Text
                    МЕРТВЫЕ
ДУШИ
ПОЭМА
ТОМ ПЕРВЫЙ
Второе издание
перевода
ТАТГООИЗДАТ
Редакция художественной литературы
Казань	1953


ң.в. гоголь ҮЛЕ ҖАННАР ПОЭМА ÈEPEH4E ТОМ Тәрҗеманең икенче басмасы ТАТГОСИЗДАТ Матур әдзбият редакциясе Казан 1953
\ “ ’t' ", i» , k-:i, * *' , Тәрҗемәчесе ~ к. Б АСЫ Й p о/в * : 1 * • Редакторы Ф. Г А Й H А.Н О В А . ■ . ♦ ■ Тышлык һәм титул художнигы Ш. МӨХӘММӘТҖАНОВ * * *
1 БҮЛЕК NN губерна шәһәренең гостиница капкасына матур гына, рессоралы, кечерәк кенә бер бричка килеп керде. Мондый бричкада гадәттә буйдаклар: отставкага чыккан подполковниклар, штабс-капитаннар, йөз җан чамасы крестьян биләүче алпавытлар, кыскасы, урта кул әфән¬ деләр дип атала торган кешеләр йөри. Бричкага бер әфәнде утырган, үзе болай чибәр булмаса да, ямьсез дә түгел, артык юан да, артык нечкә дә түгел; карт дип тә булмый, әмма бик үк яшь тә түгел. Аның килеп керүен¬ нән шәһәрдә бертөрле шау-шу да купмады, әйтерлек бернинди яңалык та тумады; тик гостиница каршысын- дагы кабак ишеге төбендә торган ике рус мужигы гына бер-ике сүз әйткәләп алдылар, ләкин аларның да сүзе бричкадагы кеше турында булудан бигрәк, бричканың үзе турында булды. «Кара әле, көпчәге нинди, ә!» ди¬ де берсе икенчесенә: «Син ничек уйлыйсың, әгәр Москва¬ га барырга туры килсә, түзәрме бу көпчәк, юкмы?» — «Түзәр», дип җавап кайтарды икенчесе. «Ә Казанга, мин уйлыйм, барып җитә алмас?» — «Казанга җитә алмас», диде икенчесе.— Сүз шуның белән тәмам булды. Аннан соң бричка гостиницага җиткәндә, яшьрәк кенә бер кеше очрады. Ул бик тар һәм бик кыска ак канифас1 панталон, өстенә модача булырга тырышып тегелгән фрак кигән, фрак астыннан манишка күренеп тора, анысы бронза пистолетлы тульский булавка белән каптырылган иде. Ул кеше дә артка борылып, бричкага карап алды да, җил¬ гә очып китә язган картузын кулы белән тота төшеп, үз юлына китте. Бричка ишек алдына килеп кергәч, безнең әфәндене трактир хезмәтчесе, ягъни рус трактирларында половой дип йөртелә торган кеше каршы алды; половой шул тик- 1 1 Канифас — киндер. 5
ле тере һәм елгыр, хәтта аның йөзенең нинди икәнен дә төсмерләп булмый иде. Хезмәтче үзе колгадай озын, өс- тенә дә шундый ук озын демикотон 1 сюртук кигән, сюр¬ тугының аркасы колагына менәргә тора иде. Менә ул, кулына салфетка тоткан килеш, йөгереп чыкты, чәчләрен селкеп куйды да, әфәндене агач галдарея2 буйлап тиз генә өске этажга, алла насыйп иткән бүлмәне күрсәтергә алып менеп китте.— Бүлмә гадәтчә генә, чөнки гостини¬ ца үзе дә шуннан артык түгел, ягъни нәкъ губерна шә¬ һәре гостиницаларына охшаган иде: биредә дә юлаучы¬ лар, тәүлегенә ике сум түләп, бүлмә ала алалар, бүлмә¬ нең һәр почмагыннан кара җимеш төсле тараканнар карашып тора, биредә дә түрдә — күрше бүлмәгә чыга торган ишек бар, ул исә һәрвакыт комод белән ышыкла¬ нып куелган була; күршедә — аз сүзле, тыныч табигать¬ ле, ләкин юлаучылар тормышындагы бөтен вак-төякләр¬ не җентекләп белергә тырышучан, гаять кызыксынучан квартирантлар яши иде.— Гостиницаның тышкы фасады да аның эчке ягына туры килеп тора: ул бик озын һәм ике этажлы йорт иде; аскы этажы шкатурлаимаган, бо- лай да пычрак тоелган карасу-кызыл кирпечләр — чая һавалар тәэсирендә тагын да карала төшкәннәр; өске этаж мәңге үзгәрми торган сары төскә буялган; аскы этажда камыт, бау һәм крендель кибетләре тезелеп кит¬ кән. Шуларның почмактагысында, дөресрәге — бер тәрә¬ зәдә, сбитень3 сатучы һәм аның кызыл бакыр самовары урнашкан; сбитень сатучының йөзе дә шул бакыр само¬ вар шикелле кызыл, ерактан караганда, тәрәзәдә ике са¬ мовар тора дип уйлар идең, тик бер самоварның дегеттәй кара сакалы бар. Юлчы әфәнде үзенең бүлмәсен карап йөргән арада аның юл әйберләрен кертеп куйдылар: иң элек беразрак таушалган ак күн чемодан кертелде, чемоданның юлда беренче генә тапкыр булмаганлыгы күренеп тора иде. Чемоданны ике кеше кертте: берсе кечкенә толып кигән, тәбәнәк буйлы кучер Селифан, икенчесе бояр искесе икән¬ леге күренеп торган, таушалган сюртук кигән, азрак * 8 1 Демикотон — арзанлы җеп материя; гадәттә кием эчле¬ генә куела торган булган. * Галдарея — «галлерея» сүзенең бозып әйтелеше. Биредә коридор мәгънәсендә. 8 Сбитень — бал һәм төрле татлы нәрсәләр катнаштыры¬ лып кайнатылган эчемлек. 6
кырыс кыяфәтле, калын иренле, зур борынлы, утыз яшьләрдәге лакей Петрушка иде. Чемодан артыннан кечерәк кенә сандык, итек калыплары һәм күк кәгазьгә төрелгән пешкән тавык кертелде; сандык — кызыл агач¬ тан ясалган һәм Карелия каеныннан кисеп эшләнгән бизәкләр белән бизәлгән иде. Болар һәммәсе дә кертел¬ гәч, кучер Селифан конюшняга атларын карарга чыгып китте, ә лакей Петрушка ишек төбендәге бик караңгы, кечкенә аралыкта үзенә урын җайларга кереште, ул инде үзенең шинелен һәм шинель белән бергә үзенә хас бер ис алып керергә өлгергән, бу искә аның төрле лакей туалеты әйберләре салынган капчыгы исе дә кушылган иде. Петрушка шунда стенага терәп өч аяклы тар кро¬ вать та рәтләп куйды, гостиница хуҗасыннан сорап алып, аңа түшәккә охшаш кечерәк бер әйбер китереп җәйде, ул исә белен кебек җәлпәк, хәтта белен кебек майланып та беткән иде. Хезмәтчеләр бүлмәне җыештырып, ыгы-зыгы килгән арада, әфәнде гомуми залга чыкты. Бу төр гомуми зал¬ ларның ниндилеген юлаучылар шулай ук яхшы беләләр: биредә дә стеналар майлы буяу белән буялган, аларның югары ягы трубка төтененнән каралган, ә түбән ягы һәр¬ төрле юлчыларның ышкылуыннан шомарган, ялтыраган иде; аларга бигрәк тә җирле купецлар ышкыла, чөнки сәүдә көннәрендә алар, ■злтышар-җидешәр кеше бергә җыелып, бирегә үзләренең яраткан бер-ике чынаяк чәй¬ ләрен эчәргә киләләр иде; түшәмгә дә, түшәмдәге кан¬ дилләргә дә шулай ук корым утырган; подносына диңгез ярындагы кошлар шикелле хисапсыз күп чынаяклар те¬ зеп, аларны кыю чайкалдырып, кыршылып беткән клеен¬ калы өстәлләрне җәһәт-җәһәт кенә сөртеп половой үткән саен, кандилләрнең күп санлы пыяла чуклары сикергә¬ лән, шылтырашып калалар иде; стеналарда майлы буяу белән ясалган зур-зур картиналар эленеп тора, кыскасы, һәммә нәрсә башка заллардагыча, тик аерма шул, кар¬ тиналарның берсендә сурәтләнгән нимфаның* күкрәклә¬ рен шундый калку итеп ясаганнар, укучы андый күкрәк¬ ләрне мөгаен беркайда да күргәне юктыр. Хәер, мондый могҗизалар төрле тарихи картиналарда очрыйлар, тик алар безнең Россиягә кайвакытта, кайдан һәм кем тара- 1 Нимфа — борынгы грек мифологиясендә табигать көчләре алласы — чибәр яшь кыз. 7
фыннан китерелгәннәрдер,— билгесез, шулай да кайчак¬ ларда аларны хәтта безнең сәнгать сөюче вельможала¬ рыбыз да, үзләрен алып барган курьерларының киңәше буенча, Италиядән сатып алып кайткалыйлар булса ки¬ рәк. Әфәнде картузын салды, муенындагы чуар бизәкле йон косынкасын чиште. Мондый косынканы өйләнгән кешегә кәләше хәзерли һәм аны ничек урап йөрү турын¬ да матур гына нәсихәтләр дә бирә, ә буйдак кешеләргә кем хәзерли торгандыр, анысын хода белсен, ачык кына әйтә алмыйм, мин үзем бервакытта да андый косынка урап йөрмәдем. Косынкасын чишеп ташлагач, безнең әфәнде аш китерергә боерды. Аңа трактирларда була торган гадәттәге ашлар, мәсәлән: юлаучылар өчен дип атналар буе махсус сакланган катлаулы пирог белән щи, борчак белән ми, кәбестә белән сосиска, кыздырылган чебеш, тозлы кыяр, һәрвакыт китертеп була торган, мәң¬ ге шулай катлаулы, татлы пирог кебек ашлар китерә башладылар; кайсысын җылытып, кайсысын салкын ки¬ леш китергән арада, безнең әфәнде трактир хезмәтчесен¬ нән җыен юк-бар нәрсәләр сөйләтеп утырды: бу трактир¬ ны элек кем тоткан, хәзер кем тота, күпме табыш китерә, хуҗасы бик кабахәт кешеме шикелле сораулар бирде; моңа хезмәтче гадәттәгечә: о, әфәндем, шактый мошен¬ ник, дип җавап кайтарды. Мәгърифәтле Европадагы төс¬ ле үк, Мәгърифәтле Россиядә дә, трактирда хезмәтче белән сөйләшми торып, яки кайбер вакытта хәтта алар¬ ны бераз шаяртып алмый торып, ашамый торган хөрмәт¬ ле кешеләр шактый күп хәзер. Хәер, безнең әфәнденең биргән сораулары һәммәсе дә буш сораулар гына түгел иде; ул бик җентекләп чиновниклар турында да сораш¬ ты: шәһәрдә губернатор кем, палатада1 председатель кем, прокурор кем, дип сорады, кыскасы, атаклырак бер генә чиновникны да калдырмады, ә инде атаклырак ал¬ павытлар турында тагын да җентекләбрәк, хәтта аерым бер хискә бирелеп: кем ничә җан били, шәһәрдән ерак торамы, шәһәргә еш киләме, дип сорашты, хәтта алар- ның характерлары ниндирәк икәнлеген дә белергә ты¬ рышты; аннан бик игътибар биреп, губернаның хәленә күчте: губернагызда андый-мондый авырулар, тир хас- * Патша Россиясендә, Гоголь тасвир иткән заманда, берничә төрле учреждение «палата» дип йөртелгән: казенная палата, суд палатасы, гражданский һәм уголовный суд палаталары булган. 8
тасы, бизгәк, чәчәк авыруы һәм башка шуның кебекләр¬ нең булганы юкмы, диде, кыскасы, аның болай җентек¬ ләп сорашулары гади кызыксынудан гына түгел икәнлеге күренеп тора иде. Әфәнде үзен ничектер мәһабәт тотты, борынын сеңгергәндә дә гадәттән тыш каты сеңгерде. Ничек болай эшләгәндер, ләкин аның борыныннан чык¬ кан тавыш трубадан чыккан белән бер иде. Шушы гө- ңаһсыз яхшы сыйфаты аркасында булса кирәк, ул трактир хезмәтчесе тарафыннан зур ихтирам казанды, хезмәтче, аның борын тавышын ишеткән саен, чәчләрен селкеп, тагын да зуррак ихтирам белән гәүдәсен турайта, башын бөгеп: берәр нәрсә кирәк түгелме? дип сорый иде. Аштан соң әфәнде бер чынаяк кофе эчте һәм, рус трак¬ тирларында була торган, йомшак йон урынына, нинди¬ дер кирпеч яки ташка бик охшаган нәрсә тутырып эш¬ ләнгән мендәрне аркасына куеп, диванга утырды. Шунда йокысы килеп, исни башлагач, үз нумерына озатып куяр¬ га боерды, ятып ике сәгать йоклап алды. Ял итеп алгач, трактир хезмәтчесенең үтенүе буенча, полициягә тиешле җиргә тапшыру өчен, бер кәгазь кисәгенә үзенең дәрә¬ җәсен, исемен, фамилиясен язып бирде. Баскычтан төш¬ кәндә кәгазьдәге менә бу сүзләрне хезмәтче иҗекләп укып чыкты: коллежский советник1 11 Павел Иванович Чи¬ чиков, алпавыт, үз йомышы белән килгән. Хезмәтче бу язуны әле һаман иҗеклЗп укып маташкан арада, Павел Иванович Чичиков шәһәрне карарга чыгып киткән иде инде. Шәһәр аны канәгатьләндерде булса кирәк, чөнки ул аны башка губерна шәһәрләреннән бер дә ким түгел дип тапты: таш йортларның сары буявы күзне кисеп ке¬ рә, ә агач йортлар тонык кына карасу-соргылт булып кү¬ ренәләр иде. йортлар бер этажлы, ике этажлы һәм бер ярым этажлы, ягъни мезонинлы 2, ә губерна архитектор¬ лары уйлаганча әйтсәк, гаять матур мезонинлы 'иделәр. 1 Петр I заманында кабул ителгән ранглар табеле буенча Рос¬ сиядә гражданский чиннар 14 класска бүленгән булган: 1 нче — югарыгы класс — канцлер; 2 нче — действительный тайный совет¬ ник; 3 нче — тайный советник; 4 нче — действительный статский советник; 5 нче —■ статский советник; 6 нчы — коллежский совет¬ ник; 7 нче — надворный советник; 8 нче — коллежский асессор; 9 нчы — титулярный советник; 10 нчы — коллежский секретарь; 11 нче — корабельный секретарь; 12 нче — губернский секретарь; 13 нче—провинциальный секретарь; 14 нче — иң түбән дәрәҗә- лесе — коллежский регистратор. * Мезонин — тулы булмаган өске этаж. 9
Басу кебек киң урамнар, очсыз-кырыйсыз коймалар ара¬ сында бу йортлар урыны-урыны белән югалып калган төсле тоелалар; урыны белән алар укмашып торалар, мондый урыннарда халык та күбрәк йөри, җанлылык та ныграк сизелә иде. Еш кына, яңгыр юып бетерә язган нывескалар очрый: аларның берсенә крендель һәм итек рәсеме, икенчесенә күк чалбар рәсеме төшерелгән, асты¬ на ниндидер: Аршавский тегүче дип язылган; өченче бер урында картузлар, фуражкалар магазины, анысына: ино¬ странец 1 Василий Федоров, дип язганнар; тагын бер вы- вескага биллиард уйнап торган ике кеше рәсеме төше¬ релгән, аларның фраклары безнең театрларда соңгы пәрдәдә сәхнәгә чыга торган кунакларныкына охшаган; алар биллиард таякларын төбәп, терсәкләрен бераз арт¬ ка җибәреп торалар, аяклары — әле генә һавада антра¬ ша2 ясаган шикелле кәкрәйгәннәр. Боларның астына: «Менә бу заведение» дип язылган иде. Кайбер урыннар¬ да урамга өстәлләр куеп, алар өстенә чикләвекләр, са¬ быннар, сабынга охшаш прянниклар тезгәннәр; икенче бер җирдә харчевня очрый, аның вывескасына симез ба¬ лык төшерелгән, балыкка чәнечке кадалган иде. Барын¬ нан да ешрак, бераз карала төшкән ике башлы сәмруг кош сурәте төшерелгән вывескалар очрады, хәзер инде аларны кыска гына итеп: эчемлек йорты дип кенә яза¬ лар. Мостовойлар кайда да мактарлык түгел иде. Безнең әфәнде шәһәр бакчасына да күз салды, андагы агачлар нәзек, кәкре-бөкре, аларны яшел буяулы, өчпочмаксы- ман матур терәүләр белән терәтеп куйганнар. Шулай да, агачлар гәрчә камыштан биек булмасалар.да, газеталар, бәйрәм вакытында шәһәрнең ничек бизәлүе турында сөй¬ ләп, аларны мактап яздылар: «Гражданлык идарәсенең тырышлыгы аркасында, безнең шәһәр матур бакча бе¬ лән бизәлде, андагы калын ботаклы агачлар эссе көн¬ нәрдә күләгә һәм салкынлык биреп торалар, шуның бе¬ лән бергә, халык йөрәгенең градоначальник әфәндегә чиксез рәхмәт белдереп тибүе һәм күз яшьләре агызуы күңелләрне аеруча йомшартырлык булды», диделәр. Бәзнең әфәнде, әгәр чиркәүгә, присутствиегә 3 яки губер- 1 Иностранец — чит ил кешесе; бу урында — чит киЛгон оста мәгънәсендә. ’ Л н г р a in а — балет хәрәкәте; сикерү. * Присутствие — дәүләт учреждениесе. илдән 10
каторга барырга туры килсә-нитсә дип, аларга кайдан якынрак дип, будочниктан җентекләп юл сорашканнан соң, шәһәр уртасыннан ага торган елганы карарга китте, юлда барганда, кайткач яхшылабрак уку өчен дип, бага¬ надан афиша ертып алды; шул арада агач тротуар буй¬ лап чибәр генә бер хатын узып китте, аның артыннан бер малай ияргән, анысы хәрби ливрея кигән һәм кулына төенчек тоткан иде; әфәндебез ул хатынга текәлеп кенә карап алды, һәм, бу урынны яхшырак хәтерләү өчен бул¬ са кирәк, әйләнә-тирәгә тагы бер тапкыр күз йөгертеп чыккач, үз нумерына юнәлде; трактир хезмәтчесе аңа баскычтан менгәндә ярдәм итеште. Чәй эчкәч, ул өстәл янына утырды, шәм китерергә кушты, кесәсендәге афи¬ шаны чыгарып, шәмгә якын китерде дә, уң күзен аз гына кыса төшеп, укырга тотынды. Әмма афишада искитәр¬ лек нәрсә аз иде: Коцебу әфәнде драмасы куелу турында язылган. Ролл ролен — Поплёвин әфәнде, Кора ро¬ лен — Зяблова дигән кыз уйный диелгән, ә башка роль¬ ләрне уйнаучылар алардан да болайрак әһәмиятсез кеше¬ ләр иде, шулай да безнең әфәнде аларның һәммәсен укып чыкты, хәтта партер билетларының бәяләре турында да укыды һәм афишаның губерна идарәсе типографиясендә басылганын белде; шуннан соң ул афишаның икенче ягын әйләндереп, анда да берәр нәрсә язылмаганмы икән дип карады, ләкин бернәрсә дә тапмагач, күзләрен уды, афишаны пөхтә генә төрде дә үзенең кечкенә сан¬ дыгына салып куйды, гадәттә ул бу сандыкка очраган һәрнәрсәне сала иде. Көн бер порция салкын ит, бер бу¬ тылка әче щи Séлән һәм, киң Россия дәүләтенең кайбер урыннарында әйтмешли,. насос боргычы чырлап торган шикелле гырылдавык, каты йокы белән тәмамланды бул¬ са кирәк. Икенче көн бөтенләе белән визитка1 багышланды; юлчы әфәнде шәһәрнең барлык сановникларына визит биреп йөрде. Губернаторга кереп ихтирам белдерде, гу¬ бернатор да, Чичиков кебек үк, юан да, нечкә дә түгел булып чыкты, аның муенында Аннасы да 1 2 бар иде, җит¬ 1 Визит — хөрмәтле кешеләрнең өйләренә барып күрешеп йөрү. 2 А н и a — патша Россиясендәге орден, тәре рәвешендә ясал¬ ган һәм муенга тагыла торган изге Анна ордены. 11
мәсә кешеләр: ул инде йолдыз' алырга билгеләнгән икән, дип тә сөйлиләр иде; әйтергә кирәк, ул гаять яхшы кеше иде һәм кайчагында хәтта чигү дә чигә иде* 2. Аннан без¬ нең әфәнде вице-губернаторга 3 4 китте, прокурорда, пала¬ та председателендә, полицеймейстерда, откупщикта \ казна фабрикалары начальнигында булды... шунысы кызганыч: бу дөньядагы көчлеләрнең барын да хәтердә тотуы кыен; әмма шул кадәресен әйтик,— юлчы әфәнде визит мәсьәләсендә гадәттән тыш эшчәнлек күрсәтте: ул хәтта врачлар идарәсе инспекторына һәм шәһәр архитек¬ торына да кереп, ихтирам белдереп чыкты. Шуннан сон да әле ул, тагы кемгә визит бирергә икән дип, үзенең бричкасында озак уйлап утырды, ләкин инде шәһәрдә башка чиновниклар табылмады. Шушы хөкем ияләре бе¬ лән сөйләшкәндә ул аларны бик оста юмалый белде. Губернаторга, ничектер сүз арасында гына: сезнең гу¬ бернага кергәндә үзеңне оҗмахка кергән кебек сизәсең, юллар һәркайда хәтфә шикелле, мондый акыллы зат¬ ларны тәгаенләгән хөкүмәт зур мактауга ия, дип әйтеп җибәрде. Полицеймейстерга будочниклар турында нин¬ дидер бик мактаулы сүз ычкындырды, ә вице-губернатор һәм палата председателе белән сөйләшкәндә, алар әле статский советник дәрәҗәсендә генә булуга карамастан, ялгыштан хәтта ике тапкыр: «Ваше превосходительство», дип әйтеп куйды, бу исә тегеләрнең күңеленә бик ошады. Шушыларныц нәтиҗәсе буларак, безнең әфәндене гу¬ бернатор шул көнне үк үз өенә кичәгә чакырды, башка чиновниклар да үз нәүбәтләрендә, кайсысы ашка, кайсы¬ сы бостон5 уйнарга, кайсысы бер чынгбйк чәйгә чакыр¬ дылар. Безнең әфәнде үзе турында күп сөйләүдән саклана иде булса кирәк; әгәр сөйләргә туры килсә, ничектер тыйнак кына гомуми сүзләр белән чикләнә, һәм мондый вакытларда аның сүзе китапчарак килеп чыга иде: ул: мин бу дөньяның мескен бер мәхлугымын, зур илтифат¬ ' Йолдыз—генерал чины хокукы бирә торган 1 нче дәрә- жә Станислав ордены. 2 XIX гасырда рус дворян җәмгыятендә ирләр арасында чигү һәм хатын-кызлар эшли торган кул эйләреп эшләү модада булган. 3 Вице-губернатор — губернаторның ярдәмчесе. 4 Откупщик — аракы эшләү һәм аракы сату хокукы бирел¬ гән кеше. 5 Бостон — карта уены. 12
ка лаек түгелмен, үз гомеремдә бик күпне күрдем, хак¬ лык өчен хезмәт иткәндә күп җәфалар чиктем, хәтта тор¬ мышымны куркыныч астына куйган күңелсезлекләр дә күп булды, хәзер инде тыныч кына яшәү теләге белән, бер почмак эзлим, бирегә килеп төшүем белән шәһәрнең иң хөрмәтле затларына ихтирам белдерүне үземнең бурычым итеп санадым, дип сөйләде.— Яңа кеше турында шәһәрдә бары менә шул гына мәгълүм булды, һәм тиздән ул үзен губернаторда булган кичәдә танытырга да өлгерде. Ки¬ чәгә хәзерләнү ике сәгатьтән дә артыграк вакыт алды, безнең әфәнде туалетка, артык дәрәҗәдә игътибар бирә торган кеше булып чыкты. Ул, төшке аштан соң бераз йоклап алгач, юынырга су хәзерләп бирергә боерды, яңак¬ ларын эчтән теле белән күпертеп, сабын белән гаять озак ышкыды; шуннан соң, трактир хезмәтчесенең иңбашын¬ нан сөлге алып, үзенең күпереп торган битләрен, колак артларын һәрьяклап бик нык сөртте, ләкин сөртүдән элек, хезмәтченең нәкъ йөзенә карап, ике тапкыр пошкы¬ рып җибәрде. Аннары көзге алдына барып, манишка киде, борын тишегеннән чыгып торган ике бөртек йонны йолкып ташлады, аннан соң инде нарат җиләге төсендә, елкылдап торган фрак киеп җибәрде. Шулай киенгәннән соң, үз бричкасына утырып, кичәгә юнәлде. Анда-санда гына җемелдәүче тәрәзәләр чиксез киң урамнарга зә¬ гыйфь кенә яктылык сипкәлиләр иде. Ә инде губернатор йорты шундый яктыртылган, әйтерсең, чын-чын балга хәзерләнгәннәр: парадный алдына фонарьлы коляскалар тезелгән, ике жандарм басып тора, еракта форейторлар 1 тавышы ишетелә,— кыскасы, һәммәсе тиешенчә эшлән¬ гән иде. Залга барып кергәч, Чичиков беразга күзләрен йомарга мәҗбүр булды, чөнки шәмнәрдән, лампалардан, дамаларның күлмәкләреннән төшкән яктылык искиткеч иде. Бөтен нәрсә нурга чумган иде. Кара фраклар күре¬ неп киткәли, алар берәмләп тә, төркем-төркем булып та тыз-быз килеп йөриләр, әйтерсең, эссе июль көннәрендә шикәргә ябырылучы чебеннәр; чынлап га, күз алдыгыз¬ га китерегез: ачык тәрәзә төбендә карт бер клюшница • 1 2 1 Форейтор—дүртәр яки алтышар ат жиккәндә алдагы пар атның берсенә атланып йөри торган кеше. 2 Клюшница — ключница — йортның, семьяның азык за¬ пасларына баш кеше, туларның ачкычларын саклаучы.
башлы шикәр вата, аны кардай җемелдәп торган кисәк¬ ләргә бүлгәли; карчыкны балалар сырып алган, алар аның чүкеч тоткан каты кулларының хәрәкәтләнүен кы¬ зыксынып күзәтеп торалар, ә җиңел һава белән күтәрел¬ гән чебеннәр, тулы хокуклы хуҗалардай кыюланып, бө¬ тен эскадроннары белән килеп керәләр дә, карчыкның начар күрүеннән, аның күзләренең кояшка чагылуыннан файдаланып, берәмләп тә, көтү-көтү булып та, баллы кисәкләргә ябырылалар. Алар, болай да адым саен тат¬ лы азыклар биреп торучы җәйнең байлыгыннан тук буларак, бирегә бөтенләй дә ашар өчен кермиләр, бәлки үзләрен күрсәтер өчен, шикәр өеме өстендә арлы-бирле йөренү өчен, арткы яки алгы аякларын бер-берсенә ыш¬ кып алу, канат асларын кашу өчен, яисә, алгы аяклары¬ ның икесен дә сузып, баш түбәләрен ышку өчен, аннары борылып, очып китү, йөдәткеч яңа эскадроннар ияртеп, яңадан очып килү өчен керәләр. Кара фраклар менә шул күренешне хәтерләтәләр иде. Чичиков каранырга да өлгермәде, губернатор аны култыклап алып та китте*, шунда ук губернаторша белән дә таныштырды. Безнең кунак үзенең дәрәҗәсен биредә дә төшермәде: ул, артык зур да, артык кечкенә дә бул¬ маган чинлы, урта яшьләрдәге кешегә бик килешә тор¬ ган нцндидер комплимент әйтте. Парлашып танцевать итәргә чыгучылар башкаларны стенага китереп кыскач, ул, кулларын артка куеп, ике минут чамасы аларга бик дикъкать белән карап торды.— Дамаларның күбесе мо¬ дача һәм яхшы киенгән, икенчеләре губерна шәһәренә алла нинди киемдә килергә насыйп иткән булса, шуны кигәннәр иде. Ирләр биредә, һәркайдагыча, ике төргә бүленгәннәр иде: бертөрлесе нечкә халык, алар һәрва¬ кыт дамалар тирәсендә чуалалар; арада Петербург ир¬ ләреннән һич аерып ала алмаслыклары бар: бакенбард¬ лары нәкъ Петербургтагыча зур акыл һәм зәвык белән тарап куелган, яисә гомумән күркәм һәм гаять чиста итеп кырылган йөзлеләр; алар дамалар янына, нәкъ Пе¬ тербургтагыча, саксыз гына килеп басалар, шулай ук Петербургтагыча французча сөйләшәләр һәм дамалар¬ ны көлдерәләр иде. Ирләрнең икенче төрлеләре юаннар, яисә Чичиков шикеллеләр, ягъни бик үк юан да, бик үк нечкә дә түгелләр иде. Болар, киресенчә, дамаларга кы-. рын карап, алардан ераграк булырга тырышалар, губер¬ 14
наторның хезмәтчесе вист уйнау өчен яшел өстәл ' ките¬ реп куймадымы икән, дип каранып кына йөриләр. Алар тулы һәм түгәрәк йөзлеләр; кайберләренең йөзендә хәтта миңе дә бар, кайберсе бераз шадрарак та, чәчләрен алар бөдрәләндереп тә, бүрек кебек күпертеп тә, французлар әйтмешли, мине шайтан алгырысы формасында да йөрт¬ миләр; аларның чәчләре кыска итеп кыркылган, яисә ялап куйган кебек таралган, ә йөзләре тагын да түгәрәг¬ рәк һәм симезрәк иде. Болар шәһәрнең ихтирамлы чи¬ новниклары иде. Ләкин, әйтергә кирәк, юаннар үзләренең дөнья эшләрен нечкәләргә караганда яхшырак башкара беләләр. Нечкәләр күбесенчә аерым поручениеләр буен¬ ча гына хезмәт итәләр яки хезмәт иткән булып исәпләнә¬ ләр, бер урыннан икенче урынга чабалар; аларның яшәү¬ ләре ничектер гаять җиңел, төпсез һәм бөтенләй ыша¬ нычсыз. Юаннар исә бервакытта да андый урын биләмиләр, ә анык билгеле хезмәт башкаралар, әгәр инде бер утырып алсалар, шундый ышанычлы һәм нык утыралар, утырган урыннары шартласа шартлый, җи¬ мерелсә җимерелә, ә алар очып төшмиләр. Алар тыштан ялтырауны яратмыйлар; өсләрендәге фраклары да неч¬ кәләрнеке кебек килешле тегелмәгән, аның каравы, алар¬ ның шкатулкаларында байлык ходага шөкер була. Неч¬ кәнең өч ел эчендә ломбардка салынмаган бер җаны да калмый; ә юанның, яхшылабрак карасаң, шәһәрнең бер читендә хатыны исеменә алган бер йортын, икенче як читендә икенче йортын күрәсең, аннан соң ул якыннан гына берәр кечкенә авыл сатып ала, ә аның артыннан инде бөтен җир-сулары белән бер зур авыл хасил була. Ниһаять, юан, аллага һәм патшага хезмәт итеп, гомуми ихтирам казангач, хезмәтен ташлый да, алпавытлыкка үрмәли, икмәк-тозга бай, данлы рус барины булып ала да яши бирә һәм яхшы яши.— Ә аңардан соң анын нечкә варислары, рус гадәте буенча, бөтен ата малын «эһ» ди¬ гәнче тагын туздырып бетерәләр. Яшереп булмый, зал¬ дагы җәмәгатьне күзәтеп торган арада Чичиковның ба¬ шында менә шундый уйлар йөрде, шуның нәтиҗәсендә ул ахыр чиктә юаннарга барып кушылды, алар исә бар¬ сы да диярлек аңа таныш кешеләр булып чыкты: менә кап-кара куе кашлы, болай карауга җитди һәм аз сүзле, 1 Вист — карта уены. Карта уйный торган өстәлгә яшел сук¬ но җәелгән була. 15
ләкин сул кузен бераз кыса төшен: «Әйдә, туган, икенче бүлмәгә киттек, анда мин сиңа бернәрсә сөйләрмен», ди¬ гән төсле карый торган прокурор; менә тәбәнәк буйлы, ләкин шаян сүзле һәм философ кеше—почтмейстер1; менә бик төптән уйлаучан һәм сөйкемле кеше — палата председателе; болар һәммәсе Чичиковны күптәнге та¬ ныш күреп сәламләделәр, моңа каршы Чичиков та, бер- азрак кырын торып, ләкин һәркайсына күңелле генә баш иеп, җавап кайтарды. Шунда ук ул бик илтифатлы, әдәпле алпавыт Манилов белән һәм карап торуга тупас¬ рак булган Собакевич белән танышты, Собакевич исә беренче танышуда ук Чичиковның аягына басты һәм: «гафу итегез» дип куйды. Шунда ук Чичиковка вист уй¬ нау өчен кар^а китереп тоттырдылар, аны да ул шулай ук ихтирам белән баш иеп кабул итте. Алар яшел өстәл әйләнәсенә утырыштылар да кичке ашка кадәр тормый¬ ча уйнадылар. Җитди бер эшкә бирелгәндәге шикелле, сөйләшүләр бөтенләй тукталды. Почтмейстер да, сүзчән кеше булуга карамастан, кулына карта алу белән үк, йөзенә уйчан төс чыгарды^сры ирене белән өске иренен каплады да уен беткәнчегә кадәр шул кыяфәттә калды. Уенга чыкканда ул кулы белән бик каты итеп өстәлгә су¬ га, әгәр карта дама булса: «китте поп карчыгы!» ди, әгәр инде король булса: «китте Тамбов мужигы!» дип әйтә, ә палата председателе: «ә мин аны мыекларыннан! Ә мин аны мыекларыннан!» дип сөйләнә иде. Карта бе¬ лән өстәлгә сукканда кайвакыт мондый сүзләр дә ыч- кынгалады: «әй! булса булыр — булмаса юк, бубидан чыгып карыйк!» — Яки туп-туры болай дип кычкырын¬ дылар: черви! червоточина! пикенция, яки пикендрас! пичурущух! пичура! яки гади генә итеп: пичук! диләр иде. Үз җәмгыятьләрендә карталарны алар әнә шулай атап йөртәләр иде. Уен беткәч, алар гадәттәгечә бик кыч¬ кырып бәхәсләшергә тотындылар. Безнең кунак та бә¬ хәсләште, ләкин ул ничектер гаять оста бәхәсләште, аның бәхәсләшкәнен, ләкин күңелле бәхәсләшкәнен, барсы да күреп тордылар Ул бервакытта да: «сез йөрдегез» дип сөйләмәде, «сез рәхим итеп йөрдегез, мин сезнең двойкагызны каплау шәрәфенә ирештем» һәм башка шу¬ ның кебек сүзләр катыштырып сөйләде. Берәр мәсьәләдә каршы әйткән кешеләрне тагын да тизрәк ризаландыру 1 Почтмейстер — почта конторасы начальнигы. 16
өчен, ул һәрвакыт һәм аларның һәркайсына үзенең фи¬ нифть йөгертелгән1 көмеш табакеркасын сузды, аның төбенә исә хуш ис килеп торсын өчен, ике бөртек ми¬ ләүшә чәчәге дә салынган иде. Безнең әфәнденең игъти¬ барын бигрәк тә югарыда әйтеп үтелгән ике алпавыт — Манилов белән Собакевич — җәлеп итте. Ул, шунда ук палата председателе белән почтмейстерны бер читкәрәк чакырып, алар турында сорашып та алды. Аның тара¬ фыннан бирелгән берничә сорау ук кунакның кызык’сы- нучанлыгын гына түгел, бәлки бик төпле кеше икәнлеген дә күрсәттеләр; чөнки ул барыннан да элек аларның һәркайсының күпмешәр крестьяны барлыкны, имение- ләренең ниндирәк хәлдә икәнлеген сорашты, шуннан соң гына исемнәрен һәм аталарының исемнәрен сорады. Кыска гына вакыт эчендә ул аларны тәмам үзенә кара¬ тып та өлгерде. Алпавыт Манилов хәтта аңардан һуш¬ сыз булды. Манилов әле бөтенләй карт түгел, күзләре шикәрдәй татлы һәм көлгәндә алар кысылалар иде. Ул Чичиковның кулын бик озак кысып, үзенә кунакка рә¬ хим итүне үтенде, әйтүенчә, аның авылы шәһәрдән бары унбиш чакрымда гына иде. Моңа Чичиков бик тә түбән¬ челек белән баш иеп, чын күңелдән аның кулын кысып, ризалык белдерде: рәхим итмәгән кая ул, моны мин хәт¬ та изге бурыч итеп санйячакмын, диде. Собакевич та ягымлы гына, кыска гына итеп: «Миңа да рәхим ите¬ гез»,— диде һәм аягын аякка ышкып алды. Аның итек¬ ләре шундый зур иде, хәзерге заманда, бигрәк тә инде Россиядә дә баһадирлар бетә барган чакта, ул итекләргә ярарлык аяклар, белмим табылырмы икән... х Икенче көнне Чичиков полицеймейстерга обедка һәм кичәгә китте, анда обедтан соң сәгать өчтә карта уйнар¬ га утырганнар иде, төнге сәгать икедә генә тәмамлады- I лар. Анда тагын ул алпавыт Ноздрев белән танышты, бусы утыз яшьләр чамасында бик чая кеше иде. Ике-өч сүздән соң ук ул Чичиковка син дип дәшә башлады. По¬ лицеймейстер белән дә, прокурор белән дә син дип сөй¬ ләште, дусларча мөгамәлә итте; ләкин зур уен уйнарга утыргач, полицеймейстер һәм прокурор, взяткаларга бик зур игътибар белән карап, аның йөргән һәрбер картасын диярлек күзәтеп бардылар. Икенче көнне Чичиков ки- 1 Финифть йөгертелгән — металл өсте эмаль белән бизәлгән. 'tfilti. Ү.та иаилар 2 17
чен палата председателендә үткәрде, председатель исә үзенең, кунакларын, һәм шулар арасында ниндидер ике даманы, бераз керләнә төшкән халат киеп каршы алды. Аннан соң Чичиков вице-губернаторда кичәдә, откуп- щикта зур мәҗлестә, прокурорда кечерәк мәҗлестә бул¬ ды, ләкин соңгысы зур мәҗлестән бер дә ким түгел иде; иртәнге гыйбадәттән соң шәһәр башлыгында закускада булды, аның да сые мәҗлестән ким түгел иде. Кыскасы, аңа өйдә бер генә сәгать тә торырга туры килмәде, го¬ стиницага ул бары йоклар өчен генә кайта иде. Безнен әфәнде үзен ничектер һәммә нәрсәдә дә белдекле, тәҗ¬ рибәле свет 1 кешесе итеп күрсәтә белде. Нинди генә сүз булмасын, ул аца катнаша белә: сүз ат заводы турында бара икән, ат заводы турында сөйли; сүз яхшы этләр турында барса, бу мәсьәләдә дә ул бик эшлекле искәр¬ мәләр ясый; казенная палата тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр хакында сөйләшсәләр, ул монда да судья¬ ларның хәйләләре аңа билгесез түгел икәнен күрсәтә; биллиард уены турында сөйләшә башласалар — бу мәсьә¬ ләдә дә бирешми; игелекле эшләр турында сөйлиләр икән, игелекле эшләр турында да ул бик матур фикерләр әйтә, хәтта күз яшьләре агыза; кайнар аракы турында сүз чыкса, кайнар аракының да файдасын белә; тамо¬ женной надсмотрщиклар, чиновниклар турында да ул үзе таможняда чиновник һәм надсмотрщик булып эшлә¬ гән кеше кебек фикер йөртә.— Ләкин шунысы гүзәл ки, ул боларның һәммәсен ниндидер дәрәҗәлелек белән кап¬ лый, үзен яхшы тота белә иде. Ул артык кычкырып та, артык акрын да сөйләми, тиешенчә генә сөйли иде. Кыс¬ касы, кайсы яктан гына алып карасаң да, ул бик камил кеше иде. Чиновникларның барсы да бу яңа кешенең ки¬ лүеннән канәгать иделәр. Губернатор аның турында: ышанычлы кеше, дип сөйләде; прокурор: эшлекле, диде; жандармский полковник аны галимгә санады; палата председателе: ул мәгълүматлы һәм ихтирамлы, диде; полицеймейстер: ул ихтирамлы, сөйкемле дип, полицей¬ мейстер хатыны: ул гаять сөйкемле, гаять илтифатлы кеше, дип сөйләде. Хәтта кеше турында юньле сүзне бик сирәк әйтә торган Собакевич та, шәһәрдән шактый соңга калып өенә кайтканның соңында, чишенеп, үзенең чандыр ха¬ тыны янына кроватька яткач: «Мин, җанкисәгем, губер- С в е т — югары аристократик җәмгыять. 18
наторда кичәдә булдым, полицеймейстерга ашка да кер¬ дем, шунда коллежский советник Павел Иванович Чичи¬ ков белән таныштым: гаҗәп тә күңелле кеше!» диде. Хатыны моңа каршы: «һм!» дип җавап кайтарды һәм аягы белән аңа тибеп куйды. Кунак турында шәһәрдә әнә шундый кызыгырлык фикерләр таралып өлгергән иде, ләкин аның бер үзенчә¬ леге, гаҗәп бер эше чыгып, бөтен шәһәр халкын диярлек аптырашка калырга мәҗбүр итте, ул хәлләрне исә укучы озакламый белер. II Б ҮЛ Е К Чичиков әфәнденең бу шәһәргә килеп тора башлавы¬ на, кичәләргә, аш мәҗлесләренә йөреп, вакытны күңелле генә дигәндәй үткәрүенә атнадан артыграк булган иде инде. Ахырында ул авылларга чыгарга, теге вакытта сүз биргән алпавыт Манилов белән Собакевичка барып кунак булырга уйлады.— Болай эшләүгә аны, ихтимал, башка бер әһәмиятлерәк сәбәп, җитдирәк, күңеленә якынрак булган эш мәҗбүр иткәндер... Ләкин укучыга шуны әйтеп куйыйк, әгәр дә аның шушы тәкъдим ителә торган, бик озын һәм ахырына якыная барган саен ки¬ ңәеп, катлауланып киткән повестьны укырга чыдамы җитсә, акрынлап, үз вакытында барын да белер әле. Ку¬ чер Селифанга иртәгә иртә үк, мәгълүм бричкага атлар җигәргә әмер бирелде; Петрушкага өйдә калып, бүлмәне һәм чемоданны сакларга кушылды. Укучыны героебыз¬ ның шушы ике крепостное белән дә таныштырып китсәк, артык булмас дип уйлыйбыз. Алар болай күзгә ташла¬ нырлык кешеләр түгел түгелен, икенче дәрәҗәдәге яки хәтта өченче дәрәҗәдәге кешеләр генә дияргә була, по¬ эмабызда алар төп урынны да тотмыйлар, аларга кайбер урыннарда гына һәм җиңелчә кагылып кителә,— ләкин автор һәммә эшне гадәттән тыш җентекләп эшләргә яра¬ та торган кеше, шул караштан чыгып, ул, гәрчә үзе рус булса да, немецлар шикелле җиренә җиткереп эшләргә тели. Аннары, бу—вакытны һәм урынны да әллә ни күп алмас, чөнки укучыга мәгълүм булганнар өстенә ин¬ де күп арттырасы калмады, ягъни Петрушка баринныц көрән төстәге иске, беркадәр киңрәк сюртугын киеп йөрү¬ че, лакейларга хас зур борынлы, калын иренле бер кеше 2* 19
иде. 'Характеры буенча—сүзчән түгел, бәлки аз сүзле; хәтта аң-белемгә омтылу кебек яхшы гадәте дә бар, ягъ¬ ни китап укырга ярата, тик шул хәтлесен әйтергә кирәк, китапның эчтәлеге турында бервакытта да баш ватмый: аңа барыбер,—мәхәббәт турындамы, әлифбамы, дога¬ лыкмы,— барсын да бертигез игътибар белән укый бирә; әгәр химия тоттырсалар, ул аннан да баш тартмас иде. Ул китапта нәрсә турында язылу белән кызыксынмый, ә бигрәк укуның үзе белән, ягъни, ачыграк әйткәндә, уку¬ ның процессы белән кызыксына; менә бит, ди ул, хәреф¬ ләрдән нинди дә булса сүз чыга да тора, кайвакыт, шайтан белсен, нинди сүзләр чыга булыр, ди. Ул күбрәк үзенең ишек төбендәге кроватена яткан килеш укый, шуңа күрә аның түшәге изелеп, көлчә кебек юкарып беткән була. Укырга һәвәслеге өстенә аның тагын ике гадәте, үзенә хас тагын ике сыйфаты бар: ул чишенмичә, үзенең әлеге сюртугын кигән килеш йоклый, аңардан һәрвакыт нин¬ дидер үзенә генә хас ис, торак бүлмәсе исесымаграк ис килә; ул кая булса үзенең кроватен, шинелен һәм башка чүп-чарларыи кертеп урнаштырдымы, ул урын, кирәгем исә, кеше бер дә торып карамаган бүлмә булсын, бу ис — ун ел торган бүлмәнең исеннән бер дә ким булмый. Чичиков, бик четерекле, хәтта кайбер хәлләрдә талым¬ чан кёше булганга күрә, иртән торгач, һаваны исни дә, йөзен чытып, башын чайкый һәм: «Син, туган, шайтан алгыры нәрсә, тирлисеңме әллә? һич булмаса мунчага барыр идең», ди. Петрушка моңа каршы бер җавап та кайтармый, шунда ук берәр эшкә керешә: я щетка то¬ тып, баринның чөйдәге фрагы янына бара, я ни дә булса җыештырынырга керешә. Мондый дәшми торган чак¬ ларда ул нәрсә уйлый торгандыр,— хода белсен, ихти¬ мал, эченнән генә: «Син үзең дә, әйтәсе юк, бик яхшы инде, бер үк сүзне кырык тапкыр тукыйсың да тукый¬ сың...» ди торгандыр, ләкин барин үгет-нәсихәт биргән чагында, аның крепостноеның нәрсә уйлаганлыгын бе¬ лү—кыен ул. Шулай итеп, хәзергә Петрушка турында әйтергә мөмкин нәрсә менә шул. Ә инде кучер Селифан- га килсәк, ул бөтенләй башка кеше... Ләкин автор, мон¬ дый түбән сыйныф кешеләр турында озын сөйләп, укучы¬ ларның вакытларын алудан бик уңайсызлана, чөнки аларның түбән сословиеләр белән танышырга теләмә- гәнлекләрен ул тәҗрибә буенча белә. Рус кешесе шун¬ дый инде ул: бөтен көчен куеп, бер генә чинга булса да 20
югарырак торган кеше белән аралашырга тырыша,- нин¬ ди дә булса графның яки князьнең баш иеп китүен ул иң якын дуслыктан өстенрәк күрә. Автор әле хәтта үзенең герое мәсьәләсендә дә шикләнебрәк тора, чөнки ул да коллежский советник кына бит. Надворный советниклар 1 аның белән, ихтимал, танышырлар да, ләкин инде гене¬ рал чинына ирешкәннәр, хода белсен, ихтимал, аякка баш орырга әзер торучыларга караган шикелле горур¬ ланып, түбәнсетеп карарлар, яки аннан да начаррагы — бөтенләй илтифат итмәсләр, бусы инде автор өчен үлем белән бер булачак. Ләкин, бу ихтималларның икесе дә ни¬ чек кенә кызганыч булмасын, шулай да безгә үзебезнең героебызга кайтырга кирәк булыр. Шулай итеп, Чичиков кирәкле боерыкларны кичтән үк биреп куйган иде. Ул, иртән иртә үк торып юынды, башыннан алып аягына ка¬ дәр бөтен тәнен юеш болыт белән ышкыды (ул моны га¬ дәттә якшәмбе көннәрдә эшли, ә бүген нәкъ якшәмбе иде), бик яхшылап, яңакларын атлас кебек ялтыраткан¬ чы, кырынды, нарат җиләге төсендәге, очкын чәчеп тор¬ ган фрагын, аның өстеннән аю мехлы шинелен киде дә, трактир хезмәтчесе тарафыннан әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан култыкланган хәлдә, баскычтан төшеп бричкага кереп утырды. Бричка гостиница капкасыннан җир тетрәтеп урамга атылып чыкты. Үтеп баручы бер поп шляпасын салды, каткан күлмәкле малайлар: «Ба¬ рин, ятимгә сәдака бирсәгезче!» дип кулларын суздылар. Кучер, аларның берсенең бричка артына тотынып барыр¬ га теләгәнен күреп, чыбыркысы белән селтәп җибәрде, бричка ташлы урамнан лырт-лырт сикергәләп алга тә¬ гәрәде. Чичиков ерактан буй-буй шлахбаумны * күргәч, иркен сулап җибәрде, чөнки бу — ташлы юлның да, бар¬ лык башка газапларның да тиздән тәмам булачагы ту¬ рында әйтә иде. Башын көймәгә тагын берничә тапкыр бәрдереп алганның соңында Чичиков ахырында йомшак юлга чыкты. Шәһәрдән аз гына киткәч үк, бездәге гадәт буенча, юлның ике ягында җыен шыксыз картина: түм- * 2 ' Надворный советник — 7 иче дәрәҗәдәге чин. <8 нче биттәге искәрмәне кара). 2 Шла хб аум яки шлагбаум — шәһәргә керү юлын бикли торган аркылы киртә. Килүченең документларын тикшергән¬ нең соңында шлагбаумны күтәрә торган булганнар. 21
гәкләр, вак чыршылар, сирәк-мирәк тәбәнәк яшь нарат лар, көйгән карт агачлар, кыргый артыш куаклары һәм башка шундый юк-бар нәрсәләр башланды. Җеп тарт¬ кан кебек турыга сузылган авыллар да очраштыргала- ды, каралтылар иске утын өемнәрен хәтерләтә, соры тү¬ бәле өйләрнең челтәрле карнизлары чиккән сөлге баш¬ ларына охшап торалар иде. Өсләренә тышсыз толыплар киеп, капка төбендәге скамьяларда гадәттәгечә берничә мужик йокымсырый. Тәрәзәләрнең югары өлгеләреннән табак битле, кысып бәйләгән күкрәкле хатыннар, түбән¬ ге өлгеләрдән бозаулар карый, яки дуңгыз танавы чыгын тора иде. Кыскасы, һәммәсе мәгълүм күренешләр иде. Унбишенче чакрымны үткәч, Чичиков: «Маниловның авылы шушында булырга тиеш, чөнки ул шулай аңлат¬ кан иде», дип уйлап алды, ләкин уналтынчы чакрым да үтте, ә авыл һаман күренмәде, әгәр ике мужик очрама¬ ган булса, авылның эзенә төшүләре икеле иде. «Замани- ловка авылы еракмы?» дип сорауга каршы, мужиклар шляпаларын салдылар, берсе, арада акыллырагы, чөй сакаллысы, җавап кайтарды: «Заманиловка дип бәлки сез Маниловканы әйтә торгансыздыр?» диде. «Әйе, шул инде, Маниловка». «Маниловкамы! Тагын бер чакрым барсаң, нәкъ өс- тенә чыгарсың, ягъни туп-туры баргач, уңга». «Уңгамы?» дип сорады кучер. «Уңга», диде мужик. «Маниловка юлы әнә шул бу¬ лыр; ә Заманиловка дигән нәрсә юк биредә. Шулай йөр¬ телә ул, ягъни аның прозваниесе Маниловка, Замани¬ ловка түгел, юк ул андый нәстә бөтенләй дә. Туп-туры барсаң, тау башында йорт күрерсең, ике этажлы таш йорт, барин йорты, ягъни барин үзе тора торган йорт. Менә шул сиңа Маниловка булыр, ә Заманиловка түгел, андый нәстәнең булганы юк биредә бөтенләй дә». Маниловканы эзлән киттеләр. Ике чакрым киткәч, борылып кергән бер авыл юлын күрделәр, ләкин ике чак¬ рым да, өчне дә, хәтта дүрт чакрым чамасы да китте¬ ләр,— ике этажлы таш йорт һаман күренмәде. Шул ва¬ кыт Чичиков: әгәр дус-ишең, унбиш чакрым дип, авылга кунакка чакырса, бу артыгы белән утыз чакрым була икән, дип уйлап куйды. Маниловка авылы үзенең урыны белән кызыктырырлык түгел иде. Барин йорты бер үзе бер кашлакта, ягъни калкулыкта утыра, җилләрнең нин диснә дә юл иркен иде; тау битенә кәс җәелгән, аның 22
өстенә инглизчәгә охшатып ике-өч клумба ясалган, си¬ рень һәм сары акация утыртылган; анда-санда вак яф¬ раклы, сирәк ботаклы, кечкенәрәк биш-алты каен агачы шәлбердәп утыра; шундый ике каен төбендә яшелгә буялган җәлпәк гөмбәзле, зәңгәр колонналы беседка кү¬ ренә, аңа «храм уединенного размышления» 1 дип языл¬ ган; түбәндәрәк буа, аны үлән каплап киткән, хәер; рус алпавытларының аглицкий бакчаларында бусы ят нәрсә түгел инде аның. Калкулыкның итәгендә, хәтта битендә дә, аркылыга-торкылыга, соры бүрәнә йортлар тезелеп киткәннәр, безнең герой, нинди исәп буенчадыр, аларны шунда ук санарга да тотынды һәм ике йөздән артыграк йорт санап чыкты; алар арасында һичбер төрле агач яки яшеллек юк, кая гына карасаң да күзгә соры бүрәнәләр ташлана иде. Күренешне бары ике хатын ямьләп тора, алар күлмәкләрен әйбәтләп кенә күтәреп, һәр яктан кыс¬ тырганнар да тездән суда маташалар — икесе ике ка¬ зыктан тотып, ертык елым тарталар, елымнарында ялгыш эләккән ике кысла белән бер чабак елтырый иде. Хатыннар ачуланышканнар иде булса кирәк, нәрсә өчен¬ дер, тиргәшәләр иде. Ерактарак ниндидер ямьсез — күк¬ сел төстә булып нарат урманы күренә. Хәтта һава да шушыларның һәммәсенә туры килеп тора: көн аяз дисәң, аяз түгел, болытлы дисәң, болытлы түгел, ә ниндидер ак- сыл-сорысымак төстә, бу исә башка көннәрне тыныч кына яшәп тә, якшәмбе көннәрдә исерек булгалый торган гар¬ низонный солдатларның иске мундирларын хәтерләтә иде. Хәтта һава турында алдан хәбәр бирүче әтәч тә чит¬ тә торып калмаган, ул, мәгълүм гыйшык-мәхәббәт арка¬ сында, башка әтәчләр тарафыннан кикриге миенә тикле чукылып беткән булуга карамастан, бик яңгыратып кыч¬ кыра, иске чыпта кебек йолкынган канатлары белән ка¬ гына, күренешне тулыландыра иде. йортка якынлашу белән, Чичиков крыльцода басып торган, өстенә шалон 1 2 сюртук кигән хуҗаны күрде. Хуҗа, якынлашып килгән бричканы яхшылабрак карау өчен, кулларын зонтик ке¬ бек итеп маңгаена куеп карап тора. Бричка крыльцога якынлаша барган саен аның күзләре җанлана, елмаю¬ дан авызы ерыла бара иде. 1 Ялгыз уйлану өчен — мәгънәсендә. 2 Шалон — йон материянең бер төре. 23
Ахырда, Чичиков бричкадан төшә башлагач, ул кыч¬ кырып ук җибәрде: «Павел Иванович! Менә бу эшегез ярый, соңлап булса да искә төшергәнсез!» диде. Ике дус бик каты үбештеләр, Манилов үзенең куна¬ гын бүлмәгә алып кереп китте. Алар өйалдын, алгы бүл¬ мәне, столовойны үткән арада, без хуҗа турында сөй¬ ләргә тырышып карыйк, вакыт кыска кыскасын, шулай да, шул кыска гына вакыттан да файдаланып, ихтимал, бераз сөйли алырбыз. Ләкин биредә автор шуны да әй¬ теп китәргә тиеш, бу — бик читен эш. Зур масштабтагы характерларны тасвирлау шактый җиңелрәк ул: буяулар¬ ны ичмаса туйганчы — рәхәтләнеп кулланасың, ут чәчеп торган кап-кара күзләр, салынып төшкән кашлар, җыер¬ чык белән телгәләнеп беткән маңгай ясыйсың, иңбашы¬ на кара яки ялкындай кызыл плащ саласың да — пор¬ трет тәмам да була. Ә инде менә бу әфәнделәрнең пор¬ третларын бирү коточкыч читен. Дөрес, алар белән дөнья тулган, өстән карауга алар бер-берсенә бик охша¬ ганнар да, ләкин җентекләбрәк карасаң, аларда гаять кыенлык белән генә тотып ала алырлык бик күп аерым¬ лыклар күрәсең. Аларның барлык нечкә һәм күренми торган сыйфатларын эләктереп алу өчен, игътибарны бик нык тупларга, фән өлкәсендә инде җитәрлек кадәр үткенләнгән, сынаучан күзләребезне гомумән тирәнгәрәк батырырга туры килә. Маниловның характеры нинди икәнен алла үзе генә әйтсә әйтә алыр. Дөньяда шундый төр кешеләр була: дларны ничек дип тә әйтеп булмый, халык мәкаленчә әйтсәк, шәһәрдә Богдан түгел, авылда Селифан түгел. МаНиловны да, ихтимал, менә шулар рәтенә кертергә ки¬ рәк булыр. Карап торуга ул күркәм күренә; йөзе дә ягымльһ гына, ләкин бу ягымлылык кирәгеннән артык төче төсле;, аның манерасында, йөреш-торышында ничек¬ тер ярарга, дуслашырга тырышу сизелеп тора. Ул бик матур итеп елмая, аның чырае аксыл, күзләре зәңгәр. Аның белән сөйләшә башлагач, беренче минутта, телә¬ сәң-теләмәсәң дә: «Нинди күңелле, нинди яхшы кеше!»— дип әйтәсең. Икенче минутта бернәрсә дә әйтмисең, ә өченче минутта инде: «Шайтан белсен, нинди кеше бу!» — дип ераграк китәсең; әгәр китмәсәң, үләр чиккә җитеп күңелсезлек сизә башлыйсың. Аңардан бер генә дә җанлы сүз, хәтта үртәүле сүз дә ишетә алмыйсың, ә бит, җанына тигән әйберсенә кагылганда, һәркем үртәлә. 24
һәркемнең бер кызыккан нәрсәсе — дәрте була: берәү¬ нең дәрте бурзай эт асрауга тупланган була; икенче бе¬ рәү үзен музыка сөюче дип, музыканы бөтен тирәнлеге белән сизә беләм дип уйлый; өченче берәү бик шәп итеп ашарга; дүртенчесе үз ролен үзенең дәрәҗәсеннән бер генә вершок булса да өстенрәк итеп уйнарга һәвәс була; бишенче берәү, ягъни теләге чикләнгәнрәк булган кеше, йоклый һәм хыяллана: дусларның да, дошманнарның да йөрәген яндырып, флигель-адъютант1 ияртеп гулять итеп йөрсәң иде, ди; алтынчысына ходай шундый кул биргән ки, ул нинди дә булса бубновый тузның яки валетның почмагын бөкләргә1 2 кызыга да тора, ә инде җиденче бе¬ рәүнең кулы кайда булса тәртип кертергә, станционный смотрительнең3 яки ямщикларның яңак төбенә менеп төшәргә чамалый — кыскасы, һәркемнең үзенең бер кы¬ зыккан нәрсәсе була, ә Маниловның һичбер кызыккан нәр¬ сәсе юк иде. Өендә ул бик аз сөйләшә, күбесенчә уйланып үткәрә, фикер йөртә, ләкин нәрсә уйлый,— аны да белсә тик хода белер.— Аны хуҗалык эшләре белән шөгыль¬ ләнә дип тә әйтеп булмый, ул хәтта басуга барып та ка¬ рамый, аның хуҗалыгы ничектер үзеннән-үзе бара. Кай¬ чагында аңа приказчик: «Барин, тегене болай эшләсәк яхшы булыр иде», ди; моңа каршы ул, гадәтенчә трубка тартып: «Әйе, начар булмас иде», ди. Әйтеп китик, труб¬ ка тарту гадәтенә, ул армиядә өйрәнеп кайтты, анда ул иң тыйнаклы, иң әдәпле һәм укымышлы офицерлардан санала иде. «Әйе шул, начар булмас иде», дип кабатлый ул утыра торгач. Ә инде берәр мужик кереп, башын ка- шый-кашый: «Барин, китеп, бераз эшләп кайтырга рөх¬ сәт итсәгезче, ясак түлисе бар иде», дисә, ул, һаман шул трубкасын суырганы хәлдә: «Бар», дип кенә җибәрә, му¬ жикның эчәргә киткәнлеген башына да китереп кара¬ мый. Кайвакыт ул, крыльцога чыгып ишек алдына, буа¬ га карый да: яхшы булыр иде, әгәр кинәт кенә җир ас¬ тыннан юл үткәрсәң, яки менә буа аркылы таш күпер салдырасы иде, күпернең ике ягында кибетләр тезелеп- 1 Флигель-адъютант—патша янында яки патша семья¬ сында хезмәт итүче офицер. 2 Карта уены термины. 3 Станционный смотритель— почта атлары белән идарә итүче вак чиновник. Вакытында ат бирә алмаган өчен барин- нар аларны еш кына кыйный торган булганнар. 2S
торсын иде, ул кибетләрдә сәүдәгәрләр крестьяннарга вак товарлар сатып утырсыннар иде, дип сөйләнә.— Шундый чакта аның күзләре гадәттән тыш баллана, йө¬ зенә канәгатьләнү билгесе чыга, әмма аның бу проект¬ лары бары коры сүз булып кына калалар. Аның кабине¬ тында һәрвакыт ниндидер китап, 14 нче битенә билге кыстырылган китап ята, Манилов аны инде ике елдан бирле укый иде. Аның өендә һәркайчан нәрсә булса да җитешми: кунак бүлмәсендә бик шәп ефәк материя бе¬ лән тышланган гүзәл мебель урнаштырылган; тикшер¬ сәң, бәясе дә кечкенә түгелдер, ләкин ике креслосына ефәк җитмәгән, һәм алар чыпта белән тышлаган килеш торалар; шуңа күрә Манилов, ничә еллар буе инде, ку¬ нак килсә: «Бу креслоларга утырмагыз, алар әле эшлә¬ неп бетмәгән», дип үтенә. Кайсыбер бүлмәдә мебель бөтенләй юк, ә бит өйләнгән көннең иртәгесен үк Мани¬ лов: «Җанкисәгем! Иртәгә бу бүлмәгә вакытлыча булса да мебель урнаштыру турында кайгыртырга кирәк бу¬ лыр» дип сөйләнгән иде. Кичен өстәлгә гаять чибәр шәм¬ дәл китереп куйдылар, ул коңгырт бронзадан эшләнгән булып, аңарда борынгы римлыларның өч богинясы 1 су¬ рәтләнгән, шәмдәлнең бик пөхтә башкарылган перла¬ мутр челтәре дә бар, ләкин шуның янына ук гарип, ак¬ сак, бер якка янтайган, майга катып беткән ниндидер икенче бер җиз сын утыртылган, моңа исә хуҗа да, ху¬ җаның хатыны да, хезмәтчеләр дә игътибар итмиләр иде. Маниловның хатыны... хәер, алар бер-берсеннән бик ка¬ нәгатьләр иде. Өйләнүләренә инде сигез елдан артыграк вакыт узуга карамастан, алар әле һаман да бер-берсенә я алма кисәге, я конфет, я чикләвек тәкъдим итешәләр, тирән мәхәббәт белдерә торган, чиктән тыш ягымлы сүз¬ ләр табып: «Ач авызыңны, җанкисәгем, мин сиңа менә шушыны каптырыйм» дип сөйләнәләр.— Билгеле инде, бу сүзләрдән соң әлеге авыз гаять бер күркәмлек белән ачыла иде. Туган көн хөрмәтенә сюрпризлар, мәсәлән, теш щеткасы өчен кечкенә генә, энҗе белән чигелгән че¬ хол шикелле нәрсәләр хәзерләнә иде. Еш кына менә мондый күренешләр дә була иде: диванда утырып тор¬ ган килеш, бөтенләй дә билгеле булмаган сәбәп арка¬ сында, берсе трубкасын кинәт куя, икенчесе, әгәр бу ва- 1 1 Богиня — гүзәл хатын-кыз рәвешендә сурәтләнгән матур лык алласы. 26
кыт кулында эше булса, эшен ташлый да, үбешергә тотыналар, шундый ягымлы, шундый озак үбешәләр ки, ул арада нечкәрәк бер папиросны иркенләп тартып өлге¬ рергә булыр иде. Кыскасы, аларны бәхетле кешеләр дип әйтергә мөмкин иде. Дөрес, аларныц өендә озак үбешү¬ дән һәм сюрпризлардан тыш бик күп башка эшләр кү¬ рергә, күп кенә сораулар да бирергә мөмкин булыр иде. Ни өчен, мәсәлән, кухняда аш-суны рәтсез хәзерлиләр? ни өчен кладовой еш кына буш була? ни өчен ключница урлаша? ни өчен хезмәтчеләр чиста йөрмиләр һәм исе- рекбашлар? ни өчен йорттагы халыклар йокының тетмә¬ сен тетәләр һәм калган вакытны наянланып үткәрәләр? Ләкин болар бары да вак нәрсәләр, ә Манилова яхшы тәр¬ бия алган кеше. Яхшы тәрбия, беләсез инде, пансионнарда алына. Ә пансионнарда, билгеле, кешене яхшылыкка өй¬ рәтүнең нигезендә башлыча өч нәрсә ята: семья тормы¬ шын бәхетле итү өчен кирәк булган француз теле; ире¬ нең күңелен ачу өчен — фортепианода уйнау һәм өченче, хуҗалык эшләре: янчыклар һәм башка шундый сюрприз¬ лар бәйләү кебек эшләр. Хәер, тәрбия методларында, бигрәк тә хәзерге заманда, төрле яңалыклар, үзгәрешләр дә булып тора; болар һәммәсе пансион тотучы ханым¬ нарның акыллылыкларына, сәләтлелекләренә карап йө¬ ри. Кайбер пансионнарда, мәсәлән, башта фортепиано, аннан француз теле, һәм иң ахырда гына хуҗалык эш¬ ләре күздә тотыла. Кайчагында болай да була, башта хуҗалык эше, ягъни сюрпризлар бәйләү, аннан соң француз теле, аннан соң гына фортепиано. Төрле метод кулланалар. Манилова турында тагын бер нәрсә әйтеп китү урынсыз булмастыр. Хәер, дөресен әйтим, дамалар турында сөйләргә бик куркам мин, аннан соң үзебезнең төп геройларга кайтырга да вакыт, юкса алар кунак бүл¬ мәсе ишеге төбендә: син алдан кер дә, син алдан кер, дип, бер-берсен кысташып, инде берничә минуттан бирле торалар. «Рәхим итегез, минем өчен алай борчылмагыз, мин арттан керермен», диде Чичиков. «Юк, Павел Иванович, сез кунак кеше», диде Мани¬ лов, кулы белән аңа ишекне күрсәтеп. «Уңайсызланмагыз, зинһар дип әйтәм, уңайсызлан¬ магыз. Зинһар алдан керегез», диде Чичиков. «Юк инде, гафу итегез, шундый күңелле, галим кунак¬ ка арттан керүгә һич юл куя алмыйм». 27
«Ни өчен галим?.. Зинһар керегез». «Юк инде, рәхим итеп сез керегез». «Я ни өчен инде?» «Я, шуның өчен инде!» диде Манилов күңелле ел¬ маеп. Ахырда дуслар, бер-берсен кыса төшеп, яннары бе¬ лән икесе берьюлы керделәр. «Таныштырырга рөхсәт итегез, бу минем хатыным», диде Манилов: «Җанкисәгем! Павел Иванович килде!» Чичиков чынлап та каршысында бер хатын күрде, юкса Манилов белән ишектән кем алдан керү турында тарткалашып, бер-берсенә баш иешеп торган чакта, ул аны бөтенләй күрмәгән иде. Хатын ямьсез түгел, киенә белеп киенгән, тонык төстә бизәкле ефәк капоты да ки¬ лешеп тора иде. Ул нечкә, нәфис кулы белән өстәлгә тиз генә нидер ыргытты да чиккән почмаклы батист яулы¬ гын кысып тотты. 'Утырган диваныннан торды. Чичиков аерым бер күңеллелек белән аның кечкенә кулын барып кысты. Манилова хәтта бераз сакаурак та сөйләшә икән, ул Чичиковка: «Сезнең килүегезгә бик шатбыз. Минем ирем көн саен сезне исенә төшерми калмый иде», диде. «Әйе, әйе», диде Манилов: «ул сезнең турыда гел со¬ раша: «Синең дустың ни өчен килми инде?» ди. «Сабыр ит, җанкисәгем, килер», дим. Ә менә ахырында килеп, сез безне шатландырдыгыз. Чыннан да, сезнең килүегез безнең өчен шундый ләззәт, май көне, исем кушу көне¬ дәй...» Эшнең бу тиклегә барып җиткәнен ишеткәч, Чичиков хәтта бераз уңайсызланып та куйды, һәм, тыйнаклы гы¬ на итеп: минем андый ихтирамга шәрәф булырлык дан¬ лы исемем дә, хәтта күзгә ташланырлык чиным да юк, дип җавап кайтарды. Манилов шундый ук күңелле елмаю белән аның сү¬ зен бүлеп: «Сездә һәммәсе бар, барсы да бар, хәтта ар¬ тыгы белән бар», диде. «Безнең шәһәрне ошаттыгызмы? Вакытыгызны кү¬ ңелле үткәрдегезме?» дип сорады Манилова. Чичиков: «Бик яхшы, бик күркәм шәһәр, вакытны да бик кү¬ ңелле үткәрдем; халкы бик илтифатлы икән», дип җавап бирде. «Ә сез безнең губернатор турында ни уйлыйсыз?» дип сорады Манилова. 28
«Ихтирамлыдан да ихтирамлырак, сөйкемледән дә сөйкемлерәк кеше ул, дөрес бит?» дип өстәде Манилов. «Гаять дөрес», диде Чичиков: «Бик ихтирамлы кеше. Эшен нинди оста башкара белүен, ничек аңлый белүен әйтегез! Андый кешеләрнең күбрәк булуын теләргә ки¬ рәк». Манилов янә катышмый калмады. Ул, елмаеп, кә¬ ефләнүдән күзләрен йомып: «Сез менә шунысын әйтегез: ул ничек шулай һәркем¬ не шундый күркәм кабул итә ала да, үзен ничек шулай әдәпле тота белә бит әле...» диде. Бу вакытта аның кыя¬ фәте — колак артын җиңелчә кытыклаган вакытта күз¬ ләрен йома торган ата песи кыяфәтенә охшый иде. Чичиков дәвам итеп: «Гаять илтифатлы һәм күңелле кеше», дип сөйләнде. «Сез аның эшкә осталыгын әйтегез әле! Монысын инде мин хәтта башыма да китереп карый алмаган идем. Нин¬ ди матур әйберләр чиккән бит! Ул миңа үзе чиккән ян¬ чыгын күрсәтте: алай оста итеп бик аз дамалар гына чигә алыр». «Ә вице-губернатор нинди сөйкемле кеше, дөрес бит?» диде Манилов тагы да күзләрен кыса төшеп. «Бик, бик лаеклы кеше», дип җавап кайтарды Чичи¬ ков. «Ә полицеймейстер турында ничек уйлыйсыз? Бик ягымлы кеше, дөрес бит?» «Гадәттән тыш ягымлы да, акыллы да, укымышлы да кеше! Без анда прокурор һәм палата председателе белән соңгы әтәчкә кадәр вист уйнап утырдык. Бик тә, бик тә лаеклы кеше». Шунда тагын Манилова катышты: «Ә сез полицеймейстерның хатыны турында нинди фикердә? Бик сөйкемле хатын, дөрес бит?»^ «О, ул мин белә торган гаять лаеклы хатьГйнарның берсе», дип җавап кайтарды Чичиков. Алар палата председателе белән почтмейстерны да онытмадылар, һәм шул рәвешчә шәһәрдәге чиновниклар¬ ны барсын да диярлек тикшереп чыктылар, барсы да иң лаеклы, яхшы кешеләр булып табылдылар. Ахырда үз нәүбәтендә Чичиков та сорау бирде: «Сез гомерегезне һәрвакыт авылда үткәрәсезме?» «Күбрәген авылда. Хәер, кайчакларда, анда да бары тик галим кешеләр белән күрешер өчен генә, шәһәргә 29
баргалыйбыз. Юкса, һәрвакыт бикләнеп яшәсәң, кыр¬ гыйланып бетәсең», диде Манилов. «Дөрес, дөрес», диде Чичиков. Шуннан соң Манилов болай дәвам итте: «Әлбәттә, әгәр менә күршеләр яхшы булса икән, ул чагында эш башкача булыр иде, әйтик, менә беркадәр генә булса да күңелле нәрсәләр турында, яхшы мөга¬ мәлә турында сөйләшеп утырырлык кеше, нинди дә бул¬ са берәр фәнне күзәтә алырлык, әйтик, күңелләрне куз¬ гата алырлык, менә шулай хыялны югарыга очыра алыр¬ лык кеше булса иде...» Манилов тагы да нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, ләкин, бутала башлавын сизеп, кулын гына селкеп куйды һәм сүзендә дәвам итте: «ул чагында, әлбәттә, авылда һәм ялгызлыкта бик күп тап¬ кыр күңеллерәк яшәргә булыр иде. Ләкин бер генә кеше дә юк бит... Менә бары тик кайвакыт «Ватан улын» 1 укыштыргалыйсың шунда». Чичиков, бу фикергә тулысынча кушылып, ялгызлык¬ та яшәүдән, табигать күренешләре белән ләззәтләнүдән, вакыт-вакыт нинди дә булса китап укыштырудан да кү¬ ңелле нәрсә юк, дип өстәп куйды... «Ләкин, беләсезме», диде Манилов: «әгәр дә фикер¬ ләреңне уртаклашырлык дустың булмаса, болар һәм¬ мәсе...» Чичиков аның сүзен бүлеп: «О, бу дөрес фикер, бу гаять дөрес фикер! Ул чагын¬ да дөньяның ни кызыгы бар! йөз сум акчаң булганчы, йөз дусың булсын, дигән бит бер акыл иясе дә», диде. «Беләсезме, Павел Иванович! Ул чагында үзеңдә нин¬ дидер рухи ләззәтләнү тойгысы сизәсең...» диде Мани¬ лов, һәм бу вакыт аның йөзе татлы кыяфәткә керү генә түгел, бәлки татлыдан узып, күңел болгатырлык төчкелт кыяфәт алды, тапкыр доктор тарафыннан авыруны сөен¬ дерү уе белән артык нык балландырылган дару шикелле булды. «Менә, мәсәлән, хәзер мин, һич уйламаганда сез¬ нең белән сөйләшү бәхетенә, сезнең күңелле сөйләшүе¬ гездән ләззәтләнү бәхетенә, хәтта үрнәк була алырлык бәхеткә ирешкәч...» «Куегыз, зинһар, нинди күңелле сөйләшү булсын?.. 1 1 «Ватан улы» — «Сын Отечества» — Н. Греч тарафыннан 1812 елдан 1818 елга кадәр чыгарылган һәм консерватив юнәлеш¬ тә булган тарихи, политик һәм әдәби журнал. 30
Кечкенә кеше мин, башка берни түгел», дип җавап кай¬ тарды Чичиков. «О! Павел Иванович, ачыктан-ачык әйтергә рөхсәт итегез: сездәге яхшы сыйфатларның беркадәресен булса да үземдә булдыру өчен мин шатланып ярты малымны бирергә риза булыр идем!..» «Киресенчә, мин үз тарафымнан бөек эш итеп исәп¬ ләр идем, әгәр...» Ике дусның бу рәвештә тойгы уртаклашулары, бел¬ мим, ни чиккә барып җиткән булыр иде, ләкин шул ча¬ гында хезмәтче кереп, аш өлгергәнлеген әйтте. «Түбәнчелек белән үтенәм», диде Манилов. «Әгәр без¬ нең аш затлы җәмгыятьтәге, башкаладагы шикелле бул- маса, гафу итәрсез; бездә үзебезнең рус гадәте буенча щи булыр, ләкин саф күңелдән. Түбәнчелек белән үте¬ нәм». Шуннан соң алар кем алдан керү турында тагын бер¬ аз бәхәсләшеп тордылар, ахырда Чичиков яны белән столовойга керде. Анда Маниловның ике малае басып тора иде инде,, алар икесе дә өстәл янына биек урындык белән утырты¬ ла торган яшьтәге балалар иде. Алар янында укытучы басып тора, ул ягымлы итеп һәм елмаеп баш иде. Хуҗа хатын миска янына утырды; кунак хуҗа белән хуҗа ха¬ тын арасына утыртылды, хезмәтче балаларның алдына: салфетка бәйләде. «Ай-Һай сөйкемле балалар икән», диде Чичиков алар- га карап: «Ничә яшь инде боларга?» «Зурысы сигез белән бара, бәләкәенә кичә генә алты тулып китте», диде Манилова. Бу вакыт балаларның зуррагы бәйләнгән салфетка¬ дан ияген чыгарырга тырышып утыра иде, Манилов аңа карап: «Фемистоклюс!» дип дәште. Чичиков бу яртылаш грек исеме булып, азагына Манилов ни өчендер «юс» кушкан исемне ишеткәч, кашларын күтәрә төште, ләкин шул минутта ук элекке кыяфәттә калырга тырышты. «Фемистоклюс, я әйт әле, Франциядә иң яхшы шәһәр кайсы?» Бу вакыт укытучы бөтен игътибарын Фемистоклюс - ка юнәлдерде, гүя ул аның күзләренә керергә тели иде, ләкин ахырда Фем-истоклюсның «Париж» дигән сүзен ишеткәч, ул тынычланды, канәгатьләнеп башын кагып куйды. Зһ
«Ә бездә иң яхшы шәһәр кайсы?» дип сорады Мани¬ лов тагын. Укытучы тагын да сагайды. «Петербург», дип җавап кайтарды Фемистоклюс. «Ә тагы нинди шәһәр?» «Москва», диде Фемистоклюс. «Акыллы бала, җанкисәк!» диде Чичиков һәм шунда ук беркадәр гаҗәпсенгән кыяфәт белән Маниловларга карап дәвам итте: «Әйтегез әле... ягъни мин шуны әйтер¬ гә тиешмен,— бу бала гаять сәләтле булачак!» «О, сез әле аны белмисез», диде Манилов: «гадәттән тыш тапкыр бала ул. Менә кечесе, Алкид, ул кадәр үк җитез түгел, ә монысы — берәр коңгызмы, тараканмы очратса, күзләре дүрт була; тотына куарга һәм шул ми¬ нутта ук аны карый башлый. Мин аны дипломатлыкка укытырга уйлыйм. Фемистоклюс! Илче булырга тели¬ сеңме?» Фемистоклюс, ипи чәйнәгән килеш башын уңга-сулга чайкап: «телим», дип әйтеп куйды. Шул вакыт артта басып торган лакей илченең бо¬ рынын сөртеп алып бик яхшы итте, югыйсә аның ашына яхшы ук зур бер ят тамчы тамып төшәчәк иде. Табында- гылар тыныч тормышның рәхәте турында сөйләшә баш¬ ладылар, бу сүзне тик ара-тирә шәһәр театры турында, актерлар турында сөйләп, хуҗа хатын гына бүлдерә иде. Укытучы аларны бик игътибар белән күзәтеп торды, ху¬ җалар белән кунакның көләргә җыенганнарын сизү белән үк авызын ача һәм тырышып-тырышып көлә иде. Ул ху¬ җасы тарафыннан ихтирам ителгәнгә охшый һәм шуның өчен аңа да яхшылык итәргә тырыша иде шикелле. Шу¬ лай да, ул бер ара йөзенә усал кыяфәт чыгарды, күзләрен каршыда утырган балаларга текәп, өстәлне чәнечке бе¬ лән бик каты шакып куйды. Бу бик урынлы иде, чөнки Фемистоклюс Алкидның колагын тешләп алды, ә Алкид, күзләрен йомып, авызын ачып, кызганыч рәвештә елап җибәрергә дә әзер иде, тик моның өчен аштан мәхрүм калачагын анлап, авызын элекке хәленә китерде һәм күзләрен яшьләндереп, сөяк кимерергә тотынды, шун¬ лыктан ике яңагы да майга буялды. Хуҗа хатын Чичи¬ ковка әледән-әле түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте: «Сез бернәрсә дә ашамыйсыз, сез бик аз алдыгыз». Моңа каршы Чичиков һәрвакыт: «Бик, бик рәхмәт, мин 32
тук, сөйләшеп, күңел ачып утыру теләсә нинди аштан да яхшырак», дип җавап бирә иде. Алар өстәл яныннан кузгалдылар. Манилов чиктән тыш канәгать иде, ул, кулын Чичиковның аркасына куеп, аны кунак бүлмәсенә озатырга хәзерләнде, ләкин шул чакта Чичиков кинәт кенә аңа бик мәгънәле итеп карап, бик кирәкле эш турында сөйләшергә теләгәнлеген бел¬ дерде. «Алай булса, мин сездән үземнең кабинетка рәхим итүегезне үтенәм», диде Манилов һәм аны кечерәк кенә бер бүлмәгә алып керде, бүлмәнең тәрәзәсе зәңгәрләнеп торган урманга караган иде. «Минем оям менә шушы инде», диде Манилов. Чичиков бүлмәгә күз йөгертеп чыккач: «Бик күңелле бүлмә икән», дип куйды. Бүлмә чынлап та күңелсез түгел иде: стеналары сорыга тартымрак ниндидер зәңгәр буяуга буялган, дүрт урындык, бер кресло, бер өстәл тора, өстәл өстендә язулы берничә кәгазь һәм югарыда әйтеп кител¬ гән, билге кыстырылган китап ята, ләкин иң күбе тәмәке иде. Ул төрлечә: кәгазь пакет белән дә, тәмәке савыты бе¬ лән дә һәм өстәлгә генә дә өеп куелган иде. Шулай ук ике тәрәзә төбенең икесе дә трубка каккан көл өемнәре белән тулган, ләкин ул өемнәр яхшы ук тырышлык белән бик матур итеп рәт-рәт тезеп куелганнар. Бу, хуҗаның, ва¬ кыт уздыру өчен, кайчакларда шундый эш белән хозур¬ ланып утырганлыгын күрсәтә иде. «Рәхим итеп шушы креслога утыруыгызны үтенәм. Биредә сезгә тынычрак булыр», диде Манилов. «Рөхсәт итегез, мин урындыкка утырыйм». «Юк инде, анысын рөхсәт итмәскә рөхсәт итегез», ди¬ де Манилов елмаеп. «Минем бу кресло кунак өчен куел¬ ган ул; телисезме, теләмисезме, ләкин утырырга тиеш¬ сез». Чичиков утырды. «Рөхсәт итегез, мин сезне трубка белән сыйларга те¬ лим». Чичиков сөйкемле генә, ләкин беркадәр үкеНгәнрәк кыяфәт белән: «Юк, мин тартмыйм», дип җавап бирде. Манилов та шулай ук сөйкемле һәм үкенгән кыяфәт белән: «Ни өчен?» дип сорады. «Гадәтләнмәгәнмен, куркам; трубка кешене киптерә дип сөйлиләр». «Әйтергә рөхсәт итегез,— хорафат ул. Трубка тар- 0516. Үле җаннар—3 33
ту, минемчә, тәмәке иснәүгә караганда, хәтта файдалырак та. Безнең полкта бер поручик бар иде, бик әйбәт, бик галим кеше иде, әнә шул поручик трубкасын аш янында гына түгел, хәтта әйтергә яраса, башка урыннарда да авы¬ зыннан төшерми иде. Хәзер инде аңа кырык яшьтән дә артыграк, ләкин алла рәхмәте белән бик сәламәт яши бирә». Чичиков андый хәлләрнең чынлап та булгалавын, ке¬ шенең табигатендә хәтта зур акыл ияләре дә төшенә ал¬ мый торган күп нәрсәләр барлыгын әйтте. Шуннан соң ул ниндидер сәер яки сәергә якын тавыш белән: «Ләкин башта бер сорау бирергә рөхсәт итегез...» диде һәм ни сәбәптәндер артка борылып карап куйды. Манилов та ни сәбәптәндер артына борылып карады. «Ревизия исемлекләрен 1 күптән тапшырган идегезме?» «Әйе, күптән инде; хәер, дөресен әйткәндә, хәтерлә¬ мим». «Ул вакыттан бирле крестьяннарыгыз күп үлдеме?» «Анысын әйтә алмыйм, приказчиктан сорарга кирәк булыр. Әй, кеше1 2, приказчикны чакыр әле, ул бүген бире¬ дә булырга тиеш». Приказчик килеп керде. Ул — сакалын кырып, өстенә сюртук киеп йөри торган, кырык яшьләр тирәсендәге бер кеше иде. Приказчик тыныч гомер иткәнгә охшый, чөнки битләре күпереп тулып торалар, ә инде йөзенең саргылт¬ лыгы, күзләренең кечкенәлеге — аның мамык ястык бе¬ лән түшәкне бик яратканлыгын күрсәтәләр иде. Шушы дә¬ рәҗәгә ирешүдә аның да, бояр приказчикларының һәм¬ мәсе шикелле үк, билгеле бер юл үткәнлеге, ягъни башта бояр йортында тик грамоталы малай булып кына хезмәт 1 Ревизия исемлекләре—крепостной крестьяннарның тулы исемлекләре, һәрбер перепись, ревизия вакытында алпавытлар үз кул астындагы крепостной крестьяннарның шундый исемлекләрен административ органнарга тапшыра торган булганнар. Хөкүмәт на¬ логны яше җиткән крепостной ир кешеләр саны буенча исәпләп ал¬ ган. Крепостной крестьяннарның санын исәпләү өчен вакыт-вакыт ревизия ясалып торган, шуңар күрә крепостной ирләрне «ревизия җаны» дип атап йөрткәннәр. Ревизия вакытында күрсәтелгән сан, исемлектә күрсәтелгән крестьяннарның яртысы ул арада үлеп бетсә дә, икенче ревизиягә кадәр шулай үзгәрешсез саналган. Шулай итеп, үлгән кешеләр — «үле җаннар»— рәсми документлар буенча бер ре¬ визиядән икенчесенә тикле исән саналып, алар өчен налог түләнеп килгән. 2 Кеше — хезмәтчеләргә аларның исемнәре белән түгел, ә «кеше» дип кенә дәшкәннәр; кимсетеп әйтү. 34
иткәнлеге, аннан барыняның фавориткасына 1—нинди дә булса ключница Агашкага өйләнеп, үзе ключник булган¬ лыгы, шуннан соң инде приказчик булып киткәнлеге, ә инде приказчик булгач, билгеле, барлык башка приказ¬ чиклар шикелле эш итә башлаганлыгы: авылдагы баерак кешеләр белән кода-кодагый булып киткәнлеге, йөкләмәне ярлыларга күбрәк салганлыгы, иртә белән сәгать тугы¬ зынчыда гына торып, самовар көтеп, чәй эчәргә гадәтлән¬ гәнлеге бер карауда ук күренеп тора иде. «Тыңлачы, сөеклем! Ревизия исемлеге тапшырганнан бирле безнең күпме крестьян үлде?» «Ничек әйтергә? Аннан бирле байтак үлде», диде при¬ казчик, һәм шул вакыт авызын кулы белән азрак каплап, очкылык тотып куйды. «Әйе, дөресен әйткәндә, мин үзем дә шулай уйлаган идем», дип өстәде Манилов: «Чынлап, бик күп үлде!» Шунда ул Чичиковка таба әйләнеп, тагын өстәде: «Дөре¬ сен дә шулай, бик күп үлделәр». «Мәсәлән, сан белән әйткәндә күпме?» дип сорады Чи¬ чиков. «Әйе, әйе, сан белән күпме?» дип өстәде Манилов та. «Сан белән ничек әйтергә соң? Күпме үлгәне билгеле түгел, кем санаган аларны». «Шулай шул», диде Манилов Чичиковка карап: «Мин дә шулай уйлаган идем, үлем күп булды; ә күпме үлгәне бөтенләй дә билгеле түгел». «Син, зинһар, сана аларны», диде Чичиков: «һәркай- сыныц бәйнә-бәйнә исемнәрен күрсәтеп реестр төзе». «Әйе, һәркайсының исемнәрен күрсәт», диде Манилов. Приказчик: «Тыңлыйм!» дип чыгып китте. Ул чыгып киткәч, Ма¬ нилов: «Ә нинди сәбәпләр буенча кирәк булды бу сезгә?» дип сорады. Бу сорау кунакны авырсындырды шикелле, аның йөзенә ниндидер җитди кыяфәт, сүз белән әйтеп бирүе кыен булган ниндидер көчәнүле кыяфәт чыкты, шунлык¬ тан ул хәтта кызарынды. Чынлап та, ахырда Манилов бервакытта да колак ишетмәгән, сәер һәм гаҗәеп нәрсәләр ишетте. «Сез, нинди сәбәпләр буенча кирәк булды? дип со- 1 1 Фаворитка — яраткан кешесе. 3* 35
рыйсыз. Сәбәпләре менә нинди: мин крестьяннар сатып алырга теләр идем...» диде Чичиков, ләкин тотлыгып сү¬ зен бетерә алмады. «Ләкин сорарга рөхсәт итегез: сез ничек алырга те¬ лисез, җир беләнме, әллә болай гына күчерергәме, ягъни җирсезме?» «Юк, мин крестьяннарның тереләрен түгел, ә үлгән¬ нәрен алырга телим...» диде Чичиков. «Ничек? Гафу итегез... мин колакка саграк, бик сәер сүз ишетелде...» «Мин үле җаннар алырга чамалыйм, шулай да алар ревизия буенча тере булып исәпләнсеннәр иде», диде Чи¬ чиков. Шундук Маниловның авызы ачылып, хәтта трубкасы төшеп китте, ул берничә минут шулай авызын ачып тор¬ ды. Тату тормышның хозурлыгы турында фикер йөрткән ике дус, күзләрен бер-берсенә текәп, хәрәкәтсез калды¬ лар, аларның болай утырулары борынгы заманда көзге¬ нең ике ягына кара-каршы эленеп куела торган портрет¬ ларны хәтерләтә иде. Ахырда Манилов идәннән трубка¬ сын алып, каш астыннан гына Чичиковның йөзенә карады, ул аның иреннәрендә елмаю күренмиме дип, бу сүзләрне ул шаярып әйтмәдеме дип белергә тырышты, ләкин кунакның йөзендә һичбер андый нәрсә юк, кире¬ сенчә, аның йөзе хәтта гадәттәгедән дә җитдирәк кү¬ ренде; аннан соң Манилов, кунак берәр ничек искәрмәс¬ тән акылыннан язмадымы икән дип уйлап алды, куркы¬ нып, аның йөзенә текәп карады; ләкин кунакның күзләре бөтенләй саф, акылдан шашкан кешеләрнең күзләрендә уйный торган кыргыйлык, борчылу күренми, кыяфәте күркәм, тәртипле иде. Манилов нәрсә әйтү, ни эшләү ту¬ рында бик нык баш ватты, ләкин авызында калган тә¬ мәке төтенен нәзек тасма кебек итеп өреп чыгарудан башка бернәрсә дә таба алмады. «Шулай итеп, сез әнә шуларны, ягъни чынында үлгән •булып та, закон ягыннан тере булып саналганнарны, бо¬ лай гынамы, әллә булмаса үзегез теләгән башка шарт¬ лар беләнме,— миңа бирә алмассызмы?» Ләкин Манилов шул кадәр хурланды һәм уңайсыз¬ ланды ки, шаккатып карап торудан башка бернәрсә дә әйтә алмады. .<• «Сез авырсынасыз булса кирәк?..» диде Чичиков. «Минме?.. Юк, мин ул турыда түгел», диде Манилов: 36
«Мин төшенеп җитә алмыйм... гафу итегез... мин, әлбәт¬ тә, алай, сезнең һәрбер хәрәкәтегездә күренеп торганча Яхшы мәгълүмат алган кеше түгел, оста итеп аңлатып бирә белмим... Бәлки, биредә... сезнең хәзер генә әйткән сүзләрегездә... икенче нәрсә яшеренгәндер... Бәлки сез моны сүз матурлыгы өчен әйткәнсездер?» «Юк, мин биредә әйберне туры мәгънәсендә алам, ягъни сүз чынлап та үле җаннар турында бара». Манилов бөтенләй аптырап калды. Ул нәрсәдер эш¬ ләргә, ниндидер сорау бирергә кирәклекне тойды, ләкин нинди сорау — анысын шайтан белсен. Ахырында ул та¬ гы да төтен чыгару белән чикләнде, ләкин бу юлы төтен¬ не авызыннан түгел, ә борын тишекләреннән чыгарды. «Шулай итеп, әгәр тоткарлык булмаса, аллага тап¬ шырып купчая крепость 1 язу эшенә керешергә мөмкин булыр иде», диде Чичиков. «Ничек, үле җаннаргамы?» «Юк! Без аларны ревизия исемлегендә исәпләгәнчә тере дип язарбыз. Мин һәммә эштә, гражданлык закон¬ нарыннан читкә чыкмаска күнеккәнмен, шуның арка¬ сында хезмәтемдә хәтта авырлык та күрдем, ләкин инде гафу итәсез: үз өстемә төшкән бурыч — минем өчен изге, законга каршы минем телем әйләнми». Соңгы сүзләр Маниловка бик ошады, ләкин эшнең нидән гыйбарәт икәнен ул шулай да төшенеп җитмәде, җавап бирәсе урынга трубкасын суырырга тотынды, шул кадәр нык суырды, ахырда трубка фагот1 2 кебек хырыл¬ дый башлады. Әйтерсең, ул аннан әлеге һичбер вакытта ишеткәне булмаган хәл турында берәр фикер суырып чыгарырга тели иде; ләкин трубка хырылдаудан башка бернәрсә дә бирмәде. «Бәлки сезнең нинди дә булса шигегез бардыр?» «О! гафу итегез, һич юк. Мин ул турыда түгел, мин сезнең турыда нинди дә булса, ягъни сезне тәнкыйтьләп гаеп итү фикерендә түгелмен. Ләкин шунысын әйтергә рөхсәт итегез: бу эш, ягъни ачыграк итеп әйткәндә, бу негоция 3, әйе, әнә шул негоция гражданлык законнары¬ на һәм Россиянең алдагы планнарына килешми торган эш булып чыкмасмы?» 1 Купчая крепость — сатып алынган милек турында но¬ тариус яки суд тарафыннан расланган документ. 2 Фа гот — музыка коралы. 3 Негоция — сәүдә килешүе. 37
Биредә Манилов, башын бераз хәрәкәтләндереп, бик мәгънәле итеп Чичиковның йөзенә карап куйды, аның йөз сызыклары, кысылган иреннәре шундый мәгънәле төс алды ки, андый төс кешеләр йөзендә мөгаен берва¬ кытта да булмагандыр, булса да бары бер-бер чиктән тыш акыллы министр йөзендә генә, анда да аның бик зур башваткыч эш башкарган минутларында гына бул¬ гандыр. Ләкин Чичиков гади генә итеп: мондый эшнең яки негоциянең гражданлык законнарына һәм Россиянең ал¬ дагы планнарына килешми торган эш булмаячагын әйт¬ те, ә берничә минуттан соң: казнага хәтта файда була, чөнки ул закон буенча пошлина алачак дип өстәп куйды. «Сез шулай уйлыйсызмы?..» «Мин бу эш яхшы булачак дип уйлыйм». «Яхшы булачак булса, эш башка: мин моңар һич кар¬ шы түгел», диде Манилов һәм шуннан соң тәмам тыныч¬ ланды. «Инде бәя турында килешәсе булыр...» «Нинди бәя турында?» диде тагы Манилов, һәм тук¬ тап, дәшми торды. «Яшәүләреннән туктаган шундый җан- нар өчен мине акча алыр дип уйлыйсызмыни сез? Әгәр до башыгызга шундый, әйтик, фантастик бер уй килгән икән, мин үз тарафымнан ул җаннарны сезгә бушлай бирәм, купчая язышу расходын да үз өстемә алам». . Маниловның бу сүзләрен ишеткәч, Чичиковны чиксез шатлык биләп алды; бу вакыйгаларны тәкъдим иткән тарихчы ул турыда аерып әйтмичә уза алмый, чөнки та¬ рихчы: моны әйтми узу үз өстенә бөек шелтә алу булыр иде дип карый. Чичиков нинди генә дәрәҗәле һәм төпле акыллы кеше булмасын, ләкин бу сүзләрдән соң кәҗә тәкәсе шикелле сикереп куя язды, андый хәл, билгеле инде, чиксез шатланган минутларда гына була. Ул крес¬ лода утырган җиреннән шундый җитез борылды,— мен¬ дәр тышы — йон материя шартлап китте. Манилов исә Чичиковка бераз гаҗәпсенеп карады. Хуҗаның мәрхә- мәтлелегеннән тәэсирләнгән Чичиков чиксез күп рәхмәт¬ ләр әйтте, ә Манилов каушады, бөтенләй кызарды, башы белән ризасызлык ишарәсе ясады, бары ахырда гына авыз ачып сүз әйтә алды: «Бу мәрхәмәт бернигә дә тор¬ мый, чын күңелемнән яратуымны, күңелемнең магнит ши¬ келле сезгә тартылуын мин башка берәр нәрсә белән 38
күрсәтергә теләр идем, ә үле җаннар алар тулысы белән шундый бер чүп кенә», диде. «Бер дә чүп түгел», диде Чичиков аның кулын кысып, һәм гаять тирән итеп сулап куйды. Ул эч серләрен буша¬ тырга әзер кеше төсле тоела иде; ахырында ул, яхшы ук хискә, тойгыга бирелеп, түбәндәге сүзләрне әйтте: «Әгәр дә сез шушы чүп шикелле тоелган нәрсәгез бе¬ лән нәсел-нәсәпсез бер кешегә нинди зур хезмәт күрсәт¬ кәнегезне белсәгез иде! Әйе, чынлап та ниләр генә күр¬ мәдем мин? мәрхәмәтсез дулкыннар уртасында торып калган ниндидер баркамыни... Нинди генә һөҗүмнәр, нинди генә эзәрләүләр күрмәдем, нинди генә кайгылар кичерергә туры килмәде, ә ни өчен? Хаклык өчен тырыш¬ кан өчен, вөҗданым саф булганы өчен, ярдәмчесез тол хатыннарга, кызганыч ятимнәргә ярдәм кулы сузган очен!..» Шушында Чичиков хәтта тәгәрәп чыккан күз яшен яулыгы белән сөртеп алды. Маниловның күңеле бөтенләй нечкәрде. Ике дус бик озак бер-берсенең кулларын кыстылар, бик озак дәшми¬ чә бер-берсенең яшь белән тулган күзләренә карап тор¬ дылар. Манилов безнең геройның кулын һич кенә дә җи¬ бәрергә теләмәде, кайнар хис белән аны кысуында дәвам итте, Чичиков хәтта ничек котылырга белми башлады. Ахырында ул кулын акрын гына тартып алды да: купчий язышуны ашыктырсак начар булмас иде, һәм үзегез шә¬ һәргә барып чыксагыз яхшы булыр иде, дип өстәп куйды. Шуннан соң шляпасын алып, саубуллаша башлады. Манилов кинәт сискәнеп, хәтта куркып дияргә мөм¬ кин, сорау бирде. «Ничек? Сез инде китәргә дә телисезмени?» диде. Шул вакыт кабинетка Манилова килеп керде. Манилов азрак кызганулы кыяфәт белән: «Лизанька, Павел Иванович безне ташлап китә бит!» диде. «Чөнки без Павел Ивановичны ялыктырдык», диде Манилова. Чичиков: «Сударыня! Сезнең белән үткәргән күңелле вакыт би¬ редә, менә шушында мәңге калыр», дип кулын күкрәге¬ нә куйды. «Ышаныгыз, минем өчен сезнең белән бергә яшәүдән, хәтта бер йортта булмыйча, сезнең күршегездә генә булса да яшәүдән артыграк бәхет булмас иде». Бу фикер Маниловның кәефенә бик ошады һәм ул: «Ә беләсезме, Павел Иванович, чынлап та менә шулай 39
бер йортта бергә торып, берәр карама күләгәсендә берәр нәрсә турында тирәнрәк фикерләшеп утырсак, нинди ях¬ шы булыр иде!..» диде. «О! бу оҗмах тормышы булыр иде!» диде Чичиков тирән сулап һәм, Маниловага таба күрешергә барып, дә¬ вам итте: «Сау булыгыз, сударыня! Сау булыгыз, мөхтә¬ рәм дус! Үтенечемне онытмагыз!» «О, ышаныгыз!» дип җавап бирде Манилов. «Мин сезнең белән күп булса ике генә көнгә аерылышам». Бары да столовойга чыктылар. Анда Алкид белән Фемистоклюс ниндидер аяксыз һәм борынсыз калган агач солдат белән уйныйлар иде. Чичиков, аларны күреп: «Сау булыгыз, сөйкемле сабый¬ лар!.. Сау булыгыз, җаннарым... Күчтәнәч алып килмә¬ гән өчен мине гафу итегез, чөнки дөресен әйтим, мин сезнең дөньяда барлыгыгызны да белми идем әле; инде икенче килсәм, һичшиксез алып килермен. Сиңа кылыч алып килермен; кирәкме?» диде. - «Кирәк», диде Фемистоклюс. «Ә сиңа барабан; шулай бит, сиңа барабан?» дип дә¬ вам итте Чичиков Алкидка таба иелеп. Алкид, башын түбән иеп: «парапан», дип пышылдады. «Яхшы, мин сиңа барабан алып килермен. Шундый әйбәтне, һәрвакыт: туррр...ру...тра... та та, та та та... итеп торыр. Сау бул, җанкисәгем! Сау бул». Шунда ул аның башыннан үбеп алды да, Маниловка һәм аның хатынына карап көлемсерәп куйды, бу — ата-аналарына аларның балаларының беркатлы теләкләрен белдерә торган ва¬ кыттагы гадәти көлемсерәү иде. Барсы да крыльцога чыккач, Манилов тагын: «Чынлап та, китмәгез, Павел Иванович! Карагыз әле, күктә нинди болытлар», диде. «Вак болытлар гына алар», дип җавап бирде Чичи¬ ков. «Ә, әйе, мин сездән шуны сорамакчы идем: сез Собакевичка бара торган юлны белмисезме?» «Рәхим итегез, мин аны сезнең кучерыгызга хәзер өй¬ рәтермен». Манилов шундый ук ягымлылык белән кучер¬ га юлны сөйләп бирде, аны бер тапкыр хәтта сез, дип тә. атады. Кучер, ике борылышны узып, өченчесенә керергә ки¬ рәк, дигән сүзне ишеткәч: «Табарбыз, ваше благородие», дип җавап бирде, бричка кузгалып китте, хуҗалар бик озак баш иеп, аяк очына басып, яулык болгап калдылар - 40
Манилов, бричка артыннан күзәтеп, бик озак крыль- цода басып торды; бричка күмелгәннән соң да һаман китмәде, трубкасын тартып тора бирде. Ахырында бүл¬ мәгә керде, урындыкка утырды да уйга чумды, кунагына беркадәр хөрмәт күрсәтә алганы өчен чын күңелдән шат¬ ланды. Аннан соң аның фикере сизелмәстән башка нәр¬ сәләргә күчте, ә инде ахырда, алла белсен, әллә кайлар- га кереп китте. Ул дуслар белән яшәүнең рәхәте турында, үзенең дусы белән берәр елга буенда рәхәт гомер итү ту¬ рында уйлады; аннан соң ул шул елга аркылы күпер, ә аның артыннан гаять зур һәм бик биек башнялы итеп йорт сала башлады, башнядан хәтта Москва күренә, ә кичләрен анда ачык һавада чәй эчәргә, бер-бер күңелле мәсьәлә турында фикер алышып утырырга да мөмкин иде.— Аннан соң алар Чичиков белән яхшы кареталарга утырып, ниндидер мәҗлескә бардылар, анда үзләренең күркәм мөгамәләләре белән бөтен халыкны таңга кал¬ дырдылар, патша аларның шундый дуслыгын ишетеп, икесенә дә генерал чины бирде, ә инде аннан да ары кит¬ кәч, Манилов үз уйларының очына үзе дә чыга алмас булды. Чичиковның сәер үтенече кинәт аның бөтен хыял¬ ларын таратып җибәрде. Бу фикер аның башына ничек¬ тер бигрәк тә сыймады: ничек кенә әйләндереп карама¬ сын, ул аңа һич кенә дә төшенә алмады, һәм шул хәлдә трубкасын тартып, кичкё ашка кадәр утыра бирде. /77 Б ҮЛЕК Ә Чичиковның кәефе яхшы, ул үзенең бричкасына утырган килеш күптән инде олы юлдан бара иде. Без аның зәвыкларының, теләкләренең нигезе нидән гыйба¬ рәт булганлыгын алдагы бүлекләрдә күреп үткән идек инде, шулай булгач, бер дә гаҗәп түгел, ул юлда да тиз арада җаны-тәне белән үзенең шул уена чумды. Аның планнары, сметалары, исәпләре бик күңелле иде шикел¬ ле, чөнки йөзенә минут саен канәгать көлемсерәү билге¬ се чыга иде. Шулар белән мәшгуль булу аркасында, ул үзенең кучерына һичбер игътибар итмәде, ә Маниловның кешеләре тарафыннан яхшы кабул ителүгә кәефе килгән кучер — уңга җигелгән алмачуарга шактый эшлекле искәртмәләр ясап барды. Алмачуар бик хәйләкәр ат иде, ул күз буяу өчен генә тарткан булып бара, ә төпкә җи¬ 41
гелгән туры ат белән сул яктагы бурлы ат, ягъни засе¬ датель (чөнки аны ниндидер заседательдән алганнар иде) — чын күңелдән тырышалар, шул эштән алган хо¬ зурлык хәтта аларның күзләреннән үк беленеп тора иде. «Кара, нинди хәйләкәр! Менә мин сиңа күрсәтим әле ни¬ чек хәйләләшергә кирәклекне!» дип, Селифан урынын¬ нан кузгала төште дә, чыбыркысы белән ялкауга сып¬ тырды. «Үз эшеңне яхшы бел син, немец ыштаны! Әнә туры атны кара: үз эшен ничек яхшы үти, мин аңа рәхәт¬ ләнеп бер соскы солыны артыграк салам, ни өчен дисәң, илтифатлы ат ул, заседатель дә уңган хайван... Я, я! нәрсә колакларыңны селкәсең? Сөйләгәнне тыңла, син, ахмак! син наданны начарлыкка өйрәтмим мин. Кара син аны, кая өстери!» Шунда ул аңа чыбыркысы белән тагын сыптырып алды һәм: «Әй, варвар! Ләгънәт төш- кере Бонапарт1!..» дип куйды. Аннары барсына берь¬ юлы: «Әй сез, уңганкайлар!» дип кычкырды да өчесенең дә арка буена сыптырды, ләкин бу — җәза бирү өчен түгел, ә алардан канәгать икәнлеген күрсәтү өчен иде. Шулай кәефләнеп алгач ул, тагын алмачуарга карап речь тотты: «Син, үз холкыңны яшерермен, дип уйлый торгансыңдыр. Юк инде, хөрмәт күрәсең килсә, гадел хезмәт ит син. Менә без кергән алпавытның кешеләре нинди яхшылар. Яхшы кеше белән рәхәтләнеп сөйләшәм мин; еяхшы кеше белән һәрвакыт килешәбез без, җан дуслар булып китәбез: бер-ике чынаяк чәй эчәргәме, бе¬ рәр нәрсә ашап алыргамы,— кешесе яхшы булса — те¬ ләп кенә торасың. Яхшы кешегә һәркем хөрмәт белән ка¬ рый. Менә безнең баринны алсак, аны һәркем ярата; чөнки ул, әй, ишетәмсең, патшага хезмәт иткән кеше, ул сколеской советник...» 1 2 Шулай фәлсәфә сатып килә торгач, Селифан бик ти¬ рәнгә кереп китте. Әгәр Чичиков колак салган булса, үзе турында күп кенә сүзләр ишетер иде; ләкин ул үз хыялы белән шул кадәр мәшгуль иде, аны тик көчле күк күкрәү генә уятып, як-ягына каранырга мәҗбүр итте: бөтен күк йөзен болытлар каплаган, тузанлы олы юлны яңгыр бөртекләре шадралый башлаган иде. Менә тагын да көчлерәк һәм якында гына икенче тапкыр күк күкрә¬ 1 Б о н а п a р т—Наполеон I — Франция императоры. Напо¬ леон фамилиясе 1812—1814 елгы Ватан сугышы чорында сүгенү сү¬ зе итеп кулланыла башлый. 2 Коллежский советник сүзенең бозып әйтелеше. 42
де, кинәт яңгыр чиләкләп коя башлады. Башта ул кый¬ гачлап, кибитканың бер янына, аннары икенче янына сипте, соңрак юнәлешен үзгәртеп, көймәнең нәкъ түбәсе¬ нә бәрде; су тамчылары ахырда Чичиковның битенә чәч¬ ри башладылар. Бу хәл аны юл күренешләрен карап ба¬ ру өчен кечкенә генә ике тәрәзәле итеп эшләнгән күн япманы төшерергә һәм Селифанга тизрәк бару турында приказ бирергә мәҗбүр итте. Хуҗасы шикелле үк, уеның уртасында бүленеп калган Селифан чынлап та ашыгыб¬ рак бару кирәк икәнен төшенде, шунда ук кузла астын¬ нан соры сукносыман ниндидер бер сәләмә нәрсә тартып алып, өстенә киде дә, кулына дилбегәләрен алып, үзенең чак-чак атлап барган тройкасына кычкырып җибәрде, чөнки атлар аның гыйбрәтле реченнән соң аякларын ир¬ кенгә җибәргәннәр иде. Ләкин Селифан ничә борылыш үткәнен һич хәтерли алмады. Юлны бераз хәтеренә тө¬ шереп, уйлап алганнан соң, күп борылышларны үтеп киткәнлегенә төшенде. Рус кешесе кискен минутларда аптырап калмый, нәрсә эшләргә кирәклекне күп тикше¬ реп тормый бит ул,— Селифан да беренче очраган юл чатында ук уңга борылды да атларына: «Әй сез, уңган малкайлар!» дип кычкырып җибәрде һәм, юлның кая алып барачагы турында күп уйлап тормастан, сикертеп чаптыра башлады. Ләкин яңгыр озакка "чамалады, күрәсең. Юлдагы ту¬ зан бик тиз боткага әйләнде, атларга бричканы тарту минут саен авырлаша барды. Собакевичның авылы һа¬ ман күренмәгәнгә, Чичиков бик нык борчыла да башла¬ ды. Аның исәпләве буенча, алар инде күптән барып җит¬ кән булырга тиешләр иде. Ул як-ягына карады, ләкин күзгә төртсәң күренмәслек караңгы иде. «Селифан!» диде ул ахырда бричкадан башын чыга¬ рып. Селифан: «Нәрсә, барин?» дип җавап кайтарды. «Кара әле, авыл күренмиме?» «Юк, барин, бер җирдә дә күренми!» Шуннан соң Се¬ лифан чыбыркысын селтәп, җырга да,1 көйгә дә охшамаган, ниндидер очы-кырые булмаган озын бернәрсә сузып җи¬ бәрде. Анда һәммә нәрсә: ат куганда Россиянең бер чи¬ теннән алып икенче читенә кадәр кулланыла торган ях¬ шы һәм яман сүзләр, һичбер тикшереп тормастан, телгә беренче эләккән һәртөрле сыйфат исемнәре—һәммәсе 43
кергән иде. Ахырда ул хәтта шуңа барып җитте, атла¬ рын секретарьлар дип атый башлады. Шул арада Чичиков бричканың бик нык чайкалуын, һәм кабыргаларының бәрелүен тойды; ул юлдан чыгып, сөрелгән җир өстеннән барганлыкларын сизеп алды. Мо¬ ны Селифан үзе дә төшенгән иде булса кирәк, ләкин ул ■бер сүз дә дәшмәде. «Нәрсә син, мошенник, нинди юлдан барасың, ә?» диде Чичиков. «Нишлим соң, барин, вакыты шундый бит, чыбыркы¬ ны да күреп булмый, шундый караңгы!» диде Селифан. Шул вакыт бричка шундый нык кыйшайды ки, Чичиков ике кулы белән дә тотынырга мәҗбүр булды. Ул Сели- фанның айнык түгеллеген шунда гына сизде. «Тот, тот, аударасың бит!» дип кычкырды ул аңа. «Юк, барин, мөмкинме соң. Аударалар димени, бе- ләм мин. Мин нишләп аударыйм, ди». Шуннан ул брич¬ каны акрын гына бора башлады, борды-борды да, бора торгач, аударып та җибәрде. Чичиков, кулларын, аяк¬ ларын җәеп, былчыракка барып төште. Селифан алай да атларын туктатты, хәер, алар үзләре үк туктаган булыр¬ лар иде, чөнки бик йончыганнар иде инде. Мондый кө¬ телмәгән хәлдән Селифан бөтенләй аптырап калды. Куз¬ ладан төшеп, бричка каршысына басты да бөеренә тая¬ нып," катып калды, ә барин торырга тырышып былчырак¬ та быкырдап ята иде. Селифан бераз уйланып торганнан •соң: «Кара син аны, ауды лабаса!» — дип куйды. «Син лаякыл исерек икәнсең!» диде аңа Чичиков. «Юк, барин, мөмкинме соң исерек булырга! Исереп йөрүнең ярамаганлыгын бүген генә беләммени мин. Дус¬ лашып, бераз сөйләшеп кенә утырдык, яхшы кеше белән ник сөйләшмәскә, сөйләшүдә ни зарар; бераз гына сый¬ ланып алдык. Сыйланып алу начар эш түгел анысы, ях¬ шы кеше белән ник сыйланмаска». «Соңгы эчүеңдә мин сиңа нәрсә әйткән идем? Ә? Оныттың дамы?» «Юк, ваше благородие, онытырга мөмкинме соң. Мин үз эшемне белмиммени. Исереп йөрү яхшы эшмени ул. Яхшы кеше белән сөйләшеп кенә утырдык, чөнки...» «Менә мин сырт буеңны каезласам, белерсең яхшы кеше белән ничек сөйләшеп утырырга». «Анысы сезнең ихтыярыгызда инде», диде һәммәсенә күнәргә хәзер торган Селифан: «Каезларга булды исә 44
каезларга: бер сүзем юк. Каезларлык эш булса, ни өчен каезламаска, барин ни өчен хуҗа... Кирәк ул анысы, ни өчен дисәң, мужик узына башлый, тәртип кирәк. Каез¬ ларлык эш бар икән, каезла, ник каезламаска?» Аның шушындый фәлсәфәсенә барин ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ләкин шул вакыт аларга язмыш рә¬ хим кулын үзе сузды булса кирәк, еракта эт өргән тавыш ишетелде. Шатланган Чичиков атларны куарга кушты.. Рус ямщигының бер яхшы ягы бар, ул күз белән күреп белмәсә, сизеп белә, шуның аркасында ул, күзләрен йо¬ мып, атларын бөтен көчкә җилдерсә дә, һәрвакыт кая да булса барып чыга. Селифан, һичбер ак-кара күрмәстән, атларын туп-туры авылга таба куды, алар бары тик бричка тәртәсе ниндидер коймага барып бәрелгәч кенә, инде беркая да бару мөмкинлеге калмагач кына тукта¬ дылар. Чичиков калын яңгыр пәрдәсе аркылы ниндидер түбәгә охшаш бернәрсә күреп алды, Селифанны капка эзләргә җибәрде. Билгеле, Селифан аны озак эзләячәк иде, ләкин руслардагы гадәт—швейцар тотасы урынга усал этләр тоту гадәте — аңа ярдәмгә килде: кунаклар килү турында этләр шундый каты хәбәр бирделәр ки, ул хәтта бармагы белән колагын тыкты. Бер тәрәзәдә ут яктысы ялтырап китте, коймага тонык кына нур төшеп, юлчыларга капканы күрсәтте. Селифан капканы карарга тотынды, озак та үтмәстән, калитка ачылып, өстенә әр¬ мәк бөркәнгән ниндидер бер шәүлә күренде, аннары ба¬ рин белән хезмәтче карлыккан тамаклы хатын тавышы ишеттеләр: «Кем кага? Нәрсә кирәк булды?» «Юлаучылар, анакай, кунып чыгарга кертсәгезче», диде Чичиков. «Кара син нинди җитез аяк», диде карчык: «Тапкан йөрер вакыт! Бу сиңа юлаучылар йорты түгел, алпавыт йорты бу». «Нишләмәк кирәк соң, анакай: адаштык бит. Мондый төндә яланда куныйкмыни соң». «Караңгы бит, начар вакыт», дип өстәде Селифан. «Тик тор, ахмак», диде аңа Чичиков. «Сез кем буласыз соң?» «Дворянин, анакай». Дворянин дигән сүз карчыкны бераз уйланырга мәҗ¬ бүр иткәндәй булды. «Аз гына сабыр итегез, мин бары- няга әйтим», диде ул, һәм бер-ике минуттан соң кулына фонарь тотып кире чыкты. Капка ачылды: икенче тәрә¬ 45-
Зәдә дә ут күренде. Бричка, ишек алдына кереп, кечерәк кенә йорт алдына туктады. Караңгыда аны яхшылап кү¬ реп булмый, тәрәзәдән төшкән ут аның яртысын гына яктырта иде. Аннары өй алдына җыелган су күренде, чөнки шул ук ут аңа туп-туры төшкән иде. Такта түбәгә шыбырдап яңгыр ява, җиргә куелган мичкәгә шаулап су ага иде. Шул арада төрле тавыш белән этләр өрергә то¬ тындылар: берсе башын югары күтәреп, шундый тыры¬ шып, шундый сузып улый, әйтерсең, аңа моның өчен әллә никадәр жалованье түлиләр; икенчесе чиркәү кагу¬ чы пономарьгә охшатып, тиз-тиз өрә; арада — анысы яшь көчек булса кирәк,— почта кыңгыравы шикелле өзлек¬ сез, чыңгылдык тавыш ишетелә; ахырда боларның бар¬ сына калын тавыш килеп кушыла, монысы инде этләр арасында иң көчле табигатьле карт эт булырга охшый,' һәм ул хордагы хырылдавык контрабасны1 хәтерләтә: әйтик, концертның иң кызган вакыты; тенорлар, бөтен көчләре белән нечкә тавыш чыгарырга тырышып, аяк оч¬ ларына басалар, һәммәсе дә, башларын артка ташлап, югарыга омтыла, тик бер контрабас кына, кырылмаган ияген галстугына яшереп, иелә, җиргә терәлгәнче дияр¬ лек чүгәли дә, шуннан торып, үз нотасын шундый су¬ за,— тәрәзәләр селкенеп, дерелдәп китәләр. Менә шун¬ дый музыкантлардан торган этләр өрүенә карап кынада авылның шактый зур икәнлеген чамаларга мөмкин иде; ләкин безнең җеп бөртегенә хәтле үтеп чыланган һәм туңган героебыз кроватьтан башка бернәрсә турында да уйламады. Бричка тәмам туктап өлгермәс борын ук ул крыльцога сикереп төште, ләкин чайкалып китте, чак кына егылмады. Крыльцога ниндидер бер хатын чыкты, монысы тегесенә караганда яшьрәк, әмма барыбер аңар¬ га бик охшаган иде. Ул Чичиковны бүлмәгә озатып куй¬ ды. Чичиков бүлмәгә ике тапкыр өстән генә күз йөгертеп алды: стеналарга искереп беткән буй-буй обой ябышты¬ рылган, ниндидер кош сурәтле картиналар эленгән, тә¬ рәзә араларына — бөтерелгән яфракка охшатып эшлән¬ гән кара рамкалы борынгы кечкенә көзгеләр куелган, һәр көзге артына я хат, я иске карта колодасы, я оек кыстырылган иде; аннан соң Чичиков циферблатына чә- 1 1 Контрабас—формасы ягыннан бик зур скрипкага ох¬ шаган иң. калын тавышлы музыка инструменты. Бу урында — ин. калын (бастан да калынрак) тавыш белән жырлаучы мәгънәсендә. 46
мәкләр төшерелгән стена сәгате күрде... Ләкин шуннан башкасын карап тора алмады. Аның күзләре ябышалар, әйтерсең, аларга кемдер бал сылаган иде. Бер минутлап пакыт үткәннән соң хозяйка керде. Ул башына ашыгыч кына ниндидер төнге чепчик кигән, муенына фланель шарф ураган, олы яшьләрдәге бер хатын, ягъни менә мондый тип хатын алпавытларның берсе иде: алар, иген уңмады, каза күрдек дип елыйлар, башларын бераз- рак кыйшайтып йөриләр, хәлбуки комод тартмаларына урнаштырылган киндер янчыкларга әкренләп кенә акча җыялар. Бер янчыкка гел берәр сумлык, икенчесенә ил¬ лешәр тиенлек, өченчесенә егерме бишәр тиенлек салын¬ ган була, ә болай карауга комодта бернинди дә акча юк, бары тик бельелар, төнге кофточкалар, җеп йомгаклары һәм бәйрәмнәрдә һәртөрле печеньеләр, кабартмалар пе¬ шергән вакытта ут төшеп янган яки үзеннән үзе тузган күлмәк урынына яңа күлмәк рәтләргә булыр дип сүтеп куйган салоп 1 кына ята торгандыр дип уйларсың. Ләкин күлмәк янмый һәм үзеннән-үзе дә тузмый; карчык бик сак, салопка шул сүтелгән килеш озак ятырга, ә соңын¬ нан, изге васыять буенча, башка сәләмәләр белән бергә, карчыкның сеңелесенең туганының племянниңасына ми¬ рас булып калырга туры киләчәк. Чичиков, уйламаганда килеп мәшәкатьләгәне өчен, га¬ фу үтенде. «Зарар юк, зарар юк», диде хозяйка. «Мон¬ дый вакытта кайдан җил ташлады соң сезне! Гарасат бит, юл кешесенә бераз тамак ялгап алу яхшы булыр иде дә,— вакыты бик соң, хәзерләп булмый». Карчыкның сүзен гаҗәп бер чыжылдаган тавыш бүл¬ де, кунак башта хәтта куркып китте: бүлмәгә, әйтерсең; еланнар кереп тулган иде. Ләкин югары карап алгач, ул тиз төшенде: стенадагы сәгатьнең сугар вакыты җиткән икән. Чыжылдау артыннан ук сәгатьтән хырылдаган та¬ выш чыкты, ахырында ул, бөтен көче белән тырышып, ватык чүлмәккә таяк белән суккан тавыш чыгарып, ике¬ не сугып куйды, шуннан соң гына аның теле тагын ты¬ ныч кына уңга-сулга текелди башлады. Чичиков хозяйкага рәхмәт укыды, аның борчылмавын үтенде, йоклар өчен урыннан башка берни дә кирәкмәгән¬ лек турында белдерде, тик үзенең нинди җиргә килеп кергәнлеген генә белергә теләде, алпавыт Собакевичның 1 1 Салоп— хатын-кызларның җиңел пальтосы. 47
нинди ераклыкта торганлыгын сорады, карчык исә: андый алпавытны ишеткәнем юк, андый алпавыт бөтенләй юк, дип җавап кайтарды. «Бәлки Маниловны белә торгансыздыр?» диде Чи¬ чиков. «Ә кем соң ул Манилов?» «Алпавыт, анакай». «Ишеткәнем юк, юк андый алпавыт». «Ә нинди алпавытлар бар соң?» «Бобров, Свиньин, Канапатьев, Харпакин, Трепакин, Плешаков». «Бай кешеләрме үзләре, әллә түгелме?» «Юк, атакай, артык байлар түгел. Кемнең егерме җан, кемнең утыз, ә йөзәр җанлылар юк». Чичиков үзенең яхшы ук ерак җиргә килеп кергәнле¬ генә төшенде. «һич булмаса шәһәр еракмы соң?» «Алтмыш чакрымнар булыр, ай-һай, ашар нәрсә бул¬ мады лабаса, чәй эчәргә теләмисезме, атакай?» «Рәхмәт, анакай, йокларга урын булса, башка берни дә кирәк түгел». «Әйе шул, андый юлдан соң ял иткән яхшы. Менә би¬ регә, шушы диванга ятыгыз, атакай. Әй, Фетинья, түшәк белән мендәрләр һәм простыня керт. Ходай туры китер¬ де көнен дә: ул күк күкри,— тәре алдындагы шәмне төн буе сүндерми тоттым. Атакай гынам, синең аркаң дуң¬ гызныкы кебек булган лабаса, ян ягың да гел былчырак! Кайда буялып өлгердең болай?» «Ярый әле, буялып кына котылдым, кабыргалар сын¬ мый калганга шөкер итәргә кирәк». «Я аллам, әллә ниләр күрерсең! Аркагызны берәр нәрсә белән уарга кирәк булмасмы?» «Рәхмәт, рәхмәт. Борчылмагыз, тик менә хезмәтче кызга әйтегез: минем киемемне киптереп, чистартып куй¬ сын иде». «Ишетәсеңме, Фетинья!» диде хозяйка. Аның Фе¬ тинья дигәне — крыльцога шәм тотып чыккан баягы ха¬ тын иде, һәм ул инде түшәк алып керергә өлгергән, кү- пертәм дип бәргәләп, бүлмәгә йон бураны туздырган иде. «Син аның чикмәнен дә, эчке киемнәрен дә алып чык та, иң элек ут каршысына тотып киптер, мәрхүм барийны¬ кын киптерә идең бит, шулай эшлә, аннары уып, яхшы¬ лап как». 48
«Тыңлыйм, сударыня!» диде Фетинья. Бу вакытта ул инде түшәк өстенә простыня җәеп, мендәрләр сала иде. «Менә сиңа урын әзер», диде хозяйка. «Хуш, атакай, тыныч йокла. Тагы берәр нәрсә кирәк түгелме? Бәлки, син, атакай, йоклар алдыннан табаныңны кашытырга га¬ дәтләнгәнсеңдер. Мәрхүм ирем ансыз һич йоклый алмый иде». Ләкин кунак табанын кашытудан да баш тартты. Хо¬ зяйка чыгып китте, ә Чичиков шунда ук тиз-тиз чишенә башлады, үз өстендәге сбруйларның һәммәсен — тышкы¬ сын да, эчкесен дә салып, Фетиньяга бирде, Фетинья, үз нәүбәтендә шулай ук тыныч йокы теләп, юеш киемнәрне алып чыгып китте. Бер үзе калгач, Чичиков түшәмгә ка¬ дәр диярлек кабарган урын-җиргә бераз соклангандай карап торды. Фетинья түшәк кабартырга оста иде, күрә- сенхүУрындык куеп, менеп яткач, түшәк идәнгә кадәр диярлек батып китте, ә йоннар, авырлыкка чыдаша ал¬ мый, сытылып чыгып, бүлмәнең төрле почмакларына оч¬ тылар. Чичиков шәмне сүндерде, крендель шикелле бө¬ гәрләнеп, ситсы юрганга төренде дә шунда ук йокыга китте. Иртәгесен ул шактый соң уянды. Тәрәзәдән туп- туры аның күзенә кояш төште, кичә стеналарда, түшәмдә тыныч кына йоклаган чебеннәр бары да аның янына җыелдылар: берсе аның ирененә, икенчесе колагына кун¬ ды, өченчесе нәкъ күзенә кунарга маташты, ә инде сак¬ сызлык аркасында аның борын тишегенең янына гына килеп кунган дүртенче чебенне Чичиков, йокы аралаш, борынының эченә үк суырып алды, шуның аркасында ул бик каты төчкереп җибәрде, шушы хәл аның уянуына да сәбәпче булды. Бүлмәгә күз йөгертеп алгач, ул бүген стенадагы картиналарда гел кош сурәтләре генә түгел¬ леген күрде: алар арасында Кутузов портреты һәм Па¬ вел Петрович1 заманындагыча кызыл обшлагалы мун¬ дир кигән ниндидер бер картның майлы буяу белән башкарылган портреты эленеп тора иде. Сәгать тагын чыжылдый башлады һәм унны сукты: ишектән бер хатын башы күренде, ләкин шунда ук юк булды, чөнки Чичи¬ ков, иркенләп йоклау нияте белән, анадан тума яткан иде. Ишектән караган кеше аңарга бераз таныш төсле тоелды. Чичиков аның кем икәнлеген хәтерләргә тырыш¬ ты, ахырда исенә төште: бу кичәге хозяйка иде. Ул күл- 1 Павел П е т р о в и ч — Павел I (патша). 0516. Үле җаннар — 4 49
мәген киде; аның киемнәре инде киптерелгән, чистартыл¬ ган килеш кровать янына китереп куелган иде. Киенгәч көзге алдына килде, тагын бик нык төчкереп җибәрде, бу вакыт тәрәзә каршысына килгән ата күркә (тәрәзә бик түбән иде), кинәт һәм бик ашыгып, үз телендә нидер гонгылдап алды,— сәламәтлек телим, дип әйтте булса кирәк, ләкин Чичиков аңа «ахмак!» дип кенә җавап бир¬ де. Аннан соң Чичиков, тәрәзә янына килеп, тыштагы күренешләргә күз салды: тәрәзә тавык кетәгенә караган дип әйтерлек, һәрхәлдә каршыдагы тар ишек алды кош- корт һәм һәртөрле йорт хайваннары белән тулган иде. Күркә һәм тавыкларның саны юк; алар арасында, сал¬ мак басып, кикрикләрен селкеп, нәрсәгәдер колак сал¬ гандай, башын кыйшайтып, әтәч йөри; шунда ук бөтен семьясы белән дуңгыз кайнаша иде. Ул чүп өемен ка¬ зып барган арада бер чебине ашап ташлады, ләкин аны үзе сизмәде, шуның артыннан карбыз кабыкларына ке¬ реште. Бу кечкенә ишек алды, дөресрәге — тавык кетә¬ ге — такта койма белән әйләндерелгән, койманың аръ¬ ягында кәбестә, суган, бәрәңге, чөгендер һәм башка шундый яшелчәләр утыртылган киң бакчалар сузылган, анда-санда алма һәм башка төрле җимеш агачлары үсеп утыра, саесканнардан, чыпчыклардан саклау өчен, алар- та челтәр япканнар, ләкин шул ук агачларның берсеннән икенчесенә әлеге чыпчыклар көтү-көтү булып очып йөри¬ ләр иде. Шундый ук максат белән озын таякка кулларын җәелдереп берничә карачкы утыртылган; аларның бер¬ сенә хуҗа хатынның чепчигы кидерелгән иде. Бакчалар аръягына крестьян йортлары урнашкан, алар гәрчә урам формасында тезелмәгән, бәлки тәртипсез урнашкан бул¬ салар да, Чичиков: бу халык мул яши икән, дип уйлап алды, чөнки йортларның тиешле тәртиптә асралганлыгы күренеп тора; тузган түбә такталары һәр урында яңа бе¬ лән алыштырылгаң; бер җирдә дә кыйшайган капка кү¬ ренми иде. Ә инде болай таба караган крестьян сарайла¬ рында Чичиков өр-яңа берәр запас арба, кайберләрендә хәтта икешәр арба торганын күрде. «Әйе, моның авылы кечкенә түгел икән», диде Чичиков һәм шунда ук хозяй¬ ка белән сөйләшеп, якыннан танышырга карар бирде. Ул бая хозяйканың башын тыгып караган ишек ярыгын¬ нан күз салды һәм, аның чәй янында утырганын күреп, шат, ягымлы кыяфәттә шунда чыкты. «Исәнмесез, атакай, әйбәт йокладыгызмы?» диде хо- -50
зяйка урыныннан торып. Ул бүген кичәгегә караганда яхшырак киенгән, өстендә карасу күлмәк, башында да кичәге төнге чепчик түгел, ләкин муенына бүген дә ул нәрсәдер бәйләгән иде. «Яхшы, яхшы», диде Чичиков креслога утырып. «Ә үзегез ничек йокладыгыз, анакай?» ' «Начар, атакай». «Ничек алай?» «Йокысызлык. Билләрем сызлый, аякларымның да рәте юк, менә шушы сөяктән югарырак чатный да тора». «Бетәр, бетәр, анакай. Аңа исегез китмәсен». «Алла кушып, бетсен иде шул. Дуңгыз мае белән күп майладым югыйсә, скипидар да сөрткәләдем. Ә чәйгә ни салып эчәсез? Фляжкада җимеш настойкасы бар, ата¬ кай». «Начар булмас, анакай, җимеш настойкасын да эчәр¬ без». Укучы инде сизгәндер дип уйлыйм, Чичиков, гәрчә йөзе ягымлы булса да, бу юлы үзен, Манилов белән сөй- ләшкәндәгегә караганда, күп иркен тотты, бөтенләй дә тәкәллефләнеп тормады. Әйтергә кирәк, безнең руслар чит ил халыкларыннан кайбер нәрсәдә әле узып китә ал- масалар да, ләкин кеше белән мөгамәлә итүдә аларны инде күптән узып киттеләр. Бездәге мөгамәләнең нечкә¬ лекләрен санап та бетерә алмассың. Француз яки немец мөгамәләдәге барлык үзенчәлекләр, аермалар турында гомергә дә уйлап карый алмый, уйласа да төшенмәс; ул, мәсәлән, миллионщик каршында күңеленнән бераз тү¬ бәнсенеп ялагайланса да, ләкин сөйләшкәндә миллион¬ щик белән дә, тәмәке сатучы вак сәүдәгәр белән дә бер үк тавыш, бер үк тел белән сөйләшер. Ә бездә алай тү¬ гел: бездә шундый акыллы башлар бар, алар ике йөз җан биләүче алпавыт белән бер төрле, ә өч йөз җан би¬ ләүче алпавыт белән бөтенләй икенче төрле сөйләшә¬ ләр, ә инде биш йөз җан биләүче алпавытны очрат¬ канда, өч йөз җанлы белән сөйләшкәндәгегә караганда, тагы да башкачарак, әгәр сигез йөз җан биләүче очраса, биш йөз җан биләүче белән сөйләшкәндәгегә караганда, шулай ук башкача сөйләшәләр, кыскасы, миллионга ка¬ дәр санасаң да, һәр мөгамәләнең үзенең бер нечкәлеге табылыр. Менә, әйтик, биредә түгел, ә кайсыдыр патша¬ лыкта бер канцелярия яши, ди, шул канцеляриянең үзе¬ нең идарә итүче правителе бар, ди. Мин сездән сорыйм: 4* 51
менә шул правительгә, буйсынучылары арасында аның ничек утыруына карагыз, карасагыз, куркуыгыздан сүзе¬ гезне дә әйтә алмассыз! Горурлык дисеңме, затлылык дисеңме, нәрсә генә күрмисең аның йөзендә?! Кисточка ал да, рәсемен яса да куй: нәкъ Прометей, коеп куйган Прометей 1 инде! Күзләр лачынныкы кебек, кыланышла¬ ры салмак, вәкарьле. Менә шул лачын, үз бүлмәсеннән чыгып, начальнигы кабинетына якынлаша башладымы, култыгына кәгазьләр кыстырган килеш, боҗыр шикелле чаба башлый, хәлдән тая. Мәжлескә, яки кичәгә җыелган халык түбән чинлы булса, Прометей шул ук Прометей булып кала, әгәр инде аңардан аз гына югарырак чинлы булса, Прометей шундый төскә керә ки, андыйны хәтта Овидий да 1 2 уйлап таба алмас: чебен инде, хәтта чебеннән дә кечерәя, бөтенләй ком бөртегенә әйләнә! «Юк, бу Иван Петрович түгел», диярсең аңа карап. «Иван Петрович буйга зуррак, ә бу тәбәнәк тә, ябык та; Иван Петрович кычкырып һәм калын тавыш белән сөйләшә, бервакытта да көлми, ә бу — шайтан белсен, нинди: кош кебек чыел¬ дый, һәрвакыт көлә». Ләкин якынрак барып карасаң, Иван Петрович нәкъ үзе булып чыга! «Ә-хә-хә!» дип куя¬ сың шуннан соң... Ләкин без үз темабызга кайтыйк. Юга¬ рыда күреп үткәнебезчә, Чичиков бөтенләй дә тәкәллеф- ләнмәскә карар бирде, чәй ясалган чынаякны алып, аңа җимеш настойкасы салды да, болай дип сүз башлады: «Сезнең, анакай, авылыгыз яхшы икән. Анда күпме җан бар?» «Җан анда, атакай, сиксәнгә якын, ләкин шунысы бә¬ ла, еллар начар, үткән елны менә иген шундый начар булды, алла сакласын». «Ләкин мужикларыгыз карап торуга таза күренәләр, йортлары да нык. Гафу итегез, сезнең фамилиягезне бе¬ лергә мөмкинме? Мин бик таркалып киттем... әлеге төн¬ лә килү бәласе...» «Коробочка, коллежская секретарша». «Рәхмәтләр булсын. Ә исемегез һәм атагызның исеме ничек?» «Настасья Петровна». 1 Прометей — борынгы грек хикәяләрендә сөйләнә торган мифик герой; халыкларны бәхетле итү өчен ул аллалардан ут ур¬ лап алып төшкән. 2 Овидий Назон — атаклы борынгы Рим шагыйре, бире¬ дә аның «Метаморфозалар» исемле әсәре күздә тотыла. 52
«Настасья Петровкамыни? Матур исем — Настасья Петровна. Минем әнинең сеңелесе — Настасья Петровна исемле». «Ә сезнең исемегез ничек?» дип сорады хозяйка: «Сез шәт заседательдер инде?» Чичиков елмаеп: «Юк, анакай, шәт заседатель түгел, болай гына, үз эшебез белән генә йөрибез». «Ә сез алайса покупщик 1 икән. Ах, балымны купец- ларга сатып харап булганмын алайса, шундый арзан бирдем, ә менә сез, атакай, мөгаен алган булыр идегез». «Ә менә мин балыгызны алмаган булыр идем». «Ә нәрсә алыр идегез алайса? Әллә киндер сүсеме? Сүсем дә азрак шул хәзер: ярты пот чамасы гына». «Юк, анакай, башка төрле товар кирәк миңа: әйтегез әле, крестьяннарыгыз үлгәләдеме?» «Ох, атакай, унҗиде кешем үлде!» диде карчык авыр сулап. «Гел яхшылары, гел эшкә ярый торганнары үлде. Яңалар туып тора торуын да, әмма алардан ни файда; җыен вак-төяк, ә заседатель килә дә имананы җан ба¬ шыннан түләргә кирәк, ди. Халык үлгән, ә тере исәбеннән түлә син аларга. Үткән атнада тимерчем янып үлде, шун¬ дый оста тимерче иде, хәтта слесарь һөнәрен дә белә иде». «Пожар булдымыни, анакай?» «Юк, андый казадан алла саклады әле, пожар булса тагы да начаррак булыр иде; бу үзе янды, атакай. Ни¬ чектер эчтән янган, артык күп эчкән ул, күп-күмгәк бу¬ лып яна башлаган да янган да беткән, кара күмергә әй¬ ләнгән, шундый оста тимерче иде! Менә хәзер беркая чыга алмый торам, ат дагалар кешем юк». «һәрнәрсә алла ихтыярында, анакай!» диде Чичиков тирән сулап: «Алла эшенә каршы бернәрсә дә әйтеп бул¬ мый... Сез аларны миңа бирегез, Настасья Петровна?» «Кемне, атакай?» «Менә шул, үлгәннәрне, һәммәсен». «Ә ничек бирәсең аларны?» «Менә шулай бирегез дә куегыз. Я булмаса сатыгыз. Мин сезгә алар өчен акча түләрмен» «Ничек инде ул... мин аңлап җиткермимме соң? Син аларны җирдән казып чыгармакчы буласыңмы әллә?» • Покупщик — сатып алучы. 53
Чичиков карчыкның тирәнгә кереп киткәнен, эшнең нидән гыйбарәт икәнен аңа аңлатып бирергә кирәклекне күрде, һәм кыска гына итеп төшендереп бирде: җаннар¬ ны күчерү яки алу бары тик кәгазьдә генә эшләнәчәк һәм алар тере исәбендә йөртеләчәкләр, диде. «Алар нигә кирәк соң сиңа?» диде карчык күзләрен акайтып. «Анысы минем эш». «Үлеләр бит инде алар». «Кем соң аларны тере ди? Үле булган өчен үзегезгә зыян да китереп торалар: сез алар өчен акча түлисез, ә мин сезне мәшәкатьтән, түләүдән коткарам. Аңлыйсыз¬ мы? Коткарып кына да калмыйм, хәтта шуның өстенә унбиш сум акча да бирәм. Я, аңладыгызмы хәзер?» «Юк, әйтә алмыйм», диде карчык тотлыга-тотлыга. «Минем бервакытта да үле җаннар сатканым юк бит әле». «Әйтерең бармы! Әгәр берәр кешегә саткан булса¬ гыз, адәм көлкесе булыр иде. Әллә сез аларны чынлап та берәр файдага ярый дип уйлыйсызмы?» «Юк, алай уйламыйм уйлавын. Нинди файда булсын,, бер файда да юк алардан. Мин менә аларның үле булу¬ лары өчен аптырыйм». «Бик таш башлы нәрсә, күрәсең, бу» дип уйлап алды Чичиков. «Тыңлагыз әле, анакай. Сез яхшылабрак уйлап карагыз: бөлдерәләр бит алар сезне. Алар өчен сез тере исәбеннән имана түлисез...» Карчык, Чичиковның фикеренә кушылып: «Уф, атакай, әйтерең бармы! Өч атна да юк әле менә, йөз илле сумнан артыграк түләдем. Өстәвенә заседатель- не майла», дип куйды. «Менә күрәсез, анакай. Хәзер инде шуны искә алы¬ гыз: моннан соң сезгә заседательне майларга туры кил¬ мәячәк, чөнки алар өчен мин түлим; сез түгел, ә мин; бө¬ тен авырлыкны үз өстемә алам. Мин хәтта купчая кре¬ постьны да үз акчама яздырам, аңлыйсызмы шуны?» Карчык уйга калды. Ул бу эшнең чынлап та файда¬ лы икәнен күрде, тик аның артык яңа, һичбер күрелмә¬ гән эш булганлыгына гына аптырады; шуңа күрә ул: бу мине утыртып китмәгәе, дип бик нык курка башлады; алла белсен, әллә каян, җитмәсә төн уртасында килеп төшкән кеше — кем булмас... «Я, анакай, килештекме?» диде Чичиков. 54
«Ай-Һай, атакай, моңа хәтле үле җаннар сатканым булмады шул бер дә.— Тереләрне сатканым бар, менә- әле өченче ел гына Протопоповка ике кызны йөзәр сумга сатып җибәрдем, рәхмәтләр укыды үзе дә: бик яхшы хезмәтче булып чыкканнар, салфетка суга беләләр, ди». «Шулайдыр, ләкин сүз тереләр турында бармый, алар алла кушканча йөри бирсеннәр. Мин үлгәннәрен сорыйм». «Ай, курка төшәм шул, зарар итәргә туры килмәгәе. Бәлки син, атакай, мине алдый торгансыңдыр, ә алар, белмәссең... артыграк тора торганнардыр». «Тыңлагыз әле, анакай... их, сез нинди, ә! ни бәя то¬ ралар соң алар? Уйлап карагыз: туфрак бит, аңлыйсыз¬ мы, коры туфрак... Сез менә теләсә нинди ташландык, яраксыз әйберне, мәсәлән, гади чүпрәкне алып карагыз, аның да үзенә күрә бәясе бар: аны ичмаса кәгазь фабри¬ касында алалар, ә бу нәрсәгә кирәк? Я, үзегез әйтегез, нәрсәгә кирәк?» «Анысы шулай, дөрес анысы. Бөтенләй бернәрсәгә дә кирәге юк; ләкин мине бернәрсә тотып тора, үлгәннәр- бит инде алар». «Их нинди тумран баш!» дип уйлап алды Чичиков,, ахырында түземеннән чыга башлап: «Менә күндер син аны! Тиргә төшерде каһәр карчык!» Шунда ул кесәсен¬ нән яулык чыгарып, тирен.сөртергә тотынды, аның маң¬ гаена чынлап та тир бәреп чыккан иде. Ләкин Чичиков юкка ачуланды: кайбер хөрмәтле генә, хәтта дәүләт эш- леклесе булып саналган кеше дә эшкә килгәндә нәкъ шушы Коробочка шикелле булып чыга. Башына бернәр¬ сә кереп утырдымы, аны инде һич кенә дә каерып чыга¬ ра алмыйсың; нинди генә ачык дәлилләр китермә, һәм¬ мәсе — стенага бәрелгән резина туп шикелле, кире кайта да тора. Тирен сөрткәннән соң, Чичиков, карчыкны икен¬ че берәр юл белән уңайга китереп булмасмы икән, дигән карарга килде. «Сез, анакай», диде ул: «минем сүзне я аңларга теләмисез, я болай гына, сүз югыннан сүз бул¬ сын дип кенә, сөйлисез... Мин сезгә акча: ассигнация бе¬ лән унбиш сум акча бирәм бит. Аңлыйсызмы? Акча бит ул. Сез аны урамнан таба алмассыз. Я, дөресен генә әй¬ тегез әле, балыгызны күпмедән саттыгыз?» ’ «Потын уникешәрдән». «Бераз гөнаһка барасыз, анакай. Уникешәрдән сат- магансыздыр». «Валлаһи, саттым». 55
«Ләкин беләсезме, бал бит ул, бал. Сез аны ихтимал, күп мәшәкатьләр куеп, тырышып, ел буе җыйгансыздыр; артыннан йөргәнсездер, кортларны интектергәнсездер, аларны кыш буе базда туйдырып чыгаргансыздыр, ә үле җаннарга кешенең ни катышы бар? Биредә сез үз тара¬ фыгыздан бертөрле дә көч сарыф итмәгәнсез, аларның бу дөньяны калдырып, сезнең хуҗалыгыгызга зарар ки¬ терүләре — алла ихтыяры белән эшләнә торган эш. Те¬ гендә сез унике сумны хезмәтегез өчен, тырышлыгыгыз өчен алгансыз, ә биредә бөтенләй юк нәрсә өчен, бушлай аласыз, җитмәсә әле унике сум гына да түгел, ә унбиш сум, өстәвенә көмеш белән генә дә түгел, ә һәммәсен зәң¬ гәр ассигнация 1 белән». Шундый көчле үгетләүдән соң Чичиков инде карчыкның күнүенә шикләнмәс булды. «Шулай да», диде карчык: «ничә әйтсәң дә, мин тәҗ¬ рибәсез кеше, тол хатын шул! азрак сабыр итим булма- са, бәлки купецлар килеп чыгар, бәяләр турында беле¬ шермен». «Страм, страм, анакай! Просто страм! Нәрсә сөйли¬ сез сез, үзегез уйлап карагыз! Аларны кем алсын соң! Я, әйтегез, аның белән ул нәрсә эшләсен?» «Бәлки хуҗалыкта бер-бер эшкә ярап куя торганнар¬ дыр...» дип карчык тагын каршы төште, ләкин сүзен әй¬ теп бетермәде, авызын ачты да, моңа нәрсә әйтер икән дигән шикелле, Чичиковка курку катыш карап тора башлады. «Үлеләрме хуҗалыкта ярый?! Эх-хе, менә бит кая ба¬ рып җиттегез! Бакчагызда төннәрен чыпчыклар куркы¬ тыр өчен ярар дисезме әллә?» «Ходаем, үзең сакла! Син әллә нинди сүзләр сөйли¬ сең!» дип карчык чукынып куйды. «Ә башкача кая куймак буласың тагы? Аннары соң,— сөякләре, каберләре һәммәсе үзегезгә кала, күче¬ рү бары кәгазьдә генә эшләнә бит. Я, булдымы? Ничек? һич булмаса җавап бирегез!» Карчык яңадан уйга калды. «Нәрсә уйлыйсыз сез, Настасья Петровна?» «Чынлап әйтәм, нишләргә кирәклекне һаман төшенеп җитә алмыйм әле мин, булмаса мин сезгә сүс кенә са¬ тыйм». 1 1 Ассигнация — кәгазь акча. Ул вакытларда көмеш акча¬ ның бәясе бер төрле, кәгазь акчаныкы икенче төрле булган. 66
«Нәрсәгә ул сүс? Мин сездән бөтенләй башка нәрсә сорыйм, ә сез миңа сүс тыгасыз! Сүс — сүс көенчә тор¬ сын, икенче килгәндә сүсегезне дә алырмын. Я ничек итәбез, Настасья Петровна?» «Билләһи менә, товары әллә нинди шул, бервакытта: да очрамаган товар!» Чичиков сабырын бөтенләй җуйды, тәмам киртәдән чыкты, ачуыннан урындыкны идәнгә алып бәрде һәм,, шайтан сүзләре катыштырып, сүгенеп куйды. Шайтан дигән сүздән карчыкның коты алынды, ап-ак агарынып: «Ах, исемә төшерә күрмә, аллам сакласын!» дип кычкырып җибәрде. «Әле менә өченче төнне генә төн буе төшемә кереп миңгерәтте, явыз. Гыйбадәттән соң төнгә карта ачып булышкан идем, шуның җәзасы итеп алла җибәрде, күрәсең. Шундый хәшәрәт булып керде төшемә,— мөгезләре үгез мөгезеннән дә озын¬ рак». «Мин шуңа гаҗәпләнәм: ничек әле алар сезнең төше¬ гезгә дистәсе белән кермиләр. Үзебезнең христиан дине кушканча, мин сезгә яхшылык эшләү теләгендә идем: бакчи, мин әйтәм, ятим бер хатын интегеп яши, җәфа чигә... болай булгач, ник шунда бөтен-бөтен авылыгыз белән кадалып китмисез!..» Карчык, куркып, тагцн Чичиковка карады: «Ах, нинди сүзләр сөйлисең син!» диде. «Сезнең белән башка сүз табып та булмый! Чынлап та, әдәпле генә итеп әйткәндә, печән өстендә ята торган этмени, үзе дә ашамый, башкаларга да бирми. Мин сез¬ дән төрле хуҗалык продуктлары да алмакчы идем югый¬ сә, чөнки мин казнага пудрәт тә торгызам...» Чичиков бераз гына ялганлап җибәрде. Бу гәрчә болай гына, ал¬ дан һичбер максат күзәтми генә эшләнсә дә, көтмәгәндә' уңышлы чыкты. Казна пудрәте дигән сүз Настасья Пет- ровнага бик нык тәэсир итте, һәм ул инде үтенгәнсымак тавыш белән: «Нәрсәгә син шул кадәр ачуландың әле! Шундый ачучан икәнеңне башта белгән булсам, бөтен¬ ләй карышмаган булыр идем!» диде. «Ачуланырсың да шул! Эш сукыр бер тиенгә торыр¬ лык түгел, ә шуның өчен ачуланырга туры килә!» «Ярый, ал, мин унбиш сум ассигнациягә бирергә ри¬ за! Ләкин кара аны, атакай, пудрәт турында Зйтәм: әгәр арыш яки карабодай оны-фәлән, яисә ярмамы, итме алырга туры килсә, син инде зинһар рәнҗетә күрмә». 57
«Юк, анакай, рәнҗетмәм», диде Чичиков һәм битен¬ нән чишмәдәй аккан тирен сөртте. Шуннан соң карчык¬ тан: купчая крепостька кул куяр өчен һәм гомумән эшне җиренә җиткерү өчен шәһәрдә вәкил булырлык бер-бер ышанычлы кешегез яки танышыгыз юкмы, дип сорашты. «Ник булмасын, протопопның, Кирил атаның улы пала¬ тада хезмәт итә», диде Коробочка. Чичиков аннан шул кешегә вәкаләт хаты язуны үтенде һәм, артык мәшәкать¬ ләмәс өчен, хәтта үзе язарга тотынды. Шул арада Коробочка бол ай уйлады: «Яхшы булыр иде әгәр ул казнага миннән он белән ит алса, тукта, моны бераз юмаларга кирәк булыр: кичә кич камыр калган иде бит, барыйм да Фетиньяга әйтим, ■белен пешерсен; төче камырга йомырка пирогы пешереп алганда да яхшы булыр, минекеләр аны бик яхшы пе¬ шерәләр, вакытны да күп алмый». Хозяйка, шул уйла¬ рын эшкә ашыру өчен пирог өстенә башка ыбыр-чыбыр¬ лар да хәзерләтү теләге белән булса кирәк, бүлмәдән чыкты; ә Чичиков, шкатулкасыннан кәгазьләр алырга дип, үзенең төн кунган бүлмәсенә керде. Бүлмә инде күптән җыештырылган, кабарып торган түшәкләр чыгарылган, диван алдына өстәл куелган, аңа ашъяулык җәелгән иде. Чичиков шкатулкасын шул өстәлгә китереп куйды да бераз ял итеп алды, чөнки үзенең манма тиргә бат¬ канын сизде: аның бөтен өс-башы — күлмәгеннән алып ■оекларына кадәр — юеш иде. «Тәмам алҗытты бит, ләгънәт төшкере карчык!» диде ул бераз хәл алгач, шун¬ нан соң шкатулкасын ачты. Автор белеп үк тора, кызык¬ сынудан укучылар хәтта шкатулканың эчке төзелешен, планын белергә теләячәкләр. Андый теләк бар икән, ник канәгатьләндермәскә! Рәхим итегез, менә аның эчке төзелеше: нәкъ уртада сабын савыты, аның артын¬ да бритвалар өчен тар гына алты-җиде озынча бүлек; аннары ком савыты ', кара савыты өчен дүртпочмаклы вак бүлекләр тезелеп киткән, алар арасына каләм, сур¬ гуч һәм башка шундый озынча әйберләр өчен чокырлар уелган; болардан тыш кыскарак әйберләр салу өчен, та¬ гын әллә никадәр бүлек эшләнгән: капкачлысы да бар, 1 Элекке заманда киптергеч кәгазьне белмәгәннәр; кара белән ■язган язуны киптерү өчен, аның өстенә ком сипкәннәр; ком — бо¬ рыч савыты шикелле тишекле махсус савытта йөртелгән. 58
капкачсызы да; боларына, истәлек өчен дип, визит би¬ летлары, җеназа билетлары, театр билетлары һәм башка шундый нәрсәләр тутырылган. Менә шундый күп бүлек¬ ләрдән торган ящик — алына торган итеп эшләнгән; аның астына берничә кип табаклы кәгазь урнаштырыл¬ ган, аннан да аста кечкенә бер яшерен тартма — акча тартмасы — шкатулканың кабыргасыннан сиздерми генә ачыла торган тартма бар, аны исә Чичиков һәрвакыт бик тиз ача да шул минутта ук ябып та куя, шуңа күрә анда күпме акча барлыгын тәгаен генә әйтүе кыен. Чи¬ чиков каләмен очлап алды 1 да шунда ук язарга кереште. Шул арада хозяйка керде. «Ящигың бик әйбәт икән, атакай», диде ул аның яны¬ на утырып. «Шәт, Москвада алгансыңдыр инде?» «Москвада», диде Чичиков язуын дәвам итеп. «Мин белеп үк торам: анда һәммә эшне яхшы баш¬ каралар. Өченче ел аннан минем сеңел балаларга җы¬ лы итекләр алып кайткан иде, товары шундый нык бул¬ ды, әле дә кияләр. Аллакаем, синең гербовый кәгазең1 2 бик күп икән!» дип дәвам итте карчык шкатулканың эченә күз салып. Чыннан да анда гербовый кәгазь аз түгел иде. «Берәр табагын бүләк итәр идең! Кәгазьгә бик аптырыйм, судка гариза бирергә туры килсә, язар әй¬ бер юк». Чичиков аңарга, бу андый кәгазь түгел, ә купчая кре¬ пость яза торган кәгазь, гариза язу өчен эшләнмәгән, дип аңлатып бирде. Шулай да, карчыкны тынычландыру өчен, ул аңа бер сумлык ниндидер бер табак кәгазь алып бирде. Язып бетергәч, карчыктан кул куярга үтенде, мужиклар¬ ның кечкенә генә исемлеген язып бирүне сорады. Ләкин алпавыт хатынның бер төрле дә исемлек төзеп, язып бар¬ маганлыгы, мужикларның һәммәсен хәтердән белгәнлеге ачылды. Чичиков аны шунда ук мужикларның исемнәрен әйтеп чыгарга мәҗбүр итте. Крестьяннарның фамилиялә¬ ре, бигрәк тә аларның кушаматлары Чичиковны бераз таңга калдырды, карчык әйткән саен ул башта гаҗәплә¬ 1 Ул заманда каз каурыеннан ясалган каләмнәр белән язган¬ нар һәм һәрвакыт язар алдыннан очлый торган булганнар. 2 Гербовый кәгазь — дәүләт гербы төшерелгән кәгазь: ул замандагы закон буенча, күп кенә документлар, шул исәптән милек алу турындагы документлар да, махсус гербовый кәгазьгә язылырга тиеш булганнар. 59
неп туктап торды, шуннан соң гына язды. Бигрәк тә аны ниндидер Пётр Савельевич Неуважай-Корыто гаҗәплән¬ дерде, моны ишеткәч, ул: «Ай-Һай, озын икән!» дип куйды. Икенче берәүнең исеменә «Коровий кирпич» дигән сүз өстәлгән, ә кайсыберсе туп-туры: Тәгәрмәч Иван дип атала иде. Язып бетәрәк, Чичиков бүлмәдәге һаваны җиңелчә генә иснәп бакты һәм тәмле генә ис — кызган май исе сизде. «Аштан рәхим итүегезне үтенәм», диде хозяйка. Чи¬ чиков борылып карады; өстәлгә инде гөмбәләр, пирожки- лар, һәртөрле печеньелар, беленнәр, кабартмалар тезелеп куелган иде: суганлысы дисеңме, мәклесе, эремчеклесе, балыклысы дисеңме,— ниндие генә юк. «Төче камырдан йомырка пирогы!» диде хозяйка. Чичиков төче камырлы йомырка пирогына таба үрел¬ де һәм шунда ук, яртысыннан күбрәген ашагач, аны мак¬ тап куйды. Чынлап та пирог тәмсез түгел иде, ә инде кар¬ чык белән мәшмәшә килеп тарткалашканнан соң ул биг¬ рәк тә тәмле тоелды. «Беленнән дә җитеш», диде хозяйка. Моңа җавап итеп Чичиков, өч беленне бергә бөкләп, майга манып алды да, авызына тыгып җибәрде, иреннә¬ рен, кулларын салфетка белән сөртеп куйды. Шулай өч- дүрт тапкыр кабатлагач, хозяйкадан: минем бричканы җигәргә кушсагыз яхшы булыр иде, дип үтенде. Настасья Петровна шунда ук Фетиньяны чыгарып җибәрде, шунда бергә тагын кайнар белен дә алып керергә кушты. Чичиков, яңа керткән кайнар беленгә тотынып: «Сезнең, анакай, беленегез бик тәмле була икән», диде. «Әйе, минем кешеләрем беленне бик яхшы пешерә¬ ләр», диде хозяйка: «тик шунысы бәла, иген уңмый, оны бик шәптән түгел...» Чичиков инде картузын ала башла¬ ган иде, моны күреп, карчык: «Нигә, атакай, бу кадәр ашыгасыз? Бричкагыз җигелмәгән бит әле» диде. «Җигәрләр, анакай, җигәрләр. Минем кешеләрем бик тиз җигәләр». «Сез инде, зинһар, пудрәт турында оныта күрмәгез». «Онытмам, онытмам», диде Чичиков ишектән чык¬ канда. «Ә дуңгыз мае алмыйсызмы?» диде хозяйка Чичиков артыннан ияреп. «Ник алмаска? Алам, тик соңыннан». «Бәйрәм алдыннан дуңгыз мае да булыр». 60
«Алырбыз, алырбыз, барын да алырбыз, дуңгыз маен да алырбыз». «Бәлки әле кош йоны да кирәк булыр? Филиппов ура¬ засына кош йоны да булачак». «Яхшы, яхшы», диде Чичиков. «Менә күрәсең, атакай, бричкаң әле әзер түгел», диде хозяйка крыльцога чыккач. «Булыр, әзер булыр. Тик сез миңа олы юлга ничек чыгарга икәнен әйтегез». «Нишләргә икән соң», диде хозяйка: «Аңлатуы читен¬ рәк бит әле, борылышлар күп: әллә булмаса юл күрсәтер¬ гә берәр кыз бирергәме үзегезгә. Синең, шәт, кузлаңда аңа утырып барырлык урын булыр бит?» «Нишләп булмасын». «Әйе, шулай гына итәрбез, мин сиңа бер кыз бирермен: юлны белә ул, тик аны, алып китә күрмә, минем шулай бер кызымны купецлар алып киттеләр инде». Чичиков, миннән андый эш булмас, дип карчыкны ышандырды, карчык, инде тынычланып, ишек алдындагы һәммә нәрсәне тикшерергә кереште; күзләрен башта кла- довойдан агач кисмәк белән бал алып чыгучы ключницага текәде, аннан капкада күренгән мужикка күз салды, шу¬ лай итеп әкренләп баштанаяк хуҗалык эшләренә чумды. Ләкин безгә Коробочка турында ник болай озак тукталыр¬ га? Коробочкамы, МаниловаЛ1ы, хуҗалык эшләреме, тү¬ гелме— калып торсын! Дөньяда гаҗәп эшләр ул гына түгел: күңелле әйбер, әгәр озак карап торсаң, күз ачып күз йомган арада күцелсезгә әйләнүе мөмкин, җитмәсә та¬ гы, алла сакласын, башыңа әллә нинди уйлар да керүе их¬ тимал. Бәлкем, хәтта менә болай уйлый башларсың: тук¬ та, Коробочка кешелекнең чиксез мөкәммәлләшүе баскы¬ чында шулкадәр түбән торамыни? Коробочка белән аның сеңелесе арасында чынлап та шул кадәр тирән упкын ята¬ мыни соң? диярсең. Чыннан да кем соң аның ссңелесе? Ә менә кем: ул аристократка; аның йортында хуш ис аңкып тора торган чуен баскычлар, нур чәчеп торган җиз тот¬ калар, кызыл агачтан эшләнгән кыйммәтле мебельләр, ке¬ ләмнәр... ә ул үзе, укый торган китабын тоткан да, авыз ачып исни, тапкыр сүзле, бик яхшы бер светский визит көтә, анда исә аңа үзенең акылы белән мактанырга, үзе¬ нең кискен фикерләрен, мода законнары буенча атна буе¬ на бөтен шәһәрне биләп алучы фикерләрен әйтергә мәй¬ дан ачылачак; нинди фикерләр соң алар? Алар — аның 61
өендә ниләр эшләнеп яту турындагы фикерләр түгел, шу¬ лай ук үзенең имениеләре турында, хуҗалык эшләрен бел¬ мәү аркасында аларның рәтсезләнеп, чыгырыннан чыгып бетүләре турында да түгел, ә бәлки Франциядә нинди по¬ литик алмашыну булырга тору турында, модный католи¬ цизмның нинди юнәлеш алуы турындагы фикерләр. Ләкин калсын! калсын! Бу турыда ник сөйләп торырга инде? Ләкин ни өчен соң уйламый гына, күңелле генә, гамьсез генә торган минутларда, кешенең башына кинәт, үзеннән- үзе, башка төрле сәер фикерләр агымы бәреп керә икән: әле йөзеңнән көлү билгеләре дә китеп бетмәгән, ә инде шул ук кешеләр арасында бөтенләй башка кешегә әвере¬ ләсең, һәм инде йөзеңә башка кыяфәт чыга... «Ә менә бричка да булды!» дип кычкырып җибәрде Чичиков крыльцога таба килгән бричканы күреп: «Нәр¬ сә син, болван, шулкадәр озак мыштырдыйсың? Башың¬ нан кичәгенең похмеле чыгып бетмәгән, күрәсең». Селифан моңа бер җавап та кайтармады. «Хушыгыз, анакай! Ә, сезнең кызыгыз кайда соң?» Коробочка, крыльцо янында басып торган унбер яшь¬ ләр чамасындагы кызга карап: «Әй, Пелагея! Бар, баринга юл күрсәт», дип кычкыр¬ ды. Кызның өстендә манган киндер күлмәк, ялангач аяк¬ лары былчыракка шундый каткан, ерактан караганда итек кигән дип уйларлык иде. Селифан кызга кузлага менеп утырырга булышты, кыз» бер аягы белән баринның баскычына басып, башта аны пычракка буяды, аннан соң гына кузлага менеп, Селифан янына урнашты. Кыз артыннан баскычка Чичиков үзе менде, бричка уңга янтайды, чөнки Чичиков яхшы ук авыр иде, һәм ахырда кереп утырып: «Я, булды! Хушыгыз, ана¬ кай!» диде. Атлар кузгалды. Селифан юл буе йөзен чытып, шуның белән бергә үз эшенә зур игътибар белән карап барды; бер-бер эшто гаепләнгәннән яки эчүдән соң ул һәрвакыт үзен шулай то¬ та иде. Атлар гаҗәп яхшы чистартылганнар. Аларның берсенең моңа хәтле ертык килеш йөргән, сүсләре күренеп торган камыты хәзер бик яхшылап тегелгән иде. Ул бөтен юл буе дәшми барды, тик ара-тирә чыбыркысын шартлату белән генә чикләнде, атларга гыйбрәтле речьләр дә сөй¬ ләмәде, юкса алмачуар аның берәр төрле үгет-нәсихәтен тыңларга тели иде теләвен, чөнки андый вакытта бу сүз¬ чән кучер дилбегәләрне һәркайчан ничектер йомшата, чы¬ 62
быркы да сырт буенда тик форма өчен генә йөри иде. Лә¬ кин бу юлы Селифанның турсайган авызыннан гел бер¬ төрле, күңелсез сүзләр генә чыкты: «Я, я карга! йоклама! йоклама!» дип кенә кычкырды ул. Хәтта туры ат белән заседательнең дә аңардан бертөрле дә: ни ягымлы, ни их¬ тирамлы сүз ишетмәүдән эчләре пошып барды. Алмачуар- үзенең киң һәм йомшак җирләренә әледән-әле шыксыз чы¬ быркы төшкәнен сизде. Шундый чакларда ул колакларын бераз җыя төшеп: «Кара син аны, ничек кыздыра! Белә бит үзе дә кая сугарга! Бер дә арка буена сыптырмый, гел авырта торган җирне сайлый, я колакка эләктереп ала,, я корсак астын чеметтерә», дип уйлады эченнән генә. Селифан яңгырдан соң ямь-яшел булып матурланып киткән басулар арасында каралып күренгән юлга чыбыр¬ кысы белән күрсәтеп, үз янында утырган кыздан коры: гына: «Кайсы якка, уңгамы?» дип сорады. «Юк, юк, мин үзем күрсәтермен», диде кыз. Юл чатына якынлашкач, Селифан тагын: «Я, кайсы якка соң?» дип сорады. «Менә шушылайга», диде кыз кулы белән күрсәтеп. «Эх, син! Шул уң як була бит инде: уң белән сулны- белмисең!» диде аңа Селифан. Көн гәрчә бик яхшы булса да, юл шулкадәр пычран¬ ган иде,— озакламый бричка тәгәрмәчләре киезгә төрен¬ гән шикелле булдылар, шул сәбәптән экипаж шактый авырайды; өстәвенә туфрагы да балчыклы һәм ябышкак, булып чыкты, һәр ике сәбәп аркасында юлчылар басу юлыннан төш җитми котыла алмадылар. Кыз булмаса*. тагы да соңгарак калган булырлар иде әле; чөнки юллар, капчыктан селкеп чыгарган кыслалар шикелле, бөтен якка таралалар, Селифанга исә, бу юлы инде бер дә гаебе бул- маса да, адашырга туры киләчәк иде. Тиздән кызый ерак¬ та каралып торган каралтыга күрсәтеп: «Әнә олы юл!»- диде. «Ә каралтысы нәрсә?» дип сорады Селифан. «Трактир», диде кыз. «Ярый, без хәзер үзебез дә барып җитәрбез, бар инде өеңә ычкын», диде Селифан кызга. Ул, атларны туктатып, аңа төшәргә булышты, ахырда- теш арасыннан гына: «Эх син, кара тәпи!» дип куйды. Чичиков аңа чирек тиен акча бирде, һәм кыз, кузлада утырып бару кадәресенә дә шатланып, өенә ычкынды. 63-
IVБҮЛЕК Трактир янына җиткәч, Чичиков туктарга кушты; мо¬ ның ике сәбәбе бар: беренчедән, атларны ял иттерергә, икенчедән, үзенә дә бераз тамак ялгап алырга кирәк иде. Ләкин шул кадәресен әйтергә кирәк, автор мондый төр кешеләрнең аппетитларына, ашауларына бик кызыга. Ә инде Петербургта, Москвада киң кулга яшәүче әфәнде¬ ләр, иртәгә нәрсә ашарга икән, берсекөнгә нинди обед хә¬ зерләтергә икән дип уйланып вакыт үткәрә торган, ул обедны башта авызларына пилюля капмыйча ашарга ке¬ решми торган, устрицалар, диңгез үрмәкүчләре һәм баш¬ ка шундый искиткеч нәрсәләр йота торган, ә соңыннан Карлсбад яки Кавказ курортларына юнәлә торган әфәнде¬ ләр автор өчен берни тормыйлар. Юк, бу әфәнделәр автор күңелендә бервакытта да көнләшү уятмадылар. Ләкин урта кул әфәнделәр — бөтенләй башка; алар бер станция¬ дә ветчина сорап алалар, икенчесендә дуңгыз баласы, өченчесендә осетрина кисәге, яки томалап, суганлап пеше¬ релгән казылык таләп итәләр, ә аннары, вакыт белән дә, башка нәрсә белән дә һичбер хисаплашып тормыйча, өстәл янына барып утыралар да, чөгә һәм шамбы балы¬ гыннан, балык бизе сыекларыннан торган уханы растегай ■белән яки җәен пирогы белән сыптыра башлыйлар, теш¬ ләре тегермән ташымыни, хәтта карап торган кешенең дә аппетиты ачылып, ашыйсы килә башлар,— менә мондый әфәнделәргә ходай чынлап та кызыгырлык карын биргән. Киң кулга яшәүче әфәнделәрнең күп кенәсе, урта кул әфәнделәрнеке шикелле карын булдыру өчен, үзләренең барлык крестьяннарының, имениеләренец, ягъни залогка салынганнарының да, салынмаганнарының да яртысын, аларга кертелгән барлык европача һәм русча яңалыклар ■белән берлектә, «эһ» тә итми, бирер иде, ләкин шунысы кызганыч ки, урта кул әфәнденеке шикелле карынны бер¬ нинди акчага да, яңартылган яки яңартылмаган имение бәрабәренә дә алып булмый. Чичиков каралып беткән агач трактирның тар гына, кунакчыл крыльцосы алдына керде, крыльцоның агач ба¬ ганалары борынгы чиркәү шәмдәлләрен хәтерләтәләр иде. Трактир үзе гади рус крестьяны өе төсле дип әйтерлек, тик бераз зурлыгы гына бар. Яңа тактадан сырлап эшләнгән карнизлар, тәрәзә наличниклары, аның коңгырт стена- -64
лары фонында матур булып, нык аерылып торалар, тәрә¬ зә капкачларына гөлле чүлмәк рәсемнәре төшерелгән иде. Тар гына агач баскычтан менеп, киң өйалдына кергәч, Чичиков шыгырдап ачыла торган ишеккә һәм бизәкле ситсы күлмәк кигән юан карчыкка тап булды, карчык исә пны: «Бирегә рәхим итегез!» дип каршылады. Бүлмәдәге һәммә нәрсә иске танышларча, ягъни олы юл буйларын¬ дагы кечерәк кенә агач трактирларда һәркемгә очрый тор¬ ган нәрсәләр иде, мәсәлән: күгәреп беткән самовар, нарат бүрәнәдән шоп-шома итеп юнып эшләнгән стеналар, поч¬ макта —- чәйнекләр, чынаяклар тезелгән өчпочмаклы шкаф, тәре алдында — зәңгәр һәм кызыл тасмалар белән асып куйган фарфордан эшләнгән алтынланган йомырка¬ лар, күптән түгел балалаган песи, ике күзне дүрт итеп, ә йөзне кабартмадай күпертеп күрсәтә торган көзге, ни¬ һаять, шул ук тәре тирәсенә исле үләннәр, канәфер чәчәге бәйләме эленгән, һәм алар шулкадәр нык кипкәннәр, иснәргә теләгән кеше төчкерүдән башка бер ләззәт тә тап¬ маслык иде. Чичиков, басып торган карчыкка карап: «Дуңгыз баласы бармы?» дип сорады. «Бар». «Керән һәм каймак беләнме?» «Керән һәм каймак белән». «Китер әле миңа шуны!» Карчык хәстәрләргә тотынды: тәлинкә белән салфет¬ ка китерде, ләкин салфетка шундый нык крахмалланган, кипкән кабык кебек катып тора иде; аннары саргаеп бет¬ кән сөяк саплы, пәкедәй тар пычак, ике җәпле чәнечке һәм өстәлгә бер дә генә туры утыртып булмый торган гарип тоз савыты китереп куйды. Безнең герой гадәт буенча шунда ук аның белән сүзгә керешеп, сораштыра да башлады: трактирны кем тота, үзеңме, әллә хуҗамы, күпме доход бирә, улларыгыз үзе¬ гез белән торалармы, зурысы егет кешеме, әллә өйләнгән¬ ме, кемгә өйләнгән, зур приданлыгамы, әллә түгелме, каен¬ атасы ошаттымы, туйда бүләк аз алган өчен ачуы чык¬ мадымы? дип берсен дә калдырмый сорашып чыкты. Бил¬ геле инде, якын-тирәдә нинди алпавытлар барлыгы белән дә кызыксынды, биредә төрле алпавытлар барлыгын бел¬ де; Блохин, Почитаев, Мыльной, полковник Чепраков, Со- бакевич. «Ә! Собакевичны беләсеңмени?» дип сорады Чи¬ чиков, карчык аңа шунда ук Собакевичны гына түгел, 0516. Үле жаннар — 5 65
Маниловны да белгәнлеген, Маниловның Собакевичка ка¬ раганда әдәплерәк икәнлеген әйтте: шунда ук тавык пеше¬ рергә куша, бозау ите дә сорый, әгәр тәкә бавыры булса, тәкә бавырын да калдырмый, ләкин һәммәсеннән авыз итеп кенә карый, ә Собакевич бер генә төр ала, аның ка¬ равы бетерми туктамый, хәтта шул ук бәягә өстәп ките¬ рергә дә куша, диде. • Чичиков шулай сөйләшә-сөйләшә дуңгыз баласын ашап бетереп торганда, тышта якынлашып килгән нинди¬ дер экипаж тавышы ишетелде. Ул тәрәзәгә карады, трак¬ тир алдына чибәр генә өч ат җигелгән җиңелчә бричка килеп туктаганын күрде. Бричкадан ниндидер ике ир төште. Берсе озын буйлы, ак чырайлы; икенчесе бераз тә¬ бәнәгрәк һәм коңгырт йөзле иде. Ак чырайлысының өстен¬ дә күксел венгерка ', коңгырт йөзлесе буйлы архалук1 2 ки¬ гән. Ерактан тагын бер буш арба күренде, аны ниндидер озын йонлы дүрт ат өстерәп килә, камытлары ертык, сбруй¬ лары юкәдән иде. Ак чырайлысы шунда ук баскычтан югары менеп китте; ә коңгырт йөзлесе бричкадан нәр¬ сәдер эзләп, капшанып калды, шул ук вакытта хезмәтче¬ се белән дә сөйләште, һәм арттан килгән арбага кул бол¬ гады. Аның тавышы Чичиковка бераз таныш кебек тоел¬ ды. Ул аны төсмерләмәкче булып карап торган арада, ак чырайлысы инде ишектән килеп тә керде. Бу — озын буй¬ лы, сары мыеклы, ябык битле, ягъни, халык телендә йөр¬ телгәнчә әйтсәк, таушалганрак бер кеше иде. Аның янган йөзелә карап, бу кеше, ихтимал, дары төтене белән таныш булмаса да, һәрхәлдә тәмәке төтене белән яхшы таныш икән дигән нәтиҗә ясарга була иде. Ул Чичиковка әдәпле генә итеп баш иде, Чичиков та аңа шундый ук җавап кай¬ тарды. Алар бәлки берничә минут эчендә сөйләшеп, яхшы ук танышып та киткән булырлар иде, чөнки инде башы башланган, һәр икесе бер үк вакытта диярлек: кичәге яң¬ гырдан соң юлдагы тузанның бөтенләй басылганлыгы, хә¬ зер инде юлда салкынча һәм күңелле икәнлек турында үз карашларын әйткәннәр иде, ләкин шул вакыт юлаучының коңгырт йөзле иптәше килеп керде, һәм ул башындагы картузын өстәлгә ыргытып, куе кара чәчләрен кулы белән егетләрчә кабартып куйды. Бу — урта буйлы, килешле 1 Венгерка — күкрәк турысына аркылы тасмалар теккәк куртка. 2 Архалук — чикмәннең бер төре. бб
генә буй-сынлы, күпереп торган ал йөзле, кар кебек ап-ак тешле, сумаладай кара бакенбардлы, тазалыгы йөзенә чыккан, чиертсәң каны чыгарга торган бер кеше иде. Ул, Чичиковны күрү белән кулларын җәеп: «Ба, ба, ба! Каян җил ташлады сине?» дип кинәт кычкырып җибәрде. Бу теге вакытта прокурорда Чичиков белән бергә мәҗ¬ лестә булган Ноздрев иде, шул вакыт берничә минут эчен¬ дә Чичиков белән танышып алып, Чичиков тарафыннан һичбер сылтау белдермәүгә карамастан, аңарга син дип дәшә башлаган Ноздрев менә шушы иде инде. «1\ая бардың?» дип сорады Ноздрев һәм, җавап көт¬ мичә үк, сүзен дәвам итте: «Ә мин, туган, ярминкәдән кай¬ тып киләм. Тәбрик ит: көлем күккә очты, отылдым! Ыша¬ насыңмы, үз гомеремдә дә болай отылганым юк иде. Олау яллап кайтырга туры килде! Юри генә кара менә тәрәзә¬ дән!» Шунда ул кулы белән Чичиковның башын бөкте, тегесе башын тәрәзә рамасына бәрә язып калды. «Күр, әнә нинди өтекләр! көчкә китереп җиткерделәр, ләгънәт төшкерләре, юлда менә моның бричкасына күчеп утырыр¬ га туры килде». Шулай дип Ноздрев бармагы белән төр¬ теп иптәшен күрсәтте. «Ә сез әле таныш түгелмени? Та¬ ныш булыгыз, минем җизни Мижуев! Без аның белән бү¬ ген иртән гел синең турыда сөйләштек. «Кара да тор», мин әйтәм, «без бүген Чичиковны очратачакбыз», дим. Йх, туган, белсәң иде, мин шундый отылдым! Ышанасыңмы, дүрт юртак китте, бернәрсәм калмады. Минем бит хәзер сәгатем дә, сәгать чылбырым да юк...» Чичиков аңа карап алды, чынлап та аның сәгате дә, сәгать чылбыры да юк иде. Хәтта аның бер як бакенбарды да икенчесеннән бер¬ аз кыскарак, сирәгрәк шикелле күренде. «Ә бит кесәмдә тагын егерме генә сум акча булган булса,— һич артык түгел, бары егерме сум булса,— һәммәсен кире кайтара идем, өстәвенә әле, билләһи дип әйтәм, кесәгә бик әйбәт¬ ләп кенә утыз меңне дә салып куя идем». «Син теге вакытта да шулай дигән идең, ә мин биргән илле сумны шул минутта ук оттырдың», диде аңа җизнәсе. «Оттырмас идем! Валлаһи дип әйтәм, оттырмас идем! Үзем ахмаклык эшләмәгән булсам, чынлап әйтәм, оттыр¬ мый идем. Пароледәй соң каһәр төшкере җиделе белән уткага 1 бармаган булсам, бөтен банкны сыптырып ала идем». ■Пароле, утка — карта уены терминнары; пароле — ставканы бермә-бер арттыру, утка — ставкага тагын кушу. 5* 67
«Шулай да сыптырып ала алмадың бит», диде җиз- нәсе. «Ала алмадым шул, ни өчен дисәң, соңгарак калдым. Ә син теге майор яхшы уйный днп уйлыйсыңмы?» «Яхшымы, яхшы түгелме, шулай да ул сине отты». «Исең киткән, алай мин дә отам аны. Юк, ул менә дуб¬ лет белән уйнап карасын иде, шунда мин күрер идем, кү¬ рер идем аның нинди уйнаучы икәнен! Аның каравы, Чи¬ чиков туган, беренче көннәрне менә типтердек ичмасам! Чын-чын, ярминкә ифрат яхшы иде. Купецлар, үзләре үк мондый ярминкә һич булганы юк иде, дип сөйләделәр. Минем үземнең дә алып барган бөтен нәрсәм яхшы бәя¬ дән сатылды. Их, туган! Шундый типтердек. Менә әле дә, искә төшерсәң... шайтан алгыры, кызганыч, тик син генә булмадың. Беләсеңме, шәһәрдән өч кенә чакрымда дра¬ гунский полк бар иде. Ышанасыңмы, ул, мин сиңа әйтсәм, офицерлар,— офицерлар гына да 40 кеше иде; ничек эчәр¬ гә тотынганны белсәң иде, туган... Штабс-ротмистр Поце¬ луев бар иде... Шундый һәйбәт кеше! Мыекларын, туган¬ кай, күрсәң иде син аның! Бордоны 1 бурдашка дип кенә йөртә. «Китер әле, энем, бурдашканы!» ди. Ә поручик Кувшинников... их, туган, нинди сөйкемле кеше! Менә, ич¬ масам, типтергеч дисәң дә ярый. Без гел аның белән бергә булдык.. Ә Пономарев — безгә шундый аракы җибәрде! Син аны хәтергә алып куй, мошенник кеше ул, аның кибе¬ теннән бернәрсә дә алырга ярамый: аракыга җыен чүп- чар куша: сандал дисеңме, көйдерелгән бөкеме, хәтта эт миләшен дә куша, кабахәт, ә инде аргы бүлмәдән берәр генә бутылка булса да алып чыгып бирсә, анысын ул осо¬ бый дип йөртә,— үзеңне, туган, оҗмахта кебек хис итәсең. Без эчкән шампанскийны әйтсәң,— аның янында губерна¬ торныкы квас кына. Клико гына түгел, ә ниндидер клико матрадура,—двойной клико1 2, белдеңме... Аннары соң бер бутылка французскийны табып бирде: бонбон дип йөр¬ телә. Исе дисеңме? Нинди генә чәчәк исе килми аннан. Менә типтердек дисәң дә ярый... Бездән соң ниндидер ■бер князь килде, кибеткә шампанский алырга җибәргән икән, бөтен шәһәрендә бер бутылка шампанский калма¬ ган, барын да офицерлар эчеп бетергәннәр. Ышанасыңмы, 1 Бордо — Франциядә шәһәр исеме; кызыл аракы заводлары- үзәге. Бу урында кызыл аракыга әйтелә. Клико — шампанский сорты; двойной клико — иң яхшы сорт. 68
бер обед ашаганчы мин бер үзем унҗиде бутылка шам¬ панский эчеп бетергәнмен!» «Унҗиде бутылка эчә алмыйсың инде анысы», диде аңа җизнәсе. «һичбер арттырмый әйтәм, эчтем», диде Ноздрев. «Сип теләсәң ни сөйлә, ә мин әйтәм, унны да эчеп бе¬ терә алмыйсың». «Бәхәсенә керешәсеңме,— эчәм». «Нигә бәхәсләшергә?» «Сал әйдә шәһәрдә алган мылтыгыңны». «Салмыйм». «Сал дим мин сиңа, юри генә сынап кара!» «Сынап карарга да теләмим». «Мылтыгың, башындагы бүрегең шикелле, оча иде шул. Эх, туган Чичиков, булмадың бит син дә шунда. Бе¬ леп торам, син поручик Кувшинниковтан һич тә аерыла алмаган булыр идең. Менә килешер идегез сез аның бе¬ лән. Ул сиңа прокурор, я булмаса безнең шәһәрнең бер тиен өчен калтырап торучы саран йолкышлары түгел инде. Бу, туганкай, гальбик та уйный, банчишко1 да уй¬ ный, ни генә телисең. Их, Чичиков, килсәң ни була иде. Дөресе генә — свинтус син, хайван көтүчесе! Үп мине, җа¬ ным, үлеп яратам сине! Мижуев, карачы: алла туры ки¬ терде бит: юкса ул миңа ием дә, мин аңа кем? Ул каян килгәндер, алла белсен, ә мин менә биредә яшим... Ул, мин сиңа әйтсәм, туган, кареталарның күплеген, һәммәсе en gros 1 2. Фортункага 3 катнашып, ике банка помада, бер чы¬ наяк, бер гитара отып алдым; соңыннан тагы салган идем, отылдым, каналья, өстәвенә алты сум кесәдән чыгып китте. Белсәң иде, Кувшинников нинди өстерәлгеч кеше! Без аның белән бөтен балларда диярлек булдык. Арада бер дама бар иде: киенүе дисәң — рюши дә трюши4 генә, шайтан белсен, тагын нәрсәләр... Эх, шайтан алгыры, дим эчемнән генә! Ә Кувшинников, әрсезләнеп, аның янына ба¬ рып утырды да, французчалатып сиптерә тегеңә компли¬ ментны... Ышанасыңмы, простой хатыннарны һич үткәр¬ гәне юк. Ә мондыйны ул җир җиләгеннән авыз итү дип атый. Шундый шәп балыклар китергәннәр иде, берне 1 Гальбик, б а и ч и ш к о — карта уены. 2 Е п gros (французча)— бик күп. 3 Фортунка — лотерея уены. 4 Р ю ш и, трюши — күлмәк оборкалары. 69
монда да алып кайттым. Ярый эле, акча бетмәс борын алып калганмын. Син хәзер кая барасың?» «Ә, минме? Бер кешегә барам», диде Чичиков. «Нәрсәгә сиңа ул кеше, ташла син аны! Әйдә миңа- барабыз!» «Юк, булмый, эшем бар». «Я, таптың эш! Уйлап чыгарасың шунда! Ах син Опо- делдок Иванович!» «Чынлап, эш бар, хәтта бик кирәкле эш». «Бәхәскә керешәм, алдыйсың! Я әйт, кемгә барасың?» «Әйтик, Собакевичка». Ноздрев кычкырып, буылып-буылып көләргә тотын¬ ды, аның бу көлүе — шикәрдәй ак тешләренең һәммәсен күрсәтеп, яңакларын калтыратып көлүче яшь һәм таза ке¬ шеләр көлүенә, өч бүлмә ашасында йоклап яткан кешене дә уянырга мәж,бүр итеп, аны: «ай, тамагыңа таш керсә- че!» дип сукрандыра торган көлүгә охшый иде. Чичиков, мондый көлүдән бераз ризасызлык күрсә¬ теп: «Ә нәрсәсе көлке аның?» дип сорады. Ләкин Ноздрев бөтен көченә көлүен дәвам итте һәм: «ой, кызганыгыз, шартлыйм көлеп!» дип сөйләнде. «һич көләр нәрсә юк: мин аңа сүз бирдем», диде Чи¬ чиков. «Уйлап кара, әгәр аңа барсаң, бөтен гомереңә үкенә¬ чәксең бит син, шундый саран тәре бит ул! Синең харак¬ терыңны беләм бит мин, әгәр син анда банчишко уйнар¬ мын дип яки берәр бутылка бонбон фәлән эчәрмен дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Тыңла әле, туган: шайта¬ нымамы ул Собакевич, киттек миңа! Шундый балык бе¬ лән сыйлармын үзеңне! Әлеге әрсез Пономарев инде, аякка егыла язды: сезнең өчен генә калдырдым, бөтен ярмин¬ кәне йөреп чыксагыз да мондыйны тапмассыз, ди. Әмма алдакчы кеше инде үзе. Мин аның үзенә дә әйттем: сез, мин әйтәм, безнең откупщик белән беренче мошенник¬ лар! Сакалын сыйпый да көлә, хәйләкәр. Без Кувшинни¬ ков белән һәр көн аның кибетендә ашый идек. Ах, туган, мин сиңа әйтергә онытканмын: беләм, син хәзер чат ябыша¬ чаксың, ләкин алдан әйтеп куям, мин аны сиңа ун меңгә дә бирмим. Әй, Порфирий!» Ул, тәрәзә янына барып, үзенең хезмәтчесенә кычкырды; хезмәтче исә бер кулына пычак, икенчесенә икмәк катысы һәм бер кисәк балык тотып то¬ ра,— ул аны, бричкадан нәрсәдер эзләгән чакта, сиздер¬ мәстән кисеп алган иде. «Әй, Порфирий, көчекне керт әле 70
монда!» дип кычкырды Ноздрев. Ә Чичиковка карап бо¬ лай дәвам итте: «Менә көчек дисәң дә көчек! Урланган нәрсәдер, югыйсә бернинди бәягә дә бирәсе түгел иде хуҗасы. Мин аңа бурлы бияне бирергә булдым, хәтерли¬ сеңме, теге Хвостыревтан алмашып алган идем бит...» Ләкин Чичиковның бурлы бияне дә, Хвостыревны да гоме¬ рендә дә күргәне юк иде. Шул вакыт аның янына карчык килеп: «Барин! берәр нәрсә ашап алырга теләмисезме?» дип сорады. «Юк. теләмим. Их, туган, ничек типтердек! Хәер, бер рюмка аракы китер алайса, нинди аракың бар?» «Әнисле бар», диде карчык. «Ярый, китер шуны», диде Ноздрев. «Алай булса, миңа да бер рюмка китер!», диде аның җизнәсе. «Театрда бер артистка чыгып җырлады, канарейдан бер дә ким түгел, каналья! Минем янда утырган Кувшин¬ ников әйтә: «Менә, туган, мондый җир җиләктән авыз итәсе иде!» ди. Балаганнар гына да илледән артык бул¬ гандыр. Фенарди 1 дүрт сәгать буе тегермән канаты уры¬ нына әйләнеп торды». Шул арада ул карчык китергән рюмканы эчеп җибәрде, үз кулыннан эчкәне өчен карчык аңа түбәнчелек белән баш иеп китте. Ишектән көчек алып кергән Порфирийны күреп: «Ә, китер әле бирегә!» дип кычкырды Ноздрев. Порфи¬ рий да өстенә баринныкы кебек үк ниндидер сырган арха¬ лук кигән, ләкин аныкы тагын да майлана төшкән иде. «Китер, куй менә шунда идәнгә!». Порфирий көчекне идәнгә куйды, көчек, дүрт аягын дүрт якка җибәреп, иснәнергә кереште. Ноздрев, аның аркасыннан эләктереп, бераз күтәрә төште дә: «Менә бу көчек!» диде. Ләкин көчек шактый кызганыч тавыш белән чинап җибәрде. Ноздрев бик җентекләп аның корсак астын карады һәм Порфирийга борылып: «Син һаман мин әйткәнне эшләмәгәнсең, әйбәтләп тарау турында уйлап та кара¬ магансың икән!» диде. «Юк, мин аны тараган идем». «Алайса бу борчалар каян килгән?» «Белә алмыйм. Бәлкем бричкадан кергәннәрдер». 1 1 Фенарди — циркта уйнаучы акробатның фамилиясе 71
«Ялганлыйсың, ялганлыйсың, беләм мин, тарарга уй¬ лап та карамагансың, ахмак, җитмәсә үз борчаларыңны җибәргәнсең. Менә кара әле, Чичиков, кара, колаклары нинди, тотып кара син аны». «Нигә тотарга, болай да күрәм бит: яхшы нәселдән икән!» дип җавап кайтарды Чичиков. «Юк, син менә юри генә колакларын тотып кара!» Чичиков, аның күңелен табу өчен, көчекнең колакла¬ рын капшап карады да: «Әйе, шәп эт булыр бу», дип куйды. «Ә борыны, сизәсеңме нинди салкын. Тотып кара әле менә». Чичиков, аның хәтерен калдырмас өчен, борынын да тотып карады һәм: «Бик сизгер икән», диде. Ноздрев, сүзен дәвам итеп: «Чын мордаш нәселе, дө¬ ресен әйткәндә, мин мордаш нәселенә 1 күптән теш кайрап йөри идем. Мә, Порфирий, чыгарып куй кире», диде. Порфирий, көчекнең корсак астыннан тотып, аны бричка¬ га алып чыгып китте. «Тыңла, Чичиков, син хәзер һичшиксез миңа барырга тиеш, биш чакрым гына бит, «эһ» дигәнче барып җитәр¬ без, ә аннан, теләсәң, Собакевичка да китәрсең». «Тукта, чынлап та, барыйм булмаса бу Ноздревка», дип уйлап алды Чичиков. «Аның кай җире башкалардан ким, бер дә ким түгел, җитмәсә отылган. Бар якка да бул¬ ган күренә: бәлки аннан бушлай берәр нәрсә эләктереп булмасмы». «Рәхим итегез, барабыз» диде ул: «ләкин озак тотмау шарты белән, минем вакытым кадерле». «Менә монысы ярый, җаным! Менә яхшы, тукта, шу¬ ның өчен үбим әле үзеңне». Алар үбештеләр. «Менә шәп булды: өчәүләп утырабыз да китәбез!» «Юк инде, син мине, зинһар, җибәрә күр, миңа өйгә кайтырга кирәк», диде Мижуев. ' «Сөйләмә юкны, җибәрмим, туган». «Чынлап та, хатын ачуланыр, хәзер инде сиңа менә болар бричкасына күчеп утырырга мөмкин бит». «һич, һич! Китәрмен дип уйлама да!» Мижуев беренче карауда характерында ниндидер ки¬ релек сизелеп торган кешеләрнең берсе иде. Авызыңны ачарга да өлгермисең, андый кешеләр инде бәхәсләшергә хәзер торалар, алар үз фикерләренә ачыктан-ачык каршы килә торган нәрсәләр белән бервакытта да килешмәс төс- 1 1 Мордаш — карсак буйлы, зур башлы нәселле эт. 72
ле, тинтәк кешене бервакытта да акыллы дип әйтмәсләр төсле һәм бигрәк тә кеше кураена биергә риза булмас төсле күренәләр; ә чынлыкта исә алар һәрвакыт йомшак характерлы кешеләр булып чыгалар, үзләре үк инкарь ит¬ кән нәрсә белән килешәләр, тинтәк кешене акыллы дип атыйлар, һәм кеше кураена биюдә барыннан да уздыра¬ лар, кыскасы яхшы башлап кабахәт очлыйлар. Мижуевның ниндидер икеләнүле сүзенә каршы Ноз¬ древ бары: «Ерунда!» дип кенә җавап бирде һәм аның ба¬ шына картуз кидерде, шуннан соң теге аның артыннан ия¬ реп тә китте. «Аракы өчен түләмәдегез, барин...» диде карчык. «Ә, яхшы, яхшы, анакай. Кара әле, җизнәкәй! түләче, зинһар. Минем кесәдә бер тиен дә юк». «Күпме сиңа?» дип сорады җизнәсе. «Күп буламы соң, атакай, егерме тиен генә», диде кар¬ чык. «Ялганлыйсың, ялганлыйсың. Бир ун тиен, анысы да бик җитәр». «Азрак булыр, барин», диде карчык, ләкин үзе акчаны рәхмәт укып алды, өстәвенә йөгереп барып аларга ишек ачты. Ул зыян итмәде, чөнки дүрт тапкыр арттырып сора¬ ган иде. Юлаучылар чыгып утырдылар. Чичиковның бричкасы Ноздрев һәм аның җизнәсе утырган бричка белән янәшә барды, шунлыктан алар өчесе дә юл буе иркенләп сөйлә¬ шеп бара алдылар. Алар артыннан Ноздревның ялланган атлар җигелгән коляскасыман нәрсәсе иярде. Ләкин ул әледән-әле артка калып барды. Ул коляскада Порфирий белән көчек утыра иде. Сәяхәтчеләрнең юлда сөйләшкән сүзләре укучы өчен артык кызык булмаганга күрә, без, иң яхшысы, ни дә булса Ноздревның үзе турында сөйлик, чөнки аңа, бик ихтимал, безнең поэмабызда яхшы ук роль башкарырга туры килүе мөмкин. Ноздревның йөзе укучыга инде беркадәр таныш булса кирәк. Андый кешеләрне һәркемгә күп кенә очратырга туры килә. Алар өлгер һәм булган кеше дип йөртеләләр, бала чакта һәм мәктәптә укыганда ук яхшы иптәш исәп¬ ләнәләр, шул ук вакытта алар бик нык тукмала торган бу¬ лалар. Аларның йөзләрендә һәрвакыт ниндидер ачыклык, турылык, булдыклылык күренә. Алар кеше белән бик тиз танышалар, әйләнеп карарга да өлгермисең, алар инде 73
син дип сөйләнә башлыйлар. Дуслашканда мәңгегә дус¬ лашалар дип уйларсың, ләкин һәрвакыт диярлек шул ки¬ леп чыга ки, дуслашкан кеше шул кичне үк мәҗлестә аның белән сугышып китә торган була. Алар һәрвакыт күп сөйләүчән, типтерүчән һәм лихач булалар, күренекле халык алар. Ноздрев унҗиде, егерме яшьләрендә нинди булган булса, утыз биш яшендә дә нәкъ шулай: типтереп яшәргә ярата иде. Өйләнү аны һичбер үзгәртмәде, өстәве¬ нә хатыны ике бала калдырып, озакламый теге дөньяга юнәлде, балаларның исә Ноздревка һич кирәге юк иде. Шулай да аларны чибәр генә бер нянька карый иде. Ноз¬ древ өендә бер көннән артык һич тә утыра алмый. Аның сиз¬ гер борыны кайда ярминкә, кайда мәҗлесләр, баллар бу¬ ласын уннарча чакрымнан сизә, ул инде күз ачып йомган арада анда барып җитә, бәхәсләшә башлый, яшел өстәл тирәсендә тавыш күтәрә, чөнки, барлык башка шундый кешеләрнеке шикелле үк, карта уйнарга һәвәслеге бар иде. Уйнаганда ул, беренче бүлектән укып белгәнебезчә, гөнаһсыз гына, туры гына уйнамый, карта алмаштыру¬ ның күп төрле юлын һәм башка төрле нечкәлекләрне белә, шуның аркасында уен күп вакыт икенче төрле уен белән бетә: аны я типкәлиләр, я куе һәм гаять күркәм ба¬ кенбардларын «алмаштыралар», шулай итеп ул кайчак¬ ларда өенә сыңар бакенбард белән кайта, анысы да бик сирәгәеп калган була. Ләкин аның таза һәм тулы яңакла¬ рын ходай шундый итеп яраткан, аларга шундый куәт биргән ки, бакенбардлар тиз арада яңадан үсәләр, хәтта элеккеләреннән дә яхшырак булып үсәләр. Аннан тагын барыннан да бигрәк шунысы гаҗәп, һәм бу бары безнең русларда гына булырга мөмкин,— ул әлеге үзен кыйнап җибәргән дуслары белән бераздан соң тагын очраша, әй¬ терсең, берни дә булмаган, халык әйтмешли, ул да ләм- мим, тегеләр дә ләм-мим. Ноздрев беразрак тарихи кеше иде. Ул булган мәҗ¬ лестә бервакытта да берәр төрле тарих булмый калмый: аны залдан я жандармнар култыклап алып чыгып китә¬ ләр, я үзенең үк иптәшләре төрткәләп чыгарырга мәҗбүр булалар. Әгәр андый хәл булмый икән, һәрхәлдә башка¬ лар белән һич тә булмый торган бернәрсә булмый калмый: ул буфетка кереп, лаякыл булганчы исерә дә, я көләргә 'тотына, я коточкыч итеп, хәтта ахырда үзе дә оялырлык рәвештә ялганларга керешә, һичбер кирәксезгә ялганлый: әйтик, кинәт, үзенең ниндидер зәңгәр яки ал йонлы аты 74
булганлыгы турында һәм башка шундый җыен тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләп алып китә, тыңлап то¬ ручылар ахырда: «Ай, туган, син бик нык борчак ата баш¬ ладың лабаса» дип, бар да китеп бетәләр- Дөньяда һич¬ бер сәбәпсезгә үзенең якынына әшәкелек эшләргә ярата торган кешеләр бар. Мәсәлән, яхшы ук зур чинлы, күр¬ кәм генә кыяфәтле, хәтта күкрәгенә йолдыз кадап йөрүче берәр кеше сезнең кулыгызны кыса, тирән фикерләр куз¬ гата торган нәрсәләр турында сүз башлый, ә соңыннан карасаң, шунда, сезнең күз алдыгызда ук, сезгә әшәке¬ лек эшли. Үзен һич кенә дә күкрәгенә йолдыз кадап йөрүче кеше шикелле, тирән фикерләр кузгата торган нәрсәләр турында сөйләшүче кеше шикелле тотмый, ә нәкъ простой коллежский регистратор шикелле әшәкелек эшли; карап торасың, торасың да, гаҗәпләнеп иңбашла¬ рыңны гына җыерасың. Ноздревның да нәкъ шундый гаҗәп һәвәслеге бар иде. Үзенең якын танышын ул баш¬ каларга караганда да тизрәк утырта: башка да китереп карарга мөмкин булмаган хәбәрләр тарата, булачак туй¬ га, сәүдә килешүенә аркылы төшә, шуның белән бергә үзен һич кенә дә сезнең дошманыгыз итеп санамый; ки¬ ресенчә, әгәр сезнең белән яңадан очрашса, янә дусларча кылана, хәтта: «Син бик кабахәт кеше, нигә миңа барып чыкмыйсың», дип сөйләш». Ноздрев яхшы ук булдыклы, ягъни кулыннан теләсә нинди эш килә торган кеше иде. Ул минут эчендә сезне теләсәң генә кая, хәтта дөньяның икенче читенә булса да, алып барырга, теләсәң нинди эш башларга, синдә күргән бөтен нәрсәне үзендәге җаның теләгән бөтен нәрсәгә алмашырга тәкъдим итә. Мылтык¬ мы, этме, атмы — аның өчен һәммәсе алмашу әйберсе, ләкин ул боларны бөтенләй дә файда итү нияте белән алмашмый, ә бу аның характерының ниндидер сабырсыз җитезлегеннән, тыйгысызлыгыннан килә. Әгәр ул ярмин¬ кәдә беркатлы берәр кешегә очрап, аны оту бәхетенә ирешсә, кибетләрдә күзенә ни күренә шуларны: камыт дисеңме, хуш исле сумала дисеңме, ситсы дисеңме, шәм дисеңме, нянькасына шәлләр дисеңме, яхшы айгыр ди¬ сеңме, йөзем җимеше, көмеш кулъюгыч, голландский киндер, ак он, тәмәке, пистолет, тозлы балык, төрле кар¬ тина, чар, чүлмәк, итек, фаянс савыт-саба дисеңме — һәммәсен акчасы беткәнче ала. Ләкин аның ул әйбер¬ ләрне өенә алып кайтып җиткергән чагы бик сирәк була; шул көнне үк диярлек һәммәсе икенче бер тагын да бә¬ 75
хетлерәк картежник кулына күчә, кайчакларда хәтта, ул әйберләргә тарта торган трубка, кисет һәм мундштук та ■өстәлә, икенче бервакытта исә арбасы-ние һәм кучеры белән берлектә җигүле атлар да китә, шулай итеп хуҗа үзе кып-кыска бер сюртук яки архалук белән генә ка¬ лып, нинди дә булса берәр танышын эзләргә китә, аның экипажыннан файдалану җаен карый. Менә шундый ке¬ ше ул Ноздрев! Ихтимал, бу инде бик күп чәйнәлгән ха¬ рактер, хәзер инде Ноздревлар юк дип әйтүчеләр булыр. Юкка! Алай диючеләр хаталаналар. Ноздрев тиз бет¬ мәячәк әле ул. Ул һәркайда безнең арада яши, тик, ихти¬ мал, башка төрле киемдә генә йөри торгандыр; тик ке¬ шеләр генә — ерактан күрә белми торган җиңел акыллы- лар, һәм башка төрле киемдәге кеше аларга башка кеше булып күренә. Шул арада инде өч экипаж Ноздревның крыльцосы алдына килеп туктады. Өйдә кунаклар кабул итүгә һич¬ бер хәзерлек юк иде. Столовой бүлмәсенең уртасына агач кузлалар куелган, ике мужик, шуларга басып, сте¬ на агарта, очы-кырые булмаган ниндидер озын көй суза; идәнгә кеше карагысыз булып ак чәчрәгән иде. Ноздрев шул минутта ук мужикларга табаннарын ялтыратырга, кузлаларын алып чыгып китәргә кушты да, боерыклар бирү өчен, икенче бүлмәгә чыгып китте. Аның поварга обед хәзерләргә кушканын кунаклар ишетеп тордылар; Чичиковның аппетиты хәзер үк ачыла башлаган иде ин¬ де, хуҗаның сүзләрен ишеткәч, ул сәгать бишсез ашарга утырып булмаячагы турында чамалап алды. Ноздрев, кире кереп, кунакларны үзенең авылын, авылдагы һәм¬ мә нәрсәсен күрсәтергә алып чыгып китте; ике сәгатьтән артыграк вакыт эчендә барсын күрсәтеп бетерде, күрсә¬ тердәй башка һичбер әйбер калмады. Башта алар ко- нюшняга киттеләр, анда ике бия күрделәр; берсе алма¬ чуар, икенчесе бурлы иде, аннан соң хуҗа бер туры ай¬ гыр күрсәтте, карап торуга шыксыз гына булса да, Ноз¬ древ аңа ун мең түләдем дип антлар итте. «Ун мең түләмәгәнсеңдер. Ул бер мең дә тормый», диде җизнәсе. «Валлаһи, ун мең бирдем», диде Ноздрев. «Син теләсәң никадәр ант ит», дип җавап кайтарды җизнәсе. «Әйдә, алайса, заклад салышып бәхәсләшәбез!» диде Ноздрев. 76
Җизнәсе заклад салудан баш тартты. Шуннан соң Ноздрев элекке вакытта шулай ук яхшы атлар торган буш араннар күрсәтте. Шул ук конюшняда, иске гореф-гадәт мәслихәт тапканча, атлар белән бергә асрала торган кәҗә тәкәсе күрделәр, ул исә атлар белән бик тату яши иде булса кирәк,— аларның корсак асла¬ рыннан рәхәтләнеп үтеп йөри иде. Аннан соң Ноздрев кунакларны бәйләүдә торган бүре баласын күрсәтергә алып китте: «Менә бу бүре баласы! Мин аңа юри чи ит ашатам. Мин аның чын мәгънәсе белән ерткыч булуын телим», диде ул. Аннан буа карарга киттеләр, анда исә, Ноздревның әйтүенчә, ике кеше көч-хәл белән генә өсте¬ рәп чыгара ала торган балыклар бар иде, шулай да бул¬ са җизнәсе аның бу сүзенә дә шикләнеп карады. «Мин сиңа, Чичиков, гаять яхшы бер пар эт күрсәтим», диде Ноздрев: «арт аякларының тазалыгын күрсәң, хәйранга калырсың, ә борыны инәмени!» Ул кунакларны һәр як¬ тан зур ишек алды белән уратып алынган бик матур бер кечкенә йортка алып китте. Ишек алдына кергәч, менә дигән асыл нәселле, төрле төстәге: карасу көрән, бөрчек¬ ле кара, саргылт-ала, көрән-ала, кызыл-ала төстәге, кара колаклы, соры колаклы этләр күрделәр... Биредә һәртөр¬ ле ләкаб, боерык фигыльләрнең һәр төре бар иде: стре¬ ляй, обругай, порхай, пожар, скосырь, черкай, допекай, припекай, северга, касатка, награда, попечительница Һ. б. Ноздрев алар арасында аларның туган аталары кебек йөрде: алар барсы да, этчеләр телендә правило дип ата¬ ла торган койрыкларын шунда ук югары күтәреп, туп- туры кунаклар каршысына ташланып, алар белән исән¬ ләшергә керештеләр. Аларның унлабы Ноздревның иң¬ башына тәпиен салды. Обругай исемлесе Чичиковка да шундый ук дуслык күрсәтте: арт аякларына басты да аның иреннәрен әйбәт кенә ялап алды, Чичиков, җирә¬ неп, шунда ук төкерергә мәҗбүр булды. Аннан соң ку¬ наклар башка этләрне — арт аякларының тазалыгына хәйранга калырлык этләрне карадылар — чынлап та бо¬ лар яхшы этләр иде. Аннары кырым нәселле ана этне карарга киттеләр, ул инде сукыр һәм, Ноздревның әйтүе буенча, тиздән үләргә тиеш икән, шулай да моннан ике ел элек ул да бик яхшы эт булган; карадылар, эт чынлап та сукыр булып чыкты. Аннан соң су тегермәнен карарга киттеләр, ләкин аның бер өлеше, өске ташны беркетеп куя торган һәм орчыкта бик кызу бөтерелә торган тиме 77
ре, рус мужикларының тапкыр сүзләре белән әйтсәк, талпынгычы юк икән. «Ә менә хәзер тимерчелеккә җитә¬ без», диде Ноздрев. Бераздан алар чынлап та тимерче¬ леккә барып чыктылар, тимерчелекне дә карадылар. Ноздрев, бармагы белән басуга таба күрсәтеп: «Менә бу басуда үр куяны шул кадәр күп, хәтта жир күренми; мин бер куянны арт аягыннан хәтта кулым бе¬ лән эләктереп алдым», диде. «Юк инде, үр куянын кул белән эләктереп ала алмый¬ сың инде анысын», диде җизнәсе. «Ә менә тоттым шул, юри сынар өчен тоттым», дип җавап кайтарды Ноздрев, һәм Чичиковка әйләнеп, бо¬ лай дәвам итте: «Хәзер мин сине үземнең җирнең чиклә¬ рен күрсәтергә алып барырмын». Ноздрев кунакларны күп урыны түмгәкләрдән тор¬ ган басу буйлап алып китте. Кунаклар такыр басулар һәм тырмаланган җирләр уртасыннан барырга мәҗбүр булдылар. Чичиков арый башлады. Күп урында аяк бас¬ канга су чыгып тора, җир шул кадәр сазлык иде. Башта алар сакланыбрак, карабрак атладылар, ләкин соңын¬ нан, бер файда да чыгарлык булмагач, былчыракның азын- күбен тикшереп тормадылар, туп-туры сөздерә башла¬ дылар. Шактый җир киткәч, чынлап та, агач багана һәм • тар чокыр белән бүленгән чикне күрделәр. «Менә чик!» диде Ноздрев: «чикнең бу ягында күзгә күренгән бөтен нәрсә минеке, хәтта теге якта да әнә теге күкселләнеп торган урман, урман аръягындагы җирләр һәммәсе минеке». «Ә кайчан ул урман синеке булды әле? Синеке түгел иде бит ул? Әллә бу арада сатып алдыңмы?» дип сора¬ ды җизнәсе. «Әйе, мин аны күптән түгел генә сатып алдым», дип җавап кайтарды Ноздрев. «Кайчан соң әле син аны алай бик тиз алырга өлгер¬ дең?» «Как же, өченче көн алдым, бик кыйммәт түләдем, шайтан алгыры». «Ә бит син ул вакытта ярминкәдә идең». «Эх син, Софрон! Бер үк вакытта ярминкәдә дә бу¬ лып, җир дә алып булмыймыни? Әйе, мин ярминкәдә идем, ә менә минем приказчик аны миннән башка алып та куйган». «Шулай дисәң генә инде», диде җизнәсе, ләкин бу 78
юлы да шикләнеп башын чайкап куйды. Кунаклар шул ук әшәке юлдан өйгә кайттылар. Ноздрев аларны үзенең кабинетына алып керде, ләкин анда кабинетларда була торган әйберләрнең эзе дә күренми, ягъни китап яки кә¬ газь кебек әйберләрнең заты да юк, бары тик кылычлар һәм ике мылтык эленеп тора, аларның берсе өч йөз сум¬ лык, икенчесе сигез йөз сумлык иде. Аларны караганнан соң җизнәсе шулай ук башын чайкап куйды. Аннан соң хуҗа аларга төрек хәнҗәрләре күрсәтте, аларның бер¬ сенә хаталык белән: Мастер Савелий Сибиряков дип язылган иде. Аның артыннан кунакларга шарманка күр¬ сәтелде. Ноздрев шунда ук аны бераз уйнатып алды. Шарманка бик үк күңелсез уйнамый иде, ләкин аның эчендә ниндидер хикмәт бар иде шикелле, чөнки мазур¬ каның ахыры «Мальбруг походка китте» дигән җыр белән очлана, ә «Мальбруг походка китте» һич көтелмәгән күп¬ тәнге таныш вальс белән тәмамланды. Ноздрев шарман¬ каны борудан күптән туктады, ләкин аның эчендә бик дәртле, туктарга һичбер теләми торган бер сыбызгы барлыгы беленде, ул исә соңыннан да бер үзе озак сыз¬ гырып торды. Аннан соң төрле трубкалар күрсәтелде: агач трубкалар, балчык трубкалар, таш трубкалар, то¬ тылганы, әле тотылмаганы, яңасы, күн белән тышлан¬ ганы, тышланмаганы... Аннары Ноздрев күптән түгел отып алган янтарь мундштуклы челем сабы, ниндидер графиня чигеп биргән тәмәке янчыгы күрсәтте. Графиня Ноздревка ниндидер почта станциясендә үләр чиккә җи¬ теп гашыйк булган икән, Ноздревның әйтүенчә, аның куллары чын мәгънәсе белән (субдительный сюперфлю 1 иде, ди, бу сүз Ноздревның карашыңча камиллекнең иң югары ноктасын аңлата иде булса кирәк. Алар балыктан авыз итеп алгач, сәгать биш тирәсендә обед ашарга утыр¬ дылар. Ноздрев обед мәсьәләсенә артык зур әһәмият бирми иде булса кирәк; ашның төрләре шәптән түгел: кайберләре көйгән, кайсысы бөтенләй дә пешеп җитмә¬ гән иде. Повар күбрәк үзенең илһамына таянып эш ит¬ кән, кулына ни эләксә шуны: борыч күрсә — борыч, кә¬ бестә эләксә — кәбестә, сөт, ветчина, борчак салган, кыс¬ касы, әвеш-түвеш китергән дә, кайнар булса — ярар, 1 1 Субдйтелькый сюперфлю — француз сүзләре; суб- дительный — субтильныйнын. бозылып әйтелеше, нәзакәтле дигән сүз, сюперфлю — чиктән тыш; икесе бергә — чиктән тыш нәзакәтле мәгънәсендә. 79
нинди дә булса берәр тәм килер әле дип эш иткән иде, ахры. Аның каравы, Ноздрев бигрәк аракыга әһәмият бирде: шулпа китермәс борын ук инде ул кунакларга бе¬ рәр стакан портвейн, берәр стакан госотерн 1 салып бир¬ де, чөнки губерна һәм өяз шәһәрләрендә простой сотерн булмый. Аннан Ноздрев фельдмаршалларга да эләкми торган бер бутылка мадера китерергә кушты. Мадера чынлап та авызны көйдереп алырлык иде, чөнки сәүдә¬ гәрләр, мадераның шәбен яратучы алпавытларның зәвы¬ гын белгәнгә күрә, аңа һич кызганмыйча ром катышты¬ ралар, хәтта кайчакларда рус халкының аш казаны чыдый ул дип ышанып, царская водка 1 2 да кушалар иде. Ноздрев тагын бер бутылка ниндидер махсус аракы ки¬ герергә кушты, бусы инде, аның әйтүенчә, һәм бургоньон, һәм шампаньон иде. Ул ике стаканга да, уңга да, сулга да, җизнәсенә дә, Чичиковка да бик тырышып салды; Чичиков, ничектер уйламаганда гына, хуҗаның үзенә аз¬ рак салганын күреп алды. Бу хәл аны сакланырга мәҗ¬ бүр итте һәм ул, Ноздрев берәр сүз белән мавыккан арада яки җизнәсенә салган арада, үз стаканын сиздер¬ ми генә тәлинкәгә аудара барды. Озакламый өстәлгә рябиновка китерелде, аңардан, Ноздревның әйтүенчә, каймак тәме килеп торырга тиеш иде, ләкин, гаҗәпкә каршы, аңардан иң әшәке самогон исе аңкыды. Аннан соң ниндидер бальзам эчтеләр, анысының исеме хәтта хәтердә дә калырлык түгел иде, хәер, хуҗа үзе дә аны икенче тапкыр башка исем белән атады. Обед күптән тә¬ мам булды, аракыларның да һәркайсысы эчеп каралды, ләкин кунаклар өстәл янында һаман утыра бирделәр. Чи¬ чиков төп мәсьәлә турында Ноздревның җизнәсе алдында сүз кузгатырга һич тә теләмәде, һәрхәлдә Мижуев чит ке¬ ше, ә мәсьәлә — ялгыз калып, дусларча сөйләшүне таләп итә иде. Ләкин Мижуевны куркыныч кеше дип уйлау дөрес булыр идеме икән, чөики ул инде яхшы ук исергәнгә ох¬ шый, борыны белән минут саен җим чүпләп утыра иде. Үз хәленең мөшкеллеген сизеп, ул ахырда өенә кайтырга рөхсәт сорый башлады, ләкин тавышы шундый ялкау, сүрән чыга, әйтерсең, рус халкы әйтмешли, ул ат муены¬ на келәшчә белән тартып камыт киертә иде. 1 Г о с о т е р н-с о т е р н—французский ак аракының бер сор¬ ты, госотерн — иң яхшы сорт. 2 Ц a р ск а я водка — күкерт һәм азот кислотасы кушыл¬ масы. 80
«Авызыңны да ачма! җибәрмим!» диде Ноздрев. «Юк инде, җәберләмә, дустым, чынлап та, кайтыйм мин, юкса бик җәберлисең син мине», диде җизнәсе. «Ташласана! Менә хәзер күз ачып йомган арада бан- чишко оештырып алырбыз». «Юк, туган, син аны үзең оештыр, ә мин булдыра ал¬ мыйм, хатын бик каты гауга күтәрәчәк, чынлап әйтәм, мин аңар ярминкә хәбәрләрен сөйләргә тиешмен. Чынлап та күңелен табарга кирәк булыр. Юк, син мине тотма инде!» «Әй, хатыныңны шайтаннар алсынчы!.. Әйтерсең, аның белән берәр кирәкле эш кырачаксың!» «Юк, туган! ул бик хөрмәтле, гадел хатын! Шундый хезмәтләр күрсәтә ул... ышанамсың, күземнән яшьләр килә. Юк инде, син тотма мине; мин намуслы кеше, өйгә кайтыйм. Мин моны сиңа ихлас күңелдән». Чичиков Ноздревка: «Кайтсын әйдә, аннан ни файда!» диде акрын гына. «Чынлап та... җенем сөйми шундый ачык авызларны!» диде Ноздрев һәм кычкырып: «ярый, шайтаныма кит, кайт, хатының белән хатыншалан, фетюк! ’» диде. «Юк, туган, син миңа фетюк дип әйтмә; мин аңа го¬ мергә бурычлымын. Шундый уңган, шундый сөйкемле, шундый иркәли ул мине....күздән яшьләр килә; ярминкә¬ дә нәрсәләр күрдең дип сорар, барын да сөйләргә кирәк, чынлап, шундый сөйкемле ул». «Бар, кайт, сөйлә җыен юк-барны үзенә, ялганла! Менә картузың». «Юк, туган, син аның турында һич алай әйтергә тиеш түгел; моның белән син, әйтергә мөмкин, мине дә кимсе¬ тәсең, шундый сөйкемле ул». «Бар, тизрәк ычкын алайса аның янына!» «Әйе, туган, китәм, кала алмаганым өчен гафу ит. Бик калыр идем, ләкин мөмкин түгел». Мижуев һаман әнә шулай сөйләнде, үзенең инде күптән бричкада уты¬ руын, капкадан әллә кайчан чыгып киткәнлеген, каршы- сында күптән инде буш кырлар җәелеп ятканын тойма¬ ды. Белмим, хатыны ярминкә хәбәрләрен күп ишетә ал¬ дымы икән... 1 Фетюк — ирләр өчен хурлыклы сүз; кайберәүләр тарафын¬ нан оят саналучы фита хәрефеннән алынган. (Гоголь искәрмәсе.) 0516. Үле җаннар — 6 81
Ноздрев, чыгып киткән экипажны тәрәзәдән карап калып: «Шундый адәм актыгы! Кара, ничек бара! Пряж- кага җиккәне начар түгел болай, мин аны күптән эләкте¬ рергә йөрим дә бит, ләкин аның белән килешеп буламы¬ ни соң... Фетюк дисәң дә фетюк инде!» дип сөйләнде. Шуннан соң алар бүлмәгә керделәр. Порфирий шәм¬ нәр кертте, шул арада Чичиков хуҗаның кулында каян¬ дыр килеп чыккан бер колода карта күрде. Ноздрев, колоданың ике яныннан кысып тоткан ки¬ леш: «Я, туган, нишлибез. Вакыт уздыру өчен салам мин өч йөзне» диде һәм колоданы ничектер бөгә төште, кар¬ та уралган кәгазь хәтта шартлап ертылды да бер кәгазь кисәге очып китте. Ләкин Чичиков сүзнең ни турыда барганын ишетмә¬ мешкә салынды, нидер хәтерләгәндәй итеп: «Ә! онытыла күрмәсен әле: минем сиңа үтенечем бар иде бит», диде. «Нинди үтенеч?» «Үтәрмен дип сүз бир, аннан әйтермен». «Я, әйт, нинди үтенеч?» «Я, башта сүз бир!» «Вирәм, әйдә». «Валлаһимы?» «Валлаһи». «Менә нинди үтенеч: синең, шәт, үлгән крестьянна¬ рың күптер, ягъни—үлгәннәр, ләкин исемлектән сызыл¬ маганнар?» «Әйе, бар, шуннан?» «Күчер шуларны миңа, ягъни минем исемгә». «Ә сиңа нигә ул?» «Кирәге бар». «Ә ни өчен?» «Кирәк инде... анысы минем эш, кирәк булгач, кирәк». «Мөгаен берәр нәрсә эшләмәкче буласыңдыр, я, әйт, ■нәрсә?» «Эшләмәкче имеш... шундый пустяк әйбердән нинди эш чыгармак кирәк». «Ә нигә соң алар сиңа?» «Ох, ничек төпчи бит! һәрбер чүбекне кулы белән капшап, җитмәсә тагы иснәп карарга теләр иде әллә!» «Ә нигә әйтергә теләмисең алайса?» «Аны белүдән сиңа ни файда? Шулай инде, башыма ■бер уй килде». «Менә алайса: нигә икәнен әйтми торып, эшләмим». ■82
«Менә күрдеңме, бусы инде синең тарафтан ярый торган эш түгел: үзең сүз бирдең, ә хәзер кире чиге¬ нәсең». «Теләсәң генә нишлә, ә мин, нәрсәгә икәнен әйтмиче торып, эшләмим». «Мичек әйтергә соң моңа?» дип уйлап алды Чичиков, һәм бер минут чамасы исәпләп торганнан соң әйтеп бир¬ де: «Үлгән җаннар—җәмгыять каршында дәрәҗәле күренү өчен кирәк, үземнең зур имениеләрем юк, хәзергә нинди дә булса җаннар җыярга туры килә», диде. «Ялган, ялган!» диде Ноздрев аның сүзен бүлеп: «ял¬ ганлыйсың, туган!» Чичиков үз сүзенең уңышсызрак килеп чыкканын, дә¬ лилнең шактый йомшаклыгын үзе дә сизде. «Ярый алай¬ са, мин сиңа дөресен әйтеп бирим», диде ул сүзен төзә¬ теп: «Ләкин, зинһар өчен, беркемгә дә сөйләмә. Мин өйләнергә уйлыйм, ләкин, әйтергә кирәк, кызның ата- аналары бик үз сүзле кешеләр. Туры килдем бит: ник бәйләнгән көнгә төштем, кияү буласы кешенең өч йөз җаннан да ким крестьяны булмавын телиләр, ә минем йөз иллегә якын крестьяным җитми...» «Ялган, ялган!» дип кычкырды Ноздрев. «Бу юлы инде менә моның кадәр дә ялганламадым», дип Чичиков баш бармагы белән чәнчә бармагының иң кечкенә өлешен күрсәтте. «Башымны кисәргә бирәм, ялганлыйсың!». «Монысын инде күтәрә алмыйм! Мин кем ул хәтле! Ни өчен инде мин гел шулай алдыйм ди?» «Беләм бит мин сине: син бик зур мошенник кеше, мин сиңа моны дус итеп әйтәм. Әгәр мин синең началь¬ нигың булсам, беренче очраган агачка тотып асар идем үзеңне». Мондый сүзгә Чичиковның кәефе китте. Ул инде аз гына да тупас яки шәхсияткә кагылып әйтелгән сүзгә кү¬ ңелсезләнә. Ул үзенә карата илтифатсыз мөгамәләне һич тә яратмый, бары тик артык дәрәҗәле кеше булганда гына андый мөгамәләгә юл куя ала иде. Шуңа күрә ул хәзер тәмам кәефсезләнде. «Валлаһи дип .әйтәм, асар идем», дип кабатлады Ноз¬ древ, «мин сиңа моны туп-туры әйтәм, рәнҗетү өчен тү¬ гел, ә болай, иптәшләрчә генә». «һәрнәрсәнең чиге бар», диде Чичиков дәрәҗә сак¬ лап. «Андый сүзләр белән мактанасың килсә, бар, казар-
мага кит», һәм шуннан соң өстәп куйды: «Бушлай би¬ рергә теләмәсәң, сатып бир». «Сат дисеңме? Беләм бит мин сине, син бит кабахәт кеше, син бит арзан түләячәксең?» «Эх, менә бит син нинди үзең дә! кара син! синең ул җаннарың бриллиантмы әллә ул хәтле?» «Тәки дөрес булып чыкты. Мин сине күптән шулай¬ дыр дип уйлый идем». «Кара әле, туган, нинди жидлык бу синдә! Син алар ны миңа һич уйлап тормыйча бирергә тиеш идең». «Менә, тыңла алайса, үземнең ниндидер скалдыр ник 1 түгеллегемне күрсәтү өчен, мин синнән бер нәрсә дә алмыйм. Минем айгырны сатып алсаң, җаннарны өстәү итеп бирәм». Чичиков, аның мондый тәкъдименә чынлап та гаҗәп¬ кә калып: «Ай алла, ник кирәк миңа синең айгырың?» диде. «Ник кирәкмәсен? Мин бит аңа ун мең түләдем, ә си¬ ңа дүрт меңгә бирәм». «Нәрсәгә миңа айгыр? Ат заводы тотмыйм мин». «Кара әле алайса, аңламыйсың син: мин синнән хә¬ зергә бары өч мең генә алам, ә калган бер меңен соңын¬ нан түләрсең». «Кирәк түгел миңа айгыр, тора бирсен». «Алайса бурлы бияне ал». «Бияң дә кирәкми». «Бурлы бия белән әнә теге бая күргән сары алашаны мин сиңа ике меңгә генә бирәм». «Ат кирәкми дим миңа». «Сатарсың, беренче ярминкәдә үк өч бәясе белән кай¬ тарасың син аны». «Алай өч бәя булырына ышангач, син аларны үзең сат». «Ул турыда шикләнмим дә мин, ләкин сиңа да фай¬ дасы булсын дим». Чичиков аның яхшылык теләве өчен рәхмәт әйтте һәм соры алашадан да, бурлы биядән дә катгый баш тартты. «Алайса этләрне ал. Мин сиңа бер пар эт сатармын, күрсәң, тәннәрең чымырдар! Нәсел этләре бит, мыеклы. * Скалдырник — саран, комсыз. 84
ә йоннары дуңгыз сырты шикелле үрә тора. Кабыргала¬ рын күрсәң, һуштан язарсың, мичкә кыршавы кебек тү¬ гәрәкләнеп килгән, ә тәпиләре — йон гына, җиргә дә тими». «Эт белән нишлим мин? Мин аучы түгел». «Мин сине этле итәсем килә. Менә тыңла әле алайса, этләрне алырга теләмәсәң, мин сиңа шарманка сатам, искиткеч яхшы бит; билләһи дип әйтәм, үземә мең ярым¬ га төште, сиңа 900 сумга бирәм». «Нәрсәгә миңа шарманка? Мин бит немец түгел, юл буенда шарманка уйнатып, акча җыеп йөрисем юк». «Бу бит немецлар йөртә торган шарманка түгел. Ор¬ ган бу, орган; юри генә кара әле менә: һәммә җире кы¬ зыл агачтан эшләнгән. Әйдә, мин аны сиңа тагын күрсә¬ тим әле!» Ноздрев Чичиковның кулыннан тотып, икенче бүлмәгә өстери башлады, һәм, Чичиков, мин аның нинди икәнен беләм инде дип, ничек кенә аяк терәсә дә, Маль- бругның походка ничек киткәнлеген икенче тапкыр тың¬ ларга тиеш булды. «Алайса, акчага алырга теләмәсәң, менә нишлибез, мин сиңа шарманканы да, барлык үле җаннарны да бирәм, син миңа үзеңнең бричкаңны һәм өстәвенә өч йөз сум акча бирәсең». «Менә тагын кирәк булса, ә мин ничек китәм?» «Мин сиңа икенче бричда бирермен. Менә сарайга чыккач күрсәтермен әле! Аз гына буятып җибәрерсең дә, менә дигән бричка булыр». «Их, нинди тынгысыз шайтан, тәмам башны катыр¬ ды бит», дип уйлап алды Чичиков һәм бричкалардан да, шарманкалардан да, мичкә кыршавы шикелле түгәрәк кабыргалы, озын йонлы, һуштан яздырырлык этләрдән дә ничек кенә булса да котылу ягын карады. «Мин бит соң сиңа бричканы, шарманканы һәм бар¬ лык үле җаннарны бирәм». «Кирәкми», диде Чичиков тагын бер тапкыр. «Ни өчен кирәкми?». «Шуның өчен, чөнки теләмим, кирәк түгел». «Менә бит, син чынлап та шундый кеше икәнсең! Си¬ нең белән, күрәсең, дусларча, иптәшләрчә бернәрсә дә эшләп булырлык түгел, әйе шул!.. Икейөзле кеше икән¬ легең күренде хәзер!» «Нәрсә син, мин җүләрме әллә? Үзең уйлап кара: һичбер кирәге булмаган әйберне ни өчен алыйм мин?» «Зинһар өчен, сөйләмә. Хәзер мин сине бик яхшы бе- 85
ләм. Шундый ракалия1 икәнсең син! Я, тыңла алайса, әйдә бер банчик чөеп алабыз. Барлык үле җаннарны са¬ лам, шарманканы да». «Юк, банк чөю — ышанычсыз тәвәккәллек була ул», диде Чичиков, шул арада Ноздревның кулындагы карта¬ ларга күз төшереп алды, һәр ике колода аңа ясалма бу¬ лып, карталарның ас ягы шикле булып тоелды. Ноздрев дәвам итте: «Нишләп ышанычсыз булсын? һич алай түгел. Бәхет синең якта булды исә, беләмсең, күпме отарга була. Ме¬ нә бит! Менә нинди җайлы килеп тора!» дип ул, кызык¬ тыру өчен карта сала башлады: «Менә нинди бәхет, менә тагын, күрдеңме, җырлап тора бит! Менә теге мине утырткан ләгънәт тугызлык. Утыртасын сиздем мин аның, күземне йомдым да уйлыйм: шайтан алгыры нәрсә, утыртсаң утырт инде, мин әйтәм». Шул арада Порфирий бер бутылка эчемлек кертте. Ләкин Чичиков карта уйнаудан да, эчүдән дә катгый баш тартты. «Ни өчен син уйнарга теләмисең?» диде Ноздрев. «Уйныйсым килми. Аннары соң мин карта уйнауны яратмыйм да». «Ни өчен яратмыйсың?» Чичиков, иңбашларын җыерып: «Яратмаганга күрә», дип өстәде. «Кабахәт икәнсең син!» «Нишлим соң? Алла шулай яраткан». «Фетюк син! Мин сине башта аз гына булса да рәтле кеше дип уйлаган идем, ә син кеше әйткәнне һич аңла¬ мыйсың. Синең белән дусларча сөйләшү мөмкин дә тү¬ гел... һичбер турылык, саф күңеллелек юк синдә! Ясап куйган Собакевич син, шундый ук кабахәт кеше!» «Син мине ни өчен тиргисең? Карта уйнамаган өчен гаеплемени мин? Син алай юк нәрсә өчен дерелдәп тора торган кеше булгач, тот та җаннарыңны гына сат». «Тот капчыгыңны, яме! Мин сиңа бушлай бирергә уй¬ лаган идем дә — тот менә хәзер! Бөтен патшалыгыңны бирсәң дә бирмим, шакшы трубочист син! Моннан соң минем белән бертөрле дә эшең булмасын. Порфирий, бар, конюхка әйт, моның атларына солы бирмәсен, печән аша¬ салар да ярар». 1 1 Ракалия — кабахәт җан, яраксыз. 86
Чичиков мондый нәтиҗәне һич тә көтмәгән иде. «Ичмасам, бөтенләй күземә күренмәгән булсаң, ях¬ шырак булыр иде!» диде Ноздрев. Ләкин, шул рәвештә сүзгә килешүгә карамастан, ку¬ нак белән хуҗа кичке ашны бергә ашадылар, әмма бу юлы инде өстәлдә гаҗәеп исемле аракыларның берсе дә юк, бары бер бутылка ниндидер кипрский, ягъни үтеңне сытарлык әче аракы гына утыра иде. Аштан соң Ноздрев Чичиковны күрше бүлмәгә алып кереп, йокы урыны күр¬ сәтте дә: «Менә сиңа урын! Хәерле кич тә телисем килми сиңа!» диде. Ноздрев чыгып китү белән Чичиков тәмам күңелсез- леккә төште. Ул эченнән генә үзенә үпкәләде, бирегә ки¬ леп вакыт әрәм иткән өчен үзен-үзе орышты. Бигрәк тә- аның белән эш турында сөйләшкән өчен, балалардай, юләр кешедәй саксызлык эшләве өчен сукранды: чөнки эш Ноздревка ышанып эшли торган түгел иде... Ноздрев^ кабахәт кеше, шайтан белсен, әллә ниләр ялганлавы,, арттырып сөйләве бар, андый-мондый гайбәт таралуы мөмкин... начар эшләдең, начар. «Юләр шул мин, юләр»,, дип сөйләнде ул үз алдына, йоклавын да бик на¬ чар йоклады. Аны бик каты итеп ниндидер кечкенә һәм бик усал җәнлекләр тешләп йөдәттеләр, ул, тешләнгән җирләрен биш бармаклап кашып: «Әй, Ноздревыгыз бе¬ лән барыгызны бергә шайтан алсачы!» дип сөйләнде. Ир¬ тән ул бик иртә уянды. Торып, өстенә халат, аякларына итекләр киде дә, беренче эш итеп, конюшняга юнәлде,. Селифанга һич кичекмичә атларны җигәргә кушты. Өй¬ гә керешли ишек алдында Ноздревка очрады, ул да шу¬ лай ук халат киеп чыккан һәм авызына трубка капкан иде. Ноздрев аның белән дусларча исәнләште, «әйбәт йок¬ ладыгызмы?» дип сорады. Чичиков: «Бер көйгә», дип бик коры җавап кайтарды. «Ә мин, туган, төн буе әллә нинди кабахәт нәрсәләр- белән саташып чыктым, сөйләргә җирәнгеч, кичәгедән соң авызда да һичбер тәм юк, әйтерсең, бер эскадрон солдат кунып чыккан. Беләсеңме: төштә минем сырт буен каезладылар, билләһи менә! Кем дип уйлар идең? Ә менә үлсәң дә әйтә алмыйсың: штабс-ротмистр Поцелуев бе¬ лән Кувшинников тунады, билләһи менә». «Шәп булыр иде әгәр өнеңдә дә тунасалар», дип уй¬ лап алды Чичиков. 8Z
«Валлаһи менә! Бик нык кистеләр! Уянып китсәм, шайтан алгыры, чынлап та нәрсәдер кычытып тора, убыр¬ лы борчадыр инде. Я, ярый, бар, син кер дә киен, мин хәзер синең янга керермен. Тик менә подлец приказчик¬ ны орышасым бар». Чичиков киенергә, юынырга кереп китте. Эшен бете¬ реп, столовойга чыкканда инде өстәлдә чәй приборлары һәм бер бутылка ром тора иде. Бүлмәдә кичәге обед, кичке аш эзләре әле дә бетмәгән, идәнгә бөтенләй дә щет¬ ка тиеп карамаган иде шикелле, идәндә икмәк катылары аунап ята, ә ашъяулыкта хәтта тәмәке көле дә күренә иде. Тиздән хуҗа да керде, ул халат эченнән берни дә кимә¬ гән, куе урман үскән ачык күкрәгеннән башка берни дә күренми иде. Кулына трубка тотып, чынаягыннан чәй чүмереп торган бу кеше художник өчен, чәчләрен майлап тараган яки парикмахерский вывескаларындагы шикел¬ ле итеп бөдрәләткән, яисә тарак белән тигезләп алдыр¬ ган әфәнделәрне һич кенә дә сөймәүче художник өчен бик яхшы иде. Ноздрев, бераз дәшми торганнан соң: «Я, исәбең ничек? Үле җаннарга карта уйнап алабыз мы?» диде. «Мин сиңа уйнамыйм дип әйттем инде, туган, әгәр са¬ тып ал дисәң, сүз дә юк, аламын». «СатарТа теләмим мин, дусларча булмый. Әллә нит¬ кән нәрсә өчен кешенең тиресен салдырасым юк. Банчик дисәң — башка мәсьәлә. Бер генә талия 1 уйнап алыйк булмаса!» «Мин әйттем инде, булмый». «Алмашырга да теләмисеңме?» «Теләмим». «Алай булса, шашка уйныйк, отсаң — һәммәсе сине¬ ке. Ә бит минем андыйлар, ревизиядән төшереп калды¬ расы җаннар, бик күп. Әй, Порфирий, шашка керт әле безгә». «Юкка мәшәкатьләнәсең, мин уйнамыйм». «Бу бит банк түгел; биредә бәхеткә дә карамый, ал¬ дашу да булырга мөмкин түгел: бары тик осталыктан килә; хәтта әйтеп үк куйыйм,— мин бөтенләй дә уйный белмим, шуның өчен бәлки алдан ук берәр шашка би¬ рерсең». 1 1 Талия — ике колода уен картасы. 88
«Әллә уйнаргамы?» дип уйлап алды Чичиков: «Шаш¬ каны мин начар уйнамый торган идем, биредә аңа алда¬ шу да ансат булмас». «Я адайса, синеңчә булсын, шашка булса уйныйм». «Үле җаннар йөз сумга исәпләнер, ярыймы?» «Нишләп? Илле сум да бик җитәр». «Юк, илле сум банкамыни ул. йөз сум булсын, аның каравы шул сума эченә мин уртачарак кына бер көчек, яки сәгать чылбырына такмалы алтын печать1 кертеп исәпләрмен». «Я, ярый алайса!» диде Чичиков. «Син миңа алдан күпме бирәсең?» диде Ноздрев. «Анысы ни өчен тагы? бирмим, әлбәттә». «Алайса, баштагы ике ход минеке булыр». «Булмый, мин үзем дә начар уйныйм». «Беләбез без сезнең ничек начар уйнаганыгызны!» диде Ноздрев йөри башлап. «Күптән инде шашка уйнаганым юк!» диде Чичиков та шашкасын шудырып. «Беләбез без сезнең ничек начар уйнаганыгызны!» диде Ноздрев тагын йөреп. «Күптән инде шашка уйнага¬ ным юк!» диде Чичиков үз шашкасын шудырып. «Беләбез без сезнең ничек начар уйнаганыгызны!» диде Ноздрев һәм шул вак^т җиң очы белән тагын бер шашканы этәрде. «Күптән уйнаган юк инде!.. Әй, әй! ни эшләвең бу, туган? Кире урынына утыртып куй әле син аны!» диде Чичиков. «Нәрсәне?» «Шашканы әнә», диде Чичиков, һәм шул вакыт үзе¬ нең борын төбендә генә, дамкага якынлашып барган өченче шашканы күрде; ләкин монысының ничек болай булуы тик бер аллага гына мәгълүм иде. «Булмый», диде Чичиков өстәл яныннан торып: «Синең белән уйнарга һич мөмкин түгел! Алай берьюлы өчәр шашка белән йөрмиләр!» «Нишләп өч булсын? Хаталык белән булгандыр. Ял¬ гыш этәрелгән ул, менә, рәхим ит, кире алам». «Ә икенчесе каян килгән?» 1 1 Сүз хат сургучлый торган печать турында бара. Аны еш кы¬ на сәгать чылбырына тагып йөрткәннәр. 89
«Нинди икенчесе?» «Ә менә монысы, дамкага чыга торганы?» «Менә кирәк булса, әйтерсең, оныткан!» «Юк, туган, мин ходларны санап бардым,- бик яхшы хәтерлим, син аны хәзер генә этәреп куйдың. Аның уры¬ ны әнә тегендә!» «Кайда—тегендә?» диде Ноздрев кызара төшеп: «Син, туган, юкны уйлап чыгарырга оста икән!» «Юк, туган, син үзең уйлап чыгарасың, ләкин уңыш¬ сыз». «Тукта, син мине кемгә саныйсың? Әллә мине ялган¬ чы дип беләсеңме?» диде Ноздрев. «Мин сине беркем дип тә әйтмим, ләкин моннан соң ■синең белән беркайчан да уйнамыйм». «Юк, син уеннан баш тарта алмыйсың, хәзер уен баш¬ ланган!» диде Ноздрев кыза төшеп. «Уйнамаска хакым бар, чөнки син намуслы кешеләр¬ чә уйнамыйсың». «Юк, ялганлыйсың, алай дияргә синең хакың юк!» «Юк, туган, син үзең ялганлыйсың!» «Мин хәрәмләмәдем, ә син баш тарта алмыйсың, партияне тәмамларга тиешсең!» «Юк, син мине көчләп куша алмыйсың», диде Чичи¬ ков салкын кан белән, һәм, такта янына килеп, шашка- .ларны бутап ташлады. Ноздрев кабынып китеп, Чичиков өстенә барды, Чи¬ чиков хәтта ике адым артка чигенде. «Мин сине уйнарга мәҗбүр итәрмен! Шашканы бу¬ таштыру берни түгел, мин бөтен ходларны хәтерлим. Без .аларны тагы да элеккечә куярбыз». «Юк, туган, эш беткән, мин синең белән уйный ал¬ мыйм». «Димәк, син уйнарга теләмисең?» «Күрәсең ич, синең белән уйнау мөмкин түгел». Ноздрев, тагын да якынрак килде: «Юк, син туп-туры әйт, уйнарга телисеңме, юкмы?» «Теләмим!» диде Чичиков, шулай да берәр хәл була калса дип, ике кулын да битенә таба күтәрде, чөнки эш чынлап та кыза башлаган иде. Болай саклану бик урын¬ лы булып чыкты, чөнки Ноздрев кулы белән шундый сел¬ тәп җибәрде ки, әгәр тисә, безнең геройның күркәм һәм тулы яңакларының берсенә яхшы гына хурлыклы тап мөгаен төшәчәк иде; ләкин Чичиков ул удардан уңышлы 90
гына котылып, аның таза кулларыннан эләктереп алды да җибәрми тотты. Ноздрев, котырынып, ычкынырга тырышты: «Порфирий, Павлушка!» дип кычкырырга тотынды. Бу сүзләрне ишеткәч, Чичиков, әлеге күңелсез тама¬ шага хезмәтчеләрне шаһит ясамас өчен, Ноздревның кулларын җибәрде. Шуның белән бергә ул аларны тотып торудан файда булмаячагын да исәпләде. Нәкъ шул ва¬ кытта Порфирий белән Павлушка килеп керде. Порфи¬ рий бик таза егет һәм аның белән эш итү авырга килә¬ чәк иде. «Димәк, син партияне тәмамларга теләмисең? әйт хә¬ зер дөресен!» диде Ноздрев. «Юк, партияне тәмамлау мөмкин түгел», диде Чичи¬ ков һәм тәрәзәгә карап алды: бричка тәмам әзер, ә Се¬ лифан, аны крыльцо янына китереп туктату өчен, Чичи- . ковның ымлавын гына көткән төсле тора, ләкин бүлмә¬ дән чыгарга һичбер мөмкинчелек юк иде: ишек төбендә Ноздревның көчле ике юләр колы тора иде. «Димәк, син партияне тәмамларга теләмисең?» дип кабатлады Ноздрев, аның йөзе ут кебек кызган иде. «Әгәр син намуслы кешеләрдәй уйнасаң икән. Ләкин хәзер уйный алмыйм». «Ә! син уйный алмыйсыңмыни әле, подлец! Җиңелә- башлагач, уйный алмас булдыңмы? Кыйнагыз үзен!» дип ул, ачуыннан нишләргә белмичә, Порфирий белән Пав- лушкага кычкырды, ә үзе кулына чия агачыннан эшлән¬ гән озын саплы челем алды. Чичиков киндер кебек агар¬ ды. Ул нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин иреннәре тавыш¬ сыз кыймылдадылар. Ноздрев, челемен тоткан килеш алга омтылды һәм «Кыйнагыз үзен!» дип кычкырды; ул кызган, тирләгән, әйтерсең, җиңелмәс крепость алырга җыенган. «Кыйна¬ гыз үзен!» дип кычкырды ул тагын. Аның бу тавышы башкисәр-чая поручикның кызу атакага барган вакытта үзенең взводына: «Егетләр, алга!» дип кычкыруын хә¬ терләтә иде. Әйе, була ул шундый поручик, ләкин андый поручикның котырган батырлыгына карата: кызу эш барганда аны тотып торырга кирәк, дип юри приказ би¬ релеп куела. Ул гайрәт чәчә башлый, башы зыр әйләнә, Суворовны1 күз алдына китереп, бөек эш башкарырга 'Суворов А. В. (1730—1800) — атаклы рус полководецы. 91
ташлана. «Егетләр, алга!» дип кычкыра, алга омтыла: алдан уйланган гомуми һөҗүм планына зарар китерәчә¬ ген уйлап та карамый, болытларга терәлерлек биек кре¬ пость стеналарыннан миллионнарча мылтык, пушка көп¬ шәләре чыгып торганлыгын, үзенең көчсез взводының көле күккә очачагын, аның бакырган бугазын томалап куярга дип инде шомлы пуляның сызгырып килә башла¬ ганлыгын сизми. Ләкин әгәр Ноздревны җиңелмәс кре¬ пость алырга баручы башкисәр, эздән язган поручик дип карасак, ул бара торган крепость — җиңелмәслек кре¬ постька һич кенә дә охшамаган иде. Киресенчә, Ноздрев һөҗүм итә торган крепостьның, бик каты шүрләгәнлек¬ тән, җаны уч төбендә генә тора иде. Аның ышыкланырга теләп кулына тоткан урындыгын инде хезмәтчеләр тар¬ тып алганнар, һәм ул, ярты үлек хәлендә, күзләрен йо¬ мып, инде хуҗаның черкес челемен татып карарга хәзер¬ ләнгән иде, алла белсен, әллә ниләр булачак иде, ләкин язмыш безнең геройның кабыргаларын, иңбашларын һәм тәрбияле башка агзаларын саклап калырга теләде. Кинәт, бер дә көтмәгәндә, күктән төшкән шикелле бу¬ лып, кыңгырау чыңгылдады, аермачык булып, крыль¬ цо алдына килеп туктаган арба тавышы ишетелде, ярсы¬ ган тройка атларының тыннары бетеп, авыр сулаулары, хырылдаулары хәтта бүлмәне яңгыратты. Барысы да ихтыярсыздан тәрәзәгә карадылар: арбадан ярым хәрби сюртук кигән, озын мыеклы бер кеше төшеп тора иде. Ул, алгы бүлмәдә нәрсәдер сорашып, түргә узды, Чичи¬ ков әле куркуыннан һаман айнып җитмәгән, аның кыя¬ фәте соң дәрәҗә кызганыч иде. Яңа кеше — кулына челем тотып торган Ноздревка, мөшкел хәлдән әле яңа гына чыга башлаган Чичиковка гаҗәпләнебрәк карап алды да: «Биредә Ноздрев әфәнде кайсыгыз була?» дип сорады. Ноздрев, аңа якынрак барып: «Рөхсәт итегез, сез үзегез кем буласыз?» диде. «Капитан-исправник». «Ә сезгә нәрсә кирәк?». «Мин сезгә үземә тапшырылган извещениене игълан итәргә килдем: эшегез каралып, хөкем чыкканга кадәр, сез судка тартылган кеше булып исәпләнәсез». «Нинди юк сүз ул, нинди эш буенча?» диде Ноздрев. «Сез исерек килеш алпавыт Максимовны камчы бе¬ лән рәнҗетү эшенә катнашкансыз». 92
«Ялганлыйсыз! Мин алпавыт Максимовны күргәнем дә юк!» «Хөрмәтле әфәндем! Рөхсәт итегез, мин офицер кеше. Сез бу сүзне миңа түгел, ә үзегезнең хезмәтчегезгә әйтер идегез!» Чичиков Ноздревның исправникка нәрсә дип җавап бирәчәген көтмәде, тиз генә бүреген эләктереп алды да, капитан-исправникның аркасына ышыкланып, крыльңо- га тайды, чыгып, бричкасына утырды да Селифанга ат¬ ларын бөтен көчкә куарга кушты. VБҮЛЕК Безнең героебыз яхшы ук шүрләде. Бричканың җан- фәрман очуына, Ноздрев авылының инде әллә кайчан күмелеп, басулар белән, чокыр һәм калкулар белән кап¬ ланган булуына карамастан, ул, куркынып, менә хәзер куа чыгарлар дигән шикелле, әледән-әле артына карап барды, тынын көчкә алды, кулын күкрәгенә куеп кара¬ гач, йөрәгенең читлектәге бытбылдык кебек типкәнен тойды. «Кара, ничек тирләтте! Күр, син, нинди!» Шунда Ноздрев шәрәфенә төрле тозлы һәм көчле теләкләр яудырылды; хәтта әшәке сүзләр дә юк түгел иде. Ниш¬ лисең? Рус кешесе бит, җитмәсә, ачу чыккан вакыт. Ан¬ нан соң эше дә уен түгел. «Нәрсә генә әйтмә», диде Чи¬ чиков үзенә үзе: «әгәр капитан-исправник килеп өлгер¬ мәгән булса, миңа, бәлки, бу дөньяны күрергә дә туры килмәс иде! һичбер токым һәм булачак балаларыма байлык та, намуслы исем дә калдырмыйча, су өстендәге күбек кебек эзсез югалган булыр идем!» Безнең герой үзенең токымы турында гаять кайгыртучан иде. «Ай-Һай начар барин икән!», дип сөйләнде Селифан күңеленнән: «Мондый баринны күргәнем юк әле минем. Шуның өчен йөзенә төкерергә иде аның! Син кешегә ашарга бирмәсәң бирмә, ә атны ашатырга тиеш, чөнки ат солы ярата. Бу аның продовольствосы: пример, безгә ашау ничек кирәк булса, аңа да солы шулай кирәк, ул аның продовольствосы». Атлар да шулай ук Ноздрев файдасына уйламыйлар иде шикелле: туры ат белән заседательнең генә түгел, хәтта алмачуарның да күңеле төшенке иде. Дөрес, аңа Һәрвакыт солының начаррагы эләгә, аны да әле Сели- 93
фан башта: «эх син, подлец!» дип сүгенүдән соң гына сада, ләкин һәрхәлдә солы солы инде ул, ә коры печән генә түгел; ул аны рәхәтләнеп чәйни, еш кына, бигрәк тә Селифан юк чагында, үзенең озын башын иптәшләренең ялгашына суза, аларның продовольствосы нинди икән, дип татып карый иде, ә бит биредә бары печән генә бул¬ ды: начар, начар! Берәү дә кәнагать түгел иде. Ләкин аларның мондый уй-фикерләре кинәт һәм бө¬ тенләй көтмәгән рәвештә киселде. Бары да, шул исәптән кучер да, алты ат җигелгән колясканың каршы яктан ки¬ леп бәрелергә җитүен күргәч кенә сискәнеп, уянып кит¬ теләр; аларның баш түбәсендә генә диярлек әлеге ко¬ ляскада утырган дамаларның кычкырган тавышлары, ят кучерның сүгенүе, янавы яңгырады: «Ах син, мошенник; мин бит сиңа ишетерлек итеп кычкырдым; уңга бор, кар¬ га! исерекме әллә син?» Селифан үзенең хатасын тоеп алды, ләкин рус кешесе үз гаебен танырга яратмый бит ул,— Селифан да шунда ук гәүдәсен турайтты да: «Ә син нәрсәгә шул кадәр чабасың? Күзләреңне кабакта залог¬ ка салып калдырдыңмы әллә?» дип әйтеп салды. Шун¬ нан соң ул, арага килеп кергән ят атлардан котылырга теләп, бричканы чигендерергә кереште, ләкин бернәрсә дә чыкмады, һәммәсе буталды. Алмачуар, зур кызыксы¬ ну белән, үзенең ике ягындагы яңа дусларын исни баш¬ лады. Ә инде дамалар бу маҗарага бик куркып карады¬ лар. Аларның берсе карчык, икенчесе — бик оста һәм матур итеп таралган алтынсымак чәчле, кечерәк кенә башлы, уналты яшьлек яшь бер кыз иде. Аның матур гына йөзе яңа йомырка шикелле йомры һәм ниндидер үтә күренүчән аксыл төстә иде, ягъни ул аксыллык — коңгырт куллы ключница тарафыннан кояш яктысында тикшерелә торган, үтә күренүчән, яңа гына салынган, яңа йомырка яктылыгын хәтерләтә иде; юка гына колак¬ лары да кояшның җылы нурларында үтә күренә иде. Шуның белән бергә аның ачылып калган иреннәрендәге курку билгесе, күзләрендәге яшь бөртекләре — һәммәсе шундый сөйкемле иде ки, хәтта безнең герой, атлар һәм кучерлар арасындагы ыгы-зыгыга һичбер игътибар ит¬ мәстән, берничә минут аңа гына карап торды. «Чиген¬ дер, диләр сиңа, Нижегород каргасы!» дип кычкырды ят кучер. Селифан дилбегәләрен артка тартты, ят кучер да шулай эшләде, атлар азрак чигенделәр, ләкин шунда ук, постромкаларыннан чыгып, тагы бәрелештеләр. Ә ин- 94
ди алмачуар яңа дуслыкны бик яратты, көтелмәгәндә1 насыйп булган шушы хәлдән һич кенә дә аерыласы кил¬ мәде, башын яңа дустының җилкәсенә салып, аңа нидер пышылдап сөйләгәндәй итте, ләкин сүзе чепуха иде бул¬ са кирәк, чөнки яңа таныш бертуктаусыз колакларың селкеп торды. Бәхеткә каршы, авыл ерак түгел иде, шау-шуны ише¬ теп, мужиклар җыелды. Мондый тамаша мужик өчем җан азыгы, немецның газетасы яки клубы белән бер бул¬ ганга күрә, тиз арада алар экипажны чәүкә урынына сырып алдылар, авылда бары карт карчыклар белән яшь- балалар гына калды. Постромкаларны чиштеләр; алма¬ чуарның башына берничә тапкыр кундырып, аны чиге¬ нергә мәҗбүр иттеләр; кыскасы, аларны бер-берсеннәң аердылар, дуслыкларын өзделәр. Ләкин, шуңа ачулану¬ данмы, әллә болай юләрләнепме, ят атлар, кучерның бик нык сыптыруына карамастан, кузгалып та карама¬ дылар, каккан казык шикелле катып тора бирделәр. Му¬ жикларның катнашлык күрсәтүе соң дәрәҗәгә җитте.. һәркем, бер-берсен бүлдереп, үз киңәше белән тыгылды: «Бар әле, Андрюшка, син уңга җиккән атны җитәклә, & Митяй абзый төптәге атка атлансын! Атлан, Митяй аб¬ зый!» Какча сөякле, озын буйлы, җирән сакаллы Митяи абзый төптәге атка атланды,. Ат өстендә ул авыл чиркә¬ венең манарасына яки, дөресрәге, коедан су тартып чы¬ гара торган ыргакка охшый иде. Кучер атларга сыптыр¬ ды, ләкин эш чыкмады, Митяй абзыйның бер ярдәме дә- тимәде. «Тукта әле! тукта!» дип кычкырдылар мужиклар: «Син, Митяй абзый, мичәү атына атлан, төптәгесенә Ми¬ няй абзый атлансын!» Миняй абзый киң җилкәле, кү¬ мердәй кара сакаллы бер мужик иде, корсагы да базар¬ дагы барлык туңган халыкка ширбәт кайната торгаң таудай самоварга охшаган иде, ул төптәге атка рәхәтлә¬ неп менеп утырды, аның авырлыгыннан атның корсагы- җиргә чак тимәде. «Менә хәзер эш җайланыр!» дип кыч¬ кырдылар мужиклар. «Кыздыр, кыздыр үзен! Кысрыкла, әнә теге сары атны, нәрсә ул сары черки кебек бөрешеп- тора!» Ләкин эшнең җайланмавын, бертөрле кыздыру¬ ның да ярдәм итмәгәнен күргәч, Митяй абзый белән Ми¬ няй абзый икесе дә төптәге атка атландылар, ә мичәүдә¬ ге атка Андрюшканы атландырдылар. Ахырында кучер, түземен югалтып, Митяй абзыйны да, Миняй абзыйны да куып җибәрде, һәм яхшы итте, чөнки атлардан шун¬ 95-
дый пар күтәрелә, әйтерсең, алар тын алмыйча бер стан¬ ция җир үткәннәр иде. Кучер аларга бераз ял итәргә ирек бирде, шуннан соң алар үзләре үк кузгалып китте¬ ләр. Бу маҗара барган арада Чичиков, бик зур игътибар биреп, теге яшь кызга карап утырды. Ул аның белән сөй¬ ләшергә берничә тапкыр омтылып та карады, ләкин ни¬ чектер барып чыкмады. Ул арада инде дамалар китеп бардылар, матур гына башлы, нәзакәтле йөзле, зифа буйлы кыз да, ниндидер төш шикелле булып күз алдын¬ нан югалды, тагын шул ук юл, бричка, укучыларга та¬ ныш тройка, Селифан, Чичиков һәм тирә-яктагы буш, такыр басулар гына торып калды. Тормыш булган җир¬ дә, һәркайда: аның тупас, кытыршы-хәерче, шапшак-бә- сәргән түбән даирәләрендә дә, яки ялыктыргыч салкын йөрәкле, эч пошыргыч пөхтә кыяфәтле югары сословие¬ ләре арасында да, беркайда да, бер генә тапкыр да моңа кадәр күрергә туры килгән хәлләргә охшамаган яңа хәл, күңелендә бер генә тапкыр булса да яңа хис, гомергә на¬ сыйп булган хисләрдән башка яңа хис уятырлык хәл оч¬ рамый калмый. Безнең тормышыбызны тәшкил иткән мең төрле кайгы-хәсрәт ашасыннан, күңелле булып, ял¬ тырап, шатлык бары узып кына китә торган була, һәм ул менә нәрсәгә охшый: утын арбасыннан башка берни дә күрмәгән, ниндидер бетеп килә торган, ярлы бер авыл яныннан кайчагында һич көтмәгәндә, кинәт алтын сбруй¬ лы, соклангыч яхшы атлар җигелгән, елкылдап торган тәрәзәле гаҗәеп экипаж узып китә; ул инде әллә кая оч¬ кан, күздән югалган була, ләкин мужиклар, авызларын ачып, бүрекләрен кимичә, һаман карап тора бирәләр. Шуның шикелле үк, баягы блондинка да 1 безнең пове¬ стебызда кинәт, бөтенләй дә көтелмәгәндә күренде дә шулай ук юк та булды. Әгәр шул вакыт Чичиков уры¬ нында башка берәр егерме яшьлек егет: берәр гусар яки студент яисә тормышка әле яңа гына аяк баскан кеше булса, алла сакласын, аның күңелендә нинди генә хис уянмас, аның йөрәге ничек кенә типмәс, нинди хисләр бе¬ лән генә янмас иде икән! Ул, берни тоймыйча, күзләрен билгесез рәвештә еракка текәп, бара торган юлын да, алда торган шелтәләрне дә, соңлаган өчен кыздырулар¬ ны да, үзен дә, хезмәтен дә, дөньяны да, дөньядагы бар- 1 1 Блондинка — саргылт чәчле, ак чырайлы хатын-кыз. 96
лык башка нәрсәләрне дә онытып, бер урында озак ба¬ сып торган булыр иде. Ләкин безнең герой уяу һәм салкыная төшкән таби¬ гатьле, ир уртасы кеше иде инде. Дөрес, ул да уйга кал¬ ды, тик аның уйлары алай ук йөгәнсез түгел, акыллырак, хәтта өлешчә бик нигезле дә иделәр. Ул, табакеркасын ачып, тәмәке иснәде дә: «Чибәр генә нәрсә!» дип куйды. «Ләкин аның нәрсәсе яхшы? Шунысы — ягъни ул мөгаен әле яңа гына нинди дә булса пансионнан яки институтны тәмам итеп чыккандыр, аңарда әле, халык әйтмешли, һичбер хатынлык, ягъни хатыннарга хас иң күңелсез нәр¬ сә юк. Ул әле хәзергә сабый бала шикелле, аның һәммә нәрсәсе гади, ул күңеленә килгән һәммә нәрсәне сөйли, кайда көләргә теләсә, шунда көлә. Аңардан теләсәң нәр¬ сә ясап була, ул, ихтимал, искиткеч гүзәл кешедер, лә¬ кин аннан ярты тиен дә тормый торган кеше дә чыгып куюы мөмкин һәм чыгачак. Менә хәзер аңа аның әнилә¬ ре, апалары тотынып кына карасыннар. Алар бер ел эчендә аның канына хатынлык хасиятләрен шул кадәр күп сеңдерәчәкләр ки, туган әтисе дә танымас булыр. Мондый турсайганлык, мондый көязлек каян килгән, диярсең. Аның һәр адымы күңелдән ятлап алган үгет-нә¬ сихәт буенча атлана башлар; ул кем белән, ничек һәм күпме сөйләшергә, кемгә карарга кирәклек турында баш ватарга керешер; берәр артык сүз әйтмәсәм ярар иде дип һәр минут дерелдәп торыр, ахырында буталып бе¬ тәр дә, гомер буе алдап йөри башлар, шайтан белсен, нинди кеше чыгар аннан!» Шушында җиткәч, Чичиков бераз тик барды, аннан соң болай дип өстәде: «Ә шулай да аның кем икәнен белеп калу яхшы булыр иде? әтисе нинди кеше икән: ихтирамлы бай алпавытмы, әллә болай гына, ягъни казна хезмәтендә капитал җыйган яхшы фи¬ керле кешеме икән? Әгәр, фараз итик, бу кызга ике йөз мең чамасы придан да өстәлсә, бик тә, бик тә күркәм калҗа, әйтик, юньле кеше өчен бәхет ачкычы булыр иде булуын». Ике йөз мең Чичиковның башында бик кызык¬ тыргыч нәрсә булып сурәтләнә башлады, шуннан соң ул, экипажларның чуалышы вакытында тегеләрнең фо¬ рейторы яки кучеры аркылы дамаларның кем икәнлеген сорашып белмәгәнлегенә эченнән генә үкенеп тә куйды. Ләкин тиздән алда Собакевичның авылы күренеп, аның бу фикерләрен таратып җибәрде, төп мәсьәләгә кайтырга мәҗбүр итте. ; 06IS. Үле җаннар—7 97
Авыл аңа шактый зур булып күренде; авылның ике ягыннан канат кебек булып ике урман күренеп тора, бер¬ се каен, икенчесе нарат урманы, берсе карасурак, икен¬ чесе аксылрак; авыл уртасында кызыл түбәле, мезонин¬ лы агач йорт күренә, аның стеналары карасу соры, дө¬ ресрәге — кыргый ташны хәтерләтә, һәм ул хәрби посс- лениеләр, немец колонистлары өчен салына торган өй¬ ләргә охшаган иде. Бу йортны салганда хуҗаның зәвык¬ ларына каршы зодчийның1 туктаусыз көрәшкәнлеге си¬ зелә. Зодчий педант* 2 кеше булган һәм симметрияне сак¬ ларга тырышкан, ә хуҗа уңайлы булуын теләгән, шуның нәтиҗәсендә, күрәсең, бер яктагы барлык тәрәзәләрне кадаклатып бетергән дә алар урынына нибары бер кеч¬ кенә тәрәзә тиштергән,— караңгы чолан өчен кирәк бул¬ гандыр инде. Йортның фронтоны да3, архитекторның бик нык тырышуына карамастан, шулай ук һич кенә дә уртага туры килмәгән, чөнки хуҗа кырыйдан бер колон¬ наны алып ташларга кушкан, шуңа күрә башта уйлан¬ ган «дүрт колонна урынына, өч колонна гына утырып калган. Ишек алды бик нык һәм хисапсыз юан агач рә¬ шәткә белән әйләндереп алынган иде. Хуҗа ныклык ту¬ рында бик тырыша торган кеше, күрәсең. Конюшнялар, сарайлар, кухнялар беренче сорт юан бүрәнәләрдән, го¬ мерлек иҮеп эшләнгәннәр. Мужикларның да өйләре шу¬ лай ук сокланырлык итеп буралган: бүрәнәләрне шомар¬ тып, карнизларны сырлап-нитеп тормаганнар, ләкин шу¬ лай да һәммәсе нык һәм җиренә җиткереп эшләнгән. Хәтта кое бурасы да тегермәнгә һәм корабльләргә генә тотыла торган каты имәннән буралган иде. Кыскасы, Чичиковның күзе төшкән һәрнәрсә нык, какшамаслык, ниндидер тупас һәм шыксыз иде. Крыльцога барып җи- тәрәк, Чичиков бер үк вакытта тәрәзәдән ике баш тыгыл¬ ганын күрде: берсе — кыяр кебек озынча һәм тар йөзле, башына чепчик кигән хатын, икенчесе — ир, анысының йөзе молдаваннарда горлянка дип атала торган кабак шикелле түгәрәк һәм киң иде. Безнең русларда андый кабактан ике кыллы, бик җиңел балалайкалар ясыйлар, һәм ул балалайкалар егерме яшәр дәртле, купшы егет- ,.1 Зодчий — архитектор. 2 Педант — бу урында — иске кагыйдәләргә иярүче форма¬ лист мәгънәсендә. 3 Фронтон — бинаның маңгае, түбәнең алгы яктагы өч- почмак өлеше. \ 98
ләрнең, аларның ишетелер-ишетелмәс. кенә чиертеп уйнауларын тыңларга җыелган ак түшле, ак муенлы кызларга каш сикертүче, сызгыручы егетләрнең, даны һәм юанычы булып торалар. Тәрәзәдән тыгылган ике баш шул минутта ук юк булды. Крыльцога үрә катып торган зәңгәр якалы соры куртка кигән лакей чыкты, Чи¬ чиковны өйалдына алып керде, анда исә аны хуҗа үзе чыгып каршылады. Ул, кунакны күргәч, өзеп-өзеп: «Үте- нәм!» диде һәм аны өйгә алып кереп китте. Чичиков Собакевичка күз кырые белән генә карап алды, һәм бу юлы Собакевич аңа уртача зурлыктагы аюга охшаган булып күренде. Аның фрагының нәкъ аю төсен¬ дә булуы, җиңнәренең, панталонының озынлыгы, аркы¬ лы-торкылы атлап йөрүе, бер туктаусыз кеше аягына басуы бу охшашлыкны тагын да көчәйтә иде. йөзе дә кызган тимер төсле, биш тиенлек бакыр акча төсле иде. Мәгълүм ки, дөньяда күп кенә шундый кешеләр бар,— табигать аларның йөзләрен спайрак итү турында озак баш ватып тормаган, игәү, борау һәм башка шундый вак инструментлар кулланмаган, ә бәлки бөтен көчкә киере¬ леп, балта белән бер кундырган да — борын килеп чык¬ кан, икенче кундырган — иреннәр ясалган, аннары юан тишкеч белән күз урыннары төртеп тишкән дә, шомар- тып-нитеп тормастан, чыгарган да җибәргән: «Бар, яши бир!» Собакевичның да бите нәкъ менә шундый нык, котчыккыч тупас иде: ул күбесенчә түбән карап йөри, муенын бөтенләй дә бора алмый, шуның аркасында сөй¬ ләшкән чакта кешегә туры карамый, ә һәрвакыт диярлек мич почмагына, я ишеккә карап сөйли иде. Столовой бүлмәсен үткән чакта Чичиков аңа күз кырые белән генә тагын карап алды: аю бит! коеп куйган аю! Бу кадәр га¬ җәп охшашлык булыр икән: аның хәтта исеме дә Михаил Семенович бит’. Чичиков, аның аякка басу гадәтен бел¬ гәнгә күрә, бик сакланып атлады һәм аңа алга үтәргә юл бирде. Хуҗа, үзенең бу кимчелеген сизеп булса кирәк, шул минутта ук: «Мин сезне борчымадыммы?» дип со¬ рады. Ләкин Чичиков түбәнчелек белән баш иде һәм әле хәзергә бертөрле дә борчу булмаганлыгын әйтте. Кунак бүлмәсенә керделәр. Собакевич, креслога күр¬ сәтеп, тагын: «Үтенәм!» диде. Утыргач, Чичиков стенага, 1 Русларда аюны Мишка дип, ягъни Михаил дип атау гадәте бар. Тарҗемаче. 7* 99
эленеп торган картиналарга күз салды. Аларның һәм¬ мәсе булдыклы егетләрнең, грек полководецларының бө¬ тен гәүдә белән төшкән портретлары — гравюралар иде: менә кызыл панталонлы, мундирлы һәм борын өстенә күзлек кигән Маврокордато, менә Колокотрони, Миаули, Канари '. Бу геройларның барсының да балтырлары шун¬ дый юан, мыеклары шундый зур,— караган кешенең тәннәре чымырдап китәрлек иде. Таза греклар арасына ничек һәм ни сәбәптәндер бик тар рамкага куелган кеч- кенә-кечкенә әләмнәр, пушкалар белән бергә, ябык кына, чандыр гына Багратион 1 2 урнаштырылган. Аннан соң та¬ гын да грек героинясы Бобелина 3 картинасы китә, аның бер аягы гына да хәзерге гостиныйларда тулып ята тор¬ ган купшы егетләрнең гәүдәләреннән юанрак иде. Хуҗа үзе таза һәм нык кеше булганлыктан, бүлмәсен дә шу¬ лай ук таза һәм нык кешеләр белән бизәргә тырышкан иде, күрәсең. Бобелина белән янәшә, тәрәзә янына, чит¬ лек эленгән, читлектән ак бөрчекле коңгырт миләш чып¬ чыгы карап тора, ул да Собакевичка бик охшаган иде. Кунак белән хуҗа бер-ике минут сүзсез тордылар, ул арада ишек ачылып, бүлмәгә хозяйка килеп керде; бу — бик озын буйлы бер дама иде; башында чепчик, аңа йорт буявында манган тасмалар тагылган иде. Ул бик дәрәҗә саклап, пальма агачыдай башын туры тотып керде. «Бу минем Феодулия Ивановна!» диде Собакевич. Чичиков Феодулия Ивановнаның кулын алырга бар¬ ды, ә ханым кулын аның иреннәренә үк илтеп төртте, шул арада Чичиков аның кулларының тозлы кыяр суы >белән юылганын белеп алды. Собакевич дәвам итеп: «Җанкисәгем, таныш бул, Павел Иванович Чичиков <бу! Без аның белән губернаторда һәм почтмейстерда та¬ нышкан идек», диде. Феодулия Ивановна, королевалар ролен башкаручы актрисаларча башын хәрәкәтләндереп һәм ире шикелле 1 Александр Маврокордато, Миаули, Констан¬ тин Канари, Колокотрони — XIX йөз башларында Гре¬ циянең бәйсезлеге өчен Төркиягә каршы көрәштә катнашкан күре¬ некле революцион эшлеклеләр. 2 Багратион — Наполеон I гә каршы сугышкан вакытта дан казанган рус генералы, 1812 елда Бородино сугышында үлгән. 3 Бобелина (яки Боболина)— Грециянең иреклелеге өчен көрәшүчеләрнең берсе. 100
ук; «Үтенәм!» дип, кунакка утырырга тәкъдим итте. (Пуннан соң үзе дә диванга барып утырып, меринос шә¬ ленә төренде дә, күзен дә, кашларын да күтәрмичә, тик кенә утыра бирде. Чичиков тагын югары карап алды, тагын шул ук юан балтырлы, озын мыеклы Канарины, Бобелинаны, читлек¬ тәге чыпчыкны күрде. Биш минут чамасы дип әйтерлек бар да тын утырды¬ лар; бары тик читлектәге миләш чыпчыгы гына, икмәк валчыкларын тук-тук чукып, тавыш чыгара иде. Чичиков бүлмәгә тагын бер тапкыр күз йөртеп чыкты: андагы әй¬ берләрнең барсы да нык, гаять дәрәҗәдә тупас һәм хуҗа белән алар арасында ниндидер гаҗәп бер охшашлык бар иде: почмакта — чикләвек агачыннан эшләнгән карсак конторка тора, аякларының дүртесе дә искиткеч килбәт¬ сез, аның да аюдан һичбер аермасы юк иде. Өстәл, крес¬ лолар, урындыклар — барсы да авырлар һәм тынгысыз төслеләр, кыскасы, һәммә нәрсә, һәрбер урындык, әйтер¬ сең: мин дә Собакевич бит! Мин дә Собакевичка бик ох¬ шаганмын бит,— дип әйтеп тора иде. Чичиков, хуҗаларның берсенең дә сүз башларга җыенмаганлыкларын күреп, ахырда сүзне үзе башлап җибәрде: «Без сезне үткән атна кич палата председателе Иван Григорьевичта искә төшереп’утырдык; харап та күңелле булды». «Әйе, ул көнне мин председательдә була алмадым», диде Собакевич. «Ә шулай да бик әйбәт кеше бит ул!» «Кемне әйтәсез?» диде Собакевич, мич почмагына карап. «Председательне әйтәм!» «Сезгә генә шулай күренгәндер ул: масонлыгы гына 1 бар аның, юкса, дөньяда беренче ахмак кеше ул». Мондый яхшы ук кискен әйтелгән сүздән Чичиков беркадәр аптырап торды, ләкин соңыннан, рәтләнеп ал- 1 1 Масон — дини-әхлакый яшерен җәмгыять члены. Масон- ствоның эшчәнлеге урта гасыр феодаль тәртипләргә каршы бур¬ жуаз оппозициянең үсешен беркадәр чагылдырудан гыйбарәт бул¬ ган. Шуннан чыгып, реакционерлар масонствоны революцион оеш¬ ма дип караганнар, чынлыкта исә ул һич кенә дә алай булмаган Россиядә масонство дворяннар арасында XVIII йөзнең ахырларында, XIX йөзнең башларында киң җәелә. 101
гач, болай диде: «Шулай инде, кеше кимчелексез бул¬ мый, әлбәттә, ләкин аның каравы губернатор нинди яхшы кеше бит!». «Губернатор яхшы кеше дисезме?» «Әйе, дөрес түгелмени?» «Дөньяда беренче разбойник ул!» «Ничек, губернатормы разбойник?» диде Чичиков һәм губернаторның ничек алай разбойник булуын һич төшенә алмады. «Дөресен әйтим, мин һич алай уйламас идем», диде ул сүзен дәвам итеп. «Шулай да әйтергә рөх¬ сәт итегез: аның кыланышлары бөтенләй андый түгел, ки¬ ресенчә, аңарда хәтта йомшаклык күп». Шуннан соң ул дәлилгә хәтта аның үз кулы белән чиккән янчыкларын ки¬ герде, аның йөзенең ягымлылыгын мактады. «Йөзе дә разбойникларныкы төсле!» диде Собакевич, «Сез аны, кулына пычак тоттырып, олы юлга гына чыга¬ рып карагыз, суячак, валлаһи, бер тиен өчен суячак! Ул һәм вице-губернатор — алар икесе — ясап куйган яэҗүҗ- мәэҗүҗ инде». «Юк, моның алар белән борчагы пешми икән», дип уй¬ лады Чичиков күңеленнән. «Тукта, полицеймейстер турын¬ да сөйләшеп карыйм әле... ул моның дусы бугай».— «Хәер, минем өчен барыбер», диде ул: «Дөресен әйтсәм, миңа ба¬ рыннан да бигрәк полицеймейстер ошый. Ничектер менә әллә нинди туры, ачык характерлы кеше ул, йөзендә нин¬ дидер ачык күңеллелек күренеп тора». «Мошенник!» диде Собакевич салкын кан белән генә: «Ул сине сатачак, алдаячак һәм шунда ук синең белән ашарга да утырачак! Мин аларның барсын да беләм: алар бары да мошенниклар, бөтен шәһәр шундый; мошен¬ ник мошенникка утырган да мошенникны куа. Барсы да мөртәт. Анда бары бер прокурор гына юньле, дөресен әйт¬ кәндә, хәтта ул да дуңгыз». Шушындый, гәрчә кыска гына булса да, мактаулы биографияләрдән соң Чичиков инде башка чиновниклар¬ ны телгә алырга кирәкмәгәнлекне күрде һәм Собакевич- ның беркем хакында да яхшы фикер әйтергә яратмаган- лыгын искәрде. «Я, җанкисәгем, ашарга чыгыйк инде», диде Собаке- вичка хатыны. '«:Үтенәм!» диде Собакевич. Шуннан соң закуска хә¬ зерләнгән өстәл янына барып, кунак белән хуҗа әйбәтләп кенә берәр рюмка аракы эчтеләр, аның артыннан киң 102
Россиянең барлык шәһәрләрендәге, авылларындагы ши¬ келле итеп капкалап алдылар, ягъни һәртөрле тозлы нәр¬ сәләр, канны кыздыра торган башка шундыйрак нигъмәт¬ ләрдән авыз иттеләр дә, барсы да столовойга юнәлделәр. Алдан, йөзеп барган каз кебек, хозяйка барды. Кечерәк кенә өстәлгә дүрт кешелек прибор хәзерләнгән иде. Озак та үтмәстән, дүртенче урынга ниндидер хатын-кыз килеп утырды: дамамы яки кызмы, туганнарымы, өй караштыру¬ чымы, яки болай гына торучымы, кем булгандыр, кисте¬ реп әйтү читен; ул, ни өчендер, башына чепчик кимәгән, ә чуар яулык бәйләгән, яше утызлар чамасында иде. Шун¬ дый кешеләр була: алар дөньяда әйбер булып түгел, ә әй¬ бер өстендәге ят тузан яки тап булып яшиләр. Кая утырт¬ саң, шунда утыралар, башларын да гел бер көйгә генә тоталар; аларны җансыз мебель дип уйларга җитешәсең һәм аларның авызыннан гомергә бер сүз чыкканы юктыр дип уйлыйсың; ә кайда булса кызлар бүлмәсендә яки ке- ләттә-фәләндә ул инде: ихахай да михахай! Собакевич ашны авыз итеп карагач: «Бүген безнең, җанкисәгем, щи бик әйбәт пешкән икән!» диде һәм тәлинкәдән үзенә бик зур няня кисәге алып салды. Мәгълүм ки, бездә щи янына няня дигән блюдо куела һәм ул бәрән карынына казылык шикелле тутырып, кара бодай боткасыннан, мидән, аяк-тояктан хә¬ зерләнә. Шуннан соң Собакевич Чичиковка карап, болай дәвам итте: «Мондый няняны сез шәһәрдә ашый алмый¬ сыз, анда сезгә, шайтан белсен, әллә нәрсә салып китерә¬ ләр!» «Шулай да губернаторның ашы әйбәт кенә була», диде Чичиков. «Ә беләсезме, аның ул ашлары нәрсәдән хәзерләнә? Әгәр белсәгез, сез аны һич ашамас идегез». «Ничек хәзерләнә торгандыр, анысын әйтә алмыйм, лә¬ кин дуңгыз котлеты белән балыгы гаять яхшы иде». «Ул сезгә шулай тоелган гына. Мин аларның базарда нәрсә алганнарын беләм бит. Аның француздан өйрәнгән ■әнә теге каналья повары, мәче сатңш алып туный да, куян ите урынына пешереп ашата». / «Фу! нинди әшәке нәрсәләр сөйлисең син», дип куй¬ ды Собакевичның хатыны. .■ «Нишлим соң, җаңкисәтем, аларның шулай эшләвенә мин гаеплемени, алар барсы да шулай эшлиләр. Безнен Акулька лаканга ыргыта, ә алар җыен шундый ярамаган 103
нәрсәне,— әйтсәм әйтим инде,— ашка салалар! әйе, әйе, ашка салалар! Тондыралар гына!» Хозяйка: «Син аш янында һәрвакыт шундый нәрсәләр сөйли¬ сең!» дип тагын каршы төште. «Миндәмени гаеп, җанашым, әгәр мин үзем шулай эшләсәм икән, ләкин туп-туры әйтим, мин андый шакшы нәрсәләр ашый алмыйм. Баканы син миңа балга манып бирсәң дә, авызыма кабачагым юк, устрицаны да шулай: устрицаның нәрсәгә охшаганын беләм бит мин». Шуннан соң хуҗа Чичиковка карап сөйләде: «Иттән җитешегез, сарык ите белән ботка ул! Бу сиңа базарда дүртәр тәүлек аунап яткан иттән господалар кухнясыңда хәзерләнә тор¬ ган фрикасе1 түгел. Аны җыен шул немец һәм француз док¬ торлары уйлап чыгарганнар, асар идем мин аларны шу¬ ның өчен! Я бит: диэта 1 2 уйлап чыгарганнар, ач тотып дә¬ валыйлар имеш! Үзләре салам сыйрак булгач та — безнең рус корсагын да җиңәрбез дип уйлыйлар, күрәсең. Юк, болар һәммәсе буш сүз, ялган, һәммәсе...» Шушы урында Собакевич ачу белән хәтта башын чайкап куйды. «Мәга¬ риф, мәгариф дигән булалар, шушымы мәгариф? — фук бу, фук! Икенче сүз белән дә әйтер идем, ләкин аш янын¬ да килешми. Ә миндә алай түгел. Миндә дуңгыз ите пеше¬ релә икән — китер өстәлгә бөтен дуңгызны; сарык бул¬ са — түшкәсе белән китер, каз икән — бөтен каз булсын! Бәлки мин ике генә блюдодан ашармын, аның каравы, туйганчы, җаның теләгәнчә булыр». Собакевич бу сүзне эш белән раслады: ул ярты тәкә билдәмәсен үз тәлинкәсе¬ нә авыштырды да, ашап та бетерде, кимермәгән, суырма¬ ган бер генә сөяк тә калдырмады ичмасам. «Әйе, бу ашый белә икән шул», дип уйлады Чичиков. «Миндә алай түгел», диде Собакевич кулларын сал¬ фетка белән сөртеп: «Мин сезгә ниндидер Плюшкин түгел: 800 җаны бар, ә көнкүреше һәм ашавы минем көтүчемне- кеннән начаррак!» «Кем ул Плюшкин?» дип сорады Чичиков. «Мошенник. Шундый саран, күз алдыңа да китерә ал¬ массың. Төрмәдә арестантлар да аңа караганда яхшырак торалар: кешеләрен ачка үтереп бетерде». «Чынлапмы» диде Чичиков җанланып китте : «Аның кешеләре күпләп үләләр, дип дөрес әйтәсезме?» 1 Фрикасе — соус белән бирелә торган тапаган ит. ’ Диэта — авыру кешенең доктор кушуынча ашавы. 104
«Чебен урынына кырылалар». «Шулай укмыни! Рөхсәт итегез, ул сездән ерак то¬ рамы?». «Биш чакрым». «Биш чакрым!..» Чичиков кычкырып җибәрде, аның хәтта йөрәге тибә башлады. «Туктагыз, ә менә сезнең кап¬ кадан чыккач, уңга китәргәме, әллә сулгамы?» «Мин сезгә ул этнең юлын белергә дә киңәш бирмим! Аңа барганчы, берәр әдәпсез җиргә барсаң, артыграк бу¬ лыр». Моңа каршы Чичиков: «Юк, мин аны кирәклектән сорамыйм, бары тик төрле урын белән кызыксынганлыктан гына сорашам», дип җа¬ вап кайтарды. Иттән соң берсе-берсе тәлинкәдән дә зуррак пәрәмәч¬ ләр, аның артыннан бозау кадәрле күркә килде, аның эченә тутырылмаган нәрсә калмаган: йомырка, дөге, ба¬ выр һәм тагын әллә нәрсәләр,— һәммәсе аш казанына авыр йөк булып төшә барды. Шуның белән обед тәмам да булды. Ләкин өстәл яныннан кузгалгач, Чичиков үзенең бер пот чамасы авырайганлыгын тойды. Кунак бүлмәсенә чыктылар, анда исә өстәлдә бер тәлинкә варенье тора: гру¬ шага да, сливага да, башка җимешкә дә охшамаган, шу¬ лай да аңа кунак та, хуҗа да кагылып карамады. Хозяйка башка тәлинкәләргә дә салу өчен, чыгып китте. Аның чы¬ гуыннан файдаланып, Чичиков Собакевичка карап сүз башлады, ә Собакевич шундый туклыклы аштан соң авьь райган гәүдәсен күтәрә алмыйча, уфылдап креслода ята, ниндидер аңлаешсыз тавышлар чыгарып чукына, минут саен кулы белән авызын каплый иде. Чичиков аңа болай диде: «Мин сезнең белән кечкенә генә бер эш турында сөйт ләшмәкче идем». Тәлинкә тотып хозяйка керде. «Менә тагын варенье! балда кайнатылган торманыкы!» «Ә без аны соңыннан ашарбыз!» диде Собакевич. «Син, бар, үз бүлмәңә чыгып тор, без Павел Иванович бе¬ лән фракларны салып, азрак ял итеп алырбыз!». Хозяйка түшәкләр, мендәрләр китертү турында сүз кузгаткан иде дә, ләкин хуҗа: «Кирәк түгел, без кресло¬ да ял итәрбез», дигәч, чыгып китте. : . : Собакевич, әлеге кечкенә эшне тыңларга җыенып, ба-< шын Чичиковка таба бөгә төште. . ... 105
Чичиков ничектер бик ерактан башлады, гомумән бө¬ тен Россия дәүләтенә кагылды, аның зурлыгын мактады; хәтта иң борынгы Рим монархиясе дә моның кебек зур булмаган, чит ил кешеләренең хәйранга калулары урын¬ лы, диде. Собакевич башын бөккән көйгә тыңлый бирде. «Менә шушы тиңдәше булмаган дәүләтнең законнары бу¬ енча,— диде Чичиков, — якты дөньяны калдырган кре¬ стьян җаннары, алдагы ревизиягә хәтле тереләр исемле¬ гендә йөртеләләр; бу —болай да инде бик катлаулы бул¬ ган дәүләт механизмының катлаулылыгын арттырмас өчен, күп санлы вак һәм файдасыз справкалар белән мә¬ шәкатьләнмәс өчен эшләнә...» Собакевич башын бөккән көйгә тыңлый бирде. «Шулай булса да, мондый тәртипнең бик урынлы булуына карамастан, күп кенә хуҗалар өчен ул беркадәр авырга килә, чөнки хуҗалар алар өчен тере хисабыннан ясак түләргә мәҗбүр ителәләр. Мин исә сез¬ гә хөрмәт йөзеннән менә шул чынлап та авыр йөкне хәт¬ та беркадәр үз өстемә алырга теләр идем...» Төп мәсьәлә турында Чичиков бик сак кыланды. Үле җаннар дигән сүз¬ не телгә дә алмады, ә яшәми торганнар гына диде. Собакевич башын һаман шул бөккән килеш тыңлап утырды, аның йөзендә нәрсә дә булса әйтергә теләү ник кенә күренсенче. Әйтерсең лә, бу гәүдәдә бернинди дә җан әсәре юк, яки булса да үз урынында түгел, ә бер дә үлми торган дию пәриенең җаны төсле, кайдадыр таулар арты¬ на яшеренгән, шундый калын кабык белән эретелгән эче актарылып бетсә дә, тышы һичбер чатный торган түгел иде. «Шулай итеп?..» дип куйды Чичиков һәм эчке дулкын¬ лану белән Собакевичның җавабын көгге. Собакевич һич кенә дә гаҗәпләнмәде, бары көн дә ашый торган икмәк турында сөйләшкән шикелле генә итеп: «Сезгә үле җаннар кирәкме?» дип кенә со¬ рады. «Әйе» диде Чичиков һәм, сүзен тагын да йомшарта тө¬ шеп, «яшәми торганнар», дип өстәде. «Табарга булыр, нишләп булмасын...» диде Собакевич. «Табарга булса, алайса сезгә, һичшиксез, алардан ко¬ тылу хәерле булыр?» «Рәхим итегез, мин аларны сатарга әзер», диде Со¬ бакевич, бу юлы инде ул башын азрак күтәрә төште һәм, алучы бу эштән нинди дә булса файда күзәтә торгандыр, дип уйлап алды. 106
«Шайтан алгыры, монысы инде әйтмәс борын ук сата башлады!» дип уйлап алды Чичиков. Шуннан соң кычкы¬ рып болай диде: «Ә бәя мәсьәләсе ничегрәк булыр? Хәер, бу инде шундый әйбер... бәя турында сүз кузгату да әллә ничегрәк». «Сездән артыгын сорап булмас, җан башына йөз сум!» диде Собакевич. Чичиков авызын ачкан килеш туп-туры Собакевичның күзләренә карады һәм: «йөз сум!» дип кычкырып җибәр¬ де; ул ни әйтергә дә белмәде: я мин ялгыш ишеткәнмен¬ дер, я Собакевичның авыр теле, тиешсез якка әйләнеп, бер сүз урынына икенче сүз әйтеп салгандыр дип уйлады. «Ничек, әллә кыйммәтме?» диде Собакевич һәм, шун¬ нан соң: «Ә шулай да сезнең бәягезне ишетеп карыйк?» дип өстәп куйды. «Минем бәяме? Туктагыз әле, без ничектер ялгыштык бугай яки бер-беребезне аңлап җиткермибездер; әйбернең нәрсәдән гыйбарәт икәнен онытып җибәрдек шикелле. Ми¬ немчә, кулны күкрәккә куеп әйткәндә, җан башына сик- сәншәр тиен иң чибәр бәя булыр!» «Менә ничек — сиксәншәр тиен дисез!» «Нишләмәк кирәк, минем фикерем буенча, шуннан арттырырга мөмкин түгел». «Мин сезгә чабата сатмый^ ахрысы». «Шулай да үзегез уйлап карагыз: аларны бит инде ке¬ ше дип тә булмый». «Сез алайса ревизский җанны егермешәр тиеннән са¬ та торган берәр җүләр табармын дип уйлый торгансыз¬ дыр». «Рөхсәт итегез: ни өчен сез аларны ревизский җан дип атыйсыз, җаннар үзләре күптән үлгәннәр ләбаса инде, бары сизеп беленми торган авазлары гына калган. Шулай да, бу мәсьәләдә артык сүз озайтып тормас өчен, рәхим итегез, бер сум иллешәр тиен бирәм, ләкин шуннан арт¬ тыра алмыйм». «Шундый юк сума турында сөйләп тору да оят! Сату¬ лашыгыз сез, ләкин тиешле бәясен дә бирегез!» «Булмый, Михаил Семенович, ышаныгыз, чын намус белән әйтәм, булдыра алмыйм; мөмкин түгел эшне мөм¬ кин дип булмый инде аны», диде Чичиков, ләкин үзе та¬ гын иллешәр тиен өстәде. «Я нәрсәгә дип шул кадәр саранланасыз?» диде Соба¬ кевич, «Ихлас, кыйммәт сорамыйм! Берәр мошенник ал¬ 107
дар әле үзегезне, җан урынына чүп-чар сатып җибәрер, ә минекеләр шылтырап торган таза чикләвек кебек, бары да сайлап салгандай: я мастеровой, я, алай булмаса, башка берәр таза мужик. Сез карап карагыз: менә, мәсәлән, ар¬ ба ясаучы Михеевны алыйк! Ул бит рессоралы экипаж¬ дан башкага кул да тидерми иде. Ныклыгы да Москва эше шикелле бер сәгатьлек кенә түгел, шундый нык... үзе тыш¬ лый, үзе лаклый!» Чичиков, Михеевның күптән инде дөньяда юклыгын әйтмәкче булып, авызын ачты, ләкин Собакевич ирек бир¬ мәде, аның машинасы тәмам кызып җиткән иде; андый җитезлек, сүзгә осталык каян килгәндер инде: «Я менә балта остасы Пробка Степанны алыйк. Әгәр берәр җирдән шундый мужик таба алсагыз, башымны кисегез. Менә көч иде үзендә! Гвардиядә хезмәт иткән булса, алла белсен, аңа ниләр генә бирмәсләр иде, буе гына да өч аршин да бер вершок!» Чичиков Пробканың да дөньяда юклыгын әйтмәкче булып карады; ләкин Собакевичны туктату мөмкин түгел, сүзләре ташкын булып ага, аны бары тыңларга гына ки¬ рәк иде: «Кирпечче Милюшкинны әйтсәң! Теләсә нинди йортка мич салырга булдыра иде. Менә итекче Максим Телятни¬ ков: без белән бер кададымы — итек әзер, ә итеге — телә¬ сәң, авызыңа төр дә тык, рәхмәттән башка берни дә әйт¬ мисең. Ә Еремей Сорокоплёхин! бер үзе бөтенесенә торыр¬ лык мужик, Москвада сәүдә иткән кеше, оброкны гына да бишәр йөз сум түли иде. Менә бит нинди халык! Ниндидер Плюшкиннар сата торган җаннармыни!» Чичиков, аның бу очы-кырые күренмәс кебек тоелган •сүз байлыгына исе китеп, ахырда болай диде; «Ярый, шу¬ лай да булсын, ни өчен сез аларның сыйфатларын саный¬ сыз, хәзер алардан бер эш тә чыгарып булмый бит инде, бары да үлгән халык лабаса. Үлгән кеше белән теләсәң койма терәт, ди бит мәкаль дә». Собакевич, ничектер исен җыйгандай һәм аларның чынлап та үлгәнлекләрен хәтерләгәндәй итеп: «Әйе шул, үлгәннәр», дип куйды, ә соңыннан болай дип өстәде: «Лә- дин шуны әйтергә кирәк: ә менә хәзерге көндә яши тор¬ ганнардан нинди эш чыга соң? кешеме алар? юк, кеше түгел, чебен, чебен!» «Шулай да булса алар яшиләр, ә болар хыял гына». «Юк инде, һич тә хыял түгел! Мин сезгә әйтсәм, Ми- 108
хеев кебек кешене сез һичкайдан таба алмаячаксыз: ма¬ шина инде, машина! менә бу бүлмәгә һич сыймый ул: юк, хыял түгел бу! Ә көч, көч — андый көч атта да булмас; менә инде әйтеп карагыз, мондый хыялны сез тагын каян таба алыр идегез икән?!» Соңгы сүзләрне ул инде стена¬ дагы Багратион һәм Колокотрони 1 портретларына карап әйтте. Булгалый ул андый хәл, ягъни утырдашларның бер¬ се, кинәт, ни сәбәптәндер, үзе белән сөйләшә торган ке¬ шегә түгел, ә уйламаганда килеп кергән, хәтта бөтенләй дә таныш булмаган өченче берәүгә карап сөйли башлый, ә үзе аңардан җавап та, берәр төрле фикер дә, хуплау сүзе дә ишетмәячәген белә, шулай да аңа туп-туры карап сөй¬ ли, әйтерсең, аны судьялыкка чакыра; теге кеше дә башта бераз аптырабрак кала: һичбер таныш булмаган мәсьәлә турында җавап бирергәме, әллә, әдәп саклап, бераз то¬ рырга да аннан соң китәргәме, дип уйлый. «Юк, ике сумнан артык бирә алмыйм», диде Чичиков. «Менә алайса, кыйммәт сорады дип үпкәләштән бул¬ масын, әмма башка һичбер ташлама ясамам, рәхим итеп, җан башына җитмеш бишәр сум бирерсез, ләкин ассигна¬ ция белән, моны да бары танышлык хакына гына!» «Нәрсә, бу мине юләргә саныймы соң», дип уйлап алды Чичиков һәм соңыннан болай диде: «Дөресен әйткәндә, бу миңа гаҗәп тоела башлады: безнең сөйләшү ниндидер театр уенына яки комедиягә' охшый төсле, башкача мин моны берничек тә аңлата алмыйм... Сез үзегез шактый акыллы кешегә охшыйсыз, мәгълүматыгыз да бар. Әйбере юк нәрсә бит: чүп. Аның нинди бәясе бар соң? Кемгә ки¬ рәк ул?» «Менә сез алырга йөрисез бит, димәк, кирәге бар». Чичиков иренен тешләде һәм ни дип тә җавап бирер¬ гә белмәде. Ул ниндидер фамилия һәм семья мөнәсәбәт¬ ләре катыштырып сөйләргә кереште, ләкин Собакевич аңа бик кыска җавап бирде: «Миңа сезнең мөләсәбәтләрегезнең кирәге юк; фами¬ лия эшләрегезгә катнашмыйм, анысы сезнең эш. Сезгә җаннар кирәк икән, мин менә сатам аларны, алмасагыз, үкенәчәксез». «Икешәр сум», диде Чичиков. «Менә бит сез нинди, һаман үз сиксәне сиксән; ике * 1 ү 1 100 нче биттәге искәрмәне кара. 109
сумга көйләп алган да аяк терәгән. Сез бирсәгез — тиеш¬ ле бәясен бирегез!» «Әмма шайтан кеше икән», дип уйлап алды Чичиков: «Тагы иллешәр тиен арттырыйм бу эткә!» «Рәхим итегез, иллешәр тиен арттырам». «Алайса мин дә сезгә азаккы сүземне әйтим: илле сум булыр! Чынлап, зыян итәм, мондый яхшы халыкны шун¬ нан да арзан беркайда да ала алмассыз!» «Менә нинди карун!» дип куйды Чичиков эченнән һәм шуннан сон беркадәр пошыну белән болай диде: «Чынлап та нәрсә инде бу кадәр... әйтерсең, бик кирәкле эш; мин аны башка урында бер тиенсез алам. Җитмәсә, тизрәк ко¬ тылу өчен, миңа аны һәркем сөенә-сөенә бирер. Аларны нинди юләр үзендә тотып, налог түләргә риза булсын соң!» «Менә нәрсә: моны мин сезгә дус итеп кенә әйтәм, ике¬ безнең арада гына,—мондый товар сатып алу бик үк ярый торган эш түгел бит... Минме, башка берәүме, әгәр сөй¬ ләп йөрсә, контракт төзү яки башка берәр зуррак сума¬ лы килешү ясаган вакытта андый кешегә һичбер ышаныч булмаячак». «Менә кая суктыра, кабахәт!» дип уйлап алды Чичи¬ ков һәм шунда ук бик салкын кан белән болай диде: «Теләсәгез нишләгез, мин аларны, сез уйлаганча, нинди¬ дер кирәкле эш өчен алмыйм, тик болай гына, башыма шундый бер уй килгән өчен генә алам. Ике сум илле тиенгә риза булмасагыз, хушыгыз!» «Моны юлдан яздыра алмассың, бер дә сынмый торган кеше икән!» дип уйлады Собакевич. «Я, ярый, аллага тап¬ шырдык, утызар сум бирегез дә сезгә булсын!» «Юк, минемчә, сез аларны сатарга теләмисез шикелле, хушыгыз!» «Туктагыз әле, туктагыз!» диде Собакевич, аның ку¬ лыннан тотып һәм кунакның аягына да басып алды, чөн¬ ки Чичиков саклануны онытып җибәргән иде, шуның җә¬ засы итеп хәзер менә сызланырга, сыңар аяклап читкә сикерергә мәҗбүр булды. «Гафу итүегезне үтенәм! Мин сезне борчыдым, ахры¬ сы. Рәхим итегез, утырыгыз бирегә! Үтенәм!» Ул аны крес¬ лога утыртты, аның хәрәкәтендә хәтта ниндидер җитезлек күренде, бу юлы ул кулга өйрәтелгән, бөтерелә белә тор¬ ган, бирелгән сораулар буенча, мәсәлән, «я күрсәт әле, Миша, хатыннар ничек мунча чабыналар? Я әле, Миша, малайлар ничек борчак урлыйлар?» шикелле сораулар 110
буенча, төрле мәзәкләр ясап күрсәтә торган аюга охшый иде. «Чынлап, мин юкка вакыт уздырам, миңа китәргә ки¬ рәк». «Бер генә минут утырыгыз, мин сезгә бик күңелле бер сүз әйтәм!» Собакевич аңа якынрак килеп утырды да, ко¬ лагына гына, сер шикелле генә итеп: «телисезме, җан башына бер почмак?» диде. «Ягъни егерме биш суммы? һич, һич, һич, хәтта чирек почмак та бирә алмыйм, бер тиен арттырмыйм». Собакевич тынды. Чичиков та тынды. Ике минутлап вакыт шулай тын үтте. Стенадагы бөркет борынлы Багра¬ тион боларның шулай сатулашуларына гаять зур игъти¬ бар белән карый иде. «Сезнең соңгы бәягез күпме булыр соң?» диде ахырда Собакевич. «Ике ярым». «Ай-яй, сез кеше җанын шалкан бәясенә тиңлисез бо¬ лай булса, һич булмаса өчәр сум бирегез!» «Булмый». «Я, сезнең белән берни дә эшләп булмый, алыгыз! Зыянга бирәм, гадәтем шундый — эт гадәте: якын кеше¬ нең күңелен күрмичә булдыра алмыйм. Мин уйлыйм, эшне тәмам җиренә җиткерү өчен, безгә купчая язышырга да кирәк булырдыр». «Билгеле». «Шул-шул менә, шәһәргә барырга туры киләчәк». Эш шулай тәмамланды. Икесе дә иртәгә үк шәһәрдә булырга һәм купчая язышырга карар бирделәр. Чичиков крестьяннарның исемлеген сорады. Собакевич бер дә ка¬ рышмый риза булды, шунда ук язу өстәленә барып, үз кулы белән исемлек язарга тотынды, аларның исемнәрен генә язып чикләнмәде, хәтта һәркайсының мактаулы сый¬ фатларын да тезеп китте. Ә Чичиков арттарак торган хәлдә, эш югыннан, Соба- кевичның чамасыз калын гәүдәсен күзләде. Ул аның Вятка атларыныкы шикелле түшәктәй киң аркасына, тро¬ туарларга утыртыла торган чуен баганага охшаган аякла¬ рына карап алу белән күңеленнән менә мондый сүзләрне әйтми булдыра алмады: «Иллә яраткан да соң алла үзең¬ не! Киселүе юньсез булса да тегелүенә сүз әйтерлек тү¬ гел!.. Син соң туганда ук шулай аю булып тудыңмы, әллә сине шушы караңгы почмактагы авыл тормышы, иген ба¬ 111
сулары, мужиклар белән кайнашу аюга әйләндердеме, шулар аркасында кулак булдыңмы? Ләкин, юк: минеМчә, сине гәрчә мода буенча тәрбияләп, ходка җибәргән булса¬ лар да, син шушы караңгы почмакта яшәмичә, Петербург¬ та яшәсәң дә, барыбер шушы әлеге төсле булыр идең. Аерма тик шунда гына булыр: хәзер син тәлинкә зурлы¬ гындагы пәрәмәч белән ботка катыш ярты сарык түшкәсен ялт иттерәсең, ә тегендә син трюфель1 катыш нинди дә бул¬ са котлет ашар идең. Хәзер синең кул астында крепостной мужиклар бар: син алар белән тату торасың, һәм, әлбәт¬ тә, аларны кыерсытмыйсың, чөнки алар синекеләр, үзеңә үк начар булачак; ә тегендә синең кул астында чиновник¬ лар эшләрләр иде, алар синең крепостнойларың булмаган¬ га күрә, син аларны нык кына чабаклар идең, я булмаса казна малын талар идең! Юк, кулак — кулак инде ул! Теләсәң — саран дип аңла, теләсәң йодрык дип. Йомар¬ ланган йодрыкның берме, икеме бармагын төзәтеп кара, тагы да начаррак килеп чыгачак. Әгәр дә ул нинди дә булса берәр фәнне өстән генә булса да татып караган бул¬ са, соңыннан, күренеклерәк урын биләгәннән соң, нинди дә булса берәр фәнне чынлап та белә торган кешеләрнең һәм¬ мәсен өйрәтәчәк. Җитмәсә тагы, соңыннан: «тукта, күрсә¬ тим әле мин аларга үземнең кем икәнемне!» диячәк һәм тагы шундый гаҗәп карар уйлап чыгарачак, бик күпләргә тозлы булачак... Эх, әгәр бөтен кулаклар да!..» «Исемлек әзер», диде Собакевич әйләнеп. «Әзерме? Рәхим итеп бирегез!» Ул күз йөгертеп чыкты, исемлекнең пөхтәлегенә, җиренә җиткереп эшләнгән бу¬ луына исе китте: крестьяннарның һөнәрләре, исемнәре, яшьләре, семья хәлләре генә җентекләп язылган булу тү¬ гел, хәтта кәгазьнең читенә һәрберсенең холкы, эчү-эчмәве турында билгеләр дә куелган, кыскасы, карап торуга ук соклангыч иде: «Инде рәхим итеп задаток бирегез!» диде Собакевич. «Нәрсәгә сезгә задаток? Шәһәрдә барын берьюлы гына алырсыз». «Ләкин, беләсездер, шулай гадәтләнелгән бит инде», диде Собакевич. «Белмим, ничек бирергә икән соң, үзем белән акча ал¬ маган идем шул. Тукта, менә ун сум бар икән». «Ун сум нәрсә ул! һич булмаса илле сум бирегез!» 1 1 Трюфель — кыйммәтле гөмбәнең бер төре. 112
Чичиков, акчам юк, дип, котылмакчы иде дә, ләкин Собакевич аның акчасы барлыгын һич шикләнмичә әйт¬ кәч, ул кесәсеннән тагын бер кәгазь чыгарды: «Хәер, менә сезгә тагын унбиш сум, барысы егерме биш сум була. Ләкин рәхим итеп расписка бирегез». «Нәрсәгә ул сезгә расписка?» «Ләкин, беләсездер, расписка булганы хәерле. Бел¬ мәссең, әллә нәрсә булып куюы мөмкин». «Яхшы, бирегез акчагызны!» «Нәрсәгә акча? Алар менә минем кулда! Расписка яз¬ ган минутта ук алырсыз». «Туктагыз әле, ничек расписка языйм мин? Башта ак¬ чаны күрергә кирәк». Чичиков кулындагы акчаны ычкындырды, ә Собаке¬ вич, өстәл янына килеп, акчаны сул кулы белән каплады да уң кулы белән: сатылган җаннар өчен дәүләт ассигна¬ циясе белән егерме биш сум задатокны тулысынча алдым, дип бер кисәк кәгазьгә расписка язып бирде. Аннары ассигнацияләрне тагын тикшереп карарга кереште. «Ай-Һай, искергән икән!» диде ул аларның берсен як¬ тыга тотып карап: «Бераз ертылган да, хәер, таныш ке¬ ше булгач, ярый инде, аңа карап торып булмас». «Кулак, кулак! Өстәвенә тагын хәйләкәр!» дип уйлады Чичиков. «Ә хатын-кыз җәмәгате кирәкмиме?» «Юк, рәхмәт». «Мин кыйммәт тә алмас идем. Танышлык хакына һәр¬ берсен берәр сумнан бирермен». «Юк, хатын-кыз җәмәгатенә мохтаҗ түгелмен». «Мохтаҗ булмагач, сөйләп торасы да юк алайса. Җаны теләгән — елан ите ашаган, ди: берәү попның үзен ярата, икенче берәү — аның хатынын, ди мәкаль». «Мин сездән тагын шуны үтенмәкче идем: бу килешү безнең арада гына калсын иде», диде Чичиков саубуллаш¬ канда. «Әлбәттә, үзеннән-үзе билгеле. Бу эшкә өченче берәү¬ не катыштырырга хаҗәт юк; якын дуслар арасында чын күңелдән булган эш аларның икесе арасында гына ка¬ лырга тиеш. Хушыгыз! Безгә рәхим итүегез өчен рәхмәт; киләчәктә дә онытмавыгызны үтенәм: буш вакытыгыз булган чакларда ашка, вакыт үткәрергә рәхим итегез. Бәлки бер-беребезгә тагы да берәр ничек хезмәт күрсәтер¬ гә туры килер». 0516. Үле җаннар—8 113
«Әйе, шулай булмаган кая!» дип уйлап алды Чичиков, ■бричкага утырганда. «Үле җаны өчен ике сум иллешәр тиен йолыкты бит, шайтан алгыры кулак!» Собакевичның мондый кыланышына аның кәефе кы¬ рылды. Ничек әйтсәң дә, таныш кеше, губернаторда да, полицеймейстерда да очрашканнары бар, ә ул, бөтенләй ят кеше кебек кыланып, чүп өчен акча алды! Бричка ишек алдыннан чыгып киткәч, Чичиков артына борылып кара¬ ды, Собакевич һаман крыльцода басып тора һәм кунак¬ ның кайсы якка китәчәген күзәткән төсле тоела иде. Чичиков, теш арасыннан гына сөзеп: «Кабахәт нәрсә, һаман карап тора бит!» дип сукранды һәм Селифанга, крестьян йортларына барып җиткәч, ба¬ рин йортыннан караганда бричка күренми торган юлдан алып китәргә кушты. Аның Плюшкинга барасы килә, Со¬ бакевичның әйтүенә караганда, аның кешеләре чебен уры¬ нына кырыла, ләкин аңа барганлыгын Собакевичка сиз¬ дерергә теләми иде. Бричка авылның аргы башына барып чыккач, ул беренче очраган мужикны дәшеп алды; му¬ жик, каяндыр юлдан табып алган бик юан бүрәнәне кул¬ башына салып, аруны белми торган кырмыска шикелле, үз өенә таба сөйри иде. «Әй, сакал! әйт әле безгә: барин йортына сугылмыйча гына биредән Плюшкинга ничек барып була?» диде Чичи¬ ков. Мужик бу сорауга җавап тапмыйча уңайсызланып торгандай булды. «Я, әллә белмисеңме?» «Юк, барин, белмим». «Эх, син! Ә үзеңнең чәчеңә чал кергән! теге, кешеләрен начар ашата торган, саран Плюшкинны белмисеңме?» Мужик: «Ә! теге ямаулы, ямаулымы?..» дип кычкырып җибәр¬ де. «Ямаулы» сүзенә ул бик әйбәт бер зат исеме дә өстәп -әйтте, ләкин, свет халкы арасында андый сүз кулланыл- маганлыктан, без аны төшереп калдырабыз. Шулай да мужикның бу сүзе бик уңышлы әйтелде булса кирәк, чөн¬ ки мужик күптән инде күздән югалып, бричка әллә кая ук киткәннең соңында да Чичиков һаман көлеп барды. Ай- һай сүзгә оста соң безнең рус халкы! Әгәр дә ул берәр кешегә кушамат тактымы, ул инде аның нәселенә-ыруына китте дигән сүз: кеше ул кушаматын хезмәттә дә үзе бе¬ лән йөртә, отставкага чыкканда да үзе белән алып чыга. 114
Петербургка да алып бара, дөньяның читенә китсә дә, ул кушамат аның артыннан калмый. Аннан соң инде син үзеңнең төп исемеңне нинди генә хәйләләр белән саклар¬ га тырышсаң да, хәтта писарьлар яллап, борынгы князь¬ лек чорындагы төп кенәгәләрдән эзләп алыгыз дип куш¬ саң да, һични чыкмаячак: синең кушаматың, карга кебек авызын ачып, кычкыра да тора, синең нинди кош икәнле¬ геңне бик ачык әйтә. Тапкыр әйтелгән сүз ташка язылган язу кебек ул: аны балта белән юнып ташлап булмый. Ә бит немец, чухон һәм барлык бүтән кабиләләрнең катна¬ шыннан башка рус халкының үз йөрәгеннән чыккан сүз¬ ләрнең тапкырлыгы турында ни әйтмәк кирәк... Талантлы, җанлы, дәртле рус акылы сүз эзләп кесәгә кереп тормый, сүзне йомырка баскан тавык шикелле озаклап та чыгар¬ мый, ә, тота да, пашпорт шикелле гомергә йөртергә дип, бер кушамат ала да ябыштыра, аннары соң сиңа үзеңнең борыныңның, иреннәреңнең ничегрәк икәнлеге турында үзеңә сөйләп торасы да калмый — син бер-ике авыз сүз белән баштанаяк тулы тасвирланган буласың! Изге, тәкъва Россиядә гөмбәзле, манаралы, тәреле чиркәүләрнең, монастырьларның саны хисапсыз күп бул¬ ган шикелле үк, җир йөзендә кайнашучы, ыгы-зыгы ки¬ лүче һәртөрле кабиләләр, буыннар, халыклар саны да шул кадәр үк хисапсыз. Үзендә энергия чишмәсе, ташып торган иҗат көче сизгән, үзенең ап-ачык үзенчәлекләренә һәм башка талантларга ия булган һәрбер халыкның үзе¬ нә хас, аерылып тора торган сүзе бар, һәм ул нәрсә генә әйтергә теләмәсен, үз сүзендә уз характерының бер өле¬ шен чагылдыра. Инглизнең сүзендә кешенең йөрәген һәм тормышның үзен тирәнтен белү хасияте сизелә; француз¬ ның гомерсез сүзендә җиңелчә купшылык ялтырый һәм шунда ук куык булып ярыла да юкка да чыга; немец күп кенәләрнең башы җитми торган, арыграк кына, ләкин акыллы хикмәтле булган үз сүзен уйлап чыгара; ләкин тапкыр әйтелгән рус сүзләре кебек сүзләр, йөрәкнең иң тирән җиреннән кайнап чыккан, йөрәккә кереп утыра тор¬ ган, киң колачлы, дәртле сүзләр — бер халыкта да юк. VI Б ҮЛЕК Элек, бик күптән, үземнең яшьлек елларымда, мәңгегә кайтмаска үтеп киткән бала чагымда, мин беренче тапкыр күргән нәрсәләрне күзәтергә бик ярата идем. Авылмы, в* 115
ярлы өяз шәһәреме, кечкенә бистәме,— минем өчен бары¬ бер: кызыксынучан яшь күзләр бик күп кызыклы нәрсәләр очрата торган иде. һәрбер каралты, нинди дә булса үзгә¬ лек сизелеп торган һәрбер башка нәрсә — һәммәсе минем игътибарымны тарта, хәйранга калдыра иде. Мещан һәм обывательләрнең бер этажлы бүрәнә өйләре арасында япа-ялгыз серәеп утыра торган, мәгълүм архитектура бу¬ енча тәрәзәләренең күп кенәсе ялган итеп эшләнгән таш йорт, ягъни казна йортымы; ап-ак итеп агартылган яңа чиркәүнең ак калайлы түгәрәк гөмбәземе; базармы, яки булмаса шәһәр уртасында очраган өяз франтымы — берсе дә яшь һәм сизгер караштан читтә калмый иде. Мин, үзем¬ нең походный арбамнан борынымны чыгарып, моңа хәтле күрелмәгән ниндидер яңа фасон сюртукларга; кадак, йө¬ зем, сабын ящикларына һәм ерактан саргаеп күренгән кү¬ керт ящикларына; яшелчә кибете ишекләреннән күренеп торган, кибеп беткән Мәскәү конфеты банкаларына; шушы күңелсез өяз шәһәренә, алла белсен, кайсы губер¬ надандыр килеп эләккән, бер читтәнрәк узып бара торган пехотный офицерга; өстенә сибирка 1 кигән, җиңел арбага утырып чабып бара торган купецка — һәммәсенә кызык¬ сынып карап бара идем дә, күңелем белән аларга ияреп, аларның мескен тормышларына чума торган идем. Яным¬ нан өяз Чиновнигы узып киттеме, мин инде уйга бирелә идем: бу кая бара, берәр туганына кичәгә барамы, әллә өенә кайтамы? Кайтып бер ярты сәгать чамасы, көн тәмам караңгыланып җиткәнгә кадәр, крыльцода утырып торыр¬ га, аннары әнисе, хатыны, хатынының апасы һәм барлык семьясы белән ужин ашарга уйлыймы икән әллә? дия идем. Менә алар шулпаны ашарлар, шуннан соң муенса кигән хезмәтче кыз яки калын курткалы малай гомергә тузмый торган шәмдәл белән шәм китереп куяр, ә шуннан соң нәрсә сөйләшерләр икән? дип уйлый идем. Нинди дә булса берәр алпавыт авылына якынлашсам, мин биек һәм тар итеп эшләнгән агач манарага, яки киң, төссез, агач чиркәүгә кызыксынып карый идем. Ерактан, яшел агач¬ лар арасыннан, алпавыт йортының кызыл түбәләре, ак морҗалары күңелле җемелдиләр, мин йортны уратып ал¬ ган бакчаның тизрәк бетүен түземсезлек белән көтеп, менә ул йорт бөтенләй күренер, дип аны үз күз алдыма яхшы ук матур итеп китерә торган идем, шуның буенча алпа- 1 1 Сибирка — зур якалы кыска чикмән. 116
вытның үзенең дә ниндирәк кеше икәнлеген, юанмы, неч¬ кәме, малайлары бармы, әллә яңгыратып көлә, шаяра тор¬ ган биш-алты кызымы, кечкенәсе, гомер-гомергә йөртел¬ гәнчә, гүзәлме, барсы да кара күзлеләрме, алпавыт үзе кү¬ ңелле кешеме, әллә сентябрьнең соңгы числолары шикел¬ ле караңгы чырайлымы, календарьга карап, яшьләр өчен күңелсез булган арыш һәм бодай уңышы турында сөйли торган кешеме? дип уйлый торган идем. Хәзер инде таныш булмаган һәрбер авылга салкын кан белән килеп керәм, аның иләмсез күренешенә шулай ук салкын карыйм; дәртсез күзләрем күңеллелек тапмый, мин көлмим, элекке елларда мине җанландырган, көлдер¬ гән һәм өзлексез сүзләр уяткан нәрсә хәзер инде миңа бер тәэсир дә ясамый, йомык иреннәрем ачылмый. Әй минем яшьлегем! Әй яшь чагым! Чичиков уйланып, Плюшкинның мужиклар тарафын¬ нан бирелгән кушаматыннан эчке бер ләззәтләнү белән көлеп утырган арада бричканың яхшы ук зур бер авыл уртасына барып кергәнлеген сизми дә калды. Хәер, бү¬ рәнә түшәлгән сикәлтәле юл үзен тиз танытты; шәһәрнең таш юлы моның янында чүп кенә иде: бүрәнәләр фор¬ тепьяно клавишалары кебек биеп кенә торалар, саклан¬ мый барган юлчы, арба көймәсенә бәрелеп, я башын кү¬ пертеп чыгара, я маңгаен күгәртә яисә үзе үк үзенең тел очын бик нык тешләп ала иде. Чичиков авыл каралтыла¬ рының барсында да ниндидер аеруча искергәнлек күрде: йортларның бүрәнәләре карайган, искергән; түбәләрнең күбесе иләккә әйләнгән; кайберләренең хәтта югарыда кикриге һәм ике янда коры кабырга шикелле жирдалары гына калып бара иде. Дранчаларын, такталарын хуҗалар үзләре үк куптарып алып бетергәннәр булса кирәк. Ул хуҗалар болай уйлаганнар, күрәсең: яңгырда өй түбәсе япмыйлар, ә аяз көндә яңгыр үзе дә яумый; иркен кабак¬ лар бар чагында, олы юл буена чыгып, яисә җаның телә¬ гән теләсә нинди җирдә утырырга мөмкин булганда — нәрсәгә өйдә хатыннар саклап ятарга. Әлбәттә шулай! Өйләрнең тәрәзәләре пыяласыз, кайберләренә чүпрәк яки бишмәт тыгып куелган; кайбер рус өйләренең түбәләрен¬ дә ни сәбәптәндер була торган рәшәткәле балконнар да кыйшайганнар, котчыккыч карайганнар. Өйләр аръягын¬ да әллә ничә урында рәт-рәт булып гаять зур кибәннәр тезелеп киткән, бик күптәннән утыралар булса кирәк: төс¬ ләре — януы җитмәгән иске кирпечкә охшаган; башла- .117
рында төрле чүп үләне үсеп утыра, яннарына хәтта куак¬ лар да тамыр җибәргән, һәммәсе алпавыт игене булса ки¬ рәк. Кибәннәр һәм черек түбәләр артыннан, бричканың бо¬ рылуына карап, әле унда, әле сулда, зәңгәр һавада, янәшә ике чиркәү җемелди: берсе — агач һәм ташландык, икен¬ чесе — тапланып, ярылгаланып беткән саргылт стеналы таш чиркәү. Ахырда әкренләп алпавытның үз йорты да күренә башлады, ә инде авыл өйләрен үтеп, тәбәнәк һәм җимерек ихаталы буш бакча турысына җиткәч, ул йорт ап-ачык күренде. Бу сәер, гадәттән тыш озын бина нин¬ дидер карт, көчсез инвалидка охшый иде. Аның кайбер урыны бер этажлы, кайберсе—ике; бик үк бөтен булма¬ ган кара түбәдә кара-каршы ике бельведер 1 тырпаеп то¬ ра, алар да инде какшаганнар, буявы шулай ук уңган иде. йортның стеналары ярылгаланган, алардан шкатур чел¬ тәрләре күренеп тора, һәртөрле һавадан, яңгырдан, бу¬ раннан, көзге үзгәрешләрдән аларның шактый җәфа чик¬ кәнлекләре күренә иде. Тәрәзәләрнең бары икесе генә ачык, калганнары я капкач белән ябылган, я такта бе¬ лән кадаклап ук куелган иде. Ачык дигәннәре дә ярым сукыр: аларның берсендә шикәр төрә торган, өчпочмак¬ лы күк кәгазь каралып күренә иде. Бары йортның аръягыннан башланып, икенче очы бе¬ лән басуларга тоташа торган, котырып үскән, зур, таш¬ ландык бакча гына бу авылны җанландырып, үзенең ташландык кыяфәте белән бик матур булып тора төсле иде: иркендә үскән агачларның башлары бергә тоташ¬ каннар да яшел болыттай, тигезле-тигезсез гөмбәздәй булып горизонтка җәелгәннәр; шул куе яшеллек эченнән күккә таба гаять юан, ләкин давыл яки яшен аркасында яфракларыннан, ботакларыннан мәхрүм калган ап-ак каен кәүсәсе күтәрелә, ул шомартып эшләнгән, ялт итеп торган мәрмәр колоннаны хәтерләтә, ә инде аның капи¬ тель 1 2 урынына хезмәт итә торган сынган урыны кәүсә¬ нең кардай ак фонында бүрек яки каракош төсле тоела иде. Аста миләш, чикләвек һәм эт миләше куакларын кол¬ мак күмеп киткән, ул инде бөтен ихата буйлап йөреп чыккан да, ахырда югары үрмәләп, яртылаш сынган каенга сарылган, аның да яртысына җиткәннән соң, тү¬ 1 Бельведер — түбәндәге манара башня. а Капитель — колоннанын иң югары, ягъни түшәм кырын¬ дагы өлеше. 118
бән асылынып, башка агачлар түбәсенә үрмәли башла¬ ган, яисә үзенең тын һавада да тирбәлүчән нечкә, бәй¬ ләнчек каптырмаларын боҗраландырып, асылынып кал¬ ган. Кояш нурына чумган яшел куелык кайбер урыннарда икегә аерыла, аралыкта зур җәнлек авызы шикелле ка¬ ра, бөтенләй күләгәгә капланган чокыр күренә, аның ка¬ раңгы төбендә исә сизелер-сизелмәс кенә: озын, тар сук¬ мак, какшаган беседка, җимерек рәшәткә, куыш эчле карт өянке кәүсәсе, өянке артыннан керпе шикелле тырпаең карап торган чал чапыжник куагы, котчыккыч кысын¬ кылык аркасында кибеп, буталып, чуалып беткән яфрак¬ лар, ботаклар, ниһаять, үзенең яшел бармак төсле яфрак¬ ларын сузып торган яшь чаган ботагы күзгә чалына иде„ ә инде чаган яфракларының берсенең астына, хода белсен,, ничектер кояш нуры төшеп, аны шушы куе караңгылык эчендә үтә күренүчән, уттай янып, гаҗәеп балкып торган бернәрсәгә әверелдергән иде. Бер читтә, бакчаның кы¬ рыенда ук, башкалардан үзгә буларак, берничә төп озын усак үсеп утыра, аларның селкенеп торган түбәләре зур- зур карга оялары белән тулган; кайбер ботаклар сын¬ ганнар, ләкин әле өзелеп төшмәгәннәр,— кипкән яфрак¬ лары белән бергә аска таба салынып торалар иде. Кыс¬ касы, һәммәсе гүзәл иде. Мондый гүзәллекне табигать тә, сәнгать тә ялгыз-ялгыз гына тудыра алмый, бу — алар икесе бергә кушылганда' гына килеп чыга: менә ке¬ шенең еш кына мәгънәсез өелгән хезмәте өстеннән үзенең, үткен пычагы белән табигать узып китә, күңелгә таш булып ятучы авыр массаларны җиңеләйтә, ялангач план¬ ны каплый алмый торган тупас формаларны, хәерче җи- тешсезлекләрне бетерә, үлчәнгән сафлык, пөхтәлек сал¬ кынлыгында барлыкка килгән һәммә нәрсәгә гаҗәеп бер җылылык бирә. Берме әллә икеме борылыш ясагач, безнең герой ахы¬ рында өйнең янына ук килеп җитте, өй исә хәзер тагы да күңелсезрәк күренде. Иске койма һәм капкалар ямь- яшел мүк белән капланган. Ишек алды төрле каралты¬ лар белән: хезмәтчеләр торагы, амбарлар, шулай ук туз¬ ганга охшый торган кар базлары белән тулган: алар тирәсендә — уңга да, сулга да — икенче ишек алларына керә торган капкалар күренә. Болар һәммәсе биредә- кайчандыр бай хуҗалык яшәгәнлеген күрсәтәләр, ә хә¬ зер һәммәсе болытлы көн шикелле күңелсез иде. Карти¬ наны күңелләндерә торган һичнәрсә күренми, ишекләр .119-
ачылмый, бер җирдә бер кеше йөрми, җанлы кайгырту¬ ның, ыгы-зыгы килеп йөрүнең әсәре дә юк. Бары зур капка гына ачык, ул да тик сәбәп белән генә ачылган: аңа — өсте чыпта белән каплаган йөк төялгән арбада ■бер мужик кереп бара, ул шушы җансыз урынны җан¬ ландырып күрсәтү өчен, әйтерсең, юри килеп кергән иде. Юкса башка вакытта ул капка да бикле тора — аның тимеренә эленгән ат башы хәтле йозак моны ачык күр¬ сәтә иде. Озакламый Чичиков каралтыларның берсе янында ниндидер бер кеше фигурасын күрде, һәм ул фи¬ гура әле кергән мужик белән талашырга тотынды. Чичи¬ ков аның нинди җенестән икәнен озак аера алмый торды. Аның өстенә кигән нәрсәсе ни дип әйтерлек тә түгел, дө¬ ресрәге— ул хатын-кыз капотына охшаган, ә башына — алпавыт йортында хезмәт итүче хатыннар кия торган калпак кигән, ләкин тавышы хатын-кыз өчен карынкы¬ рак иде. «Хатын бу!» дип уйлап алды Чичиков, ләкин шунда ук: «Юк, хатын түгел!» дип өстәде. «Әлбәттә, ха¬ тын!» диде ахырда текәләбрәк карагач. Фигура үз нәү¬ бәтендә Чичиковка шундый ук текәлеп карады. Кунак аның өчен ят нәрсә булып күренде булса кирәк, чөнки ул бик ныклап Чичиковны гына түгел, шулай ук Селифан- ны да, койрыкларыннан алып борыннарына хәтле, ат¬ ларны да карап чыкты. Аның билендәге ачкычларына, мужикны яхшы ук әче сүзләр белән тиргәвенә карап, Чичиков: бу мөгаен ключницадыр, дип уйлады. Чичиков бричкадан төшә-төшә: «Әйт әле, анакай, барин өйдәме?» дип сорады. Ключница аның әйтеп бетергәнен дә көтмичә: «Өйдә юк», дип кырт кисте һәм бер минут чамасы үт- кәч: «Ә сезгә нәрсә кирәк?» дип сорады. «Йомыш бар». «Өйгә керегез!» диде ключница, ә үзе кунакка арты белән борылды, аның аркасы онга буялган, түбәндәрәк зур ертык күренеп тора иде. Чичиков караңгы, киң һәм кар базы шикелле салкын бәреп торган чоланга керде. Чоланнан бер бүлмәгә атла¬ ды, ул да караңгы, тик ишек астындагы киң ярыктан аз гына яктылык төшеп тора иде. Шул ишекне ачып, ул ахырда якты бүлмәгә керде, андагы тәртипсезлекне кү¬ реп шаккатты. Әйтерсең, өйдә идән юалар, шунлыктаң барлык мебельне, әйтерсең, бирегә чыгарып өйгәннәр иде. Бер өстәлгә хәтта ватык урындык бастырып куйган¬ 120
нар, аның белән янәшә — туктаган сәгать эленеп тора, аның теленә инде үрмәкүч оя корырга да өлгергән. Шун¬ да ук стенага кабыргасы белән сөялгән шкаф тора, аның эче иске көмеш савыт-саба белән, кечкенә графиннар һәм кытай фарфоры белән тулган. Тагын бер өстәл бар, аның өсте перламутр белән бизәп эшләнгән, ләкин хәзер инде ул бизәкләр урыны-урыны белән кубып төшеп, клей буялган саргылт чокырлар гына калган, менә шул өстәл¬ дә сансыз күп шара-бара ята: вак кына язулы бер өем кәгазь тора, аны йомырка шикелле йомры тоткалы, яшел- ләнеп-тутыгып беткән мәрмәр пресс белән бастырып куйганнар; күн тышлы, кызыл читле ниндидер борынгы китап; корышып беткән, урман чикләвеге зурлыгында гына лимон; ватык кресло тоткалары; ниндидер эчемлек салынган, эченә өч чебен төшеп үлгән, өсте хат белән ябылган рюмка; сургуч ватыгы; ташландык чүпрәк кисә¬ ге; карага буялган һәм чахоткалы кеше шикелле корыш¬ кан ике каурый каләм; бөтенләй саргайган һәм хуҗаның, ихтимал, Москвага французлар явы килгән заманда файдаланган теш казыгычы урнашкан иде. Стенага бик тыгыз һәм тәртипсез итеп берничә кар- , гина эленгән: менә саргаеп беткән озынча бер гравюра; анда гаять зур барабаннар тоткан, башларына өчпоч¬ маклы шляпалар кигән, нәрсәдер кычкыра торган сол¬ датлар, батып барган атлар — сугыш күренеше сурәт¬ ләнгән; картина пыяласыз, аның кызыл агачтан ясалган рамасына нечкә генә бронза сызыклар сызылган, поч¬ макларына шулай ук бронза түгәрәкләр төшерелгән. Аның белән янәшә—майлы буяу белән башкарылган, каралып беткән һәм стенаның яртысын биләп торган икенче бер гаять зур картина урнашкан, анысында чә¬ чәкләр, фруктылар, урталай киселгән карбыз, дуңгыз бо¬ рыны һәм башы белән түбән асылынган үрдәк сурәтлән¬ гән. Түшәмнең урта бер җирендә, киндер чехоллы кан¬ дил асылынып тора, аны тузан басып киткән, ул ефәк корты кереп утырган кузыны хәтерләтә. Бүлмәнең поч¬ магына — өстәлгә куярга килешми торган, тупасрак әй¬ берләр өелгән. Өемдә нәрсәләр барлыгын әйтүе кыен, аның өстенә шундый күп тузан утырган,— барып тотын¬ ган һәрбер кешенең кулы перчаткага әверелә, һәм анда ачыграк күренгән нәрсә — ул агач көрәк сыныгы белән иске итек олтаны иде. Өстәлдә иске бер калпак ята, би¬ редә җан иясе яшәгәнлек турында әнә шуңа карап кына 121
■чамаларга мөмкин иде. Чичиков менә шушы гаҗәеп зин¬ нәтләрне карап торган арада ян ишек ачылып, аннан бая ишек алдында очраган ключница килеп керде. Ләкин шул чакны Чичиков аның ключница түгеллеген, ә ключ¬ ник икәнен күрде, ни өчен дисәң, ключницалар сакалла¬ рын кырмыйлар, ә моның, киресенчә, сакалы кырылган, һәм ул аны бик сирәк кыра иде шикелле, чөнки бөтен ияге, ияк тирәсе конюшняда ат чистарта торган кыргыч¬ ка охшап тора иде. Чичиков, йөзенә сорау кыяфәте чыга¬ рып, ключникның нәрсә әйтергә теләвен түземсезлек бе¬ лән көтә башлады. Ключник та үз нәүбәтендә Чичиков¬ ның нәрсә әйтергә теләвен көтте. Ахырда Чичиков, люндый сәер аптырауга гаҗәпләнеп, сорау бирәсе итте: «Кайда соң барин? үз бүлмәсендәме соң?» «Хуҗа биредә», диде ключник. Чичиков кайтарып: «Кайда биредә?» дип сорады. «Әллә сез, атакай, сукырмы? Эхва! Хуҗа мин булам лабаса!» диде ключник. Шул вакыт безнең герой ихтыярсыз артка чигенде һәм аңа текәлеп карады. Аңа күп кенә һәртөрле кеше¬ ләрне, хәтта сезнең белән безгә, ихтимал, гомергә дә кү¬ рергә туры килмәячәк кешеләрне, күрергә туры килгән, .ләкин ул мондый кешене әле бервакытта да күрмәгән иде. Аның йөзендә артык бернинди үзгәлек тә юк: күп кенә ябык картлар йөзе шикелле дип әйтерлек, тик ияге генә бик нык алга чыгып тора, шуның аркасында ул аны, төкерек буялмасын өчен, һәрвакыт яулык белән каплар¬ га тиеш була; кечкенә күзләре әле сүнмәгән, алар салы¬ нып төшкән озын каш астыннан уйнаклап торалар, әй¬ терсең, караңгы тишектән очлы борынын тыгып, колак¬ ларын торгызып, мыекларын селкетеп торучы тычкан, әйтерсең, берәр җирдә песи яки шаян малай яшеренеп тормыймы, дип күзәтеп, шикләнеп һава исни... Аның өс- <)ашы исә шактый гүзәл иде: халатының нәрсәдән ко- раштырылганлыгын үлгәнче тырышсаң да белерлек тү¬ гел: җиңнәре, чабулары итек кунычы шикелле майлан¬ ган, елтыраган; арттан ике чабу урынына дүрт чабу асылынган, алардан ишелеп-ишелеп җепләр чыгып тора. Муенына ураган әйберсе дә белерлек түгел: оекмы, под- вязкамы, түшлекме, ләкин галстукка һич тә охшамаган. Кыскасы, әгәр Чичиков аны шул киемендә берәр чиркәү ишеге янында күрсә мөгаен, ярты тиенлек бакыр биреп 122
киткән булыр, чөнки, йөз аклыгына каршы, безнең герой миһырбанлы кеше иде, һәм ул ярлы бәндәләргә ярты тиен бакыр биреп китми булдыра алмый иде. Ләкин аның алдында теләнче түгел, ә алпавыт басып тора иде. Бу алпавыт меңнән артык җан били, андагы игеннең: сукканының да, тартканының да, кибәндәге сукмаганы¬ ның да чуты-чамасы юк, кладовойлары, амбарлары, ам¬ бар очырмалары аршынлы киндерләр, сукнолар, иләнгән һәм иләнмәгән тиреләр белән, кипкән балыклар, һәртөр¬ ле яшелчәләр, гөмбәләр белән төеп тутырылган иде. Аның арткы ишек алдына, андагы бервакытта да кул¬ ланылмый торган агач, савыт-саба запасына күз салган кеше, мин соң әллә Москваның агач базарына килеп кердемме? дип уйлаячак иде. Әйе, җитез кодагыйлар¬ ның, кодачаларның, хуҗалык запаслары алу өчен дип, кухарканы ияртеп, көн саен бара торган агач базары мәйданын күз алдыгызга китерегез: анда тау-тау һәр¬ төрле агач әйберләре өелгән: кыршаулысы, кырып ясал¬ ганы, бөккәне, үргәне; мичкәләр, жбаннар, лагуннар, колаклы һәм колаксыз кисмәкләр, кыршаулы кружка¬ лар, козаулар, тәрәш һәм орчык тубаллары һәм бгшка шундый шара-баралар, юка усактан бөгеп эшләгән тарт¬ малар, туздан үрелгән тубаллар, бай һәм ярлы Россия¬ нең хаҗәтен үти торган бик күп башка шундый нәрсәләр тутырылган була,— Плюшкинның да ишек алды менә шундый иде. Исәбе-хисабы булмаган мондый әйберләр¬ нең аңа ни кирәге бар иде соң? Аларны үз гомерләрендә Плюшкинныкы шикелле ике имение дә тотып бетерә ал¬ мас иде бит, ләкин Плюшкинга бу да аз тоела иде әле. Ул моның белән генә канәгатьләнмичә, һәркөн бөтен авыл буйлап йөреп, күпер асларын, басма буйларын ка¬ рый, нәрсә очраса шуны — иске олтанмы, хатын-кыз чүпрәгеме, кадакмы, чүлмәк ватыгымы — һәркайсысын ■өенә алып кайтып, бая Чичиков күргән почмакка өя бара. Мужиклар, аның табыш эзләргә чыгып китүен күрү бе¬ лән: «Әнә, китте безнең балыкчы балык тотарга!» дип сөйләнәләр. Чынлап та, аның артыннан урам себереп мәшәкатьләнәсе булмый: урамнан үтеп киткән берәр офицер әгәр шпорын төшереп калдырса, шпор шунда ук мәгълүм почмакка барып куна; әгәр берәр хатын кое янында уйланып китеп, чиләген онытып калдырса, Плюпь кин аны да эләктереп алып китә. Шулай да, әгәр аны шунда ук берәр мужик күреп калып, йөзенә әйтсә, ул 123
бәхәсләшми, алган әйберне кире бирә; ләкин әйбер әлеге почмактагы өемгә кереп өлгерсә, кире алырмын димә: ул бу әйбер фәлән вакытта, фәлән кешедән сатып алынды, яки бабайдан калды, дип ант итәргә керешә. Үзенең бүл¬ мә идәнендә яткан һәммә нәрсәне: сургуч сыныгын, кә¬ газь кисәген, каләмне — барын да иелеп ала да өстәлгә яки тәрәзә төбенә тезә бара. Ә бит бер заманны ул бары тик сак хуҗа гына иде! Хатыны, балалары бар иде, аңа күршесе ашка килеп йөри, аның киңәшләрен тыңлый, аңардан хуҗалык эш¬ ләренә, акыллы саранлыкка өйрәнә иде. Бөтен эш шау¬ лап, агып кына тора иде: тегермәннәр, тула баскычлар әйләнә, сукно фабрикалары, столярный станоклар, эрләү машиналары эшли; боларның һәммәсенә үткен күзле ху¬ җа үзе күз-колак була, тырыш үрмәкүчтәй, туктаусыз, ләкин кабаланып, үзенең хуҗалык пәрәвезенең бер ба¬ шыннан икенче башына чаба иде. Аның йөзендә артык көчле хисләр чагылмаса да, ләкин күзләрендә акыллы¬ лык күренә; сөйләгән сүзләре тәҗрибәлелек һәм дөньяны таный белү сәләте белән сугарылган була, кунак та аны рәхәтләнеп тыңлый иде. Аның якты чырайлы, күп сүзле хатыны кунакчыл хозяйкалардан санала; килгән кешене аксыл чәчле, сөйкемле һәм роза чәчәге кебек саф ике кыз каршылый; кыю малай йөгереп чыга, ул исә килгән бер кунакны, аның ярату-яратмавына игътибар итмәстән, үбәргә тотына иде. Тәрәзәләрнең барсы да ачык тора, антресольдә1 укытучы-француз яши, ул исә үзенең са- кал-мыегын бик пөхтә итеп кырып йөри һәм оста аучы иде: обедка һәрвакыт көртлек яки үрдәк атып алып кай¬ та, ә кайчакта чыпчык йомыркалары тутырып китерә, алардан тик үзенә генә тәбә куырта, чөнки өйдә аны ан¬ нан башка беркем дә ашамый иде. Антресольдә шулай ук аның компатриоткасы 1 2, әлеге ике кызның тәрбиячесе яши иде. Хуҗа үзе аш табынына сюртуктан утыра, сюр¬ тугы гәрчә искерәк булса да, пөхтә генә, терсәкләре дә әйбәт, бер җирендә дә ямау-фәлән булмый иде. Ләкин уңган хозяйка үлде; ачкычларның бер кадәресе, ә алар белән бергә вак-төяк мәшәкатьләр дә, Плюшкинның үз кулына күчте. Ул тынычсызлана төште, барлык тол ир¬ 1 Антресоль — югарыдагы ярым этаж. 2 Компатриоткасы — якташы. 124
ләр кебек шикләнә, саранлана башлады. Өлкән кызы Александра Степановнага ул һәр эшне дә ышанып тап¬ шыра алмады, һәм хаклы да иде, чөнки тиздән Алексан¬ дра Степановна, алла белсен, кайсы кавалерийский полк¬ ныкы булгандыр, бер штабс-ротмистрга ияреп качты, кайдадыр бер авыл чиркәвендә аның белән ашыгыч кы¬ на никахка керде, чөнки үз әтисенең гомергә офицерлар¬ ны яратмаганлыгын, гаскәриләр бары да картежник һәм мут булалар дигән карашта торуын белә иде. Плюшкин аңа каргыш хәбәре жибәрде, эзәрләп азапланмады. Өй тагы да бушый төште. Хуҗаның саранлыгы ныграк си¬ зелә башлады, аның каты чәчләре арасында елтырап күренгән ак бөртекләр, саранлыкның гадел юлдашы, са¬ ранлыкка тагын да көчәергә ярдәм итте; укытучы-фран- цуз чыгарып җибәрелде, чөнки Плюшкинның малаена хезмәткә керер вакыт җитте; мадам куылды, чөнки Алек¬ сандра Степановнаның урлануында аның да катнашы барлыгы беленде; Плюшкинның улы, әтисенең фикере буенча, палатада берәр яхшырак урын белешү өчен гу¬ берна шәһәренә киткән иде, ләкин ул анда полкка языл¬ ды һәм шуннан соң гына атасына хат язып, кием юнәтү өчен акча сорады; бик табигый, бу хатына каршы ул әти¬ сеннән, халык әйтмешли, коры күкиш кенә алды. Ахыр¬ да Плюшкинның үзе янында өйдә калган бердәнбер кызы вафат булды, мескен карт үз байлыгын үзе саклаучы сторож булып, сакчы һәм хуҗа булып бер үзе торып калды. Ялгыз яшәү саранлыкка мул азык бирде, мәгъ¬ лүм ки, саранлык бүре комсызлыгы .белән бер була, аша¬ ган саен ач күзлеләнә бара; Плюшкинның болай да ти¬ рән булмаган кешелек хисләре минут саен саекты, шушы иске хәрабәдә көн саен ни дә булса кими барды. Шун¬ дый чакта туры килеп кенә тора бит ул,— аның гаскәри кешеләр турындагы фикерен юри раслагандай, малае, карта уйнап, бар акчасын оттырды, Плюшкин аңа чын күңеленнән каргыш яудырды, шуннан соң аның дөньяда барлыгы, юклыгы турында бервакытта да кызыксынма¬ ды. Өенең тәрәзә капкачлары ел саен берәмләп ябыла барып, ахырда тик ике генә тәрәзә калды, аның да бер¬ сенә, укучыга мәгълүм булганынча, кәгазь ябыштырыл¬ ды; хуҗалыкның төп өлешләре ел саен күздән һаман ныграк югала барды, хуҗаның сай карашы кәгазь ки¬ сәкләренә, аунап яткан каләмнәргә юнәлде, ул шуларны җыйды; хуҗалыкта җитештерелә торган продуктларны 125
сатып алырга килүче сәүдәгәрләр белән аның саен каты¬ рак сатулашты, тегеләр, тырышып карадылар-карады- лар да ахырда: кеше түгел, шайтан бу! дип бөтенләй ки¬ теп бардылар; печәннәр, игеннәр чери башлады, кибән¬ нәр, эскертләр кәбестә утыртырлык саф тирескә әверелде, подваллардагы оннар балта белән кисәр дәрәж,әдә таш булып катты, сукноларга, киндерләргә һәм башка мате¬ рияләргә кул тидерү куркыныч була башлады: алар ту¬ зан булып оча торган булдылар. Ул инде үзенең күпме нәрсәсе барлыгын оныта башлады, тик нинди дә булса настойка калдыгы салынган графинның шкафта кай урында торганын гына хәтерләде, урлап эчмәсеннәр өчен аңа үз кулы белән билге куйды, янә каләм һәм сургуч кисәгенең- кайда ятканын белде. Шулай да хуҗалыктан доход электәгечә килде: мужик оброкны һаман элеккечә китерде, һәрбер хатынга электәге шикелле үк чикләвек салымы салынды, тукучы хатын шул ук элекке күләмдә киндер тукырга тиеш булды,— боларның һәммәсе кладо- войларга тутырыла торды, һәммәсе череккә, сәләмәгә әй¬ ләнә барды, ахырында ул үзе дә кешелек җәмгыяте өс¬ тендә ниндидер сәләмәгә әверелде. Александра Степа¬ новна, берәр нәрсә алып булмасмы дигән өмет белән» кечкенә улын ияртеп, ничектер бер-ике тапкыр килеп ка¬ раган иде,— штабс-ротмистрның походный тормышы башта уйлаганча бик үк кызыклы булып чыкмаган, күрә¬ сең. Ләкин Плюшкин, кызын гәрчә кичерсә дә, хәтта аның кечкенә улына уйнар өчен өстәлдән ниндидер төймә алып бирсә дә, акча тамызмады. Икенче тапкыр Алек¬ сандра Степановна инде ике бала ияртеп, әтисенә чәй янына кулич һәм яңа халат алып килде, чөнки искесе карарга оят булу гына түгел, хәтта гарьлек тә иде. Плюшкин малайларны иркәләде, икесен ике тезенә утыр¬ тып тибрәтте, малайлар ат өстендә чапканнан ким си¬ кермәделәр, кулич белән халатны да алды, ләкин кызы¬ на бернәрсә дә бирмәде: Александра Степановна һәмишә коры кул белән кайтып китте. Шулай итеп, Чичиков алдында менә шундый алпа¬ выт басып тора иде. Әйтеп китик, бөрешеп яшәүгә кара¬ ганда, киң кулга яшәүне ярата торган Россиядә мондый хәл сирәк очрый һәм гаҗәп тоела, чөнки шунда — күр¬ шедә генә рус кыюлыгының, боярлыкның бөтен киңле¬ генә типтерүче, халык әйтмешли, җимертеп яшәүче бе¬ рәр алпавыт булмый калмый. Тәҗрибәсез юлаучы мон¬ 126
дый алпавытның йортын күрүгә хәтта: бу вак, кара хуҗалар арасына мондый бай принц каян килеп керде икән? дип гаҗәпләнеп, туктап ук кала: аның бик күп морҗалы, күп террасалы, күп флюгерлы һәм, килгән ку¬ наклар өчен дип салынган бер көтү флигель белән, һәр¬ төрле каралтылар белән әйләндереп алынган, ак буяулы таш йортлары сарайларга охшап торалар. Нәрсә генә' юк аңарда? Театрлар, баллар, утлар, шәмдәлләр белән бизәлгән, төн буе балкып торган бакчалар, гөрләп торган музыка тавышлары... Киенгән-ясанган ярты губерна ха¬ лык менә шунда рәхәтләнеп гулять итә; агач араларын¬ нан менә шул ясалма нурга күмелгән, ләкин яшел яфрак¬ ларыннан мәхрүм калган шәрә ботак карап торуга бе¬ рәүнең дә башына ят һәм куркыныч уй килми; югарыда караңгы һәм күңелсез; күк йөзе исә тагын да куркыныч¬ рак; агачларның югарыга, бик биеккә, дөм-караңгылык- ка сузылган күңелсез башлары, үзләренең тамырларын гына яктырткан ялган утларга нәфрәт белән карап, шы¬ бырдашалар, ризасызлык белдерәләр. Плюшкин бер сүз дәшми инде берничә минут басып тора иде, ә Чичиков, Плюшкинның үз кыяфәте белән дә, шулай ук бүлмәдәге әйберләр белән дә мавыгып, һаман сүз башлый алмады. Килүенең сәбәбен әйтергә теләгәч, озак сүз тапмый торды. Ул моны: сезнең игелекле һәм сирәк очрый торган миһырбанлы хасиятегезне ишетеп, сезгә ихтирам белдереп чыгуны бурычым санадым, ди¬ гән сүзләр белән әйтергә җыенган иде, ләкин, артыкка китәр дип, шунда ук ул уеннан кире кайтты. Бүлмәдәге барлык әйбергә күз кырые белән генә тагын бер тапкыр карап алгач, игелекле һәм сирәк очрый торган миһыр¬ банлы хасиятегез дигән сүзләрне бик иркенләп: эконо¬ мия һәм тәртип сүзләре белән алмаштырырга мөмкин булачагын тойды, шуңа күрә, фикерен үзгәртеп, сезнең экономия белән яши торган кеше булуыгызны, имение- белән гаять оста идарә итүегезне ишетеп, сезнең белән танышуны, ихтирам белдереп чыгуны бурычым санадым, дип әйтте. Дөрес, башка төрле яхшырак сәбәп тә табар¬ га булыр иде, ләкин шул чагында гына бүтән берни дә башына килмәде. Аның бу сүзенә Плюшкин иреннәре белән генә нәрсә¬ дер мыгырдап куйды, чөнки тешләре юк иде, сүзе аңла¬ шылмады, шулай да мәгънәсе менә болайрак иде булса кирәк: «Ихтирамың-ниең белән шайтан алсачы үзеңне!» 127.
Ләкин бездә кунакка якты чырай күрсәтү гадәте бик нык булып, аның законнарын бозарга хәтта саран кешеләр¬ нең дә көче җитәрлек булмаганлыктан, ахырда Плюш¬ кин бераз аңлаешлырак итеп: «Түбәнчелек белән үтенәм, утырыгыз зинһар!» дип куйды. «Мин кунакларны күптән күргәнем юк», диде ул: «Дө¬ ресен әйткәндә, алардан игелек тә күрмим. Бер-береңә йөрешү дигән бер дә килешмәгән гадәт уйлап чыгарды¬ лар, ә хуҗалыкларында таркаулык... җитмәсә, аларның атларына печән сал! Мин төшке ашны күптән ашаган идем инде, ә кухням бик тәбәнәк, ифрат начар, морҗасы да җимерелеп беткән, яга башласаң, пожар чыгаруын да мөмкин». Чичиков күңеленнән генә: «Менә ничек икән! Ярый әле Собакевичта пәрәмәч һәм сарык боты белән тамак ялгап алган идем», дип уй¬ лап куйды. Плюшкин дәвам итте: «Бик күңелсез хәл — бөтен имениедән бер учма пе¬ чән тапмассың! Чынлап та, ничек сакламак кирәк? Җир аз, мужик ялкау, эшләргә яратмый, кабакка китү ягын гына карый... Күр дә тор, картайган көнеңдә хәер сора¬ шырга чыгып китәрсең!» Чичиков әдәпле генә итеп: «Әмма миңа сезнең меңнән артык җаныгыз бар дип әйткәннәр иде», диде. «Кем әйтте аны? Сез, атакай, ул кешенең күзенә тө¬ керер идегез! Шук кешедер ул берәр, сезне шаяртырга теләгәндер. Мең җаны бар диләр, s санап карасаң, бер¬ нәрсә тапмассың! Соңгы өч ел эчендә каһәр төшкән тир хастасы әллә нихәтле иң таза мужикларымны харап итте». Чичиков, кызганган булып: «Кара син аны! Шулай да күп харап иттеме?» дип сорады. «Әйе, күп күмдек». «Рөхсәт итегез, сан белән күпме?» «Сиксән җанлап». «Юктыр?» «Алдап әйтмим, атакай». «Рөхсәт итегез, тагын сорар идем: боларны сез ни¬ чек, соңгы ревизия исемлеген биргән вакыттан исәпли¬ сезме?» , J28
«Алай булса бер хәер иде, шунысы начар шул менә, ул вакыттан исәпләсәң, йөз егермеләп булыр». Чичиков: «Чынлапмы? Шулай ук йөз егермеме?» дип кычкы¬ рып ук җибәрде, хәтта шаккатудан бераз авызын ачып торды. «Алдарга мин карт кеше инде, атакай: җиденче дистә белән барам!» диде Плюшкин. Чичиковның шундый шатланып диярлек кычкырып җибәрүенә аның кәефе кырылгандай булды. Кеше кайгысына болай салкын ка¬ рауның килешмәгәнлеген Чичиков үзе дә сизде, шунда ук көрсенеп, кайгысын уртаклашуы турында әйтте. «Кайгы уртаклашуны гына кесәгә салып булмый шул», диде Плюшкин. «Менә минем күршедә бер капи¬ тан яши, шайтан белсен, каян килеп чыккандыр, мин си¬ нең кардәшең дигән була: абзыкай да абзыкай гына, кулны үбә, ә менә кайгы уртаклашырга керешсә, бүре урынына улый, колагың гына чыдасын, йөзе кып-кызыл: аракыны бик ярата, күрәсең. Акчасын, мөгаен, офицер чагында туздырып бетергән инде ул, яисә театр актриса¬ сына әрәм иткәндер, ә менә хәзер кайгы уртаклаша!» Чичиков үзенең кайгы уртаклашуының капитанны¬ кына караганда бөтенләй башка икәнен аңлатырга ты¬ рышты, моны ул сүздә генә түгел, бәлки эш белән күрсә¬ тергә хәзер икәнен әйтте, һәм, эшне озакка сузып тормастан, һичбер икеләнүсез: шундый бәхетсезлек арка¬ сында үлгән барлык крестьяннарыгыз өчен түләүне үз өстемә алырга хәзермен, дип белдерде. Бу тәкъдим Плюшкинны тәмам аптырашка калдырды булса кирәк. Ул, күзләрен акайтып, аңа озак карап торды һәм ахыр¬ да: «Сез, атакай, гаскәри хезмәттә булган кеше түгелме?» дип сорады. Чичиков шактый хәйләкәр генә итеп: «Юк, мин статский хезмәттә булган кеше», дип куйды. «Статскийдамы?» дип кабатлады Плюшкин һәм, нәрсәдер ашагандай итеп, иреннәре белән күши башла¬ ды. «Ничек була соң инде ул? Алай үзегезгә зыян була лабаса?» «Сезнең өчен зыян күрергә дә хәзермен». Плюшкин: «Ах, атакай! ах, игелеклем!» дип кычкырып ук җибәр¬ де, шатлыктан хәтта борын тишегеннән бик тә матур бу¬ лып, куе кофе төсле тәмәке ага башлаганын да сизмә- 0516. Ү,е жаннар — 9 129
де, халат чабуы ачылып, аннан шактый чирканыч күлмәк күренде,— аны да тоймады. «Менә куандырдыгыз карт¬ ны! Ах, аллакаем! ах, изге бәндәкәем...» Плюшкин шун¬ нан артык сөйли дә алмады. Ләкин бер минут та үтмәде, аның агач шикелле хәрәкәтсез йөзенә «эһ» дигәнче чыккан шатлык шулай ук «эһ» дигәнче юк та булды, шатлыкның әсәре дә калмады, йөзе яңадан уйчан-кайгылы кыяфәткә керде. Ул хәтта яулыгы белән сөртенеп тә алды, һәм аны йомарлап, өске иренен ышкыштырды. «Туктагыз әле, рөхсәт итсәгез тагын сорар идем, сез¬ не ачуландыру булмасын, сез алар өчен ел саен түләп барачаксызмы? һәм акчаны миңа түләрсезме, әллә каз¬ нагамы?» «Без аны менә ничек эшләрбез: тере итеп исәпләп, сез аларны миңа саткан атлы булырсыз да купчая язы¬ шырбыз». Плюшкин: «Ай, купчая булгач, алайса...» дип уйга калды, ирен¬ нәре белән тагын күши башлады. «Купчая язышкач —■ һаман акча чыга шул менә. Писарьлар бик намуссыз! Элекке вакытта илле тиен бакыр, бер капчык он белән котыла идең, ә хәзер йөк тутырып ярма төяп җибәр, өс¬ тәвенә тагын унлык кәгазь дә тоттыр, менә бит нинди комсызлар! Белмим инде, ничек священниклар бу хәлне күрми торгандыр. Берәр төрле үгет-нәсихәт бирү кирәк; ни әйтсәң дә, алла сүзенә каршы барып булмый». «Ләкин син барырсың!» дип уйлап алды Чичиков һәм шунда ук: сезгә хөрмәт йөзеннән хәтта купчая язышу расходын да үз өстемә алырга хәзермен, дип белдерде. Плюшкин, кунакның хәтта купчая язышу расходын да үз өстенә алырга хәзер икәнлеген ишеткәч, бу кеше бөтенләй юләр нәстә булырга тиеш, статский хезмәттә булдым дип юри генә әйтә торгандыр, мөгаен, офицер булгандыр, актёркалар артыннан өстерәлгәндер дигән нәтиҗәгә килде. Ләкин шулай булса да шатлыгын яшерә алмады, Чичиковның балалары бармы-юкмы икәнен со¬ рап тормастан, аның үзенә генә түгел, ә балаларына да һәртөрле куанычлар теләде. Тәрәзә янына килде дә, бар¬ маклары белән пыяланы шакып: «Әй, Прошка!» дип кычкырды. Бер минутлап вакыт үткәннән соң кемнеңдер ашыгып өйалдына кергәне, анда озак маташканы, итек белән дөбердәп йөргәне ишетелде, ахырда ишек ачылды, ишектән Прошка керде, бу унөч яшьләрдә бер малай 130
иде, итекләре шундый зур,— атлаганда чак салынып калмадылар. Прошканың итекләренең ни өчен шундый зур булганлыгын бер карауда белергә мөмкин: Плюш¬ кин үзенең хезмәтчеләренең барсы өчен дә бер генә кием итек тота, ул итек һәрвакыт өйалдыңда тора иде. Барин бүлмәсенә чакырылган һәрбер хезмәтче га¬ дәттә бөтен ишек алды буйлап ялантәпи йөгерә, ләкин, нйалдына кергәч, әлеге итекне кия, шуннан соң гына бүл¬ мәгә үтә иде. Бүлмәдән чыккач, итекне тагын шул өйал¬ дыңда калдыра да тагын ялантәпи ычкына иде. Көз көн¬ нәрендә, бигрәк тә иртәнчәк җиңелчә туңдыра башлаган вакытларда, тәрәзәдән караган кеше — ишек алдында барлык хезмәтчеләрнең иң житез биючеләр дә булдыра алмаслык рәвештә сикергәләп йөрүләрен күрә алачак иде. Плюшкин, бармагы белән Прошканың йөзенә күрсә¬ теп, Чичиковка: «Менә карагыз, атакай, танавы нинди бит», диде. «Туңган агач диярсең, ә менә берәр әйбереңне калдырып кит, күз ачып йомган арада урлый! Я, ни дип кердең син* ахмак, әйт, ник кердең?» Плюшкин бераз вакыт дәшми торды, Прошка да шулай ук дәшмәү белән җавап кай¬ тарды. «Самовар куй, ишетәсеңме, мә менә ачкычны ал да Маврага бир, кладовойгр чыксын: анда шүрлектә Александра Степановна алып килгән куличтан катырган сохари булыр, шуны чәй янына китерсен!.. Тукта, кая ашыгасың? Юләр! Ай юләр, юләр!.. Табаныңны шай¬ тан кытыклыймы әллә синең?.. Башта яхшылап тыңлап тор: сохариның, шәт, өсте бозыла төшкәндер, әүвәл пы¬ чак белән кырсын, тик валчыкларын ташламасын, ә та¬ вык кетәгенә чыгарып сипсен. Ләкин, кара аны, туган, кладовойга үзең керәсе булма, югыйсә мин сине, белә¬ сеңме, нишләтермен! — каен себеркесе белән, тәмле бул¬ сын өчен! менә хәзер аппетитың әйбәт күренә, аннан соң тагын да әйбәтрәк булыр! Кладовойга кереп кенә кара, мин юри тәрәзәдән күзәтеп торачакмын». Прошка үзенең итекләре белән күздән югалгач, Плюшкин Чичиковка ка¬ рап: «Аларга һичбер ышаныч юк!» дип куйды. Шуның артыннан ук ул Чичиковка да шикләнеп карый башлады. Шундый гадәттән тыш яхшы күңеллелек аңа ничектер гаҗәп тоелды, эченнән генә: «Шайтан беләме аны, бәлки ул, җыен мут кешеләр шикелле үк, берәр мактанчык нәс- тәдер, чәй эчеп, лыгырдап утыру өчен генә алдар, алдар 9* 131
да кайтып та китәр!» дип уйлап алды. Шуңа күрә, сакла¬ ну йөзеннән, һәм Чичиковны беркадәр сынап та карау өчен: купчаяны тизрәк язышсак, яхшы булыр иде, чөнки кешегә бит ышанып бетеп булмый, бүген тере, ә иртәгә, алла белсен, диде. Чичиков купчаяны шушы минутта ук язышырга хә зер икәнлеген белдерде, тик крестьяннарның һәммәсенең дә исемлекләрен бирүне таләп итте. Шуннан соң Плюшкин тынычланды. Аның нәрсәдер эшләргә уйлаганлыгы сизелеп тора иде, чынлап та, ул, ачкычларын алып, шкафка таба барды, аны ачып, бик озак стаканнар, чынаяклар арасында казынды, ахырда болай диде: «Менә бит, һич табар хәл юк, алып эчмәгән булсалар, бик әйбәт ликер бар иде шушында. Халык шундый угры! Ә менә шушы түгелме икән!» Чичиков аның кулында кечкенә графин күрде, графин, фуфайка кидергән кебек, тузан белән капланган иде. «Мәрхүм җәмәгатем ясап калдырган иде», дип дәвам итте Плюш¬ кин: «Ключница, мошенник, бөтенләй карамаган, хәтта бөкесен дә тыкмаган иде, каналья! Вак бөҗәкләр белән төрле чүп-чар тула язган иде, ләкин мин аның чүп-чарын алып ташлап бетердем, менә хәзер чип-чиста, мин сезгә бер рюмка салып бирим әле». Ләкин Чичиков мондый ликерны эчүдән баш тартыр¬ га тырышты, мин инде ашадым да, эчтем дә, диде. «Эчеп тә, ашап та өлгердегезмени әле!» диде Плюш¬ кин. «Әлбәттә, яхшы җәмгыять кешесен кайда да белеп була: ул ашамаса да тук, ә менә нинди дә булса тегенди берәр угрыны син ничек кенә ашатма... Менә, әйтик, ка¬ питан килсә: «Абзыкаем, ди, ашарга берәр нәрсә бирегез ;әле!» Я, абзыкаймы мин аңа! ул бит соң миңа үзе бабай! ‘Өендә мөгаен бернәрсәсе дә юк аның, шуңа күрә йөри суккаланып! Ә, сезгә әлеге барлык әрәм тамакларның реестры кирәк иде бит әле? Менә бит, алдан белгәндәй, яңа ревизия вакытында исемлектән төшереп калдыру өчен мин аларны аерым кәгазьгә язып ук куйган идем». Плюшкин күзлеген киеп, кәгазьләр арасында казына башлады. Төрле бәйләмнәрне чишә-чишә, котчыккыч ту¬ зан күтәрде, кунак хәтта төчкерергә мәҗбүр булды. Ахырда бөтен җире язылып беткән бер кәгазь тартып чыгарды. Анда крестьяннарның исемнәре язылган, һәм •алар кәгазьне чебен шикелле каплаганнар иде. Исемнәр¬ нең төрлесе бар: Парамонов, Пименов, Пантелеймонов, 132
Хотта ниндидер Григорий Доезжай-не-доедешь кебеклә¬ ре дә күренде; барлыгы бер йөз егермедән артыграк иде. Чичиков шундый зур санны күреп, елмаеп куйды. Кә¬ газьне кесәсенә салгач, купчая язышу өчен Плюшкинның, үзенә шәһәргә барырга кирәк булачагын әйтте. «Шәһәргә? Ничек инде ул?.. Ә йортны ничек ташлап китәсең? Минем халыкларым бит я угрылар, я мошен¬ никлар: бер көн эчендә тазартып бетерерләр, чикмәнең¬ не эләргә чөй тапмассың». «Алайса берәр танышыгыз юкмы соң?» «Нинди таныш булмак кирәк? Танышларым үлеп бет¬ теләр, я ташладылар... Ах, атакай! ничек булмасын, бар!» дип кычкырып җибәрде ул. «Председатель үзе та¬ ныш лабаса, элекке вакытта хәтта кергәләп тә йөри тор¬ ган иде, ничек белмәскә, беләм! бер табактан ашап үстек, бергә койма башларыннан йөри торган идек! та¬ ныш булмаган кая? шундый якын таныш! Менә шуңа языйммы икән әллә?» «Әлбәттә, аңа язарга кирәк». «Шулай итмиче соң, бик таныш ул миңа! мәктәптә укыганда дуслар идек». Аның агач кебек туң йөзендә кинәт ниндидер җылы иур елтырап киткәндәй булды, бу үзе хис түгел, ә хис¬ нең ниндидер төссез чагылышы гына иде, бу — суга бат¬ кан кешенең кинәт су өстенә калкып чыгуын, яр буена җыелган халыкның, шуны күреп, шатланып кычкырып җибәрү күренешен хәтерләтә иде. Ләкин шатланган ту¬ ганнар, сеңелләр, ярдан бау ташлап, аның аркасы яки көрәшеп талган куллары тагын күренеп китмәсме дип, юкка гына көтәләр, баягы күренү — соңгысы була. Бар нәрсә тын, җавапсыз елганың тынган йөзе тагын да кур¬ кынычрак, бушрак булып кала. Плюшкинның да йөзе әнә шулай кинәт хисләнеп, елтырап киткәннең соңында тагын да хиссезрәк, тагын да мәгънәсезрәк булып калды. «Өстәлдә бер бит чиста кәгазь бар иде, белмим, кая кереп югалгандыр: минем кешеләрем шундый яраксыз¬ лар!» дип ул аны өстәлнең астыннан да, өстеннән дә ка¬ рарга кереште, бөтен җирне актарды, ахырда: «Мавра! әй, Мавра!» дип кычкырып җибәрде. Аның тавышына бер хатын килеп керде, кулында тәлинкә, тәлинкәсендә укучыга инде таныш булган сохари иде. Алар арасында шундый сүз булды: «Кая тыктың кәгазьне, юлбасар?» 133
«Валлаһи, барин, үзегез рюмка ябып куйган кечкенә кисәктән башка һичнәрсә күргәнем юк». «Күзләреңнән беләм, сөрткәнсең». «Ни өчен сөртим, ди, мин аны? Миңа ни файдасы бар аның, язу танымыйм». «Ялганлыйсың, син аны пономарь малаена илткән¬ сең: ул аз-маз тырнаштыра, шул инде, шул». «Пономарь малае, әгәр теләсә, кәгазьне үзе дә таба ала ул. Сезнең бармак битедәй кәгазегезне күрмәгән иде, ди!» «Күрерсең әле менә: шуның өчен кыямәттә телеңә утлы кисәү басарлар әле! Менә күрерсең әле ничек ба¬ сарлар!» «Ник бассыннар, мин ул кәгазьне тотып та карама¬ дым? Башка берәр гөнаһым турында әйтелсә, бер хәер иде, ә караклыкта әле мине беркемнең дә шелтәләгә¬ не юк». «Ә менә утлы кисәү басарлар әле телеңә! «Баринны алдаган өчен, менә сиңа, мошенница!» диярләр дә утлы кисәү белән басарлар!» «Ә мин аларга: «һичбер гаебем юк! валлаһи, гаеп- сезмен, мин алмадым...» диярмен. Әнә бит өстәлдә ята. һәрвакыт шулай тиктомалга шелтәлисез!» Плюшкин, чынлап та, кәгазь кисәген тапты һәм бер минутка туктап торды, иреннәре белән күшәде дә болай диде: «Я, нәрсәгә шул кадәр кызасың: ай-һай, нинди шырпы тел! Бер сүз әйтсәң, унны кайтара! Бар әле, хат ябыштыру өчен ут алып кер. Тукта, сип аннан шәм кертә күрмә тагы, шәм ул — эри торган нәрсә — яна да бетә. Зыяннан башка нәрсәсе юк, ә син миңа чыра гына керт!» Мавра чыгып китте, ә Плюшкин, креслога утырып, кулына каләм алды, кәгазьне төрле якка бик озак әйлән- дергәләп: яртысын калдырып булмасмы икән, дип уйла¬ нып торды, ләкин ахырда калдырып булмаячагына тө¬ шенде; каләмне үлгән чебеннәр тулган, ниндидер күгә¬ реп беткән каралы кара савытына манды да, музыка нотасына охшаш хәрефләр тезеп, яза башлады, ләкин ку¬ лының җитезлеген минут саен тыеп торды, аның кулы исә сыкрап, саранланып, юл өстенә юл тезә, әле һаман буш урын күп кала дип әрни иде. Кеше шул кадәр түбәнлеккә, ваклыкка, җирәнгеч хәл¬ гә төшәрме! Шул кадәр үзгәрерме? һәм бу хәл чынга охшыймы? Әйе, һәммәсе чынга охшый, кеше белән әллә 134
нинди хәлләр дә булырга мөмкин. Дәртле бер яшь егет¬ кә әгәр аның үзенең үк картлык көнендәге рәсемен күр- < итсәң, куркып чигенер иде. йомшак яшьлек елларыннан киты табигатьле, рәхимсез ирлек чорына чыкканда, ке¬ шелекнең барлык җанлылыгын үзегез белән алыгыз, юл¬ да калдырмагыз, соңыннан тапмассыз! Киләчәк карт¬ лык— дәһшәтле һәм куркыныч, ул бернәрсәне дә кире бирми! Кабер дә аннан рәхимлерәк, кабер ташында: би¬ редә кеше күмелгән дигән сүзләрне укып була! ә инде ке¬ шелексез картлыкның салкын, хиссез чыраенда берни дә укый алмыйсың. Хатны төргәндә Плюшкин Чичиковтан: «Ә сезнең качкын җаннар сатып алырдай берәр ду¬ сыгыз юкмы?» дип сорады. Чичиков, тиз генә чамалап алып: «Ә сезнең качып йөри торганнар да бармыни?» диде. «Шул-шул менә, бар шул. Кияү аркылы эзләтеп ка¬ раган идем дә, эзләре үк суынган дигән булды, ләкин бит ул гаскәри кеше: шпор тагып йөрергә оста, ә инде суд аркылы эш йөртергә дисәң...» «Андыйлар күпме соң?». «Җиде дистәләп булыр». «Юктыр?». «Валлаһи шулай! Алар минем ел саен качып торалар бит. Халкы бик комсыз, эшлЗми ятып, күп ашау гадәтенә өйрәнде, ә ашарга үземә дә юк... Мин алар өчен күпме бирсәләр дә риза булыр идем. Үзегезнең дусыгызга тәкъ¬ дим итеп карасагыз ла: берәр дистәсе генә табылса да, никадәр файда итә: һәр җан биш йөз сум тора бит». «Юк инде, аны без дуска иснәтмәбез», дип куйды кү¬ ңеленнән Чичиков һәм шуннан соң: андый дус һич тә та¬ былмаячак, эш кузгатсаң, расходы үзеннән кыйммәткә- рәк төшәр, ни өчен дисәң, судтан ераграк йөргән яхшы, дип аңлатып бирде; ләкин әгәр сез чынлап та шундый мөшкел хәлгә калгансыз икән, мин, шуны искә алып, алар өчен сезгә беркадәр түләргә хәзермен... ләкин әй- берсе шундый юк нәрсә булганлыктан, бу турыда хәтта сөйләп тору да кирәкмәстер, дип өстәде. «Ә сез күпме бирер идегез?» дип сорады Плюшкин, үзе яһүд кебек җитезләнде; аның куллары терекөмеш ши¬ келле калтырый башладылар. «Мин җан башына егерме бишәр тиен бирер идем». «Ә сез ничек аласыз, саф акчагамы?». 135
«Әйе, акчаны хәзер бирәм». «Ләкин, атакай, минем ярлылыгым хакына ичмасам кырыгар тиен бирер идегез». «Хөрмәтлем!» диде Чичиков: «Кырыгар тиен генә тү¬ гел, бишәр йөз сум бирер идем! рәхәтләнеп бирер идем, чөнки күреп торам, хөрмәтле, яхшы күңелле карт кеше үзенең миһырбанлылыгы аркасында авырлык күрә». «Валлаһи, шулай! валлаһи, дөрес!» диде Плюшкин һәм башын түбән салындырып, бик нык чайкап куйды: «Бары да миһырбанлылык аркасында шул». «Менә нәрсә, мин кинәт кенә сезнең характерыгызга төшенеп алдым. Шулай булгач, ни өчен җан башына би¬ шәр йөз сум бирмәскә иде, ләкин... хәлемнән килми; би¬ шәр тиен өстәргә хәзермен, рәхим итегез, димәк, ул ча¬ гында, җан башы утызар тиеннән була». «Ихтыяр сездә, атакай, һич булмаса тагын икешәр тиен кыстырыр идегез». «Икешәр тиен кыстырам, рәхим итегез. Андыйлар ни¬ чәү әле? җитмеш дигән идегез бугай?». «Юк, барсы җитмеш сигезләп җыелыр». «Җитмеш сигез, җитмеш сигез, җан башына утызар тиеннән, бу буладыр...» безнең герой бары бер секунд чамасы гына уйлап торды һәм кинәт: «Бу буладыр егер¬ ме дүрт cÿM да туксан алты тиен!» дип әйтеп тә салды. Ул хисапка бик көчле иде. Шунда ук ул Плюшкиннан расписка яздыртты һәм акча чыгарып тоттырды, Плюш¬ кин исә аны ике кулы белән күтәреп, мөлдерәмә тулы савытны чайпалдырудан курыккандагы шикелле саклык белән, өстәлгә таба алып китте. Барып җиткәч, акчалар¬ ны тагын бер тапкыр күздән кичерде дә, шулай ук гаять сакланып кына, тартмаларның берсенә салып куйды, алар исә анда мөгаен гомерлеккә күмелделәр, ягъни шул авылның поплары — отец Карп белән отец Поликарп та¬ рафыннан Плюшкин үзе кабергә күмелгәнгә кадәр, аның кияве белән кызының һәм бәлки әле кардәшлек дәгъва итеп йөрүче капитанның да чиксез шатланыр көн¬ нәре килеп җиткәнгә хәтле, чыкмаска кереп утырдылар шикелле. Акчасын яшергәч, Плюшкин креслога килеп утырды, ләкин аның артык сөйләшер сүзе юк иде бугай инде. Чичиков, кесәсеннән яулык алырга теләп, аз гына куз¬ галгандай иткән иде, Плюшкин шуны күреп алуга: «Бәлеш, сез инде китәргә дә җыенасызмыни?» диде. 136
Бу сорау Чичиковка чынлап та шуннан ары торырга хаҗәт юклыкны хәтерләтте. «Әйе, миңа китәргә вакыт!» диде ул шляпасына тотынып. «Ә чәй?» «Юк инде, чәйне, иң яхшысы, башка берәр вакытта эчәрбез». «Ничек инде ул, ә мин самовар куйдырган идем. Дөресен әйткәндә, мин үзем чәйгә һәвәс түгел: кыйм¬ мәтле эчемлек ул, җитмәсә, шикәр бәясе дә котчыккыч күтәрелде. Прошка! Самовар кирәк түгел! Сохарины Маврага чыгарып бир, ишетәмсең; шул элекке урынына куйсын, хәер, туктап тор, бирегә генә керт, соңыннан үзем чыгарып куярмын. Хушыгыз, атакай, алла хәерле юл бирсен, ә хатны председательгә тапшыра күрегез. Укысын әйдә, ул минем иске таныш. Шулай булмыйча! бер табактан ашаган кешеләр без аның белән!» Шуннан соң шушы сәер җан, бөрешеп беткән шушы карт, Чичиковны ишек алдыннан озатып калды, шунда ук капкаларны бикләргә кушты, аннары, кладовойларны йөреп чыкты, каравылчыларны барлады; алар исә, чуен такта урынына, агач көрәк белән буш мичкәгә сугып, почмак саен каравылда торалар иде. Аннан соң кухняга күз салды, анда, хезмәтчеләр яхшы ашыйлармы икән дип, ашларын тикшереп карау сылтавы белән, туйганчы ботка белән щи ашады, берсен дә калдырмыйча, карак¬ лыкта, әдәпсезлектә гаепләп орышканнан соң, үз бүлмә¬ сенә кайтты. Бер үзе калгач, ул хәтта, чиксез шәфкать күрсәтүе өчен, кунакка ничек итеп рәхмәтләр әйтү ту¬ рында уйлады. Күңеленнән: «Мин аңа куен сәгатемне бүләк итим, ул бит томпак 1 яисә бронза-фәлән генә тү¬ гел, ә яхшы, көмеш сәгать, азрак бозылган бозылуын, ләкин төзәттереп алыр; ул әле яшь кеше, кәләше ярат¬ сын өчен, аңа кесә сәгате бик кирәк!» дип уйлады. Ләкин бераз чамвлап торганнан соң, болай дип бетерде: «Юк, иң яхшысы — мин аңа бу сәгатьне васыять итеп калды¬ рырмын искә төшереп дога кылыр». Ләкин безнең геройның кәефе сәгатьсез дә гаять ях¬ шы иде. Көтмәгәндә бу кадәр җан сатып алу — үзе зур бүләк булды. Чынлап та, ни генә әйтмә, үле җаннар гына түгел, җитмәсә качкан җаннар да бар бит әле, барлыгы ике йөздән артык кеше дигән сүз! Дөрес, Плюшкин авы- 1 1 Томпак — бакыр белән цинк кушымтасы. 137
лына якынлашкач ук, аның күңеле ниндидер файда бу¬ лачагын сизгән иде сизүен, ләкин бу кадәр үк булыр дип һич көтмәгән иде. Бөтен юл буе аның күңеле гадәттән тыш күтәренке булды, ул сызгырып та җибәрде, йодры¬ гын авызына куеп, быргы кычкырткан шикелле, көйләп тә алды, ахырда ниндидер гаҗәп бер җыр җырларга то¬ тынды, аны хәтта Селифан да тыңлады-тыңлады да, шун¬ нан соң, җиңелчә генә башын чайкап: «Менә безнең ба¬ рин ничек җырлый!» дип куйды. Алар шәһәргә җиткәндә инде караңгы төшеп килә, караңгылык белән яктылык бөтенләй буталган, әйберләр үзләре дә буталгандай бу¬ лып күренәләр иде. Чуар шлагбаум ниндидер билгесез төскә кергән; сакта торган солдатның мыегы күзләрен¬ нән өстә — маңгаенда шикелле күренә, ә борыны бөтен¬ ләй юк шикелле иде. Бричканың дөберди һәм сикергәли башлавы шәһәр урамына килеп кергәнлекне белдерде. Әле фонарьлар яндырылмаган, тәрәзәләрнең дә кайбер- ләрендә генә утлар күренгәли, ә тыкрыкларда, караңгы почмакларда төрле күренешләр һәм сөйләшүләр баш¬ ланган, ягъни солдатларга, извозчикларга, работниклар¬ га бай булган, ә урам чатларында аерым төр җан иялә¬ ре— ялан аякка туфли киеп, кызыл шәл ябынып, ярка¬ нат шикелле тыкшынып йөрүче дамалар тулып яткан шәһәрләрнең барында да бу вакытта очратырга мөмкин булган хикмәтләр башланган иде. Чичиков аларны сиз¬ мәде, ул хәтта кулларына таяк тоткан бик күп нәзек чи¬ новникларны да күрмәде, алар шәһәр читенә йөрергә чыккан җирләреннән кайтып киләләр иде булса кирәк. Аның колагына ара-тирә ниндидер хатын-кыз тавышына охшаган кычкырулар ишетелгәләде: «Ялганлыйсың, исе- рекбаш, мин аңа бервакытта да андый тупаслык эшләгә¬ нем булмады!» яки «Син сугышма, надан, әйдә, частька бар, анда мин сиңа күрсәтермен!..» Кыскасы, бу сүз¬ ләр — театрдан кайтканда хыялланучы, хыялында испан урамнарында гизүче, күз алдына төн уртасын, кулына гитара тоткан, бөдрә чәчле соклангыч хатын образын ки¬ терүче егерме яшьлек егетне кинәт салкын су сипкәндәй айныта торган сүзләр иде. Чынлап та, нинди генә уйлар, хыяллар булмый андый егетнең башында?! ул күкләргә менә, Шиллерның 1 үзенә кунакка керә, менә шул чакта 'Фридрих Шиллер (1759—1805) — атаклы немец ро¬ мантик шагыйре. 138
гына кинәт, күк күкрәгәндәй булып, коточкыч сүзләр яң¬ гырый, һәм ул яңадан үзенең җиргә төшкәнлеген, хәтта Сенной мәйданда, кабак янында икәнлеген күрә, тормыш та аның күз алдында көндәгечә ага башлый. Ниһаять бричка, нык кына югарыга сикерде дә, ти¬ рли чокырга очкан шикелле булып, гостиница капкасына кереп чумды. Каршыга Петрушка чыкты, ул бер кулы белән үзенең сюртук итәген тотып (чөнки итәкләре ачы¬ лып торуны яратмый иде), икенче кулы белән Чичиковка бричкадан төшәргә булышты. Кулына шәм тотып, иңба¬ шына салфетка салып, половой да йөгереп чыкты. Барин кайтканга Петрушка сөенгәндерме, анысы билгеле түгел, шулай да алар Селифан белән күз кысыштылар, һәм Петрушканың гадәттәге чытык йөзе бу юлы бераз ачы¬ лып киткәндәй булды. «Озак булды сезнең сәфәр», диде половой, баскычны яктыртып. «Әйе», диде Чичиков, баскычка менгәч. «Ә синең эш¬ ләр ничек?» «Аллага шөкер», диде половой баш иеп. «Кичә нин¬ дидер бер поручик, гаскәри кеше килде, уналтынчы но¬ мерга урнашты». ■ «Поручик?» «Кем икәне билгесез, Рязаньнан, атлары туры». «Яхшы, яхшы, киләчәктә дә үзеңне шулай яхшы тот!» диде аңа Чичиков һәм үз бүлмәсенә керде. Алгы яктан үткәндә һаваны иснәп карады һәм Петрушкага: «Син, ичмаса, тәрәзәләрне ачар идең!» диде. «Мин аларны ачкан идем инде», диде Петрушка, лә¬ кин ялганлады. Хәер, барин аның ялганлавын белсә дә, сүзгә керешергә теләмәде. Юл йөреп кайтканнан соң ул үзендә бик нык арыганлык сизде. Ужинга бары тик дуңгыз баласы гына китерергә боерып, шунда ук чишенде дә, юрган астына кереп, нык, каты йокы белән, геморой авы¬ руын да, борча талавын да, артык тирән акыл сәләтен дә белмәүче бәхетле кешеләр генә йоклый ала торган татлы йокы белән йоклап китте. VU БҮЛЕК Бәхетле юлчылар була. Салкын, ямьсез көннәрдә, пычрак, күңелсез юлда, озак-озак йөреп, йокысы туйма¬ ган станция смотрительләреннән, чыңгылдык кыңгырау 139
тавышыннан, ремонтлардан, ызгышлардан, ямщик- лардан, тимерчеләрдән, юл йөргәндә очрый торган һәртөрле кабахәтләрдән тәмам туеп, ахырда үзенец туган куышына кайтып җиткән, аның җемелдәп кар- шыга йөгерешкән утларын күргән юлчы — бәхетле юлчы ул! аны таныш бүлмәләр, шатланышып йөгерешеп чык¬ кан кешеләр, чыр-чу килеп кайнашучы балалар, нинди генә күңелсезлекне дә җуеп ташларга көче җитүче кайнар үбешүләр, шул үбешүләр белән бүленә торган йомшак, тыныч сүзләр көтә. Бәхетле әнә шундый куышы булган семьялы кеше, ләкңн, вай, өйләнмәгән кешенең хәлләре! , Бәхетле язучылар була. Кызганыч чынбарлыгы белән таңга калдыра торган күңелсез, җирәнгеч характерлар¬ ны бер якка ташлап, кешенең югары сыйфатларын күр¬ сәтә торган характерларны тасвирларга омтылган язучы; мыж кайнаган көндәлек образларның бөек упкыныннан тик аз санлы сайландыкларны гына алган язучы; лира¬ сының күтәренке тонын бер генә тапкыр да үзгәртмәгән, үз күгеннән түбәнгә, үзенең мескен, вак туганнары яны¬ на төшмәгән язучы; җиргә аяк басып карамастан, үз образлары кочагына, ягъни җирдән бик нык аерылган, күкләргә күтәрелгән образлар кочагына ташланган язу¬ чы — бәхетле язучы ул! Аның гүзәл язмышы тагын да сокланырлык: ул алар арасында үзен үз семьясында ши¬ келле хис итә; һәм аның сүзләре еракка һәм көчле яң¬ гырый. Кешеләрнең күзләрен ул исерткеч төтен белән каплый; ул, тормышның көенечле күренешләрен яшереп, гүзәл кешеләрне генә тасвирлавы белән, искиткеч рә¬ вештә аларның кәефенә килә. Бөтенесе, кул чабып, аның артыннан бара, аның тантаналы арбасы артыннан чаба. Аны бөтен дөньяның бөек шагыйре дип атыйлар, биектә очучы башка кошлардан биеккәрәк күтәрелүче кара¬ коштай күреп, дөньяның барлык башка даһиларыннан югарырак тора дип саныйлар. Аның тик исемен генә ишеткәндә дә ялкынлы яшь йөрәкләр талпына башлый, барлык күзләрдә яшь бөртекләре ялтырый... Аңа тиң көч юк — ул алла! Ә инде икенче бер язучының, һәрвакыт күз алдында яткан, ләкин салкын карашлы күзләр күр¬ ми үтә торган нәрсәләрне күрсәтеп бирергә батырчылык иткән язучының, тормышыбызны чолгап алган барлык куркынычлы, дәһшәтле ваклыклар баткаклыгын күрсә¬ тергә, еш кына вакыт безнең әче һәм күңелсез тормыш 140
юлыбызда мыж килеп тора торган салкын, вакчыл, көн¬ дәлек характерларны бөтен зирәклеге белән ачып са¬ лырга базынган язучының, рәхимсез көч белән кисә тор¬ ган кискеч кебек, ап-ачык итеп, сизәрлек итеп халыкның күз алдына китереп бастырырга базынган язучының яз¬ мышы бөтенләй башка! Ул халык алкышларын казана алмый, ихтирамлы сүзләрне, дулкынланган йөрәкләрнең бердәм шатлыгын күрүгә ирешми; аның каршысына — башы әйләнгән һәм геройлык белән мавыккан уналты яшьлек кыз йөгереп килми; ул үзе үк чыгарган тәэсирле авазларның татлы кочагына чумып, онытыла алмый; ахырында ул үз заманы судына, үз заманының икейөзле, җансыз судына эләгә; ул суд исә аның иң кадерле ге¬ ройларын вак һәм түбән кешеләр дип атый, аның үзенә— кешелекне мыскыллаучы язучылар сафыннан хурлыклы урын бирә, аңа аның үз геройларының сыйфатларын та¬ га, аның йөрәген дә, җанын да, илаһи талант ялкынын да тартып ала. Чөнки ул суд кояш яктысын карый торган пыяланың да, шулай ук күзгә күренмәүче бөҗәкләрне күрсәтә торган пыяланың да бертигез гүзәл икәнен таны¬ мый; чөнки ул суд — кимсетүле тормыштан алынган картинаны күзәтү, аны кыйммәтле иҗат җимеше дәрә¬ җәсенә күтәрү өчен йөрәктә тирән хис булырга тиешлек¬ не танымый; чөнки ул суд — югары дәрәҗәдәге шатлык¬ лы көлүнең югары дәрәҗәдәге лирик хәрәкәт белән янә¬ шә басарга хаклы икәнен, мондый көлү белән кәмитче— клоун көлүе арасында җир белән күк арасы кадәр аерма барлыгын танымый. Ул суд менә шуларны танымый һәм әлеге танылмаган язучыга һаман шелтә, һаман орыш яудыра;'язучы, җылы хисләр дә, җавап та, теләк¬ тәшлек тә күрмичә, семьясыз юлаучыдай, бер ялгызы юл уртасында торып кала. Аның хезмәт мәйданы рәхимсез, ул үз ялгызлыгының әчесен нык татый. Миңа да әле, шушы юләр язмыш кушуы буенча, үземнең сәер геройларым белән кулга-кул тотынышып озак барырга, шушы гаять бөек, җанлы тормышны күзә¬ тергә, озак күзәтергә, аның һәммә кешегә күренә торган көлкесе һәм күренми торган күз яше аркылы күзәтергә туры киләчәк! Изге дәһшәткә, ачык сәхифәләргә төренеп яткан илһамның дәһшәтле давылы яңа чишмә булып бә¬ реп чыгар вакыт, халыкның каушап, калтыранып, баш¬ ка төрле речьләрнең мәһабәт гөрселдәвен тояр вакыты ерак әле!.. 141
Ләкин юлга! юлга! Маңгайга чыккан җыерчыклар¬ ны, йөздәге кискен, караңгы чырайны еракка куып таш¬ лыйк! Берьюлы һәм кинәт тормышның эченә, аның бар¬ лык сизелмәс шау-шуына, чыңлау авазлары арасына чу¬ мыйк та Чичиковның нишләвен карыйк. Чичиков уянды, аякларын, кулларын сузып киерелде һәм бик яхшы йоклаганлыгын тойды. Бер-ике минут чал¬ кан ятканнан соң, бармакларын шартлатып куйды, хәзер инде дүрт йөзгә якын җаны барлыгын хәтерләп, йөзе кояш кебек яктырып китте. Шул секундта ук урыныннан сикереп торды, хәтта көзгедән үзенең нурлы йөзен дә ка¬ рап тормады; юкса ул аны чын-чыннан ярата, йөзендә иң килешле җир итеп ияген саный иде шикелле, чөнки дус¬ лары алдында, бигрәк тә алар сакал кырган вакытка туры килсәләр, ул үзенең ияге белән бик еш мактана иде. Ул гадәттә аны кулы белән сыйпый иде дә: «Менә кара, минем ияк нинди: түм-түгәрәк бит!» ди торган иде. Лә¬ кин бу юлы ул иягенә дә, битенә дә карап тормады, ә туп-туры, йокыдан ничек уянган булса — шул килеш, аякларына итекләр киде; аның итекләре сахтияннан те¬ гелгән һәм чәмчәле иде; әйтеп китик, рус кешесенең та¬ лымсыз табигатеннән файдаланып, Торжок шәһәре ан¬ дый итекләр белән бик шәп сату итә. Аннары ул, инглиз¬ ләр шикелле бер кат кыска күлмәкчән генә килеш, үзе¬ нең урта яшьләрдәге дәрәҗәле кеше икәнлеген онытып, ике тапкыр сикереп, үкчәсе белән үз-үзенә бик оста сып¬ тырып алды. Аннан соң шул минутта ук эшкә тотынды: шкатулка алдына барып, кәефләнеп, кулларын уды да аннан кәгазьләрен алды; аның кул ууы — эш тикшерер¬ гә чыккан гадел земский судның закуска күргәч, кәеф¬ ләнеп кул ууын хәтерләтә иде. Ул эшне озакка сузмаска, аны тизрәк тәмамларга теләде. Подьячийларга 1 бер тиен дә түләмәс өчен, купчая крепостьны да үзе төзергә, баш¬ ка язуларны да үзе язарга, үзе күчерергә карар бирде. Язу формалары аңа билгеле иде: эре хәрефләр белән җи¬ тез генә итеп: бер мең дә сигез йөз дә фәләненче елда дип язып та куйды, аннары ваграк итеп: фәлән-фәлән алпавыт дип, башка сүзләрне тезеп алып китте. Ике сә¬ гать эчендә һәммәсе тәмам булды. Соңыннан шушы кә¬ газь кисәкләренә, кайчандыр чынлап та тере булган, эш 1 1 Подьячий — вак чиновникларны, суд һәм дәүләт учреж¬ дениеләрендәге писарьларны элек шулай атаганнар. 142
мшләгән, иген иккән, эчкән, исергән, олау чапкан, алпа- пыгларпы алдаган мужикларга, ә бәлки менә ди¬ гән әйбәт булган мужикларга күз төшергәч, Чичиковны ниндидер гаҗәп, үзенә дә аңлашылмый торган бер хис биләп алды. Язуларның һәркайсының, әйтерсең, үзенә хис аерым характеры бар, шуның аркасында, әйтерсең, мужиклар да һәркайсысы үзенә хас характер алалар иде. Коробочканың мужиклары бары да диярлек өстәмәле һәм кушаматлы иделәр. Плюшкинның язуы кыскалык белән аерыла: исемнәрнең, аларның аталарының исем¬ нәренең күбесенчә баш иҗекләре генә язылган, аннан соң ике нокта куелган иде. Собакевичның исемлеге га¬ дәттән тыш тулы, тафсиллы булуы белән таңга калдыра: мужикларның бер генә сыйфаты да язылмый калмаган: берсе турында «яхшы столяр» диелгән, икенчесенә «кол¬ маклы эчемлекләр эчми һәм зирәк» дип өстәлгән; шулай ук җентекләп атасының, анасының кем булуы, аларның һәркайсының холыклары нинди икәнлеге турында билге ясалган; бары ниндидер бер Федотов турында гына: «атасы кем икәне мәгълүм түгел, барин йортында эшләү¬ че Капитолина исемле кыздан туган, ләкин яхшы холык¬ лы һәм карак түгел», дип язылган иде. Менә шушы таф¬ силлы искәрмәләр ниндидер бер яңалык аңкытып тора¬ лар иде, әйтерсең, мужиклар әле кичә генә тере булган¬ нар ла. Чичиковның, шул ибемнәргә озак карап торып, күңеле йомшарды, ул тирән сулап, болай дип куйды: «Атакайларым, сезне бирегә ничек төеп тутырганнар! Сез үз гомерегездә нәрсә эшләдегез соң, җанкисәкләрем? Ничек киченеп тордыгыз?» Аның күзләре ирексездән бер фамилиягә тукталдылар, бу — кайчандыр алпавыт Коробочка кулында яшәгән, безгә таныш Пётр Савельев Неуважай-Корыто иде. Чичиков түзә алмады, тагын сүз¬ гә кереште: «Ах нинди озын, бер юлны тутырган! Мастер идеңме соң син, әллә мужик кынамы? Нинди үлем ха¬ рап итте үзеңне? Кабакта үлдеңме, әллә юл уртасында йоклап ятканда авыр йөк белән таптаттылармы? Проб¬ ка Степан, балта остасы, аеклык ягы бик әйбәт. Ә! менә ул, Степан Пробка, гвардиягә ярарлык батыр шушы инде! Шәт, биленә балта кыстырып, иңбашына итек асып, бөтен губернаны йөреп чыккандыр, чирек тиенлек ипи, ярты тиенлек кипкән балык ашап көн күргәндер, ә өенә кайтканда, шәт, кайткан саен янчыгына йөзәр бөтен салып, хәтта бәлки әле киндер ыштанына тегеп, яки итек 143
кунычына кыстырып, меңәр сумлык кәгазьләр дә алып кайткан булгандыр, — кайда харап булдың соң син? Зур табыш өчен чиркәү гөмбәзенә яисә аның тәресенә үк мен¬ гән идеңме әллә? Аягың таеп китеп, шуннан җиргә очып төшкәнсеңдер әле; ә инде шунда басып торган ниндидер Михей абзый, башын кашыгандыр да: «Эх, Ваня, менә бит нишләтте сине!» дигәндер, ә үзе, биленә бау бәйләп, синең урынга менеп киткәндер. Максим Телятников, итекче. Итекче диең, ә? Итекче кебек исерек, ди мәкаль. Беләм, беләм мин сине, күгәрченем; әгәр теләсәң, бөтен тәрҗемәи хәлеңне сөйләп бирергә мөмкин: һөнәргә син немецтан өйрәндең, ул сезнең барыгызны бергә ашата, пөхтә түгелсез дип, каеш белән яра, уйнарга чыгармый иде; син итекче генә түгел, ә могҗиза идең, немец, үзенең хатыны яки камрады 1 белән сөйләшкәндә, сине мактап бетерә алмый иде: ә өйрәнеп җиткәннән соң син: «Юк, хәзер инде үземә йорт салып тора башлыйм, немец ши¬ келле бер тиенләп җыймам, кинәт баермын», дидең. Менә, бариныңа яхшы ук оброк түләп, кечкенә кибет эшләттең, дөнья кадәр заказ алып, эшли башладың. Кай¬ дандыр чирек бәягә черек күн алдың, чынлап та, итек саен файда иттең, ләкин ике атналап үткәч, синең итек¬ ләрең умырылып чыктылар, һәм сине иң кабахәт сүзләр белән тиргәделәр. Менә синең кибет дигәнең бушады, ә үзең эчеп, исереп, урамда ауный башладың: «Юк, дөнья көтү авыр! Рус кешесенә көн юк, һаман шул немецлар аркылы төшә», дип сөйләндең. «Бусы нинди мужик тагы: Елизавета Воробей дигәнме? Фу син, җәһәннәмгә олак- кыры: хатын кеше ләбаса! Ничек килеп кысылган соң ул бирегә? Кабахәт Собакевич, һаман да алдаган!» Чичи¬ ков хаклы иде: бу •— чынлап та хатын кеше иде. Исем¬ леккә ничек килеп эләккәндер, анысы билгесез, ләкин шундый оста итеп язганнар, ерактан караганда, чынлап та ир кеше дип уйларлык, хәтта исеме дә «ъ» хәрефенә бетә, ягъни Елизавета дип түгел, ә Елизаветъ дип языл¬ ган иде. Шулай да Чичиков моны хөрмәтсезлек санады һәм шунда ук сызып ташлады. «Григорий Доезжай-не доедешь! Син нинди кеше идең? Йөк ташып шөгыльләнә торгач, тройка атлар һәм чыпталы кибитка сатып алып, өеңнән, туган куышыңнан гомергә кул селтәдең дә ярминкәдән-ярминкәгә сәүдәгәрләр йөрттеңме? Җаныңда 1 1 Камрад — дус. иптәш. 144
иминлек белән юлда чыктымы, әллә аны нинди дә булса берәр ал яңаклы, юан солдатка өчен, үзеңнең үк дусла¬ рың алдылармы, әллә юкса урман сукбае синең күн бия¬ ләйләреңә, карсак, ләкин таза тройкаңа кызыктымы, иллә, сәндерәдә уйланып ята торгач, бер дә юктан кабак¬ ка китеп, шуннан туп-туры бәкегә чумдыңмы? Эх, бу рус халкы! үз үлеме белән үләргә яратмый да соң!» Шун¬ нан соң Чичиков күзен икенче кәгазьгә — Плюшкинның качкын җаннары язылган кәгазьгә төшерде һәм болай дәвам итте: «Ә сезнең хәлләр ничек, күгәрченнәр? Сез гәрчә әле үлмәгән-үлүен, ә шулай да — ни файда! бары¬ бер үле җаннар кебек инде сез дә. Җитез аякларыгыз кайда йөртә икән хәзер үзегезне? Плюшкинда начар идеме соң сезгә, әллә, болай гына, үз теләгегез белән, ур¬ ман гизеп, юл басасызмы? Я булмаса төрмәдә утыра¬ сызмы, әллә икенче алпавытка кереп, җир сөрәсезме? Еремей Карякин, Никита Волокита, аның улы Антон Во¬ локита — болары кушаматларыннан ук билгеле, шәп качкыннардыр. Попов — баринның йорт хезмәтчесе, ди¬ мәк, грамотный булырга тиеш; кулыңа пычак алганың булмаса да, бик шәп урлаштың булыр. Менә хәзер сине, пашпортсыз килеш йөргәндә, капитан-исправник эләкте¬ реп алды, ди. Җавап алганда син бик батыр торасың. Капитан исправник, шушы җайлы моменттан файдала- • нып, сиңа берничә суганлы-борычлы сүз ычкындыра да: «Син кемнеке?» дип сорый. Син бик батырланып: — «Фә¬ лән-фәлән алпавытныкы», дип җавап бирәсең.— «Ни өчен биредә йөрисең?» ди сиңа капитан-исправник.— «Оброкка акча эшләү өчен җибәрелгән идем», дисең син һич тот¬ лыкмыйча.—«Пашпортың кайда?»—«Хуҗам, мещанин Пименовта»—«Чакырыгыз Пименовны! Синме Пиме¬ нов?»—«Мин Пименов».—«Ул сиңа үзенең пашпортын бирдеме?»—«Юк, ул миңа бертөрле дә пашпорт бир¬ мәде».—«Ник алдашасың?» ди сиңа капитан-исправник беркадәр суганлы-борычлы сүзләр кушып. Син һаман ба¬ тырланып:—«Так точно, мин аңа бирмәдем, чөнки соңга калып кайткан идем, ә, тотып тору өчен мин аны звонарь Антип Прохоровка бирдем», дисең.—«Звонарьны чакы¬ рыгыз! Ул сиңа пашпортын бирдеме?»—«Юк, мин аннан пашпорт алмадым».—«Ник син һаман алдашасың!» ди капитан-исправник сиңа, соравын берничә суганлы-бо¬ рычлы сүз белән куәтләп.—«Кайда соң синең пашпор¬ тың?» Син, җитез генә итеп:—«Пашпортым бар иде дә 0516. Үле җанняр — Ң) 145
минем, берәр ничек юлда төшеп калган, күрәсең», ди¬ сең.—«Ә солдат шинелен нигә урладың?» ди сиңа капи- тан-исправник, тагын берничә суганлы-борычлы сүз өстәп:—«Попның да бакыр акчалы сандыгын кыстырып чыккансың?» Син, урыныңнан кузгалмыйча гына:—«һич булган эш түгел, караклык белән беркайчан да тотылга¬ ным юк әле минем», дисең.—«Ә нигә соң шинельне син¬ нән тапканнар?».—«Әйтә алмыйм, бәлки аны икенче берәү китереп куйгандыр».— «Ах, син оятсыз, оятсыз!» ди капи- тан-исправнңк башын чайкап һәм бөеренә таянып. «Аягына богау салып, төрмәгә алып китегез».—«Рәхим итегез! Мин рәхәтләнеп барам», дип җавап кайтарасың син. Менә син, кесәңнән табакерка чыгарып, аягыңны богау¬ лап торучы ниндидер ике инвалидны дусларча тәмәке бе¬ лән сыйлыйсың, алардан: кайчан отставкага чыкканлык- лары, нинди сугышта булганлыклары турында сораша¬ сың. Шулай итеп син, судта эшең каралган арада, төрмә¬ дә ятасың. Суд сине Царевококшайскидан ниндидер икенче шәһәр төрмәсенә озатырга дип яза, ә андагы суд тагын: ниндидер Весьегонскига җибәрергә ди, син шулай төрмәдән-төрмәгә күчеп йөрисең, яңа күчкән урыныңны карап, үз-үзеңә: «Юк, Весьегонск төрмәсе чистарак иде, анда ичмаса кузна уйнасаң да урыны бар, халык та күб¬ рәк иде!» дип сөйләнәсең. Абакум Фыров! син, туган, ни¬ чек? кайда, нинди җирләрдә гизәсең? Волга буйларына ■барып чыктың да, андагы ирекле тормышны яратып, бур¬ лакларга кушылып киттеңме әллә?» Шушында Чичиков туктап, беразрак уйга калып торды. Нәрсә уйланды ул? Абакум Фыровның язмышы турындамы, әллә болай гына, ягъни һәрбер рус кешесе, үзенең яшенә, чинына, байлыгына карамастан, киң кулга типтереп яшәү хыялы¬ на чумган вакытта уйлаганча, үз-үзенә уйландымы? Чын¬ лап та, кайда йөри хәзер Фыров? Улмы? Сәүдәгәрләрдән эш килешеп алган да, шау килеп, кәефләнеп, икмәк при¬ станенда гулять итә. Эшләпәсендә чәчәкләр, тасмалар... Бурлак халкы күңел ача, муенсалар кигән, матур тасма¬ лар таккан, озын һәм зифа буйлы сөяркәләре, хатыннары белән саубуллаша; хороводлар, җырлар; бөтен мәйдан шау килеп кайный, ә носильщиклар, кычкырышып, сүге¬ неп, бер-берен ашыктырып, тугызар потлы капчыкларны аркаларына салып, ыргак белән эләктереп алып китәләр дә, тирән баржаларга шаулатып борчаклар, бодайлар бу¬ шаталар, солы һәм ярма каплары аударалар; бөтен мәй- 146
дни буйлап әллә кая хәтле эскерт-эскерт иген капчык¬ лары өелгән; тирән баржаларга тәмам төялеп беткәнгә хәтле, баржалар язгы бозлар белән бергә бер-бер арт¬ лы тезелеп кузгалып киткәнгә хәтле, ул игеннәр шулай өелеп ята бирәләр. Менә шунда инде, бурлаклар, эш бу¬ лыр сезгә! Бергәләп, котырып гулять иткәнегез шикелле үк, эшкә тотынырсыз, Россия җире шикелле үк очсыз- кырыйсыз җыр җырлап, лямка тартырсыз. «Эхе, хе! сәгать унике булган!» диде ахырда Чичиков сәгатенә карап: «Мин нишләп болай казындым соң әле! Эш эшләнгән булса, бер хәер иде, ә бит, бер дә кирәкмә¬ гәнгә, башта буш фәлсәфә саттым, аннары уйга калган¬ мын. Менә бит мин нинди юләр!» Шулай сөйләнеп, ул шотландский костюмын салды да европейскины киде, күпергән корсагын тарттырыбрак бәйләде, өстенә оде¬ колон бөркеде, кулына җылы картуз алып, култыгына кәгазьләр кыстырды да гражданская палатага1 купчая язышырга китте. Ул ашыкты, ләкин соңга калудан кур¬ кып түгел; соңга калудан ул курыкмый, чөнки предсе¬ датель таныш кеше иде; борынгы заманда Гомерның Зевсы1 2, үзенең яраткан геройларына сугышны тук¬ татырга кирәксә, көнне кыскартып, тизрәк кич бул¬ дырган, ә сугышны төгәлләү өчен вакыт җитмәслек булса, көнне озайтып, кичне соңга калдыра торган бул¬ ган; шуның шикелле үк, председатель дә, әгәр Чичиков теләсә, эш вакытын озайтырга да, кыскартырга да бул¬ дыра алачак иде, шулай да Чичиков эшне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү кирәклеген сизде; шулай итми торып, җаны тынмас кебек тоелды, уңайсызланды; ничек кенә булмасын, аның башына: сатып алган җаннар бик үк чын түгел, мондый йөктән һәрвакыт тизрәк котылган яхшы дигән уй килде. Менә шулай уйланып, җилкәсенә көрән сукнолы аю толып салган килеш, ул урамга чы¬ 1 Гражданская палата — милек эшләре буенча киле¬ шүләрне теркәүче һәм дәгъвалы эшләрне хәл итүче суд учрежде¬ ниесе. 2 Гомер — атаклы грек шагыйре; борынгылар — дөнья әдә¬ биятының. иң бөек әсәрләреннән булган ике әсәрнең — «Илиада» һәм «Одиссея» әсәрләренең — авторы Гомер дип исәпләгәннәр. Халык легендалары җыелмасы булган бу әсәрләрдә кешеләр белән беррәттән аллалар да, һәм шулар арасында аллалар башлыгы Зевс та катнаша. 10* 147
гарга да өлгермәде, нәкъ тыкрык чатында бер әфәнде бе¬ лән очрашты; аның да җилкәсендә шундый ук көрән сук¬ но тышлы аю толып, башында колаклы җылы картуз иде. Әлеге әфәнде кычкырып ук җибәрде, ул Манилов иде. Алар бер-берен кочаклап алып, биш минут чамасы урамда шул хәлдә калдылар. Икесе дә шундый каты үбештеләр — икесенең дә көн буе диярлек алгы тешләре авыртып йөрде. Шатлыктан Маниловның борыны белән иреннәре генә торып калды, күзләре бөтенләй югалды. Ул Чичиковның кулын ике куллап тотып, чирек сәгать' чамасы җибәрми торды, һәм аның кулын ут кебек кыз¬ дырды. Павел Ивановичны кочакларга ничек ашкын¬ ганлыгы турында сөйләде, иң нәфис, иң күңелле сүзләр кулланды, танцевать итәргә чыкканда кызларга гына әй¬ тергә мөмкин булган комплиментлар әйтте. Чичиков, ничек рәхмәт әйтергә белмәстән, авызын ачкан иде, Ма¬ нилов кинәт кенә куеныннан ал тасма белән бәйләнгән кәгазь төргәге чыгарды. «Нәрсә бу?» «Мужиклар». Чичиков төргәкне шунда ук чиште, күз йөртеп алгач, аның чиста һәм матур язылган булуына сокланды: «Бик әйбәт язылган икән», диде ул, «күчереп торасы да юк. Җитмәсә иитләре дә каймалы! болай оста итеп кем кай¬ малады аны?» «Я инде, сорашмагыз», диде Манилов. «Үзегезме?» «Хатыным». «Ах, аллам! сезне болай мәшәкатьләгән өчен бик оят инде миңа». «Павел Иванович дигәндә — мәшәкать будамы соң». Чичиков рәхмәт йөзеннән баш иде. Манилов, аның палатага купчая язышырга баруын ишеткәч, ияреп ба¬ рырга хәзер икәнлеген белдерде. Ике дус, бер-берсен култыклап, бергә киттеләр. Аз гына калку җир яки тау- сыман нәрсә очраганда, яисә баскычтан атларга туры килгәндә, Манилов, Чичиковка булышып, хәтта аны кү¬ тәрә төшеп диярлек барды, күңелле елмаеп, Павел Ива¬ новичның аякларын бәрдерергә юл куймаячагы турында сөйләнде. Чичиков, ничек рәхмәт әйтергә белмичә, уңай¬ сызланып барды, чөнки ул үзенең яхшы ук авыр икән¬ леген сизә иде. Бер-берсенә шулай хезмәт күрсәтешеп, алар ахырда учреждениеләр урнашкан ■ мәйданга килеп 148
җиттеләр; менә өч этажлы бик зур таш йорт; ул андагы хезмәткәрләрнең саф күңеллелегён белдерү өчен булса кирәк, ап-ак итеп агартылган иде. Мәйдандагы ' башка йортлар аның шикелле зур түгел, алар: мылтыклы сол- дат басып торган каравыл будкасыннан һәм извозчиклар өчен ике-өч биржадан гыйбарәт иде; ахырда озын-озын коймалар тезелеп китә, аларга исә акбур һәм күмер бе¬ лән мәгълүм койма язулары, койма рәсемнәре язылган; бу тын мәйданда, халык телендә йөртелгәнчә әйтсәк, бу матур мәйданда, менә шулардан башка бернәрсә дә юк иде. Икенче, өченче этаж тәрәзәләреннән Фемида1 жрецлары — гадел хезмәткәрләр — карашып торалар иде, ләкин алар шунда ук юк булдылар,— бүлмәгә на¬ чальниклары килеп керде булса кирәк. Безнең дуслар баскычтан атлап түгел, ә йөгереп менделәр, чөнки Чичи¬ ков, Маниловның тотып менүеннән котылырга теләп, адымнарын тизләтә, ә Манилов, үз нәүбәтендә, Чичиков¬ ның аруына юл куймаска тырышып, шулай ук алга оча иде, шунлыктан алар, караңгы коридорга барып кергән¬ дә, икесе дә яхшы ук мышныйлар иде. Коридорларда да, бүлмәләрдә дә алар искитәрлек чисталык күрмәделәр. Ул заманнарда әле чисталык турында кайгыртмыйлар, пычрак нәрсә — пычрак килеш тора бирә, күңелгә ятыш¬ лы кыяфәткә кертелми, Фемида да кунакларын иртәнге киемдә, йорт киемендә — халатчан килеш кенә кабул итә иде. Геройларыбыз үткән канцелярия бүлмәләрен дә тасвирлап күрсәтәсе иде дә, ләкин учреждениеләр ту¬ рында каләм тибрәтүдән автор гаять курка. Учреждение бүлмәләреннән үтәргә туры килгән чакларда, алар хәт¬ та бик затлы һәм идәннәре, өстәлләре лаклы булганда да, автор мөмкин кадәр тизрәк һәм башын әдәпле генә түбән иеп, аска карап кына үтәргә тырыша, шуңа күрә ул андагы халыкларның ничек гомер кичерүләрен, ничек яшәгәнлекләрен бөтенләй дә белми. Безнең геройлар бик күп һәм төрле, ягъни акка күчерелгән, акка күчерелмәгән кәгазьләр, өстәлгә иелгән башлар, киң җилкәләр, губер¬ на шәһәре модасында тегелгән фраклар, сюртуклар, хәт¬ та башкалардан бик нык аерылып торган ниндидер сор¬ гылт куртка гына кигән кеше дә күрделәр: ул исә, муе¬ нын борып, башын кәгазенә тидерер дәрәҗәдә бөгеп, дәртләнеп, бик килештереп, протокол күчереп утыра: 1 1 Фемида — борынгы грек мифологиясендә гаделлек алласы. 149
протокол я җир давы турында, я нинди дә булса әйбәт кенә алпавыт тарафыннан, гомергә судлашкан алпавыт тарафыннан, һәм суд канаты астында рәхәт кенә гомер итеп, ул-кыз үстергән тыныч алпавыт тарафыннан тар¬ тып алынган берәр имение турында иде булса кирәк... Шуның белән бергә безнең геройлар карлыккан тамак¬ тан чыккан менә мондый кыска-кыска җөмләләр дә ишеттеләр: «Федосей Федосеевич, рәхим итеп, 368 нче номерлы эшне биреп торыгызчы!»— «Сез һәрвакыт шу¬ лай — казенный кара савытының бөкесен әллә кая ты¬ гасыз!» Ә кайчакта приказ тонлы, менә мондый мәһабәт тавыш та ишетелә иде (бусы инде һичшиксез берәр на¬ чальник иде булса кирәк) : «Мә, яңадан яз! Кара аны, итегеңне салдырып алмагайлары,— утырырсың аннары алты тәүлек буе кайта алмыйча...» 1 Ә инде каләмнәрдән чыккан тавыш — бер карыш калынлыкта кипкән яфрак түшәлгән урман уртасыннан ботак-сатак төяп үтүче арба тавышларын хәтерләтә иде. Чичиков белән Манилов беренче өстәл янына барып, яшьрәк кенә ике чиновниктан: «Әйтегезче, зинһар, бире¬ дә купчая крепость эшләре кайда?» дип сорадылар. Чиновникларның икесе дә, аларга таба борылып: «Нәрсә кирәк соң сезгә?» диде. «Гариза бирәсем бар иде». «Берәр нәрсә сатып алдыгызмы, нәрсә соң?» «Мин башта купчая крепость өстәленең кайда икәнен белергә теләр идем: биредәме, әллә башка урындамы?»- «Башта ни бәядән һәм нәрсә алтайлыгыгызны әйте¬ гез, аннары әйтербез, шунсыз мөмкин түгел». Чичиков аларның болай кылануы, барлык яшь чи¬ новниклар шикелле үк, коры кызыксынудан гына икән¬ леген, үзләрен эрерәк тотарга, дәрәҗәлерәк күренергә теләүләрен бик тиз сизеп алды. «Карагыз әле, сөеклеләрем», диде ул аларга: «мин бик яхшы беләм, әйбер нинди генә бәягә алынган булма¬ сын, купчая крепость эшләре бер генә урында була, шу¬ ның өчен мин сездән шул өстәлне күрсәтүегезне үтенәм, әгәр инде сез үзегездә ниләр эшләнгәнлеген белмәсәгез, ул чагында без икенчеләрдән сорарбыз». Чиновниклар 1 1 Эштә гаепләнгән вак чиновникларның итекләрен салдырып ала торган булганнар, һәм ул чиновниклар тиешле язуларны язып бетерми торып өйләренә кайта алмаганнар. 150
moiiii бер җавап та кайтармадылар, тик аларның берсе бармагы белән почмакка таба күрсәтте, анда исә нинди¬ дер бер карт ниндидер кәгазьләргә билгеләр ясап уты¬ ра иде. Чичиков белән Манилов өстәлләр арасыннан шунда киттеләр. Карт бик игътибар белән эшләп утыра иде. «Рөхсәт итегез», диде Чичиков баш иеп: «купчая кре¬ пость эшләре биредәме?» Карт, күтәрелеп карады да, өзеп-өзеп: «Купчая крепость эшләре биредә түгел», диде. «Кайда соң?» «Крепостная экспедициядә». «Ә крепостная экспедиция кайда?» «Аны Иван Антонович карый». «Ә Иван Антонович кайда?» Карт икенче почмакка төртеп күрсәтте. Чичиков бе¬ лән Манилов Иван Антонович янына юнәлделәр. Иван Антонович, сыңар күзе белән генә артка карап, аларны күзләп алган иде инде, һәм ул шул минутта ук тагын да бирелебрәк үзенең язу эшенә кереште. «Рөхсәт итегез», диде Чичиков баш иеп: «купчая кре¬ пость өстәле биредәме?» Иван Антонович, әйтерсең, берни дә ишетмәде, бер- җавап та бирмәстән, бөтен күңеле белән үзенең кәгазьлә¬ ренә чумды. Бу инде, күренеп'үк тора, бушка ярма яру¬ чы, тегенди-мондый җилкуар яшьләр чуты түгел, ә акыл¬ га утырган олы кеше иде. Яше кырыкның югары ягына чыкканга охшый; чәче кара һәм куе; йөзе борын туры¬ сыннан һәм борыны белән бергә алга чыгып тора, кыс¬ касы, бу, халык арасында кулланыла торган сүз белән әйтсәк, кувшин танаулы кешеләрнең берсе иде. «Рөхсәт итегез, крепостная экспедиция биредәме?» диде Чичиков. «Биредә», диде Иван Антонович һәм, үзенең кувшин танавын читкә борып, язарга да кереште. «Мин менә нинди эш белән килгән идем: шушы өяз¬ нең төрле алпавытларыннан мин крестьяннар сатып ал¬ дым: купчая кәгазьләре әзер, шуларны законлаштырасы бар иде». «Сатучылары биредәме?» «Кайберләре биредә, кайберләренең ышаныч язулары бар». «Гариза алып килдегезме?» 151.
«Гариза да алып килдем. Минем ни... эшем ашы¬ гыч... бүген үк бетереп булмасмы икән дигән идем». «Бүген үк! Бүген булмый. Башта әле справкалар ала¬ сы бар, берәр каршылык юкмы, шуны белергә кирәк», диде Иван Антонович. «Хәер, эшне тизләтү турына килгәндә, председатель Иван Григорьевич минем бик дус кеше...» «Шулайдыр, ләкин Иван Григорьевич бер үзе генә түгел бит; башка кешеләр дә бар», дип куйды Иван Антонович каты гына итеп. Иван Антоновичның кая таба суктырганын Чичиков тиз аңлады һәм: «Башкалар да буш калмаслар, мин үзем дә хезмәт иткән кеше — беләм...» диде. Инде Иван Антонович, беразрак ягымлы тавыш бе¬ лән: «Иван Григорьевич янына керегез, тиешле кешесен күрсәтеп приказ бирсен, ә бездән эш калмас...» диде. Чичиков, кесәсеннән ак бизәклене1 чыгарып, Иван Антоновичның алдына куйды, теге исә аны бөтенләй дә сизмәде, хәтта шул минутта ук аны журнал белән каплап ук куйды. Чичиков аңа акны күрсәтергә теләде, ләкин Иван Антонович, башы белән генә ишарә итеп, күрсәтүнең ки¬ рәге юклыкны белдерде. Аннан соң, шулай ук башын гына изәп: «Менә,-ул сезне присутствиегә алып керер!» дип куй¬ ды. Чынлап та, шул ук бүлмәдә утыручылардан берәү безнең геройларга хезмәт күрсәтте; бу — Фемидага ярау өчен бөтен көче белән тырышучы изге затларның берсе иде: аның ике терсәге дә тишелгән, күптәннән бирле астары күренеп йөри, шул тырышлыгы өчен ул үз вакы¬ тында коллежский регистратор чины да алган иде; анын тарафыннан безнең геройларга күрсәтелгән хезмәт кай¬ чандыр Виргилийның Дантега* 2 күрсәткән хезмәтеннән бер дә ким булмады; ул безнең геройларны присутствие бүлмәсенә озатып куйды; анда нибары бер данә киң ‘Акбизәкле яки ак — 25 сумлык ассигнация. 2 Виргилий — борынгы Римның, атаклы шагыйре. Борынгы чорда да һәм бигрәк тә урта гасырларда аны бөек язучы дип кенә түгел, ә бөек акыл иясе, могҗиза иясе дип санаганнар. Данте А лиги ер и—Италиянең бөек шагыйре (1265—1321). Ул үзенең «Илаһи комедия» исемле әсәренең беренче кисәгендә тамугка сәя¬ хәт турында яза һәм: шул сәяхәттә Виргилий минем юлдашым — юл күрсәтүчем булды дип сөйли. .152
кресло, бер өстәл тора, өстәлгә зерцало 1 һәм калын гына ике китап куелган, шуларга каршы, әлеге киң креслода, кояштай балкып, председатель утыра иде. Шуны күргәч, яңа Виргилийның күңеле шундый ихтирам белән тулды ки, хәтта бусагадан атларга да батырчылык итмәде, кыр¬ шылып, чыпта кебек булып беткән аркасын һәм аңа каян¬ дыр килеп ябышкан тавык йонын күрсәтеп, кире борыл¬ ды. Присутствие залына кергәч, безнең геройлар анда председательнең бер үзе генә түгел икәнен, ә аның бе¬ лән янәшә, зерцало белән тәмам ышыкланган килеш, Со¬ бакевич утырганын күрделәр. Кунаклар керүгә алар шатланып, кычкырып җибәрделәр, хөкүмәт креслосы дөбердәп урыныннан кузгалды. Собакевич та урыныннан торды, шулай итеп аның үзен дә, озын кулларын да һәрь¬ яклап күрергә мөмкинлек туды. Председатель Чичиков¬ ны кочагына алды, присутствие бүлмәсендә үбешкән та¬ вышлар яңгырады; бер-беренең сәламәтлеге турында со¬ раштылар; икесенең дә вакыт-вакыт билләре сызлаган¬ лык беленде, аны исә шундук утырып эшләүдән күрде¬ ләр. Чичиковның җаннар җыеп кайтуы турында предсе-. датель Собакевичтан ишетеп өлгергән иде инде, ахры, чөнки ул Чичиковны тәбрик итәргә кереште, моңа исә безнең герой башта бераз уңайсызлана төште, нигә ди¬ сәң, җаннар алган вакытта Собакевич белән дә, Мани¬ лов белән дә ялгыз-ялгыз һәм сер итеп кенә килешенгән иде бит, ә биредә алар йөзгә-йөз туры килделәр. Шулай да ул, тәбрикләгән өчен, председательгә рәхмәт белдерде һәм шунда ук Собакевичка карап: «Ә сезнең сәламәтлегегез ничек?» дип сорады. «Аллага шөкер, зарланырлык түгел», диде Собаке¬ вич. Чынлап та зарланыр урын юк иде: тимергә салкын тисә тияр, ләкин искиткеч таза булып яратылган бу ал¬ павытка салкын да, ютәл дә кагылачак түгел иде. «Әйе, сәламәтлек ягыннан сез һәрвакыт танылып килдегез», диде председатель: «Сезнең мәрхүм әтиегез дә бик нык кеше иде». «Аюга каршы бер үзе бара торган иде», диде Соба¬ кевич. «Минемчә, сез дә, әгәр теләсәгез, аюны ега алыр иде¬ гез», диде аңа председатель. 1 1 Зерцало—өч кырлы призма; аңа законнар ябыштырыла' торган булган һәм учреждениедә утырыш барган вакытларда, ки¬ лүчеләрне кабул иткәндә өстәлгә куелган. 153.
«Юк, ега алмам», диде Собакевич: «Әти мәрхүм миңа караганда тазарак иде», һәм шуннан соң ул, көрсенеп, болай дәвам итте: «Ул замандагы кешеләр юк инде алар хәзер; менә, мәсәлән, мине алсак, тормышмыни бу? Нин¬ дидер бернәрсә шунда...» «Нигә, сезнең тормышыгызның нәрсәсе ярамаслык?» диде аңа председатель. «Начар, начар», диде Собакевич башын чайкап. «Сез үзегез уйлап карагыз, Иван Григорьевич: бишенче дистә белән барам, бер генә дә авырганым юк; тамак кына да авыртмый ичмаса, һич булмаса шеш яки чуан да чык¬ мый... Юк, юньлегә түгел бу! Кайчан да булса җәзасын күрергә туры килер әле моның». Собакевич өметсезлеккә чумды. Ә Чичиков белән председатель икесе дә бер үк ва¬ кытта : «Кара син аны! Тапкан зарланыр нәрсә!» дип уйла¬ дылар. Шул арада Чичиков, кесәсеннән Плюшкинның хатын чыгарып: «Сезгә хат бар иде», диде. «Кемнән?» дип сорады председатель һәм, хатны ач¬ кач, кычкырып җибәрде: «Ә, Плюшкиннан икән. Ул һа¬ ман азап чигәмени әле. Менә бит язмыш, нинди акыллы, нинди бай кеше иде бит! ә хәзер...» «Эт», дип өстәде Собакевич: «мошенник, бөтен кеше¬ сен ачка үтереп бетерде». «Яхшы, яхшы», диде председатель хатны укыгач: «Мин аның ышанычлысы булырга хәзермен. Сез купчая- ны кайчан язышырга уйлыйсыз, хәзерме, әллә соңын¬ нанмы?». «Хәзер», диде Чичиков: «Мин хәтта бүген үк мөмкин булмасмы дип үтенер идем; чөнки иртәгә китәсе иде дип уйлап торам». «Анысы яхшы эш, ләкин, теләсәгез ни әйтегез, без сезне алай бик иртә җибәрмәбез. Купчая бүген язылган булыр, ә үзегез шулай да безнең янда бераз кунак бу¬ лырсыз. Менә мин хәзер приказ бирәм», дип ул канце¬ лярия бүлмәсенең ишеген ачты, бүлмә чиновниклар бе¬ лән тулган, алар кәрәз буйлап таралган эшчән бал корт¬ ларына охшыйлар, тик канцелярия үзе кәрәзгә охшамый иде шикелле: «Иван Антонович биредәме?» Эчтән: 154
«Биредә», дип дәштедер. «Чакырыгыз аны, бирегә керсен». Укучыларга инде билгеле булган кувшин танаулы Иван Антонович присутствие залына килеп керде дә, их¬ тирам белән генә баш иде. «Менә, Иван Антонович, алыгыз бу крепостьларның һәммәсен...» Шул арада сүзгә Собакевич тыгылды: «Аннары соң, Иван Григорьевич, оныта күрмәгез, һәр яктан икешәр генә булса да шаһит кирәк булыр. Хәзер үк прокурорны алырга җибәрегез, ул эшсез кеше, мөгаен өендә утыра булыр, аның бөтен эшен дөньяда беренче ришвәтче стряпчий1 Золотуха алып бара. Врачебная управа инспекторы да эшсез кеше, берәр яры карта уй¬ нарга китмәгән булса, мөгаен өендәдер, якында тагын башка кешеләр дә байтак: Трухачевский, Бегушкин, Һәм¬ мәсе тикмәгә җир тыгызлап яталар». «Әйе шул, әйе шул!» диде председатель һәм шул сә¬ гатьне үк алар артыннан кеше йөгертте. «Мин сездән тагын шуны үтенер идем», диде Чичи¬ ков: «Мин бер алпавыт хатыны белән килешү ясаган идем, шуның ышанычлысы протопоп Кирилл атаның улы артыннан да кеше җибәрегез, ул шушында сездә үк хез¬ мәт итә». «Как же, җибәрербез аның артыннан да!» диде пред¬ седатель: «барын да эшләрбез, ә чиновникларның берсе¬ нә дә бер тиен дә бирмәгез, үтенеп әйтәм. Минем үз та¬ нышларым түләргә тиеш түгелләр». Шул сүзләрдән сон. ул шунда ук Иван Антоновичка ниндидер приказ бирде, приказ исә Иван Антоновичның күңеленә ошамаган төс¬ ле күренде. Крепостьлар председательгә, бигрәк тә алар¬ ның бәясе йөз мең сумга якын икәнлеге беленгәч, яхшы тәэсир иттеләр булса кирәк. Ул берничә минут вакыт бик күңелле итеп Чичиковның күзләренә карап торды һәм ахырда болай диде: «Менә әле ничек! Шулай диең, Па¬ вел Иванович! шулай итеп алдык диең, ә...» «Алдым», диде Чичиков. «һиммәтле эш, бик һиммәтле эш». «Мин үзем дә моннан да һиммәтлерәк эшне табып булмас иде дип беләм. Ничек кенә әйтмә, әгәр кеше, нин- 1 1 Стряпчий — эш кәгазьләренең йөрешен күзәтүче чинов¬ ник. 155
дидер тотнаксыз яшьлек хыялларыннан арынып, ахырда каты итеп ныклы нигезгә басмаса, аның максаты билге¬ ләнгән дип булмый әле». Шушында ул бик җайлап кына барлык яшьләрне либерализмга 1 бирелгәнлек өчен әйбәт кенә орышып алды. Ләкин шунысын әйтик, аның сүзлә¬ рендә һаман ниндидер йомшаклык сизелә, әйтерсең, ул шунда ук үз-үзенә: «Эх туган, ялганлыйсың син, бик нык ялганлыйсың!» дип әйтә иде. Ул хәтта Собакевич белән Маниловка туры карарга да базмады, аларның йөзендә бер-бер шикле нәрсә күрүдән курыкты. Ләкин юкка гына курыкты: Собакевичның йөзе тыныч, ә Манилов, матур речькә исе китеп, рәхәтләнеп, тик баш кагып кына уты¬ ра, һәм аның бу утыруы музыка сөюче кешенең җырчы кызны тыңлап, кызның скрипкадан да уздыруына, кош¬ чыклар да булдыра алмаслык нечкә нота белән җырла¬ вына эреп утыруын хәтерләтә иде. Сүзгә Собакевич катышып: «Сез соң нинди товарлар ялганлыгыгызны нишләп әле Иван Григорьевичка әйтми торасыз», диде: «Ә сез, Иван Григорьевич, аның нинди товарлар алып кайткан¬ лыгы турында нишләп бер дә сорашмыйсыз? Кешеләре нинди, алтын бит, алтын! Мин бит £һ.а карета остасы Михеевны да саттым». «Шулйймыни, Михеевны да саттыгызмыни?» диде председатель. «Беләм мин ул Михеевны: бик шәп мастер, ул миңа арба төзәтеп биргән иде. Ләкин, түктагыз әле, ничек соң... Сез бит миңа: ул үлде, дип әйткән идегез...» «Кем үлгән, Михеевмы?» диде Собакевич күз дә йом¬ мыйча. «Аның туганы үлде, ә үзе сау-сәламәт йөри бирә, элеккедән дә тазарак. Шушы арада гына шундый брич¬ ка эшләп бирде, андыйны Москвада да ясый алмаслар. Дөресен әйткәндә, патшага гына эшләп ятасы кеше ул». «Әйе, Михеев шәп мастер», диде председатель: «Мин хәтта аны кулыгыздан ычкындыруыгызга гаҗәпләнәм». «Әйтерсең, бер Михеев кына! Ә балта остасы Пробка Степан, ә мич чыгаручы Милушкин, ә итекче Телятников Максим, бары да ычкынды, барын да саттым бит». Ә ин¬ де председатель: «йорт өчен шундый кирәкле һәм масте¬ ровой кешеләрне ни өчен ычкындырдың соң?» дип сора- 1 1 Либерализм — буржуазия аңлаганча — хөр фикерлелек, ирек сөючелек. Гоголь заманындагы патша Россиясендә бу сүз по¬ литик хөр фикерлелек, димәк, начальство карашынча ышанычсыз кеше мәгънәсендә кулланылган. 156
1114, Собакевич, кулын гына селтәп, болай җавап бирде: «Л1 юләрлек инде: тукта, мин әйтәм, сатыйм боларны дидем дә, юләрләнеп, саттым да җибәрдем». Шуннан соң Собакевич бу эше өчен үзе дә үкенгән шикелле, ба шып түбән иде һәм болай дип өстәде: «Менә бит, чәч агарып бара, ә шушы яшькә җитеп акыл кермәгән». «Ләкин бер сорау бирим, Павел Иванович», диде председатель: «Сез крестьяннарны ничек болай җирсез аласыз? күчерү өченме?» «Күчерү өчен». «Күчерү өчен булса, икенче эш. Ә нинди җирләргә?» «Җир... Херсон губернасында». «О, анда җир яхшы!» диде председатель һәм анда үләннәрнең гаҗәп тә шәп үсүләре турында сөйләде. «Ә җирегез җитәрлекме?» «Җитәрлек, сатып алган крестьяннар өчен күпме ки¬ рәк булса, шул кадәр». «Суы елгамы, әллә буамы?» «Елга. Хәер, буа да бар». Чичиков җитди генә итеп Собакевичка карап алды, ләкин Собакевич элеккечә хә¬ рәкәтсез утыра иде, шулай да Чичиковка аның йөзендә: «Ой, ялганлыйсың! Елга да, буа да булырмы икән, җир булуы да шикле!» дигән сүзләр язылган кебек тоелды. Шулай сөйләшеп утырган.арада, әкренләп шаһитлар да килә башладылар: укучыга инде таныш булган проку¬ рор моргун, врачебная управа инспекторы, Трухачев- ский, Бегушкин һәм, Собакевичның әйтүенчә, тикмәгә җир тыгызлап ятучы башка шундыйлар килде. Аларның күп кенәсе Чичиковка бөтенләй дә таныш түгел иде, җитмәгәнгә һәм артып киткәнче шул ук палата чинов¬ никларын керттеләр. Шулай ук протопоп Кирилл атаның малаен гына түгел, ә протопопның үзен дә табып китер¬ деләр. Шаһитларның һәркайсысы, үзенең дәрәҗәсенә, чинына тәмам туры китереп, хәрефне я тискәрегә язып, я кыйшайтып, я бөтенләй диярлек аяклы-башлы китереп, рус алфавитында да күрелмәгән әллә нинди хәрефләр белән кул куеп чыкты. Укучыга мәгълүм Иван Антоно¬ вич эшне гаять тиз тотты, купчая крепостьлар кенәгәгә тиешенчә теркәлделәр, теркәгән өчен тиеш булган ярты процент җыем да, газетага игълан итү расходы да киме¬ теп чутланды,— Чичиковка бик аз түләргә туры килде. Председатель аңардан хәтта пошлина акчасының да яр¬ тысын гына алырга кушты, ә калган яртысы ничектер 157
шунда купчая крепость яздыручы башка берәү хисабы¬ на китте. һәммә эш тәмам булганнан соң, председатель: «Шулай итеп, хәзер инде алган әйберләрне юасы гы¬ на кала», диде. «Мин әзер. Бары сезнең вакыт билгеләвегездән генә тора. Шушындый күңелле кешеләр хакына бер ике-өч бутылка чыжлап торган эчемлек тәкъдим итмәү — ми¬ нем өчен гөнаһ булачак», диде Чичиков. «Юк, сез мәсьәләне ялгыш аңладыгыз; чыжлап тор¬ ганны без үзебез куярбыз», диде председатель: «аны без эшләргә тиеш, ул безнең бурыч. Сез безнең кунагы¬ быз: без сыйларга тиеш. Беләсезме, нәрсә, әфәнделәр! Анысын әйт тә монысын куй дигәндәй, без менә ничек итик: барыбыз да менә шушы килеш полицеймейстерга барыйк; могжиза иясе ул безнең: балык кибетләре яки аракы базлары яныннан үткәндә, күз кысып алса, аңа шул җитә, беләсезме, ничек сыйланырбыз! Шул уңай белән аз-маз вистишка 1 да уйнап алырбыз». Мондый тәкъдимнән берәү дә баш тарта алмады. Ша¬ һитлар, балык кибетләре дигән сүзне ишетү белән үк, аппетит кузгалганын сизделәр; шул минутта ук, һәммәсе картузларына, бүрекләренә тотындылар, шуның белән присутствие дә ябылды. Алар канцелярия аркылы үткән чакта, кувшин танау Иван Антонович, Чичиковка ихти¬ рам белән генә баш иеп, әкертен генә: «йөз мең сумлык крестьян алгансыз, ә хезмәт өчен бары ак бизәклене генә бирдегез», диде. Моңа каршы Чичиков та шулай ук пышылдап кына: «Шулай да бит, ләкин крестьяннары — җыен чүп һәм булмаган халык, ул бәянең яртысына да торырлык тү¬ гел», дип җавап кайтарды. Иван Антонович, бу барин- ның каты характерлы кеше икәнлеген анлап, артык со¬ рап булышмады. Шул вакыт Собакевич Чичиковның икенче колагына: «Ә Плюшкиннан җанын күпмешәрдән алдыгыз?» дип пышылдады. «Ә Воробейны исемлеккә ник кыстырдыгыз?» диде аңа Чичиков җавап урынына. «Нинди Воробейны?» 1 1 Вистишка — вист — карта уены. 158
«Хатын кеше, Елизавета Воробейны, җитмәсә ахырга' т. хәрефе дә кушкансыз». Собакевич: «Юк, мин бертөрле дә Воробей-фәлән кыстырмадым»,, дип башка кунаклар янына китте. Кунаклар ахырда төркеме белән полицеймейстер йор¬ тына барып җиттеләр. Полицеймейстер чынлап та мог¬ җиза иясе иде: мәсьәләне төшенеп алу белән үк, ул, ла¬ кированный ботфорт1 кигән җитез квартальныйны ча¬ кырып алды да, аныц колагына күп булса ике сүз әйтте, аннан тагы: «Аңлыйсыңмы?» дип өстәп куйды, ә шуннан соң инде, кунаклар вист уйнап кисешкән арада, икенче бүлмәдә өстәлгә белугалар, осетрлар, семгалар, паюсная икралар, яңа тозланган икралар, селедкалар, севрюга¬ лар, сырлар, каклаган телләр һәм кызыл балык сыртла¬ ры килеп тә утырдылар, болар һәммәсе балык кибетләре тирәсеннән китерелгән нәрсәләр иде. Аннан соң хуҗаның үз хәзинәсендәге кухня ашлары өстәлде: тугыз потлы осетрның кимерчәкләреннән, яңак сөякләреннән пеше¬ релгән бер бәлеш, гөмбә бәлеше, ит сумсалары, майлы: кабартмалар, пешергән фруктылар һ- б. күренде. Поли- цеймейстерны шәһәрнең хөрмәтле атасы һәм игелекле кешесе дип әйтергә була иде. Гражданнар арасында ул үзен үз семьясында кебек тота, кибетләргә һәм гостиный дворга да үз кладовоена кергән шикелле кереп йөри иде. Гомумән ул, халык әйтмешли, үз урынына бик кулай ке¬ ше һәм хезмәтен дә тәмам үзләштереп җиткән иде. Хәт¬ та: улмы урын өчен яратылган, әллә урынмы аның өчен яратылганлыгын белү дә читен иде. Аның эшләре шун¬ дый акыллы корылган, ул элегрәк эшләп киткән барлык полицеймейстсрларга караганда доходны ике өлеш күб¬ рәк ала, шуңа карамастан, бөтен шәһәрнең мәхәббәтен казанган иде. Бай сәүдәгәрләр аны нәкъ менә шул тә¬ кәббер булмаганы өчен яраттылар; чынлап та, ул алар¬ ның балаларына исем куша, алар белән кода-кодагый булып китә, дөрес, кайчакларда тиреләрен дә яхшы гына гуный, әмма ничектер гадәттән тыш оста эшли: иңбаш¬ ларыннан кага, көлеп җибәргән була, чәй белән сыйлый, шашка уйнарга өеңә барам әле, дип сүз бирә, бөтен хәл¬ ләрен сораша: эшләр барамы, ничек бара, ди. Кечкенә сабыйның берәр ничек авырганын ишетсә, ничек дару- 1 1 Ботфорт — озын һәм киң кунычлы итек. 159
лау турында киңәш бирә, кыскасы менә дигән кеше ин¬ де! Атка утырып йөрергә, тәртип урнаштырырга чыкса, үткән-сүткәнгә сүз кушарга да онытмый: «Нихәл, Ми¬ хеич! синең белән теге уенны ничек тә уйнап бетерәсе иде бит безгә», ди.—«Әйе шул, Алексей Иванович, бете¬ рәсе иде», ди тегесе бүреген салып.—«Ну, туган, Илья Па- рамоныч, минем юртакны карарга кил әле син, синеке белән узышка чыгачак: ә үзеңнекен ике тәгәрмәчлегә җи¬ геп кил: сынап карыйк». Купең әгәр ат җене кагылган ке¬ ше булса, аның бу сүзләреннән аеруча кәефләнеп елмая, сакалын сыйпый да: «Ярый, Алексей Иванович, сынап карарбыз!» ди. Хәтта кибетчеләр дә, гадәттә мондый чакларда бүрекләрен салып, бер-беренә күңелле генә итеп карыйлар, әйтерсең: «Әйбәт кеше бу Алексей Ива¬ нович!» дип әйтергә телиләр. Кыскасы, ул чын мәгънә¬ сендә популярлык казанды һәм купецлар аның турында: «Бу Алексей Иванович ала алуын, ләкин аның каравы утка салмый ичмаса», дигән фикердә иделәр. Закускаларның хәзер булганын күргәч, полицеймей¬ стер кунакларга вистны аштан соң тәмамларга тәкъдим итте; барсы да, күптән инде тәмле ис аңкытып, кунак¬ ларның борын тишекләрен күңелле генә кытыклый баш¬ лаган бүлмәгә юнәлделәр. Бүлмәгә исә Собакевич күп¬ тән инде карап алган, зур тәлинкәдә бер читтәрәк яткан осетрга ерактан гына күңел баглап куйган иде. Кунак¬ лар берәр рюмка аракы эчеп алдылар, алар эчкән ара¬ кының төсе — безнең Россиядә печать ясый торган Се¬ бер ташына охшаган, ягъни күкле-яшелле болганчык төстә иде; аннары чәнечкеләр белән һәр яктан өстәлгә һөҗүм иттеләр, биредә инде һәркем, я икрага, я семгага, я сырга тотынып, үзенең характерын, әвәслеген күрсә¬ тергә кереште. Собакевич, бу вак-төякләргә һичбер игъ¬ тибар итмәстән, осетр янына җайланып алды да, башка¬ лар эчкән, сөйләшкән һәм ашаган арада, чирек сәгать эчендә, аны ялт иттереп тә куйды. Полицеймейстер осетр¬ ны исенә төшереп: «Әфәнделәр, табигатьнең менә бу җи¬ мешеннән дә авыз итегез, тәме турында нәрсә әйтерсез икән?» дип, башкалар белән бергә чәнечке тотып килсә, табигатьнең ул җимешеннән инде бер койрык кына кал¬ ганын күрде; ә Собакевич, берни булмагандай, эчтән тынды һәм, ерактарак торган тәлинкә янына барып, чә¬ нечкесен ниндидер кипкән, кечкенә балыкка кадап ма¬ ташты. Осетр белән араны өзгәннән соң ул инде башкача 160
ашамады, эчмәде, тик, креслога барып, керфек кагып, күзләрен йомгалап кына утырды. Полицеймейстер ара¬ кыны кызганмый торган кеше иде булса кирәк; күтәргән тостларның хисабы булмады. Беренче тост, ихтимал, укучылар үзләре үк сизә торганнардыр, Херсон алпавы¬ ты сәламәтлегенә эчелде, аннан соң аның крестьяннары исәнлегенә, аларның сау-сәламәт күчүләре хөрмәтенә, аннары аның булачак чибәр хатыны сәламәтлегенә кү¬ тәрделәр, монысына исә безнең герой күңелле итеп ел¬ маеп куйды. Аны һәр яктан сырып алдылар, ике генә атна булса да китми торуын бик ныклап үтенә башла¬ дылар: «Юк, Павел Иванович! теләсәгез ни әйтегез, югыйсә өй суытып йөргән шикелле генә була: бусагага җит тә кире чык имеш! юк, безнең белән бераз булырсыз әле! Менә без сезне өйләндереп җибәрербез: шулай бит, Иван Григорьевич, өйләндерәбез бит?» «Өйләндерәбез, өйләндерәбез!» диде председатель дә. «Дүрт куллап каршы торсагыз да өйләндерәбез без сез¬ не! Юк инде, атакай, килеп эләккәнсез икән, зарланыш¬ тан- булмасын. Без шаярып сөйләшергә яратмыйбыз». Чичиков көлемсерәп: «Булса соң, нигә дүрт куллап каршы торырга, өйлә¬ нү алай ук начар эшмени, кызы гына булсын», дип куйды. «Булыр, кызы да булыр,'ник булмасын, җаныгыз ни тели, һәммәсе булыр...» «Әгәр була икән...» «Браво, кала! виват, ура, Павел Иванович! ура!» дип барсы да кычкырып җибәрде, барсы да бокал тотып аның янына чәкәшергә барды. Чичиков барсы белән дә чәкәшеп чыкты. Ләкин арада дәртлерәкләр: «Юк әле, юк, тагын чәкәшәбез», дип яңадан чәкәштеләр: аннан соң өченче тапкыр чәкәшергә тыгылдылар һәм өченче тап¬ кыр чәкәштеләр. Кыска гына вакыт эчендә барсына да гадәттән тыш күңелле булып китте. Кәефләнгән чаклар¬ да гаҗәп тә сөйкемлегә әйләнә торган председатель — Чичиковны берничә тапкыр кочаклап алды, йөрәге та¬ шып: «Җанкисәгем! анакаем син минем!» дип сөйләнде, хәтта бармак шартлатып, аның тирәсендә тыпырдап бии башлады: «Ах син әйбәт кешесең, камаринский мужик¬ сың», дип нәрсәдер көйләп тә җибәрде. Шампанскийдан соң венгерскийны ачтылар, анысы кунакларга бигрәк тә дәрт кертте, күңелләрен тагын да күтәрде. Вист турында 0516. Үле җвннар — 11 161
бөтенләй оныттылар; бәхәсләштеләр, кычкырыштылар, бик күп нәрсә турында — политика турында, хәтта хәрби эшләр турында да сүз куерттылар, ярамаган сүз әйткән өчен башка чакта үз балаларын кисә торган булсалар да, бу юлы үзләре дә шундый ук ярамаган — йөгәнсез сүзләр ычкындырдылар. Шунда ук әллә никадәр иң кыен мәсьәләләрне хәл иттеләр. Чичиковның бервакытта да бу дәрәҗәдә хозурланганы юк иде әле, ул үзен чын-чын Херсон алпавыты итеп хис итте, төрле яңалыклар кертү турында: өч басулы хуҗалык турында, парлап бәхетле һәм рәхәт гомер кичерү турында сөйләде, Собакевичка карап, Вертерның Шарлоттага1 язган шигырен укый башлады, ләкин Собакевич, креслода утырган килеш, керфек кагу белән генә җавап кайтарды, чөнки осетрдан соң бик йокысы килә иде. Чичиков үзенең чамадан чыга башлаганлыгын үзе дә сизде, экипаж сорады һәм, про¬ курор арбасыннан файдаланып, кайтып та китте. Про¬ курорның кучеры тәҗрибәле егет булып чыкты, чөнки дилбегәләрне бер кулы белән генә тотып барды, ә икенче кулын артка сузып, баринны тотты. Шулай итеп Чичи¬ ков прокурор арбасына утырып, үзенең гостиницасына кайтып керде, кергәннең соңында да бик озак җыен тузга язмаган сүзләр сөйләде: уң як бит алмасы чокыраеп тор¬ ган ал йөзле блондинканы, Херсон авылларын, байлык¬ ларны хәтерләде. Селифанга хәтта хуҗалык мәсьәләлә¬ рендә кайбер приказлар да бирде: исемлек буенча бик җентекләп перекличка ясар өчен, яңа күчерелгән мужик¬ ларның барсын җыярга кушты. Селифан сүзсез генә бик озак тыңлап торды да, Петрушкага: «бар, баринны чи¬ шендер!» дип, бүлмәдән чыгып ук китте. Петрушка ба- ринның итекләрен салдырырга кереште, шунда бергә аның үзен дә идәнгә чак өстерәп төшермәде. Шулай да ахырда итекләр салдырылды, барин әйбәтләп кенә чи¬ шенде, һәм котчыккыч шыгырдый торган кроватенда бер¬ аз вакыт әйләнгәләп ятканнан соң, нәкъ Херсон алпа¬ выты шикелле, каты йокыга китте. Ә Петрушка аның нарат җиләге төсендәге, очкын чәчеп торган фрагын һәм панталонын алып чыгып, агач чөйгә элде дә, бөтен коридорга тузан туздырып, чыбыкларга, щеткаларга ке- 1 1 Вертер һәм Шарлотта — Гётенең «Яшь Вертерның газапланулары» исемле әсәренең геройлары. Вертер — Шарлоттага мәхәббәт тотып газапланучы идеалист тип. 162
рсште. Ахырда аларны чөйдән алыйм дип кенә торганда, ул галлереядан түбәнгә карады һәм конюшнядан кереп килгән Селифанны күрде. Алар күз карашыннан ук бер- берсен аңлап алдылар: барин йокыга китте, безгә дә кая булса барып кайтырга мөмкин, янәсе. Шул минутта ук Петрушка фрак белән панталонны бүлмәгә кертеп куеп, түбән төште, һәм алар, сәяхәтнең максаты турында бер- берсенә һичнәрсә әйтмәстән, ә бәлки бөтенләй башка турыда гәпләшеп, икәү бергә киттеләр. Алар озак барма¬ дылар: бары урамның теге ягына, гостиница каршысын- дагы йорт турысына гына чыктылар да, тәбәнәк кенә һәм корымланып беткән пыяла ишекне ачып, подвалсыман бер урынга барып керделәр, анда исә агач өстәлләр әйләнә¬ сендә бик күп, һәртөрле халык утыра иде инде: сакалын кырганы бар, кырмаганы бар, кайсысы тышсыз толып кигән, кайсысы күлмәкчән генә, ә кайберләре фризовый шинельдән ’ иде. Петрушка белән Селифан анда нәрсә эшләгәннәрдер, анысын алла белсен, шулай да алар ан¬ нан, кулга-кул тотынышып, һичбер сүз сөйләшмичә, бер- берсенә зур ихтирам күрсәтеп, анда-монда бәрелүдән саклап, бер сәгатьтән соң кире чыктылар. Култыклаш¬ кан килеш, бер-берсен ычкындырмыйча, баскычтан чи¬ рек сәгать буе үрмәли торгач, ахырда менеп җитеп, бүл¬ мәгә керделәр. Петрушка үзенең тәбәнәк кровате янында бер минутлап туктап, ничек итеп әдәплерәк яту турында уйланып торды, ләкин, аякларын идәннән күтәрмәстән, нәкъ аркылыга сузылды. Селифан да, башын Петрушка¬ ның корсагына куеп, шул ук кроватька ятты, югыйсә ул бөтенләй дә биредә ятырга тиеш түгел, аның урыны я хезмәтчеләр өендә, я, хәтта, конюшняда атлар тирәсендә булырга тиеш иде, ләкин ул моны онытып җибәрде. Ике¬ се дә шул минутта ук йоклап киттеләр, һәм колак ишет¬ мәгән дәрәҗәдә хырылдарга керештеләр, ә күрше бүлмә¬ дән, боларныкына җавап булып, баринныц нәзек кенә, борын тавышы килеп торды. Озакламый боларның һәм¬ мәсе тынды, гостиница да каты йокыга талды; тик бер тәрәзәдә генә әле һаман ут күренә, анда Рязаньнан кил¬ гән ниндидер поручик тора, ул поручикка итек җене ка¬ гылган иде булса кирәк, чөнки ул инде дүрт пар итек 1 Фризовый шинель — аерым төр тупас һәм арзанлы сукнодан тегелгән шинель. И* 163
тектереп алган һәм бертуктаусыз бишенчесен киеп үлчәп карый иде. Менә ул, итеген салмакчы, ятмакчы булып, берничә тапкыр кровать янына да килде, ләкин һич кенә дә булдыра алмады; итекләр бигрәк әйбәт иде шул, һәм ул, аягын күтәреп, искиткеч матур эшләнгән дәртле үк¬ чәләрне озаклап һаман карап тора бирде. VIII Б ҮЛЕК Чичиковның крестьяннар сатып алуы күп төрле сүз кузгатты. Крестьяннарны күчерү нияте белән алуның файдалымы, түгелме икәнлеге турында шәһәрдә төрлечә гәп, төрле караш, төрлечә фикер йөртү китте. Күбесе мәсьәләгә гаять төшенеп, уңай бәя бирде. Ә кайберәүләр менә болайрак сөйләделәр: «Әлбәттә, дөрес анысы, ул турыда сүз дә юк: көньяк губерналарда жир, чыннан да, яхшы да, уңдырышлы да; ләкин Чичиковның крестьян¬ нары сусыз нишләр икән? елга-фәлән бер дә юк бит».— «Су булмау — анысы әле бер хәл, анысы ул хәтле үк тү¬ гел әле аның, Степан Дмитриевич, ләкин менә күчерү мәсьәләсе ышанычсыз. Мужикның билгеле инде: яңа жир бит ул, җитмәсә, иген ик, җитмәсә, аның өе дә, каккан ка¬ зыгы да булмасын, качачак, көн кебек ачык, табанын май¬ лап алыр да эзен дә күрми калырсың».—«Юк, Алексей Иванович, туктагыз әле, туктагыз, Чичиковның мужик¬ лары качар дигән сүзегезгә кушыла алмыйм мин. Рус кешесе һәрнәрсәгә сәләтле, теләсә нинди климатка да кү- негүчән ул. Син аны хоть Камчаткага җибәр, тик җылы бияләй бирергә генә онытма, кулын-кулга шапылдатып ■алыр, балта тотар да, үзенә яңа өй дә сала башлар».— «Ләкин, Иван Григорьевич, син мөһим бернәрсәне оны¬ тып җибәрдең: син әле Чичиков мужикларының нинди кешеләр икәнен сорамадың. Син бернәрсәне оныттың: алпавыт яхшы кешеләрен сатамы соң инде; әгәр Чичи¬ ковның мужиклары үтә чыккан карак, исерекбаш, эш¬ лексез һәм бунтарь холыклы булмасалар, башымны ки¬ сәргә бирәм».—«Шулай, шулай, монысына кушылам, мо¬ нысы дөрес, яхшы кешеләрен кем дә тотып сатмый, Чи¬ чиковның мужиклары исерекбашлар да булсын, ләкин бернәрсәне истә тотарга кирәк, ягъни менә шунда да шул инде хикмәт, бөтен хикмәт менә шунда: алар хәзер әшә- 164
келәр, ә менә яңа җиргә күчкәч, кинәт кенә менә дигән инсафлы кешеләр булырлар да китәрләр. Андый мисал¬ лар тормышта да, тарихта да аз булдымыни». Казна фабрикалары управляющие моңа болай дип каршы төш¬ те:—«Ышаныгыз, һич, һич булырга мөмкин түгел бу. Пигә дисәң, Чичиков крестьяннарының хәзер бик көчле ике дошманы булачак. Беренче дошман—Малороссия гу¬ берналарына якын булу, чөнки анда бертоткарсыз аракы сатыла. Ихластыр дип әйтәм, ике атна эчендә алар эчеп, исереп, олтыракка әйләнәчәкләр. Икенче дошман бродя- галык гадәте, бу исә күченгән чакта крестьяннар күңе¬ ленә чарасыз урнашачак. Тик менә Чичиков аларны гел үзенең күз алдында тотса гына инде... ягъни бик нык кулга алып, һәрбер юньсезлек өчен арт сабакларын өй¬ рәтеп торса, кешегә-фәләнгә ышанмыйча, гел үзе, үз ку¬ лы белән, тиешле чакта яңак сөякләрен, җилкә тамырла¬ рын санаса,— шунда чыкса чыгар эш».—«Чичиков ниш¬ ләп инде алар белән үзе булышып, аларның җилкә тамыр¬ ларын үзе санап йөрсен соң — управитель таба ала ул үзенә».— «Әйе, табарсың управительне: барсы да мошен¬ никлар!»—«Алар шуңа күрә мошенник, чөнки господа- лар эш белән шөгыльләнмиләр».—«Дөрес бу», диде күбе¬ се. «Әгәр дә барин хуҗалык эшенең рәтен азмы-күпме белеп, кешеләрне таный алра — аның управителе һәрва¬ кыт яхшы булачак». Ләкин управляющий тагын каршы төшеп, яхшы управительне 5000 нән кимгә табып бул- маячакны әйтте. Ләкин председатель 3000 гә табарга мөмкин икәнлекне белдерде. Шуннан соң управляющий: «Кайдан тапмакчы буласыз соң сез аны? Үзегезнең бо¬ рыныгыз астыннанмы әллә?» диде. Ә председатель: «Юк, борын астыннан түгел, ә шушы ук өяздән, менә, мәсә¬ лән: Петр Петрович Самойлов: Чичиков мужиклары өчен әнә шундый управитель кирәк ул!» диде. Күп кенә- се Чичиковның хәленә бик нык керде, һәм шулкадәр күп санлы крестьяннарны күчерү кыенлыгына куркып кара¬ ды; Чичиков крестьяннары шикелле тынгысыз халык арасында бунт чыгып куймагае дип бик нык шүрли дә башладылар. Полицеймейстер моңа каршы төшеп, бунт чыгудан куркырга кирәкмәгәнлекне, аны булдырмау өчен дөньяда капитан-исправник барлыгын, капитан- исправник, үзе бер дә бармыйчы, үзе урынына тик кар¬ тузын гына җибәрсә, шул картуз да крестьяннарны нәкъ тора торган җирләренә кадәр куып алып барачагын бел¬ Г65>
дерде. Күп кенәсе Чичиков крестьяннарының күңелендә кайнаган бунтарьлыкны бетерү юлларын күрсәтеп тәкъ¬ дим кертте. Төрле фикер булды: кайберләре чамадан тыш, хәтта аннан да арттырып җибәреп, рәхимсез, хәрби чаралар тәкъдим иттеләр; ләкин шулай да инсафлылык белән сугарылган тәкъдимнәр дә юк түгел иде. Почтмей¬ стер, мәсәлән, Чичиковның алдында изге бурыч торган¬ лыкны, үз крестьяннары арасында аның, әйтик, хөрмәтле ата булып китә алачагын, хәтта, үз сүзләре белән әйт¬ кәндә, алар арасына гыйлем-мәгърифәт кертеп, изге эш эшли алачагын әйтеп үтте, шул уңай белән Ланкастер мәктәбен ', андагы үзара ярдәмләшеп уку тәртибен бик нык мактап алды. Шәһәрдә әнә шундый фикерләр, шундый сүзләр йөр¬ де; күпләр, ярдәм итү теләгенә бирелеп, әлеге киңәшләр¬ нең кайберләрен хәтта Чичиковның үзенә дә җиткерде¬ ләр, хәтта, крестьяннарны яңа җиргә озатканда, саклык йөзеннән, конвой тәкъдим иттеләр. Киңәшләре өчен Чи¬ чиков аларга рәхмәт белдерде, кирәк булганда файда¬ ланмый калмаячагын әйтте, ә конвойны кискен рәвештә кире какты, аның һичбер кирәге юк, сатып алган кре¬ стьяннар бик күркәм холыклылар, күчүне үзләре теләп торалар, алар арасында һичбер бунт чыгарга мөмкин түгел, диде. Менә шундый сүзләр һәм фикер йөртүләр Чичиков өчен көтәргә мөмкин булган иң яхшы нәтиҗәләр ките¬ реп чыгардылар. Атап әйткәндә, алар бөтен шәһәргә: Чичиков бер дә бүтән түгел, ә миллионщик икән дигән хәбәр тараттылар. Беренче бүлектә күреп үткәнебезчә, шәһәр халкы Чичиковны башта ук чын күңелдән ярат¬ кан иде, ә инде шундый хәбәрләрдән соң аны тагын да ныграк яратты. Хәер, дөресен әйткәндә, алар һәммәсе бик әйбәт халык иде, алар үзара тйту торалар, бер-берсе белән тәмам дусларча мөгамәлә итәләр, үзара сөйләшү¬ ләрендә дә ниндидер үзенә хас простойлык, мәкерсезлек сизелеп тора иде: «Сөекле дустым Илья Ильич! тыңла 1 Ланкастер мәктәбе — инглиз педагогы Джозеф Ланкастер (1771—1838) системасы буенча укытыла торган мәктәп: укытучы алдынгы укучыларны гына укыта, ә укучылар үз чиратларында үзләреннән түбәнрәкләрне укыталар. Үткән йөз баш¬ ларында бу мәктәпләр Россиядә дә шактый тарала башлап, мәк¬ тәп эшендә үзенә күрә яңалык саналган. 166
әле, туган, Антипатор Захарьевич!.- Син алдаша баш¬ ладың, анакай, Иван Григорьевич». Ә инде почтмейстер¬ га дәшкәндә, Иван Андреевич дип кенә түгел, ә һәрва¬ кыт: шпрехен зи дейч, Иван Андрейч?1 дип дәшәләр, кыскасы, һәммәсе бер семья шикелле иде. Күп кенәсенең укымышы да юк түгел: палата председателенә килсәк, ул Жуковскийның Людмиласын1 2 3 күңелдән белә (бу әсәр ул чакларда әле искергән булып исәпләнми иде) һәм аның күп кенә урынын, бигрәк тә: «Урман йоклый, тугай • йокыга талган» һәм: «Чу!» сүзләрен гаять оста әйтә,— тугай чынлап та йоклаган булып күз алдына килә: ныг¬ рак охшату өчен мондый вакытта ул хәтта күзләрен дә йома иде. Почтмейстер күбрәк философиягә бирелә, бик тырышып, хәтта төн йокламыйча, Юнгның ’ төнге хыял¬ ларын, Эккартсгаузенның4 серләр ачкычын укый, алар¬ ның күп кенә урыннарын күчереп ала, ләкин нинди урыш нар — анысы беркемгә дә мәгълүм түгел иде. Шуның өстенә ул шаян һәм шома телле кеше, үз сүзләре белән әйтсәк, бизәп сөйләргә ярата. Речьләрен күп төрле та¬ гылмалар белән бизи: «әфәндекәем, менә шулайрак ул, беләсезме, күз алдыгызга китерсәгез, әйтик, ягъни, бер- кадәррәк», һәм башка шундыйларны капчыклап сибә; речьләрен ул шулай ук каш сикертү, сыңар күзен йомып алу белән дә шактый уңышлы бизи, болар һәммәсе аның шаян сүзләрен яхшы ук чәнечкеле итеп күрсәтә иде. Баш¬ калар да шулай ук азмы-күпме укымышлы халык иде: кайберләре Карамзинны5 укый, кайсылары Московские ведомостины6, ә кайсылары хәтта бөтенләй берни дә укымый иде- Берәүләр, халык әйтмешли, җансыз төп ши¬ келле, ягъни аларны типкәләми берничек тә кузгатып булмый, икенчеләре—гомер буе тормый ята торган кис¬ 1 Шпрехен зи дейч — сез немецча сөйләшә беләсезме? дигән сүз. «Иван Андрейч» сүзе белән рифмалансын өчен куллан¬ ганнар. 2 «Людмила»— романтик шагыйрь В. А. Жуковский әсәре. 3 Биредә немецның мистик шагыйре Юнг Этиллинг һәм аның шул исемдәге әсәре күздә тотыла. 4 Эккартсгаузен (1752—1803)—шулай ук немец язучы¬ сы — мистик. ’Карамзин H. М. (1766—1826) — рус тарихчысы, язучы, -«Бичара Лиза» повестеның авторы. 6 «Московские ведомости» — ул замандагы офици¬ аль газета, Москва университеты чыгарган. 167
кә белән бер, хәтта кузгатырлык та түгел: ниләр генә кылсаң да тормаслык иде. Күркәмлек ягына килгәндә, билгеле инде, һәммәсе дә ышанычлы, чахотка белән авы¬ ручы берәү дә юк иде. Барсы да күркәм, ягъни аулакта калып, сөйкемле сүзләр сөйләшкән вакытта хатыннары аларны: пешкән кабартмам, юанкаем, симезкәем, кара¬ каем, кикием, жужуым... дип атыйлар иде. Алар гому¬ мән әйбәт күңелле, гаять кунакчыл халык иде, алар бе¬ лән бергә икмәк-тоздан авыз иткән, яки берәр кич вист уйнаган кеше инде ничектер якын булып китә, ә инде сокландыргыч сыйфатларга, алымнарга ия булган, кеше¬ гә сөйкемле күренүнең чын-чын бөек серләрен белгән Чичиков турында әйткән дә юк. Чичиковны алар шундый яраттылар, ул хәтта шәһәрдән ничек чыгып ычкынырга белми башлады, аңа бары тик менә мондый сүзләр генә яуды: бер генә атна, тагын бер генә атна торыгыз инде, Павел Иванович! кыскасы, аны күтәреп йөрттеләр. Ә ин¬ де Чичиковның дамаларга ясаган тәэсире бигрәк тә гү¬ зәл, бигрәк тә искиткеч булды. Моны аз гына булса да аңлату өчен, бик күп итеп дамаларның үзләре турында, алар кайнаган жәмгыять турында сөйләргә, аларның рухи сыйфатларын җанлы буяулар белән сурәтләп бирү кирәк булыр иде; ләкин автор өчен бу бик авыр. Бер як¬ тан аны сановник хатыннарына чиксез ихтирам белән карау тоткарлый, ә икенче яктан... икенче яктан гомумән читен. N шәһәренең дамалары... юк, һич мөмкин түгел, нин¬ дидер курку сизәм, N шәһәренең дамаларында иң күр¬ кәм як шул иде, ягъни... Менә гаҗәп, хәтта каләм күтә¬ релми, әйтерсең, каләмгә ниндидер кургашын тутырып куйганнар. Ярый, шулай язгандыр, күрәсең: аларның ха¬ рактеры турында сүзне—палитрасында буяулары күб¬ рәк, җанлырак булган кешегә тапшырырбыздыр, ә без¬ гә, ихтимал, бер-ике сүз белән аларның тышкы кыяфәт¬ ләре турында өстән-өстән генә әйтеп китәргә туры килер. N шәһәренең дамалары бик күркәм кыяфәтлеләр һәм бу яктан аларны һич шикләнми башка дамаларга үрнәк итеп куярлык иде. Үз-үзеңне тоту, тон саклау, этикет сак¬ лау һәм бик күп иң нечкә әдәплелек мәсьәләләренә кил¬ гәндә, бигрәк тә иң вак детальләргәчә модага иярү мәсьәләсендә алар хәтта Петербург һәм Москва дамала¬ рыннан да уздырганнар иде. Алар бик тә зәвык белән киенәләр, коляскаларда гына йөриләр, соңгы мода куш¬ канча, коляскалар артына—алтын тасмалы ливреялы 168
лакейлар баскан була. Ә инде визит карточкасы *, теләсә ул треф двойкасына яки буби тузына язылган булсын,— бик изге әйбер булып санала иде. Шуның аркасында, мә¬ сәлән, бик, бик тә дус, хәтта апалы-сеңелле тиешле ике дама тәмам тузышып ызгышып та бетте, нигә дисәң, аларның берсе ничектер контрвизит1 2 белән манкиро¬ вать иткән 3. Соңыннан ирләре, кардәш-ырулары аларны татуландырырга бик тырыштылар, ләкин юк инде, дөнья¬ да һәммә нәрсәне эшләп була, ләкин бернәрсәне — визит белән манкировать иткән өчен бозылышкан ике даманы татуландырып булмый икән. Шулай итеп әлеге ике дама, шәһәрнең свет халкы сөйләшкәнчә әйтсәк, һәнүз мәсли¬ хәткә килми калды. Беренчелекне алу мәсьәләсенә кил¬ гәндә дә N шәһәре дамалары арасында әллә никадәр гаять әкәмәт сценалар булып тора, бу сценалар ирләр күңеленә химая мәсьәләсендә кайчакларда тәмам ры¬ царьларча миһырбанлылык салалар иде. Дөрес, ирләр дуэльгә чыкмыйлар чыгуын, чөнки алар барсы да граж¬ данский чиновниклар иде, ләкин аның каравы, җай туры килгәндә, бер-берен шундый пычратырга тырышалар, билгеле, бусы дуэльгә караганда да катырак була иде. Холык ягына килгәндә, N шәһәре дамалары каты холык- лылар, һәртөрле бозыклыкка, азгынлыкка каршы хаклы нәфрәт саклаучаннар, һәртөрле йомшак якны рәхимсез рәвештә хөкем итүчәннәр иде. Әгәр дә инде алар арасын¬ да, халык әйтмешли, тегенди-мондыйрак берәр нәрсә эш¬ ләнсә, яшерен эшләнә, ул нәрсә турында ләм-мим берни сиздерелми, бөтен әдәплелек саклана, хәтта ирләр дә шулай күнектерелгән, ягъни алар әлеге тегенди-мондый¬ рак эшне күргән яки ишеткән булсалар да, кыска һәм акыллы итеп: булсани, кода белән кодагыйның бергә утырганлыкларында кемнең ни эше бар! дип мәкаль бе¬ лән генә жавап кайтаралар иде. Тагын шуны әйтергә ки¬ рәк, N шәһәренең дамалары, күп кенә Петербург дама¬ 1 Визит карточкасы — кешенең чины, фамилиясе, исе¬ ме, атасының исеме язылган бер кисәк картон; буржуаз һәм дворян җәмгыятьтә аны төрле хәлләрдә кулланганнар: кунак әгәр хуҗа¬ ларны өйдә очратмаса, визит карточкасы калдырып китә торган булган; аны бәйрәмнәрдә котлау сыйфатында да җибәргәннәр; кай- вакытларда ул кешенең кем икәнлеген белдерә торган документ урынына да хезмәт иткән һ. б. 1 Контрвизит — визитка каршы визит, җавап визиты. 3 Манкировать иткән — игътибарсыз, салкын караган. 169
лары шикелле үк, сүзне гадәттән тыш сак һәм әдәпле сөйләү белән данлыклылар иде. Алар бервакытта да: мин борын сеңгердем, мин тирләдем, мин төкердем, дип әйтмиләр, ә һәрвакыт: мин борынымны арындырдым, мин борын яулыгы белән ихтыяҗымны үтәдем, дип сөй¬ ләшәләр. Шулай ук: бу стаканнан яисә тарелкадан сасы ис килә дип әйтергә, хәтта шуңа охшаш сүз кулланырга да һичбер ярамый, ә аның урынына: бу стакан үзен әдәп¬ сез тота дип, яки шуның шикелле башка берәр сүз ку¬ шып сөйлиләр иде. Рус телен тагын да ныграк затлылан- дыру өчен, сүзләрнең яртысы дип әйтерлек бөтенләй ташланган, шунлыктан бик еш француз теленә мөрәҗә¬ гать итәргә кирәк була, ләкин инде французчада — эш башка, анда исә баягыларга караганда да тупасрак сүз¬ ләрне кулланырга рөхсәт ителә иде. Шулай итеп, өстән- өстән генә сөйләгәндә, N шәһәре дамалары турында менә шуларны әйтергә мөмкин. Ә инде тирәнгәрәк кергәндә, шик тә юк, бик күп башка нәрсәләр дә ачылачак: ләкин дамалар йөрәгенә тирәнгәрәк керү бик куркыныч нәрсә шул. Шулай итеп, өстән-өстән генә сөйләү белән чиклә¬ неп, дәвам итик. Моңа хәтле барлык дамалар, Чичиков¬ ның затлы һәм күңелле мөгамәләләренә гәрчә чын мәгъ¬ нәсе белән хаклы бәя биргән булсалар да, аның үзе ту¬ рында ничектер аз сөйлиләр иде; ләкин инде аның миллионщиклыгы турында хәбәр таралганнан соң башка сыйфатлар да табылды. Хәер, дамалар югыйсә интере- санкалар 1 түгел иде, бөтен гаеп әлеге шул бер сүздә, миллионщикның үзендә түгел, ә миллионщик дигән сүз¬ дә булды; чөнки менә шул сүзнең бер хәрефе генә дә, акча янчыгын һич катнаштырмастан, үзендә ниндидер бер яшерен көч саклый, ул көч исә кабахәтләргә дә, кил- де-китте кешеләргә дә, яхшы кешеләргә дә, кыскасы, һәммә кешегә тәэсир итә. Миллионщикның шул өстенле¬ ге бар ки, ул үзенә карата әшәкелек күрә икән, бу һич¬ бер мәкерсез, һичбер файда күзәтүгә нигезләнмәгән, саф әшәкелек булырга мөмкин: күпләр аңардан бернәрсә дә ала аямаячакларын, алырга һичбер хаклары да юклык¬ ны бик яхшы белеп үк торалар, ә шулай да һичшиксез аның алдына булса да чыгарга, һич булмаса елмаерга, һич булмаса баш салырга, һич булмаса миллионщик ча¬ кырылган ашка көчләп булса да барырга тырышалар. 1 1 Интересанка — үз интересыннан гына шЛып эш итүче. 170
Ләкин әшәкелеккә булган менә шул нечкә омтылу хисе дамаларда да бар иде дип әйтеп булмый, шулай булса да күп кенә гостиныйларда Чичиковны телгә алып, ул беренче матурлардан түгел-түгелен, ләкин аның каравы ирләргә карата тәмам килешле, әгәр бераз гына юанрак яки тулырак булган булса, бу инде килешмәс иде, дип сөйләштерә башладылар. Шул вакыт хәтта нечкә ирләр турында беркадәр кимсетү сүзләре дә әйтелде, нечкә ир — кешемени соң ул, щётка сабы дип әйтимме шунда, диделәр. Дамаларның кием-салымнарында күп кенә һәр¬ төрле өстәмәләр күренә башлады. Гостинный дворда этеш-төртеш китте, тапашу була язды, хәтта гулянье башланды — шул кадәр күп экипаж җыелган иде. Ку- пецлар шаккаттылар: ярминкәдән кайткан һәм бәясе ар¬ тык кыйммәт тоелганга сатылмый яткан берничә кисәк материя кинәт ходка китү генә түгел, җитми дә калды. Иртәнге гыйбадәт вакытында бер даманың күлмәк итә¬ гендә шундый руло1 күрделәр ки, шуның аркасында аның кабарган күлмәге ярты чиркәүне биләп тора иде, хәтта шунда торган частный пристав, ее высокоблагоро- диенең туалеты ялгышлык белән яньчелмәсен өчен, ха¬ лыкка арырак китәргә, ягъни ишек янынарак тартылыр¬ га әмер бирде. Чичиков халык тарафыннан күрсәтелгән мондый гадәттән тыш игътибарны хәтта үзе дә беркадәр сизми кала алмады. Беркөнне, өенә кайтып кергәч, ул үзенең өстәлендә хат күрде: каян һәм кем китергәнлеген белү һич мөмкин түгел иде, трактир хезмәтчесе дә: ките¬ рүен китерделәр, ләкин кемнән икәнен әйтергә кушмады¬ лар, дип кенә җавап бирде. Хат бик кискен сүзләр белән, ягъни: юк, мин сиңа язарга тиешмен! дип башланган. Аннан соң ике йөрәкнең бер-берсенә яшертен теләктәштә булуы турында әйтелгән, бу хакыйкать — ярты юл нокта белән беркетелгән иде; аннары гаделлекләре ягыннан гаять гүзәл булган тагын берничә фикер китерелгән, аларны исә күчереп үтүне тәмам дип әйтерлек кирәкле саныйбыз: «Нәрсә ул безнең тормыш? Хафадан, сагыштан торган үзән. Свет нәрсә? Хиссез кешеләр төркеме». Шун¬ нан соң хатның иясе бу юлларны йомшак күңелле әнкә¬ ләрчә күз яшенә, моннан егерме биш ел элек дөнья куй¬ ган әнкәседәй, күз яшенә манчыганлыгын әйтеп киткән 1 1 Руло — хатын-кыз күлмәгенең итәк очында металл кыршау. Шул замандагы мода. 171
иде; Чичиковны буш чүлгә, шәһәрне бөтенләйгә калдырып китәргә чакырганнар, биредә тынчу ихата эчендә кеше¬ ләрнең һавадан мәхрүм булып яшәгәнлекләрен әйткән¬ нәр; хатның ахыры хәтта бик кискен өметсезлек белән сугарылып, түбәндәге шигырь белән тәмамланган иде: Две горлицы покажут Тебе мой хладный прах. Воркуя томно скажут, Что она умерла во слезах. 1 Соңгы юл ритмсыз иде, шулай да зарар юк: хат шул заман рухында язылган иде. Ахырда бернинди имза да куелмаган: исем дә, фамилия дә, хәтта ел, число да языл¬ маган иде. Бары тик postscniptum1 2 да гына: хат язган кешене ул йөрәге белән сизеп белергә тиеш, ә иртәгә гу¬ бернаторда балда оригинал үзе булачак дип өстәлгән иде. Бу хәл Чичиковны бик кызыксындырды. Анонимда3 күңелне кытыклап, кызыктырып тора торган нәрсәләр шундый күп иде, ул аны тагын һәм тагын укыды да ■ахырда: шулай да кем язды икән моны, беләсе иде? дип куйды. Кыскасы, эшләр, күрәсез, бик җитдиләште: ул бер сәгатьтән артыграк вакыт гел шуның турында гына уйлады, ахырда, кулларын җәеп, башын ия төште дә, ә хат бик тә, бик тә гүзәл язылган, дип куйды. Аннан соң, үзеннән-үзе билгеле, хат әйбәтләп төрелде дә, җиде ел •буе бер үк урында, бер үк хәлдә сакланган туй билеты һәм ниндидер афиша янына шкатулкага салып куелды. 'Озак та үтмәстән, аны чынлап та губернаторга балга ча¬ кырып киттеләр — бу исә губерна шәһәрләрендә бик га- ,дәти хәл: губернатор булдымы — балсыз мөмкин түгел, югыйсә дворяннар тарафыннан тиешенчә мәхәббәт һәм ихтирам булмаячак. Барлык башка эшләр шул минутта ук калдырылды, ■бер якка ташланды да бөтен игътибар балга хәзерлә¬ нүгә юнәлтелде; чөнки күңелне кузгата, котырта торган 1 Кыр күгәрченнәре күрсәтер Минем салкын каберемне, һәм алар гөрләшеп әйтерләр Яшь түгеп үлүемне. * Постскриптум — иң ахырдагы өстәмә: гадәттә P. S. билгеләреннән сон. башлана. ’ Аноним — имзасыз хат, язу. 172
сәбәпләр чынлап та күп иде. Белмим, дөнья яратылган¬ нан бирле туалетка бу кадәр зур игътибар бирелгәне булдымы икән? Көзгедән карау өчен генә дә бөтен бер сәгать вакыт багышланды, йөзгә күп төрле кыяфәт би¬ реп каралды: әле олы һәм дәрәҗәле кыяфәт, әле бераз гына елмаю катыш ихтирамлы, әле елмаюсыз гына ихти¬ рамлы төс бирелде; көзгегә берничә тапкыр сәламләп баш иелде, шул ук вакытта ниндидер аңлаешсыз, тик беразрак французчага охшаулы тавышлар чыгарылды, югыйсә Чичиков французча бөтенләй дә белми иде бе¬ лүен. Ул хәтта үз-үзенә әллә никадәр күңелле сюрприз¬ лар да ясады, каш сикертеп, иреннәрен биетеп алды, хәтта теле белән дә нидер эшләп бакты; кыскасы, бүлмә¬ дә бер үзең генә калып, өстәвенә үзеңнең чибәрлегеңне дә сизгәндә, аннан тагы ярыктан беркемнең дә карап тормаганлыгына ышанганда — ниләр генә эшләмисең бит ул. Ниһаять Чичиков, ияк очын җиңелчә генә бәпелдә- теп: ах син шельма кисәге! дип әйтте дә киенергә кереш¬ те. Киенгәндә аның күңеле әйтеп бетергесез күтәренке булды: подтяжка кигәндә яисә галстук бәйләгәндә ул аерым бер җитезлек белән аякларын аякка сугып баш игәләде, беркайчан да биегәне булмаса да, антраша яса¬ ды. Шул антраша нәтиҗәсендә кечкенә генә бер күңел¬ сезлек булып алды: комод селкенеп, щётка идәнгә барып төште. Аның балга барып керүе гадәттән тыш тәэсир ясады, һәммә халык аның каршысына барды, берәүләр кулла¬ рына карта тоткан килеш юнәлде, икенчеләр сөйли тор¬ ган сүзләрен иң кызыклы җирдә: «Моның өчен түбәнге земский суд җавап бирә...» дигән урында өзде, земский суд нәрсә өчен җавап бирә — сөйләүче аны инде әйтеп тормады, бер якка ташлады да безнең геройны сәлам¬ ләргә ашыкты. «Павел Иванович! Ах, аллам, Павел Иванович! Сөекле Павел Иванович! Хөрмәтле Павел Иванович! Җанкисәгем Павел Иванович! Менә сез кай¬ да, Павел Иванович! Менә ул безнең Павел Иванович! Кысып кочаклыйм әле үзегезне, Павел Иванович! Алып килегез әле аны бирегә, үбим әле мин үземнең кадерле Павел Ивановичымны бик нык итеп!» дигән сүзләр яуды. Чичиков берьюлы берничә кочакка барып керде. Предсе¬ датель кочагыннан котылып өлгермәде, полицеймейстер кочагына эләкте; полицеймейстер аны врачебная управа инспекторына тапшырды, врачебная управа инспекторы 173
откупщикка, откупщик архитекторга бирде... Бу вакыт, бер кулына конфет кәгазе, икенчесенә кечкенә эт тотып, дамалар янында басып торган губернатор, аны күргәч, конфетын да, этен дә идәнгә төшереп җибәрде, мескен эт тик чинап кына калды; кыскасы, Чичиков гадәттән тыш шатлык һәм күңеллелек алып килде, йөзенә күңелле кыяфәт чыкмаган яисә йөзендә ким дигәндә гомуми кү- ңеллелекне чагылдырмаган бер генә кеше дә юк иде. Аларның кыяфәте югарыдан эш тикшерергә килгән на¬ чальник алдында торучы чиновниклар йөзен хәтерләтә иде: әйтик, инде беренче курку үткән була, чиновниклар начальникның күңеленә күп нәрсәнең ошаганлыгын, ахырда аның үзенең дә шаярта башлавын күрәләр, ягъни күңелле генә елмаеп, берничә сүз әйткәнен ишетә¬ ләр. Аны сырып алган якынрак чиновниклар моңа каршы ике өлеш көләләр; аның ни әйткәнен начаррак ишеткән, аннан ераграк торган кешеләр дә шулай ук чын көлү белән көләләр, ниһаять еракта, тышкы ишек төбендә үк басып торган, гомерендә бер генә тапкыр да көлмәгән һәм шуннан алда гына халыкка йодрыгын күрсәткән ниндидер полицейский да, хәтта ул да, үзгәрмәс чагылу законнары буенча, үз йөзенә ниндидер елмаюга охшаш кыяфәт чыгара, дөрес, бу елмаю кемнең дә булса каты тәмәкедән соң төчкерергә җыенгандагы кыяфәтен хәтер¬ ләтә, ләкин һәрхәлдә елмаю — елмаю инде ул. Безнең герой һәммәсенә берәм-берәм җавап кайтарды һәм үзендә ниндидер гадәттән тыш җитезлек сизде: гадәте буенча, бераз кырынрак торып, ләкин үзен бик иркен тотып, уңга да, сулга да баш иеп чыкты, моңа исә сокланмаган кеше калмады. Аны шунда ук, җемелдәп торган гирлян¬ дадай дамалар әйләндереп алдылар, үзләре белән әллә нинди һәртөрле хуш исләр җилләтеп китерделәр: берсен¬ нән роза исе килә, икенчесеннән яз һәм миләүшә исе аңкый, өченчесе исә баштанаяк резедага манчылган иде; Чичиков бары борынын югары күтәреп, иснәп кенә тор¬ ды. Аларның кием-салымнарындагы зәвыкка хисап юк: муслиннарның, атласларның, кисеяларның шундый тонык һәм модный төсләре сайланган, хәтта, эзләсәң, исем таба алырлык түгел (зәвык шул дәрәҗә нечкәлеккә барып җиткән иде). Кая гына карама, күзгә күлмәкләрдәге тас¬ ма бантлар, чәчәк букетлары ташлана, аларга гәрчә тәр¬ типле генә бер баш күп хезмәт куйган булса да шулай һәммәсе гаять тәртипсез иде. Менә җилтерәп торган җи- 174
ц<’л баш киеме: ул бары тик ике колакка гына терәлеп тори, һәм, әйтерсең: «Әй, очып китәм бит, тик шунысы кызганыч, үземнең чибәр туташымны гына алып менеп китә алмам», ди. Билләр кысып бәйләнгән, һәм алар күзгә иң җете, иң күңелле формаларда ташлана иде (шуны әйтеп китәргә кирәк, N шәһәренең барлык дама¬ лары гомумән бераз юанраклар, ләкин алар бил шнур¬ ларын шундый оста тарттыралар, шундый оста хәрәкәт¬ ләнәләр,— юанлыкларын һичбер сизеп булмый иде). Аларның һәммә нәрсәсе гадәттән тыш саклык белән, үт¬ кен акыл белән уйлап эшләнгән: муеннар, иңбашлар нәкъ кирәк кадәре генә ачык калдырылган, шуннан арыга һич кенә дә кителмәгән, һәркем, үз карашыннан чыгып, бары кешене харап итәргә сәләтле тоелган әгъза¬ ларын гына ачык калдырган; башка әгъзаларның һәм¬ мәсе гадәггән тыш осталык белән яшерелеп куелган иде: әйтик, муенны — һавадан да, үбү дип йөртелә торган пи¬ рожныйдан да җиңелрәк ниндидер тасма галстук кочып тора, яисә иңбашларга күлмәк астыннан вак кына, юка гына батист телләр чыгарып куелган, бу исә тыйнаклык дип атала иде. Әнә шул тыйнаклыклар, алдан да, арттан да бары тик кешене харап итә алмый торган агьзаларны гына каплауга карамастан, шул ук вакытта алар: харап булыр урын мөгаен әнә шундадыр инде дип шикләнергә мәҗбүр итәләр иде. Озын йерчаткалар күлмәк җиңенә җитми тора, күз төшәрдәй, ягъни терсәктән югары урын¬ нар юри ачык калдырылган, күп кенәсенең исә ул төш¬ ләре тулылык ягыннан шактый кызыктырырлык иде; кайберәүләрнең, хәтта лайковая перчаткалары, югары¬ рак үрләргә тырышып, шартлап ук киткән, кыскасы, һәммә нәрсәнең өстенә, әйтерсең: юк, бу — губерна шә¬ һәре түгел, бу — башкала, бу — Парижның үзе! дип язылган иде. Шулай да кайвакытларда, барлык мода¬ ларга каршы буларак, арадан кинәт ниндидер җир йөзендә күрелмәгән, үз белдекләре белән генә эшләнгән чепчик яисә хәтта тавис каурыйларына охшаганрак нәр¬ сәләр дә күренеп киткәли иде. Ләкин инде шунсыз мөм¬ кин түгел, губерна шәһәренең үзенчәлеге шулай: юк-юк дисәң дә, үзен бер күрсәтеп куя ул. Чичиков, дамалар кар- шысына баскан килеш: ә шулай да миңа хатны болар- ның кайсысы язды икән? дип уйланып торганнан соң, борынын алга чыгармакчы булды; ләкин, аның борын төбеннән генә әллә никадәр терсәкләр, обшлагалар, җиң¬ 175
нәр, тасма очлары, хуш исле шемизеткалар 1 һәм күлмәк¬ ләр ышкылып киттеләр. Танцыга чут-чама да юк иде: почтмейстерша, капитан-исправник, зәңгәр каурыйлы дама, ак каурыйлы дама, грузин князе Чипхайхилидзев, Петербург чиновнигы, Москва чиновнигы, француз Куку, Перхуновский, Беребендовский — һәммәсе сикереп то¬ рып, биергә тотынды... Чичиков: «Менә керештеләр болар!» дип артка чигенеп куйды, ә дамалар урыннарына утыру белән, ул аларны тагын күзәтергә кереште: хат язучының кем икәнлеген йөзлә¬ реннән яки күз карашларыннан белеп булмасмы икән, дип уйлады; ләкин кайсысы язганлыкны йөзләрдән дә, күз карашларыннан да һичбер белерлек түгел иде. Бөте¬ несенең йөзендә аз гына сизелерлек, ләкин төшенеп бул¬ мый торган ниндидер нечкә, шундый нечкә бер... «Юк», диде Чичиков ахырда: «Хатын-кыз — шундый халык ул...» ул хәтта кул селтәп куйды: «Сөйләп торасы да юк. Бар әнә, аларның йөзләрендә уйнаган хикмәтләрне, бар¬ лык сызыкларны, ишарәләрне сөйләп бирергә, аңлатырга тырышып кара син, барыбер берни чыгара алмассың. Аларның күзләре генә дә чиксез бер дәүләт, кеше бер кердеме — югалды дигән сүз! Аннан инде аркан белән дә, башка нәрсә белән дә тартып чыгара алмыйсың. Менә, мәсәлән, син ул күзләрнең ничек елтыраганлыгын гына сөйләргә тырышып кара: чык бөртегедәй дымлы, хәтфәдәй йомшак, шикәрдәй баллы. Алла белсен, тагын ниндиләре генә юк! кискен карашлы, йомшак карашлы, хәтта бөтенләй ягымлы, яисә, кайберәүләр әйткәнчә, сәгадәтле, яки сәгадәтсез, ләкин аның каравы сәгадәтле- дән дә яманрак: нигә дисәң, бер карауда йөрәккә үтеп керә дә өздерә үзәкне, әйтерсең, смычок белән сыздыра. Юк, хәтта сүз табып булмый: башка берни дә түгел, ә бит кешелек дөньясының галантерный1 2 яртысы алар». Гафу итегез! Безнең геройның авызыннан урамда отып алган сүз ычкынып китте булса кирәк. Нишлим соң? Россиядә язучының хәле шундый булгач! Хәер, әгәр китапка урам сүзе кергән икән, аның өчен язучы гаепле 1 Ш е м и з е т к а л a р — хатын-кызлар лифларындагы маниш¬ калар Галантерн ы й — нәзакәтле мәгънәсендә. 176
гүгел, ә укучылар, барыннан да бигрәк югары җәмгыять укучылары гаепле: нәкъ менә алардан инде русча бер leu;» дә рәтле сүз ишетмәссең, ә французчаны, немец¬ чаны, инглизчәне гайрәтең чигәр дәрәҗәдә кыстырыр¬ лар, хәтта әле барлык әйтелешләрен дә сакларлар, фран¬ цузча була—борын аша һәм сакаурак итеп, инглизчә булса — кош тавышы чыгарып, хәтта физиономияләрен дә кошка охшатып сөйләрләр, физиономиясен кошны¬ кына охшата белмәгән кешедән хәтта көләрләр дә әле; ә менә руска хас нәрсә кулланып карамаслар, ихтимал патриотлык карашыннан чыгып, дачада үзләренә рус стилендә өй салдырсалар гына инде. Югары сословие укучылары менә нинди бит алар, ә алар артыннан — үз¬ ләрен шулар рәтенә куючы барлык башка халык иярә. Шулай булуга карамастан, нинди талымлы бит әле үз¬ ләре! Бөтен нәрсә һичшиксез иң җитди, саф һәм затлы тел белән язылсын дип куялар, кыскасы, рус теленең, тә¬ мам тиешенчә эшләнеп, үзеннән-үзе кинәт кенә күктән килеп төшеп, туп-туры аларның телләренә кунуын тели¬ ләр, ә үзләре бары авызларын гына ачсыннар да шул сүзләрне әйтеп кенә торсыннар, янәсе. Сүз дә юк, кеше¬ лек дөньясының хатын-кызлардан торган яртысы — га¬ җәп халык, ләкин, дөресен әйтергә кирәк, хөрмәтле уку¬ чылар алардан да гаҗәбрәк булалар. Хәлбуки Чичиков, хатны бу дамаларның кайсысы язды икән, дигән мәсьәләне хәл итә алмый тәмам апты¬ рашка калды. Дамаларга тагын да текәләбрәк карагач, ул алар ягыннан да мескен бәндәнең йөрәгенә бер үк вакытта өмет тә, татлы газаплар да сала торган нинди¬ дер билгесез карашлар ташланганын күрде, шуннан соң: юк, белергә һич мөмкин түгел! дип куйды. Шулай да бу аның шул вакыттагы күңеллелеген һич кенә дә кимет¬ мәде. Ул, бер дә көчәнмичә һәм җитез генә итеп, кайбер дамалар белән күңелле генә сөйләшкәләп алды, әле бер, әле икенче дама янына барды, билгеле инде, бик вак атлап, тез-без басып йөрде, йөрешен — биек үкчәле итек¬ ләр киеп, дамалар тирәсендә оста бөтерелүче, тычкан ай¬ гыры дип йөртелүче, тәбәнәк буйлы купшы картлар йө¬ решенә охшатырга тырышты. Яхшы ук җитез рәвештә уңга-сулга борылгалап алганнан соң, шунда ук аяк очы белән кыска гына койрыкмы яки булмаса өтергә охша- ганрак бернәрсә дә сызып куйды. Дамаларның күңеле бик тә булды, алар аңарда әллә никадәр күңеллелек, 0516. Үле җаннар — 12 177"
ягымлылык табу белән генә чикләнмәделәр, хәтта аның йөзендә мәһабәтлек, ничектер Марска1 охшашлык һәм хәрби кеше сыйфатлары таба башладылар, бу исә, бил¬ геле инде, хатыннарга бик ошый. Чичиков өчен хәтта инде беркадәр бозылыша да башладылар; аның гадәттә ишек яныннанрак урын биләгәнлеген сизеп алгач, кайбе¬ рәүләр, ярыша-ярыша, ишек янындагы урындыкка уты¬ рырга тырыштылар, арадан берәү бу бәхеткә алданрак ирешкәч, бик күңелсез вакыйга чыга язып калды, шул ук урындыкны биләргә тырышкан күп кенә башка дамалар¬ га әлеге даманың мондый оятсызлыгы чиктән тыш әшәке булып тоелды. Чичиков дамалар белән сөйләшүгә гаять нык би¬ релде, дөресрәге — дамалар үзләренең сүзләре белән аны гаять мавыктырдылар, башын әйләндерделәр, ко- чагы-кочагы белән иң кинаяле, иң нечкә сүзләр яудырды¬ лар, менә шуларның һәммәсенең мәгънәсенә төшенергә кирәк иде, шунлыктан аның маңгаена хәтта тир бәреп чыкты, шунлыктан ул хәтта әдәп саклау бурычын — ин элек хозяйка белән күрешергә кирәклекне дә онытып җи¬ бәрде. Моны ул бары тик үз алдында инде берничә ми¬ нуттан бирле басып торган губернаторшаның үз тавы¬ шын ишеткәч кенә исенә төшерде. Губернаторша, күңелле генә башын чайкап, беразрак иркә һәм хәйләле тавыш бе¬ лән болай дип куйды: «Ә, Павел Иванович, менә бит сез ничек!..» Аның сүзләрен сезгә төгәле белән сөйләп күрсәтә алмыйм, шулай да алар ниндидер бик тә мәхәббәтле сүз¬ ләр иде, алар гостиный бүлмәләрне тасвирларга һәм югары җәмгыять зәвыкларын яхшы белүләре белән мак¬ танырга яратучы свет язучыларының повестьларындагы дамалар, кавалерлар сөйләшүенә охшаганраклар, менә болайрак иделәр шикелле: сезнең йөрәгегезне шулай ук тәмам биләп алдылармыни, сезнең тарафтан рәхимсез рәвештә онытылган кешеләр өчен анда бер генә урын да, кечкенә генә почмак та юкмыни соң? Безнең герой шул минутта ук губернаторшага таба борылды, һәм ул инде аңа җавап кайтарыргй да әзер иде, аннан килеп, аның җавабы модный повестьлардагы Звонскийларның, Лин- скийларның, Лидиннарның, Греминнарның1 2 һәм һәртөр¬ 1 Марс — грек мифологиясендә сугыш алласы. 2 XIX йөзнең 20 нче елларындагы повестьларда һәм романнар¬ да гадәттә геройлар шундый фамилияләрдә алынганнар. 178 . ..
ле җитез хәрби кешеләрнең җавабыннан бер дә ким бул¬ маячак иде шикелле, ләкин, искәрмәстән күтәрелеп кара¬ гач, ул кинәт, башына суккан кеше шикелле, туктап калды. Аның каршысында губернаторша үзе генә түгел иде; ул уналты яшьлек яшь бер кыз белән култыклашып тора, кыз исә нәфис һәм мөлаем чырайлы, очлырак кына ияк¬ ле, соклангыч түгәрәк йөзле, яңа пешкән җиләк кебек бер блондинка иде, аның йөзе — безнең Россиядә, таулар да, урманнар да, далалар да, йөзләр дә, иреннәр һәм аяклар да киңлеккә җәелергә ярата торган Россиядә, си¬ рәк очрый торган • йөз, художник өчен Мадонна 1 үрнәге итеп алырлык бер йөз иде; хәтерләгез: теге вакытта Чичи¬ ков Ноздревтан китеп юлда барганда, кучерларныңмы, ат¬ ларныңмы ахмаклыгы аркасында экипажлар гаҗәеп бәре¬ лешеп, постромкалар чуалып беткән чакта, ә Митяй абзый белән Миняй абзый аларны рәткә кертергә тырышып ка¬ раган вакытта очраган кыз — нәкъ менә шушы блондинка иде. Чичиков шул кадәр каушады, хәтта бер генә дә рәт¬ ле сүз әйтә алмады, тик, шайтан белсен, нидер мыгырдап кына куйды, һичбер Г ремин да, Звонский да, Лидин да болай әйтмәс иде. «Сез минем кызым белән таныш түгелсездер әле?» диде губернаторша: «Институтка, яңа гына тәмамлап чыкты». Чичиков: «Мин бер дә уйламаганда танышу бәхетенә ирешкән идем инде», дип җавап кайтарды; шуңа тагын нидер өстәргә дә тырышып карады, ләкин аның ул «нидере» бөтенләй дә барып чыкмады. Губернаторша, бер-ике сүз әйтеп, ахырда кызы белән залның икенче башына, башка кунаклар янына китте, ә Чичиков үзенең баскан урыйыИ- да катып калган көе тора бирде, аның бу торышы менә нәрсәне хәтерләтә иде: кеше, йөреп кайтмакчы булып, шат күңел белән урамга чыга, күзләре дә һәммә нәрсәне күзләргә хәзер булалар, менә ул, нидер онытканлыгын хәтерләп, баскан җирендә кинәт туктап кала һәм шул ча¬ гында аның кыяфәтеннән дә юлә .рәк бер кыяфәт тә бул¬ мый: йөздәге гамьсезлек күз ачып йомган арада юкка 1 1 Мадонна — христиан динендә — богоматерь (Мәрьям ана), рәсемдә һәм скульптурада аны ягпь, чибәр хатын рәвешендә сурәтләгәннәр. 12* 179
чыга: кеше нәрсә онытканлыгын хәтерләргә тырыша башлый, яулыкмы? ләкин яулык кесәдә, акчамы? акча да кесәдә, һәммә нәрсә алынган шикелле, ә шулай да нин¬ дидер күзгә күренмәгән бер көч аның колагына нәрсәнең¬ дер онытылганлыгы турында пышылдый. Менә инде ул үтеп-сүтеп йөрүче халыкка, арлы-бирле чабышучы эки¬ пажларга, үтеп барган солдатларның баш киемнәренә, мылтыкларына, вывескаларга — һәммәсенә таркау ка¬ рый, бернәрсәне дә яхшылап аермый, томан эчендә генә күрә башлый. Шуның шикелле үк, Чичиковка да тирә-як- тагы бөтен нәрсә ят булып калды. Шул арада дамалар¬ ның хуш исле иреннәреннән аңа бик күп ишарәләр, неч¬ кәлек, сөйкемлелек белән сугарылган сораулар яуды- рылды. «Безгә, бу дөньяның мескен бәндәләренә, сезнең нәрсә уйлавыгыз турында сорарга батырчылык итү рөх¬ сәт ителерме икән?» — «Беләсе иде — сезнең уйларыгыз гизә торган бәхетле урыннар кайда икән?» — «Сезне шу¬ шы татлы уйчанлык дәрьясына чумдыручы кешенең исе¬ мен белергә мөмкинме?» Ләкин Чичиков боларга һичбер игътибар итмәде, күңелле сүзләр суга төшкәндәй төшеп югалдылар. Ул хәтта шул кадәр дорфалык эшләде,— губернаторшаның һәм аның кызының кая таба киткәнле¬ ген күзләр өчен, тиз арада дамалар яныннан борылып ук китте. Ләкин дамалар аны алай тиз генә җибәрергә телә¬ мәделәр булса кирәк; һәркайсысы — ирләр йөрәге өчен гаять куркыныч булган барлык коралларны кулланырга, үзләрендә булган барлык яхшы сыйфатларны ходка җи¬ бәрергә карар кылып куйды. Әйтеп китик, кайбер дама¬ ларда, мин әйтәм кайберләрендә генә, бу — һич кенә дә бөтенесе дә дигән сүз түгел, кечкенә генә бер кимчелек бар: әгәр дә алар үзләрендә аерылып торган бер яхшы як барлыгын — маңгайныңмы, авызныңмы, кулларның¬ мы чибәр икәнен сизсәләр, һәммә кешенең күзенә иң элек шул агзалар ташлана дип, бөтен кеше кинәт берта- выштан: «Карагызчы, карагызчы, нинди гүзәл борын, яки нинди соклангыч, дөрес килгән маңгай!» дип шулар турында гына сөйли башлар дип уйлыйлар. Ә инде иң¬ башлары чибәр булган хатын-кызлар, бөтен егетләр шул иңбашларга гына сокланачак дип, үтеп киткән саен: «Ах, иңбашлары нинди гүзәл моның», дип кенә торачак, бит¬ кә, чәчләргә, борынга, маңгайга хәтта күз дә төшермәя¬ чәк, төшерсә дә ниндидер әһәмиятсез нәрсәгә караган шикелле генә караячак дип ышаналар. Менә шулай уй¬ 180
лыйлар кайбер дамалар. Биредә дә һәрбер дама танцы вакытында мөмкин кадәр соклангычрак булырга, үзендә булган иң яхшы якларны бөтен тулылыгы белән күрсә¬ тергә карар бирде. Почтмейстерша вальс танцевать ит¬ кәндә башын шундый моңлы итеп кырын салды ки, аңарда чынлап та ниндидер фәрештә кыяфәте сизелә иде. Сөйкемле генә икенче бер дама, гәрчә бөтенләй дә танцевать итү теләге белән килмәгән булса да, үзенең әйтүенчә, уң аягының сәламәтлеге китү сәбәпле, ягъни борчак хәтле генә бернәрсә чыгу нәтиҗәсендә, бәрхет итек киеп килергә мәҗбүр булса да, хәтта ул да чыда¬ мады, почтмейстерша борынын бик нык чөймәсен әле дип, бәрхет итек кигән килеш берничә круг танцевать итеп чыкты. Ләкин болар берсе дә Чичиковка һичбер көтелгәнчә тәэсир итмәделәр. Дамалар әйләнгән түгәрәккә ул хәтта күз дә салмады, бәлки, аяк очларына гына басып, кеше¬ ләрнең башлары ашасыннан, бертуктаусыз әлеге күңел¬ ле блондинканы эзләде; чүгәләп тә бакты, иңбашлар, аркалар арасыннан карый торгач, ахырда тапты: кыз үзенең анасы янында, башына мәһабәт булып селкенеп торган ниндидер шәрык чалмасы кигән, каурый кадаган анасы янында, утырып тора иде. Чичиков аларны, әйтер¬ сең, штурм белән алырга теләде; язгы настроение тәэсир иттеме, әллә аны берәрсе арттан этәрдеме, ләкин ул, бер¬ нигә карамыйча, кискенлек белән алга гына омтылды; откупщик аның килеп бәрелүеннән чак кына егылып кит¬ мәде, ярый әле, бер аягы белән нык терәлеп калды, югыйсә, үзе белән бергә һичшиксез бөтен бер рәтне ек¬ кан булыр иде; почтмейстер да тайпылып кына калды, һәм ул Чичиковка яхшы ук үткен ирония катыш гаҗәп¬ ләнү белән карады, ләкин Чичиков аларга күз салмады; ул бары тик еракта блондинканы гына, кулларына озын перчаткалар киеп, һичшиксез биергә, паркет буйлап очарга ярсып тора торган кызны гына күрде. Ләкин анда дүрт пар котырып мазурка танцевать итә, үкчәләр идән¬ не җимерергә җитешәләр, ә армейский штабс-капитан бөтен җаны белән, бөтен тәне белән, куллары һәм аяк¬ лары белән тырыша, һичкемнең хәтта төшенә дә кермә¬ гән фигуралар ясый иде. Чичиков, аларның үкчәләренә бәрелә язып, туп-туры губернаторша һәм аның кызы утырган җиргә юнәлде. Ләкин шулай да ул алар янына бик кыюсыз барып туктады, дәртләнеп һәм франтларча 181
вак-вак атламады, хәтта беркадәр каушап та калды, бө¬ тен хәрәкәтләрендә ниндидер уңайсызлык сизелде. Безнең геройның йөрәгендә чынлап та мәхәббәт уян¬ дымы, — өзеп кенә әйтеп булмый,— хәтта бу төрдәге,, ягъни артык юан да, бик үк нечкә дә булмаган әфәнде¬ ләрнең мәхәббәткә сәләтле булулары шик тә тудыра, лә¬ кин шулай да булса биредә ниндидер гаҗәп, Чичиков үзе дә төшенә алмаган ниндидер бер нәрсә бар иде: со¬ ңыннан аның үзенең мәгънә бирүенчә, бөтен бал, андагы барлык шау-шу берничә минутка аңа кайдадыр еракта кебек тоелды; скрипкалар, трубалар кайдадыр таулар аръягында яңгырадылар, бөтен нәрсә, өстән-өстән генә башкарылган кыр картинасы төсле, томанга чорналды. Әнә шул ашык-пошык башкарылган томанлы кыр кар¬ тинасыннан ачык һәм тәмамланган булып бары тик әлеге чибәр блондинканың нәфис чырае гына: аның түгәрәклә¬ неп килгән йөзе, укуны тәмам иткән беренче айларда институткаларга гына хас нечкә, бик тә нечкә биле, анык ниндидер саф сызыклар рәвешендәге яшь, зифа агза- ларын җиңел генә, килешле генә кысып торган ак, ләкин простой дип әйтерлек күлмәге генә күренде. Аның бөтен гәүдәсе бик оста итеп фил сөягеннән кырып эшләнгән ниндидер уенчыкка охшагандай тоела; томанлы һәм төс¬ сез халык төркеме арасында ап-ак булып бары ул гына күренә, көМеш судай үтә күренеп, кояштай якты булып ул гына беленә иде. Дөньяда шундый хәлләр булгалый, күрәсең, Чичи¬ ков ише кешеләр дә гомерләрендә берничә минутка ша¬ гыйрьгә әвереләләр, күрәсең, шулай да шагыйрь дигән сүз артыграк булырдыр, һәрхәлдә, ул үзен ничектер тә¬ мам яшь егет итеп, хәтта гусар итебрәк хис итте. Алар янында буш урындык күреп, ул тиз генә аңа барып утыр¬ ды. Башта сүз ябышмый торды. Ләкин соңрак эш җай¬ ланды, ул хәтта кыюлана да башлады, ләкин... биредә, кызганычка каршы, шуны әйтеп узарга кирәк, ягъни кү¬ ренекле генә урын биләүче дәрәҗәле генә кешеләрнең дә, дамалар белән сөйләшүгә килгәндә, телләре ничектер авыррак әйләнүчән була; моңа поручик әфәнделәр һәм гомумән капитан чиныннан түбән офицерлар бик оста булалар. Ничек итә торганнардыр, хода белсен: болай караганда бик үк хикмәтле сүзләр дә сөйләмиләр төсле, ә инде кызлары буылып-буылып көлеп кенә утыралар; ә статский советниклар, алла белсен ңиләр сөйләп бетер¬ 182
миләр: алар я Россиянен, гаять зур дәүләт икәнлеге ту¬ рында сөйлиләр, яисә һичшиксез тапкыр уйланылган, тик котчыккыч дәрәҗәдә китап исе аңкытып торган берәр комплимент яудыралар; әгәр инде бер-бер кызык нәрсә турында сөйләсәләр, утырдаш кызларына караганда,, күбрәк үзләре көләләр. Без моны биредә шуңа әйтеп үтә¬ без, чөнки безнең герой сөйләгән вакытта блондинканың ни өчен авыз ачып, иснәп утырганлыгын укучы белеп то¬ рырга тиеш. Хәлбуки герой үзе моны бөтенләй дә сиз¬ мәде; ул әллә никадәр күңелле әйберләр сөйләде, тик бу әй¬ берләрне ул мондый чакларда башка урыннарда да кабат- кабат сөйләгән иде инде, мәсәлән, Сембер губернасында ул аларны Софрон Иванович Беспечныйның Аделаида Софроновна атлы кызына һәм Марья Гавриловна, Алек¬ сандра Гавриловна, Адельгейда Гавриловна атлы каен сеңелләренә сөйләгән иде; Рязань губернасында Федор Федорович Перекроевта; Пенза губернасында Фрол Ва¬ сильевич Победоносныйда, Победоносныйның туганы Пётр Васильевичта, ягъни аның балдызы Катерина Ми¬ хайловна алдында һәм аның апасының баласының кыз¬ лары Роза Федоровна белән Эмилия Федоровнага сөй¬ ләгән иде; Вятка губернасында Пётр Варсонофьевичта, аның балдызы Пелагея Егоровнага, аның туганының кызы София Ростиславнага һәм аның үги сеңелләре София Александровна белән Маклатура Александров- нага сөйләгән иде. Чичиковның мондый мөгамәләсе дамаларга бөтенләй дә ошамады. Аларның берсе, шуны сиздерер өчен, юри аның алдыннан узып китте, хәтта үзенең күлмәк итәген¬ дәге юан рулосы белән шактый саксыз итеп блондинкага кагылып та узды, җитмәсә, иңбашларында җилфердәгән шарфын нидер кыландырды да аның очы блондинканың нәкъ битен сыдырып алды; шул ук вакытта Чичиковның артында торган бер даманың авызыннан миләүшә исе белән берлектә яхшы ук чәнечкеле һәм агулы сүзләр дә бөркелде. Ләкин Чичиков әллә инде чынлап та ишетмә¬ де, әллә юри ишетмәгәнгә салышты, шулай да, ничек кенә булмасын, бу яхшы түгел иде; нигә дисәң, дамалар¬ ның фикере белән хисаплашмау ярамый; шуның өчен Чичиков үкенде үкенүен, ләкин соңыннан гына шул, эш үткән иде инде. Дамаларның күбесенең йөзенә, бик тә урынлы була¬ рак, ачу чыкты. Әлеге җәмәгать арасында Чичиковның 183-
дәрәҗәсе ничек кенә зур булмасын, ул ничек кенә мил¬ лионщик булып саналмасын, йөзендә дә мәһабәтлек, хәт¬ та-ничектер Марска охшаганлык, хәрби кешеләргә охша¬ ганлык ничек кенә сизелмәсен, ләкин шулай да дамалар тарафыннан нинди генә кешегә карата да гафу ителми торган нәрсәләр була, менә шул чагында инде чыдап кына тор! Хатын-кызлар характер ягыннан ирләргә ка¬ раганда ничек кенә йомшак, көчсез булмасын, ләкин шундый хәлләр була ки, алар кисәк кенә ирләрдән ка¬ тырак булып китү генә түгел, ә дөньядагы бөтен нәрсә¬ ләрдән дә катырак булып киткәлиләр. Чичиков тарафын¬ нан үзе дә сизмәстән диярлек эшләнгән илтифатсыз¬ лык — урындык өчен бер-берсен дошман күрү дәрәҗә¬ сенә җиткән дамалар арасында татулык тудырды. Чичи¬ ковның искәрмәстән генә әйтеп ташлаган ниндидер коры һәм гади генә сүзләрендә кадаулы ишарәләр таптылар. Бәла өстенә бәла дигәндәй, өстәвенә тагы ниндидер бер егет танцевать итүчеләр турында шул арада көлке бәет тә әвәләп алган (билгеле инде, губерна шәһәрендәге бал¬ лар ансыз булмый),— аны да, Чичиков эшедер дип, анын өстенә аудардылар. Ачу үскәннән үсте, дамалар почмак саен аның турында иң күңелсез сүзләр сөйли башлады¬ лар; ә инде мескен институтка тәмам эштән чыгарылып ташланды, аның хөкем карарына әллә кайчан кул куел¬ ган иде инде. Шул арада безнең геройны күңелсездән дә күңелсез¬ рәк булган бернәрсә көтә иде: менә ул төрле вакытта бу¬ лып узган төрле-төрле вакыйгаларны блондинкага, анын йокымсыравына да карамастан, сөйләп, хәтта грек фило¬ софы Диогенга да кагылып кына торганда — арткы бүл¬ мәдән Ноздрев күренде. Буфеттан атылып чыктымы, әллә югыйсә кечкенәрәк яшел гостиныйдан, гадәти вист¬ ка караганда бераз кызурак темп белән карта уйнаган җирдән чыктымы, үз ихтыяры беләнме, әллә төрткәләп чыгардылармы,— һәрхәлдә ул шат һәм кәефле иде; ул бер кулы белән прокурорны култыклап алган, һәм инде аны шактый вакыт өстерәп йөрткән иде булса кирәк, чөнки мескен прокурор, үзенең куе кашларын төрле якка йөрткәләп, болай дусларча култыклашып сәяхәт кылу¬ дан ничек тә котылу җаен эзләгәнгә охшый иде. Чынлап та бу сәяхәт түзәрлек кенә түгел, чөнки Ноздрев, яхшы ук кына ром катыштырып, ике чынаяк чәй эчкән дә, кыю¬ ланып, котчыккыч ялганлаша иде. Чичиков аны ерактан 484
ук күреп, хәтта корбанга барырга, ягъни күпләрнең йөрәген яндырган үз урынын калдырырга һәм мөмкин кадәр тизрәк күздән югалырга карар бирде; бу очрашу аңа бер генә яхшылык та китермәячәк иде. Ләкин, үч иткәндәй, шул вакытта гына губернатор килеп чыкты да, Павел Ивановичны очратканлыгына гадәттән тыш шат¬ лык белдереп, аны туктатып, хатын-кызларның мәхәб¬ бәте озакка барамы, юкмы дигән мәсьәләдә үзе белән ике дама арасында чыккан бәхәскә аның судья булуын үтенде; ул арада инде Ноздрев Чичиковны күреп тә алды һәм туп-туры аның каршысына килде. «А, нихәл, Херсон алпавыты!» дип кычкырды ул, ә үзе, шаркылдап, үзенең язгы розадай алсу, яшь яңакла¬ рын калтыратып көлде: «Я, үле җаннарны күп җый¬ дыңмы?» дип, шунда ук губернаторга карап сөйли баш¬ лады: «Сез бит, ваше превосходительство, белмисез, ул бит үле җаннар җыеп йөри! Билләһи менә! Кара әле, Чичиков! Син бит, мин моны сиңа дус итеп әйтәм, биредә без барыбыз да синең дусларың, менә его превосходи¬ тельство да биредә, мин булсам, сине асар идем, биллә¬ һи, асар идем!» Чичиков кайда утырганын да белмәде. «Ышанырсызмы, ваше превосходительство», дип Ноздрев тагын дәвам итте:.«аның: үле җаннарыңны сат миңа, дигән сүзен ишеткәч, көлеп үлә яздым. Бирегә килсәм, өч миллионлык крестьян сатып алган, күчереп алып китә икән диләр: күчерә имеш! үле җаннар сату¬ лашты бит соң ул минем белән. Кара әле, Чичиков, хай¬ ван бит син, билләһи, хайван, менә его превосходитель¬ ство да биредә, шулай түгелме, прокурор?» Ләкин прокурор да, Чичиков та, хәтта губернатор да шундый аптырадылар, хәтта ни дип җавап бирергә сүз дә тапмадылар, ә Ноздрев, бернигә дә игътибар итмәс¬ тән, ярым исерек хәлендә яра бирде: «Юк инде, син ту¬ ган, син, син... ни өчен үле җаннар җыеп йөргәнлегеңне белми торып, яныңнан китәчәгем юк. Кара әле, Чичиков, оят бит сиңа, билләһи, оят, синең бит, үзең беләсең, мин¬ нән башка яхшы дусың юк. Менә его превосходительство да биредә, шулай түгелме, прокурор? Сез, ваше превос¬ ходительство, безнең бер-беребезгә ничек якын икәнле¬ гебезгә ышанмассыз да, әйтик, менә мин шушында басып торам, ә сез, тотасыз да, миннән сорыйсыз: Ноздрев! на¬ мус белән генә әйт әле, сиңа кем кадерлерәк, туган әтиең¬ 185-
ме, әллә Чичиковмы? дисез. Билләһи дип әйтәм, Чичиков кадерлерәк... Кил әле, җанкисәгем, үзеңә бер безе1 ябыштырыймчы. Сез инде, ваше превосходительство, ми¬ ңа аны бер үбеп алырга рөхсәт итегез. Шулай, Чичиков, каршы торма инде, син, ап-ак бит алмаңа әйбәт кенә бер безе ябыштырып алыйм инде булмаса!» Ноздревны бе- зеләре белән бергә бик каты төртеп җибәрделәр, ул чак кына тәгәрәми калды: барсы да аның яныннан читкә тай¬ пылды, аның сүзен тыңламас булды; ләкин шулай да үле җаннар җыеп йөрү турындагы сүзләр тамак төбе белән кычкырып, шаркылдап көлеп әйтелгән, шуңа күрә ул ■сүзләр хәтта бүлмәнең иң ерак почмакларындагы кеше¬ ләрнең дә игътибарын тартып өлгергән иде. Бу яңалык шундый гаҗәп тоелды ки, барсы да агач кебек катып калды, йөзләргә ниндидер мәгънәсез бер сорау төсе чык¬ ты. Чичиков күп кенә дамаларның ниндидер усал, зәһәр¬ ле елмаю белән күз кысышып алуларын сизде, ә кайбе- рәүләренең йөзендә ниндидер икеләнгәнлек күренде, бу исә уңайсызлануны тагын да көчәйтте. Дөрес, Ноздрев¬ ның чеп-чи ялганчы икәнлеге һәркемгә билгеле, аңардан җыен мәгънәсез сүзләр ишетү бөтенләй дә гаҗәп нәрсә түгел иде, ләкин бәндә дигәнең, чынлап менә, хәтта тө¬ шенү дә читен, әллә ничегрәк яратылган: берәр яңалык ишеттеме, кирәгем исә, әллә нинди әшәке ялган булсын, ул аны, һичшиксез, башка берәр бәндәгә сөйли, бүтән исәп белән түгел икән, һич булмаса: «Күрче, нинди ялган •сүзләр тараталар!» дип әйтү өчен сөйли, ә тегесе, кола¬ гын салып, рәхәтләнеп тыңлап тора, дөрес, соңыннан: «Әйе, бу бөтенләй ялган хәбәр шул, моны тыңлап та то¬ расы юк!» дип әйтә-әйтүен, ләкин үзе шунда ук өченче бер бәндәне эзләргә китә, хәбәрне аңа сөйләргә, соңын¬ нан бергәләп: «Нинди әшәке ялган!» дип, чын күңелдән ризасызлык белдерергә ашыга. Хәбәр шулай итеп, һич¬ шиксез, бөтен шәһәрне әйләнеп чыга, бәндәләрнең бө¬ тенесе аны, һичшиксез, туйганчы сөйли дә, соңыннан аның колак салып, телгә алып торырга лаек түгел икән¬ леген икърар итә. Менә шушы мәгънәсез тоелган вакыйга безнең герой¬ ның кәефен яхшы ук чуалтып ташлады. Юләр кешенең сүзе, ничек кенә мәгънәсез булмасын, акыллы кешене 1 1 Безе — үбү. 186
уңайсыз хәлдә калдыру өчен кайчагында җитә кала. Чи¬ чиков үзен уңайсыз, читен хәлдә итеп сизә башлады; әйтерсең, ялт иттереп чистартылган итек белән кинәт кенә пычрак һәм сасы чокырга басты, кыскасы, начар инде, гаять начар! Ул бу турыда уйламаска азапланып кара¬ ды, андый уйларны башыннан чыгарып ташларга, хо¬ зурланырга тырышты, вист уйнарга утырды, ләкин эш җайланмады, чалыш көпчәк шикелле барды: ике тап¬ кыр кеше мастена йөрде, өченче тапкыр сукмыйлар дигән кагыйдәне онытып, бар көче белән сугарга кизәнде, һәм юләрләнеп, үзе салган картаны япты. Председатель шундый яхшы уйный торган, уенның бөтен нечкәлеклә¬ рен дип әйтерлек белә торган Павел Ивановичның мон¬ дый ялгышлар ычкындыруын һич кенә дә аңлый алмады, ул хәтта Чичиковның пиковый королен сугып алу хәленә килеп җитте, ә бит, үз сүзләре белән әйткәндә, бу карта Чичиковның алла урынына күрә торган ышанычлы кар¬ тасы иде. Сүз дә юк, почтмейстер белән председатель, хәтта полицеймейстер да безнең геройны, билгеле инде, шаяртып утырдылар: әллә бу берәрсенә гашыйк бул¬ ганмы соң, күренеп үк тора, Павел Ивановичның йөрәге бераз аксый, һәм без аның кем тарафыннан яраланганын да беләбез, дип сөйләнделәр; ләкин, Чичиков ничек кенә көләргә, шаян сүзләр сөйләргә тырышмасын, болар бер¬ се дә аны юата алмадылар. Ужин вакытында да ул иркенләп, җәелеп утыра алмады, югыйсә табындагы ха¬ лык сөйкемле һәм Ноздрев та инде күптән сөреп чыга¬ рылды, чөнки аның артык скандал чыгара башлавын ахырда хәтта дамалар үзләре дә сизә башладылар. Ко- тильонның1 кызган чагында гына ул, идәнгә утырды да, танцевать итүчеләрнең итәкләренә тотына башлады, бу инде, дамаларның үз сүзе белән әйткәндә, бернигә дә ярый торган эш түгел иде. Ужин бик тә күңелле иде, өчәр катлы шәмдәлләр, чәчәкләр, конфетлар, бутылкалар кар- ’ шысында җемелдәгән йөзләрнең һәммәсенә чын мәгъ¬ нәсе белән канәгать төс чыккан иде. Офицерлар, дама¬ лар, фраклар һәммәсе хәтта күңел болгатыр дәрәҗәдә сөйкемле булып китте. Ирләр, әледән-әле урындыкла¬ рыннан сикереп торып, официантлар кулындагы блюдо- ларны алырга, аларны гадәттән тыш җитезлек белән да- 1 1 Котильон — борынгы танец. 187
маларга тәкъдим итәргә ашыктылар. Бер полковник бер дамага соуслы тәлинкәне үзенең ялан шпагасы очы бе¬ лән күтәреп алып бирде. Чичиков тирәсендә утырган шак¬ тый олы яшьтәге ирләр, эшлекле сүзләргә балык яки ит катыштырып һәм аны горчицага котчыккыч рәвештә нык манып, кычкырып бәхәсләштеләр, мондый бәхәсләргә Чичиков һәрвакыт катнаша торган иде; ләкин хәзер ул ниндидер арыган яки ерак сәфәр йөреп ватылган кеше¬ гә, башына берни дә керми, бернигә дә катнашырга хәле калмаган кешегә охшый иде. Ул хәтта ужин тәмам бул¬ ганны да көтмәде, гадәттәге вакытыннан әллә никадәр элегрәк, кайтып та китте. Анда да, ягъни укучыларга таныш булган, уртадагы ишек турысына комод куелып, почмакларыннан кайчак¬ ларда тараканнар карашып тора торган бүлмәдә дә, аның уйлары һәм җаны тынмады, алар, аның утырган креслосы шикелле үк, һаман да тынычсызланып торды¬ лар. Аның йөрәген күңелсезлек, буталчыклык басты, анда ниндидер авыр бушлык урнашты. «Шайтан алсачы шушы балларны уйлап чыгарган кешеләрнең һәммәсен!> дип сөйләнде ул ачуланып. «Тапканнар шатланыр нәр¬ сә! Губернада ачлык, кыйммәтчелек, ә алар бал артын¬ нан чабалар! Я инде: хатын-кыз чүпрәгенә ничек төрен¬ гәннәр! Кайберәүләр өсләренә мең сумлык күлмәк кигәннәр дә — харап имеш! Ә бит һәммәсе крестьяннар¬ дан җыелган оброк исәбенә, аннан да бигрәк — безнең кебек намуслы кешеләр исәбенә эшләнә. Ә менә ни өчен взятка алабыз да ни өчен намуссызланабыз? Чөнки ха¬ тынга шәл яисә, ничек диләр соң әле чәнчелгерене, нин¬ дидер роброннар 1 алып бирергә кирәк. Ә ни өчен? берәр нинди өстерәлчек Сидоровна: почтмейстершаның күлмә¬ ге яхшырак иде, дип әйтмәсен өчен,— менә шуның өчен сал инде мең сумны суга. Бал, бал дип, күңеллелек! дип кычкыралар, дөресен генә әйткәндә, чүп ул бал, рус ке¬ шесенең рухына да, табигатенә дә килешми, шайтан бел¬ сен, нәрсәгә охшый торгандыр: буй үстергән, балигъ бул¬ ган ир кеше, шайтан төсле йолкынып, баштанаяк кап- кара, тап-тар кием киеп сикереп чыксын да, аягы белән тыпырдарга тотынсын, имеш. Кайберсе бит әле хәтта парлап танцевать иткән килеш икенче берәү белән бик 1 1 Роброн — кулмәк. 188
кирәкле эш турында сөйләшкән була, ә аякларына ка¬ расаң, кәҗә тәкәсе диярсең, уңга-сулга сыздый да быз- дый... һәммәсе маймыллыктан, маймыллыктан килә! Французлар кырык яшьтә дә унбиш яшь чагындагы ба¬ лалыкны ташламыйлар, диең дә, алар артыннан ку имеш! Чынлап менә... һәрбер балдан соң үзеңне ниндидер гөнаһ эшләгән кебек сизәсең; ул турыда хәтта искә төшерәсе дә килми. Светский кеше белән сөйләшкәннән соң башта ичмасам бер генә нәрсә калсачы: ул сиңа әллә ниләр сөй¬ ләп бетерә, өстән-өстән барсына да кагыла, китаптан җыештырган бизәкле, матур сүзләрнең барсын да сөйли, ә башта ичмасам берәр нәрсә калса икән, менә шуннан соң инде әйтәсең: күп түгел, ә бары үз эшен генә белгән, ләкин аны нык үзләштергән тәҗрибәле гади бер купец белән сөйләшү — мондый шалтыравыкларга караганда күп яхшы, дисең. Я инде аңардан, ул баллардан, нинди файда алмак кирәк? Менә, әйтик, әгәр нинди дә булса берәр язучы барлык шушы күренешләрне, нәкъ шунда- гыча тасвирлап күрсәтергә теләсә? Ләкин китапта да ул әле барыбер шул чынбарлыктагы шикелле рәтсез чыга¬ чак. Нинди китап бу: әхлаклымы, әхлаксызмы? Шайтан белсен, нәрсәдер шунда! диярсең дә, төкереп, китабыңны ябып та куярсың». Чичиков балларга гомумән менә шу¬ лай начар бәя бирде; ләкин биредә бу кадәр ачуны чы¬ гарырлык башка сәбәп бар1 иде булса кирәк. Иң нык әр¬ неткән нәрсә бал түгел, ә шушындый хәлгә төшү, бөтен кеше алдында, алла белсен, әллә кем булып, ниндидер сәер, шикле роль уйнаган кеше булып күренү вакыйгасы булды. Дөрес, акыл беләнрәк уйлаганнан соң, ул болар- ның һәммәсенең юк нәрсә икәнен, бигрәк тә хәзер, ягъни эшнең иң зур өлеше тиешенчә эшләнгәннән соң, юләр сүзләрнең бер әһәмияте дә булмаячагын күрде. Ләкин кеше дигәнең сәер бит ул: моңа хәтле Чичиков кемнәрне санга сукмый килгән булса, кемнәргә начар бәя биреп, аларның ыгы-зыгы килүен, кием-салымын хөкем иткән булса, хәзер ул нәкъ шул кешеләрнең аны сөймәүләренә котчыккыч ачуланды. Мәсьәләгә яхшылап төшенгәннән соң, ул, моның болай булуына беркадәр үзе дә сәбәпче икәнен күреп, бигрәк тә пошынды. Шулай булса да үзенә ачуланмады, һәм моның өчен ул, әлбәттә, хаклы иде. Безнең барыбызда да үзебезне бераз кызгану шикелле кечкенә бер кимчелек бар, без үзебезнең ачуыбызны ни¬ чек тә булса икенче берәр якыныбызга өяргә тырышабыз, 189
мәсәлән, хезмәтчебезгә, үз кул астыбызда хезмәт итә- торган һәм шул вакыт бик җайлы туры килгән берәр чи¬ новникка, хатынга яки һич булмаса урындыкка аудара¬ быз, урындык исә, шайтан белсен, әллә кайларга, ишек төпләренә хәтле тибеп очырыла, хәтта тоткасы яки арка¬ сы да кубып төшә, белсен әйдә ачуның ни икәнен. Шу¬ ның шикелле үк, Чичиков та тиз арада үз якынын табып, эчендәге барлык әрнүне аның җилкәсенә өйде. Бу кеше Ноздрев иде. Әйтәсе дә юк, Чичиков аны һәрьяклап эттән алып эткә салды, мондый көнгә нинди дә булса мут ста¬ роста яисә ямщик кына төшсә төшәр, анда да әле күп йөргән, күпне күргән берәр капитан яки генерал кулына эләксә генә, ягъни әнә шундый генерал гына, классик бу¬ лып әверелгән бик күп таныш сүзләр өстенә әллә никадәр ят сүзләр, хас үзе генә уйлап чыгарган сүзләр кулланыр. Ноздревның бөтен нәсел-нәсәбенең асты-өскә китерелде, аның фамилиясендәге күп кенә членнар, яшеннән алып картына хәтле, бик нык җәбер күрде. Чичиков, башындагы уйлар белән борчылган, йокысы качкан хәлдә, Ноздревны, аның бөтен нәселен тырышып- тырышып сыйлап, үзенең каты креслосында озак утыр¬ ды, каршыда янган шәмнең филтәсе күптән инде кара күмергә әйләнгән, ул минут саен сүнәргә тора, тәрәзәдән караган сукыр, караңгы төн дә инде якынаеп килгән таң¬ нан зәңгәрләнергә хәзерләнгән, еракта әтәчләр дә кыч¬ кырыша башлаган, тик, ихтимал, менә шул тәмам йокыга талган шәһәрнең берәр җирендә нинди дә булса берәр мескен бәндә генә, өстенә фризовый шинель кигән, дәрә¬ җәсе дә, чины да мәгълүм булмаган, бары тик шау-шулы рус халкы тарафыннан артык нык тапталган юлны гына белә торган мескен чиновник кына интегеп йөргән арада, менә шул вакытта шәһәрнең икенче башында бер вакый¬ га булып ята, ул исә безнең геройның күңелсез хәлен та¬ гын да күңелсезләндерергә хәзерләнә иде. Шәһәрнең ерак урамнары, караңгы тыкрыклары буйлап, дөбердәп, гаять сәер бер экипаж килә, аңа ни дип тә исем бирерлек тү¬ гел, тарантаска да, коляскага да, бричкага да охшама¬ ган, бәлки көпчәкләр өстенә утыртылган олы корсаклы карбызны хәтерләтә иде. Карбызның яңаклары, ягъни кайчандыр сары буяуга буялган булган ишекләре, бик начар ябылалар, чөнки җеп белән генә чорнаштырган тоткалар, тупсалар гаять мөшкел хәлдә иделәр. Карбыз¬ ның эченә, янчык, уклау формасында һәртөрле мендәр¬ 190
ләр, капчык-капчык икмәк, күмәч, пәрәмәч, печенье, за¬ варной крендельләр төяп тутырылган. Тавык бәлеше бе¬ лән тозлы бәлешнең башлары хәтта өскә калкып чыккан иде. Арттагы утыргычка лакей кыяфәтлерәк бер кеше утырган, өстендә йорт киндереннән тегелгән куртка, са- кал-мыек кырылмаган, чәчкә чал керә башлаган, кыска¬ сы, «малай» дип йөртелә торган бер бәндә иде ул. Дөбер¬ дәү, тимер тоткалардан, тутыккан винтлардан чыккан тавыш шәһәрнең икенче башындагы будочникны йокы¬ дан уятты, ул, сөңгесен күтәрде дә, йокылы-уяулы ки¬ леш, бөтен көченә: кем килә? дип кычкырды, ләкин бер¬ кемнең дә килмәгәнен, бәлки еракта арба гына шылты¬ раганлыкны аңлагач, якасыннан ниндидер җәнлек тотып алып, фонарь яктысына килде дә, тырнак өстенә салып,, аңа шул минутта ук үлем җәзасы бирде. Шуннан соң,, сөңгесен куеп, үзенең рыцарьлык уставы буенча тагын йоклап китте. Атлар әледән-әле тезләнәләр, чөнки дага¬ сыз иделәр, өстәвенә шәһәрнең таш мостовойлары белән алар аз таныш иделәр булса кирәк. Повозка урамнан- урамга берничә тапкыр борылганнан соң, ахырда, Нико¬ ла на Недотычках исемле кечерәк кенә чиркәү яныннан үтеп, караңгы тыкрыкка керде дә, протопоп хатынының капкасы алдына барып туктады. Повозкадан — башына яулык бәйләгән, өстенә сырма фуфайка кигән бер кыз төште һәм, ирләрдәй каты итеп, ике куллап капканы төя башлады (киндер курткалы «малайны» соңыннан гына аягыннан өстерәп төшерделәр, чөнки ул үлеп йоклаган иде). Этләр өрә башлады, ахырда капка ачылып, килбәт¬ сез повозканы көч-хәл белән генә үз эченә тартып алды. Повозка һәртөрле чоланнар, тавык кетәкләре, утыннар белән тулган кысан ишек алдына керде; повозкадан бер барыня төште: бу барыня — алпавыт, коллежская секре¬ тарша Коробочка иде. Карчык, безнең герой киткәннән соң, бу мине алдап китмәдеме икән дип, гаять борчылды, өч төн рәттән йоклый алмады, ахырда, атларның дага¬ сыз булуына карамастан, шәһәргә барырга карар кылды, үле җаннарның ни бәядән йөргәнлеген анда, мөгаен, бе¬ ләләр булыр, югыйсә мин, алла сакласын, ихтимал, юк бәягә сатып отылганмындыр, дип уйлады. Аның килүе нинди нәтиҗә китереп чыгарганлыгын укучы ике дама¬ ның үзара яшертен генә сөйләшүеннән беләчәк. Ул дама¬ ларның сүзләре... юк, аларның сүзләре киләсе бүлеккә калсын булмаса. 191
IX Б ҮЛЕК Вакыт бик иртә, N шәһәрендә визит өчен билгеләнгән вакыттан да иртәрәк иде әле; мезонинлы, зәңгәр колон¬ налы саргылт агач йортның ишегеннән — өстенә шак¬ маклы һәм бик купшы клок1 кигән бер дама атылып чыкты; аның артыннан лакей ияргән, анысының өстендә кат-кат якалы шинель, башында алтын укалы, ялтырап торган түгәрәк шляпа иде. Дама шул минутта ук, гадәт¬ тән тыш бер ашыгычлык белән, шунда торган коляскага атылып кереп тә китте. Лакей ишекне бик тиз шап итеп япты, асылма баскычны кайтарып салды да, колясканың артындагы каешка тотынып алып, кучерга: киттек! дип кычкырды. Дама әле генә ишеткән яңа хәбәрне алып ба¬ ра һәм аны тизрәк илтеп җиткерү өчен үләр чиккә җитеп яна иде. Ул минут саен тәрәзәдән карады, ләкин, үке¬ нечкә каршы, әле һаман юлның яртысы гына үтелгән иде. һәрбер йорт аңа гадәттәгегә караганда озынрак бу¬ лып күренде; тар гына тәрәзәле, ак таш богодельня2 ту¬ рысыннан, әйтерсең, бер ел үтелде, ахырда ул түзә ал¬ мады: «Очы-кырые да юк бит, каһәр суккыры йортның!» дип куйды. Кучер да ике тапкыр шелтә алырга өлгерде: «Тизрәк, тизрәк, Андрюша! син бүген түзә алмаслык озак мыштырдыйсың!» Ахырда барып җиттеләр. Коляс¬ ка бер этажлы соргылт агач йорт каршысына туктады; йортның тәрәзә башлары ак барельефлар белән бизәл¬ гән, тәрәзә каршысында биек агач рәшәткә һәм тар гына бакча, ул бакчадагы нәзек агачлар исә, гомерлек тузанга манчылып, ап-ак булганнар иде. Тәрәзә төпләрендә чүл¬ мәкле гөлләр, кояшка кызынып йоклаган кечкенә ике эт күренә, читлектә, борыны белән боҗрага асылынып, ту¬ тый кош тирбәлә иде. Бу йортта коляскада килгән дама¬ ның җан дусты яши иде. Ләкин автор бу ике даманы ни дип атау мәсьәләсендә гадәттән тыш авырсына, электәге шикелле ачуланмагайлары дип курка. Уйлап чыгарган фамилия белән атау янә куркыныч. Нинди генә исем уй¬ лап тапма, безнең чиксез зур дәүләтебезнең нинди дә булса бер почмагында шул исемдә нинди дә булса берәр кеше һичшиксез табылачак һәм, әлбәттә, үләр чиккә җи¬ теп ачуланачак, боларның һәммәсен белү өчен автор сиз¬ 1 Клок — плащсымак тышкы кием. * Богодельня — хезмәткә яраксыз карт-корылар, инвалид¬ лар * *орты. 192
дерми генә бирегә үзе килеп йөрде, ул үзе менә шундый- рак кеше, өстенә шундыйрак толып кия, әнә теге Агра¬ фена Ивановнага кереп йөри, фәлән төрле ашлар ярата, дип сөйләп йөриячәк. Ә инде чины белән атау, алла сак¬ ласын, аннан да куркынычрак. Хәзер бездә барлык чин¬ нар, сословиеләр шул кадәр үртәлгәннәр, китапта чыккан һәрбер исем аларга шәхес булып тоела: һаваларның, то¬ рышы шулай, күрәсең. Бер шәһәрдә бер юләр кеше бар дидеңме, җитә кала; 'бу инде шәхес, янәсе: күркәм генә кыяфәтле бер әфәнде кинәт сикереп тора да: мин дә ке¬ ше, димәк, мин дә юләр булып чыгам, дип кычкыра, кыскасы, мәсьәләне минут эчендә аңлап ала. Менә шуңа күрә, әле санаган шул күңелсезлекләр булмасын өчен, бу йортта яшәүче даманы без, N шәһәренең үзендә дә бертавыштан дип әйтерлек атап йөртелгәнчә, һәр яктан сөйкемле дама дип атарбыз. Бу исемне ул законлы ка¬ занды, чөнки, соң дәрәҗәдә сөйкемле булу өчен ул, чын¬ лап та, бернәрсәсен дә кызганмады. Дөрес, әлбәттә, бу сөйкемлелектә вакыт-вакыт хатыннар характерының ух нинди чая яклары күренеп китә, һәрбер ягымлы сүздә ух нинди чәнечке сизелә иде югыйсә! ә инде берәрсе бер-бер нәрсәдә аңардан уздырып җибәрергә уйласа, ул кешегә карата аның йөрәгендә, алла сакласын, ниләр генә кай¬ намый иде. Ләкин болар, һәммәсе губерна шәһәрендә булырга мөмкин булган иң нечкә әдәплелек пәрдәсе бе¬ лән капланган иде. Аның һәрбер хәрәкәте зәвык белән башкарыла, ул хәтта шигырь ярата, хәтта кайчакларда башын уйчан кыяфәттә кыңгыр сала белә, аның һәр як¬ тан сөйкемле дама булучылыгына, чынлап та, һәркем ку¬ шыла иде. Икенчесе, ягъни коляскада килгән дама, ха¬ рактеры ягыннан ул кадәр ук катлаулы түгел иде, шуңа күрә без аны: болай гына сөйкемле дама дип атарбыз. Кунакның килүе — кояшта кызынып йоклаган кечкенә этләрне: әледән-әле үз йонына үзе уралып егыла торган Адельне һәм нәзек аяклы Попурины йокыдан уятты. Алар икесе дә, койрыкларын кәкрәйтеп, алгы бүлмәгә чаптылар, анда исә кунак, өстендәге клогын салып, мод¬ ный бизәкле, модный төстәге һәм озын койрыклы күл¬ мәктән генә калган, бүлмәне ясмин исе белән тутырган иде. һәр яктан сөйкемле дама, болай гына сөйкемле да¬ маның килүен ишетү белән үк, алгы бүлмәгә йөгереп чыкты. Алар кул кысышып үбештеләр, шатланып кычкы¬ рып җибәрделәр, аларның бу кычкыруы — укуны тәмам 0516. Үле җаннар — (3 193
иткәннән соң күп тә үтмәстән очрашкан институткалар кычкыруына, ягъни әнкәләре тарафыннан: ә бит синең әтиең аныкыннан баерак, дәрәҗәлерәк дип әйткән искәр¬ мәне ишетеп өлгермәгән институткаларның очрашуына охшый иде. Алар яңгыратып үбештеләр, этләр яңадан өрергә керешкәннәр иде, шуның өчен аларны яулык бе¬ лән сыптырып та алдылар, шуннан соң дамалар кунак бүлмәсенә юнәлделәр, бүлмә исә, билгеле инде, зәңгәр буяуга буялган, бер диваны, түгәрәк озынча өстәле, хәтта хәтфә тышлы ширмасы да бар иде; алар артыннан, ырылдап, йонлач Адель белән озын аяклы, озын торык¬ лы Попури да керде. Хозяйка кунакка диванның бер почмагыннан урын күрсәтеп: «Бирегә, бирегә, менә бу почмакка утырыгыз!» диде. «Менә шулай! менә шулай! менә сезгә мендәр!» Шулай дип ул кунакның аркасына мендәр кыстырды, мендәр тышына йон белән рыцарь рә¬ семе чигелгән, канвага чиккәндә рыцарьларны гадәттә ничек сурәтли торган булсалар, бу да нәкъ шулай чык¬ кан: борыны киртләч-киртләч, ә иреннәре дүрт почмаклы иде. «Мин шундый шатмын, чөнки сез... Ишетәм, кемдер килеп туктагандай булды, ә үзем уйлыйм, бу кадәр иртә кем йөрер икән, дим. Параша әйтә: вице-губернаторша, ди, ә мин әйтәм: менә тиле нәрсә, тагын килгән икән әле баш катырырга, дим, өйдә юк дип әйттерергә уйлап тора идем әле...». Кунак инде эшкә күчәргә, яңа хәбәрне сөйли башлар¬ га уйлап тора иде. Ләкин һәр яктан сөйкемле даманың шул вакыт кычкырып җибәрүе сүзгә кинәт икенче юнә¬ леш бирде. Ул, болай гына сөйкемле даманың күлмәгенә карап: «Нинди күңелле ситсы!» дип кычкырып җибәрде. «Әйе, бик күңелле. Шулай да Прасковья Федоровна әйтә: әгәр шакмаклары ваграк булып, бөрчекләре дә кө¬ рән түгел, ә зәңгәр булса, бигрәк яхшы булыр иде, ди. Сеңелемә мин материя алып җибәрдем: шундый соклан¬ гыч инде, болай тел белән генә аңлатып та булмый, менә тыңлагыз: кеше әйтеп кеше ышанмаслык, тар гына, неч¬ кә генә буй-буй сызыклар төшкән, ә фоны зәңгәр, сызык¬ ларны вак кына, күз-күз, күз-күз, күз-күз бөрчекләр ки¬ сеп үтә... Гаҗәп инде, гаҗәп! Дөньяда моңа хәтле әле мондый материя булганы юк дип, һич шикләнми тот та әйт инде менә». «Җанкисәгем, чуар бит ул алайса». 194
«Ах, юк, чуар түгел». «Ах, чуар!» Әйтергә кирәк, һәр яктан сөйкемле дама беркадәр ма¬ териалистка иде, инкарь итүчән, шикләнеп караучан һәм күп нәрсәне кире кагучан иде. Болай гына сөйкемле дама шуннан соң әлеге мате¬ риянең һич кенә дә чуар түгел икәнен аңлатты да: «Ә, тәбрик итәм сезне, хәзер оборкалы күлмәк кими башлаганнар», дип кычкырып җибәрде. «Нишләп кимәсеннәр?» «Аның урынына фестончиклар чыккан хәзер». «Ах, әйбәт түгел икән, фестончиклар днсез?» «Фестончиклар шул, гел фестончиклар, пелеринкасын- да фестончиклар, җиңнәрендә фестончиклар, эполетлар да фестончиклар, аста фестончиклар, бөтен җирендә фес¬ тончиклар». «Алай гел фестончиклар гына булгач, әйбәт түгел инде ул, Софья Ивановна»- «Соклангыч, Анна Григорьевна, әйтеп бетергесез сок¬ лангыч: ике җөй ясала: киң ара калдырыла һәм өстән... Менә шулай, күреп шаккатканнан соң үзегез дә әйтерсез әле... Әйтәм бит, шаккаткыч инде: белсәгез, лифчиклар¬ ны тагын да озынрак итә башладылар, алды почмакла¬ нып тора, ә алгы төймә бөтенләй әллә кая чыгып киткән: юбка бөтен яктан бәрелеп тора, элекке замандагы фиж- малар 1 шикелле, хәтта, тәмам да бельфам 1 2 булсын өчен, артына бераз мамык та кыстыралар». һәр яктан сөйкемле дама, башын вәкарь белән генә кагып: «Әмма да булган икән, әйтәсе дә юк», дип куйды. «Чынлап та шулай, чын күңелемнән әйтәм», диде аңа болай гына сөйкемле дама. «Сез теләсәгез нишләгез, минем моңа һич кенә дә ия¬ рәчәгем юк». «Әйе шул, мин дә шулай... Чынлап та, уйлап кара¬ саң, бигрәк арттырып җибәрәләр инде кайчагында... һичнәрсәгә охшамый! Мин сеңелемнән юри көлке өчен генә өлге алдырттым; Меланьям тегә дә башлады инде». һәр яктан сөйкемле дама, шактый гына кабынып ки¬ теп: 1 Ф и ж м а — борынгы замандагы бик киң юбка фасоны. 2 Бельфам (французча) — тулы, таза хатын. 13* 195
«Сездә өлгесе дә бармыни әле?» дип кычкырып җи¬ бәрде. «Бар шул, сеңелем алып килде». «Җанкисәгем, алла хакы өчен дип әйтәм, миңа биреп торыгыз». «Ай, Прасковья Федоровнага вәгъдә иткән идем шул. Аннан соң бирсәм генә инде». «Әйе шул, Прасковья Федоровнадан соң кияләр иде ди! Бу инде, әгәр сез шулай чит кешеләрне үз кешеләре- гездән өстен күреп йөри торган булсагыз, ни дип әйтер¬ лек тә түгел». «Соң ул да бит миңа апа тиешле кеше». «Аның сезгә апалыгы, алла белсен, нинди индё: ире¬ гез ягыннан гына... Юк, Софья Ивановна, ишетәсем дә килми, болай булгач, сез мине мыскыл итәргә телисез дигән сүз була... Сез миннән туйгансыз, дуслыкны бөтен¬ ләй өзәргә чамалыйсыз, күрәсең». Мескен Софья Ивановна нишләргә дә белмәде. Үз- үзен ике ут арасында калдырганлыгын ул үзе дә сизде. Менә сиңа мактансаң — мактан! Шуның өчен ул үзенең юләр телен энә белән чәнечкәләп ташларга җитте. һәр яктан сөйкемле дама ул арада мондый сорау би¬ реп куйды: «Я, безнең чибәр егет ни хәлдә икән соң?» «Ай, аллакаем! мин нишләп болай тик утырам соң әле сезнең каршыгызда! Искә төшереп яхшы иттегез! Сез, Анна Григорьевна, минем ни өчен килгәнемне бел¬ мисез бит?» Кунак сулышына кабынды, сүзләр, лачын¬ дай булып, бер-бер артлы атылырга гына тордылар, аны туктатырга батырчылык итү өчен менә шушы һәр яктан сөйкемле җан дусты кебек кешелексез булу кирәк иде. Ул, ягъни һәр яктан сөйкемле дама, гадәттәгеннән дә кы¬ зурак итеп, болай сөйләп алып китте: «Ничек кенә мактамагыз, ничек кенә югары күтәрмә¬ гез, ләкин мин, үзенә дә туп-турысын әйтәчәкмен, ул — бернигә яраксыз, яраксыз, яраксыз кеше». «Сез менә мин әйткәнне тыңлагыз әле, хәзер сөйләп бирәм мин сезгә...» «Яхшы кеше дип хәбәр тараттылар, ә ул бөтенләй дә, бөтенләй дә яхшы түгел, борыны да... шундый ямьсез». Кунакның йөзенә өзгәләнү кыяфәте чыкты, тәмам ял¬ варып, инәлеп сөйли башлады: «Туктагыз әле, туктагыз, үзем сөйләп бирәм... җан¬ 190
кисәгем, Анна Григорьевна, сөйлим әле мин сезгә! Бөтен бер вакыйга бит ул, аңлыйсызмы, бөтен бер вакыйга, сконапель истоар ' инде менә». Әйтеп китик, һәр ике да¬ ма бик күп чит сүзләр һәм кайчакларда тоташтан фран¬ цузча озын-озын җөмләләр катыштырып сөйләделәр. Лә¬ кин автор, француз теленең безнең Россиягә читенлек¬ ләрдән котылуда күрсәткән файдасына ничек кенә ихтирам белән карамасын, бездәге югары җәмгыять хал¬ кының, ватанга тирән мәхәббәт баглау аркасында, һәр¬ вакыт шул телдә сөйләшү кебек мактаулы гадәтен ничек кенә яхшы дип тапмасын, ләкин шулай да ул үзенең шу¬ шы русча поэмасына нинди дә булса чит тел җөмләләре кертергә батырчылык итми. Шулай итеп, русча дәвам итик. «Нинди вакыйга соң ул?» «Ах, җаныкаем Анна Григорьевна, әгәр сез минем нинди хәлдә торып калганлыгымны күз алдыгызга ки¬ герсәгез икән, әгәр ышансагыз: бүген миңа протопопша, Кирилл атаның хатыны, протопопша килеп керә, ни дип уйлар идегез: менә, мин әйтәм, безнең кунак егетебез, әдәпле егет, нинди булып чыкты, ә?» «Ничек, әллә протопопша артыннан да өстерәл¬ гәнме?» «Ах, Анна Григорьевна, өстерәлсә өстерәлсен иде әле, анысы бер хәер; сез менә протопопша сөйләгәнне тыңлап карагыз: бер заман, ди, алпавыт Коробочка килеп керде, ди, курыккан, үлек кебек агарып каткан, ди, сөйли баш¬ лады, ди, әй сөйли, ди, сез менә тыңлап кына карагыз: роман инде, роман: караңгы төн уртасында, бөтен кеше йоклап беткәч, кинәт, капка шакый башлыйлар, котла¬ рың да алыныр, дөнья җимереләме әллә дип белерсең, ди; ачыгыз, ачмасагыз — җимереп керәбез дип әйтеп кычкыралар, ди... я, ни дип әйтерсез? Шуннан соң нинди кеше була инде безнең чибәр егет?» «Коробочка дигәнең бик яшь, бик матур хатынмыни соң?» «Буламы соң,— карчык». «Ах аллакаем! Карчыкка тотынган диең, ә... Эммада 1 Сконапель истоар — бозылып айтелгән французча сүз — «вакыйга дип аталырлык хәл». 197
безнең дамаларның зәвыклары яхшы соң, тапканнар га¬ шыйк булырлык кеше». «Юк әле, Анна Григорьевна, эш бөтенләй башка төр¬ ле биредә. Мин сезгә әйтсәм, ул, баштанаяк коралланып, Ринальдо Ринальдини ' шикелле килеп керә дә даулый башлый: үле җаннарыгызның һәммәсен дә миңа саты¬ гыз, дип кычкыра. Коробочка бик урынлы җавап кайтара: сата алмыйм, нигә дисәң, алар үлгәннәр инде, ди. Юк, ди теге, алар үле түгел, үлеме, түгелме икәнен тикшерү анысы минем эш, үле түгел, үле түгел алар, дип кычкыра, кыскасы, коточкыч тавыш куптара: бөтен авыл җыела, бала-чага елый, халык кычкырыша, бер¬ кем беркемне аңламый, әйтәм бит, оррер инде, оррер, оррер!..1 2 Менә шуны ишеткәч, Анна Григорьевна, белсәгез иде ничек курыкканымны, ышанырлык та түгел инде менә. Үземнең Машкам әйтә: «Күгәрченем, барыня, көз¬ гегә карагыз әле, сез бик агаргансыз», ди. Көзге кайгы¬ сы юк әле миндә; мин моны тиз генә Анна Григорьевна- га барып сөйләргә тиеш, дим. Шул минутта ук кучерга атларны җигәргә кушам: кучер Андрюшка миннән: кая барырга? дип сорый, ә мин сүземне дә әйтә алмыйм, юләр кешедәй, күзләренә караганмын да катканмын; бу әллә акылыннан яздымы икән дип уйлагандыр мөгаен. Ах, Анна Григорьевна, әгәр белсәгез иде ничек борчыл¬ ганымны!» «Шулай да гаҗәп хәл бу», диде һәр яктан сөйкемле дама: «Бу нинди үле җаннар икән соң ул? Ихластыр, һичбер нәрсә аңламыйм. Икенче тапкыр ишетәм инде мин бу хәлне үле җаннар турында; ә ирем әйтә, Ноздрев ал¬ дап сөйли, ди: чынлап та ни дә булса бардыр мөгаен». «Сез, Анна Григорьевна, әгәр белсәгез иде, моны ишеткәч, мин нинди хәлдә калдым... Коробочка әйтә: «Ме¬ нә хәзер инде, ди, нишләргә дә белмим. Ул мине, ди, ниндидер фальшь кәгазьгә кул куярга мәҗбүр итте, ун¬ биш сум акча чыгарып салды, ә мин, ди, тәҗрибәсез, ярдәмчесез ятим бер хатын, бернәрсә дә белмим», ди. Менә нинди хәлләр була бит! Шундый борчылдым, шун¬ дый борчылдым менә — аз гына булса да күз алдыгызга китереп карасагыз икән». 1 РинальдоРинальдини — немец язучысы Вульпиус- «ыц шул исемдәге романының герое. 2 Оррер (французча) —котчыккыч. 198
«Ләкин, теләсәгез ни әйтегез, биредә үле җаннар гы¬ на түгел, ә ни дә булса башка нәрсә ишерелгән». Болай гына сөйкемле дама бу сүздән бераз гаҗәпкә калды, ләкин шулай да: «Мин үзем дә шулай дип уйлыйм», дип куйды һәм шунда ук биредә нәрсә ишерелгәнлеген бик нык беләсе килде. «Ә сезнеңчә биредә нәрсә ишерелгән булырга мөм¬ кин?» дип сорады ул өзеп-өзеп кенә. «Ә сез ничек уйлыйсыз?» «Минме? Мин, ихластыр дип әйтәм: тәмам апты¬ рашта». «Ә шулай да бу мәсьәләдә сез ниндирәк фикердә соң?» Ләкин болай гына сөйкемле дама ни дип тә җавап би¬ рә алмады. Ул бары тик борчылырга гына булдыра ала, нинди дә булса тапкыр фикерләр уйлап табу — аның хә- 'леннән килми, шуңа күрә ул нкын дуслыкка, киңәшкә башкаларның һәммәсенә караганда да мохтаҗрак иде. һәр иктан сөйкемле дама: «Тыңлагыз алайса, менә нәрсә ул үле җаннар», дип башлап җибәрмәкче булды, ә кунак шул сүзләрне ише¬ теп, тәмам сагайды, аның колаклары үзеннән-үзе хозяй- кага таба сузылды, үзе калкына төште, хәтта куллары белән дә таннмастан, диваңга терәлми тора башлады, гәүдәгә бераз авыррак булуга карамастан, кинәт нечкә¬ реп, өрсәң очарга торган мамыкка охшап, җиңеләеп калды. Күз алдыгызга — көтү-көтү эт асрый торган, дөньисын онытып куинга йөри торган рус баринын китерегез; ме¬ нә ул урман авызына килеп туктый, менә хәзер доезжа- чийлар 1 тарафыннан өркетелгән куин чабып чыгачак, аучы шуны көтә, ул, ат өстендә озын камчысын күтәргән килеш, хәрәкәтсез сынга, секунд эчендә кабынып китәр¬ гә торган дарыга әверелә. Күзләре белән томанлы һавага кадала, ә инде куа башласа, кирәгем исә, аңа каршы бө¬ тен дала кары күтәрелсен, кирәгем исә, бөтен җирен — авызын, мыекларын, күзләрен, кашларын, кондыз бүре¬ ген кар басып китсен,— тотмый туктамый. Болай гына сөйкемле дама да тыңлауга әнә шулай бирелде. 1 1 Д о е з ж а ч и й — алпавытның ау этләрен тәрбияләүче, ауга чыкканда алар белән җитәкчелек итүче хезмәтче. 1S9
һәр яктан сөйкемле дама дәвам итте: «Үле җаннар...» Кунак дулкынланды, ашыкты: «Я, я?» «Үле җаннар, мин әйтәм...» «Ах, алла хакы өчен тизрәк әйтегез!» «Бары күз буяу өчен генә таратылган хәбәр ул, ә эш менә нәрсәдә: ул губернатор кызын урлап китмәкче була». Мондый нәтиҗә чынлап та һичбер көтелмәгәнчә һәм бөтен яктан таңга калдырырлык булып чыкты. Болай гына сөйкемле дама, моны ишетү белән, таш кебек катып калды, үлектәй агарынды, чын мәгънәсе белән ко¬ ты чыкты. Кулларын җәеп: «Ах, аллакай гынам! Менә монысын инде мин башыма да китереп карый алмас идем», дип кычкырып җибәрде. Ә һәр яктан сөйкемле дама: «Мин, дөресен әйтсәм, сез авызыгызны ачу белән үк төшенеп алдым», диде. «Менә бит, Анна Григорьевна, институт тәрбиясе нин¬ ди ул! Шулмы инде тәрбияле кыз!» «Тәрбияле дисез тагы! Мин аның сөйләшкәнен ишет¬ тем, шундый сүзләр сөйли, ихластыр дип әйтәм, мин аларны әйтеп тә күрсәтә алмыйм». «Беләсезме, Анна Григорьевна, әхлаксызлыкның ме¬ нә шундый чиккә барып җитүен күргәч, әйтәм бит, йө¬ рәк телгәләнә, йөрәк». «Ә ирләр аның өчен акылдан язарга җитешәләр. Ми¬ ңа калса, ихластыр дип әйтәм, һичбер искитәрлек нәрсә тапмыйм мин аңарда...» «Кыланчык инде, кыланчык». «Ах, җаныкаем Анна Григорьевна; таш сын бит соң ул, йөзендә берәр җанлылык булса икән ичмаса». «Ай, ничек кылана! ай кылана! ходаем, ничек кылана! Кем генә өйрәткәндер инде, белмим; бу кадәр кыланчык хатын күргәнем юк иде әле минем». «Җанкисәгем! таш сын бит соң ул, йөзе дә кәфен ши¬ келле». «Ах, әйтмәгез, Софья Ивановна: иннек сөртеп йөри бит соң ул». «Ах, нәрсә сез, Анна Григорьевна: йөзе акбур шикел¬ ле бит, һичбер аермасы юк». «Җаныкаем, мин аның янында гына утырдым: битенә 200
сөрткән иннеге бармак калынлыгы менә, шкатур шикел¬ ле кисәк-кисәк коелып тора. Әнисе өйрәткәндер, үзе дә кыланчык бит ул, ә кызы аннан да уздырачак». «Юк инде, теләсә ни әйтегез, теләсәгез ничек ант ите¬ гез, әгәр аның йөзендә ал төснең тамчысы, бөртеге, хәт¬ та эзе генә булса да, мин шул сәгатьне үк балаларым¬ нан, иремнән, бөтен мөлкәтемнән мәхрүм калырга риза булачакмын!» һәр яктан сөйкемле дама моңа каршы: «Ах, сез ни сөйлисез, Софья Ивановна!» дип кулла¬ рын җәеп җибәрде. Болай гына сөйкемле дама да: «Ах, нинди гаҗәп кеше сез, Анна Григорьевна! мин сезгә шаккатам!» дип шулай ук кулларын җәеп җибәрде. Ике даманың бер үк вакытта диярлек үз күзләре бе¬ лән күргән нәрсә турында килешә алмавы укучыга га¬ җәп тоелмас дип уйлыйм. Дөньяда, чынлап та, шундый хасиятле нәрсәләр күп ул: бер дама караганда — бө¬ тенләй ак булып күренә, ә икенчесе караса — нарат җи¬ ләге шикелле кып-кызыл. Ул арада болай гына сөйкемле дама түбәндәгечә дә¬ вам итте: «Аның йөзенең ак кәфендәй булуына менә алайса та¬ гын бер дәлил: бүгенгедәй хәтеремдә, мин шулай Мани¬ лов янына утырганмын да аңа әйтәм: карагызчы аның йөзе нинди ак! дим. Ихластыр дип әйтәм, безнең ирләр¬ дән дә юләррәк кеше булырмы,— кемгә сокланалар бит! Ә инде әлеге чибәр егетне әйтсәк... Ах, Анна Гри¬ горьевна, аның миңа ни дәрәҗәдә әшәке тоелганлыгын сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз». «Шулай булса да кайбер дамаларның күзе төште бит әле». «Минемме? Менә монысын инде, Анна Григорьевна, сез беркайчан да, беркайчан да әйтә алмыйсыз!» «Мин сезнең турыда әйтмим лә, әйтерсең, сездән баш¬ ка кеше юк!» «Анысы, Анна Григорьевна, һичкайчан да, һичкайчан да булмаячак! Гафу итегез, мин үземне бик яхшы беләм; әгәр инде үзен бик югары куеп йөри торган башка берәр даманы әйтсәк». «Юк инде, гафу итегез, Софья Ивановна! Миңа да рөхсәт итегез,— минем әле бервакытта да андый скай- даллы эшләргә катнашканым юк. Башка берәр кешене 201
әйтсәк кенә инде, югыйсә миннән булмый анысы, дөре¬ сен әйткәнгә, гафу итегез». «Сез ни өчен үпкәләдегез әле? Анда бит башка да?>1а- лар да бар иде, хәтта, аңа якынрак утыру өчен, ишек янындагы урындыкларны алдан эләктерүчеләр дә булды». Болай гына сөйкемле даманың бу сүзләреннән соң һичшиксез давыл кубарга тиеш иде, ләкин дамалар, га¬ җәпкә каршы, кинәт тынып калдылар, андый-мондый һич¬ бер хәл булмады, һәр яктан сөйкемле даманың исенә бая сөйләнгән модный күлмәк өлгесе төште, өлге аның кулына кереп җитмәде бит әле, ә болай гына сөйкемле дама әле генә җан дусты тарафыннан ачылган яңалык турында үзенең ныклап берни дә белмәгәнлеген уйлап алды, шунлыктан алар бик тиз татуландылар. Хәер, да¬ маларның икесе дә табигатьләре ягыннан кешегә күңел¬ сезлек эшләргә тырышучылардан түгел, гомумән алар¬ ның характерларында бер явызлык та юк, бер-берен аз- маз гына чәнчеп алу теләге бары тик сүз арасында сизелмәстән, үзеннән-үзе генә чыгып куя; тик җай чык¬ канда, болай гына, беразрак ләззәтләнү өчен генә берсе икенчесенә: менә алайса сиңа, мә менә аша! дигәнсымак чәнечкеле сүз ычкындырып ташлый иде. Теләк дигәнең ирләрдә дә, хатын-кызларда да бик төрле була бит ул. Болай гына сөйкемле дама тагын дәвам итте: «Шулай да мин бернәрсәгә һаман төшенеп җитә ал мыйм; Чичиков шикелле читтән килгән кеше шундый эш¬ кә ничек батырчылык итәр икән? Биредә башкалар да катнашкан булырга тиеш». «Ә сез башкалар катнашмаган дип беләсезме?». «Сезнеңчә, аңар кем ярдәм итешер иде икән?» «Менә, мәсәлән, Ноздрев». «Шулай дисезме?» «Ә ник шулай булмасын? андый эшкә күз дә йоммый ул. Ул бит, беләсезме, туган атасын сатып җибәрә язган кеше, әллә юкса картага салган диме». «Я ходаем, нинди кызык хәбәрләр ишетәм мин сез¬ дән! Бу эшкә Ноздрев та катнашыр дип мин һич кенә дә уйлый алмаган булыр идем!» «Ә мин аның шулай булырын әллә кайчаннан уйлап йөри идем». «Әгәр уйласаң, ихластыр дип әйтәм, дөньяда нинди хәлләр генә юк: хәтерегездәме, Чичиковның безнең шә¬ һәргә яңа килеп төшкән чагы? Свет халкы арасында 202
аның шушындый эш эшләячәген ул чагында кем уйлар иде. Ах, Анна Григорьевна, минем ничек курыкканлы- гымны белсәгез иде сез! Сезнең дуслык мәрхәмәтегез булмаган булса... мин инде һәлакәтнең чигенә килеп җит¬ кән идем... Башкача кая барыйм? Машка, минем үлектәй агарып катканлыгымны күрә дә: җаныкаем барыня, ди миңа: сез үлек кебек агаргансыз, ди. Мин әйтәм, миндә аның кайгысы юк хәзер, Машка, дим. Шулай итеп, менә ничек икән ул! Ноздрев та катнашкан диең, ә? Менә, ки¬ рәк булса!» Болай гына сөйкемле дама губернатор кызының ур¬ лануы турында тагын да җентекләбрәк, ягъни сәгате-ми¬ нуты белән аерым беләсе килде, ләкин монысы инде күп¬ кәрәк китү иде. һәр яктан сөйкемле дама турыдан-туры: белмим, дип әйтү белән генә җавап бирде. Ул алдый бел¬ ми иде: гөман кылып әйтүгә килгәндә — анысы башка эш, ләкин ул моны да үзенең эчке бер ышануына таянып кына эшли; үзендә эчке бер ышану сизгәндә ул үз сүзен¬ дә үләргә риза, әйтик, кешенең фикерләрен «эһ» дигәнче юкка чыгарып ташлый торган данлыклы адвокат та, әгәр шундый чакларда аның белән бәхәсләшеп караса, берни дә чыгара алмас, бары эчке ышануның җиңелмәс көчен генә күрер иде. Шулай итеп дамалар башта үзләренең тик гөман кы¬ лып кына әйткән сүзләренә ахырда тәмам ышанып ук җиттеләр. Хәер, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Үзебезне акыллы кешеләргә санап йөрүче без ирләр дә нәкъ шу¬ лай эшлибез дияргә мөмкин; дәлил итеп безнең гыйльми бәхәсләребезне алырга була. Галим башта гадәттән тыш булдыксыз күренә, мәсьәләгә кыюсыз гына, ипләп кенә керешә, иң юаш сораулар бирүдән башлый: әнә шуннан түгелме? фәлән-фәлән илнең исеме әнә шул почмактан башланып китмәдеме икән? ди, яисә: бу документ соң¬ гырак заманныкы түгелме икән? яки: бу халык менә шу¬ лай аталып йөри торган халык түгелме икән? ди. Шунда ук бу һәм теге төр борынгы язучылардан цитаталар ки¬ терергә керешә, ә инде шунда бер-бер ишарә сизеп алса яки берәр сүз берәр нәрсәгә ишарә ясаган кебек тоелса, ул инде иркен тын алып, дәртләнеп үк китә, борынгы язучылар белән һичбер тәкәллефсез Сөйләшә, аларга со¬ раулар бирә, хәтта, үзенең бик кыюсыз гөман кылучан гына башлап җибәрүен бөтенләй онытып, ул язучылар урынына үзе'җавап бирә; хәзер инде уЛ боларны үз күз¬ 203
ләре белән ачык күргәндәй була, бәхәсне мондый сүзләр белән ныгыта: бу менә шулай булган ул, аларны менә шушы халыклар дип белергә кирәк, мәсьәләгә менә шул ноктадан карау тиеш! ди. Аннан соң бөтен халыкка ишеттереп кафедрадан сөйли, яңа ачылган хакыйкать шулай бөтен дөньяга җәелеп, үзенә иярченнәр, тараф¬ дарлар таба. Дамалар шундый буталчык мәсьәләне менә шулай уңышлы һәм оста хәл итеп торган арада бүлмәгә, күз¬ ләрен челт-челт йомып, мәңге катып калган йөзле, куе кашлы прокурор килеп керде. Дамалар, бер-берсен бүл¬ дереп, аңарга бөтен вакыйганы сөйләп бирергә ашыкты¬ лар, үле җаннар җыю турында, губернатор кызының ур¬ ланачагы турында сөйләп, аны тәмам эздән яздырдылар, ул, сул күзен челт-челт йомып, сакалындагы тәмәке чүбен яулык белән кага-кага, бер үк урында күпме генә басып тормасын, бер генә нәрсә дә аңламады. Ахырда дамалар аны шул хәлендә калдырып, икесе ике якка шәһәрне бу¬ тарга юнәлделәр. Моны алар ярты сәгатьтән аз гына күбрәк вакыт эчендә башкарып та чыктылар. Шәһәр тә¬ мам буталды; бөтен нәрсә актарылды, һичкем һичнәрсә аңламас булды. Дамалар һәммәсенең күзен шундый итеп томаладылар, барсы да, бигрәк тә чиновниклар, бераз вакыт нишләргә дә белми тордылар. Аларның бу торы¬ шы беренче минутларда мәктәп баласын, мәктәп бала¬ сының да менә мондый хәлен хәтерләтә иде: ул йоклап ята, ә иптәшләре алданрак торып, аның борын тишегенә тәмәке тутырылган кәгазь тыгалар; ул, йокы аралаш, тырышып-тырышып, бөтен тәмәкене суырып алып бетерә дә, уяна, сикереп торып утыра, күзләрен акайтып, юләр кешедәй тирә-ягына карый, үзенең кайда икәнлеген, нин¬ ди хәлгә төшкәнлеген аңлый алмый тора, шуннан соң кояш нурлары төшкән стенаны, почмакларга яшеренгән иптәшләренең көлешүләрен, көннең иртәнге сәгать икән¬ леген сизә башлый, тәрәзәгә карап, меңнәрчә кош-корт тавышлары белән гөрләп торган урманны, анда-санда елтырап, нәзек камыш араларына кереп югалучы якты елганы, андагы су коенырга кызыктыручы, шәрә тәнле балаларны күрә, һәм тик шуннан соң гына инде борыны¬ на тәмәке тулганлыкны тоя. Беренче минутларда шәһәр халкының, чиновникларның хәле дә нәкъ менә шулай булды, һәммәсе, күзләрен аңгыра сарык шикелле акай¬ тып, катып калды. Үле җаннар, губернатор кызы һәм 204
Чичиков — барсы гаҗәп рәвештә бергә буталып, алар¬ ның башын әйләндерде; тик соңыннан, беренче исерек¬ лек беткәч кенә, алар ул нәрсәләрне берәм-берәм тоеп, бер-берсеннән аера башлагандай булдылар, тикшереп карарга, ләкин, мәсьәлә һич кенә дә ачылырлык булма- ганлыктан, ачуланырга керештеләр. Бу нинди хикмәт бу, нинди әкәмәт үле җаннар соң ул? Башка сыймый, үле җаннарны ни өчен сатып алырга ди? Каян табылмак ки¬ рәк андый юләр? Каян чыксын ул андый котырган ак¬ чалы кеше? Нинди хаҗәтемә ярый соң ул үле җаннар? Аннары соң бирегә губернатор кызы нигә килеп кысыл¬ ган? Әгәр ул губернатор кызын урлап алып китәргә тели икән, моның өчен нигә үле җаннар җыярга ди? Әгәр дә инде үле җаннар җыя икән, ни өчен губернатор кызын урларга ди? Әллә юкса үле җаннарны аңа бүләккә дип җыйганмы? Менә бит, билләһи, нинди юк хәбәр тарат¬ каннар! Нинди эш инде бу болай: борылырга да өлгер¬ мисең, әллә нинди юк хәбәрләр тараталар, бер-бер мәгъ¬ нәле нәрсә булса икән ичмасам... Ә шулай да тараткан¬ нар бит, димәк, нинди дә булса сәбәбе бардыр? Үле җаннарда нинди сәбәп булсын соң? Хәтта сәбәбе дә юк. Бу инде менә ничек килеп чыга болай булгач: кабарган күркә, чепуха, сафсата, кәлҗемә! дөресен генә әйткәндә, шайтан суккыры нәрсә бу!.. Кыскасы, шундый сүз китте, шундый сүз китте, бөтен шәһәр бары тик үле җаннар һәм губернатор кызы турында, Чичиков һәм үле җаннар турында, губернатор кызы һәм Чичиков турында гына сөйли башлады, бөтен нәрсә аякка басты. Моңа хәтле йокымсырап яткан шәһәрнең, әйтерсең, асты-өскә килде! Пичәмә еллар буена, халатларын салырга иренеп, өйлә¬ реннән чыкмый яткан һәм шул ятуны я итеген кечкенә итеп теккән итекчегә, я тегүчегә, я исерек кучерга сыл¬ тарга өйрәнгән авыр һәм кискә гәүдәләр үзләренең өннә¬ реннән торып чыктылар. Хәтта кешеләр белән аралашу¬ ны инде күптән туктаткан, бары тик, халык әйтмешли, Завалишин һәм Полежаевлар белән генә йөрешә торган кешеләр дә чыдамадылар. (Завалишин һәм Полежаев¬ лар дигән терминнар полежать һәм завалиться 1 фигыль¬ ләреннән ясалып, безнең Россиядә гаять киң таралган¬ нар; кырын яисә чалкан, яисә башка берәр хәлдә ятып, 1 1 Полежать — ятып тору; завалиться — янтаю, кы¬ рын яту. 205
хырылдап, борын сызгыртып яисә башкача берәр төрле хикмәт белән үлектәй йоклауны анлата торган: «Сопи- ков белән Храповицкийга кунакка китте» җөмләсе ничек күп кулланылса, Завалишин һәм Полежаев терминнары да шулай ук күп кулланыла бездә.) Хәтта өйләреннән берничек тә чыкмаучы, икешәр аршинлы чөгә балыктан биш йөз сумлык уха пешердем, телеңне йотарлык гөбә¬ дияләр хәзерләдем дип кызыктырсаң да кузгалмый тор¬ ган кешеләр, хәтта алар да чыдамадылар; кыскасы, шә¬ һәр үзе дә зур булып, халкы да ишле булып чыкты. Го¬ мердә дә ишетелмәгән ниндидер Сысой Пафнутьевич белән Макдональд Карлович дигән кешеләр очрый башлады; гостиныйларда моңарчы дөньяда охшашы бул¬ маган ниндидер жирда озынлыгы, гарип куллы бер кеше күренде. Урамнарда көймәле дрожкалар, моңарчы күрел¬ мәгән линейкалар *, шылтыравыклы, шыгырдавыклы экипажлар йөри башлады — урамнар корт бакчасына әйләнде. Мондый хәбәрләр башка вакытта һәм башка шартларда, ихтимал, бу кадәр шау-шу кузгатмаган да булырлар иде, ләкин N шәһәре күптән инде бертөрле яңа хәбәр дә алганы юк иде шул. Үзәк шәһәрләр теле белән әйтсәк, өч ай буена хәтта һичбер комеражлар 1 2 да бул¬ маган иде, ә бит шәһәр өчен бу нәрсә — көндәлек азык белән бер дигән сүз. Шәһәрдә кинәт кенә бер-беренә кап¬ ма-каршы ике партия — ирләр һәм хатын-кызлар пар¬ тиясе килеп чыкты. Иң юньсез партия булган ирләр пар¬ тиясе үле җаннар мәсьәләсенә тотынды. Хатын-кызлар партиясе бары тик губернатор кызының урлану мәсьәлә¬ се белән генә шөгыльләнде. Бу партиядә, дамаларның йөз аклыгына каршы, тәртип һәм акыл белән эш итү һич¬ шиксез өстенрәк иде. Алар туганда ук яхшы хозяйка һәм оста башкаручы булып туганнар иде, күрәсең. Алар пар¬ тиясендә мәсьәлә тиз арада җанлы һәм билгеле төс ал¬ ды, ачык һәм ышандырырлык формаларга керде, ачык¬ ланды, чистарды, кыскасы, тәмамланган картина килеп чыкты. Баксаң, Чичиков инде күптән гыйшык тотып йөр¬ гән икән, алар айлы төндә бакчада күрешкәннәр, ди, гу¬ бернатор кызын хәтта бирергә дә риза буласы икән, нигә дисәң, Чичиков череп чыккан бай кеше бит, тик Чичиков¬ 1 Линейка — экипажның бер төре. 2 Комераж (французча) — гайбәт чәйнәү. 206
ның ташлаган хатыны гына комачаулаган, ди (Чичиков- ның өйләнгән кеше икәнлеген каян белгәннәрдер, анысы берәүгә дә мәгълүм түгел), әнә шул хатын, өметсез мә¬ хәббәт утында янып, губернаторга гаять кызганыч хат язган, ди, Чичиков, кызның ата-анасының һич тә риза булмаячакларын күреп, урлап алып китәргә карар кыл¬ ган, ди. Башка өйләрдә моны икенчерәк итеп сөйләдё- ләр: Чичиковның һичбер хатыны-фәләне юк, ул, һәр эш¬ не оста башкара белә торган сизгер кеше буларак, эшне кызның үзеннән түгел, ә аның анасыннан башлап җибә¬ рергә булган, башта яшерен генә анасы белән кавышкан, шуннан соң гына кызын сорап тәкъдим ясаган, ди; ләкин кызның анасы, дингә каршы җинаять эшләүдән курык¬ кан һәм намусы тапталганын сизгән дә, ди, кырт кискән, ди, шуннан соң Чичиков кызны урлап китәргә булган, ди- Хәбәр шәһәрнең ерактагы урамнарына таралган саен, аңа күп кенә яңа аңлатмалар, төзәтмәләр өстәлде. Без¬ нең Россиядә түбәнге катлау халкы югары катлау кеше¬ ләре арасында була торган гайбәт турында сөйләргә бик ярата бит ул, шуңа күрә әлеге хәлләрне хәтта Чичиков¬ ны бөтенләй дә күрмәгән өйләрдә дә сөйли башлады¬ лар, арттырулар, аңлатмалар тагын да ишәйде. Сюжет минут саен кызыклыга әйләнә барды, көннән-көн тулы¬ рак формаларга керде, һәм ахырда әнә шул бөтен тулы¬ лыгы белән губернаторшаның үз колагына илтеп җитке¬ релде. Губернаторша, семьяның анасы, шәһәрдә беренче дама булганга һәм мондый хәлләрне уена да китереп ка¬ рамаган булганлыктан, котчыккыч гарьләнде һәм, гаять хаклы буларак, рәнҗеде. Бичара блондинка уналты яшь¬ лек кызларга бик сирәк очрарга туры килгән иң күңел¬ сез tête-à-tête 1 кыенлыгы кичерде. Бернәрсәне дә кал¬ дырмый сорашулар, допрос алулар, шелтәләр, янаулар, үпкәләү, үгетләүләр китте, кыз ахырда күз яше белән акырып еларга мәҗбүр булды, анасының бер сүзен дә аңлый алмады; швейцарга: Чичиковны бервакытта да, берничек тә өйгә кабул итмәскә дигән бик каты приказ бирелде. Дамалар, губернаторшага карата үз эшләрен эшлә¬ гәннән соң, ирләр партиясенә керешеп, аларны да үз як¬ ларына аударырга тырыштылар, үле җаннар — болай 1 1 Tête-à-tête (французча)—күзгә-күз аклашу. 207
гына, кешеләрнең игътибарын читкә җибәрү ' өчен генә, кыз урлау уңышлырак чыксын өчен генә уйлап чыгарыл¬ ган ул, дип сөйләделәр. Хәтта күп кенә ирләр дә, үз ип¬ тәшләре тарафыннан бик каты шелтәләр ишетүгә, ирләр өчен бик хәтер калдыргыч булган: «хатынша», «юбка» кебек сүзләр белән сүгелүгә дә карамастан, аумакайла¬ нып, хатыннар партиясенә кушылдылар. Ләкин, әйтергә кирәк, ирләр ничек кенә коралланып, ничек кенә каршы торсалар да, алар партиясендә дама¬ лар партиясендәге шикелле тәртип һич тә юк иде. Ирләр партиясендә һәммә нәрсә ничектер дорфа, тупас, җайсыз, рәтсез, килешсез, килбәтсез чыга; башларында — бутал¬ чыклык, ыгы-зыгы; фикерләрендә таркаулык, шапшак¬ лык хөкем сөрә — кыскасы, ирләрнең тупас, авыр таби¬ гате, йорт эшенә дә, йөрәк хисләренә дә сәләтсез, йөрәк¬ сез, ялкау, туктаусыз шикләнүчән, гомергә куркак булган... табигате бөтен тулылыгы белән күренеп тора иде. Алар бу сүзләрнең барсын да сафсатага чыгарды¬ лар, губернатор кызын урлау — гражданский кешеләр эшли торган эш түгел, бәлки гусарлар эше, Чичиков мо¬ ны эшләмәс, хатыннар юкны сөйлиләр, алар — тишек капчык белән бер, ни тутырма, шуны чәчеп йөртәләр, би¬ редә игътибар ителергә тиешле иң мөһим әйбер — үле җаннар мәсьәләсе, аларның нәрсә икәнлеген гәрчә шай¬ тан да белмәсә дә, һәрхәлдә алар астына бик әшәке һәм начар нәрсә яшеренгән, дип сөйләделәр. Алар астына ни өчен әшәке һәм начар нәрсә яшеренгән булып күренгән¬ леген без хәзер белербез: губернага яңа генерал-губерна¬ тор билгеләнде, әлбәттә, яңа начальство билгеләнү — чиновникларны бик борчый: алмаштырулар, кыздыру¬ лар, кундырулар, хезмәттәге эш өчен суганлап-борычлап сыйлаулар китәчәк! Я инде, дип уйладылар чиновниклар, әгәр дә яңа губернатор шәһәрдә, имештер, шундый юләр хәбәрләр таралган икән дип ишетсә, бер шуның өчен генә дә үтергәнче кыздырачак бит... Врачебная управа инспекторы кинәт агарып катты: ул күз алдына, алла белсен, әллә нәрсәләр китереп бетерде; үле җаннар дип, тиешенчә чара күрелмәү аркасында, лазаретларда һәм башка урыннарда тир хастасыннан кырылган авырулар¬ ны әйтмиләрме икән, Чичиков — шул эшне яшертен генә тикшерү өчен генерал-губернатор канцеляриясеннән җи¬ бәрелгән чиновник-фәлән түгелме икән, дип уйлады. Ул моны председательгә әйтте. Председатель моның сафса- 208
та икәнлеген белдерде, ләкин үзе кинәт агарып китте, үз- үзенә сорау бирде: Чичиковның сатып алган җаннары әгәр чынлап та үле җаннар булса? ә ул аңа купчая язы¬ шырга рөхсәт итте, җитмәсә тагы Плюшкинның ышаныч- лысы сыйфатында катнашты,— менә шулар генерал-гу- бернаторга барып ирешсә, нишләрсең? Моны ул бер-ике кешедән башка берәүгә дә әйтмәде, ләкин, ишеткәч үк, әлеге бер-ике кеше дә кинәт агарып китте; курку — чума авыруыннан да яманрак бит ул, бик тиз тарала. Кинәт һәркайсы үзендә хәтта бер дә булмаган гөнаһлар тапты. Үле җаннар сүзе бик таркауланды, мәсәлән, күптән тү¬ гел генә булып узган ике вакыйга нәтиҗәсендә ике мәет кабергә бик ашыгычлык белән күмелгән иде, биредә сүз әнә шулар турында түгелме икән? дип тә шикләнә баш¬ ладылар. Беренче вакыйга ярминкәгә килгән ниндидер Сольвычегодский купецлары белән булды: менә, ярминкә соңында, алар, русларча шәп итеп, ләкин немецча кы¬ ландырып: аршадлар ’, пуншлар, бальзамнар, тагын әллә нәрсәләр алып, үзләренең Устьсысольскидан килгән дус купецларын мәҗлескә чакыралар. Мәҗлес, билгеле инде, сугыш белән тәмамлана. Сольвычегодскилар устьсысоль- скиларны үтергәнче тукмыйлар, хәер үзләре дә өлешсез калмыйлар, янтауларында, касык һәм кабырга тирәлә¬ рендә яхшы гына эзләр кала, мәрхүм купецларның йод¬ рыклары бик кечкенә булмаган, күрәсең. Җиңеп чык¬ каннардан берсенең, сугышчыларның үз сүзләре белән әйткәндә, хәтта борынын бәрәңгегә әйләндерәләр, ягъни изеп бетерәләр, бармак башыдай гына кала. Купецлар гаепләрен танмыйлар, беразрак шаярып кителгән, диләр; сүз тарала: имештер, гаепләрен икърар итеп, һәркайсы дүртәр йөз акча төрткән икән, диләр; хәер анысы караң¬ гы; эш йөртү, тикшерүләр нәтиҗәсендә, устьсысольски- лар ис тиюдән үлгән булып чыга һәм аларны шулай ис тиеп үлгән дип күмеп тә куялар. Ә инде күптән түгел ге¬ нә булып узган икенче вакыйга түбәндәгечә иде: Вши- вая-спесь исемле авылның казна крестьяннары, Боровки, Задирайлов-тож дигән авылларның шундый ук казна крестьяннары белән берлектә, имештер, земская полиция булып эшләүче ниндидер Дробяжкин дигән заседательне җир йөзеннән юк итәләр, нигә дисәң, имештер, әлеге зем- 1 Аршад— суыткыч эчемлек. 0516. Үле җаннар — 14 20»
екая полиция, ягъни заседатель Дробяжкин, алар авы¬ лына ияләшеп, чамадан тыш еш килеп йөри башлый, кайчакларда үләттән бер дә ким булмый, ә чын сәбәбе, имештер, земская полиция, үзенең кайбер тотнаксызлы- гы сәбәпле авыл хатыннарына һәм кызларга күз төшерә торган була. Ләкин бу, дөрестерме, түгелме, анысы бил¬ гесез, гәрчә крестьяннар допрос вакытында туп-туры, аның мәче шикелле уйнашчы булганлыгын әйтеп сала- лар-салуын, аны әллә ничә тапкыр сагалаганлыкларын, бервакыт хәтта ниндидер бер өйдән ялангач хәлендә куып та чыгарганлыкларын сөйлиләр. Шик тә юк, земская полиция үзенең тотнаксызлыгы өчен җәзага тартылырга тиеш була, ләкин Вшивая-спесь һәм Задирайлов-тож крестьяннарын, әгәр дә алар үтерү эшенә чынлап та кат¬ нашканнар икән, башбаштаклык өчен шулай ук аклау тиеш булмый. Эш һәрхәлдә буталчык була, земская по¬ лицияне юлдан табалар, аның мундиры яисә сюртугы иске чүпрәккә әйләнгән була, ә физиономиясе танырлык та булмый. Эш судтан-судка йөри торгач, ахырда пала¬ тага килеп керә, анда аны иң элек аулакта гына менә болай тикшерәләр: үтерүгә крестьяннарның кайсысы катнашканы билгеле түгел, ә алар бик күп; Дробяжкин инде үлгән, димәк, эшне аның файдасына караудан аңа барыбер файда килми, ә мужиклар әле үлмәгәннәр, шу¬ лай булгач эшне алар файдасына карау алар өчен бик әһәмиятле булачак; шул сәбәпле менә мондый карар чы¬ гарыла: заседатель Дробяжкин, Вшивая-спесь һәм За¬ дирайлов-тож мужикларын гөнаһсызга кыерсыткан өчен, үзе гаепле, ә инде аның үлүенә килгәндә, ул үзенең ча¬ насына утырып кайтып барышлый ми параличыннан үл¬ гән, диелә. Шулай итеп, эш яхшы ук шома эшләнгән төс¬ ле иде, ләкин, ни сәбәптәндер, чиновниклар: мәсьәлә мөгаен әнә шул үле җаннар турында барадыр, дип уй¬ лый башладылар. Бер килсә килә бит ул, чиновник әфән¬ деләрнең хәле болай да мөшкел бер вакытта, юри үч ит¬ кән шикелле, губернаторга берьюлы ике кәгазь килеп төште. Аларның берсендә: хәбәрләргә, донесениеләргә караганда, сезнең губернада ялган акча ясаучы, төрле фамилияләр астында яшеренеп йөрүче бер кеше бар икән дип әйтелгән, шуны һич кичекмәстән эзләп табу чарасы¬ на керешергә кушылган иде. Икенчесе күрше губерна губернаторыннан килгән язу иде; анда полиция эзәрлек¬ ләвеннән качып киткән бер юлбасар турында хәбәр ит¬ 210
кән, документсыз, пашпортсыз йөргән шикле берәр кеше килеп чыкса, һич кичекмәстән тотып алу турында әйткән иде. Бу ике кәгазь бөтен кешене хәйранга калдырды. Башта ясалган нәтиҗә һәм гөман кылуларның асты өскә килде. Дөрес, бу ике хәбәрнең бер-бер яктан Чичиковка кагылуы турында уйлап булмый иде, әлбәттә, шулай да, һәркем, үзенчә яхшылап тикшереп караганнан соң, чын¬ лап та, кем соң ул Чичиков? дигән нәтиҗәгә килде. Чын¬ лап та, Чичиковның нинди кеше икәнлеген без әле бел¬ мибез ләбаса, ул бит үзе турында бер дә ачык итеп әйтмәде, дөрес, хезмәт иткән вакытта хаклык өчен җәбер күрдем, дип сөйләде-сөйләвен, ләкин бу бит ничектер аңлашылмый, дип уйладылар, ә инде аның: дошманна¬ рым да күп булды, хәтта үтерергә теләделәр, дигән сүз¬ ләрен дә хәтерләгәч, бигрәк тә нык уйга калдылар: димәк, ул куркыныч астында яшәгән, димәк, аны эзәрлекләгән¬ нәр, шулай булгач, ул нинди дә булса ярамаган эш эш¬ ләгән була... дип сөйләнделәр. Дөрес, ул ялган акча ясаучыдыр дип, аннан да бигрәк юлбасардыр дип уйлау мөмкин түгел, килеш-килбәте яхшы кешегә охшаган, ә шулай да булса, нинди кеше булыр икән соң бу Чичиков? Шулай итеп, чиновник әфәнделер үз-үзләренә хәзер менә шундый сораулар бирделәр, ә чынында алар бу сорау¬ ларны башта, ягъни поэмабызның беренче бүлегендә би¬ рергә тиешләр иде. Аннан тагын Чичиков барып йөргән алпавытлардан сораштырып карарга булдылар: ичмаса аның нинди нәрсә сатып алганлыгын, үле җаннар дигән¬ нән нәрсә аңларга кирәклеген алардан белеп булмасмы, ичмаса үзенең чын уйларын берәү-берәүгә искәрмәстән, сүз арасында гына булса да берәр ничек әйтеп җибәр¬ мәдеме икән, берәү-берәүгә үзенең кем икәнлеген сөйлә¬ мәдеме икән ичмаса? диештеләр. Иң элек Коробочкага хәбәр иттеләр, ләкин аннан күп нәрсә ала алмадылар, ул үзенчә генә сукалады: бөтенесен унбиш сумга алды, кош- корт йоны да ала икән, бик күп бүтән нәрсәләр дә алыр¬ га вәгъдә итте, казнага май да җыям дип әйтеп әйтте, шулай булгач, мөгаен берәр алдакчыдыр, нигә дисәң, элек тә шуның шикелле берәү, йон алам, казнага май да җыям, дип килеп йөргән иде, бөтенесен алдап кипте, про- топопшаны да йөз сумнан артыгракка утыртты, диде. Аның шуннан соң сөйләгән сүзләре гел бер үк сүзне ка¬ батлау булды, чиновниклар Коробочканың аңгыра бер карчыктан башка беркем дә түгел икәнлеген күрделәр. 14* 211
Ә Манилов болай җавап бирде: үземә ничек ышансам, Павел Ивановичка да мин шулай ышанам, Павел Ива¬ новичта булган сыйфатларның йөздән бер өлешенә генә булса да ирешү өчен мин бөтен мөлкәтемне бирер идем, диде, гомумән аны иң төче сүзләр белән мактап сөйләде, дуслык турында да берничә сүз кыстырды, һәм, соңгы сүзләрне әйткәндә, күзләрен, әлбәттә, йомып әйтте. Бу сүзләр, шик тә юк, аның бик нечкә хисле кеше икәнлеген аңлатсалар да, чиновникларга эшнең төбен аңлатып би¬ рә алмадылар. Собакевич та начар сүз әйтмәде: Чичиков, диде, минемчә, яхшы кеше, мин аңа крестьяннарны күче¬ рү шарты белән саттым, һәммәсе дә менә дигән таза ха¬ лык; ләкин аларның киләчәге өчен мин җавап бирмим, күчергән вакытта юлда азап чигеп үлеп бетәләр икән, мин гаепле түгел, анысы алла эше, дөньяда тир хастасы һәм башка шундый кырып сала торган авырулар аз тү¬ гел, бөтен-бөтен авыллар кырылу шикелле мисаллар да була, диде. Чиновник әфәнделәр тагын бер чарага тоты¬ нып карадылар, монсы бик үк килешә торган түгел-түге- лен, ләкин сирәгрәк булса да, кулланыла ул, ягъни алар читләтебрәк, лакейлар аркылы, Чичиковның үз кешелә¬ реннән сораштырырга булдылар, алар үз бариннарының элекке тормышы, хәл-әхвәле турында ныклабрак белми¬ ләрме икән? дип сораштылар, ләкин барыбер күп нәрсә ала алмадылар. Петрушкадан бары йокы бүлмәсе исе генә килде, ә Селифан — баринның патшага хезмәт ит¬ кәнлеген һәм элек таможняда эшләгәнлеген генә әйтте. Бу төр халыкларда бик тә сәер бер гадәт бар бит ул. Әгәр дә алардан бер-бер нәрсә турында атап сорасаң, алар аны бервакытта да хәтерли алмыйлар, башларына килми, хәтта: белмим, дип җавап кайтаралар, ә инде башка берәр турыда сорасаң, шундый озын итеп, җентек¬ ләп сөйләп китәләр, тыңларга гына түз. Чиновникларның барлык эзләүләре аларга Чичиков турында үзләренең төпле берни дә белмәгәнлекләрен генә ачты, ә шулай да Чичиков, һичшиксез, кем дә булса булырга тиеш иде. Ахырда алар бу мәсьәлә хакында ныклап торып сөйлә¬ шергә, һич югы нишләргә, нинди чаралар күрергә икәнен генә булса да хәл итәргә булдылар, чынлап та: Чичиков явыз ният белән йөрүче сыйфатында кулга алынырга тиеш кешеме, әллә юкса, боларның үзләрен явыз ният- легә чыгарып, ул үзе кулга алырмы? Менә шуларның 212
һәммәсен хәл итәр өчен алар, укучыга мәгълүм полицей- мейстерга, шәһәрнең игелекле атасына, җыелып, махсус сөйләшергә булдылар. X БҮЛЕК Укучыга мәгълүм полицеймейстерга, шәһәрнең иге¬ лекле атасына җыелгач, чиновниклар, шушы мәшәкать¬ ләр, борчылулар нәтиҗәсендә, хәтта ябыкканлыклары турында бер-беренә искәрмәләр ясадылар. Чынлап та, яңа генерал-губернатор билгеләнү, гаять җитди эчтәлек¬ ле әлеге ике кәгазь килеп төшү, алла белсен, ниндидер хәбәрләр таралу — болар һәммәсе чиновникларның йө¬ зендә сизелерлек эз калдырды, хәтта күбесенең фрагы да күзгә күренеп бушап калды. Барсы да ябыкты: предсе¬ датель дә ябыкты, врачебная управа начальнигы да ябыкты, прокурор да ябыкты, хәтта имән бармагына йө¬ зек киеп, аны дамаларга күрсәтеп йөрүче, бервакытта да фамилиясе белән аталмый торган ниндидер Семен Ива¬ нович та ябыкты. Дөрес, һәр җирдәгечә, куркаклар рә¬ теннән булмаган кешеләр дә табылды, әлбәттә, андыйлар каушамадылар, ләкин андыйлар бик аз, бары бер почт¬ мейстер гына иде. Бары аның гына гадәттәге тыныч ха¬ рактеры үзгәрми калды, ул мондый вакытларда гадәттә менә нәрсә әйтә торган иде: «Беләбез без сезнең шикелле генерал-губернаторларны! Сез, бәлкем, өч-дүрт тапкыр алмашынырсыз, ә мин менә, судырь мой ', бер урында утыз ел утырам инде». Аның бу сүзенә башка чиновник¬ лар гадәттә болай дип әйтәләр иде: «Синең эш җайлы, шпрехен зи дейч, Иван Андрейч; син, ичмаса, почтада эшлисең: кабул итеп аласы да озатасы гына, күп дисәң, занятиене бер сәгать алданрак бетереп алдашасың гына, яисә соңга калып килгән сәүдәгәрнең хатын кабул иткән өчен, ярамаган берәр посылка җибәргән өчен генә аз-маз алгалыйсың, мондый э1птә кем дә пакь булыр. Ә менә си¬ ңа көн саен шайтаннар килеп йөри башласын иде әле, күрер идең: алырга да бер дә теләмисең, ә ул үзе китереп тыга. Синең ни кайгың бар, синең, ичмаса, бер улың гы- 1 Судырь мой (дөресе — сударь мой) —- әфәндем мәгънә¬ сендә. 213
на, ә менә минем, туган, Прасковья Федоровнадан алЛа орлыкны кызганмаган: ел саен я Праскушка, я Петруш¬ ка туып кына тора; мондый эштә, туган, икенче төрлерәк сайрарсың». Чиновниклар шулай сөйләнделәр, ә инде чынлап та шайтанга каршы тору мөмкинме дигән мәсьә¬ ләгә килсәк, аны тикшерү автор эше түгел. Бу юлы ки¬ ңәшмәдә бик ачык булып бер җитешсезлек сизелеп тора, ул да, простой халык йөрткәнчә әйтсәк, мәне дигән нәр¬ сәнең юклыгы иде. Гомумән без, ничектер, күренекле утырышлар өчен яратылмаганбыз. Безнең барлык җые- лышларыбызда, крестьян сходкаларыннан башлап һәр¬ төрле гыйльми һәм башка комитетларда да, әгәр дә бө¬ тенесе өстеннән идарә итеп торучы берәр башлык бул¬ маса, шактый чуалчык хөкем сөргән була. Моның ни өчен болай икәнен хәтта әйтүе дә кыен, халкыбыз шун¬ дый, күрәсең, бары тик типтерү яки менә дигән итеп ашап алу өчен оештырылган киңәшмәләр генә, әйтик, немец¬ ларга охшатырга тырышылган клуб һәм төрле ресторан кичәләре генә уңышлы чыгалар. Ә һәр эшкә тайяр то¬ ру — анысы бар шикелле бездә. Без кинәт, аз гына җил истеме, хәйрия җәмгыятьләре, ярдәм җәмгыятьләре, әл¬ лә нәрсә җәмгыятьләре төзергә керешәбез. Максатыбыз менә дигән була, ләкин, шуңа карамастан, берни дә чык¬ мый. Ихтимал, бу шунлыктандыр, ягъни без эшнең ба¬ шында ук кинәт канәгатьләнеп калабыз һәм инде бөтене¬ се эшләнгән дип исәплибез. Мәсәлән, без, ярлылар өчен нинди дә булса хәйрия җәмгыяте төзү уена килеп, шак¬ тый гына иганә җыеп алуыбыз белән үк, шәһәрнең бар¬ лык зур сановникларын чакырып, шушы мактаулы эш хөрмәтенә зур мәҗлес үткәрәбез, билгеле, әлбәттә, моңа безнең җыелган иганәбезнең яртысы китә; калган акчага шунда ук комитет өчен — каравылчылары-ниләре белән — бик шәп, җылы квартира сатып алына, менә шуннан соң инде ярлыларга бары биш тәңкә ярым акча кала, аны да әле бүлгәндә җәмгыять членнары үзара килешә алмый торалар, һәркайсысы нинди дә булса үз кодасын төртер¬ гә тора. Хәер, бүгенге җыелыш бөтенләй башка төрдә иде: ул зарурлык нәтиҗәсендә җыелды. Мәсьәлә нинди¬ дер ярлылар яки чит кешеләр турында түгел, мәсьәлә һәр чиновникның үзенә кагыла, берьюлы бөтенесенең башы¬ на төшәргә торган бәла турында бара, шулай булгач, би¬ редә бердәмлек, оешканлык бигрәк.. таләп ителә иде. Ләкин, шуңа карамёстан, шайтан белсен, нәрсә килеп 214
чыкты. Барлык киңәшмәләргә хас булган фикер башка¬ лыгы турында әйтеп тә тормыйбыз инде, шуның өстенә тагын катнашучыларның сүзләрендә ниндидер аңлап булмый торган кыюсызлык күренде: берәү, мәсәлән, Чи¬ чиковның ялган акча ясаучы кеше икәнлеген әйтте дә, соңыннан үзе үк: ә бәлки әле түгелдер дә, дип куйды; икенчесе аның генерал-губернатор канцеляриясеннән кил¬ гән чиновник икәнлеген раслады да, ләкин шунда ук: хәер, шайтан беләме аны, маңгаена язылмаган бит, дип өстә¬ де. «Ул — киемен алмаштырган юлбасар түгелме икән» дигән фикергә һәммәсе каршы төште; явыз ниятле кеше түгеллеген ап-ачык күрсәтеп торучы тышкы кыяфәте өс¬ тенә, Чичиковның сөйләшүендә дә һичбер андый-мондый җәнҗаллы кеше сыйфатлары юк дип таптылар. Шул арада, әллә башка берәр сәбәптәнме, берничә минут уйга калып торган почтмейстер кинәт кычкырып җибәрде: «әфәнделәр, беләсезме ул кем?» Бу сүзләрне әйткәндә аның тавышында ниндидер дәһшәтлелек яңгырады, бар¬ сы да берьюлы: «ә кем соң ул?» дип кычкырып җибәрергә мәҗбүр булдылар.— «Ул, мин сезгә әйтсәм, әфәнделәр, әфәндем, бер дә башка кеше түгел, ә капитан Копей¬ кин!» — Ә инде шул секундта ук барсы да бертавыштан: «нинди кеше соң ул капитан Копейкин?» дип сорагач, почт¬ мейстер аларга: «Сез әле капитан Копейкинның нинди кеше икәнлеген белмисезмени?» диде. Барсы да: юк, без капитан Копейкинның кем икәнле¬ ген белмибез, дип җавап кайтардылар. «Капитан Копейкин ул...» дип, почтмейстер чак кына итеп үзенең табакеркасын ачты, ул аңа кем дә булса үзе¬ нең бармагын китереп тыкмагае дип курыкты, чөнки ул аларның чисталыгына шикләнеп карый, хәтта болай дип әйтеп тә куйгалый торган иде: «Беләбез, атакай: сез ул бармакларыгыз белән, бәлкем, әллә кай җирләрегезне капшый торгансыздыр, ә тәмәке — чисталык таләп итә торган әйбер». Тәмәкесен иснәгәннән соц ул тагын ка¬ батлады: «Капитан Копейкин ул... хәер, аны сөйләсәң, нинди дә булса берәр язучы өчен, әйтик, ниерәк, ягъни бик кызыклы, бөтен бер поэма килеп чыгачак бит», дип. куйды. Киңәшмәгә катнашучыларның барсы да бу вакыйга¬ ны, почтмейстерның үз сүзләре белән әйткәндә, язучы өчен, әйтик, бик кызыклы, бөтен бер поэманы белергә те¬ ләделәр, һәм ул сөйләргә кереште: 215
КАПИТАН КОПЕЙКИН ТУРЫНДА ПОВЕСТЬ «Уникенче елгы кампаниядән соң әфәндекәем», бүл¬ мәдә гәрчә бер генә әфәнде булмыйча, бәлки берьюлы алты әфәнде утыруга карамастан, ул әнә шулай дип башлады,— «уникенче елгы кампаниядән соң, яралылар белән бергә капитан Копейкинны да утыртып җибәрәләр. Красный янындамы, әллә булмаса Лейпциг тирәсендә¬ ме, беләсегез килсә, аның бер аягы, бер кулы өзелә. Ул чакларда әле яралылар турысында, мин сезгә әйтсәм, андый-мондый законнар булмый; инвалидларга пенсия дигән нәрсә ул, беләсегез килсә, ниерәк, ягъни шактый соңрак чыга. Капитан Копейкин күрә: эшләргә кирәк: ә аның, үзегез беләсез, сул кул гына. Менә ул өенә — әтисе янына кайта; әтисе әйтә: «Минем сине туйдырып торырлык хәлем юк, мин», ди, әгәр белсәгез, «үзем дә чак туенып торам», ди. Шуннан соң, әфәндем, безнең әлеге капитан Копейкин Петербургка барырга карар кы¬ ла, патша бераз рәхим-шәфкать күрсәтмәсме, дип уйлый: «Минем хәлем менә шулай, ниерәк, ягъни үз-үземне кыз¬ ганмадым, кан түктем», дип әйтмәкче була. Шуннан соң бу, анысы ничек булгандыр, обозлар беләнме, әллә казна повозкаларына эләгепме дигәндәй, көч-хәл белән Петер¬ бургка барып җитә. Шулай итеп, мин сезгә әйтсәм, менә шул ни генә бәндә, ягъни әлеге капитан Копейкин, кинәт кенә, әйтик, дөньяда мисле булмаган башкалага барып эләгә. Кинәт, әйтик, аның каршысында — бөтен бер дөнья, ниндидер тормыш диңгезе ачыла, әйтерсең, «Мең дә бер кичә» әкияте! Кинәт, мин сезгә әйтсәм, ниндидер бер, әйтик, Невский проспект, я булмаса шундый бер, шайтан алгырысы, Гороховый урам, я менә, әйтик, теге ни, Литейный урамы; йортларның түбәләре—ниндидер сөңге төсле очлаеп менгәннәр; ул, мин сезгә әйтсәм, кү¬ перләр — нинди шайтан күтәреп торадыр, һичбер ни-фә- лән юк, ягъни бернигә тимичә һавада асылынып торалар, бер сүз белән генә әйткәндә, әфәндем, нәкъ менә Семира¬ мида * 2 инде! Менә ул квартира турысында сугылгалап ■Уникенче елгы кампания — 1812 елда Франция белән Россия арасында булган сугыш. 2 Семирамида — борынгы Ассирия патшасы — хатын пат¬ ша (ләкин әкият). Имештер, ул, үзенең башкаласында гаять матур йортлар салдырган, һавада асылынып торган бакчалар эшләткән булган. .216
карый, ләкин әлеге ниләр барсы да бик тешләшә торган булалар: беләсез инде, гардиналар, тәрәзә пәрдәләре, шайтан да чутына чыга алмас, келәмнәр дисәң — Пер¬ сия үзе килгәнмени: баскан саен, әйтик, байлыкка баса¬ сың. Ни инде, ни, ягъни үзең урамнан барасың, ә боры¬ ныңа мең сумлыклар исе бәрелә дә тора; ә инде безнең әлеге капитан Копейкинның барлык капиталы, беләсегез килсә, барлы-юклы ун бишлектән гыйбарәт. Шулай да, ничектер шунда, тәүлегенә бер сум хисабыннан Ревель трактирына кереп ала бу: обедка — щи бирәләр дә кал¬ җа ит бирәләр. Күрә, озак торып булырлык түгел. Кемгә барырга икән дип сораштыра башлый бу. Моңа әйтәләр, менә шундый бер ни, югары комиссия, правленье бар, аның начальнигы менә шундыйрак бер генерал-аншеф, диләр. Ә патша үзе, мин сезгә әйтсәм, бу вакытта өйдә булмый; гаскәр дә әле, беләсегез килсә, Париждан кайт¬ маган, бөтенесе заграницада була. Безнең Копейкин ир¬ тән -иртә үк торып, җитү сакалын сул кулы белән үзе ге¬ нә тырнаштыра да,— нигә дисәң, парикмахерга бит әлеге теге ни, азмы-күпме акча кирәк,— мундирын киен алгач, агач аяк белән шак-шак басып, мин сезгә әйтсәм, туп-турыга начальникның үзенә, вельможага китә. Квартирасын сораша. Набережныйдагы Дворцовый урамда торган бер өйгә күрсәтеп: «Әнә», диләр тегеңә. Өй, мин сезгә әйтсәм, ярыйсы гына була: тәрәзә пыяла¬ лары, беләсегез килсә, сажень ярымшар көзгедән, бүл¬ мәдәге әйберләр — вазалар-фәләннәр — һәммәсе тышкы якта торган шикелле: кулың белән нит тә, ягъни үрел дә ал янәсе; стеналарда кыйммәтле мәрмәрләр, металл зин¬ нәтләр, ул, мин әйтсәм, ишек тоткалары,— иң элек вак товар кибетенә барып, бер тиенлек сабын алырга, шуның белән башта ике сәгать буе кулыңны юарга да шуннан соң гына тотарга батырчылыгың җитсә-җитәр, кыскасы: һәммә нәрсә — ни инде, ни, көзге, башың гына әйләнмә¬ сен. Швейцары гына да — генералиссимус 1 диярсең: ку¬ лында алтын таяк, физиогномия — графларныкыча, әй¬ терсең, каймак ашатып кына тоткан мопс1 2; якалары, батисттан, канальяның!.. Менә безнең Копейкин үзенең 1 Генералиссимус—берничә армия белән командовать итүче главнокомандующий. 2 Мопс — эт. 217
агач аягын өстерәп, көч-хәл белән прием бүлмәсенә ба¬ рып керә, искәрмәстән, мин сезгә әйтсәм, терсәге белән андый-мондый берәр нине — Американымы анда, Индия¬ неме, ягъни алтынга манган әнә шундый фарфор вазаны бәреп төшерүдән куркып, бер почмакка кереп сыена. Билгеле, әлбәттә, ул анда шактый басып тора, нигә ди¬ сәң, бирегә ул бик ни вакытта, ягъни генералның әле яңа гына урыннан кузгалып торган чагында килә, ул килгән¬ дә, бәлкем әле, камердинер, беләсез инде, генералның ку- лын-фәләнен юдыру өчен, берәр төрле көмеш ләгән кер¬ теп торгандыр. Көтә Копейкин, көтә, менә бервакыт, дүрт сәгатьләп көткәннән соң, адъютантмы, әллә башка берәр дежурный чиновникмы килеп керә. «Генерал озак¬ ламый прием бүлмәсенә чыгар», ди. Ә прием бүлмәсендә халыкның күплеге — энә чәнчер җир юк. Берсе дә безнең ише андый-мондый мескен түгел, барсы да дүртенче дә бишенче класслар, полковниклар, эполетларда ара-тирә юан-юан макароннар да ялтырап китә — генералитет, янәсе. Кинәт кенә, мин сезгә әйтим, бүлмәдә ниндидер сизелер-сизелмәс эфир 1 шикелле, аз гына кыбырдап ала¬ лар. Анда-санда: «Тсс, тсс!» дигән тавышлар ишетелә, һәм ахырда котчыккыч тынлык урнаша. Вельможа керә. Ләкин... билгеле инде: ни әйтсәң дә дәүләт кешесе! Кыя¬ фәт, мин сезгә әйтим... ни, әйтик, дәрәҗәсенә, чинына, тәмам ятышлы. Билгеле инде, бүлмәдәге халыкның бө¬ тенесе минут эчендә ук шикелле турыга ката, калтырый, теге нине, үзенең язмышын көтә. Министр, ягъни әлеге вельможа берәм-берәм сорашып йөри башлый: «Ни йо¬ мыш? сез ни йомыш белән килдегез? Сезгә ни кирәк? Сез нинди эш белән?» Ахырда, әфәндекәем, ул безнең Ко- пейкинга да килеп җитә. Копейкин бөтен көчен җыеп: «Минем эш, ваше превосходительство, менә шулай-шу- лай: кан түктем, нисез, ягъни аяк-кулсыз калдым, эшли алмыйм, падишадан рәхим-шәфкать сорарга килдем», ди. Министр күрә: мескеннең аягы агач, уң як җиңе дә буп-буш: мундирына беркетелгән; «Ярар», ди бу: «шушы арада тагын кереп чыгарсыз». Копейкинның түбәсе күк¬ кә тия яза: беренчедән: әйтик, беренче дәрәҗә вель¬ можаны күрү бәхетенә ирешә; икенчедән, хәзер инде теге 1 1 Эфир — бу урында — талгын җил Мәгънәсендә. 218
ни, пенсия турысындагы мәсьәлә дә хәл ителер, дип уй¬ лый, Шундый кәефләнеп, мин сезгә әйтсәм, тротуардан тыйтаклый гына бу. Берәр рюмка аракы эчеп алырга дип Палкин трактирына да кереп чыга, ашны, әфәндекәем, Лондонда ' ашый, каперслы котлет китерергә куша, төр¬ ле финтерлийлар белән симез тавык, бер бутылка аракы сорап ала, кичен театрга китә, кыска гына әйткәндә, мин сезгә әйтсәм, типтерә бу. Шуннан соң, тротуар буйлап барганда, бу, мин сезгә әйтсәм, аккош шикелле сылу бер англичанка үтеп барганын күрә. Беләсез, аның хәзер кан кызган,— менә ул, үзенең агач аягы белән тыйтаклап, аның артыннан йөгермәкче була,— ләкин «юк, кирәк¬ мәс», дип уйлый, «соңыннан, пенсия алгач яхшырак бу¬ лыр, хәзер, нишләптер, артыграк кызганмын», ди. Шун¬ нан соң, әфәндем, барлы-юклы өч-дүрт көн үткәч, безнең Копейкин тагын министрга бара, тагын аның чыкканын көтә. «Мин», ди: үземнең кичергән авыруларым, ярала¬ нуларым мәсьәләсендә сез высокопревосходительство- ның приказын ишетергә килдем, фәлән-төгән»... ди, бил¬ геле инде, һәммәсен устав кушканча сөйли. Вельможа, мин сезгә, әйтсәм, моны шунда ук таный: «Ә, беләм, бе¬ ләм», ди: «Ләкин бу юлы берни дә әйтә алмыйм, сезгә патша хәзрәтләренең үзен көтәргә кирәк булыр; ул кайт¬ кач, шик тә юк, яралылар турында приказ бирелер, мин, ди, аның ихтыярыннан башкй берни дә эшли алмыйм», ди. Шулай ди дә, мин сезгә әйтсәм,— хуш, сау бул! Без¬ нең Копейкин, беләсегез килсә, бик тә пошаманга калып чыга. Югыйсә ул инде менә аңа иртәгә үк акча тоттырыр¬ лар да: «Мә сиңа, күгәрченем, аша, эч, күңелеңне күтәр», дип әйтеп әйтерләр дип уйлаган була; шулай буласы урында аңа тик көтәргә генә кушыла, җитмәсә вакытын да күрсәтмиләр. Менә ул крыльцодан кайнар су белән пешекләгән эт шикелле булып килеп чыга: койрык — бот арасында, колаклар салынган. «Юк», ди ул үз-үзенә: «Икенче килүдә әйтергә кирәк булыр — актык телемем¬ не ашыйм, ярдәм итмәсәгез, нитәргә, ачтан үләргә туры киләчәк, дип әйтермен». Кыскасы, безнең Копейкин, әфәндекәем, Дворцовый набережныйга тагын бара. «Юк, бүген кабул итми, иртәгә килегез», диләр. Икенче көнне 1 Лондон — ул заманда Петербургта халык күп йөри тор¬ ган ресторан. 219
дә шул ук сүз; ә швейцар аңа таба карарга да теләми. Ул арада инде, мин сезгә әйтсәм, кесәдәге бишлекләрдән берәү генә калып бара. Теге вакытта ичмаса щи белән бер калҗа булса да ит ашый иде, ә хәзер,, кибеткә ба¬ рып, бер тиенлек ипи белән берәр нинди селедкамы, тоз¬ лы кыярмы гына алып кайта, кыскасы — ачыга, меске¬ нем, ә аппетиты — бүренеке белән бер. Үтеп-сүтеп йөри бу, рестораннар, мин сезгә әйтсәм,— повары, беләсегез килсә, заграничный, ниндидер ачык физиогномияле фран¬ цуз, өстендә голландский белье, алъяпкычының аклыгы карга тиңләрлек, ниндидер хуш исле шулпалар, трюфель- ле котлетлар, ниләр, ягъни рассупе деликатеслар 1 хәзер¬ лиләр, әйтәм бит, ашамас җиреңнән ашарсың. Яисә менә ул Милютин кибетләре яныннан үтә, ә анда тәрәзәләрдән теге ниләр, сёмга балыклары карап тора, бер бөртеге би¬ шәр сумлык чияләр тезелгән, дилижанс зурлыгындагы карбызлар куелган,— берәр юләр килсен дә йөз сумын чыгарып бирсен, янәсе, кыскасы, адым саен әнә шундый кызыктыргыч әйберләр очрый, авыздан сулар килә, ә аңа һаман «иртәгә кил» диләр. Шулай итеп, беләсегез килсә, аның хәл мөшкелләнә: бер яктан, әйтик, сёмга бе¬ лән карбыз, ә икенче яктан аны һаман шул «иртәгә» бе- , лән туйдыралар. Ахырда бу мескеннең нитәрлек, ягъни түзәрлек хәле калмый, әйтик, бәреп булса да керергә ка¬ рар кыла. Шунда баручы тагын берәр кеше очрамасмы, дип, капка төбендә көтеп тора да, ниндидер бер генерал¬ га ияреп, мин сезгә әйтсәм, агач аяк белән титаклый-ти- таклый кереп тә китә. Менә вельможа гадәттәгечә прием бүлмәсенә чыга: «Сезнең ни йомыш? Сез нинди эш бе¬ лән». Шуннан соң Копейкинны күреп ала. «Ә! мин сезгә әйткән идем бит инде карар чыкканны көтегез дип әй¬ теп», ди. «Кызганыгыз, ваше высокопревосходитель¬ ство,— ашарга, әйтик, бер сынык икмәгем юк...»— «Ниш¬ ләмәк кирәк соң? Мин сезгә бернинди дә ярдәм дә күр¬ сәтә алмыйм; хәзергә үзегезгә үзегез ярдәм итә торыгыз, киченеп торырлык чара эзләгез».— «Ләкин ни бит, ваше высокопревосходительство, үзегез уйлап карагыз, аяк- кул булмагач, мин нинди чара таба алыйм соң».— «Шу¬ лай да», ди сановник: «беләсез бит: мин сезне үз ниемдә, 'Рассупе д е л и к a т е с — бозып әйтелгән русча-француз- ча сүз; мул пәм тәмле ашамлыклар мәгънәсендә. 220
ягъни үз җилкәмдә асрый алмыйм; миндә яралылар күп, барсы да сезнең ишеләр... Түземле булыгыз. Менә патша хәзрәтләре кайтсын, ихластыр дип әйтәм, ул сезне рәхи¬ меннән ташламас». — «Ләкин, ваше высокопревосходи¬ тельство, мин көтеп тора алмыйм», ди Копейкин һәм бер¬ кадәр ниерәк, тупасрак итеп әйтә. Вельможаның, мин сезгә әйтсәм, ачуы килә башлый. Чынлап та: биредә һәр яктан генераллар сырып алган, карарлар, приказлар кө¬ тәләр; җыенысы, әйтик, әһәмиятле эш, дәүләт эше, иң кыска вакыт эчендә хәл итүне таләп итә торган эш,— бер минуты әллә ни тора, менә шундый вакытта нинди¬ дер ябышкак шайтан килеп бәйләнә җитмәсә.— «Гафу итегез», ди ул: «минем вакытым юк... мине сезнекеннән болайрак эшләр көтә». Шулай бераз ниерәк, читләтебрәк әйтеп, китәргә вакыт икәнлекне белдерә. Ә безнең Ко¬ пейкинның, беләсез, ачыгуы җиткән: «Теләсәгез нишлә¬ тегез, ваше высокопревосходительство, резолюция салмый торып урынымнан да кузгалып карамыйм», ди. Ярый... мин сезгә әйтсәм: вельможага шулай ди бит бу, вельможа бер сүз әйтсә, үзенең көле күккә очачак бит инде, аннан шайтан да таба алмаячак үзен... Берәр генә чинга түбән булган берәр чиновник безгә шулай әйтсен иде әле... Ә бит биредә мәсьәлә моның ише генә түгел: берсе гене¬ рал-аншеф, ә икенчесе нинДидер капитан Копейкин! 90 сумны алып кара да нульне алып кара! Генерал бит, беләмсез, генерал, бер карап алдымы, мылтык белән бер: котың да калмый, җаның аяк табанына төшә дә китә. Ә безнең Копейкин, мин сезгә әйтсәм, кузгалып та кара¬ мый, каккан шикелле тора да тора. «Я, нишләп тора¬ сыз?» ди генерал аңа һәм аны бик яхшылап кына өшке¬ реп ташлый. Хәер, дөресен әйткәндә, ул аның белән яхшы ук рәхимле кылана: башка берәү булса, куркуын¬ нан, күз алдында өч көн буена урам асты-өскә килеп әйләнеп торыр иде, ә ул бары менә болай дип кенә әйтә: «Ярый алайса, әгәр биредә тору кыйбатка төшә дип әйтә¬ сез икән һәм язмышыгызның хәл кылынуын башкалада тыныч кына көтә алмыйсыз икән, ул чагында мин сезне казна хисабыннан озаттырырмын. Фельдъегерьны чакы¬ рыгыз да менә моны үз иленә озатыгыз!» ди. Баксаң, мин сезгә әйтим, фельдъегерь инде әзерләнеп тә беткән: буе — өч аршин булыр, куллары, белсәгез, туганда ук ямщиклар өчен яратылган диярсең, кыскасы — коеп куй- 221
гаи дантист1 инде... Шулай итеп, әфәндем, безнең әлеге алла бәндәсен эләктереп кенә алалар да, фельдъегерь белән бергә, арбага утыртып та куялар. «Ярый әле», ди Копейкин, «ичмаса олау өчен түләсе юк, анысы өчен дә рәхмәт». Шулай итеп, әфәндем, менә ул фельдъегерь бе¬ лән чыгып та китә, һәм әлеге шул фельдъегерь белән юл¬ да барган чагында, әйтик, бераз нитеп, ягъни үз алдына уйланып бара бу: «Ярый алай булса, ди, генерал миңа үзеңә ярдәм итү чарасын үзең эзләп тап ди икән, табар¬ мын мин аны!» ди. Ләкин менә шул Копейкинны ничек һәм кая илтеп тапшырганнардыр — анысы һичбер мәгъ¬ лүм түгел. Капитан Копейкин турындагы сүз, тәки мин сезгә әйтсәм, шуның белән онытыла, әйтерсең, суга төшә, шагыйрьләр әйтмешли, әйтерсең, Лета1 2 ташкынына кү¬ мелә. Ләкин, әфәнделәр, романның төене, хикмәте нәкъ менә шуннан башлана да инде. Шулай итеп, Копейкин кая югала, мәгълүм түгел; ләкин шуннан соң, мин сезгә әйтсәм, ике ай да үтми, Рязань урманнарында юлбасар¬ лар шайкасы килеп чыга, ә инде шайканың атаманы кем дисәң, әфәндем, нәкъ менә әлеге...» Полицеймейстер кинәт аны бүлде, ул: «Тукта әле, Иван Андреевич», диде: «Син бит үзең капитан Копей- кинның бер аягы, бер кулы юк дигән идең, ә Чичиков¬ ның...» Шушы урында почтмейстер кычкырып җибәрде һәм, бөтен кеше алдында үзен бозау дип атап, барлык көче¬ нә селтәнеп маңгаена сукты. Почтмейстер, ул хәлнең әң¬ гәмә башланганда ук ничек күңеленә килмәвенә төшенә алмады һәм рус кешесе арткы акылга нык дигән мәкаль¬ нең бик хаклы булуын икърар итте. Ләкин бер минуттан соң ук ул алдаша башлады, уңайсыз хәлдән котылырга теләп, Англиядә механиканың бик алга киткәнлеген һәм, газеталарга караганда, бер кешенең агач аяклар уйлап чыгарганын сөйләде, ул аяклар кечкенә генә пружинага 1 Дантист — туры тәрҗемәсе — теш докторы дигән сүз; би¬ редә— сугыш чукмары, сугып теш сындыручы мәгънәсендә алына. Фельдъегерьләр, ягъни хәрби курьерлар, бик кызу йөрергә тиеш булганнар. Шуңа күрә алар ямщикларны җан-фәрман куганнар, бернинди кыенлыклар белән дә хисаплашмаска тиеш булганнар. Фельдъегерь хезмәтенә алган вакытта да әнә шуңа түзә торган, көчле, гайрәтле «дантистларны» гына алганнар. 2 Лета — борынгы грек мифологиясендә җир асты патшалы¬ гында ага торган елга, онытылу ташкыны. 222
басу белән хода белсен әллә кайларга, кеше таба алмас¬ лык җирләргә алып китәләр икән диде. Чичиковның капитан Копейкин булуына барсы да шикләнгәнлекләрен әйттеләр, һәм почтмейстерны кирә¬ геннән артык арттыра дип таптылар. Хәер, алар үзләре дә алай бирешмәделәр, почтмейстерның үткер юравы бе¬ лән һәвәсләнеп алар тагы да арттырыбрак җибәрделәр, үзенчә бик үткер булган гөман кылуларның берсе, әйтүе дә кызык хәтта, Чичиков — киемен алмаштырган Напо¬ леон түгел микән дигәне“булды. Имеш, инглизләр Россия зур һәм иркен дип күптән инде көнләшеп йөриләр, хәтта бер русның бер инглиз белән сөйләшеп торуы төшерелгән карикатура да берничә тапкыр чыккалады. Инглиз эт тотып тора, ә эт, янәсе, Наполеон! Карагыз имеш, алай- болай мин теләгәнчә булмаса, мин сезгә хәзер эт өсте- рәм! һәм бәлки менә хәзер Наполеонны Елена утравын нан җибәргәннәрдер һәм ул Россиядә Чичиков булып йөридер, ә асылда ул бөтенләй Чичиков түгелдер. Билгеле, чиновниклар ышануын ышанмадылар, шу¬ лай да уйга калдылар һәм, һәрберсе бу эшне үз-үзеннән генә тикшереп, Чичиковның йөзе, әгәр ул борылып яны белән басса, Наполеон портретына шактый охшый дип тапты. 12 нче ел кампаниясендә хезмәт иткән һәм Напо¬ леонны үз күзләре белән күргән полицеймейстер, Напо¬ леон да шулай ук үзенең буе-сыны белән Чичиковтан зур түгел һәм гәүдә төзелеше ягыннан аны артык юан да, шул ук вакытны нәзек тә дип булмый, дип әйтмичә бул¬ дырмады. Бәлки, укучыларның кайберсе аны мөмкин хәл түгел диярләр, автор да алар күңеле өчен, мөмкин хәл түгел шул дияргә риза: ләкин, бәлагә каршы, һәммә¬ се дә нәкъ сөйләгәнчә килеп чыкты бит, һәм шунсы га¬ җәп, бу шәһәр караңгы почмактагы бер шәһәр дә түгел үзе, киресенчә, ул ике башкалага да якын тора. Хәер, бу эшләрнең һәммәсе дә французларны данлыклы рәвештә куганнан соң булганын истә тотарга кирәк. Ул чакны безнең барлык алпавытларыбыз, чиновникларыбыз, ку- пецларыбыз, приказчикларыбыз, һәм һәрбер укый-яза белгәне һәм хәтта белмәгәне дә аз дигәндә сигез ел буен¬ ча иң оста политиклар булып киттеләр. Московские Ве? домости һәм Сын Отечества аяусыз укылып, соңгы уку¬ чыга бернигә яраксыз кәгазь рәвешендә генә барып җитә иде. «Атакаем, солының подаукасын ни бәядән сатты¬ гыз? Кичә кар яугач ни эшләдегез?» диясе урынга, «Ә га¬ 223.
зетада ниләр язалар, Наполеонны тагы утраудан1 җи¬ бәрмәделәрме икән?», дип сорыйлар иде. Купецлар аңар¬ дан бик куркалар, чөнки инде өч ел була, төрмәдә ята торган пәйгамбәрнең сүзләренә чыннан да ышаналар иде. Пәйгамбәр дигәннәре билгесез бер яктан килеп чык¬ кан, үзе чабата һәм коточкыч сасыган балык исе аңкы¬ тып торган тышсыз толып кигән мужик булып, ул Напо- леонның Дәҗҗал икәнлеген, аның алты дивар, җиде диңгез артында богауланып ятуын, ләкин соңыннан бо¬ гауларын өзәчәген һәм бөтен дөньяны үз кулына алача¬ гын хәбәр иткән иде. Бу пәйгамбәрлеге өчен ул, билгеле, төрмәгә эләкте, ләкин шулай да үзенекен итте, купец- ларны тәмам вәсвәсәгә салды. Хәтта табышлы алыш- бирештән соң трактирга җыелып чәй эчкәндә дә купец¬ лар шушы Дәҗҗал турында сүз йөрткәләделәр. Чинов¬ никларның, затлы алпавытларның күбесе шулай ук ирек¬ сез шул турыда уйланды, ул вакытларда бик модада бул¬ ган мистицизм белән агуланганга күрә, алар Наполеон сүзенең һәрбер хәрефендә ниндидер хикмәт күрделәр, күпләр хәтта апокалипсик цифрлар таба башладылар. Шулай итеп, чиновникларның ирексездән бу пункт ту¬ рында уйга батуы бер дә гаҗәп эш түгел: тик шулай да, алар хыялларының чиктән тыш йөгерек икәнлеген һәм эшнең болай түгеллеген бик тиз арада абайлап өлгерде¬ ләр. Уйлаштылар-уйлаштылар, киңәштеләр-киңәштеләр дә, ниһаять, Ноздревтан сорашу зыян итмәс иде дигән фикергә килделәр. Үле җаннар турындагы сүзне ул баш¬ лап сөйләгәнгә күрә һәм Чичиков белән ниндидер якын мөнәсәбәттә булганга күрә ул, һичшиксез, аның тормыш хәлләре турында кайбер нәрсәләр белә булыр, шуңа күрә сынап карау кирәк, Ноздрев ни әйтер икән диделәр. Бу чиновник әфәнделәр, ә алар белән рәттән башка званиедәгеләре дә шулай ук бик сәер кешеләр инде: алар Ноздревның ялганчы икәнлеген, аның бер сүзенә дә ышанырга ярамаганлыгын бик яхшы беләләр иде, ә шу¬ лай да нәкъ Ноздрев белән сөйләшергә булдылар. Бар, аңла син кеше күңелен! Аллага ышанмый, ә борын очы кычытса үләм дип уйлый; шагыйрь тудырган һәм риза¬ лык һәм гадилекнең бөек зирәклеге белән сугарылган, көндәй ачык иҗат җимешенә колак салмыйча, ниндидер 1 1 Наполеон I Атлантик океандагы Изге Елена утравына сөрел- тэи һәм шунда 1821 елда үлгән. ■2'24
җилле егет бутаган, чуалткан, ваткан һәм табигыйлекнең астын өскә китергән нәрсәгә ташлана, ул аңарга ошый; ул: менә йөрәк серләренең ачкычы кая ул, дип кычкыра башлый, гомер буена докторларны сукыр тиенгә дә са¬ намыйча, өшкеренеп, төкеренгәләп дәвалаган әбигә бара яки, хода белсен, ни өчендер, хас шушы авырудан ул, дип, җыен чуп-чардан ясалган декохт1 уйлап чыгару бе¬ лән чикләнә. Бик авыр хәлдә калган булуларын искә алып, билгеле, чиновник әфәнделәрне берникадәр киче¬ рергә дә була инде. Суга батучы—саламга да ябыша диләр бит, саламга бары чебен генә атланып йөри ала дигән фи¬ керне ул башына да китерми, ә үзенең авырлыгы биш пот ук булмаса да дүрт потка якын, ул бу турыда да уйланмый, барыбер саламга ябыша. Шулай итеп безнең әфәнделәре¬ без дә Ноздревка ябыштылар. Полицеймейстер шул ук минутта аны кичәгә чакырып язу язды, ягымлы алсу бит¬ ле, ботфортлы квартальный, шпагасын тотып, сикеренә- сикеренә, шул ук минутта Ноздрев фатирына йөгерде. Ноздрев бик әһәмиятле бер эш белән мәшгуль иде: ул дүрт көн инде бүлмәсеннән чыкмый, беркемне дә кертми һәм ашны да тәрәзәдән генә алып ашый иде, кыскасы — ул ябыгып, хәтта күгәренеп үк беткән иде. Эш бик зур дикъкать таләп итә иде: ул берничә дюжина ышанычлы карта сайлаудан гыйбарәт *иде1 2. Ким дигәндә ике атна¬ лык эш бар иде әле: шушы вакыт эчендә Порфирий мах¬ сус щётка белән Меделян көчегенең кендеген чистартыр¬ га һәм аны көненә өч тапкыр сабынлап юарга тиеш иде. Ноздрев тынычлыгын бозганнары өчен бик ачуланды: барсыннан да элек квартальныйны җәһәннәмгә җибәреп сүкте һәм бары тик городничийның язуын укып чыккач кына, кичәгә ниндидер яңа кеше килүе көтелгәнгә күрә, файдалы эш килеп чыгуын уйлап, йомшара төште, тиз генә бүлмәсен бикләп алды, әпен-төпен генә киенде һәм шуннан соң чыгып китте. Ноздревның күрсәтүләре, шә¬ һитлекләре һәм юраулары чиновник әфәнделәрнекенә шул кадәр кискен каршы булдылар — аларның соңгы юраулары да юкка чыкты. Ноздрев — икеләнүнең ни икә¬ нен дә белми торган катгый бер кеше иде, тегеләрнең юрауларында аумакайлык һәм кыюсызлык никадәрле күп булса, монда ныклык һәм ышаныч шул кадәрле күп 1 Декохт — төрле үсемлекләрдән кайнатып ясалган дару. 2 Ягъни Ноздрев ялган карталар ясый иде. W16. Үл« җаннар — 15 225
иде. Ул һич тотлыкмыйча һәрбер пунктка җавапны биреп кенә, торды, Чичиковның берничә меңлек үле җаннар алуын һәм, сатмаслык сәбәп булмаганга күрә, үзенең дә үле җаннарны аңа сатуын белдерде; Чичиков шпион тү¬ гелме соң, ни булса да белеп алырга теләмиме ул дигән сорауга, Ноздрев, шпион дип җавап кайтарды, мәктәптә вакытны ук аның белән бергә укыганда аны әләкче дип атауларын һәм иптәшләренең һәм шул исәптән үзенең дә Чичиковны бераз тукмавын, хәтта шуның аркасында аның бер як чигәсенә 240 сөлек салдырырга кирәк булга¬ нын (ягъни ул 40 димәкче булган иде, ләкин 200 е үзеннән- үзе әйтелеп китте) сөйләп бирде. Ялган акча ясаучы тү¬ гелме соң ул, дигән сорауга, әйе, ялган акча ясаучы, дип җавап бирде һәм сүз арасында Чичиковның гадәттән тыш осталыгы турында анекдот сөйләп ташлады. Чи¬ чиковның өендә ике миллион сумлык ясалма ассиг¬ нация барлыгы беленгәч, аның өен печатьләп, һәрбер ишегенә икешәр солдат куйганнар, ләкин Чичиков бер үк төнне ул акчаларның барсын да алмаштыр¬ ган һәм шулай итеп икенче көнне печатьне алсалар, барлык ассигнацияләр дә чын булып чыкканнар. Чичи¬ ковның губернатор кызын алып качарга җыенуы дөресме һәм аңарга Ноздревның ярдәм итүне үз өстенә алуы, кат¬ нашуы чынмы дигән сорауга, ярдәм иттем һәм мин бул- масам берни дә барып чыкмас иде дип җавап бирде. Ноздрев үзенең юкка ялганлавын һәм шуның аркасында бәлагә калуы мөмкинлеген абайлап өлгерсә дә, телен һич тыя алмады. Хәер, аңарга телен тыюы авыр иде, чөнки вакыйганың кызыклы урыннары барлык тулылы¬ гы белән күз алдында торалар һәм алардан баш тарту мөмкин түгел: хәтта никах урыны — приходский чиркәү¬ ле авылның исеме дә аталды, анысы Трухмачевка, поп — Сидор ата, никах укыганы өчен 75 сум түләнергә тиеш иде, ул әгәр: сатучы Михаил белән аның кодагыена ни¬ ках укыганын тиешле урынга хәбәр итәм, дип попны кур- кытмаса риза булмас иде әле, поп һәммәсенә дә риза булды, хәтта үзенең җиңел арбасына хәтле биреп торыр¬ га булды һәм һәрбер станциядә алмашка атлар хәзерләп куйды, диде. Төгәллек шул дәрәҗәгә җитте, хәтта Нозд¬ рев ямщикларның исемнәрен атый башлады. Наполеон турында авыз ачып кына караганнар иде, ләкин ник әйт¬ кәннәренә үзләре дә үкенделәр, чөнки Ноздрев шундый итеп борчак сиптерә башлады — ул дөреслеккә охшау 226
гына түгел, хәтта бернигә дә охшамый иде, чиновниклар тирән сулап, читкә киттеләр; полицеймейстер гына ничек тә берәр нәрсә чыкмасмы икән әле дип тыңлап калды, ләкин ахыр чиктә ул да: җен белсен инде, нидер! дип кул селтәде, һәм барсы да үгез белән никадәр генә азаплан¬ саң да, барыбер сөт ала алмассың дигән фикергә килде¬ ләр. Чиновниклар элеккегә караганда да начаррак хәлдә калдылар, мәсьәлә Чичиковның кем булуы беленмәү бе¬ лән хәл кылынды. һәм кешенең нинди төр иҗат җимеше икәнлеге ачылды: ул башкаларга карата һәрвакыт ха¬ ким, акыллы һәм төпле була, ул тормышның авыр ва¬ кытларында сак һәм нык булу кирәклеген башкаларга өйрәтә. Менә тапкыр акыл!— ди халык: нинди какшамас характер, ә бу тапкыр акылга берәр бәла-каза килсен әле, кая китә аның характеры, какшамас ир тәмам юга¬ лып кала һәм аңардан кызганыч бер куркак, зәгыйфь яки, Ноздрев әйтмешли, бары фетюк кенә килеп чыга. Барлык гөман кылулар, фикерләүләр һәм гайбәтләр, ни сәбәптәндер, анысы билгесез, барсыннан да ныграк мескен прокурорга тәэсир иттеләр. Алар аңа шул дәрә¬ җәдә тәэсир иттеләр, ул хәтта өенә кайткач, уйлана тор¬ гач, тикмәстән генә үлеп китте. Параличмы, я булмаса бүтән авырумы тиде, бары шул булды, ул утыргычта утырганда йөзтүбән әйләнеп төште. Гадәттәгечә «я хо¬ да!» дип кулларын аерып ахылдаштылар, кан алдыру өчен докторга җибәрделәр, ләкин прокурор хәзер бары җансыз гәүдә генә иде инде. Шул вакытны гына кайгы аша мәрхүмнең дә җаны булганлыгын аңладылар, ул аны бары үзенең тыйнаклыгы аркасында гына күрсәтми йөр¬ гән икән. Ә шулай да бөек кешегә булган кебек, кечкенә кешегә дә үлем күренеше куркыныч иде: әле күптән тү¬ гел генә йөргән, хәрәкәтләнгән, карта уйнаган, төрле кә¬ газьләргә кул куйган һәм чиновниклар арасында шундый еш күренгән кеше хәзер өстәлдә ята, ул сул күзен кыска- ламый, аның тик бер кашы гына һаман әле ниндидер со¬ рау билгесе белән күтәрелеп тора иде. Мәрхүм ни туры¬ да сорый, ул нигә үлгән, яки нигә яшәгән, бу турыда ял¬ гыз алла гына белә инде. Ләкин бу бер дә яраклы эш түгел! Бу бер дә килеш¬ ле эш түгел инде! Чиновникларның үз-үзләрен куркыту¬ лары бу кадәр булмас инде: эшнең нидән торганы бала¬ га да ап-ачык булганда, шулкадәр мәгънәсезлек, хакый¬ катьтән шулкадәр ераклашу булмас инде! Укучылар шу¬ 15* 227
лай диярләр һәм авторны мәгънәсезлектә гаепләрләр, я мескен чиновникларны юләр дип атарлар, чөнки кеше ул сүзгә юмарт: юләр ди ул үзенең якынына һәм үзе көненә егерме тапкыр шуңарга ялагайланырга да әзер. Ун сыйфатының берсе начар булса, тугыз яхшысына күз салмыйча, юләр дип атарлар, .укучыга үзенең югары һәм тыныч почмагыннан карап хөкем йөртергә ансат, аннан, түбәндәгеләргә бары якын әйберләр генә күрен¬ гән, бөтен киңлек ачылган, һәм кешелек дөньясының та¬ рихында, бер караганда, кирәксез булганга күрә сызы¬ лып ташланырга һәм юкка чыгарылырга тиешле бөтен бер гасырлар бар. Бу җиһанда хәзер инде, бер караган¬ да, балалар да ясамаслык күп ялгышулар булып үтте. Үзенең каршысында патша өчен сарай булырлык гүзәл бинага илткән юлларга охшаган туры юл ялтырап яткан¬ да, кешелек дөньясы мәңгелек хакыйкатькә ирешү өчен еракка, әллә кайларга барып чыга торган караңгы, тар, үтә алмаслык кәкре юллар сайлаган. Көндезен кояш, төннәрен якты утлар яктырткан ул туры юл барлык юл¬ лардан да киң һәм мөкәммәл, ләкин кешеләр аны читлә¬ теп, караңгы юллардан барганнар. Күктән иңгән гакыл белән ничә тапкыр юнәлтелеп тә алар тайпылганнар һәм читкә чыгып киткәннәр, якты көндә үтә алмаслык караң¬ гы почмакларга барып чыкканнар, бер-берсенең күзенә төтен җибәргәннәр һәм, саз утлары артыннан сөйрәлә торгач, төпсез упкын янына барып чыгып, соңыннан бер- берсеннән дәһшәт белән, кайдан үтәргә, юл кая, дип со¬ рарга мәҗбүр булганнар. Яшь буын хәзер барсын да ачык күрә, ялгышуларга шакката, ата-бабаларының акылсызлыгыннан көлә, күк утлары белән бу летопись юкка гына язылмаган, аның һәрбер хәрефе кычкыра, аның һәр ягыннан аңарга, шул яңа буынга, кискен иша¬ рә ясалган, ләкин яңа буын көлә һәм үз-үзенә ышанып көлә, һәм горур рәвештә, киләчәк буыннар тарафыннан тагын көлкегә алыначак яңа ялгышулар ясый башлый. Чичиков бу турыда берни дә белми иде. Үч иткәндәй, ул шушы вакытны безнең күпчелек губерна шәһәрләре- безнең климаты тарафыннан бик юмарт өләшенә торган җиңелчә суык тиюгә, флюска һәм кечкенә генә тамак авыртуына дучар булган иде. Гомере, хода саклый күр¬ сен инде, нәсел-нәсәпсез киселеп калмасын өчен, ул бер өч көн чамасы бүлмәсендә утырып торырга булды. Шу¬ шы өч көн эчендә хөрмәле сөт белән тамагын туктаусыз 228
чпйкап эчә торды, яңагына ромашка һәм камфорадан кечкенә генә мендәрчек ясап бәйләде. Вакыт уздыру өчен ул сатып алган крестьяннарының берничә тулы исемле¬ ген төзеп чыкты, хәтта чемоданнан табылган герцогиня Лавальер томын 1 укып бетерде, агач тартмадагы төрле әйберләрне һәм язуларны карап чыкты, кайбер язмаларны, икенче тапкыр укыды һәм болар барсы да аны бик туй¬ дырдылар. Ул шәһәр чиновникларының үзенең хәлен бе¬ лешергә килмәүләренең мәгънәсен берничек тә андый алмады, әле күптән түгел генә гостиница каршында я почтмейстерның, я прокурорның, я председательнең җи¬ ңел файтуны тора иде бит. Ул җилкәләрен сикертеп, бүл¬ мә буенча йөри башлады. Ниһаять, ул үзен яхшырак сиз¬ де һәм аның, саф һавага чыгу мөмкинлеген күреп, ни дә¬ рәҗәдә шатланганын хода үзе генә белсен инде. Озакка сузмастан, ул шундук туалетына кереште, шкатулкасын ачты, бер стакан кайнар су коеп алды, щётка һәм сабын чыгарды һәм кырынырга утырды, моңар югыйсә күптән вакыт иде инде: чөнки сакалын сыпырып көзгегә кара¬ гач ул үзе дә: эх, нинди урманнар сызылып киткән, дип куйды, һәм чыннан да урманы урман булмаса да, бөтен яңак һәм ияк асты шактый куе шытып чыккан үлән белән капланган иде. Кырынгач, ул шул хәтле җәһәт һәм тиз киенергә тотынды — чалбарыннан әз генә сикереп чык¬ мады. Ниһаять, ул киенгән,' одеколон сөрткән иде инде, шуннан соң, җылырак төренеп һәм саклыктан яңагын бәйләп, урамга чыкты. Аның күңеле, һәрбер савыгучы¬ ныкы кебек, чыннан да бәйрәмчә иде. Өйләр дә һәм, асылда шактый җитди һәм араларыннан кайберсе инде берәр агай-энесенең яңагына да менеп төшәргә өлгергән узгынчы мужиклар да, ни генә очрамасын, барсы да ел¬ майган кыяфәттә күренә иде аңа. Беренче визитын ул губернаторга ясарга булды. Юлда аның башына төрле уйлар килде: аның башында блондинка әйләнә иде, хыял хәтта әз генә шаяра да башлады, һәм ул үзе дә сизмәс¬ тән үзеннән-үзе әз-мәз генә көлә һәм шаярта башлады. Шул рәвештә ул губернатор подъезды каршына килеп чыкты. Ул инде ашыгып өстендәге шинелен дә сала баш¬ лаган иде — швейцар һич көтелмәгән сүзләре белән аны таңга калдырды: 1 1 Жанлисның «Герцогиня де Лавальер» исемле борынгы фран¬ цуз романы. 229
«Кабул итәргә кушмадылар!» «Ничек, син нәрсә, син мине танымадың,, ахры? син яхшылабрак кара әле!» диде аңа Чичиков. «Нигә танымаска! Мин сезне беренче кат кына күр¬ мим лә», диде швейцар. «Менә сезне, нәкъ менә сезне кертмәскә куштылар да инде, ә калганнарын барсын да мөмкин». «Менә сиңа мә! Нидән? Ни өчен?» «Приказ шундый, шулай кирәк, күрәсең», диде швейцар һәм тагын «әййе» дигән сүзне дә өстәп куйды. Аннан соң.ул аның каршына элеккеге, ашыгып шинель салдырганда була торган мөлаем чыраен үзгәртеп, бик иркен кыяфәт белән килеп басты. Әйтерсең лә ул: «әһә! әгәр инде сине хуҗалар ишек төпләреннән куалар икән, син инде, күрәсең, нинди дә булса килмешәктер», ди иде. «Аңлашылмый!» дип уйланды Чичиков һәм шунда ук палата председателенә юнәлде, ләкин палата председа¬ теле аны күреп каушап калды — ике генә сүзне дә бәйли алмас булды, ул шундый начар нәрсәләр әйтеп ташлады, хәтта Чичиковка да, аңарга да оялырга туры килде. Ан¬ нан киткәч, Чичиков юл буенча председательнең ни әй¬ түенә төшенергә тырышып барды, ләкин берни дә андый алмады. Аннан ул башка чиновникларга да керде: поли- цеймейстерга, вице-губернаторга, почтмейстерга керде, ләкин барсы да аны гаҗәп аңлаешсыз рәвештә кабул ит¬ теләр, я бөтенләй кабул итмәделәр, я сөйләшү шундый аңлаешсыз һәм тартынулы булды, бөтенесе дә югалып калдылар, шундый мәгънәсезлек килеп чыкты, Чичиков боларның миләренә зәгыйфьлек килмәдеме икән дип шиккә калды, һич булмаса сәбәбен белү өчен, ул тагы кайберләренә керде, ләкин ни дә белә алмады. Ул үзем¬ ме акылдан яздым, чиновниклармы башларын югалткан¬ нар, төштәме бу эш, я өндәме, шулай төштәгедән дә бо¬ лайрак, дип уйланып, шуларны һич хәл итә алмастан, мак¬ сатсыз-нисез шәһәр буенча йөрде. Яхшы кәефтә чыгып киткән гостиницасына ул соң гына, эңгер-меңгер вакыт¬ та гына кайтып керде һәм эч пошканнан чәй хәзерләргә кушты. Үз хәленең гаҗәп булып китүен уйланып, ул чәй коя башлаганда, кинәт ишек ачылды һәм һич көтмәстән аның каршына Ноздрев килеп басты. «Менә мәкаль ни әйтә: дус өчен җиде чакрым җир дә әйләнгеч түгел!» диде ул картузын салып. «Үтеп барам шулай, тәрәзәдә ут күренә, тукта, мин әйтәм, керим, йок- 230
лнмый, ахры. Ә! өстәлеңдә чәй булуы яхшы, берәр чы¬ наяк бик рәхәтләнеп эчәм: бүген көндезге ашта җыен шара-бара артыграк ашалган, хәзер инде корсакта ма¬ тавык башланды. Трубка бирергә куш әле, кая синең трубкаң?» «Мин тартмыйм бит», диде Чичиков коры гына. «Я ташла әле, әйтерсең лә, мин синең тәмәкече икә¬ неңне, белмим. Әй! ничек әле, синең кешеңнең исеме? Әй, Вахрамей, кара әле!» «Вахрамей түгел, Петрушка». «Ничек инде? Вахрамей иде бит әле». «Миндә бернинди Вахрамейның да булганы юк». «Әйе, әйе, шулай, Вахрамей Деребинда бит әле. Уй¬ лап кара әле, Деребинга нинди бәхет язган: аның апасы, крепостной кызга өйләнгәне өчен улы белән бозылыш¬ кан; ул имениесен хәзер Деребинга яздырган. Уйлап то¬ рам әле, киләчәк өчен шундыйрак бер түтәең булса, шәп булыр иде, ә? Нәрсә син, туган, барыбыздан да ерак¬ лаштың әле, беркая да булмыйсың үзең? Билгеле, синең кайвакыт китап укырга яратуыңны, гыйлем белән шө¬ гыльләнүеңне беләм мин (безнең героебызның гыйлем белән шөгыльләнүен нидән китереп чыгаргандыр, дөре¬ сен әйткәндә, әйтә алмыйбыз, ә Чичиков бигрәк тә белми иде инде). Ах, туганкай Чичиков, әгәр син күрсәң иде... синең сатирик акылыңа азык булмый калмас иде ул (Чичиковның акылы ни өчен сатириктыр, монысы да билгесез). Уйлап кара, туган, купең Лихачевта горка1 уйнадык әле шулай, менә кайда ул әкәмәт булды! Ми¬ нем белән утырган Перепендев әйтә: «Менә» ди, «әгәр монда Чичиков булса, нәкъ инде аның ише!..» ди (Чичи¬ ков гомерендә Перепендев дигән кешене белми иде). Ә син, туган, дөресен генә әйт, теге вакытны хәтерендәме, син бит минем белән шашка уйнаганда зур кабахәтлек эшләдең, мин бит откан идем... Әйе, туган, син, гади генә итеп әйткәндә, хәрәмләштең бит. Тик мин, җен белсен инде, һич үпкәли белмим шул. Әле кичә генә председа¬ тель белән... Ә, әйе! Сиңа әйтергә кирәк, шәһәрдә бар¬ лык кеше дә сиңа каршы: алар сине ялган акча ясый дип уйлыйлар, миңа бәйләнделәр, ә мин синең өчен таудай тордым, сөйләп бирдем тегеләргә, бергә укыдык, атасын беләм дим; әйтеп торасы юк, шактый яхшы алдаштым». 1 1 Карта уены. 231
Чичиков утыргычыннан күтәрелә төшеп: «Мин ялган акча ясыйммы?» дип кычкырды. «Шулай да нигә син аларны куркыттың?» дип Ноз¬ древ сүзен дәвам итте. «Алар, җен белсен, куркуларыннан акылдан язганнар: сине разбойникка да, шпионга да әверелдергәннәр... Ә прокурор куркудан үлеп үк китте, иртәгә күмәләр. Син барасыңмы? Алар, дөресен әйткән¬ дә, синең аркада ул-бу килеп чыкмасын дип яңа генерал- губернатордан куркалар; ә генерал-губернатор турында мин шундый фикердә, әгәр ул борынын күтәреп эреләнеп тә китсә, дворянство белән берни дә эшли алмас. Дво¬ рянство якты чырай ярата ул, шулай түгелме? Билгеле, үзеңнең кабинетыңа яшеренеп, бер генә бал да бирмичә дә торырга була, ләкин моның белән нәрсә? Моның бе¬ лән берни дә отып булмый ич. Ә син шулай да, Чичиков, бик хәтәр эшкә тотынгансың бит!» Чичиков борчылып: «Нинди хәтәр эш?» дип сорады. «Губернатор кызын алып китүне әйтәм. Яшермим, мин, үзем дә, валлаһи, шуны көткән идем! Беренче тап¬ кыр ук, сезне балда бергә күргәч тә, бушка гына түгел инде бу, дип уйлап куйдым. Шунда да син аны юкка гы¬ на сайлагансың, мин аның бер дә әллә ни артык җирен тапмыйм. Ә менә Бикусовның кардәш тиешлесе, апасы¬ ның кызк, менә инде бу — кыз! Коленкорның менә дигә¬ не, дип әйтергә була инде!» Чичиков күзләрен тасрайтып: «Нәрсә син, ни бутый¬ сың тагы? Ничек, губернатор кызын алып китү, тагын нәрсә син?» ди иде. «Җитәр, туган, я яшерен кеше дә соң син! Мин, дө¬ ресен әйтим, бары шуның өчен генә килдем: рөхсәт ит¬ сәң, мин сиңа ярдәм итәргә хәзер. Булган булсын инде: никах вакытында ярдәмем булыр, арбасы да, алмашлык атлары да миннән булыр, ләкин шуны әйтим: син миңа әҗәткә өч мең биреп торырга тиеш. Бик кирәк, туган, ча¬ масыз кирәк!» Ноздрев такылдаган арада Чичиков, бу сүзләрне тө¬ шемдә ишетмимме үзе дип, күзләрен угалады. Ялган ак¬ ча ясаучы, губернатор кызын урлап китүче, аның арка¬ сында прокурор үлгән, генерал-губернатор килгән — болар барсы да аны бик нык куркыттылар. Әгәр инде эшләр шулайга киткән икән, дип уйлады ул, озак мата¬ шуның хаҗәте юк, моннан тизрәк таярга кирәк. Ул Ноздревны тизрәк озату ягын карады, шундук 232
Селифанны чакырды, аңа иртәгә иртәнге 6 да шәһәрдән чыгып китәр өчен таңга хәзер булып торырга, арбаны майларга һәм башкаларын һәм башкаларын кушты. «Тыңлыйм, Павел Иванович», диде Селифан һәм бераз вакыт кузгалмастай ишек янында туктап басып торды. Хуҗа шундук Петрушкага кровать астыннан чемоданны чыгарырга кушты (чемодан өстенә байтак кына тузан утырган иде инде), һәм аның белән бергәләп күп тикше- ренмәстән оекларын, күлмәкләрен, юылган һәм юылма¬ ган керләрен, итек калыпларын, календарьны төйи баш¬ лады... Барсы да ничек эләкте шулай салындылар: иртә¬ гесен бернинди дә тоткарлык булмасын өчен, кичтән үк хәзерләнеп куярга теләде ул. Селифан, бер-ике минут ишек янында торганнан соң, ниһаять, әкрен генә бүлмә¬ дән чыкты. Әкрен генә, күз алдына китерүе мөмкин бул¬ ган хәтле әкрен генә хәрәкәтләнеп, тузып беткән баскыч¬ ларда үзенең чыланган итек эзләрен калдырып, ул аска төште һәм озак вакыт кулы белән җилкә тамырын ка¬ шып торды. Ни аңлата иде бу кашыну? Гомумән ни аң¬ лата соң ул? Иртәгә путалы матур толып киеп, патша кабагында абыйсы белән очрашуның барып чыкмавына үкенүме яки яңа җанкәш табылып та, хәзер инде кичлә¬ рен капка төбендә аның ак кулларын кысудан мәхрүм калу хәсрәтеме, яки кызыл күлмәкле дәү сабыйның йорт хезмәткәрләре алдында балалайка дыңгырдатуын һәм эшен бетергән төрле халыкның тыныч кына әңгәмә са¬ туын ташлап китәргә туры килүенә борчылумы? Яки, яңадан яңгыр, пычрак һәм һәртөрле юл азаплары эчендә өстерәлү өчен калачак кухнядагы җылы урынны — мич артындагы толып түшәкне, шәһәрнең йошмак пирогы бе¬ лән ашала торган кәбестә шулпасын кызганумы? Хода белсен, аңламассың, рус кешесенең җилкә тамырын ка¬ шуы бик күп нәрсәне аңлата ул. X/ Б ҮЛЕК Ләкин берсе дә Чичиков исәпләгәнчә барып чыкмады. Беренчедән, ул үзе уйлаганга караганда соңрак уянды— бу беренче күңелсезлек иде. Торгач, ул шундук ат җи¬ гелгәнме һәм барсы да хәзерме дип белер өчен кеше җи¬ бәртте, ләкин ат та җигелмәгән һәм бернәрсә дә хәзер түгел дип хәбәр иттеләр. Бу икенче күңелсезлек иде. Ул ачуланып, хәтта безнең дусыбыз Селифанның арт 233
сабагын укыту дигән кебегрәк бернәрсә турында да уйла¬ нып, түземсезлек белән теге үзен аклау өчен нинди сәбәп табар икән инде дип, Селифанны көтә башлады. Тиздән ишектә Селифап күренде, һәм хуҗа бик тиз юлга чы¬ гарга кирәк булган мондый вакытта хезмәтче тарафын¬ нан гадәттә әйтелә торган сүзләр ишетү шәрәфенә иреште. «Павел Иванович, атларны дагаларга кирәк булыр әле». «Ах, син, чүрәкәй! бүкән баш! ә, элек нигә әйтми тор¬ дың соң? Вакыт юк идемени?» «Анысы, вакыт бар иде... Менә көпчәк тә шулай ук, Павел Иванович, кыршавын тарттырырга кирәк, чөнки юл хәзер чокыр-чакырлы, һәр җирдә таш... Әгәр инде рөхсәт итсәгез, шунысын да әйтим: арбаның алды бөтен¬ ләй какшаган, бәлки әле ул бер-ике станция арасын да үтә алмас». «Подлец син!» дип кычкырды Чичиков һәм кулларын хәрәкәтләндереп аңарга шулкадәр якын килде, Сели¬ фан, хуҗадан бүләк тимәгәе тагы дип, куркып чигенде һәм читкә тайпылды. «Үтерергә җыендыңмы мине? ә? суярга телисеңме? Юлы юлда мине суярга җыендыңмы, разбойник, каһәр суккан чүрәкәй, диңгез гыйфрите! ә? ә? Өч атна бер җир¬ дә утырдык, ә? Әйтми дә бит, хәерсез — соңгы сәгатькә китереп җиткерде! һәммәсе дә килеп терәлгәч: утырырга да китәргә дигәндә, ә? Ә син менә нәкъ шул чакны боз¬ дың бит, ә? ә? Син бит башта ук белдең аны? син бел¬ дең бит, ә? ә? Җавап бир! Белдең бит? ә?» Селифан башын иеп: «Белдем», дип куйды. «Нигә соң алай булгач әйтмәдең, ә?» Бу сорауга Селифан бернинди дә җавап кайтармады, «бары башын игән килеш, әйтерсең лә, үз-үзенә: «Кара •син, нинди хикмәт килеп чыкты: белгән дә идем бит үзе, ә әйтмәгәнмен!» ди төсле иде. «Менә хәзер бар, тимерчене алып кил, ике сәгать эчен¬ дә барсы да эшләнгән булсын. Ишетәсеңме? Ике сәгать, ә әгәр ике сәгать тә булмаса, мин сине, мин сине... ит уры¬ нына тапармын, муеныңны борып ташлармын!» Безнең героебызның ачуы чиктән ашкан иде. Селифан кушканны үтәү өчен ишеккә борылган җир¬ дән туктап болай диде: «Тагы, сударь, алмачуарны һич булмаса сатып җибәрәсе иде, чөнки ул, Павел Ивано¬ 234
вич, бөтенләй подлец бит, ул ходай үзе күрсәтмәсен инде, ат түгел, бәла». «Әйе! Хәзер менә базарга йөгерәм мин сиңа!» «Билләһи, Павел Иванович, аның тышкы ягы гына күренекле, ә асылда ул атның да иң мәкерлесе, андый атны беркаян да...» «Юләр! Сатам дигәндә сатармын. Тагын сөйләнеп торган була! Менә карап карыйм әле мин: әгәр хәзер ти¬ мерчеләр китереп, ике сәгать эчендә барсы да хәзер бул¬ маса, мин сине шундый ярырмын, үзеңнең йөзеңне дә кү¬ рә алмас булырсың! Бар! Атла!» Селифан чыгып китте. Чичиков тәмам кәефсезләнде һәм кирәкле кешегә курку салу өчен үзе белән юлда йөретә торган кылычын идәнгә атып бәрде. Тимерчеләр белән килешкәнче, чирек сәгатьтән артык вакыт узды, чөнки тимерчеләр гадәттә¬ гечә беренче подлецлар иде һәм эшнең ашыгыч кирәкле¬ ген андау белән җимертеп алты тапкыр артык сорадылар. Ләкин ул аларны ничек кенә атамасын, кызмасын, мо¬ шенник, разбойник, кеше талаучылар димәсен, хәтта кыямәтне дә исләренә төшермәсен, тимерчеләргә һич үт¬ мәде: алар түземле булып чыктылар: әйткән бәяләреннән чигенү генә түгел, хәтта ике сәгать урынына, бу эш өстен¬ дә нәкъ биш сәгать ярым маташтылар. Бу арада Чичи¬ ков һәрбер сәяхәтчегә билгеле булган рәхәт минутлар • кичерү ләззәтен татыды, чемоданнарга һәммә әйбер са¬ лынган, бүлмәдә бары бау кисәкләре, кәгазьләр, төрле чүп-чар гына аунап ята, кеше әле юлда да түгел, инде өендә дә утырмый, тәрәзәдән үзләренең тиеннәре турын¬ да сүз йөртүче һәм ниндидер ахмак кызыксыну белән күзләрен күтәреп, аңа карап, яңадан юлын дәвам итте¬ рүче кешеләрне күреп, әле һаман да китә алмаган юл¬ чының төшенке күңеле тагын да агулана. Нәрсә генә күзенә чагылмасын: тәрәзә каршындагы кибетчек тә, кыска пәрдәле тәрәзә янына килгән каршы өйдәге әби¬ нең башы да — барсы да аңа җирәнгеч инде, тик шулай да ул тәрәзә яныннан китә алмый. Я тынып тора, я яңадан барсына да: үзе күргән хәрәкәткә дә, тик торганына да тупас дикъкать беркетә, һәм ачуыннан пыялага сыенып безелдәгән чебенне сыта. Ләкин һәрнәрсәнең бер чиге бар, һәм көтелгән минут килеп җитте: барсы да хәзер булды, арбаның алды тиешенчә төзәтелгән, тәгәрмәчләр¬ гә яңа кыршаулар киертелгән, атлар су эчеп кайтканнар, һәм разбойник тимерчеләр, алган акчаларын санап һәм 235
уңыш теләп, кайтып киткәннәр иде. Ниһаять, атлар җи¬ гелгән, сатып алынган ике кайнар калач арбага салын¬ ган. Кузла янына баскан Селифан да үзе өчен кесәсенә кирәген салып куйган иде. Демикотон сюртуклы половой картуз болгап калды, берәр барин юлга чыкканда шулай җыйналып гайбәт сатарга яраткан трактир кешеләре, лакейлар, кучерлар үзара лыбырдашып калдылар, без¬ нең героебыз үзенең бу шәһәрдә шундый озак вакыт тук¬ талып торган һәм мөгаен укучыны да туйдырып бетер¬ гән, буйдак кешеләр йөри торган бричкасына менеп утыр¬ ды да, ниһаять, гостиница капкасыннан чыгып китте. Аллага шөкер, дип уйлады Чичиков һәм чукынып алды. Селифан чыбыркысын селтәп җибәрде: моңа кадәр арба баскычында басып барган Петрушка аның янына менеп утырды, безнең героебыз, аркасына күн мендәр куйган ки¬ леш, грузин келәменә җайлабрак утырды да ике кайнар калачны сытарга кереште, һәм экипаж бии-бии, лырт- лырт сикерә-сикерә дыңгырдавык юлдан тәгәри баш¬ лады. Чичиков ниндидер билгесез тойгыга бирелеп, өй¬ ләргә, диварларга, коймаларга һәм урамнарга карап барды, алар да, секергәләгәндәй, акрын гына артка авып калалар иде, һәм, хода белсен, алар белән тагы очра¬ шырга язганмыдыр инде. Урамнарның берсенә борылгач, бричка туктарга мәҗбүр булды, чөнки бөтен урамны ту¬ тырып үлек озатучылар уза иде. Чичиков башын сузып, Петрушкага кемне күмгәннәрен сорарга кушты, проку¬ рорны күмүләре беленде. Күңелсез тойгыларга бирелеп, Чичиков шундук күн япманы төшерде дә, пәрдәне корып, почмакка сыенды. Экипаж туктап торган арада, Сели¬ фан белән Петрушка диндар рәвештә эшләпәләрен са¬ лып, кем, ничек, нәрсә кигән, нәрсәгә утырган, шуларны күзәтеп һәм җәяү килүчеләрне, утырып баручыларны санап, исәпләп тордылар. Хуҗа аларга берәүгә дә үзлә¬ рен белдермәскә, таныш лакейлары белән исәнләшмәскә кушып, үзе дә күн пәрдәләр арасындагы пыяла аша кыяр-кыймас кына карарга тотынды: табут артыннан эшләпәләрен салган чиновниклар бара иде. Чичиков, экипажны күреп, үзен танымагайлары дип шүрләп тә алды, ләкин узучыларның анда эшләре юк иде. Алар хәтта мәет озатканда сөйләнә торган тормыш хәлләрен дә сөйләшеп тормадылар. Барлык фикерләре аларның үзләренә генә төбәлгән иде: нинди булып чыгар бу гене¬ рал-губернатор, ничек эш башлар, аларны ничек кабул 236
итәр. Җәяү барган чиновниклар артыннан кареталар һәм аларда кайгылы вакытларда киелә торган чепчиклардан дамалар күренгәли иде. Иреннәренең һәм кулларының хәрәкәтләренә карап, аларның җанлы әңгәмә белән мәш¬ гуль икәнлекләрен күреп була: бәлки алар да яңа гене- рал-губернаторның килүе турында сөйләшәләрдер һәм генерал-губернатор үткәрәчәк баллар турында төрлечә гөман кылалардыр, һәм гомергә шул үзләренең фестон- чиклары һәм нашивкалары турында борчыла торганнар¬ дыр. Ниһаять, кареталар артыннан бер-бер артлы тезе¬ леп буш җиңел арбалар үтте, һәм, ниһаять, барсы да үтеп беткәч, безнең героебызга да кузгалырга мөмкинлек туды. Чичиков, күн пәрдәләрне ачып җибәреп, тирән су¬ лап куйды, ул бөтен йөрәгеннән: «Менә, прокурор! яшә- гән-яшәгән дә үлеп киткән! Менә әле газеталарда: буй¬ сынучыларның һәм барлык кешелек дөньясының кайгы¬ сына каршы, почетлы гражданин, сирәк очрый торган ке¬ ше, үрнәк булырлык ир вафат, дип басып чыгарырлар һәм тагы бик күп нәрсәләрне: ятимнәр һәм толларның ■елавы астында озатылды, дип тә өстәрләр әле; ә яхшы¬ лабрак тикшерсәң, синең барлык булганың шул куе каш¬ ларың гына иде бит». Чичиков бу җирдә Селифанга ат¬ ларны куа төшәргә кушты, үзе ул арада: «Бу алай да яхшы булды әле, мәеткә «чрау ул бәхеткә, диләр бит», дип уйланып куйды. Ул арада бричка тагын да бушрак урамнарга борыл¬ ды; тиздән шәһәрнең чите башланганын күрсәтеп, озын агач коймалар сузылды. Менә таш җәелгән юл да бетте, шлагбаум күренде, һәм шәһәр артта калды, тагын бер¬ нәрсә дә юк, тагын юл башланды. Тагын олы юлның ике ягы буйлап чакрым баганалары тезелеп китте, станция смотрительләре, коелар, олаулар; үзенең самоварлары, авыл хатыннары, кулына солы тотып, каршыларга чык¬ кан сакаллы, өлгер постоялый двор хуҗалары белән со¬ ры авыллар; 800 әр чакрым җир үтүче, тузган чабаталы җәяүле юлчылар; агач кибетләре, он мичкәләре, чабата¬ лары, калачлары һәм бүтән вак-төякләре белән бергә ашык-пошык кына төзелгән шәһәрчекләр, чуар шлагба¬ умнар, төзәтелеп ята торган күперләр, юлның теге ягын¬ да да бу ягында да күз күреме җитмәслек киң кырлар, алпавыт рыдваннары һәм кургаш борчак төялгән, шун- дый-шундый артиллерия батареясы дигән язулы яшел ящик алып баручы атка атланган солдат, яланнарда ча¬ 237
гылып китә торган яшел, сары һәм яңа гына сукаланган кап-кара ызаннар, әллә кайдан, ерактан килгән моңлы җыр авазы, томан эчендә күренгән нарат башлары, еракка китеп югала торган чиркәү чаңы тавышы, чебеннәр төсле хисапсыз күп каргалар, очсыз-кырыйсыз горизонт җәел¬ де... Русь! Русь! сине гаҗәеп гүзәл ераклыктан күрәм: син фәкыйрь, таркау һәм сиңа сыенуы да авыр; синең таби¬ гатендә кеше күреп шатланырлык, аны каушатырлык сәнгать матурлыклары белән бизәлгән түбәнлекләр дә, искиткеч күп тәрәзәле биек сарайлар белән тулган, шар¬ лавыкларның мәңгелек җыры һәм тузаны эчендәге шә¬ һәрләр дә, таш кыяларга үскән матур агачлар да, өйләр¬ не бизәгән үрмәле гөлләр дә юк синдә; бер-берсе өстенә өелгән һәм иксез-чиксез булып югарыга ашкан зур таш кыяларны күрү өчен кеше башын артка ташламас; йөзем агачлары, үрмәле гөлләр, миллионнарча кыргый розалар белән өртелгән караңгы аркалар тезмәсе ялтырап үтәли күренмәс; алар артыннан башлары көмештәй ачык күккә тоташкан балкучан таулар тасмасы да күренмәс. Синдә һәммә нәрсә дә ачык һәм буш һәм һәммәсе дә тигез: си¬ нең яланнарында тәбәнәк шәһәрләрең нокталар, кечкенә билгеләр кебек кенә торалар, күз карашын бернәрсә дә кызыктырмый, сокландырмый. Ләкин нинди аңлаешсыз, серле көч тарта соң сиңа? Ни өчен соң синең аркылың- буеңа, диңгездән диңгезгә сузылган сагышлы җырың бертуктаусыз колакларда яңгырап тора? Нәрсә бар аңарда, ул җырда? Нигә ул шулай чакыра, үкси һәм йөрәкне сыкрата? Нинди моңнар сызланып җанга аш¬ кыналар, үбәләр һәм йөрәгем тирәсендә айкалалар? Русь! Ни кирәк сиңа миннән? Нигә шулай карыйсың син һәм ни өчен синдә булган барлык нәрсә өмет белән тул¬ ган күзләрен миңа текәгән?., һәм аңламастан мин хәрә¬ кәтсез торам, ләкин булачак яңгырлары белән авырай¬ ган дәһшәтле болытлар минем баш өстемдә инде, һәм синең иркенлегең алдында минем уйларым тынып кала¬ лар. Ниләр юрый шушы колач җитмәс киңлек? Чиксез акыл синдә тумый кайда тусын, чөнки син үзең дә чиксез бит. Киерелергә һәм йөрергә шундый урын барында ба¬ һадир монда булмый кайда булсын? һәм минем йөрә¬ гемдә тирән эз калдырып дәһшәт белән мине куәтле ир¬ кенлек коча, гайре табигый хакимият белән күзләрем як¬ тыралар: о! нинди нурлы, гүзәл, җиргә ят булган тын¬ лык! Русь!.. 238
«Тот, тот, юләр!»—дип кычкырды Чичиков Селифанга. Ат өстендә каршыга чабып килгән бер аршин мыеклы фельдъегерь: «Менә мин сине кылыч белән!» дип кычкыр¬ ды: «Казна экипажы икәнен күрмисеңмени, җаныңны шүрәле йолыккыры!» һәм тройка тавыш һәм тузан ара¬ сында өрәктәй юкка чыкты. Нинди гаҗәп һәм үзенә тартучан гүзәл сүз ул: юл. һәм нинди гүзәл ул үзе шул юл: аяз көн, көзге яфраклар, көзге һава... Юл шинеленә ныграк төренеп, бүрекне ко¬ лакларга кадәр батырып, почмакка ныграк сыенасың. Соңгы тапкыр тәнең суыктан дерелдәп ала да, аны хәзер җылылык алмаштыра. Атлар чабалар... күңелне азды¬ рып йокы баса, күзләр йомыла һәм инде ямщикларның җыры да, атларның пошкыруы да, тәгәрмәч тавышы да йокы аралаш кына ишетелә һәм син күршеңә сыенып гырлап йоклыйсың. Уянып китсәң: биш станция артта калган, ай, ят шәһәр, борынгыча агач гөмбәзле һәм ка¬ раеп күренгән үткер башлы чиркәүләр, карачкыл бүрәнә өйләр һәм ак таш йортлар. Бар җир ай нурына чумган: әйтерсең лә, стеналарга, урамга һәм юлга ак киндер яулыклар эленгән; күмердәй кара күләгәләр аларны кыеклап кискәлиләр; кыеклап яктыртылган өй түбәләре ялтыравык металлдай нурланып торалар һәм бер җирдә беркем юк — барсы да йокыда. Бары тик кая да булса берәр тәрәзәдә япа-ялгыз утчыкның ялтырап китүен әйт- мәсәң, барсы да йокыда; үзенә итек тегүче шәһәр меща¬ нымы, я миче белән маташучы пекарьмы ул, юлчының анда ни эше бар! Ә төн! Я ходай! биеклектә нинди төн туа! Ә һава, ә күк, биек ул, буй җитмәслек, тирәнлеге бе¬ лән колач җитмәслек, яңгырап тора һәм ап-ачык булып җәелгән!.. Ләкин һаваның саф сулышы сизелә, салкын төн сулышы күзләреңә кадәр кереп сине тирбәтә, һәм син йокымсырыйсың, онытыласың һәм гырлый ук баш¬ лыйсың, синең авырлыгыңны тоеп почмакка кысылган мескен күршең, ачуланып, әйләнә. Уянасың — һәм алдың¬ да тагын кырлар, тагы далалар, беркайда берни юк — һәркайда бушлык, барсы да ачык, цифрлы чакрым бага¬ налары синең күзләреңә таба очалар, таң сызылып ки¬ лә; агарынган күк йөзендә алтындай тасма сузылган; җил салкынчарак һәм кискенрәк исә башлый; шинелеңә ныграк төренәсең!., нинди рәхәт салкын! Сине яңадан нинди гаҗәп йокы кочып ала! Бричка бәрелеп китә, һәм син тагын уянасың. Күк йөзендә кояш балкый. «Җай¬ 239
лабрак, җайлабрак!» дигән тавыш ишетелә, арба таудан түбәнгә төшә: аста киң буа һәм кояшта җиздәй ялтыра¬ ган киң генә тонык күл; тау итәгенә таралып утырган авыл, өйләр; авыл чиркәвенең тәресе читтән йолдыздай балкый; мужикларның лыбырдавы һәм корсактагы түзә алмаслык аппетит... Ходаем! Кайчакта никадәр яхшы син ерак, ерак юл! һәлак булып һәм батып барган чагымда мин ничә тапкыр сиңа сыендым һәм син һәрвакыт мине иркен күңел белән коткардың, алып чыктың! Ничә тап¬ кыр синдә гүзәл ниятләр, шагыйранә хыяллар туды, ни¬ кадәр гаҗәп тойгылар кичерелде!.. Безнең дустыбыз Чи¬ чиковның да тойгылары, кичерешләре бөтенләй үк про¬ заик хыяллар түгел иде. Карыйк әле нинди тойгылар икән алар. Башта ул берни дә кичермәде, шәһәрдән чы¬ гып киткәнлегенә ышанырга теләгәндәй, артына каран- галап барды; ләкин шәһәрнең күптән күздән югалганын күргәч, шәһәр читендә була торган барлык нәрсәләр, тимерчелекләр дә, тегермәннәр дә һәм хәтта таш чиркәү¬ ләрнең очлары да күптән җиргә күмелеп, юкка чыккач, ул бары юл белән генә мәшгуль булды, уңга, сулга ка¬ ранып барды һәм хәзер инде әйтерсең лә N шәһәре аның хәтерендә дә юк иде, әйтерсең лә ул аның аркылы күп¬ тән, балалык вакытында гына үткән иде. Ниһаять, юл да аны артык кызыксындырмый башлады, ул күзләрен йома төште һәм башын мендәр өстенә куйды. Автор бу эшкә, үзенең герое турында сөйләргә форсат чыгуына хәтта шатлана да: чөнки моңа кадәр, укучының күрүен¬ чә, аңа туктаусыз я Ноздрев, я баллар, я дамалар, я шә¬ һәр гайбәтләре, я ниһаять китапка кергәч кенә вак- төяклеге күренгән, ә тормышта бик мөһим булып исәп¬ ләнгән мең төрле вак-төяк хәлләр комачаулап килделәр. Хәзер инде барсын да читкә ташлап, турыдан-туры эш белән генә шөгыльләник. Безнең сөйләгән героебызның укучыларга ошавы бик шикле. Дамаларга ул ошамас, монысын инде бик ыша¬ нып әйтергә була, чөнки дамалар геройның һәр яктан ка¬ мил булуын таләп итәләр һәм әгәр инде рухи, яки фи¬ зик яктан нинди дә булса берәр тап була икән, ул вакыт бәла! Автор аның күңел түрен никадәр тирән күрсәтмә¬ сен, хәтта аның образын көзгедән дә саф чагылдырма¬ сын, барыбер аңа бәя бирмәсләр инде. Симезлеге һәм урта яшьтә булуы да Чичиковка күп зыян китерер әле: геройның симез булуын бервакытны да кичермиләр һәм 240
байтак дамалар читкә борылып: фи! нинди җирәнгеч! диярләр әле. Ләкин, боларның бөтенесе дә авторга бил¬ геле һәм шулай булса да ул герое итеп инсафлы кешене сайлый алмый. Ләкин... бәлки шушы ук хикәядә моңар кадәр тибрәтелмәгән башка кыллар сизелеп китәр, бәлки рус рухының чиксез байлыгы күз алдына килеп басар, илаһи егетлекләр белән бүләкләнгән ир узар, яки җирнең бүтән бер почмагында да табылмаслык, изге ашкынулар һәм фидакарьлек белән тулы гүзәл хатын-кыз җанлы га¬ җәп рус кызы үтәр, һәм җанлы тел алдында китап ничек җансыз булса, чит кабиләләрнең бик яхшы кешеләре дә алар каршында мәет булып кына күренерләр! Русь хәрә¬ кәтләре күтәрелер... һәм бүтән халыкларның табигатен¬ нән шуышып кына үткән нәрсә славян табигатенә ника¬ дәр тирәнтен тәэсир иткәнен күрерләр... Ләкин нигә ал¬ дагы эшләр турында сөйләнеп торырга? Кырыс тәртипле эчке тормыш һәм ялгызлыкта тәрбияләнгән иргә яшүс¬ мердәй онытылып китү килешми, һәрнәрсәнең үз чираты, урыны һәм вакыты бар! Ә инсафлы кеше шулай да герой итеп алынмаган, һәм хәтта ни өчен алынмавын да әйтер¬ гә була. Чөнки инсафлы кешегә ял бирергә дә вакыт ин¬ де, ниһаять, чөнки инсафлы дигән сүз телләрдә бик ансат кына әйләнә; чөнки инсафлы кешене атка әйләндерделәр инде, һәм аны чыбыркы белән дә, кулга ни эләкте шу¬ ның белән дә куалап йөртмәгән язучы юк; чөнки инсаф¬ лы кешене шул дәрәҗәдә алҗыттылар — аңарда хәзер инсафның шәүләсе дә калмаган, бары тән урынына ка¬ быргалары белән тиресе генә калган; чөнки инсафлы ке¬ шегә икейөзләнеп эндәшәләр; чөнки инсафлы кешене ихтирам итмиләр. Юк, алчак подлецны да җигәргә ва¬ кыт инде. Шулай итеп подлецны җигик! Безнең героебызның чыгыш ягы тыйнак һәм караңгы. Аның ата-анасы алпавытлар булганнар, ләкин нәсел-нә¬ сәпледерме, түгелдерме — анысын хода белсен, йөзе бе¬ лән ул аларга охшап тумаган: һәрхәлдә, тәкәрлек дип атарлык карсак кына бертуган тиешле хатын баланы кулына алу белән: «бер дә мин уйлаганча булып тума¬ ган. Аңа әнисе ягындагы әбисенә охшау яхшырак булыр иде, ә ул мәкальдә әйтелгәнчә, әнисенә Дә түгел, әтисенә дә түгел, узгынчы егеткә охшаган», дип кычкырган. Тор¬ мыш башта аңа ничектер әче, җайсыз булып, кар белән томаланган тонык тәрәзә аша караган: дусты да, иптәше дә булмаган бала чагында! Кышын да, җәен дә ачылмый 0516. Үле җаннар — 241
торган кечкенә тәрәзәле кечкенә генә кунак ее, авыру ата, ул бәрән тиресе белән эчләнгән озын сюртуктан, ялангач аякларында бәйләгән башмаклар. Ул өзлексез ухылдап бүлмә буенча йөри һәм почмактагы ком савы¬ тына төкеренеп тора. Бармакларыңны, хәтта иреннәреңә хәтле карага буяп, каләм тотып һәрвакыт утырып тор; күз алдында һәркайчан бер кагыйдә: ялганлама, олы¬ ларның сүзен тыңла һәм йөрәгеңдә тугрылык сакла. Бүл¬ мәдә башмакларның туктаусыз чышылдап һәм пышыл¬ дап торуы ишетелә, әгәр бала бертөрлелектән туеп, язган хәрефенә кызык өчен койрык ясап куйса, тавыш куба, һәрвакыттагыча усал тавыш: «Тагы наянланасыңмы?» ди һәм һәрвакыттагыча арттан килеп озын бармаклар авырттырып колакны боралар — күңелдә тонык кына сакланган балалык чорының фәкыйрь күренеше шул иде. Тик тормышта барсы да бик тиз үзгәрә: язның беренче кояшы караган һәм ташулар ага башлаган беркөнне әтисе улы белән арбага утырып юлга чыктылар; арбага, ат барышниклары арасында саескан дип атала торган, бурлы ат җигелгән һәм дилбегәләрне тотып баручы кеше Чичиковлар өендә барлык хезмәтләрне башкарып йөрүче бердәнбер крепостной гаиләнең башы — бер бөкре ку¬ чер иде. Алар саескан белән көн ярым чамасы бардылар; юлда кунып чыктылар, елганы кичтеләр, салкын пирог һәм куырһлган сарык ите ашадылар, һәм бары өченче көнне генә иртә белән шәһәргә җиттеләр. Малай алдын¬ да көтелмәгән матурлык белән шәһәр урамнары балкы¬ дылар, ул хәтта бераз авызын ачып торды. Аннан саес¬ кан арба белән бергә чокырга барып төште, шуннан соң түбән якка таба, ерып чыккысыз баткак тар тыкрык-баш¬ ланды; ат анда бөкренең һәм хуҗаның кычкырулары ас¬ тында байтак вакыт барлык көченә пычрак изеп азап¬ ланды, ниһаять, ул тау итәгендәге кечкенә генә йортка китереп җиткерде; иске генә өй алдында ике алмагачы чәчәк атып утыра, ә өй артында бары миләш һәм эт ми¬ ләше агачларыннан гына торган бакча бар, бакча түрен¬ дә тар гына тонык тәрәзәле, такта түбә белән ябылган алачык күренә. Монда аларның туган тиешлеләреннән булган, йончылып беткән булса да, әле дә һәркөн иртән базарга бара, ә кайткач оегын самоварда киптерә торган бер карчык яши иде. Карчык малайның тулылыгына сок¬ ланып, аның яңакларын сөйде. Малай шунда калып, шә¬ һәр училищесының классларына йөрергә тиеш иде. Ата- 242
с.ы, бер төн кунганнан соң, кайтып китте. Аерылышканда атаның күзләреннән яшь түгелмәде: төрле әйберләргә һәм башка чыгымга дип ул илле тиен бакыр бирде һәм барсыннан да әһәмиятлерәге акыллы сабак калдырды: «Кара аны, Павлуша, укы, тилермә, юләрләнеп йөрмә, ә барсыннан да бигрәк, укытучыларыңа һәм начальник¬ ларыңа ярарга тырыш. Әгәр начальнигыңа ярап китсәң, гыйлемдә алга китмәсәң дә, ходай талантны бирмәгән булса да, үз юлында булырсың һәм барсын да узарсың. Иптәшләр эзләп торма, алар сине яхшылыкка өйрәтмәс¬ ләр; әгәр инде эшләр шулайга китә икән, кирәгендә фай¬ даланырлыклары — баераклары белән дуслаш. Беркем¬ не дә сыйлама, кунак итмә, үзеңне шулай тот, сине сыйласыннар, барсыннан да бигрәк акчаңны сакла, җыеп бар, бу нәрсә дөньяда барсыннан да ышанычлырак. Ип¬ тәшең я дусың сине алдар һәм бәлагә эләксәң, беренче булып сатар, ә акчаң, нинди бәлагә калсаң да, сине сат¬ мас. Акча белән барсын да эшләрсең, дөньяда барсын да җиңеп чыгарсың». Шундый сабак биргәннән соң, ата улы белән аерылышты, үзе, саесканына утырып, кире өенә юнәлде, һәм Павлуша аны шуннан соң беркайчан да кү¬ рә алмады, ләкин аның әйткәннәре, сабагы аның күңеле¬ нә бик нык сеңгән иде. Павлуша икенче көнне үк классларга йөри башлады. Нинди дә булса берәр фәнгР аңарда аерым сәләтлелек юк иде; ул үзенең тәртиплелеге һәм җыйнаклыгы белән генә аерылды; ләкин ул тәҗрибә ягыннан зур акылга бай булып чыкты. Ул кинәт эшне сизеп һәм аңлап алды, ип¬ тәшләренә карата эшне шул рәвештә куйды —- иптәшлә¬ ре аның үзен сыйлыйлар иде, ә ул аларны сыйлау гына түгел, алардан алган сыен үзләренә үк сатып җибәрә иде. Бала вакытта ук ул үзен һәрнәрсәдә чикли белә иде инде. Атасы биргән илле тиеннең ул бер тиенен дә тот¬ мады, киресенчә, гадәттән тыш җитезлек күрсәтеп, бер ел эчендә аны арттырды: балавыздан песнәк ясап, аны буяп, бик яхшы бәягә сатып җибәрде. Тагы башка ва¬ кытны ул бүтән төрле алыш-биреш белән шөгыльләнде: базардан ашамлыклар алып килә дә класста баерак ма¬ лайлар янына утыра һәм аларның ачыгудан күңелләре болгана башлау белән, утыргыч астыннан гына, үзе дә белмәмешкә салышып, пряник яки булка кисәген күрсә¬ тә һәм шулай котыртып, тегенең аппетитына карата акча ала иде. Ике ай буена ул өендә тычкан белән азапланды, 16* 243
аны кечкенә генә агач читлеккә ябып куйды һәм, ниһаять, үзенекен итте: тычкан, аның, әйтүенә буйсынып, арт аяк¬ ларына баса, ята һәм тора иде, ул аны да бик файдалы бәя белән сатып җибәрде. Акча биш сумга тулгач, ул ян¬ чыкны тегеп, икенчесенә җыя башлады. Начальникларга карата ул үзен тагын да акыллырак тотты. Утыргычта берәү дә аның кебек тәртипле утыра белми иде. Әйтеп үтәргә кирәк, укытучы тынычлыкны һәм яхшы тәртипне сөюче кешеләрдән иде һәм ул акыллы, үткер малайлар¬ ны күрә алмады; алар аннан көләргә тиешләр кебек кү¬ ренә иде аңа. Үзенең үткен акыллылыгы ягыннан күзгә чалынган кешенең аз гына кыймылдавы яки ялгыш кы¬ на каш сирпеп куюы да аның ачуын кабартырга җитә иде. Ул аны рәхимсез рәвештә җәзалый һәм орыша баш¬ лый. «Мин синең масаю һәм буйсынмаучылык гадәтлә¬ реңне бетерермен, туган!» ди иде ул: «Мин сине үзеңнән болайрак беләм. Менә син тезләнеп тор әле! Карының ач¬ сын әле!» һәм мескен бала, сәбәбен үзе дә белмәстән, тезләрен авырттыра һәм тәүлекләр буенча ач тора иде. «Сәләт һәм талант? болар һәммәсе дә сафсата», ди иде ул: «Мин кешенең үзен ничек тотуына гына күз салам. Мин бөтен фәннән тулы балларны әлефне таяк дип бел¬ мәгән, ләкин үзләрен яхшы тотканнарга гына куям; ә ахмак рухлы я кешедән көлгән берәүне күрсәм, ул Со- лонның1 үзен борып салырлык булса да, мин аңа нуль куям!» ди торган иде укытучы. Крыловны: «миңа калса эч син, тик эшеңне бел», дигән сүзләре өчен үләр чиккә җитеп сөйми иде. Ул элек укыткан училище турында һәр¬ вакыт йөзенә, күзләренә ләззәт билгеләре чыгарып сөйли иде, анда шундый тынлык хөкем сөргән, хәтта чебен оч¬ каны да ишетелеп торган, бер генә укучы да ел әйләнә¬ сенә класста йөткермәгән, борын сеңгермәгән һәм звонок булганга кадәр класста кеше заты бармы, юкмы икәнле¬ ген дә белү мөмкин булмаган. Чичиков кинәт начальни¬ гының күңелен таба алды һәм тәртипнең нидән торганын аңлады. Арттан никадәр генә каты чеметмәсеннәр ул кү¬ зен дә, кашын да сирпемәс булды; звонок булу белән җан-фәрманга ташланып, ул бүтәннәрдән алда укытучы¬ га өчпочмакны бирә торган булды (укытучы өчпочмаклы 1 1 Солон — борынгы грек хакиме. 244
бүрек кия иде); бүреген биргәннән сон, ул беренче булып класстан чыга һәм һәрвакыт бүреген салып, бер өч тап¬ кыр укытучы алдыннан үтәргә тырыша иде. Бу эш шик¬ сез уңышлы булды. Училищеда уку дәверендә ул иң ях¬ шылардан саналды һәм мәктәпне бетергәндә аны барлык фәннәрдән дә яхшы дип таптылар, аттестат һәм алтын хәрефләр белән «үрнәк, булырлык тырышлыгы һәм үз- үзен яхшы, тәрбияле тотуы өчен» дип язып, бер китап та бирделәр. Училищедан чыкканда ул күз төшәрлек чибәр бер үсмер иде инде, аның калку ияк асты бритва тияргә тиешлекне әйтеп тора иде. Шул чакны аның әтисе үлеп китте. Калган мирас — бик нык тузып беткән дүрт фу¬ файкадан, ике бәрән тиресеннән тегелгән сюртуктан һәм аз-маз акчадан гыйбарәт иде. Әтисе, ахрысы, акча җыяр¬ га бары тик киңәш кенә бирә белгән, күрәсең, ә үзе аны бик аз җыйган иде. Чичиков аз гына җирне, искергән йортны шунда ук мең сумга сатып җибәрде, ә кешелә¬ рен, үзе хезмәткә урнашу теләге белән, шәһәргә күчерде. Шул вакытны тынлыкны һәм мактаулы тәртипне сөюче мескен укытучы, ахмаклыгы өчендерме, я бүтән гаеп бе- ләндерме, училищедан куылды. Укытучы кайгыдан эчү¬ гә сабышты, ниһаять, аның эчәрлек тә хәле калмады; ул авыру килеш, бер телем икмәккә мохтаҗ булып, ягыл¬ маган алачыгында ярдәмсез япа-ялгыз калды. Аның элекке үткер сүзле, акыллы укучылары, укытучыга мак¬ танчык һәм буйсынмастай кешеләр булып күренгәннәре, кирәк нәрсәләрен сатып булса да, аңа акча җыеп бирде¬ ләр; бары Павлуша Чичиков кына, акча юклыгын сыл¬ тау итеп, калды, ул биш тиен көмеш сузды сузуын, тик иптәшләре «эх син, черегән саран!» дип, аны кире битенә аттылар. Үзенең элекке укучыларының бу эшләре турын¬ да ишеткәч, мескен укытучы йөзен куллары белән кап¬ лады; сүнгән күзләреннән көчсез нарасый бала яшьләре коелды. «Үлем алдыннан хода еларга язган икән», диде ул, хәлсез тавыш белән, һәм, Чичиков турында ишеткәч, авыр сулап өстәп куйды: «Әх, Павлуша! Менә ничек ке¬ ше үзгәрә бит! Нинди инсафлы иде, аз гына наянлыгы да юк иде, ефәк иде инде! — Алдады шул, бик нык ал¬ дады...» Шулай да героебызны андый явыз һәм каты таби¬ гатьле, тупас хисле, үзе кызгануны белми дип әйтеп бул¬ мый; ул анысын да, монысын да белә иде, ул хәтта бер ярдәм итәргә дә уйлаган иде, тик ул ярдәм күп акча та¬ 245
ләп итәр кебек тоелды, чөнки тотылырга тиеш булмаган акчага кул тигезеп булмый бит, кыскасы, атаның акчаң¬ ны сакла һәм җый дигән сабагы шулай файдага китте. Ләкин ул акча өчен акчага бәйләнмәгән иде; ул комсыз һәм саран түгел иде. Юк, ул комсызлык һәм саранлык белән яшәми иде, ул бар төгәллеге белән, экипажлар, бик яхшы итеп салынган йорт, тәмле ашлар белән мул булган тормыш турында хыяллана иде. Менә шул нәрсә¬ ләрдән тәм татып карау өчен ул берәр тиенләп акча җыя. Билгеле бервакыткача саранлык күрсәтә, үзен дә, баш¬ каларны да акчаларга кул тигезүдән тыеп килә иде. Анык яныннан яхшы аргамак җигелгән матур файтунга утыр¬ ган бай үтсә, ул урынындд катып кала һәм соңыннан гы¬ на уянып: ә элек ул конторщик кына иде бит, чәчен түгә¬ рәкләтеп алдыра иде бит! дип куя иде. Тормыштан канә¬ гать булган, байлык, муллык белдереп торган һәрнәрсә аңарда үзе дә аңламаслык тирән бер тойгы калдыра иде. Училищедан чыккач, ул шул хәтле хезмәткә һәм эшкә ке¬ рергә тели иде, хәтта ял итәргә дә уйламады. Шулай да, мактаулы аттестатлары булуына карамастан, ул казен¬ ная палатага зур авырлык белән генә урнаша алды. Ка¬ раңгы почмакларда да протекция кирәк бит! Урын бик кечкенә туры килде аңа, елына утызмы, кырыкмы сум жалованьеЛык кына иде ул. Ләкин Чичиков барсын да җиңеп, үтеп чыгу дәрте белән кызып эшкә тотынды, һәм чыннан да күз күрмәгән, колак ишетмәгән фидакарьлек, түземлелек һәм ихтыяҗларны чикләү күрсәтте ул. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр, рухи һәм тән көчләрен җуй¬ мыйча, канцелярия кәгазьләренә чумып яза, өенә кайт¬ мыйча канцелярия өстәлләрендә куна, еш кына андагы сторожлар белән ашый һәм шулай булса да үзенең пөх¬ тәлеген саклый, һәм адәм рәтле генә киенә белә, йөзенә ягымлы төс, хәтта хәрәкәтләренә ниндидер затлылык чы¬ гара белә иде. Әйтергә кирәк, палата чиновниклары биг¬ рәк тә үзләренең төссезлекләре һәм затсызлыклары белән аерылалар иде. Аларның кайберләренең бите теге йөзе килмәгән арыш икмәге төсле: яңагы бер якка кабарган, ияге икенче якка кыйшайган, өске ирене куык булып кү¬ тәрелеп, аның өстәвенә үзе ярылып та киткән тагы, бер сүз белән генә әйткәндә, бер дә матур түгел иде инде. Алар һәммәсе дә, әйтерсең лә кемне дә булса кыйнарга җыенгандай, тупас сөйләшәләр; славян табигатендә әле мәҗүсилек калдыклары күп булганын күрсәтеп, еш кына 246
Вакхка 1 корбан китерәләр иде; кайвакытларны хәтта ирисутствиегә дә чымыр булып киләләр һәм, шуның ар¬ касында, әйтергә кирәк, присутствиедә һава бозылган була, һава бик үк хуш исле булмый иде. Мондый чинов¬ никлар арасында Чичиков күренми кала алмады, ул үзе¬ нең ачык йөзлелеге, мөлаем тавышы һәм эчемлекләрне бөтенләй кулланмавы белән чиновникларның капма-кар¬ шысы иде. Ләкин шулай булуына карамастан, аның юлы ■авыр иде: ул таштай каты күңелле һәм һич кузгата ал¬ маслык хисле, картаеп беткән повытчик1 2 кул астына эләкте; ул начальник үзенә якынаерга ирек бирми, гоме¬ рендә бер генә тапкыр да йөзенә елмаю чыгармый, бер¬ кемне дә, хәтта исәнлеген сорашып кына булса да, сә¬ ламләми торган бер кеше иде. Берәү дә аның шушы кыяфәте үзгәргәнен ни урамда, ни өендә бер генә тапкыр да күрә алганы юк; һич булмаса ул үзен берәр нәрсә бе¬ лән күрсәтсен иде, һич булмаса исереп исереклек белән генә бер көлеп куйсын иде; һич булмаса разбойникның исерек минутындагы кыргый күңеллелегенә бирелсен иде, боларның берсе дә, хәтта моның күләгәсе дә юк иде аңарда. Аңарда берни дә: явызлык та, яхшылык та юк иде һәм барсы да юклыктан аңарда ниндидер дәһшәт кенә калган иде. Аның мрамор төсле катып калган йөзе үзе¬ нең ялгыш сызыкларының иискен булмавы белән берни¬ гә дә охшамый; аның йөз сызыклары тупас үлчәмдә иде¬ ләр. Аның йөзендәге шадралары һәм чокыр-чакырлары аны теге халык әйткән пәриләр борчак сугып киткән йөз- леләр исәбенә кертәләр иде. Бу адәмне үзенә каратыр¬ лык көч кешедә булуы мөмкин түгел иде, ләкин Чичиков шунда да бер сынап карарга булды. Башта ул күзгә таш- ланмастай вак-төякләрдә ошарга тырышты: Чичиков ул яза торган каурый каләмнәрнең ничек юнылган икәнле¬ ген билгегә алды һәм шул үрнәк буенча хәзерләп, форсат чыкканда һәрвакыт каурый каләм биреп тора башлады; аның өстәленнән комын һәм тәмәке чүпләрен өреп төше¬ рә торган булды; аның кара савыты өчен яңа чүпрәк әмәлләде, аның дөньяда булмаслык коточкыч әшәке бү¬ реген каяндыр табып алып, һәрвакыт эш бетүгә бер ми¬ нут кала алдына куя торган булды; әгәр стенадагы ак¬ 1 Ягъни бик нык эчәләр, В а к х — грек мифологиясендә хәмер, аракы алласы. 2 Повытчик — судтагы начальник, өстәл башлыгы. 24?
шарга аркасы буяла калса, аның аркасын чистартты,— ләкин болар барсы да һич кенә сизелмичә үттеләр, әй¬ терсең лә боларның берсе дә эшләнми иде. Ниһаять, Чичиков аның семьясын, өй тормышын искәреп алды, өендә үзе кебек, төнлә пәриләр борчак суккан йөзле җит¬ кән кызы барлыгын да белеп алды, һәм менә һөҗүмне шуннан башлап карарга булды. Чичиков ул кызның як¬ шәмбе көннәрне кайсы чиркәүгә йөрүен белеп алды, чис¬ та киемен киеп, якаларын крахмаллап, аның каршына баса торган булды һәм кинәт эше барып чыкты: каты кү¬ ңелле повытчик биреште һәм аны чәйгә чакырды! Кан¬ целяриядә аңга килергә дә өлгермәделәр, эш җайланып китте, Чичиков повытчикның өенә күчте һәм бик кирәкле кеше булып әверелде, ул он, шикәр сатып ала, кыз белән кәләшедәй якын итеп сөйләшә, теге повытчикны әткәй дип кенә атап, кулын үбеп кенә йөри башлады; палата- дагылар һәммәсе февраль ахырларында бөек уразага кадәр туй булуын көтәләр иде инде. Теге каты күңелле повытчик, начальниклар каршында йөреп, аны кайгырта башлады, һәм берникадәр вакыттан соң Чичиков үзе бер бушаган урынга повытчик булып урнашты. Карт повыт¬ чик белән булган бәйләнешнең төп максаты шул булды, күрәсең; чөнки шундук Чичиков сандыгын сиздермичә генә өенә кайтарып җибәрде дә үзе икенче көнне үк яңа квартирага күчте. Повытчикны әткәй дип йөртүдән тук¬ талды һәм кулларын да үпмәс булды, ә — туй турында¬ гы эш, әйтерсең лә, гомумән берни дә булмагандай шу¬ лай онытылды. Шулай да, Чичиков карт повытчик белән очрашканда һәрвакыт ягымлы чырай белән аның кулын кыса һәм чәйгә чакыра иде, карт повытчик үзенең гомер¬ лек хәрәкәтсезлегенә карамастан, башын селкә һәм бо¬ рын астыннан гына: «алдады, алдады, шайтан малае!» дип куя иде. Бу Чичиков атлап чыккан бусагаларның иң кыены булды. Аннан соң җиңелрәк һәм уңышлырак китте. Ул күзгә ташлана торган кешегә әйләнде. Бу дөнья өчен ки¬ рәкле нәрсәнең барсы да: мөгамәлә һәм чыгышлардагы ягымлылык та, эш мәсьәләсендәге кыюлык та аңарда бар иде. Шундый чаралар белән, ул кыска гына вакыт эчендә үзенә туенырлык урын табып алды, һәм шуннан бик яхшы итеп файдалана башлады. Ул вакытларны төр¬ ле взяткаларны катгый рәвештә эзәрләү башлануын да белергә кирәк; ләкин ул эзәрләүдән куркып калмады, 248
һәм шуның белән бик каты кысулар барган чакта гына килеп чыга торган чын-чыннан рус уйлап табучанлыгын күрсәтеп, аларны да ул үз файдасына юнәлтте. Эш менә болай җайланган иде: үтенеч белән килгән кеше безнең Россиядә шулай аталып йөртелгән князь Хованский кул куйган рекомендация кәгазен 1 алыр өчен кесәсенә тыгы¬ ла башлау белән, елмаеп һәм ул кешенең кулларын то¬ тып Чичиков «юк, юк» ди торган иде; «сез әллә мине... юк, юк. Бу безнең бурычыбыз, безнең вазыйфабыз, без һичбер төрле түләүсез эшләргә тиешбез! Бу яктан инде сез тыныч булыгыз: иртәгә үк һәммәсе дә эшләнгән бу¬ лыр. Квартирагызны белергә рөхсәт итегез, сезгә һич борчылырга да кирәк түгел, барсы да сезнең өегезгә ил¬ теп тапшырылыр». Тәмам сокланган кеше!, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, өенә кайта һәм «менә ниһаять кеше ичмаса, менә, шундыйлар күбрәк булсын иде, бу инде кеше түгел, ә кыйммәтле алмаз!» ди. Ләкин үтенеч белән барган кеше бер көн көтә, ике көн көтә — эшләрне һаман өйгә китермиләр. Өченче көн дә шулай үтә. Ул канцеляриягә бара, эш башланмаган да әле; ул теге кыйммәтле алмаз янына бара. «Ах, гафу итегез!» ди Чи¬ чиков, нәзакәтле итеп аның кулларыннан тота: «Безнең эшебез шул кадәр күп булды; иртәгә барсы да эшләнер, иртәгә әлбәттә эшләрбез, миңа оят та инде хәтта», һәм болар һәммәсе дә сокланырлык хәрәкәтләр белән әйте¬ ләләр. Әгәр бу вакыт халатның итәге ачылып китсә, кул шул ук минутта ул эшне төзәтә, итәкне каплап өлгерә. Ләкин иртәгесен дә, иртәгедән соң да, өченче көнне дә эшләрне өйгә китермиләр. Үтенүче кеше шунда акылга утыра: җитәр, монда берәр нәрсә яшеренмиме соң? Ба¬ рып белешә, писарьларга бирергә кирәк, диләр. «Нигә бирмәскә? Мин чирекне бирә алам», ди. «Юк, чирек тү¬ гел, актан1 2 3» диләр. «Писарьларга актан!» дип кычкыра үтенүче. «Нигә шул кадәр кызасыз», дип җавап бирәләр аңа: «Ул шулай килеп чыга да шул, писарьларга чиреге- шәрдән тия, ә калганы начальствога китә». Моңа кадәр аңламаган үтенүче маңгаена суга һәм яца тәртипне, взят¬ ка алуны эзәрлекләүне, чиновникларның нәзакәтле мө¬ гамәләсен эт итеп сүгә башлый. Элек, ичмасам, ни эш¬ ләргә икәнен белә идең: правительгә шул кызылны ’ 1 Князь Хованский кул куйган кәгазь — акча. 2 А к — 25 сумлык ассигнация. 3 Кызыл — 1Û сумлык ассигнация. 249
төртәсең дә, эшең бетә иде, ә хәзер актан, җитмәсә, эшне аңлаганчы бер атна маташырга кирәк: җен алсын иде бу инсафлылыкны һәм чиновникларның намуслылыгын! Үте¬ неч белән килүче, билгеле, хаклы, ләкин хәзер взяткачы- лар юк, аның урынына: барлык эш йөртүчеләр саф һәм намуслы кешеләр, секретарьлар белән писарьлар гына мошенниклар. Тиздән Чичиковка тагы да иркенрәк юл ачылды: ниндидер казна бинасы салыр өчен комиссия төзеделәр, бу комиссиягә бик ныклап ул да урнашып ал¬ ды, һәм аның иң эшлекле членнарыннан берсе булып китте. Комиссия тоткарсыз эшкә кереште. Алты ел буе бина янында кайнаштылар: ләкин климат килешмәдеме, я материалы шундый булдымы, казна бинасы фундамен¬ тыннан берничек тә югары күтәрелә алмады. Ә шул арада шәһәрнең бүтән очларында комиссия членнарының һәр¬ берсенең граждан архитектурасындагы матур-матур өй¬ ләре бар булып чыкты: анда җире яхшырак булды, күрә¬ сең. Членнар бәхетле тереклек итә һәм семья корырга то¬ тындылар. Чичиков менә бары тик шул чакта гына азлап-азлап үзен чикләүдән һәм аяусыз фидакарьлек ка¬ нуннарыннан котыла башлады. Озакка сузылган ураза шул чакта гына йомшый төште, һәм Чичиковның төрле ләззәтләнүләрдән чит булмаганы беленде, берәү дә үз- үзенә хуҗа' була алмаган вакытны, үзенең дәртле яшьле¬ гендә ул үзен шулай чикләгән икән. Кайбер артык нәрсә¬ ләр дә килеп чыкты: ул яхшы гына повар яллады, нәзек Голландия киндереннән тегелгән күлмәкләр булдырды. Үзенә бөтен губернада берәү дә кимәгән постаулар сатып алды, һәм шул вакыттан башлап очкынланып торган сор¬ гылт һәм кызгылт төсләрне күбрәк күрә башлады; инде менә дигән пар ат алып җибәрде һәм яндагы ат тәгәр¬ мәчтәй бөтерелеп йөрсен өчен дилбегәнең берсен үзе то¬ тып йөри башлады; одеколонлы суда чыланган болыт бе¬ лән сөртенү гадәтен үзләштерде; тәнне шома итсен дип шактый кыйммәт бәягә ниндидер бер сабын ала торган булды... Ләкин кинәт: элекке аңгыра урынына яңа начальник җибәрелде, бусы каты табигатьле, взяткачыларның һәм барлык ялган дип аталган нәрсәләрнең дошманы булган хәрби кеше иде. Икенче көнне үк ул барсын да куркуга салды, отчетлар таләп итте, кимчелекләрне һәм җитмә¬ гән сумаларны адым саен күрә башлады, шул ук минутта граждан архитектурасындагы матур өйләр аның күзенә 2È0
чагылды һәм китте тикшерү. Чиновниклар эшләреннән алындылар; граждан архитектурасы буенча салынган Йортлар казна кулына күчте һәм төрле хәйрият йортла¬ рына һәм кантонист1 мәктәпләренә әйләндерделәр, бар¬ сы да, шул исәптән Чичиков та, мамыктай җилгә очты. Аның йөзе ягымлы булуына карамастан, ул начальникка ошамады, ни өчен, анысын алла белә, кайвакыт шулай сәбәбе дә булмый бит аның, начальник аны тиктомалга дошман күрә башлады. Ләкин генерал шулай да хәрби кеше иде, димәк гражданский эшнең нечкәлекләрен бел¬ ми иде, шуңа күрә бераздан соң тышкы яктан тугры бу¬ лып күренә алу һәм барына да яраша белү ярдәме белән башка чиновниклар барыбер начальникның мәрхәмәте астына сыендылар, һәм тиздән генерал тагы да зуррак мошенниклар кулына килеп капты, ул үзе аларны һич тә андый дип уйламаган иде, хәтта үзенең яхшы кешеләр сайлавына шатлана да һәм, чынлап торып, сәләтлелекне нечкә рәвештә аера белүе белән мактана да иде. Чинов¬ никлар кинәт аның рухына да, табигатенә дә җайлашты¬ лар. Аның кул астындагыларның барсы да ялганны бик каты эзәрлекләүче булып киттеләр; һәм балыкчы итләч белуга балыгын очлы сөңге белән эзәрлекләгән шикелле, барлык эштә дә ялганны эзәрлекләделәр, аны шундый уңыш белән эзәрлекләделәр — тиз вакытта һәрберсендә берничәшәр мең капитал 6âp булып чыкты. Бу вакытны элекке чиновникларның күбесе тугрылыклы юлга бас¬ каннар иде инде, алар яңадан эшкә алындылар. Ләкин Чичиков бернинди юл белән дә ышаныч казана алмады, генерал белән идарә итүгә ирешкән беренче секретаре, князь Хованский хатлары белән дәртләнеп, никадәр генә тырышмасын, берни дә эшли алмады. Генералны, хәер, аның үзенә сиздермичә борыныннан тартып йөртсәләр дә, аның башына берәр уй кереп урнашса, ул инде тимер кадактай: һич суырып ала алмаслык булып кала иде. Акыллы секретарьның эшли алганы бары шул булды — ул тап төшкән хезмәт исемлеген юк итте, аңа да ул әле бары тик, бәхеткә каршы, семьясыз булган мескен Чичи- 1 1 Кантонистлар— Россия законнары буенча кече яшь¬ ләреннән үк хәрби хезмәттә санала торган солдат балалары. Кан¬ тонистлар Пётр I заманында оештырылган махсус кантонистлар мәктәпләрендә укырга-язарга, төрле һөнәрләргә һәм хәрби прием- * нарга өйрәтелгәннәр. Кастачыл бу повинность бары тик 1852 нче. елда гына бетерелгән ~ 251
ковның семья язмышын кызганыч буяулар белән сурәт¬ ләп кенә ирешә алды. «Я нишлисен, соң!» диде Чичиков: «Каптырып сөйри генә башлаган идем, ычкынды, шулай булгач сорама. Елап кайгы җиңеләйми, эш эшләргә кирәк», һәм ул яңа¬ дан карьера башларга булды, яңадан түземлелек белән коралланды, яңадан һәрнәрсәдә үзен чикли башлады. Икенче шәһәргә күчәргә һәм анда дан казанырга кирәк иде. Ничектер эш җайлашмый иде әле; кыска гына ва¬ кыт эчендә ул ике-өч урын алмаштырырга мәҗбүр бул¬ ды. Хезмәт урыннары ничектер пычрак һәм түбән булып чыктылар. Шуны әйтергә кирәк, Чичиков дөньяда яшәгән кешеләрнең иң әдәплесе иде. Башта аңа пычрак җәм¬ гыятьтә эш итәргә туры килсә дә, ул күңелен сафлыкта тота алды, канцеляриядәге өстәлләрнең лакланган бу¬ луын һәм бар нәрсәнең затлы булуын ярата иде ул. Ул сөйләшкәндә бервакытта да үзенә әдәпсезлек эшләргә юл куймый һәм башка кешеләрнең мөгамәләсендә чинга һәм дәрәҗәгә хөрмәт итүне күрмәсә, бик хурлана торган иде. Аның һәр ике көн саен күлмәк алыштыруын белү укучының күңеленә бик ошар дип уйлыйм, ә җәйнең эссе көннәрендә ул хәтта көн дә алмаштыра иде әле; аз гына булса да начар ис аның күңелен кимсетә иде инде. Шул сәбәптән Петрушка аны чишендерергә һәм итеген салды¬ рырга дип килә башласа, ул һәрвакыт борын тишеклә¬ ренә канәфер салып куя иде, күп кенә хәлләрдә аның нервлары кызлар нервысы кебек нечкә, кытыкланучан иде; шуның аркасында аңа тагы шул ук бүкәндәй ахмак, мөгамәләләре әдәпсез булган кешеләр арасына керү бик авыр иде. Никадәр түзәргә теләсә дә, ул шундый авыр вакытларны ябыга, саргая, хәтта күгәренә үк башлый иде. Укучы аның белән танышкан вакытларда, ул инде тазарып, түгәрәкләнеп килә һәм матур гына кыяфәткә керә башлаган, һәм еш-еш көзгегә каранып, байтак кү¬ ңелле нәрсәләр турында уйлана: хатын турында, балалар бүлмәсе турында уйлый һәм шул чагында аның йөзенә елмаю җәелә иде; ләкин хәзер ялгыш кына көзгегә күз салган иде, «я алла, нинди хәшәрәткә әйләнгәнмен!» дип кычкырмый булдырмады, һәм соңыннан озак вакытлар көзгегә карый алмады. Ләкин безнең героебыз барсына да түзде, батыр чыдамлык белән түзде һәм — ниһаять, таможняга хезмәткә күчте, әйтергә кирәк, мондагы хез¬ мәт аның күптәнге яшерен хыялы иде. Ул таможня чинов- 252
пикларының ялтырап торган чит ил әйберләрен ничек булдыруларын, кодагыйларына, абыстай һәм апайлары¬ на фарфорлар һәм батистлар җибәреп торуларын күрә иде. Тирән сулап: «Менә кая күчсәң икән ул, чик тә якын, укыган кешеләр дә күп, ә Голландия күлмәкләрен нин- диен генә алып була әле», дип бик күп әйткәләде. Шуны¬ сын да өстәргә кирәк, бу вакытны ул тирегә һәм яңак¬ ларга аклык, рәхәтлек бирә торган француз сабынының аерым сорты турында уйлаштыргалады; аның исеме ни¬ чек булгандыр, анысын хода белә, ләкин Чичиковның гө¬ ман кылуынча ул, шиксез, чиктә бар иде. Шулай итеп, ул күптән инде таможняга керергә тели, ләкин аны төзүче¬ лек комиссиясенең көндәлек файдалары гына тотып тор¬ дылар, ни әйтсәң дә, таможня һавадагы торна әле, ә ко¬ миссия инде кулдагы песнәк иде. Хәзер инде ул ничек кенә булса да шул таможняга ирешергә булды һәм иреш¬ те дә, хезмәткә ул гадәттән тыш ярсу белән тотынды. Әйтерсең лә аңа язмыш үзе таможня чиновнигы булырга кушкан. Бу кадәр уңганлык, зирәклек һәм сизгерлекне күрү генә түгел, моңа хәтле ишеткән дә юк иде әле. Өч- дүрт атна эчендә ул таможня эшенә шундый күнекте — барсын да белә иде инде: хәтта төргәктә ничә аршин пос¬ тау, я башка материя бар икәнлеген, үлчәмәстән, факту¬ ра буенча гына белә иде; кулына төргәкне алу белән, ул аның ничә кадак тартканын шунда ук әйтеп бирә ала иде. Ә инде тентүләргә килгәндә, аның иптәшләре әйт¬ мешли, ул эттәй сизгер иде; аның чиктән тыш салкын канлылык һәм гаҗәп бер нәзакәтлелек белән, һәрбер төймәгә кадәр капшап тентүен бер дә шаккатмыйча кү¬ зәтеп булмый иде. Тентелүгә дучар булганнар котырын¬ ганда һәм аның ягымлы йөзенә чиертү я сугып җибәрү уе белән янганда, ул йөзенә һәм нәзакәтле мөгамәләсенә һич үзгәреш кертмичә, бары тик: «Бераз мәшәкатьләнер¬ гә һәм аякка басарга мөмкин булмасмы икән», яки «сез, сударыня, бүтән бүлмәгә рәхим итәргә телисезме, анда безнең бер чиновникның хатыны сезнең белән аңлашыр», яки «рөхсәт итегез, мин пәке белән сезнең шинель аста¬ рын ярыйм», ди һәм шул сүзләрне әйтеп, салкын канлы¬ лык белән, кием эченнән, үз сандыгыннан алгандай, шәл¬ ләр, яулыклар тартып чыгара иде. Хәтта начальниклар да, җендер бу, кеше түгелдер, дигән фикергә килделәр; ул көпчәкләрдән, тәртәләрдән, ат колакларыннан, әллә кайлардан, бары таможня чиновникларына гына керергә 253
рөхсәт ителә торган, ә башкаларның башына да килмә¬ гән җирләрдән әйберләр табып чыгара иде. Шулай итеп, мескен сәяхәтче чикне үтеп чыккач та әле берничә минут аңына килә алмыйча, бөтен тәненә вак кына булып чык¬ кан тир бөрчекләрен сөртеп, бары чукына гына иде, һәм «ай-һай» дип мыгырдана иде. Аның хәле начальник бүл¬ мәсенә эләгеп һич көтмәгәндә кыйналган һәм хәзер инде шуннан котылган укучы бала хәленә охшый иде. Тиздән ул контрабандистларга бөтенләй көн күрсәтми башлады. Бу барлык поляк яһүдләренә курку салды. Аның тугры¬ лыклы һәм- сатылмаучан табигате гадәттән тыш бер күренеш иде инде. Ул конфискацияләнеп алынган әйбер¬ ләрдән үзенә аз гына булса да капитал җыймады. Шун¬ дый эчкерсез ашкынып эшләү барсын да аптырашка калдырды, һәм, ниһаять, ул нәрсә начальствога да җитте. Чичиковка чин бирелде, ул күтәрелде, һәм соңыннан бар¬ лык контрабандистларны да тотып бетерү проектын тәкъ¬ дим итеп, бу эшнең үзенә тапшырылуын һәм акча бирү¬ ләрен үтенде. Аңарга шунда ук команда һәм чикләнмәгән хәлдә һәртөрле эзләүләр алып бару хокукы бирделәр. Ул бары тик шуны гына тели дә иде. Ул чакны контрабан¬ дистларның көчле бер җәмгыяте оешкан иде, тәвәккәл эш миллионнар вәгъдә итә иде. Чичиков күптән инде аның турында белә һәм хәтта үзен сатып алырга җибә¬ релгән кешегә ул, әле вакыты түгел, дип коры гына җа¬ вап та биргән иде. Үз кулына барлык нәрсәне алгач, ул шул ук минутта җәмгыятькә: «хәзер вакыты җитте», дип хәбәр итте. Исәп бик дөрес килеп чыкты. Болай бер ел эчендә тапканны, ул егерме ел буена бик ихлас күңел бе¬ лән эшләсә дә таба алмас иде. Башта аның контрабан¬ дистлар белән бернинди дә бәйләнеш ясыйсы килмәде, чөнки ул гади бер пешка иде, аңа бик аз эләгер иде; лә¬ кин хәзер... эшләр башкача: ул теләсә нинди шартлар куя ала. Эшләр тоткарсыз барсын өчен, ул үзенең тагын бер иптәш чиновнигын үз ягына аударды, тегесе чәчлә¬ ре агарган булса да, нәфесен җиңә алмады. Шартлар төзелде, һәм җәмгыять эшкә тотынды. Эшләр үтә шәп башланды: укучының испан тәкәләренә ике катлы толып киертеп, бу икенче кат толыплар астында миллион сум¬ лык брабант кружеваларын чик аша алып чыгу турында еш кына кабатланган вакыйгаларны һичшиксез ишеткә¬ не бардыр инде. Бу хәл нәкъ Чичиков таможняда эшлә¬ гән чакны булды. Әгәр дә бу эштә Чичиков үзе катнаш¬ 254
маган булса, җир йөзендәге бернинди дә яһүдкә моны очлап чыгу мөмкин булмас иде. Испан тәкәләре чик аша өч, я дүрт тапкыр кичкәннән соң, бу ике чиновникның дүртешәр йөз мең сум капиталы булды. Чичиковныкы биш йөз меңнән дә ашкан дип сөйлиләр, чөнки ул кыю¬ рак бит. Әгәр ниндидер авыр аяклы җанвар юл аркылы узмаган булса, хода белсен, бу байлык нинди зур сума¬ ларга җитмәс иде икән. Чиновникларны шайтан аздырып җибәрде; гади генә итеп әйткәндә, алар тәмам котырды¬ лар һәм һич юк кына нәрсәдән үзара талашып беттеләр. Ничектер шулай эш кызу гына барган чагында, бәлки инде бераз эчкән дә булганнардыр, Чичиков икенче чи¬ новникны поп малае син, дип атады, теге, гәрчә чыннан да поп малае булса да, ни сәбәптәндер, бик гарьләнде һәм рәхимсез бер җавап кайтарды. Ул җавап түбәндәге¬ чә иде: «Юк, алдыйсың, мин поп малае түгел, ә статский советник, ә менә син поп малае!» һәм тагы да ныграк ачуын китерү өчен, «әйе, менә шулай ул», дип өстәп тә куйды теге. Ул үзенә ташланган кушаматны кире таш¬ лап, хәтта «менә шулай ул» дигәнен дә өстәп, Чичиков¬ ны тәмам кырып ташлаган иде. Тик боларына гына риза булмастай, ул яшерен донос та җибәрде. Хәер, таможня чиновниклары әйтүенчә, ниндидер шалкандай таза бер хатын өчен дә аларның низаглары булган. Хәтта безнең героебызны караңгы тыкрыкта ярырга дип кешеләр дә ялланган булган икән; ләкин чиновникларның икесе дә ахмак булып калганнар, теге хатын белән Шамшарев ди¬ гән штабс-капитан файдаланып йөргән икән. Чынлыкта эш ничек булгандыр инде, анысын хода үзе белә; иң ях¬ шысы укучы теләсә, калганын үз башыннан уйлап чы¬ гарсын. Иң әһәмиятлесе шул булды, контрабандистлар белән булган яшерен бәйләнеш ачылды. Статский совет¬ ник үзе дә бетте, ләкин иптәшен дә каптырды. Чиновник¬ ларны судка тарттылар, барлык әйберләрен язып алды¬ лар, конфисковать иттеләр һәм, баш очында искәрмәстән күк күкрәгән кебек, барлык нәрсә кинәт кенә чишелде. Истән айныгандай, бервакыт уянып, ни эшләп ташлаган¬ нарын күргәч, аларның котлары очты. Статский советник, язмышка каршы тора алмыйча, кайдадыр ерак җирләрдә' үлеп калды, ләкин коллежский түзде. Начальство ника¬ дәр сизгер булмасын, ул акчаның беразын яшереп кала алды. Ул кешеләрне артыгы белән яхшы белә торган тәҗрибәле акылының барлык нечкәлекләреннән файда¬ 255-
ланды; кайвакыт тәмле сүзләр, кайвакыт тәэсирле сүз белән, кайвакыт эшкә беркайчан да хыянәт итми торган мактау сүзе белән, кайвакыт акча төртеп эшне җайлады, һәрхәлдә, иптәше кебек яманат белән калмады һәм уго¬ ловный судтан котылып чыкты. Ләкин инде капиталын¬ нан да, чит ил әйберләреннән дә бернәрсә дә калмады: аларга башка хуҗалар табылды, аның бары кара көнгә дигән бер ун мең сумлап акчасы, Голландия киндерен¬ нән тегелгән ике дюжина күлмәге, буйдак кешеләр уты¬ рып йөри торган кечкенә генә бричкасы, ике крепостной кешесе: Селифан исемле кучеры белән Петрушка исемле лакее гына калды, таможня чиновниклары аны кызга¬ нып йөз матурлыгы саклау өчен бишме-алтымы кисәк са¬ бын калдырганнар иде тагы, аның бар байлыгы шул иде хәзер. Шулай итеп, безнең героебыз менә тагын нинди хәлдә калды! Аның башына менә нинди бәлаләр өере төште! Моны ул үзе хезмәттәге хак эш өчен җәзалану дип атый иде. Хәзер инде шундый язмыш авырлыкла- рыннан соң, тормыш кайгыларын кичергәч, калган ун меңе белән берәр тыныч өяз почмагына китәр дип уйлар¬ га да булыр иде, китәр дә, гомергә шунда, тәбәнәк өйнең тәрәзә төбендә ситсы халаттан якшәмбе көннәрендә му¬ жикларның урамда сугышуын күзәтеп, һава алыр өчен тавык кетэ'клегенэ йөреп, ашка дигән тавыкны үз кулы белән капшап, үзенчә шундый файдалы тормыш кичерер дип уйларга булыр иде. Ләкин алай булмады. Аның буй¬ сынмас табигатенә тиешле бәяне бирергә кирәк. Кешене үтерерлек булмаса да, һәммә нәрсәгә карашын салкы¬ найтырлык һәм юашландырырлык вакыйгалардан соң да анда ялкынлы дәрт сүнмәде. Ул хәсрәтләнә, гарьләнә, бөтен дөньяга сукрана, язмышының гаделсезлегенә ачу- дана иде, ләкин шулай да яңадан бәхетен сынап карау¬ дан баш тарта алмады. Кыскасы, ул чыдамлылык күр¬ сәтте, һәм бу чыдамлылык каршында канының әкрен әйләнүеннән гыйбарәт булган немецның агач түземлеле¬ ге бернигә дә тормый. Чичиковның каны, киресенчә, уй¬ нап тора иде, һәм иреккә ашкынган, сикереп йөрергә теләгән ул канны авызлыклар өчен аңарга акыллы их¬ тыяр көче кирәк иде. Ул уйлана, фикер йөртә. Аның уй¬ ларында гаделлекнең кайбер яклары да юк түгел иде: «Ни өчен мин генә? Нигә бәла минем башыма гына төш¬ кән? Кем соң хезмәтендә авызын ачып тора хәзер, барсы да әмәлли бит? Мин беркемне дә бәхетсез итмәдем, ми- 256
нем тол хатын талаганым юк ич, мин беркемне дә хәерче¬ леккә төшермәдем, мин артык-портыктан гына файда¬ ландым, мин һәркем алырдай урында гына алдым, мин файдаланмасам башкалар файдаланыр иде бит. Ни өчен башкалар рәхәттә йөриләр? һәм ни өчен мин корттай югалырга тиеш? һәм мин кем хәзер? Нәрсәгә ярыйм мин? һәрбер хөрмәтле семья атасына нинди күз белән күреним мин? Җир таптап йөрүемнең юкка икәнлеген һәм минем балаларымның ни әйтерен белә торып, ничек итеп миңа вөҗдан газабы кичермәскә? Балаларым: без¬ нең әти хайван да соң инде, бернинди байлык калдырма¬ ган бит! диярләр бит». Хәзер инде, билгеле, Чичиков үзенең нәселе турында ■бик нык кайгырта. Шундый йөрәккә үтә торган нәрсә ул! Ни өчендер, үзеннән үзе: ә балалар ни әйтерләр соң? ди¬ гән сорау килеп басмаса, кайбер кеше кулларын ул ка¬ дәр тирән тыкмас та иде бәлки, һәм менә киләчәк ыру башы, сак ата мәчедәй, хуҗа күрмиме икән, дип, күзенең бер кырыен гына төшереп ала да, нәрсә якынрак булса, шуңа кулын сала: сабынмы анда, шәмме, туң маймы, ке¬ нәриме, кыскасы бер әйберне дә калдырмый. Безнең ге¬ роебыз шулай зарланып елый иде. Ләкин аның башын¬ дагы эшлеклелек берничек тә тынмады. Андагы барлык нәрсә төзәлүне таләп итә тора, һәм план гына көтә иде. Ул яңадан бөреште, яңадан авыр тормыш кичерә башла¬ ды, яңадан бөтен нәрсәдән үзен чикләде, яңадан чиста¬ лык һәм пөхтәлектән пычрак һәм түбән көнкүрешкә кал¬ ды. Яхшырагын көтү дәверендә ул поверенный булып та эшләргә мәҗбүр булды. Бу исем әле бездә гражданлык алмаган, һәр яктан кысрыклана, вак-төяк хезмәтчеләр һәм хәтта алгы бүлмәләрдә тез чүгү, тупаслык һәм баш¬ ка шундый нәрсәләргә түзәргә мәҗбүр булган яхшы кү- ңеллеләрнең үзләре тарафыннан да начар хөрмәт ителә, ләкин нужа барсын эшләргә мәҗбүр итте. Бирелгән йо¬ мышлардан аңарга, мәсәлән, опекун советына 1 берничә йөз крестьянны залогка салу турындагы эш тапшырылды. Имение соң дәрәҗәдә тузган иде. Ул терлек кырылуы, приказчикларның алдаулары, иген уңмау, иң яхшы эш¬ челәрнең ваба чиреннән үлүе һәм, ниһаять, Москвада иң ■соңгы мода буенча зиннәтләп йорт салган, соңгы тиененә ■Опекун советы — һәртөрле бурычка акча бирү кебек эшләрне башкарган учреждение. 0516. Үле җаннар — 17 257
кадәр бөтен малын шуңа туздырган һәм инде хәзер аша- рына акчасы да калмаган алпавытның рәтсезлеге арка¬ сында бөтенләй юлдан чыккан иде. Нәкъ шуңа күрә соң¬ гы имениене залогка салырга туры килде. Казнага зак¬ ладка салу ул вакытларда әле яңа эш булып, аңарга курка-курка гына баралар иде. Поверенный сыйфатында Чичиков үзенә кирәк булганнарның бөтенесенең дә кү¬ ңелен тапканнан соң (билгеле инде, башта күңелне тап¬ мыйча гади бер белешмә, я башка язу да алып булмый, һәрбер бугазга ким дигәндә бер бутылка мадера коярга кирәк ич),— эш менә нәрсәдә тора дип аңлатты: крестьян¬ нарның яртысы үлеп беткән, соңыннан алай-болай бәй¬ ләнү булмасын, диде... «Соң алар ревизия язуы буенча исәпләнәләрдер?» диде секретарь. «Исәпләнәләр» дип җавап бирде Чичиков. «Алай булгач, нигә каушап калды¬ гыз?» диде секретарь: «Берсе үлә, берсе туа, шулай итеп эш була». Секретарь, күрәсең, көйгә салып сөйли белә иде. Ә ул арада безнең героебызның башына моңарчы берәүгә дә килмәгән илһамлы акыл килде, «бияләйләрем¬ не эзлим-эзлим, ә алар икесе дә билбауга кыстырылган имеш! Әле яңа ревизия язулары бирелгәнче, әйтик, бер мең үле җан сатып аласың, ди, опекун советы җан башы¬ на икешәр йөздән генә бирде, ди: менә ике йөз мең сум капитал и4 ул! Ә хәзер җайлы чак, күптән түгел эпиде¬ мия булып үтте, халык, аллага шөкер, шактый кырылды. Алпавытлар карталарда оттырышып беттеләр, әйттерде¬ ләр, типтерделәр, җитәрлек бөлделәр; барсы да Петер¬ бургка хезмәт итәргә тыгылды: имениеләр ташланган, ничек туры килде шулай идарә ителәләр, ясаклар елдан- ел кыенрак түләнәләр, шулай итеп миңа һәрберсе шат¬ ланып бирер, җан башына акча түләп тормас өчен генә дә бирер, бәлки әле... кем белә, кайберсеннән шуның өчен генә үзем дә акча эләктерермен. Билгеле, авыр, мә¬ шәкатьле, куркыныч, алай-болай эләкмәгәем тагы, алай- болай берәр нәрсә килеп чыкмагае. Ләкин кешегә акыл ни өчен бирелгән соң. Иң башта шунысы яхшы, бу әйбер мөмкин булып күренмәс, берәү дә аңа ышанмас. Дөрес, җирсез сатып алып та, залогка салып та булмый. Ә бит мин читкә күчереп утыртыр өчен алам; хәзер Таврида һәм Херсон губерналарында җир бушлай бирелә, бары кеше урнаштыр гына. Мин аларның барысын да Херсон губернасына күчерермен. Торсыннар шунда. Ә күчерүне закон буенча, ничек тиеш шулай, суд белән эшләргә була. 258
Әгәр инде крестьяннарны таныклау кирәк икән, мин мо¬ ңа да каршы түгел, нигә соң шулай эшләмәскә? Мин ка- питан-исправникның үзе кул куйган белешмәсен китереп бирермен. Авылны Чичиков бистәсе дип, яки исем куй¬ гандагыча Павлов авылы дип атарга була». Менә шулай итеп героебызның башында сәер бер сюжет туды, бел¬ мим, аның өчен аңа укучылар рәхмәт укырлармы, ләкин авторның рәхмәтләрен дә әйтеп бетерүе авыр. Чөнки, ни генә әйтсәң дә инде, Чичиковның башында шушы фикер тумаса, ошбу поэма да дөньяга килмәс иде. Эшкә ул, рус йоласы буенча, чукына-чукына тотын¬ ды. Тору өчен яңа җир эзләгән булып һәм бүтән сәбәп¬ ләр белән ул дәүләтебезнең теге почмагына да, бу поч¬ магына да барып килде һәм күбрәк төрле бәхетсезлек- ләрдән, иген уңмаудан, үлем-җитемнән бөлгән, кыскасы — кайда җайлырак һәм арзанлырак итеп кирәк¬ ле халык сатып алырга мөмкин булса, ул шунда булды. Ул бер алпавытка да уйламыйча сүз катмый иде, үзенә ошаганракларны сайлый, яки шундый эшләрне азрак авырлыклар белән эшләрдәйләрне сайлый, мөмкин бул¬ са сатып алу юлы белән түгел, ә дуслык юлы белән алу¬ ны күз алдында тотып, ул башта кешеләр белән танышыр¬ га,' аларның күңелләрен табарга тырыша иде. Шулай итеп, моңа кадәр очраган кңщеләр укучыларга ошап бет¬ миләр икән, алар авторга ачуланмасыннар, монда инде Чичиков гаепле, монда инде ул хуҗа һәм ул кая барыр¬ га уйласа без дә шунда сөйрәлергә тиеш булдык. Без үзебезнең тарафтан, әгәр инде чыннан да кешеләрнең төссез һәм ямьсез чыгулары аркасында гаепләү башлан¬ са, шуны гына әйтә алабыз: бервакытта да эшнең бөтен барышы, киңлеге һәм күләме башта ук күренми. Нинди дә булса шәһәргә керү юлы, хәтта башкалага керү юлы да башта күңелсез була, барсы да соры, бертөрле: ко¬ рымга буялган иксез-чиксез завод-фабрикалар сузыла¬ лар, аннан соң гына алты катлы өй почмаклары, мага¬ зиннар, вывескалар, колонналар, статуялар, манаралар белән бизәлгән шәһәрнең ялтыравыклы шау-шуы, гөрлә¬ ве, адәмнең кулы һәм акылы белән шаккатыр өчен ясал¬ ган мәһабәт урамнар перспективасы күренә. Беренче алыш-бирешләрне укучы күрде инде, моннан соң ничек булыр, геройның нинди уңышлары, уңышсызлыклары бу¬ лыр, юлына аркылы төшкән авырлыкларны ничек чи¬ шәргә һәм кичәргә туры килер, колоссаль образлар ничек 17* 259
килеп басарлар, киң хикәянең яшерен рычаглары ничек хәрәкәтләнер, ничек аның горизонты киңәер һәм хикәя ботен барлыгы белән бөек лирик агым алыр, аларын ул соңыннан күрер. Урта яшьләрдәге әфәндедән, буйдак ке¬ шеләр йөри торган бричкадан, лакей Петрушка белән кучер Селифаннан, заседательдән алып подлец алма¬ чуарга кадәр һәрберсенең кушаматына хәтле билгеле тройкадан гыйбарәт булган экипажның әле күп җирләр гизәсе бар. Шулай итеп, безнең героебызның бөтен йөзе менә шул иде инде! Бәлки аның бер ягына соңгы бәя би¬ рүне дә үтенерләр; аның әхлак сыйфатлары ничек соң диярләр? аның һәр ягы төгәл килгән яхшы кеше булма¬ вы күренә инде. Кем соң ул? Димәк, подлец ул? Ә ни өчен подлец, ни өчен кешегә карата шулкадәр каты булырга инде? Хәзер бездә подлецлар юк, инсафлы, ягымлы ке¬ шеләр генә, ә гомуми хурлыкка калып, барлык кеше ал¬ дында яңакларына алу өчен физиогномиясен куеп тору¬ чы кеше күп булса шул бер ике-өч кенә табылыр, алары да инде хәзер яхшылык турында сүз йөртәләр. Аның иң гадел аты: хуҗа, сатып алучы. Сатып алу барсына да гаепле; аның аркасында, халык әйтмешли, бик үк чиста булмаган эшләр дә эшләнде. Дөрес, мондый характерлы кешеләрдә нәфрәт уята торган ниндидер нәрсә дә бар һәм, әгәр андый кеше драма, я поэманың герое булып китсә, аның белән дус булган, икмәк-тоз уртаклашкан һәм күңелле итеп вакытын уздырган укучы аңа кырын күз белән генә карый башлаячак. Ләкин бернинди харак¬ тердан да курыкмаган, бары тик үзенең сынаулы кара¬ шын ныклап төбәп, аның иң беренче сәбәпләренең төбе¬ нә кадәр төшә белә алган кеше акыллы кеше ул. Кешедә барлык нәрсә тиз үзгәрүчән; борылырга да өлгермисең, аның эчендә бөтен бәгырь итләрен суыра торган дәһшәт¬ ле селәүчән үсеп җитә. Күп тапкырлар зур дәрт кенә тү¬ гел, ә бик вак нәрсәгә булган кечкенә генә дәртчек тә, фидаи омтылышлар өчен туган җанны түбәнлеккә таба сөйрәп үсте һәм кешене, бөек изге Вазыйфаларын оны¬ тып, вак шалтыравыкны бөек һәм изге дип йөрергә мәҗ¬ бүр итте. Ком бөртекләредәй, чиксез күп ул адәмнең дәрте һәм нәфесе, алар берсе берсенә охшамаганнар, һәммәсе дә түбәннәр һәм гүзәлләр, башта алар адәмгә буйсыналар, ләкин соңыннан дәһшәтле хаким булып әве¬ реләләр. Барсыннан да гүзәлрәген сайлаучы — бәхетле ул; аның рәхәте сәгать һәм минут саен ун тапкырга арта 260
бара һәм ул җаныңның чиксез оҗмахына һаман тирән¬ рәк керә бара. Ләкин кайбер дәртләрне сайлау кеше ку¬ лыннан килми. Алар инде аның үзе белән бергә туганнар һәм ул алардан берничек тә котыла алмый. Югары көч¬ ләр тарафыннан алып барылалар алар һәм мәңге өндәү¬ че, гомер буена тынмаучы ниндидер әйбер бар аларда. Җирдәге бөек мәсләк үтәү бурычы язылган аларга: кү¬ ңелсез кыяфәттәме, яки җиһанны шатландырып үткән якты күренеш булыпмы, барыбер, алар адәм күрмәгән: рәхәтлек өчен чакырылганнар. Бәлки шушы Чичиковта¬ гы аны сөйрәүче дәрт тә, аннан түгелдер, бәлки аның салкын яшәвендә яшерелгән әйбер адәмне күкләрнең ха¬ кимлеге алдында тезләнеп, йөз сөрттерерлек һәм тез чүк¬ терерлектер. һәм тагы бер серле табышмак, ни өчен ошбу образ яңа дөньяга чыгучы шушы поэмада гәүдәләнә соң? Ләкин геройдан риза булмаулары авыр түгел, күңелдә әйтеп бирә алмаслык ышану: шул ук герой белән, шул ук Чичиков белән укучылар риза булырлар иде бит ди¬ гән ышану яшәве авыр. Әгәр автор аның күңеленә тирән¬ рәк карамаса, әгәр күңел түрендә яткан һәм яктылыктан качкан әйберне селкетмәсә, аның яшерен уйларын ачма- са, аны ул үзе бүтән кешеләргә, бөтен шәһәргә, Мани- ловка, башкаларга күренгәнчә, күрсәтсә, барлык халык аны шатланып кабул итәр иде, һәм яхшы кеше дип исәп¬ ләрләр иде. Аның образы җанлы булып күз алдында' чайкалмаса чайкалмас, моның кирәге дә юк; ләкин укыш чыккач, күңел борчылмас иде, һәм бөтен Россиянең кү¬ ңелен ача торган карта өстәле артына яңадан утырыр¬ лык булыр иде. Шулай, минем ягымлы укучыларым, сез¬ нең алга ачып салынган адәм фәкыйрьлеген күрәсегез килми. Нигә, диярсез сез, ни өчен бу? Тормышта каба¬ хәтлекләрнең, ахмаклыкларның күп икәнен без белми¬ безмени? Моннан башка да безгә борчылырлык нәрсәләр¬ не еш күрергә туры килә. Гүзәл, кызыклы әйберләр би¬ регез сез, бу яхшырак булыр. Онытылуыбыз безнең өчен яхшырак булыр! «Син, туган, ни өчен хуҗалык эшләре начар бара дип сөйлисең миңа?» ди алпавыт приказчи¬ гына: «Мин, туган, моны синнән башка да беләм, сичең башка әйтер сүзең юкмыни? Син миңа аларны онытырга мөмкинлек бир, мин менә шул вакытны бәхетле булыр¬ мын». һәм менә эшне берникадәр җайга салырлык бул¬ ган акчалар барсы да шушы онытылу өчен тотылалар. Килернең чишмәсен табардай бөек акыл йоклый, ә ул 261
арада имение аукционнан оча һәм алпавыт, онытылыр өчен үзе дә уйламаган түбәнлекләргә төшеп, хәерчелеккә кала. Тыныч кына үз почмакларында утырган һәм бөтен¬ ләй чит эшләр белән шөгыльләнгән, патриот дип аталган кешеләр тарафыннан тагын авторга гаеп ташланыр әле. Алар үз язмышларын башкалар исәбенә рәтләп капитал җыялар; ләкин алар фикеренчә, ватанны мыскыл итәр¬ дәй берәр эш килеп чыкса, я ачы тугрылыкны әйтеп бир¬ гән берәр китап басылса, пәрәвезгә эләккән чебен күргән үрмәкүчтәй, алар атылып чыгалар да кинәт тавыш күтә¬ рәләр. «Бу турыда әйтү, аны дөньяга фаш итү яхшымы соң? Монда язылганнарның барсы да безнең үзебезнеке бит, яхшымыни шулай? Чит ил кешеләре ни әйтер? Үзең турында начар фикер ишетү күңеллемени? Авыр түгел дип уйлыйлар, күрәсең? Безне патриот түгел дип уйлый¬ лар, күрәсең?» Мондый акыллы искәртмәләргә, бигрәк тә чит ил кешеләре турындагы фикергә каршы, икърар итәргә кирәк, бернинди җавап табып булмый. Бәлки ме¬ нә шуны әйтеп карарга буладыр: Россиянең ерак бер поч¬ магында ике кеше торган, ди. Аларның берсе Кифа Мо- киевич дигән юаш, басынкы табигатьле, гомерен бернәр¬ сәгә игътибар -итмәстән кичергән семья башы, ди. Семья белән шөгыльләнмәгән ул; аның яшәве күбрәк фикер йөртүгә юнәлтелгән булган һәм, үзе әйтмешли, түбәндәге философик мәсьәләләрдән торган: «Менә, мәсәлән, җән¬ лек», ди ул, бүлмә буенча йөреп: «Җәнлек анадан ялан¬ гач туа. Ни өчен шулай ялангач килеш туа? Ни өчен кош кебек йомыркадан чыкмый? Чынлап инде, әй, никадәр тирәнрәк керсәң шул кадәр анлаешсыз бу табигать!» Кифа Мокиевич шулай уйланган. Ләкин эшнең аслы мон¬ да түгел әле. Мокий Кифович дигәне, икенче бер адәм иясе, тегенең улы булган тагы. Русьта баһадир дип ата¬ лучылардан ансы, атасы җәнлек яралышы турында фи¬ кер йөрткәндә, егерме яшьлек, киң җилкәле Мокий Ки¬ фович бары иреккә, көчен сынарга гына ашкынган. Ул бервакытны да әйбергә сак кагыла белмәгән, я берәүнең кулы сынган, я берәрсенең борынына шеш кунган. Өйдә- геләр дә, күршеләр дә, ишек алдындагы хезмәтче кыздан алып көчеккә кадәр, аңардан качканнар; хәтта йокы бүл¬ мәсендәге кроватен да ул вак кисәкләргә ботарлап таш¬ лаган, ди. Мокий Кифович шундый кеше булган, ләкин ул яхшы күңелле кеше икән үзе. Тик эшнең аслы монда 262
да түгел әле, эшнең аслы менә нәрсәдә: «Атабыз барин Кифа Мокиевич, кызган», дип әйткәннәр, ди, аңа үзенең кешеләре дә, чит кешеләр дә: «Нинди кеше ул синең Мо- кий Кифовичың? Беркемгә тынгылык юк, шундый кыер¬ сыта!» «Әйе, шаян, шаян», дигән ата: «соң бит нишләргә: аның белән сугышырга соң инде, аннан минем үземне үк рәхимсез дип гаепләрләр; ул намуслы кеше, ансы-монсы алдында сүз әйтсәң, акылга утырыр утыруын, тик аның бит гайбәте бар! Шәһәр белер һәм аны бөтенләй эт дип •атарлар бит. Чынлап та, ни уйлый торганнардыр, әллә миңа авыр түгелме югыйсә? Мин аның атасы түгелмени? Философия белән шөгыльләнгәч тә теге, кайчак вакы¬ тым булмагач, әйтерсең лә, мин ата да түгел инде? Юк шул, мин ата! Ата, җен алгыры, ата! Мокий Кифович ми¬ нем менә кай җиремдә, йөрәгемдә утыра!» Шушы урын¬ да Кифа Мокиевич күкрәгенә шактый каты суга икән һәм тәмам ярсый икән. «Әгәр инде ул эт булып кала икән, моны инде миннән ишетеп белмәсеннәр, мин сат¬ маган булыйм ичмаса». Ул шундый аталык хисләре күр¬ сәткәннән соң, Мокий Кифовичның батыр казанышла¬ рына юл куеп, үзе тагы яраткан эшенә керешә икән: «Әгәр дә фил күкәйдән чыга торган булса, күкәйнең ка¬ быгы бик калын булыр иде бит, туп‘атып *га вата алмас идең; нинди дә булса яңа төрле ату коралы уйлап табар¬ га кирәк булыр иде». Шулай итеп, тыныч почмакта ике бәндә яшәгән, ди. Алар, тәрәзәдән карагандай, көтмәгән¬ дә генә, поэмабызның ахырында гына башларын тыкты¬ лар, алар кайбер патриотларга тыйнак җавап бирер өчен күренделәр; билгеле бервакытка кадәр тыныч кына фи¬ лософия белән шөгыльләнүче, яки өзелеп сөйгән ватан¬ нары исәбенә сума арттыручылар начар нәрсә эшләмәү турында уйламыйлар, ә алар начар эш эшли дип әйтүдән генә куркалар. Ләкин юк, гаепләрнең сәбәбе патриотизм түгел һәм беренче тойгы да түгел, бүтән әйбер яшеренгән монда. Нигә аны яшерергә? Изге хакыйкатьне автор әйт¬ ми, кем әйтсен соң? Сез тирән мәгънәле караштан курка¬ сыз, сез үзегез нәрсәгә дә булса тирән караш ташлаудан куркасыз, сез уйланмый торган күзләрегезне һәрнәрсә¬ дән шома гына үткәрергә яратасыз. Сез бәлки Чичиков¬ тан рәхәтләнеп көләрсез дә, бәлки авторны мактарсыз да. «Шулай да кайбер нәрсәләрне оста гына эләктергән, күңелле холыклы бер кеше булса кирәк!» диярсез, һәм шундый сүзләрдән соң сез ике тапкырга арткан горур- 263
лык белән үзегезгә карарсыз, йөзегезгә ризалык билгесе балкытып елмаю җәелер, һәм сез шуны өстәрсез: «Риза булмый да ярамый шул, кайбер провинцияләрдә гаҗәп һәм көлке кешеләр була, шактый эре подлецлар да була тагы!» Кем соң безнең арабыздан христианин буйсыну- чанлыгы белән үз-үзенә: «Чичиковның нинди дә булса берәр ягы миндә юкмы?» дигән авыр сорау бирә ала? Би¬ рерләр бик! Әйе, менә шушы вакытта аның яныннан бе¬ рәр артык зур да, артык кечкенә дә булмаган чинлы та¬ нышы үтсен әле, ул шунда ук күршесенең кабыргасына төртер һәм әз генә пырхылдамыйча әйтеп куяр: «кара, кара, әнә Чичиков бара!» дияр, һәм шуннан нәкъ бала¬ лардай, әдәпне, дәрәҗәсен һәм яшен онытып: «Чичиков! Чичиков! Чичиков!» дип үртәп, аның артыннан чабар. Без бик кычкырып сөйләшә башладык, аның вакый¬ гасын сөйләгән вакытта йоклап барган героебыз уянды бит инде һәм үзенең еш кабатланган фамилиясен ишетеп калуы бар. Ул бит гарьләнүчән кеше, аның турында хөр¬ мәт белән сөйләшмиләр икән, ул бер дә риза түгел. Чи¬ чиковның ачулануы укучы өчен ярты кайгы әле ул, ә инде авторга килгәндә, ул үзенең герое белән берничек тә ачуланышырга тиеш түгел: кулга кул тотынышып аларга әле күп юллар үтәргә туры килер, алда әле ике зур бүлек ^бар,— бу юк-бар эш түгел. «Эхе-хе, син соң нәрсә?» диде Чичиков Селифанга: «Син нәрсә?» «Нәрсә?» диде Селифан акрын гына тавыш белән. «Ничек нәрсә? син каз! Ничек барасың син? Яле, ку әле бераз!» һәм чыннан да Селифан күптән инде күзләрен йо¬ мып, шулай ук йокымсыраган атларына йокы аралаш си¬ рәк-мирәк кенә дилбегә белән каккалап бара иде; ә Пет¬ рушканың картузы күптән каядыр төшеп калган, һәм ул чалкан ятып, башын Чичиковның тезенә куйган иде, Чи- . чиковка чиертергә туры килде. Селифан айнып китте һәм, алмачуарның аркасына берничә тапкыр сыздырт¬ каннан соң, тегесе юыртырга тотынды, чыбыркысын юга¬ ры күтәреп барсына да кизәнде дә көйле, нечкә тавыш белән: курыкмагыз! дип кычкырды. Атлар кыймылдый башладылар һәм мамыктай җиңел бричканы элдертеп алып киттеләр. Селифан бары кизәнә һәм: «эх! эх! эх!» дип кычкыргалый гына иде, тройка үргә очып менеп, ом¬ тылып түбән төшкәндә ул кузлада салмак кына тирбәлеп 264
чайкала. Чак кына сөзәкләнеп төшә торган олы юл вак үрләр белән бизәлгән иде. Чичиков үзенең күн мендәре өстендә очына-очына елмаеп барды. Ул кызу йөрүне яра¬ та. Нинди генә рус атта кызу йөргәнне яратмый икән? Аның ашкынган, типтерергә һәм кайвакыт «җен алсын!» дип әйтергә яраткан җанынамы соң моны яратмаска? Аның тавышында шатлыклы гүзәллек ишетелеп торган¬ да анымы соң яратмаска? Әйтерсең лә сине билгесез көч канатына эләктереп ала, үзең дә очасың, барсы да оча: чакрымнар да, кабиткалары алдына утырып килүче ку- пецлар да оча, ике якта да үзенең саф-саф чыршы, на¬ ратлары белән карга тавышы ишетелеп торган урманнар оча, әллә кайда еракта югала торган, әллә кайларга илтә торган бөтен юл оча. һәм ниндидер куркыныч бар бу кы¬ зулыкта, монда очраган әйберне күреп өлгермисең; бары күк йөзендәге җиңел болытлар һәм уянып килә торган ай гына хәрәкәтсез булып тоела. Эх тройка! Кош тройка, кем сине уйлап тапкан икән? Күрәсең, син кыю халыкта гына, үзенең яланнары белән ярты дөньяга җәелгән, шаярырга яратмый торган, күзләр камашканга кадәр чакрымнар саный торган җирдә генә туа алгансың, һәм юл әсбабы искитәрлек нәрсәдән дә тормый, тимер винт¬ лар белән ныгытылмаган, уңган Ярослав мужигы тиз ге¬ нә балта һәм өтерге белән генә оештырган сине. Ямщик та немец ботфортлары кимегән: сакалы да бияләе, һәм, 1?1айтан белсен, нәрсә өстендә утырадыр үзе, ә күтәрелеп бер селтәнсә һәм җырлап җибәрсә — атлар җилдәй оча¬ лар, тәгәрмәч кигиләре югала, бары юл гына тетри һәм узучы җәяүленең куркынган тавышы гына ишетелеп ка¬ ла! һәм әнә ул очты инде, очты, очты!.. Әнә еракта тузан туздырып, һава кисеп нәрсәнеңдер баруы күренә. Русь, син дә күз җитә алмаслык кыю тройка кебек оч¬ мыйсыңмы соң? Аста төтендәй юл төти, күперләр яңгы¬ рый, бар да кала, артка йөгерә. Ходаның могҗизасына шаккатып күзәтүче туктап катып кала: күктән төшкән яшен түгелме соң бу? йөрәкләргә дәһшәт сала торган бу чабыш нәрсә соң ул? Күз күрмәс атларга нинди яшерен көч бирелгән соң! Эх, атлар, нинди генә атлар әле! Сез¬ нең ялларыгызда өермәләр утыралармы әллә? һәрбер тамырыгызда сизгер колак бармы әллә сезнең? Югары¬ дан таныш җыр ишеттеләр алар, җиз күкрәкләрен бер¬ дән киерделәр һәм, тоякларын җиргә тидермәстән, ом¬ тылып алга очтылар, һавада оча торган һәм бөтенләй 265
алла илһамландырган омтылыш белән уктай тоташ бер сызыкка әйләнделәр алар!.. Русь, кая сон, син очасың, җавап бир? Җавап бирми. Кыңгырау могҗиз чың белән чыңлап бара; кисәкләргә телгәләнгән һава яңгырый һәм җилгә әверелә; җирдәге барлык әйберне калдырып алга оча, башка халыклар һәм дәүләтләр кырын күз белән ка¬ рап читкә тайпылалар һәм аңарга юл бирәләр-
ЭЧТӘЛЕК (бүлек 5 II бүл е к 19 III б ү л е к 41 IV бүлек ...... 64 V б ү л е к 93 VI бүлек 115 VII бүлек 139 VIII бүлек 164 IX бүлек • 192 X бүлек 213 Х1бүлек 233
Художество редакторы 3. Хөсаенов Техник редакторы М. Шарафетдинова Корректоры 3. Шагдалеева Наборга бирелде 27/XII-1952 ел. Басарга кул куелды 20/VI-1953 ел. ПФ 01175. Кәгазь форматы Р4Х1081/и-‘1.22 к. т. Учет-изд. 14,13 таб. Басма табак 13,84. Табакт* 44.000 хәреф. Заказ 74 0516. Тираж 10.000. Бәясе 5 сум 55 тиен. ТАССР Министрлар Советы янындагы Полиграфия промышленносте, издатель- стволар һәм хитап сәүдәсе эшләре идарәсенең Татполиграф типографиясе. Казан, Миславскнй ур., йорт 9.