Text
                    2
1,’11(Х)Б
\. Н. CVWPOB. A. Н. БОХАНОВ
РОССИЯ
ТАРИХЫ
XVII—XIX ГАСЫРЛАР
Ю
НИТИ!


A. Н.Сахаров А. Н.Боханов РОССИЯ ТАРИХЫ XVII-XIX ГАСЫРЛАР 2 НЧЕ КИСӘК Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Казан. «Мәгариф» нәшр; Москва. «Русское слово» 2009
УДК 373.167.1:94(470+571)"15/19)”*10 ББК 63.3(2)я72 С25 Сахаров A. Н., Боханов А. Н. История Россия. XVII—XIX века. Ч. 2 ; Учеб, для 10 кл. общеоб¬ разовательных учреждений. — 6-е изд. / А. Н. Сахаров, А. Н. Боха¬ нов.— М.: ООО «ТИД «Русское слово — РС», 2008. РФА мөхбир әгъзасы, РФА Россия тарихы институты директоры А. Н. Сахаровның гомуми редакторлыгында. Методик аппарат — педагогика фәннәре кандидаты Козленко С. И. Сэнгати бизәлеше — Якубовский С. Н. Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Воспроиз¬ ведение всей книги или ее части на любых видах носителей запре¬ щается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицензион¬ ному договору № 22/09 от 02.04.2009 г. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. С25 Сахаров А. Н. Россия тарихы. XVII—XIX гасырлар. 2 нче кисәк : Та¬ тар урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек / А. Н. Сахаров, А. Н. Боханов; Русчадан Я. М. Абдулкадый- рова, Р. И. Раскулова тәрҗ. — Казан : Мәгариф, 2009. — 464 б.: рәс., карт. б-н. ISBN 978-5-7761-1974-3 РФА мөхбир әгъзасы, РФА Россия тарихы институты ди¬ ректоры А.Н Сахаров һәм тарих фәннәре докторы А.Н. Бо¬ ханов авторлыгында эшләнгән дәреслекнең икенче кисәгендә Россия тарихы панорамасы бик киң бирелә, илнең сәяси тари¬ хы тәфсилле яктыртыла, аның хуж,алык тормышы, мәдәнияте, көнкүреше мәсьәләләре карала. Рус тарихының төп этаплары һәм вакыйгалары дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, дини фикер ияләре, мәдәният, фән эшлеклеләре һәм башка күренекле шәхесләр язмышы аша тасвирлана. Бу китап — «Россия тарихы. Борынгы заманнардан алып XVI гасыр ахырына кадәр» дәреслегенең дәвамы. ISBN 978-5-7761-1974-3 © ООО «ТИД «Русское слово — PC», 2003, 2008 Бее права защищены © Татарчага тәрҗемә. «Мәгариф» нәшрияты, 2009
КЕРЕШ Безнең ил өчен XVI—XVII гасырлар чиге авыр, болганчык һәм билгесезлек дәвере була. Бик зур тырышлык, канкойгыч сугышлар, оста дипломатик җиңүләр һәм яшерен интригалар бәрабәренә Мәскәүнең бөек кенәзләре һәм патшалары XVI га¬ сыр ахырына Россияне зур һәм куәтле үзәкләшкән дәүләткә әйләндерәләр. Бу вакытта илдәге халык саны 7 млн кеше тәшкил итә. Бу инде — Европа илләренең теләсә кайсындагыдан күбрәк дигән сүз. Россия — территориясе белән Европага һәм Азиягә тара¬ лып урнашкан ил. Әмма бу куәтләр һәм бу киңлекләрнең тискәре ягы да була. Ил территориясе, табигый ресурсларга бай булса да, баш¬ лыча, яшәү өчен җайсыз, халык аз утырган көнчыгыш җирләр хисабына киңәйтелә. Алар, дөньякүләм мәдәни үзәкләрдән шактый читтә урнашу сәбәпле. Россияне үз территориясендә, үз мәнфәгатьләрендә көнчыгышка таба тартылырга мәҗбүр итә. Өстәвенә рус җирләренең халык тыгыз урнашкан, сәүдә һәм һөнәрчелек алга киткән шәһәрләргә бай, шулай ук Балтыйк диңгезенә һәм Кара диңгезгә, ә аннан Европаның Төньяк, Үзәк һәм Көньяк өлешләренә чыгу мөмкинлеге булган көнбатыш чикләре Россияне дошман санаган Речь Посполитая, Швеңия һәм Кырым ханлыгы тарафыннан бик нык кысрыкланган була. XVII гасыр башына Россия халкы һәм Россия дәүләте¬ нең яшәү шартлары табигый-климатик яктан да, икътисади яктан да Европадагы башка илләр белән чагыштырганда элеккечә үк чиктән тыш җайсыз булып кала бирә. Тарих¬ ның мондый юнәлешен фәкать көч белән генә үзгәртергә мөмкин икәнлеге көн кебек ачык була. Беренче омтылышлар уңышсызлыкка очрый. Озак елларга сузылган Ливон сугы¬ шы нәтиҗәсез тәмамлана. Бу өлкәдәге бурычларны хәл итү XVII йөзьеллыкка чигерелә. Нәкъ менә XVI гасырның икенче яртысында, аннан соң XVII гасырның беренче унъеллыкларында Россия Европаның алдынгы илләреннән тагын да ныграк калыша. Әле генә зур кыенлыклар белән үзәкләшкән, бердәм дәүләткә берләшкән ил XVI гасырның икенче яртысында авыр һөҗүмчел сугышлар һәм коточкыч опричнина полосасына керә. Россия бу вакый¬ галардан көчсезләнеп һәм хәерчеләнеп чыга. Торган саен арта барган хәрби чыгымнарны каплау өчен, хакимият салымнарны арттыра. Салым басымыннан, хәер¬ челектән һәм ачлыктан котылырга теләп, күп кенә крестьян¬ 3
нар көчле-кодрәтле бояр биләмәләренә һәм бай монастырьлар кул астына (алар салым өстенлекләренә һәм үзләренә качып килгән крестьяннарны яклау мөмкинлекләренә ия булалар) качып китәләр. Моңа җавап итеп, бөлгенлектәге күп кенә районнарда крестьяннарның бер хуҗадан икенчесенә күчеп китүен туктату максатыннан, тыелулы еллар кертелә. Авыр һәм ачлыклы елларда Россиядә һәрвакыт булганча караклык, талау һәм көч куллану ешая. «Яман кешеләр» шәһәр һәм авыл кешеләрен куркуга сала. Кайбер урыннарда югары катлауга һәм патша хакимиятенә, салым җыючыларга, крестьяннарны һәм шәһәр кешеләрен күчеп йөрү хокукын¬ нан тыеп, үзләренең яшәү урыннарына беркеткән теркау кенэгалэрен тутыручыларга каршы крестьян чуалышлары да кузгала башлый. XVII гасыр башларына Россиядә феодаль мөнәсәбәтләр, ягъни җиргә бәйле рәвештә берәүләрнең икенчеләренә буй- сынулы халәте (феодаллар һәрьяклап җиргә хокуклы бу¬ лалар, ә крестьяннар тулысынча җирбиләүчеләргә бәйле булып калалар) тагын да кырыслана, хөкүмәт буш калган община җирләрен алпавытларга мул өләшкәнлектән, андый мөнәсәбәтләр тагын да киңрәк таралыш ала. Патшаның чикләнмәгән хакимлеге формалашу процес¬ сы бик нык алга китә. Монда опричнинаның (патша тара¬ фыннан кертелгән гадәттән тыш чараларның) роле гаять зур була. Ул удел системасы калдыкларына, кенәзләрнең һәм боярларның башбаштаклыгына хәлиткеч һөҗүм була, үзәкләшкән хакимиятне, патшаның шәхси диктатурасын ны¬ гыта. Әмма бу — җәмгыять башында утыручылар тарафыннан чикләнмәгән законсызлык гамәлләре кылуларның да күпләп артуына китерә. Россия XVII гасыр башларында мондый авыр хәлләрдән чыгу юллары итеп феодаль системаны көчәйтүне, түбән кат¬ лауны — беренче чиратта крестьяннарны — кабалага төшерүне, үзәкләштерелгән самодержавие хакимиятен ныгытуны, көн¬ чыгышны яулап алу, Балтыйк диңгезенә чыгу, элекке рус җирләрен кайтарып алу өчен көрәшкә әзерләнүне һәм Кырым баскынчыларына каршы оборонаны ныгытуны саный. XVII гасыр башларына рус мәдәнияте шактый зур уңыш¬ ларга ирешә, әмма елъязмаларда, сынлы сәнгатьтә, архи¬ тектурада, публицистикада һәм башка өлкәләрдә аның төп юнәлеше илдә бердәмлекнең артуын, үзәкләштерүне, дәүләт суверенлыгын, патшаның чикләнмәгән хакимлеге ныгуны. Рус Православие Чиркәвенең йогынтысы һәм абруе көчәюне чагылдырудан гыйбарәт була. 4
РОССИЯ XVII ЙӨЗЬЕЛЛЫКТА I кисәк ФЕТНӘЛЕ ЗАМАН 1 нче бүлек Фетнәнең башы § 1 Хакимияткә Борис Годуновның килүе. 1598 елда, патша Фе¬ дор Иванович үлгәннән соң, Рюриковичларның патшалык династиясе өзелә, аксөякләрнең үзара дошманлашып яшәүче төркемнәрен, халыкның барлык ризасыз катлавын бергә туп¬ лап торган кыршау юкка чыга.Нәм шунда ук җәмгыятьтәге: аксөякләрнең үз араларындагы, хакимият белән кабалага төшкән халык арасындагы, элеккеге опричниклар белән аларның корбаннары, җәмгыятьнең югары даирә вәкилләре, кенәзләр һәм боярлар белән урта һәм вак дворяннар арасын¬ дагы тирән каршылыклар баш калкыта. Нәкъ менә шушы иң авыр күчеш чорында рус тәхетенә бояр Борис Годунов сайлана, ул XVI—XVII гасырлар чигендә Россиядә яңа династиягә нигез салырга омтыла. Яшь бояр хакимият өчен көрәшне Иван Грозный үл¬ гәннән соң ук башлап җибәрә. Башта ул Романовлар белән Мстиславскийларнын, үзара ничек көрәшкәннәрен күзәтүче ролендә— икенче планда гына йөри. Хәлиткеч вакытта, бояр Романовларның көчен тоеп, алар белән союзга керә һәм башта кенәз Мстиславскийларга һөҗүм ясый: Иван Федо¬ рович Мстиславскийны, мәҗбүриләп, монахлыкка чәчен кистерәләр һәм төньяктагы ерак монастырьга сөрәләр, аннан соң Борис Годунов бояр Шуйский¬ ларга патша җәзасы бирдерүгә ирешә. Годунов күпләп җәзалауларга бармый, әмма көндәшләрен аяусыз юк итә, аннан соң яшертен рәвештә ал арны юк итүне оештыра. Аның турын¬ да бик куркыныч сүзләр йөри. Сөргеннәр, яшерен җәберләүләрнең һәркайсын Годунов исеме белән бәйлиләр. 1580 елларда 1,5 тапкырга күтәрелгән салымнарны да аның эше дип таныйлар. 1588 елдан Борисның хакимияттәге унъеллык идарәсе башлана. Патша Федор Иванович аңа әлегә хәтле Русьта булмаган хаким титулы бирә. Борис Борис Годунов 5
чит дәүләтләр белән мөстәкыйль эш итү хокукы ала, һәм ул аны Европада популярлык казану өчен файдалана. Аның яклавына таянып, Англия һәм башка чит ил сәүдәгәрләре Россиядә зур өстенлекләргә ирешәләр. Годунов үзе митрополит итеп куйган Иовка 1589 елда Патриарх титулы яуларга ярдәм итә. Ныгыган Рус Право¬ славие Чиркәве аның ныклы таянычына әйләнә. Әмма кодрәтле боярны әйтерсең ниндидер явыз тәкъдир эзәрлекли. Крестьяннар иреген кысучы чикләнгән еллар турындагы указны һәм холоплар язмышын кыенлаштырган 1597 елгы законнарны да халык, элеккеге газаплары кебек үк, еш кына көчле фаворит исеме белән бәйли. Өстәвенә халык Иван Грозныйның, көннән-көн сүрелә баручы Фе¬ дордан кала, бердәнбер улы Дмитрийны үтерүдә дә Борис Годуновны гаепли. Борисның үз дошманнарын ни рәвешле юк итүен (ул аларны башта Мәскәүдән сөрә, аннан соң ярдәмчеләре та¬ рафыннан үтертә) кешеләр сизеп, белеп торалар. 1598 елда Федор Иванович үлгәч, боярларның югары кат¬ лавы белән Годунов арасында каршылыклар кискенләшә. Борис башта тәхетне сеңлесе — патшабикә Иринага би¬ рергә омтыла. Барып чыкмагач, үзе көрәшкә ташлана. Аның дошманнары кемнәр була соң? Патша таҗын бертуган Федор Никитич һәм Иван Шнең ерак туганы — Федор Иванович Мстиславский яулый алган булыр иде, ләкин алар үз кандидатураларын бөтенләй тәкъ¬ дим итмиләр. Илдә шундый хәл килеп туа: Рюриковичлар династиясе өзелү чикләнмәгән монарх хакимлегеннән ил белән коллек¬ тив идарә итүгә күчү мөмкинлеге ача. Боярлар ил хаки¬ миятен Боярлар думасына бирергә кирәк дип хәл кылалар. Моның хакына Романовлар, Мстиславскийлар, Голицыннар һәм башка атаклы рус боярлары һәм кенәзләре нәселләре тәхеткә дәгъва белдермиләр. Кремльдәге боярлар киңәшмәсе халыкның Боярлар ду¬ масына ант тотуын таләп итә. Ә Борис Годунов патша таҗы турында, улы Федорның, тәхет варисы булып, Годуновлар династиясен дәвам итүе хакында хыяллана. Шуңа күрә Боярлар думасы утырышы белән бер үк ва¬ кытта Патриарх Иов үз палаталарында патша итеп Годунов¬ ны күрсәткән икенче киңәшмә — Җыен җыя. Бу тәкъдим бик хуплап кабул ителә. Романовларның өлкәне 6
Нигездә, илдә ике хакимият—Боярлар думасы һәм Җыен барлыкка килә. Бу — илнең бүленүенә китерә. Сәяси көрәш кызганнан-кыза бара. Шушы вакытта Патриарх исә Годунов китеп урнашкан Новодевичье монастырена таба иконалар күтәргән халык агымы оештыра, халык Годуновтан тәхетне биләвен үтенеп сорый. Ә Борис, янәсе, каршы килә. Монысы артыннан икенче агым юл ала, һәм Борис ри¬ залыгын бирә. Патриарх шушы Новодевичье монастыренда ук Годуновны рус патшасы дип белдерә. Мәскәү Кремленең Успение соборында Патриарх икенче мәртәбә Годуновны патша дип игълан итә. Ләкин боярлар аңа ант тотудан баш тарталар. Фәкать ике ай узгач кына, Годуновка гомуми ант бирү башлана, һәм ул җәй буена сузыла. Годуновны өченче тапкыр тантаналы шартларда патша дип игълан итәләр. Борис Годунов сәясәте. Борис Годунов патшалыгының беренче көннәреннән үк гадел һәм мәрхәмәтле хакимлек итәргә ант тота: Аллаһ шаһит булсын: мин патшалык иткәндә, беркем дә хәерче яки ярлы булмаячак, ди ул. Кешеләр белән әңгәмәләре вакытында соцгы кулмәгенә кадәр башкалар белән белешәчәген белдерә. Дворяннарны үз ягына тарту өчен, Борис Годунов аларга элек тоткарланып килгән хезмәт хакларын таратуны оешты¬ ра. Күпләренең чиннарын күтәрә. Гади кешеләрнең тормы¬ шын җиңеләйтү өчен, түләнми калган салымнарыннан азат итә, салым йөген җиңеләйтә. Годунов сәүдәне һәрьяклап хуп¬ лый, сәүдәгәрләрне өстенлекләр белән куандыра. Чиркәүгә өстенлекләр бирә. Годунов йомышлы урта катлау дворяннарга ярдәм итәргә омтыла, аксөяк булмаган, әмма сәләтле кешеләрне югары нәселле боярларга каршы куеп күтәрә. Ришвәтчелеккә каршы төшеп, намуссыз чиновникларга һәм сатлык судьяларга каршы кул күтәргән беренче рус патшасы була ул. Ришвәт алуда фаш ителгән дьякны кам¬ чы белән суктыра-суктыра, түшенә ришвәт капчыгы (анда йә акча, йә нинди дә булса товар салынган була) астырып, шәһәр буйлап йөртәләр. Приказ дьякларын Годунов шулай ук иң явыз дошманнарыннан саный. Борис Годунов мәгарифне күтәрүгә бик нык игътибар бирә. Көнбатыш мәдәниятен югары бәяли. Мәскәүдәге не¬ мецлар бистәсе Кокуй аның заманында күтәрелеп чыга, анда протестантлар өчен кирха төзелә. 7
Ул илдә китап басу, типографияләр төзү үсешенә ярдәм итә, мәктәпләр салу һәм хәтта университет ачу турында хыяллана, рус патшалары арасында беренче булып, дворян балаларын белем алырга чит илгә җибәрә башлый. Яңа патшаның бигрәк тә төзелеш эшенә хирыслыгы көчле була. Аның кушуы буенча, Мәскәүдә беренче таш кибетләр барлыкка килә, Неглинка елгасы аша таш күпер салына. Үзен төзетүче Борис Годунов исеме уелган Бөек Иван чиркәве манарасы әле хәзер дә шәһәрне бизәп тора. Патша башкаланы төзекләндерүгә зур әһәмият бирә. Юлла¬ рына таш түшәлгән яңа урамнар аның заманында барлыкка килә. Кремльдә беренче суүткәргеч эшләнә. Ил әкренләп яңара башлый, халыкның, бигрәк тә урта катлауларның, кәефе яңа патша файдасына үзгәрә. Моңа аның кешеләр белән мөгамәләсе дә ярдәм итә. Ул һәрвакыт тыныч, ачык йөзле, дусларча мөнәсәбәтле була. Әмма мон¬ дый мәрхәмәтлелек артында көчле ихтыяр, шөһрәт ярату- чанлык һәм хакимлеккә чиксез омтылыш яшеренеп ята. Аның күңелендә туган изге башлангычлар һәм омтылыш¬ лар һәрвакыт кара уйлары белән көрәшә. Боярларга һәм дьякларга дошманлык хисләреннән Годунов чиктән тыш шикләнүчән кешегә әйләнә. Тиздән бояр Романовлар бу шикләнүчәнлекнең корбанына әвереләләр. Бик бай һәм халык арасында популяр бу боярларны Бо¬ рис үз юлыннан алып ташларга омтыла. Федор Никитичны Филарет исеме астында монахлыкка чәчен кыркыталар, аның кечкенә балалары Михаил белән Татьянаны төрмәгә ябалар. Нәтиҗәдә Годунов кодрәтле боярлар нәселенән булган Романовларны үзенә каршы юнәлдерә. Аның позиңияләрен шушы җимерә дә. Халык өстенә яңа бәлаләр. Рус дәүләтенең чагыштырмача тынычлыгы озакка бармый. 1601 елда Россиянең үзәк өязләрен коточкыч ачлык чолгап ала. Җәй буе өзлексез яуган яңгырлардан соң, булган барлык уңышны юкка чы¬ гарып, августта ук салкыннар китереп бәрә. Крестьяннар һәм бистә халкының амбарларындагы элекке еллардан калган запаслары бик тиз бетә. Туклану продуктларына кытлык көздән үк башлана. Шактый зур икмәк запас¬ ларына ия булган кенәзләр, боярлар, сәүдәгәрләр һәм руханилар бәяләрне күтәрәләр. Спекулянтлар һәм алып¬ сатарлар икмәкне өч бәядән саталар. 8
Кешеләр ачлыктан этләр һәм мәчеләрне ашыйлар, юкә кабыгын, алабута, хәтта печәнне азык итеп кулланалар. Кеше ашау очраклары да була. Мәетләрне күмеп өлгерә алмыйлар. Ваба эпидемиясе башлана. Мәскәүнең үзендә генә дә ачлыктан һәм авырулардан 120 мең чамасы кеше үлә. Аннан соңгы ике елда да шул ук күренешләр кабатлана. Өч ел эчендә илдәге халыкның өчтән бер өлеше кырыла. Годунов хөкүмәте икмәккә тотрыклы бәя кертә. Спеку¬ лянтларга һәм алыпсатарларга карата аяусыз җәза чаралары күрелә. Борис үз келәтләрендәге ашлыкны түбән бәя белән са¬ тарга, халыкка акча өләшергә боера, әмма чиновниклар алар- дан фәкать үз туганнарына гына өлеш чыгаралар. Мәскәүдә бәла-казалардан котылу җиңелрәк булуын ишетеп, халык башкалага агыла. Качаклар казна келәтләрен талыйлар. 1601 елның 28 ноябрендә Годунов, халыкның хәлен җи¬ ңеләйтергә омтылып, үз фәрманы нигезендә Юрий көнен тор¬ гыза. Крестьяннарга тагын хуҗаларыннан китү мөмкинлеге ачыла, ләкин бу фәрман Мәскәү өязенә һәм дәүләт җирләренә кагылмый. Крестьяннарын югалткан провинция дворянна¬ рында чиктән тыш ризасызлык башлана. Хөкүмәт, 1603 елның август фәрманы белән, хуҗала¬ рыннан куылган һәм ризыктан мәхрүм калган холопларны иреклелар дип игълан итә. Талаулар һәм юлбасарлык чоры. Өметсезлеккә төшкән ке¬ шеләр үзләренә азыкны корал көче белән табарга тырыша¬ лар. Бөтен илдә талау һәм юлбасарлык очраклары җәелә. Крестьяннар дәүләткә салым, феодалларга имана түләүдән баш тарталар. Алар, дәүләтнең көньяк һәм көньяк-көн¬ батыш якларындагы буш җирләргә китеп, Дон һәм За¬ порожье казаклары сафына кушылалар. Шәһәрләрдәге ач хәерчеләр байларның зиннәтле йортларына һөҗүм итәләр, талыйлар. Хәтта Мәскәүдә яшәү дә куркыныч¬ ка әйләнә. Тиздән башкала илнең башка төбәкләреннән бөтенләй диярлек киселеп кала, чөнки «яман кешеләр» Смоленск, Тверь, Рязань юлларын даими рәвештә ябып тоталар. Югары хакимият җәмгыятьнең түбән катлавына үз бәлаләренең чыганагы итеп карый. 1603 елда атаман Хлопко Косолап җитәкчелегендәге от¬ ряд Мәскәүгә илтүче берничә юлны томалый. Баш күтәргән холоплар, крестьяннар, бистә кешеләре бояр һәм дворян утарларын җимерәләр. Хлопко отряды бер елдан тар-мар ителә, ул үзе яралы хәлдә әсир төшә һәм атып үтерелә. 9
Ялган Дмитрий. Бу елларда Годунов хөкүмәте тагын бер көтелмәгән афәткә юлыга: илнең көньяк чикләрендә үзен үтерүчеләр кулыннан котылып калган тәхет варисы — патша улы Дмитрий дип игълан итүче барлыкка килә һәм рус тәхетенә үзенең хокукларын белдерә. Галимнәрнең күпчелеге бу кеше бөлгенлеккә төшкән Га¬ лич дворяны, бояр Романовларның йортында хезмәтче бул¬ ган Григорий Отрепьев дигән нәтиҗәгә киләләр. Үзләренең нәселе ярлылыкка төшкәч, ул, монахлыкка чәчен кыркы¬ тып, монастырьлар буйлап йөргән. Патриарх сараенда китап¬ лар күчереп язучы булган. Шул вакытларда ук инде Отрепьев гадәти булмаган чыгышы һәм бөек киләчәге хакындагы уйдырмаларга ышандырырга тырышкан. 1602 елда Отрепьев Литвага кача, шуннан Киев-Печера монастырена килеп чыга, аннан соң бик бай поляк вельможасы Адам Вишневецкий утарына туктала һәм шунда үзен патша улы Дмитрий дип игълан итә дә. 20 яшьлек Григорий Отрепьев шактый бе¬ лемле, сәләтле, хыялый маҗаралар уйлап табарга һәвәс һәм гадәттән тыш шөһрәт яратучы кеше була. Рус тарихчыларыннан берсенең билгеләп үтүенчә. Ялган Дмитрий Польшада «пешеп җитешсә» дә, аның «камыры» Мәскәүдә үк «тугланган» була. Романовлар сарайларында, Мәскәү дьяклары даирәсендә, бу ялган кешене Годуновка каршы күтәреп, үзләре күралмаган патшаны бәреп төшерү фикере барлыкка килә. 1601 елгы ачлык вакытында баш¬ ланган фетнә, ялган Дмитрий барлыкка килгәч, тагын да көчәеп китә. Ул күпләр өчен отышлы була: аны Россиядә дә хуплыйлар, аңа поляк магнатлары һәм Польша короле ярдәм күрсәтә. Тиздән ялган патша улы Сандомир гаскәре воеводасы Юрий Мнишек сараена килеп чыга. Ул гаскәр башлыгының 16 яшьлек кызы Маринага га¬ шыйк була һәм аңа ярәшә. Марина да данга, шөһрәткә омтылучан кыз була. Ялган Дмитрий католик динен кабул итә, әмма яшерен рәвештә генә, чөнки рус православие динендәгеләрнең үзеннән йөз чөерүләреннән курка. Запорожье Сеченда ялган патша улының армиясе фор¬ малаша башлый. Шунда ук аның янына Доннан илчеләр килеп җитә. Ялган Дмитрийның өндәмәләре казаклар, кач¬ кын холоплар һәм крестьяннар арасында яклау таба. Дми¬ трий Иванович — халык хыялланган гадел һәм мәрхәмәтле патшаның үзе инде ул дигән сүзләр киң тарала. «Пат¬ ша улы» вәгъдәләргә бик юмарт була: Польша короленә 10
ул Төньяк Чернигов җирләрен һәм патша казнасындагы хәзинәләрне, Мнишекка Новгород белән Псковны ышанды¬ ра, поляк магнатларына үзенең яллы гаскәрләренә тоткан чыгымнарын кайтарырга сүз бирә. 1604 елның октябрендә Ялган Дмитрий гаскәрләре Днепр¬ ны кичеп чыга. Аның белән 2 мең чамалы яллы гаскәр һәм Запорожье казаклары була. Тиздән гаскәр 15 мең ке¬ шегә җитә. Шәһәрләр ялган патша улына каршылыксыз биреләләр. Казаклар, бистә кешеләре һәм укчылар гас¬ кәр башлыкларын бәйләп китереп тапшыралар. Патша гаскәрләре тарафыннан ике мәртәбә көчле генә җиңелүенә карамастан. Ялган Дмитрий алга таба хәрәкәт итә. Озак та үтми, илнең көньяк һәм көньяк-көнбатышындагы шәһәр¬ ләрнең барысы да диярлек ялган патша хакимиятен таный¬ лар. Патша гаскәрләре арасында чуалышлар башлана, дош¬ ман ягына качучылар күбәя. Годуновка һәрьяклап борчулы хәбәрләр килеп тора, аның сәламәтлеге какшый. 1605 елның 13 апрелендә ул вафат була. Патша үз-үзенә кул салган дигән сүзләр тарала. Мәскәүдә аның улы Федор Борисовичка ант итү башлана. Патшаның Крома янындагы хәрби җитәкчеләре гаскәрләре белән Ялган Дмитрий ягына чыгалар. Ялганчы өчен Мәскәүгә юл ачыла. Мәскәүдә халык күтәрелеше. Ләкин ялган иясе ашыкмый. Аның ягына күчкән патша гаскәрләре ышанычсыз була, алар арасында патша улы чын түгел икән дигән сүзләр йөри. Ялган Дмитрий иске хакимияткә тугры гаскәрләр белән бәрелешүдән курка. Аның уңышлары хәрби җи¬ ңүләрдән түгел, ә халыкның баш күтәрүе, шәһәрләрнең ирекле рәвештә бирелүе белән бәйле була. Ялган патша кызыктыргыч грамоталар тарата, анда ул боярларга элекке даннарын кайтаруны, дворяннарга өстенлекләр һәм хәрби хезмәттән бушатып торуны, сәүдә кешеләренә салым җиңеллеге, халыкка тормыш бөтенлеге вәгъдә итә. Ул Мәскәүгә үзенең атчабарларын җибәрә. 1605 елның 1 июнендә А.С.Пушкинның бабаларыннан бул¬ ган Гаврила Пушкин Кремль каршындагы патша боерыкла¬ рын игълан итә торган Калку урында Ялган Дмитрийның грамотасын кычкырып укый. Халык Кремльгә ташлана. Сарай сакчылары качалар, Мәскәү баш күтәрүчеләр кулын¬ да кала, ялган патша кешеләре алар белән бик оста идарә итәләр. Годуновлар Кремльдән качып китәләр. Ялган Дмитрий I 11
Ялган Дмитрий шымчылары Борис Годуновның улын үтерәләр. Рәссам К. Е. Маковский Халык төркеме бушап калган Сарайны басып ала һәм тар-мар китерә, аннан соң бай кешеләрнең, беренче чиратта Годуновлар нәселенең һәм аларга якын торган боярлар һәм дьякларның йорт-сарайларын җимерә, талый башлыйлар. Барлык шәраб базларын кулга төшереп, мичкәләрне вата¬ лар, кайсы бүреге, кайсы башмагы, кайсы кушучы белән шәраб чөмерә. Шул чор вәкиле тарафыннан язып калдырыл¬ ганча, куп адәмнәр шәраб эчтеләр һәм үлделәр. Ялган Дмитрий, Серпуховка килеп, Годуновлар һәм ал ар¬ ның яклаучысы Патриарх Иовтан канлы үч алуны таләп итә. Баш күтәрүчеләр Патриархны, Кремльнең Успение соборына алып килеп, өстендәге рухани киемнәрен һәм күкрәк там¬ галарын йолкып төшерәләр дә, йөк арбасына салып, иң ерак монастырьларның берсенә озаталар. Укчылар Федор Годунов¬ ны, әнисе һәм кыз туганы белән бергә, Мәскәүдәге йортларына илтәләр, аннары ялган патша, кенәз Голицыннар һәм Мосаль- скийлар фәрманы белән, патшабикәнең үзен, улы Федорны үтерәләр, ә кызы Ксенияне, монахлык¬ ка чәчен кыркытып, Кирилл-Белозерск монастырена җибәрәләр. Годуновлар династиясе яшәүдән туктый. 1605 елның 20 июнендә Ялган Дмитрий чаң тавышлары астында, тантаналы шартларда Мәскәүгә керә. Халык төркеме «үз» патшасын хуп¬ лап каршылый. Василий Шуйский 1591 елда патша улы түгел, ә башка малай үтерелгән дип игълан итә. Мария Нагая, Мәскәү янында Ял¬ ган Дмитрий белән очрашканнан соң, аны үз улы дип таный. Алар бергәләп, хисләре ташып, күз яшенә күмелгән халык каршына чыгалар. Ялган Дми¬ трий, Кремльгә керер алдыннан, Ва¬ силий Блаженный соборы каршына атын туктатып, бүреген сала һәм чу¬ кынып ала. Кремльгә һәм кешеләр төркеменә карап елап җибәрә. Халык үксеп, аның каршына тезләнә. Годунов кебек, ул да идарә итә башлавының бе¬ ренче көнендә үк, ил халкының канын түкмәскә сүз бирә. 12
Ялган Дмитрий шәхесе. Ялган Дмитрийның тышкы кыя¬ фәте һич кенә дә рус патшалары турындагы ияләнелгән күзаллауларга туры килми. Ул, нигездә, европача тәрбия¬ ләнгән кеше була. Ил тарихында беренче булып, ул сәүдәгәрләргә чит илгә иркен чыгып йөрү мөмкинлеге бирә, дин (вөҗдан) иреге игълан итә. Католиклар һәм православиедәгеләрне ул: Алар барысы да христианнар,— ди. Ялган Дмитрий Боярлар думасы эшендә эшлекле тәкъ¬ димнәр белән катнаша, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, үзенең фикерләү тизлеге белән таң калдыра, атнага ике мәртәбә, шәхсән, гозер белән килүчеләрне кабул итә. Ялган Дмитрий үзен халык мәгарифе тарафдары итеп күрсәтә, боярларны, белем бирү өчен, балаларын чит илгә җибәрергә үгетли. Өстәл артында үзен иркен тота, әңгәмә корырга маһир була, музыка ярата, ашау алдыннан гыйбадәт кыл¬ мый, русларда гадәткә кергәнчә, көндез йокламый. Яңа патша хәрбиләрне ныгытманы һөҗүм белән алырга өйрәтә, маневрларда үзе катнаша, туптан төз ата. XVII гасыр башында Россия әле яшәп килгән гадәтләр¬ не үзгәртүләргә әзер булмый. Руханилар да, гади халык та яңалыкларны шикләнеп һәм гаҗәпләнеп каршылый. Мари¬ на Мнишекның Мәскәүгә 2 мең поляк шляхтичы озатуында килүен белгәннән соң, ул хисләр аеруча көчәя. Рус кешелә¬ рен үз патшаларының католик динендәге кызга өйләнүе шаккатыра. Марина православие рухание кулыннан икмәк белән шәраб алудан, рус күлмәге киюдән баш тарта. Аны озата килгән паннар һәм сакчылар үзләрен дорфа тоталар. Ялган Дмитрий идарәсе. Ялган Дмитрий булдыра алмастай эшкә алына— ул боярлар, дворяннар, бистә кешеләре, холоплар, казаклар, крепостной крестьяннар, католиклар, православиедәгеләрнең — барысының да мәнфәгатьләрен тәэмин итмәкче була. Иң элек ул Боярлар думасы белән мөнәсәбәтләрен җайга сала: вәкаләтләрен раслый, билә¬ мәләрен сакларга вәгъдә итә; патша җәзасына эләккән күп кенә боярларны һәм дьякларны, беренче чиратта исән калган Романовларны Мәскәүгә кайтара. Филаретны (Фе¬ дор Романовны) митрополит дәрәҗәсенә күтәрә. Кечкенә Михаил Романов та әнисе белән Мәскәүгә кайта. Ялган Дмитрий үзенең абруена зыян китергән поляк һәм казак отрядларыннан котылырга тырыша. Ул поляк¬ ларга хезмәтләре өчен түли һәм туган илләренә кайтып Марина Мнишек г Cl 13
китәргә тәкъдим итә, әмма тегеләре Мәскәүдә калалар. Тиздән Мәскәү халкы аларның җәбер-золымнарына каршы күтәрелә. Ялган Дмитрий тәртипсезлек китереп чыгарган полякларны кулга алырга куша, әмма соңыннан аларны яшерен төстә кайтарып җибәрә. Казакларны да ул өйләренә тарата; алар гаскәрендәге холоплар, крестьяннар һәм бистә кешеләре хәрби хезмәттән азат ителә. Ялганчы патшаның халык армиясе, шулай итеп, яшәүдән туктый. Элеккеге хакимнәр кебек үк. Ялган Дмитрий да дворян¬ нарга таянырга омтыла. Ул аларга зур суммадагы акчалар өләшә, крестьяннары белән бергә җирләр бүлеп бирә. Яңа патша өчен холоплар белән крестьяннарга карата сәясәт сай¬ лау авыр була: аларның тормышын җиңеләйтү җәмгыятьнең өстен катлавын үзенә каршы куюга китерә, ә барысын да элеккечә калдыру үзен хакимияткә китергән халык мас¬ сасын читкә тибәрүне аңлата. Ялган Дмитрий урталыкны сайлый: ачлык елларда кабалага төшкән холопларны иреккә җибәрә; көньяк-көнбатыш өлкәләрдәге үзенә зур ярдәм күрсәткән халыкны салымнардан азат итә; ачлык елларда үз хуҗаларыннан качкан крестьяннарны иректә калдыра. Шул ук вакытта ул, крепостной хокукны катгый саклаган хәлдә, чиклэнган еллар срогын арттыра. Годунов вакытында популяр булган чарага — ришвәтчелеккә каршы көрәшне дәвам итеп, ялган патша ришвәт алуны үлем куркынычы белән тыя. Җыелган акчаларны казнага илтеп тапшыруны крестьян обш;иналары вәкилләренә рөхсәт итеп, ул салым кертемнәренең бер өлешен үз кесәләренә салырга күнеккән приказ кешеләренә киртә куя. Православие руханилары яңа патшаның поляк-католик- лар белән элемтәсенә шикләнеп карыйлар. Чиркәү әһелләре полякларның һаман патша янында булуларын, православие гыйбадәтханәләрендә үзләрен тупас тотуларын канәгатьсезлек белән күзәтәләр. Әмма Ялган Дмитрий идарә итүенең беренче көннәреннән үк үзен Россия мәнфәгатьләрен яклаучы һәм православие тарафдары итеп күрсәтә. Ул Польша короленә вәгъдә иткән җирләрне бирүдән баш тарта, поляк яллыла- рына һәм магнатларына түләүне киметә, көнбатыштагы Речь Посполитая тарафыннан яулап алынган җирләрне Россиягә кайтару турында берничә мәртәбә сүз кузгата. Шул ук вакытта, боярлар заговорыннан куркып. Ялган Дмитрий үз тирәсендә чит илдән китерелгән тән сакчыларын тота, аның иң якын киңәшчеләре поляклар була. Бу рус халкының ачуын кузгата. 14
Ялган Дмитрийның соңгы көннәре. Ялган Дмитрий фәрманы белән, Мәскәүгә дворян отрядлары агыла — Кырым хан¬ лыгына каршы поход күздә тотыла. Новгородлы лар һәм псковлылар белән Ялган Дмитрийга каршы заговор оеш¬ тырган Шуйский һәм Голицын кенәзләр җитәкчелек итә. 1606 елның 17 мае иртәсендә Мәскәүдә шомлы чаң тавы¬ шы яңгырый. Шәһәр халкы поляклар урнашкан сарайларга һөҗүм башлый. Коралланган 200 дворяннан торган отряд заговорчы боярлар җитәкчелегендә Кремльгә үтеп керә һәм патша сараена ыргыла. Ялган Дмитрий аларга каршы кулы¬ на кылыч тотып чыга, әмма кыска бәрелештән соң ук йокы бүлмәсенә чигенә. Тәрәзәдән сикереп, ул аягын каймыктыра һәм күкрәк сөяген сындыра. Заговорчылар аны бик нык эзлиләр. Бернәрсә дә аңламаган укчылар патшаны киредән сарайга алып керәләр. Ә заговорчылар аны шунда ук кы¬ лычлары белән тураклап ташлыйлар. Ялган Дмитрийның мәете, бөтен кеше күрсен өчен, Кызыл мәйданда өч көн ят¬ кырыла. Аннан соң аны яндыралар, көле белән туп корып, ялганчы үзе кайсы яктан килгән булса, шул якка таба төбәп атып җибәрәләр. Марина Мнишекны һәм аның әтисен, кулга алып, Ярославльгә сөрәләр. Поляк шляхтичлары, илчеләре, сәүдәгәрләре яшәгән йортлар шунда ук сак астына алына. Боярлар Польша белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшүен теләмиләр. 1. «Фетнәле еллар» исеменең чыгышын аңлатыгыз. 2. Фетнәле еллар башлануга нәрсә сәбәп була? Аның башлануы закончалыклы күренешме? 3. Борис Годунов сәясәтен тасвирлагыз. Аның Иван IV сәясәте белән уртак яклары һәм аермасы нәрсәдә була? 4. Шул заман тарихчысының «Годуновның идарә алымнары Иван патшаның идарә алымнарын бик аз хәтерләтә» дигән сүзләре белән сез килешәсезме? 5. Ялган Дмитрийның килеп чыгуын ничек аңлатырга? Ни өчен элеккеге елларда Россиядә ялган патша байрагы астындагы халык хәрәкәтләре булмаган? 6. Борис Годунов һәм Ялган Дмитрий I сәясәтләрен чагыштыры¬ гыз. 7. Борис Годунов һәм Ялган Дмитрий I шәхесләрен чагыштырыгыз. Алар икесе дә шул чордагы рус хакимнәре өчен гадәти булмаган дигән фикер белән сез килешәсезме? 8. «Фетнәле еллар гадәти булмаган шәхесләр китереп чыгарган» дигән гыйбарәне шәрехләгез. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 15
§2 Җәмгыять һәм дәүләт кризисы Патша Василий Шуйский Патриарх Гермоген и 1 Боярлар патшасы Василий Шуйский. Россиядә фетнә көчәя. Илгә яңа патша куйдыралар, ул Рюриковичлар династиясе тукталган чорда ук тәхет турында хыялланган бояр Василий Шуйский була. Патша улы Дмитрий тарихы белән бәйле вакыйгалар аны бигрәк тә тискәре яктан тасвирлый: 1591 елда ул патша улы үзен үзе суйды дип ышандырса, ялган патша Мәскәүне басып алгач, Дмитрий исән калган иде дип белдерә; ә хәзер малайны Годунов кушуы буенча үтергәннәр иде дип икърар итә. Ялган патшаны үтереп, өч көн узгач, ил белән идарә язмышын хәл итү өчен, Мәскәү халкы Кызыл мәйданга җыела. Аларның бер төркеме хакимиятне Патриархка бирү ягында була, икенчеләре Боярлар думасына тапшыруны яклый, әмма халык арасында Шуйский кешеләре дә актив эшли. Алар, булачак патша дип, аның исемен кычкыралар. Патша таҗы язмышы шулай хәл ителә. 1606 елда Василий Шуйский, Годунов кебек ук, сайлау аркылы рус патшасы итеп куела. Рус Патриархы итеп Шуйский православиенең ялкынлы көрәшчесе. Ялган пат¬ шаны һәм католикларны күралмаучы Казан митрополиты Гермогенны билгели. Мәскәү боярлары югары хакимиятнең аксөякләр тара¬ фыннан сайланулы системага күчүе турында хыяллана¬ лар. Аны Василий Шуйскийның тәре үбеп язган сүзләре раслый: Мин, җыен ихтыярыннан башка, беркемгә дә, берниндидэ начарлык эшләмәячәгемне белдереп, тәре убәм. Җәмгыятьтәге барлык катлауларның көчле һәм каршылык¬ лы хәрәкәтләре Россиянең самодержавие һәм залимлыктан боярлар коллективы идарәсенә күчәргә омтылышын бил¬ гели. Гражданнар сугышы. Хакимияткә боярлар патшасы килү илдәге Фетнәне тагын да көчәйтә. Ялган Дмитрий тараф¬ дарларының яуланганны кулларыннан ычкындырасылары килми. Патша котылган һәм ышанычлы урынга яшеренгән икән дигән сүз тарала. Боярларга каршы күтәрелүчеләрнең үзәге Ялган Дмит¬ рийның дусты — кенәз Шаховский воеводалык иткән Пу- тивль шәһәре була. Путивльне яклап, Рязань, Елец һәм башка шәһәрләр күтәреләләр. Ә Польшада Федор Годуновны үтерүдә катнашкан һәм ялган патшаның якын дусты булган 16 I
Молчанов дигән дворян калкып чыга һәм үзен котылып калган «Дмитрий патша» дип белдерә. 1606 елның җәендә Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш Рос¬ сияне көчле кораллы күтәрелешләр чолгап ала. Нигездә, бу җәмгыятьтәге түбән һәм урта катлауның (бистә кешеләре һәм дворяннарның) югарыдагыларга каршы күтәрелеше, ягъни гражданнар сугышы башланып китү була. Путивль Мәскәүгә каршы тора. Россиянең күп кенә өязләрендә үз хакимият органнары барлыкка килә. Дәүләтнең идарә системасы таркала баш¬ лый. Баш күтәргән русларга православие руханиларының басымын, күптәнге үз җирләренең рус җир биләүчеләре, алпавытлар һәм монастырьлар тарафыннан басып алынуын кабул итмәгән марилар, мордвалар, чувашлар, татарлар кушыла. Баш күтәрүчеләрнең Мәскәүгә походы. Иван Болотников. 1606 елның көзендә Елең шәһәре янында баш күтәрүчеләр армиясе оеша. Аның башында дворяннар Истома Пашков, Прокопий Ляпунов һәм Григорий Сунбулов тора. Путивльдә икенче армия формалаша. Бу армияне тәҗ¬ рибәле сугышчы Иван Болотников җитәкли. Кайчандыр ул кенәз Телятевскийның хәрби хезмәтчесе була, аннан көньякка казакларга кача, Кырым татарлары белән сугыша, әсирлектә була, шул чакта аны Төркиягә сатып җибәрәләр. Күпмедер вакытлар Болотников хәрби көймәләрдә (гале¬ ра) ишкәкче булып йөри. Диңгез бәрелешләре вакытында аны италиялеләр коткара, һәм ул шулай Европага эләгә. Венециядә яши, Германия һәм Польша аша өенә кайтырга чыга. Польшада ул Россиядәге вакыйгалар турында ишетә Болотников восстаниесе. Рәссам Э. Лисснер 17
һәм «чын патша Дмитрий» ягына баса (инде бу вакытта ялган патша исән булмый). Молчанов аны, хат биреп, Пу- тивльгә җибәрә, һәм кенәз Шаховский Болотниковны баш күтәрүчеләр отрядына командир итеп куя. Болотников үзен патша Дмитрий Ивановичның воеводасы дип атый. Болотников армиясе Мәскәүгә юнәлә, юлда ул берничә мәртәбә патша гаскәрләрен җиңүгә ирешә. 1606 елның октябрендә Болотников отряды Елец янында¬ гы дворяннар отряды белән берләшә. Берләштерелгән гаскәр¬ ләр Коломенское авылына урнаша. Халык юлбашчысы Иван Болотников белән дворяннар отряды җитәкчеләре арасында фикер каршылыклары килеп чыга. Боярлар һәм кенәзләр ялган патшадан алган биләмәләрен һәм өстенлекләрен кире кайтарып алырга омтылалар. Дворяннар исә яңа җирләр алырга һәм хезмәт хакларының күтәрелүенә ирешергә өмет¬ ләнә. Крестьяннар белән холоплар ирек алырга хыялланалар. Бистә кешеләре йөкләмә һәм салымнар түләүдә җиңеллекләр көтә. Казак-крестьян-холоплардан торган гаскәр Мәскәүгә бару юлында Шуйскийга тугры калган боярларны һәм дворяннар¬ ны юк итә, байлыкларын ала, кешеләрне крепостнойлыктан һәм коллыктан азат итә. Дворяннарның җитәкчеләре кулга алынган патша воеводаларын коткаралар һәм Болотников кешеләренең феодалларны ничек газаплауларын куркынып күзәтәләр. Пашков белән Ляпунов, «холоп» Болотниковка буйсынырга теләмичә, үз отрядларын аерыбрак тоталар. Башкаланың гади халкы Болотниковны якларга әзер тора, ә бай бистә кешеләре, үч алулардан куркып, «патша¬ ны» күрсәтүләрен таләп итәләр. Ул баш күтәрүчеләр лаге¬ ренда булмый, һәм бу аларның позиңияләрен какшата. Вакыйгаларга Шуйский белән яшерен сөйләшүләр алып барган дворяннарның хыянәте нокта куя. Мәскәү өчен су¬ гыш барганда, Ляпунов җитәкчелегендәге Рязань дворян¬ нары белән Пашков отрядлары Шуйский ягына чыгалар. Патша гаскәрләре баш күтәрүчеләрне кысрыклыйлар. Бо¬ лотников өч тәүлек камалышта тора, аннан Калугага таба чигенә. Аның сугышчыларының бер өлеше Тулага кача. Халык восстаниесенең җиңелүе. Баш күтәрүчеләргә як- яклап яңа көчләр килә. Тулада казаклар, холоплар һәм крестьяннардан торган берничә меңлек отряд белән, үзен патша Федор Ивановичның улы Петр дип, тагын бер ялган патша пәйда була. I I I I 18
Ялган Петр үз көчләрен Болотниковныкы белән бер¬ ләштерә, һәм алар бергәләп Тула белән Калуга янында берничә тапкыр җиңү яулыйлар. 1607 елның маенда баш күтәрүчеләр гаскәре Туладан ерак түгел җирдә Шуйский армиясен тагын бер җиңүгә ирешә. Баш күтәрүчеләр белән Ялган Дмитрийның көрәштәше һәм Болотниковның элек¬ ке хуҗасы — кенәз Телятевский командалык итә. Кенәз үз көчләрен элекке хезмәтчесе белән берләштерергә теләми. Җиңүчеләр Тулага аерым-аерым кайталар. Анда баш кү¬ тәрүчеләрне Шуйскийның көчле гаскәре чолгап ала. Кама¬ лыш белән патша үзе җитәкчелек итә. Ул шунда берничә фәрман чыгара. Баш күтәрүчеләр лагерен ташлап киткән холопларга ирек бирелә, шулай ук ул ирекле кешеләрне, үз ризалыкларыннан башка, колга әйләндерүне тыя. Качак крестьяннарны эзләтү срогы 5 елдан 15 елга озынайтыла, монысы дворяннар өчен әйбәт була. Туланың таш кремлен баш күтәрүчеләр дүрт ай саклый¬ лар. Патша воеводалары Упа елгасын плотина белән буып куялар, ул ташып, азык-төлек һәм дары запасларын су баса. Тулада ачлык башлана. Баш күтәрүчеләрнең куәте сүрелә, һәм аларның җитәкчеләре Шуйский белән сөйләшүләр баш¬ лый. Патша шәһәрне биргән өчен җитәкчеләргә тормыш, ә гади сугышчыларга ирек вәгъдә итә. Шәһәр капкалары ачыла. Болотников, сугыш тәртибе буенча, кылычын пат¬ шаның аяк астына китереп куя. Болотников белән Ялган Петрны кулга алалар. Ялган Петрны асалар, ә Болотниковны төньякка сөрәләр. Ярты елдан соң аны сукырайталар һәм бәкегә батырып үтерәләр. Шулай итеп, Шуйский үзенең вәгъдәсен боза. Баш күтәрүчеләрнең хөкүмәт белән көрәше дәвам итә. Болотниковны тар-мар иткәннән соң. Россия тарихының бу этабында аксөякләрнең дворяннар белән бергә җиңү яула¬ вы ачыклана. Хакимият башында Фетнә вакытында само¬ державие золымнарыннан котылган, әмма шул ук вакытта түбән катлауның кораллы күтәрелешен бастырган боярлар хөкүмәте утырып кала. Бу җиңү Россиягә бик кыйммәткә төшә. Ил таралып ята, аның эшләренә күрше дәүләтләр тыкшына башлый. Көрәштә Шуйскийны яклаган дворяннар кенәз-бояр аксөякләре ха¬ кимиятен җимерү турында хыялланалар. Ялган Дмитрий II. 1607 елның җәендә Россиянең көнбатыш чигендә яңа ялганчы пәйда була. Бу тышкы кыяфәте белән Ялган Дмитрий II 19
Фетнә. Рәссам С. В. Иванов Ялган Дмитрий I гә охшаган илгизәр укытучы була. Поляк шляхтичлары, Молчанов белән бергә, аны үзен Дмитрий дип атарга күндерәләр. Польша короле шляхтичларны хуплый. Ялган Дмит¬ рий Пнең төп һөҗүм көчләрен яллы поляк сугышчылары тәшкил итә. Мәскәүгә, поляк отрядларыннан тыш, Запорожье һәм Дон казаклары, элекке болотниковчылар да юл тота. 1607 елның 1 маенда Волхов шәһәре янында Ялган Дми¬ трий П сугышчылары җиңүгә ирешәләр, һәм тиздән ялган патша улы Мәскәү янындагы Тушино авылына килеп җитә. Ул рус тарихына Тушино карагы исеме белән кереп кала. Ялган патшаның үз идарә органнары — Боярлар думасы, приказлар оештырыла; Ростов митрополиты Филарет (Ро¬ манов) Патриарх була. Шулай итеп. Россиядә ике патша, ике хөкүмәт, ике баш¬ кала барлыкка килә. Фетнә иң биек ноктасына җитә. Боярлар һәм дворяннар, матди байлыклар, бүләкләр һәм өстенлекләр эзләп, Мәскәүдән Тушинога китәләр һәм кире кайталар. Моның өчен аларны аумакайлар диләр. Тушинога поляк-литва отрядлары килә тора. Тушино станы чит җир гаскәрләре лагерена әверелә. Ялган Дми¬ трий П нең тарафдарлары, ялган патшаның абруен арттыру өчен, Тушинога үз кулларына төшкән Марина Мнишекны алып киләләр. Поляклар басымы астында һәм зур акчалар бәрабәренә 19 яшьлек авантюрист хатын Ялган Дмитрий П не 20
үзенең үтерелгән ире дип таный һәм яшерен рәвештә аның белән никахлаша. Әмма Ялган Дмитрий II һич кенә дә популярлык ка¬ зана алмый. Ялган Дмитрий I дән аермалы буларак, ул бөтенләй булдыксыз адәм булып чыга. Поляк отрядлары рус шәһәрләрен һәм авылларын басып алалар, кешеләрне талыйлар. Шляхтич Лисовский аеруча явыз кылана. Аннан зыян күрүчеләрдән берәү үзенең ялган патшага юллаган грамотасында болай дип яза: Без, ярлылар, таланган һәм янгыннан калган вак крестьяннар, синең сугышчыларыңнан һәлак булып һәм бөлеп калдык. Атларыбызны, сыерлары¬ бызны һәм башка малларыбызны тартып алдылар, ә узебез һәм хатыннарыбыз газапка дучар булдык. Көз көне поляк отрядлары православие динендәгеләр өчен иң изге урынга — Троиңе-Сергий монастырена һөҗүм итәләр. Монахлар һәм монастырь диварлары артына качкан бистә кешеләре белән крестьяннар елдан артык оборона то¬ талар. Бәрелешләрдә монахиня Ольга (Борис Годунов кызы Ксения) аеруча батырлык күрсәтә. Ялган Дмитрий Пнең поляк киңәшчеләре католиклар һәм православиедәгеләр униясе төзүне һәм русларның башкаласын Мәскәүдән башка шәһәргә күчерүне таләп итәләр. «Мәрхәмәтле патша» гаскәрләренең басып алучылар явына әйләнүен халык көннән-көн ачыграк аңлый. Руслар ялган патшадан китә башлыйлар, аның вәкил¬ ләрен куалар, Тушинога салымнар илтүдән баш тарталар. Төньяктагы һәм Идел буендагы шәһәрләр, православие дине өчен көрәшергә һәм поляк-литва кешеләренә бирелмәскә ант итеп, грамоталар алышалар. Гражданнар сугышы милли-азатлык сугышына әверелә. Рус Фетнәсенә чит илләрнең катнашуы. Үз хакимиятен кот¬ кару һәм дәүләтне саклап калу өчен, Василий Шуйский Россия белән Швеңия арасында үзара ярдәмләшү турында килешү төзи (бу вакытта Швеңия Польша белән сугыш хәлендә була). Новгородта шведлар белән сөйләшүләрдә пат¬ ша туганының улы — сәләтле яшь полководең М.В.Скопин- Шуйский җитәкчелек итә. Шуйский шведларга әйләнә-тирәсе белән Корела шәһәрен бирергә һәм Ливониягә булган хокукыннан баш тартырга вәгъдә итә. Шведлар 5 меңле корпус җибәрергә (чынлыкта күпкә артык гаскәр килә), рус җирләрен таламаска, право¬ славие храмнарына хөрмәт белән карарга сүз бирәләр. М. В. Скопин- Шуйский [I/H и 21
Владислав IV Башта бу килешү саклана. 1609 елның язына союз¬ даш ил гаскәрләре, Новгородтан китеп, тушинолыларга каршы уңышлы һөҗүмнәр башлыйлар. Аларны күп кенә шәһәрләрдән кысрыклап чыгаралар, һәм тиздән Скопин- Шуйский Троице-Сергий монастырен камалыштан коткара. Шуйский акча бирмәгәч, шведлар рус җирләрен, талап, бөлгенлеккә төшерә башлыйлар. Читләрнең рус җирендә хуҗа булырга омтылышы халыкта патриотик рух тудыра. Польша короле Россия белән тынычлык турындагы со¬ лыхны юкка чыгара һәм хәрби хәрәкәтләргә күчә. Көз көне поляк гаскәрләре Смоленскины камап алалар. Халык воевода Шеин җитәкчелегендә шәһәрне бик кыю саклый. Ялган Дмитрий II не кирәксезгә чыгарып, поляклар аны ачыктан-ачык санламый башлыйлар; төньяктан бер¬ ләштерелгән рус-швед гаскәрләре якынлаша. Мондый шарт¬ ларда Тушино карагы яшерен рәвештә Калугага кача, аның артыннан Марина Мнишек та китә. Фетнәнең иң югары ноктасы. Хәзер инде Россиядә хаки¬ миятнең өч үзәге (Мәскәү, Тушино һәм Калуга) барлыкка килә. Ялган Дмитрий II байлык артыннан килгән поляк¬ лар, элекке ялган патшаның көрәштәшләре һәм казаклар контролендә була. Тушинолыларның рус лидерлары, шул исәптән Филарет (Романов) та, Василий Шуйскийга каршы икенче фигура куярга һәм рус тәхетенә Польша короленең улы — яшь Владиславны чакырып китерергә булалар. Чит илдән принц китертү Европа илләре өчен күрелмәгән хәл түгел. Тушинолыларның тәкъдиме самодержавие хаким¬ леген чикләү юнәлешендә боярлар тоткан линиянең дәвамы була. Король улы Владислав артында аның әтисе — Россияне яулап алырга теләүче Сигизмунд III торганга күрә, килешү проектында тушинолылар күп кенә шартлар белән Владислав хакимлеген чиклиләр. Тушинодан Смоленск янында урнаш¬ кан корольгә шушы хактагы хәбәр белән илчелек китә. Шуйскийны бәреп төшерү. Скопин-Шуйский гаскәрләре Мәскәүгә керә. Яшь полководецның популярлыгы арта, аның турында булачак рус патшасы дип сөйлиләр. Әмма ул кинәттән авырып китә һәм берничә көннән вафат була. Скопин-Шуйскийны агулаганнар икән дигән хәбәр тарала. Халык яратып өлгергән полководецның үлемен патша Васи¬ лий эше дип сөйлиләр. Моннан тыш, Мәскәү хөкүмәтенең рус Фетнәсенә шведларны да тартуы, шуның нәтиҗәсендә Польша белән сугыш халәтендә калуы ачыклана. Тушино 22
лагереннан калган сугышчылар. Калугадагы ялган патша гаскәрләре, Россиянең көньяк җирләрендәге дворяннар — ба¬ рысы да Шуйскийга каршы күтәрелә. Ялган Дмитрий II үз гаскәрләре белән Коломенское авы¬ лына туктала, һәм Мәскәү яңадан камалышта кала. Шу¬ шындый кискен шартларда Мәскәү боярлары, тушинолылар белән бергәләп, Шуйскийга каршы заговор оештыралар. 1610 елның 17 июлендә Шуйский кулга алына, тәхеттән төшерелә, көчләп, монахлыкка чәче кыркыла. Соңыннан аны, ир туганнары белән бергә, поляклар кулына тапшыра¬ лар. Шуйский әсирлектә ике елдан соң һәлак була. Җидебоярчылык. Мондый түнтәрелеш башында Боярлар думасының җиде әгъзасы — Ф. И. Мстиславский, В. В. Голи¬ цын һ.б. тора, шуңа күрә яңа хөкүмәтне җидебоярчылык дип атыйлар. Җидебоярчылык хакимиятнең Боярлар думасына бирелүе өчен көрәшә. Халык тугрылыкка ант итәргә тиешле тәре сугылган грамотада Боярларны тыңларга һәм аларны яратырга диелә. Шунда ук боярлар соңрак, бөтен кешеләр белән бергә, патша сайлаячак дип тә әйтелгән була. Әгәр Россия бу юл белән киткән булса, мөгаен. Россия та¬ рихында монархиянең бу дәрәҗәдә чикләнмәгән хакимият¬ кә ия чагы булмас иде. Ул шартларда бу — цивилизацияле үсеш юлында алга таба бәхәссез адым була. Ялган патшага каршы көрәшеп, җидебоярчылык илдә тәртип урнаштырырга, Польшага каршы сугышны тук¬ татырга омтыла. Мәскәү боярлары, тушинолылар белән бергәләп, рус тәхетен яңадан король улы Владиславка тәкъ¬ дим итәләр һәм катгый шартлар куялар: ул православие ди¬ ненә күчәргә, православие динендәге кызга өйләнергә. Рус җирләрен поляк отрядларыннан чистартырга тиеш була. Моның белән боярлар үзләреннән бәйле патшалы булалар, Польша белән союздаш мөнәсәбәтләргә керәләр. Патриарх Гермоген башта бу тәкъдимне яклый. Гаскәрләре белән Смоленск яныннан Мәскәүгә якынлашып килүче гет¬ ман Жолкевский белән сөйләшүләр башлана. Мәскәү халкын Владислав файдасына ант иттерә башлыйлар. Озак та үтми, Филарет (Романов) белән кенәз Голицын җитәкчелегендәге илчелек Смоленск тирәсендәге король янына китә. Боярлар думасы һәм поляклар гаскәре бергәләп Ялган Дмитрий П не Мәскәүдән куалар. Ул яңадан Калугага кача. 1610 елның 21 сентябренә каршы төндә поляклар яшерен рәвештә Кремльне алалар. Шуннан соң инде Боярлар думасы ялган патшага каршы ышанычлы яклау таба. 23
Әмма Калугадагы вакыйгалар хәлне бик тиз үзгәртә. Ауга чыккач, Ялган Дмитрий көрәштәшләре тарафыннан үтерелә. Икенче ялган патша да юкка чыга. Дөрес, әле Ма¬ рина Мнишек кала, һәм ул, ире үлеп берничә көннән соң, улы Иванны таба. Аны Россиядә нәни карак дип атыйлар, ул ялган патша тарафдарларының бердәнбер өмете була. Сигизмунд III Смоленск камалышын туктатудан баш тар¬ та, ул улының православиега күчүенә каршы була, ә аннан соң Россия тәхетен үзенә таләп итә. Ул илчеләрне тоткарлый. Россиядә сугыш алып баруын дәвам итә. Шведлар союздаш¬ тан дошманга әйләнәләр, чөнки Россия халкы Владислав¬ ка ант итә башлый. Шведлар төньяктагы рус шәһәрләрен яулап алалар. Боярлар думасы исә башкаладагы поляклар гарнизонының тоткыннарына әйләнә. Рус дәүләтчелеге һә¬ лакәт чигенә килеп җитә. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Василий Шуйский хакимияткә ни өчен килә? Аның патша булуын Россиянең шул чордагы халәтен чагылдыручы билге дип атап буламы? 2. Нәрсә ул «тәре үбеп язган язу»? Ул нәрсәне раслый? 3. Нәрсә ул «гражданнар сугышы»? ХУП гасыр башында Россиядә гражданнар сугышы башлануы турында нинди фактлар сөйли? Анда бәрелешкән көчләрне сурәтләгез. 4. Фетнәнең иң югары ноктасы нәрсәдән гыйбарәт була? Ни өчен нәкъ менә шул чор ул исемне йөртә? 5. Җидебоярчылык Россиянең нинди үсеш юлын гәүдәләндерә? Сезнең фикерегезчә, бу юл шул чордагы Россиянең таләпләренә һәм мөмкинлекләренә ни дәрәж,әдә туры килә? §3 Ватанны коткаручылар Беренче ополчение. Әлеге кискен, авыр вакытларда Рос¬ сия халкының урта катлавы — хәлле бистә кешеләре, сәү¬ дәгәрләр, һөнәрчеләр, дворяннар, дәүләт крестьяннары, казаклар, боярлар һәм кенәзләрнең бер өлеше— актив пат¬ риотлык позициясенә басалар. Патриотик хәрәкәт башында какшамас рухлы Патриарх Гермоген тора. Ул полякларга булышучыларның барысын да каһәрли, русларны Влади¬ славка буйсынмаска чакыра. Россиягә патшаны православие динендәге боярлар нәселеннән сайлап куярга кирәклеге ту¬ рында туктаусыз аңлатулар алып бара. Шәһәрләр кабат үзара грамоталар алыша башлыйлар, аларда шундый өндәмәләр 24
язылган була: Православие дине һәм Мэскәу дэулэте өчен нык торырга, Польша короленә тәре упмәскә, аңа хезмәт итмәскә. Мәскәу дәуләтен поляклардан һәм литвалылардан чистартырга. Кем дә кем алар белән Мәскәу дәуләтенә кар¬ шы торса, аларның барысына каршы өзлексез сугышырга. Беренче булып, П.П. Ляпу нов җитәкчелегендә Рязань күтәрелә. 1611 ел башыннан Мәскәүгә атаман И.М.Заруцкий белән кенәз Д.Т. Трубецкой кул астындагы казак отрядлары агыла башлый. Беренче халык ополчениесенең максаты Мәскәүне поляклардан азат итү була. Ополчение башында Бөтен җирләр советы тора. Мәскәүдә сугышлар. Ополчение сугышчылары Мәскәүгә якынлаша. Башкала халкы азат итүчеләрне куанып көтә, ә поляклар, боярлар белән бергә, каршы торырга әзерләнәләр. Патриарх Гермогенны зинданга ябалар, халыктан коралла¬ рын һәм хәтта балталар белән пычакларын җыеп алалар. 1611 елның 19 мартында Мәскәүгә яшерен рәвештә кергән ополчение воеводалары җитәкчелегендә восстание кабынып китә. Кенәз Д. М. Пожарский Сретенкадагы каршылыкны оештыра. Баш күтәрүчеләр урамнарны өстәлләр, эскәмияләр, бүрәнәләр белән бүлеп куялар, полякларга һәм яллы немең- ларга аталар. Пожарский, Кытай-шәһәрдән ерак түгел ныгыт¬ ма төзеп, рус туп коючылары белән бергә, шуны саклый. Шулвакыт поляклар Мәскәүгә ут төртәләр. Пожарский ныгытмасын да ялкын чолгап ала. Яраланган кенәзне су¬ гыш кырыннан алып чыгалар. Инде буйсындырылган һәм яндырылган шәһәргә беренче ополчение килеп җитә. Беренче ополчениенең таралуы. Җәй көне Смоленскиның бирелүе турында хәбәр килә. Поляклар туп ядрәләре белән ныгытма диварларын тишәләр дә шул тишекләр аша үтеп һөҗүм итәләр. Шәһәрне саклаучылар аз калган була, шулай да алар көн буе батырларча сугышалар. Яраланган воевода Шеинны әсир алалар. 1611 елның 3 июлендә исән калган сугышчылар һәм шәһәр кешеләре, бирелергә теләмичә. Изге Богородиңа со¬ борына бикләнәләр дә үз-үзләрен шартлаталар. Сигизмунд Ш Мәскәүгә гетман Ходкевич җитәкчелегендә яңа гаскәр җибәрә, ә үзе, Краковка кайтып, рус тәхетен дәгъвалавы турында ачыктан-ачык белдерә. Бер үк вакытта шведлар Новгородны басып алалар һәм шәһәр идарәчеләрен булачак рус патшасы сыйфатында швед принңын яклау турында килешү төзергә мәҗбүр итәләр. 25
1609—1611 еллар¬ да Смоленскиның поляк гаскәрләре тарафыннан ка¬ малуы. Гравюра. XVII гасыр Рус тәхете өчен Швеция белән Польша арасында сугыш башлана. Новгород җирләре Россиядән китә. Беренче ополчение отрядларының Мәскәүне алырга ты¬ рышуы уңышсыз тәмамлана, шуннан соң алар Ак шәһәрдә ныгып урнашалар. Илдәге хәрәкәтләр белән җитәкчелек итү өчен, кенәз Д.Т.Трубецкой, казаклар җитәкчесе И.М.Заруцкий һәм воевода П.П.Ляпунов составындагы хөкүмәт сайлана. Бөтен җирләр советы хәрәкәтнең якын киләчәктәге бу¬ рычларын— илдә элеккеге тәртипләрне торгызуны, Туишно карагы һәм Шуйский хөкүмәте тарафыннан вәгъдә ителгән җирләрне бүлгәләүне туктатуны, дворяннарга җир бирүне арт¬ тыруны, күптән хезмәт иткән һәм алга таба да хезмәт итәргә әзер казакларга җир бирү һәм хезмәт хакларын күтәрүне билгеләгән «Карар» кабул итә. «Карар», казак отрядларын, кешеләрне таламасыннар өчен. Россия шәһәрләреннән алу¬ ны, талау һәм басуларны дәвам иткән очракта, аларны улем җәзасына тартуны да тәкъдим итә. «Карар» нигезендә казаклар земство идарәләрендә вазифа биләргә тиеш бул¬ мый. Ә инде казакларның иң ачуын китергәне качып киткән крестьяннарны җирбиләүчеләргә һәм алпавытларга эзләп кайтару турындагы пункт була, чөнки качкыннарның күбесе казак лагерьларында хезмәт итә. Бөтен җирләр советы илдә тәртип һәм законлылык урнаштыруны таләп итә. Бу — казак атаманнарының күбесенә ошамый. 26
Беренче ополчение җитәкчеләре арасында шәхси мөнә¬ сәбәтләр кискенләшә. Ляпунов, кабул итәр алдынан өе янын¬ да озак-озак көттереп торып, башка командирларны хөрмәт итмәвен күрсәтә. Казаклар аңлашу өчен Ляпуновны үзләренә чакыралар һәм, өченче тапкыр чакырылганда килгәч, кылыч белән чабып үтерәләр. Дворяннар җитәкчесез кала. Беренче ополчение тагын ике мәртәбә Мәскәүгә һөҗүм ясарга көч таба, ләкин алар уңышсыз булалар. 1611/12 ел¬ лар кышында Беренче ополчение тәмам таркала. Икенче ополчение. Бердәм һәм бәйсез дәүләтнең торгызы- луына инде өмет тә калмый. Мәскәү хөкүмәте поляклар белән Боярлар думасы кулында була. Мәскәү янында Ма¬ рина Мнишекның нәни улы Иванны патша дип игълан иткән Иван Заруңкий җитәкчелегендәге Беренче ополчение хөкүмәте хөкем сөрә. Новгород җирләрен шведлар басып ала. Псковта Ялган Дмитрий Ш (бистә кешесе Сидорка) хакимлек итә. Берничә шәһәр — Путивль, Казан һәм башка¬ лар — бернинди хөкүмәтне дә танымыйлар. Польша короле үзен рус патшасы дип игълан итә һәм Мәскәүгә походка әзерләнә. Сәүдә туктала, күп кенә шәһәрләр бушап кала, Мәскәү яртылаш яндырылган хәлдә тора. Шулай да халык каршылыгы идеясе әле сүнмәгән була. Рус Православие Чиркове халык көчен туплауда әйдэуче рольне уйный. Кремль зинданында ятучы Патриарх Гермо- ген ышанычлы кешеләр аша грамоталар җибәрә, аларда ул рус халкын, православие динендәге рус патшасы скипетры астында дәүләт төзү өчен, поляк басып алучыларына кар¬ шы күтәрелергә чакыра. Троице-Сергий монастыреннан җибәрелгән грамоталар да шушы фикерне куәтли: Хәрби хезмәткә яраклы кешеләр, озакка сузмый, Мәскәугә — бо¬ ярлар, воеводалар һәм барлык православие христианнары җыенына ашыксыннар. Түбән Новгородта, Россия дәүләтен торгызу өчен, яңа хәрәкәт оеша. Анда, Патриарх һәм «өчлек» монахлары чакыруын алганнан соң, 1611 елның көзендә шәһәр халкы җыеннарга җыела башлый. Хәрәкәтнең лидеры — бистә кешесе, земство старостасы, ит сатучы Кузьма Захарович Минин-Сухорук нык фикерле, гадел кеше була, аны һәркем гомуми эшне кайгыртучы буларак белә. Түбән Новгородның баш соборында Кузьма Минин үзенең якташларын, яңа ополчение оештыру өчен, акча җыюны башлап җибәрергә чакыра: Әгәр Мәскәу дәуләтенә ярдәм 27
' д и I 'л к- Д. М. Пожарский Кузьма Минин итәргә телибез икән, уз тормышыбызны кызганмыйк,—pvi ул. Минин беренче булып үзенең җыйган акчаларын һәм хатынының кыйммәтле әйберләрен тапшыра. Аның патрио¬ тик омтылышы оешкан яклау таба. Шәһәр халкы һәм руха¬ нилар, гаскәрне коралландырыр өчен, һәр хуҗа үз мөлкәте һәм керемнәренең биштән бер өлешен — бишенче акчасын бирсен дигән карар чыгаралар. Башка шәһәрләрнең сәүдәгәрләре дә моңа кушылалар. Минин бу акчаларны гаскәр формалаштыру чыгымнарына билгели. Түбән Новгородка Смоленск дворяннары отряды килә, Рязань җитәкчелегендә көньяк шәһәрләр дә яңадан көрәшкә күтәрелә. Вязьма, Коломна, Дорогобуж һәм башка шәһәрләр үз кешеләрен җибәрәләр. Воевода эзләү башлана. Түбән новгородлылар кыю һәм тәҗрибәле хәрби башлык буларак дан яулаган 33 яшьлек кенәз Дмитрий Михайло¬ вич Пожарскийга тукталалар. Кузьма Минин азат ителгән территорияләрдә хуҗалыкны оештыру, армияне финанслау, идарә итү эшләрен алып баручы була. Бояр Салтыков җитәкчелегендә поляклар һәм аларның Мәскәүдәге ялчылары, тоткынлыкта утыручы Патриарх Гермогенга мөрәҗәгать итеп, башланган хәрәкәтләрне аның гаепләп чыгуын сорыйлар. Ул моннан баш тарта һәм бояр¬ ларны ләгънәт төшкән хыянәтчеләр дип каһәрли. 17 фев¬ ральдә 80 яшьлек Гермоген ачтан үлә. Рус Православие Чиркәве соңрак аны изгеләр рәтенә кертә. Кышка Түбән Новгородта көчле гаскәр оеша. Ополче- ниедәгеләргә яхшы түләү билгеләнә. Пожарский даими рәвештә гаскәрләргә тикшерү оештыра. 1612 елның мартында Икенче ополчение походка кузгала. Мәскәү янында урнашкан атаман Заруцкий белән бояр Тру¬ бецкой казаклары кул астындагы территорияләрендә талау һәм җәбер-золымнарын дәвам итәләр, йогынтыларын киңрәк җәелдерергә омтылалар. Заруцкий Ярославльгә отряд җибәрә. Ярославль халкы, ярдәм сорап, Пожарскийга мөрәҗәгать итә. Ополчениенең алдынгы отряды Ярославльне казаклардан арындыра. Идел буендагы. Россиянең төньягы һәм Төньяк диңгезләр буендагы (Поморье) шәһәрләре бер-бер артлы Икенче ополчениегә капкаларын ачалар. 1612 елның апрель башлары¬ на гаскәр Ярославльгә керә. Минин белән Пожарский шәһәр халкы биргән бүләкләрне гомуми казнага тапшыралар. Дүрт айга сузылган Ярославль каршылыгы башлана. Ми¬ нин белән Пожарский тәвәккәл адым ясарга ашыкмыйлар. 28
Россия дәүләтенең барлык системасын яңадан торгызу өчен, хәрби яктан да, хуҗалык ягыннан да, сәяси яктан да җентекләп әзерләнү таләп ителә. Ярославльдә башында ополчение җитәкчеләре торган хөкүмәт — Бөтен җирләр советы, Боярлар думасы, приказ¬ лар оештырыла. Кешеләрдән акчалата ярдәм сорап язылган грамоталарга, ялган патшага һәм чит ил кешеләренә хез¬ мәт итеп, намусларын тапламаган кенәзләр һәм бояр¬ лар—Долгорукийлар, Одоевскийлар, Болконскийлар, Пронскийлар, Морозовлар, Шереметевлар, Бутурлиннар һ.б. имза сала. Совет, ярдәм сорап, татарларга, мордваларга, удмуртларга, мариларга, чувашларга, башкортларга. Төньяк һәм Себер халыкларына да мөрәҗәгать итә. Бер үк вакытта Ярославль хөкүмәте гаскәрне ныгыта: хәрби хезмәттәге кешеләргә җирләр бирә; ополчениедә кат¬ нашкан казакларга икмәкләтә һәм акчалата түләү кертелә. Крестьяннарга һәм җиргә хуҗа булуның иске тәртиплә¬ ре раслана. Бөтен җирләр советы, яңа оешкан армиянең сугышчан көчен алпавыт җирләре һәм ирексез крестьяннар хезмәте хисабына гына тәэмин итеп булачагын аңлап, элек¬ кеге крепостнойлык позицияләрендә нык тора. Яңа хөкүмәт берничә мәртәбә дипломатлык адымы да ясап карый. Ул Швеция белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга омтыла. Ополчение җитәкчеләре, православиене кабул иткән очракта, рус тәхетенә швед принцы кандидатурасын якларга риза булуларын белдереп, Новгородка илчеләр җибәрәләр. Шулай итеп, Новгород та, Швеция дә союзникларга әй¬ ләнә. Икенче ополчение җитәкчеләренең ышанычлы гамәл¬ ләре, күпчелек шәһәрләрнең аның хакимиятен тануы Бе¬ ренче ополчение җитәкчеләрен хәвефкә сала. Заруцкий Пожарскийга һөҗүм оештыра. Мәскәү янындагы казак таборларына бу хәбәр килеп ирешүгә, шау-шу башлана. Заруцкий Марина Мнишек һәм «нәни карак» белән көньякка кача. Әстерханда ул, патша улы Иван байрагы астында, халыкны Мәскәүгә яңа походка күтәрмәкче була. Мәскәүне азат итү. 1612 елның 27 июлендә Икенче ополчение Ярославльдән Мәскәүгә кузгала. Троице-Сергий монастыре янында полклар Чиркәү фатихасын алалар. Шушында ук Пожарскийга поляк гетманы Ходкевич гаскәрләренең Мәс¬ кәүгә ашыгуы мәгълүм була. 29
1612 елның 20 августында башкалага беренче булып По¬ жарский килеп жңтә. 21 августта Ходкевич та килә һәм Пок¬ лон тавына лагерь корып урнаша. Пожарский үз полкларын Мәскәү елгасының сул як ярына ярымтүгәрәк рәвешендә урнаштыра. Аның гаскәрләренең үзәге Арбат капкалары турысында, Ходкевич полкларын Мәскәүгә алып килүче Можайский юлының нәкъ каршысына урнашкан була. Уң як ярда, хәзерге Кырым күпере урынында, Трубецкой ж,и- тәкчелегендәге Беренче ополчениедән калган сугышчылар, көньяк-көнбатыштан Кремльгә килү юлын бүлеп, поляк гарнизонына юлны ябалар. Беренче ополчение җитәкчелеге шик һәм саклык белән Икенче ополчениенең хәрби хәрәкәтләрен күзәтә. Трубец¬ кой берничә мәртәбә Пожарскийга көчләрне берләштерергә тәкъдим итеп карый, әмма тегесе тәкъдимнәрне кире кага. Ә инде Трубецкой ярдәм сорагач, ул 5 атлы йөзлек җибәрә. 1612 елның 22 август иртәсендә Мәскәү елгасын ки¬ чеп чыккан поляк сугышчыларын Новодевичье монастыре янында Пожарский гаскәре каршылый. Көчләр ягыннан тигез диярлек (10—12 шәр мең кеше) саналса да, атлылар саны буенча өстенлек поляклар ягында була. Аларның Ев¬ ропада дан тоткан кавалериясенең авыр кораллы гусарлары русларның сул флангына беренче булып һөҗүм итәләр һәм аларны елга буена ук кысрыклап китерәләр. Бер үк вакытта башкаладагы поляк гарнизоны да һөҗүм оештыра. Пожар¬ ский монда алдан ныгытма корып куйган була, дошман һөҗүмен кире кайтара. Сугыш ярты көн дәвам итә, полякларның өстенлеге торган саен ныграк сизелә. Ә бу вакытта елганың икенче ярында Трубецкой казакларының йөзлекләре сугыш бары¬ шын күзәтәләр. Иң авыр вакытта элекке көнне Пожарский җибәргән йөзлекләр, Трубецкой әмерен көтмичә, Мәскәү елгасын кичеп, Ходкевич флангына һөҗүм итәләр. Алар белән бергә, башка казак йөзлекләре дә һөҗүмгә ташлана. Рус полкларына ярдәмгә ашыккан казаклар Трубецкойга: Сезнең Мэскәу дэулатен һәм гаскәри кешеләрне яратма¬ выгыз һәлакәткә илтә, ни өчен һәлак булучыларга ярдәм итмисең! — дип кычкыралар. Пожарский полкларының рухы күтәрелеп китә. Пехо¬ та, яшеренгән урыныннан чыгып, алга ташлана. Ходкевич чигенә. Төнлә ул, ачыгучы гарнизонга ярдәм итеп. Кремльгә азык-төлек озаттыра, ләкин олау казаклар кулына төшә. 30
Ходкевич Дон монастырена юнәлә һәм аннан 1612 елның 24 августында Мәскәү елгасы аръягына һөҗүм ясый. По¬ жарский да үз көчләрен төркемнәргә аера, ә Трубецкой казаклары дошман юлына каршы чыга. Иртә таңнан поляк атлылары алга ыргыла бара, ә гас¬ кәрнең икенче өлеше казакларга ташлана. Поляклар опол¬ чение сугышчыларын кысрыклыйлар, әмма Пожарский җитәкчелегендәге полк һөҗүмгә бирешми. Мәскәү елга¬ сы аръягында казаклар ныгытмасын поляклар басып ала. Янәшәдәге Православие храмы өстендә поляклар байра¬ гы җилферди башлый. Изге урынның мәсхәрәләнүеннән тетрәнгән казаклар үз позиңияләрен кире кайтаралар. Мәскәү елгасы аръягын үз кулында дип санаган Ходке¬ вич бирегә. Кремльгә озаттыру өчен дип, бик зур олау туп¬ лый. Бу — гетманның хатасы була: олау, бик зур мәйданны биләп, полякларның маневрларына комачаулый. Кичкә таба Кузьма Минин активлык күрсәтә. Дворяннар кавалериясенең берничә йөзлеге белән ул, көтмәгәндә елга аша чыгып, Ходкевич армиясенең сул флангына һөҗүм ясый. Поляклар каушап калалар. Шунда ук ополчение пехотасы, яшеренгән урыныннан чыгып, алга ташлана, казаклар дошманга ябырылалар. Полякларның полклары чуала, гетманның станы һәм олаулары кулга төшерелә. Ход¬ кевич калган сугышчыларын Воробьев тауларына күчерә, ә берничә көннән Можайскига чигенә. Хәзер инде ополчение сугышчылары белән казаклар бөтен көчләрен Кремль камалышына туплыйлар. 1612 елның сен¬ тябрь ахырына ике Совет берләшә. Шуннан башлап, сугыш¬ чыларга һәм шәһәрләргә булган өндәмәләр Трубецкой белән Пожарский исеменнән китә. Титуллы һәм бай бояр Трубецкой таләбе буенча, өндәмәләрдә аның исеме беренче тора. Кремльдә коточкыч ачлык башлана, әмма Пожарский, сугышчыларның гомерен саклап, штурмга ашыкмый. Рус туплары Кремльдәге поляк гарнизонына шактый зыян салып, әледән-әле атып торалар. Камалышның икенче ае ахырында Пожарский полякларга бирелергә куша, әмма тегеләре ту¬ пас рәвештә баш тарталар. Тиздән алар, артык тамаклардан арыну өчен, бояр хатыннарын һәм балаларын, әйберләрен талап калып. Кремльдән чыгаралар. Туганнары белән бергә, булачак патша —15 яшьлек Михаил Романов та чыга. 1612 елның 22 октябрендә поляклар сөйләшүләргә һәм капитуляциягә ризалыкларын белдерәләр, ә 26 октябрьдә поляк гарнизоны корал ташлый. Минин һәм Пожар- скийга һәйкәл. Мәскәү. Скульптор И. П. Мартос 31
1612 елда Мәскәүне азат итү. Рәссам Э. Лисснер 4 ’ BL V № Ki'.? Т7 1 Икенче көнне Пожарский полклары һәм Трубецкой ка¬ заклары халыкның куанычлы авазлары астында Кремльгә керәләр. Аларга каршы Владимир Алла Анакае иконасын күтәреп чыга. Ләкин әле сугыш бетми. Көнбатыштан Сигизмунд III гаскәрләре якынлаша. Әмма аның авангарды Мәскәү янында тар-мар ителә. Волоколамск шәһәрен штурм белән алу омты¬ лышы да уңышлы килеп чыкмый. Үз гарнизонын Кремльдә югалткан король кире борыла. Бу — патриотик көчләрнең тулы ж,иңүе була. Михаил Романовны патшалыкка сайлау. Ләкин әле Фетнә тукталмый. Новгород швед принцы өчен тырыша, Заруц- кий үз казаклары белән көньяктан яный, Польша белән сугыш дәвам итә, ил белән идарә итү таркау хәлдә була. Икенче ополчениенең Бөтен җирләр советы азат ителгән территорияләрдә тәртип урнаштыру буенча күп эш башкара. Әмма хәзер илнең хуж,алыгын, бөтен илнең идарә итү һәм саклану сәләтен торгызу, халыкара элемтәләрне ж,айга салу мөһим бурыч булып тора, боларга ирешү өчен, үзәкләшкән көчле хакимият таләп ителә. Ул шартларда фәкать само¬ державие хакимлеге кенә уз тирәсенә җәмгыятьне туплар¬ га сәләтле була. Россиянең ышанычлы һәм бәйсез киләчәген патша белән бәйлиләр. 1612 ел ахырында Мәскәүгә Земство жңшнына Россиядән барлык катлаулар — боярлар, дворяннар, чиркәү әһелләре. 32
бистә кешеләре, казаклар, ирекле крестьяннар һәм сарай крестьяннары вәкилләре җыела. Кре¬ постной крестьяннар һәм холоплар мәнфәгатен Җыенда җир хуҗалары кайгырта. Илдә әле бер¬ кайчан да бу хәтле киң составта вәкиллекле орган җыелганы булмый. Җыенда бер мәсьәлә карала — монарх сайлау. Җыен әгъзалары тәхеткә чит ил вәкилен сайламас¬ ка дигән карарга киләләр, Марина Мнишек улы Иван кандидатурасын кире кагалар. Россиядән бу урынны дистәләгән кеше дәгъ¬ валый. Ф. И. Мстиславский белән В.В. Голицын борынгы кенәз фамилияләрен йөртүче буларак күрсәтелә. Әмма беренчесе — поляк басып алучылары белән элемтәгә кереп, икенчесе — полякларда әсирлектә булып, үз дәрә¬ җәләренә тап төшергән саналалар. Дворяннар белән ка¬ заклар кенәз Д.Т.Трубецкой кандидатурасын үткәрергә тырышалар, ләкин боярлар аны тиешле дәрәҗәдәге затлы нәселдән түгел дип табалар. Кенәз Пожарский исеме дә куе¬ ла, әмма Икенче ополчение героен да нәсел-нәсәпсезлеген сәбәп итеп яклап чыкмыйлар. Сөйләшүләр тупикка төртелде дигәндә, килешүгә юл ачыла. Казаклар 16 яшьлек Михаил Романов исемен атый¬ лар. Ул бу вакытта үзенең Костромадагы биләмәсендә була. Тушино Патриархы Филаретның улын казаклар шактый якыннан белә. Аның артында поляк әсирлегендә газап чигүче әтисе образы тора. Михаил Иван Грозныйның беренче хатыны Анастасия Романованың бертуганының оныгы бул¬ ганга күрә, аны боярлар да хуплый. Йогынтылы боярлардан сайлауда катнашучыларның берсе алар фикерен болай дип белдерә: Миша Романов яшь, аңа зле акы.л кермәгән һәм безгә бик кулай. 1613 елның 21 февралендә Михаил Федорович Романов патшалыкка сайлана. Яңа сайланган патшаның әнисе озак вакытлар моның белән килешә алмый. Ул: Элекке патша тарафыннан тәре убеп кылынган җинаятьләр, оятсызлык, '^теруләр һәм мәсхәрә итуләрне кергәннән соң, Мәскәу дәүләтендә патша булырга туганга ничек патша булыр¬ га?— ди. Ниһаять, ул да, Михаил да ризалык бирәләр. Рос¬ сия закон нигезендә сайланган монархка ия була. Рус җирләрендә калган поляк отрядлары, М. Романовның патшалыкка сайлануын белгәч, аны Костромадагы нәсел Ипатьеве монастыренда Романовлар палатасы Ксения Ивановна (инокиня Марфа), патша Михаил Федоровичның әнисе $ м 33
утарында ук кулга алырга омтылалар. Аларның берсе якын¬ дагы бер авыл старостасы Иван Сусаниннан яшь патша яши торган урынга алып баруын таләп итә. Сусанин кышкы сал¬ кында полякларны үтеп чыга алмаслык урман ешлыгына илтеп кертә, һәм поляклар шунда һәлак булалар. Сусанин да үлә: поляклар аны чабып үтерәләр. Сусанинның батырлыгы халыкның гомумпатриотик рухын чагылдыра. Яңа патша сайлау акты, ә аннан соң башта Ко¬ стромада, ахырдан Мәскәү Кремленең Успение соборында аны патшалыкка багышлау Фетнәнең тәмамлану билгесе була. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Нәрсә ул халык ополчениесе? Фетнә дәверендә ополчение оеш¬ тыруда руслардагы нинди традицияләр чагылыш таба? 2. Беренче һәм Икенче ополчениеләрнең составын, программасын һәм эшчәнлегенең характерлы сыйфатларын чагыштырыгыз. 3. Икенче ополчениенең җиңү сәбәпләре нәрсәдә? 4. Россиядә проблемаларны хәл итү юлларын самодержавие ха¬ кимиятеннән эзләүгә нәрсә этәрә? 5. Патша итеп ни өчен Михаил Романов сайлана? «Патша итеп сайлаганда, Михаил Романов үзара килешүгә китергән фигура була» дигән карашны шәрехләгез. 6. Параграф исеменә аңлатма бирегез. 1 НЧЕ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. «Фетнәле заман чорлары» таблицасын тутырыгыз. Чорның хронологик кысалары Төп вакыйга¬ лар Каршы торучы көчләргә характе¬ ристика Аеруча танылган катнашучы¬ ларның исемнәре Чорга нәтиҗә, алдагы вакыйгалар барышы өчен аның әһәмияте 2. Фетнә дәверендә Рус Православие Чиркәвенең ролен сурәтләгез. 3. Фетнәле заманның кайсы фактлары шул чор Россиясенең күп¬ милләтле дәүләт булуын күрсәтәләр? 4. «Фетнә — Россиянең фаҗигасе, чистаруы һәм яңадан тууы» дигән карашны шәрехләгез. 5. XVII гасыр башында Россиядәге рус һәм башка халыкларның милли үзаңы күтәрелешенә нәрсә сәбәп була һәм ул нәрсәдә ча¬ гыла? 6. И. Болотниковны, К. Мининны, Дм. Пожарскийны, И. За- руцкийны, П. Ляпуновны халык геройлары дип атап буламы? Үз фикерегезне нигезләп аңлатыгыз. 34
ИСКЕ РОССИЯНЕҢ ЯҢА СЫЙФАТЛАРЫ 2 нче бүлек Россия Фетнәдән соң §4 Самодержавиене торгызу. Михаил Романов яшь һәм тәҗри¬ бәсез була. Аның турында, ул гадел, бик юаш һәм мәрхәмәтле, диләр. Әмма боярларның яшь патша белән идарә итү җиңел булыр дигән өметләре акланмый. Шунда ук Михаил тирәсенә аның көчле тарафдарлары төркеме туплана. Алар арасында илдә танылган, тәҗрибәле дәүләт кешеләре, Романовлар гаиләсенә якын торган яңа җитәкчеләр, Романовларның ту¬ ганнары: кенәзләр Мстиславский һәм Черкасский, патшаның абзасы Иван Никитич Романов, туганнан туганнары — бояр Салтыковлар, бояр Шереметев һ.б. була. Соңрак патшаның әсирлектән кайткан әтисе Патри¬ арх Филарет, нигездә, улының хакимдәше булып китә. Тәҗрибәле һәм акыллы Филарет үз кулына һәм рухи, һәм дөньяви көчле хакимият туплый. Иске приказлар яңартыла, яңалары барлыкка килә. Боярлар патшаны, Шуйский вакытындагы кебек, нинди дә булса чикләүле грамоталар белән бәйләргә батырчы¬ лык итмиләр. Яңа патша хөкүмәте, илне тынычландыру өчен, бик сак һәм зирәк сәясәт үткәрә. Бернинди җәбер-зо¬ лымнар булмый. Җирләр һәм дәрәҗәләр ягыннан барысы да үзләренең элеккеге позицияләрендә калалар, күпләр яңа җирләр һәм дәрәҗәләр белән бүләкләнә. Хакимият ныгый барган саен, аеруча Патриарх Филарет Мәскәүгә кайткач. Земство җыеннары сирәгрәк җыела баш¬ лый, ә инде XVII гасырның икенче яртысында алар Россия дәүләт системасыннан бөтенләй төшеп кала. Боярлар думасы патша ихтыярын утәучегә әйләнә. 25 приказ булдырыла, ә инде дәүләткүләм мөһим мәсьә¬ ләләр хәл иткәндә, аларның саны 40 ка җитә. Җирләр приказы җир биләү һәм җирне мирас итеп кал¬ дыру мәсьәләләрен хәл итә. Укчылар, Казаклар, Тупчылар приказы хәрби эшләр алып бара, Разбой (Җинаятьчелек) Патриарх Филарет 35
приказы «яман кешеләр» белән көрәшә. Башка приказлар суд эшләре, бистә кешеләре, финанслар белән шөгыльләнә. Җирле үзидарә системасы үзгәртелә. Элекке ярым мөс¬ тәкыйль наместниклар урынына хөкүмәт шәһәрләргә һәм өязләргә берәр-икешәр елга воевода билгели, алар приказ йөртлары һәм сайлаулы старөсталар ярдәме белән идарә итәләр. Бушап калган казнаны тутыру өчен, хөкүмәт күп төрле яңа салымнар кертә, әҗәткә акча сөрап, бай сәүдәгәрләргә мөрәҗәгать итә, ә руханилардан, армияне төту өчен, халык¬ тан азык-төлек җыюда ярдәм итүләрен сөрый. Патша хакимияте Фетнадэн әнә шулай элеккедән көч¬ лерәк булып чыга. Польша һәм Швеция белән сугыш. Илдәге даими эчке кие¬ ренкелеккә Россия белән Польша арасындагы сугышның да йогынтысы зур була. Сигизмунд III яңа сайланган патшаны танымый һәм элеккечә Владиславны Мәскәүнең законлы патшасы дип саный. 1613 елда рус полклары көнбатышка кузгалалар. Воево¬ далар, поляклар тарафыннан басып алынган шәһәрләрне азат итә барып, Смоленскига якынлашалар. Озакка сузыл¬ ган сөйләшүләр башлана. Польшаның Смоленскины һәм Россиядә талап җыйган байлыкларны кире кайтарырга теләмәве сөйләшүләрнең нәтиҗәсенә тискәре йогынты ясый. Бер үк вакытта Новгородка да гаскәр җибәрелә. Әмма ул юлда җиңелүгә дучар була. Шведлар тагын берничә рус шәһәрен кулга төшерәләр һәм Псковны камап алалар. Шәһәр батырларча көрәшә. Басып алынган җирләрдәге халыкның аларга мөнәсәбәте начар булганлыктан, шведларның хәле ышанычсыз була. Россиянең төньягында Швециядән бәйле Новгород дәүләте төзү планнары торган саен тотрыксызлана бара. 1617 елның язында Владислав җитәкчелегендәге армия Мәскәүгә юнәлә. Поляклар руслар кайтарып алган шәһәрләр¬ не кабат басып алалар. Сугышчыларның кайберләре аларга күчә, икенчеләре Мәскәүгә кача. Мәскәү хөкүмәтеннән ка¬ нәгать булмаган казаклар өере Владислав ягына чыга, төрле поляк-литва авантюралары җанлана, гетман Сагайдачный украин казаклары белән аларга ярдәмгә килә. Шушы шартларда хөкүмәт ашыгыч һәм кискен гамәлләр¬ гә бара. Михаил качкан воеводаларны камчыларга һәм 36
т Себергә сөрергә боерык бирә. Яңа гаскәр полякларның аван¬ гардын Мәскәүгә керү юлында тар-мар итә. Д.М. Пожарский поляк отрядларына Калуга янында һөж,үм ясый. Шулай да 1617 елның сентябрендә Владислав гаскәрләре русларның башкаласын камап ала. Шәһәрне саклаучыларның батырлыгы Владиславның планнарын ж,имерә, поляклар килешүле сөйләшүләргә риза булалар. 1618 елның декабрендә Троиңе-Сергий мо¬ настыреннан ерак түгел урнашкан Деулино авылында 14,5 еллык вакытлы солых имзалана. Россиягә Патриарх Филарет җитәкчелегендә барлык әсирләр кайта, поляклар Мәскәүгә якын шәһәрләрне кире бирәләр, ләкин Смоленски¬ ны үзләрендә калдыралар. Владислав рус тәхетенә булган хокукларыннан баш тартмый. Моннан беркадәр вакыт иртәрәк, 1617 елның февралендә, Столбово авылында Швеңия белән Столбово солыхы төзел¬ гән була. Швеция короле рус тәхетен дәгъвалаудан баш тарта, Новгородны әйләнә-тирәсе белән Россиягә кайта¬ ра, әмма Ям, Копорье, Орешек һәм Ивангород шәһәрләре белән Балтыйк диңгезе буйлары Швециягә буйсынулы кала. Көнбатыш чикләрдә һәм Балтыйк буенда Россияне, көч кулланып, XV гасыр чикләренә кайтаралар. Фетнә нәтиҗәләре. Илнең Фетнәдән соңгы халәтен бәяләп, замандашлары, ул гадәттән тыш начар, ташландык хәлдә иде, диләр. Сөрүлек җирләр ташланган килеш ята, чөнки таланган авыллардан крестьяннар качкан була. Чәчүлекләрне су¬ гышчылар таптап бетерә, амбарлар бушап кала. Храмнар догасыз тора, руханилар шәһәрләргә һәм монастырьларга китәләр. Крестьяннарның ташландык өйләре юлаучыларның вакытлы сыену урынына әйләнә. Эре җирбиләүчеләрнең һәм монастырьларның хуҗалыклары ярым таралган хәлгә килә. Эшләүче крестьяннар саны кимү аркасында, феодаль хуҗалыклар кечерәя. Алар базарга азык-төлекне аз чыгара¬ лар һәм үзләре дә аз файдаланалар, бу — сәүдәне кыскарта. Алпавыт хуҗалыклары да таркала. Алпавыттан аз сандагы крестьяннарның китүе дә хуҗалыкка зур зарар китерә. Россия армиясен көчсезләндерә, чөнки алпавыт крестьян хезмәте хисабына үз-үзен дә тәэмин итә һәм хезмәтчеләрен дә хәрби хезмәткә җибәрә торган була. Үзәктәге, көньяк һәм көньяк-көнбатыштагы шәһәр¬ ләр— Рязань, Калуга, Тула, Орел, Коломна, Можайск һ.б. 37
Атлы кеше кафтаны бушап калалар. Алар аша ялган патшаларның сугыш¬ чылары уза, анда казаклар һәм поляклар төрле башбаш¬ таклыклар кылалар. Шәһәр сәүдәсе туктап кала, һөнәрчелек остаханәләрендә җитештерү кими. Фетнә дәверендә Россиянең халыкара дипломатик һәм сәүдә бәйләнешләре дә бозыла. Көнбатыш чиктә сугышлар бара, төньяк шведлар тарафыннан киселгән була. Чит ил суднолары Россия портларына керүдән туктыйлар. Фетнә нәтиҗәләреннән иң авыры халыкның әхлакый тө¬ шенкелеге булгандыр, мөгаен. Ил өчен авыр чорда күпләр башкалар хисабына байлык тупларга омтыла. Халык әледән- әле алышынып торган хакимияткә ышанычын югалта һәм законнарны үтәми башлый. Минин белән Пожарский җи¬ тәкчелегендәге халык хәрәкәте патриотлык хисләрен уятып җибәрә, әмма әхлакый бозыклыкларның эзләре әле озак вакытлар үзен сиздерә. Хуҗалыкны торгызу. Монда иң мөһиме халыкның һәртөрле катлавын тыныч, иҗади тормышка, үзе һәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә файдалы хезмәткә кайтару өчен шарт¬ лар тудыру була. Кешеләрнең, әйтик, алпавытлар белән крестьяннарның, мәнфәгатьләре кискен аерылган шартларда моңа ирешү гаять авыр була. Шулай да беренче Романов хөкүмәте бу юлда кайбер уңышларга ирешә. 1619 елда патша, илне торгызу чараларын билгеләү өчен. Земство җыены җыя. Аның нәтиҗәләреннән чыгып, хөкүмәт сугыш чорындагы гадәттән тыш салымнарны бетерә һәм халыкның керемнәрен төгәлрәк исәпләүне күздә тоткан яңа салым системасы кертә. Таланган өязләргә ташламалар бирелә, салым түләү киметелә. Җыен чуалышлар чорында бистәләрдән элек эре фео¬ даллар кулында булган шәһәр янындагы ак (салымнан азат ителгән) бистәләргә күчеп утырган барлык шәһәр ке¬ шеләренә натуратала һәм акчалата түләнә торган гомерлек бурыч тәртибен кире кайтара. Җир хуҗаларын алар өчен узган елларда түләнми калган салымнарны түләргә мәҗбүр итәләр. Болар салым кертемнәре агымын арттыра. Хәзер бистә кешеләре үзләренең барлык керемнәреннән тиеш¬ ле булган салымны түлиләр. Аларның дәүләт каршында¬ гы башка бурычлары да төгәл билгеләнә. Бистә кешеләре шәһәр ныгытмаларын, күперләрне һәм юлларны көйләп һәм төзәтеп торырга, ямчылар почтасына кешеләр бирергә, үз йортларында гаскәр кешеләрен, чит ил илчеләрен тотарга тиеш булалар. 38
Фетнә вакытында законсыз басып алынган җирләрне кире кайтарту турында закон чыгарыла. Алпавытларны җир белән тәэмин итү катгый рәвештә, аларның хезмәтеннән чыгып, тормышка ашырыла. Кем дәүләткә озак һәм яхшы хезмәт иткән, аларга җирләренең бер өлешен мирас итеп калдырырга рөхсәт ителә, һәлак булган сугышчыларның җир мәйданнары тол калган хатыннарына һәм балаларына бирелә. Илгә намус белән тугры хезмәт иткән казакларга җир белән түләнә яки хезмәт хакы билгеләнә. Йомышлы казаклар әкренләп вак дворяннарга әйләнеп китәләр. Дворяннарга һәм боярларга хуҗалыкны буш тотарга рөхсәт ителми, булдыксыз җир биләүчеләрнең җирләре тар¬ тып алына. Хөкүмәт качкан крестьяннарны 5 еллык эзләү срогын кире кайтара һәм бер хуҗадан икенчесенә күчүне кабат тыя; аннан соң эзләү срогы 9—15 елга кадәр артты- рыла. 1630 еллар уртасында шәһәрләрдән качкан бистә ке¬ шеләрен эзләү игълан ителә. Башка реформалар да үткәрәләр. Аларның максаты ил¬ дәге тәртипне һәм законлылыкны ныгыту, кешеләр ара¬ сындагы Фетнә заманыннан калган таркаулыкны һәм җа- вапсызлыкны бетерү була. Хурлау, мәсхәрәләү өчен җәза бирү турында фәрман чыга. Хәзер, Фетнә чорындагы кебек, кешеләрне мәсхәрәләргә, кимсетергә рөхсәт ителми; аның өчен акчалата зур штрафлар салына. Фетнә елларында киң колач җәйгән эчүчелеккә каршы кискен көрәш башлана. Яңа указлар нигезендә шәһәрләрдә һәм кунак йортларында эчү урыннары булдыру тыела. Хөкүмәт халыкның эчүчелеккә бирелүенә каршы хәлиткеч чаралар күрә. Указны бозган өчен, зур штраф салына, кам¬ чы җәзасы бирелә, төрмә яный. Эчәргә яратучыларга да җәза бирелә. Андый кешеләрне беренче тапкырында бераз вакытка эчкечеләр төрмәсенә ябалар. Эчкән хәлдә икенче тапкыр тотылучыларны инде озакка утырталар. Әгәр бу да ярдәм итмәсә, ул чакта төрмәгә гомерлеккә {шунда череп беткәнче} ябалар. Шул чор кешеләренең истәлекләренә караганда, Михаил идарә иткәндә. Россия бөек аеклык иле буларак таныла. Илне торгызуның юлын хөкүмәт алпавытларны, җир биләүчеләрне, монастырь һәм башка чиркәү хуҗалыкларын эшче куллар, ә дәүләтне салым түләүчеләр белән тәэмин итүдә күрә. Феодаль катлауларга таянган патша хакимиятен торгызу шартларында бу бердәнбер адым була. Михаил Федоровичның чүмече 39
Михаил Федоровичның шлемы Беренче уңышлар. Әкренләп урнаштырылган тынычлык, тәртип һәм законлылыкның җимешләре дә күренә баш¬ лый. 1620—1630 елларда авыл хуҗалыгы өлешчә торгызыла. Илнең үзәк өязләрендә, бигрәк тә Мәскәү тирәсендә, таш¬ ландык җирләр сөрелә. Яңа җирләр үзләштерелә. Туфракка тирес кертеп, өч басулы чәчү әйләнеше торган саен киңрәк җәелдерелә. Уңышның күләме арта. Идел буйларындагы һәм көньяк, кара туфраклы районнардагы җирләр үзләштерелә. Анда Кырым татарлары һөҗүменә каршы куәтле яңа сакла¬ ну линиясе — Белгород чикләү сызыгы төзелә. Шәһәр яны бистәләрендә һәм шәһәрләрдә яшелчәчелек һәм бакчачылык үсеш ала. Үрнәкне патша үзе күрсәтә, аның бакчалары халык сокланырлык була. Кызу темплар белән терлекчелек үсә. Мөгезле эре тер¬ лекнең, шулай ук йоны белән дан тоткан романов токымлы сарыкларның баш саны арта. XVII гасырның беренче ярты¬ сында күп сөт бирүләре белән танылган холмогор токым¬ лы сыерлар барлыкка килә. Хуҗалыклардагы атлар саны меңнәр белән исәпләнә. Хуҗалыкны камилләштерү, кагыйдә буларак, югары кат¬ лау вәкилләренең һәм монастырьларның җир биләмәләрендә, крепостнойлыктан азат төньяк җирләрдә, яңа үзләштерелгән районнарда башлана. Авыллардагы һөнәрчелек крестьян гаиләләренә яшәү өчен өстәмә чыганак булып хезмәт итә. Аучылык, балык тоту, чолыкчылык (кыргый бал кортларының балын җыю) нигезендә кайбер урыннарда дәүләт предприятиеләре оеша. Кыйммәтле мех кәсебе (аеруча Себер мехчылары исәбенә) казнага шактый зур керем бирә. Себердә яшәүчеләрнең зур күпчелеге ясак түләүгә тартыла. Балык тоту да дәүләт масштабындагы эшкә әйләнә. Балыкны буаларда, күлләрдә үрчетәләр. Кыйммәтле мәрсин (осетр) һәм чөгә (стерлядь) балыкларын Әстерханнан ташыйлар. Идел буенда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бал салымы кертелә. Бистә кешеләре, крестьяннар, укчылар, монастырьлар тоз чыгару, сумала, дегет, агач күмере, шулай ук армия ихтыяҗларына китә торган дары һәм селитра җитештерүне киңәйтәләр. Нөнәрчеләр, эш кораллары эшләүне арттыра барып, аларны базарларда саталар. 40
1620—1630 елларда Россия сәнәгате үсешендә аерым куәтләргә ирешелә. Илдә беренче эре предприятиеләр бул¬ дыруның инициаторы Михаил Романов хөкүмәте була. Мәскәүдә Туп йорты эшли башлый, анда 100 дән ар¬ тык кеше туплар ясый һәм чаңнар коя. Корал палатасы утлы ату кораллары һәм салкын кораллар җитештерүгә специальләшә. Акча сугу йортында акча сугалар. Туку йортында 100 ләп туку станогы эшли, аларда патша сарае өчен дә, сату өчен дә тукымалар җитештерәләр. 1620 еллар башында Мәскәүдә Матбугат йорты торгызыла. Дини һәм дөньяви китапларның тиражы кайвакытларда 1000 әр данәгә ҖИТӘ. Россиядә чит ил кешеләре тарафыннан оештырылган беренче предприятиеләр — тимер эретү, тире эшкәртү һәм пыяла заводлары барлыкка килә. Туладагы корал заводы һәм корал мастерскойлары кабат тулы куәтенә эшли башлый. Урал алды төбәгендә бу крайны үзләштерү буенча хөкүмәттән зур өстенлекләр алган берту¬ ган Строгановлар тимер эретү, тоз табу һәм башка әйберләр җитештерүне киңәйтәләр. Россиянең һәм чит ил кешеләренең шушы предприя¬ тиеләрендә хезмәттәге кешеләр — элекке һөнәрчеләр, масте¬ ровойлар, бистә халкы — үз хуҗаларына матди һәм шәхси бәйлелектә булган бик күпләр эшли. Әкренләп Россиянең халыкара элемтәләре киңәя. Ан¬ глия, Голландия, Швеция, Төркия, Франция, Иран, Дания белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаша. Күрше илләрнең күбесе тәхеткә Михаилның сайлануын законлы дип таныйлар, Польша белән каршылыкларны җиңеп чыгуда ярдәмнәрен вәгъдә итәләр. Хөкүмәт тышкы сәүдәне яңартып җибәрә. Англия һәм Голландия сәүдәгәрләренә өстенлекләр бирелә. Архан¬ гельск рейдларында кабат чит ил суднолары күренә баш¬ лый. Шул ук вакытта Михаил, рус сәүдәгәрләре теләкләрен канәгатьләндереп, инглизләрнең һәм французларның Иранга таможня түләве кертмичә үтеп йөрүләренә каршы килә. Көнчыгыш сәүдәсе рус сәүдәгәрләрен баета, базарларны кирәкле товарлар белән тутыра. Хөкүмәт ил эчендәге шә¬ һәрләрдә чит ил кешеләренең сәүдә итүенә юл куймый. Аларга чик буендагы шәһәрләрдә — Архангельск, Новгород, Псков, Әстерханда гына һәм шулай ук Мәскәүдә сәүдә алып барырга рөхсәт ителә. Әмма чит ил сәүдәгәрләре, илдәге 41
башка шәһәрләрнең базарларына үтеп керү өчен. Россия чиновникларын сатып алып, төрле өстенлекләр һәм ташла¬ малар яулыйлар. Дипломатик элемтәләрнең киңәюе Россияне Көнбатыш дөньяга ачык итми. Рус православие дине руханилары җәмгыятьне Көнбатыш афәтлареннан бик тырышып сак¬ лый. Фетнә Россияне озак вакытларга чит ил кешеләренә карата саграк булырга өйрәтеп калдыра. Михаил Романов хөкүмәте Урал һәм Себерне үзләштерү буенча киң масштаблы хуҗалык бурычлары билгели. Фай¬ далы казылмалар эзләү өчен, патша кушуы буенча, чит илләрдән тау эшләре осталары чакыртыла. Алар, патша чиновниклары белән бергә, Урал буйларына һәм Себергә китәләр, һәм анда тиздән бакыр кою һәм тимер эретү бу¬ енча беренче заводлар (Нерчинскида һ.б.) төзелә башлый. Аларның хуҗаларына өстенлекләр бирелә. Шушы ук елларда рус кешеләре Енисейга кадәр барып җитәләр һәм Красноярск шәһәренә нигез салалар. Россия хөкүмәте яңа кушылган халыклар белән уйлап эш итә. Крепостнойлык Идел буе һәм Себер халыкларына карата кулланылмый. 1624 елда, Михаил указы белән, воеводаларга чуваш, мордва һәм Казан татарларына саклык белән карар¬ га: зыян китер мае к а һам уз хуҗалыгыңда ашларга маҗбур атмаска, а алынган азык өчен купме тиеш, шулай туларга, балаларны көчлап чукындырмаска һам туган җирлареннан көчлап алып катмаска боерыла. Себердәге воеводаларга һәм йомышлы кешеләргә патша беркемне да ранҗетмаска һам салымнар белан җәфаламас¬ ка, тиешле җыемнарны катылык белан тугел, а йомшак мөгамала белан һам итагать саклап җыярга куша. Төп максат Себер җирләрен буш тотмау, а киңайтудан гыйбарәт була. Фетнә елларында таланып калган Мәскәү Кремлендә Михаил Романов хакимияте беренче булып бик киң төзе¬ леш эшларе җәелдереп җибәрә. Агачтан патша сарае төзелеп бетә. Успение соборы гөмбәзенә алтын йөгертелә. Архан¬ гел соборы төзекләндерелә. Корал палатасы киңәйтелә. Кремльнең Спас манарасы биегәйтелеп, аңа сәгать куела. 1630 елларда яңа таш кибетләр салынган Кытай-шәһәр- нең тышкы күренеше үзгәрә. Мәскәүдә һәм Мәскәү янында эре монастырьларда дис¬ тәләгән яңа чиркаулар салына. Коломнада, Серпуховта, Тула, 42
} f t 1 I Псков һәм Новгородта кайнап торган төзелеш эшчәнлеге җәелеп китә. 1630 еллардан башлап, шәһәрләрдә таш һәм кирпеч биналар, кибетләр, торак йортлар салу зарурлыгы турында патша указы чыга. Мәскәү елгасы аша беренче таш купер салына. Илнең хәрби куәтен ныгыту һәм тышкы сәясәт. Кремльне төзекләндергәннән соң, Спас манарасы янындагы зур агач күпергә бик зур ике туп урнаштырыла. Туп авызлары Кы¬ рым ягына юнәлтелә. Алар Рус дәүләтенең үз чикләрен тышкы дошманнардан кыю саклавын һәм илнең бәйсезлеген яклавын символлаштыра. Польша короленең улы Владислав рус тәхетен дәгъва¬ лаудан ваз кичми, Кырым ханы һөҗүм итү белән яный, Урал буйларында рус форпостларына урман кабиләләре, Идел буеның түбәнге өлешләрендә күчмә урдалар бәйләнгәләп тора. 1620 еллар ахырына илнең финанс хәле бераз яхшыра, шуңа күрә хөкүмәт акчаның бер өлешен армияне ныгытуга файдалана. Йомышлы кешеләргә түләүне күтәрәләр. Укчы¬ лар саны арта. Укчылар яши торган яңа бистәләр күтәрелеп чыга. Салкын һәм утлы корал җитештерү предприятиеләре эшли башлый. Туп йорты һәм Корал палатасы киңәйтелә. Михаил Романов заманында рус хезмәтенә башка илләр¬ дән ялланып эшләүчеләр җәлеп ителә. Россия өчен бу га- дәти күренеш түгел. Хөкүмәтнең бу адымга баруының сәбәбе — хәрби фән һәм техниканың Көнбатыш илләрдә алгарак киткән булуында, әлбәттә. Мәскәүдә, укчы полклар, дворян һәм казак атлылары белән бергә, чит ил хәрбиләре сафлары: яллы рейтар һәм драгун полклары оеша башлый. Җиңел утлы корал белән тәэмин ителгән драгуннар һәм атлы, һәм җәяүле сафларда сугыша алалар. Рейтарлар авыр кавалерия төрен тәшкил итә. Алар көбә киемнәрдән, куәтле сөңге һәм кылычлы булалар. Яңа пехота полклары элеккечә йөзлекләр һәм ун¬ лыклардан түгел, ә роталардан тора. Полклар һәм роталар белән чит ил офиңерлары командалык итә, аларның корал¬ лары да чит илдән сатып алына. Мәскәүне поляклардан, Кырым ханы чирүеннән һәм Каспий буе күчмә кабиләләреннән саклау өчен, саклагыч корылмалар төзелә. Мәскәү Кремле тулысынча торгызыла. Кытай-шәһәрнең таш диварлары икенче рәт ныгытма сызыгына әйләнә. 43
Ак таштан эшләнгән дивар зур түрәләр һәм бай сәүдәгәр¬ ләр яши торган, базарлар, патшаның ат абзары һәм Туп йорты урнашкан Ак шәһәрне саклый. Бистә кешеләренең төп өлеше яши торган зур мәйданлы территория ясалма калкулык белән әйләндереп алына. Ук¬ чыларның ныгытылган бистәләре аерым урнашкан була. 1620 елларда XVI гасырда ук кырымлылар явыннан сакланырга ярдәм иткән Ока аръягындагы чикләү сызыгы яңартыла. Көньяктарак 800 чакрым озынлыктагы Белгород чикләү сызыгы сузыла. Яңартып төзелгән ныгытмаларда һәм кара¬ выл пунктларында сак һәм йөреп күзәтү хезмәте оештырыла. Дозорчылар (атчабарлар), яшерен засадалар, утлы сигналлар ярдәмендә хәбәр итү системасы оештыру дошман турындагы мәгълүматларны бик тиз тапшырырга мөмкинлек бирә. Илне ныгыту Польшага каршы көрәштә үзенә союз- никлар булдырырга омтылган Россиянең дипломатия өл¬ кәсендәге активлыгы белән бергә тормышка ашырыла. 1632 елның көзендә Россиянең күптәнге дошманы — Польша короле Сигизмунд Ш вафат була; Польшада тәхет өчен көрәш башлана. Швеция белән Польша арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе рус дипломатларының тырыш¬ лыгы белән рус-швед союздашлыгы төзелүгә уңай йогынты ясый. 1632 елның 3 августында русларның 100 меңләп кеше¬ дән торган гаять зур армиясе көнбатышка походка юнәлә. 1632—1634 еллардагы Смоленск сугышы дип аталган корал¬ лы бәрелеш башлана. Гаскәр башында 1609—1611 елларда Смоленск оборонасы каһарманы булган воевода М. Б. Шеин тора. Хәрби хәрәкәтләр уңышлы башлана. Рус гаскәрләре күп кенә шәһәрләрне — Дорогобуж, Новгород-Северский, Стародуб һ.б.ны кулга төшерәләр. Тиздән Шеин армиясе Смоленскига килеп ж,итә һәм аны камап ала. Бер үк вакытта швед короле гаскәрләре Польшага бәреп керә. Речь Посполитая тәмам тар-мар ителү хәлендә кала. Тик, күрәсең, әле моның өчен вакыт өлгереп ж,итмәгән була. Сугышның беренче айларында ук халыкара вәзгыять кискен үзгәрә, хәрби уңышсызлыклар, рус хәрби җитәкчеләре ара¬ сында ызгыш-талаш башлана. Шеин инде картайган була, ул үзенең элеккеге хезмәтләре белән масаюдан арынмый. Вак- төяк бәхәсләр армиянең югары ж,итәкчелеген эчтән ашый. 44
1 I Өстәвенә хәрби хәрәкәтләрдә Шеин акрынлык күрсәтә, тәвәккәл була белми. Бу вакытта поляклар тәхеткә яшь, кыю Владиславны сайлап куялар, ул үзен әлегәчә законлы рәвештә сайланган рус патшасы дип тә саный. Кыска гына вакыт эчендә тупланган поляк армиясе Смоленскига килеп җитә, ә Шеин бернәрсә дә эшләмәстән таптанып тора. Польша территорияләрендәге бәрелешләрнең берсендә швед короле һәлак була, ә аның варисы һич кенә дә рус- швед союзына омтылмый. Салкыннар җитә, рус армиясендә авырулар башлана. Дворяннар һәм казаклар, үз авылларын, салаларын Кырым татарлары һөҗүменнән сакларга дип, Смоленск янындагы хәрби лагерьны ташлап китәләр. Берничә тапкыр кискен маневр ясап, Владислав рус армиясенең барлык азык-төлек запаслары тупланган Дорогобуж шәһәрен басып ала, башка рус шәһәрләрен яулый. Шеин армиясе Смоленск янында камалышта кала. Мәскәүдә ашыгыч рәвештә ярдәмгә яңа армия җыела. Әмма инде соң була. Авыр хәлгә дучар ителгән рус хәрби башлыклары вакытлы килешү турында сөйләшүләр баш¬ лый. Сөйләшү нәтиҗәләре шаккатыргыч була. Нигездә, Шеин үз армиясен Польша короленә тапшыра. Ул бөтен ко¬ ралларны һәм сугыш кирәк-яракларын полякларга бирергә, хәрби байракларны поляклар аяк астына салырга, ә үзе Владислав каршында тез чүгәргә вәгъдә итә. Шуннан соң ул армияне Смоленскидан Мәскәүгә алып китәргә тиеш була. Яллы сугышчыларның бер өлеше, үткән сугыштагы кебек, полякларга хезмәт итәргә күчә. Уңышлар белән канатланган Владислав Мәскәүгә бәреп керергә омтылып карый, әмма ул яңа оешкан гаскәрләрнең куәтле хәрби каршылыгына тап була. Аларның берсе белән кенәз Д. М. Пожарский уңышлы командалык итә. Поляклар тарафыннан камап алынган рус ныгытмаларындагылар да үлемгә-үлем каршы торалар. Сугышларның берсендә Владислав яралана. 1634 елда шул шартларда Россия бе¬ лән Речь Посполитая Поляновка солыхы төзиләр, ул со¬ лых ике якның берсенең дә хәлиткеч җиңү яуларлык көче калмавын күрсәтә. Вязьмадан ерак түгел генә ага торган Поляновка елгасына якын урында төзелгән солых буенча Смоленск һәм башка басып алынган шәһәрләр поляклар кулында кала. Шулай да Владислав рус тәхетеннән баш тарта, ә бу — ил эчендә дә, халыкара аренада да Романовлар 45
нәселенең позицияләрен ныгыта. Хөкүмәт Смоленск янын¬ дагы җиңелүләргә юл куйган хәрби җитәкчеләргә каты җәза бирә. Шеин, үзенең якын ярдәмчесе кебек үк, хыянәтчелектә гаепләнә һәм җәзалап үтерелә. Башка воеводаларны чыбык белән суктыралар һәм Себергә сөрәләр. Рус патшалыгына бәйлелектә булган Дон казакларының 1637 елда төрекләрнең Азов ныгытмасын басып алуы Евро¬ паны хәйран калдыра. Азовны басып алу Мәскәү хөкүмәте өчен дә көтелмәгән вакыйга була. Моңа ирешү Дон казакларының хәрби рухы нәтиҗәсе генә түгел, әлбәттә, халыкара хәлләр дә җиңүгә булышлык итә. Кырым ханы, үзен Алтын Урда варисы дип санап, Мәскәү- дән ясак түләүне таләп итә. Аның артында төрек солтаны тора. Кырымда, ханга бүләкләрне аз китерүдә гаепләп, рус илчелеген кулга алалар. Мәскәүдә бу катгый ризасызлык ки¬ тереп чыгара, әмма патша, саклык күрсәтеп, ханга бүләкләр җибәрә һәм тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыра. Азовны штурмлау, ә соңыннан камау вакытында казак¬ лар гаҗәеп батырлыклар һәм зирәклек күрсәтәләр. Алар бер айга якын ныгытма диварлары астыннан җир асты юлы казыйлар, соңыннан анда көчле шартлаткычлар куялар. Шартлаудан диварларда зур-зур уемнар барлыкка килә, казаклар шуннан ябырылып керәләр. Алар шәһәрне биш ел чамасы—1637 елдан 1642 елга кадәр — үз кулларында тоталар. Казаклар патшага Азовны уз кулына алырга тәкъдим итәләр. Әмма Россия әле Төркия һәм Кырым ханлыгы белән зур сугышлар алып барырга әзер булмый. Моны патша та¬ рафыннан җыелган Земство җыены да раслый. 1642 елның язында патша Азовны калдырырга боерык бирә. Патша боерыгын алганнан соң, казаклар Азов ныгытмасы корылмаларын шартлаталар һәм үз шәһәрләренә кайтып китәләр. Казаклар, Мәскәүдәге күп кенә дәүләт эшлеклеләре һәм хәрбиләр моңа канәгатьсезлек белдерәләр. Әмма көнбатышта һәм көньякта — Польшага, Төркиягә һәм Кырымга кар¬ шы— сугыш алып барырга көч җитәрлек булмый әле. Михаил Романов шәхесе. Фетнәдән соңгы вакытта Россиянең эчке һәм тышкы сәясәтендәге уңышлар патша Михаил Фе¬ дорович шәхесе белән аерылгысыз бәйләнгән була. Рома¬ новлар нәселеннән чыккан беренче патша акыллы, тыныч. 46
ti' карарлар кабул иткәндә сак, нык фикерле кеше була. Үз хакимлегенең гаять зур булуын ул бик яхшы аңлый, әмма аннан, алдын-артын уйлап, үз даирәсендәгеләр белән кат-кат киңәшеп кенә файдалана. Дәүләт эшләренә болай тирән, ты¬ ныч карашы аның идарә итә башлавының берен¬ че елларыннан ук күренә. Михаил иҗтимагый көчләрнең барысының да тигезлеген саклый белә, беркемне дә үлем җәзасына тартмый һәм җәберләүләргә дучар итми. Ул фәкать дәүләт бөтенлеге дошманнарын, аны сайланган патша итеп танырга теләмәүчеләрне һәм теләсә кайсы яман кешелзрне — гыйсъянчылар, караклар, та¬ лаучыларны гына аямый. Дәүләттәге тәртип һәм тынычлык аның өчен барыннан да өстен була. Биниһая авырлык белән яулап алынган пат¬ ша хакимиятен Михаил гомумхалык казанышы буларак саклый. Аңа кул күтәрү дәүләтнең бердәмлегенә һәм иминлегенә кул күтәрү буларак карала. Патшага һәм аның гаиләсенә каршы ярамаган сүз әйтүчеләр каты җәзага тартыла. Михаил Земство җыеннарын үзе уздыра, аларда чыгышлар ясый. Патшаның шәхси тормышы авырдан формалаша. Сүз тыңлаучан малай әнисе белән әтисенең фикерен югары бәяли. Көйсез һәм нык ихтыярлы әнисе аңа гаилә корырга комачаулый. Патша 29 яшендә генә өйләнә (ул чорда бу соңарган никах санала). Әнисенең гаҗәпләнүенә һәм риза¬ сызлыгына карамастан, ул сарай хезмәтендә булган дворян кызы Евдокия Стрешневаны сайлый. Патша үз фикереннән кайтмый һәм тиздән аның белән никахлаша. Стрешнева белән Михаил бәхетле гомер кичерә. Гаиләдә 10 бала: җиде кыз һәм өч малай була. Гаилә, бер-берсен яратып, Аллага табынып тату яши. Яшьтән нык һәм көчле, поши һәм аю ауларга яратучы Михаил 30 яшьләреннән еш авырый башлый. Үзенең го¬ мере бетеп килүен сизеп, ул улы Алексейга патшалыкка фатихасын бирә. Ун о Патша Михаил Федорович 47
СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Россиянең Фетнәдән соңгы вәзгыятен сурәтләгез. Мондый шарт¬ ларда илнең алдагы язмышы өчен нинди куркынычлар яный? 2. Фетнәдән соңгы чорда патша самодержавиесен торгызу һәм ныгыту нәрсәдә чагыла? Россиянең шул вакыттагы үсеше өчен ул нинди әһәмияткә ия була? 3. Россиянең эчке тормышындагы һәм тышкы сәясәтендәге нинди уңышлар илдә дәүләтчелекнең, икътисади һәм сәяси хәлнең ныгуын чагылдыралар? Уңышка ирешү ысулларына һәм ирешелгәннәргә нинди бәя бирер идегез? 4. Михаил Романов сәясәтендәге нинди гамәлләр ил тормышында яңа шытымнар барлыкка килүгә ярдәм иткән? 5. Михаил Романов шәхесенә характеристика бирегез. Бу кешедәге нинди сыйфатлар патша хакимияте алдында торган бурычларга аеруча нык туры килә? § 5 Россия тормышында яңа сыйфатлар Алексей Михайлович идарәсенең беренче еллары. Яңа рус патшасы тәхеткә әтисе яшендә диярлек —17 яшьтә килә. Тик 1613 һәм 1645 еллар арасында җир белән күк аермасы була! 1613 елда Россия — Фетнә нәтиҗәсендә җимерелгән, сугыш халәтендәге ил, ә патша хакимияте әле көчсез һәм ныгымаган була. 1645 елда, киресенчә, ил инде җимереклекләрдән кү¬ тәрелгән, хуҗалык эшләре көйләнгән, сугышка сәләтле армия оешкан. Бу елларда патша хакимияте гадәттән тыш ныгый. Романовлар династиясе чит илләр, шул исәптән Польша тарафыннан да танылу ала. Россиядә монарх нык куллы һәм көчле фигурага әйләнә, илдәге халыкның барлык катлаулары да аның тирәсенә туплана. Әтисеннән аермалы буларак, Алексей үз заманы өчен яхшы белемгә ия була. Ул бала чагыннан ук укырга, санарга һәм язарга гына өйрәнеп калмый, дини һәм дөньяви әдәбият белән дә таныша. Аның китаплары арасында рәсемле чит ил басмалары да, гравюралар да була. Аның остазы — зирәк акыллы, яхшы белемле бояр Бо¬ рис Иванович Морозов Көнбатыш мәдәнияте белән яхшы таныш була һәм патша улында да кызыксыну уята. Алек¬ сейга еш кына, көнбатыштагыча итеп, кыска камзол, пан¬ талоннар кидерәләр. Соңрак, инде патша булгач, ул чит ил вәкилләре — дипломатлар, сәүдәгәрләр белән җиңел арала¬ ша. Яңа патша каләмгә ия була. Аның язганнары зәвыклы 48
е. Һәм образлы килеп чыга. Ул хәтта шигырьләр дә язып карый. Патша чын күңеленнән дингә бирелеп үсә, чиркәү тәртипләрен һәм йолаларын җиренә җиткереп үти, барлык постларны тота һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә. Тәхеткә менгәндә инде Алексей руханиларның барлык дәрәҗәләрен (чиннарын) яхшы өйрәнгән була, шуңа күрә чиркәү эшләрендә аларның тәрти¬ бен белеп катнаша ала, бик теләп клироста җырлый. Шулай итеп. Россиянең яшь хакимендә кечкенәдән үк яңа тормыш, шул исәптән Көн¬ батыш тормышы сыйфатлары белән иске рус тормышы тәртипләре, чиркәү гадәтләре бергә үрелеп бара. Тәхеткә дә Алексей Михайлович, әтисеннән аермалы буларак, 1613 елда патшалыкка канди¬ датлар күрсәткән Земство җыенындагыча шау- шулы, вакыт-вакыт каршылыклы бәхәсләр аша килми. Бу юлы барысы да башкача була. Тагын Земство җыены җыела, әмма патша сайларга түгел, ә тәре убәргэ, ягъни яңа патшага ант китерергә генә. Бу — патша хакимиятенең дәрәҗәсе, абруе артуын һәм чикләнмәгән көчкә ия булуын күрсәтә. Бер үк вакытта бу — Земство җыенының көчәя барган патша администра¬ циясе алдында күләгәгә торган саен ныграк керүен, патша сүзеннән чыкмаучы Боярлар думасы, дьяклар, подьячийлар, воеводалар йөзендә бюрократия туып килүе сәбәпле, роленең һәм әһәмиятенең бетә баруын да ачык күрсәтә. Патша дворян Милославскийның үзенең матурлыгы белән әсир иткән кызы белән никахлаша. Патша яраткан хатыны белән бәхетле яши, аларның 13 баласы, шул исәптән биш уллары туа. 1649 елгы Законнар җыентыгы. Патша, яңа хөкүмәт илдәге хәлне тотрыкландырырга омтыла, аның алдагы үсешен акыллы чаралар, элеккеге тәртип бозуларны бетерү исәбенә генә түгел, халыкның аерым катлауларына төрле ташла¬ малар бирү, барыннан да бигрәк, патша хөкүмәтен көчәйтү, җәмгыятьнең югары катлавын бергә туплау хисабына да тәэмин итәргә тырыша. 1643 елда җыйналган Земство җыены XVI гасырдан ук килгән, искергән «Хөкемлек», шулай ук Фетнә чорында һәм м El № Патша Алексей Михайлович Патшабикә Мария Милославская 49
1649 елгы Законнар җыентыгы төргәге салынган савыт Фетнәдән соңгы вакытта кабул ителгән бер- берсенә каршылыклы законнар һәм указлар урынына яңа законнар җыентыгы эшләргә карар чыгара. 25 бүлектән торган Законнар җыентыгы Земство җыены тарафыннан 1649 елның гыйнварында кабул ителә һәм ул 200 елдан артык гамәлдә була. Җыентыкның үзәк өлешендәге 287 статья, юлбасарлык һәм талауларга каршы көрәшкә багышланган өлештәге 104 статья халыкның милкен һәм хокукларын яклый. Яшәп килгән тәртипләрне, кешеләр арасындагы милек мөнәсәбәтләрен, әхлакый нормаларны бозган өчен, ал арда үлем җәзасына кадәр булган чаралар күрелү карала. Иске хөкемлекләр белән чагыштырганда яңасындагы статьялар саны берничә тапкырга күбрәк була, алар Россия җәмгыятендәге урнашып килә торган күпкырлы тормышны чагылдыралар. Яңа законнарның һәммә кеше өчен дә — дэраҗасе белан зурдан кечкенага кадар — гадел сакланырга тиешлеге ас- сызыклана. Судьяларга ришват (бүләк) алу катгый тые¬ ла. Халыкның фәкать ике категориясе генә — крепостной крестьяннар белан холоплар — закон нигезендә сакланучы¬ лар рәтенә кертелми. Җыентыкта алар өчен шәхси ирексез кешеләр тормышын көйләүче аерым бүлекләр эшләнә. Законнар җыентыгында патша хакимиятен ныгыту бу¬ енча чаралар комплексы да карала. Югары катлау, иң бе¬ ренче чиратта җәмгыятьнең «каймагы» феодаллар патша хөкүмәтен илдәге тотрыклылыкны. Россиянең халыкара абруен күтәрүне гарантияли дип бәялиләр. Җыентыкның «Даулат дараҗасе һам даулатнең саулы¬ гын саклау турында»гы икенче бүлегендә Рус даулатен кулга төшерерга омтылучылар өчен үлем җәзасы карала. Бу—Фетнә чоры һәм Россия чикләрендә яңа ялган патшалар барлыкка килүнең кайтавазы була. Статьяларның тагын бер төркеме явыз ният белан пат¬ шага һөҗүм итүчеләрне рахимсез равешта яшәүдән мәхрүм итү белән яный. Үз белдегеңнән, үзара җыелышып яки заговор белан, патша янына килү тыела. Патша сараенда сугенучеларне, тупаслык курс ату челарне, коралга тотыну¬ чыларны катгый җәза көтә. Коралга тотынучының кулын 50
кисү, ә инде корал кулланырга омтылучыны җәзалап үтерү каралган. Законнар җыентыгында җәмгыятьнең дини нигезләрен саклауга да җитди әһәмият бирелгән. Аллага тел тиде¬ рүчеләрне, гаепләрен ачыклап, җәзалау, яндыру көтә. Чир¬ кәүдә талаш-кычкырыш өчен дә каты җәза бирелә, чөнки анда һәркемгә эчке курку белән, дөньялыкны уйламыйча, баскан хәлдә гыйбадәт кылу тиеш. Җыентык качкан крестьяннарны хатыннары һәм балала¬ ры белән эзләтү һәм хуҗаларына тапшыру өчен чикләнмәгән срок билгели: теркәү кенәгәләрендә язылган качкын кресть¬ яннарны һәм ялгызакларны теләсә кайсы чиндагы хуҗа¬ ларына кайтарып бирергә һәм моңа чикләнмәгән вакыт ку¬ ярга. Крестьяннарны үз хуҗалары белән бергә теркәп куйган кенәгәләр крепостнойлык документларына әйләнәләр. Бистә кешеләре үтенече буенча ак бистәләр бетерелә, ә аларда яшәүчеләр гомерлек бурычка тартыла, ягъни са¬ лым түләргә һәм дәүләт каршындагы хезмәт бурычларын үтәргә мәҗбүр ителәләр. Шәһәрләрдә тотылган качкын крестьяннарны да гаиләләре белән элекке хуҗасына кайтару карала. Бистә хезмәтенә язылганнар шул көннән башлап яшәү урыннарыннан китә алмыйлар. Ялган акча, печать ясаучыларны үлем җәзасы көтә. Шулай итеп. Законнар җыентыгы тормышны гомуми тот- рыкландыруга, бер үк вакытта крепостнойлык мөнәсәбәтлә¬ ре сакланган феодаль җәмгыять тәртипләрен ныгытуга ярдәм итә. Кабул ителгән җәза бирү системасы (яндыру, чы¬ быркылау, тикшерү эшләрен җәза кулланып алып бару) За¬ коннар җыентыгының иске феодаль җәмгыять тәртипләренә нигезләнгән булуы турында сөйли. XVII гасырның икенче яртысында Россия тормышындагы каршылыклар. Россия икътисадындагы яңа күренешләр. Көнбатыш Европа илләрендәге кебек, тормышның гомуми стабильләшүенә нигезләнә. Әмма ул кырыс һәм аяусыз ре¬ жим белән барлыкка китерелгән стабильләшү була. Илдә патшаның көчле самодержавие хакимияте урнаша. Бу хакимият бөтен ил мәнфәгатьләрен чагылдыра. Ул тәр¬ типне, законлылыкны һәм иминлекне гарантияли, илнең оборонасын оештыра һәм аның тышкы сәясәте ихтыяҗларын тәэмин итә. Патшадан куркалар, патшага ышаналар, патшага таяналар. Аның хакимияте торган саен абсолют — чикләнмә¬ гән хакимияткә әверелә бара. 51
Патша Алексей Михайловичның алмаз тәхете Әмма, барыннан да элек, күтәрелеп килүче патша ха¬ кимияте феодаль катлаулар: эре җир биләмәләре — вотчина хуҗалары, боярлар һәм кенәзләр, алпавытлар, дәрәҗәле руханилар, җир биләүчеләр, монастырьлар, сәүдәгәрләр, рус эшмәкәрләре һәм бистәдә яшәүчеләрнең өске катлавы кебек зур хуҗалык ияләре мәнфәгатен чагылдыра. XVII гасырның икенче яртысында дәүләтнең иминлеге һәм үсеше берничә төп көчкә — боярлар белән дьякларның көченә, байлыгына, хезмәткә омтылышына; рус армиясенең нигезе булган йомышлы катлауның, алпавытларның оешкан хәрби көчләренә; эшмәкәрлек инициативасына; сәүдәгәрләр капиталына; халыкны берләштерүче православие дине¬ нә, дини идеяләрне яшәтүче һәм таратучы Чиркәү хезмә- тендәгеләргә таяна. Әмма халык массасын да — шәхси ирек¬ ле, дәүләтнеке булган һәм крепостной крестьяннар, шулай ук холоплар хезмәтен дә онытырга ярамый. Рус авылы һәм бис¬ тә кешеләре авыр крепостнойлык прессы белән изелгән була, әмма Россияне шулар ашаталар-эчертәләр, салым кертемнәре белән тәэмин итәләр, юллар-күперләр салалар, кеше яшәми торган районнарны үзләштерәләр, яңа җирләрне сөрәләр. XVII гасырның икенче яртысында үз тормышларындагы кайбер алга китешләре өчен, халыкның аерым катлаулары арасында тирән каршылыклар булуга карамастан. Россия нәкъ менә җәмгыятьнең өске катлавындагыларга да, урта һәм түбән катлауларга да бурычлы. XVII гасыр урталарына Европада католикларга каршы реформаторлык хәрәкәтләреннән башланып киткән дини сугышлар туктала. Европа католиклар һәм протестантлар арасында бүленә. Моның сәбәбе — Көнбатышта дини, рухи яңалыкларга каршы чыгыш ясарга һәм тормышның иске, традицион нигезләрен якларга җитәрлек көч табылуда. Европадагы кайбер илләрдә — Габсбург империясендә, Фран¬ циядә һәм Испаниядә — көчле король хакимияте урнашу да моңа этәргеч бирә. Яңалыкларның революцион рухы Англиягә һәм Нидер¬ ландка дә үтеп керә. Яңа көчләр һәркайда тормышның иске, тузган нигезләрен какшата. Моңа континентта сә¬ нәгатьнең бик көчле үсеп китүе, техника яңалыклары барлыкка килү, аеруча Англия, Франция, Нидерланд ке¬ бек көчле диңгез державалары тарафыннан ясалган яңа географик ачышлар һәм яңа җирләрне үзләштерүнең дә¬ вам итүе дә булыша. Нәкъ менә шушы илләрдә (аеруча 52
Англия белән Нидерландта) яңа буржуаз мөнәсәбәтләр туа, алар төрле катлау кешеләренең эшмәкәрлек эшчәнлегенә, яллы хезмәткә, сәнәгатьтә машина техникасы кулланыла башлауга нигезләнә. Иске феодаль тәртипләр әкренләп һәм котылгысыз рәвештә үз позиңияләрен югалта баралар. Нәкъ менә шушы чорда Европада буржуазия дип аталган урта сыйныф формалаша, аңа эшмәкәрлек эшчәнлегенә алынган «яңа дворяннар», мануфактура һәм фабрика ху- ж;алары, сәүдәгәрләр, шәһәр байлары, бюргерлар керә. Җәмгыятьтә югары урынны кешенең чыгышы, аксөяк булуы белән түгел, ә акча һәм милеге белән билгеләү торган саен ныграк урнаша бара. Үз көченә, сәләтенә һәм талантына таянып уңышларга ирешүчеләр, үз язмышларын үзләре коючылар көн геройлары булып таныла. Россиядә диңгез арты колонияләреннән агылган алтын да, ирекле яллы хезмәт тә, эшмәкәрлеккә көчле омтылыш күрсәтүчеләр дә булмый. Россия икътисадының нигезе элеккечә авыл хуҗалыгы булып кала. Илне стабильләштерү шартларында ташландык басулар сөрелә, ж,итештерү әй¬ ләнешенә яңа ж,ирләр кертелә. Россиянең Европа өлеше үзәге ж,анлана. Рус крестьяннары Идел һәм Урал буйларына күчеп урнашалар, Таш (Урал) аръягына чыгалар. Нәр ждрдә яңа пучинкэлар һәм авыллар үсеп чыга. Крепостной крестьяннар, хакимият ярдәме белән, яңа җирләр үзләштерүче һәм шул эшкә крестьяннарны да тар¬ тучы боярлар, алпавытлар, монастырьлар кулында була. Крестьяннарны яңа җирләргә, бер яктан, мәҗбүрият — ул хуҗа кешесе, ә икенче яктан, салым өстенлекләре һәм башка ташламалар алу һәм үз хуҗалыгын яхшыртырга омтылу куа. Идел буенда. Төньякта, Урал буйлары һәм Себердә яшәү¬ челәргә бу вакытта крепостнойлык кагылмый. Төньяк ел¬ галар һәм Ак диңгез буйларында яшәүче крестьяннар да шәхси ирекле була. Крепостной крестьяннар һәм бистә кешеләре илнең ирек кысылган үзәгеннән төньякка, көньяк¬ ка һәм көнчыгышка качарга тырышалар. Илнең авыл хуҗалыгы күтәрелешкә бара. Кырыс кли¬ мат шартларында инде культуралаштырылган җирләрне тирәнрәк үзләштерү өчен, яңа техника, ашламалар, фәнни чәчү әйләнешләре, яхшы юллар таләп ителә. Ә Россиядә боларның берсе дә булмый. Еш булып торган табигый бәла- казалар (корылык, яңгырлар, суыклар) бөртекле культура- 53
в Сәгатьләр. XVII гасыр лар һәм яшелчә уңышына зыян сала. Терлекләрнең баш саны акрын арта, токымлылык ягыннан да Россия Көнбатыш үрнәкләрдән бик нык калыша. Киңлеккә үсеш алган мондый хуҗалыкны экстенсив (интенсивның капма-каршысы) хуҗалык дип атыйлар. Крестьяннар арасында катлауларга бүленү башлана. Гаиләсендә ир-ат саны күп булган крестьян хуҗалыкларын- да атлар, башка эш хайваннары, сыерлар, хезмәт кораллары күбрәк исәпләнә. Аларның хуҗалары феодаллардан арен¬ дага җир алалар, авыл һөнәрчелеге оештыралар. Уңды- рышлылыгы аз җирләрдә яшәүче крестьяннар, хуҗалары рөхсәте белән, шәһәрләргә китеп һөнәрчелек итәләр: балта осталары, ташчылар булып эшлиләр, үз олаулары белән йөк ташыйлар. Шушы юл белән эшләп алган хезмәт хак¬ ларыннан алар үз хуҗаларына, алдан сөйләшенгәнчә, бил¬ геле бер суммада имана салымы түлиләр. Крестьянның феодалдан бәйлелеге сакланса да, мондый хәлдә ул иреклерәк була. Мондый елгыр крестьяннарның кайберләре сәүдәгә тартылалар һәм шактый капитал туплыйлар. Әмма алар барыбер крепостнойлыкта кала бирәләр. Бөтенроссия базары формалаша башлау. XVII гасырның икенче яртысында илнең авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек районнары төгәл ачыклана. Үзәк һәм Төньяк — арыш бе¬ лән солы. Көньяк бодай үстереп бирә. Кайбер районнар яшелчәчелек һәм бакча культуралары үстерү белән шө¬ гыльләнәләр. Диңгез буйларындагы. Урта Идел һәм Ока буйларындагы болынлыкларда терлекчелек алга китә. Төньяк диңгезләр буенда яшәүчеләр. Түбән Идел һәм Кас¬ пий балыкчылары Россиянең күп кенә өлешен балык бе¬ лән тәэмин итәләр. Көньяктан кызыл балык, чөгә, уыл¬ дык китерәләр. Түбән Идел һәм Урал таулары буендагы тоз кайнатучылар тоз китерәләр. Илнең төньягы һәм көньяктагы коры районнар авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итәләр. Болар илдә базар мөнәсәбәтләре ур¬ нашуга этәргеч бирә. Нәкъ менә базар шартларында кре¬ постнойлык бәйләнешләре көчен югалта башлый, крепост¬ нойлыкка каршы тенденңияләр барлыкка килә. Сәнәгать. Сәнәгать өлкәсендә дә үзгәрешләр барлыкка килә. Илдә сәнәгать товарлары — хезмәт кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары җитешми. Сәнәгатьнең төп фигуралары булып авыл һәм шәһәр һөнәрчеләре, санала. Авылларда иң 54
I кирәкле әйберләрне, нигездә, крестьяннар үзләре җитештерә: кием өчен тукыма тукыйлар, аяк киемнәре тегәләр, агачтан һәм балчыктан савыт-саба эшлиләр, өй җиһазлары, арбалар, чаналар ясыйлар. Яңа җирләр үзләштереп, яңа авыллар барлыкка килү, шәһәрләр үсү, халык саны ишәю белән бәйле рәвештә, бу төварларга сорау да арта. Баерак кешеләр яхшырак сый¬ фатлы әйберләр эзлиләр. Авыл һөнәрчеләре үзләре әзерләгән киндер тукыма¬ ны, киез аяк киемнәрен, сукноларны яшәү урыннарын¬ нан йөзләрчә чакрым ераклыктагы шәһәрләргә илтеп сата¬ лар. Кайчакларда эшмәкәрләр крестьяннарны чимал белән тәэмин итәләр һәм. Россия буйлап сату өчен, алардагы әзер әйберләрне алып китәләр. Көнбатыш мануфактурасын хәтерләткән предприятиеләр дә күренә башлый. Мәскәүдән көньякка таба (аеруча Тула тирәсендә) металл җитештеру үзәге барлыкка килә. Шундый ук үзәк төньяк-көнчыгышта — Устюжна-Желез- нопольскаяда, Онега аръягында эшли башлый. XVII гасырның беренче яртысында мануфактура пред¬ приятиеләре берничә генә булса, йөзьеллыкның икенче яртысында инде аларның саны дистәләр белән исәпләнә. Алар патша сараен һәм армияне, Мәскәү, Вологда, Холмо¬ гор, Архангельск, Тула һәм башка шәһәрләрдәге, Уралдагы сәүдәгәрләр ачкан предприятиеләрне тәэмин итүче дәүләт ма¬ нуфактуралары булалар. Россиядә мануфактураны, хөкүмәт яклавы белән, чит ил эшмәкәрләре дә оештыралар. Шулай да Россия сәнәгатенең чын таңы әле атмаган була. Эре сәнәгатьтә, нигездә, крепостной хезмәт файдаланы¬ ла, ә андый эшчене хезмәт нәтиҗәләре кызыксындырмый. Имана салымы түләүче читтән килгән крестьянның уйлары туган ягына төбәлгән була. Ирекле яллы хезмәт тормышка бик әкренлек белән керә. Җитештерү тәҗрибәсе җитешми, сәнәгате алга киткән илләр белән элемтәләр зәгыйфь була. Гомумән алганда, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе бик түбән хәлдә кала килә. Мануфактура продуктларына ихтыяҗ фәкать дәүләттә генә табыла. Андый товарлар өчен илдә базар бик тар була, ә чит илләрдә Көнбатыш товарлары белән алар ярыша алмый. Сәүдә. Шәһәрләр. Сәүдәгәрләр. Илдә икътисадның җанла¬ нып китүе, авыл хуҗалыгы күтәрелү, һөнәрчелек һәм ма¬ нуфактура сәнәгате үсү, илнең аерым районнарын төрле 55
XVII гасырда Кызыл мәйдан. Рәссам А. М. Васнецов товарлар җитештерүгә специальләштерү Бөтенроссия ба¬ зары формалашуга китерә. Эре шәһәрләрдә һәм шәһәр яны бистәләрендә, авыл җирләрендә тора-бара үзара элемтәләргә кергән сәүдә нокталары барлыкка килә. Күпләп сату ба¬ зарларында товарларны эре партияләр белән түбән бәягә алырга, ә аннан соң ваклап югарырак бәядән сатарга мөмкин була. Икмәк, металл, тоз, мех һәм тире сату буенча махсус базарлар оеша. Сәүдәгәрләр, үзләренең базарга товар кертү буенча куй¬ ган энергияләре һәм зирәклекләре белән, илдәге гомуми күтәрелешне чагылдыралар. Үз йортын Көнбатыш үрнәгендә төзеткән эре боярга инде Венеция көзгеләре, гади һөнәрчегә исә түбәсен ябу өчен юка такталар кирәк була. Базар бары¬ сын да тәкъдим итә, сатучылар һәркемгә хезмәт күрсәтә. Сәүдә халыкка яңа тормыш мөмкинлекләрен күрсәтә. Мәскәү илнең сәүдә багланышлары үзәге була. Аның сәүдә нокталары җирле һәм читтән китерелгән товарлар белән тула: икмәк көньяктан, тоз төньяктан, балык Иделнең түбәнге өлешеннән, мехлар Себердән китерелә. Мәскәүнең дистәләгән урамнары һәм тыкрыклары һөнәрчелеккә һәм сәүдәгә бәйле исемнәр ала. Түбән Новгород Көньяк белән Төньяк, Көнчыгыш белән Үзәк Россия арасындагы товар¬ лар агымын бүлгәләп-таратып торучы була. Әстерхан аша көньяк илләр белән, Архангельск аша Төньяк Европа һәм Англия белән сәүдә бара. Тула, Ярославль, Бөек Устюг эре л A2j 4^^ *] 2^ 56
I I I сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре булалар. Урал буйлары һәм Себернең үз сәүдә үзәкләре формалаша. XVII гасырның икенче яртысында сәудэгәрлэр катлавы ныгый. Василий Шорин, бертуган Строгановлар һәм Деми¬ довлар товар сатуны гына түгел, ә аларны җитештерүне дә — тоз чыгаруны, кыйммәтле җәнлек тиреләре белән эш итү, тимер рудалары эшкәртүне, балыкчылыкны — үз кул¬ ларына алалар. Иделдә, Окада һәм Камадагы эре судно¬ лар да аларныкы була. Йөзләгән кеше, һөнәрчеләр, йөк төяү-бушатучылар, бурлаклар булып, аларга хезмәт итәләр. Аларның милкен яхшы коралланган отрядлар саклый. 1650 еллар уртасында вак таможня җыемын юкка чыга¬ ру да сәүдә үсеше өчен әһәмиятле чара була. Алар урыны¬ на товар бәясенең 5% ы күләмендәге бердәм сауда җыемы кертелә. Бу — сәүдә операңияләрен күпкә җиңеләйтә һәм эшне тәртипкә сала. 1660 еллар уртасында рус сәүдәгәрләре хөкүмәтнең чит ил сәүдәгәрләренә сәүдә җыемын арттыруына ирешәләр. Мондый протекция чарасы (яклау) базарларда Россия сәү¬ дәгәрләренең хәлен яхшыртуга ярдәм итә. Шулай да Россиянең эчке һәм тышкы сәүдәсе Евро¬ па илләренеке белән чагыштырганда акрын үсә. Капитал күләме чикле, ә табыш аз була. Яхшы юллар, кредит сис¬ темасы, банклар булмау да сәүдә үсешенә тоткарлык ясый. Сәүдәгәрләр арасында мануфактурачы-эшмәкәрләр бик аз була. Сәүдә челтәре, нигездә, уртакул һәм вак базарлардан тора. Мондый сәүдә Россия икътисадын тагын да югары¬ рак дәрәҗәгә күтәрерлек һәм аның сәнәгать үсеше нигезен тәшкил итәрлек хәлдә булмый. Катлаулар. XVII гасырның икенче яртысында Россия җәм¬ гыятенең катлауларга бүленешендә әллә ни үзгәрешләр булмый. Элеккечә үк өстен катлау булып феодаллар кала. Илдәге югары идарә— Боярлар думасы, приказлар белән җитәкчелек, воеводалар билгеләү — феодал вәкилләреннән формалаша. Армия һәм Земство җыеннары белән идарә итү дә алар кулында була. Әмма бу катлау бердәм булмый. Самодержавие хакимияте ныгыган саен, әре феодал милекче-җир хуҗаларының — бо¬ ярлар һәм кенәзләрнең бәйсезлеге, аларның салым һәм суд өстенлекләре кыскара бара. Дәүләт хакимияте, бер яктан, феодалларга күпләп яңа җирләр бүлеп бирә, аларның кресть¬ яннарга хуҗа булу хокукларын ныгыта, ә икенче яктан. Көмеш тәңкә. XVII гасыр 57
Бояр XVII гасыр сәүдәгәре. Рассам А. П. Рябушкин 3- i ^.һ: • 'I, йомышлы дворяннар т&ләбе белән, әкренләп биләмәләрне (вотчиналарны) алпавыт җирләре (поместьелар) белән тигезли бара. Бу—феодаллар сыйныфының берләшүенә китерә. Чиркау феодаллары һәм феодаль корпорацияләр — мо¬ настырьлар аерым урын билиләр. Алар Россия җәмгыятен ныгытучы куәтле икътисади һәм рухи көч, тәре һәм гыйбадәт ярдәмендә патша хакимиятенә таяныч-терәк булалар. Көчәя барган дәүләт Чиркәүнең гаять зур җир байлыкларына, өстәвенә суд һәм салым өстенлекләренә ия булуы белән ки¬ лешергә теләми. Бу җирләр дәүләт фондыннан китәләр, йо¬ мышлы кешеләргә эләкмиләр, ә өстенлекләр казнага зыян китерә. Чиркәү элеккечә үк әйдәүче сәяси ролен дәгъвалый, бу — самодержавие тенденциясе белән каршылыкка китерә. Шәһәрләр үсә барган саен, бистә кешеләре — сәудагәрлар, һөнәрчелар һәм сату итучелар саны да күпкә арта. Бистә обш;инасында хакимият хәлле кешеләр кулында була, ә алар еш кына, үз урыннарыннан файдаланып, йөкләмә һәм салымнарның төп өлешен гади халык өстенә аударырга тырышалар. Шуңа күрә бистә икегә бүленә. 1649 елда За¬ коннар җыентыгы кабул ителгәннән соң, крепостной коллык гомерлек бурыч түләп баручы бистә тормышын тагын да кыенлаштыра. Крестьяннар катлавы — Россиядә иң күп санлы һәм иң хокуксыз катлау була. Дәүләткә салым түләүче һәм йөкләмәләр үтәүче дәүләт крестьяннары да, патша хуҗалы¬ гы җирләрендә эшләүче сарай крестьяннары да. Патриарх биләмәләрендә, чиркәүләрдә, шулай ук монастырьларда хезмәт итүче крестьяннар да һәм, әлбәттә инде, хосусый ми¬ лек ияләре — җир биләүчеләрдә һәм алпавытларда эшләүче крестьяннар да җиргә беркетелә. Даүлат крестьяннары үз вәкилләрен Земство җыенына җибәрү хокукына ия була, алар шәхси ирекле саналалар, салымнарны һәм йөкләмәләрне фәкать дәүләт файдасына гына түлиләр һәм үтиләр. Хосусый милекчеларнең крестьян¬ нары, тулысынча үз хуҗаларына бәйле булып, салымнар һәм йөкләмәләрне дәүләткә генә түгел, үз хуҗаларына да түлиләр һәм үтиләр. Барщина (феодал җирендә бушлай эшләү) ат¬ нага дүрт көнгә җиткерелә. Имана салымын натуралата (үз хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек һәм һөнәрчелек әйберләре белән) һәм акчалата түләргә кирәк була. Холопларны хуҗа тота. Алар салым түләмиләр, әмма тулысынча хуҗалары буйсынуында булалар. Күп кенә җир 58
хуҗалары, аеруча дворяннар, табыш артыннан куып, холоп¬ ларын җиргә күчерәләр, аларга, эш кораллары һәм ссудалар биреп, шәхси хуҗалыкларын көйләргә ярдәм итәләр. Яңа бар¬ лыкка килгән мондый крестьяннар үз хуҗалары басуларында эшлиләр һәм имана салымы гына түлиләр, ә дәүләткә башта салым түләмиләр, чөнки алар элеккеге теркәу кенэгалэренэ кертелмәгән булалар. 1670 елларда дәүләт аларны гомерлек бурыч түләүче крестьяннар исәбенә кертә. Катлаулар һәм базар мөнәсәбәтләре урнашу. Нәр катлау яңалыкны үзенчә кабул итә. Акча торган саен беренче план¬ га күчә бара. Акча тормыш хәлләрен яхшыртырга ярдәм итә, кешенең абруен күтәрә, аның үз-үзенә ышанычын арттыра. Феодаль катлау, базар мөнәсәбәтләре үсешенә җавап йөзеннән, үз хуҗалыгының табышлылыгын арттырыр¬ га, өзлексез тырышып эшләүче һәм салым түләүче булды¬ ру максатыннан, крестьян хуҗалыкларына ярдәм итәргә, җир эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга, яхшы токымлы терлекләр үрчетергә тырыша; шулай ук барщина срогын һәм имана салымын арттырырга, качкан крестьяннарны аяусыз эзләп кайтарырга омтыла; яңа җирләр бирүен сорап, хөкүмәткә туктаусыз үтенечләр юллый. Базар крестьяннарга да күпне вәгъдә итә. Булдыра ал¬ ган кеше, арендага җир алып, үз хуҗалыгын зурайта, авыл һөнәрчелеген киңәйтә, акча эшләргә шәһәргә китә. Әмма үсеп килүче базар мөнәсәбәтләре шартларында крестьянның үз хәлен яхшыртуга омтылышы, иниңиати- ва күрсәтүе, бер яктан, аның крепостнойлык бәйлелегенә, икенче яктан, җире аз булуга килеп төртелә. Азмы-күпме хәллерәк крестьяннар гаиләләрендә бер¬ ничә ир-ат булу, тәҗрибәләре һәм эшчәнлекләре бәрабәренә шәхси хуҗалыкларын ныгытуга ирешәләр. Крепостнойлык мөнәсәбәтләре аларга нык комачаулый, ә ярлыларны тәмам бөлгенлек хәленә җиткерә. Крестьяннар хуҗаларына имана салымы һәм дәүләт¬ кә салымнар түләүдән качарга тырышалар. Феодал ида¬ рәчеләренең керем-чыгым кенәгәләре крестьяннарның ва¬ кытында туланмәган бурычларын билгеләгән тамгалар белән чуарланган була. Бурычларны вакытында түләмәү дә, крестьяннарның түбәнчелек белән баш иеп өстенлекләр һәм ярдәм сорап язган үтенечләре кебек, күмәк төс ала. Крестьян¬ нар тарафыннан җир биләүчеләрнең һәм монастырьларның 'К] i I Дворян ...jsasas 59
җирләрен басып алу очраклары ешая. Еш кына мондый эшләр идарәчеләр һәм хакимият белән бәрелешкә кадәр барып җитә. Крестьяннар үзләренең төпләнгән урыннарыннан Дон буйларына яки Себергә китәләр, анда алар ирекле кучеп килучеләр булып исәпләнәләр. 1649 елда Законнар җыенты¬ гы басылып чыкканнан соң һәм качкыннарны эзләү срогын озынайту игълан ителгәч, бу крестьяннарның хәле кискен авырлаша. Качкыннар артыннан, аеруча Дон ягына, җәза отрядлары җибәрелә. Бу өлкәләрдә вәзгыять кискенләшә. Крепостнойлык изүе, авыр йөкләмәләр шәһәр халкының хуҗалык инициативасын тоткарлый. Моңа җирле хакимият¬ ләрнең кысуы, җыемнар, астыртын талаулар, шәһәр община¬ лары җитәкчелеген байлар басып алу өстәлә. Болар бистәнең урта катлау кешеләрен һәм шәһәр ярлыларын ярсыта. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. «1649 елгы Законнар җыентыгы» темасы буенча киңәйтелгән план төзегез. 2. XVn гасырда Россиядә авыл хуҗалыгы үсешенә хас сыйфатлар¬ ны санап чыгыгыз. Шул чорда авыл хуҗалыгы үсешендәге нинди күренешләр Россия өчен яңалык була? 3. Нәрсә ул мануфактура? Россиядә мануфактуралар барлыкка килү нәрсәне исбатлый? 4. XVII гасырдагы Россия һәм Көнбатыш Европа мануфактурала¬ рын чагыштырыгыз. Алардагы аерма нәрсә белән аңлатыла? 5. XVII гасырда барлыкка килгән мануфактураларның шактый өлеше эшләүдән туктый. Шул ук вакытта яңа мануфактуралар күтәрелеп чыга. Якынча нәтиҗә чыгарыгыз: аның сәбәбе нәрсәдә була? 6. XVII гасырда сәүдәдә нинди яңа күренешләр пәйда була? Сату- алудагы уңышлар хакында нәрсәләр әйтергә мөмкин? Аның үсешен нәрсә тоткарлый? 7. XVII гасырда Россиядә нинди катлаулар була? Аларны үзегез тәкъдим иткән критерийлар буенча чагыштырыгыз. §6 XVII —фетнәләр гасыры XVII гасыр Россия тарихына җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә җитди үзгәрешләргә этәрүче көчле со¬ циаль каршылыкларны чагылдырган фетнәләр гасыры булып кереп кала. Илдәге социаль киеренкелек. Тоз фетнәсе. Алексей Ми¬ хайлович идарә итүенең баштагы чорларында дәүләт эш¬ 60
ләре белән аз шөгыльләнә, гозерләрне караудан туктый, үз тәрбиячесе, аннан соң баҗасы да булып киткән бояр Морозовның тәҗрибәсенә һәм зирәклегенә таяна. Әмма Морозов хакимияттән шәхси байлык туплау өчен файдала¬ на. Бу көчле бояр барлык приказлар башына үз кешеләрен \тырта. Хакимияттән законсыз файдалану — ришвәтчелек, суд эшләрендә буталчыклар, куркытулар, чиновникларның башбаштаклыгы киң тарала. Михаил заманында җайга салынган дәүләт машинасы бирешә башлый, бу — халыкта ризасызлык тудыра. Алпавытлар хөкүмәттән крестьяннарның качып ки¬ түенә каршы хәлиткеч чаралар күрелүен таләп итәләр һәм аларның җиргә тулаем һәм мәңгелеккә беркетелүен ашкынып көтәләр, үзләренең җир фондларын киңәйтүне яклап чыгышлар ясыйлар, алпавыт җирләренә нәфес суз¬ ган боярлардан һәм Чиркәүдән зарланалар, приказлардагы ришвәтчелеккә каршы протест белдерәләр. Крестьяннар, киресенчә, ирек, хуҗаларыннан китү хо¬ кукы алу өчен көрәшәләр, җәза отрядлары качкыннарны элеккеге яшәү урыннарына куа башлагач, еш кына кулла¬ рына корал алып каршы чыгалар. Бистә кешеләре торган саен арта барган салымнардан ризасызлык белдерәләр, күп кенә салым һәм йөкләмәләрдән азат ителгән ак бистәләргә каршы чыгалар. Сәүдәгәрләргә ватан базарларында үзләренә конкурент булган чит ил сәүдәгәрләренең өстенлеккә ия булулары ошамый. Тоз фетнәсе. Рәссам Э. Лисснер 61
Үз кулларына реаль хакимлекне туплаган кенәзләр, бо¬ ярлар һәм күренекле дьяклар гына үз хәлләреннән канәгать булып яшиләр. Морозов хөкүмәте, өлгереп килә торган киеренкелекне сизеп, киң катлау феодаллар, йомышлы кешеләр һәм чи¬ новниклар мәнфәгатьләрендәге реформа үткәрергә уйлый. Салымнарның кайберләре киметелә, кайберләре хәтта юкка чыгарыла, ләкин, казнаны тутыру өчен, аларга алмашка ха¬ лык арасында сорау зур булган товарларга, беренче чиратта тозга читләтелгән салым кертелә. Бу — ярлыларда ризасызлык уята. Борчуга төшкән хө¬ күмәт халыкта нәфрәт тудырган тоз җыемын бетерә, бер үк вакытта ике ел элек юкка чыгарылган салымны кире түләтергә карар кыла. Бу гамәлләре белән ул халык чуа¬ лышларына этәрә. 1648 елның аяз июнь иртәсендә патша Троиңе-Сергий монастыреннан гыйбадәттән кайтып килә торган була. Мәс¬ кәүгә кергәндә, монархны сәламләүче кешеләр төркеме аңа ярдәмчеләренең җитешсезлекләре турындагы грамота бир- мәкче була. Патшаны озатып йөрүче боярлар өстенә ташлар оча. Патша грамотаны алудан баш тарта, аның сакчылары үтенеч белән килүчеләрне нагайкалары белән кыйнарга һәм атлары белән таптатырга тотыналар. Фетнәчеләрне куып тараталар, аны оештыручыларны кулга алалар. Халык ара¬ сында бу вакыйгаларны Морозов һәм аның иярченнәренең явыз ихтыяры белән бәйләп сөйлиләр. Икенче көнне Кремльдәге тәре йөреше (крестный ход) вакытында ачулары кабарган кешеләр тагын патша янына киләләр. Алар Морозовның һәм аның якыннарының от¬ ставкага китүен таләп итәләр. Йөзләгән мәскәүлеләр патша артыннан Кремльгә бәреп керәләр. Укчылар халыкка атудан баш тарта. Патша халыкны тынычландырырга омтыла, аларның таләпләрен карап тикшерергә вәгъдә итә. Әмма пат¬ шаны инде тыңламыйлар. Баш күтәрүчеләр, һөҗүм белән, Морозов һәм башка вельможаларның сарайларын алалар, аларның үзләрен халык кулына бирүне сорыйлар. Алексей Михайлович үз ярдәмчеләрен бер-бер артлы халык хөкеменә бирә. Ул фәкать якыны Морозовны гына коткарып кала, аны ашыгыч рәвештә Мәскәүдән чыгарып җибәрәләр. Бу киеренке көннәрдә күп кенә мәсьәләләрне Алексей үзе генә хәл итә. Ул баш күтәрүчеләрне җәзага тартуны тыя. Аның кушуы буенча, күренекле боярлар, шул исәптән патшаның 62
каенатасы Милославский да, канәгатьсезлек күрсәткән ук¬ чыларны, үзләренә төшке ашка чакырып, шәраб һәм бал белән сыйлыйлар. Патша приказ җитәкчеләрен үзенең шәхси контроленә алырга вәгъдә итә. Хөкүмәт Мәскәүдәге йомышлы кешеләргә җирләр бирергә ышандыра, укчыларга акча өләшә. Руханилар халыкны килешүгә чакыра. Тоз фетнәсе исеме белән тарихка кергән чуалыш тәмамлана. Бераз вакыттан Морозов Мәскәүгә кайта, әмма дәүләт идарәсендә ул инде элекке ролен уйнамый. Бакыр фетнәсе. Рус-поляк (1654—1667) һәм рус-швед (1656— 1658) сугышлары вакытында Алексей Михайлович хөкүмәте, өстәмә акча табу максатыннан, акча реформасы, үткәрә. Әй¬ ләнешкә көмеш номиналындагы бакыр акчалар кертелә. Һаман саен үсә барган хәрби чыгымнарны каплау өчен, хө¬ күмәт күпләп бакыр акча чыгара тора, ә салымнарны һәм та¬ можня җыемнарын кыйммәтле көмеш акчалар белән ала. Бакыр акчаның бәясе төшә башлый. Бер көмеш сум өчен 12—13, хәтта 15 бакыр сум бирә башлыйлар. Укчылар һәм чит ил яллылары хезмәт хакын бакыр акча белән алудан баш тарталар, сатучылар, кыймәтсезләндерелгән бакыр ак¬ чаларга сатмас өчен, товарларын яшерәләр. 1662 елның 25 июлендә Мәскәүдә Бакыр фетнәсе баш¬ лана. Меңләгән мәскәүлеләр — вак сәүдәгәрләр, укчылар, акчаның бәясе төшүдән аеруча зыян күргән яллы эшчеләр, төркем-төркем булып, Мәскәү мәйданнарына җыелалар. Халык төркеме Коломенское авылына юнәлә. Бу вакыт¬ та Алексей Михайлович чиркәүдә була. Патша фетнәчеләр каршысына чыга, аларны таралырга үгетли, ә бу вакытта патшага тугры яраннары, Мәскәүгә ат чаптырып, Коломен- скоега укчы полклар чакырта. Фетнәчеләрнең кыюраклары, патшага якын ук килеп, аның киемнәренә ябышалар. Алексей Михайлович мондый көтелмәгән һөҗүмнән югалып калмый, барысын да тик¬ шереп хәл итәргә сүз бирә. Ул халыкны тынычландыруга ирешә, һәм кешеләр кире Мәскәүгә юнәләләр. Шәһәрдә күтәрелеш җәелә бара. Халык бай сәүдәгәрләр¬ нең сарайларын җимерә. Аларның кайберләре башкала¬ дан чыгып кача. Меңләгән мәскәүлеләр, патшадан хакый¬ кать эзләп, яңадан Коломенскоега юнәләләр, патша белән сөйләшеп кайтып баручыларны да юлдан кире боралар. Баш күтәрүчеләр патшадан үзенең якыннарын — шушы хәлләр килеп чыгуда гаепле саналган кешеләрне тотып 63
бирүен таләп итәләр. Хәлләр тагын да киеренкеләнә, Алек¬ сей Михайлович адресына янаулар ишетелә. Бу вакытта аңа тугры гаскәрләрнең Коломенскоега ки¬ леп җиткәнлеге турында хәбәр итәләр. Патша фетнәчеләрне утергэнче кыйнарга, туракларга, ә исән калганнарын кулга алырга боера. Күп кенә баш күтәрүчеләрне Мәскәү елгасы ярына кысрыклап китереп, шунда батырып үтерәләр. Мәскәү буйлап фетнәчеләрне эзләү башлана. Шикле санал¬ ганнарны зинданнарга ташлап, җәзалап сорау алалар. Йөзлә¬ гән кеше сөргенгә җибәрелә. Күтәрелештә катнашучылардан болай үч алу патшаның һәм идарәчел югары катлауның хакимиятне үз кулларында нык тотуын күрсәтә. Дон буендагы хәлләр. 1660 еллар ахыры—1670 еллар башын¬ дагы казак-крестьян восстаниесе тагын да җитдирәк була. Аның башында Степан Тимофеевич Разин тора. Доннан башланып, восстание Россия дәүләтенең көньяк һәм көньяк- көнчыгышында шактый зур территорияләрне чолгап ала. Дон казакларының баш күтәрүчеләр хәрәкәте башын¬ да торуы очраклы булмый. XVI гасырда ук инде биредә коллыктан, авыр салымнардан, хаким катлауның җәбер- золымыннан бу ирекле якларга качып килгән казакларның авыллары оеша башлый. Тыныч вакытта алар иген үстерү һәм терлек асрау белән шөгыльләнәләр, куркыныч килгәндә, авылдагы өлкәннәрнең һәркайсы атларына менә. Казак¬ лар тиз йөрешле агач судноларда Кырым ханлыгы һәм Төркия ярларына сәяхәтләр ясыйлар, Каспий буендагы мөселман дәүләтләрен куркытып торалар. Вакытлар узу белән, чикман (байлык) артыннан оештырылган мондый сәфәрләр традициягә әйләнә. Рус хөкүмәте берничә мәртәбә әлеге яхшы оешкан һәм әйбәт өйрәтелгән хәрби көчләр ярдәменә таяна. Әмма казакларны йөгәндә тоту кыен була, алар Россиянең көньяк күршеләре белән мөнәсәбәтләрен катлауландыралар. Тугәракларда (җыеннарда) казаклар үзләренә җитәкчеләр — атаманнар, есауллар, хәрби писер- лар сайлыйлар. Әгәр аларның кайсы да булса ошамый икән, аны алыштыралар. Тора-бара чыгышы белән хәлле саналган казаклар пат¬ ша хөкүмәтенең таянычына әйләнә. Кремль палаталарында казак атаманнарын хөрмәт белән кабул итәләр, алар белән патша үзе сөйләшә. 1650—1660 елларда Дон буйларында вәзгыять нык кына үзгәрә. Казаклар сафына торган саен кушыла барган кач¬ 64
Степан Разин кыннар — крепостной крестьяннар һәм бистә кеше- -тәре — саны арта тора. Алар артыннан җәза отряд¬ лары килеп җитә. Казак җәмәгатьчелеге качкыннарны бирми, анда Доннан биру юк дигән йола яши. 1660 еллар уртасына Донда күп санлы качкыннар туплана. Алексей Михайлович аларның барысын да кире кайтарырга дигән фәрман чыгара, ә инде казакларны кисәтү йөзеннән, аларга сугыш кирәк- яраклары һәм азык-төлек җибәрү күләме киметелә. Дон буеның түбәнге өлешендә, хәлле казаклар урнашкан җирләрдә, яшәү түзәрлек була. Ә Донның югарыгы өлешләрендәге йолкышлар (ярлы казак¬ лар) яши торган шәһәрләрдә хәл чиктән тыш авы¬ рая. Кешеләр землянкаларда яшиләр, ачтан үләләр. Түбән Дондагы хәлле казаклар аларны үз якларына кертмиләр. Елганың өске өлешендәге шәһәрләрдә хакимияткә буй¬ сынмауның беренче очраклары күренә башлый. 1666 елда атаман Василий Ус, берничә йөз ярлыны Мәскәү янына ук алып барып, патшадан аларны патша хезмәтенә алу¬ ын сорый. Аларга Донга кире китәргә боерык бирелә. Ка¬ заклар Тулага җиткәндә, аларга крепостной крестьяннар һәм холоплар кушыла башлый. Тиздән гаскәр берничә мең кешене берләштерә. Алар алпавыт утарларын җимерә, алпавытларны һәм җир биләмәләре хуҗаларын үтерә баш¬ лыйлар, җирле кешеләрне ирекле дип игълан итәләр. Пат¬ ша гаскәрләре аларны көньякка кысрыклый һәм тарата. Күпләренең гомере төрмәләрдә һәм дарларда өзелә. Степан Разин восстаниесе. 1667 елның язында хәлле ка¬ зак Степан Разин казаклар өере белән Донның югары өлешенә барып чыга. Иделдә боз китүгә, Степан үзенең сәфәренең максатын белдерә: Иделгә! Аннан Каспийга! Казак отрядларының чикмән артыннан анда беренче мәртәбә генә барулары булмый. Бу походта фәкать йолкыш-сукбайлар (качкын холоплар) гына булуы хакимиятне борчуга сала. Разин отряды Иделгә юнәлә, аннан Җаекка китә, Җаек шәһәрчегендә кышлауга туктала. 1668 елның язында Разин Россия һәм аның белән чиктәш дәүләт территорияләре буйлап беренче зур масштаблы поход ясый. Казаклар Каспий диңгезенә чыгалар, әйләнә-тирәдәге ханлыкларның яр буйларын айкыйлар. Россия белән тыныч мөнәсәбәтләрдә булган Иран биләмәләренә һөҗүм итәләр, бай табыш алалар. Степан Разинның « Кызыктыргыч хаты» it л "* *»*<*^’® ’ •> * '/«*/******•* • M'* ’“***** . м* 4 5 “»_4»»»<«***• 65
Разинлыларның кораллары 1670 елның язында Разин тирә-якка, боярларны һәм воеводаларны кыйнарга чакырып, кызыктыргыч хатлар җибәрә һәм май башларында походка кузгала. Разин тугәрэктз көрәштәшләренә: Сез Доннан Иделга, а Иделдан патша дошманнарына каршы Русь җирена, Мас- каү даүлатеннан <...> хыянатчеларне — боярларны һам дума кешеларен, шаһарлардан — воеводаларны һам приказ кешела- рен куып чыгарырга барасызмы? — дип мөраҗагать ита. Аңа бердәм тавыш белән «Әйе!» дип җавап бирәләр. Бу хәрәкәтнең шигаре — кара халыкка ирек алып бирү, ягъни аларны крепостной бәйлелекнең барлык формаларыннан да азат итәргә чакыру була. Шулай итеп, Степан Разин җитакчелегендэге харакат Россия тарихында беренче мартаба гамалдаге барлык тар- типларга каршы күтарелеш була, әмма хәрәкәттә катнашу¬ чылар патшага кул күтәрмиләр. Баш күтәрүчеләр юлындагы беренче шәһәр Идел буенда¬ гы яхшы ныгытылган Царицын була. Аның халкы Разинга капканы үзе ача. Воеводалар, приказ кешеләре, укчылар гаскәре башлыклары һәм сәүдәгәрләрдән үч алу башлана. Басып алынган байлык баш күтәрүчеләр арасында бүленә. Разин үзен сәләтле командир һәм таләпчән хөкемдар итеп күрсәтә. Воеводалардан һәм приказ кешеләреннән ул үзе сорау ала. Берәүләрен ярлыкый, ә икенчеләрен түгарак ризалыгы белән дарга җибәрә. Шәһәрдә казаклар түгәрәге эшли, аңа шәһәрнең барлык кешеләре керә. Алар атаманны, есаулны һәм башка вазифаи затларны сайлыйлар. Разин, Царицынны калдырып, Идел буйлап түбәнгә төшеп китә. Шәһәрләр берсе артыннан берсе биреләләр, укчыларның да бер өлеше аның ягына күчә. Тиздән баш күтәрүчеләр гаскәрендәге кеше саны дистә меңнәр белән исәпләнә башлый. Степан Разин гаскәре, шәһәр халкы яр¬ дәме белән. Әстерханны ала. Анда үзенең көрәштәше Васи лий Уены калдырып, Разин Россиянең түренәрәк юнәлә. Аңа сугышсыз гына Саратов һәм Самара бирелә. Бу күтәрелеш тиз арада крестьян-казак восстаниесенә әйләнә. Крестьяннар алпавыт һәм җир биләүчеләрнең утар¬ ларын басып алалар, алар милкен үзара бүлешәләр, кабалалык документларын яндыралар, сайланулы затлар җитәкчелек итә торган крестьян түгаракларе оештыралар. Идел буе. Кара туфраклы Үзәк районнар восстание уты астында кала. Урал һәм Украинаны, башкорт, татар, мари. 66
чуваш, мордва авылларын чуалышлар чолгап ала. Нәркайда баш күтәрүчеләрнең лидерлары калкып чыга. Феодаллар, куркуларыннан үзләренең гаиләләрен алып, Мәскәү дивар¬ лары артына һәм башка эре ныгытмаларга качалар. Азат ителгән территорияләрдә дәүләт салымнары, имана салым¬ нары түләү туктатыла, барщинага эшләү бетерелә. Разин биләп алган районнарда шәхси милекчелек, сату-алу һәм акча исәп-хисаплары бетерелми, әмма эш-гамәлләр барысы да феодаль салымнарсыз һәм приказлар администраңиясенең бюрократик буталчыкларыннан башка гына дәвам итә. Восстаниенең киңәюе аны көчсезләндерә. Крестьяннар, бистә кешеләре, вак сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр хәрби тәр¬ тип һәм сугыш тактикасының нәрсә икәнен дә белмиләр. Төп корал сәнәкләр, чалгылар, күсәкләр була. Буйсын¬ дырырга җибәрелгән җәза отрядлары халыкны бик тиз тараталар һәм тәртип урнаштыралар. Казаклар гаскәре көчле Сембер ныгытмасын камалышка ала. Алексей Михайлович хөкүмәте, илдә фетнәдән соңгы елларда зур авырлык белән урнаштырган тәртипләрне са¬ клап калу өчен, шактый зур көч ташлый. Разинчылар хәрәкәте дәүләт системасын, ныгып урнаш¬ кан иҗтимагый кыйммәтләрне җимерү белән яный. Илнең төрле районнары бер-берсеннән аерылган хәлдә кала. Ике якның да үз хакыйкате, әлбәттә. Җәмгыятьнең Ра¬ зин артыннан ияргән түбән катлавы гамәлдәге тәртипләрнең астын өскә әйләндереп ташларга һәм, идарә итү буенча бер¬ нинди күнекмәләре булмаса да, җәмгыять башына менәргә омтыла. Җәмгыятьнең югары һәм урта катлаулары. Россия дәү¬ ләтенең нигезләрен һәм үз милекләрен саклап, баш күтә¬ рүчеләргә бердәм каршы торалар. Чиркәү дә баш күтәрүчеләргә каршы чыга, ул алар йө¬ зендә гыйбадәтханәләрне мәсхәрә итүчеләрне һәм дингә тел тидерүчеләрне күрә. Разин диннән сөрелә. Алексей Михайлович восстание белән көрәшкә Россиянең иң яхшы хәрби көчләрен туплый. Баш күтәрүчеләргә каршы авыр кыр туплары һәм камап алу артиллериясе юл ала. Патша армиясе Идел буена юнәлә. Җәза отрядлары юл уңаеннан аерым өяз, сала һәм авыллардагы каршылык учак¬ ларын бастыра баралар. 1670 елның октябрь башында Сембер өчен барган бә¬ релештә баш күтәрүчеләр моңарчы күрелмәгән батырлыклар 67
күрсәтә, әмма кенәз Барятинский җитәкчелегендәге пат¬ шага тугры гаскәрләр дә курку белми сугышалар. Бәрелеш әле дәвам итә, ә казак атаманнары инде ярдан кузгала. Баш күтәрүчеләр җиңелүгә дучар ителә, яраланган Разинны көрәштәшләре Донга алып китәләр. 1671 елның апрелендә Дон буендагы Кагальникта Ра¬ зин кулга алына. Аны хәлле казаклар эләктерә. Разинны арбага куелган читлек эчендә, көчле сак астында Мәскәүгә китерәләр. Ул анда озын-озак сорау алулар кичерә (аларда Алексей Михайлович та катнаша), җәзалауларга дучар ителә. Атаман үз көрәштәшләрен сатмый. Кече туганы белән икесен бергә үлем җәзасына алып барганда, ул хәтта, шаян сүзләр белән, югалып калган энесенең рухын күтәрергә тырыша. Степан Разин восстаниесе рус җәмгыятенең бердәм бул¬ мавын раслый. Үзара килешүләргә ирешү мөмкин булмый. Илчеләр тарафыннан чит ил патшаларына илтеп бирелгән грамоталарда заводчылар һәм гыйсъянчылар фетнәсе бас¬ тырылды һәм Россия дәүләтендә тынлык урнашты дип хәбәр ителә. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Алексей Михайлович идарә иткән елларда булып узган иң көчле күтәрелешләрнең сәбәпләрен чагыштырыгыз. Алардагы сылтау белән сәбәпне ничек аерырга? 2. Катнашучылар составы, куйган таләпләре, көрәш характеры буенча восстаниеләрнең уртаклык һәм аерымлыкларын табыгыз. 3. Крестьян чуалышлары белән шәһәрләрдәге восстаниеләр аеры¬ ламы (аерыла икән, нәрсә белән)? 4. Ни өчен барлык восстаниеләр дә җиңелү белән тәмамлана? Башкача була алыр идеме? 5. XVII гасырның уртасында һәм икенче яртысында Россия җәм¬ гыятенең халәте һәм үсеш үзенчәлекләре турында, шул чордагы халык восстаниеләрен өйрәнеп, нинди нәтиҗәләр ясарга була? §7 Алексей Михайловичның эчке һәм тышкы сәясәте Патша Алексей Михайлович шәхесе. Алексей Михайлович Россия тарихына илне үстерү өчен кирәкле һәммәсен эшләгән монарх булып кереп кала. Ул 1645—1676 елларда хакимлек итә. Алексей Михайлович озын буйлы, тулы гәүдәле, аксыл- коңгырт куе чәчле һәм зәңгәр күзле, үз-үзен тотышында зыялы кеше була. Холкының төп сыйфатлары — ныклы 68
I I 1 1 1 иман, какшамас pyx һәм җаваплылык хисе. Үз якыннарына ул, урталыктан, гадел юлдан барыгыз дип кабатларга ярата торган була. Урталык аның эчке һәм тышкы сәясәтенең нигезен тәшкил итә. Ул, үз теләгәненә ирешергә мөмкин булмасын аңлаганда, компромисска бик теләп бара. Кем¬ не дә булса катгый сүзе белән рәнҗетсә, патша үз гаебен төзәтергә тырыша. Аның күп кенә гамәлләре һәм карарлары бакый дөньяда рухын коткару турында кайгыртуы белән аңлатыла. Христиан кануннарын ул изге һәм кагылгысыз дип саный. Алексей Михайлович күп кенә очракларда үзенең христианлык асылыннан чыгып эш итә. Аның чорында кырымлылар, төрекләр һәм поляклар тарафыннан әсир төшерелгән сугышчыларны сатып алу киң кулланыла. Са¬ тып алынган крепостной крестьяннар һәм холоплар иреккә җибәрелә. Патша гарипләр һәм авыруларны дәваларга, гыйбадәтханәләрне тотарга, хәерчеләргә бирергә күп акча¬ лар бүлә. Аның боерыгы буенча, Мәскәүдә даими рәвештә мохтаҗларга икмәк тараталар. Алексей Михайлович күпкырлы белемнәргә ия, кызык- сынучан һәм нинди дә булса шөгыльгә бирелүчән, хикмәтле китаплар укырга ярата торган кеше була. Аның язу стиле бик яхшы була, рус-поляк сугышы тарихын шәхсән үзе яза. Алексей Михайлович чиркәү хорын һәм дөньяви җырларны ярата. Җырчылар һәм музыкантлар патша гаиләсен өй¬ ләрендә концертлар биреп ләззәтләндерәләр. Алексей Ми¬ хайлович чорында беренче булып театр тамашалары күр¬ сәтелә башлый. Патша лачын белән аучылык итәргә ярата, бик теләп, шахмат уйный, сәгатьләр һәм көзгеләр коллек¬ циясе туплый. Патша Россияне Көнбатыш йогынтысына ачып куя. Кремль сарае Европадан китерелгән җиһазлар белән бизәлә, стеналарга обой ябыштырыла. Чит илләрдән даими рәвештә газеталар килеп тора. Тәхет варисы Федор белән патша кызы Софья латин һәм поляк телләрен өйрәнәләр. Сла¬ вян мәдәниятенең танылган эшлеклесе Симеон Полоцкий (1629—1680) аларның остазы була. Мәгариф тарафдары Ф.М. Ртищев, күренекле дипломат А.Л.Ордин-Нащокин, Көнбатыш йогынтысын алга сөрүче А.С. Матвеев патшаның якын кешеләре булалар. Патша әңгәмәләр корып утырган кешеләрнең күбесе чыгышлары белән аксөякләр нәселеннән булмый, әмма алар — искиткеч А. Л. Ордин- Нащокин 69
талантлы кешеләр. Алексей Михайлович Россиягә чит ил белгечләрен китертә һәм аларның хезмәтен югары бәяли. Алексей Михайловичта рус флотын төзү идеясе туа. Ул аны төзүне Окада башларга ниятли һәм судноларны Идел буйлап Каспий диңгезенә чыгарырга уйлый. Әстерханда күп туплы «Орел» фрегаты суга төшерелә. Шәхси тормышында Алексей Михайлович бәхетле була. Әмма кайгы патша гаиләсен дә читләтеп үтми; патша варис¬ лары берсе артыннан берсе вафат булалар, алар бер кызла¬ рын да җирлиләр, аннан соң патшаның тугрылыклы гомер юлдашы Мария Ильинична Милославская да дөнья куя. Ике елдан соң Алексей Михайлович икенче мәртәбә, Смоленск дворянының чибәр кызы Наталья Кирилловна Нарышкинага өйләнә. 1672 елда аларның уллары Петр, шуннан тагын ике кызлары туа. Ике көчле гаилә кланы — Милославскийлар белән Нарышкиннар арасында көрәш башлана. Патша алар арасындагы низагларны көйләп тора, әмма аның вафатыннан соң бу көрәш фаҗигале төс ала. Чиркәү һәм дәүләт. XVII гасырда Россиядә Чиркәү һәм дәүләт арасында каршылыклар көчәя. Кем хакимлеге көч¬ лерәк: Патриархныкымы, әллә патшаныкымы дигән сорау гасырлардан килә. Византия империясе үрнәгендә митро¬ политлар, ә аннан соң Патриарх дөньяви хакимияткә буй¬ сына. Чиркәүнең югары иерархиясен үз вазифаларына бөек кенәзләр, соңрак патшалар билгели. Әмма, вакытлар үтү белән. Чиркәү Россиядә биниһая көчкә әверелә. Чит ил ба¬ сып алучыларына каршы көрәш елларында һәм дәүләтне үзәкләштерү чорында дәүләт Чиркәү ярдәменә мохтаҗ була. Чиркәү, тәре һәм гыйбадәт белән, халыкның бөек казаныш¬ ларына фатиха бирә. Әмма Россиядә патшаның чикләнмәгән хакимлеге көчәйгән, ныгыган саен, бу системада Чиркәүгә урын кечерәя. Патша хакимияте төрле характердагы суд һәм салым өстенлекләренә ия булган, көчле сәяси йогынты¬ лы, дәүләт эчендә дәүләт булып яшәп килүче Чиркәү белән килешергә теләми. Дворяннар катлавы Чиркәүнең, монастырьларның һәм Патриархның меңләгән йомышлы кешеләрне урнашты¬ рырга мөмкин булган иксез-чиксез җирләренә кызыгып карый. XVII гасыр урталарына Чиркәү үзенең күп кенә өстенлекләрен югалта: махсус оештырылган Монастырьлар приказы Чиркәү кулындагы (Патриарх җирләреннән кала) барлык җирләр белән идарә итә; суд һәм салым өстенлекләре 70
ДӘ Патриарх биләмәләре өчен генә саклана. Шулай да Рус Православие Чиркәве элеккечә үк Россиядәге иң эре җир милекчеләренең берсе булып кала. Дәүләт тормышын тәртипкә салу шартларын¬ да Чиркәү йолаларын һәм китапларын да заман таләпләренә яраклаштырырга кирәк була. Йөз еллар дәвамында чиркәү хезмәтләрендә дә ял¬ гышлар аз тупланмый. Китап күчереп язучыларның уку-язуда белемнәре җитмәү сәбәпле, Чиркәү текст¬ лары бозыла. Рус икона ясаучылары изге затлар¬ ны һәм дини сюжетларны сурәтләүдә кайвакыт канунлаштырылган кагыйдәләрдән читкә китәләр. Русьта хәтта чукыну күренеше дә үзгәрүгә дучар була — Алла Атаны, Алла Улын һәм Изге рух Алла¬ сын символлаштырган өч бармак урынына Русьта ике бар¬ мак белән генә чукына башлыйлар. Мәҗүсиләрнең күп кенә йолалары һәм ышанулары сиздерми генә Чиркәү хезмәтенә дә үтеп керә. Святки зурлап бәйрәм ителә. Чиркәү канунна¬ рын бозып, кайбер мәҗүсилек йолалары үтәлә. Чиркәүнең һәм дәүләтнең җитәкчелек даирәсендә, патша Алексей Михайловичның актив катнашлыгы белән. Чиркәү хезмәтләрен бозыклыклардан чистартуга әзерлек башлана. Бу яңалыкларның әйдәүчесе 1652 елда дәрәҗә (сан) алган Патриарх Никон (1605—1681) була. Бу гаҗәеп язмышлы кеше була. Мордва малае Никита (малайның дөньялыктагы исеме шулай) бик иртә ятим кала, кечкенәдән дини китаплар уку белән мавыга. Түбән Новго¬ родтан ерак түгел генә урнашкан атаклы Макарьев мона¬ стыренда послушник (монахлыкка әзерләнүче) була, аннан рухани булып китә. Аның гаилә тормышы да фаҗигале килеп чыга. Хатыны белән алар бер-бер артлы өч кечкенә балала¬ рын югалталар. Шуннан соң ул Ак диңгез буендагы скитка китә, Никон исеме алып, монахлыкка чәчен кырдыра, игу¬ мен (ирләр монастыре башлыгы) итеп куела. Аның фидакарь дигән даны илгә тарала. Никонны патшага алып киләләр, ул патшага зур тәэсир ясый һәм Мәскәүдә калдырыла. Патша тирәсендә чын тәкъвалыкны кайгыртучылар түгәрәге оеша. Аңа патшаның шәхси дини атакае Стефан Вонифатьев, Түбән Новгород өязе руханилары арасыннан күтәрелгән протопоп Аввакум, окольничий Федор Ртищев һәм башкалар керә. Нәкъ менә шушы түгәрәктә Чиркәү хезмәтен греклар үрнәгендә тәртипкә салу. Чиркәү китап¬ * .A Л 1 -- ‘t г*- Патриарх Никон 71
ларын оригиналларына тәңгәлләштерү. Чиркәү хезмәтенә вәгазьләр кертү идеяләре барлыкка килә. Никон вакытында, кабул ителгән яңалыклардан тыш. Чиркәүләрдә билдән бөгелеп (идәнгә чаклы бөгелеп түгел) өч бармак белән чукыну кертелә башлый. Һәркайда китапларны төзәтү башлана, алардан, заманча телдәге нормаларга туры китереп, басма оттисклар эшли башлыйлар. Борынгы канун¬ нарга туры килми торган иконаларны гыйбадәтханәләрдән алалар. Бу яңалыкларның барысы да асылы белән фәкать йолаларга гына кагыла. Никон Чиркәү хезмәткәрләренең әхлаклылыгын көчәйтү кампаниясе җәелдереп җибәрә. Чиркәүләрдә, монастырь¬ ларда эчүчелеккә каршы көрәшә, гыйбадәтләрнең һәм йо¬ лаларның ихластан үтәлүен таләп итә. Чиркәү хезмәтендәгеләрнең күпчелеге бу яңалыкларны кабул итмиләр. Ярым надан, дөнья мәшәкатьләренә кереп баткан дин әһелләре һәм монахлар Никонның тәртипкә чакыруына дошманлык белән карыйлар, алар әллә кай¬ чан өйрәнелгән изге текстларга ияләшкән булалар. Чиркәү реформаторлары мәхәллә кешеләренең каршылыгына да очрый. Гыйбадәт кылырга өйрәнгән китаплары һәм моңарчы табынган иконалары алар өчен дини инануларының аерыл¬ гысыз өлеше була. Нәм кинәттән боларның бөтенесен дә алардан тартып алалар, җитмәсә, өч бармак белән чукы¬ нырга кушалар. Раскол чорында. Рәссам С. В. Иванов 72
f Боларга риза булмаганнар үзләрен иске йола тарафдар¬ лары дип игълан итәләр. Җәмгыятьтә һәм Рус Православие Чиркәвендә раскол әнә шулай башлана. Иске йола тараф¬ дарлары арасында төрле социаль катлау кешеләре була: атаклы бояр хатыны Морозова, сәүдәгәрләр, крестьяннар, бистә кешеләре. Асылда, халыкның бер өлеше яңа тормыш¬ ка каршы чыга, искелеккә ябыша. Кирәксезгә чыгарылган изге әйберләр белән кискен кө¬ рәш алымнары (иконаларны утка ташлаулар, китаплар¬ ны юкка чыгарулар) кешеләрне тетрәндерә. Мәҗүсилек бәйрәмнәрен уздыру һәм йолаларын үтәү тыела. Эчүчелек һәм чиркәү хезмәтенә салкын караган өчен, таяклар белән кыйныйлар, чылбырга утырталар, сөргенгә сөрәләр. Каршы килүчеләрне, шул исәптән икона язучыларның буйсынма- ганнарын. Чиркәүдән читләштерәләр. Чиркәүне реформалаштыруда мондый алымнар куллану¬ га чын тәкъвалыкны кайгыртучылар үзләре дә, шул исәп¬ тән протопоп Аввакум (1620—1682) да каршы булалар. Үзенең ярсулы вәгазьләрендә ул Никонны Алладан чит¬ ләшүдә, кешеләрне ирексезләүдә гаепли. Моңа җавап итеп, Никон аны һәм башка чын тәкъвалыкны кайгыртучыларны сөргенгә сөрә. Иске йола тарафдарлары алдында алар дин өчен газап чигүчегә әйләнәләр. Патша башта. Чиркәүне яңарту зарурлыгыннан чыгып, урталыкта тора. Әмма патшаның үзен хуплавын тоеп, Ни¬ кон үз кулына зур хакимият туплый. Алексей Михайлович үзе хәрәкәттәге гаскәрләр янына киткәндә, Мәскәүдә хөкүмәт башында Патриархны калды¬ ра. Никон ил белән идарә итү эшләренә тыкшына, хакимиятнең Чиркәү би¬ ләмәләрен чикләүгә юнәлдерелгән га¬ мәлләрен тәнкыйтьли. Монастырьлар приказы оештыруга каршы чыга. Мәс¬ кәү Кремленең Успение соборындагы вәгазьләрендә берничә мәртәбә рухи ха¬ кимиятнең дөньяви хакимияттән өстен булуы, изге юлның патшалыктан өстен булуы турында ачыктан-ачык әйтә. Никонга каршы торучылар Россия киңлекләренә таралган була. Аввакум салкын чокырда чылбырда утыра. Со- Яңа Иерусалим монастыреның Воскресенский соборы 73
Алексей Михайловичның зур мөһере (печате). 1667 ел >- -Чх ловки монастыре Никон реформасын кабул итүдән баш тарта, монахлар монастырь эченә кереп бикләнәләр. 1658 елда патша белән Никонның аралары өзелә. Никон Воскресенский (Яңа Иерусалим) монастырена китә. 1666 елда патриархларның Мәскәүдә җыелган гомуми Җыенында Никонны Патриарх дәрәҗәсеннән мәхрүм итәләр. Җыенда патшаның гражданлык эшләрендә, ә Патриарх¬ ның Чиркәү эшләрендә өстенлеккә ия булуы ассызыклана. Никонны гади монах итеп ерактагы Ферапонт монастырена билгелиләр, аннан соң аны Кирилл-Белозерский монастырена сөрәләр, һәм ул шунда вафат була. Мәскәүдә яңа Патриарх сайлана. Хөкүмәт Чиркәүне чис¬ тарту эшен дәвам итә. Бу — рус җәмгыятендә раскол ныгый һәм киңәя дигәнне аңлата. Аулак, караңгы урманнарда иске йола тарафдарларының скатлары барлыкка килә. Гаскәр килә башласа, иске йолачылар үз-үзләрен яндыралар. Үз- үзен яндырганнарны көеклар дип атыйлар. Раскол башында протопоп Аввакум тора, инде ул ни- кончыларны гына түгел, патшаны да фаш итә. Хөкүмәткә каршы алып барган гамәлләре өчен аны яндыралар. Вакытлар узу белән, иске йолачылар, үз йолалары һәм гореф-гадәтләре, иске чиркәү җиһазлары һәм борынгы ки¬ таплары белән бергә, рус православиесенең үзенчәлекле бер өлешенә әйләнәләр. Патша хакимиятенең көчәюе. Самодержавие ул — дәүләттә бер кешенең чикләнмәгән хакимияте генә түгел, патшага үзенең хакимлеген тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган система да. Бу системага Россия әкренләп килә. XVII гасырның икенче яртысында Россия үзенең икътисадын тотрыклыландыра, ныклы халыкара элемтәләр урнаштыра, авырлык белән булса да, Польшаны җиңә. Чиркәү расколы чорына керә. 1640—1660 еллардагы шәһәр восстаниеләре, шулай ук Степан Разин җитәкчелегендәге көчле халык хәрәкәте Россияне дер селкетеп ала. Россиянең өске идарәчел катлавы шундый авыр¬ лык белән урнаштырылган тәртипләрне фәкать көчле хакимият кенә саклап кала алуын аңлый. Патша хакимиятен, закон һәм тәртипләрне ныгы¬ тып, алар үз хәлләрен дә ныгыталар. Фетнә елларыннан соңгы чорда җәмгыятьнең сәламәт көчләре үзәк хакимият һәм патша тирә¬ 74
сенә туплана. Хәтта фетнәчел казаклар белән крестьяннар да яхшы патша байрагы астын¬ да аның явыз союзникларына каршы баралар. Земство җыеннары, эчке һәм тышкы сәясәт¬ нең иң мөһим проблемаларын хәл иткәндә, патшага матди һәм рухи ярдәм күрсәтәләр. XVII гасырның икенче яртысында Россия са¬ модержавиесе тагын да көчәя төшә. Патша хакимиятенең көчәюе Польша бе¬ лән барган сугыш шартларында бара. Ул ва¬ кытта күп кенә мәсьәләләрне тоткарлыксыз хәл итәргә туры килә. Земство җыеннары җыеп торырга вакыт булмый. Беренче планга торган саен белемле, сәләтле кешеләр чыга, алар хәтта Боярлар думасы составына да кертеләләр. Патша якын, яки яшерен Дума оештыра, иң мөһим мәсьәләләр шунда хәл ителә. Рус-поляк сугышына киткәндә, патша барысына урын- дәрәҗәләрне онытып торырга күрсәтмә бирә. Сугыш вакы¬ тында кемнең чыгышы югарырак икәнлеге турындагы урын бүлешүле бәхәсләр тыела. Кешеләрне, чыгышларына карап, югары вазифаларга билгеләүне бетерү вакыты җитеп килә. Илдәге үзәк идарә органарын элеккечә приказлар тәшкил итә. Кайвакытларда аларның саны 80 гә җитә. Алар арасында төгәл генә функңияләр бүленеше булмый, бу — эшләрдә буталчыклык китереп чыгара. Алексей Михай¬ лович хакимлегенең икенче яртысында кайбер приказ¬ ларны берләштерү башлана. Приказлар өстеннән тагын бер үзенчәлекле приказ— Яшерен эшләр приказы бар¬ лыкка килә. Ул, патшаның аеруча ышанычлы кешеләре аша, илдәге барлык гражданлык һәм хәрби эшләр өстеннән күзәтчелек итә, башка приказлар эшенә катнаша һәм бөек патша ихтыяры белән карарлар кабул итә ала. Бу приказга төрле юнәлештәге шикаятьләр, кешеләрнең уй-хәле турында мәгълүматлар агыла башлый. Патшаның шәхесен зурлау. Галиҗәнап патша әфәнделәрен олылау яхшы уйланган сәясәт була. Патша халык алдына дәүләткүләм зур тантаналарда һәм олы дини бәйрәмнәрдә генә чыга. Ул узып киткәндә, аңа каршы очраучылар, ат¬ ларыннан төшеп, баш киемнәрен салырга һәм иелгән хәлдә тыныч кына торырга тиеш булалар. Боярлар думасына Мәскәү дәүләте гербы. 1672 ел 75
Дары савыты. XVII гасыр Чакматашлы пистолет. XVII гасыр патша затлы киемнәрдән чыга. Аның атлары һәм карета¬ сы кыйммәтле җиһазлар белән ялтырап тора. Гыйбадәткә барганда, патшаны байрак тотучылар, атлы һәм җәяүле коралланган отряд озата бара. Патшаның абруен күтәрүдә патша хакимиятенең Алла кушуы буенча барлыкка килүенә даими басым ясаучы Чир¬ кәү аерым бер роль уйный. Халык аңына ул рус патша¬ сы — барлык православие дөньясы лидеры булган Византия империясенең варисы дигән уй сеңдерә. Халык моны шулай тиеш дип кабул итә — патшаны олы¬ лау илне олылау билгесе була. Патша кешеләр күңелендәге барча яхшылыкларның гәүдәләнешен чагылдыра. Армия. XVII гасырның икенче яртысында армия тормышын¬ да җитди үзгәрешләр башлана. Бик үк тәртипкә өйрәнмәгән дворян атлы гаскәре Көнбатышның регуляр армиясе белән ярыша алмый. Дворяннар сугыш вакытларында гына, үз хуҗалыкларыннан аерылып, хәрби атларга атланалар, шуңа күрә аларда сугышчан рух булмый. Укчылар гына заманча өйрәтелгән профессиональ хәрби булып санала, тыныч ва¬ кытта алар, бистә кешеләренә кушылып, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр. Казак частьлары, башкорт, татар һәм калмык атлы лары регуляр гаскәр саналмый, алар сугыш вакытында гына хәрби хезмәткә җәлеп ителә. Рус-поляк сугышы елларында тулысынча профессиональ¬ ләшкән гаскәрләр — солдат, рейтар һәм драгун полклары киң файдаланыла башлый. Алар түләүле хәрби хезмәткә уз ихтыя¬ ры белзн ялланган ирекле кешеләрдән туплана. Полк даими рәвештә маневрлар (тактик өйрәнүләр) белән шөгыльләнә. Алексей Михайлович хакимлегенең соңгы чорларына рус армиясендә заманча мушкетлар һәм карабиннар белән корал¬ ланган 60 мең солдат һәм 30 мең рейтар исәпләнә. Тышкы сәяси элемтәләрне ныгыту. Илдәге гомуми тотрык¬ лылык, аның икътисады ныгу, патша хакимияте көчәю, 1649 елгы Законнар җыентыгы нигезендәге закон һәм тәртипләр урнашу Россиянең халыкара хәленә уңай йогын¬ ты ясый. Швеция белән дустанә мөнәсәбәтләр саклана. Голландия белән икътисади мәсьәләләр буенча, шул исәптән Голландия сәүдәгәрләренең һәм эшмәкәрләренең Россиядәге хәле турында сөйләшүләр алып барыла. Польша белән сугышта көчле державалар яклавына ирешү макса¬ тыннан, Франциядә һәм Австриядә сөйләшүләр уздырыла. 76
Англия белән мөнәсәбәтләр катлаулырак була. Ил базар¬ ларында инглиз сәүдәгәрләре белән көндәшлек рус сәүдә кешеләрен күптән борчып тора. Англиядә революция баш¬ лангач (1642), сәүдәгәрләр патшага язган грамоталарын¬ да инглиз сәудэ кешеләренең барысы да король Карлуска хәерхаһ түгел һәм аннан баш тарталар дип белдерәләр. Карл I үтерелгәннән соң, патша фәрманы белән инглиз сәүдәгәрләрен Россиядән куып җибәрәләр. Алга таба Россия Кромвель хөкүмәте белән элемтәләр урнаштыра һәм Англия монархы Карл II гә финанс ярдәме күрсәтә, әмма инглизләргә карата элекке мәрхәмәтле мөнәсәбәт булмый инде. Алексей Михайлович хөкүмәте Иран белән дуслык мө¬ нәсәбәтләрен саклый, Төркия белән нейтраль хәлдә була. XVII гасыр уртасында Россиянең көньяк-көнчыгыш чикләрендә мөһим бер вакыйга була: агрессив күршеләре тарафыннан кысрыкланган, үзара сугышлардан җәфа чик¬ кән күчмә калмыклар, үзләрен Россия карамагына кабул итүләрен сорап, патшага мөрәҗәгать итәләр. Калмык тай- шалары (ханнары), Җаек (Урал) белән Идел елгалары ара¬ сындагы җирләрдә күчмә тормыш алып барырга теләүләрен белдереп, аның өчен Россиягә тышкы дошманнарына каршы атлы гаскәр белән булышырга вәгъдә итәләр. Патша риза¬ лыгын алып, 1655 елда алар рус патшасына ант тоталар. Польша белән мөнәсәбәтләр. Украина җирләрендәге хәлләр. XVII гасырның икенче яртысында Россия тышкы сәясәте¬ нең үзәген элеккечә Польша белән мөнәсәбәтләр тәшкил итә. Речь Посполитая составына кергән украин җирләре турындагы мәсьәләләр аеруча мөһим санала. XVI—XVII гасырларда, феодаль-крепостнойлык изүе көчәю нәтиҗәсендә, Украина крестьяннарының һәм бистә кешеләренең хәле кискен начарлана. Украина халкы милли изелүгә дә дучар ителә: Украина җирләренең шактый өлеше поляк-литва аксөякләре һәм шляхтичлар кулында була, бу катлау вәкилләре украиннарга түбәнсетеп карыйлар. Украина халкының болай да авыр хәленә дини эзәрлек¬ ләү өстәлә. Речь Посполитаяда өстенлекле булып католик дине санала. XVI гасыр ахырында православиедәгеләр уния (союз) нигезендә католиклар белән берләшкән булалар, аның буенча православие динендәгеләр өчен кайбер йолаларны үтәү хокукы гына саклана. Католик руханилар һәм Речь Посполитая хакимияте православие руханиларына һәм бу дингә табынучыларга басымны көчәйтәләр. 77
Б. Хмельницкий lol ■ ■ Ч,!"” ш .f' . « ня" wv Социаль, милли һәм дини изүләр ирек сөючән украин халкында каршылык хисләре уята. Крестьяннар һәм бистә кешеләре, Днепрның түбәнге өлешендәге буш җирләргә ка¬ чып китеп, чик буендагы дала зонасына урнашалар, казак оешмаларына берләшәләр. Хортица утравындагы ныгыт¬ ма — Запорожье Сече бу казакларның үзәгенә әйләнә. Вакытлар узу белән, Дон казакларындагы кебек үк, За¬ порожье казакларының да үз идарәләре — казаклар радасы, кош — гаскәри идарә төре — атаманнары: кошевой атаман¬ нар барлыкка килә. Казаклар бик зур хәрби көч булып са¬ налалар. Польша хөкүмәте алар белән исәпләшергә мәҗбүр була. Алар Польша өчен Төркиянең вассалы — Кырым хан¬ лыгы чигендә куәтле киртә булып тора. Бераз вакыттан соң хөкүмәт казакларның бер өлешен регуляр нигезгә күчерә — хезмәт хакы түли, сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар белән тәэмин итә. Бу казакларны реестр казаклары диләр, чөнки алар хөкүмәт исемлекләренә — реестрларга теркәләләр. Поляк-украин магнатлары казаклар сафына качкыннар агылуны туктатырга омтылалар. XVI гасыр ахырыннан башлап XVII гасырның беренче яртысы дәвамында көчле крестьян-казак күтәрелешләре Украинаны дер селкетә. Маг¬ натлар һәм үзәк хакимият аларны аяусыз бастыра. Еш кына украиннарның карашы уртак диндәге, мәдәнияте һәм теле белән якын булган Россиягә төбәлә. Ләкин аларны андагы феодал-крепостнойлык тәртипләре куркыта. 1648 елның иртә язында Украинада восстание башлана. Аның үзәге — Запорожье Сече, җитәкчесе — чыгышы белән Украинаның вак дворяннарыннан (шляхта) санал¬ ган Богдан Хмельницкий була. Восстание башланганда, ул инде тәҗрибәле, 53 яшьлек кеше була. Казакларның югары даи¬ рәләрендә Хмельницкийны яхшы беләләр. Казак йөзлеге улы буларак, ул казаклар белән берничә тапкыр Кырым ханлыгына каршы сугышта, та¬ тарларда әсирлектә була һәм 1640 ел башларында хәрби писер эшен алып бара. Полякларның укра¬ иннарны кимсетүләрен Хмель (Украинада аны дусларча шулай атыйлар) үз җилкәсендә татый. Үзенең күршесе булган бер поляк шляхтичы Богданның хуторын тартып ала, ә гаиләсендәге кешеләрне чылбырга бәйләп куя. Хмельницкий аңа чара күрелүен даулап поляклар хакимиятенә 78
I мөрәҗәгать иткәч, ул шляхтич Хмельницкийның улын үтергәнче кыйный. Поляк шляхтичлары Хмельницкийга чынлап торып ау оештыралар. Бу куркынычтан кыенлык белән качып, ул Запорожье Сечена китә. Анда аны ирекле казаклар бик теләп каршы ала. Озак та тормый, казаклар аны үзләренә гетман итеп сайлыйлар. Богдан Хмельницкий Украина авылларына һәм шәһәр¬ ләренә, халыкны Речь Посполитая һәм аны яклаучы украин магнатларына каршы көрәшкә чакырып, яшерен рәвештә грамоталар җибәрә. Ул казаклар гаскәре оештыра, татар¬ ларга бай табыш вәгъдә итеп, полякларга каршы Кырым ханы белән союз төзи. Поляклар белән беренче бәрелешләрдә (Сары Сулар, Корсунь, Пилявцы янында) Хмельницкий сугышчылары зур җиңүләргә ирешәләр. Гетман әсирлеккә алынган иң яхшы поляк полководецларын Кырым ханына бүләк итеп җибәрә; алар өчен татарлар Польшадан йолым ала алалар. Бу —Кырымда зур тәэсир калдыра. Казакларның беренче уңышлары бөтен Украинаны һәм Белоруссиянең күрше өлкәләрен кузгатып җибәрә. Һәрьяклап Хмельницкийга меңләгән кешеләр килә. Күп кенә шляхта биләмәләре һәм замоклары камалышта кала. Җиңүләр белән әйләнеп кайткан гетманны Киевта танта¬ налы очрашу көтә: халык төркеме сокланып-зурлап сәламли, руханилар Хмельницкий саулыгы өчен дога кылалар, мәдә¬ ни эшлеклеләр аның хөрмәтенә мәдхия җырлыйлар. Хмель¬ ницкий Украина халкының каһарманына әверелә. Аннан соңгы бәрелешләрдә өстенлек Польша ягын¬ да була. Хәлиткеч бәрелештә Кырым ханы король белән сөйләшүләр башлый. Хмельницкий ханны үгетләп карарга дип күрешкән җиреннән аның тарафыннан кулга алына. Украина гаскәре җитәкчесез кала. Шушы шартларда гетман поляклар белән Украина өчен отышлы булмаган (аерым алганда, украин армиясенең үзәген тәшкил иткән реестр казаклары санын кыскартырга ризалашкан) солых төзергә мәҗбүр була. Алга таба сугыш яңарып китә, Хмельницкий берничә мәртәбә җиңү яулый. Әмма баш күтәрүчеләрнең җитәкчелә¬ ре Украинаның үзенә генә Польшаны җиңеп чыгу мөмкин түгел икәнлеген яхшы аңлыйлар. Восстание җитәкчеләре¬ нең кайберләре король белән килешергә тәкъдим итсә, икенчеләре Төркия белән союз төзү ягын карый. Украин Au our I Wj s. Украин крестьяннары 79
халкының күпчелек өлеше һәм гетман үзе Россиягә тарты¬ ла. Хмельницкий фикере хәлиткеч роль уйный: ул, ярдәм сорап. Россиягә мөрәҗәгать итә, патшадан Украинаны үз составына алуын сорый. 1640 еллар ахыры — 1650 еллар башында Россия Укра¬ инаны мөстәкыйль дәүләт сыйфатында таный һәм аның белән рәсми дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра. Баш күтәрүчеләргә азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары һәм ко¬ раллар җибәрелә. Бер үк вакытта рус хөкүмәте Польшага азык-төлек сатуны тыя, Украинадан күченеп килүчеләргә чикне ача, аларга җирләр бүлеп бирә, акча, азык-төлек һәм орлыклар белән ярдәм күрсәтә, күпләрен салым түләүдән азат итә. Болар украиннарның Россиягә ышанычы артуга ярдәм итә. Сулъяр Украинаның Россиягә кушылуы. Польша белән килеп туган конфликтны тыныч юл белән хәл итүдән өмет өзеп һәм армияне ныгытып. Россия җитди адымга бара: 1653 елның 1 октябрендә Земство җыены (Россия тарихында соңгысы) Украинаны Россия составына кабул итү турында карар чы¬ гара һәм Польшага сугыш игълан итә. 1654 елның 8 гыйн¬ варында Переяславль шәһәрендә бик күп халык җыелган һәм яңа Украина хөкүмәтенең югары катлавы катнашкан Радада Хмельницкий Украинаның Россия гражданлыгына кучуе турында тантаналы рәвештә игълан итә. Россия белән Украина килешү төзиләр. Украина үзидарә хокукын саклап кала һәм Россиягә дустанә мөнәсәбәттәге дәүләтләр белән аралашу хокукы ала. Россия украин хал¬ кының гасырлар дәвамында сакланып килгән тәртип һәм йолаларын җимермәскә сүз бирә. Украинада югары хакимият булып Рада сайлап куйган гетман кала. Реестр гаскәрләре саны 60 мең кешегә җиткерелә. Гражданлык алуның мондый гадәттән тыш йомшак формалары православие динендәге ту¬ гандаш славян халыкларының берләшүенә китерә, аларның Польшага каршы азатлык сугышында ярдәм итә. 1654 елның февралендә русларның төп көчләре Алексей Михайлович җитәкчелегендә Смоленскига юнәлә. Сугышның беренче елы Россиягә шаккатыргыч җиңүләр алып килә. Дорогобуж белән Рославль алына, Полоцк сугышсыз гына бирелә, озакка сузылган камалыштан соң, 1654 елның ав¬ густында, ярсулы һөҗүм белән Смоленск алына. 1654 елгы кампания барышында рус гаскәрләре Белоруссиянең күп кенә җирләрен сугышып алалар. Моннан соң патша үзен 80
СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Алексей Михайлович патшалыгы чорында үзәк хакимиятнең ныгуын Россия тормышындагы нинди үзгәрешләр раслый? 2. Бу сәяси стройны самодержавие хакимлеге дип нәрсәдән чыгып әйтәләр? 3. Алексей Михайлович шәхесенә характеристика бирегез. Аның шәхси сыйфатлары Россия тарихында ул уйнарга тиешле рольгә ни дәрәҗәдә туры килә? 4. Рус Православие Чиркәве ил тормышында нинди роль уйный? Бу роль кайсы өлкәләрдә чагыла? Ул кайсы ягы белән көчәя? Кайсы ягы белән көчсезләнә? 5. Чиркәү реформасы ни сәбәпле уздырыла? Аның максаты нәрсә¬ дән гыйбарәт була? Реформа нәтиҗәләрен тасвирлагыз. 6. Ни өчен милек ягыннан капма-каршы хәлдәге катлауларга ка¬ раган кешеләр реформага каршы чыгучыларның уртак сафында була? 7. Нәрсә ул Чиркәү расколы? Аның сәбәпләре нәрсәдә? 8. «Алексей Михайлович идарә иткән чорда Россиянең тышкы сәясәте: бурычлар, юнәлешләр, нәтиҗәләр» дигән тема буенча җавап бирү өчен, киңәйтелгән план төзегез. §8 Россия халкы XVII гасырда Россиянең территориясе шактый зурая. Аның составына төрле милләт халыклары күпләп керә. Бу халыклар гомумроссия социаль-икътисади һәм мәдәни про¬ цессларында катнашучыларга әйләнәләр. Россия составына төрле халыкларны кушу. Бу кушылу, бер яктан, илнең элек кабиләчелек строеннан башканы белмәгән милли районнарына үсеш алып килсә, икенче яктан, яңа¬ лыклар әлеге халыкларның гадәти тормыш-көнкүрешен һәм мәдәниятен җимерә. Җирләренә боярлар, алпавытлар һәм чиркәүнең дәгъва итүе, воеводаларның башбаштаклыгы рус булмаган халыкларда ризасызлык китереп чыгара. Шуны истә тоту зарур: татарлар Идел-Кама елгала¬ ры арасында яшәгән; Идел белән Ока арасында мордва, мари һәм чувашлар', Печора елгасы бассейнында комилар', Урал таулары һәм Кама елгасы буенда удмуртлар', Фин¬ ляндия белән чиктәш җирләрдә кареллар', Иделнең түбәнге өлешендә һәм Каспий диңгезенең төньяк ярлары буйлап калмыклар', Урал тавы, Агыйдел һәм Уфа елгалары буенда, шулай ук Урта Уралда башкортлар гомер иткән; Төньяк Кавказ — Россиядән бәйле кабардиннарның тарихи вата- 82
Барлык Бөек һөм Кече һам Ак Россиянең патшасы дип атый башлый. Шуннан соңгы еллар Россиянең яңа хәрби казанышла¬ ры чорына әверелә. Богдан Хмельницкий армиясе Львов¬ ка барып җитә. Польша короле белән союзга кергән Кы¬ рым татарларының һөҗүме генә гетманны туган җирләрен саклау өчен кире борылырга мәҗбүр итә. Рус гаскәрләре Белоруссиядә Минскины яулый, Литва башкаласы Вильнога бәреп керә. Ровно һәм Гродно шәһәрләрен ала. Бер үк вакытта Швеция дә Польшага каршы сугыш башлый. Шведлар Речь Посполитаяның башкаласы Варша¬ ваны яулап ала, король көнбатыш чикләргә барып яшеренә. Польшаны тар-мар итәргә күп тә калмый кебек. Әмма бу вакытта Россия, Швеция кулындагы Балтыйк диңгезе буйларына чыгу өчен, шведлар белән сугышны яңар¬ тып җибәрергә карар кыла. Рус дипломатлары Польша белән килешү төзи, ә рус гаскәрләре Швециягә каршы юнәләләр. Бу адым, җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле булмаса да, та¬ бигый санала. Башта рус гаскәрләре уңышларга да ирешә. Шведларның Балтыйк буендагы ныгытмалары яулап алына. Рига камалышы уңышлы булмый, ул һөҗүмне тоткарлый. 1661 елда Кардис (хәзерге Эстония) җирендә солых төзе¬ лә. Россия Столбово солыхы шартларына кире кайта, моның өчен шведлар полякларга ярдәм итмәскә сүз бирәләр. Патша боерыгы буенча, рус дипломатлары Россиягә корабльләр өчен пристаньнар төзергә уңайлы территорияләрне бирүне таләп итәләр. Бу нәкъ менә соңыннан Петр I нигез салган Петербург районы була. Ике сугыш алып барудан арыган Россия көнбатыш фронтта элеккеге уңышларга ирешә алмый. Украинаның яңа гетманнары (шул исәптән Богдан Хмельницкийның улы Юрий да), Польша белән Россия арасында буталып, фетнәгә этәрәләр. Россия инициативасы белән башланган тыныч килешүләрдә поляклар Поляновка солыхы шартларын кай¬ таруны һәм Смоленскины Польшага бирүне таләп итәләр. Ике як та алга таба сугыш алып барырлык көчләре калма¬ вын аңлагач, 1667 елда Андрусово җирендә үзара килешү им- залана. Россия Смоленск һәм Северский җирләрен. Россиягә ант тоткан гетман җитәкчелегендә Сулъяр Украинаны үзенә кайтара. Днепрның уң ярындагы Киев Россиягә керә. Смо¬ ленск сугышы нәтиҗәләре белән чагыштырганда бу искит¬ кеч зур уңыш була. Богдан Хмельниц- кийга һәйкәл. Киев. Скульптор М. О. Микешин 81
ны. Идел һәм Урал буйларында яшәүче кайбер халыклар тарихы өчен XVI гасыр уртасында Казан һәм Әстерхан ханлыкларының Россия тарафыннан басып алынуы, төньяк- лөнчыгыш җирләрне кушу кискен борылыш чоры була. Торган саен чуарлана барган күпмилләтле состав, төр¬ ле халыкларның катнаш яшәве, күчеп йөрү иреге — бу территорияләрдә яшәүчеләрнең күбесенә хас сыйфат була. Идел һәм Урал тау буйларының рус крестьяннары тарафын¬ нан колонизаңияләнүе көннән-көн киңрәк колач ала, алар бу ^■рманчылык һәм аучылык төбәкләренә үзләренең хуҗалык итү һәм җир эшкәртү тәҗрибәсен алып киләләр. Бу про¬ цесслар, нигездә, тыныч бара. Татар, мордва, чуваш, мари җирләрендә рус алпавытлары һәм чиркәү феодалларының хосусый милекчелекне җәелдереп җибәрүе белән бергә, анда Россия законнары нормалары һәм крепостнойлык хо¬ кукы да урнаша. Ока белән Идел арасындагы уңдырышлы җирләрдә бу процесс кызурак бара; Урал тау буйларында, төньяк-көнчыгыштагы урманлы ерак районнарда әкренрәк тормышка ашырыла. XVII гасырда бу якларда яшәүчеләрнең төп массасын крестьяннар тәшкил итә. Алар казнага салымны кыйммәтле мех һәм туклану продуктлары белән түлиләр, юллар, кү¬ перләр, ныгытма диварлары төзелешендә эшләп, дәүләт йөкләмәләрен үтиләр, ям чабалар — почта йөртәләр. Хөкүмәт урыннардагы хакимиятләрдән рус булмаган халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә, мәҗбүриләү һәм законсыз гамәлләр өчен җәза бирә, җирле югары катлау вәкилләре йөзендә таяныч табарга омтыла. Татар морзаларына, калмык тайшаларына, кабилә башлыкларына һәм аксакалларга дво¬ рянлык хокуклары, җирләр бүлеп бирелә, алар салым җыю хокукына ия булалар. Вакытлар узу белән, җирле аксөякләр Мәскәүгә тугры хезмәт итә башлый. Төньяк-көнчыгышның комилар яши торган урманлы рай¬ оннарында хосусый милекчелектәге җирләр аз була, җирле халык шәхси ирекле хәлдә яши. Бирегә рус кәсеп-һөнәрләре үтеп керә. Бу якларда җәнлек тиресе, балык, урман-суларның башка байлыклары мул була. Монда тоз ятмалары табыла, тоз чыгару һаман киңәя бара. Күп кенә кешеләр тоз чыгару эшенә китәләр. Коми крае аша Ак диңгездән Себергә сәүдә юлы сузыла. Болар барысы да мондагы җирләрне һәм аның халкын гомумроссия процессларына тыгызрак бәйли. 83
Идел һәм Урал буйларын үзләштерүнең, биредә Рос¬ сия хакимлеген урнаштыруның көчле этәргече булып бу якларны христианлаштыру санала. Православиегә күчәргә теләмәгән татар морзаларының җирләрен тартып алалар. Христианлыкны кабул итүчеләргә салым һәм йөкләмәләр буенча өстенлекләр вәгъдә итәләр. Илнең төньяк-көнбатышында угро-фин халыклары яз¬ мышы бик катлаулы була. Тарихи яктан рус җирләре белән бәйләнгән бу халык Фетнәдән соң Швеция буйсынуында кала, һәм бу ил анда үз тәртипләрен урнаштыра, протестант¬ лык кертә. Күп кенә кареллар Россиядә калган Көнчыгыш Карелиягә качалар. Анда яшәүчеләр гадәттәгечә аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнәләр, ташлы, ярлы туфрак¬ та бөртекле ашлык үстерәләр. Карелия крае тормышына да яңа сулыш үтеп керә: руда ятмалары үзләштерелә һәм тимер эшкәртү башлана, беренче мануфактуралар барлыкка килә. XVI гасырда Россия составына кергән Кабарда Россиянең вассалы булып кала. Биредә әкренләп рус йогынтысы көчәя башлый. XVII гасырда Терек елгасы буенда беренче рус ныгытмалары, йомышлы кешеләр һәм казаклардан торган гарнизоннар төзелә. Европа Россиясе халыклары кирәк булганда рус халкы белән сугыш авырлыкларын да бүлешәләр. Әйтик, башкорт, калмык һәм кабардалыларның атлы сугышчылары Польшага каршы сугышта катнашалар, Кырым походларына баралар. Россия хакимнәре, сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләр, рус фео¬ даллары тарафыннан җирле халыкка карата түбәнсетүләр һәм башбаштаклыкларга юл куелганда, ул халыклар, кул¬ ларына корал алып, үз мәнфәгатьләре өчен көрәшкә баса. XVII гасыр чигендә Карелия крестьяннары җирле сәнәгать предприятиеләренең берсенә үзләрен эшче сыйфатында бер¬ кетергә тырышуларын белеп баш күтәрәләр. 1660—1680 ел¬ ларда Башкортстанда җирләрнең руслар тарафыннан басып алынуына һәм көчләп христианлаштыруга каршы көчле вос¬ стание кабынып китә. Идел һәм Урал буйларында яшәүчеләр Степан Разин восстаниесендә актив катнашалар. Себернең Россиягә кушылып бетүе. XVII гасыр Россиянең, Тын океан ярларына кадәр җитеп, бөтен Себерне биләп алуында бо¬ рылыш чоры була. Енисейның югары һәм урта агымнарындагы ныгытмаларга. Төньяк Боз океаны ярларына якын елга тамак¬ ларындагы сәүдә пунктларына һәм форпостларга таянып, рус отрядлары көнчыгышка таба хәрәкәтләрен туктатмыйлар. 84
Аларны Себергә нәрсә тарта соң? Рус патшасының биек кулы астына яңа җирләр яулап бирү омтылышы, йомышлы кешеләрнең һәм сәүдәгәрләрнең кыйммәтле җәнлек тиреләре һәм балыкка бай крайда җиңел табышка кызыгуы, дуамал кызыксынучанлык, күрелмәгән җирләр һәм халыкларны ачу теләге. Себернең гаять зур киңлекләрендә күп төрле халыклар яши. Аларның барысы да аз санлы булалар. Төп коралла¬ ры таш балта, җәя һәм уктан тора. Енисей буенда инде рус гражданлыгы алган хантылар белән мансилар яши. Аннан көнчыгышка таба әлегә рус кешеләренә таныш булмаган Көнчыгыш Себер халыклары: Байкал буенда, Ангара белән Витимның югары агымнары буенда бурятлар; Енисейдан көнчыгышка таба Охот диңгезе ярларына кадәр эвенклар (элек аларны тунгуслар дигәннәр); Лена, Яна, Индигирка һәм Колыма елгалары бассейнында якутлар; Көньяк Бай¬ кал аръягында һәм Амур буенда даурлар белән дючерлар; Себернең төньяк-көнчыгышында, Беринг бугазына кадәр коряклар, чукчалар, юкагирлар; Камчаткада ителъменнар гомер итә. Шул заман өчен югары үсешле хуҗалыклары белән якут¬ лар һәм даурлар аерылып тора. Даурлар — кытайлар белән даими элемтәдә яшәгән халык. Рус илгизәр сәяхәтчеләре бу якларга 1630 еллардан йөри башлыйлар. Себер воеводалары Тобольскидан, Енисей ба- стругыннан (ныгытма) һәм Мангазеядан (Объ тамагыннан ерак түгел генә агучы Таз елгасындагы сәүдә бистәсе һәм порт) яңа җирләр карарга һәм андагы кешеләрне ясаклаш- тырырга (ясак түләтергә) отрядлар җибәрәләр. 1630 еллар башында йомышлы кешеләрдән торган бе¬ ренче отрядлар Лена елгасы ярларына барып чыга. Биредә төзелгән ныгытма җирле халыкларның тойоннар (кенәзләр) җитәкчелегендәге һөҗүменә дучар ителә. Әмма җәя һәм уклар белән генә пипдальләр (авыр мылтык) һәм тупларга каршы тору мөмкин булмый. Ленага яңа отрядлар киләләр һәм воеводаларга Якут җирендә кешеләр һәм терлекләр куп, якутлар — сугышчан халык һәм патшага ясак түләргә теләми дип хәбәр җибәрәләр. Русларга каршы көрәшне тойоннар җитәкли. Аларның берсе — Тынина, патша отрядларын берничә тапкыр җиңә. Алга таба сугышлар барышында якут юлбашчыларын патша хезмәтенә керергә ризалаштыралар. Тойоннарның Бурят хатын-кызы 85
Чукча кайберләре олыс кенэзе титулы ала. Якут бастругы — була¬ чак Якутск — рус хакимлеге үзәгенә әйләнә. Бирегә йомышлы кешеләр артыннан һөнәрче-кәсепчеләр, аннан соң крестьяннар килә. Россия үзәгеннән Ленага хәтле килеп җитү өчен, өч ел кирәк була. Бу яклардан ясак рәвешендә кеш, ас, төлке тиреләре, моржның югары бәяләнә торган казык теше олаулап озатыла. Якут бастругы йомышлы кешеләрне, коралландырып, көнчыгышка экспедициягә озата торган базага әйләнә. Бер отрядлар Охот диңгезенә һәм Амур елгасы буйларына юнәлсәләр, икенчеләре Верхоянский сыртын кичеп чыга¬ лар һәм Яна белән Индигирканың югары, Колыманың урта агымнарына, өченчеләре Лена тамагыннан, диңгез буйлап, Колыма тамагына юл тоталар. Илгизәрләр һәм яңа җирләр ачучылар. Көнчыгыш Себерне буйсындыру гына түгел, аны үзләштерү дә бара, күп санлы ныгытмалар һәм кышлау урыннары төзелә. Илгизәрләр хисап тоту язмаларында яңа җирләрне тәфсилләп сурәтлиләр, андагы кабиләләр һәм аз санлы ха¬ лыклар, аларның яшәү рәвешен тасвирлыйлар. Яңа җирләр ачучылар сафында йомышлы кеше И. Ю. Москвитин, ка¬ зак С. И. Дежнёв (1605—1673), йомышлы кеше В. Д. По¬ ярков, сәүдә кешесе Е. П. Хабаров (1603—1671 елдан соң) исемнәрен дә атарга кирәк. 1630—1640 еллар чигендә Москвитин отряды беренче булып Охот диңгезе ярларына барып җитә һәм Тын океанга чыга. Москвитин язып калдырганча, анда кешлар, төрле җәнлекләр куп, елгалары балыклы, ә балык эре <...> Алар шулхәтле куп: ятьмәңне тартып чыгарырлык тугел... Анда яшәүче тунгуслар күп тапкырлар рус отрядларына һөҗүм ясыйлар, әмма соңыннан ясак түләргә ризалашалар. 100 дән артык кешедән торган Дежнёв экспедициясе җиде коч (зур булмаган судно) белән 1648 елның җәендә, Колыма тамагыннан кузгалып. Төньяк Боз океаны буй¬ лап, көнчыгышка таба юнәлә. Дежнёв яңа җирләр ачарга, материкның көнчыгышка таба нинди ераклыкка сузылуын ачыкларга, яңа ясак түләүчеләр табарга омтыла. Илгизәрләр давылга эләгәләр, судноларының берничәсе һәлак була, ә исән калып, ярга чыга алган сәяхәтчеләрне җирле ха¬ лык— чукчалар кырып бетерә. Дежнёв җитәкчелегендәге өч коч юлын дәвам итә. Алар, беренче булып, Азиянең төньяк-көнчыгыштагы чыгынты- 86
сына (җирле халык аны Зур таш борын дип атый, соңрак ул Дежнёв борыны исемен ала) барып җитәләр һәм Азияне Америкадан аерып торган Беринг бугазын үтеп чыгалар. Бу XVII гасырдагы иң зур географик ачышларның берсе була. Борынны узгач, Дежнёв ярга чыкмакчы була, ләкин ки¬ лүчеләргә чукчалар һөҗүм итә. Китәргә туры килә. Дежнёв кочын давыл буш утрауга чыгарып ташлый. Илгизәрләр, сал¬ кыннан сакланып, карны казып ясаган чокырларда төн чы¬ галар. Алар көч-хәл белән Анадырь елгасына барып җитәләр, елга аларны кешеләр янына алып чыгар дип өметләнәләр. 1649 елның язында Дежнёв белән 12 генә кеше кала. Үзләре ясаган көймәләрдә алар елганың югары өлешенә күтәреләләр һәм бирегә коры юл белән килгән йомышлы рус кешеләре белән очрашалар. Югалган кочларның берсе яки берничәсе Төньяк Америка ярларына барып чыккандыр һәм рус кешеләре беренче мәртәбә Аляскага аяк басканнар¬ дыр дигән фараз бар. Бу сәфәр Семен Дежнёвка дөньякүләм танылу китерә. Себер иңләп-буйлап узыла. Тын океан ярла¬ рына кадәр барып җителә. 1640 еллар уртасында Якутск бастругыннан Амур ягына таба Василий Поярков экспедиңиясе китә. 132 кешелек отряд Себер елгалары буйлап көньякка юл ала. Кыш көннәрендә сәяхәтне нарталарда дәвам итәләр, кышлауларда тукталып алалар. Ачтан һәм авырулардан байтак кеше һәлак була, тунгуслар килүчеләрне дошман¬ лык белән каршылыйлар. Ниһаять, Поярков Амур елгасына барып җитә. Край аны үзенең байлыгы, матурлыгы һәм иркенлеге белән шаккатыра. Кышны шунда чыкканнан соң, Поярковның сирәкләнеп калган отряды каекларда Амур буйлап түбән төшә. Охот диңгезенә килеп чыга, аннан соң коры җир белән Якутскига кайта. Поярков башлаганны берничә елдан соң Ерофей Хаба¬ ров дәвам итә. 1650—1651 елларда ул ике тапкыр Амурга барып чыга, ә аннан соң крайны системага салып өйрәнүгә керешә. Хабаров судноларда бөтен Амурны үтә, ныгытма төзи, берничә мәртәбәләр җирле халык белән бәрелешә һәм аларны ясак түләргә мәҗбүр итә. Русларның Амурга үтеп керүе Кытайда хакимлек итүче маньчжурларда ризасызлык тудыра. Маньчжур отрядлары Хабаровны ныгытмасыннан бәреп чыгарырга тырышып ка¬ рыйлар, әмма уңышсыз. Хабаров бу җирләрне русларныкы Коч. Реконструкция 87
Кояш сәгате. XVII гасыр итеп саклап калуга ирешә. Ерак Көнчыгыш чикләрендә Россия белән Кытай арасында каршылыклар шул вакыттан башлана. XVII гасырның икенче яртысы дәвамында ике дәүләт тә Амур буендагы җирләрдә ныгып калырга омтылалар. Мань¬ чжур хакимияте бу районга зур гына хәрби көчләр җибәрә. Рус отрядлары, җирле халык белән бергәләп, аларның һө¬ җүмнәрен кире кага һәм анда төзелгән шәһәрчекләрне сак¬ лап кала килә. Маньчжурлар тунгусларны русларга каршы күтәрмәкче булалар, әмма аларның бу планы барып чык¬ мый. 1689 елда Нерчинскида үзара килешү төзелә. Байкал арты һәм Амурның югарыгы өлеше Россиядә кала, әмма ул бәхәсле территорияләрдән үз отрядларын ала. Озак ва¬ кытлар ике арадагы чикләр анык кына билгеле булмый. Россия белән Кытай арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаша башлый. Ерак Көнчыгышны үзләштерү. XVII гасыр азагында Ерак Көнчыгыш Россиягә кушыла һәм аны үзләштерү башлана. 1697 елның кышында казак В. В. Атласов (чама белән 1661-64—1711) җитәкчелегендәге йомышлы кешеләр от¬ ряды, боланнар җигеп, Анадырь елгасыннан Камчаткага юнәлә. Атласов ике елда ярымутрауны җентекләп тикшереп чыга. Ул, кайда йомшаклык белән һәм юмалап, кайда корал белән. Россиягә яңа территорияләр куша бара. Якутскига Курил утраулары, Сахалин утравы, Япония һәм Америка континенты турында беренче мәгълүматлар тапшырыла. Себер һәм Ерак Көнчыгышны өйрәнү җиңел генә бар¬ мый. Воеводалар, йомышлы кешеләр һәм кәсеп итүчеләр яңа кушылган территорияләрдәге халык белән кешелек¬ ле мөнәсәбәттә булу хакындагы хөкүмәт тәкъдимнәрен һәрвакытта да үтәмиләр, үз ирекләре белән ясакны арттыра¬ лар, җирле кешеләрне алдыйлар һәм талыйлар. Моңа җавап итеп, восстаниеләр кабына. Бу якларга күчеп килгән рус кешеләре дә җирле хакимиятләрнең аларга крепостнойлык йөгәне кидерергә тырышуларына каршы чыгалар. Себерне Россиягә кушу тарихи әһәмияткә ия була. Бик зур мәйданнарны дөньякүләм цивилизация кочагына тартып кертергә мөмкинлек туа. Бу — көнчыгыштагы бөек географик ачышлардан санала. Себердә чагыштырмача юга¬ ры үсеш алган игенчелек, шәһәрләр, сәүдә барлыкка килә. Руслар килгәч, кабиләләр арасындагы канлы бәрелешләр туктала. Крайны үзләштерү барышында руслар белән җирле 88
халык арасында җитештерү тәҗрибәсе һәм күнекмәләр ал¬ машу процессы башлана. Россия тиңе булмаган урманнар, балыкка бай елгалар һәм күлләр, файдалы казылмалар, кыйммәтле металлардай торган табигый хәзинәгә тап була. Бу хәзинәне Себердәге барлык халык белән бергәләп эшкәртә башлыйлар. 1. XVII гасырга кадәр русларның Себергә үтеп керүе хакында сезгә нәрсәләр мәгълүм? 2. Русларны Себергә нинди сәбәпләр китерә? 3. Рус булмаган халыкларның яшәү рәвешен һәм шөгыльләрен тасвирлагыз. Россия составына керү алар тормышына нинди йо¬ гынты ясый? 4. Илдәге рус булмаган халыкларга карата Россиянең сәясәтен аңлатыгыз. 5. Иң танылган рус сәяхәтчеләре һәм яңа җирләр ачучыларның исемнәрен атагыз һәм Себер белән Ерак Көнчыгышны өйрәнүдә аларның өлешен характерлагыз. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР Россия үзгәртеп корулар алдыннан § 9 Федор Алексеевич идарәсе. 1676 елда, Алексей Михайло¬ вичның вафатыннан соң, аның улы Федор Алексеевич патша булып кала. 1679 елдан, аңа 18 яшь тулгач, ул хакимиятне ныклап торып үз кулына ала. Патшаның үлеменә —1682 елга кадәрге бу еллар ил тарихында мөһим чор була. Күп ягы белән ул Петр I үткәрәчәк реформаларга җирлек әзерли. Патша тирәсенә яшь, сәләтле кешеләр туплана, алар ту¬ рында бөек гакылга ия һәм диндар кешеләр дип сөйлиләр. Алар — окольничий Языков, бертуган Лихачевлар һәм воевода В. В. Голицын. Яңа югары орган — патшага турыдан-туры буйсынучы Хөкем палатасы барлыкка килә. Федор Алексеевич указ¬ ларга Боярлар думасы киңәшеннән башка кул куюны тор¬ ган саен ешайта. Патша приказлар санын кыскарта, үзәк ведомстволарның эш вакытын шәхсән үзе билгели, эшне ыгы-зыгысыз башкаруны таләп итә. Федор Алексеевич вакытында армияне узгәртеп кору башлана. Яңа строй полклары туплана. Тугыз территориаль хәрби округ оештырыла. Аларның һәркайсында зарурлык килеп туганда Россиянең бердәм армиясенә кушылырга әзер торган полклар була. Шунда ук армиягә гомерлеккә 89
ж»/ f Ф:-| а Патша Федор Алексеевич чакырыла торган кешеләрне рә билгелиләр, аларны үз хуҗалыкларыннан дворяннар бирергә тиеш була. Хәрби эшләрне берләштерелгән хәрби приказлар башлы¬ гы алып бара. Бу — илдәге хәрби эшләрне чын мәгънәсендә үзәкләштерү була. Дворяннардан оешкан атлылар һәм укчы частьларын саклаган хәлдә, округлардагы дворяннарның күпчелеген — рейтар полкларына, армиягә гомерлеккә чакы¬ рылганнарны солдат полклары исемлегенә теркиләр. Укчы частьлар, нигездә, регуляр гаскәрләргә якын торалар. Яңа хәрби дәрәҗәләр — полковник, подполковник, капитаннар барлыкка килә. Киләчәктә Россия гвардияләренә үрнәк бу¬ лачак беренче сайлаулы полклар формалаша башлый. Полк хезмәтеннән баш тарткан дворяннарның биләмәләре патша фәрманы белән тартып алына. Шул ук вакытта Федор Алексеевич хөкүмәте дворян¬ нарның җир милкенә һәм крестьяннар хезмәтенә хокукла¬ рын яклый. Кайбер фәрманнар алпавыт җирләре белән җир биләүчеләр биләмәләрен якынайта. Патша, көньяккарак күчереп, яңа чикләү сызыгы булдырырга, ә тылга кереп кал¬ ган җирләрне, кешеләр күчереп, алпавытларга бирергә боера. Качкан крестьяннарны эзләү көчәя. Финанс өлкәсендә хөкүмәт күп төрле салымнар урынына гомуми күләме киметелгән бердәм салым — укчылар акча¬ сы кертә. Аны һәр хуҗалыктан хуҗаның хәленнән чыгып исәплиләр. Элек өстенлеккә ия булганнарга да салым түләү кертелә. Иске бурычлар һәм бурычларның түләнми калган өлеше кичерелә, ә бердәм салымнан баш тартучыларга зур җәбер һәм рәхимсез рәвештә каты җәза яный. Федор Алексеевич җирле идарәләрне дә үзгәртә. Урын¬ нардагы воеводалар хакимияте һәм аларның үзәк каршын¬ да җаваплылыгы көчәйтелә. Бетерелгән күп кенә учреж¬ дениеләрнең функцияләре воеводаларга йөкләнә. Элек кешеләр бик күп вазифаи затларның күңелләрен күрергә тиеш булалар. Хәзер инде аларның бердәнбер баш¬ лыгы (бигрәк тә салым җыю өлкәсендә) булып воевода кала. Патша воеводаларның халыкны талавын, ришвәт алуларын, дәүләт казнасын урлауларын белә, әлбәттә. Шуңа күрә воево¬ далар идарәлеге турындагы фәрманда воеводалардан кем дә булса иц кечкенә ришвәт алуда яки үз файдасын кайгыртуда тотылса, шуның өчен аңа җәза биреләчәк диелгән була. Чыннан да, ришвәтчеләр даирәсе кими. Әмма таможня җыемнарын һәм башка төр түләүләрне җыю воевода кара- 90
магыннан алына. Аларны халык сайлаган башлыклар һәм тәре үбеп ант иткән гади халык вәкилләре җыя. Кыска гына гомеренең ахырында, 1682 елда, Федор Алексеевич урынчылыкны бетерүгә бара. Чиркәү Җыены һәм Боярлар думасы карарларына таянып, ул хәрби һәм гражданлык хезмәтендә «урын» нарны юкка чыгару, ягъни кешеләрне хезмәткә нәселе, чыгышы буенча билгеләүне бетерү турындагы документка кул куя, һәм бөек патша кемгә кайда куша, урынсыз гына шунда хезмәт итәргә күрсәтмә бирә. 1670 еллар —1680 еллар башы Россиянең йөзьеллыклар дәвамында үзенең көньяк чикләрендә беренче тапкыр сак¬ ланудан һөҗүмгә күчүе белән әһәмиятле. Польшага кар¬ шы сугышта яуланган уңышлар, Днепрның сул ярында Россиядән бәйле гетман Украинасы барлыкка килү Көн¬ чыгыш Европаның бу өлешендәге гомуми вәзгыятьне үзгәр¬ тә. Польша белән Россия уртак дошманнары — Украина һәм Көньяк рус җирләрен дәгъвалаучы Төркиягә каршы хәрби союз төзиләр. Рус гаскәрләре Днестрдан алып төрекләрнең Азов ны¬ гытмасына кадәрге арада киң фронт белән һөҗүм башлый. Баштарак җиңүләр руслар ягында була. Аларның полклары Азов диңгезенә үтеп керәләр. Тиздән анда русларның Воро¬ неж верфьләрендә төзелгән яңа галера флоты килеп җитә. Каекларга төялгән рус пехотасы, яр буйлап баручы казаклар белән бергә, Кырым җирләренә берничә рейд ясый. Кырым ханы, үзенең һөҗүм операцияләрен киметеп, көчен туган җирләрен саклауга юнәлтә. Сугыш беренче мәртәбә дошман территориясендә җәелә. Бу тарихи вакыйга була. Әмма 1677 елда Польша короле Төркия белән килешүгә бара һәм Россияне яклаудан туктый. Шулай да сугыш дәвам итә. Ул инде Россиянең яңа патшасы чорында бара. Сугыш белән яшь воевода кенәз В. В. Голицын һәм тәҗрибәле хәрби начальник кенәз Г. Г. Ромодановский җитәкчелек итә. Йөз меңле төрек армиясе зур булмаган, әмма кыю рус гарнизоны һәм казаклар урнашкан Чигиринга бәреп керә. Русларга ярдәмгә яңа строй полкларын һәм Сулъяр Украина казакларын берләштергән Ромодановский армиясе ашыга. Күп кенә бәрелешләрдә төрекләр җиңеләләр һәм Чигириннан качалар. Бу сугышларда яңа формалашкан рус полклары үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Әмма Төркия сугыштан баш тартмый. 1678 елда солтан, тыныч юл белән сөйләшүләрне кире кагып, Чигиринга яңа few. Патша Федор Алексеевич кулланган Инҗил 91
куәтле армия җибәрә. Бу икенче Чигирин кампаниясе була. Бер ай камалышта торганнан соң, Шотландия генералы П. Гордон (Петр I нең киләчәктәге көрәштәше) шәһәрне яндыра һәм, артиллерияне тулы тәртиптә саклаган хәлдә, Чигиринны калдырып китә. Төрекләр һәм татарлар Уңъяр Украинаның шактый өлешен басып алалар. Сугышлар дәвам итә, рус гаскәрләре дошманны көньякка кысрыклый. Ләкин ике якта да актив сугыш алып барыр¬ лык көч калмый. Нәтиҗәдә 1681 елда 20 елга солых төзелә. Төркия Россия¬ нең Сулъяр Украинага һәм Киевка хокукларын таный. Уңъяр Украина ике якның да (шул исәптән татарларның да) файдалануы өчен нейтраль зона булып кала. Славян кешеләре аннан Днепрның сул ярына качып китә. Чигиринны саклау буенча ике бәрелештә дә яңа рус ар¬ миясе үзенең югары дәрәҗәдәге әзерлеген раслый, ләкин күп кенә җитешсезлекләр дә — урынчылык бәхәсләре, бердәм җитәкчелек булмау, дворяннардан оешкан армияне заман¬ ча коралландырмау ачыклана. Әмма, иң мөһиме, көньякта иниңиатива әкренләп Россиягә күчә бара. Федор Алексеевич вакытында илне Көнбатыш мәдәнияте¬ нә, Көнбатыш цивилизациясенә борып җибәрү тормышка ашырыла. Илне дэулати-административ узгартеп кору проекты эшләнә. Боярлар думасы йогынтысын һәм Патриарх хакимлеген кыскартырдай күп кенә учреждениеләр бул¬ дыру күздә тотыла. Дәүләт хезмәткәрләрен, вазифаларына ярашлы рәвештә, дәрәҗәләргә бүлү принцибы эшләнә. Илне наместниклыкларга (булачак губерналарга) бүлү карала. Чиркәү идарәлегендә метрополитларның ролен күтәрү һәм Патриарх хакимлеген чикләү турында сүз бара. Ярлы балалары өчен техник училипделар оештыру планы эшләнә башлый. Мәскәүдә Славян-латин училищесы ачыла, анда латин теле укытыла. Россия академиясе төзү проекты тикшерелә. Цивилизациянең яңа кыйммәтләре ягына борылыш көнкурештә дә чагылыш таба. Патша йортларны Көнбатыш үрнәгендә картиналар һәм көзгеләр белән бизәүне хуплый. Ул сарайга озын итәкле киемнәрдән керүне тыя һәм аларны көнбатыштагыча кафтаннарга алыштырырга боера. Гадәти киемнәр, аның фикеренчә, хатын-кызлар кулмәгена кулай, а хезмат һам юл кешесе өчен уңайлы ту гел. Патшаның башлангычлары һәм проектлары Патриарх 92
тарафыннан да. Боярлар думасында да ярсулы каршылыкка очрый. 1682 елда укчылар күтәрелеше һәм хакимияткә Софьяның килүе. Федор Алексеевич вафатыннан соң ук, бояр төркемнә¬ ре хәрәкәткә килә. Башкала аксөякләре хакимиятне Алек¬ сей Михайловичның авыру һәм акылга зәгыйфь 16 яшь¬ лек улы Иванга (аның артында Милославскийлар тора) бирергә теләми. Алар тәхеткә Алексей Михайловичның өлкән кызы — белемле, энергияле һәм акыллы Софья Ал,ек- сеевнаның килүеннән дә куркалар. Ул, үзенең фавориты, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм хәрби башлык, уздырылган реформаларның җитәкчеләреннән берсе — В. В. Голицын белән бергә, Милославскийлар партиясен җитәкли. Соңгы елларда патша янәшәсендә булып, реформалар үткәрүчеләр дә активлашып китәләр. Алар, тәхеткә Мило¬ славскийлар килгән очракта, үз позицияләрен югалтудан куркалар. Нәм нәкъ менә шушы эшлеклеләр Нарышканнар һәм Патриарх белән союзга керәләр һәм патша дип 10 яшь¬ лек Петр Алексеевичны игълан итәләр. Алар патша сайлар¬ га сарайга кафтан астыннан көбә киемнәр киеп баралар. Патша сараеның Кызыл болдыры алдына Патриарх, Чиркәүнең югары дәрәҗәдәге әһелләре һәм Мәскәүнең зур түрәләре төрле чиндагы кешеләрне җыялар. Аларның күбесен Нарышкиннар тарафдарлары алдан ук әзерләп куйган була¬ лар. Патриархның «Мәскәү кешеләре тәхеттә кемне күрергә телиләр?» дигән соравына бертавыштан «Петр Алексеевич¬ ны!» дигән көчле авазлар яңгырый. Иван файдасына тавыш¬ лар югалып кала. Патриарх Петр I гә патшалык итугэ фатиха бирә. Әмма Милославскийлар тынычланмый. Хаки¬ мият өчен көрәштә алар Мәскәүдә урнаштырылган укчыларның ризасызлыгыннан файдаланырга бу¬ лалар. Укчы полкларында хәл чынлап та хәвефле була. Хәрби реформага алар ризасызлык белдерәләр. Хезмәт буенча яңа бурычлар аларны тыныч вакыт¬ та шөгыльләнергә мөмкин булган һөнәрчелек һәм сату-алу эшеннән аера. Полк командирлары, хезмәт урыннарыннан явызларча файдаланып, укчылар¬ ны үз бакчаларында эшләргә җибәрәләр. Укчылар патшага гозер хатлары җибәрәләр, ләкин барысы да искечә кала. Укчылар приказы җитәкчесе кенәз Долгоруков патшага язып җибәрүчеләрнең берсен. Патша Иван Алек¬ сеевич Иван һәм Петр патшалар тәхете 93
Патша Иван Алексеевичның таҗы Патшабикә Софья Алексеевна Г 94 тотып алып, чыбыркы белән суктырырга куша. Укчылар иптәшләрен яклап калалар. Килеп туган хәлләрнең сәбәбен алар мәрхүм патшага якын торган кешеләргә сылтыйлар. Патшабикә Софья белән аның тарафдарлары шуннан файдаланып калырга уйлыйлар. Алар җибәргән кешеләр, укчылар полкларына барып, акчалар һәм мул вәгъдәләр өләшәләр. Укчылар командирларга буйсынудан баш тар¬ талар, «Безнең белән Нарышкиннарның һәм Матвеевның идарә итүен теләмибез, без аларның муеннарын сындыра¬ чакбыз!» — дип кычкыралар. 1682 елның 15 маенда чуалыш башлана. Иртән Нарыш- киннар патша улы Иванны үтергәннәр икән дигән сүз тара¬ ла. Укчылар, барабаннар кагып һәм байраклар җилфердәтеп. Кремльгә юнәләләр, сакчыларны таптап, патша сараена ба¬ рып керәләр. Патшабикә Наталья Кирилловна Нарышкина Петр һәм тере, имгәнмәгән Иван белән алар каршысына бол¬ дырга чыга. Укчылар бер мизгелгә аптырап калалар, аннан соң хыянәтчеләрне тотып бирүләрен таләп итәләр. Укчылар приказы җитәкчесе Долгоруков белән аның улы сүгенү сүзләре белән укчыларга ябырылалар. Бу — укчыларны ярсытып җибәрә. Алар болдырга ташланалар, патшабикәне дә, Петрны да бер якка этеп җибәрәләр һәм Долгоруковны сөңгегә ыргыталар. Шунда ук бояр А. С. Матвеев белән кенәз М. А.Черкасский да үтерелә. Якыннарыннан үч алуның ко¬ точкыч күренешен Петр I гомере буена оныта алмый. Шул вакыттан башлап, дулкынланган яки ачуы чыккан чакта аның йөзе тартыша торган булып кала. Укчылар Кремльне һәм башкаланы үз кулларына ала¬ лар. Шуннан соңгы ике көн дәвамында югары түрәләр һәм полковниклар өстеннән үч алу бара. 18 майда чуалыш туктала. Укчылар таләбе белән. Ук¬ чылар приказы башына алар яраткан тәҗрибәле хәрби воевода, кенәз И. А. Хованский куела. Укчылар үзләренә зур акчалар түләүне таләп итәләр. Аларга соралган акчаның бер өлеше бирелә. Укчылар үзләрен сарай пехотасы (сарай гвар¬ диясе) дип игълан итәләр, барлык холопларны иреклеләр дип белдерәләр һәм алар өстендәге Холоплар приказында теркәлгән кабалаларны юкка чыгаралар. 1682 елның 26 маенда Боярлар думасы белән Патриарх укчылар басымы астында Иван Алексеевичны беренче пат¬ ша, ә Петрны икенче патша дип игълан итәләр. Өч көннән соң хакимлек тантаналы рәвештә энеләренең регенты булган J
I патшабикә Софьяга тапшырыла. Илчеләр приказы һәм аңа бәйле учреждениеләр белән В.В.Голицын идарә итә. Илдә формаль рәвештә өч хакимият булдырыла. Мәскәү берничә ай дәвамында укчылар кулында тора, һәм яңа хө¬ күмәт аларга саклык белән якын килә. Хакимлекнең күп өлешен Боярлар думасы үз кулына туплый. Софья да, Го- лиңын да алар фикере белән исәпләшә. Боярлар думасы со¬ ставында Милославскийларның дошманнары да кала. Илдә әкренләп патша хакимиятенең чикләнмәгән хокукларын кысу өчен мөмкинлекләр туа. 1683—1684 елларда Софья хөкүмәте дворяннардан сайла- нулы кешеләр ж,ыярга. Боярлар думасы һәм Җыен белән дә киңәшләшеп, Төркия һәм Кырым белән сугыш турындагы мәсьәләне тикшерергә мәж,бүр була. Софья, Голицын һәм аларның тарафдарлары укчыларның башбаштаклыгына чик куярга омтылалар. Голицын үз тирәсенә илдә тәртип торгызырга омтылган боярлар һәм дворяннар төркемен туплый. Алар арасында төп дәүләти вазифалар бүленә. Тиздән башкалада тәртип урнаша. Софья¬ ны укчыларга хәлиткеч һөҗүм ясарга күндерәләр, әмма патшабикә икеләнә. Август ахырында патша сарае даирәсе, ашыгыч рәвештә башкаланы ташлап, дворян отрядлары сагындагы Коло¬ менское авылына күчә. Бу — укчыларның башбаштак ха¬ кимлегенә каршы чыгу була. Бер атнадан соң сәяхәт ка¬ батлана. Сарай даирәсе Боздвиженское авылында туктала. Аннан барлык вазифаи затларга патша сараена килергә дигән боерык җибәрелә. Боярлар, окольничийлар, дума кешеләре, йөзлек башлары, приказ башлыклары патша торган урьшга юнәләләр. Укчылар приказы башльпы И. А. Хо¬ ванский да үзенең улы белән шунда юл тота. Пушкино авылына җиткәндә, аны хөкүмәт гаскәре каршылый. Хо- ванскийны тотып алалар, хөкем актын укыйлар да җәзалап үтерәләр. Бу хәл турында белгән укчылар Кремльне басып алалар. Сарай даирәсе яхшы ныгытылган Троице-Сергий мона¬ стырена килә, ул алдан ук камалышка әзер хәлгә китерел¬ гән була. Софья хөкүмәт көчләре белән җитәкчелек итүне В. В. Голицынга тапшыра. Кенәз корал йөртергә сәләтле барлык дворяннарны Троице-Сергий диварлары янына чакыра. Бояр-дворяннар Россиясе укчылар анархиясенә каршы күтәрелә. Патшабикә Софья Алексеевнаның агач савыты 95
в. в. Голицын Берничә көннән соң үз җитәкчеләреннән мәхрүм ителгән укчылар патша ихтыярына биреләләр. В.В. Голицын дво¬ ряннар ополчениесе башында Мәскәүгә керә. Патшабикә баш күтәрүдә гаеплеләрне гафу итә. Патша сарае даирәсе Кремльгә әйләнеп кайта. Реформалар юлында. Илнең хәле катлаулы килеш кала бирә. Россия алга таба цивилизация юлы белән күтәре-лү ихтыяҗы кичерә. Патшабикә Софья хөкүмәте Федор Алек¬ сеевич заманында башланган реформаларны дәвам итә. Софья даирәсенә килеп эләккән В. В. Голицын Россиянең элекке сәясәте варисы һәм дәвамчысына әйләнә. Патша сарае даирәсе, Мәскәүгә әйләнеп кайтканнан соң, приказлар эшли башлый. Боярлар думасы даими җыела, патшаның регенты аның утырышларында үзе катнаша. Софьяның якыннары хисабына думадагыларның саны ишәя. Дәүләт тормышында феодаль элитаның роле арта. Кемнәрдер Россиядә, Польшадагы кебек, шляхта идарәсе кертү турында сүз чыгаралар. Россия тарихында бу — бояр¬ лар йогынтысының соңгы күтәрелеше була. Софья суд эшләрен утәу өлкәсендә тәртип урнаштырыр¬ га омтыла, «закон» һәм «тәртип» сүзләре яңа хөкүмәтнең шигаренә әверелә. Эшләрне карап тикшерү процедурасы тизләтелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш башлана. Хөкүмәт кайбер җинаятьләр өчен үлем җәзасы бирүне бетерә. Голицын ирекле эшмәкәрлек (шул исәптән чит илдә яшәүчеләрне дә тартып) тарафдары буларак чыгыш ясый. Рус армиясенең күп частьлары регуляр нигезгә күчерелә. Укчылар фетнәсен бастырырга ярдәм иткән дворяннар мән¬ фәгатьләреннән чыгып, хөкүмәт җирләрне ызанлауны (ме¬ жалау) һәм аларны йомышлы кешеләргә беркетүне оештыра. Монда ул кешеләрнең нәселен түгел, ә шәхси хезмәтләрен истә тоту принцибыннан чыгып эш итә. Дворяннарның качкын крестьяннарны эзләтүне таләп итүләренә карамастан, Софья шәһәрләргә киткән крестьян¬ нарны кабат крепостнойлык коллыгына кайтаруны тыйган фәрман чыгара. Эзләүне оештыру фәкать воеводаларга гына рөхсәт ителә. Чит ил дипломатларының истәлекләреннән мәгълүм булганча, В. В. Голицын крестьяннарны крепост¬ ной бәйлелектән азат итү турындагы фикердә була, кыр¬ гыйларны кешеләргә әйләндерү өчен көрәшә, крепостной крестьяннарны башта барщинадан (түләүсез эшләтүдән) имана салымы түләүгә күчерү турында тәкъдим кертә. 96
Хөкүмәт белем биру һам мәгариф системасын камилләш¬ терә. 1687 елда Мәскәүдә Славян-грек-латин академиясе ачы¬ ла, еллар узгач, яшь М.В. Ломоносов шунда укырга килә. Канцлер Голицын йортында һәрнәрсә Көнбатыш үрнә¬ гендә көйләнгән була. Мәскәү үзәгендәге мәһабәт таш йор¬ тын картиналар, эстамплар, көзгеләр, люстралар, күренекле шәхесләрнең бюстлары бизи. Китапханәсендә тарих, фәлсәфә, медицина, астрономия буенча төрле телдәге китаплар була. Чит ил кунаклары янына кенәз поляклар модасы буенча киенеп чыга. Голицын поляк, немец, грек, латин телләрендә иркен сөйләшә. Софья да чит телләрне яхшы белә. Польша белән «мәңгелек солых» һәм Кырым походлары. Россиядә 1682 елгы дәүләт түнтәрелеше, укчылар восста¬ ниесе, яңа фетнә кабыну ихтималы аның дошманнарын рухландыра. Польшада руслардан Днепрның сул ярын һәм Киевны яулап алу нияте торган саен ешрак яңгырый. Төрек солтаны белән Кырым ханы Көньяк Украина белән көньяк рус җирләрен басып алу планы коралар. Шведлар Россиядән Карелияне тартып алырга уйлыйлар. Софья хөкүмәтенең һәм турыдан-туры Голицынның зур хезмәте — аларның Россияне шушы хәлдән алып чыга алу¬ ларында. Шведлар белән киеренке сөйләшүләр барышында Кардисс солыхы раслана. Австрия империясе, Польша һәм Венеция белән Төркия арасында башланган сугыштан Рос¬ сия бик оста файдалана. Россия Төркиянең дошманнарына Польша белән үзенең элекке килешүен раслату шарты белән кушыла. 1683 елда төрек армиясе Венаны камалышка ала. Аңа ярдәмгә Польша короле, Европаның күренекле полково¬ децларыннан берсе саналган Ян Собеский армиясе юнәлә. Төрекләр чигенәләр. Союзниклар Россиянең Төркиягә һәм Кырымга һөҗүм башлавын таләп итәләр. Ләкин Голицын башта Россиянең Польша белән мөнәсәбәтләрен җайга са¬ лырга кирәк дигән тәкъдим кертә. Мәскәүдә Польша делегациясе белән киеренке сөйләшү¬ ләр ике айдан артык дәвам итә. Польша, Швециягә һәм Төркиягә каршы сугышка әзерләнү өчен, үзенең көнчыгыш чикләрендә тынычлыкны саклау турында кайгырта. По¬ лякларның сеймы һәм магнатлары солых ягында булалар. Швеция белән солыхны озынайтканнан соң. Россия бөтен игътибарын үзенең көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлешендәге тышкы сәясәтенә юнәлтә. Ул Днепрның сул 97
ярын үзендә ныгытып калдырырга, үзен Кырым татарлары һөҗүменнән сакларга, Балкан ярымутравындагы төрекләр тарафыннан буйсындырылган православие халыкларына ярдәмгә килергә һәм алга таба. Көньяк Европа белән Якын Көнчыгыш базарларына үтеп керү өчен. Кара диңгез ярла¬ рына чыгарга омтыла. 1686 елда тантаналы шартларда Польша белән маңгелек дип аталган солых төзелә. Бу — В. В. Голицын дипломатия¬ сенең зур уңышы була. Польша Днепрның сул яры Россия хакимлеге астына керү белән килешә һәм Киевны Россиядә калдыра. «Мәңгелек солых» турындагы хәбәр Төркияне аптырашта калдыра һәм хәсрәткә сала. Польша-ның үзендә сугышны яклаган партия чыгырыннан чыга. 1687 елның җәендә Россиянең Голицын җитәкчелегендәге төп көчләре көньякка юл тота. Беренче Кырым походы баш¬ лана. Ләкин армиянең соңгарак калып кузгалганы ачыклана. Кызулык һәм сусызлык кешеләрнең көчен ала. Татарлар далага ут төртәләр, һәм рус полклары төтен белән капланган яланда калалар. Гаскәрләрнең казаклар белән Днепр буйлап киткән икенче өлеше Польша һәм Украина җирләренә ябы¬ рылган Кырым атлыларының сул канатын тар-мар итә. Рус гаскәрләренең бер өлеше Азовка юнәлә. Төрекләрнең Кара диңгез яры буендагы Очаков ныгытмасы басып алына. Ис- танбулда паника башлана. Солтан Кече Азиягә кача. Голицын уңышын дәвам итә алмый. Кызулык, су булмау (татарлар коеларны агулап киткән булалар), армиянең ко¬ манда составында чуалчыклыклар, урын дәгъвалау бәхәслә¬ ре комачаулый. Азык-төлек запасы бетә. Голицын, Перекоп муентыгына җитмәс борын, гаскәрләрне кире бора. 1689 елда Голицын, союздаш дәүләтләр каршындагы бурычын үтәп, рус армиясен Кырымга икенче походка алып китә. Союзниклар Төркия белән сепарат солых ту¬ рында сөйләшүләр башлыйлар, әмма Россия сугышны үз файдасын күздә тотып алып бара. Иртә язда рус полкла¬ ры тизләтелгән марш белән даланы үтеп чыгалар. Аларга Мәскәү белән Польша арасын якынайту тарафдары гетман И. С. Мазепа җитәкчелегендәге казак атлылары ярдәмгә килә. Алар килешли үк кырымлылар белән өч бәрелештә җиңүгә ирешәләр. Татарларның атлы гаскәре Перекоп ар¬ тына чигенә. Голицын муентыкны ябып торучы ныгытма диварлары янына килеп җитә. Капкалар ачык, Кырымга юл буш була. Хан солых тәкъдим итә, Украинаның бер өлеше 98
белән Киевның Россиягә кушылуын танырга ризалаша. Го¬ лицын алга таба барырга батырчылык итми. Берникадәр вакыттан соң Мәскәү тантаналы рәвештә җиңүчеләрне каршылый. Софьяга каршы яктагылар по¬ ходның уңышсыз тәмамлануы, Голицынның Кырымга кер¬ гәндә кыюсызлык күрсәтүе турында сөйлиләр. Кырым походлары Россиянең көнбатыш чикләрдә яу¬ лаган казанышларын ныгыталар. Мәскәү Днепрдагы һәм Кыргый кырдагы ныгытмаларын үзендә калдыра. Кара диңгезгә чыгу өчен, Төркия белән Кырым ханлыгына каршы алдагы сугышларга стратегик фундамент салына. Петрның хакимияткә килүе. Софьяның регентлык көннәре санаулы гына калып бара. Мәскәү янындагы Преображен¬ ское авылында (Софья анда Нарышкиннар гаиләсен җибәр¬ гән була) тәхеткә утыртылган патшаларның икенчесе — Петр I үсеп җитә. Үзеннән һәм аны санарга, язарга һәм, нигездә, дини эчтә¬ лектәге китаплар укырга өйрәткән укытучысы Никита Зотов¬ тан башка берәүгә дә кирәге булмаган Петр буш вакытларын хәрби уеннарга багышлый. Пулатлардагы уенчык чатырлар, уенчык солдатлар һәм ныгытмалар янында аңа кысынкы була башлый. Петр яшьтәшләрен үзенең уен (потешный) гаскәренә җыя. Алар арасында атаклы кешеләрнең балалары да, дворян балалары һәм гади гаиләдән чыккан балалар да була. Патша сараеның ат караучысы улы Александр Менши¬ ков патша белән аеруча якыная. Тиздән уен гаскәре ике батальонга әйләнә. Аларның җитәкчеләре, казнасы була, малайлар, уен уйнап, гаскәри хезмәт үтиләр. Аларның уеннары тора-бара чын мәгънәсендә¬ ге маневрларга әйләнә. Петрның Преображенский һәм Семе¬ новский гвардия полклары әнә шулай формалаша башлый. Петрның тормышы патша сараеннан еракта уза. Бик си¬ рәк очракларда гына, чит ил илчеләре белән рәсми очрашу¬ лар өчен генә аны. Кремль сараена китертеп, тәхеткә утыр¬ талар. Ул үзенең патшалык халәте белән реаль тормышның үзара ярашмавын тоя башлый. Үсмер Петр, үзенең тараф¬ дарлары һәм тәрбиячесе, канцлерның туганнан туганы кенәз Б. А. Голицын белән приказларга барып, андагы эшләр белән таныша, Боярлар думасы эшендә ешрак катнаша башлый. Әнисе таләбе белән, яшь һәм чибәр Евдокия Лопухинага өйләнүе аны династияне дәвам итәргә тиешле монархка әйләндерә. 99
Петр I Рәсми очрашулардан соң еш кына энесе белән апа¬ сы арасында ызгышлар булып ала. Үлчәү тәлинкәсе әкренләп Петр ягына авыша башлый. Боярлар дума¬ сы һәм приказ эшлеклеләренең зур күпчелеге аның ягына баса. Петр тарафдарлары, Кырым походларын уңышсыз санап, Польша белән «мәңгелек солых» өчен, реформаларны яклаган өчен Софья — Голицын хөкүмәтен тәнкыйтьлиләр. 1689 елның җәй айла¬ рында Нарышкиннар партиясе, нигездә, гадәти иске боярлар позицияләрен яклап чыга. Җәй ахырына Мәскәүдә хәлләр кискенләшә. Петр¬ ны хакимияттән читләштерү максаты белән. Кремльдә заговор өлгереп җитә. Әмма Софья тарафдарлары ара¬ сында бу хакта уртак фикер булмый. Патшабикә үзе дә икеләнә. Бөтенесен вакыйгаларның көтелмәгән борылышы хәл итә. 1689 елда, августның 7 сеннән 8 енә каршы төнендә, Петр яшәп яткан Преображенскоеда Софьяның Кремльгә укчылар чакыртуы һәм Преображенскоега һөҗүм әзерләве турында мәгълүмат алалар. Куркып калган Петр, иярләнмәгән атка атланып, Меншиков һәм якын дуслары белән бергә, күрше ур¬ манга кача, анда аңа кием белән ияр китерәләр. Петр Троице- Сергий монастырена яшеренә. Софья Кремльдә бикләнә. Петр барлык укчы һәм солдат башлыкларына Троицега килергә куша. Софьяның аларны туктатырга омтылуы фай¬ дасыз була. Сөйләшүләр өчен җибәрелгән Патриарх та Петр янында кала. Законлы патшаны алып кайтырга Мәскәүдән аның ике «уен» батальоны килә. Август ахырында Боярлар думасы әгъзалары, приказлар җитәкчеләре, укчы полклар да Троицега киләләр. Соңгы булып анда Голицын белән Софья юнәлә. Канц¬ лерны кулга алалар, гади арбага салып, ерак Каргопольгә сөргенгә озаталар. Ул анда 1714 елда бик нык фәкыйрьлектә вафат була. Софьяны Мәскәүгә кайтырга мәҗбүр итәләр һәм тиздән Новодевичье монастырена ябалар. Укчылар приказы башлыгы Шакловитыйны һәм аның тарафдарларын көчләп Троице-Сергий монастырена алып киләләр һәм сорау алулар, җәзалаулардан соң газаплап үтерәләр. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Федор Алексеевич үткәргән үзгәртеп коруларны сурәтләгез. Аларның юнәлеше нинди була? Әлеге үзгәртеп корулар белән ул үз әтисенең дәүләт эшләрен дәвам итә дип әйтеп буламы? 100
2. Урынчылыкны бетерү дәүләт үсеше өчен нинди әһәмияткә ия була? 3. Бу параграфның эчтәлегеннән чыгып, Федор Алексеевичның нин¬ ди яңа цивилизация кыйммәтләренә йөз тотуын әйтеп буламы? 4. Параграфтагы «Бояр-дворяннар Россиясе укчылар анархиясенә каршы күтәрелә» дигән сүзләрне шәрехләгез. 5. Софья идарәлеген Федор Алексеевич хакимлеге чоры белән чагыштырып тасвирлагыз. 6. Софья идарәлеге чорында нинди тышкы сәяси бурычлар хәл ителә һәм алар ни дәрәҗәдә уңышлы үтәләләр? Мәдәният һәм көнкүреш § 10 Дәверләр борылышында. Россия шәһәрләр үсеше буенча Европа илләре белән чагыштырганда көчсез, боярлар һәм дворяннар хакимлеге өстенлек итә торган, самодержавие хакимиятенең әһәмияте арта һәм крепостной хокук көчәя барган аграр ил булып кала бирә. Рус Православие Чиркәве шулай ук куәтле идеологии көч булып кала килә. Үзәгенә кеше шәхесен, аның хокукларын, сәләтен ачуны алган Яңарыш һәм Реформаңия идеаллары Россия өчен чит сана¬ ла. Барысы да Алла кулында дигән гыйбарә ил өчен, кеше тормышы өчен нигез итеп алына. Шәхес мәнфәгатьләрен дәүләт һәм Чиркәү мәнфәгатьләре йота. Бу — төп халык массасының искечә, гадәти урта гасыр ж,әмгыяте шартларында яшәвен дәвам итүне аңлата. Кресть¬ яннарның зур күпчелеге, бистә халкының һәм дворяннарның шактый өлеше укый-яза белми. Хәтта воеводаларның да кайберләре белемсез була һәм үзләренә ярдәмгә дьяклар яки подьячийлар алып йөриләр, алар воевода өчен язалар, укыйлар һәм имза куялар. Кагыйдә буларак, ж,әмгыятьнең югары катлавы, приказ администрацияләре, рухани зат¬ лар белемгә ия була. XVII гасырда патша гаиләсенең һәм Боярлар думасы әгъзаларының белем дәрәж,әсе сизелерлек күтәрелә. Мәдәниятне үстерү юнәлешендә иң көчле импульс¬ лар шулар арасыннан килә. Чиркәү мәдәниятнең гомуми үсешендә каршылыклы роль уйный. Бер яктан, монастырьларда һәм чиркәүләр кар¬ шында элек-электән мәктәпләр оештырылган, елъязмалар һәм башка әсәрләр язылган, икона ясаучылар булган. Хор белән ж,ырлау үсеш алган. Икенче яктан. Чиркәү Көнбатыш (латин) мәдәниятен кабул итми. Чиркәү әһелләре мәдәни яңалыкларга, илгә 101
/Ч 1 (t rt^i.^ Л' п O^Jol ... _7’( (IvA Hw' 9 iGrt/nrt ^9^ JTX S /тү ti iri H J1 c* 10 Ci Л’ J ' I ■jtyct nail iTfftilT-tH. -i йөгерек язу. XVII гасыр Кара савытлары. XVII гасыр Европадан, Украина һәм Белоруссиядән белемле кешеләр ча¬ кыруга каршы чыгалар, борынгы архитектурага, сәнгатькә, йолаларга, киемгә, көнкүрешкә ябышып яшиләр. Алар тарафыннан еретиклык, гөнаһлы, кануннардан читкә тай¬ пылган дип саналучы һәрнәрсә, аларның ук фикеренчә, юкка чыгарылырга тиеш була. Протопоп Аввакум бу хак¬ та болай дигән: Ох, ох, мескеннәр! Русъ, сиңа соң немец гамәлләреннән һәм йолаларыннан нәрсә кирәк? Рус мәдәнияте үсешенә колонияләштерү процесслары да тискәре йогынты ясаган. Рус йомышлылары һәм кресть¬ яннары, ерак җирләрне үзләштергәндә, җирне югарырак дәрәҗәдә эшкәртсәләр, ул җирләргә анда әлегәчә кулла¬ нылмаган хезмәт кирәк-яраклары һәм төзелеш сәнгате ко¬ раллары алып барсалар да, алар бер үк вакытта гаҗәеп зур территорияләрдә урта гасыр рус мәдәниятен генә тараталар һәм бу якларны озак елларга рус урта гасырчылыгы астында калдыралар. Идел һәм Урал буйларының. Төньяк Кавказ, Каспий буе далаларының. Себер һәм Ерак Көнчыгышның Россия составына керүе дә илнең гомуми цивилизацияле үсешен әкренәйтә. Халык мәдәнияте. Халык иҗатында рус кешеләренең сәләте, зирәклеге, күзәтүчәнлеге чагыла, ул — илнең бәһасез мәдәни байлыгы булып санала. Җырлар, әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр илнең үткән тарихын гына түгел, XVII гасыр вакыйгаларын да чагылды¬ ралар. Полководец Скопин-Шуйский, казак Ермак Тимофее¬ вич, атаман Степан Разин аларның геройларына әвереләләр. Фольклор җыентыкларын кулдан-кулга йөртәләр, күчереп алалар. , Сәйяр музыкантлар бик популяр була, алар гөсләдә, мө- гез-быргы, сорнайда уйныйлар,үлмәс-үзгәрмәс Петрушка белән, ялкаулар, комсыз воеводалар, надан руханилар, явыз алпавытлар, саран сәүдәгәрләрдән көлеп, курчак тамаша¬ лары күрсәтәләр. Рус халык иҗатының күп кенә традицияләре XVII га¬ сырга борынгыдан, мәҗүсилек Русеннан ук килеп җитә. Мәҗүсиләрнең җырлы-биюле уеннары һәм бәйрәмнәре халык арасында, аеруча авыл җирләрендә киң таралган була. Чиркәү бу шайтан шөгыльләрен даими һәм аяусыз эзәрлекли. Яңа мәдәни карашлар. Россия элек-электән Европа иле була. Монголлар һөҗүме һәм феодаль таркаулык рус һәм Евро- 102
па мәдәнияте бәйләнеше процессын өзә. Үзәкләшкән Рус дәүләте оешкач, бу бәйләнеш торгызыла башлый. Россия го- мумъевропа хәрәкәте юлына баса. Яңа мәдәни процессларга юл ачучы шәһәр тормышы үсеш ала, беренче мануфактура¬ лар барлыкка килә, бөтенроссия базары формалаша. Россиягә чит ил белгечләре агымы киңәя. Немецларның Кокуй бистәсе, чиркәү әһелләрендә канәгатьсезлек тудырып. Көнбатыш яңалыклары үзәгенә әйләнә. Көчле патша дәүләте булдыру, яңа армия оештыру, яңа җирләр үзләштерү белгечләр таләп итә. XVII гасырның икенче яртысыннан башлап. Россия Европа сәясәтенә тор¬ ган саен ныграк кушыла: төрекләргә каршы лигага керә, Европа илләре белән сөйләшүләр алып бара. Мәскәү чит ил дипломатлары сөйләше белән тулылана. Кушылган җирләр һәрьяклап өйрәнү, теркәү һәм үз¬ ләштерүне таләп итә, ә аның өчен картографлар, геологлар, тәҗрибәле администраторлар, төзүчеләр, тәрҗемәчеләр кирәк була. Бөек рус милләте формалашу рус мәдәнияте өлкәсендәге үсешләрнең мөһим сәбәбен тәшкил итә. XVII гасырда Рос¬ сиянең милли территориясен туплау тормышка ашырыла, халкын бөек рус милләте итеп ныгыту, аны күпмилләтле Россиянең оешкан үзәк көченә әйләндерү башлана. Бу про¬ цесслар аңлап якын килүне таләп итә. Яңа идеология за¬ рурлыгы килеп туа. Мәгариф. Мәгариф системасында алга зур гына адым яса¬ ла. Гади халыкны укырга-язарга дьяклар, рухани зат¬ лар, күчереп язучылар өйрәтә. Бай тормышлылар илдәге укый-яза белүчеләр арасыннан махсус укытучылар яллый. Мәскәүдәге мәктәпләрнең берсе Иоанн Богослов чиркәве каршында мәхәллә кешеләре инициативасы белән оеш¬ тырыла. Кремльдәге Чудово монастыренда мәктәп эшли башлый. Мәгарифне үстерүдә патша окольничие Ф. М. Pmuui,ee зур роль уйный. Аның тарафыннан Киевтан чакыртып китертелгән укымышлы монахлар Мәскәү елгасы буенда ул ачкан Андреев монастыренда славян һәм грек телләренә, фәлсәфәгә, башка фәннәргә өйрәтә башлыйлар. Ртищев тирәсенә Мәскәүнең мәгърифәтле кешеләре, Украина һәм Белоруссия җирләреннән чыккан укымышлылар туплана. Патша гаиләсе әгъзаларын укыту өчен, күренекле мәгъ¬ рифәтчеләрне чакыралар. Әйтик, патша Алексей Михай- 103
с. Полоцкий С. Полоцкийның йолдыз рәвешендә язылган шигыре ‘4 / И •' ■■ : л ? у ■ ' А г" ,.4Г®Зһ!В1дайЯЙ»’. “.Vasir. лович белорус монахы Симеон Полоцкийга балаларының тәрбиячесе булырга тәкъдим итә. Полоцкий Мәскәүнең Спасс монастыре каршында ачылган мәктәп белән җитәкчелек итә. Берничә елдан Матбугат йортында аның ярдәме белән грек- латин мәктәбе ачыла, 1680 елларда анда инде 200 дән артык кеше укый. Түбән Новгород һәм Боровск мәктәпләрендә ба¬ лаларны бушлай укыталар. Аптекарьлар приказы каршында рус табиблары мәктәбе барлыкка килә. Славян-грек-латин академиясендә укучыларның сәләтле- ләре, үзләренең кайсы катлаудан булуларына карамастан, бөтен мәктәп циклын — «аз»дан башлап, шул чакның иң югары гыйлемнәрен — фәлсәфәне, дини тәгълиматны, этика¬ ны өйрәнәләр. Анда Италиянең Падуя шәһәреннән беренче укытучылар сыйфатында чакырып китерелгән бертуган Лихудлар укыта. Чиркәү әһелләре чит ил кешеләренә каршы булалар: аларның лютеранлыкларыннан шикләнәләр. Бу ике туганны яраткан эшләреннән аералар, әмма рус укытучы¬ лары балаларга белем бирүне дәвам итәләр. Беренче дәреслекләр — В. Бурцевның тиз арада зур по¬ пулярлык яулаган әлифбасы һәм М. Смотрицкийның грам¬ матикасы дөнья күрә. Гасыр ахырына Матбугат йорты әлиф¬ баны һәм башка уку әсбапларын меңәр данәдә бастырып чыгара. Алар кыйммәт булмый һәм тиз сатылып бетә. Дәреслекләр кулъязма хәлендә дә таратылалар. Мәктәп¬ ләрдә һәм Славян-грек-латин академиясендә, уку әсбабы буларак, тәрҗемәи кулланмалар: «Кеше тәне төзелеше ту¬ рында», «Космография» (соңгысында Коперникның гелио- центрик карашлары бәян ителгән була) файдаланыла. Басма продукция күләме елдан-ел арта бара. Дини һәм дөньяви эчтәлекле китаплар — елъязмалар, повестьлар, тарихи әсәрләр; география, астрономия, медицина буенча әсбаплар чыга. Европага ияреп. Россиядә газета чыгара башлыйлар. Европа яңалыкларын яктырткан бер битле кулъязма — «Ве¬ сти» патша Алексей Михайлович өчен бер данәдә нәшер ителә. Аннан соң кулъязма газета — «Куранты» барлыкка килә. Аны сарай даирәсе кешеләре һәм хөкүмәтнең югары чиновниклары укый. Фәнни белемнәр. Россиядә әкренләп фәнни белемнәр дә үсеш ала башлый. Туплар һәм чаңнар койганда, рус оста¬ лары иң югары сыйфатлы эретмә уйлап табуга ирешәләр. Алар, авыр мылтыклар (пиш;аль) һәм, атканда ераклыкны 104
к. Истомин әлифбасының бер бите. XVII гасыр һәм төзлекне арттыру өчен, винтлы сыры булган Т5Т1лар җитештерүне үзләштерәләр. Төзелеш эшләрендә яңа техникадан файдалану көчәя. Агачтан төзү сәнгате гаҗәеп зур уңышлар яулый. Алексей Михайловичның Коломенское авылындагы шәһәр яны сараен хаклы рәвештә дөньяның сигезенче могҗизасы дип атарга була. Таштан төзү эшендә дә рус осталары зур уңыш¬ ларга ирешәләр. Бөек Иван чиркәве манарасы (XVI—XVII гасырлар чиге), Кремльдәге патша пулатлары, куп кенә шәһәрләрнең ныгытма ди¬ варлары төгәл исәп һәм ныклы конструкция бу¬ енча эшләнүе белән гаҗәпләндерә. Тегермәннәрдә, тимер эретү тармагында су двигательләре файда¬ ланыла башлый. Бораулау эшләрендә (аеруча тоз скважиналарында) алга таба адым ясала. География, җирләрне теркәү һәм ызанлау, хи¬ мик эретмәләр (буяулар, язу каралары) әзерләү, хәрби эшләр, медицина буенча фәнни һәм гамәли характер¬ дагы белешмәләр һәм кулланмалар басылып чыга. Геогра¬ фик карталар төзү даими эшкә әйләнә. Россиягә кушылган Себердән җирләрнең беренче сызымнары килә. 1696 елда С. У. Ремизов беренче гомуми карта—«Себернең сызым картасы»н төзи. Тарихи белемнәр үсешендә дә җитди алга китеш күзәте¬ лә. Бер яктан, болар гадәти елъязма әсәрләр булса, икенче яктан. Фетнә вакыйгаларын, рус-поляк сугышларын һәм ил тормышындагы башка күренешләрне сурәтләгән, авторлары билгеле хезмәтләр барлыкка килә. Укымышлы монах Сильвестр Медведев Софья һәм Федор хакимлек иткән чорлар, 1682 елгы укчылар күтәрелеше турындагы хезмәтләрнең авторы була. Берничә мәртәбә рус тарихы буенча гомуми күзәтүләр басылып чыга. Әдәбият. Рус язучылары үз әсәрләрендә әхлакый мәсьәләләр¬ не, Ватан язмышы турындагы уй-фикерләрен, заман тормы¬ шы китереп чыгарган проблемаларны күтәрәләр. Күп кенә әдәби-тарихи әсәрләр Фетнәдә катнашучылар каләме белән языла. Фетнә вакыйгалары Троице-Сергий мо¬ настыре келаре Авраам Палицын «Риваятьләр»ендә, дьяк Иван Тимофеев, кенәз Катырев-Ростовский әсәрләрендә чагылдырыла. Ермак походында катнашучылардан берәү 105
1 V f/ X 4V\ *Л-К>1^Т1 f < .rw I Протопоп Аввакумның « Житие » сыннан бер бит. 1675 ел «Себерне буйсындыру турында повесть» яза. «Дон казакларының Азовта тукталулары ту¬ рында повесть» дөнья күрә. Изгеләрнең тормышы турындагы язма¬ лар— житие — халыкның барлык катлаулары арасында да популяр була. Протопоп Авва¬ кум «Жи/ппе»сы —үзенчәлекле автобиографик хезмәт танылу ала. Сатирик характердагы повестьлар һәм ри¬ ваятьләр: «Шәрә һәм ярлы кеше турында азбу¬ ка», «Шемякин суды турында повесть», «Ка¬ бакка хезмәт иту» һ.б. киң тарала. Дөньяви повесть һәм драмалар языла баш¬ лый. 1680 елда беренче булып Симеон Полоц- кийның шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Архитектура. Безне әле бүген дә сокландырган биналарның, гыйбадәтханәләрнең, ныгытма диварларының күбесе XVII гасырда төзелгән. Бу — илнең гомуми күтәрелеше, дәүләт һәм шәхси затлар тарафыннан матди байлык туплану нәтиж,әсе. Төзелеш техникасы, архитекторларның осталыгы камилләшә. XVII гасырда Суздаль, Мәскәү, Каргополь, Бөек Устюг, Кострома, Бөек Ростов, Тобольскида рус архитектурасының югары казанышларына ирешелә. Рус архитектурасы купшылыгы, матур бизәлеше, төс¬ ләрнең оста сайлануы белән аерылып тора. Шул заманда әйтелгәнчә, алар — таш чигешләр тупланмасы. Ростов кремле Филидагы Покров чиркәве. Мәскәү Г! 106
fl 4 A ' Мәскәүдә Аверкий Кириллов пулатлары Ярославльдәге Илья Пророк чиркәве 1 Эшкәртүгә җиңел бирелүчән агач белән эшләргә күнеккән рус архитекторлары һәм төзүчеләре таш белән эшләгәндә дә матурлыкка һәм зиннәтлелеккә омтылалар. XVII гасырда Россиянең «Алтын боҗра»сын тәшкил иткән шәһәрләрдәге төп архитектура шедеврлары: Ростов митро¬ полиясе бинасы, Тубэн Новгород кремлендәге Архангел со¬ боры, Медведководагы Покров чиркәве, Угличтагы храмнар, Ярославльдәге Илья Пророк һәм Иоанн Предтечи чиркәуләре төзелә. Троице-Сергий, Иосиф-Волоколамский, Симон, Спас- Евфимий, Новодевичье, Яңа Иерусалим монастырьларының архитектура ансамбльләре эшләнеп бетә. Яңа төзелеш сәнгатенең лидеры булып Мәскәу тора. Кремльдә — сарай, чынаяк белән тышланган, башы чатырлы өскорма белән ябылган өч катлы йорт, Мәскәүнең аерым районнарында чиркәүләр (Никитникида — Троица, Путин- кида — Рождество), дума дьягы Аверкий Кириллов, боярлар Голицын һәм Троекуровларның ташпулатлары салына. XVII гасыр рус архитектурасында Нарышкиннар барок¬ косы дип телгә кергән, кызыл кирпеч диварларны тышкы яктан ак таш белән сырлап, матур, купшы һәм мәһабәт итеп бизәү стиленең таралыш алуы — игътибарга лаек күренеш. Бу стильдәге биналарны беренче булып патшабикәнең ту¬ ганы Л. К. Нарышкин салдыра башлый. Нарышкиннарның Петровкадагы пулатлары, Филидагы Покров чиркәве — шун¬ дыйлардан. Троице-Лыково, Мәскәу янындагы Уборы чир- кәуләре, Рязаньдагы Успение соборы да шушы стильдә эш¬ ләнгән. 107
Театр. Рәсем сәнгате. Музыка. XVII гасырда рус театры т:уа. Ул мәдәният үсешенең куәтле факторына әйләнә. Патша Алексей Михайлович театр постановкаларына их¬ тирам белән карый. Илчеләр приказы башлыгы А. С. Матвеев патшага Немец бистәсе пасторы җитәкчелегендә труппа оештырырга тәкъдим итә. Пастор актерлар җыя, башта анда чит ил кешеләре генә була, соңрак руслар да катнаша башлый. Преображенское авылында, аннан Кремльдә театр йортлары төзелә. Тәүрат сюжетларына корылган пьесаларны җәй көннәрендә генә уй¬ ныйлар. Бер пьеса патшага шулкадәрле ошый ки, ул аны ун сәгать рәттән карый. Алексей Михайловичның вафатыннан соң труппа таркала, театр ябыла. XVII гасырда Россиягә килеп кергән Европа рәсем сән¬ гате үрнәкләре, рус рәсем сәнгате традицияләре үсеше мә¬ дәниятнең бу өлкәсендәге зур борылышка этәргеч бирә. XVII гасырда, иконалар ясауны камилләштерү (мәсәлән, берту¬ ган Строгановлар исеме белән аталган мәктәп барлыкка килү) белән бергә, реалистик рәсем сәнгатенә омтылыш та туа. Иҗатында Россиядә беренче булып реалистик сыйфатлар¬ иконалар ясарга заказ бирүче эре эшмәкәрләр ны чагылдыручы—XVII гасырның иң күренекле рус рәссамы. С. Ф. Ушаков. Владимир Алла Анакаена мәдхия иконасы. XVII гасыр i (и Патша Алексей Михайлович. Билгесез рәссам. XVII гасыр ■W/' 11 С^БРА! BL/lllKAi ГАВИЦМ itBEWl ыа* л.\еШм1.к КЕА BtAiKU irtV ibtAHipiviiZAi' 108
патшаның Корал палатасы остасы С. Ф. Ушаков (1626—1686). Аның дәвамчылары һәм укучылары аз булмый. Рәссамнар патша сараеннан Тәүрат темаларына һәм бо¬ рынгы тарихи сюжетларга (мәсәлән, Александр Маке- донскийның гамәлләре турында) заказлар алалар. Бер үк вакытта Мәскәү, Түбән Новгород, Ярославль, Кострома гыйбадәтханәләре диварларына төшерелгән рәсемнәрдә реаль тормыш мотивлары да урын ала. Портрет ясау сәнгате барлыкка килә — патшалар Алек¬ сей Михайлович, Федор Алексеевич, патшабикәләр Софья, Н. К. Нарышкина һәм Патриарх Никон парсуналары («пер¬ сона» сүзеннән) иж,ат ителә. Аларның һәркайсы рәссамнар каршында бик теләп утырганнар дигән мәгълүматлар да бар. Мәскәүдә чит ил осталары да эшли башлый. Рус музыка сәнгате дә алга атлый. Халык музыкасы мәдәнияте, чиркәүдә хор белән ж,ырлау янәшәсендә классик рухтагы профессиональ музыка сәнгате туа. Патшалар Михаил һәм Алексей боерыгы белән, Европа¬ дан профессиональ музыкантлар—флейтачылар, валторнада уйнаучы, органчы, скрипкачылар чакырыла. Алар патша гаиләсенең күңелен ачалар, театр тамашалары күрсәтәләр. Патша сарайларында һәм югары түрәләрнең йортларында органнар була; халык бәйрәмнәре һәм уеннарында күчмә органнар куела. Сәйяр оркестрлар көйләре белән югары түрәләрне хозурландыралар. XVII гасырның икенче яртысында сарай каршында Көн¬ батыш композиторлары әсәрләрен башкаручы профессио¬ наль оркестрлар булдырыла. Рус талантлары да музыкаль пьесалар иж,ат итә башлыйлар. Беренче рус композиторлары арасында дьяк В. Титов та була, ул Симеон Полоцкийның шигъри псалтырен көйгә сала. 1677 елда ноталар басу буенча беренче станок уйлап табыла, һәм Россиядә ноталар басып чыгару башлана. Көнкүреш. Рус мәдәниятенең барлык өлкәләрендә дә шак¬ тый алга китеш булуга карамастан, илдәге гомуми мәдәни манзарага ул бик аз йогынты ясый. Бу өлкәдәге яңа сулыш югары катлау өчен генә булып кала. Ул киң халык массасы (крестьяннар, бигрәк тә крепостнойлар һәм бистә кешеләре) тормышы белән ж,әмгыятьнең белемгә, мәдәнияткә тартылу¬ чы югары катлау вәкилләренең гадәттән тыш тар катламы арасындагы зур упкынны гына ассызыклый. Шулай да Ашханә кирәк- яраклары. XVII гасыр 1»± 109
Бояр Романовларның Мәскәүдәге пулатлары Кунак каршылау. Миниатюра. XVII гасыр Күңел ачу мәҗлесләрендә шәраб салу өчен касә. XVII гасыр гыйбадәтханәләр һәм йортлар һәркем күз алдында тора, мәхәлләнең барлык кешеләре өчен дә чиркәү ишекләре ачык була, ә аның стеналары җаннарга үтәрлек рәсем сәнгате әсәрләре белән бизәлгән була. Болар кеше аңын читләтеп үтә алмыйлар һәм халык күңеленә мәдәни эзләр салалар. Көнкуреш өлкәсендәге яңалыклар да шәһәрдәге югары катлауга — патша даирәсенә, боярларга, бистәнең бай кеше¬ ләренә генә кагыла. Тормышның Европача моделе әкренләп матди яктан яхшы тәэмин ителгән рус даирәсенә үтеп керә. Бу яңалыкларның төп сыйфаты уңайлылык тудырудан гыйбарәт була. Табыннарда ашау-эчү приборлары һәм сал¬ феткалар барлыкка килә. Эскәтерләр һәм һәр кешегә аерым савыт-саба кулланыла башлый. Юыну һәм бизәнү-ясану өчен аерым предметлар куллану гадәткә керә, гаиләдәге һәр кеше өчен аерым бүлмә бүленә. Бояр Голицыннар, Нарышкиннар, Одоевскийлар, Трое¬ куровлар, Морозовлар һәм Матвеевларның зур таш йорт¬ ларында, дьяклар Ордин-Нащокин һәм Украинцев пулат¬ ларында, Строгановлар сарайларында стеналар кыйммәтле обой, тукыма, күн, келәм белән капланган була. Тәрәзә араларындагы стеналарда көзгеләр һәм картиналар эленеп тора. Биналарны йөзләгән шәм куелган люстралар яктыр¬ та. Бүлмәләрдә матур җиһазлар урын ала. Китапханә өчен аерым бүлмә билгеләнә. 110
Хуҗалар һәм хезмәтчеләрнең киемнәре дә йортларына күрә Көнбатыштагыча була, алар кыйммәтле тукымадан тегелгән, алтын яки көмеш җепләр белән чигелгән һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән кыска һәм җиңел кием¬ нәр кияләр. Экипажлары да зиннәтле: үзе җиңел, сиртмәгә утыртылган, арт якларында лакейлар өчен махсус басма эшләнгән була. Концертлар, күңел ачулар, шахмат уеннары бай кеше¬ ләрнең көнкүреш элементына әйләнә. Шахмат уеннарында руслар зур осталык күрсәтәләр, европалыларны алар җиңел оталар. Европалашкан кешеләр сакал-мыекларын кырып, чәч¬ ләрен көйләтеп йөриләр, кайберәүләр парик кия. Бистәнең югары катлау вәкилләре тыйнаграк яшиләр һәм киенәләр (постау күлмәкләр кияләр, өй җиһазлары һәм савыт-сабалары да уртача гына була), әмма алар арасында да уңайлылыкка омтылыш күзәтелә. Иске рус йолалары диңгезендә көнкүрештәге яңа күре¬ нешләр тамчыны гына хәтерләтә. Миллионлаган кешеләр тәрәзәләренә үгез куыклары тарттырылган кара өйләрдә, уртак бүлмәдәге чыра яктысында яшиләр. Крестьян һәм бистә гаиләләре уртак табактан агач кашыклар белән кәбестә шулпасы чүмерә һәм ботка ашый. Алар өйдә тукылган киндердән яки тупас постаудан тегелгән өс киемнәреннән йөриләр, аякларында җәй көне чабата, ә кыш көне итек була, уртак бүлмәдәге сәкеләрдә йоклыйлар. Сирәк кенә булган ял көннәрендә кешеләр киенү-ясанудан ләззәт табалар, багалар-бактыралар, рәхәтләнеп бииләр һәм җырлыйлар, такмаклар әйтешәләр, кәмитчеләрнең һәм Петрушка курчак театрының тамашаларын карап шатла¬ налар. Хатын-кыз киеме. XVII гасыр 1. XVn гасырда Россия мәдәнияте үсеш алган тарихи шартларны тасвирлагыз. Сезнең фикерегезчә, аның үсешенә нәрсә ярдәм иткән, ә нәрсә кыенлыклар тудырган? 2. XVII гасыр рус мәдәнияте Көнбатыш йогынтысын тойганмы? Ьәм ул көчле булганмы? 3. Параграфта мәдәният өлкәсендәге нинди үзгәрешләр турында сүз бара? Ул үзгәрешләр нәрсә белән бәйле була? Ил мәдәниятенә алар нинди йогынты ясый? 4. Россия мәдәниятенең XVII гасырдагы иң мөһим казанышларына характеристика бирегез. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР Ill
5. Халыкның төрле катлауларының җәмгыятьтә тоткан роле көнкүрештә ничек чагыла? 6. Россиялеләрнең XVII гасырдагы көнкүрешен XVI гасырдагы көнкүреш белән чагыштырыгыз. 2 НЧЕ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. XVII гасыр башында илдәге тормышның нинди үзенчәлекләре аны Фетнәле заман дип атарга нигез бирә? Фетнәнең алшартлары кайчан һәм ничек формалаша? 2. XVII гасырда Россиянең соңиаль-икътисади үсеше белән бу гасырны «фетнәле» дип атарга җирлек биргән вакыйгалар үзара ничек бәйләнгәннәр? 3. XVII гасырда дәүләт белән идарә итүдә XVI гасыр белән чагыш¬ тырганда җитди үзгәрешләр булганмы? 4. 1649 елгы Законнар җыентыгының ил канунияте үсешендә алга таба сизелерлек адым булуын исбатлагыз. 5. 1649 елгы Законнар җыентыгындагы төп положениеләр белән XVII гасырның икенче яртысында Россия үсешенең соңиаль- икътисади һәм сәяси процесслары арасындагы бәйләнешне күрсәтегез. 6. Алексей Михайлович хакимлек иткән чорда Россиянең тышкы сәяси хәлендә нинди үзгәрешләр була? Ул үзгәрешләргә китергән сәбәпләр нинди? 7. Төрле халыклар яши торган территорияләрне Россиягә кушу нинди нәтиҗәләргә китерә? 8. XVII гасырда Россия мәдәнияте нинди мөһим үзгәрешләр кичерә? 9. XVII гасырда Россия яңа дәвергә керде дип әйтеп буламы?
РОССИЯ XVIII ЙӨЗЬЕЛЛЫКТА И кисәк ПЕТР I ДӘВЕРЕ 3 нче бүлек Петр I дәвере. Төньяк сугышы § 11 Петрның җитлегүе. 1689 елда Петр I хакимияткә килгәч, ил тормышы баштарак кирегә таба киткәндәй була. Софья — Го¬ лицын реформалары туктатыла, алар тәнкыйтьләнә һәм мыскылга дучар була. Ил белән патшаның әнисе Н. К. На¬ рышкина һәм аның туганнары идарә итә башлый. Боярлар думасындагы һәм приказлардагы урыннар, воевода вазифа¬ лары Нарышкиннар белән Лопухиннар арасында бүленә. Хакимлегенең беренче елларында Петр дәүләт эшләре белән бөтенләй диярлек шөгыльләнми. 17 яшендә дә әле ул үзенең элекке күңел ачуларыннан аерылмый, элеккечә үк үзенең күп вакытын уен гаскәрләренә бирә. Чордашлары Александр Меншиков (булачак генера¬ лиссимус), Гавриил Головкин (Россиянең булачак канцле¬ ры), Федор Апраксин (булачак адмирал. Россия флоты ко- мандуюш,ие), Артамон Головин (Россия армиясенең булачак башкомандуюш;ие) гомер буе аның белән кулга-кул тотынып атлый. Кайбер өлкән буын вәкилләре дә Петр янәшәсенә басалар. В.В.Голицынның туганнан туганы — кенәз Б.А.Го- лицын Петр хакимлегенең беренче елларында аның иң якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе була. Петр эзлекле белем алмый. Табигате белән кызыксыну- чан һәм сәләтле булганлыктан, ул, нинди дә булса яңалыкны белү өчен, һәр мөмкинлектән файдалана. Немец бистәсендә Петр дөнья күргән кешеләр белән очраша, Шотландия ге¬ нералы Патрик Гордон, мәзәкчән һәм Европа гадәтләрен яхшы белүче швейцарияле Франц Лефорт белән якыннан таныша. Петр китапларны йотлыгып укый, матур әдәбиятны гына түгел, хәрби эшләр буенча кулланмаларны, астрономия¬ не, медицинаны да укый торган була. Немец һәм голланд телләрен бик тиз өйрәнә. Ул — Европаны Немец бистәсендә өйрәнә башлый. 113
F Петр I нең бүләк өчен эшләнгән портреты Шунда, шәраб белән сату итүче Монс йортында, Петр аның бик чибәр кызы Аннага гашыйк була. Башланган ро¬ ман аның гаиләсе бозылуга китерә, бу вакытта инде тәхет варисы — патша улы Алексей туган була. Әнисе дә канәгать булмый, чөнки яраткан улы Петруша аның күңеленә якын булган иске Мәскәү көнкүрешеннән һаман ерагая бара. Читләшү кайвакытларда бөтенләй сәер формаларга ке¬ рә. Петр шамакайлар һәм исереклар җыены оештыра, аның башына — папа вазифасына — үзенең элеккеге остазы, эчәр¬ гә яратучы Н. Зотовны утырта. Патша җитәкчелегендәге исерекләр компаниясе еш кына, шәһәр халкын гаҗәпләнде¬ реп һәм куркытып, Мәскәү урамнарында йөри. 1693 елның җәендә Петр үзенең чордашлары белән Ар- хангельскига китә. Бу сәяхәт аның өчен, Немең бистәсеннән соң, Европаны икенче тапкыр ачу була. Монда рейдта ин¬ глиз, голланд, немец сәүдә суднолары тора, тормыш кай¬ ный, чит ил контораларында һәм складларда төрле телдә сөйләшүләр ишетелә. Анда күргәннәрнең барысы да Петрны бик нык тәэсир¬ ләндерә. Шул вакыттан башлап, диңгез аны тагын да ныг¬ рак тарта. Петр Архангельскида Голландия белгечләренә корабль төзергә заказ бирә, ә җирле верфькә беренче ике рус фрегатын төзи башларга куша. Ил тормышын тамырдан үзгәртү юллары. Россияне Ев¬ ропа цивилизациясе юлы белән үстерү юнәлешләре турында уйлаганда, Петр үзенең әтисе белән абыйсы тәҗрибәләренә таянырга мөмкин булуын аңлый, чөнки киләчәктә ил тор¬ мышындагы ул планлаштырган кискен борылышларның күбесенә алар идарә иткән чорда нигез салынган була. Азов походлары. Патшага кичекмәстән Россиянең иске про¬ блемаларын хәл итәргә кирәк була. Төркиягә каршы лигада¬ гы союзниклары Россиядән актив хәрәкәтләр таләп итәләр. Сугышка әзерләнергә туры килә. Голицын хөкүмәтеннән аермалы буларак, Петр союздаш¬ лык йөкләмәләрен үтәү белән генә чикләнергә теләми. Аны Россиянең күптәнге дошманын — Кырым ханлыгын җимерү һәм Азов, Кара диңгез буйларына ия булу перспективасы җилкендерә. Петр үз гомерендәге беренче чын сугышын башлый. 52 еллык гомеренең 32 елын ул сугышларда уздырачак. Аның үсмер чагындагы шөгыльләре зур сәясәткә күтәрелә һәм ярты гасырга илнең язмышын хәл итә. 114
1 I 1695 елның язында русларның ике армиясе көньякка юнәлә: Б. П. Шереметев җитәкчелегендәге дворян атлы- лары, Запорожье казаклары белән бергә, Днепрның төрек ныгытмалары урнашкан түбәнге агымына; Ф. Лефорт, Ф. А. Головин һәм П. Гордон командалыгындагы армия коры җир һәм Дон буйлап Азовка китә. Бу армия белән патша үзе бара. Ул, Петр Алексеев исеме белән, бомбардирлар ротасына командалык итә. Шереметев көтмәгәндә Днепрның түбәнге агымындагы төрек ныгытмаларына ябырыла, аларның икесен басып ала, ә икесен җимерә. Икенче армия, бик тиз Азовка барып җитеп, андагы ныгытманы өч ай буе камалышта тота, әмма ул нәтиҗәсез була. Бу уңышсызлык Петрны акыл белән һәм кыюрак хәрәкәт ясарга этәрә. Ул армияне бер командуюгцийга — генералис¬ симус А. С. Шеинга тапшырып, үзе бөтен көз, кыш һәм яз дәвамында, бер урыннан икенчесенә күчеп, армияне һәм флотны яңа походларга әзерләп йөрү белән мәшгуль була. Петр чит ил инженерларына — җир асты юллары казу осталарына ишекләрен киң ача. Көнбатыштан корабльләр ясаучы балта осталары чакырта. 1696 ел башына Россиянең үз көньяк флоты барлыкка килә: Мәскәүдә 22 галера һәм 4 брандера төзиләр һәм аларны сүтелгән хәлдә Донга ки¬ терәләр. Воронеж янында бирегә эшкә куып китерелгән меңләгән кеше 1300 струг (ишкәкле һәм җилкәнле агач судно), 300 көймә, 100 сал ясыйлар. Петр үзе дә, кулына балта тотып, көннәрен верфьтә уздыра. 1696 елның апрелендә рус суднолары, Азовка барып җи¬ теп, Дон тамагын ябалар һәм ныгытманы диңгез ягыннан томалыйлар. Төрек флоты ярдәмгә килә алмый. Артиллерия утына тотканнан һәм Петрның үзе катнашындагы берничә һөҗүмнән соң, төрекләр Азовны калдырып китәләр. Бу—яшь патшаның беренче зур җиңүе була. Яңа флотка таяныч өчен Таганрог ныгытмасы һәм гаванена нигез салына. Петр элеккеге крепостнойлык системасын хәрәкәткә китерә. Ул флот төзелеше өчен яңа салымнар кертә. Азов буйларын үзләштерергә һәм Таганрог гаване төзелешенә халыкны мәҗбүриләп мобилизацияләргә боера. Меңләгән крестьяннарны Воронеж урманнарына флот төзелешенә куа¬ лар. Качып китүчеләрне богаулап кире кайтаралар, кызган тимер белән тамга сугалар. Кара халык (түбән катлау) патша өчен үз планнарын тормышка ашыру коралы гына була. Б. П. Шереметев Ф. Лефорт 115
1697—1698 елларда Петр I нен, беренче тапкыр чит илгә чыгу истәлеге медале Бөек илчелек. Көньяктагы җиңүләр һәм Азовны басып алу Россиянең зур хәрби уңышы була, әмма Төркия белән сугышның ахыры күренми. Россиянең союзниклары бик сүлпән кыймылдыйлар, ә аннан соң Төркия белән солых сөйләшүләренә үк күчәләр. Аларның игътибары Испа¬ ния тәхете өчен барачак көрәшкә юнәлә, чөнки баласыз корольнең соңгы көннәре якынлашуы мәгълүм була. 1697 елда Петр, төрекләргә каршы лига төзү перспек¬ тивасын ачыклау өчен. Көнбатышка илчелек әзерләргә карар кыла. Өстәвенә аның үзенең дә Европада буласы, аның сәнәгате, хәрби эшләре, мәдәнияте, европалы ларның гадәтләре белән танышасы килә. Петр Россиягә хәрби белгечләр, корабль төзү осталары, капитаннар, матрослар, тау токымнары эшкәртү белгечләре чакырырга, шулай ук армия һәм флот өчен заманча корал¬ лар һәм җиһазлар сатып алырга уйлый. Илчелек Бөек дип аталып, ул 250 кешедән тора. Петр анда урядник-волонтер Петр Михайлов булып санала. Бу — Россия тарихында патшаның беренче тапкыр чит илгә чыгуы була. Бөек илчелек Көнбатыш илләренең төрекләргә каршы хәрәкәтен активлаштыру юнәлешендә зур тырышлык куя. Петр аларның хакимнәре белән әле яшерен, әле ярым рәсми сөйләшүләр алып бара, әмма барысы да файдасыз була. Патша күп вакытын илчелек эшләреннән тыш шөгыль¬ ләр белән уздыра. Голландиядә ул Саардам верфьләрендә балта эше белән мәшгуль була, Амстердамда театр карый һәм Анатомия музеенда була, Гаагада Генераль штатлар (парламент) утырышында утыра, Англиядә парламент эшен күзәтә, король даирәсендә була, Оксфорд университеты. Гринвич обсерваториясе белән таныша, берничә мәртәбә бөек галим И.Ньютон белән очраша. Инглизләрнең верьфләрендә Петр корабль төзүче ин¬ женер һөнәрен үзләштерә, артиллерия сәнгатен өйрәнеп, артиллерист сертификаты ала. Бөек илчелек эшчәнлеге соклангыч нәтиҗәләр бирә. Россиягә төрле белгечлекләр буенча 800 дән артык оста ча¬ кырыла. Петр һәм аның ярдәмчеләре күп нәрсәгә өйрәнәләр, Европа ңивилизациясе казанышларын үз күзләре белән күрәләр. Таңга калган Петр болай дип яза: Әгәр патша булмасам, Бөекбратания адмиралы булырга теләр идем. Россиягә кайткач, Петрны үз илен, Европаның күп кенә илләре кебек, зур үсешкә ия булган, мәгърифәтле һәм бөек 116
державага әйләндерү фикере чолгап ала. Әмма рус патша¬ сы Европаның демократик традицияләренә — парламентка, халык вәкиллеге системасына, сайлауларга йә дошманлык, яисә битарафлык белән карый. Шәхес иреге, гражданлык иреге, эшмәкәрлек иреге кебек төшенчәләр аның өчен чит бу¬ лып кала бирә; ә бит нәкъ менә шулар Европа алгарышының нигезен тәшкил итәләр. Ул исә үзен Россиянең чикләнмәгән хакимияткә ия патшасы итеп күрә. Европада булганнан соң, Петр Европа державаларының Төркиягә каршы сугышта союздашлык йөкләмәләрен үтәргә гңыенмауларын ачык аңлый. Россияне ныгыту алар исәбенә бөтенләй керми. Шуннан соң Петр Төркия мәсьәләләрен тыныч юл белән ж,айга салу курсы ала һәм үзенең карашын төньякка юнәлтә. Балтыйк диңгезенә үтеп керү Иван Ш заманыннан ук Россия сәясәте планында була. Хәзер исә Польша, Бран¬ денбург, Дания һәм Саксонияне Россиянең союзниклары итү мөмкинлеге ачыла. Алар Балтыйк ярлары буйлап зур территорияләр яулап алган шведларның көчле басымын тоеп яшиләр. Петр Европадан төньяктагы кайбер илләр белән Швециягә каршы көрәш буенча яшерен килешүләр алып кайта. Кайту юлында патша укчыларның дүрт полкы баш кү¬ тәргәнне ишетә. Азовны алганнан соң, укчыларны төрле шәһәрләргә тараткан булалар, алар моңа ризасызлык бел¬ дереп баш күтәрәләр һәм үз гаиләләренә һәм кәсепләре урынына — Мәскәүгә юнәләләр. Алар элеккечә патшабикә Софья исемен байрак итеп күтәрәләр, әгәр Софья тәхеткә утырудан баш тартса, укчылар Петрның 8 яшьлек улы Алексейга исәп тоталар. Петр Россиягә ашкына, әмма Польшада ук ул фетнәнең бастырылуы һәм тикшерүләр башлануы турында хәбәр ала. Польшада ул король Август П (ул бер үк вакытта Сак¬ сония короле дә була) белән очраша, аны Швециягә каршы хәрби союз төзергә килештерә һәм шуннан соң гына Вата¬ нына ашыга. 1698 елның августында Мәскәүгә әйләнеп кайткач, Петр туп-туры Преображенскоега китә һәм фетнәдә катнашкан укчыларга ябырыла. Ул сорау алулар өстән-өстән генә уз¬ дырылган дип таба, шуңа күрә тикшерүне яңадан баш¬ лый, Бөтен көз дәвамында сөргенгә ж,ибәрелгән укчыларны Мәскәүгә кайтартып, зинданнарда ж,әзалап сорау алалар. 117
И л Патшабикә Софья Алексеевна Новодевичье монастыренда. Рассам И. Е. Репин Восстаниенең патшабикә Софьяның мәкерле планнары белән бәйле булуы раслангач, Петр аның чәчен монахлыкка кыр¬ кытырга куша. 2 меңнән артык укчыны җәзалап үтерәләр, 200 ләп кешене Софья хөҗрәсе каршына асып куялар. Бу ча¬ раларда, көрәштәшләре белән бергә, Петр үзе дә катнаша. Нарва. 1700 елның августында Россия Төркия белән 30 еллык солых төзи, аның нигезендә Азов һәм аның әйләнә-тирәсе Россиядә кала. Петр шунда ук үзенең 40 меңлек армиясен шведларның кайчандыр Россиянеке булган Нарва ныгыт¬ масына җибәрә. Ил өчен 20 елга сузылган Төньяк сугышы башлана. Россия Швеция белән сугышка Дания, Саксония һәм Польша белән союздашлык килешүе нигезендә керә. Бу вакытта Швеция Европа дәүләтләре арасында иң куәтлеләрдән санала. Ул Балтыйк диңгезе ярларын тулаем диярлек басып ала. Балтика белән Төньяк киңлекләрдә аның флоты үзен хуҗа сизә. Швед армиясе бөтен Европада дан тота. 18 яшьлек король Карл ХП, шиксез, полководец сәләтенә ия була. Аның янәшәсендә Европа киңлекләрендә күп җиңүләр яулаган атаклы генераллар плеядасы тора. Рус гаскәрләре Нарвага килеп җиткәнче, Карл ХП, ашы¬ гыч рәвештә Копенгагенга һөҗүм итеп һәм шәһәрне диңгез ягыннан тупка тотып, Данияне сугыштан чыгарга мәҗбүр итә. Ул Саксония белән дә эшне кызу тота. Шуннан соң швед арысланы (яшь швед королен шулай атыйлар) Россия ягына ыргыла. Ул, хәзерге Эстония ярларына 15 меңлек армия төшереп, Нарвага юнәлә. Петр җитәкчелегендәге рус частьлары шәһәрне берничә атнага сузылган уңышсыз камалышта тоталар. Тупка то¬ тулар да нәтиҗәсез була. Сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек җитми. Солдатлар салкыннан, ачлыктан һәм авырулардан интегәләр. Армиядә таркаулык башлана. Сол¬ датлар чит илдән китереп куелган командирларга ышан¬ мыйлар. Петр фәкать Преображенский, Семеновский һәм Лефорт җитәкчелегендәге гвардия полкларына гына чын мәгънәсендә таяна ала. Нарвага килеп җитү юлында ук Карл ХП кар бураны астында рус позицияләренә һөҗүм итә. Нөҗүмгә гвардия частьлары гына түзә, калганнар тәртипсез рәвештә чигенә башлыйлар. Бәрелешнең язмышы хәл ителә. Русларда үте¬ релүчеләр, яралылар һәм батып үлүчеләр күп була, ар¬ миянең бер өлеше әсирлеккә төшә. 118
1 !\ Сөйләшүләр барышында Карл ХП рус¬ ларга, коралларын саклап калган хәл¬ дә, әмма артиллерияне тапшырып, пози¬ цияләрне калдырырга тәкъдим итә. Нончыган-арыган рус полклары Новгород ягына атлыйлар. Җиңелү турындагы хәбәрне Петр бик авыр кабул итә, әмма аны зур бәхет дип атый, чөнки ул бәрелеш ялкаулыкны ку¬ ды һәм көнне-төнне белмәстән хезмәт итәргә һәм сугыш сәнгатен өйрәнергә мәҗбүр итте ди. Беренче җиңүләр. Нарвада җиңелү илдәге кораллы көчләрнең зәгыйфь урыннарын — яңа полкларның хәрби хәрәкәтләр алып барырга әзерлексезлеген, сугыш¬ чан тәҗрибә җитенкерәмәүне, чит илдән китереп куйган командирларның ышанычсызлыгын, икътисади базаның ярлылыгын, идарә итү ысулларының бик искергән булуын ачыклый. Новгородта һәм Псковта ныгытмалар торгызу башлана. Анда чын мәгънәсендәге саклану сызыгы төзелә. Рекрутлар җыю һәм аларны өйрәтү дәвам итә. Урал осталарыннан Петр туплар эшләп чыгаруны тизләтүне һәм тупларның шведлар- ныкыннан көчлерәк булуын таләп итә. Ул, чиркәү чаңнарын алып, аларны корал коюга җибәрергә боера. Кыска гына вакыт эчендә рус армиясе төрле типтагы 300 яңа туп ала. Алар дошман тупларына караганда ныг¬ рак, ераккарак атучан һәм күчереп йөртү өчен җиңелрәк булалар. Патшаның тырышлыклары тиздән беренче җимешләрен бирә башлый. Хәрби бәхет Россия ягына борыла. Карл ХП Польшада озакка «бата»; Август П чигенә, шведлар аны Речь Посполитаяның чиксез киңлекләре буйлап эзәрлекли баралар. Моннан файдаланып, Балтыйк буе гаскәрләре бе¬ лән җитәкчелек итүче фельдмаршал Б. П. Шереметев Лиф- ляндиядә һөҗүм башлый. 1701 елдагы берничә бәрелештә ул шведларга сизелерлек зыян китерә. Русларның яңа оеш¬ кан полклары, дивизияләре, корпуслары хәрби тәҗрибә туплый. 1702 елдан башлап, рус гаскәрләре Карелиядә берничә җиңү яулыйлар. Аннан швед гаскәрләрен кысрыклап чы¬ гаралар, Нотебург (Орешек) ныгытмасын камап алалар. Патша Петр Алексеевич байрагы. 1700 ел Мушкетон һәм офицер шпагасы. XVIII гасыр 119
Нарва шәһәре. Гравюра. XIX гасыр Бу ныгытманы камалышта тоту һәм аңа һөҗүм ясау белән Петр үзе җитәкчелек итә. Чиклавек бик каты иде,— ди Петр һәм шәһәрнең исемен Шлиссельбург (Ачкыч-шаһар) дип алыштыра, чөнки ул анда яулап алынырга тиешле Неваның бөтен агымына ачкыч күрә. 1703 елның язында рус сугышчылары Нева тамагындагы Ниеншанц ныгытмасын яулап алалар. Нәм Россия Бал¬ тыйк диңгезенә юл ача. 1703 елның 16 маенда Петр андагы утрауларның берсендә Санкт-Петербургка башлангыч нигез булган Петропавел ныгытмасын төзетә башлый. Россиянең булачак башкаласына нигез салу Петрның югары дәрәҗәсен һәм генийларча алдан күрүчәнлеген һәм дуамаллыгын күрсәтә, чөнки патша бу баткаклы һәм юеш җирдә яраткан Амстердамын торгызырга тели. Шул җирдә үк ул Адмиралтейство верфен салдыра. Нева тамагының каршы ягына, булачак шәһәрне саклау өчен, Кронштадт ныгытмасына нигез салына, ул Балтыйк флоты базасына әйләнә. 1713 елда Петр Россиянең башкаласын Мәскәүдән Нева буена күчерә. Патша бу гамәле белән, шушы «тәрәзә» аша Россиянең Европага чыгуы турындагы стратегик ниятен раслаудан тыш, үзенең барлык башлангычларын гаепләү чыганагы булган иске Мәскәү көнкүрешен. Кремльдәге са¬ рай һәм йортларны күралмавын да чагылдыра. Шуннан соңгы айларда рус гаскәрләре иске рус шәһәрлә¬ ре Ям белән Копоръены шведлардан азат итәләр, Дерптны (иске рус шәһәре Юрьевны) камап алалар һәм һөҗүм ясап кулга төшерәләр. Ниһаять, чират Нарвага җитә. 1704 елның 9 августын¬ да, кыска һәм ярсулы һөҗүм ясап, русларның һөҗүм итү I J колонналары Нарваны алалар. Башыннан алып тамагына кадәр — Нева елгасы, Карелия, Балтыйк буеның шактый өлеше Петр кулына күчә. Генераль сугыш юлында. Карл ХП командалыгындагы швед армиясе бөтен Польшаны басып ала, Саксониягә бәреп керә һәм Август П нең каршылыгын тәмам җимерә. Польша ко¬ роле, Петрдан яшереп, солых төзүне сорый. Карл ХП аңа көчләп үз шартларын тага: Август Поль¬ шаны югалта, үзендә Саксонияне генә саклап кала ала, ә Польшага король итеп шведлар Станислав Леш;инскийны утырталар. Карл ХП Августның Россия белән союзны өзүен таләп итә. 120
г I Бу вакытка рус гаскәрләре Балтыйк буен һәм Речь По¬ сполитая составына кергән украин җирләренең бер өлешен басып алалар. Карл XII, русларга каршы генераль сугыш ачарга әзерләнеп, рус чикләренә якынлашкач, Петр I, бә¬ релешләр белән дошманны хәлдән тайдырыр өчен, артка чигенә. Патша һич кенә дә хәлиткеч сугыштан качарга уйламый, ә аның өчен уңайлырак шартларны көтә. Бу юлы ул бик сак хәрәкәт итә — армияне Литвадан чы¬ гара, төп көчләрне Белоруссия урманнарына туплый, моның белән ул төньяк-көнчыгышка да. Үзәк Россиягә дә швед¬ лар һөҗүм ясарга мөмкин булган юлларны яба. Новгород, Псков, Великие Луки, Смоленск сакланырга әзер булалар, Петербургка һәм Мәскәүгә керү юллары ныгытыла. Урман юлларына агачлар аударалар, юлларга чокырлар казыйлар. Армия даими рәвештә яңа көчләр һәм артиллерия белән ныгытыла. 1708 елның җәендә шведлар Могилевны басып алалар. Смоленскига юл ачыла, әмма шуннан соңгы бәрелешләрдә шведларның алдагы отрядлары җиңелүгә дучар була. Шулай итеп, илнең үзәгенә илтә торган юлга Петр I тарафыннан торгызылган киртә үзенең хәлиткеч ролен уйный. Карл ХП шведлар ягына күчкән гетман Мазепаның хәрби ярдәменә, шулай ук Украинаның азык-төлеккә бай районнарына исәп тота. Анда ул армиясенә ял бирергә, төньяктан өстәмә көчләр алырга һәм шуннан соң гына Мәскәүгә юл тотарга планлаштыра. Ул үзенең уңышлары Төркия белән Кырымны Швеңия ягыннан чыгыш ясарга этәрер дип ышана. Рус армиясенең дә төп өлеше көньякка юнәлә. 1708 елның 28 сентябрендә Лесная авылы янында шведларның 16 меңле корпусы тар-мар ителә. Соңыннан Петр I аны Полтава сугышының анасы дип атый. Петр шатлыгыннан Мәскәүгә һәм чит илләргә язмача җиңү хәбәрләре — реляцияләр җи¬ бәрә. Нәкъ менә Лесная вакыйгаларыннан соң Петр Мазепаның хыянәте турында белә. Бу — патшаны аптырашта калды¬ ра һәм ярсыта. Ул үз вакытында Азов походларын бергә узган Мазепага чиксез ышанган була. Петрга тугры кешеләр гетманның хыянәткә әзерләнүен әйткәч, патша, ышанмыйча, аны җиткерүчеләрне Мазепага тотып биргән була, ә тегесе аларны үтертә. Инде хәзер патшага үзенең хаталары өчен түләргә туры килә. Ул ярсудан А. Д. Меншиковка Мазепаның Карл XII 121
ставкасын — Батурин шәһәр-ныгытмасын тартып алырга боера, һәм Меншиков анда шведлардан алда барып та җитә. Шәһәр, ныгытма, замок яндырыла, ә Мазепаның анда швед¬ лар өчен әзерләп куйган кораллары һәм азык-төлек запасы рус отрядлары тарафыннан яулап алына. Патша боерыгы буенча, хыянәтчеләргә сабак йөзеннән, Мазепаның сурәтен җәзалап үтерү йоласы оештырыла. Гетманның исеме чиркәү анафемасына — нәгъләт белән диннән сөрүгә тапшырыла. Украин халкының күпчелек өлеше шведларны дошман¬ лык хисләре белән каршылый. Казакларның Украинаны Речь Посполитая хакимлегенә кайтарырга хыялланган һәм Швеция корольлеге байрагы төсенә тәңгәл сары-зәңгәр флаглар күтәргән фәкать 4—5 меңләп югары катлавы вәкиле генә Мазепа артыннан иярә. Гади казаклар арасындагы гет¬ ман тарафдарлары озак та тормый шведлар лагерен ташлап китәләр. Украинада партизаннар хәрәкәте җәелә. 1708/09 елның көзен һәм кышын Карл ХП Украинада уздыра, ничек тә булса Мәскәүгә үтеп керергә тырыша. Полтава сугышы. 1709 елның апреленә шведлар армиясе Пол¬ таваны. камап ала. Шәһәрне алган очракта, Мәскәүгә һәм Карл ХП Россиягә каршы хәрәкәтләр турында сөйләшүләр алып барган Кырымга юл ачыла. Ләкин шведлар шәһәрне саклаучыларны җиңә алмыйлар. Шведлар армиясен өч ай буена тоткарлап, шәһәрне батырларча саклау русларга бу шәһәргә төп көчләрне тартырга мөмкинлек бирә. э ♦ /ill Те Полтава сугышы. М. В. Ломоносов мозаикасы 122
1709 елның июнь башында сугышчылар янына Петр килә. Полтава янында ул Карл ХП белән генераль сугыш оешты¬ рырга уйлый. Бәрелеш урынын үзе сайлый: руслар таулы- чокырлы җирнең тар участогында шведлар кысрыкланып калырлык итеп урнашалар. Сугыш планын төзегәндә, Петр шведлар юлына ныгытылган редутлар төзүне күздә тота, хәлиткеч вакытта рус атлыларына төшәсе җаваплылыкны билгели. Ул көпшәләр саны ягыннан да, атыш тизлеге һәм еракка ату буенча да шведларныкыннан ике тапкырдан да күбрәккә өстен саналган артиллериягә зур өмет тота. 26 июньдә, алдагы көнне булачак сугыш урынын кара¬ ган вакытта, яраланган Карл ХП, носилкада яткан хәлдә, гаскәрләрне әйләнеп чыга. Шведларның ярты Европаны сугышлар белән узган, сайлап җыелган 30 мең солдаты сугышка әзер була. Карл ХП элекке җиңүләрне искә ала, рус вәхшиләрен тар-мар итәргә һәм алардан тартып алынган чатырларда сый мәҗлесе үткәрергә чакыра. Петрның данлыклы чыгышы башка идеяләр белән бае¬ тылган була: <...> Петр өчен булса, уйга да килмәс иде <...> әмма Петрга йөкләнгән дэуләт өчен, уз нәселең өчен, бөтен Рөссия халкы өчен <...> Петр турында шуны белегез: аңа узенең гомере кыйммәт ту гел, фәкать Россия генә һәм Россиянең намусы һәм иминлеге генә яшәсен. Швед армиясе белән гомуми җитәкчелек фельдмаршал Реншильд кулында була. Рус армиясе белән фельдмаршал Б. П. Шереметев командалык итә. Кавалерияне А. Д. Мен¬ шиков (1673—1729) җитәкли. 1709 елның 27 июне таңында шведлар һөҗүмгә кузгала. Ныгытмалар алдында швед колонналарын Меншиков атлы- лары каршылый, алар шведлар кысрыклавына сәгать ярым чамасы каршы торалар, әмма аннан соң хәрби ныгытмалар сызыгы артына чигенәләр. Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә шведлар рус позицияләренә җитә. Аларга мылтык һәм туп¬ лардан бик көчле ут ява. Моны көтмәгән шведлар туктап калалар, һәм шунда ук аларга яңадан рус драгуннары һөҗүм башлый. Ягъни фронтның алгы сызыгында ук рус полково¬ децлары шведларны хәлдән тайдыргыч һәм озакка сузылган сугыш белән интектерәләр. Шулай да шведлар үҗәтләнеп, рус лагереның үзәгенә (Петр да шунда була) үтеп керергә омтылалар. Карл ХП үз көчләрен берничә мәртәбә үзгәртеп кора, аларны, йә рус редутларын әйләнеп уздырып, йә фронталь А. Д. Меншиков > 123
Полтава сугышы өчен бүләк медале һөҗүмнәр ясатып, кабат-кабат сугышка кертә. Ниһаять, алар руслар лагереннан 70—80 метрлар гына арага килеп җитәләр һәм авыр артиллерия һөҗүменә дучар булалар. Моның артыннан ук Петр армиянең төп частьлары белән һөҗүм ясарга боера. Үзәккә Репнин җитәкчелегендәге пехо¬ та баса. Уң флангка — драгуннарның 18 полкы, сул флангка Меншиков атлылары ыргыла. Иртәнге сәгать 9 да бер үк вакытта шведлар да, руслар да бер-берләренә каршы китәләр. Туп, тиеп, Карл ХП нең тирбәнмәле утыргычын җимерә. Корольне үтерделәр, дип кычкырыша башлыйлар. Карл XII үзендә көч табып тора да, ияргә атланып, шпагасын тартып чыгара. Корольләрен күргәч, шведларның рухлары күтәрелеп китә. Алар рус гаскәрләренең үзәгенә җимергеч һөҗүм ясый¬ лар. Сугышның язмышы кыл өстендә кала. Үзәктәге Нов¬ город полкының 1 нче батальоны солдатлары артка чигенә. Шул мизгелдә Петр үзе новгородлыларның 2 нче батальонын атакага күтәрә. Аның эшләпәсе һәм ияре берничә урыннан тишкәләнгән була. Шведларның һөҗүме туктатыла, сафлары бутала. Корольнең «Шведлар! Шведлар!» дип дәртләндереп кычкыруы юкка гына була. Бер үк вакытта фланглардан русларның кавалерия частьлары һөҗүм ясый. Швед армиясе таркала. Аттан егылып төшкән корольне тән сакчылары сугышучы өерләр арасыннан көч-хәл белән алып чыгалар. Карл ХП нең йөзе кан белән капланган була. Аның янәшәсеннән генә, эзәрлекләүләрдән качып, берничә бөртек атлы казак белән Мазепа элдерә. 3 меңләп швед солдаты әсирлеккә төшә, алар арасында фельдмаршал Рен- шильд та була. Корольнең бөтен казнасы, швед армиясенең 264 байрагы һәм штандарты, шул исәптән король штандарты да, руслар кулына төшә. Петр җиңүне бәйрәм итә. Ул үз чатырына, шәхси ко¬ раллары сакланган хәлдә, әсир төшкән швед генералларын чакыра һәм үз укытучылары хөрмәтенә кубок күтәрә. «Ул укытучылар кемнәр соң?»— дип сорый Реншильд. «Сез, швед әфәнделәр»,— дип җавап бирә Петр. Корольне куып җитәргә һәм ничек кенә булса да Россия¬ нең бу мәкерле дошманын кулга төшерергә дигән боерык белән, атлы гаскәр җибәрелә. Тотучыга патша генерал дәрәҗәсе һәм алтын белән 100 мең сум вәгъдә итә. Әмма Карл һәм Мазепа, исән калган гаскәр калдыклары белән, Днепр ярларына якынлаша. Рус кавалериясе килеп җитүдән 124
нибары өч сәгать элек качкыннар сакчылар озатуында, өч көймәгә утырып, каршы як ярга чыгалар һәм, төрекләр чигенә барып җитәргә ашыгып, далага таралалар. Швед гаскәрләренең калган өлеше Днепр ярында үзләренең гене¬ раллары җитәкчелегендә Меншиковка бирелә. Руслар Карл XII не Буг елгасы кичүендә куып тота яза¬ лар. Әмма король анда да рус кавалеристларының борын төбеннән качып өлгерә. Аның сакчылары юк ителә. Тиздән ул, Мазепа белән бергә, төрекләр территориясенә яшеренә. Швед армиясе яшәүдән туктый. Прут походы. Европада Россиянең абруе зур тизлек белән күтәрелә, аның көчәя барган куәте каршында курку да арта. Полтава җиңүеннән соң, Европа башкалалары—Лондон, Па¬ риж, Вена — Россиянең Балтыйк диңгезендә ныгып урнашуы¬ на комачау зарурлыгы турында җитди уйлана башлыйлар. 1710 елда Карл ХП белән Мазепа сыеныр урын тапкан Төркия Россиягә сугыш игълан итә. Балтыйк буе һәм Поль¬ шадагы полкларны, алып, көньякка җибәрергә туры килә. Төркия белән башланган сугышта Петр Валахия һәм Молда¬ вия хакимнәренең ярдәменә вәгъдә ала, серб отрядлары һәм Август П гаскәрләренең булышачагына ышана. 1711 елның маенда Б.П.Шереметев Днестрга ук барып җитә. Патша да алар белән була. Әмма сугыш барышы көтмәгәндә үзгәрә. Валахия хакиме русларның хәрби планнарын төрекләргә җиткерә. Молдавия хакиме азык-төлек белән тәэмин итүдән баш тарта. Август П ярдәм җибәрми, ә сербларны Валахия чигендә тоткарлый¬ лар. Өстәвенә Шереметев 120 меңлек төрек армиясенең Дунайга беренче булып чыгуына һәм күперләр салуына юл куя. Хәзер инде руслар Балкан ярымутравы славяннарының ярдәменә исәп тота алмыйлар. Төрекләрнең төп көчләренә каршы юнәлгән руслар Днестр¬ дан Прут елгасына янып-көйгән дала буйлап баралар. Азык- төлек җитешмәү нык сиздерә. 1711 елның июль башында Прут елгасы буенда төрекләр хәлсезләнгән рус армиясен камап алалар. 9 июльдә канлы бәрелеш кабынып китә, берничә мәртәбә кул сугышына күчәләр. Төрекләр чигенә, шулай да рус армиясенең хәле элеккечә авыр була. Камалыш боҗрасы торган саен кысыла бара. Хәрби совет төрекләрдән солых сорарга карар итә, ә инде солых сөйләшүләре барып чыкмаса, ничек тә чолга¬ Андрей Первозванный ордены билгеләре 125
ныштан чыгу максаты куела. Дошман лагерена җибәрелгән тәҗрибәле дипломат Петр Шафировка ничек кенә булса да килешү төзү, рус армиясенең патша җитәкчелегендә Туган илгә иркен рәвештә чыгуына ирешү бурычы йөкләнә. Төрекләр лагереннан озак кына хәбәр булмый. Карл XII Петрны әсирлеккә алуны таләп итә: Полтава янындагы җиңе¬ лү аның горурлыгына тигән була. Әмма рус гаскәрләренең көчле каршылыгы, үзләренең тылына рус атлылары кор¬ пусының килеп чыгуы төрекләрне куркыта. Җавапны көтеп тормастан, Петр полкларны сугышка әзерләргә боера. Полклар кузгалуга, төрек вәкиле пәйда була һәм сөйләшүләр башлана. Солых килешүе шартлары Россия өчен авыр була: ул Азовны Төркиягә кайтара, Таганрог ныгытмасын җимерергә тиеш була, Польшадан гаскәрләрне чыгарырга йөкләмә ала. Шулай да Балтыйк буенда яулап алынган җирләр сакланып кала, армия Туган илгә корал, артиллерия һәм байраклары белән кайта. Тиздән рус колонналары тулы тәртиптә Прут ярларын калдырып китә. Балтыйк буенда яңа уңышлар. 1713 елда Петр хәрби хәрә¬ кәтләрне ул вакытта Швеция кулында булган Финляндиягә күчерә. Җәй көне руслар галера флоты ярдәмендә финнар ярына десант төшерә. Крайның төп шәһәрләре русларга сугышсыз гына бирелә. Финляндия тоташы белән руслар кулына күчә, шведлар континенталь Европадан кысрыклап чыгарыла. Әмма Төркиядән әйләнеп кайткан Карл ХП үзенең хәрби диңгез флоты куәтенә һәм Россиянең көчәюен теләмәгән Ев¬ ропа илләре, барыннан да элек, Англия ярдәменә исәп тота. Шушы шартларда Петр сугышны диңгезгә күчерергә хәл итә. Бу кыю һәм көтелмәгән адым санала: Балтикада рус хәрби флотының әле оешып кына килгән чагы була. 1714 елның җәенә анда инде күп туплы берничә фрегат һәм 200 галера исәпләнә. 1714 елның 27 июлендә Петр шушы көчләр белән Гангут тамагында швед эскадрасына һөҗүм итә һәм җиңүгә ирешә. Рус флотының җиңүе турындагы хәбәр Европа сәясәт¬ челәрен таң калдыра. Швециядә паника башлана, король са¬ рае, руслар эскадрасы һөҗүменнән куркып, ашыгыч рәвештә Стокгольмны калдырып китә. Төньяк сугышының төгәлләнүе. Гангутта җиңгәннән соң, Петр Архангельск аша бара торган диңгез сәүдәсен Петербургка 126
Гангут сугышы. Гравюра. XVIII гасыр күчерү турында фәрман чыгара. Европага тэразз бөтен куәтенә ачыла. Әмма сәүдә судноларына Балтыйк диңгезе буйлап узу куркынычсыз булмый. Карл XII Балтикага кергән чит ил судноларының һәркайсын батырырга боерык бирә. Аңа җавап итеп рус десанты Аланд утрауларына төшә. Швед ярлары руслар бәреп керү куркынычы астында кала. Россиянең бу уңышлары Европаны тагын да ныграк шиккә сала. Август II Швеңия белән солых турында сөйләшүләр башлый. Англия короле аның белән хәрби союз төзи һәм үз эскадрасына рус флотына һөҗүм итәргә боера. Австрия дә русларга каршы позициягә баса. 1716—1717 елларда Петр, Россиянең халыкара хәлен ныгыту максаты белән, Европага китә. Ул Голландия, Фран¬ ция һәм Пруссия ягыннан яклау табуга ирешә. Шулай да 1720 еллар ахырына Россия Швеция белән хәрби каршы¬ лыкта бергә-бер кала. Петр, Швеция территориясенә десант төшерү өчен, актив әзерлек алып бара, яр буе сызыкларын¬ дагы дошман позицияләрен шәхсән үзе өйрәнә. Десант операциясе белән дә үзе җитәкчелек итә. Швед¬ ларның кайбер шәһәр гарнизоннары үзләре биреләләр яки тар-мар ителәләр. 1720 елның 27 июлендә Гренгам утравын¬ дагы бәрелеш озакка сузылган һәм кан коюлы ул сугышның соңгы ноктасы була. Швед судноларының бер өлеше баты- рыла, дошман сугыш кырыннан кача. Ништадт солыхы төзелүгә медаль I я VtlViVnn '7 JlESnlrma П.П . у 127
1721 елның 30 августында Ништадтп шәһәрендә (Фин¬ ляндия) Россия белән Швеция арасында солых төзелә. 21 елга сузылган Төньяк сугышы тәмамлана. Ништадт солыхы буенча, Россия Лифляндияне, Эст- ляндияне, Ингерманландияне, Выборг белән Карелиянең бер өлешен, Рига, Ревель (хәзерге Таллин), Дерпт (Юрьев), Пярнов (хәзерге Пярну) шәһәрләрен, Балтыйк диңгезендәге шактый утрауларны ала. Фетнә елларында Швеция та¬ рафыннан басып алынган хәзерге Латвия, Эстония һәм Карелия территорияләре Россиягә кире кайтарыла. Бал¬ тыйк диңгезенә чыгу юлы тулысынча яулап алына, Санкт- Петербург белән Кронштадтка куркыныч янау туктала. Россия Европадагы иң көчле илләрнең берсенә, эре диңгез державасына әверелә. Петр җиңүне берничә атна бәйрәм итә. Туктаусыз мәҗ¬ лесләр оештырыла, фейерверклар ялтырый, күкне салют залплары гөрселдәтә. 1721 елның октябрендә Сенат танта¬ налы рәвештә Петрга Бөек, Ватан Атасы һәм император титулларын тапшыра. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Сезнең фикерегезчә, Петрның җитлегү чорында аның даирә- сендәгеләрнең гадәти булмавы нәрсәдә чагыла? 2. Ни өчен Россия Азов диңгезенә чыгарга омтыла? Ул Россиянең бөек диңгез державасына әйләнү мәсьәләсен хәл итәр идеме? 3. Бөек илчелекнең Европага бару максаты нәрсәдән гыйбарәт була? Аңа ирешеләме? 4. Бөек илчелек составында Европага бару Петрга нинди йогынты ясый? 5. «Төньяк сугышы» таблицасын тутырыгыз. Сугыш чорының хронологик кысалары Төп вакыйгалар Вакыйганың сугыш барышы өчен әһәмияте 6. Петрның Нарва янында җиңелүе нәрсә белән аңлатыла? Бу җиңелүдән Петр нинди сабак ала? 7. Полтава сугышының Төньяк сугышның генераль сугышы бу¬ луын дәлилләгез. 8. Төньяк сугышның нәтиҗәләре нинди була? Сугыш алдыннан Петр тарафыннан куелган максатлар белән алар ни дәрәҗәдә тәңгәл киләләр? 9. Россиянең сугышта җиңү сәбәпләре нинди? 128
Петр I реформалары § 12-13 Петр үзенең реформаларында ирекле эшмәкәрлек һәм яллы хезмәт, шәхесне феодаль богаулардан азат итү, сай¬ лау элементлары һәм халык вәкиллеге нигезендәге буржу¬ аз үсешкә таянмый, ә монарх хакимлегенең чикләнмәгән куәтенә, крестьяннарны торган саен ныграк кабалага төшерү, көчләү ысулларына нигезләнә. Икътисад өлкәсендә үзгәртеп корулар. Петрның үзгәртеп коруларында төп урынны армия мәнфәгатьләре һәм бетмәс- төкәнмәс Төньяк сугышы таләбе нигезендә башланган сә¬ нәгать өлкәсендәге реформалар алып тора. Россиянең иске сәнәгате XVII гасыр өчен, үз көенә тә¬ гәрәүче Россия тормышы өчен яраклы була. Аз санлы дәүләти һәм шәхси мануфактуралар үз ж,ае белән барлыкка килә. Петрга яңа сәнәгатьне бик тиз һәм продукцияләре Көн¬ батыш үрнәкләре белән ярыша алырдай югары дәрәж,әле итеп төзергә кирәк була. Бу өлкәдә ул иске тәртипләр белән араны кискен өзә. Сәнәгатьне устерудә дәуләт белән пат¬ ша хәлиткеч роль уйныйлар. Россия цивилизациясенең гомуми дәрәж,әсе. Көнбатыш илләр белән чагыштырганда базар үсешенең сүлпән булуы, капитал һәм буш эшче куллар жңтешмәү куелган бурычлар¬ ны тормышка ашыруны кыенлаштыра. Фәкать зур финанс мөмкинлекләренә, патшаның көчле абсолют хакимлегенә һәм ихтыярына ия дәүләт үзе генә аларны хәл итәргә сәләтле була. Петр эшне металлургия, тау эшләре, корабль төзелеше кебек авыр сәнәгатьтән башлый. Текстиль, постау, күн, җилкән тукымасы һәм башка өлкәләр башта армия һәм флот ихтыяҗларына гына юнәлеш тота: солдатларга — каф¬ таннар, шинель, эшләпә һәм аяк киемнәре, корабльләргә — җилкәннәр һәм арканнар кирәк була. XVIII гасыр башында дәүләт акчасына һәм дәүләт ини¬ циативасы белән Карелиядә, Белозерскида, Липецкида һәм башка өязләрдә металлургия һәм тимер эшкәртү заводлары төзелә. Уралда Невьянск, Каменск, Уктусск, Алапаевск заводлары барлыкка килә. Себердәге Нерчинскида җирле корылмаларга нигезләнгән көмеш чыгару заводы эшли башлый. 1720 елларда Екатеринбург янында бер төркем заводлар сафка бастырыла. Бу шәһәр Урал металлургиясе үзәкләренең берсенә әйләнә. «Яшәсен патша Петр Алексеевич!» — дип язылган стакан. XVIII гасыр 129
Дәүләтнең үз ресурсларын керткән икенче юнәлеше Пе¬ тербургта, Архангельскида, Олонецта, шулай ук Мәскәү белән Воронежда верфьләр төзү була, сүтелгән хәлдәге суд¬ ноларны Балтикага яки Азовка озаталар. Мәскәүдә, Петербургта һәм башка шәһәрләрдә төзелгән ко¬ рал заводлары, сәнәгатьнең үзгә бер өлкәсен тәшкил итәләр. Петр сәнәгатькә шәхси капиталны тартырга һәм дво¬ ряннар, һәм сәүдәгәрләр, һәм бистә кешеләренең, һәм уңышлы эшләп, баеп киткән крестьяннарның инициатива¬ сыннан файдаланырга омтыла. Эшмәкәрләр дәүләттән ссу¬ далар һәм өстенлекләр алалар, салым түләүдән һәм дәүләт йөкләмәләреннән азат ителәләр. Дәүләт еш кына казна за¬ водларын шәхси кулларга бирә. Казна ярдәме белән, Уралда бакыр эретү буенча хосусый заводлар барлыкка килә. Текстиль, ж,илкән тукымасы һәм постау мануфактуралары кызу темплар белән үсеп китә. Эшмәкәрлек табышы тәмен аксөяк вәкилләре дә (аерым алганда, Петрның якын тарафдарлары — Меншиков, Апрак¬ син, Шафиров һ.б.) тоеп ала. Авылларда да, шәһәрләрдә дә хезмәт халкының төп массасы ж,ирдә яки бистә эшендә гомерлек бурыч түләүгә беркетелгән була. Дәүләти һәм хосусый предприятиеләрне эшче көчләр белән тәэмин итү проблемасын чишү өчен, Петр указ чыгара, аның нигезендә яңа заводлар төзелә торган районнарда яшәүче дәүләт крестьяннары, дәүләт салым¬ нарын түләү һәм төрле йөкләмәләрне үтәү хисабына, шул заводларга эшче көч сыйфатында теркәләләр. Теркәлгән крестьяннар елның берничә аена, үз хуҗалык¬ ларын ташлап, якындагы заводка эшләргә китәләр. Бу гадәттән тыш йөкләмәне үтәүдән баш тартучылар аяусыз ж,әзага дучар ителә. Петр, икенче указы белән, предприятие хуж,аларына үз заводларына крестьяннар сатып алырга рөхсәт бирә. Са¬ тып алынган — посессион — крестьяннарны фәкать заводлар белән бергә генә сатарга рөхсәт ителә. Яллы хезмәттәгеләрнеке кебек үк, крепостной эшчеләр¬ нең дә хәлләре авыр була. Алар тәүлеккә 12—14 әр сәгать эшлиләр, хезмәт хаклары бик кечкенә була. Эшчеләр барак¬ ларда һәм жңр өйләрдә яшиләр, әз генә гаепләре өчен дә алар¬ ны рәхимсез ж,әзалыйлар. Россия сәнәгате формалашуның беренче адымнарыннан ук башланган ж,әбер-золым һәм мәҗбүрият аның үсешенә көчле тоткарлык ясый башлый. 130
Шулай да Петр I кыска гына вакыт эчендә Россия сәнәга¬ тен өр-яңадан оештырып җибәрүгә ирешә. Хакимлегенең ахырына илдә 200 ләп эре предприятие эшли. Җитештерү¬ нең яңа төрләре — химия (күкерт кислотасы, купорос, ски¬ пидар, буяулар ясау), ефәк тукымалар туку һ.б. барлыкка килә. Урал— металлургия, Мәскәү, Ярославль, Кострома һәм Идел буендагы башка шәһәрләр җилкән тукымасы һәм постау сәнәгатенең куәтле үзәгенә әйләнәләр. Әкренләп профессиональ эшче, өйрәтүче оста, идарәче кадрлар фор¬ малаша. Предприятиеләрдә чит ил белгечләре белән янәшә җирле заводларда яки чит илдә әзерлек үткән рус осталары һәм инженерлар күтәрелеп чыга. Петр хакимлегенең ахырына Россия авыр сәнәгать, шул исәптән хәрби сәнәгать, көчле үсеш алган илгә әверелә. Чуен кою буенча ул Европада өченче урынга чыга, чит илләргә яхшы сыйфатлы тимер сата башлый (XVII гасыр азагында ул әле аны читтән кертә торган була). Һөнәрчелекне һәм сәүдәне үстерү. Петр I нең сәнәгать өл¬ кәсендәге реформалары, барыннан да бигрәк, дәүләт мән¬ фәгатьләрен, армия һәм флот ихтыяҗларын тәэмин итә. Россия халкының төп өлеше хуҗалык кирәк-яракларын һөнәрчеләр продукңиясе хисабына булдыра. Нөнәрчелек шәһәрләрдә һәм шәһәр яны бистәләрендә, сәүдә юллары өстенә утырган авылларда җәелә. Билгеле күләмдә ул авыл хуҗалыгыннан бәйле була. Бу хәл илдә индустрия үсешенең үз юлыннан баруына, ә һөнәрчелекнең үзенчә яшәвенә китерә. Мәскәү, Ярославль, Тула, Түбән Новгород, Казан һөнәр¬ челекнең эре үзәкләре булып санала. Россиянең җирле чимал белән эшләүче авыллары һәм кечкенә шәһәрләре һөнәрчелек үзәкләренә әйләнә. Меңләгән кешеләр үз куллары белән йозаклар һәм пычаклар ясый, тире һәм күн эшкәртә, кин¬ дер тукый, аяк киемнәре һәм кыска туннар тегә, итек баса. Мондый әйберләрнең күбесе Россиякүләм дан яулый, экс¬ портка китә. Нөнәрчелек продуктлары җитештерү күләмен арттыру һәм аларның сыйфатын яхшырту өчен, Петр I Баш маги¬ страт оештыра, ул вак һөнәрчелекнең гөрләп үсүен тәэмин итәргә тиеш була. Магистрат һөнәрчеләргә ссуда алырга һәм чимал табарга ярдәм итә, әзер продуктларны сатарга булыша. 1720 еллар башында, алга киткән илләрдә эре капитали¬ стик сәнәгать басымы астында ңех оешмалары бетеп килгән 131
Петр 1. Скульптор М. М. Антокольский заманда, патша һөнәрчеләрне цехларга берләштеру турында указ чыгара. Бу — һөнәрчеләрне дәрәҗәләре һәм исемнәре (оста, өйрәнчек, укучы) буенча түбәннән югарыга катгый буйсынулы катлауга әйләндерү өчен һәм алар җитештергән продукциянең сыйфатына һәм күләменә контроль урнаш¬ тыру өчен кирәк була. Нәр оста үзе эшләгән әйбергә шәхси тамгасын салырга тиеш була. Сыйфатсыз эш өчен җәза һәм штрафлар көтә. Магистрат останы һөнәрчелек белән шөгыльләнү хокукын¬ нан мәхрүм итә ала. Петр I Россиянең эчке һәм тышкы сәудәсе үсешенә, бик хаклы рәвештә аның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч булуын, казнаны тулыландыруын күздә тотып, җитди игътибар бирә. Сәүдәгәрләр компанияләре оешу хуп¬ лана, сәүдәгәрләргә теге яки бу товарны сатуга монополия хокукы һәм башка шундый өстенлекләр, ташламалар бирелә. Мондый очракта казна товар җыеп сатучыдан (откупш;ик- тан) акчаны алдан ук алып куя, алга таба сәүдәгәр түләгән акчасын тырышлыгы һәм тәвәккәллеге белән үзенә кире кайтарырга һәм шәхси табышын арттырырга тиеш була. Хөкүмәт ярминкә сәүдәсе үсешен хуплый. Түбән Новго¬ родка якын Макарьев монастыре янында оештырыла торган Мәкәрҗә ярминкәсе Россиядә иң эреләрдән санала. Россия тарихында беренче шундый төзелеш — илнең елгалар челтәрен бербөтен итеп берләштергән каналлар төзелеше — Петр I исеме белән бәйле. Аның указы буенча, Идел кушылдыгы Тверең елгасын Ильмень күленә коючы Мста елгасы белән тоташтыручы Вышний Волочек каналы казыла. Бу канал буенча Идел буе икмәге Петербургка китә. Дулкынлы-тынычсыз Ладога куле тирәли канал казыла, соңрак Идел-Ока су системасын Балтыйк ярлары белән тоташтырган Мария һәм Тихвин каналларының проект¬ лары эшләнә. Петр инициативасы буенча, Каспий, Азов диңгезләрен. Кара диңгезне, Балтыйк диңгезен һәм Ак диңгезне бердәм сәүдә-транспорт системасына берләштерү күздә тотылган Идел-Дон каналы төзелеше башлана. Петр¬ ның вафатыннан соң, ул туктала һәм фәкать XX гасырда гына торгызыла. 1720 еллар уртасында Россия импортының 60%ы чамасы Петербургка туры килә. Рига, Ревель, Нарва, Выборг портла¬ ры Россиягә эшли башлый. Биредән Көнбатыш Европа базар- 132
ларына гадәти рус товарлары — киндер сүсе, җитен, җилкән тукымасы, тире, балавыз, ашлык һ.б. гына түгел, ә диңгез продуктлары, шулай ук тимер дә чыгарыла. Көнчыгышта илнең сәүдә капкасы булып Әстерхан кала бирә. Ике як өчен дә отышлы булган тышкы сәүдәне хуплау белән бергә, Петр Россиянең яшь сәнәгате һәм туып килә торган сәүдәгәрлек мәнфәгатьләрен дә кайгырта, тышкы сәүдәнең уңай балансын — экспорт кыйммәтенең импорт кыйммәтеннән югары булуын тәэмин итеп, меркантилизм сәясәте үткәрә. Бер үк вакытта Петр, башка илләр үрнәгенә ияреп, протекционизм сәясәте үткәрә. Ул Россия базарла¬ рында чит ил товарлары белән көндәшлек көрәшенә аяк баскан яшь сәнәгатьне таможня җыемы аша яклау һәм ярдәм итүне күздә тота. Авыл хуҗалыгы. XVIII гасырның беренче чирегендә Россия¬ нең авыл хуҗалыгы, бер яктан, хуҗалары дәүләт, җир биләүчеләр, алпавытлар, чиркәүләр һәм завод тотучылар булган, обгциналарга берләшкән күп санлы крестьян хуҗа- лыкларыннан; икенче яктан, үз идарәләре, сөрү җирләре, җир-су-урманнары, транспорты, хуҗалык каралтылары бул¬ ган җир биләүчеләр, алпавытлар, монастырь. Чиркәү һәм Са¬ рай хуҗалыкларыннан гыйбарәт була. Мондый тормышның үзәген крестьяннарны җиргә беркетү һәм аларның җир биләүчеләрдән шәхси бәйлелеге, дәүләт һәм хуҗа каршын¬ дагы салымнар һәм йөкләмәләр мәҗбүрияте тәшкил итә. Петр авыл хуҗалыгы өлкәсенә тамырдан социаль үз¬ гәрешләр кертүгә каршы була. Илнең Идел һәм Урал буйла¬ рында, Себердә һәм көньягында яңа җирләр үзләштерүгә һәм чәчүлек мәйданнарын киңәйтүгә йогынты ясап, ирек кую белән беррәттән, ул үз тарафдарларына дәүләт авылларын һәм салаларын бүләк итә, моның белән ул крепостнойлык масштабларын да ныгыта. Петр авыл хуҗалыгының продуктлылыгын кайбер яңа¬ лыклар кертү исәбенә күтәрергә омтыла. Россиягә, аның бое¬ рыгы буенча, уракларга алмашка корычтан коеп эшләнгән берничә мең чалгы кайтарыла. Рус авылларында аларга әкренләп ияләшәләр, әмма проблеманы бу гына хәл итми. Миллионлаган крестьян гаиләләре элеккечә бик теләп урак¬ лардан файдаланалар. Петр боерыгы белән, чит илләрдән югары токымлы тер¬ лекләр кайтарыла, аны казна хуҗалыкларында үрчетүгә Көмеш тәңкә. 1 704 ел 133
Петр I нең Преображенский полкы гвардия полковнигы мундиры ярдәм күрсәтелә, соңыннан аларны шәхси кулларга тарата¬ лар. Беренче ат заводлары да Петр заманында оеша. Илнең көньяк районнарында, ефәк туку сәнәгатен үстерү өчен, тут агачлары үстерү һәм ефәк корты (тут агачы корты) үрчетү инициативасын Петр үзе күтәрә. Петр I бакчачылыкны, тех¬ ник культуралар чәчүлеген, аерым алганда, җитен җирләрен киңәйтүне хуплый. Ул рус урманнары турында кайгырту- чанлык күрсәтүче беренче рус патшасы була. Урман кисүне аның кабат үсеп китүенә зыян салмаслык итеп оештыру Петр заманында башлана. Ләкин болар барысы да аерым чаралар гына була. Рус авылы урта гасыр халәтендә — кыерсытылган хәлдә һәм артталыкта кала бирә. Армия һәм флоттагы үзгәрешләр. Петр заманында армиягә алу системасы үзгәрә, рекрутлык йөкләмәсе кертелә, аның нигезендә крестьяннар һәм бистә кешеләре үз обш;инала- рыннан билгеле бер санда солдат бирергә тиеш булалар. Солдатка гомерлеккә алалар. Рус армиясе регуляр армиягә әверелә, ягъни армия хәрби хезмәте профессиягә әйләнгән кешеләрдән формалаша. Көнбатыш илләрдә армия үз гражданнары һәм чит ил кешеләре арасыннан хәрби хезмәткә ялланучылар исәбенә төзелә. Россия армиясе баштан ук милли, халык армиясе була. Хәлиткеч бәрелешләрдә аның халыкчанлыгы мөһим психологик факторга әйләнә. Кешеләр сугышка акча өчен түгел, ә Туган илләрен сакларга баралар. Петр армиясе тор¬ мышында өйрәнү иң мөһим үзенчәлекләрнең берсе була. Ул, Европада беренче булып, хәрби әзерлек системасы кертә һәм шуның белән Румянцев, Суворов, Кутузов кебек талантлы рус полководецлары үсеп чыгуга җирлек салына, үз чиратында алар солдатларны бәрелешләрдә армиянең югалтулары азрак булырлык итеп әзерлиләр. Көнбатышның алдынгы армияләрендә филтәле муш¬ кетлар урынына штык—багинет беркетелгән чакматашлы фузеялар, кул гранаталары һәм башка күп төрле кораллар кулланыла башлый. Петр шунда ук бу яңалыкларны кул¬ лануга кертә. Көнбатыштагы кебек үк, ул гренадер пөлклары — гра¬ ната ыргытучылар полклары оештыра. Артиллерия паркы тулысынча яңартыла. 1720 еллар уртасында Россиядә кыр артиллериясендә генә дә 2500 дән артык туп исәпләнә. Ка- 134
* Валерия частьлары артиллерия кораллары белән, җәяүле гаскәр җиңел мортиралар (кыска көпшәле туп) белән тәэмин ителә. Дворян атлылары таратыла һәм регуляр кавалерия часть¬ лары төзелә. Фузеялар, пистолетлар һәм кылычлар белән коралланган драгун полклары аларның үзәген тәшкил итә. Сугыш барганда, рус кавалериясе башта дошманына кул¬ ларына кылычлар яки палашалар (төз, озын кылыч) тотып ташлана, ә алар югалып калгач, утлы һөҗүмгә күчә. Петр, дөньяда беренче булып, хәрби практикага җиңел кавалерия, эре кавалерия берләшмәләре — корпуслар һәм атлы армия кертә. Казак, калмык һәм башкорт атлыларын- нан торган регуляр булмаган кавалерия частьлары аларның ярдәмчесе була. Европада гаскәрләрне линиягә тезү тәртибе кабул ителгән була: һөҗүм иткәндә дә, сакланганда да рәтләргә тезеләләр, атышканда плутонг белән — һәр рәт чиратлап ата. Рус армиясендә рәтләр ятып ут ачалар; беренче рәт, аткач, җиргә ята, аны икенче рәт кабатлый һәм шулай бер-бер артлы чиратлап дәвам итә, аннан соң беренче рәттән башлап, чиратлап торалар һәм килеп җиткән дошманны кыйный башлыйлар, бу вакытта арттагылар мылтыкларын коралар. Берөзлексез атыш алып баруга шулай ирешелә. Көнбатыш армияләрдә штык саклану өчен файдаланыл¬ са, Петр аны һөҗүм итү чарасына әйләндерә. Шул вакыт¬ тан башлап, штык һөҗүме рус армиясенең иң сугышчан ысулларының берсе булып китә. 1716 елда ^^Xәpбu устав* чыгарыла, ул элеккеге хәрби кулланмаларның яхшы якларын үз эченә ала һәм рус ар¬ миясенең оештыру тәртибенә, тактика һәм өйрәтү систе¬ масына кертелгән үзгәрешләрне чагылдыра. Уставта рус солдатының әхлакый-рухи сыйфатларына зур игътибар бирелә. Үз иптәшеңне дошманнан коткару — командир һәм солдатның изге бурычы, байракны саклау һәм котка¬ ру— сугышчының изге бурычы. Хәрби-диңгез флоты яңабаштан оештырыла. Төньяк су¬ гышы тәмамланган вакытка Балтикада гына да Россиянең 29 сугышчан корабле (линкор), 6 фрегаты, 200 дән ар¬ тык галерасы була. 1720 елларга Каспий диңгезе суларын 300 ләп хәрби судно иңли. 135
КНИГА У СТ ABD рекой- ■в pohrav» • гмоммЪ juanuV О пай, tn oom* —jwiT увгиалв». Г ЕГО ВЕЛ1ЧЕСТВА ЬпЕТрл ВЕЛ1КЛГО В' I м ПК р' А Т о р А a яннарын ■»»<«> El' . a4«« г«гв*гяа r ' ft м о Петр диңгез сугышы тактикасы¬ на яңалык кертә: дошманның чик буендагы корабльләренә җиңел гале¬ раларда һөҗүм итәргә һәм шуннан соң абордажга алырга. Рус флотын оештыру тәҗрибәсе патша катнашында төзелгән «Диңгез уставы»11да яктыртыла. Петр армияне үзгәртү һәм флот оештыру барышында илнең үз хәрби кадрларына торган саен ныграк таяна бара. Петербург белән Мәскәүдә ар- Диңгез уставы тиллерия һәм хәрби-инженерлык мәктәпләре ачыла. Унтер- офиңерлар составы өчен мәктәп, диңгез училищесы, гарде¬ мариннар мәктәбе, Диңгез академиясе эшли башлый. 1720 еллар башына рус армиясе һәм флоты үз кадрлары белән тәэмин ителә. Чит ил офицерларына махсус имтихан тотарга тәкъдим ителә, аны үтә алмаганнар вазифаларыннан азат ителәләр. Аннан соң хәрби хезмәткә чит ил кешеләрен алу практикасыннан гомумән баш тарталар. Дәүләт төзелеше реформасы. Идарә итүнең иске системасы ил каршына Петр I куйган бурычларны тормышка ашы¬ рырга сәләтле булмый. Идарә итүнең яңа системасына күчү әкренләп кертелә. Асылда, дәүләт идарәсен үзгәртеп кору Петр I хакимлегенең бөтен чорына сузыла. Боярлар думасы урынына Якын канцелярия төзелеп, аның әгъзаларын Петр министрлар дип атый һәм аларны катгый контрольдә тота. Ул Якын канцелярия әгъзалары¬ ның чыгышларын һичсүзсез язмача тапшыруларын һәм аның астына имза салуларын таләп итә. Чөнки монда бөтен ахмаклыклар ачыкланачак,— ди. Патша үзе булмаганда, ил белән 1711 елда төзелгән Юга¬ ры орган— Идарәче сенат җитәкчелек итә. Үзенең Сенатка наказында Петр аның бурычларын югары хөкем органы, башкарма орган һәм өлешчә законнар чыгару органы була¬ рак билгели. Сенатның обер-фискалыннан башлап урыннардагы фис¬ калларга кадәр — төрле дәрәҗәдәге фискал (әләкче) ва¬ зифалары кертелә. Аларның бурычы администрацияне контрольдә тоту, закон бозу очракларын, ришвәтчелекне һәм казна талаучыларны ачыклаудан гыйбарәт була. Фискаллар 136
турыдан-туры патшага буйсыналар һәм, хезмәт хакы алмый¬ ча, конфискацияләнгән милек өлеше хисабына яшиләр. Сенатны генерал-прокурор белән аның ярдәмчесе обер- прокурор контрольдә тота. Генерал-прокурор Сенат карар¬ ларын туктата һәм кире кага ала. Прокурорлар башка уч¬ реждениеләрдә дә хезмәт куя. Алар патшаның очлы кузе була һәм аңа гына буйсына. 1711 елдан башлап, приказлар урынына әкренләп колле¬ гияләр кертелә башлый. Аларның коллегиаль идарәсе белән Президент һәм вице-президент җитәкчелек итә. 1720 елга коллегияләр саны Игә ж,итә. Алар функцияләре катгый һәм төгәл бүленгән үзәк боеру учреждениеләре булалар. Армия белән Хәрби коллегия, флот белән Адмиралтейство коллегиясе, халыкара эшләр белән Тышкы эшләр коллегиясе, акча җыю һәм тотуга контрольлек белән Ревизион-коллегия, финанслар белән Камер-коллегия, суд эшләре һәм аны оеш¬ тыру белән Юстиц-коллегия, сәүдә белән Коммерц-коллегия шөгыльләнә. Мануфактур-коллегия белән Берг-коллегия илдә сәнәгать һәм тау-руда эшләре үсеше өчен җавап то¬ талар. 1721 елда Петр I Чиркәү эшләре буенча югары ор¬ ган— Изге Синод оештыра. Бу закончалыклы адым була. Патриарх вафатыннан соң, Петр бу вазифаны буш кал¬ дыра. Шуннан соң Синод, нигездә. Дини коллегия булып кала. Аны патша тарафыннан билгеләнгән төрле дәрәҗәдәге чиркәү әһелләре тәшкил итә. Чиркәү дәүләткә тәмам буй¬ сындырыла. Петр сәяси җинаятьләргә зур игътибар бирә. Яшерен канцеляриягә шымчыларның һәм әләкчеләрнең мәгълү¬ матларын җыялар, патша катнашында сәяси эшләр буенча тикшерү уздыралар. Петр Россия тормышына тирән сеңгән коррупцияне, ришвәтчелекне һәм казна талауны иң рәхимсез чаралар белән дә туктата алмый. Патша исеме белән эш итүче дәүләт эшлеклеләре һәм чиновниклары хакимлеге зур көч тәшкил итә. Нәртөрле кертемнәр, салым, җыемнар һ.б. хисабына дәүләт кулында гаять зур акча туплана. Шуны әйтергә була: XVIII гасырның беренче чирегендә фәкать патша гына ур¬ ламый. Генерал-прокурор Ягужинский аңа ачыктан-ачык: «Без барыбыз да урлыйбыз. Тик берәү икенчесенә караганда күбрәк яки кимрәк урлый»,—ди. Артиллерия полкының офицер һәм солдатлары. XVIII гасыр 137
йжг в ш Петр I мөһере. И. Г. Корб рәсеме. 1699 ел 1708—1710 елларда ил 8, соңрак 11 губернага бүленә, алар башында бик зур административ көчкә, полиция, суд һәм финанс хакимлегенә ия булган генерал-губернаторлар һәм губернаторлар тора. Соңрак губерналар провинцияләргә бүленә (алар 50 була), алар да үз чиратларында дистриктларга (округ) бүленә. Зур провинцияләр башында губернаторлар, калганнарында воеводалар тора. Хәзер инде алар ярым бәйсез җирле пат¬ шалар түгел, ә дәүләт контрольлегендәге хезмәткәрләр була. Шулай итеп, бөтен Россия идарә итү функцияләре төгәл бүленгән вазифаи дәрәҗәләр буенча тезелә. Шәһәрләрдә дә яңа төр идарә кертелә. Илдәге барлык шәһәрләр белән Баш магистрат идарә итә. Нәр шәһәрдә магистрат барлыкка килә, аңа бөтен шәһәр халкы буй¬ сына. Магистратлар шәһәрнең бай кешеләре — сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр, яхшы тормышлы һөнәрчеләр, зыялылар ара¬ сыннан сайлап куела. Алар Россиядә бердәнбер сайлаулы орган була. Идарә итү системасының мөһим өлешен патша тарафын¬ нан билгеләнгән табышчылар тәшкил итә, аларның бурычы җыемнар һәм яңа салымнар (тозга, сакал һәм мыекларга, имән табутларга, ишек-тәрәзә яңакларына, йорт мунчала¬ рына һ.б.) исәбенә казнаны тулыландыру була. Петрның дәүләт төзелеше реформалары 1722 елда кабул ителгән «Ранглар турында табель^ белән төгәлләнә. Шун¬ нан башлап. Россиянең чиновниклар даирәсе 14 разрядка— гамәли статский советник һәм канцлердан (1 нче разряд) коллегия регистраторына (14 нче разряд) кадәр бүленә. Армия һәм флотта да шундый ук бүленеш кертелә — генера- лиссимустан, генерал-фельдмаршал, генерал һәм адмирал¬ дан (1 нче разряд) корнет һәм прапорщикка (14 нче раз¬ ряд) кадәр. Нәркайсының үз хезмәт хакы һәм җәмгыятьтә тоткан үз урыны була. 9—14 нче разряд чиновникларга үз гомерләренә җитәчәк дворянлык дәрәҗәсе бирелә. 8 нче раз¬ рядка (армиядә —12 нче гә кадәр) күтәрелгәннәр нәселдән күчә торган дворянлык дәрәҗәсе алалар. Шулай итеп, дәүләт хезмәте системасында шәхси абруй һәм хезмәт, патшага тугрылык, тиешле елларны хезмәт итү һ.б. беренче планга чыга. Вазифа биләүнең нигезен тәшкил иткән нәселдәнлек тәмам юкка чыгарыла. Россиядә төрле катлау кешеләренең хәле һәм дәрәҗәсе үзгәрү дәүләт системасындагы гомуми үзгәрешләрнең бер 138
I өлеше булып тора. Катлаулар идарә итүнең гомуми система¬ сына җайлаштырыла. Әйтик, шәһәр халкы регуляр (тавыш бирү хокукына ия булган) һәм регуляр булмаган (магистрат сайлауга хокуксыз) кешеләргә аерыла. Регуляр кешеләр, матди хәлләреннән чыгып, гилъдияларгә бүленәләр. Берен¬ че гильдиягә иң байлар керә. Мануфактура хуҗалары һәм башка илләр белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр турыдан-туры коллегияләргә буйсыналар һәм шәһәр йөкләмәләреннән, салымнардан азат ителәләр. Петр дәверендә гадәттән тыш эшләре белән танылган башка катлау вәкилләре исәбенә сан ягыннан бик күп¬ кә арткан дворянлык та яңача оештырыла. Дворяннар мәнфәгатьләреннән чыгып, 1714 елгы «Бердәм мирас ту- рында»тъ1 указы белән, Петр I биләмә (вотчина) белән ал¬ павыт җирләре (поместье) арасындагы аерманы юкка чы¬ гара. Моннан соң алпавытлар да, биләмә хуҗалары кебек үк, хезмәтләрен дәвам иткән очракта үз җирләрен нәсел буенча калдыра, сата, сатып ала һәм закладка сала ала. Шушы ук указы белән, Петр I утарларны бер генә вариска мираска калдыру тәртибе кертә: варислар арасында утарны бүлгәләү туктатыла, яшәү өчен акча табу чарасы булмаган ир балалар дәүләт эшенә, армиягә китәргә тиеш булалар. Моның белән патша ил тормышының барлык өлкәләренә өстәмә кадрлар таба. Мәдәният һәм көнкүрештәге яңалыклар. 1700 елда Кремль капкасы төбенә яңа кием үрнәкләре белән манекеннар куела. Дворяннар һәм шәһәр халкы тормышында Европа (поляк, венгр, француз, немец) үрнәгендәге өс һәм аяк киемнәре, шулай ук париклар кулланыла башлый. Җәмгыятьнең югары катлавы патша таләпләренә тиз җайлаша. Өстәвенә киемдәге аерымлык җәмгыятьнең югары катлау даирәсенә керүеңне дә ассызыклый. 1699 елның декабре ахырында патша Россиядә еллар исәбен үзгәртү турында указ чыгара. Элек еллар дөньяның мифик яратылу көненнән исәпләнә башлаган, яңа ел 1 сен¬ тябрьдән башланган. Петр I елларны Европаның православие христианнарыча Юлиан календаре буенча — Христос туган көннән саный башларга һәм яңа елны 1 гыйнвар белән ачып җибәрергә боера. 1700 елның 1 гыйнварыннан Россия яңа календарь буенча яши башлый. Аңа чыршы. Кыш бабай. Яңа ел бәйрәмнәре килә. Әмма Чиркәү өчен Петр ел исәбен искечә алып барырга рөхсәт итә. Бәйрәм камзулы. XVIII гасыр 139
с«] ПП4ТИЫХ1 * • А а Д' А А .. К В В X Г Г г ^•45 Е е / Ж Ж җ S Лз’ сЬкя г1ан ГА<Г04Ъ *otp е-ть S г » » If/*- S140 D Г . Г Л Л S * Я ж - MMltr* S ЛН» , Гражданнар өчен Петр I төзәтмәләр керткән әлифба Сәгать санау исәбенә дә үзгәрешләр ки¬ леп җитә. Петр Европача — көн уртасыннан төн уртасына кадәр бүленеш кертә. Россиядәге барлык сәгатьләрне дә үзгәртеп эшлиләр. 1706 елның 9 декабрендә Мәскәү Кремленең Спас манарасы курантлары беренче мәртәбә иртәнге сәгать 9 ны суга. 1718 елдан патша ассамблеяларны—ул чак¬ тагы Петербург җәмәгатьчелеге җыелышларын гамәлгә кертә. Алар кыш көннәрендә кич белән бай һәм күренекле дворяннарның һәм шәһәр кешеләренең өйләрендә уздырыла. Кунаклар¬ ны каршылау да, озату да булмый. Һәркем, өйгә кереп, берәр чынаяк чәй эчә, Петрның яраткан шөгыльләренең берсе буларак, еш¬ рак кулланылганга, берәр партия шашка яки шахмат уйный ала. Яшьләр бииләр һәм уен¬ нар белән күңел ачалар, картлар ашыкмый гына әңгәмә кора. Ассамблеяларда, һичшиксез, хатын-кызлар да катнаша. Үзара бер-береңә йөрешүләр, киң кунакчыллык гадәткә кереп китә. Рус дворяннарының һәм шәһәр кешеләренең үз-үзен тотышлары үзгәрә, политес дип аталган әдәп кагыйдәләре барлыкка килә. Петр бии белүне, кылыч көрәштерүне, чит телләрдә аңлашуны, сөйләм һәм язу сәнгатенә ия булуны хуплый. ^^Caф яш-ьлек көзгесе» китабы әдәп кагыйдәләре җыен¬ тыгына әверелә. Әле кайчан гына беренче тапкыр чит илгә чыкканда, яшь патша белән аның дуслары өчен гадәти са¬ налган гамәлләр бу китапта җитди тәнкыйтьләнә. Аерым алганда, өстәл артында утыру тәртибе турында болай диелә: Туры утыр, беренче булып ризыкка үрелмә, дуңгыз кебек ашама, бөтен җиргә чәчрәтеп, савытка өрмә, борын тарт¬ ма <...> бармакларыңны ялама, сөяк кимермә, ә итне пычак белән кисеп ал. Петрның актив катнашлыгында Россиядә иске чиркәү- славян әлифбасы урынына гражданнар әлифбасы кертелә, бу үзгәрәш китап басуны күпкә җиңеләйтә. Яңа әлифба ике гасырдан артык гамәлдә була. Яңа типографияләр барлыкка килә. Аларда берничә йөз, ә кайвакыт меңәр данә тираж белән русча һәм тәрҗемә дәреслекләр, тарих, табигать белеме һәм техника китаплары. 140
I I I САНКТЪПЕТЕрЗбурХЪ, •*>'4»^ ГЧ 'ч ведомости. Полеченные Сего 1юнл аЪ 18 день, I?!!. ИзЪллГлру изЪ волоскои земли, изЪзаднестра зам1лю, р дня ма1я. Его Ңарское ВелТчсство Тзволх.лЪ сюда х^шлпли изЪ яворова гг дня, /поголЪ ма?я, которого дня и изЪ прз LD ма1я X антик авторлар — Юлий Цезарь, борынгы грек мәсәлчесе Эзоп, рим шагыйре Овидийның әдәби һәм тарихи әсәрләренең тәрҗемәләре басылып чыга. Мәскәү белән Петербургта, беренче булып, һәркем йөри алырлык бушлай китапханәләр ачыла. 1702 елда илнең мәдәни тормышында игъ¬ тибарга лаек вакыйга була: декабрь көннәренең берсендә Мәскәү типографиясе каршында нин¬ дидер язулар басылган кәгазь битләр — Россиядә беренче массакүләм газета— «Ведомости» сатыла башлый. Аннан соң аны чыгару Петербургка күчә. Газетаның тиражы 2500 данәгә җитә. Ул бөтен Россия буйлап тарала. Анда указлар. Рос¬ сия армиясенең уңышлары турындагы хәбәрләр. Россия һәм чит ил яңалыклары басыла. Чит илдән кергән нәрсәләр белән артык ма¬ выгуның беренче билгеләрен дә искәртеп үтәргә кирәк. Рус теле бу елларда читтән кергән дүрт меңләп сүзгә тулылана. Патшаның хатлары немең, голланд сүзләре һәм терминнары белән тулы була. Рус теленең чүпләнүе башлана. Рус шәһәрләренең тышкы кыяфәтенә дә үзгәрешләр керә башлый. Петр шәһәр хакимиятләрен заманча бина¬ лар төзергә, урамнарга вакланган таш җәяргә, инде тө¬ зелгән шәһәрләргә камиллек элементлары кертергә: бина фасадларының симметрияле итеп планлаштырылуына ире¬ шергә мәҗбүр итә. Россиядәге беренче урам фонарьлары Петербургта Петр чорында яна башлый. Петр I Петербургка аерым игътибар бирә. Аның фикерен- чә, империя башкаласы үзендә Россия дәүләтенең бөеклеген һәм данын чагылдырырга тиеш була. Ул шәһәрне дөньядагы барлык шәһәрләрдән дә мәһабәтрәк һәм шөһрәтлерәк итү турында хыяллана. Шәһәрнең генераль планы эшләнә һәм, ул патша тара¬ фыннан расланып. Адмиралтейство һәм Петропавел ныгыт¬ масы архитектура ансамбльләре, коллегияләр һәм Кунст¬ камера биналары, Меншиков сарае һ.б. төзелә башлый. Петербургка Голландия һәм Германия архитектурасы нигез итеп алына. «Мин әле укучы дәрәҗәсендә». Гомере буе өйрәнгән Петр үзе турында шулай ди. Бөтен илдән дә шуны таләп итә. «Ведомости». 1 702 ел 141
Сухарев манарасы. Мәскәү. XIX гасыр XVIII гасырның беренче чирегендә Россиядә дөньяви мәктәпләр челтәре һәм башка уку йорт¬ лары ачыла. Илдәге күп кенә шәһәрләрдә дворян, чиновник һәм түбән катлау дин әһелләре балалары өчен башлангыч гомуми белем мәктәпләре — ци¬ фирь мәктәпләре ачыла. Рухани затлар бала¬ лары укый торган епархия мәктәпләре челтәре киңәя. Солдат һәм матрос балалары өчен аерым мәктәпләр оештырыла. Икътисад, сәүдә һәм шәһәр төзелеше үсеше, дәүләт белән идарә итү системасының катлаула¬ нуы белемле кешеләр таләп итә. Вакыт таләбенә җавап итеп, тау эшчеләре әзерләу мәктәпләре һәм тылмачлар мәктәбе барлыкка килә, Славян- грек-латин академиясендә һәм аның базасындагы мәктәпләрдә укыту киңәйтелә. Петр I вакытында Россиядә, беренче булып, техник уку йортлары: Мәскәүдә, Новгород¬ та, Нарвада һәм башка шәһәрләрдә навигация мәктәпләре; Петербургта Диңгез академиясе; Мәс¬ кәүдә һәм Петербургта инженерлар мәктәбе һәм беренче медицина училищелары эшли башлый. Бу уку йортларында, нигездә, дворян балалары белем ала. Укучыларны сайлау белән Петр үзе шөгыльләнә, аларның укуларын күзәтә, кай¬ вакыт имтиханнарын да үзе ала. Махсус указ белән, ул яшь дворяннарга, белем алмый торып, өйләнергә рөхсәт итми. Фән үсеше. Реформатор патша рус хезмәтенә Европа га¬ лимнәрен китертә, аларны яхшы хезмәт хакы һәм тораклар белән тәэмин итә, ташламалар бирә. Швейцарияле мате¬ матик һәм механик Д. Бернулли, француз астрономы һәм картографы Ж. Делилъ һ.б. Россиягә әнә шулай килеп чыга¬ лар. Патша тумыштан талантлы рус яшьләренә ярдәм итә, аларның күбесе аның булышлыгы белән Европа илләрендә белем алалар. Ул фәнни-техник белемнәрне гамәлгә кертүгә, шулай ук фәннең Ватан сәнәгатен торгызу һәм табигый ресурсларны үзләштерү буенча зур гамәли кызыксыну ту¬ дырган өлкәләрен үстерүгә мөмкинлек тудыра. Яңа җирләр ачу чын-чынлап экспедицияләр шаукымы күтәрә. Экспедицияләрнең максаты яңа җирләрне ачыклау- тикшерү. Россия һәм якындагы илләр киңлекләрен фәнни яктан өйрәнү, географик карталар төзүдән гыйбарәт була. Петр, вафатына өч атна кала, рус хезмәтенә күчкән һәм 142
үзенең беренче Камчатка экспедициясенә җыенучы Дания капитаны В. Берингка (1681—1741) инструкция төзеп бирә. Беринг, Петрның вафатыннан соң, Аляска ярларына барып җитә һәм Азия белән Америка арасындагы үз исеме белән аталган бугазны ача. Икенче экспедиция. Урта Азиянең Хива һәм Бохара ханлыклары аша үтеп, Ниндстанга барып чыга. Казак ата¬ маннары Амудәрья буендагы һәм Ыссык күл районындагы җирләрне тикшерәләр. Төньяк Кавказга экспедицияләр даими уздырыла. Нәтиҗәдә 1720 еллар башына С. Ремизов «Себернең зур сызымы»н әзерли, Ж. Делилъ бөтен Россия империясе кар¬ тасын эшли башлый. Икътисад һәм мәгарифтәге гомуми күтәрелеш техника өлкәсен дә хәрәкәткә китерә. Токарьлык һәм винт сырлау буенча яңа станоклар серия¬ се идеясе Андрей Нартовныкы була. Корал көпшәләрен дә экономиялерәк ысуллар белән коя һәм эшкәртә башлыйлар. Элек чит илдән сатып алына торган микроскопларны һәм күзәтү торбаларын рус осталары үзләре эшли. Петр инициативасы белән, астрономия обсерваториясе. Ботаника бакчасы ачыла, борынгы кулъязмаларны җыю башлана, тарихи яңа хезмәтләр барлыкка килә. Европа музейларына хәйран калган Петр Россиядә дә, шуңа охшатып, нәрсә дә булса эшләү максаты куя. 1719 елда Петербургта Кунсткамера ачыла, ул илдә беренче табигый- фәнни музей була. Аның өчен Нева буенда бина салына, ул әле бүген дә Петербург горурлыгы булып санала. Фән өлкәсендәге казанышлар, илдә фәнни кадрлар үсеп чыгу Петрда Россия Фәннәр академиясе оештыру фикере тудыра. Уя фундамен¬ таль фәннәр үсеше илнең тагын да югары¬ рак цивилизация дәрәҗәсенә күтәрелүенә куәтле чара булыр дип уйлый. Академияне Петр дәүләт тәэминатына ала һәм Ватан хакына галимнәрдән зур хезмәтләр таләп итә. Фәннәр академия¬ сенең проектын Петр 1724 елда раслый, ә ачылуын ул 1725 елда, аның вафатын¬ нан соң ачыла. Әдәбият һәм сәнгать. Былиналар, тари¬ хи җырлар һәм әкиятләр кебек гадәти ffi Кунсткамера III Щ iSt jS 143
Феофан Прокопович жанрларга «Петр» темасы бәреп керә. Аларда үзенең кыл¬ ган гамәлләре, ж,иңүләре һәм уйланулары һәм дошманна¬ ры— шведлар, Мазепа, хыянәт иткән көрәштәшләре белән патша үзе катнаша. XVIII гасырның беренче чирегендә дөньяви эчтәлектәге китаплар, Европа әдәбиятыннан тәрж,емәләр сизелерлек арта. Типографияләр китапларны югары катлау өчен генә түгел, ә шәһәр халкы һәм укый-яза белүче крестьяннар өчен дә бастыралар. Петр тарафдарлары һәм реформатор патша гамәлләрен данлаучылар иҗат иткән әсәрләр публицистика — әдәбиятта яңа күренеш була. Изге Синодның виңе-президенты һәм язу¬ чы Феофан Прокопович (1681—1736) иҗаты, мәсәлән, шун¬ дыйлардан санала. «Патша хакимияте һәм патша намусы турында суз»аә һәм «Патша ихтыяры хакыйкате»'нд,ә ул Петр I не, аның үзгәртеп коруларын данлый, аның тәхетне әтисенә каршы барган өлкән улына бирүенең мәҗбүри түгеллеге, ә үз теләгәнчә бирергә хакы булуы турында фи¬ кер йөртә. XVIII гасырның беренче чиреге Россиягә сәнгать өл¬ кәсендә яңа күренешләр алып килә. Мәскәүдә театр яңар- тыла. Тамашалар Кызыл мәйдандагы агач бинада бара. Немең, франңуз, испан авторларының пьесалары куела, тарихи темаларга беренче рус пьесалары күренә башлый. Үзешчән театрлар уку йортларында оештырыла. Сынлы сәнгатьтә, икона ясау белән бергә, дөньяви реа¬ листик сәнгать, беренче чиратта портрет ясау сәнгате бар¬ лыкка килә. Шәһәр байларының күбесе үзләрен тукымада мәңгеләштерергә омтылалар. Беренче рус рәссамнары пәйда була. И. Н. Никитин (1690—1742) дәвернең атаклы кешеләре портретлары галереясын тудыра. «Петр үлем түшәгендә» картинасы — аның эше. Танылган рус портретчыларының тагын берсе—А. М. Матвеев (1701—1739). Алар икесе дә Голландиядә белем алалар. Чиркәү хоры өчен язылган гадәти әсәрләр һәм халык җырлары белән беррәттән, строй музыкасы да яңгыраш ала. Парадлар һәм тантаналар вакытында полкларның рус һәм чит ил маршлары яңгыратып үтүен кешеләр сокланып карыйлар. Патша һәм халык. Петрның үзгәртеп корулары халыкның хәлен соң дәрәҗәдә киеренкеләндерә. Авырлыкның иң зуры- 144
сы крестьяннар һәм бистә кешеләре өлешенә туры килә, чөнки төп салым түләүчеләр, армиягә сол¬ дат, завод-мануфактураларга эшче көч бирүчеләр алар була. XVIII гасырның беренче чирегендә салым түләүче катлаулар өчен салым күләме, җан ба¬ шыннан түләү кертелгәннән соң, башлыча дәүләт крестьяннары хисабына өч тапкырга арта. Россия галимнәре мәгълүматларына кара¬ ганда, 1670 еллар ахырыннан 1710 елга кадәр илнең салым түләүче халкы 150 мең кешедән дә күбрәккә кими. 15 миллионлы Россия өчен бу шактый сизелерлек югалту була. Хакимият басымына җавап итеп крестьяннар авыл һәм салалардан, верфьләрдән һәм Урал за¬ водларыннан, Петербург һәм Таганрогтагы тө¬ зелеш мәйданнарыннан күпләп качып китә баш¬ лыйлар. 1720 еллар уртасына 200 меңләп кеше качкын хәлендә була. Шәһәрләрдәгеләр элекке салымнары өстенә яңа — драгун, корабль төзелеше, рекрут салымна¬ ры да түлиләр. Төрле характердагы ихтыяҗ җыем¬ нары да була. Болар өстенә бистә кешеләре аерым дәүләт йөкләмәләре дә үтәргә тиеш булалар. Дворяннар, руханилар, сәүдәгәрләр салым түләми, алар өстенлекле катлау санала. Петр за¬ манында аларның саны кискен арта, шул исәптән башка катлаудан чыгучылар хисабына да. Алар да дәүләт басымыннан качып котыла алмый¬ лар. Петр сәүдәгәрләрне акчаларын сәнәгатькә кертергә мәҗбүр итә. Чиркәүдән җыемнар алы¬ на, дворяннарны һәм Чиркәү вәкилләрен, мәҗ- бүриләп, Петербургка күчерәләр һәм анда аларны дәүләт хезмәтенә билгелиләр. Өстенлекле катлау дәүләттә үзен буйсындырылган хәлдә хис итә. Кешеләрне күтәрү һәм бүләкләүләр белән бер үк вакытта, Петр аларның иниңиативасын да сүндерә. Ул барысын да үзе хәл итә, хәтта вак- төякләрдә дә ничек эшләргә кирәген дворяннарга, крестьян, сәүдәгәр һәм хәрбиләргә, бургомистр һәм губернаторларга, судья һәм сенаторларга, прокурор һәм рухани затларга үзе күрсәтә. ж, И. Н. Никитин. Г. И. Головкин портреты А. М. Матвеев. Хатыны белән автопортреты * А 145
Ил белән идарә итүнең барлык детальләренә үтеп керүе белән, үзенең тарафдарларында сүлпәнлек тудыруын Петр торган саен ешрак күзәтә башлый. Бу—Петрны чыгырыннан чыгара, әмма даими басым ясау һәм куркытулар патшаның холкына гына түгел, аның рус халкын ничек бәяләвенә дә бәйле була: Россиядәге кебек шулкадәр нык һәм буйсынмас халык өчен бары кискен борылышлар гына кирәк тә <...> Бу әйбәт һәм кирәкле эш булса да, ул яңа эш икән, аны безнең кешеләр мәҗбур итмичә эшләмәячәкләр. Абсолют монархиягә, крепостной бәйлелеккә нигезләнгән көчле Европа державасы төзү Петр I үзгәртеп коруларының төп нәтиҗәсе була. Аңа буйсынучылар буларак, патша ал¬ дында барлык катлаулар да тигез була, гомумдәүләт систе¬ масында һәркайсы үз функциясен үти. Европадагы башка абсолютлаштырылган режимнар кебек үк. Россия дә «регу¬ ляр» дәүләт була. Башында монарх торган, көчле бюрократиясе, бай кат¬ лаулары булган гомумроссия куәтле хөкүмәт үзәге бар¬ лыкка килү илнең элеккеге таркаулыгын җиңеп чыга. Бердәм тел, аерым катлаулар һәм, гомумән, халык арасында фикерләр һәм зәвыклар берлеге барлыкка килә. Халыкның милли һәм дәүләти үзаңы күтәрелә. Халык бердәмлегенең үзәкләшкән Рус дәүләте оешкан чорларда чагылып киткән билгеләре ачыклана һәм төгәлләнә төшә. Империя оешкан чорда бердәм теле, территориясе, икътисады, мәдәнияте, характер үзенчәлекләре булган рус милләте барлыкка килә. Бер үк вакытта күпмилләтле илдә төрле халыкларны берләштергән Россия дәүләти халык бердәмлеге формалаша, ул, барыннан да бигрәк. Россиянең башка барлык дөньяга каршы торучанлыгында чагыла. Бу — Россиянең үзенчәлеге. Россия абсолютизмының икенче ягы. Халык восстаниеләре. Халык сугыш авырлыкларын, са¬ лым, рекрут җыюларны, крепостной бәйлелек көчәюне күтәрә алмый. Пассив рәвештәге каршылыклар (качып китү, йөкләмәләрдән баш тарту) хакимияткә ачыктан-ачык буйсынмауга кадәр барып җитә. Ил үзәгендә аларны тиз бас¬ тыралар, чөнки анда җәза командалары, һәркайда яшерен күзәтүчеләр була. Үзәктән ерактагы җирләрдә эш башкача тора. Дон, Иделнең түбәнге өлешенә, Урал буйларына еш кына шымчылар һәм җәза отрядларының каты кулы «ба¬ рып» җитми. Андагы иркен мәйданнарда патшаның үткер «күзләреннән» яшеренер урын табыла. Канәгатьсез халык 146
нәкъ менә шунда кача, дәүләт һәм патша дошманнарын, шул исәптән XVII гасыр ахырында баш күтәргән укчыларның то¬ таш полкларын шунда сөргән булалар. Патша хакимиятеннән ерак ул җирләрдә воевода һәм чиновникларның башбаштак¬ лыгы чәчәк ата. Болар барысы да 1705 елдагы Әстерхан фетнәсе вакыйгаларында ачык чагыла. Халык воевода Ржевскийның законсыз гамәлләреннән: укчыларны үзенә эшләргә мәҗбүр итүеннән, үз иреге белән төтен башыннан, мунча өчен, балта һәм пычак кайраган өчен җыемнар кертүеннән соңгы чиккә җитә. Воевода җыем түләмичә сакал йөртүнең һәм иске фасонлы киемнәрдән йөрүнең тыелуын шәхси байлык туплау өчен файдалана. Кешеләрнең урамнарда тотып алып, күлмәкләрен кисәләр, сакал-мыекларын кыралар. Укчылар һәм шәһәр халкы: Үл¬ сәм үләм, ә җыем түләмим һәм сакалымны кырмыйм, — дип киреләнәләр. Әстерхан баш күтәрә. Баш күтәрүчеләр, воевода сакчы¬ ларын туздырып, кремльгә бәреп керәләр, воеводаны сөңге белән кадап үтерәләр, укчылар полковнигын, воевода һәм чиновниклар кешеләрен үтерәләр. Укчылар, солдатлар һәм шәһәр халкыннан кала, восстаниегә эшче хезмәтендәгеләр, крестьяннар һәм бурлаклар кушыла. Баш күтәргән шәһәрдәге барлык эшләр белән түгәрәктә сайланган атаман һәм старшиналар идарә итә. Шулай итеп. Әстерханда казаклар идарәсе торгызыла. Алар якындагы эре шәһәрләрне, аерым алганда, Царицынны кулга төшерә алмыйлар. Восстание җәелеп китми һәм фельдмаршал Б. П. Шереметев полклары, килеп җитеп, аны бастыра. Әмма халыкның илдә хөкем сөргән тәртипләрдән риза¬ сызлык белдерүе моның белән генә төгәлләнми. Ул крайдан- крайга күчеп, ил буйлап тарала. Тиздән яңа фетнә дулкыны Урал алды. Урта Идел һәм Кама буйларында яшәүче башкорт җирләрендә башлана. Анда, яңа киемне, сакал кыруны мәҗбүри итеп куймасалар да, җирле чиновниклар төрле явызлыклар кыла. Озакка су¬ зылган сугыш нәтиҗәсендә атлы гаскәр өчен башкортларның атларын алалар, үзләрен сугышта катнашырга мәҗбүр итәләр. Башкорт авыллары буйлап качкан рекрутларны эзләүче махсус командалар чаба. Яңадан-яңа салымнар һәм җыемнар уйлап чыгаручы тавышчылар пәйда була. Күчеп килүче руслар агымы торган саен арта, рус авыл¬ лары һәм салалары, православие чиркәүләре барлыкка килү ' л if >11 I л Успение соборы. Әстерхан 147
җирле халыкның ачуын кузгата. Башкортлар мөселман була¬ лар, алар әле Россиядән азат хәлдә, ә диннәре крайда бердән¬ бер булган чакларын оныта алмыйлар. Аларның күбесе, аеру¬ ча башкорт җәмгыятенең югары катлау вәкилләре —ханнар һәм мөселман руханилары — күңелләре белән ул чактагы мөселман дөньясы үзәге булган Төркиягә омтылалар. Рус идарәчеләре җирле халык өстенә җәбер-золым сала, бу шунда ук милли һәм дини каршылыкларны кискенләштерә. 1707 елда Башкортстанда көчле восстание башлана. Анда халыкның барлык катлаулары катнаша. Чиновникларның һәм салым җыючыларның күбесе үтерелә. Рус авылларын һәм салаларын ут чолгап ала, православие чиркәүләренә һөҗүм ясала. Баш күтәрүчеләргә татар авыллары ярдәм итә. Баш күтәрүчеләр, ярдәм сорап, каракалпакларга, казахлар¬ га, качкыннарны эзләү отрядларының гамәлләреннән баш күтәрү дәрәҗәсенә җиткән Дон казакларына грамоталар юллыйлар. Башкортлар ягына, баш күтәрүчеләргә казаклар, кара¬ калпаклар һәм казахларның кушылуына юл куймас өчен, гаскәрләр җибәрелә. Берничә бәрелештә башкорт отрядлары җиңелүгә дучар була. Җитәкчеләрнең кайберләре үтерелә, икенчеләре әсир алына, өченчеләре көньякка, ә аннан Төркиягә кача. Үч алулардан куркып калган башкортлар уз гаепләрен таныйлар, әмма фетнәнең аерым учаклары әле озак вакытлар сүнми. Шушы ук вакытта Донда ярлы шәһәрчек һәм станиңалар баш күтәрә. Петр Донның югары өлешендәге шәһәрчекләрне юкка чыгарырга һәм бу урыннардагы качкыннарны эзләүне көчәйтергә боера, Донга яңа хәрби командалар җибәрә. Черкасск атаманы Лукьян Максимов Дон буйларына, баш күтәрергә өндәп, яшерен грамоталар җибәрә. Казаклар аны хуплыйлар. Баш күтәргән казакларны Кондратий Булавин җитәкли. Аның отряды восстаниене бастырырга җибәрелгән патша гаскәрләрен кырып бетерә. Бу 1707 елның октябрендә була. Казаклар, крестьяннар, бурлаклар Булавинга килеп ку¬ шылалар. Ул патша хакимиятенә каршы Әстерхан, Тверь, За¬ порожье казакларын күтәрү планын төзи. Азов белән Таган¬ рогны басып алуны һәм андагы буйсындырылган кешеләрне азат итүне күздә тоткан максатын игълан итә, ә инде болар уңышлы чыкса, Воронежга һәм алга таба Мәскәүгә поход ясарга тиеш була. 148
Әмма баш күтәрүчеләрнең тормышны үзгәртеп кору планнары булмый. Булавин үзенең кызыктыргыч грамо¬ таларының берсендә үз янына сәйран кылып, чиста басу буйлап матур итеп йөрергә, татлы эчеп һәм ашап, яхшы атларда җилдерергә теләүчеләрне чакыра. Бу чакыру¬ дан ярлы кешеләрнең беркатлы хыяллары бөркелеп тора. Уңышсызлыкка очраса, Булавин, Кубаньга китеп, солтан хакимиятенә бирелергә исәп тота. Бу — атаманның чын- чынлап авантюрачыл холкы турында сөйли. Черкасскига патшаның фетнәчеләрне бастыруны таләп иткән грамоталары җибәрелә. Алар Дон гаскәренең тарка¬ луына китерә. Хәлле казаклар, патша гаскәрләре килеп җиткәнне көтеп тормастан ук, Булавинга каршы чыгалар һәм аның чуар отрядларын беренче сугышта ук тар-мар итәләр. Әсирләрне асалар, аталар, имгәтәләр, камчылый¬ лар. Булавин Запорожье Сечена кача, анда, Мәскәү белән сугышырга теләүчеләрне җыеп, яңадан Донның югары өле¬ шенә барып чыга. Андагы барлык шәһәрчекләр Булавин ягына баса, Тамбов һәм Козлов тирәсендәге крестьяннар үз хуҗаларына каршы күтәреләләр. Алар, түгәрәкләр оешты¬ рып, атаманнар һәм есауллар сайлыйлар, алпавытлардан һәм чиновниклардан үч алалар. Дон башкаласы Черкасск Булавинга сугышсыз бирелә. Казаклар түгәрәге аны барлык Дон гаскәрләренең атаманы итеп сайлый. Шул арада хөкүмәт полклары баш күтәрүчеләрнең аерым өерләрен тар-мар итәләр һәм Донның югары агымындагы шәһәрләргә юнәләләр. Булавин исә Азовны штурмларга китә, аның кайбер отрядлары Иделгә барып чыгалар һәм андагы берничә шәһәрне яулап алалар. Азовны саклаучылар кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтә: гарнизон баш күтәрүчеләргә каршы чыга, аларга крепость артиллериясе һәм рейдта торган хәрби корабльләр дә ут ача. Баш күтәрүчеләр югалып кала һәм кире Черкасскига китә, анда да хәлләр инде үзгәргән була. Булавинның тарафдар¬ лары аны ялгыш эш итүдә гаеплиләр. 1708 елның июлендә шәһәрдә заговор оештырыла. Заговорчылар коткысы белән, казаклар Булавин урнашкан йортка ташланалар. Алар өйгә килеп керүгә, атаман үз-үзен атып үтерә. Югарыдагылар оппозициясе. Җәмгыятьнең югары катла¬ вында Петр реформаларына каршылык елдан-ел көчәя ба¬ ра. Петр тарафдарларының күпчелеге күңелләреннән Рос- 149
сия традицияләрен кискен җимерү, бернигә карамыйча. Көнбатышка охшарга тырышу белән килешә алмыйлар. Россия җәмгыятенең иң югары катлавыннан Петрга кар¬ шы кешеләр урталык позициясендә торалар. Алар патша Алексей Михайлович һәм патша Федор Алексеевич алып барган тигез, тыныч сәясәт традицияләренең дәвам итүен, урта юлдан баруны максатчанрак дип исәплиләр. Кайбер Европа иллэрендәгечә, монархның аксөякләр һәм сайлаулы органнар контролендә булуы тәҗрибәсен Россиядә файдала¬ нырга кирәк, диләр. Петрга ачыктан-ачык һәм яшерен оппозициядә тору¬ чылар кемнәр соң алар? Петр башлангычларына күп кенә чиркэу түрәләре һәм гади дин әһелләре каршы чыгалар. 1698 елда укчылардан үч алу вакытында Патриарх патша¬ дан җәзаларны туктатуын таләп итә. Патша аны Мин Алла һәм Аның Изге Анасы белән синнән ким исәпләшмим, әмма минем бурычым — гомуми эшкә каршы нияттә булган явыз¬ ларны җәзалап үтерү дигән сүзләр белән куып чыгара. Аксөякләр арасыннан тирән һәм киң фикерләүчеләр патша сәясәтен тәнкыйть утына алалар. Чит илләрдә алар Россиядәгедән бөтенләй үзгә сәяси тәртипләр белән таныша. Петр тарафыннан кабул ителгән курсның ялгыш булуына инанган күренекле эшлеклеләр арасына Адмиралтействоның баш интенданты А. В. Иикин, Киев генерал-губернаторы Д. М. Голицын, сенатор Михаил Самарин, Әстерхан губерна¬ торы Петр Апраксин, кенәз Василий Долгорукий һ.б. керә. Тәхет варисы — патша улы Алексей Петрович һәм аның даирәсендәгеләр дә оппозиция ягында булалар. Петр боерыгы буенча, монастырьга җибәрелгән әнисеннән иртә аерылган Алексей әнисенең туганнарына ныграк ияләшеп үсә, бу аны әтисеннән читләштерә. Холкы, Ватан традицияләренә ихти¬ рамлы мөнәсәбәте, әтисенең үзгәртеп коруларын хупламавы белән, Алексей Петр I күрергә теләгән шәхеснең капма- каршысы булып үсә. Патша улы әтисенең бөек эшләренә битараф кала, аңа Мәскәүле «иске» Ватан якынрак була. Ул яхшы белем ала, Европа телләренең берничәсендә иркен аралаша, чит илләрдә була. Алексей Европа цивилизациясен сокланып кабул итә, әмма Европа кыйммәтләренә ирешүнең Россиядә канлы үч алулар, җәзалап үтерүләр һәм көчләүләр аркылы башкарылуын хупламый. Петр илне үзгәртеп коруга улын да тартырга тырыша, Алексейга җаваплы эшләр йөкли, ләкин ул аларны теләмичә 150
генә үти. Алексей әтисен ярата һәм хөрмәт итә, әмма күңеле белән аның басымына торган саен ныграк каршы килә. Ата улы акылга утырыр дип ышана, ә улы әтисенең үзгәрүен көтә. Бу өметләр тормыш- ка ашмый. Петрның күп кенә дошманнары патша улына тартыла. Алексейны немец принцессаларының берсенә көчләп өйләндерәләр, берничә елдан хатыны Алек- сейга бабасы хөрмәтенә Петр Алексеевич дип исем- ләнгән улын калдырып үлеп китә. Шуннан соң, бигрәк тә Петр йортында чибәр крестьян кызы Map- ^^В та Скавронская яши башлагач, ата белән ул арасы бөтенләй бозыла; милләте белән литвалы Марта рус сугышчыларына кер юучы буларак иярә, патша аны ошатып, башта сөяркәсе итеп тота, аннан соң ул патшабикә һәм императрица Екатерина Алексеевнага әйләнә. Яраткан хатыны патша белән поход тормышының бөтен авырлыкларын бүлешә. Петр аңа чиксез ышана. Ә инде Екатерина, кызларыннан тыш, аңа малай — Петр Петровичны тапкач, тәхет варисының — патшаның беренче хатыныннан туган, әтисенә даими каршы килеп торган Алексейның хәле бөтенләй мөшкелләнә. Петрга каршы көчләр әкренләп берләшәләр, һәм пат¬ шага каршы заговор башында, нигездә, Алексей тора. 1717 елда, Петр I нең Европага китүеннән файдаланып, ул, сөяркәсен — сарайдагы крепостной хатынны алып, Австриягә кача. Бу кыю адымга аны Петр даирәсендәге дуслары этәрә. Качуны да шулар ук оештыра. Алексей яшерен рәвештә Венадагы император сараена барып чыга, аннан Габсбург¬ лар биләмәләренә, Неапольгә юнәлә. Алексей, үзенең бу адымының сәбәбен аңлатып һәм Петр сәясәтен фаш итеп, Неапольдән Сенатка һәм Чиркәү түрәләренә хат белән мө¬ рәҗәгать итә. Петрга каршы заговорның максаты шуннан гыйбарәт була: йә патшаны бәреп төшерергә һәм аны уртачыл карашлы тәхет варисы белән алыштырырга; яки Петрның бу дөньядан китүен көтәргә һәм Россиягә патша каһәреннән яшеренгән улын кайтарып утыртырга. Россиянең Европадагы дошман¬ нары— Австрия белән Англия дә Алексейга исәп тоталар. Шуңа күрә варисның гамәлләре Петр һәм аның тарафдарлары өчен аеруча куркынычка әйләнә, чөнки, оппозиция җиңгән очракта, аларга үлем куркынычы яный. Патша улы Алексей 151 L
f п. А. Толстой Аптырашта калган Петр, бу конфликтны җайга салу өчен, иң яхшы дипломатларын җибәрә. Ул Австриядән улын бирүләрен таләп итә, ләкин аны кире кагалар. Шу¬ лай да Вена сараенда Петр вәкилләренә патша улы белән сөйләшергә рөхсәт бирелә. Неапольгә зур тәҗрибәле дипло¬ мат П.А. Толстой (1645—1729) китә, Алексей кире кайткан очракта, ул аңа патша исеменнән ярлыкау вәгъдә итә. Әмма чик буенда Алексей кулга алына һәм тиздән тикшерүчеләр каршына баса. Мәскәүдә аннан беренче тапкыр сорау алуда Петр үзе катнаша. Алексей үз тарафдарларының кайберләрен фаш итә, тәхеткә дәгъвадан баш тарта һәм патша улы Петр Пе¬ тровичка ант тота. Мәскәүдә һәм Петербургта кулга алулар башлана. Дәүләткә каршы зур күләмле заговор ачыклана. 1718 елның июнендә Алексейны Петропавел крепосте¬ на ябалар. Суд аны үлем җәзасына хөкем итә. Патша бу хөкемне кире какмый һәм шуның белән Туган иленә кай¬ тарыр алдыннан улына биргән вәгъдәсен боза. Әмма үлем карары үтәлми кала: патша улы камерада үлә. Кайбер сүзләргә караганда, үлем җәзасы алдыннан, Петр боерыгы буенча, аны буып үтерәләр. Бу 1718 елның 26 июлендә була. Ә икенче көнне Петр тантаналы рәвештә Полтава җиңүенең берьеллыгын бәйрәм итә. Язмыш патшадан рәхимсез үч ала: бер елдан дүрт яшь¬ лек варис — Петр үлә. Патшаны кайгы баса. Ул берничә көн кешеләр янына чыкмый һәм ризыктан баш тарта. 1722 елда Петр тәхет варисы турында указ чыгара, аның нигезендә патшага варисны үзе билгеләү хокукы бирелә, ә бит патшаның оныгы — Алексейның улы — Петр Алексеевич үсеп килә. Иранга поход. Балтыйк ярларында ныгып алгач, Петр Россия тышкы сәясәтенең башка юнәлешләренә — кайчандыр Русь өчен традиңион булган, әмма соңыннан күрше илләр кыс¬ рыклавы нәтиҗәсендә югалган омтылышларга мөрәҗәгать итә. Россиянең Балкан ярымутравына үтү юлында ныгып ур¬ нашу ниятен 1711 елда Төркия юкка чыгара. Әмма Россияне көньяк-көнчыгыш юнәлеш — Каспий ярлары һәм Ниндстан белән Кытай юлларына мөһим ачкыч булган Кавказ кызык¬ тыра башлый. Бу район шулай ук Иран белән Төркиянең дә игътибарын җәлеп итә, Ништадт солыхы төзелгәннән соң озак та тормый, алар белән көндәшлек җәелеп китә. 152
Бу вакытка Төркия Кавказ артының бер өлешенә, Грузия белән Әрмәнстанның бер өлешенә ия була. Солтан Каспий диңгезе буйларына чыгарга, Кавказ халыкларын буйсынды¬ рырга, Россиягә каршы аның составындагы мөселманнарны күтәрергә, күчмә халыкларны (аерым алганда, калмыклар¬ ны) үзенә буйсындырырга омтыла. Монда Төркия Төньяк Кавказдагы Кобан Урдасына, ә Россия күптән инде ирекле рәвештә Россия хакимиятен таныган Кабардага таяна. Ирандагы сәяси кризис (үзәк хакимиятнең көчсезләнүе) хәлне катлауландыра. Иран таркалган очракта, аны Төркия басып алачак, ә бу — Россиянең көньяк чигендә көчле мөсел¬ ман зонасы барлыкка килү белән яный. Болар барысы да Иран белән сугыш башлау, аннан сәүдә һәм стратегик яктан мөһим районнарны аерып алуны таләп итә. 1722 елның җәендә көньякка 50 яшьлек патша җитәкче¬ легендәге гаскәр китә. Аның белән Екатерина да бара. Идел буйлап Каспий диңгезенә генерал-адмирал Ф. М. Апраксин (1661—1728) җитәкчелегендә Идел флотилиясе юл тота. Руслар Дербенттан ерак түгел генә Каспий ярына төшәләр. Дербент патшага капкаларын ача. Петр Әстерханга әйләнеп кайта, ә рус полклары җиңүле адымнарын дәвам итәләр: Кура елгасы буендагы шәһәрләрне алалар, Каспийның көньяк ярындагы эре шәһәр Рештны, аннан Бакуны яу¬ лыйлар. Шул ук вакытта төрекләр бөтен Грузияне басып алалар һәм Иран чикләренә куркыныч тудыралар. Шуннан соң гына Иран солых сорый. 1723 елның сентябрендә Петербургта Россия белән Иран арасында дуслык мөнәсәбәтләре торгызылган тынычлы-к килешүе төзелә. Россия Иранның бөтенлеген яклашырга сүз бирә, ә Иран аңа Дагстан, Ширван, Гилян, Мазендаран һәм Баку, Дербент шәһәрләре белән Астрабадны кайтара. Россия Каспий диңгезенең көньяк-көнбатыш һәм көньяк ярларын яулауны энә шулай башлый. Солых шартларын үтәп, рус гаскәрләре әфганлыларның Иранга һөҗүмен кире кайтаруда катнаша. Төркия бу җи¬ ңүләрне, ә Россия Төркиянең Кавказ артындагы яулап алу¬ ларын таный. Соңгы мәшәкатьләр. Иранга поход Петрның соңгы зур хәрби походы була. Патша үзен көннән-көн начаррак хис итә. Ул тәхет язмышы турында еш уйлана. Алексейның серле ва- фатыннан һәм Петрның үлеменнән соң, ир-атлардан аның варисы калмый. Кызлары дәүләт белән идарә итәргә әзер 153
булмыйлар. Өлкән кызы Аннаны герцог Голштинскийга ярәшәләр, һәм ул Россиядән китәргә әзерләнә. Кече кызы Елизавета әле бик яшь була. 1724 елның башында Петр, бик зурлап, үзенең хатыны Екатерина Алексеевнага таҗ кидерү йоласы уздыра. Моның белән патша күптән түгел кабул ителгән тәхет варисы ту¬ рындагы указ нигезендә үзенә алмаш сайлауны (бу хакта бер җирдә дә рәсми белдермәсә дә) хәл иткәндәй була. Таҗ кидерү йоласыннан соң ярты ел узгач, Петр Екатери¬ наның Вильям Монс белән (патшаның элекке сөяркәсенең туганы) элемтәсе турында белә. Петр өчен бу көтелмәгән яңалык була. Монс җәзалап үтерелә. Петр, хатынын каре¬ тага утыртып, казыкта аның башы тырпаеп торган урын яныннан узып китә. Императрицаның йөзендә бер генә җепсел дә селкенми. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр кинәттән кис¬ кенләшә, тиздән патша тәмам аяктан егыла. 1725 елның 28 гыйнварына каршы төндә Петр I вафат була. Аның ятагы янында инде дошманына әверелгән хатыны белән каһәренә дучар булган Меншиков басып кала. Алар алдан нәрсә эшли алыр иде соң? Шундый версия бар, янәсе, патша: Барысын да... бирегез,— дип язган. Кемгә? Бу билгесез булып кала. Петр шәхесе. Петр I замандашларын үз шәхесенең биниһая зурлыгы белән гаҗәпләндерә. Ул әле үзеннән соңгы буын¬ нарны да шаккатыра. Натурасының байлыгы һәм таланты, характерының каршылыклылыгы һәм бөтенлеге шундый. Ул ыргым хәрәкәтле, чалымнары кискенрәк уелган камил йөз-кыяфәтле, томрап торган зур серле күзле һәм кара бөдрә чәчле, төз гәүдәле, ике метрлы гигант була. Бала чагында һәм үсмер елларында даими белем алма¬ ганга, ул гомере буе укый. Россияне үзгәртү белән бергә, Петр әкренләп үзе дә үзгәрә. Ул җитди дәүләт эшләрен дә, шулай ук көндәлек эшләрне дә кулы астындагыларның теләсә кайсына караганда яхшырак алып барырга сәләтле хаким була. Россия мондый универсаль дәүләт башлыгын кабат күрми. Петр Россиянең беренче энциклопедисты була: күп ке¬ нә фәннәрне һәм һөнәрләрне белә, закон чыгаручы була; ул — полководец һәм флот башлыгы, дипломат, язучы, та¬ рихчы, географ һәм картограф, балта остасы һәм токарь. Петр күренекле галимнәр Ньютон һәм Лейбниц белән, фран¬ цуз короле һәм голланд бургомистрлары белән әңгәмәләрендә дә, туптан ату кырында һәм суднолар төзү верфендә дә үзен 154
Петр I иркен хис итә. Осталар һәм матрослар, солдатлар һәм сәүдәгәрләр белән эшне белеп сөйләшә. Аның турында Пушкин; Академик һам герой, диңгезче һәм балта остасы—рухы бөтенесен колачлаган тәхет иясе туктаусыз хезмәттә булды,— ди. Петр беренче планга конкрет нәтиҗәне куя торган кеше булып формалаша. Патша буларак югарыракка ирешкән саен, тормышның тышкы якларына әзрәк игътибар итә: купшы тантаналар¬ ны һәм яраннар ияртеп йөрүне, рәсми киемнәрне күралмый. Гадәти кафтан, гади эшләпә, иске бот¬ форт, ямалган оекбашлар — замандашлары Петрны шундый киемнәрдә күрәләр. Ул ризыкка талымсыз була, ашыгып, тиз ашый. Петр вак-төяк белән борчыганны яратмый. Ул: Миңа юл ачык, тик мине эшлексезлек белән генә мә¬ шәкатьләмәсеннәр һәм минем өчен һәр сәгате кадерле бул¬ ган вакытымны юк-бар өчен алмасыннар,— ди. Патшалык итүне ул үзенә Алла тарафыннан тапшырылган эш дип ка¬ бул итә һәм аны армый-талмый эшләргә кирәк дип саный. Ватанга хезмәтендә ул үрнәк була, үз тирәсендәгеләрне дә рухландыра. Петр үз якыннары һәм кул астындагылардан да шулай нәтиҗәле эшләүләрен таләп итә. Патша, әгәр Алла аңа бу хакимлекне биргән икән (ул дини йолаларны үтәүгә битараф булса да, Аллага бик ыша¬ на), димәк, миңа халыкка һәм дәүләткә нәрсә кирәк икә¬ нен белү дә бирелгән дип саный. Үз ихтыярына каршы килүчеләр, указларны начар үтәүчеләр турында Петр: алар минем дошманнарым һәм Ватан дошманнары,— ди. Үз бурычларын үтәүгә һәм дәүләткә хезмәт итүгә килгән¬ дә, Петр I сабырсыз һәм кешеләргә карата каты күңелле була. Эш дигәндә, аның өчен кешенең йомшак яклары, теләге кебек төшенчәләр исәпкә алынмый. Кешеләргә ул билгеләнгән максатка ирешү коралы итеп карый. Гомеренең ахырында Петр бөтенләй ялгыз кала. 1725 елның 28 гыйн¬ варына каршы төндә аның ятагы тирәсенә җыелучылар инде аны ихтирам итүчеләр дә, аның тарафдарлары да булмый. 1. «Петр I нең реформаторлык эшчәнлеге: максатлар, юнәлешләр, тормышка ашыру ысуллары һәм нәтиҗәләр» дигән тема буенча киңәйтелгән план төзегез. 2. Петр реформаларының гомуми юнәлешләрен тасвирлагыз. Петр реформаларының характерын һәм аларны тормышка ашыру ысул¬ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 155
ларын XVII гасырның икенче яртысында — XVIII гасыр башында Көнбатыш Европада барган үзгәрешләр белән чагыштырыгыз. 3. «Петр I реформалары» таблицасын тутырыгыз. Дәүләти һәм иҗтимагый тормыш даирәсе Реформаның төп эчтәлеге Реформаны тормышка ашыру чаралары Нәтиҗә 4. Петр реформаларының барысы да хәрби ихтыяҗдан килеп ту¬ ган дип раслаучы Россия тарихчыларының карашларына аңлатма бирегез. 5. Петр I үзгәртеп коруларының характеры белән аларны тормыш¬ ка ашыру ысуллары арасында каршылыклар бармы? 6. Илнең дәүләти һәм иҗтимагый тормышындагы аерым өлкәләрдә уздырылган реформалар үзара нинди бәйлелектә була? 7. Петр реформалары башланганчы Россиядән китеп, патша го¬ меренең соңгы елында гына әйләнеп кайткан кешене күз ал¬ дына китерегез. Ул кеше нинди үзгәрешләргә гаҗәпләнер иде? Үзгәрешләр кичермәгән нәрсә дә булса табар идеме? 8. «Петр I һәм халык» темасы буенча җавап тезислары төзегез. 9. Петр реформаларының дошманнарын сурәтләгез. Алар халыкның кайсы төркемнәрен тәшкил итәләр, Россия үсешенә карата нинди ка¬ рашлары белән аерылалар, Петр чорында нинди роль уйныйлар? 10. Петрны революционер патша дип атап буламы? 11. Россиянең Петр үзгәртеп коруларына чаклы һәм аның гомеренең соңгы елларындагы халыкара хәлен чагыштырыгыз. 12. Петр I гә характеристика бирегез. Бу кешенең каршылыклы сый¬ фатлары нәрсәдә чагыла? Россия тарихына ул нинди йогынты ясый? 3 НЧЕ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Петр I дәверенә гомуми характеристика бирегез. Россия өчен ул нинди әһәмияткә ия була? 2. Петр I дәверенең башына кадәрге һәм ул тәмамланганнан соңгы Россияне үзегез тәкъдим иткән критерийлар буенча чагыштыры¬ гыз. Сез нинди критерийлар тәкъдим итәсез һәм ни өчен? 3. Петр I не дөньякүләм танылган тарихи эшлеклеләрдән, сезнең фикерегезчә, кем белән чагыштырырга була? 4. Фразаларны дәвам итегез: а) «XVIII гасырның беренче чирегендә Россиянең Петр I урынында¬ гы теләсә кайсы хакиме, аның кебек үк, түбәндәге реформаларны уздырыр иде: ...»; б) «XVIII гасырның беренче чирегендә фәкать Петр I генә Россиядә... үткәрергә батырчылык итә». 5. Петр I вакытында Россия империя дип игълан ителә. Ул нәрсәне аңлата? Бу ни дәрәҗәдә аклана? 156 I
РОССИЯ САРАЙ ТҮНТӘРЕЛЕШЛӘРЕ ДӘВЕРЕНДӘ ҺӘМ XVIII ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА 4 нче бүлек Сарай түнтәрелешләре дәвере § 14-15 Россия Петр варислары чорында. Петрдан Россиягә авыр ми¬ рас кала. Балтыйк һәм Каспий диңгезләренә чыгу максаты белән барган бетмәс сугышлар илне бөлдерә. Йөз меңләгән ир-ат, халык хуҗалыгыннан аерылып, сугышка җибәрелә. Финанс системасы хәрби чыгымнарны, сәнәгатьнең тиз¬ ләтелгән үсешен, Петербург шәһәре төзелешен һ.б.ны күтәрә алмый. Түләнми калган салымнар күләме арта. Аларны җыярга җибәрелгән солдатлар ризасызлык белдерәләр. Патша гомеренең соңгы елларында игеннәр уңмый һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, ачлык башлана. 1724 елның көзендә Петербургны көчле су баса, ул илне шактый финанс югалтуларына дучар итә. Крестьяннар һәм бистә кешеләре хөкүмәт сәясәтеннән канәгатьсезлекләрен белдерәләр. Кре¬ постнойларның авыллардан һәм салалардан, шулай ук за¬ водлардан качуы массакүләм төс ала. Дворяннар хөкүмәттән качкыннарны эзләтүне көчәйтүен таләп итәләр, хөкем сөргән күп кенә тәртипләрдән ризасыз- лыкларын белдерәләр. Гомерлек дәүләт хезмәте мәҗбүрият булганлыктан, алар озак вакытларга үз хуҗалыкларыннан аерылып торалар, утарлары таркау хәлгә килә. Тәхеттән читләштерелгән борынгы аксөяк нәсел вәкил¬ ләре (Голиңыннар, Шерметевлар, Долгорукийлар һ.б.) мо¬ настырьга җибәрелгән беренче патшабикә Лопухинаның ту¬ ганнары белән берләшәләр. Бу төркемнең позициясе көчәя, чөнки тәхеткә бердәнбер законлы варис булып Петр I нең оныгы һәм патша улы Алексейның улы Петр Алексеевич санала. Петр мирасының иң авыр чагылышы, мөгаен, илдә абсо¬ лютизм системасының ныгып урнашуы булгандыр. Петр та¬ рафдарлары һәм гвардия, моңа өстәп, дворяннар катлавы зур көчкә әверелә. Монарх ихтыярын үтәүчеләр буларак, алар патшаның куәтле абсолют хакимлегеннән файдаланалар. Вакытлар узу белән, бу көч үзенең кодрәтенең чиксезлегенә 157
Екатерина I ышана башлый. Абсолютизм фаворитларның һәм гвардиянең чиксез мөмкинлекләрен китереп чы¬ гара. Болар барысы да патша үлеменең беренче минут¬ ларыннан ук ачыклана. Әле аның тәне дә суынып бетми, ә күрше бүлмәдә XVIII гасырның беренче сарай түнтәрелеше була, ягъни штыклар көченә таянган гвардия үзе теләгән хаким ягына баса. Гвардия (А. С. Пушкин әйткәнчә) Петр оясы кош¬ чыкларын, беренче чиратта Меншиковны яклый. Гвардия полклары Петр Алексеевич тарафдарла¬ рына юлны ябып, сарайны камап алалар. Борын¬ гы аксөяк нәсел вәкилләре Екатерина һәм аның кызын монастырьга ябу һәм илне Петр П белән бергә идарә итү планын кора. Әмма гвардиячеләр Россия императрицасы дип рус тарихына Екате¬ рина I исеме белән кереп калган Екатерина Алексеевнаны игълан итәләр. Шулай итеп, 1725 елда элеккеге кер юучы куәтле Россия империясенең патшасы була. Аның белән бергә, хакимияткә Екатеринаның сөеклесе Меншиков җитәкчелегендә Петр I нең көрәштәшләре килә. Бу вакытта Меншиков кулына бик зур хакимлек туплана. Ул Хәрби коллегия президенты, Петербургның генерал-губернаторы, генерал-фельдмаршал, вице-адмирал, Преображенский полкының подполковнигы була. Державаның ярты хакиме (аны А. С. Пушкин шулай дип атый) тулы хакимгә әверелә. Императрицага ярдәм итү өчен, ил белән идарә итүнең яңа югары органы — Югары яшерен совет оештырыла, аңа Меншиков җитәкчелегендә мәрхүм патшаның җиде көрәштәше керә. Совет расламый торып, бер генә указ да кабул ителә алмый, коллегияләр дә аңа буйсына. Меншиковка һәм башка югарыларга (идарәчел даирәләр¬ дә аларны шулай атыйлар) иң авыр проблемалар белән бәре¬ лешергә туры килә. Формаль яктан караганда Петр I үзгәртеп корулары дәвам итә. Әмма мәрхүм патшаның көрәштәшләре аның сәясәтенә үзгәртү кертүләрне ешайталар. Җан башыннан түләү кыс¬ картыла, армия частьларын түләнми калган салымнарны җыюда файдалану тыела, дворяннар хезмәте җиңеләйтелә, армия һәм флотка чыгымнарны киметү турындагы мәсьәлә карала. 158
Тышкы сәясәттә Петрның бик уйлап кабул ителгән карарларына алмашка Россия өчен зарарлы, уйланмаган гамәлләр кылына. Екатерина хөкүмәте илне Дания белән сугыш чигенә китереп җиткерә, бу — императрицаның кызы Анна Петровна кияүгә бирелгән Голштиния герцоглыгы мәнфәгатьләре хакына эшләнә. Меншиковның шәхси ам¬ бицияләре аркасында Россия Курляндия мәсьәләсе буенча конфликтка керә. Саксыз көньяк сәясәте нәтиҗәсендә аздан гына Төркия белән сугыш башланмый кала. 1727 елда, ир-ат линиясе ягыннан исән калган бердәнбер Романовны —11 яшьлек Петр Алексеевичны варисы итеп атап, Екатерина I вафат була. Петр I нең оныгы тәхеткә Петр П исеме белән менә. Балигъ булганчы, ул күмәк регент — Югары яшерен совет күзәтүендә торырга тиеш була. Малай -патша идарәлегенең беренче айларында Мен¬ шиковның йогынтысы иң югары үренә җитә. Ул, нигездә, берүзе патша регентына әйләнә, патшаны үз сараена күчертә, Петр П гә үзенең кызын ярәшә һәм кызының исемен чиркәү¬ ләрдә патша нәселе әһелләре белән бергә искә ала башлыйлар. Меншиков генералиссимус һәм тулы адмирал дәрәҗәләре ала. Ул дошманнарына әйләнгән Югары яшерен совет әгъзалары һәм башка йогынтылы затлардан үзен сакларга омтыла. П.А. Толстой һәм Семеновский полкы командиры, Петр I үлгән төндә тәхет язмышын хәл итүдә ярдәм күрсәткән И. Бутурлин сөргенгә җибәреләләр. Саклык хисен югалткан Меншиков, Петр П нең тәрбия¬ чесе итеп, тугры көрәштәше дип санаган барон А. И. Ос- терманны билгели. Остерман шунда ук Меншиков дош¬ маннары белән элемтәгә керә, Петрга Меншиковны аның хакимлеген законсыз тартып алучы дигән фикерне сеңдерә. Петр П гә дусты—яшь кенәз Иван Долгорукий көчле йогынты ясый. 13—14 яшьләренә Петр П озын буйлы, чибәр үсмер булып җитешә, аның турында каты бәгырьле, уртача акыллы һәм хакимлекне өзелеп сөючән дип сөйлиләр. Петрның иң яратканы ау була, кайвакытларда ул рәттән өчәр-дүртәр айга ауда югалып тора. Долгорукийлар һәм Остерман ул юк вакыттан оста файдаланалар, алар патшаны Меншиков йогынтысыннан арындырырга тырышалар. Тиздән Петр П ярдәмчеләргә мохтаҗлыгы булмавын һәм ил белән үзе идарә итәчәген белдерә. Ул Меншиков Петр II А. И. Остерман 159
йортыннан Петергофка күчә, үзенең Иван Долгорукий сең- лесе Екатеринага өйләнү ниятен игълан итә. Соңрак, аның таләбе буенча, сарай Мәскәүгә күчә. Патша янәшәсендә аның дәү әнисе — монахиня Елена — Петр I нең аерган беренче хатыны Евдокия Лопухина пәйда була. Петр I нең үзгәртеп корулары торган саен ешрак мыскыллана. Иске Мәскәүнең аксөякләре яшь патша тирәсенә һаман якынрак туплана баралар. Меншиковның озак вакытлар корган «бинасы» чәлпәрәмә килеп таркала. Галиҗәнап кенәз бик тиз түбән тәгәри'. Аны чин һәм дәрәҗәләреннән. Россия һәм чит ил орденнарыннан, шул исәптән Полтава җиңүе өчен бирелгәненнән дә мәхрүм итәләр, милкен тартып алалар. Меншиков эше буенча тикшерү берничә айга сузыла. Суд карары бик кырыс була — аны гаиләсе белән Себердәге Березов авылына сөрәләр. Юлда — хатыны, аннан кызы Мария үлә. Тиздән туберкулездан үзе дә вафат була. Россия Петр I эшләре һәм планнарыннан һаман ераклаша бара. Петр П Балтикада корабль төзүне туктату турында игълан итә: Корабль куллану өчен кайчан ихтыяҗ туа, шунда мин диңгезгә барырмын, ләкин мин аны, бабам кебек, иңләп-буйлап йөрергә җыенмыйм,— ди. Долгорукий белән Остерман җитәкләгән яңа хөкүмәт какшаган икътисадны сәламәтләндерү чаралары күрә: кай¬ бер монополияләр (шул исәптән тоз сатуга да) бетерелә. Россия хәрби конфликтларга катнашмаска тырыша. Тыныч тормыш халык хуҗалыгын торгызырга ярдәм итә. 1730 елда Мәскәүдә патшаның туена зур әзерлек бара. Әмма, туйга берничә көн кала, 14 яшьлек император салкын тидерә һәм тиздән вафат була. Хакимияткә «югарылар» килә. Ир-ат ягыннан турыдан-туры башка варис булмаганлыктан, хакимиятне хатын-кыз ягыннан мирас итү турында сүз бара. Петр I нең кызлары Анна (димәк, аның улы Петр да) белән Елизавета шунда ук кире кагыла: аксөякләр фикеренчә, аларның әниләре Екатерина I бик түбән чыгышлы була. Нәселле рус аксөяклә¬ ре Петр I нең аны сайлавын гафу итми, хәзер инде шулар илгә үз ихтыярларын көчләп тага. «Югарылар» 37 яшьлек тол хатын — Курляндия герңо- гинясы Анна Иоанновнага тукталалар, ул Петр белән бергә тәхеттә утырган, 1698 елда үлгән Иван Алексеевич кызы була. Анна тулысынча Россиянең сәяси һәм матди ярдәменнән 160
бәйле яши. Үзебезгә җиңеллек китеру кирәк,— ди кенәз Го¬ лицын.—Уз ихтыярыбызны көчәйтерлек җиңеллек. Голицын Россияне сәяси үзгәртеп кору, аны чикләнмәгән хокукка ия патша хакимиятеннән олигархия идарәлегенә (өстен катлау аксөякләр хакимлегенә нигезләнгән идарәлек¬ кә) күчерү программасын формалаштыра. Россия өчен бу цивилизацияле үсештә бер адым алга китү була. «Югарылар» бу программа белән килешәләр һәм шунда ук Россия тәхетенә Анна Иоанновнаны чакыру кондицияләрен (шартларын) эшләүгә тотыналар. Алар булачак дәүләт башлыгының никахка кермәвен һәм үзенә варис билгеләмәвен таләп итәләр. Бу — Россиядә нәсел буенча тапшырылучы монархиягә чик куелуны ча¬ гылдыра. Хаким төп мәсьәләләрдә, Югары яшерен совет ризалыгыннан башка, карарлар кабул итмәскә тиеш була. Шулай итеп, самодержавие хакимлегенә чикләү кертелә. Императрицаның сугыш игълан итәргә, солых төзергә, граж¬ даннарына яңа салымнар кертергә, полковниктан да югары хәрби дәрәж,ә бирергә хокукы булмый. Гвардия һәм башка армия частьлары Югары яшерен совет карамагына күчә. Хаким, суд карарыннан башка, дворяннарның утарларын һәм милекләрен ала алмый һәм үз иреге белән аларга кре¬ стьяннар утырган биләмәләрне һәм җирләрне бирә алмый. Анна Иоанновнага, совет карарыннан тыш, дворяннарның сарай чиннарын күтәрү рөхсәт ителми. Моннан тыш, «юга¬ рылар» ил бюджетын да үз контрольләренә алырга телиләр. Кондицияләр шундый фраза белән тәмамлана: Монда би¬ релгән вәгъдәләремне утәмим һәм еуземдә тормыйм икән. Россия таҗыннан мәхрүм булачакмын. Анна Иоанновна кондицияләргә имза сала һәм Мәскәүгә җыена башлый. Чираттагы сарай түнтәрелеше тормышка аша һәм Россия кондицияләр рәвешендәге, монарх белән ил мөнәсәбәтләрен җайга сала торган Конституцияле булып, яңа юлга баса дип уйларга мөмкин булыр иде. Әмма Россия вакыйгаларның мондый борылышына әзер булмый. «Югарылар»ның проекты барлык дворян катлавын борчуга сала. Петр II туена Мәскәүгә җыелган дворяннар илне үзгәртеп коруның башка проектын тәкъдим итәләр. Алар Югары яшерен совет составын киңәйтергә. Сенатның ролен күтәрергә, җәмәгатьчелеккә илнең идарәче оешма¬ ларын һәм җитәкче затларны, аерым алганда, коллегияләр президентларын сайлау мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр. Императрица Анна Иоанновна 161
э. и. Бирон Бер үк вакытта дворяннар мирасны бер генә вариска тап¬ шыру законын юкка чыгаруны һәм хезмәт срогын чикләүне таләп итәләр. Дворяннар «югарылардан» да уздыралар, алар тоташ бер катлауга иркенлекләр даулыйлар. Әмма проектларында крепостной хокукны бетерү турында бер сүз дә булмый. «Югарылар» югалып калалар, үзләре яулап алган хаким¬ лекне саклау өчен, төрле җай эзлиләр. Алар кондицияләр белән дворян проектлары арасында килешү юллары табарга омтылалар. Ә бу вакытта Россиянең сәяси тормышында дәһшәтле яңа көч өлгереп килә. Дворяннар арасында само¬ державие партиясе тагын да ныгый төшә. Аның төп көчен гвардия полклары, хөкүмәт бюрократиясе, азгын түрәләрне күралмаган дворяннарның бер өлеше тәшкил итә. Бу даирә Россиянең дәүләт төзелеше буенча үз проектларын эшли башлый. Ул Югары яшерен советны тарату, кондицияләрне бетерү, патшаның берни белән дә чикләнмәгән хакимлеген кайтару, Петр I заманындагыча итеп. Сенат хакимиятен торгызудан гыйбарәт була. Бу төркемдәгеләр өчен Петр аб¬ солютизмы ил белән идарә итүнең иң яхшы үрнәге була. Анна Иоанновна боларның барысыннан да хәбәрдар тора. Мәскәүгә килү юлында ул берничә көнгә бер авылга тукта¬ ла. Анда аны Преображенский полкы һәм кавалергардлар делегациясе көчле алкышлар белән каршылый һәм аннан патша самодержавиесен торгызуны таләп итә. Мәскәүгә килгәч, Анна Иоанновнага яңа грамота тап¬ шырыла, дворяннар аннан чикланмэгән хакимлекне кабул итуен һәм кондицияләрне юкка чыгаруын үтенәләр. Анна Иоанновна кондицияләрне китертә һәм зал күз ал¬ дында аларны ертып ташлый. Россиядә патша хакимлеген чикләргә омтылу әнә шулай тәмамлана. Анна Иоанновна идарәсе (1730—1740). Анна Иоанновна үз тирәсенә тугры һәм якын кешеләрен туплый. Курляндиядән аның фавориты — обер-камергер Эрнст Иоганн Бирон ча¬ кыртып китерелә. Шул көннән башлап, ул даими рәвештә патшабикә янәшәсендә була һәм аның гамәлләренә юнә¬ леш бирә. Күренекле һәм белемле кеше буларак, Бирон күләгәдәрәк калуны хуп күрә, әмма ил белән идарә итүнең барлык җепләрен дә үз кулында тота. Россиянең төп, ти- рәнтен мәнфәгатьләре Бирон өчен чит була. Хөкүмәт баш¬ лыгы А. И. Остерман һәм армия башлыгы — фельдмаршал Б.Х.Миних та аныңча уйлыйлар. Чыгышлары белән немец 162
җирләреннән булганнар гвардия полкларын җитәкләргә куела. Анна Иоанновна Югары яшерен советны тарата. Аның урынына өч кешедән торган Кабинет барлыкка килә. Анда әйдәүче роль А. И. Остерман кулында була. Яшерен канце¬ лярия дә (сәяси эзәрлекләү органы) яңадан оеша. Бирон һәм Остерман таләбе белән, Анна Иоанновна ха¬ кимияттән Д. М. Голицынны читләштерә, һәм ул Шлиссель¬ бург крепостена җибәрелә. Долгорукийларны утарларына тараталар, ә соңыннан күптән түгел Меншиков газап чиккән Березовка җибәрәләр. Анна Иоанновна, үз хәлен ныгыту максатыннан, күп кенә чаралар уздыра. Дворяннарның хезмәт срогы 25 ел итеп билгеләнә, мирасны бер вариска бирү законы юкка чыгары¬ ла, шуннан соң инде утарларны уллар арасында бүлгәләргә мөмкинлек туа; алпавыт җирләре җир биләүчеләрнең би¬ ләмәләре белән тәмам тигезләшә, һәм алар утар-биләмз дип аталырга тиеш була. Кадетлар корпусы оештырыла, аннан дворян балалары, Петр заманындагы кебек, солдат камыты кими генә, шунда ук офицерлар булып чыгалар. Болар дво¬ ряннар катлавын хакимият белән килештерә. Яңа хөкүмәт сәнәгатьчеләрне яклый: предприятиеләрне крепостной хезмәт белән тәэмин итүнең иске тәртипләре раслана. Өстәвенә эшмәкәрләргә крестьяннарны җирсез дә сатып алырга рөхсәт ителә. Икътисадта крепостной хезмәт мәйданы киңәя. Анна Иоанновна чорын кайвакыт барончылык дип тә атыйлар. Әмма бирончылыкны бөтен җиргә немец чыгыш¬ лы затлар утыртылу белән генә бәйләргә кирәкми. Барын¬ нан да бигрәк, бу — патшабикәгә тугры клан әгъзалары, ә мондый тугрылыкның нигезендә, кагыйдә буларак, мат¬ ди мәнфәгатьләр ята, ягъни мөһим постлар биләү югары керемнәр белән тәэмин итә, ришвәтчелек һәм дәүләт казна¬ сын талау хисабына байлык туплау мөмкинлеге бирә. «Бирончылык» төшенчәсе дигәндә. Россиядә сәяси җи¬ наятьчеләрне эзәрлекләү һәм репрессияләр буенча куәтле оешма төзү күздә тотыла. Яшерен канцелярия бөтен көчен императрицага һәм аның фаворитына каршы чыгыш ясау¬ чыларны эзәрлекләүгә бирә. Яшерен канцеляриянең шау- шу күтәргән эшләренең берсе илдә немецлар йогынтысына каршы чыккан менә дигән администратор А. П. Волынский. өстеннән оештырылган процесс була. Ул җәзалап үтерелә. Б. X. Миних 163
1 и ш Анна Иоанновна таҗы 1730 елларның икенче яртысыннан башлап, Анна Иоан¬ новна дәүләт эшләре белән бик аз шөгыльләнә. Импера¬ трицаның күңел ачуларга һәм купшылыкка омтылышы гөрләп чәчәк ата. Төрле утлар һәм фейерверклар белән оеш¬ тырылган баллар, маскарадлар, тантаналы мәҗлесләр берсен берсе алыштырып кына тора. 1730 еллар уртасында, Анна Иоанновнаның, аның фаво¬ ритының һәм даирәсенең амбицияләрен канәгатьләндерергә омтылып. Россия Польша һәм Төркия белән сугышка катна¬ шып китә, ә бу—илнең финанс хәлен тагын да какшата. Немецларның немецларга каршы көрәше. 1730—1740 ел¬ ларда Россия тирән икътисади, сәяси һәм әхлакый кризис хәлендә була. Илнең финансы сарайның кирәкмәгәнгә акча туздыруларын һәм нәтиҗәсез диярлек сугышларны күтәрә алмый. Әләк һәм репрессияләрдән куркып яшәү халәте вәзгыятьне тагын да кискенләштерә. Идарәчел даирәләрдә немецлар йогынтысы нык сизелә, бу — рус аксөякләренең ризасызлыгына китерә. Гвардия офицерлары чит ил коман¬ дирларына буйсынудан баш тарталар. Анна Иоанновна каты авыру сәбәпле, тәхет варисы ту¬ рындагы мәсьәлә күтәрелә. Императрицаның балалары булмый, һәм варисны тагын читтән эзләргә туры килә. Анна Иоанновна бертуган апасының кызы Анна Леопольдовнаның ике айлык улы Иван Антоновичка (әтисе — Брауншвейг герцогы Антон Ульрих) туктала. Бу гаилә озак вакытлар инде Анна Иоанновна тәрбиясендә Россиядә яшәгән була. Шулай итеп, Анна Иоанновна тәхетне үзенең Иван патша ягыннан якын туганнарына тапшырырга ниятли; моның белән ул Петр ягыннан булган варисларны — Петрның кызы Елизаветаны һәм Анна Петровнаның бабасы исемен йөртүче 12 яшьлек улы Петрны читкә этәрә. Бирон, Анна Иоанновна васыяте буенча, 17 яшь тулгач кына тулы хокуклы патша булачак күкрәк баласының регенты булырга омтыла. Авыру Анна Иоанновна варисны билгели, әмма аның регенты мәсьәләсен берничек тә хәл итә алмый. Бирон һәм аның якыннары фаворит кандидатурасы өчен тырышалар. Әмма сарайда Антон Ульрих белән Анна Леопольдовнаның да үз кешеләре була. Ата-ана буларак, регентлыкка алар үзләре дә дәгъва итәләр. Императрица икеләнә һәм, табиб аңа санаулы гына сәгатьләре калуын әйткәч, васыятенә Бирон исемен яза. 164
I Шулай итеп. Россиядә хакимияткә патшалык династиясе белән дә, Россия белән дә бәйле булмаган чит ил кешесе килә. Бу — Брауншвейг герцогы гаиләсендә — нәни императорның әти-әнисендә, башка йогынтылы немецларда (беренче чиратта Остерман белән Минихта), рус аксөякләрендә һәм гвардиядә ризасызлык тудыра. Барысы да Биронга каршы берләшәләр. Заговорның инициаторы тагын хәйләкәр Остерман, ә баш¬ каручысы Анна Леопольдовнадан патша регентлыгына ри¬ залык алган Миних була. Биронның язмышы шулай хәл ителә. Аның регентлыгы нибары өч атна гына була. Бирон кулга алына һәм Шлиссельбург крепостена озатыла. Анна Леопольдовна үзен хаким дип игълан итә. Россиядә бирончылык туктала, әмма немецлар хакимлеге көчәя генә: Анна Леопольдовна, герцог Антон Ульрих, Миних, Остерман Россиянең сәяси үзәгенә әйләнәләр. Сәяси аренадан үзенең барлык көндәшләрен читләштергән Остерман җиңүче бу¬ лып кала. Ил белән идарә итүнең, аның тышкы һәм эчке сәясәтенең барлык җепләре Остерман кулына күчә. Брауншвейглылар белән Остерманның җиңүе немец җирләреннән чыкканнарның Россия хакимиятендә яулаган иң югары ноктасы була, әмма алар хакимиятне саклый алмыйлар. Алар, дәүләт эшлеклеләре буларак, йомшаклык күрсәтәләр. Анна Леопольдовна күбрәк күңел ачу белән шөгыльләнә, аның ире Антон Ульрихның ни хәрби, ни оештыру сәләте булмый. Коллегияләр белән җитәкчелек ит¬ кән немецлар Россия эшләрен бик аз аңлыйлар, кайвакыт¬ ларда хәтта русча сөйләшә дә белмиләр. Немецларның югары җитәкчелеге белән рус җәмгыяте арасындагы упкын торган саен зурая. Гвардиядә канәгатьсезлек җәелә. Немец вакытлы җитәкчелегенең позициясе нык булмый. Елизавета Петровнаның тәхеткә менүе. 1741 елның ноябрь ахырында чираттагы сарай түнтәрелеше була, ул хакимият¬ кә Петр I нең кече кызы Елизаветаны алып килә. Биронны кулга алу, илдә һәм гвардиячеләр арасында танылуга ирешмәгән брауншвейглыларның тәхеткә менүе. Россия дәүләте белән идарә итүдә немецларның йогынтысы хакимиятне какшата, русларда милли үзаң уята. Җәмгыять яңадан Петр I дәверенә мөрәҗәгать итә, аның исеме тагын дан һәм бөеклек нуры белән балкый. Шуның белән бергә, аның кызы Елизаветаның популярлыгы көннән-көн үсә. Елизаветага немецлар партиясенең, бер яшьлек улы үлгән очракта, Анна Леопольдовнаны императрица дип Иван VI ның әнисе һәм Анна Иоанновнаның бертуганының кызы — Анна Леопольдовна 165
Императрица Ели¬ завета Петровна игълан итү планнары мәгълүм була. Бу очракта патша кызы, Романовлар нәселендәге бердәнбер рус вәкиле, тәхеткә хокукын югалта. Гвардиячеләр Елизаветада түнтәрелеш ясау теләге уяталар. Төнлә гренадерлар формасында киенгән Ели¬ завета Преображенский полкы каршына баса. Аны көткән булалар. Ул, гренадерларга мөрәж,әгать итеп: Минем арттан барырга телисезме, әгар кирәк булса, минем өчен уләргә әзерсезме? — ди. Гренадерлар бертавыштан: Сез галиҗәнаплары һәм Ватаныбыз өчен җаныбызны шатланып би¬ рәбез,— дип җавап бирәләр. Гренадерлар Кышкы сарайга каршылыксыз барып керәләр. Брауншвейглы пар өчен ул кө¬ телмәгән хәл була. Гаиләне, нәни император Иван Антонович белән бергә, Петропавел крепостена ж,ибәрәләр, Миних белән Остерманны да шунда ябалар. Икенче көнне иртән сарай каршындагы мәйданга тезел¬ гән башкала гарнизоны полклары һәм гвардия яңа импе¬ ратрицага ант тота. Шунда ук Ватан тәхетенә Елизавета Петровнаның менүе турында Манифест игълан ителә. Анда, Петр П үлгәннән соң, Петр I гә кан буенча бердәнбер якын кеше буларак, ул тәхетне биләүгә хокуклы, диелә. Тәхетне биләүгә, Елизавета Россиядә үлем ж,әзасын бете¬ рү турында игълан итә. Һәм, чыннан да, үзенең патшалык дәверендә ул бер генә үлем ж,әзасына да кул куймый. Елизавета Петровна идарәсе. Елизавета Петровна идарә итү¬ не ж,ан башыннан түләнә торган салымны бераз киметүдән башлый. Шул ук вакытта яңа императрицага ант китерүдә крепостной крестьяннарны катнаштырмыйлар. Алар өчен моны аларның хуж,алары эшли. Бу яңа хөкүмәтнең эчке сәяси юнәлешен төгәл күрсәтә: крепостнойлык элеккечә кагылгысыз булып кала. Елизавета Петровна сәнәгатьтә крепостной хезмәт куллануда бераз чикләүләр кертә, чөнки аның отышсыз яклары торган саен ныграк сизелә. Ману¬ фактураларга крестьяннар сатып алу хокукы да чикләнә, теркәлгән крестьяннар саны кими. Елизавета Кабинетны бетерү һәм император Советы төзү турында игълан итә. Аның составына Елизаветаның якын тарафдарлары кертелә. Лидеры — Остерманның көндәше, түнтәрелеш алдыннан гына сөргеннән кайткан тәҗрибәле югары түрә Алексей Петрович Бестужев-Рюмин була. 166
Иске рус фамилияләре — Трубецкой, Нарышкин, Черкас¬ ский, Куракиннар күтәрелеп китәләр. Шуваловлар белән А.Г.Разумовский югары сарай дәрәҗәләре алалар. Фельд¬ маршал Василий Долгорукий Хәрби коллегия президенты итеп билгеләнә. Бер үк вакытта иске хакимият вәкилләреннән үч алу башлана. Брауншвейглар гаиләсен чит илгә җибәрергә карар ителә һәм, алга таба Германиягә үк чыгару өчен, аларны Ригага озаталар. Әмма Елизавета тарафдарлары Иван Ан¬ тонович, үсеп җиткәч, рус тәхетен дәгъвалар, ә чит ил дер¬ жавалары аның исеме белән файдаланырлар дип исәплиләр. Шуңа күрә Ригада бу гаиләне, кулга алып, Архангельскига якындагы Холмогор авылына җибәрәләр, алар гомерләре буена шунда яшиләр. Бәреп төшерелгән кечкенә император¬ ны Шлиссельбург крепостена ябалар һәм тулы изоляциядә яшәтәләр. Сенат яңадан Идарәче, императрицадан кала, илдәге төп хакимият органы була, ул рус югары түрәләре белән тулыландырыла. Елизавета Петровна Петр заманындагы кайбер коллегияләрне һәм Баш магистратны торгыза. Рус аксөякләренә һәм дворяннарга каршы террор туктатыла, әмма Яшерен канцелярия эшен дәвам итә. Елизавета Пе¬ тровна хакимлеге чорында аның аша 80 меңләп кеше үтә. Елизавета Балтикада яңа корабльләр төзелүне хуплый, рус армиясенең сан составын торгыза. Хөкүмәт аппараты өлешчә кыскартыла, бер кулдан хакимлек итү принцибы көчәя, прокурор күзәтчелеге элеккеге күләменә җиткерелә. Елизавета Петровна вакытында дворяннарга яңа өстен¬ лекләр бирелә. Армиядә, флотта, идарә итү системасында дәүләт хезмәте срогы кыскара. Дворяннар гаепле саналган крестьяннарын Себергә сөрү хокукы алалар, һәм ул кешеләр дәүләткә рекрут сыйфатында бирелгән булып исәпләнәләр. Дворяннар үз крестьяннарын, рекрутлыкка бирү өчен, башка затларга сата алалар. Дворяннар алган өстенлекләр һәм ташламалар арасында казна заводларын, аерым алганда, Уралдагы заводларны дворяннарга бирү дә гамәлгә кертелә. Дворяннарга аракы куу монополиясе бирелә, ул аларга чиксез табыш китерә. Хөкүмәт казна монополияләрен кыскарта, ул бик хаклы рәвештә шәхси эшмәкәрләргә һәм сәүдәгәрләргә ирек бирү һәм алар арасындагы конкурентлык икътисад үсешенә ярдәм итәчәк дип саный. А. Г. Разумовский 167
Замандашлары һәм тарихчылар Елизавета Петровна чо¬ рын тыныч, консерватив чор буларак тасвирлыйлар. Россия¬ дә самодержавие хакимияте какшамас хәлдә кала бирә. Елизавета тарафдарларының тырышлыгы белән, икъти¬ сад өлкәсендә реформалар уздырыла. Сәүдә юлында үтеп чыга алмаслык киртә булган эчке таможня бетерелә. Шул көннән башлап, товарларны бернинди түләүләрсез ил буйлап йөртергә мөмкинлек туа. Коррупция чәчәк атуга сәбәп бул¬ ган эчке таможня аппараты таратыла. Яңа таможня тарифы (чит ил товарларына зур акчалата ж,ыем билгеләгән тариф) илдәге сәнәгатьчеләр мәнфәгатен яклый. XVIII гасыр уртасына дәүләтнең тотрыклы хәле, уйла- нылган реформалар санәгатъ һам сауда усешена китерә. Дистәләгән яңа металлургия заводлары барлыкка килә, постау, ж,илкән тукымасы, кәгазь һәм киж,е-мамык ману¬ фактуралары саны арта. Алар Петербург белән Мәскәүдә генә түгел, ә Калугада, Воронежда, Ярославльдә, Серпуховта, Се¬ бер шәһәрләрендә дә төзеләләр. Иваново, Кинешма, Павлово авыллары, эре жцтештерү учакларына әйләнеп, шәһәр стату¬ сына ия булалар. Яңа предприятиеләрдә ирекле эшчеләрнең яллы хезмәте кулланыла, ә менә Урал металлургиясендә, Демидов заводларында элеккечә мәж,бүри хезмәт өстенлек итә. Заводлар һәм мануфактуралар барлыкка килүдә сауда- гарлек капиталы зур урын алып тора. Милли буржуазия формалашу процессы бара. Ирекле ялланып эшләүчеләр ж,итми, шуңа күрә пред¬ приятиенең үз крепостной — посессион — крестьяннары хезмәтен һәм теркәлгән крестьяннардан файдалану киң ж,әелдерелә. Крепостной хезмат эре җитештеру узак- ларенен, нигезе булып кала бирә. Ул чордагы Европа өчен икътисадның мондый уникаль хәле иртәме-соңмы Россияне тупикка китереп ж,иткерергә тиеш була. Тышкы сауда кызу үсеш ала. Чит илләргә авыл хуж,алы- гы продуктлары чыгаручыларның төп өлеше дворяннар була, һәм монда да ил өчен файдалы сәүдә элемтәләре нигезендә крепостной хезмәт ята. Сәүдәгәрләр һәм крестьяннар тырышлыгы белән, эчке сәүдә алга китә. Ирекле көндәшлек принцибы юл яра, аны Елизавета хөкүмәте дә яклый. Елизавета Петровна дини һам милли мөнасабатлар өл¬ кәсендә катгый, нәкъ Петр заманындагы сәясәтне тормыш- 168
ка ашыра. Лютераннарның гыйбадәтханәләре православие чиркәүләренә әйләндерелә, иске йола тарафдарларына кар¬ шы аяусыз репрессияләр башлана, сакаллыларга яңадан салым түләү кертелә. Елизавета, ике мәртәбә үз указлары белән, христианлыкны кабул итмәгән яһүдләрне империядән чыгарып җибәрү турында белдерә. Елизавета Петровна өчен иң мөһим проблемаларның берсе тәхеткә варис сайлау була. Бу проблеманың илне какшату өчен берничә мәртәбә җитди сәбәпкә әйләнүен аңлап, императриңа тәхет варисын алдан ук әзерләп куярга омтыла. Ул Голштиния принңы, үзенең кыз туганы Анна Петровнаның улы Карл Петрга туктала. Ул Петр I нең оныгы, аның бердәнбер нәсел дәвамчысы була. Россиягә чакыртып һәм православие йоласы буенча чукындырып, Елизавета Петровна Петр Федорович (аны шулай атый баш¬ лыйлар) йөзендә лаеклы алмаш әзерләүгә өметләнә. Законлы варис буларак, ул тоткын Иван Антоновичның тәхеткә юлын ябарга тиеш була. 1742 елда 14 яшьлек Карл Петр Россиягә килә. Гол¬ штиния ягыннан ул швед короле Карл ХП гә оныгының улы туры килә, шуңа күрә аны башта швед тәхетен биләү өчен әзерлиләр. Карл Петр швед телен өйрәнә, лютераннар динендә тәрбияләнә. Аны Мәскәүгә чакыру императрицаның бик зур ялгышы була. Рус тәхете варисы гомеренең соңгы көннәренә кадәр Голштинияне үзенең ватаны, ә лютеранлыкны кабул иткән дине дип саный. Россия аның өчен чит була. Балачактан ук ул Пруссия короле Фридрих П не үзенең кумиры итеп таный, пруссак ларның хәрби тәртипләренә фанатларча та¬ бына. Икенче җитди хатасын императрица нечкә күңелле һәм тәэсирләнүчән Петр Федоровичка кәләш сайлаганда ясый. 17 яшендә Елизавета Петровна аны 16 яшьлек Софья Фредерика Августага (немецларның көчсез һәм кечкенә Ангальт-Цербест кенәзлеге принцессасына) өйләндерә. Кә¬ ләш Россиядә Екатерина Алексеевна исеме белән право¬ славиене кабул итә. Нәфис кенә гәүдәле, зәңгәр күзле, әмма корыч харак¬ терлы блондинка Петербургка килә. 16 яшьтә генә булуына карамастан, Екатерина Алексеевна инде өлгереп җиткән кыз була. Ул императрицага, рус элитасына, гвардиягә һәм православие руханиларына ошарга. Россиянең үзенеке бу- 1 I 169 L
лырга тырыша. Екатерина бик тырышып рус телен өйрәнә, гореф-гадәтләргә ияләшә, чын күңеленнән гыйбадәт кыла һәм барлык дини тәртипләрне һәм йолаларны үти. Яшь ир белән хатынның бер-берсенә туры килмәүләре туйдан соңгы беренче айлардан ук ачыклана. Ире сарайда үзенең балалык мавыгулары белән күңел ачканда, Екатери¬ на, үҗәтләнеп, үз белемен күтәрә, җитди әдәбият укый. Тиздән аларның никахы формаль төс ала. Ир белән хатын арасында иртәме-соңмы үзара мөнәсәбәтләрне бөтенләй өзүгә китерәчәк читләшү төене тартылганнан-тартыла бара. 1740—1750 елларда Россиянең тышкы сәясәте. Яңа хөкүмәт өчен халыкара мәйданда беренче сынау Швеция белән су¬ гыш була. Швеңия Ништадт солыхы буенча Россиягә биргән Балтыйк буе территорияләрен үзенә кайтарырга тели. Елизавета Петровна нәкъ әтисе рухында эш итә. Ул төньякка башында фельдмаршал Ласси торган армия җи¬ бәрә, руслар Финляндиядә швед гаскәрләрен берничә мәртәбә җиңүгә ирешәләр. 1743 елда Швеңия солых сорый һәм Россиядән дәгъвалаган территорияләрдән баш тарта. Бу яңа Хакимәнең тышкы сәясәттәге беренче уңышы була. Икенчесе соңрак — Россиянең Европадагы зур сәяси уенда катнашуы белән бәйле рәвештә яулана. 1750 еллар уртасында Европаның сәяси аренасында, үзенең дәүләти һәм сәяси таланты белән, Пруссия короле Бөек Фридрих II күтәрелеп чыга. Ул, көчле армия туплап, якындагы немец кенәзлекләрен яулап алырга. Бөек Прус¬ сия төзергә һәм Көнчыгыш Европа территорияләренә ия булырга исәп тота. Фридрих П Польшадан Силезияне басып ала, Саксониягә һөҗүм итә, Австрия гаскәрләрен тар-мар итә һәм Дрезден белән Лейпңигны яулый. Пруссиянең агрессивлыгы Евро¬ пада Пруссиягә каршы Франция, Австрия һәм Швециядән торган коалиция оешуга этәрә. Россия, Пруссия Польшада һәм Балтыйк буенда аның мәнфәгатьләренә яный дип, бу коалициягә кушылырга карар кыла һәм үзара көрәштә төп авырлыкны үз өстенә ала. Европа гегемонлыгы өчен Пруссия белән сугышта рус солдаты каны түгелә. 1756 елда Россия Пруссия белән Җидееллык сугышка керә. Фельдмаршал С. Ф. Апраксин (1702—1758) җитәк¬ челегендәге гаскәрләр Көнчыгыш Пруссия чиген узалар. 1757 елда Гросс-Егерсдорф авылы янында рус армиясе җи¬ 170
ңүгә ирешә. Яшь генерал П. А. Румянцев (1725—1796) җитәкчелегендәге резерв корпусының Пруссия армиясе флангына ясаган һөҗүме сугыш нәтиҗәсен хәл итә. Көнчыгыш Пруссиянең баш шәһәре Кёнигсбергка юл ачыла, ләкин Апраксин гаскәрләрне кышкы торакларга алып китә, ә Фридрих II гә ял итү мөмкинлеге туа. Фельд¬ маршал Апраксин бу гамәлен азык-төлек җитешмәү белән аңлата, әмма эш бөтенләй башкада була — Елизавета бик нык авырый. Аның үлемен һәм Фридрих П гә табынучы Петр Федоровичның хакимияткә килүен көтеп, Апраксин үзен чын-чынлап патша яраны итеп тота. Әмма Елизавета терелә һәм Апраксинны судка бирә. Бер якка да өстенлек бирмәгән берничә көчле бәрелештән соң, Елизавета командующий вазифасына генерал П. С. Сал¬ тыковны (1698—1772/73) билгели. Польша һәм Төркия белән сугышларда зур тәҗрибә туплаган гаскәр башы Җиде¬ еллык сугышның беренче чорында уңышлы хәрәкәт итә, Кёнигсбергны алуда катнаша. 1759 ел рус армиясенең Фридрих П гаскәрләре өстеннән көчле җиңүләр яулаган елы була. Салтыков Одердагы Франк¬ фуртны ала. 1759 елның августында рус гаскәрләре, союз¬ даш австриялеләр ярдәме белән, Кунерсдорф авылы янында пруссиялеләр белән хәлиткеч бәрелешкә керә. Фридрихның чама белән 50 меңлек армиясе башта союзникларны үзәктә кысрыклый, әмма рус солдатлары бирешмиләр. Салтыков сугышчыларны яңартып төркемли һәм берничә тапкырлар кыю һөҗүмнәр ясый. Сул флангта руслар өстенлек яу¬ лыйлар һәм контрһөҗүмгә күчәләр. Гомуми һөҗүм штык сугышы белән тәмамлана. Пруссиялеләр кача, Фридрих П чак әсир төшми кала. Берлинга юл ачыла. Пруссия көчсезләнә, инде Австрия белән Франция өчен Үзәк Европада Россиянең ныгуы отыш¬ лы булмый. Моны аңлап, алар рус армиясен Силезия белән Саксонияне коткарырга җибәрү планы коралар. Мондый тоткарлык Фридрих П гә, көч туплап, сугышны дәвам итәргә мөмкинлек тудыра. Австриялеләрнең астыртын эшләре сәбәпле, Салтыков отставка сорый. Көнчыгыш Пруссиядәге рус гаскәрләре һөҗүмнәрен дәвам итәләр, һәм тиздән генерал 3. X. Чер¬ нышев авангарды Берлинга килеп җитә. Шәһәр хакимияте башкала ачкычын Чернышевка тапшыра. Тарихта берен¬ че тапкыр рус гаскәрләре Берлинны әнә шулай яулыйлар. 171
1760 ел һәм генерал Чернышев исеме мәңгелеккә Россиянең хәрби даны тарихына кереп кала. Фридрих II нең башкаласы бирелү шул чор Европа¬ сын дер селкетә. Шуннан соңгы елда рус сугышчылары уңышларын арттыра баралар. Румянцев корпусы Балтыйк ярларына чыга, диңгез буе шәһәрләрен һәм Пруссия баш¬ каласын яулап алу өчен, тагын мөмкинлек туа. Башкала һәлакәт чигенә җитә, Фридрих II тәхеттән баш тартырга җыена. Аны 1761 ел азагында Елизавета Петровнаның үлеме коткара. Петр Федорович, император булгач Петр III, шунда ук Пруссия короле белән килешү, ә 1763 елда солых төзи. Рос¬ сия Пруссиягә аның яулап алынган территорияләрен кире кайтара. Элекке дошманнар союзникларга әйләнә. Җидееллык сугыш Россия мәнфәгатьләрендә алып ба¬ рылмый. Аның тиз арада тәмамлануы яңа патшаның Прус¬ сия королен ошатуы турында гына түгел, ә аның аек фикер йөртүе турында да сөйли. Россия башка державалар, беренче чиратта Австрия өчен кан коярга теләми. Җидееллык сугыш Россиянең халыкара абруен ныгыта, рус солдатының хәрби данын күтәрә. Бу сугыш барышында яңа хәрби талантлар күтәрелеп чыга, Петр заманындагы хәрби сәнгать принцип¬ лары— штык һөҗүме, тиз маневр, дошманның әкрен кый¬ мылдаучы колонналарына каршы сибелгән строй куллану яңартыла һәм үстерелә. Халык ризасызлыгы. Сарайның һәм югары җәмгыятьнең чиктән тыш зиннәтле тормышта яшәве, Европада иң зур сайлылардан саналган армиянең куәтен югары дәрәҗәдә тоту зарурлыгы, хәрби предприятиеләрнең яңадан-яңа чы¬ гымнар таләп итүе — барысы да салым түләүче катлауларга авыр йөк булып төшә. Салым күләме елдан-ел арта бара. Түләнми калган салым күләме арта, аларны крестьяннардан һәм шәһәр халкыннан көч кулланып җыю оештырыла. Крепостной крестьяннар өстеннән дворяннар хакимлеге ныгый бара. Елизавета Петровна указы нигезендә алпавыт¬ лар үз крестьяннарын рекрутлыкка сата, Себергә сөрә, сөр¬ генгә җибәрә алалар. Барщина (эшләп түләү) арта. Игенчелек белән шөгыльләнүче кайбер районнарда ул атнага 5—6 көнгә җитә. Крепостной крестьяннарга карата чын-чынлап ерткыч¬ ларча мөнәсәбәт мисаллары да шушы чорга туры килә. Алпавыт хатын Салтыкова — атаклы Салтычиха—10 ел 172
I эчендә үзенең Мәскәүдәге утарында 100 дән артык кешене үлгәнче җәзалата. Бу садист хатынны, хөкем итеп, төрмәгә ябалар, әмма мондый хәлләр гадәти саналган система яшәвен дәвам итә. Көнбатыш Европага капма-каршы буларак. Россиядә җәмгыятьнең түбән һәм югары катлаулары арасындагы каршылык төене шундый итеп төйнәлә, аны фәкать көч белән генә чабып ташларга мөмкин була. Дворяннар кресть¬ яннарга карата үз хокукларын саклыйлар, дворянлык хө¬ күмәте аларны яклый. Җәмгыятьнең мәгърифәтле өлеше тарафыннан авыл халкының язмышын җиңеләйтү хакында күтәрелгән тәкъдимнәр игътибарсыз калдырыла. Крестьяннар, хезмәттәге кешеләрнең, солдатларның, шәһәрләр, мануфактура һәм верфьләр төзелешенә моби- лизаңияләнүчеләрнең качып китүләре массакүләм төс ала. Йөз меңләгән халык алпавытлар хакимлеге булмаган җирләргә — Дон, Җаек буйларына, башкорт якларына, Украинага, Себергә китәләр. Дөньяның бер генә иле дә халыкның яшәгән урыныннан шулхәтле күпләп качып китүен белми, аларның берсендә дә халыкка шулкадәрле басым ясалмый, шул ук вакытта аларда дәүләт күзеннән качып котылырдай иксез-чиксез киңлекләр дә булмый. Салымнардан һәм имана салымыннан, барп];ина үтәүдән баш тартулар массакүләм күренешкә әверелә. Крестьяннар¬ ның һәм хезмәттәге кешеләрнең чуалышлары, аларның түләнми калган салымнарны җыючы хәрби командаларга каршы кораллы көрәше, алпавытларга һәм аларның ида¬ рәчеләренә каршылык күрсәтүе, хуҗаларыннан үч алуы башлана. Крестьяннар үзләрен хуҗа милке дип танудан баш тарталар, дәүләт яки сарай крестьяннары төркеменә күчерүләрен таләп итәләр, ирек турында хыялланалар. Урал, Тула, Мәскәү һәм башка урыннардагы предприя¬ тиеләрнең хезмәттәге кешеләре эш шартларын яхшыртуны таләп итәләр, аларны заводларның крепостнойларына әй¬ ләндерү турындагы указга каршы чыгалар. Россиядә хез¬ мәттәге кешеләрнең протест хәрәкәтләре барлыкка килә. Россия империясенең милли районнарында да тыныч булмый. Россия составына күптән кушылган Идел буе, Башкортстан, Урал буйларында яшәүчеләр киң мәйдан¬ нардагы уңдырышлы җирләрне кулларына алган дәүләтнең һәм алпавытларның басымына дучар булалар. Көчләп 173
христианлаштыру, икътисади һәм рухи тормышларына православие руханиларының тыкшынуы җирле халыкның ачуын кузгата. 1740 еллар башында мордвалар көчле восстание кү¬ тәрәләр, аларга рус крепостной крестьяннары да кушыла. Баш күтәрүчеләр саны 6 мең кешегә җитә. Бу күтәрелеш Идел буендагы кайбер өязләрне дә колачлый, ул аяусыз бастырыла. Башкортстанда аеруча көчле чуалышлар кузгала. Анда күптән түгел Россия буйсынуына күчкән казах җузлзрен (кабилә берлекләрен) күчмә халыклар бәреп керүдән саклау өчен ныгытмалар һәм крепостьлар (шул исәптән Оренбург шәһәрен) төзи башлыйлар. Хөкүмәт башкорт җирләрендә яңа терәк пунктлар бул¬ дыру Россиянең Урта Азия һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән сәүдәсен киңәйтергә ярдәм итәр дип исәпли. Башкортларда тау эшләре кызу темплар белән үсеп китә, бакыр һәм көмеш рудниклары эшли башлый, казна заводлары күбәя. Анда рус крестьяннары күпләп күчеп урнашалар, чөнки күчеп килүчеләр өчен салым ташламалары каралган була. Бу чаралар, бер яктан караганда, крайның үсешенә, шәһәрләр барлыкка килүгә, башкортларның утрак тор¬ мышка күчүенә ярдәм итә. Әмма җиңел ясакларны һаман үсеп баручы, җан башыннан түләнә торган салымнар алыштыра. Башкортларның җирләре заводлар һәм кре¬ постьлар төзелешләре өчен тартып алына. Хөкүмәт баш¬ кортларның община җирләрен сатарга рөхсәт бирә. Аларны рус алпавытлары һәм башкортның югары кат¬ лавы— йомышлы башкортлар алып бетерә. Феодаль мөнә¬ сәбәтләр тиз арада башкорт якларына да үтеп керә. Руслар белән бергә, башкортларны да сак хезмәтенә алалар. Көчләп христианлаштыру уздырыла. Крайда хәлләр әкренләп кыза бара. 1740 еллар ахырында бик көчле восстание кабынып китә. Хакимияттәгеләр аны башкорт югары катлавына таянып бастырырга ты¬ рыша. Восстание юлбашчыларын (алар арасында җирле тарханнар — феодаллар да була) халык алдында рәхимсез рәвештә җәзалап үтерәләр. Әмма бу — халыкны ярсытып кына җибәрә. Восстаниегә яңа районнар кушыла бара. Аларны бастыру өчен җибәрелгән өстәмә гаскәрләр баш күтәрүчеләрнең җирен ут һәм кылыч белән айкап чыгалар. Җәза отрядлары кулыннан 16 меңнән 174
артык башкорт һәлак була. Аңа җавап итеп, баш күтәрүчеләр әсир алынган җәзалаучыларны, рус дворяннарын һәм чи¬ новникларын гаиләләре белән бергә һәлак итәләр. Восстание бастырыла, әмма хакимияткә ташлама ясарга туры килә; ясак яңадан кертелә, башкортларның община җирләрен басып алу тыела. Башкортлар үзләренең кайбер хокукларын яклап калалар, әмма крайны колонияләштерү дәвам итә. Мөселман динен тотучылар эзәрлекләнә, мәчетләр төзелешенә тыю кертелә. Башкортларның 1755 елгы яңа восстаниесе закон¬ чалыклы күренеш була. Аның лидеры Батырша мулла башкортларны башка диндәгеләргә каршы изге сугыш ачарга чакыра. Әмма бу чакыру, нигездә, соңиаль изелүдән, җирләре тартып алынудан газап күргән күпчелек халыкны рухландыра алмый. Башкортлар өчен дини фанатлык чит була. Буйсынмас крайга хакимияттәгеләр 40 меңлек гаскәр кертәләр. Массакүләм репрессияләр башлана. Халык казах ягына, Җаек елгасы буйларына һәм башка урыннарга кача. Рус администрациясе казахларны һәм Җаек казакларын башкортларга каршы котырта, качкыннарны кыру башлана. Хөкүмәт җирле халыкларны аерырга омтыла. Батыршаны җәзалап үтерәләр, ә восстание тиздән сүнә. Петербургта ирек сөюче крайны көчләп тынычландырып булмаячагын аңлыйлар. Елизавета Петровнаның гаеплеләр¬ не кичерү турындагы указы чыга. Үз ирекләре белән ерак җирләрдән әйләнеп кайтучылар җәзадан азат ителәләр. Башкорт халкыннан кайбер иң авыр йөкләмәләр алына. Хөкүмәт крайны көчләп христианлаштырудан баш тарта. Мәчетләр төзергә рөхсәт ителә. Сенат ка¬ рарында: Алга таба башкорт халкын берничек тә рәнҗетмәскә һәм талаулар оештырмаска,һәм алар җирләренә көчләп кучеп урнашмаска,— диелә. Җирле хакимият, түрәләр, дворяннар, православие руханилары бу кушканнарны үтәмиләр. Халыкның яңадан-яңа чыгышла¬ ры була тора. Елизавета Петровнаның соңгы еллары. Пат¬ шалык итүенең соңгы чорында императри¬ цаны дәүләт эшләре аз кызыксындыра. Ели¬ завета Петровна даими эшләүче Конференция < ж ж И Э₽*з* , Башкортлар. Гравюра. XIX гасыр башы * 175
(киңәшләшү органы) оештыра, анда аңа якын торган бай түрәләр керә. Конференция әкренләп илдәге барлык үзәк учреждениеләрне — Сенатны да, коллегияләрне дә үзенә буйсындыра. Нигездә, Елизавета ил белән идарә итүне үзенең фаворитларына һәм ышанычлы вәкилләренә тап¬ шыра. Үзе исә бөтен вакытын күңел ачуларга һәм төрле тамашаларга сарыф итә. Ул бәйрәмнәрне хуп күрә, сарай даирәсе арасында маскарад киемнәреннән ялтырап йөрергә ярата. Күңел ачулар һәм затлы киемнәр белән Елизавета Петровна артык та мавыга. Вафатыннан соң, аның кием шкафларында 15 мең чамасы күлмәге эленеп кала. Кешеләр каршына императрицаның бер киемнән ике тапкыр чык¬ каны булмый диярлек. Шулай да Елизавета Петровна заманында илнең тормышы күзгә күренеп тотрыклылана. Россиядә дворяннар позициясе ныгый, крепостнойлык тәртипләре раслана һәм алга китә. Тышкы сәясәттә дә билгеле бер уңышка ирешелә — Швеция¬ нең Ништадт солыхы шартларын яңадан карауга омтылышы юкка чыгарыла, Пруссия державасының куәте какшый. Петр III: тәхеттә ярты ел. 1761 елда Елизавета Петровна вафат була. Аның васыяте нигезендә тәхеткә Петр I нең оныгы Петр Федорович утыра. Петр III нең кыска вакытлы ха¬ кимлек чоры башлана. Елизавета Романовлар династиясенең дәвам итүе ту¬ рында хыяллана. Никахта 9 ел торганнан соң, Екатерина Алексеевна улы Павелны таба. Замандашлары һәм тарих¬ чылар малайның әтисе дип, әйтергә кирәк, нигезсез түгел, бөек княгиняның фавориты — гвардия офицеры Сергей Васильевич Салтыковны саныйлар. Әгәр шулай икән, Павел Петровичта Романовлар нәселе өзелә. Әмма ул бу еллар¬ да бик аз кешене генә кызыксындыра. Иң мөһиме, варис туа. Елизавета, туганының улына ышанычын югалтып, тәхетне, әтисеннән башка гына, туганының оныгына бирү планы белән яши. Ул малайны, әти-әнисеннән аерып алып, тәрбияләү белән үзе шөгыльләнә. Петр Ш хакимлек иткән берничә ай эчендә күп кенә һәлакәтле хаталар жцбәрә, үзе дә шуның аркасында һәлак була. Шуның белән бергә, Петр Ш Россия цивилизациясен алга җибәргән берничә дәүләткүләм мөһим реформаны тормышка ашыра. Яшерен канцелярияне бетерү турында указ әзерләнә. Император моның белән Европадагы иң куркыныч, урта 176
гасырлардан калган эзәрлекләү системасына удар ясамакчы була. Петр III нең тагын бер указы сә¬ нәгатьчеләрне мануфактураларга крепостной крестьяннар сатып алу хокукыннан мәхрүм итә. Иске йола тарафдарларын кысрыклауга тыю кер¬ телә. Петр П1 Россиядә дин иреген тану принцибын игълан итә. Петр Ш хөкүмәте Чиркәү җирләрен секуляризациялау (дәүләт кулына бирү) проек¬ тын әзерли. Бу — Чиркәү әһелләренең алга таба үз җирләрендә үз тәртипләрен урнаштыра алмаячакла- рын аңлата. Нигездә, Петр П1 Чиркәүне дәүләткә буйсындыру буенча Петр I юнәлешен дәвам итә. Петр П1 шәһәр халкы тормышын Көнбатыш ру¬ хында үстерүгә ярдәм күрсәтүне үзенең максаты итеп куя. Ул Россиягә Көнбатыштан эшмәкәрләр китертергә һәм, гомумән, ил тормышын Европа үрнәгендә корырга тели. Петр III сәясәте Бөек Петр сәясәтенә аеруча якын тора, әмма заман башка була. Петр III нең рус җәмгыятендә ныклы таянычы булмый. Җәмгыятьнең йогынтылы катлаулары, бе¬ ренче чиратта гвардия, император гамәлләрен кабул итми. Аңа карата мөнәсәбәт Дворяннар иреге турында Мани¬ фесттан (1762) соң да үзгәрми. Бу документ дворяннар¬ ны мәҗбүри 25 еллык хезмәттән азат итә. Хөкүмәт моны Петр I вакытында дворяннарны хезмәт итәргә һам белем алырга маҗбур и ту нең зарурлыгы белән аңлата. Дворяннар дәүләт хезмәтенә патриотларча ашкынып бара һәм тырышып хезмәт итә башлагач, мәҗбүриятнең ихтыяҗы калмый. Шулай итеп, Петр Ш үзенең Манифестын турыдан- туры бабасының сәясәте һәм Россия өчен аның уңышлы нәтиҗәләре белән бәйли. Дворяннар шатлык кичерә. Аларның күпчелеге инде шәхси хуҗалыклары белән шөгыльләнә ала, ә бу — ил икъ¬ тисадының гомуми үсешенә уңай тәэсир итми калалмый. Манифест Россия халкының бер өлешен мәҗбүри хез¬ мәттән азат итә. Бу алга таба халыкны, гомумән, ирек¬ сезлектән азат итү юлына бер адым була, ә моңа үзләре ирек алган дворяннар төрле юллар белән каршы чыга, чөнки аларның үз кулларындагы крепостной крестьяннар¬ ны ычкындырасылары килми. Петр Ш гә каршы көчле оппозиция тора: рус югары катлавының шактый өлеше, гвардия, руханилар һәм беренче ж га ; -'S Император Петр Ш 177
Петергоф чиратта хатыны Екатерина Алексеевна. Немец принцессасы рус тәхетенә дәгъвасын торган саен көчлерәк белдерә. Ул, сабырлык һәм үҗәтлек белән, иренә каршы заговор тозагын кора. Нәркайда үзенең Россия мәнфәгатьләренә тугрылыгы турында сөйли, ә бу — Петр Ш нең Голштиниядэн булуына басым ясый. Императорның Россия өчен, чыннан да, файда¬ лы башлангычлары аның ярдәмчеләренең инициативасына әйләнеп кала. Игътибар аның хаталарына һәм тәртибендәге шәхси кимчелекләренә юнәлтелә. Екатерина һәм аның яр¬ дәмчеләренең җиңел кулы белән, Петр III шәхесенә карата ялгыш караш Россия тарихына озакка кереп кала. Шул ук вакытта Екатеринаның үзенең хакимияткә тыелгысыз омтылышы турында бер сүз дә булмый. Инде күп еллардан соң гына ул үзенең язмаларында Россиягә патшалык итәрга яки уларга дигән девиз белән килүен таный. Петр Ш нең барлык эшләреннән гаеп эзләүче, аның не¬ мецлар белән элемтәсе турында сарай даирәсенә һәм гвар¬ диядә сөйләп торучы — Екатерина партиясенең лидеры, киң белемле бай түрә Никита Иванович Панин була. Шушы ук партиягә Измайловский полкы командиры, полиция баш¬ лыгы, обер-прокурор, гвардия полклары офицерлары керә. Заговорчылар арасында Екатерина Алексеевнаның фавориты Григорий Орлов, аның дүрт туганы һәм булачак Екатерина хөкүмәтенең күренекле эшлеклесе — гвардия унтер-офицеры Григорий Потемкин (1739—1791) зур роль уйныйлар. 1762 елның 28 июнендә, иртәнге сәгать 6 да заговор пружинасы ычкынып китә. Алексей Орлов Петергофтагы Екатерина урнашкан сарайга килеп керә һәм аңа: Сезне игълан итарга барысы да азер,— ди. Берничә минуттан Екатерина утырган карета Петербург¬ ка чаба. Шәһәргә керү юлында аны Григорий Орлов көтеп тора. Тиздән Екатерина Измайловский полкы казармасы каршына килә. Гвардиячеләр шунда ук яңа императрицага ант китерә. Аны Семеновский һәм Преображенский полкы гвардиячеләре дә рухланып каршылыйлар. Чикланмаган хакимлекка ия императрица Екатерина II титулы алган яңа хакимә Кышкы сарайда Идарәче Сенат әгъзаларының. Изге Синод һәм дәүләт чиновникларының антын кабул итә башлый. Петр Ш бу вакытта Ораниенбаумда була. Ул, түнтәрелеш булганын һәм полкларның бер-бер артлы Екатеринага ант биргәнен белгәч, тәхеткә хокукларыннан баш тарта һәм i 178
үзен Голштиниягә җибәрүләрен сорый. Әмма Екатерина бәреп төшерелгән императорлардан коллекция тупларга җыенмый: бу вакытта Шлиссельбургта Иван Антонович та исән була әле. Петр III не юк итү карары өлгереп җитә. Аның ничек тормышка ашырылганы тарих өчен мәңге чишелмәс сер булып кала. Императорны кулга алалар һәм Ропша җирендәге шәһәр яны сараена озаталар. Тоткын анда нибары җиде көн була. Петр Ш не гвардиячеләр буып үтергән дигән мәгълүмат бар. Гвардия тәхеткә тагын үз кешесен утырта. Монда Ека¬ терина икеләтә түнтәрелеш ясый: бер үк вакытта ул үзенең улы Павел Петровичның тәхеткә булган хокукын законсыз тартып ала һәм аның тәхетен үзе били. Екатерина П нең, замандашлары атаганча Бөек Ека¬ теринаның, патшалык итү чоры башлана. 1. Петр I идарәлегеннән соңгы елларны Россия тарихында ни өчен «сарай түнтәрелешләре чоры» дип атыйлар? 2. Бу түнтәрелешләрнең сәбәбе нидә була? Алар нинди көчләр белән һәм кем мәнфәгатьләре хакына уздырыла? 3. Ул түнтәрелешләр Россия үсешенә нинди йогынты ясыйлар? 4. Үзегез тәкъдим иткән критерийлар буенча Екатерина I, Петр П, Анна Иоанновна, Елизавета Петровна һәм Петр Ш идарә иткән чор¬ ларны чагыштырыгыз. Бу критерийларны билгеләгәндә, әлеге ха¬ ким затлар алып барган сәясәтнең Бөек Петр сәясәтен ни дәрәҗәдә дәвам итүен яки дәвам итмәвен ачыклау зарурлыгына игътибар бирегез. 5. XVIII гасырда Россия сәясәтендәге Петр I дән соңгы барлык үзгәрешләрне дә бөек император күрсәтеп калдырган юлның дә¬ вамы дип әйтергә буламы? 6. Петр I хакимлегенең соңгы еллары һәм 1762 ел башына Россия¬ нең эчке һәм халыкара хәлен чагыштырыгыз. 7. Җидееллык сугышта рус армиясе ни сәбәпле Пруссия армиясен җиңүгә ирешә? «Петр I кулын» сез монда нәрсәдә күрәсез? СОРАУЛАР ЬӘМ БИРЕМНӘР Дворяннар империясенең чәчәк атуы § 16 Россия Екатерина II идарәсенең беренче елларында. Петр III нең үлеме турындагы хәбәр җәмгыятькә көчле тискәре йо¬ гынты ясый, телдә йөргән сүзләр аны шунда ук императрица исеме белән бәйләп куя. 179
■gs' Императрица Екатерина II Халык арасында Петр III гади кешеләрне яклап чыккан, шуңа күрә аны алып ташлаганнар икән, халыкны яклаучы Петр Федорович үтерүчеләр ку¬ лыннан качып котылган һәм тиздән кайтып кү¬ ренәчәк икән дигән сүзләр тарала. Боларның барысын да исәпкә алып, яңа пат¬ шабикә эшлекле чаралар күрә. Ирен үтертү ту¬ рындагы сүзләрдән аралану өчен, ул, мәрхүм им¬ ператорның булган һәм булмаган гөнаһларын санап, аңа каршы көчле пропаганда кампаниясе җәелдереп җибәрә. Екатерина П үзен Иван Антоновичтан саклау чаралары күрә: Шлиссельбург крепосте тоткынын саклауны көчәйтергә һәм иреккә чыгарырга әз генә омтылыш булган очракта юкка чыгарырга дигән боерык бирелә. 1764 елда шундый сәбәп килеп тә чыга. Шлис¬ сельбург крепостенда сакта торучы Смоленский полкы по¬ ручигы Мирович, сарай түнтәрелешләре традиңияләренә ияреп, крепостьта 24 ел утырган һәм хаста хәленә килгән, психик яктан зәгыйфьләнә башлаган Иван Антоновичны азат итәргә уйлый. Мирович һәм аның тарафдарлары крепостьны басып алалар, әмма, казамат ишеген ачуга, поручик Иван Анто¬ новичны үле хәлдә күрә: кораллы сакчылар императрица боерыгын үтәп өлгергән булалар. Мирович җәзалап үтерелә. Екатерина II нең 10 яшьлек улы Павелдан кала, законлы соңгы хаким әнә шулай юк ителә. Екатерина П юмарт рәвештә дворяннарга бүләкләр, дәрә¬ җәләр, крестьяннары белән бергә дәүләт җирләрен өләшүне гадәткә кертә. Барлык армия частьларын ул үз тарафдар¬ лары буйсынуына тапшыра, армия тормышына Петр Ш керткән яңалыкларны кире кага, аның Яшерен канцеля¬ рияне тарату турындагы указын раслый. Екатерина, үзенең хакимияттә ныклап урнашуына инан¬ гач ук, үз хакимлеген чикләүче Император советы төзү ту¬ рындагы указны юкка чыгара. Ул илне иске ысуллар белән алып барып булмаячагын аңлаган, чикләнмәгән хокукларга ия, акыллы һәм мәгърифәтле хакимәгә әйләнә бара. Екатерина П хакимияткә Европа Мәгърифәтчелек дә¬ веренә— Гакылның, Фәннең уңдырышлылыгына ышаныч туган, феодаль тәртипләр һәм Чиркәү нигезләрен тән¬ I I 180
кыйтьләүче, мәгърифәтле патшаларга таянучы дәвергә аяк баскан вакытта килә. Кешенең яшәүгә һәм шәхси милеккә, сүз ирегенә һәм күчеп йөрергә хокуклары закон нигезендә яклау тапкан һәм закон каршында барлык кешеләрнең дә ти¬ гезлеге сакланган хокукый дәүләт һәм гражданнар җәмгыяте төшенчәсе торган саен киңрәк таралыш ала. Якынлашып килүче Бөек француз революциясенең «Азатлык, тигезлек, туганлык» шигаре инде өлгереп килә. Европа җәмгыятенең мәгърифәтле өлеше абсолют хакимият режимнарының че¬ реп таркалган сыйфатларын, революция тетрәүләреннән башка гына, тамырыннан йолкып ташларга омтыла. Кара халыкның күтәрелүе җәмгыятьнең югары катлавын куркы¬ та. Алар өчен мәгърифәтле абсолют хакимлекнең мәгънәсе шуннан гыйбарәт була: нәкъ менә монарх үзе реформалар үткәрергә, базар мөнәсәбәтләрен үстерергә, фән һәм техни¬ каны күтәрергә комачаулаган һәрнәрсәне алгарыш юлыннан алып ташларга тиеш була. Европа тормышындагы яңа күренешләр рус императри¬ цасы сараен да читләтеп үтми. Екатерина II үз заманына лаек кеше була. Аның фикеренчә, нәкъ менә аңа илне заман цивилизациясе юлына чыгару бурычы куела. Бу — Россиядә барлык халык өчен мәҗбүри булган яңа законнар чыгаруны аңлата, ил белән идарә итү акыллы һәм көйле булырга, кор¬ рупция һәм казна талаулар тамырдан бетерелергә тиеш. Ека¬ терина II җәмәгатьчелек алдына крепостной ирексезлекне чикләу мәсьәләсен күтәргән беренче рус патшасы була. Шулай да парламент дәүләте идеаллары аның өчен әле бөтенләй чит кала. Бу — Россиянең цивилизацияле буржуаз юлның башында гына торуы белән аңлатыла. Монда феодаль җир милекчелегеннән, крепостной крестьяннар хезмәтеннән куәт алган, күп санлы ташламаларга ия булган көчле дво¬ рянлык хөкем сөрә. Объектив сәбәпләр буенча ил икътисадының төп ниге¬ зен крепостной хокук тәшкил итә. Даими акча кереме алу өчен, дәүләтнең фәкать бер генә мөмкинлеге — крепостной хокук режимы гына була. Феодаль монархлар үзләренең төп терәге булган кенәз һәм боярларны, дворян һәм руха¬ ниларны салым түләүче катлауга кертә алмыйлар һәм моны теләмиләр дә. Шуңа күрә Екатерина II хакимлеге мәгърифәтле абсолют¬ лык идеаллары һәм кырыс Россия чынбарлыгы арасындагы тирән каршылыклы көрәш белән билгеләнә. 181
Екатерина хөкүмәте крестьяннарның хокукларын кы¬ суны дәвам итә. Елизавета Петровна вакытында алпавыт крестьяннарына үз хуҗалары өстеннән хакимияттәгеләргә зарланырга рөхсәт ителми. Яңа патша хакимияте инде моның өчен Себергә сөрү, ә соңрак каторга эшенә җибәрү кертә. Елизавета чорында крестьяннарны газаплаган өчен Салтычиханы төрмәгә утыртсалар, хәзер садист дворяннар андый гамәлләре өчен чиркәүдә тәүбә итү белән котыла¬ лар. Крепостной крестьяннар монахлыкка күчә алмыйлар, аларны хәзер җирсез дә, күпләп тә, аерып та сатарга рөхсәт ителә. Крепостной коллар сата торган коточкыч базарлар Россиядә Екатерина П заманында оештырыла. Тәхетне законсыз тартып алучы буларак, Екатерина П Көнбатышта үзе турында гуманлы һәм мәгърифәтле пат¬ шабикә дигән тәэсир калдыру өчен тырыша. Ул үзенең укы¬ тучысы итеп санаган Вольтер белән, Дидро һәм Европаның башка күренекле акыл ияләре белән хатлар языша, үзен аларның дәвамчысы дип белдерә. Ә чынлыкта исә импера¬ триңа беренче чорларда крепостнойлыкка нигезләнгән абсо¬ лют монархия режимын һәрьяклап ныгыта һәм киңәйтә. Екатерина II шәхесе. 1760 еллар уртасына Екатерина II нең чикләнмәгән хокуклы хакимияте ныгый, ул кайбер либераль чаралар уздыра, алар, чыннан да, мәгърифәтле абсолютизм рухында булалар. Екатерина II өчен Европа мәгърифәтчеләре белән элемтә модага иярү генә түгел, ә аның рухи ихтыяҗы да була. Ул озакка сузмастан рус крестьяны язмышы турындагы мәсьәләне күтәрә. 1765 елда Ирекле икътисади җәмгыять оештырып, императриңа аның президенты Г. Г. Орловка «Крестьяннарга милек бирергә ярыймы?» дигән тема буенча иң яхшы эшкә конкурс оештырырга киңәш итә. 1765 елда Екатерина II гә 36 яшь тула, ул шәхес һәм хакимә буларак тәмам формалашып җитә. Киң белемле бу хатын зур әдәби һәм публиңистик талантка ия була. Ул пьесалар һәм памфлетлар яза, рус елъязмаларын өйрәнүгә нигезләнеп, тарихи әсәрләр иҗат итү белән шөгыльләнә. Олыгаеп килгәндә, Екатерина II үзенең оныклары — булачак император Александр I һәм аның энесе өчен «Азбука» иҗат итә. Яшь бөек кенәзләрнең тәрбиячеләренә ул аларны нинди юллар белән белемле, яхшы тәрбияле, рухи яктан бай һәм физик яктан нык итеп үстерергә киңәшләрен бирә. Екатерина искиткеч югары хезмәт эшчәнлегенә, тимердәй 182
нык ихтыярга, батырлыкка һәм оптимизмга ия була. Ул әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый белә, аның белән, үзенең хаклы булуын логика һәм фактлар аша ышанды¬ рырга тырышып, әдәпле генә бәхәсләшә. Үзен һәрвакыт кулда тота, тавышын күтәрми, йомшак елмаюы һәм яхшы мөгамәләсе аңа күпләрнең йөрәген ача. Идарә итү дәверендә күренекле шәхесләрдән байтак кеше аның фаворитлары булалар, ләкин алар арасында берсе генә дә чит ил кешесе түгел. Петр I заманнарыннан соң. Россия башында кабат бөтен эшләргә дә катнаша, указлар өстендә эшли, ярдәмчеләре, гу¬ бернаторлар, хәрбиләр, коллегияләр җитәкчеләре, галимнәр һәм әдәбиятчылар белән көн саен очраша торган патша тора. Аның эш көне иртә таңнан алып кичкә кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта Екатерина ял итә һәм күңел ача да белә. Ели¬ завета вакытыннан аермалы буларак, баллар, маскарадлар һәм башка төрле күңел ачулар әдәпле төс ала. Замандашлары һәм нәсел дәвамчылары Екатерина II нең аңа рус тәхетен 30 елдан артык тотарга ярдәм иткән башка сыйфатларын да билгеләп үтәләр. Ул бик кырыс, астыртын һәм эгоист кеше була. Тыныч холкы һәм мөлаем елмаюы артында аның, аеруча шәхси мәнфәгатьләренә кагылган очракта, рәхимсезлеге яшеренеп ята. Ул ялганчы, икейөзле була, куелган максатларына ирешү өчен, үзенә мул бирелгән актерлык сәләтеннән файдалана белә. Ләкин үз-үзен яратуы һәм шөһрәткә омтылуы аның Россияне көчле, цивилизация¬ ле илгә әйләндерергә омтылуыннан аерылгысыз була. Либераллыкка борылыш. Законнар җыентыгы эшләү комис¬ сиясе. 1767 елда Екатерина II яңа Законнар җыентыгы төзү омтылышы ясап карый. Ул 1649 елгы Законнар җыентыгын алыштырырга, яңа указ һәм манифестларны исәпкә алырга, илнең үзгәрүчән тормышын чагылдырырга тиеш була. Мәскәүгә 500 дән артык депутат җыела. Законнар җыентыгы комиссиясендә барыннан да күбрәк шәһәрләр вәкилләре була, икенче урында дворяннар тора; дәүләт крестьяннары сайлаулы вәкилләр җибәрә. Болардан тыш, анда тагын Сенат, Изге Синод һәм коллегияләр вәкилләре, шулай ук Россиянең Идел буе халыклары башкортлар катнаша. Хокуксыз крепостной крестьяннар һәм. Комиссияне оештыручылар фикеренчә, дөньяви эшләр белән шөгыльләнү килешми торган руханилар бу составка кертелми. татарлар белән 183
1 Депутатлар өчен «Наказ»ны императрица үз кулы белән яза. Бу искеткеч документта ул француз мәгърифәтчеләре¬ нең әсәрләрен юкка гына өйрәнмәвен раслый. Яңа законнар эшләгәндә, императрица фикеренчә, депутатлар кулланырга тиешле игелек һәм гаделлек төшенчәләре «Наказ»да берен¬ че планга чыгарыла. Екатерина Россия гражданнарының закон нигезендә яклануын күрергә тели, закон каршын¬ да һәркемнең тигез булуын игълан итә. Ул алпавытларга крестьяннарга салым һәм йөкләмәләрне үз хуж,алыкларына һәм, гомумән, дәүләткә зыян китермәслек итеп салырга тәкъдим итә. Императрица самодержавие һәм крепостной хокук нигез¬ ләренә кагылмый. «Наказ»да шундый юллар була: Патша ул — чикләнмәгән хакимлек. Һәм шул ук вакытта Екатери¬ на II үз исеменә килә торган документларга, элек язганча, кол һәм холоп дип кул куюны тыя. Беренче карашка бик үк әһәмиятле булмаган бу факт Мәгърифәт гасырының безнең Ватанга да йогынты ясавын күрсәтә. Екатерина « Наказ »ны халыкка чыгарырга батырчылык итми, чөнки анда Россия өчен зыянлы фикерләр дә барлы¬ гын аңлый. Комиссия эше барышында катлаулар арасында килеш- мәүчән каршылыклар булуы шунда ук ачыклана. Дворяннар качкан крестьяннарны эзләтүне көчәйтүне таләп итәләр һәм сәүдәгәрләр белән эшмәкәрләр тарафыннан сәүдә кон¬ куренциясе булуга зарланалар. Шәһәр депутатлары сәүдә сферасын шәһәр кешеләре, беренче чиратта сәүдәгәрләр өчен махсус хокук буларак карыйлар. Крестьяннар, Россия халыклары депутатлары дәүләт жцрләренең аерым кулларга күчүе, үзләренә файдалану өчен ж,ир ж,итмәүдән зарлана. Комиссиядәге чыгышларда һәм наказларны тикшергән вакытта крепостной хокукны бетерү таләбе яңгырый, ул дворяннарның кискен каршылыгын китереп чыгара. Бә¬ хәсләр кыза. Бу бигрәк тә Комиссия булачак законнар ж,ыентыгының аерым статьяларын тикшерүгә күчкәч нык сизелә, эш сузыла. Төркия белән сугыш башлану сәбәпле. Комиссия эшчәнлеге туктатыла, алга таба ул кабат яңар¬ тыл мый. Либеральләшүдән —хакимиятне үзәкләштерүгә. Екатерина II керткән яңалыклар арасыннан китап һәм журналлар чыга¬ ру, цензураны йомшарту өлкәсендәге либеральләштерүне әйтеп үтәргә кирәк. 184
1760 еллар ахырында—1770 еллар башында күп кенә яңа басмалар барлыкка килә. Аларның кайберләре шактый изге ниятле була, һәм аларны императрица үзе оештыра. Баш¬ ка журнал басмалары Россиянең беренче мәгърифәтчеләре хезмәте була. Аларда крепостнойлык бик нык тәнкыйтьләнә, самодержавие строеның артта калуы турындагы мәсьәлә күтәрелә. Үзенең «Трутень» журналы белән, Н. И. Новиков (1744—1818) беренче бәйсез нәшир булып таныла. Журнал Екатерина II нең үзенә дә һөж,үм иткәли. «Трутень» ябыла. Новиков икенче журнал чыгара башлый, хакимият анысын да яба. Екатерина II үзәк хакимиятне ныгыта. Ул яңадан гене- рал-прокурорның ролен күтәрә һәм шуның белән чинов¬ никлар өстеннән контрольне көчәйтә. Сенатка һәм Петр заманындагы башка кайбер учреждениеләргә элеккеге хо¬ кукларын торгыза. Идарә итүне үзәкләштерү эшендә мөһим адымнарның берсе 1763 елда Сулъяр Украинада гетманлыкны бетерү була. Украина әкренләп Россия империясенең башында генерал-губернатор торган бер губернасына әйләнә. Хакимиятне үзәкләштерүнең көчәюе икътисадны ли- беральлэштеру белән бергә үрелеп бара. Шул чорда иң модалы тукымалардан саналган ситсы ж,итештерүгә ирек куела. Ирекле рәвештә чит илгә икмәк чыгарырга рөхсәт ителә. Россия шәһәрләрендә һөнәрчелек белән шөгыльләнү иреге турында указ чыгарыла. Теләгән һәр кеше туку предприятиесе ача һәм туку станоклары урнаштыра ала. 1770 еллардан теләсә кемгә сәнәгатьнең теләсә кайсы өл¬ кәсендә предприятие ачып ж,ибәрергә рөхсәт ителә. Вак кәсепчеләр ж,ыемнардан азат ителә. Җирле җиңел сәнәгать ярдәм ала. Өй мануфактуралары һәм авыл җирләрендәге мануфактуралар өчен уңай шартлар тудырыла. Болар кешеләрне җитештерү үсешенә җәлеп итү, эчке базарны товар белән тутыру өчен эшләнә. Хөкүмәт крестьяннарга һәм шәһәр һөнәрчеләренә киң сәнәгатькә, кәсепчелеккә, сәүдә эшенә кушылырга рөхсәт бирә, базар мөнәсәбәтләренә ишек ача. Бер-берсен үзара тулыландыручы ике юнәлешне — идарә итүне үзәкләштерүне һәм икътисади эшчәнлек өлкәсендә бәйсезлекне — Екатерина алга таба да дәвам итә. Дворяннар империясенең чәчәк атуы. 1770 еллар башына Екатерина II хөкүмәте ил тормышын тулаем тотрыклы һәм Н. и. Новиков 185
E. и. Пугачев A тыныч итә. Әмма хөкүмәт дворяннар белән сәүдәгәрләр, дворяннар белән крепостной крестьяннар арасындагы җитди каршылыкларны бетерә яки һичьюгы йомшарта алмый. Екатерина хөкүмәте, барыннан да бигрәк, дворяннарга таяна. XVIII гасырның икенче яртысында Россиягә көч, куәт, данны нәкъ менә дворяннар китерә. Әмма Екатерина яңа заманнар килүен һәм дворяннар монополиясен алыш¬ тырырга вакыт җитүен Россия хакимнәренән беренче булып аңлый. Тик Екатерина II үзгәрешләрне бик саклык белән, үз тормышы һәм тәхет өчен куркып кына эшли. Ил тормышындагы кайбер төп мәсьәләләрнең, беренче чиратта крестьяннар мәсьәләсенең акрын хәл ителүе шуңа китерә: халык үз язмышын үзе хәл итәргә омтыла башлый. Ьәм иң мөһиме шунда: бу аның хәле начарлана барудан гына да булмый. Хөкүмәт, кешеләр хәлен җиңеләйтү өчен, күп нәрсә эшли, крепостной крестьяннарга карата хуҗаларының рәхимсезлек кылу очракларына чик куярга тырыша. Әмма базар мөнәсәбәтләре үсеш алган шартларда бистә кешеләре һәм крестьяннар өчен акча яки мал табуның, үзләренең матди хәлен яхшыртуның яңа мөмкинлекләре ачыла. Ә иске традицияләр моңа комачаулый, хөкүмәт тормыштан артта кала. Халык менә шушының белән килешә алмый да инде. Бу — башында Дон казагы Емельян Иванович Пугачев (1740—1775) торган халык восстаниесендә чагыла. Пугачев восстаниесе. 1760 елларда ризасызлыкның иң көчле учагы казаклар Җаегы була. Оренбургны һәм саклану линия¬ се төзү белән бәйле рәвештә, хөкүмәт казакларның иреген кыса, аларны Оренбург крае генерал-губернаторына буйсы- нулы итә, хөкүмәт гаскәрләренә хезмәткә тарта башлый. Балык тотуга һәм тоз чыгаруга дәүләт монополиясе кертелү Җаек казакларының матди мәнфәгатьләренә китереп суга. Иреккә һәм азатлыкка күнеккән казаклар үз хокукларына басым белән килешә алмыйлар. Гомуми тынычсызлык хәленә император Петр III могҗи¬ за белән исән калган һәм ул, менә-менә халыкка кайтып, аны коллыктан азат итәчәк икән дигән сүзләр дә өстәлә. Чыннан да, империянең төрле урыннарында бер-бер артлы ялган патшалар барлыкка килә башлый. Аларны, тотып алып, камчылар белән кыйныйлар, каторга эшенә сөрәләр. Әмма сүзләр тынмый. Халык үзен коткаручыны көтә. Ьәм ул Пугачев кыяфәтендә пәйда була. 1770 еллар башында аңа 30 дан аз гына узган була. Бу I I 1 186
I ' i I I * Я һК ! / t»- күпне күргән кеше казаклар от¬ ряды составында Җидееллык су¬ гышта һәм рус-төрек сугышында кыю сугыша. Армиядән ул авыру сәбәпле китә һәм үз частена кабат кайтмый. Пугачев Россия буйлап йөри, Терек һәм Җаек казаклары янында, Идел буенда була. Дезер¬ тир буларак, аны, тотып, төрмәгә ябалар. Ул берничә мәртәбә тот¬ кынлыктан кача. 1773 елның язында ул Җаекта үзен Екатерина заговорыннан кач¬ кан император Петр Ш дип игълан итә. Пугачев белән очра¬ шырга килгән казаклар качкын Дон казагын таныйлар, ләкин, төптән уйлап, аның белән Җаек казакларын күтәрергә, рәнҗетелгән һәм изелгәннәрнең барысын да ияртергә, азат¬ лык максатына ирешергә мөмкин булыр дип хәл итәләр. Баш күтәрүчеләрнең үзәген башта хакимияттән риза булмаган Җаек казаклары тәшкил итә. Пугачев, берничә дистә кешелек отряды белән, юл уңаенда ук шундагы үзәк¬ не— Җаек шәһәрен алырга уйлый, ләкин Җаек бирешми, шуннан соң Пугачев крайның баш шәһәре Оренбург ягына юнәлә. Җаекта ук инде ул үзенең беренче патша манифестын чыгара, анда казакларга җир, сулар, акчалата түләү һәм башка уңайлыклар вәгъдә ителә. Бу аңа баш күтәрүчеләрнең яңа төркемнәрен җәлеп итә: отряд 2,5 мең кешегә җитә. Хөкүмәтнең Пугачевка каршы җибәрелгән зур булмаган отрядлары ялган патша ягына чыгалар. Солдатлар офицер¬ ларны, бәйләп, баш күтәрүчеләргә тапшыралар. Юл өстендә очраган кечерәк шәһәрләр һәм ныгытмалар Пугачевка су¬ гышсыз гына бирелә. Оренбургка килеп җиткәндә, Пугачев кул астында чын-чынлап баш күтәрүчеләр армиясе тупланган була. Аның үзәген элеккечә үк казаклар тәшкил итә, аларның башында Чика-Зарубин, Овчинников һ.б. тора, крестьян отрядлары барлыкка килә. Соңрак Пугачев армиясенә тау эшкәртү заводлары эшчеләренең Хлопуша һәм Белобородов җитәкчелегендәге отрядлары кушыла. Пугачевка ярдәмгә башында яшь юлбашчы Салават Юлаев торган башкорт атлылары килеп җитә, татар, мари. Гч’ E'i' Л'' и Җаек казаклары. Рәселг. XVIII гасыр ахыры 187
калмык отрядлары оеша. Пугачевның күпмилләтле гаскәре Оренбургны камап ала. Пугачев һәм аның тарафдарлары восстание өчен вакыт¬ ны дөрес сайлыйлар: рус-төрек сугышының (1768—1774) кызган чагы була, гаскәрләрнең төп өлеше, талантлы хәрби башлыклары белән бергә, төрек фронтында сугыша. Җәм¬ гыятьнең түбән катлавы мәнфәгатьләре белән Россиянең гасырлардан килгән — диңгезләргә чыгу — омтылышы кар¬ шылыкка керә. Россия тарихының һәм Россия халкының фаҗигасе шунда була. Баш күтәрүчеләр Оренбург янында басып алынган тер¬ риториядә үз хакимлекләрен оештыру һәм гаскәрләрне тәртипкә китерү буенча күп кенә чаралар күрәләр. Пугачев эшне Петербург идарәлеге һәм патша сарае үрнәгендә оеш¬ тырырга тырыша. 1773 елның көзендә баш күтәрүчеләрнең Хәрби коллегиясе төзелә. Коллегия хәрби штаб ролен үти, армияне тәэмин итү һәм коралландыру мәсьәләләрен хәл итә, югары оештыру һәм хөкем органы була. Аның башында ялган патша үзе тора. Сарай даирәсен Пугачевның кенәз һәм граф итеп күтәргән көрәштәшләре тәшкил итә. Баш күтәрүчеләр үзләре буйсынуындагы җирләрдә тер¬ рор оештыралар. Халыкның югары катлавыннан булган дошманнар белән сүз кыска була — аларны йә дар, йә «су» көтә. Ә үз тарафдарларын ялган патша орден һәм медальләр, акча, корал, затлы кием белән бүләкли. Хәрби коллегия бәрелешләрдә аерылып торган баш күтәрүчеләргә хәрби дәрәҗәләр бирә. Хәрби коллегия кысаларында махсус канңелярия эшли, анда укый-яза белүче кешеләр, баш күтәрүчеләр, юлбаш¬ чылары әйтеп торуы буенча, указлар, манифестлар, кы¬ зыктыргыч грамоталар язалар. Рәсми документларга имза куела, мөһер сугыла. Пугачев указлары, манифестлары һәм грамоталары кыска, әмма ачыктан-ачык агитаңия ру¬ хында булалар: кара халыкны дворяннардан һәм чинов¬ никлардан үч алырга өндиләр; кешеләргә җир һәм ирек, салымнардан һәм рекрут йөкләмәләреннән арындыру вәгъдә итәләр; барлык милләтләргә һәм диннәргә тигезлек игълан итәләр; гади кешеләрнең хокукларын калганнарныкы белән тигезлиләр. Пугачев үз армиясен регуляр армия үрнәгендә оешты¬ рырга тырыша. Гаскәрләр полкларга бүленәләр, әмма бер үк вакытта аның хәрби берәмлекләре, казак гаскәрләрендәге 188
кебек, йөзләр һәм дистәләр була. Алар милли һәм социаль билгеләр буенча оештырыла: казаклар, хезмәттәге кешеләр, крестьян полклары, башкорт һәм татар отрядлары. Баш күтәрүчеләр Урал заводларын кулга төшергәч, Пу¬ гачев армиясе артиллерия белән дә кораллана. Әмма баш күтәрүчеләр армиясе регуляр армиягә әйләнә алмый. Бу начар оештырылган, тәртип ягы йомшак куел¬ ган отрядларның көче энтузиазмнан гына тора. Баш кү¬ тәрүчеләр эш-хәрәкәтләрендә һәм программаларында төп басымны гамәлдәге тәртипләрне җимерүгә ясыйлар. Аңа алмашка алар шундый ук, тик кешеләре генә алышты- рылган җәмгыять тәкъдим итәләр. Пугачевлылар хосусый милекчелеккә каршы көрәшмиләр. Аларның идарә итү ысуллары җимерү рухына якын тора. Алар урнаштырган тәртипләр кара халык исәбендә йөрмәгәннәр өчен аеруча рәхимсез була. Пугачевның идарә итү тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бөтенләй белемсез яки сай белемле кешеләр башка, яңа төр җәмгыятьнең яшәүгә сә¬ ләтле моделен төзи алмый. Беренче уңышлар баш күтәрүчеләрне рухландыра, өмет һәм ышаныч уята. Восстание тиз арада Көньяк һәм Урта Уралны, Көнбатыш Себерне, Идел буен чолгап ала. Урал башкаласы Екатеринбург басып алыну куркынычы астында кала. Салават Юлаев җитәкчелегендә башкорт отрядла¬ ры Уфаны камап алалар. Баш күтәрүчеләр Идел буендагы берничә шәһәрне, шул исәптән Самараны да үзләренеке итә. 1773/74 елның кышына императриңа һәм хөкүмәт кур¬ кынычны бөтен тирәнлеге белән аңлыйлар. Күтәрелгән район¬ нарга эре хәрби берләшмәләр җибәрелә. Рос¬ сия ашыгыч рәвештә Төркия белән килешү төзи һәм баш күтәрүчеләргә каршы хәрби генераллар (алар арасында генерал-поручик А. В. Суворов та була) җитәкчелегендә өстәмә гаскәрләр җибәрелә. 1774 елның язына хөкүмәт күргән чара¬ лар нәтиҗә бирә. Регуляр гаскәрләр берничә бәрелештә баш күтәрүчеләрне җиңүгә ире¬ шәләр. Пугачев армиясе яшәүдән туктый. Пугачев, казаклар отряды белән, Уралга барып чыга һәм анда Салават Юлаев атлы- лары белән берләшә. Алар берничә завод һәм Калмык белән Урал казагы. Гравюра. XVIII гасыр 189
авылларны басып ала, әмма хөкүмәт гаскәрләре Пугачев артыннан эзгә-эз басып килә. Крепостнойлар ярдәменә исәп тотып, Пугачев Идел¬ гә— алпавыт җирләре җәйрәп яткан районнарга юл тота. Аның килүе баш күтәрүчеләр хәрәкәтенең яңа дулкы¬ нын күтәрә. Хәзер Пугачевның төп көчләрен крепостной крестьяннар белән Идел буе халкы тәшкил итә. Ул көннәр¬ дә Пугачев манифестларының тоны үзгәрә. Алар, нигездә, крепостной крестьяннарга адреслана. Крестьяннар аның чакыруларын рухланып кабул итәләр: дворян утарлары яндырыла, крестьяннар үз хуҗаларыннан үч алалар, хуҗа мөлкәтен бүлешәләр. Идел буе дворяннары белән теләктәшлеген белдереп, Ека¬ терина П үзен Казан алпавыты дип игълан итә. Дворяннар курку эчендә Пугачевның Мәскәүгә походын көтәләр, әмма ул көньякка борыла. 1774 елда Пугачев Казанга бәреп керә. Җирле дворяннар белән гарнизон кремльгә кереп бикләнә, шәһәргә ярдәмгә патша полклары килеп җитә. Казан өчен берничә көн буена барган көчле бәрелештә хөкүмәт гаскәре тагын өстенлеккә ирешә. Пугачев көньякка юлын дәвам итә. Бу качу була.Патша гаскәрләре аның артыннан барып, Царицын янында ка¬ бат куып җитәләр. 1774 елның август ахырында Кара Яр янында казак-крестьян отрядлары яңадан җиңелә. Пугачев армиясе тәмам тар-мар ителә. 1774 елның 8 сентябрендә Пугачевны тотып алалар. Сорау алулардан соң аны һәм тарафдарларын Мәскәүгә алып киләләр, ә 1775 елның 10 гыйнварында аларны Бо¬ лотная мәйданында җәзалап үтерәләр. Үлеме алдыннан Пу¬ гачев җыелган халыкка: Кичер, православие халкы! — дип мөрәҗәгать итә. Дворяннар дәүләтен ныгыту. Пугачев җитәкчелегендәге куәтле халык күтәрелешенең Россия өчен күп кенә җитди нәтиҗәләре була. Ул җирле идарә системасының камил түгеллеген күрсәтә. Зур-зур губерналарга бүленгән илне үзәктән контрольдә тотуның йомшак куелганлыгы ачык¬ лана. Киң мәйданнарны иңләгән көчле соңиаль тетрәнеш империяне чак кына таркатмый кала. Восстание Россиянең югары катлавын хакимият белән берләштерә. Дворяннар алдагы тетрәнүләрдән сакланып калуны куәтле армиягә ия, самодержавиегә нигезләнгән дәүләтне көчәйтүдә генә күрәләр. 190
Пугачев күтәрелеше Россиядә крестьяннар язмышын җиңеләйтүне күздә тоткан барлык либераль омтылышлар¬ ны озак вакытка чигерә. Түбән катлауларның көнүзәк про¬ блемаларны көч белән хәл итәргә омтылуы Россиядә җәм¬ гыятьнең югары катлавы императрица җитәкчелегендә башлап җибәргән цивилизацияле сак хәрәкәтне тоткарлый. Инде хакимият үзенең төп бурычы итеп илдә тәртип ур¬ наштыруны һәм алга таба социаль башбаштаклыкка юл куймауны саный. Восстание Россиягә санап бетергесез матди зыян ки¬ терә. Авыллар хәрабә һәм яндырылган хәлдә ята, күп кенә дворяннарның утарлары яндырыла һәм җимерелә, бәрелешләр һәм үч алулар аркасында меңләгән кеше һәлак була. Үзара дошманлык белән бер-берсен кыру Россиядә гражданнар җәмгыятенең өлгерүен тоткарлый. Күтәрелеш җәмгыятьнең түбән катлавына үз көчен күр¬ сәтә, ал арда көчләүләрдән һәм мохтаҗлыктан котылу өмете уята. Казак, крестьян һәм эшчеләр даирәсендә Пугачев вос¬ станиесе турында буыннан-буынга күчеп сөйләнелә килгән хикәятләр саклана. Шул ук вакытта бу хәрәкәт җәмгыять¬ нең югары катлавын, аеруча аның мәгърифәтле өлешен. Россия тормышының шушы хәтле җимергеч чуалышлар килеп чыгуга сәбәп булган хәерчелеге турында уйланырга мәҗбүр итә. 1775 елда Екатерина П җирле идара реформасы узды¬ ра. Аның асылы илнең барлык районнарын да катгый контрольгә алудан һәм аның өчен дәүләт һәм җирле дво¬ рянлык ресурсларын файдаланудан гыйбарәт була. Реформа Россия белән идарә итү системасына дворяннарны тарта, шуның белән аларның инициативасын уята. Ил элеккеге 23 урынына 50 губернага бүленә, аларның һәркайсында уртача 300 мең кеше исәпләнә. Илнең милли районнарында яшәүчеләр дә, башка халыклар кебек үк, губерналар составына кертелә. Губерналар өязлэрга (аларда 30 меңләп кеше исәпләнә) бүленә. Губерна идарәсе башлыгы губернатор була. Берничә эре губерна наместниклык яки генерал-губернаторлыкка берләшә, аның башында генерал- губернатор тора. Губерна идарәсе башкарма хакимият функцияләрен эченә ала. Губернатор кулында полиция һәм гаскәр була. Губерна¬ дагы хуҗалык эшләрен Казна палатасы алып бара. Җамагатьчелекне кайгырту приказы полициягә тәртип сакларга ярдәм итә, бер үк вакытта халык мәгарифе, сә¬ 191
ламәтлек саклау, хәйриячелек, гыйбадәтханәләр, ятимнәр йортлары белән идарә итә. Югары суд инстанциясен ике палата — гражданнар эш¬ ләре һәм ж,инаять эшләре палаталары тәшкил итә. Дворян¬ нар, сәүдәгәрләр һәм мегцаннар судлары да аларга буйсына. Дәүләт крестьяннарының үз суды була. Россиядә беренче мәртәбә бөтен империя өчен уртак рәвешле суд системасы барлыкка килә. Ул Көнбатыш ил¬ ләре үрнәгендә, әмма катлауларга аерылулы итеп төзелә. Өязләрдә башында сайланулы капитан-исправник торган земство суды кертелә. Ул, утырышчылар кебек үк, дворян¬ нардан сайлана. Бу орган ж,итәкчелек итү һәм суд хакимия¬ тен берләштерә. Суд эшләре белән турыдан-туры, губерна¬ лардагы кебек үк, төрле катлаулар судлары шөгыльләнә, аларда үз катлауларыннан сайланган кешеләр утыра. Өяз һәм губерна вазифаларына кандидатлар сайлау (алар фәкать дворяннар гына була) өяз һәм губерна дворян җые¬ лышларында уздырыла. Алар белән өяз һәм губерна дворян¬ нары башлыгы ж,итәкчелек итә. Шул ук елда Екатерина II шәһәр идарәсен тәртипкә салган шаһэр реформасы уздыра. Шәһәрләрдә хакимият дворяннарга, сәүдәгәрләргә һәм хәлле шәһәр халкына тая¬ на. Шәһәрләр белән шәһәр башлыгы ж,итәкчелегендәге шә¬ һәр магистратлары идарә итә башлый. Магистрат ж,ирле сәүдәгәрләр һәм меш;аннар тарафыннан сайлана, ә шәһәр башлыгын дворяннар арасыннан Сенат билгели. Шәһәрдә яшәүчеләр саныннан чыгып, вөҗдан суды сайлана, ул гу¬ бернаторга буйсына. Шулай итеп, шәһәрләрдә дә көчле дәүләт контрольлеге белән жңрле үзидарә башлангычларын берләштергән система кертелә. Дәүләтнең тотрыклылыгына даими рәвештә куркыныч янап торган казак өлкәләрендә иреклелек чикләнә. Дон һәм Җаек казакларының хокуклары кыскартыла. Дон белән Җаекта губерна учреждениеләре системасы кертелә. 1775 ел¬ да Екатерина II Запорожье Сечен бетерә. Автономияле казак өлкәләре дәвере тәмамлана. 1780 елларда шәһәрләрдә полиция идарәләре кертү буенча законнар акты чыгарыла. Шәһәрләр өлешләргә һәм квар¬ талларга бүленә, аларга өлеш һәм квартал приставлары билгеләнә. 192
I' J Җирле идарә реформалары уздырылу нәтиҗәсендә. Рос¬ сия империясе унитар дәүләткә әверелә. Дворяннарга һәм шәһәрләргә өстенлекләр грамотасы. Екате¬ рина II хакимлеге елларында әйдәүче ике катлауның — дво¬ ряннар һәм шәһәр кешеләренең хокуклары һәм бурычла¬ ры документаль формалаштырыла һәм төгәл билгеләнә. Дворяннар һәрвакыт тәхетнең таянычы була, әмма урта катлау — шәһәр халкы да көч туплый. Бу катлаулар Пуга¬ чев восстаниесе вакытында хакимияткә ярдәм күрсәтәләр, XVIII гасыр ахырындагы көчле сәяси вакыйгалар—.берен¬ че чиратта Төркия белән сугыш вакытында императриңа аларга таяна. Дворяннарга өстенлекләр грамотасы (1785) дворяннар¬ га хакимияттән соңгы берничә тәхет иясенең хакимлек елла¬ рында бирелгән барлык хокуклар һәм өстенлекләрне эченә ала. Дворяннар мәҗбүри дәүләт хезмәтеннән, салымнар түләүдән, нинди дә булса йөкләмәләр үтәүдән азат ителәләр. Аларга карата тән җәзасы куллану тыела. Дворян тарафын¬ нан зур җинаять кылынса, аның утары конфискацияләнми, ә гаиләсенә калдырыла. Дворяннарның крестьяннар урна¬ шып яши торган җирләрне биләүгә монополияле хокукы раслана. (Екатерина II дворяннарның крепостной җаннарга ия булу хокукын төгәл билгеләүдән тайчана.) Грамота дво¬ ряннарның сәүдә итү, заводлар төзү, шәһәр милкенә ия булу хокукын раслый. Дворяннар губернатор һәм генерал-губернатор контроле астында үзидарә хокукы ала. Дворян башлыклары җи¬ тәкчелегендә өч елга бер җыела торган губерна һәм өяз дворян җыелышлары дворяннар тормышын көйләү белән шөгыльләнә, чиновниклар һәм яңа башлыклар сайлый. Украина шляхтасына Россия дворяннары хокукы һәм өс¬ тенлекләре бирелә. Шәһәрләргә өстенлекләр грамотасы. (1785) шәһәр хал¬ кының төзек корпорациясен оештыра. Аларга генерал- губернатор, губернатор, шәһәр башлыгы һәм приставлар контроле астында шәһәр үзидарәсе төзү хокукы бирелә. Хакимият шәһәрләрдә урта катлау — хакимияткә карата теләктәш һәм лояль кешеләр булдырырга омтыла. Шәһәр кешеләре, милекләре һәм керемнәреннән чыгып, алты баскычка бүленәләр. Шәһәр халкының фәкать югары катлавы гына шәһәр башлыгы һәм башка вазифаи затларны 193
сайлау җыелышларында катнашу хокукына ия була. Шәһәр думасына сайлауларда барлык баскычлар да катнаша. Ике грамотада да дворяннар һәм шәһәр халкы закон яклавын ала дип белдерелә: кешегә тикшерүсез һәм судсыз җәза бирү, аны мөлкәтеннән мәхрүм итү тыела. Дворяннарга һәм шәһәрләргә юнәлтелгән өстенлекләр грамоталары аларга биниһая файда бирә, илнең цивилиза¬ цияле үсешендә зур роль уйный. Россиядә җирле узидарәне үстеру буенча беренче тапкыр алга адым ясала. Кешеләрнең узара мөнәсәбәтендә беренче планга закон чыга, аңа илдәге бөтен халык буйсына. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Екатерина II хакимияткә килгән чорда Россиядәге һәм Европа¬ дагы сәяси хәлне сурәтләгез. 2. Екатерина II мәгърифәтле абсолютлык вәкиле буламы? Үз фи¬ керегезне нигезләп аңлатыгыз. 3. Екатерина II идарә иткән елларда Законнар җыентыгы комис¬ сиясен төзү һәм аның эшчәнлеге нәрсә турында сөйли? 4. Императрица Екатерина Законнар җыентыгы комиссиясенә юллаган «Наказ »ын ни өчен халыкка чыгармый? 5. Сез Екатерина II уздырган чараларның кайсыларын либераль¬ леккә борылыш, ә ниндиләрен самодержавиене ныгыту дип атар идегез? 6. Параграфның эчтәлегенә таянып, аның исемен аңлатыгыз. 7. Екатерина II нең шәхесен һәм сәясәтен Бөек Петрдан соң тәхеткә килгән хакимнәрнеке белән чагыштырыгыз. 8. Екатерина П нең Петр I гә аерым хөрмәт белән каравы мәгълүм. Бу ике монарх шәхесендәге нинди сыйфатлар аларны якынайта? Екатерина П не Бөек Петр эшләрен дәвам итүче дип буламы? 9. Пугачев восстаниесе Россиядә элек булган халык восстание¬ ләреннән нәрсә белән аерыла? § 17 Империянең куәтле сәяси адымнары XVIII гасырның икенче яртысында Россиягә тышкы сәясәтендә элеккеге мирас: XV—XVI гасырлардагы Рус үзәкләшкән дәүләте хәл итәргә омтылган проблемалар кала килә. XVII—XVIII гасырларда патша Алексей Михайлович, Софья — Голицын хөкүмәте, Петр I һәм аның варислары 194
аларга якын ук килә. Бу — борынгы рус җирләре өчен, Балтыйк диңгезенә чыгуны тәэмин итү өчен, көньякның уңдырышлы җирләрен яулап алу һәм Кара диңгезгә чыгу өчен, Польша-Литва дәүләте белән сугыш була. Россиянең күптәнге дошманы Кырым ханлыгын җимереп ташлау бу¬ рычы да шунда керә. XVIII гасыр дәвамында Польша көчсезләнә бара, аны фетнәләр тарката. Петр I вакытыннан башлап. Россия ыша¬ нычлы рәвештә Польша тәхетенә үз кешеләрен утырта. Әмма борынгы рус җирләре Польша кулында кала бирә. Польша җирләрен Пруссия белән Австрия дә дәгъва¬ лыйлар. Польшаның язмышына. Россия дошманы итеп карап, Франция белән Англия дә битараф калмыйлар. Төркия, эчке таркалулар полосасына керү һәм икъти¬ сади үсеше тукталу сәбәпле, инде куркытып торучы көч булудан туктый. Кырым ханлыгы атлылары да кичәге көн гаскәре булып кала. Ләкин төрек армиясе сан ягыннан, яны¬ чарларның фанатиклыгы, кансызлыгы белән көчле санала. Төркия артында Россиянең дошманнары — Франция белән Швеция тора. Россия, киресенчә, хәрби куәтен елдан-ел арттыра бара. Җидееллык сугыш Россиянең Европада иң көчле хәрби державага әйләнә баруын күрсәтә. «Төрекләр кыйналачак». 1768 елда Екатерина II, Төркиянең Россиягә сугыш игълан итүе турындагы хәбәрне алгач, Воль¬ терга шулай дип яза. Ә барысы да Польшадан башлана. 1763 елда, Польша короле Август Ш вафат булганнан соң, поляк тәхетенә, Франция, Саксония, Австрия һәм Испа¬ ниянең каршы килүенә карамастан. Россия күрсәткән кеше, Екатерина П нең якын дусты Станислав Понятовский сайлана. Пруссия Россияне яклый. Алдагы адым дисси¬ дентларны— башка дин вәкилләрен — католиклар белән тигезләү була. Поляк магнатларының һәм шляхтаның бер өлеше мо¬ ның белән килешми һәм Бар шәһәрендә, король һәм сейм карарын кире кагу максатыннан, конфедерация (гаскәри берләшмә) оештыра. Россия Польша территориясенә гаскәрләр кертә. Фет¬ нәчеләр җиңеләләр һәм тиз генә көньякка — Европа держа¬ валарыннан ярдәм сорарга юнәләләр. Истанбулдагы француз илчесе Төркияне рус гаскәрләренең төрек чикләренә якын килүе Госманлы империясенә куркыныч тудыра дип ышан- 195
п. А. Румянцев дыра. Солтан Россиядән Польшадагы гаскәрләрен чыгаруны һәм диссидентларны яклавын туктатуны таләп итә. Россия үтәүдән баш тарта. Төркия аңа сугыш игълан итә. Бу ике держава мөнәсәбәтләре бәрелеше Көнчыгыш Ев¬ ропа белән генә чикләнми. Молдавиядә йогынты саклау. Төньяк Кавказ территорияләренә ия булу өчен, киеренке көрәш бара. Грузия белән Әрмәнстан Төркия һәм Иран агрессиясеннән диндәшләре Россия яклавына өметләнә. Инде бу каршылыкларның барысын да корал көче белән хәл итәргә кирәк була. Сугыш 1768 елда коры җирдә дә, диңгездә дә башлана. Көньякка русларның ике армиясе юнәлә: берсе—Дунайга, икенчесе Азов диңгезенә китә. Кавказга махсус корпус оза- тыла. Россия барлык юнәлешләр буенча да һөҗүмгә күчә. Екатерина П Төркия ярларына, Европа тирәли әйлән¬ дереп, Балтыйк флотын җибәрә, ул төрекләргә көньяктан һөҗүм ясарга һәм бер үк вакытта серблар, болгарлар һәм грекларның госманлы төрекләре изүенә каршы восста¬ ниесенә булышлык итәргә тиеш була. 1769 елда рус гаскәрләре Дунайдагы Хотин ныгытмасы¬ на ия булалар. Яссы белән Бухарестны алалар. Молдавия руслар кулына күчә. Кавказда рус гаскәрләре Кабарданы то¬ таш яулап алалар, ул Россиягә тугрылыкка ант итә. Шушы ук вакытта Россия осетиннарны, үзләре үтенече буенча, үз гражданлыгына кабул итә. 1770 ел җиңүләр елы була. П. А. Румянцев җитәкчеле¬ гендәге армия берничә бәрелештә төрекләрне җиңүгә ире¬ шә. Ларга елгасының Прутка койган җирендә Румянцев төрекләрнең 80 мең кешелек армиясен тар-мар итә. Ларгада җиңүе өчен П. А. Румянцев, Россиядә беренче булып, әле генә гамәлгә кертелгән I дәрәҗә Изге Георгий ордены ала. Аннан соң аның җитәкчелегендәге гаскәрләр Ка¬ гу л елгасында төрекләрнең 150 меңлек армиясен җиңәләр. Бу җиңү өчен Румянцевка фельдмаршал дәрәҗәсе һәм мак¬ таулы Задунайский исеме бирелә. Екатеринага хатында ул: Руслар, римлылар кебек, беркайчан да дошманнарының санын түгел, кайдалыгына гына сорыйлар,— дип яза. Кагулдагы җиңү төрекләрнең Дунай буендагы берничә ныгытмасын һәм Балкан юлындагы шәһәрләрне яулап алыр¬ га мөмкинлек бирә. Коры җирдәге сугышта руслар ота. 1770 елның маенда ике эскадра составындагы рус фло¬ ты Эгей диңгезенә чыга. Аның белән гомуми җитәкчелек 196
А. Г. Орловка тапшырыла, алдагы эскадраны адмирал Г. А. Спиридов җитәкли. Төрекләр Чесма култыгына яшеренәләр, 1770 елның 26 июнендә рус флоты аларга шунда һөҗүм итә. Дошманның 15 сугыш корабле, 6 фрегаты, 50 ләп вак суднолары рус моряклары тарафыннан яндырыла. Төркия үзенең Урта диңгездәге флотын югалта. Чесмадагы җиңү хөрмәтенә Петербургта медаль сугыла. Аның бер ягын Екатерина II сурәте бизи, икенче ягында тирән мәгънәгә ия «Бар иде» («Был») сүзе язылган төрек корабле сурәтләнә. Орлов фамилиясенә мактаулы Чесмен¬ ский исеме өстәлә. Алдагы елда рус гаскәрләре Кырымны яулап ала. Тө¬ рекләр солых сорый. Әмма Франция, Англия, Австрия һәм Пруссия, Балканга керү юлында Россиянең позиция¬ ләрен көчсезләндерү өчен, барысын да эшлиләр. Европа державаларының яклавын тойган Төркия солых сөйлә¬ шүләрен туктата. 1773 елның язында Төркия армиясе, югалткан өлкәләрен һәм ныгытмаларын кире кайтару максаты белән, Дунайны кичеп чыга. Румянцев шунда ук контрһөҗүмгә күчә. Рус сугышчыларының өч төркеме Дунайны кичә. Төп көчләр белән П. А. Румянцев, башка корпуслар белән генерал¬ лар Г. А. Потемкин һәм А. В. Суворов командалык итә. Икесе дә уңышка ирешә. Суворов төрек гаскәрләрен ике мәртәбә җиңелүгә дучар итә. Козлуджа янындагы җиңү аеруча соклангыч була, анда русларның 8 мең сугышчысы төрекләрнең 40 меңле армиясенә, кискен һөҗүм ясап, ка¬ чарга мәҗбүр итә. Рус гаскәрләре җиңүләр белән көньякка юнәлә, ә төрекләр икенче тапкыр солых сорыйлар. 9 г. А. Спиридов Чесма сугышы. Гравюра. XVIII гасыр 197
Россиядә Пугачев восстаниесе дөрли, шуңа күрә Екате¬ рина II солыхның шактый тыйнак шартларына риза була. Ул 1774 елда Кечек-Кайнарҗа дигән җирдә төзелә. Аның шартлары буенча Кырым Төркиядән бәйсез кала. Днепр белән Буг арасындагы җирләр, Азов, Керчь һәм Еникале, Днепр тамагындагы Кинбурн ныгытмасы, шулай ук Төньяк Кавказдагы кайбер өлкәләр Россиягә бирелә. Россия Кара диңгездә флот төзү хокукы ала. Русларның сәүдә суднолары Босфор һәм Дарданелл бугазлары аша Урта диңгезгә кар¬ шылыксыз чыгып йөри ала башлыйлар. Россиянең Кара диңгезгә чыгуы Көньяк Европа илләренә дә юл ачылу була. Россия Истанбулда православие чиркәве төзетү хокукына ирешә. Беренче рус-төрек сугышы барышында тышкы сәясәткә кагылышлы тагын бер мөһим вакыйга була. Польша ар¬ касында килеп чыккан конфликттан башланган сугыш, нигездә, поляклар мәсьәләсен хәл итү белән тәмамлана да. Төркия белән Россия арасындагы сөйләшүләргә Австрия белән Пруссия килеп катнаша. Алар өчен Россиянең Бал¬ кайда, Кара диңгез буенда. Көнчыгыш Европада көчәюе отышлы булмый. Пруссия короле Фридрих П Петербург белән сөйләшүләр башлый. Ул, Россия Польшаның бер өлешен үзе белән бүлешергә риза булса гына, русларның Төркиягә карата таләпләрен якларга вәгъдә итә. Австрия дә Россиягә үз таләпләре белән чыга. Екатерина II килешә. Польшаны бүлешү иниңиаторы нәкъ менә Фридрих П була. Шулай итеп, 1773 елда Пруссия, Австрия һәм Россия ара¬ сында Польш-аны беренче бүлешү уздырыла. Польша короле күршеләренең басып алу гамәлләренә бернинди каршылык күрсәтми. Монда Пруссия белән Австрия Польшаның тарихи төп җирләрен: Пруссия — Төньяк диңгезләре буен һәм Бөек Польшаның бер өлешен; Австрия Галиңияне ала. Россия өлешенә Көнчыгыш Белоруссиядәге борынгы рус җирләре эләгә. Яңа Россияне һәм Кырымны үзләштерү. Төркия белән икенче сугыш. 1783 елда Россия Кырымны кушу турында белдерә. Анда шунда ук Россиянең Кара диңгездәге хәрби диңгез базасын — Севастополь шәһәр-ныгытмасын төзү башлана. Кырым ханлыгы җимерелә. Андагы күп кенә мөселман халыклар Госманлы империясенә качалар. Россия бер үк вакытта Таманьны һәм Кубань краен үзенә куша. Көнчыгыш Грузияне үз бәйлелегенә ала. 198
Яңа кушылган җирләрне—Яңа Россияне үзләштерү баш¬ лана. Бу якларда Россия хөкүмәте чакыруы буенча күчеп килгән руслар һәм колонистлар пәйда була. Яңа җирләрне үзләштерүдә әйдәүче роль Г.А.Потемкин- га туры килә. Сугыштан соң озак та үтми, ул Екатерина II нең фавориты (хәтта аларның бер гаилә булып яшәүләрен дә әйтәләр) һәм, нигездә, хакимдәше булып китә, граф дәрәҗәсе ала, аннан соң галиҗәнап кенәзгә күтәрелә. По¬ темкин сәләтле полководец, оста администратор, көчле их¬ тыярлы, дәүләткүләм фикерли белүче шәхес була. Екатери¬ на II аның турында болай ди: Кыю акыллы, кыю җанлы, кыю йөрәкле кенәз Потемкин бөек кеше иде. Потемкин инициативасы белән, ныгытмалар төзеп, алар¬ га хәрби гарнизоннарны урнаштыралар. Херсон, Никола¬ ев, Екатеринослав шулай төзелә башлый. Яр буйлатып пристань һәм верфьләр калкып чыга. Кара диңгез флоты төзелү — Потемкин тырышлыгы нәтиҗәсе. Россиянең Көнчыгышны үзләштерү, хәрби флот төзү казанышы Төркиянең һәм Европадагы эре державаларның ачуын кузгата. Фәкать Балканда үз позицияләрен ныгытыр¬ га омтылган Австрия генә Россияне яклый. Бөекбритания белән мөнәсәбәтләр. Төньяк Америка штатларына каршы сугышта Россия аңа ярдәм итүдән баш тарткач, аеруча кискенләшә. Россия беренче булып АКШның бәйсезлеген таный, Англиянең яшь республикага каршы агрессиясен гаепли һәм Бөекбританиянең диңгезләрдәге баш¬ баштаклыгына каршы юнәлдерелгән «Кораллы нейтралитет декларациясе» тәкъдим итә. 1787 елда Төркия Россиядән Кырымны кайтаруын һәм бөтен Грузия өстеннән Госманлы империясенең югары ха¬ кимлеген тануны таләп итә. Россия катгый рәвештә баш тарта. Төрекләр десанты шунда ук Днепр тамагындагы Кин- бурнга һөҗүм итә. Икенче рус-төрек сугышы башлана. 5 мең төрек солдаты А. В. Суворовның (1730—1800) меңьярымлык армиясе саклый торган Кинбурн янына төшә. Рус полководецы дошманның ныгытмага якынрак килүенә мөмкинлек бирә, ә аннан соң, флангтан һәм тылдан көтелмәгән һөҗүм ясап, контратакага күчә. Төрекләр аяу¬ сыз сугыша, аларга корабль артиллериясе ярдәм итә. Суво¬ ров ике мәртәбә яралана, әмма сугыш белән җитәкчелекне ташламый. Аралаштырылган штык һөҗүме эшне төгәлли. Төрекләр тәмам тар-мар ителә. г. А. Потемкин 199
А. В. Суворов Алдагы елда Потемкин штурм белән Очаковны ала, Аккирмэн һәм Бендеры руслар кулына күчә. Шушы вакытта, Европа державалары котыртуы буенча, Швеция Россиягә каршы сугыш башлый. Сугышчан рухлы швед короле Балтыйк буенда югалткан ж,ирләрен яулап алырга омтыла, Кырымны Төркиягә кайтаруны таләп итә. Коры җирдә һәм диңгездә берничә сиздерерлек җиңелүгә дучар ителү швед королен айнытып җибәрә һәм 1790 елда ул, үзенең барлык дәгъваларыннан баш тартып. Россия белән солых төзи. Г. А. Потемкинның гомуми командалыгы астында рус су¬ гышчылары һөҗүмнәрен дәвам итәләр. Ул төп операңияләр- не тормышка ашыруны А. В. Суворовка тапшыра. Ф. Ф. Уша¬ ков (1744—1817) җитәкчелегендәге Кара диңгез флоты сугышка керә. 1789 елда Суворов Молдавиянең Фокшаны каласы янын¬ да һәм Рымник елгасында төрекләрне тар-мар итә, граф Рымникский титулына лаек була. Бу җиңү нәтиҗәсендә төрекләрнең коры җир армиясе юкка чыгарыла. Дунайның сул ярындагы көчле Измаил ныгытмасы бу тирәләрнең төрек хәрбиләре кулында булуын күрсәтеп тора. Европада иң яхшылардан саналган бу ныгытманы француз һәм немец инженерлары төзегән була. Ныгытмада көчле гарнизон урнаша. 12 метрлы тирән канау өстендәге 8 метр¬ лы калкулыкта 250 туп тора. Рус гаскәрләре Измаил өчен берничә атна нәтиҗәсез сугыш алып баралар. Потемкин шуннан соң анда Суворовны җибәрә. Суворов рус сугышчылары урнашкан җиргә 1790 елның декабрендә килеп җитә, урынга рекогносцировка узды¬ ра һәм шундый нәтиҗә ясый: Ныгытманың, ышанычсыз урыннары юк. Ул 10 көн бик җентекләп һөҗүмгә әзерләнә: солдатларга күнекмәләр оештыра, һөҗүм өчен 40 баскыч һәм чокырга ташлау өчен 50 мең чамасы фашина (чыбык көлтәсе) әзерләргә куша, ныгытма тирәли үз батареяларын урнаштыра. 11 декабрьдә төнге сәгать 3 тә рус колонналары ныгыт¬ ма янына киләләр. Куе томан аларның хәрәкәтен тома¬ лый. Суворов ныгытмага бер үк вакытта дүрт яклап һөҗүм итә. Нөҗүмчеләр биеклекне яулыйлар, тупларны кулга төшерәләр. Генерал-майор М. И. Кутузов (1745—1813) җитәкләгән колонна ныгытмага беренчеләрдән булып бәреп керә. Сугыш алты сәгатьтән артык дәвам итә. Төрекләр һәр 1 I 200 ч
г •* ■4U! 1790 елның 11 декабрендә Измаил крепо¬ стен алу. Гравю¬ ра. XVIII гасыр ахыры А f . урам, һәр йорт өчен кыю сугышалар, тик аларның каршы¬ лыгы җимерелә. Диңгездәге операңияләр уңышлы бара. Ф. Ф. Ушаков җитәкчелегендәге Кара диңгез флоты Дунай тамагына һәм Керчь бугазына якын булган бәрелешләрдә төрекләрне җи¬ ңүгә ирешә һәм, сугыш хәрәкәтләрен Кара диңгезнең көн¬ батыш ярларына күчереп, Калиакрия борынында төрек эскадрасын тәмам юк итә. Ушаков кыю маневр куллана: төрекләр флотын ярдан аера, җилле яктан кереп, корабларны кысрыклый, ә аннан соң аларны артиллерия утына тота. Рус коралының җиңүе Бөекбритания белән Пруссияне куркуга сала һәм аларның ачуларын кузгата. Алар Рос¬ сия хәрби хәрәкәтләрне туктатырга һәм сөйләшүләрдә Англиянең арадашлыгын кабул итәргә тиеш дигән ульти¬ матум белдерәләр. Бөекбритания сугыш белән яный, әмма бу вакытта Франңиядә зур тизлек белән бөтен Европага йогынты ясаган революцион вакыйгалар куера. Державалар чигенергә мәҗбүр була, Төркия солых сорый. 1791 ел ахырында Яссыда имзаланган солых килешүе буенча Россия Буг белән Днестр арасындагы җирләрне ала, Төркия исә Кырым белән Грузиянең Россия ягында калуын тәмам таный. Россия Кара диңгез ярларында ныгып урнаша. Илнең халыкара абруе күтәрелә. Дөрес, хәзер Европа державала¬ ры көчәя барган Россиягә эчке дошманлык белән карый башлыйлар. Төркия белән сугышта рус хәрби сәнгатенең яңа канун¬ нары урнаша: Европа армияләрендә кабул ителгән линияле тактикага алмашка бүлгәләнгән частьлар белән тизләтелгән маневр ясау, һөҗүмгә колонналап һәм таралып бару, пехота 201
А. Н. Радищев рәтләрендә артиллерия куллану һәм штыклар һөҗүме белән тәмамланучы ашыгыч кысрыклау тактикасы килә. Польшаны бүлгәләү. Төркияне җиңгәннән соң озак та үтми, Россия киеренке дипломатик һәм хәрби көрәштә үзенең та¬ гын бер тарихи бурычын хәл итә — борынгы рус җирләрен узенэ кайтара. Кайчандыр бу җирләр чикләре Карпаттан алып Иделгә кадәр сузылган бердәм Русь составына кергән. Анда баш¬ лыча православие динендәге украиннар һәм белоруслар яши. Австрия белән Пруссия үз чиратларында Польша дәүләтенең үзәген тәшкил иткән һәм католик поляклар яши торган җирләрне дәгъвалыйлар. Бу өч бөек державаның көчсезләнгән Польшаны бүлгәләргә омтылышлары тәңгәл килә. Польшаны бүлгәләү Европада сәяси вәзгыятьнең тиз үзгәрүенә китергән Бөек француз революциясе вакыйга¬ лары белән тизләтелә. Екатерина П фикеренчә, Европада хөкем сөргән дәүләт системаларын җимерү халык каршында җинаять була: Даулат файдасын ку.зда тотмаган килеш, халык белан идара итүга алынганнарның барысын да Күк оятка калдырачак! Рус императрицасы революциядә фәкать җимерүгә омтылышны гына күрә. Озак та тормый, Екатерина П нең һәм башка урталыкта¬ гы сәясәтчеләрнең фикере раслана. Франция якобинчылар диктатурасына күчә, канлы террор башлана. Король белән королева җәзалап үтерелә. Революцион фанатиклар бөтен Европага сугыш игълан итәләр. Екатерина П француз революциясенә каршы күп кенә чаралар уздыра: рус гражданнарына Франциядән кайтыр¬ га кушыла; республиканы таныган французлар Россиядән китәргә тиеш була; француз басмаларына катгый цензура урнаштырыла; илдәге либераль ирек тарафдарларына кис¬ кен чаралар ябырыла. Новиковның Россия самодержавиесенә һәм Екатерина П нең үзенә, крепостнойлыкка каршы чыгышлары үзен Шлиссельбург крепостена ябу белән тәмамлана. Тирән фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе А. Н. Радищев (1749—1802) та авыр язмышка дучар ителә. 1790 елда ул «Петербургтан Маскаүга саяхат» дигән китабын бастырып чыгара, анда крепостнойлык хәленең коточкычлыгы һәм хакимияттәгеләрнең законсыз гамәлләре тасвир ителгән була. Китапка кертелгән «Иреклелек^> мәдхиясендә ул. 202
кешеләрнең иреккә булган хокукларын законсыз тартып алучы буларак патша хакимиятенең йөзен ача. Радищевның китабын укып чыккач, Екатерина аны Пу¬ гачевтан да куркыныч гыйсъянчы дип атый. Язучы кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә, ә императрица аны 10 еллык Себер сөргене белән алыштыра. Англия һәм Австрия белән бергә. Россия революцион Франциягә каршы гамәлләрдә хәлиткеч көч булып тора. Интервенция планы эшләнә. Пруссия дә, Польшаны яңадан бүлешү шартларында, Франциягә каршы көрәштә катна¬ шырга ризалаша. Польша мәсьәләсе турыдан-туры гомумъ- европа сәясәтенә бәйле була. Польшаның хәле Екатерина П не тирән борчуга сала. 1790 еллар башында поляк сеймы Польшаның дәүләтчелеген көчәйтү буенча күп кенә чаралар күрә: монархиянең нәсел буенча дәвам итүе белдерелә, илнең хәрби көчләре ныгыты¬ ла, рус гаскәрләренә Польша территориясе аша узу тыела. Король итеп тагын Саксония вәкиле сайлана. Руслар яклы магнатлар һәм шляхтаның бер өлеше, Поль¬ шага гаскәр кертүне үтенеп. Россиягә мөрәҗәгать итәләр. 1793 елда Пруссия белән Россия арасында Польшаны икенче тапкыр бүлү оештырыла. Пруссия, Гданьск һәм То- рунь шәһәрләрен кертеп, Польшаның төп җирләреннән бер өлешен ала. Россиягә барлык Белоруссия һәм Украинаның уң яры бирелә. Шуннан соң Россия Франциядәге револю¬ цион көрәшкә каршы оештырылган Өчлек союзы (Англия, Австрия һәм Россия) составына керә. Европага җибәрү өчен, 60 меңлек экспедиция корпусы әзерләнә. 1794 елда Польшада Тадеуш Костюшко җитәкчелегендә көчле халык восстаниесе кабынып китә, анда аристократлар, шляхта (Костюшко үзе шляхтич була), шәһәр халкы һәм крестьяннар катнаша. Восстаниенең максаты бердәм һәм көчле Польша дәүләтен торгызу була. Поляк җәмгыятенең түбәнге катлавы феодаль позицияләргә, крепостнойлыкка каршы чыгыш ясый, шунлыктан баш күтәрүчеләр сафы шунда ук бүленүгә дучар була. Екатерина П Польшадагы вакыйгаларга гомумъевропа фетнәсенең бер өлеше буларак карый. Россиянең карары бер була: Польшага гаскәр кертергә. Рус корпусы башына императрица А. В. Суворовны куя. Суворов, юл өстендәге баш күтәрүчеләр отрядларын тар- мар итә-итә, Варшавага юнәлә. Варшаваның капитуляция 203
шартлары йомшак була: баш күтәрүчеләр корал һәм ар¬ тиллерияне тапшыралар, ә сугышчылары өйләренә тарала, шәһәр халкының шәхси иреге һәм милекләре саклана. Польшадагы фетнә бастырыла, Суворовка фельдмаршал дәрәҗәсе бирелә. Костюшко кулга алына һәм Петропавел крепостена ябыла. 1795 елда Австрия, Пруссия һәм Россия Польшаны өчен¬ че тапкыр бүлешәләр, һәм ул дәүләт буларак яшәүдән тук¬ тый. Австрия белән Пруссия Польшаның, Краков белән Вар¬ шаваны кертеп, төп җирләрен бүләләр. Россиягә Көнбатыш Белоруссия, Литва, Курляндия һәм Волыньның бер өлеше бирелә. Кайчандыр Русьныкы булган җирлар Россия империясе составына кушыла. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Екатерина II нең тышкы сәясәттәге максатларын һәм юнә¬ лешләрен тасвирлагыз. 2. Шул чор тышкы сәясәтенең максатлары XVII гасыр ахырын¬ нан башлап Россия тарафыннан уздырылган тышкы сәясәткә ни дәрәҗәдә туры килә? 3. Екатерина II алып барган тышкы сәясәт нәтиҗәләрен бәяләгез. Ул хакимлек иткән елларда Россиянең дөньяда тоткан урыны ничек үзгәрә? 4. Екатерина II заманы полководецлары һәм флотоводецлары гамәлләрендә рус хәрби мәктәбенең нинди сыйфатлары чагыла? § 18 XVIII гасырның икенче яртысында Россиянең икътисады һәм халкы Территория киңәю һәм халык арту. Плюслар һәм минуслар. Илнең территориясе шактый артуның һәм уңай, һәм тис¬ кәре яклары була. Петр I тарафыннан «Европага уелган тәрәзә» тагын да киңрәк ачыла. Польшаны бүлү нәтиҗәсендә. Россия со¬ ставына гасырлар дәвамында Европа цивилизациясе куе¬ нында гомер кичергән белорус, украин һәм литва җирләре керә. Алардагы миллионлаган халык Россиягә икътисадта, мәдәнияттә, көнкүрештә үзләренә генә хас үзенчәлекләр алып килә. Украина һәм Белоруссия магнатлары һәм шлях- 204
I I » I I та, шәһәрнең сәүдә-сәнәгать катлаулары куәтле икътисади көчкә ия була. Бер үк вакытта Кара диңгез ярлары, Яңа Россия, Кырым кушылу хисабына Россиянең чикләре бик нык киңәя. Бал¬ тыйк буе җирләреннән аермалы буларак, Таврия крае башта буш була. Гасыр ахырына бирегә дистә меңләгән кешеләр күчеп утыра. Көньякның зур мәйданнардагы уңдырышлы җирләре рус дворяннары кулына күчә, алар анда, киләчәктә Кара диңгез аша икмәк экспортлауны күздә тотып, бик ак¬ тив рәвештә игенчелек хуҗалыкларын үстерәләр. Крайны колонияләштерүгә һәм үзләштерүгә зур чыгымнар тотыла. XVIII гасыр дәвамында Россия составына яңа терри¬ торияләр— Каспий диңгезенең көнбатыш ярлары. Төньяк Кавказ (Кубань крае, Кабарда), Кавказ арты (Көнчыгыш Грузия) керә; Казахстанның бер өлеше Россиягә кушыла. Үзләренең икътисади, мәдәни һәм сәяси үсешләре ягыннан бу территорияләр шактый чуар була. Әйтик, Грузия борын¬ гы мәдәнияте, көчле дәүләтчелеге белән аерылып торса. Россиягә эләккән башка Кавказ һәм Урта Азия төбәкләре артта калган, урыны белән халкы күчмә тормыш алып бар¬ ган регионнар була. Аларның кушылуы илнең цивилизаңия- ле үсешен артка тарта. Россиянең көче аларны үзләштерүгә һәм анда саклану чаралары күрүгә сарыф ителә. Россия дөньяның иң зур дәулэтена әйләнә, шуның белән бергә, гаять зур араларга сузылган чикләрне ныгыту, төрле дәрәҗәдәге цивилизаңиягә ия халык яшәгән территорияләр¬ не үзләштерү кыенлыклар да тудыра. Яңа кушылган җирләр илнең сәяси һәм икътисади үзәгеннән бик ерак торалар. Империя чикләрен киңәйтү аның халык саны үсү белән бергә бара. 1720 еллар башына Россиядә 15,5 млн халык яшәсә, 1790 еллар уртасына бу сан 37,2 млн га җитә. 1720 еллар уртасында авыл җирләрендә Россия халкының 97% ы яшәсә, 1790 еллар уртасына ул 95,9% була. Крепост¬ ной крестьяннар гомуми халыкның 40% ын тәшкил итә. Шулай итеп. Россиянең территориясе киңәю һәм халкы арту икътисад үсешенә ярдәм дә итә, бер үк вакытта аны тоткарлый да. Икътисад үсешенең башка факторлары. Дэулэтнең ныклы катнашы Россия икътисады үсешенең куәтле факторы булып санала. Җирле идарә өлкәсендәге реформалар, дво¬ ряннарга һәм шәһәрләргә өстенлекләр грамотасы бирелү XVIII гасырның икенче яртысында Россия сәнәгате, сәүдәсе 205
Көмеш җамаяк. XVIII гасыр 1 - *’ . һәм финанс эшләре үсешендә алга таба җитди адым ясалуга китерә. Әмма илдә үсешкә аяк чалучы факторлар да аз бул¬ мый, беренче чиратта бу — крепостнойлык. Ирекле эшче көчләр базары булмаганга, завод хуҗалары элеккечә ирек¬ сез— теркәлгән һәм посессион крестьяннар хезмәтеннән файдаланалар. Дворяннар крепостной крестьяннарны үз биләмәләрендәге мануфактураларда иң түбән хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр итәләр. Сәнәгать. Төрле катлаулылыкларга карамастан. Россия сә¬ нәгате һаман алга бара. XVIII гасыр ахырына илдә 1200 ләп эре мануфактура исәпләнә, бу—шул йөзьеллыкның уртасын- дагыдан ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Иң җитди адым¬ нар металлургиядә һәм шулай ук көч туплап килүче туку сәнәгатендә ясала. Урал металлургиясе белән бергә, Липецк металлургиясе дә формалаша бара. Карелия крае һәм Тула заводлары тарка¬ лу кичерә. Алар куәтле яңа заводлар конкуренциясен күтәрә алмыйлар. Сәнәгатьнең бу өлкәсендәге предприятиеләрнең гомуми саны XVIII гасырның икенче яртысында өч тап¬ кырдан күбрәккә арта, гасыр ахырында алар 2100 чамасы була. Эре предприятиеләрдә 2—5 әр мең эшче эшли. Яхшы сыйфатлы рус тимере Европа базарларындагы шведлар ме¬ таллын кысрыклап чыгара. Рус металлургиясе крепостной хезмәткә нигезләнә. Бу тар¬ мак крепостнойлык мөнәсәбәтләреннән мөмкин булганның барысын да кысып алу бәрабәренә югары үсешкә ирешүе белән бер үк вакытта үзен алдагы һәлакәтенә әзерли, чөнки конкурентлыкка сәләтле җитештерүгә ирешү крепостной эшче хәленнән килә торган эш булмый. Туку сәнәгате өлкәсендә дә әре предприятиеләр саны күпләп арту күзәтелә— 1760 еллардагы 231 дән гасыр ахы¬ рына 1082 гә җитә, әмма алар инде ирекле яллы хезмәткә нигезләнә. Мәскәү, Петербург, Ярославль, Кострома, рус Үзәгенең башка шәһәрләре туку сәнәгате үсеше буенча та¬ нылган үзәкләргә әйләнәләр. Украинада һәм Воронеж губер¬ насында да яңа туку предприятиеләре барлыкка килә. Сәнәгатьнең башка тармаклары — пыяла, аркан, дары, судно төзелеше, аракы куу буенча предприятиеләр эшли һәм яңалары төзелә. Төрле катлау кешеләре, шул исәптән дәүләт крестьян¬ нары һәм хәтта крепостной крестьяннар арасыннан баеп 206
К китүчеләр тарафыннан оештырылган вак предприятиеләрдә ирекле яллы хезмәт киң файдаланыла. Алар үз хуҗалары һәм җирле хакимиятләр рөхсәте белән китеп акча эшлиләр, яңа җирдә капи¬ тал туплыйлар. Сәүдәгәрләр кебек үк, мондый вак предприятиеләрнең хуҗа¬ ларына да, дворяннар файдаланган сы¬ ман, крепостной хезмәттән файдалану рөхсәт ителми. Шуңа күрә ирекле эшмәкәрлекне хуплаган указлардан соң күтәрелеп чыккан предприятиеләр баштан ук буржуаз нигездә эшләп китәләр. Ирекле яллы хезмәт әкренләп суднолар төзелеше һәм тау эшкәртү сәнәгатенә үтеп керә. Гасыр ахырына сәнәгатьнең барлык тармакларында һәм транспортта (елга-күлләрдә — бурлаклар, йөкчеләр, корабльләрдә, шулай ук җигүле транс¬ портта хезмәт куючылар) 0,5 млн чамасы кеше эшли. Авыл хуҗалыгы. XVIII гасыр дәвамында Россия аграр ил булып кала бирә, авыл хуҗалыгы аның икътисадының төп тармагы була. Екатерина II вакытында крепостнойлык иң биек нокта¬ сына җитә. Бер-бер артлы чыккан указлар нигезендә кре¬ постной крестьяннар бөтенләй хокуксыз хәлгә җиткерелә. Крестьяннар арасында үзләренең хәлләре белән дә, җир аз булудан да, һаман көчәя барган эксплуатациядән дә көчле ризасызлык өлгереп килә. Базар мөнәсәбәтләре үсү һәм Россиянең диңгезләргә чыгу юлы ачылу шартларында дворяннар үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне эчке базарга һәм чит илләргә чыгаруга киң мөмкинлек алалар. Дворяннарның икътисади эшчәнлегендә табыш алу беренче планга чыга, ә аңа фәкать крестьяннар хисабына гына ирешергә була. Аерым районнарның авыл хуҗалыгы юнәлеше ачык бил¬ геләнә. Кара туфраклы полосада, кабат кушылган Яңа Россия җирләрендә төп басым хосусый игенчелек хуҗалыкларын үстерүгә һәм ашлык сатуга ясала. Бу районнарда барщина атнага биш-алты көнгә җитә. Кара туфраклы булмаган полосада, төньяк һәм төньяк- көнбатыштагы сөрүле җирләрдә хуҗалык алып бару отыш¬ лы булмый. Ярлы туфрак зур тырышлык таләп итә, ә уңыш түбән була. Бу районнарда крестьяннарны акчалата салымга күчерәләр. Меңләгән крестьяннар хуҗаларыннан рөхсәт. V iilJw « V Урал заводла¬ рында бакыр кою мичләре. XVIII гасыр 207
Крестьян табыны. Рассам И. А. Ерменёв I җирле хакимиятләрдән паспорт алып, озак вакытларга эш эзләп китәләр. Болай китеп эшлэу — зимагурлыкта йөрү — дәүләт һәм сарай крестьяннары арасында да тарала. Тарихчылар исәпләвенчә, кара туфраклы булмаган полосада яшәүче крестьяннарның чиреге зимагурлыкка китә. Эшләп алган акчаларыннан алар хуҗаларына салым, ә дәүләт крестьяннары дәүләткә имана са¬ лымы түлиләр. Калган акчалары гаиләлә¬ рен асрарга тотыла. Китеп эшләүчеләр арасында уңышка ирешкән, зирәк, һөнәри яктан яхшы әзерлекле кешеләр дә килеп чыга, алар имана салымы түләгәннән калган акчаларына үзләре эшмәкәрлек эше баш¬ лап җибәрәләр. XVIII йөзьеллыкта андый крестьяннарның тоташ бер династияләре барлыкка килә. Аларның кайберлә¬ ре, хуҗаларыннан да баебрак китеп, ирек сатып алалар. Салымнарны күтәрү, барш;инаны көчәйтү дворяннарга өстәмә продукңия һәм акча кереме китерә. Дворяннар авыл хуҗалыгы продуктларын экспортлауны арттыралар, шун¬ нан үзләренең утарларын төзекләндерәләр, ике башкалада, губерна һәм өяз шәһәрләрендә йортлар сатып алалар. XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә бай, яхшы каралган, парклар һәм бакчалар белән әйләндереп алынган дворян утарлары тибы урнаша. Ул матурлыкларга шул чордагы хуҗалык мөнәсәбәтләре системасы, крепостной хокук исәбенә ирешелә. Гомумән алганда, алпавыт утарлары да, крестьян хуҗа¬ лыклары да чагыштырмача артталыкта һәм түбән продукт¬ лы була. Анда кичәге көн техникасы һәм туфрак эшкәртүнең бабайлар ысулы кулланыла. Дәүләт тә, алпавытлар да җир¬ дән файдалануны тамырдан яхшырту, алдынгы техника хи¬ сабына уңышны күтәрү белән кызыксынмыйлар. Россиянең авыл хуҗалыгы экстенсив хәлдә кала бирә, аны әйләнешкә яңа җирләрне кертеп киңәйтүгә яки элекке мәйданнарда иске ысулларны аяусыз куллануга нигезләп үстерү генә күздә тотыла. Сәүдә. Илнең Балтыйк һәм Кара диңгезләргә чыгуы, сәүдә флоты булдыру, Петербургта, Одессада һәм башка шәһәр¬ ләрдә портлар төзү. Көнчыгыш Европада танылу алган Рига, Ревель һ.б. портларны кулга төшерү Россиядә сәүдә үсешенә көчле йогынты ясый. г 208
I Илнең базар мөнәсәбәтләре үсешенә аерым районнарның төрле тармаклар буенча махсуслашуы: икмәкле көньяк, сәнәгать үскән үзәк, һөнәрле төньяк, металлургияле Урал, Түбән Иделнең терлекчелек белән көн итүче дала районнары һәм Төньяк Кавказның үзара товар алмашуы ярдәм итә. Мэскэу белән Петербург әйдәүче сәүдә үзәкләренә әй¬ ләнәләр, анда эчке һәм тышкы сәүдәнең барлык җепләре тоташа. Кара туфраклы үзәк шәһәрләре — Пенза, Тамбов, Калуга, шулай ук Идел буе шәһәрләре — Ярославль, Түбән Новгород, Казан, Саратов эре сәүдә үзәкләре булып санала¬ лар. Идел сәүдә магистрале аларны илнең үзәге, Урал буе, төньяк елгалары бассейны белән тоташтыра. Себер шәһәрләре Тобольск, Томск, Иркутск мөһим адми¬ нистратив үзәк кенә түгел, ә сәүдә үзәкләре дә була. Аннан Уралга һәм алга таба Идел буена, илнең көнчыгышына һәм көньяк-көнчыгышка, шулай ук күрше илләргә, беренче чиратта Кытайга юллар сузыла. Бөтен куәтенә ярминкәләр эшли. Түбән Новгород янында¬ гы Мәкәрҗә, Көнбатыш Себердәге Эрбет, Курск ярминкәләре Россиякүләм генә түгел, халыкара сәүдә үзәгенә әйләнәләр. Анда Кытай, Ниндстан, Әрмәнстан, Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия шәһәрләре сәүдәгәрләрен күрергә була. Петербург, Архангельск, Балтыйк буе портлары, Одес¬ са, Николаев, Херсон илне Европа сәүдә дөньясы белән тоташтыра. Англия, Голландия, Германия белән сәүдә мөнәсәбәтләре ныгый. Товарлар, шул исәптән ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары чыгару елдан-ел арта бара. Россия экспортының шактый өлешен туку сәнәгате әйберләре — җилкән тукымасы, җитен тукымалар тәшкил итә. Элеккеге кебек үк, экспортның мөһим өлешен чи¬ мал, тимер, ашлык, ил һөнәрчеләре җитештергән төрле эшләнмәләр алып тора. Россия чит илләрдән сәнәгать әй¬ берләре, техника, зиннәтле товарлар, өй җиһазлары, кием- салым, йорт кирәк-яраклары, шәраб, келәмнәр, савыт-саба, аш тәмләткечләр кертә. Финанслар. Россия байый бара. Бу — илнең территориясе киңәю һәм салым түләүче халыкның күбәюе, казна завод¬ лары продуктларын сатудан казнага акча керү. Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләр белән сәүдә бәйләнешләре үсү һәм таможня җыемнары арту белән аңлатыла. Россиянең чыгымнары да күпкә арта. 1780—1790 ел¬ ларда ул ике тапкырдан күбрәккә үсә. Чыгымнарның яр¬ Көмеш самавыр. XVIII гасыр 209
тысы чамасы армия белән флотны тотуга китә. Россиянең Төркия һәм Швеция белән алып барган сугышлары, рус гаскәрләренең Польшага басып керүе зур акчалар таләп итә. Ил бюджетының 20% ы чамасы дәүләт икътисадына ярдәм итүгә (казна заводлары, төрле казна йортлары кору¬ га һәм аларны тотуга) китә; 12% ы чамасы идарә һәм суд органнарына түләүгә билгеләнә. Җирле идарә реформалары, чиновникларның яңа армиясе барлыкка килү ил ж,илкәсенә авыр йөк булып төшә. Россиянең барлык керемнәренең 9% ы чамасы император сараен тотуга сарыф ителә. Чыгымнар үсү бюджет дефицитына китерә. Аларны каплау өчен, Екатерина II хөкүмәте кәгазь акчалар чыгара башлый. Алар бик тиз кыйммәтләрен югалталар, һәм, озак та үтми, базарда бер кәгазь сумга металл тәңкә бәясенең ни¬ бары 68% ын гына бирә башлыйлар. Россия империясенең үз мөмкинлегеннән чыгып кына яшәмәве торган саен ачы¬ клана бара. Финанс өлкәсе Россия халкының төп массасы белән илдәге югары, өстенлекле катлауның матди хәлләре кискен аерылып торуны ачык чагылдыра. Россия халкының тормышы һәм хуҗалыгы. XVIII гасыр дә¬ вамында Россия составына күп кенә яңа халыклар керә. Ул халыкларның һәркайсы цивилизация үсешенең төрле стадиясендә була. Грузиннар, литвалылар һәм татарлар — дәвамлы дәү¬ ләтчелек тарихына ия халыклар. Аларның җирләрендә феодаль мөнәсәбәтләр яхшы үсеш алган, үзләренең дворян катлавы да формалашкан була. Балтыйк буенда яшзучелзр Көнбатыш цивилизациясе кысаларында гомер итәләр, алар европача эре портлары булган югары үсешле зур шәһәрләргә, заманча ысул белән алып барыла торган авыл хуҗалыгына һәм сәүдәгә, Европа дәрәҗәсендәге белемгә ия булалар. Монда буржуаз яшәү рәвеше формалашып килә, һәм Балтыйк буе җир биләүчелә¬ ре крепостной хезмәтнең отышлы булмавын империянең башка төбәкләрендәгеләрдән иртәрәк аңлыйлар. Идел һәм Урал буйларында яшәүче халыклар күптән инде гомумроссия тормышы системасына җайлашкан була¬ лар. Идел һәм Урал буйларында авыл хуҗалыгы үсеш ала, кәсепчелек алга китә; аяк киеме, өс киеме тегүгә, көнкүреш әйберләре (буяулар, сабын, шәм һ.б.) ясауга көйләнгән вак һөнәрчелек сәнәгате чәчәк ата; терлекчелек (аеруча Баш- 210
кортстанда) киңәя. Шул ук вакытта Казан һәм Уфа кебек эре шәһәрләр, мөһим сәүдә-сәнәгать үзәкләре дә күтәрелеп чыга. Казан тирәсендә һәм Башкортстанда эре заводлар төзелә. Башкорт һәм татар халкының бер өлеше металлургия заводларында эшли. Андагы крестьяннар дәүләт крестьян¬ нары хәлендә яши. Алар крепостнойлык мөнәсәбәтләрен белмиләр, рекрутлыктан азат булалар. Империядәге рус булмаган күп кенә халыклар ясак түлиләр, ә ул рус крестьяннары түләвеннән һәм йөклә¬ мәләреннән җиңелрәк була. Әмма татарлар да, башкортлар, мордва, мари, чувашлар да җирләренә рус һәм үз җир биләүчеләре белән заводчыларның тиюеннән җәфа чигәләр. Чиновниклар, нигездә, дворяннар хакимияте, аларга көчле басым ясый. Идел һәм Урал буйлары халыклары тормышында Рус Православие Чиркәве мөһим фактор булып тора. Право¬ славие руханилары баштарак җирле мәҗүсиләр һәм мөсел¬ маннар арасында чиктән тыш сак эш итәләр. Инандыру, шәхси үрнәк ысуллары эшкә җигелә. Бу җирләрдә хакимлек ныгый барган саен. Чиркәү дә халыкка басымын арттыра. Көчләп христианлаштыру очраклары ешая. Моны аеруча мөселманнар — татарлар белән башкортлар авыр кабул итә. Шулай ук Идел буенда үзләренең борынгы мәҗүсилек динен тотып яшәүче угро-фин халыклары да Чиркәү басымына каршылык күрсәтәләр. Көчле социаль һәм милли каршы¬ лык күтәрелешләреннән соң гына, хөкүмәт һәм Чиркәү халыкның дини омтылышларына карашларын үзгәртә. XVIII гасыр ахырына Россия дөньяның диннәргә тигез карашлы илләреннән берсе булып әверелә. Монда сан ягын¬ нан өстенлекле православие динендәгеләр дә, мөселманнар, буддачылар, мәҗүсилек тарафдарлары да үзара тынышып гомер итәләр. Россиянең көнбатыш губерналарындагы яһүд халкының вөҗдан иреге кысылулы хәлдә була. Яһүд дине Россиядә дош¬ ман дин буларак карала. Нәкъ менә шул чорда илдә утрак¬ лык чиге кертелә, ул яһүдләрнең яшәү урынын билгели. Хакимиятнең Карелиядә яшәүчеләргә мөнәсәбәте уңай була, алар даими дуслык шартларында яшиләр, өстәвенә, бу якларда христиан дине дә күптән тамырланып, карелларның күбесе православие динен тота. Коми җирләрендә, Пермь якларында. Төньякның һәм Урал буеның урманлы полосасында халык аучылык, ба- 211
лык тоту, төрле кәсеп белән шөгыльләнә. Биредә шулай ук сөрүле игенчелек, яшелчәчелек, терлекчелек тә үсеш ала, сәнәгать төзелешләре барлыкка килә. XVII гасырда Коми крае һәм Пермь күпләп тоз чыгару урыны була. Инде тимер эшкәртү сәнәгате күтәрелеп чыга. Кешеләр җирле сәнәгать предприятиеләрендә эшли башлыйлар. Кайчандыр тын ят¬ кан тайга урманнарында яңа шәһәрләр барлыкка килә. Россия составына кергән Төньяк Кавказ кешеләре югары үсеш алган феодаль мөнәсәбәтләр шартларында яши. Ара¬ ларыннан мөлкәтле кенәзләр аерылып чыгу, феодаль низаг¬ лар, гади халыкның хәерчеләнүе бу тормыш өчен гадәти хәлләр була. Яхшы җирләр һәм көтүлекләр йогынтылы югары катлау кулына күчә. Россия составына керү белән, бу халыкларның язмышы тулысынча хәл ителгән дип уй¬ ларга кирәкми. Киресенчә, аларның хәле гаять тотрыксыз кала килә, чөнки бу региондагы вәзгыять еш кына Россия, Төркия һәм Иран арасындагы көчләр чагыштырмасыннан бәйле була. Рус хөкүмәте андагы җирләрне үзләштерергә ашык¬ мый, үз администраңиясен урнаштырмый. Шулай да көчләр өстенлеге әкренләп, аеруча Тамань ярымутравы белән Ку¬ бань елгасы буендагы җирләр аңа күчкәч. Россия ягына авыша. Анда күчеп килүче руслар күбәя бара. Бу якларда күптән яшәүче Терек казаклары белән, Кубаньга күчеп килгән Запорожье Сече һәм Дон казаклары белән бергә. Төньяк Кавказ җирләре гомумроссия тормышына торган саен тыгызрак кушыла бара. Себернең күп санлы халкы Россия орбитасына акрын һәм авырлык белән тартыла. Ул гаять зур киңлекләр. Себер территориясенең ил үзәгеннән еракта булуы, аерымланган¬ лык, җирле халыкларның таркау урнашуы һәм аз санлы булуы, бөтенләй диярлек юлсызлык сәбәпле шулай килеп чыга. Еш кына ерактагы тайга урманнарында бердәнбер элемтә чарасы булып елгалар кала. Себернең җирле халкы хуҗалык итүнең үз традиңион төрләре— аучылык, балык тоту, болан асрау белән шө¬ гыльләнә. XVIII йөзьеллык ахырына да кешеләр гасырлар дәвамында формалашкан шушы шөгыльләре белән киләләр. Аларның бер өлеше кабиләчелек мөнәсәбәтләре стадиясендә булалар, икенчеләре, бераз үсеш алганнары—хантылар, ман¬ силар, якутлар, бурятлар—феодаль мөнәсәбәтләр стадиясенә аяк басалар. Җирле кенәзләр барлыкка килә, алар тирәсенә 212
аксөякләр һәм бай кешеләр туплана. Җир биләмәләре, аучы¬ лык һәм балык тоту өчен җир-сулар төп милек була. XVIII гасырның икенче яртысына Себер халкы: кил¬ гәннәре — руслар да, төрле милләттән булган җирле халык та гомумрус процессына торган саен ныграк тартыла. Юлау¬ чылар йортлары, ямчылар почтасы белән еракка сузылган трактлар — Мәскәүдән Охот диңгезенә хәтле сузылган Себер тракты, Чуя тракты — очсыз-кырыйсыз Себер киңлекләрен кисеп үтә. Элекке баструклар һәм ныгытмалар — Тобольск, Иркутск, Томск — администрация һәм сәүдә үзәкләренә әйләнә. XVIII гасырның баштагы егерме елында яңа ныгыт¬ малар— Омск, Семипалатинск, Усть-Каменогорск барлыкка килә. Алар рус биләмәләренең көньякка. Көнбатыш Монго¬ лия ягына җәелүен тәэмин итәләр. Себердә — сөрүле игенчелек, көньяк районнарда бакча¬ чылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Җирле халык, үзенең гадәти шөгыленнән аерылмый гына, әкренләп рус күчеп килүчеләреннән хуҗалык күнекмәләре үзләштерә, җир эшкәртергә, мичкә ягулы иркен агач йортлар салырга өйрәнә, үз куллары белән җитештергән әйберләрен җирле базарларга сатарга алып бара. Тау токымнарын — Нерчинск янындагы алтын һәм кө¬ меш ятмаларын эшкәртү алга китә, тимер эретү һәм бакыр кою заводлары төзелә. Постау, күн, фарфор-фаянс пред¬ приятиеләре, тоз кайнату заводлары барлыкка килә. Ул предприятиеләргә, рус халкы белән бергә, ирекле яллы эшче сыйфатында җирле халык та килә һәм үзләре өчен кыен, вакыты белән авыр, әмма цивилизациянең Се¬ бер киңлекләренә атлавы белән бәйле котылгысыз булган бөтенләй яңа дөнья ача. Җирле халыклар даирәсенә әкренләп Европа мәдәнияте үтеп керә башлый. Укырга-язарга өйрәнү, христианлык белән бергә, гуманитар омтылышлы дини китаплар килә. Православие руханилары җирле халык арасында риясыз¬ лык белән фидакарьлек дип аталырлык эш алып баралар: аларны җайлап, көйләп, моңа кадәр таныш булмаган, ә кай¬ вакыт бөтенләй чит тоелган рус милли традицияләре белән таныштыралар. XVIII гасыр илнең милли районнары халкының руслар белән ассимиляцияләшле чоры була. Русларның Балтыйк, Идел, Урал буйларына. Төньяк Кавказга һәм, әлбәттә инде. Себер регионы киңлекләренә күчеп урнашуы дәвам итә. 213
Балтыйк буеның шактый алга киткән, диңгез, сәүдә белән яшәүче районнарында рус сәүдәгәрләре, моряклар, чиновниклар пәйда булса, башка милли районнарны төрле катлау кешеләре колонияләштерә. Идел буен, башкорт җирләрен һәм Урал буйларын Россия дворяннары үзләштерә. Крестьяннарны күчерү дә көчәя. Аеруча Екатерина II уздырган җирле идарә реформасыннан соң бу якларда хәрбиләр, чиновниклар күбәя. Төньяк Кавказның яңа төзелгән ныгытмалары һәм чик буе сызыклары ышыгына илнең үзәк өязләреннән казаклар һәм крестьяннар күчеп утыра. Себер киңлекләренә крестьяннар, һөнәрчеләр, сәүдәгәр¬ ләр, кыйммәтле җәнлек тиресе сатып алу, яңа җирләр ачу ниятендәгеләр агыла. Һәм, әлбәттә, анда хәрби отрядлар, патша хакимияте вәкилләре. Чиркәү әһелләре дә күбәя. Рус халкы саны һәркайда арта бара. XVIII гасыр ахырына Себердә рус кешеләре барлык халыкның 81% ын тәшкил итә. Ә бу—Себернең башлыча рус җиренә әйләнүен күрсәтә. Идел, Урал буйларында һәм Төньяк Кавказда да шул ук проңесслар күзәтелә. Халыкларның кушылуы бара. Әйтик, башкорт җирлә¬ ренә руслар гына түгел, татарлар да күчеп урнаша. Төньяк Кавказда, Карелиядә, Коми краенда, Себердә дә шундый ук проңесслар җәелә. Болар барысы да милли тирәлектә яңа күренешләргә китерә. Бер яктан, җирле халыклар тормышына чит эле¬ ментлар килеп керә. Рус алпавытларының, завод хуҗалары, сәүдәгәрләр, чиновниклар, хәрби отрядларның пәйда бу¬ луы андагы җирләрне талауга, җирле халыкны көчләү- җәберләүгә, империя тәртипләре урнаштыруга китерә. Икен¬ че яктан, чикләнгән көнкүреш, урыны белән кабиләчелек тәртипләре җимерелеп, бөтенләй башка, евразиячә, ңиви- лизацияле тормыш башлана. Рус хакимияте империячел идарәнең, милли районнарны колонияләштерүнең тискәре сыйфатларын йомшартырга тырыша. Ризасызлыклар, каршылыклар, фетнәләр көч белән бастырыла. Әмма шул ук вакытта хакимияттәгеләр җирле аксөякләргә таянырга: кенәзләрне һәм аксакалларны, җирләр һәм өстенлекләр биреп, кыйммәтле әйберләр бүләк итеп, акчалар өләшеп, үз якларына җәлеп итәргә омтыла¬ лар. Кагыйдә буларак, урыннардагы милли югары катлау, вакытлар узу белән, тәхетнең ныклы таянычына әйләнә. 214
XVIII гасыр ахырына шактый дәрәҗәдә көйле милли сәясәт эшләнә, анда илдәге халыкларның милли үзен¬ чәлекләренә хөрмәт, дин тотуга тулы ирек, җирле халык өчен күчеп килгән руслар белән чагыштырганда аерым салым ташламалары, русның үзәк өлешендә мәҗбүри куел¬ ган кайбер йөкләмәләрдән, аерым алганда, хәрби бурычтан азат итү (гәрчә рус хәрби башлыклары башкорт, татар һәм калмыкларның атлы отрядларын, казак частьлары кебек үк, дошманга каршы сугышта бик теләп файдалансалар да) карала. Рус крестьяннары һәм хезмәттәге кешеләр белән төрле милләттәге гади кешеләр арасындагы үзара хөрмәт итешү .мөнәсәбәтләре, вакытлар узу белән. Россия империясенең ае¬ рылгысыз өлешенә әйләнгән милли районнардагы хәлләрнең тотрыклылыгына китерә. 1. XVIII гасырның икенче яртысында Россиянең территориясе киңәю анда нинди уңай һәм тискәре күренешләр китереп чыгара? Сез ничек уйлыйсыз, уңай яклар күбрәкме, әллә тискәре яклар¬ мы? 2. XVIII гасырның икенче яртысында икътисад үсеше факторларын санап чыгыгыз. Россиянең икътисади үсешенә нәрсә ярдәм итә, ә нәрсә комачаулый? 3. «XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә үсеше» темасына җавапның киңәйтелгән планын төзегез. 4. XVIII гасырның икенче яртысында нинди эчке сәяси вакыйга¬ лар Россиянең икътисади үсешенә хәлиткеч йогынты ясый? Ул йогынты нәрсәдән гыйбарәт була? 5. Ил икътисадының XVIII гасырда Россия составына кергән ха¬ лыклар тормышына йогынтысын сурәтләгез. 6. «Крепостнойлык XVIII гасырның икенче яртысында Россиянең икътисади үсешенә комачаулый» һәм «Бу чорда крепостнойлык Россиянең икътисади үсешен тәэмин итә» дигән карашларны үзара ярашлы дип санап буламы? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 215
§ 19 XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә мәдәният һәм көнкүреш Россия мәдәниятенең үзенчәлекләре. Петр I һәм аның ре¬ формалары Россия тормышының офыкларын киңәйтеп җибәрә. Екатерина II идарә иткәндә, бу процесс тизлеген арттыра. Россия, үзенең күп яклары белән башка дөньядан аерымланган уртагасырчылык мәдәниятеннән китә барып, Европаның мәгърифәтле дәүләтенә әйләнә. Европа мәгърифәтчеләренең идеяләре, мәгърифәтле мо¬ нархларның дәүләт тоту практикасы император сарае һәм Россиянең укымышлы элитасы өчен генә зур табыш булмый. Ул халыкның киң катлавына — дворяннар арасында үсеп килүче урта сыйныф һәм хәтта крестьяннар арасына үтеп керә. Европа цивилизациясе тарихында булып үткән зур борылышлар — Яңарыш һәм Реформацияләр чоры күп яктан Россияне читләтеп узган булса. Мәгърифәтчелек дәвере исә аның үз дәверенә әверелә. Кешегә, аның иҗтимагый система¬ дагы һәм табигатьтәге урынына, җәмгыятьнең максатларына һәм бурычларына караш үзгәрә. Әмма Россиядә әле феодализм хөкем сөрә, абсолют хаким¬ лек үзенең чәчәк ату чорына керә, крепостнойлык тәртипләре, аерым катлауларның өстенлекләре яки, киресенчә, чикләүләр кешелек мөнәсәбәтләренең какшамас нигезен тәшкил итә. Болар Россиянең әлеге куәтле иске дөньясы белән яңа мәдәни күренешләр арасында кискен каршылыкларга китерә. Шулай да яңалык, бик тырышып, үзенә юл яра. Бу чорда Россия мәдәнияте үсеше үзенчәлекләренең берсе XVII гасыр рус мәдәнияте казанышлары белән яңа мәдәни күренешләрнең бер-берләренә үтеп керүе була. Рус кешесе өчен дөньяга христианлык аша карау мөһим булып кала. Петр I дә, Екатерина П дә дингә тирән бирелгән, әмма чиркәү йолаларына, гадәтләренә, кагыйдәләренә бө¬ тенләй битараф кешеләр була. Чиркәүнең даими йогынты¬ сыннан һәм басымыннан азат ителгән Россия мәдәниятенең барлык чагылышларында да дөньявилык көчәя. Мәдәният Россия җәмгыяте формалашуга булышлык итә, ул кешеләрне милләт буларак якынайта, милли үзаңны уята. Императрица да, зур түрәләр дә, провинция дворяннары, шәһәр халкы, казаклар, крестьяннар, шул исәптән кре¬ постной зыялылар (актерлар, музыкантлар, рәссамнар) да 216
шул җәмгыятьнең һәм шул милләтнең әгъзалары булалар. Әлбәттә, җәмгыятьнең югары катлаулары белән түбәндәгеләр арасында үтеп чыгалмаслык упкын ята, әмма мәдәният ул упкын аша күзгә күренмәс күперләр суза. Фәкать кре¬ постной крестьяннар гына яңа туып килгән бу дөньядан читләтелгән хәлдә кала. Күпмилләтле Россия шартларында яңа мәдәни кыйммәтләр барлыкка килү интернаңиональ төс ала. Яңа мәдәни кыйммәтләр һәм мәгърифәтчелек идеяләре Россиядәге барлык халыкларның мәдәни традиңияләренең һәм казанышларының нигезенә салына һәм ул халыклар¬ ны бөтен ил язмышына катнаштыра. Алар үзләрен Россия, гаять зур һәм күпмилләтле держава кешеләре дип хис итә башлыйлар. Яңа фәнни һәм мәдәни традиңияләрне кулланылышка кертеп җибәрүчеләр беренче чиратта дворяннар була. Ләкин бу әле рус мәдәнияте фәкать дворяннарныкы гына дигән сүз түгел. Дворяннар Россиядә гомумкешелек мәдәниятен тудыралар һәм кадерләп үстерәләр. Чит ил кешеләре дә Россиядә XVIII гасыр фәнен һәм мәдәниятен тудыручылар булып санала. Бөтен йөзьеллык дәвамында Россия ңивилизаңиясе формалашуга чит ил кешеләре көчле йогынты ясый. Алар белем бирү система¬ сын көйләп җибәрүдә катнашалар, Фәннәр академиясен оештыручылар булалар, рус архитектурасы, сынлы сәнгате, скульптура, театр, музыка үсешенә чиксез өлеш кертәләр. Аларның күбесе талантлы һәм үз эшләренә бирелгән кешеләр була, үз осталыкларын һәм тәҗрибәләрен рус кешеләре белән уртаклашып. Россиягә зур файда китерә. Ь.әм үз илебез та¬ лантлары да әкренләп көч туплыйлар, абруй казаналар. Халыкка белем бирү һәм мәгариф. XVIII гасыр азагында ха¬ лыкка белем бирү һәм мәгариф өлкәсендә шактый уңышлар яулана. Белем бирү, нигездә, катлауларга бүлеп оештырыла. Ягъни һәр катлауның башкалар өчен ябык белем бирү си¬ стемасы була. Катлау югарырак һәм өстенлеклерәк булган саен, белем бирү дәрәҗәсе дә яхшырак оештырыла. 1730 елларда Коры җир шляхта корпусы, 1750 еллар¬ да Диңгез шляхта корпусы ачыла. Шулай итеп, армия һәм флот югары квалификаңияле кадрлар белән тулылан¬ дырыла, бер үк вакытта дворян балаларына укып чыгу белән хезмәтләрен офиңер дәрәҗәсеннән башлап китәргә мөмкинлек туа (Петр I вакытында ул солдат хезмәтеннән башлана). Бу — дворяннарның өстенлеге була. Артиллерия 217
корпусы белән Инженер шляхта корпусы да ябык уку йорт¬ лары булалар. Мәскәүдә, Петербургта һәм башка шәһәрләрдә дворяннар өчен хосусый пансионнар барлыкка килә. Аларда дворян балалары яшиләр дә, укыйлар да. Бер үк вакытта өй шарт¬ ларында укыту да модага керә. Әмма пансионнарда һәм өйдә алган белем һөнәри һәм гомумгуманитар әзерлек дәрәҗәсен күтәрүне таләп итә. Аны гражданлык тибындагы югары уку йортлары гына хәл итә ала. Россиядә заман дәрәҗәсендәге югары уку йортлары булмау сәбәпле, хакимиятнең берьюлы ике университет ачуы табигый адым була. Аның берсе — Петербург Фәннәр академиясе каршында- гысы — ил өчен галимнәр әзерли. Бу максат университетка университет белеме, ягъни универсаль гомуми белем алырга теләүчеләр агымын чикли. Өстәвенә, университетка керү алдыннан, академик гимназиядә уку кирәк була. 1755 елда Маскәу университеты ачылу белән, хәл нык кына үзгәрә. Анда башта өч — фәлсәфә факультеты, юри¬ дик факультет һәм медицина факультеты була. Фәлсәфә факультетында математика, механика, физика, география, филологияне өйрәнәләр. Медицина факультетында химия белән биологияне өйрәнүгә зур урын бирелә. Мәскәү университеты XVIII гасырда Европада дини тәгъ¬ лиматлар факультеты булмаган һәм дини фәннәр укытылма¬ ган бердәнбер университет була. Россиянең яңа уку йорты тулысынча укытуның дөньяви принципларына нигезләнә. Мәскәү университеты юкка гына М. В. Ломоносов (1711 — 1765) исемен йөртми. Ул аны оештыруның инициаторы була, университетның проектын эшли, анда укытуның рус телендә булуын таләп итә, белем бирүдә латин кулланыл¬ ган ул чорда бу бик үк гадәти хәл булмый. М. Б. Ломоносов университетның ачык, ягъни һәркем керә алырлык уку йорты булуына ирешә. XVIII гасырда университетта укучыларның 85% ы төрле катлаулардан чыккан яшьләр була. Укытучылар составы да алар арасыннан әзерләнә. Университет уставы студентларга тән җәзасы бирүне тыя. Университет автономияле, үзидарәгә корылган һәм җирле хакимиятләрдән бәйсез оешма була. Ул Сенатка буйсына. Университет каршында гимназия эшли. Ул дворян бала¬ лары өчен аерым, башка зыялы катлау балалары өчен аерым 218
нке өлештән тора. Университетны оештырып җибәрүдә Ели¬ завета Петровнаның фавориты И. И. Шувалов (1727—1797) зур роль уйный. М. В. Ломоносов үзенең ниятләрен нәкъ менә аның актив ярдәме белән тормышка ашыра. Илдә дворяннар өчен уку йортлары ачылу белән бергә, дини уку йортлары, челтәре дә киңәя. Әкренләп гомуми белем бирү мәктәпләре челтәре үсә башлый. 1780 елларда ил тарихында беренче булып халык мәгарифе системасы кертелә. Петербург губернасында, соңрак илнең тагы 25 губернасында ике сыйныфлы һәм дүрт сыйныфлы халык училищелары ачыла. Беренчесендә бала¬ ларны укырга, язарга, матур язуга, рәсемгә, Алла канун¬ нарына өйрәтәләр. Икенчесендә грамматика, арифметика, геометрия, механика, физика, география, тарих, табигать белеме һәм архитектурага өйрәтү өстәлә. Екатерина П белем бирү системасын Европа дәрәҗәсенә куярга омтыла. Ул илдә киң фикерләүче, гуманлы, мәгъ¬ рифәтле кешеләр барлыкка килүен тели. Дворяннардан гына түгел, башка катлаулар арасыннан да. Бу максатлардан дворяннар, сәүдәгәрләр һәм башка катлаулар өчен аерым- аерым ябык уку йортлары ачу планлаштырыла. Аларда мәгърифәтлелек принципларыннан чыгып — инандыру юлы белән, җәза кулланмыйча һәм мәҗбүр итмичә — белем бирү күздә тотыла. Ябык уку йортлары иң элек Петербургта барлыкка килә. 1767 елда Зыялы кызлар институты (Смольный инсти¬ туты ) ачыла. Анда, аерым төркемнәргә бүленеп, меш;ан катлавы — һөнәрчеләр, вак сәүдәгәрләр һ.б.—кызлары белем ала. Фән. Россия фәне үзәген өч бүлектән (фәлсәфә, физика һәм тарих) торган Фәннәр академиясе тәшкил итә. Баштарак чит илдән чакырып китерелгән галимнәр генә академия әгъзалары була. Тәхеткә Елизавета Петровна утырганнан соң һәм илдәге иҗтимагый тормышның күп кенә өлкәләрен үз карамакларына алган немецлар йогынтысына нокта куелгач, академиядә хәлләр үзгәрә башлый. Фәнни тикшеренүләр алга китә, галимнәр арасында үзебезнең рус кешеләре күтәрелеп чыга. 1740—1750 елларда академиядә әйдәүче көч Михаил Васильевич Ломоносов була. Рус фәнендә Ломоносов — үзе бер дәвер. Белемнәрнең ул үтеп кермәгән һәм үзенең гаять әһәмиятле эзен калдырмаган өлкәсе булмагандыр, мөгаен. Ул Россия тарихында беренче ' / ■, f • # гУ и. и. Шувалов 219
м. в. Ломоносов Коткаручы. М. В. Ломоносов мозаикасы булып химия лабораториясе булдыра. Күп тап¬ кырлар химик тәҗрибәләр үткәреп, материя һәм хәрәкәт саклану законын ача. Матдә төзелешенең атом-молекуляр теориясен Ломоносов тәкъдим итә. Әйберләрнең җылыну күренешен ул, элек уйлаганча, ниндидер җылыткыч ярдәмендә түгел, ә шул әйбер кисәкчекләренең хәрәкәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән процесс дип аңлата. Астрономнар Ломоносовны бу фәннең атасы дип бәялиләр. Вене¬ ра планетасында атмосфера барлыгын ул ачыклый. Геология, минералогия, тау эшләре, география өлкәсендә дә Ломоносовның хезмәтләре аз түгел. Ул Төньяк диңгез юлларының Россия өчен гаять әһәмиятле булуын нигезли, әле бүген дә корабльләр илнең төньяк-көнчыгыш портларына шул юллар¬ дан йөри. М. В. Ломоносов беркайчан да кабинет галиме булмый. Ул күп кенә гамәли фәннәрдә искиткеч нәтиҗәләргә ирешә, практик әһәмияткә ия булган күп төрле ачышлар ясый. Кешеләрне атмосфера электрыннан, яшеннән саклаучы яшен уздыргыч та аның тарафыннан уйлап табылган. Ул — Рос¬ сия фәнни метеорологиясенә нигез салучы. Ломоносов җи¬ тештерү өлкәсендә — яңа сорт фарфор, пыяла, буяулар табу, мозаика төзү (ул үзе дә менә дигән картиналар иҗат иткән) буенча күп хезмәт куя. М. В. Ломоносов — табигый фәннәр өлкәсендә гений булу белән бергә, күренекле гуманитарий да. Ул рус әдәби телен формалаштыруга зур өлеш кертә һәм «Рус грамматикасы»н эшли. Аның шигъри әсәрләре, аерым алганда, Елизавета Петровна хөрмәтенә һәм рус коралының җиңүләрен мак¬ тап язылган мәдхияләре XVIII гасырның күп кенә каләм әһелләренә үрнәк булып тора. Ниһаять, М.В. Ломоносов үзен көчле тарихчы итеп таныта. «Борынгы Россия тарихы» дигән хезмәтен ул славян дөньясы тарихы белән горурланып иҗат итә. XVIII гасырның икенче яртысында техник фикерләр дә алга китә. Җылылык технигы И. И. Ползунов (1728—1766) пар белән эшли торган универсаль двигатель проекты төзи. Үзлегеннән өйрәнгән техник И. П. Кулибин (1735—1818) күп төрле механизмнар уйлап таба, алар арасында гаҗәеп сәгать тә була. Ул шулай ук Нева елгасы аша 300 метр чама¬ сы озынлыктагы бер аркалы күпер проекты тәкъдим итә. 220
Фәнни эшчәнлекнең төп өлеше булган тикшеренү экс¬ педицияләре оештырыла. XVII гасыр илнең көнчыгышында бөек рус ачышлары дәвере булса, XVIII гасыр аларны тик¬ шерү һәм үзләштерү заманы була. Юллар, климат, җир асты байлыклары, диңгез агымнары, Евразия материгының чик сызыклары, аның халкы — барысы да кызыксынды¬ ра. 1735 елдан 1741 елга кадәр Сенат, Адмиралтейство, Фәннәр академиясе ярдәмендә В. Беринг белән А. И. Чири- ковның Камчаткага икенче экспедициясе оештырыла, анда Американы Азиядән аерып торучы бугаз барлыгы ачыклана, һәм ул ачучысы хөрмәтенә Беринг бугазы дип атала башлый. Экспедиция дөнья өчен Төньяк-Көнбатыш Американы ача. Экспедиция әгъзалары, Камчатка, Курил һәм Алеут утрау¬ лары, Төньяк Япония яр буйларын тикшереп, тасвирлама язалар. Көньяк Себергә, Түбән Иделгә, Урал тавы буена һәм Уралга, башкорт җирләренә. Төньяк Кавказга, Кырымга, Байкал күленә экспедицияләр оештырыла. Махсус тикшеренү экспедициясе су юлы белән Аляскага китә. Экспедиция материаллары Россиядә һәм чит илләрдә басылып чыга. Әдәбият һәм сәнгать. XVIII гасырның икенче яртысында әдәбият, чиркәү йогынтысыннан чыгып, дөньяви юнәлеш ала бара. Иске чиркәү сөйләменнән арындырылган рус әдәби теле формалаша. Чиркәү-славян теле дини текстлар¬ да һәм гыйбадәтләрдә генә кала. Тел реформасына башта М. В. Ломоносов, ә соңрак язучы һәм тарихчы Н. М. Карам¬ зин (1766—1826) зур йогынты ясыйлар. Алар кулланган әдәби тел үткәннеке түгел, ә киләчәк теле була. Көнбатышта да. Россиядә дә антик мирасны, гүзәл, кеше кулы белән бизәлгән табигатьне, батырлык һәм әхлаклылык идеалларын нигез итеп алган классицизм төп иҗат стиленә әйләнә. Монда беренче урынга Петр I гә хезмәткә күчкән Молдавия кенәзе, талантлы әдәбиятчы А. Д. Кантемир (1708—1744) чыга. Ул проза һәм поэзия әсәрләре яза, Европаның борынгы һәм үз заманы классикларын рус те¬ ленә тәрҗемә итә. М. В. Ломоносов белән В. К. Тредиаков- ский (1706—1768) мәдхияләре, шулай ук, замандашлары бәяләвенчә, рус драмасының атасы дип саналган А. П. Су¬ мароковның (1717—1777) трагедияләре һәм комедияләре классицизм әсәрләре үрнәге булып торалар. и. п. Кулибин 221
1 л '■Z-. А. Д. Кантемир • £. Г. Р. Державин А. П. Сумароков Рус әдәбияты тиз үсеп китә. Классицизм чәчәк атып өлгерми, аңа алмашка яңа стиль — үзәккә күренекле шәхес түгел, ә гап-гади шәһәр кешеләренең, крестьяннарның эчке дөньясын, кичерешләрен куйган сентиментализм стиле килә. Бу юнәлешнең күренекле вәкиле булып Н. М. Карам¬ зин таныла, аның тыйнак бер кызның фаҗигале тәмамлан¬ ган мәхәббәт кичерешләре турындагы ^Бичара Лиза» по¬ вестен хәреф таныган бөтен Россия укый. Әле XVIII гасыр тәмамланмаган — рус әдәбиятына реализм башлангычлары килеп керә, һәм ул әдәбиятта XIX гасыр буена дәвам итә. Реалистик мотивлар Г. Р. Державинның (1743—1816) поэтик әсәрләрендә, Д. И. Фонвизинның (174.5—1792) пье¬ саларында чагылыш таба. Аның «Җитлекмәгән егет» ко¬ медиясе бернинди яңалыкка, алгарышка омтылмаучы, кре¬ постнойлык тәртипләре һәм үз өстенлекләренә чытырдап ябышкан дворяннарны сәхнәгә чыгара. Халык иҗаты Россия мәдәниятенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. XVIII гасырның икенче яртысы фольклорында Емельян Пугачев һәм Салават Юлаев күтәрелешләре һәм ан¬ дагы халык батырлары, Богдан Хмельницкий белән Максим Кривонос кебек элеккеге данлы вакыйгаларның геройлары тасвирлана. Халык арасында иҗат ителгән атаклы «Коллар елавы» гади кешеләрнең крепостной хокукны күралмавын бәян итә. Россия шәһәрләрен чын мәгънәсендә бизәп торган архи¬ тектура һәйкәлләре XVIII гасырда иҗат ителә. Россиянең горурлыгына әйләнгән һәм дөньякүләм архитектура шедевр¬ ларыннан саналган Петербург, Царское Село, Павловск, Петергоф үзләре генә дә ни тора! Илдә барокко стиле барлыкка килү Россиядә эшләгән итальян скульпторы В. В. Растрелли (1700—1771) исеме белән бәйле. Атаклы Кышкы сарайны, Царское Селодагы шулай ук гүзәл Екатерина сараен, Смольный монастыре бинасы белән Строгановлар сарае комплексын һәм Петер¬ бургтагы башка биналарны ул шушы стильдә төзи. Россия архитектурасында бароккога алмашка төгәл про¬ порцияле, төз колоннадалы, мәһабәт, гармонияле классицизм килә. Бу стильнең күренекле иҗатчысы Екатерина П нең сарай архитекторы, шотландияле Ч. Камерон (1730 еллар— 1812) була. Ул — Петербург янындагы Павловскида сарай 222
г 1 I Ләл« парк корылмалары ансамбле. Царское Селода галереялар һәм башка корылмалар авторы. Башкала архитектурасында танылган итальян архитекто¬ ры Дж. Кваренгиның да f 7 744—1817J сизелерлек эзе кала. Эрмитажны, Смольный институтын. Биржа бинасын, Петергофтагы Зур сарай һәм Царское Селодагы Александр сарае кебек зиннәтле биналарны ул иҗат итә. Мәскәүдә булган һәркем Кремль каршындагы калкулык¬ та балкып торган мәһабәт һәм нәфис Пашков йортын (хәзер Дәүләт китапханәсе) күргәндер. Ул — атаклы рус архитек¬ торы В.И.Баженов (1738—1799) иҗаты. Мэскэудэге Зур Кремль сарае һәм Петербургтагы Михаил замогы, Мәскәү янындагы Царицыно авылындагы император сарае һәм башка биналарның проектларын ул эшләгән. В. И. Баже¬ нов Рим академиясе профессоры. Болонья белән Флоренция академияләренең хакыйкый әгъзасы булып сайлана. М. Ф. Казаков (1738—1812) бай архитектура мирасы калдыра. Аның төп эшләре — Моховаядагы Маскәу универ¬ ситеты бинасы, Мәскәүдәге Голицын хастаханәсе (хәзер 1 нче Шәһәр хастаханәсе), Мәскәүнең Зыялылар җыелышы йорты — хәзер Союзлар йортының Колонналы залы, Мәскәү, Тверь һәм башка шәһәрләрдәге корылмалар. И. Е. Старов (1745—1808) иҗаты XVIII гасыр рус архитек¬ турасының горурлыгы була. Петербургта Г. А. Потемкинның Таврия сарае һәм Александр Невский лаврасындагы Троица соборы — аның иң яхшы иҗат җимешләре. Гасырның соңгы берничә дистә елында Россиядә утарлар төзелеше җәелеп китә. Агач архитектура сәнгате үсештә кала. Аның ачык үрнәге — Останкинода, рус осталары п. и. Аргунов, Г. Е. Дикушин һәм А. Ф. Миронов төзегән Шереметев сарае. S2 I L ш jlf Пашков йорты. Мәскәү (сулда) lu Смольный монас¬ тыре соборы. Петербург ■ е 1 223
Останкино сарае. Мәскәү .Й -^’= 5^ ji |] I! IS111 ьд»» •Й • * А 5 - 1 ' л 3. 2 A и>^ Ч 1 LL 2 В .;.Л-7Г^’ Россиядә сымль4 сәнгать күтәрелеш кичерә. Ул икона ясау шартлылыгыннан реалистик алымнарга күчүдә чагыла. XVIII гасырда портрет ясау алга китә. Солдат улы А. П. Ан¬ тропов, крепостной рәссамнар И. П. Аргунов һәм Ф. С. Роко¬ тов, Украинадан чыккан Д. Г. Левицкий, һәм В. Л. Борови¬ ковский рус патшалары, югары түрәләр, дәүләт эшлеклеләре, полководецлар портретларының гаҗәеп галереясын туды¬ ралар. Тәурат һәм борынгы рус темаларына тарихи картина¬ лар, шулай ук жанрлы сынлы сәнгать барлыкка килә. Аның бер үрнәге — крестьян темасы — заман күренешенә әйләнә. Рәссам И.А. Ерменёв үз картинларында гади халык, кресть¬ яннарны сурәтли. Рәссам М. Шибанов крестьян темасына көнкүреш картиналары иҗат итә. Рус сәнгатендәге гомуми үсешнең бер өлешен скульпту¬ ра белән музыка тәшкил итә. Нәкъ менә XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә гамәли бизәү скульптурасыннан монументаль скульптурага һәм портрет скульптурасына күчү тормышка ашырыла. Монументаль скульптура миса¬ лы— Петр I һәйкәле — атаклы Бакыр җайдак, ул Екатери¬ на II күрсәтмәсе буенча 1775 елда скульптор Э. М. Фальконе (1716—1791) тарафыннан эшләнә; шулай ук Мәскәүдәге Минин һәм Пожарский һәйкәле, авторы—скульптор И. П. Мар¬ тос (1754—1835). Скульптурадагы икенче юнәлешне Ф. И. Шубин (1740— 1805) тудыра. Ул — чыгышы белән Төньяк диңгезләре 224
% л. , И. П, Аргунов. Рус киемендәге крестьян хатын- кызы ( сулда) В. Л. Боровиков¬ ский. М. И. Лопухина портреты буеннан, крестьян улы, М.В. Ломоносовның дусты. Екате¬ рина II, Павел I, Ломоносов, Румянцев, Суворов, Потемкин бюстлары — аның иҗаты. XVIII гасырның икенче яртысындагы күренекле мәдә¬ ният эшлеклеләре сафында рус театрына нигез салган Ф. Г. Волков (1729—1763) фигурасы да лаеклы урын ала. Ярославль сәүдәгәре улы тарихка беренче рус актеры һәм рус милли театрына нигез салучы буларак кереп кала. Баштарак ул Ярославльдә эшли, аннан Петербургка килеп, беренче профессиональ театр оештыра. Музыка сангатендд әлегә читтән килгән опера, балет труппалары өстенлек итә, әмма Россиянең үзенчәлекле талантларына үзләрен раслар чак җиткән була инде. Ком¬ позитор И. Е. Хандошкин (1747—1804) халык инстру¬ ментлары өчен музыка яза, аның әсәрләре әле дә яңгырый. Д. С. Бортнянский (1751—1825) чиркәү өчен соклангыч хораллар иҗат итә. Россия көнкүреше. Халык тормышындагы зур үзгәрешләр илнең Петербург, Мәскәү һәм башка эре шәһәрләрендә күзәтелә. Петербургта, Нева яр буендагы Сарайлар ура- коючы са- мында, Нева проспектында, каналлар һәм Невага кечкенә елгалар тирәли бай түрәләр үзләренә зиннәтле райлар кордыралар. Нева ярлары гранитка төренә. Болар Екатерина П боерыгы белән эшләнә. Җәйге бакчаның атак¬ лы рәшәткәләрен эшләтү дә аның фикере була. Э. м. Фальконе. Бакыр җайдак 1 1! 225
I д. с. Бортнянский Сарайлар бай һәм купшы итеп корыла. Аксөякләр йорт¬ ларын императорларныкына охшатып эшләтергә тырышалар. Аларда зур заллар, европача җиһазланган кунак бүлмәләре, уңайлы торак бүлмәләр була. Чынаяк кирпечтән эшләнгән мичләр кышларын бөтен бинага тигез, коры җылы тарата. Люстралардагы һәм канделябрлардагы шәмнәр бүлмәләрне һәм коридорларны яп-якты итәләр. Бу сарайларда баллар гөрли, аксөякләрне кабул итү мәҗлесләре оештырыла. Г. А. Потемкин үзенең Таврия са¬ раенда императрица хөрмәтенә уздырган атаклы бал гына да ни тора! Өч мең кунак, хор чыгышы, балет, пантомима, фон¬ таннар бәреп торган, чәчәктәге агачларда тере сандугачлар сайрап торган, Екатерина статуясы урнаштырылган храм куелган залда кабул итү мәҗлесе төнге сәгать 2 гә хәтле кичке аш, иртәнгә хәтле биюләр белән бара. Бу тамашаны 140 мең лампада һәм 20 мең шәм яктыртып тора. XVIII гасыр ахырына Петербургта аксөяк салоннары тоту модага керә. Анда французча сөйләшүләр ишетелә, сәясәт, әдәбият, сәнгать турында бәхәсләр кыза. Ул салоннарда Россиянең атаклы әдәбиятчылары күренә башлый. Нева проспекты буйлап урнашкан зиннәтле йортлар кар¬ шыннан купшы экипажлар уза, гвардия офицерлары һәм затлы киенгән кешеләр үтеп йөри. Янәшәдә тыгыз булып бай сәүдәгәрләр һәм чиновник¬ ларның йортлары тезелеп китә. Алар гадирәк эшләнгән була, әмма анда яшәүчеләр дә, заманча архитектура алым¬ нары кулланып, яңа төзелеш һәм бизәү технологияләреннән файдаланып, үзләре өчен уңайлы, иркен, җайлы тораклар төзетәләр. Мәскәү дә үзгәрә. Биредә Петербургтагы кебек үк бай¬ лык һәм купшылык булмаса да, Мәскәү аксөякләре за¬ ман таләпләреннән калышырга теләмиләр. Урамнар турая, тигезләнә, йортлар теләсә кайда салына торган тәртипсез шәһәр төзелеше туктатыла, хәер, бай кеше, ришвәт биреп, йортын үзе теләгән урынга салдыра ала. Бай дворяннар һәм сәүдәгәрләр, кагыйдә буларак, ике-өч катлы, утар тибындагы йортлар салдыралар. Андый йортлар урамнан бакча, чәчәк түтәлләре, юллар белән аерыла. Ул эчкәре утыра, урамнан чуен яки тимер рәшәткәләр белән бүлеп алынган була, урамга флигель канатлары гына чыгып тора. XVIII гасырның шундый утар-йортларының шактые Мәскәүдә әле дә булса сакланган. L 226
Алар белән янәшә башка байларның таштан колонналар белән нәфис итеп эшләнгән йортлары тора. Һәркайсында 7—8 бүлмә: кунак бүлмәсе, диванлы бүлмә, йокы бүлмәсе, кабинет, балалар бүлмәсе, ашханә, бию залы. Аларда да шул чорда модада булган өй җиһазлары җыелмасы, софа һәм диваннар тора. Ян сәкеләр һәм тупас эшләнгән өстәлләр үткәндә кала. Аякларын бөгеп эшләгән урындыклар, кә¬ нәфиләр, нәфис өстәлләр барлыкка килә. Стеналарга обой ябыштырыла. Кичләрен Россиянең күп кенә шәһәрләре фонарьлар белән яктыртыла, аларда киндер мае яндырыла. Шәһәр үзәкләрендә, Петербургтагы кебек, урамнарга таш, еш кына агач түшиләр. Шдһэр хастаханәләре барлыкка килә. Медиңина бел¬ гечләрен госпиталь мәктәпләрендә һәм медиңина-хирургия училиш;еларында әзерлиләр. Гасыр ахырына халык өчен медиңина учреждениеләренең бердәм системасы оештыры¬ ла. Ьәр губерна шәһәрендә бер доктор, ә өяз шәһәрләрендә бер табиб хезмәт күрсәтергә тиеш була. Аптекалар ачыла. Әлбәттә, болар киң һәм күп миллионлы ил өчен бик аз була. Хастаханәләр аерым кешеләр акчасына да төзелә. Байлар аны күпмедер вакыттан соң шәһәргә бирә торган булалар. Россиянең кечкенә шәһәрләре зур авылга охшап тора¬ лар. Ике-өч таш бинадан кала, башкалары барысы да агач йортлар була. Таш түшәлмәгән, чирәм баскан урамнарның яңгырдан соң күлләвекләр, көз һәм яз көннәрендә пыч¬ рак балчык белән каплануы кечкенә шәһәрләр өчен гадәти күренеш санала. Шәһәр читләрендә эшче бараклары урнаша, аларда җирле мануфактураларда читтән ки¬ леп эшләүчеләр, төрле кәсепчеләр яши. Бу — кровать урынына сәкеләр куелган кысан, пычрак, бөркү тораклар була. Шундый барак тибындагы гомуми то¬ ракларда кайвакыт берничә дистә кеше яши. Шунда ук гаиләләр дә тора. Соңрак андый баракларны эчтән такта белән бүлеп-бүлеп куя башлыйлар. Шәһәрләр һәм яңалыклар керә тор¬ ган шәһәр тормышы, әлбәттә, илнең гомуми ңивилизаңия үсеше өчен зур әһәмияткә ия була. Архитектурада бул- Мәскәүдәге Сухарев мәйданында Н.П.Шереметевның мосафирлар йорты. Хәзер Н.В.Склифосов¬ ский исемендәге ашыгыч ярдәм күрсәтү институты 227
Сәгать. Оста Николай Чижов. 1761 вл сын, белем бирү, мәгариф, яшәү рәвеше, кием, туклану, ял, күңел ачуда булсын, Европаның иң соңгы казанышлары шәһәрләр тарафыннан тизрәк һәм җиңелрәк кабул ителә. Иске рус традицияләре, йолалары һәм гадәтләре белән ку¬ шылып, алар XVIII гасыр Россия халкы көнкүрешенең төп юнәлешләрен билгелиләр. Әмма бу — яңалыклар бөтен илне чолгап ала дигән сүз түгел әле. Киресенчә, алар фәкать Россия тормышындагы гомуми торгынлыкны, традицияләр ныклыгын, ярлылыкны ассызыклыйлар гына. Шәһәр цивилизациясеннән тыш, әле Россия тормышының тагын гаять зур өлкәсе — авыл, сала, авыл халкы бар. Анда, шәһәрләрдәге кебек үк, тормыш шартларының, көнкүреш үзенчәлекләренең бик зур аерымлыклары хөкем сөрә. Бер яктан, авыл халкының бер өлешен дворяннар тәшкил итә. Дворяннар иреге һәм Өстенлекләр грамотасы турындагы указдан соң мәҗбүри дәүләти һәм хәрби хезмәттән азат ителгән дворяннарның шактый өлеше, үз утарларында яшәп, хуҗалык белән шөгыльләнә башлыйлар, үзләренең авыл тормышын көйләп җибәрәләр. Әлбәттә, авыл дворяны вәкилләре арасында зур аермалар була. Дистә меңләгән крепостнойга ия бай алпавыт икән, андыйлар танылган архитекторларның проектлары буенча төзелгән купшы утар йортында яши. Аз җирле, мең ярым гына крепостной крестьяны булган дворяннар — бөтенләй башка мәсьәлә. Шулай да дворяннарның төп өлешен урта кул алпавыт¬ лар, авыл утары хуҗалары тәшкил итә. Андый дворяннар тормышы крестьяннарныкыннан әллә ни аерылып тор¬ мый. Алар крестьяннар белән даими аралашалар, утарла¬ рында шул ук крестьяннардан хуҗалыкта эшләүчеләр, өй хезмәтчеләре тоталар. Байлар да, хезмәтчеләр дә иңгә-иң торып, бер үк халык мәдәнияте, традицияләр, гадәтләр, ышанулар белән, шул ук им-томчылардан дәваланып, бер үк төрле төнәтмәләр эчеп, мунчада бертөрле каен себеркеләре белән чабынып көн итәләр. Өстәвенә дворяннарның шак¬ тый өлеше Фонвизинның Простаковасы шикелле ярым надан яки бөтенләй укый-яза белми. Андый дворяннарның утарлары Россия авыл хуҗалыгының аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Көнкүрешнең соңгы яңалыклары крестьян тормышын читләтеп үтә. Крестьяннарның бик аз өлеше генә кеше ара¬ 228
сына күтәрелә. Алар голланд мичле, яхшы, чиста йортлар салалар, көнкүрешнең яңа предметларыннан (савыт-саба һәм өй җиһазы) файдаланалар, яхшы өс һәм аяк киемнәре сатып алалар, азыкларын төрләндерәләр. Шулай да миллионлаган крестьяннар — иреклеләре дә, крепостнойлар да — искечә яши. Алар борынгы авыл об¬ щинасы законнарына буйсыналар. Иртәдән кичкә хәтле йә хуҗалары җирендә, йә үз дисәтинәләрендә эшлиләр, йә, биштәрләрен асып, читкә акча эшләргә китәләр. Өйләре элеккечә кара ысул белән ягыла, тәрәзәләре слюда белән каплана, ә суык чакта такта этеп ябылулы була. Гасырның икенче яртысында гына Үзәк Россиядәге крестьян йортла¬ рында идән-түшәмнәр барлыкка килә, мичләрдән дә төтен өйгә чыкмый, ә төтен торбасы аша тышка чыгарыла баш¬ лый. Ә менә стена буйлап сузылган сәкеләр кала бирә. Гаилә, өстәл тирәли тезелеп, агач кашык белән уртак җамаяктан ашый. Кызыл почмакта икона тора. Андый өйдә сәкеләрдә яки сәндерәләрдә йоклыйлар. Кыш көне яшь терлекне дә өй эченә кертәләр, һәм ул тагын да кысрыклана. 1. XVIII гасырның икенче яртысында рус мәдәнияте үсешенең үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт була? Ул үзенчәлекләр нәрсә белән бәйләнгән? 2. XVIII гасырның икенче яртысында Россия мәдәниятенең илнең икътисадына һәм сәяси үсешенә йогынтысы нинди була? 3. Мәдәниятнең XVII гасырда барлыкка килгән нинди сыйфатлары XVIII гасыр мәдәниятендә үсеш ала? 4. Россия мәдәниятенең XVIII гасыр уртасында һәм икенче яр¬ тысындагы нинди казанышлары аның дөнья һәм ил мәдәнияте тарихына керткән өлешен иң киң дәрәҗәдә чагылдыра? 5. Россия мәдәниятенә чит илләр йогынтысы нәрсәләрдә күренә? Ул чор Россия мәдәниятенең үзенчәлеге нәрсәдән гыйбарәт була? Бу ике процесс үзара ничек ярашалар? 6. XVIII гасыр мәдәниятенең XVII гасырда булырга мөмкин бул¬ маган нинди дә булса бер күренеше турында сөйләгез, 7. Россиялеләрнең XVIII гасырдагы көнкүрешен XVII гасырдагы көнкүреш белән чагыштырыгыз. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 229
§ 20 Гасырның хәвефле азагы Павел I шәхесе. Екатерина II белән аның улы — тәхет ва¬ рисы, 42 яшьлек Павел Петрович арасында күптән инде дошманлык урнашкан була. Павел Екатеринаны әтисен үтерүче һәм тәхетне законсыз үз кулына алучы дип саный. Екатерина улына үзенең көндәше итеп карый, аннан курка һәм аны күралмый. Павел табигате белән кызыксынучан, тере, юмарт, кү¬ тәренке күңелле һәм зирәк кеше була. Ул әхлакый принңип- ларны, игелеклелек һәм гаделлекне өстен куя. Ләкин бер үк вакытта анда ярсучанлык, үзсүзлелек һәм тискәрелек тә була. Ул яхшы белем ала, аның тәрбиячесе мәгърифәтле зур түрә Н. И. Панин була. Павел яшьлек елларында Ев¬ ропа буйлап күп йөри. Аны француз мәгърифәтчеләренең идеаллары кызыксындыра. Баштарак ул Бөек француз революциясе идеяләренә теләктәшлек белдерә, әмма яко¬ бинчылар терроры аны куркуга сала. Ул әнисенә: Мин алар¬ ны туплар белан шунда ук туктатыр идем,— ди. Павел 1793 елда поляк баш күтәрүчеләренә теләктәшлек белдерә һәм аларның юлбашчысы Тадеуш Костюшко турында хөрмәт белән сөйли. Ул Фонвизин комедияләрен ярата, кеше шә¬ хесенең үзкыйммәтенә, кешенең беренче һәм иң мөһим хәзинәсе булган азатлык идеяләренә табына. Петербург янындагы Гатчинода Павел үзенең сарай¬ дан аерымланган тормышын кора. Аның зур булмаган һәм дисциплиналы армиясе төгәллек, хәрби хезмәтнең тышкы үзенчәлекләре, парадлар, тезелү рәвеше белән Пруссиянең хәрби тәртипләрен кабатлый. Уллары белән мөнәсәбәтләре Павел өчен фаҗигагә әйләнә. Аның уллары Александр белән Константинны Екатерина кечкенәдән үз тәрбиясенә ала, аларны әтиләренә каршы ко¬ тырта. Малай чакларында, аннан егет булгач, алар әбиләре белән әтиләре арасында бәргәләнәләр. Әкренләп булачак тәхет варисы Александр Павлович белән Павел арасын¬ да аңлашылмаучылык, читләшү, ә соңрак шикләнү һәм күралмаучылык башлана. Мондый хисләр Екатеринаның үз хакимиятенә варис итеп улын түгел, ә оныгын кую планы белән йөрүе аркасында кискенләшә. Алар икесе дә үзенчә эш итәргә күнеккән Екатеринаның планы турында беләләр. Бу — ата белән ул арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да кат¬ лауландыра. 230
Реформалар белән дуамаллык арасында. 1796 елның көзендә 67 яшьлек Екатерина II гә, инсультны кисәтеп, җиңелчә өянәк була. Олыгайган императрицаның сәламәтлеге как¬ шый, ә тиздән Екатерина үлеп тә китә. Павел, Екатерина II нең аңсыз хәлдә булуы турында ишетүгә үк, Гатчинодагы үз офицерлары белән бергә, сарайга килеп җитә. Екатеринаның барлык кәгазьләре ят күзләрдән җыела. Күрәсең, императрицаның оныгы файдасына языл¬ ган васыяте шулар арасында булгандыр. Бөтен җирдә гат- чинолылар идарә итә. Екатеринаның якын ярдәмчеләре эштән читләштерелә. Кәефсез һәм куркып калган Александр Павлович әтисе янында була. Үзенең илдә тәртип урнашты¬ руына, элекке патшалык җитешсезлекләрен җиңеп чыгуы¬ на, армияне тәртипкә салуына, гаделлек һәм игелеклелекне дәүләт мөнбәренә күтәрә алуына ышанып, иллюзияләр белән хозурланган яңа император хакимлеген 1796 елда башлый. Максатлар изге була. Әмма аларны тормышка ашыру эшенә барысына берьюлы һәм бик тиз ирешергә теләгән сабырсыз, ярсу һәм башкаларны санга сукмаучы кеше алына шул. Павел I Екатерина вакытында рәшәткә артына эләккән иҗтимагый эшлеклеләрне гафу итә. Сөргеннән Радиш;ев кайтарыла, Новиков иреккә чыгарыла. Яңа император Польшаны бүлешү белән килешми, әсир төшкән поляк баш күтәрүчеләренә хөрмәт билгеләре күрсәтә. Костюшкога Россиядән китәргә рөхсәт бирелә. Бу — Павел I нең әнисе сәясәтенә каршылык протесты була. Тиздән Себергә этап белән яңа тоткыннар китә. Элек Ека¬ терина П нең фаворитлары булган күренекле чиновниклар өй тоткынына әверелә. Пэркайда төп позицияләрне гатчи- нолылар били. Цензура көчәйтелә, хосусый типографияләр ябыла, революция кәсәфәте йокмасын өчен, французларның китаплары һәм журналлары гына түгел, хәтта модала¬ ры да эзәрлекләнә. Императорның махсус указы белән, французларның түгәрәк эшләпәләрен, жабо, жилет, фрак, прәшкәле башмаклар кию тыела. Фәкать өчпочмаклы эш¬ ләпә— треуголка, немец камзуллары һәм ботфорт кына рөхсәт ителә. Пруссиягә нисбәтле һәрнәрсә, ышанычлы һәм тикшерелгән дип, эшкә җигелә. Павел I илдә бернинди дә тумыштан килгән өстенлек¬ ләр булырга тиеш түгел дип игълан итә, һәм моны күпләр дворяннарга гаделсез басым дип, шушы көннән башлап 231
Император Павел I дворяннарга тән җәзасы бирү дә рөхсәт ителгәч, Өстенлекләр грамотасын гамәлдән алу дип кабул итәләр. Император чиновникларның эш сәгатен ир¬ тәнге 6 дан башларга әмер бирә. Кичке 10 да шәһәр халкы йокларга ятарга тиеш була. Импе¬ ратор үзенең Гатчина армиясен гвардия офицер¬ ларына үрнәк итеп куя, гвардиячеләр аны мыс¬ кыллау буларак кабул итәләр. Булдыксызлык, таркаулык, солдатлар белән начар мөгамәлә өчен офицерлар һәм генералларның эполетларын Па¬ вел үзе бәреп төшерә торган була һәм аларны Себергә сөрдерә. Армиядә караклык һәм казна¬ ны талау аеруча эзәрлекләнә. Патшага якын торган генерал А. А. Аракчеев монархның бу чараларын, чин һәм дәрәҗәләргә карамастан, рәхимсез рәвештә тормышка ашыра, Павел I вакытында солдатны, гәрчә пруссак лар мундиры уңайсыз булса да, яхшы киендерәләр, туйганчы ашаталар, ул чиста-пөхтә казармада яши. Павел I нең вафатыннан соң, солдатлар аның чорын яхшы сүз белән искә алалар. Патша крепостной хокукка кайбер чикләүләр кертә. Чираттагы рекрут җыемы бетерелә, җан башыннан түләнә торган салымның түләнми калган өлешен җыю туктатыла, крестьяннарга үз хуҗаларыннан ризасызлык белдерү хо¬ кукы бирелә. Крестьяннар, шул исәптән крепостнойлар да, яңа императорга ант тоту хокукы алалар. 1797 елда сарай кешеләрен һәм крепостной крестьяннарны җирсез сатуны тыю турындагы указ чыга. Аннан соңгы указ нигезендә алпавытлар крестьяннарны бәйрәм көннәрендә эшләргә мәҗбүр итә алмыйлар. Крестьяннарның барщинага эшләве дә атнага өч кенә көнгә калдырыла. Бу чаралар асылы белән крестьяннарны крепостнойлыктан азат иту буенча дэулзт сәясәтенең башлангычы була. Бер үк вакытта Павел I фаворитларына йөз меңләгән крестьяннар бүләк итә, сәүдәгәрләр арасыннан завод тоту¬ чыларга үз предприятиеләре өчен крестьяннар сатып алырга рөхсәт бирә. Павел I сәясәте күп яктан нигезле була, әмма ул шулка¬ дәр кырыс һәм залимлек белән тормышка ашырыла ки. 232
император тиз вакыт эчендә дворяннар элитасын да, гвардия офицерларын да. Россия бюрократларын да үзенә каршы куя. Павел I нең тышкы сәясәте. Императорның тышкы сәясәте дә кискен һәм эзлексез була. Франциядә монархия тәртипләренең җимерелүенә, Напо¬ леон җитәкчелегендәге француз гаскәрләренең Европадагы күп кенә чикләрне бозуына ачуы килеп, Павел I француз¬ ларга каршы Австрия һәм Англия белән союзга керә һәм Европага гаскәрләр, ә Урта диңгезгә флот җибәрә. Австрия үтенече белән, армия башына А. В. Суворов куела. Павел Суворовка ышанмый, чөнки Суворов Екатеринаның соңгы фавориты белән туганлыкта була, Павел аның попу¬ лярлыгыннан да курка, ә шулай да полководецка: Сугышны үзең белгәнчә, ничек булдырасың, шулай алып бар,— ди. Флот башына данлыклы Ф. Ф. Ушаков куела. 1798 елда Суворов, Төньяк Италиягә барып, рус-австрия сугышчыларының берләштерелгән гаскәре белән команда¬ лыкны кабул итә һәм шунда ук, армия эчендә үзгәрешләр кертеп, аны һөҗүмгә алып китә. Адда елгасы буенда Суворов армиясенең французлар белән беренче бәрелеше була. Ике көнлек сугышта француз¬ лар тар-мар ителә. Суворов Миланны басып ала. Француз хөкүмәте ашыгыч рәвештә Италиягә өстәмә көчләр җибәрә һәм аңа командуюш;ий итеп генерал Мороны билгели. Ләкин ул да Суворовны туктата алмый. Суворов Туринны, башка эре шәһәрләрне яулап ала. Төньяк Италиянең күп кенә өлеше француз басып алучыларыннан чистартыла. Әмма австриялеләрнең төп максаты Төньяк Италиядә хакимлекне кайтарып алу, француз гаскәрләренә таянып, Австрия изүеннән котылырга омтылган Италия революцио¬ нерлары хәрәкәтен бастыру була. Французлар бирегә барлык яңа көчләрен тарталар. Мо- рога ярдәмгә көньяктан генерал Макдональд гаскәрләре ашыга. Әмма Суворов аларга кушылырга ирек бирми. Кызу марш белән, тәүлеккә 50 чакрым ара үтеп, ул французларга ябырыла. Тидон янындагы аяусыз сугышта алар яңадан тармар ителәләр һәм Треббия елгасына таба чигенәләр. Макдональд төп көчләрен шунда туплаган була. Ләкин анда да ике көнлек сугыш союз гаскәрләренең ныклы җиңүе белән тәмамлана. Француз полководецы армиясенең кал- Суворов солдатының штык¬ лы мылтыгы һәм граната сумкасы I 233
я K’.W'v-- - I "w' if Г/ / м 1 Шайтан күпере янындагы бәрелеш. Гравюра. XVIII гасыр « п Я ган өлешен сугыш кырыннан алып китә. Моро берничек тә ярдәм итә алмый кала, чөнки Суворовның тагын бер корпусы аның үзен ае¬ рып ала. 1799 елның август башында Суворов Нови шәһәре янында¬ гы бәрелештә җиңү яулый. Инде бөтен Төньяк Италия француз¬ лардан арындырыла. Нәм шунда борчуга төшкән австриялеләр Су¬ воровка Швейцариягә күчүне тор¬ мышка ашырырга тәкъдим итәләр, анда берләштерелгән рус-австрия гаскәрләре французларның гене- рал Массена җитәкчелегендәге армиясе тарафыннан тар-мар ителү хәлендә була. Суворовның атаклы Швейцария походы башлана. Дош¬ манның алгы позициядәге сугышчыларын кырып, рус ар¬ миясе Альп тауларын кичеп чыга һәм Сен-Готард үткелен яулый. Юлда Шайтан купере дигән җирне — упкын өс¬ тендәге тар араны узасы була. Французлар, аны җимереп, шул урынны ут һөҗүменә тотарга әзерләнәләр. Әмма Суво¬ ров Багратион отрядын французлар позициясенә әйләнечтән җибәрә, ә инде ул тылдан һөҗүм башлагач, гаскәрләрне туры атакага күтәрә. Руслар бүрәнәләрдән ашыгыч эшләнгән күпер аша тарлавыкны кичеп чыгалар. Французлар кача. Бу походта, Суворов белән бергә, яшь бөек кенәз Константин Павлович белән Суворовның 15 яшьлек улы Аркадий да катнаша. Алар икесе дә үзләрен батырларча, кыю тоталар. Константин, солдатларны рухландырып, берничә мәртәбә ут астында була. Рус армиясе, Альпны кичеп, Муттен узэнлегенэ чыга, анда аны күп санлы һәм яңа тупланган француз армиясе көтеп тора. Ике рәхимсез бәрелештә арыган, көчсезләнгән рус армиясе өстенлеккә ирешә. Генерал Массена белән соңгы бәрелештә Суворов, үзенең алдагы полкларын чигендергән булып, французларны тозакка алдап кертә, ә аннан сон «Алга, туганнар!» дип команда бирә. Массена паникага бирелеп кача. Австриялеләр Суворов армиясен язмыш иркенә таш¬ лап китәләр, русларны азык-төлек белән тәэмин итүне 234
өзәләр. Аларның үз файдаларына корылган һәм хыянәтчел гамәлләренә ачуы килгән Павел I Суворовны һәм рус гас¬ кәрләрен, ниһаять, Туган илгә кайтара. Рус коралына дан китергән тиңдәшсез батырлык походы тәмамлана. Рус армиясенең Италиядәге һәм Швейцариядәге сок¬ лангыч уңышлары өчен бөек полководец Суворов Ита¬ лия кенәзе титулына һәм генералиссимус дәрәҗәсенә лаек була. Бер үк вакытта Павел I Франциягә каршы сугышучы Төркиягә ярдәмгә. Урта диңгезгә Ф. Ф. Ушаков команда¬ лыгындагы рус флотын җибәрә. 1798 елның көзендә бер¬ ләштерелгән рус-төрек эскадрасы, Дарданеллны үтеп, Бал¬ кан ярымутравының көнбатыш ярлары буйлап сузылган һәм французлар тарафыннан басып алынган Ион утраула¬ ры янына килеп чыга. Анда, нигездә, греклар яши. Ион утрауларының үзәген яхшы ныгытылган Корфу утравы тәшкил итә, аны французлар һичкем үтеп керә алмаслык ныгытмага әйләндерәләр. Ушаков флоты утраулар янына килеп җитә. Анда ур¬ нашкан французлар белән сөйләшүләр нәтиҗәсез була. Ьәм шуннан соң Ушаков, корабль артиллериясенә ышык¬ ланып, утрауларга диңгез десанты төшерә һәм дошман ныгытмаларына һөҗүм ясый. Французлар мондый такти¬ кага әзер булмыйлар һәм утрауларны бер-бер артлы бирә башлыйлар. Корфу ныгытмасы көчле артиллериягә ия була. Кыя¬ ларга эчтән үзара тоташкан мәгарәләр чокып ясыйлар. Утрауда 600 дән артык туп һәм күп санлы гарнизон ур¬ наша. Өстәвенә ерак түгел генә француз флоты рейдта тора. Ушаковка боларның барысын да исәпкә алырга туры килә. Флотоводец башта утрауны диңгез ягыннан бло¬ кадага ала һәм артиллерия уты белән дошманның хәрби корабльләрен чигенергә мәҗбүр итә. Корфу камалышы өч айга сузыла. Артиллериядән утка тоту һәм десантның ки¬ скен һөҗүмнәре үз эшен эшли—дошманны хәлдән тайдыра. Корфу гарнизоны бирелә. Ион утрауларының барысы да басып алучылардан азат ителә. Бу — флотның, яр буйла¬ рындагы шәһәрләрне яулап алу максатыннан, гаять көчле операциядә катнашуының дөнья тарихындагы беренче очрагы була. Грек халкы рус морякларын шатланып каршылый. Ут¬ рауларда республика хөкүмәте оеша. Шулай итеп, абсо- А. В. Суворов 235
ф. ф. Ушаков лют монархия иле Россия Яңа заманның конституциягә нигезләнгән беренче республикачыл Греция дәүләте бар¬ лыкка килүгә юл ача. Аннан соң Ушаков Суворов сугыш алып барган Ита¬ лия ярларына юнәлә. Рус десанты тиз арада барлык яр буе шәһәрләрен французлардан азат итә. Неаполь бирелә, рус мо¬ ряклары Римга керә. Италиялеләр аларның халык белән гу- манлы мөнәсәбәтенә, италиялеләрнең милли традицияләрен хөрмәтләүләренә игътибар итәләр. Әмма бу зур җиңүләр Австрия өчен генә кулай булып чыга. Союзникларның — Австрия белән Англиянең — интри¬ галары нәтиҗәсендә Павел I Россияне французларга каршы коалициядән чыгарырга мәҗбүр була. Ул Наполеонның кайнап торган Франциядә тәртип урнаштыруын куанып күзәтә. 1801 елгы түнтәрелеш. Павел I гә оппозициядәге көчләр әкренләп үзара контакт эзлиләр, элемтә урнаштыралар, иҗтимагый фикер тудыралар. Йогынтылы даирәләрнең кискен ризасызлыгы Павел I не Наполеон Франциясе бе¬ лән якынаюга һәм Англиягә каршы сугышка әзерләнүгә этәрә. Павел I элеккеге союзнигына һөҗүмне Ниндстанда ясар¬ га була һәм анда рус корпусын җибәрә. Бу хәбәр Лондонда ыгы-зыгы куптара. Пиндстанны югалту ихтималы Британия хөкүмәтен куркуга сала. Россиядәге инглиз илчесе әкренләп императорга каршы заговорның үзәгенә килеп керә. Тәхет варисы Александр Павловичның якын даирәсе шундый үзәкнең икенчесе була. Гвардия офицерларының бер өлеше дә императорга каршы берләшә. Заговорга Петербург генерал-губернаторы граф Пален, башка югары түрәләр дә тартыла. Александр әтисен хакимияттән читләштерергә риза була, инглизләр заговорда катнашучыларны акча белән тәэмин итәләр. Павел, заговорның якынлашуын сизгән сыман, 1801 ел¬ ның 11 мартында чиркәүдә улларын үзенә тугрылыкка ант иттерә. Тегеләре әтиләре таләбен үтиләр. Ә инде кичен Преображенский полкы полковнигы фатирына заговорчы¬ лар җыела. Төнлә Павел I нең яңа резиденциясе урнашкан Михаил замогын басып алып, патшаны улы файдасына тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр иттерергә карар кылына. Ярты төннән соң, билгеләнгән сәгатьтә. Семеновский һәм Преображенский полклары батальоннары Михаил замогына 236
F I I юнәлә. Заговорчылар замокка килеп җитәләр һәм патша апартаментына илтүче каравыл бүлмәсенә үтеп керәләр. Сакчы, тиеш булганча, Екатерина II нең соңгы фавори¬ ты— кенәз Платон Зубов, генерал Беннигсен һәм Павелның адъютанты Аргамаков җитәкчелегендәге хәрбиләр төркемен туктата. Мондый югары дәрәҗәле затларның төн уртасында кая һәм ни өчен баруларын сораган сакчыга Беннигсен: «Дәшмә, бәдбәхет, безнең кая барганны күрәсең бит»,—ди. Куркып калган сакчы заговорчыларны уздырып җибәрә. Инде камердинер бүлмәсен үтеп китәргә кирәк була. Ишек артыннан тагын ни өчен шулай соң йөрүләрен сора¬ гач, «Бик мөһим дәүләт эше буенча патшага доклад белән киләбез» дигән җавап алына. Кораллы хәрбиләрне күргән камердинер юкка чыга. Тик каравылчы бер гусар гына: «Хыянәт!»—дип кычкы¬ рып, каршы килергә омтылып карый, һәм шунда ук аның башына кылыч белән оралар. Әмма тавыш императорны кисәтә, заговорчылар аның йокы бүлмәсенә бәреп кергәндә, Павел анда булмый. Тик ныклап эзләү нәтиҗәсендә генә бер ширманың панеле артында калтыранулы хәлдәге император¬ ны күреп алалар. Ул шулхәтле югалып калган була, хәтта яшерен чыгу юлыннан да файдалана алмый һәм каравыл да чакырмый. Платонның абыйсы граф Николай Зубов Павел¬ га, император Александр боерыгы буенча, кулга алынуын белдерә. Павелга тәхеттән ваз кичү актын укыйлар, ә инде ул заговорчыларны игелексезлектә гаепли башлагач, алар Павелга йодрыклары белән ташланалар. Николай Зубов императорның уң кулын сындыра. Аның йөзенә төкерәләр, идән буйлап чәченнән сөйрәп йөртәләр, кыйныйлар. Аннан Аргамаков, үзенең шарфын алып, Павелның муенына сала. Гырылдый һәм аңын югалта башлаган Павел мәрхәмәт со¬ рый. Тиздән барысы да тәмам була. Тантана итүче җиңүче¬ ләр каршында император мәете ята. Россиядә соңгы тапкыр сарай түнтәрелеше ясала. 1. Павел I нең шәхесен тасвирлагыз. Аны императорның әтисе һәм әнисе шәхесләре белән чагыштырыгыз. 2. Павел I не Екатерина П сәясәтен дәвам итүче һәм мәгърифәтле абсолютизм тарафдары булган дип әйтергә мөмкинме? 3. Үзенең эчке сәясәтен тормышка ашырганда, Павел I нинди максатларны күздә тота? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 237
12 мартындагы сарай түнтәрелешен оешты- 4. Аның сәяси максатларын һәм аларны тормышка ашыру ысул¬ ларын чагыштырыгыз. 5. 1801 елның 11 ручы һәм тормышка ашыручы көчләргә бәяләмә бирегез. Ул ни өчен уңышлы чыга? Сез ничек уйлыйсыз, Павел I нең язмышы башкача була алыр идеме? 6. Павел I вакытындагы тышкы сәясәтнең төп вакыйгаларын санап чыгыгыз. Аның нәтиҗәләрен бәяләгез. Павел I нең тышкы сәясәте белән XVIII гасырда Россия тәхетен аннан элгәрерәк биләгәннәрнең тышкы сәяси әшчәнлеге бер-берләре белән ничек чагышалар? 4 НЧЕ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. 1725—1801 елларда Россия тарихында Бөек Петр сәясәтенең дәвамы булу яки аннан читләшү дәрәҗәләре белән аерылып торган дәверләрне күрсәтегез. 2. 1725 елда һәм XVIII—XIX гасырлар чигендә Россиянең эчке һәм халыкара хәлен чагыштырыгыз. 3. Россия тарихының XVIII гасырны эченә алган кисентесендә рус хәрби мәктәбе формалашу ничек бара? Аның үсеше кемнәрнең исемнәре белән бәйле? Бу чорда Россиянең күренекле полководец¬ лары белән флотоводеңларын нәрсә якынлаштыра? 4. Өйрәнелгән дәвердә Россия үсешенә чит илләрдәге нинди ва¬ кыйгалар йогынты ясый? Шул чорда чит илләрдәге вакыйгалар агышына Россиянең йогынтысы нинди була? 5. «XVIII гасыр Россиясендә мәгърифәтле абсолютлык» темасы буенча киңәйтелгән җавап планын төзегез. 6. XVIII гасырдагы халык күтәрелешләре XVII гасыр белән ча¬ гыштырганда нинди яңа сыйфатлар ала? Ул үзенчәлекләр нәрсә белән бәйле була? 7. 1725 елдан 1801 елга кадәрге чорда Россиянең территориаль үзгәрешләрен картадан карагыз. Ул үзгәрешләрнең ил өчен нинди нәтиҗәләре була? 8. Өйрәнелгән дәвердә Россиянең икътисади тормышында нинди яңа күренешләр барлыкка килә? Алар нәрсәдән килеп чыга? Илнең эчке һәм халыкара хәленә нинди йогынты ясый? 9. XVIII гасырда Россиядәге рус һәм башка халыкларның үзара мөнәсәбәтләрен, рус булмаган халыкларга карата дәүләт сәясәтен тасвирлагыз. 10. «1725—1801 елларда Россиянең тышкы сәясәте: максатлары, юнәлешләр, нәтиҗәләр» темасы буенча җавап тезислары төзегез.
РОССИЯ XIX ГАСЫРДА Ill кисәк РОССИЯ XIX ГАСЫРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕНДӘ 5 нче бүлек Александр I идарәсенең беренче еллары Россия гасырлар чигендә: территориясе, халкы, икътисади үсеше. XIX гасыр башына Россия Европадагы иң зур һәм көчле дәүләтләрнең берсенә әверелә. Ул инде берничә дистә ел Европаның бөек державасы статусын йөртә. Россиянең чикләре Карпат таулары итәгеннән Тын океан ярларына. Ак диңгез һәм Төньяк боз океаныннан Кырымга һәм Кавказ тауларына кадәр сузыла. Халык саны ягыннан Россия Европада алдынгы урын¬ нарның берсендә тора. Аның яңа чикләрендә 44 млн чама¬ сы кеше яши. Россиянең аерым үзенчәлеге — халкының купмиллэтлелеге. XIX гасыр башына исә Идел, Урал буйлары. Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгыш халыкларына Россиянең көнбатыш губерналарында яшәүчеләр, шулай ук Яңа Россиягә һәм Идел буена күчерелгән чит ил, беренче чиратта немең колонистлары кушыла. Шуның белән бергә. Россия православие, католиңизм, протестантлык, ислам, будда диннәре һәм мәҗүсилек үзара тынышып яши торган купконфессияле дәүләткә әверелә бара. Менә шушы вәзгыять, хуҗалык алып бару, рухи һәм мәдәни үзенчәлекләре ягын¬ нан, илне гаҗәеп дәрәҗәдә күп төрле итә. Россия уннарча мең халкы булган зур шәһәрләре белән үзенчәлекле була. Санкт-Петербург, Мәскәү, Вильно, Рига, Түбән Новгород, Ярославль, Тобольск кебек шәһәрләр әнә шундыйлардан. Алар, бигрәк тә Россиянең ике башка¬ ласы, масштаблары, шәхси һәм җәмәгать биналарының, гыйбадәтханәләрнең матурлыгы белән аерылып тора. Санкт-Петербург гранит ярлары, зиннәтле сарайлары, бакча һәм каналлары, шәһәрнең үзендәге һәм Царское Село, § 21 239
Павловск, Петергоф, Гатчино, Ораниенбаум кебек шәһәр читендәге гаҗәеп архитектура ансамбльләре белән чын мәгънәсендә Европа энҗесенә әверелә һәм матурлыгы, зат- лылыгы ягыннан Париж, Вена, Лондон һәм атаклы Италия шәһәрләреннән калышмый. XVIII—XIX гасырлар чигенә Россия иң эре сәнәгать һәм сә/удә үзәкләренең берсенә әверелә. Металлургия, тау-руда эшкәртү алга киткән Урал һәм Туланың металлургия районы элеккечә үк куәтле сәнәгать үзәге булып кала бирә. Илнең төп шәһәрләрендә төрле про¬ фильдәге эре мануфактуралар эшли. Империя сәнәгатенә уртак өлешләрен дворян мануфактуралары да кертә. XIX гасыр башына эшчеләрнең, осталарның яллы хез¬ мәте, ягъни җитештерү белән ныграк кызыксынган ирекле эшчеләр хезмәте. Россия сәнәгатенең күпчелек һәм аерыл¬ гысыз өлешен тәшкил итә. Ил сәнәгатенең алга китүе яллы хезмәткә бәйле була. Яңа гасыр башына Россия сәүдәсе ныклап Европа рельс¬ ларына баса. Балтыйк һәм Кара диңгез портлары аша Рос¬ сия продукциясе актив рәвештә читкә чыгарыла, чит ил товарлары кертелә. Биредә элемтәләре белән Көнчыгышка йөз тоткан Әстерхан, Оренбург, Тобольск шәһәрләренең роле зур була. Россиянең гаять зур империягә әверелүе илдә эчке базар¬ ның алга таба үсешенә китерә. Регионнарның төрлелеге gj ■u » * I. .и % ’si Ы?.:’, чг., ***) Түбән Новгород ярминкәсе. Рәсем. XIX гасыр башы 240
һәм икътисади үзенчәлекләре арадагы сәүдә алмашының көчәюен таләп итә. Җир эшкәртүче Көньяк белән сәнәгать һәм кәсепчелек Төньягына яңа регионнар — Яңа Россия һәм Кырым, Себер һәм Төньяк Кавказ, Балтыйк буе кушылып китә. Россия ярминкәләрендәге сәүдә килешүләренең күләме елдан-ел арта бара, алар арасында төп урынны Түбән Нов¬ городка күчерелгән Мәкәрҗә ярминкәсе били. XIX гасыр башында илдә өр-яңадан төзелгән каналлары һәм шлюзлары белән Мария һәм Тихвин су системалары эшли башлый. Алар илнең көньяк регионнарын, Идел- Ока бассейнын Төньяк белән, Балтыйк буе белән тагын да ныграк тоташтыра. Дәүләт. Дәүләтнең куәтен территориясенең зурлыгы, халык саны, икътисади үсеше генә түгел, дәүләт төзелешенең нык¬ лыгы, шулай ук хәрби көче дә билгели. XIX гасыр башына Россия дәүләте какшамас абсолю¬ тизм кысаларына утыра. Иң беренче чиратта дворяннарга, шулай ук күтәрелеп килүче буржуазиягә — эре эшмәкәрләр һәм сәүдәгәрләргә таянып, монархия илдәге хәлне нор¬ мальләштерүгә, үзәк һәм ж,ирле идарәләрдә мөһим рефор¬ малар үткәрүгә, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә ж,итди адымнар ясауга ирешә. Идарә системасында, армия ждтәкчелегендә дистәләрчә еллар дәвамында тәрбияләнгән мәгърифәтле идарәчеләр. Ватан, Россия мәнфәгатьләрен беренче планга куючы, патриотик рухтагы командирлар катламы барлыкка килә. XIX гасыр башына рус армиясе төрекләрне һәм Кы¬ рымны, Пруссия короле Бөек Фридрихны һәм шведларны, французларны ж,иңүгә ирешкән Салтыков һәм Румянцев, Потемкин һәм Суворов армиясе була инде. Балтыйк һәм Кара диңгез флотлары бу вакытка шулай ук ж,иңелүләрне белми, шведлар, төрекләр, французлар белән сугышларда дан казаналар. Спиридов һәм Ушаков Россия флотының горурлыгы булалар. Әмма XIX гасыр башында Яңа чор килүе төсмерләнә баш¬ лый. Европаның көнбатышында Наполеон империясе кал¬ кып чыга. Европа дөньясы икегә бүленә, ягъни Европаның иң көчле державалары — Франция һәм Россия — континентта хакимлеккә дәгъва итәләр, шуңа күрә алар кайчан да булса бәрелешергә тиеш булалар. 241
Ләкин Россия, XVIII—XIX гасырлар чигендәге бөек держава буларак, беренче чиратта бары тик көч һәм сан күрсәткечләренә генә ия була. Әмма Европа цивилизация¬ се үсеш ала барган саен, бу күрсәткечләрнең кичәге көн сыйфатлары булуы ачыграк күренә. Европаның алдынгы илләре, беренче чиратта Англия белән Франция, үзләренең бөек держава статусларын бөтенләй башка сыйфатлары белән тәэмин итәләр. Әлеге илләрнең икътисади һәм хәрби куәтләре граждан¬ нар җәмгыятенең, кеше шәхесенең хокук һәм ирекләренең үсешенә, заман таләпләренә туры килә торган сәяси, берен¬ че чиратта конституцион парламентаризм институтларына нигезләнә. XIX гасыр башында инде теге яки бу илнең бөеклеген нәкъ менә шул билгели. Ә Россиядә исә тулаем тормыш төзелеше күпчелек очрак¬ та алга түгел, ә артка борылган була. Абсолют монархия какшамас булып кала бирә. Хакимиятләр бүленешенең де¬ мократик принцибы, рус җәмгыятенең югары даирәләрендә яхшы мәгълүм булып, хәтта император гаиләсендә дә те¬ ләктәшләрен тапса да, XIX гасыр башындагы Россия өчен ирешә алмаслык булып чыга. Мәгърифәтчелек һәм конститу¬ ционализм идеаллары белән яшьлек мавыгулары чорында бу хакта тәхет варисы Александр Павлович җитди уйлана. XVIII гасыр дәвамында формалашкан Россия бюрокра¬ тиясе яңа гасыр чигенә аерым бер әһәмияткә ия булган гаять зур көчкә әверелә. Ьәм, Россия дәүләтчелегенең цивилиза¬ ция дәрәҗәсен билгеләп, абсолют хакимиятнең куәтле терәге була. Гогольнең «Ревизор »ындагы персонажларда аның үзенчәлекле сыйфатлары бик шәп гәүдәләнеш таба. Халык тормышы. Урта гасыр кануннары буенча Россиядә кат¬ лауларга буленгән строй яшәп килә. Дөрес, аның Петр I заманындагы чикләре шактый тоныклана. Төрле катлау вәкилләреннән торган урта сыйныф барлыкка килә. Оешып килүче яллы эшчелар составы да шундый ук күп санлы була. «Ранглар турында табель» нигезендә дворяннар аерым өстенлекләрен шактый дәрәҗәдә югалталар. Шул рәвешле, дворяннар һәм сәүдәгәрләр дә, рухани¬ лар һәм крестьяннар да берәүләренә күбрәк хокуклар һәм икенчеләренә бурычлар (бик аз гына хокук белән) бил¬ геләнгән башлыча ябык, аерым корпорацияләр булып гомер итә. Дворяннар, руханилар, шактый дәрәҗәдә эшмәкәрләр. 242
эре сәүдәгәрләр элеккечә үк дәүләтнең салым кысуыннан читтә калалар. Әлеге катлау вәкилләреннән бөтен дәүләт структуралары оеша, җәмгыятьнең мәдәни, зыялы элитасы формалаша. Гади халык арасыннан чыккан акыллы, талантлы ке¬ шеләргә юл ябык булганлыктан. Россия бөек держава дигән исемгә дә дәгъва итә алмый. Илдә элеккечә үк крепостной хокук хакимлек итә. Па¬ вел I нең крепостной хезмәтне кыюсыз гына чикләргә омты¬ лышларына карамастан, кара туфраклы зона дворяннары, хөкүмәтнең атнага өч көнлек барш;ина турындагы указын санга санамыйча, крестьяннарны үз хуҗалыкларында атна¬ га бишәр көн эшләргә мәҗбүр итәләр. Ә бу исә илнең авыл хуҗалыгы ирексез, мәҗбүри хезмәткә нигезләнә дигән сүз була. Россия авыр сәнәгатенең дә куәте беркетелгән һәм посессион крестьяннар хезмәтенә таяна. Дворян мануфак¬ туралары, аракы заводлары шулай ук үз крепостнойлары хезмәтен файдалана. Крепостной крестьяннар, дәүләт крестьяннары һәм башка категория крестьяннарның бөтен яшәеше борын-борын за¬ маннардан килгән, көнбатыш илләрендә инде бетеп барган крестьян общинасы кагыйдәләре, традиңия, гадәтләре бу¬ енча көйләнә. Бу — Россиянең гомуми сәяси һәм икътисади дәрәҗәсенә тулысынча туры килә. Россия тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Обш;ина тәртипләренең кар¬ мавычлары, читкә эшкә киткән крестьяннарга ияреп, ману¬ фактураларга һәм завод, шәһәрләргә дә килә һәм анда авыл обш;инасы фонын тудыра. Мондый шартларда Россия икътисады буржуаз стройга күчкән илләрдән калышырга мәҗбүр ителә. Шул рәвешле, ил тормышының әлеге өлкәсендә Россиянең бөек держава исеменә дәгъва итә алуы гаять шикле була. Россиянең территория характеристикалары белән дә хәл катлаулы була. Илнең цивилизаңияле үсешенең бер күрсәткече — халык тыгызлыгы. Россиядәге халык тыгыз¬ лыгы күрсәткече Европада иң түбән була. Үзәк губерналарда ул 1 кв. километрга 8 кеше булса (Европада бу сан 40—50 кешегә җитә), көньяк, төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш-тагы күпчелек губерналарда 1 кв. километрга 7 кеше һәм хәтта аннан да кимрәк тәшкил итә. Иксез-чиксез Себер һәм Ерак Көнчыгыш территорияләрендә халык бөтенләй дә аз була. Икмәк таратучы малай. Рәсем. Х/Х гасыр башы 243
Россия составына Төньяк Кавказ, Казахстан, Түбән Идел аръягының күчмә тормышлы далалары. Себер терри¬ торияләренең керүе, чорына күрә югары үсештәге Балтыйк буе. Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белоруссия терри¬ торияләреннән аермалы буларак, илнең гомуми цивилиза¬ цияле үсешенә булышмый гына түгел, киресенчә. Россия¬ не артка чигерә, чөнки ул территорияләрдәге халыкның күпчелеге ыруг-кабилә мөнәсәбәтләре дәрәҗәсендә яши, төп шөгыльләре сунарчылык яисә күчмә терлекчелек була. Территориясенең киңәюенә, халкы күбәюгә, ясак рә¬ вешендәге салымнар өстәлүгә һәм рус армиясе составында күп кенә көнчыгыш һәм Төньяк Кавказ халыкларыннан оешкан атлы хәрби частьлар барлыкка килүгә карамастан. Россиянең әлеге районнарга цивилизация кертүдәге роле ил өчен гаять зур югалтуларга әверелә. Россиянең Евразия күчәре күбрәк Көнчыгышка авыша бара. Яңа кушылган көньяк территорияләрне үзләштерүдә дә шул ук хәл була. Анда яңа шәһәрләр, портлар төзү. Кара диңгез флотын булдыру дәүләттән күп чыгымнар һәм көч таләп итә. Россиянең яңа территорияләрен үзләштерүе Көнбатыш¬ тагы шундый ук процесслардан тамырдан аерыла. Анда Англия, Франция, Голландиянең колонияләр яулавы метро¬ полияләр территориясеннән читтә бара. Россиядә андый территорияләр колония булмый: алар илнең органик өлешенә әверелә. Менә шушылар XIX гасыр башына илнең чәчәк атуына булышлык итә алмый. Россиядәге Яңа чор цивилизациясе билгеләреннән берсе булган шәһәр тормышының үсеше турында да әйтергә ки¬ рәк. Россия башкаласының зиннәтлелегенә, эре шәһәрләрнең ил икътисадына, мәдәниятенә һәм рухи тормышына сизе¬ лерлек йогынтысына карамастан. Россиядә шәһәр халкының саны бик аз — нибары 7% чамасы була. Россия шәһәрләренең күпчелеге кечкенә шәһәрләр рәтенә керә. Аларның бер-ике катлы агач йортларындагы халкы йокымсырап, авылча ди¬ ярлек яши. Тирә-юньдәге җирләрне сөреп яшелчә утырта, бакча үстерә. Иртәләрен көтүче быргылары, чыбыркы шарт¬ латкан тавышлар, йокыдагы хуҗаларны уятып, сыер, кәҗә, сарыкларын көтүгә куарга вакыт җиткәнен хәбәр итәләр. Зур шәһәр читләрендәге тормыш та кечкенә шәһәрләрдәгедән аерылмый диярлек: пычрак урамнар, шәһәрләрне бер-берсе белән тоташтырган балчык юллар... 244
«Александр көннәренең матур башы...» 1801 елның 11 мар¬ тындагы сарай түнтәрелеше нәтиҗәсендә хакимияткә килгән Александр I гә нәкъ менә шушы бөек һәм бер үк вакытта бик күп өлкәләрдә артта калган, төташ капма-каршылыклардан торган Россия белән эш итәргә туры килә. XVIII—XIX гасырлар чигенә Александрга 23 яшь була. Аксыл чәчле, зәңгәр күзле, озын, зифа буйлы чибәр Алек¬ сандр бик яхшы тәрбия һәм менә дигән белем ала. Европаның өч телендә иркен сөйләшә, Берлин, Париж, Лондонда аңа тәрҗемәче кирәк булмый. Екатерина II сөекле оныгын гума¬ нистик рухта, мәгърифәтчелек рухында тәрбияли. Өстәвенә карашлары буенча республикачы, француз мәгърифәтчелеге идеяләре тарафдары швейцарияле Лагарп аның тәрбиячесе була. Ул Александрда шәхес ирегенә ихтирам, кешенең йомшак якларына, ялгышларына түземлелек тәрбияли, конституция тәртипләренең ил өчен бәхет, ә крепостной хокукның бәхетсезлек булуын аңына сеңдерә. Шул ук вакытта Александр гаять зур империянең аңа беркем дә, беркайда да каршы килмәскә тиешле абсолют мо¬ нархы сыйфатында тәрбияләнә. Сарай интригалары эчендә үскәнлектән, ул астыртын, сак була. Гуманистик омты¬ лышларына да карамастан ул эгоист һәм надан дворяннар Россиясендә кискен адымнар ясауның куркыныч булуын, реформатор өчен бик начар бетәргә мөмкинлеген яхшы аңлый. Язмыш аңа яшьлек идеалларын тормышка ашырырга, заман таләпләренә җавап итеп. Россиядә конс¬ титуцион яңалыклар кертә башларга, шулай ук крепостной хокукны бетерү яисә, һич бул¬ маса, чикләү кебек илдәге иң катлаулы, иң авыр мәсьәләне күтәрергә мөмкинлек бирә. Бу Александрның ил тормышында тамыр¬ дан үзгәрешләр зарурлыгы турында кабат- кабат һәм катгый рәвештә әйткән фикерләренә туры килә. Мәсәлән, әле сарай түнтәрелешенә кадәр берничә ел элек тәрбиячесе Лагарпка һәм [ дусты граф В.П.Кочубейга язган хатларында ул Екатерина II һәм Павел I чорындагы илнең хәлен кискен тәнкыйтьли. Кочубейга хатында ул: Безнең эшләрдә чиктән тыш тәртипсезлек хөкем сөрә; төр¬ ле яклап талыйлар; идарә ителеш начар; f Император Александр I О '** я ■««й» fl «Ml Jfl 245
тәртип, ахрысы, бөтен җирдән куылган, ә империя үзенең чикләрен киңәйтүгә генә омтыла,— дип яза. Лагарпка язган хатында болай фикер йөртә: Хәрбиләр бөтен вакытларын парадларда үткәрәләр. Бер җирдә бернинди катгый билгеләнгән план юк. Бүгенге приказ¬ лар бер айдан гамәлдән чыгарыла. Бернинди аргумент¬ лар да ярдәм итми, эш узган, явызлык кылынганнан соң гына исләренә төшә. Ниһаять, бер сүз белән әйткәндә, эш йөртүдә дәүләт мәнфәгатьләренең бернинди дә роле юк: бары тик һәммә нәрсәнең астын-өскэ китереп, киресенчә эшләүче чикләнмәгән хакимият кенә бар. Монда кылын- ган акылсызлыкларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел; боларга тагын гаделлекнең чаткысы да булма¬ ган катылыкны, берьяклылыкны һәм эш тәҗрибәсе бул¬ мауны өстәгез. Башкаручыларны сайлау ярату-ярат- мауга нигезләнә; эш күрсәтүнең дә биредә бернинди әһәмияте юк. Бер сүз белән әйткәндә, минем бәхетсез Ватанымның хәлен тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Игенче рәнҗетелгән, сәүдә кысрыкланган, ирек һәм шәхси мул тормыш бетерелгән <...> Әгәр кайчан да булса миңа да патшалык итәргә чират тисә, ирекле сөрген урынына (ә Александр I нең Россиядән китү планнары була.—Авт.) гомеремне илне азат итү һәм шуның белән киләчәктә аның нинди дә булса акылдан язганнар (революционер¬ лар күздә тотыла.—Авт.) кулында уенчыкка әверелүен булдырмау бурычына багышлап, күпкә яхшырак эшләгән булырмын. Бу мине шактый әйберләр турында кат-кат уйланырга мәҗбүр итте. Миңа калса, бу иң яхшы револю¬ ция булыр иде, чөнки ул конституция төгәлләнеп, милләт үзенең вәкилләрен сайлауга ук яшәүдән туктаячак закон¬ лы хакимият тарафыннан ясалыр иде. Яшь монархның беренче реформаторлык адымнарын¬ нан ук аның рус тормышын либеральләштерү эшенә бик тәвәккәл тотынуы күренә. Әле Россиянең андый масштаб¬ тагы либераль һөҗүмне күргәне булмый. Бик күп тоткыннар (1000 нән артык) азат ителә. Аларның күпчелеге Петропавел крепостенда, Шлиссельбургта, Себер сөргеннәрендә, монастырьларда җәза үтәүче сәяси тоткын¬ нар була. Хезмәттән азат ителгән 12 мең кеше яңадан дәүләт хезмәтенә кайту мөмкинлеге ала. Александр I Яшерен 246
канцелярияне бетерә. Сәяси җинаятьчеләрне эзләү, тоту институтларының берсе, Павел заманында җанланып кит¬ кән Яшерен канцелярия патшаны мыскыллау, патшага һәм дәүләткә хыянәт итүгә бәйле эшләр белән шөгыльләнгән була; Документтан күренгәнчә, җәзаның кешелек өчен хур¬ лык булган исеме дә халык хәтереннән мәңгегә җуелсын өчен, ул җәзалауларны тыя. Күп кенә суд эшләре яңадан карала, цензура йомшара. Европа илләре, шул исәптән Франция белән аралашуда¬ гы барлык каршылыклар бетерелә: чит илгә чыгу ирекле була. Россия халкының көн тәртибенә һәм киеменә кара¬ ган Павел чикләүләре юкка чыгарыла. Екатеринаның Па¬ вел I тарафыннан чикләнгән Шәһәрләр положениесен һәм Шәһәрләргә өстенлекләр грамотасын Александр I кире кайтара. Шулай ук Дворяннарга өстенлекләр грамотасы да кире кайтарыла. Дворяннарга барлык өстенлекләрен кире кайтаралар, шул исәптән тән җәзасыннан да азат итәләр. Армиягә полкларның элеккеге исемнәре һәм рус хәрби фор¬ масы кире кайтарыла. Ниһаять, Александр дворяннар өчен иң четерекле мәсьә¬ ләгә — крепостной крестьяннарның хәле турындагы мәсьәлә¬ гә кагылырга да җөрьәт итә. 1801 елның 12 декабрендә сәүдәгәрләрнең, мещаннар, дәүләт крестьяннары, крепостнойлыктан азат ителгән кре¬ стьяннарның җир сатып алуга хокукы турындагы указ чыга. Җиргә дворяннар монополиясе бозыла. 1803 елның 20 февралендә ирекле игенчеләр турында указ чыга. Хәзер инде крепостной крестьяннар үз алпа¬ вытларының ризалыгы буенча авыллап-авыллап җирләре белән ирек сатып ала алалар. Дәүләт крестьяннарын шәхси милеккә өләшү кебек Екатерина заманында коточкыч киң таралган хурлыклы практика туктатыла. Мәгариф системасында да җитди үзгәрешләр була. Петер¬ бург, Дерпт, Казан, Харьковта яңа университетлар ачыла. Күп кенә шәһәрләрдә гимназияләр һәм өяз училищелары пәйда була. Яшь император тышкы сәясәткә дә кискен үзгәреш кертергә омтылып карый. Җидееллык сугыш чорында Ев¬ ропа эшләренә Россия өчен бөтенләй кирәксез тыкшынудан, ә соңрак Суворов армиясе һәм Ушаков флотының Евро¬ пага походларыннан соң Александр I милли җитешлелек 247
саясатен үткәрә һәм халыкара аренада фәкать Россия өчен файдалы адымнар гына ясый башлый. Әлеге позиция император билгеләгән бурычлар белән тыгыз бәйләнештә була: Зур империянең бөтен чикларенда тартип, сакчыллык, гаделлек урнаштырып, җир эшкартү, саүда һам санагатънең чачак атуына булышлык итеп. Россиянең үз эченда гаять зур җиңүларга ирешү зарур. Яшерен комитет. Александр I нең либераль омтылыш¬ ларының ачык мисалы — Яшерен комитет төзелү. Әле Павел I идарә иткән чорда ук тәхет варисы тирәсендә ихлас, тугрылыклы яшь дуслары туплана, Александр алар белән яшерен очрашулары вакытында җәмгыятьне тамыр¬ дан үзгәртеп кору зарурлыгы турында әңгәмәләр алып бара. Кемнәр соң бу кешеләр? Т.Костюшко җитәкчелегендәге восстаниегә теләктәшлек иткән фетнәчел поляк аристократы А. Чарторыйский. 1792 елда Франциядән андагы револю¬ ция вакыйгаларының закончалыклы булуына нык ышанып кайткан граф В. П. Кочубей. Сәяси аренага өченче катлау вәкилләре чыкканга һәм илдә конституция башлангычы кертелгәнгә күрә. Бөек француз революциясенең беренче эта¬ бын яратып кабул иткән граф П. А. Строганов. Дусларның иң өлкәне (аңа 30 яшь була) — Франциядәге революция ва¬ кыйгаларын шулай ук игътибар белән күзәтеп барган гаять белемле, мәгърифәтле кеше Н. Н. Новосильцев. А. Чарторыйский истәлекләренә караганда, рус тәртиплә¬ ренең яраксызлыгы турындагы фикерне иң кыю әйтүче Александр Павлович шул түгәрәкнең җаны, рухландыру¬ чысы була. Дәүләт түнтәрелешеннән соң түгәрәкнең барлык әгъза¬ лары да югары дәүләт постлары ала. Яшерен комитетта Россиядә булачак реформаларның проектлары тикшерелә. Император уенча, реформалар үзә¬ гендә шәхес һәм милек иреге, яшап килүче тартипларне нигезсез үзгартерга ирек бирмаүче законнар белән кешене яклау мәсьәләләре булырга тиеш. Биредә шулай ук кре¬ постной хокук мәсьәләләре дә тикшерелә. Аны бетерүнең икътисади зарурлыгын аңлау күренә. Комитет әгъзалары үз планнары белән реаль чынбарлык арасында гаять зур ара булуын яхшы аңлыйлар. Яшәп килгән кыйммәтләр системасына, беренче чиратта кре- 248
стьяннар мәсьәләсенә кагылуның алпавытларда ризасызлык тудырасына, хакимиятне һәм шәхсән императорны илдәге дворяннар катлавына каршы куячагына алар шикләнмиләр. Ә бу хакимият өчен дә, монарх гомере өчен дә куркыныч була. Шуңа күрә Александр I Яшерен комитет утырышла¬ рында күп уйлана, әмма як-ягына каранып, бик сак эш итә, чөнки сарай даирәсендә Комитет әгъзаларын якобинчылар өере дип йөртәләр. Александр I нең дуслары белән яшерен очрашулары дүрт елдан артыграк (1805 елның көзенә кадәр) дәвам итә. Үзләре омтылган реформаларга Комитет әгъзаларының да, императорның үзенең дә әзер түгеллеге торган саен ачыграк күренә бара. Ә Наполеон сугышлары башланып, император хәрәкәттәге армиягә китеп баргач, дусларның очрашулары бөтенләй сирәгәя. Александр I яңа гасыр башына шактый артта калган дәүләт идарәсе системасында тәртип урнаштырырга тыры¬ шып карый. 1812 елда Россиядә бер генә кеше тарафыннан идарә ителү системасына корылган министрлыклар төзелә. Бу — үзәк идарәне ныгыта. Әмма Россиянең эш урыныннан явызларча файдалану, ришвәтчелек, бюрократик комачау¬ лыклар кебек иске традицияләре яңа хакимият органнарына бик тиз үтеп керә. М. М. Сперанский. Нәкъ менә шул елларда император янәшәсендә алдагы ун елга якын гомергә аның иң якын ярдәмчесе М. М. Сперанский (1772—1839) пәйда була. Александр I аңа Россиядә дәүләт реформасы планын, ил белән идарә итүнең яңа принципларын эшләргә куша. Авыл рухание баласы, М. М. Сперанский императорның игътибарын киң белеме, оригиналь фикер йөртүе, гаять кат¬ лаулы мәсьәләләрне кыска һәм ачык итеп формалаштыра белүе белән җәлеп итә. Статс-секретарь итеп билгеләнгәч, ул гамәлдә дәүләттәге икенче кеше урынын били. М. М. Сперанский бик тиз эшкә керешә, һәм озакла¬ мый Россиянең дәүләт системасын яңартып төзү буенча беренче проектлар император өстәленә ята. Күздә тотылган үзгәрешләрнең мәгънәсе дәүләт тормышына гражданлык хокуклары һәм сәяси хокуклар кертүгә, беренче чиратта хосусый милек хокукының какшамаслыгын раслауга, ха¬ кимият органнарына сайлап кую кертүгә, патшаның само¬ державие хакимлеген беркадәр чикләүгә кайтып кала. Спе- п. А. Строганов В. П. Кочубей I ! I dl 249
м. м. Сперанский ранский 1809 елда әзерләгән проектның асылында законнар чыгаруда, судта һәм идарә итудә төрле дәрәҗәдә халык вәкилләрен катнаштыру идеясе ята. Законнар чыгаручыларны волость, округ (яисә өяз), гу¬ берна думаларына һәм иң югары орган— Дәуләт думасына берләштерү күздә тотыла. Суд хакимияте дүрт дәрәҗәгә бүленә: волость, округ, губерна судлары һәм югары суд, яисә Суд сенаты. Башкарма хакимият тә шулай ук волость, округ, губерна һәм дәүләт, яисә министрлык идарәләренә бүленә. Әлеге конституцион корылманың башында иң мөһим за¬ коннар карала торган Дәуләт советы торырга тиеш була. Сперанский шулай ук анализ ясау һәм камилләштерү өчен иң мөһим эшләр җыелырга тиешле Кабинет һәм Ми¬ нистрлар комитетын алыштырган Идарәче Сенат төзергә тәкъдим итә. Сперанский проекты илдә киң сайлау хокукы кертүне күздә тота. Крепостной крестьяннар һәм хезмәттәге кешеләр сайлауларда катнашмый, әмма тикшерү һәм судтан башка беркемгә дә җәза бирелергә тиеш түгел дигән закон аларны да яклый. Илдәге Югары хакимият монарх кулында кала. Әгәр дәүләт төзелешенең әлеге принциплары кабул ител¬ сә, Россия XIX гасыр башында ук инде хакимлек төгәл бүленгән конституцияле монархиягә әверелгән булыр иде. Аннан катлауларга бүленгән стройны һәм крепостной хо¬ кукны бетерүгә дә күп калмас иде. Сперанскийның тәкъдимнәрен патша хуплый. Озакла¬ мый яңа иң югары дәүләт органы—Дәуләт советы төзү ту¬ рында указ чыга. Эш шунда туктап кала, хакимият бүленми. Хикмәт императорның икеләнүләрендә генә булмый, аңа дворяннар басымы көчле була. Дворяннар Сперанскийга ләгънәт укыйлар, аны француз шпионы дип атыйлар. Александр I гә каршы аксөякләрнең көчле оппозициясе оеша башлый. Франция белән яңа сугыш якынлаша, патша Сперанскийны аямый — сөргенгә җибәрә. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. XIX гасыр башындагы Россиянең территориясе һәм халкына характеристика бирегез. Территориясе һәм халкы ягыннан Рос¬ сия башка илләрдән ничек аерыла? Бу хәл аның үсешенә ничек тәэсир итә? 250
2. Россиянең халык составына катлавы, милләте һәм дине ягыннан анализ ясагыз. XIX гасыр башына катлауларга бүленешле строй бетеп барган дип әйтеп буламы? 3. XVIII—XIX гасыр чикләрендә Россиянең икътисади тормышын нинди факторлар тоткарлый, ә нинди факторлар илнең икътисади үсешенә булышлык итә? 4. Россиядә яшәп килгән стройны самодержавиеле-бюрократик строй дип әйтеп буламы? Аңа нинди мәгънә салына? 5. «Александр көннәренең матур башы» дип әйткәндә А. С. Пуш¬ кин нәрсәгә нигезләнә? Аңа кадәрге идарәчеләр белән чагыштыр¬ ганда Александр I идарәсенең яңалыгы нәрсәдә? Патшаның шәхси сыйфатлары, тәрбиясенең үзенчәлекләре нәрсәдә күренә? 6. М. М. Сперанский проектының асылын аңлатыгыз. Әгәр бу проект тормышка ашкан булса. Россиянең сәяси строе тамырдан үзгәрер иде дип әйтеп буламы? 7. Яшь патшаның планнарына һәм аларның тормышка ашыры¬ луына игътибар итеп, Александр I идарәсенең беренче елларына бәя бирегез. 1812 елгы Ватан сугышы § 22-23 XIX гасырның беренче елларында Россиянең тышкы сәясәте. Александр I В.П. Кочубей өндәгән милли җитешлелек сәясәтеннән һәм баштарак үзе тарафдар булган Европа халыкларының бердамлеге принципларыннан бик тиз тай¬ пыла. Александр I Франция лидеры, аның беренче консулы Наполеон Бонапартка торган саен ныграк шикләнеп карый башлый. Әлеге ышанмауның нигезендә көчәйгәннән-көчәя баручы Франция экспансиясе генә түгел, ә Наполеонны күралмау, шәхси дошманлык та була. Россия хөкүмәте Франция сәясәтендәге үзгәрешне, аның Европадагы легитим монархияләр кысуыннан һәм сәүдә- сәнәгать өлкәсендәге конкуренты Англиядән сакланучы революцион илдән агрессив Европа державасына әверелә баруын бик тиз сизеп ала. Россиянең Европада позициясе үзгәрүгә, элегрәк языл¬ ганча, һич тә Бурбоннар монархиясен торгызырга омтылу түгел, ә Франция агрессиясе куркынычы һәм Наполеонның чикләнмәгән хакимиятенә Александр I нең шәхси тискәре бәясе китерә. 251
Эшләр Европа сугышына таба бара. Россия тагын зур Европа сәясәтенә тартып кертелә. Франция белән сугышуның Россиягә кирәге булмый, чөнки ул чорда һәр ике якның да теләгән нәтиҗәләргә компромисслар юлы белән ирешергә омтылышы сизелә. Бөек Европа державасы буларак. Россия Европаны Бонапарт белән бүлешә алган булыр иде. Ләкин моңа Франциянең чиктән тыш көчәюеннән курку комачаулый. Өстәвенә Александр I, хезмәттәшлек, гуманистик принциплар, мил¬ ләтләрнең хокукларын ихтирам итү, кеше хокукларын саклау нигезендә, Европада тынычлык урнаштыру мөмкин дигән фикердә тора. Асылда, Александр I Европаның, халыкара мөнәсәбәт¬ ләрне хокукый көйләу идеясен кутәргән беренче дәуләт әшлеклесе була. Бу өлкәдә реаль адымнар фәкать XX га¬ сырда ясала. Наполеонның басып алу юнәлешендәге әрсез адымнары Россиянең хәрби конфронтациягә борылуына китерә. Рос¬ сия Франциягә каршы коалициягә керә. Рус гаскәрләре яңадан Европага юл ала. 1805 елның 20 ноябрендә М. И. Кутузов җитәкчелегендәге берләштерелгән Россия-Австрия армиясе Наполеон Бона¬ парт җитәкчелегендәге француз армиясе белән Моравиядә Аустерлиц янында очраша. Союздаш гаскәрләр белән рус патшасы үзе җитәкчелек итә, әмма, Кутузов фикеренчә, гаскәрләрнең диспозициясен уңышсыз сайлый. 1 .'-Ч f •.--.-.г*’ .1.1 I Дка .а * a.. Аустерлиц янын¬ дагы сугыш. Рәссамнар Ж. Дюплесси- Бертпо һәм Ш. Леваше '-Лшв? 1 Л'.-^< Ш ^*7 ' ' V л ч 252
Аустерлиц янында Александр I дә, рус армиясе дә На- полеонның хәрби куәтен беренче тапкыр сизәләр. Союзник- лар тар-мар ителә. Александр чак-чак кына әсир төшми кала, штаб белән, гаскәрләр белән элемтәсен югалта. Ул шакката, әмма сынмый, сыгылмый. Наполеон кебек дошман белән империянең бөтен көчләрен туплап, үҗәтлек, саклык, җентекле әзерлек белән, сыналган хәрби авторитетларга таянып көрәшергә кирәклеген Александр шунда аңлый. Рус-Австрия армиясенең җиңелүе Европада көчләр нис¬ бәтен кискен үзгәртә. Төркия, Франция булышлыгы белән. Кара диңгез буйларында югалткан позицияләрен кире кай¬ тарырга тырышып карый. Элекке килешүләргә карамастан, рус судноларына бугазлар аша юлны яба. Кабат рус-төрек сугышы (1806—1812) башлана. Рус гаскәрләре Молдавиягә, Валахиягә, Балканга керә. Әмма гаскәрләрнең зур өлеше Европаның хәрби хәрәкәтләр теа¬ трына бүленә: Наполеон белән көрәш дәвам итә. Франциягә каршы яңа коалициягә Англия, Россия, Прус¬ сия, Саксония һәм Швеция керә. Француз хәрби машинасы¬ ның куәте Австрияне сугыштан бәреп чыгара. Төп хәрби бәрелешләр Наполеон армиясе белән Пруссия һәм Россия гаскәрләре арасында җәелә. 1807 елның июнендә рус армиясе Фридлянд янында җиңелә һәм иң яхшы часть¬ ларын югалта. Яңадан Европа эшләренә катнашып китеп. Россия җиңелүгә дучар була. Әмма русларның Наполеон австриялеләр һәм пруссиялеләрне тиз генә җиңгәндә сизәргә өлгермәгән сугыш ныклыгы французларга да ял кирәклеген күрсәтә. 1807 елның җәендә Көнчыгыш Пруссиянең Тильзит бистәсендә француз императоры белән союзниклар арасында солых сөйләшүләре башлана. Төп мәсьәләләрнең һәммәсе дә Наполеон белән Александр I нең шәхси очрашулары вакы¬ тында хәл ителә. Сөйләшүләрдә Александрның бик оста дипломат сыйфат¬ лары күренә. Җиңелгән Россия территория югалтмау гына түгел, Төркия белән Швеция мәсьәләсендә ирек тә ала. Бу исә Төркия белән сугышта Россия уңышка ирешсә, Напо¬ леон Дунай кенәзлекләрен — Молдавия белән Валахияне, ә Швеция белән сугышта уңышка ирешсә, Финляндияне Россиягә кушарга ризалык бирә дигән сүз була. Наполеон бердәнбер мәсьәләдә — Польша мәсьәләсендә генә чигенми: Польшаны Россиягә кушуга каршы килә. 253
я. п. Кульнев Тильзит солыхында Россия өчен файдасыз, хәтта авыр статьялар да була. Пруссия бүлгәләнә. Россияне Англиягә каршы континенталь блокадага кушылырга мәҗбүр итәләр. Россия өчен әлеге хәл Англия белән барлык сәүдә элемтәләре өзелә дигән сүз була, бу исә Россия икътисадына гаять зур зарар китерә. Шулай итеп, Александр I тырышлыгы белән. Россия үз чикләренә дошманны кертмәүгә, абруен, дәрәҗәсен тө¬ шермәүгә, җиңелгән, оккупацияләнгән, кимсетелгән Прус¬ сия һәм арткы планга төртеп чыгарылган Австрия белән бер сафка басмый калуга ирешә. Бер елдан, 1808 елда, Александрның Наполеон белән Эрфурттагы очрашуында Франция Россиянең Финляндия, Молдавия, Валахияне аннексияләвенә ризалык бирә, әмма Босфор һәм Дарданеллны яулап алуына каршы килә. Россия императоры Пруссия түләячәк контрибуцияне киметүгә, Франция канаты астында төзелгән Варшава герцоглыгыннан француз гаскәрләренең китүенә ирешә. Франция Австрия белән сугышкан очракта Россия Наполеонга ярдәм итәргә йөкләмә ала. Александр I Наполеон белән көрәшкә әзерләнә, шул ук вакытта аның белән сөйләшүләрдә ирешергә мөмкин булганнарның барысына да ирешә. Асылда, Александр I белән Наполеон Европаны үзләренең йогынты сфераларына бүлеп алалар. 1808 елда Россия Швециягә каршы хәрби хәрәкәтләр башлый. Бер ел эчендә Финляндиядә шведларның хәрби көчләре тар-мар ителә. Хәлиткеч җиңүгә рус армиясенең атаклы кышкы (1809) кичүендә ирешелә. Армия, боз өс¬ теннән Ботник култыгын кичеп, турыдан-туры Швеция территориясенә һөҗүм итә. Әлеге һөҗүмнең инициаторы император үзе булса, хәрәкәткә китерүчесе хәрби министр граф А. А. Аракчеев була. Икеләнеп торган генералларны тизрәк һөҗүм итү зарурлыгына Аракчеев килеп ышандыра. Гаскәрләр кирәкле һәммә нәрсә — провизия, корал, резерв белән тәэмин ителә. 15 градуслы суыкта генерал Барклай- де-Толли частьлары, боз өстеннән йөз километрны ыргылып үтеп, Умеога һөҗүм итәләр. Генерал Багратион колоннасы Аланд утрауларына бәреп керә. Генерал Кулъневның кава¬ лериясе, боз бөентеләрен үтеп чыгып, Стокгольмга юнәлә һәм көтмәгәндә Швеция башкаласы кырыенда пәйда була. Швеция солых сорый. 254
Фридрихсгам солыхы буенча (1809) Финляндия Россиягә кушыла. Ул Россия составына автономия хокукы белән Бөек Финляндия кенэзлеге сыйфатында керә. Финляндиядә конституциягә нигезләнгән хакимият игълан ителә, башын¬ да сейм һәм Дәүләт советы торган халык вәкиллеге органна¬ ры төзелә. Крепостной хокук Финляндиядә инде күптәннән булмый. Шул рәвешле. Россия хөкүмәте Россиядә кертергә кыймаган конституцион тәртипләрне Финляндиядә кертә. Ике императорның Эрфурттагы очрашуыннан соң. Рос¬ сиянең Төркиягә каршы хәрби хәрәкәтләре активлаша. Көньяк армия башына М. И. Кутузов куела, ул 1811 елда төрек армиясен берничә тапкыр җиңә. 1812 елның маенда Бухарестта Россия белән Төркия арасында солых договорына кул куела. Россиягә Одесса һәм Молдавиядән көньяктагырак җирләр, ягъни Бессарабия (ул территорияне шулай дип йөртә башлыйлар) кушыла. Төркия белән чикләр Прут елгасына таба авыша. Сербия автономия ала. Бу исә сербларның күпьеллык Госманлы империясе изүеннән котыла башлавы була. Наполеон армиясенең Россиягә бәреп керүе. 1812 елның 12 июнь таңында Наполеон армиясе Россия чикләрен үтеп керә. Башта көймәләрдә чик буе елгасы Неманны сак от¬ рядлары кичеп чыга, аннары, понтон күперләр салып, алгы сафлар керә. Алар артыннан пехота дивизияләре, кавалерия корпусы, артиллерия кузгала. Неманның көнчыгыш яр буе тып-тын, буп-буш—рус раз¬ ведкасы да, гаскәри частьлар да, җирле халык та күренми. «Бөек армия» (Наполеонның 600 меңлек хәрби армадасын шулай диләр) Россия киңлекләрендәге хәрәкәтен тынлыкта, бушлыкта башлый. Русларның 1 нче армиясе полклары 100 км көнчыгыш- тарак, Вильно янында тора. Шушы минутта ук Наполеон белән сугыша башларга берәү дә ашыкмый. Бәреп керүенең беренче сәгатьләреннән үк Наполеон хәлиткеч бәрелеш ту¬ рында хыялланган була. Башыннан ук сугыш озакка сузы- лулы, маневрлы, Наполеон армиясен Россиянең эченәрәк тартулы характер ала. Мөмкин дип санаган өч һөҗүм юнәлеше — Петербург, Киев һәм Мәскәү юнәлешләреннән Наполеон соңгысын сай¬ лый: Киевны алсам. Россияне аягыннан эләктерәм; Петер¬ бургны алсам, башыннан тотам; Мэскэугэ керсәм, йөрәгенә кадыйм,— дип фикер йөртә. 255
П. И. Багратион Рус армиясе җитәкчелеге Наполеонның төп һөҗүмне кая юнәлтәсен белми, шуңа күрә гаскәрләр бүлгәләнә. Генерал М. В. Барклай-де-Толли җитәкчелегендәге 1 нче армия, Петербург юнәлешен ышыклап, уң флангта Вильнө янында тора. Генерал П. И. Багратион җитәкләгән 2 нче армия, Наполеонны Мәскәү юнәлешенә үткәрмәү бурычы белән, көньяктарак урнаша. Әлеге ике армия арасы 100 км була. Киев юнәлешен генерал А. П. Тормасов җитәкчелегендәге 3 нче армия саклый. Көнбатыш чиктәге рус гаскәрләренең гомуми саны 240 мең кешегә җитә. «Бөек армия» составында 30 меңлек Австрия корпусы һәм Пруссия частьлары була. Болардан тыш, анда Наполе- онга буйсынган илләрдән дә хәрби частьлар кертелә. Алар: итальяннар, португаллар, испаннар, швейңариялеләр һәм башка халык вәкилләреннән торган частьлар. Наполеон армиясе составында поляк атлы корпусы да була. Бу, ул чакларда әйтелгәнчә, чын-чыннан Россиягә унике тел һөҗуме булып чыга. Гомуми хәрби хезмәт йөкләмәсе нигезендә туплану француз армиясен чын мәгънәсендә халык армиясе итә. Талантлы маршал һәм генералларның сугыш тәҗрибәсе гаять зур була. Ләкин «бөек армия» составында¬ гы басып алынган илләр халкыннан оештырылган кайбер частьлар сугышка көчләп кертелә. Аларны Наполеонның җиңүләре кызыксындырмый. «Бөек армия»,асылда,корама булганлыктан, анда бердәмлек булмый. Рекрутлык һәм 25 еллык хәрби хезмәт йөкләмәсе ни¬ гезендә формалашкан булса да, рус армиясе дә бөтен ха¬ лык армиясе була. Аның төп өлешен славяннар тәшкил итә, җиңел кавалерия отрядлары гына башка халыклардан оеша. Хезмәт срогы озын булу армияне югары дәрәҗәдә профес¬ сиональ итә, ә туган җирне яклау зарурлыгы гаскәрләрне берләштерә, туплый, солдатларның да, командирларның да хәрби рухларын күтәрә. Сугышның төрле этапларында армия, корпус, дивизияләрне шул чорның атаклы хәрби җитәкчеләре М. И. Кутузов, М. Б. Барклай-де-Толли, П. И. Багратион, А. П. Ермолов, Н. Н. Раевский, М. А. Милорадович, Я. П. Куль¬ нев, П. А. Коновницын, Д. С. Дохтуров, Дон казакларының атаманы М. И. Платов җитәкли. Сугышның башында җиңелүгә дучар булып, Аустерлиц янында сабак алган Александр I чигенүче гаскәрләр белән турыдан-туры җитәкчелек итүгә алынмый. Сугышның шун¬ 256
нан соңгы этапларында, хәрби тәҗрибә туплагач, Алек¬ сандр үзен батыр сугышчы һәм талантлы полководец итеп таныта. Әлеге сугышта икътисади тәэмин ителеш гаять зур роль уйный. Асылда, ул чактагы Европаның бөтен хәрби сәнәгате Франциягә эшли. Әмма Россия сәнәгате дә куәтле көчкә ия була һәм армияне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Австрия белән Пруссиянең Франция ягыннан сугышта катнашуы көчләр нисбәтен нык үзгәртеп җибәрә. Көнбатыш чикләрдә Наполеонның хәрби көчләре өч тапкыр чамасы артыграк була. Шуңа күрә Россия армиясе җитәкчеләре, һөҗүм итүдән баш тартып, оборона тактикасын сайлый¬ лар. Наполеон, Вильно—Мәскау юнәлешендә бер һөҗүм белән барысын да хәл итеп, русларны генераль сугышка тар¬ тып кертергә һәм, өстен көчкә ия булуыннан файдаланып, берләшергә ирек бирмичә, башта 1 нче, аннары 2 нче ар¬ мияне тар-мар итәргә уйлый. Француз императоры, хәрби кампанияне бик тиз төгәлләп, үзе көчләп таккан солых килешүенә рус монархыннан кул куйдырырга исәп тота. Наполеон, Россиянең куәтен бетереп, аны Петр I гә кадәрге чикләренә кайтарып утыртырга, көнбатыш территорияләрен союзниклары файдасына тартып алырга. Россиягә үзенең икътисади таләпләрен көчләп тагарга өметләнә. Аннары Англиягә һөҗүм итәргә уйлый. Ул чагында инде бөтен Ев¬ ропа Наполеон аяк астында булыр иде. Хәлиткеч сугышка әзерләнү. Хәлиткеч сугышка керүдән сак¬ ланып көнчыгышка таба китә-китә, 1 нче Көнбатыш армия дошманны Көнбатыш Двина кушылдыгы Дриссе елгасы буен¬ да каршы алырга ниятләнә. Лагерьны атакалап, французлар шунда тоткарланырлар, шунда П. И. Багратион армиясе килеп җитеп аларның флангына һөҗүм итәр дип уйланыла. Александр I әлеге планны раслый, ләкин дошманның сан ягыннан бик күпкә өстен булуы күренеп, Баграти- онга Барклай-де-Толли армиясе белән кушылырга ирек бирмәс өчен, Наполеон 2 нче армиягә каршы энесе Жером гаскәрләрен һәм маршал Даву корпусын җибәргәч, планның яраксыз булуы ачыклана. Руслар, дошман белән зур сугыш¬ ларга кермичә, ике армияне дә саклап калырга һәм мөмкин кадәр тизрәк берләштерергә карар кылалар. М. Б. Барклай-де- Толли t pip' i' Л' ъ 257
Шул рәвешле, хәрби хәрәкәтләр театрындагы объектив хәл рус армиясенең эчкәрегә чигенүен таләп итә. Шул ук ва¬ кытта әлеге мәҗбүри тактика бөтен сугышның стратегиясенә әверелә һәм хәлләр аныграк төс ала. Агрессорны армия көче белән генә түгел, ә бөтен халык көче белән җиңәргә мөмкин дигән инану туа. Әлеге идеяне беренче булып Александр I формалаштыра. Сугышның башында ук, Наполеон армиясенең көч ягын¬ нан өстенлеге беленгәч тә, император илнең мәйданын фай¬ далану, халыкның батырлыгына, ныклыгына таяну һәм, илдән тәмам куалап чыгармый торып, дошман белән солых сөйләшүләренә бармау фикеренә килә. Сугышның беренче көннәрендә үк патша ополчение төзү турында манифест чыгара. Соңрак дворяннарның басып алучыларга каршы көрәшү өчен хәрби отрядлар төзү һәм крестьяннарны коралландыру инициативасын хуплый. Дошман басып алган территорияләрдә партизан сугышы кабынып китә. Илдә гаять катлаулы социаль-икътисади каршылыклар булуга һәм крепостной хокук яшәп килүгә карамастан, хакимият, армия һәм халык бердәм патриотик рухта була. Менә шул бердәмлек Россиянең Наполеон явына каршы сугышын Ватан сугышына әверелдерә. Илебез тарихына да ул шул исем белән кереп кала. Генераль бәрелешкә кермичә, 1 нче армия көнчыгышка чигенә. Арттагы частьлар, вакыт-вакыт бәрелешкәләп то¬ рып, дошманның хәрәкәтен акрынайталар һәм шуның белән 2 нче армиянең төп көчләр белән кушылуына булышлык итәләр. П. И. Багратион сугыша-сугыша М. Б. Барклай-де- Толли армиясе белән кушылуга бара. Рус армияләре Витебск янында кушылырга тиеш була. 1 нче армия, Смоленск кырыена килеп, Багратионны көтә башлый. Шуннан файдаланып, Наполеон рус гаскәрләренә хәлиткеч һөҗүмне биредә ясамакчы була. Әмма ул исәбендә ялгыша. Рус гаскәрләренең беркая да китмәгәнлегенә Напо- леонны ышандыру өчен, беркадәр гаскәр куеп һәм кичен учак¬ лар яктырып, Барклай-де-Толли, позицияләрен тавышсыз- тынсыз гына калдырып, Смоленскига чигенә. Иртән әлеге хәлне күреп, Наполеон чыгырыннан чыга. Дошман кысрык¬ лавы астында Багратион да Смоленскига юнәлә. Эчкәрерәк үткән саен, Наполеон армиясе кечерәя бара. Басып алган шәһәрләрдә гарнизоннар калдырырга, сузылган 258
коммуникацияләрне, тылдагы сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек складларын сакларга кирәк була. Рус гаскәрләре белән даими бәрелешләрдә французлар зур югалтуларга ду¬ чар булалар. Смоленскига Наполеон нибары 200 мең чамасы кеше белән килә. Шулай булса да сирәкләнеп баручы «бөек армия» көч ягыннан барыбер өстенрәк була. Рус гаскәрләре дә сугышчыларын югалта. Әмма Россия¬ нең эчкәреге районнарыннан резервлар килә, ополчение отрядлары оеша, партизан отрядлары төзелә. Сугыш На¬ полеон өчен җайсыз юнәлеш ала: хәлиткеч бәрелеш һәм яшен тизлегендәге сугыш урынына озакка сузылган хәрби кампания башлана, хәрби инициатива әле һаман да аның ягында булса да, әлеге кампаниянең перспективалары то¬ ныклана бара. Наполеон эшне почетлы солых белән төгәлләргә тыры¬ шып карый, ләкин Александр I сөйләшүләрдән баш тарта. 1812 елның 22 июлендә рус армияләре, ниһаять, Смо¬ ленск янында берләшә. Наполеон Смоленск янындагы хәлиткеч бәрелештә уңышка ирешергә өметләнә. Бу вакытка инде Россия халыкара позицияләрен ны¬ гыткан була, Швеция, Төркия, Англия һәм шулай ук фран¬ цуз гаскәрләре оккупацияләгәннән соң халкы басып алу¬ чыларга каршы азатлык хәрәкәтенә күтәрелгән Испания белән союздашлык килешүләре төзи. Россия белән Испания килешүендә ике илнең хезмәттәшлеге каралган була. Тышкы сәясәттәге әлеге уңышларына карамастан. Россиянең хәле кискен була: генераль сугышка әзерләнеп, Смоленск алдында ярымтүгәрәк ясап дошман армиясе тора. Русларның резервлары килеп җитмәгән, ополчениенең хәрби тәҗрибәсе юк. Өстәвенә Россия бер үк вакытта Иран белән дә сугыша һәм көчләренең шактый өлеше Кавказ фронтында була. Шулай да командуюш;ий М.Б.Барклай-де-Толли җи¬ тәкчелегендәге берләштерелгән рус армиясе французларга каршы торырга, шәһәрне дошманга бирмәскә карар кыла. Шәһәр үзе һәм Смоленск калкулыклары Мәскәү юлындагы соңгы табигый чик була. 1812 елның 2 августында Смоленск өчен сугыш башлана. Французлар шәһәрне берничә көн буена штурмлыйлар, тупка тоталар. Әмма рус гаскәрләре бик каты каршылык күрсәтә. Алар белән бергә Смоленск ополчениесе дә сугы¬ ша. 259
pl 1 [i ? Измайловский полкы лейб- гвардиясенең обер-офицеры һәм түбән чиннары 6 август төне җитә. Наполеон икенче көнне һөҗүмен дәвам итәргә ниятләгән була. Әмма иртән Смоленскиның бушлыгын, рус армиясенең позицияләрен калдырганлы¬ гын күргәч, Наполеонның гаҗәпләнүенең һәм ярсуының чиге булмый. Наполеонга яндырылган, бер кешесез шәһәр кала. Шәһәр халкының күпчелеге армия белән бергә китә. Смоленск янында француз гаскәре 20 мең чамасы кешесен югалта. Наполеон, Смоленскины альщ, гаскәрләренә ял бирергә, резервлар тупларга, азык-төлек китертергә исәп тота. Ләкин шундый хәл килеп чыккач, ул көнчыгышка һөҗүмен дәвам итәргә мәҗбүр була. Россиянең салкын көзе якынлаша, тирә-юньдә партизаннар сугышы дөрли, ә кампаниянең әле очы-кырые күренми. Мәскәүгә юл тоту, шул юлда хәлиткеч җиңүгә ирешеп, почетлы солых төзү, сугышларда хәлсезләнгән армиясен ял иттерү — француз императоры шуңа омтыла. Шуңа күрә алар, Смоленскида 5 көн генә тоткарланып, көнчыгышка хәрәкәтләрен дәвам итәләр. М. И. Кутузовның башкомандующий итеп билгеләнүе. Смо¬ ленск сугышыннан соң русларның сугышчан рухы күтәрелә. Шул ук вакытта гаскәрләрдә чигенүдән, җитәкчелекнең таркаулыгыннан ризасызлык көчәя. Россиянең Алек¬ сандр I гә якын торган абруйлы эшлеклеләре Россиянең барлык хәрби көчләренең башкомандующие итеп 68 яшьлек фельдмаршал М. И. Кутузовны билгеләү фикеренә киләләр. Җәмәгатьчелек тә Ватанны коткаручы ролендә Кутузов¬ ны күрә. Әмма Александр I инде олыгайган полководецка салкын мөнәсәбәттә була. Ул Аустерлицтагы хурлыгын, Кутузовның исә шул хурлыкның шаһите булуын оныта алмый. Моннан тыш, Александр I аны карт, көчсез дип исәпли. Әмма Россия өчен гаять авыр бу чорда император җәмәгатьчелек фикеренә колак сала, М. И. Кутузовны илнең барлык кораллы көчләренең башкомандующие итеп билге¬ ли һәм аңа тулы хәрәкәт иреге бирә. 17 августта, Бородино сугышына 9 көн кала, М. И. Кутузов армия белән коман- дованиене кабул итеп ала. Яңа башкомандующийны армия рухланып каршылый. М. И. Кутузов смотр оештыра. Смотрда кыска гына сүз тота. Шушындый егетләр белән чигенергә ярыймы соң?! — ди Кутузов. 260
Әмма ул озакламый чигенүнең котылгысызлыгына инана һәм чигенү барышында хәлиткеч сугыш өчен пози¬ ция сайлый. Борынгы башкаланы сугышсыз бирү мөмкин түгеллеген Кутузов яхшы аңлый. Мәскәүдән 110 километр¬ дагы Бородино авылы янында булачак сугыш урынын ка¬ рап, императорга ул болай ди: Мин тукталган позиция <...> тигез җирдә табарга мөмкин булган позицияләрнең иң әйбәте <...> Дошман безгә шунда һөҗум итсә, минем җиңугә өметем зур. Бородино сугышы. 1812 елның 22 августында рус армиясе Бо¬ родино кырында полкларын урнаштыра башлый. Гаскәрләр Мәскәүгә илтүче Смоленск юлының икесен дә ябалар. Ур¬ ман эченнән Утица авылы аша уза торган иске юл дошман гаскәрләренең хәрәкәте өчен җайсыз була. Яңа юл Бородино авылы аша уза. Беренче чиратта менә шул юлны саклап калу бурычы куела. Алдарак Мәскәү елгасының кушылдыгы Ко- лоча ага. Кырдагы берничә калкулыкны оборона максатында файдаланырга мөмкин була. Фронт сызыгы бик кыска—ни¬ бары 8 километр булып чыга. Бородино кырының тирә- юнендә җәелгән урманнар дошманга каршы маневр ясауны кыенлаштыра, аның каравы урманны басып алучыларга көтелмәгән кавалерия һөҗүмнәре өчен резервларны яшерү максатыннан файдаланырга була. М. И. Кутузов гаскәрләрне менә шул җирле шартлардан чыгып урнаштыра да. Уң флангка генерал М.А. Милорадович җитәкчелегендәге пехота һәм кавалерия корпуслары (30 мең чамасы кеше) урнаша. Үзәктә Д. С. Дохтуров командалыгындагы гаскәр (13,6 мең чамасы кеше) тора. Гаскәрләрнең әлеге ике төр¬ кеме дә М. Б. Барклай-де-Толлига буйсына. Болары 1 нче армия частьлары була. Сул флангны П. И. Багратион җи¬ тәкчелегендәге 2 нче армия гаскәрләре (32 мең кеше) били. Тагын әле М. И. Кутузов карамагындагы резерв, ополчение отрядлары һәм казак кавалериясе кала. Барысы бергә рус армиясендә 120 мең кеше исәпләнә. Наполеон Бородино сугышына 135 мең чамасы кеше китерә. Ләкин артиллерия өстенлеге руслар ягында була. Өстәвенә алар дошман һөҗүм итәчәк бөтен фронт буйлап ныгытмалар да корып өлгерәләр. Үзәктә, курганда, сугыш тарихына Раевский батареясы исеме белән кереп калган 18 орудиеле батарея урнаша. Сул флангта. Семеновское авылы янында, орудиеләре-ниләре белән соңрак Багратион ныгыт¬ Казак гаскәре уряднигы 261
малары исемен алган Семеновское ныгытмалары корыла, Шевардино авылы янында артиллерияле редут—Шевардино редуты төзелә. 24 августта французлар атакалау өчен көчләрен җәел¬ дереп җибәрәләр. Наполеон русларның уң флангының якын барып булмаслыгын, үзәкнең яхшы ныгытылганлыгын, ә менә сул флангның һөҗүм итү өчен ачык булуын аңлый. Әмма моның өчен ул, елганы кичеп, Шевардино редутын алырга тиеш була. М. И. Кутузов сул флангтан Утиңа урманы, уң флангтан Мәскәү елгасы ышыгындагы рус позиңияләрен дошман урап үтә алмас, шуңа күрә бөтен фронт буйлап һөҗүм итәргә мәҗбүр булыр, шунда тоткарланып та калыр дип уйлый. Шул чакта дошман полкларын өр-яңа резерв частьлар, ка¬ валерия һәм казаклар алып ташларга тиеш була. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә французлар П. И. Ба¬ гратион позицияләренә — Шевардино редуты белән Баграти¬ он ныгытмасына берьюлы һөҗүм итәләр. Шевардино редуты берничә тапкыр кулдан-кулга күчә, бары 5 сәгать сугыш¬ каннан соң гына, аны французлар ала. Багратион ярдәмгә гренадерлар дивизиясе белән кавалерия җибәрә. Французлар яңадан Колоча буена чигенә. Төнгә сугыш туктала. Кутузов приказына буйсынып, рус частьлары җимерелгән редутны калдырып китәләр. Русларның ныклыгына, батырлыгына исе киткән На¬ полеон әсирләр юклыгына гаҗәпләнү белдерүенә: Руслар, әсир төшми, галиҗәнап, дигән җавап ала. 25 август көне сугышка әзерләнеп үтә. М. И. Кутузовның команда пункты Горки авылы янындагы калкулыкта, ар¬ миянең уң флангында урнаша. Фельдмаршал бик тыныч була, үзенә, сугышчыларына ышана: Сезгә туган җирне якларга, актык тамчы каныгызга кадәр тугрылык белән сугышырга туры киләчәк. Наполеон да үз армиясенә мөрәҗәгать итә: җиңү аларга һәммәсен бирәчәк, уңайлы фатирларга урнашачаклар, озак¬ ламый ватаннарына кайтачаклар. 1812 елның 26 август иртәсендә «бөек армия» үзәктән һәм фланглардан һөҗүм итә. Уң флангта французлар, рус частьларын кысрыклап, Колоча күперен алалар һәм каршы ярга чыгалар. Русларның контратакасы аларны кабат алып ташлый. Күпер җимерелә. Рус артиллериясе кичүләрне туп утында тота. Француз атакасы тончыга. 262
Төп көчләрен исә Наполеон Багратион ныгыт¬ малары белән Раевский батареясына, М.И, Ку¬ тузов уйлаганча, рус армиясенең нәкъ үзәгенә ташлый. Багратион ныгытмаларын төтен баса, бертуктаусыз канонада гөрселди. Французлар, югалтуларга игътибар итмичә, тыгыз колонна¬ лар булып алга бара. Наполеон гаскәре өстенә картечь ява, руслар орудиеләрдән аталар, ләкин егылган дошманны яңадан-яңа өстәмә көчләр алыштыра. Сул флангтагы вакыйгаларны игътибар белән М. И. Кутузов күзәтә. Ул анда уң флангтан һәм резервтан өстәмә көчләр китереп тора. Сугыш инде берничә сәгать дәвам итә, ныгытмалар әле- дән-әле кулдан-кулга күчә. Ут ташкыны белән кул сугышы чиратлаша, хәлиткеч минутларда руслар ярсулы штык атакалары белән уңышка ирешәләр. Сугыш барышында Багратион үлем ярасы алгач, гас¬ кәрләр белән командалыкны генерал Д.С.Дохтуров кабул итә. Французлар бары сигезенче омтылыштан соң гына ныгытмаларга бәреп керәләр. Ләкин Дохтуров сул флангта¬ гы частьларны Семеновское чокырының аръягына күчерә. Руслар, батальон каресына басып, дошман атакаларын кире кайтаралар. Шулай итеп, Наполеон рус армиясенең сул флангын җиңә алмый. Төштән соң французлар төп һөҗүмнәрен рус гаскәрләре¬ нең үзәгенә, беренче чиратта алгы сафтагы Раевский бата¬ реясына юнәлтәләр. Нәкъ шул вакытта Кутузов француз армиясенең сул флангына һөҗүмгә М. И. Платовның казак частьларын һәм генерал Ф. П. Уваров җитәкчелегендәге кавалеристларны җибәрә. Колочаны кичеп чыгып, французларга тылдан һөҗүм иткән кавалерия рейды дошман лагеренда паника тудыра. Сугышчыларын яңадан төркемнәргә аеру һәм атлы гаскәр һөҗүмен кире кайтаруга Наполеонның ике сәгать вакыты китә. Бары шуннан соң гына французлар Раевский батарея¬ сына һөҗүмнәрен яңарталар. Әмма ул арада инде Кутузов анда яңа көчләр китергән, ныгып урнашкан була. Курганга куәтле артиллерия уты яудырып, французлар туплары сафтан чыккан, кешесез калган батареяны кулга төшерүгә ирешәләр. м. и. Кутузов 263
Бородино сугышы. Рәссам П. Хесс А,.!. к Ж к I ■-*й гЯ в . л« № Көн кичкә авыша. Наполеон канкойгыч сугышта Багра¬ тион ныгытмаларын һәм Раевский батареясын алуга ирешә, ләкин рус армиясенең фланглары һәм үзәге какшамас кала. Куәтле артиллерия француз гаскәрләренә ут яудырудан туктамый. Төнлә сугыш тына. Тырышуларының файдасызлыгын аңлаган Наполеон үз гаскәрләренә әүвәлге позицияләренә күчәргә боерык бирә. Руслар Раевский батареясын һәм сул флангтагы авылларны яңадан алалар. Бородино сугышы бер якка да җиңү китерми. Әмма ул моңарчы җиңелү белмәгән Наполеон армиясенең ру¬ хын сындыра. Россия гаскәрләренә яңа көч бирә, Напо¬ леон хәрби машинасының бөтен куәтенә карамастан, рус солдатларының, офицерлар һәм генералларның югары па¬ триотизмын, куркусызлыгын, фидакарьлеген күрсәтә. Руслар Бородино сугышында 44 меңгә якын кешесен югалта. «Бөек армия» сугыш кырында 59 мең чамасы су¬ гышчысын калдыра. Ике як та сугышны дәвам итәргә әзерләнә. Ләкин Ку¬ тузов 27 август иртәсендә гаскәрләренә Мәскәүгә чигенергә приказ бирә. Башкомандуюш;ий тәвәккәлләүдән баш тарта. Зур югалтуларына карамастан, Наполеон гаскәре сан ягын¬ нан өстен була. Ә рус армиясенең шактый өлешен ополчение һәм резерв тәшкил итә. Болардан тыш, Наполеон резервын¬ да иске гвардия—«Бөек армия»нең иң яхшы өлеше кала. 264
Маршалларының: «Гвардия керүгә үк сугышның барышы безнең файдага үзгәрәчәк»,— дип, бик каты үтенүләренә дә карамастан, Наполеон аларны кузгатмый, иң яхшы сугыш¬ чан частьларын югалтудан курка. Яхшы коралланган әлеге частьлар хәлиткеч сугышка керергә әзер була. Көч ягыннан сизелерлек өстенлеге булмаган Кутузов ар¬ мия язмышын куркыныч астына куярга теләми. Менә шуңа күрә сугыштан соңгы иртәдә аптырашта калган Наполеон рус армиясен әүвәлге позиңияләрендә күрми дә инде. Мәскәүдә янгын. 1812 елның 1 сентябрендә башкомандую- гций Фили авылында харби совет җыя. Генераллар Мәскәү янында Наполеон белән хәлиткеч сугышка керү ягында булалар. Аларның фикерләрен тыңлап бетергәннән соң, Ку¬ тузов тарихка кереп калган сүзләрен әйтә: Мәскауне югалту әле ул Россияне югалту ту гел <...> Ләкин армия юк ителсә, Мәскәу дә. Россия дә юкка чыгачак. Чигенергә боерам. 2 сентябрьдә рус армиясе Мәскәүне калдыра. Армия белән Мәскәү халкы да кузгала. 300 мең кешедән шәһәрдә нибары 10—12 меңе кала. Халык, дошман яулаган шәһәрдә калырга теләмичә, йортларын, мал-мөлкәтен ташлап китә. Европаның андый хәлне моңарчы күргәне булмый. Тиңе булмаган әлеге факт сугышның халык сугышы булуын дәлилли. Икенче көнне шәһәргә франңуз армиясенең авангар¬ ды—Мюрат кавалериясе керә. Наполеон Поклон тавында тукталып, Көнбатыштагыча, шәһәрнең рәсми рәвештә бирелүен, Мәскәү кешеләреннән вәкилләр килеп, шәһәр капкалары ачкычларын тапшыруын көтә. Ләкин әлеге матур сентябрь көнендә шәһәр тып-тын, буп-буш була. Кәефе киткән император Кремльгә керә һәм шул ук көнне Мәскәүне сугышчыларга таларга бирә. Мәскәүгә керүгә үк француз частьлары исерек мародер¬ лар өеренә әверелә. Армиядә тәртип бетә. «Бөек армия» өчен Мәскәү рухи һәм әхлакый тозак булып чыга. Шәһәрдә янгыннар башлана, хәл тагын да ныграк катлаулана. Янгынга нәрсә сәбәп була соң? Наполеон рус вәхшиләре өметсезлектән, ачудан үз башкалаларына үзләре ут төрт¬ кәннәр дип әйтергә ашыга. Кутузов янгын чыгуда шәһәрне талаучы французларны гаепли. Асылда исә, биредә гаепне йә русларга гына, йә французларга гына аударып калды¬ ру мөмкин түгел. Бер яктан, дошманга зыян салу нияте Гусар 265
1812 елгы Мәскәү янгыны. Рәссам X. И. Олендорф белән, рус патриотлары ут төртә. Мәскәү генерал-губернаторы Ф. В. Ростпопчинның янгынга кар¬ шы бөтен техниканы шәһәрдән чыгарырга боерык бирүе мәгълүм. Икенче яктан, исерек француз мародерларының ут белән саксыз эш итүләре дә янгын чыгуга сәбәп булуы ихтимал. Нигездә, агач йортлардан торган Мәскәү озак¬ ламый тоташ ут эчендә кала. Янгын 6 көн дәвам итә. Йорт¬ ларның дүрттән өч өлеше юкка чыга. Француз командөваниесе армиясен тәэмин итәргә исәп тоткан азык-төлек складлары янып көлгә әйләнә. Наполеон армиясенә ачлык куркыны¬ чы яный. Шулай итеп, Мәскәү «бөек армия» өчен тозакка әверелә. Наполеон, солых сөйләшүләре башларга тәкъдим итеп, Мәскәүдән Кутузов лагерена парламентер җибәрә. Куту¬ зов Наполеон илчесен кабул итә, ләкин нинди дә булса сөйләшүләр алып барудан баш тарта. Рус армиясенең контрһөҗүме. Баштарак Кутузов армиягә Рязань юлыннан, көньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итәргә приказ бирә. Гаскәрләрнең хәрәкәтен шунда ук рус армиясе артыннан барган француз авангарды күреп ала. Шул сәбәпле башкомандуюш;ий, юнәлешне кискен үзгәртеп, гаскәрләрне Көнбатышка бора һәм армияне Калуга юлына чыгара. Әлеге маневр шулкадәр тиз һәм яшерен эшләнә, французлар рус армиясен кинәт күздән югалта. Мюрат кавалеристлары рус частьларын 5 көннән соң гына Подольск янында күреп ала¬ лар, әмма бик соң була инде. Рус гаскәрләре, Подольскины үтеп, Мәскәүдән 80 км көньяктарак Тарутино авылы янында урнашалар һәм шуның белән Наполеон армиясенә илнең көньяк районнарына керү юлын ябалар. Анда, Калуга һәм Тула янында, азык-төлек һәм корал складлары була. Аннан юллар азык-төлеккә бай көньяк губерналарга, сугыш кермәгән зур шәһәрләргә илтә. Арыган, Бородино сугышыннан соң рухы төшкән, шак¬ тый сирәкләнгән армиясен кышка фатирларга урнаштыру өчен, Наполеон бөлгән, көлгә әверелгән Мәскәүдән шунда юнәлергә ниятләгән була. 266
Кутузов юлны япкач, француз императорының сайлау мөмкинлеге бик нык чикләнә. Көзге юл өзеклегендә, суык¬ лар якынлашканда төньякка таба, Петербург юнәлешендә хәрәкәт итүнең мәгънәсе булмый. Өстәвенә П. X. Витген¬ штейн корпусы да шул юнәлештә булып, тылны да бөтен рус армиясе биләп тора. Йә сугышып көньякка чыгарга, яисә сугыш бөлдергән Смоленск юлыннан көнбатышка чи¬ генергә туры килә. Көнбатышка чигенеп, армиясен Белоруссиядә урнашты¬ рырга карар иткән Наполеон башта, рус армиясен чигенде¬ реп, азык-төлек һәм корал складларын алырга тырышып карый. 7 октябрьдә французлар Калуга юлыннан Кутузовка каршы чыгалар. Мәскәү тирәсендәге корпуслар да шунда юнәлә. Наполеон Мәскәүдә яткан арада Тарутинога өстәмә көч¬ ләр, яңа туплар килә, ополчение хәрби күнекмәләр ала. Озакламый рус армиясенең саны яңадан 120 мең кешегә җитә. Армиягә ял һәм яңа обмундирование бирелә. Әле французлар Мәскәүдән чыкканчы ук, Кутузов берен¬ че һөҗүм маневры ясый — Мәскәүдән каршы як гаскәренең хәрәкәтен күзәтергә чыккан Мюрат корпусын Тарутино янында атакалый. Руслар французларны позицияләреннән алып ташлыйлар. Тарутино сугышы рус армиясенең Боро¬ динодан соң Наполеонны беренче зур җиңуе була. Соңрак, армиясенең 1812 елның октябрендәге хәлен искә төшереп, Наполеон болай яза: Мин Маскаудән Петербургка китәргә яисә көньяк-көнбатыш юлыннан кире кайтырга уйлаган идем. Моның өчен Смоленск һәм Вильно юлларын сайлау минем башыма да килмәде. Ләкин, төньяк-көнбатышта куәтле хәрби көчләр куеп һәм көньяктан Дунай армиясен китертеп, Кутузов үзенең стра¬ тегиясе белән Наполеонны нәкъ менә шуңа мәҗбүр итә, Мәскәүдән чыкканда, Наполеонның планнары тәмам аныкланып җитә: Калуганы, аның азык-төлек складларын алу. Россиянең көньяк губерналарына үтеп кереп, Смолен- скига борылу, шуннан торып, Александр 1не солых килешүе шартларына күндерү. Наполеонның планнары ачыклануга ук, Кутузов армияне хәрәкәткә китерә. Калуга юлындагы төп пункт Малоярос¬ лавец шәһәре була. Каты сугышлар нәтиҗәсендә шәһәр 8 тапкыр кулдан-кулга күчә. Наполеон сугышка яңадан-яңа частьлар җибәреп тора, әмма руслар җаннарын аямыйча 267
д. в. Давыдов бик нык каршы торалар. Шәһәргә Кутузовның төп көчләре якынлаша. Французлар чигенергә мәҗбүр булалар. Бу бәрелеш сугыш барышын борып җи¬ бәрә. Наполеон хәлиткеч сугышка керми, гас¬ кәрләренә Можайскига, аннан Смоленск юлы¬ на чигенергә боера. Кутузов инициативаны үз кулына ала. Рус гаскәрләре тарафыннан көньяктан да, төньяктан да кысылган фран¬ цузлар Можайскидан таланган Смоленск юлы буйлап көнбатышка юнәләләр. Хәзер инде Кутузов дошман көчләренең Смоленск янында берләшүен өзәргә була. Төп һәм Көньяк армияләр көче белән Наполеон армиясен камап алуны төгәлләргә планлаш¬ тыра. Халык сугышы. Дошманга каршы сугышта М. И. Кутузов басып алучыларга каршы бө¬ Улан полкының штаб-офицеры һәм лейб-гвардия рядовое тен халык көрәшенең төп өлеше булган партизаннар хә¬ рәкәтенә зур әһәмият бирә. Смоленск, Мәскәү һәм Калуга губерналарының крестьяннары әлеге хәрәкәтнең төп көче була. Ау мылтыклары, сәнәк, балта, чалгылар белән ко¬ ралланган крестьяннар, йорт-җирләрен калдырып, тирә-як урманнарда сугышчан отрядларга берләшәләр. Дошманның коммуникацияләрен өзәләр, француз фуражирларына һө¬ җүм итәләр, азык-төлек һәм сугыш кораллары төялгән олау¬ ларны атакалыйлар, дошманның кечерәк отрядларын юк итәләр, әсир алалар, хәрби атчабарларны депешалары-ниләре белән кулга төшереп, разведка ясап, тапкан мәгълүматларын ышанычлы кешеләр аркылы командованиега җибәрәләр. Партизан отрядларында шәһәр кешеләре, дворяннар, гас¬ кәрләреннән аерылып калган офицерлар һәм солдатлар да шактый күп була. Ахтырский гусар полкы подполковнигы, шагыйрь Денис Давыдов, көтелмәгән кыю һөҗүмнәре белән французларның котын алып, атлы отряд белән дошман тылына рейдлар ясый. Д. В. Давыдов портреты Дәүләт Эрмитажының 1812 елгы Ватан сугышы геройлары галереясын бизи. М. И. Кутузов французларның Мәскәү — Можайск ты¬ лына өч казак полкы белән гусар һәм драгун полклары ба¬ шында генерал И. С. Дороховны җибәрә. Дорохов башлыча дошманның хәрби складларын юк итеп йөри. 268
800 партизанны җитәкләгән АС.Фыгиер Можайск юлын¬ да хәрәкәт итә. Берничә чит телдә иркен сөйләшкән кыю партизан, француз офицеры формасын киеп, Мәскәүгә үтеп керә һәм дошман турында кыйммәтле мәгълүматлар җыя. А. Н. Сеславин җитәкчелегендәге 500 кешелек партизан отряды Боровск — Мәскәү юлын контрольдә тота. Богородск өязе партизаннарының башында крепостной крестьян Гера¬ сим Курин тора. Аның отрядында 6 мең чамасы кеше була. Драгун Ермолай Четвертаков җитәкчелегендәге 4 меңлек отряд Гжатск районында сугыша. Смоленск губернасында партизан отрядын җитәкләгән староста Василиса Кожина батырлыклары легендага әверелә. Тарихчылар исәпләвенчә, партизаннар хәрәкәте нәтиҗә¬ сендә, үтерелгәннәр, яралылар, әсир алынганнарын да кер¬ теп, Наполеон армиясе 30 меңләп кешесен югалта. Ә инде француз армиясе югалткан азык-төлек, корал олаулары һәм складларының исәбен-санын да белеп бетерү мөмкин түгел. «Бөек армиямнең җиңелүе. Кутузов армиясе эзәрлекләвенә, рус гаскәрләренең төньяктан һәм көньяктан басымына, партизан отрядларының даими һөҗүменә чыдый алмыйча, француз армиясе ашыгыч рәвештә көнбатышка чигенә. Гаскәр артыннан таланган маллар төялгән зур-зур олаулар бара. Әлеге олаулар рухлары төшкән ачулы мародерларның чигенүен авырайта. 1812 елның октябрь ахырында суыклар башлана. Җылы¬ ныр өчен, крестьян кәзәкиләре, поп ризалары, хатын-кыз туннары кигән, сөлге, яулык, шарф ише чүпрәк-чапракка төренгән, тузган итекләрен чабатага алыштырган француз¬ лар, авыру һәм яралы солдатларын язмыш иркенә ташлап, олауларын калдырып китәләр. 28 октябрьдә Наполеон Смоленскига килә. Әмма аның җылы фатирларга урнашып ял итү һәм азык-төлек склад¬ ларына өмете акланмый. Элегрәк кергән частьлар шәһәрне тәмам бөлдереп, талап киткән була. Смоленскида Наполеон дүрт кенә көн тора. Монда ны¬ гып калып булмаслыгына ышангач, көнбатышка чигенүен дәвам итә. Параллель хәрәкәт итүче рус армиясе Красный шәһәре янындагы ике көнлек сугышта Ней һәм Даву корпусларын тар-мар итә. Французларның 6 мең кешесе һәлак була, 26 меңе әсир төшә. В ‘г А Василиса Кожина — партизан хатын 269
Березинаны кичү. Рәссам В. Адам л- 6.- г- .'Ok ' sZ _ . -Ш A. 'ACt. .. Л^ЙВИ"" ■“- ■/ ВСй^Д. {клям ^52S» А-^:У’.иа’л 2:ч<- t^*' iji^j "^лкйЕ г»айсте • . -7<д^ :;:^ t^i2' 1?^ Кутузов француз армиясе калдыкларын чолгап алу пла¬ нын тормышка ашыруны дәвам итә. Гаскәрләр чигенеп баручы дошманның юлына аркылы төшәләр. Наполеон, әлеге тозактан ычкынырга тырышып, Березина елгасына таба ашыга. Березинаның аргы ягында Литва территория¬ се башлана. Орша янында аңа яңа көчләр килеп кушыла, фланглардагы корпуслар да якынрак килә, һәм хәзер бер йодрык булып төйнәлгән француз армиясендә 75 мең кеше була. Әмма аларның сугышка сәләтлеләре 40 мең кешедән артмый. Русларның өч армиясендә 100 меңнән артык су¬ гышчы була. Березинага омтылган Наполеон, атсыз калган артиллерия һәм олауларны да кертеп, армиянең хәрәкәтенә комачаула¬ ган бөтен нәрсәне ташлап калдырырга боера. Наполеон частьлары кичүне туктаусыз канонада гөрел¬ тесе астында башлый. Чолганыш боҗрасының Березинада йомылып өлгермәвеннән файдаланып, Наполеон армиянең бер өлешен үзе белән алып китүгә ирешә. Әмма аның шак¬ тый көчләре кичүдә юк ителә. 40 меңлек сугышчан гас¬ кәрнең 29 мең кешесе үтерелә яисә әсир төшә, 2 мең кеше¬ се Березинаның бозлы суына батып үлә. Бары император җитәкчелегендәге 9 мең кеше генә, каршы ярга чыгып, Вильно ягына китә. «Бөек армия» сугышчан юлын шулай тәмамлый. Әмма сугыш әле бетмәгән була. Вильнога Германиядән яңа көчләр килә; шулай ук Литвада французларның Россия¬ гә кермәгән корпуслары була. Наполеон, көчләрне Вильно 270
янында бер йодрыкка туплап, яңача төркемләргә, шәһәрнең оборонасын оештырырга һәм язга кадәр шунда ныгып ка¬ лырга омтыла. Ләкин Кутузов дошманның әлеге планнарына киртә куя, яңа корпусларга Наполеон белән кушылырга ирек бирми; үзе исә, армиянең арыган булуына, берөзлексез барган сугышлардагы югалтуларга, коммуникацияләрнең озынга сузылуына карамастан, дошманны эзәрлекләвен дәвам итә. Планнарының җимерелүен күреп, Наполеон ябык арба¬ да Парижга кача. Аны аз санлы конвой озата. Армиясенең калдыкларын ул маршал Мюрат җитәкчелегенә тапшыра. Варшавада Наполеон үзенең тарафдарларыннан берсенә ачынып болай ди: «Ихтимал, мин Мәскәүгә кадәр барып җитеп ялгышканмындыр, ихтимал, анда артык озак торып начар эшләгәнмендер, әмма бөеклектән көлкегә — бер генә адым, хөкемне киләчәк буыннар чыгарыр». Мюрат рус гаскәрләренең һөҗүмен туктата алмый. Вильно бирелә, Наполеон армиясенең таркау калдыклары Польшага чигенә, бер өлеше Көнчыгыш Пруссиягә китә, армия составындагы Пруссия корпусы руслар ягына чыга. 1812 елның декабрь ахырында рус гаскәрләре Россиянең көнбатыш чигенә — Неманга җитә. 1812 елның 31 декабрендә Александр I Россия чикләрен үтеп кергән дошманны тулысынча җиңү турында игъ¬ лан иткән Манифест чыгара. 1812 елгы Ватан сугышы тәмамлана. Соңрак сугышта катнашучыларның барысына да «1812 ел истәлеге» медале тапшыралар. Бик күп полклар Георгий байрагы һәм көмеш быргы белән бүләкләнә, гаскәриләрнең шактыена киверларында (Россия армиясенең биек баш киеме) «Аерым хезмәтләр өчен» дигән билге йөртү хоку¬ кы бирелә. Меңнәрчә офицерлар югары бүләкләргә — ор¬ деннарга һәм хәрби дәрәҗәләрен күтәрүгә лаек була. Бо¬ лар һәммәсе Россия хәрби сәнгате уңышының, моңа кадәр җиңелү белмәгән дошманны тар-мар иткән рус армиясе батырлыгының символы булып тора. Рус армиясе Европада. Рус армиясенең чит илгә походы баш¬ лана. Александр I хәрәкәттәге армиягә килә һәм, гаскәрләргә мөрәҗәгать итеп: Сез Россияне генә коткармадыгыз, сез бөтен Европаны коткардыгыз дигән сүзләрне әйтә. Асылда исә, Европаны коткару эше алда тора әле. 271
1812 елгы Ватан сугышында катнашучыларга бирелгән медаль Киләчәк вакыйгаларга Россиянең сәяси һәм хәрби җи¬ тәкчелегендә карашлар төрле була. М. И. Кутузов сугыш¬ ны шушында тәмамларга кирәк дип саный. Наполеонның җиңелүе Англиянең һәм Европаның башка державаларының Россиягә каршылыгын көчәйтәчәк дип әйтүе белән ул хаклы була. Кутузов Александр I гә авыр походлар һәм сугышлар армияне шулкадәр йончытты, какшатты, безгә аны өр- яңадан тупларга туры килмәгәе дип яза. Ул Европада На¬ полеон белән көрәшнең төп авырлыгын Европа халыклары үз җилкәләренә алсыннар дигән фикердә тора. Илдәге сәяси элита Россиянең Европа эшләренә катнашмавы идеясен яңадан күтәреп чыга. Әмма император башка хисләр кичерә. Наполеон белән шәхси каршылык, аны тәмам җиңү, җиңүче сыйфатында Парижга керү, үткәндә кичергән — Аустерлиң, Тильзит, Мәскәү һәм Мәскәүдәге янгын кебек түбәнсенүләре өчен ре¬ ванш алу омтылышы аңа тынгылык бирми. Александр I нең Европаны Бонапарт тираниясеннән коткаручы гына түгел, Европа язмышын хәл итүче дә буласы килә. Хәзер инде аңа Кутузов комачаулый, әмма язмыш аны императорның юлыннан ала: 1813 елның 16 апрелендә фельдмаршал вафат була. Киләчәк күрсәткәнчә, Александр I нык ялгыша. Үзлә¬ ренең явыз дошманнары булган Наполеон Франңиясен тар- мар итүдә Англия һәм Австрия рус хәрби көчләрен файда¬ ланырга омтылалар. Әмма бу әле һич кенә дә Россиянең Европада көчәюенә юл куярга әзер булу дигән сүз булмый. Наполеон җиңелүгә, алар табигый рәвештә Россиянең дош¬ манына әвереләләр. Польшада һәм немец җирләрендә тупланган француз гаскәрләрен юлдан алып ташлап, руслар көнбатышка омты¬ ла. 1813 елның 20 февралендә рус армиясе Берлинга керә. Пруссия Наполеон белән хәрби союзын өзәргә мәҗбүр була һәм Россия белән солых килешүе төзи. Пруссия гаскәрләре Франциягә каршы борыла. Австрия рус хәрби башлыклары белән яшерен сөйләшүләр алып бара башлый һәм. Россия белән вакытлы килешү төзеп, Наполеон Франциясенә каршы сугышта катнашырга йөкләмә ала. Немец дәүләтләре территориясенә рус гаскәрләре ки¬ леп кергәч, Европада азатлык хәрәкәте башлана. Рус гаскәрләре белән бергәләп хәрәкәт итүче иреклеләр отряд¬ лары төзелә, регуляр частьлар оеша. 272
Кыска гына вакыт эчендә Наполеон 500 меңлек яңа ар¬ мия туплауга ирешә. Әмма аның сыйфаты, сугышчан рухы элеккеге данлыклы корпусларныкына караганда башкача- рак була инде. Күпчелеге дары исе иснәмәгән яшьләр, әмма шулай да ветераннар кебек үк Наполеонга чиксез ышаналар, табыналар. Хәзер Наполеонга бөтен Европа диярлек каршы тора. Рус армиясе Франңия белән каршылыкның үзәгендә була. 1813 елның 16—19 октябрендә Лейпциг янында барган өч көнлек «халыклар сугышы»нда ике яктан да 500 әр меңнән артыграк кеше катнаша. Наполеонның төп һөҗүме рус һәм немец гаскәрләре өстенә төшә. Тулысынча тар-мар ителгән Наполеон чолганышка эләкми, гаскәрләрен сугыш кырыннан алып чыга. Әлеге сугышта французлар — 80 мең чамасы, руслар — 22 меңнән артыграк, пруссиялеләр — 16 мең һәм австриялеләр 14 меңнән артыграк кеше югал¬ талар. Союзникларның берләштерелгән гаскәрләре белән генерал М. Б. Барклай-де-Толли җитәкчелек итә. 1813 елның декабрь ахырында союздаш гаскәрләр, Рейн- ны кичеп чыгып, Франция территориясенә аяк басалар. 1814 елның 18 мартында Париж капитуляцияли. Наполеон тәхеттән ваз кичә. Александр I җиңелгән дошманына карата киң күңелле¬ лек күрсәтә, Наполеонны хакимияттән читләштерү шартла¬ рын чагыштырмача җиңеләйтүгә ирешә. (Аңа Эльба утравын бирәләр, бик зур пенсия билгелиләр, 50 гвардия солдатын¬ нан шәхси сак куялар.) Сугышның соңгы этабында, 1813—1814 еллардагы кам¬ панияләрдә Наполеонның хәрби һәм сәяси җиңелүендә күренекле рольне Александр I уйный. Күп сугышларда ул гаскәр белән уңышлы җитәкчелек итә, ут астында була, зур шәхси батырлык күрсәтә. Наполеон өчен һәлакәт белән тәмамланган Лейпциг сугыш диспозициясен ул эшли. Па¬ рижга һөҗүм итү, Франциянең башкаласын яулап алу идеясе дә аныкы була. Ул көннәрдә Россия императоры, Наполеон белән көрәшсәм дә, Франция халкының дусты булып калам дип, даими ассызыклап тора. Франциягә чын мәгърифәт дәрәҗәсенә туры килгән көчле һәм либе¬ раль учреждениеләр биру гадел һәм акыллы гамәл булыр иде,— ди ул. Ул Франциядә конституцион идарә кертүгә ирешә. Людовик XVIII нең тәхеткә яңадан утыруына тискәре ка- Түбән чиннар өчен «Шәхси батырлык өчен» билгесе 273
Вена конгрессында. Гравюра. XIX гасыр рашта була, Франция өчен закон каршында бөтен гражданнарның да бертигезлеген һәм дин иреген гарантияләгән конституцион «Хар¬ тия» төзүдә катнаша. «Хартия» яңа, буржуаз ж,әмгыятьнең закон¬ нар ж,ыелмасы — Наполеонның Гражданнар кодексын үзгәртмичә саклап кала. Вена конгрессы. Җиңүчеләр 1814 елның 30 маенда Франциягә со¬ лых договоры шартларын көчләп тагалар. Франция Европада яулаган бөтен территорияләрен югалта һәм сугышка кадәрге чикләре эчендә кала. Аның Апеннинда — Төньяк Италиядә һәм Әдрән диңгез буен¬ да — яулаган ж,ирләре Австриягә китә; Наполеон басып ал¬ ган Бельгия белән Голландия бәйсез Нидерланд корольлеге төзиләр. Урта диңгездәге мөһим стратегик позиция—Мальта утравы — Англиягә була. Франциянең диңгез аръягындагы биләмәләренең дә бер өлеше Англия файдасына китә. 1814 елның көзендә Венада гомумъевропа конгрессы уза, анда Европаның язмышын хәл итүчеләр ж,ыела. Сугыштан соңгы Европа төзелешенең нигезләрен билгеләгән әлеге конгресста хәлиткеч рольне Россия, Австрия, Англия һәм Пруссия уйный. Конгресс баллар, маскарадлар, күңел ачу¬ лар белән аралашып бара. Конгресста Англия, Россия һәм Австрия арасында хәл ителмәслек каршылыклар килеп чыга, бу илләрнең һәр- кайсы сугыштан соңгы Европада өстенлеккә дәгъва итә. Баштарак сугыштан соңгы Европа язмышына карашнын гомуми принципларын эшләгәндә әлеге каршылыклар әл¬ лә ни куркыныч тоелмый. Җиңүче илләр сугыштан соңгы дәүләт төзелешендә легитимлык (латинча «легитимус» — «законлы») принцибы тантана итәргә тиеш дип килешәләр. Бу исә Наполеон тарафыннан тәхетләреннән төшерелгән элеккеге династияләр яңадан торгызылырга тиеш дигән сүз була. Ләкин ж,иңүчеләр бу пунктка тукталып тормыйлар: соңгы 20 ел эчендә Европа артык зур үзгәрешләр кичергән була. Әүвәл революцион Франция, соңрак Бонапарт Фран¬ циясе басымы астында моңа кадәр буржуаз революцияләр кичермәгән илләрдә иске тәхетләр генә түгел, иске фео¬ даль тәртипләр дә ж,имерелә. Шуңа күрә легитимлыкка 274
кайту гаять чикләнгән була. Франциядә, Бурбоннар динас¬ тиясен реставрацияләү белән бергә, парламент барлыкка килә, Пруссиядә крестьяннарның крепостнойлыгы бетерелә. Россиядә кыю реформаларга батырчылык итмәгән рус пат¬ шасы әлеге процессларда якыннан торып катнаша. Польша һәм Наполеонның элеккеге союзнигы Саксония язмышын тикшерә башлагач, державаларның мәнфәгатьләре пычакка-пычак килә. Александр I Наполеон оештырган Варшава герцоглыгы ж,ирләренең киң автономияләр һәм конституцион хокуклар белән Россиягә күчүенә дәгъва итә. Ләкин Көньяк Польша җирләренә Австриянең, ә төньяк җирләргә Пруссиянең хуҗа буласы килә. Россиянең Европада көчәюен теләмәгән Англия, Польша территорияләрен өч держава—Россия, Ав¬ стрия һәм Пруссия арасында бүлешергә тәкъдим итә. Моңа Көнчыгыш Европа язмышларын хәл иткәндә өстенлеккә нәкъ менә Наполеонның хәрби машинасын җимергән Рос¬ сия ия булырга тиеш дип санаган Александр I нең бик нык ачуы чыга. Саксония җирләренә Пруссия дәгъва итә. Ләкин төньяк күршесенең шул рәвешле көчәюенә Австрия бик нык каршы килә. Яшерен сөйләшүләр барышында Польша-Саксония мәсьәләсендә Россия белән Пруссия бер-берсенә ярдәм итәргә килешәләр. Ә Англия Пруссия вәкилләре белән шундый ук яшерен сөйләшүләр вакытында Пруссияне Россиядән аерып алырга омтыла, Польша мәсьәләсендә (Польша җирләренең бер өлешен Пруссиягә бирү ягында) ныклы позициядә торуы бәрабәренә аңа Саксониянең шактый өлешен вәгъдә итә. Англия ярдәмгә элеккеге дошманы Францияне чакыра һәм француз делегациясенең конгресста катнашуына ирешә. Франциянең эчке эшләр министры Талейран Польша-Сак¬ сония мәсьәләсендә Англия белән Австрияне яклый. Хәл катлаулана. Көннәр, атналар уза, ә эш алга бармый. Элеккеге союзникларның Россиягә каршы позициядә торулары Александр I нең чиктән тыш ачуын чыгара, ә тегеләре, астан гына яңа, бу юлы Россиягә каршы коали¬ ция төзи барып, киләчәккә йөз тоталар. 1815 елның 3 гыйнварында Англия, Австрия һам Фран¬ ция Россиягә Kapuibi яшерен хәрби союз төзиләр. Россия белән хәрби конфликт туган очракта якларның һәрберсе 150 мең кешелек армия бирергә йөкләмә ала. Бу килешүгә тагын берничә дәүләт кушыла. 40 елдан аларның кайберләре Александр I фигу¬ расы һәм Людо¬ вик XVIII бюсты белән бизәлгән камин сәгате. Франция. 1814 ел 275
Россиягә каршы Кырым сугышында катнашачак. Әмма Рос¬ сия белән Европа державалары арасындагы каршылыклар нәкъ менә Вена конгрессында тулыша башлый. Киеренке сөйләшүләр, дәүләт башлыкларының шәхси очрашулары барышында 1815 елның февраленә Вена кон¬ грессында төп позицияләрне килештерүгә ирешелә. Польша патшалыгы Россиягә китә, һәм император анда конститу¬ цион идарә кертү ниятен әйтә. Ләкин Польша ж,ирләренең барысы да Россиягә бирелми. Познань һәм күп кенә башка шәһәрләр Пруссиягә була. Көнчыгыш Галицияне Австрия ала. Конгресста гомумгермания сеймы белән Германия со¬ юзы төзү билгеләнә. Бу союзда төп роль Австриянеке була. Италия ж,ирләренең бер өлеше дә Австриягә китә. Киеренке сөйләшүләр әле дәвам итә. 1815 елның 6 мар¬ тыннан 7 мартына каршы төндә Александр I ашыгыч депе¬ ша ала. Анда Наполеонның Эльба утравыннан Франциянең көньягына чыгуы һәм кораллы отряд белән Парижга юнәлүе хәбәр ителә. Берничә көннән элеккеге императорны халык һәм армиянең шатланып каршы алуы, аның озакламый башкалага килүен көтүләре турындагы хәбәрләр килеп ирешә. Әле союзниклар белән сугышка кермәстән үк, Наполеон аларга бик каты дипломатик һөж,үм ясый. Король сараена кергәч, ул Людовик XVIII нең ашыгычлык белән ташлап калдырган документлары арасында өч державаның Россиягә каршы яшерен килешү беркетмәсен таба. Союзникларының Россиягә карата мәкер һәм дошманлыкларына Александр I нең күзен ачарга өметләнеп, Наполеон беркетмәне шунда ук курьер белән Венага җибәртә. Австрия канцлерын Александр I әлеге документны ку¬ лында тотып кабул итә. Тегесе башта каушый, аннары, әйтер сүзе булмагач, гомумән, сүзсез кала. Әмма Александр I сәяси партнерлары белән аралашуда бу юлы да киң күңеллелек күрсәтә. Европага гаять зур яңа куркыныч янаган чакта моның ише вак-төяккд игътибар итүнең урынсызлыгын әйтеп, яшерен килешү текстын каминга ташлый. Наполеонның атаклы 100 көне башлана. Нәм шун¬ да ук Вена конгрессындагы бөтен бәхәсләр, интригалар, яшерен сөйләшүләр туктала. Көндәшләрне яңа куркыныч берләштерә. Англия, Россия, Австрия, Пруссия яңадан берләшәләр. Төньяк Европа юлларыннан өзлексез ташкын булып гаскәри колонналар, хәрби олаулар агыла. 276
1815 елның июнь башында Европа державалары кон¬ грессның йомгаклау документына кул куялар, ә 18 июньдә Ватерлоо янында Англия һәм Пруссия армияләренең бер¬ ләшкән көчләре тарафыннан Наполеон тәмам тар-мар ителә. Аның хәрби һәм сәяси кояшы бата. Наполеонны ерак Ат¬ лантикага, Изге Елена утравына җибәрәләр, ул шунда 1821 елда үлә. Инглиз сакчылары тарафыннан агулап үтерелә дигән фараз да бар. Союздаш гаскәрләр яңадан Парижга керә, Вена конгрессы карарларын раслаган икенче Париж килешүенә кул куела. Изге союз. Европада ун ел буе дәвам иткән сугыш континент илләренә гаять зур зыян сала. Шул ук вакытта ул халыкара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм Европада икътисади тотрык¬ лылык булдыруның дөньяда әлегә кадәр булмаган беренче тәҗрибәсен тудыра. Әйе, Вена конгрессының, аның киләчәктә шартлау¬ лар китереп чыгарырга сәләтле эзлексез, каршылыклы карарларының роле шунда була. Ләкин монархлар моның белән генә канәгатьләнми. Көч гарантиясе генә түгел, ныклырак, юридик һәм әхлакый гарантияләр дә кирәк була. Менә шулай 1815 елда Европа дгулэтлоренең изге союзы идеясе туа. Бу, сугыштан соң төрле илләрдә бар¬ лыкка килгән үзгәрешләр белән бергә, әлегә кадәр яшәп килгән тәртипләрнең, шул вакыттагы чикләрнең, идарәче династияләрнең һәм дәүләт законнарының какшамаслыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итүне максат итеп куярга ти¬ ешле беренче гомумъевропа оешмасы була. Европа дәүләтләре союзының иниңиаторы Александр I була. Изге союз килешүенең төп положениеләрен ул яза. Анда шундый статьялар була: дәүләтләр арасында туганнар¬ ча дуслык багланышлары булдыру, халыкара хәлләр тотрык¬ сызланган очракта бер-береңә ярдәм итү, үз гражданнарың белән туганлык, хаклык һәм тынычлык рухында идарә итү, үзеңне бердәм христиан бергәлегенең әгъзасы итеп санау, ха¬ лыкара мәсьәләләрдә Инҗил кануннарына таянып эш итү. Шул рәвешле, XX гасыр халыкара оешмаларының үрнәге булган Изге союз идеяләренең төбендә изге ниятләр ята, һәм Александр I моның белән горурлана ала. Озакламый утрау Англиясеннән кала барлык Европа дәүләтләре дә диярлек Союзга кушылалар, ләкин Англия дә аның конгрессларын¬ да актив катнаша һәм алар сәясәтенә шактый дәрәҗәдә йогынты ясый. 277
Асылда, Вена конгрессы һәм Изге союз карарлары Вена системасы барлыкка китерә. Әлеге система, Европа держа¬ валары арасында элеккечә үк шактый кискен каршылыклар булуга карамастан, Европаны 40 ел дәверендә яңа зур су¬ гышлардан саклап килә. Әлеге каршылыклар «Вена системасы» кертелүгә үк күренә башлый. Биредә эш державаларның бер-берсенә территориаль дәгъваларында гына булмый. Континентта Европа тормышындагы Бөек франңуз революңиясе тудырган гаять зур иж,тимагый үзгәрешләрнең логик дәвамы булган революңия хәрәкәте көчәя. 1820 еллардан Европа өстендә баш калкыткан яңа ре¬ волюңия, милли азатлык хәрәкәте «Вена системасы» ав¬ торларының котын ала. Яңадан якобинчылык, тәхетләр ж,имерелү куркынычы шәйләнә башлый. Испания, Португа¬ лия, Италиядә революңион хәрәкәт кабынып китә. Мондый шартларда хәтта Александр I кебек либераллар да икеләнә башлый. Рус патшасы әкрен-әкрен сугыштан соңгы Европа төзелеше турындагы идеалистик карашларыннан чигенә. 1820 елның башында ук инде Испания, Италиядәге вакый¬ галар мисалында, үзенең Петербург үзәгендәге Семеновский полкы восстаниесе мисалында ул либераль хыяллары, бик сакланып кына ясаган конституңион адымнары белән халык революңияләре яисә хәрби фетнәләр арасында нинди упкын ятканын яхшы аңлый. Гәрчә баштарак, Австрия һәм Прус¬ сия таләп иткәнчә, көч куллануга каршы чыкса да, халык хәрәкәтенең кайнар сулышы Изге союз авторын куркыта, аны уң якка авышырга мәж,бүр итә. Шулай итеп, милләтләр башында торырдай көчле оеш¬ мага ук әверелә алмаса да, башыннан ук тирән каршылык¬ лар кичерүенә карамастан. Изге союз Европадагы хәлне тотрыклыландыруга ярдәм итә, Европа практикасына яңа гуманистик идеяләр кертә, аны яңа хәрби һәм революңион экстремизмга тәгәрәүдән саклап кала. Вена конгрессын¬ нан соң 40 ел буе Европа чагыштырмача тату һәм тыныч яши. Монда «Вена системасы» һәм Изге союзның өлеше зур була. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Александр I үткәрергә тырышып караган милли җитешлелек сәясәте нәрсә ул? Әлеге сәясәт XIX гасыр башында Россия мән¬ фәгатьләренә ни дәрәҗәдә туры килә? Ул тормышка ашырып булырлык сәясәтме? 278
2. Ни өчен Россия XIX гасыр башындагы Европа сугышлары утына керә? Әлеге сугышларда Россия нинди максатларны алга куя? 3. Россиянең Наполеонга каршы коалицияләрдә катнашу нә¬ тиҗәләренә характеристика бирегез. 4. Ни өчен 1812 елгы сугыш Ватан сугышы дигән исем ала? На¬ полеонга каршы сугышның Ватан сугышына әверелә баруын ана¬ лизлагыз. 5. Ике ил армияләренең оештырылуына һәм составына игътибар итеп, сугыш башында Россия белән Франциянең көчләр нисбәтен чагыштырыгыз. 6. Сугыш башында Наполеон армиясенең Россия территориясендә бик тиз алга баруының сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? 7. Сугыш башында М. Б. Барклай-де-Толли сайлаган стратегиягә бәя бирегез. 8. «1812 елгы Ватан сугышының барышы» таблицасын тутыры¬ гыз. Сугыш этапларының даталары Төп вакыйгалар (даталарын күрсәтеп) Вакыйгада катнашкан атаклы кешеләр Аерым вакыйгаларның гомуми сугыш барышына йогынтысы 9. «Бородино сугышы» темасына җәенке план һәм җавап тезис¬ лары төзегез. 10. М. И. Кутузовның Бородино сугышыннан соң Мәскәүне калды¬ рырга карар итүенә мөнәсәбәтегезне әйтегез. 11. Басып алучыларны илебез территориясеннән куалап чыгар¬ гач, Россиянең Наполеонга каршы хәрби хәрәкәтләрен дәвам итүе мәсьәләсендәге бәхәснең асылы нәрсәдә? 12. Ни өчен Россия Франция белән сугышта җиңеп чыга? 13. Вена конгрессы карарларын санап чыгыгыз. Аларга бәя би¬ регез. 14. Нәрсә ул Изге союз? Аның төзелүе нәрсә хакында сөйли? Изге союзны төзүдә һәм аның эшчәнлегендә Россия һәм аның импера¬ торы Александр I нинди роль уйный? 279
§ 24 Сугыштан соңгы чорда Россия тормышы 1812 елгы Ватан сугышында көчле дошманны җиңү бөтен рус җәмәгатьчелеген рухландыра. Анда моңа кадәр күрелмәгән күтәренкелек сизелә, якты киләчәккә өметләр туа. Арыган, бөлгән, хәлсезләнгән илдә хуҗалыкны торгызу башлана. Әмма озакламый шунысы ачыклана: гаять зур хәрби уңышлар да, халыкның рухи патриотик омтылышлары да традицион рус тормышына, андагы тәртипләргә һәм социаль-сәяси төзелешкә сизелерлек үзгәреш кертми. Илдә крепостной хокук хөкем сөрә, рус тормышында элеккечә чикләнмәгән режим, самодержавие, ил язмышын хәл ит¬ кәндә халыкны катнаштырмау хөкем сөрә. Менә шушы сугыштан соң җитди үзгәрешләргә өметләнү белән рус тормышының катып калганлыгы, сүлпәнлеге ара¬ сындагы аерма рус җәмгыятенең Александр I идарәсенең соңгы елларындагы үзенчәлеге була. Халык массаларының, армиянең хәле. Сугышның төп авыр¬ лыгын үз җилкәсендә күтәргән крестьяннар крепостойлык богауларының бушавына өметләнә. Өстәвенә Александр I патшалык итә башлаганда, бу юнәлештә кайбер адымнар ясалган була инде. Моннан тыш, крестьяннарның шактый өлеше, солдат-рекрутлар сыйфатында җиңү яулап, бөтен Европаны диярлек уза. Алар анда ниләр күрәләр соң? Бөтен җирдә крепостной хокук бетерелгән. Таш түшәлгән урамнар чип-чиста, фермер хуҗалыклары таза, нык, басу-кырлар, бакчалар пөхтәләп эшкәртелгән. Көнбатышның уңдырышлы җылы туфрагында уңыш та Россиядәгегә караганда күпкә яхшырак. Җир эшкәртү кораллары, механизмнары яңа төрле. Иң мөһиме, Европа илләрендә җәмгыятьнең түбәнге катлавының коллыгы, кешенең кешене вәхшиләрчә түбәнсе¬ түе инде ерак үткәндә калган, крестьянның кул-аягын бо¬ гаулап торган урта гасыр обш;инасы онытылып беткән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр гражданлык законнары белән тәртипкә салына. Өйләренә кайткач, алар авылдашларының ирексез кре¬ постной тормышы, алпавытларның башбаштаклыгы, каты обш;ина тәртипләре үзгәрмәвен, нәкъ элеккечә дәвам итүен күрәләр. Сугыштан соңгы Россия авылларында тормышның ты¬ нычсыз булуы очраклы түгел. Сугыш җимереп узган үзәк 280
Россиядәге бөлгенлек, җимереклек яңадан торгызуны, аякка бастыруны таләп итә. Ә яшь крестьяннарның күпчелеге йә сугыш кырында ятып кала, яисә оккупаңия гаскәрләре со¬ ставында була. Авылда халык азая. Әмма алпавытларның үз хәлләре хәл. Дошман явыннан үзләре дә күп зарар күргән алпавытлар (утарлары талана, иген басулары яндырыла, якыннары сугышта һәлак була) хуҗалыкларын крепостной¬ лар хезмәте исәбенә аякка бастырырга тырышалар. Халыкта сугыштан соңгы рух күтәренкелеге юкка чыга, салымна¬ ры, йөкләмәләре, хуҗаларның яңа, кайчак элеккедән дә рәхимсезрәк изүләре белән көндәлек гадәти тормыш баш¬ лана. Крестьян авылларында әледән-әле кабатланып торган баш күтәрүләр, хакимияткә буйсынмау, салым түләүдән, йөкләмәләр үтәүдән баш тарту һәм хуҗалар кысуыннан котылуның сыналган иске ысулы — качулар күпчелек менә шуның белән аңлатыла да. Качканда, элекке вакытлардагы шикелле үк, Дон далаларына, Азов буйларына качалар. Әмма эзәрлекләүчеләр анда да эзләп таба. Өстәвенә моңа кадәр бәйсез, ирекле булган әлеге җирләр крепостнойлык орбитасына эләгә; бу хәл әлегәчә азат булган җирле кре¬ стьяннарда ачу тудыра. Чуалышлар аерым алпавыт хуҗалыкларында да булып тора: крестьяннар яңа шартларда күтәрә алмаслык имана салымы һәм барш;инага каршы чыгалар. Шунысы бар: бу чорда крепостной крестьяннарның ал¬ павытларга һәм хакимияткә каршы ачыктан-ачык ярсулы чыгышлары күзәтелми. Көрәш ысуллары, нигездә, тыныч була, ихтимал, моңа авыр сугыш чоры сынаулары вакытын¬ да халыкның ныклы рухи берлеген сәбәп итәргә кирәктер. Эшчеләр арасында чуалышлар, каршы торулар яңадан башлана. Новгород җилкән мануфактурасы эшчеләре бунт күтәрә. 1820 елларда Уралда Демидов металлургия завод¬ ларында, Пермь предприятиеләрендә даими чуалышлар булып тора. Ниһаять, ул чордагы Россия өчен күрелмәгән хәл, 1820 елда Семеновский гвардия полкы бунт күтәрә. Солдат¬ лар һәм кече офицерларның дуамал, садист полковник Шварңның кешелексез тупас мөгамәләсенә күптәннән ачу¬ лары чыгып йөри. Бер ротаның солдатлары командирның рәхимсез мөгамәләсенә каршы протест белдерә. Ротаны, аерып алып, Петропавел крепостена ябалар. Шуннан бөтен 281
полк баш күтәрә һәм командирларга буйсынудан баш тарта. Хакимиятнең җавабы тиз һәм кискен була: полк казарма¬ ларын гаскәр чолгап ала. Җәзадан курыккан солдатлар буйсына, полкны тараталар. Ләкин бу чыгышны хакимият игътибарсыз калдырмый. Эшне ачыклап, патша полков¬ никны судка бирә, әмма аның законсыз гамәлләре әле кул астындагыларга командирларына каршы чыгу хокукын бирмәвен әйтә. Башка гвардия полкларында да ризасызлыклар башла¬ на. Эш ул чордагы рус армиясендә хөкем сөргән рәхимсез тәртипләрдә генә дә булмый. Күпчелек армия частьлары чит илләрдә булып кайта, солдатлар башкача яшәү рәвешен күрәләр, үзләрен җиңүчеләр дип хис итәләр, тарихи вакый¬ галар үзләре үк аларның йөрәкләрендә кешелек горурлы¬ гы уята. Иске крепостной армиянең ирексезлек богавына өр-яңадан килеп кергән солдатларның моннан соң да иске тәртипләр белән килешәселәре килми. Хәрби поселениеләр. Сугыштан соңгы Россиянең аерым бер үзенчәлеге — хәрби поселениеләр. Үз-үзләрен тәэмин итү өчен хәрби хезмәт белән крестьян хезмәтенең кушылмасы буларак, хәрби поселениеләр ул чор өчен ниндидер яңалык булмый. Әле XVIII гасырда ук кайбер Германия җирләре, Швеңия, Венгрия, Австрия зур сугышлар чорында үз кораллы көчләрен әзерлектә тотуның әлеге формасына күчкәннәр. Александр I әлеге идеягә илнең хәерчеләнүе, зур армия тоту өчен акча җитмәү һәм сугыштан соңгы чорда Европада Россиягә каршы державалар коалиңиясе өлгереп килү шарт¬ ларында мөрәҗәгать итә. Дипломатиясен көч белән ныгыту өчен, рус патшасына куәтле армия кирәк була. Көнбатыш теоретикларының хәрби поселениеләр ту¬ рындагы фикере тормышка ашырырлык фикер була. Әмма Көнбатышта алар халкы төп гражданлык хокукларына ия булган, армия контингентын, нигездә, крепостной крестьян¬ нар тәшкил итмәгән — күпмедер дәрәҗәдә цивилизацияле җәмгыять практикасыннан чыгып эш итәләр. Россиядә исә бу идея чикләнмәгән хакимият, халыкның хокуксызлыгы, крестьяннарның авыр крепостной хәле, рекрутларның 25 ел¬ лык мәҗбүри хезмәте шартларында тәкъдим ителә. Өстәвенә хәрби поселение халкын кеше җәберләүне яшәү нормасы дип санаган эреле-ваклы түрәләр кулына тапшыралар. Шушы хәлләрне исәпкә алып. Россиянең күп кенә зур түрәләре бу яңалыкны кертүгә каршы чыга. Александр I нең 282
Шпицрутеннар белән җәзалау. Рәссам О. Гейслер фавориты — император Вена кон¬ грессында чакта ил белән идарә иткән чиктән тыш куәтле граф А. А. Аракчеев (1769—1834) та шулар арасында була. Ләкин Александр I хәрби поселениеләр оештыруны нәкъ менә Аракчеевка тапшыра. Тарих фәнендә һәм дәреслек¬ ләрдә Аракчеевны рус армиясенә таяк дисциплинасы, ә дәүләт сис¬ темасына катгый һәм каты чикләү¬ ләр керткән тискәре реакционер, мәрхәмәтсез бер дуамал итеп су¬ рәтлиләр. Әмма Александр I кебек күренекле дәүләт әшлеклесе белән аның бөтен патшалык итү дәверендә иңгә-иң торган кеше башкача бәяләнүгә лаек. Ярлы авыл дворяны гаиләсеннән чыккан Аракчеев Ар¬ тиллерия һәм инженерлык кадет корпусына казна исәбеннән укырга керә. Укырга кабул итү турындагы үтенече каралуын көткән арада, акчасы булмаганлыктан, тамак туйдыру өчен, чиркәү алдында атасы белән хәер сорашырга мәҗбүр була. Кадет корпусында А. А. Аракчеев үзен сәләтле, тырыш укучы итеп күрсәтә. Аеруча хәрби фәннәрдән һәм матема¬ тикадан уңышлары зур була. Аны корпуста калдыралар. Соңрак ул Павел I заманында императорның Гатчино ар¬ тиллериясе башында тора, менә дигән артиллерия офицеры була. Уңышлары өчен Аракчеев фәкать үзенә, үзенең эш сөючәнлегенә бурычлы. Ләкин шул чагында ук, заман¬ дашлары әйтүенчә, аның тәртип яратуы, кешеләр белән мөгамәләдә кырыслыгы, үзенә һәм кул астындагыларга карата таләпчәнлеге тиранлык дәрәҗәсенә җиткән була. Наполеонга каршы торырга әзерләнгән көннәрдә Алек¬ сандр I рус армиясен үзгәртеп төзү бурычын нәкъ менә Арак¬ чеевка, хәзер инде граф һәм генерал дәрәҗәсендәге Аракче¬ евка йөкли. Тимер граф (аны шулай дип йөртә башлыйлар) зур тырышлык белән эшкә тотына. Ул офицерлардан тайпы¬ лышсыз төгәл хезмәт һәм тырышлык таләп итә, армиядәге караклык, казна малына кул сузу һәм коррупциянең тамы¬ рын корыта. Солдатлар өчен күп нәрсә эшли. Өс-башлары яхшы, тамаклары тук, казармалары чиста, җылы булуына ирешергә тырыша. 283
А. А. Аракчеев Екатерина заманында сарай әһелләре тарафыннан иркәлә¬ неп бозылган офицерлар арасында, аеруча гвардиядә, кырыс реформаторны сөймиләр. Артиллерия инспекторы буларак, А.А. Аракчеев яңа төр орудиеләр кертүгә булышлык итә, ар¬ тиллерист офицерлар, яңа чин алганда, төп хәрби фәннәрдән һәм математикадан имтихан тапшырырга тиеш дигән таләп куя. Яңартылган рус артиллериясенең өстенлекләре инде 1805—1807 елгы кампанияләрдә үк күренә. Хәрби министр, аннары Дәүләт советының хәрби де¬ партаменты җитәкчесе булгач, Аракчеев армияне үзгәртеп кору эшен дәвам итә. 1812 елгы сугыш башына, башлыча аның тырышлыгы аркасында, рус гаскәрләре Наполеонның «бөек армия»сенә каршы тора алырлык, ә артиллерия паркы һәм артиллеристларның осталыгы ягыннан французлардан өстен була. 1812 елгы Ватан сугышы вакытында Аракчеев армияне сугыш кораллары һәм азык-төлек белән тәэмин итү эшен башкара. Армия башкомандующие итеп М.И.Кутузовны билгеләргә Александр I не күндерүчеләрнең дә берсе ул була. А.А.Аракчеев белән П.И.Багратион дуслар булалар. Нәкъ менә Аракчеев беренче булып патшага рекрутлык йөкләмәсен бетерергә һәм солдат хезмәтенең срогын бик нык кыскартырга тәкъдим итә. Титуллы аксөякләрне җене сөймәгән, аларны боярлар дип атап, череп таркалган карак офицерларга җирәнеп ка¬ раган Аракчеевны үз чиратында тегеләре дә дошман күрә, тиран дип саный. Менә шул Аракчеев дәүләттәге иң авыр, иң пычрак һәм рәхмәт ишетмәслек эшләрне үз өстенә ала, тырышып, намус белән һәм риясыз башкарып чыга. Кыска гына вакыт эчендә Россиянең төньяк-көнбатыш, үзәк һәм кайбер көньяк губерналарында дэуләт крестьянна¬ ры һәм казак поселениеләре барлыкка килә. Алар элеккечә хуҗалык эше белән шөгыльләнәләр, ләкин бер үк вакыт¬ та хәрби әзерлекләрен киметмичә хезмәт тә итәләр. Моңа дәүләт тарафыннан бернинди чыгым тотылмый. Хәрби поселениеләр районында хәзерге коттеджларны хәтерләткән торак йортлары белән бистәләр төзелә. Арала¬ рыннан шоссе юл сузыла, юл буйлап элемтә пунктлары, штаб биналары, мәктәпләр, гауптвахталар, офицерлар өчен йорт¬ лар, чиркәүләр, госпитальләр, типография, китапханәләр төзелә. Алар тирәсендә яхшы итеп эшкәртелгән басу-кырлар, урыны төгәл билгеле көтүлекләр... 284
А. А. Аракчеев хәрби поселениелэрне табышлы хуҗа¬ лыкларга әверелдерә. Александр I патшалыгының ахырына аларның Аракчеев нигез салган аерым Кредит банкында 26 млн сум акчалары була. Банк поселение халкына акча белән ярдәм итә, офиңерларга ташламалы ссудалар бирә. Иген уңмаган очрак өчен махсус икмәк кибетләре төзелә. Поселениеләрдә агрономия яңалыклары кертелә, һөнәрчелек үсә, сәүдә белән шөгыльләнү хуплана. Поселениеләрдә булып киткән Александр I, М. М. Сперанский һәм Н. М. Карам¬ зин күргәннәрен бик югары бәялиләр. Хәрби поселениедәге тормыш барлык күрсәткечләр буенча да гади Россия авы- лыныкыннан югарырак була. Ләкин яңа тормыш поселениедә яшәүчеләрнең үзләре өчен чып-чын тәмугка әверелә. Хәрби хезмәткә авыр кре¬ стьян хезмәте кушыла, һәммә нәрсә энә күзеннән үткәрелә, тормыш-көнкүрешләре, хуҗалык итү, дин тоту, әхлак һәм хәтта интим тормышлары да даими күзәтү астында була. Хәрби поселениедәгеләр өчен Аракчеев иртән тору, мичкә ягу, кырга эшкә яисә хәрби хезмәткә чыгу, өйләнү (һәм хәтта кемгә өйләнү), сабыйлар ашату-тәрбияләү кебек бөтен вак-төякләргә кадәр исәпкә алынган инструкңия эшли. Анда ахыргы нәтиҗәләрне күздә тоткан кирәкле һәм файдалы нәрсәләр күп булса да, обш;ина тормышы белән яшәргә гадәтләнгән крестьяннарга әлеге тәртипләр чыдый алмаслык авыр була. Тәртип бозучы каты җәзага тартыла, бунтлар бастырыла. Шушы тәртипләрнең тышкы ягында яткан төзеклек, муллыкны гына күргән Александр I, крестьяннарның кар¬ шылыгына да карамастан, хәрби поселениеләрнең зарурлы¬ гына шикләнми. Россиянең 400 мең кешесе әлеге крепост¬ нойлык капкынына эләгә. Хөкүмәтнең эчке сәясәте. Сугыш китергән бөлгенлек, акча җитмәү, халыкның, аеруча крепостной крестьяннар һәм хезмәттәге кешеләрнең ризасызлыгы, армиядәге чуалыш¬ лар хөкүмәттән илдәге хәлне җайга салу чараларын күрүне таләп итә. Ләкин Александр I нең эчке сәясәттә ныклы, ачык юнәлеше булмый. Бер яктан, реакңион хөкүмәт даирәсе, бюрократлар, дворяннарның киң катлавы, руханиларның шактый өлеше конституңия яңалыклары кертү һәм кре¬ стьяннарны азат итү турында уйларга да теләми. Икен¬ че яктан, яшьлектәге либераль идеяләреннән арынмаган 285
император һәм аның тирәсендәге мәгърифәтле түрәләр, Александрның Яшерен комитеттагы элекке көрәштәшләре Россиянең яңа юллары турында уйланалар. Нәтиҗәдә, бер яктан, реакңион көчләр басымы астында, икенче яктан, яңа либераль карашлар йогынтысында Россиянең эчке сәясәте каршылыклы һәм хәтта сәеррәк тә була. XIX гасырның егерменче еллары ахырына паспорт кон¬ тролен көчәйтү, качкыннарны яшерүгә юл куймау турын¬ да указлар чыга. Цензура таләпләре һәм чит илгә чыгу тәртипләре катылана бара. Яңадан үзгәртеп корылган Дин эшләре һәм халык мәгарифе министрлыгы укытуга дини тәгълимат башлангычларын кыюрак һәм киңрәк кертә баш¬ лый. Кайбер уку округларында университет белемендә дин фәннәрен беренче планга чыгару яклылар өстенлек ала. Патша Галиҗәнапларының Шәхси Канңеляриясе, монарх ихтыярын үтәп, төрле министрлык һәм ведомстволарны торган саен ныграк кысрыклый бара. Хәрби поселениеләр белән бергә, менә болар һәммәсе Александр I идарзсенең соңгы елларында реакция көчзя бару турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Александр I үзенең элеккеге либераль планнарыннан баш тартмый. Ләкин аларның кайберләрен ул үзәк рус губерналарыннан читтә, ягъни алпавытлар мәнфәгатьләренә зыян китерә алмый торган өлкәләрдә тор¬ мышка ашыра. Либераль планнарның бөтен Россиягә ка- гылышлылары исә гаять кыюсыз һәм саклык белән генә кузгатыла. Мәсәлән, 1816—1819 елларда патша крестьяннарны азат итәргә әзерлекләрен белдергән Балтыйк буе дворяннарының инициативасын хуплый, чөнки бу регионнарда крепостной хезмәт торган саен файдасызрак була бара. Крестьяннар ирек ала, әмма җиргә хокук алмый. Александр I А. А. Аракчеев һәм финанс министры Д.А. Гуръевка Россиядә крепостной хокукны бетеру буенча тәкъдимнәр әзерләргә куша. Дәүләт эшлеклеләренең икесе дә фикер-тәкъдимнәрен патшага тапшыра. Патша тәкъдимнәр¬ не хуплый. Хәтта әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче яше¬ рен комитет та төзелә. Ләкин эш шуның белән тәмам була. Александр I проектларның берсенә дә юл бирми. Шулай да крестьяннарны крепостной бәйлелектән азат итәргә әзерләнү турында имеш-мимешләр тарала. Әлеге хәбәрләр алпавытлар арасында ачу һәм паника тудыра. 286
шуңа күрә дә Александр I хәлиткеч адымнар ясаудан тые¬ лып кала. Заговорчылар тарафыннан үтерелгән әтисенең язмышы турында ул бервакытта да онытмый. XIX гасырның егерменче еллары ахырында Александр I Яшерен комитетның элеккеге әгъзасы князь Н. Н. Ново¬ сильцев җитәкчелегендә бер төркем киңәшчеләренә Россия өчен Конституция проектын эшләргә куша. «Россия империясенең даулат Устав грамотасы» гаҗәеп документ булып чыга. Проект буенча Россия монархия булып кала бирә, ләкин шул ук вакытта бөтенләй яңа, пар¬ ламент төсен ала. Илдә сайлап куела торган ике палаталы парламент — Дәүләт думасы һәм сайлап куела торган җирле вәкиллекле орган — сеймнар кертү күздә тотыла. «Устав грамотасы» сүз, матбугат, дин иреге, империянең барлык гражданнарының да закон каршында тигезлеге, шәхеснең кагылгысызлыгын игълан итә. Милек изге һәм кагылгысыз дип белдерелә. Александр I документны хуплый. Россия менә-менә кон¬ ституцион дәүләт төзелешенә күчәр кебек тоела. Ләкин патша реформага каршы чыгучылардан тагын куркып кала. Проект аның канцеляриясеннән чыкмый. Шул ук вакытта Александр I конституция идеяләрен яклый һәм империя өчен куркынычы юк дип уйлаган җир¬ ләрдә аларны тарата да. Мәсәлән, Бөек Финляндия князь¬ легендә сейм (сайлап куела торган вәкиллекле хакимият) һәм Дәүләт советы (башкарма хакимият) төзелә, крайның барлык гражданнары өчен шәхси милеккә хокук раслана. Польша патшалыгына Конституция, үзидарә һәм матбу¬ гат иреге, үз армиясен булдыру хокукы бирелә. Финляндия һәм Польшадагы конституция реформала¬ рын патша киләчәктә бөтен Россиядә булачак сәяси үз¬ гәрешләрнең башы итеп карый. Әлеге чаралар алдынгы кешеләр арасында соклану тудыра, консерватив дворяннар¬ ны хафага төшерә. Шулай итеп. Россиянең эчке сәясәтендә Балтыйк буе, Финляндия, Польша регионнарына юнәл телгән конститу¬ цион, крепостнойлыкка каршы башлангыч белән, илнең калган барлык территориясендә дворяннар, бюрократия һәм руханиларның йөрәгенә якын реакцион, самодержавиечел иске тәртипләрне саклап калуга юнәлтелгән тенденцияләр сыешып яши. н. н. Новосильцев 287
Цивилизацияле илләрдән торган саен арттарак кала бар¬ ган Россия бер урында таптануын дәвам итә. Бу аны ахыр чиктә үзәгендә казаклар һәм крестьяннарның стихиячел ярсуы түгел, ә дворяннар катлавының, беренче чиратта офицерларның мәгърифәтле, яшь, кыю өлешенең оешкан каршылыгы торган куәтле революцион шартлауга китерә. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Россиядәге халык массаларының, армиянең Ватан сугышыннан соңгы хәлен тасвирлагыз. 2. Халык массаларының канәгатьсезлеге нәрсәдә күренә? 3. Крепостной хокукны бетерү. Конституция кабул итү зарурлыгы турында уйлануларга 1812 елгы Ватан сугышыннан соң Алек¬ сандр I не нәрсәләр этәрә? 4. М. М. Сперанский һәм Н. Н. Новосильңевның реформа проект¬ ларын чагыштырыгыз. 5. Нәрсә ул хәрби поселение? Хәрби поселениеләрдә Александр I сәясәтенең эчке каршылыклары чагылыш тапкан дип раслап буламы? 6. А. А. Аракчеевка характеристика бирегез. Россия тарихында эз калдырган әлеге шәхеснең капма-каршылыгы нәрсәдә? Сез¬ неңчә, ни өчен аның исеме озак вакытлар XIX гасырның беренче чирегендәге Россия чынбарлыгының иң караңгы яклары белән генә ассоциаңияләнә? 7. Дәреслектәге «1812 елгы Ватан сугышыннан соң Александр I нең эчке сәясәттә ныклы һәм ачык юнәлеше булмый» дигән сүзләргә аңлатма бирегез. § 25 Декабристлар хәрәкәте Җәмгыятьтәге ризасызлыклар, реформалар көтү, хәрби поселениеләр режимына нәфрәт Россия халкының киң кат¬ ламына кагыла. Әмма алар Россия офицерларының мәгъ¬ рифәтле, яшь, шуңа күрә кыю һәм кайнар да өлешендә аеруча кискен чагыла. Офицерларның күбесе 1812 елгы Ватан сугышы сынавын уза, җиңүчеләр сыйфатында Париж¬ га керә. Күпчелеге француз мәгърифәтчеләре идеяләрендә тәрбияләнә. Алар гомере беткән феодаль тәртипләрне һәм Бурбоннар абсолютизмын җимергән Бөек француз рево¬ люциясен сокланып кабул итәләр. Кара халык фетнәсен, якобинчылар террорын, тәхеткә законсыз килгән император һәм диктатор Наполеон Бонапартның Франция һәм бөтен Европа өстеннән золымын кабул итмиләр, әмма «Азатлык. Тигезлек. Туганлык» шигаренә табыналар. 288
Күп очракта аларның карашлары Александр I һәм аның Яшерен комитеттагы дусларының карашлары белән тәңгәл килә. Алар императорның һәрбер конституцион адымын шатланып каршылыйлар һәм, киресенчә, сугыштан соңгы Россия тормышындагы реакцион сыйфатларны ярсып гаеп¬ лиләр. Алар ирекле, көчле, мәгърифәтле Россия турында, феодаль-крепостной системаны һәм чикләнмәгән самодер¬ жавиене ж;имерү турында. Россиядә закон һәм гаделлек хакимлеге турында хыялланалар. Алар үзләренең яшьлек көчләренә ышаналар һәм Ватан хакына теләсә нинди кор¬ баннар бирергә дә әзер булалар. Аларның хөкүмәт белән каршылыклары әкренләп туа. Беренче яшерен союзлар. Баштарак офицерлар гвардия казармаларында артельләрга җыелалар. Кызып-кызып көндәлек вакыйгалар турында фикер алышалар, газета укыйлар, кайсыберләре Россияне үзгәртеп кору өчен актив хәрәкәт итү зарурлыгы турындагы фикергә киләләр, ини¬ циативаны үз кулларына алырга уйлыйлар. 1816 елда Россиядә беренче яшерен ж,әмгыять— «Котка¬ ру союзы» барлыкка килә. Аны Гвардия Генераль штабы пол¬ ковнигы А. Н. Муравьев оештыра. «Коткару союзы»ндагы 30 офицерның һәммәсе дә диярлек титуллы дворян гаилә¬ ләреннән чыккан, барысы да бик яхшы белем алган була, берничәшәр тел белә. Арада иң өлкәне 27 яшьлек С. П. Трубецкой булган әлеге яшь дворяннар ни телиләр соң? Алар Россиядә Консти¬ туция кертелүен, императорның самодержавие хакимия¬ тен чикләүне һәм гражданнар ирекләре игълан ителүен яклап чыгалар. «Коткару союзы» әгъзалары шулай ук хәрби поселениеләрнең бетерелүен таләп итәләр. Алар инанган монархист булалар, Александр I нең Россиядә дә Конститу¬ ция кертә алырына ышаналар. Аңа бары ярдәм итәргә генә кирәк. Шуңа күрә алар үз идеяләрен төрлечә пропаганда¬ лауны, үз кешеләрен дәүләт постларына күтәрүне максатка ирешүдә иң файдалы чара дип саныйлар. Заговорчылар халыкка ышанмыйлар, аның бунтарьлык стихиясеннән куркалар. Аларны, үзләренчә әйткәндә, халык революциясе дәһшәте куркыта. Әмма вакытлар уза. Конституция игълан ителүгә ыша¬ ныч кими. Патша күп вакытын чит илдә үткәрә. Консерва¬ тив көчләр өстенлек ала, шуңа күрә заговорчы офицерлар кыюрак һәм түземсезрәк була бара. с. п. Трубецкой 289
1818 елда 1812 елгы Ватан сугышында җиңү хөрмәтенә Воробьев тауларында һәйкәл салыну уңаеннан патша сарае даирәсе беразга гвардия белән бергә Мәскәүгә күчә. Биредә, Мәскәү казармаларында, гвардиянең яшьләре яңа яшерен оешма—«Иминлек союзы^> төзиләр. Җәмгыять әгъзалары үз эшләрендә беренче планга җә¬ мәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм, шуның көченә та¬ янып, Россияне крепостной хокуктан һәм самодержавиедән азат итү бурычын куялар. Ләкин алар элеккечә үк эш- хәрәкәттә революцион алымнарны кабул итмиләр, нигездә, пропаганда чараларына, яшерен оешманың легаль эш-хә- рәкәтләренә, төрле фәнни, хуҗалык, әдәби, хатын-кызлар җәмгыятьләрендә катнашу, алар аша үз карашларын үткәрү, анда үз кешеләрен кую, киләчәктә илне үзгәртеп кору өчен мораль җирлек әзерләүгә таяналар. «Иминлек союзы»н төзүчеләр журнал чыгаруны күздә тоталар. Алар хәйрия эшендә, гуманистик идеяләр таратуда төрлечә булышлык итәләр, байларны, шул исәптән Союз әгъзаларын да, мәктәпләр ачарга, үз крестьяннарының һәм кул астындагы солдатларның хәлләрен җиңеләйтергә өндиләр. «Иминлек союзы»нда 200 дән артыграк кеше әгъза булып тора. Аның программасына мәгърифәтле офицерлар һәм туып килүче рус интеллигенциясенең киң даирәсе генә түгел, югары дәрәҗәле яшьләр — сарай әһелләре һәм чиновниклар да теләктәшлек итә. «Иминлек союзы» идеяләрен яклау¬ чылар арасында хәтта патшага якын торган кешеләр, шул исәптән патшаның яшь генерал-адъютантлары да була. Шуларның берсе аша Александр I гә Россиядә яшерен җәмгыять төзелү, аның программасы һәм хәтта анда кат¬ нашучыларның составы да мәгълүм булгач, император са¬ бырлык күрсәтә. Мин хөкем итуче ту гел,— ди ул, анна¬ ры яшьлегендә үзенең дә шундыйрак карашларда торуын әйтә. Ихтимал, акыллы, алдан күрүчән идарәченең, заговор¬ чылар арасында танылган, күренекле кешеләрне күреп, репрессияләр белән аларга игътибар иттерәсе, аларны га¬ зап чигүчеләр итеп күрсәтәсе килмәгәндер. Шуның өстенә алар ул вакытта, чыннан да, Александр I үзе күңеленнән теләктәшлек иткән позицияләрдә торалар. Патшаның реак¬ циясен күргән Аракчеев та заговорчыларны эзәрлекләми. 290
«Иминлек союзы» элеккеге яшерен җәмгыятькә караган¬ да беркадәр озаграк яши. Союз әгъзаларының кәефләре бик тиз үзгәрә. Европада 1820—1821 елгы революцияләр шаулап уза. Россиядә Семеновский полкы баш күтәрә, «Иминлек союзы »ның шунда хезмәт иткән кайбер әгъзаларын гади армия частьларына тараталар. Шуларның икесе — С. И. Мг/равьев-Апостол һәм М. П. Бестужев-Рюмин Украинага, Чернигов полкына эләгә. Шунда ук көньякка Вятка полкының командиры сыйфа¬ тында П. И. Пестель килә. Яшерен җәмгыять, асылда, кризис кичерә. Җәмгыять әгъзаларының күпчелеге кыю хәрәкәтләр таләп итә. Россия¬ дә монархияне бетерү һәм илне республика дип игълан итү, шулай ук революцион хәрби түнтәрелеш ясау идеяләрен күтәреп чыга. Калганнары илне үзгәртеп коруның бик кискен булмаган, уртачыл юлларын тәкъдим итә. 1821 елда «Иминлек союзы» таркала. Нәр ике як үз юлы белән барырга була. Төньяк һәм Көньяк яшерен җәмгыятьләр оешу. «Иминлек союзы»ның таркалуына да карамастан, яшерен заговорлар бетми. Киресенчә, яңа көч җыя. Яңадан-яңа яшь офицер¬ лар Россияне үзгәртеп кору өчен көрәшкә ыргыла. Беренче яшерен оешмаларның элеккеге лидерлары чыныгу ала, тәҗрибә туплыйлар, карашларын үзгәртәләр, ныгый, кыю¬ лана баралар. Озакламый көньякта, 2 нче армия җирлегендә, яңа яшерен җәмгыять оеша. Ул «Иминлек союзы»ның көньяк идарәсе (бүлеге) эшчәнлеге нигезендә барлыкка килә һәм 1821 елдан Көньяк җәмгыять дигән исем ала. Җитәкчесе полковник Павел Пестель була. Ләкин Көньяк җәмгыять үзен аерым оешма дип санамый, әгъзалары үзләрен «төньяклылар» белән бердәм оешманың бер өлеше дип исәплиләр. Алар уенча, революция башка¬ лада, Петербургта башланырга тиеш була. Эшнең нәтиҗәсе фәкать шуңа бәйле. Ә провинциянең вазифасы — башкалада¬ гы түнтәрелешкә ярдәм итеп, уңышны ныгыту. Шуңа күрә Көньяк җәмгыять җитәкчелеге составына Төньяк идарә лидерларыннан берсе Никита Муравьевны, сайлыйлар. Бер елдан, 1822 елда, «Коткару союзы»на нигез салган А. М. Муравьевның энесе Н. М. Муравьев, С. П. Трубецкой, Е. П. Оболенский, шулай ук «Коткару союзы» һәм «Имин- к C. И. Муравьев- Апостол м. п. Бестужев- Рюмин 291
лек союзы »ның башка әгъзалары җитәкчелегендәге Төньяк җәмгыять оеша. Алар да үзләрен «көньяклылар» белән бер оешма дип саныйлар һәм тыгыз элемтәдә торалар. Ләкин баштарак «көньяклылар» белән «төньяклылар»- ның эш программалары төрле була. Радикаль рухлы Пе¬ стель һәм Семеновский полкының көньякка сөрелгән элекке офицерлары җитәкләгән Көньяк җәмгыять революционрак, кыюрак позициядә тора. Төньяк җәмгыять җитәкчеләре конституцион, уртачыл карашта була. Бу хәл һәр ике җәмгыятьнең программасын тәшкил иткән документларда ачык чагылыш таба. Көньяк җәмгыять үзенең эш программасы итеп П. И. Пе¬ стель тарафыннан эшләнгән «Рус хакьшкате»н ала. Әлеге документ нигезендә бөтен эшләрдән элек җәмгыятьне җимерүдән башка чара юк. П. И. Пестель моңа бары тик революңион, көч куллану юлы белән генә ирешеп була дип саный. Кешеләрне ул Хакимлек итүчеләргә һәм Буйсыну¬ чыларга бүлә, әлеге бүленеш кешенең табигатеннән килә дип саный. Хәрби түнтәрелештән соң хакимият Вакытлы революңион хөкүмәт кулына күчәргә һәм рәхимсез дикта¬ тура урнашырга тиеш була. Россияне киләчәктә үзгәртеп кору турында Пестель диктатура һәм дошманнарга карата репрессияләр позициясеннән фикер йөртә. Киләчәктә гому¬ ми бәхет, гаделлек, тигезлеккә ирешү юлындагы чаралар исемлегенә ул патшаны үтерүне, балалары белән бергә аның гаиләсен кырып бетерүне күздә тота. «Рус хакыйкате»нең программасындагы төп положе¬ ниеләр түбәндәгеләр була: илдә монархияне бәреп төшерү, республика төзү, крепостной хокукны бетерү. Россияне, регионнарның милли үзенчәлекләрен исәпкә алып тормый¬ ча, бердәм унитар дәүләт итү, йә Россиядән чыгарып җибә¬ реп, яисә үзләренең милли һәм дини үзенчәлекләреннән баш тартырга мәҗбүр итеп, «яһүдләр мәсьәләсен» хәл итү. Илнең бөтен халкы тигез хокуклы Россия гражданнары дип игълан ителә, катлаулар бетерелә. Монарх урынын бер палаталы парламент — Халык вечесы ала. Башкарма хакимиятне ел саен берәве алышынып торган биш кешелек Держава ду¬ масы тормышка ашыра. Думаны президент җитәкли, ул бу постны бер ел дәвамында били. Әлеге постка Думада соңгы елын эшли торган кеше сайлана. Сайлау хокукына, «Рус хакыйкате» нигезендә. Россиянең 18 яшькә җиткән барлык гражданнары ия була. 292
Крестьяннар мәсьәләсендә Пестель радикаль чишелеш тәкъдим итә. Файдаланудагы барлык җирләрне ул тигез ике өлешкә бүләргә: берсен — җәмәгать милкенә тапшырырга уйлый. һәм шуннан җирдә эшләргә теләге булган бөтен кешегә, бе¬ ренче чиратта крестьяннарга, бушлай җир бирергә; икенче өлешен теләгән кешеләргә хосусый милек итеп өләшергә уйлый. Шул рәвешле, «Рус хакыйкате» һәм Көньяк җәмгыять күздә тоткан эш ысулларында, бер яктан, экстремизм, көч куллану, репрессияләр, икенче яктан, шулай ук кан кою, көч кулланулар аша гына ирешелергә тиешле демократик идеаллар бергә кушылган була. Төньяк җәмгыять башка юлдан китә. Программа итеп үз лидерларыннан берсе — Н. М. Муравьев эшләгән «Конституциямне ала. Әлеге документ нигезендә Россия монархия килеш кала. Башкарма хакимиятнең башында нәселдән килгән император торырга тиеш була. Н. М. Мура- аны Россия дәуләтенең югары чиновнигы итәргә уйлый. —’ хакы түләнә, ул шул акчага вьев i Императорга югары хезмәт сарай штатын тота ала, ләкин сарай тирәсендәгеләр сайлау хокукыннан мәхрүм ителә һәм ил язмышына йогынты ясый алмый. Монарх хакимиятен Конституция, сайлаулы орган- нар белән чикләү концепциясенә бәйле рәвештә Муравьев , ; хөкумәткэ нигез болай яза: Бер кешенең башбаштаклыгын итеп куярга ярамый: бөтен хокуклар — бер якта, ә бөтен бурычлар икенче якта булу белән килешергә мөмкин тугел <...> Ирекле һәм бәйсез рус халкы бернинди затныкы да һәм бернинди гаиләнеке дә тугел һәм була да алмый. Н.М. Муравьев «Конституция»се буенча Россия федератив дәүләт дип игълан ителә. Илне һәркайсының үз башкаласы булган державаларга бүләргә, ә Түбән Новгородны Россия башкаласы итәргә тәкъдим ителә. Чөнки Түбән Новгород,— «Конституция» авторының фикеренчә. Россия үзәгендәге «Конституция» авторының фикеренчә, Россия патриотик традицияләре һәм героик үткәне белән данлы аз аерыла. шәһәр. Н.М.Муравьев «Конституция»се буенча илнең дәүләт төзелеше П. И. Пестель планнарындагыдан бик аз аерыла. Тегесе дә, бусы да илнең милли бүленеше принцибы белән исәпләшми. Россиянең дәүләт традицияләренә таяна. Н.М.Муравьев илдә закон чыгару органы —үзе Халык вечесы дип атаган ике палаталы парламент кертергә уйлый. Державаларда шулай ук ике палаталы закон чыгаручы ха¬ кимият органнары оештырылырга тиеш була. 293
г. п. и. Пестель П. И. Пестель илнең 18 яшь тулган барлык гражданнары өчен киң һәм бертигез сайлау хокукын күздә тоткан булса, Н. М. Муравьев исә сайлауда катнашу хокукын югары милек ңензы белән чикләргә уйлый. Аныңча, милек хуж,алары гына илнең сәясәтенә йогынты ясарга хаклы була. Җәмәгать вазифаларына сайланучы затлар өчен милек барьеры тагын да биегрәк итеп куела. Н. М. Муравьев «Конституңия»сендә крепостной хокук бетерелә, крестьяннарга ике дисәтинә ж,ир бирелә (үз проектында Аракчеев та шуны тәкъдим иткән була), хәрби поселениеләр бетерелә. Н. М. Муравьев һәм аның тарафдарлары революңия дик¬ татурасына, патшаны үтерүгә, тоташтан көч куллануга кар¬ шы чыгалар. Революция түнтәрелешеннән соң (алар аны за¬ конлы дип саный, чөнки хөкүмәт реформаларны тоткарлый) Учредительный собрание чакырылып, «Конституция»не шул тормышка ашырыр дип өметләнәләр. Н.М. Муравьев «Конституция»сен анализлау шуны күрсәтә: революционерларның Россиядә конституцияле монархия кертү яклы уртачыл өлеше башлыча Александр I тарафыннан хупланган һәм М. М. Сперанский, Н. Н. Ново¬ сильцев һәм башка дәүләт эшлеклеләре тарафыннан тәкъдим ителгән идеяләргә таяна. Әмма Александр I үз идеяләрен тормышка ашырырга кыймый. Әлеге миссияне Төньяк җәмгыять әгъзалары үз өсләренә алырга җыена. П. И. Пестельнең экстремистик планнары, диктаторларча кыланышлары уртачыл конституциячеләр арасында каршы¬ лыкка очрый. Тәбәнәк буйлы, хакимлек итәргә яратучан, аз сүзле, усал, караңгы чырайлы, төс-кыяфәте белән Напо¬ леон Бонапартка охшаш һәм шуны күрсәтергә тырышкан Пестельнең үзенә дә аларның карашы тискәре була. 1824 елда Пестель Петербургка килә. Заговорчыларның шау-шулы җыелышларында ул «Рус хакыйкате»н түн¬ тәрелешнең идея платформасы сыйфатында кабул иттерә. Төньяк җәмгыятьтә К.Ф. Рылеев, А.А. Бестужев, Е.П. Обо¬ ленский, П. Г. Каховский йөзендә экстремистлар канаты активлаша. Ахыр чиктә заговорчылар түнтәрелештән соң республика төзергә («көньяклыларга» ташлама) һәм Учредительный со¬ брание чакырырга («төньяклыларга» ташлама) килешәләр. Булачак съездлар һәм бергәләп кораллы чыгыш әзерләү турында килешәләр. Восстаниегә әзерлек барышында заговорчылар тагын бер 294
яшерен революцион җәмгыятькә — Берлашкан славяннар җамгыятена юлыгалар. Украинада, Полтава губернасында ярлы дворян гаиләсеннән чыккан кече офицерлар — бертуган П.И. һәм А. И. Борисовлар, И. И. Горбачевский һәм башка¬ лар тарафыннан оештырылган әлеге җәмгыять самодержа¬ виене бәреп төшерү, Россиядә демократия яулап алу һәм Көнчыгыш Европаның барлык славяннарын берләштергән ирекле славян дәүләте төзүне максат итеп куя. Берләшкән славяннар җәмгыяте 1825 елның көзендә Көньяк җәмгыять составына керә. 1825 елның 14 декабрь восстаниесе. Вакыйгалар заговор¬ чыларны ашыгырга мәҗбүр итә. 1825 елның ноябрендә Таганрогта көч-куәте ташып торган һәм моңа кадәр беркай¬ чан да авырмаган 47 яшьлек Александр I тиз генә авырып үлеп китә. Бу хәл шулкадәр сәер һәм көтелмәгән була ки, патшаның Таганрогта булуы да, шуннан соңгы вакыйгалар да (җеназа, мәетне Мәскәүгә озату, патша якыннарының үз-үзләрен тотышы) серлелек пәрдәсенә шулкадәр тыры¬ шып төрелә ки, шунда ук Александр I нең үз теләге белән тәхеттән китүе (ул тирә-юнендәгеләргә бу турыда гел әйтә торган була), мәетнең алыштырылуы турында колактан- колакка имеш-мимешләр китә. Әлеге имеш-мимешләрнең ныклы нигезе дә була: авыр әхлакый-дини кризис кичерүче император түнтәрелештән һәм атасы кебек үтерелүдән кур¬ ка. Таганрогта, үлеме алдыннан гына, ул Көньяк армиядәге заговор турында мәгълүматлар һәм заговорчыларның тулы исемлеген ала. Исемлектә аңа таныш һәм хәтта якын зат¬ лар да була. Әлеге хәбәрләр Александр I не тетрәндерә. Ул кулга алуларны башларга приказ бирә. Ә берничә көннән вафат була. Якыннарының ризалыгы һәм булышлыгы белән, Алек¬ сандр I Таганрогтан Палестинага, Изге җирләргә киткән, аннан ил гизүче монах, халык хөрмәтен казанган изге пи¬ лигрим Федор Кузьмич рәвешендә Россиягә кайтып, Томск тирәсендәге урман эчендә яшәп, 87 яшендә дөнья куйган дигән шактый ныклы тарихи версия яши. Императорның көтелмәгән үлеме (яисә китүе) тәхет вари¬ сы мәсьәләсен кискенләштерә, чөнки аның рәсми никахтан балалары калмый. Тәхет варисы турындагы закон нигезендә тәхет аның энесе Константинга күчәргә тиеш була. Ләкин Константин, язмышын король нәселеннән булмаган Польша чибәре-—графиня Иоанна Грудзинская белән бәйләп, күптән и. Д. Якушкин М. С. Лунин 295
н. м. Муравьев ‘уА :л И. И. Пущин инде тәхеттән баш тарткан була. 1822 елда Константин тәхеттән баш тартуы турында императорга рәсми рәвештә белдерә. Шуңа күрә Александр I нең үләр алдыннан гына язган васыяте буенча тәхет Павел I нең өченче улы Николай Павловичка күчәргә тиеш була. Ләкин бу васыятьне, Кон¬ стантинның тәхеттән баш тартуы шикелле үк, Александр I сер итеп саклый. Шул рәвешле. Россия өчен рәсми варис булып Константин кала. Менә шулар һәммәсе буталчык сәяси ситуация туды¬ ра, моннан заговорчылар файдаланырга була. Алар рәсми Петербургның Николайга ант бирүенә комачауларга, үз¬ ләренә турылыклы гаскәрләрне Сенат мәйданына чыга¬ рырга, Кышкы сарайны алырга, патша гаиләсен кулга алып, монархиянең бәреп төшерелүе турында Сенаттан игълан иттерергә һәм Вакытлы революцион хөкүмәт төзү, крепостной хокукны бетерү, закон каршысында барлык гражданнарны да тигезләү, рекрут йөкләмәсен һәм хәрби поселениеләрне юк итү һәм программаларында каралган башка революцион чаралар турында Манифест чыгаруны планлаштыралар. Шуннан соң Учредительный собрание (Бөек ж,ыен) җыеп, аның карамагына Россияне киләчәктә үзгәртеп кору программасын тәкъдим итү күздә тотыла. Диктатор, ягъни восстание көчләренең командующ;ие итеп Генераль штаб полковнигы князь С.П.Трубецкой сайлана. 27 ноябрьдә башкала һәм армия, шулай тиеш булганча, Константинга ант итә. Эшкә кабаттан гвардия катнаша. Тол калган патшабикәгә — Павел I нең хатынына якын кеше, Петербург генерал-губернаторы М.А. Милорадович Николай¬ ны, әгәр Константинга ант бирмәсә, гвардияне күтәрү белән куркыта. Николай ризалашырга мәж,бүр була. 27 ноябрьдә Николай, аның гаиләсе. Сенат һәм башка учреждениеләр Константинга ант бирсәләр дә, мәсьәлә ахырынача ачыклан¬ мый кала. Александр I нең васыяте һәм Константинның тәхеткә хокуктан баш тартуын раслаган башка фактлар килеп чыга. Николайга ант иттерү 14 декабрьгә билгеләнә. Николай вакыйгалар агышын ныклап үз кулына ала. Ул Петербургтагы заговор турында да. Көньяк армиядәге за¬ говор турында да хәбәрдар була һәм заговорчыларны кулга алырга приказ бирә. Ант бирү тантанасына комачаулык итеп, дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылган заговорчылар да 14 декабрьгә әзерләнә. Хәлиткеч очрашу Рылеев фатирында була. Ул Каховскийдан, лейб-гренадер полкы мундирын 296
киеп, Сарайга үтеп керүен һәм Сарайны алганчы Николай I не үтерүен сорый. Якубовичка Кышкы сарайны алу йөкләнә. Турылыклы гаскәрләрнең калган өлеше Петропавел крепо¬ стен алырга тиеш була. 14 декабрьнең салкын, караңгы, җилле иртәсе җитә. Иртәнге эңгер-меңгердә драгун полкы лейб-гвардия штабс- капитаны А. А. Бестужев җитәкчелегендәге кораллы Мәс¬ кәү полкы, хәрби стройга басып. Сенат мәйданына килә һәм каре ясап Петр I һәйкәле тирәли тезелә. Восстание башлана. Ләкин планнары шунда ук җимерелә башлый. Каховский патшаны үтерүдән баш тарта. Якубович баш күтәргән частьларны Кышкы сарайга алып барырга теләми, үзе әйтүенчә. Сарайда кан коелудан, патша гаиләсенең үтерелүеннән курка. Кышкы сарай шул килеш тора, һәм патша, восстание башлануын белеп, анда турылыклы гаскәрләрен китертә. Трубеңкой Сенат мәйданына килми, почмактан башын тыгып карый-карый, штаб тирәсендә йөренә: баш күтәргән гаскәр күпме, гомерен куркыныч астына куюның кирәге бармы — шуны аңларга тырыша. Баш күтәрүчеләр янына бармый, шулай итеп, аларны хәрби җитәкчесез калдыра. Иртәнге сәгать 11 гә Сенатның Николай I гә ант биргәне һәм сенаторларның инде өйләренә таралышканы ачыклана. Турылыклы гаскәрләр чолганышында Сенат мәйданына яңа монарх чыга. Генерал-губернатор М. А. Милорадович килә. Хөкүмәт гаскәрләре баш күтәрүчеләрне берничә тап¬ кыр атакалыйлар, әмма утлы корал каршылыгына очрый¬ лар. Мәйданда киеренкелек көчәя. Баш күтәрүчеләргә өс¬ тәмә көчләр — лейб-гренадерлар, гвардия диңгез экипажы килә һәм хәзер инде карега 30 офиңер җитәкчелегендәге 3 мең кеше баса. Николай үз ягыннан мәйданга пехота частьларын, артиллерия һәм атлы гвардия китертә, алар баш күтәрүчеләрдән дүрт тапкырга артып китә. Мәйданда князь Е.П.Оболенский баш күтәргән гаскәрләрнең яңа хәрби җитәкчесе итеп сайлана. Восстание турындагы хәбәр Петербургта бик тиз тарала. Мәйданга халык төркеме агыла. Озакламый 150 меңнән артык кеше җыела. Патшага турылыклы солдатлар өстенә ташлар, таяклар ява. Николайга янаулар ишетелә. Җыелган халык баш күтәрүчеләргә теләктәшлек итә. Патшалык итә башлауга ук кан коеп исеменә тап тө¬ шерүдән куркып, патша баш күтәрүчеләр янына М.А. Ми- к. ф. Рылеев П. Г. Каховский 297
Император Александр I. Скульптор И.П.Мартос м. А. Милорадович лорадовичны җибәрә, 1812 елгы Ватан сугышы герое, ба¬ тыр хәрби башлык солдатлар арасында бик популяр була. Милорадович баш күтәрүчеләрне акылларына килергә һәм казармаларына кайтып китәргә чакырып ялкынлы кай¬ нар нотык белән чыга. Солдатлар икеләнә башлый. Хәл кискенәя. Шул арада князь Е. П. Оболенский генерал-гу- бернаторга ташлана һәм штык белән аның атын борганда, Милорадовичның ботын яралый. Йөгереп килеп җиткән Каховский генералның аркасына ата. Үлем җәрәхәте алган генералны өенә алып китәләр. Бермәлгә баш күтәрүчеләрнең рухы күтәрелә. Үгетләргә килгән митрополитларны шунда ук куып җибәрәләр. Киеренкелек көчәя. Мәйданны урап алган халык ха¬ кимияткә дошмани мөнәсәбәтен ярсурак күрсәтә. Көндезге сәгать өчләр тирәсендә Николай I туплардан ут ачарга бое¬ рык бирә. Башта каре өстеннән картечь залпы бирәләр. Залп баш күтәрүчеләрне куркытмый. Алар мылтыклардан атып җавап кайтара. Икенче залпта инде төбәп аталар. Картечь баш күтәрүчеләрнең алдагы рәтләренә тия. Каре тарала. Васильев утравына чыгарга тырышып, солдатлар Нева бозына йөгерәләр. Атыш дәвам итә, атлы гвардия эшкә керешә—-качучыларны эзәрлекли. Артиллерия ут ача, боз ватыла, баш күтәрүчеләр бата башлый. Рәтләр чуала. Озак¬ ламый тавышлар тына. Шәһәрдә эзәрлекләүләр һәм кулга алулар башлана. Кул¬ га алынган декабристларны (баш күтәрүчеләрне 14 де¬ кабрьдән соң шулай дип йөртә башлыйлар) Кышкы сарайга китерәләр. Илнең көньягындагы восстание дә җиңелә. 13 декабрьдә, Петербургтагы восстание алдыннан, П. И. Пестель кулга алына. 29 декабрьдә подполковник С. И. Муравьев-Апостол һәм подпоручик М. П. Бестужев-Рюмин җитәкчелегендә Черни¬ гов полкы баш күтәрә. Фетнәчеләр Васильков шәһәрен ала һәм Житомирга, заговорчы офиңерлар тарафыннан әзерләнгән башка частьлар белән кушылырга бара. Ләкин аларның юлын хөкүмәт отряды бүлә. Черниговчылар өстенә артиллерия уты ява. Кулындагы коралы-ние белән Бесту- жев-Рюминны да тотып алалар. Баш күтәрүчеләр тарала. Кулга алулар башлана. 1825 елның 17 декабрендә Петербургта Тикшерү ко¬ митеты эшкә керешә. Комитет утырышлары алты ай 298
8*<дИаи<1 ■I м. 1825 елның 14 декабрендә Сенат мәйданында восстание. Р&ссам Н.И.Кольман ’ft *» щ & № ’•Mi: бара. Комитетның эшендә турыдан-туры Николай I үзе катнаша, декабристлардан үзе сорау ала. Тикшерүчеләрне өч мәсьәлә — патшаны үтерү планына, Петербург белән көньяктагы кораллы восстаниедә катнашу-катнашмау, хөкүмәткә каршы яшерен оешмаларга мөнәсәбәтләре кы¬ зыксындыра. Тикшерү барышында декабристлар бик күп сорауларга җавап бирәләр. Сораулар восстаниегә әзерлек һәм вос¬ стание барышы турында гына булмый, декабристлар ре¬ волюцион карашларның туу сәбәпләре, яшерен оешмалар формалашу юллары, үзләренең программалары турында да сөйлиләр. Баш күтәрүчеләр — үзләре дворяннар — империянең бе¬ ренче дворянына эш-гамәлләренең нигезле һәм законлы булуын исбатларга омтылалар. Күпләргә Николай I нең революцион фетнә сәбәпләренә төшенергә тырышуы көчле тәэсир итә. Кайберәүләрнең рухын авыр тоткынлык шартла¬ ры, язмышының билгесезлеге, үлем куркынычы сындыра. Суд тикшерүе нәтиҗәләре буенча биш кешене (Пестель, Рылеев, С. Муравьев-Апостол, М. Бестужев-Рюмин һәм Ка- ховскийны) иң явызлар сыйфатында җәзалап үтерәләр. Калганнарын суд төрле җәзага: каторгага, чиннарыннан мәхрүм итүгә, рядовойлыкка төшерүгә хөкем итә. Солдат¬ ларны шпицрутен җәзасы һәм ерак гарнизоннарга сөрелү көтә. Чернигов штраф полкы тулысынча Кавказга җибәрелә. Кайбер декабрист офицерларны да шунда сөрәләр. Барлыгы 600 кеше тикшерүгә һәм судка тартыла. 299
Декабристлар тегермәндә. Рәссам Н.П. Репин Бары 1855 елда, Николай I нең үлеменнән соң, 30 елга якын гомерләрен каторга һәм сөргендә уздырып исән кал¬ ган декабристлар амнистиягә эләгә, каторга төрмәләреннән чыга, ләкин Себердә поселениедә кала: аларга Россиянең үзәк губерналарына керү тыела. Гаять зур империянең күпчелек халкы белми дә калган декабристлар хәрәкәте җәмгыятьнең өске катлавы, идарәче элита, туып килгән интеллигенңия арасында сизелерлек эз калдыра. Шул ук вакытта 1825 елның 14 декабрь восстаниесе Россиянең яхшы ниятле өлешен куркыта да, аптырата да; консерватив көчләрне яңа император җитәкчелегендә туп¬ ланырга мәҗбүр итә. Декабристларның экстремизмы. Россияне кан белән куркытулары илнең реформа тырышлыкларында озын тәнәфескә, ә соңрак конституцион реформаларга, крепостной хокукны бетерүгә азапланып һәм артык сакланып килүгә этәрә. Илнең эволюцион үсеше әкренәя. Реакцион рухлы дворяннар тантана итә ала. Аның каравы булачак револю¬ ционерлар декабристларның көчләү, экстремизм алымнары белән кораллана, һәм бу XIX гасыр — XX гасыр башындагы Россиягә бихисап бәла-казалар китерә. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Декабристлар хәрәкәтенең алшартлары нинди була? 2. Россиядә хакимияткә каршы элегрәк булган чыгышлардан де¬ кабристлар хәрәкәте нәрсә белән аерыла? 3. Декабристларның программалары юнәлешләрен Александр I кушуы буенча М. М. Сперанский һәм Н. Н. Новосильцев эшләгән 300
проектлар белән чагыпзтырыгыз. Чагыштыру нәтиҗәләре нәрсә турында сөйли? 4. «Декабристларның программалары» таблицасын төзегез. Анда сезнең критерийлар буенча Н. М. Муравьевның «Конституция»се белән П.И.Пестельнең «Рус хакыйкате»нә чагыштырулар бирелгән булсын. 5. Декабристларның планы тормышка ашса, Россия нинди булыр иде? 6. Декабристларның яшерен оешмаларының составы нинди була? 7. «Гражданнарның буйсынмау акты»; «сарай түнтәрелеше ясарга омтылу»; «восстание». Сезнеңчә ничек, 1825 ел 14 декабрь ва¬ кыйгаларына әлеге исемнәрнең кайсысы ныграк туры килә һәм ни өчен? 8. 1825 елның 14 декабрендә декабристлар җиңә алыр идеме? Де¬ кабристлар хәрәкәте уңыш белән тәмамлана алыр идеме? 9. XIX гасыр Россия тарихында декабристлар хәрәкәте нинди роль уйный? 5 НЧЕ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. 1812 елгы Ватан сугышыннан соң Россиядә нәрсә үзгәрә? Сезнең карашка, илебез өчен әлеге сугышның сабаклары нинди була? 2. XIX гасыр башы белән чагыштырганда 1812 елгы Ватан сугы¬ шыннан соң Россиянең халыкара хәле ничек үзгәрә? 3. Сезнеңчә ничек, декабристлар хәрәкәте 1812 елгы сугыштан башка туа алган булыр идеме? 4. Россияне үзгәртеп кору проектларында патша администраңиясе¬ нең күренекле вәкилләре белән декабристлар карашларының охшашлыгын нәрсә белән аңлатырсыз? 301
6 нчы бүлек НИКОЛАЙ I ИДАРӘ ИТКӘН ЕЛЛАРДА РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ. 1825-1855 ЕЛЛАР § 26-27 Николай I нең эчке сәясәте Николай I Император Николай I шәхесе. Император Николай Павлович 1796 елның 25 июнендә Царское Селода туа; император Павел I нең дүрт улының өченчесе була. Ул чагында әле әбисе императрица Екатерина П исән була, оныгын халык¬ ка күрсәтер өчен. Сарай балконына үзе күтәреп чыга. Бөек князьгә Николай исемен кушалар, моңарчы Император йорты әгъзаларына андый исем кушканнары булмый әле. Николай Павлович әтисез калганда, аңа биш яшь тә тулмаган була. Әлбәттә, заговор турында ул берни дә белми. Ләкин яшьтән үк шуны белә: Александр I нең икенче энесе шикелле үк, аның да патша булырга бернинди шансы да юк. Николай варис булып саналмаса да, Александр I кече энесен бик яшьтән дәүләт эшләренә катнаш¬ тыра. Яшь бөек князь император белән җиңелгән Франция башкаласына керә, аннары Наполеонны җиңгән дүрт бөек державаның Вена конгрессында катнаша, патша абыйсын Англия, Австрия һәм Пруссиягә визитларында озата бара. Нәкъ менә шул Пруссиядә 1814 елны Николай король Фридрих Вильгельм Ш нең кызы япь-яшь Шарлоттага (тулы исеме Фредерика Луиза Шарлот¬ та Вильгельмина) гашыйк була һәм өч елдан аңа өйләнә. 1818 елны аларның беренче уллары Алек¬ сандр— булачак император Александр П дөньяга килә. Николай Павлович һәртөрле техник җайлан¬ малар, машиналар, гомумән, ул чакта техника дип йөртелгән һәммә нәрсәне ярата, ә яңа уйлап табулар һәм техник җайланмалар турындагы хәбәрләрне ул беркайчан да игътибарсыз калдырмый. 302
Николай Павловичны бала вакытыннан ук аерып торган бер сыйфат — бөтен норма һәм кагыйдәләрне үтәүдәге чиксез пөхтәлеге, хәтта педантлыгы. Аның әлеге сыйфаты соңрак империя сәясәтендә дә күп нәрсәләрне билгели. Шундый ук пөхтәлекне император багпкалардан да таләп итә. Законнарны үтәүдә ул берәүгә дә ташлама ясамый. Николай I нең тәхеткә утыруы фетнә, кан коюлар белән башлана һәм бу аның күңелендә гомерлек авыр тәэсир калдыра. Тәхеткә утыруы¬ на озак та үтми, Николай I, 1825 елның 14 декабрен күздә тотып, француз илчесе граф Лаферронега: Ул көн исема төшкәндд мин кичергән һәм гомерем буе кичерәчәк тирән әрнү хисләрен беркем дә аңлый алмас,— ди. Идарә итү дәверендә Николай I хакимияткә каршы юнәл¬ гән эш-гамәлләрне булдырмау яисә туктату өчен күп көч куя. Патшаның Алла тарафыннан бирелгән чикләнмәгән власте — идарә итүнең Россиягә кирәкле формасы икәненә император шикләнми. Александр I дән аермалы буларак, аны бер вакытта да Европада модага кергән социаль тор¬ мыш теорияләре кызыктырмый, үз сүзләре белән әйткәндә, һәртөрле конституция һәм парламент-мазарларны җене сөйми. Алар, патша фикеренчә, хаос кына тудыралар һәм борынгы принципны — тәхеткә утырган идарәчеләрнең за¬ конлы хакимияте принцибын бозалар. Ләкин бу әле император самодержавие системасының кимчелекләрен күрмәгән дигән сүз түгел. Ул аларны өр-яңа идарә органнары кертү юлы белән түгел, учреждениеләрне тамырдан реформалау юлы белән дә түгел, ә дәүләт меха¬ низмын камилләштерү юлы белән бетерергә омтыла. Патша крепостной системаның золым булуын аңлый. Ләкин өч дистә ел идарә итү дәверендә әлеге иң үткен со¬ циаль мәсьәләне хәл итү эшенә тотынырга батырчылык итми. Николай I Россия буйлап күп йөри, һәркайда диярлек җитешсезлекләр, тәртипсезлекләргә юлыга, дәүләт милкен урлаулар һәм тамыр җәйгән ришвәтчелек күренешләреннән дә хәбәрдар була. Император урлап тотылганнарга җәза бирә, ялкау чиновникларны эшләреннән куа, дәһшәтле указлар чыгара, ләкин илдәге хәл үзгәрешсез кала бирә. Николай I сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алмый. Николай Павлович патшалык иткән дәвердә төрле ил¬ ләрдә революцияләр була. Россиягә көньякта да, төньякта да сугышлар алып барырга, ил эчендәге фетнә белән 303
сигтоитчксмй пюдь 3 Л конов ’Ь FomucKoft йянша «Россия империясенең законнар җыелмасы» томнарыннан берсенең титул бите көрәшергә туры килә. Патшалык итүенең ахырына Россия өчен уңышсыз тәмамланган Кырым сугышы туры килә. Николай I утыз ел дәвамында төзегән, ныгыткан, саклаган һәммә нәрсә диярлек сынауларны үтә алмый, тәнкыйтьләнә. Үлгәндә инде аның рухы сынган, өметләре өзелгән була. Дәүләт идарәсендәге үзгәртеп корулар. 1825 елның 14 де¬ кабрь вакыйгаларыннан Николай I һәм аның киңәшчеләре шундый нәтиҗәгә киләләр: хөкүмәткә каршы мондый хә¬ рәкәтләрне булдырмас өчен, бер яктан, империянең эч¬ ке сәясәтендә. Россия хакимиятен оештыруда бик күп нәрсәләрне үзгәртү, икенче яктан, хакимият нигезләрен ныгыту, дәүләт машинасының эшен яхшырту кирәк. Николай патшалык иткән дәвердә югары дәүләт уч¬ реждениеләре системасында, кайбер өстәмәләр һәм вак-төяк үзгәртүләрдән кала, сизелерлек үзгәрешләр булмый. Яңа министрлыклар: Император сарае (1826) һәм Дәүләт милке (1837) министрлыклары булдырыла. Югары административ идарә органнары арасында бары 1826 елда төзелгән һәм берничә министрлыкның (Юстиция, Эчке эшләр. Мәгариф министрлыкларының) кайбер вазифаларын туплаган Импе¬ ратор Галиҗәнаплары Канцеляриясенең Өченче бүлеге генә аерылып тора. Идарә итүенең башында ук Николай I ил тормышын закон белән көйләргә теләвен әйтә. Ул чорга Россиядә күр¬ сәтмәләр, указлар һәм башка законнар бик күп чыккан була. Законнарны кодификацияләп (системалаштыру үткәреп), бу эшне тәртипкә салырга карар кылына. Әлеге мөһим эшне Николай I М.М.Сперанскийга тап¬ шыра, бер төркем ярдәмчеләре белән Сперанский бу эшне 1830 елга тәмамлый. Калын-калын 45 томга патша Алексей Михайловичның Законнар җыентыгы заманнарыннан бирле чыккан 30 меңгә якын закон туплана. Әлеге хезмәт «Россия империясе за- коннары-ның тулы, җыентыгы» дип атала. Бу — эшнең беренче өлеше генә, хәзер инде шул юридик актларның әлегә көчен югалтмаган, 1830 еллар башына им¬ перия территориясендә гамәлдә йөргәннәрен сайлап алырга кирәк була. 1833 елга законнарның икенче тупланмасы да әзер ителә. 15 томлык әлеге хезмәт «Россия империясенең законнар җыелмасы» исемен ала. Аны, зур тираж белән бастырып, империянең бөтен почмакларына тараталар. Патша моннан 304
соңгы бөтен законнарны «Россия империясенең законнар җыелмасы »ның дәвамы рәвешендә шулай бастырып барырга карар кыла. Тәхеткә утырганнан соң, патшаның икенче мөһим эше дәүләтнең финансларына кагыла. Әле Екатерина II заманна¬ рында ук хөкүмәт әйләнешкә бик күп ассигнацияләр (кәгазь акчалар) бастырып чыгара. Баштагы мәлдә кәгазь һәм кө¬ меш акчаларның бәясе бер була. Ләкин әкренләп, кәгазь акчалар күбәйгән саен, аларның бәясе төшә башлый. Николай I патшалык итә башлаганда, бер сумлык кәгазь акча көмеш бер сумнан дүрт тапкыр кимрәк бәяләнә. Бу нор¬ маль хәл булмый. Патша финанс министры граф Е.Ф.Кан- кринга (1774—1845) хәлне төзәтергә куша. Кыска гына вакыт эчендә министр дәүләтнең кыйммәтле металлар (алтын, көмеш) запасын туплауга ирешә, ә бу исә кәгазь һәм көмеш акчалар нисбәтен ныгытырга ярдәм итә. 1843 елдан 1 сум көмешнең бәясе ассигнаңия белән 3 сум 50 тиен тора башлый. Әкренләп ассигнаңияләр әйләнештән алына, аның урынына яңа кәгазь акча—кредит билетлары кертелә. Крестьян мәсьәләсе. Идарә итүенең башыннан ук импе¬ ратор крепостной хокукның золым булуына шикләнми. Абыйсының да халык хәле турында күп уйлануын, әмма крепостной хокукны бетерергә кыюлыгы җитмәвен патша белә. Александр I шикелле үк, Николай I не дә һаман да шул бер үк мәсьәлә борчый: крестьяннарга тулы гражданлык иреге биргәннән соң (аларны закон нигезендә азат иткәннән соң) ни булыр? Алпавыттан юридик бәйсезлек бирү (кре¬ постной хокукны бетерү) генә мәсьәләне хәл итми бит әле. Җир алпавытта кала. Аннан җирне дәүләт чаралары белән ирексезләп тартып алу хосусый милекнең кагылгысызлыгы кебек какшамас дәүләт принңибын бозу булыр иде. Шулай ук кайчандыр А. А. Аракчеев тәкъдим иткән фи¬ нанс рычагларын кулланырга да (җирне хуҗаларыннан сатып алып крестьяннарга бирергә) дәүләтнең мөмкинлеге булмый. Моның өчен гаять күп акча кирәк, ә казнада акча юк. Патшаның башка уе да була. Җир-суларны үз кулла¬ рында калдырган алпавытлар аны эшкәртүне киметә баш¬ лаячак, ә бу исә үз чиратында авыл хуҗалыгы продукңиясе җитештерүнең кимүенә, эчке базарда бәяләр күтәрелүгә л' Е. Ф. Канкрин 305
һәм экспорт кимүгә, димәк, дәүләтнең дә кереме азаюга китерәчәк. Крестьяннар, асылда, берни дә отмый, элеккечә үк хәерче хәлендә кала булып чыга. Җирсез калгач, яңадан баринга коллыкка килеп кабалар. Авылда эш тапмаганнары ил буй¬ лап каңгырып йөреячәк, шәһәрләргә ябырылачак. Моның бик авыр, хәтта куркыныч ситуация тудырасына император шикләнми. Менә шушы куркулар нәтиҗәсендә крепостной хокук бетерелми. Николай I фикеренчә, әле моңа иртәрәк була. Ул патшалык иткән чорда, бер яктан, алпавыт белән аның крестьяны арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга, икен¬ че яктан, киләчәктә крестьяннарны азат итү өчен шартлар тудырырга сәләтле кайбер аерым чаралар гына күрелә. 1842 елда бурычлы крестьяннар турында закон чыга. Ул җир биләүчеләргә крепостной мөнәсәбәтләрне юкка чы¬ гарырга, ә крестьяннарга җир сатып алырга рөхсәт итә. Кре¬ стьяннарны алпавыт бурычы буенча гаиләләреннән аерып сату тыела. Алпавыт хәзер крестьянны азат итәргә, аңа җир бирергә һәм шуның өчен аңардан күпмедер күләмдә акчалата яисә продукция белән имана хакы алырга хокуклы була. Шулай азат ителгән крестьяннарны бурычлы крестьян¬ нар Д,Ш1Әр. Әлеге законны Дәүләт советында тикшергән вакыттагы чыгышында патша болай ди: крепостной хокук — афәт, әмма бу афәткә хәзер кагылу тагын да һәлакәтлерәк афәт булыр иде. Николай I чорында крестьяннарның шактый өлеше¬ нә— дәүләт крестьяннарына үзгәрешләр кагыла. 1830 еллар башына дэуләт крестьяннары 8 миллионнан артыграк була. Алар белән 1837 елда төзелгән Дэуләт мөлкәте министрлы¬ гы шөгыльләнә. Министрлыкны җитәкләгән граф П.Д.Ки¬ селев әле 1816 елда ук Александр I гә крепостной хокукны әкренләп бетерү турындагы фикерләрен язып биргән була. Министр постында граф хәзер инде Дәүләт мөлкәте ми¬ нистрлыгы канаты астында булган дәүләт крестьяннарының хәлен җиңеләйтү чарасына керешә. Барщина бетерелә, аның урынына имана салымы кертелә. Аның күләме кем ничек теләсә шулай түгел, ә аерым хуҗалыкларның кеременнән чыгып билгеләнә. Дәүләт җирләрен һәм дәүләт крестьян¬ нарын хосусый затларга арендага бирү туктатыла. Җир эшкәртүчеләрнең әлеге категориясе элек алар өстендә булган 306
күперләр төзәтү, юллар төзү һәм ремонтлау, армиягә фураж һәм азык-төлек тапшыру һ.б. йөкләмәләрдән азат ителә. Дәүләт крестьяннары узидара хокукы алалар. Дәүләт крестьяннары яшәгән районнар — волостьларга, волость¬ лар исә авыл җамгыятъларена бүленә. Хәзер крестьяннар, җыенга җыелып, үз араларыннан көндәлек эшләрне хәл итү белән шөгыльләнүче ышанычлы вәкилләр {староста һәм сотниклар) сайлап куя алалар. Моннан тыш, граф П.Д. Киселев ж,итәкчелегендә Ми¬ нистрлык авыл халкы арасында мәгърифәт тарату һәм яшә¬ гән тирәлекләрен төзекләндерү буенча да зур программа билгели. Дәүләт исәбенә авыл хужалыгы мәктәпләре төзи баш¬ лыйлар, ул мәктәпләрдә крестьяннар хужалык итүнең яңа ысуллары белән таныша алалар; ветеринария шифаханәләре ачыла. Николай I чорында хакимият шушы чараларда тукталып та кала. Император, дворяннарның каршылыгын сындырып, илнең бөтен авыл хуҗалыгы тәртипләрен кискен үзгәртеп корырга батырчылык итми. Моны аның улы Александр П гә эшләргә туры килә. Империя сагында: граф А. X. Бенкендорф һәм граф С. С. Ува¬ ров. Николай I патшалык иткән утыз ел эчендә идарә эшендәге күп кенә кешеләр үзләрен сәләтле дәүләт эш¬ леклеләре итеп күрсәтәләр. М. М. Сперанский һәм граф П.Д.Киселевтан тыш, графА.Х.Бенкендорф (1783—1844) та шундыйлар рәтеннән. Ул — чыгышы белән Петр I заманында Балтыйк буеның көнчыгыш районнарын Россия составына керткәннән соң, русларга хезмәткә күчкән Балтыйк буе немең дворяны гаиләсеннән. Аның әтисе генерал X. И. Бенкендорф Павел I вакытында Рига шәһәренең хәрби губернаторы була. Шул чорга хас дөньяви белем алган А. Бенкендорф 1798 елда хәрби хезмәткә керә, Наполеон белән сугыш вакытында төрле хәрби кампанияләрдә катнаша. 1819 елда үзенең бе¬ ренче күренекле постына билгеләнә — Гвардия корпусының штаб башлыгы була. Бенкендорфның карьерасы император Николай I зама¬ нында бик тиз күтәрелә башлый. Николай Павлович тәхеткә утырганның беренче көненнән үк Бенкендорф гел янәшәдә була, патшага 1825 елның 14 декабрь фетнәсен бастырырга ярдәм итә. 307
* Г А. X. Бенкендорф Ул илнең перспективасына ышана: Россиянең уткәне гаҗәеп, хәзергесе менә дигән; киләчәген әйтсәк инде, ул иң кыю фаразлардан да шәбрәк. Россия империясенең иминлегенең, чәчәк атуының даи¬ ми шарты итеп Бенкендорф әлеге зур илдә тәртип һәм ты¬ нычлык урнаштыруны күрә. 20 ел диярлек ул җәмәгать тәртибе сагында тора. Империянең иң югары дәүләт органнары арасында им¬ ператорның шәхси хатлары белән шөгыльләнүче Император Галиҗәнапларының Шәхси Канңеляриясе була. Николай I чорында әлеге органның роле һәм әһәмияте үзгәрә. Канце¬ лярия берничә булеккә аерыла, хәзер инде монарх коррес- понденңиясе белән Беренче бүлек кенә шөгыльләнә. Икенче бүлектә законнар чыгару эшләре туплана. Дүртенче бүлек хәйрия учреждениеләре (мәктәпләр, приют һәм хастаханә¬ ләр) белән идарә итә. Иң мөһим роль Өченче булеккә бирелә. Аның төп функ¬ циясе— аерым кешеләрнең һәм төрле төркемнәрнең хө¬ күмәткә каршы хәрәкәте белән көрәш оештыру. Тагын бер мөһим бурычы — урындагы кешеләрнең эш-гамәлләренең законлылыгын контрольдә тоту һәм закон бозулар турында шунда ук җитәкчелеккә җиткерү. Өченче бүлек югары полиция күзәтчелеген тормыш¬ ка ашыра. Аңа цензура функцияләре, барлык сәяси һәм җинаять эшләре буенча эзләү һәм тикшерүне оештыру тап¬ шырыла. Ул ярты гасырдан артыграк эшләп килә һәм 1880 елда бетерелә. А. X. Бенкендорф Император Галиҗәнаплары Канце¬ ляриясенең Өченче бүлегенә Башлык итеп билгеләнә. Аңа кадәр ул урыннардагы контрольне тормышка ашыручы хәрби полиция бүлекчәләре — жандармерия шефы була. Хәзер исә бурыч катлаулана: контрольлек итү һәм тәртипсезлекләрне булдырмау өстенә халыкның төрле төркемнәренең сәяси хәл-әхвәлен күзәтү астында тоту вазифасы йөкләнә. Моны яшерен ысуллар белән генә эшләү мөмкин була. Өченче бүлек башка илләрдә (Франция, Англия, Прус¬ сия, Австриядә) киң җәелгән, әмма моңа кадәр Россиядә бөтенләй диярлек мәгълүм булмаган практикага мөрәҗәгать итә. Яшерен шымчылар яллый, хакимият өчен куркыныч тудыру ихтималы булган оешма һәм түгәрәкләргә ышаныч¬ лы кешеләрен кертеп урнаштыра. Өченче бүлек җитәкчесе шикләнми: Россиядә шундый бүлек элегрәк булган булса. 308
эш Сенат мәйданындагы 1825 ел фетнәсенә кадәр барып җитмәгән булыр иде. Әмма Өченче бүлекнең игътибарында күзәтү, эзләү һәм тикшерү генә булмый әле. Бүлек башлыгы патшага илдәге гомуми хәлне анализлаган мәгълүмат тапшырып тора. Док¬ ладларда шулай ук гомумдәүләт күләмендә конкрет чаралар күрү тәкъдимнәре—Петербург белән Мәскәү арасында тимер юл салу (1838) һәм рекрутлар җыю системасын үзгәртеп кору планнары (1838), халык сәламәтлеген саклау систе¬ масын киңәйтү турында (1841) һәм таможня тарифларын яңадан карау турында (1842) һ.б. тәкъдимнәр дә була. А. X. Бенкендорф чорында Өченче бүлек хезмәткәрләре 32 кешедән артмый. (1836 елда, Николайның кара реакция¬ се чорында, жандарм корпусында 5 меңнән артыграк кеше булуын әйтеп китү урынлы булыр.) Сәяси җинаятьләргә бәйле эшләр Өченче бүлек чинов¬ никлары башкарган көндәлек вазифаларның кечкенә генә өлешен тәшкил итә. Бирегә елына меңәрләгән үтенеч язуы килә, аларның һәрберсен карарга кирәк була. (Кайбер ел¬ ларда гаризалар унар меңнән дә артып китә.) Эшләрнең 10% чамасы алпавытларның крепостнойлары¬ на карата рәхимсез мөгамәләсе турында була. Моннан тыш, пенсия һәм пособиеләр түләү, бүләккә тәкъдим итүләргә бәйле һ.б. эшләр һәрвакыт күп була. Бенкендорф җитәкләгән ведомствоның эшчәнлеге башын¬ нан ук рус җәмгыятенең төрле даирәләрендә канәгатьсезлек тудыра. Иң нык зарланучылар дәүләт аппаратында кү¬ ренекле урыннарда утыручылар арасында була, чөнки Өченче бүлекнең төп функциясе хезмәт урыныннан явызлар¬ ча файдалануларны ачыклау һәм булдырмаудан гыйбарәт. Зур түрәләргә андый контроль, әлбәттә, ошамый. Чиновниклар эшчәнлегенә контроль булмау һәм шун¬ нан килеп чыккан законсызлыклар хәзер инде сизелмичә кала алмый. Бенкендорф хезмәте, «патшаның уяу күзе», һәрвакыт сакта була, урындагы затларның ярамаган эшләре турында һәр кеше хәбәр итә ала. Хәбәр итәләр дә. Николай I чын күңелдән ихтирам иткән һәм югары бәяләгән граф ан¬ дый мәгълүматларны шунда ук монархка җиткерә. Җәзалар төрлечә — шелтәдән башлап вазифаларыннан бушатуга, дә¬ рәҗәләреннән һәм пенсиясеннән мәхрүм итүгә кадәр була. Петербург җәмәгатьчелеге, нәкъ менә бөтен илгә үрнәк булган югары чиновниклар даирәсе, яңа яшәү рәвеше һәм Жандарм эскадро¬ ны лейб-гвардиясе обер-офицеры 309
г < М.В. Петрашевский хезмәт кагыйдәләрен аңлый да, кабул да итә алмый. Бен¬ кендорфны рәхимсез тәнкыйтьлиләр, төрлечә хурлыйлар. Куәтле түрәнең үзенә берни дә әйтмиләр, куркалар, әмма үз араларында аны бөтенләй тетеп ташлыйлар. Дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән әләкчелек һәм шымчылыкны явызлык димичә булмый. Шулай да дәүләт иминлеге ышанычлы саклана. Николай I идарә иткән еллар¬ да игътибарга алынырлык бары бер генә заговор килеп чыга, ул да булса — хакимият тарафыннан бик тиз фаш ителгән М.В.Петрашевский (1821—1866) түгәрәгенең эшчәнлеге. Яшерен җәмгыять әгъзалары, монархияне бәреп төшереп, республика урнаштыру планнары белән йөриләр. Өченче бүлек җитәкчесе А. X. Бенкендорф патшаның күңеленә ошый. 1826 елда ул сенатор була, 1831 елда Дәүләт советына әгъза булып сайлана, ә 1832 елда аңа граф титулы бирелә. 1837 елда Бенкендорф каты авырып киткәч, патша гаи¬ ләсе аңа карата кайгыртучанлык күрсәтә, даими игътибар үзәгендә тота. Император үзе сәгатьләр буена аның янында утыра. Аның сәламәтлеге өчен халык та борчыла, чөнки Петербургтагы кабинетында гозер белән килүчеләрнең атак¬ лыларын да, беркем булмаганнарын да каршылыксыз кабул итеп утырган граф Бенкендорф йөзендә түрәләр башбаштак¬ лыгыннан риясыз яклаучысын күрә. Бенкендорф терелә, уз патшасына тагын берничә ел турылыклы хезмәт итә. А. X. Бенкендорф 1844 елда вафат була. Николай патшалык иткән чордагы тагын бер таныл¬ ган дәүләт эшлеклесенең — С.С. Уваровның (1786—1855) йолдызы калка. Үз чорының иң белемле кешеләреннән берсе, яңа һәм борынгы телләрне бик яхшы белгән, архео¬ логия, фәлсәфә, тарих белән кызыксынган, күп кенә фәнни хезмәтләр авторы Уваров 1811—1822 елларда Петербург уку округы башлыгы вазифасын башкара, 1818 елдан Рос¬ сия Фәннәр академиясен җитәкли һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның президенты була. 15 елдан артыграк, 1833 елдан 1849 елга кадәр, ул Мә¬ гариф министры кәнәфиен били. Хезмәтендәге казанышлары өчен министр сирәк бүләккә лаек була —1846 елда аңа граф титулы бирелә. Мәгърифәт һәм белем бирүнең әһәмиятен бик яхшы аңлаган Уваров, бер яктан, халыкка башлангыч белем бирүне 310
үстерергә, икенче яктан, югары уку йортларын чын-чыннан фән һәм мәгърифәт үзәкләренә әверелдерергә тырыша. 1830 еллар башына илдә университетлар күп булмый. Бары Петербургта, Мәскәүдә (иң борынгы университет), Ка¬ занда, Гельсингфорста (Хельсинки, Финляндия), Харьков, Дерпт (Тарту), Вильно (Вильнюс), Варшавада була. 1834 елда Киевта университет ачыла. Иң яхшы студентларны дәүләт исәбеннән мәҗбүри рәвештә чит илгә, күбрәк Германиянең атаклы университет үзәкләренә укуларын дәвам иттерергә җибәрәләр. Шулай да С. С. Уваровның эшчәнлеге киләчәк буын¬ нар хәтерендә конкрет хезмәт вазифалары белән түгел, соңыннан Россия дәүләтенең дошманнары реакңион дип ата¬ ган рәсми халыкчанлык теориясен формалаштыруы белән кереп кала. Чынлыкта, Уваров бернинди теория дә, ягъни гомумиләштерелгән положениеләрнең төзек системасын эшләмәгән. 1834 елда уку округлары попечительләренә (баш¬ лыкларына) ңиркулярында министр яшь буынны правос¬ лавие, самодержавие һам халыкчанлык рухында укытырга кирәк дигән теләк белдергән. Министр киңәшенең мәгънәсе «тигезлек», «азатлык» турындагы модалы теорияләргә каршы рус дәүләтчелегенең үзенчәлеген, рус милләтенең кабатланмас рухи йөзен куюга кайтып кала. Аңа кадәр әлеге фикерләрне, тәхеткә менгәннән соң, Ни¬ колай I әйтә: Мине мәгарифнең дошманы диләр. Ике мәга¬ риф бар: Көнбатыш мәгарифе, минемчә, аларның узләрен ук аздыра; камил мәгариф дингә нигезләнгән булырга тиеш. Әлеге бурычны — наданлыкны бетерү белән бергә, дәүләт¬ нең рухи-әхлакый принңипларын формалаштыруны үзенең мәгариф министры постындагы эшчәнлегендә С.С.Уваров хәл итәргә тиеш була. Үзенең эш кредосын министр ап-ачык формалаштыра: Без, ягъни унтугызынчы гасыр кешеләре, кыенрак хәлдә: сәяси давыллар һәм чуалышлар уртасында яшибез. Ха¬ лыклар көнкурешләрен узгэртә, яңара, алга бара. Биредә беркем дә уз законнарын кертә алмый. Ләкин Россия яшь әле, бозылмаган әле, шуңа курә әлеге канлы дәһшәтләрне татырга тиеш ту гел. Аның яшьлеген озайтырга һәм шул арада аны тәрбияләргә кирәк. Менә минем сәяси системам <...> Әгәр Россияне аңа теорияләр әзерләгәннәрдән илле С.С. Уваров 311
Бөек князь Константин Павлович елга ерагайта алсам, бурычымны утаган булырмын һам тынычлап уләрмен. Уваров формуласында православие дөньяга караш тө¬ шенчәсен, самодержавие дәүләт төзелеше формасын ча¬ гылдыра, ә халыкчанлык төшенчәсе православие һәм са¬ модержавиенең халык рухына, аның ил һәм дөнья төзелеше турындагы күзаллавына ж,авап бирүен ассызыклый. Әлеге өч элементны берләштерү, Уваров уенча. Россия дип аталган гаж,әеп тарихи феноменны тудыра. Асылда, Уваров рус кешеләрен чит тәгълиматларның «фикри кол¬ ларына» әверелмәскә, үткәннәребезне, ата-бабаларыбыз эшен ихтирам итәргә һәм ике башлы бөркет империясендә кабатланмас, үзенчәлекле әйберләр күп булуын онытмаска гына чакыра. 1830—1831 елларда Польшада фетнә. 1815 елгы Вена кон¬ грессында Польшаның 1795 елда ук Россиягә күчкән өлеше киңәйтелә һәм Польша Корольлеге (Польша патшалыгы) дип йөртелә башлый. Европа илләренең барысы да аны Россия империясенең аерылгысыз өлеше дип таный. Рус импера¬ торы Польшаның да патшасы санала. Польша полякларга зур хокуклар биргән Конституция ала: биредә элеккеге законнар, үз казналары һәм гаскәре кала. Польша үзидарәсенең иң югары органы итеп халык тарафыннан сайланган сейм таныла. (Польшаның Пруссия һәм Австриягә киткән районнарында полякларның бернинди дә сәяси хокуклары булмый.) Николай I, Конституциягә дә, Польшага да мәхәббәте булмаса да, тәхеттә үзеннән алда утыручылар алган йөк¬ ләмәләрне тайпылышсыз үти. Польша патшалыгының кон¬ ституцион төзелеше шул көе кала. Варшавадагы наместник (император вәкиле) Нико¬ лай I нең абыйсы бөек князь Константин Павлович патшаны Польша патшалыгына визит белән килеп китәргә чакыра. Императорның барасы килми, ләкин ул барырга тиеш була, чөнки Александр I керткән кагыйдә буенча Польша патшалыгы таж,ын Варшавада кидертәләр. 1829 елның маенда Николай Павлович Варшавадагы король замогында Польша короле таж,ын кия, сейм һәм воеводство (өлкәләр) депутатлары алдында ант бирә. Патша һәм аның яраннары таҗ кию церемониясендә катнашкан Польша аксөякләре һәм шляхта вәкилләренең русларга кискен каршы икәнлекләрен күрми кала алмый¬ 312
лар. Үз вакытында алар Наполеонны яклаган, күпләре Россиягә каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан була. Алар¬ ны эзәрлекләүче булмаса да, горур һәм тәкәббер шляхтичлар патшаның мәрхәмәтен хурлык дип кабул итәләр. Польша патриоты булу — ул чакта, һичшиксез дияр¬ лек Россиянең дошманы булу дигән сүз, Польшаның тулы сәяси бәйсезлеген торгызу барлык Польша милләтчеләренең теләге, лозунгы була. Шул максатны тормышка ашыру өчен, башларында дворяннар торган бик күп яшерен оешмалар төзелә. Милләтчеләр бәйсезлек турында гына түгел, элгәре беркайчан да булмаган «диңгездән диңгезгәчә (Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгәчә) Бөек Польша» төзү турында хыялланалар. Русларга каршы мондый яшерен эшчәнлек католик чиркәве тарафыннан хуплана. Иртәме-соңмы бо¬ лар һәммәсе бәрелешкә китерергә тиеш булып, 1830 елны бәрелеш була да. 17 ноябрьдә хәрби заговорчылар төркеме Варшавадагы Бельведер сараена һөҗүм итә. Шул сарайда булган бөек князь Константин Павлович соңгы мизгелдә котылып кала, ләкин аның тирәсендәге бик күпләрне баш күтәрүчеләр үтерәләр. Икенче көнне бөтен Польша буйлап русларны һәм Россиягә теләктәшлек итүдә шикләнелгән кешеләрне талау һәм үтерүләр башлана. Шуннан соңгы атналар, айларда меңнәрчә кеше һәлак ителә. Польша гаскәре тулаем диярлек патшага биргән антына хыянәт итә һәм фетнәчеләр ягына чыга. Варшавада Польшаның бәйсезлеген игълан иткән һәм императорга тынычлык турында сөйләшүләр тәкъдим иткән Вакытлы хөкүмәт төзелә. Николай I тәкъдимне кире кага, фетнәчеләр коралларын ташламасалар, Польшаның һәлакәтенә сәбәпче булачаклар дип кисәтә. Ләкин бу кисәтүнең Варшавага бернинди тәэсире дә булмый, рус армиясе частьларына каршы поляк армиясе хәрби хәрәкәтләр башлый. 1831 елның 13 февралендә Варшава янында фельдмаршал граф И. И.Дибич командалыгындагы рус гаскәрләре поляк берләшмәләрен тар-мар итә, берләшмәнең калдыклары Вар¬ шавада ныгып урнаша. Фетнәчеләрнең язмышы кыл өстендә калган кебек тоелса да, рус командөваниесе халык күп яшәгән Варшаваны штурмларга ашыкмый, чөнки моның гаять зур корбаннарга китерүеннән курка. Башка сәбәп тә була. 313
и. ф. Паскевич 1831 елның язында илдә холера эпидемиясе башлана. Ул рус гаскәрләренә дә тия. Бик күп солдат үлә. 1831 елның 29 маенда граф И.И.Дибич, ә 15 июньдә бөек князь Кон¬ стантин Павлович вафат була. 1831 елның 28 августында генерал-фельдмаршал И.Ф.Паскевич (1872—1856) командалыгында рус армиясе Варшавага керә. Поляк восстаниесе бастырыла, ә актив катнашучыларның күпчелеге чит илгә кача. Поляк фетнәсе барган җиде айда Европа газеталарын¬ да әлеге драматик вакыйга турында бик күп мәкаләләр чыга. Восстание турында парламент депутатлары сөйли, аны Европаның король сарайларында тикшерәләр. Россия адре¬ сына шактый гына тәнкыйть фикерләре яңгырый, ә «поляк геройларына» мәдхия укыла. Аеруча Франция газеталары һәм Франция җәмәгатьчелеге котырына, чөнки анда поляк эмигрантлары, башлыча дворяннар күп була. Англиядә Россиягә каршы аяусыз кампания алып бары¬ ла. Аның төп рухландыручысы танылган сәясәтче, виглар партиясе лидеры, чит ил эшләре министры Пальмерстон була. 1830 еллар башыннан «рус карачкысы» Британиянең төрле сәяси партияләренең сәяси коралына әверелә. Нәкъ шушы чорда русларга карата Көнбатыш Европада элек- электән булган тискәре мөнәсәбәт Англиядә ачыктан-ачык русофобия рәвешендә чагыла башлый. Россия — вәхши ил, сәясәте — аяусыз, ә рус армиясе «бәхетсез Польшада» коточкыч явызлыклар эшләүче кыр¬ гыйлар төркеме итеп сурәтләнә. «Польша патриотлары»ның рәхимсезлекләре турын¬ да— русларны һәм православие динендәгеләрне эзәрлек¬ ләүләре, балаларны ата-аналарыннан тартып алып като¬ лик монастырьларына тәрбиягә бирүләре, рус солдатларын җәзалаулары, казыкка утыртулары, күзләрен чокып алу¬ лары турында язмыйлар. Андый ерткычлыкларны язмый¬ лар, гаепләмиләр. Франциядә, мәсәлән, рус армиясе тыныч халыкны Наполеонның «бөек армиясе>х талаган шикелле таламады, шәһәрләрне яндырмады, утарларны бөлдермәде дип әйтмиләр. Французларның Россиягә басып кергәч кыл¬ ган явызлыклары онытыла. Бу хакта исләренә төшерергә теләүче булмый. Россиядә мондый тәнкыйтьне гаделсез һәм мәсхәрәле дип саныйлар. Николай I дәүләт курсын Париждагылар яисә Лондондагылар сүзенә карап алып барырга җыенмый. 314
Полякларның антларына хыянәт итүләрен. Россия белән до¬ говор шартларын кире кагуларын, шуның җәзасын алырга тиешлекләрен ул яхшы белә. Җәза озак көттерми. 1832 елның 21 февралендә Польша Конституңиясен га¬ мәлдән чыгарган, гаскәрен бетергән һәм Польшаның финанс эшчәнлеген контрольгә алган «Органик статусы чыга. Шулай да җирле суд законнары үз көчендә кала, ә суд эшләрендә поляк теле саклана. Пруссия белән Австриягә бирелгән, полякларның шактый өлеше яшәгән элекке Поль¬ ша территорияләрендә андый хокуклар булмый. Дөрес, Па¬ рижда да, Лондонда да моны гаеп итүче табылмый. Кавказ сугышы. Имам Шамил. Грузияне Россиягә кушканнан һәм җиңү белән тәмамланган рус-төрек сугышлары (1806— 1812, 1828—1829), рус-фарсы сугышларыннан (1804—1813, 1826—1828) соң Кара диңгездән алып Каспий диңгезенә кадәр бөтен Кавказ Россия кул астына күчә. Биредә төрле ха¬ лыклар яши, алар еш кына бер-берсенә дошман мөнәсәбәттә була. Әкренләп әлеге низаглар тына башлый. Яңа хакимият халыклар арасында бәрелешләрне булдырмас өчен барысын да эшли. Ләкин рус хөкүмәте һәм җирле кабиләләрнең аңа ту¬ рылыклы юлбашчылары ышанычлы коммуникацияләр, ныгытылган терәк пунктлар һәм авыллар булган җирләрдә генә контрольлек итә ала. Кавказның күпчелек өлеше—үтүе кыен булган тау массивлары — хакимият контроленнән читтә кала. Кавказ сыртының төньяк-көнчыгыш өлешендә элек- электән тау халыклары — черкаслар, чеченнар, лезгиннар, ингушлар, комыклар, аварлар яши. Алар сугышчанлык- лары белән аерылып торалар, терлекчелек белән шөгыль¬ ләнәләр һәм талаудан да тайчынмыйлар. Төньяк Кавказ тигезлекләрендә яшәүчеләр дә, Кавказ арты үзәннәрендә яшәүчеләр дә аларның һөҗүменнән күп зыян күрә. XIX га¬ сырда тау халыклары барысы да диярлек ислам динен тота. Кавказда исламның сугышчанрак агымы—мөритлек тарал¬ ган була. Әлеге агым тулысынча имамга (дин башлыгына) буйсынуны, кяферләрне тулы җиңүгә ирешкәнче газават (изге сугыш) алып баруны таләп итә. Мөритләр «ак патша» властен танымыйлар һәм Россия¬ нең позицияләре ныгыган саен рус хәрби постларына ешрак һөҗүм итәләр, үзәк пунктларны талап, яндырып, кешеләрен үтерәләр яисә кол итәләр, «кяферләрне» мыскыллыйлар. Тау халкы вәкиле 315
Шамил Табигый, бер генә дәүләт тә үз биләмәләрендә бәйсез генә түгел, ачыктан-ачык дошман анклав тота алмый. Россия дә бу хәлгә түзми. Тау халыклары белән килешергә тырышып карый¬ лар, патша хакимиятен тану һәм тигезлек районнарына һөҗүмнәрне туктату шарты белән бөтен өстенлекләрен сак¬ ларга вәгъдә итәләр. Ләкин файдасы булмый. Килешүгә тау халыкларының сугышчанлыгы, бары кабилә һәм дин башлыкларына гына буйсынулары комачаулый. Россия империясенең бөтенлеген, ныклыгын саклап калу өчен, Кавказның таулы райөннарын буйсындыру зарур була. 1830—1840 елларда, Дагстан белән Чечня халкын имам Шамил (1797—1871) үз кул астына берләштергәннән сөң, аеруча кискен хәрби хәрәкәтләр кабынып китә. Шамил авар авылы Гимрыда крестьян гаиләсендә туа. Мөселман руханилары мохитендә тәрбияләнә, яхшы дини белем ала. Коръәнне һәм гарәп әдәбиятын бик әйбәт белә. Кыю йөрәкле Шамил «кяферләр» белән сугышны Ал¬ лага хезмәт итү дип бәяли. Аның кылычында: Чын батыр сугышның нәтиҗәләре турында уйламый,—дип язылган була. 1834 елда имам булгач, Шамил 25 ел буе Рөссиягә каршы һәм имамга буйсынырга теләмәгән башка юлбашчы һәм хакимнәргә каршы көрәшнең башында төра. Бу мәрхәмәтсез, канкөйгыч көрәш була. Рус хәрби часть¬ ларына үз базаларыннан уннарча, йөзләрчә килөметрдагы, үтеп керүе кыен җирләрдә сугышырга туры килә. Өстәвенә хәрби хәрәкәтләр бары җәйге айларда гына мөмкин була; кыш көне кар баскан таулы районнарга үтеп керү мөмкинле¬ ге бетә. Ләкин сугышны тиз төгәлләргә комачаулаган сәбәп¬ ләр табигый һәм географик шартлар гына түгел. Рус хәрби отрядларына үзенчәлекле тәртип нормала¬ ры һәм законнары буенча яшәгәң халык белән эш итәргә туры килә. Әлеге тәртипләрне бозу халыкның каршы то¬ руын күп тапкырлар көчәйтә генә. Тау халыкларының традицияләре белән исәпләшергә, сак эш итәргә кирәклеге рус хәрби җитәкчеләре һәм чиновниклар аңына тиз генә барып җитми. 1839 елда, 45 тау князе отрядлары да кушыл¬ ган рус хәрби экспедициясе походка кузгалыр алдыннан, командуюш;ий генерал П.Х.Граббе махсус приказ чыгара. Приказда мондый юллар була: тау халыкларының күбесе, ниһаять, безнең корал белән яклавыбызны тели. Аларны буйсынмаучылардан аера белик. Хатын-кызларга һәм ба¬ 316
лаларга һичсүзсез һәм һәммә җирдә мәрхәмәт күрсәтик! Коралсызларны куркытмагыз! Рус армиясе әкренләп, әмма тайпылышсыз рәвештә тау¬ лы районнарга күтәрелә. Шамил берничә тапкыр җиңелә, инде аның язмышы хәл ителгән һәм сугыш тиздән бетәр кебек тоела. Ләкин һәрчак соңгы чиктә дошман кулыннан ычкына барган Шамил берникадәр вакыттан соң Дагстан белән Чечняның таулы районнарыннан дин өчен шәһит китәргә, ягъни сугышта үлеп җәннәткә керергә әзер меңнәр¬ чә мөселманны «изге сугыш» байрагы астында туплый. 1840 еллар ахырына Шамилнең хакимияте зур терри¬ торияләргә җәелә. Таулы Чечня һәм Дагстанда яшәгән 400 мең чамасы кеше аны үзенең тиеш дип тапканда җәзаларга да, ярлыкарга да тулы хокукы булган хөкемдары дип та¬ ный. Әлеге үзенчәлекле дәүләттә, имаматта, гаять каты тәртип хөкем сөрә. Гаеплеләргә җәза, бик еш кына үлем җәзасы бирелә. Җәзалаулар күп була, ләкин имам теләгән нәтиҗәсенә ирешә алмый. Соңрак Шамил болай ди: Дөресен әйткәндә, мин тау халкына карата каты чаралар куллан¬ дым: минем боерыгым белән бик күп кеше үтерелде <...> Мин тау халыкларының барысын да кыйнадым: ләкин мин аларны русларга тугрылыклы булганнары өчен түгел — алар беркайчан да русларга тугрылыклы булмадылар, ә әшәке холыклары өчен, таларга, ил басарга хирыслыклары өчен кыйнадым. Фетнәче имамат, шул чор кешеләреннән берсе язганча. Россия империясе тәнен сызлатып торган шырпы. Россия дошманнарында кызыксыну һәм теләктәшлек тудыра. Ае¬ руча Кавказда йогынтыларын югалту факты белән килешә алмаган Төркиянең идарәче даирәләре Шамилгә зур игъти¬ бар күрсәтә. 1853 елда Кырым сугышы башлангач, Шамил гаскәрләре белән берләшеп, русларны Кавказдан куар өчен, төрек хәрби көчләрен Кавказга җибәрергә карар кылына. Ләкин бу план барып чыкмый. Төрек армиясе тар-мар ителә, ә Шамил гаскәрләре таулардан Грузия үзәннәренә төшә һәм, союзниклык вазифаларын онытып, талауга керешә. Төрек армиясе командиры Омәр пашага Шамил болай дип хәбәр итә: Мин сезнең каршыгызга көчле гаскәр белән чыккан идем, ләкин грузин князе белән сугышу сәбәпле безнең берләшүебез мөмкин булмады. Без аларның көтүләрен, утарларын, хатын, балаларын тартып алдык, ныгытма¬ 317
ларын буйсындырдык, зур табышлар һәм тантана белән өйгә кайттык, сез дә шатланыгыз! Ләкин Истанбулда шатланучы булмый. Стратегик ният барып чыкмый. Шамил бүләкләр, акча, теләктәшлекләрне кабул итәргә әзер була, әмма солтанның һәм аның артын¬ дагы инглизләрнең марионеткасына әверелергә җыенмый. Өстәвенә «газават гаскәриләрнең» даими хәрби хәрәкәтләр алып барырга сәләтсезлеге ачыклана. Вакыйгалар шаһите инглиз инструкторы Ч. Дункан Лондонга үз хөкүмәтенә: «Шамил сугышчылары авылларыннан тигезлеккә талау өчен генә төшәләр. Аларның ашыгыч чигенүен җитәкчелә¬ реннән берәү дә туктата алмый, туктатырга теләми һәм туктатырга тәвәккәлләми»,—дип хәбәр итә. Россия хөкүмәте Кавказдагы хәлләрне игътибар белән күзәтә, ләкин Шамилгә каршы кискен хәрәкәтләргә аның ул чорда мөмкинлеге булмый. Кырым сугышы беткәннән соң гына чират имамга җитә. Тау халыклары белән көрәштә ко¬ рал көче генә җитмәвен Кавказдагы наместник князь А.И. Ба¬ рятинский яхшы аңлый. Аның фикеренчә, поселениеләр төзү, юллар салу кебек чаралар күпкә уңышлырак булыр иде. Ә князьнең төп, «каршы торып булмый торган» коралы акча була. Ул, юлбашчыларына бүләкләр һәм акча биреп, тыныч тау халкына карата дустанә сәясәт алып бара. Ә тегеләре бер-бер артлы Россиягә тугрылыкка ант итәләр. Шамилне иң якын көрәштәшләре ташлап китә. 1859 елда Ведено авылын¬ дагы Шамил резиденциясе тирәсендә рус армиясенең боҗрасы кысыла. Шамилнең тугрылыклы кешеләре кимегәннән-кими бара. Берничә ай буе ул, таулар арасында авылдан авылга йөреп, Алла исеме белән «хак мөселманнарны» «кяферләр» белән сугышка өнди. Аны тыңлавын тыңлыйлар, ләкин су¬ гышырга теләүчеләр күп булмый. Бу вакытта тау халыклары патша хөкүмәтенең аларга начарлык теләмәвен аңлаган була инде. Аларның тормыш рәвешләре, йолалары һәм гореф-гадәтләре элеккечә үк сак¬ лана, рус хакимияте бернәрсәне дә көчләп такмый. Бу хәл имам файдасына булмый. 1859 елның август башында изге гаскәрдән калган бер¬ ничә дистә кешелек отряды белән Шамил кыя-ташлар ара¬ сындагы Дагстан авылы Гунибка юнәлә. Анда килердән бер көн элгәре күрше авыллардан аның олауларына һөҗүм итәләр, талыйлар. Бу имам өчен бик авыр хәл була. Гунибка 318
А. И.Барятинский килеп кергәндә, аның кулындагы коралы да, атланган аты гына калган була. 1859 елның 18 августында А. И. Барятинский Шамилгә почетлы бирелү шартларын тәкъдим итә: имамга һәм аның якыннарына Россиядән чы¬ гып китәргә рөхсәт ителәчәк. Шамил җавап бир¬ ми. Ул мондый миһербанлылыкка ышанмый. Рус армиясе штурм башлый. Имамның хәле гаять авырлаша. Хәтта уллары да руслар ягына чыгу белән куркыталар. Ниһаять, 25 августта Шамил бирелергә мәҗбүр була. Ныгытмасын¬ нан төшкәндә, рус солдатлары аның хөрмәтенә «Ура!» кычкыралар. Шамилне наместник үзе каршылый, аңа җиңелгән дәүләт башлыгына күрсәткән хөрмәтне күрсәтәләр. Шамил боларны көтмәгән була. Аның өчен мах¬ сус карета әзерлиләр, коралын үзендә калдырырга рөхсәт итәләр. Почетлы эскортны хәтерләткән каравыл баш бирмәс имамны Россиянең төньягына озата. Калган гомерен ул шунда үткәрергә тиеш була. Харьков янында Шамилне император Александр П ка¬ бул итә: Синең, ниһаять, Россиядә булуыңа мин бик шат. Кызганыч, бу хзл элегрәк булмады. Син укенмэссең. Мин сине урнаштырырмын, без дуслар булырбыз. Шамил Мәскәүдә, Петербургта була, аны императриңа кабул итә. Аңа Петербургтагы һәм Царское Селодагы импе¬ ратор резиденңияләрен күрсәтәләр. Спектакльләргә, завод¬ ларга йөртәләр, тимер юллар, өр-яңа техник җайланмалар күрсәтәләр. Моңа кадәр руслар турында явызлар, алдакчы¬ лар дип уйлаган Шамил әлеге гаҗәеп илнең халкы бөтенләй башкача булуын күрә. Аңа даими яшәү урыны итеп Калуганы билгелиләр, махсус Шамил өчен шәһәрдәге иң яхшы йортларның берсен әзерлиләр. Йорт янында, чыгып йөрер өчен, зур бакча һәм кечерәк кенә мәчет тә була. Дагстаннан аның гаиләсен (ике хатынын, балалары, оныкларын, башка туганнарын, бары¬ сы 22 кеше) китерәләр. Шамил һәм аның якыннары өчен казнадан ел саен берничә мең сум акча бирелә. Тормыш шартлары гына түгел, фетнәче имам үзе дә үзгәрә. Россия, рус патшасы аны торган саен ныграк сок¬ ландыра. 1866 елның 26 августында, капитуляңиясеннән соң 319
Россия солдаты Дагстанда. Рэссам В. Ф. Тимм җиде ел үткәч, Калуганың дворяннар җыелышы залында Шамил һәм аның гаиләсе Россиягә тугрылыклы булырга ант итә. Шул көздә ул мәртәбәле кунак сыйфатында Петербург¬ та тәхет варисы бөек князь Александр Александровичның (булачак патша Александр III нең) туенда була. Туйда; Карт Шамил олыгайган көнендә гомерен узенз яхшылыклар күрсәтүче ак патшага хезмәткә багышлау өчен яңадан туа алмавына үкенә,— дигән атаклы сүзләрен әйтә. 1870 елда Шамилгә мөселманнарның изге шәһәре Мәк¬ кәгә хаҗга барырга рөхсәт итәләр. 1871 елның 4 февралендә ул шунда гүр иясе була. Мәккәдән ерак түгел Мәдинә шәһәренең мөселман зиратында җирләнә. Дәүләт һәм капиталистик эшмәкәрлек. XIX гасырның бе¬ ренче яртысында гаять зур Россия империясе аграр ил булып кала бирә. Халыкның күпчелеге (90%) авылда яши, төп шөгыле җир эшкәртү була. Төрле кәсепләр белән дә көн итәләр. Авылларда вак һөнәрчелек киң тарала. Икътисадның индустриаль секторы әлеге чорда үсмәгән була. 1801 елда Россия империясендә 2,5 меңләп сәнәгать предприятиесе исәпләнә, аларда 95 мең чамасы кеше 25 млн сумлык товарлыклы продукция җитештерә. Әлеге мәгълүматлардан күренгәнчә, һәрбер предприятиедә урта¬ ча нибары берничә дистә кеше эшли. 1854 елга сәнәгать предприятиеләренең саны 10 меңгә якынлаша, эшчеләр саны 460 мең тирәсе була, 160 млн сумлык продукция җитештерелә, 1854 елга халык санының 70 млн кешегә, ә дәүләт чыгымнарының 350 млн сумга җитүен исәпкә ал¬ сак, XIX гасырның икенче яртысы башында да әле Россия¬ нең сәнәгать алга киткән держава булудан ерак торуын күрербез. Сәнәгать һәм сәүдә өч төп региональ үзәккә туплана. Петербург —Россиянең эре сәнәгать предприятиеләренең күпчелеге тупланган шәһәр, тышкы дөньяга төп сәүдә кап¬ касы. Мәскәү һәм аңа якын губерналар — текстиль һәм азык җитештерү сәнәгате тупланган икенче бик мөһим үзәк. Урал — һәрвакыттагыча, минераль чимал чыгару һәм металл эретү үзәге. 1840 еллардан Донбассның сәнәгать-чимал районы үз¬ ләштерелә башлый, соңрак ул металлургия, күмер чыгару һәм машина төзелеше үзәгенә әверелә. 320
Пар двигательләре белән җиһазландырылган беренче сәнәгать предприятиеләре Россиядә XIX гасыр башында барлыкка килә. Әмма алар күп булмый. Сәнәгатьнең иң нык үсүче тармагы текстиль сәнәгате була. Тукыма, аеруча арзанлы киҗе-мамык һәм җитен тукыма базары киңәя, тек¬ стиль эшләнмәләрне (аларны мануфактура дип йөртәләр) теләсә кайда сатарга мөмкин була. Ләкин киҗе-мамык сәнәгате өчен чималны читтән кертергә туры килә, чөнки Россиянең үзендә мамык булмый. Чимал, буяулар һәм җиһазны читтән кертү җитештерү¬ нең бәясен күтәрә. Шуңа күрә XIX гасыр башында мамык- җеп әйберләрне Россиядә җитештерүгә караганда чит илдән сатып алу еш кына арзангарак төшә. Әмма әкренләп та¬ можня тарифлары (товар кертү салымы) үсә башлый, бу исә товарның бәясен күтәрә. Аларны Россиядә җитештерү икътисади яктан файдалырак була. Империядә 100 дән артык эшчесе булган эре киҗе-мамык фабрикалары 1804 елда 199 булса, 1830 елга алар 538 гә җитә. Барысының да диярлек хуҗалары рус яисә чит ил сәүдәгәрләре була. Англия, Германия, Швеңия, Франңия кебек илләрдән эшкә килгән инженерлар, техниклар, фир¬ малар ачып. Россия базарына эшли башлыйлар, аннары бөтенләйгә үк күчеп киләләр. Күпләре хәтта Россия граж¬ данлыгы ала. Вакытлар узу белән «икътисади эмигрантлар» арасын¬ нан даннары бөтен империягә таралган эшмәкәрләр үсеп чыга: Губбард, Кноп, Вогау, Нобель, Вахтер, Гужон, Жиро, Шпан һ. б. Россия эшмәкәрлеге елъязмасында чын рус сәүдәгәрләре белән беррәттән «руслашкан читләр» дә мәртәбәле урынны били. Алар бөтенесе бергә, XX гасыр социологиясе телендә әйткәндә, эиглекле элитаны тәшкил итә. Сәнәгать предприятиеләренең саны арту күбрәк товар җитештерергә, җитештерү чыгымнарын киметергә һәм товар бәясен төшерергә ярдәм итә. 1820 елда мамык эшкәртүче 440 фабрика 35 млн аршын (аршын = 71 см) киҗе-мамык тукыма җитештергән булса, 1852 елда инде андый фабрика¬ лар 756га җитә һәм алар 257 млн аршын тукыма чыгара. Текстиль тармагында моңарчы күрелмәгән куәтле пред¬ приятиеләр барлыкка килә. 1835 елда Россиядә беренче киҗе-мамык җитештерү акционерлык җәмгыяте — Россия җеп эрләү мануфактурасы оештырыла. Аның уртак капита- Солдатларга бирелә торган «Кавказда хезмәт иткән өчен» билгесе 321
Фабрикада җитештерелгән тукыма үрнәге. XIX гасырның беренче яртысы лы 1 млн сум тәшкил итә, ул чор өчен гаять зур бу сумма бераздан 3,5 млн га җитә. Оештыручылары — Петербург һәм инглиз капиталистлары — өч ел эчендә Петербургның Обвод¬ ной каналында җитештерү корпуслары комплексы төзиләр. 1850 елга фирма Россиядә киҗе-мамык җеп җитештерүче иң әре мануфактура була. 1857 елда Россиядә генә түгел, Европада иң эре Крен- гольм җеп эрлзу һәм туку мануфактурасы ширкәте бар¬ лыкка килә. Аның оештыручысы һәм төп акционеры рус¬ лашкан немец Л.Г.Кноп була. Кыска гына вакыт эчендә Ширкәт Нарва елгасы буенда җеп, тегәрҗеп һәм тукыма җитештерүче гаять зур текстиль сәнәгате үзәге төзи. Тех¬ нология процессы су энергиясен файдалануга нигезләнә, моның өчен продукциянең үзкыйммәтен төшерүче куәтле су тәгәрмәчләре системасы төзелә. Кренгольм эрләүчесенең җитештерү нормасы гомумроссия күрсәткеченнән 44% ка, ә тукучы нормасы 20% ка югарырак була. Сәнәгать һәм сәүдә үсеше шәһәр үзәкләренең алга китүенә этәргеч бирә. Россиянең Европа өлешендәге шәһәр халкының саны 1811 елдагы 2,8 млн нан 1856 елга 5,7 млн га җитә. Эре сәүдә-сәнәгать үзәкләрендә халык саны арту темплары аеруча югары була. 1826—1840 еллар арасындагы 15 елда Петербург халкы 330 меңнән 470 мең кешегә, ә Мәскәү халкы 200 меңнән 350 мең кешегә җитә. Мамык эшләнмәләр Россия базарында XIX гасырның икенче яртысыннан өстенлек ала. Элегрәк башка матери¬ ал—рус мамыгы, ягъни җитен күбрәк кулланыла. Җитен тукымалар төрле максатлар — кием тегү, техник һәм хәрби ихтыяҗлар өчен эшләнә. Җитен сүсе җитештерү һәм аны эшкәртү белән, нигездә. Россиянең Европа өлешенең үзәк һәм төньяк губерналарындагы крестьяннар шөгыльләнә. Гаиләләре белән җитен эрлиләр, өйләрендәге туку станок¬ ларында тупас киндер сугалар. Бу рәвешле эшләгәндә, кый¬ батлы зур машиналарга урын булмый. Машиналарда дәүләтнеке булган яисә хосусый эшмәкәр¬ ләр төзеткән эре фабрика-заводларда гына эшләп була. Пар машиналарына, башка төр машиналарга нигезләнгән җитештерү 1830 елдан шулар базасында барлыкка килә. Сәнәгать революциясе башлана. Ул ярты гасырдан. Россия сәнәгатендә машиналарның тулы җиңүе белән тәмамлана. Сәнәгать һәм транспорт үсеше җиһазларның төрлесен сорый. Пар машиналары шул чордагы машиналарның 322
iiirtiiuiiHuii.ii.il nttJUnjiuimuM ||^||иУдп11Ц1«у| Мәскәүдә бертуган Тучковлар фабри¬ касы. Гравюра. XIX гасыр иң катлаулы һәм кыйммәтлеләреннән санала. Аларны йә Англиядән кайтарталар, яисә Россиянең үзендә ясыйлар. XIX гасыр уртасыннан Россия индустриясе андый эш¬ ләнмәләргә ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә. Ил¬ дәге машина төзелешенең гаять мөһим тармагы булган пар казаннары җитештерү үскән саен, эшләнмәләрнең бәяләре дә төшә —1830 елдан 1860 елга кадәрге чорда пар машиналарының бәясе 5 тапкыр төшә. Пар машиналары һәм пар казаннары җитештерүчеләрнең иң эреләре Петербург районындагы дәүләт (казна) завод¬ лары (Ижора, Александр заводлары һәм Петербург металл кою—Путилов заводы) була. Аеруча зур заказлар 1830—1840 елларда пароход компанияләре өчен пар машиналары (пар казаннары) чыгарган Александр заводында эшләнә. Бер ел эчендә биредә шундый берничә машина ясала. Аларны кайбер хосусый фирмалар да чыгара. Арада иң эресе XIX гасыр башында Петербургта инглиз Ф.Берд ачкан «Ф.Берд заводым була. 1830 елларда биредә күбесенчә пароходлар өчен ел саен унлап пар машинасы эшләнә. 1849 елда Түбән Новгородтан ерак түгел Идел буенда елга пароходлары төзүдә махсуслашкан Сормово механика заводына нигез салына. Баштагы чорда казаннарны Бельгия һәм Англиядән китертәләр, әмма берничә елдан пароходлар тулысынча Россиядә эшләнгән җайланмалар белән җиһазла¬ на. Беренче 10 елында 60 пароход эшләп чыгарган Сормово заводы соңрак Идел бассейнындагы иң эре суднолар төзү үзәгенә әверелә. Пар машиналарын Урал да чыгара. 1830—1840 елларда биредәге Выкса заводларында хосусый пароход һәм текстиль компанияләре заказы белән елына берничә шундый машина эшләнә. 1850 ел урталарына Россиядә сәнәгать предприятиеләре берничә меңгә җитә, аларда 520 мең кеше эшли. Әлеге 323
Уралдагы Югары Исеть заводы. Гравюра. XIX гасыр liflb .МММк Ж’ V Ьд*‘^<д >J предприятиеләрнең күпчелеге вак остаханәләр булып, аларда 3 тән алып 50 гә кадәр кеше текстиль әйберләр эшләү һәм авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү белән шөгыльләнә. Чын мәгънәсендә машина төзү заводлары, ягъни азмы- күпме эрерәк предприятиеләр ул чагында 25 кенә була, алар илнең машина җиһазларына ихтыяҗын 30% ка гына канәгатьләндерәләр. Металлургия һәм машина төзелеше өлкәсендә үсеш темплары һәм җитештерү күрсәткечләре буенча Россия алдынгы промышленность державасы Англиядән әле һаман да бик нык артта кала. 1800 елдан 1860 елга кадәр Россиядә домна мичларенең саны 142 дән 145 кә генә җиткән булса, Англиядә шул ук чор эчендә 150 дән 565 кә җитә. Илнең сәүдә һәм сәнәгать ихтыяҗлары хосусый затлар¬ ның сәнәгатьтәге башлангычларын хупларга тырышкан хакимиятнең һәрвакыт игътибар үзәгендә була. Александр I нең 1801 елда кул куйган манифестында: Кем яңа сауда һам һөнарлар тармагы ача, файдалы яңа машина уйлап таба, яңа төрдаге яиса кубрак эшли тор¬ ган яки азрак көч сорый торган яхшырак төзелешле фабрика булдыра һам, ниһаять, кем алеге өлкада ныклы фикерга һам таҗрибага нигезләнгән тәкъдим язып ки¬ терә, шул тәкъдименең файдасына тәңгәл буләккә лаек булачак,— диелә. Дәүләтнең сәнәгатькә карата попечительлек сәясәте әлеге манифесттан башлана дияргә була. Күтәренке та¬ можня тарифы, төрле салым һәм башка финанс өстен¬ 324
лекләре, субсидияләр бирү, эшлекле кешеләрне дворян хокуклары һәм чиннар белән бүләкләү, казна заказлары һәм подрядлары системасы — болар һәммәсе дәүләтнең попечительлек сәясәтенең күрсәткече. Коммерция өлкасендә узләрен курсэткан затларны бүләкләү өчен, 1832 елда нәселдән килгән почетлы гражданин дәрәж,әсендәге яңа катлау кертелү һәм империя күләмендә Россия сәнәгате казанышлары смотрлары оештырылу да шулар рәтендә. 1829 елда Петербургта Гомумроссия мануфактура кур- газмасе ачыла. Тарихта беренче тапкыр башкалада Россия сәнәгате казанышлары күрсәтелә, анда иң атаклы фирмалар һәм капиталистлар үз эшләнмәләре белән таныштыралар. Моңа кадәр булмаган әлеге вакыйга һәм аңа зур түрәләрнең игътибары экспозициягә бик күп кешене ж,әлеп итә. XIX гасырда гомумроссия күргәзмәсе 16 тапкыр була. Соңгысы 1896 елда Түбән Новгородта уза. 1851 елда Лондонда беренче Бөтендөнья санагатъ кур- газмасе ачыла. Халыкның да, матбугатның да игътибарын Россия бүлеге ж,әлеп итә. Көмеш, мех, күн, парча, агач эшләнмәләр югары бәя ала. Алтын, көмеш, энж,е белән чигелгән әйберләр дөнья экспозициясенең тиңсез җэуһарла- ре дип таныла. Шул ук вакытта җеп эрләү һәм туку сәнәгате өлкәсендә дә Россия әйберләре алдынгы индустриаль илләр- некеннән калышмый, моны рус фирмаларының товарлары яулаган медальләр раслый. Россия хокук системасында дөнья икътисадының иң алдынгы фикерләренә җавап бирерлек положение һәм нор¬ малар эшләнә. Бу җәһәттән самодержавие хакимиятенең акционерлык эшена мөнәсәбәте үрнәк булырлык. Капиталны һәм эшмәкәрлекне оештыруның акционерлык формасы Көнбатыш Европа белән АКШта XIX гасырның беренче яртысында барлыкка килә. Ул шулай ук Россиядә дә бик тиз ныклы позицияләр яулый. Бер генә кеше идарә итә торган предприятиедән аерма¬ лы буларак, акционерлар компаниясе күп затларның — ак¬ ция һәм облигация (компаниянең кыйммәтле кәгазьләре) хуҗаларының — капиталын туплау мөмкинлеге бирә. Бу исә зур икътисади башлангычларны тормышка ашыруга юл ача. Акционерлар ассоциацияләре эшчәнлеген тәртипкә са¬ лучы беренче закон нормалары әле структуралар үзләре оешканчы ук чыга. 1807 елның 1 гыйнварында Александр! 325
нең Сэудэгарларгэ бирелган яңа файдалар, аерымлыклар, өстенлеклар һам сауда предприятиеларен ку байту һам көчайтунең яңа ысуллары турында манифесты чыга. Әлеге документта акционерлык эшенең мөһим принциплары фор- малаштырыла. Теләсә ничә кешелек компанияләр төзергә рөхсәт ителә. Рөссиядә акционерлык эшенең төп принцибы ачыклана: эре эшмәкәрлек (акциөнерлар көмпаниясе шуңа керә) — дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим эш, һәм югары хакимият андый баш¬ лангычны рөхсәт итә. Ьәрбер акциөнер компаниясенең уставын патша үзе раслый. Тора-бара акционер эшмәкәрлегенә кагылышлы законнар чыгару базасы киңәя, камилләшә. 1836 елның декабрендә Николай I Дәүләт советы эшләгән <).Акцияле компаниялар турында положениемне раслый һәм М.М. Сперанский Сенатка әзерләгән әлеге законны халыкка игълан итү һәм үтәү турындагы указга кул куя. Россия ак¬ ционерлык законнарының универсаль җыентыгына шактый алгарак киткән башка капиталистик илләрдән элегрәк ия була. Пруссия моңа 1843 елда, Англия 1844 елда, Франция 1856 елда ирешә. Әлеге нормалар кодексының тууы хөкүмәтнең ил икъти¬ садын үстерүдә капиталның ассоциаңияләнгән фөрмалары мөһим роль уйнавын аңлавын күрсәтә. Акционерлар компаниясе эшсез яткан шәхси капиталны, шул исәптән җитештерүдә мөстәкыйль әһәмияте булмаган кечкенә капиталны да, эшкә җигүнең иң уңайлы формасы буларак карала: Нарбер кеигега капиталын барысы өчен да бер төрле, уртак шартларда файдалы урнаштыру юлы ачык булырлык булсын. Чиннарына, байлыкларына карамыйча, бетен акциө- нерларның да бертигезлеген игълан итү принцибы Россия хокук системасында яңа элемент була. Яшәп килгән кат¬ гый иерархия-катлау системасында мондый норма булырга мөмкинлеген тану факты булачак социаль үзгәрешләрнең алхәбәрчесе дип уйларга кирәк. Акча иерархиясеннән тыш, капитал традицион субординацияләрнең берсен дә таны¬ мый. «Положение...»дә һәрбер акционерлык компаниясенең хокук һәм бурыч чикләре билгеләнә. Аның иң югары орга¬ ны акционерлар җыелышы була, җыелыш үз араларыннан идарә сайлый. 326
«Положение...»дә компанияләр оештыру тәртибе, аның эшчәнлегенең төрле яклары билгеләнә, эшләрне туктату һәм компанияне ябуның хокукый ягы килешенә. XIX гасырның беренче яртысындагы акционерлык ком¬ панияләрнең күпчелеге пассажирлар һәм йөк ташу, төрле эчемлекләр ж,итештерү, кечерәк суднолар төзү һ.б. белән шөгыльләнә. Транспорт, страховкалау, сәүдә һәм арадаш¬ лык итү — күпчелек фирмаларның эшчәнлек өлкәсе менә шулар. 1830 елдан 1836 елга кадәрге вакыт эчендә илдә 20 ләп акционерлык компаниясе оеша. 1835 елда илебезнең беренче тимер юл компаниясе — 1 млн сум капиталы булган Царское Село тимер юл компаниясе барлыкка килә. 1830 еллардан акционерлык эшенә шул чор ж,әмгыятенең иң бай катлавы — аристократлар тартыла башлый. Компа¬ ния оештыручылар һәм акционерлар арасында князьләрдән Юсуповлар, Гагариннар, Кочубеевлар, графлардан Ворон¬ цовлар, Строгановлар, Комаровскийлар, Мордвиновлар, Блудовлар, Сперанскийлар, барон Корфлар һ.б. кебек иң атаклы фамилия вәкилләре пәйда була. Алар көндәлек эшләр белән шөгыльләнми, компаниядә хезмәткәрләр һәм гади акционерлар эшли. Әкренләп Россиядә акционерлар социаль катлавы бар¬ лыкка килә, биржа уены туа. Компанияләрнең кыйммәтле кәгазьләре сату-алу әйберенә әверелә. 1840—1850 елларда акционерлык җәмгыятьләре оешу¬ ның аерым үзенчәлеге—фабрика-завод сәнәгате өлкәсендәге компанияләр барлыкка килә башлау. 1857 елдан 1859 елга кадәрге чорда Россиядә шундый 77 компания төзелә. Мон¬ дый темпларны Россиянең әлегәчә күргәне булмый. 1. Николай I һәм Александр I шәхесләрен чагыштырыгыз. Алар¬ ның карашларында нинди уртаклык һәм аерма бар? Ул аермаларны нәрсә белән аңлатып була? 2. «Николай I нең идарә итүендә саклану тенденцияләре һәм үзгәрешләр» темасына җәенке план төзегез. 3. Николай I нең дәүләтне үзгәртеп коруларына характеристика бирегез. 4. Сезнеңчә, Николай I заманында законнарны кодификацияләү буенча күрелгән чаралар нәрсә турында сөйли? 5. Николай I нең крестьян мәсьәләсендәге иң мөһим карарларын санап чыгыгыз. Аларга бәя бирегез. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 327
6. Рәсми халыкчанлык теориясе нәрсә ул? Аның барлыкка килүе һәм дәүләттә, җәмгыятьтә аңа мөнәсәбәт нәрсә турында сөйли? Сезнеңчә, рәсми халыкчанлык теориясе ни өчен илебез тарихчы¬ лары тарафыннан бүген дә төрлечә кабул ителә? 7. Россиянең Польшадагы һәм Төньяк Кавказдагы сәясәтенә ха¬ рактеристика бирегез. Патшаның империячел карашы анда ничек чагыла? 8. Сәнәгать үсешенә карата Россия дәүләтенең попечительлек сәясәте нидән гыйбарәт була? Аны Европаның шул чордагы ал¬ дынгы дәүләтләре сәясәте белән чагыштырыгыз. Әлеге сәясәтнең нәтиҗәләре нинди була? 9. Шул чордагы Россия хуҗалыгы үсешенә характеристика бире¬ гез. Бу сорауга җәенке җавап планын төзегез. § 28 Николай 1 нең тышкы сәясәте. Кырым сугышы Иран һәм Төркия белән сугышлар. Николай I тәхеткә уты¬ руга күп тә үтми, Кавказда халыкара хәлләр катлаула¬ на. Россиянең элеккеге дошманнары Төркия белән Иран көчләрнең рус-төрек һәм рус-фарсы сугышлары нәтиҗәсендә урнашкан тәртибен үзгәртергә тагын бер тапкыр тырышып карыйлар. 1826 елның июнендә Иран гаскәрләре чик буендагы рус хәрби лагерена һөҗүм итә. Русларның йөзләгән солдат һәм офиңерын үтерәләр. Шуннан соңгы айларда башта генерал А.П.Ермолов, аннары генерал И.Ф.Паскевич җитәкчелеген¬ дә зур хәрби хәрәкәтләр җәелеп китә. Иран гаскәрләре 1827 ел азагына тулысынча диярлек тар-мар ителә. 1828 елның февралендә Россия белән Иран арасында Төркмднчэй солых килешуе төзелә, Эриван һәм Нахичевань ханлыклары Россиягә күчә. Бу — Россия белән Иранның бер-берсенә соңгы хәрби каршылыгы була. Россиянең күптәнге дошманы — Госманлы империясе белән мөнәсәбәтләр күпкә катлаулырак тора. 1812 елның маенда ук Бухарестта тынычлык договоры төзелә, аның нигезендә Бессарабия, Молдова территориясенең бер өлеше Россиягә китә һәм ике империя арасындагы чик сызыгы Прут елгасыннан билгеләнә (элек ул Днестр елгасыннан була). Төркия Россиянең Көнбатыш Грузиядәге хокукларын та¬ ный һәм үз кул астындагы Сербиянең үзидарәсенә ризалаша, бу исә Балкайдагы әлеге славян дәүләте мөстәкыйльлегенең башы була. 328
1812 елгы Бухарест договорына өстәмә буларак, 1826 елда Аккирмэн (Белгород-Днестровск) шәһәрендә Россия белән Төркия арасында Төркияне Молдова, Валахия һәм Сербиянең хокукларын сакларга мәҗбүр иткән һәм Россиягә Төркия территориясендә сәүдә итү һәм ярлары буенда суд¬ нолар йөртү иреге биргән конвенция төзелә. 1828 елның октябрендә Төрек солтаны Аккирмән до¬ говорыннан баш тарта. Ул чорда Төркия кул астындагы Греңиядә төрек изүенә каршы халык восстаниеләре бара. Россия тулысынча греклар ягында була, моңа төрекләрнең ачуы чыга. Төрек солтаны «хак мөселманнарны» Россиягә каршы «изге сугышка» чакыра. Хәрби хәрәкәтләр Кара диңгезнең көнбатыш яр буйла¬ рында һәм Грузия җирләреннән көньяккарак Кавказ таула¬ рында берничә ай дәвам итә. Рус гаскәрләре Кара диңгездәге төрек анклавы — Анапа, Поти шәһәрләрен. Каре крепостен һәм Эрзерум шәһәрен ала. 1829 елда генерал И.И.Дибич командалыгындагы корпус Адрианополь шәһәренә килеп җитә. Төркия башкаласына 100 километрлап кала. Истан- булда паника башлана, солтан хөкүмәте ашыгыч рәвештә килешү сорый. 1829 елның сентябрь башында Адрианополь солыхы тө¬ зелә, килешү буенча Грузиянең Ахалцих районы һәм Кубань елгасыннан алып Поти шәһәренә кадәр бөтен Кара диңгез яр буе Россиягә китә. 1828—1829 еллардагы рус-төрек сугышының бик мө¬ һим нәтиҗәсе — Греңиянең азатлык алуы. Адрианополь договорының бер статьясы нигезендә Төркия Греңиянең мөстәкыйльлеген таный, Греңия исә үз чиратында төрек солтанына ел саен тиешле түләүне озатып торырга йөкләмә ала. Россия һәм Европа державалары. Халыкара сәясәт мәсьә¬ ләләрендә Николай I монархия дәүләтләре белән дуслык мөнәсәбәтләре сакларга тырыша. Ул Европада Наполеонны җиңгән дәүләтләр тарафыннан 1815 елгы Вена конгрессында урнаштырылган сәяси тәртип ягында була. Әлеге тәртип нигезендә легитимлык — законлы идарәче-монархларга булышлык күрсәтеп, Европада тотрыклылыкны саклау принңибы ята. Халыкара мәсьәләләргә болай якын килүнең кыенлыклар китереп чыгару ихтималы була. Беренчедән, Россия элек-электән Балкайда һәм Госманлы империясенең башка җирләрендә төрек солтаны хакимия- и. и. Дибич 329
г ' Николай I тенэ (законлы идарәчегә) каршы күтәрелгән христиан ди¬ нендәге халыкларга теләктәшлек итә. Икенчедән, Николай I идарә иткән чорда кайбер Европа илләрендә революцияләр була. Хакимият башына легитим- лык принцибына туры килмәгән идарәчеләр утыра. 1830—1831 елларда Польшадагы восстание, 1830 елда Франция һәм Бельгиядәге революцияләрдән соң Николай I Ев¬ ропадагы революцион хәрәкәткә каршы көрәш юлына баса. 1833 елда Россия, Австрия һәм Пруссия килешү төзиләр. Килешү нигезендә «хакимият булган бөтен җирдә аңа булы¬ шырга, хакимият көчсезләнгән бөтен җирдә аны ныгытыр¬ га, хакимияткә һөҗүм булган бөтен җирдә аны якларга» йөкләмә алалар. Аннан алдарак, декабристлар восстаниесен бастырганнан соң озак та үтми, Николай I болай дип белдерә: Револю¬ ция Россия бусагасында, әмма, ант итеп эйтэм, мин исән чагында, мин император чагында ул Россиягә үтеп керә алмаячак. 30 еллык идарә итү дәвамында Николай I традицияләрне, дәвамлылыкны һәрдаим яклый һәм монархларга каршы чыгуны һәрвакыт гаепли. Франциядә 1830 елгы революция Карл X Бурбонны бәреп төшереп, король тәхетенә турыдан- туры тәхет варисы түгел, ә Бурбоннар династиясенең ян тармагы вәкиле Луи-Филипп Орлеанский утыргач, патша әлеге ялкынлы либералны, 1793 елда. Конвент (парламент) әгъзасы булган чагында Людовик XVI га үлем җәзасы бирүне яклаган «яңа тәхет карагын» көч кулланып алып ташларга әзер була. Ләкин Франция эшләренә тыкшыну ниятен беркем дә хупламый һәм сугыш уеннан кире кайтырга туры килә. Франция белән мөнәсәбәтләр, әлбәттә, яхшырмый. Иминлекне һәм Россиянең халыкара позицияләрен ны¬ гыту өчен, шул чорның иң куәтле икътисади державасы Бөекбритания белән үзара аңлашу кирәклеген Николай I аңлый. Бу ил бала чагыннан ук аның күңеленә якын була. Сәяси тотрыклылыгы һәм алга киткән сәнәгате бу илне тагын да мәхәббәтлерәк итә. Петербургта яхшы аңлыйлар: әгәр Россия империясенең озак сроклы тынычлыкка, тотрыклылыкка, ныклы геопо- литик халәткә ирешәсе килә икән, Британия белән үзара аңлашу зарур. Россия 1835 елны Англия хөкүмәтенә ике 330
арадагы каршылыкларны хәл итүгә юнәлгән тәкъдимнәр ясый. Тәкъдимнәрнең асылы болай була. Христиан динендәге Балкан халкы үз дәүләтен төзи. Константинополь Россия кул астына күчә яисә халыкара контрольдәге ирекле порт була. Мисыр һәм Крит Англиягә күчә. Төркия Азиядәге милли дәүләткә әверелә. Лондонда әлеге программага игътибар итмиләр. Бөек- британиянең мифик рус куркынычыннан коты очкан ида¬ рәче даирәсе руслар белән якынаю мөмкинлеген кулдан ычкындыра. Күп еллар үтеп, Англия алдында Германия куркынычы факторы пәйда булгач, Лондонда моны аңлый башлый¬ лар. 1897 елда лордлар палатасында ясаган чыгышын¬ да ул чактагы премьер-министр лорд Солсбери искәртеп китә: «Сез минем, үткәнгә борылып карап, шуның аша бүгенгене аңлатуымны, безнең бүгенге кыенлыкларыбыз өчен җаваплылыкны үз өстемә алуымны сорасагыз, мин шуны әйтәм: альтернатива 1835 елда, император Николай тәкъдимнәрен кире какканда бар иде». Шулай да 1835 елгы омтылыш соңгысы булмый. Петер¬ бургта бик тырышып һәм эзлекле рәвештә ике империяне якынайту юлларын табарга тырышалар. Әмма әлеге им¬ пульслар Альбион ярларында теләктәшлек тапмый. Анда XX гасыр башына кадәр Россияне өнәмәү хөкем сөрә. Әлеге мөнәсәбәтнең рупоры королева Виктория була. 1844 елның июнендә Николай I Англиягә бара. Визиты¬ ның максаты «дөнья остаханәсе» белән шәхси кызыксыну кысаларыннан бик күпкә киңрәк була. Император коро¬ лева һәм аның министрлары белән ике илне аерып торган кискен халыкара проблемалар турында сөйләшергә, үзара килешенгән карарлар юлы белән фикер каршылыкларын җайга салырга тырышып карарга ниятли. Иң мөһиме күптәнге һәм бик кискен «көнчыгыш, масъа- ласе» була. Николай I, Төркияне күздә тотып, «Европаның әлеге хастасы вафат булган» очракка уртак хәрәкәтләр про¬ граммасын тәкъдим итә. Инглизләр игътибарына һәр ике якның мәнфәгатьләрен исәпкә алган махсус меморандум тәкъдим ителә. Бөекбритания хөкүмәте документ белән таныша һәм сүздә хуплау белдерә. Патша канәгать кала, ул ике державаның 331
дусларча тыныч яшәвенә юл ача торган мөһим дәүләтара килешүләргә ирештем дип уйлый. Ләкин Николай Павлович ялгыша. Лондонда Россия белән бернинди килешүләр дә төзергә җыенмыйлар, пат¬ ша инициативасын гап-гади фикер алышу буларак ка¬ бул итәләр. Британиянең идарәче даирәләренә ике якның мәнфәгатьләренә тигез караш ошамый: аларның Россия мәнфәгатьләре белән исәпләшәсе килми. Патшаның Англиягә визиты тыштан караганда тиешле дәрәҗәдә үтә. Королева патшага мактау яудыра, Николай Павловичка хәтта алар Виктория белән дуслашкан кебек тә тоела. Әмма бу нибары иллюзия генә була. Шәхесенә күрсәтелгән игътибар һәм купшы сүзләрне император үзен ошатулары дип кабул итә. Чынында эш бөтенләй башкача тора. Королеваның Николай I гә карата бернинди җылы хислә¬ ре дә булмый. Киресенчә, визит вакытында да, соңрак та ул тискәре, кайчакларда ачыктан-ачык мәсхәрәле бәяләргә саранланмый. Абзасы, Бельгия короле Леопольд I гә Ни¬ колай турында «аның күз карашлары куркыныч» дип яза. Патшаны Виктория зыялы кеше итеп түгел, кызыксынулар даирәсе армия һәм сәясәт белән генә чикләнгән сай акыллы, культурасыз адәм итеп күрә. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Англиядә чагында Ни¬ колай I музейлар һәм техника казанышлары белән ныклап кызыксына, яңа парламент бинасы төзелеше белән җентекләп таныша. Бинаның проектын искиткеч югары бәяли, сызым¬ нарын бүләк итүләрен сорый. Шул ук елны патша тәкъдиме белән архитектор Чарльз Берри Сәнгать академиясенә әгъза итеп сайлана, ә Англия әлеге академиянең иң яхшы уку¬ чылары стажировка үтә торган илләр исемлегенә кертелә. Англиядә чагында патша берничә инженер һәм архитекторны Россиягә эшкә чакыра. Болардан тыш, ул адмирал Нельсон мемориалын кору эшләрен төгәлләү һәм Лондон үзәгендә герцог Веллингтонга һәйкәл салу өчен акча бирә. Әмма королева өчен боларның бернинди дә әһәмияте булмый. Россиягә кагылышлы һәммә нәрсә анда бары нәфрәт кенә уята. Патшага исә монархларның дуслык мөнәсәбәтләрен дәвам иттерү турындагы сөйләшүләре ягымлы сүзләр әйтешү генә түгел, зуррак нәрсә булып тоела. Патша монархның сузе — договор дип саный. Әмма Англиядә башкачарак уйлыйлар. Сүзләр мөһим түгел. 332
ә Британия мәнфәгатьләре мөһим. Мәнфәгатьләр хакына язма килешүләрне дә, телдән килешү һәм ышандыруларны да читкә куярга була. Нибары берничә ел уза, Кырым сугышы башлана. Коро¬ лева Россиягә каршы хәрби хәрәкәтләргә булышлык итеп кенә калмый, моның Британия сугышы гына түгел, шәхсән үзенең сугышы икәнен дә, ассызыклап, яшерми әйтә. Европа дөньясының монархистик нигезләрен яклау, легитимлык принңипларына таяну патшаны 1849 елда со- юзнигы Австрия императорына ярдәмгә 100 мең кешелек рус армиясен җибәрергә мәҗбүр итә. Австриядә революция бастырыла, бу исә бик күп илләрдә Россиягә каршы уянган уй-фикерләрне көчәйтә генә. Кайберәүләр Россия империя¬ сен «Европа жандармы» дип атыйлар. Кырым сугышы вакытында патша Россиянең союзникла- ры юклыгын, элек үзе булышкан, ярдәм күрсәткән илләрнең (аерым алганда, Австрия һәм Пруссиянең) дошман лагеренда булуын күреп ачына. Бу Николай I һәм аның хөкүмәте алып барган дипломатик курсның әхлакый һәм сәяси һәлакәте, юкка чыгуы була. Кырым сугышы (1853—1856). XVIII—XIX гасырларда Россия империясенең тышкы сәясәте котылгысыз рәвештә илнең көньяк чикләрендә барган вакыйгаларга килеп ялгана. Рос¬ сияне, дөньядагы башка державалар кебек үк, XVIII гасыр азагында ук тоемлана башлаган һәм Госманлы империясе таркалу ихтималына бәйле «көнчыгыш мәсьәләсенең^ чи¬ шелеше борчый. Әлеге империянең мирасын нишләтергә? Аны бүлү¬ дән ничегрәк максималь файда алырга? Әлеге геополи- тик проблема Лондон, Вена, Париж һәм Берлин сәясәт¬ челәрен дистәләрчә еллар кызыксындырып килә. Рус дипломатиясенең һәм рус императорларының да игътибар үзәгендә шул була. Православие динендәге халыкларның хокукларын якларга һәм Босфор, Дарданелл бугазларында үз йогынтысын ныгытырга омтылган Россия мәнфәгатьләре аның роле һәм йогынтысы көчәюне теләмәгән башка дер¬ жавалар омтылышына каршы килә. Николай I идарәсенең соңгы елларында Төркия тирәсендә вакыйгалар яңадан кискенләшә, эш сугышка барып җитә. Сәбәбе дә юк кына шикелле тоела: Палестинадагы изге җирләргә гыйбадәт кылырга барган православие динен- дәгеләргә, шул исәптән рус гражданнарына да, Төркия 333
хөкүмәтенең каршылыгы Россиянең ачуын чыгара. Алар¬ га гыйбадәт кылырга комачаулыйлар, чиркәүләргә, ку¬ накханәләргә, юлаучылар йортларына кертмиләр. 1853 ел башында патша Истанбулга махсус миссия җибәрә, миссия солтаннан православие динендәгеләрне эзәрлекләүдән туктауны һәм Россияне аларның яклаучы¬ сы дип тануны таләп итә. Төркия хөкүмәте бу уңайдан нинди карарга килергә белми тора, ләкин Франңия бе¬ лән Англиянең тулысынча үз ягында булуы ачыклан¬ гач, Россиянең дәгъваларын кире кага. 1853 елның 27 сентябрендә солтан Россиягә сугыш игълан итә. Истанбулның килешмәүчән позиңиясенең көнбатыш илләренең, беренче чиратта Төркиягә гаять зур финанс һәм матди-техник ярдәм күрсәткән Бөекбританиянең стратегик мәнфәгатьләренә бәйлелеген сугыш канонадасы да яшерә алмый. Сугышчан инглиз милләтчеләре хәрби юлдан баш¬ каны күрмиләр. Матбугатта, парламентта «рус золмиятен» гаепләүләр күп ишетелә, ләкин шул ук вакытта Британия¬ нең чагыштыргысыз катырак соңиаль система яшәп килгән Төркия ягында булуын бөтенләй искә дә алмыйлар. Әлеге сафсаталар төп максатны—Россияне тар-мар итеп, мөмкин кадәр хәлсезләндерү максатын яшерергә тиешле төтен пәрдәсе генә була. Кырым сугышы башланыр алдын¬ нан, Британия җәмәгатьчелегенең иң агрессив канаты ли¬ деры лорд Пальмерстон премьер Абердинга мөрәҗәгатендә: «Минем озакламый Россия белән башланачак сугыш идеа¬ лым болай: Аланд утраулары һәм Финляндия Швеңиягә кайтарыла. Россиядәге немең губерналарының кайберләре Пруссиягә бирелә, Кырым белән Кавказ — йә бәйсез, йә солтанга сюзерен бәйлелегендәге дәүләтләр». Башкача әйткәндә. Россия, кисәкләргә бүлгәләнеп, Петр I патшалык иткәнгә кадәрге чорга алып ташланырга тиеш була. Әлеге геостратегик ниятнең рус патшасының «реак- ңион» сәясәтенә бернинди мөнәсәбәте дә булмый. Франңиянең Төркияне яклавы беренче чиратта Наполе¬ он in нең ил эчендәге тотрыксыз хәлен ныгытырга теләве белән аңлатыла. «Европа жандармы»на каршы кампания илдәге либераль һәм соңиал-демократик даирәләр таләбенә җавап бирә. Шул ук вакытта Россия белән сугыш консер¬ ватив даирәләрнең бөекдержавачыл амбиңияләрен һәм 1812 елда Наполеон I нең җиңелүе өчен үч алырга хыялланган императорның үз амбиңияләрен канәгатьләндерә. 334
Баштарак хәрби хәрәкәтләр Дунай тамагында, Кара диңгездә һәм Грузиянең көньягында җәелә. Тиз арада тө¬ рекләрне берничә тапкыр җиңелүгә дучар иткән Россиянең өстенлеге күренә. 1853 елның 18 ноябрендә Төркия порты Синоп шәһәрендә адмирал П. С. Нахимов (1802—1855) командалыгындагы рус хәрби эскадрасы төрек флотын тар- мар китерә. Төркиянең җиңүгә шансы калмый, һәм бу шунда ук көчләр нисбәтен үзгәртә. Моңа кадәр вакыйгаларга турыдан- туры катнашмаган Бөекбритания белән Франция Россиягә каршы сугышырга булалар. Инглиз-француз флоты. Кара диңгезгә кереп. Россиягә каршы һөҗүмгә әзерләнә. 1854 елның апрелендә инглиз һәм француз корабльләре Одессаны утка тота башлый, ә союзниклар эскадрасы (34 линкор һәм 55 фрегат) рус фло¬ тын Севастопольдә камап ала. Сугыш Балтыйк диңгезенә дә күчә, куәтле инглиз-фран¬ цуз эскадрасы (52 линкор һәм фрегат) Кронштадтка ки¬ лә. Инглизләр һәм французлар Россиягә каршы хәрби хә¬ рәкәтләрне башка җирләрдә дә җәелдерәләр — һөҗүм ясап, Архангельскины алырга тырышып карыйлар, Петропавловск- Камчатскины оккупацияләргә омтылып, Камчаткага десант төшерәләр. Ике операция дә барып чыкмый. Кара диңгез хәрби хәрәкәтләр театрындагы вакыйгалар союзниклар өчен уңышлырак була. 1854 елның 2 сентябрендә п. с. Нахимов .5’ г hf ■ Синоп сугышы. Рәссам А.П.Боголюбов 335
В. A. Корнилов 134 артиллерия тубы, 62 мең кешесе булган инглиз-француз гаскәрләре Евпаториягә төшә. Кырымда рус армиясенең бу вакытта 33 мең кешесе һәм 96 тубы була. Ул 1854 елның 8 сентябрендә, Альма елгасында җиңелеп, Севастопольгә чигенә. Берничә көннән союзниклар гаскәре Севастопольгә килә. Нибары 18 мең кешедән торган гарнизон белән адмираллар В.А. Корнилов (1806—1854 ) һәм П. С. Нахимов җитәкчелек итә. 349 көнгә сузылган героик Севастополь оборонасы башлана. Союзникларга Сардиния корольлеге дә кушыла, Кырым¬ га 15 мең кешелек гаскәр җибәрә. Англия белән Франңия хәрби хәрәкәтләр театрына даими рәвештә зур-зур өстәмә көчләр озатып тора. 1855 елның язында бәрелешләр яңа көч белән кабы¬ нып китә. Франңуз һәм инглиз частьлары берничә тапкыр Севастопольне штурмлыйлар. Севастопольне диңгезчеләр белән солдатлар гына түгел, шәһәр кешеләре дә батырлар¬ ча саклый. Шәһәрне коры җирдән дә, диңгездән дә даими рәвештә тупка тоталар, ләкин әлеге рус форпостын берничек тә ала алмыйлар. Бары 1855 елның 27 августында гына шәһәр өстеннән калкып торган Малахов курганы алына, рус гаскәрләре төньякка чигенә. Кара диңгез флоты корабльләрен Севастополь култыгын¬ да батыралар, бу — култыкны дошман флоты өчен яраксыз итә. Кавказда рус армиясе төрек гаскәрләренә каршы һөҗүм җәелдереп җибәрә, барлык хәрби берләшмәләрне тулысынча тар-мар итә һәм 1855 елның 16 ноябрендә бик яхшы ныгы¬ тылган Каре крепостен ала. Ләкин сугышта катнашучыларның барысының да көче беткән була. Бөекбритания 22 мең, Франңия 100 меңләп солдатын югалта. Төркия таркалу хәленә, Франңия финанс һәлакәте чигенә җитә, ә Англиядә озакка сузылган һәм кыйммәткә төшкән көнчыгыш сугышыннан халыкның риза¬ сызлыгы көчәя, чөнки Бөекбритания хөкүмәте сугыш берничә атна гына барачак дип парламентны ышандырган була. Россиядә дә хәл авырлаша. Финансларның рәте киткән, флот җитди зыян күргән, корбаннар күп. Төгәл санын белүче булмаса да. Россия ягыннан үлүчеләр саны Англия белән Франңия югалтуларыннан азрак була. Сугыш кырларында атаклы хәрби командирлар П.С.Нахимов һәм В.А.Корни- 336
лов ятып кала. Өстәвенә якын киләчәктә Австрия белән Пруссиянең союзникларга кушылу ихтималы туа, әлегә алар теләктәшлек ярдәме генә күрсәтәләр. Тынычлык һәммәсенә, иң беренче чиратта Россиягә кирәк була. Кырым сугышының йомгаклары. 1855 ел ахырына хәрби хәрәкәтләр, асылда, туктала, Венада тынычлык турында¬ гы сөйләшүләр башлана, соңрак алар Парижда дәвам итә. Шунда 1856 елның 16 мартында Россия, Австрия, Франция, Бөекбритания, Төркия, Пруссия һәм Сардиния корольлеге Париж солых килешүенә кул куялар. Көтелгәнчә, Россия өчен ул файдалы булмый. Бер фронт булып, Европа держа¬ валары мөһим ташламаларга ирешәләр. Россия Севастополь һәм Кырымның союзниклар алган башка шәһәрләре бәрабәренә Каре крепостен Төркиягә кире кайтара. Кара диңгез нейтраль дип белдерелә, анда Россия белән Төркиягә үз хәрби флотларын булдыру тыела. Ду¬ найда йөзү иреге игълан ителә. Бөтен илләр дә Госманлы империясенең эшләренә тыкшынмаска йөкләмә алалар. Гәрчә Россия мәнфәгатьләре, һичшиксез, кысылса да (бу аеруча Кара диңгез суларында хәрби флот һәм корал тотуны тыюга карый), Париж трактатын Россиянең капиту¬ ляциясе дип әйтеп булмый. Кампания башында Лондонда һәм Парижда шуңа өметләнгән булалар. Россия нибары бер сугышта ж;иңелә һәм нибары бер ныгытмасын югалта. Ләкин моңа кадәр Европаның Россиягә каршы уртак по¬ зициясе белән дирижерлык иткән Англия ягы каты таләпләр куя. Инглиз делегациясенең башлыгы һәм Бөекбритания чит ил эшләре министры граф Дж.Кларендон солых ки¬ лешүләренә кул куяр алдыннан яңа катгый шартларын белдерә. Кара диңгездәге Николаев портын ж,имерүне. Азов диңгезен нейтраль дип игълан итүне. Россиянең Кубаньнан алып Төркия чигенә кадәр бөтен Кара диңгез яр буеннан баш тартуын, Кавказдагы барлык рус ныгытмаларын ж,ир белән тигезләүне. Мингрел ия һәм Кавказ тау халыклары¬ на бәйсезлек бирүне, Кавказ артының Россиядән аерылып чыгуын таләп итә. Инде конференциядә сөйләшенгән, килешенгән шарт¬ лардан бик нык аерылган әлеге алты пункт солых төзү мөмкинлеген шик астына куя. Британия «бомбасы» Напо¬ леон Ш не дә чыгырыннан чыгара. Ул бик хаклы рәвештә Россиянең куәтен артык йомшарту Европада Пруссия кур¬ кынычын көчәйтер һәм Лондон — Берлин сәяси күчәрен бар¬ Георгий диңгез флагы. Аның белән Севасто¬ польне батырлар¬ ча саклаучылар бүләкләнә Кырым сугышын¬ да катнашучы¬ ларга бирелгән медаль 337
лыкка китерер дип курка. Инглиз демаршын хуплаудан Па¬ риж катгый рәвештә баш тарта, Британия дипломатиясенең ниятләре ж,имерелә. Париж договоры Кара диңгездә Россия йогынтысын киметә, ләкин Россиянең боек держава буларак әһәмияте кимеми. 14 елдан соң, 1870 елда. Россия Париж тынычлык договорын үтәүдән баш тарта, договор көчен югалта. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Россиянең Иран һәм Төркия белән 1820 еллардагы сугышының сәбәпләренә характеристика бирегез. Аларның нәтиҗәләре нинди була? 2. Николай I Вена системасы принципларын тормышка ашыруда нинди кыенлыкларга юлыга? Әлеге кыенлыклар тууның объектив сәбәпләре булганмы? 3. Кырым сугышының сәбәпләрен әйтегез. 4. Ни өчен Россия ул сугышта җиңелә? 5. Кырым сугышы нәтиҗәләренә характеристика бирегез. 6. Сезнеңчә, Кырым сугышында җиңелү Россиянең икътисади һәм сәяси хәленә, кешеләр аңына нинди йогынты ясарга тиеш була? §29 Россиянең иҗтимагый һәм рухи тормышы А.С. Хомяков Славянофиллар һәм көнбатышчылар. XIX гасырның беренче яртысында Россиядә яшәп килгән иж,тимагый стройның идеологии асылын аңлау формалаша. Граф С.С. Уваров һәм аның рәсми халыкчанлык теориясе самодержавиечел (рәсми) карашны чагылдыра һәм белдерә. Әмма янәшәдә башка идеологии юнәлешләр туа. Арада иң билгелеләре ике агым, әлеге агым вәкилләрен славянофиллар һәм көнбатышчылар дип йөртә башлый¬ лар. Славянофиллар, ягъни «славяннарны яратучылар». Россиядә Николай патша заманында килеп чыга. Славя¬ нофилларның карашлар системасы 1830—1840 елларда формалаша. Әлеге агымның иң танылган эшлеклеләре А. С. Хомяков, бертуган И.В. һам П.В. Киреевскийлар, бертуган И.С. һам К.С. Аксаковлар, Ю. Ф. Самарин чыгышлары белән борынгы дворяннар нәселеннән. Славянофилларның туплану үзәге Мәскәү була, шунда 338
бай йортларның кунак бүлмәләрендә Россия турында, аның тарихи юлы, дөньядагы урыны турында җанлы бәхәсләр бара. XVIII гасыр ахырыннан Көнбатыш Европа дәүләтләренең сәяси тормышында революңияләр, монархларны тәхеттән төшерүләр, конституңияләр кертелү, парламентлар оеш¬ тырылу кебек кискен үзгәрешләр була. Яшәүнең һәм идарә итүнең традицион формалары үзгәрү процессы Россияне дә читләтеп узмый. Декабристлар восстаниесе моның ачык ми¬ салы булып тора. Россияне ихлас яраткан, көчләү сәясәтен бернинди формаларда да кабул итмәгән кешеләр өчен илне киләчәктә ни көтсә дә барыбер булмый. Шушы хакта уйла¬ нулар славянофилларның тарихи һәм сәяси күзаллауларын формалаштыра. Фикер-карашларын алар китаплар, мә¬ каләләр ярдәмендә тараталар. Славянофилларның вакыт¬ лы матбугаты да була. «Москвитянин», «Русь», «Молва», «День» газеталары һәм «Русская беседа»журналы — арада иң билгелеләре. Славянофиллыкның чәчәк ату чоры 1840— 1850 елларга туры килә. Аңа кадәр исә кайбер башлангыч социаль-тарихи төшенчәләр аңга алына, күзаллауларның концептуаль даирәсе формалаша. Славянофиллар үз Ватаннарының тарихын искиткеч яхшы белгән киң мәгълүматлы кешеләр булалар. Көнбатыш Европа илләре тарихыннан белемнәре дә гаять нигезле була. Чагыштыру, уйланулар аша алар, кайбер башка илләр бар¬ ган юлдан барыр дип уйлау өчен Россия артык үзенчәлекле, үзенә бер төрле ил дигән нәтиҗәгә киләләр. Россиянең тарихи юлының үзенчәлеген алар сыйнфый көрәш булмауда, катлауларга бүленгән ныклы строй, авыл обш;инасы һәм православие дине булуда күрәләр. Башка славян халыкларының тарихында да шул ук сыйфатларны күреп, христиан дине һәм православие монархиясе шига- ре астында бөтен дөнья славяннарын берләштерүче һәм аларның яклаучысы Россия булырга тиеш дип исәплиләр. Әлеге теория панславизм дигән исем ала. Славянофиллар Европа үрнәгендәге нинди дә булса вә¬ киллекле учреждениеләр (парламент) кертүгә каршы була¬ лар һәм фикер — халыктан, карар — патшадан дигән лозунг күтәреп чыгалар. Алар уенча, патша хакимияте һични белән чикләнмәскә, бернинди законнарга, конституцияләргә буйсынмаска, шул ук вакытта монарх белән халык арасын¬ да тыгыз бердәмлек булырга тиеш була. Шуңа күрә алар п. в. Киреевский К. С. Аксаков 339
в. и. Даль Земство җыеннарын торгызу зарур, рус җиренең тавышы патшага шуннан ишетелер дип саныйлар. Борынгы, Петр патшага кадәрге Русь славянофилларга социаль-сәяси көрәшләрне белмәгән тыныч, патриархаль ил булып тоела. Алар фикеренчә, нәкъ шул чорда патша белән халыкның, земш;ина белән хакимиятнең бердәмлеге нык булган. Петр I гә һәм аның илне европалаштыру сәясәтенә славянофиллар бик тискәре карашта торалар. Аларча, XVIII гасыр башында илгә чит-ят тәртипләр, норма һәм гадәтләр көчләп тагылган. Ул чорда император хакимияте үзен зем¬ щинага каршы куйган, дәүләт халыктан өстен саналган, ә дворяннар һәм интеллигенңия, милли җирлектән аеры¬ лып, чит зәвыклар һәм гадәтләр үзләштерә, рус телен санга санамый башлаган. Болар исә, диләр славянофиллар, чын халык рухына каршы килә. Аларча, Петр I илне бер-берсенә ят ике дөньяга аерган. Берсе — славянофиллар карашынча, төп халык массасы, бөтен илнең иҗтимагый нигезен тәшкил иткән рус кре¬ стьяннары. Икенчесе—дәүләт чиновниклары (бюрократия), дворян аристократиясе һәм интеллигенңия. Славянофиллар дворяннарны халыкка якынаерга, гади халыкның тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнергә ча¬ кыралар. Бу өлкәдә үзләре күп эшлиләр — борынгы мә¬ дәният һәм тел истәлекләрен җыялар һәм бастырып чыга¬ рырга тырышалар. Шулай ук төрле тарихи документлар җыентыклары әзерләп бастыралар. П.В.Киреевскийның рус халык җырларын туплаган бе¬ ренче җыентыгы һәм В.И. Далънең уникаль бөек рус теле сүзлеге басылып чыгу белән Россия славянофилларга бу¬ рычлы. Крестьян көнкүрешен, һөнәрләрен, ярминкәләрен һ.б.ны өйрәнүне славянофиллар башлап җибәрә. Славянофиллар техника үсешенә каршы булмый. Алар төрле техник камилләштерүләрнең мөһимлеген, кирәклеген аңлыйлар, крепостной хокукны бетерүне, сәүдә, сәнәгать, банк эшен үстерүне, тимер юллар челтәрен булдыруны яклыйлар. Ләкин, диләр алар, дәүләт милли мәнфәгатьләр сагында нык торырга, рус сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре¬ нең коммерңия эшчәнлеген якларга, хупларга тиеш. Славянофиллар патша хөкүмәтенә союзник та, хакимият¬ кә терәк тә булмыйлар. Аларны бик күп нәрсә аера. Берен¬ чедән, халыкка ят сәясәт алып барган бюрократиянең за¬ рарлы йогынтысындагы дәүләт системасына карашлары 340
тискәре була. Икенчедән, Петр I һәм аның реформаларын тәнкыйтьләүләре рәсми караш белән туры килми. Хакимият белән славянофилларны тагын бер бик мөһим нәрсә аера: хөкүмәт үткәннәргә кире әйләнеп кайтырга ча¬ кыруларны кабул итә алмый. Үзләре дәүләтнең идарә рычаг¬ ларыннан ерак торган кешеләр әллә нинди мавыктыргыч теорияләр уйлап чыгарсалар да, хакимият башындагылар яхшы аңлый: үткән үткән инде, үткәннәргә бары хыялда гына кире кайтып була. Славянофиллар белән бер үк вакытта тагын бер иҗтима¬ гый агым — көнбатышчылар агымы формалаша. Әлеге агым вәкилләренең иң танылганнары — язучылар В.П. Боткин һәм И. С. Тургенев, тарихчылар Мәскәү университеты про¬ фессорлары Т.Н.Грановский, В.Н.Чичерин, К.Д.Кавелин була. Әлеге юнәлеш вәкилләре рәсми халыкчанлык теориясенә дә, славянофилларга да каршы чыга. Алар фикеренчә. Рос¬ сия Көнбатыш Европа илләре юлыннан барырга тиеш, үз¬ гәрешләр котылгысыз, зарур һәм Россия никадәр тизрәк Европача яши башлый, шулкадәр яхшырак. Алар бигрәк тә Англия һәм Франңия тәртипләренә сокланалар, шунда¬ гы иҗтимагый төзелешне Россия өчен үрнәк дип саный¬ лар. Көнбатышчылар үз илләрендәге хакимият системасын рәхимсез тәнкыйтьлиләр, крепостнойлыкка, чиновниклар башбаштаклыгына, икътисадның артталыгына ачулары килә. Капитализм үсешен, буржуаз ирекләр кертелүне як¬ лыйлар. Славянофиллар, халыкның ерак үткәнен идеаллашты¬ рып, илнең киләчәктәге үсешенә ориентирларны шунда күрсәләр, көнбатышчылар (аларны тагын рус европалы- лары дип тә йөртәләр) үткәннәрдә телгә алырга лаеклы берни дә тапмыйлар. Аларга үткәннәрдәге бөтен нәрсә караңгы, бөтен нарса артык гади тоела. Көнбатышчылар күзаллавынча. Россиягә прогресс яктысы Европадан килә, шуңа да алар Петр I нең бөеклегенә сокланалар. Петр I нең киң халык массаларын ирексезләү, коточкыч рәхимсезлекләр һәм кан коюлар эпохасы аларны бары тик илдәге реаль үзгәртеп корулар чоры буларак кына кызык¬ сындыра. Әлеге үзгәртеп коруларның бәясе турында уйла¬ нып тормыйлар. Рус европалылары уенча, 1789 елдагы Бөек франңуз революңиясе кешелек тарихында яңа эра ача. Ләкин ул и. с. Тургенев г-'. П. Я.Чаадаев Т. Н. Грановский 341
чордагы күпләп үтерешләр, дистәләрчә елларга сузылган, миллионнарча кешенең гомерен өзгән рәхимсез сугышлар турында берни дә әйтмиләр, Англиядәге көйле тормышка сокланалар, әмма бу илнең, нигездә, башка илләр һәм ха¬ лыкларны бөлдерү, талау исәбенә баюы турында уйларына кертмиләр. Француз революциясе шигарьләре көнбатышчыларга илнең иҗтимагый-сәяси корылышы өчен ориентир булып тоела. Гәрчә Россияне революцион юл белән үзгәртеп ко¬ руны якламасалар да (аларның декабристлардан принци¬ пиаль аермасы шунда). Көнбатыш Европаның икътисади һәм сәяси тәҗрибәсенә иярергә чакырулары аларны объ¬ ектив рәвештә Россиянең дәүләт строен җимерүчеләргә әверелдерә. «Рус европалыларына» хөкүмәтнең саклык белән генә көнбатышның кайбер социаль нормаларын Рос¬ сия шартларына җайлаштырырга тырышуы перспективасыз булып тоела. Алар берни үзгәртмичә, җайлаштырмыйча, шул көе генә күчереп куярга чакыралар. Славянофиллар төп игътибарны Россиянең аерым үзгә¬ лекләренә, аның уникаль мәдәни һәм сәяси тормыш төзелеше¬ нә биргән булсалар, көнбатышчылар исә, киресенчә, аларны бөтенләй игътибарсыз калдыралар. Көнбатышчылыкның идеологии көчсезлеге шунда күренә. Көнбатышчыларның бернинди дә иҗади, конструктив тәкъдимнәре булмый. Интеллектларын, энергияләрен алар Англия белән Франциядәге буржуаз парламент төзелешен пропагандалауга һәм Россиядәге иҗтимагый тәртипләрне рәхимсез тәнкыйтьләүгә юнәлдерәләр. Рус Православие Чиркәве. Изге Серафим Саровский һәм Мәскәү митрополиты Филарет. Россиядә Рус Православие Чиркәвенең урыны һәм иҗтимагый роле закон белән билгеләнә. Законда православие дине Россиядә өстенлек һәм хакимилек итүче дин диелә. Император хакимлек итүче чиркәү догматла¬ рын югары яклаучы һәм саклаучы, хак динне тотучы һәм Чиркәүгә изге гамәлләр кылучы дип игълан ителә. XIX гасыр уртасына руханиларның саны 60 мең чамасы кешегә җитә. Алар кара (7 мең) һәм ак (калганнары) руха¬ ниларга бүленә. Кара руханиларга монахлар һәм монашкалар керә, алар арасыннан архиерейлар, ягъни Чиркәү идарәсенең иң югары затлары — епископлар, архиепископлар һәм митрополитлар билгеләнә. 342
Ак руханилар мәхәллә (приход) дин башлыкларыннан, диакон һәм псаломчылардан тора. Чиркәү идарәсе епархияләргә бүленә, епархияләрнең зурлыгы чама белән губерна зурлыгына туры килә. Епархия башында архиерей тора. Училище, семинарияләрдән һәм дүрт академия — Киев, Петербург, Мәскәү, Казан академияләреннән торган дини уку йортлары системасы оеша. Православие руханилары арасында һәрчак фидакарьләр һәм православие диненең ихлас сакчылары була. Бу мәсьә¬ ләдә XIX гасыр да берни белән дә аерылып тормый. Сарово пустыне (Тамбов губернасындагы монастырь) мо¬ нахы Серафим (1759—1833) Курск шәһәрендә сәүдәгәр Си¬ дор Мошкин гаиләсендә дөньяга килә. Чукындырганда, аңа Прохор исеме кушалар. 1778 елдан ул Сарово пустыненда послушник (монах булырга әзерләнүче), 8 елдан, чәчен кыр¬ кытып, монах була. Аңа Серафим исемен бирәләр. 1793 елдан ул — иеромонах. Серафим үзе теләп дәрвишлеккә китә һәм гомерен берьялгызы пост тотып (ризык чикләп), хезмәттә һәм гыйбадәттә үткәрә. Аның тел тидермәслек яшәү рәвеше һәм дингә бирелгән¬ леге соклангыч була. Үзен күрергә, үгет-нәсыйхәтләрен ишетергә дип, аның янына ел саен меңнәрчә кеше килә. Серафим Саровский аларга Коткаручының сүзен җиткерә, бик күпләрнең рухын, ә кайберләренең тәнен дә дәвалый. Кешеләр аны преподобный диләр. Гадәттә, үзенең эшчәнлеге белән аеруча зур абруй казанган монахлар гына мондый исемгә лаек була. 1903 елда Рус Православие Чиркәвенең Изге Синоды Серафим Саровскийны изгеләр рәтенә кертә. XIX гасырның беренче яртысында Мәскәү ми¬ трополиты (1821 елдан) Филарет (дөньялыкта Василий Михайлович Дроздов, 1783—1867} исеме киң таныла. Күренекле дин галиме, җәмәгать әшлеклесе, әлеге талантлы шәхес Мәскәү губернасының Ко¬ ломна шәһәрендә дин башлыгы гаиләсендә туа. Сигез яшеннән аны Коломна дини семинариясенә укырга бирәләр, сәләтлелеге белән ул башка уку¬ чылар арасында аерылып тора. Укуын Троице- Сергий монастыренда дәвам итә, тырышлыгы. Изге Серафим Саровский. Икона. XX гасыр башы Ж яик ••• .V;-. •Жв1 4 1 н Ч 343
Сарово пустыне. Рәссалг Г. Мешков 51 Һ к белемнәренең күпкырлылыгы белән анда да бик тиз таныла. Курсларны тәмамлагач, аны семинариядә борынгы яһүд һәм грек телләрен укытырга калдыралар. 1808 елда Васи¬ лий Дроздов Филарет исеме белән монахлык кабул итә һәм Петербург дини академиясенә инспектор итеп билгеләнә. Шушы чордан Филаретның дингә өндәүче, вәгазь сөйләү¬ че буларак күпкырлы эшчәнлеге башлана. Күпмедер дәрәҗә¬ дә әһәмиятле булган бер генә вакыйга да аның катнашыннан, аның вәгазьләреннән башка үтми. 1812 елда архимандрит дәрәҗәсендәге Филарет Петербург дини академиясенең рек¬ торы итеп билгеләнә һәм дин фәннәре профессоры дәрәҗәсен ала. 1812 елгы Ватан сугышы башлангач, Филарет күп тап¬ кырлар рус халкын явыз дошманга каршы күтәрелергә ча¬ кырган вәгазьләре белән чыга. Россиянең сугышта җиңүен Филарет халыкның рухи һәм ихтыяр көченең берлеге, пра¬ вославие диненә ышануы, ата-бабалар эшенә һәм патшага турылыклы булуы белән аңлата. 1821 елда митрополит дәрәҗәсендә Филаретны Мәскәүгә күчерәләр. 1825 елда. Сенат мәйданындагы чуалышлар вакытында, Филарет тулысынча хакимият ягында була. Соңрак ул, хакимиятнең изге тәртипләренә катгый буй¬ сынырга өндәп, вәгазьләр укый. Илнең рухи тормышында митрополит Филарет исеменә бәйле зур вакыйга була — Изге Риваять (Свяш;енное Писа¬ ние) текстлары русчага тәрҗемә ителә. Элегрәк Тәүратның төрле кисәкләре йә грек телендә, йә борынгы славян телендә 344
йөргәнлектән, алар белән бөтен кеше дә таны¬ ша алмаган. Филарет гомеренең берничә дистә елын әлеге эшкә бирә, ләкин төгәлләп өлгерми. Филарет шулай ук Иоанн Инҗилен дә русчага тәрҗемә итә. Митрополит Филаретның гаять зур тарихи әһәмияткә ия тагын бер хезмәте бар. Император Александр П кушуы буенча ул крестьяннарны крепостной бәйлелектән азат итү турындагы 1861 елның 19 февраль манифестының текстын төзи. Рус утопик социализмы. В. Г. Белинский, А. И. Гер¬ цен, Н. Г. Чернышевский. 1840 елларда Россиядә илнең тормышын тамырдан үзгәртү теориясе бар¬ лыкка килә. Аңа нигез салучылар һәм пропаган¬ далаучыларга берәүләр революцион демократлар, икенчеләр халык социалистлары, өченчеләре исә социалист-утопистлар дигән исем бирә. Аларның идеяләре яшәп килгән иҗтимагый стройга гаять дәрәҗәдә дошман була. Алар революцияне һәм бөтен дәүләт төзелешен тулы- сынча үзгәртүне яклыйлар, славянофилларны пыр тузды¬ рып, илнең үткәнен идеаллаштыруга кискен каршы чыга¬ лар. Буржуаз тәртипләргә табынган өчен, көнбатышчыларны да тәнкыйтьлиләр, әмма төп мишеньнәре алар булмый. Алар карашынча. Россиядә дәүләт төзелешен рус авы¬ лында, авыл обш;инасы дөньясында таралган принциплар¬ га нигезләнеп оештырырга кирәк. Анда байлыкка карап бүлү юк, барлык җир (төп милек) бөтен кешенеке (мирне- ке), ә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр күпчелек очракта дәүләт законнары нигезендә түгел, борынгы традицияләр һәм гадәтләр нигезендә көйләнә. Әлеге иҗтимагый фикер юнәлешенең нигезен салучылар һәм төп эшлеклеләре В. Г. Бе¬ линский, А. И. Герцен һәм Н. Г. Чернышевский була. В.Г.Белинский (1811—1848) флот табибы гаиләсендә туа. Пенза гимназиясендә укый, әмма тәмамламый. 1829— 1832 елларда казна исәбеннән Мәскәү университетының тел (филология) бүлегендә укый, әмма «сәламәтлеге на¬ чар һәм сәләтләре чикле» булу сәбәпле аннан чыгарыла. Өйдә дәресләр бирә, Мәскәү һәм Петербург журналлары белән хезмәттәшлек итә, «Отечественные записки» (1839-— 1846) һәм «Современник» (1846 елдан) журналларында тәнкыйтьче була. Белинский әдәби әсәрләр (шигырьләр, баллада, драма, повесть һәм хикәяләр) дә яза. Ләкин гәрчә Мәскәү һәм Коломна митрополиты Филарет 345
в.г. Белинский үзен чиктән тыш сәләтле, Жуковский белән көндәшлек итәрлек дип санаса да, әлеге әсәрләре аңа уңыш китерми. Белинский илнең әдәбият һәм сәнгать дөньясына күзәтү ясаучы буларак таныла. Аның рәхимсез каләме гаепли, фаш итә, берәүләрне мактый, берәүләрне сүгә. Тәнкыйть мәкаләләренең кайнар хислелеге, көнбатышчылар даирә¬ сендә аңа атаклы тәнкыйтьче данын китерә. Әдәбият һәм сәнгать күзәтчесе сыйфатында Белинский сәнгать әсәрләрен идея юнәлеше ягыннан карый. Әсәр¬ нең сәнгатьчә эшләнеше аның өчен әһәмиятле булмый. Иң мөһиме — соңиаль идея, иҗтимагый яңгыраш. Яшәп килгән чынбарлыкка каршылыгы никадәр үткенрәк булса, шулкадәр яхшырак. Мондый карашлары белән Белинский гомеренең ахы¬ рында хәтта элегрәк үзе Россиядәге бөтен авторлардан да өстенрәк куйган Пушкин иҗатын да «кичәге көн» дип са¬ ный башлый. Бөек шагыйрь һәм фикер иясенең поэзиясендә «заманча аң, тормышның мәгънәсе һәм максаты турында, кешелекнең юллары, яшәешнең мәңгелек хакыйкатьләре турында заманча уйлану» тапмый. Иҗтимагый фикернең революңион юнәлешенең икенче бер танылган вәкиле А.И.Герцен (1812—1870) бай алпавыт гаиләсендә туа. Яхшы белем ала, Мәскәү университетының физика-математика бүлеген тәмамлый. Герңен һәм аның ерак туганы, дусты Н. П. Огарев Россия¬ нең киләчәге турында еш уйланалар. 1828 елда Мәскәүнең Воробьев тауларында алар мәңгегә дус булырга һәм үзләрен тулысынча азатлык эшенә хезмәт итүгә багышларга ант итәләр. Азатлыкның нәрсә икәнен ачыклап ук бетерә алма- салар да, әйләнә-тирәне тулаем үзгәртеп кору кирәклегенә алар инде ул чагында ук шикләнмиләр. Герцен антына тугры кала һәм, чыннан да, гомеренең күпчелек өлешен Россиядәге сәяси хакимият белән көрәшкә багышлый. Әле университетта укыган чагында ук Герңен А. Сен- Симон, Ш. Фурье һәм Р.Оуэнның социалистик тәгълиматла¬ ры белән мавыга. Әкренләп фикердәшләр түгәрәге оеша, анда кызып-кызып сәяси мәсьәләләр, тормышны үзгәртеп кору планнары тикшерелә. 1834 елда әлеге яшерен ячейка фаш ителә, Герценны Пермьгә, аннан Вяткага сөрәләр, ул шунда губерна канцеляриясендә чиновник булып хезмәт итә. Сөрген срогы 1840 елда тәмамлана, Герценны Петер- 346
бургта Эчке эшләр министрлыгы канцеляриясенә хезмәткә алалар. Герцен дәүләт хезмәте белән кызыксынмый, чиновник карьерасына кызыкмый. Тыелган әдәбият укуын, хакимият ышанычсыз дип санаган кешеләр белән очрашуларын дәвам итә, шуның өчен аны яңадан провинциягә сөрәләр. Бераздан кире кайтырга рөхсәт итәләр, ләкин Герцен яңадан дәүләт хезмәтенә керми. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Берничә әсәр, шул исәптән «Кем гаепле?» романын яза. Ро¬ манда авторның крепостной хокук һәм, гомумән. Россиядәге иҗтимагый тәртипләр турындагы уй-фикерләре чагылыш таба. 1847 елда Герцен чит илгә китә һәм Россиягә башка¬ ча әйләнеп кайтмый. Россиядәге гаилә биләмәләрен сату¬ дан килгән акчага төрле илләрдә иркен тормышта яши. 1852 елда Лондонда Ирекле рус типографиясе ача, анда самодержавиегә каршы листовка һәм брошюралар бастырып чыгара. Шунда ук 1857—1867 елларда «Полярная звезда» һәм «Колокол» исемле ике журнал да чыга. Шул чордагы эмигрант басмалардан иң танылганы «Колокол» була. Аның һәрбер санында Россиядәге иҗтимагый һәм сәяси тәртипләр каты тәнкыйтьләнә. Бу чорга илнең иҗтимагый төзелеше турында Герценның үз теориясе формалаша. Европаның буржуаз тәртипләрен кабул итмәгән Гер¬ цен Россия башка юлдан барырга тиеш дип саный. Халык патша хакимиятен һәм крепостной изүне бәреп төшерергә, крестьян обш;инасы үрнәгендәге иҗтимагый строй урнаш¬ тырырга тиеш. Авыл хуҗалыгы артеле һәм авыл җыенын Герцен «киләчәктә иң киң җәмәгатьчелек» үсеп чыгарга тиешле эмбрион итеп күрә. Герценның общинага карашлары киләчәк народниклык¬ ның теоретик нигезенә ята. Рус социализмының тагын бер танылган вәкиле Н.Г. Чер¬ нышевский (1828—1889) Сарытауда дин башлыгы гаиләсен¬ дә туа. Сарытау дини семинариясендә, аннары Петербург университетының тарих-филология факультетында укый. 1853 елдан Петербургта чыга торган «Отечественные запи¬ ски» һәм «Современник» журналларында хезмәттәшлек итә, Белинский кебек, әдәби иҗатны сәяси көрәш бурычлары белән бәйләп алып бара. Чернышевскийның публицистик эшчәнлеге 1861 елгы крестьян реформасын әзерләү һәм үткәрү чорында аеруча и i Г 4 A. и.Герцен 347
ГОЛОСА изъ россга чюк шиле .юпдонъ MJbIM ПСССЛЯ SBirOnEIAIBX 48 ItOD iTtKBTi llUMlWtCl IQUAItt. ISSQ. «Голоса из Рос¬ сии», Лондонда чыгып килгән журнал тышы Н. Г.Чернышевский активлаша. Бу елларда аның радикаль карашлары шактый ачык күренә. Ул крестьян революциясен яклый, аны тор¬ мышка ашыру эшенә керешергә чакыра. Чернышевскийның инануынча, халык акыллы, үз дәүләтенең сәяси төзелеш формасын ул үзе табачак, әлеге дәүләтнең нигезен обш;ина тәшкил итәчәк. Чернышевский фикеренчә, хосусый милекне һәм мал- мөлкәт тигезсезлеген белмәгән обш;ина строе илдәге киләчәк социалистик төзелешнең нигезе булачак. Ул самодержавие дәүләтенә кискен каршы чыга, патша хөкүмәтенең крестьян мәсьәләсендәге сәясәтен һәм гомумән сәясәтен туктаусыз тәнкыйтьли. Аны берничә тапкыр кулга алалар, Себергә сөрәләр, ул анда берничә ел яши. Гомеренең соңгы елларын Сарытауда уздыра. Рус революционер-демократлары, яки социалист-уто- пистлар, һәммәсе дә үзләрен Россиядәге сәяси һәм иж,тима- гый стройның ялкынлы һәм еш кына талантлы тәнкыйть¬ чесе итеп таныталар. Әмма аларның тормышны үзгәртеп кору тәкъдимнәре идиллия төсендә була. Чынлыкта крестьян тормышын белмәгәнлектән, алар анда мал-мөлкәт тигезлеге, үзара ярдәм, төркем эгоизмы булмау кебек үзләре теләгән уңай якларны гына күрәләр. Асылда, андый җәмгыять бул¬ мый. Әлеге уңай яклар белән беррәттән, крестьян обш;ина- сында башка, аны илнең иҗтимагый төзелеш эталоны итеп карарга мөмкинлек бирми торган тискәре яклар да очрамый калмый. Обш;ина шартларында эшчәнрәк, булдыклыраклар аеры¬ лып чыга алмый, бөтен кеше дә бертигез дәрәҗәдә, барына канәгать итеп яшәргә тиеш була. Җир, чыннан да, хосу¬ сый милек булмый. Җир община тәшкил итүче авыл (яисә берничә авыл) кешеләренең уртак биләмәсе санала. Теге яисә бу гаиләдәге кеше (авыз) санына карап, җир даими рәвештә бүленгәләп тора. Бу исә җитештерүчән хезмәткә омтылыш тудырмый. Кайчан да булса башка кешегә китәсе җирне нигә яхшы¬ лап эшкәртеп торырга? Уңыш азлыгының, крестьяннарның тормыш дәрәҗәсе түбәнлегенең төп сәбәпләреннән берсе нәкъ менә община була: булдыксызлар, ялкаулар белән бүлешәсе булгач, мул уңыш үстерүдән ни файда? Шуңа күрә хуҗалык алып баруның яңарак, җитеш- терүчәнрәк ысул һәм алымнары рус авылларында үсеш алмый. XIX гасыр урталарында да 100, 200, хәтта аннан да 348
күбрәк ел элек кулланылган эш кораллары, эш алымнары гамәлдә кала. Община крестьянны ачлыктан коткара, ләкин ныклы, эре шәхси хуҗалыкларның барлыкка килүенә ко¬ мачаулый. Хәлсезләргә, фәкыйрьләргә булышлык күрсәтеп, көчле, сәләтлеләргә киртә куя. Революцион демократлар исә аны яңа иҗтимагый төзелеш яралгысы дип саныйлар. 1. Ни өчен яшәп килгән стройның идеологиясенә төшенү омты¬ лышы җәмгыятьтә нәкъ менә XIX гасырның беренче яртысында формалаша? 2. «Рәсми халыкчанлык теориясе, славянофиллар һәм көнба¬ тышчыларның карашлары» таблицасын төзеп тутырыгыз. Таб¬ лицаның структурасы әлеге мәсьәләне дәреслектә тулырак ачарга ярдәм итәрлек булсын. 3. Славянофиллар һәм көнбатышчыларның карашларындагы аерманың асылы нәрсәдә? Ни өчен аларны «дус-дошманнар» ди¬ гәннәр? 4. Ул чорда яшәсәгез, сез кемнәр ягында (славянофиллар, көн¬ батышчылар) булыр идегез? Ә бүген. Россиянең аннан соңгы үсеш фактларын белгәннән соң? 5. Нәрсә ул утопик социализм? Россиядә ул нинди чагылыш таба? Аны Россиянең нинди тамырлары туендыра? 6. XIX гасыр уртасында Россиядә Рус Православие Чиркәвенең тоткан урынын һәм ролен тасвирлагыз. Күренекле вәкилләренең эшчәнлегенә мисаллар китерегез. 7. Түбәндәге өземтәләргә аңлатма бирегез; «Патшалык итүнең рәвешенә ике сәбәп аеруча нык тәэсир итә. Император Николай I патша булырга әзерләнми һәм теләми дә. Патшалык итәргә мәҗбүр булгач, көтелмәгән һәм үзе теләмәгән тәхеткә ул баш күтәргән гаскәри сафлар аша бара. Беренче сәбәп императорның үз хакимлегенә карашларында чагылмыйча кал¬ мый; икенче сәбәп шактый дәрәҗәдә аның идарә итү ысулын билгели» (В.О. Ключевский). «Мин кешенең бөтен тормышын хезмәт итү дип кенә карыйм, чөнки һәр кеше — солдат» (Николай I). «Патшаның үз гаскәрләре белән күңел ачуы <...> — аның өчен бердәнбер һәм чын ләззәт» (А.Х. Бенкендорф). «Булганын тәртипкә салмый һәм яңалыкка яңа башлар әзерләми торып, бернинди яңалык та кертмәскә дигән кагыйдәгә император Николай I идарәсе нык буйсына» (В.О.Ключевский). СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 349
§30 XiX гасырның беренче яртысында рус мәдәнияте «Мәдәният» төшенчәсе «эшкәртү», «үстерү» мәгънәсен белдергән латинча cultura сүзеннән килеп чыккан. Киң мәгънәдә мәдәният кешенең физик һәм акыл хезмәте белән тудырылган бөтен нәрсәне дә эченә ала. Таррак мәгънәдә ул — җәмгыять казанышларының суммасы, җәмгыять яшәешенең көнкүрештә, идеологиядә, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә, фән, сәнгать, әдәбият җәүһәрләрендә чагылган матди, идеологии һәм әхлакый шартлары. Көнчыгыш белән Көнбатыш чигендә урнашкан Россия, төрле халыклар, диннәр, традицияләр белән аралашып, һәрвакыт төрле-төрле, еш кына бер-берсеннән бик нык ае¬ рылып торган мәдәниятләр йогынтысында була. Аларның кайберләре рус җирлегендә тамырлана, кайберләре кире кагыла. Россиядә берегеп калганнары (христиан дине, язу, дәүләт идарәсенең кайбер формалары, фәнни эшчәнлекне оештыру ысуллары һ.б.). Россия шартларына җайлашып, ахыр чиктә чын милли төс ала. XIX гасыр башына Россиянең мәдәни тормышы үзенә бертөрле, үзенчәлекле була. Җәмгыятьнең югары катла¬ вы (дворяннар, чиновниклар, бай сәүдәгәрләр) тормыш- көнкүрешләрен Көнбатышта кабул ителгән нормаларга яраштырып коралар. Чит телләрне (башлыча француз, немец телләрен) яхшы белгән әлеге иҗтимагый төркем вәкилләренең өр-яңа Европа казанышлары белән танышу мөмкинлекләре була. Россиягә Франция, Германия һәм Бөекбританиядән кер¬ телгән күп санлы төрле китап-журналлар әлеге илләрнең сәяси һәм иҗтимагый тормышы турында, өр-яңа фәнни ачышлар һәм әһәмиятле техник яңалыклар турында мәгълү¬ мат бирә. XIX гасыр уртасында Европаның зур шәһәрләрендә Россия гражданнарын еш очратырга була. Кайчакларда алар Россиядәге хәлләргә караганда Франция, Англия, Германиядәге хәлләрдән ныграк хәбәрдар була, чөнки Ев¬ ропаны ешрак күрәләр. Аксөякләрнең бер өлеше шулхәтле европалаша, ул чорда халыкара аралашу теле булган фран¬ цуз теле аларның туган телләренә әверелә. Дворяннарның күпчелеге русча авырлык белән сөйләшә. Россия халкының төп өлешенә —рус крестьяннары¬ на— XIX гасырның беренче яртысында Европа гореф-га¬ дәтләре һәм модасының бернинди йогынтысы да булмый. 350
Алар үз законнары буенча яшәүче гадәти рус дөньясында көн итәләр. Россия империясендәге халыкның күпчелеге ул чорда укый да, яза да белми. Ләкин әле бу гади халык мәдәнияттән мәхрүм калган дигән сүз түгел. Аларның үзенчәлекле үз мәдәнияте, күптәнге, гасырлар дәвамында булдырылган күзаллаулар һәм рухи кыйммәтләр системасы яшәп килә. Рус Православие Чиркәве, аның йолалары, инану һәм табыну символлары кешеләрне дөнья мәшәкатьләреннән югарырак күтәрә, дөньяга Ходай иҗаты итеп карарга өйрәтә. Күпчелеге Чиркәү белән арасын өзгән дворяннардан аермалы буларак, гади халык Аллага да, патшага да ыша¬ нычын югалтмый, күңелләренә дворяннарга хас икеләнүләр, канәгатьсезлекләр керми. Халык искиткеч матур әкиятләр, былиналар, җырлар тудыра, күннән, агач, җитен, таш, металлдан төрле-төрле әйберләр иҗат итә. Ь.әм шул иҗатына җанын да куша. Бу рус халкының көнкүреш мәдәнияте, аның рухи дөньясы була. Николай I патшалык иткән чорда дворян-славянофиллар әлеге матур, әмма таныш булмаган дөньяны пропагандалый башлагач, янәшәдә генә мәдәни байлыкларның бөтенләй яңа, кабатланмас үрнәкләрен күреп, күпләр гаҗәпкә кала. Рус мәдәниятенең алтын гасыры. XIX гасырның беренче яртысында «укымышлы җәмгыять» Россия мәдәни үзен¬ чәлегенең әһәмиятен аңлый башлый. Әлеге чорда җәм¬ гыятьнең югары һәм түбән катлаулары арасындагы электән килгән мәдәни өзеклекне җиңеп чыккан иҗатчылар пәйда була. Аларның иҗаты гомуммилли масштабтагы күренешкә әверелә. Әлеге чорны соңрак рус мәдәниятенең алтын гасы¬ ры дип атаячаклар. А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, М.Ю.Лер¬ монтов исемнәре ватаныбыз мәдәниятенең иң югары ка¬ занышларының мәңгелек символы булып калды. Әдәби тәнкыйтьче һәм шагыйрь А. Григорьев: Пуш¬ кин— безнең бөтен барлыгыбыз,— дип яза. Бу сүзләрдә бернинди арттыру да юк. Пушкин — кеше сәләтенең иң югары ноктасы. Шагыйрь дә ул, язучы да, фикер иясе һәм тарихчы да. Асылда, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы. Аның кулы тигән һәммә нәрсә—чын шедевр. Пушкин — рус мәдәниятен буй җитмәс биеклеккә күтәреп, аны кешелекнең дөньякүләм мәдәни мирасының гаять мөһим өлеше сыйфа¬ тында мәңгегә беркеткән рус даһие. 351
А. с. Пушкин Академик Д. С. Лихачев болай яза: Пуш¬ кин— милләтнең идеалын тудыра алган даһи. Рус характерының милли үзенчәлеген сурәтлә¬ гән генә түгел, ә рус милләтенең идеалын, мәдәни идеалын тудырган даһи. А. С. Пушкин (1799—1837) Мәскәүдә туа. Пуш¬ киннар борынгы атаклы дворяннар нәселеннән. Пушкинның әнисе Петр I нең иң якын көрәш¬ тәшләреннән берсе, Төньяк Абиссиниядән чык¬ кан Ибраһим Ганнибалның оныгы була. Ибраһим Ганнибал образын Пушкин «Бөек Петр гарәбе» әсәрендә мәңгеләштерә. Александрның бала чагы өлешчә Мәскәүдә, өлешчә Пушкиннарның Мәскәү янындагы утарларында үтә. Башка дворян балала¬ ры шикелле үк, ул да чит илдән килгән гувернер- лар кул астында тәрбияләнә. Яшь чагында ул француз телен рус теленә караганда күпкә яхшырак белә. Рус дөньясын яратырга, халыкның тормышын, мәдәниятен аңларга аны нянясы Арина Родионовна өйрәтә. Гади крестьян хаты¬ ны Александрны бик ярата, аңа әкиятләр сөйли, җырлар җырлый. Арина Родионовнадан ишеткәннәренең бик күбесе соңрак Пушкинның әсәрләренә күчә. «Поп һәм аның ял¬ чысы Балда турында әкият», «Салтан патша турында әкият», «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Үлгән патша кызы һәм җиде баһадир турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият» кебек шигъри әсәрләрен инде күп буыннар яратып укый. Пушкин әсәрләрендә рус тормышының әһәмияткә ия бөтен вакыйгалары да чагылыш таба. Пушкинның та¬ рих фәлсәфәсе, аның алгарышлы үсеше турындагы, рус җәмгыятенең яшәеше һәм башка бик әһәмиятле мәсьәләләр турындагы уйланулары «Борис Годунов» трагедиясендә, «Бакыр җайдак», «Полтава» поэмаларында, «Евгений Оне¬ гин» шигъри романында, «Бөек Петр гарәбе» романында, «Дубровский», «Капитан кызы» һәм башка повестьларын¬ да гәүдәләнеш таба. Шагыйрь үзен тарихчы-тикшеренүче буларак та күрсәтә. Аның «Пугачев тарихы» һәм «Петр I тарихы» —җитди фәнни хезмәтләр. Пушкинның иҗаты Ватанга тирән мәхәббәт белән су¬ гарылган. Шагыйрь шул чордагы җәмгыять һәм дәүләт проблемаларына үзенең мөнәсәбәтен белдерә, крепостной хокукка каршы чыга. 352
■-Л' r Бөек рус шагыйре, патриот, үз халкының мәдәниятен яхшы белгән һәм Ватан намусына, данына битараф булмаган Пушкин 1836 елда П. Я. Чаадаевка: Гэрчд патшаны шәхсән бик якын курсәм дә, тирә-юнемдәге бар нәрсәгә дә сокланып яшәмим; әдәбиятчы буларак — ачуым килә, эчке тоемлауга ышанучы буларак — уртәләм, ләкин намусым белән ант итәм, бервакытта да Вата¬ нымны алыштырырга яисә Ходай биргән борын¬ гы бабаларыбыз тарихыннан башка тарихка ия булырга теләмәс идем,— дип яза. Н. В. Гоголь (1809—1852) Полтава губернасы¬ ның Сорочинңы авылында ярлы дворян гаиләсен¬ дә туа. Украинада үткән балалык еллары, халыкның көн¬ күреше, мәдәнияте Гогольнең хәтерендә мәңгегә кала һәм соңрак әдәби әсәрләрендә—«Диканъка янындагы хутор кичләре^у һәм «Миргороде повестьлар җыентыкларында чагылыш таба. «Диканька янындагы хутор кичләре» китабының беренче кисәге шунда ук башкала әдәбиятчыларының игътибарын җәлеп итә. 1828 елда Петербургка күчеп килгәч, Гоголь В.А. Жуковский, А.С. Пушкин һәм башка язучылар белән таныша. Аның талантын һәммәсе дә таный. 1832 елда «Ди¬ канька янындагы хутор кичләре»нең икенче кисәге басылып чыкканнан соң, Гоголь бик популярлаша. Петербургта Го¬ голь зур каләм остасы булып формалаша, чын рус язучысы булып җитешә. 1830 елларда Гоголь ике зур әсәр язарга ниятли. Язы¬ лачак «Ревизор» комедиясе һәм «Үле җаннар» поэмасының сюжетын аңа А.С.Пушкин бирә. «Ревизор» комедиясен Гоголь 1836 елда язып тәмамлый. Аны, сәхнәдә куйдырып, халыкка күрсәтергә хыяллана. Ләкин башкаланың абруйлы чиновниклары Гоголь пьесасын хакимияткә гаеп ташлау дип табалар, авторны Россиягә яла ягуда гаеплиләр. Император үзе катнашмаса, пьеса та¬ машачыга барып җитмәгән дә булыр иде. «Ревизор» белән танышып чыккач, Николай I аны сәхнәдә куярга рөхсәт итә. Илнең дәүләт идарәсендә җитешсезлекләр күплеген патша белә, күрә, алар белән көрәшү, шул исәптән халык алдында мыскыллап көлеп тә көрәшү зарур дип саный. «Ревизор» пьесасының тәэсире көчле була. Театр сәх¬ нәсендә моңа охшаш әсәр куелганы булмый әле. Сүз, Го- H. B.Гоголь 353
голь үзе әйткәнчә, нибары алты алдакчы провинция чи¬ новнигы турында гына барса да, рус чынбарлыгы күпләрне ярсытырлык талантлы көч һәм ачыклык белән сурәтләнә. Сәяси шартларның үзгәртелүен һәм дәүләт идарәсендәге кимчелекләрнең ачылуын таләп иткән халыкта комедия теләктәшлек таба. 1836 елда Н.В. Гоголь чит илгә китә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек чит илдә, нигездә, Италиядә яши, шунда иң зур әсәрен — «Үле җаннар» поэмасын яза. Әсәрдә Россиянең тарихи язмышлары турында авторның күңел түрендәге уйланулары чагыла. 1841 елда беренче том язы¬ лып бетә һәм «Чичиков маҗаралары, яки Үле җаннар!) исеме белән басылып чыга. 1840 елларда язучының дөньяга карашында җитди үз¬ гәрешләр була. Гоголь рухи кризис, кыйммәтләрне өр-яңа- дан бәяләү, үткәннәр хакында тирән уйланулар хакимлеген¬ дә кала. «Дуслар хатларыннан аерым урыннар» китабы баштанаяк күңел тынычсызлыгы, тормыш авырлыкларын- нан бөгелеп төшү, әдәби иҗатыннан канәгатьсезлек рухы белән сугарылган. Әлеге әсәр чыгуга, үзләрен «алгарыш һәм якты иде¬ аллар көрәшчесе» дип уйлаучыларның кискен реакциясе күренә. Бу ярсу В.Г.Белинскийның Гогольне артка чигенүдә гаепләгән агрессив хатында чагыла. Язучының тормышта¬ гы һәммә нәрсә сабырлык белән уздырылырга тиеш диюен Белинский реакцион фикер буларак кабул итә, бөек язучы «адашкан», «хыянәт иткән» дип саный. Мондый гаепләүләр Гогольнең күңелен төшерә. Психик авыруы яңадан көчәя, Гоголь әҗәле якынлашуын сизә. Н.В.Гоголь Мәскәүдә үлә һәм Данила монастыре зира¬ тында җирләнә. Кабер ташына Иеремия пәйгамбәрнең: Минем ачынулы сүзем белән көләрләр дигән сүзләрен яза¬ лар. 1931 елда Гогольнең җәсәден Новодевичье зиратына күчерәләр. Рус мәдәниятенең алтын гасыры талантлары сафында М. Ю. Лермонтов (1814—1841) исеме дә бар. Ул бик аз яши, ләкин рус әдәбияты классигына әверелгән шигъри һәм чәчмә әсәрләре аңа үлемсезлек китерә. Табигать Лермонтовка талантларны мулдан биргән. Ул сирәк музыкальлеккә ия була—скрипкада, рояльдә бик оста уйный, итальян операларыннан арияләр җырлый, музыка иҗат итә, рәсем ясый. Әгәр үзен рәсем сәнгатенә багышлаган 354
булса, танылган рәссам булыр иде. Катлаулы мате- матик мәсьәләләрне җиңел чишә, көчле шахматчы була. Укымышлы, берничә чит тел белә. Лермонтов- ка бөтен нәрсә дә җиңел бирелә, әмма аның күңел ихтыяҗы шигърият, әдәбият була. Укымышлы Россиягә м. ю. Лермонтов 1837 ел- да иҗат иткән «Шагыйрь улеме» һәм «Бородино» әсәрләре аша таныла. Пушкинның вафатыннан соң ук язылган «Ша- гыйрь үлеме» кулдан язылган килеш тарала. Ул — Шагыйрь Пушкинның аянычлы язмышы турында яшь Лермонтовның лирик монологы. «Бородино» шигыре басылып чыга. Әсәрдә хикәяләү карт солдат исеменнән алып барыла. Ул Ватаныбыз тарихының героик сәхифәләреннән бер- се турында сөйли. М. Ю. Лермонтов иҗаты рус поэзиясе үсешендә Пушкин¬ нан соңгы этапны билгели. Ватан язмышлары һәм шул хакта шагыйрь уйланулары Лермонтовның күп әсәрләрендә чагылыш таба («Тагын ха¬ лык телмдрләре...», «Хуш, юынмаган Россия...», «Ватан» «Яфрак», һ.б.). Лермонтовның шигырь һәм поэмаларындагы рухи эзлә¬ нүләре, хыял-омтылышлары, күңел халәте үз-үзенә аек, куркусыз анализ, үз-үзен танып белү белән үрелеп бара. Шагыйрь кеше яшәешенең мәңгелек сораулары турында да уйлана. «Мцыри» һәм «Иблис» поэмалары, «Җилкән», «Берьялгызым. юлга чыгам...», «Куңелсез дә, ямансу да...» «Станслар», «Уй», «Пәйгамбәр» һ.б. шигырьләре әнә шун¬ дыйлардан. М. Ю. Лермонтовның иң әһәмиятле әсәре— «Безнең заман герое» романы. Әсәрдә сәләтле, фикерле, көчле рухлы яшь дворян, офицер Григорий Александрович Печорин тормы¬ шындагы кискен борылышлар сурәтләнә. Көч-куәтен, ярсу¬ лы дәртен кая куярга белмәгән әлеге бай һәм тирән шәхес язучыга материал буларак кызыклы була. Архитектура һәм скульптура. Архитектура һәм скульптурада антик мирасны норма һәм идеаль үрнәк итеп санаган клас¬ сицизм үз позиңияләрен саклый. Архитектурада аның иң югары баскычы ампир була. Ампир стиленә биналарның архитектура бизәлешен тулыландыручы скульптуралар, зур формалар хас. Шәһәр төзелешендә архитектура фанта- 5* i- . М. Ю. Лермонтов 355
i һ ,! П »d Александр колоннасы зиясе моңа кадәр күрелмәгән колач ала. Рус классицизмы архитектурасының гасырга якын үсешендә XIX гасырның беренче чиреге иң биек нокта була. Аның иң зур каза¬ нышлары О. Монферран, А.Н. Воронихин, А.Д. Захаров һәм К. Росси исеме белән бәйле. Шулар тырышлыгы белән, Петербург аерым корылма¬ лар суммасы булып түгел, ә берсен берсе тулыландыручы корылмаларның колачлы циклы булып, үзенчәлекле, ка¬ батланмас шәһәр булып формалаша. Бер-берсенә тоташып киткән Сарай, Адмиралтейство, Сенат мәйданнары, архи¬ тектор Ж.Томонның (1760—1813) Биржа мәйданы белән берлектә уникаль, искиткеч зур архитектура комплекслары системасын тәшкил итә. XIX гасырның беренче яртысындагы иң күренекле ар¬ хитектура һәйкәлләреннән берсе — Петербургтагы гаять зур Исаакий соборы — франңуз архитекторы О.Монферран (1786—1858) проекты буенча 1818 елдан 1858 елга кадәр төзелә. Собор православие диненең куәтен һәм бөеклеген. Рус Чиркәве карашынча, Византия җимерелгәннән соң, хак дин — православие динен таратучы Россиянең көчен гәүдәләндерә. 1834 елда Петербург үзәгендә гадәти булмаган мону¬ мент— О. Монферран проекты буенча иҗат ителгән Алек¬ сандр колоннасы ачыла. Монумент Наполеон белән сугышта рус коралының җиңүләренә багышлана. Гаять зур гра¬ нит монолитның биеклеге 25,6 метр, авырлыгы 600 тонна, ә корылманың тулаем биеклеге 47,5 метр була. Колонна башындагы фәрештә фигурасы скульптор Б.И.Орловский (1796—1837) тарафыннан эшләнә. Аңа кадәр, 1811 елда, Петербургның төп магистрале Нева проспектында архитектор А.Н. Воронихин (1759— 1814) Казан соборы төзелешен тәмамлый. Казан соборы каршындагы мәйданга М. И. Кутузов һәм М. Б. Барклай- де-Толли сыннары куела. Скульптор Б.И.Орловский тара¬ фыннан эшләнгән әлеге статуяларда психологизм, реальлек белән классицизмга хас кырыслык, мәһабәтлек органик рәвештә бергә кушылган. 1813 елда соборда 1812 елгы Ва¬ тан сугышында рус гаскәрләренең башкомандующие булган фельдмаршал М. И. Кутузов күмелә. Кырыс тантана һәм мәһабәтлек бөркелеп торган Тау кадет корпусы (Тау ин¬ ституты) проектын да Б.И.Орловский эшләгән. Россиянең 356
бай сәнгать коллекцияләрен туплаган төп музее Импера¬ тор Эрмитажының (архитекторы Л.фон Кленце, 1784— 1864) бинасы да шул чордагы Петербург архитектурасы истәлекләренең әһәмиятлеләреннән санала. 1852 елдан импе¬ ратор Николай I кушуы буенча, сәнгать әсәрләре тупланма¬ сын теләге булган һәр кеше бушлай карый алган. Эрмитаж Россиядә һәркем керә алырлык беренче музей була. К.И.Росси (1775—1849) иж,аты колачлылыгы белән сокландыра. Бөек князь Михаил сарае, хәзерге Рус Даулат музее, аның Петербургтагы беренче зур эше була. Росси идеяләре шулай ук Александр театры һәм Сарай мәйданы ансамблендә — Сарай мәйданын гаять зур ярымдуга рәве¬ шендә каймалап торучы Eaui штаб аркасы һәм башка би¬ налар төзелешендә дә чагылыш таба. Триумфаль арка 1812 елгы сугышта җиңеп чыккан рус халкының героик данына һәйкәл буларак уйланган архитектура композициясенең кульминациясе була. Адмиралтейство бинасы — шулай ук рус архитектурасы шедевры. Аны салганда шәһәр төзелешенә кагылышлы гаять катлаулы проблемаларны хәл итүнең архитектор А.Д. За¬ харов (1761—1811) тәкъдим иткән юллары искиткеч төгәл булып чыга. Россиянең өлкән башкаласы Мәскәүдә дә менә дигән биналар төзелә. Күренекле архитектор О.И.Бове (1784—1834) проекты буенча 1814 елда Кызыл мәйданга реконструкция ясала. Кремль стенасы каршындагы Иске сәүдә рәтләре бинасы яңа рәвеш ала. Аның горизонталь линия булып сузылган биналары күккә ашкан Кремль манараларына матур кон¬ траст тәшкил итә. 1816 елда Бове Театр мәйданы классик ансамбле планын иҗат итә. 1825 елда дөньядагы иң зур театр биналарының берсе—О.И.Бове проекты буенча төзелгән Зур театр ишек¬ ләрен ача. Кызыл мәйдан. Театр мәйданы һәм Манежны берләш¬ тергән мәйданнар комплексы барлыкка килә. Болар һәммәсе XIX гасыр архитекторлары масштаблы уйлаганнар — ае¬ рым биналарны яки биналар төркемен алар тулаем урам, мәйдан, шәһәр күләмендә күрә белгәннәр дияргә нигез бирә. Фасадларның ампир архитектурасына хас озынчалыгы да шуннан килә. Хәрби смотрлар, парадлар һәм өйрәнүләр Адмиралтейство 357
f Триумфаль капка үткәрү өчен билгеләнгән гаять зур Ма¬ неж бинасы 1817 елда ачыла. Анда пе¬ хота полкы (2 мең кеше) иркен сый¬ ган. Проект инженер А. А.Бетанкур ж,итәкчелегендә әшләнә, ә фасадны О. И. Бове төзи. О. И. Бове проекты белән Кремль стенасы буенда Александр бакчасына нигез салына, 1 нче Шәһәр хастаханәсе планын ул төзи. 1812 елгы Ватан сугы¬ шында ж,иңү хөрмәтенә 1834 елда тор- гызылган Триумфаль капканың авторы да Бове була. Капка Тверь заставасы буенда, Мәскәүгә Петербургтан керү юлында, шәһәрнең төп магистрале баш¬ ланган ж,ирдә корыла. 1818 елда Кызыл мәйданда Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарскийга һәйкәл куела. Скульп¬ торы— И. П. Мартос (1754—1835). Минин кулы белән Кремльгә таба, М. Ю. Лермонтов сүзләре белән әйткәндә. Россия алтарена күрсәтеп тора. Сухарев мәйданында XIX гасыр башында бик зур хас¬ таханә һәм приют салынып бетә. Мосафирлар йорты дигән исем алган әлеге комплексны граф Н. П. Шереметев акчасы¬ на архитекторлар Е.С.Назаров (1747—1822) һәм Дж.Ква¬ ренги (1744—1817) төзи. Д. И. Жилярди (1788—1845) Мәскәүдәге иң атаклы ам¬ пир остасы булып таныла. XVIII гасырда М.Ф. Казаков тарафыннан төзелеп, янгыннан соң реконструкңияләнгән Мәскәү университеты һәм Солянкадагы Опекуннар советы. (хәзер Россия медиңина фәннәре академиясе) бинасы — аның иң яхшы иж,ат җимешләре. Зур Кремль сараен, Мәскәү Кремленең Корал палатасы бинасын һәм Коткаручы Алла храмын төзегән архитектор К. А. Тон (1794—1881) иж,атында классицизм белән борынгы рус төзелеш сәнгатенә хас бизәү ысулы бергә кушыла. Архитектор В. П. Стасов (1769—1848) иҗат иткән Азык- төлек складлары бинасына кырыслык, җитдилек хас. Бу чорда Россия империясенең башка шәһәрләрендә дә шактый төзелешләр бара, әмма масштаблары башкала белән чагыштырырлык булмый. Театр һәм драматургия. XIX гасырның беренче яртысында 358
рус театры формалаша. Аңарчы театр труппалары йә бай дворян утарларында, йә патша сараенда көн күрә. Шәһәр те¬ атрлары ул чакта күп булмый. Биналары җайсыз, караңгы, тамаша заллары кысан була. Театрга мәзәк итеп карыйлар, тамашачы спектакльләрдә фәкать күңел ачарга, кәеф-сафа чигәргә тиеш дип исәпләнә. Шуңа күрә театрның репертуарын да шаян водевильләр, җыр-биюле сай эчтәлекле пьесалар тәшкил итә. Петербургта франңуз һәм немец театрлары эшли, итальян опера артистлары даими чыгышлар ясый. Россиянең иң зур ике театры — Мәскәү Зур театры һәм Петербург Мария театрында, нигездә, итальян яки франңуз опера һәм балет спектакльләре куела. XIX гасырда хәл үзгәрә. Театр иҗтимагый куренешкэ әверелә, заманча театрлар барлыкка килә. Зур иҗтимагый проблемалар күтәргән пьесалар (мәсәлән, Н. В. Гогольнең «Ревизор» пьесасы) куела. XIX гасырның беренче яртысында Александр театры сәхнәсендә искиткеч актриса В. Н. Асенкова (1817—1841) уйный. Водевильләрдәге шаян рольләр дә, «Ревизор» (Ма¬ рья Антоновна) һәм «Акыллылык бәласе» (Софья) кебек спектакльләрдәге җитди рольләр дә аңа бертигез дәрәҗәдә буйсына. 1830—1840 елларда рус драма театрында трагик роль¬ ләрне иң оста башкаручы дип танылган В. А. Каратыгин (1802—1853) искиткеч популяр була. Ул Александр теа¬ трында күп эшли. Тамашачыга У. Шекспир пьесаларының бөтен тирәнлеген, бөеклеген ачып бирә. Аның Гамлет, Ко¬ роль Лир, Отелло рольләрен башкаруын публика һәм театр тәнкыйтьчеләре актер осталыгының иң югары казанышы дип бәялиләр. XVIII гасырда ук нигез салынган Кече театр (янә¬ шәсендәге Зур театр белән чагыштырып, аны шулай атый¬ лар) Мәскәүнең иң зур драма театры була. Кече театр сәх¬ нәсендә куелган рус һәм Европа авторларының пьесаларында күренекле рус актерларының таланты ачыла. Рус театрының реформаторы, актер уены сәнгатенең принципларын эшләгән М. С. Щепкин (1788—1863) да шулар арасында була. «Акыл¬ лылык бәласе»ндә Фамусов (1831 елгы беренче куелыш), «Ревизор» пьесасында городничий (1836 елгы беренче куе¬ лыш) рольләре элеккеге крепостной крестьянны (азатлык язуын ул 1822 елда ала) бөтен Россиягә таныта. Щепкин В.Н. Асенкова 359
в. А. Каратыгин М. С. Щепкин театрга мәгърифәт тарату урыны итеп карый, Кече театрның идея һәм сәнгать позицияләрен башлыча ул билгели. Актер П. М. Садовский (1818—1872) да Кече театр сәхнәсендә дан казана. Аның иҗаты театр репертуарын¬ да рус язучы-драматургы А. Н. Островский (1823—1886) пьесаларының ныгып калуына булышлык итә. П. М. Са¬ довский Островский пьесалары буенча куелган бөтен спек¬ такльләрдә дә катнаша. Островскийның «Кеше чанасына утырма» комедиясе Кече театрда беренче тапкыр 1852 елда куела. Озакламый театрны Островский йорты дип йөртә башлыйлар, чөнки репертуарда күпчелек аның пьесалары була. Сынлы сәнгать. Әкренләп XIX гасыр рус сынлы сәнгатендә универсаль классицизм стиле романтизмга юл бирә. Җәм¬ гыятьнең рухи тормышында күренекле вакыйга булырлык картиналар иҗат ителә. Яңа эпоханың демократик тенденцияләре В. А. Тропинин (1776—1857) иҗатында ачык чагыла. Граф И.И.Морков- ның талантлы крепостной рәссамы бераз вакыт Петербург Сәнгать академиясе классларына йөрү мөмкинлеге ала. Анда ул бик җентекләп Көнбатыш Европа осталарының әсәрләрен күчереп ясый. 1823 елда Тропинин ирек язуы ала һәм шул ук елны академик исеменә лаек була. Ул вакытка инде аның менә дигән берничә картинасы була. Портретчы Тропининга романтик күтәренкелек хас, аның иҗат стиле иркен, кыю. «А.С.Пушкин портреты», «Челтәр бәйләүче кыз», «Хәерче карт» һәм «Җеп эрләүче хатын» картиналары Тропинин иҗатының кабатланмас җәүһәрләреннән санала. Менә дигән рәсем, акварель, портрет һәм тарихи карти¬ налар остасы К.П. Брюллов (1799—1852) Петербург сәнгать академиясендә укыганда ук таныла. Академияне алтын медальгә тәмамлый. Аны, осталыгын камилләштерү өчен, казна исәбеннән Италиягә җибәрәләр. Италиядә ул берничә ел яши, Рим тормышыннан картиналар сериясе иҗат итә. Везувий тирәнлекләреннән чыккан утлы лава фонында яшен тизлегендә ялтырап алган салкын яктылык эффек¬ ты тудырылган искиткеч сәнгати күренешле «Помпеиның соңгы көне» картинасы К.П.Брюллов иҗатының төп әсәре булып тора. «Италия. Иртә» һәм «Италия. Көн уртасы» картина¬ лары Брюллов иҗатының итальян жанрын тәшкил итә. Рәссамның «Ю.П. Самойлованың Амацилия Паччини 360
В. А.Тропинин. Челтәр бәйләүче кыз белән портреты», «Н.В.Кукольник портреты», «Автопортрет» әсәрләрендә кешенең уйчан мизгелләре сурәтләнә. Рус көнкүрешен чагылдырган картиналарга А. Г.Венецианов (1780—1847) нигез сала. «Йо¬ кыга киткән көтүче малай», «Ындыр таба¬ гы», «Захарка», «Сөрелгән җирдә. Яз», «Уракта. Җәй» һәм башка картиналарда рәссам тара¬ фыннан беркадәр идеаллаштырылган крестьян дөньясы ачыла. Рәссам табигатьне бик яратып сурәтли. Аның картиналарында пейзаж фоны булып күпчелек очракта Россиянең урта полоса тигезлекләре хезмәт итә. О. А. Кипренский (1782—1836) иж,атында төп жанр — портрет. Аның «А.С. Пушкин пор¬ треты» — бәяләп бетергесез шедевр. Кипренский шулай ук 1812 елгы сугышта катнашучыларның портрет¬ ларын да иж,ат итә. С. Ф. Щедрин (1791—1830) — рус пейзаж сәнгатенә нигез салучы. Аның картиналарына романтизм, кеше күңелендәге шатлык, бәхет халәтен чагылдырырга омтылу хас. Гавань, мәгарәләр, йөзем куакларына күмелгән терраса һәм веран¬ даларны сурәтләгән «Сорренто гаваньнары» сериясе менә шундыйлардан. А. А. Ивановның (1806—1858) тарихи картиналары мо¬ ңарчы күрелмәгән психологик тирәнлекләре бе¬ лән аерылып тора. Рәссамның әтисе А. М. Иванов сынлы сәнгать профессоры була, һәм малай рәсем ясау белән бик кечкенәдән мавыгып китә. 11 яшендә Сәнгать академиясенә укырга керә. Аны алтын медальгә тәмамлап, иж,ат техникасын камилләштерергә Италиягә китә. Рәссам иж,атына сюжетны Ин¬ җилдән ала—Иоанн тарафыннан чукындырылучы халык алдына беренче тапкыр Иисус чыга. Иванов әлеге картинасын иҗат иткәнче шактый әзерлек чоры үтә, берничә каралама ясый, әзерлек карти¬ налары сериясен, шул исәптән «Иисусның Мария Магдалинага күренүе» картинасын яза, әлеге кар¬ тинасы өчен аңа академик исеме бирәләр. Әлеге зур картинасы өстендә 20 елдан ар¬ тыграк эшләгәннән соң, 1858 елда рәссам аны К. П. Брюллов. Автопортрет 361
А. Г. Венецианов. Ындыр табагы тәнкыйтьчеләр һәм халык хөкеменә тапшыра. «Иисусның халыкка куренүе» картинасы замандашларына бик көчле тәэсир итә. Аны Александр II сатып ала һәм берничә елдан яңа ачылган Мәскәү халык музеумы һәм Румянцев музеу- мына бүләк итеп бирә. Рәссамның исеме һәм искиткеч әсәре халык теленнән төшми. Ләкин автор үзе 1858 елның җәендә ваба чиреннән үлеп китә. Шул чордагы Россиянең тормыш-көнкүрешен һәм го¬ реф-гадәтләрен чагылдырган картиналар сериясен П. А. Фе¬ дотов (1815—1852) иҗат итә. Федотов картиналары пер¬ сонажларның позалары, ишарә, мимикаларының тирән мәгънәлелеге белән аерылып тора. Аның «Өр-яңа кавалер», «Нәзберек кәләш», «Майорның кыз яучылавы», «Аксөякнең иртәнге ашы», «Тол хатын» кебек картиналары киң халык массалары өчен иҗат ителгән. Музыка. Россиянең XIX гасыр башы музыка сәнгатендә тулы¬ сынча чит ил авторларының әсәрләре хакимлек итә. Ләкин 1830 еллардан хәл үзгәрә башлый: рус композиторларының милли мотивларга нигезләнеп иҗат иткән зур музыкаль әсәрләре туа. Рус музыкасында романтизм вәкиле, рус опера-водевиле- нә нигез салучыларның берсе А. Н. Верстовский (1799—1862) була. Аның рус фольклоры һәм халык көйләренә нигезлән- 362
Т! А.А. Иванов. Иисусның халыкка күренүе ffi К Г -f ' i 1 '»»S ГӘН «Аскольд кабере» операсы рус музыка сәнгатендә мондый типтагы беренче әсәр була. М.И.Глинка (1804—1857) — рус классик музыкасына нигез салучы. Аның «Латпша хакына корбан киту» һәм «Руслан һәм Людмила» опералары рус опера сәнгатендә ике юнәлешкә — халык музыкаль драмасына һәм әкият-опера, былина-операга юл ача. «Камаринская» музыкаль фантазия¬ се рус халык җырларын оркестр өчен эшкәртү нигезендә туа. Глинканың опера әсәрләре дә рус көйләре белән сугарылган. Ул — рус романсының классигы. Композиторлар А. С. Даргомыжский (1813—1869), А.А. Алябьев (1787—1851), А.Е.Варламов (1801—1848) һәм А.Л.Гурилев (1803—1858) та — М. И. Глинканың за¬ мандашлары. Даргомыжскийның «Су кызы» операсы рус опера сән¬ гатендә яңа жанр — көнкүреш-психологик халык драмасы жанры тууын күрсәтә. Алябьев, Гурилев һәм Варламов үзенчәлекле вокаль музы¬ ка әсәренә—дәртле, моңлы рус романсына нигез салалар. Шагыйрь В. А. Жуковский (1783—1852) һәм компози¬ тор А. Ф. Львов (1798—1870) Россия империясенең Дәүләт гимнын иҗат итәләр. 1855 елның 11 декабрендә ул беренче тапкыр Зур театрда башкарыла. Гимн рус халкының рухи 363
1 көчен, югары рухи кыйммәтләрен, Ватанга бирелгәнлеген, 1812 елгы Ватан сугышында җиңү дәртен чагылдыра. Гимн¬ ның икенче исеме— «Рус халкы догасы». Боже, царя храни! Сильный, державный. Царствуй на славу, на славу нам! Царствуй на страх врагам. Царь православный, Боже, царя, царя храни! М.И. Глинка Боже, царя храни! Славному долги дни Дай на земли, дай на земли! Гордых смирителю, Слабых хранителю. Всех утешителю — Всё ниспошли! Перводержавную Русь православную. Боже, царя, царя храни! Царство ей стройное, В силе спокойное. Все ж недостойное Прочь отжени! О провидение. Благословение Нам ниспошли, нам ниспошли! К благу стремление. Счастье, смирение, В скорби терпение Дай на земли! СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Илнең Көнчыгыш белән Көнбатыш чигендә урнашкан булуы Россия мәдәниятенә нинди йогынты ясый? Сез әлеге йогынтының кайсы ягын уңай дип саныйсыз? Сезнеңчә, илнең географик уры¬ ны аның мәдәни үсешенә тискәре йогынты ясаган дип әйтеп бу¬ ламы? 2. XIX гасырның беренче яртысындагы Россия мәдәниятенә чит илләр йогынтысын конкрет мисаллар белән дәлилләгез. 3. XIX гасырның беренче яртысында Россия дөнья мәдәниятенә нинди өлеш кертә? 4. Дәреслектәге «XIX гасыр башына Россиянең мәдәни тормышы үзенә бертөрле, үзенчәлекле була» дигән сүзләргә аңлатма бирегез. Россия мәдәни тормышының үзенчәлеге нәрсәдә? 364
5. XIX гасырның беренче яртысын рус мәдәниятенең алтын гасыры дияргә нәрсә нигез бирә? 6. XIX гасырның беренче яртысындагы Россия үсешенең үзен¬ чәлекләре, рус халкы тормышындагы вакыйгалар мәдәнияткә нинди йогынты ясый? 7. «XIX гасырның беренче яртысында рус мәдәниятенең үсеш юнәлешләре» темасына җәенке җавап планы төзегез. 8. XIX гасырның беренче яртысындагы Россия мәдәниятенең нин¬ ди вакыйгалары илебезнең хәзерге мәдәни тормышына йогынты ясый? 9. Өйрәнелә торган чор рус мәдәниятенең күренекле вәкилләреннән берсе турында (үзегез сайлап) чыгыш әзерләгез. Чыгышыгызда XIX гасырның беренче яртысындагы Россия мәдәни тормышының үзенчәлекләрен чагылдырыгыз. 6 НЧЫ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Үзегез тәкъдим иткән критерийлар буенча Россиянең XIX га¬ сыр башындагы һәм XIX гасыр уртасындагы (1855 елга кадәр) хәлен чагыштырыгыз. Ни өчен ил үсешенә характеристика бирүдә әлеге критерийларны мөһим дип санавыгызны аңлатыгыз. «XIX гасырның беренче яртысында Россия үсешенең йомгаклары» те¬ масына җавабыгызның җәенке планын төзегез. 2. Александр I нең реформаларын Николай I дәвам иткән дип буламы? 3. Александр I Наполеон белән сугышта җиңеп чыккан Россия ба¬ шында тора; Николай I хакимлеге Кырым сугышында җиңелү белән тәмамлана. Сезнеңчә, бу хәл ни дәрәҗәдә патшаларның шәхесенә, ни дәрәҗәдә алар патшалык иткән чорның үзенчәлекләренә бәйле? 4. XIX гасырның беренче яртысында Россиянең башка илләргә йогынтысы нәрсәдә күренә? Башка илләрнең Россия тормышына йогынтысы нәрсәдә? 5. XIX гасырның беренче яртысында Россия язмышына төрлечә карашлар формалашу нәрсәгә бәйле?
7 нче бүлек РОССИЯ ҮЗГӘРТЕП КОРУЛАР ЧОРЫНДА. 1860-1870 ЕЛЛАР § 31 Александр И реформалары Император Александр II шәхесе. Император Александр II 1818 елның 18 апрелендә Мәскәүдә туа. Ул — Бөек князь Николай Павлович гаиләсендә беренче бала. Николай Пав¬ лович 1825 ел ахырында император Николай I исеме белән тәхеткә менгәннән соң, шул ук елны аерым манифест белән аның җиде яшьлек улы Александр тәхет варисы дип игълан ителә. Тәхет варисына тәрбияче итеп шул чордагы иң белемле кешеләрнең берсе, язучы Василий Андреевич Жуковский билгеләнә. Ул атаклы укучысы өчен махсус уку программа¬ сы төзи, программаның төп принңибын игелек өчен белем алу дип билгели. Укыту белән тәрбия бурычлары бик тыгыз үрелеп бара. Елына ике тапкыр тәхет варисыннан имтихан алалар, нәтиҗәләр һәрвакыт яхшы була. Имтиханнарның берсеннән соң Николай I Жуковскийга болай дип яза: Сезга сөенеп әйтергә тиешмен, улымнан андый уңышлар көтмәгән идем. Сезнең укыту ысулыгыз һәм укытучыларның тырышлыгы аркасында аның укуы бик тигез бара, укыганнарын ул бик яхшы үзләштергән. Тәхет варисына белем бирүнең бик мөһим өлеше — аның ил белән танышып йөрүе була. 1837 елның языннан, В. А. Жуковский белән бергәләп, Александр 6 ай Россия буйлап сәяхәт итә. Ул чакта тимер юллар булмый, тәхет варисына пароходларда, атларда гаять озын юллар үтәргә туры килә. Булачак патша, урындагы кешеләр белән очрашып, борынгы храмнар, музейлар, тарихи һәм табигый һәй¬ кәлләрне, истәлекле урыннарны гына карап йөрми, гади кешеләрнең өйләренә дә бик теләп керә, аларның тормыш- көнкүрешләренә, кайгы-шатлыкларына игътибарлы була. 366
it--' Александр II N / 19 яшендә Александр Николаевич биш телдә (рус, немец, француз, поляк һәм инглиз телләрендә) иркен сөйләшә, шулай ук тарих, математика, фи¬ зика, табигать тарихы, география, статистика, хокук белеме, сәяси икътисад һәм Алла Кануны фәннәреннән бик киң мәгълүматлы була. Болардан тыш, хәрби фәннәрне дә яхшы үзләштерә. Белем дәрәҗәсе, нәзакәтле манералары һәм яхшы холкы белән аерылып тора. Россиядә дә, чит илләрдә дә очрашырга туры килгән кешеләрдә ул бик яхшы тәэсир калдыра. Тәхет варисы сыйфатында Александр Нико¬ лаевич чит илләргә еш чыга. 1838 елның маеннан 1839 елның июненә кадәр дәвам иткән иң озын сәяхәте вакытында ул Пруссия, Швеция, Дания, Бавария, Австрия, Голландия, Италия, Англия һәм башка князьлекләрдә, корольлекләрдә була. Александр Николаевич төрле илләрнең сәяси идарә ысуллары белән таныша, парламентларда була, аны һәммә җирдә зур ихти¬ рам белән кабул итәләр. Рим папасы Григорий XVI хәтта аның хөрмәтенә Изге Петр соборының гөмбәзен төрле төстәге утлар белән яктыртырга куша. 1841 елның апрелендә Петербургта Александр Нико¬ лаевич белән принцесса Мария Гессен-Дармштадтскаяның никахы була. Принцесса, православие диненә күчеп, Мария Александровна исемен ала. 1840 ел башларыннан Николай I улын дәүләт идарәсе эшләренә катнаштыра. Ул Дәүләт советы. Министрлар комитеты. Финанс комитеты эшләрендә катнаша. Пат¬ ша башкаладан читтә булган вакытларда тәхет варисына көндәлек эшләрне хәл итү җаваплылыгы йөкләнә. 1840 ел азакларыннан Александр Николаевич дәүләт тормы¬ шындагы бик мөһим мәсьәләләрне тикшерүче берничә комитетның, шул исәптән крепостной крестьяннарның хәлен яхшырту комитетының да рәисе итеп билгеләнә. 1849 елда Александр Николаевичка гвардия командуюш;ие һәм Россиядәге барлык хәрби уку йортларының башлыгы вазифасы тапшырыла. Тәхеткә утырганда Александр П төрле өлкәләрдә киң мәгълүматлы, дәүләт идарәсенең катлаулы машинасын җитәрлек дәрәҗәдә тирән күзаллаучы җитлеккән кеше була. Тәхеттә ул 1855 елдан 1881 елга кадәр утыра. 367
Крепостной хокукның бетерелүе. 1861 ел, 19 февраль мани¬ фесты. Александр II кулына идарә дилбегәсен авыр тарихи чорда ала. Кырым сугышы бара, хәрби хәрәкәтләр театрында вакыйгалар Россия файдасына булмый, илнең эчендә хәл киеренке, финансларның рәте киткән. Кыйбатка төшкән. Россия өчен уңышсыз сугышны тизрәк тәмамларга кирәк була. Патшалык итүенең беренче елында Александр П төп игътибарын менә шушы мәсьәләне хәл итүгә юнәлтә. Сугыш беткәч, хөкүмәт каршына эчке проблемалар килеп баса. Александр П ил белән элеккечә идарә итеп булмавына, авыр дәүләт бинасын нигездән үзгәртеп кору зарурлыгына, бөтен өлкәләрдә диярлек реформалар кирәклегенә бик тиз төшенә. Эчке эшләр министрының илдәге бик күп проблемалар һәм аларны хәл итүнең авырлыклары турындагы беренче отчетына ук патша: Зур кызыксыну белән укыдым, барлык кимчелекләрне ачыктан-ачык күрсәткән өчен рәхмәт, алар. Ходай ярдәме һәм уртак тырышлыгыбыз белән, елдан елга төзәтелеп барылачак,— р,ш1 яза. Әлеге мөһим проблемалар рәтендә аерым урынны кре¬ постной мөнәсәбәтләр проблемасы били. 1856 елда Мәскәү дворяннары каршында ясаган чыгышында патша крепост¬ ной хокукны бетерү кирәклеген ачыктан-ачык әйтә: Үзеннән- үзе астан бетә башлаганын көтмичә, крепостной хокукны өстән бетерү хәерлерәк булыр. Бу юл катлаулы һәм озын булып чыга. Тагын биш елдан соң гына крепостной хокук тарихка күчә. Ул биш ел эчендә бик зур әзерлек эшләре алып барыла. Киләчәк социаль үзгәртеп коруларның юридик, финанс һәм административ аспектларын дәүләт дәрәҗәсендә һәм җирле дәрәҗәдә карый торган төрле төр комиссияләр төзелә. Патша крестьяннарны азат итү актының бөтен халык ри¬ залыгын чагылдыруын тели. Әмма дворяннарның күпчелеге үзгәрешләр теләми. Александр П ватан тарихының әлеге кара битен берьюлы ябып куярга карар итә. Моның өчен аның көче дә, мөмкинлеге дә җитәрлек була. Шулай да ул моны монархия һәм империя өчен гаять әһәмиятле булган беренче катлау — дворяннар — үзгәрешләрдән канәгать ка¬ лырлык итеп эшләргә тырыша. Дворяннар үзгәрешләрнең котылгысызлыгын үзләре аңлар дип өметләнә. Шуңа күрә крепостной хокук проблемасын хәл итүгә әзерлек чоры 368
озакка сузыла. Киләчәк үзгәртеп корулар гаять зур Россия империясендәге социаль тормышның бөтен якларына да теге яисә бу дәрәҗәдә кагылмый кала алмый. Крепостной хокукны бетерү проектын 1850 ел башында патша тарафыннан чакырылган махсус комиссия эшли. Комиссиягә югары дәүләт чиновниклары һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре керә. 1860 ел азагына крестьяннар¬ ны крепостной бәйлелектән азат итү планы эшләнеп бетә. 1861 елның февралендә император крепостной хокукны бетерү турында Манифестка кул куя. Бу — файдалы һәм бөек эш була. 1861 елга крепостной хокук илнең бөтен җирендә дә булмый. Әмма Россиянең Европа өлешендәге халык күбрәк яшәгән авыл хуҗалыгы районнарында ул әле сакланып кал¬ ган була. Әлеге зона төньякта Петербург — Вологда линиясе белән (якынча 60 нчы параллель), ә көньякта Дон елгасы белән (якынча 45 нче параллель) чикләнә. Көнчыгышта бу район чиге Идел елгасы белән, ә көнбатышта Россия империясенең дәүләт чиге белән билгеләнә. Әлеге зур геогра¬ фик квадратта Россия халкының яртысыннан артыгы яши, һәм крепостной тәртипләр дә аеруча шунда көчле була. Илнең калган районнарында (Россиянең Европа өлешенең төньягы. Себер, Балтыйк буе) крепостной бәйлелек, гомумән, булмый яисә җир эшкәртүчеләрнең бик аз өлеше генә кре¬ постной була. w Г/ И iJBlj -"1. «Г ill 11 ч Крестьянарга Манифест уку. Рэссам. Б. М. Кустодиев а 369
Авыл старостасы тамгасы Мәсьәләнең катлаулылыгы шунда: күп очракта җир ал¬ павытларныкы була. Җир эшкәртүчеләр иртәгәдән башлап юридик яктан ирекле дигән закон чыгару аларны ачлыкка дучар итү булыр иде. Шуңа күрә 25 проңент крестьянга (ул вакытта шулкадәр крестьян ирексез була) ирек бирергә генә түгел, киләчәктә яшәр өчен икътисади шартлар да тудырырга кирәк була. Хакимиятне төп җир биләүчеләр булган дворяннар кат¬ лавының алдагы хәле дә борчый. Җир биләүчеләр арасында башка катлау вәкилләре — сәүдәгәрләр, меш;аннар, кре¬ стьяннар да була, ләкин ул вакытта алар өлешенә хосусый затлар кулындагы барлык җирнең 10 проңенты чамасы гына тия. Илгә офиңерлар корпусының һәм чиновникларның күпчелеген биргән беренче, аксөякләр катлавының мул тор¬ мышы турыдан-туры крестьяннарның хәленә бәйле була. Үзгәртеп кору чараларына керешкән хакимият, бер як¬ тан, крестьяннарга шәхси ирек бирергә, аларны үз көннәрен үзләре күрерлек минимум белән тәэмин итәргә, икенче як¬ тан, дворяннарның мәнфәгатьләрен якларга омтыла. Монарх 1861 елның 19 февралендә, тәхеткә утыруының алтынчы елында, крепостной хокукның бетерелүе турындагы Манифест белән берьюлы крепостной бәйлелектән чыккан крестьяннар турында Положениене тәшкил иткән берничә закон чыгару актын да раслый. Шул көннән крепостной хокук бетерелә, ә крестьяннарга ирекле авыл халкы исеме бирелә. Аларның алпавытларга юридик бәйлелеге мәңгегә юкка чы¬ гарыла. Манифест һәм яңа законнар басылып чыга, аларны бөтен Россия территориясендә чиркәүләрдә укыйлар. Крестьяннар шәхси ирек һәм үз мөлкәтләренә үзләре баш булу хокукы алалар. Элек алпавытларныкы булган полиңия хакимияте авыл общиналары органнарына күчә. Суд вәкаләтләре өлешчә крестьяннар тарафыннан сайланган волость судларына, өлешчә җәмәгать судьяларына тапшы¬ рыла. Алпавытлар үз җирләренә хокукларын саклап калалар, әмма крестьяннарга даими файдалануга каралты җире (крестьян хуҗалыгы тирәсендәге җир) һәм имана җире (авылдан читтәге авыл хуҗалыгы җирләре) бүлеп бирергә тиеш булалар. Шул җирдән файдаланган өчен, крестьяннар алпавыт җирләрендә эшләргә яисә акчалата яки продукт белән имана хакы түләргә тиеш була. Каралты һәм имана җирләренең 370
күләме махсус устав ярлыгы белән билгеләнә, аларны төзүгә ике ел вакыт бирелә. Крестьяннарга каралтыларын һәм, алпавыт белән килешеп, имана җирләрен сатып алу хокукы бирелә. Имана җирләрен сатып алучыларны хосусый милекче крестьяннар, ә сатып алмаганнарын вакытлыча бурычлы крестьяннар дип йөрткәннәр. Алпавытлар карамагыннан чыккан крестьяннар авыл җәмгыятьләрена берләшергә һәм җирле идарәләренең бөтен эшләрен авыл җыенында хәл итәргә тиеш булалар. Җыен карарларын өч елга сайлана торган авыл старосталары тормышка ашыра. Бер тирәдәге авыл җәмгыятьләре крестьян волостен тәшкил итә. Волость белән авыл старосталары җыелышы һәм авыл җәмәгатьчелегеннән сайланганнар идарә итә. Волость җыенында волость старшинасы, сайлана. Ул идарә эшләре белән беррәттән полиция вазифаларын да башкара. Крепостной хокук бетерелгәннән соң урнашкан крестьян узидарэсе, гомумән алганда, менә шундый була. Хөкүмәт уенча, реформа нигезендә крестьяннарга би¬ релгән барлык җирләр әкренләп крестьяннар милкенә күчеп бетәргә тиеш була. Крестьяннарның күпчелегенең алпавытка тиешле сумма¬ ны түләрлек акчасы булмый, шуңа күрә алар өчен акчаны дәүләт кертә. Бу бурыч акчасы дип санала. Крестьяннар җир бурычын аз-азлап ел саен кертергә тиеш булалар, бу йолым тулау дип атала. Крестьяннар җир өчен исәп-хисапны 49 елда ясап бетерерләр дип уйланыла. Йолым акчасын һәр елны бергә җыеп авыл җамгыяте түли, ә крестьян иманадан баш тарта да алмый, башка җиргә күчеп китә дә алмый. Моңа авыл җыенының рөхсәте таләп ителә. Рөхсәт алу бик авыр була, чөнки түләүләр уртак йөкләмә була. Бу уртак җаваплылык дип атала. Әлбәттә, әлеге үзгәртеп корулар күпләрне канәгатьлән¬ дерми. Алпавытлар бушлай эш көчен югалталар, финанс йогынтысы рычаглары сакланса да, киләчәктә крестьян¬ нарга йогынтыларын югалта баралар. Крестьяннарга озак еллар дәвамында җир өчен йолым түләргә тиеш булу оша¬ мый. Кайсыбер якларда чуалышлар булып ала, чөнки патша¬ ның җирне крестьяннарга йолым түләтмичә, бушлай бирү Волость суды рәисе тамгасы 371
Земство төшке ашта. Рәссам Г.Г. Мясоедов Й' <1 ч? ■ ш турындагы чын ярлыгын алпавытлар яшергән дигән имеш- мимешләр тарала. Казан губернасының Бездна авылын¬ да һәм Пенза губернасының Кандеевка авылында бул¬ ган вакыйгалар тарихка кереп кала. Анда крестьяннар, дәүләт хезмәткәрләрен куып җибәреп, үзләренең дөрес ха¬ кимиятләрен урнаштыралар. Әлеге авылларда эш крестьян¬ нар белән гаскәрләр арасында канлы бәрелешкә кадәр барып җитә. Тулаем алганда, гаять зур тарихи әһәмияткә ия рефор¬ ма җитди социаль тетрәнүләрсез уза. Реформаның ким¬ челекләренә дә карамастан, дәүләт авыр тарихи бурыч¬ ны—хурлыклы крепостной хокукны бетерү һәм илне социаль үзгәртеп коруга юл ачу бурычын хәл итүгә ирешә. Земство, шәһәр, суд реформасы һәм хәрби реформа. Мә¬ гариф системасын үзгәртү. Крепостной хокукны бетерү Россиядәге иҗтимагый тормышны тамырдан үзгәртә, ха¬ кимият каршына аны яңадан кору бурычы килеп баса. 1861 елның 19 февраль Манифестыннан үзгәртеп корулар чоры башлана, ул бөек реформалар чоры дигән исем ала. 1864 елның гыйнварында император Земство учреж¬ дениеләре турында положениене раслый. Әлеге Положе¬ ние нигезендә өяздә җире яисә башка күчемсез милке бул¬ ган затларга, шулай ук крестьян җәмгыятьләренә елына берничә тапкыр чакырыла торган өяз һәм губерна земство җыелышларына сайланган гласныйлар аша хуҗалык идарәсе эшләрендә катнашу хокукы бирелә. Көндәлек эшләрне алып бару өчен, өяз һәм губерна земство идарәләре сайлана. 372
Юллар төзү һәм аларны тәртиптә тоту, халыкны азык- төлек белән тәэмин итү, мәгариф, медицина ярдәме күрсәтү кебек җирле ихтыяҗларны кайгырту земстволар карамагы¬ на тапшырыла. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен, акча кирәк була, һәм җирле үзидарә органнары земство салымнары билгеләү хокукы ала. Земство үзидарәсе әкренләп кертелә. Беренче булып ул 1865 ел башында Самара губернасында оештырыла. Ел ахырына андый учреждениеләр тагын 17 губернада кертелә. 1881 елга земство инде Россиянең Европа өлешендәге 33 губернасында була. Земстволар ачылып, берничә елдан соң шәһәрләр дә киң үзидарә хокукына ия була. 1870 елда Александр II Шэһар положениесен раслый, аның нигезендә шәһәрнең төрле кат¬ лауларыннан сайланган гласныйлардан торган шәһәр ду¬ малары һәм шул думалар сайлап куйган шәһәр идарәләре авыл земстволары шөгыльләнгән эшләр белән шәһәрләрдә шөгыльләнә башлый. Шәһәр думалары гласныйларын сайлау хокукына әлеге шәһәрдә күчемсез милке (йорты, җире) булган яки берәр төрле сәүдә белән шөгыльләнгән барлык катлау вәкилләре дә ия була. Шәһәр үзидарәсе органнарына шәһәр салымнары кертү хокукы бирелә. Александр II нең тагын бер мөһим реформасы — суд эшләрен үзгәртеп кору. Элеккеге суд яшерен була, анда эшләр канцелярия юлы белән хәл ителә, еш кына белер- белмәс, берьяклы эшләнә, гаеплеләр еш кына судка чакы¬ рылмый да. Эшләр озакка сузыла, суд мәшәкатьләре гомуми ризасызлык тудыра. 1864 елның ноябрендә патша тиз, гадел, тигез һәм ачык суд төзү бурычын куйган яңа Суд уставын .раслый. Моннан соң суд төзелеше заманча дөнья нормаларына туры килә. Присяжныйлар суды һәм присяжный поверен- ныйлар (адвокатлар) институты кертелә. Александр II нең патшалык итүе хәрби реформа белән та¬ рихка кереп кала. 1874 елның 1 гыйнварында гомуми хәрби хезмәт бурычы кертелү турындагы указга кул куела. Россиянең югары катлаулары 100 елдан да артыграк вакыт дәвамында мәҗбүри хәрби хезмәттән азат булалар. Бөтен авырлык, нигездә, крестьяннар җилкәсенә төшә, ел саен крестьяннар арасыннан рекрут алалар. Солдатка алын¬ ганнар, гаиләләреннән бик озакка аерылып, өлкән яшькә 373
T " I" T ii-.i’l-xsi»-: ^-: Мәктәпкә озату Ака i - W' I җиткәч кенә өйләренә кайталар, чөнки хезмәт срогы 25 ел була. Гомуми хәрби хезмәт буры¬ чы кертелү турындагы указда болай диелә: Ватанны саклау эше — бөтен халыкның уртак эше һәм һәрбер рус гражданинының изге бурычы. 1871 елдан 21 яшькә җиткән барлык ир-егетләр дә хәрби бу¬ рыч үтәүгә чакырыла башлый. Бу мәсьәләдә ташламалар да күздә тотыла. Гаилә хәле буенча (гаи¬ ләдә бердәнбер бала) хезмәттән азат ителү карала, булачак сугышчының белем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә хезмәт срогы кыскара, ә халыкның кайбер категориясе, мәсәлән укыту¬ чылар, бөтенләй армиягә алынмый. Армиядә хезмәт итү срогы 6 елга, флотта 7 елга калдырыла. Александр II патшалык иткән чорда мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр була. Яңа югары уку йортлары ачыла. 1863 елда югары уку йортларына киң автономия биргән Уни¬ верситет уставы раслана. Бөтен эчке идарә мәсьәләләре чиновник-попечительдән укытучылар арасыннан сайланган совет карамагына күчә. Уку-укытудагы үзгәрешләр генә түгел, университетның бөтен эчке тормышын оештыру сай¬ ланып куела торган ректор җитәкчелегендә университетның үз кулында туплана. 1864 елда яңа Мәктәп уставы раслана, устав нигезендә гимназия һәм реаль училиш,елар ачыла. Гимназияләрдә, нигездә, гуманитар фәннәр һәм чит тел¬ ләр, шул исәптән латин һәм грек телләре укытыла. Гим¬ назия укучыларны университетларга керүгә әзерли. Реаль училиш;еларда табигый-фәнни дисңиплиналарга өстенлек бирелә. Училище укучыларга югары техник уку йортларына керергә юнәлеш бирә. Гимназияләр дә, реаль училищелар да балаларга тәмамланган урта белем бирә. Александр II заманында аз керемле гаилә балалары, күбесенчә крестьян балалары өчен башлангыч (ике һәм дүрт класслы) мәктәп белеме киң үсеш ала. Аның 26 ел патшалык итү дәверендә төрле төрдәге мәк¬ тәп, гимназия һәм училищелар саны күп тапкырлар арта. 374
1880 елда уку йортларының саны 23 меңнән (1,5 миллион чамасы укучы) артып китә, ә 1861 елда төрле профильдәге уку йортлары 5 меңгә дә җитмәгән була. Россия һәм Европа державалары. Князь А. М. Горчаков. Пат¬ ша Александр П һәм рус дипломатиясе Кырым сугышыннан соң Россия калган дипломатик изоляңиядән чыгар вакыт җиткәнен бик ачык аңлый. Мәсьәләне чит ил эшләре министры князь А.М. Горчаков (1798—1883) хәл итәргә тиеш була. Александр II тарафын¬ нан 1856 елда билгеләнгән князь әлеге гаять мөһим дәүләт постын 25 ел били. Европада сәяси вәзгыять куелган бурычларны хәл итү өчен уңай була. Франңуз императоры Наполеон һәм аның хөкүмәте Париж солыхы төзелүгә үк Россиягә дусларча игътибар күрсәтә башлый. 1857 елның сентябрендә Вюртемберг корольлегенең башкаласы Штутгартта Александр П белән Наполеон Ш очраша. Императорлар өч көн буе агым¬ дагы сәяси вакыйгаларны тикшерәләр һәм мөһим халыкара проблемалар буенча Петербург белән Парижның карашлары бик якын булуын ачыклыйлар. Бу әлеге ике илнең якынаю сәясәтенә юл ача. Ләкин якынаю булмый кала. Франция- Россия геополитик союзын төзү 30 елдан да артыграк ва¬ кытка кичектерелә. Сәбәпләре төрле була, шулар арасында француз дипломатиясенең сукырлыгын да төп сәбәпләрнең берсе дип карарга кирәк. 1850—1860 елларда Россия белән Франциянең сәяси якынаюына үтеп чыга алмаслык киртә куйган төп ике проблема була. Беренчедән, 1856 елгы Па¬ риж договорын яңадан карау мөмкинлеге турында Париж хәтта уйларга да теләми. Икенчедән, әлеге дә баягы шул «Польша масьәләсе» комачаулык итә. Монархларның Штут¬ гарт очрашуында нәкъ шул киртә булып тора. Сөйләшүләр ахырында Наполеон Ш, патшага мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Минем баш тарта алмый торган йөкләмәләрем бар, һәм җәмәгатьчелек фикере белән дә исәпләшергә тиешмен, ә ул Польшага карата уңай фикердә тора. Ике арадагы яхшы мөнәсәбәтләребезне өзәргә туры килмәсен өчен (ә мин аны бик югары бәялим). Сезне шул йөкләмә турында ачыктан- ачык кисәтеп куярга тиешмен». Әлеге сафсата Александр П гә авыр тәэсир итә, ул анда Россиянең эчке эшләренә тыкшыну омтылышын күрә. Пат¬ А. М.Горчаков 375
ша теманы алга таба дәвам итеп тормый, Польшага иминлек һам уңышларны миннән дә кубрәк теләуче юктыр дию белән чикләнә. Болар буш сүз генә булмый. 1850 елның икенче яртысын¬ да Россия хөкүмәтенең Польша патшалыгына карата сәясәте сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Александр II империянең әлеге тынычсыз регионында ныклы тынычлыкка ирешергә тели. 1830—1831 елгы восстаниедә катнашучылар ярлы¬ кау ала, Рим куриясе белән Ватиканның Польша католик чиркәвен идарә итү хокукын раслаган 1847 елгы конкордат торгызыла. Мәктәп эшләре Польша хакимияте карамагы¬ на күчә, Варшавада Медицина фәннәре академиясе ачыла. Җирле хуҗалык ихтыяҗларын хәл итү өчен, бүлекләрен Польшаның барлык губерналарында ачу хокукы булган Польша Үзәк җир эшкәртү советы төзелә. Әмма боларның берсе дә Петербург исәп тоткан нәтиҗә¬ ләргә китерми. Польша иҗтимагый төркемнәренең ли¬ дерлары, Россия монархының яхшы нияттән чыгып эш¬ ләгән эшләрен йомшаклык дип аңлап. Россиягә каршы эшчәнлекләрен көчәйтәләр генә. Ул вакытка Көнбатыш Ев¬ ропа илләрендәге кайбер башкалаларда, мәсәлән Парижда, шактый абруйлы урыннар биләгән күп санлы Польша эми¬ грантлары була. Польша аристократиясе мәнфәгатьләрен ча¬ гылдырган ак партия үзәге дә, ксендзлар, вак җир биләүче¬ ләр һәм йомышлы кешеләр белән союзда торып эш итүче кызыл партия дә биредә формалаша. Үзенең җәмәгатьчелек каршындагы абруен кайгырткан Наполеон Ш хөкүмәте Польша эше белән кызыксынуын яшерми. Поляк эмиграциясе юлбашчылары миләттәшләре яшәгән районнарның бәйсезлеге өчен генә түгел, киләчәктә төзеләчәк Бөек Польша составына кертәселәре килгән гаять зур көнбатыш территорияләрне Россиядән тартып алу өчен дә көрәшәләр. Польша җирләренең бәйсезлеген тормышка ашырганда. Россияне бөтен чаралар белән көчсезләндерү идеясе Англия¬ дә кайнар яклау таба. 1862 елның мартында премьер-министр лорд Пальмерстон обш;иналар палатасында «Польшаның азатлыгы» турында ялкынлы нотык тота. Полякларга ко¬ раллы ярдәм вәгъдә итмәсә дә, аларның «бетмәс-төкәнмәс һәм җиңелмәс патриотизмын» төрлечә мактый. Әлбәттә, Англия дә, Франция дә Польша өчен сугышырга җыенмый. Көнбатыш дипломатиясе. Россиянең көчәюенә 376
юл куймас өчен, Польшаны бары файдаланырга гына ты¬ рыша. Пальмерстон речь сөйләгән вакытта, Польшада сугыш башланмаган була әле, әмма аның якынлыгы сизелә инде. Хәлләр 1860 ел ахырына үзгәрә. Баштарак бәйсезлек ши- гарен күтәреп һәм «гадел сугышта» һәлак булганнар ру¬ хына дога укып, тыныч демонстрация белән чикләнсәләр, әкренләп чыгышлар кыза бара, Варшавада һәм күп кенә башка шәһәрләрдә административ затларга гына түгел, гомумән, руслар һәм православие динендәгеләр адресы¬ на дошманлык чыгышлары, янаулар гадәти күренешкә әйләнә. 1861 елның февралендә эш хәрбиләр белән халык төркеме арасында бәрелешләргә барып җитә, хәрбиләргә урамда ташлар ыргыталар. Ату тавышлары яңгырый, 6 кеше үлә. Аларны тиешле хөрмәт күрсәтеп дәүләт исәбенә җирлиләр, килеп чыккан хәлгә наместник үкенеч белдерә, әмма тыныч¬ лык озакка бармый. 1863 ел башында поляк районнарында кораллы восстание кабынып китә. Рус хәрби гарнизоннары бөтен Польша территориясендә һөҗүмгә дучар булалар. Ан¬ нары империя учреждениеләрен, православие чиркәүләрен һәм. Россия агентлары дип, гап-гади кешеләрнең йорт- каралтыларын җимерү башлана. Баш күтәрүчеләрнең мондый чыгышлары ел ярым ди¬ ярлек дәвам итә. Соңгы каршылык учаклары рус армиясе тарафыннан 1864 елның маенда сүндерелә. Бер мөһим мәсьәләне ачыклап китү урынлы булыр: рус-поляк низагында икенче як җиңгән очракта бәйсез Польша барлыкка килер идеме икән? Бу сорауга җавапның тискәре булуы шиксез. Әлеге тарихи чорда Польша фәкать Россия белән ныклы союзда гына яши алган булыр иде, ә моның белән ак партия җитәкчеләре дә, кызыл партия җитәкчеләре дә килешә алмый. Икенче вариант очрагында исә Польша ул вакытта дөньяда иң куәтле коры җир армиясе тоткан Пруссиягә җиңел табыш булган булыр иде. Пруссия хөкүмәте башлыгы Бисмарк бу хакта үз фике¬ рен бик ачык әйтә: Польша мәсьәләсе ике юл белән генә хәл ителә ала — йә Россия белән килештереп, тиз генә восста¬ ниене бастырырга һәм көнбатыш державаларны шул факт белән кисәтергә, йә хәлнең алга таба да начараюына юл куеп, русларның Патшалыктан куылып чыгарылуын яисә ярдәм сорарга мәҗбур булуын көтәргә, шунда, кыю хәрәкәт 377
итеп, Пруссия исәбенә Патшалыкны алырга. Өч ел эчендә анда тулы германизация булган булыр иде. Россиягә каршы риторикадан исергән Париж белән Лон¬ дон әлеге перспективага әһәмият бирмиләр. Россия Евро¬ пада гегемонлык итәчәк дигән мифтан курку Бисмаркның киләчәктә континенттагы тынычлыкка янаган экспансия сәясәтендә гәүдәләнеш тапкан реаль куркынычны күрергә комачаулый. Польшадагы восстание Россиянең эчке һәм тышкы сәя¬ сәтендә сизелерлек чагылыш таба. Консерватив милләтчелек тенденцияләре фактка әверелә. Дәүләтнең бөтенлегенә яна¬ ган куркыныч төрле иж,тимагый төркемнәрне, шул исәптән әле күптән түгел генә Польша автономиясен яклаган һәм либерал саналганнарны да, бердәм һәм беленмәс империя шигаре астына жң1я. Герңенның полякларны яклаган «Коло¬ кол» журналы Россиядәге укучыларын югалтып бетерә яза, хәтта ни гомерләр баш күтәрүчеләр ягында булган Л. Н. Тол¬ стой да полякларга каршы сугышка барырга ж,ыена. 1863 елгы Польша вакыйгалары Россия эчке сәясәтенең киләчәктәге курсына йогынты ясамый калмый. Петербург¬ ның Париж һәм Лондон белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаш¬ тыру теләге юкка чыга. Польша конфликтының башында ук Россия ягында булган Пруссия аның бердәнбер союзнигы булып кала. 1863 елда Берлин белән Петербург арасын¬ да хәрби конвенция төзелә, Пруссия аның нигезендә үз территориясенә килеп эләккән поляк фетнәчеләрен Россия хакимиятенә тотып бирергә тиеш була. Пруссия хакимияте әлеге килешүне ж,иренә ж,иткереп үти. Әкренләп Россиядә аның Европада бердәнбер союзнигы Пруссия генә була ала дигән фикер ныгып урнаша. Патша да, А. М. Горчаков та шул карашта торалар. Моннан файдаланган Пруссиянең империячел дәгъва¬ лары торган саен көчәя бара. 1864 елда ул Австрия белән берлектә Даниягә һөҗүм ясый, аны тар-мар итеп, көньяк провинцияләрен басып ала. 1866 елда Австрия-Пруссия сугышы башлана, анда Австрия җиңелә, ә Пруссиянең позицияләре Германиянең үз эчендә дә (ул чорда Германия 32 князьлек, графлык һәм корольлекне берләштерә, арада иң эресе Пруссия була), Германиядән читтә дә ныгый. 1870 елда Франция-Пруссия сугышы кабынып киткәч. Россия нейтралитет саклый, Франциягә ярдәмгә килми. Кырым сугышының үпкәләре онытылмаган була әле. Напо- 378
леон Франциясенең җиңелүе ачыклангач, Россия хөкүмәте князь Горчаков нотасы белән, чит ил державаларына: Россия Кара диңгездә флот төземәү турындагы йөкләмәсен өстеннән төшерә һәм хәрби суднолар төзүгә керешә дип белдерә. 1856 елгы Париж килешүе гамәлдән чыга. 1871 елда Пруссия короле Вильгельм I җитәкчелегендәге бердәм Германия империясе игълан ителә. Бердәм, көчле Германия төзелүгә төрле сәбәпләр, шул исәптән Россиянең дусларча мөнәсәбәттә булуы да булышлык итә. Киләчәктә Германия Россиянең куркыныч дошманына әверелер дип ул чордагы Петербургта күз алларына да китерә алмыйлар. 1878 елдагы Берлин конгрессына кадәр А. М. Горчаков та, Александр П дә Берлин белән Петербург арасындагы союз¬ ның какшамаслыгына инанган булалар. Берлин конгрессы әлеге иллюзияне юкка чыгара һәм шуны күрсәтә: Германия империя мәнфәгатьләрен теләсә нинди декларацияләрдән дә өстен куя. Конгресс тәмамлангач, Горчаков патшага бу минем иң зур җиңелуем ди һәм монархтан минеке да дигән җавап ишетә. 1. 1860 еллар башында Россиядә крепостной хокукның бетерелүе тарихи зарурлык булган дип әйтеп буламы? Фикерегезне дә¬ лилләгез. 2. Александр II шәхесе формалашуның үзенчәлекләре һәм ул алган тәрбия аның крестьян мәсьәләсен хәл итүенә йогынты ясыймы? 3. 1861 елгы реформаның төп положениеләрен әйтегез. Аларның кайсыларында крестьян мәсьәләсенә яңа, заманча караш күбрәк дәрәҗәдә күренә? Реформада нәрсә аның чикләнгәнлеге турында сөйли? 4. Россия, крепостной хокук бетерелү нәтиҗәсендә, цивилизация үсешенең югарырак стадиясенә күчү мөмкинлеге ала дигән фикер белән килешәсезме? 5. Александр II үткәргән земство, шәһәр, суд реформаларына һәм хәрби реформага, мәгариф системасындагы үзгәрешләргә характе¬ ристика бирегез. Әлеге реформалар крепостной хокук бетерелүгә ничек бәйле? 6. Кырым сугышыннан соң Россиянең дипломатик изоляциясен өзәргә мөмкинлек биргән тышкы сәяси шартларга характеристика бирегез. 7. Россиянең тышкы сәяси бурычларын хәл итү өчен, рус дипло¬ матиясе нинди адымнар ясый? Александр II идарә иткән чорда Россия тышкы сәясәтенең нәтиҗәсенә бәя бирегез. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 379
§ 32 Крепостной хокук бетерелгәннән соң Россия Авыл хуҗалыгы. 1850 еллар уртасында Россия халкы 70 млн чамасы кеше тәшкил итә, шуларның нибары 10 проценты шәһәрләрдә яши. 40 елдан, 1890 еллар уртасына, империядә халык саны 130 млн кешегә җитә, шуларның 17 миллионы (13%) шәһәрләрдә яши. Халык саны арту темплары буенча XIX гасырның икенче яртысында Россия Европа илләренең барысын да узып китә. XIX гасыр ахырына Россиянең авыл хуҗалыгында 25 млн нан күбрәк ат, 31 млн баш мөгезле эре терлек, 12 млн дуңгыз, 63 млн сарык була. Россия дөньяда авыл хуҗалыгы продук¬ циясен иң куп җитештереп сатучы иллардэн санала. Россиянең авыл хуҗалыгы ныграк үскән районы Евро¬ па өлешенең үзәге була. Төп чәчүлек һәм көтүлек җирләр, терлекнең күпчелек өлеше (80% тан артыграгы), шунда, илнең эчке ихтыяҗлары һәм чит илләргә чыгару өчен аш¬ лык, ит һәм башка продукциянең төп өлеше биредә җи¬ тештерелә. XIX гасырда игенчелек һәм терлекчелек продукт¬ лары Россиянең чит илгә чыгарыла торган төп товарлары санала. Крестьяннарны крепостной бәйлелектән коткару авылда хуҗалык эшчәнлегенең шартларын тамырдан үзгәртергә тиеш була. Бу үзгәрешләр әкренләп бара. Авыл хуҗалыгы¬ ның продуктлылыгы арта. 1860 еллар башына бер дисәтинә җирдән 25 пот чамасы ашлык уңышы алынса, 20 елдан ул 40 потка җитә. Крестьян хуҗалыгы гаиләнең азык-төлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә генә түгел, товар-акча мөнәсәбәтләренә керүгә дә йөз тота башлый. Авыл җәмгыятьләре һәм аерым ныклы крестьян хуҗалыклары әкренләп тулы хокуклы базар икътисады субъектларына әверелә баралар. Крепостной хокукның бетерелүе крестьянны җир биләүче алпавыттан юридик яктан бәйсез итсә дә, мөһим икътиса¬ ди рычаглар алпавытлар кулында кала бирә. 1861 елгы реформа положениеләре нигезендә крестьянның имана паеның зурлыгы һәм йөкләмә {алпавытка эшләу) күләме крестьяннарның алпавытлар белән килешүе нигезендә гомерлеккә билгеләнергә һәм аерым документ — устав яр¬ лыгында күрсәтелергә тиеш була. Документны хөкүмәт тарафыннан җирле алпавытлар арасыннан билгеләнгән затлар — җәмәгать арадашчылары төзи. Шуңа күрә бик еш 380
1 гектар- UrejSijW..; ’4 Г кына андый ярлык-килешүләрдә алпавытларның хокуклары яклана, бу исә крестьяннар арасында ризасызлык тудыра. Мондый хәл аеруча кара туфраклы губерналарда (Орел тирәсеннән көньякка таба) сизелә, чөнки анда авыл халкы күпчелек була һәм җирләр, югары уңыш биргәнлектән, империянең төньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш районнарына караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә кыйммәтрәк бәяләнә. Нәкъ менә шул кара туфраклы губерналарда крестьян¬ нарга бирелгән җир (имана) кайчакларда бик кечкенә була. Нәкъ шул районнарда җир мөнәсәбәтләрендәге кар¬ шылыкларның аеруча кискенлеге сизелә. Бик еш кына 3—4 дисәтинәдән (дисәтинә дан аз гына артыграк) торган имана җире гаиләнең азык- төлеккә ихтыяҗын бөтенләй дә канәгатьләндерми. Крестьян гаиләсе, гадәттә, зур була (8—10 бала гадәти күренеш са¬ нала). Ә халык саны арту куллануның да артуына китерә. Җир җәмәгать (мир) милке санала һәм авыз санына карап бүленергә тиеш була. Ләкин гаилә составы үзгәреп тора, шунлыктан җирне даими рәвештә яңадан бүләргә туры килә, ә моны эшләү җиңел булмый. Кайбер төбәкләрдә мон¬ дый яңадан бүлүләр берничә дистә елга бер тапкыр эшләнә, ә кайберләрендә крепостной хокук бетерелгәннән алып 1917 елгы революциягә кадәр бер тапкыр да үткәрелми. Нәтиҗәдә крестьяннар җирсезләнә. Крестьян гаиләсенең имана җире ваклана (гаилә башлыгы җирне балаларына булеп бирә, тегеләре, вакыты җиткәч, үз балаларына бүлә һ.б.), кими. Авылда җир проблемасы кискенләшә. Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү тү¬ бән була. Крестьян хуҗалыкларында бабайлардан калган эш кораллары белән эшлиләр. Яңалыклар бик аз һәм бик зур кыенлыклар белән генә керә. Консерватив фикер йөртү җир эшкәртүчеләрнең күбесенә яңа техник җайланмалар белән кызыксынырга, авыл хуҗалыгы эшләрендә заманча ысуллар кулланырга комачаулый. Өч басулы чәчү әйләнеиае дип йөртелгән, әллә кайчан искереп беткән чәчү әйләнеше системасы хакимлек итә. Бу система буенча басуга беренче елда уҗым арышы, икенче елда сабан ашлыклары (арыш белән бодайдан кала, солы, арпа, борчак) чәчелә, өченче елны басу чәчелми кала (пар җире) һәм көтүлек хезмәтен үти. Төп авыл хуҗалыгы культураларыннан беренче урында арыш тора: Россиянең Европа өлешендәге сөрү җирләренең ■ г",.. ' Чәчүче. Рәссам Г.Г. Мясоедов уҗым бодае яисә 381
1, ir’ л- w С*'' . Кырда төшке аш. Рәссам К. Е. Маковский Мосафир. Рәссам В.Г. Перов 40% чамасына арыш чәчелә. Ан¬ нан соң солы (20%), бодай (17%), арпа (7%), карабодай (6%) һәм тары (3%) китә. Бәрәңге авыл хуҗалыгы җирләренең нибары 2 процентына гына утыртыла. Сатуга чыгарыла торган авыл ху¬ җалыгы продукциясенең төп өлешен крестьян хуҗалыгы бирә. Крестьян хуҗалыгының продуктлылыгы шак¬ тый түбән, ашламалар, яңа авыл ху¬ җалыгы кораллары, яңа чәчү әйләнеше кулланган алпавыт җирләрендәге уңыштан икеләтә ким була. Заманча сабан, тырма, җилгәргеч, ургыч һ.б.ны сатып алу крестьян өчен катлаулы һәм еш кына матди яктан мөмкин дә булмаган эш була. Металл эшләнмәләр сатып алырга күп очракта акчалары булмый, һәм алар борын-борыннан калган сука, агач сабан һәм тырма белән эш итәләр. Сука җирне 5—10 сантиметр тирәнлектә генә йомшарта ала. Куллануга әкренләп тимер сабаннар, тимер тырмалар керә башлый: башта алпавыт хуҗалыкларында, ә XIX га¬ сыр ахырыннан крестьян хуҗалыкларында да. Крестьяннар андый коралларны акча салышып уртакка алалар. Җир азлык һәм крестьян тормышының обш;инага нигез¬ ләнгән булуы обгцина крестьянының базар законнары буенча эшли торган җитештерүчегә әверелү процессына комачау¬ лык итә. Крестьянның тормыш хәле әкренлек белән генә яхшыра. Бу беренче чиратта кара туфраклы районга кагыла. Шәһәр системасы үсеш алган төньяк районнарда крестьян акча эшләргә якын-тирәдәге шәһәрләргә китә алса (авылда эш бетеп торган кышкы айларда гына булса да). Россиянең Европа өлеше көньягында болай эшләү шактый катлаулы була. Шәһәрләр аз булганлыктан, крестьянга үзенең кул эшләрен сату яисә хезмәтен тәкъдим итү авыр була яки бөтенләй дә мөмкин булмый. Дәүләт тарафыннан финанслана торган күп санлы авыл хуҗалыгы мәктәпләрендә һәм курсларда, крестьян¬ нарга уңышны күтәрү өчен ничегрәк эшләргә кирәклеген өйрәтәләр. Интенсив җир эшкәртү районнарында барлыкка килгән беренче тәҗрибә станцияләре һәм үрнәк хуҗалыклар крестьяннарда зур кызыксыну уята. 382
hi 1865 елда Мәскәүдә Петр җир эшкартү һәм урман академия¬ сенә нигез салына. Ул, авыл ху¬ җалыгы эшчәнлеген һәрьяклап өйрәнеп, хөкүмәткә, хосусый җир эшкәртүчеләргә һәм җир биләүчеләр¬ гә тәкъдимнәр эшли. Сәүдә һәм сәнәгать үсеше. XIX га¬ сырның икенче яртысында Россия¬ нең икътисади хәле бик начарая. Кырым сугышы илнең финанс системасын тарката. Дәүләт¬ нең кеременә караганда чыгымы күбрәк була, акчаның бәясе төшә, казна бушап кала, сәнәгать һәм сәүдәнең ышанычлы кредиты булмый, ә ирекле капитал коточкыч тизлек белән чит илгә чыгарыла. Җитди чаралар күрергә кирәк була. Император Алек¬ сандр II җитәкче постларга килеп туган икътисади проб¬ лемаларның кыю чишелешен табарга сәләтле яңа кешеләр тәкъдим итә. 1862 елда Финанс министрлыгы башлыгы итеп М.Х.Рей- терн (1820—1890) билгеләнә. Ул хөкүмәттә иң яшь ми¬ нистр була һәм шул урынны 16 ел били. Рейтерн икътисадны сәламәтләндерүнең киң програм¬ масын эшли: дәүләт халык хуҗалыгы үсешенә актив бу¬ лышлык күрсәтергә тиеш. Министр эшкуарларның шәхси иниңиативасын хуплауга аерым әһәмият бирә. Элегрәк баш финанс идарәчелеге беренче чиратта Бюд¬ жет министрлыгы булган. Аның төп функңиясе салым җыюга һәм җыелган акчаны төрле ихтыяҗларга бүлеп бирүгә кайтып калган. Яңа министр әлеге тәртипне үзгәр¬ тергә була. Аңа кадәр бюджет күрсәткечләре дәүләт сере саналса, Рейтерн шунда ук дәүләт бюджетын бөтен кеше дә таныша алырлык ачык иттерүгә патшаның ризалыгын ала. Финанс сметалары төзү, дәүләт финанс ресурсларының исәбен алып бару кагыйдәләре эшләнә. 1862 елдан дәүләт чыгымнары һәм керемнәре турында мәгълүматны матбугат¬ та бастырып чыгаралар. Иң мөһим мәсьәлә булып дәүләт бюджетын яңа елга кергәнче формалаштыру һәм аның параметрларын тайпы¬ лышсыз үтәү тора. Финанс министры чыгым-керем статья¬ ларында тигезлек сакларга һәм бөтен финанс хуҗалыгын й аж I Петр җир эшкәртү һәм ур¬ ман академиясе 383
ж м. X. Рейтеры бөлдерү ихтималы булган гаять зур дефицитны киметергә тырыша. Болар илнең чыгымнарын шактый киметүне таләп итә. 1860—1870 елларда Рейтерн җитәкчелегендә һәм аның инициативасы белән илнең икътисади сәясәте формалаша, Финанс министрлыгы аның көйләүчесе була. Финанслар¬ ны ныгыту, рубльне тотрыклы итү, көчле һәм тигезлекле бюджет формалаштыру өчен шәхси инициативага юл кую, чит илләрдән капитал җәлеп итү кирәклеген министр бик яхшы аңлый. Ил эчендәге капиталга тулы ирек бирү за¬ рурлыгын таный. Әлеге программаны әкренләп тормышка ашыру киң икъ¬ тисади перспективалар ача, сизелерлек уңышларга китерә. Нәкъ менә Рейтерн чорында Россия аграр илдән аграр- индустриаль илгә әверелә башлый. Заманча беренче эре авыр сәнәгать предприятиеләре, беренче хосусый коммерция банклары М. X. Рейтерн ми¬ нистр булган чорда барлыкка килә. Шул чорда мөһим тимер юл проектлары тормышка ашырыла. Салым реформасы үт¬ кәрелә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә административ чикләүләрнең күбесе бетерелә, даими арта баручы хосусый компанияләр эшчәнлегенә җиңеләйтелгән кагыйдәләр кер¬ телә. Шушы чорда дәүләтнең банк сәясәте формалаша, эре хосусый коммерция кредиты учреждениеләре барлыкка килә, кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү кагыйдәләре тәр¬ типкә китерелә. Яңа таможня тарифы чит илгә товар чыгару түләүләрен бик нык киметә. Шул ук вакытта читтән товар кертү, аеруча машиналар һәм сәнәгать өчен чимал кертү бәяләре дә киметелә. Россия икътисадын модернизацияләү эшендә М. X. Рей¬ терн тимер юллар салуга бик зур әһәмият бирә. Заманча аралашу юлларының никадәр әһәмиятле булуын Кырым сугышы күрсәтә. Русларның өстәмә көчләре килеп җиткән¬ че, пар суднолары булган Англия белән Франция Кырымда¬ гы гаскәрләренә өстәмә көч һәм хәрби коралларны алданрак китереп җиткерәләр. Финанс министрлыгы күзәтчелеге астында Россиядә ти¬ мер юл төзү шаукымы башлана. 1865 елдан 1875 елга кадәрге чорда тимер юллар челтәре биш тапкырга диярлек — 3842 чакрымнан 19029 чакрымга кадәр озыная. Моңарчы кү¬ релмәгән темплар эре инвестицияләр дә таләп итә. Бу 384
максатка Финанс министрлыгы дәүләт акчаларын һәм чит ил заем¬ нарын файдалана. Транспорт ар¬ терияләрен җиһазлар һәм күчмә состав белән тәэмин итү өчен, зур- зур машина төзү һәм металлургия заводлары салына. Бик тиз генә Донбасс һәм Баку районнарын үз¬ ләштерү башлана, соңрак алар Рос¬ сия сәнәгатенең эре сәнәгать-чимал зоналарына әверелә. kJ -л*- •- tr А. J* ? йөк ташу, шул исәптән чит илләргә дә арзаная һәм га- диләшә. Чит илләргә товар ташуның арзанаюы аеруча мөһим була, чөнки төп товар авыл хуҗалыгы продукциясе, беренче чиратта ашлык була. 1863 елда экспорттан гомуми керем 154,5 млн сум тәшкил итсә, 1867 елга ул 244,8 млн сумга җитә. 1870 ел башына финанс министры акча курсын тотрык- лыландыруга ирешә (рубль башка валюталар белән нисбәттә «төшүдән» туктый). Европа биржаларында рус фондлары¬ ның котировкалары, ягъни акция һәм облигацияләренең бәяләре күтәрелә. Әкрен-әкрен финанс министрының илдә сәнәгатьне үсте¬ рү юллары һәм ысулларына карашы шактый үзгәреш кичерә. 1870 елларда финанс министры, бер яктан, эшмәкәрлеккә карата, мәсәлән, Германиядәге шикелле, катгый дәүләт контролен якласа, икенче яктан, таможня сәясәтендә кат¬ гый протекционизмны яклый. Министрлык, беренче чи¬ ратта моңа кадәр төзелгән акционерлык җәмгыятьләрен аякка ныграк бастырырга омтылып, яңа акционерлык җәмгыятьләре оештыруны тоткарлый башлый. Рейтернның тагын бер мөһим сыйфаты — ул популяр булмаган чараларны яклаудан курыкмый. Мәсәлән, 1860 еллар уртасында Алясканы Америкага сатуны хуплый. Әлеге ерак территорияләрне сакларга Россиянең хәленнән килми, анда хуҗалык итәргә булышырлык мөмкинлеге булмый. Империягә бу авыр йөкнең кирәге юк дип саный Рейтерн. Бу бары финанс чыгымнары гына таләп итә һәм башка державалар белән бәрелешкә китерергә мөмкин. Дәүләт эшлеклесенең акылы,— Рейтерн аңлавынча, зуррак максатлар хакына кечерәгеннән баш тарта белү. Аляска 1867 елда бик аз суммага—7,2 млн долларга сатыла (хәзерге Тимер юл салу. Рәссам Г.Савицкий 385
курс буенча 1 млрд доллар чамасы). Әлеге сумма тимер юл төзелешенә тотыла. Рейтернның эшчәнлеге югары бәяләнә: ул Россиянең иң югары бүләгенә — Изге Андрей Первозванный орденына лаек була. 1880 еллар башына илдәге хәл. Народниклар терроры. 1860 еллар башыннан Россиядә үткәрелгән реформалар илнең икътисади үсешен тизләтә, шәхси инициативага юл ача. Шәһәрләр үсә, тимер юллар төзелә, бик күп сәнәгать предприятиеләре барлыкка килә. Халык арасында укый-яза белүчеләр арта, йөзләрчә яңа уку йортлары ачыла. Суд эшлә¬ ре системасы либеральләшә. Халык үз мәнфәгатьләрен, шул исәптән урындагы затларның башбаштаклыгыннан, судта яклау хокукы ала. Цензура чикләнә, йөзләрчә яңа газета- журналлар чыга башлый. Чит илләргә чыгу тәртипләре гадиләшә. Меңнәрчә рус туристлары һәм сәяхәтчеләре ел саен Россиядән читкә чыга, бик күпләр Европаның иң дәрәж,әле уку үзәкләрендә белем ала башлый. Дәүләтнең сәясәте әкренләп Россияне либераль, хокукый дәүләткә әверелдерүгә юнәлтелә. Ләкин дәүләтнең әлеге курсын бөтен кешеләр дә хуп¬ ламый. Бик күпләр бу үзгәрешләрне кабул итми, алар ке¬ ше эшчәнлегенең, иж,тимагый мәнфәгатьләрнең бөтен өл¬ кәләренә дәүләт хакимлеге контрольлек иткән һәм һәр эшкә түрәләрнең рөхсәтен алырга кирәк булган Николай I зама¬ нын сагыналар. Чиновникларның шактые, мәсәлән, шул тәртипләрне кирәксенә. Шулай да илнең яңарыш курсына куркыныч реформа¬ лар бик әкрен һәм өстән-өстән генә бара диючеләр ягыннан яный. Илдә тамырдан үзгәрешләр таләп итүче сул радикаль агым һәм түгәрәк вәкилләре нәкъ менә 1860 еллар башында килеп чыга. Аларны народниклар дип атыйлар. Народниклар идеологиясенә нигез салучылар А. И. Гер¬ цен һәм Н.Г.Черны.и1евский була, «Кеше шәхесе тарихтан, ж,әмгыятьтән, кешелектән өстен тора» дигән төп девизны В.Г.Белинский формалаштырган була. Соңрак бу формуланы танылган крестьян социализ¬ мы идеологы Н.К.Михайловский киңәйтә: «Кеше шәхесе, шәхес язмышлары, шәхес мәнфәгатьләре — безнең теоре¬ тик фикерләвебездә һәм практик эшчәнлегебездә иң төп мәсьәлә итеп шул куелырга тиеш». Михайловский уйла¬ вынча, «шәхес» капитализмда да, «патша диктатурасында» 386
Кич утыру. Рэссам В. Е.Маковский да лаеклы урын ала алмый, шуңа күрә яшәп килгән җәмгыятьне кире кагып һәм җимереп, аның хәрабәләрендә тигезлек һәм рия¬ сызлык принципларында төзелгән ниндидер бер яктылык һәм гадел¬ лек патшалыгы кору зарур. Народникларның күпчелек өлеше чыгышы белән, ул чакта әйтелгәнчә, разночинецлардан (төрле чиннардан) була. Кагыйдә буларак, алар,—ярлы гаиләләрдән (дин башлыгы, вак чиновник, яр¬ лы дворяннар) чыгып, нәкъ менә Александр II реформасы аркасында уку, карьера ясау, җәмгыятьтә күренекле урын алу мөмкинлегенә ия булган кешеләр. Ләкин аларны уку да, хезмәт итү дә кызыктырмый: алар Россиядә тамырдан үзгәрешләр турында хыялланалар. 1850 еллар ахырыннан народниклар яшерен түгәрәкләргә һәм союзларга берләшә, яшәп килгән иҗтимагый стройга каршы көрәшнең стратегиясен һәм тактикасын эшли баш¬ лыйлар. Народникларның гомуми саны күп булмый: 1870 ел¬ ларда, народниклыкның күтәрелеш чорында, бөтен Рос¬ сия буенча алар 2 меңнән артмый. Ялкынлы идеяләрдән исереп, фанатикларча корбаннарга барган народниклар революцион максатлардан ерак торган күп кенә рус ке¬ шеләрендә ирексездән теләктәшлек уяталар. Элек-электән Россиядә социаль-әхлакый нормалар православие-христиан традицияләрендә «кыерсытылган, рәнҗетелгәннәрне» кыз¬ гану юнәлешендә формалаша, ә риясыз иҗтимагый фида¬ карьлек зур иҗтимагый әхлаклылык булып санала. Народникларның иҗтимагый-сәяси карашларын христи¬ ан этикасы белән социалистик теорияләрнең сәер кушыл¬ масы тәшкил итә. Танылган народник, социалист-революционерлар партия¬ сенә нигез салучылардан берсе Е.К.Брешко-Брешковская (1917 елны монархия бәреп төшерелгәннән соң, аны көрәш¬ тәшләре һәм күп кенә газеталар рус революциясенең әбисе дип атыйлар) искә алганча, газаплы юлны ул бик яшьли Инҗил һәм Изгеләр тормышын тасвирлаган китаплар уку йогынтысында сайлый. 387
Берәүләргә бомбалар ташлап, арттан кинжал кадап, ре¬ вольвердан атып, алар икенчеләрне бәхетле итәргә телиләр. Әлеге социаль философиянең һәрбер кешенең гомере үзенә аерым кыйммәткә ия дип раслаучы христианлык белән бернинди дә уртаклыгы булмый. Ләкин народникларны вөҗданнары газапламый, кан коюларны алар «самодержа¬ вие золымына» халык җавабы дип саныйлар. Алар Россия¬ нең иҗтимагый төзелешен фанатикларча күралмаулары белән аерылып торалар. Аларга үзгәртеп корулар кирәк булмый, алар җимерү турында хыялланалар. Шул хыял¬ ларын тормышка ашыру өчен, яшьләр акылга сыймаслык эшләргә баралар, карьераларын һәм еш кына гомерләрен (үзләренекен генә дә түгел) корбан итәләр. Халык исеменнән эш иткән халык хакын хаклаучылар халыкның үзен бөтенләй белмиләр һәм белергә дә теләмиләр. Халыкның әхлагын, психологиясен алар И. С. Тургеневның «Аучы язмалары», Г.И.Успенскийның хикәя һәм роман¬ нары, Н. Г. Помяловский повестьлары, В. Г. Белинский, А. И. Герцен һәм Н. Г. Чернышевскийның публицистик яз¬ малары аша өйрәнәләр. Асылда, народниклык, утопик хы¬ ялларын тормышка ашыру өчен, фидакарьләрчә көрәшүче ябык идеологии каста була. Народникларның 1861 елдан 1863 елга кадәр эшләгән беренче оешмасы «Зелгля и воляо («Җир һәм ирек») берничә дистә егет һәм кызны — күбесенчә Петербургтагы төрле уку йортлары студентларын берләштерә. Әлеге оешма режимга каршыларның тиздән халык восстаниегә күтәреләчәк дип ышанган чорында барлыкка килә. «Золымга нигезләнгән хакимиятнең» тиз арада җимереләсенә өметләр азая барган саен «Земля и воля» әгъзалары халыкның, социалистик республика урнаштыру өчен, восстание күтәрә алмаячагына инаналар. Халыкны народникларның әлеге изге максатына әзерләргә кирәк була. 1861 елларда А. И. Герцен үзенең «Колокол» журналында рус революционерларын, революцион пропаганда алып бару өчен, халык арасына чыгарга чакыра. Халык арасына чыгу 1870 елларда иң югары ноктасына җитә. Йөзләрчә яшьләр фельдшер, җир үлчәүче, ветеринар, игенчеләр сыйфатында авылларга юл ала, җае чыккан саен крестьяннар белән әңгәмәләр алып баралар, аларга хаки¬ мият изүеннән котылу, гаиләдә иминлек һәм муллыкка ирешү өчен хакимиятне бәреп төшерү һәм халык республи- 388
касы урнаштыру кирәклеген аңлата. Народниклар халыкны намуслы хезмәткә, белем алуга, җир эшкәртү культура¬ сын күтәрүгә өндәмиләр. Алар крестьяннарны восстаниегә әзерлиләр. Андый әңгәмәләр һәрвакыт диярлек бертөрле тәмамлана. Тормышларында күп нәрсәдән канәгать булмасалар да, крестьяннар дингә ышаналар һәм патшаны хөрмәт итәләр. Кулларыннан юньләп эш килмәсә дә, патшага каршы бунт күтәрергә өндәгән шәһәр яшьләренә алар ышанмый. Про¬ пагандистларны крестьяннар йә полициягә тотып бирәләр, яисә үзләре тотып җәзалыйлар. Әлеге «халык арасына чыгу» ике елдан артыкка сузылмый, народниклар хәрәкәтенең агитация этабы уңышсыз тәмамлана. Шуннан соң хакимият вәкилләренә каршы террор җәел¬ дерергә карар кылына. Шул юл белән народниклар халыкны һәм хакимиятне куркытырга, каушатырга өметләнәләр. Бу — дәүләт аппаратын йомшартыр һәм самодержавиене бәреп төшерүне җиңеләйтер дип уйлыйлар. Народниклык хәрәкәте активистларыннан берсе А.Д. Ми¬ хайлов террорчылыкның котылгысыз булуын болай аңлата: «Сөйлисе килгән кешенең авызын томалау аның кулын чишә». 1876 елда яңа «Земля и воля» оешмасы барлыкка килә, аның программасында дәүләтне таркатуга һәм хөкүмәттәге зарарлырак яисә күренеклерәк затларны юк итүгә юнәлгән эш-хәрәкәтләр кирәк дип ачыктан-ачык язылган була. Икен¬ че «Земля и воля» 200 ләп кешене берләштерә һәм террор¬ чылык акцияләрен планлаштыра башлый. Народникларның барысы да террорны берсүзсез хупла¬ мый. Кайберләре (мәсәлән, киләчәктә марксист-революцио¬ нер булып танылачак Г.В.Плеханов, 1856—1918) элеккеге тактиканы тота, пропаганда акцияләре үткәрүне таләп итә һәм сәяси бурычларны хәл итүдә террорны бердәнбер чара дип санамый. 1879 елда «Земля и воля» икегә— «Народная воля («Ха¬ лык иреге») һәм «Черньш передел» («Кара бүленеш») оеш¬ маларына аерыла. Народникларның күпчелек өлеше — «килешмэүче- лар» — монархияне бәреп төшерү. Учредительный собра¬ ние чакыру, даими армияне бетерү, обш;ина үзидарәсен кертүне максат итеп куйган «Народная воля»да берләшә. Алар күп кенә башка, шундый ук утопик максатлар да куя¬ г. в. Плеханов 389
£ I 1 i "i 'I Курсист кыз. Рассам Н. Ярошенко лар. Үтерүне революцион гадел хөкем, террорны бердәнбер көрәш юлы дип саныйлар. Народниклар илне идарә итүгә 1917 ел ахырында килгән һәм сәяси дошманнарын үтерүне «үз-үзеңне саклауның һәм агитациянең камил чарасы» иткән большевикларның турыдан-туры башлангычы була. Народникларның террорчылык әшчәнлеге башыннан ук төп мишень итеп патшаны куя. Аңа беренче һөҗүм 1866 ел¬ ның апрелендә ясала, студент Д. В. Каракозов Александр II гә револьвердан ата. Башка һөҗүмнәр дә була. Хакимият кул кушырып утырмый. Берничә яшерен тер¬ рор төркеме әгъзасын кулга алалар, судка бирәләр. 1860— 1870 елларда хөкем карары, шул исәптән үлем карары чыгарган әллә никадәр суд процессы була. Шулай да үлем җәзасына хөкем ителүчеләр күп түгел. (Бөтен XIX гасыр дәвамында Россиядә сәяси җинаятьләр өчен 500 ләп кеше җәзалап үтерелә. Куркыныч җинаятьләр өчен исә Россиядә үлем җәзасы кулланылмый.) Кайчакларда әлеге процесслар, куркыту чарасы булудан бигрәк, батырлык мәктәбенә әверелә. Адвокатлар, халык һәм журналистлар катнашындагы ачык суд процедурасы кайсы¬ бер процессларның террористларның үзенчәлекле бенефисы¬ на әверелүенә булышлык итә. Гаепләнүчеләр һәм аларның яклаучыларының чыгышлары яшәп килгән иҗтимагый стройга каршы дошманлык, халык бахете өчен көрәшкә ялкынлы чакырулар белән тулы була. Суд утырышлары турындагы отчетлар газеталарның күзгә иң нык ташланып торган урыннарында басыла, гаепләнүчеләрнең хөкүмәткә каршы декларацияләре, яшерен типографияләрдә бастыры¬ лып, бөтен ил буенча таратыла. Агитациянең тәэсире була. Революционерлар сафына басарга теләүчеләр берән-сәрән генә булса да, аларның идеалларына теләктәшлек итүчеләр табыла тора. Мондый хәл империядәге шактый кешене, шул исәптән императорның үзен дә аптырашка калдыра. Үткәрелә тор¬ ган реформаларны, үзләренә зур мөмкинлекләр ачканы өчен, нәкъ менә белемле, энергияле кешеләр якларга һәм аңларга тиеш кебек тоелса да, еш кына бөтенләй киресенчә килеп чыга. Университетлар хөкүмәткә каршы пропаганда үзәкләренә әверелә, кайсыбер земство һәм шәһәр думаларын үзләре яшәгән авыл-шәһәрләрне төзекләндерү түгел, күбрәк сәяси мәсьәләләр кызыксындыра. 390
Кагыйдә буларак, укуларын ташлаган студентлардан оешып, җимергеч тенденцияләр белән йөрүче яшьләр төр¬ кемнәре барлыкка килә. Әлеге нигилистлар (И. С. Тургенев термины, латинча nihil — «берни дә») бернәрсәне дә кабул итмиләр, хакимият. Чиркәү, илнең үткәне кебек теләсә нинди авторитетны кире кагалар, алардан көләләр. Ни¬ гилистлар, хөкүмәткә каршы яшерен оешмаларга кереп, коткылы листовкалар тараталар, кайберләре тәртип һәм законга каршы кораллы көрәш юлына баса. 1878 елның 4 августында Петербург үзәгендә жандармнар башлыгы генерал-адъютант Н. В. Мезенңевны кинжал кадап үтерәләр. Үтерүче — «Земля и воля» әгъзасы С.Кравчинский кача. Чит илдә чыгарган брошюрасында ул, хакимияткә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Сез — хакимият вәкилләре; без — кешенең кешене коллыкка төшерүенә каршылар, шуңа күрә сез безнең дошманнарыбыз һәм безнең арада килешү булуы мөмкин түгел». 1878 елның 21 гыйнварында дворян кызы Вера Засу¬ лич шәһәр башлыгы Ф.Ф.Треповка револьвердан ата. Сә¬ бәбе — шәһәр башлыгы төрмә режимын бозган бер тоткынны чыбык белән суктырырга боерык биргән була. Суд тикшерүе вакытында залдагылар Вера Засуличны ал¬ кышларга күмәләр. Присяжныйлар коллегиясе аны аклый, һәм террорчы кыз суд залында ук азат ителә. Суд бинасы янында аның хөрмәтенә шау-шулы манифестация була. Илдә хөкүмәткә каршы чыгышларга чик куярга теләп, Александр П рус-төрек сугышында (1877—1878) һәм Әстер¬ хан губернасындагы ваба эпидемиясен туктатуда кыю һәм тәвәккәл эш итүе белән дан алган граф М.Т.Лорис-Меликов- ка зур вәкаләтләр бирә. Лорис-Меликов фикеренчә, җәмгыятьнең тынычлыгы өчен илнең сәяси идарә системасына үзгәрешләр кертү зарур. Ул Император канцеляриясенең Өченче бүлеген бетерттерә, аның урынына Эчке эшләр министрлыгы каршында Поли¬ ция департаменты төзелә. Империянең либераль даирәләрдә яманаты чыккан берничә зур түрәсе отставкага җибәрелә. Лорис-Меликов, әзерләнә торган законнарны эшләү өчен, халыктан вәкилләр сайлап куярга тәкъдим итә. Шул мак¬ сатта Дәүләт советы каршында киңәшләшү комиссиясе оештыру карала. Ләкин народникларга боларның тәэсире аз була. Алар башларында патшаны үтерү идеясен йөртәләр, шул юл М.Т. Лорис- Меликов 391
Александр II гә һөҗүм белән илдә ыгы-зыгы куптарырга һәм хөкүмәткә каршы восстание күтәрергә өметләнәләр. «Народ¬ ная воля» җитәкчеләре — студент А. И. Желябов һәм генерал кы¬ зы, ата-анасы белән арасын өз¬ гән С. Л. Перовская бер төркем фикердәшләре белән импера¬ торга һөҗүм планын төзиләр. Ьөҗүм 1881 елның 1 мартына билгеләнә. Алдагы көнне поли¬ ция фетнәчеләрнең эзенә төшә һәм Желябовны кулга ала, әмма бу террорчыларның планын үзгәртми. 1881 елның 1 мартында Екатерина каналы буенда Алек¬ сандр П каретасына бомба ташлыйлар. Бу инде патшага алтынчы һөҗүм була. Александр II гә зыян килми, узып баручы малай белән кучер һәлак була. Ләкин берничә ми¬ нуттан икенче җинаятьче туп-туры патшаның аяк астына бомба ташлый. Александр П авыр яралана һәм бераздан вафат була. Россиядә бер чор төгәлләнә, башка чор башлана... СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Крепостной хокук бетерелгәннән соң, Россиянең авыл хуҗа¬ лыгында нинди үзгәрешләр була? Реформа чорында крестьян общинасы нинди роль уйный? 2. Реформа чорындагы Россиядә авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсешен тоткарлаучы нинди факторлар була? 3. Бу чорда сәнәгатьнең уңышлы үсеше нәрсәдә күренә? Нәрсә аның үсешен тоткарлый? 4. М.Х.Рейтерн программасына характеристика бирегез. 1860— 1870 еллар реформасыннан башка ул тормышка аша алыр иде¬ ме? 5. Ни өчен җәмгыятьнең бер өлешендә экстремизм рухы көчәя башлый? 6. Народниклык хәрәкәтенең асылы нәрсәдән гыйбарәт? Аның со- ңиаль базасын халыкның нинди катлаулары тәшкил итә? Әлеге хәрәкәтнең идеологии нигезләре нинди? 7. Народниклык хәрәкәтен Россиянең иҗтимагый тормышындагы үзенчәлекле күренеш дип әйтеп буламы яисә ул башка илләргә дә хасмы? 392
7 НЧЕ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Россиянең Александр II идарә иткән чордагы эчке һәм тышкы сәясәте бәйләнешләренә характеристика бирегез. 2. Александр II реформаларын Россия тормышын үзгәртү буенча чаралар системасы дип әйтеп буламы? 3. Александр II реформалары Россия тормышындагы нинди кар¬ шылыкларны хәл итә? Реформалар барышында ил эчендәге нинди каршылыклар кискенләшә? Ә нинди каршылыклар император һәм аның хөкүмәтенең реформаторлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә? 4. Александр II не «XIX гасырның Петр патшасы» дигән чагыш¬ тыру белән килешер идегезме? 5. «Реформа чорындагы Россия» темасына җавап тезислары тө¬ зегез. Җавабыгызда реформалар нәтиҗәсендә ил үсешендә булган үзгәрешләрнең иң әһәмиятле дигәннәрен күрсәтегез.
8 нче бүлек РОССИЯ 1880-1890 ЕЛЛАРДА § 33 Россия Александр Hi идарә иткән елларда. 1881—1894 еллар Александр III Император Александр III. Александр Александрович Ро¬ манов Александр III исеме белән 1881 елның 1 мартында Россия императоры була. Шул көнне, 15 сәгать 35 минутта, Кышкы сарайда аның әтисе император Александр II үлә. Александр III нең тәхеткә утырган көне гомере буена аның өчен кайгы көне дә булып кала. Тәхеткә утырганчы ул 16 ел тәхет варисы була: унбиш еллап Дәүләт советы әгъзасы булып тора. Министрлар ко¬ митеты эшендә катнаша, төрле гвардия частьлары белән командалык итә. 1877—1878 елларда Александр Александрович, Болга¬ рияне Госманлы изүеннән коткару өчен, Төркиягә каршы сугышта катнаша. Тугыз ай Балканда фронтның алгы сызы¬ гында рус армиясе часте белән командалык итә, үзен кыю, әмма сак командир итеп таныта. Сугышта¬ гы уңышлары өчен төрле бүләкләргә, шул исәптән үзе бик югары бәяләгән Изге Георгий орденына (Георгий тәресенә) лаек була. Геор¬ гий тәресе белән фәкать хәрби казанышлар өчен генә бүләклиләр. Тәхет варисы буларак, Александр күп сәя¬ хәт итә, берничә тапкыр Австрия, Франция, Дания, Англия, Бельгия, Голландия, Швеция кебек чит илләрдә була, шунда Европаның атаклы сәяси эшлеклеләреннән кайберләре белән таныша. 1866 елның октябрендә Александр Дания принцессасы Дагмарга (Мария София Фреде¬ рика Дагмарга) өйләнә. Дагмар православие диненә күчә һәм Россиядә Мария Федоровна исемен ала. Александр Александрович белән Мария Федоровнаның алты баласы: дүрт ул- 394
лары (шул исәптән Россиянең соңгы императоры Николай, 1868—1918) һәм ике кызлары була. Александр Ш нең, тәхеткә утырганнан соң, төп бурычы дәүләт хакимиятен ныгыту һәм террорчылыкка каршы көрәш була. Иҗтимагый даирәләрдәге гомуми ризасыз¬ лыклар һәм ыгы-зыгы шартларында (империянең тиздән җимереләчәгенә һич шикләнмәүче кешеләр була) дәүләт идарәсе өлкәсендә реформалар үткәрүне патша мөмкин эш дип санамый. Шулай да 1881 елның апрелендә Югары мани¬ фест чыга. Анда Александр III Ватанның турылыклы улла¬ рын рухны төшермәскә һәм Рус җирен мәсхәрәләуче әшәке фетнәнең тамырын корытуга булышлык итәргә чакыра. Иман һәм әхлакны ныгытырга, балалар күңелендә игелек һәм вөҗдан тәрбияләргә, ялганны, урлашуларны бетерергә, тәртип һәм дөреслек урнаштырырга дәшә. Манифест күпләр өчен көтелмәгән булып чыга. Либераль реформалар заманының артта калуы ачыклана. Александр II не явызларча үтерүчеләрне дә, яңа террорчылык актла¬ рын әзерләүдә катнашучыларны да кулга алулар башлана. Иллеләп кеше кулга алына. Патшаны үтерүдә турыдан-туры катнашканнары бишәү була. Гаепләре тулысынча исбатлана, һәм суд аларны үлем җәзасына хөкем итә. Мондый дошманнар белән рәхимсез көрәшергә кирәк¬ легенә Александр Ш шикләнми. Ләкин шул ук вакытта хөкүмәткә каршы эшчәнлеккә аңлап җиткермәүләре белән тартылганнарга рәхим-шәфкать күрсәтү турында да оныт¬ мый. Император әлеге адашкан җаннар мәрхәмәткә лаек дип саный. Александр Ш сәяси эшләр буенча сорау алуларның ба¬ рышын игътибар белән күзәтә, бөтен суд карарлары аның карамагына тапшырылганлыктан, кулга алынучыларның бик күбесе патшадан мәрхәмәт күрсәтү сорый, шуңа күрә ул суд эшләренең бөтен вак-төяген белергә тиеш була. Кай¬ чакларда эш судка барып җитми, гаепләнүче патшадан ярлыкау ала. Александр III илнең икътисады аеруча игътибар таләп иткән чорда идарә итә башлый. 1881 елда дәүләтнең буры¬ чы 1,5 млрд сумнан артып китә (дәүләтнең кереме 653 млн сум булганда), ә чит ил заемнары буенча еллык түләүләргә дәүләт кеременең 30% тан артыграгы китә. 1880 елгы кытлык илнең авыр икътисади хәлен тагын да авырайта. Акчаның бәясе төшә, эшчәнлек сүлпәнәя. Императрица Мария Федоровна 395
1 Эшчеләр Се¬ бер тимер юлы төзелешендә. Фоторәсем. XIX гасыр ахыры Император Финанс министрлыгы алдына төп бурыч — хәлне төзәтү бурычын куя. Александр Ш чорында дәүләт бюджетында чыгым һәм керем статьяларының тигезлегенә ирептелә. Ул патшалык иткән чордагы Россия хуж,алык үсешенең икътисади күрсәткечләре аның тайпылышсыз үсүе турында сөйли. Нәкъ шушы чорда, 1891 елда, XIX гасырның дөньяда иң эре икътисади проектын — Себер территориясе аша гаять зур тимер юл магистрале төзүне тормышка ашыру башлана. Халыкның тормыш хәле сизелерлек яхшыра. 1881 елда Россия саклык кассаларындагы кертемнәрнең гомуми сум¬ масы нибары 10 млн сум чамасы булса, 1894 елга ул 330 млн сумнан артып китә. Александр III дәүләткүләм әһәмияткә ия эшләрдә дәүләт хезмәтендәге кешеләр һәм белгечләр даирәсендә алдан, еш кына күп еллар дәвамында тикшермичә, азмы-күпме мөһим бер генә карар да кабул итми, бер генә законны да расламый. Императорның күрсәтмәләре тайпылышсыз үтәлә, са¬ модержавие системасы тулы куәтенә эшли, әмма бу аның үзеннән бик күп вакыт, рухи һәм физик көч сарыф итүне сорый. Гаять зур Россия империясе идарәчесенең дәүләт эш¬ ләреннән бушап торган сәгатьләре (көннәре инде бигрәк тә!) сирәк була. Андый вакытларда Александр III гаилә Шатлыкларыннан тәм таба. Сөекле хатыны һәм балалары «департаменты»ның эшләренә бөтен күңелен бирә. Гаиләдән 396
кала, патша буш вакытын рәхәтләнеп ба¬ гышлый торган тагын ике өлкә була. Бе¬ ренчесе— тарих белән шөгыльләнү. 1866 елда Рус тарих җәмгыяте төзел¬ гәч, тәхет варисы Александр оештыру¬ чылар идеясен — Россиянең үткәне белән халыкның кызыксынуын үстерүгә булыш¬ лык итүне— кайнар яклап кына калмый. Рус тарих җәмгыяте җыелышларында үзе дә актив катнаша. Мәскәүдә Тарих музеена нигез салыну¬ ны да ул күңеленә якын ала. Халык йөреп тамаша итәрлек борынгы милли әйберләр саклагычын булдыру уе күптәннән яшәп килгән була. Ләкин бары 1870 елларда гына Мәскәүнең Кызыл мәйданында зур бина төзелә башлый. Музей халык хозу- Тарих музее. Мәскәү рына Александр III таҗ килгән елны— 1883 елның маенда ачыла. Императорның тагын бер яраткан шөгыле сәнгать әсәр¬ ләрен җыю була. Аны бигрәк тә рус сынлы сәнгате үрнәкләре кызыксындыра. Аның сынлы сәнгать өлкәсендә махсус бе¬ леме булмый, зәвыгы әкренләп формалаша, һәм тора-бара Александр Ш һәвәскәр коллекционерга әверелә. 1870 елда Кучма сынлы сәнгать кургәзмэләре ширкәте барлыкка килеп, 1871 елдан сәйяр рәссамнарның (шир¬ кәт оештырган рәссамнар—«передвижниклар») даими күр¬ гәзмәләре башлангач, Александр Александрович аларның берсен дә калдырмый карап бара. Рус сынлы сәнгатенең реалистик мәктәбе аңа аеруча якын була. Күңеленә ошаган картиналарны ул еш сатып ала. Бераздан сәйяр рәссамнар күргәзмәләрендә шундый традиция урнаша: Александр III килмичә, картиналарны сатмыйлар. Кайбер, монарх әйтүенчә, кискен эчтәлекле картиналар ошамаса да (И. Е. Репинның «Иван Грозный һәм аның улы Иван 1581 елның 16 ноябрендә» һәм Н.Н.Геның «Нәрсә ул хакыйкать?» картиналарын мо¬ нарх кушуы буенча күргәзмәдән алалар), бу хәл монархта «сәйяр рәссамнар» иҗатына тискәре мөнәсәбәт тудырмый. Александр III нең зур милли сәнгать музее төзү уе була. 1892 елда Мәскәүдә бертуган Третьяковларның рус сынлы сәнгате галереясы ачылу аны бик яратып караган патшаның һәркем керә алырлык шундый картиналар күргәзмәсен им- 397
1 11 Рус музее. Петербург ****^ЯЯ* * i I <1 1 ! I tfllW 1 -—«“уЧЖ’Г •в’ перия башкаласында оештыру уен тагын да ныгыта. Ләкин ул уен тор¬ мышка ашырырга өлгерми. Бары улы Николай II заманында, 1898 елда гына Петербургта гаять зур Ми¬ хаил сараенда андый музей ачыла. Коллекциянең нигезен Романовлар тупланмасындагы картиналар, шул исәптән Александр III сатып алган картиналар тәшкил итә. Мәһабәт бинаның фронтонында «Император Александр III исемендәге Рус музее» Д1Ш язылган була. Эчке сәясәтнең төп юнәлешләре. Александр III патшалык иткән чорда җәмгыятьнең социаль тормышын катгый адми¬ нистратив чикләрдә тоту дәвам итә. Дәүләт хакимиятенең дошманнары эзәрлекләнә, кулга алына, сөргенгә сөрелә. Александр III тән соң да андый фактлар була. Ул патшалык иткән чорда ил даими үсештә була, социаль һәм икътисади күрсәткечләр сизелерлек үзгәрә. 1880 еллар ахырына Россия бюджеты тигезләшә, бу исә берничә елдан (Николай II чорында) алтын әйләнешен кертүгә күчәргә мөмкинлек бирә. Керемнәрне арттырырга омтылып, хөкүмәт чит ил товар¬ лары кертүгә түләүне арттыра. Яңа туры салымнар кертелә, иске салымнарның нормалары күтәрелә. Әлеге чаралар бе¬ ренче чиратта халыкның хәлле катламнарына кагыла. 1882 елда васыять һәм бүләк итүләр нәтиҗәсендә бер хуҗадан икенче хуҗага күчә торган мал-мөлкәткә салым кертелә. 1885 елда сәнәгать предприятиеләренә салымнар, җир са¬ лымы, шулай ук шәһәрләрдә күчемсез милеккә (йортлар, кибетләр, складларга) салым арта. Шул ук вакытта хакимият крестьяннарга салымнарны киметүгә бара. 1882 елда еллык йолым түләүләренең күләме 12 млн сумга киметелә. 1883 елда патша җан башыннан түләнә торган салымны бетерә башларга тәкъдим иткән указ чыгара. Александр III патшалык иткән чорда игътибарга лаек тагын бер вакыйга була. 1882 елда Крестьян җир банкы оештырыла. Ул аерым крестьяннарга һәм крестьян обш;и- наларына кредит бирергә тиеш була. Беренче 10 елда банк 398
3 ссудасына крестьяннар 2 млн дисәтинәдән дә күбрәк җир сатып алалар. Александр III хөкүмәтенең индустрияне кызыксынды¬ ру сәясәте икътисади нәтиҗәләр бирә һәм халыкның со- ңиаль структурасын үзгәртә. 1881 елда Россия завод-фаб- рикаларында 771 мең чамасы эшче эшләсә, 1893 елга аларның саны 1,5 млн га якыная. Яллы эшчеләрнең игътибарга лаек категориясе барлык¬ ка килү хакимият алдына аларның хәлен хокукый яктан көйләү бурычын куя. Нәкъ менә Александр III заманында соңрак Россия эшче законнары җыелмасына нигез бул¬ ган законнар кабул ителә. 1882 елда Финанс министрлы¬ гы структурасында Фабрика инспекциясе барлыкка килә, ул фабрика законнарының үтәлешен һәм эшчеләр белән эш бирүчеләр арасындагы конфликтларның хәл ителешен контрольгә ала. 1882 елда завод-фабрикаларда балалар (12 яшькә кадәр) хезмәтен файдалануны тыя торган закон чыга. Үсмерләрнең (15 яшькә кадәр) эш көне дүрт сәгатьтән соң тәнәфес белән 8 сәгатьтән яисә тәнәфессез 6 сәгатьтән артмаска тиеш була. Төнге эшләрдә, ял һәм бәйрәм көннәрендә балигъ булмаган¬ нар (16 яшькә кадәр) хезмәтен файдалану тыела. 1886 елда мөһим норматив актлар— «Фабрика, завод һәм мануфактураларга эшчеләр яллау кагыйдәләре» һәм «Фабри¬ кантлар белән эшчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында аерым кагыйдәләр» кабул ителә. Алар эшчеләр белән эш бирүчеләрнең бер-берсе алдындагы бурычларын көйли һәм исәп-хисап кенәгәсендә шартларын (эш хакының күләмен, торак арендалау бәясен һ.б.) күрсәтеп эшкә яллау турында килешү төзүне күздә тота. Әлеге норматив актлар, шулай ук хезмәт кагыйдәләрен бозган өчен, штраф күләмен билгели, хуҗаларны штраф акчасын эшчеләргә пособиеләр бирү өчен аерым фондка җибәрергә мәҗбүр итә. Закон хезмәт хакын продуктлата яисә товарлата түләүне, медиңина ярдәме өчен акча түләтүне тыя. Социаль тормышны идарә итү формалары үзгәрү хө¬ күмәтнең заман ихтыяҗлары һәм илнең мөмкинлекләре арасын, азапланып булса да, бер-берсенә яраклаштырырга омтылуын чагылдыра. Җирле узидарэне, уку-укыту эшен һәм суд эшләрен үзгәртеп кору шушы юлдагы аеруча мөһим адымнардан санала. 399
Александр II заманында оешкан җирле идарә урындагы ихтыяҗларны хәл итүдә земстволар һәм шәһәрләргә киң хокуклар бирә. Ләкин земство һәм шәһәр үзидарәсе турын¬ дагы законнарда җирле органнарның үзләре арасында да, дәүләт хакимияте белән мөнәсәбәтләрендә дә хокукый яктан аңлашылмаган бик күп нәрсә кала бирә. 1880—1881 елларда кайбер губерналарда үткәрелгән сенатор ревизияләре бик күп проблемаларны һәм гаеп эшләрне ача. 1861 елда крепостной хокук бетерелгәннән соң, крестьян¬ нарның җирле үзидарәсе махсус авыл һәм волость органнары (староста, авыл һәм волость җыены) рәвешен ала, крестьян общинасының көндәлек эшләре шулар карамагында була. Крестьяннар дәүләт хезмәтендәге затка — җәмәгать ара¬ дашчысына буйсына. Җәмәгать арадашчысы крестьяннар тарафыннан сайланган затларны (волость старшинасын, авыл старостасын) расларга яки урыныннан төшерергә, крестьяннарның дәгъваларын хәл итәргә (дәгъва 30 сумнан артмаса), җиде көнгә кадәр срокка төрмәгә ябарга һәм чы¬ бык белән суктырырга хокуклы була. Җәмәгать арадашчыларын губерна дворяннары җитәк¬ чесе белән килештереп, җирле дворяннар арасыннан губер¬ натор билгеләп куя. Дәүләт крестьян идарәсенең алдагы — югарырак баскы¬ чы—җәмәгать арадашчыларының съезды һәм крестьян эш¬ ләре буенча махсус өяз һәм губерна дәүләт учреждениесе — присутствие. Җәмәгать арадашчыларының мөһим бурычы крестьяннар һәм аларның элеккеге хуҗалары — җир биләүче¬ ләр арасында җир бүлү мәсьәләләрен хәл итү була. Земство башлыклары институты төзелә, башлыклар¬ ны әлеге районда күчемсез милке булган урта һәм югары белемле дворяннар арасыннан губернатор билгели. Крестьян үзидарәсе органнары өстеннән административ хакимлек, во¬ лость һәм авыл идарәләре эшчәнлегенә контроль, сайланган затларны өяздә раслау алар кулында була. Земство башлы¬ гына җәмәгать судьясы вазифалары да йөкләнә. Крестьян үзидарәсен үзгәртеп кору земство идарәсенә дә үзгәрешләр кертү зарурлыгын китереп чыгара. Земство үзидарәсенең барлык катлаулардан сайланган органнары 1864 елда барлыкка килә, алар җирле хуҗалык файдасы һәм ихтыяҗларына кагылышлы эшләрне карый. Сайлап куеп, җирле халыкны идарәгә җәлеп итү халык¬ ның соңиаль үзешчәнлеген үстерүдә мөһим адым була. Лә- 400
кин бераздан әлеге башлангычның бик зур җитешсезлекләре дә ачыла. Үз максатларына акчаны земстволар махсус зем¬ ство салымы кертү юлы белән табалар. Әлеге закон тара¬ фыннан салымнарның күләме дә, дәүләт йөкләмәләренә нисбәте дә төгәл билгеләнмәгән була. Земстволар мәктәпләр, хастаханәләр төзү һәм тотуга, юллар салу һәм төзәтүгә акча җитмәүдән зарланалар. Үз чиратында җирле халыкның хәллерәкләре, аеруча эшкуарлар, финанс башбаштаклы¬ гыннан, «земство талавыннан» зарланалар, җыелган акча¬ ны земстволар туздыра, күпчелек өлеше земство идарәсе хезмәткәрләренә эш хакына китеп бара дип саныйлар. Бик озак тикшерүләр һәм килештерүләрдән соң 1890 елның июнендә Александр III яңа Губерна һәм өяз земство учреждениеләре турында положениене раслый. Үзгәрешләр түбәндәгеләргә кайтып кала: земство сайлаучыларын милек төре буенча бүлү системасы аларны катлаулары буенча өч төркемгә — дворян, шәһәр һәм крестьян төркемнәренә бүлүгә алыштырыла, дворяннарга земство җыелышларында сан ягыннан өстенлек бирелә. Земство җыелышлары эшчәнлегенә югары дәрәҗәдә кон¬ троль эчке эшләр министрына, көндәлек контроль губерна¬ торга һәм аның карамагындагы махсус коллегия — земство эшләре буенча губерна присутствиесенә йөкләнә. Земство җыелышларының барлык карарлары губернаторда раслана, әгәр карар белән килешмәсә, ул эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итә. Законга туры килми дип санаса, губернатор земство җыелышы карарын вакытлыча туктатып тору хокукы ала. Ләкин земстволарның хаклылыкларын судта исбатлау, гу¬ бернатор һәм министр карарларына югары инстанцияләргә шикаять бирү мөмкинлеге була. Земстводан соң 1870 елгы Шәһәр положениесе нигезендә эш иткән шәһәр иж;тимагъш идарәсе дә үзгәртеп корыла. Ул барлыкка килгәннән соң, шәһәр хуҗалыгы үсешендә сизе¬ лерлек уңышларга ирешелә — шәһәрләрне төзекләндерү эше шактый алга китә. Ләкин Положениенең җитешсезлекләре дә ачыла. Алар башлыча сайлау системасын һәм идарә ор¬ ганнары төзелешендәге хилафлыклардан, шәһәр акчасын тотуга контроль юклыктан, документлар тутыруның тиешле кагыйдәләре булмаудан килә. 1892 елның июнендә Александр Ш шәһәр үзидарәсен тәртипкә салуга юнәлтелгән яңа Шәһәр положениесен рас- 401
аЕ-У^а-. I ' ■’ ftj Әстерхан яр буе. Открытка. XIX гасыр ахыры лый. Сайлау хокукы күчемсез милке булган кешеләрдә һәм әлеге җирдә беренче гильдия (башкала шәһәрләре өчен), беренче, икен¬ че гильдия (калганнар өчен) сәү¬ дәгәр таныклыгы алган затларда гына кала. Вазифаларны раслау, җирле үзидарә органнары карар¬ ларына контроль һәм шикаять бирү мәсьәләсендә Земство по¬ ложениесенә охшаш нормалар кертелә. Александр III чорында срд эшләренең кайбер якларына да төзәтмәләр кертелә. Кече яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларга суд уты¬ рышына керү тыела. Суд, эшне тикшерү вакыйгалары дини хисләрне һәм әхлакны мыскыллый, дәүләт хакимиятенең абруена кагыла һәм җәмәгать тәртибенә зарар китерә дип тапкан очракларда, халык өчен суд утырышының ишек¬ ләре ябык була. Матбугатта бернинди отчетлар да, суд тикшерүенең стенограммасын бастыру да рөхсәт ителми. Тагын бер мөһим яңалык суд процессын алып бару¬ га кагыла. Авыр җинаятьләр, шул исәптән илнең сәяси нигезләрен какшатуга юнәлгән җинаятьләр, округ судлары карамагыннан алынып, суд палаталарына тапшырыла, анда аларны катлау вәкилләре (дворяннар җәмгыяте рәисе, шәһәр башлыгы, җирле өязнең волость старшинасы) катнашында судьялар карый. Күп кенә яңа тәртипләр кертелүгә дә карамастан, 1864 елгы суд реформасының төп принциплары (судьяларның алышынмавы, суд эшләренең бәйсезлеге, присяжныйлар суды, яклауга хокук) үзгәрми. Яңалыклар империядәге уку эшен оештыруга да кагыла. Хакимият шундый нәтиҗәгә килә: югары уку йортларының 1863 елгы Университет уставы буенча алган автономиясе, дәүләттән аерымлыгы бик күп уку йортларының хөкүмәткә каршы пропаганда үзәгенә әверелүләренә китерә. Ты¬ елган әдәбият аларда ачыктан-ачык диярлек таратыла, ә студентларның фәнни түгәрәкләре төп игътибарларын үткен сәяси мәсьәләләрне тикшерүгә бирә. Әле 1880 елда ук ул чактагы мәгариф министры граф Д. А. Толстой Дәүләт советына югары уку йортлары өстеннән 402
дәүләт контролен көчәйтүне күздә тоткан яңа Университет уставы проектын тәкъдим итә. Министр бердәм дәүләт имтиханнары кертүне, ректорның Халык мәгарифе минис¬ трлыгы тарафыннан билгеләнүен, университет судының бетерелүен һ.б.ны таләп итә. Ләкин ул чакта эш шул килеш кала. 1882 елның ноябрендә мәгариф министры И.Д.Делянов Дәүләт советына Университет уставын үзгәртү проектын кертә, ул, нигездә. Толстой проекты белән тәңгәл килә. Озак¬ лап тикшерүләрдән соң 1884 елның маенда эш тавыш бирүгә барып җитә. Фикерләр икегә аерыла. Югары уку йортлары өстеннән контроль кертү тәкъдимен хуплаучылар азчылык була. Дәүләт советындагы күпчелек мәсьәләне өйрәнүне дәвам итүне яклый. Өч айдан патша империянең иң югары урындагы кеше¬ ләрен, проектны җентекләп тикшерү өчен, махсус киңәшмәгә чакырта. 1884 елның августында ул Дәүләт советында¬ гы азчылыкның фикерен раслый. Россиядә Университет уставының яңа редакңиясе гамәлгә керә. Россия һәм халыкара хәлләр. Кырым сугышы хурлыгын һәм югалтуларын кичергән Россия үзенә тулы хокуклы бөек держава статусын кайтара башлый. Кара диңгездә флот әле төзелмәгән, ә 1878 елгы Берлин конгрессында рус дипло¬ матиясе җиңелгән булса да, азмы-күпме әһәмияткә ия бер генә халыкара мәсьәлә дә Россия империясе катнашыннан башка хәл ителми. Россиянең халыкара эшчәнлеге турында император Алек¬ сандр III нең күзаллаулары бик гади һәм эшлекле була: хөкүмәт сәясәте фәкать Россия мәнфәгатьләрен генә күздә тотарга тиеш. Австро-Венгрия белән мөнәсәбәтләр элеккечә киеренке булып кала бирә. Ике монархия арасындагы каршылык¬ лар җиңеп булмаслык кебек тоела, чөнки һәр икесенең дә Көнчыгыш Европадагы һәм Балкайдагы мәнфәгатьләренә кагыла. Әйтергә кирәк, Петербург Габсбурглар империясе белән якынаерга бик омтылмый да, иң зур державалар «кон- ңертында» аның бары кече партнер гына икәнлеген аңлый. Россиянең өч алдынгы держава — Англия, Германия, Франңия белән мөнәсәбәтләре дә тотрыклы булмый. Бөекбритания русларга каршы позициясендә бик нык тора. Англия-Россия каршылыкларының үзәге Урта Азия була. Төркмәнстанда һәм Амудәрьяның югары агымында 403
Россия империясенең Кече Дәүләт гербы әле күптән түгел генә ныгып урнаш- канлыктан, Россиянең анык чикләре билгеләнмәгән була. Формаль як¬ тан бәйсез Әфганстанны инглизләр үзләренең протектораты дип карый¬ лар. Россия исә Әфганстан хөкүмәте белән чик мәсьәләсен көйләргә ният¬ ли һәм баштарак Лондон белән бу те¬ мага сүз алып барырга теләми. Ләкин Әфганстанның дәүләт башлыгы, ин¬ глизләргә тулысынча бәйле булган¬ лыктан, мөстәкыйль эш итә алмый. Ахыр чиктә Россиягә Әфганстан бе¬ лән чикне инглизләр катнашында билгеләргә туры килә. Бөекбритания белән мөнәсәбәтләр Россия дипломатиясенә шактый мә¬ шәкать тудыра, ләкин биредә баш ватарлык әллә нәрсә булмый. XIX гасырның икенче яртысында куәтле державалар сафына баскан Германия белән мөнәсәбәтләр күпкә катлаулырак тора. Россиядә Пруссиягә каршылык мөнәсәбәте 1871 елда Германия империясе игълан ителгәннән һәм аеруча Бал¬ кан сугышы һәм Берлин конгрессыннан соң сизелерлек көчәя башлый. Россия-Германия мөнәсәбәтләрендә сыйфат үзгәреше Александр III вакытында була. Формаль яктан да, фактта да Германия белән Россия союзниклар булудан туктыйлар. Франция-Россия союзы һәм XIX гасыр ахырына Европа¬ дагы вәзгыять. 1890 еллар башына Россия империясенә көнбатышта куәтле сәяси һәм хәрби-стратегик Германия- Австрия блогы каршы тора. Князь А. М. Горчаков һәм Алек¬ сандр II заманындагы «династия дуслыгымның башка һәммә факторлардан өстенлеге турындагы иллюзияләр юкка чыга. Берлин өчен төп, иң якын һәм ышанычлы партнер һәм со¬ юзник Вена була. Менә шушы шартларда Россия әле күптән түгел генә күз алдына китерү мөмкин булмаган адымга бара: рус диссидентларын һәм тәхет дошманнарын сыендырган рес публика Франциясе белән хәрби-сәяси союз төзи. Дәүләт мәнфәгатьләре Александр III нең консерватив карашларын¬ 404
нан өстенрәк чыга, һәм бер-берсенә бөтенләй дә өхшама- ган ике ил, партнерлар булып, алдагы дистәләрчә елларга дөньяда көчләр нисбәтен билгелиләр. 1891 елның августындагы сәяси килешү союз төзүдә беренче адым булып тора. Килешүче яклар континентта тынычлыкны саклау өчен бөтен көчләрен куярга һәм барлык үткен халыкара мәсьәләләр буенча үзара консультацияләр үткәреп торырга йөкләмә алалар. 1892 елның августында Россия белән Франция харби конвенция төзиләр. Аның төп эчтәлеге беренче статьяда күренә: «Әгәр дә Франция Германия яки аның хуплавы белән Италия тарафыннан һөҗүмгә дучар булса. Россия бар булган гаскәрен Германиягә һөҗүм итү өчен файдалана¬ чак. Әгәр дә Россия Германия яки аның хуплавы белән Ав¬ стрия һөҗүменә дучар булса, Франция бар булган гаскәрен Германиягә һөҗүм итү өчен файдаланачак». Франция-Россия союзының положениеләре яшерен са¬ нала. Берлин белән Венаның хәрби-стратегик якынаюын көчәйтмәс өчен, Петербург шулай тели. Ләкин шулкадәр мөһим халыкара договорны сер итеп озак тота алмыйлар, һәм берничә елдан Франция белән Россия үзләренең союз- никлык йөкләмәләрен рәсми рәвештә таныйлар. 1894 елның октябрендә Россиядә яңа идарәче — Нико¬ лай II — патшалык итә башлый, әмма илнең тышкы сәяси курсы — Франция белән союз, башка державалар белән дус¬ ларча мөнәсәбәтләр үзгәрешсез кала. Икътисади һәм хәрби куәте елдан-ел үсә, ә халыкара йогынтысы көчәя барган Германия белән мөнәсәбәтләргә аерым әһәмият бирелә. Петербург белән сәяси якынаю Берлинны да кызыксын¬ дыра. Россиянең халыкара аренадагы әһәмиятен аңлаган Германия императоры Вильгельм П, дөньяда тигезлекне саклау һам саясатта консерватив принципларны ныгыту өчен, ике монархиянең союзын яңартырга омтыла. XIX гасыр ахырына сәяси ялгызлыкта калган Бөек¬ британия шулай ук ике империянең икесен дә канәгать¬ ләндерерлек яшәү формуласын булдыру мөмкинлеген эзли. Әлеге стратегик максат Россияне дә кызыктыра. Кайсы яктан карасаң да, Альбион белән дошманлашмау файдалы¬ рак тоела. XIX гасыр ахырына Россиянең дөнья аренасындагы позицияләре ныклы була һәм танылу ала. Аның дөньяда иң 405
зур коры җир армиясе (900 мең чамасы кеше), дөньяда өчен¬ че (Англия һәм Франциядән кала) флоты була. Россиянең ко¬ раллы көчләре хәрби-техник коралланыш ягыннан алдынгы илләрдән калыша, ләкин XIX гасырның соңгы дистәләрендә әлеге аерма бик тиз кими башлый. Россия белән Европа илләре арасында Балкан, Төркия (Кара диңгез бугазлары проблемасы). Урта Азия һәм Ерак Көнчыгыш каршылыклары кала бирә, кайчакларда төрле географик нокталарда үткен конфронтацияләр дә китереп чыгара, ләкин эш хәрби бәрелешкә кадәр барып җитми. Россиядән куркалар, аның белән исәпләшәләр. 1904—1905 елгы рус-япон сугышы һәм шуннан соңгы со¬ циаль чуалышлар әлеге фикерне шик астына куя һәм кайбер сәяси лидерлар, мәсәлән император Вильгельм II, Россияне балчык аяклы, колосс дип уйлый башлыйлар. Шушы ялгыш фикер алга таба дөньядагы вакыйгалар барышына турыдан- туры йогынты ясый. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Александр Ш нең тәрбия һәм уку шартларына характеристика бирегез. Алар патшаның кешелек һәм сәясәтче сыйфатларына нинди йогынты ясый? Александр Ш нең сәяси курсы формалашуда атасының үлеме нинди роль уйный? 2. Александр III нең эчке сәясәтенең төп юнәлешләренә характери¬ стика бирегез. Аны илнең Александр II вакытындагы эчке сәясәте белән чагыштырыгыз. 3. Сезнеңчә, Александр III нең эчке сәясәттәге иң мөһим адымна¬ рына халыкның реакциясе нинди була? 4. Александр III нең тышкы сәясәтендәге төп чараларны әйтегез. Россиянең Александр III идарә итә башлагандагы һәм XIX гасыр¬ ның соңгы елларындагы халыкара хәлен чагыштырыгыз. 5. Франция-Россия союзы төзелүнең сәбәпләрен әйтегез. Союз төзелү Европадагы хәлгә нинди йогынты ясый? § 34 XIX гасыр ахырында Россиянең дәүләт-социаль системасы Самодержавие монархиясе. XIX гасыр ахырында Россия самодержавие монархиясе булып кала. Дәүләт башында император тора, илдәге иң югары хакимият аның кулын¬ да була. Гасырлар дәвамында Россиядә монархның аерым хокуклары гадәти хокукка нигезләнә. Бары тик 1716 елда, патриархлыкны һәм Боярлар думасын бетереп, югары 406
хакимиятне бөтен тулылыгы белән үз кулында туплаган Петр I чорында гына монархның аерым хокукларының формаль-юридик нигезләмәсе барлыкка килә. Петр I заманыннан бирле тулы хокуклы югары ха¬ кимият принңибы формаль яктан үзгәрешсез калса да, югары дәүләт идарәсенең характеры һәм асылы соңгы патша Николай П заманында үзгәрә. Петр I самодержа¬ виесен золымга нигезләнгән дип санарга ж,итәрлек нигез булса, XIX гасыр самодержавиесе башкарак була. Система үзгәреш кичерә. Патшаның теләсә нинди карар кабул итәргә Алла та¬ рафыннан бирелгән хокукы булса да, карарларның әһә- миятлерәкләре алга куелган проблема төрле дәрәж,әдәге дәүләт хезмәтендәге кешеләр даирәсендә ж,итди тикшерү узганнан соң гына кабул ителә. Иң мөһим эшләр Дәүләт со¬ веты комиссияләрендә һәм Советның гомуми җыелышында карала. Дәүләт төзелешенең гомуми положениеләре «Россия империясенең законнар җыелмасы»нда теркәлгән була. Алар югары хакимиятнең аерым хокукларын, Дәүләт советы. Се¬ нат, Министрлар комитетының структурасын һәм компетен- ңиясен билгели. Төп законнарның әлеге томына династия законнары — Император фамилиясе турында нигезлама дә керә. Россия династия хокукы дөньяда иң катгый тәртипкә Император регалияләре салынган хокук була. Патша хакимияте нәселдән-нәселгә күчә, атасыннан улына тапшырыла. Тә¬ хет варисы үзеннән алдагы патша үлүгә үк император урынына утыра. Бу, әйтер¬ гә кирәк, дөньяви тәртипләр буенча шу¬ лай була. Тагын әле патша хакимиятенә Чиркәү фатихасы бирелү ритуалы да була. Аның зарурлыгы законда күрсәтелә: «Тәхеткә утырганнан соң, грек-рус Православие Чиркәве кушуы буенча изге таҗ кидерү һәм миро белән майлап чукындыру йола¬ сы үткәрелә. Бу йоланың вакыты патша хәзрәтләре тарафыннан билгеләнә һәм бөтен халыкка алдан хәбәр ителә». Тан¬ тана һәрвакыт Мәскәү Кремленең Успе¬ ние соборында үтә. F. В Iff 4 .. u. . ■ Z 407
Тәхеттә 1613 елдан бирле утырган Романовлар дина¬ стиясе Европаның башка бик күп династияләре белән ту¬ ганлашып бетә. XIX гасыр ахырына гаилә берләшмәләренә Бөекбритания, Германия, Голландия, Греция, Дания, Ита¬ лия, Испания, Норвегия, Румыния, Швециянең атаклы гаиләләре керә. Бу вакытка Романовлар патша династиясен¬ дә иллеләп кеше була. Россиядә законнар монарх кул куйганнан соң гына за¬ кон көченә керә. Документка императорның имзасы Дәүләт советында. Министрлар комитетында, аерым киңәшмәләрдә һ.б.да тикшергәннән соң куела ала. Россиядә катлаулар. Җәмгыятьтә катлау-иерархия төзелеше саклана. Кешеләр юридик яктан тигез булмый. Аларның дәрәҗәсе, нинди иҗтимагый катлаудан булуларына ка¬ рап, закон тарафыннан билгеләнә. «Россия империясенең законнар җыелмасы »ның махсус томына һәрбер катлауның дәрәҗәсен, хокук һәм бурычларын көйләүче «тормыш хәл¬ ләре турындагы» законнар туплана. Законда әйтелгәнчә, шәһәр һәм авыл халкы, тормыш хәлләренең аермасы буенча, дүрт төп төргә: дворяннар, руханилар, шәһәр халкы, авыл халкына бүленә. «Эш-яшәү рәвеше» һәм «катлау» арасында тәңгәллек беренче ике очракта гына була. Аннан бүлгәләнү башла¬ на, шәһәр һәм авыл халкын, мәсәлән, берничәшәр катлау тәшкил итә. Мөһимрәкләре исәбенә сәүдәгәрләр, нәселдән килгән почетлы гражданнар, меш,аннар (шәһәрләр өчен), крестьяннар һәм казаклар (авыл кешеләре өчен) керә. Са¬ ны һәм әһәмияте буенча иң киң катлауларның (дворян¬ нар, сәүдәгәрләр, мещаннар, крестьяннар, казакларның) үз катлау-корпоратив идарә органнары, үзара ярдәм һәм тәрбия-кайгырту органнары була. Дворяннар катлавы һәрвакыт иң югары иерархия ста¬ тусына ия була. Ул үзе икегә: нәселдән килгән (ата-бабадан күчүче) дворянлык һәм шәхси (бер гомерлек) дворянлыкка бүленә. Беренче (затлы) катлау традицион рәвештә тәхетнең һәм дәүләтнең терәге санала. «...законнар җыелмасы»ның бер статьясында болай дие¬ лә: «Тәхетнең беренче терәге дворяннар иң югары һәм күп¬ челек очракта иң белемле сыйныфка карыйлар һәм, бөтен гомерләрен диярлек дәүләт хезмәтенә багышлап, аннан тыш та хөкүмәтнең иң ышанычлы коралын тәшкил итәләр». Дворяннар чынлыкта да бик озак вакытлар монархиячел 408
Россиянең мөһим терәге була. XIX гасыр ахырына Россиядә 2 млн чамасы дворян (чама белән халыкның 1,5 проценты) исәпләнә. Әмма, вакытлар узу белән, дворяннар корпорациясен берсүзсез монархия хакимиятенең терәге итеп санау кыен¬ лаша бара. Гражданнар хокукы төшенчәләренең, либераль һәм социалистик күзаллауларның үсеше дворяннарның иң мөһим принцибы «патшага хезмәт итү» булган традицион намус кодексына котылгысыз рәвештә, кайчакларда таны¬ маслык та итеп, үзгәрешләр кертә. Югары катлауның законда теркәлгән хокуклары һәм өстенлекләре була. XIX гасыр ахырында ике өстенлек аерым әһәмияткә ия була. Беренчесе — яхшы белем алу мөмкинлеге. Дворян балалары өчен генә диярлек төрле максатлардагы уку йортлары челтәре: дворян пансионнары, Александр (Царское Село) лицее. Хокук белеме училиш;есы. Пажлар корпусы, Затлы кызлар (Смольный) институты һ.б. булдырыла. Гомуми профильдәге уку йортларында исә (институт һәм университетларда) дворян гаиләләре вәкилләренә шиксез өстенлек бирелә. Яшь дворяннарны хәрби уку йортларына кабул иткәндә, бу хәл аеруча күзгә ташлана. Дворяннар катлавының икенче мөһим өстенлеге — хәрби хезмәттә һәм гражданнар хезмәтендә өстенлек. Дво¬ ряннарга абруйлы дәүләт хезмәтенә урнашу һәм шунда карьера ясау күпкә ж,иңелрәк була. Моның сәбәбе нин¬ ди дә булса махсус закон нормаларында түгел, ә идарә аппараты формалашуның практик шартларында, чинов¬ никлар дөньясының психологиясендә, башкача әйткәндә. Россиядәге чин-дәрәж,әгә корылган бөтен мөнәсәбәтләр төзелешендә. Россиядә һәр кеше, туу белән, билгеле бер юридик ха¬ ләттә исәпләнә башлый. Әмма бу әле ул гомере буе шул халәттә кала дигән сүз түгел. Катлау каста түгел; аерым социаль корпорациягә, анда да бик зур ташламалар белән генә, руханиларны кертергә мөмкин. Калган очракларда андый, гомерлеккә тәгаенләнгән, бәйләнеш булмый. Төрле хәлләргә (белеменә, гражданлык хезмәтенә, хәрби хезмәтенә, сугышчан батырлыкларына, фәндә һәм мәдәнияттә ирешкән уңышларына, хәйрия ярдәме күрсәтүенә, монархларга күрсәткән хезмәтенә) карап, кеше түбән катлаудан югары катлауга күчә алган. Дворяннар Дин башлыгы 409
к- 1 f »■■ ' »4 i j Сәүдәгәр Мещанка ii!»---” 4 гbi Д b « If A ij й п if Шул ук вакытта шәхескә, шәхси милеккә һәм дәүләткә каршы җинаятьләр котылгысыз рәвештә диярлек хокуктан мәхрүм ителүгә китергән, «...законнар җыелмасы»ның ми¬ лек турындагы 9 нчы статьясында болай диелә: «Җинаять кылган өчен, суд мәхрүм итмәсә, беркем дә милек хоку¬ кыннан мәхрүм ителә алмый яисә аның милеккә хокукы чикләнә алмый». Шуның белән бергә, аерым затны «милек хокукыннан мәхрүм итү» аның гаилә әгъзаларының да, башка туганнарының да катлау хәлен бозуга китерми. XIX гасыр ахырына Көнбатыш Европа илләренең күп¬ челегендә катлау субординаңиясе бетә. Буржуаз мөнәсәбәт¬ ләр тантанасы кешенең чыгышына түгел, ә биләгән милке¬ нең формасына һәм күләменә (капиталга) нигезләнгән социаль иерархияне раслый. Ыруг аристократиясе урыны¬ на акча аристократиясе килә. Россиядә исә катлаулар саклана, чөнки Россия тради¬ цион рәвештә авыл цивилизациясе иле булып кала, анда халыкның күпчелеге өчен буржуаз шәһәр мохитенең нор¬ малары, принциплары һәм этикасы әллә ни әһәмияткә ия булмый (яисә бөтенләй дә әһәмияте булмый). XIX гасыр ахырына империядә авыл кешеләре 85% чамасы тәшкил итә. Россия авыллар дәүләте генә түгел (Франция, Пруссия, Швециядә дә авыл кешеләренең саны күбрәк була), ә кре- стьян-община иле була. Тарихи зарурлык булып туып, гасыр¬ лар дәвамында көйләнә килгән, үзара ярдәмләшү, тигезләү һәм бүлеп бирү принципларында төзелгән рус авыл обш;инасы индивидуализм, прагматизм һәм социаль эгоизм кебек бур¬ жуаз тормыш рәвеше нормалары белән каршылыкка керә. Рус Православие Чиркәве. К. П. Победоносцев. XIX гасыр¬ ның икенче яртысында Россиядә үткәрелгән реформалар гамәлдә Рус Православие Чиркәвенең оештыру структу¬ расына кагылмый. Элеккечә үк Чиркәү башында (җир¬ дәге югары яклаучы) патша кала, ләкин турыдан-туры Чиркәүне идарә итү эшләре Изге Синод карамагында була. Ул присутствиедән һәм идарәдән тора. Присутствие Чиркәү тормышындагы мөһим мәсьәләләр буенча карар¬ лар чыгаручы югары Православие Чиркәве иерархларын берләштерә. Чиркәүнең дини догматларны аңлатып бирү, йола һәм догалар хезмәте, урыннарга кешеләр билгеләү, милекне идарә итү, мәгариф, еретикларга һәм раскольникларга кар- 410
шы көрәш, цензура, руханиларның суд эшләре кебек бөтен эшләре Изге Синод карамагында була. Әлеге йогынтылы идарә органын Изге Синодның обер-прокуроры, җитәкли. 1880 елдан алып 1905 ел ахырына кадәр әлеге вазифаны атаклы консерватив эшлекле К. П. Победоносцев башкара. Чиркәү 66 епархиягә бүленә. 64 чиркәү Россиядә, берсе Америкада (Алеут чиркәве) һәм тагын берсе Япониядә була. Нәрбер епархия турыдан-туры Синодка буйсына. Епархия җитәкчесен (архиерейны). Синод белән килештереп, патша билгели. Епархия архиерее митрополит, архиепископ яисә епископ дәрәҗәсендә булырга мөмкин. Епархия чикләрендә ул югары Чиркәү администраторы гына түгел, иман һам әхлакка өйратуче дә була. Җирле Чиркәү идарәсенә, архиерейдан тыш, идарәнең үзен һәм Чиркәү судын идарә итүче дини консистория, чиркәү-мәхәллә мәктәпләренең эшләрен идарә итүче училище советы һәм ярлы руханиларга ярдәм күрсәтүче попечитель- лар советы керә. Нәрбер епархия дини округларга бүленә, округларда 15 тән алып 35 кә кадәр мәхәллә чиркәве була. Сарай чиркәүләре һәм хәрбиләр карамагындагы чиркәүләр, шулай ук иң зур 10 монастырь епархияләргә керми. XIX гасыр ахырына Россиядә барлыгы 80 млн право¬ славие динендәге кеше һәм 37 мең мәхәллә була. Иске дин тарафдарлары да православие динен тотучылар исәбенә керә. Аларның саны 1895 елга Синод мәгълүматларына ка¬ раганда 13 млн га җитә, һәм алар Синод идарәсенә буйсын¬ мыйлар. Россиядә 4 дини академия (900 студент), 58 дини семи¬ нария (19 мең чамасы укучы), 183 дини училище (32 мең чамасы укучы), 49 епархия хатын-кызлар училищесы (13 мең чамасы укучы) һәм 13 дини исемдәге хатын-кызлар училищесы (21 мең чамасы укучы) эшли. 1880 еллар башыннан Чиркәү бик актив рәвештә икенче Халык мәгарифе министрлыгы ролен уйный башлый. Алек¬ сандр Ш нең күңеленә илдә чиркәү-мәхәллә мәктәпләрен үстерү идеясе якын була. Әлеге башлангыч уку йортла¬ ры белем нигезләрен генә биреп калмый, рухи-әхлакый кыйммәтләр дә сеңдерә, чөнки укытучыларның күпчелеге мәхәллә дин әһелләре була. 1880 ел башына андый мәктәп¬ ләр нибарысы 5 мең чамасы гына була. 1894 елга чиркәү- мәхәллә мәктәпләре 31 меңгә җитә яза, аларда 1 миллионнан артыграк бала укый. Fi J .в; Крестьяннар К. П. Победоносцев 411
Чиркәү-мәхәллә мәктәбенең укы¬ тучылары һәм укучылары Изге Синод обер-прокуроры К. П. Победоносцев үз чо¬ рының иң белемле хокук белгечләреннән була. Бик күп тарихи-юридик хезмәтләр авторы Победоносцевның өч том¬ лык «Гражданнар хокукы курсы» студентларның берничә буынына дәреслек хезмәтен үти. Иж,тимагый төзексезлекләрнең, реаль дөньяның күзгә ташланып торган ж,итешсезлекләренең сәбәбен Побе¬ доносцев ж,әмәгать учреждениеләреннән, кешеләр ара¬ сындагы мөнәсәбәтләр системасыннан түгел, ә кешенең үзенең әхлакый табигатеннән күрә. Үзләре камил бул¬ маган кешеләр җирдә камиллек тудырырга сәләтле ту- гел — Победоносцевның дөньяга карашының төп камертоны менә шул. Кеше артык пычрак һәм надан, ж,анын Илаһи Ха¬ кыйкать нуры яктыртмастан элек, аннан бернинди яхшы¬ лык та көтеп булмый. Синод обер-прокуроры ж,әмгыятьне социаль үзгәртеп кору омтылышларының килешмәс тән¬ кыйтьчесе була. Империянең, кара кардиналының (аны дошманнары шулай дип йөртә) дөньяга карашының төп по¬ стулатлары К. П. Победоносцевның «Мәскәү ж,ыентыгы»нда чагылыш таба. Изге Синод обер-прокуроры дәүләт төзелеше¬ нә кагылышлы Көнбатыш Европа либераль модельләренең теләсә нинди формасына кискен каршы чыга. Гомуми сай¬ лау хокукын һәм парламентаризмны Победоносцев безнең заманның бөек ялганы дип атый. Аның өчен тарихның конструктив факторлары «ж,ан белән тән» кебек бүленми торган дәүләт һәм Чиркәү була. Чиркәүне дәүләттән аеру тегесенең дә, бусының да шиксез һәлакәтенә китерәчәк ди обер-прокурор. Рус дәүләте, ди ул, көчле югары патша хаки¬ мияте булганда гына яши ала, патша хакимлегенә ихтыяҗ рус кешесенең җанында бик тирән яшерелгән. Киң мәгълүматлы кеше була¬ рак, Победоносцев Россиянең тари¬ хи юлы ничек формалашуын яхшы белә һәм Ватан язмышындагы фа¬ җигале борылышларны алдан күрә. Россия империясенең котылгысыз һәлакәте турында ул әледән-әле әйтеп тора. Бу күрәзәчелек бик сәер тоела, чөнки аны империянең ни¬ гезен һәм башлангычларын яклар¬ га бурычлы югары урындагы зат авызыннан ишетәләр. 412
Победоносцевны пассивлыкта гаепләп булмый. Ул хә¬ леннән килгәнчә илдәге, аның карашынча, куркыныч иҗ¬ тимагый вакыйгалар үсешенә чик куярга тырыша. Әмма Синод башлыгы хуплаган рөхсәт итмәү һәм тыюлар сәясәте нинди дә булса иҗади эчтәлектән мәхрүм була һәм илгә бернинди перспектива да вәгъдә итми. Россия империясен идарә итү. XIX гасыр ахырына само¬ державие бик ныклы һәм җимерелмәслек кебек тоела. Ха¬ кимиятнең барлык функцияләре дә (законнар чыгару, баш¬ карма, суд) император кулында туплана, ләкин алар дәүләт институтлары системасы аша тормышка ашырыла. Югары законнар чыгару органы булып элеккечә үк ки¬ ңәш итү хокуклары булган Даулэт советы кала. Ул пат¬ ша билгеләп куйган затлардан һәм министрлардан тора. Аларның күпчелеге шактый өлкән яшьтәге Сарай әһелләре һәм түрәләр була, шуңа күрә аларны Дэулат советы акса¬ каллары дип йөртәләр. Дәүләт советының законнар чыга¬ ру инициативасы булмый. Аның утырышларында монарх керткән, ләкин министрлыклар тарафыннан эшләнгән за¬ коннар бары тикшерелә генә. Башкарма хакимиятнең төп органы Министрлар коми¬ теты була. Аның башында функцияләре шактый чикләнгән Рәис тора. Министрлар комитеты составына министрлар гына түгел, департамент һәм дәүләт идарәләре башлык¬ лары да керә. Комитет каравына төрле министрларның хуплавын таләп иткән эшләр куела. Бу аерым җитәкче даирәләр эшчәнлеген килештерүче берләштерелгән идарә органы түгел, ә бер-берсеннән административ бәйсез түрәләр җыелышы була. Нәрбер министр императорга турыдан-туры доклад белән керә ала һәм аның күрсәтмәләренә буйсынып эш итә. Министрны фәкать монарх кына билгели. Император судның һәм суд ида¬ рәсенең башлыгы санала, бөтен суд аның исеменнән алып барыла. Аерым суд эшләренә монархның катнашы булмый, ул иң югары һәм соңгы арбитр була. Суд һәм администрация өстен¬ нән күзәтчелекне монарх Идараче Сенат аша башкара. Сенат югары Сенат һәм Синод. Петербург ж ?‘3 ff •• Ki J ' ’ * ill f ” it’‘bl? ж,.1 liif ■ Я TJ. ffij 'i' *"jl3 413
хакимият күрсәтмәләренең урыннарда үтәлешен күзәтә, ми¬ нистрларны да кертеп, барлык хакимиятнең һәм урындагы кешеләрнең гамәлләренә шикаятьләрне карап хәл итә. Административ яктан Россия 78 губернага, 18 өлкәгә һәм Сахалин утравына бүленә. Берничә губерна кергән ад¬ министратив берәмлек — генерал-губернаторлыклар да була. Алар, гадәттә, чик буе җирләрендә төзелә. Губернаторны эчке эшләр министры тәкъдиме белән патша билгели. 1809 елдан Россия составына Финляндия дә (Бөек Фин¬ ляндия кенэзлеге) керә. Аның башында император тора, киң эчке автономиясе — үзенең хөкүмәте (сенат), тамож¬ нясы, полициясе, акча берәмлеге була. Россия составына вассал хокукында ике Урта Азия дәүләте — Бохара ханлыгы (әмирлек) һәм Хива ханлыгы да керә. Алар сәяси яктан тулысынча Россиягә бәйле булалар, әмма эчке эшләрендә идарәчеләренең автоном хокуклары була. Губернаторның вәкаләте киң була һәм губерна тормы¬ шының бөтен өлкәләренә диярлек тарала. Халык мәгарифе һәм сәламәтлек саклау үзәк дәүләт идарәсе системасына керә. Шәһәрләрнең шәһәр думалары һәм идарәләр рәвешендәге үзидарәләре була. Аларга транспорт, яктырту, җылыту, канализация, суүткәргеч, юллар, тротуарларны, яр буйла¬ рын һәм күперләрне төзекләндерү кебек административ- хуҗалык эшләре, шулай ук уку-укыту һәм хәйрия эшләре, җирле сәүдә, сәнәгать һәм кредит эшләре белән идарә итү йөкләнә. Шәһәр сайлауларына катнашу хокукы милек цензы белән билгеләнә. Сайлау хокукына әлеге шәһәрдә күчемсез милке булган (зур шәһәрләрдә 3 мең сумлыктан ким бул¬ маган, кечкенә шәһәрләрдә шактый кимрәк) кешеләр генә ия була. Дүрт шәһәр (Петербург, Одесса, Севастополь, Керчь- Еникале) губерналар составыннан чыгарыла һәм турыдан- туры үзәк хакимияткә буйсынган шәһәр башлыклары та¬ рафыннан идарә ителә. Губерналар өязләргә, ә өлкәләр округларга бүленә. Иң түбән административ берәмлек өяз булып, аннан соңгы бүленеш махсус максатларга хезмәт итә: волость, мәсәлән, крестьян үзидарәсенә; земство башлыклары участоклары, суд тикшерүчеләре участоклары һ.б. була. XIX гасыр ахырына Европа Россиясенең 34 губернасына 414
земство үзидарәсе кертелә, ә калган районнардагы эшләр белән хөкүмәт органнары идарә итә. Земство органнары башлыча юллар, мәктәпләр, хастаханәләр, хәйрия оешмала¬ ры төзү һәм аларны тиешле тәртиптә тоту, статистика, ку¬ старьчылык сәнәгате, җир кредиты оештыру кебек хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәләр. Әлеге эшләрне тормышка ашыру өчен, земстволарның махсус земство җыемнары бил¬ геләү хокукы була. Земство идарәсе губерна һәм өяз земство җыелышларын- нан Һәм башкарма органнар — үзләренең даими канцелярия һәм бүлекләре булган губерна һәм өяз земство идарәләреннән тора. Земстволарга сайлау өч сайлау съезды — җир биләүчеләр, шәһәр кешеләре һәм крестьяннар съезды — буенча өч елга бер тапкыр үткәрелә. Өяз земство җыелышлары губерна земство җыелышы составына вәкилләр сайлый, губерна земство җыелышы губерна земство идарәсен төзи. Өяз һәм губерна земство идарәләре башында сайлап куелган рәисләр тора. Алар әлеге учреждениеләр белән идарә итеп кенә калмый, дәүләт идарә органнарында (губерна дәүләт учреждениеләрендә) земство вәкилләре дә булалар. Яллы эшчеләр. Эшчеләр законнары. Забастовкалар. XIX гасыр ахыры Россия тарихында иҗтимагый тормышның мө¬ һим һәм яңа факторы эшчелар хәрәкәте була. Сәнәгать үсе¬ ше котылгысыз рәвештә фабрика-заводларда, шахталар¬ да, транспортта эшләүчеләрнең саны артуга китерә. Әлеге эшчеләр төп ике төркемне тәшкил итә: теге яисә бу сый¬ фатта җитештерүне идарә итү һәм хезмәт күрсәтү белән мәшгуль кешеләр (техниклар, бухгалтерлар, хисапчылар һ.б.) һәм турыдан-туры станокларда, машиналарда, шах¬ таларда эшләүчеләр, тимер юллар, йортлар, сәнәгать пред¬ приятиесе корпуслары төзүчеләр. Ялланып эшләүчеләрнең икенче төркеме күбрәк була һәм эшче сыйныфка (класс) караган өлешнең күпчелеген тәшкил итә. (Латин сүзе classis «разряд» дигәнне аңлата.) 1894 ел ахырына Россиядә 1,5 млн эшче исәпләнә, ул халыкның 1,2 проценттан күбрәген тәшкил итә. 20 елдан фабрика-заводлардагы эшчеләр саны 4 млн кешегә җитә. Болар фәкать ялланып эшләүче һәм шул юл белән яшәү өчен акча табучы профессиональ эшчеләр була. Эшче сыйныф турында сүз барганда беренче чиратта про¬ фессиональ эшчеләр күздә тотыла. Әлеге төркемгә карата 415
Кече Дмитровка урамы. Мәскәү. Фоторәсем. XIX гасыр ахыры s-r .<*• J ш»--* •л* *• Я и 1 i кайчакларда бүгенге көндә искергән пролетариат (латинча proletarius сүзе «фәкыйрь» дигәнне аңлата) төшенчәсе дә кулланыла. Завод-фабрикаларның техник яктан начар җиһазлануы, илнең үзәк районнарында эшче көчләрне чиктән тыш ар¬ занайткан крестьяннарның артык күп булуы эшкуарларга эш көнен кыскартырга да, эш хакын күтәрергә дә этәргеч бирми. XIX гасыр ахырына аерым предприятиеләрдә ме¬ дицина һәм социаль тәэминат системасы үскән булса да, тулаем Россиядә эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсе Көнбатыш Европадагыдан калыша. Эш хакларының абсолют зурлык¬ ларын чагыштырганда, азык-төлек һәм торак бәяләрен дә исәпкә алырга кирәк, алар Россиядә башка илләргә кара¬ ганда шактый түбән була. Халыкның төрле төркемнәренең хокук һәм бурычларын билгеләгән законнар кабул иткәндә. Россия хөкүмәте ялла¬ нып эшләүчеләрне дә игътибардан читтә калдырмый. 1885 елгы закон 17 яшькә кадәрге үсмерләрне һәм ха¬ тын-кызларны төнге эшләргә тартуны, шулай ук якшәмбе көннәрендә һәм дәүләт бәйрәме көннәрендә эшләтүне тыя. 1903 елда, эш урынындагы бәхетсезлек очрагында, хәтта эшче үзе гаепле булса да, предприятие хуҗаларын аңа бил¬ геле бер сумма түләргә мәҗбүр иткән закон гамәлгә керә. Эшче хезмәткә сәләтлелеген югалткан очракта бу сумма эш хакының 2/3 се чамасын, калган очракларда 1/3 өлешен тәшкил итә. Эшче һәлак булса, эшкуар аның хатынына һәм балаларына пенсия түләргә тиеш була. 416
I 1906 елда дәүләт ирекле рәвештә эшчеләрнең һәм хез¬ мәткәрләрнең профессиональ союзларын (профсоюзлар) оештыруны һәм аларның эшчәнлеген рөхсәт итә. 1912 елда эшчеләрне страховкалау турында закон чыга, аның нигезендә эшче түләүсез медиңина ярдәменә хокук ала (авырганда елына 27 көн тулысынча түләнә), ә имгәнгән очракта хезмәт хакының 1/4 өлешеннән 2/3 өлешенә кадәр акча түләнә. Эшче үлгән очракта аның акчасын хатыны һәм балаларына бирәләр. Әлеге закон чыкканнан соң, АКШ президенты У.Тафт Россия делегаңиясен кабул иткәндә болай ди: «Сезнең им¬ ператорыгыз шундый камил эшче законнары булдырды ки, андый законнары белән бер генә демократик дәүләт тә мактана алмый». 1880 еллар башына төрле сәнәгать предприятиеләрендә һәм империянең төрле районнарында эш вакыты көненә 11—12 сәгать тәшкил итә, 1890 елларга ул 10—11 сәгатькә, ә 1913 елга 9—10 сәгатькә кала (кайбер предприятиеләрдә бу вакытта 8 сәгатьлек эш графигы да була). XIX гасыр ахырында сәнәгать нык үскән илләрдә эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кимрәк була. Россиянең дәүләт строен тәнкыйтьләүчеләргә бу — патша хөкүмәтен халыкка каршы сәясәттә гаепләү өчен бер сәбәп булып тора. Ләкин әлеге профессиональ фаш итүчеләр Россиядә еллык эш вакытының Европа илләрендәгегә караганда шактый кыскарак булуын әйтмиләр. Мәсәлән, 1897 елда Россиядә эшче производствода 2592 сәгатьтән артык әшләмәсә (кайбер тармакларда бу күрсәткеч тагын да түбәнрәк була), АКШта эш вакытының озынлыгы елына 2700 сәгать тәшкил итә. Моның сәбәбе гади генә. Россиядә (якшәмбе көннәрен санамыйча) бер яки берничә көн дәвам иткән 17 дәүләт бәйрәме (Чиркәү бәйрәмнәре һәм дөньяви бәйрәмнәр) була. Ул кадәр бәйрәм көннәре башка бер илдә дә булмый. XIX гасыр ахырына империянең төрле районнарында һәм производствоның төрле тармакларында эшчеләрнең эш хакы айга 17 сумнан (кара эшчеләр) 70 сумга кадәр (квалификаңияле эшчеләр) була. Әлеге күрсәткечләрне бүгенге акчага күчерсәк, ул 3 мең һәм 12 мең сум тәшкил итәр. Алай исәпләүнең якынчалыгын да әйтеп китү урын¬ лы булыр, чөнки патша заманындагы акча белән бүгенге акчаның бер-берсенә нисбәтен төгәл билгеләү мөмкин 417
Эшчеләр завод капкасы янында. Фоторәсем. XIX гасыр ахыры түгел. Ләкин һәрхәлдә әлеге эк¬ вивалент— мөмкин булганның иң кечкенәсе. Максималь табыш алырга ом¬ тылган эшкуарлар җитештерү чы¬ гымнарын төрлечә киметергә ты¬ рышалар. Аның ысуллары берничә: продукция чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирүче алдынгы тех¬ ника кертү, энергияне саклап тота торган технологияләргә күчү, ар- занлырак чимал куллану, куллану¬ чылар белән ышанычлы элемтәләр урнаштыру һ.б. Шулай да аның төп юлларыннан берсе эш көченә чыгымнарны киметү була. Бу очракта өр-яңа техника сатып алып эшчеләр санын киметергә яисә эш хакларын кисәргә туры килә. Эшкуарлар еш кына соңгы ысулны кулланалар. Закон эш хакын киметүне тыя, ә капиталистлар барыбер моның юлларын табалар. Мәсәлән, кечкенә генә гаепләре өчен дә эшчеләргә штраф салу систе¬ масын кертәләр, продуктларны еш кына бәяләре базардагыга яисә башка кибетләрдәгегә караганда шактый югары булган фабрика кибетеннән алырга мәҗбүр итәләр, эш сәгатеннән тыш эшләгән өчен югарырак хак түләмиләр. Фабрика-заводларда чуалышлар башлана, кайбер пред¬ приятиеләр забастовка күтәрә. Эшчеләр хуҗаларга эш хакларын күтәрү, штрафларны бетерү, эш урынында зыян күргәннәргә пособиеләр түләү кебек үз хәлләрен яхшыр¬ ту турындагы таләпләрен җиткерәләр. Болар икътисади таләпләр дип атала. XIX гасырдагы иң зур забастовкада — Морозов стачка¬ сында (1885 ел, 7—17 гыйнвар) 8 меңләп кеше катнаша. Ул сәнәгатьнең киҗе-мамык тармагында әйдәп баручы пред¬ приятие— «Савва Морозовның Никольское мануфактурасы ширкәте»ндә була. Фабрика Владимир губернасының Оре¬ хово авылы (хәзерге Орехово-Зуево шәһәре) янындагы Ни¬ кольское бистәсендә урнашкан була. Хуҗа эшчеләрне дини бәйрәмдә эшләргә мәҗбүр итә, шушы хәл фабрикалардагы хәлләрдән ризасызлыкны иң соңгы чиккә җиткерә. Анда күптәннән каты штрафлар системасы кулланылып килә, ә администрация берничә тапкыр үз белдеге белән эш хак¬ ларын киметә. Халыкның эчке ризасызлыгы ачыктан-ачык 418
чыгышка әверелә. Эшчеләр штрафларны бетерү һәм эш берәмлеге өчен түләүне күтәрү таләбен куялар. Алар фабрика корпусларын, идарә биналарын, адми¬ нистрация йортларын һәм фатирларын җимерәләр. Фирма хуҗасы Т. С. Морозов шунда ук ярдәм сорап губернаторга мөрәҗәгать итә. «Эшчеләр бунт күтәрделәр, пыяла ваталар, мәктәптә, директор конторында ваттылар, азык-төлек ки¬ бетен җимерделәр»; «Фабрикада бунт, эшчеләр төркемен беркем дә, берничек тә туктатмый, мондагы кешеләрнең гомеренә куркыныч яный» дип телеграммалар җибәрә. Гаскәр китертелә, ләкин чуалышлар ун көннән генә тына. Бер елдан Морозов стачкасы активистлары суд каршы¬ на баса. Алар 101 пункт буенча гаепләнә. Процесс бик зур иҗтимагый акциягә әверелә. Катнашучылар, яклаучылар һәм гаепләүчеләрнең чыгышларын бик күп газеталар басты¬ рып чыгара һәм шәрехли. Хуҗаларның башбаштаклыгы һәм эшчеләрнең хокуксызлыгы тулысынча ачыла. Процесс присяжныйлар коллегиясенең эшчеләрне аклавы белән тәмамлана. Присяжныйлар карарыннан соң танылган публицист М.Н. Катков Россиядә калкып чыккан эшчеләр мәсьәләсе хөрмәтенә 101 салют турында яза. Танылган консерватив эшлекле хаклы була. Эшчеләр мәсьәләсе иң үткен социаль проблемалар рәтенә керә баш¬ лый. Россия сәнәгатен яңарту. XIX гасыр ахырына Россия авыл хуҗалыгы иле булып кала бирә. Халыкның күпчелеге (85 проценттан артыграгы) шәһәрләрдән читтә яши. Империя халкының төп шөгылен иген үстерү, терлек асрау, төрле авыл хуҗалыгы кәсепләре тәшкил итә. Ил сәнәгатен үстерүне хуплау Россия хөкүмәтенең икъ¬ тисади сәясәтендә мөһим юнәлеш була. XIX гасырның икен¬ че яртысыннан индустриягә яңалык керту {модерниза¬ ция) проблемасы торган саен үткенәя бара. Илнең халык хуҗалыгы аграр юнәлештә булганда Россиянең алга таба икътисади үсеше мөмкин булмый. XIX гасыр ахырында әле¬ ге хакыйкатьне илнең икътисади сәясәте җитәкчеләре — фи¬ нанс министрлары Н.Х.Бунге, И. А. Вышнеградский һәм С. Ю. Витте яхшы аңлый. Бунге чорында финанс сәясәтендә казнаны тутыруга гына юнәлтелгән тар финансизмнан илнең барлык җитештерү көчләрен үстерүгә таянган киң икътисади сәясәт — эконо- мизмга күчеш сизелә башлый. Тимерчеләр. Фоторәсем. XIX гасыр ахыры 419
л л л V ■ L„- .1 , iJtJ lin»: л Никольское мануфактура¬ сы эшчеләре. Фоторәсем. XIX гасыр ахыры Бунге казнага акча кертемнә- рен арттыру һәм халыкның эшчән¬ лек активлыгын үстерү бурычын куя. Моңа бары акча әйләнешенең тотрыклылыгын тәэмин итеп һәм рубль курсын ныгытып кына ирешеп була. Эшне дәүләткүләм сакчыллык чаралары белән генә төзәтү мөмкин булмый. Финанс министрлыгы салым рычагларын актив файдалана. Дәүләт, бер яктан, крестьяннарга салымны киметә (җан башыннан түләнә торган салым бетерелә, йолым түләүләре кими), икенче яктан, милеккә салымны арттыра (герб җыемы арта, акчалата капиталга салым салына, җиргә һәм шәһәрләрдә күчемсез милеккә салым арта). Ләкин бу чаралар хәлне тамырдан үзгәртми. Бюджет дефиңиты даими кала бирә. 1881 елда дәүләтнең барлык кереме 751,8 млн сум булса, чыгымы 840,8 млн сум була. Биш елда, 1881 елдан 1885 елга кадәр гомуми дәүләт дефиңиты 446,5 млн сум тәшкил итә, ул эчке һәм тышкы заемнар исәбенә каплана. Бу — дәүләт бурычының котыл¬ гысыз рәвештә артуына китерә. 1880 елларда Россия беренче тапкыр тышкы сәүдәдә уңай нәтиҗәләргә ирешә. 1882 елда экспорт импорттан — 51 млн сумга, 1883 елда 78,1 млн сумга, 1884 елда 53 млн сумга, 1885 елда 102,5 млн сумга күбрәк була. Уңай үзгәрешләргә карамастан, дәүләт бюджеты «ак¬ савын» дәвам итә. Читтән бурыч алу зарурлыгы саклана. Ләкин рус акча берәмлегенең — кәгазь рубльнең — ыша- нычсызлыгы заем шартларын Россия өчен файдасыз итә. Дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрен бик түбән курс буенча сатарга туры килә. Кәгазь рубль 1881 елда Лондон, Париж, Берлин биржаларында уртача 65,8 тиен була, ә 1886 елда рубль курсы 58,9 тиенгә төшә. Хөкүмәт даирәләрендә әкренләп милли валютаны ны¬ гыту, ышанычлы акча әйләнешен тәэмин итү һәм эре чит ил инвестиңияләре алу өчен әйләнешкә алтын валюта кертергә кирәк дигән фикер ныгый (акча әйләнешендә кредит билетлары һәм көмеш акча хакимлек иткән була). 420
Бары алтын гына барлык финанс исәп-хисапларын ныклы эквивалентка бәйли һәм Россия икътисадына капитал кер¬ түне Көнбатыш инвесторлары өчен кызыклы итә ала. Финанс хуҗалыгын тамырдан үзгәртү өчен, җитәрлек кадәр алтын тупларга кирәк була. 1890 ел башына тиешле шартлар тудырыла. Бюджет дефициты мәсьәләсендә хәл яхшыра. 1887 елда дефицит (85,7 млн сум) бюджетның чыгым өлешенең 10% чамасын тәшкил итсә, 1892 елга ул 8% ка төшә, ә 1894 елда, ничәмә- ничә елларга беренче тапкыр, 92,2 млн сум керем белән бюджет тигезләшә. Алтын туплау эшендә дә хөкүмәт уңай нәтиҗәләргә ирешә. 1881 елдан 1894 елга кадәр Россиядә гомуми кый- мәте 382,7 млн сумлык 25448 пот алтын юыла. Дәүләт казнасының алтын запасын тутыру өчен башка чыганаклар да, беренче чиратта алтын валютада чит ил заемнары фай¬ даланыла. Нәтиҗәдә Россиянең алтын запасы 1885 елдагы 273,2 млн сумнан 1893 елга 581,5 млн сумга җитә. Әлеге тенденция алга таба да дәвам итә, бу исә финанс министры С.Ю.Витте вакытында, 1897 елда, рубльне алтын белән тигезләштерү мөмкинлеге бирә. Дәүләт икътисади курсының 1880 еллар башындагы мөһим элементы — таможня саясзте дә җитештерүче көч¬ ләрне үстерүдә бер этәргеч булып тора. Министр постын биләгән 6 ел эчендә Бунге 6 тапкыр таможня тарифларын күтәрә. Таможня бәяләре беренче чиратта читтән кертелгән чимал һәм ярымфабрикатларга күтәрелә, әзер эшләнмәләргә таможня тарифы әллә ни үзгәрми. 1884 елда таможня каз¬ нага 97 млн сум китергән булса, 1890 елда ул сумма 142 млн га җитә. 1890 еллар киеренке индустриаль-икътисади үсеш чоры була. Сәнәгать продукциясенең еллык усеш темплары буен¬ ча Россия XIX гасыр ахырында Европа илләренең барысын да узып китә һәм АКШ белән тигезләшә. 1890 еллар ахы¬ рында сәнәгатьнең әйдәп баручы өлкәләрендә продукция җитештерүнең уртача үсеше елына 12% һәм аннан да күбрәк тәшкил итә. Җитештерүнең яңа тармаклары — авыр машина төзеле¬ ше, химия сәнәгате, электр индустриясе, тимер юл транс¬ порты, файдалы казылмалар чыгару аеруча тиз үсә. 1895 елда Россия, 338 млн пот нефть чыгарып, әлеге гаять әһә¬ миятле продукцияне дөньяда иң күп җитештерүче була. Н.Х. Бунге к J 421
I; я 11? Корыч кою заво¬ ды. Фотография. XIX гасыр ахыры 1890 елларда тулаем милли про¬ дукциядә сәнәгать секторы өлеше даими арта бара. Үзәк сәнәгать районы, Поль¬ ша регионы, Урал кебек элеккеге сәнәгать зоналары белән беррәттән, XIX гасыр ахырына яңа, ка¬ питалистик индустрияләштерү дулкынында Донбасс, Баку рай¬ оны., Кузбасс калкып чыга. Көн¬ дәлек хуҗалык тормышына икъ¬ тисадның коммерция кредиты, коммерция банкы, биржа, акционерлык компаниясе, ди¬ виденд кәгазе һ.б. кебек структура һәм элементлары ныклап үтеп керә. Капиталны һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруның акционерлык формасы хосусый милек хуҗалыгына торган саен ныграк үтеп керә һәм 1890 елларда өстенлек итә баш¬ лый. 1799 елдан (беренче акционерлык компаниясе оешкан елдан) 1866 елга кадәр Россиядә барлыгы 251 акционерлык компаниясе оеша, аның да күпчелеге 1850 еллар уртасыннан барлыкка килә. 1860 еллардан акционерлык формасы эш- чәнлекнең әлегә кадәр уртак капиталны белмәгән өлкәләрен дә били. 1864 елда беренче акционерлык банкы — Санкт- Петербург хосусый коммерция банкы ачыла. 1889 елның 1 гыйнварына Россиядә 504 акционерлык җәмгыяте, шул исәптән өч дистәдән артык коммерция бан¬ кы теркәлгән була. 1893 елда 601 млн капиталы булган 522 компания эшли. Шуннан соңгы елларда акционерлык «Эйнем» конди¬ тер фабрикасы. Мәскәү. Гравюра. Х/Х гасыр ахыры 422
җәмгыятьләре оешу кинәт көчәеп китә. 1894 елда 47 компания, 1895 елда — 86, 1896 елда—120, 1897 елда — 118, 1898 елда 153 компания оеша. Әлеге фирмалар¬ ның күбесе җитештерүнең тиз үсә һәм күп капитал таләп итә торган тармакларында барлыкка килә. XIX гасыр ахырына милли ке¬ ремдә сәнәгать секторының өлеше 50 % ка җитә. Россия ныклап торып аграр илдән аграр- индустриаль илгә әверелә бара. Биржа. Мәскәү 1. Петр чоры белән чагыштырганда XIX гасыр ахырына Россия самодержавиесе нинди үзгәрешләр кичерә? Нинди принциплар үзгәрешсез кала? Әлеге үзгәрешләргә һәм традицияләрнең сакла¬ нуына бәя бирегез. 2. XIX гасыр ахырындагы Россия халкының төрле катлауларына характеристика бирегез. Өйрәнелә торган гасыр дәвамында илнең катлауларга бүленешендә нәрсә үзгәрә? 3. «XIX гасыр ахырында Россия империясен идарә итү» схемасын төзегез. 4. Россиядә XIX гасыр ахырында Рус Православие Чиркәве белән монарх мөнәсәбәтләренә характеристика бирегез. 5. XIX гасыр ахырындагы Россия эшче сыйныфына характери¬ стика бирегез. Илнең сәнәгать үсеше һәм социаль структурасының үзенчәлекләре анда нинди чагылыш таба? 6. Россиядәге эшче сыйныфның хәлен нык үскән башка иң зур илләрдәге эшчеләрнең хәле белән чагыштырыгыз. 7. Россиянең аграр илдән аграр-индустриаль илгә әверелүе нәрсәдә күренә? Әлеге процессның үзенчәлекләре нинди? СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР XiX гасырның икенче яртысында рус мәдәнияте Әдәбият. Россия мәдәнияте үсешендә XIX гасыр гадәттән тыш нәтиҗәле була. Киң мәгънәдә «мәдәният» төшенчәсенә кеше тормышы¬ ның һәм эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге казанышлары¬ ның бөтен үрнәкләре дә керә. Шуңа күрә «көнкүреш мәдә¬ нияте», «сәяси мәдәният», «индустрия мәдәнияте», «авыл мәдәнияте», «фәлсәфи мәдәният» һәм иҗади казанышлар дәрәҗәсен күрсәтүче башка билгеләмәләрне куллану урын- § 35 423
иҗатның барлык форма- Иоанн Кронштадтский .-у SS ЗНяН л ы булыр. XIX гасырда Россиянең мәдәни казанышлары гаҗәеп һәм галибанә. XIX гасырның икенче яртысы лары һәм жанрлары гөрләп чәчәк аткан чор гына түгел, ке¬ шелек казанышларының мәдәни ареалында рус мәдәнияте¬ нең ышанычлы рәвештә мәңгегә күренекле урын яулаган чоры да. Рус сынлы сәнгате, рус театры, рус фәлсәфәсе, рус әдәбияты дөньядагы позицияләрен XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башында иҗат иткән атаклы ватан¬ дашларыбыз аркасында раслый. Бүгенге көндә дөньяда Ф. М. Достоевский, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов, П. И. Чайков¬ ский, С. В. Рахманинов, Ф. И. Шаляпин, К.С. Станиславский, А.П. Павлова, Н.А. Бердяевны белмәгән кешене табу кыен. Болар әле рус мәдәнияте өлкәсендә мәңгегә урын алган фигураларның кайберләре генә. Алардан башка кешелекнең мәдәни байлыгы күпкә ярлырак булыр иде. Рухи нигезне исәпкә алмаганда рус мәдәниятенең гаять мөһим өлешләрен дөрес аңлап булмас иде. XIX гасырның беренче яртысы рус мәдәниятенең иң югары эмблемалары Пушкин, Гоголь, Лермонтов кына түгел, аларның заман¬ дашлары, миллионнарның рухи җитәкчеләре Серафим Са¬ ровский һәм Мдскэу митрополиты Филарет та. Гасыр ахырында да шул ук хәл: Л.Н. Толстой белән А.П.Чеховның замандашы Иоанн Кронштадтский (1829— 1908) булуын онытмыйк. Дворяннар мохитендә хөр фикерлелек, скеп¬ тиклык һәм хәтта атеизмның төрле формалары таралуга карамастан. Россия империясенең төп халкы православиега турылыклы булып кала. Рус кешеләре күптәннән тоткан әлеге диндә юга¬ ры җәмгыятьнең модалы идеологик мавыгулары чагылыш тапмый. Православие хәзерге полито¬ логия тарафыннан «менталитет» дип исемләнгән терминның телдә «тормыш рәвеше» булган асы¬ лын тәшкил итә. Халыкның православие динендә булуы, те- геләйме-болаймы, иң яхшы иҗат осталары эшчәнлегенең бөтен якларына йогынты ясый. Христиан импульсын исәпкә алмыйча, ни өчен Россиядә, башка буржуаз илләрдән аермалы буларак, эшкуарларның үзләренә дә, аларның шөгыльләренә дә аерым ихтирам күрсәтелмәвен *• 424
аңлау мөмкин булмас иде. XX гасыр башына илдә капита¬ листик мөнәсәбәтләр тантана итүгә карамастан, беркем дә капитал дөньясындагы персонажларның яхшылыкларын һәм хезмәтләрен күккә күтәреп дан ж,ырлаган әдәби яисә драматик әсәр язмый. Хәтта күпчелеге «бизнес корольләре» тарафыннан турыдан-туры яисә читләтеп финансланган рус вакытлы матбугаты да алар адресына мактау яуды¬ рырга батырчылык итми. Андый газета-журналлар шунда ук ачулы тиргәү объектына әверелер, котылгысыз рәвештә укучыларын югалта башлар һәм аларның көннәре санаулы булыр иде. Рус мәдәни процессы турында сүз алып барганда, югары¬ да әйтелгәннәрне исәпкә алу төп ике ж,әһәттән мөһим. Беренчедән, тулаем рус кешеләренең рухи төзелешен, аның хәзерге Россиядәге иж,тимагый мохиттән принципиаль аермасын аңлау өчен. Икенчедән, ни өчен ярлыларны кызгану, «кимсетелгән¬ нәр һәм рәнж,етелгәннәр»гә теләктәшлек итүнең сәйяр рәссамнар картиналарыннан алып, рус язучылары һәм фәлсәфәчеләренең әсәрләренә кадәр бөтен рус нәфис һәм интеллектуаль мәдәниятенең төп мотивы булуын аңлау өчен. Шул рәвешле, иж,тимагый аңның буржуазлашмавы алга таба илдә шәхси милекне һәм шәхси мәнфәгатьләрне инкарь иткән коммунистлар хакимияте урнашуга булышлык итә. Әлеге мотив шул чордагы рус мәдәниятенең иң нык та¬ нылган ике вәкиле — пәйгамбәр-язучылар Ф.М.Достоевский һәм Л.Н.Толстой иҗатында бик ачык чагылыш таба. Достоевский белән Толстойның тормыш юллары да, иҗат алымнары да бер-берсенә бөтенләй охшамаган. Алар фикердәшләр дә булмаганнар, якын мөнәсәбәттә дә тормаганнар. Төрле чорда бераз гына кайсыбер билгеле әдәби-иҗтимагый төркемнәрдә (партияләрдә) торсалар да, шәхесләренең масштабы ул төркемнәрнең дөньяга караш¬ ларының тар кысаларына сыймаган. Әлеге язучыларның биография борылышларында, әдәби әсәрләрендә вакыт бер ноктага туплана, өзлексез социаль үзгәрешләр һәм киләчәк хәтәрләрне көтү чорында яшәгән XIX гасыр кешеләренең рухи эзләнүләре, хәтта бәргәләнүләре чагыла. Ф. М. Достоевский һәм Л.Н. Толстой «нәфис сүз оста¬ лары», чор һәм гореф-гадәтләрнең бик шәп елъязмачыла¬ ры гына булмыйлар. Аларның фикерләүләре ераккарак. 425
Ф.М. Достоевский г тирәнгәрәк үтеп керә. Аларның яшәеш серләрен, кешенең асылын, язмышын аңларга омтылуларында кешенең акылы белән йөрәге, күңел тирбәлешләре белән салкын акыл ара¬ сындагы дисгармония чагылыш таба. Нәрсә ул кеше һәм ул җиргә ни өчен килгән дигән сорауга җавап табарга тырышу¬ лары ике язучыны да Россиядәге тынгысыз җаннарның рухи җитәкчесенә әверелдерә. Тормышны рус дөньясы аңлаганча аңлатып, Достоевский белән Толстой чорның тавышы гына түгел, аны коручы да булалар. Ф.М.Достоевский (1821 —1881) Мәскәүдә ярлы хәрби врач гаиләсендә туа. Башта — пансион, аннары, 1843 елда, Петербургта Баш инженерлар училиш;есын тәмамлый, бер ара Петербургның инженерлар командасында кыр инженеры хезмәтен башкара. Тулаем әдәбият белән шөгыльләнергә карар итеп, 1844 елда отставкага чыга. В. Г. Белинский һәм И. С. Тургенев белән таныша һәм башкаланың әдәби мохитендә кайнаша башлый. Аның беренче зур әсәре «Мес¬ кеннәр» романы (1846) зур уңыш казана. Достоевский 1847 елның язында В. М. Петрашевский түгәрәге җыелышларына йөри башлый. Ул җыелышларда үткен соңиаль мәсьәләләр, шул исәптән яшәп килгән строй¬ ны бәреп төшерү мәсьәләсе дә тикшерелә. Петрашевский- чылар эше буенча башкалар рәтеннән Достоевский да кулга алына. Башта аны үлем җәзасына хөкем итәләр, эшафотка менгәч, аңа һәм башка гаепләнүчеләргә патша ярлыка¬ вын— үлем җәзасының каторгага алыштырылуын әйтәләр. Достоевский каторгада дүрт ел чамасы (1850—1854) була. Себердәге тормышын ул 1861 елда басылып чыккан «Үле йорттан язмалар» исемле очерклар китабында тасвирлый. 1860—1870 елларда зуррак әдәби әсәрләре — аны бөтен дөньяга таныткан «Кимсетелгәннәр һәм рәнҗетелгәннәр», «Уенчы», «Җинаять һәм җәза», «Идиот», «Шайтаннар», «Бертуган Карамазов¬ лар» романнары чыга. Язучы яшьлегендәге революцион мавыгуларын ташлый, дөньяны көч ярдәмендә үзгәртеп кору теорияләренең ялгышлыгын, хәтәрлеген аңлый. Аның әсәрләре яшәү мәгънәсе, тормыш юлларын эзләү турында уйланулар белән сугарылган. Досто¬ евский яшәеш хакыйкатенә төшенү мөмкинлеген бары тик Аллага ышануда гына күрә. Кешенең 426
әхлакый камиллеккә омтылуына ул иң әһәмиятле нәрсә итеп карый, иҗтимагый проблемаларның нигезендә ке¬ шеләрнең бозыклыгы, кеше табигатенең рухи көчсезлеге ята дип саный. Достоевскийның карашлары христиан соңиализмын- нан славянофиллыкка таба үзгәрә. Ләкин аны авырлык белән генә славянофил дип әйтеп була. Ул туфракчылык дип аталган агымга нигез салучыларның берсе була. Бу агым 1860—1870 елларда, нәкъ менә Ф.М. Достоевскийның иҗаты чәчәк аткан чорда барлыкка килә. Ф.М. Достоевский 1861 елда бастыра башлаган «Время» журналы программасында болай диелә; Ниһаять, ышандык, без дә гаҗәеп дәрәҗәдә үзенчәлекле аерым милләт, һәм безнең, бурыч — үзебезгә үзебезнең, үз туган туфрагыбыздан алынган форма булдыру. Әлеге позиңия славянофилларның баштагы постулатына тулысынча туры килә. Әмма Досто¬ евский фикерләвенең универсальлеге шул чорда ук күренә: Без уйлыйбыз, рус идеясе, ихтимал, Европада үсеш алган барлык идеяләрнең синтезы булыр. Әлеге караш язучының 1880 елда Мәскәүдә А. С. Пушкин¬ га һәйкәл ачылу тантанасында ясаган чыгышында иң югары гәүдәләнешен таба. Нәкъ шул, тыңлаучыларны сокландыр¬ ган, аннары матбугатта кызу бәхәсләргә сәбәп булган чыгы¬ шында Достоевский киләчәктә дөньяны ничек күзаллавын тәкъдир итә. Иминлекне ул Россиянең тарихи миссиясен үтәвендә — христиан дине кушканча, дөнья халыкларын туганнарча союзга берләштерүдә күрә: Әйе, рус кешесенең, бәхәссез, Европа күләмендәге, дөнья күләмендәге миссиясе бар. Чын рус кешесе булу, тулысын¬ ча рус кешесе булу, ихтимал, барлык кешеләргә туган булу гынадыр. Безнең бөтен славянофиллыгыбыз һәм көн¬ батышчылыгыбыз, тарихи зарурлык булса да, зур бер аңлашылмаучылык кына. Чын рус кешесенә Европа һәм бөтен арийлар кавеменең язмышы Россиянең үзе кебек үк, туган җирнең язмышы кебек үк кадерле, чөнки безнең язмышыбыз — бөтен дөнья язмышы, кылыч белән яуланган түгел, туганлык көче белән, безнең кешеләрне туганнар¬ ча берләштерү омтылышыбыз көче белән яуланган дөнья язмышы. Фикер иясе традиңион славянофиллыктан шактый алга китә: ул бөтен дөнья халыкларын берләшүгә ча¬ кыра. Язучының «Җинаять һәм җәза» романының караламасы .1*' С ■><< п 427
Достоевскийны чын мәгънәсендә фәлсәфәче дип булмый, ул иҗатчыларча фикер йөртә, аның идеяләре әдәби әсәрлә¬ рендәге геройларның уйлануларында һәм эш-гамәлләрендә гәүдәләнә. Язучының дөньяга карашы һәрчак дини булып кала. Хәтта яшь чагында да, социализм идеяләре белән ма¬ выкканда да, ул Чиркәүгә сыена. Аның В.Г. Белинский белән мөнәсәбәтләре өзелүенең төп сәбәпләреннән берсе, соңыннан Достоевский үзе әйткәнчә, Белинскийның Алланы сугуе була. Карт монах Зосима («Бертуган Карамазовлар») Ф.М. Дос- тоевскийның бик күп әдәби һәм публицистик әсәрләрендә очраган фикерне әйтә: «Без тормышның җәннәт икәнен аңламыйбыз, без аңларга теләүгә үк ул безгә бөтен матур¬ лыгы белән күренәчәк». «Тирә-юньдәге матурлыкны күрергә теләмәү һәм күрә белмәү кешенең шул булакларга ия булырга сәләтсезлегеннән килә»,—ди Ф.М. Достоевский. Язучыны гомере буе шәхес табышмагы кызыктыра, аны кеше үзе, кеше табигатенең яшерен ягы, күңел тирәнлекләре кызыксындыра. Әлеге темага уйланулар аның барлык әдә¬ би әсәрләрендә дә очрый. Достоевский камил осталык белән кеше күңеленең караңгы якларын, анда яшерелгән җимергеч көчләрне, кешедә тамыр җәйгән чиксез эгоизмны, әхлак нигезләрен инкарь итүне ачып бирә. Шулай да, тискәре якла¬ рына карамастан, язучы һәрбер шәхестә табышмак күрә, һәр кешене, хәтта бик түбән кешене дә абсолют кыйммәткә ия дип саный. Достоевский гаять зур көч белән кешедәге иблисне генә ачып калмый. Кеше күңелендәге гаделлек һәм игелек тә, кешедәге изге башлангыч та аның тарафыннан тирән һәм ачык итеп сурәтләнә. Язучының барлык әсәрләрендә тантана белән расланган хис — кешегә ышаныч Ф.М. Достоевскийны бөек фикер иясе-гуманистлар рәтенә куя. Достоевский үзе исән чагында ук укучы халык арасын¬ да бөек язучы исеменә лаек була. Ләкин аның иҗтимагый позициясе, революцион хәрәкәтнең бернинди формасын да кабул итмәве, христиан буйсынуына үгетләве радикал¬ лар тарафыннан гына түгел, либераллар тарафыннан да тәнкыйтьләнә. Достоевский иҗаты «түзмәүчелек котырынган» чорга туры килә. Җәмгыятьне тамырдан үзгәртеп кору теория¬ се белән мавыкмаган һәр кешегә реакционер тамгасы са¬ лына. Нәкъ менә 1860 елда «консерватор» сүгенү сүзенә тиңләшә яза, ә «либерал» иҗтимагый прогрессчы синони¬ мына әверелә. Әгәр Россиядә теләсә нинди идеологии диспут 428
элек тә эмоциональ характерда барса, хәзер инде ул бернигә дә һәм беркемгә дә түзмәү шартларында уза. Оппонентларны тыңлыйсылары килми. Танылган фәлсәфәче В.С. Соловьев икенче бер атаклы рус фикер иясе К.Н. Леонтьев турында язганча, «реакцион фикерләрен» шундый вакытта әйтүе аны «адәм көлкесенә калдырудан башка тагын нигә ярасын». Оппонентларны кимсетәләр, алар бары тик көлү объекты гына булалар. Достоевский либераль иҗтимагый фикернең әхлакый террорын тулысынча татый. Асылда, аңа һөҗүмнәр бер¬ кайчан да тукталып тормый. Язучының беренче әдәби- психологик тәҗрибәләрен сафсата дип атаган В. Г. Белинский шуларның беренчесе була. Бары бер кыска вакытка —1850 еллар ахырында, М. В. Петрашевский түгәрәге белән якы¬ наеп, «режим корбаны» булгач кына «иҗтимагый прогресс әһелләре» арасында Достоевский исеме кадер-хөрмәт белән телгә алына. Ләкин әсәрләрендә үткен социальлек теориясенә иярмәве ачыклануга, язучыга либераль-радикаль тәнкыйтьнең мөнә¬ сәбәте үзгәрә. 1871—1872 елларда революцион идеяләр белән йөрүчеләрнең рухи ярлылыгын һәм тулы әхлаксызлыгын ачып салган «Шайтаннар» романы басылып чыккач, Досто¬ евский даими һөҗүм объектына әверелә. Башкала газета- журналлары «Достоевскийның иҗтимагый ялгышуларын һәм алтмышынчы елларның гуманистик хәрәкәтен бозып күрсәтүен» даими рәвештә тәнкыйтьләп торалар. Ләкин язучы әсәрләренең иҗади монументальлеге, моңарчы кү¬ релмәгән психологик тирәнлеге шулкадәр ачык була ки, һөҗүмнәр язучының талантын таныган фикерләр белән мулдан аралаштырыла. Болай бертуктаусыз кимсетеп торулар язучыга авыр тәэсир итә һәм ул, карашларын һәм иҗат итү ысулын үз- гәртмәсә дә, булдыра алган кадәр яңа һөҗүмнәргә сәбәп тудырмаска тырыша. Бу җәһәттән 1880 еллар башында, илдә народниклар терроры җәелгән чорда булган эпизод игътибарга лаек. Журналист һәм нәшир А.С.Суворин белән сөйләшеп утырганда, аннан, әгәр дә Кышкы сарайга мина куелган, ул тиздән шартлаячак, андагы бөтен кеше һәлак булачак икәнен белсә, полициягә хәбәр итәр идеме дигән со¬ рауга Достоевский: Юк,—дип җавап бирә. Ьәм, позициясенә ачыклык кертеп, болай ди: Мине либераллар кичермәсләр иде. Алар мине интектереп, җәфалап бетерерләр иде. 429
Ф. м. Достоевский- ның «Ак төннәр» повестена иллюстрация. Рәссам М. В. Доб ужине кий Достоевский моны гайре табигый хәл дип саный, ләкин урнашкан тәртипләрне үзгәртергә аның хәленнән килми. Бөек язучы, карт, авыру кеше, хакимият белән хезмәттәш¬ лек итүдә гаепләүләреннән курка, аның мәгърифәтле кара халык үкерүен ишетәсе килми. Граф Л.Н. Толстой (1828—1910) бай дворян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне өендә ала, аннары беркадәр вакыт Казан университетының көнчыгыш һәм юридик факультет¬ ларында укый. Курсны тәмамламый, аны фәннәр кызык¬ сындырмый. Университетны ташлап, хәрәкәттәге армиягә, Шамилгә каршы хәрби хәрәкәтләрнең хәлиткеч фазасы барган Кав¬ казга китә. Анда ул ике ел (1851—1853) була. Кавказдагы хезмәте Толстойны бик күп тәэсирләргә баета, соңрак алар повесть һәм хикәяләрендә чагылыш таба. Кырым сугышы башлангач. Толстой үзе теләп фронт¬ ка китә һәм Севастополь оборонасында катнаша. Сугыш беткәч, отставкага чыга, чит илләргә сәяхәт ясый, аннары Тула губерна идарәсендә хезмәт итә. 1861 елда хезмәтен өзеп, үзенең Туладан ерак булмаган Ясная Поляна утарына кайтып урнаша. Анда Толстой иң зур әдәби әсәрләрен — «Сугыш һәм ты¬ нычлык», «Анна Каренина», «Яңадан туу» романнарын яза. Болардан тыш. Толстой бик күп повестьлар, хикәяләр, драматик һәм публицистик әсәрләр дә иҗат итә. Язучы рус тормышының күпкырлы панорамасын тудыра, төрле кат¬ лау кешеләренең гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен сурәтли, кеше җанындагы изгелек белән явызлыкның кат¬ лаулы көрәшен ачып бирә. «Сугыш һәм тынычлык» романы бүген дә 1812 елгы сугыш турындагы иң яхшы әсәр булып кала бирә. Язучының игътибарын бик күп сәяси һәм иҗтимагый проблемалар җәлеп итә, ул аларга мөнәсәбәтен мәкаләләрен¬ дә белдерә. Мәкаләләрнең тоны кырыслана бара, һәм Тол¬ стой гомум кабул ителгән әхлак нормаларын һәм җәмгыять нигезләрен рәхимсез тәнкыйтьләүчегә әверелә. Аңа Россиядә хакимият тә тиешенчә түгел, Чиркәү дә тиешенчә түгел ке¬ бек тоела. Чиркәү, гомумән, аның тиргәү объектына әверелә. Язучы христианлыкны Чиркәү аңлаганча кабул итми. Дини догматлар һәм Чиркәүнең социаль дөньяның бер кисәгенә әверелүе аның күңелен кайтара. Толстой Рус Православие Чиркәве белән арасын өзә. Моңа җавап итеп 1901 елда Изге 430
Синод Толстойны Чиркәүдән куа, әмма ул әле тәүбә итәр һәм кире кайтыр дигән ышаныч белдерә. Язучы тәүбә итми, аның җеназасында Чиркәү йолалары үтәлми. Толстой яшь чагыннан ук Руссо карашларының көчле йогынтысы астында була һәм, соңрак үзе язганча, 16 яшендә үзендәге традиңион карашларны җимереп, муенында тәре урынына Руссо портреты салынган медальон йөртә. Язучы Руссоның табигатьтә яшәү идеясен дәртләнеп кабул итә, шушы хәл аның киләчәктәге эзләнүләренә һәм карашларына зур йогынты ясый. Русның кайбер башка фикер ияләре ке¬ бек үк. Толстой дөньядагы һәм мәдәнияттәге һәммә нәрсәне субъектив әхлакый позиңиядән торып каты тәнкыйтьли. 1870 елларда язучы озакка сузылган рухи кризис кичерә. Аның аңын үлем сере әсир итә, үлемнең котылгысызлыгы каршында тирә-юньдәге һәммә нәрсә бик вак, әһәмиятсез булып тоела. Күңелен җәфалаган икеләнүләр һәм курку¬ ларны җиңәргә теләп. Толстой күнеккән мохите белән элем¬ тәләрен өзәргә тырыша һәм гади халык белән якыннан аралашырга омтыла. Аңа хәерчеләр, юлаучылар, монахлар, җир эшкәртүчеләр, иске дин тарафдарлары һәм тоткыннар белән ул хакыйкатьне табар, кеше яшәеше һәм үлеменең чын мәгънәсенә төшенер кебек тоела. Ясная Поляна графының гадиләшү чоры башлана. Ул ңивилизация күренешләренең һәммәсен кире кага. Аның рәхимсез килешмәүчәнлеге дәүләт институтларына. Чиркәү, суд, армия институтларына, буржуаз икътисад мөнәсәбәтләренә карата гына да булмый. Язучы чамасыз ялкынлы нигилизмы белән макси¬ мализм чикләренә җитә. Сәнгатьне, поэзия, театр, фәнне кире кага. Аныңча, игелекнең матур- лык белән бернинди дә уртаклыгы юк, эстетик ләззәт — тубән ләззәт. Сәнгать исә,— гомумән, буш юаныч кына. Сәнгать һәм фәнне игелек белән бер дәрәҗәгә куюны Толстой мәсхәрә дип саный. Фән һәм фәл- сәфә,—дип яза ул,— теләсә нәрсәгә аңлатма бирә, ләкин кешегә ничек итеп әйбәтрәк булырга һәм ни- чек итеп яхшырак яшәргә икәнен генә аңлатмый. Хәзерге фәндә әллә никадәр безгә кирәкмәгән белем бар <...> Ләкин яшәунең мәгънәсе турындагы со- рауга ул берни дә әйтә алмый, хәтта бу сорау фән өлкәсенә карый дип тә санамый. л. н. Толстой I / 431
и. с. Тургенев Толстой әлеге мөһим сорауларга үзе җавап табарга тыры¬ ша. Дөньяда яшәеш, Толстой фикеренчә, якыннарыңны яра¬ туга, явызлыкка золым белән җавап бирмәүгә, шәфкатьле¬ лек һәм матди риясызлыкка нигезләнергә тиеш. Җирдә Христос нуры патшалык итунең мөһим шарты дип Толстой, гомумән, шәхси милекне һәм аеруча җиргә хосусый милек¬ не бетерүне саный. 1902 елда Николай II гә мөрәҗәгатендә Толстой: Җиргә, милек буларак, хокукны бетерү,— минем уемча, хәзерге вакытта рус хөкүмәте ирешергә тиешле иң якын максат ул,— дип яза. Л. Н. Толстойның үгет-нәсыйхәтләре җавапсыз калмый, нигилист графның соңиаль идеяләрен тормышка ашырырга уйлаган фикердәшләре шактый табыла. Алар, мәдәният скитлары дип аталган кечерәк колонияләр оештырып, үз- үзләрен әхлакый камилләштерү һәм намуслы хезмәт белән, яшәгән тирәлекләрен үзгәртергә тырышалар. Толстойчылар салым түләүдән, армиядә хезмәт итүдән баш тарталар, никахларын чиркәүдә изгеләштерүне кирәк дип санамый¬ лар, балаларын чукындырмыйлар, мәктәпкә бирмиләр. Хакимият андый бергәлекләрне эзәрлекли, кайбер актив толстойчылар хәтта судка да тартыла. XX гасыр башын¬ да толстойчылар хәрәкәте Россиядә юкка чыга диярлек. Әмма ул акрынлап Россиядән читтә җәелә башлый. Толс¬ той фермалары Канадада, Көньяк Африкада, АКШта, Бөекбританиядә барлыкка килә. И.С. Тургенев (1818—1883 ) геройларының шәхси яз¬ мышы ил язмышыннан аерылгысыз социаль-психологик романнар иҗат итә. Ул кешенең эчке дөньясын бөтен катлау- лылыклары белән ачып бирүче иң яхшы оста була. Тургенев иҗаты рус һәм дөнья әдәбияты үсешенә гаять зур йогынты ясый. И. С. Тургенев чыгышы белән борынгы бай дво¬ рян гаиләсеннән. 1837 елда Петербург универ¬ ситетының филология факультетын тәмамлый. Белем алуын чит илдә дәвам итә. Соңрак Турге¬ нев: Мин фәлсәфә белән, борынгы телләр, тарих белән шөгыльләндем, аерата тырышып, Гегельне өйрәндем,— дип искә ала. Ике ел (1842—1844) Тургенев Эчке эшләр министрлыгында чиновник була, ләкин карьера аны кызыксындырмый. Ул әдәбият белән мавыга. Беренче әсәре «Стено» дра¬ матик поэмасын ул 1834 елда иҗат итә. 1 432
1830 еллар ахырында яшь Тургеневның шигырьләре «Со¬ временник» һәм «Отечественные записки» журналларында күренә башлый. Алар мәхәббәт турында сагыш һәм юксыну мотивлары белән сугарылган моңсу уйланулар була. Әлеге шигырьләрнең күпчелеге («Баллада», «Тагын, тагын ял¬ гыз...», «Томанлы иртә, чал иртә...» ) укучылар тарафыннан югары бәяләнә. Соңрак Тургеневның кайбер шигырьләре көйгә салына һәм популяр романслар булып китә. 1840 елларда матбугатта Тургеневның беренче драма һәм поэмалары күренә, ә ул үзе «Современник» иж,тимагый- әдәби журналында эшли башлый. 1840 еллар уртасында Тургенев әдәбиятка демократик төс бирергә тырышкан бер төркем әдәбиятчылар, «таби¬ гый мәктәп» эшлеклеләре Н.А. Некрасов, И. А. Гончаров, Д. В. Григорович һәм башкалар белән якыная. Әлеге язу¬ чылар үз әсәрләренең геройлары итеп иң элек крепостной крестьяннарны алалар. Яңартылган «Современник »ның беренче номеры 1847 елның гыйнварында чыга. «Аучы язмалары» дигән гому¬ ми баш астында тулы бер әсәрләр циклын ачып жцбәргән «Хорь һәм Калиныч» хикәясе журналның чын мәгънәсендәге бизәге була. Әсәрләр 1847—1852 елларда басылып чыкканнан соң, язучының даны бөтен Россиягә тарала. Китапта рус халкы, рус крестьяннары моңа кадәр рус әдәбиятында күрелмәгән дәрәж,әдә мәхәббәт һәм ихтирам белән сурәтләнә. Шуннан соңгы елларда язучы «Рудин», «Дворяннар оясы», «Давыл алдыннан», «Аталар һәм балалар», «Төтен» кебек күренекле романнар һәм повестьлар иж,ат итә. Әсәрләрдә зур осталык белән дворяннарның тормыш рәвеше сурәтләнә, яңа иҗтимагый күренешләрнең һәм яңа эшлеклеләрнең, аерым алганда народникларның килеп чыгуы тасвирлана. Турге¬ нев исеме рус әдәбиятында иң хөрмәтле исемнәрнең берсенә әверелә. Аның әсәрләре бәхәсле темаларның үткен итеп куе¬ луы белән аерылып тора, аларда кеше тормышындагы мөһим мәсьәләләр күтәрелә, вакыйгаларның асылына язучының тирән карашы, илнең иҗтимагый-сәяси аренасына чыккан яңа кешеләрнең (нигилистларның) холык-омтылышларын аңлау теләге чагыла. Юмор белән лиризмны үзенчәлекле төстә берләштергән нечкә психолог һәм эчке мәгънә остасы, танылган рус язу¬ чысы һәм драматургларының иң атаклыларыннан берсе 433
А. П. Чехов А.П.Чехов (1860—1904) әсәрләре фикер киңлеге, тормыш һәм тарих перспективасына төшенә белү, кешенең гомере иң югары мәгънәгә ия булырга тиешлегенә инану белән сугарылган. А. П. Чехов Таганрог шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Таганрог гимназиясендә белем ала. Укуын Мәскәү университетының медиңина факультетында дәвам итә, аны 1884 елда тәмамлап, Мәскәү губернасында врач булып эшли. Әдәби эшчәнлеген фельетоннар һәм кечкенә хикәяләр язудан башлый, аларны юмористик журналларда бастыра. Чеховның зуррак һәм танылганрак әсәрләре 1880 ел¬ лар ахырында күренә башлый. Болар — «Дала», «Утлар», «Мезонинлы йорт», «Куңелсез тарих», «6 нчы палата», «Мужиклар», «Чокырда», «Мәхәббәт турында», «Ионыч», «Эт иярткән ханым», «Чикерткә», «Дуэль» кебек хикәя һәм повестьлар, «Себердән» һәм «Сахалин утравы» исемле очерк китаплары. Чехов — соклангыч драматургия әсәрләре авторы. Аның «Иванов», «Ваня абзый», «Акчарлак», «Өч кыз туган», «Чия бакчасы» пьесалары бөтен дөнья сәхнәләрендә куе¬ ла. Язучының аерым кешеләр язмышы турындагы хи¬ кәяләрендә тирән мәгънә яшерелгән. Кеше хәлен аңлый белүе, кешеләр-не яратуы, кеше рухына үтеп керә алуы, кешелек ж,әмгыяте үсешенең мөһим проблемалары белән кызыксыну Чеховның иж,ади мирасын безнең көннәрдә дә актуаль итә. Сынлы сәнгать. 1870 елда Россиядә сынлы сәнгать үсешенә куәтле йогынты ясаган вакыйга була: демократик сын¬ лы сәнгать үсешендә һәм аның салон-академик сәнгатькә каршылыгында мөһим роль уйнаган Куч- мә сынлы сәнгать күргәзмәләре ширкәте барлыкка килә. Ул ж,әмәгать оешмасы була, дәүләт тарафын¬ нан финансланмый. Ширкәтне башлыча Петер¬ бург Сәнгать академиясен тәмамлаган һәм Акаде¬ мия җитәкчелегенең эстетик принңиплары белән килешмәгән яшь рәссамнар оештыра. Аларның инде «мәңгелек матурлыкны» сурәтлиселәре, Европа сәнгатенең «классик үрнәкләренә» йөз тотасыла¬ ры килми. 1860 еллардагы гомуми күтәрелешне чагылдырып, рәссамнар бүгенге дөньяның катлау- лылыгын күрсәтергә, сәнгатьне тормышка якы¬ найтырга, киң иҗтимагый даирәләрнең өмет һәм 434
В.Г. Перов. Мәет озату F ме^ Л. рухларын тасвирларга, тере кешеләрне, аларның мәшәкать- борчуларын һәм теләк-максатларын күрсәтергә омтылалар. Россиянең атаклы рәссамнарының барысы да диярлек Күчмә күргәзмәләр ширкәте белән иҗади бәйләнештә тора. Соңгы берничә дистә еллар дәвамында Күчмә күргәзмәләр ширкәте (гадәттә, аларны сәйяр рәссамнар гына диләр) бик күп күргәзмәләр оештыра. Алар аерым урыннарда гына булмый, төрле шәһәрләргә күчеп йөри. Беренче шундый күргәзмә 1872 елда уздырыла. Сәйяр рәссамнар ширкәтен оештыручыларның берсе педагог, язучы В.Г.Перов (1833—1882) 1860 еллар рус сәнгатенең үзәк фигурасы була. Ул рәсем сәнгатенә Арзамас рәсем мәктәбендә, аннары Мәскәү сынлы сәнгать, сынчы¬ лык һәм төзелеш сәнгате училиш;есында һәм Петербург Сәнгать академиясендә укып өйрәнә. 1869 елда курсны тәмамлагач, стипендиягә лаек була һәм Парижда осталы¬ гын камилләштерә. 1860 елларда ук Перов үзен зур реалист рәссам итеп таныта, аның картиналары үткен иҗтимагый эчтәлекләре белән аерылып тора. «Авылда вәгазь», «Пас¬ хада тәре йөрту», «Мытищида чәй эчу», «Мәет озату», «Тройка», «Застава янындагы соңгы кабак» һ.б. әнә шун¬ дыйлардан. Рәссамның картиналарында аның мохтаҗлык изгән кайгы-хәсрәтле кешеләрне кызгануы ачык күренә. Перов — лирик картиналар («Кошлар аулаучы», «Ау¬ чылар ялда») һәм әкияти образлар («Кар кызы») остасы. «Милләтнең кадерле кешеләре» галереясына кую өчен. 435
и. н. Крамской. Христос чүлдә рәссам тарафыннан П. М. Третьяков заказы буенча эшләнгән драматург А. Н. Островский, язучы Ф. М. Достоевский пор¬ третлары рус сәнгатенең алтын фондына керә. Перов тарихи темаларга да мөрәҗәгать итә, арада иң билгелесе—«Пуга¬ чевка хөкем» картинасы. И. Н.Крамской (1837—1887) ярлы гаиләдә туа. 1857 елдан Петербург Сәнгать академиясендә укый. 1863 елда мифология темаларына язылган картиналар конкурсында катнашудан баш тартып, чыгарылыш курсының 14 студен¬ ты И. Крамской җитәкчелегендә Академиянең «тынычлыгын боза». Протест белдерүчеләр. Академияне ташлап. Үзара ярдәм артеле төзиләр. Артель соңрак Күчмә күргәзмәләр ширкәтенең нигезен тәшкил итә. Искиткеч талантлы портрет остасы Крамской Россиянең, гадәттә, зурлап, үз чорының уй-фикерләр хакиме дип йөр¬ телгән күп кенә атаклы кешеләренең портретларын ясый. Алар арасында М.Е. Салтыков-Щедрин, Л.Н. Толстой, Н.А.Некрасов, П.М.Третьяков, С.П.Боткин, И.И.Шиш¬ кин һ.б.ның портретлары бар. Шулай ук Крамской гади крестьян портретларын да иҗат итә. 436
1872 елда Беренче күчмә күргәзмәдә Крамскойның, үзе өчен генә түгел, бөтен сәйяр рәссамнар өчен дә програм¬ ма төсендәге «Христос чулдэ» исемле картинасы куела. Картинада тирән уйга чумган Иисус Христос сурәтләнгән. Тамашачының игътибарын Христосның якты, сабыр күз карашы җәлеп итә. Инҗил темасы рус сәйяр рәссамнары хәрәкәтенә нигез са¬ лучылардан тагын бер кеше — рәссам Н.Н.Ге (1831 —1894) иҗатында чагылыш таба. «Яшерен кичә» картинасында яктылык белән күләгә ярдәмендә апостоллар төркеменә куе күләгәдәге Иуда фигурасы каршы куела. Инҗил сюжеты рәссамга дөньяга төрлечә карашлар конфликтын сурәтләү мөмкинлеге биргән. Әлеге картинадан соң «Нәрсә ул ха¬ кыйкать?», «Христос һәм Пилат», «Синедрион суды», «Үлемендә гаепле!», «Голгофа», «Тәрегә кадаклау» һ.б. әсәрләр иҗат ителә. Л.Н. Толстой портретында рәссам даһи язучының уй эшчәнлеген сурәтләп бирә алган. Беренче күчмә күргәзмәгә Ге «Петр I Петергофта улы Алексей Петровичтан сорау ала» картинасын куя. Тамашачы ата белән ул арасындагы киеренке тынлыкны тоя. Петр I улының гаепле булуына шикләнми. Патша белән тәхет варисының конфликты иң югары ноктасында сурәтләнә. Атаклы рәссам-баталист В.В. Верещагин (1842—1904) шул чордагы сугыш хәрәкәтләрендә берничә тапкыр кат¬ наша. Төркестан краендагы вакыйгалар тәэсирендә ул «Су¬ гыш тантанасы» картинасын яза. Кылыч тураклаган баш В.В. Верещагин. Сугыш тантанасы 437
и.Е.Репин. Запорожье казаклары төрек солтанына хат яза т >1 Й1 ^'*4 и сөякләреннән өелгән пирамида сугыш аллегориясе итеп карала. Картинаның рамында: Үткәннең, бүгенгенең һәм киләчәкнең барлык бөек басып алучыларына багышла¬ на,— дип язылган. Сугышны сурәтләгән зур картиналар сериясендә Вере¬ щагинның әлеге жанрның чын реформаторы икәнлеге кү¬ ренә. Верещагин 1877—1878 еллардагы рус-төрек кампания¬ сендә катнаша. Сугыш кырларында ясаган рәсем һәм этюд¬ лары нигезендә ул атаклы «Балкан сериясе»н иж,ат итә. Әлеге сериядән бер картинада ( «Шипка — Шейново. Скобе¬ лев Шипка янында») Скобелевның җиңүче рус полкларын тантаналы сәламләү күренеше арткы планда бирелгән. Алгы планда — мәетләр белән тулган карлы басу. Әлеге кайгылы сурәт җиңүнең канлы бәһасен кешеләрнең исенә төшереп торырга тиеш була. И. И. Шишкин (1832—1898) иң популяр пейзаж остала¬ рыннан берсе дип әйтергә була. Рәссам һәм искитәрлек табигать белгече буларак, ул рус сәнгатендә урман пей¬ зажын— куәтле имәнлекләр һәм нарат урманнарын, куе чытырманлыкларны сурәтли. Аның картиналарына мону¬ ментальлек, мәһабәтлек хас. Киңлек, иркенлек, җир-сулар, арыш. Ходай бәрәкәте,рус байлыгы — рәссам үзенең «Арыш басуы» картинасын сүз белән менә шулай тасвирлый. Әлеге картинада Шишкинның киңлекне сурәтләүдәге масштаблы- лыгы аеруча ачык чагыла. «Кояш яктырткан наратлар», 438
«у в «Урман юллары», «Нарат урманында иртә», «Имәннәр» һ.б. картиналары — рус табигатенең зиннәтле портретлары. Танылган сәнгать тарихчысы В.В.Стасов И.Е.Репинны (1844—1930) «руе сынлы сәнгатенең Самсоны» дип атый. Күпкырлы талантка ия рәссам портретларны да, жанр күренешләре, пейзажлар һәм тарихи темага багышланган зур-зур картиналарны да бертигез осталык белән иж,ат итә. И. Е. Репин Харьков губернасының Чугуев шәһәрендә ярлы хәрби поселениече гаиләсендә туа. Беренче рәсем кү¬ некмәләрен җирле украин иконачыларыннан ала. 1863 елда Петербургка күчеп килә һәм Сәнгать академиясенә укырга керә. Анда аның беренче остазы И. Н. Крамской була. Акаде¬ мияне Репин 1871 елда тәмамлый. Сәләтле укучы буларак, Франңия белән Италиягә иҗади командировкага бару өчен стипендия ала. 1870 елларда ук инде Репин исеме иң зур, популяр рус рәссамнары рәтендә була. Аның һәрбер яңа картина¬ сы халыкта җанлы кызыксыну һәм кайнар бәхәсләр ту¬ дыра. «Иделдә бурлаклар», «Курск губернасында тәре йөрту», «Иван Грозный һәм аның улы Иван 1581 елның 16 ноябрендә», «Запорожье казаклары төрек солтанына хат яза», «М.П. Мусоргский портреты», «Дәүләт советының тантаналы утырышы...», «К.П. Победоносцев портреты». в. и. Суриков. Укчыларны җәзалау иртәсе 439
Югары сәүдә рәтләре. Мәскәү «Көтмәгәннәр» һ.б. рәссамның иң атаклы картиналарыннан санала. Репин үз әсәрләрендә ил тормышының панорама¬ сын, халыкның калку характерларын. Россиянең куәтле көчләрен сурәтли. В. И. Суриков (1848—1916) үзен чын мәгънәсендә тарих¬ чы рәссам итеп күрсәтә. Чыгышы белән Себердән булган Суриков Петербург Сәнгать академиясендә белем ала. Ака¬ демияне тәмамлагач, Мәскәүгә китә. «Укчыларны җәзалау иртәсе» аның беренче зур картинасы була. Аннары ул «Мен¬ шиков сөргендә», «Бояр хатын Морозова», «Ермакның Себерне яулавы», «Суворовның 1799 елда Альпны кичуе» һ.б. картиналар иҗат итә. Әлеге картиналарның сюжет һәм образларын рәссам ватан тарихы тирәнлекләреннән ала. Архитектура һәм скульптура. XIX гасыр уртасыннан Россия архитектурасы үсешендә борылыш күзәтелә. Элегрәк архи¬ текторлар башлыча зур түрәләр, патша гаиләсе әгъзалары заказы белән зиннәтле сарайлар, дәүләт учреждениеләре өчен монументаль биналар, гыйбадәтханәләр төзегәннәр. Хәзер исә күбрәк башка максатлардагы биналарга ихтыяҗ туа. Конторалар, тимер юл вокзаллары, кибетләр, зур-зур табыш йортлары кирәк була. Транссебер магистрален төзү барышында гына да бөтен трасса буйлап уннарча тимер юл вокзаллары салына. Капитализм үз таләпләрен куя: биналар уңайлы, функңи- ональ һәм шул ук вакытта матур да булырга тиеш. Тагын бер шарты: тиз һәм экономияле төзергә кирәк була. Менә шушы яңа бурычларны рус архитекторлары уңышлы хәл итә. Шул ук вакытта архитектура тар функциональ- икътисади ихтыяҗлар кушымтасына да әве¬ релеп калмый. Зур, иҗтимагый әһәмияткә ия корылмалар төзелеше элеккегә караганда да киң¬ рәк масштабта бара. 1893 елда Мәскәүдә бик зур сәүдә үзәге—Юга¬ ры сәудә рәтләре төзелеп бетә (архитекторы А. Н. Померанцев). Заманына күрә искиткеч зур сәүдә бинасының ул вакытта тиңе булмаган. Инженер В. Г. Шухов проектлаштырган гаять зур пыяла түбәгә замандашларының исләре китә. Би¬ на Кызыл мәйданның гомуми ансамбленә органик рәвештә туры килеп тора һәм аның аерылгысыз өлешенә әверелә. Ике катта эреле-ваклы 1000 ләп кибет урнаша. Мондый максаттагы сәүдә 440
-ru & үзәкләре XIX гасырның икенче яртысында Рос¬ сиянең күп шәһәрләрендә калкып чыга, ләкин алар Мәскәүнекеннән кайтышрак була. 1881 елга мәһабәт Тарих музее бинасы төзелеп бетә, музей 1883 елда ачыла. Россиянең иң зур музее дөньяда да иң зур музейларның берсеннән санала. Архитекторлары—А.А. Семенов һәм В.О.Шервуд. 1887 елда Мәскәүнең Илья капкасы янындагы бакчада ачылган Плевнаны алган гре- надер-геройларга һзйкэл-часовняның да авторы Шервуд була. Бу — Ватан хакына корбан булган геройларга куелган иң мәһабәт һәйкәлләрнең берсе. Сигез кырлы чуен чатыр рәвешендәге ча¬ совня башына православие тәресе куелган. Ян- якларында дүрт горельеф: солдат улына фатиха бирүче карт солдат, болгар хатынының кулыннан баласын тартып алучы янычар, төрек солдатын әсирлеккә алучы гренадер һәм Болгария символы булган хатын-кызны зынҗырлардан азат итүче рус сугышчысы. Скульптор М.О.Микешинга (1835—1896) Новгородтагы «Россиянең меңъеллыгы» һәйкәле дан китерә. Аның проекты буенча эшләнгән һәйкәл 1862 елда ачыла. Икенче бер таныл¬ ган монументның —1888 елда Киевта Богдан Хмельницкий- га куелган һәйкәлнең авторы да Микешин була. Рус скульпторы А.М.Опекушин (1838—1923) тарихи төгәллеге һәм нәфислеге белән аерылып торган берничә һәйкәл иҗат итә. Аларның иң танылганнары —1880 елда Мәскәүдә ачылган А. С. Пушкин һәйкәле һәм Пятигорскида- гы М. Ю. Лермонтов һәйкәле (1889). Музыка. XIX гасырның икенче яртысында Россиянең му¬ зыкаль тормышы гаять киңлеге һәм күп төрлелеге белән аерылып тора. Зур шәһәрләрдә музыкаль уку йортлары (консерватория, училищелар) ачыла, концерт заллары эшли башлый, музыка җәмгыятьләре төзелә. Танылган рус ком¬ позиторлары М. П. Мусоргский, П. И. Чайковский, С. В. Рах¬ манинов һәм Н. А. Римский-Корсаковларның таланты нәкъ менә шушы чорда ачыла. М. П. Мусоргский (1839—1881) гвардия подпрапорщик- лары мәктәбен тәмамлый һәм 1852 елда ук беренче музы¬ каль әсәрен—«Подпрапорш,ик» полькасын иҗат итә. 1850 еллар ахырында ул композитор А. С. Даргомыжский белән V2 \ ‘-.чл. к ‘ . у » ■Ж Я». в. о. Шервуд. Плевна яында һәлак булган рус сугышчыларына һәйкәл. Мәскәү м. п. Мусоргский 441
н. А. Римский- Корсаков п.и.Чайковский таныша һәм соңрак «Куәтле төркем» дип аталган музыкаль эшлеклеләр түгәрәгенә керә. Мусоргскийны зур композитор итеп 1872 елда язып тәмамлаган «Борис Годунов» музыкаль драмасы таныта. Сюжет нигезенә А. С. Пушкинның шигъри трагедиясе ята. Ләкин опера сәхнәдә уңыш китерми. Италия музыкаль спектакльләре йогынтысында тәрбияләнгән рус тамашачысы рус милли мотивларына нигезләнгән музыкаль драманы авыр кабул итә. Композиторның әлеге монументаль әсәрен рус музыка сәнгатенең иң зур казанышларыннан дип тану өчен вакыт кирәк була. Мусоргский рус халык музыкасы мотивларына корылган «Хованщина» һәм украин халык көйләренә нигезләнгән «Со- рочи ярминкәсе» операларын, шулай ук «Балалар җыры», «Кояичсыз», «Үлем җыр-биюләре» һ.б. вокаль циклларын иж,ат итә. Композитор, дирижер, җәмәгать әшлеклесе, «Куәтле төр¬ кем» әгъзасы Н.А. Римский-Корсаков (1844—1908) чыгышы белән борынгы дворян гаиләсеннән. Флотта офиңер булып хезмәт итә, яшьтән үк музыка иҗат итү белән мавыга. Отстав¬ кага чыкканнан соң, гомерен тулысынча музыкага багыш¬ лый. 1871 елдан — Петербург консерваториясе профессоры, 1883—1894 елларда — Сарай җыр капелласы җитәкчесе. Римский-Корсаковның 1873 елда куелган беренче «Пско¬ витянка» операсы ук композиторны илгә таныта. Борын¬ гы рус тарихи сюжетына нигезләнгән опера рус халык көйләренә таянып язылган. Римский-Корсаковның әкият дөньясын, рус табигате поэзиясен, халык тормыш-көнкүреше картиналарын чагыл¬ дырган әсәрләренә сәнгатьле-тасвирлаулы музыкальлек һәм үтә дә чиста лиризм хас. Әкият-былина сюжетларына языл¬ ган «Май төне», «Кар кызы», «Садко», «Млада», «Патша кәләше», «Үлемсез Кащей», «Алтын әтәч» һ.б. опералары әнә шундыйлардан. Рус музыка сәнгате турында сүз барганда атаклы рус музыкантлары һәм композиторлары арасыннан шунда ук аерым бер исем калкып чыга. Ул — бөек рус композиторы, даһи П. И. Чайковский (1840—1893). Дворян гаиләсендә туган Чайковский 1859 елда Петер¬ бургта Хокук белеме училиш;есын тәмамлый һәм дүрт ел Юстиция министрлыгында чиновник хезмәтендә була. Ләкин аның җаны музыкага тартыла. Әле чиновник чагында, 1861 елда ул Рус музыка җәмгыятенең уку классына керә, аннары. 442
1862—1865 елларда, Петербург консерваториясендә компо¬ зиция курсын уза. 1866 елда аны Мәскәү консерваториясенә чакыртып алалар, шунда ул 12 ел профессор була. 1885 елда Чайковский Рус музыка җәмгыятенең Мәскәү бүлеге директоры була, 1892 елда француз Нәфис сәнгать акаде¬ миясе мөхбир-әгъзасы итеп сайлана, ә 1893 елда Кембридж университетының (Англия) шәрәфле докторы исеменә лаек була. Музыка язу белән П. И. Чайковский яшьтән шөгыльләнә һәм гомерендә төрле характердагы бик күп күренекле әсәр¬ ләр иҗат итә. Аның дәртле, хисле, тәэсирле музыкасы тыңлаучының күңелен сихерләми кала алмый. Нечкә психолог, симфония остасы, музыкаль драматург Чайковский музыкада кешенең — эчкерсез лиризмнан алып тирән трагизмга кадәр — эчке дөньясын ачып бирә, опера, ба¬ лет, симфония һәм камера әсәрләренең иң югары үрнәкләрен иҗат итә. «Евгений Онегин», «Мазепа», «Башмаклар», «Тылсымчы», «Пики дамасы», «Иоланта» опералары һәм башка әсәрләре әнә шундыйлардан. Чайковский — балет сәнгатенең даһи реформаторы. Аның музыкасы дөньякүләм балет сәнгатенең иң зур әсәрләре «Ак¬ кош күле», «Йокыга талган гүзәл» һәм «Щелкунчик» балет спектакльләренең төп компоненты була. Чайковскийның симфоник әсәрләре дә дөньякүләм сәнгать шедеврлары рә¬ тендә санала. 1958 елдан Мәскәүдә П. И. Чайковский исе¬ мендәге халыкара пианистлар һәм скрипкачылар конкурсы уздырылып килә. Искиткеч композитор, пианист, дирижер С.В.Рахма¬ нинов (1873—1943) иҗатында Ватан темасы аеруча көчле чагыла. 1891 елда ул Мәскәү консерваториясен тәмамлый һәм гаҗәеп оста дирижер һәм пианист буларак таныла. Рах¬ манинов бик яшьтән көйләр яза башлый. Консерваториянең чыгарылыш актында аның «Алеко» операсы (сюжет нигезе А. С. Пушкинның «Чегәннәр» поэмасыннан алынган) зур алтын медальгә лаек була. Соңрак Рахманинов симфоник оркестр һәм фортепьяно өчен язылган әсәрләр авторы бу¬ ларак таныла. Ул иҗат иткән төрле жанрдагы күп санлы инструменталь һәм вокаль әсәрләр көй байлыгы белән аеры¬ лып тора; аның музыкасында романтик пафос белән лирик рух бергә кушыла. Театр. XIX гасырның икенче яртысында рус театрының хәле сизелерлек үзгәрә. Гасыр ахырына империянең барлык С.В. Рахманинов Ж о О 443
К.С. Станислав¬ ский шәһәрләрендә диярлек даими (кышкы) театр биналары була, вакытлы (җәйге) театрларның исәбен-санын да белмиләр. Россия буйлап гастрольдә йөрүче бик күп хосусый театр труппалары барлыкка килә. Әмма шушы төрлелек арасында театр дөньясында беренче саналган театрлар була. Балет һәм опера сәхнәләре арасыннан Петербургтагы Ма¬ рия театры һәм Мәскәүдәге Зур театр шундыйлар рәтенә керә. Алар император театры дип аталалар һәм патша ак¬ часына яшиләр. Репертуарларында рус композиторларының әсәрләре өстенлек итә. Драма театрлары сәхнәсендә рус авторларының да, чит ил авторларының да әсәрләре куела. XIX гасыр ахырына кадәр Мәскәүдәге Кече театр һәм Петербургтагы Александр театры беренчеләрдән санала. Гасыр тәмамланганда алар исемлегенә режиссер, актер, педагог, театр сәнгате теоретигы К.С.Ста- ниславский (1863—1938) һәм режиссер В. И. Немирович- Данченко (1858—1943) тарафыннан оештырылган Мәскәу Художество театры да өстәлә. А. К. Толстойның «Пат¬ ша Федор Иоаннович1> драмасы буенча куелган беренче спектакльнең премьерасы 1898 елның октябрендә була. Рус сәхнәсендә беренче мәртәбә режиссер театры прин- ңиплары — спектакльнең бөтен элементларын үзенә буй¬ сындырган сәнгати идея бердәмлеге, актерлар ансамбле бөтенлеге, мизансценаларның психологик бәйләнеше ур¬ наша. Театр труппасына М. П.Лилина, В.В.Лужский, И. М. Москвин, М.Ф. Андреева, О.Л. Книппер-Чехова, В.Э. Мейерхольд кебек күп еллар дәвамында рус сәхнәсен бизәгән яшь актерлар керә. Театр герой психологиясе үзен¬ чәлекләрен нечкә тоемлап бирә белгән яңа тип актер форма¬ лаштыра. Нәр яңа спектакль тамашачыны сөендерә, алар¬ да әһәмиятсез рольләр булмый, актерлар уены нәфислеге, нечкәлеге белән аерылып тора. МХТ сәхнәсендә рус һәм чит ил пьесалары куела. Бүгенге көндә бөтен дөньяга танылган Чехов пьесалары шунда уй¬ нала, А.М. Горький пьесаларының беренче постановкалары шунда зур уңыш казана. Мәскәүдә тагын бер зур театраль вакыйга була — Россиядә беренче Хосусый опера барлыкка килә. Беренче спектакль 1885 елның гыйнварында була. Нигез салучысы һәм бөтен эшнең инициаторы эре эшкуар һәм меценат С. И. Мамонтов (1841—1918) була. Аңа кадәрге опера спектакльләре деко¬ рация фонында аерым партияләр башкарылган концертка 444
охшый. Мамонтов операны башкача оештырырга була — ди¬ рижер кушуы буенча музыкаль инструментлар берләшкән шикелле, опера сәхнәсендә җырчы, рәссам, оркестрантлар, хор осталыгы берләшә. Опера спектакле бербөтен сәнгать әсәренә әверелә. Хосусый операны оештыручының нова¬ торлык идеясен башка театрлардагы опера постановкалары өстендә эшләүче режиссерлар да эләктереп ала. XIX гасырның икенче яртысындагы атаклы рус актерла¬ ры йолдызлыгында М.Н.Ермолова, В.Ф.Комиссаржевская һәм Ф. И. Шаляпин үзгә бер урынны билиләр. Аларның һәрберсенең иҗаты рус театры тарихында аерым бер дәвер тәшкил итә. М.Н. Ермолова (1853—1928) Мәскәүдә Кече театр суфле¬ ры гаиләсендә туа. Кече театр сәхнәсендә беренче тапкыр 1870 елда Мәскәү театр училищесында укыган чагында чыгыш ясый, ә бер елдан театр труппасына кабул ителә. Лауренсия (Лопе де Вега, «Сарык чишмәсе»), Жанна д’ Арк һәм Мария Стюарт (Шиллер, «Орлеан кызы», «Мария Стюарт») кебек, героик-трагик образлар иҗат итә. Аның А. Н. Островский драмаларындагы күренекле эшләре ара¬ сында Катерина («Яшенле яңгыр»), Негина («Талантлар һәм баш иючеләр»), Лариса («Бирнәсез кыз»), Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр») рольләре бар. Театр сәхнәсенә бөек Ермолова чыккан көнне залда бер генә буш урын да булмый, спектакльләр тамашачының көчле алкышлары белән тәмамлана. Мәскәүнең генә түгел, бөтен Россиянең сөекле артисткасы, атаклы трагик актрисаның гастрольләре һәрвакыт зур уңыш белән бара. В.Ф.Комиссаржевская (1864—1910) — танылган опера җырчысы Ф.П.Комиссаржевский кызы. Ул бала чагыннан ук театр турында хыяллана, рольләр өстендә күп эшли, ләкин озак еллар провинция сәхнәләрендә генә уйный. Аны 1896 елда гына Петербургтагы Александр театрына чакыра¬ лар. Искиткеч нәзакәтле һәм ихлас Комиссаржевская лирик актриса буларак бик тиз таныла. Рольләрен ул гаять зур рухи күтәренкелек, нерв ашкы¬ нуы белән башкара, аның сәхнәдәге кичерешләре тамашачы күңеленә дә күчә. В.Ф.Комиссаржевская аеруча Нина Заречная (А.П.Че¬ хов, «Акчарлак»), Нора (Г.Ибсен, «Курчак өе») һәм Лари¬ са (А.Н.Островский, «Бирнәсез кыз») рольләре белән дан казана. М.Н. Ермолова 445
ф. и. Шаляпин. Атаклы җырчы, рус сәнгатенең горурлыгы Ф.И.Шаля¬ пин (1873—1938) төрле характердагы образлар галереясын тудыра. Ул ярлы гаиләдә туа, итекче, токарь, күчереп язу¬ чы, йөк төяүче булып эшли. Музыка грамотасына чиркәү хорында өйрәнә. 1891—1892 елларда Шаляпин украин җыр төркеме составында Россия буйлап гастрольләрдә йөри. 1893 елдан профессиональ сәхнәдә чыгыш ясый башлый. 1896 елда С. И. Мамонтов аны Хосусый операга чакыра. Озакламый Россиянең беренче җырчысы данын алачак гаҗәеп дәрәҗәдә талантлы җырчы һәм актерның йолдызы шушы театрда кабына. Ул Зур театрда да, Мария театрында да җырлый. Шаляпинның иң яхшы партияләре арасында Борис патша (М.П.Мусоргский, «Борис Годунов»), Мефистофель (Ш.Гуно, «Фауст»), тегермәнче (А.С. Даргомыжский, «Су кызы»), Иван Грозный (Н. А. Римский-Корсаков, «Пско¬ витянка»), Сусанин (М. И.Глинка, «Патша хакына корбан китү»), Дон Кихот (Ж.Массне, «Дон Кихот») рольләрен күрсәтергә мөмкин. Шаляпин шулай ук рус халык җырларын һәм романслар¬ ны да искиткеч оста башкара. Оригиналь театр режиссеры буларак та таныла. СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР 1. Үзегез билгеләгән критерийлар буенча XIX гасырның беренче һәм икенче яртысында Россия мәдәниятенең үсешен чагыштыры¬ гыз. Илнең мәдәни үсешендәге дәвамчанлык нәрсәдә күренә? XIX гасырның икенче яртысына нинди мәдәни яңалыклар хас? 2. Эшчәнлекләре XIX гасырның беренче яртысына да, икенче яр¬ тысына да туры килгән талантларның иҗаты мисалында гасырның төрле чорларында рус мәдәнияте үсешенең үзенчәлекләрен һәм дәвамчанлыгын чагыштырыгыз. 3. Илнең өйрәнелгән чордагы мәдәниятенә нинди тарихи вакыйга¬ лар, иҗтимагый тормыш процесслары күбрәк йогынты ясый? 4. XIX гасырның беренче яртысындагы Россия мәдәниятенең XIX гасырның икенче яртысындагы сәяси һәм иҗтимагый үсешкә ясаган йогынтысына мисаллар китерегез. 5. XIX гасырның икенче яртысы рус әдәбиятының үсешенә хас рухи эзләнүләрнең төп темаларына характеристика бирегез. 6. XIX гасырдагы рус әдәбиятының җәмгыять тормышындагы аерым ролен нәрсә белән аңлатырсыз? 7. XIX гасырның икенче яртысындагы рус мәдәниятенең нинди казанышлары Россия һәм дөнья мәдәниятенә бүген дә йогынты ясый? 446
8 НЧЕ БҮЛЕККӘ СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР Тәкъдим ителгән темаларның берсен сайлап, шуңа җәенке җавап планын төзегез: — XIX—XX гасырлар чигендә Россия икътисады; — реформа чорында Россиянең катлауларга бүленеше; — XIX гасыр ахырында Россия самодержавиесе; — XIX гасыр ахырында Россиянең халыкара хәле; — XIX—XX гасырлар чигендә Россия мәдәнияте.
ФЕТНӘЛЕ ЗАМАН ВАКЫЙГАЛАРЫ с''* << ■ 5> оО~ .С?- л- Валаам Соломенскиб \ лл»л^т '• л \ Л' погост - \ > i z-'ce^P* 'Чм *O^ 1 Каргополь с’йр* о Нарва! У , ^Гдов /^Чудское i—. нз. о. 'Ям !/ ^1 toS Порхов О I Оп9^ка<^ •О I ж Х.О Себе^ m J Л о Тихвин Белоозеро Кирилле^ -Белозегаг^й Кирилле^ *БеАозе{т^1 о Вологда 11ЛЛЯЯЛЛ 1604 елга Россия чиге ...._> 1602 елда Г.Отрепьевның Мәскәүдән качуы ► 1604—1605 елларда Ялган Дмитрий I гаскәренең Мәскәүгә һөҗүме И.И.Болотников һәм хөкүмәткә каршы башка көчләрнең хәрәкәте .....и > Хөкүмәт гаскәрләренең хәрәкәте И.И.Болотников восстаниесендә катнашкан шәһәрләр Шәһәрләрне камау 2.12.1606 Сугыш булган урыннар һәм Коломна Монастырьлар I даталары 1 цифры белән картада Госманлы империясе күрсәтелгән , Кострома / Унжа^^ о Устюжна Ильмен^^ ароя tcca о Вышнии ,■ Волочек''' |в ,./5“ Великие Луки Усвят^5 Орша Вышний, Антоньев беже«*о Кашин. iHt^ о Ростов Яранск о '• I KyUTSficKax Рже^- Белая о ^Зубцов -Сергиев о Переяславль Суздаль :ний г^юд б? - Санчурск О Ма] А , Царавококшайск "^Казань f ,■ У 'Владимир / - угр Смоленск ? < f^XKoOcK " ’ 'ь ft/ * 1ьма Медынь Козельск \ ' Тула Ж Муром ,2.12.1606 1\ К<иом^ Касш А^аяюс ^Зарайск- KKutS Темников ’^адом I S ) РскачсвЦ'’"^^^ ^4\^лев 'К э 1^0! о Г \21.12. Любеч^ Свш В А Тетюип '\ч / л Те Алатырь^ 'л.. \ \yi^^^^Mapa st '1г // sJ^Bonxo^n Курск О Саратов'' \ 1 г d № ..Ji' Путивл^->^^ \ Дубны \ "^^^^pcKuiM ^^гов .(кт^'^ 13 I Кие^^ "^Житомир Переяславль ’-f Белая '-. к Церковь Белая —. ЗАПОРОЖСКИЕ К Л з’л к и 1 ч Сечь Белгород «у* \ VI Р \ Воронеж Чч \ Оскол Валуйки о о $< 0 ■б ДОНСКИЕ КАЗАКИ j.-Sopf/сов^»»^ 7*.. '3®П| Л г с к о Е ■'* А. Н СхТ В О =5? ■J* Раздоры Аетрахан^
РОССИЯ ТЕРРИТОРИЯСЕНЕҢ ЕВРОПА ӨЛЕШЕНДӘГЕ ТӨП СӘНӘГАТЬ ҮЗӘКЛӘРЕ. XVII гасыр о Uj •Т и .‘p 4г о 4"'" ' '4 <Т i / * i А i i i ,\\ ■о. ''с ч ^4- - 4-У 'З •5- й Корелоб ' Дь1борг Товарлыклы авыл хуҗалыгы продук¬ циясе җитештерүче төп районнар K .'Sj икмәк imil җитен һәм киндер Кыйммәтле мех кәсебе район- „цру m Күчмә терлекчелек районнары ^^^ц1689 елга Россия дәүләтенең чикләре КОМИ Халыклар ПОДОЛЬЕ Тарихи өлкәләр Усть-Цилы t 1 .■^^>кло^иково\ J o«>6oAi/( Архангель^ гный VOweeo / { \ <1 СоАовецин монастырь. Кемь ■ Эд’ -'^ Ь )мастырь ( сдо£мздо7| ► ■ А V 1 о 4- / / I л м и Е v *»? .-5i 'А /л! a»oM({ '. \ Пудож^ Бело^ jtZv ^Каргополь -ч Seeoose .^j4«»«p<>d *аЖ,. .u.fOT Лл^^лллллг- Я '__Изборск . Л ° X ./’^1 Ворона>^ ^геабург •О ""-хз. 1 ■ ^ ■' t" оА Шенкурск i t Ферапонтов ^мон. fapMAAO- -Белоа^>скнД sMOB. Af'^ ’ 7 Кубена А ". ifcJU Secbeeowcx ^ycca , J,-. ) Tpponeu .—. '^eS '‘ ' Ус4мГ~ Белая Калязин :<р мои. ISCK J ^^Воаогд» о р ^•олиикая А о Галич 9^^ ¥ I. ‘Р / '^оль *□. ^Э-1^ Минск . Cm. Bbtxool Нов. Г э i/a Л . >r°w^ag; -х/С ЗероОся /жс^Бедев*^ Ба^об \ ■ Быю^ I n = 7 11 ■ л Вычегодская "^^Лк Кайгоро^,-^^'^:=^ V лОЛьСуа -ч ^^^1^Хлынов ' МЫ1юльмич Кукарско!^' , Слобода /йжниойау^сн ^цуелшя « о Oi Чердынь ^^^^^ыроб ■j=:^ ; Ь Чердынь \ А Л '.) Камсмя ХКумур 1 .> z. ► К \S> p { ) \ { Уфа' ^имбирсх 5адыйЛ| НаЗеё» Усолье Сьаран^; '5» Z Саранск \^ ^°Шоцк л. Самара J'P” (' '1Л к™31С« •S ^Тачбав ’’Д ауалаль -Чввромаж 3 I ” л J. Ь \.РяЖСЛ ».(*- • Й, oiafntnj; J Пвяяо<^ '£^V‘ P- рЮ*>^^ррел 2 Стародуб \am,A ° «PP^!^ Vj\ y' Трубна^н L_ 3^ О ) шюв ^Глухов ПитиА аКЩхх % «К И ’С1^вяяв Яи1р(уй городок 3 4- О Путивль - ' л^^лгород оАхтырва О Путивль Батурин рСулчн ^оелг^1 СЛОБОДСКАЯ OjAz/7WP<O УКРАИНА '^Ч^/гуев аИзюм ( \ ^з^Нежим 1ев И "'■, t' wamMHF ^Цр^ое/шг Л - '••к/1врвяс«овл* илтул^л^ЯЁ.А.^ A я 0 ( Харьков о Полтава oj , g^Xodae ДО**^'*'*^^ о КАЗАХ'* Бохмутское С°' Х^^^дПОРОжьер е... -‘С о Е WMVtuQ fi ВАХЧНСА^***^ \ ч һ р и о ffl'l'fwi'W^'^ 3f О-Р к i^xtj^sbe > мАлые ^ОГАИ "У fepnoccK ЧЕРКЕСЫ (АДЫГЕ) ' Л г Гурьев Леварахо! f ! ® 1 »1в> ' /л' НАЛ''"" 7<-.; Терский еородегы^ р А г,.. \\ '^^■ (; Төп тимер эшләү үзәкләре тоз чыгару поташ җитештерү сәнәгате )»! 14" 4^ тукыма сәнәгате сеурр Монастырьлар Ji Ce'fi^ диңгез юллары коры җир юллары юллары
РОССИЯНЕҢ ЕВРОПА ӨЛЕШЕ ПЕТР I ЧОРЫНДА 8' н =^^'1? 1 7. ~:wgzw ж* -1 t w. - ■ rJ***^^ 'РмоввЦ1МЙ Ч- ' 1 '^ч^.. f -Л г Жу-' , Ji. .Iv.'Hi* Й 'itWttiy,, ja ; СТО1КЧЗЬМ'УТч&'''*'^^ ■ * ’ >Г стойпжм'^ «гфорс i КООБҢГАГЕН bF ^toq C Ч О Ноегст^-?^ - •' ,*БЕРЛ! Е X и я гы^ ■: '•. -Tf ” ’» ■o. 17W ■< н If '’‘зП повгщ ^o/fcasa ®1А »? 4 Л : с 10 J ■ г с V X Архангельск ' ■■'fsJftMMeropM ■> '^Краков ,Дубно <5» \ « ч Р /Пешт " fe=)i ■’oX- f Н Я >0. =4, г Яссью в A 4 it 4e 1689 елда Россия территориясеү^ уел»^л^У I '"'i Ништадт солыхы буенча (1721) L..i.»..J Россиягә күшылган хиоләо Россиягә кушылган җирләр ЩВЦ Иран белән 1723 елгы договор буенча Россиягә кушылган җир. б'^нча Россиягә кушылган җирләр 1696 елда Россиягә кушылган һәм Ппит nnycnuiMuau глы Torwuiara бмпа ••' Повенец i \ * *л "• ■ {епЬвскай- , Д08 V j 1^вР0ййль f'f nt чД ^ЛодеЛноеЛоле \Г '^Һ1Н. Ладога 170Q .. • • 1 ——-^-jjawadMOfl- -( ^^Ткряяцни!* ■- J '> те' ‘tSc-x; ЯлЬвв^усса ■о 1 Устюжна ' O’ ^Вологда Тогьма i/tym йС ч-яии (спмиж)' Вязьма !>Ьп>-&ымь «ь [1 ' -. °ГЙ111> fSworrwnifBB I 0 г; ; i Xnt^tOB 1725 ■ Ь Кострома ••■ Тронце^Сергнев. ч • I^^BbMa.. Д1 ^Смоленск ■ ** °Орвл'. Д Севос Ляпвйкназйюды Чвг^.ерп№в ч )>к. а: о АрЗвА(вС 'fV \°Таибов .•.•7,TE' ' 'r-- ' ■ «** °TaipoeA3.,.^ ^{'г • Казань ' .Елабуга о \ 1726 Уктус^^ о ; Свм^ „ ^Cwi5ie«» Пвфаиж^ ц ■—tcr^ -"l У Vz \гороаж ■ - к cCUt •ti. 1 3 s к к 3 Vi "**' Таган^-1 * ^698 ^Станилецлги**^7*^ ^^^п-дпиг-т |Фалчи тможврмөк i » йггяпияи -~1Д Аосадман ■■* ,Гвзпв^ ! ■ БАХЧИСАРАЙ' 1*^ •* л 4 4 Ч J 1 ст> £ 4/ Прут походыннан соң Төркиягә бирелгән территория О £ Астрах^)^ ТСРСКИб ^25Яки ^^(дэсийяЬ г Т^и\ "Л • о ? ь 'V ‘5^- С8.пв1р.^^- п Крөсп Александровское О 1725 елда чикләр Овуют чикләре Россия империясе чикләре Петр I твэегән губерна чикләре бәйле биләмәләр чикләре и;;^1 к - Тнфлнс Дер^т г 0 гурьев J701 1725 елда Госманлы империя¬ сенә бәйле җирләрнең чикләре 1695 һөм 1696 елларда Азов походлары Мәскәүдә төзелгән галералар¬ ны Воронежга күчерү (1696) Әстерхан восстаниесе районы (1705-1706) 1705—1706 елгы Әстерхан восстаниесенә катнашкан шәһәрләр Шәһәрләр һәм заводларга ни¬ гез салыну даталары Булавин җитәкчелегендәге восстание (1707—1708) районы 1708 елда хекүмет гаскәрләре Була- I fuo енда лөкүмо! laoKopJiepea X вин отрядлары белән сугышкан урыннар Карл XII походлары һәм аның Төркиягә качуы Лееенгауптның Карл XII белән берләшү походы Петр I нең Прут походы (1711) А 1716 елда Швециягә десант төшерү өчен, рус гаскәрләрен Копенгагенда туплау һәм Россия, Англия, Голлан¬ дия. Дания флотла(м>1н Петр I коман¬ далыгында берләштерү X 1709 1722—1723 елларда рус гаскәрләренең Иранга бару юллары Сугыш булган урыннар һөм даталар Төньяк сугышта (1700—1721) рус армия- ► се һөм флотының походлары Петр I чорында тезелгән иң мөһим сәнәгать объектлары ■ Тимер эшләү һөм корал заводлары д Бакыр эретү заводлары Суднолар тезү верфьләре ә Постау һөм тукыма мануфактуралары Волга-Дон каналы төзелеше • XVII гасырда барлыкка килеп, Петр I заманын¬ да эшләгән заводлар “ Каналлар iHb '^j^T L Г . укр. Красновоаакое \ * . Q - I > 4 io ® Дәүләт башкалалары о Губерна үзәкләре о Башка шәһәрләр Р Крепостьлар Монастырьлар Уктусскяй Заводлар лезгины Уапыкпар Масштаб 1:16 000 000
РОССИЯ ЕКАТЕРИНА II ЧОРЫНДА Г~- 1 1762 елда Россия империясенең территориясе i 1772 елда MS ЯМ Речь Посполитаяны бүлгәндә кушылган җирләр 1793 елда Ш 1795 елда Г—1 Россиягә m Пруссиягә f Австриягә Россиягә кушылган территорияләр ■Н Кечек-Кайнаржд солыхы буенча (1774) Кырым ханлыгы (1783 елгы акт буенча) EBES Яссы солыхы буенча (1791) 1783 елгы Георгий трактаты буенча Россия /г империясе яклавындагы Көнчыгыш Грузия территориясе ^тг™л ~— СТОКГОЛЬМ һйапмт ®Л5о^ ! ® ' / ®}Ю11ЕНГАГЖ - 4^. шни 1800 елга Россия империясенең чикләре I бүленешкә кадәр Речь Посполитая чикләре 1800 елга бәйле җирләр чикләре Россиягә Төркиягә Иранга G Губерна шәһәрләре (1796 елга) Рус армиясенең рус-төрек сугышында походлары ► 1768—1774 еллар ' ' "> 1787—1791 еллар ** Рус флотының хәрәкәтләре Х1770 Сугыш булган урыннар һем сугыш булган еллар Пугачев җитәкчелегендәге восстание (1773—1775) районы ерым Датов җитәкчелегендәге казахлар восста¬ ниесе (1783—1791) районы 1768 елгы гайдамаклар восстаниесе районы (Колиевщина) Т.Костюшко җитәкчелегендәге милли азатлык восстаниесенә (1794) кушылган шәһәрләр yyjAKpB 1791 и эре металлургия һем металл эшкәртү завод- / лары • Туку сәнәгате үзәкләре ф Зур ярминкәләр # Крепостьлар гг «si г ,Повенви о' ^.Архангөльас '^bfXoauoropbi * М7А I* Юочук'Кавнадджи |!?Яссы 1791 1774 елда Кечек-Кайнарҗа солыхы тезелгән урын 1791 елда Яссы солыхы төзелгән урын Яретж I- Петрозам^ .60' Шате^рсж^ tj(apromaa, Усп-Сысольск ,Пвпм j{j;8).t6o(» J^iirerpa ! Ревель^ ‘ 1 *й ■ ., •■, .ь,. Чеоепаваа И L- Wt*M <. - i Л -Г'! t Га»^>>||И^|Цб_^ - / о. Даго Ревеяь^^. |^оййдач 'О. Ээель Аг^нсб^ж Ч ■- оВнндааа P*a T Ммтава^й- : 9 I. ң И Я Кё»«1сй№ _ (Да1а№1г1.>’ > ** *- лТоА»^' CiM' BiAocnaJ''^ Vis'/у о ' ^/Сааааа-'<: *«*«* >.j,i ! <! ПоСявнв ?' /у o»g< ^БЕРЛИН, /\ 'бВйльно '^.. StPtocT^^ \^Cao№at^'' • Б Е (►••■ Ояылоц ч. ь һ. )/• « '>aBpeeT-^fpToec* АЛ'" ' - - , ■'~Т:;№и1|дайФ^та1нский3 >*;*'*\ — Ужгорорв Syw^fiauiT ■ r 44^ ' Г t; 1 Саедңн i ' oTaiMUMv ^5 Я Л ' v' - ^О^^КГИ-НЪЖ ' г ! I ^Afcwacw / I оНИШ . - Софм^ I Готьлв \ Ннюльс» Bmw / ) Котгрнв “f ICr.PjKX^' j J,.- Вышний Волочке , >4. - фКострома I Яррелил^ ’ *«м4в^ червтовец^ Нкмнстйа' i Волочек ■ Ш .1- Ярретоял^ I ''^''1^ВвлнкиеЛуО1 «г»”™! витввЯб ■' впили...—^Мрсква ■? W -якИ, .</' Vi ' « *•'^toeoeS 'Т Вотввнекв1Д1 у Иж^яЙ i «Jfe в»лн... ._;-^MpCK8a o' ar 9Кв№ицв"У^*$,вы№а • ©‘«апочмсиввецТ "S. ’ ■- “’ч-ЗГЛ?!*! KyawaetiiS «янж^ - " я* 1Лрбыт^ ai/alAcsKt ‘aVaaaaaeai Ирбмт^^ tat аЛаЛгааГ \ Хмлявскв* 'V „ r--»-uo« < i • Биоа^’^^ к&яаЗтю ■ х; о_ Вмговещвискжв ":-^Павяж),^упи.^,г •• 'зУЛ ■ЙПаалово.^^рмыш' ! О'Ч '(■ - ■ • задот "^амбм^ \ М«*«и \почда.; ; «е^орея “''.'^-fioeroaw'Caeepaaiii ОВ “ Глшпя S'^ .' Kvnac Рйзам - g ? ' м o ffi Козлов* о , Тамнчкоа •21 Саранск Пензао Стлбирск g^^j^j^awycToacKKi J^MeeSSHKX Сатии ig) '! I Глазов ' конотоп^.- Ромны ■ J. 89*»)Cg 4 !Sw- • ‘-fr. ■• 1 \ , .Торговица к / Изям '^'оллАвт'^'?-' ,-т--^ .'^^^теринослав «8 .к / Пвтроккв Вояьа^ ^,Вл *®&)ронеж I ZSoptKoraeetx г Hoaoxcnfpcic ^■ * Жамыиаш к . 'зУфв Вогоявдевскя^Я Яьзако-Петрсвс!;я1" Веркоторский el' Воскресшекай ■ ■ ра Кавкаяколкки* О®>^^ Z,.. ^^Орөнбург . Tantuteaa^ Г - АЛ1е1р!ая Зааәва , .* Явзако-Петрсвс!;я1* Q^»>Sfflic ^0^ А Богер чЖ ^ознесенск МвртпоА^^?. Пвтроваа!^ -а. Цв{я«а1н/' •. Зимоәайсяса| 17« в A 'Я A rt ' B^xapecto 'й»зш«г и s' L_p.0«6H' - Сапоткн >} Р £,'^; аЛфаиы ’ t^apHH о 1 я . двб^ХО. 11^4^ ПвдеозЛ ^пвтормяи 177Т с * Гаганрог ;з>{еркассх Симферополь®' K-Ka^tsaatat o““ Х](ввр*в ЯЦАмлв X^^- ,791 - Севаспхюдь ^А/^яююполь (КОНСТАрт (Б¥Л 1«{ОПОЛЬ) г^= ■ ^', ‘S5 -- ' Ехат^ ^1790 J .М-Т, - ' Ь iW-'j^CraaponoDb },^qXuWn^.‘. '‘^1^ 1я “Синоп , С>с«>м-кйлё#'^ : -И # ”4 KyratK.f' AniapB Трвовзяв' цряба») ^>(>1300 Хеют : батун <?■ , \,Аяярае, *1 * йвро# f .Axanowdei л а. я я\ - «ч<г"Р, •• , iSpaypytaf i; ;■ ~^раяь{(^ ЛфпйсХ горовдк) 4* •■' е Idiimp \ i^apiM 1Я1М~- «еавю^' V*®"™ Io ■уНахичевань .. a;--'' Taapta •; ' I Аг ■ч- ■ > 'А < 5>i к <^Ге§мз) ,’, <■ ■.Awn^“ gp-j Масштаб 1: 15 000 000
РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ XVIII ГАСЫР АХЫРЫНДА V A ( A /* ; c 0 - О / Львов/ ^Брест I j 1689 елда рус дәүләте 0*' 7ЫМСк . ы 'ш М уЪ O^XOTCK ® Анадыр ижнеколымск'" И Р J/ дО. Св. Лаврентия 'с?. , I I 1 Ч \ XLT'K V ' * I IS >1 J i о ■ 11^ ■' ' r^- t I'S ? 'М г 1 I I һ I I Л ' 1 / о Нижнё^^атЫс^ 1 ‘ * j Qi'' Петропавловскйй^^ог^ (OTCK „ u —БольшерецкР<^-.^ ‘ ■^X:' <₽ 0 о IAJ S ii£ ! '^о^.Сендай Россия империясенә кушылган ж,ирләр 1689 елдан 1725 елга [ j 1726 елдан 1762 елга I j 1763 елдан 1800 елга 1730 елларда Россия гражданлыгын таныган Кече һәм Урта казах җүзләре территорияләренең чиге 1723 елдан 1735 елга кадәр Россиянеке булган Каспий буе елкәләренең чиге 1783 елдан Россия протекторатындагы Көнчыгыш Грузия 1689 елгы Нерчинск договоры буенча билгеләнгән шартлы чик Ssa" 1800 елга дәүләт чикләре Искәрмә. 1 цифры белән Госманлы империясе күрсәтелгән Россия сәяхәтчеләренең экспедиция маршрутлары С.П. Крашенинников, 1738—1741 еллар В. Беринг һәм А. И. Чириков, 1725—1729 һәм 1740—1742 еллар Д. Я. Лаптев, 1736, 1739—1740, 1741—1742 еллар ► П.С.Паллас, 1768—1774 еллар * Х.П.Лаптев, 1739—1740, 1741, 1742 еллар Масштаб 1 ;35 000 000 I
XIX ГАСЫР УРТАСЫНДА ИЛНЕҢ ИКЪТИСАДИ ҮСЕШЕ fi Масштаб 1:17 000 000 Баса 'V Ж -хЛ ‘'^Ofac- i. Хохулөаборг X 'J 6/ I li! ', <СТОКГОЛЙ! - <7 f о бьеоубоог /. '«5 /'ЬТ«^ / •- ”■* -Да в е п ц МОРЕ Е в о I квмь'^. ‘ ' -. ~*uV.rX Г'? ■ Иң зур металлургия предприятиеләре • Иң зур туку предприятиелере А Күмер чыгару предприятиеләре □ Шикәр заводлары ♦ Иң әһәмиятле ярминкәләр teet Тимер юллар тезелү (даталары белән) ©С.-ПВТЕРВУРГ Дәүләт башкалалары о Казань Губерна, елке, вассал дәүләтләрнең үзәкләре -* * ө Киев Университетлы шәһәрләр *■¥ J \> оТеадь**.,,^ --'\^и«амск^ ь-и»ша /' ' ^l^ftpxeHfWbCK у ' \ '**■ г. >6 I > 5Ю111(Г1Т .в0' Г ЛЬ vVfZ-z/ 3eaiacV''i\OK<>'t ' .Ояонец^''} . ''^beb«j|Awci\ ■, Усп»-Сысоя«жJ ^■. - л .J'e®P»ienh , '*р«“°5®рто . Өвлтий У^погд rBorQeJKiqpadb О Я О ..T^MoacK^ ■ V x^i^Wtb ^'’ ) j Eai jBponuDKKal £ ‘ I иишпм I , ' ’■ ... ..fi к 0. Готланд о.Эланд . г 0, V ба лт Г /1' й ; 01 ' Г11Вм!у—> 1°-ейМ^ Ахотврлиц ^Сламоа? Дуктао -< lU Кашау ,0^/ ■• .0 ‘^ФЛЯИ!\'^ҮК^ z-r:V44 ©Рига '\/^J ^Ввт^ыө/^ 1ЛЬЗНТи .'^rt‘4XS»b ''ч^-^РЖ^'’ - я . r-T.. I -auduizn . \-5- J 9 /fyoi r^. \z>5 10 '?'“'BHZlbHO / ©■ ,'5. ’zV*- һч '.*4 / \ъ- .■о. £?\V' Ci’-'"™ е Волог^/' \\ /v ) N»y©*^ ^^Кострома/ /& ( \ „ П IftXjHT -А;--" "мг»'/ \ -онад Ниж. ••w5ain^© .4 Ч • -5- i ''' iroyCT nxKi ,^*"7 <^^Аиаяог1 Х^Бв( ■ ;ч ... l-^y/w -x f *'’^1^! " г V /*Симбирс«0^ < * \ Пенза □' -• Тамбм ■ •♦ (fi (■ #■' X©® 1 I Ьх-лк 'р R •, JL©> /лЛТуяа J **. ,^0fw*~ 1^Самара Д 1 / J. ■ " ■’ io >^РУ^О j'Nx|'''‘q 4«."” V—>\Владимир.В0Лһ«с«и^^^1^§ЙЙ^ О пбаСппи- 1 ' к xap^ay^t Оренбург Защит оДөбрөцен 'Г Житоми}^'» ■ i*J □ 'ч □' iJa -Т!Р« .60 -Л * '■ 0 Л {'^^Гурьве Эибанс^ •Virj [•Sy Блнзевөтг^ 'v Jhob А /мС^^ВЁ--. s Грдаио^^^ . «J'S ’Vo / { t ■ ' 't *" Г b оВнлати : я Тиляиювра'^ ^apuam ' oks3 ДЕ P 6* /ij. V (« Й * eixtiiiaiS сию?» £'г”/ оӨилагош fl" Р Б*’', fflZrTjTj^^- ^“iCoMCTae ceM» ' Софня^ Ufyf^ Варна’ [ .Л . I i^prac ■ АйрИһополь ? (Заярне) и-- ' Ц 1 itfs?”'’» ■ КвМнч^ *’ « •v . I у TarfHpOfq . Евпатория \ Свнфероаольө Севастополь % f,(^^ «е \ ->* Нчтл^ Xatx^ к^)ман Балаклава Р Н О Е I СТАМБУЛ (КбНСТ^ Ёкат^мн^ SEl-д НовороссмЛо!( 'Ч. Анал?^ ■ ү Лг о fi ^Симоп fi ) Черный Яр тт^еркааск^ i-на-Дону ] ■■'А х> •<- Астрахань] 0 Ставрополь '/ Пятгорск - \\ I Пятнсорск и-''’"" " "’ „ 1 \ сАут^ fi,''" \ '^.фбртАлвксандроаскчй ■' .л Q 1 3 ' >Тифлис /' \ \ 'i BaJ чр^ь-^Еризаватлаль^' о feV f
1877-1878 ЕЛЛАРДАГЫ РУС-ТӨРЕК СУГЫШЫ
XIX ГАСЫР АХЫРЫНДА РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ
төп ДАТАЛАР 1598—1605 — патша Борис Годуновның идарә итүе. 1605— 1606 — Ялган Дмитрий I нең идарә итүе. 1606— 1610 — Василий Шуйскийның идарә итүе. 1606— 1607—Иван Болотников җитәкчелегендәге күтәрелеш. 1607— 1610 — Ялган Дмитрий II хәрәкәте. 1611 —Беренче ополчение төзелү. 1612 — Икенче ополчение төзелү. Мәскәүне азат итү. 1613, 21 февр. —Михаил Федорович Романовны патша итеп сайлап кую. 1613—1645 — патша Михаил Федоровичның идарә итүе. 1617—Швеция белән Столбово солыхы. 1618 — Речь Посполитая белән Деулино килешүе. 1632—1634 — Смоленск сугышы. 1645—1676 — патша Алексей Михайловичның идарә итүе. 1648 — Мәскәүдә Тоз фетнәсе. 1648—1649 — С. И. Дежнёв экспедициясе. 1649 — Законнар җыентыгы кабул ителү. 1653 — Патриарх Никонның чиркәү реформасы башлану. 1654, 8 гыйн. — Переяслав Радасы тарафыннан Украина¬ ны Россиягә кушу турында карар кабул ителү. 1662 — Мәскәүдә Бакыр фетнәсе. 1660 еллар ахыры. —1670 еллар башы — С.Т. Разин җитәк¬ челегендә казак-крестьян восстаниесе. 1676—1682 — патша Федор Алексеевичның идарә итүе. 458
) 1682 — укчылар восстаниесе. 1682—1689 — патша кызы Софья Алексеевнаның регент булып торуы. 1682—1725— патша (1721 елдан — император) Петр I нең идарә итүе. 1686 — Польша белән « мәңгелек солых ». 1687—Мәскәүдә Славян-грек-латин академиясе ачылу. 1695—1696 — Азов походлары. 1697—1698 — Петр I нең Бөек илчелеге. 1699 — Петр I нең Россиядә яңача ел исәбе кертү турындагы указы. 1700—1721 — 'Үепъяк сугышы. 1707—1708—К. Булавин восстаниесе. 1709, 27 июнь — Полтава сугышы. 1711 —Прут походы. 1721, 30 август — Россия белән Швеңия арасында Ништадт солыхы төзелү. 1721 — Изге Синод төзелү. 1721, октябрь — Россиянең империя дип игълан ителүе. 1722 — Ранглар турында табель кабул ителү. 1722 — 11еа:р I нең тәхет варисы турындагы указы. 1725—1727—императрица Екатерина I нең идарә итүе. 1730—1740 — Анна Иоанновнаның идарә итүе. 1741—1761 — императрица Елизавета Петровнаның идарә итүе. 1755 — Мәскәү университеты ачылу. 1756—1763 — Җидееллык сугыш. 1762 —Дворяннар иреге турында манифест. 1762—1796 — императрица Екатерина П нең идарә итүе. 1768—1774 — рус-төрек сугышы. 1773—1774 — Е. И. Пугачев восстаниесе. 1783 — Кырымны Россиягә кушу. 1785 — Дворяннарга һәм шәһәрләргә өстенлекләр бирү турындагы грамоталар. 459
1787—1791 —рус-төрек сугышы. 1793 — Пруссия белән Россия арасында Польшаны икенче тапкыр бүлү. 1795 — Австрия, Пруссия һәм Россия арасында Польшаны өченче тапкыр бүлү. 1796—1801 —император Павел I нең идарә итүе. 1799 — А.В.Суворовның Швейңариягә походы. 1801—1825 — император Александр I нең идарә итүе. 1803, 20 февр. — ирекле игенчеләр турында указ. 1805, 20 нояб.—Аустерлиң янында сугыш. 1806—1812 — рус-төрек сугышы. 1807—Тильзитта рус-француз килешүе төзелү. 1808—1809 — рус-швед сугышы. 1812, 12 июнь —Наполеон армиясенең Россиягә басып керүе. Ватан сугышы башлану. 1812, 26 авг. — Бородино сугышы. 1812, дек.— Александр I нең Россия чикләрен үтеп кергән Наполеонны тулысынча җиңү турындагы манифесты. 1813, окт. — Лейпциг янында «халыклар сугышы». 1814—1815 — Вена конгрессы. 1815, 18 июнь — Ватерлоо янында сугыш. 1816— «Коткару союзы» яшерен җәмгыяте төзелү. 1821 —яшерен Көньяк җәмгыять оешу. 1822 — яшерен Төньяк җәмгыять оешу. 1825, 14 дек. —Сенат мәйданында чыгыш. 1825—1855— император Николай I нең идарә итүе. 1833 —15 томлык «Россия империясенең законнар җыелмасы». 1853—1856 — Кырым сугышы. 1855—1881 —император Александр П нең идарә итүе. 1861, 19 февр. —крепостной хокук бетерелү турында Мани¬ фест. 1864 — Земство учреждениеләре турында положе¬ ние, Суд уставы. Мәктәп уставы. 1870 — Шәһәр положениесе. 1874 — гомуми хәрби хезмәт бурычы кертелү ту¬ рында указ. 1881—1894 — император Александр Ш нең идарә итүе. 460
1882 — Крестьян җир банкы төзелү. 1884 — Университет уставы. 1885, гыйн. — Морозов стачкасы. 1892 — Россия белән Франция арасында хәрби конвенция төзелү. 7S94—797 7—император Николай II нең идарә итүе. 1897—әйләнешкә алтын тәңкәләр кертү. 1897—Россия империясендә гомуми халык санын алу. I I
ЭЧТӘЛЕК Кереш 3 I КИСӘК. РОССИЯ XVII ЙӨЗЬЕЛЛЫКТА 1 НЧЕ БҮЛЕК. Фетнәле заман § 1. Фетнәнең башы § 2. Җәмгыять һәм дәүләт кризисы § 3. Ватанны коткаручылар 5 16 24 2 НЧЕ БҮЛЕК. Иске Россиянең яңа сыйфатлары § 4. Россия Фетнәдән соң 35 § 5. Россия тормышында яңа сыйфатлар 48 § 6. XVII — фетнәләр гасыры 60 § 7. Алексей Михайловичның эчке һәм тышкы сәясәте ... 68 § 8. Россия халкы 82 § 9. Россия үзгәртеп корулар алдыннан 89 § 10. Мәдәният һәм көнкүреш 101 II КИСӘК. РОССИЯ XVIII ЙӨЗЬЕЛЛЫКТА 3 НЧЕ БҮЛЕК. Петр I дәвере §11. Петр I дәвере. Төньяк сугышы § 12—13. Петр I реформалары 113 129 4 НЧЕ БҮЛЕК. Россия сарай түнтәрелешләре дәверендә һәм XVIII гасырның икенче яртысында 14—15. Сарай түнтәрелешләре дәвере 16. Дворяннар империясенең чәчәк атуы 17. Империянең куәтле сәяси адымнары 18. XVIII гасырның икенче яртысында Россиянең икътисады һәм халкы 19. XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә мәдәният һәм көнкүреш § 20. Гасырның хәвефле азагы § § § § 157 179 194 204 216 230 § 462
Ш КИСӘК. РОССИЯ XIX ГАСЫРДА 5 НЧЕ БҮЛЕК. Россия XIX гасырның беренче чирегендә §21. Александр I идарәсенең беренче еллары . § 22—23. 1812 елгы Ватан сугышы § 24. Сугыштан соңгы чорда Россия тормышы §25. Декабристлар хәрәкәте 239 251 280 288 6 НЧЫ БҮЛЕК. Николай I идарә иткән елларда Россия империясе. 1825—1855 еллар § 26—27. Николай I нең эчке сәясәте 302 § 28. Николай I нең тышкы сәясәте. Кырым сугышы.. 328 § 29. Россиянең иҗтимагый һәм рухи тормышы 338 § 30.XIX гасырның беренче яртысында рус мәдәнияте.. 350 7 НЧЕ БҮЛЕК. Россия үзгәртеп корулар чорында. 1860—1870 еллар §31. Александр II реформалары 366 § 32. Крепостной хокук бетерелгәннән соң Россия .... 380 8 БҮЛЕК. Россия 1880—1890 елларда § 33. Россия Александр III идарә иткән елларда. 1881—1894 еллар § 34. XIX гасыр ахырында Россиянең дәүләт-социаль системасы 406 §35. XIX гасырның икенче яртысында рус мәдәнияте .. 423 394 Карталар .. Төп даталар 448 458
Учебное издание Сахаров Андрей Николаевич Боханов Александр Николаевич ИСТОРИЯ РОССИИ XVII—XIX века Часть 2 Учебник для 10 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2009 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Сахаров Андрей Николаевич Боханов Александр Николаевич РОССИЯ ТАРИХЫ XVII—XIX гасырлар 2 нче кисәк Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек Редакция мөдире Л. Г. Шарифуллина Редакторы Ф. Р. Бадретдинова Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы Ф. К. Гомарова Рәсемнәрне компьютерда эшкәртүчесе Л. Р. Вафина Корректорлары Г. Г. Мөхамматҗанова, Т. Н. Сагъдуллина Оригинал-макеттан басарга кул куелды 30.11.2009. Форматы 70x907,g. Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 30,65 •+• форз. 0,74. Нәшер-хисап табагы 35,10 ■+• форз. 0,44. Тиражы 4000 д. Заказ В-1477. «Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843) 277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru http: / / WWW. magarif .com «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
A. I J. (XXAPOB. A. II. БОХАНОВ РОССИЯ ТАРИХЫ XVII XIX ГАСЫРЛАР 9 ISBN 978-5-7761-1974-3 imillllllll 785776 119743 I i I I -I II larj 1^’1* ■■'г ■5-S?.