ока белән Идел арасындагы кабиләләр союзы Русь составына керә. Святослав дәүләт аппаратын ныгыту буенча шактый эш башкара. Аеруча мөһим саналган җирләргә ул үз улларын җирле идарә башлыклары итеп билгеләп куя. Сугышка киткәндә, Киевта үз урынына олы малае — Яро- полкны калдыра. Уртанчы улы Олегны — Древлян җи¬ ренә, өченче улы Владимирны гаскәр башы Добрыня белән бергә Новгородка җибәрә. Святослав тышкы сәясәттә искиткеч нәтиҗәләргә ирешә, аны хәтта Көнчыгыш Европаның Македонские дип тә атап булыр иде. Көнчыгышка походлар. 964 елда Святослав, Хәзәр каһан- лыгын тар-мар итү максаты белән, Көнчыгышка поход оештыра. Бу вакытка инде ул хәрби яктан тәҗрибәле дружина җитәкчесе һәм җитлеккән кеше буларак та¬ ныла. Туры сүзле, намуслы, тыйнак җитәкче яу газап¬ ларын гади сугышчылар белән бергә кичә, сугышка гаскәрнең иң алгы рәтендә керә, сугышчыларын җиңүгә илһамландыра. Рус елъязмасы аны менә ничек сурәтли: Ул сугышларда бик җиңел, пардус (гепард) сыман гына хәрәкәт итә, нык сугыша. Походка үзе белән олаулар да, казаннар да алып йөрми, итләр пешерми, бары тик нечкә итеп туралган ат ите яки җәнлек, яки сыер итен күмер өстендә кыздырып кына ашый. Аның чатыры да булмаган, йоклаганда, баш очына иярен салган, астына ияр киезен җәйгән <...> һәм чит җирләргә: «Өстегезгә киләм»,— дип хәбәр җибәргән. Византия тарихчысы тасвирлаганча, Святослав ба¬ зык буйлы, таза, киң җилкәле булган. Чәче, бер тотам озын калдырып, кырып алынган (соңрак Запорожье казаклары чәчләрен шулай йөрткән). Кенәзнең карашы бик төксе була. Сул колагында зур кызыл якут (рубин) кашлы алтын алка — ул кенәзне башка сугышчылар¬ дан аерып торган. Өстендә аларныкы шикелле үк гади 54
IX—XI гасырларда Борынгы Русь Онежское Бирк^У Избо/. Ростов Суздаль ЖМУДЬ 966-967/ Геман Полоцк Муром Смоленск ХелмнЪ Берестье Прип. /адимщ Искоростен1 КИЕВ Н /кань Родня Вежа) ИТИЛЬ 968. Нижний Борынгы рус дәүләтенең IX гасыр X—XI гасырда славяннар үзләштергән Ираклия 1НОПОЛЬ Херсонес< (Корсунь) Русларның походлары Олег походлары Игорь походлары Святослав походлары Владимир походлары Беренче Болгар патшалыгының чиге (X гасыр уртасы) ^Перемыип > еГп Ужгород \Х 0 Р В £ Халыклар хәрәкәте Бәрелеш булган урыннар һәм еллар Кабиләләр Г^^Ю1 Беленджер „ Преслав К ° л гари я , 3оДЬ Белоозер^ СЛрв£^^ <г- Новгород , 0 Ь Чудское оз. q ъ УПСАЛА^ ••.63“ g® 'P о © Ругтуна • Дй X 968 АДЫГЕ uno па Aix гасыр УРталаРынДа
Кенәз Святослав. Рәсем. XIX гасыр күлмәк, тик ул аеруча пөхтә һәм чиста булган. Кенәзнең бөтен кыяфәтеннән кодрәтлелек һәм үз кадерен белү хисе бөркелеп торган. Святославның хәрби эшчәнлеге дә, холкы шикелле үк, акылга таяна һәм хәлиткеч характерда була. Хәзәр каһанлыгына һөҗүм иткәнче, ул аның союздашла¬ ры — Идел буе урманнарында яшәүче бортас кабиләләре¬ нә һәм Идел Болгарына каршы яу чаба. Болгар гаскәре тар-мар ителә, башкаласы Болгар штурм белән алына. Руслар, көймәләргә төялеп, Идел буенча Хәзәр каһанлыгы чикләренә юнәләләр. Гаскәре белән алар каршысына чыккан каһан җиңелүгә очрый. Святослав, хәзәрләр башкаласы Итил шәһәрен яулап алып, Төньяк Кавказ һәм Дон буйларындагы хәзәр биләмәләренә юнәлә, юл уңаенда Хәзәр каһанлыгы союздашлары алан һәм касог гаскәрләрен дә юк итә. Дон буенда Свя¬ тослав гаскәре Шаркил (Саркел) крепостен ала. Янып- көеп беткән җимерек биналар, өем-өем уклар астында калган ишелгән крепость диварлары — археологлар мәгълүматлары буенча, Шаркил шәһәре әнә шулай күз алдына баса. Святослав походыннан соң Хәзәр каһанлыгы көчле дәүләт булуыннан туктый. Тышкы сәясәттә көньяк юнәлеш. Бу юлы Святослав Византиянең Кырым биләмәләренә һөҗүм итмәкче була. Греклар аның Кырымга тимәвен, һөҗүмне үзләре дош¬ ман күргән Дунай болгарларына юнәлтүен сорыйлар. Үтенечләренә греклар бик зур күләмдә алтын да өстиләр. Кенәз, алтынны алып, Кырымнан баш тарта, әмма Дунай тамагын яулап алырга ниятли. Асылда, 967 елда Святослав Византия ризалыгы белән Дунайга зур армия алып килә. Бу искиткеч яхшы хәрби һәм дипломатик маневр була. Дунай Болгарына каршы сугыш яшен тизлегендә уза. Святослав, дошманның каравыл форпостларын юкка чыгарып, ялан кырда болгарлар патшасы Петр гаскәрен тар-мар итә, Петр, озак та үтми, үзе дә үлә. Аның улы үзенең Русьтан бәйле булуын таный. Болгарлар килешү төзергә мәҗбүр булалар, аның буенча, Дунайның түбәнге агымы җирләре көчле крепость-шәһәр Переяславец белән бергә Русь карамагына күчә. 56
Дунайдан Керчь бугазына кадәр, Кырымнан кала, Кара диңгез яр буйлары хәзер Русь кулына эләгә. Төньяк дала яклап бэҗэнәкләр күчеп-күчеп йөргән, берничә дистә ел буена Русь алар белән яхшы мөнәсәбәттә яшәгән. Святославның чын йөзе менә хәзер ачыла да инде. Бөек кенәз резиденциясен ул Переяславецка күчерә. Елъязмада әйтелгәнчә, ул болай дип белдерә: Киевны бик яратып тормыйм мин, Дунайдагы Переяславец- та яшисем килә — җиремнең нәкъ уртасы ул минем, бөтен байлыклар шунда агыла: Грек җиреннән алтын, затлы тукымалар, шәраб, төрле җимешләр, Чехия һәм Венгриядән көмеш һәм атлар, Русьтан мех һәм балавыз, бал һәм дә коллар. Византиянең каршы торуы. Үз чикләре янәшәсендә көчле көндәш яшәве Византия өчен кулай булмый. Греклар Болгария белән килешү төзиләр һәм Руська каршы бергәләп көрәшергә сүз куешалар. Шул арада, бәҗә- нәкләрне дә үз якларына аударып, Киевка яу белән ки¬ ләләр. Чапкын Святославка бу турыда шомлы хәбәр һәм әнисенең ярдәм соравын җиткерә. Киев бик авыр хәлдә кала: бәҗәнәкләр шәһәрне төрле яклап камап алалар, Днепрга чыгу юлын кисәләр. Киев халкы ачтан һәм сусызлыктан интегә, ә елганың капма- каршы ягында воевода Претич җитәкчелегендәге дружина Днепр¬ ны кичә алмый тора, чөнки дала күчмәләре бертуктаусыз ут яуды¬ ралар. Менә шәһәрдән, яшеренеп кенә, бер егет чыга. Кулына йөгән тоткан бу егет дошман лагерен уза, бәҗәнәкләргә ул алар телендә югалган атын эзләве турында сөй¬ ли. Шулай бара торгач, ул елга буена җитә һәм суга сикерә. Шунда гына аның лазутчик (разведчик) икәнлеген аңлап, ук яудырырга тотыналар, әмма тидерә алмый¬ лар. Егетне Претич дружиначы¬ лары көймәгә тартып менгерәләр. Ул воеводага киевлыларның авыр Кенәз Святослав. Скульптор Е. А. Лансере 57
хәлен сөйләп бирә, ярдәм сорый. Бу рус сугышчысының безгә билгеле беренче батырлыгы була. Таң атуга, Киев дружиначылары, көймәләргә төялеп, Днепрны кичәләр һәм, сугышчан оран салып, дошманга һөҗүм итәләр. Крепость диварлары артыннан шәһәрне саклаучыларның җавап авазлары ишетелә. Святос¬ лав кайткан дип уйлап, бәҗәнәкләр ханы Претичны сөйләшүгә чакыра. Аның Святослав походтан ук кайтты¬ мы әллә дигән соравына, Претич: «Бу дружина кенәзнең сакчы полкы гына, гаскәр хәзер килеп җитә»,—- дип хәбәр итә. Шуннан соң бәҗәнәкләр, килешү төзеп, шәһәрдән бераз чигенәләр. Көтмәгәндә Святослав та ки¬ леп җитеп, бәҗәнәкләрне далага куып җибәрә. Шуннан соң гына хан Русь белән килешү төзи. Святослав Киевта чагында болгарлар, Византия булышлыгы белән, Дунай буе шәһәрләреннән рус гар¬ низоннарын кысрыклап чыгаралар. Святослав икенче походка әзерләнә башлый һәм 969 елда 60 меңлек гаскәр белән тагын Дунайга килә. Походка бәҗәнәкләрне дә ала, моның өчен ул ал арга алтын белән түли. Болгариядә исә кенәзгә Византиянең дошманнары булышлык күрсәтә, ярдәмгә дружина да җибәрәләр. Святослав югалткан позицияләрен бик тиз яңадан кайтаруга ирешә, болгар армиясен тар-мар итеп, Дунай җирләренә хуҗа булып ала. Үзенең гарнизоннарын болгар шәһәрләренә урнаштыра. Греклар аның Дунай җирләреннән китүен таләп итәләр, ә рус кенәзе, җавап итеп, бик зур күләмдә йолым сорый, түләмәсәләр, Кон¬ стантинополь стеналары буена үз чатырларын кую белән яный. Святослав һәм Цимисхий. Бу вакытта Византия хаки¬ мияте тәхетенә император Иоанн Цимисхий утыра. Талантлы полководец буларак, ул, Святославка каршы көрәшү өчен, бөтен грек җирләреннән сугышчылар туп¬ лый. Сугышчылары авыр корыч киемнән йөргән махсус үлемсезләр отрядын оештыра, отрядны үзе җитәкли. 970 елның җәендә Фракия кырындагы хәлиткеч сугыш¬ та Святослав Цимисхий полководецларын җиңүгә ирешә. Бәрелешләрнең иң кызган мәлендә, греклар өстенлек алгач, Святослав сугышчыларына болай мөрәҗәгать итә: Русь җиребезне хур иткәнче, сөякләребез ятып калсын, 58
үлеләргә оят булмас <...> Ә мин сезнең алдан барам. Кенәз сүзләре белән рухланган рус сугышчылары дошманны куа чыга. Греклар, яңа көч туплап, рус¬ ларның Константинопольгә ыргыл¬ ган Святослав отрядларының берсен туктаталар. Ниһаять, каршы яклар килешү төзиләр. Греклар русларның Ду¬ найны алулары белән ризалашалар һәм элеккечә аңа ясак түләп торыр¬ га булалар. Шуннан соң Святослав яраткан шәһәре Переяславецка кай¬ тып китә. Кызганычка каршы, греклар ки¬ лешү шартларын үтәмиләр һәм яше¬ рен генә русларга һөҗүм планын коралар. Һөҗүм 971 елда, Пасха бәйрәме көннәрендә баш¬ лана. Цимисхий гаскәре, Балкан сыртыннан, русларның кечкенә гарнизоннары урнашкан болгар шәһәрләренә һөҗүм итеп, аларны яулап алалар. Тиздән Святослав белән Цимисхий греклар җиңү яулаган хәлиткеч бәрелештә Святославның Иоанн Цимисхий белән очрашуы. Рәссам К. В. Лебедев очрашалар. Рус кенәзен союздашлары инде ташлап китә, армиясе дә сизелерлек кими: бик күп сугышчы юк ителә, яралылар да шактый күп була. Святослав чигенә һәм Дунай буендагы Доростол кре¬ постена кереп бикләнә. Цимисхий аны берничә атна буе эзәрлекләсә дә, руслар бирешергә теләмиләр. Ахырда Святослав соңгы сугышка чыгарга ният кыла. Кысрык¬ лау шулкадәр көчле була ки, греклар, түзә алмыйча, качып китәләр. Менә шул вакытта ялт-йолт итеп торган тимер киемле Иоанн Цимисхий үлемсез сугышчыларын яуга кертә. Алар русларны туктатуга ирешәләр. Яралан¬ ган Святославны крепостька алып керәләр. Озакка сузылган әлеге көч сынашулар капма-каршы якларны тәмам хәлсезләндерә, алар, ниһаять, килешү төзергә ризалашалар. Солых буенча, Святослав Дунай буйларын ташлап китәргә тиеш була, ләкин яулап алын¬ ган Кара диңгез буе һәм Идел буйлары Русь карамагында калдырыла. 59
Ритоннар. Кара кабер курганы. Чернигов. X гасыр Рус армиясен Туган илләренә бернинди тоткарлыксыз үткәреп җибәрергә сүз биргән Цимисхий бәҗәнәкләрдән русларга басым ясауны үтенә. Святослав Днепр тамагына килеп җитүгә, бәҗәнәкләр чыгу юлларын ябып куялар. Армия шунда кыш чыгарга мәҗбүр була. Ачлыкка да, суыкка да түзә руслар, ә 972 елның язында су юлы белән Киевка чыгарга яңа омтылыш ясыйлар. Днепрга чыгу урыннарында аларны бәҗәнәкләр кар¬ шы ала. Рус гаскәре чолганышта калып кырып бетерелә. Святослав һәлак була. Бәҗәнәкләр ханы Куря, дала кешеләре йоласы буенча, кенәзнең баш сөягеннән касә ясатырга һәм аны алтын кысага киертергә боера. Хан әлеге касәдән мәҗлесләрдә шәраб эчкән. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Святославның тарихи портретын ясагыз. Җавабыгызны тезис рәвешендә әзерләгез. 2. Борынгы рус дәүләтен ныгытуда Святослав нинди чаралар куллана? 3. Ни өчен Святославны Көнчыгыш Европаның Александр Македонские дип атаганнар? 4. Святославның тышкы сәясәт эшчәнлегенең нәтиҗәләрен ничек күз алдына китерәсез? Святослав алып барган тышкы сәясәт Борынгы рус дәүләте кенәзләренекеннән нәрсә белән үзенчәлекле? 5. Ни өчен күп кенә тарихчылар Святославны Урта гасырлар¬ ның иң яхшы рыцарьларыннан берсе дип саныйлар? Сезнеңчә, Святославның кайсы гамәлләре бу фикерне расламый? 6. Кенәз Святослав дружинасына ияреп, сез дә тарихи карта бу¬ енча сәяхәт итеп карагыз. Походларның юнәлешен, нәтиҗәсен сөйләп барыгыз. Яулап алынган җирләрнең язмышы нинди булган, шуны билгеләгез. 7. Рус телендә Святослав исеменә бәйле нинди канатлы сүзләр беләсез? Аларны нинди очракларга бәйле рәвештә кулланалар? Сез ничек аңладыгыз, ни өчен Святославка «Киевта утыру рәхәт булмаган»? 60
Борынгы рус дәүләте Владимир заманнарында § 5 Святослав үлгәннән соң кенәз йортындагы хәлләр. Ки¬ евта хакимиятне Святославның олы малае Ярополк үз кулына ала, баштарак Русь чәчәк атар һәм танылыр шикелле тоела, әмма дәүләтнең таркалып килүен кур¬ кыныч күрсәткечләр билгели башлый. Киевның дош¬ маны булып, тагын древляннар баш калкыта. Алар, Святославның 13 яшьлек улы Олег тирәсенә тупланып, Ярополкка буйсынмый башлыйлар. Киевның үзендә дә хәл кискен тора. Христианлык динендәге әбисе тәрбияләгән Ярополк христианлыкны яклый. Ул Византиядә Святославка әсирлеккә эләккән монахиня — грек чибәренә өйләнә. Киевның мәҗүси аксөяк катлавына бу хәл бер дә ошамый, Ярополкның хәле катлаулана. Әмма древляннарга каршы көрәш аларны берләштерә. Ярополк үз гаскәрен Древлян җиренә юнәлтә, һәм аның энесе җитәкләгән древляннарның югары катлавы чираттагы җиңелүгә дучар була. Древляннарның Овруч шәһәре өчен барган сугышта Олег һәлак була. Киев дружинасыннан качып, крепость дивары аша салын¬ ган күпердән чыкканда, аны үз сугышчылары таптап үтерәләр. Абыйсының үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, Святославның өченче улы Владимир үз язмышы өчен куркуга кала һәм Добрыня белән варяглар янына качып китә. Ярополк аның урынына башка кеше җибәрә. Шу¬ лай итеп, Русь янәдән берләшә. Владимирга бу вакытта 20 яшь тула, ул берничә ел инде Новгород җирләре белән идарә итә. Владимир — Святославның кол кыз Малушадан ту¬ ган улы. Малуша Ольгада ачкыччы (йортта азык-төлек запасын саклау, барлау эшләрен башкаручы) хезмәтен башкарган. Ә Ярополк белән Олегның аналары — Вен¬ грия һәм Польша кенәзләренең кызлары. Кенәз сараенда Владимир үзенең түбәнрәк дәрәҗәле булуы белән килешә алмый. Мәҗүсиләр Новгородында Владимир да Киев тәртипләренә капма-каршы — чын мәҗүси булып форма¬ лаша. Ул нык характерлы, акыллы, какшамас ихтыяр 61
Кенәз Владимир чорының көмеш тәңкәсе көченә ия була. Варяглар җиреннән качып китеп, ул үз туганына каршы восстание күтәрә. Владимир —Русь дәүләтенең бердәнбер идарәчесе. Ике елдан артык вакыт узганнан соң, Владимир, варяглар¬ дан көчле дружина туплап, яңадан Новгородка кай¬ та. Шәһәрдә үз хакимлеген торгызып һәм Ярополк ярдәмчесен кысрыклап чыгарып, Владимир Киевка по¬ ход әзерли башлый. Новгород словеннары, кривичлар, чудьлар аның ягына басалар. Гаскәрнең үзәген элекке¬ ге сугышчылар — варяглар тәшкил итә. Новгород рус җирләрен берләштерү бурычын яңадан үз өстенә ала. Көньякка таба юл алып, Владимир Полоцк шәһәрен ала, анда кенәзлек итеп яткан варяг Рогволдны һәм аның улларын үтерә, ә кызы Рогнеданы үзенә хатынлыкка ала. Ярополкның Киевта дәрәҗәсе төшеп барган вакыт була бу. Христианлыкны яклаучы бөек кенәзгә дружина дошман күз белән карый башлый. Ярополкка каршы заговор өлгереп килә. Владимир, Ярополк яраннарын күреп, яшерен сөйләшүләр алып бара. Яраннарның берсе — Блуд дигәне аеруча ярдәм күрсәтә, моның өчен Владимир, хакимияткә ирешкән очракта, аны югары күтәрергә (многу честь) вәгъдә итә. Ярополк Киевта бикләнеп ята башлый, һәм Вла¬ димир шәһәрне камап ала. Блуд һәм берничә сатлык кенәзне шәһәрне бирергә өндиләр, Киев халкы арасын¬ да да Владимир файдасына заговор өлгерүен сөйлиләр. Блуд киңәшен тыңлап, Ярополк энесе янына сөйләшергә дип килә. Чатырга килеп керүе була, Владимирның тән сакчылары аны чәнчеп тә үтерәләр. Елъязмада сөйләнгәнчә, Киевны алу белән, Владимир Блудны дәрәҗәле постка утырткан, бик юмарт бүләкләгән һәм өч көннән үтерергә боерган. «Вәгъдә иткәнчә, мин сине дусларча югары күтәрдем, ә үз падишаһыңны сат¬ кан һәм үтергән өчен хөкем итәм»,— дигән ул. Шулай итеп, 980 елда рус Төньягын рус Көньягы тагын җиңә. Владимир Русь дәүләтенең бердәнбер идарәчесе булып кала. Төньяк мәҗүсиләре аркасында ул җиңүгә ирешә. Русь җирләренең бердәмлеген торгызу. Владимир дәүләт мәсьәләләрен хәл итә башлый. Иң беренче чиратта ул 62
t B«nr- мимтвмчшаиим* .плкаoy ьъгң-лкы, Святослав улы Ярополкның үлеме. Миниатюра. XV гасыр Русь җирләренең бердәмлеген торгызу эшенә керешә. Ул абыйсы белән сугыш алып барган арада, радимич һәм вятич ырулары Киевка буйсынырга теләмиләр. Баш күтәргән ыруларны бастырып, аларны яңадан Русь соста¬ вына кертү өчен, Владимирга 3 ел вакыт кирәк була. Владимир ил белән идарә итү системасын ныгытуны дәвам итә. Әтисе шикелле үк, ул элеккеге кенәзлекләргә идарәче итеп үз улларын җибәрә. Новгородка — Вышес- лав, ул үлгәннән соң Ярослав (киләчәктә Ярослав Муд¬ рый) китә, Борис — Ростовка, Глеб Муромга билгеләнә. Древляннар белән Святослав идарә итә башлый, Волынь буендагы Владимирга — Всеволод, Таматарха (Тмута¬ ракань) кенәзлегенә Мстислав җибәрелә. Владимир үзе үтергән абыйсының улы Святополкны бер дә яратмый һәм ышанмый да, шуңа күрә аның карамагына бернинди җир дә бирми, ул аны Киев янында күзәтү астында тота. Русьның тышкы сәясәтендәге үзгәрешләр. Владимир ак¬ тив тышкы сәясәт алып бара. Ул Дунай Болгариясенә каршы поход оештыра, әмма көчле каршылыкка очрап, болгарлар белән килешү төзи. Владимир идарәчелеге чорында тышкы сәясәттә яңа — көнбатыш юнәлеш билгеләнә. Русь Көнчыгыш Европадагы Пястлар ди¬ настиясеннән булган кенәз Мешко I нигез салган һәм хакимлек иткән славяннар дәүләте Польшага каршы көрәш башлый. Бәхәс Карпат аръягы — Червень, Пере- мышль шәһәрләре белән бергә Червень Русе районына кергән чик буе җирләре аркасында туа. Киев кенәзе монда үз исеме белән аталачак шәһәр салдыра. 63
Кенәз Владимир чорының алтын тәңкәсе Русь күчмәләр — бәҗәнәкләр басымын торган саен ныграк тоя башлый. Күчмәләрнең күп санлы урдала¬ ры Кара диңгезнең төньяк яр буйларын саклый. Алар Днепрдан да үткәрмиләр, сәүдә кәрваннары көньякка таба бары тик кораллы сак озатуында гына үтә алган. Бәҗәнәкләр еш кына Русьның чик буйларына һөҗүм иткәннәр, шәһәр һәм авылларын талап, әсирләрен Кырым һәм Византиянең коллар базарында сатып җибәргәннәр. Күчмәләр Киев тирәсендә дә күренгәлиләр. 992 елда Владимир гаскәре бәҗәнәкләрнең атлы гаскәре белән Трубеж елгасы кичүендә очраша. Гаскәрләр елганың капма-каршы ярларына килеп туктыйлар. Бәҗәнәкләр ханы, элеккеге йолалары буенча, сугышны баһадирларның бил алышуыннан башларга тәкъдим ясый. Шундый шарт та вәгъдә итә: әгәр дә бәҗәнәк җиңә икән, урда 3 ел буена рус җирләрен талап-җимерәчәк, рус сугышчысы җиңсә, алар арасында өч ел тынычлык хөкем сөрәчәк. Бәҗәнәкләрдән озын буйлы, коточкыч кыяфәтле баһадир алга чыга. Владимир сугышчылары арасыннан аңа каршы тора алырдай ир-егет эзли башлый. Шунда берәү үзенең өендә калган кече улын тәкъдим итә (дүрт улы гаскәр сафында була). Бервакыт аның кече улы, чан янына басып тире иләгәндә, әтисенә ачу итеп, тирене тапап бетергән була. Владимир шул тире иләүче егетне табып китерергә куша. Алып киләләр моны. Иртәнге якта ике баһадир көч сынашырга чыга. Тире иләүче егет дошман вәкилен, биленнән тотып алып, чөеп ала да җиргә егып та сала. Тегесе һушын җуя. Рус сугышчылары, оран салып, бәҗәнәкләр өстенә ташланалар һәм тулаем җиңүгә ирешәләр. Көч сынашкан урында Владимир шәһәр кора, аны Переяславль дип атый. Ул аны рус сугышчысының бәҗәнәк баһадиры данын үзләштерүе (переял, перенял сүзеннән) хөрмәтенә шулай исемләгән. Шуннан соң берничә ел буена бәҗәнәкләр рус җирлә¬ ренә кул сузарга базмыйлар, ләкин 996 елда, көтмәгәндә зур көч белән Руська ташланып, Киевка кадәр килеп җитәләр. Василев шәһәрчеге янында Владимир, бары тик кенәз дружинасын алып, ополчениесез аларга кар- 64
Бөек кенәз Владимир сурәте төшерелгән бо¬ рынгы байрак рәсеме шы чыга. Канкойгыч бәрелештә руслар җиңелә. Вла¬ димир ялгызы гына сугыш кырыннан кача һәм үзен куа килүче дошманнан күпер астына кереп яшеренергә өлгерә. Гомеренең шундый хәлиткеч мизгелендә, исән калса, Василев каласында чиркәү салдырырга ант итә (бу вакытка инде Владимир христианлыкны кабул иткән була) һәм тиздән антын тормышка ашыра. Көньяк чикләрне ныгыту. Русьның көньяк чикләрен бәҗәнәкләрнең әледән-әле һөҗүм итүләреннән саклау йөзеннән, Владимир Днепрның сул ярында крепость- ныгытмалар төзергә була. Дүрт оборона сызыгы узды¬ рыла. Бер-берсеннән 15—20 км ераклыктагы кичүләрдә, Днепрга коя торган елга ярларында, бәҗәнәк атлылары үтүен тоткарлау өчен, крепостьлар төзелә башлый. Обо¬ рона үзәгендә Белгород шәһәр-крепосте калкып чыга, бәҗәнәкләр һөҗүм иткән чакта, рус көчләре шушында җыелган. Владимир куркыныч янавы турында ут ярдәмендә кисәтү системасы кертә. Калкулыкларга яисә махсус өелгән туфрак өемнәренә (курганнарга) сигнал бирү ка¬ ланчалары куела. Аннан бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй күренгән. Еракта, дала ягында тузан күтәрелсә, Руська таба, ат менеп, бәҗәнәкләр кузгалган дигән сүз. Каланча- 65
Кенәз Владимир. Ферапонтова монастырендагы Дионисий төшергән сурәт (фреска ). XVI гасыр га ут эленә. Ут хәбәре, бер-бер артлы башка каланчаларга да бирелеп, бик тиз арада Киевка барып та җитә. Владимир хәрби өлкәдә тагын бер яңалык кертә. Көньяктагы шәһәр-крепостьларга ул Русьның төрле якларыннан тәҗрибәле сугышчылар чакырып китертә. Алар тормышы күчмәләр белән тоташ бәрелешләрдән торган. Былина-хикәятләрдә тасвирланган Илья Муро¬ мец, Добрыня Никитич, Алеша Попович кебек баһа¬ дирлар шул сугышчылар арасыннан чыккан, халыкта бу батырлар турында риваятьләр йөргән, батырлыклары җырларда җырланган, хикәят итеп сөйләнгән. Халык риваятьләрендә һәм былиналарда кенәз Вла¬ димир рус гаскәрен оештыручы буларак сурәтләнә, ул — дружинаның кайгыртучан һәм юмарт сакчысы диелә. Елъязмаларда да кенәзнең гридницада (кенәз сара¬ енда дружина яши торган бина шулай аталган) еш кына ил язмышы, аның төзелеше, законнары, хәрби планнары турында көрәштәшләре һәм ярдәмчеләре белән сөйләшеп утыруы турында хәбәр ителә. Мәҗлесләр дә шунда үткәрелә. Дружиначыларының агач кашыктан ашарга теләмәүләрен ишетеп, кенәз алар өчен көмеш кашыклар ясап бирергә боера. «Көмеш һәм алтын белән мин үземә дружина таба алмыйм, ә менә дружинам белән, нәкъ ата-бабаларым шикелле, көмешен дә, алтынын да эзләп табармын»,— дигән ул. Русьның чукындырылуы. 988 елда Русьның чукындырылуы Владимирның мөһим дәүләт реформаларыннан берсе була. Русь моңа берничә мәртәбә керешеп карый. Владимирның әбисе Ольга да христианлык кабул итә. Боярлар, сәү¬ дәгәрләр һәм шәһәр кешеләре арасында да христианнар аз булмый. Әмма Русьта мәҗүсилек үз көчендә кала бирә, бу бигрәк тә төньяк һәм төньяк-көнчыгышта — халыкны дер селкетеп торган күрәзәчеләр ягында ачык күренә. Илкүләм һәм чит җирләрдә яулаган җиңүләре, уңышлары белән Владимир бөек кенәз хакимиятенең абруен күтәрә һәм инде алга таба мәҗүси аксөякләр — күрәзәчеләр белән көндәшлек итәргә теләми. Русьның чукындырылырга тиешлеге башка тари¬ хи сәбәпләр белән дә аңлатыла. Үсеп баручы илнең, күпаллалыктан котылып, бер Аллалы дингә күчү теләге көннән-көн үсә бара. Бер дәүләт, бер бөек кенәз, Алланың 66
да бердәнбер булу зарурлыгы көчәя. Европа инде хрис¬ тианлыкка күчкән, Русь үзе генә мәҗүси ил булып кала алмый. Христианлыкның әхлак нормалары гу- манлылыкны алга чыгара, җәмгыятьнең бер ячейкасы булган гаиләне ныгыта. Христианлыкка күчү мәдәният, язу, аң-белем, рухи тормышның үсешенә этәргеч яса¬ ган. Табигать көчләре каршында бөтен кешеләр дә тигез дигән фикерне алга сөргән мәҗүсиләр Русьта яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр тууын һәм кешеләр арасын¬ дагы тигезсезлекләр барлыкка килеп, аларның байлар һәм ярлыларга бүленүен, җәмгыятьнең югары һәм түбән катлаулары булуын аңлата алмаганнар. Христианлык идеяләре исә, барлык нәрсәләр дә Алладан бирелә дип, кешеләрне чынбарлык белән килешүгә чакыра. Аның өчен төп шарт — җанның камиллеккә ирешүе һәм изгелек кылу. Шушы шартлар үтәлсә, теге дөньяда сине рәхәтлек һәм мәңгелек котылу көтә. Кеше бик ярлы булырга мөмкин, ләкин дөрес яшәсә, гаделсез юл белән муллыкка ирешкән бай кешедән үзен өстенрәк тоя. Тәүбәгә килгән кешенең гөнаһысы бетә дип өйрәтә христианлык. Владимир христианлыкка күчүне ашыктырмаган. Иң элек ул башка илләрдән илчеләр чакыртып китергән. Ул бер Аллалы диннәр — мөселманлык, яһүд дине, Рим үрнәгендәге христиан дине, Византиядәге правосла¬ вие христианлыгы белән кызыксынган. Боярлары һәм шәһәр вәкиллекләре белән киңәшеп, Владимир күрше илләргә илчеләр җибәрә. Дини йолалар белән танышып кайткан илчеләр тәэсирләрен уртаклашканнар. Грек гыйбадәтханәләрендәге гыйбадәт кылу вакытын алар болай тасвирлыйлар: Күктә яки җирдә булсак та без, моның кадәр матур һәм искиткеч манзараны күргәнебез юк иде, аның турында ничек итеп сөйләргә дә белми¬ без. Елъязма тагын бер вакыйгага туктала. Мөселман илчеләре, үз диннәрен мактап, исламның шәраб эчүне тыюы хакында сөйлиләр. Моңа җавап итеп, Владимир болай ди: Русьта эчеп күңел ачалар, аннан башка һичничек булмый! Византия үрнәгендә Русьны чукындыру. Ниһаять, кенәз Русьта христианлыкны Византия үрнәгендә кабул итәргә ниятли. Моны тормышка ашыру өчен, ул бик уңайлы вакытны сайлый. Аркылы эмальдән эшләнгән Византия тәресе. IX гасыр 67
Херсонеста Владимирның чукындырылу урыны 987 елда була бу хәл. Византия Болгария белән су¬ гышта җиңелгәннән соң, империядә фетнәләр башлана, император тәхете какшый. Нәкъ шушы вакытта Влади¬ мир Русьны чукындыру турында сөйләшүләр башлый. Греклар үз священникларының башка халыкларны чукындыруын аларга тәэсир итү чарасы дип караган¬ нар. Грек епискобы яки митрополитларның чит илгә килеп төшүе бу йогынтыны тагы да көчәйткән. Әмма бу юлы империя ярдәм сорый, һәм Владимир аңа рус гаскәрен җибәрергә вәгъдә итә. Моның өчен ул Русьны бәйсезлегенә зыян китермичә генә чукындыруны шарт итеп куя. Өстәвенә император аңа үзенең сеңлесе Аннаны кияүгә бирергә тиеш була, бу бөек кенәзнең һәм аның дәүләтенең абруен күтәрәчәк дип ышана. Греклар бөтен шартларга ризалашалар. Византиягә фетнәне бастырырга рус отряды җибәрелә. Әмма кур¬ кыныч бетүгә, греклар төп шартны үтәүне — Аннаны Владимирга бирүне сузарга тырышалар. Әлеге хәлиткеч моментта Владимир бик кыю карар кабул итә: 988 елда рус гаскәре Кырымдагы Византия биләмәләре үзәге бул¬ ган Херсонесны яулап ала. Берничә ай узгач, крепость диварлары артыннан Владимир ягына язу кыстырылган ук атыла. Язмада, Херсонес рухание Анастас кушуы бу¬ енча, шәһәрне алу өчен, крепость диварларының тышкы ягындагы суүткәргечләрне ябарга кирәклеге турында хәбәр ителә. Рус сугышчылары суны туктаталар, шәһәр халкы сусыз калып буйсынырга мәҗбүр була. Анна Херсонеска килеп җитмәгән очракта, Влади¬ мир Константинопольгә гаскәр җибәрү белән яный. Ә Анна: «Үлем артыграк!» — дип килүен кичектерә тора. Визан¬ тия хакына дип, император аны Херсонеска китәргә үгетли, һәм тиздән принцесса, үзенең яранна¬ ры, иконалары һәм чиркәү кирәк- яраклары белән священникларын алып, шәһәргә килеп җитә. Владимир яулап алган Хер¬ сонес шәһәрендә чукындырыла, моның белән ул үзенең көчен һәм чукындыру актының Византия 68
таләбеннән тыш башкарылганлыгын күрсәтә. Кенәз белән беррәттән дружинаның да бер өлеше чукындырыла. Владимирның катгый таләбе буенча, Рус Чиркәвенең башлыгы итеп кенәз тарафдары Анастас билгеләнә. Алда Киевны һәм Русьның калган өлешен чукындыру эше тора. 990 елда июнь аеның кызу бер кичендә, Владимир боерыгы буенча, мәҗүси потларны җимерәләр, Перунның агач сынын ат койры¬ гына бәйләп, шәһәр буйлап сөйрәтәләр һәм Днепрга ташлыйлар. Мондый мәсхәрәләүне күреп, халык яшь түгә. Иртәгесен Владимир барча киевлыларга елга буена җыелырга һәм суга керергә боера. Шунда грек һәм Херсонес священниклары изге чукындыру йоласын башкаралар. Бөек кенәз шул арада чиркәүләр төзи башларга фәрман бирә, Изге Ва¬ силий хөрмәтенә төзеләчәк иң беренче чиркәүгә нигезне элек Перун поты торган урында салырга боера. Чукынды¬ ру бер җирдә дә Киевтагы шикелле тыныч кына бармый. Мәҗүси Новгород халкы шәһәргә священниклар ияртеп һәм тәреләр күтәреп килгән воеводаларны сихерчеләр белән каршы ала. Каты бәрелеш нәтиҗәсендә мәҗүсиләр бастырыла. Монда да Перун сынын елгага ташлыйлар. Христианлык Русьның башка төбәкләрендә дә бик авыр¬ лык белән генә кертелә. 996 елда Киевта Русьның төп храмы — Изге Алла Ана¬ сы соборы төзелеп бетә. Аны таштан салалар. Соборны тоту өчен, Владимир кенәз керемнәренең дистәдән бер өлешен бирә. Шуннан бирле ул Дисәтинә (Десятинная) чиркәве дип атала башлый. Русьта ике динлелек. Русьта христианлык ныклап урнаш¬ канчыга кадәр әле бик күп еллар узачак. Мәҗүсилек тә бирешергә теләми. Күп кенә мәҗүсилек гадәтләре һәм бәйрәмнәре христианнарныкы белән кушылып китә. Христиан¬ нар чиркәүдә гыйбадәт кылалар, иконаларга табына¬ лар. Христосның чукынуы чорында Коляданы бәйрәм итәләр. Май чабу (Масленица) билгеләп үтелә. Халык бичураларның, җен-пәриләрнең барлыгына да ышанып Киевлыларны чукындыру. Рәссам В. М. Васнецов 69
Христианнар һәм мәҗүсиләр. Рәссам С. В. Иванов яши, ә Библиядәге Пәйгамбәр Илья Перунны хәтерләтә. Җәмгыятьтә ике диннең — яңасы белән искенең бергә яраклашып яши алуын ике динлелек диләр. Ул, асылда, безнең көннәргәчә килеп җиткән. Русь чукындырылуының тарихи әһәмияте. Христиан¬ лык кабул итү Русьта аң-белем, китап эше, мәдәният үсешенә, Византия белән бәйләнешләрнең киңәюенә йогынты ясаган. Чиркәү һәм монастырьлар каршында мәктәпләр ачылган, иң беренчеләренең эшчәнлеге кенәз Владимир инициативасы белән башланып китә. Икона ясаучылар, елъязмачылар, күчереп язучылар, чиркәү һәм дөньяви язмаларны тәрҗемә итүчеләр хезмәтләрен шул мәктәпләрдә башкарганнар. Чиркәү оешмалары илнең хуҗалык үсешенә дә этәр¬ геч ясый. Күренекле чиркәү әһелләре һәм монастырьлар бөек кенәзләрдән кабул итеп алган җир биләмәләрендә үз хуҗалыкларын тергезә. Тора-бара Чиркәү гаилә мәсьәләләрен һәм гаиләдә чыккан бәхәсләрне хәл итүче абруйлы оешма вазифасын үти башлый, ул кешеләргә карата кече күңелле, сабыр булырга, ата-аналар һәм балаларга хөрмәт белән карарга өнди. Үзара низагларны, кенәзләр арасында килеп туган ызгыш-талашларны хәл итүдә дә чиркәү әһелләренең роле зур була. 70
Чиркәү мәҗүси мәдәниятне дә күз уңыннан ычкын¬ дырмый, ул Рим үрнәгендәге христианлыкка каршы чыга, аны латинлык һәм мөртәтлек (диннән язу) дип атый. Бу хәл Русьның католик динендәге башка илләр белән мөнәсәбәтләренә зыян сала, аны Европа мәдәниятеннән читләштерә. Чиркәү карамагындагы хуҗалыкларда яллы хезмәт, ягъни бәйле кешеләрне яллап эшләтү күзәтелә башлый. Кайбер чиркәүләр һәм монастырьларда рибачылык (ро¬ стовщиклык) та гамәлдә була. Чиркәү әһелләре кайча¬ гында сәяси бәрелешләрдә дә катнашканнар. Тора-бара Чиркәү әһелләренең эшләүдән бигрәк күбрәк сөйләнеп йөрүләре халыкта ризасызлык тудыра башлый. Христианлыкка күчү Владимирның үзенә дә көчле тәэсир итә. Элеккеге әхлаксыз тормышы әкренләп арт¬ та кала. Кешеләргә карата шәфкатьлерәк, түземлерәк булырга тырыша. Мәгълүматларга караганда, ул мох¬ таҗлыкта яшәүчеләргә еш кына акча өләшкән, бушлай мәҗлесләр оештырган. Рус Православие Чиркәве кенәз Владимирны изге христианнарның берсе дип таный. 1. Русьта хакимлек өчен беренче көрәшкә кем һәм ни сәбәпле тартыла? 2. Владимир Русьның бердәнбер идарәчесе булуга ничек ирешә? 3. Владимир Русь җирләренең бердәмлеген ничек торгыза? 4. Владимир кенәзлек иткән чорда Русьның тышкы сәясәте ничек үзгәрә? Ул нинди юнәлешләрдә үсеш ала? Яңа юнәлеш булганмы? (Җавабыгызны картадан күрсәтеп дәлилләгез.) 5. Рус христианлыгы кайдан башлана? 6. Владимир нинди тарихи сайлау алдына баса? 7. Византия үрнәгендәге христианлык кабул итеп, Владимир Русь тарихында зур адым ясый. Бу адым нинди нәтиҗәләргә китерә? 8. Ике динлелек төшенчәсенең мәгънәсен аңлатыгыз. Ул Русь тарихының кайсы чоры өчен характерлы? 9. Нинди казанышлары өчен Рус Православие Чиркәве Влади¬ мирны изге дип күрсәтә? 10. «Мәҗүси Владимир һәм христиан Владимир — ике тарихи образ» темасына җавап тезислары төзегез. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 71
«Борынгы рус дәүләте төзелү» темасы буенча гомумиләштерүче кабатлау 1. Борынгы рус дәүләте төзелү турында нинди бәхәсле проб¬ лемалар булган? 2. Сез хәзерге славян халыкларыннан кемнәрне беләсез? Алар яшәгән дәүләтләрне картадан күрсәтегез. 3. Көнчыгыш славяннарның хуҗалык үсешләрендә нинди үзенчәлекләр булган? Бу үсештә табигать шартлары нинди роль уйнаган? Алар исән калу проблемасының кискенлегенә йогынты ясаганнармы? Ни өчен славяннар азык җыючылык, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнергә мәҗбүр булдылар икән? 4. «Весенний день год кормит» мәкале ни өчен көнчыгыш сла¬ вяннарда гына туа алган? 5. Хуҗалык итүдәге, телдәге һәм дини уртаклык славяннарның берләшүе һәм дәүләтләре барлыкка килүнең төп алшарты дигән фикергә сез нинди комментарийлар бирә аласыз? 6. Ни өчен славян кабиләләре союзын тәмам формалашкан дәүләт дип түгел, ә бары тик дәүләткәчә булган төзелмә дип кенә карап була? 7. Көнчыгыш славяннарда VIII—IX гасырларда кенәзләр, дру¬ жина, вече булган, ә хокук дигән нәрсә булмаган? Хокукны Русьта Ольга керткән. Борынгы рус дәүләтен ныгыту өчен, ул нинди чаралар кулланган? 8. Көнчыгыш славяннар тормышындагы кайсы вакыйга, сезнең карашка, Борынгы рус дәүләте барлыкка килүдә иң төп рольне уйнаган? Ни өчен? 9. Тышкы сәясәт Борынгы рус дәүләте тарихында ике мәртәбә (Святослав һәм Владимир идарә иткән чорларда) үзгәрә. Ни өчен? Ул үзгәрешләр нәрсәдә чагыла? 10. Борынгы рус дәүләте оешу чорында христианлыкның мәҗүсилектән өстенрәк кайсы яклары әһәмиятле була? 11. Уйлап карагыз әле, Русьның чукындырылуы ул кенәз Владимирның яңа динне кабул итүгә дәүләт дәрәҗәсендә якын килүеме, әллә шәхси, тирән психологик эзләнүләренең нәтиҗәсе генәме? Бәлки икеседәдер? 12. Кенәз Владимирның (вариант: Святославның) Европадагы һәм Көнчыгыштагы замандашларын беләсезме? Алар кемнәр? 13. Кенәз Владимир сайлаган тарихи юлның Россия цивилиза¬ циясе өчен нинди әһәмияте була? 14. «Борынгы рус дәүләте төзелү чорында безнең төбәгебез» темасына мәгълүмат туплагыз һәм сөйләргә әзерләнегез. 15. Борынгы рус дәүләте төзелү чоры геройлары, вакыйга¬ лары һәм процесслары рус әдәбияты һәм сәнгатенең нинди әсәрләрендә чагыла?
РУСЬНЫҢ ЧӘЧӘК АТУЫ. XI ГАСЫР — XII ГАСЫРНЫҢ 30 НЧЫ ЕЛЛАРЫ II бүлек Ярослав Мудрыйның идарә итүе § 6 Русьта хакимлек өчен икенче көрәш. 50 яшьтән аз гына узган бөек кенәз Владимир 1015 елның 15 июлендә үлеп китә. Ул Новгородка яу әзерләгән вакытта авырый башлый. Новгородта хакимлек итүче Ярослав атасына каршы фетнә күтәрә —ясак түләүдән баш тарта. Ул, ярдәм сорап, атасы Владимир шикелле үк, варягларга мөрәҗәгать итә. Төньяк тагын Көньякка каршы чыга. Русьта бу хакимият өчен икенче зур бәрелеш була. Андый көрәшләр әле алга таба да кабынып торачак, бу көнчыгыш славяннар дәүләтенең бик зур территория биләве һәм үсеш дәрәҗәсенең бөтен җирдә дә тигез бул¬ мавы белән аңлатыла. Үзәк хакимият көчле идарәчесез калгач, я булмаса тышкы дошманнар басымына дучар ителгәч, дәүләт бердәмлеген югалта һәм хакимият өчен эчке көрәш башлана. Энергияле һәм көчле идарәче килсә, дәүләт ныгып киткән. Кагыйдә буларак, монда инде көч кулланылмый калмаган. Кенәз Владимир үлгәннән соң да шулай була. Новго¬ род аерылып чыга, Таматарха (Тмутаракань) кенәзлеге Владимирның улы Мстислав идарәчелегендәге Киевка буйсынудан баш тарта, Полоцк та Киевка буйсынырга теләми. Владимирның үлү хәбәрен ишеткән бәҗәнәкләр рус җирләренә басымны көчәйтәләр. Болеслав I Польша¬ га Владимир тарафыннан яулап алынган Карпат аръягын кайтарып бирергә җыена. Владимирның тәрбиягә алган олы улы Святпополк (ул Польша принцессасына өйләнгән була), әтисе теләгенә каршы килеп, Киевта хакимият башына утыра. Ә Вла¬ димир тәхетне Борис исемле улына калдырырга ниятли. Кечесе Глеб кебек, бу улы да христианлык йоласы бу¬ Ярослав Мудрый чоры тәңкәсе 73
Елан сурәтләре төшерелгән «Борис һәм Глеб» медальоны. XII—XIII гасырлар енча никах нигезендә Византия принцессасы Аннадан туа, мөгаен, шуңа күрә дә ул законлы бердәнбер варис булгандыр да. Владимир аны башка улларыннан ар¬ тыграк күрә, Борисны киевлылар да ярата. Яшь, озын буйлы егет сугышларда аеруча кыюлык күрсәтә. Егет Ростов кенәзе дип саналса да, әтисе аны һәрвакыт үз янында тота. Әтисе вафат булган вакытта, ул Киевтан ерак була — әтисенең дружинасын Руська басып кергән бәҗәнәкләргә каршы сугышка алып китә. Ә Святополк, шәһәрдәге үз тарафдарлары ярдәменә таянып һәм әтисенең дружинасы юклыктан файдала¬ нып, Владимирны зурлап ж,ирләүне оештыра. Аннан соң киевлыларга акча, затлы тукымалар өләшә. Бу вакытта, Святополкның Киевны яулап алуы турындагы хәбәрне кенәзнең башка улларына ж,иткерү өчен, дала буйлап — Борис янына, Новгородка таба — Ярославка, Таматархадагы Мстислав янына атчабарлар ж,илдерә. Шулай итеп, Русьта хакимият өчен көрәш башлана. Изге Борис һәм Глеб. Бәж,әнәкләр күренмәгәч, Борис Киевка әйләнеп кайта. Кайту юлында аңа әтисенең үлеме, Святополкның тәхетне яулап алуы һәм аны үтерергә ж,ыенуы турындагы хәбәрләрне ж,иткерәләр. Дружиначылар аны Киевны яулап, хакимиятне үз ку¬ лына алырга өндиләр. Яшь кенәз алдына хакимият өчен көрәш башларгамы, әллә христианнарча юл бирергәме дигән сорау баса. Хакимият кешеләр койган канга тормый дигән фикергә килә ул. Бернәрсә дә мәңгелек түгел, пәрәвез кебек сузыла да, юкка да чыга... Үземә каршы килеп, мин кая бара алам? Атамның туганна¬ ры яисә атам үзе нәрсәгә иреште соң? Кайда аларның дан-шөһрәттә шаулап-гөрләп яшәгән чаклары, кайда асыл маллары, затлы киемнәре һәм мәҗлесләре, кайда алтын-көмешләре, шәраб-баллары һәм сый-нигъмәтләре, уйнаклап торган атлары һәм биек-биек илаһи сарай¬ лары, кайда ул олы хөрмәт һәм мактаулы сүзләр, боярларының ачык йөзләре? Булмаган да кебек алар: һәммәсе юкка чыкты <...> Ничәмә-ничә кеше гомере өзелгәнче, минем үлемем яхшырак булыр. Дружиначылар бик күңелсезләнеп таралышалар, ә Борис кече дружиначылары һәм рухание белән Киевтан ерак түгел Альт елгасы буенда кала. 74
Святополк тарафдарларының аңа юнәлүләрен Борис¬ ка җиткергән булалар инде. Төнне ул Аллага ялварып чыга, иманын ныгытуны, үлемнән курку хисен юкка чыгаруын сорый. 1015 елның 24 июлендә заговорчылар кенәз чатырын чолгап алалар, Борисның догаларын ишетеп, беразга югалып калсалар да, сакчыларны юк итеп, чатырны төрле яклап сөңге белән тишкәләп чыга¬ лар. Яраланган Борис, чатырдан чыгып, Аллага соңгы догасын җиткерергә әлеге мәрхәмәтсезләрдән рөхсәт со¬ рый һәм ахырда болай ди: Туганнар! Алынгансыз икән, кушылган эшне ахырынача җиткерегез инде! Йа Хода, абыема һәм сезгә, туганнар, тынычлык бир! Сүзен әйтеп бетерергә өлгерми, авып та төшә. Борисның гәүдәсен, чатырына төреп, Святополкка китерәләр. Борис әле исән була. Святополкның күз ал¬ дында аны кылыч белән чәнчеп үтерәләр. Муром кенәзе — Борисның энесе Глеб янына Свя¬ тополк ашыгыч рәвештә атчабар җибәрә. Әтиең үлем түшәгендә, тизрәк Киевка кайт дип әйтергә куша. Бернинди мәкер сизмичә, Глеб берничә сакчысы белән, көймәгә утырып, юлга чыга. Юлда аңа абыйсы Ярос- лавтан әтиләренең үлеме һәм абыйсының үтерелүе турындагы хәбәр килеп ирешә. Менә Глеб яр буена туктарга боера. Авыр уйлар баса аны. Ул үзен гаепле дип уйламый, Святополктан үч алу нияте дә борчымый аны, шуңа күрә юлын дәвам итәргә була. Днепрда аны Святополк яраннары куып тота. Рәхимсез үтерүчеләр төялгән көймәләрне күреп, ул ялварырга тотына: Зинһар, Глебның көймәсенә һөҗүм итү һәм аны Святополк боерыгы буенча үтерү. Миниатюра. XV гасыр 75
Борис һәм Глеб. Икона. XIV гасыр тимәгез миңа, газиз туганнарым <...> мин сезгә бернинди явызлык кылмадым бит <...> Яшьлегем хакына ярлыкагыз! Иң элек Глебның кече дружиначыларын тиз арада юк итәләр һәм үзен чолгап ала¬ лар. Глеб, тезләнеп, дога кыла башлый. Аны шул хәлендә үтерәләр. Бертуган Борис һәм Глебның үтерелүе рус җәмәгатьчелеген тетрәндерә. Алар га¬ деллек һәм Русь хакына газап кичерү сим¬ волларына әвереләләр. Икесе дә XI гасырда газап чигүче изгеләр рәтенә кертеләләр. Борис үтерелгән 24 июль Рус Православие Чиркәве тарафыннан аларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ярославның хакимлек өчен көрәше. Бо¬ рис һәм Глебны явызларча үтерткән өчен Каһәр суккан (Окаянный) кушаматы алган Святополк тагын бертуганы — Древляннар җирендә идарә итеп ятучы Святослав яны¬ на да үтерүчеләр җибәрә. Мстислав Тама- тархага (Тмутаракань) кача, ә Ярослав ва¬ ряглар җитәкчелегендәге 40 меңлек гаскәр белән Киевка юл тота. Святополк аңа үз дружинасы һәм ялланган бәҗәнәкләр белән каршы чыга. Рус кенәзенең хаким- лек өчен көрәштә күчмәләр булышлыгына беренче мәртәбә таяну очрагы була бу. Дошман яклар 1016 елның кышында Днепр буенда Любеч тирәсендә очрашалар һәм капма-каршы ярларда урнашалар. Иртәгесе көнне Ярославның көймәләргә төялгән күп санлы гаскәре елганы кичә. Ярославның ялкынлы чыгышыннан соң көймәләрен ярдан этеп җибәрәләр (бу чигенү булмаячагын аңлата) һәм Киевка һөҗүм итәләр. Ике күл арасына кысрыкланган Свято¬ полк сугышчылары аптырап калалар һәм юка боз өстенә керәләр, ә боз шартлап ватыла башлый. Бәҗәнәкләрнең дә атлылары кузгала алмый. Святополк гаскәре тар-мар ителә. Ул үзе Польшага хатынының атасы — король Болеслав I янына кача. Ә Ярослав Киевны 1017 елда алуга ирешә. 76
Каһәр суккан Святополк, Польша гас¬ кәре белән Руська кайтып, яңадан Киевны яулый, ә Болеслав I Червень шәһәрләрен ала. Рус җирләре поляклар башбаштаклы¬ гыннан газап чигә. Ярослав Новгородка кача. Русьтагы беренче зур чуалыш дәүләтнең какшап таркала башлавына, территориянең кечерәюенә китерә һәм илбасарларга юл ача. Киевта һәм башка урыннарда чит ил баскыннарына каршы күтәрелеп чыгалар, һәм поляклар, рус башкаласын таларга да өлгереп, борылып китәргә мәҗбүр була¬ лар. Ярослав тиздән көньякка таба икен¬ че мәртәбә кузгала. Новгород һәм төньяк төбәкләр аңа булышлык күрсәтәләр. Свя¬ тополк, бәҗәнәкләр янына барып, аларны кабат Русь җиренә алып килә. Борис һәлак булган Алып елгасы буенда каршы яклар икенче мәртәбә кан коешалар, Ярослав гаскәренә бу урын яңа дәрт, яңа көч өсти. Каршы яклар өч мәртәбә кул сугышларында көч сынашалар. Кичкә таба Ярослав, җиңү яулап, Киевка үтә. Святополк баш¬ та Польшага кача, аннан Чехиягә китмәкче була, әмма юлда акылыннан шаша һәм якты дөнья белән хушлаша. 1019 елдан Ярослав Мудрыйның идарә итү чоры башлана. Русьның бердәмлеге торгызылу. Ярослав бердәмлеккә тиз генә ирешә алмый. Аның Таматархадагы абыйсы Мстис¬ лав—алыптай көчле, талантлы полководец — Төньяк Кавказдагы зур территорияне үзенә буйсындыра. Ул, 1024 елда Черниговтан ерак түгел урында Ярослав гаскәрен тар-мар итеп, Русьның яртысына хуҗа булу хокукын ала. Туганнарның биләмәләрен хәзер, килешү буенча, Днепр елгасы аерып тора. Мстислав Черниговны резиденциясе итә. Русь 12 ел дәвамында ике дәүләт булып яши. Туган¬ нар тыныч кына көн итәләр, яуларга бергәләшеп йөриләр, поляклардан Русь Карпат аръягын (Закарпатье) янәдән тартып алалар. 1036 елда балалары булмаган Мстислав үлгәннән соң, хакимият Ярослав кулына күчә, тора-бара халык арасында аңа Акыллы, Зирәк (Мудрый) дигән куша¬ мат тагалар. Озакка сузылган ызгыш-талаш тәмамлана. Ярослав Мудрый. М. М. Антокольский скульптурасы 77
Ярослав Мудрый Ярослав —Русь дәүләте башлыгы. Ярослав идарә иткән чорда, Русь тормышның барлык өлкәләрендә дә шактый зур уңышларга ирешә. Кенәз ил белән идарә итү система¬ сын ныгытуга күп көч куя. Атасы һәм бабасы үрнәгендә, ул, үз улларын үзенә берсүзсез буйсыну шарты куеп, зур шәһәрләргә хакимлек итәргә җибәрә. Ә үзе чикләнмәгән хакимият иясенә әверелә. Борынгы язмаларда аны царь (патша) дип тә атыйлар. Новгородка кенәз олы улы Владимирны, ә ул үлгәннән соң, Изяславны җибәрә. Свя¬ тослав өлешенә Чернигов шәһәре белән бергә северяннар җире һәм Таматарха кенәзлеге тия. Переяславльгә Всево¬ лод билгеләнә, башка улларын ул Ростовка, Смоленскига һәм Владимир-Волынскига җибәрә. Рус җирләрендә тәртип һәм законлылык урнаштыру нияте белән, Ярослав, идарә итә башлауга, Русьта бе¬ ренче язма кануннар җыентыгы — «Русская правда» ны гамәлгә кертә. Җыентыкка, нигездә, җәмгыятьтәге төрле тәртипсезлекләргә, ызгыш-талашларга каршы юнәл- телгән законнар тупланган. «Русская правда»да усал ният белән кеше үтергән өчен катгый җәза каралган. Кан дошманыннан үч алу бары тик кан кардәшләргә генә (ата, ул, ир туганы, атасының абыйсы яки энесенә) рөхсәт ителгән. Үтерелүченең якын туганы булмаган очракта, үтерүче 40 гривна күләмендә штраф түләгән. Ярослав Мудрый. 1036 елда халыкка «Русская правда»ны уку. Рәссам А. Д. Кившенко 78
Кыйнаган һәм имгәткән өчен, акча¬ лата зур штраф салынган. Тулаем җәмгыятьне һәм һәр кешене төрле тәртипсезлекләрдән саклаучы ка¬ нуннар җыелмасы кешеләр арасын¬ да тирәнәеп барган тигезсезлекне дә ачык чагылдыра: мәсәлән, гади кешене үтергән өчен 5 гривна штраф салынса, ирекле кешене кол (холоп) рәнҗеткән очракта, ирекле кеше аны берсүзсез үтерә алган. Бөек кенәз үзен төрле яклап та¬ ныта. 1037 елда аның инициативасы буенча Киевта яңа баш храмга нигез салына. Унөч гөмбәзле Изге София соборы матурлыгы һәм зурлыгы ягыннан Константинопольдәге София собо¬ рына тиңләшә. Киевта барлыгы 400 чиркәү эшләгән. Шу¬ лай итеп, ул Европаның иң зур, иң куркам шәһәрләренең берсенә әверелгән. Ярослав яңа шәһәрләргә дә нигез сала. Идел буенда — Ярославль, чудьлардан (эстлардан) яулап алынган җирләрдә Юрьев (хәзерге Эстониядәге Тарту) шәһәрләре төзелә башлый. Кенәзгә, чукындырганда, Юрий исеме кушалар, шәһәрне дә Ярославның изге яклаучысы хөрмәтенә Юрьев дип атыйлар. Бөек кенәз Русьта мәдәниятне, мәгариф һәм грамота- лылыкны үстерүгә күп көч куя. Ул идарә иткән заманда мәктәпләр, беренче китапханәләр ачыла, грек теленнән китаплар тәрҗемә ителә, елъязмалар төзелә. Ул китап эшенә һәртөрле булышлык күрсәтә. Үзе дә укырга яра¬ Киевтагы София соборы. Реконструкция та, аны аеруча дини язмалар кызыксындыра. Аның бик дини булуы һәм шул юлда изге эшләр башкаруы турында риваятьләр сөйлиләр. Ярослав Мудрыйның тышкы сәясәте. Кенәз атасы һәм бабасы алып барган тышкы сәясәтне максатчан рәвештә дәвам итә. Ул идарә иткән дәвердә, Русь куәтле дәүләт бу¬ лып үсә, чикләре киңәйгәннән-киңәя бара. Кенәз хаким¬ леген Чуд күленең көнбатыш ярында да ныгыта, ятвяг (литва) кабиләләренә каршы походлар оештыра. Польша дәүләте карамагындагы Червен шәһәрләрен яулап ал¬ ганнан соң, дәүләтләр килешү төзиләр, чөнки Польша корольләре Чехия һәм Германия белән көрәштә Руська 79
Киевтагы Алтын капка. Реконструкция союздаш буларак өстенлек бирәләр. Әлеге шартнамә бер династия белән икенчесе арасындагы өйләнешүләр белән тәмамлана. Польша коро¬ ле Казимир I Ярославның сеңлесе Добронегага, ә Ярославның олы улы Изяслав корольнең сеңлесенә өйләнә. Төньякта Русь Швеция һәм Нор¬ вегия белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра. Ярославның хатыны Ингигерда швед короле кызы була. Кече кызлары Елизаветаны алар Норвегия короленә кияүгә бирәләр. Ярослав Владимирның бәҗәнәк- ләргә каршы күп елларга сузылган көрәшен тәмамлый; 1036 елда Киев янында ул аларга җимергеч һөҗүм ясый. Шуннан соң бәҗәнәкләр рус җирләренә һөҗүмнәрен туктата¬ лар. Ярослав баһадир көче белән аеры¬ лып тормый, өстәвенә әле аксак та була, әмма гаскәрен сугышка үзе алып керә, кыюлы¬ гы белән дан тота. Рус коралының дошманны җиңүе хөрмәтенә Киевта рус һәм чит ил кешеләрен сокландырган искиткеч Алтын капка төзелә. 1043 елда Русь моңа кадәр тынычлык мөнәсәбәтендә торган Византия империясенә каршы күтәрелә. Кон- стантинопольдә рус сәүдәгәрләре белән булган хәл моңа этәргеч була. Кара диңгезнең көнбатыш ярлары тирәсендә, давыл чыгып, рус кораблары фаҗигагә юлыга. Корабларның бер өлеше су төбенә китә. Воевода Вышата җитәкчелегендәге 6 мең сугышчы яр буена чыга, кайберәүләре кире кайтып китә. Византия импе¬ раторы Константин Мономах, бу турыда белеп алып, үз корабларына рус флотын куа китәргә, ә иң яхшы полководецы Кекавменга русларның коры җир гаскәренә һөҗүм итәргә боера. Руслар, диңгез өстендәге бәрелештә грекларны тар-мар итеп, туган илләренә кайтып китәргә ирешәләр. Ә коры җирдә калган сугышчыларны камап 80
алалар. Вышата гаскәренең әсир төшкән кайбер сугыш¬ чыларын күзсез калдырып, кайберәүләренең уң кулын кисәләр, янәсе, бүтән беркайчан да Византия империясенә куллары күтәрелмәсен. Имгәтелгән, рәнҗетелгән сугыш¬ чылар, авыл һәм шәһәрләр гизеп, озак вакытлардан соң гына туган илләренә кайтып авалар. 1046 елда Русь белән Византия шартнамә төзиләр һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга керешәләр. Килешү билгесе итеп, Ярославның улы Всеволодны Константин Мономах кызы Анастасиягә өйләндерәләр. Гомеренең азагына Ярославның олы уллары барысы да Польша, Германия һәм Византия принцессаларына өйләнгән бу¬ лалар инде. Олы кызы Анна—Франция короле Генрих I нең хатыны — ире үлгәннән соң һәм улы балигъ булганчы Франция белән идарә итә. Анастасия исемлесе Венгрия короле Андрейга кияүгә чыга. Елизавета, ире — Норвегия короле Гаральд үлгәннән соң, Дания короленә кияүгә чыга. Ярослав Мудрый идарәчелеге чорында Русь бөек державага әйләнә. Күрше илләр аның сәясәтен хуплап, санлап яшиләр. Хәзер көнчыгышта, Иделнең түбән агы¬ мына кадәр, аның көндәшләре булмый инде. Чикләре 7 мең км озынлыкка сузыла, алар Карпат тауларыннан Кама елгасына һәм Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр булган җирләрне берләштерә. XI гасыр уртасына Русьта 4 млн га якын халык яши. Ярослав 1054 елда 76 яшькә чыккач дөнья куя. Ул җәмәгатьчелек каршында дан, хөрмәт казанган һәм балалары мәхәббәтенә ирешкән гомеренең иң шөһрәтле вакытында китеп бара. Үләр алдыннан, ул бөек кенәз тәхетен олы улы Изяславка тапшыра. Святославка Чернигов һәм Таматарха җирләрен, Всеволодка Пере¬ яславль кенәзлеген калдыра. Ярослав Русьта кенәз булып нәселдәге иң өлкән кеше калырга тиешлеген ва¬ сыять итеп әйтә. Европаның күп кенә илләрендә кабул ителгәнчә, хакимиятнең атасыннан турыдан-туры улына күчүе йоласыннан патриархаль, гап-гади гаилә йоласы өстенрәк булып чыга. Алга таба бу хәл Рюриковичлар нәселендәге ызгышларның бер сәбәбенә әвереләчәк. Анна Ярославна. Изге Винсент монастырендагы ( Франция) скульптура 81
СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Русьта күзәтелгән беренче һәм икенче ызгыш-талашларның нинди уртаклыклары һәм аермалыклары бар? Алар нинди сәбәпләр аркасында килеп чыккан: эчкеме яисә тышкымы? 2. Борисның хакимият кеше канын коюга тормый дигән фикере аның төрле карашлы булуын ничек чагылдыра? 3. Рус Православие Чиркәве 24 июль көнен ни өчен билгеләп үтә? 4. Хакимият өчен көрәштә Ярослав характерының кайсы сый¬ фатлары чагыла? 5. Ярослав Мудрыйның киң карашлы кеше булуы турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? 6. Ни өчен «Русская Правда» Ярослав акылының чагылышы булып тора? Ул Русь тормышына нинди тәртипләр кертә? Моңа кадәр хөкем сөргән кануннардан алар нәрсә белән аерыла? 7. Киевның Европада иң матур шәһәрләрнең берсенә әверелүендә Ярослав нинди роль уйный? 8. Ярослав кылган нинди гамәлләр Русьның халыкара абруен ныгыта? §7 Феодаль мөнәсәбәтләр үсеше. Русь Ярославичлар заманында Феодаль җир милекчелеге барлыкка килә. XI гасыр урта¬ ларыннан Русьның киң колачлы территорияләре, аеруча Урта Днепр буйлары һәм Новгород тирәсендәге җирләр әкренләп шәхси биләмәләргә әйләнә. Кенәзгә ясак түләп яшәгән ирекле кешеләр аңа бәйлелеккә төшәләр. Смерд¬ ларны, кенәз үзенеке дип игълан иткән җирдә яшәгән өчен, хуҗалыктагы төрле эшләргә кушканнар. Шулай итеп, җир өчен булган бәйлелек барлыкка килгән. Русь¬ та, Европадагы башка илләрдәге кебек үк, кенәз домены (биләмәсе) булдырыла. Ул дәүләт башлыгына бәйле бул¬ ган кешеләр яшәгән җирләр комплексыннан гыйбарәт. Шушындый биләмәләрнең барлыкка килүе Русьта яңа тәртипләр урнашуын күрсәтә. Боярлар һәм дружиначыларның шәхси җир биләмә¬ ләре барлыкка килү дә шушы чорга туры килә. Бөек кенәзләр Русь тарихының башлангыч дәверендә бо¬ ярлар һәм җирле кенәзләргә кайбер урыннарда ясак җыю хокукын бирәләр. Ясакның бер өлешен алар, бөек кенәзгә хезмәт иткән өчен дип, үзләрендә калдыралар. Кормление, ягъни туендырылып тору дип аталган мон¬ 82
дый тәртип башка шәһәрләргә дә тарала. Бөек кенәз вассаллары туендырылып тору тәртибе буенча килгән әйберләрнең бер өлешен хезмәтчеләренә һәм үз дружи¬ насындагы вассалларына өләшкәннәр. Соңрак, әлеге тәртип урынына, бөек кенәз үз вассал¬ ларына җирне милек итеп бирә башлый. Нәселдән-нәселгә күчә алган вотчина яки отчина («отец» сүзеннән) дип аталган шушы җир биләмәләрендә бояр яки дружиначының хуҗалык комплексы барлыкка килгән. Әмма бу җирләргә югары хакимият дәрәҗәсендәге хокукка бары тик кенәз генә ия булган. Ул җирне бүләк итә алган, теләсә тартып та алган. Үз чиратында зур җир хуҗалары аның бер өлешен үз дружиначыларына яшәү чыганагы һәм сугыш кирәк-яраклары булдыру өчен биргәннәр. Бер җир биләүченең икенчесенә кулланып торыр¬ га биргән җир кишәрлеген Көнбатыш Европада феод («феодум» латинча «биләмә» мәгънәсен белдерә) дип атаганнар. Җиргә шушы рәвешле күпбаскычлы бәйлелек феодаль система дип аталган, крестьян халкы көн күрә торган җирләр яки һөнәрчеләр һәм башка халыклар яши торган шәһәрләр хуҗасын феодал дигәннәр. Русьта да XI гасырның икенче яртысыннан шушы система баш¬ лангыч алган. Феодаль бәйле халык. Эре феодаль хуҗалыкның, ка¬ гыйдә буларак, өстенлекләре дә булган. Феодаль ху¬ җалыкта әш аерым бер гаиләнең кечкенә хуҗалыгына караганда күпкә нәтиҗәлерәк барган. Җир дә яхшырак эшкәртелгән, урман да тизрәк чистартылган, хуҗалык һәм башка корылмалар төзергә дә мөмкинлек күбрәк булган. Корылык нәтиҗәсендә ашлык уңмаса яисә ян¬ гын очракларында феодал үз крестьяннарына булышуны бурычы итеп санаган. Димәк, хуҗа һәм крестьян хуҗалыклары үзара да, дәүләткә дә бәйле булган. Зур салымнар, хуҗага эшләү, эшен вакытында үтәмәү өчен җәзага тарты¬ лу— мәсьәләнең бер ягы булса, авыр чакта бер-береңә ярдәм кулы сузу — ул инде икенче ягы. Хуҗалык итүдәге яңа тәртипләр авыл җирләрендә нинди дә булса сәбәпләр (ашлык уңмау, ачлык, сугыш¬ лар нәтиҗәсендә көчсезләнү, эшкә яраксызлык яки 83
Рус сугышчылары. X—XII гасырлар ялкаулык) аркасында хуҗалыгыннан мәхрүм калып, хәллерәк кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ кешеләр санын арттыра. Акчалата бурычлары булса да, орлык яки эш кораллары алып торсалар да, алар хуҗа кешегә хезмәт белән түли торган булып китәләр. Бу кешеләрне рядович- лар дип атаганнар, чөнки алар, хуҗа белән ряд (килешү) төзеп, аңа бәйлелеккә төшкәннәр. Закуплар (бурычын эшләп түләргә тиеш булган крестьяннар) хуҗадан купа (бурыч) алган очракта, аны түләмичә китә алмаганнар. Ялланып эшләүчеләр эш хакы өчен көч түккәннәр, әсирләр ирек өчен йолым түләгәннәр, ә кичерелүчеләрнең бурычлары кичерелгән, әмма моның өчен алар чиркәү хуҗалык ларында эшләргә тиеш булганнар. Җәмгыятьтә холоплар күбәйгән. Алар тулысынча хуҗаларыннан бәйле булганнар, йорт тирәсендәге һәм хуҗалыктагы төрле эшләрне башкарганнар. Бик нык мохтаҗлык кичергән, бөлгенлеккә төшкән кеше холоплыкка сатыл¬ ган. Холоп кызына өйләнгән кеше дә, алдан ук үзенең бәйсез булуын әйтеп куймаса, холопка әверелгән. Холоп балалары, килешүен бозган рядовичлар һәм закуплар, чит ил әсирләре дә холоп ителгән. Холоплар антик дөнья колларыннан беркадәр хокукларга ия булулары белән генә аерылганнар: җинаятьнең башка шаһитлары бул¬ маган очракта, алар шаһитлык итә алганнар; холопны үтерү закон нигезендә тыелган. Гаскәр. Бердәм дәүләт төзелү русларның гаскәренә дә үзгәреш кертә. Бөек кенәз командалык иткән олы һәм кече дружиналар гаскәрнең үзәген тәшкил итә. XI га¬ сырда Киев кенәзе кулы астында 500—800 дружиначы саналган. Гаскәр коры җирне ат менеп, елга-диңгезләрне көймә-каекларга төялеп кичкән. Ул заман Русен чын мәгънәсендә елга һәм диңгез державасы дип атап булыр иде. IX—XI гасырларда Кара диңгезне Русь диңгезе дип йөрткәннәр, чөнки ул рус дружиначыларының каек- көймәләреннән бер дә бушап тормаган. Гаскәр кылыч һәм сөңгеләр белән коралланган. Тәннәрен калкан, броня (металлдан эшләнгән кием), көбә (вак металл боҗралардан эшләнгән кием), башларын шишәк (очлы башлы шлем) саклаган. X гасыр—XI гасырның беренче яртысында бөек ке- нәзләр дружинаны сугышка үзләре алып кергән. Ке- 84
нәзләрне отроклар (кече дружиначылар) саклаган, кенәз чатыры аеруча көчле сак астында торган. Рус гаскәре элеккечә үк смерд һәм һөнәрчеләрдән оешкан полктан гыйбарәт булган. Полк, дистәләргә һәм йөзләргә бүленеп, сугышчылар унбашы (десятский), йөзбашына (сотский) буйсынган. Полк белән меңбашы (тысяцкий) командалык иткән. Сугышчылар (вои) ук-җәяләр, сөңгеләр, авыр сугыш балталары һәм пычаклар белән коралланган. Сул кулла¬ рына металл пластиналар һәм калын күн белән тарттырып эшләнгән агач калкан тотып сугыша торган булганнар. Яуга кузгалганда, гаскәр башында кенәз үзе, аның артыннан атлы дружина һәм полк тезелгән. Арттан корал һәм азык-төлек төягән йөк олаулары ияргән. Разведчик¬ лар (сторожа) дошман барлыгын хәбәр итүгә, сугышчы¬ лар, коралларын алып, броня һәм көбә киемнәрен киеп, сугышка әзерләнгәннәр. Сугыш еш кына баһадирларның көч сынашуыннан башланып киткән. Елъязмада сөйләнгәнчә, касог (чер¬ кас) кенәзе — баһадир Редедя белән көрәшергә Таматарха кенәзе Мстислав килгән. Көрәш барышында Редедя ба¬ сымыннан тәмам хәлсезләнгән рус кенәзе, ярдәм сорап, Изге Алла Анасына ялвара, уңышка ирешсә, Таматарха- да аның хөрмәтенә храм төзергә вәгъдә итә. Һәм Мстис¬ лав җиңә. Вәгъдәсен дә тормышка ашыра — Таматархада өр-яңа гыйбадәтханә калкып чыга. Сугышка кергәндә, рус гаскәренең үзәгендә (чело) җәяүле сугышчылар барган. Аларга дошман атлы- ларының һөҗүмен кире кайтару бурычы йөкләнгән. Уң һәм сул канатларда (фланглар) — кенәзнең атлы дружи¬ насы. Алар, ике яклап һөҗүм итеп, дошманны чолгап алган. Бераз арырак ялланган сугышчылар — варяглар һәм бәҗәнәкләр һөҗүм ясаган. Дошман крепость-ныгытмаларын штурмлаганда, дивар һәм капкаларны ватып керү җайланмалары — та¬ раннар— тимер чорналган яисә чылбырларга асылган яки тәгәрмәчкә утыртылган зур-зур бүрәнәләр, шулай ук ташаткычлар, баскычлар, уклардан саклаучы күчмә каланчалар кулланылган. Яхшы коралланган рус гаскәре бик сирәк очракта гына җиңелгән. Сөңге очлыгы Сугыш балтасы. XII гасыр 85
Шәһәрләр һәм сәүдә итү. XI гасырның икенче яртысына Русьта 42 зур шәһәр үзәге билгеле була. Скандинавиядә аны хәтта Гардарика (шәһәрләр иле) дип атаганнар. Шәһәрнең үзәгендә туфрак яисә балчык тутырылган агач әрҗәләрдән торган биек диварлы кремль (детинец) калыккан. Диварны су җибәрелгән чокыр-канаулар әйләндереп алган. Алар аша салынган асылма күперләр тимер кыршаулы киң имән тактадан эшләнгән капка янына илтә. Кремль эчендә кенәз, митрополит яки епископ пу¬ латлары (палаталары) урнашкан, зур боярлар һәм дружиначыларның каралты-куралары да шунда ук бул¬ ган. Кремль үзәгендәге төп мәйданда — шәһәр соборы. Бу — Киевта һәм Новгородта Изге София, Черниговта Спас храмнары. Кенәз идарә итү эшләрен кремльдән торып башкарган, суд һәм җәзага тарту мәсьәләләре дә шунда җиренә җиткерелгән. Халыктан җыелган ясак¬ ны, сугышлардан килгән табышны, суд һәм сәүдә пош¬ линаларын шушында китереп тапшырганнар. Мондый кремльләр мәйданы 2,5 гектарга җиткән. Кремль диварлары тирәли сәүдә мәйданнары, һө¬ нәрчеләр бистәләре, сәүдәгәрләрнең йортлары һәм XI гасырда Киев. Макет 86
XI гасырда Новгород. Бөек урам. Реконструкция кибетләре, чиркәүләр тезелеп киткән. Шәһәрнең әлеге өлеше дә шәһәр читендәге беренче рәт ныгытмалар белән уратып алынган. Алар туфрак өемнәреннән гыйбарәт булган. Киев, Новгород, Чернигов, Переяславль, Смоленск, Полоцк, Суздаль, Ростов, Ладога, Белоозеро, Владимир- Волынск, Червен, Перемышль, Таматарха һәм башка күп кенә шәһәрләр кенәз резиденцияләре, эре сәүдә пункт¬ лары, көчле ныгытма-крепостьлар, дин һәм мәдәният үзәкләре булып торганнар. Аларда сәнгать чәчәк аткан, елъязмалар төзелгән, китапханәләр ачылган, искиткеч матур архитектура биналары корылган. Бу шәһәрләр, озын гомерле булып, Борынгы Русьның көч-куәтен һәм данын арттырып яшәгәннәр. Еллар узу белән, сәүдә дә үскән. XI—XII гасырларда рус шәһәрләрендә яшәүче халыкның шактый зур өлешен сәүдәгәрләр тәшкил иткән. Чит илләрдә сәүдә итүче бай сәүдәгәрләрне кунаклар дип атаганнар. Русь буйлап сәүдә итеп йөрүче сәүдәгәрләр дә, вак сатучы-таратучылар да байтак булган. Әкренләп сәүдәгәрләрнең үз сәүдә устав¬ ларына һәм акча фондларына ия берләшмәләре барлыкка килә. Киевта, Новгородта, Черниговта һәм башка зур шәһәрләрдә чит ил сәүдәгәрләре йортлары күренә баш¬ лый. Хәзәр каһанлыгыннан, Польша, Скандинавия илләреннән һәм герман җирләреннән килгән сәүдәгәрләр яшәгән аерым районнар булуы билгеле. Еврей, әрмән сәүдәгәрләре һәм рибачылары да үзләренә бер община тәшкил иткәннәр. Киевта христианнар храмы белән Муенса. Новгород. XII гасыр Киев гривнасы. XII—XIII гасырлар 87
Җыелма тәре. Новгород. XII гасыр Изге Ана сурәте төшерелгән алтын пластина. XII—XIII гасырлар янәшә синагога төзелгән. Идел Болгарыннан, Көнчыгыш илләреннән, Фарсы иленнән (Персиядән), Харәземнән сәүдәгәрләр килеп торган. Русь сәүдәгәрләрен үзләрен дә Константинополь, Краков, Будапешт шәһәрләрендә, Скандинавия, Балтыйк буе илләрендә һәм немец җир¬ ләрендә зурлап каршы алганнар. Константинопольдә Русь сәүдәгәрләре туктала торган Руслар йорты булган. Сәүдә итү Русьны берләштергән. Исәп-хисап гривна һәм куна, гарәп дирһәме, немец талир тәңкәсе, Византия¬ нең алтын номисмалары ярдәмендә башкарылган. Ерак төньякта һәм далалы көньякта акчаны мех, терлекләр алыштырган. Чиркәү. X гасыр азагында—XI гасырда Русьта дини тор¬ мышның бик төзек системасы формалаша. Рус Право¬ славие Чиркәве Византия үрнәгендә барлыкка килә. Башында Киев митрополиты тора. Зур шәһәрләрдә Чиркәү идарәчелеген епископлар, ә Новгородта архиепи¬ скоп башкарган. Зур храм һәм собор, шулай ук җирле чиркәүләрдә хезмәт итүче руханилар, шәһәрләр һәм авыллардагы дини тормышның үзәгендә торганнар. Кенәзләр Чиркәүгә матди ярдәм күрсәткәннәр, яңа епархияләр (епископ җитәкчелегендәге чиркәү округла¬ ры) һәм чиркәүләр төзергә булышканнар. Бөек кенәз керемнәренең уннан бер өлешен чиркәүләргә тапшыру бу юлда зур адым булган. Соңрак кенәзләр, ирекле смерд¬ лар яши торган җирләрне священниклар карамагына биреп, ул җирләргә һәм общиначы смердларга булган үз хокукларының да беркадәресен дини оешмаларга күчерә башлаганнар. Грек Чиркәве кагыйдәләре буенча, бары тик Кон¬ стантинополь Патриархлары, тиешле сайлаулар үткә¬ релгәннән соң гына, башка илләргә Чиркәү тормышын җитәкләүче митрополитлар җибәрә алган. 1040 елларда Русь һәм Византия арасында сугыш уты кабынгач, Ярос¬ лав Мудрый грек митрополиты хезмәтеннән баш тарта, шул сәбәпле Русь Чиркәвендә югары урын бушап кала. 1051 елда епископлар киңәшмәсендә, Ярослав Мудрый ярдәме белән, Русь тарихында беренче тапкыр митропо¬ лит итеп рус кешесе куела. Бу бик гыйлемле, Изге Язма белгече Иларион исемле рухани була. Иларион, Днепр елгасы буендагы тауда үзенә куыш казып, гомеренең күп 88
елларын шунда ялгызлыкта уздыра: гыйбадәт кылган, пост тоткан. Халыкта аны праведник дип атаганнар. Әлеге югары урынга билгеләнер алдыннан, 1049 ел¬ да Иларион Изге София храмында чыгыш ясый. Ул христианлыкның әһәмиятенә, Владимир һәм Ярослав Мудрыйның Русь язмышында уйнаган рольләренә ба¬ сым ясый. Иларионның чыгышы туган иленең бәхете турында кайгырту белән сугарылган була. «Бу кенэзлэр ниндидер хәерче һәм билгеле булмаган җирләрдә түгел, бәлки дөньяның дүрт ягында да бик яхшы танылган Русь җирендә хакимлек иттеләр»,—ди ул. Ярослав Мудрый, Византия ризалыгыннан башка, Иларионны Русьның митрополиты дип игълан итә. Монастырьлар. Иларион яшәгән тау куышы Русьта мо¬ настырьларга (грекча «монастерион», ягъни «кешеләр белән аралашудан баш тарткан монах хөҗрәсе (келья)» мәгънәсендәге сүздән) башлангыч бирә. Бер йортның кечкенә бүлмәләренә яки янәшә утырган йортларга гомерләрен бары тик Аллага хезмәт итүгә багышла¬ ган кешеләр килеп урнашкан. Аларны монахлар дип атаганнар, монахлар да үзләре төзегән устав (аерым кагыйдәләр) буенча яшәгәннәр. Бер монастырь монах¬ лары (братия) хезмәтне үзара килешеп башкарганнар, гомуми хуҗалык милке белән келарь идарә иткән, трапезалар (күмәк ашау) махсус ашханәдә (трапез¬ ная) үткән, казна казначы кулында булган. Ирләр Киев-Печера монастыре. Хәзерге күренеше 89
монастыренда монахлар сайлап куйган игумен, ә хатын- кызларныкында игуменья җитәкчелек иткән. Хуҗалык эшләре монахлар өчен икенче планда торган, алар иң мөһим эш дип гыйбадәт кылуны санаганнар. Соңрак Иларион куышына Антоний исемле монах килә. Аның тәкъвалыгы турында инде Русьта яхшы беләләр. Халык, киңәш һәм фатиха алырга дип, Антоний янына агыла. Күпмедер вакыттан соң монда Феодосий атлы монах килеп урнаша. Шулай итеп, XI гасырда Киев-Печера монастыре барлыкка килә, аның беренче игумены Ан¬ тоний була. Печера монастыре үсә һәм киңәя барган. Монахлар тау куышыннан хөҗрәләргә күчкәннәр, чиркәүләр салы¬ на башлаган. Монастырь үз хуҗалыгын булдырган, сәүдә иткән, хәтта рибачылык белән дә шөгыльләнгән. Мо¬ настырьлар бөек кенәзләр бүләк иткән әйләнә-тирәдәге җирләрнең хуҗаларына әйләнгәннәр. Христианлык һәм дини оешмалар Русьта киң күңел¬ лелек, игелеклелек, югары әхлаклылык, кешелеклелек һәм түземлелек төшенчәләренең таралуында зур роль уйныйлар. Соңрак Киевта, Новгород һәм башка шәһәрләрдә яңа монастырьлар ачыла. Алар каршында китапханәләр эшли башлый, мәктәпләр төзелә, елъязмалар языла. Русьта беренче восстаниеләр. Киев древляннар, вятич һәм радимич кабиләләрен үзенә буйсындыра башлагач, җәмгыятьтә беренче чуалышлар күзәтелә. Кабиләләрнең баш күтәрүләре Русьны артка, кабиләчелеккә таба өстери. Шуңа күрә Киевның җиңү яулаулары законча¬ лыклы булган һәм тарихи яктан акланган да. Тора-бара кабиләләр басыла төшә, әмма башка—дини каршылыклар туа. 1024 елда Суздальдә вятич сихерчелә¬ ре җитәкчелегендә восстание күтәрелә. Мәҗүсиләр —хрис¬ тианнарга, ярлылар байларга каршы чыга. Ике юнәлеш бик тыгыз үрелеп китә. Берничә дистә ел уза, һәм 1068 елда тагын бер куәтле күтәрелеш Русь җирен дер селкетә. Хәерчелектән интеккән ярлы халыкның байларга, югары катлауга ка¬ рата еллар буена җыелып килгән ачуы Киевта коточкыч фетнәгә әйләнә. Фетнә ялкыны башка шәһәрләргә дә 90
җәелә. Смоленск халкы ясак һәм салым түләүдән баш тарта, ерак Белоозеро һәм Ростов-Суздаль җирләрендәге халык та баш калкыта. Гадәттәгечә, фетнәнең башында күрәзәче-сихерчеләр торган. Алар байлардан үч алыр¬ га өндәгәннәр. Амбар, келәтләр таланган. Төньяк- көнчыгышка кенәз дружинасы килгән һәм күрәзәчеләр юк ителгән, баш күтәрүчеләр бастырылган. 1071 елда Новгородтагы фетнә вакытында сихерчеләр халыкны архиепископка каршы күтәрәләр. Җирле дру¬ жина архиепископны якламакчы була. Архиепископ дво- рыннан башка бөтен шәһәр баш күтәрүчеләр кул астында кала. Шулай итеп, Россия тарихында ярлыларның байлар белән, ягъни түбән катлауның югары катлау белән көрәше башлана. Бары тик 1072 елга гына илдә тулысынча тәртип урнаша. Халыкны җәза белән куркытып булмавын Ярославның өч улы да аңлый. Алар инициативасы буен¬ ча, 1072 елда яңа кануннар җыентыгы эшләнә һәм бояр¬ лар киңәшмәсендә кабул да ителә. Ярослав Мудрыйның «Русская правда»сы инде заман таләпләренә җавап бирми, искергән була. Ярославичларның «Русская правда»сы. Фетнә, һәртөрле көч куллану һәм башбаштаклыклардан соң яңа кануннар җыелмасы илдә тәртип урнаштыруга, шәхси милекне, йорт-җирне саклауга юнәл тел ә. Ярославичларның «Рус¬ ская правда»сында талауларга, ут төртү, кеше үтерү яки имгәтүгә һәм ызан сызыгын бозуларга каршы кы¬ рыс җәзалар билгеләнгән. Югары вазифалы затларны үтергән өчен — 80 гривна, кенәз старостасын үтергәнгә 12 гривна штраф салынган. Шәхси милеккә, мал-туарга, кош-кортка кул сузулар, шулай ук чит кеше җирен су¬ калау өчен дә штрафлар каралган. Холопларны яшереп тоту җинаять дип саналган, закон нигезендә аның өчен дә җәза бирелгән. Әлбәттә, Ярославичларның «Русская правда»сы иң элек милеккә ия булучыларны яклаган. Анда шулай ук Русьта яшәүче һәркемнең яшәүгә һәм милеккә хокукын яклаучы маддәләр дә була. Әйтик, смерд яки холопны үтергән өчен 5 гривна штраф түләтелгән. Кенәз атын үтергән өчен — 3 гривна, смердныкы өчен 2 гривна штраф салынган. Димәк, смерд яисә холоп гомере кенәз атыннан бары 2 гривнага артыграк бәяләнгән. 91
Русьта чираттагы чуалышлар. Тәхетнең Ярослав Мудрый тарафыннан урнаштырылган нәселдән-нәселгә күчү тәртибе 19 ел дәвам итә. Русь белән аның олы улы Изяс- лав Ярославич идарә итә. Аннан кала икенче улы — Свя¬ тослав— Черниговта, ә өченчесе — Всеволод — дала ягы белән чиктәш Переяславльдә хакимлек итәләр. Башка шәһәрләрдә тәхетне кече уллары тоткан. Ләкин алар барысы да, аталары куйган тәртип буенча, олы абыйла¬ рына буйсынганнар. Ир туганнар бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәннәр. 1060 елларда алар Полоцк кенәзе фетнәсен бергәләп бастыралар, Волыньда туганнан туган энеләрен баш күтәрүдән тыеп калалар. 1072 елда алар кенәз гридни- цасында, иңгә-иң куеп, яңа «Русская правда»ның яңа маддәләре турында фикер алышканнан соң, бер-берсенең исәнлеге өчен шәраб һәм бал эчеп куйганнар. 1073 елда хәл үзгәргән. Изяслав, әтисе кебек үк, бердәнбер хаким булырга дәгъва итә дигән хәбәр тарала. Святослав һәм Всеволод, әтиләренә буйсынган шикелле, олы абыйларына буйсынырга теләмичә, Киевка дружи¬ наларын җибәрәләр, ызгыш-талаш берничә елга сузыла. Изяслав Польшага кача, аннан Германиягә китә һәм, хакимлеген кире кайтару өчен, сугышчылар туплый башлый. Ә Русь бу вакытта аның энеләре тарафыннан бүлгәләнеп ята. Бөек кенәз булып Святослав утыра. Ул үлгәннән соң гына, Ярославның олы улы Киевка әйләнеп кайта. Ту¬ ганнар мәрхүм Святославның улларын бар дип тә белми, Русьны үзара бүлгәләп тә куялар. Всеволод Черниговта төпләнә һәм Переяславльне олы малае Владимирга тап¬ шыра. 1053 елда туган Владимирның әнисе Византия принцессасы, ягъни император Константин Мономахның кызы була. Владимирга Мономах фамилиясе византияле бабасыннан кала. Святославның олы малае Олег, әтисе үлгәннән соң, Черниговта бары тик үзе хакимлек итәргә тиеш дип саный. Аның фикерен туганнары да хуплый. Чернигов¬ тан Таматархага качып китеп, Олег 1078 елда хезмәткә кыпчакларны да җәлеп итеп, зур гаскәр туплый һәм туган шәһәренә юл тота. Рус кенәзләренең үзара ызгыш- талашларны хәл итүгә күчмәләрне дә катыштырулары 92
элек тә күзәтелгән. Әмма Олег башка кенэзләргә каршы көрәштә кыпчакларны даими союздашы итә. Ярдәмнәре өчен, ул аларны рус җирләрен таларга һәм яндырырга, кешеләрен әсир төшерергә рөхсәт бирә. Шуңа да Русьта Олегны Гориславич («кайгы», «хәсрәт» сүзләреннән) дип атаганнар. Кыпчаклар. Кенәзләр арасындагы ызгыш-талашларга кыпчаклар тыкшына торган булып китә. Русьта беренче кыпчак гаскәре 1061 елда күренә. Дон һәм Днепрның түбән агымы буйлары бу күчмәләрнең төп күчеп йөрү урыннары булган. Алар яуга, атлары җәйге көтүлекләрдә көч җыйганнан соң, көз айларында кузгалганнар. Юл¬ ларына аркылы төшүчеләрне аямаган алар. Византия, Венгрия, Болгария кыпчаклар каршында дер калтырап торган. Күчмәләрдән Русь та шактый күп кыенлыклар күргән. Яуга барлык олы кешеләр күтәрелгән. Җәя-ук, кылыч һәм кыска сөңге, арканнар белән коралланган кыпчак сугышчылары, барган шәпкә җәяләрдән ук яудыра-яудыра, йөрәк яргыч тавышлар чыгарып, дош¬ ман өстенә ташланган. Дошманны тар-мар итеп, алар шәһәр һәм авылларга ябырылганнар, кешеләрен талап, үтереп яки әсир итеп алып киткәннәр. Элеккерәк заманнарда мондый һөҗүм Русьны тәмам юкка чыгарган булыр иде. Ләкин хәзер инде ул — шә¬ һәрләре ныгытылган, көчле армиясе, яхшы сакчылары булган дәүләт. Русь күчмәләр белән бергә яши башлый. Мөнәсәбәтләре төрлечә була: бераз вакыт тыныч кына яшиләр дә шул арада дошманлашып та китәләр. Алар арасында сәүдә эшләре җанланып киткән, рус кенәзләре белән кыпчак ханнары арасында династияара никахлар теркәлә. Мәсәлән, Всеволод Ярославич, хатыны үлгәннән соң, кыпчак ханы кызына өйләнә. Бөек кенәз хакимияте аз гына йомшарып, кенәзләр арасында ызгыш-талашлар башлануга, кыпчаклар, шуны гына көтеп торгандай, рус җирләренә талау һөҗүмнәре оештыралар. Кенәзләрнең дә әле берсен, әле икенчесен яклый торган булалар. Олег Святославич. 1078 елда Олег, гаскәренә кыпчак¬ ларны да алып, Чернигов шәһәрен яуларга дип килә. Все¬ волод Ярославич һәм Владимир Мономах Киевка качып китәләр. Җиңүчеләр Черниговны алалар һәм, елъязмада Таштан ясалган кыпчак хатын-кызы. Фотография 93
хәбәр ителгәнчә, Русь җирендә зур явызлыклар кылалар, христианнар канын коялар. Ярославичларны уртак дошман берләштерә. Улы Ярополк белән Изяслав һәм улы Владимир Мономах белән Всеволод барча рус җирләреннән җыелган гаскәр башында Олегка каршы күтәреләләр. Олег, ярдәм эзләп, көньякка таба качып китә, ә туганнар Чернигов шәһәрен камап алалар. Шәһәргә килеп керүгә, Владимир Моно¬ мах аңа ут төртә. Олегның кремльгә кереп бикләнгән дружиначылары хәлиткеч һөҗүмне көтеп яталар. Шул вакытта Олег гаскәре Черниговка якынлаша. Нежати- ная Нива буендагы каты сугышта Олег җиңелә, ә бөек кенәз Изяслав һәлак була. Олег тагын көньякка качып китә. Киевта исә хакимият башына бердәнбер исән кал¬ ган Ярославич — Всеволод утыра. Ул үзенең олы улына Олег вотчинасы булган Черниговны тапшыра. Туганнан туган тиешле кенәзләр кан дошманга әйләнәләр. Нежатиная Нивадагы һәлакәттән соң Олег Тама- тархага китеп бара. Бу юлы ул үзе белән дружинасын да, союздашларын да, дусларын да алмый. Олегны, до¬ шманнары тотып алып, Константинопольгә грекларга кол итеп сатып җибәрәләр. Анда ул грек аксөягенең кызына өйләнә. Йолым түләп, әсирлектән котыла һәм хатыны белән бергә Таматархага әйләнеп кайта, шунда дошманнарыннан үч ала һәм үз хакимиятен урнаштыра. Аның бөтен хыялы үз вотчинасын — Черниговны кире үзенә кайтару була. Кыпчакларның Чернигов җирләрен талаулары. Миниатюра. XV гасыр 94
1. Ил белән идарә итү XI гасырда ничек оештырылган була? 2. Русьта хуҗалык үсешендәге нинди үзгәрешләр халыкның җирдән файдалануда хуҗага бәйле булуына китергән? 3. Туендырып тору тәртибе ни сәбәпле вотчиналар белән алы¬ шынган? Вотчина нәрсә ул? 4. Русьтагы һәм Көнбатыш Европа илләрендәге феодаль мөнәсәбәтләрнең нинди уртаклыклары һәм аермалыклары бар? 5. Русьта халыкның феодаль бәйлелеге формаларын тасвир¬ лагыз. 6. Борынгы рус сугышчылары турында хикәя төзегез. 7. X—XI гасырларда дәүләт белән Чиркәү арасындагы мөнә¬ сәбәтләр нинди булган? 8. 1051 елда Иларион митрополит булгач, Рус Православие Чиркәвендә нинди үзгәрешләр күзәтелә? 9. Монастырьлар Борынгы рус дәүләтендә нинди роль уйна¬ ган? 10. Илдәге хәлнең тотрыклылыгына Ярославичларның «Рус¬ ская правда »сы ничек йогынты ясаган? Аның тарихи әһәмияте нәрсәдә? 11. X—XI гасырлардагы Борынгы рус дәүләтенең башлангыч феодаль дәүләт булуын исбатлагыз. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР Русь Ярослав Мудрый оныклары заманында. Владимир Мономах § 8 Лидер булмаганда. 1093 елда Ярослав Мудрыйның соңгы улы Всеволод үлеп китә. Русьта яңа этап — Ярос¬ лав оныклары заманы башлана. Дәүләт күләмендә эш күрсәтмәсәләр дә, аларның дан-шөһрәт казану теләкләре бик зурдан була. Яннарында үзара ызгыш-талашны тыеп торырлык кеше дә табылмый. Бөек Киев кенәзе Святополк Изяславич исән вакыт¬ та эчке бердәмлек хөкем сөргәндә, өч кенәзлек оеша: Святополкның Киев кенэзлеге, Владимир Мономах җитәкчелегендәге Чернигов-Переяславлъ кенэзлеге һәм Олег хакимлек иткән Таматарха кенэзлеге. Ь.әр кенәз аерым дружина, бай, зур шәһәрләр тота, һәрберсенең үз тарафдарлары була. Мондый вазгыять яңа чуалышлар, яңа ызгыш-талашлар килеп чыгу куркынычы тудыра. Владимир Мономахның хәрби эшчәнлек җәелдерүе. XI гасырның азагы — XII гасыр башы Русьның төп өч 95
Владимир Мономах чоры тәңкәсе кенәзе арасында 1113—1125 елларда хакимлек иткән Владимир Всеволодович Мономах аерым урын тота. Тыныч холыклы, акыллы егет үзен яшьтән үк кыю су¬ гышчы, талантлы полководец һәм булдыклы дипломат итеп таныта. Ярославичлар чорында ул Русьның төрле шәһәрләрендә — Ростовта, Владимир-Волынскида, Смо- ленскида, күбрәк кыпчак даласына янәшә урнашкан Переяславльдә кенәзлек итә; Польша белән чиктәш Чер¬ вей шәһәрләрен поляклар һөҗүменнән саклый. 1076 елда олы кенәзләр Владимирны чехлар һәм не¬ мецлар белән сугыш алып барган полякларга ярдәмгә җибәрелүче гаскәр башлыгы итеп билгелиләр. Бу вакыт¬ та инде Владимир Англия-Саксония короле Гарольдның кызына өйләнгән була. Шулай итеп, Мономах нәсел шәҗәрәсендәге Византия императоры һәм Англия короле тармаклары кисешә. Аларның беренче уллары Мстислав- Гарольд Константин Мономахка, Ярослав Мудрый һәм швед принцессасы Ингигердага — оныкчык, ә Англия короленә онык туры килә. Владимир Мономахның баш¬ ка балалары, аерым алганда, Мәскәү шәһәренә нигез салучы Юрий Владимирович Долгорукий да шушы нәсел шәҗәрәсендә. Мономах җитәкчелегендәге гаскәр Чехияне уза, чех һәм немецларның берләштерелгән көчләрен җиңүгә ирешә, зур табыш алып һәм шөһрәт казанып, туган иленә әйләнеп кайта. Бу рус гаскәренең Европага оештырган беренче хәрби походы була. Кыпчакларга каршы 1080 еллардагы көрәштә Вла¬ димир Мономах аеруча дан казана. Әтисе, бөек кенәз Всеволод, улына Русьның дала белән чиктәш бөтен җирләрен сакларга боера. Күчмәләр белән көрәш бары¬ шында Мономах бер дә югалып калмый. Алар җитез һәм хәйләкәр, әмма Владимир тагын да җитезрәк һәм хәйләкәррәк булып чыга. 1080 елда ул кыпчакларның Чернигов җирләренә һөҗүмен бастыра. Соңрак Руська каршы чыккан күчмә торкларны (борынгы күчмә төрки кабиләләр) тар-мар итә. Мономах вятичлар фетнәсен, шулай ук әтисенә кар¬ шы Владимир-Волынь кенәзе Ярополк восстаниесен бастыруы белән дә таныла. Владимир һәр җирдә кыю, максатчан эш итә. Күчмәләрне үз җирләрендә тар-мар 96
итүче беренче рус кенәзе була ул. Бу — Русьның яңа хәрби тактикасы чагылышы. Кыпчак хатын-кызлары тәртипсезләнгән балаларын Владимир Мономах исеме белән куркытып торганнар. 1090 еллар башына Владимир Русьның яу кырында җиңелмәс, иң мәртәбәле кенәзе булып җитлегә. Халык арасында аның рус җирләре хакына гомерен бирергә әзер, курку белмәс кенәз дигән даны тарала. Әмма фор¬ маль яктан ул Русьның икенче кенәзе дип санала. Аның сәгате әле алда сугачак. Треполь янындагы сугыш һәм аның нәтиҗәләре. 1093 елда кыпчаклар, Русь кенәзе Всеволод үлүеннән файдаланып, рус җирләренә һөҗүм итәләр. Яңа кенәз Святополк Изяславич, үзенең көчен күрсәтеп, абруй яуларга ашы¬ га. Ул үзенең туганнан туганы Владимир Мономахтан ярдәм сорый. Уйлап эш итүчән Владимир кыпчаклардан йолым түләү юлы белән котылырга киңәш итә, Русьның сугышка әле әзер түгеллеген искәртә. Ләкин Святополк аны тыңламый. Киев, Чернигов һәм Переяславльнең берләштерелгән гаскәрләре яуга чыга. Гаскәрләр Треполь шәһәреннән ерак түгел Стугна (Днепр кушылдыгы) елгасы ярында очрашалар. Давыл чыга, күк күкри, яшен яшьни, көчле яңгыр яварга тора. Кызу канлы Святополк, хәзер үк Стугнаны кичеп, кыпчакларга һөҗүм башларга тәкъдим итә. Мономах абыйсын көн ачылганны көтәргә үгетли, елганы рус гаскәре тылында калдырмавын үтенә. Әмма Святополк аңа каршы килә. Кыпчаклар беренче һөҗүмне Святополк дружинасына юнәлтә. Киевлылар басымга түзә алмыйча качалар. Шун¬ нан соң Мономах гаскәренең сул канаты тар-мар ителә, гаскәр җиңелә. Сугышчылар елгага таба чигенәләр, әмма шаулап торган тирән агымга очрыйлар. Елганы кичкәндә, Владимирның энесе Ростислав батып үлә. Энесен коткарам дип кереп, үзе дә чак кына батмый кала ул. Рус гаскәренең бары тик бер өлеше елганың аргы ярына чыгуга ирешә. Бу Мономахның беренче һәм соңгы җиңелүе була. Ул елны кыпчаклар Русьның күп шәһәр, авылларын талап, йөзләрчә кешесен әсирлеккә алып китәләр. Русь көчсезләнә. Владимир Мономахның алтын бөтие 97
Кыпчак. Г. В. Лебединская реконструкциясе с Олег Святославич, Чернигов кенәзлеген кире кайтару өчен, шушы авыр чордан файдалана да. Ул, үзенең аз санлы дружиначылары белән Мономах кереп качкан Чернигов диварлары янына килүгә, шәһәргә һәм якын- тирә монастырьларга ут төртергә боера. Аның союзда¬ шы— кыпчаклар бөтен Черниговны таларга керешәләр. Мономах дружиначылары һәм аңа тугрылыклы шәһәр халкы дошманның һөҗүмен кире кайтаралар, әмма хәл кискенләшкәннән-кискенләшә бара. Мономах килешергә карар кыла: Олегка үзенең туган нигезе Черниговны кире кайтара һәм Ростислав үлеменнән соң ятимләнеп калган Переяславльгә юл тота. Камалыштагылар шәһәрдән чыгып, Олег гаскәре ара¬ сыннан узалар. Кенәзгә аның үсеп килүче балалары да иярә: Изяслав, Ярополк, Вячеслав һәм кечкенә Юрий, киләчәктә аны Долгорукий диячәкләр. Кыпчаклар белән бәрелешләр. 1095 елда кыпчаклар, Руська яңадан килеп, Владимирның яңа гаскәр туп¬ ларга өлгермәгәнен чамалап, Переяславльне камап алалар. Кыпчаклар бик зур йолым бәрабәренә килешү төзергә ризалыкларын белдерәләр. Мономах та ризала¬ ша һәм Итлар ханны Переяславльгә чакыра. Китая хан ж,итәкчелегендәге кыпчак гаскәре шәһәргә якын гына урнашкан була. Ханнар тотык (заложник) таләп итәләр. Мономах кыпчак ягына үзенең ун яшьлек улы Святославны ж,ибәрә. Итлар ханны сугышчылары белән бергә гаскәр башы Ратибор янына урнаштыралар. Дру¬ жиначылар кенәздән әлеге кунакларны үтерергә боеруын сорыйлар. Әмма Мономах вәгъдәсендә нык тора. Шул чагында дружиначыларыннан берәү болай ди: Кенәз! Синең бернинди гөнаһың юк: алар ант биргән өстенэ Русъ җирен талыйлар һәм христианнар канын бер¬ туктаусыз тпугэлэр. Дружиначылары кенәзгә малаен әсирлектән коткарырга вәгъдә итәләр, һәм Мономах үгеткә бирешә. Төнлә Переяславльдән яшертен генә кораллы отряд чыга. Лазутчиклар Святославны тота торган чатыр яны¬ на киләләр, каравылчыларны юк итеп, кенәз малаен азат итәләр. Шул ук вакытта дружиначылар берни сизенмәгән кыпчакларга ябырылалар. Китан хан үтерелә, ә гаскәр таратыла. 98
Иртәгесен кенәз сугышчылары Итларның кыпчак¬ ларына махсус ызба әзерлиләр. Җылыда ашап-эчеп алганнан соң, сөйләшүне башларга мөмкин булачак дип, атчабар хәбәр җиткерә. Кыпчак сугышчыларының ызбага кереп өстәл янына утырулары була, ишекләр ша¬ пылдап ябыла. Чормада яшеренгән сугышчылар алдан ук түшәм такталарын яргалап куеп, кыпчаклар өстенә ук яудыралар. Укларның берсе Итларга тия. Владимир Мономах җиңү яулавын дәвам итәргә тыры¬ ша: Киев һәм Черниговка, дала кыпчакларын ахыргача тар-мар итү өчен, бертуганнарыннан ярдәм сорап, атчабар¬ лар озата. Святополк сугышчылар җибәрә, ә күчмәләрнең элеккеге дусты Олег исә ярдәм итүдән баш тарта. Киев һәм Переяславльдән җыелган гаскәр, дала буй¬ лап китеп, кыпчакларның торак урыннарына һөҗүм итә. Кенәзләр моннан шактый бай табыш — мал-туар, атлар, дөяләр һәм әсирләр алып кайталар. Рус кенәзләренең Олегка каршы сугышы. 1096 елда рус кенәзләре, берләшкән гаскәр туплап, яңадан килеп һөҗүм итмәгәйләре дип, даланың иң аргы якларында йөргән кыпчакларны да тар-мар итәргә уйлыйлар. Олег бу юлы да ярдәм итүдән баш тарта. Шуннан соң Киев- Переяславль гаскәре, далага яуга китәсе урынга, Черни¬ говка— Олегны акылга утыртырга юнәлә. Олег Стародуб дигән күрше шәһәргә качып өлгерә һәм камалышта бик озак утырганнан соң бирелергә мәҗбүр була. Кенәзләр Олегтан Черниговны тартып алалар һәм аңа урманлы Муромны удел итеп билгелиләр. Ә Муромда әлегә Мономах улы Изяслав кенәзлек иткәнгә, Олегны кече энесе янына Смоленскига озаталар. Шулай итеп, фетнәчел кенәз бөтенләй уделсыз кала. Шул ук елны Олегка үз хокукларын яулау юлы да ачыла: Руська кыпчакларның ике зур урдасы якынлаша. Тугорхан җитәкчелегендәге Дон урдасы Переяславль җирләре буйлап, ә Днепр буе урдасы Бүнэк (Боняк) җитәкчелегендә Киев җирләренә таба юнәлә. Бүнэк Киевны камый, Киев-Печера монастырен яулап ала һәм талап чыга. Туганнар, бу вакытка кыпчакларны Переяславльдән куып чыгарып, Киевка ярдәмгә ашы¬ галар. Әмма дружиначылары килеп җиткәнче, Бүнэк табышларын төяп китеп өлгерә. 99
Олег та, Смоленскидан качып китеп, Муромга юнәлә. Мономахның улы Изяслав аңа каршы чыга. Муром янындагы хәлиткеч сугышта тәҗрибәсез Изяславның дружинасы җиңелә, Изяслав һәлак була, Олег Муромны һәм Төньяк-Көнчыгыш Русьның башка шәһәрләрен дә үзенә буйсындыруга ирешә. Улының үлеме Владимирны чиксез тетрәндерә. Ул, Олегка Русь җирләрен юкка чыгармавын һәм кан коюны туктатуны үтенеп, хат юллый, улы өчен үч алачагын әйтә. Мономах үзенең дә хаклы булмаганлыгын таный, шул ук вакытта Олегны да гаделсезлектә гаепли. Олег бу юлы да аңа кире җавап бирә. Ул төньяк-көнчыгыш җирләрдән, Мономах урынчыларын (наместникларын) куып, халык¬ ны талап йөри. Менә шул чагында Олегка каршы Моно¬ мах ыруы күтәрелә. Мономах үзе бу яуда катнашмый, әмма улларына үзенең шәхси әләмен тапшыра. Владимир Мономахның уллары хәлиткеч сугышта Олег дружинасын тар-мар итә. Алар әтиләре әләмен сугыш кырына алып чыга, һәм, җиңелү белмәс кенәз сугышка үзе күтәрелгән дип уйлап, Олегның сугышчы¬ лары куркып кала. Олег кача, озакламый кенәзләрнең барлык таләпләрен үтәргә тәре тотып ант итә һәм килешү сорый. Любеч съезды. 1097 елда рус кенәзләре — Мономах оныклары, үзара ызгышуларны туктатып, кыпчакларга каршы көрәштә берләшергә карар кылалар. Очрашып киңәшләшү өчен, Любеч шәһәрендәге Мономахның ата- бабаларыннан калган замокта җыелырга тиеш булалар. Калкулыкта урнашкан замок бик яхшы ныгытылган. Тирә-ягыннан канаулар казылган, каравыл каланчала¬ ры булган диварлар белән уратып алынган. Киев кенәзе Святополк, Олег һәм Давыд Святославичлар, Владимир Мономах, Владимир-Волынь кенәзлегеннән Давыд Иго¬ ревич, Теребовльдән аның көндәше Василько Ростисла- вич һәм барысының да якын көрәштәшләре замокның зур гридницасында түгәрәк өстәл артына сөйләшүгә җыелалар. «Бер-беребез белән сугышып ятканда, газиз җиребез үлеп бара түгелме?! Кыпчаклар энә җирләребезне та¬ лый һәм безнең үзара ызгышу ларыбызга карап сөенеп туймый. Әйдәгез, чын йөрәктән берләшеп, Русь җирен 100
Кенәзләр съезды. Рәссам С. В. Иванов саклап калыйк һәм һәркайсыбыз Ватанлы булсын» ди¬ гән карар кабул итәләр кенәзләр. Кабул ителгән карарны бозган кенәзләр башкалары тарафыннан җавапка тартылачак. Шулай итеп, әлеге съезд кенәзләрнең үз вотчина биләмәләренә хокуклары саклануы турындагы Ярослав Мудрыйның васыятен та¬ гын бер мәртәбә раслый. Бу бердәм дәүләтнең таркала башлавын күрсәтә, чөнки хәзер хәтта Киев кенәзенең дә чит биләмәләргә аяк басарга хакы булмаган. Шул ук вакытта съезд Киев кенәзенең Русьта баш кенәз булуын искәрткән. Кенәзләр кыпчакларга каршы бергәләп көрәшү турында да килешкәннәр. Кенәзләр, барысы да тәре үбеп, ирешелгән килешүгә тугрылыклы булырга ант итәләр. Рус җирләренең мөстәкыйльлеге үсешенә аның ху¬ җалыгы һәм хәрби куәте үсүе, шәһәрләр күбәю һәм халык саны арту да этәргеч ясый. Чернигов, Переяс¬ лавль, Смоленск, Новгород, Ростов һәм башка шәһәрләр үзәк идарәчелек ярдәменә мохтаҗ түгелләр. Аларның дружиналары, ныгытма-крепостьлары, храмнары һәм епископлары, үз монастырьлары, сәүдәгәрләр һәм һөнәр¬ челәр бистәләре булган. Рус җирләрен тагын бер нәрсә берләштергән: ул да булса, кыпчаклар һөҗүменнән кур¬ ку. Русь бердәмлеге турында Чиркәү дә кайгыртучанлык күрсәтә. 101
Берничә генә көн үтүгә, кенәзләрне үзара ызгышлар¬ дан, хакимият өчен, байлык өчен сугышудан бернинди куркыту-янаулар да, җәзага тартулар да туктата алма¬ вы ап-ачык күренә. Съездда катнашучылар әле туган шәһәрләренә кайтып җитәргә дә өлгермиләр, Киевтан коточкыч хәбәр килеп җитә: Киев кенәз Святополк белән Владимир-Волынь кенәзе Давыд Теребовль кенәзе Васильконы эләктереп алганнар һәм күзен сукырайткан¬ нар. Васильконы, Давыд биләмәсе Волыньга алып китеп, зинданга япканнар. Әлеге хәлләр башка кенәзләрнең, бигрәк тә Мо- номахның, чиктән тыш ачуын чыгара, чөнки Любеч- та съезд җыюда да аның роле зур була. Кенәзләрнең берләшкән гаскәре Киевка килә, бу юлы Олег та Черни¬ говтан үз дружинасын китертә. Кенәзләр Святополкны, гаебен танып, Волыньга Давыдка каршы әзерләнгән походка кушылырга мәҗбүр итәләр. Святополк үзен кичерүләрен сорый, сукырайган Васильконы иреккә чы¬ гара һәм аңа биләмәләрен кире кайтара. Бераз вакыттан соң Василько Владимир-Волынскийны үзе камап ала. Давыд Васильконы урлап китеп күзсез калдырган үз тарафдарларын тотып аңа тапшыра. Күзсез калган кенәз әлеге җәлладларны, шәһәр стенасы алдына асып куеп, ук белән атып үтерергә боера. Русьта тынычлык әнә шундый коточкыч вакыйгалар бәрабәренә урнаша. Русларның 1111 елда далага ясаган тәре походы. Русьтагы ызгыш-талашларны кыпчак урдаларының актив хәрәкәте дә көчәйтеп җибәрә. Кенәзләр аларга каршы көрәштә көчләрен берләштереп карыйлар. 1100 елда алар, Вити- чев шәһәренә җыелып, дала күчмәләренә каршы бергә походка күтәрелергә карар итәләр. Ләкин бу сөйләшүдән соң тагын өч ел узып китә. 1103 елда кенәзләр, тагын үз дружиначыларын алып, Долоб күле янына очрашуга киләләр. Яз көне була бу; күчмәләргә каршы походка күтәрелү өчен иң вакытлы чак, чөнки аларның атлары, кыштан соң әле хәлсез һәм бик арык — яшел үләнле көтүлекләрдә йөреп, хәл җыярга өлгермәгән. Алдан күреп, уйлап эш итүчән Святополк походны бераз кичектерергә тәкъдим итә, смердларны язгы кыр эшләреннән бүлдереп походка чыгарасы да, атларын ха¬ рап итәсе дә килми аның. Берничә кенәз һәм бояр аның 102
сүзен хуплыйлар. Бәхәсләргә һәм икеләнүләргә ноктаны Мономах куя. Әй дружина, сукага җигелеп җир сөрүче атларны кызганып торуыгызга исем китә минем! Ярар, ат җигеп кырга чыкты ди смерд, ә тегеннән кыпчаклар килеп аңа җәясен киереп ук төзәячәк, үзен үтерер, атын алыр, авылына барып хатынын, балаларын, бар мөлкәтен төяп китәр. Димәк, сезгә смерд түгел, э ат кызганыч... Берләштерелгән гаскәр юлга чыга. Кыпчакларның күптәнге дусты Олег кына, авыруга сабышып, походка катнашмый. Рус гаскәре Азов диңгезеннән ерак түгел урында кыпчаклар белән очраша. Сутень янындагы бәрелештә ул, дошманны тар-мар итеп, торулыкла¬ ры буйлап китә, әсирләрне азат итә, зур табыш, мал җыя. Шуннан соң күчмәләр өч ел тынып торалар, ә 1106 елда Бүнәк хан җитәкчелегендәге Днепр буе һәм Шарухан җитәкләгән Дон буе кыпчакларының берләштерелгән гаскәре янәдән Руська каршы чыга. Хорол елгасы бу¬ енда алар руслар тарафыннан тар-мар ителәләр. Бүнәк ханның ир туганы һәлак була, бөек Шарухан чак кына әсирлеккә эләкми кала. 1111 елда рус кенәзләре, кыпчакларның баш шә¬ һәре Шаруханьнны алу нияте белән, яңадан дала күч¬ мәләренә каршы чыгалар. Кайбер урдаларның ярдәменә өмет итеп, Владимир Мономах һәм Олег, яуга кадәр үк, кыпчакларның тору урыннарына барып, ханнарына кыйммәтле әйберләр бүләк итәләр, уллары Юрий Вла- Рус гаскәренең качып китүче кыпчакларны Хорол елгасына кадәр куып баруы. Миниатюра. XV гасыр 103
димирович һәм Святослав Ольговичны хан кызларына өйләндерәләр. Владимир Мономах мәҗүси далалыларга каршы ясалган әлеге походны, тәре йөртүчеләрнең гарәпләргә каршы керәшендәгечә, тәре походы дип бәяли. Моңа кадәр инде Иерусалимны яулап алып Якын Көнчыгышта христиан дәүләте төзелү белән беткән беренче тәре похо¬ ды (1096—1099) инде узган була. Бу походта Владимир Мономахның туганнан туганы — Франция королевасы Анна Ярославнаның улы граф Гуго Вермандуа катнаша. Походка Святополк, Владимир Мономах, Олегның туганы Давыд бергәләшеп чыгалар. Улларын да үзләре белән алалар. Мономах үзенең дүрт улы белән китә, ке¬ чесе Андрейга нибары тугыз яшь була. Рус гаскәре, кыпчакларның алгы отрядларын тар-мар итеп, Шаруканьга килеп җитә. Кенәзләр каршына, зур көмеш савытларга салып, балык һәм шәраб чыгаралар. Шәһәр җиңүче ягына баса һәм йолым түләргә ризалыгын белдерә. Ә Сугров дигән шәһәр бирелергә теләми. Руслар аны штурм белән алалар һәм ут төртәләр. Дон елгасы буенда кенәзләр тагын җиңүгә ирешәләр. «Үлемебез шу¬ шында булыр, таштай катарбыз»,— дип, алар һөҗүмгә күтәреләләр һәм кыпчакларны чигендерә башлыйлар. Каршы якларның төп көчләре 1111 елның 27 мар¬ тында Дон кушылдыгы Сольница елгасында очрашалар. Елъязмачы мәгълүматларына караганда, кыпчаклар зг/р урман булып үсеп чыгалар. Гаскәрне дошманга каршы Мономах үзе алып керә. Полклары кара-каршы сугышканда, күк күкрәгәндәгедәй гөрелте яңгырап тора. Шундый ыгы-зыгыда кыпчак атлылары ничек хәрәкәт итәргә белми аптырап кала, ә кул сугышларында рус сугышчыларына тиңнәр табылмый. Кыпчаклар, мондый басымга түзә алмыйча, кичүгә таба чигенәләр. Руслар әсирлеккә төшермиләр. 10 меңгә якын кыпчак сугыш кырында ятып кала. Калган бик аз өлеше генә Шарухан җитәкчелегендә дала янына китә. 1113 елда Киевтагы күтәрелеш. XI гасыр азагында—XII га¬ сыр башында булып узган вакыйгалар рус җәмгыятенә зур йогынты ясый. Халыкның һәр катлавында чагыла бу хәл. Үзара сугыш һәм кыпчаклар белән даими ха¬ рактер алган көрәш нәтиҗәсендә кенәзләрнең, боярлар 104
һәм дружиналарның роле үсә бара. Үзара сугышканда яки күчмәләргә каршы көрәшкәндә дә, шәһәрләрне дошманнан саклаганда, җиңүләрдән табыш килгәндә дә, җиңелеп, мал-мөлкәт югалтканда да — нинди генә вакыйга булмасын, алар аның уртасында кайный. Кенәз гаскәрләренең куәтен арттыру һәм рәтләрен ныгыту өчен, шактый зур чыгымнар соралган, шуңа күрә смердларга, һөнәрчеләргә, шәһәр һәм авылларда яшәүче башка халыкка салым күләме арттырыла. Кенәзләр буш торган җирләрен вассалларына бирәләр, бу хәл крестьян общиналарында канәгатьсезлек тудыра. Кенәзләр ара¬ сындагы бәрелешләр вакытында янгыннар чыккан, бигрәк тә авыл халкы нык җәберләнгән, түләп бетерү мөмкин булмаган зур салымнар салынган. Җәмгыятьнең югары катлавы югалтуларның беркадәресен корал ярдәме белән булса да кире кайтара алган, ә гади халык өчен мондый чуалышлар зур фаҗигагә әйләнгән. Кыпчаклар талап китү генә җитмәгән, смердларны һәм һөнәрчеләрне дала күчмәләренә каршы сугышка да ала торган булган¬ нар. Сөрүлек җирләр җәйрәп буш яткан, тимерче алачы¬ гында күмер уты сүнгән, чүлмәкчеләрнең әйләнеп торучы эш станнары йөгерүдән туктап калган, сәүдә бармаган. Кайберәүләр гаиләләрен дә туйдыра алмаганнар. 1113 елда бөек Киев кенәзе Святополк Изяславич кинәт үлеп киткәннән соң, Киевта хәл тагын да кат¬ лаулана. Хәзер инде кенәз төркемнәре хакимият өчен тартыша башлыйлар. Боярлар яшерен рәвештә Олег белән берлектә риба- чыларга булышлык күрсәтәләр икән дигән хәбәр тарала. Йөзләрчә кеше, балта, чалгы, сәнәк, таяклар күтәреп, шәһәр үзәгенә юнәлә. Халык ташкыны боярлар һәм рибачыларның ишег- алларына бәреп кереп, аларны җимереп ташлый, синагогада бикләнеп утырган еврей сәүдәгәрләре һәм рибачыларына да «өлеш тия». Митрополит чакыруы буенча София соборына җыелган боярлар һәм өлкән дружиначылар, епископлар һәм монастырь игуменна¬ ры Киевка кичекмәстән Мономахны чакырырга кирәк дип хәл итәләр. Сугышчы кенәз, патриот Владимир гына бу тәртипсезлекләрне бастыра алачак, диләр алар. Переяславль кенәзе баштарак бу карарны кабул итеп 105
бетерми, кенәзләр үзара тагын сугышып китмәгәйләре дип шикләнә ул. Нәселләрендә аннан олырак булган Святославичлар бу карарга каршы килсәләр нишләргә? Яшертен дошманы Святополкка күп еллар буена хезмәт иткән Киев аксөякләреннән дә шикләнә. Мономах Киев халкының ачу-нәфрәтен үзенә юнәлтүен дә теләми. Менә халык төркеме кенәз сараен чолгап ала. Төркем монастырьлар ягына ташлана. Фетнә кызганнан-кыза бара. Тирә-як бистәләрнең смердлары, закуплары, ря- довичлары үзләренә бурычка бирүчеләрнең иң явызла¬ рыннан үч алырга тырышалар. Аксөякләр Киевка тагын Мономахны чакыралар. 1113 елның 20 апрелендә Владимир Мономах Переяславль дружинасы белән шәһәргә килә. Дружиначыларның куәт¬ ле көч булып килеп керүе фетнәчеләрне акылга китерә, чуалышлар туктатыла. Киевта яңа бөек кенәз — 60 яшь¬ лек Владимир Мономах идарәчелеге башланып китә. Владимир Мономах—бөек кенәз. Соңгы дистә еллар эчен¬ дә Мономах идарә иткән чор иң нәтиҗәлесе, иң уңыш- лысы булып чыга. Ул Владимир I һәм Ярослав Мудрый хакимлек иткән чордагы көчле һәм данлыклы Русьны хәтерләтә. Рус җәмгыяте тынычлана. Әлбәттә, моңа Мономах дружинасының шәһәр буйлап куәтен күрсәтеп йөрүе һәм фетнә бастыруы белән генә түгел, бәлки кенәзнең түбән катлауга карата акыллы мөнәсәбәте аша ирешелә. Идарә итә башлауга, бөек кенәз илгә «Устав» дип аталган «Русская правда»сын игълан итә. Анда элек¬ кеге «Русская правда»да билгеләнгән тәртип һәм кеше шәхесен, аның байлык-мөлкәтен яклаучы күп кенә маддәләр үзгәрешсез кала. Шул ук вакытта «Устав» ярлы халыкның хәлен бермә-бер җиңеләйтә. Бурычлар¬ га процент түләү кими, күп кенә бурычлар юк ителә, рибачыларның өстенлекләре дә чикләнә. Шәһәрләрдә һәм авылларда иҗтимагый киеренкелек йомшый төшә. Мономах ил белән идарә итүне һәм аның үсешен бары тик катгый һәм төпле кагыйдәләр ярдәмендә генә тәэмин итеп булуын күрсәтә. «Устав» боярларны, дружиначы¬ лар, руханилар һәм сәүдәгәрләрне түбән катлауның ачу- нәфрәтеннән саклый, шул ук вакытта ул җәмгыятьтә төрле тәртипсезлекләр, чуалышлар булдырмауга, аныңча, 106
дәүләтнең иминлеген тәэмин итүче смерд һәм һөнәрчеләр хуҗалыкларына ярдәм итүгә юнәлтелгән була. Владимир Мономах Русь тарихында беренче җитди реформатор буларак таныла. Ул җәмгыять тормы¬ шында тирән үзгәртеп коруларга ирешә, чуалышлар¬ га, килешмәүчәнлек һәм көч куллануга вакытлыча гына булса да чик куя. Владимир Мономах Русьның бердәмлеген яңадан торгыза. Һәр кенәз үз вотчинасына хуҗа дип белдергән Ярослав Мудрый тәртипләрен һәм Любеч съезды карарларын бозмыйча, Мономах барысын да бөек Киев кенәзенә буйсынырга мәҗбүр итә. Волынь- да идарә итеп яткан Ярослав Святополчич күтәргән фетнәне дә ул бик тиз һәм кырыс шартларда бастыруга ирешә. Новгород боярларының Новгородны Киевтан аеру максатында заговор оештыруларын ишетеп алып, Вла¬ димир боярларны Киевка чакырып китертә һәм аларны зинданга яптыра. Ата-бабаларыннан килгән гадәт буенча, бөек кенәз үз улларын Русьның зур шәһәрләре — Новгород, Смоленск, Ростов, Суздальгә җибәрә. Ул Чернигов кенәзләренең сепаратизмын, ягъни аларның мөстәкыйль һәм бәйсез сәясәткә омтылуларын бастыра. Хәтта Олег Святосла¬ вич та хәзер үзенең туганнан туган энесенә берсүзсез буйсынып тора. Мономах Киев карамагыннан чыгарга маташучы Полоцк кенәзлегенә дә басым ясый. Кыпчакларга яңа һөҗүм оештыру һәм Руська алар ягыннан булган басымнарны туктату Владимир Моно¬ махның төп казанышларының берсе булып тора. Бу инде илне дошманнан саклау гына түгел, ә бәлки Русьның күптәнге дошманына кискен удар ясавы була. 1116 елда кенәз дала ягына яу чыга. Олыгаеп килүенә карамастан, ул бөтен авырлыкларны сугышчылары белән бергә уза. Соңрак ул кыпчакларга каршы көрәшкә үзенең улларын, иң беренче итеп, талантлы полководец һәм кыю сугышчы Ярополк Владимировичны җибәрә. Владимир ата-бабаларының Балкайдагы сәясәтен дәвам итә. Святослав шикелле үк, кенәз Дунайда ныгып алмакчы була. Көньякка рус гаскәрен җибәрә, шәһәр башлары итеп үз посадникларын (идарәчеләрен) утырта. Византия, бу киеренкелекне тыныч кына хәл итү мак¬ сатыннан, кыйммәтле бүләкләр төяп, Мономах янына 107
илчелек җибәрә. Бүләкләр арасында императорның тантаналар киеме, император хакимияте билгеләре, шул исәптән иң беренче чиратта таҗ була. Мономах бүреге турындагы риваять шуннан башлана. (Мәскәү Кремлендәге борынгы кораллар палатасында (музеенда) саклана торган Мономах бүреге шактый соңрак Мәскәү Русенда эшләнә.) Византиялеләр, Владимир I идарәчелеге чорындагыча, династияләр кушылуы — Византия императоры улының Мономах оныгына өйләнүе белән килешәләр. Византия империясе һәм Русь арасындагы мондый туганлашулар гадәти күренеш була. Русь Европа бергәлегенең тулы хокуклы состав өлешенә әверелә. Гомеренең ахырында Владимир Мономах үзенең данлыклы «Үгет-нәсыйхәт»ен («Поучение») яза. Узган гомере турында уйланып, ул изгелекнең һәртөрле явыз¬ лыктан өстенрәк булуына ышануын әйтә. «Яшьнәп яшәдем дә картайдым инде, әмма гаделлек иясенең ни үзенең җәберләнүен, ни нәсел-нәсәбенең бер сынык икмәккә тилмерүен күрмәдем»,— дип яза ул. Борынгы чыганакта Владимир Мономахка бирелгән Мстиславның Инҗил (Евангелие) китабы кысасы. XII гасыр мондый тасвирлама сакланган: Төскә бик чибәр, зур күзле, уртача буйлы, әмма нык бәдәнле, көчле. Ул 1125 елның 19 маенда 73 нче яшендә үлә. Бу хәл Альт елгасы буенда, изге Борис үтерелгән урын¬ дагы чиркәүгә якын гына үзе төзеткән йортта була. Владимир Мономах — Русьны бердәм һәм куәтле итүгә күп көч куйган, Европа күләмендә танылган кенәз. Бөек Мстислав. Владимир Мономах го¬ меренең соңгы елларында күп кенә дәүләт эшләрен һәм хәрби походлар әзерләүне озак еллар Новгородта идарә иткән олы улы Мстиславка тапшыра торган була, шунлыктан аны һәрвакыт үз янында то¬ тарга тырышкан. Әтисе үлгәннән соң, Ярослав Муд¬ рыйның Русь башында нәселнең иң өлкән кешесе калырга тиеш дигән васыятен бозып, идарә иткән кенәзнең олы улы Мстислав хакимиятне үз кулына ала. 108
Мономахның абруе, Мстиславның тәҗрибәсе һәм теләге, Киев аксөякләренең дә ярдәме шулкадәр көчле була ки, башка кенәзләр вакыйганың мондый борылыш алуын теләмәсәләр дә эндәшми калалар. Русьта Бөек дигән исем белән танылган Мстислав Владимировичның идарәчелеге, кыска вакытлы булса да (1125—1132), шактый зур уңыш китерә. Ул тәхеткә 50 яшендә утыра һәм дан казанган атасы сәясәтен дәвам иттерә. Рус җирләренә кыпчаклар яңадан басып керә. Алар Ярополк Владимирович җитәкләгән гаскәр белән бә¬ релешәләр. Соңрак Мстислав һәм Ярополк аларны Дон һәм Идел аръягына таба кысрыклауга ирешәләр. Урдаларның бер өлеше Җаек тирәсендә һәм Кавказ аръягында төпләнеп кала. Мстислав Русьның төньяк-көнбатыш чикләрен дә ныгыта: ул XII гасырдан башлап рус җирләренә һөҗүм иткәләп торучы чудьларга (эстлар) һәм литвалыларга каршы походлар оештыра. 1. Ярославичлар арасындагы ызгыш-талашлар ни сәбәпле бар¬ лыкка килә? 2. Ни өчен XI гасырда кыпчаклар һөҗүме Русьны бетүгә этәрми? Русларның борынгы бабалары һәм кыпчаклар арасында нинди мөнәсәбәтләр урнаша? 3. Ярослав Мудрый оныклары идарә иткән чордагы Русьны характерлагыз. 4. Дала ягына ни өчен тәре походы оештырыла? Әлеге поход атамасы мәгънәсен аңлатыгыз. 5. Кыпчакларга каршы сугышлар һәм кенәзләрнең үзара низаг¬ лары бөтен Русь халкы мәнфәгатьләре белән ничек бәйләнгән? Владимир Мономахның бөек кенәз тәхетенә утыруына 1113 елда Киевта булып узган нинди вакыйгалар этәргеч ясый? 6. Владимир Мономахның нинди реформалары Русь бердәмлеген вакытлыча торгызырга булышлык итә? 7. Владимир Мономах хакимлек иткән чорда, Русьның Евро¬ па бергәлегенең тулы хокуклы состав өлеше булуын конкрет фактлар белән исбатлагыз. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 109
«Русьның чәчәк атуы. XI гасырдан алып XII гасырның 30 нчы елларына кадәр» темасы буенча гомумиләштереп кабатлау 1. XI гасырдан алып XII гасырның 30 нчы елларына кадәр Борынгы рус дәүләтендә нинди эчке үсешләр күзәтелә? Җа¬ вабыгызны катлаулы план рәвешендә әзерләгез. 2. X—XII гасырларда Русь үсеше кайсы тарихи персонажлар белән бәйле? 3. Ярослав Мудрый да, Владимир Мономах та хакимиятнең бер генә идарәчеле булуын раслыйлар, алар тырышлыгы белән Русь шул заманның башка дәүләтләренә дә таныла. Бер генә идарәче булуның кире яклары, сезнеңчә, кайсы шәхесләр белән бәйле? Һәм ул уңышсызлыклар нинди вакыйгаларда чагыла? 4. Владимир Мономахның «Үгет-нәсыйхәт»е кенәз балаларына адреслана. Шул ук вакытта бу әсәрдә гомумкешелек идеяләре¬ нең дә, гаделлек ияләренең, изгелек кылучыларның әһәмияте дә, чор-дәверләр узу белән кимемәвенә басым ясала. Моны дәлилләүче мисаллар уйлап әйтегез. 5. Ярославичларның «Русская правда»сын Владимир Мономах¬ ның «Устав»ы белән чагыштырыгыз. Бу документларның берсе соңрак чорны тасвирлавын нинди билгеләрдән белеп була? 6. Ни өчен бу чорда Русьның берләшү периодлары вакытлы төс алган? Моның башкача булуы мөмкин идеме? (Булса нинди шартларда? Булмаса ни өчен?)
РУСЬНЫҢ СӘЯСИ ТАРКАУЛЫГЫ III бүлек Русьның сәяси таркаулыгы §9 Бөек Мстиславтан Юрий Долгорукийга кадәр. Мстислав Владимирович вафатыннан соң, Киевта тәхеткә аның олы улы утырасы урынга, Мстиславның энесе Ярополк утыра. Руська Ярослав Мудрый керткән тәртип кире әйләнеп кайта. Беренче карашка, бар да элеккечә булыр кебек тоела: ызгышлардан Соң берләшүләр, берләшкәннән соң яңа чуалышлар, ә ил үз чиратында үсә һәм көчәя барыр кебек була. Әмма вакыйгалар башка юнәлеш ала. Бөек Мстиславның үлеме бөтенләй үзгә Руська баш¬ лангыч бирә. Ил ике бөек идарәчене — Владимир Моно¬ мах һәм аның улын югалта. Алардан соң ил көчле сәяси фигураларсыз яшәгән 1130 еллардагы рәвешенә кайта. Моны беренче чуалыш ачык күрсәтә. Дошманлык Владимир Мономахның уллары һәм оныклары арасында кабына. Ярополк Переяславль кенәзлеген Всеволод Мстиславичка бирергә уйлый, әмма моңа Мономахның икенче улы Ростов-Суздаль кенәзе Юрий Владимирович Долгорукий каршы төшә. Ул Пере- яславльне үзенең отчинасы дип саный. Ярополк уеннан кире кайта, һәм Юрий Долгорукий Переяславльне үз биләмәләренә кушып та куя. Мономашичларның үзара ызгыш-талашларын өлеш¬ сез калулардан курыккан Чернигов кенәзләре үз файда¬ ларына юнәлтәләр. Олегның улы Всеволод, кыпчаклар 111
ярдәменә таянып, Киевка зур гаскәр җибәрә. Киевны ала алмый ул, әмма шактый зур зыян сала. Кыпчаклар башкала тирәсендәге шәһәрчек һәм авылларны талап, җимереп китәләр. Чернигов кенәзләренең әлеге адымы Владимир Мономахның улларын берләштерә, ләкин оныкла¬ ры— Мстиславның уллары — Всеволод Ольгович белән хакимиятне үзләренә бирмәгән абыйларына каршы чыгалар. 1139 елда Ярополк үлгәннән соң, кенәзләр арасын¬ дагы ызгышлар тагын да көчәя. Киев кулдан-кулга күчеп йөри башлый. Иң элек анда Мономахның бер улы төпләнә, берничә көннән аны Чернигов кенәзе куып җибәрә, шуннан соң Киев Мономахның оныгына күчә. Вакыйгаларга яңадан Ростов-Суздаль кенәзе Юрий Вла¬ димирович Долгорукий катнашып китә. Бөек Киев кенәзе дигән титул алу өчен, Мономахның уллары, оныклары һәм Чернигов кенәзләре 10 ел буена көрәшәләр. Шул гомер эчендә Юрий Долгорукий Киев тәхетенә ике мәртәбә утыра. Ниһаять, ул дошманнарын җиңүгә ирешә һәм Киев кенәзе була. 1157 елда Юрий Долгорукий кинәт үлеп китә. Замандашлары аны дош¬ маннары агулап үтергән дип санаганнар. Киевлылар өчен ул төньяктан килгән бер чит кеше була, аксөякләр дә аны өнәп бетерми. Юрий Долгорукийдан соң Киев хакимияте Чернигов кенәзләре кулына күчә. Әмма шунысы гаҗәп: Юрий Долгорукий, Киев тәхетен яулаганда да, күп вакытын үзенең туган Ростов-Суздаль җирләрендә уздырса, Чер¬ нигов кенәзләре дә элеккечә Черниговта яшәүләрен дәвам итәләр. Көндәшләр үзләренең туган кенәзлекләренә һәм куәтле шәһәрләр ярдәменә таяналар. Шуңа күрә Русь белән шуннан торып идарә иткәннәр дә инде. Борынгы Русьның таркалу сәбәпләре. 1130 елларда Русь дәүләте таркалу чорына аяк баса. Аның башлангычы әле XI—XII гасыр башында ук сиземләнә, әмма Владимир Мономах һәм Бөек Мстислав аерым кенәзләрнең башбаш¬ таклыгын тиз бастыралар. Тарих сәхнәсеннән аларның китүе була, руслар тормышындагы яңа күренешләр 112
бердәм дәүләтне акрын гына, әмма чынлап та җимерә башлыйлар. Нинди күренешләр була соң алар? Барыннан да элек, бу —рус җирләренең икътисади куәте үсү. Кечкенә агач йортлы шәһәрчекләр күп халыклы башкалаларга әвереләләр. Чернигов, Новгород, Ростов, Суздаль шәһәрләре — барысы да Киевның көндәшләре. Кенәзлекләрнең үзләрендә яңа шәһәрләр калкып чыга. Төньяк-Көнчыгыш Русьта Владимир Мономах нигез сал¬ ган Владимир-на-Клязъме шәһәре шундыйлардан була. Көньяк-көнбатышта, Волынь җирендә, тоз сату үзәге Галич төзелә. Новгородтан ерак түгел икенче бер мөһим сәүдә үзәге Псков үсеп чыга. Эре шәһәрләрнең барысын¬ да да кирмәннәр (кремльләр) төзелә, үзәктә ак таш со¬ борлар, кенәз һәм епископ пулатлары (палаталары) биек булып калкып тора; һәркайда чиркәүләр күпләп салына. Шәһәрләрдә боярлар хуҗалыгы үсеш ала, алар күп сан¬ лы хуҗалык корылмалары белән янәшә алынган зур бай йортларда яшәгәннәр. Йортлары нык, биек, имән капкалы койма белән әйләндереп алынган. Болар шәһәрнең чын крепостьлары саналган. Ишегалларында дистәләгән кеше яшәгән. Бояр гаиләсеннән тыш, кече дружиначылар, күп санлы хезмәтчеләр дә шунда көн күргән. Смердлар яши торган авыллар белән бергә, боярлар вотчина дип сана¬ лучы зур җирләргә ия булганнар. Анда да хезмәтчеләре белән бергә яшәрлек зур йортлар тотканнар. Шәһәрләрдә һәм шәһәр тирәсендә дин әһелләре — мит¬ рополит, епископ, чиркәү һәм монастырь руханилары¬ ның җир биләмәләре җәелеп киткән. Бәр кенәзлектә кенәз белән янәшә куәтле феодаль кланнар, ягъни үзләренең вассаллары белән бергә дөньяви һәм рухани җирбиләүчеләр төркеме барлыкка килгән. Ьәркайда шәһәрнең югары аксөяк катлавы үсеш алган, аңа, кенәзләр, боярлар һәм чиркәү әһелләреннән тыш, бай сәүдәгәрләр дә кергән. Зуррак кенәзлекләр җәяүлеләре, атлылары, ко- раллары-ние белән үз гаскәрен булдырган. Ьәм ул Киев кенәзенекеннән бер дә ким булмаган. Андый кенәзлекләрнең үзәгенә тиз генә үтеп керә алмаган¬ нар, чөнки алар чын мәгънәсендә хәрби ныгытмага әверелгәннәр. Черниговта кенәз яши торган йорт. XI гасыр 113
XII гасыр бояры. XIX гасыр рәсеме Хәзер Киев кенәзе бердәм рус гаскәрен җиңел ге¬ нә туплый алмаган. Русь хәрби һәм сәяси яктан көч¬ сезләнгән. Кайвакыт боярлар, кенәздән канәгатьсезлек күр¬ сәтеп, аңа каршы чыкканнар, хәтта идарәчелектән азат иткәннәр. Әмма рус кенәзлекләренең көче моның белән генә билгеләнмәгән. Аларда тышкы һәм эчке сәүдә үсеш алган, һөнәрчелек алга киткән, яңа җирләр үзләштерелгән. Шәһәрләрдә, авылларда да халык саны арткан: боярлар да, кече дружиначылар да, руханилар да, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр дә, смердлар да, холоп¬ лар да яшәгән анда. Элек төрле составлы булуы белән Киев аерылып торса, хәзер инде мондый шәһәрләр саны дистәләгән була. Дворянлык барлыкка килгән. Дворяннарга кенәзгә хезмәт итү чорында гына куллану өчен җир (вотчина түгел) бирелгән, алар шул җир хакын үз хезмәтләре белән түләгәннәр. Җирле кенәзләр бай һәм башбаштак боярлар белән көрәштә шушы сугышчыларга таянганнар. Бу көрәшләрдә кенәзләргә шәһәр халкы да булышлык күрсәткән. Шәһәрнең югары катлавы түбән катлаудан аерылып торган. Шулай итеп, шәһәрдәге иҗтимагый тормыш шактый катлауланган. Кенәз үзен бөтен җәмгыятьнең башлыгы итеп санаган, аның барлык кат¬ лауларыннан ярдәм һәм теләктәшлек өмет иткән, әмма һәрвакыт бары тик югары катлау — аксөякләргә генә та¬ янган. Аксөякләр катлавының үз эчендә дә кенәзләр һәм боярлар арасында яшертен каршылыклар туып торган. Болар барысы да аерым рус кенәзлекләренең кайнап торган иҗтимагый тормышлы көчле дәүләт оешмалары¬ на әверелүенә китергән. Ал арның территорияләре кайбер Көнбатыш Европа дәүләтләренекенә тиңләшкән. Хуҗалык итүдә һәм сәясәттәге яңа шартларда Русь¬ ның таркалып баруы аның территориясенең бик зур бу¬ луы һәм төрле табигый, икътисади үзенчәлекләр белән дә бәйле. Урманлы, салкын Төньяк-Көнчыгыш Русь белән көньяктагы җылы Волынь җирләре ничек бер булсын инде? Алар —икесе ике дөнья бит. Борынгы рус дәүләтендә егермедән артык төрле халык яшәгән. Элеккеге бердәмлек җимерелә башлауга, үзәк 114
хакимият йогынтысыннан котылу максатыннан, алар да хәрәкәткә килгән. Рюриковичлар арасында җир бүлү мәсьәләсе һәм шул нигездә бертуктаусыз ызгышулар да Русьның таркалуы¬ на китергән. Борынгы рус дәүләте үзенең тарихи ролен үтәгән. Ул көнчыгыш славяннарны берләштергән, аларга ыруг¬ лык көнкүрешеннән яңа тормышка күчәргә булышкан, тышкы дошманнар һөҗүменнән саклаган, хуҗалык, мәдәният үсешенә, шәһәрләр төзелүгә һәм үсеп китүенә зур этәргеч ясаган. Борынгы Русь кысаларында вотчи¬ налы һәм феодаль иерархияле яңа феодаль мөнәсәбәтләр үсеш ала. Кайбер рус җирләре мөстәкыйль тормыш алып бара башлыйлар. Алар үзәк хакимият ярдәменә инде мохтаҗ булмыйлар. Шуңа охшаш процесслар ул чордагы башка дәүләт¬ ләрдә дә күзәтелә, без аны Урта гасырларның башлан¬ гыч чоры дип йөртәбез. Шундый ук сәбәпләр аркасында сәяси таркаулык Франция корольлегенә, Германия империясенә һәм Англиягә зыян китерә. Әмма Русьның сәяси таркаулыкка китергән үзен¬ чәлекләре дә була. Русьта, бигрәк тә Киев һәм Киев җирендә, күчмә халыклар — бәҗәнәкләр, торк һәм кып¬ чаклар белән йөз елларга сузылган көрәш үз эзен салып калдыра. Әлеге халыкларның берсе дә Русьны яулап ала алмый, әмма бу көрәш Днепр буенда яшәүче ха¬ лыкларны көчсезләндерә һәм төбәкнең гомуми үсешен тоткарлый. Аның каравы Русьның дала күчмәләреннән ераграк урыннары, табигый шартлары начаррак булса да (Новгород, Төньяк-Көнчыгыш Русь), тыныч кына алга бара, хәтта Днепр буе җирләрен үсеш ягыннан узып та китә. Җитмәсә, «варяглардан грекларга» илтүче юл да үзенең элеккеге әһәмиятен югалта. Италиядә Генуя һәм Венеция шәһәрләре үсеп китү, тәре походлары, Төньяк Германиядә Любек, Гамбург шәһәрләре үсеше Көньяк Ев¬ ропада, Балтыйк һәм Урта диңгез буйларында сәүдәнең алга китүенә зур йогынты ясый. Днепр юлы чик булып кала. Киев шәһәре сәүдә үзәге булудан туктый. Таркалуның уңай һәм тискәре яклары. Русьның сәяси як¬ тан таркалу чоры тарихи афәт, рус җирләренең трагедия- 115
Полоцк шәһәрендәге София соборы. XI гасыр. Реконструкция се дип әйтү дөрес үк булмас иде. Бу чор Русь үсеше өчен закончалыклы күренеш була. XII гасырда Русь формаль яктан Киевка буйсынучы 15 кенәзлеккә бүленә. Киев кенәзлеге (үзәге — Киев), Чернигов-Северский (үзәге — Чернигов), Новгород (үзәге — Новгород), Галич- Волынь (үзәге—Галич һәм Владимир-Волынь), Владимир- Суздалъ (үзәге — Владимир), Полоцк (үзәге — Полоцк), Смоленск (үзәге — Смоленск) кенәзлекләре иң эре һәм көчле кенәзлекләрдән саналган. XIII гасырга аларның саны 50 гә җитә. XII гасыр урталарыннан XIII гасыр уртасына кадәрге вакыт аралыгында Киев тәхете бөек Киев кенәзе титу¬ лы белән бергә 46 мәртәбә кулдан-кулга күчә. Тәхеткә бер үк кенәзнең берничә тапкыр утыруы да билгеле. Кайберәүләре бер ел да кенәзлек итмәгән. Бөек кенәз Киевта берничә генә көн утырган очраклар да булган. Зур кенәзлекләрдә хәл бөтенләй башкача торган. Анда нык кенәзлек династияләре барлыкка килгән, хакимиятнең атадан улга күчү традициясе яшәгән, шәһәрләр гөрләп үскән, крестьян хуҗалыкларында эш кайнап торган, яңадан-яңа сөрүлек җирләр һәм урманнар эшкәртелгән. Аларда сокланып туймаслык мәдәният һәйкәлләренә нигез салынган, Рус Правосла¬ вие Чиркәве көч туплаган. Руханилар арасыннан бу ел¬ ларда күренекле философлар, язучылар, публицистлар, рәссамнар үсеп чыккан. XII гасырның урталарыннан, Русь дигән чагыштыр¬ мача бердәм дәүләт тарихы бетеп, үз хуҗалыгына, иҗтимагый күренешләргә, мәдәниятенә, тышкы сәя¬ сәтенә һәм кенәзлек династияләренә ия булган аерым рус кенәзлекләре — дәүләтләре тарихы башлана. Шулай да Русьның сәяси таркалу чорында да бөтен илне берләштерергә сәләтле көчләр табыла. Иң беренче чиратта бу — бөек Киев кенәзләре хакимияте. Хәлсез генә булса да, ул әле исән. Бөек кенәзнең элеккеге абруе ЗУР була. Җирле кенәзләр, әйтик, Чернигов яки Ростов- Суздаль кенәзләре юкка гына ул титулга ирешергә ашкынмыйлар шул. Киев кенәзе титулы Русьта берен¬ чел дәрәҗәдәге кенәз булу, эчке дошманнарга каршы көрәштә берләшкән рус гаскәре белән җитәкчелек итү хокукын бирә. 116
Уделлар чорында рус кенәзлекләре Торопец )ЛОЦК’ Вязьма Дорог КИЕЕ ГАЛИЧ Tepel ,1185 ->А*ов с„ .ИзборСК Рус ПЕРЕ%С\ (L Рбменл —йңЕЕЯСЛАЕ ^РОВО-ПИҢС/ Пин£К£~^_ Прип* Г ТУРОВ® р имиркня«/ Г . г р yv * £ V1 , ,йТрубчевск -А \тародуб ,/ у > 4/Уо6еЭрвй-> - ^ЧЕРНИГОЕгГ-С®3ерс/ал/ \ Дәүләтләр чикләре Рус кенәзлекләренең гомуми чиге •V4 Усть-Bata 4 Устюг 'бичи V Х1185 ©ТУРОВ Галич кенәзләре йогынтысындагы Дунай-Днестр буйлары территориясе Руслар үзләштергән яисә алар йогын¬ тысында булган территорияләр Башка шәһәрләр Халыклар Сәүдә юллары Диңгез юллары Рус кенәзләре походларының төп юнәлешләре * F о Тверь ПРУССЫ Руська кыпчаклар һөҗүменең төп юнәлешләре Руська Идел болгарлары походларының төп юнәлешләре "Ревель >4Vfib (ЭСВД> Рус кенәзлекләренең һәм җирләренең | чикләре Русьтан аерып алынган рус территорияләре чиге роз. Онего 'V . (Онежское У Bucfiir /* Р ОЗ. I | Белое Руська литвалылар һәм Балтыйк буеның башка халыклары оештырган походларның төп юнәлешләре Тәре йөртүчеләрнең Балтыйк буена хәрәкәтенең төп юнәлешләре 1185 елда кенәз Игорь Новгород-1 Северскийның кыпчакларга походы Бәрелешләрнең урыны һәм вакыты Дәүләтләрнең башкалалары һәм кенәзлек үзәкләре ВУЛГаА Бч^р . \ I Сувор 5 » и - цЕРГМИС^ ВсЛ(/£. 4 ‘ % V о -4- '> s- * i \ Херсонес Феодосия '^а<орсунь) ^дак Р Н О Е М О Ру £ Л 0 Б Z Студеное М01 \ Ий- ■ о погост Порогопустец УПСАЛА " =? f - о.;. H^o ;JZ, ' (Ладожское) Судское O 3.Q • Новгород МоУглич" Торжок У ростов Литров S S с\т в 0 . о\\ V>'Z„ryf л/°го^ о f оз /М Кубенекоеж ж ■ z^:
Архангел. Ташка уеп ясалган сурәт. XII гасыр Рус Православие Чиркәве дә үз йогынтысын саклап кала. Митрополитлар, Киевта яшәп, Русьтагы бөтен чиркәү тормышы белән җитәкчелек итәләр. Калган барлык чиркәү әһелләре, кайсы кенәзлекнеке булуына карамастан, аларга буйсыналар. Чиркәү һәрвакыт Русь бердәмлеген яклап чыга, кенәзләрнең үзара ызгыш- талашларын гаепли, аларны тату яшәргә өнди. Һәр тынычлык килешүен төзү югары рухани затлар катна¬ шында тәре яки икона үбүләр белән башкарыла. Рус җирләренең берләшүенә кыпчаклар тарафыннан һөҗүм куркынычы янавы да этәргеч ясый. Бер яктан, бер-берсе белән көндәшлек итүче кенәзләр кыпчакларны ярдәмгә чакыралар, ә алар рус җирләрен талап, ватып- җимереп китәләр. Икенче яктан, кыпчакларның зур һөҗүмнәре чорында кенәзләр үз көчләрен берләштерергә омтылалар. Халыкның аңында бердәмлек идеяләре торган саен ныгый бара: бергәләп каршы торганда гына иң явыз дошманны да җиңәргә була. Көнчыгыш славяннарның уртак дәүләте турындагы уйлар була бу. Аларны тормышка ашыру өчен, тарихи шартлар һәм бик көчле әйдәп баручылар — лидерлар кирәк була. XII—XIII гасырларда Киев кенәзлеге. Киев кенәзлеге рус кенәзлекләре арасында элеккечә иң беренчесе була. Аның кенәзе бөек кенәз титулын йөртүне дәвам итә. Киев та үзенең рус шәһәрләренең анасы дигән тарихи, данлы исеменә тугрылыклы кала. Ул элеккечә рус җирләренең төп дини үзәге булып тора. Шулай да 1140 еллардан Киев рус җирләренең барысын да үз контроле астында тота алмый һәм көчлерәк күршеләр санламый торган гадәти бер кенәзлеккә әйләнеп бара. Чернигов-Северский кенәзлеге, әйтик, Киев кенәзләрен бар дип тә белмәгән. Ростов-Суздальнең энергияле, хакимият һәм дан-шөһрәт яратучы кенәзе Юрий Долгорукий Киев кенәзләрен ачыктан-ачык җәберләгән. Новгород һәм Смоленскида боярлар үзләренә идарәчене Киев кенәзләреннән башка гына билгеләп куйганнар. Бу очракта бары тик бер генә шарт сакланган: кенәз Рюриковичлар нәселеннән булыр¬ га тиеш. Ә бу нәсел зурайганнан-зурая: ул дистәләгән кенәздән, аларның балалары, оныкларыннан тора. Днепр су юллары бушый, халыкара «варяглардан грекларга» илтүче юл да юкка чыгып бара. Днепр янын¬ дагы тау асты базары да тынып кала. 118
Европакүләм зур сәясәт, Балкайга, Европа үзәгенә походлар, кыпчак даласына үтеп керүләр Киев җире өчен инде тарихка әверелә. Хәзер Киевның тышкы сәясәте Төньяк-Көнчыгыш Руська — Юрий Долгорукий һәм аның варисларына каршы көрәшкә һәм кыпчаклар белән ялыктыргыч бәрелешләргә туплана. Кыпчаклар һөҗүмен башка кенәзләр ярдәмендә тоткарлап калып булса, төньяк-көнчыгыштагы күрше белән көрәшерлек көч калмый инде. Иң элек Юрий Долгорукий Киевтан Переяславль кенәзлеген тартып ала, аннан соң Киевта төпләнеп алып, үзен бөек Киев кенәзе дип игълан итә. Төньяк-Көнчыгыш беренче мәртәбә рус җирләренең Көньягыннан өстенрәк булып чыга. Бу инде Ростов-Суздаль Русеның көчәеп китүен һәм рус дәүләтчелеге үзәгенең акрын гына төньяк-көнчыгышка таба күченүен күрсәтә. Юрий Долгорукийның Киев кенәзлегенә карата сәясәтен аның улы Андрей Юрьевич дәвам итә. Яңа ре¬ зиденциясе Төньяк-Көнчыгыш Русьның башкаласына әверелгән Владимир-на-Клязьме шәһәреннән ерак түгел Боголюбове авылында урнашканга, аны Боголюбский дип йөрткәннәр. Кенәзлек тә шуннан соң Владимир-Суздалъ яисә Владимир исеме белән аталган. Андрей Боголюбский бөек Киев кенәзен танырга теләмәгән. 1160 елларда Киевта Владимир Мономах нәселеннән булган кенәз идарә иткән. Андрей Боголюб¬ ский 1169 елда, башка рус кенәзләре белән берлектә, Ки¬ евка килә, аны өч көн буена чолганышта тотып, ниһаять, алуга ирешә. Бу тарихи вакыйга була. Киев үз тари¬ хында беренче мәртәбә җиңелә. Һәм кем тарафыннан? Бәҗәнәкләр дә, кыпчаклар да түгел, ә руслар тарафын¬ нан. Җиңүчеләр берничә көн буе шәһәрне талап-җимереп йөриләр, чиркәүләрне яндыралар, халкын үтерәләр яисә әсирлеккә алалар. Елъязмачы мәгълүматларына кара¬ ганда, Киев халкы ул көннәрдә хәсрәт һәм газап чигеп, берөзлексез күз яше түккән. Андрей Боголюбский бөек Киев кенәзе дигән титул ала, ләкин Киевта бер генә көн дә идарә итмичә, күңеленә бик якын булган Владимирга кайтып китә. Киевның башка рус җирләре белән идарә итү чоры тәмамлана. Чернигов-Северский кенәзлеге. Чернигов кенәзлеге Ки- 119
Параскева Пятница чиркәве. Чернигов. XIII гасыр евтан иртә аерылып чыга. Чернигов-Таматарха кенәзе Мстислав, үзен Киевка каршы куеп, абыйсы Ярослав Мудрыйны дәүләтнең яртысын үзенә бирергә мәҗбүр итә. Соңрак Чернигов кенәзе Святослав Киев тәхетенә утыра, ә аның улы Олег Владимир Мономах белән озакка сузылган көрәш алып бара. Алга таба да Олъговичлар Мономашичларның даими көндәшләре булалар. Чернигов тора-бара иң зур рус шәһәрләренең берсенә әверелә. Чернигов җирендә Новгород-Северский, Пу- тивль, Курск, Козельск, Мосальск, Воротынск, Мценск, Стародуб шәһәрләре чәчәк ата. Черниговка Муром һәм Төньяк-Көнчыгыш Русьта Рязань буйсына. Кенәзләре кыпчаклар белән дус яшәгәнгә, Чернигов җиренә дистә еллар дәвамында Киев кенәзлеге кичергән күчмәләр басымын күрергә туры килмәгән. XII гасырның икенче яртысыннан Чернигов ке¬ нәзләре, Владимир Мономах варислары белән көрә¬ шеп, Киев тәхетенә ирешәләр, ләкин элеккечә, туган кенәзлекләренең хәрби һәм икътисади куәтенә таянула¬ рын дәвам итәләр. 1180 елларда Чернигов кенәзлеге тарихында тиздән үлемсез «Игорь полкы турында җыр»да тасвирла¬ начак вакыйгалар булып ала. Новгород-Северский кенәзе Игорь, дала күчмәләре инде хәлсезләнгәндер дип өметләнеп, аз санлы гына гаскәр туплап, мөстәкыйль рәвештә яу чыгарга әзерләнә. Беренче бәрелешләрдә үк рус гаскәре кыпчак отрядларын тар-мар итә һәм кулына зур гына табыш төшерә. Әмма, күп тә үтми, кыпчакларга ярдәмгә төп көчләре белән Кунчак хан килеп җитә. Азов диңгезеннән ерак түгел Кояла елгасы буенда өч көн сугыш бара. Руслар гаскәре җиңелүгә дучар була, кенәз Игорь, шулай ук кайбер башка кенәзләр һәм бояр¬ лар әсирлеккә алына. Кыпчаклар кабат Руська каршы кузгала. Аз санлы гаскәр әзерлексез килеш поход чыгып, Игорь әлеге һөҗүмгә үзе үк этәргеч ясый. Соңрак Игорь тоткынлыктан кача. 1198 елда ул, Ольговичлар нәселендә иң олысы буларак, Черниговның бөек кенәзе дәрәҗәсенә ирешә. Галич-Волынь кенәзлеге. Көньяк-Көнбатыш Русьта бик көчле Галич-Волынь кенәзлеге оеша. Бай, яхшы ныгы¬ тылган Владимир-Волынь, Галич, Перемышль, Луцк, 120
Игорь Святославичның кыпчаклар белән сугышыннан соң. Рәссам В. М. Васнецов Холм, Дорогобуж, Червен, Бужеск кебек зур шәһәрләр дә шушында барлыкка килә. Галич-Волынь төбәгендә зур җир биләмәләренә ия булган боярлар тернәкләнеп китә. Боярларга күп санлы дружиначылар булыш¬ лык күрсәтәләр, тора-бара алар көч ягыннан җирле кенәзләрне уздырып та җибәрәләр. XII гасыр уртасында Волынь кенәзлегеннән бай сәүдә һәм сәнәгать үзәге — Галич шәһәре кенәзлек буларак аерылып чыга. Кенәзләрнең үзара тыныша алмаулары, бояр төркемнәренең кенәз хакимиятенә каршы торула¬ ры Галич җирендә дәвамлы һәм катлаулы чуалышлар китереп чыгара. Шуңа да карамастан Галич-Волынь, башка рус кенәзлекләреннән алдынрак булып, сәяси чуалышлардан иртәрәк котыла, кенәз хакимияте, халык ярдәменә таянып, бояр төркемнәренең башбаштаклыкла¬ рына чик куярга омтыла. Галич кенэзлеге Ярослав Осмомысл идарә иткән 1160—1180 елларда зур үсешкә ирешә. Юрий Долго¬ рукий кызы Ольгага өйләнүе сәбәпле, ул һәрвакыт Ростов-Суздальнең бөек кенәзләре ярдәмен тоеп яши. Ярослав Осмомысл боярларга каршы аяусыз көрәш алып бара, аларның каршы торуларын сындыруга һәм кенәз хакимияте абруен күтәрүгә ирешә. Ул идарә иткән чорда кенәзлекләрне үзәкләштерү башлана, эчке низаглар туктатыла. Кенәзлек чәчәк ату чорына аяк баса, байлыгы, чит илләрдәге нык бәйләнешләре белән дан казана, ул аеруча Венгрия, Польша, Византия белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыра. Ярослав Осмомысл 121
Ярослав Осмомысл хакында «Игорь полкы турында җыр» авторы: «Ул үзенең тимер полклары белән Угор (Карпат) тауларын терәтеп куйды»,— ди. Галич-Волынь җиренең икенче өлеше — Волынь кенәзлеге хакимиятен нык куллар — Владимир Мономах варислары тота. Вакытлар узу белән, кенәзлек аерым, вак биләмәләргә — уделларга бүлгәләнә, ләкин XII гасыр азагына, башка рус кенәзлек-дәүләтләрендәгечә, монда да җирләрне берләштерү һәм хакимиятне үзәкләштерүгә омтылыш сизелә башлый. Владимир Мономах оныгының улы кенәз Роман Мстиславич идарәчелеге чорында бу аеруча күзгә таш¬ лана. Кенәз бөтен Көньяк-Көнбатыш Русьта үз хаки¬ миятен урнаштырмакчы була. Ростов-Суздаль кенәзлеге һәм Польшаны үзенең союздашы итә, җитмәсә, Польша да Германиягә каршы көрәшендә үзенә көчле союздаш кирәклеген тоя. Роман Мстиславич, 1187 елда Ярослав Осмомысл үлгәннән соң, Галичта башланган чуалышлардан фай¬ далана. Ул, Осмомысл улыннан өстенрәк чыгып, Галич кенәзлеген яулап ала, әмма бу көрәшкә Венгрия кушы¬ лып китә: король Галичны ала. Нәм бары тик XII гасыр азагында гына Роман Мстиславич, Галич һәм Волынь җирләрен үз кул астына алып, бердәм Галич-Волынь кенәзлеге оештыруга ирешә. Берничә елдан ул үз биләмәләренә Киев кенәзлеген дә куша. Шулай итеп, Русьның көньяк-көнбатыш район¬ нарында территориясе Германия империясенекенә тиң яңа, зур дәүләт үсеп чыга. Галич-Волынь Русеның Германия, Польша, Венгрия, Византия каршында дәрәҗәсе зур булган. Роман Мстис¬ лавич Европа күләмендәге эшләргә шактый зур өлеш керткән. Кенәзнең сәясәтен аның улы Даниил Романович дәвам иткән. Роман Мстиславич вафат булган 1205 елда Даниил әле дүрт яшен генә тутыра. Боярлар аны әнисе белән бергә Галичтан куалар. Рюриковичлар һәм боярлар арасындагы Галич-Волынь җирләре өчен барган көрәш берничә елга сузыла. Халык кырыла, шәһәрләр яна, кенәзлек уделларга бүлгәләнеп бетә, Венгрия Галичны яулап ала. Инде буй җитеп килүче Даниил, 1221 елда, дружина җыеп, Волынь тәхетен яулый, ә 1234 елда Га- 122
лич кенәзе була. Галич-Волынь кенәзлеге яңадан берләшә һәм Европаның көчле дәүләтенә әверелә. Даниил үзен бөек дәүләт эшлеклесе, кыю, талантлы полководец итеп таныта. Аның батырлыгы турында риваятьләр сөйли башлыйлар, әмма Галич-Волынь Русеның көнчел күршеләре Венгрия һәм Польша, җирле боярлар белән берләшеп алып, Даниил идарәчелеген как¬ шатырга һәм Көньяк-Көнбатыш Русьны үзәкләштерүгә комачауларга маташалар. Галиҗәнап Бөек Новгород. Замандашлары шулай атаган әлеге шәһәр Киевтан иртә аерылып чыга. Новгород җире Балтикадан Урал тауларына, Ак диңгез Ләм Боз океаныннан Идел һәм Ока елгаара территориясенә кадәр җәелгән. Рус дәүләтчелеге ур¬ нашканнан бирле Новгород, Киев белән беррәттән, рус җирләре белән идарә итүдә өстенлек алу өчен көрәшә. Ул, Киевны берничә мәртәбә җиңүгә ирешеп, гомумрус тәхетенә үз кенәзләрен утырта. Шул ук вакытта Нов¬ город рус җирләрендә үзенең билгеле бер урынын һәм иреген саклап калырга тырыша. Киев идарәчеләре аңа даими рәвештә урыннардагы үз вәкилләрен (наместник¬ ларын)— улларын җибәреп торсалар да, кенәз хаки¬ мияте башка кенәзлекләрдәгегә караганда йомшаграк була. Бу җирле боярларның һәм шәһәрнең бай сәүдәгәр, һөнәрчеләрнең көчлерәк булуыннан килгән. Монда Рус Православие Чиркәвенең җирле җитәкчесе — Новгород архиепискобы (аны владыка дигәннәр) бик дәрәҗәле кеше булган. Новгородның Русь тарихында аерым урын тотуының сәбәбе шәһәр тормышы төзелешендә була. Ул мөһим сәүдә юлларының уртасына урнашкан: аның аша Көньяк Балтыйк буена, аннан немец җирләренә, Скандинавия һәм Көнчыгыш илләренә таба юллар сузылган. Новгород сәүдә итү, һөнәрчелек, кыйммәтле тиреле җәнлек асрау, эре җирбиләүчелек хуҗалыкларына таянып алга китә. Монда башка шәһәрләрдән алдарак сәүдәгәрләр оешма¬ лары барлыкка килә. Бай сәүдәгәрләр елга һәм диңгез суднолары тоткан, складлары һәм амбарлары булган, таш йортлар һәм чиркәүләр төзегәннәр. Новгородта чит ил сәүдәгәрләренең дә сарайлары байтак булган. Сәүдәгә боярлар да, чиркәүләр дә катнашып киткән. Тиздән Рельефлы плитә. Галич. XII гасыр Инҗилче Лука. Миниатюра. XII гасыр 123
Новгород җирендә Псков һәм Изборск шәһәрләре үсеп чыккан; Ладога элеккечә әһәмиятле роль уйнавын дәвам иткән. Бәҗәнәкләр дә, кыпчаклар да монда кадәр килеп җитә алмаганнар. Шуңа күрә халык тыныч кына эш¬ ләгән, төбәк тә тыныч шартларда үсеш алган. Новгородта эре җирбиләүчеләр — боярлар төп көч бул¬ ган. Алар биләгән җирләрдә, урман-елгаларда сәүдәнең төп өлешен тәшкил итүче кыйммәтле тиреләр, бал, бала¬ выз, балык, җитен җитештерелгән. Боярлар, сәүдәгәрләр һәм чиркәү әһелләренең мәнфәгатьләре уртак булган. Менә шуңа күрә дә шәһәр халкының югары катла¬ вы — аристократлар, зур байлыкка ия булганга, шәһәр тормышында зур роль уйнаганнар. Аристократлар сәясәт тормышында һөнәрчеләрне һәм халыкның башка катлауларын үз артыннан иярткәннәр. Новгород әле Киев, әле Ростов-Суздаль кенәзлекләре та¬ рафыннан килгән даими басымга каршы бердәм фронт булып чыга. Новгородлылар, бердәмлек күрсәтеп, рус җирләрендә үзләренең тоткан урыннарын саклыйлар. Шәһәрнең эчке тормышында мондый бердәмлек си¬ зелми. Шәһәрнең гади халкы һәм аксөякләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшә баруы боярларга, байларга Новгородта Изге София храмы. Хәзерге күренеш һәм рибачыларга каршы ачыктан- ачык чыгышларга, күтәрелешләргә китерә. Ачуы кайнаган халык таш¬ кыны берничә мәртәбә архиепископ сараена да бәреп керә. Боярлар һәм сәүдәгәрләр кланнары җирләр, та¬ быш, төрле өстенлекләр өчен үзара көндәшлек иткәннәр, һәркайсы үз кенәзен, үз шәһәр башлыгын, үз меңбашын алгарак этәргән. Шәһәр хакимияте вечеда сай¬ ланган, чакырып китерелгән ке¬ нәзләр кандидатурасы да шушында каралган, хәрби сәясәт билгеләнгән. Асылда, бу республикачыл идарә итү формасы була. Новгород кенәзлеген еш кына Новгород аристократлары респуб¬ 124
ликасы. дип йөрткәннәр, чөнки идарә итүнең һәм йогынты ясау¬ ның бөтен рычаглары чынлыкта аристократлар кулында булган. Боярлар, бай сәүдәгәрләр, Чиркәү, вече артында торып, мәсьәләләр¬ нең алар файдасына хәл ителүен кайгыртканнар, тавышлар сатып алганнар, үзсүзлеләрне куркытып торганнар, эзәрлекләгәннәр. Вече¬ га Новгородның иреклелеген һәм бәйсезлеген белдерүче чаң сугу та¬ вышына җыела торган булалар. Волхов елгасы шәһәрне Сул һәм Уң яр буе өлешләренә бүлгән. Аларны берләштереп торган күпер зур әһәмияткә ия булган: монда дошманлык итүче төркемнәрнең үзара кул сугышлары узган, үлем җәзасына хөкем ителгән җина¬ ятьчеләрне дә суга шушы күпердән ташлаганнар. Новгород аксөякләре Киевтан җибәрелгән кенәзнең шәһәр мәнфәгатьләрен беренче планга куюын, аннан соң гына тулаем Русьныкын яклавын таләп итә. Ләкин әлегә Русь бик көчле булганга, Новгород берсүзсез үзәк хакимияткә буйсына. Шулай да Русьның таркала бару шартларында шәһәр аристократларының аерымлану омтылышлары үскәннән-үсә бара. 1136 ел Новгород җире тарихында хәлиткеч була: новгородлылар үз хакимиятләре башыннан Влади¬ мир Мономахның оныгы — Всеволод Мстиславичны бәреп төшерәләр. Новгород хакимиятенә әтисе Бөек Мстислав утырткан Всеволод әтисе үлгәннән соң да әле идарә итүен дәвам итә. Вакытлар үзгәрә тора, ә кенәз Новгород җирләре белән элеккечә идарә итә. Новгород булышлыгы белән ул Переяславльне яу¬ лап алмакчы була, аннан соң Ростов-Суздаль кенәзе белән бәрелештә җиңелә. Новгородлылар артык түзеп торалмый кенәзгә каршы күтәреләләр. Вече карары нигезендә Всеволодны гаиләсе белән бергә зинданга Новгород ярминкәсе. Рәссам Н. Ф. Некрасов Новгород гривнасы. XII гасыр 125
Бөек Новгородның иконадагы сурәте Кенәз Всеволод Мстиславичның элеп куела торган мөһере. XII гасыр ябалар, ә бераздан, Новгородтан сиңа юл ачык дип, шәһәрдән үк куалар. Шул вакыйгадан соң Новгород кенәзләрне үзе ча¬ кырып китерә һәм, Киев кенәзеннән бәйсез рәвештә, аның белән үзе ряд (килешү) төзи торган була. Килешү нигезендә беренче кенәз булып Черниговтан Святослав Олъгович килә. XI гасыр азагыннан алып XII гасыр буена Новгород¬ ның Русьтан бәйлелеге кимегәннән-кими. Аның бөтен теләк-омтылышлары, сәүдә бәйләнешләре Балтыйк буе, Скандинавия, немец җирләре белән бәйле була. Нәкъ шушы чорда Новгород үзенең мәҗүси күршеләре—чудь- ларга (эстлар), корелларга, фин кабиләсе емь халкына көчле басым ясый башлый. Бу халыкларны ул үзенә ясак түләргә мәҗбүр итә. Владимир-Суздаль кенэзлеге. Төньяк-Көнчыгыш Русь күп гасырлар дәвамында көнчыгыш славян җирләренең иң караңгы почмакларыннан берсе дип саналган. Монда фин-угор һәм балт кабиләләре яшәгән. VIII—IX гасыр¬ ларда көньяк-көнбатыштан (Воронеж тирәләреннән) вя¬ тич кабиләсе монда таба кузгалган. IX—X гасырларда әлеге җирләрнең славяннар тарафыннан үзләштерелүе дәвам иткән. Бирегә Днепр буеннан да, кривич һәм по- лочаннар җирләреннән дә килгәннәр. Славяннар бу тирәләргә нигә шулай ашкынып күчен¬ деләр икән? Монда, Ока, Идел һәм Клязьма елгала- 126
ры арасында, уңдырышлы җирләр күп булган, елга үзәннәрендә яшел болыннар җәелеп киткән, яхшы климат игенчелек, терлекчелек өчен уңай шартлар тудырган. Урманнар асыл мехлы җәнлекләргә, җиләк- гөмбәләргә бай булган. Элек-әлектән монда умартачы¬ лык киң таралган. Исәпсез-хисапсыз балыклы елга- күлләре дан тоткан. Төньяк-Көнчыгыш Русь бәҗәнәкләр һәм кыпчаклар һөҗүменнән иза чикмәгән. Әкренләп монда вотчина¬ лы җирбиләүчелек барлыкка килгән, Ростов, Суздаль, Ярославль, Муром, Рязань шәһәрләре үсеп чыккан. XI гасырның икенче яртысыннан бу җирләр Всеволод Ярославич, аның улы Владимир Мономах һәм аның варислары кул астында була. Владимир Мономах Влади- мир-на-Клязьме һәм Переяславль-Залесский шәһәрләренә нигез сала. Әлеге кечерәк кенә шәһәрләрдә таш биналар һәм храмнар булмый. Авыр сынаулар чорында—хакими¬ ят өчен аяусыз көрәш барганда Мономахның балалары да, оныклары да бу шәһәрләрнең үзләрен сыендырача¬ гына һәм ярдәм итәчәгенә ышанып яшәгәннәр. Үзе Ки¬ евта кенәзлек иткән чорда, Мономах кече улы Юрийны шунда җибәрә. Русьның таркалуы һәм олы кенәзләрнең инде бакый дөньяга китеп барулары чорында Юрий Владимирович Русь эшләрендә торган саен активрак катнаша башлый. Кыпчак ханы кызына өйләнеп, кыпчакларны үзенең со¬ юздашы итеп куя. Юрий хакимият яратучан, рәхимсез һәм эчкерле кеше була. Мономашичлар нәселендә иң кечесе булганлыктан ирешелми калганнары өчен үч алгандай, ул тиз арада бөтен дөньяны колачларга тели. Яңа биләмәләр яулап, үзенең Ростов-Суздаль кенәзлегенә куша. Долгорукий, ягъни Озын кул кушаматы да аңа очраклы рәвештә бирелмәгән. Ул бик зур һәм бай тө¬ бәккә хуҗа булып тора. Ростов һәм Суздаль кебек иске шәһәрләрдә кенәзләр боярларның көчле йогынтысы белән килешеп яшәсәләр, яшь үзәкләр — Владимир һәм Ярославльдә алар үсеп килүче катлау — сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, кенәзгә хезмәт иткән өчен бирелгән вак җир биләмәләренә ия булган кешеләргә таянганнар. Монда да, Галич-Волынь Русендагы кебек, үзәкләштерү про¬ цессы башлана. 127
Мәскәүдә Юрий Долгорукий һәйкәле Юрий Долгорукий хакимлек иткән чорда, Ростов- Суздалъ Русьның иң көчле кенэзлеклэренең берсенә әверелә. Кенәз Идел буе фин-угор халыклары — мордва, бортас, чирмешләрнең җирләрен үзенә буйсындырырга тели, Идел сәүдә юлына ия булу максатыннан, Идел бол¬ гарына каршы көрәш алып бара, үз җирләренә терәлеп торган Новгород белән тыныша алмый. Юрий озын кулларын Киевка суза. Ике мәртәбә Киевта хакимияте башына үрмәләп карый, әмма 1150 еллар¬ ның уртасына гына теләгенә ирешә, ләкин озакка түгел. 1157 елда ул вафат була. Мәскәүнең башлангычы. Юрий Долгорукийга Новгород¬ ка каршы көрәштә Чернигов кенәзе Святослав Олъго- вич ярдәм итә, үз вакытында —1140 елларда ул үзе, Киев тәхетенә утыру теләге белән, Юрийга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән була. Алга таба бергәләшеп атлау турында килешергә дип, Юрий Долгорукий Чернигов кенәзен чик буенда урнашкан кечкенә генә ныгытма- шәһәрчеккә чакыра: Минем янга, Московка кил әле, туган. Очрашу 1147 елның 4 апреленә туры килә. Юрий Дол¬ горукий бик бай мәҗлес оештыра. Кенәзләр бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Тарихи чыганакларда Мәскәү шәһәре беренче мәртәбә шушы вакыйгага нисбәтле рәвештә телгә алына. Мәскәүгә нигез шул көнне салын¬ ган дип санала. Ләкин чынлыкта Мәскәү тарихы тагы да элегрәк баш¬ лана. Ул җирләрдә иң беренчеләрдән булып, әле тимер гасырында ук, фин-угор кабиләләре яшәгән, алардан соң балтлар килгән, ә VIII—IX гасырларда инде славяннар күренгәли башлаган. «Москва» сүзе каян килеп чыккан соң? Борынгы балт телендә Москва «үзәк елга», ягъни берничә җирне берләштерүче мәгънәсен белдергән («мазг», «моск» — «төен», «үзәк» һәм «вандоу» — «су», «елга» мәгънәләрендә¬ ге сүзләрдән). Елга исеме аның тирәсендә салынган шәһәр исеменә дә күчкән. Фәндә башка фаразлар да бар. Андрей Боголюбский. Юрий үлгәннән соң, Ростов-Суздаль кенәзлеге тәхетенә аның улы Андрей Юрьевич утыра. Әтисе аңа Владимир-на-Клязьме шәһәрен бүләк иткән 128
була. Ә Андрей төньякны якынрак күрә. Юрий, бөек Киев кенәзе булгач, улына Киевка килергә боера, Андрей, аңа буйсынмыйча, Владимирда кала. Тәхеткә утырганда аңа 37 яшь тулып узган, әмма үзен тәҗрибәле идарәче һәм кыю сугышчы итеп таныткан була ул. Әтисе белән күп походларда катнашкан, кыюлыклар күрсәткән. Ростов-Суздаль боярлары Киевтан килергә тиеш¬ ле кенәзне кабул итүдән баш тарталар һәм үзләренең идарәчеләре итеп Андрей Юрьевичны сайлыйлар. Сынмас рухлы, тәвәккәл холыклы бу кенәз үзләренә Киевтан аерылып чыгарга булышыр дип өметләнәләр Кенәз Андрей Боголюбский. М. М. Герасимов реконструкциясе алар. Ләкин, күп тә үтми, боярлар алданганнарын аңлап алалар. Андрей Юрьевич бөтен көчен һәм тырышлыгын башбаштак боярлар белән көрәшкә, бөек кенәз хакимия¬ тен ныгытуга юнәлтә. Ул төбәкнең искергән үзәкләре Ростов белән Суздальдә яшәргә теләми, үзенә Владимир шәһәреннән ерак түгел Боголюбово авылы янында (Бо¬ голюбский кушаматы да шуңа бәйле рәвештә бирелә) ак таш сарай төзетә, үзен сакларга кече дружиначылар билгели. Андрей, башка шәһәрләрдәге туганнарын идарә¬ челектән азат итеп, шәһәрләрне үз ка¬ рамагына ала. Аннары Юрий Долго- рукийның карт боярларын эштән алып ташлый, аның сугышлардан арып-йон- чып беткән дружинасын тарата. Елъяз¬ мачы язганча, Владимир кенәзе Төньяк- Көнчыгыш Русьта узе генә хакимлек итәргә омтыла. Андрей Боголюбский идарә иткән елларда (1157—1174) Владимир-Суздалъ кенәзлеге әтисе чорына караганда күпкә көчлерәк һәм куәтлерәк була. Андрей бөек Киев кенәзе булу турында уйламый да. Ул русларның иске башкаласына түбәнсетеп, кимсетеп карый, чөнки сәяси тормыш үзәгенең әкренләп Төньякка таба авышканын сизенә. Шуңа күрә Андрей Боголюбский узен Владимир-Суздалъ Боголюбоводагы сарай 129
кенэзлегенең бөек кенәзе дип игълан итә. Андрей үз биләмәләренең чикләрен киңәйтүне дәвам итә: Идел Болгары бе¬ лән сугышта уңыш казана, мордвалар җирен басып ала. Андрей җәелдергән эшләр Ростов һәм Суздаль боярларының ачуын кабар¬ та. Кенәз боерыгы буенча, хатынының кардәше Кучка исемле бояр җәзага тар¬ тыла. Боярлар тәмам чыгырдан чыгалар. Андрейга каршы фетнә оеша, фетнәгә аның хатыны да тартыла. Фетнәчеләр кенәзне үтерәләр. Всеволод Зур Оя (Большое Гнездо) һәм Владимир-Суздаль Русеның чәчәк атуы. Андрей Боголюбскийның һәлак булуы Владимир-Суздальнең үзәкләшү процес¬ сын туктата алмый. Кенәзлекнең элек¬ кеге башкаласы Ростовның һәм Суздаль боярларының тәхеткә үз кешеләрен Дмитрий Солунский. Икона. XIII гасыр (Всеволод Зур Оя сурәте дип фаразлана.) утыртырга маташулары уңышсызлыкка очрый. Шә¬ һәрләр Андрейның туганнары Михаил һәм Всеволод яклы булалар. Всеволод 1176 елда, Михаил үлгәннән соң, дошманнарын тар-мар итә һәм Владимир-Суздаль тәхетенә утыра. Фетнәчел боярларны зинданга ябып куя¬ лар, биләмәләрен конфискациялиләр. Всеволодка Зур Оя кушаматы бирәләр, ул зур гаи¬ ләле — аның сигез улы һәм сигез оныгы булган (кыз балалардан тыш). Боярларга каршы көрәштә аңа шәһәр халкы һәм елдан-ел гайрәтләнә баручы дворяннар бу¬ лышлык күрсәткәннәр. Кенәз тәхетендә нык утырган хәлдә, Всеволод бөтен Руська йогынты ясый: Новгород эшчәнлегенә тыкшына, Киев кенәзлеге җирләрен яулап ала, Рязань кенәзлеген үзенә буйсындыра. Всеволод Идел Болгарына зур һөҗүм оештыра. 1183 елдагы походы бик уңышлы чыга. Идел Болгары¬ ныкы саналган мордва җирләре хәзер Владимир-Суздаль карамагына күчә. Ока һәм Идел буенда көн иткән кабиләләр ике көчле дәүләт — Болгар һәм Владимир-Суздаль кенәзлеге ара¬ 130
сында калалар. Бик авыр язмыш һәм авыр тарих була бу. Әлеге кабиләләр, дистә еллар дәвамында шушы ике көчле дәүләтнең үзара дошманлыгын аралап барып, үзләренең бәйсезлеге өчен дә көрәшәләр. Всеволод Зур Оя үлгәннән соң, 1212 елда, рус җирлә¬ рен берләштерүне Галич-Волынь кенәзлеге үз өстенә алырмы, әллә Владимир-Суздаль кенәзлегеме дигән мәсьәлә көн үзәгенә килеп баса. Күп тә үтми, монгол явы әлеге тарихи процессларны җимерә һәм Русьның алга таба үсешен дә тоткарлый. 1. Рус җирләренең феодаль таркаулыгына китергән икътисади, иҗтимагый һәм сәяси сәбәпләрне күрсәтегез. Бу процессның закончалыклы булуын дәлилләгез. 2. Йомышлы дворянлыкның барлыкка килүе әлеге процесста нинди роль уйный? 3. Русьтагы әлеге процесс башка илләрдәгедән нәрсә белән аерылган? 4. Феодаль таркаулык чорында рус җирләренең сәяси үсешендә нинди өч төрле модель күзәтелә? Алар кайсы яклап охшаш, һәм нәрсә белән үзенчәлекле? 5. Бөек Мстислав үлеме Русь тарихында нинди эз калдыра? 6. Ни өчен Юрий Долгорукий, Киевта яшәмичә, Ростов-Суздаль җирен якынрак күрә? Чернигов кенәзләре ни өчен Черниговта яшәгәннәр? Бу хәл рус җирләренең үсешенә нинди йогынты ясаган? 7. Рус җирләренең таркалуы чорында үзәктән качучы һәм үзәккә омтылучы нинди көчләр барлыкка килә? 8. Һәр зур кенәзлекнең Киевныкыннан һич тә калышмаган гаскәр (җәяүлеләре, атлылары булган һәм коралланган) тотуы билгеле. Әмма Русь, сәяси һәм хәрби яктан караганда, шактый көчсезләнгән. Бу каршылыкны ничек хәл итеп булыр иде? 9. Новгородның сәяси тормышы — Урта гасырлар Россиясенең кабатланмас чагылышы. Әлеге карашны дәлилләгез яисә кире кагыгыз. 10. Феодаль таркаулык чорында рус җирләренең төньяк- көнбатыш регионы үсешендә нинди үзенчәлекләр күзәтелә? 11. Новгород Россия тарихында ни өчен аерым урын тота? 12. Ни өчен Галич-Волынь җире башкаларга караганда иртәрәк берләшүгә ирешә? Ни өчен Русьның әлеге регионы Германия, Польша, Венгрия, Византия каршында дәрәҗәле саналган? 13. Русьның төньяк-көнчыгыш картасында Мәскәү шәһәре ничек барлыкка килгән? Төньяк-Көнчыгыш җирләреннән СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 131
читтә дөнья Мәскәүнең барлыгын, ә Мәскәү дөньяны белмәгән чорларда тагын нинди вакыйгалар булып узган? 14. Андрей Боголюбский идарә иткән чорда сәяси тормышның үзәге ни өчен төньяк-көнчыгышка таба күчкән? Андрей Боголюбскийның «үзидарәче» булуын нинди сыйфатлары ха¬ рактерлый? 15. Андрей Боголюбский идарә иткән чорда төньяк-көнчыгыш җирләрдә феодаль таркаулыкның нинди өстенлекләре чагылыш таба? Рус җирләренең төньяк-көнчыгыш регионы кайчан чәчәк ату чорын кичерә? 16. IX гасырдан XIII гасырга кадәрге чорда Борынгы рус дәүләте картасында нинди үзгәрешләр була? Бу үзгәрешләрнең сәбәбе һәм нәтиҗәләре нинди? § Ю X гасырдан —XIII гасыр башына кадәрге Русь мәдәнияте. Рус цивилизациясенең тууы Без рус мәдәниятен ничек аңлыйбыз. Халыкның мәдә¬ нияте аның тарихының бер өлешен тәшкил итә. Мәдә¬ ният төшенчәсе халыкның акылы, таланты һәм кулла¬ ры белән барлыкка китерелгән, аның рухи дөньясын, дөньяга һәм кешелеккә карашын чагылдыручы барлык нәрсәләрне үз эченә ала. Днепр буенда, Төньяк-Көнчыгыш Русьта һәм төньяк- көнбатыш җирләрдә яшәгән славяннарның һәркайсының үз үзенчәлекләре булса да, мәдәниятләре өчен уртак сыйфатлар хас. Славяннар фин-угор һәм балт халыклары белән иңгә- иң куеп, тыгыз аралашып яшәгәннәр. Көнчыгыш Европа тигезлеге, төрле каршылыкларга һәм телләр төрлелегенә карамастан, барысы өчен дә уртак булган. Алар бер- берсе белән сәүдә иткәннәр, хуҗалык итүдә тәҗрибә уртаклашканнар. Каралты-кура, йортлар төзүдә, җир эшкәртүдә, җыр һәм бию сәнгатендә, киемнәрдә һәм бизәнү әйберләрендә дә уртак якларны шактый күп та¬ барга мөмкин. Һәр халык та мунчаны бик яраткан. 132
Руська Византия мәдәнияте көчле йогынты ясаган, аеруча христианлык кабул иткәннән соң, ул үзен нык сиздерә. Рус җирләре көнбатыш һәм көньяк славян¬ нар— Польша, Чехия, Болгария һәм Сербия белән мәдәни бәйләнешләр урнаштырганнар. Шуңа күрә Бо¬ рынгы Русьның мәдәнияте дә баштан ук интернациональ төс ала. Көнчыгыш славяннар мәдәнияте — үзенең халык ышанулары, гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре белән иске мәҗүси дөнья ул, шул ук вакытта әдәбият, архитектура, сәнгать, язу, мәктәп эше, китапханәләр өлкәсендә Чиркәүнең көчле йогынтысын кичергән хри¬ стианлык мәдәнияте дә. Мәҗүси йолалар читтәрәк урнашкан авыл җирлә¬ рендә ныграк сакланган. Алдынгырак үсеш алган төбәкләрдә, зур сәүдә юлларына урнашкан авыл-шә- һәрләрдә христианлык мәдәнияте өстенлек иткән. Әлеге ике мәдәният агымнары бер-берсенә йогынты ясап, бер- берсен баетып һәм тулыландырып торганнар. Язу, грамоталылык, мәктәпләр. Русьта язу христианлык¬ ка күчкәнчегә кадәр барлыкка килә. X гасыр башында ук инде хәрефләр кулланып язганнар. Смоленск шәһәре янында археологлар тапкан балчык чүлмәк — шуңа дәлил. Аңа горушна, ягъни тәмләткечләр савыты дип язылган. Борынгы Русьта хәрефләрне агач такталарга кисеп төшерүләре дә билгеле, бу тамгалар резалар дип аталган. Агач такталарга язу традициясе соңрак каен тузына язу белән алышынган, һәм каен тузына язулар (грамо¬ талар) барлыкка килгән. Мондый язмалар Борынгы Русьта киң таралган була. Новгородта, Псковта, Смоленск һәм башка шәһәрләрдә дә кулланалар аны. Русьта славян грамотасы — грек шәһәре Фессалони- када (Русьта аны Солунь дигәннәр) туып үскән ике ту¬ ган Кирилл һәм Мефодий тарафыннан эшләнгән славян әлифбасы киң таралыш ала. Галимнәр фаразлавынча, алар борынгы славян хәрефләрен дә кулланганнар. Сла¬ вян әлифбасын булдыручы әлеге туганнар Европаның славян халкын, шул исәптән Русьныкын да, аң-белемле итәргә хыялланганнар, христианлыкны таратуга, дини Әкияти кош — Алконост. Кабыкка төшерелгән рәсем 133
Каен тузындагы язу Язу таягы (писало). XI гасыр китапларны славян теленә тәрҗемә итүгә зур тырышлык куйганнар. Алар икесе дә Православие Чиркәве тарафын¬ нан изгеләр рәтенә кертелгәннәр. Русьның христианлык кабул итүе язу һәм грамоталы¬ лык үсешенә зур этәргеч ясый. Руська, чиркәү әһелләре белән бергә, күчереп язучылар, тәрҗемәчеләр, дини һәм дөньяви эчтәлектәге грек, серб, болгар китаплары күпләп килә башлый. Бу күренеш бигрәк тә Ярослав Мудрый һәм аның уллары идарә иткән чорда киң колач ала. Тәрҗемә китапларны кенәз һәм бояр гаиләләрендә генә түгел, монастырьларда да, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр дә йотлыгып укыган. Әйтик, Александр Македонскийның тормыш юлын тасвирлаучы «Александрия» шундый китапларның берсе була. Рус кешеләре каһарманның батырлыкларына сокланып туймаганнар, аның вакытсыз үлеме ачысын үз йөрәкләре аша уздырганнар. Руслар арасында укый-яза белүчеләр иң элек чир¬ кәүләр каршында ачылган мәктәпләрдә, соңрак мо¬ настырьларда күренә башлаган. Баштарак монда, ке¬ нәз кушуы буенча, хәллерәк кешеләрнең балаларын китергәннәр. Мәктәпләргә беренче укучыларны әниләре кайгырып, елап озаткан. Соңрак мәктәпкә малайларны гына түгел, кызларны да ала башлаганнар. Владимир Мономахның кыз туганы Янка Киевта кызлар өчен дә мәктәбе булган монастырь ачкан. Грамоталылык үсешен диварларда сакланган язу¬ лар— граффитилар да дәлилли. Киевның София соборы диварында Владимир Мономах язуы сакланган. Яшь 134
кенәз «Әй, авыр ла!» дигән язу астына Василий дип үзе¬ нең христиан исемен куйган. Елъязмалар. Борынгы Русьның язуы, мәдәнияте, әдә¬ бияты һәм тарихын чагылдырган иң күренекле һәй¬ кәлләрнең берсе — елъязмалар. Баштарак алар Русьта булып узган вакыйгаларны еллап язып бару рәвешендә булганнар. Соңрак, Русьның рухи мәдәниятенең мөһим чагылышы буларак, матур әдәбият һәм тарих әсәрләренә әверелеп киткәннәр. Елъязмаларда аны язучының Русь һәм дөнья тарихына, кенәзләрнең эшчәнлегенә карашы чагылган, дини һәм фәлсәфи фикер-уйланулары урын алган. Борынгы Русь турында без елъязмалардан укып беләбез. Иң элек кенәзләрнең эшчәнлеге турында тарихи риваятьләр язып алынган: Киев тарихы, Русьта Рюри¬ ковичлар нәселенең барлыкка килүе, Ольганың древ- ляннарга үч итүе, аның чукындырылуы, Святослав походлары, Владимир идарәчелеге чорында Русьның чукындырылуы һ.б. X гасыр ахырында, Владимир ха¬ кимлек иткәндә, әлеге язмалар һәм телдән сөйләнгән хикәятләр Дисәтинә чиркәве чорында эшләгән авторлар тарафыннан Русьның беренче гомумиләштерүче тари¬ хына кертелгәннәр. Ярослав Мудрый таркалган Русьны үз канаты астына алып берләштергәннән соң, икенче елъязма барлыкка килә. Ул Русьның Ярослав Мудрый җитәкчелегендә үткән юлын йомгаклап куя сыман. Әлеге этапта рус елъязмаларының үзенчәлеге чагылыш таба: һәр яңа елъязмада алдагы елъязма мәгълүматлары да китерелә. Чираттагы елъязма авторы редактор да, төзүче дә, идео¬ лог та буларак чыгыш ясый, ул вакыйгаларны үзенчә бәяли, текстка үз фикерләрен дә өстәп җибәрә. Өченче елъязма мәгълүматларын, алдагы елъяз¬ маларга таянып, митрополит кафедрасыннан китеп, Киев-Печера монастыренда монах Никонга әверелгән данлыклы Иларион төзегән булуы ихтимал. XII гасырның беренче унъеллыгында тагын бер елъязма — «Замана еллары повесте» дөнья күрә. Киев- Печера монастыре монахы Нестор аның бик зур өлешен Русьның якын-тирә илләр белән мөнәсәбәтенә багыш¬ лый. Нестор елъязмасыннан туган халкы белән, аның Мәскәүдә Кирилл һәм Мефодий һәйкәле. Скульптор В. М. Клыков 135
Святославның «Изборник» хезмәтеннән миниатюра «Замана еллары повесте». Беренче бите дөнья тарихында дәрәҗәле урын тотуы белән горурлану хисе бөркелеп тора. Елъязманың буеннан-буена тарихи әшлеклеләр галереясы — кенәзләр, боярлар, посадник- лар, меңбашлары, дружиначылар, сәүдәгәрләр, чиркәү әһелләре уза. Ул хәрби походлар, монастырьлар һәм храм төзелешләре, мәктәпләр ачылуы, дини бәхәсләр һәм рус¬ лар тормышындагы яңалыклар турында сөйли. Гомумән, Нестор халык тормышына, аның кәефе торышына һәм канәгатьсезлек белдерү очракларына би¬ тараф булмый. Елъязма битләреннән без күтәрелешләр, кенәз яки боярларны үтерү, кискен иҗтимагый бәре¬ лешләр турында укыйбыз. Һәр вакыйганы автор уйла¬ нып, тыныч күңел белән тасвирлый. Автор үтерешләрне, хыянәт, алдашулар, биргән антына тугры булмауны гаепли, намуслылыкка, кыюлыкка, тугрылык һәм киң күңеллелеккә дан җырлый. Елъязма тулысынча Русьның бердәмлеге идеясе белән сугарылган, әйтерсең Нестор Русьны таркалуын алдан сизенгән дә илне бүлгәләүче һәм үз-үзләрен генә яратучы кенәзләрне гаепләп чыккан. 136
Владимир Мономах идарә иткән чорда Нестор елъяз¬ масын игумен Сильвестр күчереп яза һәм редакцияли. Елъязмада Мономах эшчәнлеге һәм аның гаиләсе турын¬ да аеруча ассызыклап язылган. Шул ерак заманнарда да хакимият башындагылар елъязмаларның үзләре ту¬ рында ничек язуына зур игътибар биргәннәр, елъязмачы иҗатына да йогынты ясаганнар. Русьның сәяси таркала баруы һәм анда аерым ке- нәзлек-дәүләтләр оешуы аерым елъязмалар җыелмасы барлыкка килүенә китергән. Алар үз төбәкләренең тормышы һәм үз кенәзләре эшчәнлеге турында хәбәр иткәннәр. Ләкин аларның һәрберсенә, һичшиксез, «За¬ мана еллары повесте» кертелгән. XII—XIII гасырларның төп кенәзлекләре тарихын колачлаган гомумрус елъязмаларын язу эше дә дәвам иткән. Елъязмалар җыелмасы тулы бер китапханәләрне тәшкил иткән. Кенәзләрнең үзара сугышлары һәм мон¬ голлар һөҗүме вакытында аларның күбесе юкка чыга. Әдәбият. XI гасыр һәм XII гасырның 30 нчы еллары¬ на кадәрге чорда Русьның үсеше, язу һәм аң-белем бирү үзәкләренең барлыкка килүе, гыйлемле кешеләрнең күбәюе борынгы рус әдәбияты тууына һәм үсешенә китерә. Кешеләрдә тормыш, ил тарихы, хакимият һәм җәмгыять, диннең роле турындагы уйлануларын укучы¬ ларга җиткерәсе килү ихтыяҗы туа. Русьның безгә билгеле булган беренче әдәби әсә¬ ре— Иларионның «Закон һәм Иминлек турында» («Сло¬ во о Законе и Благодати») әсәре. Автор әсәрендә Русь тарихына, анда христианлык кабул итүнең роле һәм Вла¬ димир, Ярослав Мудрыйның Русь дәүләте язмышында уйнаган рольләренә үз карашын ачык чагылдыра. «За¬ кон...» Русьта кулдан-кулга йөргән, ул кешеләрне чын патриот итеп тәрбияләгән, аларга үз илләренең дөнья тарихында тоткан урынын аңларга ярдәм иткән. XI гасырның икенче яртысында башка әдәби-пуб- лицистик әсәрләр дә күренә башлый. «Владимир ис¬ тәлегенә һәм аңа мактау сүзе» («Памяти и похвале Владимира») әсәрендә монах Иаков кенәз Владимирның дәүләт эшлеклесе һәм Русьны чукындыручы буларак ролен ача. «Русьта христианлык тарала башлавы турында хикәят» («Сказания о первоначальном рас- 137
р,ц.у vvMrv-n- F( ^^«««'‘’/WWVriVO/MMAAntt' (f <t’M<*. йЛкМг'^у Vrmnirrnrrt nd- 1УП1НГГИ4,ИгЛМИИЖГу и KAtfotMictnuvititHtIf . Ubhfi ^ншнннна tAriaftAtAietititt АНН . НЯ<к’[1АИгЛИ()МА f ilial npfntp/A. tit.onAunbafAM tfAttaWKAVO IfnajCHAAAfCAl rtaj’liAIUlAAOVflА^ЛfltAAttM , Дб1гатг1СП1имнкыДм<л . НАЛЛН11ЛА1(1лк-ГА< WetJAZt ЛМ/ЪГМШМ . гньм^'и^Х, ЛЛГЧМвИЛЮ»АГыЛй HIlAtflUl, iSarjiHtHiiAntnc'A . lAKoiiattV lyriHUAIIIIAatlH HJOMIAAtH'if |a^mawiiJh/h»*Z йиопнм» ZTld-4 «rfOnilArilHArtHtHoU , j H^aAkfiaui/AlUAIttAKtAAHw^t *n?MMdrvMiriH. ((һ-14'г«иыим ’I/MU (A ail mtn AH IfAlh I ’*1 Ь'Дву IftHi: ( <Al^nUAI\Aflkntn'mf 1М»>ИЛЛ»улЛ41Л1 , ЦГ||1«НАЛҺ «Закон һәм Иминлек турында» XVI гасыр язмасы «Борис һәм Глеб турында хикәят» Миниатюра. XV гасыр 2W пространении христианства на Руси»), «Борис һәм Глеб турында хикәят» («Сказание о Борисе и Глебе») ил та¬ рихын тамырдан үзгәрткән христианлыкка һәм беренче христианнар язмышына багышланган. XI гасырның соңгы чирегендә монах Нестор «Бо¬ рис һәм Глеб тормышы турындагы китап» («Чтение о житии Бориса и Глеба») һәм фундаменталь тарихи әсәр генә түгел, бәлки әдәбиятта тиңе булмаган ядкяр «Замана еллары повесте» («Повесть временных лет») әсәрләрен яза. XII гасырда Русьта беренче мемуарлар языла. Бо¬ лар— иң беренче чиратта рус халкының барлык буын вәкилләре дә яратып укый торган Владимир Мономах «Үгет-нэсыйхәт»е. Шушы ук чорда «Игумен Даниилның изге урыннарга сәяхәтнамәсе» («Хождение игумена Даниила в святые места») донья күрә. Диндар рус кешесе үзенең Иерусалим¬ га баруын тасвирлап күрсәтә, кызыклы очрашулар, шулай ук тәре йөртүчеләр белән очрашуы турында сөйли. 138
Борынгы рус әдәбиятында иң күренекле әсәр — XII гасырда иҗат ителгән «Игорь полкы турында җыр». Әсәрнең үзәгендә кенәз Игорь Святославичның 1185 елда кыпчакларга каршы уңышсыз походы турындагы хикәя ятса да, поэмада Русь җирләрен берләшүгә чакыру ава¬ зы, русларның кыюлыгына дан җырлау, үлгәннәр өчен яшь түгү ишетелә, ул Русьның дөнья тарихында тоткан урыны турында да уйланырга мәҗбүр итә. Архитектура. Архитектура — халыкның ташка уелган күңеле ул, диләр. Ә Русьта халык күңеле бик озак ва¬ кытлар дәвамында агачка уелып гәүдәләнә. Мәҗүси гыйбадәт йортлары агачтан салына. Руслар һәм алар белән иңгә-иң яшәгән балтлар, фин-угор халыклары да гүзәллекне нәкъ менә агач әйберләрдә күргәннәр. Русьта христианлык кабул ителгәч, шәһәрләр төзелә башлагач, төзелеш өлкәсендә байлыклар туплану белән, таш һәм кирпеч тә кулланыла башлаган. Төзелеш сәнәгатенә хикмәтлелек, күпяруслылык, биналарның манара һәм гөмбәзләр белән бизәлүе хас. Торак бина төрле корыл¬ малар— келәт, өйалды, баскыч, басмалар белән уратып алынган. Агачтан ясалган корылмалар уеп төшерелгән рәсемнәр белән бизәлгән. Русьта, христианлык кабул ителү белән, храм¬ нар төзелә башлый. Киевта, Новгород һәм Полоцк шәһәрләрендә София соборлары, Черниговта Спас- Преображение соборы калкып чыга. Игътибар белән караганда, таш биналарда да агач архитектурасы тра¬ дицияләренең саклануын күрергә мөмкин. Русьның сәяси таркалуы чорында искиткеч матур архитектура корылмалары төзелә. Владимирда, Андрей Боголюбский боерыгы буенча, Успение соборы һәм Ал¬ тын капка төзелә. Ул идарә иткән елларда рус архитек¬ турасы могҗизасы Нерлъдәге Покров храмы дип аталган бер гөмбәзле гыйбадәтханә үсеп чыга. Кенәз аны үз пулатларыннан ерак түгел урында сөекле улы Изяслав үлгәннән соң салдыра. Всеволод Зур Оя кушуы буенча, Владимирда ташка чокып төшерелгән рәсемнәр белән бизәп эшләнгән Дми¬ трий соборы төзелә. Новгород, Смоленск, Галич, Псков һәм башка шә¬ һәрләрдә дә таш храмнар, сарайлар, байларның матур, «Игумен Даниилның сәяхәтнамәсе». Миниатюра 139
Владимирдагы Успение соборы. XII гасыр Нерль елгасы буендагы Покров храмы. XII гасыр Владимирдагы Алтын капка. XII гасыр Юрьев-Польскойдагы Георгий соборы. XIII гасыр
зиннәтле пулатлары калка. Бу биналарны ташка чо¬ кып төшерелгән рәсемнәр бизи. Ул бу заманнар рус архитектурасының төп үзенчәлеге булып тора. Әлеге бизәкләр таш диварларны, тәрәзә һәм гөмбәзләрне челтәр сыман уратып алган. Рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, музыка. Христианлык кабул ителгәннән соң, рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, музыка үзгәрешләр кичерә. Агачка һәм ташка сырлап- уеп рәсем төшерүчеләр элегрәк мәҗүси аллалар һәм рухларның сыннарын эшләгәннәр. Мәсәлән, Владимир I сарае янына П ер унның алтын мыеклы агач сыны ку¬ елган. Рәсем осталары мәҗүси гыйбадәтханәләрнең диварларын бизәгәннәр, тылсымлы (магик) битлекләр ясаганнар. Агачтан эшләнгән кыллы һәм тынлы музыка уен коралларында уйнап, музыкантлар юлбашчыларның һәм халыкның күңелен күргәннәр. Мәҗүсилек сәнгате, аллалары кебек үк, табигатьне өстен кую белән тыгыз бәйләнгән. Христианнар сәнгате бөтенләй башка максатларга хезмәт иткән. Ул Аллага, изге апостолларга, чиркәү әһелләренә дан җырлый. Изгеләрнең җитди йөз чалым- Владимирдагы Дмитрий соборы. XII гасыр Черниговта Борис белән Глеб соборы. XII гасыр 141
Апостоллар белән причастие йоласын башкаручы Христос. Киевтагы София соборы мозаикасы. XI гасыр Дмитрий Солунский. Мозаика нары чагылган иконалар, дини темаларга эшләнгән мозаика һәм фрескалар күренә башлый. Сәнгатьтә Алла кушканнардан читкә китүне Чиркәү шайтан кушуы буенча дип бәяләгән, андый эшләрне эзәрлекләгән һәм юк итә барган. Ләкин Чиркәүнең шундый шартларын¬ да да сынчылар, рәссамнар һәм музыкантлар халык традицияләрен дәвам итүче әсәрләр иҗат иткәннәр. Әйтик, Киев-Печера монастыре монахы Алимпий ясаган иконалар тере кеше портретларын хәтерләткән. Киевтагы София соборы фрескалары һәм мозаикалары бөек кенәз гаиләсе тормышын күз алдына китереп бастырган, гади халыкның көндәлек шөгыльләрен һәм күңел ачу вакыт¬ ларын, шамакайларның биюләрен тасвирлаган. Соңрак сәнгать өлкәсендә кайбер рус кенәзлекләренең үз юнәлешләре барлыкка килә. Новгородлылар ясаган иконалар чынбарлыкны чагылдырулары белән аерылып торганнар. Иконалардагы шартлы рәсемнәр гади халык¬ ка да аңлашылган. Черниговта, Ростовта, Суздаль, Владимирда икона ясау һәм фрескалы рәсем (штукатуркага төшерелгән) сәнгате киң таралган. Дмитрий соборындагы «Кыямәт көне» фрескасы хәзерге көн тамашачысын да хәйран калдыра. XIII гасырда иконаларга Алла Анасы һәм башка 142
изгеләрнең кабатланмас сурәтләрен төшерүче Ярославль рәссамнары киң таныла. Агачка һәм соңрак ташка чокып төшерелгән рәсемнәр белән храм һәм торак йорт диварлары гына түгел, йорт җиһазлары да, савыт-саба да бизәлгән. Сәнгатьнең нәкъ менә шушы төрендә халыкның матурлыкны күзаллавы бөтен тулылыгы белән ачыла. Борынгы Русьта зәркәнчеләр (ювелирлар) зур оста¬ лыкка ирешәләр. Алар алтын-көмештән, кыйммәтле ташлардан һәм эмальдән беләзекләр, алка, медальоннар, каптырмалар, муенсалар, савыт-саба һәм йорт кирәк- яраклары эшләгәннәр. Икона һәм ул заманда сирәк күренеш һәм хәзинә саналган китап тышлыкларын оста¬ лар аеруча сак һәм зур тырышлык куеп бизәгәннәр. Музыка Русь сәнгатенең аерылгысыз өлеше булган. Җырчыларның, гөсләчеләрнең, биючеләр, лютня һәм башка тынлы уен коралларында уйнап аксөякләрнең дә, гади халыкның күңелен ачучыларны Чиркәү һичничек тыя алмаган. Халык иҗаты. Борынгы рус мәдәниятендә халык иҗаты әсәрләре — фольклор — җырлар, риваятьләр, былиналар, мәкаль һәм әйтемнәр, әкиятләр әһәмиятле урын тоталар. Туй, мәҗлес һәм җирләү йоласы җырларында шул заман халкы тормышының күп кенә яклары чагылыш таба. Изге Георгий. Икона. XII гасыр Кыямәт көне. Дмитрий соборы фрескасы Могҗизалар тудыру¬ чы (Чудотворец) Изге Николай. Скульптура. Агач 143
Мәсәлән, туй җырларының борынгыларында сүз кыз урлау турында барса, христианлык чоры җырларында инде кәләшнең дә, әти-әнисенең дә никахка ризалыгы турында җырлана. Былиналарда русларның тормышы, тулы бер дөнья буларак яктыртыла. Аның төп герое — баһадир, ха¬ лыкны яклаучы. Баһадир бик көчле итеп күрсәтелә. Әйтик, Илья Муромец турында болай диелә: Бер сел¬ тәнсә— урамнар тынып кала, борып алса — тыкрыкла- ры-борылышлары белән йолкып чыгара. Баһадирлар тыл¬ сымлы көчкә ия һәм зирәк булалар. Күрәзәче Всеславич, мәсәлән, әле күк лачын, әле соры бүре, әле алтын мөгезле кыр үгезенә әверелә. Халык күңелендә гади катлаудан чыккан баһадир образлары да, бояр улы Добрыня Никитич, рухани зат, хәйләкәр баһадир Алеша Попович образлары да саклана. Һәркайсы үзенә генә хас холык сыйфатлары белән аерылсалар да, бу кешеләрне бөтен халык уй- хыялларын чагылдырулары һәм халык яклаучысы бу¬ лулары берләштерә. Шәһәр халкының көндәлек тормышы. Халык мәдәнияте аның көнкүреше, көндәлек мәшәкатьләре белән бәй¬ ләнгән, ә көнкүреш ул илнең хуҗалык итү үсеше дәрәҗәсен билгели. Шәһәрләрдә дистәләгән мең кеше Баһадирлар. Рәссам В. М. Васнецов 144
яшәгән, зур авылларда берничә дистә йорт исәпләнсә, кечерәк авылларда нибары ике-өч йорт булган. Европа шәһәрләре белән ярышып яшәгән Киев зур һәм бай шәһәр буларак дан казанган. Ярослав Мудрыйның кызы Анна Ярославна, кияүгә чыгып Франциягә киткәч, Парижның Киев белән чагыштырган¬ да бик ярлы булуына хәйран кала. Аның Туган ж,ирендә алтын гөмбәзле храмнар күз явын алып, нур чәчеп тора, Владимир, Ярослав Мудрый, Всеволод Ярославичларның зиннәтле сарайлары, монументаль София соборы һәм Алтын капка бөтен игътибарны үзләренә ж,әлеп итеп сокландыра. Кенәз сараеннан ерак түгел Владимир Хер- сонестан кайтарткан бронза атлар тора. Ярославның иске шәһәрендә күренекле боярларның йортлары урнашкан, шунда ук, тау башында, руханилар, купецлар һәм баш¬ ка югары катлау кешеләренең йортлары тезелеп китә. Өйләр кыйммәтле келәмнәр, грек тукымалары белән бизәлгән була. Шәһәр крепость-ныгытмасы диварларын¬ нан яшеллеккә күмелеп утырган Киевның Печера һәм башка монастырьларының ак таш чиркәүләре күренә. Сарайларда, боярларның бай хоромнарында дру¬ жиначылар, хезмәтчеләр һәм ялчылар йөреп торган. Кенәзлекләр, шәһәрләр һәм авыллар белән идарәчелек һәм хөкем итүләр шушыннан торып башкарылган, ж,ыелган ясакны да шушында китергәннәр. Киң, ма¬ тур гридницаларда (кенәз йортында) мәж,лесләр узган: диңгез аръягы шәрабын һәм рус әче балын теләгәнчә эчәргә мөмкин булган, хезмәтчеләр, зур-зур савытларга тутырып, сыер һәм киек итләрен ташып кына торганнар. Хатын-кызлар табында ирләр белән бергә утырганнар. Хуждлык итүдә һәм сәяси тормышның үзәгендә кайна¬ ган хатын-кызлар аз булмаган. Болар — княгиня Ольга, Мономахның сеңлесе Янка, Андрей Боголюбскийның хатыны һ. б. Гөсләчеләр кадерле кунакларга «дан» ж,ырлаганнар. Зур-зур савытлар, шәраб салынган мө¬ гезләр кулдан-кулга йөргән. Шул ук вакытта хуж,а исеменнән ризык һәм вак акча өләшенгән. Байларның иң яраткан шөгыльләре төрле аулар — ла¬ чын, карчыга, этләр белән ауга чыгулар булган. Төрле чабышлар, ярышлар, уеннар оештырылган. Мунча көнкүрешнең аерылгысыз элементы булып саналган. Баһадир Алеша Попович. Кабыкка ясалган рәсем XIII гасыр кенәзе. XIX гасыр рәсеме 145
Балчык уенчыклар. XII гасыр Кенәз-бояр даирәсендә өч яшьлек ир баланы атка утырту гадәте яшәгән, аннан соң аны, тәрбияләү һәм укыту максаты белән, тәрбиячегә (пестун- га— «пестовать» (тәрбияләү) сүзеннән алынган) тапшырганнар. 12 яшьлек әле малай гына кенәзләрне, күренекле Тарак. XII гасыр бояр-киңәшчеләргә (советникларга) ияртеп, волость һәм шәһәрләргә җибәргәннәр. Үзәндә, Днепр яры буенда, Киев базары гөрләп тор¬ ган. Монда Русьның төрле урыннарыннан гына түгел, ә дөньяның төрле почмакларыннан килгән ашамлыклар һәм әйберләр белән сату иткәннәр. Тау итәге буйлап По- долга таба нык агач йортлар белән беррәттән һөнәрчеләр һәм яллы эшчеләр яши торган хәерче землянкалар тезе¬ леп төшкән. Днепр һәм Почайна елгалары причалларына эреле-ваклы суднолар, күпишкәкле һәм күпҗилкәнле ка¬ еклар, сәүдә йөкләре суднолары, кечкенә елдам көймәләр килеп туктаган. Шәһәр урамнарыннан төрле телдә сөйләшүче бик чуар халык ташкыны агылган. Затлы ефәк киемле, мех һәм алтын белән зиннәтләнгән плащлы, елкылдап торган Агач кашык. XII гасыр күн итекле боярлар һәм дружиначылар ашыкмый гына узып торган. Сәүдәгәрләр иркен җитен күлмәктән һәм йон кафтаннан, ярлылар кулдан тукып эшләнгән киндер күлмәк һәм ыштаннан (порты) йөргәннәр. Бай хатын- кызлар алтын һәм көмеш чылбырлар, Русьта бик попу¬ ляр булган энҗе муенсалар, алка һәм башка зиннәтле әйберләр тагып йөрергә яратканнар. Урта хәллерәкләре исә кыйммәтле булмаган таш, бакыр һәм бронзадан эшләнгән бизәнү әйберләре йөрткәннәр. Хатын-кызлар, гадәттә, сарафан кигәннәр, башларына яулык (убрус) япканнар. Шулай итеп, шәһәрләрдә һәм авылларда, бура йорт¬ ларда һәм таш мичле ярымземлянкаларда хезмәт һәм борчу-мәшәкать тулы тормыш үз уңаена аккан да ак¬ кан. Кышкы озын кичләрдә, чыра яктысында хатын- кызлар йон эрләгән, ирләр һөнәрчелек иткән. Узган гомерләрен уйлап, алар җыр сузганнар, риваятьләр сөйләгәннәр, ә олыларны агач сәндерәләрдән, колакла¬ 146
рын торгызып, кызыксынучан кечкенә русичлар күзәтеп яткан. Рус цивилизациясенең барлыкка килүе. X—XIII гасыр¬ ларда Русьта барлыкка килгән иҗтимагый тормышның нигезен шәхси милеккә, иң беренче чиратта илнең иң зур байлыгы — җиргә булган мөнәсәбәтләр тәшкил итә. Җир хуҗалары — кенәзләр, боярлар, чиркәү әһелләре, туып килүче дворяннар — дәүләтнең яшәешен, аның тышкы һәм эчке сәясәтен билгелиләр. Ялланып эшләүчеләр, һөнәрчеләр һәм башка эш белән көн күргән кешеләр — ба¬ рысы да шушы хуҗаларга буйсынганнар. Европа һәм Көнбатыш Азия илләрендә дә Урта гасыр¬ ларга кадәрге җәмгыять шундый була. Әлеге күзлектән караганда, мондый җәмгыятькә феодаль җәмгыять билгеләре хас дип әйтергә мөмкин. Ләкин феодаль мөнәсәбәтләр Русьта яшәүчеләрнең бер өлешенә генә караган. Крестьяннарның шактый зур катлавы — смердлар ирекле булган, һәм алар бары тик дәүләткә генә буйсынганнар. Шәһәрдә дә бәйсезләр аз булмаган, болар — һөнәрчеләрнең, сәүдәгәрләрнең бер өлеше. Нәкъ менә алар веченың төп өлешен тәшкил иткәннәр дә инде. Ирекле крестьяннар, җир биләүчегә буйсынучылар кебек үк, үз общиналары (мир) белән яшәгәннәр. Аларның сайлап куела торган үз идарә органнары, гомуми мәсь¬ әләләрне хәл итү өчен җыелышлары, уртак җирләре, дәүләт һәм җир хуҗалары каршында уртак бурычлары, салым һәм башка түләүләргә гомуми җаваплылык хисе булган. Әлеге мирларда үзара ярдәмләшү гадәте бик көчле сакланган. Кырыс табигать шартлары үзәккә үткәндә, уңыш уңмаган чакларда, читләр һөҗүм иткәндә, кресть¬ яннар бер-берсенә ярдәм кулы сузганнар. Әлеге гадәт халыкта община күмәклеге тойгысы уяткан. Община кешегә ярдәм итеп кенә калмаган, ул аны катгый контрольгә алган. Кеше үзе яшәгән һәм эш¬ ләгән общинадан, коллективтан бәйле булган. Әгәр крестьянның йорты яна икән, мир аңа яңасын төзергә булышкан. Смердка, общинадан китеп, башка төр хезмәт белән шөгыльләнә башлавы җиңел генә бирелми: община өчен салым түләүчеләрнең барысы да урынында калу Бөркет сурәте төшерелгән йөзек. XII гасыр Диадема (таҗ). XII гасыр 147
яхшы, чөнки киткән берәү өчен калганнар түләргә тиеш була. Шуңа күрә рус җәмгыятендә община традицияләре үсеш алуын әйтергә кирәк. Бу сыйфат аны үз урынын аерым хуҗага бирә башлаган общиналы Көнбатыш илләреннән аерып тора. Рус җәмгыяте үсешенә кырыс табигать һәм геогра¬ фик шартлар да йогынты ясаган. Уңдырышсыз туфрак, сөрүлек җирләр өчен урман кисү хезмәтне авыр һәм аз җитештерүчән иткән. Европаның көнчыгышында эшләүче кеше бер үк хезмәт өчен көнбатыштагыга ка¬ раганда азрак һәм күпкә түбәнрәк сыйфатлы продукт алган. Бу Русь шәһәрләре һәм Көнбатыш, Үзәк Европа илләренең авыл хуҗалыгы, сәүдә үсешендә зур аерым¬ лыклар китереп чыгара. Тормыш үсеше темпларының акрынаюы мәдәниятнең гомуми дәрәҗәсендә дә чагылыш таба: кешеләр табигать белән көрәшүгә, аеруча урманлы төньяк-көнчыгыш районнарда артык күп көч сарыф итә, аның рухи кыйм¬ мәтләргә игътибары да, көче дә калмый. Әлбәттә инде, Русь тормышына чит җир баскын¬ нарының даими рәвештә һөҗүм итеп торуы һәм күч¬ мәләргә каршы гасырларга сузылган авыр көрәше тискәре йогынты ясаган. Ил үсешендә христианлыкның соң кабул ителүе гаять зур әһәмияткә ия. Ә бу — христианлык фәлсәфәсе һәм әдәбиятының, христианлык әхлагының йөз ел¬ ларга соңрак барлыкка килүен, мәҗүсилек, күрәзәче- багучылар йогынтысының йөз елларга озаграк сузылуы дигән сүз, соңгылары шулкадәр көчле булып чыгалар ки, Русьта христианлык кабул ителгәннән соң да әле үз позицияләрендә нык торуларын дәвам итәләр. Шулай итеп, Русь ике динле — христианлык һәм мәҗүсилек иле булып кала. Шуңа күрә дә рус тормышы үсеше Көнбатыш һәм Үзәк Европа илләрендәгегә караганда акрынрак, әмма Көнчыгыш илләре белән чагыштырган¬ да динамик төстә барган. Табигать йогынтысында һәм эчке сәяси, дини вазгыять шартларында кеше нинди үсеш алды икән соң? Көндәлек авыр хезмәт йончытса, талчыктырса да, ул бик нык булган һәм авыр вакытта күмәк көчнең ярдәмгә килүенә ышанган. Тормышка зур өметләр баглап, бәхет киләсен 148
көтмәсә дә, иптәшлек-дуслык, үзара ярдәмләшеп яшәү аның өчен әһәмиятлерәк булган. Сугыш куркынычы кешеләрне кыю, миһербансыз һәм шул ук вакытта язмышка буйсынучан иткән, чөнки алар теләсә кайсы вакытта иректән, хәтта тормыштан да мәхрүм калу их- тималлыгын аңлап яшәгәннәр. Җәмгыятьнең югары катлавы арасында христианлык¬ ны— игелек кылуны, ярлыкауны, якыннарыңа мәхәббәт, хатын-кызларга һәм балаларга кечелекле мөнәсәбәт ке¬ бек гамәлләрне алга сөрүчеләр күбәйсә дә, мәҗүсилек сакланган караңгы почмакларда тупаслык, курку һәм басынкылык хөкем сөргән. Рус кенәзләре (Владимир-Суздаль, Новгород, По¬ лоцк һ.б.) күршедә яшәүче балт һәм фин-угор кабиләлә¬ рен үзләренә кушу өчен көрәшәләр. Көчле күрше янә¬ шәсендә көн итү әлеге кабиләләр өчен бәхетсезлеккә әверелә. Бу хәл Русьны да әллә ни сөендерми шул, чөнки аның составында мәҗүси халык та артта калган хуҗалыклы җирләр генә. Болар белән генә үсешне алга җибәреп булмый. Шуңа күрә Урта гасырларга кадәрге рус цивили¬ зациясенең, Европаның башка илләрендәге кебек үк феодаль мөнәсәбәтләргә ия булган һәм христиан динен дәүләт дәрәҗәсендә кабул иткән хәлдә үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Русьның киләчәктәге Россиягә нинди мирас кал¬ дыруы турында сөйләгәндә, әлеге үзенчәлекләрне, һичшиксез, истә тотарга кирәк. 1. X—XIII гасырның башында Русь мәдәнияте үсешенә нинди процесслар һәм вакыйгалар йогынты ясый? 2. Рус мәдәниятенә Византия нинди йогынты ясый? Әлеге йогынтының бик уңдырышлы туфракка эләгүен дәлилләп күрсәтегез. 3. X—XIII гасырларда иҗат ителгән әдәби һәм елъязма әсәрләрне әйтегез. Берсе турында тулырак итеп сөйләгез. 4. Феодаль таркаулык чорында төзелгән кайсы архитектура биналарын Урта гасырларның рус җәүһәрләре дип әйтергә мөмкин? Рус җирләренең региональ үсеше үзенчәлекләре алар- да ничек чагыла? Ни өчен Русьта агачтан төзелгән корылмалар күбрәк булган? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 149
5. X—XIII гасырлар рус мәдәниятенә күптөрлелекнең берләшүе хас. Дәлилләгез. 6. Россия цивилизациясе барлыкка килүдә нинди факторлар әһәмиятле урын тоткан? Иң әһәмиятлесе сезнеңчә кайсысы? 7. Урта гасырлар Русеның Көнбатыш Европа цивилизациясе белән нинди уртак яклары һәм аерымлыклары бар? 8. Халыкның рухи-әхлакый йөзе нинди шартлар йогынты¬ сында формалаша? Рус кешесенең менталитетына ыруглык традицияләре йогынты ясаганмы? 9. Рус цивилизациясе формалашуда конфессиональ фактор (христианлык кабул итү) төп роль уйнаган дигән фикерен рас¬ лагыз яисә кире кагыгыз. 10. Рус цивилизациясе формалашуда эчке сәясәт нинди роль уйнаган?
XIII ГАСЫРДА—XIV ГАСЫР БАШЫНДА РУСЬНЫҢ БӘЙСЕЗЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШЕ IV бүлек Руська монгол-татарларның басып керүе §11 Монголлар. XII гасырның икенче яртысында — XIII га¬ сырның башында Бөек Кытай стенасыннан алып Байкал күленә кадәр җәелгән киңлекләрдә күп санлы төрки кабиләләр, шул исәптән монголлар һәм татарлар яшәгән. Әлеге кабиләләр союзы һәм соңрак дәүләт атамасы да монголлар белән бәйле булган. Русьта аларны татар¬ лар дип атаганнар, ә тарихта монгол-татарлар исеме берегеп калган. Монгол кабиләләре үсешендә дә Көнбатыш дәүләтләр¬ дә һәм Русьтагы кебек үк процесслар барган. Ыруглык об¬ щинасы таркала бара, шәхси милекчелек барлыкка килә, дәүләт туа. Әмма монголлар үсешләрендә, Русь белән чагыштырганда, якынча 400 елга соңгарак калып ат¬ лыйлар. Монгол җәмгыятендә феодаль мөнәсәбәтләр туа. Байлык, хакимлек һәм йогынты көче монда терлек-туар күплеге, көтүлекләрнең байлыгы белән үлчәнә. Монгол¬ лар күчмә тормышта яшәгәннәр, шәһәрләр төземәгәннәр. Болар барысы да бу җәмгыятьтә цивилизациянең артта калуын күрсәтә. Монгол дәүләтчелеге баштан ук хәрби төс ала. Ханнар монголларның хәрби әзерлегеннән, аларның ат өстендә һәм тирмәләрдә бик оста һәм ерак юлларга да чыгып йөри алуларыннан нык файдаланганнар. Ул заманнарда монгол җәмгыятендә «Кем шәбрәк?» идеясе хакимлек итә. Кабиләара сугышлар еш булып тора, ханнар үзара тыныша алмыйлар: хакимият өчен, көтүлекләр, мал-туар һәм ат көтүләре өчен көрәш көчәя. Монгол ханнары ерак походлар һәм басып алулар турында хыялланалар. Алтын Урда касәсе 151
Чыңгыз хан. Фарсы миниатюрасы фрагменты Чыңгыз хан. 1150—1160 еллар башы аралыгында Есүгәй исемле хан күп кенә монгол кабиләләрен үзенә буйсын¬ дыруга ирешә. Ләкин, күп тә үтми, ханны үтерәләр. Аның олы улы Темучин монгол далаларына чыгып китә, күп авырлыкларга дучар ителә. Зуррак үскәч кенә, ул дружина туплый һәм хәлләнеп китә. Темучин, монгол кабиләләренең төп өлешен үзенә буйсындырып, барлык монголлар тәхетен яулауга ирешә. Темучин шул вакытта ук искиткеч кыю сугыш¬ чы буларак таныла. Ул дошманга каршы көрәштә рәхимсезлеге һәм мәкерлелеге белән аеруча дан казана, дошманны бер-берсенә каршы котыртып сугыштыру¬ га да осталыгы җитә. Үзенә каршы астыртын хәйлә коруда шикләнеп, ул үз туганын юк итүдә катнаша. Европада һәм Азиядә туып килүче дәүләтләрнең, шул исәптән Русьның да, юлбашчылары шундый ук курку¬ сыз, рәхимсез һәм мәкерле булалар. Монгол халкының зур өлешен үзенә буйсындырып, Темучин реформалар үткәрә. Мәсәлән, ул җәмгыять һәм армияне оештыруда унарлы система кертә. Халык ун меңгә, меңнәргә, йөзләргә һәм дистәләргә бүленеп йөртелгән. Дистә, кагыйдә буларак, гаиләгә туры килгән. Әгәр дә дистәгә кергән кеше сугыш кырыннан кача икән, аның гаиләсе юк ителгән. Монгол гаскәрендә дисциплина шул рәвешле бик каты куелган була. 1206 елда Темучин корылтайда (монгол ханнарының гомуми съезды) Чыңгыз хан (бөек хан) дип игълан ителә. Тарихка да ул шушы исеме белән керә. Корыл¬ тайда монголлар бөтен дөньяда үз хакимлекләрен ур¬ наштыруны максат итеп белдерәләр. Монголларның басып алулары. Монголлар бар Көч¬ куәтләрен яулап алуларга юнәлтәләр. 1211 елда Чыңгыз хан Төньяк Кытайга ябырыла, ә 1215 елда империя баш¬ каласы Пекинны яулый. Бөек хан империянең зур фәнни һәм мәдәни тәҗрибәсен үзенә хезмәт иттерә башлый. Үз дәүләтендә Кытай язуы кертә, идарә итүдә Кытай чинов¬ никлары тәҗрибәсен куллана, Кытай галимнәрен һәм хәрби белгечләрен үзенә хезмәткә ала. Монгол армиясе хәзер үзенең җәя-уклар, кылыч-арканнар белән корал¬ ланган күп санлы йөгерек-җитез җайдаклары белән генә түгел, кытайларның дивар җимерә һәм таш ата торган 152
җайланмалары, янучан сыеклык тутырылган снарядлары белән дә көчле була. Чыңгыз ханның разведка ида¬ рәсе яхшы эшләгән. Сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр, яшерен агентлар һәм хәтта илчелек аша монголлар дошман, аның союздашлары һәм каршы яклары, оборона корыл¬ малары турында мәгълүмат туп¬ лаганнар. Монголларның каршы якларга карата рәхимсезлеге дошманнарына да нык тәэсир итә. Алар буйсынмаган Монголларның күчеп шәһәрләрне җимерәләр, ә халкын (һөнәрчеләр, хатын- иөРҮе кызлар һәм балалар) әсир төшергәннәр яисә юк итә барганнар. Кытайдан соң монголлар Урта Азияне, Төньяк Иран¬ ны яулап алалар, Азәрбайҗан һәм Төньяк Кавказга бәреп керәләр. Кыпчак далалары һәм көньяк рус җирләренә дә килеп җитәләр. Калка буендагы сугыш. Тиздән Азов диңгезе ярларына Чыңгыз ханның яшь, талантлы полководец Җэбэй һәм тәҗрибәле гаскәр башы Сүбәдэй җитәкчелегендәге ике төмэне (удар корпуслар) килеп керә. Кыпчаклар рус кенәзләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, әмма фай¬ дасыз. Кенәзләр даирәләре үзләре дошман күргән кып¬ чакларны монголлар юк итәр дип шатланалар. Үзләренә һөҗүм итә калсалар, кыпчакларны кырган төсле, мон¬ голларны юк итүләренә ышаналар. Шулай да көньяк рус кенәзләре, Киевта җыелышып, яңа баскыннарга каршы көч тупларга карар итәләр. По¬ ходка Киев Мстиславы, Чернигов Мстиславы, Владимир- Волынъ Даниилы, Галияның Кыю (Удалой) Мстиславы һәм башкалар күтәрелә. Суздаль кенәзе Юрий Всеволо¬ дович ярдәм итәргә ашыкмый. Русларга кыпчакларның атлы гаскәре дә кушыла. Берләштерелгән гаскәр монголларның алгы рәтләрен тар-мар итә, һәм бу җиңү кенәзләрдә уңышка өмет уята. Хәлиткеч бәрелеш 1223 елның 31 маенда Азов диң¬ гезеннән ерак түгел Калка елгасы буенда уза. 153
Монгол җайдагы. Фарсы миниатюрасы Кыю Мстислав, Владимир-Во- лынь Даниилы һәм башка кайбер кенәзләрнең дружиналары кыпчак атлылары белән бергә монголларга каршы күтәрелгәндә, Киев Мстис¬ лавы, шул тирәдәге калкулыкта качып калып, бәрелештә катнаш¬ мый. Монголлар һөҗүмне уздырып җибәрәләр һәм үзләре күтәреләләр. Сугыш кырыннан иң беренче бу¬ лып кыпчаклар кача. Галич һәм Волынь дружиналары кыюлык күрсәтәләр, әмма көч өстенлеге монголлар ягында була. Кыю Мстислав белән Даниил Романович көрәшнең иң уртасында булалар, монгол полководецлары кенәзләрнең кыюлыгына хәйран кала. Ләкин алар да монгол су¬ гышчыларының сәнгати югарылыкта сугышуларына түзә алмыйлар — һәр ике кенәз һәм аларның дружиначылары көч-хәл белән качып котылалар. Чират русларның иң куәтле Киев гаскәренә җитә. Монголлар, русларның лагерен тиз генә ала алмаганга, хәйлә коралар: Киев Мстиславы һәм аның белән булган кенәзләрнең гаскәрләрен тоткарлыксыз Ватаннарына уздырырга вәгъдә итәләр. Кенәзләр лагерьдан чыгуга, монголлар рус сугышчыларын үтерәләр, ә Мстислав җитәкчелегендәге кенәзләрне әсирлеккә алалар. Аларны бәйләп ташлыйлар һәм, өсләренә такталар тезеп, җиңү мәҗлесендә монгол хәрби башлыклары утыру өчен урын әзерлиләр. Әлеге җиңелү Русь тарихында иң авыр җиңелү була. Калкадагы бәрелештән соң монголлар төньяк-көн- чыгышка таба борылалар, Идел Болгары чикләренә ки¬ леп җитәләр, әмма, Идел буенда җиңелүгә дучар булып, 1225 елда Монголиягә әйләнеп кайталар. Үләр алдыннан, 1227 елда, Чыңгыз хан яулап алган җирләрен улларына бүлеп бирә. Көнбатыш җирләре олы улы Җучига эләгә, ә ул үлгәннән соң аның улы Бату ханга, ягъни Батыйга күчә. Тәбәнәк буйлы, авыру кыяфәтле бу кеше куәтле идарәче, сәләтле полководец булып чыга. 1235 елда монголлар Көнбатышка яңа 154
поход әзерли башлыйлар. Әзерлекне Батый үз кулына ала. Руська һөҗүм итү. Рязань оборонасы. 1223 елгы җи¬ ңелүләрен истә тотып, монголлар беренче һөҗүмне Идел Болгарына юнәлтәләр. 1236 елның көз башында иксез- чиксез Идел далаларына монгол гаскәре килеп керә. Болгарлар, ярдәм сорап, Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзләренә мөрәҗәгать итәләр, бүләкләр җибәрәләр, әсирләрен азат итеп, тынычлык килешүләре дә төзиләр. Ләкин иң җаваплы моментта кенәзләр элеккеге дошман¬ нарына ярдәм итүдән баш тарталар — Русьның Болгар иле белән озак елларга сузылган дошманлык итүе үзен сиздерми калмый. Язга Идел Болгары тар-мар ителә, төп шәһәрләре штурм белән алына, халкы кырыла, күбесе әсирлеккә алына. Идел Болгары мөстәкыйль дәүләт булып яшәү¬ дән туктый. Монголлар көньяк-көнбатышка таба юнә¬ ләләр. 1237 елның көзенә Донның югары агымына килеп чыгалар һәм хәзерге Воронеж тирәсендә көч туплыйлар. Кыш көне шушыннан Руська һөҗүм башлыйлар. 1237 елның декабрендә монгол гаскәре Рязаньга ки¬ леп җитә, Батый шәһәрнең бирелүен таләп итә, аңа кар¬ шы Рязань кенәзе Юрий Игоревич киңәшмәгә җыелган кенәзләр һәм гаскәр башлары исеменнән болай дип җавап бирә: Без үлгәннән соң гына барысы да сезнеке булачак. Вакытын әрәмгә уздырмас өчен, кенәз үзенең улы Фе¬ дорны Батый янына җибәрә, ә Чернигов һәм Владимирга, ярдәм сорап, атчабарлар озата. Тиздән коточкыч хәбәр килеп җитә: Федорны Батый чатыры каршында чабып үтергәннәр, ә монголлар Рязаньга таба киләләр. Кенәз Юрий дружинасын ялан кырга алып чыга, ләкин беренче бәрелештә үк дружина тар-мар ителә, ә үзе үтерелә. Рязань өч көн буена Батый гаскәре һөҗүмен кире кайтарып тора. Өч көн буена камалыштагы Рязань халкы Чернигов һәм Владимирга илтә торган юлдан күзен алмый, әмма юкка — ярдәм күренми. 1237 елның 21 декабрендә Рязань җиңелә. Шәһәр талана, яндырыла. Кенәз гаиләсе һәм шәһәр епискобы янгын вакытында һәлак булалар. Русьны монголлар яулап ала. Батый. Кытай рәсеме 155
Монголларның ияр түшәлмәсе. XIV гасыр Халык риваятьләрендә сөйләнгәнчә, Евпатий Ко- ловрат исемле бер бояр, Черниговтан кайтып, туган шәһәренең көлгә әйләнүен күрә дә, дружина туплап, илбасарларны куа китә. Әмма Коловрат сугышчыларын дошман камап ала һәм юк итә. Бояр үзе дә һәлак була. Русьны басып алу. 1238 елның гыйнварында монголлар гаскәре Рязань ж,иреннән төньякка, Владимир-Суздаль кенәзлегенә таба хәрәкәт итә башлый. Кенәз Юрий Все¬ володович ашыгыч рәвештә гаскәр тупларга керешә. Аңа ярдәмгә Мәскәүдән, Рязаньның башка ж,ирләреннән, Новгородтан полклар килеп төшә. Далалылар һәм берләштерелгән Владимир кенәзлеге гаскәрләре Коломна янында очрашалар. Авыр көрәштә Чыңгыз хан улларының берсе һәлак була. Көч өстенлеге, әлбәттә, монголлар ягында кала. Алар русларны кырып салалар, гаскәрнең бер өлеше Владимирга качып өлгерә, ә Батый, Мәскәү елгасын кичеп, Коломнага килеп чыга һәм аны яулап ала. Алга таба илбасарлар Мэскяү крепостен чолгап ала¬ лар. Биш көн дәвамында шәһәр дошманга каршы тора, ләкин ахырда барыбер буйсындырыла һәм яндырыла. 1238 елның февралендә монголлар Владимирга килеп жңтәләр. Шәһәр халкы, коты алынып, кала стеналары аша тирә-юньне күзәтә: кешеләр, атлылар, тирмәләр, җирне каплап алып, шәһәргә юнәлә. Бөек кенәз, шәһәрне саклауны оештыруны олы улына тапшырып, яңа гаскәр туплау максаты белән, төньякка киткән була. Хан илчеләре, Владимир шәһәре ныгытмалары яны¬ на ук килеп, шәһәрнең буйсынуын таләп итәләр. Алар үзләре белән бөек кенәзнең әсир төшкән улын да алып киләләр. Владимирлылар таләпкә каршы чыгуга, кенәз улын үтерәләр. Шәһәр чолгап алына. Ныгытманы берничә мәртәбә штурмлап жңмергәннән соң, дошман шәһәр эченә ыр¬ гыла. Кенәз гаиләсе һәм шактый күп халык собор эченә кереп кача, әмма дошман аңа ут төртә, качучылар шунда янып үлә. Владимир шәһәреннән соң Төньяк-Көнчыгыш Русь¬ ның Суздаль, Ростов, Ярославль, Городец, Переяславль, Кострома, Юрьев, Галич, Дмитров, Тверь шәһәрләре дә басып алына, яндырыла һәм жңмерелә. 156
Русьның соңгы өмете төньякта туплан¬ ган яңа гаскәрдә була. Кенәз Юрий Киевта кенәзлек итүче, көчле дружинасы булган туганы Ярослав Всеволодович һәм аның улы Новгород кенәзе Александр ярдәм итәрләр дип ышана. Әмма ярдәм итүчеләр күренми. 1238 елның 4 мартында Ситъ елгасын¬ да хәлиткеч сугыш булып уза. Камалышта калган рус полклары батырларча сугыша¬ лар, бик күп сугышчы һәлак була, күбесе әсирлеккә төшә. Бөек Владимир кенәзе дә яу кырында башын сала. Хәзер монголларга Новгород юлы ачыла, ләкин, Торжокны алуга, алар кире борыла¬ лар. Язгы юлсызлык куркытамы аларны, әллә инде Төньяк-Көнчыгыш Русь җирендәге каты сугышта хәлсезләнгән килеш, яхшы ны¬ гытылган, көчле дружиналы шәһәргә һөҗүм итүме, әллә Сить буенда новгородлылар кү¬ ренмәгәнгә, төньяк-көнбатыш төбәкне яуларга батырчылык итмәүләре буламы бу — тарихта Батыйның Руська яу чабуы. Миниатюра. XVI гасыр моның сәбәбе билгесез кала. Батый юлында очраган рус шәһәрләрен талый-талый, яндыра-җимерә көньякка таба китеп бара. Козельск шәһәре янында озаграк тукталырга туры килә аңа. Җиде атна дәвамында шәһәрне камалышта тоталар. Ниһаять, монголлар аны алуга ирешәләр һәм явыз шәһәр дип атыйлар. Шуннан соң дошман явы көньяк далаларга таба юл ала. 1239 елда монголлар Руська каршы икенче поход оештыралар. Батый төп ударны Көньяк Русьның бай җирләренә — Чернигов һәм Переяславль кенәзләренә юнәлтә. Шәһәрләр аяусыз көрәш нәтиҗәсендә алына. Чернигов халкы, дружиначылар белән берлектә, актык көчләренә кадәр каршы тора, ләкин шәһәр барыбер буйсындырыла. 1240 елның ахырында монголлар Руська өченче поход белән киләләр, бу юлы хәсрәтле, күз яшьле чират Киев шәһәрендә туктала. 1240 елның 6 декабрендә монголлар, шәһәр ныгыт¬ маларына һөҗүм итеп, оборонаның беренче сызыгын 157
өзәләр, алдагы көнне икенчесе юк ителә. Нәр урам, һәр йорт өчен канкойгыч көрәш бара. Шәһәр халкын гаскәр башы Димитр җитәкли, Киев кенәзе Михаил бу вакытта Венгриягә ярдәм сорап киткән була. Шәһәрне саклаучыларның соңгы терәге булып Ди¬ сәтинә чиркәве кала. Монголлар аның диварларын тараннар белән җимерергә керешәләр. Храм җимерелә, аны саклаучылар, шул исәптән яраланган гаскәр башы да һәлак була. Шәһәр җимерелеп, бушап кала. Атаклы Алтын капка, София соборы төрбәләре дә хәрабә хәленә килә. Киев үз тарихында беренче мәртәбә чит кавем та¬ рафыннан яулап алына. Киев җиреннән ут һәм кылыч булып узган төмәннәр талантлы полководец Даниил Романович идарә иткән Галич-Волынь кенәзлегенә бәреп керәләр. Әлеге шәһәр халкы да туган шәһәрләрен сакларга күтәрелә. Владимир-Волынъ кенәзлеге өчен дә аяусыз көрәш кабынып китә. Шәһәрне алганнан соң, монголлар аны саклаучыларны җәзага тарта. Даниил, гаиләсен алып, куәтле Холм крепостена кереп бикләнә; илбасарлар көнбатышка таба юл ала. Дүрт ай эчендә Батый, Русьның бөтен Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш җирләрен басып алып, Венгрия һәм Польша чигенә үк килеп җитә. Хәзер инде монгол полко¬ водецлары франклар диңгезенә, ягъни Атлантик океанга кадәр барып җитәргә карар итәләр. 1241 елда Батый Польша, Венгрия, Чехия, Молдавия, Валахия җирләре буйлап үтә, Краков, Будапешт һәм башка зур шәһәрләрне яулап ала. Ниһаять, көче бетеп, тәмам хәлсезләнә. Чехия һәм Польшада берничә мәртәбә уңышсызлыкка очраганнан соң, монгол төмәннәре 1242 ел¬ да кире борылалар. Иделнең түбәнге агымы буенда Батый үзенең ставка¬ сы— Сарайга нигез сала. Ул куәтле Монгол империясенең бер өлешен тәшкил иткән Алтын Урданың башкаласы була. Монгол империясенең үзәге барлык монголлар, шул исәптән Батый да буйсына торган баш хан идарә иткән Каракорымда урнаша. 158
Монголларның Руська һөҗүм итүе Монгол гаскәрләренең походлары XIII гасыр уртасына рус кенәзлекләренең 1223 Рус кенәзлекләренең һәм җирләренең 1238 1237—1238 еллар Киев 1240 Кенәзлек һәм җирләрнең үзәкләре Рус гаскәрләренең хәрәкәте 1238 ВЛАДИМИРО кня: 1238' горж<. ipeat Шауляй ‘СМОЛЕ1 Владимир Полоцк кня: кня»' Дон 1239 •Sa^t Херсон ( Корсу нь) /гдея, Сур: (Судак) Перемьн гал Новгород НИ льмень. 3V Монголлар белән бәрелеш урын¬ нары һәм даталары Керчь J ° ,.Козельск о чрязлН) ASCKOE 4?Wb« 1239 черЕМИСЫ (МАРИ) с ■ Курск Путивль Волок, Ламский 1 Переяславль- '/< ^Рязанский %- >х л О v ' Рязань Берестье ’’’“•О-ПИНСКОе'; 0 % I Пинск' ня«ество, Новгород-Северский Янское\ Туров У Л ’ Чернигов ijkectbo ; Владимир КИЕВСКОЕ ; - ij \ I Киев;', I kПереясД^ КнЯЖЕСТВО Олешье isopod СУЗДАЛЬСКОЕ jjr Галич пЕство (острома 'Орьев^&зЭал‘, 1ольскиру>~$// * КНЯЖЕСТВ "Городно о '^нскоЕ№ад; Минск
Пайцза — Алтын Урда ханы тарафын¬ нан бирелә торган, вәкаләтле булуны раслаучы билге (пла¬ стина) Рус җирләре Алтын Урдага бәйле хәлгә күчә. Мон¬ голлар һөҗүмен кичермәсә дә, Новгород та Батый хакимиятенә буйсынырга мәҗбүр була. Полоцк һәм Смоленск кенәзлекләре генә аннан читтә калалар. Монгол-татар изүе. Урдалылар көнбатышка китеп бар¬ ганнан соң, Русь таланган, җимерек хәлдә бушап кала. Шәһәрләрнең күбесе юкка чыга, храмнар җимерелгән, яндырылган, һөнәрчеләр үлеп беткән яисә әсирлеккә алынган, сөрүлек җирләр дә буш ята. Иң шәп сугыш¬ чылар, кенәзләр, гаскәр башлары юк ителгән. Русьның хуҗалык итүе һәм хәрби куәте дә сизелерлек начарла¬ на. Монголлар рус җирләрендә хакимлек итүдә үз тәр¬ типләрен урнаштыралар, ул тора-бара монгол-татар изүе дигән исем ала. Илбасарлар Русь территория¬ сен басып алмыйлар, анда үз гаскәрләрен дә тотмый¬ лар, шәһәрләрендә дә хан наместниклары утырмый. Кенәзлекләр башында элеккечә рус кенәзләре тора, кенәз династияләре саклана, төзек калган храмнарда чиркәү әһелләре бернигә карамый үз хезмәтләрен дәвам итә. Рус кенәзлекләре, бик чикләнгән булса да, билгеле бер автономиягә ия булалар. Алтын Урда ханы рөхсәте белән генә (аңа махсус грамота) хан ярлыгы бирелгән кенәзләр тәхеткә утыра алган. Юрий Всеволодович һәлак булганнан соң, Бөек Владимир кенәзлеге тәхетенә утыру ярлыгы моңа кадәр Киевта кенәзлек иткән Ярослав Всеволодовичка тапшы¬ рыла. (Сить елгасы буена Юрийга ярдәм итәргә килмәгән кенәз шул инде.) Башка рус кенәзләренә, шул исәптән Урда хакимиятен таныган Галич-Волынь кенәзе Дани¬ илга да, ярлыклар бирелә. Ярлык алу өчен, Сарайга барырга һәм анда бик хур¬ лыклы гамәл үтәргә кирәк була: хан чатыры каршына ягылган учак аша чыгып (янәсе дә, чиста-пакь буласың), хан башмагын үбәргә. Каршы килүчеләр үтерелгән. Бөек Чернигов кенәзе Михаил Всеволодович хан чатыры кар¬ шында шундый җәзага тартыла. Алтын Урда ханнары кенәзләргә көчәеп китәргә, хәрби көч тупларга, үз тирәләренә халык җыярга ирек бирмәгәннәр. Кенәзләрне үзара ызгыштырган¬ нар, Русьның бер кенәз җитәкчелегендә үзәкләшеп 160
китүенә комачаулаганнар. Көчлерәк һәм мөстәкыйль эш иткәннәрне тизрәк юкка чыгарырга тырышканнар. Әйтик, Владимир кенәзе Ярослав Всеволодовичны 1246 ел¬ да Каракорымга чакырып алалар һәм агу эчерәләр. Урдалылар рус җирләренә зур ясак салалар. Урда чы¬ гымын (выход) балалардан кала бөтен кеше түләргә тиеш була. Моның өчен дистә, йөз һәм мең кеше исәбеннән халык исемлеге төзелә. Кенәзлекләрдә урнашкан баскак¬ лар отряды ясак җыя һәм аны Урдага озатып тора. Буй¬ сынмау очраклары рәхимсез рәвештә бастырыла. Рус кешеләр монголлар керткән башка төрле са¬ лымнарны да түләргә тиеш булалар. Мәсәлән, сабан (һәр сабан башына), ям (татар телендә ям почта хезмәте мәгънәсен аңлата) салымнары. Руслар Урдага һәм Монголиягә бик оста һөнәрчеләр, ә сугыш очрагында хан карамагына хәрби отряд¬ лар җибәрергә тиеш булалар. Руханилар һәм чиркәү җирләре ясак тапшырудан азат ителгән. Урдалылар бөтен диннәргә хөрмәт белән караганнар, хәтта Урда территориясендә православие чиркәүләре ачарга да рөхсәт иткәннәр. Ханнар халыкны куркытып торганнар. Әледән-әле җәза отрядлары килеп, рус җирләрен талап-яндырып, кешеләрне әсирлеккә алып китә торган булалар. Төньяк- Баскаклар. Рәссам С. В. Иванов 161
Тоткасы аждаһа рәвешендә эшләнгән Алтын Урда чүмече. XIII гасыр Көнчыгыш Русь, Галич-Волынь һәм башка кенәзлекләр шундый һөҗүмнәргә дучар булалар. Монгол явы һәм изүе нәтиҗәсендә рус шәһәрләре бушап кала, күп кенә һөнәрләр юкка чыга, авыл ху¬ җалыгы хәлсезләнә, мәдәният үсеше артта кала, елъязма теркәүләр туктый. Рус җирләрен үзәкләштерү эше дә сүлпәнләнә. Башбаштак кенәзләр һәм боярлар Владимир һәм Галич кебек үзәкләр карамагыннан бәйсез булырга маташалар. Монгол-татар изүе кешеләрдә ялагайлык, ярарга ты¬ рышу сыйфатларының үсүенә китерә. Бу сыйфатлар ае¬ руча кенәзләр даирәсендә таралыш ала. Икейөзлеләнеп, хан яки аның яраннары алдында баш иеп, хакимият ныгыту һәм табыш алу мөмкинлеген аңлыйлар алар. Урдалылар тарафыннан кимсетелгәннәр үз кул астын- дагыларны да кимсетәләр һәм рәнҗетәләр. Бу инде, әлбәттә, халык характерында чагылыш таба. Алтын Урда рус кенәзләренә литвалар, швед һәм немецлар һөҗүменә каршы торырга ярдәм итә, чөнки ханнар әлеге һөҗүмнәрне үз биләмәләренә һөҗүм итү белән бер күрәләр. Монгол-татар һөҗүменә эләкмәгән Смоленск һәм По¬ лоцк кенәзлекләре, Урдага буйсынмас өчен, Владимир кенәзлегеннән дә, Новгородтан да бәйсезлек саклап ка¬ лырга тырышалар. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Чыңгыз ханның тарихи портретын төзегез. 2. Монголлар тарихында Руська һөҗүм иткәнгә кадәр нинди вакыйгалар булып уза? 3. Бирелгән раслауны дәлилләгез яки кире кагыгыз: Русьның дошманы аннан сәяси, икътисади һәм хәрби яктан күпкә өстенрәк булган. 4. Чыңгыз хан Кытай империясенең фәнни һәм мәдәни потен¬ циалын үз файдасына ничек файдаланган? 5. XIII гасыр монгол җәмгыятендә артта калган цивилизация сыйфатларының нинди билгеләре бар? 6. Батыйның Руська өч явы турындагы материалны катлаулы план яки кыскача тезислар (сайлап алып) рәвешендә бәян итегез. 162
7. Рус җирләренең Алтын Урдадан вассал бәйлелеге нидән гыйбарәт була? 8. «Монгол-татар изүенең нәтиҗәләре» темасына җавабыгызга катлаулы план төзегез. 9. Русьның Урдадан вассал бәйлелеге һәм Урда изүе рус кешесе характерына ничек йогынты ясый? Русьның төньяк-көнбатыш чикләренә яулап алучылар басымы. Тәре йөртүчеләр һәм § 12 литвалылар белән бәрелешләр Рус җирләренең төньяк-көнбатыш чикләрендәге вазгыять. Руська көнчыгыштан Батый яулары янаган арада аның төньяк-көнбатыш чикләрендә немецлар, шведлар һәм литвалылар активлаша. Немец сугышчыларын Германия императоры яклый, ул җирсез рыцарьларга көнчыгыштагы кешеләр яшәгән җирләрне биләмә итеп бирергә вәгъдә бирә. Рим папасы, әлеге агрессиягә фатиха биреп, андагы мәҗүсиләрнең җирләрен үзләштерүне һәм христианлыкка күчерүне Хо¬ дайга кулай эш дип саный. Шулай итеп, рус җирләренең төньяк-көнбатыш чикләрендә сугышчан католик руха¬ нилар һәм комсыз рыцарьлар отрядлары берләшә. Немец епископлары рыцарьлар ярдәмендә бу җир¬ ләрдә яңа епископлыклар ача, ныгытмалар кора һәм, шуларга таянып, төбәкне яулап ала башлый. Көнбатыш Двина тамагында Рига крепостен төзү һәм Рига епископ¬ лыгын нигезләү аеруча зур әһәмияткә ия була. 1202 елда яулап алынган җирләрдә кылыч йөртүче¬ ләр ордены оеша. Рыцарьларның көбә киемнәре өстеннән ябылган ак плащларында зур кара тәреләр әллә каян күренеп тора, бу аларның Алла хезмәтчеләре булуына, ә эшләренең изгелегенә ишарәли. Чынлыкта исә сүз яңа җирләр яулап алу, халыкларны буйсындыру, сәүдә юлларын үзләштерү турында бара. Озакламый монда тагын бер сугышчан рухи немец ор¬ дены барлыкка килә, ул Тевтон ордены була. Немец тәре 163
Тевтон ордены рыцаре. Миниатюра. XIV гасыр йөртүчеләре тарафыннан беренче тәре походы вакытын¬ да оештырылган бу орденны ирек сөюче мәҗүси прусс кабиләләренә каршы көрәшү өчен Польша кенәзләре чакыртып китергән була. Тевтон вәкилләре Балтыйк буенда җирле мәҗүсиләр өчен генә түгел, ә полякларның үзләре өчен дә куркыныч көчкә әверелә. Тагын бер тәре йөртүче көч шведлар була. Швеция инде күптәннән Нева ярлары һәм фин җирләре өчен Новгород белән киеренке көрәш алып бара. Рим папасы швед чиркәү хакимиятләрен һәм рыцарьларны яклый. Рус җирләренең төньяк-көнбатышында өченче дош¬ ман көч ныгыганнан-ныгый баручы Литва кенэзлеген- нэн гыйбарәт була. Литва кенәзләре Новгород һәм По¬ лоцк биләмәләренә һөҗүм башлый һәм үзләре дә кылыч йөртүчеләр һөҗүмнәренә дучар була. Шулай итеп, кы¬ лыч йөртүчеләр Русь һәм Литваның уртак дошманына әверелә. Рус җирләре тәре йөртүчеләрнең беренче һөҗүмнәрен нык коралланып каршы ала. Балтыйк буенда руслар мәнфәгатен яклауны Новгород һәм Полоцк үз өсләренә алалар. 1220 елларда Полоцк кенәзләре литвалылар белән бергә берничә тапкыр кылыч йөртүчеләр орденына каршы сугышалар. Новгород немецлар белән чудьлар җире өчен сугыша. 1220 елларда Переяславль кенәзе Ярослав Всеволодо¬ вич фин җирләренә яу белән бара һәм шведларны анда үткәрми. Ул Ригага ике яу оештыра, ә аннары немецлар яулап алган ливлар җиренә юнәлә. Новгородлыларның хәрби хәрәкәтләре швед һәм немец рыцарьларының аш¬ кынулы һөҗүмен какшата. Аның каравы, монголлар рус җирләренә һөҗүм иткәч, башкалар дәртләнеп китә. Александр Невский. Александр Невский 1221 елда туа. Аның әнисе Кыю Мстиславның кызы була. 1220 елларда—1230 елларның беренче яртысында Новгород¬ та үз атасының наместнигы, ягъни урынчысы булган яшь кенәз Новгородның немецлар, шведлар һәм Литва белән барган киеренке көрәшен күрә, әтисе Ярослав Всеволодовичның хәрби походларында, шул исәптән борынгы рус шәһәре Юръев өчен рыцарьларга каршы көрәштә катнаша. 164
О о о. Даго о. Эзель <z Европа рыцарьларының Балтыйк буена һәм Руська походы о Рижский \ I залив ( т t * О \25б< О У* ► Корела опорье * У Д ® н н удское ■рзеро 1242 Изб<. 15.07.1240 Новгород Кукеинос Псковское \ озеро ч. I еГ ' ) «/ Великие , ПОЛОЦКОЕ \ЛУкий j К Н ЯЖ ЕСТВО 1242 X/ Полоцк / Усвягу, idoza Походлар юнәлешләре: 1241^. 1240^ шведларныкы ли i валыларныкы 1240* Александр Невскийныкы X 15.07.1240 Бәрелешләр урыны һәм даталары ■■■Bi Рус кенәзлекләренең XIII гасыр башындагы көнбатыш чиге — Кенәзлекләр һәм җирләр чикләре >з. Ильмень тарая Русса Торжок УеРЬВоУ ро- Ржев^у срддЛЬСКОЕ ч Врлок-Ламский СМОЛЕНСКОЕ \ К Н Я Ж Е' Можайску Т В О
Бу бәрелеш 1234 елның кышында уза. Новгородлылар немецларны елгага куып кертә, авыр коралланган ры¬ царьлар астында боз ярыла башлый, алар су төбенә китә. Әлеге тәҗрибә Александрга данлы Боз өсте сугышында файда китерә. Юрьев яулап алына, немецлар Новгород белән солых төзи. Кенәз Александр үзен алдан күрүчән дәүләт эшлек- лесе итеп таныта. Кылыч йөртүчеләр аңа литвалыларга каршы союз тәкъдим иткәч, ул баш тарта. Әмма Новго¬ род җирләренә еш һөҗүм итеп торган литвалыларга да ярдәм итми. Кенәз үзара көрәшеп дошманнар бер-берсен хәлсезләндерсен дә рус җирләрен тынычлыкта калдыр¬ сын дип уйлый. Шулай булып чыга да. 1236 елда Литва гаскәре кылыч йөртүчеләр орденын тар-мар итә. Исән калган рыцарьлар 1237 елда Тевтон ордены Александр Невский. Рәссам П. Д. Корин белән кушыла һәм Ливон орденын барлыкка китерә. Немец рыцарьлары беркадәр вакытка тынып кала. Аның каравы литвалылар һәм шведлар активлаша. 1239 елда литвалылар Смоленскины яу¬ лап ала һәм көньяктан Новгород җирләренә яный. Александр аларга каршы саклану ча¬ ралары күрә, Новгород кенәзлегенең көньяк чикләрендә ныгытмалар төзи, ә Владимир кенәзе җибәргән гаскәр Смоленскины кире кайтара. Батый Төньяк-Көнчыгыш Русь җирләрен яулап алып, көнбатышка таба яу чабарга җыенгач, шведлар, немецлар һәм дания¬ леләрнең хәрәкәтләре активлаша. Русьның әлеге бәйсез калган рус җирләре өчен хәлит¬ кеч көрәш этабы башлана. Ливон рыцарьлары солых шартнамәсен бозалар һәм Псковка һөҗүм башлыйлар. Башта алар Изборск крепостен ала, аннары Псковны камый. Шәһәрне һөҗүм ясап алу омтылышы уңышсыз тәмамлана, әмма җир¬ ле боярлардан кайбер хыянәтчеләр рыцарь¬ ларга шәһәр капкасын ача. Бер үк вакытта даниялеләр Фин култыгындагы Новгородка караган чудь җирләренә һөҗүм ясый. 166
1240 елның июль башында швед рыцарьлары Нева ярына төшә. Алар походка тәре йөртү характеры бирә: корабларга дини гимннар җырлап керә, католик священниклар фати¬ хасын ала. Алар монда, Новгородка һөҗүм ясау өчен, терәк пункт оеш- тырмакчы була. Борынгы риваятьтә швед юлбашчысының Новгород ке- нәзенә мөрәҗәгате сакланган: «Әгәр дә миңа каршы торырга теләсәң, мин инде килеп җиттем. Кил дә башыңны и, рәхим-шәфкать сора, Изборскидагы ны¬ гытма. Литография. XIX гасыр һәм мин аны үзем теләгән кадәр бирермен. Әгәр дә каршылык күрсәтәсең икән, әсир итәрмен һәм, бөтен җиреңне талап, кол итәрмен һәм син үзең дә, улларың да колларым булырсыз»,— ди ул. Бу аның ультиматумы, ягъни ул куйган шартлар була. Шведлар Новгородның берсүзсез буйсынуын таләп итә, үзләренең уңышына ышана. Алар фикеренчә, мон¬ голлар тарафыннан хәлсезләндерелгән Русь сугышта җитди каршылык күрсәтә алмаячак. Әмма вакыйгалар швед тәре йөртүчеләре көткәнчә түгел, ә бөтенләй башка юнәлеш ала. Әле Невага кергәндә үк аларның корабларын Ижор күзәтчеләре күреп ала һәм бу турыда тиз арада Новгородка хәбәр итә. Александр, дошман Нева ярларында ныгып урнаш¬ канчы ук, аларга һөҗүм ясарга ниятли. Ул хәтта швед¬ лар килүе турында әтисенә Владимир шәһәренә хәбәр итәргә дә өлгерми кала. Ополчение җыеп торырга да вакыт булмый. Нева ярларына Александр үзенең атлы дружинасын һәм җәя үле гаскәрен алып китә. Поход алдыннан ул сугышчыларына мөрәҗәгать итеп: «Алла көчтә түгел, ә хаклыкта!»—ди. 1240 елның 15 июлендә Александр шведларга ябы¬ рыла. Новгород сугышчыларының кинәт һөҗүменнән шведлар аптырап кала. Александр сугышчылары лагерь¬ га бәреп керә һәм дружиначы Савва король чатырының терәк баганасын чабып ташлый. Багана русларның шат¬ лыклы авазлары астында җиргә ава. Бәрелеш кызган арада бер сугышчы атка атланган килеш басма буйлап 167
Нева сугышы туп-туры швед корабына йөгереп керә һәм аны суга атып бәрәләр, ә ул судан чыга да яңадан сугыш эченә ыргыла. Унтугыз яшьлек кенәз дә кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Бергә-бер алышта ул шведлар башлыгы Биргерның йөзенә сөңге белән чәнчи. Яралы Биргерны корабка алып китәләр. Шведлар тулысынча тар-мар ителә. Александр Ярос- лавич тантаналы җиңү белән Новгородка әйләнеп кай¬ та. Аны каршы алырга бөтен шәһәр чыга. Тантаналы гыйбадәт оештыралар. Невадагы җиңүе хөрмәтенә кенәзне Невский дип йөртә башлыйлар. Боз өсте сугышы. Озакламый новгородлылар Александр Невский белән бәхәскә керә, һәм ул үзенең нәсел нигезе Переяславль-Залесскийга китеп бара. Бу хәлдән Тевтон рыцарьлары файдаланып калырга ашыга. 1240/41 ел кышында алар Новгород биләмәләренең бер өлешен яу¬ лап ала, монда Копоръе крепостен төзи һәм, шулай итеп, Новгородка илтүче сәүдә юлларын өзә. Мондый хәлиткеч моментта новгородлылар Вла¬ димир кенәзенә улларының берсен үзләренә кенәзлек итүгә җибәрүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Александр Невскийның энесе Андрей шунда юнәлә, әмма ул немец¬ ларны туктата алмый, аннары Новгород Александрны җибәрүне үтенә. Гомумрус мәнфәгатьләренә кагылганда, кенәзнең үч сакламавы сокландыра. Тиз арада ул Новгородка килеп җитә һәм, бик тәвәккәл эш итеп, гаскәр туплый. Гаскәргә 168
дружина, ополчение, союздаш кореллар һәм ижорлар, Ладогадан килгән полк керә. Александр Невский немец¬ ларга каршы бөтен Русьның төньяк җирләрен күтәрә. Беренче һөҗүме аның Копоръега юнәлә: аны штурм белән ала да ныгытманы җимереп ташлый. Аның үтенече белән әтисе аңа энесе Андрей җитәкчелегендәге влади- мирлылар полкын ярдәмгә җибәрә һәм Александр ры¬ царьларга кабат һөҗүм башлый. Батый хан төньяктагы хәрби конфликтка кушыл¬ мый, ул Русь көчләре көнбатыштагы агрессив күршеләр¬ не туктатыр дип өметләнә. Моннан Александр Невский файдаланып калырга ашыга. Ул, Русьның кан дошман¬ нары арасында оста эш итеп, төньяк-көнбатыш рус җир¬ ләренең бәйсезлеге өчен көрәшә. 1242 елның иртә язында берләштерелгән рус гаскәре немецларга дус булган чудьлар җиренә керә. Псков яу¬ лап алына, тыл тәэмин ителә, рус көчләре көнбатышка таба юнәлә. Тәре йөртүче «бөтен Алла хезмәтчеләре» — авыр коралланган һәм көбә киемнәр белән томаланган атлы рыцарьлар орден магистры җитәкчелегендә Александрга каршы юнәлә. Дуңгыз сыман (чөй сыман) итеп тезелгән нәкъ шушы рыцарьлар, гадәттә, дошманга куәтле тиз һөҗүм ясый торган була. Чөйнең эчендә барган пехота коты алынган һәм төшенкелеккә бирелгән дошманны тәмам тар-мар итәргә тиеш була. Бу юлы Александрны бөтенләй җиңү һәм, Новгород җирләрен алып, ал арны немец феодаллары арасында бүлү күздә тотыла. Рус кешеләрен католиклыкка күндерү ниятләнә. Орден гаскәре бөтен куәтенә Александрның алдынгы отрядына ябырыла һәм тар-мар итә. Новгород кенәзе дошман белән ачык кырда сугышып булмаячагын аңлап ала: немецларның көче дә күбрәк, авыр кораллары да яхшырак була. Ь.әм кенәз рыцарь атлыларының хәрәкәтен чикләргә, кысрыкларга, сугышта йөгерек атлы дружиналарны файдаланырга исәп тота. Александр сайлап алган урын һәм сугышу тактикасы әлеге мәшһүр полководецның зур хәрби осталыгын күрсәтә. Руслар Чуд күленә чигенә һәм урманлы калку яр өстендә урнаша. Уңда бозлары эри башлаган күл ята. Сугыш уңышлы барган очракта, авыр коралланган ры¬ Псков кремле 169
царьларны шунда кысрыклау күздә тотыла, һәм күл русларга ярдәм итәчәк. Новгород һәм Владимир дружиналарын Александр флангларга куя, ә үзәктә укчылар һәм кылычлар, балта¬ лар белән коралланган сугышчылар баса. Аттан егылып төшкән рыцарь бернинди ярдәмсез яңадан ияргә атлана алмый һәм рус җәяүлеләре кулына эләгә. Рыцарьлар чөенең иң беренче һәм авыр һөҗүме нәкъ шул җәяүлеләр өстенә төшә. 1242 елның 5 апрель таңында каршы ярны каплап торган эңгер-меңгер эченнән мәшһүр Тевтон чөе күлгә таба юнәлә. Аның һөҗүме астында рус гаскәрләре үзәге бөгелеп төшә. Укчылар үзләренә кадәр килеп җиткән рыцарьлар рәтләрен таратырга тырыша, аларны атла¬ рыннан сөйрәп төшерә, әмма арттан рәт-рәт булып яңа җайдаклар килүе туктамый. Русларның үзәк өлеше өзелә, немец чөе, Александр уйлаганча, күлнең урман белән капланган, карлы биек көнчыгыш ярына килеп төртелә. Һәм шунда рус атлылары немец чөенең йомшак сак¬ ланучы флангларына һәм тылына ябырыла. Рыцарьлар үзләрен әйләндереп алган дружиналарга каршы кире борыла алмауларын аңлап аптырап калалар. Руслар бик оста итеп дошманны эри башлаган боз өстенә кысрыклый, рыцарьлар су төбенә китә башлый, һәм алар арасында төшенкелек тагы да арта. Тевтон ордены тулысынча тар-мар ителә. Исән кал¬ ганнары каршы ярга кача. Елъязма хәбәр итүенчә, күл бозында 500 рыцарь һәлак була, 50 күренекле тәре йөртүче әсир төшә. Озак та үтми, Боз өсте сугышыннан соң немецлар Александр Невскийдан солых сорый һәм яулап алынган җирләрне Руська кире кайтара. Берничә елдан соң Александр Литваның Новгород җирләрен алу омтылышын кире кайтара, үзе литва¬ лыларга каршы күтәрелә һәм аларны берничә тапкыр җиңүгә ирешә. Хәзер Русьның көнбатыш һәм төньяк- көнбатыш чикләре инде сак астында тора. Бу тарихи җиңү була. 170
Боз өсте сугышы 1. XIII гасырда рус җирләренең төньяк-көнбатыш чикләрендә нинди өч төрле дошман көчләре туплана? Җавап биргәндә, тарихи картага мөрәҗәгать итегез. 2. Русьның төньяк-көнбатыш күршеләре һөҗүм итү өчен нинди хәлләрдән файдалана? 3. Ни өчен Германия императоры һәм Рим папасы немец ры¬ царьлары агрессиясен яклый? Бу Көнбатыш Европадагы нинди процесслар белән бәйләнгән? 4. Әлеге агрессиянең нинди рыцарь-монах орденнары җәлеп ителә? Алар урнашкан җирләрне картадан күрсәтегез. 5. Швед юлбашчысы Александр Ярославичка куйган ульти¬ матумның гомуми мәгънәсе нидән гыйбарәт һәм ни өчен басып алучылар үз җиңүләренә нык ышаналар? 6. Александр Ярославичның сугыш алдыннан гаскәренә мө¬ рәҗәгатендәге: «Алла көчтә түгел, хаклыкта!» —дигән сүзләре нинди роль уйный? 7. Александр Ярославичның Невский дип аталуга лаек булуын раслагыз. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 171
8. Ни өчен Батый хан Төньяк-Көнбатыш Русьның уз күршеләре белән хәрби конфликтына катнашмый? 9. «Боз өсте сугышында рус хәрби сәнгате» темасы буенча вакыйгаларны кыска тезислар рәвешендә аңлатыгыз. Төньяк- Көнбатыш Русь халыкларының Чуд күле бәрелешендәге җи¬ ңүенең тарихи әһәмиятен җентекләп тасвирлап бирегез. 10. Ни өчен Александр Невский исеме, гасырларны үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитә? § 13 Александр Невский заманнарында Русь һәм Алтын Урда. Русь яңарышы алшартлары Урдага хәвефле сәяхәт. 1246 елда Русьта күз яшь¬ ләре кипми. Ерак Каракорымнан Владимирга агу¬ лап үтерелгән Владимир бөек кенәзе Ярослав Всево¬ лодовичның гәүдәсен алып кайталар. Владимир тәхете буш кала. Ярославның олы улы Александр Невский Русьта ае¬ руча абруйлы кенәз була. Аның хәрби җиңүләре турында бөтен дөнья шаулый, дипломатик талантына сокланып туймыйлар. Монгол хакимнәре аннан курка. Алар, Александр¬ га бөек кенәзлек ярлыгы бүләк итү өчен, аны Кара- корымга чакыралар. Әмма Александр анда китәргә ашыкмый, чөнки үзен дә әтисе язмышы көтәчәген бик яхшы чамалый. Көчле дружинасы белән ул Владимир¬ га әтисен җирләргә килә һәм монгол хакимнәренең ризасызлыгын уята. Алар бөек кенәзлек итү ярлыгын Ярослав Всеволодовичның энесенә бирәләр. Шуннан соң Батый Александр Невскийны кабат Урдага чакы¬ ра. Хан җибәргән хәбәрдә: «Син генә миңа буйсынырга теләмисең. Әгәр дә үз җиреңә иминлек теләсәң, тизрәк миңа килеп җит һәм миннән хөрмәт күрерсең»,— дип язылган була. Александр аның тәкъдимен кабул итә. Батый, аның акылына сокланып: «Миңа хак әйткәннәр, аның ши¬ келле кенәз бүтән юк!»—ди. Шуннан бирле хан һәм рус полководецы арасында үзара хөрмәт уяна һәм хәтта дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. 172
Бу мөнәсәбәтләр артында, әлбәттә, исәп-хисап яше¬ ренә. Александрга Батый яклавы Көнбатыш агрессор¬ ларына каршы көрәштә мөһим була һәм рус җирләрен бөлдергеч Урда һөҗүмнәреннән котылып тору өчен таләп ителә. Ә Батыйга Александр көчле кулы белән Русьта тәртип урнаштыру өчен, үзенә буйсынмау чы¬ гышларын тыеп торып, ясак түләүне тәэмин итү өчен кирәк була. Шул ук вакытта сәләтле полководец һәм тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе булган рус кенәзе монголлар өчен куркыныч шәхес була. Каракорымда Александрга Русь өстеннән хакимлек итүне бирергә һәм шулай итеп аның абруен тагы да күтәрергә теләмиләр. Монголиядә Батыйның Александр Невскийны яклавын бер дә өнәмиләр. Батый абый-энеле Александр һәм Андрейның ярлык бәхәсләрен хәл итми һәм аларны ерак Монголиягә оза¬ та. Алар анда ике ел тора. Ьәм, ниһаять, Александр бөек кенәз титулына ирешә, әмма ул Киевның бөек кенәзе титулы була. Киев инде бөлгән һәм күптән Русьта хаким¬ леген югалткан булу сәбәпле, әлеге титулның бернинди дә бәясе дә, хөрмәте дә булмый. Андрей исә Владимирның бөек кенәзе, ягъни мон¬ гол һөҗүмнәреннән котылган төньяк-көнчыгыш рус җирләренең чын хакименә әверелә. Хәйләкәр монгол хакимнәре әнә шулай итеп ике бертуганны капма-каршы куя. Александр Невский Каракорым интригаларын тыныч кабул итә. Хәтта Киевка килеп тә тормый һәм, Нов¬ городка юнәлеп, шунда рус җирләре чиген ныгытуга керешә. Бары тик 1252 елда гына Монголиядә Александр Невский дошманнары инде эштән читләшкәч кенә, ул Владимирда бөек кенәзлек итүгә ярлык алуга ирешә. Урда мөнәсәбәтләренә ике караш. Александр Урдада булган арада, Андрей энесе белән Урда баскыннарына каршы восстание күтәрә. Аларның бу гамәлләре нигезен¬ дә һәрвакыт үзенең мәшһүр абыйсы күләгәсендә калган һәм хәзер бөек кенәз титулыннан мәхрүм ителгән һәм аңа ачыктан-ачык ризасызлыгын белдергән Андрейның кыерсытылган тәкәбберлеге ята. Алтын Урда касәсе. XIV гасыр 173
Александр Невский Бу Урда белән мөнәсәбәтләргә ике төрле караш була: Урданы күралмаучы, әмма аның белән каршы¬ лыкка керүдән сакланучы Александр Невскийның сак, бар яктан исәпләнгән, алдан күрү сәясәте һәм Андрей Ярославичның артык кыю, берни белән исәпләшмәс сәясәте. Владимир, Переяславль һәм кайбер башка шәһәрләр үз өсләреннән монгол-татар изүен алып ташларга омты¬ лу турында хәбәр килгәндә, Александр Невский Урдада була. Бу Урда хакимлегенә каршы Русьтагы беренче эре восстание була, һәм аның белән кенәз Рюриковичлар җитәкчелек итә. Батый начар әзерләнгән восстаниене бик тиз бастыра. Төмәнбашы Неврюй җитәкчелегендәге Урда гаскәре — Неврюй чирүе — Руська юнәлә. Урдалылар баш күтәргән җирләр буйлап ут һәм кы¬ лыч белән уза. Андрей бәрелештә тар-мар ителә, аннары Новгородка кача, әмма шәһәр аны кабул итми. Шул чак¬ та ул Александр Невский дошманнарына Швециягә кача. Владимирда бөек кенәз тәхетен алган Александр Русьта үзенә каршы булганнарга үч сакламый һәм Русьны ныгыту, берләштерү өчен барысын да эшли. Киләчәктә монгол яулап алучыларына шул очракта гына каршылык күрсәтеп булачагын ул бик яхшы аңлый. Александр Невский улын Новгородка үз урынчысы (наместник) итеп җибәрә. Ул новгородлыларны аерымла¬ ну (сепаратизм) омтылышлары өчен рәхимсез җәзаларга дучар итә, әмма аларга чит ил баскыннары белән көрәштә булыша. Мәсәлән, бөек кенәз үз полкларын Нарва ярла¬ рына, Новгородка караган чудь җирләренә килеп төшкән шведларга каршы юнәлтә. Тегеләр котлары алынып кача башлый. 1256 елда ул үз гомерендә соңгы тапкыр гаскәрен шведлар яулап алган финнар җиренә алып китә, берничә зур җиңү яулый һәм шведлар крепостен тар-мар итә. Александр Урдада Андрейны кичерүләренә ирешә һәм энесе Руська әйләнеп кайта. 1257 елда Владимир кенәзе бик авыр сайлау алдын¬ да кала. Шул елда урдалылар, Монголиянең бөек ханы боерыгы буенча, яңа ясак билгеләү өчен рус кешеләре санын ала башлыйлар. Баскыннар башбаштаклыгына 174
ияләнгән Төньяк-Көнчыгыш Русь буйсына, ә Новгород кешеләре ризасызлык күрсәтә. Алар белән Невскийның улы Новгород кенәзе Василий җитәкчелек итә. Алек¬ сандр үз гаскәрен Новгородка алып китә, улын куа һәм урдалылар белән бергә халык санын алуны үткәрә. Үзенең бөтен көчен һәм оештыру сәләтен Александр Невский Русьны торгызуга юнәлтә. Ул шәһәрләрне ныгы¬ туга, яңа храмнар төзүгә ярдәм итә. Ул, рус кенәзләрен- нән беренчеләрдән булып, Урдага бирелүче салымны (вы¬ ход) яшереп кала башлый, шулай итеп, Русьны торгызу өчен кирәкле чараларны арттыра. Уңай шартлар туганда, Александр Урдага каршы чыгышларны яклый. 1260 елларда Урда белән Монголия арасында аңлашылмаучылык килеп чыга: үлеп киткән Батыйның энесе, Урданың яңа ханы Барка,Каракорым- га буйсынудан баш тарта. Әлеге хәлдән рус җирләре файдалана. Кайбер шәһәрләрдә урдалыларга каршы восстаниеләр күтәрелә, анда яшәүчеләр Каракорым са¬ лым җыючыларын куып җибәрә. Әмма мәкерле һәм рәхимсез хан Владимир кенәзенең бу өндәмәләрен онытмый. 1262 елда ул Иранга яу ча¬ барга җыена һәм Александр Невскийдан гаскәр таләп итә. Александр, үз сугышчыларын алып калу өчен, Ур¬ дага бүләкләр белән юнәлә һәм гаскәренең төп өлешен, тәре йөртүчеләргә каршы сугышу өчен, Балтыйк буена озата. Александр Невскийның үлеме. Рәссам М. В. Нестеров Кенәзне берничә ай Урдада тотканнан соң, Бәркә аны Ватанына кайтарып җибәрә. Әмма Александр Владимирга кадәр барып җитми. Урдада ул бик нык авырый башлый, бәлки аны әтисе кебек үк агу¬ лаганнардыр да. 1263 елның 14 ноябрендә Александр Нев¬ ский дөнья куя. Аны бөтен Русь елап озата. Ил өчен кылган батырлыкла¬ ры һәм күргән газаплары өчен Александр Невскийны Рус Пра¬ вославие Чиркәве изгеләр рә¬ тенә кертә. 175
Русь башын күтәрә. Александр Невскийның Русьны тор¬ гызу омтылышлары эзсез югалмый. Шәһәрләр җанлана, храмнар торгызыла, авыллар яңара. Халыкның ирек рухы ныгый. Боларга кенәз төньяк-көнбатышта тәре йөртүчеләр һәм литвалыларны җиңү һәм Урда белән төптән уйланылган, сабыр, тотрыклы мөнәсәбәт урнаш¬ тырып ирешә. Невский дошман белән хәлиткеч бәрелеш өчен көч туплау вакыты җитүен күрсәтә. Көньяк рус җирләрен көл-күмер астыннан күтәргән, шәһәрләрне ныгытуга, куәтле гаскәр туплауга ирешкән Галич кенәзе Даниил да шундый ук сак һәм һәрьяктан уйланылган сәясәт үрнәге күрсәтә. Төньяк-Көнчыгыш Русьта да, көньяк рус җирләрендә дә урдалыларга каршы восстаниеләр кабынып тора. Кай¬ чакларда аларны кенәзләр яклап чыга, ә кайчакларда үзләре үк оештыра. Галич-Волынь Русе халкы кенәз Даниил ярдәмендә берничә тапкыр монгол-татарлар бәйлелегеннән котылу омтылышы ясап карый. 1260 ел¬ лар башында төньяк-көнчыгыш төбәкләрдә восстаниеләр кабына. Александр Невский аларның яшерен өндәүчесе була, әмма алар бастырыла. Александр Невский үлгәннән соң, хакимият өчен көрәштә аның уллары монгол-татар хәрби көчләрен файдалана. Урдалылар русларны үзара сугышка этәрә, җирләрен талый, кешеләрне әсирлеккә алып китә. Бөек атаның вакчыл һәм шөһрәт сөюче уллары мирасларының Кылыч һәм кыны. XIII гасыр күп өлешен югалта: Русьның бердәмлеге какшый, хәрби көчләре яңадан таркау хәлгә килә. Ә бу хәл Урда өчен файдага гына була. Әмма көрәш барыбер дәвам итә. Авырлыклар һәм басым халыкны сындырмый, анда бердәмлек хисе өлгереп килә. Бөек «кече эшләр». Рус халкы туган ягын хәрабәләр астыннан күтәрә. Бу процесста халыкның барлык кат¬ лаулары — алдан күрүчән һәм җитез кенәзләр, эре вотчиначы боярлар, дин әһелләре һәм монастырьлар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, крестьяннар катнаша. XIII гасыр ахыры — XIV гасыр башында Төньяк- Көнчыгыш Русьтагы гомумрус күтәрелеше Киев, Черни¬ гов, Галич-Волынь кебек көньяк һәм көньяк-көнбатыш рус кенәзлекләренә караганда куәтлерәк була. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Ни өчен кояшлы бай Көньяк түгел, 176
ә Төньяк-Көнчыгыш Русь рус җирләренең лидерына әверелә? Монголлар һөҗүме һәм Урда изүе шартларында нәкъ менә Идел-Ока елгаара өлкәсе һәм Новгород җире Русь халкы өчен аеруча иминрәк төбәкләргә әверелә. Монда да ясак җыючы урдалылар килгәли, монда да, әле бер, әле икенче кенәзне яклап яки фетнәчеләрне бастырып, дала күчмәләре һөҗүм итә. Әмма бу хәлләр көньяк өлкәләргә караганда барыбер сирәгрәк була. Көньяк рус җирләре элеккечә үк монгол төмәннәре һөҗүме өчен ачык кала. Өстәвенә хәлсезләнгән көньяк рус җирләре өчен көчле күршеләр Польша, Венгрия һәм Литва арасында көрәш бара. Төньяк-Көнчыгыш Русь бу көрәштән читтә кала. Ул даими янап торган урдалылар һөҗүменнән урманнар, мул сулы елгалар, күлләр, сазлыклар белән сакланган була. Төньякның куе урманнарында көн күрү Көньякның ачык кенәзлекләрендә яшәүгә караганда тынычрак тоела. Урда хакимиятен танып, Төньяк-Көнчыгыш Русь Литва басымыннан яклау таба. Урда Русьның тәре йөртүчеләргә каршы торуын да яклый. Бу ирексезлек кенә түгел, ә тотрыклылык та була һәм алдан күрүчән, җитез рус кешеләре, Урда белән ике арада урнашкан мөнәсәбәтләрне саклап, вакыйгаларны Русь өчен файдага юнәлтергә омтыла. Моны иң беренче булып Александр Невский уңышлы башкарып чыга. Чагыштырмача тынычрак Идел-Ока елгаарасына Галич-Волынь Русеннан, Киев һәм Чернигов җир¬ ләреннән качаклар агыла. Алар арасында крестьяннар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр була. Үз дружиналары белән боярлар да төньяк урманнарында яшеренә. Кечкенә генә Мәскәүгә көньяктан бер эре бояр күченүе һәм үзе белән 1700 кораллы кеше алып килүе мәгълүм. Литва¬ лылар, немецлар һәм шведлар белән көрәш кайнаган Псков һәм Новгород җирләреннән чыгышлы кешеләр дә монда яшәргә төпләнәләр. Алар тынычлык һәм иминлек тели. Иң элек Төньяк-Көнчыгыш Русьның Урдадан һәм көнбатыштагы чикләрдән ерактарак өлкәләре халык белән тула. Болар кечкенә генә Тверь, Мәскәү һәм Ярос¬ 177
лавль кенәзлекләре җирләре була. Әмма элекке Влади¬ мир, Ростов, Суздаль җирләре дә кешеләр өчен тынычсыз көньяк төбәкләргә караганда уңайрак була. Монда яшәү өчен бар нәрсә дә җитәрлек. Урманнар арасында игенчелек өчен кулай җирләр җәелеп китә. Урман һәм елга-күлләр азык һәм төзү материалы белән тәэмин итә. Монда инде бик борынгыдан ук тоз һәм саз¬ лык тимер рудасы күп була. Туган якны торгызуда кенәзләр зур роль уйный. Владимир Мономах һәм Юрий Долгорукий варислары, Александр Невский балалары һәм оныклары, үзара каршылык һәм ызгыш-талашларга карамастан, үзләрен кайгыртучан, сак хуҗалар итеп күрсәтәләр. Владимир Русенда, аеруча дошманнан яхшырак сакланган Мәскәү, Тверь, Ярославль һәм Түбән Новгород кенәзлекләрендә, кенәзләр яңа шәһәрләр кора, крепостьлар күтәрә, зур җир биләмәләре вәгъдә итеп, бу җирләргә кешеләр чакыр¬ тып китерә. XIII гасыр ахырыннан монда таш биналар төзү эше яңара. Элекке шәһәрләр үсә һәм уңайлыклар арта, әлегә имәннән булган, әмма яңа диварлар белән әйләндереп алына. Рус Православие Чиркәвенең Русь яңарышындагы роле. Русьны торгызуда Чиркәү зур роль башкара. Храмнар төзелә, Чиркәү җир биләмәләре арта, анда крестьяннар, һөнәрчеләр чакырып китерелә, аларга салым ташлама¬ лары бирелә. Чиркәү байый һәм шуның белән Русьның икътисады үсешенә булышлык итә. Бу эштә монастырьларның роле зур була. Монахлар яшелчәчелек белән шөгыльләнә, яклау эзләп һәм ярдәм өмет итеп килгән ярлылар ярдәмендә сөрү җирләрен үзләштерә, эре һәм вак терлекләр, кош-корт үрчетә, хуҗалык комплекслары төзи, монастырьлар тирәсендә манаралы биек диварлар күтәрә. Монастырьлар Төньяк-Көнчыгыш Русьның ху¬ җалыгын торгыза, яңа җирләр үзләштерә. Догалар, дини гыйбадәтләр монда урман кисүче балтасы һәм крестьянның сукасы, чалгы һәм китмәне белән янәшә тора. Диндар дәрвишләр, дөнья мәшәкатьләреннән ка¬ чып, куе урманнар эченә китә. Гади генә өй буралап, шунда Аллага табына. Әмма дөнья тормышы да аларга үз таләпләрен куя: киекләрдән сакланырга, ризык та¬ 178
барга, салкыннардан туңмаска кирәк була. Дәрвишләр урман кисеп җир ача, иген чәчә, яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Тынычлык эзләп һәм рухи яклау өмет итеп, алар тирәсенә диндарлар килә. Кайберәүләр, чәчләрен кисү йоласын (постриг) узып, монахларга әверелә. Әнә шул рәвешчә яңа монастырь җәмгыяте оеша. Монастырь тирәсенә күчеп килүчеләр саны арта, изге йорт әйләнәсендә авыллар барлыкка килә. Кайчакларда эре монастырьлар кеше яшәмәгән ерак төбәкләргә мах¬ сус рәвештә үз монахларын дини һәм дөньяви батырлык кылуга җибәрә, һәм алар бу урыннарда цивилизация учагы кабыза. Чиркәүләр һәм монастырьларда инде туктап кал¬ ган елъязмалар алып бару эше яңара, грек һәм болгар дини язмалары русчага тәрҗемә ителә, иконалар язы¬ ла. Куәтле рус мәдәни традициясе яңа тормыш башлап җибәрә. Һөнәрчелек, сәүдә, авыл хуҗалыгы яңарышы. Шәһәрләрдә таштан төзү эшләре яңара, элекке һөнәрчелек шө¬ гыльләре— тимерчелек, күн эшкәртү, балчык эшләнмә¬ ләр, итекләр тегү, балтачылык, таш кисү эшләренә җан керә, яңа шөгыльләр туа. Кораллар һәм сугыш киемнәре җитештерү киң җәелә. Көбә ясаучылар, калканчылар, ук осталары, металл коючылар алны-ялны белми эшли. Тимерчеләр көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы кирәк-ярагын гына түгел, ә кылычлар, сугыш балталары, сөңге оч¬ лыклары коя. Русь яңа сугышларга әзерләнә һәм Урда белән булачагы иң төп сугыш була. Тора-бара илнең төп җитештерү көче рус крестьяннары да дәртләнеп эшкә керешә. Бояр вотчиналары һәм монас¬ тырь җирләренең тернәкләнеп китүе, вак базарлар һәм чит җирләргә юнәлгән сәүдә олаулары һәм корабларның товар¬ лар белән тулуы күп яктан крестьянның җирдә, урман¬ нарда, балык тотуда эшләвеннән, һөнәрченең остаханәдәге хезмәтеннән бәйле була. Крестьяннар урманнар эченнән җимерек хәлдәге ту¬ ган якларына әйләнеп кайта башлый, кулларына балта, көрәк ала, тиз арада ярымҗир алачыклар казып куя, ә аннары, агачлар аударып, бура өйләр торгыза. Яңа тораклар өстеннән сузылган төтен баганалары, монда яңадан кешеләр яшәвен күрсәтә. Җыелма тәре 179
Алар авыр елларда ташландык хәлгә килгән җир кишәрлекләрен сөрә, яңа ышна ача, ягъни урман кисеп, төпләрен яндырып, чәчүлек җирләр ясый. Элекке буш урыннарда, урман аланнарында һәм читләрендә бер-ике хуҗалыклы тору урыннары — починоклар барлыкка килә. Ышналы игенчелек җир эшкәртүнең алдынгырак ысулы — өч басулы чәчү әйләнеше белән алышына. Мон¬ дый очракта яз һәм көз чәчү һәм парга калдыру күздә тотыла, ягъни пар җире бер ел яз чәчелми, буш тотыла һәм ял иткән җирнең уңдырышлылыгы арта. Кресть¬ ян хуҗалыкларында атлар һәм эш үгезе саны арта, димәк, кырга күбрәк тирес чыгару мөмкинлеге туа. Бу уңдырышлылыкны арттыра, базарга күбрәк продуктлар чыгару мөмкинлеге туа. Төрле шөгыльләр (ау, балык тоту, кыргый бал кортлары балын җыю) үсеше буенча Төньяк-Көнчыгыш Русь башка районнарны узып китә. Русь тормышында сәүдәнең әһәмияте тагын да арта. Ул рус икътисадын алга җибәрүче төп өлкәгә әверелә. Монгол-татар һөҗүме аңа бик зур зыян сала. Вла¬ димир-Суздаль кенәзлеге белән Литва арасындагы, Новгород кенәзлеге белән немецлар һәм шведлар ара¬ сындагы сугышлар хәлне тагын да катлауландыра. Нәтиҗәдә Балтыйк буе һәм Үзәк Европа илләре белән сәүдә алмашы йомшара, Византия һәм Кавказ аръягы белән бәйләнешләр тулысынча юкка чыга. Даими сәүдә кунаклары — әрмәннәр һәм грузиннар — рус базарларын¬ нан юкка чыга. Бары тик Көньяк Русь җирләре генә Венгрия белән сәүдә алып бара. Хәзер крестьяннар һәм һөнәрчеләр үз хезмәтләре белән җитештергән нәрсәләрне җирле базарларга да, баш¬ ка шәһәрләргә дә, ерак районнарга да чыгара башлый. Әлеге хәрабәләр астында яткан җирләр, чүп үләннәре, куралар белән капланган һәм теләсә кайсы мизгелдә урдалылар килеп чыгарга мөмкин булган юллар буй¬ лап, шәһәрдән шәһәргә, кенәзлектән кенәзлеккә сәүдә кәрваннары хәрәкәт итә. Төньякка алар икмәк һәм тоз, көньякка балык һәм кыйммәтле тиреләр илтә. Постаучы (суконники) сәүдәгәрләр Көнбатыш илләренә дә үтеп керә, шуннан төрле тукымалар алып кайта. Бай Кырым шәһәрләре белән дә сәүдә җайга салына. Монастырьлар 180
үз кирәкләре өчен товарлар сатып ала, арадашчылык алып бара. Сәүдә итүчеләр һәм һөнәрчеләр бергә туплана. Алар уртак складлардан файдалана, бергәләп товарлар сату¬ ны оештыра, мохтаҗларга акча биреп тора, табигать бәла-казаларыннан һәм сәүдә кәрваннарына юлбасар¬ лар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә уртак чаралар белән ярдәм күрсәтә. Рибачылар (ростовщиклар) да яңадан эшкә тоты¬ на. Сәүдәгәрләр дә, монастырь казначылары да, бояр¬ лар һәм кенәзләр дә рибачылык килешүләре төзи. Үз хезмәтләре белән җитештерелгән продуктларны һәм товарларны сату җайлырак булган урыннарга күп сан¬ лы сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр килеп төпләнә. Мондый урыннар шәһәрләрне әйләндереп алган зур бистәләрдә яки кремльнең крепость стеналары белән сакланучы тирә-юнендә урнашкан була. Соңгылары посадлар дип атала, чөнки кенәзләр һәм боярлар еш кына монда үз кешеләрен утырта (сажали) һәм алар посад кешеләренә әверелә. Алар арасында бай сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, берничә остаханә хуҗалары, рибачылар була. Болар үз хоромнарында яши, хезмәтчеләр тота. Посад ярлыла¬ ры— вак һөнәрчеләр, оста ярдәмчеләре, төрле эшләрдә йөрүчеләр, ягъни эш кешеләре гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның эшләп тапкан акчасы көнлек ризыкка көчкә-көчкә җитеп бара. Социаль мөнәсәбәтләр. Вотчиначылар һәм монастырьлар үзләренә крестьяннарны чакыртып китерә, яңа урында төпләнергә ярдәм итә, ташламалар бирә, әмма крестьян¬ нар аларга бәйлелеккә төшә һәм бу бәйлелектән котылу бик авыр була. Ташламалар һәм ярдәм туктала, эшләп түләү йөкләмәсе, натуралата оброк түләү зарурлыгы (уңышның бер өлеше, терлек, балык, гөмбә, җиләк- җимеш һәм акчалата) кала. Ьөнәрчеләр дә шул ук хәлдә. Алар рибачылар кулына эләгә, йортлары торган җир өчен хуҗаларына оброк түләргә тиеш була. Ә бит әле тагын дәүләт, ягъни гомумкенәзлек салымнары, пошлиналары, җыемнары арта, юллар һәм күперләр, крепостьлар һәм храмнар төзелешендә эшләү йөкләмәсе була. Кенәзләр вотчиначы боярларга, үз сарайлары хез¬ мәтчеләренә һәм сугышчыларына поместье биләмәләрен 181
арттыра, ягъни аларны крестьяннар яши торган үз җирләренә урнаштыра (помещали) һәм шуның өчен кенәзләргә хезмәт итәргә, иң элек хәрби хезмәт башка¬ рырга боера. Кешеләрнең җир биләү хокукы нигезендәге бер- берсеннән мондый бәйлелеге төбәкнең икътисади хәлен, кенәз хакимиятен ныгыта, рус җирләренең хәрби куәтен арттыра һәм бер үк вакытта социаль каршылыклар да китереп чыгара. Җәмгыять баскычының иң түбән өлешләрендә элеккечә үк холоплар тора. Аларны сатып, сатып алып, васыять итеп, бирнәгә биреп яки нәсел буенча тапшырып була. Холоплар хуҗа йортларында хезмәтче булып тора, авылларда, иген кырларында һ. б. эшләрдә бил бөгә. Крестьяннардан аермалы буларак, аларның үз хуҗалыклары булмый. Әлеге кешеләр иң авыр хәлдә яшиләр. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Александр Невский тарихи сайлау ясый: Көнбатышка актив каршылык күрсәтү һәм Урда белән мөнәсәбәтләрдә сак, дипло¬ матик сәясәт үткәрү. Александр Невскийның сәясәте нинди нәтиҗәләргә китерә? 2. Абыйлы-энеле Александр һәм Андрей Урда белән мөнә¬ сәбәтләргә ике төрле якын киләләр. Аларның кайсысы дөресрәк юл сайлаган дип уйлыйсыз? 3. Александр Невский заманнарының кайсы вакыйгалары Русь халкында горур ирек хисе яңарышына этәргеч ясый. Александр Невский нинди шартларны Русь мәнфәгатьләрендә куллана? 4. Рус җирләрендә Урдага каршы чыгышларга мисаллар ки¬ терегез. 5. Төньяк-көнчыгыш рус җирләренең алга китүенә нинди субъ¬ ектив һәм объектив факторлар йогынты ясый? 6. Рус Православие Чиркәвенең рус җирләре яңарышындагы роленә сыйфатлама бирегез. 7. Җир биләү хокукына нигезләнгән бәйлелек системасы ни¬ чек атала? Ни өчен төбәкнең икътисади куәте үсешенә этәргеч ясый? 182
Яңа рус үзәкләренең күтәрелүе һәм Мәскәү тирәсендә җирләр туплый башлау § 14 Батый заманнарыннан соң рус җирләре язмышы. Рус җирләренең язмышы төрле була. Көньяк һәм Көньяк- Көнбатыш Русь (Киев, Чернигов, Галич-Волынь җирләре) даими төстә Урда һөҗүмнәренә генә түгел, ә көчле күршеләр — Литва, Польша һәм Венгрия басымына да дучар ителә. Литва һәм Польша Киев һәм Чернигов кенәзлекләрен басып ала. Шулай итеп, XIV гасырдан Малая Русь яки Малороссия дип аталган Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш Русь башка Русьтан аерымланган хәлдә кала. XIII гасыр ахырында — XIV гасыр башында сәясәт күгендә яңа йолдызлар кабына. Болар — монгол-татар һөҗүмнәреннән һәм җәзалау экспедицияләреннән читтә калган, Урда изүеннән азат булган көнбатыш һәм үзәк рус җирләре (Полоцк, Смо¬ ленск кенәзлекләре). Болар — бөлдергеч монгол һөҗүмнәреннән соң тер¬ нәкләнеп киткән Ока һәм Идел елгаарасы җирләре (ае¬ руча Тверь һәм Мәскәү кенәзлекләре). Тверь һәм Мәскәү кенәзлекләре тиз арада халык көчләрен үзләренә җәлеп итү үзәгенә әвереләләр. Алар үзләренең җәяүле һәм су сәүдә юллары чатында урнашу үзенчәлекләреннән бик яхшы файдалана. Владимир, Суздаль, Рязань, Түбән Новгород җирләрен еш талаган урдалылар отрядлары монда бик сирәк килеп җитә. Бу шулай ук Бөек Новгород була. Сарайның салым ба¬ сымына карамастан, Новгород аристократлар республи¬ касы Урдадан Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзлекләренә караганда бәйсезрәк була. Новгород, немец һәм шведлар кысрыклавына да бирешмичә, үз бәйсезлеген саклап кала, Русьның төньяк-көнбатышындагы, төньяк һәм төньяк-көнчыгышындагы зур биләмәләрен үзенеке итеп калдыруга ирешә. Аның Төньяк Европа илләре һәм немец сәүдә шәһәрләре белән элемтәләре беркайчан да өзелми, һәм бу кенәзлекнең икътисади куәтен арттыра. Литва-Русь дәүләте барлыкка килү. Көнбатыш рус җирлә¬ ре үз язмышларын Литва белән бәйли. Тернәкләнеп 183
килүче Литва, бер яктан, рус җирләрен үз кулына эләктерергә омтылса, икенче яктан, аларын Урдадан һәм немец тәре йөртүчеләреннән саклый. XIII гасыр уртасында компромисска ирешәләр: Полоцк тәхетендә Литва династиясе урнаша, әмма Полоцк җире үз авто¬ номиясен, телен, үз законнарын һәм рухи мәдәниятен саклап кала. Русларның православиесе монда Литва мәҗүсилеге белән янәшә яши, литвалылар һәм руслар тигез хокуклы була. Тора-бара Көнчыгыш Европаның бу өлешендә Литва- Русъ дәүләте барлыкка килә, аның халкының төп өлешен көнчыгыш славяннар тәшкил итә. Аңа Киев һәм Чернигов кенәзлекләре, шулай ук Галич-Волынь җирләренең бер өлеше һәм аеруча По¬ лоцк кенэзлеге тулысынча килеп кушылгач, Литва- Русь дәүләте зурлыгы буенча Борынгы Русь дәүләтен хәтерләтә башлый. Зур балт-славян державасы оеша: аның халкының 9/10 өлеше үзен рус дип атый. Смоленск кенэзлеге шулай ук шушы яңа Литва-Русь үзәненә тар¬ тыла башлый. Литва-Русь чиге тагы да көнчыгышкарак күчә, тагы да күбрәк рус җирләре Литва-Русь дәүләте йогынтысы мәйданында кала. Тверь беренчелекне ала. XIII—XIV гасырлар чигендә рус җирләре арасында Тверь кенэзлеге беренче урынга чыга. Александр Невскийның улы, Владимир кенәзе Ан¬ дрей Александрович үлгәннән соң, өлкәнлек буенча бөек кенәз тәхете Тверь кенәзе Михаил Ярославичка, Алек¬ сандр Невский бертуганының улы Михаил Ярославичка күчәргә тиеш була. Хәзер инде барысы да Урданың бу өлкәнлекне тануыннан һәм Михаилның бөек кенәзлек итүгә ярлык алу-алмавыннан тора. Бу чорга Тверь билгесез генә бер уделдан Русьтагы иң көчле кенәзлеккә әверелә. Ә яшь Тверь кенәзе тәҗрибә аша акыл туплаган, көчле һәм хәйләкәр сәясәтчегә әверелә. Аңа Рюриковичларның иң өлкәненә әле бу ва¬ кытта 33 яшь кенә була. Тверь Балтыйк буе җирләреннән һәм Новгород кенәзлегеннән көньякка китүче юлларын һәм Идел юлының төньяк өлешен үз контролендә тота. Тверь, Мәскәүдән аермалы буларак, һөҗүмнәрдән урманнар һәм 184
сазлыклар белән яхшы сакланмаса да, Владимир-Суздаль Русеның урдалылар даими төстә Руська үтә торган эре шәһәрләреннән ерак тора. Тверьдә дә, Мәскәүдәге кебек үк, көньяктан һәм бөтен Төньяк-Көнчыгыш рус җирләреннән качаклар агыла. XIII гасыр ахырына Тверь җирендә инде Кашин һәм Старица дигән көчле крепостьлар тора, Тверь үзе дә бик яхшы ныгытыла һәм куәтле гаскәре була. Монгол һөҗүмнәреннән соң Төньяк-Көнчыгыш Русьның иң бе¬ ренче таш храмы нәкъ менә Тверьдә төзелә. Тверь Александр Невский үлеп, Владимирда бөек кенәз булып энесе Ярослав Ярославин килгән беренче ел¬ ларда ук Төньяк-Көнчыгыш Русьның сәяси тормышында сизелерлек роль уйный башлый. Тверь беренче тапкыр бөек кенәзлек ярлыгын алуга ирешә. Ярослав Ярославич үлеп, бөек кенәз титулы өчен Александр Невский улла¬ ры көрәшкән чорда Тверь кенәзләре, үз куәтләрен тагы да арттыру өчен, һәрвакыт йомшаграк кенәзне яклый торган була. Инде 1280 елларда ук үсмер Михаил Ярославич үз агасы, бөек кенәзгә буйсынудан баш тарта, ә бөек кенәз аны көч кулланып иелергә мәҗбүр итмәкче булгач, Ми¬ хаил полкларын әзерли башлый. Бөек кенәз чигенергә мәҗбүр була. Тверь литвалылар һөҗүмен дә уңышлы төстә кире кайтара. 1290 еллар башында Михаил, Урдада сөйләшүләр алып барып, Тверь кенәзлеге территориясенә Урда гаскәре килүен тыеп калуга ирешә, ә Владимир-Суздаль Русеның башка җирләре ул вакытта инде талашып беткән була. Ул, беренчеләрдән булып, Урдага биреләсе ясакның бер өлешен яшереп кала башлый һәм аны үз кенәзлеген ныгыту өчен файдалана. XIII—XIV гасырлар чигендә Тверь җире бөек кенәз хакимлегенә буйсынудан туктый һәм үзе үк башка рус җирләре арасында беренчелекне алырга ниятли. 1305 елда Михаил Ярославич ханнан бөек кенәзлек итүгә ярлык ала һәм рәсми төстә Владимирның бөек кенәзе титулын алуга ирешә. Бу аның, нәкъ әтисе кебек, рус кенәзләре арасында беренче урынга чыгуын белдерә. Беренче Мәскәү кенәзе Даниил. Литва-Русь дәүләте һәм Тверь кенәзлеге инде көч туплаган елларда, Мәскәү Архангел Михаил, Борис һәм Глеб. Җэсэдлэре савыты ( Ковчег-мощевик ), Тверь. XIV гасыр 185
Даниил Московский. Икона. XX гасыр көчлерәк кенәзләр ихтыярына буйсынучы кечкенә генә кенәзлек була. Александр Невский Мәскәүне үзенең ике яшьлек улы Даниилга васыять итә. Аның ага¬ сы Тверьнең бөек кенәзе Ярослав Ярославич беренче Мәскәү кенәзенең тәрбиячесе була. Мөстәкыйль кенәзлек буларак күренә башла¬ ган Мәскәү әнә шулай Тверь кенәзлегенең бер кисәгенә әверелә. Әмма вакыт уза тора, Даниил Александрович үсә һәм 1273 елда агасы үлгәч, унбер яшьлек кенәзнең мөстәкыйль идарәсе башлана. Һәм Мәскәү барыбер башка Төньяк-Көн- чыгыш Русь кенәзлекләре күләгәсендә ка¬ ла бирә. Бөек кенәз титулы чират буенча Невскийның өлкән улларына — Переяславль кенәзе Дмитрийга, аннары Городец кенәзе Андрейга күчә. Мәскәү кенәзе Даниил Александрович Тверь белән бергәләп әле аларның берсенә, әле икенчесенә каршы чы¬ гыш ясый, ә соңрак Тверь кенәзлегенә каршы юнәлтелгән союзларда катнаша башлый. Көчәеп килүче һәм күбрәк таныла баручы Маскаү һәм Тверь кенәзлекләре арасында көндәшлек туа. Урда гаскәрләре дә катнашкан Александр Невский уллары арасындагы каршылык барышында урдалылар Мәскәүне үз тарихында икенче тапкыр яулап алалар һәм талыйлар. Бу вакыйга Михаил дипломатик юллар белән Тверь кенәзлеген чираттагы Урда һөҗүменнән саклап калган 1293 елда була. Әмма Мәскәү бу тар-мар ителүдән тернәкләнә һәм рус эшләрендә тагы да зуррак роль уйный башлый. Александр Невскийның олы улы Дмитрий үлгәч, бу аеруча ачык чагыла. Бөек кенәз урынына аның икенче улы — Городец кенәзе Андрей килә, ә Мәскәү кенәзе Да¬ ниил, көтмәгәндә, Владимир бөек кенәзе ярлыгына аның артыннан чиратка баса. Һәм рус кенәзлекләре белән бөек кенәз арасындагы каршылыкларны хәл итүдә алдынгы роль уйный башлый. Новгород кенәзе тәхетенә чакырылу Мәскәү кенәзенең көче танылуын күрсәтә. XIII—XIV гасырлар чигендә Даниил үзен тәвәккәл, алдан күрүчән һәм кырыс сәясәтче итеп таныта. Алек- 186
Мәсжәү кенәзлеге XIV гасыр башында сандр Невскийның иң яхшы сыйфатлары куәте кече улына күчкән диярсең. 1300 елда ул көтмәгәндә Рязань кенәзлегенә һөҗүм итә һәм сөйләшүләр барышында Рязань кенәзен әсирлеккә төшерә. Нәтиҗәдә Мәскәү Рязаньга караган Коломнаны үз кулына төшерә. Даниил баласыз үлеп киткән энекәшенең (бертуганының улы) якындагы Переяславль шәһәрен дә нәкъ шулай басып ала. Әмма ул чор кагыйдәләре буенча кенәзлек бөек кенәзгә күчәргә тиеш була, ә Даниил үлем түшәгендә яткан туганыннан үз файдасына васыять алуга ирешә. Абыйсы Андрей Урдада аның башбаштаклыгыннан зар¬ ланган арада, Даниил Переяславльгә хәрби отряд кертә. 187
Ул кенәзлекнең көнбатыш чигендәге Можайск каласын яулап ала, ә бу шәһәр Смоленск кенәзлегенеке була. Хәзер Мәскәү елгасы — мөһим сәүдә артериясе — тулы- сынча Мәскәү кулына күчә. Болар барысы кенәзлекнең икътисади һәм хәрби куәтен арттыра. Әмма 1303 елда Даниил, бөек кенәз титулын алырга өлгермичә, кырык бер яшендә үлеп китә. Бер елдан соң Урдада әлеге титулны җитез һәм уңышлы Михаил Ярославич ала. Тверь Мәскәүдән юга¬ рырак күтәрелә. Тверь һәм Мәскәүнең беренчелек өчен көрәше. Даниил Александрович үлгәннән соң, Мәскәү кенәзе булып аның улы Юрий Даниилович кала. Юрий Коломна белән Мо¬ жайск өчен көрәштә әтисе белән янәшә тора, әтисенең бөек кенәз булуы турында хыяллана. Хәзер инде ба¬ рысын да яңадан башларга кирәк була. Эш Урда ханы Туктаның (Тохтаның) Михаил Ярославичны яклавы һәм Мәскәүнең тиз арада көчәеп китүен борчылып күзәтүе белән бик катлаулана. Михаил ярлык артыннан Урдага кузгалу белән, кыйммәтле бүләкләр төяп, бөек кенәз титулын алуга дәгъва итеп, Юрий да шунда юл тота. Иң югары титул өчен көрәшнең бу этабында Юрий үзен шөһрәт сөючән һәм бернинди чаралардан да чирканып тормаучы сәясәт¬ че буларак таныта. Тверь кенәзенең нәселдә иң өлкәне булуы да, мәрхүм бөек кенәз боярларның һәм 1299 елда читләр басып алган Киевтан Владимирга күчкән Рус Православие Чиркәве митрополиты Максимның Тверь кенәзен яклавы да аны туктатмый. Митрополит Мәскәү кенәзен рус җирләрендә бәхәс уятмаска өнди, әмма Юрий Даниилович үз юлыннан тайпылмый. Михаил Урдадан бөек кенәзлек итүгә хокук бирүче ярлык белән кайта һәм тиз арада Тверь урынчылары Новгородка юнәлә. Күптән түгел Мәскәү үз кулына алган Переяславльгә җибәрелгән Тверь гаскәрен Юрий Даниилович кире бора, ә үзе Тверьгә бәйле булган Ко¬ строманы эләктерү омтылышы ясап карый, әмма бу барып чыкмый. Тверь һәм Мәскәү арасында Урдага ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрдән, яшерен заговорлардан торган 188
кан коюлы, антларга хыянәтле дәһшәтле каршы тору башлана. Тынгысыз Мәскәү кенәзе бу көрәшнең төп сәбәпчесе була. Ул Новгородтан, көч кулланып, Тверь урынчы¬ ларын куарга тырыша. Михаил исә Мәскәү җирләрен талау белән җавап бирә. 1308 елда Тверь гаскәре хәтта Мәскәүне камап тора, әмма шәһәр бирешми. Митрополит үлгәннән соң, көндәшләрнең һәрберсе митрополит тәхетенә үз кешесен куярга тырыша. Алар бу көрәштә Чиркәү яклавының никадәр мөһим булуын бик яхшы аңлый. Мәскәү җиңә. Митрополит Петр Вла¬ димирда төпләнә. Михаил Ярославич, Тукта хан ярдәменә таянып, Урда өчен ясакны баскаклар аша түгел, ә мөстәкыйль җыю хокукы алуга ирешә һәм аның бер өлешен яшереп кал¬ дыра башлый. Ул Новгородны буйсынырга мәҗбүр итә һәм Новгород ирекләренә һөҗүм башлый, моның өчен көньяктан Новгородка икмәк кертүгә берничә тапкыр аркылы төшә. Михаил Ярославич бөтен Русьның бөек кенәзе титулын үзләштерә, хатларда аңа патша дигән мөрәҗәгатьләр күренә башлый. Урда тәхетенә Үзбәк хан килү белән, хәл кискен төстә үзгәрә. Инде урнашкан гадәт буенча, Михаил Ярославич, бөек кенәз ярлыгына хокукын раслау өчен, Урдага юл тота. Аның артыннан тынгысыз Юрий да шунда юнәлә. Әмма Новгородның Тверьдән аерылу омтылышы арка¬ сында, Михаил, эшләрен дә бетермичә, тиз арада кире әйләнеп кайта. Ул үзе белән урдалыларны алып килә һәм Новгород каршылыгын сындыра. Ә Юрий, үз көндәшенә каршы төрле мәкерләр корып, ясакны яшереп калдыруда һәм яшерен төстә Урдага каршылык күрсәтүдә гаепләр тагып, Урдада дүрт ел вакытын уздыра. Сарайда ул Үзбәк ханның сеңлесенә өйләнә һәм татар хатыны һәм куәтле Урда отряды белән, шулай ук күптән көткән бөек кенәзлек итү ярлыгын алып, өенә әйләнеп кайта — Мәскәү кенәзе Юрий Даниилович Русьта беренче кенәзгә әйләнә. Русь ике дошман лагерьга бүленә: берсенең башында Тверь, икенчесендә Мәскәү тора. Көчле һәм максатчан көндәшләр арасында компромисс була алмый. Урда, әле Михаилны, әле Юрийны яклап, ике кенәзлекне дә хәлсезләндерергә ниятли. 189
Михаил Ярославич. Миниатюра фрагменты Гәрчә Тверь кенәзе Урда карары белән килешсә дә, Юрий өчен бу гына җитми: ул көндәшен тулысынча юк итәргә тели. 1317 елның көзендә Мәскәү-Урда гаскәре Тверь кенэзлеге территориясенә бәреп керә. Бер үк ва¬ кытта төньяктан новгородлылар һөҗүм итә. Рус авыл¬ лары яна, җайдаклар кырларны таптый, сугышчылар кешеләрне әсирлеккә алып китә. Әнә шулай бөек кенәз Юрий Даниилович рус кешеләре сөякләре өстендә үзенә куәт һәм дан яулый. Хәлиткеч бәрелештә Михаил Юрийны тулысынча тар-мар итә, күп кенә Мәскәү боярлары Тверь кенәзенә бәйлелеккә төшә. Әмма Тверь кенәзе никадәр күбрәк җиңү яулаган саен, Урданың аңа карата шиге арта гына бара. Җиңүләре белән Михаил үзенә-үзе кабер казый. Юрий Даниилович аңа ташланган гаепләргә үз хатыны Үзбәк хан сеңлесенең Тверьгә әсирлеккә эләгеп, тоткынлыкта үлеп китүен дә өсти. Һәм шулчак Михаил Ярославич һәм Юрий Даниило¬ вич Русьтагы бөтен эшләрне тикшерү өчен Үзбәк ханга килеп җитәргә дигән боерык алалар. Михаил Ярославич ханның үзенә җәза әзерләвен бик яхшы аңлый. Кенәзгә чит илгә качарга тәкъдим итәләр. Әмма ул моның белән Тверь кенәзлегенә бәла китерермен дип уйлап баш тарта. Юлга чыгар алдыннан, ул васыять яза һәм гаиләсе белән бәхилләшә. Урдада Михаил Ярославичны хан киңәшчеләре җые¬ лышына алып киләләр һәм аннан ризасызлыкларын белдерәләр. Икенче тапкыр Михаилны хан хөкеменә муенына агач богау салып китерәләр. Өстенә иске- москы кигезеп, аның чатыры каршына сак куялар. Көрәштәшләре Михаилга качарга тәкъдим итәләр, хәтта атлар да әзерләп куялар, әмма ул баш тарта. Берничә көннән урдалылар Мәскәү кенәзе һәм аның иярченнәре белән бергә кенәз чатырына бәреп керәләр һәм Михаил¬ ны үтерәләр. Җиңүчеләр аның гәүдәсен Мәскәүгә алып кайталар һәм шунда җирлиләр. Бары тик берничә атнадан соң гына Михаилның тол хатыны һәм уллары ялынып- ялварып Юрий Данииловичтан кенәз мәетен сорап ала¬ лар һәм Тверьдә җирлиләр. 190
Рус Православие Чиркәве соңрак Михаил Ярославич- ны изгеләр рәтенә кертә. Көндәшләрнең берсен юк иткән Урда хакимнәре икенчесенең көчен арттыру турында уйлап та карамый¬ лар. Җәзалап үтерелгән кенәз улы Дмитрий Михайло¬ вич Урдага килеп, әтисенең гаепсезлеген раслагач һәм Мәскәү кенәзенең бөтен мәкерләрен ачкач, хан Юрий Данииловичның бөек кенәз ярлыгын ала да аны Тверьнең яңа кенәзенә тапшыра. 1324 елда көндәшләр яңа аңлатмалар бирү өчен Ур¬ дага чакыртып китереләләр. Шаккатып калган хан күз алдында кенәз үз әтисен үтерүчене — Юрий Даниило- вичны чабып үтерә. Берничә көннән соң урдалылар аны җәзалап үтерә, ә ярлыкны барыбер Тверьгә, Михаил Ярославичның икенче улына тапшыралар. Бу көрәштә Тверь сындырыла, аның җирләре бөл¬ генлеккә төшерелә. Аның рус җирләрен үз кулы астында берләштерү омтылышлары ясаган сәләтле һәм күренекле хакиме һәлак була. Урда көчле рус кенәзләрен җиңүне тантана итә ала. Иван Калита заманында Мәскәүнең күтәрелүе. 1325 елда Юрий Даниилович үлгәннән соң, Мәскәү кенәзлегендә хакимият аның бертуганы сак һәм бар яктан уйлап эш итүче Иван Данииловичка күчә. Ул Русьта бары тик Урдага таянганда гына, Михаил Ярославич һәм Юрий Даниилович кебек ачыктан-ачык беренчелеккә омтылма¬ ганда һәм үз көчеңне күрсәтмәгәндә генә уңышка ирешеп булачагын бик яхшы аңлый. Иван Даниилович өчен төп максат ничек кенә булса да Тверь белән Урданы бәрелештерүдән гыйбарәт була. Ьәм мондый очрак 1327 елда килеп чыга. Еллар дәвамында урдалыларга каршы тупланган нәфрәт бөтен Тверь җирен колачлый. Иван Даниилович бу моменттан файдаланып калырга ашыга. Ул Урдага юнәлә һәм ханга фетнәне бастыруда ярдәм тәкъдим итә. Кенәз Руська урдалылар гаскәре белән әйләнеп кайта һәм күтәрелешне рәхимсез төстә бастыра. Тверь кенәзе Урдага дошман булган Литва-Русь дәүләтенә кача. Урдага ярдәме өчен Мәскәү кенәзенә элек Тверь кенәзе наместниклары, ягъни урынчылары төпләнгән Кострома һәм Новгород шәһәрләре тапшырыла. Иван Калита. Миниатюра. XVII гасыр 191
Иван Калита мөһере Тверь хәлсезләнә. Әмма хан бөек кенәзлек итү ярлы¬ гын Мәскәү кенәзенә түгел, ә Суздальгә тапшыра. Бары тик 1332 елда Суздаль кенәзе үлгәч кенә, Иван Даниило¬ вич Владимирның бөек кенәзе титулын алуга ирешә. Төньяк-Көнчыгыш Русьтагы иң югары хакимиятне ул тулысынча Мәскәү кенәзлеге позицияләрен ныгыту өчен файдалана. Иван Даниилович Урда белән хезмәттәшлеген дәвам итә, үзен ханның тыңлаучан ярдәмчесе итеп таныта. Ул бик еш Сарайда була, ханга бүләкләр ташый, аның яраннарына ялагайлана, гаҗәеп тыңлаучанлык, буйсы- нучанлык күрсәтә. Ясакны вакытында һәм төгәл итеп тапшыра һәм озакламый бөтен рус җирләреннән Урда исеменнән ясак җыю хокукын ала. Ул Русьны рәхимсез төстә талый, түләмәүчеләрне авыр җәзалар көтә. Иван Даниилович бик тырышып һәм максатчан төстә Мәскәү кенәзлеге чикләрен киңәйтә. Урдадан яшереп калдырган һәм үз матди байлыкларын да үз биләмәләрен киңәйтүгә тота. Акчага сатып алып булмаса, көч кулла¬ нудан да чирканып тормый. Иван Даниилович Мәскәүгә Ростов, Галич, Белозерск һәм Углич кенәзлекләрен куша. Мәскәү кенәзлеге рус кенәзлекләре арасында иң эре һәм көчле кенәзлеккә әверелә. Мәскәү кенәзе үзен сак һәм бик исәпле хуҗа итеп таныта. Ул көнкүрештә бик тыйнак була, ярлыларга ярдәм итеп тора. Аның билба¬ вында гел акча янчыгы — калита эленгән була. Шуңа күрә дә аны халык Иван Калита дип атый. Иван Даниилович Мәскәүне рус җирләре үзәгенә әверелдерә. Ул резиденциясе Владимирда булган карт митрополит Петрны еш кына үзенә кунакка чакырга- лый. Мәскәүдә Петр озак кына яши һәм шунда үлә дә. Ул Мәскәү Кремленең әлегә бүрәнәдән салынган Успе¬ ние соборында җирләнә һәм беркадәр вакыттан соң изге диндар һәм Мәскәү яклаучысы дип игълан ителә. Аның табуты тирәсенә паломниклар агыла. Аннан соңгы митрополит даими Мәскәүдә яши, һәм ул рус митрополиясе үзәгенә әверелә. Бу Мәскәү кенәзлегенең әһәмиятен һәм абруен арттыра. Иван Калита заманында Русь җиңел сулыш ала: кенәзләр арасында ызгыш-талашлар туктала, урдалы- 192
лар рус җирләренә яу чапмый башлый. Иван Калита заманыннан алып Владимир бөек кенәзе титулы Мәскәү кенәзләре кулында ныгып ур¬ наша. 1340 елда үлем түшәгендә яткан Иван Калита тәхетне нәселдәге иң өлкән ир кешегә түгел, ә Урда фикеренә колак салып тормыйча, үз улына калдыра. Мәскәү кенәзлегендэ тәхет варислыгы ирләр рәте буенча — атадан улга күчә башлый. Вильно яки Мәскәү? Иван Калитаның уллары, акыллы һәм уңышлы идарәчеләр Кыю Семен (Гордый: 1340 —1353) һәм Күркәм Иван II (Красный: 1353—1359) дә әтиләренең сак һәм сизгер сәясәтен дәвам итәләр. Тынычлык шартларында Мәскәү көч туплый һәм башка рус кенәзлекләрен үзенә буйсынды¬ ра. Митрополит Петр. Дионисий иконасы. XV гасыр Рус җирләрендә беренчелек өчен Тверь белән бик авыр көрәштә, ниһаять, Мәскәү җиңеп чыга. Әмма Мәскәү кенәзлегенең көнбатыш чикләрендә аның яңа көндәше Литва-Русь дәүләте көч туплый. Тверь һәм Мәскәү беренчелек өчен көрәшкән арада Литва актив төстә үзенә рус җирләрен кушуны дәвам итә. XIV гасыр уртасында Литва кенәзе Олъгерд Геди- минович Көнбатыш, Үзәк Русь җирләрен генә түгел, ә Төньяк-Көнчыгыш Русь җирләрен дә үз хакимлеге астына берләштерергә ниятли. Тарих алдында сайлау бурычы килеп баса — бу көрәштә беренчелекне кайсысы алыр: Литва-Русь дәүләте башкаласы Вильномы, әллә Мәскәү ме? Мәскәү бу юлда Урдага таяна, ә Литва исә Алтын Урдага каршы көчләргә. Тверь кенәзлеге аксөякләре һәм Новгород боярларының бер өлеше Литва ягына авыша. Тверьлеләр дә, новгородлылар да Литва-Русь дәүләте белән союзда Урдадан да, шул ук вакытта тәре йөртүчеләрдән дә яклау табарга өметләнә. 1363 елда Ольгерд Көньяк Бугның сул кушылдыгы Зәңгәр Су (Синие Воды) елгасы буендагы бәрелештә мон¬ голлар гаскәрен тар-мар итә. Бу Батый һөҗүмнәреннән бирле илбасар гаскәрләрен беренче эре җиңү була. Әлеге Кенәз Ольгерд 193
Бөек Литва кенәзлеге Бөек Литва кенәзлегенә кушкан территорияләр Миндовг заманында 1263 елга кадәр Витовт заманында (1392—1430) Ольгерд заманында (1345—1377) Витен (1293—1316) һәм Гедимин (1316—1341) заманнарында Литва кенәзлегеннән бәйлелектәге Верховские кенәзлекләре территориясе
җиңү Литва-Русь дәүләтенең абруен күтәрә һәм Мәскәү хакимнәрен Урда белән мөнәсәбәтләре турында уйланыр¬ га мәҗбүр итә. Литва-Русь гаскәрләре тар-мар ителгән дошманны көнчыгышка куа. Днепр һәм Днестр арасындагы бөтен территория Урда хакимлегеннән азат ителә һәм кенәз Ольгерд кулына килеп керә. 1350—1360 елларда Ольгерд әлегә бәйсез булмаган Брянск һәм Смоленск кенәзлекләренә басымын көчәйтә, чын рус шәһәрләре Ржев һәм Торопецны яулап ала. Ольгердны хатынының туган җире Тверь яклый. Аның улы Андрей, әнисе ягыннан рус егете, берничә тапкыр Полоцк полкларын көнчыгышка, Мәскәүгә яу белән алып бара. Дмитрий Иванович заманында Мәскәүнең көчәюе. 1359 елда Мәскәү тәхетенә тугыз яшьлек Дмитрий Иванович, булачак Дмитрий Донской килә. Шул ук елда Алтын Урда ике кисәккә бүленә. Идел елгасы алар арасындагы чиккә әверелә. Алтын Урданың көнбатыш өлешендә төмәнбашы Мамай беренче урынга чыга. Ул, Чыңгыз хан нәселеннән булмау сәбәпле, хан тәхетенә дәгъва итә алмый. Мамай үзенә буйсынган Чыңгызилар исеме астында әш итә, ә аларны тәхеттә бер-бер артлы алыштырып кына тора. Иделдән көнчыгышка таба Сарай биләмәләре җәелеп китә. Кемгә мөрәҗәгать итәргә, ярлыкны кайда сорарга, кемгә юнәлеш тотарга — Мәскәү кенәзләре алдында әнә шул сораулар калка. Боярлар озатуында Дмитрий Иванович Сарайга юнә¬ лә. Мәскәүнең көчәюеннән куркып, хан бөек кенәзлек итү ярлыгын Түбән Новгород-Суздаль кенәзенә тапшы¬ ра. Мәскәү үз максатына ирешкәнгә кадәр Дмитрийның Урдага икенче тапкыр баруы, аннан соң өченче илчелек җибәрелү кирәк була. Хан ярлыкны Дмитрий Ивановичка тапшыра, һәм Мәскәү гаскәре шунда ук Түбән Новгород-Суздальдәге көндәшенә каршы юнәлә, ә кечесе тизрәк үзен Мәскәү вассалы дип танырга ашыга. Әмма әле төмәнбашы Мамайның тануына ирешергә кирәк була. Дмитрий Иванович шул максаттан аның станына килә һәм кичергән кимсетелүен гомер буена Вильнюста Гедимин манарасы 195
Дмитрий Донской заманында Мәскәү Кремле. Рәссам А. М. Васнецов онытмый. Ярлыкны Мамай раслаганнан соң, кенәз Дмит¬ рий бөек кенәз тәхетендә тәмам ныгып урнаша. Шушы заманга Мәскәү рус җирләрен үз кулы астын¬ да берләштерүдә зур уңышларга ирешә. Владимир һәм Дмитров Мәскәү карамагына күчә. Төньяк-Көнчыгыш Русь җирләренең яртысы хәзер Мәскәү кенәзлегенә карый. Кайбер кенәзлекләрне Мәскәү белән союздаш мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Бары тик Урда белән көрәш байрагын күтәргән, ә Литвага якын торган Тверь генә Мәскәүгә дошманлык саклый. Бу шартларда Дмитрий Иванович Урда белән мө¬ нәсәбәтләр традициясен үзгәртә һәм аңа ачыктан-ачык каршы чыга. 1361 елда ул Урдага салымын түләүдән туктый. Мәскәүне яклаучы рус кенәзләре бөек кенәзлек итүгә ярлык артыннан Мәскәүгә барудан туктый. Әмма Мамай рус кенәзләрен, шул исәптән Дмит¬ рий Ивановичны да, Руська берничә рәхимсез һөҗүм экспедицияләре оештырып, үз хакимиятен танырга мәҗбүр итә. Шулай да бөек Мәскәү кенәзлеге Урда белән каршы торуга якынайганнан-якыная бара. 1360 еллар —1370 еллар башында Литва, Тверь белән килешеп, Мәскәүгә берничә һөҗүм оештыра. 1368 елда Ольгерд составында Полоцк полклары да булган көчле Литва-Русь гаскәрен Мәскәүгә каршы алып китә. Ул тиз арада тупланган Мәскәү гаскәрен тар-мар 196
итә һәм Мәскәүле камый, ә анда Дмитрий Иванович кач¬ кан була. Яңа таш Кремль дошман камавына бирешми, һәм ачудан ярсыган Литва кенәзе Мәскәү посадын тар- мар итә һәм ут төртә. Моңа җавап итеп, Дмитрий башка рус кенәзләре белән Литва союздашлары Брянск, Смоленск һәм Тверь кенәзлекләренә һөҗүмнәр ясый. Калуга һәм Мценск Мәскәүгә күчә, Тверь Литва белән союзны өзәргә мәҗбүр була. 1370 ел ахырында кенәз Ольгерд яңадан Мәскәүгә яу белән юнәлә. Бу юлы Дмитрий Иванович сугышка ныграк әзерләнә, һәм Мәскәү гаскәре Ольгердка җитди каршылык күрсәтә. Кыш көне күп санлы Литва-Русь гаскәре яңадан Мәскәүгә килеп җитә, шәһәрне сигез көн буе камалыш хәлендә тота, әмма ахырдан бирелергә мәҗбүр була. Бер елдан соң Литва һәм Тверь кенәзләре бергәләп бу рейдны кабатлыйлар, әмма яңадан җиңелүгә дучар булалар. Вильно белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләр аеруча киеренкеләнә. Литва яңа, күтәрелеп килүче рус көченә юл бирергә мәҗбүр була. Ике арада төзелгән килешү буенча Ольгерд Дмитрий Ивановичны бөек кенәз дип таный. Әмма Тверь моның белән килешми. Литва белән Мәскәүнең үзара көрәше елларында Тверь кенәзе Ур¬ дадан ике тапкыр бөек кенәзлек итүгә ярлык алуга ирешә. Әмма Мәскәү Урда белән инде исәпләшеп тор¬ мый: Дмитрий Иванович беренчелекне бирергә уйлап та карамый. 1375 елда ул Төньяк-Көнчыгыш Русьның егерме кенәзе белән Тверьгә яу белән юнәлә. Берләштерелгән гаскәр, Тверь җирен талап-җимереп, Тверьне камый. Тверь кенәзе үзенә куелган барлык шартларны кабул итәргә мәҗбүр була: ул мәңгегә Владимирның бөек кенәзе титулын дәгъвалаудан баш тарта, үзен Мәскәү кенәзенең кече туганы дип таный, шулай ук Литва белән Урдага каршы көрәштә Мәскәүнең союздашы булырга вәгъдә итә. 197
СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Русьта яңа үзәкләр барлыкка килүнең Россия язмышы өчен әһәмияте нәрсәдә була? Бу процесста Русь җирләре таркаулыгының нәтиҗәләре уңай буламы яки тискәреме? 2. Литва-Русь дәүләте барлыкка килү Русь җирендә көчләр бүленешендә нинди үзгәрешләр китереп чыгара? 3. Тверьнең рус җирләре лидерына әверелүенә нинди шартлар этәргеч ясый? 4. Тверь һәм Литва-Русь кенәзлекләре көчәйгән чорда Мәскәү кенәзлегендә нинди вакыйгалар бара һәм ни өчен Мәскәү лидер урынын дәгъва итә алмый? 5. Мәскәү белән Тверь каршылыгы шартларында Рус Право¬ славие Чиркәве позициясе ни өчен аеруча мөһим була? 6. Мәскәүнең, Тверь һәм Вильноның XIV гасырның икенче яртысындагы каршылыгы ни белән төгәлләнә? Ни өчен бу шулай була? 7. Мәскәүнең күтәрелүенә вакыйгаларның уңай агышы сәбәпме, әллә бу закончалыклы күренешме? «XIII гасырда —XIV гасыр башында Русьның бәйсезлек өчен көрәше» темасы буенча гомумиләштерүче кабатлау 1. Ни өчен Руська монголлар һөҗүме басып алучылар изүе ур¬ нашу белән төгәлләнә һәм моның рус җирләре өчен нәтиҗәләре нинди була? 2. XIII гасырда Русь җирендә ике цивилизация агымы очраша, Алар Русь халыкларына нәрсә алып килә? 3. Александр Невскийның тарихи сайлавы нәрсәдән гыйбарәт була? Ул аның нәтиҗәләрен алдан сизенде микән? 4. Александр Невский идарә иткән чорда Русь җиренең киләчәк яңарышы өчен нинди алшартлар күренә? 5. Берләштерү процессында беренчелекне Мәскәү белән тагын кайсы үзәкләр дәгъва итә һәм ни өчен? 6. Рус җирләрен туплауда Мәскәүнең үзәккә әвереләчәге төгәл билгеле булмый. Ә ни өчен бу шулай килеп чыга? 7. Рус җирләренең бәйсезлек өчен көрәшендәге кайсы мәсьәләләр бәхәс тудыра? 8. Тарих кабинеты өчен «Русь халыкларының бәйсезлек өчен көрәше чорында безнең төбәк. XIII—XIV гасырлар» темасына материал әзерләгез. 9. Ил мәдәнияте һәм әдәбиятының кайсы әсәрләрендә Русьның бәйсезлек көрәше вакыйгалары чагылыш тапкан? Шул турыда кызыксыныгыз.
БЕРДӘМЛЕК ҺӘМ БӘЙСЕЗЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШТӘ V бүлек Куликово сугышы дәвере. Дмитрий Донской юлыннан § 15 Куликово сугышы алдыннан көчләр бүленеше. Тверьне җиңгәннән соң, Дмитрий Иванович Урда белән 1360 елларда ук башлаган көрәшне яңарта. Литваның Ур¬ даны җиңүләреннән, Мәскәү кенәзлегенең давыллы күтәрелүеннән һәм Төньяк-Көнчыгыш Русьның яртысы аңа буйсынганнан соң, Мәскәү яңадан Урда изүеннән котылуга юнәлеш ала. 1374 елда Дмитрий Иванович ул заманга Алтын Урда хөкеменә әверелгән Мамай белән бөтен мөнәсәбәтләрне өзә һәм ясак түләүдән туктый. Бер елдан Тверьне дә тезләнергә мәҗбүр итә, ул үз тылы куркынычсызлыгын тәэмин итә. Бер үк вакытта Литвада да мөһим вакыйгалар бара. Кенәз Ольгерд үлә, ә аның улы һәм варисы кенәз Ягай- ло католик Польша белән якыная. Хакимияткә Литва партиясе тарафдарлары килә, алар хакимияткә рус аксөякләрен үткәрми. Литвада православиелеләрне эзәрлекләүләр башлана. Бу ике борылыш — Мәскәүнең Урдага каршы көрәшкә һәм моның өчен барлык рус кенәзлекләрен берләштерүгә юнәлеш алуы һәм Литваның үзендә күпчелекне тәшкил иткән русларны кимсетүгә омтылышы мөһим тарихи нәтиҗәләргә китерә. Хәзер Урда изүенә каршы көрәштә Мәскәүнең бөек кенәзе Дмитрий Иванович беренче урынга чыга. 199
Кенәз Дмитрий Донской. Икона. XX гасыр Литва русларга каршы көчләрне туплый, Ягайло исә Урда белән союзны кулайрак күрә. Литва-Русь дәүләте составындагы рус җирләре шуннан соң Мәскәүне үзләрен Литва басы¬ мыннан, ә Литва белән Польша униясеннән соң Польша һәм шулай ук католиклык ба¬ сымыннан азат итүче итеп күрә. Бу тарихи борылыш Көнчыгыш Европадагы күп санлы дәүләтләрнең озак вакытларга сузылачак сәясәтен билгели. Рус җирләренең Мамайга каршы Мәскәү җитәкчелегендәге көрәше тагы да рәхимсезрәк төс ала. Түбән Новгородта урдалыларның мең ярым кешелек гаскәре кырып бетерелә. Бер¬ кадәр вакыттан соң кенәз Дмитрий Боброк- Волынец җитәкчелегендәге гаскәр Болгар ка¬ ласын ала һәм Идел сәүдә юлын Русь контроле астына куя. Мәскәү кенәзе моның белән генә чикләнми, Казанга отряд җибәрә һәм Алтын Урданың бу вассалын беркадәр вакыт Мәскәүгә ясак түләп торырга мәҗбүр итә. Мәскәү гаскәрләре бар яктан Урда биләмәләрен кысрыклый. Ока елгасы ярлары буйлап Мәскәү воеводалары, урман юлла¬ рында агачлар аударып, отрядлар белән елга кичүләрендә кизү торучы сак постлары куеп, ныклы оборона сызыкла¬ ры булдыралар. Шөһрәт сөюче һәм көчле хаким, сәләтле полководец Мамай Мәскәүнең бу адымнарына җавап бирми кал¬ мый. Ул үз отряды һәлакәте өчен Түбән Новгородтан рәхимсез төстә үч ала. Мамай чирүе Мәскәүне яклаган рус җирләре буйлап ут һәм кылыч белән уза. Түбән Нов¬ город кенәзлеге бөлгенлеккә төшерелә. 1377 елда Мамай Руська яңа яу әзерли. Урда гаскәре¬ нә Түбән Новгород-Суздаль кенәзләренең һәм Мәскәү кенәзлегенең полклары каршы чыга. Әмма воеводалар урдалыларны күрми һәм тынычланып кала, ә аларны Руська дошман булган мордва аксакаллары урман сук¬ маклары буйлап, Ока кушылдыгы Пьяна елгасы буен¬ дагы рус лагерена алып чыга. Бу вакытта сугышчылар воеводалары белән бергә кәеф-сафа корып ята, елъязмада бу турыда Пианада үзләрен исерекләрдәй (аки пиании) 200
тоттылар дип искә алына. Гаскәр тулысынча тар-мар ителә. Исән калганнар артыннан барып, урдалылар Түбән Новгородка бәреп керә һәм ут төртә. Бу Русь өчен ачы сабак була. Урданың әлегә көчле һәм мәкерле дошман булуы, аны җиңел генә җиңеп бул¬ маячагы ачыклана. Озакламый Дмитрий Иванович Руська урдалылар биргән сабакны бик яхшы үзләштерүен күрсәтә. 1378 елда Мәскәүгә Мамай полководецы Бегичның Руська таба юнәлүе турында хәбәр килгәч, воеводалар аны тулы әзерлек белән каршы алалар. Урдалыларга көчле Мәскәү гаскәре каршы чыга. Аның башында кенәз үзе тора. 1378 елның 11 августында Оканың уң кушылдыгы Вожа елгасы ярында Дмитрий Иванович Урда гаскәренә һөҗүм итә. Руслар монгол җайдаклары басымына бирешми һәм дошманга ян-яклардан көчле һөҗүмнәр ясап, аның рәтләрен таратып бетерә. Урдалылар тулысынча җиңелә. Биш Урда кенәзе үтерелә, Бегич та һәлак була. Вожа елгасы буендагы җиңелү турында ишеткән Мамай ачудан ярсый. Куликово сугышы. Мамай үзен бөек монгол ханнары эшен дәвам итүче итеп күрүләрен тели. Урда Монгол империя¬ се каршында бөтен дөнья калтырап торган Батый заман¬ нарындагы кебек үк куәтле дип игълан итә ул. Мамай гыйбрәт өчен Русьтан үч алырга һәм аны монгол-татар изүе астына кайтарырга ниятли. Руська походка ул ике ел буе әзерләнә, Ягайло белән союз турында килешә, Урда һөҗүмнәреннән куркып беткән Рязань кенәзе Олегтан ярдәм турында вәгъдә ала. Әмма урдалыларны күралмаган һәм Мәскәүдән шүрләгән Олег Мамай планнары турында Дмитрий Ивановичка хәбәр итеп тора. Мамай Руська каршы яуда Төньяк Кавказ вассалла¬ рын (черкасларны, осетиннарны) һәм ялланган Генуя калканчыларын куллана. Гаскәренең гомуми саны 60—65 мең кешегә җитә. Ягайло Мамайга үз гаскәре белән ярдәмгә киләчәген вәгъдә итә. Дмитрий Иванович шулай ук зур бәрелешкә әзерләнә. Ул Мамай белән көрәшне гомумрус эшенә әверелдерә. 30 дан артык шәһәр Дмитрий Иванович гаскәренә үз 201
Сергий Радонежский Дмитрий Донскойга фатиха бирә. Троица- Сергий лаврасындагы рәсем сугышчыларын җибәрә. Алар арасында Владимир, Суз¬ даль, Ростов, Кострома, Ярославль, Серпухов, Звениго¬ род, Коломна, Белоозеро, Муром, Углич һ.б. була. Бер¬ туган Ягайлолар — Урдага каршы сәясәткә тугры калган Полоцк кенәзе Андрей Олъгердович һәм Брянск кенәзе Дмитрий Олъгердович та Мәскәү яклы булалар. Борынгы чыганаклар рус гаскәре составында кенәз дружиначылары һәм сугышчылары белән янәшә кресть¬ яннар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре дә булуын хәбәр итә. Бөтен халык катлауларын милли рух күтәренкелеге чолгап ала. Бөтен Русь Мәскәү кенәзе гаскәрен тәэмин итеп тора. Рус сугышчыларын көрәшкә рухландыруда һәм фатиха бирүдә Рус Православие Чиркәве әһелләре зур роль башкара. Троица-Сергий лаврасын нигезләгән күренекле диндар Сергий Радонежский (1321 —1391) Дмитрий Ивановичка дошманга каршы көрәшкә үзе фатиха биргән дигән риваять яши. Кенәзгә ярдәмгә ул куәтле баһадирлар Пересвет һәм Осляба исемле ике монарх җибәрә. Рус гаскәре Коломнада тупланырга тиеш була. Анда 40—45 мең гаскәр җыела. Яңа күзәтү мәгълүматлары алган Мамай һөҗүм баш- 202
Куликово кырында таң ата. Рәссам А. Бубнов ларга ашыкмый, ул Ягайлоның килеп җитүен көтә, һәм Дмитрий Иванович үзе һөҗүм башлый. Ул Мәскәүне сакларга калдырган полкларны чакыртып ала һәм бөтен гаскәре белән Ока аша кичеп чыга. Шул арада Мамай Донның уң ярында литвалыларны көтеп тора. Рязань кенәзе Олег аңа ярдәм итми. Донга килеп җитәрәк руслар Урданың сак отряды бе¬ лән бәрелешә һәм аны тар-мар итә. Димәк, урдалыларның теләсә кайчан килеп чыгуы мөмкин була. Әмма Мамай ни 6, ни 7 сентябрьдә дә күренми. 1380 елның 7 сентябреннән 8 енә каршы төндә, Алла Анасы Раштуасы көнендә, рус полклары тиз арада сузылган басмалар һәм елга кичүе аша Донның каршы ярына чыгалар һәм Дон белән аның кушылдыгы Непрядва елгасы арасындагы Куликово кы¬ рында тезелеп басалар. Алда Зур полк тора, флангларга Уң һәм Сул кул полклары баса. Зур полк алдында Алдагы полк тезелә, ә артта Запас полк урнаша. Шулай итеп, рус гаскәренең өзүе бик авыр булган өч оборона рәте сузыла. Әмма полководецның төп хәйлә алымы Засада атлы- лар полкын төзүдән гыйбарәт була. Ул сулъяк флангтагы имәнлектә урнаша. Аның башлыгы итеп Дмитрий Ива¬ нович үзенең туганнан туганы, Серпухов кенәзе, сәләтле Инок Пересветның татар баһадиры Челеби белән алышы. Миниатюра. XVI гасыр 203
полководец Владимир Андреевичны һәм көрәштә сынал¬ ган воевода Дмитрий Боброк-Волынецны куя. Гадәт буенча, сугыш баһадирлар бәрелеше белән башланып китә. Урда алыбы Челебигә монах Пересвет каршы чыга. Җайдаклар бәрелештә бер-берсен сөңгеләр белән чәнчи һәм, тынсыз калып, җиргә ава. Ьәм шунда ук Урда төмән башлары алга ыргыла. Рус гаскәрләре якынлашып килүче дошманнарны дулкынланып күзәтә, Русь өчен хәлиткеч тарихи мизгел җитүен алар бик яхшы аңлый. Мамайдан аермалы буларак, Дмитрий Иванович, гади сугышчы киемнәрен киеп, Алдагы полк белән бергә су¬ гыш кырына чыга. Кенәз киемнәре кигән бояр Михаил Бренок кенәз байрагы астына баса. Урдалыларның үзәккә беренче ярсулы һөҗүме русларны сыгылырга мәҗбүр итә, һәм Алдагы полк чигенә. Ьәм сугышның бөтен авырлыгы Дмитрий Иванович күчкән Зур полк өстенә төшә. Имәнлектәге рус гаскәрләре Урда җайдакларының яр¬ сулы авазлар белән үзләре яныннан очып руслар тылына керүен һәм аларны Непрядва белән Дондагы кичүләрдән бүлүен әрнеп күзәтеп тора. Серпухов Владимиры сугыш¬ ка ыргыла, әмма тәҗрибәле Боброк-Волынец аны тыеп тора — ул дошман Засада полкына үз флангын ачык калдыруын көтә. Бәрелешнең иң фаҗигале мизгелләре җитә. Боброк- Куликово сугышы. Миниатюра Волынец аваз сала: «Сәгать сукты., һәм вакыт җитте! Тырышыгыз, туганнар һәм дуслар\» — ди ул. Яңа көч белән рус җайдаклары имәнлектән очып чыга һәм аптырап калган дошманның флангына ки¬ тереп бәрә. Зур һәм Запас полк сугышчы¬ лары дәртләнеп китә. Бөтен рус гаскәренең һөҗүме башлана. Мамай гаскәре тагын бер сәгатькә якын сугыша. Берәүләр Непрядваның каршы яры¬ на йөзеп чыкмакчы һәм далага качмакчы була, икенчеләре, Мамай өндәүләренә колак салмыйча, Мамай чатыры яныннан чабып уза. Мамай үзе дә сугыш кырыннан кача. Куликово кырында күп санлы урдалы¬ лар кырыла, шулай ук меңәрләгән рус су- 204
Куликово сугышы гышчысы һәлак була. Яраланган Дмитрий Ивановичны бары тик кич җиткәндә генә табып алалар. Канга баткан һәм таушалып беткән сугыш киемнәреннән, әмма авыр яралары булмаган хәлдә ул үле урдалылар һәм руслар гәүдәләре арасында ята. Куликово сугышыннан соң Мәскәү кенәзен Донской дип йөртә башлыйлар. Рус полклары һәлак булганнарны сигез көн буе елый- елый күмә. Мамайның Литва гаскәре Куликово кырына килеп җитмичә, аңа бер көн юл читтә туктап кала. Мамай гаскәре калдыкларын аның Урдадагы хан тәхете өчен көрәштә көндәше Туктамыш тар-мар итеп бетерә, ә бер өлеше хан ягына чыга. Мамай Кафа (Феодосиягә) каласына барып җитә һәм шунда үтерелә. Куликово сугышының тарихи әһәмияте. Куликово сугы¬ шыннан соң Русь башка илгә әверелә. Җиңү халыкның милли хәтерен кузгата. Куликово сугышы алдыннан Русьны юкка гына милли күтәренкелек рухы чолгап алмый. XIV гасыр ахыры һәм XV гасырның беренче дистә елында рус хуҗалык тормышы, мәдәнияте һәм сәнгатенең сизелерлек алга китүе дә очраклы булмый. Ирек рухы кешеләрне канатландырып җибәрә. Алар 205
тормышта шәхси иминлектән дә югарырак максат булу¬ ын аңлыйлар. Бу — бөтен халык азатлыгы, ил хөррияте. Якынайган ирекне тою аларның рухын күтәрә һәм бәхетлерәк итә, кенәзләрне дә, боярларны да, чиркәү әһелләрен дә, сәүдәгәрләрне һәм крестьяннарны да бергә туплый. Русларның Куликово турындагы җиңүен тарихчылар европалыларның Аттила җитәкчелегендәге һуннар явын җиңүе белән чагыштыра. Куликово сугышыннан соң Азиянең Европага һөҗүме тукталып тора. Урда белән мөнәсәбәтләрдә тарихи инициатива Русь ягына күчә: Русь һөҗүм итә, ә Урда һәм аның үзеннән аерымланучы олыслары сакланырга мәҗбүр була. Куликово сугышы әлеге процессны башлап җибәрә. Куликово сугышы Мәскәүнең, алда көткән авырлык¬ ларга һәм бу юлдагы киртәләргә карамастан, гомумрус милли мәнфәгатьләрен чагылдыручыга әверелүен һәм рус җирләрен берләштерүдә беренче урынга чыгуын күрсәтә. Ил яклавына таянып, Мәскәү әлегә үзенә ку¬ шылмаган рус кенәзлекләренә йогынты ясый. Куликово сугышындагы җиңү даны Дмитрий Донскойга да, аның варисларына да Русьны берләштерү эшендә бер терәк була. Хәлсезләнгән һәм рәтләре сирәгәйгән гаскәр Мәскәүгә тантаналы төстә кайта. Дмитрий Донской әлеге җиңүдән соң бөтен рус җирләренең юлбашчысына әверелә. Ма¬ майның куәтле дәүләте җимерелә. Әмма, үз ихтыярына каршы килеп, Дмитрий Ивано¬ вич Урдада Мамайның көндәше Туктамыш ханның ны¬ гуына ярдәм итә. Туктамыш Алтын Урданың бердәмлеген торгыза. Шөһрәт сөючән хан, гәрчә моны көч кулланып кына тормышка ашырып булса да, үз биләмәләренә рус олысын кире кайтарырга ниятли. Ул Русь әлегә бик хәлсез, димәк, аңа җитди һөҗүм ясау вакыты җитте дип исәпли. Туктамышның Мәскәүгә походы. Мәскәүгә яу оештыру өчен, Туктамыш үзе белән Идел аръягыннан килгән яңа Төмәннәрдән гыйбарәт гаять зур гаскәр туплый. 1382 елның җәендә Туктамыш Урдада булган барлык рус сәүдәгәрләрен Мәскәүгә кайтып аның яу әзерләвен 206
хәбәр итмәсеннәр өчен җибәрмичә тора. Хан инде Мамай кебек Мәскәүгә каршы ачыктан-ачык хәрәкәт итәргә батырчылык итми. Бу инде, гәрчә Урда әлегә бик куәтле булса да, Мәскәүнең көчен һәм Урданың йомшавын белдерә. 1382 елда Ока елгасыннан ерак түгел урдалыларның яңа гаскәре килеп чыгу Дмитрий Донской өчен көтелмәгән хәл була. Ул гаскәр туплау өчен Мәскәүдән төньякка юнәлә. Туктамыш бернинди тоткарлыксыз Кремль янына ук килеп җитә һәм Кремль стеналарына беренче һөҗүмне оештыра. Һөҗүм итү баскычлары эшкә җигелә. Мәс¬ кәүлеләр һөҗүмне кире кайтара. Бер-бер артлы тагын ике штурм ясала, әмма таш ныгытма бирешми. һәм шунда Туктамыш хәйләгә күчә: ул мәскәүлеләрдән бик аз Мәскәүнең Туктамыш гаскәрләреннән саклануы. Миниатюра. XVI гасыр гына ясак таләп итә һәм, Кремль стеналарына басып, шәһәрне күрү өчен Кремль эченә үткәрүләрен сорый. Хан шуннан соң китеп барам дип ант итә. Уйлашканнан соң мәскәүлеләр килешә һәм артык ышанучанлыклары өчен шунда ук җәзасын да ала. Тимер белән тышланган, әлләни авыр булмаган Кремль капкалары ачылып китә, урдалылар Кремль эченә ыргыла һәм шәһәрне саклаучыларны чапкалап ташлый һәм кенәз сараен, боярлар йортларын һәм урамнарны таларга тотына. Алар кенәз казнасын кулга төшерә, борынгы китапларны яндыра. Һәм хәрабәләр генә калдырып, Русь җире буйлап тарала. Волоколамск янында урдалыларны Серпухов кенәзе Владимир тар- мар итә. Әмма Мәскәүгә Дмитрий Донской гаскәре һәм Серпухов кенәзе Владимир отряды якынаюын ишеткән Туктамыш тиз арада кире борыла һәм үз юлындагы Рязань җирен талый. Бу шулай ук Куликово кырында Урдага ясалган һөҗүмнең Сарай өчен эзсез югалмавын күрсәтә. Мәскәүнең авыр хәленнән шунда ук Тверь кенәзе файдаланып калырга ашыга. Ул үзенең бөек кенәзлек итүгә булган хокукын искә төшерә, әмма Урда, анда 207
Мәскәүгә һәм Дмитрий Донскойга нәфрәт көчле булса да, рус җирләрен бүлүгә бармый. Туктамыш бу хәлнең Русь белән яңа сугышка китерәчәген яхшы аңлый, ә ул аңа әлегә әзер булмый. Чираттагы каршылыкка Дмитрий Ивановичның да әзерлеге җитми. Мәскәүгә кайткач, Дмитрий Иванович, яндырыл¬ ган шәһәрне күреп, бик нык кайгыра, меңәрләгән мәскәүлеләрнең урдалылар тарафыннан кырылуын ишетә. Нәтиҗәдә Русь Урдага ясак түләвен дәвам итә. Әмма Дмитрий Донской, Урдадан рөхсәт алып тормыйча гына, бөек кенәз титулын улы Василийга васыять итә. Владимир җирен ул әлеге васыятендә үз отчинасы дип атый. Бу бик әһәмиятле була. Урда җимерелүгә таба бара. Русь, киресенчә, көч туплый һәм акрын гына, әмма дөрес юл белән Мәскәү җитәкчелегендә берләшүгә таба юнәлеш ала. Бу юлда аңа тышкы дошманнар Литва һәм Урда мәкерләрен җиңәргә һәм бу бердәмлекнең дошманнары булган Тверь, Рязань һәм Түбән Новгород кенәзлекләре каршылыгын сындырырга туры килә. Шулай да кенәзнең Русь файдасына эшләгәннәре бушка китми. Озакламый Мәскәүгә Белозерск кенәзлеге кушыла. Бөек кенәзнең көчле гаскәре яңадан торгызы- ла. Йомышлы боярлар Дмитрий Ивановичны яклаучы ныклы стена булып баса. Дмитрий Донской 1389 елда дөнья куя. Ул улы Васи¬ лийга калдырган кенәзлек озакламый урнашып килүче бердәм Русь дәүләтенең үзәгенә әверелә. Василий I заманында Мәскәү тирәсендәге вазгыять. Тәхеткә килгән 19 яшьлек Василий Дмитриевич (1389— 1425) ул елларга инде кырыс тормыш сабакларын үткән була. Аңа 13 яшь чакта ук әтисе аны, бөек кенәзлек итүгә ярлык алу өчен, Урдага Туктамыш ханга җибәргән була. Туктамыш, Дмитрий Ивановичка ярлык бирсә дә, кенәз улын Урдада тотык (заложник) итеп калдыра. Мәскәү кенәзлеге Урдага буйсынмаган яки ясак түләмәгән очрак¬ та аңа үлем яный. Мәскәү тәхете варисы ике ел ярым буена Урдада яшәргә мәҗбүр була. Уңай бер мизгелдә ул Урдадан кача, әмма Идел буе далалары аша кайтырга куркып, Литвага 208
юнәлә һәм әтисе үләргә бер ел калгач кына Мәскәүгә әйләнеп кайта. Бу заманда инде Литвада мөһим вакыйгалар узган була. Ягайлоның дистә еллар буена Литва белән дош¬ манлык мөнәсәбәтләрендә яшәгән католик Польшага таба борылуы 1385 елда Крев униясе белән төгәлләнә. Ягайло Польша королевасы Ядвигага өйләнә, като¬ ликлыкка күчеп, Владислав исеме ала һәм Польша короленә әверелә. Озакламый мәҗүси Литвада католик¬ лык кертелә. Бу вакыйга Литваның күпчелеген тәшкил итүче православиеле русларны буйсыну хәленә куя. Ягайлоның эш-гамәлләре автономияле Полоцк ке- нәзлегендә ризасызлык уята. Литвага тартылган Смо¬ ленск кенәзлеге хәзер күбесенчә Мәскәү тарафына таба борыла башлый. Ягайлоның Польшаны һәм католик¬ лыкны яклаган сәясәте шулай ук Литва аксөякләрен дә канәгатьләндерми һәм алар Ягайлоның туганнан туганы, Ольгердның оныгы Витовт тирәсендә берләшә. Ахыр чиктә Ягайло һәм Витовт килешүгә ирешәләр. Литва үз составындагы рус җирләре белән бергә Витовт идарәсе астында бәйсез дәүләткә әверелә. Витовт үлгән очракта бу дәүләт белән Ягайло һәм аның варислары идарә итәргә тиеш була. Витовтның көч-куәте ташып тора һәм ул үзенең Лит¬ вадагы хакимлеген әлегә ирекле калган рус җирләрен үз кул астына берләштерү ниятен тормышка ашыруда кулланмакчы була. Ул Полоцк шәһәрен тулысынча буйсындырырга, Смоленскины басып алырга, Псковны кулга төшерергә, килеп чыкса, Новгородны да алырга өметләнә. Бу юлда Витовт Мәскәү кенәзе Василий I белән кар¬ шылыкка кермичә кала алмый. Әмма Төньяк-Көнчыгыш инде Ольгерд заманнарындагы хәлдә булмый. Хәзер Мәскәү рус җирләренә кул сузучылар каршында, Ур¬ дамы ул, Литва яки Ливон орденымы, ныклы киртә булып баса. Литва һәм Мәскәү кенәзлеге мөнәсәбәтләре Василий I нең Литвада яшәгәндә Витовт белән дуслашуы һәм аның кызы Софьяга өйләнүе аркасында да катлаула¬ на. Софья Витовтовна Мәскәүнең бөек княгинясына әверелә. Ягайло Витовт 209
Дмитрий Донской сәясәтен дәвам итеп, Василий I Мәскәүгә Түбән Новго¬ род кенәзлеген куша. Ул моны бик җиңел генә эшли — Урдадан кенәзлек итүгә яр¬ лык сатып ала. Түбән Новгород боярлары Мәскәү кенәзен яклый. Василий I Мәскәү хакиме тәкъдим иткән кенәзне генә танучы Псковка да басым ясый. Рязань кенәзлеге белән дә мөнәсәбәтләр ачыклана. Рязань кенәзе үзен Василий I нең кече туганы, ягъни Мәскәүнең вассалы дип таный. Василий I белән шартнамә буенча Мәскәү Тверьнең тугры союздашына әверелә. Василий I акрын гына, әмма дөрес итеп, рус җирләрен берләштерү юлын¬ нан атлый. Ул рус җирләренең бер өле¬ Василий I һәм Софья Витовтовна. Чиркәү бизәлешеннән бер күренеш шен Мәскәү кенәзлеге составына куша, башкаларын үз вассалларына әверелдерә. Мәскәү никадәр көчәйгән саен, Урда һәм Руська дош¬ ман башка көчләр аңа тагы да ярсыбрак ябырыла. XIV гасыр ахырында Азиядән Руська яңа көч яный. Сәмәрканд хуҗасы Тимер (Тимерлэнк) үзенә бөтен Урта Азияне, Төньяк Кавказның бер өлешен буйсындыра һәм Алтын Урдага һөҗүм итә. Тәвәккәл һәм рәхимсез Тимер 1395 елда Туктамышның хәрби көчләрен тар-мар итә, күп санлы Алтын Урда шәһәрләрен талый һәм җимерә. Туктамыш Литвага кача, ә Тимер Руська юнәлә. Рус җирләре өстенә яңа басып алу куркынычы яный. Мәскәү моңа җавапсыз калмый. Василий Дмитриевич Аксак Тимергә каршы үз полкларын җибәрә. Тимер гаскәре үз юлында бар нәрсәне җимереп, Елец каласына килеп җитә һәм кинәт кире борыла. Русь җиңел сулап куя. Бу куркыныч дошманнан шулай көтмәгәндә котылуны рус кешеләре Русьта бик борынгы һәм нык хөрмәт ителүче Владимирдагы Алла Анасы ико¬ насы белән бәйлиләр. Аны, махсус рәвештә Владимирдан алып килеп, рус полклары алдына чыгаралар. Руська янап, Тимер бер үк вакытта, Алтын Урда¬ ны һәм Русьның явыз дошманы Туктамышны көчсез¬ ләндереп, аңа ярдәм дә итә. Аның каравы Витовт 210
Туктамыш йөзендә ныклы союздаш табуга ирешә. Ул Туктамышка Урда тәхетен алырга булышачагын вәгъдә итә. Туктамыш Литва белән бергә Мәскәүне җимерүне ышандыра. Литва һәм Урда Көнчыгыш Европаны үзара бүлешергә әзерләнәләр. 1399 елда Витовт һәм Туктамышны Алтын Урда ханы Ворскла елгасы буенда җиңгәннән соң, аларның Мәскәүгә басымы бераз йомшара. Туктамышның да Урда хакимиятенә кайту планнары җимерелә. Ул Себергә кача һәм тиз арада шунда үтерелә. Витовт Мәскәүне басып алу планнарыннан баш тарт¬ мый. Ул яңадан көч туплый һәм Псков белән Новго¬ род җирләренә һөҗүм итә. Василий Дмитриевич шул шәһәрләрне яклый. Русъ-Литва сугышы башлана. 1406—1408 елларда кияү һәм бабай — Витовт белән Василий Дмитриевич—өч тапкыр чик буенда, бөтен хәрби көчләрен туплап, кара-каршы тора. Ьәм һәр очрак¬ та да эш кан коюларсыз уза. Дошманнар солых төзи һәм шунда ук яңа каршылыкка әзерләнә башлый. Бер генә як та өстенлеккә ирешә алмый. Литва да, Мәскәү дә ахыр чиктә кире чигенә, чөнки Мәскәүгә Урданың яңа хакиме Идегәй яный, ә Литвага кабат Тевтон орденының куәтле һөҗүме башлана. 1408 ел Русь тарихына бик караңгы ел булып керә. Идегәй гаскәре Руська юнәлә. Декабрь башында урда¬ лылар кисәк Мәскәүгә якыная. Идегәй Литвага юнәләм дигән имеш-мимеш тарата, ә үзе Мәскәүгә юл тота. Аның бу һөҗүме шулкадәр рәхимсез була ки, елъязмачылар аны Батый явы белән чагыштыра. Мәскәү кенәзлегенең барлык шәһәрләре яулап алына, талана һәм яндырыла. Урданың һәр сугышчысы үзе белән берничә дистә рус әсирен алып китә. Идегәй Мәскәү посадларын яндыра һәм Кремльгә килеп җитә. Әмма таш стена бирешми. Идегәй бер ай буе үз гаскәрен Кремль стеналары астында тота, ә ан¬ нары, Урдада яңа ызгыш-талашлар башлану турында хәбәр алгач, көньякка китеп бара, ә кире борылуы өчен Мәскәүдән зур йолым ала. Бу һөҗүм Урданың әлегә куәтле булуын күрсәтә. Ьәм Сарайда яңа хан урнашу белән, Василий I, мул бүләкләр төяп, Урдага юл тота. Ул анда элеккечә ясак түләп торырга Тимер. М. М. Герасимов реконструкциясе 211
вәгъдә итә. Мәскәү кенәзлеге рус җирләрен берләштерүдә әйдәп барса да һәм Русьта иң эре һәм көчле кенәзлек бу¬ лып калса да, Урдадан ярым бәйле хәлдә яши. Грюнвальд сугышы. Әгәр дә Русь Урда тарафыннан яңадан җиңелүгә дучар ителсә дә, Литва исә, киресенчә, Тевтон ордены белән көрәштә уңышка ирешә. Витовт Новгородны, Псков һәм Төньяк-Көнчыгыш Русьны буйсындырырга тырышса, орден Балтыйк буен үз кулына эләктерә. Немец рыцарьлары хәтта Литваның жмудь кабиләсе җирләрен басып алалар. Жмудьларның бер өлеше Витовт канаты астына кача, калганнарын не¬ мецлар мәҗбүри төстә христианлыкка бора, ә жмудьлар җирендә рыцарьлар замоклары төзи. Бу ерткычлык Бөек Витовт. Ян Матейконың «Грюнвальд сугышы» картинасыннан фрагмент ояларына таянып, рыцарьлар тирә-юньдәге җирләргә һөҗүмне дәвам итәләр. Жмудьлар берничә тапкыр не¬ мецларга каршы күтәрелеп карый, әмма көчләр тигез булмый. Ьәм шунда жмудь юлбашчылары тугандаш Литвага ярдәм сорап мөрәҗәгать итә: Безнең җир биргән барлык уңышны һәм бал кортлары ояларын рыцарьлар талап алды; киек ауларга да, балык то¬ тарга да, күршеләр белән сәүдә итәргә дә рөхсәт юк; һәр елны безнең балаларыбызны үзләренә тотык итеп алып киттеләр; безнең юлбашчыларны Пруссиягә озаттылар, башкаларны бөтен нәселе белән яндырып үтерделәр; ana-сеңелләрне һәм кызларыбызны көч белән алып киттеләр, ә үзләре күлмәкләрендә изге тәре йөрткән була тагын! Хәзер орден һөҗүме Литваның үзенә дә яный. Рыцарьлар Польша биләмәләренә дә ба¬ сым ясый. Бары тик көнчыгышта уңышсызлыкка юлы¬ гып һәм Василий I белән солых төзеп кенә, Витовт көнбатышка таба борыла. 1410 елның 15 июлендә Грюнвальд авылы янында Польша һәм Литваның берләштерелгән полклары Тевтон ордены көчләре белән очра¬ ша. Үзәктә Литва составына килеп эләккән кенәзлекләрнең рус полклары тора, алар ара¬ сында Смоленск, Полоцк, Витебск, Киев һәм Пинск полклары була. Башта рыцарьлар фланг¬ ларда торучы Полыпа-Литва полкларын кысрык¬ 212
лый, әмма үзәктә торучы рус җәяүле полкларының фидакарь батырлыгы бә¬ релеш барышын үзгәртә. Польша-Литва җайдаклары һөҗүмгә күчеп, рыцарьлар гаскәрен чолгап ала. Тевтон ордены ту¬ лысынча тар-мар ителә. Дистәләгән мең рыцарь һәлак була. Бәрелештә орден магистрының да гомере өзелә. Поляклар, литвалылар һәм руслар немецларның көнчыгышка үтүенә чик куя. Грюнвальд сугышыннан соң Витовт бөтен Русьны үз кул астына туплау фикереннән кире кайта. Вильно белән Мәскәү арасындагы көчләр чагыштыр¬ масы Мәскәү файдасына үзгәрә. Ул би¬ решми һәм үз тарихи юлы белән баруын дәвам итә. Чиркәүнең Русьны берләштерүдәге роле. Рус җирләрен Мәскәү тирәсендә бер¬ ләштерүдә, Русьның чит ил басып алучы¬ лары белән көрәшендә Рус Православие Чиркәве зур роль башкара. Дин әһеллә¬ ре, митрополитлар, әре монастырьлар башлыклары Мәскәү кенәзләренә гаять зур ярдәм күрсәтәләр. Алар гаскәр туп- Грюнвальд тирәсендәге сугыш Витовт гаскәренең бер өлеше чигенүе һәм сугышка яңадан кире кайтуы Немецлар басымына бирешмәгән Смоленск полклары Союздашларның гомуми һөҗүме Немец рыцарьларының качуы ^Зееаольде||У£ Тан берг Фоуленм Гаскәрләр урнашуы: Тевтон орденыныкы Союздашларныкы (поляклар, литвалылар, руслар, украиннар, белоруслар, татарлар) Тәре йөртүчеләрнең сул флангына союздашлар атакасы Валенродның каршы һөҗүме лауга акча кызганмый, кенәзләрне, воевода һәм гади сугышчыларны туган якны саклауга рухландыра. Сугыш авырлыклары һәм һөҗүмнәр, туганнар һәм якыннарның үлеме шартларында дини фидакарьләр, монахлар, священниклар кешеләргә булыша. Болар барысы җәмгыятьнең туплануына һәм төрле яшьтәге кешеләрнең, төрле катлау вәкилләренең бердәмлек хисе уянуына, Ватан язмышы өчен җаваплылык тоюына этәргеч ясый. Күп кенә күренекле чиркәү әһелләренең, якыннарыңа хезмәт итү һәм әхлаклылык үрнәкләренең күбәюе Русьны берләштерү һәм Урда белән көрәш бары¬ шында уянган милли рух күтәренкелеге чорына туры килүе бер дә очраклы түгел. Митрополит Петр һәм аның дәвамчылары Мәскәүгә берләштерү эшләрендә зур ярдәм күрсәтәләр. Алар 213
Митрополит Алексий. Дионисий иконасы. XV гасыр эшчәнлеге Иван Калита һәм аның уллары сәясәте белән бәйләнгән була. Митрополит Алексий, Дмитрий Иванович әле малай чагында ук әтисе тәхетенә килгәндә, аның янәшәсендә була һәм Дмитрийны барлык патриотик эшләрендә яклап чыга. Акыллы, белемле, нык холыклы, бик диндар һәм шәхси тормышында бик тыйнак бу кеше чын дини башлык була. Рус җаннарын туплаучы. Сергий Радонежский бөтен рус тормышына зур йогынты ясый. Инде үсмер чагында ук Варфоломей (монахлыкка кыркыганчы Сергийны шулай атаганнар) ул югары диндарлыкка, ялгызлыкка, уку һәм өзлексез хезмәткә тартылуы белән аерылып тора. Бөлгән боярлардан булган әти-әнисе үлгәч, Варфоломей мирас¬ тан баш тарта һәм абыйсы яшәгән монастырьга китә. Ул абыйсын тагы да авыррак нәзер кабул итәргә — ялгыз гына бер бәләкәй монастырьга, үтеп чыккысыз кара урман эчендәге пустынъга китәргә һәм шунда Аллага хезмәт итәргә өнди. Куе Радонеж урманында бу ике туган кечерәк кенә аланлык чистарта, үзләре өчен алачык кора һәм Изге Троица хөрмәтенә бәләкәй бер чиркәү төзи. Борынгы чыганакта язылганча, алар газаплы һәм кырыс тор¬ мыш белән яши. Абыйсы, салкыннар һәм ачлыкка түзә алмыйча, Мәскәү монастырена күчә, ә Варфоломей үзе генә урманда кала. Ике елдан соң аны Сергий исеме белән монахлыкка кыркалар һәм бу аланда ул тагын 12 ел ялгызлыкта яши. Аның тормышы хезмәттә, гыйбадәттә, уйлануларда, анда юату эзләүчеләр белән очрашуларда уза. Ул бик күп га¬ заплар һәм авырлыклар кичерә. Берничә тапкыр кыргый җәнлекләр тырнагыннан үлем яный. Бер тапкыр урман эченнән ач аю чыга. Сергий аңа азык бирә һәм шуның белән хайванны тынычландыра. Сергийның дини фидакарьлеге, аның изге эшләре турындагы хәбәр тиз арада Русь буйлап тарала. Аның тирәсендә Сергий эшен дәвам итүчеләр туплана, алар, хөҗрәләр (келья) төзеп, яңа чиркәүләр кора. Троица- Сергий монастыре әнә шулай төзелә. Сергий Русьта беренче тапкыр бергә яшәүгә нигезләнгән яңа төр монастырь кора. Бу очракта монахлар, элек 214
хөҗрәләрдә яшәүдән аермалы буларак, уртак хуҗалык алып баралар, шәхси милекләре булмый һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм калалар. Сергий аларга дуслыкта, хөрмәттә яшәргә һәм бер-берсенә хезмәт итәргә чакыра. Монда Сергийга, изге аталарга кешеләр киңәш һәм яклау эзләп килә, крестьяннар шунда килеп төпләнә. Монастырь тирәсендә авыллар күбәя. Сергий исемен бөтен Русь белә, бөек кенәз дә, мескен крестьян да аның фикеренә колак сала. Сергий Радонеж¬ ский кенәз Дмитрий Ивановичка Куликово сугышына кергәндә фатиха бирә. Соңрак ул Мәскәү кенәзен кайнар холыклы һәм Мәскәүгә карата агрессив мөнәсәбәттә то¬ ручы Рязань кенәзе Олег белән килештерә. Кирилл-Белозерск монастырен нигезләгән Кирилл (1335—1427) тормышы да дәрвишлек батырлыгы белән мәгълүм. Кириллның хезмәт һәм гыйбадәт белән тулы рәхимле һәм тыйнак яшәү рәвешен күреп, Кирилл янына кешеләр агыла. Ул аларны мәрхәмәтле, әхлаклы булырга, үзара Изге Сергий Радо¬ нежский. Икона. XVI гасыр Сергий Радонежский- ның Троица соборын¬ дагы сөякләре сакла¬ на торган рака Троица-Сергий лавра¬ сындагы Троица соборы 215
Кирилл-Белозерск монастыре Кирилл Белозерский. Икона. XVI гасыр ярдәмләшеп, хезмәттә яшәргә, туган җирне яратырга өнди. Алексий, Сергий Радонежский, Кирилл Белозерский кебек шундый остазлар рус кешеләренең ул чактагы авыр һәм караңгы тормышында яктылык чаткысы ка¬ быза, күңелләрендә рухи ирек, туган җиргә бирелгәнлек, үз-үзләренә хөрмәт хисләрен уята. Әмма дөньяви ихтыяҗлар һәм ыгы-зыгылар мона¬ стырь эченә дә үтеп керә, дин әһелләре тормышына да йогынты ясый. Монастырьларның хуҗалыгы үсә. Кенәзләр монастырьларга җир бирә, аны монастырьга бәйлелектәге крестьяннар эшкәртә. Сәүдә эшләре дә алып барыла. Монастырь казнасында акча чылтырый. Тормыш кайчакларда монастырь нигезләүчеләрнең васыятьләре белән каршылыкка керә. Мондый шарт¬ ларда изгелеккә, игелеккә омтылу гаять авыр була. Әмма чын диндарлар христиан идеалларын тормыш шартлары белән бергә үреп яшәргә тырыша. Кайчаклар¬ да бу барып чыга, ә кайчакларда монастырьлар гадәти феодаль хуҗалыкка, ә монахлар бу хуҗалыкларның дини киемнәрдәге идарәчеләренә, оештыручыларына әверелеп кала. Әмма алар барыбер төбәкне үзләштерү 216
белән җитәкчелек итә, Русьның элек кеше яшәмәгән ерак почмакларына шул заман цивилизациясен алып килә. 1. Ни өчен күп санлы рус кенәзлекләре үз гаскәрләрен Дмитрий Иванович байрагы астына алып килә? Аларның бу адымнарын¬ да нинди юнәлеш чагыла? 2. 1380 елда күп кенә рус идарәчеләре ирекле төстә Мәскәү кул астына күчә дигән фикер дөресме? Үз җавабыгызны дәлилләгез. 3. «Куликово сугышының тарихи әһәмияте» темасына план- конспект төзегез. Уйлагыз: ни өчен ул монгол-татар изүенең бетүенә китерә? 4. Л. Н. Гумилевның Мамай белән көрәшкә 1380 елда мәс¬ кәүлеләр, суздальлеләр, ярославльлеләр, владимирлылар, костромалылар китте, ә Кулиководан соң руслар кайтты дигән фикеренә аңлатма бирегез. 5. В. О. Ключевскийның Мәскәү Иван Калитаның саранлык сандыгында түгел, ә Куликово кырында туды дигән карашы нәрсәне аңлата? 6. Дмитрий Иванович исеме рус халкы хәтерендә ничек мәңгеләштерелә? 7. Куликово сугышы үз колачы белән Дмитрий Ивановичның Русь каршындагы башка казанышларын күләгәдә калдыра. Шул казанышларны атагыз. 8. 15 нче параграфның төп нәтиҗәләрен чыгарыгыз, параграф атамасына игътибар итегез. 9. Василий I эшчәнлеге нинди халыкара хәл шартларында тормышка аша? Ни өчен Мәскәү көчәйгән саен, Урда һәм аның союздашлары Мәскәү кенәзлеге ныгуына тагы да көчлерәк каршылык тудырырга тырышалар? 10. Ни өчен Сергий Радонежский рус тарихына рус җаннарын хуплаучы буларак кереп кала? Рус Православие Чиркәве һәм рус халкы аны ничек искә ала? 11. Рус җирләрен үзләштерүдә һәм Россия цивилизациясе тууда монастырьлар нинди роль башкара? Ни өчен Куликово сугышыннан соң аларның роле тагын да үсә? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 217
§16 Русьта феодаль сугыш Успение соборы. Звенигород Звенигород кенәзе Юрий. Бөек кенәз Василий Дмитрие¬ вич 1425 елда, ун яшьлек улы Василийны үз урынына калдырып, бу дөньядан китеп бара. Дмитрий Донскойның икенче улы кенәз Юрий Дмитриевич тәхет өчен көрәштә аның көндәшенә әверелә. Дмитрий Донской васыяте буенча, Звенигород һәм Галич аның удел биләмәсенә әверелә. Мәскәү кенәзлегенең төп өлеше исә бөек кенәз кулына күчә. Илле яшьлек Юрий Дмитриевич тәхеткә үз хоку¬ кын игълан итә. Ул тәхет варислыгының өлкәнлек буенча тапшырылырга тиешле элекке тәртибенә кире кайтырга тели, ә бу исә турыдан-туры атадан улга калу тәртибен бозу булыр иде. Әмма инде элекке тәртипләр артта кала, чөнки рус җирләрен берләштерү, Мәскәү кенәзлегенең куәте күп яктан тәхетнең атадан улга калу һәм уделларның бетерелүе белән бәйләнгән була. Юрий Дмитриевич бу тәртипне бозарга ниятли. Моның өчен аның җитди сәбәпләре дә була, чөнки улы туганчы Василий I үз варисы итеп Юрийны атаган була. Ул Дмитрий Донской улы, аны Сергий Радонежский үзе чукындырган, аның тормыш тәҗрибәсе дә бик бай, ул бик белемле дә. Юрий Дмитриевич әдәбият һәм сәнгать белән бик нык кызыксына, XIV—XV йөзләр чиге рус рәссамы Андрей Рублев иҗатына табына, Кирилл-Белозерск монастырен нигезләгән игумен Ки¬ рилл белән хат алышып тора. Звенигородта һәм аның әйләнә-тирәсендә кенәз храмнар һәм монастырьлар төзелешен башлап җибәрә. Өстәвенә ул кыю сугышчы һәм җиңүле полководец та була — сугыш кырында бер генә тапкыр да җиңелми. Звенигород һәм Галич, төньяктагы Вятка һәм Устюг аны яклый, Новгородның югары катлаулары аны якын итә, чөнки ул тәхеткә килгәч, Новгородка Мәскәү ба¬ сымы кимер, шәһәр Мәскәү вәкилләреннән котылыр, Новгород ирекләре чәчәк атар дип өметләнә. Үзләренә элекке бәйсезлекләрен кире кайтарырга теләгән удел кенәзләре дә Юрийны үз итә. Тәхет варислыгының элекке удел тәртипләрен яклау¬ 218
чылар белән бердәм Русь дәүләтендә туып килүче яңа традицияләре тарафдарлары арасындагы көрәш тарихта закончалыклы күренешкә әверелә. Василий II не кем яклый. Василий II сәләтләре белән дә, рухи сыйфатлары белән дә Юрий Дмитриевичка тиңләшә алмый. Әмма бу малай артында Русьның бердәмлеген яклаучы зур көчләр тора. Бу иң элек бөек кенәз гаскәренең нигезе йомышлы кенәзләр, боярлар, дворяннар була. Бу бөек кенәзләр белән бергә дан яула¬ ган, Дмитрий Донской һәм Василий I дән күп җирләр кабул итеп алган, хәзер Звенигород Юрие тарафдарла¬ ры белән байлыкларын һәм йогынтыларын бүлешергә теләмәгән эре һәм вак җирбиләүчеләр, вотчиначылар һәм алпавытлар була. Алар барысы да бөек кенәзгә хезмәт итүдә үз язмышларын күрә: бөек кенәз хакимияте никадәр нык булса, Мәскәү кенәзлеге составына керүче җирләр артып торса, алар — җиңеп килүче бердәм Русь дәүләтенең символына әверелгән үсмер кенәзнең тугры хезмәтчеләре дә — шулкадәр бай булган. Бөек кенәз хакимиятен Коломна, Түбән Новгород, Кострома, Ярославль һ. б. шәһәрләр дә яклый. Шәһәр, посад халкы һәм сәүдә кешеләре Урда һөҗүмнәре вакы¬ тында тыныч һәм тотрыклы тормыш, бөтен Русь буенча сәүдә итү, һөнәрчелек белән шөгыльләнү турында хы¬ яллана. Мәскәү кенәзенең көчле хакимияте аларга бу мөмкинлекне тудырыр иде. Василий II не Чиркәү дә яклый. Мәскәү митропо¬ литы, епископлар (Новгород владыкасыннан тыш), эре монастырьлар игуменнары аны православие яклаучысы, Урда бәйсезлегенә каршы көрәштә әйдәп баручы итеп күрә. Өстәвенә бөек кенәз хакимияте, Чиркәүгә матди ярдәм күрсәтеп, аңа бай җир биләмәләре һәм төрле өстенлекләр бирә. Ниһаять, Калита Йорты, ягъни бөек кенәзнең нәсел- ыруы, хәтта Юрий Дмитриевичның ир туганнары да көчле бөек кенәз хакимияте — үзләренең дә көч-куәте булуын төшенәләр. Василий II нең авыр язмышы. Үсмер Василий II тәхеткә килү белән, Юрий Дмитриевич Галичка китеп бара һәм бөтен рус җирләре буйлап Василий II гә буйсынмау һәм ясак җыю турында өндәмә язулары тарата. Звенигород кенәзе Юрий. Мәскәү Кремленең Архангел соборы фрескасы 219
Галичка Мәскәү гаскәре юнәлә, әмма Юрий аннан китеп бара. Агасы белән энекәше (племянник), удел азат¬ лыгы көчләре белән илне үзәкләштерү көчләре арасында көрәш башлана. Хәер, башта эшне тыныч юл белән хәл итү турында килешәләр. Василий II һәм Юрий Урдага бөек кенәзлек итү ярлыгы алырга юнәләләр. Алар анда бер ел яши һәм Мәскәү бәхәсне җиңеп чыга. Әмма Юрий бу хәл белән килешә алмый һәм яңадан Галичка юнәлә, монда аның байраклары астына Мәскәү хакимиятеннән канәгать булмаучылар агыла башлый. 1433 елда Юрий Дмитриевичның уллары (Кылый кушаматлы Василий Юрьевич һәм Шемяка кушаматлы Дмитрий Юрьевич) Василий II белән аның туенда ачула¬ нышкач, ачыктан-ачык каршылык башлана. Боярлардан кемдер Василий Дмитриевичта алтын белән чигелгән билбау күреп ала. Ул, элек Дмитрий Донскойныкы бу¬ лып, кем тарафыннандыр Мәскәү казнасыннан урланган була. Бу хәлне бөек кенәз гаиләсе бик ачулы дошманлык һәм шикләнү белән кабул итә. Василий II нең әнисе Софья Витовтовна хәзер үк билбауны салып ташларга боера. Юрийның рәнҗегән уллары мәҗлестән Галичка, әтиләре янына китеп бара. Мәскәү өчен көрәшнең яңа этабы башлана. Озакламый Юрий Дмитриевич уллары белән бергә Мәскәүгә көтелмәгән көчле һөҗүм оештыра. Ашык- пошык җыелган бөек кенәз гаскәре тар-мар ителә, һәм Василий II үзенең яшь хатыны, әнисе һәм иң якын боярлары белән Мәскәүдән Костромага кача. Анда аны Юрийның уллары камап ала, һәм Василий II аларга бирелергә мәҗбүр була. Василий һәм Дмитрий Юрьевичлар әтиләрен бөек кенәздән үч алырга үгетлиләр, әмма Юрий бу эштән баш тарта. Киресенчә, ул энекәшенә удел биләмәсе итеп Мәскәү кенәзлегендә икенче урында торучы Коломнаны бирә һәм моның белән ул киләчәктә Василий II нең бөек кенәз тәхетенә кире кайту мөмкинлеген истә тота. Сугыш кырында тар-мар ителгән, Мәскәүдән куылган Василий II тирәсендә шунда ук рус җәмгыятенең бер өлеше туплана башлый. Коломнага боярлар һәм дворян¬ нар агыла, бөтен Мәскәү элитасы шунда күчә, һәм Юрий берүзе торып кала. Бу шартларда ул, көтелмәгән карарга 220
Княгиня Софья Кылый Василийдан билбавын тартып ала. Рәссам П. П. Чистяков килеп, энекәшенә юл бирә һәм Мәскәү тәхетеннән баш тарта. Василий II Мәскәүне ала һәм шунда ук Юрийның буйсынмас уллары белән көрәш башлый. Нәм яңадан ул җиңелүгә дучар була. Клязьма ярында бертуган¬ нар Мәскәү гаскәрен тар-мар итә, ә воевода әсирлеккә эләгә. Василий II, яңа көч туплап, Юрий һәм аның уллары биләмәсенә юнәлә. Нәм бөек кенәз тагын үзенең сәләтле агасыннан җиңелә. Хәлиткеч бәрелеш 1434 елда Ростов җирендә уза. Юрий Дмитриевич икенче кат Мәскәүне ала, бөек кенәз гаиләсен әсирлеккә төшерә һәм аның казнасын эләктерә. Василий II Тверьгә, аннары Новго¬ родка кача. Билгесез ки, Юрий хакимлеге астында Мәскәү ке¬ нәзлеге язмышы нинди булыр иде, әмма ул ике ай гына идарә итеп кала, 1434 елда ул үлә. Барлык тра¬ дицияләргә каршы килеп, Юрий Дмитриевичның олы улы Василий үзен бөек кенәз дип игълан итә. Феодаль сугышның яңа этабы башлана. Бөтен Төньяк- Көнчыгыш Русь бәрелешләр һәм хәрби походлар мәй¬ данына әверелә. Авыллар, шәһәрләр дөрләп яна, ны¬ гытмалар штурм белән алына, кешеләр кырыла. Русь хакимнәрнең үз-үзләрен артык яратуы, данга омтылуы 221
аркасында канга бата. Русь җире кысрыклаулар һәм рәхимсезлекләр аша үзенең бердәмлеге һәм үзәкләшүенә таба атлый. Инициатива озакламый Мәскәүнең бөек кенәзе ку¬ лына күчә, чөнки җәмгыятьнең киң катлаулары шөһрәт сөюче авантюристка каршы чыга һәм элекке Мәскәү хакимлеген яклый. 1436 елның хәлиткеч бәрелешендә Василий Юрьевич Мәскәү гаскәре тарафыннан тар-мар ителә, әсирлеккә алынып, Мәскәүгә озатыла. Анда бөек кенәз боерыгы белән аны сукырайталар. Шуннан соң аны Кылый куша¬ маты белән атый башлыйлар. 12 елдан соң ул беркемгә кирәксез хәлдә дөнья куя. Дмитрий Шемяка фетнәсе. Русьның сугышлардан хәл¬ сезләнүен һәм талануын аның элекке дошманы Урда файдалана. Урдалылар гаскәре көньяк рус җирләренә ки¬ леп чыга. Василий II аңа каршы үзенең элекке көндәше Дмитрий Юрьевич Шемяка җитәкчелегендәге гаскәр җибәрә. Әмма урдалылар Шемякины тар-мар итә һәм яу белән Мәскәүгә таба юнәлә. Бөек кенәз гаиләсе белән шәһәрдән чыгып кача. Урдалылар башкала тирәләрен яндыра һәм Коломнаны талый. 1444 елның кышында Урда гаскәре яңадан Русь¬ ка килә, бу юлы алар Түбән Новгородны, Муром һ. б. шәһәрләрне яулап ала. Василий II дошманга каршы үзе гаскәр туплап китә. Суздальнең Спас-Евфимий мона¬ стыре стеналары буендагы бәрелештә, руслар гаскәре саны күбрәк булуга карамастан, урдалылар аларны тар-мар итә. Воеводаларның оештыру осталыгы җитми, полкларда тәртип начар куелган була, ә иң мөһиме, Шемяка отряды үзе ни өчендер сугыш кырына бөтенләй чыкмый. Бу коточкыч мәхшәр була. Василий II һәм аның күренекле боярларыннан күпләр әсирлеккә эләгә. Урдалылар Василий II дән бик зур йолым сорый. Аны бөтен Русь буйлап җыялар. Нәкъ шул вакытта Дмитрий Шемяка оештырган фетнә өлгереп җитә. Ул бөек кенәзне Русь җирен саклый белмәүдә гаепли, аның өчен җыелучы йолымның артык зур булуын искәртә. 1446 елның 12 февралендә фетнәчеләр Мәскәүне ала, Троица-Сергий монастырена отряд җибәрә, шунда булган 222
кенәзне чиркәүдә үк кулга ала, ә бу бик зур гөнаһ сана¬ ла. Кенәзне Мәскәүгә алып кайталар һәм сукырайталар. Тарихка бөек кенәз Василий II Сукыр Василий (Темный) кушаматы белән кереп кала. Берничә көннән соң Василий II не хатыны белән Угличка озаталар, аның туганнарын төрле шәһәрләр буйлап тараталар, әмма ыгы-зыгы арасында кенәз ул¬ ларын оныталар. Тугры кешеләр кече яшьтәге кенәз улы И ванны һәм аның абыйсын алып китәргә өлгерәләр һәм бер авылда яшерәләр. Әмма Шемяка ал арны тотып бирүләренә ирешә, һәм малайларны әтиләре янына тоткынлыкка озаталар. Шул арада Русь чикләрендә игътибарга лаек вакыйга була. Василий II не җиңгән Алтын Урда ханнарының берсе, көньяк рус җирләрендә төпләнеп, үзенең Урда белән арасын өзүен игълан итә һәм башкаланы Идел буена Казанга күчерә. Әнә шулай итеп, мөстәкыйль Казан ханлыгы яши башлый. Сукыр җиңүче. Озакламый Шемяканың җәмгыятьтә бер¬ нинди дә таянычы булмавы ачыклана. Аны элек яклаган бөек көчләр фетнәчеләрне ташлый. Кешеләр кайчандыр Коломнага күчкән кебек Угличка китә башлый. Йомыш¬ лы кенәзләр һәм боярлар төркеме Василий II не һәм аның гаиләсен тоткынлыктан азат итәргә тырыша, әмма бу барып чыкмый. Рус җирләрендәге бөек кенәз тарафдар¬ лары Литва белән чик буйларында кораллы отрядлар туплый һәм Шемяка белән көрәш башлый. Шуннан соң Шемяка Василий II не Вологдага яшәргә күчерә һәм беркайчан да бөек кенәз тәхетенә кул суз¬ маячагы турында вәгъдә ала. Өстәвенә Шемяканың идарәче буларак абруе төшә. Ул идарә иткәндә, җир милкен яңадан бүлү башлана, ришвәтчелек киң колач җәя. Кирилл-Белозерск монастыре Василий II не Ше- мякага биргән антыннан азат итә. Бөек кенәз гаскәр туплый башлый, аңа төрле шәһәрләр, шул исәптән Тверь ярдәмгә килә. Мәскәү һәм Тверь союзын үсмер Иван Васильевичның Тверь кенәзе кызына ярәшелүе белән ныгыталар. Литва чигеннән дә Мәскәүгә отрядлар якынлаша. Бөек кенәз Сукыр Василий. Миниатюра 223
Василий II Шемякага Мәскәүдән китүен таләп итә. Шемяка гаскәреннән күпләр Василий II ягына күчә, һәм озакламый бөек кенәз отряды башкаланы яулап ала. Дмитрий Шемяка Угличка кача. Картайган һәм чәчләре агарган, күзләр урынында кара чокырлар гына калган. Василий II тантаналы төстә Мәскәүгә керә. Сугыш тагын берничә елга сузыла. Бары тик 1453 елда гына Василий II тулысынча җиңеп чыга. Шул елда ук Шемяка Новгородта дөнья куя. Замандашлары аны агулап үтерделәр дип исәпли. Мәскәү тәхетендәге соңгы көннәрен Василий II үз хакимиятен ныгытып үткәрә. Ул, Кылый Василийдан аермалы буларак, эш ташламый, ә киресенчә, һәр эштә актив катнаша. Шулай да сукырлык аның эшчәнлегенә комачаулый. Тора-бара ул үзенең улы Иванны беренче планга чыгара, һәм озакламый ул әтисенең идарәдәшенә әверелә. Мәскәү Тверь белән союзын ныгыта, феодаль сугыш¬ лар чорында кайбер ирекләр алуга ирешкән Новгородта бөек кенәз хакимияте йогынтысын торгыза. Мәскәү кенәзлеге Урданың яңа һөҗүмнәрен дә кире кайтара. Василий II улына сугышлардан тәмам гарык булган, бөлгән кенәзлекне калдыра, әмма ничек кенә булмасын, аның кулына бөтен Төньяк-Көнчыгыш Русьны диярлек идарә итүне тапшыра. Үлем түшәгендә ятканда Василий II Шемяка кө¬ рәштәшләрен тоткынлыктан коткарырга тырыш¬ кан фетнәчеләрне җәзага тартырга боера. Мәскәү бу массакүләм үтерүләрдән тетрәнә. Җан бирүче фетнә¬ челәрнең ыңгырашу авазлары үлеп баручы кенәз пула¬ тына да ишетелеп тора. Әнә шулай Мәскәү кенәзлеге Русь җире бердәмлеге өчен көрәшүче Мәскәү дәүләтенә әверелә бара. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Юрий Дмитриевичның Мәскәү тәхетенә хокукы нәрсәләр белән нигезләнә? Аны кем яклый? Василий II ягында кем тора? 2. Үзәкләштерү көчләре һәм уделлар иреге арасындагы бәхәс һәм сугышның сәбәпләрен сез нәрсәдә күрәсез? 3. Феодаль ызгыш-талашларда катнашучыларның кайсысы сезнең күңелегезгә якын, ә кайсысы тискәре караш тудыра һәм ни өчен? 224
4. Ни өчен мәскәүлеләрнең күпчелеге элекке Мәскәү хакимия¬ тен яклый? 5. Феодаль сугышлар барышында Урда үзен ничек тота? Моны ни белән аңлатып була? 6. Мәскәү кенәзлеге тора-бара Мәскәү дәүләтенә әверелә дигән караш нәрсәне белдерә? 7. Феодаль сугыш нәтиҗәләрен сез ничек бәялисез? Үз нәти¬ җәләрегезне дәлилләгез. 8. Феодаль сугышны булдырмаска мөмкин иде дигән оппонен¬ тыгызга сез ничек җавап бирер идегез? 9. Феодаль сугыш, сезнең карашка, нинди проблемаларны хәл итә? Иван III —бөтен Русь государе. Русь Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында § 17 Беренче адымнар. 1462 елда Мәскәү тәхетенә Иван III килә. 22 яшьлек егет Василий II васыяте буенча хаким булып кала. Моңа Урда фатихасы да, ярлыгы да кирәк булмый. Әмма ясак түләү элеккечә үк Русь белән Урданы бәйләп торучы ныклы җеп булып кала бирә. Әмма инде хәлсезләнгән Урда әкренләп кисәкләргә бүлгәләнә башлый. Алтын, яки Зур Урдадан (Батыйның элекке империясен шулай атыйлар) кала, Сарайдан ае¬ рылып чыгучы тагын берничә ханлык барлыкка килә. Бу Казан, Кырым һәм Себер ханлыклары. Русьның үз территориясендә Касыйм ханлыгы барлыкка килә. Бу ханлыклар бер-берсе белән көндәшлек итә, әмма һәрберсе Русьтан ясак сорый. Иван III Казан ханлыгына берничә һөҗүм оешты¬ ра. 1469 елда аның бертуганы Юрий җитәкчелегендәге гаскәр Казанны камый һәм шундагы рус әсирләрен азат итә. Иван III гә үз гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне көйләргә туры килә. Василий II васыяте буенча Иван III нең абый-энеләре кечкенә генә булса да мөстәкыйль ке- нәзлекләр — уделлар ала. Алар белән мөнәсәбәтләр 225
Иван III. Гравюра. XV гасыр кискенләшү очраклары яңа сугыш куркынычы белән яный. Шуңа күрә дә Иван III аларның уделларына ка¬ гылмый. Әмма аның баласыз туганы Юрий үлү белән, аның уделы булган Дмитров кенәзлеге дәүләт җирләре составына кертелә. Иван III әлегә бәйсез калган рус җирләрен Мәскәүгә буйсындыру сәясәтен дәвам итә. Моның төрле юллары була. Мәсәлән, Ярославль кенәзлеген Иван III шундагы кенәз гаиләсеннән сатып ала, ә Рязань кенәзлеге өстеннән патронат урнаштыра. Мәскәүнең күптәнге көндәшләре Новгород һәм Тверь белән эшләр катлаулырак тора. Новгородны буйсындыру. Новгород идарәчеләре көчләр¬ нең Мәскәү ягына авыша баруын сизә. Элекке Нов¬ город ирекләрен саклауны үтенеп, Мәскәүгә илчелек җибәргәндә, алар бер үк вакытта, Мәскәүгә каршы ярдәм сорап, Литва белән сөйләшүләр алып бара. Литва бу ярдәмне күрсәтергә ризалаша. Шулай итеп, Ольгерд һәм Витовтның Мәскәү белән каршылыгы заманнары кире кайткандай тоела. Литва шулай ук Зур Урда һәм Кырым ханлыгы якла¬ вын алу омтылышлары ясап карый. Новгород, шул рәвештә, киң колачлы Көнчыгыш Ев¬ ропа сәясәтенә кушылып китә. Максат бер генә — Мәскәү кенәзлеге көчәюенә чик кую. Үз көченә нык ышанган Иван III, Новгород рес¬ публикасын үзенең ата-баба отчинасы дип белдереп, Новгородка грамота җибәрә. Бу шәһәрдә ризасызлык китереп чыгара, һәм бу хәлдән Литва партиясе та¬ рафдарлары булган боярлар гына түгел, ә гади халык сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр дә риза булмый. Шау-шулы вече җыелышлары уза башлый — новгородлылар Мәскәү кенәзенең холопларына әйләнергә теләмиләр! Европага якын торган бу төньяк-көнбатыш рус шәһәренең де¬ мократик тәртипләре бөтен рус җирләрен берләштерү, Русьның ирек һәм бәйсезлеген, иң элек Урдага бәйсезле- ген саклап кала алучы куәтле үзәкләшкән дәүләт төзү процесслары белән бәрелешә. Иван III конфликтны кораллы юл белән хәл итә. Тәҗрибәле сәясәтче буларак, ул әзерләнүче әлеге яуга го- мумрус колачын бирә — кенәзләр нәселе вәкилләреннән, боярлар, дворяннар һәм сәүдәгәрләрдән үзен яклая¬ 226
чаклары турында вәгъдә ала. Өстәвенә әлеге җәза экспедициясенә дини характер бирелә. Иван III, Нов¬ городның Литва белән союзы аның католик ил белән килешүе ул дип, латинчылыкка, еретиклыкка авы- шучыларга каршы көрәш башлавын белдерә. Өстәвенә бу вакытта православиенең, хак диннең язмышы 1453 елда Константинопольнең төрекләр басымы астында җиңелүеннән соң тагы да авырлаша. Православиегә ла- тинчылык афәте генә түгел, ә мөселманнар тарафыннан да куркыныч яный. Иван III һәм аның ярдәмчеләре 1439 елда католик һәм православие чиркәүләре арасында уния төзелгәннән соң папа Римының хәлсезләнгән грек православиесен үз йогынтысына буйсындыру омтылышын да онытмыйлар. Византиягә төрекләр һөҗүме алдыннан Константино¬ поль Патриархы әнә шундый униягә барырга мәҗбүр була. Бу карар Италиядәге Феррар һәм Флоренция шәһәрләрендә узган мәшһүр чиркәү Соборында кабул ителә. Соборда унияне яклаучы Мәскәү митрополиты да катнаша. Ул Мәскәүгә әйләнеп кайткач, аны православие диненә хыянәттә гаепләп кулга алалар һәм митрополит тәхетеннән төшерәләр. Россия өчен католиклык һәм униячеләргә каршы көрәш Көнбатыш илләрнең идеологии агрессиясеннән саклануны белдерә. Әмма бер үк вакытта бу илне Европа цивилизациясеннән аеруга да китерә. Иван III Новгородка үз полкларын хак динне коткару байрагы астында алып бара. Ул Русьның шул замандагы бөтен көчен Новгородка каршы юнәлтә. 1471 елның җәендә Шелонъ елгасы ярында тарихи бәрелеш уза. Әлләни зур булмаган, әмма яхшы оешты¬ рылган һәм шәп коралландырылган рус гаскәре, төп көчләр килеп җитүен көтеп тә тормыйча, үзеннән күбрәк булган Новгород гаскәрен тар-мар итә. Новгород ирекләренең кысылуы әлеге җиңелүнең төп нәтиҗәсе була. Новгород үзен Иван IIIнең отчинасы дип таный. Новгородтагы Мәскәү урынчысының хакимияте ныгый, Литва белән элемтәләр законсыз дип игълан ителә. Новгород посадниклары җәзалап үтерелә, алар арасында Новгородның Литва белән якынаюын яклаучы Борецкий да була. Кайбер боярларны һәм аксөякләрне 227
Коломнага тоткынлыкка озаталар. Новгород Мәскәүгә зур контрибуция түли. Литва үз союздашын яклап чыгарга батырчылык итми. Аның каравы Зур Урда ханы Әхмәт, Мәскәү көчләрен төньякка җәлеп итәргә тырышып карый. 1472 елның җәендә ул Руська һөҗүм итә. Әмма Иван III Ока елгасына бөек кенәз гаскәрен китереп җиткерергә өлгерә, ә Әхмәт Оканы кичеп чыгарга батырчылык итми. Ур¬ далылар төп бәрелешкә кермиләр, Урда Мәскәү белән ачыктан-ачык каршылыктан курка. Русьның монгол- татар изүеннән тәмам котылу сәгате якынлаша. Шелонь елгасында җиңелгәннән соң, Мәскәүгә кар¬ шы партия Новгородта әлегә корал ташламый. Аның җитәкчесе җәзалап үтерелгән посадникның тол хатыны Марфа Борецкая була. Литва хакимлеге астына күчү өчен зур көч куела. Мәскәүгә каршы булганнарын Иван III гә карата нәфрәт, шәхси һәм эгоистик мәнфәгатьләрнең кысрыклануы этәрә. Объектив яктан бу партиянең җиңүе шәһәр ирекләренең саклануын, Мәскәүнең авыр кулыннан ко¬ тылуын һәм Европа цивилизациясе үсеше кочагындагы Көнчыгыш Европа дәүләтләре юлыннан хәрәкәт итүне белдерер иде. Озакламый Борецкая партиясе өстенлек ала, Мәскәү партиясе тарафдарлары тар-мар ителә, ә Мәскәү сәү¬ дәгәрләре Новгородтан куыла. 1477 елда Иван III яңадан фетнәчел шәһәргә гомум - рус гаскәрен җибәрә, ул Новгородны камап ала һәм шәһәрнең югары затларын сөйләшүләр башларга мәҗбүр итә. Элеккечә үк ни Литва, ни Урда Новгородка ярдәмгә килми. Яңа шартнамә буенча, Новгород Русь дәүләтенең бер өлешенә әверелә. Мәскәү белән берләшүгә каршы торучы¬ лар җире һәм чиркәү җирләренең бер өлеше бөек Мәскәү кенәзе файдасына конфискацияләнә. 1478 елңың гыйнварында Иван III үз отчинасы — Новгородка килеп керә. Бөек кенәз урынчылары шәһәр хакимиятен үз кулларына ала. Мәскәүгә аеруча каршы булганнарны кулга алалар һәм тоткынлыкка озаталар. Алар арасында буйсынмас Марфа Борецкая да була. 228
Иван III элек бәйсез булган Новгород республикасын¬ да бер ай яши, анда Мәскәү тәртипләре урнаштыра. Ул Мәскәүгә әйләнеп кайтканда, аның артыннан ат арба¬ сында Новгород иреге һәм мөстәкыйльлеге символы вече чаңын алып китәләр. Урда изүеннән котылу. 1478 елда, Новгородны җиңгәннән соң, Иван III Урдага ясак түләүдән туктый. Халыкара хәл дә шуңа этәрә. Константинополь җиңелгәннән соң, Русь ул заман Европасында иң эре православие дәүләте булып кала. Православие халкы Мәскәүгә үз өмете һәм таянычы итеп карый. Өстәвенә тол калган Иван III Византиянең соңгы императоры бертуганының сеңлесенә — Италиядә яшәүче Зоя Палеологка өйләнә. Рим чиркәве вәкилләре Зоя ярдәмендә Мәскәүдә уния чиркәве ныгып урнашыр дип өметләнә. Зоя тантаналы төстә Мәскәүгә килеп кергәндә, прелат аның каретасы ал¬ дыннан католиклык тәресен күтәреп бара, әмма аңа хәзер үк католиклык символын алып китәргә боералар. Марфа Посадница. Новгород вечесын юк итү. Рәссам К. В. Лебедев 229
Софья Палеолог. С. А. Никитин реконструкциясе Зоя православиега күчә һәм Софья исемен ала. Рим тәхетенең рус җирләрендә үз йогынтысын көчәйтү нияте барып чыкмый. Аның каравы әлеге өйләнешү нигезендә рус җирләрендә генә түгел, ә Европада да Мәскәү бөек кенәзе сарае абруе күтәрелә. Мәскәүгә госманлылар янавына каршы көрәштә җитди көч итеп карый баш¬ лыйлар. Әнә шушындый шартларда Иван III Урда белән мөнәсәбәтләрен өзә. Урда гыйбрәт өчен Русьны җәзага тартырга һәм ирек¬ сезлек чорларына кире кайтарырга омтыла. Әхмәт хан Руська йөз мең сугышчыдан торучы гаскәрен алып китә. Кайчандыр Мамай кебек үк, ул Литва белән союзлык мөнәсәбәтләре турында килешү төзи. Әмма моңа җавап итеп, Иван III дә дипломатик адымнар ясый. Ул Кырым ханы Миңлегәрәй һәм Әхмәт арасындагы дошманлыктан файдаланып, Урдага гына түгел, ә Литвага каршы да Кырым белән союзлык мөнәсәбәтләренә керә. Урдалыларның алдынгы отрядлары Русьның эч¬ кәрерәк төбәкләренә үтмәкче була, әмма бу барып чык¬ мый. Ока ярларында аларны Мәскәү полклары каршы ала һәм алар һөҗүмен кире кайтара. Шуннан соң Әхмәт бөтен гаскәре белән Ока елгасына коючы Угра тамагына таба юнәлә. Бу Литва-Русь чиге тирәсендәге урын була. Әмма монда төп көчләре белән Иван III бераз иртәрәк килеп җитә. Бу шартларда, кайчандыр Куликово сугышы заман¬ нарындагы кебек үк, литвалылар рус гаскәренә каршы чыгарга батырчылык итмиләр. Әхмәт ялгызы торып кала. 1480 елның 8 октябрендә урдалылар Уграны кичеп чыгу һәм рус лагерена ябырылу омтылышы ясап ка¬ рыйлар. Әмма бар җирдә дә каршылыкка очрыйлар: рус ярыннан туплардан, уклардан аталар. Бу сугыш кыры шартларында руслар тарафыннан беренче тапкыр утлы корал кулланылу очрагы була. Урда гаскәре зур югалтулар кичерә һәм чигенә. Бу вакытта Иван III, үзен мөстәкыйль хакимлек итүдә гаепләп фетнә күтәргән бертуганнарын бастырырга дип, Мәскәүгә киткән була. Әмма аның туганнары Иван III нең Новгородтагы дош¬ маннарында да, Литвада да яклау таба. Хәл бик хәвеф- 230
ле була: Угра буенда урдалылар тора, тылда удел кенәзләре фетнәсе башла¬ на. Иван III не Әхмәт белән килешергә өндиләр. Ул икеләнеп кала, ә гади мәс¬ кәүлеләр аны гаскәре янына кайтырга өндиләр. Чиркәү иерархлары да Урда белән көрәшергә чакыра. Иван III, эне¬ ләренә уделларын зурайтырга вәгъдә итеп, тиз арада алар белән мөнәсәбәтләр¬ не көйли һәм ал арның гаскәрләре дә Угра буена килеп җитә. Бөек кенәз дә шунда юнәлә. Соңгы сулышкача көрәшергә дигән карар ясала. Салкыннар башлана. Ә ике гаскәр, бер-берсенә кара-каршы баскан килеш, елганың ике ярында басып тора. Ур- далыларның әле беркайчан да Русьта шулай озакка сузылган, җитмәсә, шун¬ дый уңайсыз шартларда хәрби хәрәкәтләр алып барганнары булмый. Декабрь җитә. Угра боз белән капла¬ на. Әхмәт Иван III белән сөйләшүләр башларга һәм Русьны элекке бәйле хә¬ Угра буенда кара- каршы тору. Миниатюра. XVI гасыр ленә кайтарырга тырыша. Әмма Иван III сөйләшүләрдән дә баш тартмый, әмма каты суыклар башлануына өметләнеп, вакыт суза, армиясен ныгыта. Нәм Әхмәтнең сабырлыгы бетә, ул гаскәренә чигенергә боера. Урдалыларның чигенүе качуга әверелә. Юл уңаеннан, алар үзләренә ярдәмгә килмәгән Литва җирләрен та- лыйлар. Шулай ук рус җирләрен дә таларга тырышып карыйлар. Әмма рус гаскәрләре урдалыларны куып барудан туктамый. Урдага кайчандыр куәтле гаскәрнең калдыклары гына кайтып җитә, ә Әхмәт озакламый үтерелә. Угра буенда кара-каршы торуның Россия тарихында әһәмияте гаять зур була. Бу каршылыктан соң Русь Урда изүенең соңгы эзләреннән котыла. Бөек Мәскәү кенэзлеге тулысынча бәйсез, суверен дәүләткә әверелә. Бөтен Русь государе. Урда өстеннән җиңүләре Иван III нең рус җирләрен берләштерүдәге һәм дәүләт хакимия- 231
Тверь кенәзе Михаил Борисович идарә иткән заманнардагы тәңкә тен үзәкләштерүдәге уңышлары белән бергә үрелеп бара. Новгородны формалашып килүче Русь дәүләте составына керткәннән соң, Тверьгә дә тарихи чират җитә. Тверь җирләре тирәсендәге Мәскәү боҗрасы кы- сылганнан-кысыла бара. Тверь кенәзе Михаил Борисович, Новгород язмышын кичермәскә тырышып, Литва белән союзга керә. Нәм шул чакта Иван III Тверьгә Мәскәү гаскәрен җибәрә. 1485 елда Тверь кенәзлеге Русь дәүләте составына кертелә, әмма баштарак ул беркадәр автоно¬ миясен саклап кала: Иван III нең улы Иван Иванович Тверь кенәзе итеп куела. Беркадәр соңрак Иван III Вяткага поход оештыра, һәм бөтен Вятка төбәге шулай ук Русь дәүләте составына кертелә. Урданы, Новгородны һәм Тверьне җиңгәннән соң, Иван III әкренләп энеләре җирләрен дә бетерә. Шулай итеп, Иван III идарә иткән елларда Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнбатыш Русьның сәяси картасы бик нык үзгәрә. Эре, бердәм, мөстәкыйль дәүләт — Россия бар¬ лыкка килә. 1488 елда чит ил илчеләрен кабул иткәндә, Иван III болай дип белдерә: Без, Алла мәрхәмәте белән, үз җиребездә государъбыз. Изге Рим империясеннән үз¬ ләштерелгән ике башлы, бөркет яңа дәүләт гербына әверелә. Герб Россиянең Евразия державасы булуын белдерә. Бөркетнең бер башы Европага, икенчесе Азиягә карап тора. Мәскәү сараенда күп яктан Византиянекен хәтерләтү¬ че купшы гадәтләр урнаша. Мәскәүдә яңа дәүләтне кайчандыр барлык көнчыгыш славяннар җирләрен берләштереп торган Борынгы рус державасының варисы дип игълан итәләр. Ә бу исә Мәскәүнең Ак диңгездән Кара диңгезгә, Урал тауларыннан Карпатка кадәр су¬ зылган борынгы славян державасы составында булган барлык җирләргә дә өмет итүен белдерә. Иван III һәм аның улы Василий III заманнарында шуңа таба беренче адымнар ясала. XV гасыр ахырында Мәскәүгә Литва белән төзелгән шартнамә буенча Вязьма да күчә. Русь-Литва сугышы барышында (1500—1503) Мәскәү гаскәрләре Русь өчен 232
Чернигов, Брянск, Мценск, Рыльск, Гомель һәм башка кайбер рус шәһәрләрен яулап ала. Литва Мәскәүгә каршы Ливон ордены һәм Кырым ханлыгы белән чыгыш ясап карый, әмма Василий III гаскәрләре үзләре 1514 елда һөҗүмгә күчә һәм Смоленск шәһәрен яулап ала. 1510 елда Мәскәүгә Псков, ә 1520 елда Рязань кенәзлеге кертелә. Бөтен Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк- Көнбатыш Русь Мәскәү хакимлеге астында кала. Русь җирләрен берләштерү төгәлләнә, бердәм Русь дәүләте территориясе барлыкка килә. Рус державасы бөтен көнчыгыш славян җирләрен кушу өчен көрәш башлап җибәрә. Дәүләт хакимиятен үзәкләштерү. Яңа дәүләтнең бердәм территориясе барлыкка килү Россия державасы төзелү процессының бер кисәге генә була. Илдә яңа идарә сис¬ темасы оештыру, яңа хакимият органнары төзү аның икенче кисәген тәшкил итә. Дәүләт башында элеккечә бөек кенәз тора. Әмма ул инде Төньяк-Көнчыгыш Русьның тигез хокуклы кенәзләре арасындагы беренче кенәз түгел, ә монарх, дәүләт башлыгы, көчле дәүләт аппараты җитәкчесе була. Монарх хакимияте бөтен рус җирләренә җәелә. Дөрес, әлегә уделлар яши, әмма удел кенәзләренең хокуклары чикләнә: аларга үз тәңкәләрен сугу тыела, аларның суд хокуклары чикләнә һәм күп кенә ташламалары юкка чыгарыла. Бөтен Русь государе белән янәшә үзәкләшкән яңа идарә органы — Боярлар думасы баса. Бу бөек кенәз каршындагы совет, ягъни киңәшмә орган була. Аның карамагына ил сәясәтенең мөһим эчке һәм тышкы мәсьәләләрен тикшерү керә. Шушындый югары дәрәҗәле затлардан торган киңәшмә органнар Франциядә, Ан¬ глия, Швециядә һәм башка илләрдә дә була. Бер үк вакытта Боярлар думасы әгъзалары бөек кенәзнең ае¬ рым әмерләрен дә үтиләр — гаскәр белән җитәкчелек итәләр, шәһәрләрдә кенәз вәкиле — урынчы булып торалар, дәүләт хуҗалыгының төрле тармакларында идарә итәләр. Дума аеруча мөһим эшләрне хәл итү өчен вакытлы комиссияләр дә булдыра. 233
Бөек кенәз канцеляриясе — Казна һәм Сарай барлык¬ ка килә. Алар акчалата һәм натураль салымнар керүен, җирләр әйләнешен, дворяннарның хәрби хезмәт итүләрен үз контрольләре астында тота. Ил белән идарә итүнең төрле өлкәләре приказлар ка¬ рамагында була. Анда боярлар һәм дьяклар җитәкчелек итә; теге яки бу эшләрне алып баруны бөек кенәз нәкъ менә шуларга боера (приказ бирә). Урындагы чиркәү соборы Рус Православие Чиркәвенең иң күренекле вәкилләрен берләштерә. Собор Чиркәүнең иң мөһим мәсьәләләрен генә хәл итми, митрополитлар һәм епископларны сайлау һәм билгеләп кую белән генә шөгыльләнми, ә государь каршында киңәшмә орган да булып кала. Чиркәү белән киңәшмичә торып, бөек кенәз илнең эчке һәм тышкы сәясәтендә бер генә дә җитди адым ясамый. Җирле идарә системасы кертелә. Элеккечә Бөек кенәз исеменнән өязләрдә (районнарда) туендырылып торучылар, ягъни хезмәтләре өчен үз файдаларына халыктан җыемнар — туену чаралары алучы затлар идарә итә. Хәзер ал арны хакимиятнең үзәк органнары контроле астына алалар. Тагы да ваграк территориаль берәмлек волостьлар белән шулай ук үзәккә буйсынучы волостелъләр, ягъни волость башлыклары идарә итә. Үзәк хакимият эре җир биләүчеләр һәм Чиркәү таш¬ ламаларын һәм өстенлекләрен дә кыскарта. Рус армиясе дә яңара. Кенәз һәм бояр дружинала¬ ры үткәннәрдә кала. Алар урынын, нигездә, алпавыт- дворяннардан торучы бөек кенәз армиясе ала. Алар бөек кенәзгә хезмәткә атлы, кешеле, кораллы килеш килергә, ягъни яхшы коралланган хәлдә, үз атына атланып, үзе белән җәяүле полклар өчен коралланган крестьяннарын һәм холопларын алып килергә тиеш булалар. Мондый сугышчыларны һәм хезмәтчеләрне тоту өчен аларга хөкүмәт тарафыннан җир биләмәләре (по¬ местье) бүлеп бирелә. Алпавытка җир никадәр күбрәк бирелсә, аның армиясе дә шулкадәр күбрәк була. Россия үзәгендәге крестьяннар яшәгән киң колачлы җирләр дә, шулай ук яңа кушылган җирләр дә, бөтен Русь государеның тугры хезмәтчеләре — дворяннар кулына тапшырыла. 234
Россия XVI гасыр башында 1533 елда Россия дәүләте оз. Белое Тихвин*'? ' 1492 Псков Велик1 Курмыс >тынск 1оев 1522 I Черни. Михша о (Наровча! 1510 \ , Опочка „ ~ _ Кура .^Рыльск ! 1утивль Олонец \о CO4J -.җ ’язаиский 1478 чикләре Устюг Лача Боже Gz~ Беле Кубенское Ы шч РИГА КАЗАНЬ Пинск i & 1483 1492 Шәһәрләр нигезләнгән еллар г Соль Галицкая Кенәзлекләр һәм территорияләрнең Россия дәүләтенә бөтенләй кушылган еллары Картада хәрефләр белән билгеләнгән: 1 Псков җире, 2 Ярославль кенәзлеге, 3 Ростов кенәзлеге, 4 Мезецк кенәзлеге, 5 Воротынск кенәзлеге, 6 Белев кенәзлеге, 7 Новосильск кенәзлеге Новгород һәм бөек Мәскәү кенәзлегенең уртак биләмәсендә булган җирләр _ 1462 елда кенәзлекләр һәм җирләр чикләре X < < в Е ° В с Гомель, 'пНёц Җ р *~ч Минск Мстиславле Де °. О И* Изе , Венден >годскаях б Онежское ( к оз. Каргополь Нобогрудок Л и т Ревель Сары-Тау ° К н я Гродно а П-J f О ’ ' 'Гудское \ 1478 £ ц О - Новгород Ш 1 \ Зоз. Ильмень с*° Гин Тетюши Алатур" Синбир £ /ИГ # Щ fa Л Я г,- - х.-Л/л». 9» /?е> * Д \ z горриок с - е!/' С 4г z О Котеле 'К Нижний Новгород, Васильсурск 1489 / Хлынов Полоцк о Л И к ®ВИЛЬНО Полога !&>о„анов -ГаличО Бежецк <, ч > Кострома > о 1463 V 4^ оз. < ’ел игер \ Кашину угричо росяавль сТвёрь144һ5®^70= ГоРж°^Г^^ сПере^ль J503 Ржев у'р'’ ?C4Z ^СуздальЧ/ , - Торопец^' ,^..:фклун Дмитров Владимщ L 1494й0 > О “иЙ * МОСКВА Муром 11) Вязьма2 , Можайск Коломна К//и‘мо^ /Смоленск Медына^ \ Мещерский) J1514 МезческХ^ ” ,, /1495 4c^J41! р> Козельский ® О Белев^) С Брянск 6 .7 .- 1500 - ' Елец О L 1503 \ > °
1497 елның «Хөкем китабы». Илдә үзәкләшкән идарә төзү 1497 елда яңа «Хөкем китабы» («Судебник» ) кабул итү белән төгәлләнә. Ул бердәм Россиянең беренче за¬ коннар кодексына әверелә. «Хөкем китабы» ил белән идарә итүнең яңа системасын кертеп, монарх, Боярлар думасы, җирле идарә ролен билгеләп, суд эшләрен алып бару тәртибен кертеп кенә калмый, ә бөтен ил халкының тормышын һәм милкен дә саклый, шәхес һәм милеккә каршы корылган җинаятьләр өчен җәзага тарта. Шулай итеп, көчле дәүләт төзү һәм аның төп законын кертү берьюлы эшләнә. «Хөкем китабы»ның беренче маддәсендә үк судның, ягъни хөкем итүнең объектив һәм гадел булырга тиеш¬ леге ассызыклана. Судьялар, боярлар һәм дьякларга ришвәт алу тыела, хөкем карарлары чыгарганда, алар салкын канлылык сакларга тиеш була. Шәхескә һәм милеккә каршы авыр җинаятьләр (караклык; юлбасар¬ лык; алдан уйлап, кеше үтерү) кылганда «Хөкем кита¬ бы» үлем җәзасы билгели. Тагын күп кенә шундый авыр гамәлләр (лихие дела) дә нәкъ шулай җәзага тартыла. Урыннарда кешеләрне хөкем итү хокукына ия булган урынчы-тпг/ендырылучылар һәм волостельлэр хөкем итү барышын бары тик җирле иң яхшы кешеләр катнашын¬ да гына башкарырга тиеш була. Моның белән аларның башбаштаклыгына чик куела. Яңа закон, илнең бар кешесен дә яклап, бер үк ва¬ кытта ил халкының күпчелеген тәшкил итүче крестьян¬ нар өчен чикләүләр кертә. Аларның бер җирбиләүчедән икенчесенә күчүе яки буш җирләргә китүе чикләнә. Хәзер крестьяннар елга бер тапкыр гына китә ала, бу бары тик ике атна эчендә: Юрий көненә кадәр (24 ноябрь) бер атна алдан һәм Юрий көненнән соң бер атна соң, ягъ¬ ни җир биләүче өчен алар башкара торган кыр эшләре беткәч кенә тормышка ашырыла. Шул ук вакытта алар җир биләүчегә яшәү хакы — пожилое түләргә, ягъни хуҗаның матди ярдәме белән торгызылган каралты-кура һәм торак өчен акча бирергә тиеш була. Алар бу җирдә никадәр озаграк яшәгән саен, пожилое да шулкадәр күбрәк булып чыга. Яңа армия нигезен тәшкил иткән дворяннарны хөкүмәт әлеге чикләүләр ярдәмендә эшче куллар белән 236
Юрий көне. Рәссам С. В. Иванов тәэмин итә. Җир алар карамагында булганда, дворяннар кечкенә генә поместьеларда да күбрәк крестьян тотар¬ га тырыша. Шуңа күрә крестьяннар эре вотчиналар, монастырьларның өстенлекле җирләренә китәргә ыргы¬ ла, ә хөкүмәт аларга моңа комачауларга тырыша. Дәүләт үсә, киңәя һәм ныгый. Болар барысы да күп очракта гади кешеләрнең шәхси хокукларын чикләү һәм аларның хаҗәтләрен санга сукмау хисабына эшләнә. Әгәр дә Көнбатыш Европада бу заманда инде крестьяннар һәм шәһәр кешеләрен феодаллар һәм дәүләт басымыннан азат итү процессы башланган булса, Россиядә моның бөтенләй киресе бара. Кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен чикләүнең беренче адымнары ясала. Русьның халыкара мәйданга чыгуы. XV гасыр ахырында Европа дәүләтләре Европаның көнчыгышында ниндидер өч дистә ел эчендә яңа куәтле держава—бердәм Россия барлыкка килүен күреп гаҗәпкә калалар. Русь кай¬ чандыр Борынгы рус дәүләтенең башка Европа илләре арасындагы ныклы урынын кире кайтара. Дөрес, бу тиз арада гына хәл ителми. Мәскәүлеләрне Европада чит итәләр, варварлар дип исәплиләр. Әмма үзәкләшкән Русь дәүләтенең куәте 237
арта бару, аның Урда, Литва, Ливон ордены белән көрәштәге уңышлары, Константинополь җиңелгәч, Россиянең православие терәгенә әверелүе аңа Көнбатыш сәясәтчеләренең игътибарын җәлеп итә. Апеннин ярымутравы илләре — папа Римы, Венеция республикасы, Милан герцоглыгы белән мөнәсәбәтләр ур¬ наша. Италия җирләрендә рус илчеләре андагы белгечләр һәм һөнәрчеләр эшләре белән кызыксына. Дистәләгән архитекторлар, төзүчеләр, табиблар, туп коралы остала¬ ры, металл коючылар, зәркәнчеләр (ювелирлар) Мәскәүгә чакырып китерелә. Мәскәү Германия империясе белән илчелекләр алма¬ ша. Германия императоры Россия госманлылар янавына каршы көрәштә европалыларның тыңлаучан коралына әверелер дип өметләнә. Әмма Иван III дә, Василий III дә Төркия белән көндәшлектән бик оста читкә китәләр; Мәскәү үз алдында торган башка бурычларга — Литва, Ливон ордены белән каршылыкка, рус җирләрен туплау¬ ны дәвам итүгә игътибарын юнәлтә. Русьның Венгрия һәм Молдавия кенәзлеге белән мөнәсәбәтләре яңара. Ул Кырым ханлыгы белән союз¬ дашлык итә. Монгол-татар изүенә нык каршы торуы белән Русь Урданы сындыра, ә Кырым ханы Миңлегәрәй аны тәмам юк итә. Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Киләчәктә, Миңлегәрәй үлгәннән соң, Төркия вассалына әверелгән Кырым ханлыгы үз сәясәтен үзгәртә һәм Россиянең иң явыз дошманына әверелә. Мәскәү үзенә карата Казан ханлыгының дошманлы¬ гын йомшартырга һәм аңа үз йогынтысын көчәйтергә тырыша. Казанга каршы берничә яу оештырыла. Ни¬ һаять, оста полководец кенәз Даниил Холмский җитәк¬ челегендәге рус гаскәре Казанны камап ала. 1487 елда шәһәр яулап алына. Казан тәхетенә Иван III Мәскәү тарафдарын билгеләп куя. Казан ханлыгы тарафыннан Руська һөҗүмнәр вакыт¬ лыча туктап тора. Әмма Казан Иделдә мөһим стратегик әһәмияткә ия булган бәйсез һәм көчле дәүләт булып кала. Шәһәрдә, вакытлар узу белән, көчле Мәскәү партиясе оеша. Әмма Кырым һәм Төркия белән союз тарафдарла¬ рыннан торган Мәскәүгә каршы йогынтылы төркем дә була. Монда әле зур көрәшләр көтелә. 238
Мәскәү кенәзлегенең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш чикләрендә чит илләр белән мөнәсәбәтләре үзгәрә. Нов¬ городны һәм Литва белән чик буйларындагы кайбер рус җирләрен кушканнан соң, монда Швеция, Ливон ордены һәм союздашы Польшага таянучы Литва Русьның төп көндәшләренә әверелә. Иван III төньяк-көнбатыш рус җирләрен швед¬ лардан саклауны үз өстенә ала. XV гасыр ахырында рус гаскәрләре Швеция Новгородтан алган җирләрне берничә тапкыр кире кайтарырга тырыша, әмма яклар¬ дан берсенең дә хәлне үз файдасына үзгәртерлек көче җитми. Литва һәм Ливон ордены белән көрәштә Иван III нең уңышлары күбрәк була. Литва белән ике сугышта (1492—1494, 1500—1503) рус гаскәрләре Мәскәүгә кайбер рус җирләрен кире кай¬ таралар, әмма Литва Мәскәүгә каршы көрәштә бик еш Ливон ордены ярдәменә мөрәҗәгать итә башлый. Иван III әмере буенча Ливон орденының Нарва кре¬ посте каршысында Ивангород крепосте корыла, Дания белән союз төзелә. Россия, үзенең хәрби-стратегик, икъ¬ тисади һәм сәүдә мәнфәгатьләрен тәэмин итеп, Балтыйк буенда ныгып урнаша. Аеруча зур халыкара мәсьәләләрне хәл итеп, Русь үз сәясәтендә Көнбатышка таба күбрәк борыла бара. Күпмилләтле дәүләт формалашу. Бердәм Русь дәүләте төзелү рус кенәзләренең бер¬ ләшүенә, бөек рус (великорус) халыкчасы формалашуга китерә. Бу халыкчаның ниге¬ зен Владимир-Суздаль җирендә яшәүчеләр тәшкил итә, Мәскәү дә үз куәте һәм даны¬ на шунда күтәрелә. Элекке кенәзлекләрдә яшәүчеләр үзләренең новгородлылар, рязань- лылар, тверьлеләр булуларын бик сирәк искә алалар, алар үзләрен великоросслар дип тоя башлыйлар. Яңа туып килүче бер халыкчага карау турындагы әлеге ныгып килүче хис берничә мөһим сәбәп белән аңлатыла. Хәзер Мәскәү бөтен Русь башкаласына әверелә һәм андагы һәр кеше үзен әлеге зур дәүләтнеке дип тоя. Ивангород. XIX гасыр рәсеме 239
Бу уртак территориядә бердәм рус теле үсә. Кеше¬ ләр элек тә русча сөйләшәләр, әмма мөстәкыйль ке- нәзлекләрдә бер-береннән нык аерылучы диалектлар күп була. Хәзер исә бердәм рус сөйләм теле формалаша. Мәскәү кешесеме ул, Рязаньнанмы яки ерак Новгород читеннәнме — шул бердәм телдә сөйләшә башлыйлар. Рус җирләре арасында урнашкан ныклы сәүдә мөнәсәбәтләре шуңа этәрә. Бердәм рус халыкчасы формалашуда Урдага каршы алып барылган гомумрус көрәше дә мөһим роль уйный. Туган җиргә мәхәббәт, явыз дошманга каршы нәфрәт, уртак тарих — Борынгы рус дәүләте турында хәтерләү, Куликово кырындагы җиңү Угра буенда Әхмәт ханны кире бору өчен сөенү һәм горурлану — болар барысы Русь кешеләренең берләшүенә этәрә. Патриотлык хисе барысын да — кенәзләрне дә, боярларны да, дворяннарны да, дин әһелләрен дә, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләрне дә, крестьяннарны да бергә туплый. Киң колачлы бердәм Русь дәүләте территориясендә великоросслар гына яшәми. Россия күпмилләтле дәү¬ ләт буларак формалаша, бу аның характерлы үзенчә¬ лекләреннән берсе була. Ока-Идел елгалары арасында яшәгән фин-угор ка¬ биләләре дә (меря, мещера) Борынгы рус дәүләте соста¬ вына керә. Хәзер алар бердәм Русь дәүләте составында кала. Монда яшәүче башка фин-угор кабиләләре (мордва, чирмеш, яки марилар), Владимир-Суздаль, ә аннары Мәскәү кенәзләре дә аларны үзләренә буйсындырырга тырышса да, озак вакытлар үз бәйсезлекләрен саклап калалар. Алтын Урда чорында бу халыклар Сарайның ясак түләүчеләренә әверелә. Урда йомшару белән, алар тагын Мәскәүдән бәйлелеккә төшә. Әмма гасырлар дәвамында үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәният һәм традицияләрен саклап калалар. Үзәк хакимият төрле чаралар белән Идел буеның фин- угор халыклары һәм руслар арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен сакларга тырыша. Алар арасында дин әһелләре православие вәгазе тарата. Вакытлар узу белән, бу халыкларның бер өлеше чукыну кабул итә. Әмма Мәскәү белән Идел буе халыклары арасында барысы да шулай уңай гына була дип әйтүе кыен. Дәүләт 240
аларга затлы тиреләр, урман бүләкләре белән ясак түләргә мәҗбүр итә, Мәскәү феодаллары һәм монастырь¬ лар аларның җирләрен басып ала. Болар барысы ризасыз¬ лык тудыра, восстаниеләргә этәрә. Ә гади кешеләр, ягъни рус крестьяннары һәм һөнәрчеләре Идел буе халыклары белән иңгә-иң янәшә яши, аларның шатлык-сөенечләре дә, борчулары, кайгылары да уртак була. Төньяк-көнбатышта Новгород җирләре белән бер¬ гә бердәм дәүләт составына Русьның күптәнге рус кабиләләре кареллар һәм ижорлар, шулай ук руслар хакимлегенә һәм немец тәре йөртүчеләре басымына каршы восстаниеләр күтәргән башимәс һәм ирек сөюче чудь кабиләләре дә керә. Әле XIV гасырларда ук русларның зырян һәм пермь кабиләләре яшәгән Бөек Пермь җирләренә таба үтеп керүе башлана. Анда Дмитрий Донской заманнарында епископ Стефан дини вәгазь алып бара, соңрак аны Пермский дип атый башлыйлар. Зырян һәм пермь кабиләләрен христианлыкка күчерү ирекле төстә алып барыла. Стефан бу халыклар тарихына аларның дусты һәм укытучысы буларак кереп кала. Соңрак яңа дәүләт Урал буе, Урал арты, Көнбатыш Себер һәм Кама буе халыкларын да үзенә буйсындыра. Казан ханлыгы белән беренче сугышлар дәверендә Мәскәү воеводалары Кама елгасы буендагы җирләргә ки¬ леп чыга, ирек сөюче Вятка төбәген, ә аның белән бергә шунда яшәүче вотяк җирле кабиләләрен дә Мәскәүгә буйсындыра. Үз крепостьларына, сәүдә һәм һөнәр факторияләренә таянып, Мәскәү воеводалары иреклеләр (охочие люди) отрядларыннан торган отрядлар туплый һәм төньяктагы һәм Урал буендагы халыкларны буйсындыра башлый. XV гасыр ахырында Пермь җире тулысынча буйсын¬ дырыла. Анда яшәүчеләрне мәҗбүри чукындыру башла¬ на. Мәскәү җибәргән урынчылар шунда эшли башлый. Бер үк вакытта Иртыш буйлап яшәгән вогул һәм Түбән Обь буенда көн күрүче югра кабиләләре җирләре басып алына. Русларның Урал артына һәм Көнбатыш Себергә таба хәрәкәте әнә шулай башлана. 241
СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнбатыш Русьның Иван III идарә иткән еллардагы сәяси картасы ничек үзгәрә? Бердәм Русь дәүләте составында яңа территорияләр кушу юллары нинди була? 2. XV гасырдагы кайсы вакыйгалар рус җирләренең Көнбатыш цивилизациясеннән изоляцияләнүенә этәргеч ясый? 3. Түбәндәге фикергә карата үз карашыгызны әйтегез: объ¬ ектив яктан Марфа Борецкая партиясенең җиңүе Новгород ирекләренең саклануын, аның Мәскәүнең авыр кулыннан коты¬ луын һәм Европа цивилизациясе үсеше кочагындагы Көнчыгыш Европа дәүләтләре юлыннан хәрәкәт итүен белдерер иде. 4. Уйлап карагыз: Новгород Иван III не государь дип таныган¬ мы, әллә әфәнде (господин) дипме? Аның Мәскәүнең көчәюен туктатырга тырышуын сез ничек бәялисез? 5. Европадагы кайсы вакыйгалар Русьның православие дөньясы өмете һәм терәгенә әверелүенә этәргән? Новгородка җәза походының дини мәгънәсе нидән гыйбарәт булган? 6. 1480 елда Русь һәм Урданың каршылыгы ни белән тө¬ гәлләнгән? Мәскәү кенэзлеге нинди шартларда тулысынча бәйсез дәүләткә әверелгән? 7. Русьның XV гасырдагы үзәк һәм җирле идарә органнарын схема рәвешендә тасвирлагыз. 8. 1497 ел «Хөкем китабы»ның ил сәяси тарихындагы ролен аңлатыгыз. 9. 1497 ел «Хөкем китабы» крестьяннарны җиргә беркетү этабын башлап җибәрде дигән фикер бар һәм крестьянның үз хуҗасыннан ике атна эчендә китә алу хокукы сакланганда, бернинди дә крепостнойлыкка төшү, ягъни җиргә беркетелү турында сүз була алмый дигән караш та яши. Бу турыда сез кайсы фикердә торасыз? 10. «Хөкем китабы»ның елга бер тапкыр булса да китү хокукы турындагы маддәләре крестьяннарның кайсы өлеше өчен уңай була? 11. Иван III нең тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләрне кар¬ тадан күрсәтегез. Бу элекке чорлардагы кебек исән калу өчен көрәш идеме, әллә бердәм дәүләтнең актив басып алу сәясәтенә әверелдеме? 12. Дәүләтебезнең күп этник составлы булуы шул чорга хас гомуми күренешме, әллә Россия үзенчәлеге генәме? 13. Хәзерге Россиядә миллионлаган рус милләтеннән булмаган кешеләр телләре, мәдәниятләре, үз-үзләрен тотышлары, тор¬ мыш кыйммәтләре буенча рус булып яшәүләрен сез беләсез. Монда Иван III нең тышкы һәм эчке сәясәте нинди роль уй¬ ный? 242
14. Русь дәүләте XV гасырда Көнбатыштан ябылган буламы, әллә ачык каламы? Үз җавабыгызны конкрет фактлар белән раслагыз. 15. Россия Дәүләт гербы аның Евразия державасы булуын ни рәвешле раслый? Ул ничек кабул ителә? XV гасырда хуҗалык, хакимият һәм Чиркәү Крестьяннар. Бердәм Русь дәүләте төзелү илдәге гомуми хәл торышына, хуҗалык үсешенә, анда яшәүчеләрнең тормышына да йогынты ясый. XV гасырда — XVI гасырның беренче яртысында авыл хуҗалыгы алга атлый. Өч басулы чәчү әйләнеше крестьяннарның урман төпләп һәм яндырып чәчүлек җирләр табу кебек иске ысулларны кысрыклап чыгара. Чәчү әйләнешенә корылган даими хуҗалыклар барлык¬ ка килә, карабодай кебек кыйммәтле һәм туклыклы иген культуралары тарала. Кырга тирес чыгару җирнең уңдырышлылыгын шактый күтәрүче гадәти хуҗалык ысулына әверелә. Җир сөрүдә яңа хезмәт кораллары тагы да камилләшә бара, иң элек урманлы җирләр өчен әллә ни кулай булмаган сабан белән суканың уңай якларын берләштергән кыек сука киң кулланылыш таба. Яңа корал җиңел була һәм аңа нык металл төрән дә беркетелә. Ока-Идел елгалары арасындагы мул азык базасы бирә торган, яз көннәрендә су астында калучы иркен болыннар һәм шулай ук яңа терлек токымнары үрчетә башлау хисабына терлекчелек тә тотрыклырак хәлгә килә. Нигездә, төрле дала бергәлекләреннән массакүләм төстә ат сатып алу хисабына атлар саны бик нык арта. Крестьян хуҗалыгындагы бер хезмәт кешесенә уртача бер баш ат туры килә. Ә крестьян хуҗалыгында мондый хезмәт кешеләре берничә була. Авыл хуҗалыгын күтәрүнең нигезен авыллар (де¬ ревни) һәм XIV гасырларда ук яшәү урыннары буларак барлыкка килгән починоклар тәшкил итә. § 18 243
Русча «деревня» сүзе «драть» дигән фигыльдән ясал¬ ган. Яңа урынга килгән крестьяннар чирәм җирне ертып (раздирали), аны сөргәннәр һәм яңа җирләр үзләштергәннәр. Кечкенә генә 3—4 яки 7—8 хуҗалыктан торган шундый авыллар (деревни) бөтен Төньяк-Көн- чыгыш Русь буенча таралып китә. Мондый яшәү урын¬ нарының элекке зур салалардан (село) аермалы буларак, һәр хуҗалыгына күбрәк җир туры килә, димәк, крестьян өчен хуҗалык та табышлырак һәм файдалырак була. Русь буенча 1—3 хуҗалыклы починоклар да бик киң тарала. Нәкъ әнә шул починоклар оештыручы кресть¬ яннар кешесез җирләргә беренче җан өрүчеләр була да инде, починокларда яшәүчеләрне озак вакытларга салымнардан азат итәләр. Чынлыкта рус кешеләре үз илләрен үзләштерә баш¬ лый. Күчеп килүчеләр әллә кайдагы ерак төбәкләргә түгел, ә элек яшәгән урыннарыннан ерак булмаган урман ешлыкларына юнәлә. Мондый күренеш эчке колонияләштерү дип атала. Европада мондый процесслар шактый элегрәк уза. Әмма анда буш җирләр бик аз була, һәм озакламый крестьяннар элек яшәгән җирләрен яхшырак һәм ни¬ гезлерәк итеп үзләштерә башлый. Русьта исә иркен җирләр күплеге, дәүләт һәм җирбиләүчеләрнең починок һәм авылларда яшәүчеләргә даими ташламалар биреп торуы аркасында, бу процесс гасырларга сузыла. Бердәм дәүләт барлыкка килү, яңа сөрүлек җирләрне үзләштерү, авыллар һәм починоклар саны арту белән, авыл җирендә җитәрлек җир кишәрлеге һәм ул ки¬ шәрлеккә билгеле бер хокуклары булган шәхси ирекле хезмәт кешесе төп фигурага әверелә. Мондый хезмәт кешесе, җир дәүләтнеке яки аерым хуҗаныкы булуына карамастан, үз кишәрлеген мирас итеп калдыра ала. Ул авыл общинасы әгъзасы була, аның тормышында общи¬ нага (мирга) караган җирләрне бүлүдә катнаша. Ул салымнар һәм пошлина түли, дәүләт өчен дә, җирнең феодаль хуҗасы өчен дә йөкләмәләр үти, ирек¬ ле кеше сыйфатында хөкем (суд) эшләрендә катнаша. Юрий көне кертелүгә карамастан, үз хуҗасыннан яки дәүләт җиреннән башка яшәү һәм хуҗалык итү урынына 244
күчеп китә ала. Мондый авыл хезмәтчәненең сайлап алу хокукы була. Бу кешеләр хөрмәт белән крестьяннар («христи¬ ан» сүзеннән) дип атала башлый. Нәкъ шушы ирекле крестьяннар илне эчке колонияләштерүне тормышка ашыра, аның авыл хуҗалыгын күтәрә, хәрби куәтен ныгыта. XV гасырда — XVI гасырның беренче яртысын¬ да бу крестьяннарның хәле җиңел булмаса да, тотрыклы хәлгә килә. Крестьянның гомере үзенә, дәүләткә, җир хуҗасына хезмәт итеп уза. Шулай да, тарихчылар тикшеренүләре күрсәткәнчә, крестьяннар күпмедер мал туплауга да ирешәләр. Община алар тормышында зур роль башкара. Бер яктан, ул көчәюче дәүләткә салымнар җыюда булыша, икенче яктан, крестьянны хакимият башбаштаклыкла- рыннан, туендырылып торучылар мәкереннән һәм җир биләүчеләрнең законсыз гамәлләреннән саклый. Шәһәрләр, һөнәрләр, сәүдә. Бердәм, үзәкләшкән дәүләт шартларында рус шәһәрләре дә, һөнәрчелек һәм сәүдә дә алга атлый. Монда Александр Невский заманнарында ук беренче уңышлар күренә башлый. Новгород һәм Псков Урда изүеннән читтә үсә. Хәзер Ока һәм Идел елгалары арасындагы, аеруча Мәскәү, Клязьма һәм Ока елгалары буендагы шәһәрләр алар артыннан куа. Шәһәрләрдә яңа һәм монголлар һөҗүме заманнарында юкка чыккан элекке һөнәрләр кире кайта. Бу иң элек ко¬ рал, шул исәптән утлы корал җитештерү. Агач эшкәртү һәм төзелеш осталыгы үсә. Агач эшкәртүчеләр, таш¬ чылар һәм таш кисүчеләр илнең барлык шәһәрләрендә дә эшли. Крестьяннар үз йортларын үз көчләре белән сала. Өмәләр (помочи), ягъни теге яки бу йортнытөзүдә общинаның хезмәткә яраклы барлык әгъзасы катнашу гадәткә керә. Аннан соң нәкъ яңа йортка күчүне дә шу¬ лай бергәләп бәйрәм итәләр. Шәһәрдә яшәүчеләр саны да арта. XV гасырда алар ил халкының 5% ка якын өлешен алып тора. Россия өчен бу күп була. Ә Көнбатыш Европа өчен исә гаять аз. Анда шәһәрлеләр бар халыкның 10—15% ын тәшкил 245
Ак Троица чиркәве. Тверь Успение соборы. Дмитров итә. Европаның кайбер районнарында (Төньяк Италия һәм Фландрия) 40% ка җитә. XVI гасыр уртасында Россиядә шәһәр тибындагы 130 поселок исәпләнә. Әмма 10 меңнән артык кешесе, куәтле ныгытмалары, таш биналары булган шәһәрләр саны дистәдән артмый. 200 меңнән артык кеше яшәгән Мәскәүдән, Новгородтан һәм Псковтан кала болар Тверь, Ярославль, Вологда, Кострома, Түбән Новгород, Колом¬ на, Рязань һәм Смоленск була. Аларда шәһәр халкының иң күпчелеге яши. Башка шәһәрләр зәгыйфь үсешле һөнәрчелек һәм сәүдәсе булган аграр поселоклар гына булалар. Тора- бара элекке удел үзәкләре — Ростов, Суздаль, Дмитров, Звенигород һ. б. шәһәрләр таркалу хәленә килә. Шәһәрләр бер-берсеннән дистәләгән, ә кайчакларда йөзләгән километрга (Көнбатыш Европада исә 25— 30 км) ерак урнаша. Туфрак юллар яз һәм көз көннәрендә тоташ бер баткаклыкка әверелә, шуңа күрә дә һөнәрчелек 246
эшләнмәләре авыл һәм салаларга бик авырлык белән генә барып ирешә. Крестьяннарга үзләре җитештергәннәр белән генә канәгатьләнергә туры килә. Дөрес, инде урыннарда да базарлар эшли башлый, әмма алар яңа үзләштерелгән районнарны колачлап бетерә алмый. Урда һөҗүмнәре, кенәзләрнең үзара ызгыш-талаш сугышла¬ рыннан хәлсезләнгән шәһәрләрнең үсеше тиз күтәрелүче крестьян хуҗалыклары артыннан җитешә алмый. Бу хәл илнең хуҗалык үсеше процессын тоткарлый һәм кыенлыклар тудыра. Сәүдә күзгә күренеп җанланып китә. Шәһәрләрнең бер-берсеннән ерак торуына, юллар начарлыгына кара¬ мастан, сәүдә бәйләнешләре һәр дистә ел саен Русьны тагын да ныграк колачлый бара. Чит илләр белән сату- алу эшләре алып баручы сәүдәгәрләр (гости) Кырым, Литва, Скандинавия һәм Кавказ базарларына гына түгел, Көнбатыш Европаның ерак илләренә кадәр ба¬ рып җитәләр. Алар Мәскәүгә һәм башка эре шәһәрләргә диңгез аръягы товарларын — шәраб, тукымалар, савыт- саба кайтаралар, ә көнбатышка ил экспорты товар¬ лары— мехлар, киндер тукымалар, балавыз илтәләр. Югары сыйфатлы рус коралын һәм сугыш киемнәрен исә читкә чыгару тыела. Шәһәрләрдә сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, яшелчәчеләрнең территориаль оешмалары йөзләр (сотни) һәм ярымйөзләр (полусотни) дигән берләшмәләре төзелә башлый. Эре бай купецлар корпорацияләргә туплана, болар, Көнбатыш¬ тагы кебек үк, Россиядә дә шәһәр үзидарәсе тууга этәргеч ясый. Купецлар корпорацияләре бөек кенәз урынчы¬ ларына салым җыярга, хәрби походлар вакытында шәһәр ополчениесен тупларга булыша, халыкның төрле йөкләмәләр башкаруын контрольдә тота. Боярлар һәм кенәзләр шәһәрдә хәлиткеч көч булып калалар. Аларның бай утарлары шәһәрнең төп корыл¬ малары була. Шәһәрнең икътисади һәм сәяси хакимияте государьның бу хезмәтчеләре кулында туплана. Россияне Көнбатыш белән чагыштыру. Тормышның төрле өлкәләрендәге алга китешкә карамастан, XV гасыр¬ да— XVI гасырның беренче яртысында кайбер тарихи сәбәпләр аркасында, Россия Көнбатыш илләренә кара¬ ганда акрынрак үсә. Бу яңа дәүләт чикләренең озынлы¬ 247
гы һәм аның аша үтәргә теләүче Урда һәм Литва кебек дошманнар урынына башкалары — Кырым һәм Казан ханлыклары, Ливон ордены һәм яңадан Литва, Польша, Швеция килүе белән аңлатыла. Россия, Көнбатыш илләреннән белгечләр чакыр¬ тып, алар белән бәйләнешләрне киңәйтүгә карамастан, Көнбатыш латинчылыгына каршы көрәшеп, мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләрдә алар белән ике арага киртә кора. Чиркәү һәм бөек кенәзләр Көнбатыш еретиклары белән аралашуга каршы торалар. Үзәкләшкән Русь дәүләте барлыкка килгәннән алып Көнбатыш өчен ябык кала. Илгә керү дә, чыгу да ныклы күзәтү астына алына. XVI гасыр уртасында Россиядә 6,5 млн кеше яши. Бу Көнбатышның кайбер алга киткән илләре белән чагыш¬ тырганда күбрәк була, әмма илдә 1 кв. километрга бары тик 2,3 кеше генә туры килә. Шул ук вакытта Польшада бу сан 20 гә тигез була, ә Франциядә 1 кв. километр җирдә якынча 30 кеше яши. Россия зур булса да, халык тыгыз¬ лыгы анда ким саклана, ә хезмәт кешеләре арасында нык¬ лы хезмәт бәйләнешләре урнашмый, аларның табигатьне үзләштерүдәге тырышлыклары берләштерелми. Төрле табигать афәтләре (корылык, вакытыннан алда килгән салкыннар, мул яңгырлар) элеккечә ил үсешенә йогынты ясыйлар. Россиядә бөтен авыл хуҗалыгы эшләре 5—5,5 ай эчендә үтә. Ә Үзәк һәм Көнбатыш Ев¬ ропа илләрендә бу цикл 9—10 айга сузыла. Көнбатыш крестьяны ел дәвамында ике тапкыр күбрәк эшли һәм, димәк, яшәү яки сату өчен дә күбрәк азык туплый ала. Россиядә уңдырышлы туфрак та аз була. Барлык кара туфраклы яхшы җирләр дәүләтнең үзәк өязләреннән көньяктарак ята, ә анда элеккечә дала күчмәләре хуҗа була. Көнбатыш илләренең уңдырышлы туфрагында һәм йомшак климатында җитештергән уңышны алу өчен ярлы туфракта күбрәк хезмәт куярга туры килә. Шәһәрләр барыбер ирекле бергәлекләргә әверелми, ә шәһәр үзидарәсе шәһәрләр системасындагы кенәз урын¬ чысы каршында буйсыну ролен генә башкара. Чиркәү һәм дәүләтнең хакимият өчен үзара көндәшлеге. Рус Православие Чиркәве бөтен көчен җирләрне Мәскәү 248
тирәсендә берләштерүгә, бөек кенәз хакимиятен ны¬ гытуга һәм үзәкләшкән дәүләт төзүгә багышлый. Аңа рәхмәтле булган бөек кенәзләр һәм бердәм, көчле Русь өчен көрәштә аларның көрәштәшләре дә, Чиркәүне яу¬ лап, аңа яңадан-яңа җир биләмәләре һәм салым ташлама¬ лары бирәләр, монастырьларга һәм чиркәүләргә акчалата мул кертемнәр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыралар, Чиркәү җире хуҗаларына алар җирендә яшәүчеләрне хөкем итү хокукын бирәләр. Константинополь җиңелгәннән һәм XV гасыр урта¬ сында Рус Православие Чиркәве автокефалъ, ягъни Константинополь Патриархыннан мөстәкыйль оешмага әверелгәч, Чиркәүнең абруе тагын да арта. Хәзер бу Евразиядәге иң эре, бай, яхшы оештырылган Правосла¬ вие Чиркәве була. Католиклык белән уния төзүдән баш тартып, Рус Чиркәве җәмгыятьтәге дини һәм әхлакый көч буларак урынын ныгыта. Чиркәү бөек кенәз тәхетенә Көнбатышның католик¬ лык агрессиясенә каршы көрәштә һәм Русьны Урда хакимиятеннән азат итүдә зур ярдәм күрсәтә. Митро¬ полит Геронтий 1480 елда икеләнеп калган Иван III не Әхмәт хан белән хәлиткеч көрәшкә өнди. Әмма үзәк хакимият ныгыган саен, Чиркәү пози¬ цияләре йомшара бара. Бөек кенәзләр Иван III һәм Ва¬ силий III аның үзенчәлекле урын алып торуы һәм дәүләт эчендәге дәүләтнең яшәве белән килешә алмыйлар. Алар Чиркәүнең зур йогынты көче, бай җир биләмәләре, күп санлы ташламаларга ия булуы белән бөек кенәз хакимиятенең көндәшенә әверелүен күрәләр. Митрополит тәхетенә җитез, акыллы һәм шөһрәт сөюче эшлеклеләр килү белән, бу хәл тагы да кискенлә¬ шә. Иван III белән митрополит Геронтий арасында кон¬ фликт туа. Василий III үзе өчен кулай булмаган митро¬ политны урыныннан алырга ашыга. Вакытлар узу белән, митрополитны сайлау нәкъ бөек кенәзләрдән бәйле була бара. Иван III һәм Василий III кемгә күрсәтсә, митрополит кафедрасын шул ала. Чир¬ кәүнең салым һәм хөкем итү ташламалары кими. Бөек кенәзләр Чиркәүне җир биләмәләрен киңәйтүдә дә чиклиләр. 249
Шуның белән бергә, XV гасырда — XVI гасырның беренче яртысында Рус Православие Чиркәве элеккечә Русьта куәтле дини көч һәм иң бай җирбиләүче, мәдәни кыйммәтләр сакчысы булып кала. Монда елъязмалар языла, гаҗәеп рәсем сәнгате әсәрләре иҗат ителә, мәктәпләр эшли. Бөек кенәз хакимияте боларга игъти¬ барсыз кала алмый. Өстәвенә Чиркәү Россия дошманна¬ ры тоткан католиклык һәм мөселманлыкка карата тагы да агрессиврак була бара. Ә бу бөек кенәз хакимияте өчен бик кулай була. Чиркәү һәм еретиклар. XIV гасырның икенче яртысын¬ да— XV гасыр башында Руська еретиклык дулкыны килә. Ересьләр (грек сүзе «ересис»тан—«үзенчәлекле дини тәгълимат») — рәсми Чиркәү тәгълиматыннан, догмаларыннан һәм изге әйберләргә — иконаларга, изгеләр сөякләренә табынуда тайпылу ул. Ересьләр Чиркәү нигезләрен какшата, ә Чиркәү дәүләтне яклау¬ чы һәм югары хакимиятнең, бөек Мәскәү кенәзләре хакимиятенең Алладан бирелүен раслаучы булганга, Чиркәү нигезләренә каршы көрәш дәүләт мәнфәгатьлә¬ рен какшата. Ересьнең беренче үсентеләре Көнбатыш илләре белән тыгыз бәйләнештә торган эре сәүдә шәһәрләре Новгород һәм Псковта күренүе очраклы түгел. Еретиклар (алар арасында дини дәрәҗәләреннән колак каккан рухани затлар—расстриженные булганга күрә, аларны стри- голышклар дип атыйлар) дин әһелләрен, шул исәптән монастырь монахларын саранлыкта, ришвәтчелектә гаеплиләр һәм мондыйлар кешеләргә дин өйрәтә алмый диләр. Алар җанга һәм теге дөньяга ышанмыйлар һәм бер үк вакытта чиркәүләрнең җирбиләүчелегенә һәм берәүләрнең икенче кешеләрне изүенә каршы чыгалар. Чиркәү хакимиятләре, бөек кенәзләр яклавына таянып, еретикларны кырыс җәзаларга дучар итәләр. Новгородта, мәсәлән, еретиклар җитәкчеләрен Волховта батырып үтерәләр. Әмма Көнбатыш инквизиторлары җәзаларын хә¬ терләткән кырыс чаралар ересьне бетерә алмый. Берничә дистә ел уза, һәм Новгородтан яңа ересь дулкыны ките¬ реп бәрә. Аны жидчылар ересе дип атыйлар, чөнки аны таратучыларның беренче рәтләрендә Киевтан килгән 250
яһүдиләр тора. Әмма күп кенә рус кешеләре дини ка¬ нуннарны һәм Чиркәүне үз акыллары белән бәяләү кирәклеген төшенәләр. Еретиклар Иисус Христосның илаһи чыгышын кире кагалар һәм аның кеше асылы ту¬ рында сөйлиләр, иконаларга табынуның, монахлыкның, изгеләр алдында баш июнең кирәксез гамәл булуын раслыйлар. Еретикларның карашлары гади халык арасында гына түгел, ә руханилар, боярлар, дьяклар һәм Иван III гә якын торган кешеләр арасында да яклау таба. Чиркәүнең бу заманнарга, чыннан да, әхлакый һәм патриотик көче какшый, ул әйбер туплау, җир биләмәләрен арттыру артыннан куа, өстәвенә үзен үзәк хакимияткә каршы куя башлый. Баштарак Иван III дини бәхәсләргә кысылмый һәм хәтта, Чиркәүне тәнкыйтьләп, бөек кенәз хакимиятен яклаганга һәм Чиркәүнең дәүләттәге үзенчәлекле хәлгә куелуын юкка чыгаруны таләп иткәнгә күрә, ул еретик¬ ларга теләктәшлек тә күрсәтә. Иван III нестяжателълэрнең— скитларда (ур¬ маннарда аерым ызбаларда) яшәүче Идел аръягы монахларының— фикерләрен дә уңай кабул итә. Нестя- жательләр дөнья мәшәкатьләреннән китүне, Чиркәүнең байлык һәм җир биләмәләре туплаудан (стяжание) баш тартуын алга сөрәләр. Алар фикеренчә, чиркәүгә йөрүчеләр сәдакасы һәм шәхси хезмәт хисабына яшәргә кирәк, бары тик шушы юл белән генә җаныңны чистар¬ тырга һәм теге дөньяда коткарылып калырга мөмкин. Чиркәү җирбиләүчелеге белән көрәштә, көчәеп кит¬ кән Чиркәүнең бар нәрсәгә кысылуына каршы көрәштә Иван III нестяжательләрнең әлеге тәнкыйтен куллана. Мәскәү янындагы Волоколамск монастыре игумены Иосиф нестяжательләргә кискен каршы чыга. Аның тарафдарларын шул кеше исеме белән иосифляннар дип атыйлар. Иосифляннар карашынча, монастырьларга җир биләмәләре дә, нык хуҗалык та бик кирәк. Шул куәтенә таянып кына, алар җәмгыятькә дини йогынты ясый ала. Баштарак бөек кенәз теләктәшлек күрсәткән еретик¬ лар һәм нестяжательләр рәсми Чиркәүне узып китәрләр төсле тоела. Әмма Иван III не дини һәм әхлакый мәсьәлә- 251
ләр әллә ни кызыксындырмый. Аның өчен үзәк хаки¬ миятне һәм үз хакимлеген көчәйтү мөһим була. Ул Чиркәүне үсеп килүче дәүләт файдасына кулланырга ни¬ ятли. Новгородта һәм Мәскәүдә еретикларны эзәрлекләү башлана. Нестяжательләр тарафдарларын сөргенгә һәм палач кулы астына озаталар. Еретиклар ябылган агач читлекләр Мәскәү елгасы һәм Волхов бозы өстендә дөрләп яна. Рус Православие Чиркәве кануннарының хаклы¬ гын шик астына алучылар, аның байлыкларына кул сузучылар белән көрәшнең беренче этабы әнә шулай төгәлләнә. Бөек кенәз хакимияте белән беркадәр каршылыкларга карамастан, Чиркәү үзәкләшкән Русь дәүләтенең абруен күтәрүгә аз көч куймый. Бөек кенәзләрнең Чиркәүне яклауларын буш калдырмый. Шул рәвештә, Чиркәү үзен дә дәүләтнең идеологии нигезе буларак күтәрә. XVI гасыр башында нәкъ чиркәү әһелләре арасын¬ да «Мәскәү— Өченче Рим» теориясенә нигез салына. Аны нигезләүчеләр Мәскәү, Русь дәүләте, бөек кенәз хакимияте ике Римның — Италия Римы һәм Византия Константинополенең варислары дип раслыйлар. Алар фикеренчә, беренче Римны католиклык харап итә, Иосиф Волоцкий. Икона. XVII гасыр икенче Рим — Константинополь — гөнаһларга бата һәм, Алла кушуы белән, төрекләр басымы астында җимерелә. Хәзер православиеле Мәскәү — дөньядагы хак христианлык үзәге. «Мәскәү — Өченче Рим» теориясе тарафдарлары карашынча, үзәк¬ ләшкән Русь дәүләте миссиясе кешелекне төрле ересьләрдән коткарудан гыйбарәт. Нигездә, дин әһелләре тарафыннан язылган яңа хикәятләр һәм елъязмалар җәмгыятьтә Рю¬ риковичлар нәселе хакимияте Алладан бирелгән Рим императоры Августка барып тоташа дигән идеяне тараталар. Димәк, Мәскәү монархлары хакимияте дә Алла тарафыннан тапшырылган булып чыга. Василий III заманында бөек кенәз хакимияте. Иван III нең улы Василий III Иванович (1505— 1533) язмышына әтисе башлаган илне берләш- 252
терү һәм аның идарәсен үзәкләштерү эшен төгәлләү бурычы төшә. Һәм Василий III аны җиренә җиткереп үти. Ул идарә иткәндә, Мәскәүгә Псков һәм Рязань кенәзлекләре кушыла. Ул удел кенәзләре — үз энеләре хокукларын да кыскартуны дәвам итә. Ул аларны төрле яклап кысрыклый, хәтта аларның өйләнүләренә, димәк, гаилә коруларына, балалар үстерүләренә каршы төшә, шуның белән Русьтагы удел тәртипләрен бетерергә ният¬ ли. Энеләренең күбесе шуңа күрә буйдак кала. Ә аларның кайберләре үлгәннән соң, аларның уделлары бөек кенәз кулына күчә. Башкалар Василий III гә үз уделларын ва¬ сыять итә. Бары тик уделы Старица шәһәре булган кече энесе Андрей гына гаилә кора ала. Старица кенәзенең, ә аннары аның улы һәм барлык туганнарының бөтен XVI гасыр дәвамында Василий III нең, ә аннары аның улы Явыз Иван IV Васильевичның хакимлек итүенә киртәләр тудыруы бер дә очраклы түгел. Элита вәкилләре дә, дворяннар да, гади халык та үзен бөек государь холоплары дип исәпли. Рус җәмгыятендә государь ихтыяры — Алла ихтыяры ул дигән караш ур¬ наша. Билгесез һәм шикле эш турында: Моны бер Алла да бөек кенәз генә белә диләр. Бу вакытларда Франциядә, Англиядә һәм Европаның башка илләрендә самодержавие хакимияте урнаша. Василий III Әмма беркайда да монарх хакимияте, ил хал¬ кының ул хакимият тарафыннан кимсетелүе Россиядәге кебек рәвеш алмый. Сәбәпләрнең берсе шунда ки, бер генә илдә дә бөтенләй чит булган башка милләтләр һәм дини көчләр (Урда, тәре йөртүчеләр) тарафыннан янаган үлем куркынычы государь тирәсендә халыкның шулай туплануы зарурлыгын тудырмый. Бу көрәштә халык үзенә кумир булдыра. Өстәвенә Көнбатышта икътисади көчле шәһәрләр күптән инде үзләренә феодаллардан һәм корольләрдән ирек яулап алалар. Анда шәһәр кешене ирекле итә. Русьта икътисад үсеше начар булу сәбәпле, шәһәрләр һәм анда яшәүчеләр (Новгородтан кала) монархтан, кенәзләрдән һәм боярлардан бик нык бәйле була. 253
Россиядә дәүләт хакимияте урнашуга Урдада яшә¬ гән тәртипләр дә йогынты ясый. Дистәләгән еллар дәвамында Урда Мәскәү өчен олы хуҗа гына түгел, ә идарә үрнәге дә булып тора. Бөек Мәскәү кенәзләре бе¬ ренче чиратта Иван III һәм Василий III хакимияте ерак Көнбатыш корольлекләре һәм аларның вәкиллекле ха¬ кимият органнары (Франциядә Генераль штатлар, Поль¬ ша һәм Литвада сеймнар) үрнәгендә түгел, ә Көнчыгыш деспотияләре йогынтысында формалаша. Илдәге хакимият системасы бөтен җәмгыятькә йогын¬ ты ясый. Россиядә дә бу шулай була. Аз гына булса да хакимияткә ия булган һәркем (кенәзләр, боярлар, дво¬ ряннар, дьяклар, подъячийлар) ул хакимиятне монарх¬ тан алдык дип исәпли. Еллар узган саен, рус җәмгыятен монархтан тулы бәйлелек халәте чолгап ала. Үзәкләшкән Русь дәүләтенең хакимлек итәргә яратучы, үзләренә каршы төшкәнне күтәрә алмаучы беренче җитәкчеләре Иван III һәм Василий III нең шәхси сыйфатлары да шуңа этәрә. Әмма бөек кенәз хакимияте чикләнмәгән була дип уйлау кирәкми. Монда киңәшмә орган буларак Боярлар думасы эшли. Туендырылып торучылар (урынчылар, ягъни җирле үзидарә башлыклары) хакимияте дә шак¬ тый зур була. Василий III заманында нәселенә һәм ата- бабалар тоткан урынга карап дәүләт хезмәтенә билгеләү тәртибе (местничество) урнаша, аның белән хәтта бөек кенәз бик авырдан гына көрәшә. Бу тәртип нигезендә һәр эре феодал, кенәз, бояр, Дума дьягы идарә системасында нинди нәселдән булуына карап урын били. Аеруча затлы нәсел кенәзләре, боярлары хәрби поход¬ лар вакытында, гәрчә кайберләренең хәрби эшкә сәләте бөтенләй булмаса да, төп полклар белән җитәкчелек итә. Алар, бернинди административ сәләтләре булмаса да, идарә системасында зур урыннар биләп тора. Ду¬ мада да государьга бик якын утыра. Хәтта чит илләр илчелекләрен кабул иткәндә дә, тантаналы мәҗлесләрдә дә күренекле кешеләр үзләренең нинди нәселдән булу¬ ларына карап урнаша. Бернинди көч, эзәрлекләүләр, җәзалаулар белән дә әлеге местничество тәртибен җиңеп булмый. Күпләр үзеннән түбәнрәк нәсел кешесенә урын 254
биргәнче, моны үз нәселен хурлау дип исәпләп, үлемне яхшырак саный. Василий III заманында приказлар системасы бар¬ лыкка килә. Әгәр дә Иван III заманында алар, бөек кенәз әмере буенча, кирәк очракларда гына төзелсә, хәзер исә приказлар илнең ныклы идарә системасына әвереләләр. Бөек кенәз хезмәтендә торучы һәм аның әмере бу¬ енча идарә, суд, салымнар җыю, армия туплау һ. б. мәсьәләләрне хәл итүче кешеләр даирәсе, ягъни бюрокра¬ тия туа. Бюрократия белән бергә ришвәтчелек систе¬ масы да барлыкка килә, чөнки башка кешеләр үтенечен хәл иткәндә, приказ кешеләре үз хезмәт урыннарын баю чыганагы итеп карый. Бюрократия һәм ришвәт алу Россия идарә системасының аерылгысыз бер өлешенә әверелә. 1. Ни өчен Көнчыгыш Европаның эчке колонизациясе Көн¬ батышныкына караганда озаграк елларга сузыла? Бу процесста төп катнашучы кем була? 2. Түбәндәге ике төрле карашны укыгыз: а) крестьяннар общинасы көчәеп килүче дәүләткә салымнар җыюда булыша; б) крестьян общинасы крестьянны хосусый җирбиләүчеләрдән һәм хакимият башбаштаклыгыннан саклый. Күрсәтегез: — ике караш та дөрес; — ике караш та дөрес түгел; — берсе дөрес, икенчесе юк. 3. Табигать-климат шартлары рус җирләре үсеше тизлегенә ничек йогынты ясый? 4. Ни өчен Россия шәһәрләре, Европадан аермалы буларак, үзидарәле ирекле бергәлекләргә әверелми, ә патша урынчысы каршында буйсынучы булып кала? Россиянең кайсы яклары үсешенә бу фактор җитди йогынты ясый? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 255
5. Дөрес булмаган җавапны күрсәтегез. XV гасырда — XVI гасырның беренче яртысында Русьта Чиркәү: а) куәтле дини һәм әхлакый көч була; б) бай җирбиләүче була; в) мәдәни кыйммәтләр сакчысы була; г) патша хакимиятенең янкормасы була. 6. Түбәндәге терминнар мәгънәсен аңлатыгыз: нестяжательлэр, иосифляннар, стриголъниклар. 7. Руханилар карашларында ике тенденция бик ачык күренә: берәүләр Россиянең үзенчәлекләрен саклап калуны хуплый, икенчеләр аны Европа үсешенең бер состав өлеше итеп күрергә тели. Моны нестяжательләр һәм иосифляннар каршылыгы үрнәгендә раслагыз. 8. «Мәскәү — Өченче Рим» теориясе Чиркәү белән дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләрендәге нинди процессларны чагылдыра? 9. Василий III заманында урнашкан патша ихтыяры — Алла ихтыяры ул дигән караш тормышның кайсы якларына йогын¬ ты ясый? 10. Мәгълүм ки, Англия һәм Франциядә дә XV гасырда само¬ державие хакимияте урнаша. Әмма Россиядә һәм андагы под¬ данныйлар хәле бик нык аерыла. Бу аерма нәрсәләрдә чагылыш таба һәм ни белән аңлатыла? 11. Ни өчен Иван III һәм Василий III монархиясен абсолют дип санап булмый? §19 XIV—XV гасырларда мәдәният һәм көнкүреш Рус мәдәнияте ил тормышы яңалыкларын, ә иң мөһиме Урда белән көрәшкәндә һәм үзәкләшкән бердәм Русь дәүләте төзү чорында халыкның үзгәреш кичергән фикер-карашларын, хис-тойгыларын, патриотик омты¬ лышын чагылдыра. Елъязмалар. Иң элек бу елъязмаларның яңарышы һәм үсешенә, халыклар тарихына багышланган зур әсәрләр язылуга кагыла. 256
Яңа елъязма җыентыклары Владимир, Ростов, Ря¬ зань, Тверь, соңрак Мәскәү кенәзләре сарайлары кар¬ шында төзелә. Новгород һәм Псковта елъязмалар алып бару туктап тормый. Баштарак бу язмалар җирле ихтыяҗлардан чыгып төзелә. Елъязмалар, Рюрик заманнарыннан алып рус тарихы вакыйгалары турында сөйләп һәм төп текст эченә мәшһүр «Замана еллары повесте»н да кертеп, шулардан соң Ватан тарихының төп геройлары сыйфатында үз кенәзләре эш-гамәлләре хакында хәбәр итәләр. Автор¬ лар Русьның борынгы тарихын үз кенәзлекләре тарихы белән бәйлиләр һәм рус җирләрен берләштерү процессы аларның кенәзләре җитәкчелегендә алып барылган дигән нәтиҗә ясыйлар. XIV гасырның икенче яртысыннан елъязмалар алып баруда беренчелек Мәскәүгә күчә. Мәскәү территориясен¬ дә иҗат ителгән язмаларда Русьның бердәмлеге, Киев һәм Владимир чорларында аның гомумиләшүе, рус җирләрен берләштерүдә һәм Урдага каршы көрәштә Мәскәүнең әйдәп бару роле турындагы идея үткәрелә. «Рус хронографы» әнә шундый елъязмалар җыентыгына әверелә. Житиеләр, хикәятләр һәм «сәяхәтләр». Житиеләр — кү¬ ренекле рус кешеләре, ягъни кенәзләр, чиркәү әһелләре турындагы чиркәү язмалары ул. Рус тарихының зур вакыйгалары белән бәйләнгән шәхесләр бу әсәрләрнең геройларына әйләнә, аларның гамәлләре рус кешеләренең күп буыннары өчен үрнәк булып әверелә. Аларның күбесен Чиркәү изгеләр рәтенә кертә. «Изге Александр Невский житиесе» кенәзнең швед һәм немец басып алучыларына каршы көрәштә кыл¬ ган батырлыклары, аның Алтын Урда белән мөнә¬ сәбәтләрендәге дипломатик эшчәнлеге һәм Сарай¬ дан кайткандагы сәер үлеме турында сөйлиләр. Рус кешеләре, әлеге әсәрне укып, Туган илгә тугры хезмәт итү идеаллары белән сугарылалар. «Тверь кенәзе Михаил Ярославичның тормышы һәм фаҗигале үлеме турындагы повесть»та кенәзнең үрнәк булырлык эш-гамәлләренә югары бәя бирелә. Укучысы тарафыннан язылган «Сергий Радонежский житиесеон рус кешеләре бик яратып укый. Әсәр югары 257
әхлаклы, хезмәт сөючән, туган җире иминлеге хакына зур эшләр башкарган чын диндар кеше образын тудыра. Бу заманнарда хикәятләр дә киң танылу таба. Болар ил тормышындагы күренекле вакыйгалар турында хәбәр итә. «Задонщина» әсәренең авторы Софроний Рязанец Руська Мамай һөҗүме, Дмитрий Донскойның дошман һөҗүмен кире кагарга әзерләнүе, гаскәр туплау, Кулико¬ во сугышының барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итә. Повесть югары патриотик рух белән сугарылган. Автор берничә тапкыр «Игорь полкы турында җыр» әсәренә юкка гына мөрәҗәгать итми. «Туктамыш ханның Мәскәүгә һөҗүме» турындагы хикәят Куликово сугышындагы җиңүдән соң Русьны тетрәткән вакыйгалар хакында сөйли. Яндырылган һәм таланган Мәскәүне, ди автор, күз яше һәм үксеп елаулар, күпләрнең зар һәм сыкраулары, йөрәк әрнүләре, аптырап тегендә-монда бәргәләнүләре, ачы хәсрәт, түзеп булмас¬ лык бәла, үлем әчесе, курку һәм тетрәнү чолгап ала. XIV—XV гасырларда Русьта яңадан — сәяхәтна¬ мәләр— ерак юл сәфәрләре турындагы язмалар языла башлый. Афанасий Никитинның «Өч диңгез артына сәяхәт» әсәре шулар арасында иң күренеклесе була. «Изге Александр Невский житиесе» Троица-Сергий лаврасында Троица соборын нигезләү. Миниатюра. XVI гасыр 3,п“/ Л Лр>еп1М . 1'ГЛК9НА1П1в/ЪН ННАГО , fUfAH ша/ълфсагъ . Ой «ЛАННЕНА rpffw tTA 258
Ул бу әсәрендә Көнчыгыш илләре буйлап күп елларга сузылган (1468—1474) сәяхәте турында бәян итә. Никитин Көнчыгыш сәүдәгәрләре алып килгән га¬ җәеп әйберләр — матур ефәк тукымалар, кыйммәтле асылташлар, энҗе бөртекләре, тәмләткечләр, алтын йөгертелгән коралларны күреп, шул ерак җирләргә бару турында хыяллана. Рус кешеләре өчен Ьиндстан әкият дөньясы булып тоела. Ә анда ничек барып җитәргә соң, бу турыда беркем дә белми. Афанасий рус кешеләреннән иң беренче булып Идел¬ дәге Тверь пристаненнан Калькуттага кадәр бик озын юл үтә. Озакка сузылган сәяхәте барышында Афанасий Ни¬ китин көннәр исәбен югалта, ә дини китапларын да югалт¬ кач, дини календарь исәбен дә хәтерләми. Христосның Яңадан туу көнен дә чамалап кына беләм,— дип яза ул.—Русь җирен Ходай сакласын! Русь җиренең боярлары гаделсез булсалар да, бу дөньяда андый гүзәл ил юк. Русь җиренә иминлек килсен, анда гаделлек урнашсын! Төзелеш сәнгате. XIII гасыр ахырында Русьта беренче таш храмнар төзү эше башлана. Алар Новгородта һәм Тверьдә калка. Сергий Радонежский монастыренда Трои¬ ца соборы, Мәскәү монастырьларында чиркәүләр төзелә. Русь җире ак таш храмнар белән бизәлә. Яңа торак йортлар һәм таш крепостьлар торгызыла. Крепостьлар¬ ны дошман һөҗүме аеруча янаган урыннарда коралар. Мәсәлән, тәре йөртүчеләр белән чик буенда — Изборск һәм Копорьеда, шведлар белән чиктә — Орешек каласын¬ да крепостьлар калка. XV гасыр ахыры һәм XVI гасыр башында төзелеш сәнгате Иван III нең куәтле һәм бердәм Россия держа¬ васы төзү эшчәнлегенең бер нәтиҗәсенә әверелә. Үзенең гүзәллеге һәм мәһабәт рәвеше белән бүгенге көндә дә күз явын алырлык гаҗәеп архитектура ансамбле — кызыл кирпечле Мәскәү Кремле төзелә. Россиягә хезмәткә ча¬ кырылган Италия осталары аның архитекторлары һәм инженерлары булса, рус таш осталары аның төзүчеләре буларак таныла. Кремль үзендә Италиянең ныгытмалар төзү казанышларын һәм русларның агачтан крепостьлар кору осталыгын бергә куша. Европа һәм рус сәнгатенең бу кушылмасы Кремльне дөнья архитектурасы җәүһәренә әверелдерә. «Мамай сугышы турында хикәят». Миниатюра. XVII гасыр 259
Спас-Преображение соборы. Суздаль Мәскәү Кремле дивары һәм башнясы 1475—1479 елда Италия архитекторы Аристотель Фиораванти проекты буенча Мәскәү Кремлендәге Успение соборы төзелә. Бөек кенәз гаиләсенең Йорт чиркәвен, ягъни Кремльдәге Благовещение соборын 1484— 1489 елларда Псков осталары сала. Рюри¬ ковичлар династиясе кенәзләре төрбәсенә әверелгән Кремльдәге Архангел соборының архитекторы италияле Алоизо де Каркано була, аны Русьта Яңа Алевиз (Новый) дип йөртәләр. 1485 елда Кремльнең яңа диварларын төзү башлана. Аларны кору өстендә Антон һәм Марк Фрязиннар һәм Алевиз Миланең хезмәт куя. Патшаның чит ил илчеләрен кабул итә торган Кырлы, пулатны (Грановитая пала¬ та) төзү белән Марк Фрязин һәм Пьетро Антонио Солари җитәкчелек итә. Мәскәү мәһабәт һәм төп башкала рәвешен ала бара. Рәсем сәнгате. Русьта XIV—XV гасырлар¬ дагы рухи тормыш күтәрелеше, төзелеш сәнгате үсеше рус рәсем сәнгатенә бик нык йогынты ясый. Феофан Грек, Андрей Рублев һәм Даниил Черныйларның шул заманнар¬ дагы гүзәл әсәрләре гасырлар аша безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Алар бары¬ сы да икона язучылар, фрескалар төзүче осталар була. Мәгълүм ки, иконалар иҗат итү билгеле бер кагыйдәләргә, кануннарга буйсындырыла. Рус рәссамнары, чиркәү кысаларыннан читкә китмичә дә, чын иҗат җәүһәрләре тудыралар, аларның бөеклеге дә әнә шунда. Моңа ничек ирешелде икән соң? Иң элек иҗат үрнәкләренә салынган тирән гумани¬ стик идеяләр хисабына. Шулай ук кабатлан¬ мас иҗат стиле, төсләр үрелеше, бу идеяләрне гәүдәләндергән рәсем ясау алымы хисабына дияргә кирәк. 260
Мәскәү Кремленең Успение соборы Мәскәү Кремленең Архангел соборы Мәскәү Кремленең Благовещение соборы Мәскәү Кремленең Кырлы пулаты
Новгородта Ильин урамындагы Спас чиркәве Феофан Грек. Бар дөньяны тотып торучы Спас. Ильиндагы Спас чиркәве фрескасы Феофан Грек. Алла Ана Успениесе. Икона. XIV гасыр Феофан Грек (1340—1405 пгэн соң) сурәтләгән кеше йөзләре тамашачыларны тетрәндерә. Берничә көчле, карап торышка тупас сызыклар, контраст төсләр (изгеләрнең ак, чал чәчләре һәм чия төстәге, җыерчыклы йөзләре) аша, ул изге образын тудыра. Православие Чиркәве изгеләренең дөнья тормы¬ шы җиңел генә бармый, кайчакларда ул фаҗигале дә була, һәм Феофан Грек сурәтләгән һәр йөздә кеше кичерешләре, газаплары, авыр язмыш чагыла. Аның әсәрләре монументальлек, эчке көч һәм ирекле сурәтләү алымы белән аерылып тора. Мәскәү рәсем сәнгатенең күренекле остасы Андрей Рублев (якынча 1360/1370 —1430) Феофан Грекның кече замандашы була. Ул башта Троица-Сергий мона¬ стыренда, аннары Спас-Андроников монастыренда монах булып тора. Рублев Феофан Грек белән Мәскәү Кремленең агачтан төзелгән Благовещение соборын фрескалар белән бизи. Мөгаен, яше буенча өлкәнрәк булган һәм Русьта зур абруй казанган Феофан Грек яшь останы күп нәрсәләргә өйрәткәндер. 262
Киләчәктә Андрей Рублев тагы да танылганрак остага әверелә. Аны Даниил Черный (якынча 1360— 1430) белән бергә Владимирда Успение соборын бизәргә чакыралар, соңрак бу собор Мәскәү Кремленең Успение соборын төзегәндә үрнәк итеп алына. Ул Троица-Сергий монастыреның Троица соборын да, Спас-Андроников монастыреның Спас соборын да фрескалар белән бизи. Андрей Рублев иҗатында сурәтләү осталыгы белән дини-фәлсәфи мәгънә үрелеше камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән. Бу аеруча Троица-Сергий монастыренда¬ гы Троица соборы өчен 1420 елларда иҗат ителгән «Өч фәрештә» («Троица») иконасында ачык чагыла. Иконада фәрештәләр рәвешендә сурәтләнгән өч юлау¬ чы капкалап алырга утырган, алар, рәссам фикере бу¬ енча, Изге Өч фәрештәне гәүдәләндерә: уңда Изге Рух утыра, сулда—Алла Ата, ә үзәктә Алла Ул, ягъни Иисус Христос тасвирланган. Ул үз газаплары хисабына ке¬ шелек дөньясын коткарылу юлына юнәлтәчәк. Барлык өч фигура да үз төс-кыяфәтләре һәм гәүдә хәрәкәтләре Бар дөньяны тотып торучы Спас. Андрей Рублев иконасы. XV гасыр Благовещение. Андрей Рублев һәм Даниил Черный ико¬ насы. XV гасыр Спас-Андроников монастыреның Спас соборы. XV гасыр 263
Өч фәрештә (Трои¬ ца). Андрей Рублев иконасы белән бербөтен. Шул ук вакытта һәр персонажның үз уй-фикерләре һәм үз язмышы бар. Икона бөек гуманизм һәм үз-үзеңне корбан итү идеясе белән сугарылган. Иконага карап, рус кешесе аны дини эчтәлек була¬ рак кына кабул итми. Ул үз язмышы, Ватан язмышы турында уйлана. Фольклор. Халык авыз иҗаты— җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, былиналар, әкиятләр, элекке гасырлардагы кебек үк, XIV—XV гасырларда да рус мәдәниятенең сос¬ тав өлешен тәшкил итә. 264
Фольклорда монголлар һөҗүме аркасында халык кичергән фаҗига темасы яңгыраш таба. Ул билгесез авторларның газап чиккән үз җирләренә карата чик¬ сез мәхәббәте белән сугарылган, анда Туган илне Урда изүеннән коткару өчен көрәш һәм бу көрәш каһарманна¬ ры өчен горурлык хисе чагылыш тапкан. Владимир Святославич һәм Владимир Мономахны бер зат буларак кабул иткән халык аңында туган бы- линаларда дала күчмәләре белән бәрелешләр турында бәян ителә. Руслар көчен гәүдәләндергән Илья Муромец һәм Русь җиренең башка баһадирлары турында да бы- линалар иҗат ителә. Аларда героик халык көрәшенең тәүге чорлары да, соңгы сугышлар — кыпчаклар белән бәрелешләр дә, Калка буендагы һәм Куликово сугышы да, Урда изүеннән котылу да чагылыш тапкан. Тарихи җырлар Урдага каршы күтәрелешләр турында хәбәр итә. Аларның берсе 1327 елгы фаҗигале вакыйга¬ ларга багышланган: Шәһәрнең асты-өскә килде, бөтен халык тиз арада тупланды, ыгы-зыгы башланды. Һәм тверьлеләр бер-берсен өндәп, татарлардан котыла башлады. Халык шулай ук һәм лирик, һәм туй җырлары, тап¬ кыр мәкаль һәм әйтемнәр, шаян такмаклар да чыга¬ ра. Халык үз язмышын яза, үзенең һәм балаларының бәхетле киләчәге турында хыяллана. Көнкүреш. Урда изүеннән котылганнан соң, Россия күбрәк Европага таба йөз белән борыла. Аның алдынгы Европа илләре белән бәйләнешләре арта. Ул аларның хәрби, мәдәни һәм төзелеш тәҗрибәсен үзләштерә. Әмма Россия православие диненә нык таяна, ә дәүләт белән идарә итү системасында күбесенчә Алтын Урда тәртипләре саклана. Болар барысы халык көнкүрешенең бик акрын үсүенә китерә, яңалыклар эре шәһәрләргә, иң элек Мәскәүгә кагыла. Анда биек һәм тыгыз коймалар белән әйләндереп алынган күп санлы торак пулатлардан һәм хатын-кызлар чигү чиккән түр бүлмәләрдән гыйбарәт булган күпкатлы тирмәләрдән торган кенәз һәм бояр йортларында матур¬ лык һәм уңайлык өчен Көнчыгыш келәмнәре җәелә, затлы металл (алтын, көмеш, бакыр, кургаш) савыт- сабалар кулланыла. Анда кулъязма китаплар саклана. 265
«Илья Муромец һәм мәҗүси пот» былина- сына иллюстрация. Рассам Э. К. Соколовский. 1904 ел Инҗил кысасы. XV гасыр Тире белән тышланган, көмеш һәм алтын каптырмалар белән эләктерелгән бу китаплар бик кыйммәтле чы¬ ганаклар булып тора. Өйдә мондый китаплар саклану хуҗаларның культура дәрәҗәсе турында гына түгел, ә байлыклары хакында да хәбәр итә. Мондый хоромнар металл шәмдәлләрдә торучы майлы шәмнәр белән як¬ тыртыла. Шундый бай хуҗалыкның имән капкалары ачылып китә дә аннан каретада яки кыйммәтле дирбияләр белән иярләнгән ат өстендә хезмәтчеләре чолганышында йорт хуҗасы килеп чыга. Хәлле кеше өчен җәяү йөрү бер дә килешкән эш саналмый. Затлы кешеләр, кагыйдә буларак, табан асларына кадәр җиткән кафтаннар, туннар кия; аларны асыл¬ ташлар, көмеш һәм алтын чигешләр белән бизиләр. Бу киемнәрне диңгез аръягыннан кайтартылган постау, бәрхет, атлас һәм камка тукымалардан тегәләр. Туннар бик авыр булып, киң кеш якалы, куллардан да озын¬ рак җиңле итеп тегелә. Тун һәм аның җиңнәре никадәр озынрак булган саен, аның белән атлап йөрү авыр булса да, хуҗасы шулкадәр дәрәҗәлерәк санала. Мондый затлы кешеләр башларына хәтта җәй көн¬ нәрендә дә биек мех бүрекләр кия. Бүрек биегрәк бул¬ ган саен, кенәз яки боярга шулкадәр зуррак хөрмәт күрсәтелә. XIV—XV гасырларның рус хатын-кызлары битләрен чамадан тыш агарта һәм чөгендер белән яңакларын кы¬ зарта, кашларын йолкый. Ирләр һәм хатын-кызлар йөзекләр кия, муенсалар тага, чылбырлар һәм алтын яки көмеш каптырмалы ка¬ ешлардан йөри. Аякларына нәфис күн — төрле төсләрдәге сәхтиян (сафьян) итекләр кия. Аларны да еш кына ал¬ тын, көмеш һәм энҗе бөртекләре белән бизиләр. Байларның туклануы терлекләр һәм кош итеннән, төрле сорт балыклардан, шул исәптән кыйммәтле кызыл балыктан, төрле сөт ризыкларыннан гыйбарәт була. Кенәз, бояр хоромнары өстәлләрендә туган як балы һәм сыра гына түгел, ә диңгез аръягы шәрабларын да күрергә була. Яхшы пешекчеләр бик хөрмәт ителә, ә мәҗлесләр күп сәгатьләргә сузыла. Ризык берсе ар- 266
тыннан берсе чыгарылып тора. Кайчакларда аларның саны ике дистәгә җитә. Барлык катлау кешеләре дә, элеккечә үк, мунчага йөрергә бик ярата. Бай шәһәр йортларында һәм сала биләмәләрендә уңайлы, чиста мунчалар була, кайчак¬ ларда аларга металл улаклар сузыла. Соңрак бөек кенәз хоромнарына һәм боярлар йортларына суүткәргечләр кертелә, су коедан яки елгадан кул яки ат көче белән эшләүче насослар ярдәмендә суүткәргечләр аша килә. Бары тик бай кешеләрнең көнкүрешендә генә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Гади кешеләрнең — крестьяннар, һөнәрчеләр һәм эшләүче кешеләрнең — көнкүреше элеккечә саклануы белән аерылып тора. Авыл йортлары да элеккечә бура өеп, юнылган тактадан ике кыеклы яки салам түбәле итеп салына. Терлекләр йортның түбән катында тотыла. Балчык белән сыланган мичләр кара Арыслан сурәтләнгән йөзек ысул белән ягыла: төтен тышка югарыдагы тәрәзәчектән чыга. Хәлле крестьяннарның йортларында кайчакларда аскы каты да булган келәтләр дә төзелә. Бу астагы катта мичсез җәйге бүлмәләр була. Шәһәрләрдә дә шун¬ дый ук йортлар төзелә. Ярлы авыл халкы һәм шәһәрдә яшәүчеләр элеккечә ярымҗир (аскы өлеше җиргә казып төшелгән, ә өстә бүрәнәдән өелгән) йортларда балчыктан катырылган мичләр белән җылытып көн күрә. Бура йортларда да, ярымҗир өйләрдә дә кулдан ясалган агач җиһаз кулланыла. Стеналар буенда сәкеләр корылган була, ә уртада яндырылган балчыктан һәм агачтан ясалган савыт-саба куелган өстәл тора. Йорт¬ лар куркынычсызлык өчен мич авызына куелган чыра белән яктыртыла. Чыра әкрен генә яна, корымлый, чарт-чорт килә. Бер чыра янып беткәч, анысы урынына икенчесе куела. Чыра яктысында хатын-кызлар эрли һәм тегә, ирләр ат дирбияләрен төзәтә, баш¬ ка төрле эшләр белән шөгыльләнә. Кичләрен чыра яктысында кешеләр ял да итә: җырлыйлар, төрле тари¬ хи хикәятләр, әкиятләр, былиналар тыңлыйлар. Халык иҗаты һәм чыра аерылгысыз була. Рус крестьяны йорты. Реконструкция 267
Кайчы Гөслә Хезмәт кешеләре хезмәткә кулай итеп киенә дә. Эшләгәндә кием комачауламаска тиеш. Болар өйдә ту¬ кылган, билләре пута белән буылган киндер яки постау (кышын) күлмәкләр (рубаха) һәм шундый ук ыштаннар (порты) була. Крестьяннар аякларына юкә кабыгын¬ нан үрелгән чабата кия, ә шәһәр кешеләре күн аяк киемнәреннән йөри. Чабата урманлы, сазлыклы урын¬ нарда бик җиңел һәм җайлы аяк киеме була. Бай күн аяк киеме атлап йөрүне авырайта, тиз туза, ә чабаталар тузу белән, ал арны яңа үрелгәннәренә алыштырып кияләр. Кыш көне күлмәк өстеннән сарык тиресеннән тегелгән толып, ә аякларга киез итекләр кияләр, болар кышкы салкыннарда да туңдырмый. Ярлы гаиләләрдәге ризык та бик гади була: арыш ипие, куас, ботка, солы һәм борчак кесәлләре, кәбестә, шалкан, ачы торма, чөгендер, суган, сарымсак. Сөт ризыкларыннан — май, сөт, сыр һәм эремчек. Болар барысы хуҗалыкның үзендә җитештерелә. Ит өстәлгә бары тик бәйрәмнәрдә генә куела. Аның каравы урман бүләкләре булган җиләкләр, гөмбә һәм чикләвекләр бик мулдан тотыла. Ауга йөрү һәм төрле бәйрәмнәр авыл һәм шәһәр тормышының аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Авыл җирләрендә Пасха, Никола көне, храм бәй¬ рәмнәрендә халык мәҗлесләре оештырыла, анда бөтен община халкы ачык һава астында өстәл артына җыела. Ә аннары гөсләләр, сыбызгылар, шөлдерле барабаннар астында җыр, бию башлана. Мондый бәйрәмнәрдә еш кына шамакайлар (скоморох) катнаша. Элекке мәҗүси тантаналар төрле уеннар (игрища) белән алып барыла. Рус авылларында ике төрле дин яшәп килә. 268
1 • XIV—XV гасырлар мәдәниятендә Русь тарихының ул чордагы нинди вакыйгалары чагылыш таба? 2. XIV—XV гасырларның рус тарихи әдәбияты нинди яңа жанрлар белән байый? 3. Афанасий Никитинның «Өч диңгез артына сәяхәтое рус мәдәнияте өчен ни белән әһәмиятле? 4. Бердәм һәм куәтле Россия державасын төзү рус төзелеш сәнгатендә ничек чагыла? 5. Италиядән чакырып китерелгән архитекторлар һәм инже¬ нерлар төзегән Мәскәү Кремле корылмаларын россиялеләр ни өчен чит итеп кабул итми? 6. Мәскәү иконалар язу мәктәбенең нинди җәүһәрләрен беләсез? Аларның гомумкешелек идеяләре белән сугарылуын расла¬ гыз. 7. Кешеләр арасындагы күралмаучылык, ызгыш-талашлар һәм дошманлыкка Андрей Рублев үз иҗатында нәрсәләрне каршы куя? 8. Нинди фольклор әсәрләрендә борынгы руслар үзләренең хезмәткә мөнәсәбәтләрен, бәхетле тормыш турындагы күз¬ аллауларын, яхшы тормышка өметләрен чагылдыра? Шундый мәкаль һәм әйтемнәр, такмаклар, әкият һәм былиналарга ми¬ саллар китерегез. 9. XIV—XV гасыр рус мәдәнияте Көнбатыштагы кебек Яңарыш чорын кичерми. Шуңа да карамастан алардагы рухи үсеш шулкадәр югары була ки, рус осталары тудырган әсәрләр рухи көче буенча иң яхшы дөнья үрнәкләреннән бер дә калышмый. Шуны раслагыз. 10. Ни өчен көнкүрештәге яңалыклар иң элек шәһәрләрдә күзәтелә? 11. Урта гасырлар Русенда яшәүче халыклар көнкүрешенең нинди сыйфатлары авыл тормышының акрын агышын, шә¬ һәрләрдә тизрәк баруын, ә гомумән алганда элекке яшәү рәвеше саклануын күрсәтә? 12. Ата-бабалар көнкүреше һәм гореф-гадәтләренә хас сыйфат¬ ларны чагылдырган мәкаль һәм әйтемнәрне, халык җырларын атагыз. 13. Патшалар, боярлар һәм гади халыклар көнкүреше нәрсә белән аерыла? Шәһәр һәм авыл көнкүрешенең аермасы нәрсәдә? Һәм ни өчен аермалар була? «Бердәмлек һәм бәйсезлек өчен көрәштә» темасы буенча гомумиләштерүче кабатлау 1. В. О. Ключевский сүзләре буенча, XIV гасырның икенче яртысына Русьта монгол-татарлар турында искә алу белән кал¬ тырап төшмәүче яңа буын үсүен нинди фактлар раслый? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 269
2. Ни өчен Куликово сугышы Русь тарихының бүленеш чиге булып тора? Шул заман рус кешеләре үзаңы формалашуда аның әһәмиятен план рәвешендә бәян итегез. 3. XV гасырның беренче 30 елындагы феодаль сугышта нинди процесслар чагылыш таба? Мондый күренешләр Көнбатыш илләре тарихында булганмы? Ә Көнчыгыш илләрендә? 4. Иван III һәм Василий III идарә иткән чорда Россиянең циви¬ лизацияле үсешендәге нинди үзенчәлекләр чагылыш таба? 5. Сезнең әңгәмәдәшегез раславынча: «Деспотизм орлыклары Русьта монголлар чорына кадәр дә булган, әмма Урда изүе заманнарында алар уңдырышлы туфракка эләккән? Әлеге фи¬ керне кире кагыгыз яки раслагыз. 6. Василий III заманнарында бояр, алпавытлар һәм дин әһелләре арасында ризасызлар саны ни өчен бик нык кимегән? 7. XIV—XV гасырларның кайсы вакыйгалары борынгы рус халкы күңелендә горурлык, бердәмлек, бәйсезлек хисе фор¬ малашуга этәргән, ә кайсылары кеше тормышының мәгънәсе югалуга китергән? 8. Түбәндәге каршылыкны ничек хәл итәргә: Көнбатыш илләре белән элемтәләр киңәюгә карамастан, Россия бер үк вакытта мәдәни өлкәдә алардан тагы да читләшә бара? 9. «Безнең төбәк XIV—-XV гасырларда» темасы проектын яклауга әзерләгез. 10. XIV—XV гасырлардагы Россия тарихы ил мәдәниятендә (матур әдәбият, рәсем сәнгате, музыка, кинематография һ. б.) нинди чагылыш тапкан?
РОССИЯ XVI ГАСЫРДА VI бүлек Иван IV нең хакимияткә килүе. 1550 еллар реформалары § 20 Беренче боярлар хөкүмәте. 1533 елда өч яшьлек Иван IV Васильевич бөек кенәз тәхете варисы булып кала. Аның идарә итү чоры 51 елга, ягъни 1584 елга кадәр сузыла. Россия тарихында бу бик әһәмиятле, гаять истәлекле чор була. Монда барысы да бар: зур казанышлар һәм төпкә тәгәрәүләр, сугышта җиңүләр һәм җиңелүләр, хак һәм уйлап чыгарылган дошманнар белән рәхимсез көрәш. Болар барысы халык каны түгелүгә һәм коточ¬ кыч газапларга китерә. Явыз (Грозный) дип аталган Иван, гомеренең ахырына җитәрәк, Россиядә моңарчы күрелмәгән рәхимсез шәхси диктатура урнаштыра һәм үз дошманнары дип санаган һәркемнән үч ала. Әмма болар — әлегә киләчәк эше. Ә хәзергә кенәз яраннарын өч яшьлек малайга тугрылык турында ант иттерәләр. Хакимият Опекуннар советы кулына эләгә. Аны гомере ахырында Василий III төзи. Ул үзенең яшь хаты¬ ны, бөек княгиня Елена Глинскаяның дәүләт эшләрендә әлегә тәҗрибәсез булуын аңлый. Шуңа күрә аны һәм улын тәрбияләүне ул үзенең иң якын ярдәмчеләре бо¬ ярлар Захарьин һәм Глинскийга (хатынының агасы), дворецкий Шигонега, шулай ук кенәзләр Шуйскийларга һәм Боярлар думасы әгъзалары булган нәселле боярларга тапшыра. Баштарак опекуннар бик дус эш итә. Бөек княгиня Елена Глинская белән бергә алар тәхетне өмет итүче һәм үз бертуганының сабый улына ант итүдән баш тар¬ тучы Юрийга, Василий III нең энесенә, кисәтү һөҗүме ясыйлар. Юрийны зинданга ябалар, һәм өч елдан соң ул 271
Елена Глинская. С. А. Никитин реконструкциясе шунда үлә. Мәрхүм бөек кенәзнең икенче энесе Стари- цадагы Андрей Иван IV гә ант итә. Елена Глинская кенәз сараенда үзенең икенче рольдә булуы белән берничек тә килешә алмый һәм, үз фавориты кенәз Телепнев-Оболенский ярдәменә таянып, Опекуннар советына каршы көрәш башлый. Телепнев-Оболенский иң яхшы рус полководецларының берсе була, боярлар чи¬ нын ала һәм Думага керә. Опекуннар белән көрәштә аны Боярлар думасы һәм мәрхүм бөек кенәз иярченнәренә буйсынырга теләмәгән йогынтылы дьяклар яклый. Опекуннар советының хакимлек итүе бер елга да сузылмый. Озакламый Михаил Глинский сеңлесе (пле- мянницасы) боерыгы буенча кулга алына һәм хатыны, балалары белән төрмәгә ябыла. Елена Глинская үз ха¬ кимлеген ныгыту хакына агасын һәм аның Литвадан чыккан тарафдарларын үз юлыннан алып ташлый. Опе¬ куннар советы тарала. Иван IV нең әнисе Елена Глинская идарә иткән чор башлана. Әмма җиңүчеләр арасында да бердәмлек булмый. Шуйскийлар җитәкчелегендәге аларның бер өлеше элек¬ ке кенәзлек һәм боярлык ирекләрен кире кайтарырга тырыша, Литва белән сугышка өнди. Елена Глинская һәм кенәз Телепнев-Оболенский җитәкчелегендәге баш¬ калары исә үзәк хакимиятне ныгыту һәм күрше илләр белән тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыруны яклый. Елена Глинскаяның идарә итүе. Үзәк хакимиятне ныгы¬ ту тарафдарлары күпчелекне алган яңа хөкүмәт аны көчәйтү буенча кайбер чаралар күрә. Иң элек Россияне уделларга таркату тарафдарларыннан котылалар. Стари¬ ца кенәзе Андрей Ивановичны, Иван III нең исән калган соңгы улын, төрмәгә ташлыйлар һәм ач тотып үтерәләр. Мәскәүдәге һәм Старицадагы аның көрәштәшләрен дә юк итәләр. Шуннан бирле Старица кенәзе йорты һәм патша гаиләсе арасында зур дошманлык башлана. Туендырылып торучы боярлар хакимлеге дә берка¬ дәр кысыла. Начар кешеләр (лихие люди), ягъни юл¬ басарларны хөкем итүне алар кулыннан алып, җирле дворяннар сайлап куйган судьялар карамагына тап¬ шыралар. Яңа хөкүмәт финанс реформасы үткәрә. Тиешле авырлыктагы бер тиенлек тәңкә (копейка) әйләнешкә 272
кертелә. Анда сөңге (копьё) тоткан җайдак сурәтләнгән, тәңкә атамасы әнә шуның белән бәйләнгән. Элекке боярлар, Василий III үлгәннән соң көткән хакимлеккә ирешүдә киртә булганы һәм аларның өмет¬ ләрен аңламавы өчен, Елена Глинскаяны һәм аның тирәсендәгеләрне күралмыйлар. 1538 елда Елена Глинская кисәк кенә үлеп китә. Мәскәүдә аны агулап үтерделәр дип исәплиләр. Бояр¬ ларның шатлыклары эчләренә сыймый. Алар шунда ук бөек княгиняның сөйгәне Телепнев-Оболенскийдан үч алалар. Әтисез дә, әнисез дә калган сигез яшьлек Иван IV шулай ук алар кулына кала. Хакимият каршындагы бояр төркемнәре. Башта хаким¬ лекне Шуйский кенәзләр төркеме эләктерә. Алар Васи¬ лий III нең үзәкләштерү сәясәтенә тугры булганнарны сәяси мәйданнан алып ташларга омтыла. Ә Василий III башлаган эшләрне яклаучы кенәз Бельский җитәкче¬ легендәге төркем Шуйскийларга каршы тора. Шуйский¬ лар көндәшләрен җиңә. Кенәз Бельский да төрмәгә ябып куела. Хакимиятне алган боярлар үз тарафдарларына җир¬ ләр өләшә, төрле өстенлекләр билгели, салымнардан азат итә, аларга бәйле халык өстеннән хөкем итү хо¬ кукын бирә. Дәүләт казнасын уңга-сулга тарату, сәяси көндәшләрдән үч алу башлана. Бу башбаштаклыклардан күбесенчә кара халык — крестьяннар һәм һөнәрчеләр газап чигә. Әмма боярлар һәм руханилар арасында да ризасызлар була. Алар дәүләттә тәртип һәм тотрыклылык, үзәк хакимиятне ныгытуны яклый. Ьәм бөтен өметләрен үсеп килүче Иван IV белән бәйлиләр. Әлегә ул тулысынча боярлар кулында була. Ялгыз калган, барысы тарафыннан ташланган, кай¬ чакларда ачлыктан да интеккән Иванны рәсми танта¬ налар һәм чит ил илчеләрен кабул итүләр вакытында бөек кенәз тәхетенә утырталар, бай, купшы киемнәр киертәләр, кодрәтле боярлар дәүләт башлыгы дип аның алдында ялагайланып баш ияләр. Аннан соң яңадан көндәлек тормыш башлана һәм малай — бөек кенәз тагын беркемгә дә кирәксез хәлдә ялгызы торып кала. Ул кешеләргә ышанмаучан, эчкә йо¬ 273
мылган, кызу холыклы бала булып үсә. Боярлар башбаш¬ таклыгы, аның күз алдында узган кешеләрне җәзалау күренешләре анда рәхимсезлек хисләре уята. Шул заман кешеләре әйтүенчә, ул инде 12 яшендә үк кызу холкы белән аерылып тора. Аның иң яраткан шөгыльләренең берсе биек йорт түбәләреннән песи һәм этләрне ташлау була. Ә кайчакларда яшьтәшләрен җыеп, ат өстендә ха¬ лык таптап, Мәскәү урамнары һәм мәйданнары буйлап җилдерә. Патша атларын күреп алган кешеләр, котлары очып, тизрәк читкә ташлана. 13 яшендә Иван үзенең беренче рәхимсез карарын ка¬ бул итә: кенәз Андрей Шуйскийга үлем җәзасы билгели. Аның үле гәүдәсе ике сәгать буе кенәз сарае баскычында ята. Беренче тапкыр малай йөзендә киләчәктәге Явыз патша төсмерләре чагылып китә. Куркытылган балада әйләнә-тирәдәгеләр хакимият сөюче һәм рәхимсез идарәчене күреп алалар. «Шуннан башлап,— дип хәбәр итә елъязма,— боярлар государъдан шүрли башлый һәм тыңлаучанга эйлэнэ». Патша таҗын кию. Яшь бөек кенәз күңелендә аның хакимлегенең өстенлекле булуы һәм Алладан бирелүе ту¬ рындагы фикер өлгереп килә. Бөек кенәзне күтәреп, Са¬ райда үз урынын ныгытырга теләүче патша тирәсендәге кешеләр аңа бу турыда берөзлексез искә төшереп тора. Көчле үзәк хакимиятнең бай Чиркәү белән тыгыз элемтәдә тору зарурлыгын алга сөрүче акыллы һәм киң белемле митрополит Макарий шәхси әңгәмәләрендә Иванның Алла тарафыннан сайланган булуы турын¬ дагы фикерен аның күңеленә сеңдерә. Шул заманнар дөньясында рус монархының үзенчәлекле роле турын¬ да «Мәскәү— Өченче Рим» теориясе тарафдарлары да сөйли, алар Мәскәү идарәчесендә православиенең бердәнбер яклаучысын һәм саклаучысын, Рим һәм Ви¬ зантия императорларының Алладан бирелгән хакимияте варисын күрәләр. Үсеп килүче Россия дворяннары ара¬ сында да үзәкләштерелгән көчле хакимиятне яклаучылар шактый була. Иван IV әлеге идеяләрне үзенә сеңдерә. Болар барысы сарай даирәсендә Иванның патша (царь) титулын алу зарурлыгы турындагы фикергә этәрә. Бу карашны үз-үзен артык сөюче 16 яшьлек мо¬ нарх та актив төстә яклап чыга. 274
Титул атамасы «цезарь» дигән Рим сүзеннән килеп чыккан. Римда, ә аннары Византиядә императорларны күренекле Гай Юлий Цезарь варисларын шулай ата¬ ганнар. Руслар күзаллавында патша (царь) титулы ул заманнарда иң югары титул була. Ул дәрәҗәсе буенча Германия императоры титулына якын була һәм Европа корольләре титулларыннан югарырак тора. 1547 елның 16 гыйнварында Иван IV бөтен Мәскәү чиркәүләренең чаң кыңгыраулары авазы астында Мәскәү Кремленең Успение соборында патша таҗы кия. Тан¬ таналы чарадан соң митрополит Макарий XII гасыр ба¬ шында ук Византия императоры Владимир Мономахка җибәргән дип уйланган тәре, таҗ һәм барманы (дини кием) аңа тапшыра. Хәзер Россия патшалыкка (цар¬ ство), ә Мәскәү патшалык итүче шәһәргә (царствующий град) әверелә. Бер айдан соң яшь патша окольничий Роман Юрьевич Захарьин-Юрьевның чибәр кызы Анастасия Романовнага өйләнә. Шул вакыттан башлап, Иван IV мөстәкыйль идарә итә башлый. Әмма бояр төркемнәренең тәхет тирәсендәге көрәше әле дәвам итә. Патшабикәнең туганнары озакла¬ мый бояр һәм башка чиннар ала һәм шунда ук үзләрен Глинскийларга каршы куя. Табыш һәм өстенлекләр өчен яңа көрәш башлана. Озакламый бу көрәш төгәлләнә, Патшалык итүгә таҗ кигәннән соң, патша Иван IV өстенә алтын тәңкәләр сибү. Миниатюра. XVI гасыр чөнки яшь патша үзе өчен әлегә билгесез көч — халык ярсуы белән очраша. 1547 ел восстаниесе. Мәскәү халкында ха¬ кимиятләрдән күптән инде ризасызлык өлгереп килә. Әмма ризасызлык 1547 елның җәй айларында бер-бер артлы кабынып киткән көчле янгыннар вакытында бәреп чыга. Янгын агач Мәскәүне тулысынча юк итә. Шәһәрдә Мәскәүне Глинскийлар боерыгы буенча яндырганнар һәм патшаның әбисе сихерче дигән имеш-мимеш тарала. Коралланган шәһәрлеләр Кремльгә бә¬ реп керә. Бу вакытта Успение соборын¬ да гыйбадәт бара, патша һәм аның якын тирәлеге дә шунда була. Котырынган халык 275
Явыз Иван тәхете. Мәскәү Кремленең Корал палатасы өере храмнан Глинский кенәзләрнең берсен тартып чыга¬ ра һәм ташлар атып үтерә. Патшаның әбисе һәм башка Глинскийлар шәһәрдән кача. Мәскәү баш күтәргән халык кулында кала. Янгыннан һәм ярсыган халыктан котылу өчен, патша ашыгыч төстә шәһәрдән китә һәм Чыпчык тавында (Во¬ робьевы горы) кача. Әмма кызган халык өере аның йорты янына ук килеп җитә һәм исән калган Глинскийларны тотып бирүне таләп итә. Патшаның үгетләре җавапсыз кала һәм, сарайда Глинскийлар юк дип игълан иткәч кенә, халык тарала. Бу көннәр турында искә төшереп, Иван IV: «Шул көннәрдән соң күңелемә курку һәм сөякләремә калтырау кереп калды»,— дип яза. Патша восстаниене башлаучыларны эзләп табарга бое¬ ра һәм аларны бөтен халык алдында җәзалап үтерәләр. Глинскийлар хөкүмәте тарала. Илдә боярлар идарәсенең ахыры җитә. Сайланма рада реформалары. 1547 ел восстаниесе илдәге хәлләр белән җәмгыятьнең кискен ризасызлыгын күрсә¬ тә. Озак елларга сузылган боярлар башбаштаклыгы һәм тәртипсезлекләр халык сабырлыгын сындыра. Кодрәтле бояр төркемнәреннән, ә өязләрдә туендырылучылар ихтыярыннан тулысынча бәйле булган дворяннар да канәгатьсезлек күрсәтә. Руханиларның күп вәкилләре һәрьяктан уйланган акыллы сәясәт турында хыяллана. Яшь монарх җәмгыятьнең саркып торган яраларын дәваларга тотына. Иван IV Боярлар думасы составына әллә ни затлы нәселдән булмасалар да, сәләтле һәм эшкә ыргылып тор¬ ган үз тарафдарларын кертеп, аны өч тапкыр зурайта. Аның әйләнәсендә нәселле, йогынтылы элекке боярлар урынына затлы нәселдән булмаган, әмма Россиянең көчле һәм алдынгы дәүләткә әверелүе турында хыялла¬ нучы яшьләр туплана. Патшаның яңа киңәшчеләре арасында Кострома дворяны Алексей Адашев, Мәскәү Кремленең Благове¬ щение соборы священнигы Сильвестр һәм сәләтле хәрби башлык кенәз Андрей Михайлович Курбский беренче урыннарга чыгалар. Иван IV, нәселле боярларга ышанмыйча, приказлар администрацияләренең күп санлы вәкилләрен — кулла- 276
рында ил документлары булган дьяклар һәм подъячий¬ ларны күтәрә. Илчелек приказы башлыгы, дьяк Иван Висковатый патшага иң якын торучылардан була. Государьның рухи остазына әверелгән митрополит Макарий реформаторлар арасында күренекле урын ала. Соңрак кенәз Курбский ул чорда Иван IV гә якын кешеләр даирәсен Сайланма рада дип атый. Аларның күпчелеге яшь, көчле була, илдә гадел һәм акыллы идарә итү идеаллары белән яна. 1549 елда Иван IV Үзара килешү соборын җыя. Патша сараена Боярлар думасы әгъзалары, чиркәү әһелләре, воеводалар, дворяннар чакырыла. Соңрак бу соборлар¬ ны Земский соборлар, ягъни бөтен җирләрдән (от всей земли) җыелган соборлар дип атый башлыйлар. Собор монархның илдә катлаулар (сословиеләр) вәкилләре белән бергәләп идарә итүен гәүдәләндергән катлаулар вәкиллеге башлангычын билгели. Бай шә¬ һәрләр һәм сәүдәгәрләр дәрәҗәсе үскән Көнбатыш илләрендә дә корольләр каршында шундый җыелышлар оештырыла башлый. Бу Россиядә гражданлык җәмгыя¬ те, ягъни халык хакимият карарларына йогынты ясый ала торган, монарх ихтыяры чикләнгән җәмгыять билгеләре күренә башлау турында сөйли. Баштарак Иван IV үзе теләп һәм аңлы рәвештә соборлар белән киңәшләшә торган була. Үзара килешү соборы патша җи¬ тәкчелегендә Сайланма рада әгъзалары тарафыннан тормышка ашырыла баш¬ лаган кайбер реформалар кертә. Иң элек үзгәртеп корулар армиягә кагыла. Яңа хәрби частьлар — укчы¬ лар полклары төзелә. Укчылар гаскәре дворяннар ополчениесе кебек салкын корал белән генә түгел, ә утлы корал пищалъләр белән дә тәэмин ителә. Ук¬ чыларга хәрби кием бирелә һәм акчала¬ та хезмәт хакы түләнә. Тыныч елларда аларга һөнәрчелек белән шөгыльләнү һәм вак сәүдә алып бару рөхсәт ителә. Укчылар патша гвардиясенә әверелә. Иван IV нең зур Дәүләт мөһере 277
Зур сарай приказы мөһере Финанслар өлкәсендә дә реформалар үткәрелә. Бо¬ ярлар тарафыннан бөлгенлеккә төшерелгән ил акчага мохтаҗ була. Аны чиркәү хуҗалыкларыннан һәм мона¬ стырьлардан алалар. Аларның бөтен салым ташламалары юк ителә. Хәзер чиркәү әһелләрен дә җирбиләүчеләр кебек үк үз җирләре өчен салым түләргә мәҗбүр итәләр. Бер үк вакытта илдә яңа салымнар кертелә, элеккеләре тагын да күтәрелә. Дәүләт крестьян хуҗалыклары үсешеннән һәм посад халкы керемнәре артудан файдаланмакчы була. 1550— 1560 елларда салым йөге берничә тапкыр авырая. Шулай ук җирле һәм үзәк идарә реформалары үт¬ кәрелә. Туендырылучылар, ягъни халык фикере буенча, изүчеләр, талаучылар һәм ришвәтчеләр башбаштаклыгы¬ на чик куела. Туендыру тәртибе бетерелә, алар урынын җирле үзидарә органнары ала. Хәзер урындагы бөтен эшләрне дә дворяннардан сайлап куелган башлыклар (го¬ ловы) һәм аларның ярдәмчеләре — целовальниклар ала. Хөкем итү һәм идарә эшләрен намуслы һәм гадел алып барырга ант иткәндә, алар тәре үбә, шуңа күрә боларны шулай атыйлар да. Дәүләт крестьяннары үзләре яшәгән җирләрдә идарәчеләрен — старосталар һәм целовалъник- ларны сайлап куя. Шәһәрләрдә посад халкы арасында да шундый ук тәртипләр кертелә. Реформа провинциаль дворяннар һәм иреклеләргә, ягъни аерым хуҗаларныкы булмаган крестьяннар һәм посад кешеләренә дә хокуклар бирә. Ил белән үзәктән идарә итү көчәя. Мәскәүдә боярлар һәм дьяклар җитәкчелегендәге приказлар системасы тәмам оешып бетә. Илчелек приказы башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне җайга сала, Разряд приказы дво¬ ряннар гаскәрен үз карамагына ала. Поместный приказ йомышлы кешеләргә җир бүлеп бирә. Разбой приказы талаучылар, караклар һәм үтерүчеләрне хөкем итә. Укчылар приказы укчылар гаскәре эшләрен алып бара, Ямчылар приказы («ям» дигән «почта» мәгънәсендәге та¬ тар сүзеннән) элемтә эшләре белән шөгыльләнә. Алексей Адашев җитәкчелегендәге Челобитный приказ патшага җибәрелгән барлык гозер һәм шикаятьләрне (жалоба) тикшерә һәм барысы турында да Иван IV гә җиткереп тора. Соңрак ил хуҗалыгы катлауланган, аның терри- 278
Явыз Иван заманында Россия Опричнинага кергән җирләр Кола Ва^зуга 'Усть-Цильма Казым Усть-Вымь fepo Сама/. Тотьме З/Т-Таборы Р- Вологда Псков >гановых Чинги-Тура^. ®ВИЛЬНО Алексане Орша Каза/ Арзамас Виннице XVI гасыр уртасында Россия чикләре Тарихи өлкәләр Астрахани Халыклар Явыз Иван IV нең Новгород һәм Псковка 1570 Явыз Иван IV нең Новгород һәм Псковка узган шәһәрләр Опричнинага кергән җирләр чикләре ДИКОЕ ПОЛЕ МОРДВА СКВА who Мокшан (Наровчат) М АЛЫЕ НОГ АИ "емрюк позерский ютрог (ергедан) 1ӨНИЯ О Е 1 В О ■^(МАРИ> Зйтебск ..У' v /рожа ис к ~^^Е&зьма 1.. Смоленск • • Калуга "d - \ - Z? Козельск* \ Тула (ерман Переко/ > Ладога Ивангород/* 'аргополь Соль Вычегодская Великий Устюг >. АЗОВСКОЕ' л МОРЕ БАХЧИСАРАЙ Ka^stJ^P4b / -Северский Ореу]^ Черни^вСК^' КУРск \Нежин
шшм£ BBlflUKI mwhv «м|црпны^к»атГ пң|микк^ Л in^txp. »шпи^« йифЫмп refFitm ркнЗА иыюм ицйт tfiiUfSmi uM^tfiKuu m teastri шк4(ш m Hfi m| h'N «Йөз бүлек». Беренче бите ториясе үскән саен, башка приказлар да төзелә. Алар барысы да монарх ихтыярына буйсына. Собор әмере буенча 1550 елда яңа законнар җыен¬ тыгы «Хөкем китабы» («Судебник») эшләнә. Анда монастырьларның салым ташламаларын бетерү турын¬ дагы маддәләр дә була. Хәзер алар дәүләт казнасына тиешле салымнарны да түли башлый. «Хөкем китабы» дворяннарны яклау юнәлешен ала: бурычлары өчен аларны холопларга әйләндерү тыела. Крестьяннарның бер хуҗадан икенчесенә күчү мөмкинлеге саклана. Рус крестьяны, Юрий көнендә генә күчү хокукына ия булса да, шәхси яктан барыбер ирекле кала. 1551 елда җыелган Чиркәү Соборында патша ие- рархларга Чиркәү тормышы һәм көнкүреше турында үзе төзегән йөз мәсьәлә хакында уйлашырга тәкъдим итә. Государь Чиркәү эшләрендә тәртип урнаштыруны таләп итә, Чиркәү җир биләмәләрен конфискацияләү турында әзерләнүче законга үз фикерләрен белдерүләрен үтенә. Собор патшаның йөз соравына йөз җавап әзерли. Бу җаваплар махсус «Йөз бүлек» дигән китапка тупла¬ на. Чиркәү монархның бөтен тәкъдимнәрен дә яклый, әмма җирне конфискацияләүгә каршы чыга. Ләкин патша Чиркәүнең моннан соң аңа әйтмичә генә җир алу мөмкинлегенә чик куя һәм боярлар идарәсе чорын¬ да Чиркәү файдасына күчкән барлык җирләрнең дә дәүләткә кире кайтарылуына ирешә. Реформалар илдәге бөтен дәүләт системасын көчәйтү, патша дәрәҗәсен, ролен тагы да күтәрү максатын куя. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Әгәр дә элегрәк чорда илне берләштерү мәсьәләсе инде хәл ителүен истә тотсак, XVI гасырның икенче яртысында Россиядә нинди төп мәсьәләне хәл итәсе була? 2. Беренче боярлар идарәсе чорында ил тормышында нинди үзгәрешләр күзәтелә? 3. Бояр төркемнәренең хакимият өчен көрәш вакыйгалары сабый Иван IV холкында нинди сыйфатлар барлыкка китерә? 280
4. Сабый Иван IV заманында хакимият өчен көрәш вакыйгала¬ рын сез инде беләсез. XVI гасырның беренче яртысында Англия һәм Франциядә шундый хәл туа алыр идеме? 5. Иван IV нең патшалык итүгә таҗ киюенең мәгънәсе нидә була? 1547 елда Мәскәүдә узган вакыйгалар Иван IV тормы¬ шына һәм аның башкалага карата мөнәсәбәтенә ничек йогынты ясый? 6. Сайланма рада нинди чаралар үткәрә? Аларның мәгънәсе нәрсәдә? 7. Россиядә катлаулар вәкиллеге Көнбатыш Европа дәүләт¬ ләрендәге шундый күренештән ни белән аерыла? Иван IV нең тышкы сәясәте § 21 Казанны һәм Әстерханны кушу. Кырым ханы һәм мөсел¬ ман Төркиясе тарафыннан яклау тапкан Казан һәм Әстерхан ханлыклары бөтен Идел юлын үз кулларын¬ да тота. Боярлар идарәсе һәм Россиянең көчсезләнүе чорында Казан отрядлары рус җирләренә һөҗүм итеп тора, талый, кешеләрен әсирлеккә алып китә, ә аннары рус кешеләрен Кырым, Урта Азия һәм хәтта Төньяк Африка базарларында сата. 1550 еллар башына Казан җирләрендә 100 меңнән артык кеше әсирлектә һәм кол¬ лыкта яши. Мәскәү хөкүмәте Идел буе җирләрен алпавытларга өләшү фонды буларак карый һәм шуның белән дворяннар ополчениесе санын арттыруны ниятли. Хөкүмәттәгеләрне монда башка халыклар яшәве һәм эшләве бер дә кызык¬ сындырмый. Мәскәүнең Казанга үз башлыгын кую омтылышла¬ ры барып чыкмый, һәм Казан тәхетенә, бер-бер артлы, Россиягә каршы булган шәхесләр килә. Әмма Казан хаңлыгы ныклы дәүләт булмый. Аны эчке каршылык¬ лар, идарәче төркемнәр көрәше какшата. Өстәвенә Ка¬ зан ханлыгы тарафыннан буйсындырылган халыклар (чувашлар, мордва, мари, удмуртлар, башкортлар) аның хакимлегеннән котылу турында хыяллана. Аларның Әсирләр Казанда. Миниатюра. XVII гасыр 281
кайберләре (мари һәм чувашлар) Россия со¬ ставында яшәргә тели. Иван IV мөстәкыйль идарәче сыйфа¬ тында раслану белән, Казан өчен көрәш башлана. Әмма беренче походлар уңышсыз тәмамлана. 1551 елда патша яңа поход әзерли баш¬ лый. Казанга каршы, Иделнең икенче ярында руслар Зөя (Свияжск) крепостен төзиләр һәм аны рус армиясе базасына әверелдерәләр. Идел, Кама һәм Вятка елгаларындагы бөтен кичүләрне дә рус отрядлары үз кулларына төшерә. Гаскәрләргә җирле халыклар ярдәм итә. Ирекле төстә Россия канаты астына күчкән халыкларны берничә елга салымнар¬ дан азат итәләр. Берничә чуваш, мари һәм мордва кенәзләрен Иван IV Мәскәүдә кабул итә, үз өстәле артында сыйлый, кыйммәтле бүләкләр тапшыра. 1552 елның июнендә 150 меңлек рус гаскәре патша җитәкчелегендә Казанга юнәлә. Әмма бу вакытта Казан ханлыгы союздашы Кырым ханы үз атлы гаскәрен Патша Иван IV нең Казанга яу белән чыгуы. Миниатюра. XVII гасыр Мәскәүгә алып китә. Рус воеводалары М. И. Воротынский, А. М. Курбский һ. б. кырымлыларга каршылык күрсәтү өчен билгеләнгән маршруттан читкә юнәлергә һәм Кы¬ рым гаскәре камап алган Тулага таба борылырга мәҗбүр була. Алдагы отрядлар Тулага килеп җитеп, кырымлы- лар белән сугышка кергәч тә, тегеләр көньякка кача башлый. Русларга зур олау, ташлап калдырылган күп корал, шул исәптән төрек туплары (пушкалар) эләгә. Рус гаскәрләре Казанга якынайган саен, җирле халыкларның бер өлеше Мәскәүне яклап чыга. Руслар белән бергә марилар, мордвалар һәм чувашлар, шулай ук күптән түгел Россия подданствосын кабул иткән черкаслар отрядлары татар башкаласына таба юнәлә. Россия белән дуслык мөнәсәбәтләрендә торган хан җитәкчелегендәге татар көчләре дә сугышта Мәскәү ягыннан катнаша. Өстәвенә рус гаскәрендә ялланган немецлар, итальяннар һәм поляклар да була. Күбесенчә алар — инженерлар һәм тупчылар. 282
Рус полклары шәһәрне камый. Ул заманда Казан Кремле, агач булса да, тиз генә бирешми. Калын диварлар эчтән туфрак белән тутырылган була. Татарлар үз шәһәрләрен батырларча саклый, кул сугышларында кыюлык үрнәкләре күрсәтә. Казанны артил¬ лерия уты астына алу да бернинди нәтиҗә бирми. Берничә һөҗүмнәре Казан походы байрагы. XVI гасыр кире кайтарылганнан соң, руслар казу эшләренә тотына. Дивар, ягъни стена асларына дарылы шартлаткычлар ту¬ тыралар, берничә күчмә манаралар (турлар) әмәллиләр, укчылар, алар артына качып, Кремльгә якыная. Алар артына баскан артиллериячеләр өчен төбәп ату бик җиңеләя. Озакламый казылган чокырларның берсенә куелган 11 мичкә дары шартлатыла. Өстәвенә шартлау шәһәр халкы суга йөри торган чишмәгә дә зыян китерә. Әмма стеналары җимерелсә дә, сусыз калса да, артиллериясе сафтан чыкса да, Казан бирешми. Алай гына да түгел, татарлар хәрәкәтләнүче турларга каршы кыю һөҗүмнәр оештыралар. Ниһаять, кенәз М. И. Воротынский һәм патша көрәштәше А. Д. Басманов Кремль ныгытмасы манара¬ сында һәм стеналарында урнашуга ирешә. 1552 елның 2 октябрендә шәһәрне штурмлау баш¬ лана. Казылган яңа чокырларда шартлаулар яңгырый, ныгытма корылмалары ярылып китә, стеналарга баскыч¬ лар сузыла. Воеводалар А. Горбатый һәм А. Курбский җитәкчелегендәге рус полклары ныгытма стеналарына үтеп керә һәм анда рус байракларын беркетә. Штурм барышы турында хәбәр җиткереп, патша яны¬ на бер-бер артлы чапкыннар йөгерә. Соңгы Казан ханы әсирлеккә алына, аның сугышчылары җәзалап үтерелә. Казан ханлыгы яшәүдән туктый. 1556 елда Россиягә Әстерхан ханлыгын да кушалар. Зур Нугай Урдасы һәм Төньяк Кавказдагы Кабар- да үзләрен Россия вассалы дип таныйлар. Элеккечә үз кенәзләре тарафыннан идарә ителүче башкорт җирләре дә автономия хокукында Россия составына кертелә. Алар Мәскәүгә әлләни зур булмаган ясак түләргә тиеш була. Йомышлы дворянның уклар янчыгы һәм кыны (кылыч йөрткеч) белән кылыч 283
Алтын Урданың өч гасырга сузылган хакимлеге һәм шулай ук Идел буенда, Урал якларында һәм Төньяк Кавказдагы татар ханлыклары хакимлеге тәмамлана. Көнчыгыштагы җиңүләрнең әһәмияте. Казанны алып тан¬ тана итүче Иван IV Мәскәүгә әйләнеп кайта. Кремльгә кадәр дәвам иткән бөтен юл буенча аны халык төркемнә¬ ре сәламли. Спас капкалары янында патша картлысы¬ на митрополит җитәкчелегендәге дин әһелләре чыга. Иван IV Казан патшасы титулын ала. Государь, үз хакимлегенең Алладан бирелүенә һәм гөнаһсызлыгына тагы да инана барып, җиңү белән ләззәтләнә. Казан ханлыгын җиңү хакына Кремль янында Алла Анасы Покров соборы төзелә, соңрак аны собор баскы¬ чында күрәзәлек иткән зат исеме белән Василий Блажен¬ ный храмы дип атыйлар. Көнчыгыштагы җиңүләр рус тарихында әһәмиятле һәм каршылыклы күренеш була. Төньяк-көнчыгыш, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш рус җирләренә татар отрядлары һөҗүме туктала. Шәһәрләр һәм крестьяннар иркен сулыш ала. Россия составына гүзәл Идел буе җирләре кушыла. Бер чыганакта бу якларның табигате бик бай булуы, терлекчелек, умартачылык ризыклары, иген уңышлары, яшелчәләр муллыгы, урман киекләре, балык тулы елга-күллэре турында хәбәр ителә. Оҗмахтай булган Идел буе җирләре Россия кулына күчә һәм Идел-Кама- Урал буе төбәгендә яшәүче халыклар россиялеләргә әверелә. Монда бер-бер арт¬ лы хәрби һәм сәүдә терәк пунктлары — Ча- баксар, Самара, Саратов, Царицын, Уфа калалары төзелә. Россия каршында бай көнчыгыш базарлары ачыла. Бу җирләргә монастырьлар, бояр¬ лар һәм алпавытларның карашы төбәлә. Җәмгыятьнең югары катлаулары, тәхет таянычы, монда җир ала. Кайда ирек¬ ле, ә кайда мәҗбүри христианлаштыру башлана. Рус Православие Чиркәве Идел буен үзләштерүне мөселманлыкка һәм Кызыл мәйдандагы Покров соборы. Мәскәү мәҗүсилеккә каршы көрәшкә әверелдерә. 284
Бу хәл Мәскәүнең Казан ханлыгына каршы көрәшен яклаучы кайбер җирле халыкларның да ризасызлы¬ гын уята. Шулай ук монда рус феодалларының килүе, аларның иң яхшы җирләрне алу омтылышы Идел буе халыклары каршылыгын китереп чыгара. Феодаллар артыннан крестьяннар да кузгала. Рус¬ ларның бу якларны колонияләштерүе, нигездә, тыныч юл белән бара. Сәнәгатьчеләр һәм воеводалар үз карашларын мон¬ нан тагы да ераграк — Урал аръягына һәм Көнбатыш Себергә төбиләр. Шулай итеп, көнчыгышка экспансия дип аталган рус һөҗүм итү хәрәкәте барлыкка килә. Көнбатышта дошманнары (Полыпа-Литва дәүләте һәм Швеция) тарафыннан тоткарланган үзәкләштерелгән рус дәүләте көнчыгышта актив яулап алу сәясәтен башлый. Россия чит ил һөҗүмнәреннән зыян күргән илдән агрессив сугышчан дәүләткә әверелә. Бу да көнчыгышта җиңүләр нәтиҗәсе була. Идел һәм Урал буйларының Россиягә кушылуы белән, ул Евразия державасына әверелә бара, ягъни халык тормышына һәм Европа, һәм Азия традицияләре, гореф- гадәтләре йогынты ясый. Көнчыгыштагы җиңүләр Россиянең халыкара хәлен ныгыта, Көнбатыш христиан дәүләтләре арасында абруен күтәрә. Көньяктан янаган куркыныч. Әгәр дә көнчыгышта Россия җитди уңышларга ирешсә, әмма көньяк чикләрдәге хәл тынычсыз кала. Анда Госманлы империясенең вассалы Кырым ханлыгы көч туплый. Төркия Кырымны корал¬ ландыра, яклый һәм саклый. Кырым күчмәләре өчен сугыш яшәү чыганагы була. «Безнең җиребез сугыш белән көн итә»,— ди, горурла¬ нып, Кырым ханнары. Аларның атлы гаскәре әледән- әле күрше илләр Польша, Литва һәм Молдавиягә талау һөҗүмнәре оештырып тора. Әмма кырымлылардан аеру¬ ча көньяк һәм көньяк-көнбатыш рус җирләре зыян күрә, аларны Малороссия яки Украина дип атый башлыйлар һәм бу җирләр Польша составына керә. Россиянең көньяк чикләре дә даими куркыныч астында тора. Ел саен Кырым яугирләре көньяк рус Иван IV заманында бүләк ителә торган алтын медаль 285
шәһәрләренә үтеп керә, хәтта Мәскәүгә кадәр килеп җитә, шәһәр яннарын талый һәм яндыра. Ханнарның берсе хәтта, Мәс¬ кәүне алып, Мәскәү тәхетенә «утырачак¬ мын» дип белдерә. Рус гаскәрләренең Кырымга каршы үз дала союздашлары Нугай татарларын һәм башка халыкларны күтәрү һәм Кырым ярым¬ утравына даими һөҗүм башлау омтылышы барып чыкмый. Һәм көньяк чикләрдә тот¬ карлау сызыгы — көньяк Россия чикләре буенча Брянск урманнарыннан алып Ока ярларына һәм Рязаньга кадәр 600 км дан күбрәк арага сузылган ныгытма полосалар коралар. Рус дворян Тоткарлау сызыгын киң һәм үтеп чыга алмаслык җайдаклары. калын урманнар, зур крепостьлар, аударылган агачлар, Гравюра. XVI гасыр җир ныгытмалар тәшкил итә. Кырым атлыларының гадәтләнгән юллары — дала сукмаклары, елга кичүләрен күзәтү астында тотуга зур игътибар юнәлтелә. Тоткарлау сызыкларына шулай ук 6—10 кешелек каравыл пунктлары һәм берничә дистә кешедән торган станицалар да керә. Каравыл хезмәтенең бурычы дошман һөҗүмен вакы¬ тында күреп алудан һәм бу турыда крепостьтагы воево¬ даларга хәбәр итүдән гыйбарәт, ә воеводалар исә саклану чараларын күрергә һәм рус полкларын дошманга каршы оештырып җибәрергә тиеш. Каравылдагы сугышчыларга, дошман кулына эләкмәс өчен, бер үк урында ике тапкыр төн чыгу һәм ике тап¬ кыр учак ягу тыела. Каравыл хезмәтендәгеләрнең игъ- тибарлылыгыннан, кыюлыгыннан меңләгән кешеләр, ә кайчакларда илләр язмышы бәйле була. Ливон сугышы. Бер-бер артлы сугышлар оештырып тор¬ ган Иван IV шул рәвештә Россиядә генә түгел, ә Европада да үз хакимиятен күтәрергә, үз шәхесенең әһәмиятен арттырырга тырыша. Шулай итеп, ил чикләрен киңәйтү зарурлыгы патшаның шәхси амбицияләре, данга омты¬ луы белән бергә үрелә. Патша иң элек Балтыйк ярларын үз кулына төшерер¬ гә тырыша. Аның киңәшчеләре, аеруча А. Адашев, шулай 286
ук бу идеяне хуплый. Аннары Ливон орденын тар-мар итү Россиянең Литва һәм Польша белән сугышу зарур¬ лыгын китереп чыгаргач, Адашев сугыш хәрәкәтләрен дәвам итүгә каршы чыга. Ә Иван IV исә сугышны дәвам итәргә тели. Патша карашы җиңеп чыга. Патша белән аның ярдәмчеләре арасында беренче ризасызлык һәм аңлашылмаучылык туа. 1558 ел башында Мәскәү Ливон орденының элекке солых шартларын боза башлавыннан, тиешле акча¬ ны түләмәвеннән, Полыпа-Литва короле белән союзга керүеннән файдалана. Кыш җитә, салкыннар башлана. Шуңа күрә руслар¬ ның Балтыйк буена килеп чыгуы көтелмәгән хәл була. Килешкә алар зур территорияләрне кулга төшерәләр, ә яз көне Ливон крепосте Нарва һәм Дерптны (элекке рус шәһәре Юрьев) яулап алалар. Ревель һәм Ригага илтүче юл ачыла. Нәм шунда руслар кинәт һөҗүмне туктаталар. Ада¬ шев таләбе буенча Ливония белән вакытлыча тыныч¬ лык урнаштырыла һәм көчләр көньякка, Кырымга юнәлтелә. Сайланма рада элеккечә үк Россияне Кара диңгезгә чыгару һәм Кырым ханлыгын тар-мар итү өчен сугыш хәрәкәтләре үзәген көньякка күчерү кирәк дип саный. Әмма моның өчен кулай шартлар юк: Россиянең Кы¬ рымда үз флоты булмый, димәк, Кырым белән сугышу да бик авыр булачак. Ерак аралар, юлсызлык, сусызлык та комачаулый. Рус отрядлары Кырымга барып җитәләр, беркадәр Кырым җирләрендә сугышалар да кире борылалар. Әмма Балтыйк буенда сугышны уңышлы дәвам итү мөмкинле¬ ге инде кулдан ычкындырылган була. Ливония шул арада Польшадан ярдәм ала. Польшага территориясенең бер өлешен калдырган Ливон ордены Польша протекто¬ раты (яклавы) астына алына. Орденның кайбер җирләре Дания һәм Швециягә кала. Шулай итеп, Ливон ордены мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Хәзер Россиянең дошманы берәү генә түгел, ә өчкә әйләнә: Польша, Дания һәм Швеция. 1559 елда хәрби хәрәкәтләр яңара. Ливонлылар рус рәтләрен берничә тапкыр җиңүгә ирешә, һәм Мәскәү Явыз Иван. Гравюра. XVI гасыр 287
Сугыш балталары һәм чәнечкеләре. XVI гасыр Рус сугышчысының саклавыч кие¬ ме— көбә күлмәк, юшман, башлык. XV—XVI гасырлар шунда Кырым белән солых төзи һәм Ливониягә кенәз Курбский җитәкчелегендә зур көчләр җибәрә, патша җәберенә эләккән Адашев та шунда китә. (Мәскәүдә аны артык мөстәкыйльлектә, тышкы сәясәт өлкәсендәге җитди хаталарда һәм хәтта 1560 елда Иван IV гә ике улын — Иван һәм Федорны калдырып дөньядан киткән патшабикә Анастасия үлемендә дә гаеплиләр.) Мәгълүм ки, патшабикә һәм Адашев бер-берсен бик өнәп бетермәгәннәр. Сайланма рада вәкилләре патшабикәне Иван IV гә артык йогынты ясауда гаеп¬ лиләр. Патша үзе дә элекке дусларын аны ил белән идарә итү эшләреннән читләштерүдә гаепли: «Үзләре ничек телиләр, шулай идарә иттеләр, э миннән бөтен дәүләтне алдылар: сүздә государь бар иде, ә чынлыкта бернинди эш тә минем аша узмады»,— ди ул. Чыннан да, Сайланма раданың йогынтысы һәм абруе патшада бик нык ризасызлык уята. Бу аның Алладан бирелгән вазифасы турындагы карашларына бер дә туры килми. Иван IV тирә-юнендә киңәшчеләр түгел, ә коллар күрергә тели. 1560 елда беренче зур сугышта ук орден гаскәре тар- мар ителә. Руслар кулына дошман артиллериясе килеп керә. Орден магистрының төп резиденциясе булган Феллин замогы яулап алына, ә магистр, әсир ителеп, Россиягә озатыла. Сугышның җиңүле ахыры җитәр сыман тоела. Әмма көньяктан Литва гаскәрләре яный, һәм рус воеводалары Ливония территориясенә эчкәрәк үтәргә куркып калалар. Патша Адашевны эшне озакка сузуда гаепли, Мәскәүгә кайтуын тыя һәм воевода итеп Феллинны билгели. Сайланма радага патша ачуы төшү куркынычы яный. Адашевның җир биләмәләре тартып алына, ә үзен кул¬ га алалар, һәм ул озакламый зинданда (темница) үлеп китә. Нәкъ шул вакытларда Сильвестрның да башына җитәләр. Ул, Сайланма рада кешеләренең бер-бер арт¬ лы патша җәберенә эләгүен, сак астында тотылуын һәм үлемгә хөкем ителүен күреп, патшадан үзен монастырьга озатуын үтенә. Озакламый Сильвестрны төньякка оза¬ талар һәм сак астына утырталар. 288
Иван үз тирәсенә яңа кешеләр туплый. Ул яңадан өйләнә, вакытын бик еш яңа фаворитлары тирәсендә үткәрә, көне-төне бәйрәм итә. Россия өчен бик уңышлы башланган сугыш бик озакка сузыла. Җиңү һәм җиңелүләр чиратлашып бара. Сугыштагы һәр яңа уңышсызлык җәзага тартылучылар һәм патша җәберенә эләгүчеләр санын арттыра. Патша һәркайда дошман эзли. Адашев һәм Сильвестрның күп санлы туганнары һәм дуслары кулга алына. Кенәз Курб- скийны Юрьевка воевода итеп җибәрә һәм аңа да җәза куркынычы яный. Бераз элегрәк Иван IV соңгы удел кенәзе, үзенең туган¬ нан туганы Старицадагы Владимир Андреевичка һөҗүм ясый, ул аны хакимиятне кулга төшерү өчен заговор оештыруда гаепли. Кенәзне патша күзәтчеләре тикшереп тора, ә әнисен мәҗбүри төстә монастырьга озаталар. Патша тирәсендә сугышта абруй казанган кешеләр күбәя. Иң элек бу үз юлына аркылы төшкән һәркемне кырып барган бояр Алексей Басманов була. Кечкенә генә гаеп өчен дә патша, Басманов күрсәтмәсе буенча, үлемгә хөкем итә. Бер-бер артлы бояр башлары киселеп кенә тора. Мәскәү зинданнары тоткыннар белән тула. Кайбер боярлар Литвага кача. Шушы елларда патшаның рәхимсез һәм йөгәнсез образы формалаша һәм аңа Явыз (Грозный) дигән тарихи кушамат тагалар. Сайланма рада таралгач, яраткан хатыны үлгәч, Ливон сугышын¬ да зур җиңелүләргә дучар ителгәч, патша гына түгел, ә Явыз патшаның идарә итүе башлана. Ливон сугышының очы-кырые күренми, ә Кырым ханы рус җирләренә һөҗүм итә башлагач, Россия ике фронтта сугышырга мәҗбүр була. Вакытлыча килешү сугыш хәрәкәтләрен бик азга гына туктатып тора. Литва белән мөнәсәбәтләргә кара¬ та рус җәмәгатьчелегенең алдагы ниятләрен ачыклау өчен, Иван IV 1566 елда Земский собор җыя. Бу собор хәрби хәрәкәтләрне дәвам итүне яклап чыга, чөнки Россия Балтыйк буенда Нарва портын кулга төшергән була һәм хәзер аны саклап калу, яңа портларны яулап алу бурычын хәл итү зарурлыгы туа. Патша да шул ук карашта тора. Рус атлы гаскәре җайдагы. Немец гравюрасы. XVI гасыр Хәрби киемле Мәскәү кешесе. Немец гравюрасы. XVI гасыр 289
Чакматаш йозаклы кораллар. XVI гасыр Әмма Россия үзен никадәр сугышчанрак тоткан саен, аның дошманнары тагы да ныграк туплана бара. 1569 елда төзелгән Люблин униясендә Польша һәм Литва Речь Посполитая (полякчадан тәрҗемәдә—«Республика») дигән бердәм дәүләткә берләшә. Бу бердәм дәүләт чын¬ лыкта дворяннар республикасы була, монда корольне шляхта (дворяннар) сайлап куя. Хәрби хәрәкәтләр сөйләшүләр белән чиратлаша, әмма әкренләп Балтыйк буендагы беренчелек Россия дошман¬ нары ягына күчә. Кырымлылар һөҗүмнәре дә туктап тормый. 1571 елда алар гаскәре Мәскәүгә килеп җитә һәм аны яндыра. Пат¬ ша, төшенкелеккә бирелеп, ерактагы Кирилл-Белозерск монастырена кача. 1572 елда хан үз һөҗүмен кабатлый. Мәскәүнең көньяк читләрендә күп көннәргә сузылган бәрелешләр башланып китә. Хәлиткеч сугыш Молодь саласы янын¬ да уза. Кенәз М. И. Воротынский үз полкларын турлар тирәсенә урнаштыра, Кырым атлылары һөҗүме әнә шу¬ ларга килеп төртелә дә инде. Сугышта күп санлы Кырым хәрби башлыклары, ханның улы һәм оныгы һәлак була. Әмма кырымлылар һөҗүмнәре дәвам итә һәм алар Ливон сугышы нәтиҗәләренә дә йогынты ясамый калмый. Гәрчә 1570 елларда руслар яңадан бөтен Ливонияне яулап алса да, Полыпа-Литва гаскәрләре сугыш бары¬ шын үзгәртүгә ирешәләр. Речь Посполитая белән яңа король, сәләтле полководец Стефан Баторий идарә итә башлый. Шведлар белән союзда ул рус гаскәрләренә берничә җиңүле һөҗүм оештыра, Полоцкины тартып ала, сугышны Россия территориясенә күчерә һәм Псков¬ ны камый. Псков халкы биш ай буе оборона саклый. Псковның героик оборонасы Полыпа-Литва гаскәрлә¬ ре уңышын юкка чыгара, һәм Баторий килешүләргә ба¬ рырга мәҗбүр була. 1582 елда Россия Речь Посполитая белән дистә еллык килешү төзи, ә 1583 елда Швеция белән дә шундый ук килешү төзелә. Егерме елдан артыграк вакытка сузылган сугыш нәтиҗәсе нинди була соң? Россия Ливониядә яулап ал¬ ган җирләрен югалта, әмма Речь Посполитая Россиядән алган шәһәрләрне кире кайтара. Зур корбаннар, кешеләр үлеме, хуҗалыкның җимерелүе, күпме зур чыгымнар 290
әрәмгә китә. Россиянең Балтыйк буена чыгуы күп еллар¬ га кире чигерелә. Вакытлыча килешү тынычлык урна¬ шуны белдерми. Ике як та алдагы сугышка әзерләнә. Себерне кушу. Ливон сугышындагы уңышсызлыкларга һәм даими төстә Кырым янавына карамастан, рус хөкүмәте үзенең көнчыгыш сәясәтен тормышка ашыру¬ ны дәвам итә. Урал артында Алтын Урданың Россиягә дошманлык саклаган тагын бер кыйпылчыгы — Себер ханлыгы яши. Ул Көнбатыш Себернең Обь, Иртыш, Тобол елгалары буендагы киң колачлы җирләрне биләп тора. Себер ханы биләмәләре Көньяк Себер далаларына кадәр барып җитә. Күп санлы Себер халыклары — хант, манси, ненецлар, селъкуплар аның хакимлеге астында яши. Бертуган Строгановларның Пермьдәге биләмәләре Себергә үтеп керү өчен яхшы база хезмәтен үти. Бу сәнәгатьчеләрнең төп кәсебе тоз чыгарудан гыйбарәт була. Соль-Камская шәһәре аларның тоз кайнату үзәгенә әверелә. Моннан тыш, Строгановлар биредә тимер җи¬ тештерүне оештыралар, урман әзерлиләр, кыйммәтле тиреләр белән зур сәүдә оештыралар. Строгановлар патша хакимиятенең көнчыгыштагы таянычы булалар. Рәхмәт йөзеннән, Речь Посполитая аларга Урал буенда яңа җирләр тапшыра, төрле өстенлекләр бүләк итә һәм Урал артында артиллерия белән коралланган яңа крепостьлар һәм шәһәрчекләр төзү эшен йөкли. Строгановларга каршы берничә тапкыр монда яшәүче вогул кабиләләре, аеруча татарлар күтәрелә. Себердә мөселманлык кертүче Күчем хан хакимияткә килгәч, Себер ханлыгының сугышчан сәләте тагын да арта. Җирле кабиләләр ике ут арасында кала: кыйммәтле мех белән ясак таләп итүче рус хакимиятләре һәм татар ханы. Рус хакимияте ул кадәр үк кырыс булмый. Ясак түләсәләр, халыклар үзләренчә яши бирә. Күчем ал ардан тулысынча буйсыну һәм диннәрен алыштыруны таләп итә. Шуңа күрә русларның Күчем белән көрәшендә еш кына җирле кабиләләр аларга сугыш отрядлары белән ярдәм итә. Күчем Кырым һәм Төркия белән элемтә тота һәм Россиягә Кырым һөҗүмнәре һәм Әстерханга төрекләр үтеп керергә ниятләгән чорларда тагы да активлаша. Стефан Баторий 291
Ермак. Скульптор М. М. Антокольский Строгановлар, үз биләмәләрен саклау өчен, Иделдән һәм башка төбәкләрдән казаклар отрядларын чакырып китертә. Болар ирекле, тәҗрибә туплаган кешеләр була. Аларның станицалары беркемгә дә буйсынмый һәм анда яшәүчеләр рәттән барысын да талый. Казакларны җәза отрядлары җибәреп кенә тыеп торалар. Әмма башка төрле казаклар да була. Алар үзләрен бөек кенәздә хезмәттә дип исәплиләр һәм Россия чикләрендә дошманнар белән көрәшергә булышалар, шуның өчен хезмәт хакы, корал, азык-төлек белән тәэмин ителәләр. Иделдә шундый казаклар отряды белән атаман Ермак Тимофеевич Аленин җитәкчелек итә. Аның чын исеме Ермолай була. Ермак кыскартыл¬ ма исем буларак яңгырый. 1580 еллар башында Строгановлар аны хезмәткә чакырганда, аңа 50 яшь тирәсе була. Ул тәҗрибәле сугышчы, тыныч, зур абруйлы кеше буларак таныла. Ермак Ливон сугышында катнаша, Смоленск өчен лит¬ валыларга каршы сугышканда казаклар отряды (сотня) белән җитәкчелек итә. Башта Ермак Урал буйларын саклый, ә 1581 елда, тәвәккәлләп, Урал артына юнәлә. Аның отряды Себер елгаларын ишкәкле көймәләрдә (струг) йөзеп чыга, авыр мылтыклар һәм кечкенә туп¬ лар белән коралланган була. 1582 елда Тобол һәм Иртыш ярларындагы беренче сугышларда ук Ермак хан гаскәрләренә берничә җиңүле һөҗүм оештыра, ә аннары хәзерге Тобольскидан ерак булмаган Күчем башкаласы Кашлык шәһәренә килеп җитә. Анда яхшы коралланган берничә йөз казак сөңге, җәя һәм ук белән коралланган күп меңле Күчем армиясе белән очраша. Казаклар Кашлыкны ала. Үзләренең бер кругларында (җыелыш) казаклар Себернең Россиягә кушылуы турында карар чыгаралар. Патша исеменнән Ермак җирле халыкка ясак сала. Ка¬ заклар үзләрен государь йомышлылары кебек тота. Яз көне Ермак чапкыннары Россиягә юнәлә. Алар үзләре белән Явыз Иванга атаман язган хатны һәм бүләк итеп кара-көрән төлке белән кеш мехларын алып кайта. Патша Ермак хәбәрендәге сүзләрне игътибар белән тыңлый: «Государь кешеләре атаман Ермак Тимофеевич 292
иптәшләре белән Себер патшалыгын алды»,— диелгән була ул юлларда. Баштарак Иван IV әлеге вакыйганың үз боерыгыннан башка гына узуыннан канәгатьсезлек күрсәтә. Аннары, тәҗрибәле сәясәтче буларак, Ермак эшен хуплый һәм казакларга хезмәт хакы (жалованье) билгеләргә, аларга даими армия отрядын ярдәмгә җибәрергә боера. Ермакның хәле җиңелләрдән булмый. Ул җирле кабиләләр яшәгән кечкенә генә территорияне контрольдә тота. Әйләнә-тирәдә йөзәрләгән чакрымнарга сузылган Күчем биләмәләре җәелеп китә. Татарлар хәлсезләнгән һәм рәтләре сирәгәйгән рус отряды үзе китеп барыр дип көтә. Ай үткән саен, казаклар хәле авырлаша гына бара. Азык-төлек бетә. Яралылар кырыла. Алар тирәсендәге дошман боҗрасы кысылганнан-кысыла бара. Ермак сугыш белән Иртыш буенча үтеп чыкмакчы була. Бер тукталышта аларны дошман сагалап тора. Аларга каршы сугыша-сугыша, казаклар ярдан китеп өлгерә. Атаман көймәсе, иптәшләрен каплап, иң соңыннан кузгала. Ермак яралана һәм суга ава. Иртыш дулкыннары аны күмеп китә. Казак отрядлары калдыклары Иртыш буйлап түбән төшә, ә алар каршысына патша җибәргән гаскәрле воево¬ далар ашыга. Себерне яулап алу башлана. Озакламый бу якларда Төмән һәм Тобольск (Рус Себеренең башкала¬ сына әверелә) калалары үсеп чыга. Берничә тапкыр рус отрядлары тарафыннан тар-мар ителгән, союздашлары тарафыннан ташланган Күчем үтерелә. Россиянең көнчыгыш чикләре шактый киңәя. Аның составына керүче Себер халыклары саны тагы да арта бара. 1. Иван IV заманында Россия тышкы сәясәтенең төп юнәлешлә¬ рен һәм бурычларын атагыз. Аның басып алуы да, һөҗүм итүе дә көнчыгыш юнәлештә тормышка ашырылуын ни белән аңлатып була? 2. Көнчыгыш юнәлештәге тышкы сәясәт нәтиҗәләренең кар- шылыклылыгы нидән гыйбарәт? Ни өчен Иван IV заманында Россиядә Азия традицияләре һәм гореф-гадәтләре йогынтысы арта? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 293
3. Ни өчен Россия көньяк юнәлештә оборона тактикасын сай¬ лый? 4. «Ливон сугышы һәм аның Россия тарихындагы роле» тема¬ сына тезислар формасында җаваплар төзегез. 5. Ни өчен Швеция һәм Речь Посполитая белән вакытлы килешүдән соң һәр як яңадан сугышка әзерләнә башлый? 6. Ермак образы һәм аның белән бәйле вакыйгалар ил мәдәнияте һәм әдәбиятында ничек чагылыш тапкан? § 22 Опричнина. Явыз Иванның соңгы еллары Патшадагы үзгәрешләр. 1553 елда җитди авырып киткән Иван IV васыять яза һәм анда патшалыгын әле генә дөньяга килгән улы Дмитрийга калдырачагын белдерә. Ул Боярлар думасыннан һәм Сайланма рада буенча үз ярдәмчеләреннән, Старицадагы удел кенәзе Владимир Андреевичтан һәм аның гаиләсеннән Дмитрийга тугры¬ лык анты бирүләрен таләп итә. Күп кенә боярлар бу чарадан читләшә. Алар тыныч һәм акыл белән эш итүче Старица кенәзе Владимирны күбрәк ошаталар. Бары тик Иванның басымы астында, бик сукранып кына, алар бәләкәй вариска ант итәләр. Владимир Андреевич, бу актта катнашса да, үз тараф¬ дарларын туплый башлый, аларга акчалар һәм бүләкләр өләшә, тәхет өчен көрәшкә әзерләнә. Патша сәламәтләнә, ә сабый Дмитрий кинәт үлеп китә һәм алдагы елда туган яңа сабый Иван тәхет варисына әверелә. Әмма патша үз ярдәмчеләренең «шикләрен» һич онытмый. 1550 еллар ахырында патша һәм Сайланма рада әгъзалары арасында каршылыклар арта. Патша алар киңәшенә бик аз таяна, эшләрен мөстәкыйль хәл итәргә тырыша. Мөгаен, чикләнмәгән самодержавие идеясенә ул шушы заманда килгәндер: Русь самодержецлары үз пат¬ шалыклары белән иң элек үзләре идарә итә, ә боярлар 294
һәм түрәләр түгел. Үз холопларына рәхимле буламмы яки җәзага тартаммы — анысы минем иркемдә. Әмма рус тормышы Явыз Иванның бу идеяләрен гамәлгә ашырырга әзер булмый. Анда уделлар Русеннан күп нәрсәләр сакланып калган була. Әлегә удел кенәзләре дә үз урыннарын саклый. Эре кенәз һәм боярлар государь хезмәтчеләренә әверелсәләр дә, аларның үз отрядлары була. Ьәм сугышка да башка гаскәрдән аерым бара. Новгород һәм Псковта да элекке ирек калдыклары әлегә саклана. Патша каршында киңәшмә орган буларак Бо¬ ярлар думасы да сакланып кала, Земский собор төзелә. Болар барысы Явыз Иванның илдә бары тик ул гына чикләнмәгән хакимлек итү хокукына ия дигән караш¬ ларына каршы килә. Озакка сузылган сугышлар барышында илнең бөл¬ генлеккә төшүе белән хәл тагын да катлаулана. Яңа хәрби салымнар крестьяннар һәм шәһәр халкы иңнәренә авыр йөк булып төшә. Алар арасында ризасызлык һәм канәгатьсезлек башлана. Ересьләр яңадан җанланып китә. Еретиклар дин әһелләрен ришвәтчелектә һәм байлык туплауда га¬ епли, Чиркәү оешмасы яшәвен шик астына ала. Хөр фикер ияләре Чиркәүне тәнкыйтьләүдән тәртипләрне тәнкыйтьләүгә күчә. Чиркәү рус халкының Алла та¬ рафыннан сайланган булуын расласа, холоп Феодосий Косой бар кешеләрнең, диннәр һәм халыкларның тигез¬ леген яклый, милекнең гомуми, уртак булуын таләп итә, хакимиятләргә буйсынмаска өнди. 1564 елның җәендә кенәз Курбский Литвага кача. Ьәм шуннан патшага, кешеләрне изүдә һәм артык мин- минлектә, үзе генә идарә итүгә омтылуда, боярлар белән киңәшләшмәү ниятендә гаепләп, хат җибәрә. Җавап хатында патша аның барлык гаепләүләрен кире кага һәм самодержавие хакимиятен яклый. Боярлар думасы һәм руханилар Иван IV дән ил белән идарә итүнең элекке тәртипләрен торгызуны таләп итәләр. Патша бу таләпләргә бөтенләй көтелмәгән җавап адымы ясый. Опричнина кертелү. 1564 елның 3 декабрендәге якшәмбе көнендә мәскәүлеләр сәер һәм шомлы хәлне күзәтәләр. Кремль капкасыннан бик озын процессия чыга. Бу пат¬ Патша Явыз Иван. Рәссам В. М. Васнецов 295
ша, аның гаиләсе, яраннары һәм саклаучылары була. Мондый чыгып йөрүләр элек тә күзәтелгәли. Әмма мо¬ нысы ниндидер күңелсезлек һәм серлелек белән аерылып тора. Өстәвенә патша үзе белән күп кыйммәтле әйберләр, казна һәм борынгы иконаларны да алып китә. Мәскәү өязе буенча бер ай сәяхәт иткәннән соң, патша ныгытылган сарае торган Александр бистәсенә килеп җитә һәм митрополитка Мәскәүне хыянәтчеләргә кал¬ дыруын хәбәр итә. Ул үзенең сабый чагында боярлар кылган барлык гөнаһларны санап чыга һәм Чиркәүне бу явызларны яклауда гаепли. Мәскәү посады халкы¬ на, бөтен кара, ягъни гади халыкка махсус хат юллана. Патша бары тик хыянәтче боярларга, приказ кешеләренә һәм дворяннарга гына каршы булуын, ә гади халыкка ачу тотмавын хәбәр итә. Берничә көннән Мәскәүдә яхшы әзерләнгән күренеш уза: мәйданда тупланган шәһәр кешеләре патшадан Мәскәүгә кайтуын һәм хыянәтчеләрне җәзага тартуын сорап кычкыралар. Мәскәүлеләр Иван IV гә гозернамә (челобитная) юллыйлар, анда ул, государь, ил белән ничек теләсә шулай идарә итсен һәм хыянәтчеләрне һәм җинаять кылучыларны үзе теләгәнчә җәзага тарт¬ сын дигән юллар була. Котлары алынган боярлар Иван алдында баш ияргә һәм аның җәзага тарту яки гафу итү хокукын танырга мәҗбүр булалар. Әнә шулай 1565 елда Явыз Иванның берничә елга сузылган чикләнмәгән диктатурасы башлана, аның мак¬ саты илне тәмам үзәкләштерүдән, уделларын юк итүдән, боярларның үз белдекләре белән идарә итүеннән, шулай ук патшага каршы фикер йөртүдән, патша һәм аның самодержавие хакимияте идеяләре белән килешмәүдән гыйбарәт була. Бер үк вакытта патша һәм аның яңа ярдәмчеләре үзләренә кулай булмаганнардан котыла, аларның би¬ ләмәләрен үз файдаларына тартып ала. Кайчан да булса Иван IV гә каршы чыккан һәркем юк ителергә тиеш була. Гадел һәм Россиягә тугры булган күп санлы кешеләр шик астына алына. Дәүләтне үзәкләштерү һәм патша хакимиятен ныгыту ихтыяҗлары патшаның шәхси үче, аның яңа көрәштәшләренең үз көндәшләреннән үч алуы, башкалар хисабына баюы белән кушыла. 296
Александр бистәсе. Гравюра. XVI гасыр Бу максатлар өчен патша илдә опричнина системасы кертә, дәүләт җирләрен ике кисәккә бүлә. Бер кисәгендә ул үзенең шәхси җитәкчелеген урнаштыра һәм үзенә кулай булган Боярлар думасын, приказлар һәм гаскәр төзи. Илнең бу кисәген ул опрична, үзенең махсус тер¬ риториясе дип атый. «Опричнина» сүзе «шуннан тыш» мәгънәсен белдерү¬ че борынгы рус «опричь» сүзеннән ясалган. Җирләрнең башка өлеше земщина, ягъни баш¬ ка җирләр дип атала. Анда элекке Боярлар думасы җитәкчелегендәге элекке идарә саклана. Опричнинага патша илнең иң бай һәм стратегик мөһим урыннарын ала. Монда Новгород территорияләре, Идел агымы буендагы җирләр, төп сәүдә юллары, тоз чыгара торган урыннар, вотчина һәм поместье җирләре булган үзәк өязләр, Мәскәүнең бер өлеше, шулай ук көнбатыштагы чик буе җирләре керә. Иван IV нең шәхси гвардия корпусы (тән сакчылары) төзелә. Озакламый опричнина гаскәре 5 мең кешегә җи¬ тә. Опричначылар шомлы кара киемнән йөри. Җайдак¬ лар ат муенына эт башларын бәйли, ә койрык өстенә кечкенә генә себерке беркетә. Бу күренеш аларның илдә эт кебек «иснәнеп» хыянәтне эзләп табарга, кимереп алып, себереп түгәргә тиешлеген аңлата. 297
Опричнинага алган җирләрдән килгән керем патша сараен һәм опричнина гаскәрен тотарга тиеш була. Опричнина территориясе белән шөгыльләнеп, патша земщинаны да күз уңыннан ычкындырмый. Дәүләтнең башка кисәгендәге барлык мөһим эшләр дә патшага җиткерелеп тора. Опричнинаның максатлары шунда ук ачыклана. Күңелгә ошамаган затлардан котыла башлыйлар. Оприч¬ нина территориясеннән күп санлы боярлар һәм дво¬ ряннар куыла һәм Казан тирәсенә озатыла. Борынгы рус нәселләре вәкилләре үзләре өчен бөтенләй таныш булмаган җирләргә күчерелә. Опричнина терроры. Опричнина кызган заманда, патша, Ливония белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсен хәл итү өчен, Земский собор җыя. Анда катнашучыларның күпчелеге сугыш өчен тавыш бирә. Көнбатышта җир алырга теләгән алпавытлар, шулай ук Балтыйк буендагы порт¬ ларны үз ихтыяҗларында файдаланырга хыялланучы сәүдәгәрләр моның белән аеруча кызыксына. Бу соборда дворяннар төркеме опричнинаны бетерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Собор нәтиҗәсе закончалыклы була. 1567 елда рус гаскәре Ливониягә юнәлә. Әмма патша берьюлы яңа репрессияләр башлый. Опричнинага каршы булганнар¬ ның кайберләрен җәзалап үтерәләр, башкаларын чыбык¬ лар белән суктыралар. Митрополит Филипп опричнинага каршы чыга. Мәскәү Кремле Успение соборындагы вәгазьләрендә ул патшаның артык кыланмышларын тәнкыйтьли. Берва¬ кыт патша үз җирләренең төп палачына әверелгән Малю- та Скуратов җитәкчелегендәге опричначылар — тугры дуслары белән бергә, кылычларын селтәп, митрополитка бәреп керә. Икенче тапкыр опричначы Алексей Басманов Филипптан чиркәү киемен йолкып ташлый һәм собордан куып чыгара. Бу зур гөнаһлы гамәлне патша туктатырга уйлап та карамый. Митрополитны Тверь монастырена ябылуга озаталар. Аны яклаучы күп кенә дин әһелләре дә шулай ук зыян күрә. Соңрак Малюта Скуратов митрополитны рәхимсез рәвештә буып үтерә. 298
Рус Православие Чиркәве митрополит Филиппны изгеләр рәтенә кертә. Митрополит үлеменнән соң бер-бер артлы җәзага тартулар дәвам итә. Пат¬ ша Старица кенәзе Владимирны агу эчәргә мәҗбүр итә, шулай ук аның бөтен гаиләсе һәлак була. Опричнина тарихында 1570 елда пат¬ ша җитәкчелегендәге гаскәрнең Новго¬ родка походы аерым урын алып тора. Көнбатыш белән элемтәдә торган элекке ирекләр шәһәре Новгородны патша күптән инде күралмый. Аның самодержавие хакимияте турындагы идеяләре Новгород боярлары арасында да, гади кешеләр рәтендә дә бернин¬ ди яклау тапмаячагын ул бик яхшы Митрополит Филиппның соңгы минутлары. Рәссам А. Н. Новоскольцев аңлый. Опричначылар корпусы бу фетнәчел шәһәргә юнәлә, юл уңаеннан Клин, Тверь һәм Торжокны тар-мар итә. Опричначылар артында йөзәрләгән мәетләр, бөлгән шәһәрләр, таланган йортлар гына кала. Новгородка аяк баскан Иван IV шик астындагы һәр кешене кулга алырга һәм Волховта батырырга боера. Новгород әйләнә-тирәсе бушап кала, иген орлыклары яндырыла, терлекләр юк ителә. Күп санлы крестьяннар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәлак була. Җансыз калган шәһәр Мәскәү көндәше дигән данын мәңгегә югалта. Иван IV кире кайтканда, аның артыннан таланган мөлкәт төялгән меңәрләгән олау кайта. Бу үз халкың өстеннән җиңү була. Новгород мондый хәлне урдалылар заманында да кичерми. Җәза экспедицияләре шулай ук Нарваны, Ивангород һәм Псковны тетрәндерә. Мәскәүгә кире кайтканда, Явыз Иван тагы да куркы¬ нычрак җәзалар уйлап таба. Бу юлы ул Мәскәүнең при¬ каз кешеләреннән, шулай ук Мәскәүгә куып китерелгән новгородлылардан үч алырга ниятли. Мәйданда 300 ләп кешене җыялар. Алар арасында Илчелек приказы баш¬ лыгы дьяк Иван Висковатый да була. Кулга алынган кешеләрнең бер өлешен Иван IV гафу итә, ә башкаларны, алар арасында Висковатыйны Старица кенәзе Андрей фетнәсендә катнашучыларны җәзага тарту. Миниатюра. XVI гасыр 299
да коточкыч җәза көтә. Патша һәм аның яраннары бу мескеннәрне сөңгеләр белән чәнчә, башларын кылычлар белән чабып өзә. Опричнина көннән-көн тагы да ныграк котырына. Явыз Иван оештырган бу рәхимсез эштә опричнина гаскәре генә түгел, ә үз дошманнарыннан үч алырга теләүче гади шәһәрлеләр һәм хәтта холоплар да була. Явыз патша бары тик опричнина сәясәтенә сигнал гына бирә. Чынлыкта патша тарафыннан яклау тапкан халыкның бер өлеше икенчесенә каршы чыга. Опрична- чылар бер-берсен әләкли, государьга хыянәттә гаепли, патша янында үзенә җир, табыш, өстенлекләр китерүче җылы урын өчен көрәшә. Данлы рус хәрби башлыклары да җәзага дучар ителә. Алар арасында күренекле воевода М. И. Воротынский да була. Опричнина барышында җәзалардан бөтен рус полководецлары һәлак була яки чит илләргә кача. XVI гасырда Россиядә барган бу вакыйгалар аеру¬ ча үзенчәлекле дип уйларга ярамый. Бөтен Европада дәүләтне үзәкләштерү рәхимсез җәзалар, көндәшләрне эзәрлекләү, яңа фаворитларны алга чыгару белән бара. Ьәр илдә моның аңа гына хас сыйфатлары да була. Испаниядә, мәсәлән, католиклык инквизициясе ко¬ тырына, һәм Филипп II һәр көнне аңа каршы булган 20—30 кешене учак өстендә яндыруларын канәгатьлек белән күзәтеп тора. Француз короле Карл IX 1572 елгы Варфоломей төнендә протестантларны рәхимсез рәвештә кырып бетерүдә үзе дә катнаша. Швед короле Эрик XIV үз дошманнарына каршы көрәшкәндә Явыз Иваннан бер дә калышмый. Англия королевасы Елизавета бу вакытта тәхетнең законлы варисы Мария Стюарт белән көрәшә, аны һәм аның күп санлы тарафдарларын җәзалап үтерә. Кызыклы ки, Елизавета һәм Иван IV үзара язышканда, әгәр дә илдән качарга туры килсә, бер-берсенә сәяси сыену урыны вәгъдә итәләр. Әмма Россиядә опричнина чын һәм уйлап чыгарылган көндәшләр белән көрәшкәндә аеруча мәрхәмәтсез, коточ¬ кыч формалар ала. Бу Явыз Иванның дуамал, рәхимсез, кызу холкы, аның артык шикчел һәм үчле булуы белән дә бәйләнгән. Рәхимсезлек һәм репрессияләр колачлы даими сугышлар, сугышчан дәүләт һәм самодержавие 300
хакимияте үсеше шартларында кеше шәхесенең бәясе төшкәннән-төшә баруы белән дә аңлатыла. Опричнинаның бетүе. 1572 елга опричнина белән бәйле җәзалар кими башлый. Опричнина ярдәмендә Явыз Иван һәртөрле оппозицияне, уделларның аерымлану учакла¬ рын сүндерә, аның самодержавие идеяләрен ачыктан- ачык кабул итмәгәннәрне генә түгел, ә ил белән идарә итү алымнарына каршы чыгучыларны яки аларның дөреслегендә шикләнүчеләрне дә юк итә. Опричнина үз-үзен бетерү юлына баса. Опричначылар, патша мәнфәгатьләрен кайгыртудан бигрәк, бер-берсе белән көрәшә. Мәскәү янында Кырым татарлары белән бәрелешләрдә опричнина гаскәре үзен бик начар яктан күрсәтә. Алар үз халыклары белән көрәшкәндә генә бик батыр була, ә дәүләт өчен сугышканда куркып кала. Татарларны земщина гаскәрләре җиңә. 1572 елда патша хәтта «опричнина» дигән сүзне кул¬ лануны да тыя. Гаскәр таратыла. Әмма халыктан үч алу һаман дәвам итә. Опричнина тәртипләрен хәтерләтүче аерым идарә органнары (Земский идарә, Дума, приказ¬ лардан аермалы буларак) — Иван IV нең аерымланган сарае —патшаның соңгы көннәренә кадәр яши. Илнең ярлылануы. Ливон сугышындагы киеренкелек, Кырым ханы һөҗүмнәре, опричнина талаулары илгә бихисап югалтулар китерә. Сугышта сәламәт, көчле, яшь кешеләр һәлак була. Опричнина терроры күп санлы сәләтле воеводаларның, приказ кешеләренең, шулай ук сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, крестьяннарның кырылуына китерә. Күп кенә бояр, дворян гаиләләре нәселләре белән юк ителә. Чиркәү дә репрессияләрдән читтә калмый. Ул заманнарда әйтүләренчә, дәүләт бу¬ шап кала. Күп санлы авыллар, салалар урыннарында буш урыннар гына кала. Сөрүлек җирләр куаклар, чүп үләннәре белән каплана. Новгород һәм Псков җирләре аеруча зур бәлаләр күрә. 1581 елда Явыз Иван хөкүмәте тыюлы еллар (запо¬ ведные годы: «заповедь» — «запрет», ягъни тыю сүзеннән) кертә. Крестьяннарның Юрий көнендә күчеп китүе махсус указ чыкканчы тыела. Русларның «Вот тебе, бабушка, и Юрьев день!» гыйбарәсе әнә шул чорлардан ук килә. 301
Явыз Иван. Скульптор М. М. Антокольский Башта бу чара вакытлыча гына кертелә. Соңрак исә 1581 ел халык санын теркәү кенәгәләрендә теге яки бу хуҗаныкы дип күрсәтелгән крестьяннар үз балала¬ ры, оныклары һ. б. белән шушы җирләргә беркетелеп кала. Әнә шулай итеп, алар җирбиләүчеләрдән тулы бәйлелеккә төшә. Хәзер аларны җир белән бергә сатып җибәрергә яки сатып алырга да була. 1861 елга кадәр сузылган крепостной хокукка энэ шулай нигез салына. Рюриковичлар династиясенең бетүе. 1570 еллар ахы¬ ры— 1580 еллар башында Иван IV бик еш авырый. 50 яшьтән узып кына китүенә карамастан, бик карт күренә. Ул пеләшләнә, күзләре яшьләнә, куллары калтырый, гәүдәсе күперенә башлый. Җиңү һәм җи¬ ңелүләр, азгынлык һәм айнымыйча эчүләр, көрәш еллары эзсез генә югалмый. Төннәрен патша куркып уяна. Ул бик күп догалар укый, үтерүләре һәм башка җинаятьләре өчен Алладан гафу үтенә. Үзе теге дөньяга озаткан кешеләрне тулы бер исемлек буенча искә ала. Әмма әйләнә-тирәдәгеләр өчен барыбер куркыныч бу¬ лып кала. Алар патшаның һәр карашыннан һәм кул хәрәкәтеннән дә куркып тора. Аны күралмасалар да, барыбер, көндәшләрен кысрыклый-кысрыклый, аңа сыеналар, чөнки патшага якын тору хакимлек итү, керемнәр, байлык һәм данлы булуны белдерә. Иван IV тирәсендә яңа фаворитлар — Борис Годунов (Иван IV улы Федор Иванович хатынының бертуганы) һәм кенәз Богдан Бельский пәйда була. Иван IV гомере ахырында аның өч улы исән кала. 28 яшьлек олы улы Иван Иванович көч һәм дәрт ташып торган егет була. Ул үзен сугыш кырында кыю һәм дәүләт эшләрендә бик эшлекле кеше буларак күрсәтә. Иван Иванович Баторий камаган Псковка ярдәм итү өчен берничә тапкыр гаскәр таләп итә. Явыз Иван улының кыю һәм мөстәкыйль фикерләвен ошатмыйча ярсып китә. Иван IV аңа күп төрле эшләрне ышанып тапшыра, әмма бер үк вакытта аның көченнән, яшьлегеннән, акы¬ лыннан көнләшә. Сарайдагы гайбәтчеләр патшага ха¬ лык аның улын яратуын, Явыз Иванны күралмаучылар 302
аның хакимияткә килүен көтә дигән имеш-мимешләр җиткерә. Ә бу патшаны тагы да ярсыта. Әтисе һәм улы арасында еш кына бәхәсләр чыгып тора. Иван IV улының шәхси тормышына да кысыла, Иван Ивановичның хатынын кыерсыта. Бер тапкыр хәтта аны кыйнап та ташлый. Тәхет варисы хатынын якламакчы була һәм әтисен кулыннан тотып ала. Иван IV исә тимер белән тышланган таягының чукмар башы белән малаена суга. Берникадәр вакыттан соң Иван Иванович дөнья куя. Шулай итеп, явыз патша император Августтан баш¬ лангыч алган, илаһи нәсел дип уйлаган Рюриковичлар династиясенең тамырын үзе кисә. Авыру һәм диндар икенче улы Федорның балалары булмый. Өченче улы, кече яшьтәге Дмитрий патшаның җиденче хатыны Мария Нагаядан туа һәм аның тәхеткә хокукы бик аз була. Шулай итеп, патша үзе дәүләттә хакимият кризисы китереп чыгара, тәхет өчен көрәш мөмкинлекләре туа. Иван IV үлгәннән соң, 1584 елда патша тәхете 27 яшь¬ лек Федор кулына күчә. Бу бик тыныч һәм диндар кеше була. Ул рәхимсезлек һәм көч куллануны күралмый, ва¬ кытын Аллага табынып, китаплар укып, галим монахлар белән әңгәмәләрдә үткәрә. Федордан яшерен төстә патша фаворитлары һәм төрле бояр төркемнәре арасында хакимият өчен рәхимсез көрәш башлана. Бу көрәштә аеру¬ ча тәвәккәл, көчле, акыллы һәм рәхимсез Борис Годунов һаман да алгарак чыга бара. Ул көндәшләрен кысрыклап, тиз арада патша коню¬ шие вазифасын алуга ирешә. Бу Бо¬ ярлар думасында иң дәрәҗәле вази¬ фа була. Бөтен чит ил эшләрен хәл итү дә аның аша уза. Годунов бөтен документларга патша белән бергә кул куя торган була. Ә боярның көчен сизгән чит ил хакимнәре үз документларында аны патша белән тигез дәрәҗәгә куялар. Явыз Иван һәм аның улы Иван 1581 елның 16 ноябрендә. Рәссам И. Е. Репин 303
Кече яшьтәге патша улы Дмитрийны кодрәтле бояр үзенең көндәше дип исәпли. Чөнки кемнеңдер башына авыру һәм йомшак холыклы Федорны Дмитрий белән алышты¬ ру турындагы фикер килергә мөмкин бит. Өстәвенә Федор үлсә, Дмитрий рәсми төстә тәхет хуҗасына әверелә ала. Дмитрийны әнисе белән бергә Мәскәүдән Угличка озаталар һәм, элекке гадәт буенча, ул җирләр аңа удел итеп бирелә. Годунов нәселле башка боярларны тәхеттән кысрыклый баш¬ лый. Бертуган Шуйскийларны сөргенгә озата, аннары беренче рус патшабикәсе Анастасия Романованың туганнарына чират җитә. Чиркәүдәге иң югары урынга да Годунов үз кешесен куя. 1589 елда Россиядә патри¬ архлык раслана. Беренче рус Патриархы итеп Иов билгеләнә. Эре дини оешмалар башына Патша Федор митрополитлар куела. Бу Рус Православие Чиркәвенең Иванович. Парсуна. абруен күтәрә һәм башка православие патриархлары XVI гасыр ахыры белән тигез дәрәҗәгә куя. Федор Иванович идарә иткән чорда крестьяннарны крепостнойлыкка төшерү дәвам итә, холоплар хәле начарланганнан-начарлана бара. Элек берничә өяздә хөкем сөргән тыюлы еллар режимы бөтен ил буй¬ лап тарала. Ул вакытлы чара булудан туктый һәм закон көчен ала. Бу крестьяннарның үзәк өязләрдән илнең көньяк чикләренә качулары артуга хөкүмәтнең җавап адымы була. Крестьяннар шулай ук ярлы ал¬ павыт хуҗалыкларыннан бай вотчиналар һәм монас¬ тырь җирләренә китә, чөнки монда хуҗалыкта ярдәм күрсәтелә һәм ташламалар бирелә. Ил ярлыланган шарт¬ ларда крестьяннар йөкләмәләр һәм җыемнар артудан да качып китә. Шул ук вакытта халыкның бер өлеше күптән түгел яулап алынган көньяк районнарга күчеп китүе хөкүмәт өчен дә кулай була. Бу кешеләр чик буе өязләрен үзләштерүгә һәм саклауга да ярдәм итә. 1597 елда Годунов хөкүмәте чикләнгән еллар (уроч¬ ные лета) кертә. Әгәр дә яңа җирләргә качып киткән кешене элек чикләнмәгән вакыт дәвамында эзләп та¬ 304
бып хуҗасына кайтара алсалар, хәзер эзләү 5 ел вакытка билгеләнә, өстәвенә качкынын эзләүне хуҗасы үзе дә оештыра ала. Бу крестьяннарның качып китүен авырлаштыра, әмма бер үк вакытта аларның яңа хуҗаларына һәм дәүләтнең үзенә дә бик кулай була, чөнки алар көньяк районнар¬ да эшче куллар һәм сугышчылар белән тәэмин ителә. Холоплар хәле күпкә авырлаша. Алар, хәтта холоплыкка килгәндә алган бурычларын түләсә¬ ләр дә, хуҗаларыннан китә алмыйлар һәм гомергә холоп булып калалар. Барлык бу законнарны халык Борис Годунов исеме белән бәйли. Аны күралмыйлар. Шулай ук бик зур гөнаһ — патша улы Дмитрийны үтерү дә аның намусында дип исәплиләр. Патша улы 1591 елда бик шикле шартларда һәлак була. Аны Угличта үзенең ишегалдында муены киселгән килеш табалар. Малай белән ни булганын беркем дә күрми. Тәрбияче хатын кычкырган тавышка халык йөгереп килгәндә, ул инде үлгән була. Дмитрийны сакларга тиешле кешеләрне халык өере кыйнап ташлый. Годунов шәһәрдәге восстаниене рәхимсез төстә бастыра. Угличка махсус комиссия озата, ул бөтен хәлләрне дә тикшергәннән соң, Дмитрий, пычак белән уйнаганда, үзе ялгыш киселеп үлгән дигән нәтиҗә чыгара. Әмма халык патша улының үлемендә Борис Годуновны гаепли, чөнки сүнә ба¬ ручы Федор Иванович янында патша улы Дмитрий дан сөюче боярга илдә рәсми төстә хакимиятне кулга төшерергә комачаулаучы соңгы Рюрикович була. XVI гасыр әнә шулай халык газаплары, сарай¬ да тәхет өчен барган аяусыз көрәш, элекке оприч- начы Борис Годуновның хакимияткә ыргылуы белән төгәлләнә. Патша Федор Иванович 1598 елның 7 гыйнва¬ рында үлеп китә. Россиядә Рюриковичлар динас¬ тиясе яшәүдән туктый. Борис Годунов. Миниатюра. 1672 ел Патша улы Дмитрий. Икона. XVII гасыр 305
СОРАУЛАР 1- XVI гасырның икенче яртысында уделлар Русеның нинди ҺӘМ калдыклары сакланып кала һәм алар Иван IV гә чикләнмәгән БИРЕМНӘР идарә урнаштырырга ничек комачау итә? 2. Картада опричнина җирләрен һәм земщинаны күрсәтегез. 3. Сезнеңчә, нинди билге (аваз, төс, эмблема һ. б.) опричнина символы була ала? 4. Англиядә дә, Франция, Испания һәм Швециядә дә массакү- ләм террор күзәтелә, әмма опричнина — үзенчәлекле күренеш. Явыз Иванның опричнина терроры ни белән аерыла? Барлык илләрдә дә нинди сәяси процесс массакүләм террор, күп санлы җәзалаулар белән бара? 5. Явыз Иванның замандашлары Европада кемнәр була? Ә Көнчыгыш илләрендә? 6. Кызыксыныгыз: хәзерге тарихчылар опричнинага нинди бәя бирә? 7. Опричнина илгә нинди бәлаләр алып килә? XVI гасырда аның урынында башка күренешләр була алыр идеме? Ни өчен опричнина тормышка аша? 8. XVI гасырның икенче яртысында нинди сәбәпләр илнең ярлылануына китерә? 9. «Вот тебе, бабушка, и Юрьев день!» гыйбарәсе нинди шарт¬ ларда туа? Ни өчен ул 1497, 1550 елларда барлыкка килми? 10. 1597 елда чикләнгән еллар кертелү белән, бәйле крестьяннар хәлендә нәрсә үзгәрә? 11. Ике тарихи персонаж — Федор Иванович һәм Борис Году¬ новка чагыштырма характеристика бирегез. Россия мәдәнияте һәм әдәбиятында алар нинди чагылыш таба? 12. Россиядә Рюриковичлар династиясе нинди шартларда төгәлләнә? § 23 Рус мәдәниятендә яңа күренешләр Явыз Иван дәвере, аның үзәкләштерелгән дәүләтне ныгыту, Россиянең патшалыкка әверелү, боярларны җәзага тарту, Казанны кушу, опричнина белән бәйле вакыйгалары фольклорда, язма истәлекләрдә, архитек¬ турада, рәсем сәнгатендә чагылыш тапкан. Рус мәдәнияте офыклары, колачы киңәя һәм бу аның иң әһәмиятле төп күренеше була. Ил тормышындагы 306
мәдәният күренешләре аерым бер кенәзлек, бер төбәк тарихы белән генә түгел, ә зур бердәм дәүләт идеяләре һәм вакыйгалары белән бәйләнә. Әкиятләр, былиналар, мәкальләр, әйтемнәр, елъязмалар авторлары, архитек¬ торлар, рәсем осталары үзләрен зур һәм көчле дәүләттә яшәүчеләр итеп тоялар. Шул ук вакытта алар иҗатына самодержавие хакимияте идеяләре, опричнина терроры, Чиркәүнең еретиклар һәм хөр фикерлеләр белән сугыш¬ чан көрәше һаман да күбрәк йогынты ясый. Фольклор шул шаулы заман геройлары тормышын ча¬ гылдыра. Әкиятләрдә иң элек Явыз Иванның күренекле һәм каршылыклы фигурасы гәүдәләнеш таба. Бер яктан, ул боярлар белән көрәшүче һәм ярлылар, барлык рәнҗетелгән һәм кимсетелгәннәр яклаучысы буларак сурәтләнә. Икенче яктан, бу — каршылыкларга түзеп тора ал¬ маучы явыз залим. Тарихи җырларда патша, аның укчылары һәм туп¬ чылары Казанны алган өчен данлана. Себерне буйсындыручы каһарман Ермак Тимофе¬ евич әкият һәм җырларның тагын бер төп фигурасына әверелә. Халык аны кыю, акыллы, гадел, ягъни бер яктан килгән герой итеп күз алдына китерә. Халык үз иҗатында көчле Русь белән горурлана, яңа режимның рәхимсезлекләренә карамастан, дәүләт эшләрендә үзенең дә катнашы бар дип исәпли. Ә элек әкиятләр һәм җырлар урдалылар итеге белән таптал¬ ган ирекле һәм хөр язмыш өчен сагышлану хисе белән сугарылган була. Аларда урдалыларны беренче тапкыр җиңүләр белән горурлану, сөенү чагыла. Хәзер тормыш үзгәрә, халык тормышы үзгәрә, әкиятләр һәм җырлар да башка рух белән сугарыла. Уку-язу һәм китап басу эше. Яңа дәүләт төзү, үзәк һәм җирле идарә реформалары укый-яза белүче кешеләр саны артуны таләп итә. Алар земство йортларында да, приказларда да кирәк була. Патшага гозер, үтенеч язар¬ га, васыять яки сату-алу кәгазен тутырырга булышучы язу осталары күренә башлый. Грамматика һәм арифметика буенча дәреслекләр языла. Беренче рус грамотасын грек җирләрендә туган Максим Грек төзи. 307
Максим Грек. Аның кулъязмалар җыентыгындагы рәсем. XVI гасыр Мәскәүдә Иван Федоров һәйкәле. Скульптор С. М. Волнухин Иван IV заманында берничә сәләтле яшь кешене Константинопольгә грек телен һәм грамматикасын өйрәнү өчен җибәрәләр, чөнки дөньяви һәм дини әдәбиятның шактый өлеше грек телендә язылган була һәм тәрҗемә таләп итә. Бай кешеләрнең йортларында рус кулъязмала¬ ры, шулай ук грек, латин, борынгы еврей теленнән тәрҗемә иткән китаплар тупланган китапханәләр еш күренешкә әверелә. Явыз Иванның да бик зур китапханәсе була. Аның хатларында һәм башка язма¬ ларында дистәләгән китап искә алына. Патша үлгәч, аның мәшһүр китапханәсе дә юкка чыга. Ул кая киткән соң? Кая яшерелгән: Мәскәү Кремленең җир асты юл¬ ларындамы, Александр бистәсендәме? Бүгенгә кадәр әлеге сер ачылмаган. Русьта китап баса башлау рус мәгарифе тарихында мөһим вакыйга була. Гутенбергтан соң 100 ел узгач, 1564 елда рус остасы Иван Федоров Инҗил һәм Библиянең ул заманда аеруча киң танылган текстларыннан тупланган «Апостол» китабын бастырып чыгара. Аннары ул тагын берничә китап чыгара. Әмма дин әһелләре беренче рус китап басучысын еретиклык шөгылендә, сихерчелектә гаепләп эзәрлекли башлый. Алар карашынча, дини текстларны бары тик кулдан гына күчереп язып була. Алар котыртуы буенча, халык өере беренче рус типографиясен җимереп ташлый. Иван Федоров Литвага китәргә мәҗбүр була. Ул анда беренче рус «Букварь» китабын чыгара. «Домострой». Рус басмалары арасында православие кешесенең гаиләдә һәм җәмгыятьтәге үз-үзен тотышы күрсәтмәләрен туплаган «Домострой» үзенчәлекле урын алып тора. Аны патриархаль тәртипләр өчен көрәшүче священник Сильвестр төзи. Сильвестр гаиләдә ата-ана, аеруча ата ролен ныгыту өчен тырыша, дини йолаларның бернинди тайпылышсыз үтәлүе өчен көрәшә. Балаларга мөрәҗәгать итеп, «Домострой»: «Балалар <...> үз атагызны һәм анагызны яратыгыз, аларны тыңлагыз һәм аларга Алла кушуынча буйсыныгыз. Аларның картлыгын хөрмәт итегез»,— дип үгетли. «Домострой» урламаска <...>, алдамаска, яла якмас¬ ка, көнләшмәскә, кыерсытмаска, гайбәт сатмаска 308
«Апостол». XVI гасыр <...>, эчмәскә <...>, беркемгә дә ачу сакламаска, берәүгә дә рәнҗемәскә, өлкәннәрне тыңларга һәм буйсынырга, уртанчыларны яратырга, кечеләр һәм мескеннәргә рәхимле булырга өнди. «Домострой» балаларны Алладан куркытып өйрәтергә чакыра һәм тән җәзаларын хуплый. Балаларны куркы¬ тып үстерергә өнди: улыңны кече яшьтән җәзага тарт. Аның тәнен кыйна һәм җанын үлемнән коткарырсың <...> Балаларны өйрәт, аларны ярат һәм сакла, ди. Ата кеше кырыс һәм эшлекле, ә ана кеше рәхимле, эш сөючән һәм күп сөйләшмәскә, балалар тыңлаучан һәм Алладан куркучан булырга тиеш. Елъязмалар һәм башка тарихи әсәрләр. Митрополит Макарий, ә кайчакта Явыз Иван җитәкчелегендә елъ¬ язмалар һәм башка тарихи әсәрләр языла. Аларда рус патшасының Византия императорлары хакимияте дәвамчысы булуы, самодержавие хакимияте идеясе үткәрелә. Рәсемле җыентык (Лицевой свод), яки Ни¬ кон елъязмасы да шундый ук идеяләр белән сугарыла, анда 16 мең төсле иллюстратив миниатюралар бирелә. Бу елъязмалардагы бөтен рус тарихы, җыентык автор¬ лары карашы буенча, Иван IV нең патша хакимиятенә таба юнәлә. Самодержавие идеяләре, патша хакимиятенең илаһи чыгышы турындагы карашлар шулай ук «Дәрәҗәләр 309
Коломенское авылындагы Вознесение чиркәве. Мәскәү китабы»нда да күзәтелә, анда бер-бер артлы Рюрико¬ вичлар династиясенең бөтен дәрәҗәләре турында хәбәр ителә. Казан каласын алу турында сөйләүче «Казан тарихы»нда да шул ук идеяләр үткәрелә. Тарихи повестьлар һәм хикәятләр Явыз Иван заман¬ нарындагы иң мөһим вакыйгалар — Новгородка поход, патша эш-гамәлләре, чит илләр белән сугыш турында бәян итәләр. Мәсәлән, «Молодь бәрелеше турындагы повесть» русларның 1572 елда Кырым ханын җиңүенә дан җырлый. «Стефан Баторийның Псковка килүе турындагы повесть» шәһәрнең героик оборонасына багышлана. XVI гасыр киләчәк буыннарга көн кадагына сугучы темаларга язылган әсәрләр, ягъни публицистика кебек әдәбият төрен дә калдыра. «Дворян Иван Пересветовның патшага гозернамәсе» әсәре әнә шундыйлардан, ул анда яшь монархны, үз хакимиятен ныгыту өчен, хәлиткеч көрәшкә, боярлар йогынтысын чикләүгә өнди. Шул ук вакытта ул үрнәк итеп Төркияне ала, анда барлык ил халкы солтанның хезмәтчесе дип исәпләнә. Автор Рос¬ сияне дә шундый ук самодержавие иле итеп күрергә тели. Сәнгать һәм тормышта яңа күренешләр. Василий III һәм Явыз Иванның самодержавиегә омтылуы кайбер храм¬ нар төзелешендә дә чагыла, аларны коручылар Россия хакимнәре эш-гамәлләрен мәңгеләштерергә тырыша. Василий III Иван IV туу хөрмәтенә Коломенское авы¬ лында Вознесение чиркәве төзергә боера, әлеге корылма шул заманның таш могҗизасына әверелә. Бу рус чатыр архитектурасының якты үрнәге таш чатыр рәвешендәге бер гөмбәзле храмнан гыйбарәт. XVI гасырдан бирле мондый храмнар Русь җирен бизәп тора. Мәскәүдәге данлы Василий Блаженный соборы да шушы ук стильдә тугыз таш чатырлы итеп төзелгән. Рәсем сәнгатендә, төгәлрәк әйткәндә иконалар язуда реализм элементлары, иконадан портрет һәм жанрлы рәсемнәргә күчү күзәтелә. Әмма чын портретларга, жанр¬ лы рәсемнәргә әле ерак була. Халыкның төрле катлаулары көнкүреше бу дистә ел¬ ларда бик акрын үзгәрә. Россия киңлекләрендә тормыш 310
йөз ел элек нинди булса, шул хәлдә саклана. Шул ук төтенле өйләр, шул ук агач савыт-саба, шундый ук күңел ачу чаралары. Бары тик эре шәһәрләрдә генә бераз алга китү сизелә. Кайбер урыннарда тәрәзәләргә тарттырылган үгез карындыкларын слюда һәм пыяла алыштыра. Югары катлаулар тормышына чит дәүләтләр белән киңәеп киткән бәйләнешләр йогынты ясый. 1553 елда Төньяк Двина тамагында инглизләр корабы якорь ташлый һәм озакламый Иван IV аның капитаны Ричард Ченслер- ны кабул итә. Англия белән даими сәүдә бәйләнешләре ур¬ наша. Рус башкаласына төрле Европа илләреннән килүче илчеләр һәм сәүдәгәрләр саны арта бара. Мәскәүнең югары катлаулары киемендә Көнбатыш яңалыклары күренә башлый, кайберәүләр чәчләрен Көнбатыштагыча кыска итеп кисә, кырынып йөри баш¬ лый. Йортларда шахматлар, Көнбатыш музыка уен корал¬ лары— органнар, клавесиннар, клавикордлар күренә. Мәскәүдә Новгородтан чиркәүләрдәге күп тавышка җырлау күчә. Әмма болар иске рус һәм иске Мәскәү тормышы диңгезендәге ком бөртекләре генә була. Чын үзгәрешләр әле алда көтелә. Явыз Иван. Парсуна. XVII гасыр Мәскәүдә инглизләр утары. XVI гасыр 311
СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. XVI гасыр рус мәдәниятендә нинди вакыйгалар, күренешләр, процесслар чагылыш таба? 2. Халык фольклорында нинди яңа мотивлар һәм сюжетлар барлыкка килә? 3. Россия тормышындагы нинди үзгәрешләр укый-яза белүчеләр саны артуын таләп итә? 4. «Домострой»да гәүдәләндерелгән патриархаль карашлар ни өчен халык арасында яклау таба һәм аның берничә йөз елга көнкүреш тәртипләрен билгели? 5. Хәзерге тормышта «Домострой» тәртипләренең кайсылары чагылыш таба? 6. «Домострой» гаилә башлыгына, хатынына, балаларына һәм гаиләнең башка әгъзаларына куйган таләпләрнең кайсыларын сез үзегезнең булачак балаларыгызга тапшырыр идегез һәм ни өчен? 7. Россиянең кайбер эре шәһәрләрендә архитектурада, музыка, мода, халык кәсепләрендә һәм күңел ачу чараларында нинди яңалык «бөртекләре »н күреп була? Алар монда нинди юллар белән килеп эләгә? 8. Чит ил кунагы сезнең төбәк халкы көнкүреше белән таны¬ шырга тели дип күз алдына китерегез. Сез аңа нинди киңәш бирер идегез? Йомгаклау өчен сораулар һәм биремнәр 1. Гомуми тормыш мәнфәгатьләре булган күп халыклар Евра¬ зия территориясендә кайсы тарихи чорда яши? Алар урнашкан территорияләрне тарихи картада күрсәтегез. 2. Рус булмаган күп санлы этнослар менталитет буенча ничек русларга әверелә? Борынгы рус халыкчасы нинди этнослар катнашында формалаша? 3. Табигать-климат, географик, этник, конфессиональ фак¬ торларның Россия цивилизациясе, борынгы русларның рухи- әхлакый йөзе формалашуда йогынтысы нидән гыйбарәт бул¬ ган? 4. Русь православиедан тыш Византиядән тагын нәрсәләрне үзләштергән? 5. Русьның көньяк-көнбатышында, төньяк-көнбатышында һәм төньяк-көнчыгышында таркаулык чорында кенәз, дружина һәм веченың төрле дәрәҗәдәге хакимлекләре белән аерылучы өч хакимият моделе урнаша. Аларга сыйфатлама бирегез. Кайсы төбәкләрдә башлангыч феодаль монархия, боярлар-сәүдәгәрләр 312
республикасы урнашуын күрсәтегез. Кенәзләрнең мөстәкыйль хакимлеккә һәм деспотиягә (залимлеккә) омтылышы кайда күзәтелә? Феодаль таркаулык чорында Русьның берләшүенә нинди көчләр этәргеч ясый? 6. Русь үз тарихының кайсы чорында Көнбатыш Европа рыцарьларының басып алу максатына әверелә? 7. Уникаль күренеш: Русьның бер өлеше — Литва дәүләтендә, икенче өлеше — Урда буйсынуында, ә нәтиҗәдә рус халкының теле дә, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм традицияләре дә сакла¬ нып кала. Русларның теге очракта да, бусында да ассимиляция¬ гә бирешмәвен нәрсә белән аңлатып була? 8. Русьның төньяк-көнчыгышында кенәзләрнең деспотик хаки¬ мияте урнаша. Фәндә мондый тарихи шартларда нәкъ шундый хакимият иң кулай булган, чөнки шуңа таянып, Русь һәм Рос¬ сия тарихта үзләрен саклап калган дигән караш бар. Башка галимнәр исә бу позицияне тулысынча кире кага. Сез кайсы карашны яклыйсыз? Үз фикерегезне нигезләгез. 9. Дәүләтчелек үзәге Россиядә кайчан перифериягә күчә? Ни өчен нәкъ шул периферия халык үзаңы формалашуга китерә? 10. Русь үз тарихының кайсы чорларында ябык система була, ә кайчан Көнбатышка йөз белән борыла? Көнчыгыш илләренә карата ул нинди мөнәсәбәттә тора? 11. Үз заманында Төньяк Көньякны җиңә, һәм Борынгы рус дәүләте чагыштырмача бердәмгә әверелә. Новгородның сепара¬ тизмны (аерымлану) башлап җибәрүен ни белән аңлатып була? Башка рус үзәкләреннән ул ни белән аерылып тора? 12. Явыз Иван үз варисларына нинди мирас калдыра? 13. «Борынгы заманнардан алып XVI гасыр ахырына кадәр безнең төбәкләрдәге үзгәрешләр» темасына хәбәр әзерләгез. 14. Үз якташларыгыздан кемнәр белән сез горурлана аласыз? Аларның кайсылары киләчәк буыннар хәтерендә якты истәлек калдырган һәм сезнең замандашларыгыз аны ничек искә ала?
Йомгак Без Россиянең борынгы община строеннан алып XVI га¬ сыр ахырына кадәр сузылган озын юлын күзәтеп чыктык. Бу славяннарның борынгы бабалары, аннары көнчыгыш славяннар, соңрак руслар, бөтен Россия халкының яшәү өчен алып барган авыр көрәш юлы була. Бу — көнчыгыш славяннарның беренче дәүләт оештыру һәм аның таркалу заманы да. Ьәм илнең төньяк-көнчыгышында Россия дәүләтчелегенең яңа күтәрелеш еллары. Бу юлда бөек казанышлар һәм зур уңышсызлыклар, хуҗалык тормышында һәм сугышта җиңүләр, авыр җиңелүләр һәм бөлгенлеккә төшүләр дә була. Монда үз җирен тәрбияләүче кешеләрнең көндәлек тырыш хезмәте күзәтелә. Күчмәләрнең ашкынулы һәм куркы¬ ныч һөҗүмнәре барлык төзегән һәм ирешелгәннәрне тиз арада юкка да чыгара. Русьның, Россиянең озак йөз елларга сузылган яшәве дәверендә ил даими географик һәм табигать бәла-казала¬ ры һәм тышкы дошманнар белән авыр сугышлар арка¬ сында, үсеш ягыннан Көнбатыш илләреннән арттарак кала. Аның әлеге акрын гына булса да үсеше нәтиҗәсен¬ дә Көнбатышта һәм Көнчыгыштагыдан аермалы булган Россия цивилизациясе һәм җәмгыяте урнаша. Бу дәвамлы һәм катлаулы үсеш барышында Россия тарихы гаҗәеп шәхесләр, Ватанны саклаучы һәм яклау¬ чы геройлар, бөек мәгърифәтчеләр язмышы һәм эш- гамәлләре белән тулылана. Алар Борынгы Русь чорында да, аның сәяси таркалу заманнарында да, авыр Урда изүе елларында да Россиянең әйләнә-тирә дөньядагы абруен күтәрәләр һәм раслыйлар. XVI гасыр ахырына алар киң колачлы Евразия дәүләтен төзиләр, ул Европа һәм Азия тарихында шактый сизелерлек роль уйный башлый. 314
Бер үк вакытта, һәр халык тарихындагы кебек үк, тарих мәйданында да мескен эгоистлар, хакимлеккә омтылучылар, мәкер коручы түбән җаннар һәм үз илен, халкын сатучы хыянәтчеләр дә җитәрлек була. Ил тормышының бу борынгы дәверләрендә яктылык белән караңгылык аның белән янәшә атлыйлар. Без аны өйрәнүне XVII гасыр чиге белән төгәлләдек. Мөгаен, бу Россия тарихының иң авыр һәм хәлиткеч чорларыннан берседер. Ил иң авыр икътисади, социаль һәм сәяси кризис чигенә килеп җитә. Элекке династия сүнә. Киләчәктә илне ни көтә соң?
Төп даталар 860, 18—25 июнь — Русьның Константинопольне ка¬ мавы, Византиянең Русьны дипломатик тануы. Рус дәү¬ ләтчелеге башлану. 862 — кенәзләр Рюрик, Синеус һәм Труворны славян һәм фин-угор җирләренә чакырып китерү. 862—879 — кенәз Рюрикның идарә итүе. 879—912 — кенәз Олегның идарә итүе. 882— кенәз Олегның Киевны алуы. 907 — Олегның Константинопольгә походы. 911— Русьның Византия белән беренче язма шарт¬ намәсе. 912— 945 — Игорьның кенәзлек итүе. 945—962 — Ольганың кенәзлек итүе. 962—972 — кенәз Святославның идарә итүе. 980—1015 —Владимир Святославичның кенәзлек итүе. 988 — Русьны чукындыру. 1019—1054 — Ярослав Мудрыйның идарә итүе. 1037 — Киевта Изге София соборын нигезләү. 1097 — рус кенәзләренең Любеч съезды. 1113—1125 — Владимир Мономахның идарә итүе. 1125—1132 — Мстислав Владимировичның идарә итүе. 1147 — елъязмада Мәскәү турында беренче тапкыр искә алу. 1157—1174 — Владимирда Андрей Боголюбскийның идарә итүе. 1176—1212 — Владимирда Всеволод Зур Ояның идарә итүе. 1206—1227 — Монгол державасында Чыңгыз ханның идарә итүе. 1215 —Чыңгыз ханның Кытай башкаласы Пекинны яулап алуы. 1223, 31 май — Калка буендагы сугыш. 1237 — Ливон ордены оешу. 1237—1242 — Руська һәм Көнчыгыш Европа илләренә монголлар һөҗүме. 1238, 4 март — Сить елгасы буендагы бәрелеш. 1240, 15 июль — Нева сугышы. 316
1240, 6 дек.— монголларның Киевны алуы. 1242, 5 апр.— Боз өсте сугышы. 1252—1263 — Александр Невскийның Владимирда бөек кенәзлек итүе. 1299 — Киев митрополиты Максимның Владимирга күчүе. 1325—1340 — Иван Калитаның идарә итүе. 1327 — Тверьдә урдалыларга каршы восстание. 1359—1389 — Дмитрий Донскойның Мәскәүдә, 1362 дән соң Владимирда бөек кенәзлек итүе. 1380, 8 сент. — Куликово сугышы. 1382 — Туктамышның Мәскәүне алуы. 1385 — Крев униясе. 1389—1425 — Василий I нең кенәзлек итүе. 1408 — Идегәйнең Мәскәүгә яу чабуы. 1410, 15 июль — Грюнвальд янындагы сугыш. 1425—1453 — Мәскәү Русенда династия сугышы. 1462—1505 — Иван III нең идарә итүе. 1478 — Новгородны Мәскәү Русена кушу. 1480 — Угра елгасында кара-каршы тору, Русьта Урда изүенең бетүе. 1485 — Тверьне Мәскәү Русена кушу. 1497 — Иван III нең «Хөкем китабы». 1505—1533 — Василий III нең идарә итүе. 1510 — Псковны Мәскәү Русена кушу. 1514 — Смоленскины Мәскәү Русена кушу. 1520 — Рязань кенәзлеген Мәскәү Русена кушу. 1533—1584 — Явыз Иванның идарә итүе. 1547, 16 гыйнв. — Иван IV нең патшалык итүгә таҗ киюе. 1549 — беренче Земский собор. 1550 — Явыз Иванның «Хөкем китабы». 1552 — Казанны кушу. 1556 — Әстерханны кушу. 1558—1583 — Ливон сугышы. 1565—1572 — опричнина. 1569 — Речь Посполитая төзелү. 1572 — Молодь авылы янындагы бәрелеш. 1581—Ермакның Себергә походы башлану. 1589 — Русьта патриархлык раслану. 1598 — Рюриковичлар династиясенең бетүе.
Эчтәлек Кереш 3 I бүлек. Борынгы Русь § 1. Ьинд-европалылар. Славяннарның тарихи тамырлары 7 § 2. VIII—IX гасырларда көнчыгыш славяннар 24 § 3. Днепр буенда Русь дәүләте оешу. Беренче рус кенәзләре 38 § 4. Святославның идарә итүе 54 § 5. Борынгы рус дәүләте Владимир заманнарында 61 II бүлек. Русьның чәчәк атуы. XI гасыр — XII гасырның 30 нчы еллары § 6. Ярослав Мудрыйның идарә итүе 73 § 7. Феодаль мөнәсәбәтләр үсеше. Русь Ярославичлар заманында 82 § 8. Русь Ярослав Мудрый оныклары заманында. Владимир Мономах 95 III бүлек. Русьның сәяси таркаулыгы § 9. Русьның сәяси таркаулыгы 111 § 10. X гасырдан — XIII гасыр башына кадәрге Русь мәдәнияте. Рус цивилизациясенең тууы 132 IV бүлек. XIII гасырда—XIV гасыр башында Русьның бәйсезлек өчен көрәше §11. Руська монгол-татарларның басып керүе 151 §12. Русьның төньяк-көнбатыш чикләренә яулап алучылар басымы. Тәре йөртүчеләр һәм литвалылар белән бәрелешләр 163 §13. Александр Невский заманнарында Русь һәм Алтын Урда. Русь яңарышы алшартлары 172 §14. Яңа рус үзәкләренең күтәрелүе һәм Мәскәү тирәсендә җирләр туплый башлау .... 183 V бүлек. Бердәмлек һәм бәйсезлек өчен көрәштә §15. Куликово сугышы дәвере. Дмитрий Донской юлыннан 199 318
§16. Русьта феодаль сугыш 218 §17. Иван III — бөтен Русь государе. Русь Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында 225 §18. XV гасырда хуҗалык, хакимият һәм Чиркәү 243 §19. XIV—XV гасырларда мәдәният һәм көнкүреш ....256 VI бүлек. Россия XVI гасырда § 20. Иван IV нең хакимияткә килүе. 1550 еллар реформалары 271 § 21. Иван IV нең тышкы сәясәте 281 § 22. Опричнина. Явыз Иванның соңгы еллары 294 § 23. Рус мәдәниятендә яңа күренешләр 306 Йомгак 314 Төп даталар 316
Учебное издание Сахаров Андрей Николаевич ИСТОРИЯ РОССИИ с древнейших времен до конца XVI века Часть 1 Учебник для 10 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2009 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Сахаров Андрей Николаевич РОССИЯ ТАРИХЫ Борынгы заманнардан алып XVI гасыр ахырына кадәр 1 нче кисәк Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек Редакторы И.И.Кадыйрова Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы Ф. К. Гомэрова Корректорлары С. 3. Гыймалетдинова, Р. Ә. Файзуллина Рәсемнәрне компьютерда эшкәртүчесе Э. Ф. Нурмөхаммэтова Басарга кул куелды 30.10.2009. Форматы 70х90716. Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 23,4 + форз. 0,44. Нәшер-хисап табагы 16,81 + форз. 0,68. Тиражы 4000 д. Заказ В-1476. «Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843) 277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru http: / /www. magarif .com «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
Л И. CAXAPO1 РОССИЯ ТАРИХЫ БОРЫНГЫ ЗАМАННАРДАН АЛЫП XVI ГАСЫР АХЫРЫНА КАДӘР '■*' ■ --