Text
                    Д.МЕДВЕДЕВ
ТАТКНИГОИЗДAT
Яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе
КАЗАН 1957


Тәрҗемәчесе ә. ӘСКӘРОН 4- Редакторы САИМӘ ИБРАҺИМОВЛ * Тышлык художнигы л. м. ДЁМИН * * & УРТА ҺӘМ ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН
АВТОРДАН 1948 нче елны Дәүләтнең балалар әдәбияты издатель- ствосы Бөек Ватан сугышы елларында Көнбатыш Украи¬ на территориясендә мин командалык иткән партизаннар отрядының эшләре турында минем «Бу Ровно тирәләрен¬ дә булды» дигән китабымны чыгарган иде. Яшьләр өчен язылган булса да, укучыларның фикерләренә караган¬ да — миңа берничә мең хат килде — китапны олы кеше¬ ләр дә укыган. Укучыларның күбесе «Бу Ровно тирәләрендә булды» дигән китапның бик кыска килеп чыкканын, отрядның сугышчан тормышындагы күп кенә кызыклы вакыйгалар¬ ның өстән-өстән генә бирелгәнлеген күрсәтеп үттеләр. Укучылар миннән китапны киңәйтүемне, аның геройлары¬ ның тормышы һәм көрәше турында тулырак язуымны, шулай ук Ровно большевиклары подпольесының гүзәл эш¬ ләрен яктыртуымны сорадылар. Менә шушы теләкләр мине яңадан кулыма каләм алырга мәҗбүр иттеләр. «Бу Ровно тирәләрендә булды» дигән китаптагы кебек үк, мин хәзер яза торган вакыйгаларда да уйлап чыга¬ рылган бернәрсә дә юк. Уйлап чыгаруның кирәге дә бул¬ мады, чөнки отряд кичергән тормыш шулкадәр бай, шул¬ кадәр күп яклы иде, ул тормыш үзе фантазиядән баерак булды. Шул ук вакытта бу тормышта гадәттән тыш бер¬ нәрсә дә юк иде. Ватанга тирән мәхәббәт, бөек Ленин партиясенә чын күңелдән бирелгәнлек героик эшләр ту¬ дыра, бу — безнең чынбарлыгыбызның типик күренеше. Бу китапта язылганнарның күбесен мин үз күзем белән күрдем. Калганнарын язуда иптәшләрем — элекке парти¬ зан отрядының командирлары һәм сугышчылары, шулай ук Ровно большевиклар подпольесында катнашкан кеше¬ 3
ләр ярдәм иттеләр. Мин алардан йөздән артык истәлек хатлары алдым һәм шуларны китабымда файдаландым. Мин бигрәк тә большевикларның Ровнодагы подполье оешмасы җитәкчеләре Т. Ф. Новак, В. Ф. Соловьев, И. Т. Кутковец һәм башка иптәшләргә ал арның күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерергә телим. Бу китапта язылган вакыйгалар бездән ел саен ерак¬ лаша баралар. Ләкин онытылмый торган эшләр, югал¬ мый торган дан бар. Аерым алганда безнең отрядның Ватаныбыз өчен корбан булган патриотларының эшләре һәм даннары әнә шундый. Бу китап аларның якты истә¬ легенә багышлана. Дм. Медведев.
БЕРЕНЧЕ КИСӘК РОВНО ЯНЫНДАГЫ УРМАННАРДА
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Безнең һәркайсыбызның тормышында барлык көчләр¬ нең иң югары ноктага җиткән минутлары була. Минем тормышымда, рядовой коммунист тормышында, бу минут¬ лар һәрвакыт партия заданиесе алган чакка туры килә. Партия теге яки бу бурычны үтәүне тапшырган саен, ми¬ нем бөтен эчке көчем бергә туплана; башымда бер генә уй йөри; яңадан-яңа планнар бер-бер артлы туып кына тора; иртәге көн, авыр һәм шатлыклы көн искиткеч ачык булып күз алдына килеп баса; һәм шунда ук эшкә тотынасы килә, бер генә минут та түзеп булмас төсле тоела. Кырык икенче елның апрель кичендә Москваның бу¬ шап калган караңгы тын"урамнары буйлап барганда, мин әнә шундый хисләр кичерә идем. Шуннан элек кенә мин Брянск урманнарыннан кайт¬ кан идем. Анда мин ярты ел буе партизаннар отрядына командалык иттем. Менә хәзер яңа отряд төзү эшен тап¬ шырдылар. Бу кешеләр парашют белән дошманның эчкә- ре тылына, Көнбатыш Украина урманнарына төшеп, шунда урнашырга, үз тирәләренә халыкны тупларга, не¬ мец оккупантларына каршы актив көрәш алып барырга тиешләр. ...Кичке караңгы Москва дәһшәтле һәм гадәттә булма¬ ганча тын, ләкин мондый хәлдә ул тагын да кадерлерәк. Горький урамында, Үзәк телеграф янында мине автомат аскан кызылармеецлар — комендант патруле — туктата. Урам буйлап сугышчылар төягән йөк машинасы үтеп китә. Аларның: «Идет война народная, священная война...»—дип җырлаулары ишетелә. Мин яшәгән «Москва» гостиницасына кадәр юл бик озын булып тоела. Алда — озын, ялыктыргыч төн... Хә¬ зер инде партия тапшырган, үзенең бөеклеге белән тәэ¬ 7
сирләнДерә һәм мавыктыра торган яңа эШкә баштанаяк кереп чуммый торып, тынычланып булмаячак, эшсез яту теңкәгә тиячәк. Икенче көнне иртә белән номерга Саша Творогов ки¬ леп керде. Без аның белән Брянск урманнарында таныш¬ кан идек. Саша әле бик яшь, яңа егермедән узган, ә карап торуга тагын да яшьрәк. Аның өстендә өр-яңа җәйге обмундирование, ул аңа бераз озынрак та, бушрак та. Чәчен машинка белән алдырган, балаларныкы кебек түгәрәк йөзе кояшта янып та өлгергән. Саша укучы ма¬ лайга яки, дөресрәге, гаскәри частьта тәрбияләнә торган яшүсмергә охшый. Карап торуга аны беркем дә күпне күргән тәҗрибәле партизан димәс. Сугыш башында Творогов хезмәт иткән хәрби часть чолганышта кала. Яшь сугышчы югалып калмый. Иптәш¬ ләре белән бергә ул юлда очраган дошман автомашина¬ ларын юк итә-итә Белоруссия урманнарыннан фронт линиясенә таба китә. 1941 елның көзендә группа Брянск урманнарына килеп чыга һәм минем отрядка кушыла. Безнең танышуыбыз әнә шулай булды. Беренче операциядә үк Саша үзен кыю сугышчы итеп танытты; катлаулы обстановкада ул түземлелек, тапкыр¬ лык һәм оста разведчик сәләтләре күрсәтте. Тиздән бу тыйнак һәм уңган егетне һәркем ярата башлады; Саша отрядның разведка начальнигы булды. Бу постта ул бик яхшы эшләде. Яңа отрядта да ул разведка начальнигы итеп билгелә¬ нергә тиеш иде. Олысыман булып күренергә тырышу аркасында Саша маңгаен җыера, үзен бик тыйнак тота. Миңа килгәч, эшлекле генә итеп ул кайчан һәм кая китәргә тиешлеге¬ безне сорашты. Үзенең отрядта катнашу мәсьәләсенең инде хәл ителгән булуы аның өчен шөбһәсез иде. — Ә егетләрне аласызмы?—дип сорый ул, безнең Брянск партизаннарын күздә тотып, һәм шунда ук киңәш бирә: Дарбек Абдраимовны алу яхшы булыр иде, тагын бер егермеләп кеше табылыр. Мин сезгә исемлеген төзеп бирермен... Озак та үтмәде, отрядның штаб начальнигы майор Пашун, ә аның артыннан — командирның политик эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнгән майор Стехов кил¬ де. Стехов пөхтә киенгән, чиста итеп кырынган. Ул армия¬ дә әле күптән түгел генә, шулай да үзен гомер буе хәрби 8
хезмәттә булган кешечә тота. Минем белән Творогов ке¬ бек, ул да отрядны төзү эшләрен тизрәк тәмамлауны түземсезлек белән көтә. Мин Твороговның соравына җавап итеп: — Отрядның урнашу урыны итеп Ровно шәһәре янын¬ дагы урманнар билгеләнде,— дидем.— Бу урынны сайлау очраклы түгел. Немецлар Ровноны Украинада үзләре оккупацияләгән территориянең «башкала»сы иткәннәр. Бу «башкала»да Гитлерның наместнигы — империя ко¬ миссары Эрих Кох утыра, аның рейхскомиссариаты да шунда. Гитлерчыларның Украинадагы барлык идарә җеп¬ ләре Ровнога барып тоташа. — Нишләп анда?—дип сорый Творогов.— Нишләп Киевта түгел? — Ровнода, фронттан мең ярым километр җирдә, ты- ' нычрак булыр дип уйлыйлардыр алар. Ровно— Көнба¬ тыш Украинада, ә Көнбатыш Украина, әгәр шулай әйтер¬ гә яраса, безнең зур совет семьясының кече туганы. Бер-ике ел гына түгел, бәлки күп еллар буе читләр ку¬ лында булды ул. Аңа озак вакытлар австриялеләр, ә бе¬ ренче бөтендөнья сугышыннан соң поляк паннары хуҗа булды. Анда әле кулаклар, элекке алпавытлар һәм алар- ның иярченнәре сакланып калган; анда петлюрачылар- ның, буржуаз милләтчеләрнең калдыклары һәм Ватаны¬ бызның башка явыз дошманнары бар. Мәкерле хыянәтче булган бу кешеләр хәзер гитлерчыларга хезмәт итәләр. Әнә шуңа күрә дә һаулейтер Кох Киевка караганда Ров¬ нода утыруны артык күрә. Ләкин ул анда да тыныч кына яши алмасын!.. Бернинди хәзерлексез үткәрелгән бу киңәшмәдә без отрядка Көнбатыш Украинада туып үскән һәм аны яхшы белә торган берничә кешене кертергә булдык. Андый ип¬ тәшләрне табу һәм сайлап алу Твороговка йөкләнде. ...Безнең әлегә Москва кешеләреннән генә торган от¬ рядыбыз көнләп түгел, сәгатьләп үсте. Кешеләр киләләр дә киләләр. Стехов белән без барысын да кабул итәргә өлгерә алмыйбыз, һәрбер яңа кеше отрядка тагын бер- ике дусын да кабул итүебезне үтенми калмый. Бервакыт минем янга бер егет килеп керде. Ул үзен доктор Цесарский дип атады һәм үзен отрядка алуны сорады. Мин аның үтенечен тыңлап бетердем дә: — Сез врач булырга бик яшь бит,— дидем. 9
— Мин медицина институтын тәмамладым. Студент чакта Склифасовский исемендәге институтта практика үттем. — Сез хирургмы? — Әйе. Кыр хирургиясен беләм. — Хирург булуыгыз яхшы, ләкин безгә барлык авы¬ руларны да белә торган врач кирәк, шуның өстенә сугыш¬ чылар аны дөньяда бер врач дип йөрерлек булсын... — Аңлыйм... Үзеңне үзең мактау килешми. Минем турыда отрядтагы иптәшләрдән сорашыгыз, алар мине беләләр. — Кемнәр белә соң сезне? — Шмуйловский, Селескериди , Базанов — күп кеше¬ ләр белә!.. Сезнең отряд оештыруыгызны мин шулардай ишеттем дә. Мин аңа игътибар белән карадым. Озын буйлы, мәһа¬ бәт гәүдәле, кара бөдрә чәчле, матур чырайлы егет. Ул үзен иркен тота, үзенең дәрәҗәсен белә, тик күзләре генә аның эчке тирән кичерешләрен, минем җавабымны түземсезлек белән көтүен әйтеп торалар. Егет миңа оша¬ ды. Мин аның дошманнарга каршы көрәшнең иң куркы¬ ныч урынына чын күңелдән омтылуын сиздем. Мин инде риза булырга торганда гына алдымдагы яшь врЯчның өстендә хәрби форма — петлицалы шинель һәм пилотка икәненә игътибар иттем һәм сүземне әйтүдән тыелып калдым. — Сез армиядә хезмәт итәсезмени? — Әйе. Сугышның беренче көннәрендә, фронтка җи¬ бәрүләрен сорап, комсомолның Москва комитетына га¬ риза биргән идем, ә мине эчке гаскәрләргә китереп тык¬ тылар. — Алай булгач, сезне инде аннан җибәрмәсләр! — Сез үтенсәгез...— егет тукталып калды.— Минем тылда ятасым килми... Зинһар, алыгыз... Ярты сәгатьтән мин инде эчке гаскәрләр командую¬ щие генерал-полковник янында утыра идем. Генерал врачның рапортын күздән кичерде дә теле¬ фоннан кемгәдер шалтыратты. — Сезнең дивизиядәге врач Цесарский полковник Медведев отрядына күчерүне сорый,— диде ул.— Сез моңа ничек карыйсыз? Җавапны тыңлаганнан соң ул: . — Моны эшләргә мөмкин,—дип җавап бирде һәм 10
рапортка: «Цесарскийны иптәш Медведев карамагына җи¬ бәрергә»,— дип язып куйды. ...Отрядны әзерләү айга якын сузылды. Москва янын¬ дагы урманда лагерь бар иде, һәм без, шунда яшәп, көн саен атарга өйрәндек, тактиканы үзләштердек. Лагерь янында күл булуыннан файдаланып, без саллар бәйләргә өйрәндек, шуларга утырып бер яктан икенче якка чыктык. Буш сәгатьләрдә җырлар өйрәндек. Җырлап кына калмадык, бәлки чын мәгънәсе белән өйрәндек. Цесар¬ ский һәм аның дусы Гриша Шмуйловский бу эштә зур энтузиастлар һәм осталар булып чыктылар. Алар җырны бар кешедән дә ныграк яраталар, аның рәтен беләләр, ә иң әһәмиятлесе — партизан тормышында җырның нинди урын тотачагын аңлыйлар иде. Алар: «Анда мөмкин кадәр күбрәк җыр алып барырга кирәк!» — диләр иде. Цесарский лагерьга кичләрен генә килә иде. Ул көн¬ нәр буе шәһәрдә, күп итеп бәйләү материаллары, меди¬ каментлар — дошман тылында беренче көннәрдә үк кирәк булачак нәрсәләрнең барысын да җыеп йөри иде. Соңрак мин докторыбызның вакытны тагын нәрсәләр¬ гә тотканлыгын белдем. Ул хирургия буенча белемен арттырган, медицина китаплары укыган, үзе тәмамлаган медицина институты профессорлары белән киңәшкән. Аңа барлык авыруларны дәваларга туры киләчәк — уен эш түгел бит! Отрядның командиры буларак, мин киләчәктәге тор¬ мышыбыз турында кешеләр белән сөйләшү өчен һәр мөм¬ кинлектән файдаландым. Брянск урманнарында ярты ел буе партизаннар отряды командиры булу тәҗрибәсе миңа нинди шартларда эшләргә туры киләчәген, безне нинди кыенлыклар көтүен алдан күрергә ярдәм итте. Мин алар турында иптәшләремә, бернәрсәне дә яшермичә, туп- туры сөйләп бирдем. Партизаннар тормышында була торган кыенлыклар, һәрвакыт очрый торган куркыныч хәлләр турында сөйләдем, һәм, тыңлаучыларның күзлә¬ ренә карап, куркыныч хәлләрнең һәм кыенлыкларның аларда курку тудырмавын күрдем. Турыдан-туры билгеләнгән урынга — Ровно өлкәсенең Сарны урманнарына барып төшү бик кыен эш булып чык¬ ты. Сарны урманнары бик ерак. Оккупацияләнгән тер¬ ритория өстеннән төннәрен генә очарга мөмкин, ә язын төннәр кыска: самолет төн буена рейс ясап әйләнеп кай¬ тырга өлгермәячәк. Җитмәсә совет самолетларының кү¬ П
ренүе немецларда Сарны урманнарына карата шик туды¬ руы бар һәм бу хәл отрядны шунда ук зур куркыныч астына куяр иде. Шуңа күрә без якынгарак — Сарны урманнарына түгел, бәлки Мозырь урманнарына төшәргә, ә аннан кирәк җиргә җәяүләп барырга булдык. Төшү районы итеп Ровно өлкәсе чигендә урнашкан Мухоеды авылын билгеләдек. Май ахырында ундүрт кешедән торган беренче группа очып китте. Группага җитәкче итеп Саша Творогов бил¬ геләнде.. Отряд сугышчылары исемлегендә ул беренче бу¬ лып тора иде. — Ни генә булмасын, без Мухоеды авылы янында очрашабыз,— дип кисәттем мин аны очып китәр алдын¬ нан. Ике көннән радиограмма килде. Творогов группаның Мозырь урманнары урынына Житомирдан көньяккарак барып төшкәнлеген хәбәр итте. Аннан бит өч йөз кило¬ метр! Ул гына да түгел, партизаннар төшкән урын урман¬ сыз, яшеренер урын юк. Тагы бер көннән Саша үзенең карарын хәбәр итте: ул, бернинди кыенлыкларга да карамастан, билгеләнгән җыелу урынына, Мозырь урманнарына барып чыгарга булган. Шушы хәбәрне тапшырганда кинәт элемтә өзелде? Без бер көн, ике көн, өч көн көттек — элемтә һаман юк. Нәрсә булган икән? Икенче группаны җибәрергә булдык. Аның җитәкчесе итеп билгеләнгән Виктор Васильевич Кочетковка ничек кенә булса да Твороговны эзләп табу һәм бөтен отрядны кабул итүгә хәзерлек күрү эше тапшырылды. Ләкин бу юлы да безнекеләр уңышсызлыкка очраганнар: Кочетков та иптәшләре белән Мухоеды авылы янына эләкмәгәннәр, бәлки аңардан ике йөз километр төньяккарак барып төш¬ кәннәр. Шулай да беркадәр вакыт үткәч, Кочетков Толстый Лес станциясеннән радио белән хәбәр итте. Бу станция Мухоедыдан утыз километр ераклыкта, Чернигов — Овруч тимер юлында. Кочетков үзенең шунда тукталганлыгын һәм парашютчыларның яңа группасын кабул итү өчен сигналлар бирәчәген хәбәр итте. Күңелләр күтәрелеп китте. Отрядның штаб начальнигы Пашун җитәкчелегендәге өченче группа Толстый Леска очып китте. Бу группа составында радист юк—бездә 12
алар аз иде — аның каравы бу звенода Мозырь урман¬ нарын да, Толстый Лес станциясен дә яхшы белүче ике партизан бар иде. Без Кочетковка самолетны учак ягып каршыларга хәбәр иттек. ■— Учаклар яндырдым,— дип җавап бирде Кочет¬ ков. Мин төн буе керфекле күз дә йоммадым, хәтта утырып та тора алмадым, бүлмә буйлап йөреп чыктым. Минут саен сәгатькә карадым, ихтимал, шуңа күрәдер, вакыт бик акрын үтте. Таң беленгәч, көтүе тагын да кыенлашты. Көн яктыра барган саен, күңелдә борчылу арта барды. Ниһаять, аэродромнан: «Кайттылар», дип хәбәр итүләре белән, мин бер төндә хәлдән тайгаклыгымны тойдым. — Бар да булды,—диде очучы.— Парашютчыларны Толстый Лес станциясе янындагы сигналларга төшер¬ дем. Ләкин шул ук иртәне Кочетков, төн буе учаклар янып торса да, бернинди самолет та күренмәде, дип хәбәр итте. Бу нинди аңлашылмаучылык? Димәк, кешеләрне тагын тиешле урынга төшермәгәннәр! Пашунның радисты юк, димәк, аңардан хәбәр дә көтәсе юк. Творогов югалды, Пашунның кайда икәнлеге билгеле түгел... «Үзем очам»,— дигән карарга килдем мин һәм шунда ук командованиегә мөрәҗәгать иттем, ләкин миңа китәргә һич рөхсәт итмәделәр. Көтәргә туры килә. Чираттагы дүртенче звено белән Сергей Трофимович Стехов очып китте. Кызганычка каршы, аны да Кочетков сигналларына төшермәгәннәр. «Бернинди самолет булмады»,— дип хәбәр итте Кочет¬ ков. Ә Стехов исә: «Өченче көн инде кайда икәнлегемне белә алмыйм. Разведкага кешеләр җнбәрәм — кайтмый¬ лар»,— дип хәбәр итте. Минем борчылуым чиктән ашты. Мин үземә китәргә рөхсәт бирүләрен таләп иттем. Ниһаять, ризалык бирде¬ ләр. Творогов югалганнан соң отрядның разведка началь¬ нигы итеп билгеләнгән Александр Александрович Лукин, радистка Лида Шерстнева һәм берничә испан сугышчысы минем белән очарга тиеш иде. Алар, заманында үз ватаннарының азатлыгы өчен сугышкан һәм аннары фашист Франко террорыннан кач¬ 13
кан испанлы иптәшләр иде. Бездә үзләренә икенче туган ил тапкан испан антифашистлары, Бөек Ватан сугышы башлангач, Совет хөкүмәтеннән үзләрен фронтка җибәрү¬ не үтенә башладылар. Алар, Гитлер Германиясенә каршы Советлар Союзы сугышында катнашулары белән Испа¬ нияне дә фашистлар изүеннән азат итүне тизләтербез, диделәр. Безнең отрядка унбиш испан алынды. 20 нче июньдә кич мин үземнең группам белән аэро¬ дромда идем инде. Безне беренче отрядтагы иптәшләр оза¬ тып калдылар. Саубуллашу озакка бармады. Озатучылар безнең көнбатышка китүебезне, бездән хат тиз булмасын белә¬ ләр, ләкин бернәрсә турында да сорашмыйлар, хәерле юл, бәхетле йолдыз гына телиләр, йөрәккә сеңеп кала торган кыска, ләкин ягымлы сүзләр генә әйтәләр. Билгеләнгән вакытка самолет әзер иде инде. Хуш, Москва! һәрвакыттагы кебек, юлның беренче минутларында без күңелебез белән анда, әле генә калдырып киткән шә¬ һәрдә, әле моннан чирек сәгать кенә элек саубуллашып безнең кулларыбызны кыскан кешеләр янында идек. * Ләкин бераздан бу уйлар акрынлап тарала, яңа уйлар туа, һәм алар инде кирегә, үткән көннәргә түгел, бәлки таң ат;у белән башланачак билгесез һәм кызыклы яңа тормышка омтылган була. Самолетта җанлы сөйләшү башлана, кемдер җырлап җибәрә: русча җыр артыннан испанча, испанча җыр артыннан украинча җыр башлана— һәм барып җиткәнче дәвам итә. Фронт сызыгы өстеннән үткәндә,— ул ерак түгел — Туладан бераз гына көнбатыштарак үтә иде,— самолет күзне чагылдырырлык прожектор нурлары арасына килеп керә. Безнең тирә-ягыбызда немец зениткаларының сна¬ рядлары шартлый. Ләкин самолет куркыныч зонаны хә¬ веф-хәтәрсез генә үтеп китә. Тагын бер сәгатьтән, сике¬ рергә хәзерләнергә, дигән команда бирелде. Мин тәрәзәдән карадым һәм түбәндәге учак утларын ап-ачык күрдем. Самолет, әйләнеп, түбәнәя башлады. Без яндагы ачык ишек турысына килеп бер-бер артлы тезелә¬ без. Анда, тышкы якта—төн, бушлык. Дулкынлануны җиңеп булмый. — Сикер! Беренче булып мин сикерәм. Безне бик биектән — җир өстеннән сигез-тугыз йөз метрдан ташладылар. Күк аяз, өстә ай балкый, түбәндә, 14
Жир өстендә, учаклар күренә, ләкин алар ерагаялар — ■җил безне читкә алып китә, һәр якта — югарыда, унда, сулда — парашютчылар. Менә аларның берсе, мине узып, аска төшеп китте. Парашюты ачылып бетмәгән, кешенең һәлак булуы бар, дип уйлап калам. , Аста — урман. Кагыйдә буенча әзерләнәм: уң кулым белән сул элмәккә, сулы белән уң элмәккә ябышам. Нәкъ шул вакытта һава дулкыны китереп бәрә дә мине читкә алып китә һәм, ниһаять, җиргә ташлый. Урман читеннән мине утыз-кырык метр читкә алып киткән. Алдан ук, мин учак ягармын һәм җиргә төшкән пара¬ шютчылар шул утка җыелырлар, дип сүз куешкан идек. Ләкин мин җиргә төшкәндә шулкадәр каты бәрелдем, хәтта аякка да баса алмадым, учак ягу өчен чыбык-чабык та җыя алмадым. Шуннан соң мин парашютны яныма сөйрәп китереп, шуңа ут тәртәм дә үзем, автоматымны әзер тотып, куаклыкка таба шуышам. Хәзер бу ут янына кем киләсен каян беләсең. Кемнеңдер сак кына аяк тавышларын ишетәм. — Пароль,—дип сорыйм. — Москва! — Медведь,— дип җавап бирәм һәм кычкырыбрак:— Парашютыңны утка ташла да минем янга кил,— дим. — Есть! Яныма Лукин килә, аның артыннан Лида Шерстнева күренә, аннары бер-бер артлы башкалар да килә. Өч-дүрт километр җирдә этләр өрә. Алар бертуктау¬ сыз, буылып-буылып өрәләр, әйтерсең, аларны кемдер котыртып тора. Димәк, авыл ерак түгел. Барысы да җыелдылар. Иң соңгы булып мин һавада күргән иптәш килде. Аның парашюты ачылып бетмәгән икән, ул һичшиксез һәлак булган булыр иде, ләкин, бәхет¬ кә каршы, тимер юл буйлап сузылган телеграф чыбыкла¬ рына аягы белән килеп бәрелгән дә, бу хәл аның егылуын йомшарткан. Мин урынымнан тордым, көч-хәл белән генә гәүдәмне турайттым. Компас, күктәге йолдызлар һәм тимер юл — кая ба¬ рырга кирәклекне белү өчен шулар җитә. Толстый Лес станциясе бөтенләй ерак түгел. Шулай итеп, без дошман тылында, фронт сызыгыннан алты йөз километр, Москвадан мең километр ераклыкта. 15
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Җәйге яшел киеменә киенгән матур урман беркайчан да истән чыкмас, һавада сумала, сөрсегән ылыс, үләннәр һәм чәчәкләр исе аңкый. Офыкны зәңгәрсу-ал төскә кертеп, көнчыгыштан таң атып килә. Эңгер-меңгердә агач башлары торган саен ачыграк күренә бара. Аяк астында чык белән нык дым¬ ланган үлән таптала. Эзләр танып өйрәнгән тәҗрибәле кеше дә ңичә кеше үткәнен белмәслек итеп, бер-бер артлы тезелеп, бер эздән барабыз без. Саклык — партизанның беренче кагыйдәсе. Дошман алган җирдәге бу урман куркыныч та, серле дә. Аның нинди тормыш белән яшәвен, кемне яшереп яткыруын кем белә, кемне җибәрер ул безнең каршы¬ бызга— дуснымы, дошманнымы? Без дәшми-тынмый гына барабыз. Барыбыз да бик нык тыңланабыз. Дәһшәтле тынлык. Иртән тугыз сәгатькә без инде Толстый Лес станция¬ сенә якынлаштык. Ял итәргә команда бирәм, секретлар куям, Лида Шерстневага рацияне көйләргә кушам. ’ Соңгы боерыкларны бирергә дә өлгермәдем, алга куел¬ ган секреттагы сугышчылар өч кешене тотып та китерде¬ ләр. Мине күргәч, «пленный»лар шатланышып елмаеп җибәрделәр. Алар Кочетков разведчиклары булып чык¬ тылар. Кырык минутлардан соң инде Виктор Васильевич үзе башыннан кичергәннәрен безгә сөйли иде. Аларны билге¬ ләнгән пункттан ике йөз километр төньяккарак төшерү¬ ләре җитмәгән, өстәвенә алар коры җиргә туры килмичә, сазлыкка эләккәннәр. Сөякләренә кадәр юешләнеп, түм¬ гәктән түмгәккә атлый-атлый, каты җиргә аяк басканга кадәр, алар таң атканчы сазлыкта адашып йөргәннәр. Аларның шырпылары чыланган, шунлыктан учак янды¬ рырга, киемнәр киптерергә мөмкин булмаган. Ләкин шыр¬ пы чылануы әле зур бәла түгел — рация чыланган. Кочет- ковның радисты зур кыенлыклардан соң гына Москва бе¬ лән элемтә урнаштыра алган. Монда, урманда, фронт линиясе артында булган очра¬ шудан да күңелле һәм шатлыклы очрашуны белмим мин. Монда без үзебезнең нинди нык җепләр белән бәйләнгән- легебезне, бер-беребезгә никадәр якын икәнлегебезне ничектер аеруча тирән хис иттек. Кешеләр, бер-берсе бе¬ 16
лән инде бик күптәннән күрешмәгән кебек, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләшә башладылар. Шунысы шатлык¬ лы: Стехов һәм аның иптәшләре дә шушында, Кочетков лагеренда икән. Доктор Цесарский да шунда ук. Башта ул минем белән очар дип уйланылган иде, ләкин, Кочет¬ ков группасында булган бәхетсезлек аркасында, бу план бозылды. Зур һәм авыр гәүдәле карт кына партизан Ка¬ лашников җирдән алты метр биеклектә парашюты белән агачларга асылынып калган. Ул үзен төшерүләрен көтеп тә тормыйча, пычагы белән парашютның бауларын кисеп, җиргә егылып төшкән, ләкин инде аягына баса алмаган: ике аягы да сынган. Шул чагында бу вакыйга турында Кочетковтан радио¬ грамма алгач, мин аны Цесарскийга күрсәттем: . — Бүген очып китә аласызмы? — һәрвакыт хәзер,— дип җавап бирде Цесарский. — Ике сәгатьтән. — Есть. Шуннан бераз гына элек Альберт Вениаминович Це¬ сарский өйләнгән иде. Ул хатыны белән саубуллашырга йөгерде, ләкин аны өйдә туры китермәгән. Шулай итеп, аңа хатыны белән саубуллашмый да китеп барырга туры килде. Калашников лагерьда түгел икән. Ул Толстый Лес станциясеннән ярты километр ераклыкта, юл обходчигы будкасында калдырылган. Анда аны Кочетков урнаштыр¬ ган. Доктор да, партизаннар да көн саен аның янына барганнар. Саша Творогов белән Пашун турында һаман бернәрсә дә билгеле түгел. Тавыш-тыннары да юк. Бер генә минутны да югалтырга ярамый иде. Без кал¬ ган группаларны шушында кабул итә алуыбызны белер өчен кешеләрне разведкага җибәрдек. Кичкырын мин лагерьның ничек саклануын, постларның ничек куелган¬ лыгын тикшерергә киттем. Әйләнә-тирәне йөреп чыгып, зур аланлык аркылы урман эченә кердем. Якындагы станциягә Толстый Лес исеме юкка гына бирелмәгән: бу чын-чыннан зур, кара урман икән. Йөзәр яшьлек имәннәр, каеннар, чыршылар, наратлар, куе куак¬ лар кеше үтә алмаслык булып үскәннәр. Беркайда да бер¬ нинди сукмак юк. Мин кире кайтырга булдым. Ләкин бер ун минуттан соң икенче якка китеп барганымны белдем. Сулгарак бо¬ 0499. Көчле рухлылар— 2 17
рылып, бер километр чамасы үттем — лагерь һаман юк. Караңгы төшә башлады, һәм мин тәмам юлдан язганлы- гымны аңладым. Шул гына җитми иде! Ә бит. мин урманда яхшы ориентирлаша беләм. Мин Белоруссиядә тудым, бала чагымда еш кына гөмбә, җиләк җыярга йөрдем, ә егет чагымда аучылыкны ярата идем. Мин урманда дөньяның якларын төрле ысуллар бе¬ лән белә ала идем, урманнарның аучыларга гына таныш булган бик күп билгеләрен белә идем. Ярты ел Брянск, урманнарында яшәү дә шактый нәрсәләргә өйрәтте. Лә¬ кин, шулай да, эш начар иде. Агач башына менеп карар¬ га булдым. Бик зур имән сайлап алдым да, ботагына ябышып, күтәрелә башладым. Парашют белән егылудан соң, минем тәннәрем сызлый иде. Шуышып югары менә башладым. Җир өстеннән ун метр чамасы югары мендем. Тирә-якта, кая гына карама, урман. Менә бер урында төтен күрәм. Шушы ориентирны компасым белән билге¬ ләдем дә, агачтан төшеп, шул якка киттем. Лагерьга караңгы төшкәч кенә килеп җиттем. Учак янында тыныч кына сөйләшеп утыралар, акрын гына көл¬ гән тавышлар ишетелә. Испанлы Ривас турында сөйли¬ ләр. Ривас самолет механигы иде. Без аны отрядка кирәк булса-нитсә андый белгечебез дә булсын дип алган идек. Мин аларның сөйләшкәннәренә колак салдым. Зәңгәр күзле, баһадир кебек таза гәүдәле, коньки буенча Союз¬ ның рекордсмены, шат күңелле, тиз аралашучан һәм Москва янындагы лагерьда ук инде гомуми сөеклебез булып әверелгән Толя Копчинский сөйли иде. Бервакыт шулай без учак янына җыелдык. Исемлекне тикшереп карасак — Ривас юк. Эзләргә киттек. Караңгы, бернәрсә дә күренми. «Ривас!» — дип кычкырабыз, җавап бирүче юк. Төн буе эзләдек. Юк кына бит. Иртә белән тагын эзләргә киттек, тагын юк. Кичкә таба мин бер саз¬ лыкка килеп чыктым. Сазлык уртасында нечкә генә усак үсеп утыра. Карыйм, аның артында кемдер яшеренгән. Башын яшергән, ә плащ-палаткасы тырпаеп тора. Ныклап карасам, обмундированиесе безнеке. Кем булсын инде — Ривас, билгеле! Кычкырам: «Ривас, чык!» Ә ул һаман бер нәрсәне кабатлый: -— Камуфлаж! Камуфлаж!—ди. Мине таныды да шатланып кочаклап алды. Аннары кинәт куеныннан тере күгәрчен чыгарды. Ул күгәрчен нәрсәгә кирәк булгандыр инде аңа — әле дә белмим. 18
Учак якындагылар көлә башладылар. Барысы да Риваска карыйлар. Ә ул кечкенә генә, чандыр гына, теш¬ ләрен ялтыратып, үзе дә көлә. Ул русча сөйләшә белми һәм күгәрченнең нәрсәгә кирәк булганлыгын аңлата ал¬ мый иде. Ярты ел үткәч, русча сөйләшергә өйрәнгәннән соң гына, Ривас үзенең ул вакытта ялгыз калырга курыккан¬ лыгын сөйләде. Күгәрченне ул, үзебезнекеләрне тиз тап- масам дип, ашар өчен тоткан икән. Кешеләрнең күңелләре күтәренке. Алар инде яңа шартларга күнегергә өлгергәннәр. Бу шартлар инде чит¬ тән күренгән кебек үк куркыныч түгел иде. Кемдер черек агачлардан яктырта торган кызыклы «клумба» ясаган да шуны миңа күрсәттеләр. Радистка Лида черек кисәген' чәченә дә кадарга өлгергән — ул кыйммәтле таш кебек зәңгәрсыман нур белән балкый иде. Мин иптәшләрнең күтәренке рухын төшерергә теләмә¬ дем. Тиздән бездә җитди эшләр булачагын, сугышлар да, кан да булачагын, һәлак булган иптәшләр белән кайгылы аерылу минутлары да булачагын белә идем мин; без ба¬ рып керәчәк беренче авылда ук оккупантлар итеге астын¬ да сыкранучы кешеләрнең газап чигүләрен һәм аларның хәсрәтен күрәчәгебезне белә идем. Бу кичне дә, аннан соң да мин иптәшләремнең яшьлек¬ тән, көчлелектән һәм рухи сәламәтлектән килеп чыга торган күңел ачуларын бозмаска тырыштым. Ике көннән без парашютчыларның тагын бер звено¬ сын кабул иттек. Самолет безнең учаклар өстеннән биекләтеп очып үтте. Учаклар шулкадәр якты яналар иде, алар очып үткән самолетны да, күктәге болытларны да яктырттылар. Сигналлар өстеннән үткәч, самолет читкә таба китте дә әйләнеп килеп, яңадан өч йөз метр биеклектә күренде. Аңардан парашютлар аерылып китә башлады. Аларны җил читкә куа иде. Кинәт, күп дигәндә сиксән метр биеклектә, бер-бер артлы ике парашют ачылды. Беренче парашютчы учак янына, икенчесе арырак килеп төште. Бу икенчесе меди¬ цина сестрасы Маруся Шаталова булып чыкты. Мәйданчык парашютчылар кабул итү өчен яраксыз иде. Ул станциягә дә якын. Шунда ук рельслар, таш юл, агач склады. Андый урынга төшкәндә имгәнергә М'ймкшГ 2^ 19
иде. Хәзергә кешеләр җибәрми торсыннар, дип Москвага радио буенча хәбәр бирергә туры килде. ...Разведка шомлы хәбәрләр китерә. Якын-тирәдәге авылларда, һәр төнне егермешәр-утызар самолет очып килеп парашютчылар төшерә, аларның саны инде бер дивизиягә җиткән икән, дигән хәбәрләр тарала башлады. Бу хәбәрне шул тирәләрдә яшәүчеләр, шатлыкларын яшермичә, безнең разведчикларга сөйләгәннәр. Билгеле, бу фашистларга да барып җиткән. — Җитсә соң,— диде Сергей Трофимович Стехов,— сугышырга туры килсә, аларның күңелен төшермәбез, монда дивизия икәнлегебезне күрсәтербез. Ләкин, шулай да, 23 июнь таңында без лагерьны таш¬ лап киттек. Биш сугышчыдан торган «маяк» кына кал¬ дырдык. Алар станцияне күзәтергә тиеш. «Маяк»та Це¬ сарский да калды. Ул әле һаман да юл обходчигында ята торган Калашниковны дәваларга тиеш иде. Без Ка¬ лашниковны үзебез белән алып китә алмадык — аның аяклары гипста иде. ...Юлда без куе урман эчендә ялгыз бер агач йорт күр¬ дек. Штатский киемгә киенгән өч партизанны разведкага җибәрдек. — Ашарга сорагыз һәм дошман турында нәрсә булса да белергә тырышыгыз,— диде аларга Лукин. Ишекне шакуга агарып беткән йонлач кашлы, бөкре¬ рәк, таза гына карт чыккан. — Нәрсә кирәк? — Әти кеше, ашарга берәр нәрсә табып булмасмы? Карт унлап чи бәрәңге алып чыккан. — Әти кеше, немецлар кайсы якта икән, белмисеңме? — Кызыксынганым юк,— дигән карт һәм ишекне каты гына ябып кереп киткән. Без бер километр китәргә дә өлгермәдек, колоннаның тыл сакчылыгы бер шикле кешенең тотылганлыгын хәбәр итте. Ул атка атланып чабып бара икән. Сакчылык су¬ гышчыларын күргәч, алар янына килгән. — Полиция начальнигын кайда күрергә була? — Нәрсәгә кирәк ул сиңа?—дип сораганнар егетләр, каушап калмыйча. — Миңа әле генә өч егет керде, немецлар турында сораштылар. Партизаннардыр. Алар әнә теге якка таба киттеләр! ?0
Тотылган кешенең бәрәңге биргән әлеге урманчы икән¬ леген таныдылар. Допроста ул партизаннар күренү турында җәзачылар¬ га хәбәр итү өчен район үзәге Хабноега баруын икърар итте. Үзенең хыянәте өчен ул бүләк алырга өметләнгән. Карт үзенең элек җинаять эше буенча совет суды тара¬ фыннан хөкем ителгәнлеген әйтте. — Атарга!—бөтен отрядның бердәм теләге әнә шун¬ дый булды. Без бу теләкне үтәдек. Бу вакыйга безне сагаерга мәҗбүр итте. Кешеләр ары¬ ган булсалар да, без, замполит белән, привал ясамаска булдык. Көндезге сәгать өчләр тирәсендә һәркемгә берәр кисәк ит өләшенде. Бара-бара гына ашадык. Икмәк юк иде. Үч иткән кебек, коеп яңгыр ява башлады. Өс-баш һәм аяк киемнәре бүртте, йөрү читенләште. Бер-ике сәгать үтте, ә яңгыр һаман коя. Аруыбызга карамастан, без кур¬ кыныч урыннан һаман ераграк киттек. Төнлә генә туктар¬ га карар бирдем. Яңгыр туктады, урманда дым исе аң¬ кый, көтү-көтү озынборыннар оча. Җәяү күп йөрергә күнекмәгән кешеләр аяктан егылып, шунда ук юеш җиргә ятып йоклый башладылар. Икенче көнне урманда, зур-зур наратлар арасында, без вакытлы лагерь өчен уңай урын таптык. Күрәсең, монда элек культуралы хуҗалык булгандыр, һәр агачта сумала агызу өчен «уклар» бар, һәм аларның башларына кечкенә генә чашкалар беркетелгән. Без тиз генә пара¬ шютлардан эшләнгән алты палатка кордык. Парашют¬ чыларны кабул итү өчен лагерь янында гына мәйданчык сайлап алдык. Шул ук көнне' подразделениеләр оештыр¬ дык, төрле якка разведчиклар җибәрдек. Аларга безнең арттан җәзачылар килмиләрме икәнлекне, авылларда халыкның ничек яшәвен һәм берәр җирдән продукт алыр¬ га мөмкин түгелме икәнлекне белү тапшырылды. 25 июньдә иртә белән лагерь сакчылыгы тагын бер шикле булып күренгән кешене тотып китерде. Ул лагерь¬ дан якында гына урын сайлый икән. Үзен тоткан сугыш¬ чыларга шушы тирәләрдә яшәүче икәнлеген әйткән. Тентү вакытында аңардан полициядә хезмәт итүе турында белешмә табылды. Фашистларның безне эзләүләре ачык иде һәм, ихтимал, инде эзебезгә дә төшкәннәрдер. Шул ук төнне лагерьда тревога булды. Часовойларның 21
берсе урманда кыштырдаган тавыш ишеткән. Караңгыда ул бернәрсә дә күрә алмаган. Ул үзе белән торучы часо¬ войга хәзер үк лагерьга йөгереп барырга һәм кыштырдау тавышы ишетелгәнлекне хәбәр итәргә кушкан. Берничә минуттан отряд сугышчан хәзерлектә иде. Ләкин тирә-юнь тып-тын, урманның тынлыгын бер¬ нәрсә дә бозмый иде. Тирә-якны тикшереп чыктык. Бер¬ нинди шикле нәрсә дә тапмадык. Бер сәгатьтән соң отбой бирдек, ләкин мин инде төн¬ нең калган өлешен йокламадым. Тревога урынсыз булып чыкты, ләкин ул безнең җитешсезлекләребезне күрсәтте. Күп иптәшләр бик акрын — унбиш-егерме минут киенә¬ ләр. Ярдәмче дежур взводның сугышчылары чишенеп ят¬ кан булганнар, ә алар чишенергә тиеш түгел иде. Мин дисциплина бозучылар белән бергә үз яныма подразделе¬ ние командирларын да чакырттым һәм аларны бик каты ачуландым. Иртә белән Александр Александрович Лукин төнлә часовой тавыш ишеткән якка таба чыгып китте. Ул, авто¬ матын әзер хәлдә тотып, саклык белән генә барган. Кинәт аңардан якында гына нәрсәдер читкә таба тайпылган. Эшнең нәрсәдә икәнлеген дә белмәстән, Лукин тиз генә приклад белән суга, ләкин... ул кыргый кәҗә бәтие булып чыга. Шунда ук ул икенче кәҗә бәтиенең кычкырганлы¬ гын ишетә. Лукин, кәҗә бәтиләренең икесен дә тотып, шушы трофейлар белән лагерьга әйләнеп кайта. — Менә кемнәр тревога күтәргән икән! Кич белән соң гына һич көтмәгәндә безнең Толстый Лес станциясендәге «маягыбыз» тулы составында лагерь¬ га килде. Килүчеләр арасында Цесарский да бар иде. — Нәрсә булды? — Җәзачылар,— дип кыска гына җавап бирде док¬ тор.— Урманны актардылар. — Калашников кайда? — Юл обходчигы белән бергә кулга алынган. Тик хәзер генә без отрядның нинди куркыныч астында икәнлеген чын-чынлап, бөтен кискенлеге белән аңладык. Станция янында тукталып калган булсак, отряд, задание- сен дә үтәмичә, һәлак буласы икән. Шул ук төнне Толя Копчинский җитәкчелегендә раз¬ ведчиклар группасы билгеләнде. Разведчикларга Толстый Лес станциясе янына барып гитлерчыларны күзәтү бу¬ рычы йөкләнде. Әгәр гитлерчылар безнең эздән барырга 22
булсалар, шунда ук элемтәче җибәрергә, ә үзләренә, җәзачыларны отрядтан читкә бору өчен, атыша башларга кушылды. Толя Копчинскийның гамьсезлеге шунда ук бетте һәм ул, үзенә бирелгән бу беренче сугышчан заданиедән дул¬ кынланып һәм шатланып, һәр сүзгә тыйнак кына: «есть» дип җавап бирде. Аннары, разведчикларны җыеп, алар белән нәрсә турындадыр озак сөйләште. Таң атканда ул үзенең группасы белән лагерьдан чыгып китте. Ләкин разведчикларга ерак барырга туры килми. Лагерьдан ярты километр ераклыкта, кечкенә генә елга аръягында, алар немецларны күреп алып, шунда ук ата башлыйлар. Төгәл ике минуттан лагерь аякка басты. Палаткада минем янымда Сергей Трофимович Стехов бар иде. Ул миннән элегрәк йөгереп чыгарга өлгерде һәм, ярдәмче дежур взвод башында, атышлар ишетелгән якка таба таш¬ ланды. Мин лагерьда калырга мәҗбүр булдым. Радиостан¬ цияне һәм штаб документларын калдырырга ярамый иде. Атыш кызганнан-кызды. Елга буенда чын сугыш баш¬ ланып китте. Икенче яктан да атыш башланды. Туп-туры лагерьга аталар иде. Кочетков җитәкчелегендә тиз генә бер группа сугышчылар билгеләп, аларны шунда җибәрдем. Дошман әйләнеп үтәргә уйламагае дип, лагерьда калган партизан¬ нардан өстәмә постлар куйдым. Сугыш шау-шуы, һәрбер аткан тавыш урманда бик нык яңгырый. Немецларның кычкыруы ишетелә, партизан¬ нарның «ура» тавышлары яңгырый. Башта тәртипсез ише¬ телгән «ура» тавышларының торган саен көчлерәк, немец¬ ларны изеп үткән кебек, аларның тавышын басып, куәтле¬ рәк яңгыравы эшнең яхшы баруын ачык күрсәтә иде. Сугышта, һичшиксез, яраланучылар да бардыр, дип уй¬ лап алдым мин һәм Цесарскийны чакырырга куштым. — Доктор бер җирдә дә юк,— дип хәбәр итте элем¬ тәче,—-ул сугыш бара торган якка таба беренче булып чапты, диләр. Стеховтан килгән элемтәче, немецлар яшеренеп кенә лагерьга таба килгәннәр, ләкин көтмәгәндә безнең раз¬ ведкага очраганнар, дигән хәбәр китерде. Дошманның беренче группасы хәзергә таркатылды, әлегә ярдәм кирәк түгел,— дип хәбәр итте Стехов, 23
— Анда доктор Цесарский бардыр. Әйтегез, мин аңа хәзер үк лагерьга кайтырга боерам,— дидем мин сугыш урынына кире баручы элемтәчегә. — Сезнең боерыгыгыз буенча килдем,— диде ун ми¬ нуттан Цесарский. — Сезгә сугышка керергә кем рөхсәт итте? — Минем урыным шундадыр дип уйладым. Аның колодкада асылынып торган маузерының зат¬ воры иң арткы хәлдә иде. Димәк, ул бөтен обоймасын атып бетергән. — Атып карыйсыгыз килдемени? Ләкин сез врач, сез¬ нең үзегезнең бурычларыгыз бар. Яралыларны монда китерәчәкләр. Палаткагызны һәм инструментларыгызны хәзерләгез. Киләчәктә исегездә тотыгыз: минем прика¬ зымнан башка лагерьдан китәргә сезнең хакыгыз юк. — Есть! Атышу һәм кычкыру тавышлары бер тынып, бер кө¬ чәеп торды. Бу тавышлар ераклаша барды. Димәк, безне¬ келәр кыйныйлар. Лагерьга беренче яралыны алып килделәр. Бу испанлы Флорежакс иде. Ярылгыч пуля ярасы аны чиксез газап¬ лый иде. Аны санитария палаткасына салдылар. Цесар¬ ский операциягә кереште. Озак та үтмәде, пленныйлар тотып китерделәр — алар- ның икесе немец, өчесе полицейский иде. Бездә немецча Цесарский гына белә, ләкин аның эше бар; шунлыктан беренче чиратта полицайлардан допрос алдык. Ватанга хыянәт итүчеләр, гитлерчылар формасына киенеп, фашистларның алгы колоннасында килгән¬ нәр. Колоннада йөз алтмыш кеше булган. Бәрелеш баш¬ лангач та, колоннаның командиры, фашист офицер, хәзер үк ярдәм җибәрүне сорап, радио буенча Хабноега хәбәр иткән. Цесарский атышуга аз гына да игътибар итмичә эшли. Флорежакстан соң тагын ике яралыны китерделәр. Цесар¬ ский яраларны чистарта, аларны бәйли, ә үзе сөйләнә; — Борчылмагыз, бөтенесе рәтләнер, бернинди куркы¬ ныч нәрсә дә юк. Сугыш кырыннан, һичбер кемнең ярдәменнән башка, канга баткан Костя Постогонов килде. Аның кулы бик сәер каерылган. Авыртудан һәм канын югалтудан хәлсез¬ ләнгән тавыш белән, ул: 24
— Кирәкләрен бирдек кабахәтләрнең!—диде дә җиргә егылды. Цесарский, аны күтәреп алып, җәеп куелган плащ¬ палаткага салды да аның кулын карый башлады. Костя- ның сөяге чәрдәкләнгән — ул сеңерләренә генә эләгеп тора иде. Бәрелеш ике сәгать дәвам итә иде инде. Партизаннар качып барган җәзачыларны бик еракка эзәрлекләп кит¬ кәннәр. Кешеләрне лагерьга кире кайтару өчен элемтә¬ челәр җибәрергә туры килде. Бу бәрелеш отрядның сугышта чыныгуы булды. Бәре¬ лештә турыдан-туры катнашкан егерме биш партизан йөз алтмыш дошманны җиңеп чыкты. Кырыктан артык җә¬ зачы, шул исәптән җиде офицер үтерелде, кыйммәтле тро¬ фейлар: кул пулеметлары, винтовкалар, гранаталар һәм пистолетлар кулга төшерелде. Ләкин бәрелештә безнең отряд зур югалтуга дучар булды: Толя Копчинский һәлак булды. Ерактагы Мозырь урманында, чәчәкле аланлыкта без герой партизанга кабер казыдык. Гәүдәсен кабергә тө¬ шердек тә баш киемнәребезне салдык. — Хуш, кадерле дусыбыз! Без синең өчен үч алыр¬ быз! Тирән тынлыкта сугышчылар ачык кабер яныннан үт¬ теләр һәм берәр уч балчык ташладылар. Аннары каберне күмдек тә аның өстенә матур итеп кәс җәйдек. Моннан хәзер үк китәргә кирәк иде. Җәзачылар ча¬ кырткан ярдәмнең менә-менә килеп җитүе мөмкин. Ул чагында безнең сиксән кешедән торган «дивизия»безгә тыгызга туры килер иде. Безнең өч арбабыз бар. Яралыларны шуларга салдык та юлга чыктык. Саклык өчен юлдан түгел, урманнан киттек. Колоннаның артыннан, безнең эзләребезне яше¬ реп, дүрт сугышчы бара. ...Зур җир белән элемтә туктамый. Отрядның язмышы һәм аның эшенең юнәлеше әнә шул элемтәгә бәйләнгән. Шуңа күрә без радистларны һәм радиоапйаратларны күз алмасы кебек саклый идек. Переходлар вакытында һәр радистка, аны саклау өчен, икешәр автоматчы бирелә. Алар аппаратларны күтә¬ реп баруда да ярдәм итәләр. Радистның аппаратлары, йөртергә уңайлы дип саналса да, җиңел түгел иде. Ул 25
кечкенә генә чемоданнан тора. Аның эченә ачкычлы кабул итү-тапшыру аппараты һәм «туклану» — коры анод һәм катод батареялары беркетелгән. Болардан тыш, Москва тапшыруларын тыңлау өчен, запас «туклану»ны һәм фай¬ даланылган батареяларны күтәреп йөрергә туры килә иде. Көн саен, нәкъ билгеләнгән сәгатьтә,, без Москва белән1 элемтә урнаштырабыз. Отряд маршта булса һәм аны тук¬ татырга мөмкин булмаса, радио сәгате туры килгән урында радист һәм аны саклау өчен егермеләп партизан калдырыла. Отряд баруында дәвам итә, ә радист Москва белән элемтә урнаштыра. Эшен бетергәч, ул, сакчылар белән бергә, отрядны куып җитә. Әнә шулай итеп, без радиограмма алабыз. Төннәрен барабыз, ә көндезләрен шунда ук җиргә ятып ял итәбез. Без сазлыкларда һәм коеп яуган яңгыр асларында чыланып беттек. Озынборыннар тынычлык бирмиләр. Ашарга икмәк тә, бәрәңге дә юк. Кайчаклар¬ да тәүлекләр буе ач килеш барырга туры килә. Хутор¬ ларга һәм авылларга разведчиклар гына керә. Алар да әле отрядның хәрәкәт итүен сиздермәү өчен зур саклык белән генә керәләр. Без иң кыен юллар белән бардык. Шуңа күрә картада күрсәтелгән ике йөз километр безгә биш йөз бәрабәренә тора идһ. Ә безнең разведчикларыбыз башкаларга караганда өч-дүрт өлеш артыграк юл үтәләр. Отряд ял иткәндә раз¬ ведчиклар иртәгәге юлны өйрәнү, яңа привалга урын эз¬ ләү өчен алга таба китәләр, аннары отрядка кире кайтып, аны инде өйрәнелгән юл белән алып баралар иде. Яралыларга бигрәк тә авыр була иде. Арба көпчәгенә туры килә торган һәр түмгәк, һәр агач аларга түзеп бул¬ маслык авырту китерә. Сазлык урыннарда көпчәкләр бүкәннәренә кадәр кереп бата һәм атлар аларны тартып чыгара алмыйлар. Андый чакларда без, атларны туарып, арбаларны үзебез тартып чыгарабыз. Без Мухоеды авылына таба барабыз. Саша Творогов белән Пашун исән булсалар, алар безне шунда эзләячәк¬ ләр. Мухоеды авылы янындагы бер хуторда безнең развед¬ чикларыбызга комбинезон һәм пилотка кигән ниндидер кешеләр кергәнлекне, аларның бәрәңге, сөт һәм икмәк сатып ялганлыкларын сөйләгәннәр. Киткәндә алар тагын киләбез дигәннәр. 26
Без засада ясарга булдык. Мин хуторга берничә ке¬ шедән торган группа белән Валя Семеновны җибәрдем һәм аларга кырыйдагы өй янында яшеренеп торырга куш¬ тым. Анда алар алты сәгатькә якын көткәннәр. Ниһаять, юлда өч кеше күренгән. Разведчиклар атарга хәзерлән¬ гәннәр. Бу өч кеше якынлашкач, Семенов, һәртөрле сак¬ лыкны онытып: — Егетләр, болар безнекеләр бит — Шевчук, Дарбек Абдраимов...— дип кычкырып җибәргән. Разведчиклар, засададан чыгып, иптәшләрен кочаклый башлаганнар. Берничә сәгатьтән без Пашун һәм аның кешеләре бе¬ лән очраштык. Без күрешмәгән арада Пашун группасын¬ дагы физкультурачы яшьләр сакаллы картларга әйлән¬ гәннәр. Алар безне айдан артык эзләгәннәр. Аларны самолет Толстый Лестан йөз сиксән километр ераклыкта Хойники станциясе янында төшергән. Анда яндырылган учаклар очучыларны буташтырганнар. Соңрак мәгълүм булуынча, бу учакларны тимер юл эшләренә мобилизацияләнгән җирле халык яндырган булган икән. Мобилизацияләнгән кешеләрне качмасыннар дип сак¬ лаучы немецлар һәм полицейскийлар булмаса, ярыйсы булган икән. Пашун партизаннары, дошманның эзәрлекләвеннән качып, берничә көн сазлыклар буйлап барганнар. Алар Припять елгасына кадәр барып чыкканнар да көймәләр белән аны киңкәннәр. Без киткәннән соң алар Толстый Лес станциясендә булганнар һәм аннан инде безнең эз буйлап килгәннәр. Тиздән без Саша Творогов һәм аның группасының яз¬ мышы турында ишеттек. Башта безгә фашистларның зур отрядына каршы су¬ гышкан бер төркем ниндидер батыр кешеләр турында буталчык хәбәрләр ишетелгәләде. Телдән-телгә күчеп йөргән бу сүзләр могҗизалы көчкә ия булган баһадирлар¬ ның күп санлы дошманны җиңүе турындагы әкият булып ишетелде безгә. Бу батырларны кызыл десантчылар дип атаганнар, алар ундүрт кеше булган. Мухоеды авылына якыная барган саен, кызыл десант¬ чылар турындагы әкият матурланганнаи-матураеп, тулы¬ лана барды; ниһаять, бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр дә табылды. Без алардан менә нәрсәләр белдек. 27
Саша Творогов группасы Житомирдан көньяктарак самолеттай төшерелгән һәм, шәһәрне көнбатыштан әйлә¬ неп үтеп, төньякка таба, отрядның җыелу урынына кит¬ кән. Бер авылда партизаннар кунарга калганнар. Төнлә өйне ССчылар отряды — йөзләп солдат чолгап алган. ССчы офицер партизаннарга тереләй бирелергә тәкъдим иткән. — Большевиклар бирелмиләр,— дип җавап биргәннәр Творогов һәм аның иптәшләре һәм өйнең тәрәзәләреннән ата башлаганнар. Бу тигезсез сугыш төн буе һәм икенче көнне көн буе дәвам иткән. Партизаннар ярты йөздән артык ССчыньг кырып салганнар, ләкин аларның да үндүрт кешеләрен¬ нән биш кенә кеше калган. Икенче төнне ССчылар өйгә ут төрткәннәр. Партизан¬ нар тәрәзәләрдән чыгып кача алганнар. Сугыштан хәлсезләнеп беткән, яраланган һәм ачыккан партизаннар төн буена ун километр гына китә алганнар. Таң атканда, үзләрен куып килүләрен күреп, алар, якын¬ дагы авылга барып җитеп, беренче өйгә кергәннәр дә бар¬ рикадалар ясаганнар. Дошманнар өйне чолгап алып, тә¬ рәзәләрдән атканнар, ишекләрне ватканнар, ләкин биш батырның каршылыгын сындыра алмаганнар. Тик алар¬ ның өчесе үтерелгәч кенә, фашистлар өйгә керә алганнар. Фашистлар партизаннарның икесен тота алмаганнар — алар ниндидер могҗиза белән качып котылганнар. Кре¬ стьяннарның сөйләүләренә караганда, үтерелүчеләр ара¬ сында Твороговның да булганлыгын белдек. Без аның турында һәм аның иптәшләре турында менә шуларны гына белә алдык. Бик озак вакыт үткәч, сугыш беткәннән соң гына, мине Творогов группасындагы бер партизан — Колобов эзләп тапты. Ул һәм икенче бер партизан, испанлы, икәү генә калгач, тәрәзәдән чыгып качканнар икән. Аларны крестьяннар яшергәннәр. Бик зур авырлыклар белән алар бер партизан отрядына ку¬ шылганнар һәм сугыш беткәнче шунда калганнар. Озак вакытлар үтте. Күңелдә онытылмаслык эз кал¬ дырган күп вакыйгалар, күп кешеләр булып үтте, һәм, элеккечә үк, минем күз алдымда Саша Твороговның ва¬ кыт үтүгә карамастан онытылмый торган образы тора. Мин аның өске ирене өстенә төк чыгып килә торган яшь йөзен күрәм; бераз гына җыерылган кашлары аның йө- 28
зен уйчан итәләр, ә игътибарлы карашы фикеренең кие¬ ренке эшләвен күрсәтеп тора. Саша отрядның разведка начальнигы булырга теләсә дә өлгермәде, тормышта эшли алырлык эшләрен эшләргә өлгермәде. Ләкин ул эшләргә өлгергәннәре дә аның белән бергә булганнарның хәтерен¬ дә мәңге сакланыр. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК һәр туган көн безнең алда кеше газапларының авыр картиналарын ача бара. Безне авыллардагы тынлык гаҗәпкә калдыра. Кич¬ ләрен аларда җан иясе бөтенләй юк кебек тоела. Бер җир¬ дә дә ут күренми. Сирәк-мирәк кенә еракта, тынлыкны бо¬ зып, эт өргән тавыш ишетелә, аннары ул да тына. Өй¬ ләргә керү өчен капкаларны озак шакырга туры килә. Бикләр шалтырап ачылалар, һәм, ниһаять, курыккан тавыш: «Кем бар?»—дип сорый... Оккупантлар крестьяннарның терлекләрен, икмәклә¬ рен, кошларын талап алалар. Каршы килүчеләрне атып үтерәләр. Совет властена теләктәшлектә шикле булган кешеләрне асалар, тереләй яндыралар, лагерьларда һәм төрмәләрдә черетәләр. Менә шушы коточкыч тормышны инде фашистлар «яңа тәртип» дип атыйлар. Көнбатыш Украина шәһәрләрендә һәм авылларында немецлар күбәйгәннән-күбәя. Алар «көнчыгыш киңлек»не үзләштерергә Германиядән килгән алпавытлар иде. Алар монда авыр крепостнойлык тәртипләре алып килделәр. Алар тартып алган җирләрдә украин крестьяннары эшли¬ ләр. Крестьяннардан талап алынган терлекләрне дә шунда ук немецларның имениеләренә куып китерәләр. Яңа кил¬ гән крепостник-алпавытлар файдасына бөтенесен, хәтта йорт кошларына кадәр талап алдылар. ...Баткак сазлык белән чолгап алынган куе урманда безнең алга җибәргән разведчикларыбыз зур бер группа крестьяннар янына барып чыкканнар. Күрәсең, алар инде анда беренче көн генә яшәми торганнардыр. Анда бөтен бер авылның халкы яшеренеп ята икән. Кешеләр оккупантларга эшләргә теләмәгәннәр, Германия¬ гә җибәрелүдән качканнар һәм фашистлар коллыгына ки¬ түгә караганда җәфа чигеп ач яшәүне өстенрәк күр¬ гәннәр. 29
Крестьяннарның башлыгы колхозның элекке предсе¬ дателе икән. Ул инде яшь түгел — алтмышлар тирәсендә булыр. Үзе озын буйлы, таза гәүдәле, куе кашларына чал кергән. Башта крестьяннар яннарына килеп чыккан кораллы кешеләрдән курыкканнар. Ләкин аларның совет партизан¬ нары икәнлекләрен белгәч, очрашуларына бик шатлан¬ ганнар һәм оккупантлар керткән «тәртипләр» турында, үзләре кичергән газаплар турында, гитлерчыларның «мо¬ билизациясе» турында озак итеп сөйләгәннәр. — Германиягә эшкә китүчеләргә алтын таулар вәгъдә итәләр,— диделәр крестьяннар.— Ә чынлыкта исә ачлык белән газаплыйлар, тәүлек буе эшләргә мәҗбүр итәләр. Кыскасы — каторга. Бу ерткычлар алып киткән егетлә¬ ребез һәм кызларыбыз аннан коточкыч хатлар язалар. — Ә фашистларның цензурасы андый хатларны үткә¬ рәмени? — Юк, кая үткәрсен! Башка юллар белән беләбез. Үзебезнекеләрне озатканда сүз куешкан идек: хатта чә¬ чәк рәсеме ясалган булса, димәк, немецларда тормыш яхшы түгел, ә инде хатның бер чите ертылган булса, ди¬ мәк, әле яшәргә мөмкин дигән сүз. Ә хатлар барысы да чәчәкле «булып киләләр. — Нык талыйлармы?—дип сорады Валя Семенов. — Талыйлар,— дип җавап бирде председатель.— Бигрәк тә сечевиклар. Фашистлар олы юл буйлап үттеләр, монда эчкәрегә кермәделәр. Үзләреннән соң сечевиклар- ны калдырдылар. — Кемнәр соң алар сечевиклар? — Бульбачылар. Сез белмисезмени аларны?—дип гаҗәпләнде председатель.— Алар да фашист гаскәрләре, тик украин бандитларыннан гына торалар. Ну, явызлар да инде! Украин милләтчеләре турында безгә элек тә күп төрле хәбәрләр алына иде. Күбрәк хәлләрдә, милләтче¬ ләрнең исемнәре генә шулай, ә чынлыкта — алар авыл¬ дан авылга күчеп, крестьяннарны талап йөрүче чын баш¬ кисәрләр дип сөйлиләр иде. Бандитларның «атаманнары» үзләренә зур исемнәр алалар. Алар арасында «Тарас Бульба» дигәне дә, «Кармелюк» дигәне дә һәм башка¬ лары да бар иде. Чынлыкта исә үзен «Тарас Бульба» дип атаучы һич тә батыр казак булмаган, бәлки Ровно өлкә¬ сенең Людвиполь районында таш чыганакларының ху¬ зо
җасы булган. Бу «атаман» Берлинда тулы курслар үткән. Анда ул утыз тугызынчы елны качкан булган. Сугыш башланганчы ук инде гитлерчылар безнең тер¬ риториягә үзләренең украин милләтеннән булган агент¬ ларын — фашистлар Германиясендә сыену урыны тапкан һәм гестапо тарафыннан арзан бәягә сатып алынган кач¬ кын кулакларны, элекке петлюрачыларны һәм башка акгвардияче кабахәтләрне җибәрә башлаганнар. Бу хыя¬ нәтчеләр күп еллар буена махсус хәзерлек үткәннәр. Гестапо палачлары аларның укытучылары һәм өйрәтүче¬ ләре булганнар. Ничектер бервакыт безнең кулга кыры¬ гынчы елда ук инде украин телендә Берлинда басылып чыккан бер брошюра эләкте. Бу брошюрада шпионлык, диверсия һәм восстаниеләр үткәрү «эшләре» буенча тулы күрсәтмәләр бирелгән иде. Хыянәтчеләр тарафыннан төрле кулак иярченнәреннән һәм җинаятьчеләрдән укмаштырылган бандалар Со¬ ветлар Союзына Гитлер Германиясе һөҗүм итүнең берен¬ че көннәрендә үк авыл Советларына һәм колхоз правле- ниеләренә һөҗүм итә, совет активистларын үтерә башла¬ дылар. Бу бандалар коточкыч рәхимсезлек белән эш ит¬ теләр. Алар картларны да, хатын-кызларны да, балалар¬ ны да кызганмыйча, бөтен-бөтен семьяларны суеп чыкты¬ лар; аларның, комсомолец яки коммунист семьяларын өйләргә бикләп, ут төртү вакыйгалары да булды. Бу ке¬ шеләрнең һәр эшендә совет кешесенә карата фашистик ерткыч ачу күренеп тора иде. — Хәзер ул «Бульба» һәм аның штабы кайда соң?— дип сораштылар безнең иптәшләр. — Элек штаблары Олевскида иде — моннан якында гына. Бульба үзе дә шунда иде. Хәзер ул үзенең башки¬ сәрләре белән бөтен Ровно өлкәсендә йөри... Бу сүзләрне әйтү белән председатель безгә «Гайдамак» исемле газетаның берничә номерын сузды. — Тыңлагыз, иптәшләр!—диде, кулын күтәреп, Сте¬ хов. һәм укый башлады: «Хөрмәтле пан Адольф Гитлер җитәкчелегендәге не¬ мец хөкүмәте безгә мөстәкыйль украин державасы төзергә ярдәм итәр...» «Мөстәкыйль Украина» турында без инде элек тә ишеткән идек. Бу —- хыянәтче бандалар тарафыннан үзлә¬ ренең чын максатларын яшерү өчен кулланыла торган милләтче лозунг. Сатлык авантюристларның чын максаты 31
исә бер генә — оккупантлар алдында дәрәҗә казану, Ватанга хыянәт бәрабәренә җылы урын алу. Стехов укуын дәвам иттерде: «Украинаның ирекле «Полесье сече» армиясе сазлык¬ лы территориябезне бол7>шевик партизаннардан чистар¬ ту белән генә чикләнми. Бу иң әһәмиятлесе. Шуның өстенә безнең Сечебез һәр җирдә зур эш алып бара...» — Беләбез без аның нинди эш икәнен! — дип кычкы¬ рып куйды председатель. Тирә-якта шаулаша башладылар. — Ә менә ул нинди эш! — диде Стехов.— Тыңлап торыгыз! «Ихтимал, кем дә булса гулять итеп алырга — кемне дә булса таларга, үзенә нинди дә булса файда табарга тели торгандыр? Андыйлар бар икән — каршы килми¬ без...» Безне чолгап алган крестьяннар бу кабахәт сүзләрне ачу һәм нәфрәт белән тыңладылар; аларның күзләре хы¬ янәтчеләргә карата нәфрәт уты белән яна иде. — Тыңлагыз әле, иптәшләр, алар безнең турыда нәр¬ сәләр язалар,— диде кулына «Гайдамак» газетасы тот¬ кан Цесарский. Ул болай дип укый башлады: ««Полесье сече» үз өстенә авыр, ләкин мактаулы эш — Төньяк Украина һәм Көньяк Белоруссия урманнарындагы партизаннарны бетерү эшен алды һәм үзенең тарихи бу¬ рычын намус белән үтәде...» — Сволочьлар!—диде Цесарский.— Без аларга күр¬ сәтербез әле безне ничек «юк иткәннәрен»! Аннары без «Бульба»ның һәм аның егетләренең исән чагында ук Гитлерга аның туган шәһәре Браунауда ал¬ тын һәйкәл салырга тәкъдим итүләре турында укыдык. Бу пычрак газета кисәген артык укып тормадык. Украин халкының куәтен, аның дәүләтенең — Украина Совет Социалистик Республикасының куәтен күз алдына китерү белән үк, немец штыкларына гына таяна торган милләтчеләрнең кечкенә генә төркем башкисәрләр булган¬ лыгы һәркемгә ачык күренә. Тиздән безгә бу хыянәтчеләр белән күп тапкырлар очрашырга туры киләчәгенә һич шик юк иде. ...Егерме беренче июльдә, отряд ялга туктагач, Сергей Трофимович Стехов урман аланлыгында партиянең бар¬ лык членнарын һәм кандидатларын җыйды. Бу — отрядта партиянең беренче җыелышы иде. 32
Безнең партия оешмасы зур түгел: без, партия член¬ нары, бары унбиш кеше, кандидатлар — дүртәү. Бу берен¬ че җыелышта без иң әһәмиятле нәрсә турында сөйләш¬ тек: көрәштә коммунистның урыны турында, безнең, ун¬ тугыз кешенең, барлык партизаннарга үрнәк булырга тиешлегебез турында, чөнки без монда партия вәкил¬ ләре. Нәкъ менә шушы хис, безгә җаваплы бурычны үтәүне ышанып тапшырган партия алдында җаваплылык хисе, коммунистларны җыелышта иң әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерергә мәҗбүр итте. — Без халык арасында аңлату эше алып бармый¬ быз,— диде Стехов. — Ә бу безнең, коммунистлар буларак, турыдан- туры бурычыбыз бит. Листовка — катлаулы эш, маршта аны эшләү кыен, ә менә телдән агитация алып бару, кеше¬ ләр белән аралашу — без аны булдыра алабыз! Җанлы сүздән дә нәтиҗәлерәк нәрсә була ала! Җыелыш халык арасында телдән агитация алып ба¬ ру методлары турындагы мәсьәләне тулысынча тик¬ шерде. Бу катлаулы эш иде. Отрядның урнашу уры¬ нына — Сарны урманнарына таба барганда без, үзе¬ безгә игътибарны артык тартмау өчен, сак кына барырга мәҗбүр булдык; ләкңн кешеләргә дөреслекне аңлат¬ мыйча ничек түзәргә кирәк!.. Безнең разведчикларыбыз авылларда булалар. Алар крестьяннар белән политик темаларга, Ватан турында, оккупантларга нәфрәт ту¬ рында сөйләргә тиешләрме, әллә үзләрен белдермәс өчен дәшмәскә тиешләрме? Әйе, сөйләргә тиешләр,— дип ка¬ рар бирде җыелыш. Көн тәртибе каралып беткәч, Вася Семенов сүз со¬ рады. Валя — отрядның комсомол оешмасы секретаре, ул партиягә керергә хәзерләнә иде. Тәбәнәк кенә буйлы, карап торуга чандыр гына унтугыз яшьлек бу егет әле күптән түгел генә физкультура институтының студенты булган, дип беркем дә уйламас иде. Гәүдәсе бик үк таза булмаса да, бу егеттә әйтеп бетергесез көч, түземлелек һәм җитезлек яшеренгән иде. Валя Семеновның партизан булуы нәселдән үк килә — гражданнар сугышында Украи¬ нада аның атасы да партизан булган. — Нинди мәсьәлә буенча сөйләргә телисең? — дип сорады Стехов. О499.'Квчле*рухлылар — 3 33
. Төрле мәсьәләләр буенча,—дип җавап бирде Валя бераз тукталып торганнан соң. Аның бу «төрле мәсьәләләр» не озак уйлап йөргәнлеге күренеп тора иде. Семенов урыныннан торды да гимнастеркасын төзә¬ теп куйды һәм башта акрын гына, ә аннары кычкырыб¬ рак һәм дәртләнебрәк сөйли башлады. — Без монда фашистларны тар-мар итү өчен кил¬ дек,— дип башлады ул, һәм сүзнең нәрсә турында бара¬ сын шунда ук һәркем аңлады.— Ә нәрсә килеп чыга соң? Без кача-поса барабыз, сугышмыйбыз. Халыкның эче поша башлады. Без оккупантларның гарнизоннары урнашкан авыллар яныннан үтәбез. Аларга кыюрак һөҗүм итәргә кирәк! Нәрсә көтәбез соң без? «Үзләшү» җитәр инде, эш белән шөгыльләнергә кирәк! — Дөрес! — дигән тавышлар ишетелде. ■— Кайда безнең диверсияләребез?—дип дәвам итте иптәшләренең яклавыннан дәртләнгән Семенов.— Кайда шартлатулар? Кайда үтерелгән гитлерчылар? Кешеләр фронтта тормышларын кызганмыйлар, ә без? Посып уты¬ рабызмы? Шулай булып чыга бит! — Миңа мөмкинме?—дип урыныннан кузгалды Лида Шерстнева һәм, рөхсәт биргәнне дә көтмичә, Валя әйт¬ кәннәрне яклап, кызып сөйли башлады: — Монда безне саклап яткыралар, әйтерсең лә, без строевиклар түгел, үзебезне үзебез яклый алмыйбыз! Мин монда килгәндә, сугышырбыз, дип уйлаган идем, ә безгә бер адым ат¬ ларга да бирмиләр! Семенов дөрес әйтте: «Нәрсә көтә¬ без без?» Тирә-якта яклау тавышлары ишетелде. Көтмәгәндә, көн тәртибенең бу күздә тотылмаган «төрлеләр» өлеше иң әһәмиятле мәсьәлә булып чыкты. — Кешеләр сугышырга телиләр бит, сез нәрсә карый¬ сыз соң! — дип кычкырды Михаил Шевчук миңа һәм Стеховка мөрәҗәгать итеп.— Сугышка омтылалар бит... Бу каһәр төшкән секирникларның авылларда ничек хуҗа булып йөрүләрен тагын күпме карап торасыз?! Шевчук — шушы тирәләрдә, Ровно тирәсендә туган. Ул «Бульба» шайкасындагы бандитларны һәм башка «атаманнар»ны чын күңелдән дошман күрә, аларны хәзер үк соңгысына кадәр юк итәргә хәзер тора. Гомумән алганда исә Михаил Макарович Шевчук тыныч кеше, хәрби занятиеләргә бернинди омтылыш күр- 34
сәткәне юк. Яхшы семья башлыгы булгандыр, хуҗалык¬ ның рәтен белә һәм тыныч, нык, хезмәт тормышы өчен генә яралган кеше булып күренде ул миңа. Хәзер ул тыелгысыз рәвештә актив көрәшкә сусаган икән, димәк, аның дошманга нәфрәте чыннан да шул¬ кадәр дигән сүз. Иптәшләрнең сөйләп бетергәннәрен көтеп торганнан соң, Стехов барысына берьюлы җавап бирде: — Минем үземнең дә кулларым кычыта,— диде ул,— Ләкин, иптәшләр, нишләмәк кирәк, хәзер безгә сугышка керергә ярамый. Ярамый! Без әле тиешле урынга барып җитмәдек. Аннары, безнең төп бурычыбыз разведка бит. Билгеле, кирәк урында һәм кирәк вакытта без сугыша¬ чакбыз. ...Кич, юлда, Стехов минем янга килде. — Мин, Дмитрий Николаевич, сезнең белән сөйлә¬ шергә теләгән идем,— дип башлады ул акрын гына һәм сүзләрен ничектер аеруча ачык итеп әйтеп.— Сез ишет¬ тегез, җыелышта мин сезнең карашыгызны якладым. Ләкин минем үз карашым да бар — ул сезнең караш¬ тан аерыла; мин бу турыда сезгә әйтүне үземнең буры¬ чым дип саныйм. Мин отрядның ни өчен актив хәрә¬ кәтләргә керешмәскә тиешлеге турындагы дәлилләрегезне аңлыйм сезнең. Җыелышта мин үзем дә шул ук дәлил¬ ләрне китердем. Ләкин* мин дә актив хәрәкәтләргә дә игътибар итәргә кирәк, дип саныйм. Аларга әһәмият бирмәү дөрес түгел һәм зарарлы. Без кешеләрнең күңе¬ лен кайтарабыз, аларны мораль канәгатьләнүдән мәхрүм итәбез. Сугыш хәрәкәтләре отрядны ныграк туплаячак, кешеләргә көч һәм энергия бирәчәк. Бу ачык түгелмени?.. Ул тынып калды, моннан беркадәр вакыт элек озын¬ борыннардан саклану өчен булдырган трубкасын озак итеп кабызды һәм аннары, мөмкин кадәр акрынрак сөй¬ ләргә тырышып, дәвам итте: — Мин бу турыда җыелышта сөйли алмадым. Лә¬ кин сезгә, Дмитрий Николаевич, турыдан-туры әйтергә телим: сез ялгыш линия үткәрәсез. — Ә сез нәрсә тәкъдим итәсез? Көчләрне аерым бә¬ релешләргә әрәм итеп бетерергәме? — һәрхәлдә, дошманга югалту китерергә мөмкин бул¬ ган бер генә вакыйганы да кулдан ычкындырмаска! —• Ә дошман тылында разведка алып бару аңа зыян китермимени? Сүз инде дошманны югалтуларга дучар 3* 35
итү турында бара икән, хәзер нәкъ менә разведка эше өчен кешеләрне саклап калу шартлатылган эшелоннарга караганда әһәмиятлерәк түгелмени, сизелерлегрәк бул¬ масмыни! Сергей Трофимович мондый җавапка хәзерләнгән бул¬ ган, күрәсең. — Ләкин отрядтагы бөтен кеше дә разведка белән шөгыльләнә алмый бит,— дип каршы килде ул.— Баш¬ калар нәрсә эшләргә тиеш? — Чың эшкә керешкәнгә кадәр көтеп торырга. Бу вакыт килеп җиткәч, барыбызга да эш табылыр. — Я, яхшы,— дип күнде Стехов бераз тынып торган¬ нан соң, ләкин мин аның минем фикеремнән риза түгел¬ леген аңладым. Аны күндерергә мөмкин түгел иде. Бу минутта мин Москвада отрядның бурычлары ту¬ рында командованиедән күрсәтмәләр алган вакыттагы кичерешләремне ачык хәтерләдем. Диверсияләр алып барырга, дошман гарнизоннарына һөҗүм итәргә һәм башка төрле партизанлык хәрәкәтләре ясарга тиеш тү¬ геллегебезне һәм моңа хакыбыз да юклыкны мин анда беренче тапкыр белдем. «Сезнең эш: тын гына утырырга, разведка белән шөгыльләнергә һәм; игътибарыгызны башка бернинди бурычка да юнәлдермәскә. Партизан отрядлары күп. Аларның һәрберсе үзенең эшен, үзенең функцияләрен белсен... Партизанлык сугышы — тәртипсез сугыш дигән сүз түгел ул...» — Дәүләт Оборона Коми¬ теты членының әнә шул сүзләре искә төште. Бу сүзләр бик тыныч һәм бик зур ышаныч белән әйтелгән иде. һәм беренче минутта миндә туган күңел кайту хисе (чөнки мин бөтенләй башка картинаны күз алдыма китергән идем — актив хәрәкәтләр, һөҗүм су¬ гышлары, дошман тылына кыю һөҗүмнәр күз алдына килгән иде) бик көчле башка бер хис белән үзебезнең көчебезгә, планлы рәвештә дошманны җиңүгә баручы куәтле армиябезгә горурлану хисе белән алышынды. Юк, партиянең безне дошманның тирән тылына җибәрүе стихияле хәрәкәтләр өчен түгел, очраклы ударлар өчен түгел, очраклы рәвештә сайлап алынган объектларга тәртипсез һөҗүмнәр ясау өчен түгел. Без—бөек җиңү- чән армиянең бер отряды, даһи полководец кулы сызган бердәм планның — Җиңү планының бер өлеше. ...Ерактан бөтенесе шулкадәр гади һәм ачык булып күренгән иде, ә монда, урында, безне катлаулы һәм кар¬ 36
шылыклы мәсьәләләр көткән икән! Шул ук КОМСОМОЛ оешмасы секретаре Семенов та, отрядның төп бурычын бик яхшы белсә дә, безгә — ким дигәндә беренче чор¬ да — нәрсә эшләргә — ягъни үзебезне шыпырт тотарга кирәклекне яхшы белсә дә, гитлерчылар яныннан аларга тимичә генә үтеп китүебез белән килешә алмады! Ә отрядка яңа кешеләр алу мәсьәләсе! Без Москвада ук инде, отрядның үсешен кызулатмабыз, дип тәгаеи килешкән идек; никадәр азрак булсак, безнең мондагы урманнарда барлыгыбыз шулкадәр азрак сизеләчәк, эш¬ ләү шулкадәр җиңелрәк булачак. Җирле халыктан раз¬ ведка эшендә файдалы булырлыкларын гына кабул итәргә килешкән идек. Ләкин менә безгә пленнан качкан бер группа кызыл¬ армеецлар килде. Нәрсә эшләргә? Кешеләр үзләрен от¬ рядка алуны, Ватан каршындагы авыр гаепләрен юарга мөмкинлек бирүне үтенәләр... Шуларга каршы килер¬ гәме? Юк, без алай итә алмадык. Аларны отрядка алганга кадәр, Лукин, Кочетков һәм Фролов аларның кем икәнлекләрен, кайдагы кеше икән¬ лекләрен, нинди частьта хезмәт иткәилекләрен, кайчан һәм ничек плен төшкәнлекләрен аларның һәркайсыннан сораштылар. Аннары, Стехов приказы буенча, бөтен группаны бер читтә тезделәр дә тентү башланды. Стехов белән мин дә шунда ук карап тордым. Бер хәрби пленныйның кесәсеннән уен карталары чыкты. Стехов, аларны алып, кесәсенә салды да көлеп: — Рәхмәт сезгә! Явымлы көнне учак кабызырга ярар,— диде. Икенчесеннән бер шешә аракы табылды. — Бусы өчен дә рәхмәт. Әле безнең үз запасыбыз юк, санчастька бирербез. Тентү беткәч, Стехов «смирно» командасы бирде һәм катып калган строй алдында болай диде: — Без сезне отрядыбызга алырбыз, ләкин исегездә тотыгыз — бездә дисциплина бик каты. Командир прика¬ зы — закон. Ярамаган эш эшләгән өчен атып үтерүгә кадәр җәза бирелә. Спиртлы эчемлекләр тыела. Карта уены тыела. Халыктан нәрсә булса да алып, аны үзләш¬ терү тыела. Талаган өчен атып үтерәчәкбез. .Хыянәт¬ челәрдән конфискацияләнгән әйберләр отрядның хуҗа¬ лык взводына тапшырылалар һәм командование тара- 37
фьшнан бүленәләр. Хәтта тәмәкене дә үзләштерергә яра¬ мый... Исегездә тотыгыз! — дип кисәтте ул кискен ишарә белән. — Монда партизанчылык юк һәм булмас. Без ба¬ рыбыз да солдатлар һәм үзебезнең бурычыбызны — Со¬ вет Конституциясенең Ватаныбызны саклау турындагы йөз утыз өченче статьясын изге итеп үтибез... — Корал мәсьәләсе ничек булачак?— дип сорады кемдер сафтан. ■— Сез сорарга телисезме? — Стехов тавыш ишетелгән якка таба борылды.— Иң элек рөхсәт сорагыз...— «Ип¬ тәш замполит, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез», дип әй¬ тергә кирәк... — Иптәш замполит, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — Мөрәҗәгать итегез! — Корал мәсьәләсе ничек булачак? Бирерсезме? Стехов корал турында сораган сугышчыга беркадәр вакыт дәшми карап тора һәм аннары болай ди: — Үзегезнекен югалттыгызмыни? Сугышып үзегезгә корал табыгыз!.. ...Хәзер отрядта йөзгә якын сугышчы бар, ләкин халык телендә аны ун өлеш арттырып сөйли башладылар. Бер авылда разведчиклар мең совет парашютчысы ту¬ рында ишеткәннәр, икенче авылда ун мең кеше дип сөй¬ ләгәннәр. Безнең турыдагы хәбәрләр арта барды. Алар безнең Сарны урманнарына таба баручы кечкенә генә отряды- . бызның көчен арттырдылар, безне зур урманнарны кулын¬ да тотучы, немец гарнизоннарына һәм немецларның коммуникацияләренә куркыныч тудыручы күп меңле па¬ рашютчылар армиясе итеп күрсәттеләр. Бу хәбәрләр безнең Толстый Леста җәзачыларга кар¬ шы беренче сугышыбыз нәтиҗәсендә килеп чыктылар. — Бернәрсә дә эшләп булмый,— диде Стехов. — Мең диләр икән, мең булсын, һәркайсыбыз ун кеше урынына сугышырбыз. Ул сугышу турында еш сөйли... Бу пөхтә киенгән, һәрвакыт корал йөртүче, гаскәри гадәтләрне бик яратучы, эшне җиренә җиткереп башкаручы төгәл офицер,— чын¬ лыкта исә тирәнтен штатский кеше иде,— мин шулай дип әйтә алам. Хәер, Мозырь урманында ул штатский кебек түгел, бәлки чын хәрби кеше кебек, сыналган командир кебек су¬ гышты. 38
... 25 августка каршы төндә бтряД соңгь! группа кешё- ләрне кабул итте. Урмандагы зур аланны дозорныйлар чолгап алган. Кичтән үк инде берничә урында коры утыннар җыеп ку¬ елды, скипидар салынган шешәләр хәзерләнде. Партизан¬ нар шунда ук дежурлык итәләр. Учакларны кабызмыйча, алар шыпырт кына нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Ва- кыт-вакыт кем булса да сөйләшүдән туктала да само- летлар килмиләрме икән дип тыңлый. Безнең башкаладан самолет көтүебез һәм каршылавы¬ быз инде беренче тапкыр гына түгел, ләкин һәрвакыт мондый очрашу алдыннан әйтеп бирергә мөмкин булмаган бер хис туа: безнең өстә көмеш канатлары белән Москва үзе, Ватаныбыз үзе очкан кебек, ул йөрәкләргә кадерле нәрсәләрнең бөтенесен: Кремль йолдызлары балкышын да, туган учагыбызның төтенен дә, якыннарыбызның сә¬ ламен дә алып килгән кебек була. Хатлар көтә торган москвалылар да, хат көтми тор¬ ганнары да —элекке хәрби пленныйлар да, отрядка инде монда, фронт линиясенең икенче ягында, килгән җирле халыклар да бер үк дәрәҗәдә тирәнтен тәэсирләнәләр. Аланда «тыңлаучылар» куелган булса да, вакыт-вакыт кем дә булса кисәтеп куя: — Тсс! Шаулаган тавыш ишетелгән кебек! Шунда ук барысы да тыналар, һәркем игътибар белән тыңлый. — Юк, ишетелгән кебек булып тоелган гына. Кабызылган бердәнбер учак янында кешеләрне һәм йөкләрне кабул итү өчен җаваплы итеп билгеләнгән Ко¬ четков йөри. Пашунның шаян сүзләрне тиз табучы сакал¬ лы физкультурниклары аны инде «аэродром начальнигы» дип атарга да өлгергәннәр. Менә ул тынычланып барып утырган гына иде, ләкин шунда ук түзмичә сикереп торды да караңгылыкка кереп югалды, һәркем белә: Кочетков, «тыңлаучыларга» гына ышанмыйча, караңгы тынлыкны үзе тыңлый башлый, һәм, һәрвакыттача, бу тынлыкта ерактан тонык кына ише¬ телә торган тавышны беренче булып ишетеп ала. — Воздух! Учакларны кабызырга! — «аэродром на- чальнигы»ның көчле калын тавышы яңгырый. Аланлыкта бөтенесе хәрәкәткә килә. Бер-бер артлы учаклар кабына; партизаннарның кайберләре утка чы¬ бык-чабык сала, кайберләре чүмечләп скипидар сибә. 39
Скипидар сипкәч, ялкын югары күтәрелә. Учаклар бик нык зурая... — Шәбәйт утны, шәбәйт!— дип кычкыра Кочетков. Мотор тавышы көчәя. Самолет аланлык өстенә килеп чыга. Учаклар яктысында аның безне сәламләп канатла* рын селкетүе күренә. Ул арырак очып китә һәм берничә минуттан яңадан әйләнеп килә. — Шәбәйт утны, шәбәйт!— дип кычкыра һаман* Ко¬ четков. һәм бу тавыштан, ялкынлы учаклардан, ялкын ара¬ сыннан күренә торган кызарган йөзләрдән, әкияттәге ке¬ бек шушы фантастик картинадан ничектер рәхәт булып китә. Күктә ак парашютлар ачыла һәм алар җиргә якыная барган саен зураялар һәм ал төскә керә баралар. Самолет, канатларын селкетеп саубуллашып, көнчы¬ гышка очып йитә. Мәйданчыкта җанлылык хөкем сөрә. Парашютчылар¬ ны, җиргә килеп төшүләре белән үк, күтәреп алып кочак- тан-кочакка тапшыралар һәм сораулар белән күмәләр. Беренче булып минем янга Коля Приходько килә. Бу шау-шулы һәм ыгы-зыгылы обстановкада ул тартынгансы- ман һәм хәтта бераз каушагансыман күренә. — Менә сезнең янга килдек, иптәш командир,— ди ул, оялчан гына елмаеп. Аның артыннан башкалар килә. Менә Голубь фамилияле чандыр гына егет. Баһадир Приходько янында аның буе тагын да кечерәк булып кү¬ ренә. Коля Гнедюк, Борис Сухенко, лейтенантлар Волков һәм Соколов килә. Волков — тәҗрибәле партизан, минем белән Брянск урманнарында булды, яраланды да, сәламәтләнгәч, яңа¬ дан безнең янга килде. Беренче сүз итеп, ул Саша Творо¬ гов белән нәрсә булганлыкны сөйләүне үтенде. Твороговның иске дусы, отрядка аның рекомендациясе белән алынган Николай Иванович Кузнецов килде. Кузнецов белән беренче очрашканда ук инде мине аның тыныч омтылышы гаҗәпләндергән иде. Әлеге сый¬ фат аз сүзле, ләкин дәртле бу кешенең һәр хәрәкәтендә сизелә. Әле дә хәтерлим: ул, номерга килеп кергәч тә, фамилиясен әйтү белән үк, сүзне дошман тылына очып төшәргә теләвен әйтүдән башлады. 40
— Мин немец телен бик яхшы беләм,— диде ул.— Бу коралны яхшы файдалана алырмын дип уйлыйм. — Сез немец телен кайда өйрәндегез?— дип сораднм • мин. Бу урынлы сорау иде. Миңа чит телләрне белүче күп кешеләрне очратырга туры килгәне бар. Ләкин аларның белеме фәнни эш өчен җитәрлек булган китап белеме ге¬ нә була, ә инде Кузнецов сүзләре белән әйткәндә, корал булып хезмәт итә алырлык булмый иде. Кузнецов минем шикләнүемне аңлады һәм бу шикләр¬ не бетерү өчен болай диде: — Немецча уку һәм язу белән бергә, мин немецча сөйләү телен яхшы беләм. Мин немецлар арасында озак яшәдем... — Сез Германиядә яшәдегезме?—дип кызыксындым мин. —Юк, яшәмәдем,— дип елмайды Кузнецов. — Мин читтән торып укый торган чит телләр институтын бетер¬ дем. Гомумән алганда, профессиям буенча инженер мин. Уралмашзаводта эшләгәндә, немец белгечләре минем рус икәнлегемә ышанырга теләмиләр иде. Алар мине немец дип саныйлар иде; хәтта миннән, милләтеңне ни өчен яше¬ рәсең, дип сорыйлар иде... Аңа карап, мин, чыннан да ул немецка ошаган икән, дип уйладым: күзе соры, блондин. — Немец телен белүчеләр күп булыр ул! Сезнеңчә, алар барысы да фронт линиясенең аръягына китәргә тиешләрмени? — Минем белемем телне белү белән генә чикләнми. Мин гомумән Германия белән кызыксындым, немец клас¬ сикларын укыдым...— һәм, бераз дәшми торганнан соң, Кузнецов өстәп куйды:-— Мин немецларны беләм. — Яхшы, ә сез разведчик эшенең нинди куркынычлар белән бәйле икәнлеген күз алдыгызга китерәсезме? — Кирәк булса, мин үләргә дә әзер,— диде Кузнецов. — Алыгыз аны отрядка,— дип бик нык яклады Тво¬ рогов.— Ялгышмассыз! Мин риза булдым. Берничә көннән Кузнецов үзе эшли торган заводын¬ нан азат ителде һәм хәзерлек эшенә кереште. Ул көн саен пленга төшкән немец солдатлары, офи¬ церлары һәм генераллары белән сөйләшә иде. Аның ал¬ дына гитлерчылар армиясенең структурасы белән, шулай 41
ук фашист сугыш чукмарларының үзләренә аерым гадәт¬ ләре белән танышу һәм, иң әһәмиятлесе, Германиянең нинди дә булса бер урынын бик яхшылап өйрәнү һәм үзен шунда туган кеше итеп күрсәтү бурычы куелган иде. Бу хәзерлек эше бик яшерен алып барылды. Кузнецов турында рядовой сугышчылар гына түгел, хәтта отрядның җитәкчеләре — Стехов, Пашун, Лукин да белмәде. Кузнецов белән бергә хәрби эшкә Николай Приходь¬ ко, Голубь, Николай Гнедюк һәм Көнбатыш Украинада туган башка доброволецлар да өйрәнделәр. Алар аерым яшиләр иде. Соколов һәм Волков алар белән очып китү¬ дән берничә көн элек кенә таныштылар. Исәнләшкәннән соң, Кузнецов бер читкә китә дә Са¬ ша Твороговның батырлыгы турында сөйләгәннәрен тың¬ лый. Мин аның чырае караңгылануны күрәм. Лагерьга без аның белән икәү барабыз. Кузнецов дәшми. Ул сораулар бирми, минем сорауларыма кыска гына җавап бирә. Миңа ул беркадәр кеше белән аралаш- маучан булып күренә. Әллә бүген генә — дошман тара¬ фыннан оккупацияләнгән территориядә булуның беренче сәгатьләрендә, Творогов турындагы сүзләр тәэсире астын¬ да гына шулай булып күренәме икән? Без янәшә бара¬ быз. Мин аның йөзен күрмим, ләкин, минемчә, аңарда хәзер дә миңа аның йөзендә Москвада күренгән ныклык, бөтенесен уйлаган һәм нәрсә эшләячәген белгән кешенең шул ук төбәлгән карашы һәм тыныч ышануы бар. һәм чыннан да, минем сорауга җавабында Кузнецов үзенең планнары турында болай ди: — Мин шәһәрдә һичбер тоткарсыз эш алып бара ала¬ чакмын. Яхшы хәзерләндем. Хәзер атуым да начар түгел. Мин Москвада бик нык тренироваться иттем. — Анысы яхшы. Тик сезгә хәзергә атарга туры кил¬ мәс. — Ни өчен туры килмәс? —■ Сезнең бурычыгыз башка төрлерәк булачак. — Ярый, яхшы,— дип, теләмичә генә риза була ул. Үземнең җавабым белән аның күңелен төшергәнлегемне сизәм. Ләкин мин аның күңелен төшерүне дәвам иттерергә тиеш: —• Минемчә, сезне хәзергә әле беркая да җибәр¬ мәбез. 42
—■ Ничек җибәрмәссез?— Мин беренче тапкыр аның тәэсирләнүдән тавышы калтыраганны сизәм. — Сезгә шактый озак хәзерләнергә туры киләчәк. Бе¬ раз утырыгыз, тагын да өйрәнегез, ә аннары башларбыз. — Кайчан соң?— дип сорый ул, инде күңелсезләнүен яшерә алмыйча. — Ике айдан яки ике ай ярымнан. Өлгерүегезгә карап. Кузнецов коры гына җавап бирде: — Тыңлыйм. Лагерьга кадәр калган бөтен юлны сөйләшмичә үттек. ...Август якынлашып килә, ә без әле һаман юлда. Ко¬ вель — Киев тимер юлын үттек, без урнашырга уйлаган урынга барып җитәргә кырык километр чамасы калды. Будки-Сновидовичи разъезды янында җирле халык безнең разведчикларыбызны, тимер юлны үткәндә сезне фашистлар күргәннәр һәм иртәгә таң вакытында отрядка һөҗүм итәргә хәзерләнәләр, дип кисәткәннәр. Никадәр гаҗәп булмасын, бу куркыныч хәбәр парти¬ заннар арасында шау-шулы һәм шатлыклы җанлану ту¬ дырды. Ниһаять, без дошман белән яңадан йөзгә-йөз оч¬ рашачакбыз! Әлбәттә, без алардан алдарак җитешергә •Тиешбез! Дошманга удар ясау өчен илле кешелек группа бил¬ геләү турында мин биргән приказ гомуми күңелсезләнү тудырды. Сугышчылар бөтен отряд белән удар ясарбыз дип уйлаганнар икән. Бигрәк тә Стеховның күңеле төште. Ул группа башын¬ да барырга җыенган икән, ә мин аны җибәрмәдем. Коман¬ дир булып штаб начальнигы, таза гәүдәле, уйлап кына эш итүче, киң яңак сөякле, милләте ягыннан белорус, элек паровоз машинисты булган энергияле майор Пашун китте. Аның группасына эләккән кешеләрдән барысы да ачыктан-ачык көнләштеләр. Төнлә группа яшертен генә разъездга якынлашты. Раз¬ ведка фашистларның якында гына запас юлда торучы эшелонда икәнлекләрен белде. Партизаннар яшертен генә вагоннар янына шуышып килделәр дә яттылар. Пашун як-ягына каранырга да өлгерми, группага хәрәкәт итәргә туры килә. Ниндидер бер эт, кыштырдаганны ишетеп булса кирәк, өрә баш¬ лый һәм сакчыларны кузгата. Часовой кычкырып дәшә, ләкин аңа җавап бирүче булмый; шуннан соң ул сигнал 43
өчен ике тапкыр ата. Сузарга ярамый, һәм Пашун: «Огонь!» дип команда бирә. Вагоннарга гранаталар оча, автоматлар һәм пулемет- . лар эшкә башлый. Шартлый торган пулядан состав янын¬ да ук торган бензин мичкәсе яна башлый; ут вагоннарга кабына; янгын башлана. Безне тар-мар итәргә җыенган гитлерчылар таң аткан¬ да үзләре тар-мар ителәләр. Аларның бик азлары гына качып котыла. Без бик күп трофейлар: күп кенә кораллар — винтов¬ калар, гранаталар, патроннар, төрле хуҗалык инвентаре һәм безгә бик кирәк булган продуктлар, бигрәк тә шикәр белән сахарин кулга төшердек. Бу операция вакытында испанлы Антонио Бланко һә¬ лак булды. Ул вагон янына беренче булып чабып .барып тәрәзәгә граната ыргыта. Икенче гранатаны ыргытырга хәзерләнгән арада дошман автоматы утына туры килеп егыла. Бланко яшь, аңа әле егерме ике генә яшь, ләкин ул үзенең кыска гына гомерен лаеклы итеп—үз Ватанының патриоты һәм антифашист булып үткәрә. 1936 елда ул, уналты яшьлек егет чагында, халык милициясе сафларын¬ да Франко легионнарына каршы сугыша. Аннары Совет¬ лар СоюЗында яши. Партизаннар отрядына Бланко добро¬ волец булып килә. Ул фашистларга каршы Ватан өчен сугышып һәлак булды. Шуннан да яхшырак үлемне ул теләми дә иде. Будки-Сновидовичи разъездында булган сугыштан соң ике көн үткәч, без Сарны урманнарына килеп җиттек. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Урамда гадәттә булмаганча халык җыелган. Авылның бөтен халкы — картаеп беткән бабайлар¬ дан алып яшь балаларга кадәр өйләреннән чыккан. Ке¬ шеләр өстенә зур кайгы, коточкыч бәла килгән: Герма¬ ниягә куалар. Хатын-кызлар елый. Куркудан аналарына сырышкан балалар елый. Биш полицейский бу тамашаңы читтән генә күзәтеп торалар. 44
— Кая алып китәләр соң аларны!— дип такылдый-та- кылдый елый карт крестьян хатыны башын тотып.— Нәр¬ сә эшлиләр алар, нәрсә эшлиләр!.. — Петро!— дип кычкыра икенчесе якында гына тор¬ ган полицайга.— Петро! Бу бит синең авылың, нәрсә ка¬ рап -торасың!.. Минем балаларым кем белән калырлар соң? Безнеке бит бөтенләй авыру, бөтенләй авыру... Петро башын бора да тонган исерек күзләре белән хатынга карый. — Улавыңнан тукта! Әйтәләр бит сиңа, Бөек немец иленә китәсез дип, ә балаларың монда ничек булса да яшәрләр! Кинәт халык төркеме арасында кайдандыр килеп чыккан баһадир гәүдәле бер кеше күренә. Ул дәһшәтле тавыш белән сорый: — Нәрсә бар монда? Ул полицайларга таба юнәлә һәм аларга югарыдан түбәнгә ачу белән карый. — Кемнәр сез, егетләр? Хатын аңа ташлана. Аның бөтен бите яшькә Чылан¬ ган. — Әнә, Немецлар иленә алып китәләр! — Немецлар иленә...— таныш булмаган кеше поли¬ цейскийларга ачулы ш караш ташлый.— Нигә авылдан кешеләрне алып китәсез? — Безгә куштылар, менә алып китәбез,— дип җавап бирә полицай, ә үзе артка1 таба чигенә.— Ә син үзең кем соң? - — Менә хәзер кем икәнемне күрсәтермен! Шушы сүзләр белән бу таныш түгел кеше ике поли¬ цайны якаларыннан тотып ала да маңгайлары белән бер-беренә бәрә. Каушау башлана. Ә таныш түгел кеше инде, автоматын тотып, кычкыра: — Урыннарыгыздан кузгалмагыз! Коралларыгызны ташлагыз! Теге хатын Петро дип атаган полицейский, урынын¬ нан тора да, винтовкасына тотына, ләкин көчле сугу¬ дан яңадан егыла. — Коралларыгызны ташлагыз дим, югыйсә атам! Полицейскийлар, күнеп, винтовкаларын ташлыйлар. — Ә хәзер — авылдан сызыгыз! Монда эзегез дә булмасын! Тизрәк, тизрәк! Полицейскийлар борылып та карамыйча • ычкыналар.
Крестьяннар үзләрен коткаручыны чолгап алалар. — Рәхмәт сиңа, егет,— ди бабай, җиргә кадәр ба¬ шын иеп.— Карап-карап торам да, син үзебезнең егет икәнсең, партизандыр? — Партизан... партизан... — дигән тавышлар ише¬ телә... ...Безнең разведчиклар, авылга килгәч, анда тәэсир¬ ләндерерлек тамаша күрәләр. Коткаручы партизанны крестьяннар чолгап алганнар да, ул алар белән тыныч кына сөйләшә. — Микола! Микола!—дип кычкыралар аңа развед¬ чиклар ерактан.— Менә кайда икән ул, шайтан алгыры! Микола! Приходько!—Ул борылып караганга кадәр, аңа шулай кычкыралар. — Килдегезме?— ди Приходько бернәрсә дә булма¬ ган кебек һәм, крестьяннар белән саубуллашып, иптәш¬ ләре янына китә. Ул алар алдында гаепле иде. Алар барысы бергә чыктылар, ә менә ул аерылган да башка якка таба кит¬ кән. Яхшы әле аны очраттылар. Ә менә гитлерчылар ки¬ леп чыкса, ул бер ялгызы... Кайтканда Приходько иптәшләреннән отрядка кайт¬ кач авылда булган хәл турында сөйләмәүләрен үтенгән. Ул үзен^ җәза биреләчәген сизгән. Ләкин полицайлардан алган винтовкаларны кая куяр¬ сың? Бездәге тәртип буенча, барлык трофейлар кичекмәс¬ тән тапшырылырга тиешле. һәм разведчиклар кайтканнан соң бер сәгатьтән Коля Приходькога шелтә тыңларга туры килде. Эш сорашу¬ дан башланды. — Приходько, бу винтовкаларны син алып кайт¬ тыңмы? -— Мин алып кайттым, иптәш командир. ■— Син аларны кайдан алдың? Кемнән алдың? — Шунда инде, полицайлардан. Акрынлап бөтен хәл ачыклана. ■— Синең үз заданиең, үз эшең бар. Сине разведкага җибәрделәр. Сиңа атмаска приказ бирелгән иде бит. — Мин бит, иптәш командир, бер тапкыр да атмадым! ■— Атмаска да, бернинди немецлар белән дә, поли¬ цайлар белән дә бәйләнмәскә кушылды бит сиңа. Моңарчы читләтеп кенә җавап бирергә тырышкан Приходько бу юлы түзмәде: 46
— Мии бит, иптәш командир, түзеп тора алмадым! -— Беркем дә түзеп тора алмый... Үзең уйлап кара, синнән кайчан файда күбрәк: син, үзеңә куркыныч ту¬ дырып, фашистны яки полицайны үтергәндәме, әллә дошман турында кыйммәтле мәгълүматлар алып кайт¬ кандамы? Приходько, аңлаганлыгын белдереп, башын селкеп куйды. Билгеле, ул минем әйткәннәргә риза. Ләкин бил¬ геле бер вакытка кадәр .генә, ә инде мәсьәлә практик эш итүгә барып җиткәч, ул бу сәләтен югалта. Аның йөрә¬ гендә булган бөтен авыру күренешләр, газаплар тышка чыга. — Бар, моннан соң алай артык егетләнмә,— дим мин аңа.— Тагын кабатланса, өч тәүлеккә ябармын да мәсьәләне комсомол оешмасы каршына куярмын... Аң¬ лашыламы? — Китәргә рөхсәтме? — Бар. ...Беренче вакытта, Москвада, Приходько миңа кеше белән бер дә аралашмыйдыр кебек тоелган иде. Озын буйлы, киң җилкәле, еш кына баһадирларда була тор¬ ганча гади һәм ягымлы чырайлы Приходько үзеннән таләп ителгәннәрнең бөтенесен тырышып башкара, бер¬ нәрсә турында да сорашмый, күп вакыт дәшми һәм үзе¬ нең уйлары белән мәшгуль булып күренә иде. Ләкин Приходько турындагы минем уем дөрес бу¬ лып чыкмады. Чынлыкта исә Коля Приходько кебек ачык йөзле һәм киң күңелле кешене сирәк очратасың. Кешенең йөрәгён — аның нәрсә уйлавын, нәрсәләр хис итүен ачык һәм аңлаешлы итеп күрсәтә торган йөзләр һәм күзләр була. Николай Приходьконың йөзе дә шун¬ дый иде. Аның бөтен уе без барасы урыннарда иде. Ул шунда туган, балалык һәм яшьлек чакларын шунда үт¬ кәргән, ләкин аны алардан сугыш аерган һәм хәзер ул үзенең туган якларын сагына. Көнчыгыш Украина җирләре өстендә бәхетле совет кояшы чыкканда Николай әле унсигезенче яшендә генә була. Күп балалы юл обходчигының төпчек малае Николай бала чагыннан ук алпавытта батраклыкта йөри. Здолбунов шәһәре һәм аның тирәсендәге авыллар өстендә кызыл флаглар җилфердәгән көн аның өчен, шулай ук аның күп йөз меңнәрчә яшьтәшләре өчен тормышта иң бәхетле көн була. Николай тимер юлда 47
грузчик булып эшли башлый, комсомолга керә. Сугыш башланыр алдыннан ул бер транспорт оешмасында тәэминат начальнигы булып эшли, кичке мәктәптә укый. Сугыш башланганда Николай каты авырый. Ләкин, авыруын җиңеп, ул үзендә бу кызу көннәрдә станциягә килерлек көч таба. Аны анда үзенең бурычын аңлау кө¬ че, Ватанга чын күңелдән бирелгәнлек көче китерә. Ул кыйммәтле әйберләрне Көнчыгышка озатуда, кешеләрне эвакуацияләүдә ярдәм итә һәм шәһәр бистәләрендә инде дошман танклары күренә башлагач кына станция¬ дән китә. Язмыш Приходьконы Пензага китереп чыгара. Анда ул беркадәр вакыт эшли. Аның военкоматка биргән гаризаларының берсе максатка ирешә: ул армиягә, яңа гына төзелә торган частька эләгә, ә аннан Көнбатыш Украинада туган кеше булганлыктан, безгә тапшырыла. һәм менә хәзер бу вакыйга килеп чыкты... Күңелемнән мин Приходько эшләгән эшнең бөтен изгелегенә югары бәя бирдем. Ләкин мине бер фикер борчыды: көчләребезне мондый очраклы операцияләргә әрәм-шәрәм иткәндә, без алдыбызга куелган төп бу¬ рычны үти алмаячакбыз. Разведка, разведка һәм тагын бер тапкыр разведка,— дип тукып тордым мин иптәш¬ ләргә һәм аларның игътибарын диверсияләрдән, фашист¬ ларның аерым группаларына һөҗүм итүдән читкә юнәл¬ дерергә, Кызыл Армия командованиесе өчен бик әһәмият¬ ле булган разведка эшенең гаять зур әһәмиятен кешеләр¬ нең аңлауларына ирешергә тырыштым. — йөрегез, кайда һәм нинди немец частьлары ур¬ нашкан, алар кемнәрдән тора, кая таба баралар, барын да белегез,— ди идем мин иптәшләргә.— Авылларда булыгыз, халык белән сөйләшегез, аларга сугышның ба¬ рышы турында дөреслекне сөйләгез. Ләкин сугышка ке¬ решмәскә тырышыгыз, үзегезне хәвефкә дучар итеп, бәрелешләр белән мавыкмагыз. Кешеләр нәкъ менә шул «тыелган хәрәкәтләр» бе¬ лән хыялланганда, шуңа омтылганда, разведка белән генә чикләнергә, сугышка кермәскә,— дип әйтүе генә ан¬ сат. Оккупантлар тарафыннан партизаннарның күз ал¬ дында эшләнгән һәрбер яңа ерткычлык актив көрәшкә омтылуны, хәзер үк үч алу дәртен тагын да көчәйтә, иң чик дәрәҗәгә җиткерә иде. 48
Миңа яки Стеховка теге яисә бу операция турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итми калган көннәр булмый иде. Бу операцияләр нәтиҗәсендә нинди дә булса фа¬ шист комендант үтерелергә яки берәр предприятие саф¬ тан чыгарылырга тиеш була иде. Бу тәкъдимнәр шәхси үтенеч кебек булып яңгырыйлар иде. Кайчакларда без аларны канәгатьләндерә идек. Ә инде баш тартып җавап бирергә туры килгәндә без кешеләрне алар өчен нинди¬ дер иң әһәмиятле нәрсәдән мәхрүм итәбез кебек, алар¬ ның иң изге теләкләренә киртә булабыз кебек тоела һәм һәрвакыт баш тартып җавап бирү бик авыр була иде, чөнки без үзебез дә — Стехов белән мин дә •— башкалар кебек үк актив көрәшкә омтыла идек. Тормыш үзе үк бездән гитлерчылар урнаштырган «яңа тәртип»кә актив катнашуны таләп итте. Без үз халкы¬ бызны якламыйча, палачлардан аларның ерткычлыклары өчен үч алмыйча кала алмый идек. Сарны урманнарында булуыбызның беренче көннә¬ рендә үк без, әлегә үзебезне сиздермичә яшәү никадәр генә әһәмиятле булса да, бер группа партизаннарны «Алябин» фольваркын тар-мар итәргә җибәрдек. Бу әле күптән түгел генә халык байлыгы булган, ә хәзер немец фашисты — Сарны шәһәренең гестапо начальнигы тара¬ фыннан үзләштерелгән бай имение иде. Гестапо началь¬ нигы анда үзенең управляющие итеп садистларча рәхим¬ сез һәм кансыз бер кешене куйган. Бу управляющийның башбаштаклыклары турында безнең разведчикларыбызга крестьяннар сөйләгәннәр. Аның җинаятьләре турында сөйләүләрен тыныч тыңлау мөмкин түгел иде. Егерме биш кешедән торган группа, крестьяннар бе¬ лән берлектә, Пашун җитәкчелегендә «Алябин» фольвар- кына юнәлде. Фольваркның сакчылары коралсызланды¬ рылалар. һөҗүм кинәт ясалганлыктан, алар каршылык күрсәтергә дә тырышмыйлар. һөҗүм төнлә ясала, ә иртә белән лагерьга олау килә. Шуннан, фольварктан алынган атларга төяп, партизаннар ашлык, май, ярма, бал, бәрәңге алып килделәр. Олау ар¬ тыннан сыерлар көтүе килде. Күп сөт бирә торган иң яхшы сыерларны без крестьян¬ нарга бирдек, калган продуктларны да алар белән уртак¬ лаштык. Пашун лагерьга ике пленный алып килде. Аларның берсе имениенең управляющие, Рихтер фамилияле немец. 0499. Көчле рухлылар — 4 49
Крестьяннар шуңардан бнк зарланалар иде. Икенчесе Немович фамилияле украин милләтчесе һәм бер үк ва¬ кытта гитлерчы шпион булып чыкты. Ул Көнбатыш Ук¬ раина азат ителгәннән соң Германиягә качкан һәм, шунда гестапочылар мәктәбен тәмамлап, сугышка кадәр үк инде Украинада шпионлык эше алып барган. Оккупантлар килгәч, Немович укытучы кыяфәтендә авылларда йөргән, үзенең дус милләтчеләреннән совет активистларының кайда торуларын белешкән һәм аларны гестапога тоттырган. Немович үзе белән бергә гестапо мәктәбендә укыган күп кенә башка хыянәтчеләрне дә бе¬ лә иде. Шуңа күрә без аны атмыйча, Москвага җибәрер¬ гә булдык. Ләкин самолет килгәнче Немовичны кайда тотарга? Аның палаткадан качуы бар. Әмәле табылды: брезенттан махсус капчык тектек тә шушы капчыкка хыянәтчене ба¬ шы гына чыгып торырлык итеп утырттык. «Алябин» фольваркын тар-мар итү операциясе белән немец хуҗалыкларына безнең системалы һөҗүмнәребез башланды. Без якын-тирәдәге районнарда берничә зур имение, шул исәптән Сарны гестапосы начальнигының тагын бер фольваркын тар-мар иттек. ...Ровно өлкәсе авылларына һәм хуторларына беренче тапкыр чыкканда ук инде партизаннар украин милләтче¬ ләренең бандалары белән очраша башладылар. Бу бандалар зур түгел, ләкин яхшы коралланганнар. Алар немец автоматлары, немец винтовкалары, немец снаряжениеләре белән тәэмин ителгәннәр. Мин граждан¬ нар сугышы вакытларын искә төшердем. Ул чагында да, Украинада сугышканда, миңа шундый хыянәтчеләр белән очрашырга туры килә торган иде. Ул чагында алар бур¬ жуазия тарафыннан яшь Совет республикасына каршы көрәштә файдаланылган петлюрачылар, махночылар, ку¬ лак малайлары иде. Ул вакытта бу бандаларның һәркай- сы өчәр-бишәр мең кешедән тора иде. Ләкин безнең от¬ рядларыбыз, хәтта дүртәр-бишәр йөз сугышчыдан гына торганда да, аларны җиңәләр иде. Хәзерге бандалар бе¬ лән эш итү исә тагын да ансатрак — аз санлы булганга күрә генә түгел, куркаклыклары белән болары элекке¬ ләреннән дә уздыралар иде. Аларның нинди сугышчы икәнлекләрен фашистлар бе¬ ләләр иде. Үзләренең җәза отрядларына кертелгән мил¬ ләтче бандаларга алар халыктан үч алганда, талаулар 50
һәм ут төртүләр вакытында гына ышаналар иде. Ә инде партизаннар белән сугышырга туры килә торган урын¬ нарда, беренче ату тавышлары ишетелү белән үк, бандит¬ ларның «гаскәрләре» үкчәләрен ялтыраталар иде. Безнең партизаннар бу «сугышчылар» турында көл¬ мичә сөйли алмыйлар иде. Бервакыт Валя Семенов пленныйлар алып кайтты. — Бандитлар тоттым,— дип хәбәр итте ул. — Ничек тоттың? — Алар безне күргәч тә «өч теш» күрсәттеләр. — Нәрсә күрсәттеләр? — Өч теш, дим. Аларның пилоткаларында шундый билге бар — сәнәк кебек өч тешле. Менә алар безне күрү¬ гә кулларын күтәрделәр, һәм сәнәк кебек өч тешле нәрсә килеп чыкты —ике кул, уртада баш! Шул вакыттан башлап, бездә украин милләтчеләре бирелгәндә «өч теш күрсәтте» дип әйтә башладылар. Безнең якын-тирәдәге авылларга ясаган чыгышлары¬ быз, фашистларның аерым группаларына, фольварклар- га һөҗүмнәребез — барысы да зур мораль канәгатьләнү бирәләр иде. Шул ук вакытта безнең һәркайсыбыз аң¬ лый иде: әгәр Кызыл Армиягә чын-чыннан нәтиҗәле яр¬ дәм күрсәтергә телибез икән, разведка белән шөгыль¬ ләнергә, ә калган эшләрнең бөтенесен дә икенче планга куярга тиешбез. Безнең1 өчен, Ровно шәһәре янында, Гит- лерның Украинадагы наместнигы Кох белән, аның «рейхс- комиссариаты», күп санлы штаблары һәм учреждениеләре, «Бөтенукраина» гестапосы белән янәшә тора торган кеше¬ ләр өчен мәсьәлә нәкь әнә шулай тора иде. Ровно шәһәре — Украинаның фашистик «башкаласы», гитлерчыларның идарә аппараты тупланган урын, фаши¬ стик оккупация чиновниклары һәм сугыш чукмарлары оясы. Фронтта дошман гаскәрләренең урнашуы турында, яңа оборона линияләре төзелү турында, хуҗалык харак¬ терындагы чаралар турында, ниһаять, Германиянең үзен¬ дәге эшләр турында белү монда җиңелрәк иде. һәм безнең төп бурычыбыз нәкъ менә шушында ныгып урнашудан һәм Ровнога ышанычлы кулыбызны сузудан гыйбарәт иде. Ровиодап егерме километрлар чамасы ераклыкта икен¬ че бер әһәмиятле пункт — Здолбунов узел станциясе бар. Көнчыгыш фронттан Германиягә, Чехословакиягә, Поль¬ шага һәм Германиядән, Польшадан һәм Чехословакиядән 4* 51
Көнчыгыш фронтка бара торган поездлар барысы да шу¬ шы станция аркылы үтәләр. Здолбуновның стратегик хә¬ ле безгә бу станциягә үтеп керүнең һәм Здолбунов узелын кулда тотуның никадәр әһәмиятле икәнлеген күр¬ сәтте. Без үзебезгә иң якын ике пункттан — Сарны һәм Кле- сово район үзәкләреннән башладык. Анда немецларның зур гарнизоннары тора иде. Без алар белән шөгыльләнүне Виктор Васильевич Кочетков җитәкчелегендәге развед¬ чиклар группасына тапшырдык. Кочетков бик тиз генә якын-тирәдәге авылларда Сар- ныда һәм Клесовода туганнары яки танышлары булган кешеләрне тапкан. Бу кешеләр аның йомышларын үтәр¬ гә бик рәхәтләнеп риза булганнар. Әнә шулай итеп, Ко¬ четков үзенә кыйммәтле ярдәмчеләр булдырган. Бервакыт аларның берёе Кочетковка аның белән Кле- сово урманчылыгы работнигы Довгер дигән бер кешенең күрешергә теләвен әйткән. Виктор Васильевич очрашыр¬ га риза булган. Аның алдына чәчен алдырган, иске модалы, яхшы сакланган кием кигән, нечкә генә төенле итеп галстук бәйләгән картрак кына кеше килеп баса. Тимер кырыйлы озынча түгәрәк күзлектән Кочетковка игътибарлы күз¬ ләр карап тора. —* Нәрсә әйтергә телисез?— дип сорый Кочетков коры гына. — Минем әйтергә теләгәннәрем сезгә инде билгеледер. — Шулаймыни? — Мин совет кешесе һәм, монда сезнең партизаннар отряды барлыгын белгәч, сезнең белән бергә булырга ка¬ рар бирдем. — Без сездән башка да эшли алырбыздыр,— дип җа¬ вап биргән Кочетков. Ул бу кешенең дошман лазутчигы булуында шикләнмәгән. Довгер моны аңлаган. — Кешеләр турында начар уйларга ярамый,— дигән ул хәтере калуын яшермичә.— Минем монда семьям: ха¬ тыным, анам, өч балам бар. Сезнең алда гаеп эшләсәм, минем өчен алар җавап бирсеннәр. Кочетков икелә-неп калган. — Сез бит карт кеше,— дигән ул беркадәр дәшми торганнан соң.— Сезгә кыен булыр. — Ә мин үземне партизан итеп алуыгызны сорамыйм. 52
Мин сезнең заданиеләрегезне, сезгә кирәк нәрсәләрне ге¬ нә үтәрмен... — Яхшы,—дип риза булган Кочетков. Икенче көнне Довгерга, Ровнога барып, андагы хәл¬ ләрне карап кайту тапшырыла. Ул моңа теләп риза була. Ровнодан Довгер халыкны җәзалаулары турында, Бе¬ лая урамында кешеләрне күпләп атулары турында хәбәр¬ ләр алып кайта. — Менә сезгә адреслар,— ди ул, күңелсез хәбәр¬ ләрне сөйләгәннән соң, һәм Кочетковка шәһәрнең пла¬ нын тапшыра. Планда түгәрәкләр белән билгеләр ясал¬ ган. Бу планны, шактый төгәл итеп, Довгер үзе сызган. Ул һәр түгәрәкнең нәрсәләр икәнен аңлатып биргән:— Менә бусы рейхскомиссариат... Менә монда Кохның резиденциясе урнашкан, бу кара түгәрәк — гестапо, мо¬ нысы — суд бинасы... — Рәхмәт, Константин Ефимович,— дип чын күңел¬ дән рәхмәт әйтә Кочетков.— Рәхмәт! — Рәхмәт әйтерлек эш юк,— дип коры гына җавап бирә Довгер. Ул үзенә рәхмәт әйтүләрен яратмый икән.— Мин моны йомыш итеп түгел, бәлки, сезнең ке¬ бек үк, совет гражданины буларак, бурычым итеп үтим,— дигән ул Кочетковка. Милләте белән белорус булган Константин Ефимович Довгер Россияне инде революциягә кадәр үк яхшы бел¬ гән җирле интеллигенциядән иде. Көнбатыш Украина паннар Польшасы составына кергән елларда бу кеше¬ ләр бездәге вакыйгаларны зур дулкынлану белән күзә¬ теп бардылар, аларның бөтен рухи тормышлары безнең белән бергә булды. Беренче бөтендөнья сугышы алдын¬ нан Довгер Петербургта урман институтын тәмамлап, шушында, Волыньга килгән һәм шул вакыттан бирле Клесово урманчылыгында эшләгән. Кочетков белән бергә Довгер янына элемтәгә барган разведчиклар аны «Дядя Костя» дип атый башладылар. Бу исем аңа карата безнең штабта да әйтелә иде, хәтта кайчакларда мин үзем дә Константин Ефимовичны дядя Костя дип атый идем. Башка урманчылар белән бергә, җәза экспедиция¬ ләре белән килгән жандарм офицерлары еш кына Дов- герны чакырталар икән. — Белмим, минем тирәдә партизаннар турында бер¬ нәрсә дә ишетелми, ә менә егерменче кварталда аларны •53
күргәннәр бугай.— Довгер безнең кушуыбыз буенча жандармнарга әнә шулай ди иде. Билгеле, егерменче кварталдан без инде күптән кит¬ кән булабыз. Җәзачылар, хәлдән таеп, өс-баш һәм аяк киемнәрен ертып, анда чыбык-чабыктан ясалган ярым җимерек шалашлар һәм учак көлләре генә табалар иде. Бервакыт, шундый чираттагы вакыйгаларның бер¬ сеннән соң, без дядя Костя белән озак очрашмадык һәм инде аның өчен борчыла башладык. Ниһаять, ул отрядка үзе килде һәм безнең оорашуларыбызга җавап итеп «беркадәр күңелсез хәлләр» кичергәнлеген әйтте. Ул Кочетковтан моннан соң үзе белән кызы Валя аркылы элемтә тотуны үтенде. — Аңа иртә булмасмы соң?— дип икеләнә төшә Константин Ефимовичның кызын белгән Кочетков. — Ул инде унҗидедә,— ди Довгер һәм, тирән сулап, өстәп куя:— Нәрсә эшлисең, кирәк бит. Валя карап торуга унҗидедән дә яшь күренә. Атасы¬ ныкы кебек игътибарлы зур коңгырт күзле, нечкә һәм юка гәүдәле бу кыз яшүсмерне хәтерләтә. Ул Виры авылы тегермәнендә хисапчы булып эшли иде. Атасы белән партизаннар арасында элемтәче булу роле аның күңеленә ошады. Ул аны үтәүгә зур дәрт белән ке¬ реште. Бервакыт, билгеләнгән урында Кочетков белән оч¬ рашып, аңа атасы кушканнарны тапшыргач, Валя үзен¬ нән дә кайбер нәрсәләр өсти. — Мин Сарныда булдым,— ди ул,— анда немецлар¬ ның иге-чиге юк. Ниндидер запас полк урнашкан. — Пехотамы?—дип кызыксына Кочетков. Аның ку¬ лында инде бу турыда үз егетләреннән алынган мәгълү¬ матлар була һәм ул Валяны разведчик булу ягыннан тикшереп карарга тели. — Белмим,— дип дөресен әйтеп бирә кыз.— Ләкин мин сезгә сүз бирәм: киләсе юлы мин барлык аерым¬ лык билгеләрен өйрәнеп килермен, һичсүзсез! Чыннан да, Валя икенче тапкыр очрашканда Кочет- ковка бу көннәрдә Клесово станциясе аркылы үткән бар¬ лык төр гаскәрләрне атап күрсәтә. — Ә сез станциягә нәрсәгә бардыгыз?— дип сорый Кочетков. — Ничек инде ул, нәрсәгә? Немец эшелоннарын ка¬ радым. Аларның сезгә кирәклеген мин белом бит, 51
Әнә шулай итеп, ул, Кочетковның теләвенә-теләмә- вепә карамастан, разведчик булып китә. һәм Кочетков беренче тапкыр аның үзенә аерым за¬ дание бирә. Валя якын-тирәдәге авылларда була башлый, Сар- ныга бара (анда аның дус кызлары бар икән), һәм бе¬ лергә кушкан нәрсәләрне барысын да белеп кайта һәм, шатлана-шатлана, горурланып Кочетковка сөйләп бирә башлады. Кызның үзлегеннән эшли башлавын белгәч, Констан¬ тин Ефимович моны бер дә мәгъкуль күрми. Бервакыт минем белән сөйләшкәндә ул хәтта зарланып та куйды: «Кызыйга әле унҗиде яшь кенә бит, кайда инде аңа! Мин инде ничек булса да үзем башкарыр идем... Белә¬ сезме, безнең белән сез әле бер нәрсә...» Мин аның бу куркуын аңладым. Ул үзенең кызын рәхимсез сугыш чынбарлыгыннан сакларга тели иде. Моның өчен аны гаепләргә мөмкин идемени? Сарны урманнарында партизаннарның бөтен бер ар¬ миясе күренү турындагы хәбәрләр чынлыкта ул кадәр үк нигезсез түгел иде. Отрядта йөздән аз гына артыграк кеше булей да, чынлыкта без йөз генә дә, ике йөз генә дә һәм хәтта дивизия генә дә түгел, бәлки шактый ар¬ тыграк идек. Кечкенәләреннән алып зурларына кадәр, теге яки бу юл белән,’һөҗүм итеп яки каршылык кына күрсәтеп булса да, немецларның үткәрә торган чарала¬ рына саботаж ясап, мөмкин булган һәр урында пар¬ тизаннарга ярдәм итеп, оккупантларга зыян китереп, бөтен халык безнең белән Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге әчеп көрәшә иде. Без үз отрядыбызның көче белән генә хәрәкәт итсәк, бернәрсә дә эшли алмас идек; без бик тиз көчсезләнде¬ релер яки хәтта юк ителер идек. Халык безнең туры¬ лыклы ярдәмчебез һәм яклаучыбыз иде. Дошман ты¬ лында алып барыла торган көрәшнең барлык этапла¬ рында халык безнең нык һәм ышанычлы таянычыбыз булды. Крестьяннар үзләренең барлы-юклы запасларын без¬ нең белән теләп уртаклашалар. Авылы-авылы белән безнең өчен продуктлар: икмәк, яшелчә җыялар. Зур авылларда безнең «маякларыбыз» — сигезәр-унар парти¬ заныбыз бар иде. Халык бу «маяклар»ны комендатура дип атый һәм шунда «партизаннар өчен ашамлык» ки¬ 55
терә иде. Лагерь урнашкан урынны без сер итеп тота идек. Халык безгә разведкада да ярдәм күрсәтте. Тавык- чебеш, яшелчә сату өчен дигән булып, яки туганнарына бару сылтавы белән кешеләр район үзәкләрендә, якын¬ дагы тимер юл станцияләрендә булалар, бөтенесен ка¬ рап, сорашып, безгә кайтып сөйлиләр иде. Кызлар, кар¬ чыклар һәм үсмерләр бигрәк тә яхшы эшләделәр, чөнки фашистлар алардан шикләнмиләр иде. Юлларны, кеше¬ ләрне белгән җирле халык отрядка искиткеч зур файда китерә иде. Отряд тизлек белән үсте. Колхозчылар үзләре, үз ини¬ циативалары белән, безгә үзләренең улларын җибәрә башладылар. Яшьләрне юлга тантана белән озаталар — фашистлардан яшереп куйган иң яхшы өс-баш һәм аяк киемнәрен кидереп, аларга хәерле юл теләп калалар. Күп авыллардан безнең отрядта унар-унбишәр кеше бар иде. Ә Виры, Олы һәм Кече Селищелар кебек авыллар тоташтан партизан авылларына әйләнделәр: отрядта һәр семьядан берәр кеше бар иде. Отрядка алынган партизаннар бездә егерме көнгә исәпләнгән программа буенча хәрби өйрәнү үтәләр. Эш иң яхшы хәрби мәктәптәге кебек куелган иде: кешеләр марш утларга, урман сугышы тактикасына, һәртөрле кораллар белән эш итәргә өйрәтеләләр. Аннары комис¬ сия имтихан ала. Күпчелек партизаннар өйрәнүне «ях¬ шы»™ һәм «отлично»га тәмамладылар. Без Ватан сугышы фронтларыннан көн саен радио бу¬ енча сводкалар алабыз һәм аларны авылларда тарата¬ быз һәм халыкта Кызыл Армиянең җиңәчәгенә ышаныч тудырабыз. Без еш була торган авылларда һәм хуторларда кре¬ стьяннар оккупантларга продуктлар тапшырудан туктый башладылар. Бу тирәләргә без килгәнче дошман, мил¬ ләтчеләр ярдәме белән, «хәзерләүләр»не шактый җиңел алып бара алган. Хәзер исә, фашистлар анда килә башла¬ гач, аларны засадалардан атып каршылый башла¬ дылар. Әнә шулай итеп, халыкның немец-фашист илбасарлар¬ га каршы көрәшкә оешуы үскәннән-үсә һәм киңәя барды. Әнә шулай итеп, оккупацияләнгән Ровно өлкәсендә ак¬ рынлап яңа партизаннар крае туа барды. 56
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Сарны урманнары уннарча километрларга сузылган. Ләкин бу тоташ урман массивы түгел. Алты-сигез кило¬ метр саен хутор яки авыл очрый, аннан соң басу, аннары тагын урман башлана. Без Ровнодан йөз егерме километр чамасы ераклыкта, Рудня-Бобровское авылыннан якында гына урманда тук¬ тадык. Август ае иде, көннәр кызу. Шуңа күрә землян¬ калар казып тормыйча плащ-палаткалар гына кордык. Плащ-палаткалары булмаганнар шалаш ясадылар. Мо¬ ның өчен чыршы ботаклары бик яхшы материал булып чыкты. Еш итеп салынган чыршы ботаклары яңгыр үткәр¬ ми. Вак чыршы ботаклары аска җәю өчен дә яхшы. Лагерь болай планлаштырылды: уртада, учак тирәсен¬ дә, симметрик тәртиптә отряд штабы работникларының плащ-палаткалары урнашты. Штабтан берничә метр ерак¬ лыкта, өч яклап, санитария хезмәте, радио взводы һәм штаб кухнясы урнаштырылды. Бераз арырак разведка подразделеииесе. Аннары, кырый якларда, строевой под- разделениеләр. Безнең бөтен «поселогыбыз» бер тәүлек эчендә төзел¬ де. Икенче көнне үк инде халык белән танышу, ышанычлы кешеләр эзләү, немецлар турында белешү, продуктлар табу өчен төрле якларга разведчиклар чыгып китте. Беренче чиратта украинча белүче иптәшләр җибәрел¬ де. Бездә андыйлар күп иде. Ләкин разведкага барлык партизаннарны да җибәрер¬ гә мөмкин түгел иде. Күп кенә кешеләрнең поход вакы¬ тында аяк киемнәре тузып бетте. Безнең исә кием-салым складыбыз юк иде, ә беренче вакытларда дошман склад¬ ларына исәп тотып булмады. Андыйларны отрядта беренче көнне үк «яланаяклы¬ лар» дип атый башладылар. Алар шактый күп җыелды. Аларга «йорт хуҗалыгы» белән шөгыльләнүдән башка эш калмады. Мондый язмышка беркем дә күнәргә теләмәде. Киң җилкәле, түгәрәк йөзле, элек янгын сакчылыгында эшләгән, эш сөючән сугышчы Королев үзенең «яланаяк» булуыннан бигрәк тә җиксенә иде һәм ул моңардан ко¬ тылу әмәлен тапты. — Иптәш командир, утыз минутка гына урманга ба¬ рып килергә рөхсәт итегезче!—дип мөрәҗәгать итә ул отделение командиры Гриша Сарапуловка. 57
Нәрсәгә?—дип сорый кара-кучкыл йөзле Capariy- Лов. Ул үзенең отделениесендә иң яшь сугышчы иде бу¬ гай һәм шуңа күрә ирексездән усал булып күренергә ты¬ рыша иде. — Юкә каезларга,— дип җавап бирә Королев, әле генә хуҗалык взводыннан алынган балтасын болгап. — Мин үземә чабата үрәм. — Бу нинди яңалык тагын?—дип ачуланып куя Са- рапулов, ләкин, бераз уйлап, рөхсәт бирә. — Барыгыз, тик утыз минуттан артык тормаска. Ярты сәгатьтән Королев әйләнеп кайта. Ул учак янын¬ дагы агач төбенә утыра да эшкә керешә. Юкә кайрысын каезлап алып, ике киндерә ишә, агачтан калып ясый. Рязань өлкәсендә туган бу егет мондый гади эшне яхшы үзләштергән. Королев тирәсенә җыелган «яланаяклылар» аның оста итеп юкәне юкә аркылы үткәрүен, аларның әле бер очын, әле икенче очын тартып куюын шаккатып ка¬ рап торалар... Башта Королевтан шаяртып көләргә телә¬ гәннәр иде, ләкин эше белән мавыккан Королев аларга җавап бирмәде. Бер сәгатьтән инде ул эшләнеп беткән чабатаны киеп карады. — Яле, карап карыйм әле,— диде Сарапулов аның янына килеп. Чабатаны алып, әйләндергәләп карады да бер сүз дә әйтмичә алып китте. Королев моның нәрсә икәнен аңла¬ мыйча да калды. Озак та үтмәде, Сарапулов кире килде. — Иптәш Королев,— диде ул.— Синең эшең яхшы дип табылды. Майор Стехов үзенә бер пар чабата үреп бирү¬ не үтенде. Бер үк вакытта барлык взвод командирларына икешәр кеше билгеләп, аларны бу эшкә өйрәтү өчен, си¬ нең яныңа җибәрергә приказ бирде. — Ай-яй,— дип гаҗәпләнеп куйды «мастер». Ул инде икенче чабатасын киеп карый иде. Ул, үзенә уннарча күз карап торуын сизеп, бу эшне игътибар белән эшли; һәр¬ кемнең игъдибары моңарда булса да, ул моңа канәгать икәнен сиздермәскә тырышты. Берничә минуттан «өйрәнчекләр» килә башлады. — Т,лтәш Королев сез буласызмы? — IH. — ^^зне чабата үрергә өйрәнергә җибәрделәр. 58
Сигез өйрәнчек җЫеЛДЫ. — Сез, егетләр, тартынмагыз,— диде аларга Корблёй. Ул аларның кайберләренең үз теләкләре белән килмәгән- лекләрен аңлады. — Бу әһәмиятле эш. Чабата — борынгы руслар кигән аяк киеме. Без хәзер кыенлыклар кичерәбез, яланаяк йө¬ герергә туры килә. Үз туганың крестьянның итеген салды¬ рып алып булмый бит, ә фашистларга кадәр әле барып җитә алганыбыз юк. Нәрсә эшләргә?.. Шунысы да бар әле, әйтсәм әйтим инде, чабата ул партизан өчен итектән ях¬ шырак та. Итек кисәң, аяк тавышың бер чакрымнан ише¬ телә, ә менә чабатаны алып карагыз,— ул йөреп күрсәт¬ те,— я, берәр тавыш ишетеләме? Менә сезгә аның морале шул. Чабата — ул, минемчә, партизаннар аяк киеме... Ә хәзер эшкә керешик. Агач кабыгын алабыз да буйдан-буй- га юкәсен каезлап төшерәбез... Беренче дәрестә үк сугышчылар, бик матур итеп бул- маса да, берәр чабата үрделәр, ә бер-ике көннән инде кү¬ бесе өр-яңа чабата киеп йөри башладылар. Әнә шулай итеп, беренче вакытка аяк киеме проблемасы хәл ителде. Зур дөньядан аерылып, урманда калгач, безгә кирәкле нәрсәләр күп булды. Ләкин һәрбер уңайсыз хәлдән котылу юлы табылып торды. Нәкъ менә иң кирәк булган эшләргә кешеләрдә сәләт табыдып торды. Элек ялгызы гына урман¬ да калган чагында югалып калган испанлы Ривас белән дә әнә шулай булды. Ривас отрядта үзенә тиз генә урын таба алмады. Ул башта взводка билгеләнгән иде, ләкин, физик яктан йом¬ шак булганлыктан, башкалар белән беррәттән хәрби хез¬ мәт үти алмады. Переходлар вакытында ул шулкадәр арый, аны яралылар белән бергә арбага утыртырга туры килә иде. Русча ул бер сүз дә диярлек белми иде. Ул — авиация механигы, һәм шунлыктан әлегә аңа эш табып булмый иде. Гомерендә беренче тапкыр аңа каравыл то¬ рырга туры килде. Ул үзенең хәлен авыр кичерә иде. Җитмәсә, постта торганда ул пәке белән ниндидер агач¬ лар юнып, шуның белән каравыл хезмәте уставын бозып замечаниеләр ала иде. Бервакыт Ривасны алыштырырга онытканнар. Ул шулкадәр борчылган, бөтенләй рухы төшкән. Без аңа, Москвадан киләчәк беренче самолет белән үк, китәргә тәкъдим иттек. Ривас риза булды. Лә¬ кин бер вакыйга бөтенесен үзгәртте. Көннәрнең берендә Ривас бер партизанның ватылган 59
автомат белән маташканын күрә. Испанлы килеп карап тора да башын чайкап: — Чу, чу! Ремонтир!— ди. — Менә сиңа «чу-чу», пычагым да чыкмый!—ди ачуы килгән партизан. — Э! Попроба ремонтир!—дип тәкъдим итә Ривас һәм, автоматны алып, аның белән маташа башлый. Автоматның дискысында пружинасы өзелгән икән. Ри¬ вас Будки-Сновидовичи разъездында булган сугыш вакы¬ тында кулга төшерелгән ватык патефонны табып ала да, аның пружинасын чыгарып, автоматка ж,айлый. Автомат төзәтелә. Бу вакыйга Риваска корал мастеры дигән дан ки¬ герде. Барлык роталардан, корал төзәтүен үтенеп, аңа килә башладылар. Разведчиклар Риваска кыстыргычлар, чүкечләр, игәүләр табып бирделәр һәм ул көннәр буе ки¬ сә, тишә, иги башлады. Бервакыт ул, күгәреп беткән болттан, игәү белән генә эшләп, пулемет өчен бик яхшы боек ясады. Аны хәтта заводта эшләнгән боёктан да аерып алырлык түгел иде. Ривас күңеллеләнеп китте, ешрак елмая һәм хәтта тазара да башлады. Ул бик рәхәтләнеп эшләде. «Заказчылар» күп булганда, ул учак яктысында төн¬ нәрен дә эшли иде. Аннары ул үзенә лампа кебек нәрсә дә әмәлләде һәм аны испанча «марипоса» дип атады. «Марипоса» керосин белән түгел, бәлки ат яки сыер ите мае белән яндырыла иде. Ривас күп кенә ташланган коралларны сафка кай¬ тарды. Аның куллары чыннан да алтын куллар булып чыкты. — Ривас, нигәдер сәгатем туктады! — Э! Плехо. Попроба ремонтир. — Ривас, зажигалкам ватылды. — Ремонтир! Ниһаять, самолет килгәч, мин Ривастан, Москвага китәсеңме, дип сораган идем. Ул, бу сүзне ишеткәч, хәтта куркып калды һәм ике куллап каршы килде. — Ни, ни, я полезный ремонтир! Әнә шулай итеп, бездә корал мастеры да табылды. Армиянең регуляр частьларындагы кебек, бездә по¬ ход кухнялары юк иде. Билгеле, чын поварлар да юк иде. Кайда инде ул повар,— беренче вакытларда бездә бернинди азык та юк иде әле. Тик крестьяннар үзләре 60
биргән һәм хыянәтчеләрдән тартып алынган продукт¬ лар гына бар иде. Продуктларны бүлү тәртибе каты куелды. Развед¬ чиклар алып кайткан барлык продуктлар, соңгы бөр¬ тегенә кадәр, хуҗалык бүлегенә тапшырыла һәм шун¬ нан инде подразделениелар арасында бүленә. Беркем¬ нең дә үзе өчен бернәрсә дә алырга хакы юк. һәр подразделениенең үз кухнясы бар; санитария бүлегенә, штабка, радистларга һәм разведчикларга аерым кухня хезмәт күрсәтә. Штаб кухнясына повар итеп казах Дарбек Абдраи- мов билгеләнде. Яна «повар» үз «меню»сын кертте. Без «апара» ашый башладык. Ул болай эшләнә иде: итне суда пешереп алалар да шулпасына он болгата¬ лар. Клей кебек куе нәрсә килеп чыга. Без аны «казах апарасы» дип атадык. «Апара»ны ит кабып ашый идек. Икмәк юк иде-. Он беткән чакларда,— ә андый чаклар еш була иде,— «апара» урынына шулпада пешерелгән бәрәңге боламыгы ашый идек. Он да, бәрәңге дә булмаганда, ашлык — бодай яки арыш табып, шуны пешерә идек. Учакта казан төн буе кайнап утыра, ә орлык шулай да пешми торган иде. Он табылгач, икмәк урынына көлчә пешерә башладык. Дарбек аны бик оста пешерә иде. Ул бер табага камыр¬ ны сала да, икенчесе белән каплап, утлы күмергә күмә. Кабарып торган «казах көлчәсе» килеп чыга. «Аяк асты азыгы»: гөмбә, каен җиләге, кара җиләк, кура җиләге бик зур ярдәм итте. Көн саен төркем-төр- кем партизаннар урманга гөмбә һәм җиләк җыярга ки¬ тәләр; һәр төркем үз подразделениесе өчен җыя. Кара җиләктән күпләрнең тешләре, иреннәре һәм куллары ка¬ ралып бетте. Кайчакларда кара җиләкне котелок белән учак күмеренә куеп «талыктыралар» иде. Болай «талык- тырган» кара җиләк джемга ошый. Ә инде аңа тагын трофей сахарин да өстәлсә, тәмле нәрсә — чәй эчү өчен варенье килеп чыга. Сүз уңаенда әйтсәк, безнең чәебез дә юк иде. Кура җиләге яфракларын һәм чәчәкләрен чәй итеп пешерә идек. - Цесарскийга күп кенә мәшәкатьләр туып торды. Ул санитария палаткалары ясап, яралыларны һәм авыру¬ ларны дәвалый, лагерьда гигиенаны күзәтә һәм хәтта 61
якын-тирәдәге авылларга да өлгерә иде. Анда да пар¬ тизан докторын түземсезлек белән көтеп алдылар. Бик аз гына вакыт эчендә Альберт Вениаминович, врач буларак, үзенә зур авторитет казанды. Без Стехов белән бу хәлгә бик шатландык: сугышчылар врачка ышаналар икән, димәк, аларның һәркайсы яраланган вакытта кирәкле ярдәм алачагын белә; шушыннан инде безнең сугышчан эшебездә бик кирәк булган ышану һәм тынычлык хисе туа. Врач буларак Цесарскийга барысы да бик нык ышандылар. Яралы испанлы Флорежакс русча бер сүз дә белми иде. Цесарский хәтта аңарда да сәламәтләнә¬ чәгенә ышаныч тудырды. Цесарский Флорежакска баш¬ ка кеше булдыра алмый торган мимикалар һәм ишарәләр белән үзенең теләгәннәрен аңлата һәм һәрхәлдә аның, Флорежаксның, яшәячәгенә һәм әле күп кенә фашист¬ ларны үтерәчәгенә ышандыра алды. Костя Постогоновның кулын безнең доктор үзенең кушуы буенча эшләнгән тактага бәйләп куйды, һәм аның сөяге ялганып үсә башлады. һәр көнне иртән, һаваның нинди булуына карамастан, Цесарский тикшерү үткәрә иде. Взводны тезеп куя да билгә кадәр чишенергә приказ бирә. Берәр кешедә тәр¬ типсезлек Үапса, аны оятка калдыра, сүгә һәм барып юынырга мәҗбүр итә. Берәүдә генә булса да бет тапса, бөтен подразделениене шунда ук санитария тикшерүе үтәргә мәҗбүр итә. Җылы көннәрдә елгада яки кое янын¬ да юыналар иде; көннәр салкынайгач, учак янында җылы су белән юына башладылар. Болай юыну бик рәхәт түгел иде, ләкин каршы килүче булмады. Доктор әйттеме, ди¬ мәк, шулай кирәк. Аның каравы, якын-тирәдәге авылларда дизентерия һәм тимгелле тиф күп булса да, отрядта андый авырулар булмады. Отрядның инде марш вакытында ук чыга башлаган «Без җиңәрбез» исемле газетасына Цесарский һәрвакыт язышып торды. Газета гади дәфтәр битенә кулдан язып чыгарыла иде. Кагыйдә буларак, номер саен докторга өчәр-дүртәр бит урын бирелә иде. «Эпидемиягә каршы сугыш ачыйк», «Чисталык — безнең коралыбыз», «Без¬ нең сафларыбызда пычраклык — хыянәт ул?,—диц яза иде Цесарский. - , ■ 62
Газетаның бер номерында ул рәсем урнаштырды: саз¬ лыктан дуңгыз белән бергә • бер партизан су эчеп тора. Рәсем астына түбәндәге шигырь язылган иде: Дуңгыз кебек шапшак бер сугышчы һәммәбезгә авыру йоктыра. Кайнамаган суда сасы ис һәм пычрак, Бацилла һәм бактерия тулып тора. Цесарский авылга барган вакытларда анда һәрвакыт аңа приемга керергә чират тезелә. Медицина ярдәменең халыкка күрсәтелә торган бердәнбер төре шушы иде. Авырулар күп. Кешеләр ачлыктан һәм эпидемияләрдән кырылалар. Мондый шартларда врачка коткаручы итеп карңйлар иде. Андый приемнардан соң Альберт Вениаминович ла¬ герьга алҗып кайта, тавыш-тынсыз гына үз шалашына керә дә шунда озак кына ялгызы утыра иде. Ата-аналары алып килә торган йөзләрчә авыру бала¬ лар аңа аеруча авыр тәэсир ясый иде. Пычрак чүпрәк¬ ләргә төрелгән бу балалар ирексездән кызгану туды¬ ралар. Цесарский нинди дә булса авылда алты-җиде көн бул¬ мый торса, разведчиклар шунда ук авыл кешеләренең тиз¬ рәк докторны чакыру турындагы үтенечләрен алып килә¬ ләр. һәм Цесарский шунда ук авылга китә. Иптәшләре белән сөйләшкәндә безнең докторыбыз үзенең чын таланты — сәнгать икәнлекне әйтә иде. — Менә сугыш кына бетсен, актер булып театрга керәчәкмен,— ди иде ул. Кичләрен, буш вакыты булу белән үк, Цесарский учак янына юнәлә һәм «концерт» башлый иде. Анда инде аны көтеп алалар. Ул Пушкин, Маяковский шигырьләрен бик оста һәм күтәренкелек белән укый. Аның тигез, мөлаем тавышы еракка ишетелә: Ирек куйсаң, нинди ләззәт белән жандарм халкы мине кисәсе! Чөнки бит мин урак-чүкеч төшкән совет паспортының иясе. 63
Тора-бара безнең үзебезнең җырчыларыбыз, биючелә¬ ребез, баянчыларыбыз да булды. Ләкин беренче вакыт¬ ларда Цесарский авырулардан да, эч пошудан да дәва¬ лады. Ул бу эшләрнең икесен дә уңышлы башкара иде. Ул «һәр эшкә ярый торган» врач иде. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Ровно — Костополь шоссесы буйлап өч фурманка бара. Фурманкаларга яхшы һәм көр атлар җигелгән бул¬ са да, алар ашыкмыйча атлыйлар. Аларның беренчесендә — немец офицеры. Ул, әйләнә- тирәсенә игътибарсыз һәм чирканып карап, сузылып утыра. Аның янында хәрби форма кигән, җиңенә ак ма¬ терия бәйләгән һәм пилоткасына «өч теш» таккан кеше утыра. Калган ике фурманка полицейскийлар белән тулган. Алар төрлечә киенгәннәр. Кайберләре хәрби чалбар бе¬ лән гади авыл пиджагы, башкалары гимнастерка кигән, ә башларында — гади картуз, өченчеләре сүтеп алынган петлица эзләре беленеп торган кызылармеец обмундиро- ваниесе кигән. Ләкин барысының да җиңнәрендә — «щуцполицай» дип язылган ак бәйләвечләр. Крестьяннар бу бәйләвечләрне «опаскалар» дип атыйлар. Беренче фурманкадагы офицер белән полицейский,— анысы өлкәннәре булса кирәк,— яхшы утырсалар да, калган ике фурманкадагы полицайлар ничек кирәк алай утырганнар, авыз күтәреп җырлап, сасы тәмәке пыскы¬ тып баралар. J Гади күренеш: фашист офицер җитәкчелегендәге бан¬ дитлар кайсыдыр авылның буйсынмас кешеләрен тузгы¬ тырга баралар. Шоссе — туры һәм ачык. Тирә-якта — кырлар, болын- ' ■ нар, ерактарак — урман. Юлда хәрәкәт шактый җанлы. Вакыт-вакыт фурманка яныннан зур тизлек белән немец¬ ларның йөк машинасы яки җиңел машина үтеп китә. Машина фурманканы узып киткәндә яки каршыга очра¬ ганда, офицер тагын да кукрая, шау килеп җырлап ба¬ ручы кешеләренә ачу белән кычкырып куя һәм, уң кулын алга ташлап, каршыга килүче немецларны сәламли. Билгеле, коллегалары матур автомобильләргә утырып йөргәндә, офицерга «түбән раса» кешеләре белән фурман¬ кага утырып бару күңелле эш түгел. 64
Менә өч сәгать инде, фурманкалар, юл тирәсендәге хуторларда яшәүчеләрнең котын алып, шоссе буйлап ба¬ ралар. Алар күренүгә кешеләр өйләренә кереп качалар да тәрәзәләреннән куркышып карап торалар. Менә алда, шосседа бик матур зур җиңел машина кү¬ ренде. Юл кыр буйлап сузыла. Фурманкадагы офицер, урыныннан торып, әйләнә-тирәне игътибар белән күздән кичерде. Бу машинадан башка артта да, алда да беркем күренми. Шуннан соң ул, арттагы фурманкаларга таба борылып, кулын күтәрә. Җыр һәм шау-шу шунда ук тына. Машина якынлаша. Офицер янында утырган полицай, фурманкадан төшеп, тиз генә алга таба китә. Машина аның турына килеп җиткәч тә, ул, өйрәнүдәге кебек, аңа танкка каршы граната ыргыта. Граната машинаның ар¬ тында шартлый. Шартлау дулкыны бик матур «оппель- адмирал»ны юл янындагы канауга аудара. Арткы фурманкаларда бугаз киереп җырлап барган «егетләр», кулларына коралларын алып, ауган автомо¬ бильгә ташланалар. «Полицайлар»га командалык итүче офицер да шунда ук тора. — Молодец, Приходько!— ди ул граната ыргыткан «полицай»га русчалатып.— Яхшы ыргыттың. Оппель әйлә¬ неп төште, ә пассажирларцг исән-сау. Машинадан бераз кыяфәтләре киткән һәм куркынган ике фашистны тартып чыгаргач, шул ук офицер алар бе¬ лән немецча сөйләшә башлый: — Әфәнделәр, борчылмавыгызны үтенәм! Мин немец армиясе лейтенанты Пауль Зиберт. Кем белән сөйлә¬ шүемне белергә теләр идем? Саргылт чәчле һәм бетчәлерәк битле картрак офицер җ^вап бирә: — Мин рейхскомиссариатның бүлек начальнигы майор граф һаан. Ә бу,— ул икенчесенә төртеп күрсәтте,— им¬ перия элемтә киңәшчесе, Берлиннан килгән Райс. — Бик яхшы,— ди лейтенант.— Сезнең машинагыз зыянланды бугай. Арбага күчеп утыруыгызны үтенәм. — Аңлатып бирегез әле, нәрсә булды!— дип таләп итә граф.— Мин бернәрсә дә аңламыйм. Ул тагын нәрсәдер белергә тели, ләкин лейтенант үзе¬ нең кешеләренә ишарә ясый. Алар, фашистларны тотып алып кулларын бәйлиләр дә, аларны фурманкаларга са¬ лалар. 0499. Кечле’рухлылар — 5 65
Юлның беренче борылышында ук фурманкалар шоссе¬ дан читкә борылалар һәм, озак та үтми, безнең партизан¬ нар «маягы»на килеп җитәләр. Монда «немец офицеры», киемнәрен салып, комбинезон кия һәм чынлыкта кем бул¬ са, шуңа — Николай Иванович Кузнецовка әйләнә. Көн саен Кузнецов обстановканы өйрәнә, разведкадан кайткан иптәшләр белән һәм постларда тотып алынган җирле кешеләр белән озаклап сөйләшә. Ләкин Кузне¬ цов, барыннан да бигрәк, плен алынган гитлерчылар бе¬ лән кызыксына. Үзен Пруссия кешесе итеп күрсәтергә булганлыктан, ул Көнчыгыш Пруссия турында, аның экономикасы, табигате, халкы турында жулына төшерә алганнарның бөтенесен укып чыкты; ниһаять, ул бу өл¬ кәне һәм аның үзәге Кенигсберг шәһәрен гүяки шунда туган һәм гомере буе шунда яшәгән кеше кебек яхшы итеп күз алдына китерә башлады. Плен төшкән гитлерчылар белән сөйләшү аңа бу заня- тиеләрдә ярдәм итә иде. Ләкин без кулга төшергән пленныйлар Николай Ива¬ новичны һич тә канәгатьләндерми иде. — Кешеләр түгел, ниндидер ахмаклар шунда!—диде ул миңа бервакыт беседаларның берсеннән соң.— Борып йөртелә торган манекеннар! «Хайль Гитлер» белән «Гит¬ лер капут»тан башка бернәрсә дә белмиләр. Нинди дә булса әһәмиятлерәк нәрсә турында сораша башладың исә, кулларын гәүдәләре буена сузып, катып калалар да: «Мин солдат һәм политиканы аңламыйм!» диләр. Сөйлә¬ шәсе дә килми. — Профессорны мин сезгә кайдан алыйм соң?— дидем мин көлеп. — Мин үземә чын «тел», күпне белүче һәм күпне сөй¬ ли алучы озын «тел» алып кайта алыр идем. — Ничек итеп? — Бер операция уйлап таптым. Сезнең рөхсәтегез генә кирәк. Әнә шулай итеп «хәрәкәтчән засада» планы килеп чыкты. Хәрби дәреслекләрдә әйтелгәнчә, гадәттәге засада тү¬ бәндәгечә үткәрелә: сугышчылар, мәгълүм урыннарда ка¬ чып утырып, дошманның килеп чыгуын көтәләр дә аңа һөҗүм итәләр. Ә инде ышыкланмаган шоссе булса һәм әйләнә-тирәдә басу гына булса — кайда засада ясыйсың? Әнә шуңа күрә дә Николай Иванович, аның сүзләре беләң 66
әйткәндә, фурманкалар белән «хәрәкәтчән засада» үткә¬ рергә булды. Аның күзе юкка гына матур «оппель-адмирал»га төш¬ мәгән. Бу машинадагы пассажирлар чыннан да бик кы¬ зыклы табылдык булып, чыннан да озын «телләр» булып чыктылар. Лагерьда Кузнецов пленныйлар янына шул ук немец лейтенанты формасында килде. Германия армиясендә урнашкан әдәпне саклап, ул аларны формасына китереп сәламләде. — Утырыгыз,— дип караңгы чырай белән генә тәкъ¬ дим итә әдәпле лейтенантка майор һаан, бүрәнәгә күрсә¬ теп. Палаткада утырырга башка урын булмый. — Үзегезне ничек хис итәсез?—дип сораша ягымлы гына итеп Кузнецов. Ләкин фашистларның кәефе ул кадәр үк яхшыдан түгел. — Әйтегез әле, без кайда һәм болар барысы да нәрсә дигән сүз? — Сез рус партизаннары лагеренда. i — Ни өчен соң сез, немец офицеры, безнең дошман¬ нарыбыз лагеренда? — Мин рус. — Нигә сез дөрес булмаганны сөйлисез!—дип ачу¬ лана башлый граф.— Сез немец, сез үзегезнең фюреры¬ гызга хыянәт иткәнсез! Кузнецов юл куярга була. — Мин, сугыш оттырылды, дигән нәтиҗәгә килдем. Гитлер Германияне һәлакәткә алып бара. Мин үзем рус¬ лар ягына чыктым, сезгә дә ачыктан-ачык сөйләргә ки¬ ңәш бирәм. Фашистлар озак киреләнмиләр. Тиздән Кузнецов белән алар арасында ачыктан-ачык сөйләшү башлана. Бу әңгә¬ мәдә Николай Иванович үзен дә, үзенең немец телен бе¬ лүен дә тулысынча тикшерә алды. Шуның өстенә граф һаан Кузнецовның «якташы» булып чыкты. Ул Кенигс- бергта яшәгән икән. Күп санлы яшерен документлар белән бергә, пленный- лардан топография картасы табылды. Аңарда Украина һәм Польша территориясендәге, шулай ук Германиянең үзендәге юллар һәм гитлерчыларның элемтә средство- лары тулы төшерелгән иде. Бу кыйммәтле картаны өйрән¬ гәндә, Кузнецов үзенә аңлашылмаган бер линиягә игъти¬ 5* 67
бар итте. Бу линия, Винница шәһәреннән ун километр ераклыктагы Якушинцы һәм Стрижевка авыллары ара¬ сында башланып, Берлинга кадәр сузыла иде. Украинадагы кечкенә генә авыллар белән Гитлер Гер¬ маниясенең башкаласы арасында нинди элемтә булырга мөмкин соң? Бу сорауга граф һаан да, империя элемтә киңәшчесе Райс та озак вакыт җавап бирергә теләмәделәр. — Бу — дәүләт сере,— диде һаан. Без исә нәкъ әнә шуңа күрә дә Берлин — Якушинцы линиясе белән кызыксындык та. Кузнецовка пленныйлар- дан тиешенчә допрос алырга туры килде. — Ул — җир астыннан сузылган, броняланган күп тамырлы кабель,— ди ахыр чиктә Райс Кузнецовның каты күз карашы астында. — Нәрсәгә кирәк ул? — Ул Берлинны Якушинцы авылы белән тоташтыра. — Мин анысын картадан да күрәм... Ә ни өчен соң нәкъ менә Якушинцы авылы белән? — Фюрерның ставкасы шунда,-—дип әйтеп куя те- ләр-теләмәс кенә империя киңәшчесе. — Бу кабель кайчан сузылды? — Моннан бер ай элек. •— Кем эшләде? — Руслар. Хәрби пленныйлар. — Рус хәрби пленныйларына Гитлер ставкасының кайда урнашуы кебек серне ышандылармыни? — Аларны куркынычсызландырдылар. - * — Сез нәрсәне күздә тотасыз? Фашистлар дәшмиләр. — Сез нәрсәне күздә тотасыз?—дип кабатлый Кузне¬ цов, һәм аның йөзе үзгәреп китә.— Аларны юк иттеләр¬ мени? Фашистлар дәшмиләр. — Алар ничә кеше иде? — Хәрби пленныйлармы?— дип мыгырдап куя һаан.— Унике мең. — Унике меңнең барысын дамы?.. — Ул бит гестапо эше. — Унике мең кеше! — Гестапо бит!—дип кабатлыйлар фашистлар. Кузнецов табигате белән үк сабыр кеше иде. Мин аның нервлануын, тавыш күтәргәнен, үзенең ачуына ирек
биргәнен хәтерләмим. Ләкин бу юлы ул түзә алмый. Аның йөрәгендәге көннән-көн көчәеп килгән тыелгысыз үч алу теләге ерткычларны физик юк итү омтылышы булып тышка чыга. Шушы көннән Кузнецов үзен Ровнога җибәрүне та¬ гын да ныграк үтенә башлады. — Мин әзер,— дип исбат итә башлады ул.—Күрде¬ гезме, менә бу ике гитлерчыда минем немец икәнлегемә хәтта шик тә тумады. Чыннан да, һаан һәм Райс белән булган вакыйга Куз¬ нецовның хәзерлеген бик яхшы тикшерү булды. Телне ул чыннан да бик яхшы белә, шулай ук Пруссиянең бай юнкер семьясы калдыгы, аксөяк офицер манерларын да бик яхшы үзләштергән иде. Тел мәсьәләсенә килгәндә, Кузнецов, гомумән, тумыш¬ тан ук лингвист иде. Лагерьга килгәнгә кадәр ул украин телен бөтенләй белми иде. Украинада аз гына булган арада да, хуторларда булып, украин партизаннары белән аралашып, ул украин телен тиз үзләштерде, украин җыр¬ ларын өйрәнде. Крестьяннар аны чын «хохол» дип сана¬ дылар. Без поляклар яши торган урыннарга килеп чык¬ кач, Николай Иванович полякча сөйләшә һәм хәтта по¬ лякларның милли гимнын җырлый башлады. Ул чит тел¬ ләрне искиткеч тиз үзләштерә иде. Борчылу тудырырлык кайбер вак-төякләр булмаган булса, Кузнецовны җибәрүне кичектермәскә дә мөмкин булыр иде. Шундый «вак-төякләр»нең берсе Николай Ивановичның кайчакларда төштә сөйләшүе булды. Бил¬ геле, төшендә ул русча сөйләшә иде. — Моның сезне тоттыруы мөмкин,— дидем мин аңа.— Сез русча сөйләшүне онытырга тиеш. Нәкъ менә — оны¬ тырга. Немецча гына сөйләшегез, немецча гына уйлагыз. Сөйләшергә кеше юкмы? Цесарский янына барыгыз, аның белән сөйләшегез... — Яхшы,— дип риза булды Кузнецов.— Мин тыры¬ шып карармын. Ул үзләре турында саран сөйләүче, үзләрен күбрәк эшләре белән күрсәтүче кешеләр исәбенә керә иде. Берен¬ че карашка Николай Иванович кеше белән аралашырга яратмаган кебек булып күренә, ләкин мин аны якыннан- рак белә барган саен, аның мондый аралашмаучан бу¬ луының яшертен характерлы булудан һәм үзе турында югары фикердә булудан түгел, бәлки үз тормышында 69
башка кешеләрне таңга калдырырлык яки нәрсә беләй булса да гаҗәпләндерерлек бернәрсә дә тапмый торган совет кешесенең тыйнаклыгыннан килүен яхшырак күр¬ дем. Ул үзенең биографиясен бик гади дип саный һәм тормышлары давыллы, вакыйгаларга бай булган һәм аны- кыннан кызыграк булып күренә торган кешеләрдән еш кына көнләшә иде. Ничектер бервакыт, аудан кайтышлый, без аның белән сөйләшеп киттек. Салкын көзге көн уртасы иде. Вак яң¬ гыр сибәли. Без икебез дә шактый арыган, һәрберебез үз кайгыСы турында уйлый һәм сирәк-мирәк кенә берәр сүз әйтеп куя. Сизмәстән генә без икебезнең дә яхшы белгән һәм яраткан кешебез Саша Творогов турында сөйләшеп киттек. — Творогов утыз яшьләренә үзләренең биографиялә¬ рен өч томлы итеп яза алырлык кешеләр исәбенә керә иде,— диде Кузнецов, көнләшүен яшермичә. — Ә сез, Николай Иванович, үзегез турында, үзегез¬ нең тормышыгыз турында, әйтик, өч томда булмаса да, бер томда яза алмас идегезмени?— дидем мин.— Сезнең тормышыгыз шулкадәр бернәрсә дә язмаслык кызыксыз үттемени? — Юк, мин үземнең тормышымнан канәгать түгелмен, дип әйтмәс идем,— дип җавап кайтарды Кузнецов, уйла¬ нып.— Ләкин тормышына сокланырлык кешеләр була. Аларга ошарга тырышасың. Минем кайбер иптәшләрем Истаниядә сугыштылар, Халхин-голда японнарга каршы сугыштылар, фин сугышында катнаштылар, ә минем нәр¬ сәм бар? Минем тормышым иң гади тормыш; андый био¬ графияле йөзләрчә мең кешеләр табылыр. Минем ата- аналарым гади крестьяннар. Без дүрт бала идек — апа¬ ларым Лида белән Агафья, энем Виктор һәм мин. Ир ба¬ лалар арасында мин олысы. Җиде яшемдә укырга кердем. Минем хәтерем бик яхшы иде. Мин җиде яки сигез яшем¬ дә Лермонтовның «Бородино»сын күрми ятладым. Әле дә хәтерлим, әтием минем кычкырып укуымны ярата иде: Ялкынланып әйтте ул шул чакта: «Москва-.түгелме соң, дуслар, артта? Үлик шуның төбендә, Нәкъ туганнар безнең үлгән кебек!» Без үләргә шунда сүзләр -бирдек һәм үзебез биргән сүздә тордык Бородино көнендә... 70
Шигырьне укып бетергәннән соң, Кузнецов сүзендә дәвам итте: — Мин әйтергә онытканмын, без Уралда Свердловск өлкәсендә Зырянка авылында яшәгән идек. Авыл зур — өч йөзләп хуҗалык, барысы да ярлылар, мәктәбе кеч¬ кенә — дүрт кенә класс. Анда укып бетерә алуым өчен мин Прохоровлар семьясына бурычлымын. Бу гаҗәеп ке¬ шеләр мине тәрбияләү өчен бик күп көч куйдылар. Мин аларга әле дә рәхмәт укыйм. Аннары миңа район үзәгенә, Талицага китәргә туры килде. Мин анда ялгызым яшә¬ дем; фатир өчен һәм ашаган-эчкән өчен әтием түли иде. Төмәндә техникум тәмамладым, аннан Коми-Пермяк авто¬ номияле округына — Кудымкарга киттем. Анда үземнең специальность буенча эшләдем. Шулай килеп чыкты инде — шул вакыттан бирле миңа туганнарым белән си¬ рәк күрешергә туры килде. Әле дә исемдә, егерме тугы¬ зынчы елны өйгә кайттым — әтием инде үлгән, әнием семья белән берүзе азаплана иде. Әле дә исемдә, мин комсомол костюмы киеп кайттым — ул чакта кайбер комсомолецлар форма киеп йөриләр иде. Әнигә әйтәм: әни, дим, ни өчен коммунага кермисең? Авылыбыз белән янәшә генә «Красный пахарь» дигән коммуна бар иде; ул инде унтугызынчы елда ук оештырылган иде. «Куркам», ди. Өч көн үгетләдем ү^ен. Шулай да күндердем. Карчык¬ ның колхозда ничек эшләвен икенче елны кайтып кара¬ макчы идем дә, булмады. Әнә шулай итеп, шул вакыттан бирле туган якларда булганым юк. Сугыш беткәч, әлбәт¬ тә, кайтып килергә кирәк. Ул тынды, бераз уйга калды һәм яңадан сөйли баш¬ лады: — Шул вакыттан бирле туганнардан энекәшем Вик¬ торны гына күрдем. Ул Кудымкарга килде. Ул чагында Виктор Свердловскида, Уралмашзаводта эшли иде. Күп кенә кызык нәрсәләр сөйләде, мактанып та алды. Үзенең сөйләве белән мине дә кызыктырды. Свердловскига кит¬ егем. Уралмашзаводка конструкторлык бюросына кердем һәм читтән торып индустрия институтында укый башла¬ дым. Бик укыйсым килә иде. Китапларны бер-бер артлы йотлыгып укыдым... — Немец телен дә шул вакытта өйрәндегезме?— дип сорадым мин. — Әйе, шул вакытта башладым... Мин аңа очраклы рәвештә генә тотындым. Аңа кадәр үземдә телләрне өйрә¬ 71
нүгә сәләтем бардьгр дип беркайчан да уйлаганым юк иде. Безнең заводта чит ил белгечләре, немецлар бар иде. Миңа алар белән эш итәргә туры килә иде. Гольф чалбар кигән берәү килә дә такылдый башлый, бармаклары белән чертежга төртеп күрсәтә, исбат итә... Мин алар белән шактый җитез аңлашырга өйрәнгәнлегемне сизми дә кал¬ дым. Немец теле мине бик нык кызыксындырды. Гёте әсәрләрен үз телендә укыйсым килә башлады. Тәрҗемәдә әсәр ул кадәр көчле булмый бит. Мин — бу юлы да — читтән торып укырга чит телләр курсына кердем. Уку шактый тиз барды. Бер яктан, курс — грамматика, сүз¬ лекләр, классикларны тәрҗемә итү, ә икенче яктан — немец инженерлары, сөйләү практикасы. Әнә шулай итеп өйрәндем. Утыз алтынчы елны мин инженерлык дипломы якладым һәм беләсезме ничек?— Кузнецов күзләрен кыса төште.— Немец телендә якладым. Шаккатырасы килде!— Бераз дәшми торды.— Свердловскидан мин Москвага эләктем, ел ярым чамасы заводта эшләдем, аннары сугыш башланды... Ул яңадан дәшми торды. — Сезнең туганнарыгыз Москвада калдымы?—дип, көтмәгәндә сорап куйды Кузнецов. — Хатыным калды,— дип җавап бирдем мин.— Улым үзе теләц армиягә китте. —■ Сез алар турында нәрсә булса да беләсезме? — Бернәрсә дә белмим диярлек. —'.Менә мин дә үземнекеләр турында бернәрсә дә диярлек белмим. Энемнең армиядә икәнен беләм. Беренче көннән үк. Октябрьда Вязьма янында чолганышка эләк¬ кән. Ай буена, ач килеш, урманнарда йөргән, көчкә коты¬ лып чыккан. Волоколамскига, аннан Москвага эләккән. Беләсезме — Ржев вокзалыннан шалтырата миңа. Эшелон киткәнче без аның белән ике сәгать бергә булдык. Хәзер кайдадыр ул — белмим. Очып китәр алдыннан аңа кыр почтасына хат язган идем... Безнең сөйләшүебез һич көтелмәгәндә бүленде. Без куаклар арасында ниндидер җан иясе барлыкны сиздек. Аның өзек-өзек сулыш алганы аермачык ишетелә иде. Сүз дә берләшмәстән, коралларыбызны хәзерләп, куаклар янына якыная башладык. Без бик кечкенә генә, алты-җиде яшьләр чамасындагы бер малайны күрдек. Ул башын артка ташлап ята иде. 72
Малай безнең дәшүебезгә ишетелер-ишетелмәс кенә җа¬ вап бирде. Аның кыяфәте куркыныч иде. Гәүдәсе ябык, күп-күм- гәк тиресе аркылы кабыргалары күренеп тора, аяклары коточкыч нәзек. Ниндидер сәләмә кигән. Аягында үлекле яра. Малай, җансыз төсле томанлы күзләре белән безгә карап, бөрешенә иде. Ул әйткән берничә сүздән без аның исеме Пиня икәнен, анасын эзләп геттодан качып китүен, еврейләр белән бергә анасын фашистлар шәһәрдән алып чыгып китүен белдек. Ул анасын ни өчендер урманнан эзләгән. Адашкан. Ике-өч тәүлек куаклар арасында ят¬ кан. Николай Ивановичның йөзләре агарды, ул яңак сөяк¬ ләре ачык күренерлек итеп иреннәрен кыскан. Ул, бер сүз дә әйтмичә, өстендәге телогрейкасын салды да, авыртты¬ рырмын дип курыккан кебек, саклык белән генә малайны телогрейка белән төрде һәм, аны күтәреп, кызу адымнар белән лагерьга таба юнәлде. Кич белән ул минем янга килде һәм үзен тизрәк Ров¬ ного җибәрүне яңадан үтенә башлады. Мин аның түземсезлеген аңлый идем. Ул, дошманга каршы актив көрәшү өчен, аны күрергә тели иде. Ул шушы омтылыш белән яшәде. Бу аның дәрте, аның хыялы иде. Кузнецовны отрядта тотып калу көннән-көн кыен¬ лаша барды. Лагерьдан якында гына, Вороновка авылы янында без самолет төшү өчен уңай болын таптык. Мәйдан зур, ләкин тигез урыны чак кына җитәрлек. Самолетны утырту өчен очучыдан зур төгәллек таләп ителә. Москвадан безгә сугыш припаслары җибәрергә вәгъдә иткәннәр иде, ә Москвага без үзебез кулга төшергән әһә¬ миятле документларны һәм яралыларны җибәрмәкче булдык. Без мәйданның координатларын хәбәр иттек һәм са¬ молетның булачагы турында хәбәр алдык. Кочетков, аэродром эшләре буенча белгеч буларак, учакларны тиешенчә планлаштырды: аларның берсе мәй¬ данның чиген күрсәтә, ә башкалары, җиргә төшүнең юнәлешен һәм урынын күрсәтеп, Т хәрефе формасында урнаштырылды. Аэродромга килү юлларында, өч-биш километр ерак¬ лыкта безнең яшерен сакчы постларыбыз куелды. 73
Безнең ике төн буе көтүебез юкка гына булды, само¬ лет өченче төндә генә килде. Ләкин, бәхетссзлеккә кар¬ шы, тагын бер бәла килеп чыкты. Самолет күренүдән бер сәгать элек, кечкенә генә елга ягыннан куе томан күтәрелә башлады. Җир өстенә җәе¬ леп, ул мәйданны тәмам каплады. Нәрсә эшләргә? Без очучыга, машинаны җиргә төшерү куркыныч, дип сигнал бирә алмый идек — андый сигнал бирү турында сүз куе- шылмаган иде. — Виктор Васильевич,— дидем мин Кочетковка,— учакларны ныграк яндырыгыз, бәлки ут белән томанны тарата алырбыз. Учаклар ялкынланып яна башлады, ләкин томан та¬ ралмады. Моторлар тавышы ишетелде. — Воздух! Утны көчәйт!—дип команда бирде Кочет¬ ков. Менә шушында аның көчле тавышы ярап куйды! Томан арасыннан күренер-күренмәс кенә самолет мәйданчык өстенә килеп чыкты һәм читкә таба очып китте. — Китте — төшәргә ярамаганны аңлады,— дип уйла¬ дым мин. Ләкин кинәт яңадан мотор тавышы ишетелде. — Килә, килә! — Төшәргә булгандыр. Самолет тавышы көчәя барды. Самолетны күрмәсәк тә, тавыш буенча без инде, аның мәйданчык өстендә икә¬ нен аңладык. Кинәт яктырып китте һәм коточкыч шытыр¬ дау ишетелде. Томан аркасында очучы Т билгесен күрмәгән һәм самолетны башка урынга төшерде. Мәйданчыкның кырыенда, кечкенә генә елгадан бер¬ ничә метр ераклыкта, машина борыны белән җиргә ка¬ далган. Аңардан, кулларына пистолетлар тотып, очучы¬ лар, штурман һәм радист сикереп чыкты. Үз кешеләрне күргәч, алар пистолетларын яшерделәр һәм хәлсезләнеп җиргә утырдылар. Мин экипажның командиры белән исәнләштем. Аның маңгае канлы иде. — Сез яралангансыз? — Зарар юк. Ә менә ул,— капитан самолетны күрсәт¬ те,— үлем ярасы алды. Экипаж белән бергә безнең механик Ривас машинаны карап чыкты һәм бернәрсә дә эшләргә мөмкин түгеллеген раслады: бөтенләй ватылып беткән. Шассие ватылган, 74
канатлары һәм баклары тишелгән. Ремонт кына җитми, частьларын алыштырырга кирәк. Никадәр генә кызганыч булса да, бердәнбер мөмкин булган чара — самолетны яндыру, ә янмаган частьларын елгага ташлау иде. Партизаннар машинаны тиз генә бушаттылар, пуле¬ метларын һәм алырга мөмкин булган башка частьларын алдылар. Аннары, канатлары һәм баклары астына салам салып, бензин сиптеләр дә ут төрттеләр. Самолет ялкын белән капланды, баклары шартлады, һавага куе төтен күтәрелде. Ә без, дәшми-тынмый гына читтә торып, Ватаныбызның җанлы вәкиле белән хуш¬ лашкан кебек, самолет белән хушлаштык. Без дә, очучы¬ лар да үзебезне беркадәр гаепле сиздек. Ләкин безнең гаебебез нәрсәдә? Ләгънәт томан! Бу хәл героик Сталинград оборонасы көннәрендә, нәкъ менә совет кешеләренең бөтен көчләре фашист яу¬ ларына каршы көрәшкә тупланган көннәрдә булды. Без¬ не, ерактагы Сарны урманнарында көрәш алып баручы совет кешеләрен, Ватаныбыз онытмады... Икенче көнне отрядта митинг булды. Без бу самолет урынына дошманның ун самолетын юк итәргә һәм сугыш¬ та кулга төшерелгән кыйммәтле нәрсәләрне яңа машина¬ лар төзү өчен Москвага җибәрергә ант иттек. Дошман тылында булсак та, без үзләренең саклык акчаларын армиябез өчен кораллар төзүгә бирүче эшчеләрнең, кол¬ хозчыларның, совет интеллигенциясенең патриотик хәрә¬ кәтен якладык. Ышанычлырак мәйданчык эзләү яңадан башланды. Бу эзләнүләр вакытында без самолетлар төшү өчен ярак¬ лы урын күрсәткән һәм шуның белән отрядка зур файда китергән кешеләр белән очраштык. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Разведчиклар берничә көн элек лагерьдан егерме ки¬ лометрлар чамасы ераклыкта, юлларның берсендә билге¬ сез кешеләрнең сөт продуктлары төягән дошман олавына һөҗүм иткәнлекләрен хәбәр иттеләр. Фашистларны үте¬ реп бетергәннәр, ә продуктларны алып крестьяннарга өләшкәннәр. «Безнең разведчикларыбызның берәрседер әле»,— дип уйладым мин. Иптәшләрдән сораштым — бер¬ кем бернәрсә белми. Берничә көннән тагын яңалык: олы . 75
юлда кемдер немецларның җиңел машинасын туктаткан. Машинада, ике солдат белән бергә, район жандармериясе, шефы — майор булган. Алар үзләре белән кул-аяклары бәйләнгән биш крестьянны алып китеп баралар икән. Бил¬ гесез кешеләр жандармерия шефын һәм солдатларны атып үтергәннәр, ә крестьяннарны өйләренә кайтарып җи¬ бәргәннәр. Мәгълүматлар ачык түгел һәм аларны ачыкларга ки¬ рәк иде. Ләкин алар отрядта бик зур шатлык тудырдылар, партизаннарның рухын күтәрделәр: — Димәк, без монда ялгыз түгел икән! Аларның, бу билгесез көрәштәшләребезнең, кемнәр икәнлеген мөмкин кадәр тизрәк беләсе килде. Разведчикларга якын-тирәдәге барлык авыллардан белешергә, бу тирәләрдә бездән башка тагын кемнәрнең партизанлык итүләрен крестьяннардан сорашырга ку¬ шылды. Ләкин көннәр үтте, ә без бернинди яңалык та белә алмадык. Без чыннан да яныбызда, сан ягыннан зур булмаса да, яхшы коралланмаган булса да, бер-берләреннән ае¬ рылган булса да, ләкин немец илбасарларын юк итәргә хәзер торулары белән көчле булган совет патриотлары группалары яшәвенә һәм хәрәкәт итүенә ышандык. Бу группаларның үзләрен сиздерми калган көннәре булмый иде. Без аларны үзебезнең лагерьда да көннән-көн ешрак күрә башладык — алар безнең разведчикларыбыз белән киләләр дә отрядта калалар иде. Әнә шулай итеп, безгә сәламәтлеге бик үк яхшы бул¬ маса да, партизанлык итү өчен ике улы белән урманга китәргә булган олы яшьтәге кеше, Виры авылының Демь¬ ян Денисович Примак килде. Алар өчесе дә винтовкалар белән коралланганнар һәм шактый гына патрон запас¬ лары да бар иде. — Халыкны интектерүләренә түзеп торып булмый,— диде Демьян Денисович. Кечерәк гәүдәле һәм күп эш¬ ләүдән бөкрәйгәнрәк җилкәле булуына карамастан, ул үзенең әле мыек та чыкмаган уллары арасында горур басып тора. Ясногорки авылы тирәләрендә разведчикларга авыл егете Поликарп Вознюк очраган. Аның белән тагын биш егет булган. Алар засадада утырганнар һәм, партизан¬ нарны очратуына ышанганнан соң, ул аларны чакыртып алган. 76 •
Егетләр төрле авыллардан булганнар һәм башта, ко¬ рал табу һәм көрәш башлау юлларын эзләп, берәм-берәм генә йөргәннәр. Бу юлга беренче булып баскан Иван Лойчиц башта Поликарп Вознюкны, аннары Семен Еленцны очраткан. Егетләр икесе дә комсомоллар икән. Шунлыктан Лой- чиц аларга бик рәхәтләнеп ышанган. Аннары аларга тагын бер иптәш, аннан соң тагын икәү кушылган. Беренче өч винтовканы урман каравылчыларыннан тартып алганнар, тагын өч винтовка һәм алар өчен дүрт йөз патрон алты авыл белән «идарә итүче» һәм яшьләр¬ не фашистлар каторгасына куып алып китүче ССчыга засада ясау нәтиҗәсендә кулга төшерелгән. Могҗиза бе¬ лән генә котылып калган ССчы үзе шунда ук район үзәге Клесовога киткән һәм шуннан соң үз «участогында» кү¬ ренмәгән. Селище авылында алар, алтаулап, бер группа полицайларны коралсызландырганнар һәм шуның белән аларны бу авылдан озакка биздергәннәр. Шулай итеп, Вознюк, Лойчиц һәм башкалар, дошман¬ га ул кадәр үк зур зыян китермәсәләр дә, аларны куркуга салганнар һәм, иң әһәмиятлесе, кулларына корал тө¬ шергәннәр. Бу корал исә аларга киләчәктә бик ярады. Разведчиклар аларны отрядка алып килделәр. Бары¬ сының да — разведчикларның да, егетләрнең дә — йөз¬ ләре шат иде. Аннары алар ничек танышулары, бер¬ берләрен ничек сыйлаулары турында бик озак итеп сөй¬ ләделәр: разведчиклар егетләрне — партизаннарның үз¬ ләре әзерләгән колбаса һәм папирос белән, ә тегеләре — икмәк һәм самосад-махорка белән сыйлаганнар. Яңа килүчеләр авылларда күп кешеләрнең партизан¬ лыкка китәргә теләүләрен сөйләделәр; аларны семьялары¬ ның язмышы гына борчый, чөнки партизанлыкка китсә¬ ләр, аларның семьялары дошман кулыннан әлбәттә һәлак булачак. Билгеле, без Демьян Денисович Примактан да, Воз- нюктан һәм аның егетләреннән дә бу тирәләрдә, безнекен¬ нән башка, нинди дә булса партизаннар отряды белми¬ сезме, аерым алганда жандармерия шефы машинасына булган һөҗүм турында ишетмәдегезме, дип сораштык. Ләкин алар бу турыда бездәй' артык белмиләр иде. Ләкин, озак та үтмәде, бу табышмакны белергә мөм¬ кин булды. 77
Дүрт партизан разведкага китте. Аларга аэродром итәрлек мәйдан табарга задание бирелгән иде. Бу дүрт кешегә җитәкче итеп Ереванда туган Сарг¬ сян фамилияле, Наполеон исемле бер яшь партизан бил¬ геләнде; ул кыю кеше, ләкин мавыгучан, аның кызулык белән саксызлык эшләп ташлавы мөмкин. Бу юлы да шу¬ лай булган. Лагерьга кайтышлый, Наполеон, кинәт керәсе килеп, иптәшләре белән бергә, таныш булмаган бер авыл янында тукталган. — Сез мине көтеп торыгыз,— дигән ул разведчик¬ ларга,— мин бик тиз! Нәрсә барын гына карыйм да кире киләм. Билгеле, бу акылсыз адым булган. Яшькелт-сары төс¬ тәге гимнастерка белән чалбар, йолдызлы пилотка киеп таныш булмаган авылга барып кер инде! Шунда немец¬ лар яки милләтчеләр очраса — исән котылу юк бит. Озак уйлап тормыйча, Саргсян «маскировка» ясаган: пилоткасын йолдызы белән артка әйләндереп кигән дә автоматын иптәшенә биргән. Авыл башындагы өй янында аңа туктарга туры кил¬ гән. Ул ниндидер бер кешене күргән. Теге кеше өй тәрә¬ зәсенә ишарә ясаган. Аннан тагын бер кеше чыккан. Саргсян, моны засада дип уйлаган да, кире элдерткән. Билгёсез кешеләр аны куа башлаганнар. Калкулыктан күзәтеп торган разведчиклар, Саргсянны куып килүләрен күреп, ятканнар һәм коралсыз иптәшләрен ут белән сак¬ ларга җыенганнар. Ләкин шул вакыт алар куып килүчеләрдән берсенең шактый тыныч тавышын ишеткәннәр: — Әй, егет, тукта әле, сөйләшик әле! Саргсян, урман буена йөгереп барып җиткән дә, пар¬ тизаннардан үзенең автоматын алып, атарга хәзерләнгән. — Куй әле автоматыңны!—дип кычкырган аны куып килгән кешеләрнең берсе. Аның разведчиклар янына ты¬ ныч кына килүе Саргсянны айнытып җибәргән. Ул автоматын төшергән һәм каршында алсу битле, таза гына гәүдәле егетне күргән. Егет аңа: — Пилоткаңны әйләндереп ки әле!—дигән.— Син йө¬ герә башлагач, мин үзем дә тынычландым: йолдызы бул¬ гач, безнеке инде, дип уйладым. \ — Шулай да булсын ди,— дип җавап кайтарган Саргсян, ләкин һаман автоматын кулыннан төшермәгән. Ул бөтенләй аптырашта калган. 78
— Минем исемем Николай Струтинский,— дигән теге кеше.— Командирыгызга әйтегез, мин аның белән сөйлә¬ шергә телим. Минем монда кечкенә генә партизаннар группасы бар. Алар тиздән күрешү турында сүз куешканнар. Аеры¬ лышканда Струтинский Саргсянга бүләк итеп трофейга алынган көмеш кылыч биргән. Разведчиклар ераклашкач, Саргсян, артына борылып карап, таза гәүдәле Струтин- скийның басып торганын күргән. Егет, аларның артыннан карап, калкулыкта һаман да басып торган. Лагерьга кайткач, Саргсян миңа очрашуы турында хәбәр итте, ләкин коралын иптәшләрендә калдырганы турында һәм аннары ничек качканы турында сөйләмәде. Бүләк турында да бер сүз дә әйтмәде. Мин Струтинский- ны лагерьга алып килергә куштым. Шулай да икенче көнне мин Саргсянның миннән яше¬ рергә теләгәннәрен белдем. Мин аны отрядыбызның газе¬ тасы «Без җиңәрбез»дән белдем. Газетада карикатура ясалган иде: Саргсян, пилоткасының артын алга киеп, кулын кесәсенә тыгып, кыю гына атлап бара, ә артта, гаҗәпләнгән разведчик аның автоматын тотып тора. Рәсем астында түбәндәге шигырь язылган: «Кул-аягым буш булсын,— дип,— Походларда чагында», Коралларын Наполеон Калдырды дусларында... Саргсян лагерьда юк иде. Ул Струтинскийны алырга киткән. Ул кайткач, мин аңа газетадагы рәсемне күрсәт¬ тем. — Таныйсыңмы? Партизан рәсемне озак карап торды. Мин аның чөген¬ дер кебек кызарганын күрдем. Нәрсә дип әйтергә дә бел¬ мичә булса кирәк, ул оялуыннан дәшми торды. Мин аңа ярдәмгә килдем: — Дөресме бу? — Әйе,— дип җавап бирде Саргсян. — Кем инде үзенең коралын кешегә бирә? Кайда кү¬ релгән бу хәл? — Башка кабатланмас,— диде ул. Аның йөзеннән үк дөрес сөйләгәне күренеп тора иде. Соңыннан мин Сарг¬ сянның, гаебен аңлап, үзен разведкага җибәрми башлау¬ ларыннан бик курыкканын белдем. 79
Штаб шалашыннан ерак түгел Саргсян алып килгән кешеләр тора. Алар тугыз кеше. Алар «СВ» винтовка¬ лары, немец карабиннары һәм пистолетлар белән корал¬ ланганнар иде. Кесәләреннән бәрәңге төя торган тукмак¬ ка ошаган немец гранаталарының саплары күренеп тора. Шунда ук пулемет та бар. Ул совет таикысыннан алынган булса кирәк. — Өлкәнегез кайсы?— дип сорадым мин, бераз чал төшкән саргылт мыеклы өлкәнрәк партизаннан. Ул, таяк урынына нарат ботакка таянып, үз тирәсендәге яшь кеше¬ ләргә бик нык сынап карап тора иде. Мин шушы төссез¬ ләнеп беткән мыеклы кешене аларның өлкәннәре дип уйладым. Ләкин мин ялгышканмын. Төркемнән әллә дулкынла¬ нудан, әллә тумыштан кызгылт яңаклы яшь кенә егет чыкты. — Николай Струтинский сезме? — Әйе,— дип җавап бирде егет тыйнак кына, ләкин дәрәҗәсен төшермичә. — Мин тыңлыйм сезне. — Менә, үзегез күрәсез, сезнең янга килдек. Шушын¬ да калырга телибез. — Бу сезнең отрядмы? — Монда без барыбыз да диярлек үз кешеләр,— диде Струтинский.— Бу менә,— ул өлкән кешене күрсәтте,— әтием, болары туганнарым — Жорж, Ростислав, Влади¬ мир. Болар икесе — безнең колхозчылар, ә менә болары — хәрби пленныйлар, Ровно лагереннан качкан кешеләр. Хуторда тагын безнең анабыз һәм сеңелебез бар — аларны качырдык. Безне кабул итсәгез — аларны да алып килер¬ без... Шулай итеп, минем каршымда партизаннар семьясы басып тора. Атасы, анасы, дүрт улы... Егетләргә карасаң, сокланып туймаслык. — Бөтен семьягыз белән безгә килдегезмени? Улы урынына атасы җавап бирде: — Шулай инде, булганнарыбыз барысы да. Алар бер-берләренә һәм аталарына ошаганнар: бары¬ сы да нык, таза гәүдәле, барысы да ачык чырайлы, саф зәңгәр күзле, башлары сыннарына горур матурлык биреп тора. Николай үз группасында егерме кеше булганлыгын, ләкин тпулардан унбер кешенең — элекке хәрби пленный- 80
ларның — күптән түгел Кызыл Армия белән кушылу өчен фронт линиясенә таба киткәнлекләрен әйтте. Ул озак итеп сөйли, әледән-әле кызарып куя. Карт үзенең улыннан күзләрен алмый һәм, иреннәрен тавыш¬ сыз кыймылдатып, аның сүзләрен кабатлаган кебек була. — Сез ничек партизанлык иттегез соң?—дип кызык¬ сындым мин. — Шулай инде,— дип җавап бирде Николай һәм күз¬ ләрен түбәнгә текәде.— Кулыбыздан килгәннәрне эшлә¬ дек. Ә күбрәк вакытны яшеренеп үткәрдек һәм партизан¬ нарны эзләдек. — Сез безнең турыда кайдан белдегез? — Сезнең турыда авылларда күп сөйлиләр. Менә без сезне табарга һәм сезгә кушылырга булдык... Шулай итеп, отрядка тагын тугыз кеше өстәлде. Мин Струтинскийлар семьясы турында күп уйладым. Менә ул безнең көчебез! Кечкенәсеннән алып олысына кадәр дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән семья! Мон¬ дый халыкны буйсындырырга мөмкин түгел! ...Мин Саргсянда көмеш кылыч күрдем. Андый кылыч¬ ларны гадәттә немецларның өлкән офицерлары йөртә. — Кайдан килде ул сиңа? — Бүләк ул, иптәш командир. — Кем бүләк итте? . — Менә шушы Струтинский бүләк итте. Немец офицерының кылычы кайдан килгән ул Стру- тинскийга? Мин аның үзеннән сорадым. — Менә, без бервакыт кулга алынган колхозчыларны коткардык, ә алар белән жандармерия шефы бара иде. Мин аны шуңардан алдым. — Сез идегезмени ул? — Без идек,— диде Струтинский, минем моның белән ни өчен кызыксынуыма төшенмичә.— Без ул чагында ял¬ гыш эшләгәнбезмени, иптәш командир?—дип сорады ул, кызарып. — Юк,— дидем мин,— сез дөрес эшләгәнсез. Фельд- жандармерия фашистларын юк итү — ул безнең мактау¬ лы бурычыбыз, бөтен халык бурычы. Владимир Степанович Струтинский гомере буена Людвиполь районында ташчы булып эшли. Ул, үзенең хатыны Марфа Ильинична белән бергә, тугыз бала үс¬ терә. Совет власте бу гади хезмәт ияләренә бәхет китерә. 0499. Көчле рухлылар — 6 ' 81
Алар, беренче тапкыр, үзләрен ирекле, тулы хокукЛы итеп хис итәләр. Струтинскийлар тормышына яңа дөнья нуры үтеп керә, аны үзенең җылысы белән җылыта, үзенең югары идеяләре белән яктырта, иң кыю хыялларга ире¬ шерлек итә. Владимир Степанович картлык көнендә авыр эшен калдырырга мөмкинлек ала һәм урманчы ярдәмчесе бу¬ лып урнаша. Николай, шоферлар курсын тәмамлап, Ров- нода шофер булып эшли; Жорж, Керчька китеп, судно¬ лар төзи торган заводка өйрәнчек токарь булып керә. Абыйсы кебек үк, ул да дәүләт исәбенә түләүсез квали¬ фикация ала. Кече балалары семьяда кала. Сугыш башлана. Туган җирләрне дошман басып ала. Оккупациянең беренче көннәрендә үк Владимир Степа¬ новичның ике улын — Николай белән Ростиславны кулга алалар һәм Германиягә җибәрергә телиләр, ләкин алар лагерьдан урманга качалар. Тиздән аларга өченче туган¬ нары Жорж килеп кушыла. Сугыш башланганда ул ар¬ миядә була; аның часте чолганышта кала; озак җәфалар¬ дан соң Жорж үзенең туган якларына барып чыга. Жорж, юл буенда ташлап калдырылган ватык танк¬ ның пулеметын алып, аны кулдан ату өчен җайлый. Әнә шулай итеп, туганнар пулеметлы булалар. Николай теге фашист жандармны әнә шушы пулемет¬ тан атып үтерә. Үтерелгән дошманнан алынган автомат белән Николай кораллана. Алар, кечкенә булса да, актив партизаннар отрядына әверелгәннәрен сизми дә калалар. Улларына аталары да кушыла. Аның тәкъдиме белән командир итеп Николай билгеләнә. Партизан Струтинскийлар семьясы үскәннән-үсә бара. Аңа авылдашлары, күрше авылларның колхозчылары, лагерьлардан качкан хәрби пленныйлар кушыла. Авылларда бертуган партизаннар турында сөйли баш¬ лыйлар. Бер хыянәтченең күрсәтүе буенча фашистлар Струтинскийларның өенә бәреп керәләр. Анда аларның анасы Марфа Ильинична белән дүрт кечкенә баласы гына була. Аны аяклары белән типкәлиләр, мылтык түтәләре белән кыйныйлар, ананың күз алдында балаларын кый¬ ныйлар, иренең һәм улларының кайда икәнлеген әйтүне таләп итәләр. Бернәрсәгә дә ирешә алмагач, палачлар аның кулларын каерып бәйлиләр һәм «әйтмәсәң, асып үтерәбез!» дип яныйлар. 82
Ләкин асмыйлар. Ул өйдә булса, анЫң улларын тотып булыр дип, аны исән калдырырга булалар. Төнлә Владимир Степанович, шыпырт кына өенә кай¬ тып, тәрәзә кага. Марфа Ильинична ишек ача. — Менә нәрсә, анасы,— ди Владимир Степанович, өенә кереп.— Тиз генә җыен, балаларны, кызны ал да, киттек. Мин сине хуторга, ышанычлы кешегә илтеп куям. Володяны үзем белән алам. Л4арфа Ильинична тиз генә җыена, балаларын уята. Җәйге кыска төндә, беркемгә дә сиздермичә, Струтин- скийлар туган өйләрен ташлап китәләр. Бер көннән фа¬ шист жандармнар аларның өен яндыралар, ә калган әй¬ берләрен талап бетерәләр. Бу тәэсирләндерерлек вакыйганы миңа Владимир Сте¬ панович сөйләде. Ул үзенең хатыны һәм балалары өчен борчылуын әйтте. — Аларны хуторда табарлар, дип куркам. Тапсалар — эш харап. Исән калдырмаслар. — Ә фашистлар ул хуторда еш булалармы? — Бөтенләй диярлек булмыйлар... — Ярый, зарар юк, әлегә ничек булса да түзәр, ә ан¬ нары рәте чыгар,— дип тынычландырырга тырыштым мин картны, ә эчемнән гецә: аның хатынын һәм балала¬ рын отрядка китерергә һәм самолет белән Москвага җибәрергә кирәк, дип уйладым. — Фашистлар бөтенләй диярлек булмыйлар,— дип дәвам итте Владимир Степанович,— ә менә милләтчеләр... Алар бит безне үгетләделәр, алар яклы булуыбызны теләделәр. Менә күрәсезме,— ул кесәсеннән янчыгый алды да, аннан кырыйлары тәмәкегә ертылган, йомарла¬ нып беткән кәгазь чыгарды.— Укырга листовкалар бирә¬ ләр иде... Ә без... Ул листовкаларны укыгач та, парти¬ заннарны эзләргә кирәк, ә тапмасак, үзебез, димәк, үз отрядыбыз белән партизанлык итәрбез, дигән карарга килдек. Менә мин хәзер куркам инде, хыянәтчеләр теге хуторда минем карчыкны тапмагайлары, дим...— Аның тавышы калтырап китте. Бераз дәшми торганнан соң, ул дәвам итте:— Аларны отрядка алып булмас микән, иптәш командир? Минем карчыгым нык әле. Балалар да яр¬ дәмче булырлар. — Ярый,— дип риза булдым мин.— Алырга җибәрер¬ без. 6* 83
— Рәхмәт сезгә. — Сезгә укырга нинди листовкалар бирәләр иде соң? Карт, кәгазьнең почмакларын тигезләде дә, миңа сузды. Мин укый башладым: «Немецлар — безнең вакытлы дошманыбыз. Аларның ачуын китермәсәң, бернинди на¬ чарлык эшләмәсләр. Ничек килгән булсалар, шулай китәрләр». — Менә күрәсезме,— диде карт ачу белән,— алар буйсынырга, фашистлар алдында тезләнергә өндиләр! Күрәсезме? — Күрәм,— дидем мин. — Ә без... Барыбыз бергә һәлак булсак булырбыз, үлем җәзасына барсак барырбыз, әмма тез чүкмәбез. Алар безнең тезләнүебезне күрә алмаслар,— диде ул кы¬ зып, һәм листовканы алып яңадан янчыгына яшерде. Струтинскийның сүзләре «Бульба», Бандера һәм башка бандит «атаманнар» алып бара торган агитация¬ нең халык арасында уңышка ирешмәвен, бәлки нәкъ менә тискәре йогынты ясавын тагын бер тапкыр раслады. «Атаманнар» немец фашистларының ялчылары икәнлек¬ ләрен халык алдында мәңгегә фаш иттеләр. Илбасар¬ ларга һәм хыянәтче милләтчеләргә каршы көрәшкә көн саен крестьяннарның яңадан-яңа массалары күтәрелә барды. Ул көннәрдә без әле «атаманнар»ның нишләгәнен бел¬ ми идек. Үзләренең тиздән уңышсызлыкка дучар булачак¬ ларын сизгәч, алар соңгы тапкыр котылырга маташып, ка¬ раңгы гестапо эчләрендә коточкыч яңа план, «подпольега күчү» планы дигән нәрсә хәзерләрләр, Львовта һәм Луц- кида немецларның хәрби типографияләрендә, гестапоның көчле сакчылыгы астында «атаманнар» имзасы белән немецларга каршы бик зур тиражлы листовкалар басар¬ лар дип белми идек! Ләкин, озак та үтмәде, бу басма «продукция»нең үр¬ нәкләре инде безнең штабыбызда ята иде. Тиздән без «Бульба»дан «сөйләшүләр башларга» чакыру алдык. «Бульба» безне монда чыннан да бөтен бер армия дип уйлаган. Безгә Константин Ефимович Довгер китергән язуны да ул шулай дип: «Совет партизан көчләре коман¬ дующиена» дип адреслаган иде. Күрәсең, без үзебез ту¬ рындагы хәбәрләрне бик яхшы «раслаганбыз». 84
Нәрсә эшләргә? «Бульба»ның язуында әйтелгән оч¬ рашу урынына үзебездән кешеләр җибәрергәме? Әллә бу тозакмы икән? Бу мәсьәлә өстендә без озак баш ваттык. Шулай да, «Бульба», беренчедән, безне үзенең «лойяльлегенә» ышан¬ дыру һәм, икенчедән, безнең турыда мөмкин кадәр күбрәк белү һәм бу мәгълүматларны гитлерчыларга тапшыру өчен безнең белән «яхшы күршелек мөнәсәбәтләре» ур¬ наштырырга тырышачак, дигән караш иң ышандырыр¬ лыгы иде. Булса соң, безнең дә үз планнарыбыз бар иде. һәм без бу хәтәр юлга басарга булдык. Уналтынчы сентябрь көнне урманда, билгеләнгән урында, Александр Александрович Лукин җитәкчелегендә безнең унбиш кешедән торган автоматчылар группасы милләтчеләр группасы белән очрашты. Группаның баш¬ лыгы, «бунчук» билгесе таккан һәм үзен «атаман Буль- баның адъютанты» дип атаган үтә чыккан бандит үзенә партизаннарны «атаман ставкасы»на алып килергә ку¬ шылганлыкны әйткән. «Ставка» Бельчаки-Глушков авылы янындагы ялгыз хуторда урнашкан. Хуторны өч катлы боҗра белән ко¬ раллы бандитлар чолгап алган. Лукин һәм аның авто¬ матчылары, тозакка эләккән булсак, чигенү турында инде уйлап та торасы юк, дип уйлыйлар. Алар үзләренең тор¬ мышларын арзанга бирмәскә булалар. Таза гәүдәле, зур башлы, чал кергән бөдрә чәчле Лукин, як-ягына игътибар белән карангалап һәм бары¬ сын да хәтеренә сеңдереп, автоматчылар алдыннан бара. Ә хәтер бик яхшы иде аның. Хуторда Лукин барлык саклык чараларын күрә. Бан¬ дит аларны бер өйгә алып керә. Безнең автоматчылар өйне чолгап алалар һәм һәр тәрәзә янына постка баса¬ лар. Лукин өч сугышчыны өйалдында калдыра, бүлмә эчендә үз кешеләрен һәр «бульбачы» арасына икешәр автоматчы-партизан туры килерлек итеп урнаштыра, ә ике партизан «ялгыш кына» ишек янына ук туры килә. Безнең кешеләрне болай урнаштыру «атаман»да дош¬ маннарча чыгыш ясау теләген бетерергә тиеш була: аның шайкасы партизаннарга һөҗүм итә калса, «атаман» бе¬ ренче булып үз провокациясенең корбаны булырга тиеш булган. Лукин үзе, Валя Семенов һәм тагын бер парти¬ зан икенче бүлмәгә керәләр. Анда «Бульба» булмый. Адъютант «атаман»ның хәзер үк килеп җитәчәген белде-
рә. «Бульба» кергәч, Лукин, утырган җиреннән генә, аның сәламенә җавап кайтара һәм, монда «Бульба» тү¬ гел, бәлки ул, партизаннар командованиесе вәкиле Лукин хуҗа икәнлекне белдергәнсыман, аңа табуреткадан урын күрсәтә. Без алдан ук сизенгәнчә, «атаман» үзен килешү яклы итеп күрсәтергә тырыша. Ул Лукинга дипломатия эти¬ кетының барлык кагыйдәләре буенча мөрәҗәгать итә — аны «сөйләшүче югары як» дип атый һәм үзенең аны сәламләвенә шат икәнен белдерә. — Башта ук әйтеп куярга тиешмен: без сезне «сөй¬ ләшүче як» дип санамыйбыз,— дип кисәтә Лукин «ата- ман»ны.— Без сезне Ватанга хыянәт итүчеләр дип саный¬ быз һәм сезнең белән шулай сөйләшәчәкбез. Сезнең белән сөйләшәсе сүзебез юк. Сез үзегезнең халык алдында эш¬ ләгән авыр җинаятьләрегез турында гафу үтенә аласыз һәм, хәзер үк немец илбасарларга каршы актив кораллы көрәшкә кушылып, үзегезнең гаебегезне юу эшенә керешә аласыз. Шулай булса, без сезнең законсыз һәм җинаять¬ че оешмагызның членнары өчен, билгеле, вөҗданнарында совет кешеләренең каны булмаса гына, Украинаның законлы властеннан — Верховный Совет Президиумын¬ нан — амнистия сораячакбыз. Ә калганнарыгызга исән калу һәм намуслы хезмәт белән гаебегезне юу мөмкинле¬ ге вәгъдә итәбез. «Бульба» шундук җавап бирми. Күрәсең, Лукинның үз-үзен тотуы һәм сүзләре аны каушатып калдыргандыр һәм аның хәзерләп килгән «рече» инде яраксыз булып чыга. Озак кына газапланып маңгаен җыерып утырган¬ нан соң, атаман сүзгә керешә. Бу речьнең шул ук алдан хәзерләнгән «речь» икәнлеге аңлашыла. Аның рече Лукин сүзләренә аз гына да кагылмый, бәлки Гитлерга кара¬ та тулы үпкә була. Имеш, ул аларны, милләтчеләрне, иң оятсыз рәвештә алдаган: власть вәгъдә иткән, ә үзе властька якын да җибәрми. Кыскасы, бөтенесе без уйла¬ ганча килеп чыга: «атаман» гестапо кушуы буенча без¬ нең уяулыгыбызны томаларга теләгән. «Атаман»ның кирәккә дә, кирәксезгә дә чит сүзләр бе¬ лән тутырылган озын һәм күпертелгән реченнән Александр Александрович аның чын ниятләрен аңлап ала. «Атаман»- ның рече аңлашылмый торган украин һәм немец сүзләре җыелмасыннан гыйбарәт була. Ахырдан безгә билгеле булганча, бу Берлин пивнойларында, Оттава һәм Чикаго 86
кабакларында тәрбияләнгән украин милләтчеләре тара¬ фыннан, паспортсыз, ватансыз кешеләр, халыкара биржа подданныйлары — үзләрен гестапога да, «Интеллидженс сервиожа да, «Федераль тикшерүләр бюросы»на да, телә¬ сә кайсы башка буржуаз разведкага да сатарга әзер то¬ ручы узгынчылар киң куллана торган тел була. Бу «речь»не көч-хәл белән ахырынача тыңлаганнан соң, Лукин сорауга туры җавап бирергә тәкъдим итә: алар, «Бульба» һәм аның иярченнәре, үзләренең корал¬ ларын оккупантларга каршы юнәлдерергә ризамы? — Риза,— дип ашыгып җавап бирә «Бульба», ләкин шунда ук үзенең «үзәк» белән киңәшергә һәм бу мәсьә¬ ләне «координацияләргә» тиешлеге турында өстәп куя. — Менә «координацияләгәннән» соң сөйләшербез,— ди Лукин. • у «Сөйләшүләр» тәмамлангач та, адъютант өч тапкыр кулын шапылдата, һәм ике «бульбачы» бүлмәгә ашамлык тутырылган бик зур кәрзин кертә. Алар өстәл өстенә тиз генә самогон шешәләре, ит мае, икмәк һәм кыздырган кош ите китереп куялар. — Өстәл янына рәхим итегез,— дип мөрәҗәгать итә Лукинга «адъютант». — Шәп түгел икән сезнең тормыш,— ди Лукин өстәл өстенә күз төшереп,— Яле, Валя,— дип мөрәҗәгать итә ул Семеновка,— безнең нәрсә бар анда, китерегез әле! Семенов тиз генә әйләнеп керә. Ул өстәлгә төрле сорт¬ ларда өч шешә эчемлек, Москва колбасасы, сыр, печенье һәм галетлар китереп куя, берничә плитка «Алтын ярлык» шоколады һәм берничә пачка Москва папиросы чыгарып сала. Боларның бөтенесен Лукин юри алып бара. Хыянәт¬ челәр бу тансык нәрсәләргә искиткеч комсызлык белән карап торалар. Шуннан соң партизаннарның Москва бе¬ лән регуляр элемтәдә булуларына аларның шикләре кал¬ мый. Моңа тагын Лукинны озата барган кешеләр кулын¬ дагы унике өр-яңа автоматны, өч кул пулеметын, писто¬ летларны һәм гранаталарны, аларның төгәл форма буенча киенгәнлекләрен һәм бер-берләренә нәкъ хәрбиләрчә мө¬ рәҗәгать итүләрен өстәсәң, партизаннарның бу «батыр сугыш чукмарларында» нинди тәэсир калдыруын күз ал¬ дына китерү кыен булмас, 87
Билгеле, безнең кешеләр милләтчеләрнең ашамлык¬ ларына кагылып та карамыйлар, ә инде милләтчеләр партизаннар алып килгән ашамлыкларга комсызланып т ашланалар. Икенче күрешү 26 сентябрьгә билгеләнә, ләкин ул бер айдан гына булды, чөнки безгә, җәзачылар һөҗүменнән качып, урыннан-урынга күчәргә туры килде. Җәзачылар безне көннән-көн ныграк эзлиләр. Алар, һәр җирдә безнең булуыбызны «сизенеп», безне урман юлларында эзләп йөриләр, ләкин бездән калган җимерек шалашларны һәм сүнгән учакларның көлләрен генә та¬ балар. Лукинның «Бульба» белән күрешүе буласы көнне, 16 сентябрьдә, безгә якын район үзәкләрендә — Людви- ;■ польдә, Березнада, Сарныда, Ракитноеда — оккупант¬ ларның зур көчләре туплана башлады. Икенче көнне алар үзләренең тәртипсез һәм нәтиҗәсез озын юлларына чыгып киттеләр. Җәзачылар безнең отрядны ике атна эзләделәр. Бу эзләү кечкенә генә өч бәрелеш белән тә¬ мамланды. Бу бәрелешләрдә фашистлар ярты йөзгә якын солдатларын югалттылар. Шуннан соң алар, буш кул белән, район үзәкләренә кайтып, шунда гарнизон булып калдылар. һич шик юк, бу ике вакыйга — «Бульба» белән «сөй¬ ләшүләр» һәм җәзачыларның килүе — бер-беренә бәй¬ ләнгән иде. «Сөйләшүләр» белән мавыктырып, алар без¬ не шул арада чолгап алырга һәм юк итәргә телиләр иде. Шулай булса да без «Бульба» белән «сөйләшүләр»- не дәвам иттерергә булдык. Шартлар шуны күрсәтә иде: «атаманнар» хәзер безнең белән тату яшәүне үзләре өчен файдалы дип саныйлар, партизаннар белән тату¬ лашу — алар өчен, немецларга каршы «өндәмәләр» кебек үк, үзенә бертөрле маскировка гына. Булса соң, тыныч¬ лык икән, тынычлык булсын — аңардан без аларга ка¬ раганда күбрәк отачакбыз! 28 октябрьдә Лукин «Бульба» янына икенче тапкыр күрешергә китте. Бу юлы «Бульба» тирәсендә «адъютантлар» һәм бан¬ дитлардан сакчылар гына түгел, бәлки «үзәктән килгән вәкилләр» дип аталучылар да була. Анда үзенең «поли¬ тик референты» да, газета редакторы да була. Алар барысы да, кагыйдә буларак, чит илдән килгәннәр: «ре¬ дактор» Чехословакиядә яшәгән, «референт» әле яңа гы- 88
на Берлиннан килгән. Алар, «Бульба» кебек үк, украин- немец телендә сөйләшәләр, һәм «атаман»нан костюм¬ нары белән генә аерылып торалар: «атаман» «Запорожь¬ елы» кебек киенгән булса, болары исә Европа костюмы киюне, чуар галстук тагуны һәм бармакларына маникюр ясатуны яхшырак тапканнар. Маникюр ясату бандит¬ ларда аеруча пөхтәлек дип саналган. «Бульба»ның рече бу юлы да чиксез озын була, һәм Лукинга үзенә бертөрле юаткыч булып хезмәт иткән күтәренке сүзләр белән тулы булмаган булса, ул ахы¬ рына кадәр көтеп утыра аласы булмаган икән. Лукин шаркылдап көлеп җибәрүдән көчкә генә тыелып утырган. Ниһаять, «Бульба» бүгеннән башлап немец илбасар¬ ларга каршы кораллы көрәш юлына басуын һәм шушы юлда «алла рәхмәтенә», ә шуның белән бергә совет пар¬ тизаннарының яклавына ирешергә теләвен һәм алар белән тыныч һәм тату яшәргә омтылуын белдерә. — Ярар,— ди Лукин,—• алай булгач, тату яшик. Без сезнең кешеләрегезгә тимәбез, сез дә безнекеләргә тимәс¬ сез, дип ышанам. Ә инде сезнең гитлерчыларга каршы көрәшегезгә килсәк — башлагыз! Карап карарбыз һәм нә¬ тиҗәсенә карап бәя бирербез. Эш күрсәтә алсагыз — хө¬ күмәт каршында сезнең турыда үтенеч кузгатыр¬ быз. Ахырдан «Бульба», партизаннар белән милләтчеләр арасында бәрелешләр булмасын өчен, пароль билгеләргә тәкъдим итә. Лукин риза була. Пароль билгеләнә. Кайтышлый ук инде Лукин һәм аның автоматчылары шушы парольдән файдаланалар. Аларга ике тапкыр ко¬ раллы милләтчеләр группасы очрый һәм алар: «Львовка таба юл кайдан үтә?» дип сорыйлар. Моңа: «Елга ар¬ кылы», дип җавап кайтарыла — һәм шуның белән һәр¬ берсе үз юлларына китәләр. Партизаннарга беренче тапкыр очраган, ничек кирәк алай киенгән бандитлар белән хәзергеләре арасында аерма күзгә ташланып тора. Хәзер алар итек балтыр¬ лары өстенә кайтарып салындырган киң чалбар, геста¬ почылар формасына ошаганрак кайтарма якалы пиджак кигәннәр. Партизаннар үрнәге буенча алар начальникларның сорауларына хәрбиләрчә, төгәл җавап бирергә тыры¬ 89
шалар, ләкин аларның кыланышлары көлке чыга: пар¬ тизаннар, бик каты кисәтүгә карамастан, көлми кала ал¬ мыйлар. Бу «егетләрнең» уң як аркылы тупас борылула¬ рын һәм начальниклары алдында «смирно» хәлендә калганда селкенеп торуларын күргәндә көлмәслек тә булмый шул. Сүз уңае белән әйткәндә, рядовой милләтчеләр гит¬ лерчыларга каршы көрәш башлауны яклауларын ачык- тан-ачык белдерәләр. Алар, шатланып, менә без дә «швабларны» кыйный башлыйбыз, диләр. Ләкин ’ моның алдаумы, икейөзлелекме икәнлеген яки чыннан да эчкерсез хисләрме икәнлеген белү кыен иде. Лагерьга кайткач, Лукин безгә — Стеховка, Пашунга һәм миңа — «Бульба»да күргәннәрен, нәрсәләр белгән¬ леген, нинди нәтиҗәләр ясаганлыгын төн буе сөйләде. Аның сөйләүләре һәм безнең кулда булган мәгълүмат¬ лар безгә шактый тулы һәм һәрхәлдә дөрес картинаны күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. «Атаман»нардан берсенең йөзен ачык күрү безгә алар турындагы картинаны ачыклады. «Бульба»-Боровец Лукин аркылы безгә открытка — картинадан репродукция җибәргән. Ниндидер художник аның үзенең физиономиясен ясаган. Әйтергә кирәк: ху¬ дожник аны шактый дөрес итеп эшләгән. Өр-яңа көнбатыш үрнәгендәге, кычкырып тора тор¬ ган яңа заман сәнгате рухында эшләнгән бу картинадан немецлар мундиры кигән, генерал погоннары таккан де¬ генерат карап тора. Аның алга таба чыккан аскы иренле, җыерылган кашлы һәм мәгънәсез төссез күзле йөзендә рә- химсезлектән башка нәрсә күренми. Чәчләре Керенский- ныкына ошатып бобриклап алдырылган, кылыч сабына куелган бармаклары иләмсез озын. «Атаман»ның сул җилкәсе өстенә художник богауланган ниндидер сим¬ волик фигура ясаган, баш өстендә — сәнәктәге кебек өч теш һәм чиркәү рәсеме ясалган флаг, уң ягында — мыл¬ тык күтәреп марш атлап йөрүче солдатлар... Свастикасы ничек кирәк алай өч теш астына ишерел¬ гән бу байрак тирәсенә кемнәр, нинди кешеләр җыелган соң? Барыннан да элек, кулак калдыклары, петлюрачы сәләмәләр, совет строеның иң явыз дошманнары, иле¬ безгә явыз дошманлык саклаучы һәм теләсә нинди җи¬ 90
наятькә барырга әзер торучы кабахәтләр. Банданың икенче өлеше җинаятьче элементлардан тора. Бу җи¬ наятьчеләр турында хәтта алар Совет властена каршы яки Гитлер яклы дип тә әйтеп булмый. Алар таларга гына телиләр, ә милләтчеләр бандасында талауга рәхәт¬ ләнеп юл куела. Бандалар, теләсәләр нәрсә эшләп: та¬ лап, көчләп, үтереп, Украинада авылдан авылга күчеп йөриләр. Боларның барысына да гитлерчылар тарафын¬ нан юл куела. Гитлерчылар шосселардан һәм тимер юл¬ лардан ерак торган торак пунктларны үзләре «үзләштер¬ миләр», бәлки аларда «яңа тәртип» урнаштыруны «ата¬ маннар»^ тапшыралар. Аерым «атаманнар» арасында килешмәүчән дошман¬ лык күзгә үк күренеп тора иде. «Бульба» Андрей Мель- никны, Мельник — Степан Бандераны дошман күрә. Бан¬ дерасы да, Мельнигы да — гестапоның түләүле агент¬ лары; беренчесенең кушаматы «Серый», икенчесенеке — «Беренче консул». Бандера «украин милләтчеләре оеш¬ масы» дигән нәрсәнең башында тора. Ул — гестапода өйрәтелгән үтә чыккан гитлерчы. Ул үз тирәсенә петлю- рачылар контрреволюциясе калдыкларын, качкын кулак¬ ларны утыз тугызынчы елдан соң гитлерчылар Германия¬ сенә качкан бөтен сәләмәне җыеп коралландырган да аларны гестапога хезмәт итүгә куйган. Бандераның өйрә¬ түчесе Коновалецның инде 1921 елда ук Гитлерның шәхси дусы булуы тикмәгә генә түгел. Бандера һәм аның көндәш «атаманнары» үзләрен милләтчеләр дип атыйлар. Алар хәтта территориаль дәгъвалар да куялар (мәсәлән, Бандера тарафыннан чыгарылган «география» буенча Украина составына Кавказ, Волга буе, Урал һәм хәтта... Урта Азия дә кертелә), ләкин чынлыкта украин халкының милли инте¬ ресларына килешмәүчән дошманнар. Бу кабахәтләрнең бердәнбер омтылышы — властька сусау, ә бердәнбер идеяләре — чит ил штыклары—-Германия, Англия, Аме¬ рика штыклары ярдәмендә,—кем булса да барыбер, кем күбрәк түләсә, шуның штыгы ярдәмендә,— украин халкын «идарә итәргә» омтылу. Фашистлар белән бергә совет җиренә килгәч, Бан¬ дера Львовта «хөкүмәт» оештырырга тырышып карый. Ләкин бу нәрсә гитлерчыларга ошап бетми, һәм «хөкү¬ 91
мәт» куыла. Хәер, Вандера тиз тынычлана. Аның «егет¬ ләре» украин авылларын һәм хуторларын талыйлар, ә талаудан килгән «табышлар» «атаман» кесәсенә керә. Бандера талап җыйган капиталларын үз исеменә Швей¬ цария банкысына сала бара. «Атаханнар» листовкаларда бер-берсен гаеплиләр, гитлерчылар алдында бер-берсенең дәрәҗәсен төшерергә тырышалар. Бер-берсе белән көндәшлектә һәм еш була торган бәрелешләрдә алар үз кешеләренең канын кыз¬ ганмыйлар. Мондый дошманлыкта бу кабахәтләрнең башсыз авантюризмы гына түгел, бәлки монда бер-бер¬ ләренең интереслары бәрелешкән чит ил разведкалары¬ ның көрәше чагыла. Ә бу разведкалар үзләре исә гес¬ тапо файдасына эшлиләр. Фашистлар «атаманнар» арасындагы дошманлыкны үз максатларында оста файдаланалар. Көнбатыш Украина территориясенең ни өчен украин- немец яки, дөресрәге, немец-украин милләтчеләренең аеруча интенсив «эш» алып барулары урыны булуын аң¬ лау кыен түгел. «Атаманнар» нәкъ менә шушында бу¬ лышлык табачакларына, халыкның аларга иярәчәгенә өметләнәләр. Алар гитлерчыларны да әнә шул рухта өметләндерәләр. Гитлерчылар капитализм властеннан азат ителгән крестьяннарның аңын үзгәртү, гасырлар буе тәрбиялә¬ неп килгән хосусый милекчелек инстинктларын һәм го¬ реф-гадәтләрен бетерү өчен совет строе шартларында тулы булмаган ике ел яшәү бик аз срок дип исәпләгән¬ нәр. Шулай да «атаманнар» исәпләрендә бик нык ял¬ гыштылар. Халык аларны көчле нәфрәт белән дошман күрде. Милләтчеләр «нейтралитет» белән, «немецларга кар¬ шы» листовкалаф, оятсыз демагогия белән кешеләрне аң¬ гыралатырга өметләнгәннәр. Бу безнең өчен сер түгел иде, шулай ук «Бульба»ның, безнең белән «сөйләшүләр» алып бару белән бер үк вакытта, гитлерчылар белән дә сөйләшүләр алып баруы да сер түгел иде. Озак та үтмәде, 30 октябрьдә, «Бульба» СДның по¬ литик бүлек шефы Иоргенс белән очраша һәм аны, шеф тарафыннан вәгъдә ителгән полиция частьлары ярдәме белән, Волынь һәм Полесье урманнарын партизаннардан чистартачагына ышандыра. Ә безнең эшебезне җиңеләйтте ул. Без исә күп нәрсә 92
оттык, чөнки безгә «секирачылар»ның агентлары булган авылларга керү мөмкинлеге ачылды, һәм без хәзер бу авылларда халык арасында эшли ала идек. Бу авыллар¬ ның халыклары инде партизаннар белән элемтә тотула¬ ры өчен үч алудан курыкмыйлар иде. Хәзер без бульба- чыларның үз араларында да эш алып бара ала идек. Аларның «атаманнар»га ялгышлык белән ияргәннәренә нинди җинаятьчел авантюрага тартылулары турында аңлатырга тиеш идек без. СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Ровно — Көнбатыш Украинаның яшелгә чумган һәм йокыга талган тын шәһәрләренең берсе. Алдында бакчалы кечкенә генә йортлар, аз кешеле, җыештырылган урам¬ нар — монда бөтенесе тыныч һәм борчылмыйча яшәү өчен төзелгән кебек. Шушы гасыр башларында монда килгән рус язучысы Короленко бу шәһәрне сүлпән шә¬ һәр дип атаган, һәм бу сүз, ихтимал, шәһәрнең йөзен дә, аның тормышының ритмын да дөрес билгели булса ки¬ рәк. Ровнода Совет власте яшәгән ел ярым вакыт эчендә шәһәр уянды, аның йөзе үзгәрде. Ул шау-шулыракка әйләнде, үсә башлады; яңа фабрикалар, мәктәпләр һәм клублар, больницалар һәм яңа торак йортлар төзелде. Ровноның халкы илле мең кешегә җитте. Сугыш баш¬ ланыр алдыннан Ровнода унсигез мәктәп, ике театр, күп санда клублар һәм китапханәләр бар иде. Шәһәр яңа төскә, совет төсенә керә барды. Хәзер инде ул штаттан тыш сүлпән шәһәрчек түгел, бәлки кайнап тора торган промышленность-культура үзәге; шул ук вакытта ул үзе¬ нең күләгә урамнарының, борынгы вакытларны хәтер¬ ләтә торган истәлекләренең гүзәллеген саклап калды. Немец оккупантларның шәһәрне теткәләп бетерүләре белән килешеп булмый иде. Алар аны үзләренең «баш¬ каласы» итеп аңа «хөрмәт» күрсәткән, кебек булдылар, ә шул ук вакытта аны җансызландырдылар. Ровнога бик күп санда фашистлар килеп тулды. Анда хәрбиләр дә, чиновниклар да, аларның семьялары да бар иде; монда «көнчыгыш киңлекләрне үзләштерергә» килгән немец алпавытлары да, чыгышлары белән Берлинныкы бул¬ ган «украинлылар» да, төрле элекке кешеләр дә тулган. 93
Бу чуар масса урамнарда йөри, казиноларда шау-гөр килә һәм сәүдә итә дә сәүдә итә. Алыш-биреш эшләре рестораннарда, учреждениеләрдә һәм турыдан-туры урамда алып барыла. Кичләрен, бөтен беренче этаж буена щитка ясалган немец кинойолдызы елмаеп тора торган кинотеатрлар янында офицерлар, акшарланган кызлар, башларына котелок кигән һәм крахмалланган манишкалы коммерсантлар җыела. Тәрәзәләрдән сенти- менталь-мәхәббәт музыкасы яңгырый, күңел ачучы офи¬ церларның тавышлары ишетелә... ә шәһәр‘җансыз. Приходько үзенең иң кадерле нәрсәсе күмелгән ка¬ берлектән баргандагы кебек хис белән шәһәр урамы буйлап бара. Аңа адым саен: «немецлар өчен генә», «не¬ мецлар өчен генә» дигән язулар очрый. Ровноның яшел¬ лекләре кая киткән! Тегендә дә, монда да үсеп утырган агачлар урынында төпләр генә калкып тора. Приходько театр бинасына күз төшерде. Сугышка кадәр ул анда «Наталка-Полтавка»ны караган иде. Ләкин хәзер монда театр түгел, бәлки талап җыелган байлыклар склады... Ишек янында аны каты кычкырып часовой солдат тук¬ тата. ...Николай Приходько бездән Ровнога беренче булып китте. Без аны җибәргәндә элек шунда яшәгән булуын, шәһәрне яхшы белүен, анда яхшы дуслары, танышлары булуын исәпкә алдык... Анда аның абыйсы бар. Ләкин без боларны гына исәпкә алу белән чикләнмәдек. При¬ ходько баһадирларча көчле һәм түзем. Ул бернәрсәдән дә курыкмый, иң куркыныч урынга омтыла иде. Маршта разведчикларга башка партизаннардан өч өлеш артыг¬ рак йөрергә туры килсә, Приходько теләсә кайсы раз¬ ведчиктан да күбрәк йөри иде. Нинди дә булса ашыгыч заданиене үтәргә кирәк булганда, ул һәрвакыт кул ас¬ тына туры килә. Бервакыт шулай, маршта вакытта, бездән берничә километр ераклыкта атыш тавышлары ишетелде. Мин нәрсә барлыкны белү өчен Приходьконы җибәрдем. Ул гына киткән иде, Цесарский килде. — Дмитрий Николаевич! Приходьконы җибәрергә ярамый иде. Аның аяклары бик кырылган, итекләрен дә кия алмый!—диде, — Ничек инде уд Злай?-== дип гаҗәпләндем мин.— 94
Ул бит итек кигән һәм, минемчә, үзен бик яхшы хис итә иде. Приходько кайткач, мин аннан иң элек: — Аякларың нишләде?—дип сорадым. — Юк ла, бернәрсә дә юк, кечкенә генә сөял шунда. Ул дөресен әйтмәде. Аның итеге кечкенә, аякларын бик нык кыса, һәм ул разведкага яланаяк барган. Кайт¬ кач итеген кигән дә бернәрсә дә булмаган кебек килгән. Ровнода булу Приходьконың күптәнге хыялы иде. Аның бу турыда искә төшерми калган көне юк иде. Бер¬ вакыт, чумнан чыкканда,— нарат ботакларыннан эшлән¬ гән һәм чыннан да котып чумнарын хәтерләтә торган шалашларыбызны без кемнеңдер җиңел кулдан башлап җибәрүе белән шулай дип атый идек,— мин Приходь- коны очраттым һәм аңардан: син Ровнога барырга хә- зерме?— дип сорадым. — Билгеле, хәзер!—дип шатланды партизан.— Ыша¬ ныгыз! Аңа ышанырга мөмкин икәнлеккә шик юк иде, ләкин аны ничек киендерергә, аны шәһәрдә нинди кыяфәттә күрсәтергә? Аның гадәттә киеп йөри торган чалбары белән тело¬ грейкасы (ул учак янында да шуларны кигән килеш йок¬ лый иде) шактый таушалган, аларны киеп Ровно урам¬ нарында йөрсәң, әлбәттә игътибар итүче булачак иде. Ачу иткән кебек, трофей әйберләр арасында аңа яраклы бернәрсә дә табылмады. Коляга яраклы берәр кием-са¬ лым табу нияте белән лагерьның бөтен халкын тикше¬ реп чыгарга туры килде. Дүрт сугышчыда табылды. Күз алдыгызга шундый күренешне китерегез. Үзләренең кием-салымнарын ни өчен салдырганна¬ рын аңламыйча, дүрт кеше бер кат күлмәк-штаннан гы¬ на учак янында утыралар. Без Приходьконы Ровнога җибәрүне сер итеп тота идек. Ә палаткада Коля костюмнарны үлчәп карый. Берсе дә аңа ярамый. — Кешеләр түгел, ниндидер лилипутлар шунда!— дип мыгырдый Приходько. Пиджак җиңеннән аның гаять зур йодрыклы дәү куллары терсәкләренә кадәр диярлек чыгып тора, чал¬ бары, энекәшеннән салдырып алган кебек, тезләрен чүт кенә каплап тора. Ул киеп караганда костюмнарның җөйләре шытырдый. 95
— Нәкъ менә Михалков шигырендәге дядя Степа инде,— дип көлә Стехов. Костюмнарны учак янына чыгарып ияләренә бирәләр. Шулай да, зур кыенлыклар белән булса да, без Ко¬ ляны киендердек. Пиджагы белән чалбары бераз кече¬ рәк булды, ә аягына яраклы ботинка һич кенә дә таба алмадык. Чалбар балакларын тышка чыгарып, итек киер¬ теп җибәрергә туры килде. Приходько Ровнога «бу язуны күрсәтүче Ленчин авы¬ лында яшәүче Гриценко була» дигән таныклык белән китте. Лагерьдан шәһәргә кадәр йөз егерме километр. Ба¬ рып кайту — ике йөз кырык километр. Приходько җәяү китте. Безнең исәп буенча, ул лагерьга алты-җиде көн¬ нән әйләнеп кайтырга тиеш иде. һәм ул соңга калмады, вакытында кайтты. Агач ара¬ ларыннан аның зур гәүдәсе күренгәч, без җиңел сулап куйдык. Беренче бару уңышлы үтте. Безнең өчен бу зур вакыйга иде. Приходько тыйнак һәм эшлекле генә итеп үзенең сәяхәте турында сөйләп бирде. Ләкин без аның шушы кыска гына сөйләвеннән дә ул яраткан һәм белгән, ә хәзер җансыз калган шәһәрнең аңарда нинди авыр тәэ¬ сир калдырганлыгын белдек. Урам чатларына немецлар яңа язулар кадаклаганнар: «Фридрихштрассе», «Немецлар урамы». Приходько бу үзәк урамнарда фашистларның гына яшәвен әйтте. Анда яшәгән халыкны урамга чыгарып ташлаганнар. Мебель¬ ләр, еллар буе җыелган байлык — барысы да яңа хуҗа¬ лар «милке» булып калган. Генераллар гына түгел, бәл¬ ки һауптманнан башлап офицерларына кадәр аерым йорт¬ ларга, иң яхшы фатирларга урнашканнар. Козгыннар кебек, алар янына Германиядән күп санлы туганнары килеп тулган. Алар ерткычлар кебек куылган кешеләр¬ нең байлыкларына ташланганнар. Шул ук вакытта яңа «хуҗалар», үзләре өчен фатирлар «бушаткач та», фашистлар каторгасына җибәрү өчен кызларны һәм үс¬ мерләрне, ирләрне һәм хатыннарны, конвой астында, җые¬ лу пунктларына куып китергәннәр. Приходько шәһәрдә үзенең туганы янында булып кайтты. Алар сугыш башланганнан бирле күрешмәгәннәр. Хәзер аларның берсе менә партизан, ә икенчесе... икен¬ чесе оккупантларда хезмәт итә икән. Әйе, Иван Приходь- 96
ко немецларда хезмәт итә һәм алар алдында ышаныч казанган. Ул немкага өйләнгән. Гитлерчыдыр «немец канлы» кешеләрне исәпкә алу турында игълан иткәч, Иван һәм аның хатыны моны үзләре өчен файдалы нәр¬ сә дип тапканнар. Аның хатыны «фольксдойче» булып язылган. Шул көннән Иван һәм аның семьясы паёк ала һәм башка «файдалар» күрә башлаган. Немецлар Иван¬ ны икмәк пекарнясының мөдире итеп куйганнар. Туганнар, бер-берсе турында белешкәч, озак дәшми торганнар. Ниһаять, Николай мәсьәләне кабыргасы бе- ; лән куйган: — Партизаннарга ярдәм итәрсеңме, әллә сиңа дош¬ маннан ала торган файдалар кадерлерәкме? Иван тиз генә җавап бирмәгән. Ул туганының тәкъ¬ диме турында озак уйлаган, мәсьәләнең һәр ягын үлчәп караган. Ул, Николайның тәкъдименә риза булса, җылы урынын гына түгел, бәлки башын да югалту ихтималын аңлаган. Шулай да ул риза булган. Аның хатыны да партизаннарның ярдәмчесе булыр¬ га риза булган. Ул паёк алыр өчен генә «немка» булган икән. Шушы көннән башлап, Иван Приходьконың Цемент урамының 6 нчы йорттагы фатиры отряд кешеләренең очрашу урынына әверелде.'Тиздән Иван үзе дә, хатынын¬ нан үрнәк алып, «фольксдойче» булып язылды. Моны ул безнең задание буенча эшләде. Приходько Здолбунов станциясенә барып килергә дә •өлгергән. Анда ул иске дусларын тапкан һәм алар белән икенче тапкыр очрашу турында сүз куешкан. Приходько үзенең озын докладын тәмамлагач, мин аңардан: — Ә синең кайда булса да документыңны тикшерде¬ ләрме соң?— дип сорадым. — Билгеле, тикшерделәр. Өч-дүрт тапкыр тикшер¬ деләр. Бары да бик шәп. Бусы да безнең җиңүебез иде. Колядан соң без Ровнога башка разведчикларны да җибәрергә булдык. Аларның барысы алдына да бер бу¬ рыч: ышанычлы фатирлар табу һәм немец учреждениелә¬ ренең кайда урнашканлыгын белү бурычы куелды. По- ликарп Вознюкны да җибәрдек. Аның артыннан элек шушы тирәләрдә яшәгән Бондарчук китте. Аларның кай- 0199. Көчле рухлылар - 7 , 97
туын көтеп тормыйча, Ровнога Коля Струтинскийны җи¬ бәрдек. Аңа Костополь шәһәр управасы печате басылган документ бирелде. Документта аның укытучы икәнлеге һәм Ровнога немецча дәреслекләр алу өчен җибәрелүе әйтелгән иде. Коляга яхшы штатский костюм табылды. Аны кигәч, ул безнең барыбызны да ирексездән соклан¬ дырды. Струтинскийлар семьясы безгә бик файдалы булып чыкты. Струтинскийлар бу тирәләрне яхшы беләләр, күп урыннарда туганнары һәм танышлары бар. Иң әһәмият- лесе —- аларның барысы да Ровноны яхшы беләләр. Алар отрядка искиткеч тизлек белән ияләштеләр, үз кешеләр булып киттеләр, партизаннар аларга кушамат¬ лар бирделәр. Ә бу исә партизаннарның аларга симпатия белдерүләренең ачык билгесе иде. Николай Струтинскийны «Тыныч» дип атадылар. Чын¬ нан да, ул бик тыныч кеше иде. Элек без бу алсу яңаклы, мыексыз яшь егетнең кечкенә генә булса да бер отряд белән командалык итүенә гаҗәпләнгән булсак, хәзер бу хәл беркемне дә гаҗәпләндерми иде. Беренче бәрелештә үк Николай Струтинский зур батырлык һәм искиткеч салкын канлылык күрсәтте. Аның «Тыныч» дигән куша¬ маты да әнә шуннан китте. Николайдан бер яшькә генә кече булган Жорж Стру- тинскийга без башта артык игътибар бирмәгән идек. Струтинскийларның барысы кебек үк, Жорж да таза гәү¬ дәле, зәңгәр күзле, саргылт чәчле. Ул үзенең абыйсын¬ нан тәбәнәгрәк буйлы булуы белән генә аерыла кебек* ә характеры тагын да тынычрак һәм салмаграк иде. Жоржның йөрүе акрын, салмак иде. «Сүлпән», диде аның турында Лукин, һәм шушы «Сүлпән» исеме аныкы булып калды. Жорж катнашкан беренче сугыш операцияләреннән соң ук аның турында куркуны белмәүче кеше дип сөйли башладылар. Жорж бик төз ата икән. Ул үзенең танктан алынган пулеметы белән дошманга каршы аягүрә басып бара. — Шахтер отбой чүкече белән ничек эшләсә, ул да пулеметы белән шулай эш итә,— диде аның турында го¬ рурланып взвод командиры Коля Фадеев. Жорж үзенең пулеметыннан беркайчан да аерылмады. Пулеметының глушителе булмаганга күрә, аның атуы ко¬ точкыч паника тудыра иде. 98
Тиздән Жоржның башка тор коралларны да яхшы белүе билгеле булды. Ничектер бервакыт үзеннән-үзе ул партизаннарны төз атарга, корал белән эш итәргә өйрәтә башлады. Тиздән «Сүлпән» кушаматы онытылды. Струтинскийларның өченчесе — Володя унҗиде яшен¬ дә иде. Вашта аны, чукраграк булганлыктан, хуҗалык взводына билгеләделәр. Ләкин Володя моңа риза бул¬ мады һәм башкалар белән бергә сугышырга теләвен әйт¬ те. Аңа корал бирергә һәм Коля Фадеев взводына бил¬ геләргә туры килде. Фадеев исә егетне, сугышта коман¬ даны ишетмәс дип, лагерьда тотарга тырышып караган иде. Ләкин Володя операциягә барырга шулкадәр омтыл¬ ды, ахыр чиктә Фадеев каршы тора алмады, аны үзе белән алып барды һәм моңа үкенмәде. Жорж кебек үк, Володя да коралны бик ярата иде. Аның һәрвакыт үзенең карабины белән шөгыльләнүен күрергә мөмкин иде: ул аны я сүтә, я чистарта, я яңа¬ дан җыя. Карт Струтинскийны командирның хуҗалык эшләре буенча урынбасары итеп билгеләдек. Сугышчылар белән бергә ул продуктлар хәзерләүгә йөри. Бу эштә аны берәү дә алыштыра алмый иде. Украин һәм поляк телләрен яхшы белгәнлектән, ул теләсә нинди хуҗа белән сөйләшә белә иде. Струтинский булган җирдә безгә бәрәңгене, яшелчәне, онны, ярманы һәм башка продуктларны бик те¬ ләп бирәләр иде. Бу Владимир Степановичка башка төрле хәзерләүләрдә — немецларның складларына һәм олаула¬ рына һөҗүм итүләрдә дә катнашырга комачауламады. Ул анда да үз урынын таба, винтовкадан төз ата. Күрә¬ сең,, Струтинскийлар төз атучылар булып ук туганнардыр Коляны Ровнога җибәрүебезне белгәч, Владимир Степанович борчылып китте. Ул үзенең улларын бик яра¬ та. Көн буе Николайны Ровнода ничек эш итәргә кирәк¬ леккә өйрәтте. Ә кич дүртәүләп — Стехов, Лукин, мин һәм Владимир Степанович — аны озатырга чыктык. Без урман читендә туктадык та бер агачны билгеләп, моннан китәргә туры килсә, шушы агач куышында Коля Стру- тинскийга язу калдырырбыз, дип сүз куештык. Аннары үбештек, карт тагын берничә сүз әйтте, һәм Коля китеп барды. Без аның артыннан озак карап тордык. Ике көннән Поликарп Вознюк кайтты. Ул бик борчу- лы иде. Ровнода белгәннәрен ашыга-ашыга әйтеп бир¬ де дә үзе белән булган вакыйга турында сөйләде. Ул 7* 99.
немецларның комиссия магазинында эшләүче таныш егетен очраткан. Бу егет Вознюкка магазинга көн саен ниндидер гестапо агенты килүен сөйләгән. Вознюк, үзе¬ нең иптәше штатский кием кигән гестапочыны күрсәт¬ кәнгә кадәр, магазин ишеге төбен ике көн каравыллаган. Уйлап-нитеп тормыйча, Вознюк гестапочыны атып үтергән дә качкан. Урамны аркылы чыкканда ул ике не¬ мец офицеры утырган җиңел машина күргән; машинага ике граната ыргытып, бер ишек алдына йөгереп кергән дә, койма аркылы сикереп, качкан. Вознюк безнең: җиңел машинада нинди немецлар утырып бара иде, дигән сора¬ выбызга җавап бирә алмады. Ул әле чиннарны аермый иде. Шушыларны сөйләгәч, Вознюк елмаеп куйды. Мин аның сөйләгәндә үк елмаерга теләвен, ләкин тыелып торуын сизгән идем. Ул безнең мактавыбызны көтте. Мактау урынына Вознюк, гаҗәпләнүенә каршы, шел¬ тә ишетте. Лукин, аңа ачуланып карады да, ачык итеп сөйли башлады: — Син ахмак башны бу эшкә кем кушты соң? Сине шыпырт кына урамнарда йөреп, гестапоның, башка не¬ мец учреждениеләренең кайда икәнлеген белергә һәм шулай ук шыпырт кына кире кайтырга җибәрделәр бит. Ә син нәрсә эшләдең? Син заданиене үтәмәгәнсең генә түгел, бәлки шәһәрдә кирәксезгә паника куптаргансың. Хәзер анда облавалар башланыр, һәркемгә бәйләнә башларлар. Гестапоның ниндидер булыр-булмас агенты аркасында безнең кешеләребезгә зыян килүе бар. Герой имеш! Ләкин Вознюкны ышандыру мөмкин түгел иде. — Ничек инде ул сволочьларны үтермәскә?— дип мыгырдый ул гаҗәпләнеп,—Шулай итмәгәч, нинди пар¬ тизан инде без! Бу сөйләшүдә Валя Семенов та катнашты. Ул безнең Вознюкка әйткән сүзләребезне дәшмичә генә тыңлап торды да үзенең гадәттәге шаяру тоны белән өстәп куй¬ ды: — Димәк, шаулыйбыз, туган? Вознюк дәшмичә генә җилкәләрен җыерып куйды. — Эх син, шау-шулы! Әнә шулай итеп, Вознюкка «Шау-шулы» кушаматы бирелде. Үзенең нәрсәдә гаепле икәнлеген, нәрсә өчен орыш¬ 100
каннарын Возшок озак аңламады булса кирәк. Аның чын мәгънәсендә уйнап тора торган кайнар табигате актив хәрәкәтләргә омтыла иде. Берничә көннән Бондарчук та кайтты. Ул партизаннар өчен бер фатир тапкан, ләкин артык бернәрсә дә эшли алмаган. Аңа шәһәрдә кыенрак туры килгән. Ул сугышка кадәр шунда эшләгән һәм хәзер урамда таныш кешеләр күп очраган. Алар аның хәзер нәрсә эшләве белән кызык¬ сынганнар. Ахыр чиктә бер хыянәтчегә очрап, көч-хәл белән генә котылган. Без Коля Струтинскийга зур өметләр багладык. Са¬ быр табигатьле, уйлап эш итүче, ачык һәм тапкыр акыл¬ лы Николай Струтинский безнең кешеләребезнең Ровно- да эшләүләре өчен барлык мөмкинлекләрне билгеләрлек мәгълүматлар алып кайтырга тиеш иде. Струтинский безнең өметләребезне аклады. Ул безнең сорауларыбызга тулы җаваплар бирү белән генә чиклән¬ мәде, бәлки эшне ничегрәк җәелдерү кирәклеге турында үзенең бик дөрес фикерләрен дә әйтте. Ул шәһәрдә күп кенә кешеләр белән элемтә урнаштырган, алардан без¬ нең разведчикларга ярдәм итү турында ризалык алган һәм хәтта алар аркылы партизаннарга шәһәргә иркен барып йөри алырлык документлар да тапкан. Струтинский Ровнога озак — ике атнадан артык бул¬ ды һәм шуның белән безгә һәм, билгеле, Владимир Степа¬ новичка зур борчылу тудырды. Карт, үзенең фикеренчә, Коляның хәлен белә алырдай һәркем янына килә, ләкин, билгеле, аның соравына беркем дә җавап бирә алмый иде. Коля кайткач, карт бик шатланды, үзенең шатлыгын очраган һәр кеше белән уртаклашырга омтылды һәм безнең тарафтан сер итеп тотылган нәрсәләрне сөйләү¬ дән көч-хәл белән генә тыелып торды. Николай алып кайткан документ үрнәкләре безнең өчен аеруча кыйммәтле булды. — Ә синең үз документыңны тикшерделәрме соң?— дип сорадым мин. — Тикшерделәр. Әйтеп тә торасы юк, ул бит чын документтан да яхшырак! Документларны Струтинский үзе эшләгән иде. Ничектер бервакыт ул миңа бала чагында агачтан кисеп әйберләр ясау белән шөгыльләнгәнлеген әйтте. Мин аңа немеңлар штампысы үрнәген ясап карарга 101
Тәкъдим иттем. Коля циркуль тапты, пәкесен кайрады, бик озак резин эзләде һәм, тапмагач, итегенең олтанын¬ нан кисеп алды да эшкә кереште. Ул эшләгән штампны чын штамптан аеру мөмкин түгел иде. Шуннан соң без аңа немецларның башка печатьләрен дә, штампларын да эшләргә бирдек. Шулай итеп, отрядның үз граверы да булды. Башта Коля озак эшли иде: һәр печатьие эшләргә ике- өч көн китә иде, ләкин аннары ул шулкадәр остарды, теләсә нинди, хәтта иң катлаулы печатьне дә өч-дүрт сәгатьтә эшләп өлгертә башлады. Ул беренче тапкыр кул¬ ланган инструментлары белән үк — циркуль һәм пәке белән эшли иде. Струтинский үзенең аяк киемнәрен, бө¬ тен туганнарының аяк киемнәрен каезлап бетереп, инде штаб работникларының аяк киемнәренә үрмәли башла¬ ганнан соң, штамплар һәм. печатьләр өчен резиины аңа безнең хуҗалык взводыбыз таба башлады. Бер фольваркта без украин хәрефле һәм немец хәреф¬ ле язу машиналары таптык. Шушы машинкаларда Цесарский без биргән үрнәкләр буенча теләсә нинди немец документларын басарга өйрәнде, ә Лукин теләсә кайсы начальникның имзасын куя иде. Цесарский текстын баса, Лукинга кул куйдырта, ан¬ нары ^Струтинский ясаган печать басыла, һәм немецлар биргән чын документ кебек документ килеп чыга иде. Шул юл белән Приходькога, Струтинскийга һәм күп кенә башка разведчикларга документлар эшләнде... Алар арасында шәһәр һәм район управалары биргән документ¬ лар, хосусый фирмалардан һәм хәтта гестаподан бирел¬ гән документлар да бар иде. Безнең бу документларыбыз һәр җирдә сынауны үт¬ теләр. Алар чын документлардан яхшырак иделәр! ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК 6 ноябрьда көн буе лагерьда бәйрәмчә җанлылык хөкем сөрде. Бу көнне чумда калган кеше булмады. Арба янында иртәдән үк радистлар мәшәкатьләнә — алар радио аппаратлары һәм репродуктор куялар, һәр¬ кемнең игътибары шунда. Радистлар — бүген көннең геройлары, һәркем Лида Шерстневадад эшләре турында сорашуны үзенең бурычы итеп санады; Ваня Строковка антенна сузуда ярдәм иттеләр... 102
— Кыска булмасмы икән?— дпп борчыла Лида Шер¬ стнева, күзе белән генә антеннаның озынлыгын ча- МЗЛЗП. ’ — Юк, Лида, кыска булмас,— дип җавап бирә Ва¬ ня.— Ачуым килмәгәе, антеннаның озынлыгы әллә тагы километрга җитә! Радистлар хәзерлекләрен тәмамлаганда инде кичке бишләр чамасы иде. Бу вакытка партизаннар арба тирә¬ сенә җыелдылар. Репродуктордан үзенә бертөрле таныш шытырдау ишетелә башлагач, бар да тып-тын булдылар. Безнең инде биш ай радио тыңлаганыбыз юк иде. Репродуктор сөйли башлаганчы йөткереп куйган кебек булды һәм сөйли дә башлады. «Аккош күле» балетыннан саф, ягымлы вальс мелодиясе яңгырады. Бу — йөрәккә ягымлы тавыш, Ватаныбыз тавышы иде. Радистларныф йөзләре балкыды. Ләкин бүген репродуктор янына концерт тыңларга җыелмаганнар иде. Барысы да иң әһәмиятлесен көттеләр, шуны тыңларга өметләнделәр... Арба янында, ясалма өс¬ тәл артында дүрт партизан утыра. Алар алдында бер өем кәгазь һәм яхшылап очланган карандашлар. Берсе төше¬ реп калдырса, икенчесе тулыландырыр дип, дүрт кеше язарга булды. Кичке сәгать алтылар тирәсендә диктор Левитанның таныш тавышы ишетелде; ул бөтен илебез көткәнне, без— фронт линиясенең аръягында, кара урманда, салкын көзге яңгыр астында торган кешеләр көткәнне әйтте: Дәүләт Оборона Комитеты Председателе иптәш Сталинның док¬ лады тапшырылачак. Диктор бу сүзләрне әйтеп бетерү белән, аланда искит¬ кеч тынлык урнашты. Менә репродуктордан сөекле юлбаш¬ чыбыз хөрмәтенә көчле кул чабу тавышлары яңгырый башлады. Кул чабуларның очы-кырые юк. Бу шатлыклы минутлар тантанасы белән рухланган партизаннар, бер кешедәй булып, кул чаба башладылар, кул чабу һәм кот¬ лау сүзләре белән бөек Сталинны котладылар. Бу минут¬ ларда ул безнең арада кебек иде. Без аның якынлыгын шулкадәр ачык хис иттек, арабыздагы ераклык югалган кебек һәм без үзебезне дошманның тирән тылында юга¬ лып калган аланда итеп түгел, бәлки Москвада, балкыган якты залда кебек хис иттек. Бер секунд тынлыктан соң юлбашчыбызның ышану белән тулы тыныч тавышы ишетелде: 103
— Иптәшләр! Бүген без илебездә Совет революциясе җиңүнең 25 еллыгын бәйрәм итәбез. Бездә Совет строе урнашканнан бирле 25 ел вакыт үтте. Без Совет строе яшәүнең алдагы, 26 нчы елы бусагасында торабыз. Ватан сугышы фронтларындагы хәлгә бәя биреп, ип¬ тәш Сталин немецларның, Европада икенче фронт бул¬ маудан файдаланып, фронтка үзләренең барлык буш ре¬ зервларын ташлап, көньяк-көнбатыш юнәлештә фронтны өзгәнлекләрен һәм Воронеж, Сталинград, Новороссийск, Пятигорск, Моздок районнарына чыкканлыкларын әйтте. — Немецларның җәйге һөҗүменең төп максаты,— диде иптәш Сталин,— Москваны камап алудан һәм су¬ гышны быел тәмам итүдән гыйбарәт. Гитлерчылар үзлә¬ ренең томана солдатларын әнә шундый хыяллар белән туендыралар. Ләкин, немецларның Москвага турыдан- туры удар ясау турындагы элекке исәпләре кебек үк, бу исәпләре дә барып чыкмады. Иптәш Сталин, Европада икенче фронт булса, гитлер¬ чыларның хәле бик кыен булачагын бөтен ачыклыгы белән күрсәтте. Бу җәйдә, 1942 елның җәендә үк инде гитлер¬ чылар армиясе һәлакәт алдында тора иде. — Д1ин уйлыйм,— диде иптәш Сталин,— немец-фа¬ шист юлбасарларның һәм аларның союзникларының ерт¬ кыч бандаларының мондый басымына башка бернинди ил дә һәм башка бернинди армия дә каршы тора алмас иде. Тик безнең Совет иле генә һәм безнең Кызыл Армия генә мондый басымга каршы тора ала. Бу сүзләр көчле кул чабулар белән каршыланды. Без дә кул чабабыз, һәм безгә бу кул чабуларыбызны анда, Зур театрда ишетәләр кебек, аларны Сталин ишетә, бөтен илебез ишетә кебек тоела. — Каршы тора ала гына түгел, бәлки аны җиңә дә ала,— диде иптәш Сталин. Юлбашчыбыз җиңү турында, безнең армиябезнең дошманны ачык сугышта тар-мар итәчәге, аны кире куа¬ чагы турында тулы ышаныч белән сөйли, һәм иптәш Сталин бөтен илебез алдына бурычлар куя: гитлерчылар дәүләтен һәм аны рухландыручыларны юк итәргә; гитлер¬ чылар армиясен һәм аның җитәкчеләрен юк итәргә... Иптәш Сталин өченче бурыч турында сөйли. Юлбашчы¬ бызның бу сүзләре турыдан-туры безгә карата әйтелгән кебек тоела. Без аларны киеренке тынлыкта тыңлыйбыз, 101
әйтеп биргесез дулкынлану белән чолгап алынган йөрәк- ләребезнең ничек тибүен сизәбез. — Гитлерчы кабахәтләр совет хәрби пленныйларын газаплауны, аларны йөзәрләп үтерүне, аларны меңәрләп ач үлемгә дучар итүне үзләренә кагыйдә итеп алганнар. Алар безнең илебезнең оккупацияләнгән территориялә¬ рендә граждан халкын, ирләрне һәм хатын-кызларны, балаларны һәм картларны, безнең ир һәм кыз туганнары¬ бызны көчлиләр һәм үтерәләр. Алар Украина, Белоруссия, Балтик буе, Молдавия, Кырым, Кавказ халкын кол итүне яки кырып бетерүне максат итеп куйганнар. Гаепсез һәм коралсыз кешеләргә карата мондый әшәкелекләрне тик намусларын югалткан һәм хайваннар дәрәҗәсенә төшкән түбән һәм кабахәт кешеләр генә эшли алалар. Ләкин ул гына түгел әле. Алар Европаны дар агачлары һәм кон¬ центрация лагерьлары белән тутырдылар. Алар «залож¬ никлар системасы» дигән кабахәт система керттеләр. Алар «залог итеп» алынган һич гаепсез гражданнарны нинди¬ дер бер хайван немецның хатын-кызларны көчләвенә яки халыкны талавына комачаулаган өчен аталар һәм аса¬ лар. Алар Европаны халыклар төрмәсенә әверелдерде¬ ләр. һәм шушыны инде алар «Европада яңа тәртип» дип атыйлар. Бу кабахәтлекләрдә гаепле кешеләрне, «Европа¬ да яңа тәртип» төзүчеләрне, бу яңа пешеп чыккан гене- рал-губернаторларны һәм гади губернаторларны, комен¬ дантларны һәм подкомендантларны без беләбез. Аларның исемнәрен газапланган ун меңнәрчә кешеләр белә. Бу па¬ лачлар белеп торсыннар: алар үзләренең җинаятьләре өчен җаваплылыктап кача алмаслар һәм газапланган халыкларның җәзалаучы кулыннан котыла алмаслар. Безнең өченче бурычыбыз,— дип дәвам итә иптәш Сталин,— «Европада яңа тәртип» дигән явыз нәрсәне җимерүдән һәм аны төзүчеләрне җәзалаудан гыйбарәт. Йодрыклар ныграк йомарлана. Әйе, без үч алырбыз, ахырынача, гитлерчылар армиясен тәмам тар-мар иткән¬ гәчә, аны тәмам юк иткәнгәчә көрәшербез! Аланда иптәш Сталинның: «Партизаннарыбызга һәм партизанкаларыбызга дан!»—дигән соңгы сүзләре яң¬ гырады. Шул ук вакытта яңадан алкышлар башланды. Шул алкышларга кушылган кебек булып, безнең аланда партизаннарның куәтле «ура» тавышлары күтәрелде. Бу төнне йоклаучылар аз булды. Уннарча кешеләр, карандашлар һәм. каләмнәр белән коралланып, иптәш LQ5
Сталинның радистлар тарафыннан кабул ителгән тулы докладын һәм Верховный Баш Командующийның 1942 ел 7 ноябрь приказын күчереп яздылар. Иртәгесен безнең разведчикларыбыз Сталин сүзләрен хуторларга һәм авыл¬ ларга алып киттеләр. Совет кешеләренең гаҗәп матур традициясе — үзләре¬ нең революцион бәйрәмнәрен хезмәттә һәм сугышта ба¬ тырлыклар белән билгеләп үтү традициясе бар. Без дә 7 ноябрьны шушы традиция буенча бәйрәм итәргә бул¬ дык. , Бәйрәмнән бик күп элек үк без дошман эшелоннарын шартлату буенча ике операция хәзерли башлаган идек. 7 ноябрьга каршы төндә, иптәш Сталин докладыннан соң ук, ике группа — берсе Шашков командалыгында, икен¬ чесе Маликов командалыгында — задание үтәргә китте. Төш уртасында Шашков әйләнеп кайтып рапорт бирде: — Иптәш командир! Бөек Октябрь революциясенең егерме бишенче еллыгы хөрмәтенә сугышчан задание үтәлде. Тимер юлда дошманның хәрби йөкләр һәм гаскәр¬ ләр төяп көнчыгышка таба баручы эшелоны шартла- тылды. Кйчкә таба Маликов та кайтты. Ул да, Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә бүләк итеп, дошманның техника төяп фронтка таба бара торган бер эшелоны шартлатылган- лыкны хәбәр итте. 7 ноябрьда көндез урманда спартакиада булды. Ла¬ герьдан бер километр җирдә, урман аланлыгында, биш взвод барысы да ераклыкка һәм төз итеп граната ыргыту, агачка менү, каршылыклар б&лән йөгерү буенча ярыш¬ тылар. Түзеп булмаслык шау-шу күтәрелде. Билгеле, ярышта катнашучылардан бигрәк болелыциклар шаула¬ дылар. Алар бик күп иде, һәм кемнең җиңеп чыгачагы турында алар арасында инде берничә көн буе бәхәс бар¬ ды. Карт Струтинский, Лукин һәм Кочетков иң дәртле болелыциклар булып чыктылар. Владимир Степанович Струтинский әледән-әле уры¬ ныннан сикереп тора да: «Эх сине!», «Менә ахмак баш, эләктерә алмады бит!» дип куя. Лукин, артта калучы¬ ларны котыртып, урыннан-урынга күчеп йөри. Кочетков исә шулкадәр кычкырып көлә һәм акыра, аның янында тору да куркыныч — чукрак калырга мөмкин. 106
Аркан тарту ярышы башлангач, шау-шу бигрәк тә көчәйде. Арканны ике группа ике якка тарта: кем җиңәр. «Ягез әле! Ягез көчәнебрәк!» — дип кычкыралар болель- щиклар. Менә бер як, көчсезләнеп, арканны бераз бу¬ шатты. Җиңүчеләр, икенче башны тартып, егылып китте¬ ләр. Урманда яңадан көлү тавышлары яңгырады. Бәйрәм партизаннарның үзешчән концерты белән тә¬ мамланды. Башта хор белән җырладылар. Иң элек «Энтузиастлар маршы» башкарылды — бу җырны бездә бер генә тантаналы кичәдә дә җырламый калмыйлар. Җырны берничә кеше башлап җибәрә, калганнары кушымталарын җырлыйлар. Аннары беркайчан да искер¬ ми торган Катюша турындагы җыр башкарылды. «Ка- тюша»ны бетерүгә, Владимир Степанович Струтинский урыныннан торды да, куллары белән дирижерлык итеп, «Реве та стогне Днипр широкий» җырын сузып җибәрде. Тирә-якта елмаешып куйдылар да җырга кушылдылар. Бу җырны һәркем белә: украинлылар гына түгел, руслар да, хәтта казах Дарбек Абдраимов та үзенә аңлашылмый торган сүзләрне дәртләнеп суза. Менә түгәрәк эченә биючеләр чыкты: гопак осталары да, камаринский, лезгинка осталары да, чечотка осталары да табылды. Биючеләрдән соң нәфис сүз осталары чык¬ ты. Учак янына егерме яшьлек партизан Лева Мачерет чыкты. Сугышка кадәр ул әдәбият факультетында укы¬ ган. -— Мин сезгә Николай Тихоновның «Егерме сигез гвардияче» дигән шигырен укыйм. Мачерет бик яхшы укыды. Аны берничә тапкыр «бис»- ка чыгардылар. Кичә бетәр алдыннан гына Николай Иванович Куз¬ нецов чыкты. Ул күтәренке настроениедә һәм шул ук ва¬ кытта элеккедән дә уйчанрак. Нәрсә укыячагын әйтеп тә тормастан, ул шунда ук башлап җибәрде: — Таулар арасына биеккә менде Елан һәм юеш тар¬ лавыкта, диңгезгә карап, төенләнеп ятты. Кузнецов кычкырмыйча, тыныч кына укый, кайчак¬ ларда, сүзләрен хәтергә төшереп яки уйланып, туктала,— үзенең фикерләре белән уртаклашкан кебек итеп укый; бу фикерләр чын күңелдән чыкканлыктан, уку аеруча зур көч белән тәэсир итә. — Елан яткан тарлавыкка кинәт күктән каурыйлары канлы, күкрәге яралы Лачын егылды... 107
Мин сугышчыларга карап куйдым. Алар җитди, тан¬ таналы төстә утыралар һәм ничектер башкача — игътибар белән һәм җентекләп — Кузнецовка карыйлар. Николаи Иванович башкаруында «Лачын турында җыр» тәүбә кебек яңгырый. Бу аның гына, Кузнецовныкы гына түгел кебек; Горький «Җыры»ның сүзләре турыдан-туры безгә, Кузнецовны тыңлаучыларга кагыла кебек. Шигырьдә ке¬ шенең бөек бурычлары турында әйтелә. Бу сүзләр батыр¬ лыкка җырланган гимн булып яңгырыйлар, һәм минем уйлавымча,, безнең һәркайсыбызның Кузнецовка ияреп, бу гимнның сүзләрен кабатлыйсыбыз килде: «Әй, кыю Лачын! Дошманнар белән сугышып, кан¬ га манчылдың син... Ләкин килер вакыт — синең кайнар кан тамчыларың, тормыш караңгылыгында, очкын төсле кинәт кабынырлар да, күп кыю йөрәкләрдә иреккә, якты¬ лыкка сусау уятырлар!.. Батырларның шашкынлыгын мактап җырлыйбыз!..» Концерт әле дәвам итә иде, ә Кузнецов, мине бер чит¬ кә алып китеп, сүз башлады. Бу сүзләрдә, билгеле, бер¬ нинди яңалык та, көтелмәгән нәрсә дә юк иде. Тик бу юлы бу сүзләр тагын да кискенрәк әйтелде. -— Мине хәзер үк җибәрүегезне үтенәм. Минемчә, Сталинның гитлерчы бәдбәхетләрдән ерткычлыклары өчен үч алу турындагы сүзләре беренче чиратта миңа карата әйтелгән. Билгеле, иртәме-соңмы, бөтенесе өчен дә па¬ лачлардан уч алыныр. Ләкин минем инде хәзер үк хәрә¬ кәт итәргә мөмкинлегем бар, һәм мин сездән мине бу мөмкинлектән мәхрүм итмәвегезне сорыйм. Аны җибәрүне артык кичектерергә мөмкин түгел иде. — Яхшы, Николай Иванович. Җыеныгыз. Ул җиңел сулап куйды. — Ләкин,— дидем мин,— урамда фашистларны атып йөрермен дип уйламагыз. Андый уйларыгызны ташлагыз. Сезгә әле шактый озак вакытлар атарга да туры килмәс, дип уйлыйм. Сез разведчик, сезнең эшегез гитлерчылар турында мәгълүматлар табу. Нинди мәгълүматлар? Аны¬ сын сез үзегез беләсез. Ә разведка мәгълүматлары табу урамда шау-шу күтәрүдән күп өлеш кыенрак һәм бүген¬ гә — әһәмиятлерәк тә. — Аңлыйм,— дип куйды Кузнецов. Аның күңеле кайтканлыгы аермачык күренеп тора иде. Ихтимал, бу моментта ул үзен, немец мундиры киеп, Ровно урамнарында йөри итеп күз алдына китергәндер. 108
Монда, отрядта чагында ул фашист ерткычларга каршЫ актив көрәшү мөмкин булмаудан газапланса, анда, шә¬ һәрдә, гитлерчылар арасында бу хис ничек булыр икән! Кузнецов бит алар белән тату яшәргә тиеш булачак. — Сезгә җиңел булмас,— дидем мин.— Үзеңне кулда нык тотарга туры киләчәк. Шайтан белсен, кемнәр белән эш итәргә, палачны үз кулларың белән буарга теләгән моментта йөзендә күңелле чырай тудырырга туры килә¬ чәк. — Аңлыйм,— дип кабатлады Кузнецов.— Булса соң, мин аларның бөтенесенә дә хәзер. Ул йөрәге кушканча эшләү мөмкинлеге өчен күпне бирер иде. Без аны бу мөмкинлектән мәхрүм итәбез. Шулай да Николай Иванович, ниһаять, шәһәргә җибә¬ релүенә канәгать иде. Мин аның киләчәктәге эш турында сөйләгәндә дулкынлануын күрдем. Аңа карап, мин пар¬ тия заданиесен алганда үзем кичергән хисләрне хәтерлә¬ дем. Бу хисләрне сүз белән әйтеп биреп булмый. Шуңа күрә миңа Николай Ивановичның дулкынлануы якын һәм аңлаешлы иде: Ватаныбыз, партиябез аны җаваплы заданиегә җибәрә. Кузнецовка юлдаш итеп без Владимир Степанович Струтинскийны бирергә булдык. Картның шәһәрдә туган¬ нары бар һәм ул алар белән Николай Ивановичны та¬ ныштыра ала иде. Кузнецовның җибәреләчәген белгән кешеләр өчен бу көннәр зур дулкынлану көннәре булдылар. Ә Николай Иванович үзен иптәшләре алдында бернәрсә дә булмаган кебек тотты, һаап һәм Райс аны чын немец дип таны¬ ганнан соң эшнең уңышлы чыгачагына ышангангамы, әллә үзенең борчылуын оста итеп яшергәнгәме, ул безнең Стехов һәм Лукин белән бергәләп аның костюмының һәр вак-төяген тикшерүебезне, аның мундирындагы нашивкаларны һәм орденнарны төзәтә-төзәтә тагуыбызны ягымлы елмаю белән күзәтә. Бу трофей мундир иде, аны Кузнецовның фигурасына яраклы итеп җайладык, һәм Николай Иванович аны кигәч нәкъ купшы егетләргә ошап китте. Аның аякларына яраклы яхшы итек һәм милләтче- социалистлар партиясе члены значогы табылу безнең өчен бөтен бер вакыйга булды. Кузнецов үзе исә боларның бөтенесенә дә ачу килерлек дәрәҗәдә игътибарсыз кал¬ ды. Ул хәзер үк китәргә тели, ә безнең хәзерләнүебез аны тоткарлый иде. 169
Кузнецов башкарырга хәзерләнә торган эш бөтен отрядтан сер итеп сакланды. Безнең сафларыбызда фа¬ шистлар тарафыннан җибәрелгән агент булса, ул Кузне¬ цов турында бернәрсә дә белмәс иде. Лагерь шартларын¬ да конспирацияне саклау никадәр генә кыен булса да, без: беркем дә үзенә кагылмаган нәрсәне белми, дигән кагыйдәне нык сакладык. Кузнецов борчылмаса да яки борчылуын бернәрсә белән дә сиздермәсә дә, аның юлдашы Владимир Степа¬ нович беренче көннәрдә чын мәгънәсе белән үзенә урын тапмады. Ровнога бару аның өчен шактый куркыныч эш иде. Шәһәрдә аны белүчеләр күп, партизаннар семьясының атасы икәнен дә беләләр. Шәһәргә бару аның өчен бе¬ ренче җаваплы задание иде. Мин аның борчылуында һәм каушавында бернинди начарлык күрмәдем. Ләкин, шулай да, бервакыт, иртәгә китәсе дигән көнне, аңа әйт¬ тем: — Владимир Степанович, бәлки сезне чыннан да җибәрергә кирәк түгелдер? — Ни өчен?—дип куйды ул.— Инде әйткәч, мин ба¬ рам, бөтенесен эшләрмен. Ул да, Кузнецов та кайчан гына йоклаганнардыр. Көндезләрен икесе дә хәзерлек эшләре белән шөгыльләнә¬ ләр, ә кичләрен һәм төннәрен, иптәшләреннән читтәрәк йөреп яки кайда булса да агач төбендә утырып, игътибар белән сөйләшәләр. Струтинскпй белән Кузнецов Ровнога фурманкага утырып киттеләр: карт ямщик булып, ә Кузнецов тыл офицеры булып утырды. Таныклык текстын ул үзе төзеде, Цесарскийга машинкада басарга, Лукинга кул куярга бирде һәм печать басты. Таныклыкта аның Ровно өлкәсе¬ нең Людвиполь һәм Клесово «гебит»ларында азык хәзер¬ ләү белән шөгыльләнүче виртшафтсофицер лейтенант Пауль Зиберт икәнлеге әйтелгән иде. Документта Пауль Зибертка аның эшендә барлык чаралар белән ярдәм күр¬ сәтергә үтенелгән иде. Ровнога килеп җитәргә унсигез километрлар кала, партизаннар бер хуторда Струтинскийларныц кардәшләре Вацлав Жигадлода тукталганнар. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, Жигадло болай дигән: — Рәхим итегез, өемне сезнең карамагыгызга тап¬ шырам. Кирәк вакытта тукталыгыз. Ләкин сак булыгыз, 110
югыйсә үзегезне дә һәлак итәрсез, минем дә, күрәсез, семьям кечкенә түгел. Жигадлоның ун баласы бар. Фашистлар килү белән бу семья Совет власте вакытында күп балалыларга би¬ релә торган зур ярдәмнән мәхрүм булган. Хәзер, гитлер¬ чылар килгәч, семьяның тормышы авырайган: ул ачтан интегә, балалар укый алмыйлар. Ровнога килеп җитәр алдыннан Струтинский тагын бер кардәшләрендә туктаган. Фурманканы шунда калды¬ рып, шәһәргә җәяү кергәннәр. Шәһәрдә Кузнецов урамның бер ягыннан, ә Влади¬ мир Степанович икенче яктФн барган. Соңыннан карт, тынычлана алмыйча, бик озак сөй¬ ләде: — Үзем барам, үземнең аяк-кулларым калтырый, менә хәзер килеп тотарлар кебек. Жандарм яки полицейский күренү белән читкә борылам. Миңа барысы да шикләнеп карыйлар кебек тоела. Ә Николай Иванович бөркет кебек баруын белә. Учреждениеләрнең вывескаларын укый, магазин витриналары янында туктала — бернәрсәдән дә курыкмый! Немец очраса, кулын күтәрә дә: «Хайль Гит¬ лер!» ди. Мине шәһәр буйлап дүрт сәгатьләп йөртте. Миң аңа тегеләй дә, болай да ишарә ясыйм, элек сөйлә¬ шенгәнчә, борынымны яулык белән сөртеп карыйм, кай¬ тыр вакыт җиткәнлекне’аңлатырга телим, ә ул йөри дә йөри. Менә курыкмас кеше! Ровнода Струтинский Кузнецовны тагын бер кардәше Казимир Домбровский белән таныштырган. Аның кечкенә генә камыт-дуга мастерское бар һәм ул шунда иярләр һәм башка сбруйлар төзәтә икән. Казимир Домбровский партизаннарга ярдәм итәргә ризалык белдергән һәм бу турыда Кузнецов белән Струтинскийга тантаналы ант иткән. Әйтергә кирәк, ул үзенең антын үтәде. Сәгать алтыдан соң урамда йөрергә ярамый икән. Шуңа күрә партизаннар шәһәрдән алданрак китәргә бул¬ ганнар һәм, фурманкага утырып, лагерьга киткән¬ нәр. Кузнецов бик канәгатьләнеп кайткан иде. Аның шә¬ һәрдә күренүе бернинди шик тудырмаган,— димәк, ул үз- үзен чын немецларча тотарга күнектергән. Ләкин костюм ягы бөтенләй үк килешеп бетмәгән. Аның өстендә җәйге мундир, ә бу вакытта инде немец офицерлары шинель һәм язгы-көзге плащ киеп йөриләр икән. Ул пилотка кигән, ә 111
пилотканы фронтовиклар гына кия,— Ровнода күпчелек офицерлар фуражка киеп йөриләр. Кузнецовны икенче тапкыр җибәргәнгә кадәр, без аңа яңа обмундирование юнәттек. Бу юлы аңа мундирны Варшаваның атаклы тегүчесе Шнейдер текте. Кемнәр генә юк иде безнең лагерьда! Итекчеләр дә, пекарьлар да, колбаса ясаучылар да һәм сугышка кадәр Варшавада торган шушы тегүче Шнейдер да. Польша башкаласын гитлерчылар алгач, еврейләрне геттога җый¬ ганнар. Шнейдерның туганнарын атып үтергәннәр, ә аны немец генералы, шәһәрнең коменданты бугай, үз фатиры¬ на алган. Ул үзе шуның аркасында гына котылып калган. Генерал тегүчене үз йортының чарлагына, кеч¬ кенә генә бер почмакка урнаштырган да үзенә генә тү¬ гел, бәлки башка офицерларга да киемнәр тегәргә куш¬ кан. Эш хакын генерал үз кесәсенә сала барган. Ләкин Шнейдер монысы өчен дә язмышына шөкрапә иткән һәм геттода калганнарны коты очып исенә төшерә торган булган. Бервакыт генерал моннан соң аны үзендә тотарга теләмәвен белдергән. Геттодан исә юл бер генә — атылу. Шунлыктан Шнейдер качарга карар иткән. Һәм качкан. Газап чигеп озак йөргәннән соң, ул безнең отрядка килеп эләкте. Тегүче, гомерендә беренче тапкыр бик яратып һәм бик бөртекләп, Кузнецов өчен немец мундиры текте. Беренче тәҗрибәдән соң Николай Иванович Ровнода еш була башлады. Ул анда гадәттә Коля Струтинский белән яки Коля Приходько белән бара. Иван Приходь- кода яки Казимир Домбровскийда туктала иде. Николай Иванович ашханәләрдә, магазиннарда не¬ мецлар белән таныша башлады. Үтешли генә, ә кайчак¬ ларда озак-озак итеп алар белән сөйләшә. Ул чагында Ровнода бөтен сүз Сталинград турында барган. Немецлар бик борчылганнар. Сталинградны берничә тапкыр алын¬ ган дип игълан иттеләр, ә сугышлар һаман дәвам итә һәм хәтта, Геббельс сводкаларына караганда, гитлерчыларга уңыш та китерми иде. Паулюс армиясе чолганышка эләк¬ кән, дигән хәбәрләр дә йөри иде. Кузнецов белән бер үк вакытта Ровнога башка иптәш¬ ләр дә җибәрелә, ләкин алар, кагыйдә буларак, безнең кемне һәм кайда җибәрүебезне белмиләр иде. Ровнога җибәрелүчеләрне без бик нык кисәтеп куя идек: үзебез- некеләр очраса, гаҗәпләнмәскә һәм, исәнләшмичә, чит¬ ләтеп үтәргә, ди идек. 112
Ьервакыт без Николай Ивановичны аеруча зур ком¬ форт белән озаттык. Бик яхшы бер пар алмачуар юртак һәм бик яхшы арба таптык. Мин Владимир Степановичка бу атларны Кузнецовка бирергә куштым. Ул никадәр баерак күренсә, шулкадәр куркынычсызрак: аны беркем дә туктатмаячак. Бу юлы Кузнецов Ровнода берничә көн¬ гә калырга тиеш иде. Шунлыктан мин аңа, шәһәргә кер¬ гәч тә, атларны ташларга куштым. Владимир Степанович ялвара башлады: — Шундый атларны ташларгамы! Ходайдан кур¬ кыгыз! Әйдәгез, мин әнә теге җирәннәрен җигеп би¬ рим. Үтенде, үгетләде, Еларга җитеште, ләкин бернәрсә дә чыгара алмады. Кузнецов яхшы атлар белән китте. Кучер итеп Коля Гнедюк куелды. Аның үзенә дә разведка зада- ниесе бирелгән иде. Кинәт өч көннән, Кузнецов атларына утырып һәм шул ук арбада, лагерьга безнең шәһәрдәге разведчикларыбыз Мажура белән Бушнин кайтып төште. Алар икесе дә һәр¬ вакыт Ровнода яшиләр һәм отрядка чакырганда гына кайталар иде. Мин чын-чынлап борчылдым. Мажура белән Бушнин Кузнецовны белмиләр һәм бигрәк тә инде безнең тараф¬ тан Ровнога немецларча киендерелеп кем дә булса җибә¬ релгәнлекне белмиләр иде. Ничек очрашканнар соң алар? Атларны һәм арбаны аларга кем биргән икән соң? Әллә Кузнецовның эше барып чыкмадымы икән? Мин тиз генә кайтып төшүчеләр янына киттем, ә анда инде Владимир Степанович куанып атларны сөя иде. — Нәрсә булды?— дип сорадым Мажурадан.— Бу атларны кайдан алдыгыз? — Бер вакыйга булды ннде шунда. Немецлардан чәлдердек. — Ничек инде? Мажура, ашыкмыйча гына, мине бер читкәрәк алып китте дә, минем ачуымны бик кабарткан елмаю белән, сөйли башлады: — Без үзебезнең очрашу фатирыбызда идек. Лагерьга китәргә генә җыена идек, кинәт тәрәзәдән күрәбез — шушы атларга утырып ниндидер немец офицеры килеп туктады. Арбадан төште дә китеп барды. Извозчигы ат¬ ларның йөгәннәрен салдырып алып атларның башларына солы капчыклары киертте дә, анысы да китеп барды. 0499. Квчле рухлылар — 8 113
алынган кыйммәтле нәрсәләр дә җибәрелде: без аларны самолет төзүгә керттек. Самолет кузгалып китте, салмак кына һавага күтәрел¬ де, кыр өстендә ике тапкыр әйләнде дә, канатларын дус¬ ларча кагып, очып китте. УНЫНЧЫ БҮЛЕК Хуторда, Вацлав Җигадлода «маяк» оештырдык. Шә¬ һәрдән лагерьга кадәр туксан километрдан артыграк иде. Элемтә курьеры бу араны ике тәүлектә генә үтә ала. Хәзер исә, хуторда безнең базабыз булгач, эш җиңеләй¬ де; Ровнодан килгән курьер «маяк»ка кадәр генә килә. Монда аны икенче курьер көтеп ала һәм ул, тук һәм ял иткән атлар белән, юлның икенче өлешен — «маяк»тан лагерьга кадәрге араны үтә. Декабрь ахырларында мин разведчикларның барысын да лагерьга чакырттым. Ул чагында Ровнода һәм «маяк»- та барлыгы егермеләп кеше — Кузнецов, Николай һәм Жорж Струтинскпйлар, Приходько, Гнедюк, Шевчук һәм башкалар бар иде. Безнең исәп буенча алар лагерьга таң атканда килеп җитәргә тиешләр иде. Ләкин иртә җитте, көн үтте, ә раз¬ ведчиклар һаман юк. Мин, Стехов һәм бу турыда белгән тагын берничә кеше инде йоклый алмыйбыз һәм төн буе борчылып учак янында утырабыз. Кешеләргә нәрсә булган икән? Җәзачыларга очрадылармы икән, әллә бандитлар-, ның засадасына эләктеләрме икән? Берсеннән-берсе күңелсезрәк уйлар килә башка. — Иртәнгә кадәр көтик,— дидем мин,— Кайтмасалар, кеше җибәрербез. Төнге өчтә лагерь дежурные килде: — Иптәш командир! Хәбәр итәргә рөхсәт итегез: Кузнецов кайтты. — Ә башкалары кайда?— дип ычкындырып куйдым мин. Дежурный безнең кемнәрнедер көтүебезне белми иде. Ул минем соравымны аңламады һәм учак тирәсендә бор¬ чылып утыручыларның урыннарыннан сикереп торула¬ рын күреп бик гаҗәпләнде. Ул җавап бирергә дә өлгер¬ мәде, учак янына Николай Иванович килде. — Хәбәр итәргә рөхсәт итегез, иптәш командир. Раз¬ ведчиклар кайтты. 8* 115
алынган кыйммәтле нәрсәләр дә җибәрелде: без аларны самолет төзүгә керттек. Самолет кузгалып китте, салмак кына һавага күтәрел¬ де, кыр өстендә ике тапкыр әйләнде дә, канатларын дус¬ ларча кагып, очып китте. УНЫНЧЫ БҮЛЕК Хуторда, Вацлав Жигадлода «маяк» оештырдык. Шә¬ һәрдән лагерьга кадәр туксан километрдан артыграк иде. Элемтә курьеры бу араны ике тәүлектә генә үтә ала. Хәзер исә, хуторда безнең базабыз булгач, эш җиңеләй¬ де; Ровнодан килгән курьер «маяк»ка кадәр генә килә. Монда аны икенче курьер көтеп ала һәм ул, тук һәм ял иткән атлар белән, юлның икенче өлешен — «маяк»тан лагерьга кадәрге араны үтә. Декабрь ахырларында мин разведчикларның барысын да лагерьга чакырттым. Ул чагында Ровнода һәм «маяк»- та барлыгы егермеләп кеше — Кузнецов, Николай һәм Жорж Струтинскийлар, Приходько, Гпедюк, Шевчук һәм башкалар бар иде. Безнең исәп буенча алар лагерьга таң атканда килеп җитәргә тиешләр иде. Ләкин иртә җитте, көн үтте, ә раз¬ ведчиклар һаман юк. Мин, Стехов һәм бу турыда белгән тагын берничә кеше инде йоклый алмыйбыз һәм төн буе борчылып учак янында утырабыз. Кешеләргә нәрсә булган икән? Җәзачыларга очрадылармы икән, әллә бандитлар-, ның засадасына эләктеләрме икән? Берсеннән-берсе күңелсезрәк уйлар килә башка. — Иртәнгә кадәр көтик,— дидем мин.— Кайтмасалар, кеше җибәрербез. Төнге өчтә лагерь дежурные килде: — Иптәш командир! Хәбәр итәргә рөхсәт итегез: Кузнецов кайтты. — Ә башкалары кайда?—дип ычкындырып куйдым мин. Дежурный безнең кемнәрнедер көтүебезне белми иде. Ул минем соравымны аңламады һәм учак тирәсендә бор¬ чылып утыручыларның урыннарыннан сикереп торула¬ рын күреп бик гаҗәпләнде. Ул җавап бирергә дә өлгер¬ мәде, учак янына Николай Иванович килде. — Хәбәр итәргә рөхсәт итегез, иптәш командир. Раз¬ ведчиклар кайтты. 8" 115
— Кайда соц алар? — Әнә анда, пост янында. Пленныйларны саклыйлар. — Нинди пленныйларны? — Без җәзачылар отрядын тар-мар иттек. Мин дежурныйга пленныйларны кабул итәргә боерык бирдем дә җиңед сулап куйдым. — Я, хәзер инде йоклап алырга вакыт юк. Сөйләгез, Николай Иванович, нинди вакыйга булды анда! Безнең янга Кузнецов белән бергә булган разведчик¬ лар килде. Алар исәнләштеләр дә учак янына ук урнаш¬ тылар. — Буталчык вакыйга инде бу, иптәш командир,— дип сүзен башлады Кузнецов.— Нәрсәдән башларга да белмим! Без «маяк»та җыелдык та лагерьга кайтырга чыктык. Юлда Тарасенконы очраттык. Безгә каршы таш¬ ланды. «Яхшы әле, сезне очраттым»,— ди. «Нәрсә бул¬ ды?»— дип сорыйм. «Мин,— ди,— Людвиполь гебитс- комиссарының отпускка китәргә җыенуын белдем. Тиздән талап җыйган әйберләрне фурманкаларга төяп алып китәчәкләр — ким дигәндә ун чемодан булыр. Фурманка¬ ларны жандармнар озата бара. Гебитскомиссар үзе ма¬ шина белән ике сәгатькә соңрак чыгачак, Костопольдә үзенең «трофейлары» белән поездга утырачак». Мондый вакыйганы ничек кулдан ычкындырасың инде!— Кузне¬ цов миңа карап куйды.— Сезгә хәбәр итеп, рөхсәт сорар¬ га инде соң иде — бернинди курьер да әйләнеп килерлек түгел. Егетләр белән киңәштем. Үзегез аңлыйсыз инде, аларның бу эшне ничек каршылаганлыкларын... Гебитс¬ комиссар белән танышырга булдык. Людвиполь — Косто- поль шоссесында яшерендек. Урын уңайсыз, шәрә, сирәк- мирәк кенә куаклыклардан башка бернәрсә дә юк. Гросс шоссега мина куйды, шнурын балчык белән күмде дә шнурның очын Коля Приходькога сузды. Бер сәгать, өч сәгать — багаж да юк, гебитскомиссар да юк. Кинәт, алда, өч километрлар чамасы ераклыкта кара төтен күрә¬ без, аннары анда-санда ут күренде. Пулеметтан аткан тавыш ишетелә. Җәзачылар авылны яндыралар. Шуннан соң бер сәгатьме, кимрәкме вакыт үткәндер — шосседа олау күренде. Яндырылган авыл ягыннан килә. Егерме¬ ләп фурманка. Алгы фурманкада дүрт гестапочы утыра — кара шинельләреннән без аларны шунда ук таныдык. Алар артыннан жандармнар һәм тагын башка төрле кал¬ дык-постыклар, секирниклар килә. Билгеле, болар без 116
көткәннәр түгел, ләкин һөҗүм итәргә кирәк иде. Авылны яндырдылар бит, бәдбәхетләр. Калганы аңлашыла инде. Приходько шнурны тартып җибәрде. Гестапочылар, саль¬ то-мортале ясап, җиргә капланып төштеләр. Шул арада без колоннага автоматлардан ата башладык. Менә шу¬ шында инде пулеметы белән Жорж үзен күрсәтте. Ва¬ кыйга ачык басуда бара, гестапочыларга яшеренер урын юк —төрле якка чабалар, ә без аларны үз винтовка¬ ларыннан кырабыз гына. Унике пленный алып кайттык, барысы да полицейскийлар, жандармнары исән калмады. Трофейлар, документлар кулга төшердек... Мин беләм инде, Дмитрий Николаевич,— Кузнецов минем сабырсыз хәрәкәтемне күреп елмайды,— сез мине шелтәләргә җые¬ насыз, безнең, разведчикларның бурычы башка, диячәк- сез. Ләкин, сабыр итегез, мин әле сөйләп бетермәдем. Юлда пленныйлардан сорашабыз — алар безне эзләгән¬ нәр икән! Тарасенконы кемдер күзәткәнме яки башка хәл булганмы, ләкин засада хәзерләнү турында гебитскомис- сар белеп алган. Ул, юлга чыгуын кичектереп, җәзачылар җибәргән. Алар Озерцы авылы янында безгә засада ясаганнар, ә алардан өч километрда без үзебез засадада! Атар безне көтәләр, ә без гебитскомиссарны көтәбез! Алар туңа башлаганнар һәм авыл янында учаклар як¬ каннар. Крестьяннар, начарлык буласын сизеп, төркем-» төркем булып урманга кача'башлаганнар. Гестапочылар моны күреп алганнар. Алар, әллә крестьяннар партизан¬ нарга хәбәр итәргә бара торганнардыр дип уйлаганнар, әллә канга сусаганнар. Полицейскийларга команда бир¬ гәннәр, тегеләре куркуга төшкән крестьяннарны аулый һәм ата башлаганнар. Моның белән генә дә канәгатьлән¬ мәгәннәр. Өйләргә ут төрткәннәр. Кешеләрне үтереп, яна торган өйләргә ташлаганнар... Боларның барысын да без пленныйлардан белдек. Алар белән үзегез сөйләшеп ка¬ рагыз... Без дөрес эшләгәнбездер дип уйлыйм,—дип, Кузнецов сүзен бетерде. Тынлык урнашты. Мин Кузнецовка нәрсә әйтә алам, аның урынында булсам, үзем дә нәкъ шулай эшләр идем. Николай Иванович миңа ниндидер нәрсә бирде. — Бусы минем үз трофеем. Бу ак металлдан эшләнгән, таза чылбырлы тәңкә иде. Аның бер ягына «дәүләтнең политик полициясе» дип язылган, астарак «4885» саны. Икенче ягында свастикалы фашистлар козгыны сурәте. 117
тора иде. Бу группаның җитәкчесе тыйнак һәм батыр кеше, безнең иң яхшы шахматчыбыз инженер Маликов иде. Аның белән бергә операциягә гадәттә үзенең егетләрё белән взвод командиры Коля Фадеев һәм испанлы Хозе Гросс йөри иде. Франко фашистларына каршы испан халкы сугышкан елларда ук инде Гросс юлларны миналауда зур осталык күрсәткән булган. Гросс бездә дә шул ук эшне эшләде. Ул үз эшенең тиңдәшсез мастеры иде.. Кызыклы операцияне кулдан ычкындырмый торган Стехов җитәкчелегендәге кырык ике кешелек группа кич¬ тән тимер юл полотносы янында позициягә урнашты. Төн урталарында көчле җил исә башлап, авыр һәм җепшек кар җирне каплый. Сугышчылар, хәтта тәмәке тартудан да тыелып, төн буе юештән һәм салкыннан калтыранып яталар. Якыннан гына, фонарьлар тотып, бер группа немец солдатлары үтә... Юл караучылар. Алар миналар¬ ны күрмиләр. Төн үтеп бара, ә состав һаман юк. «Бәлки берәр урында диверсия ясалгандыр, һәм юлны чистартканчы хәрәкәт булмас?»—дип уйлаган Стехов. Аның буш кул белән китәсе килми. Ә таң ату белән кит,ү мәҗбүри: юл ачык — гитлерчылар юлның ике ягын¬ да да барлык агачларны'һәм куакларны кисеп бетергән¬ нәр — көндез зур партизаннар группасына качу мөмкин булмаячак. Менә алга куелган сигналчылар көнчыгыштан поезд килү турында хәбәр итәләр. Озак та үтми, аның үзенә бертөрле тавышы ишетелә башлый. Ләкин вагоннарның тавышыннан ук инде буш состав килгәнлеге аңлашыла. — Үткәрәбез,— дигән Стехов. Ярты сәгатьтән икенче состав күренә — анысы да буш була. Паровозның алдыннан балласт төялгән платформа¬ лар килә. Гитлерчыларның исәбе ачык: юлга мина куел¬ ган булса, балласт шартлаячак. Стехов бу ике поездның тикшерү өчен җибәрелгәнлек- ләрен аңлап ала. — Хәзерләнергә,— дип приказ бирә ул. Менә йөкле состав күренә. Паровоз артында, озын лента булып, пассажир вагоннары сузылган. Тәрәзәләрдә тонык кына булып маскировка өчен зәңгәрләтелгән утлар күренә. 119
тора иде. Бу группаның җитәкчесе тыйнак һәм батыр кеше, безнең иң яхшы шахматчыбыз инженер Маликов иде. Аның белән бергә операциягә гадәттә үзенең егетләре белән взвод командиры Коля Фадеев һәм испанлы Хозе Гросс йөри иде. Франко фашистларына каршы испан халкы сугышкан елларда ук инде Гросс юлларны миналауда зур осталык күрсәткән булган. Гросс бездә дә шул ук эшне эшләде. Ул үз эшенең тиңдәшсез мастеры иде.. Кызыклы операцияне кулдан ычкындырмый торган Стехов җитәкчелегендәге кырык ике кешелек группа кич¬ тән тимер юл полотносы янында позициягә урнашты. Төн урталарында көчле җил исә башлап, авыр һәм җепшек кар җирне каплый. Сугышчылар, хәтта тәмәке тартудан да тыелып, төн буе юештән һәм салкыннан калтыранып яталар. Якыннан гына, фонарьлар тотып, бер группа немец солдатлары үтә... Юл караучылар. Алар миналар¬ ны күрмиләр. Төн үтеп бара, ә состав һаман юк. «Бәлки берәр урында диверсия ясалгандыр, һәм юлны чистартканчы хәрәкәт булмас?»—дип уйлаган Стехов. Аның буш кул белән китәсе килми. Ә таң ату белән кит(ү мәҗбүри: юл ачык — гитлерчылар юлның ике ягын¬ да да барлык агачларны'һәм куакларны кисеп бетергән¬ нәр — көндез зур партизаннар группасына качу мөмкин булмаячак. Менә алга куелган сигналчылар көнчыгыштан поезд килү турында хәбәр итәләр. Озак та үтми, аның үзенә бертөрле тавышы ишетелә башлый. Ләкин вагоннарның тавышыннан ук инде буш состав килгәнлеге аңлашыла. — Үткәрәбез,—дигән Стехов. Ярты сәгатьтән икенче состав күренә — анысы да буш була. Паровозның алдыннан балласт төялгән платформа¬ лар килә. Гитлерчыларның исәбе ачык: юлга мина куел¬ ган булса, балласт шартлаячак. Стехов бу ике поездның тикшерү өчен җибәрелгәнлек- ләрен аңлап ала. — Хәзерләнергә,— дип приказ бирә ул. Менә йөкле состав күренә. Паровоз артында, озын лента булып, пассажир вагоннары сузылган. Тәрәзәләрдә тонык кына булып маскировка өчен зәңгәрләтелгән утлар күренә. 119
Паровоз, засада линиясен үтеп, Маликов турысына килеп җиткәч, ул минаның шнурын тарта. Мина шартлый, паровоз, тетрәнеп, туктый; вагоннар тимер-томыр өеменә әйләнәләр, арттагы вагоннар алдагылары өстенә менә, аларны сыта һәм вата башлый. Исән калган вагоннардан фашистлар сикереп чыга башлыйлар. — Огонь!—дип команда бирә Стехов. Беренче булып партизаннарның ватылган самолеттан алып махсус эшләнгән ике көпчәкле арбага куелган эре калибрлы пулеметы ата башлый. Пулялар паровозның казанын тишкәләп бетерәләр. Аннары пулемет көпшәсе вагоннар буйлап тигез линия сызып үтә. Пулемет утыңа автоматлар уты өстәлә. Эшелонны утка тоту кырык минутлар чамасы дәвам итә. Маликов бер офицерның, вагоннан чыгып, кычкырып көлә башлавын күрә: ул куркудан акылыннан шашкан икән. Группа урманга чигенгәндә, инде бөтенләй яктырган була. Ике көннән соң Виктор Васильевич Кочетков бу ди¬ версиянең нәтиҗәләре турында хәбәр итте. х Разведчиклар бу эшелонның очучы һәм танкист офи¬ церларны Сарныга ялга алып барганлыгын белгәннәр. Безнең шДртлатучыларыбыз киткәннән соң бер сәгать үткәч, диверсия булган урынга немецлар килгән. Алар һәлакәт районын чолгап алганнар һәм җимерелгән состав янына беркемне дә җибәрмәгәннәр. Үлгән һәм яраланган кешеләрне автомашиналар һәм автодрезиналар белән Сар¬ ныга, Клесовога һәм Ракитноега ташыганнар. Ничә кеше¬ нең үтерелгәнлеге төгәл билгеле булмады, ләкин бер Сар¬ ныга гына кырык җиде үле гәүдә китергәннәр. Клесово- дан һәм Ракитноедан берничә үлекне Германиягә җибәр¬ гәннәр. Күрәсең, зур кешеләр булганнардыр. Безнең гаскәрләребезнең Сталинград янында немец¬ ларның фронтын өзүе һәм гитлерчыларның алтынчы һәм дүртенче танк армияләрен чолгап алуы билгеле булгач, без чиксез горурлык һәм бәхет хисе кичердек: бу бөек эшкә аз гына булса да без дә өлеш керттек! Офицерлар эшелонын юк иткәндә бездән югалтулар булмады. Атышкан вакытта сугышчы Ермолинның аяк киеме үкчәсен пуля тишкән. Ләкин мондый хәл Ермолин белән һәрвакыт булып тора иде. Гаҗәп, пулялар аны бик 120
яраталар иде! һәрбер бәрелештә, иң кечкенә бәреЛеШ* ләрдә дә, Ермолинга һичшиксез пуля тия, дөресрәге, аның үзенә тими, ә киеменә: я шинеленә, я фуражкасына, я менә монысы кебек үкчәсенә тия. һәр бәрелештән соң Ермолин үзенең обмундированиесен ямап утырырга мәҗ¬ бүр була. Тик бер бәрелеш вакытында гына ул яраланды, анда да юри-марый гына кебек — аның бармагы гына яраланган иде. Тимер юлдагы операциядән соң отрядта Сергей Тро¬ фимович Стеховның авторитеты тагын да күтәрелде. Менә дигән политработник Стехов дошман белән йөзгә-йөз очрашу мөмкинлеген бер тапкыр да кулдан ычкындыр¬ мады. Ул сугышчан заданиеләргә зур җентеклелек белән хәзерләнә, һәр вак-төякне күздә тотарга тырыша. Парти¬ заннар Стехов белән операциягә баруны бәхеткә саный¬ лар иде. Партизаннарның мәхәббәтен казану җиңел эш түгел, ә Стеховны яраталар да, ихтирам да итәләр иде. Аңарда кешеләргә карата партиячә сизгерлек, кеше турында зур кайгыртучанлык, шәхси батырлык сыйфатлары бергә кушылган иде. Кечерәк кенә гәүдәле, һәрвакыт форма буенча киенгән, автомат-маузер һәм кыр сумкасы таккан, атлыгып тора торган Стехов парадтагы кебек күренә иде. Безнең шартларда һәрвакыт пөхтә, төгәл булуы, дисцип- линалылыгы партизаннар өчен яхшы үрнәк булып хезмәт итә иде. Сергей Трофимович бөтен буш вакытын сугышчылар арасында үткәрә. Подразделениегә килә дә, кечкенә генә трубкасын пыскытып, учак янына килеп утыра, беседалар алып бара, партизаннарның үтенечләрен һәм жалобала¬ рын тыңлый, киңәшләр бирә. Тәмәке тартмаса да, труб¬ касы аңа черкиләрдән саклану өчен хезмәт итә иде. Диверсиянең нәтиҗәләре турында Кочетковның хәбә¬ ренә Стехов: — Үлүчеләрнең шулкадәр күп булуына ничектер әле ышанасы да килми!—диде. Кочетковның хәтере калды: — Сез беркайчан да ышанмыйсыз инде! Мин мәгълү¬ матларны тикшерелгән кешеләрдән алдым, алар барысы да бер үк нәрсә турында сөйлиләр. Гитлерчылар Сарны санаториен озак оныта алмаслар. Рождество якынлашып килә иде. Бәйрәмгә хәзерләнеп, фашистлар крестьяннарны тагын да ныграк талый баш¬ 121
Ладылар. Бәйрәм алдыннан Стехов Шартлагыч материал¬ лар складын шартлатырга булды. Клесовога барганда Стехов җитәкчелегендәге шартлатучылар Виры авылын¬ нан килүче бер колхозчы кызны очраталар. Аны лагерьга Валя Довгер җибәргән икән. Бу кыз Стеховка авылга гитлерчылар бәреп керүе һәм крестьяннарның дуңгыз¬ ларың, казларын, тавыкларын талаулары турында әйтә; тегермәндә крестьяннарның бөтен онын алып бетергәннәр. Стехов маршрутын үзгәртә. Ул авылны талаудан котка¬ рырга карар бирә. Вирыга килеп җитәр алдыннан юлда партизаннар шун¬ дый хәл күрәләр: бер группа солдатлар алдыннан ССчы- лар формасына киенгән һәм ак перчатка кигән офицер килә. Ул парадтагы кебек тантаналы атлап бара. Солдат¬ лар мылтыкларын әзер хәлдә тотканнар. Арттан арба¬ ларга җигелгән дүрт пар үгез килә. Арбаларда бәйрәмгә дип «хәзерләнгән» дуңгызлар чыелдый, тавыклар кытак¬ лый, казлар кычкыра. Гитлерчылар партизаннар турысына килеп җиткәч, Стехов автоматтан ата башлый. Дошман офицеры, кул¬ ларын болгап, әйләнеп барып төшә. Стеховтан соң башка сугышчылар да ата башлыйлар. Берничә минут эчендә' фашистлар кырып бетерелә. Аларпың икесе генә, юл бу¬ ендагы‘канауга ятып, ата башлый. Бу ике немец белән маташкан арада Клесоводан авто¬ машиналар белән бер взвод ярдәм килеп чыга. Комайда тавышлары ишетелә. Фашистлар, тезелеп, партизаннарга каршы атака башлыйлар. Стехов гитлерчыларның өстәмә көчләр алачагын күздә тоткан икән. Засада урыныннан Клесовога таба берничә йөз метрда ул бер төркем сугыш¬ чылар куйган. Менә шушы группа эшне хәл итә дә. Та¬ лаучылар юк ителәләр, ә таланган әйберләр крестьяннар¬ га кайтарып бирелә. Яна, 1943 нче елны без партизаннар елкасы белән истә калдырдык. Стена газетасының яңа ел алдыннан чыккан номерын¬ да шундый белдерү бирелгән иде: «Редакция яңа ел ел¬ касы хәзерли. Катнашырга теләүчеләрдән елка уенчык¬ лары таләп ителә. Түбәндәге нәрсәләр кабул ителә: 1. Немецларның ут төртелгән поездларыннан ясалган якты гирляндалар. 2. Тавыш оформлениесе өчен трофей автоматлар. 122
3. Теләсә ниндн зурлыктагы ССчылар (элеп кую өчей башы тишек булуы яхшырак). 4. һәркем үзенчә инициатива күрсәтә ала. Бүләкләрне 31 декабрьгә кадәр тапшырырга». Яна торган поездлардан ясалган гирлянданы 31 де¬ кабрьдә инженер Маликов җитәкчелегендәге шартлату¬ чылар группасы «бүләк итте». Фашистлар тимер юлны ешаеп киткән диверсияләрдән саклау өчен якын-тирәдәге авыллардан крестьяннарны куып китерә башладылар. Алар крестьяннарны тимер юл полотносы буйлап тезеп куялар да, диверсия булса, сезне заложниклар итеп атачакбыз дип кисәтәләр. Без, халык¬ ны куркынычка дучар итәргә теләмәсәк тә, операция үткә¬ рергә булдык һәм вакытын яңа елга каршы төнгә билге¬ ләдек. Немецлар Сарны урманнары белән көннән-көн ныграк кызыксына бардылар. Аларның игътибарын икенче якка таба юнәлдерү өчен без поездны Ковель-Ровно участо¬ гында шартлатырга булдык. Маликов, унике сугышчы белән бергә, заданпене үтәр¬ гә китте. Тимер юл полотносы буйлап, илле метр саен бер кре¬ стьян куелган. Вакыт-вакыт, контроль ясау өчен бер груп¬ па сакчы солдатлар үтегь тора. Маликов үзенең солдат¬ ларын стрелочник будкасына таба алып китә. Карт стрелочник, кораллы кешеләрне күргәч, куркып » кала, ләкин аннары, аларның партизаннар икәнен белеп, тынычлана һәм монда поездларның еш йөрүен, зур йөкләр ташуын әйтә. Фронт ягына гаскәр һәм корал төяп китә¬ ләр, ә кире якка — яраланган һәм өшегән кешеләрне, таланган байлыкларны ташыйлар. Партизаннарга монда ни өчен килүләрен картка аңлатып торырга туры килми. — Миңа ярар инде,— ди ул,— ә менә халык белән нәрсә эшләргә! Аларны атачаклар бит! — Без аларның үзләре белән киңәшербез,— дип җа¬ вап биргән Маликов. Сакчы солдатларның чираттагы рейсы үтүне көтеп торганнан соң, Маликов, ике сугышчы белән бергәләп, крестьяннар янына бара. ■— Без — партизаннар,— ди ул артык тартынып тор¬ мыйча.— Эшелонны шартлатырга уйлыйбыз. Сезнең яр¬ дәмегезгә исәп тотабыз, иптәшләр. Крестьяннар ризалык бирәләр: 123
-— Әйдәгез, кирәк булгач, шартлатыгыз.- Ләкин алар моңа зур авырлык белән генә күнәләр. Поезд шартлатыла калса, бөтен авылга бәла киләчәк бит. — Безгә заданиене ничек үтәргә соң?—дип сорый Маликов.— Бәлки, сезнең өскә җаваплылык төшмәсен өчен, сезне куып җибәрү яхшырак булыр? Карт крестьян хатын тәкъдим итә: — Ә сез безне бәйләп ташлагыз да үз эшегезне эшлә¬ гез. Безнең авызларыбызны томалап күз төпләребездә күмгәкләр калырлык итеп дөмбәсләгез. — Сезне кыйнаргамы? Юк, булдыра алмыйбыз,— дигән Маликов. Теге хатын аңа карап куя да елмая: — Кирәк булгач, нишлисең инде... Яле, Степан,— ди¬ гән ул, күршесенә карап,— сук әле, ләкин катырак тө¬ шер... Көлсәң көл, еласаң ела! Маликов иптәшләре белән миналар куйган арада, «сакчылар» берсен-берсе дөм¬ бәсли торганнар. Аннары партизаннар аларны бәйләгән¬ нәр дә туңмасыннар өчен учак янына салып киткәннәр. Тиздән поезд күренгән. Ул фронтка таба бара икән. Кораллар, сугыш припаслары һәм башка сугыш кирәк- яраклары төягән состав бик яхшы шартлатылган. Паро¬ возы үрә торып калган. Алтмыш вагон ватылган һәм янган. Илебезгә безнең елка бүләгебез әнә шундый булды. УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Январьда егерме градуслы салкыннар башланды. Без¬ нең чумнарыбыз кыш өчен бик үк яраклы булып чыкма¬ дылар. Лагерь урынын еш алыштырганлыктан, без җылы землянкалар төзеп маташмаган идек. Чумның нигезен нечкә колгалардан эшләп, аларны чыршы ботаклары бе¬ лән аралаштырып балчык сибәбез дә, торак әзер була. Ишек урынына плащ-палатка элеп куябыз. Чум түбәсе¬ нең уртасында төтен чыгу өчен тишек калдырыла. Эчтә учак яна. Кешеләр, аякларын утка таба сузып, учак тирә¬ сенә йокларга яталар. Учактан аякларга кызу, ә баш ягы туңа. Кайчакларда кеше уянып китә дә торырга тели, ә башын күтәрә алмый — чәчләре ябышып каткан була. 124
Төнлә әле берсе, әле икенчесе сикереп торып, учак тирә¬ сендә сикергәлән җылына да йомарланып яңадан ята. Ә монда тагын бер бәла килеп чыкты. Физика закон¬ нары буенча, чумнан төтен өстәге тишек аркылы тышка чыгарга тиеш иде, ә бездә ул чыкмыйча эчкә җәелә һәм күзне ашый. Күрәсең, шалашларның конструкциясендә ниндидер ялгышлык булгандыр. Кыскасы, бәлаләр җитәрлек иде. Кышлап чыгу өчен ышанычлы авыл табу турында уйланырга туры килде. Мин үзем исә һәрвакыт урманда тору ягында идем. Урманда без, куркыныч булганда, сугышырга кирәк тап- масак, яшерен сукмаклар буйлап лагерьдан китә алабыз. Урмандагы лагерьларда партизаннар һәрвакыт сугыш хәзерлегендә булалар, ә җылы өйләрдә булу исә кеше¬ ләрне тугарылдыра,— ким дигәндә миңа шулай кебек тоела иде. Без урманда нормаль «утрак» тормыш шарт¬ лары тудырырга тиешбез,— анысы икенче эш. Урманда сугышчылар өчен эпидемия куркынычы юк, ә немецлар оккупациясе башланганнан бирле авылларда көчле эпи¬ демияләр хөкем сөрә. Ниһаять, шуны да исәпкә алырга кирәк: авылларда яшәгәндә без, котылгысыз рәвештә, ха¬ лыкны җәзачылар һөҗүме куркынычына дучар итәбез. Шушы карашлар мине кышка авылга күчү перспектива¬ сына бик сак карарга мәҗбүр итте. Ләкин нәрсә эшләргә? Без Рудня-Бобровское аһылын сайлап алдык һәм анда көчле салкыннар вакытында гына яшәрбез, дигән карарга килдек. Авыл ышанычлы иде. Безнең анда күптән инде «маягыбыз» бар, разведчиклар крестьян яшьләреннән самооборона оештырдылар. Унтугызынчы январьда отряд урмандагы лагерьдан Рудня-Бобровскоега таба юнәлде. Авылдан еракта ук безне бик күп крестьяннар каршы¬ лады, Кызыл Армия хөрмәтенә, безнең Верховный Баш Командующий иптәш Сталин хөрмәтенә котлау сүзләре яңгырады. Авыл уртасындагы мәйданда, авыл Советы бинасы янында кызыл материя ябылган өстәл, аның өс¬ тендә яңа рам эчендә кадерләп кенә сакланган Сталин һәм Ворошилов портретлары. Өстәл янында кулына поднос белән ипи-тоз күтәргән карт крестьян басып тора. Колонна мәйданда тезелгәч, крестьян алга чыкты. — Сезгә, кадерле кунаклар, ипи-тозыбыз,— диде ул.— Бездә үз өегездәге кебек урнашыгыз. Без сезне аша¬ тырбыз да, җылытырбыз да. Без сезнең отрядыгызны 125
яхшы беләбез һәм хөрмәтлибез. Сез безне кыерсытмый¬ сыз һәм беркемгә дә җәберләтмисез. Ә инде хәзер каба¬ хәт дошманга каршы сугышырга туры килсә, бергә сугы¬ шырбыз,— дип, ул үзенең сүзен тәмамлады һәм ипи-тозын Стеховка сузды. Стехов подносны кулына алды да шун¬ дый ук гади һәм кыска итеп җавап сүзе әйтте. Митингтан соң подразделениеләр күрсәтелгән фатир¬ ларга таралдылар. Партизаннарның җирле халык белән кушылуын, теге¬ ләренең дә, боларының да, шатланып, күптәнге яхшы дуслар кебек, өйләргә таралуларын күреп, мин уйлап ал¬ дым: бәлки, безнең монда яшәвебез начар да булмас. Халык белән якын элемтә һәм дуслык отрядны ныгытыр, аны сугышка тагын да сәләтлерәк итәр. Баштан ук без авылда үзебезне бик яхшы тоту турын¬ да, Совет власте вәкиле буларак, һәрберебез дисципли¬ налы, иптәшләрчә бердәм, кешеләргә карата сизгер, көн¬ күрештә культура үрнәге булу турында сүз куештык. Бездә сүгенү катгый тыела иде, бер-беребезгә «сез» дип дәшү кертелде, гомумән «партизанчылык» күренешләренә карата мәрхәмәтсез идек. Без штаб өендә кирәгенчә урнашып алырга да өлгер¬ мәдек, авылның берничә кешесе килеп керде. Алар үзлә¬ рен корал белән эш итәргә өйрәтүне сорадылар һәм без¬ нең теЛәсә нинди йомышыбызны үтәүгә хәзер булуларын әйттеләр. Икенче көнне үк инде авылда хәрби өйрәнүләр башланды. Акрынлап бу өйрәнүләргә барлык ирләр тар¬ тылды. Авылның крестьяннары безнең турылыклы ярдәмчелә¬ ребез булып чыктылар. Без аларны авыл тирәсенә куелган заставаларга һәм постларга җибәрә башладык, патруль¬ ләр составына билгеләдек. Җирле халыкны белгәнлектән, алар чит кешеләрне тиз таныйлар һәм тоталар иде. Партизаннар «башкалабыз» дип атагап Рудня-Боб- ровское авылы яңа тормыш белән яши башлады. Күптән онытылган «аулак өйләр» яңадан башланып китте, яшь¬ ләр кичләрен берәр өйдә җыелып, таң атканга кадәр җыр- лап-уйнап үткәрә башладылар. Үзешчән сәнгать энтузи¬ астлары — Лева Мачерет, Валя Семенов, доктор Цесар¬ ский — крестьян егетләрен һәм кызларын үзешчән кол¬ лективларда катнашуга тарттылар. Стехов ялына полит¬ информациягә бик күп крестьяннар килә башлады. Су¬ гышчылар авылда үзләренең туган щәфәрләре турында, 126
колхоз хезмәте турында, Москва турында сөйләделәр. Аларның Ватан турындагы бөтен уйлары Москвага бәй¬ ләнгән иде. Кайчакларда без үзебезне эчкәре дошман тылында дип түгел, бәлки кайда булса да Москва өлкә¬ сендә яки Уралда кебек хис итә идек... Рудня-Бобровское тирәләрендә, Сарны, Ракитное, Березня һәм Людвиполь районнарындагы зур авылларда безнең «маякларыбыз»— бу урыннарда Совет власте вәкилләре бар иде. Парти¬ заннар үзәгеннән көн саен төрле якларга партизан груп¬ палары җибәрелә: аларның кайберләре разведка һәм ди¬ версия заданиеләре белән, кайберләре «маяк» белән элемтә тоту өчен җибәрелә. Фашистларга эшләгән барлык сөт фермалары отряд контроленә алындылар, һәм фашистлар алардан бернәр¬ сә дә ала алмый башладылар. Без Михалин такта яру заводын үз кулыбызга алдык, анда үз комендантыбызны утыртып куйдык — такта материаллары крестьяннарга гына бирелә башлады. Партизаннар инде Случь һәм Горынь елгаларының көнбатыш ярында яңа куелган не¬ мец алпавытларының фольваркларын бер-бер артлы тар- мар итә башладылар. Бу елгаларның көнчыгышында не¬ мец имениеләре тәмам тар-мар итеп бетерелде. Бөтен тирә-як тулысы белән безнеке, партизаннарныкы булды. Ровнодан, район үзәкләреннән, тимер юл станциялә¬ реннән — һәркайдан ббзнең «башкалага» әһәмиятле мәгълүматлар алына һәм без аларны Москвага тапшы¬ рабыз. Рудня-Бобровскоедан унбиш километр көньяктарак Фролов җитәкчелегендә «оператив маяк» урнашкан. Анда җирле халыктан кораллы отрядлар төзелә. Авыл янында мәйданчык әзерләп, без самолетлар ка¬ бул итә башладык. Безнең белән бергә сигнал учаклары хәзерләүдә җирле халык та катнашты. Москвадан само¬ летлар һәр төнне диярлек киләләр һәм безгә әйберләр калдыралар иде. һавада гаять зур парашютлар ачыла, һәм учаклар янына йомшакка төрелгән сугыш припас- лары, кием-салымнар, җылы киемнәр, шоколад, папирос һәм безгә кирәк була торган башка нәрсәләр төшерелә. Өйдә тора башлагач, сугышчылар җылындылар, кием- • салымнарын тәртипкә китерделәр. Шулай да партизаннар өй җылысына озак күнегә алмадылар. Аңарчы без җиде ай буе ачык һавада яшәдек. Эсседә дә, салкында да, аязда да, яңгырда да һәрвакыт 127
диярлек ачык һавада йоклый идек. Хәзер кунакчыл җылы өйләр түзеп булмаслык дәрәҗәдә бөркү булып тоела иде. һәм, бик азларын гына исәпләмәгәндә, сугышчылар төн¬ нәрен берничәшәр тапкыр саф һава иснәргә дип салкынга чыгып керәләр иде. ...Фронтлардан көннән-көн шатлыклырак хәбәрләр килә башлады. Сталинградта безнең гаскәрләр немец илбасарларының армияләрен боҗрага алганнар. Бу боҗ¬ ра көннән-көн кысыла бара. Сталинград казанындагы дошманны юк итү бары тик вакытка гына бәйләнгән. Январьда совет гаскәрләре Ленинград янында блока¬ даны өзДеләр. Төньяк Кавказда Кызыл Армиянең кызу һөҗүме башланды. Шатлыклы хәбәрләр безнең партизаннарда һәм бөтен халыкта чиктән тыш күтәренкелек тудырдылар. Иптәш Сталинның «Безнең урамда да бәйрәм булыр» дигән сүзләре һәр сугышчының, һәр совет кешесенең йөрәгендә яшәде, дәртләндерде, шатлыклы җиңү сәгатен якынайту өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләргә омтылыш тудырды. Эфирдан Совет информбюросы сводкасын тоту вакытыннан да шатлыклы вакыт булмагандыр. Сводка¬ ларда Совет Армиясенең котырынган дошманга каршы кискен һөҗүмгә күчкәнлеге расланды. Кызыл Армиянең һөҗүме безгә очрый торган окку¬ пантларда каушау тудырды, аларда ачу хисен кө¬ чәйтте. ...Кузнецов, Ровнодан кайткач, Эрих Кохның Полесье- да партизаннарны бетерү турындагы приказы хакында сөйләде. Шуны да әйтергә кирәк: бу вакытта безнең районга Советлар Союзы Герое генерал Сабуровның партизаннар берләшмәсеннән ике батальон килгән иде. Шуның өсгенә Вороновка авылында подполковник Прокопюк отряды урнашкан иде. Партизаннарның Ровно тирәләрендә туплануы фа¬ шистларны борчый иде. һаулейтер приказын үтәү йөзен¬ нән, Ровно полициясе шефы Питц, шәһәрдә ике меңләп ССчы туплап, шуңа украин милләтчеләре группаларын өстәгән һәм аларны безнең тирәдәге район үзәкләренә гарнизон итеп урнаштырган. Бу мәгълүматларны алгач, без «контрчаралар» күр¬ дек. Безнең заданиеләребез буенча разведкага йөрүче җирле кешеләр аркылы без, партизаннар район үзәклә- 128
ренә һөҗүм итәргә җыеналар икән, дигән хәбәр тараттык. Бу хәбәр, фашистларга да барып җиткәч, алар, безгә һө¬ җүм итү урынына, үзләре оборонага хәзерләнә башлый¬ лар. Гитлерчылар урнашкан биналарда ишекләрне калын тимерләр белән тышлаганнар, тәрәзәләргә дә шундый ук тимердән капкачлар ясаганнар һәм аларга пулеметлар һәм пушкалар өчен амбразуралар эшләгәннәр. Биналар тирәсенә окоплар казыганнар, тимер чыбык белән чолгап алганнар. Гитлерчылар партизаннарның һөҗүмен көтеп яткан арада без үз эшебезне дәвам иттердек. Безнең радистларыбызның Ровнодан, Луцкидан, Сар- ныдан, Здолбунов станциясеннән Москвага чираттагы тапшыруны бирми калган көннәре булмады. Разведчиклар бик яхшы эшләделәр. Алар отрядның мактанычы, аның алтын фонды иде. Шул ук вакытта без көн саен батыр¬ лык эшләүче тыйнак кешеләрне — элемтәчеләрне дә их¬ тирам итә идек. Аларның шәһәрдән «маяк»ларга һәм «маяк»лардан отрядка кадәр булачак куркыныч юлны үтүләре чын-чын- наи батырлык иде. Шундый тыйнак геройларның берсе дип без Николай Приходькопы саный идек. Аның кайчан ял итүен, юлда нинди көтелмәгән хәлләргә очравын бер¬ кем дә белми иде. Аның маҗаралары турындагы кайбер хәбәрләр безгә килеп җиткәли иде, үзе исә ул беркайчан да дәшми, кайчакларда гына аның шаян ялтырый торган күзеннән генә нидер булганын сизенеп була иде. Менә шуны яшерә алмый иде ул. Без элемтәчеләр санын арттырырга булдык — безнең эшебезнең киңәюе шуны таләп итте. Җентекләп сайлап алынган сугышчылар махсус занятиеләр үтәләр. Бу груп¬ пада Коля исемле, Кечкенә Коля кушаматлы унбер яшь¬ лек малай игътибарны үзенә тарта иде. Ул отрядка әле күптән түгел генә килде, шулай да инде аның вакыйгасын һәркем белә. Безнең разведчигыбыз Казаков, Клесово станциясенә барышлый, үзенең группасыннан аерылып кала. Яшь разведчик Казаков әле тиешенчә ориентировка ала белми. Ул тәүлек буе урманда йөри, ләкин лагерьга юлны таба алмый. Кая таба гына барса да, бер-ике сәгатьтән элекке урынына килеп чыга. Төнне ул урманда үткәрә, иртә белән яңадан эзли башлый. Ләкин аның тырышлыкларының нәтиҗәсе булмый. 0199. Көчле рухлылар — 9 129
Кичкә таба Казаков сыерлар мөгрәгәнне ишетә. Чы¬ бык-чабыкларга басмаска тырышып, саклык белән генә сыер мөгрәгән якка таба юнәлә. Казаков урман аланлыгына килеп чыга. Агач төбендә, пәкесе белән агач юнып, бер малай утыра. Партизан малай янына килә. — Малай, синең исемең ничек? — Коля. — Син мондагымы? — Мондагы. — Кайсы авылдан? — К лесовода н. — Моннан Клесовога еракмы? — Егерме биш километрлар булыр. — Син шулай көтүне ерак йөртәсеңмени?— дип га¬ җәпләнә Казаков. — Мин бит монда эшлим. Бер хуҗада. Аның терлек¬ ләрен көтәм. Ә син, абый кеше, алай-болай партизан тү¬ гелме?— дип сорый малай, күзләре белән Казаковның җилкәсендәге винтовкасына күрсәтеп. — Ә синең монда партизаннарны очратканың бар¬ мы?— дип кызыксына Казаков. — Юк. Моннан утыз километрлар чамасында парти¬ заннар бар дип сөйлиләр, ә мин тапмадым. . — Нәрсәгә эзләдең соң син аларны? — Мин дә партизаннарга китәргә телим,— ди көтүче малай кискен итеп. Әнә шулай итеп алар танышалар. Коляның атасын фашистлар газаплап үтергәннәр. Анасын һәм абыйсын Германиягә куганнар. Элек малай мәктәптә укыган булган, ә хәзер, мәктәпләр ябылгач, ул тамагын туйдыру өчен көтүче булган. — Менә нәрсә, Коля,— ди Казаков.— Хәзер вакыт соң инде. Син терлекләреңне авылга кайтар да миңа ашарга берәр нәрсә алып кил. Коля, чыбыркысын шартлатып, сызгыра-сызгыра үзе¬ нең «товарларын» куып киткән. Ул кире килгәндә вакыт инде соң була. Ул бер чүлмәк сөт, көлчәләр һәм дуңгыз мае алып килә. — Ашагыз, абый! Боларны миңа кич ашарга дип хужя хатын бирде. Казаков азыкка ташлана. Коля аңардан шунда ук сораша башлый: 130
— Абый, синең белән партизаннар янына барыйм әле? — Командир ачуланыр... Син кечкенә бит әле. Малай, кашларын җыерып, озак дәшми тора. Төнлә ул Казаковны ниндидер бер ишек алдына алып килә. Ике төн йокламаган партизан шунда, печәнлеккә менеп, тирән йокыга тала. Коля, аны саклап, сарай тирәсендә йөргәли, ә таң атканда уятып, озата китә. Иртә белән крестьяннар терлекләрен көтүгә дип чы¬ гаралар, ә көтүче малай юк. Аны ишек алларыннан озак эзлиләр. Коля беркайда да булмый. — Кая киткән соң ул?— дип гаҗәпләнәләр крестьян¬ нар. Ә бу вакыт инде Коля белән Казаков хутордан ерак булалар. Алар Рудня-Бобровскоега юнәләләр. Партизан¬ нар малайга шулкадәр ягымлы карадылар, аны инде от¬ рядта калдырмаска мөмкин түгел иде. Коля белән мин икенче көнне очраштым. Күрәм — iiapi н lamiap арасында аксыл чәчле ябык кына бер малай утыра. Исемең ничек синең? дип сорыйм. Коля,— дни җавап бирә ул һәм сугышчыларга ошарга тырышып төз итеп баса. — Безнең белән бергә булырга телисеңмени? — Телим. — Ә нәрсә эшләрсең икән соң син? — Нәрсә кушсагыз, шуны эшләрмен. — Ярый алайса,— дип риза булдым мин.— Көтүчебез булырсың. Безнең дә көтүебез бар бит, синең хуҗаңны- кыннан зуррактыр да әле. Юк, минем көтүче булганым бар инде. Никадәр генә үгетләсәк тә, Коля һич тә көтү көтәргә теләмәде. — Көтүне мин үзем элек эшләгән кулакта да көтә ала идем, ә сезнең янга мин немецларны кыйнар өчен кил¬ дем ! Башта Коля хуҗалык взводында булДы, атларны ка¬ рашты, кухняда бәрәңге чистартты, утын ташыды. Бөте¬ несен бик рәхәтләнеп һәм тиз эшләде, ләкин әледән-әле килеп белешеп торды: кайчан винтовка бирерләр икән? Яна килгән башка кешеләр белән бергә, ул өйрәнү командасында укыды һәм строй хәзерлеге буеңча имти¬ ханны «отлично»га тапшырды. 131
Малайны ныклап күзәткәннән соң, без аңардан элем¬ тәче хәзерләргә булдык. Бу Кечкенәнең зур эшләр баш¬ карачагына ышанасы килә иде. Отрядта балалар арта барды. Мин, партизаннарның балаларга сөеп карауларын күреп, моңа каршы килмәдем. Башта бездә Пиня бар иде. һәрберсе аның турында кай¬ гырта иде. Разведчиклар отрядка кайткан саен аңа күч¬ тәнәч алып кайталар иде. Пиняны Москвага җибәргәч; аның турында озак сагынып сөйләделәр. Хәзер отрядка Коля килде. Аналары Марфа Ильинична Струтинская белән Слава, Бася һәм Катя килде, Марфа Ильинична туганының кызы Ядзя килде. Лагерьда балаларның булуы аңа ямь кертеп җибәрде. Марфа Ильинична Струтинская инде илледән узган, ләкин ул ару-талуны белмәс кеше булып чыкты, бер генә минут та тик утырмый иде. Ул минем яныма үзе килергә тартына һәм берәр төрле эш сорарга ирен җибәрә. Ләкин мин, балалар белән аннан башка да җитәрлек мәшәкать¬ ләнә дип, аңа бернинди эш тә бирергә теләми идем. Шун¬ нан соң Марфа Ильинична үз инициативасы белән үзе- некеләрнең дә, башкаларның да өс-башларын ямый, юа башлады. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр мәш килеп йөри иде. Бер төнне мин Марфа Ильиничнаның оекбашлар ямап утырганын күрдем. — Сезгә болай эшләү кыен түгелме?—дип сорадым мин. — Юк,—дип җавап бирде ул, ямавын дәвам итеп. — Ә сезне взводка аш пешерүче итеп куйсак? Җиңел¬ рәк булыр иде бит? — Куегыз,— дип риза булды ул, уйлап тормыйча. Икенче көнне инде Марфа Ильинична Валя Семенов сугышчыларына ашарга әзерли башлады, һәрвакытта- гыча ул бу эшкә дә зур шатлык белән кереште. Шул ук вакытта ул партизаннарның өс-башын яма- вын-юуын ташламады. Кызу канлы булуына карамастан, без Вася Струтин- скийны хуҗалык взводына, атлар карарга билгеләдек. Башта ул бераз үпкәләде, ләкин сонрак аңа минем «Ди¬ версант» кушаматлы айгырым һәм башка атлар шулка¬ дәр ошадылар, ул үзенең эшенә күнде. Шуның өстенә Вася атасының адъютанты да: лагерьда аның төрле йомышларын үти. Владимир Степановичның икенче яр- 132
дәмчесе унбер яшьлек Слава иде. Марфа Ильиничнаның сеңелесе Ядзя да отрядның бер подразделениесендә аш пешерүче булып эшләде. Струтинскийның унбиш яшьлек кызы Катяны сан¬ частька урнаштырдык. Сабыр холыклы һәм уйлап эш- ләүчән абыйларына капма-каршы буларак, Катя тиктор¬ мас иде. Хәрәкәтчән һәм җитез Катя авырулар янына шунда ук килеп җитә: — Сезгә нәрсә кирәк? Нәрсә китерим? һәм шунда ук, үрелгән коңгырт чәчләрен җилфер¬ дәтеп, яшен тизлеге белән авыруның йомышын үтәргә китә. Бервакыт ул минем яныма килде. Килде түгел — аты¬ лып килеп керде, йөгерүдән һәм дулкынланудан тыны кысылып, ул, зәңгәр күзләрен ялтыратып, кызу-кызу сөй¬ ли башлады: — Иптәш командир, яралылар ашаудан зарланалар. Аларны штаб кухнясыннан ашатсалар да, алар риза тү¬ гел. Бик тәмсез пешерәләр, һәрвакыт бер төрле була, ә яралыларга һәрвакыт төрләндереп торырга кирәк. Алар өчен аерым кухня кирәк. — Аерым кухня дисеңме? Ә «аеруча яхшы» поварны кайдан табарга соң? Кем әзерләр аларга? — Мин әзерләрмен. Әллә булдырмаммы? — Ярый, яхшы. Без санчасть өчен кухня булдырдык, Катяны баш по¬ вар итеп билгеләдек. Аңа ярдәмчеләр итеп олы яшьтәге сакаллы ике партизанны бирдек. Яшь кенә кызга буйсын¬ дыргач, алар бераз кәефсезләнделәр, һәм Катя, алар бе¬ лән эшли белмәгәнлектән, бөтенесен үзе эшли иде. Гаять зур дуңгыз боты алып кереп, үзе чапкалый, үзе турый, үзе пешерә — бөтенесен вакытына өлгертә. Ул пешергән борщны, дуңгыз котлетларын, эремчек пилмәннәрен яра¬ лылар зур аппетит белән ашыйлар. Озак та үтми, Катя үзенең ярдәмчеләре белән дуслашып та китә, һәм бик килешеп эшли башлыйлар. Владимир Степанович Струтинский безнең өчен бик кадерле иде. Ул партизаннар интенданты постында чын- наи да алыштыргысыз работник булып чыкты. Ләкин картның бер кимчелеге бар — ул артык юмарт. Эш шун¬ да: отрядта һәрвакыт күп була торган спирт Владимир Степанович кулында иде. Без аны немецларның спирт заводларыннан «ала» идек. Спирт мәгълүм тәртип белән 133
генә тотыла. Операциядән кайткан һәр кешегә илле грамм спирт бирелә. Ләкин башлыча спирт госпиталь ихтыяҗ¬ ларына тотылды. Ә күңел ачу өчен бераз салырга теләү¬ челәр һәрвакыт табыла иде. Сугышчылардан берәрсе, бөрешкән булып, Струтинский янына килә: — Владимир Степанович! Нигәдер туңдырып тора әле. Бер илле грамм биреп кара әле, яхшырак булып китмәсме икән. Кайчакларда башкачарак эшлиләр: — Ой,'салкын тиде,— дип зарланалар Владимир Сте¬ пановичка килеп,— грипп ахры. һәм карт «дару»ны бирми кала алмый. Без спирт сорап килүчеләрне ачуланабыз һәм хәтта җәза да бирәбез. Владимир Степановичка да берничә тапкыр эләкте. Ул, тартынып кына, акланырга тырыша: — Гафу итегез инде мине, иптәш командир. Авыру кешеләр килә, кызганыч бит. — Владимир Степанович! Безнең врачыбыз бар, һәм авыру кешеләр аңарда дәвалансыннар. — Әйе, дөрес шул. Моннан соң бирмәм. Ләкин бер-ике көн үтү белән, яңадан шул ук хәл ка¬ батлана. Ахыр чиктә, Струтинскийны спирттан читләште¬ рергә туры килде. Билгеле, спирт кызганыч түгел, ләкин исереклек кур¬ кынычы зур иде. Шунлыктан без спиртлы эчемлекләрне башбаштакланып куллануны бик нык тыйдык. Гомумән партизанлык этикасының барлык мәсьәләләре кебек үк, моның да безнең өчен зур принципиаль әһәмияте бар иде. Урман лагеренда чагында отрядның дисциплинасы яхшы булды. Авылда, кешеләр фатирларда урнашкан- лыктан, коллективның йогынтысы кими, әлбәттә, һәм кай¬ бер йомшак характерлы кешеләрнең бозылулары мөмкин иде. Дөресен генә әйткәндә, минем иң курыкканым әнә шул булды. Отрядның шактый өлеше авыр тормыш мәктәбе үтмә¬ гән яшьләрдән тора иде. Дөрес җитәкчелек, дисциплина, бурычларны төгәл үтәү партизаннарны күп кенә «очрак¬ лы хәл»ләрдән саклый иде. Ләкин, кешеләрнең төрле йортларда урнашуы отрядка начар йогынты ясар дип курку акланмады — кешеләре¬ без намусларына тап төшермәделәр. Бик азларын гына исәпләмәгәндә, безнең беребез дә үз-үзен тоту кагыйдә-, ләрен бозмады. 134
Шулай да була иде: партизан заданиедан кайта, хо¬ зяйка ашарга әзерли дә бераз салып та бирә: — Ашап-эчеп җибәр. Туңгансыңдыр? — Ашарга мөмкин, рәхмәт, ә менә эчүен эчмим. — Ник алай? Юлдан кайткан кешегә файдалы бит ул. — Юк, эчмим, ярамый. Отрядның кагыйдәсен бер генә кеше бозды, һәм аның ахыры бик авыр булды. «Маяк»та Вацлав Жигадло янында Косульников дигән партизан бар иде. Отрядка ул немецлардан качкан бер группа хәрби пленныйлар белән килде. «Маяк»та коман¬ дир булган Маликов Косульников аркасында «маяк»ның җимерелү куркынычы барлыкны хәбәр итте. Косульников көн саен диярлек самогон таба һәм исергәнче эчә икән. Ул гына да түгел, ул самогонга алмашу өчен иптәшләре¬ нең продуктларын һәм әйберләрен урлый башлаган. Ахыр чиктә, ул ниндидер бер шикле хатын белән бәйләнгән һәм аңа үзенең партизан икәнен әйтеп биргән. Бу бәдбәхетнең иптәшләребезне генә түгел, бәлки Жи- гадлоның зур семьясын да куркыныч астына куюы ачык иде. Штаб «маяк»тан һәм Ровнодан барлык партизаннар¬ ны кичекмәстән чакыртып алырга, ә Косульниковны кулга алырга карар бирде. Отрядны мәйданда тездек. Рудня-Бобровское авылы халкы да җыелды. Мин кыскача гына речь сөйләргә тиеш идем. — Бу кеше,— дидем мин, Косульниковны күрсәтеп,— үзенең Ватанына инде бер тапкыр хыянәт итте. Антын бо¬ зын, ул дошманга илен төште. Хәзер, аңа үзенең гаебен юарга мөмкинлек бирелгәч, бу антына хыянәт итүче без¬ нең тәртипләребезне бозды, совет партизаны дигән исемгә тап төшерде, хыянәтчелеккә кадәр барып җитте. Ул без¬ нең көрәшебезгә зыян,, гитлерчыларга файда китерә тор¬ ган җинаять эшләде. Отряд командованиесе Косульни¬ ковны атарга дигән карар чыгарды. Дөрес булырмы бу, иптәшләр? — Дөрес!—дип кычкырдылар сугышчылар бер та¬ выштан. һәм Косульников атылды. ...Дошман гарнизоннарына партизаннарның һөҗүм хәзерләүләре турында без чыгарган хәбәр җәзачылар та¬ рафыннан безгә каршы хәзерләнгән облаваны беразга 135
кичектерде. Ләкин беразга гына. Январь ахырларында зур җәза экспедициясе хәзерләнү турында билгеле булды. Гитлерчылар, отрядны чолгап алу нияте белән, Жито¬ мирдан һәм Киевтан гаскәри частьлар чакыртканнар. Без дә хәзерләнә башладык. Халык ярдәме белән без үзебезнең «маяк»ларыбыз урнашкан авыллар тирәсенә, барлык юлларга һәм, шулай ук, Рудня-Бобровское тирә¬ сенә урман заваллары ясадык. Җәзачылар Рудня-Бобровскоега дүрт яктан һөҗүм башладылар. Без аларны көтеп тормадык. Билгеле, без сугыша да алган булыр идек, ләкин мәгънәсезгә партизаннарның тормышын үлем алдына кую һәм кунакчыл крестьяннар¬ ны куркыныч астына кую кирәк идемени? Җәзачы¬ лар артиллерия кулланачаклар һәм авылны яндырачак¬ лар. Без Рудня-Бобровскоедан киттек. Безнең белән бергә халыкның да күп өлеше китте. Алар үзләренең кирәк- яракларын урманга күчерделәр, терлекләрен дә куып алып килделәр һәм үзләренә «гражданский» лагерь яса¬ дылар. Рудня-Бобровское тирәсендә боҗра бик тиз тарая бар¬ ды һәм, озак та үтмәде, җәзачылар авылга керделәр. Ләкин без инде анда түгел идек. Җәзачылар безнең эзе¬ бездән киттеләр, авыллар һәм хуторлар тирәсендә боҗра кысылганнап-кысыла барды, ләкин без алардан фашист¬ лар килгәнче бер-ике көн алда чыгып китә идек. Әнә шу¬ лай итеп, «мәче белән тычкан» уены башланды. Җәзачы¬ ларга урманнарда һәр җирдә заваллар очрый. Алар, за- валлар артында партизаннар утыра торгандыр дип уйлап, аларны бик нык утка тоталар, без куйган миналарга оч¬ рыйлар. Шушы шартлауларга, аларның ату тавышла¬ рына һәм кешеләрнең сөйләүләренә карап, без дошман¬ ның кайда икәнлеген белә идек, ә җәзачылар исә күзләре^ бәйләнгән кебек баралар иде. Бездән төньяктарак зур урманнар башлана, аларда яшеренергә уңайлы. Сабуров берләшмәсенең ике батальо¬ ны һәм Прокопюк отряды шунда киттеләр. Без исә, мәче белән тычкан уенын дәвам иттереп, хуторлар тирәсендә әйләндек. Без моны шаяру хакына түгел, бәлки шулай кирәк булганга эшли идек. Бу районнарда һәр урында безнең заданиеләр буенча йөрүче кешеләребез, авыллар- да «маяк»ларыбыз бар иде, Ровнодагы Кузнецовтан әле- 136
дән-әле әһәмиятле мәгълүматлар килеп тора иде — шун¬ лыктан, билгеле, без юлга салынган эшне ташлап китә алмадык. Вакыт-вакыт безнең төрле якларда йөрүче элемтәчелә¬ ребез һәм разведчикларыбыз җәзачылар белән очраша¬ лар һәм беркадәр бәрелештән соң китәләр иде. Ләкин шулай да бер зур бәрелеш булды. Җәзачылар безнең белән Фролов җитәкчелегендәге «оператив маяк» арасында торалар иде. Безгә инде аннан өч көн элемтәчеләр килгәне юк. Фроловка куркыныч ту¬ гандыр, дип уйлап, мин аңа ярдәмгә алтмыш биш сугыш¬ чы җибәрдем. Бу группа составында Владимир Степано¬ вич Струтинский командалыгында берничә фурманка бар иде. Көтелмәгәндә юлда группа җәзачылар командасы белән очраша. Ике якта каушап кала. Группа командиры Бабахин үтерелә. Командирларын югалткач, сугышчылар¬ ның бер өлеше каушап кала. Ләкин пулеметчы Петров бу вакытта инде дошманга каршы ут ача. Владимир Сте¬ панович та каушап калмый. Ул атларны һәм фурманка¬ ларны тиз генә бер читкә алып китә. Партизаннар көчле сугышка хәзерләнәләр. Ләкин фашистлар, кинәт атула¬ рын туктатып, юкка чыгалар. Без моның ни өчен шулай булганын икенче көнне генә белдек. Партизаннарга очраган кешеләр гади җәзачылар колоннасы гына булмаган икән. Үзенең сайланма сакчы¬ лары белән бергә, Вороновкадан Рудня-Бобровскоега җәзачылар экспедициясенең командиры, гитлерчы гене¬ рал килә икән. Беренче пулялардан ук диярлек бу гене¬ рал һәм аның адъютанты үтерелгәннәр. Аны саклаучы¬ ларга ашыгып качудан башка берпәрсә дә калмаган. 7 февральгә каршы төндә отряд инде Чабель хутор¬ ларында иде. Без Москвага самолет кабул итә алуыбыз¬ ны хәбәр иттек. Учаклар төн буе янды. Самолет килмәде. Таң алдыннан, җиде километрдагы Чабельдән бер кре¬ стьян килде. Ул үз авылларында меңнән артык җәзачы¬ ның кунуы һәм аларның монда килү өчен юл күрсәтүче эзләүләре турында әйтте. Бик каты салкын булуга кара¬ мастан, бу хәбәрне китергән крестьян шабыр тиргә бат- кан иде. 1 Җәзачылар үтәргә тиеш булган юлга без өч «сукыр» мина куйдык. Үзебез, хуторны калдырып, дүрт километр ераклыктагы урманга киттек. Привалга туктарга гына өлгергән идек, шартлау ишетелде. Шартлаудан соң пуле¬ ЦТ
мет тавышлары яңгырады. Берничә минуттан тагын ике шартлау тавышы яңгырады. Бу безнең миналарыбыз «эше» иде. Ике сәгатьтән артык вакыт буена җәзачылар урманга пулеметлардан яудырып тордылар. Алар шактый патрон әрәм иттеләр, ә шул арада без, урман арасында тыныч кына утырып, куркуга төшкән гитлерчыларның тәртипсез рәвештә котырынып атуларын тыңладык. Ату тавышлары тынганда, безнең разведчикларыбыз инде Чабель хутор¬ ларында иде. Анда алар җәзачыларның хуторга кермә- гәнлекләрен белгәннәр. Анда шартлатылган тачанканың тәртәләрен таккан, шабыр тиргә баткан пар ат кына ча¬ бып кергән. Миналар уннарча җәзачыларны шартлаткан. Хуторга килә торган бөтен юл миналангандыр дип куркып, фашистлар кирегә, Чабельгә таба борылганнар. Ике-өч көннән без яңадан Рудня-Бобровское янын¬ дагы элекке лагеребызга урнаштык. Бу хәл җәзачылар¬ ның, агачларга һәм урман завалларына каршы сугышып, буш кул белән Житомирга кире китүләреннән соң булды. Алар үзләренең командирларының үле гәүдәсен һәм тагын егерме биш үлек алып киткәннәр. Нәкъ менә шушы вакытта без радио буенча гаять шат¬ лыклы хәбәр алдык: Сталинград янында гитлерчыларның сайланма армияләре совет гаскәрләре тарафыннан тулы- сынча тар-мар ителгәннәр! Озак та үтмәде, безгә немецларның ниндидер кайгы көн игълан иткәнлекләре билгеле булды. Рейхскомисса- риат приказы буенча өч көн буена һәртөрле тамашалар тыелган. Немецлар сул җиңнәренә кара повязка бәйләп йөрергә, ә немец хатын-кызлары кара киемнәр кияргә тиеш булганнар. Халыкка да кара киемнәр кияргә приказ бирелгән. Немецлар бу кайгының нинди уңай белән игъ¬ лан ителүен әйтмәгәннәр. Шуңа күрә Гитлер үлгән дигән хәбәр таралган. Немецларның ни өчен кайгыруларын Ровнодан Кузне¬ цов кайтканга кадәр без дә белмәдек. Гитлерчылар Сталинград янында тар-мар ителгән өч йөз меңле армия¬ ләре турында кайгырганнар икән. Николай Иванович соңгы вакытта Ровнода белгәннә- ренең бөтенесе турында сөйләде. Ровно һәм Здолбунов станцияләре аркылы хәрәкәт бик нык көчәйгән. Тимер юллар һәм шоссе юллары Германиядән көнчыгышка таба 138
баручы гаскәрләр белән һәм көнчыгыштан көнбатышка таба агылучы санитария эшелоннары белән тулган. Ул алып кайткан яңалыкларның берсе турыдан-туры безгә кагыла иде: Украинаның империя комиссары Кох натуралата һәм акчалата налогларны тапшырмаган өчен район һәм авыл халкыннан рәхимсез үч алу һәм Ровно шәһәре районындагы партизаннарны юк итү турында приказ чыгарган. УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК Хәл кискенләшә барды. Кохның «партизаннарны бе¬ терү» турындагы приказыннан соң Сарны урманнарына яңадан җәза экспедициясе җибәреләчәгендә шикләнергә туры килми иде. Фашистлар көч тупладылар. Фашистлар безне ияләнгән урыныбыздан китәргә мәҗ¬ бүр итә калсалар дип, безгә яңа урын булдырырга кирәк иде. Без аны Луцк шәһәре районыннан эзләргә булдык. Майор Фролов җитәкчелегендә алтмыш биш партизан юлга җыена башлады. Длариы юлга хәзерләүдә бөтен отряд катнашты. Группаның маршруты аз кешеләргә генә билгеле иде, ләкин юлның озын һәм кыен булачагын һәр¬ кем аңлады. Партизаннар китүче иптәшләрен юлга игъ¬ тибар белән хәзерләделәр* аЛарга җылырак киемнәр, та¬ зарак аяк киемнәре бирделәр. Юл чыннан да кыен һәм озын иде: пычрак һәм баткак юллар буйлап, төннәрен ачык һавада кунып, баруы-кай- туы дүрт йөз километр ара үтәргә кирәк, алариы таныш булмаган районнарда нәрсә көтүе билгеле түгел иде. Группага отрядны урнаштыру өчен уңай урын табу гына түгел, бәлки бер үк вакытта Луцкиның үзендәге хәлне белү, анда немецларның нинди учреждениеләре, нинди гарнизоннары, нинди штаблары барлыкны белү дә тапшырылган иде. Шуңа күрә без Фролов отрядына ке¬ шеләрне бик җентекләп сайладык. Луцкины яки аның тирә-юньнәрен белүчеләргә өстенлек бирелде. Бу көннәрдә штаб чумына Марфа Ильинична Стру¬ тинская килде. Мин бик гаҗәпләндем. Аны, үзенең тартынуын җиңеп, минем янга килергә нәрсә мәҗбүр итте икән? Моңарчы аның барлык үтенечләрен миңа Владимир Степанович тапшыра иде, 139
Чум эчендә учак яна, аның тирәсендә бүрәнәләр ята — алар утыргыч хезмәтен үтиләр. — Утырыгыз, Марфа Ильинична! Ул тыйнак кына утырды һәм сүз башлады: — Мин сезнең янга озакка түгел, эш белән генә. Мине Луцкига җибәрүегезне сорарга телим. Фролов белән беренчеләр булып Ростислав Струтин¬ ский һәм'Ядзя барырга теләгәнен исемә төшердем. Марфа Ильинична булачак поход турында шулардан ишеткән¬ дер инде. — Марфа Ильинична,— дидем мин,— сезгә Луцкига барырга кирәкмәс. Көчегез җитмәс. Сез монда да зур файда китерәсез. — Минем эшемнән нинди файда булсын инде! Ашар¬ га пешерергә һәм кер юарга кем дә булдыра, ә минем көчем турында борчылмагыз. Мин нык әле. һәм яшьләр¬ гә караганда күбрәк файда китерермен. Луцкида минем туганнарым, танышларым бар. Шулар аркылы нәрсә ки¬ рәк булса, шуны белермен, теләгән кешеләрегез белән сөйләшермен. Мин, Марфа Ильиничнаның-балаларын— Вася белән Славаны күздә тотып: — Ә кечкенәләр нишләрләр соң?—дип сорадым. — Аларны Катя карап торыр. — Ә куркынычлар... Сез аңлыйсызмы анда күпме хә¬ веф-хәтәр көткәнен?—дип, мин Марфа Ильиничнаны бармаска күндерергә тырыштым. — Алла саклар әле. Мине партизан дип кем уйласын! Мин бу хатынга, аның ягымлы һәм күркәм йөзенә зур ихтирам белән карап тордым. — Яхшы,— дип җавап бирдем.— Иптәшләр белән киңәшеп карармын. Җибәрмәсләр дип куркып, ул минем янга ире Влади¬ мир Степановичны җибәргән. Шулай да мин Марфа Ильиничнаны җибәрергә батырчылык итмәдем. Озак та үтмәде, Цесарский миңа Марфа Ильиничнага салкын тиюен һәм аның каты авырый башлаганын әйтте. Мин шуңардан файдаланып калырга булдым һәм Марфа Ильиничнага аны Луцкига җибәрмәвебезне әйтүне Фро¬ ловка тапшырдым. Фролов кайтып җитәргә дә өлгермәде, күз яшьләрен агызып Марфа Ильинична үзе килеп җитте. — Миңа салкын аз гына тигән. Иртәгә бетә ул! 140
һәм мине шулкадәр үгетли башлады, ахыр чиктә мин риза булдым. Уналтынчы февральдә группа юлга чыгып китте. Владимир Степанович, кече балалары белән бергә, хатынын бик ерак озата барды. Бер атнадан хәбәр алдык: группа Луцк районына исән-сау барып җиткән, шәһәрдән егерме биш километрда урманда урнашкан һәм шәһәргә разведчиклар җибәрелгән. Ихтимал, киләчәктә дә бар да уңышлы булыр иде, ләкин бер гадәттән тыш хәл группаны отрядка кайтырга мәҗбүр итте. Косульников вакыйгасыннан соң без Җигадлода тук¬ таудан баш тартырга мәҗбүр булдык, ә аның хуторы урынына Ровнодан утыз километрда тагын да уңайрак икенче «маяк» оештырылды. Анда һәрвакыт егерме биш сугышчы һәм алар белән берничә пар бик шәп җигүле атлар дежурлык итә иде. Кузнецов өчен паласлы махсус чана бар һәм ул Ровнога шуңа утырып йөри иде. Кузнецов белән «маяк» арасындагы элемтәне Коля Приходько тота иде. Фурманка белән, велосипедка уты¬ рып яки җәяүләп, ул Кузнецовтан «маяк»ка пакетлар алып килә. «Маяк»тан лагерьга икенче курьер барып килгәнгә кадәр Приходько ял итә. Ә аннары, отрядтан алып киленгән пакет белән, ул тагын Ровнога Кузнецов янына китә. Кайчакларда йңа көнгә икешәр рейс ясарга туры килә. Барысы да уңышлы чыга иде. Приходьконың Ровнода күренүе беркемдә дә шик тудырмый. Немец¬ ларның постлары аның документларын берничә тапкыр тикшергәннәр, ләкин документлар тел-теш тидерерлек түгел иде. Ләкин без Коля Приходьконың характерын белә идек. Безнең баһадирыбыз немец яки полицай яныннан тыныч кына узып китә алмый иде. Ул үзенең маҗараларын яшерсә дә, кайберләре беленә иде. Шулай бервакыт Приходько фурманка белән Ровно¬ дан кайтып килә икән.. Шәһәрдә үк инде ул үзенең артын¬ нан ике полицайның килүен сизгән һәм алар аны эзәр¬ лекли кебек тоелган. Атларын чаптырып китәсе урында, Приходько атларын юри атлатып кына барган. Полицай¬ лар һаман арттан килгәннәр. Алда Горынь күпере күренгән. Күпергә ярты километр калгач, Приходько, кирәк булмаса да, ыңгырчак баула¬ рын рәтли башлаган. 141
Полицайлар арба турысына килеп җиткәч, Приходько аларга күңелле генә итеп кычкырган: — Утырыгыз, егетләр, алып барам. Сез Клесовога барасызмы? — Клесовога. — Утырыгыз. Хәзер барып җитәбез. Полицайлар, винтовкаларын фурманкага куеп, үзләре дә сикереп менеп утырганнар. Кузгалып киткәч, Приходь¬ ко үзенең пассажирлары белән сүз башлаган. — Нәрсә, егетләр, полицайда хезмәт итәсезмени? • — Әйе. — Кая барасыз? — Великонеметчинага халык җыябыз. Менә бер ху¬ тордан алырга барабыз. Теләп кенә китмиләр... — Аңсыз бит халык та,— дип куйган Приходько, тегеләрнең кайгысын уртаклашып. ■— Сиңа да, егет, Великонеметчинага бару бик фай¬ далы булыр иде,— дигән полицай, Коляга карап.— Анда синең кебек таза егетләрне бик рәхәтләнеп алалар. Эх, энем, андагы тормышны күрсәң! Менә дигән иттереп баерсың да өеңә пан булып кайтырсың! —• Әллә мин шундый таза?—дип киреләнгән При¬ ходько, Фурмһнка күпергә килеп кергән. Приходько, кинәт атларын туктаткан да, бөтен буена торып баскан. — Кулларыгызны күтәрегез!—дип кычкырган ул күк күкрәгәнсыман итеп. Аның кулында пистолет булган.— Выжт арбадан, сатлык җаннар! Сикерегез суга, хәзер атам! Түбәндә ургып-ургып елга ага. Су күпергә чак-чак кына җитми. Түбәнгә карап алгач, полицайлар күпер кырыеннан читкәрәк китәләр. — Сикер! Пистолеттан чигенеп, полицайлар суга сикергәннәр. Приходько пистолетын яшереп, эшлекле кыяфәт белән түбәнгә, елгага карап ала. Анда, бер-берсенә ябыша- ябыша һәм берсен-берсе батыра-батыра полицайлар тыпырчына икән. Приходько- аларның икесенең дә бата- чакларына ышангач, фурманкасына утырып, атын куа¬ лап китә... Приходькога кулына төшкән винтовкаларын хуҗалык взводына тапшырырга кирәк булмаса, ихтимал, без Горыньда булган бу вакыйганы белми дә калыр идек. Трофейлар бу юлы да баһадирыбызны тоттырдылар. 142
Ул винтовкаларын хуҗалык взводы командиры Франц Игнатьевич Нарковичка тапшырган да ярты сәгатьтән инде штаб палаткасына кереп минем белән Лукин алдына килеп басты. — Яле, Коля, син анда юлда кемнәрне очраттың? — Минме? •— Син. — Полицайлар гына иде алар, икәү, мин аларны... елгада коендырдым. — Тагын башсызлык эшләдеңме? — Алар бит үзләре атка утыртуны сорадылар! —- Нәрсә турында сөйләшкәнебезне оныттыңмыни? Приходько күзләрен түбән төшереп дәшми торды, ниһаять, чын күңелдән сөйләп бирде: — Барысын да аңлыйм, иптәш командир, ә инде җае туры килгәндә тыелып калырга көч җитми! ...Егерме беренче февральдә мин «маяк»тан килгән курьерга Кузнецов өчен пакет тапшырдым. — Сез әһәмиятле пакет алып барасыз,— дип кисәттем мин.— Әгәр дә ул дошман кулына эләгә калса, иң яхшы иптәшләребезне югалту куркынычы бар. Пакетны При- ходькога тапшырганда, аңа бу турыда әйтегез. Икенче көнне пакет «маяк»та Коля Приходькога тап¬ шырылган, һәм ул аның белән Ровнога киткән. Кузнецов көн буе көткән. Ләкин Приходько килмәгән. Икенче көнне иртә белән дә килмәгән. Ә көндез сәгать уникеләрдә шәһәрдә Великий Житень авылы янында булган гадәттән тыш вакыйга турында хәбәр таралган: яшь кенә бер украинлы бик күп немец¬ ларны үтергән һәм үзе дә һәлак булган дип сөйләгәннәр. Берәүләрнең сөйләвенә караганда, ул шул авыл кешесе булган, ә икенчеләрнең сүзенә караганда, урманнан кил¬ гән партизан икән, яшь түгел, бәлки ир уртасы булган. Ләкин барысы да бер генә кешенең сугыш алып барган¬ лыгы турында һәм аның «иге-чиге булмаган күп» санда фашистларны кырып бетергәнлеге турында сөйләгән. Кузнецов кичекмәстән Великий Житень авылына анда туганнары булган Казимир Домбровскийны җибәргән. Проходьконы Николай Иванович яхшы белә иде. Алар инде Москвада ук дуслаштылар, отрядка бергә килделәр, бергә эшләделәр. Актив көрәшкә омтылу аларны берләш¬ терә иде. Кузнецов Приходьконың, дошманнар кулына эләксә, нинди генә газаплар астында да иптәшләре ту- 143
рында әйтмәячәген белә иде. Ә инде Приходько һәлак булган булса, пакет кайда икән? Домбровский кайтып Кузнецовны тапкан да озак ва¬ кыт сүз башлый алмый торган. Кузнецов аны ашыктыр¬ маган. Ул инде Коляның һәлак булуы турында аз гына да шикләнмәгән. Бу вакыйганы күргән кешеләрдән сорашып, Казимир Домбровский түбәндәгеләрне белгән. ...Гадәттәгечә, Приходько, шул тирә кешеләресыман, фурманкага утырып барган. Великий Житень авылы янында аны фельджандармнардан һәм полицейскийлар¬ дан торган пикет туктаткан. — Тукта! Нәрсә алып барасың? Жандарм аның документларын тикшергән. Документ¬ лар бу юлы да шик тудырмаган. — Китәргә мөмкин. Ләкин хыянәтчеләрнең берсе, фурманканы тентеп карарга кирәк, дигән фикергә килә. Приходьконың печән астына яшерелгән автоматы һәм танкка каршы граната¬ лары булган икән. — Нәрсәсен карап торырга инде?—дип каршы килеп карарга тырышкан Приходько. Әмма хыянәтче инде печән астына кулын тыгып җи¬ бәрергә өлгергән. Шул арада Приходько, автоматын үзе тартып чыга¬ рып, берничә дошманны юк итә. Калганнары, өй артына качып, ата башлыйлар. Приходьконың сул иңбашы яралана. Ул уң кулы белән атларны куалый башлый. Бәхетсезлеккә каршы, каршыдан жандармнар төялгән йөк машинасы килеп чыга. Каскалы жандармнарның кул¬ ларында атарга әзер винтовкалары һәм кул пулемет¬ лары була. Алар Приходькога каршы ут ачалар. Икенче тапкыр яраланган Приходько, атын калдырып, юл буендагы канауга сикерә. Жандармнарга автоматтан ата. Аларның берничәсе кузовтан юлга егылып төшә. Тигезсез сугыш башлана. Авыр яраланган партизан хәле беткәнгә кадәр атуын дәвам иттерә. Шуннан соң ул, танкка каршы гранатасын ала да, аңа пакет бәйләп, жандармнар җыелып торган урынга томыра. Шартлау ишетелә. Соңгы пулясын Приходько үзенең йөрәгенә ата. Жандармнар, хәтта инде үлгән партизан янына да 144
ачыктан-ачык килергә куркып, аңа таба шуыша башлый: лар. Без һәлак булган иптәшебезнең гәүдәсен беркайчан да дошманнардан мәсхәрәләтергә калдырмый идек, һәрвакыт, ничек кенә булса да, аларның гәүдәләрен алып кайтып, хөрмәтләп күмә идек. Ләкин Великий Җитеньга махсус җибәрелгән разведчиклар Приходьконың гәүдәсен таба ал¬ мадылар: фашистлар аны Ровнога алып киткән булганнар. ...Николай Приходьконың һәлак булуы турындагы хәбәргә без барыбыз да бик нык борчылдык. Митингта, кыска гына, ләкин тәэсирле речьләрдән соң, берничә партизан элемтәче постында Приходьконы алыштырырга теләүләрен белдерделәр. Боларга тагын дистәләрчә партизаннар кушылды. Совет хөкүмәте безнең иптәшебезнең патриотик ба¬ тырлыгына югары бәя бирде. Үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде, ә ул хезмәт иткән разведка подразделениесенә Советлар Союзы Ге¬ рое Николай Тарасович Приходько исеме бирелде. Приходьконың һәлак булуы безне саклык чаралары күрергә мәҗбүр итте. Мин Кузнецовка һәм «маяк»тагы бөтен составка, хәлне ачыклаганга кадәр, кичекмәстән лагерьга кайтырга приказ бирдем. 1 мартта кич Николай Иванович иптәшләре белән бер¬ гә Людвиполь районыный, Хотынь авылына якынлаш¬ кан. Монда алар Случь елгасы күпереннән чыгарга тиеш булганнар. Күпер күренә башлагач, еракта, яр буенда, развед¬ чиклар ниндидер кешеләрнең йөгерешүләрен күргәннәр. Шул ук минутта яр буеннан аларга кемдер украинча кычкырган. «Без партизаннар» дигән җаваптан- соң вин¬ товкалардан ата башлаганнар. Пулемет сибәргә тотын¬ ган. Төрле якка эзле пулялар чәчелә башлаган. Күп, ләкин тәртипсез атканнар. — Иптәшләр,— дип башлаган Кузнецов, һәм кинәт, беренче булып урыныннан кузгалып, бөтен көченә кыч¬ кырган.— Коля Приходько өчен! Алга, ура-а! — Ура-а!—дип кычкыра-кычкыра һәм ата-ата раз¬ ведчиклар күпергә ташланганнар. Бәрелеш чирек сәгать дәвам иткән. Чирек сәгатьтән соң дошман инде атмый башлаган. Күпер янында аның инде унга якын үле гәүдәсе яткан. Исән калганнары, коралларын ташлап, кулларын күтәргәннәр. 0499. Көчле рухлылар — Ю 145
Алар «Бульба» «егетләре» булганнар. Алар күпер янына партизаннарга засада ясау өчен җибәрелгәннәр икән. Милләтчеләр партизаннарның Случь күпере аркылы көн саен диярлек үтүләрен бел¬ гәннәр. Засадада утызга якын кеше булган. Якында, Хо- тынь авылында шактый артыграк булган. •— Авылга!—дип кычкырган Кузнецов үзенең иптәш¬ ләренә. Ул элек тә бульбачыларның нейтралитетына яхшы карамый иде, ә хәзер, аларның разведчикларга һөҗүм итүеннән соң, аны инде бернәрсә дә тоткарлый алмый: договорны милләтчеләр үзләре боздылар. Ул хыянәтче¬ ләрдән үч алу мөмкинлегенә сөенә һәм разведчикларны Хотыньга алып китә. Моны сак адым булган дип әйтеп булмый. Авылда милләтчеләр күп булган, ә Кузнецов янында исә егерме биш кенә кеше иде. Ул засаданы тар-мар итү бандит¬ ларда паника тудырыр дип исәпләгәндерме, яки дош¬ манга карата нәфрәт белән сугарылган, әле яңа гына ирешелгән җиңү белән дәртләнгән һәм һәркайсы унар ке¬ ше өчен сугышырга хәзер торган партизаннарның көченә ышангандырмы? Ничек кенә булса да, Хотыньга бәреп керүләренә бульбачылар аннан китеп өлгергән булганнар. Алар за¬ садаларының тар-мар ителүен белеп качканнар. Партизаннар авылда калган берничә бандитны җир¬ ле халык ярдәме белән бик тиз тапканнар һәм тотып алганнар. Кузнецов үзенең иптәшләре белән, «В бой за Родину» җырын җырлап, авылны үткән. Фурманкаларына алар хыянәтчеләргә каршы сугышта кулга төшерелгән кул пу¬ леметын, автоматларны һәм винтовкаларны төягәннәр. Шул ук көнне якын-тирәдәге районнарда фашистлар¬ ның җәза экспедицияләре күренгәли башлаганы билгеле булды. Шулай ук разведчиклар Сарныдагы, Клесоводагы һәм Ракитноедагы «шуцполицай» отрядларының да бик нык коралланулары турында хәбәр иттеләр. Юлларның дошман кулында калу куркынычы туды. Әнә шуңа күрә дә мин Фроловка, үзенең барлык кешелә¬ рен алып, хәзер үк лагерьга кайтырга приказ бирдем. Шунда ук группага юлда украин милләтчеләренең заса¬ дадан атака ясау ихтималы булу турында кисәтү ясалды. 146
Шулай итеп, «нейтралитет» шартлады. Иртәме-соңмы, бу шулай булырга тиеш иде. Иртәме-соңмы, «атаман», гитлерчыларның таләбе белән, партизаннарга каршы ачыктан-ачык көрәшен яңартырга тиеш иде. Моны үз башларына эшләүләрен милләтчеләр аңларга тиешләр иде. Коралсыз халыкка каршы «сугышу» — бер эш, анда алар батыр, ә инде партизаннарга каршы сугышу бөтен¬ ләй башка нәрсә. Партизаннар белән бәрелешнең нәрсә белән бетүен хыянәтчеләр үз җилкәләрендә күп тапкыр¬ лар татып карадылар. Ләкин немецлар — хуҗа, алар үз ялчыларының тик ятуларын күреп туйганнар. Немецлар милләтчеләрдән актив чыгышлар ясауны таләп иткәннәр. Бу вакытка инде разведчиклар тарафыннан кулга тө¬ шерелгән протоколдан без СДның политик бүлек шефы Иоргенс белән «Бульба» арасында булган беседаның эч¬ тәлеген белдек. Иоргенс «атаман»ның «нейтралитет», янә¬ се, партизаннарны юк итү максаты белән файдаланыла, дигән сүзләренә бер дә ышанмаган. Иоргенс «атаман»нан актив эш таләп иткән. «Атаман» исә, хуҗаларының аның белән кызыксынуларын аңлап, шушы хәлдән файдаланып калырга һәм үзен тигез хокуклы союзник дип тану¬ ларына ирешергә тырышкан. Иоргенс, «сөйләшүләрне» турыдан-туры һаулейтер Кох исеменнән алып барган. «Бульба»ның таләбенә ул, бер дә икеләнеп тормыйча, «атаман»ның үз функцияләрен үтәргә, ягъни урманнарны партизаннардан арындырырга тиешлеге турында әйткән, дөресрәге, лакейны үз урынына утырткан. Бу «сөйләшү- ләр»нең нәрсә белән беткәне протоколда әйтелмәгән, лә¬ кин аны белү кыен түгел иде. Беренче очрашудан соң икенче очрашу булган. Бу юлы Иоргенс үзе генә түгел, бәлки начальниклар белән килгән. Империя комиссары Кох исеменнән Волынь һәм Подолье СДсы шефы доктор Питц үзе килгән. Бу доктор Питц Иоргенстан ягымлырак булып чыккан. Ул сүзне «атаман Бульба»ны мактаудан башлаган — «атаман»ның үткәндәге эшләрен, немец гаскәрләре Олевск шәһәрен алганда аның катнашуын, аның Германиягә һәрвакыт ярдәм итүен искә төшереп үткән. Питц сүзен эшлекле тәкъдим белән тәмамлаган. «Атаман»га ул партизаннарга каршы көрәш мәсьәләсе буенча үзенең шәхси референты булырга тәкъдим иткән. «Атаман»ның «Украинаны идарә итүче» булырга чамалавына СД шефының аз гына да исе 10* . 147
китми. Ул гына да түгел, ул, Иоргенс кебек үк, «милләтче әфәнделәр»гә турыдан-туры аларның полиция көче сый¬ фатында гына кирәк икәнлекләрен һәм, нәкъ менә шушы яктан яраксыз булып чыксалар, немецларның ярдәмен¬ нән генә түгел, бәлки үзләренең башларыннан да колак кагачакларын аңлаткан. Милләтчеләрнең Питц белән «сөйләшүләре» һәр ике «як»ның тулы ризалыгы белән тәмамланган. — Әйдә, сугышырга булгач, сугышырга булсын! Без¬ дән эш калмас,—диде Александр Александрович Лукин. Ул әле яңа гына самолет белән Москвадан кайткан һәм немец фашистлары белән милләтчеләрнең сөйләшүләр алып барулары турында үзе югында кулга төшерелгән документлар белән инде танышкан иде. Лукин бу прото¬ колда бернинди яңалык тапмады. Үзләренең язмышла¬ рын күптән үк инде гестапо белән бәйләгән хыянәтчеләр¬ дән шуннан башканы көтеп тә булмый иде. Гитлерчылар партизаннарның дәһшәтле көч икәнен аңлыйлар иде. Совет дәүләтенә каршы көрәшү өчен үзләре тәрбияләп чыгарган милләтче ялчыларның нейтралитет уенын дәвам иттерүләренә юл куя алмыйлар иде алар. Бу «нейтрали¬ тет» аларга бик тә файдасыз һәм партизаннарга файдалы булып чыкты. Без Лукинны көтә-көтә зарыгып беттек. Ул үзенең эшләрен инде күптән үтәп бетергән дә кире кайтырга я һава начар булган, я буш самолет булмаган. Ул ике тапкыр очып киткән, ләкин икесендә дә очучылар ориен- тировкаларын югалтканнар, безнең сигнал учакларыбыз¬ ны таба алмаганнар, һәм менә, ниһаять, Лукин парашют белән безнең янга килеп төште. Шул ук самолеттан пара¬ шютлар белән безгә бик күп «күчтәнәчләр»: туганнарыбыз¬ дан һәм дусларыбыздан хатлар, журналлар һәм газета¬ лар, автоматлар, патроннар һәм продуктлар ташладылар. Лукин белән бергә дүрт яңа кеше: радисткалар Ма¬ рина Ких һәм Аня Веснянко, шулай ук Москва студент¬ лары— Цесарскийның дуслары Гриша Шмуйловский һәм Макс Селескериди килде. Шмуйловский тарих, философия һәм әдәбият инсти¬ тутында укыган. Ул безнең отрядка эләгергә бик озак тырышкан. — Ә институт нишли соң инде?—дип сорадым мин аңардан Москвада беренче очрашу вакытында ук. 148
— Җиңгәннән соң укып бетерермен әле,— дип җавап бирде ул. Шмуйловский бик күп яңа җырлар алып килде. Ә аларны партизаннар бик сагынганнар иде. Кич саен учаклар янында бер үк «Энтузиастлар маршы», «Катю¬ ша», «Землянка» җырлары кабатлана иде. Гриша «Рейд¬ та кич», «Морячка», «Саперлар җыры» һәм башка җыр¬ лар алып килде. Ул тумыштан ук музыкаль кеше, хисләнеп җырлый белә. Берничә көннән яңа җырларны бөтен отряд җыр¬ лый башлады. Грек Макс Селескериди сугышка кадәр театр студия¬ сендә укыган. Аның сүзенә ышансаң, ул талантының ха¬ рактеры буенча ук комик икән. Бездә ул шартлатучы бу¬ лырга теләде. Мин шул чагында да, соңрак та Максның ни өчен үзен комик дип атавына еш кына гаҗәпләнә идем. Мин аның кап-кара куе кашлы, кара-кучкыллы киң йө¬ зендә бер тапкыр да елмаю күрмәдем. Селескериди һәм Шмуйловский партизаннарның эш¬ ләре турында Цесарскийдан бик озак сораштырдылар. Москва турында доктор биргән күп санлы сорауларга алар гел бер төрле генә җавап кайтардылар: алар отряд турында, монда алар югында эшләнгән эшләр турында, нинди сугышлар, нинди кызыклы операцияләр булуы турында тизрәк белергә теләделәр. Алар икесе дә Цесарскийдан ачыктан-ачык көнләшә¬ ләр иде: ул инде сугышларда булырга да өлгергән, фа¬ шистларны да үтергән, инде партиягә дә кергән! — Миңа зур хөрмәт күрсәтелде,— дип уйчан гына җавап бирде Цесарский.— Хәзер шуны акларга кирәк. Сез бит, егетләр, бигрәк тә монда, коммунист булуның нәрсә икәнлеген беләсез. Шулай да бу көнне ул аларның Москва турында сөй¬ ләүләрен ишетә алмады. Москва турында без берничә көн үткәч, Селескериди белән Шмуйловский катнашы бе¬ лән булган сугыштан соң гына ишеттек. ...Фролов үзенең группасы белән әйләнеп кайтты. Аның белән хәзер алтмыш биш түгел, бәлки илле бер генә кеше иде. Случь елгасы янында, Богуши авылы тирәләрендә, группа дошманнар засадасына очраган. Ярты сәгатькә сузылган сугыштан соң, алты кешеләре үтерелгәч, раз¬ ведчиклар чигенгәннәр. Аларның сүзләренә караганда, 149
алар немецлар белән түгел, бәлки милләтчеләр белән очрашканнар. Бу хәл команданың украин телендә би¬ релүе белән дә,— безнең сугышчыларыбыз команда тавышларын ачык ишеткәннәр,— үтерелгән дошманнар¬ ның берсеннән табылган документлар белән дә раслана иде. — Ә калганнар кайда соң? Марфа Ильинична кайда? Ростик белән Ядзя кайда?—дип сорады Стехов Фролов¬ тан. — Луцк янында калдылар,— дип җавап бирде Фро¬ лов.— Алар өчәү һәм аларны саклау өчен биш сугышчы калды. һәм ул Марфа Ильиничнаның башлаган эшне тәмам¬ лау өчен үзен калдыруларын таләп итүе турында сөйләде. Ул, Ядзя белән, ике тапкыр шәһәргә барган, файдалы ке¬ шеләр белән элемтә урнаштырган. Бу кешеләрнең берсе, Луцк станциясе инженеры, кыйммәтле мәгълүматлар биргән. Аерым алганда ул немецларның станциядә бер¬ ничә вагон химик снарядлар һәм авиация бомбалары бушатканлыклары һәм аларны партизаннарда һәм җирле халыкта сынап карарга ниятләүләре турында сөйләгән. Бу инженер немецларның шәһәрдәге барлык объектлары: штаблары, учреждениеләре, сугыш припаслары һәм химик снаряд складлары күрсәтелгән тулы планын табып бирер¬ гә вәгъдә иткән. Марфа Ильинична берничә көннән бу планны алу өчен яңадан Луцкига барырга тиеш булган. Ләкин нәкъ менә шушы вакытта кайтырга дигән приказ алынган. Фролов сөйләп бетергәч тә, мин карт Струтинский янына киттем. Ул инде бөтенесен белә һәм кәефсезләнеп, караңгы чырай белән землянкада утыра иде. — Я, эшләр ничек, Владимир Степанович?— дип сора¬ дым мин. — Эшләр ярыйсы гына,— дип җавап бирде ул басын¬ кы тавыш белән. Аннары, бераз дәшми торганнан соң, өстәп куйды:—Карчыгымны сагынам! Мин аны тынычландырырга тырышып карадым: — Владимир Степанович, Марфа Ильинична кайтыр. Ростислав та анда калган бит, ул әнисен җәберләт¬ мәс. — Ул җәберләтмәс тә, ләкин аның үзен дә җәберләү¬ ләре бар бит... Я ярый, бернәрсә дә эшләр хәл юк, сугыш бит... 150
Мин штаб палаткасына кайтканда, анда шау ки¬ лен сөйләшәләр иде. Стехов белән Лукин Фроловтан сорашуларын дәвам иттерәләр. — Кара шинель кигәннәр дисеңме?—дулкынланып сораша Лукин.— Ишетәсезме, Дмитрий Николаевич, буль- бачылар ССчылар шинеленә киенгәннәр! — Җитмәсә башларында корыч шлемнар!—дип өс¬ тәде Фролов,— Берсе сикереп чыгып, минем тун итәгемә ябышты да кычкыра башлады: «Егетләр, монда киле¬ гез, эләктердем!»—ди. Ну, мин аны пистолеттан чәке¬ дем. Фролов сугыш турында һәм бигрәк тә бандитлар пулясыннан һәлак булган партизан Голубьның батыр¬ лыгы турында озак сөйләде. Голубьны без барыбыз да белә һәм ярата идек. Ковельле Голубь сугыш башында ук көнчыгышка эвакуацияләнергә өлгергән, партизаннар группасына алуны үтенеп гариза биргән һәм безнең бе¬ лән бергә килде. Аңа партизаннар «Кечкенә булса да, эче тулы төш кенә» дигән кушамат бирделәр. Голубь иң кур¬ кыныч операцияләргә йөрде һәм үзен чыннан да герой итеп күрсәтте. Бу сугышта да ул, һәрвакыттагы кебек, алда булган. Аның корсагына дошманның шартлый торган пулясы ти¬ гән. Авыр яраланган Голубь, икенче пуля тигәнгә кадәр, атуын дәвам иттергән пәм башкаларны дәртләндер¬ гән... — Рөхсәтме, иптәш командир? Чум ишеге төбендә беренче рота командиры лейте¬ нант Александр Базанов тора. Аның гадәттә беркайчан да хәйләкәр елмаю китми торган йөзе караңгыланган. — Әйе, Саша. Базанов, кыюсызланып торганнан соң, сорап куйды: — Алар белән исәпләшмибезме? Егетләр ыргылып торалар,— дип өстәп куярга ашыкты ул.— «Кечкенә булса да, эче тулы төш кенә» өчен үч алырга телиләр! — Әйе, аларны акылга утыртырга кирәк!— дип яклап куйды Стехов.— Бульбачыларны яңадан мәңге безгә һөҗүм итмәслек итәргә кирәк! Кирәк! — Яхшы, чыгып торыгыз,— дидем мин Базановка,— Уйлашырбыз без бу эш турында. Базанов, кырт итеп борылды да, чыгып китте. Хәрәкәт¬ ләренә караганда, ул сугышачагыбызда һәм нәкъ аның үзен җибәрәчәгебездә шикләнми иде. 151
Икенче көнне ул рота белән чыгып, Богуши авылына һөҗүм итәргә һәм анда урнашкан милләтчеләр бандасын тар-мар итәргә приказ алды. Базанов, приказны кабатлап, китәргә дә өлгермәде, Цесарский йөгереп килде: — Базанов белән мине дә җибәрегез! Аңда зур сугыш булырга тиеш һәм яралылар булмыйча калмас. Мин, аның янып торган күзләренә карадым да, риза булдым. Тәрбиячесез үскән һәм физкультура институтын тәмам¬ лау алдында торган Саша Базанов белән Цесарский инде Москвада ук дус булганнар. Монда, отрядта, аларның дуслыгы тагын да ныгыды. Алар бер-берсеннән аерыл¬ мыйлар иде. Икесе дә яшь, темпераментлы, икесе дә кыю, икесе дә җырчылар, отрядтагы күңел ачуларны башлап җибәрүчеләр иде. Шундый күңел ачуларның берсе йөгерү буенча күнегү иде. Саша Базанов бу эшне үзенең рота¬ сында Цесарский тәкъдиме белән башлаган иде. һәр ир- тәне сугышчылар, физзарядкадан соң, билгеле бер ди¬ станцияне йөгереп үтәләр. Алар белән бергә һәрвакыт доктор үзе дә йөгерә. «Сез үкчәгезне күтәрергә җыена¬ сызмы әллә?» дип көләләр иде иптәшләре Базанов белән Цесарскийдан. «Ни өчен үкчәне күтәрергә?—дип каршы килә иде Цесарский.— Үкчә күтәрергә түгел, бәлки качу¬ чыларны куып җитәргә хәзерләнәбез». Операциягә барырга рөхсәт алгач, доктор, үзенең шатлыгын уртаклашу өчен, әле килгән москвалы дуслары янына йөгерде. Яңа килгән кешеләргә дә бу сугышта кат¬ нашырга рөхсәт бирелгән иде. Алар үзләрен иң яхшы як¬ тан күрсәттеләр... ...Таң атканда Базанов командалыгында йөз кешедән торган партизаннар группасы лагерьдан чыгып китте һәм өч сәгатьтән Богуши авылына якынлашты. Базанов үзенең кешеләрен разведкага җибәргәндә инде төн җиткән була. Якындагы урманда разведчиклар зур учак күрәләр. Учак тирәсендә билгесез кешеләр ята. Аларны бандитлардыр дип уйлап, разведчиклар, акрын гына шуышып, учаклар янына якынлашалар. Ләкин бил¬ гесез кешеләр Богуши авылы крестьяннары булып чыга¬ лар. Алар партизаннар килүгә шатланалар һәм милләт¬ челәр урнашкан авылдагы хәлләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирәләр. — Акылга утыртыгыз әле шул ерткычларны,— дип 1&2
үтенәләр крестьяннар беравыздан,— көн юк бит безгә алардан! һәм шунда ук партизаннарны озата барырга риза булалар. Богуши авылы Случь елгасының көнбатыш ярында урнашкан. 1939 елның сентябренә кадәр монда Совет — Польша дәүләт чиге үтә иде. Яр буйлап, су янында ук ДОТлар һәм ДЗОТлар тезелгән. Елганың суы ташып, бу корылмаларны күмеп киткән. Базанов, үзенең көчләрен исәпләп һәм подразделение командирлары алдына бурычлар куеп, таң атуны көтә башлый. Атакага бирелгән сигнал буенча, сугышчылар, тавыш- сыз-тынсыз гына авыл башындагы өйләргә якынлашып, көчле «ура» тавышлары белән алга ташланалар. Йокыдан һәм исерүдән айнып җитмәгән бандитлар, сарык көтүе кебек, бөтен авыл буйлап арлы-бирле сугылалар. Ләкин аларны барыбер партизаннарның пулялары куып җитә. Цесарский авылга беренчеләрдән булып йөгереп керә. Ул үзенең маузерыннан дошманнарны кыра. Сарайга ул ыргыткан ике граната дошманның атып торган пулеметын тынарга мәҗбүр итә. Цесарский, маузерын яңадан кора башлаганда, бер яралы сугышчыны күрә. Тңк шунда гына доктор үзенең бурычларын исенә төшерә. Шунда, авыл уртасында ук, ул перевязкага керешә. Ләкин ул эшен бетерергә дә өлгерми, якында гына автомат тавышы яңгырый, һәм аның баш очыннан гына пулялар сызгырып үтә. — Минем арттан!—дип кычкыра Цесарский яралы партизанга һәм аны өй артына алып китә. Атышу дәвам итә. Перевязка ясавын тәмамлагач, врач якындагы сарай¬ ның печәнлегеннән атуларын күреп ала. Берничә сикерү¬ дә ул шунда барып җитә. — Бирелегез, еланнар!—дип кычкыра ул. Моңа җавап итеп граната ыргыталар. Ул докторның нәкъ аягы янына килеп төшә. Цесарский чатка поса. «Эх, кызганыч, граната калмады»,— дип уйлый ул. Ләкин шунда ук ул биленә асылган спиртлы фляганы исенә төшерә. Озак уйлап тормыйча, ул флягадагы спиртны сарай стенасына сибә дә ут төртә. Күп тә үтми, түбәне ватып, җиргә бер-бер артлы өч бандит сикереп төшә. Аларның берсенең киеменә ут капкан. 153
Мишеньгә аткан кебек, Альберт Вениаминович уйла¬ мыйча гына аларның өчесен дә атып үтерә. — йөгерергә өйрәнмәгән булсак, без аларны, ихтимал, куып җитә дә алмаган булыр идек,— диделәр, лагерьга зур трофейлар белән кайткач, шаярып Цесарский белән Базанов. Нәкъ менә шушы сугыштан соң инде, әлеге яңа килгән сугышчылар партизаннарга аларның шулкадәр ишетәселәре килгән нәрсәләре турында бөтенесен сөйлә¬ деләр. Алар Москва турында, анда хөкем сөрә торган тыныч ышаныч атмосферасы турында, хәзер үк, сугыш кызып барганда ук инде азат ителгән шәһәрләрнең тор- гызылуы, торак төзелешенең һәм метро төзүнең дәвам итүе турында сөйләделәр. — Әйе,— дип кинәт исенә төшерде Гриша Шмуйлов¬ ский,— сиңа, Алик, посылка бар бит әле!— диде дә ул сумкасыннан кечерәк кенә пакет чыгарып Цесарскийга бирде. — Нигә соң син шушы вакытка кадәр әйтмәдең!— диде Цесарский һәм каушабрак пакетны актара башлады. — Син үзең бит сорауларын белән минем башымны катырып бетердең! Хатыны докторга хат, чуар йон шарф (үзе бәйләгән булса кирәк), һәм «Гамлет»ның яңа басмасын җибәргән. Шушы кадерле әйберләрдән Цесарский инде беркайчан да аерылмады. Шул ук көнне лагерьга Ростик белән Ядзя кайтты. Карт Струтинский аларны иң элек эләктереп алды. Ул, эндәшми-тынмый гына, аларның сөйләгәнен тыңлады да, бер сүз дә әйтмичә, үзенең шалашына кереп китте. Ядзя минем янга килде. Ул яшерен кесәсеннән пакет чыгарды: — Менә, Марфа апа бирергә кушты.— һәм елый-елый вакыйганы сөйләп бирде. Марфа Ильинична белән бергә Ядзя Луцкида тиешле урынга барганнар да инженердан пакет алып, урманга кайтканнар. Анда аларны Фролов калдырган партизан¬ нар көтеп торганнар. Марфа Ильинична документларны пальтосының якасы астына тегеп куйган. Бөтен группа белән алар отрядка кайтып киткәннәр. Көндезләрен ху¬ торларда һәм авылларда ял иткәннәр, ә төннәрен юлла¬ рын дәвам иттергәннәр.
Вырок хуторында алар кергән өйне гитлерчылар чол¬ гап алган. Ростик һәм аның иптәшләре Марфа Ильинична белән Ядзяга ишек алды аркылы урманга качарга тәкъдим ит¬ кәннәр, ә үзләре өйдән чыкканнар. Марфа Ильинична, тиз генә пальтосының якасын сү¬ теп, пакетны алган: — Мә ал, Ядзя. Әле син яшь, кача алырсың. Коман¬ дирга тапшырырсың... Бәрелеш өй буенда барган. Алты партизан кырык жан¬ дармга каршы тора алмаганнар. Өч партизан үтерелгән, ә Ростик, анасы белән Ядзя инде качканнардыр дип уй¬ лап, ике сугышчы белән бергә, урманга чигенә башлаган — Ростик өйгә жандармнар бәреп кергәнен күрмә¬ де,— дип сөйләде Ядзя елый-елый.— Апаны яраладылар, ә мине кулымнан тотып алдылар... Шуннан соң мин бер¬ нәрсә дә күрмәдем... Ычкынып, кулыма пистолет алдым да кемгәдер аттым, аннары тәрәзәдән сикердем. Икенче көнне мин урманда Ростик белән ике егетебезне очрат¬ тым. Ростик анасының фашистлар кулында калганлыгын белми иде. — Я, аннары? — Аннары менә нәрсә булды. Без гел шул Вырок янындагы урманда йөреп «тордык. Күрәбез, кичен нинди¬ дер бер хатын килә. Бе.з аны көтеп алдык та сораштыр¬ дык. Ул безгә апаны бик каты кыйнаулары, шулай да аның бернәрсә дә әйтмәве турында сөйләде. Аннары гестапочылар аны авылдан алып чыгып атып үтергәннәр. Төнлә крестьян хатыннары аның гәүдәсен табып, урманда күмгәннәр. Бу хатын безне яңа гына күмелгән кабер яны¬ на алып барды. Безнең апаны ул да күмешкән икән һәм безне очратырга дип урманга килгән. Без сугыш шартларында яши идек. Үлемне күп тап¬ кырлар күрдек, күп кенә иптәшләребезне күмдек. Без алар өчен фашистлардан рәхимсез үч ала идек. Без инде көрәшнең рәхимсезлекләренә күнеккән кебек идек. Ләкин Марфа Илышичнаның үлеме безнең барыбызны да бик нык тетрәтте. Аның һәлак булуы турындагы хәбәр лагерь¬ да бик тиз таралды, һәм мин Владимир Степанович ша¬ лашына кергәндә урманда ничектер күнегелмәгән тынлык хөкем сөрә иде. Аның белән сөйләшергә мөмкин түгел — картның тыны кысыла иде. Үземне Владимир Степанович алдында нәрсә¬
дәдер гаепле сйзгән кебек, мин аның яныннан тиз чыгып киттем. Хәзер, ул заманнардан соң инде күп вакыт үткәч тә, Марфа Ильиничнаның һәлакәтен искә төшереп, мин үзе¬ безнең партизан газетасы номерларының берсендә аның турында некролог таптым: «Соңгы операциядән кайткан иптәшләребез кайгылы хәбәр китерделәр: фашист ерткычлар кулыннан Марфа Ильинична Струтинская һәлак булган. Без отрядта бергә яшәгән айларда аны яхшы белдек. Партизаннар семьясының, геройлар семьясының анасы Марфа Ильинична үзе дә герой — батыр патриотка иде. Отрядта ул һәркемгә ана иде. Аруны-талуны белми торган оста куллы Марфа Ильинична көне-төне эшли иде. Марфа Ильинична җитди оператив заданиене үтәргә үзе теләп китте. Шуннан кире кайтканда фашист палач¬ ның пулясы аның тормышын өзгән. Аның өчен үч алырлык кешеләр бар. Безнең өчен ка¬ дерле булган Марфа Ильинична Струтинскаяның тормы¬ шы өчен фашистлар үзләренең кара каннарын түләрләр. Ватаныбыз аны онытмас!» Без Марфа Ильиничнаның һәлак булуын белгән чакта Николай һәм Жорж Струтинскийлар лагерьда булмады. Алар Ровнода иде. Шунлыктан Владимир Степановичка тагын да авыррак булды. Аның кайгысын аз булса да җи¬ ңеләйтү өчен, без аңа махсус командировка уйлап чыгар¬ дык. Ул барып кайтты да миңа заданиене үтәгәнлеген хәбәр итте. Мин картның шулкадәр үзгәрүенә гаҗәп¬ ләндем: берничә көн эчендә ул ябыгып, бөкрәеп калды. —- Утырыгыз, Владимир Степанович! Ул авыраеп кына агач төбенә утырды. Мин аңа бер савыт аракы салып бирдем. Ләкин ул аны читкә этеп куйды. — Эчә алмыйм. Тынлыкның очы-кырые булмас кебек тоелды, һәм мин бу тынсыз тәүбәне бүлдерә алмадым: карт юатуга мох¬ таҗ түгел иде. Ниһаять, ул сөйли башлады — дөресрәге, үзен күптән газаплаган фикерне уртаклашты: — Менә аның белән Николай булган булса иде... яки Жорж — ул да нык. Әй, хәзер нәрсәсен сөйләп торырга, кире кайтарып буламыни инде. Хәзер Владимир Степанович уллары лагерьдан кит-' кән чакларда алар турында еш сораша: 156
— Жоржның хәбәре бармы? Николай кайчан кайтыр икән? Аналары үлгәннән соң, Вася белән Слава ятим калды¬ лар. Балаларны партизан кызлар карады, ләкин алар ана¬ ны алыштыра алмадылар. Шуның өстенә бездә куркыныч та иде. Шунлыктан, мөмкинлек килеп чыккач та, без Вася белән Славаны самолет белән Москвага озаттык. Алар бе¬ лән Катя да китте. Атасы аңа энекәшләрен карарга бик каты кушып җибәрде. УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Здолбунов станциясе белән без Ровно өлкәсенә килгәч тә кызыксына башладык. Здолбунов тимер юл узелының Германияне Көнчыгыш фронт белән тоташтыруы турын¬ да инде әйткән идек. Львов — Киев, Ковель — Луцк — Киев, Минск — Сарны — Киев магистральләре буйлап Здолбунов аркылы һәр ике якка — көнбатышка һәм көн¬ чыгышка таба немец эшелоннары үтеп торды. Монда разведка һәм диверсия эше оештыру Кызыл Армиягә җитди ярдәм күрсәтү дигән сүз иде. Бездән Здолбуновка беренче булып баручы Николай Приходько булды. Ул аның.туган шәһәре иде. Приходько Здолбунов белән элемтәне 'һәлак булуыннан күп элек урнаштырды. — Кара аны, элекке танышларың белән сак бул,— дип кисәтә идем мин аны.— Станциядә күренмә — таныр¬ лар. һәлак булу өчен бер хыянәтче дә җитә. Аңладыңмы? — Аңладым,— дип башын селки иде Приходько. Ул командованиенең аны җибәрүдән баш тартуыннан бик курка иде. Здолбуновка килгәч, ул ышанычлы булуларында шик¬ ләнмәслек дусларын эзли башлаган. Аларның берсе — Дмитрий Михайлович Красноголовец аңа урамда очра¬ ган. Сугышка кадәр Красноголовец тимер юл милиция¬ сендә хезмәт иткән, ә хәзер, немецлар заманында, шәһәр управасында столяр булып эшли икән. Ул Коля Приходь- кога инде күптән актив көрәш турында хыяллануы ту¬ рында, ләкин нәрсәдән башларга: кайдан шартлаткыч материаллар табарга, кемнәр белән элемтә тотарга бел¬ мәве турында әйткән. Приходько аңа агалы-энеле Шме- регларны күрсәткән — ул аларның ышанычлы кешеләр 157
икәнен белә икән. Алар икесе дә партизаннарга ярдәм итәргә бик теләп риза булганнар. Приходько бу ярдәмнең нәрсәдән гыйбарәт булырга тиешлеген аңлаткан, ләкин бернинди конкрет задание бирмәгән. — Кешеләрне җыегыз,— дигән ул,— ә аннары нәрсә эшләргә икәнлеге күренер. Красноголовецка һәм аның иптәшләренә задание алар- да яшерен группа оештырылганнан соң гына бирелде. Дмитрий Красно гол овег^ бу группаны оештырып, үзен Ватаныбызны азат итүдә тормышын корбан итәргә хәзер торучы патриот итеп һәм шул ук вакытта безнең задание- ләребезне үтәргә сәләтле, яхшы оештыручы итеп күрсәтте. Хәер, Здолбуновтагы иптәшләр, бергә берләшкәч тә, отрядтан элемтәче дә көтеп тормаганнар һәм, кулларын¬ нан килгәнне эшләп, үзлекләреннән хәрәкәт итә башла¬ ганнар. Алар паровозларның һәм вагоннарның тормоз шлангларын кискәннәр, рельсларны сүткәннәр. Алар бө¬ тенләй дип әйтерлек төзек җитмеш паровозны депода ремонтта тотуга — аларның һәркайсын өч йөз сәгатькә тоткарлауга ирешә алганнар. Бу инде элекке вак дивер¬ сияләрдән шактый ук сизелерлек булган. Элекке вак диверсияләрдән килгән зыяннарны бетерү өчен немец¬ ларга ике-өч кенә сәгать вакыт кирәк булган. Приходькодан соң Здолбуновта Кузнецов. Гнедюк, ШевчуК, Коля Струтинский булып кайттылар. Алар Ров- нода «тыгызлык» килә башлаган саен, ягъни облава хәзерләнү турында мәгълүмат алынган саен Здолбүновка китәләр иде. Разведчиклар Красноголовецта яки Шмерег- ларда ике-өч көн үткәрәләр дә, куркынычның бетүен бел¬ гәч, кире кайталар иде. Отрядның Здолбуновтагы вәкил¬ ләре нәкъ әнә шулар иде,— алар оешманың эшенә юнә¬ леш бирәләр һәм аның яхшы конспирацияләнгән булуын күзәтәләр иде. Здолбунов оешмасы отряд белән Ровно разведчиклары аркылы гына түгел, бәлки Красноголовец тарафыннан билгеләнгән махсус элемтә курьеры аркылы да элемтә тотты. Бу элемтәче Леонтий Петрович Клименко иде. Аны барысы да Леня дип кенә йөрттеләр. Леня хәрби пленный булган. Тәҗрибәле шофер булганлыктан, немец¬ лар аны лагерьдан азат иткәннәр һәм Здолбуновта бер хуҗалык учреждениесенең автобазасына билгеләгәннәр. Леняның тимер юлга турыдан-туры кагылышы булмаса да, аның карамагында тонна ярымлы йөк машинасы бар 158
иде. Бервакыт ул машинасы белән «маяк»ка килеп Красноголовецтан Валя Семеновка пакет тапшырган да аннан илле мина алып киткән. Тиздән Леня Клименконың бурычлары артты. Ул Ров- нодан «маяк»ка һәм яңадан Ровнога безнең разведчик¬ ларны йөртә башлады. Хәзер безнең кайчан гына кирәк булса да машинабыз бар иде. Тәбәнәгрәк буйлы, гади һәм һәрвакыт елмаеп тора торган бу егетне аның машинасына утырып йөрүчеләр һәм аның белән болай гына очрашучылар да барысы да ярат¬ тылар. Отряд лагерена килә алган көннәрне ул бәйрәм дип саный иде. Клименко әле бер учак янына, әле икен¬ чесе янына бара да озаклап-озаклап сөйләшеп утыра, безнең белән җырлар җырлый һәм партизаннар белән бергә була алган вакытын әрәм итмәү өчен төннәрен йок¬ ламый иде. Автомашинасын яндырып, отрядка килергә һәм авто¬ матчы булырга рөхсәт бирүне Клименко түземсезлек бе¬ лән көтте. Бу аның хыялы иде. Здолбуновчыларга Леня китергән миналар немецларга гаять зур зыяннар китерде. Миналар паровоз казанна¬ рына да, ягулык цистерналарына да, Көнчыгыш фронтка баручы составлардагы вагоннарның астына да куелды. Шартлаулар Здолбунов станциясеннән чыгып сигез-ун сәгатьлек юл киткәч була ‘иде. Диверсияләрнең нәтиҗә¬ ләре турындагы хәбәрләр подпольечыларга поезд бригада¬ ларыннан алына иде. Кинәт, «тик торганда», поезд пол¬ ный ход белән барганда, паровозның казаны яки бензин цистернасы шартлый һәм бөтен эшелон яна башлый дип сөйлиләр иде проводниклар. Красноголовец бу сүзләрне тыңлаганда дулкынлануын яшерә алмый иде. Инде шактый яшькә җиткән һәм гоме¬ рендә күп нәрсәләр күргән бу кеше, көнчыгыштан поезд килгәнне көтеп, станциядә сәгатьләр буе тора һәм дивер¬ сиянең нәтиҗәләре турында белми торып китми иде. Ул 6v нәтиҗәләрне үз күзләре белән күрергә, немецлар¬ ның йөкләрен һәлак итүче һәм дошман солдатларын кы¬ ручы шартлау тавышларын үз колаклары белән ишетергә тели иде. Мина куелган эшелон турында хәбәр булмый торганда Красноголовец борчыла — үзенең эше юкка киткәндер дип курка иде. Андый хәлләрдә ул немецлар¬ ның тагын берәр эшелоны һавага очканга кадәр тыныч¬ лана алмый иде. 159
Яңа ел алдыннан ук инде Константин Ефимович Дов- гер безгә Фидаров дигән берәү белән элемтә урнашты¬ рырга тәкъдим итте. — Бу кеше сезгә файдалы булыр,— диде Константин Ефимович.— Ул Ковель тимер юлында инженер, сугыш алдыннан Сарны станциясенең начальнигы булып эшләде. Сарныда һәм Ковельдә аның танышлары күп. — Ә аңа ышанырга буламы соң?—дип сорый Ко¬ четков. — Партия члены. — Хәзер ни эшли ул? — Немецлар килгәч, озак ж,әфаланган, яшеренеп йөр¬ гән, ә хәзер Сарныдан ерак түгел тегермәнгә диспетчер булып урнашкан. Дядя Костя безнең эшебез өчен кешеләр сайлый белә иде. Ул тәкъдим иткән кешеләргә таянырга була — без моңа ышанган идек инде. Кочетков Фидаров белән күрешергә китте. Кавказда туган кешеләрнең барысына да хас булган¬ ча хәрәкәтчән, таза гәүдәле, кечерәк буйлы Фидаров Кочетковның тәкъдименә шунда ук ж,авап биргән: — Нинди сүз булырга мөмкин! Әйдәгез, хәзер үк эшкә керешәбез. Әйтегез, нәрсә эшләргә кирәк. — Ә сез үзегез ничек уйлыйсыз?—дип сораган Ко¬ четков. — Минемчә,— дигән Фидаров, кулларын болгап,— күперләрне шартлатырга кирәк! Мин күптәннән уйлап йөрим, ләкин минем миналарым юк. Мина бирегез — эш¬ лим. Тик тизрәк бирегез. Мин болай да бик күп вакыт югалттым инде. — Күперләрне шартлатырга өлгерерсез,— дигән Ко¬ четков.— Эшне нык подполье группасы төзүдән башларга кирәк. Ай ярымнан Фидаров Валя Довгер аркылы үз оеш¬ масы членнарының исемлеген тапшырды. Болар эшчеләр, машинистлар, юл обходчиклары, станция хезмәткәрләре иде. Кочетков заданиесе буенча Сарныдагы подполье оеш¬ масы тимеп юлда актив разведка башлады. Фидаров Ковель — Коростень һәм Сарны — Ровно магистральлә¬ рендәге хәоәкәт турында: ничә поезд үтүе, кайда һәм нин¬ ди гаскәрләр, йөкләр, кирәк-яраклар ташулары турында отрядка өзлексез рәвештә мәгълүматлар биреп торды. 160
Без бу мәгълүматларны шунда ук Москвага тапшыра идек. Тиздән Фидаров группасы үзенең эшен киңәйтте — разведкалардан башка диверсияләр белән дә шөгыльләнә башлады. Ниһаять, безнең кавказлыбыз күперләргә дә барып җитте. Сарны районында немец эшелоннарының юлдан чыгулары ешайганнан-ешайды! Соңрак без башка станцияләрдә дә — Костополь, Ракитное, Луцк станцияләрендә яшерен группалар оеш¬ тырдык. Бездән ярдәм һәм җитәкчелек алып совет кеше¬ ләре һәр җирдә эшкә теләп керешәләр һәм немец илба¬ сарларга сизелерлек зыян китерәләр иде. Шул арада Константин Ефимович Довгер үзе дә пат¬ риотик эшен дәвам иттерде. Ул Ровнода гына түгел, бәлки безнең заданиеләребез буенча Ковельдә, Луцкида, Львовта һәм хәтта Варшавада да булды, һәр җирдән ул кыйммәтле разведка мәгълү¬ матлары алып кайта иде. Аның Варшавага баруы аеруча уңышлы булды. Ул анда биш-алты көн генә булса да, шушы кыска гына ва¬ кыт эчендә дә күп кенә кызыклы нәрсәләр белә алган. Аерым алганда, дядя Костя Варшавада поляк офи¬ церларының ике ялган-яшерен мәктәбе барлыкны белгән. Аларның һәркайсында 300 кеше укый икән. Бу мәктәп¬ ләргә акчаны полякларның Лондонда яманаты чыккан Сикорский җитәкчелегендәге эмиграция хөкүмәте бирә икән. Бу мәктәпләрдә кемнәрне хәзерләгәннәр соң? Кон¬ стантин Ефимович белә алган бер хәл бу сорауга җавап бирә иде. Америка долларлары белән Лондоннан алынган акчалар гитлерчылар кесәсенә китә барган. Әйе, гитлер¬ чылар кесәсенә! Бу мәктәпләрдә укытучылар да гитлерчы генераллардан, офицерлардан һәм гестапочылардан гый¬ барәт булган. Бу «уку йортлары»ның нинди кадрлар хә¬ зерләгәнен, анда нәрсәгә укытуларын һәм өйрәтелгән офицерларның нәрсәгә хәзерләнүләрен аңлау кыен түгел иде. Бервакыт Кочетков белән очрашканда Валя Довгер атасының чираттагы донесениесен тапшырган: фашист¬ лар Клесово районының Виры авылындагы механика мастерскоеннан барлык җиһазларны алып китәргә хәзер¬ ләнәләр икән. Бу мастерской өлкәдә иң зур предприятиеләрдән сана¬ ла иде. Анда паровозлар, тягачлар, тракторлар, авто- 0199. Көчле рухлылар — 11 161
машиналар ремонтлана. Мастерскойның үз электростан¬ циясе бар. Аны Клесово станциясе белән аерым тимер юл тармагы тоташтыра. Немецларның нияте турында сөйләгәннән соң, Валя мастерскойны һәм мастерской белән Клесово арасындагы тимер юл күперен шартлатырга тәкъдим иткән. Аңа бу турыда Кочетковка әйтергә әтисе кушкандырмы, әллә үзе уйлап тапкандырмы,— һәрхәлдә ул, каршы килүләрен ба¬ шына да китермичә, бу план турында шактый кыю сөй¬ ләп биргән. Бу турыда безгә Кочетков хәбәр итте һәм үзенең дядя Костя һәм Валя тәкъдимен тулысынча яклавын әйтте. Без риза булдык. Мастерскойдагы тәртип, сакчыларның саны һәм ур¬ нашуы җентекләп тикшерелгәч, Кочетков егерме кеше¬ лек группа белән шунда китте. Группадагы биш кеше шушындагылэрдан иде. Вирыга безнең шартлату эше буенча белгечләребез — инженер Маликов, Коля Фадеев белән Хозе Гросс китте. Төнлә алар мастерской янына килеп өч группага бү¬ ленгәннәр: Гросс җитәкчелегендәге бер группа мастерской¬ га, Маликов белән икенче группа электростанциягә, Ко¬ четков һәм Фадеев җитәкчелегендәге өченче группа паро¬ воз депосына юнәлгән, һәр группа үз объектында шыпырт кына сакчыларны алган һәм миналар куя башлаган. Хәзерлек эшләре тәмамлангач, Кочетков сигнал бир¬ гән. Бер үк вакытта көчле өч шартлау булган. Депо, мастерской һәм электростанция яна башлаганнар. Шартлатучылар билгеләнгән урынга җыелганнар. Кире кайтыр вакыт җиткән. Ләкин иң соңыннан килгән Кочетков, төшенке тавыш белән, болай дигән: — Начар булды, иптәшләр. Шартлау вакытында де¬ пода ике генә паровоз булган, ә илле вагон таккан өчен¬ че паровоз моннан якында гына, тимер юл веткасында тора икән. Анысын калдырырбызмы икәнни? — Шартлатырга! — Үзем дә беләм шартлатырга икәнен, ләкин бездә күпер өчен генә, бер генә мина калды. Ни эшләргә? Чарасын Хозе тапкан. Аның киңәше белән кешеләр¬ нең яртысы күперне шартлатырга, ә яртысы паровоз янына киткән. Анда, элек машинист ярдәмчесе булып эшләгән партизан Нечипорук, паровозга менеп, топкага ягып җибәргән. Күпер шартлатылганда инде паровоз 162
кузгалырга әзер булган. Нечипорук аны барлык вагон¬ нары белән бергә кузгатып җибәргән дә үзе поезд бар¬ ганда сикереп төшеп калган. Паровоз, тизлеген арттыра барып, шартлаган күпергә килеп кергән һәм түбәнгә ба¬ рып төшкән, аның артыннан вагоннар да дөмеккәннәр. Берничә көннән шартлау урынына рейхскомиссариат- тан махсус комиссия килгән. Комиссия Вирыда булган ди¬ версиядән миллионнарча марка зыян килгәнлекне белгән. — Күңелләрем рәхәтләнеп китте,— дип сөйләде ла¬ герьга кайткач Кочетков.— Ә безнең Гросс нинди моло¬ дец, нәрсә уйлап тапты бит! Партизаннар Кочетковны бик хөрмәтлиләр, ләкин астыртын гына аңардан көлтәлиләр. Бигрәк тә Кочетков- ның калын тавыш белән кычкырып сөйләвеннән көләләр иде. Виктор Васильевич акрын сөйләшә белми. Төннәрен йөргәндә һәрберсе, тавыш чыгармау өчен, хәтта чыбык сындырудан да куркып, тып-тын барырга тырыша. Кочет¬ ков кемнең булса да пышылдашуын ишетү белән үк каты кисәтү ясый: — Сөйләшүне туктатырга! Тып-тын барырга!—дип боера Кочетков. Аның бу сүзләре якындагы хутор этләре өрә башларлык итеп кычкырып әйтелә иде... һәрбер эштәге кебек үк, механика мастерскоен шарт¬ лату операциясен дә Виктор Васильевич бик яхшы үт¬ кәрде. Бу диверсиядә үз отделениесенең биш сугышчысы белән Гриша Сарапулов та катнашты. Ул башта депоны, аннары күперне шулкадәр оста шартлатты ки, хәтта Гросе үзе дә мактап куйды. ...Язгы көннәрнең берсендә Константин Ефимович Довгер, задание алып, Сарныга китте һәм шуннан поезд белән Ровнога китәргә тиеш иде. Аны ике партизан — Петровский һәм Петчак озата барды. Дядя Костя кебек үк, алар да Сарны станциясендә поездга утырырга — берсе Довгер белән Ровно поездына, икенчесе — Ковель- гә бара торган поездга утырырга тиеш иде. Юлда аларны бер группа кораллы кешеләр туктаткан. Бу группадашларның берсе, өлкәне булса кирәк, теге¬ ләрнең өчесен дә тентергә кушкан. Кесәләрен актаргач, акчаларын һәм документларын алганнар — башка бер¬ нәрсә дә тапмаганнар. Константин Ефимовичның сәгатен алып калганнар. 11* 163
— Штабка!—дип приказ биргән өлкәне. Аларны Случь елгасы буенда, авыл кырыендагы ялгыз өйгә алып килгәннәр. Өй тирәсендә кораллы кешеләр булган. Дядя Костя тегеләрнең бүрекләрендә сәнәк бил¬ гесе күргән һәм шунда ук аларның кем икәнен аңлаган. Конвойчылар аларны бер бандит янына алып килгән¬ нәр. Билгеләренә караганда, ул аларның башлыклары булырга тиеш булган. Бандит, конвойчыдан тегеләрнең документларын алып, өстән-өстән генә карап чыккан да, конвойчыга;— Минем янга егетләрне җибәрегез!—дип кычкырган. «Егетләр» сигналны гына көтеп торганнар һәм, коман¬ да буенча партизаннар өстенә ташланып, чәнечкеле тимер чыбык белән аларның кулларын артка каерып бәйләгән¬ нәр дә чишендергәннәр. Петровский белән Довгерны ла¬ паска алып чыгып киткәннәр, ә Петчакны допроска кал¬ дырганнар. Петчакны энәләр һәм кадаклар белән кадап, пәке белән кискәләп, шомпол белән кыйнап бетергәннәр — допрос һаман дәвам иткән. Аңа һаман бер үк сорау бир¬ гәннәр: —' Кая һәм ник бара идең? Петчак дәшмәгән. Аның өстенә салкын су койганнар, яңадан допрос ала башлаганнар һәм, җавап ала алмыйча, типкәли башла¬ ганнар. Аңын югалткан һәм канга батып беткән хәлдә аны Петровский янына лапаска төрткәләп керткәннәр. До¬ проска Довгерны алганнар. Петчак кебек үк, дядя Костя да газаплаучыларга бер сүз дә әйтмәгән. Аны да шундый ук юллар белән газап¬ лаганнар һәм аңын югалткан хәлдә лапаска кертеп таш¬ лаганнар. — Син украинлымы?— дип сораган фашист Петров- скийдан, аны допроска алып килгәч. — Әйе, украинлы. — Алай булгач, сөйләп бир: бу лях һәм белорус бе¬ лән кая бара идең? — Мин Сарныга бара идем,— дип җавап биргән Петровский. —‘ Нәрсәгә? — Үз йомышым белән. Аның башына резин таяк белән сукканнар. 164
— Сөйләп бирәсеңме? — Сөйлим ич,— дигән Петровский, аңына килеп. — Син совет партизаннарыннан задание алдыңмы? — Юк. — Ялганлыйсың! Аны шомпол белән кыйный башлаганнар. Егылганчы кыйнаганнар. Егылгач, бандитлар аны типкәләгәннәр. Ахыр чиктә аны да лапаска чыгарып ташлаганнар. Март башлары булган һәм алар, пальтосыз, итексез һәм куллары тимер чыбык белән бәйләнгән килеш ла¬ паста ятып, туңып беткәннәр. Лапас янындагы часовойлар ярты сәгать саен алы¬ шынып торган. Дядя Костя, часовойлар ишетмәсен өчен шыпырт кына итеп, иптәшләренә әйткән: — Берәрегез ычкына алсагыз, минекеләргә кереп, сәлам тапшырыгыз. Кызым отрядка китсен. Командирга баштанаяк сөйләп бирегез. Таң атканда лапаска биш бандит килеп кергән. Плен- ныйларны типкәләп торгызганнар, кулларының яхшы бәйләнгәнлеген тикшергәннәр дә елгага таба алып кит¬ кәннәр. — Тукта!—дип команда биргән бандитларның берсе яр буена килеп җиткәч. Елга калын боз белән капланган булган һәм караеп бәке күренеп торган. Өчесе дядя Костяны тотып алганнар. — Хушыгыз, иптәшләр!—дип кычкырган ул. Петровский белән Петчак бандитларның дядя Костя¬ ны боз астына төшерүләрен күргәннәр. — Пулядан үлүең яхшырак! —дип кычкырган Пет¬ ровский һәм, Петчакны сөйрәп, кача башлаган. Аларга ата башлаганнар. Петчак берничә адымнап соң ук егылган. Петровский бөтен көченә чабуын дәвам иттергән, зигзаглар ясап чапкан, һәм пулялар аңа тимә¬ гән. Өч сәгатьтән соң ул инде отрядта иде. Аның куллары өшегән, тәненә күгәргән чәнечкеле тимер чыбык кадалып беткән, аяклары яраланган, яраларыннан кан агып тора. Шул көнне үк кич белән безнең иптәшләребезне ерт¬ кычларча газаплаган милләтчеләр группасы тулысынча юк ителде. Без, дядя Костяның гәүдәсен боз астыннан чыгарып, партизаннарча хөрмәт белән күмдек. 165
УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Штаб шалашы ишеге янына ябык кына үсмер кыз kip леп туктады. Ул башындагы соры йон шәлен күкрәге аркылы күтәреп арттан бәйләгән, аякларында олтанлы иске киез итек. Аркасында рюкзак, кулында ниндидер төргәк. — Валяны алып килдем,— ди калын тавыш белән Кочетков автоматын почмакка илтеп куя-куя.— Каныкты бит, алып китмичә булмады. — Сине күрүемә бик шатмын, Валюша, молодец, кил¬ гәнсең,— дидем мин, аңа рюкзагын салырга ярдәм итә- итә һәм кулыннан төргәген ала-ала.— Чишен. Безнең монда җылы. Кыз бияләйләрен салды, шәлен чиште һәм аннары, сүзсез генә, миңа балаларча кечкенә кулын сузды. «Бөтенләй сабый бит әле»,— дип уйладым мин һәм:— Безгә кунакка килдеңме?—дип сорадым. Мин сүзне нәрсәдән башларга, аны нинди сүзләр бе¬ лән юатырга, ничек итеп күңелен күтәрергә икәнен белмә¬ дем. — Юк, кунакка түгел. Мин отрядка алуыгызны сорар¬ га килдем,— дип җитди генә һәм бик тыныч кына җавап бирде Валя. Мин аның алай тыныч җавап бирәчәген һич тә көтмәгән идем. — Ә әниең ни дияр? — Ул үзе җибәрде мине. Әтине кем булса да алыш¬ тырырга тиеш бит!.. «Әтине» дигән сүзне әйткәндә аның тавышы калтырап китте. — Константин Ефимович безгә күп ярдәм итте, ләкин ни өчен соң аны нәкъ менә син алыштырырга тиеш? Фашистларны бөтен халык дошман күрә. Безгә уннарча яңа кешеләр килә. Алар аны алыштырырлар да, аның өчен үч тә алырлар. Ә син яшь әле. Отрядта кала бир, монда сиңа эш табарбыз... — Корал бирерсезме? — Синең әтиең коралсыз да яхшы сугышты бит... — Ә мин корал бирүегезне үтенәм,—диде Валя каты гына һәм миңа текәлеп каравын дәвам иттереп. Мин кызның күңелен төшерергә теләмәдем. — Яхшы, Валя, тора-торгач күнегерсең, аннары корал да бирербез. 166
Ёш кулланыла торган «күзләре нәфрәт белән яна» дй- гән образлы сүз бар. Валяның күзләре чын мәгънәсендә нәфрәт белән яналар иде. Миңа да, Сергей Трофимович Стеховка да Валяның корал соравы да, нәфрәте дә аның шәхси ачуының һәм сызлануының чагылышы гына булып күренде. Без кызны кулыбыздан килгән кадәр юаттык. Аннары аны яңа ра- дисткабыз Марина Ких белән таныштырырга булдык. — Марина, Валя белән үзеңчә, хатын-кызларча сөйлә¬ шеп кара әле,— дип үтендем мин. Марина отрядта иң ихтирам ителә торган партизанка¬ ларның берсе иде. Башкалардан бернәрсәсе белән дә ае¬ рылмый торган 'бу тыйнак яшь хатынны отрядта гына түгел, бәлки бөтен Көнбатыш Украинада беләләр һәм хөрмәт итәләр иде. Ул намуслы, бай һәм батыр тормыш юлы үткән. Львов өлкәсендә туган гади крестьян кызы Марина 1932 елда ук инде үзенең язмышын Коммунист¬ лар партиясе белән бәйләгән. 1936 елны поляк жандарм¬ нары тарафыннан ерткычларча кыйнап үтерелтән бер эшсезне күмүгә багышланган политик демонстрациядә Марина яраланган һәм, озакламый кулга алынып, алты елга төрмәгә ябылуга хөкем ителгән. 1939 елны безнең гаскәрләребез күп кенә башка политик тоткыннар белән бергә аны да азат иткән. Көнбатыш Украина хезмәт ия¬ ләре Марина Кихны үзләренең халык җыелышына сай¬ лаганнар. Башка делегатлар белән бергә, ул башта Ки¬ евка, ә аннары Москвага Верховный Советның Гадәттән тыш сессияләренә барган. Сугыш башлангач, Ких, радистлар курсына кереп, апы бик яхшы тәмамлаган да аннары безнең отрядка килгән. — Яхшы,— диде ул минем үтенечемә җавап итеп.— Валя белән сөйләшеп, аны авыр уйларыннан юатырга тырышып карармын, тик минем вакытым гына аз кал¬ ды. Без шушы көннәрдә китәбез бугай ич. Әллә сез, иптәш командир,— Марина миңа сынаулы күзләре белән карап куйды,— мине заданиегә алып бармаска булдыгызмы? Без Стехов белән бер-беребезгә карашып алдык. — Юк, Марина, ул турыда уйламадык әле,—дидем мин.— Ләкин сез калган вакытыгызны Валяга багышла¬ гыз инде. Ихтимал, без аны үзебез белән алырбыз. Уйла¬ шырбыз әле. — Бу кадәр бер-берсенә ошарлар икән бу яңа килгән¬ нәр!— дип кычкырып куйды замполит, Марина чыгып 1С>7
киткәч.— Бүген Шмуйловский мине туйдырып бетерде: «Миңе дә алыгыз инде, мин сезнең операциягә җыенга¬ ныгызны беләм» ди. Мин аңа аңлатам: мин җыенмыйм, полковник җыена, полковникка мөрәҗәгать итегез, дим. Ул сезнең яныгызда булдымы? — Булды. Ул да, Селескериди да булды. — Сез нинди карарга килдегез соң? — Минемчә, алырга кирәк. Егетләр сугышка атлыгып торалар, үткән вакытларын тутырырга, «картлар»ны куып җитәргә телиләр. — Минем аңлавымча, Александр Александрович та үзен яңа килүчеләр исәбенә кертә ахры,— диде Стехов, ишектән кереп килүче Лукинны күреп.— Ул да юлга җыена ахры? Лукин җавап бирмәде. Тавыш-тынсыз гына кыр сум¬ касыннан картасын чыгарды да эшкә кереште. Дөресен генә әйткәндә, без хәзерләнгән нәрсә опера¬ ция түгел иде. Мин отрядның бер өлеше белән Цуман урманнарына күчәргә булдым. Моның сәбәбе соңгы ва¬ кытта фашистларның безгә каршы көрәшне активлаш¬ тыруларында иде. Ровно белән элемтә тоту көннән-көн кыенлаша барды. Юлда елгалардагы кичүләр барысы да кораллы бандалар кулында. Хәзер шәһәр белән элемтә тоту өчен бер-ике курьер гына түгел, бәлки егер- ме-утыз сугышчыдан тора торган группалар булдырырга кирәк. Богуши янында булган сугыштан соң кораллы бәре¬ лешләр гади күренеш булып китте. Бу сугышларда не¬ мецлар һәм бигрәк тә «секирниклар» зур югалтуларга дучар ителделәр. Безнең яктан да корбаннар арта барды. Ровнода эшне тынычрак дәвам иттерү өчен мин от¬ рядның бер өлеше белән шәһәрнең көнбатыш ягындагы Цуман урманнарына күчәргә булдым. Шунда мин лагерь өчен тагын да уңайрак һәм куркынычсызрак яңа урын табарга өметләндем. Мин йөз унбиш кеше сайлап алдым. Алар арасында яңа килгәннәр дә бар иде. Алар моңа чиксез шатланды¬ лар. Иске лагерьда командир булып Сергей Трофимо¬ вич Стехов калды. Ровнода моңа кадәр эшләгән разведчиклардан тыш, группага шәһәрне белүчеләр барысы да кертелде. Без 168
анда үзебезнең эшебезне бик киң җәелдерербеа, дип уйланылды. Безнең белән Лукин да барды. Цуман урманнарына күчү чын-чыннан сугыш опера¬ циясе булды. Беренче сугыш Карачун авылы янында, Ровно — Сарны тимер юлын кичкәндә булды. Фашистлар, бейнең кузгалуыбызны белеп, засада ясаганнар. Биш минут атышканнан соң мин, дошманның көчләре күпме икәнен белү өчен, урманга чигенергә приказ бирдем. Без генә чигенгән идек, засада урынына бер батальон җәзачылар төягән поезд килде. Күрәсең, фашистлар те¬ лефон буенча ярдәм соратканнардыр. Мин беренче булып һөҗүм итәргә булдым. Фашистлар вагоннардан да чыгарга өлгермәделәр, «ура» кычкырып без ал арга ташландык. Бу «ура» эшне хәл итте: җәзачылар тәртипсез рәвештә чигенделәр. Егермеләп кешеләрен кырдык, бишесен плен алдык. Пленныйлар партизаннарны тар-мар итү өчен Ровно- дан һәм Костопольдән Рудня-Бобровскоега бик күп ССчылар җибәрелгәнлекне әйттеләр. Бу мәгълүмат¬ ларны җирле халыклар да раслады. — Пушкалар таккан кимендә ике йөз йөк машинасы бу якка таба үтеп килте,— диделәр безгә.— һәр маши¬ нада’ солдатлар шыгрым тулган — утызарлап кеше утырган. Мин радио буенча Стеховка хәбәр итмәкче булган идем дә, элемтә урнаштыру барып чыкмады. Шуннан соң мин, кисәтүемнең соңга калачагын белсәм дә, аңа Москва аркылы радиограмма җибәрдем. Юлда булган сугышта безнең бер партизаныбыз үте¬ релде һәм ике кешебез яраланды. Яраланучыларның берсе Маликов булып чыкты. Шартлый торган пуля аның уң кулының ике бармагын чәрдәкләгән. Цесарский аның зарарланган бармакларын шунда ук ампутацияләде һәм ярасын бәйләде. Икенчесе Хозе Гросс булган. Аның ярасы җитди иде. Шартлый торган пуля аның калак сөяген чәрдәкләгән. Хозе ярасының бик нык авыртуына батырларча түзде һәм Цесарскийга бер генә сорау белән: кайчан терелә алырмын икән?—дигән сорау белән генә мөрәҗәгать итте. Хозеның сафка тиз кайтмаячагын белгән доктор аның бу соравына җавап бирмәскә тырышты. Икенче көнне кичкә таба безгә икенче тапкыр сугы¬ 169
шырга туры килде. Безнең Берестяны авылына таба ту¬ ры ук кебек сузылган олы юл буйлап баручы алгы сак- чылыгыбызга каршы кинәт пулеметлардан һәм винтов¬ калардан ут ачтылар. Сугышчылар дошман заставасына очраганнар икән. Отряд, таралып, дошманга удар ясады. Бәрелеш ике сәгать ярым дәвам итте. Безнекеләр җитмеш фашистны кырып ташладылар. Калганнары качтылар яки плен бирелделәр. Без фурманкаларга трофей кораллар төяп киттек. Монда пулеметлар, минометлар, сугыш припасларьг бар иде. Юлда группа биш тәүлек буе кайнар аш күрмәгән иде. Партизаннарның бәхетенә каршы, трофейлар ара¬ сында поход кухнясы да эләккән. Аның казаннарында симез дуңгыз итеннән пешерелгән, әле суынырга да өл¬ гермәгән тәмле бәрәңге ашы бар иде. Бу бәрелештә безнең өч кешебез яраланды. Алардан берсенең — Коля Фадеевның тездән түбәнрәк аяк сөяге чәрдәкләнгән иде. Юлда Фадеевның аягында гангрена башланды һәм ашыгыч операция ясарга кирәк булды. — Башкача һич булмый,— диде Цесарский.— Үлүе бар. — Нәрсә эшләргә соң?— дип сорадым мин.—Инстру¬ ментларыгыз бармы соң? ■— Янымда бернәрсә дә юк. Рөхсәт итсәгез, мин Фадеевның аягына гади аркылы пычкы белән ампута¬ ция ясаячакмын. — Ай-Һай, Альберт Вениаминович! Алай мөмкинмени? — Билгеле, хәвефле эш,— дип җавап бирде доктор тыныч кына,— ләкин мин барлык саклык чараларын кү¬ рәчәкмен. Ампутация ясамаганда ул һичшиксез үләчәк. Кешенең тормышы өчен җаваплылыкның бер өлешен өстемә алып, ризалык бирергә туры килде. Коля Фадеев егерме бер генә яшьтә, аңа әле яшәргә дә яшәргә генә кирәк. Бу гадәти булмаган операция хәзерләнгән арада мин күп нәрсәләр турында уйлап алдым. Хәлбуки, безнең хирургыбыз, һәрхәлдә тыштан гына булса да, бөтенләй тыныч булып күренде. Ул үз янына бер партизанны чакыртып алды. Кулына гади пычкы тоткан килеш, Цесарский аңа аңлата; PQ
— Бу тешләрен бөтенләй игәп бетер, алар урынына яңа вак тешләр яса. Бер-ике сәгатьтән пычкы өлгерде, һәм Цесарский аңа дезинфекция ясый — аны спирт белән ышкый башлады, аннары кыздырды һәм яңадан спирт белән ышкыды. Шул арада, аның кушуы буенча, санчастьта башка ки¬ рәкле нәрсәләр хәзерләнде: нарат ботакларыннан дүрт яклы итеп һәм якты булсын өчен өстен ачык калдырып зур палатка кебегрәк урын эшләнде, инструментларны кайнаттылар, бинтлар хәзерләделәр. Операциягә берничә минут кала Коля Фадеев үз янына мине чакыртты. Мин бардым. Кайчандыр сәламәт, таза һәм шат күңелле бу егет хәзер үлән өстендә сузы¬ лып ята, йөзенә аксыл-соргылт төс кергән. — Иптәш командир!—диде ул.— Операция уңышлы чыкса, миңа партиягә керергә рекомендация бирер¬ сезме? Мин, бу сүзләрне ишеткәч, елап җибәрә яздым. Фадеев яхшы сугышчы, лаеклы комсомолец иде, гади сугышчыдан без аны взвод командиры итеп куйдык... — Билгеле, бирәм. Ә операциянең нәтиҗәсе өчен бор¬ чылма. Син бит Цесарскийны беләсең, аның бөтен эше дә яхшы чыга. Фадеев үзенең аягын* нинди пычкы белән кисәргә җыенуларын һәм безнең ничек борчылуыбызны белми иде. Ләкин, һичшиксез, ул операциянең хәтәр икәнен аңлый иде. Цесарскийдан һәм аның ярдәмчесеннән кала, без ба¬ рыбыз да, шул исәптән мин дә «операция өстәле» янын¬ нан читкә киттек. Берничә минуттан без кычкырып сүгенгән тавышлар ишеттек. Тыюга карамастан, наркоз ясаган килеш сүге¬ нүче Коля Фадеев булган икән. — Менә егет сүгенеп1 күңелен тынычландырсын да, аңа бернәрсә дә булмас!—дип шаяртырга тырышты Лу¬ кин, безне дә, үзен дә авыр уйлардан айнытырга тыры¬ шып. Ачык һавада наркоз тиз очып бетә, ә операция инде сәгатьтән артык дәвам итә. Ярый әле, Цесарскийның запас хлороформы бар икән. Цесарский операциядән соң агарынган һәм талчык¬ кан кыяфәт белән минем янга килде. Аның битендә бөр- ңек-бөрчек тир. 171
— Билгеле, куркыныч зур, ләкин мин өметемне өз¬ мим. һәм ул ялгышмады. Икенче көнне Фадеевның темпе¬ ратурасы төште, һәм эшләр гел беренче класслы госпи¬ тальдәге кебек барды. Коля тиз сәламәтләнә башлады. Ә берничә көннән ул миннән яңадан үз янына керүне үтенде. — Иптәш командир! Операция вакытында мин чын¬ нан да сүгенгәнменмени? Бәлки егетләр шаяртып кына әйтә торганнардыр? Мин елмаеп куйдым. — Дөресмени? Сез мине гафу итегез инде... — Ярар. Нишлисең инде — гафу итәргә туры килер. Вакыты шундый иде бит. — Иптәш командир, минем сезгә тагын бер соравым бар иде: хәзер мин аяксыз килеш нәрсә эшләрмен икән инде? Тылга китәргә теләмим. — Сабыр ит, нәрсә булса да уйлап табарбыз, син әле башкалардан да файдалырак булырсың. — Менә бусы өчен сезгә зур рәхмәт! Сәламәтләнүеннән соң мин Фадеевны шартлату эш¬ ләре буенча өйрәнү командасының начальнигы итеп бил¬ геләдем. Аңа бөтен шартлату милкеи саклау һәм исәпкә алу эше тапшырылды. Фадеев үзенең бу бурычларын бик яхшы үтәде. Мин аңа партиягә керергә рекомендация бирдем, билгеле. Мин иптәшләр белән беседа үткәреп взводтан кайт¬ кач, Александр Александрович миннән: — Дмитрий Николаевич, Кузнецовны Ровнодан сез чакырттыгызмы?—дип сорады. — Юк, ә нәрсә булган? — Ул әле генә кайтты. — Кайда ул? — Хәзер керер, юынырга китте. Нәрсәдер булган ахры. — Ни булган соң? — Белмим. Миңа бик кәефсезләнгән кебек күренде. — Бер сүз дә әйтмәдеме? — Мин аңардан сорашырга өлгермәдем. Ләкин сизәм — тикмәгә генә кайтмагандыр. Берничә минуттан чум бусагасында Кузнецов кү¬ ренде. — Рөхсәтме, иптәш командир? 17?
Без исәнләштек. Аның бөтен йөзендә, үзен тоту манерында Кузне¬ цовка хас булмаган ниндидер яңалык бар иде. һәрвакыт үзенә ышанучан һәм тыныч, еш кына астыртын булып күренүче Кузнецов бу юлы миңа оялчан булып, хәтта каушап калган булып һәм ниндидер ялгышлык эшләгән дә, хәзер шуны ничек төзәтергә белми торган кеше кебек күренде. — Чакырусыз кайттым,—диде Кузнецов һәм уңай¬ сызланып кына елмаеп куйды. — Без сезне, Николай Иванович, күрергә һәрвакыт шатбыз,— дип җавап бирдем мин, аның тартынуын сиз¬ мәскә тырышып.— Андый очраклар котылгысыз. Сез бит дошман лагеренда, сезгә анда рәхәт түгелдер. Кузнецовның миңа карашы минем аның фикерләрен аңлаганлыгымны раслады. — Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә шул мәсьәлә буенча кайттым,— диде ул.— Миңа, Дмитрий Николае¬ вич, чыннан да авыррак. Хәтерлисезме, сез, үз-үзеңне искиткеч нык тота белергә кирәк, дигән идегез — сез хаклы булгансыз шул. Елмаерга, ләббәйкә дип торырга туры килә. Ләгънәт төшкән бу мундир буа мине. Ә тирә- якта бернинди җан әсәре юк. Кайчакларда уйлап куя¬ сың: бөтенесенә төкерәм дә ата башлыйм, дип уйлыйсың. Юк, начар разведчик икәймен мин,— дип сүзен тәмам¬ лады. — Николай Иванович, сез актив хәрәкәтләргә рөх¬ сәт сорарга килгән булсагыз... — Юк, мин аның өчен әле иртә икәнлеген аңлыйм... Ләкин минем янымда бер генә булса да җанлы кеше булса икән!— бераз дәшми торганнан соң, Кузнецов сү¬ зен дәвам итте.— Миңа киңәш бирә алырлык, кешечә сөйләшә алырлык кеше булса икән. — Без сезне яхшы аңлыйбыз, Николай Иванович. Нәрсә булса да уйлап табарга кирәк булыр. Сергей Тро¬ фимович сезне вакыт-вакыт, берәр атнага, отрядка ча¬ кыртып торырга тәкъдим итә. Сез моңа ничек карый¬ сыз? — Юк, мин моның белән килешә алмыйм,— диде Кузнецов кискенлек белән.— Минем урыным анда — Ровнода. Хәзер ял итү вакыты түгел. Мин менә нәрсә үтенәм. Миңа Ровнодагы подполье белән элемтә урнаш¬ тырырга рөхсәт итегез! 173
— Ә сез инде подпольечылардан кемне дә булса беләсезмени? — Юк, белмим. Ул эш белән шөгыльләнгәндә, әлбәт¬ тә, табарга мөмкин булачак... — Ровнода подполье бар, без аны беләбез, һәм* ул шактый көчле. Ләкин мин сезнең кәефегезне бозарга тиешмен, Николай Иванович: сезгә подполье белән элемтә тотарга ярамый. — Ни өчен?—дип гаҗәпләнеп карап куйды миңа Кузнецов.— Ни өчен миңа подполье белән элемтә то¬ тарга ярамый?—дип сорады ул уйга калып. — Подпольечылар агитация эше алып баралар, ди- . версияләр ясыйлар, совет кешеләрен коралландыралар һәм аларны урманга җибәрәләр,— дип аңлатырга ты¬ рыштым мин.— Аларның үз эше бар, ә сезнең үз эшегез бар. Сезнең эшегез гаять каты конспирация таләп итә. Фашистлар формасы кигәнсез һәм фашистлар белән бергә яши башлагансыз икән — димәк, фашистларча эш итегез! — Аңлагыз мине, иптәш командир,— дип сөйли баш¬ лады дулкынланып Кузнецов.— Аңлагыз... Урам буйлап барасың, каршыга очраган кешеләр синең күзеңә кара¬ мыйлар, читләтеп үтәргә ашыгалар, сәламләсәләр дә күңел бблганырлык итеп сәламлиләр, һәркайсының ка¬ рашында никадәр чиркану! Моны бер генә көн булса да минем киемнәрне киеп йөргән кеше генә аңлый ала. Би¬ теңә төкергәннәр кебек хис итәсең үзеңне. Беләсезме, кеше янына килеп: ни өчен, иптәш, син мине дошман күрәсең? Мин үз кеше бит, дип әйтәсе килә... Көтелмәгәндә әйтелгән бу сүзләрдә никадәр сыкрану һәм өметсезләнү бар! Бу сүзләр тәэсир итмичә, йөрәкне түренә кадәр борчымыйча кала алмыйлар. Тынчу фашист¬ лар атмосферасына эләккән һәм үзенең хисләренә ирек бирә алмый торган, дәшмәскә генә түгел, бәлки йөзендә канәгатьләнү, оятсызлык хисе тудырырга, бүречә уларга мәҗбүр булган кешенең ялгызлыгы — моңардан да авыррак, хәтер калырлыграк һәм куркынычрак тагын нәрсә булуы мөмкин?! Шулай да мин Кузнецовка подпольечылар белән элемтә тотуны гына түгел, бәлки аларны эзләү чарасына керешүне дә тыйдым. — Түзегез, Николай Иванович! Без нәрсә булса да уйлап табарбыз. Әлбәттә, табарбыз. 174
Лукин белән үзебез генә калгач, без Кузнецов өчен нәрсә уйлап табу турында бик озак баш ваттык һәм, ни¬ һаять, Валя Довгерны искә төшердек. Ул безнең белән бергә, яңа урында иде. Аны переход- та катнаштыруны Марина Кнх таләп итте. Безнең үтенүе¬ без буенча Валя белән шөгыльләнә башлагач, Марина беренче сөйләшүендә үк инде аның көтелмәгәндә һәм кискен итеп бирелгән соравыннан аптырап калган: — Нигә дип сез мине юатасыз? Мине юатасы юк,— дигән ул. һәм чыннан да, Валя белән якыннанрак танышкач, без аның юатуга мохтаҗ түгеллеген, безнең алдыбызда сөекле атасы турында кайгыртучы гади үсмер кыз гына түгел, бәлки инде тулысынча формалашкан, чын күңел¬ дән бирелгән антифашист икәнлеген күрдек. Беренче очрашуда Кузнецов белән Валя бер-берләре- пә ошап бетмәгәннәр. Ихтимал, Валяны бер разведчик бе¬ лән таныштырачагы турында кисәткән Лукин монда бер¬ кадәр гаепле булгандыр. Валяның карашынча, Кузнецов һич тә разведчикка лаеклы кеше булмаган. Дөрес, Валя аның немец телен белүенә, шулай ук поляк һәм украин телләрендә яхшы сөйләшүенә зур бәя биргән; ләкин гому¬ мән алганда ул, Валяның рарашынча, дошман лагеренда эшләргә сәләтле кеше булмаган. Бу роль өчен Кузнецов гадәттән тыш гади булып күренгән, Кузнецов та, үз чира¬ тында, Валяда немецлар арасында эшләү өчен кирәк дип санаган сыйфатларны тапмаган. Валяның характерында салкын канлылык та, тотнаклылык та юк иде, ә фашист¬ ларга карата аның һәр сүзендә ачык сизелеп тора торган нәфрәт, билгеле, Валяга кыен постта — разведчик постын¬ да уңышка ирешергә ярдәм итә алмаячак иде. Кузнецов Валядан аның Ровнода калган дус кызлары турында, алар арасыннан гитлерчылар белән бәйләнеш- тәгеләре турында бик вәземләп сорашкан... Ул үзенә кирәкле яңа танышлар табу мөмкинлеген күргән, һәм шуның өчен генә ул Валяны Ровнога җибәрү турындагы безнең тәкъдимгә риза булды. Валя турында алынган беренче мәгълүматлар ук инде безне шатландырды. Ул тиз арада үзенә һәм үзенең семья¬ сына фатир таба алган, һәм бу фатир Кузнецов өчен, кирәк булганда башка разведчиклар өчеи дә яшеренә алырлык урын булган. Валя фатир табуга гына түгел, Г5
бәлки пропискага керүгә дә ирешә алган,— ә пропискага керү исә җиңел эш түгел иде. Ровнода гестаподан рөхсә¬ те булган кешене генә язганнар. «Дусларының» берсе аркылы Валя гестапо сотруднигы, Украина полицмей¬ стерының шәхси тәрҗемәчесе Лео Метко белән таныш¬ кан. Метко Валяның, гүяки, атасы немецлар белән бергә эшләде һәм шуның өчен совет партизаннары тарафын¬ нан үтерелде дигән сүзләренә ышанган. Ышанып кына калмаган, бәлки аның бу сүзләренең дөреслеген раслый торган кәгазь алырга да ярдәм иткән. Шул ук Метко Валяга пропискага керергә булышкан һәм аны магазинга сатучы итеп куярга тәкъдим иткән. Хәзер Валяның Ровнода аерым ишекле уңайлы бүл¬ мәсе бар, Валя анасын һәм сеңелләрен үз янына алды¬ рырга җыена. Безнең өчен бик уңайлы булган бу фатирга караганда без унҗиде яшьлек кызның шәһәрдә үзенең эшен зур осталык белән алып баруына ныграк шатлана идек. Отрядка ышанычлы һәм файдалы яңа работник табылды. Бөтенесе җайланып беткәч, Валя Метконы үзенең «егете» белән таныштырган. Билгеле, бу «егет» лейтенант Пауль Зиберт иде. Метко исә Зибертны рейхскомисса- риатның һәм гестапоның берничә сотруднигы белән та¬ ныштырган. Көн с'аен без Кузнецовтан берсеннән-берсе кызыграк мәгълүматлар ала башладык. Безгә гитлерчыларның Украинада үткәрелә торган күп кенә яшерен чаралары, гитлерчылар командованиесенең якын көннәргә билге¬ ләнгән планнары, гаскәрләрнең урнашуы турындагы мәгълүматлар билгеле булды. Безнең лагеребыз урнашкан яңа урын да элеккесен¬ нән шактый уңайрак булып чыкты. Бездән Ровнога кадәр булган ара бермә-бер диярлек кимеде. Шәһәргә , бару юлы да уңай иде. Элек разведчикларга юлда ике ' елга очрый иде, ә монда Горынь елгасының тармагы булган тар гына бер елга бар. Разведчиклар бу елганы кечкенә басмадан гына чыгалар иде. Без монда да Ровнога бару юлында «маяк» оештыр¬ дык. Элеккесеннән аермалы буларак, ул хуторда түгел, бәл¬ ки урманның үзендә, Ровно—Луцк юлыннан илле метр чамасы читтәрәк иде. Без аны «яшел маяк» дип атадык. Көнбатыш Украинада апрель — матур ай. Инде кар¬ ның эзе дә юк, кайбер урыннарда үләннәр яшелләнеп ки¬ 176
лә, агач бөреләре бүрткән һәм яфрак ярырга хәзерлән¬ гәннәр. Табигатьнең бөтен нәрсәсе җылы, аяз көннәр киләчәген белдереп шатландыра. Без кыш буена шактый туңдык, учак тирәләренә сырышырга күнеккән идек, ә хә¬ зер иркен тын алып җибәрдек. Хәер, «яшел маяк»та апрель ул кадәр үк ягымлы түгел иде. Разведчиклар, дымлы җирдә ятып, төннәрен туңалар. Җылыныр урын юк,— урыныбызны белдермәс өчен учаклар кабыза алмыйбыз. «Яшел маяк»тан тыш, Ровнога баручы һәр разведчик¬ ка «яшел почта» өчен аерым урын күрсәтелә иде. Бу агач куышы, агач төбе яки кайчакларда кечерәк кенә таш була. Партизан шунда донесениесен яшерә һәм шунда ук отрядтан китерелгән үзенә дигән почтаны таба. «Яшел маяк» һәм «яшел почта» урыннары сер итеп тотылдылар. Болар үзәк элемтә узеллары иде. «Маяк»ка бару, анда дежурлык итү, хатлар җыю һәм аларны «яшел почталар»га тапшыру эшләре иң тәҗрибәле һәм иң сак разведчикларга тапшырыла иде. Аларга Валя Семенов җитәкчелек итте. Шушы вакытта Кечкенә Коля да олылар белән бер¬ тигез дәрәҗәдә эшли башлады. Ул Кузнецов янына элем¬ тә курьеры итеп билгеләнде. Марина Ких Коляны күрү белән үк яратты. Аны «шефлыкка» алып, Марина аның өчен махсус киемнәр текте. Бу киемнәр ике төрле иде. Берсе крестьян баласы киеме — киндер күлмәк һәм озын штан. Болар белән кияргә дип Королев Коляга чабата да үреп бирде. Мари¬ на киемнең икенчесен шәһәрчә итеп текте: әйләнмә яка¬ лы күлмәк һәм кыска штан. Без Коляга, «маяк»ка барып җиткәч киемнәрен алыш¬ тырырга — авыл киемнәрен калдырып, Ровнога шәһәрчә киенеп барырга куштык. Беренче көнне, Коля шәһәргә киткәч, Валя Семенов малай өчен бик борчылды. Ләкин Коля исән-сау әйләнеп кайтты һәм Кузнецовтан пакет алып кайтты. — Я, сөйлә, ничек барып кайттың?—дип ташланды аңа Семенов.— Берәр җирдә туктаттылармы? —■ Әйе, туктаттылар. Мин бит аларга сез өйрәткәнчә әйттем: җибәрегез инде, абый кешеләр, минем әтием бе¬ лән әниемне большевиклар үтерде, ә мин хәер сорашып йөрим дидем... Шушы көннән башлап, Коля Николай Ивановичның ышанычлы ярдәмчесе булып китте. 0499. Көчле рухлылар —12 177
Апрель урталарында Кузнецов Коляга бик әһәмиятЛё пакет тапшыра һәм аның белән бик сак булырга куша. — «Маяк»ка баргач әйтерсең: пакетны тизлек белән лагерьга, командирга җибәрсеннәр,— дип кисәткән ул Коляны.— Җавабын көтеп алгач та, тиз генә монда кайт. Кара аны, сак бул! Коля, эшлекле кыяфәт белән пакетны алып, яшерен кесәсенә салган да җитди генә саубуллашып китеп бар¬ ган. Бу юлы аның юлы шома булмаган. Юлда, Ровнодан биш километрлар чамасында, ул арттан «хальт!» дигән тавыш ишеткән. Борылып кара¬ гач, Коля ике немец жандармын күргән. Күрәсең, Коля үтеп киткәндә алар юлдан читтә засадада утырганнардыр. Коля каушап калмаган. Ул урманга таба чапкан. Куркы¬ нычны аңлау аның көчен арттырып җибәргән. Жандарм¬ нар ата башлаганнар, малайның баш өстеннән сызгырып пулялар очкан, ләкин ул урманга кереп качканчы чаба биргән. Аның «маяк»ка алып килгән пакетында бик әһәмиятле мәгълүматлар бар иде. Кузнецов Ровнода Гитлерның туган көне уңае белән парадка хәзерләнүләре турында хәбәр итә иде. Парад 20 апрельгә билгеләнгән. Немецлар үзләренең «бәйрәм¬ нәренә» зур хәзерлек башлаганнар. Фельджандармнар һәм ССчылар, зур-зур партияләргә бүленеп, авылларны талап, крестьяннарны атып йөргәннәр. Талап алынган әйберләрне һәм продуктларны «Пакетаукцион» дигән конторага тапшыра барганнар. Бу контораның башында Кохның урынбасары Кнут торган. Бу талап җыелган әйберләрдән конторада «фюрер исеменнән бүләкләр»— унар-унбишәр килограммлы посылкалар хәзерләгәннәр. Бу посылкаларны ашыгыч рәвештә төрле якларга озат¬ каннар: бер өлешен — фронтка, солдатларга, ә бер өле¬ шен Германиягә, Ровно гарнизоны офицерларының туган¬ нарына җибәргәннәр; продуктларның бер өлеше Ровнода яшәүче «фольксдойчелар»га киткән, һәр «бүләк» эчендә немец телендә типографиядә бастырылган «фюрер хаты» булган. Бу хатта Гитлер солдатларны «дөньяны яулап алуны» дәвам иттерергә, ә «рейх» халкын, «ариецлар»ның яшь буыны бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын һәм «әфән¬ деләр буыны» булып үссен өчен, яулап алучыларга ярдәм итәргә чакырган. 178 '
Кузнецов хаты белән бер үк вакытта без хәзерләнелә торган «бәйрәм» турында Стеховтан да белдек. Ул, үзе¬ нең партизаннар группасы белән безнең янга килеп, Сарны районында фашистларның «бүләк» өчен продукт «әзерләү эшләре» алып барулары турында сөйләде. Шулай ук Стехов бу «әзерләү эшләре» немецларның Рудня-Бобровское авылы халкыннан үч алулары вакы¬ тына туры килгәнлеген хәбәр итте. Җәзачылар партизаннарны тапмаганнар. Стехов үзе¬ нең отрядын алып китәргә өлгергән. Авыл халкының да яртысыннан күбрәге урманга качкан. Ләкин авылда ка¬ лучылар барысы да бик авыр хәлгә дучар булганнар. Гитлерчылар өй саен кереп йөргәннәр, кыйммәтле нәр¬ сәләрнең бөтенесен талап алганнар, терлекләрне алып киткәннәр, аннары өйләрне яндырганнар. Авылда калган кешеләрнең барысын да мәйданга җыйганнар. Карт¬ ларны, бала-чагаларны һәм авыруларны атып үтергән¬ нәр, ә яшьләрне Германиягә җибәрү өчен җыелу пункты¬ на куып алып киткәннәр. Стеховның «бәйрәм алды талаулары» турындагы хә¬ бәре Кузнецовның парадка хәзерләнү турында язганна¬ рына тулысынча туры килә иде. Николай Ивановичның хатында аның үз кулы белән немец газеталарыннан күчереп алынган ике цитата китерелгән иде. Аларның-берсе Герман Геринг сүзләре иде: «Без Украинаның иң уңдырышлы җирләрен басып алдык. Аннан безнең илебезгә өзлексез ташкын булып продуктлар агыла башлагач, Германия халкы Германия¬ нең җиңүе никадәр зур икәнлекне тәмам аңлар. Анда, Ук¬ раинада, йомыркасы да, мае да, дуңгыз мае да, бодае да — бөтенесе дә бар һәм алар күз алдына китереп бул¬ маслык зур күләмдә. Без хәзер боларның барысының да безнеке, немецларныкы икәнен аңларга тиешбез». Кузнецов икенче цитатаның астына тулаем сызып чыккан. Ул аңа аеруча басым ясый. Бу — Эрих Кохның, булачак «бәйрәм» уңае белән, Көнчыгыш фронт солдат¬ ларына җибәргән хатыннан өзек иде. Кох болай дип язган: «Сез миңа ышаныгыз: мин сезне һәм сезнең ата-ана- ларыгызны тәэмин итү өчен Украинаның соңгы нәрсәсен суырып алачакмын...» Кузнецов моңа: 12* 179
«Миңа бу «парад» белән командалык итәргә рөхсәт итегез», дигән сүзләрне өстәгән. Кузнецов язган сүзләрнең мәгънәсе ачык иде. «Парад белән командалык итү» — үз тормышын корбан итү бә¬ рабәренә булса да, Ровнодагы фашист җитәкчеләрне юк итү, дигән сүз иде. Бу, нәтиҗәләре ягыннан шактый әһә¬ миятле, ә политик резонансы ягыннан гаять зур патрио¬ тик акт эшләү, дигән сүз иде. Моннан элек дошман ты¬ лына китәргә риза булгандагы кебек, Кузнецов бу эшкә дә гади генә итеп һәм тыйнак кына алына иде. Бөтене¬ сен ахырынача уйлап хәл иткән кешегә хас булган ышану белән, ул бөек максат хакына үзен корбан итәргә рөхсәт бирүне таләп итә. Аның бөтен тормышы һәм кө¬ рәше шушы бөек максатка багышланган һәм ул шушы максат хакына үләргә дә хәзер тора. Кузнецовтан соң, бөтен халык алдында, мәйданда, гитлерчы башлыклардан үч алу актын үтәргә хәзер тору¬ лары турында Ровнодагы башка разведчиклар — Михаил Шевчук, Җорж һәм Николай Струтинскийлар, Борис Крутиков һәм Коля Гнедюк та белдерде. Аларның барысына да бер җавап бирелде: «Катгый рәвештә тыям. Моның белән разведка эшебезне өзүебез мөмкин. Вакыты җиткәч, без палачлардан үч алырбыз. Парадта халык арасында булырга рөхсәт итәм. Сездән башка кем дә булса хәрәкәт итсә, аңа корал белән бу¬ лышлык күрсәтегез». Бу хәлдә Кузнецов күздә тотылган иде. Ул, Валя белән бергә трибуна янында ук, «кунаклар» арасында торырга тиеш иде. Ләкин аңа да трибунада Эрих Кох күренгән сурәттә генә «парад белән командалык итәргә» рөхсәт бирелгән иде. Мин пакетларны җибәрергә дә өлгермәгән идем әле, Кузнецовтан яңа хат килеп җитте. Конвертка Нико¬ лай Иванович кулы белән болай дип язылган иде: «Мин һәлак булганнан соң ачарга. Кузнецов». Ул әле безнең карарыбызны белмәсә дә, җавапның уңай булачагына шикләнми иде. Ул үз-үзен корбан итүгә барачагына шикләнми иде.
ИКЕНЧЕ КИСӘК КИЛМЕШӘК ХУҖАЛАР ҺӘМ ЧЫН ХУҖАЛАР
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Фашистларның криминаль полициясе агенты Марчук Ровнода урта яшьләрдәге бер украинлыны күзәтә баш¬ лаган. Бу кеше, вакыт-вакыт комиссион магазинга килеп, анда төрле әйберләр сатып ала икән. Күрәсең, ул аларны берәр җирдә сата торгандыр. Халык арасында бу спеку¬ лянтны,— ә Марчук аның спекулянт икәнлегендә һич шикләнми,— тану кыен булмаган: ул киң кырлы эшләпә һәм кара күзлек киеп, кулына, немец офицерлары кебек, Һәрвакыт чәчәк букеты тотып йөри икән. Гадәттә, әйбер сатып алырга килүче, магазинга кергәч, үзенә кирәкле бүлеккә юнәлә, ә бу исә, магазинга кергәнгә к?адәр, вит¬ рина янында торырга ярата, ә магазинга кергәч, товар¬ ларны озаклап карый. «Сатып алучы»ның бу алымнары агентта үзенең ялгышмаганлыгына шик калдырмаган. Бервакыт Марчук спекулянтның магазинга килеп ае¬ рым-аерым хирургия инструментлары һәм кыйммәтле костюм алганын күрә; костюм һич тә аңа ярарлык бул¬ мый. Ул аны хәтта киеп тә карамаган. Марчук бу спекулянт турында үзенең шулай ук кри¬ миналь полиция агенты булган иптәшенә сөйләгән. Алар мондый хәлне кулдан ычкындырырга ярамый дигән ка¬ рарга килгәннәр. — Взятка каерыйк үзеннән, бирмәсә полициягә алып китәрбез,— дигән иптәше. Икенче көнне «дуслар» иртәдән үк магазинда дежур тора башлаганнар. Спекулянт килгәч тә, алар аңа сүз кушканнар. Спекулянт танышуга һич тә канәгать бул¬ маган. Ләкин сүз юк-бар нәрсәләр турында — кыйммәт- челек турында, магазинда тәртипнең начарлыгы турында барган. Бу спекулянтны тынычландырган һәм ахыр чик¬ тә аның теле ачылып киткән. 183
— Бәлки, ресторанга кереп чыгарбыз,— дигән Мар¬ чук,— танышу хакына эчеп алырбыз, сөйләшеп утырыр¬ быз... — Яхшы эш, мин каршы түгел,— дип риза булган спекулянт. Ресторанда агентлар кыйммәтле эчемлекләр һәм за- кускалар китерткәннәр һәм акчасын спекулянт түләргә тиешлекне сиздергәннәр. Спекулянт каршы килмәгән. Табын янында сүз куерыбрак киткән. Ике стакан эч¬ кәннән соң Марчук һәм аның иптәше үзләренең кем икәнлекләрен әйткәннәр, ә спекулянт үзенең Янкевич икәнлеген белдергән. Алар ресторанда кич буе утырганнар, менюдагы бө¬ тен нәрсәне татып караганнар, рус аракысыннан да, Австрия ромыннан да, француз эчемлекләреннән дә авыз иткәннәр. Түләр вакыт җиткәч, Марчук мәгърур кыяфәт белән урыныннан торган да, яңа танышының җилкәсен¬ нән кагып: — Спекуляция эшен, Янкевич әфәнде, белеп эшләргә кирәк, ә син эшләпә! Эләктең бит. һәм Янкевичка үзенең документын күрсәткән. Күрәсең, бай, ләкин беркатлырак спекулянтны күр¬ гәч, Марчукның аппетиты кузгалып киткәндер. Ул, сый¬ ланудан тыш, бу беркатлы кешедән шактый акча да кае¬ рырга мөмкин булыр дип уйлагандыр. — Без зарарлы кешеләр түгел,— дигән Марчук, үзе¬ нең корбанын инде җитәрлек дәрәҗәдә куркытканлыгына ышанып.— Табышыңны уртаклашсаң — дүрт ягың кыйб¬ ла, ә инде уртаклашмасаң — полициягә сәфәр тотарбыз! Янкевич аз гына да каушамаган. Кыздырылган колбасаны салмак кына чәйни-чәйни, стаканда калган аракысын эчеп бетергән дә, урыныннан торып, башта Марчукка, ә аннары аның иптәшенә карап, әйткән: — Эх сез, булдыксызлар, агент булып йөргән була¬ сыз тагын. Полициядә нәрсә дип әйтерегезне белмим, ә хәзергә... Түләгез! Агентлар аптырашта калганнар. Янкевич көлемсерәп куйган. Ул жилет кесәсеннән сәгать кебек чылбыр белән беркетелгән озынча түгәрәк металл жетон чыгарган да аны аптырашта калган кри¬ миналь полиция агентларының борын төбендә әйләндер- гәләп алган. Бу — гестапоның яшерен агенты значогы булган. 1Я4
— Танышмы? Менә шулай. Түләгез,— һәм өстәлне төртеп күрсәткән,— һәм карап карарбыз әле, кем эләк¬ кәндер! Күз ачып йомганчы бөтенесе үзгәргән. Марчук һәм аның иптәше түләп кенә калмаганнар, бәлки, ялагайла¬ нып, ачыктан-ачык бу күңелсез вакыйганы йомып калыр¬ га теләп, гафу үтенә башлаганнар. Криминаль полиция агентлары гестапо агентларыннан уттан курыккан кебек куркалар икән. Рестораннан чыккач, алар юашланган Янкевичны, экипажга утыртып, фатирына илтеп куйганнар. Янкевич кара эчле түгел икән. Ул көлгән генә, яңа дус¬ ларына кешеләрне яхшырак карарга киңәш биргән, ә ахыр¬ дан хәтта Марчукка кунакка килергә дә вәгъдә биргән. Күрәсең, үзләрен шулай оста алдаган гестапочы Мар¬ чукка бик ошаган булса кирәк. Соңыннан ул очраган саен аны үзенә чакыра башлаган; хәтта аңа үзенең кызын да димләгән. Болар турында безгә «хезмәт эшләре» белән Ровно- дан лагерьга килгән Михаил Макарович Шевчук сөйләде. «Гестапоның яшерен агенты» нәкъ менә ул үзе булган икән. Отрядка килгәндә үк инде Михаил Макаровичның под¬ польеда эшләүдә зур тәҗрибәсе бар иде. Паннар Польша¬ сында ул революцион эше өчен биш ел төрмәдә утырган. Аны 1939 елны Кызыл Армия азат иткән. Ул инде кы¬ рыкка якынлашып килүенә карамастан, үзен отрядка алу¬ ны таләп итте. Иптәшләре белән бергә Хойники станция¬ сенә төшерелгәч, ул отрядны эзләп, өч атна буе адашып йөргән вакытта ук үзенең оста разведчик булырга сәләт¬ ле икәнен күрсәтте. Ул Ровноны начар белә иде, шулай да анда разведка эшенә китәргә булды. Үзенең уйлап табуы буенча аңа поляк Янкевич исеменә документлар бирелде. Кузнецов, жетон бүләк итеп, аны «гестапоның яшерен агенты» итте. Николай Струтинский аңа «аусвайс» — таныклык язып бирде. Ровнога барып эләккәч, Шевчук андагы шартларга тиз җайлашкан. Ул немецларныкы кебек кара күзлек кигән, кулына чәчәкләр тотып йөри башлаган һәм, ниһаять, вак-төяк спекуляция белән шөгыльләнгән. Шевчукны моңа аның очрашу урыннарыннан берсенең комиссия ма¬ газинында булуы мәҗбүр иткән — күз буяу өчен нәрсә 185
булса да сатып алырга кйрәк булган. Сатып алган әйбер¬ ләренең күбесен ул отрядка җибәрә, ә кайберләрен — кирәксез әйбер булганда — чыннан да яңадан сата иде. Ресторанда булган вакыйгадан соң, криминаль поли¬ ция агентлары, Янкевичны ялагайланып квартирасына кадәр озатып куйганнан соң, аңа мәгълүм дәрәҗәсе бул¬ ган кеше дип карый башлаганнар. Япкевич яши торган йортның дворнигына Марчук үзләрендә нинди «атаклы» кешенең торуын әйткәндерме-юкмы, ләкин шуннан соң дворник үзе «шикле» дип саный торган һәрбер кеше ту¬ рында Янкевич-Шевчукка җиткереп тора башлаган. Шевчук аның белән генә чикләнмәгән. Ровнода тәмам легальләшү өчен ул үзенең яшерен фатирларыннан берсе¬ нең хозяйкасы Ганна Радзевич белән «вәгъдәләшкән». Билгеләнгән кичне Иван Франко урамының 16 нчы йортындагы фатирга — шул көннән бу фатир та¬ гын да ышанычлырак булып киткән — «кунаклар» җыел¬ ган. Туган-тумачалардан тыш, анда гестапо һәм крими¬ наль полиция агентларыннан да кайберәүләр булган. Алар барысы да бушлай эчү мөмкинлегенә куанганнар. Коля Гнедюк «туй» мәҗлесенә никадәр генә эләгергә тырышса да, Шевчук аны чакырмаган. — Мин гестапоның яшерен агенты,— дигән ул аңа,— ә син кем? Спекулянт! — Спекулянт түгел, бәлки коммерсант!—дип каршы килгән Гнедюк.— Исендә тот, Янкевич, тиздән мин үзем дә әйләнәм— мин дә сине чакырып та карамам!.. Матур булганы өчен кызлар тарафыннан «Матур күз¬ ле Коля» дип йөртелгән Коля Гнедюк коммерсантлар ара¬ сында чыннан да күренекле фигура булган. Күрәсең, аның чыннан да сәүдә эшендә сәләте булгандыр, чөнки ул бик уңышлы сәүдә итә һәм сатып алган товарын зур табыш белән сата торган булган. Ләкин, озак та үтмәде, Гнедюкның «коммерциясе» файдасызга әверелде. Тиздән ул безгә шактый кыйммәткә төшә башлады, чөнки бу «коммерсант»ның табышлары аның расходларын каплауга да җитми иде. Гнедюкның эшенә криминаль полиция агентлары игътибар итә баш¬ лаганнан бирле бу расходлар бик зураеп китте. Гнедюк агентларга взятка бирергә дә тартынып тормады. Шул нигездә аның белән агентлар арасында яхшы мөнәсәбәт¬ ләр урнашты. Бу исә Гнедюкка курыкмыйча кыйммәтле разведка эше алып барырга мөмкинлек бирде. 186
Безнең Ровнодагы барлык разведчикларыбыз кебек, Гнедюк та берничә яшерен фатир булдырды. Аларның хуҗалары чын күңелдән бирелгән патриотлар иде: алар партизанга фатирларын бирү белән бергә, аның аерым поручениеләрен дә үтәделәр. Шундый фатирлардан берсенең күршесендә яшь кенә, матур гына полька Лидия Лисовская торган. Аның тирәсендә һәрвакыт немец офицерлары бутала икән. Шуңа күрә Гнедюк аңа игътибар иткән. Ул Лидиянең фамилиясен һәм исемен, шулай ук аның утыз тугызынчы елда Варшава янында немецларга каршы сугышларда һәлак булган Польша армиясе офицерының хатыны икәнлеген бик асат белә алган. «Фашистлардан шулкадәр күп явызлык күргән, семья¬ сы, бәхете җимерелгән бу хатын моны онытып, нинди дә булса фашистның үз артыннан йөрүенә тыныч кына ка¬ рый алырмы икәнни!» — дип уйлаган Гнедюк. Ул, Лидия үзенең кайгысын оныта алмас, дип уйлаган. Ул аның белән танышырга булган. Беренче тапкыр ул Лидия Лисовскаяның фатирына ниндидер очраклы йомыш белән, икенче тапкыр ар¬ занга гына ниндидер бер пар гадәттән тыш оек алырга тәкъдим итеп, ә инде өченче тапкыр һичбер сәбәпсез кер¬ гән... Лидия аның белән бик рәхәтләнеп сөйләшкән. Якыннанрак танышкач, Гнедюк аңа үзенең партизан икә¬ нен әйтергә булган. Разведчиклык тәҗрибәсе аңа бу кыю адымны атлап ялгышмаячагын күрсәткән. һәм ул ялгышмаган. Лидия, Гнедюкның партизан икәнен белгәч, шатлыгын яшерә алмаган. Иң башлап ул аңа, якын кеше итеп, үзе¬ нең кайгылы тарихын сөйләгән. Фашистлар аның ирен үтергәннәр, туган җиреннән, аның өчен кадерле булган бөтен нәрсәдән мәхрүм иткәннәр, тормышын җимергән¬ нәр. Ул ирен үтерүчеләрне кан дошманы итеп каравы, Гнедюкка ярдәм итәргә, ул әйткәннәрнең бөтенесен эш¬ ләргә хәзер торуы турында әйткән. Ул, әгәр ,немец офи¬ церлары керсәләр, бүген үк алардан партизаннарча үч алырга тәкъдим иткән. Гнедюк аңардан: — Нигә сез аларны үзегездә кабул итәсез?—дип со¬ раган. Лидия, күзләре тулы яшь килеш, болай дигән: — Нишләргә соң миңа? Мин бит ялгыз. Бу танышлык мине немецлар каторгасына мобилизацияләнүдән коткара. 187
Ләкин хәзер...— Лидия Гнедюкка ышаныч белән карап куйган,— Телисезме, үземә килгән беренче немецны ук үз кулларым белән буып үтерәм. Ярдәм итегез миңа! — Кирәк түгел,— дигән Гнедюк.— Алай эшләргә ярамый. Андый танышулар безгә бик кирәк. Аны дәвам иттерергә кирәк. Шул вакыттан Коля Гнедюк Лидиядә еш кунак була башлаган. Монда аның барлык фатирлары арасында ихтимал иң тынычы булгандыр: Лидиядә еш булган не¬ мец офицерлары фатирны мөмкин булган облавалар¬ дан бик ышанычлы саклаганнар. Шәһәрдә куркыныч бул¬ ган вакытларда Гнедюк һәрвакыт Лидия янына бара тор¬ ган булган һәм куркыныч вакытны шунда тыныч кына үткәреп җибәрә торган булган. Озак та үтмәгән, ул тагын бер кыйммәтле ярдәмче тапкан. Бусы Лидиянең туганнан туган сеңелесе Майя Микатова булган. Дөрес, Майяның немец офицерлары арасында танышлары да, уңайлы фатиры да булма¬ ган, ләкин аның каравы Гнедюк сораган бөтен эштә аңа ярдәм итәргә дәртле омтылышы булган. Гнедюк Майяга кирәкле танышлар булдырырга кушкан, Лидиядә ешрак булырга, аның кунакларына,күз салырга, бу кунаклар¬ ның да аны үзләренең дуслары белән таныштыруларына ирешергә һәм шулай итеп кирәкле танышлар санын арт¬ тырырга киңәш биргән. Лидиянең танышлары арасында Пруссиянең алпавыт малае, бай, шат йөзле, аралашучан, киң күңелле яшь офи¬ цер Пауль Зиберт та булган. Зибертка Лидия үзе оша¬ ганмы, әллә аңарда җыела торган компания аның күңе¬ ленә ошый торган булып чыкканмы — Зиберт Лидия Лисовскаяга еш килә башлаган. Бу визитлар Лидиядә шактый зур борчылу тудырган¬ нар. Зибертның һичбер кисәтүсез, теләсә кайсы вакытта килә торган гадәте булган. Шунлыктан аның бу өйдә Гнедюкны очрату ихтималы булган. Еш кына шулай булгалаган да. Лидия партизанны башка бүлмәгә, күбе¬ сенчә йокы бүлмәсенә озата торган булган. Бервакыт киресенчә килеп чыккан — башта Зиберт, аннары Гнедюк килгән. Лидия Коляга ишек ачса да, аны бүлмәсенә кертмәгән. — Сиңа хәзер үк китәргә кирәк. Миндә Зиберт бар. — Миңа димәгәе, нигә бер батальон булмыйлар,— дигән Гнедюк тыныч кына, һәм алгы бүлмәгә кергән,— 188
Минем документларыма Гиммлер үзе дә бәйләнә ал¬ мас. — Акрынрак!— дип үтенгән Лидия.— Уятырсың. — Ул йоклыймыни? — Төнлә операциядә булдым, ди... Килгәч тә диванга ауды... Алла хакы өчен, кит, башыңны һәлак итмә! Ләкин Гнедюк һич тә китәргә җыенмаган. — Кайда ул — йокы бүлмәсендәме? — Шул гына җитмәгән ди,— дип ачулана башлаган Лидия.— һәрбер чүп-чарны йокы бүлмәмә кертәм ди мин! Аш бүлмәсендә йоклый. Диванда. — Диванда дисеңме?—дип гаҗәпләнгән Гнедюк.— Анда корал бар бит! — Ул шуның өстендә йоклый. — Яле, карыйм әле!—дигән Гнедюк. Лидия аның җиңеннән тотып алган. — Кая барасың? Үзеңне дә, мине дә харап итәрсең... Менә аны үтерергә мөмкин булсын иде! — Анысы кыен эш түгел. Ләкин аның белән кул пыч¬ ратып торырлыкмы? Лида Гнедюкка ни өчендер — әллә фашистлар зна¬ чогы таккангамы, әллә һәрвакыт акчасы күп .булганга¬ мы — бигрәк нык талый торгандыр, — бу немецның аеруча кабахәт булып күренүен әйткән. — Аның гаскәри исеме нинди соң?— дип сорашкан Г недюк. — Лейтенант. Карап торуга чын пруссак инде. Әтисе Пруссиядә ниндидер зур алпавыт ди. Ә үзе, минемчә, гестапода эшли торгандыр. — Ул чагында мөмкин,— дип риза булган Гнедюк.— Ләкин ничек үтерәсең соң аны? Атарга ярамый бит! — Ә минем агуым бар. Кофега салырга мөмкин,— дип тәкъдим иткән Лида. — Агуың үтерерлекме соң?—дип шикләнеп куйган Гнедюк.— Бәлки ул аның ашказанын гына бозып калыр? — Юк ла. Бу бит аларның лагерьларда пленныйлар- ны үтерү өчен куллана торган агулары. — Алайса әйдә чамала. Кофе куй да уят! Шулай эшләргә булганнар. Берничә минуттан инде лейтенант өстәл янына килеп утырган. Шул арада Гнедюкның башына ишекнең ачкыч тишегеннән генә булса да немецка күз төшереп алу уе килгән. Караса, күзләренә ышанмаган, яңадан караган — 189
бу юлы инде ишекне бераз ачыбрак караган — һәм катып калган. — Николай Иванович! — Гнедюк! Син монда ничек килеп эләктең? Ләкин Гнедюк инде Кузнецов кулыннан тартып алын¬ ган чашка белән кухняга чыгып чапкан һәм, кофены тү¬ геп, чашканы ватканнан соң гына гаҗәпләнгән Кузнецов¬ ка һәм бөтенләй аптырашта калган Лидага эшнең нәр¬ сәдә икәнен сөйләп биргән. Аларны бер-берсе белән та¬ ныштырырга туры килгән. Билгеле, бу «аңлашылмаучылык» очраклы булмаган. Разведчиклар аерым-аерым эшлиләр иде. Нәкъ әнә шуңа күрә дә теге вакытта матур күзле Коля «Янкевичка» ки¬ чәгә чакырылмый калдырылган. Шуңа күрә үк развед¬ чиклар бер-берләренең фатирларын да белмәгәннәр. Мондый аерымлык конспирация шартларыннан килеп чыга иде. Разведчикларның Ровнодагы эше «Бөтен- украина гестапосы»ның борын төбендә, жандармериянең һәм яшерен гестапо агентлыгының күз алдында бара иде. Шунлыктан кешеләрне аеруча җитди сакларга туры килә иде. Кайчакларда разведчиклар үзара элемтә урнаш¬ тыралар, ләкин мондый хәлЛәр Лисовская фатирында булган вакыйга кебек хәлләрдә, яки разведчикларга үз¬ ләренең хәрәкәтләре турында сүз берләшергә һәм бер- берсенә ярдәм итәргә кирәк булганда гына килеп чыга иде. Ярдәм күрсәтергә кирәк булганда бик зур саклык чаралары күрелә иде. Безнең белән бергә эш итүче яшерен группалардагы җирле патриотлар да берсен берсе белмиләр иде. Алар- ның һәркайсы бер яки ике иптәш белән генә эш алып бара. Безнең разведчикларыбыз исә шәһәрдә отрядтан кемнең барлыгын да белмиләр иде. Яна килгән кешеләр «картлар»ны танымаганлыктан, ә «картлар» аларны бел- мәгәнлектән, эш тагын да җиңеләя иде. Мин ике разведчигыбызның отрядка гүяки немец офи¬ церыннан урланган атлар алып килгәнлекләрен инде сөй¬ ләгән идем. Бервакыт шул ук разведчиклар — Мажура белән Бушнин, Ровнодан кайткач, украин милләтеннән булган бер гестапо агентының эзенә төшкәнлекләрен хә¬ бәр иттеләр. — Рөхсәт итегез, без аны кж итик!~ дип үтенделәр алар. 190
Алар инде бу операциянең планын да корганнар икән. Аларның планы буенча, Ровнода яшәүче Ганна исемле бер танышлары (бу гестапочы шуңа килеп йөри икән) аны үзе белән урманга алып барырга, ә Бушнин белән Мажура аларны шунда очратырга — һәм гестапочы эз¬ сез югалырга тиеш булган. — Нәрсә, ул сезгә комачаулыймыни?—дип сорады Лукин, бу план турында тыңлаганнан соң.— Бәлки ул шау-шу күтәреп торырлык кеше түгелдер? ’— Менә бөтен эш шунда шул, комачаулый, иптәш подполковник. Шуның аркасында без фатирсыз кала¬ быз. — Ничек алай? — Ул, кабахәт, Ганна артыннан ухаживать итә баш¬ лады, ә Ганна фатирында безнең очрашу урыныбыз. — Ә ул ниндирәк кеше соң?—дип дәвам иттерде Лукин сорашуын.— Сез аның турында нәрсәләр беләсез? — Бер карт шайтан шунда! Күзлек киеп, чәчәкләр тотып йөри... Аның агент икәнен хәтта дворник та белә. — Туктагыз әле, туктагыз,— дип туктатты аларны Лукин.— Спекуляция белән шөгыльләнәме ул? — Әйе шул! Бу бит һәркемгә билгеле. Шундый сво¬ лочь... — Шулай да сез аны борчымаска тиешсез!—диде Лукин, сүзнең нинди «гестапо агенты» турында баруын аңлап.— Аңа Ганнагыз янына килеп йөрергә һич тә комачауламагыз. Аңлашыламы?— һәм разведчикларны тәмам ышандыру өчен өстәп куйды:—Ул безгә кирәкле кеше. Шуннан соң озак та үтмәде, Шевчук белән Ганна Рад- зевич «өйләнештеләр». Ровнода эшләүче Николай Струтинскийга махсус за¬ дание йөкләнде. Ровнода большевистик подпольеның барлЬшы безнең өчен бәхәссез факт иде. Безнең разведчикларыбызның подполье работниклары белән аралашмаулары, аларның бер-берләрен белмәүләре нормаль нәрсә иде һәм аларда да, бездә дә конспирациянең яхшы булуына шатланырга гына кала иде. Ләкин безгә подполье җитәкчелеге белән, аның төп ядросы белән элемтә урнаштырырга мөмкин һәм кирәк иде. 191
Николай Струтинский яңа гына, берничә разведка группасы оештырып, Луцкидан кайтты. Марфа Ильинич- наның хезмәтләре әрәмгә китмәгән. Николай ул урнаш¬ тырган элемтәләрне яңадан юлга салып җибәрде. Ул шун¬ дагы подполье белән якыная алган. Шуннан соң подполье бездән ярдәм ала башлады. Николай Луцкидан отрядка үзе генә түгел, бер иптәш белән килде. Аны безнең белән элемтә тоту өчен шундагы подполье оешмасы билгеләгән икән. Ул аксыл чәчле егет, тышкы кыяфәтенә караганда — элекке хәрби пленный бу¬ лырга ошый: өстендә саргаеп беткән гимнастерка, аякла¬ рында обмотка һәм кыйшаеп беткән солдат ботинкалары. Аның исеме Борис Зюков иде. Сугышка кадәр ул инсти¬ тутта укыган. Армиядә ике ай хезмәт иткән. Пленга эләк¬ кән. Лагерьдан качкан, аннары аны гестапо тотып алган. Луцк подпольечылары аны коткара алганнар. Партизан учагы янында кешеләр тиз якынаялар. Бе¬ ренче кичне үк Зюков безнең партизаннарга үзе язган шигырьләрен укыды. Шигырьләр сугышка кадәр язылган аларда ерактагы саф һәм якты студент аудиторияләре, дәртле бәхәсләр, озак көтеп алган очрашулар, беренче мәхәббәт дәртләре турында языла... Зюков башка бер¬ нәрсә турында да язарга өлгермәгән. — Шагыйрь алып кайттым!—диде горурланып Нико¬ лай, минем шалашка кереп. Ул әле генә шигырь укуны тыңлап торган һәм, ашыгыч чакыртылмаган булса, ихти¬ мал, учак яныннан китмәгән булыр иде. — Менә нәрсә, Коля,—дидем мин аны үз яныма бүрә¬ нәгә утыртып.— Сиңа иртәгә үк Ровнога китәргә кирәк. Бурыч: шул ук разведка. Ләкин эш аның белән генә бет¬ ми. Син Луцкида булган арада, Ровно подпольечылары үзләрен яңадан сиздерделәр. Вакыт-вакыт, әле анда, әле монда күренә торган листовкалар турында бөтен шәһәр сөйли. Без ул кешеләрне ничек кенә булса да табарга тиешбез. Танышлар аркылы, шул ук Домбровский ар¬ кылы — нинди генә юл белән булса да. Никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак. — Есть! Тырышырмын, иптәш полковник!—хәрби¬ ләрчә төгәл җавап бирде Николай. Шушы көннән башлап Ровно* подпольесын эзләү Ни¬ колай Струтинскийның төп бурычларыннан берсе булып әверелде. 192
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Матур язгы көн. Ровноның үзәк мәйданын фельджан¬ дармерия камап алган. Мәйданда немец гаскәрләре те¬ зелгән. Фашистик флаглар эленгән трибуна тирәсенә «по¬ четлы кунаклар»: офицерлар, рейхскомиссариат чинов¬ никлары, «фольксдойчлар» җыелган. Трибуна өстендә Гитлерның гаять зур портреты. Кысла күзе кебек күз¬ ләре, купшы мыеклары һәм маңгаена төшеп тора торган чәчләре аның Наполеонча позасы белән бер дә бәйләнми. Трибуна уртасында, гәүдәсе белән алга таба авып һәм кулларын сузып, генералларча парад киемнәре кигән озын буйлы симез немец басып тора. Аның йөзе шешен- гәнсыман, чәчләре портреттагы кебек үк маңгаена төшеп тора, күзләре уйнаклый. Солдатлар хәрәкәтсез катып калганнар. Алар белән тротуар арасындагы бушлыкта сирәк кенә халык төр¬ кеме. Бу нинди кешеләр? Мәйданга, Гитлерның туган көне уңае белән булган фашистлар бәйрәменә, аларны нәрсә китергән? Бүрегенә өч теш кадаган, зур гәүдәле берәү басып тора. Тешен казып торучы саргылт чәчле ефрейтор янын¬ да купшы киенгән «фрейлейн». Башына котелок, өстенә нафталиннан актарып алынган кебек иске модалы паль¬ то кигән олы.яшьтәге кеше — маклердыр яки берәр нәрсә хуҗасыдыр... Халык төркеме арасында Жорж Струтинскийның кон¬ федераткаен, аның артыннан Шевчукның кара шляпасы күренеп китте... Трибунаны чолгап алган кунаклар группасында пөхтә киенгән лейтенантның һәм аның кулына тотынып то¬ ручы ябык кына кызның таныш фигураларын күрергә мөмкин. Трибунадагы генерал, карлыккан тавыш белән, микро¬ фонга сөйли. Кыз, үзенең юлдашына ныграк сыена тө¬ шеп, сопый: — Кем бу? — Хөкүмәт президенты Пауль Даргель,— дип шыпырт кына жавап бирә лейтенант. — Кохның беренче урынбасарымы? — Әйе. Генерал сөйләвен дәвам иттерә. Радиорупорлар аның 0499. Кечл»2рухлылар — 13 193
карлыккан, эт өргән кебек тавышын мәйданның барлык почмакларына тараталар. — Без монда боерырга килдек, һәм бу хәлне ошатма¬ ган кешеләр белеп торсыннар: без мәрхәмәтсез булачак¬ быз!— дигән сүзләр яңгырый мәйдан өстендә. — Хох!—дип кычкыралар немецлар. — Хох!— Кузнецовның тавышы башкаларныкыннан да көчлерәк ишетелә. — Ә уң яктагысы кем?—дип сорашуын дәвам иттерә Валя, күзләрен трибунадан алмыйча. — Кайсысы? — Даргельнең уң ягында торганы? Парад мундиры кигән, аерымлык билгеләре таккан, озын буйлы ябык генерал чәчрәп чыгарга җитешеп акай¬ ган күзләре белән мәйданны карый. Менә аның карашы «кунаклар» группасына төште. Озын гәүдәле генерал Валяга караган кебек тоелды. — Анысы да һаулейтерның урынбасары,— ди шыпырт кына Кузнецов.— Украинаның баш судьясы. — Функмыни? — Әйе. Әкренрәк. — Шушы баш палачмыни инде?— дип шыпырт кына сорашуын дәвам иттерә Валя. — Әйе. Даргель акыра: — Бетсен кызгану! Кызгану — ул көчлеләр өчен хур¬ лык! Мин рәхимсез булырга чакырам! Трибунага әле генә мәйданга килгән, кызыл битле, олы гәудәле генерал менә. — Кох!—ди шыпырт кына Валя, һәм аның тавышын¬ да өметләнү сизелә. — Юк,— дип җавап бирә Кузнецов.— Бу — генерал Ильген. махсус гаскәрләр командующие. Жәзачы. — Бү ундыручан җир — безнең халкыбызның килә¬ чәге.— дип һаман акырына трибунадагы генерал.— Без хәзер йөз миллион, ә инде Украинаны кулга төшергәч, аның бай җирләрен узебезгә алгач, ул чагында —йөз ел па үтмәс — без дүрт йөз миллион булырбыз. Без бөтен Европаны биләп торырбыз. Бөтен Европа немецлар ва¬ таны булыр! Сез шуны аңлагыз: мондагы җирнең барлык байлыклары, анын икмәге, терлекләре, батика төрле бай¬ лыклары—алар безнеке, безнең кулла. һәркем белсен: хәзер бу җир — бөек Германиянең бер өлеше. Фюрер 194
җиңелмәс гермаи армиясен төзеде, һәм ул Уралга кадәр гаять зур киңлекләрне үтәр. Фюрер шулай диде. — Хох!— шатланышып акыралар фашистлар. Эрих Кох парадта юк һәм, күрәсең, инде булмас та. Кузнецов шулкадәр омтылган, күңеленнән шулкадәр хә¬ зерләнгән, шундый киеренкелек һәм түземсезлек белән көткән нәрсә тормышка ашмаячак. Шевчук белән Жорж Струтинскийның һәм Кузнецов белми торган һәм Кузне¬ цовны белми торган Крутиковның, Гнедюкның һәм халык арасына кереп аралашкан башка разведчикларның сиг¬ нал көтүләре юкка гына булып чыга. Алар барысы да Кузнецовның сигналын көтәләр, «парадта командалык итә» башлау өчен Кузнецов Кохның күренүен нинди тү¬ земсезлек белән көтсә, алар да аның сигналын шундый ук газаплану һәм комсыз түземсезлек белән көтәләр. Ләкин тантана тәмамланып килә, ә трибунада һаулейтер юк та юк. — Бетте,— дип, бөтенесен югалткан кеше кебек пы¬ шылдап куйды Валя, һәм Кузнецов аның сулыш алуын ишетте. Трибунада хәрәкәтләнү. Генерал Даргель, үзенең уры¬ нын калдырып, чыгарга юнәлде. Трибунадагы хәрәкәт шунда ук «кунаклар» группасына күчте: сөйләшә, тара¬ лыша башладылар. Кузнецовны кемдер дәшеп алды. Ул борылып карады һәм үзенең яңа танышларыннан бер¬ сенең бульдогсыман кечкенә генә йөзен күрде. — Ә! Макс Ясковец! — Сезне күрүемә шатмын, лейтенант! Сезне күрүемә шатмын, фпейлейн. Бүген Ясковец кара гестапочылар шинеле урынына яхшы итеп тегелгән аксыл штатский пальто кигән. Бүген бөтенесе — бу пальтосы да, соры крагилары да, бульдог битле һәм тырпаеп тора торган кучкылт-кызыл колаклы башы да, төче телләнеп көйләп сөйләве дә һичкайчан бул¬ маган дәрәҗәдә чирканыч булып тоела. Кузнецов Яско- вецка карап тора һәм булган хәлне хәзер бөтен ачыклыгы белән аңлый кебек. Ул теләгенә ирешә алмады — атмады да, «парад белән дә командалык» итмәде, һәм мондый очракның тагын кайчан булачагы да билгеле түгел. Хәзер ул Ясковецның лыгырдавын тыңлаячак, аның белән һәм башка шуның ишеләр белән такылдаячак: һәм каоа төн¬ гә кадәр шулай булачак. Ә аннаоы ул. ниһаять, берничә сәгатькә үз сурәтенә кайтачак. Ләкин бу берничә сәгать¬ 13* 195
кә генә. Ә иртәдән — яңадан Ясковец, шул ук ниндидер чит кешеләр, ахыр чиккә кадәр дошман кешеләр... — Әйдәгез, Валя,— ди ул.— Китәргә вакыт. Мәйдан бушап кала. Мәйданнан чыгып барганда ул якында гына агалы- энеле Струтинскийларның башларын иеп баруларын күр¬ де. Менә Шевчук та мәйданнан китеп бара, менә тагын таныш кеше—анысы да отрядтан бугай... Нихәтле алар монда!.. Алар янына киләсе, берничә сүз әйтәсе, уңыш¬ сызлык турында фикер алышасы килә... Ләкин, ярамый. Ул алар белән таныш түгел, ул — немец, борынгы Прус¬ сия немецы токымы. Ул башын горур күтәреп бара һәм юлдашының кулын гына ныграк кыса төшә. Ә Ясковецның монда танышлары күп. Ул әле берсе белән, әле икенчесе белән баш иеп исәнләшә. Барысы да офицерлар. Бусы яхшы. Танышларның төрлесе бар. Ясковец кайберләрең аз гына иелеп яки хөрмәтләп шляпасын салып яисә инде, ниһаять, нык бөгелеп исәнләшә — кешесенә карап. Кай¬ берләре белән туктап сөйләшүне кирәк таба. Менә ул, чибәр генә киенгән бер кыз белән баручы ниндидер майорны ерактан күреп, сәламләү тавышлары чыгара да кулларын болгап аларга таба ташлана. Бер минуттан майор, теге кыз һәм тешләрен ыржайткан Ясковец Валя белән Кузнецов каршына килеп басалар. — Танышмы сез? Кыз аларның дүртесенә дә иркен һәм сөйкемле генә елмая һәм: — Таныш булыйк... Майя,— ди. — Фон Ортель,— ди майор. — Зиберт. — Мин сезне кайдадыр күргән кебек булам...— майор яңа танышына текәләп карый. — Ихтимал,— дип риза була Кузнецов. Аның ирен¬ нәрендә жиңелчә елмаю сизелеп китә.— һәр шәһәрдә офи¬ церны очратырга мөмкин булган урыннар бар... — Менә ирләр сүзе башланды да,— дип, ясалма үп¬ кәләү кыланышы белән Майя сүзгә кушыла.— Без, фрей¬ лейн, аларны тыңламыйк,— дип мөрәҗәгать итә ул Валя- га һәм аны култыклап ала.— Без алдан барабыз. Кузнецов, яңа «дуслары» белән аерылышканнан соң, Валяны озатып фатирына кайтканда инде караңгы төн була. Ул шәһәр читендә, Приходьконың туганы — Иванда 196
яши. Хәзер тен. Аяк асты катырган. Тынлыкны яңгыр си¬ бәләгән тавыш кына боза. Шушы тынлыкта урамнан кайта-кайта Кузнецов үзенә бүгенге көн — 20 апрель көне — китергән нәрсәләргә йомгак ясый һәм уйлана ала. Чыннан да, нәрсәләр булды соң әле? Ул Кохны атарга җыенган иде — ә Кох парадка килмәде. Аның атуы кис¬ кен массовый чыгыш башлануга, фашист башлыклардан үч ала башлауга сигнал булып хезмәт итәргә тиеш иде. Бу хәл булмады. Ул үз-үзен корбан итәргә дә хәзерләнгән иде, хәтта, һәлак булсам-нитсәм дип, отрядка хат та язды. Ләкин үз-үзеңне корбан итү кирәк булмады, һәм Кузнецовны үзенең көчсезлеген һәм ялгызлыгын хис итү чолгап алды. Кинәт ул адымнарын бик нык акрынайтты да туктал¬ ды. Якында гына, аз гына сизелерлек булып, йорт стена¬ сы янында нәрсәдер агарып күренә иде. Ул як-ягына каранды да кесәсеннән фонарен чыгарды. Яктылык нуры стенага ябыштырылган листовкага төште. «Даргель ялганлый,— дип укыды Кузнецов.— Безнең җиребез беркайчан да немецларныкы булмас! Җиңү без¬ нең якта булыр!.. Сталин безне онытмады!» Фонарь сүнде. Кузнецов әле һаман да листовка ал¬ дында тора. Кинәт ул караңгыда, урамның икенче ягында бер фи¬ гура күрә. Ул, урамның икенче ягына чыгып, карый. Бер¬ кем дә юк. Ә янда гына, стенада листовка эленеп тора. Тагын фонарь яндырыла. Шул ук сүзләр! — Иптәш!—әкертен генә эндәшә Кузнецов.— Ип¬ тәш!.. Тирә-якта беркем дә юк. Урам буш. Кызу һәм ышанычлы адымнар белән Кузнецов урам буйлап китә. Аңа куәтле көч килде, бу көч аны этеп бара, төнге салкын шәһәр урамнары буйлап алып бара. Кайда¬ дыр шушында, якында гына иптәшләр бар. һәм үзенең ялгыз түгеллеге, Украинаның яшәве, оятсыз дошман ал¬ дында аның баш имәве турында урамнар, тәрәзә капкач¬ лары ябылган йортлар ишетерлек итеп — тормышларына куркыныч китереп булса да Даргельгә җавап биргән ке¬ шеләр ишетерлек итеп кычкырасы килә, ...Иртән, Валя белән очрашкач, Кузнецов аңа иң элек подполье эшләре турында сөйләде,— ул ялкынла¬ нып, сокланып, ачыктан-ачык көрәш алып баручы кеше¬ ләрдән беркадәр көнләшкән кебегрәк итеп сөйләде. 197
— Шушы көннәрдә мин бер танышымны очраттым,— диде Валя.— Ул мондагы кеше. Безнең семьябызны күп¬ тәннән белә. Ул поляклар подпольесы белән элемтә тот¬ канын, ләкин аннан киткәнен әйтте. Мин эш белән шө¬ гыльләнергә телим, ә анда — алга да юк, артка да юк, ди. Миннән: Ровнода совет подпольечыларын белмисеңме дип сорады. — Ә ул ниндирәк кеше? Рәт чыгарлыкмы? — Сынап карарга кирәк. Аның семьясы яхшы иде. Ул миңа адресын бирде. — Мине аның белән таныштыр әле! Икенче көнне күрешү булды. Яңа таныш таза гәүдәле яшь кенә поляк булып чык¬ ты. Ул русча начар сөйләшә һәм бераз курка кебек. Күрә¬ сең, аны Кузнецовның мундиры шәлләтә торгандыр. Аның исем-фамилиясе Ян Каминский иде. — Ровнода сезнең танышларыгыз бармы?— дип сора¬ ган Кузнецов. — Күп. — Немецлармы? — Немецлар да бар. Шмидт дигән фамилияле берсе бар. — Ул кайда хезмәт итә? — Кайдадыр рейхскомиссариат янында. Ул Кох сак¬ чылары өчен этләр өйрәтә. — Полякларның сез торган яшереп оешмасы ничек дип атала? — «Звьонзек вальки збройпей», яки «Кораллы көрәш союзы» дип атала. Ул Варшавадагы үзәк белән һәм Лон¬ дон белән бәйләнештә. Җыелалар, сөйләшәләр, ә бернин¬ ди чыгышлары юк. Ниндидер шунда легаль ыгы-зыгы кебек нәрсә. Мин алай булдыра алмыйм, мин көрәшергә телим! Мин күрәм, Польшада да, монда, Украинада да гитлерчылар подвалларны кешеләр белән тутыралар, һәр мәйданда дар агачлары! Мин көрәшергә тиеш!— дип ка¬ батлап куйган Каминский, әйтерсең лә аңа бик ошаган бу сүз! Аның кызарган йөзенә, рухланып балкый торган күз¬ ләренә карап, Кузнецов уйлап куйган: «Менә бу да көрәш турында сөйли, ачыктан-ачык чы¬ гыш ясарга тели... Кызганыч, ләкин аның күңелен төше¬ рергә туры килә!» 198
һәм Каминскийга болай дигән: — Сезнең чын эшкә омтылуыгыз бик яхшы. Ләкин бит сез кайда гына барсагыз да, сез теләгәнчә үк бул¬ маячак. Тиз генә атарга туры килмәячәк, һәм, дөресен генә әйткәндә, гомумән атарга да туры килерме икән әле. Сез безгә кайбер мәгълүматлар бирергә, ярдәм итәргә булдыра алыр идегезме икән?.. Сез чыннан да патриот булсагыз һәм Польшаның азат ителүен теләсәгез, үзегез¬ дән таләп иткәннәрнең бөтенесен эшләрсез. Каминский, түбән таба карап бераз уйлап алган да, нык итеп әйткән: — Добже. — Яхшы алайса. Ант языгыз! Каминский, күндәм генә башын чайкап куйган да, кулына карандаш алган. •— Мин ант итәм,— дип яздыра башлаган Кузнецов һәм үз тавышында тантаналы авазлар ишеткән.—Фашист¬ лар җир йөзендә яшәгәндә, үзем исән-сау булганда һәм көрәшергә сәләтле булганда, немец фашистларына һәм башка төрле фашистларга каршы һәрвакыт, һәр җирдә, барлык төрле юллар белән көрәшергә ант итәм. һәм мо¬ ның өчен минем тормышым кирәк булса, тормышымны да кызганмаска ант итәм.— Ул уйга калган. Моңарчы беркайчан да кычкырып әйтмәгән бу сүзләрнең аның үз сүзләренә әйләнә баруын, үзенә кагыла торган, үзеннән чыккан сүзләр булуын тоя барган.— Алар тарафыннан миңа карата уйлап чыгарылырга мөмкин булган иң кот¬ очкыч мәхрүмлекләр һәм газаплар да, теләсә нинди җә¬ залар да мине үземнең антымнан кире чигенергә мәҗбүр итә алмаслар. Әгәр дә мин антымны бозсам, иптәшләрем мине атып үтерсеннәр, ә исемемне онытсыннар. Каминский, антның сүзләрен озаклап кына укып чык¬ кан да, астына тырышып-тырышып үзенең фамилиясен язып куйган. — Исегездә тотыгыз,— дип кисәткән Кузнецов,— бернинди шау-шу булмасын. Сезнең эш—Украинадагы гитлерчылар армиясе турында һәм фашистларның эше турында мәгълүматлар җыю; Валя аркылы тапшырыла¬ чак поручениеләрне үтәү. Сез мине аңладыгызмы? — Яхшы, аңладым,— дип риза булган Каминский. — Заданиене иртәгә алырсыз. Очрашу урынын һәм вакытын Валя үзе билгеләр. Тагын бер нәрсәне онытма¬ гыз — сез минем белән таныш түгел. Беркайда да, бер¬ 199
нинди шартларда да минем үземнән приказание булмаса, мине белүегезне сиздермәгез. Саубуллашканда Кузнецов Каминскийның кулын каты итеп кыскан. Кич белән Валя бүлмәсендә аларның «дуслары» җы¬ елган. Ашамлыклар һәм шешәләр куелган табын тирәсенә шат күңелле компания: фон Ортель, Майя, Зиберт, һау- лейтер белән бергә Кенигсбергтан килгән рейхскомисса- риат сотруднигы Герхард, милләте белән голландияле, фамилиясе беркемгә дә билгеле булмаган гестапочы Пе¬ тер һәм Макс Ясковец тезелеп утырган. Пауль Зиберт һәрвакыттагыча шат күңелле һәм аруны-талуны белми. — Фрейлейн Майя!—дип мөрәҗәгать итә ул кыз¬ га.— Сез җырларга тиешсез. Үтенәбез!.. — Мин җырлый алмыйм...— Майя кыланып баш тар¬ та.— Мин җырлый белмим, Пауль. — Үтенәбез!..— дип күтәреп алалар офицерлар. Гомуми шау-шуда бер генә кеше — Валя гына кат¬ нашмый. Диван аркасына терәлеп, ул дәшмичә генә бүл¬ мәдәге хәлне күзәтеп утыра. Әллә яктыдан, әллә тәмәке төтененнән бераз кысылган нүзләре белән кунакларның йөзен күзәтә. Ниһаять, Майя җырларга риза була һәм, поза алып, тынлык урнашуны көтә. Валя аңа таба бо¬ рыла: аларның күзләре очраша. Нәрсә булды Майяга? Ник җырлый башламый инде ул? Ул дәшми генә утыра торган чандыр кызның күзләрендә нәрсә күргән? Шел¬ тәме? Чирканумы? Ул үзе дә немецлар белән бәйләнгән бит! һәм Майя,— Кузнецов моны ачык күрә,— Майя Валяга нәфрәтле караш белән җавап бирә, һәм шуннан соң җырлый башлый. Валяга үч иткән кебек, кискен итеп, ачу белән башлый, һәм хәзер инде ул аңа ачыктан-ачык нәфрәт белән карый. Ул немецларның бер үк дәрәҗәдә хисле дә, вульгар да булган шантан җырын җырлый. — Браво!—дип беренче булып кычкыра Зиберт, Майя җырлап бетереп, тыңлаучыларга һавадан үбү җибәр¬ гәннән соң.-—Мин хатын-кызлар өчен эчәм! — Хатын-кызлар өчен!—дип куәтли аны фон Ортель һәм бокалын күтәрә.— Хатын-кызлар өчен, әфәнделәр! — Безнең поход тормышыбызны бизәүчеләр өчен!— дип дәвам итә Зиберт. һәрвакыт күшәп утыручы юан Герхард тантаналы төстә кычкыра: 200
— Урыннарыгыздан торуыгызны үтенәм, әфәнделәр! — Тыңлагыз әле, Зиберт,— ди фон Ортель, буша¬ ган бокалын бер читкә куеп.— Мин беләм, сез компа¬ ниядә эш турында сөйләшүгә каршы кеше, ләкин кайчак¬ ларда... — Катгый рәвештә каршы киләм, майор,— ди Зи¬ берт.— Без бит күңел ачарга җыелдык. — Яхшы, риза,— дип көлә фон Ортель.— Сез, Зиберт, шулай да, искиткеч күңелле егет. Шунысы кызганыч, ае¬ рылышабыз. — Сез китәсезмени, майор?—ди Петер Ортельгә күз¬ ләрен күтәреп. — Ихтимал. — Ераккамы? — Маршрутны приказ алгач беләчәкмен. — Әфәнделәр,— дип таләп итә Зиберт,— эш турында бер сүз дә сөйләшмәскә! Ләкин сүз инде фон Ортельнең китүе тирәсендә бара. — Мин көнләшәм сездән,— дип мөрәҗәгать итә фон Ортельгә Герхард.— Бу ләгънәт илдән китү өчен бөтен дөньясын бирер идем. — Әллә тагын берәр нәрсә булганмы?—»дип сорый Валя. — Бүген төнлә урамда подполковник Мюльбахны үтергәннәр. — Ул нинди Мюльбах соң әле?— дип исенә төшерергә тырыша Зиберт. Герхард дивизия номерын әйтеп бирә. — Беренче тапкыр ишетәм. — Дивизия Ковель янында тора һәм фронтка китәргә хәзерләнә, ә Мюльбах монда үзенең ниндидер эшләре белән килгән булган — һәм менә... — Әйе,— дип куя Макс Ясковец, аның сүзен куәт¬ ләп.— Партизаннар оятсызландылар. Төнлә урамга чы¬ гарга да куркыныч. Бу бит әле монда, башкалада шулай, ә авылларда ничектер диген! — Җаным,— дип мөрәҗәгать итә Майя бераз исергән фон Ортельгә.— Сезнең кайчан да булса тере партизанны күргәнегез бармы? — Минемме?— фон Ортель шаркылдап көлә.— Ми¬ немме?.. Мин дә күрмәгәч, кем күргән соң аларны? Бүген генә әле аларның бер егетләре белән сөйләштем. Менә, карап карагыз,— Ул, кесәсеннән йомарланып беткән 201.
листовка чыгарып, аны нәрсәдер чәйнәп утыручы Герхард- ка суза. Герхард, чәнчелүдән курыккан кебек, листовка¬ ны ике бармагы белән генә ала да шундый ук хәрәкәт белән Кузнецовка бирә. Кузнецов листовканы карый башлый. Бу нәкъ шул парадтан соң төнлә ул күргән листовка була. Фон Ортель сүзен дәвам иттерә: — Бу егетне нинди кешедер дип уйлыйсыз? Карт кына кеше, дүрт бала атасы. — Ул листовкаларны үзе басканмыни?—дип кызык¬ сына Валя саклык белән генә. — Аны төнлә урамда тотып алганнар. Ул бу кәгазь¬ ләрне ябыштырып йөри икән. Билгеле, ул — шушы эш бе¬ лән шөгыльләнүче шайкадан берсе генә. Калганнарын әйтүдән баш тарта. — Сез аның белән ничек итеп сөйләштегез соң?— дип кызыксынып куя Майя. — Бик гади генә итеп,— дип, тыныч кына җавап бирә фон Ортель.— Менә шушындый кечкенә генә кадак алына.— Ул кесәсеннән кадак чыгарып күрсәтә.— Утта кыздырыла... — Кирәк түгел!— дип кинәт кычкырып куя Майя. Аның тавышы калтырый, күзләрендә яшь. — Кирәк түгел,— дип үтенә Зиберт.—Хатын-кызлар моны күтәрә алмыйлар. Аннары—без хезмәт эшләре ту¬ рында сөйләшмәскә булдык бит. Әйдәгез, лучше эчәбез. Немец гаскәрләренең урнашуы, Ровнодагы немец учреждениеләренең эше, империя комиссары Кохның якын киләчәккә планнары турында чираттагы донесение- сен җибәргән саен, Николай Иванович үзенең хатын ак¬ тив хәрәкәтләргә рөхсәт бирүне үтенеп тәмамлый иде. Шундый хатларының берсендә ул болай дип язган иде: «Алар янында елмаеп һәм ләббәйкә дип янәшә утыра алмыйм. Мин аларны үтерергә тиешмен! Нигә аларны үтерергә ирек бирмиләр? Иптәш Сталин куйган бурыч безне шуңа мәҗбүр итмимени? Мин дә башкалар кебек үк солдат түгелмени?» Аның үтенүләренә һәрвакыт бер төрле җавап бирелә иде: «Разведка алып баруыгызны дәвам иттерегез. Актив хәрәкәтләр турында көтебрәк торырга кирәк», 202
Кузнецов кыен дип саный торган эш беренче дәрәҗәдә әһәмиятле һәм кирәкле эш иде. Без ул тапкан мәгълүмат¬ ларны шунда ук Москвага тапшырабыз һәм командова¬ ние аларны теге яки бу дәрәҗәдә исәпкә алгандыр дип уйларга кирәк. Ул урнаштырган танышлыклар киләчәктә яхшы хезмәт күрсәтергә тиеш иде. Нәкъ менә Кузнецов¬ ның шушы элемтәләре безнең, Ровнода урнашып, иртәме яки соңмы, Кузнецов шулкадәр таләп иткән нәрсәгә — актив хәрәкәтләргә керешә алуыбызның залогы иде. Николай Иванович үзенең яңа танышларыннан бигрәк тә фон Ортельне өстен күрә иде. Алар еш кына бергә булалар. Алар еш кына казинода очрашалар. Казинодагы шартлар исә ачыктан-ачык сөйләшү дәрте тудыра. Озак та үтми, лейтенант Зиберт гестапо майоры Ортельне бик якыннан белә башлый, гестапо майоры да лейтенант Зиберт белән яхшы танышып ала. Аларның әңгәмәләрен¬ дә бернинди хезмәт сере, шулай ук бернинди тыйнак бул¬ маган мәсьәлә — күпне күргән тәҗрибәле гестапо майо¬ рын сагаерга мәҗбүр итәрлек бернәрсә дә булмый. Бу тормыш турында, хатын-кызлар турында, хәтта сән¬ гать турында зарарсыз сөйләшүләр була, ә сәнгатьне исә алар икесе дә аңлыйлар. Бу үткән көннәр турында истәлекләр һәм киләчәккә планнар иде; отпускны кем кайда ничек үткәрү, сугыштан соң кайда урнашу турын¬ да хыялланулар булган. Ләкин нәкъ менә шундый гө¬ наһсыз сөйләшүләр Кузнецовны, разведчик буларак кы¬ зыксындыра торган мәсьәләләр турында сөйләшүләргә караганда, күбрәк кызыксындыра. Фон Ортель белән сөйләшкәндә ул бу темаларга кагылмаска тырыша. Ул тәҗрибәле разведчик булганга һәм аның белән саграк булырга туры килгәнгә күрә генә түгел, бәлки, башлыча, Кузнецов фон Ортель белән икенче яктан кызыксынганга күрә: аны Москвага тапшырыла торган бернинди донесе- ниегә дә, бернинди радиосводкага да керә алмый торган нәрсәләр кызыксындыра, һәм Кузнецов бу нәрсәне йот¬ лыгып һәм тырышып-тырышып тотып алырга тырыша. Бервакыт, Россия турында сөйләшә башлагач, фон Ортель «русларның җаны серле» дигән сүз әйтеп куя. Кузнецовның бу таушалып беткән сүзләрне инде күп тапкырлар ишеткәне була. Күп немецлар, бигрәк тә, фон Ортель кебек, университет сюртугын хәрби мундирга алыштырган немецлар бу сүзләрне кабатларга яраталар. Алар барысы да, күңел болгаткыч итеп, ахмакларча, 203
шушы «сер» турында такылдыйлар. Ортель, рус телен Кузнецовның немец телен белүеннән начар белмәсә дә, шундый немецлар исәбенә керә иде. һәм, ихтимал, Куз¬ нецов, фон Ортельнең үзенең җаны белән кызыксынмаса, бу сүзләргә игътибар бирмәгән булыр иде. Фон Ортель исә Кузнецов өчен чыннан да серле була, һәм ул аның серенә төшенергә тели. Ә шул арада компания киңәя бара. Тапкыр акыллы, аралашучан, ә иң әһәмиятлесе — юмарт лейтенант Зиберт бу компаниянең үзәге була. Немец офицерлары арасында башкалар исәбенә гулять итәргә һәм күңел ачарга яра¬ тучылар күп табыла. Без немецларның оккупация марка¬ ларын дошманнан эшелоны-эшелоны белән кулга төшер¬ гәнгә күрә, Кузнецов аларга мохтаҗ түгел иде. Шуңа күрә Николай Иванович русларның: «Тагарагы булса, дуңгызы табылыр», дигән мәкале буенча эш итә иде. Кузнецов белән Валя очраша торган кешеләр аларда яңадан-яңа газапланулар тудыралар иде. Фон Ортельнең оятсыз икърар итүләрен, Герхардның, Петерның, Яско- вецның тыныч кешеләрне, безнең кешеләребезне газаплап үтерүләр турындагы сөйләүләрен тыңлауга түзеп булыр¬ лык түгел иде. Шундый «дусларча» кичәләрнең һәркай- сыннан соң нәфрәттән һәм көчсезлектәп ыңгырашасы килә иде. Кузнецов тагын да боеграк, караңгы йөзле бу¬ лып китте, бер сүз дәшмичә көннәр буе утыра ала иде. ...Валя белән Майя берсен берсе дошман күрүләрен дәвам иттерәләр. Майя Валяның партизаннар отряды разведчицасы икәнен белми, шул ук вакытта Майяның икенче ай инде Коля Гнедюк заданиесе буенча эш итүе дә Валяга билгеле булмый. Озак та үтми, Валя Довгерны чүт кенә отрядка ча¬ кыртып алырга мәҗбүр итми калган вакыйга була. Бер¬ вакыт иртә белән Валя янына кергәч, Николай Иванович аны шомланган хәлдә күрә. — Берәр нәрсә булдымы әллә? — Әйе. Повестка алдым... — Нинди повестка? — Германиягә мобилизациялиләр. Аның тавышы калтырап китә. — Отрядка кайтырга кирәк,— ди Кузнецов. — Рәхмәт,— дип кыза Валя.— Отрядка кайтып, фа¬ тирны югалтыргамы! 2Q4
— Ә нәрсә эшлисең?—дип җавап кайтара Кузнецов, уйланып, һәм шунда ук тәкъдим итә:—Мобилизациядән котылып калырга тырышып карасаң, ничек булыр икән? — Яхшы булыр иде, ләкин ничек эшләргә? — Уйлап карарга кирәк... — Ә үзеңнең дусың фон Ортельдән сорап карасаң? — Ортельдән сорарга да мөмкин. Тукта әле!.. Кинәт Кузнецовның башына бер уй килә. Ул, уры¬ ныннан торып, бүлмә буйлап йөри башлый.— Икенче берәү бар. Аның белән очрашырга тырышып карыйм әле. һәрхәлдә, без сине Германиягә җибәрмәбез. Ортель бе¬ лән, яки «безнең» офицерлардан башка берәрсе белән очрашканда бу повестка турында ниндидер аңлашыл¬ маган нәрсә булган кебек итеп, көлке анекдот кебек итеп искә төшереп ал. — Отрядка кире кайтырга туры килсә, күңелсез була инде. Шундый кыенлыклар белән урнашкан идек... От¬ рядта ни эшләрмен соң әле мин? — Сабыр ит. Өметсезләнергә иртә әле. Аннары, оныт¬ ма, фрейлейн, сез бит немец армиясе офицерының ярәш¬ кән кызы. Үзенең кәләшен күңелсез хәлдән коткарып кала алмаса, андый офицерның бәясе сукыр бер тиен. Шушы көннән башлап, Кузнецов «Фридрихштрассе»- дагы казинога еш йөри башлады. Ян Каминскийның сөй¬ ләвенә караганда, анда рейхскомиссариат янында хезмәт этләре өйрәтүче Шмидт дигән берәү бик еш була икән. Шмидт Кохның адъютанты һауптман Бабахның якташы икән һәм ул Каминскийга үзенең һауптман белән якын дуслар булуы белән мактанган. Каминский Николай Ива¬ новичка шушы Шмидт белән якыннан сөйләшеп карарга тәкъдим иткән. ...Җирән чәчле, сипкелле обер-ефрейтор Шмидт үзенә казинода бергә ашау хөрмәте күрсәткән лейтенантка тү¬ бәнчелек белән карый һәм кызганыч тавыш белән үзенең күңелсез эше турында сөйли. — Этләр яраталар мине, ләкин алар мине начар туй¬ дыралар, һерр лейтенант Зиберт. Минем бернәрсәм дә булмады, һәм шул килеш өйгә дә кайтырмын инде. Баш¬ калар кибет ачалар, өйләнәләр, уңайлыгы да, хуҗалыгы да, балалары да була. — Миңа ышаныгыз, мин сезне әтиемнең имениесенә алырмын!— дип ашыга-ашыга вәгъдә бирә лейтенант. 205
— Нинди мәрхәмәтлелек! Нинди мәрхәмәтлелек!— дип кабатлый Шмидт. Шмидт Кузнецовка һаулейтерның эт абзарында эш¬ ләү чорында җиде овчарка өйрәтеп тапшырырга өлгерүе турында әйтә. Хәзер ул сигезенче овчарканы хәзерли икән. Бу сигезенче эт, «империя эт өйрәтүчесе»ндә соклану тудырып, аның аягы янында ята. Хәер, лейтенант та эткә бик уңай карады. — Бу шул сигез эт арасында иң яхшысы,— ди Шмидт, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча.— Ант итеп әйтәм, ул ариең булмаган кешеләрне исеннән үк сизә! — Булмас ла. Ә партизанны сизәме? — О!.. Партизаннымы — бер километрдан ук сизә! Ләкин бу да обер-ефрейторның күңелен күтәрә ал¬ мый. Ул үзенең ачы язмышыннан зарлануын дәвам ит¬ терә. — Ровнода минем кызым бар, күреп туя алмаслык. Полька. Ерткыч кыз. Мин, һерр лейтенант, бала чагым¬ нан ук бөтен ерткыч нәрсәләрне яратам... Ләкин ул мине бик нык газаплый. Ышанасызмы, аның янына бер шадра гестапочы килеп йөри, бүләкләр алып килә. Я күл¬ мәклек, я сәгать, я нинди дә булса алтын әйбер алып килә. Ул андый әйберләрне җиңел төшерә. Тентү ясый да — булды! Менә шуңа күрә минем полькам гестапочыга ябышып ята. — И, кадерлем, һәркемнең үз бәхетсезлеге бар,— ди Кузнецов, тирән сулыш алып.— Менә минем акчам да күп,— ул зур мәгънә белән пауза ясый,— кайбер әйбер¬ ләрем дә бар... — Шулаймыни? — Ә сез миңа кереп чыгыгыз. Мин сезгә гүзәлегез өчен кайбер нәрсәләр бирермен. Чынлап әйтәм... — Нәрсәгә соң?! — Иптәшләрчә генә, Шмидт. Сез миңа ошыйсыз. Сез¬ нең гадәттән тыш овчаркагыз өчен эчеп җибәрик! һәркемнең үз бәхетсезлеге бар, Шмидт,— дип сүзен дә¬ вам иттерә Кузнецов, тирән сулап.— Минем кәләшем үзен «фольксдойче» итеп рәсмиләштерә алмыйча йөри әле. Аның атасын бандитлар үтергән, документлары барысы да алар кулына эләккән. Чыгышың белән ариец икәнле¬ геңне исбат итеп кара... — Әйе, әйе,— дип башын чайкап куя Шмидт, теләк¬ тәшлек белдереп. 206
•— Ләкин мин сезгә әле сөйләп бетермәдем,— Кузне¬ цов обер-ефрейторның колагына ук иелә.— Минем кәлә¬ шемне Германиягә мобилизациялиләр! — Ах, нинди күңелсезлек! — Күрәсезме, һәркемнең үз кайгысы! — Әйе, әйе,— дип кайгылы төстә мыгырдана Шмидт.— Менә фрейлейн рейхскомиссариатта эшләсә иде! — Минем өчен андый эшне эшләрлек мәрхәмәтле җан иясе табылыр идемени! — Моны эшләү шулкадәр кыен. Менә фрейлейнның документлары булсын иде... —| Моны бер кеше, һаулейтер Кох эшли ала бит, дөресме?— дип белешеп куя Кузнецов. — Әйе, ул гына эшли ала,— дип раслый «империянең эт өйрәтүчесе», һәм шунда ук үзенең якташын исенә төшерә. — Адъютант Бабах — минем якын дусым. Без аның белән якын мөнәсәбәттә... Фрейлейн гариза язсын — без аны кыстырып җибәрербез... — Рәхмәт сезгә, Шмидт,— дип җавап бирә лейте¬ нант.— Мин сезнең турыда кайгыртырмын, тыныч булы¬ гыз. Мин сезне үз имениемә алырмын. Бәлки,’сезгә акча кирәктер?— һәм Кузнецов шактый зур төргәк акча чыга¬ ра. Аны әле кичә генә Кечкенә Коля китергән була. — Ләкин, туктагыз әле...— Шмидт йөзенә коточкыч уңайсызлану кыяфәте чыгара. — Нәрсәгә инде андый тартыну. Безнең изге бурычы¬ быз — якын кешеңә ярдәм итү. Сез христианин түгелме¬ ни? — Мин мондый югары хисләрне аңлыйм!—дип куя эт өйрәтүче һәм акчаларны ашыга-ашыга кесәсенә яшерә. Алар икенче тапкыр очрашу турында сөйләшәләр. Бу очра-шу икенче көнне үк, шул ук казинода була. Бу юлы да «империянең эт өйрәтүчесен» мул- сый көтә. Шмидт һаулейтерның Ровнодан киткәнлеген һәм май башларында кайтачагын әйтә. — Хәзер ул Берлинда, СА штабы начальнигы Лют- цены күмүдә катнаша. Ул кайткач, без аңа фрейлейн Валентинаның гаризасын тоттырырбыз. Ә хәзергә мин Валентина турында Бабах белән сөйләшермен. О, ул ми¬ нем якын дусым! 207
Унынчы майда Шмидт Валя янына| кергән һәм тан¬ таналы төс белән аңа Кохның кайтканлыгын һәм үзенең адъютант белән сөйләшүе уңышлы чыкканлыкны әйткән. — Адъютант Бабах сезнең белән бергә лейтенант Зиберт та килсен диде. Ихтимал, һаулейтер әфәнде сезнең өчен немец офицеры үтенүгә үз күзе белән күреп ыша¬ нырга тели торгандыр. Валя Николай Ивановичны көтә-көтә зарыгып бетә. Ул ишек төбендә күренгәч тә, Валя аңа ташлана һәм Шмидттан ишеткәннәрен барысын да сөйләп бирә. — Шу-улай,— дип сузып куя Кузнецов.— Булса соң, чакыргач — барырга кирәк. — Син чын патриот булсаң һәм чыннан да батырлык турында хыяллансаң, Кохны үтерергә тиешсең!— дип куя Валя кызып. — Ә командирның рөхсәте? — Сиңа махсус рөхсәт кирәкмени? Парадта... парадта без аны үтерергә җыенган идек бит! — Анысы бит аның бөтен халык алдында. Безне як¬ ларга тиешләр иде. Аннары сүз бер Кох турында гына түгел, бәлки барлык җитәкчеләр турында барган иде! Ул бит бөтенләй икенче эш! — Нишләргә соң?—ди аптырап Валя. — Командирга язарга кирәк. Бәхеткә каршы, шул кичне Кечкенә Коля килә. Ул ашыгып кына бүлмәгә керә дә урындыкка утыра һәм, бер сүз дә әйтмичә, чалбарындагы яшерен кесәсен сүтә баш¬ лый. Малайның төсе киткән. Ике көн эчендә ул «маяк»тан шәһәргә кадәр алтмыш километрдан артык ара үткән. Ул Кузнецовка бер пачка акча һәм командованиене Ровно районында урнашкан немец берләшмәләренең бигрәк тә кайсысы кызыксындыруы турында язылган хат алып килгән. Валя малайны aula'pra утырта, ләкин малай, ашый башлагач та, өстәл артында ук йокыга китә. Кузнецов аны диванга күтәреп сала. — Уятырга кызганыч,— ди ул.— Ләкин уятырга ки¬ рәк. — Кирәк шул,— дип килешә Валя.— Хәзергә утырып командирга хат яза тор. Вакыт кадерле була. Коля бик кыска гына срокта лагерьга барып кайтырга өлгерергә тиеш. Аларны Кохка чакыру вакытына,— ә моның бик тиз булуы мөмкин,— Ко- 208
ля инде җавап алып кайтып өлгерергә тиеш. Шулай да алар малайны уятырга батырчылык итмичә озак торалар. Ниһаять, Валя Коляга акрын гына дәшә. Малай уянмый. — Коля,— дип кабатлый ул, аның җилкәсенә кагы¬ лып.— Тор! Коля, команда бирелгән кебек, сикереп тора да күз¬ ләрен уа. Кузнецов аңа хат суза. — Яшер! Коля, читкә таба борылып, хатны яшерә. Аннары ул фуражкасының эчлегеннән инә ала һәм эшлекле кыяфәт белән кесәсен тегә башлый. Ул киткәч, Кузнецов уйчан кыяфәт белән сөйли баш¬ лый: — Менә сиңа кирәк булса Кечкенә... Аның бу сүз белән нәрсә әйтергә теләве аңлашылмый. Әллә малайга сокланганмы, әллә инде хәзер «кечкенә¬ ләренең дә, зурлар кебек үк, зур сынауларга дучар булу¬ ларына кайгырамы. — Әйе...— дип сузып куя Валя. Бу минутта аның фикерләре еракта була. Ярым караңгы, күңелсез зал аның күз алдына килә, түшәмнәре ■— түбән салынган дәһшәтле болытлар кебек, бүлмәнең түрендә зур өстәл, өстәл артында күзләренә төшкән чәчле, караңгыда аз гына күренә торган зәң- гәрсыман күзле юан кеше утыра. Шул арада бу җир астындагы бинага, көн кебек якты булып, Кузнецов ки¬ леп керә, аның сузылган кулында дәһшәтләнеп пистолет ялтырый. Кузнецов әлеге юан кешегә якыная барган саен, теге кеше стенага таба чигенгәннән-чигенә бара, үзе калтырана, күзне сукырайтырлык яктылыктан бө¬ решә... Кинәт бер гади һәм ачык уй бу күренешне каплый: — Ә ул минем үземне генә кабул итсә?— Валя бу сүзләрне кычкырып әйтә. — Ул сине үзеңне генә кабул итсәме...— Кузнецов бу сүзләрне кабатлап куя.— Итсә соң,— ул пистолетын алып, патроннарын чыгара, атып карый һәм пистолетны Валяга суза.— Атып кара әле. Валя спусковой крючокны төшерергә тырышып озак маташа, ләкин булдыра алмыйча, өметсезләнеп, писто¬ летны ыргытып бәрә. 0499. Көчле рухлылар — 14 209
— Булмый, Миңа башка револьвер тап! Минем көй җитәрлекләре бардыр бит. Тап, ишетәсеңме,— дип кабат¬ лый ул Кузнецовка.— Син уйлап кына кара, әгәр дә ул минем үземне генә кабул итсә!.. Кузнецов Валяга икенче пистолет бирә. Бусы икенче номерлы «Вальтер» була. Валя пистолетны кулына ала, имән бармагы белән крючокны төшерергә тырыша... Ләкин барып чыкмый. Шуннан соң ул пистолетка ике кулы белән ябыша. Аның бөтен йөзе — иреннәре, кашлары, күзләре — киеренке¬ лекне күрсәтәләр. Ниһаять, крючок бирешә. — Булды! — Син нәрсә, ике куллап атмакчы буласыңмыни?— дип елмая Кузнецов һәм Валядан пистолетны ала.— Бул- маса, утыр да гариза яз. Валя тыңлап утыра. «Саф ариец канлы ата-аналардан туган немка була¬ рак,—дип әйтеп торды Кузнецов,— совет партизаннары тарафыннан үтерелгән кешенең кызы буларак, мин им¬ перия комиссары әфәндедән...» Валя күтәрелеп карап куя: — Ул шушыны укыган ар’ада син атарсың! — Яхшы,— ди Кузнецов.— Язуыңны дәвам иттер: «...мин империя комиссары әфәндедән мине мобилизация¬ дән азат итүен үтенәм...» Валя, юлларын язып бетермичә, туктала. — Ә син чынлап торып атарсыңмы?—дип сорый ул. — Әйе. Минемчә, командир ризалык бирер. Үтерә¬ чәгемә ышан дисәм...— Ул бераз туктап тора һәм өстәп куя:— әлбәттә мин атачакмын. .Ләкин бу минутта Кузнецов та, Валя да «үтерәм» ди¬ гән сүзнең үзләре өчен, үзләренең язмышлары өчен нәрсә икәнлеге турында, «үтерәм» дигән сүзнең һичшиксез «үзең дә үтереләчәксең» дигән сүз икәнлеге турында уйлап карамыйлар. Бәлки уйлап та караганнардыр, ләкин бер- берсенә әйтмиләр. Бу кичне инде алар бу темага кире кайтмыйлар. Бу юлы Кечкенә Коляның юлы уңышлы булмый. Аны милләтчеләр тотып алалар. Коля аларга җитез генә итеп үзенең «тарихын» сөйләп бирә: «Әтием белән әниемне большевиклар үтерделәр, ә мин хәер сорашам...» Башта бандитлар ышанмыйлар: малайның сүзе аның шәһәрчә 210
киемнәре белән бәйләнми. Кайда торасың, дигән сораугЙ Коля Ровнода дип җавап биргән һәм хәтта урам исемен һәм йорт номерын да әйтеп биргән. Күрәсең, бандитларда ниндидер шик тугандыр. Алар ниндидер «начальник» килгәнче малайны үз яннарында калдырганнар. Аны, берничә башкисәр белән бергә, хуҗаларыннан «бушатылган» өйгә урнаштырганнар. Икенче тәүлектә Коля качкан. Ул отрядка 15 майда кайтып җитте. Кузнецовның соравына җавап бирергә инде соң иде. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Май урталарында, шундый кояшлы көннәрнең бер¬ сендә Ровноның баш урамы «Немецлар» урамында пар ат җигелгән бай экипаж күренә. Аңа утырган пассажир¬ ларга: купшы офицерга, аның янында утырган кызга һәм каршыда утырган җирән чәчле обер-ефрейторга һәркем игътибар бирә. Экипажда, аларның аяк астында овчарка ята. Экипаж, «Немецлар» урамыннан «Фридрихштрассе»- га борыла һәм урамның иң аргы башына таба юнәлә. «Фридрихштрассе»да бөтен немец учреждениеләре туп¬ ланган. Урамның ахырында рейхскомиссариат урнашкан. Шунда ук, урам башында, өстән чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган биек коймалы ишек алдында им¬ перия комиссары Эрих Кохның резиденциясе. Тротуарда автомат белән коралланган ССчылар арлы-бирле йөри. Кузнецов генераллар мастерскоенда тегелгән яңа ки¬ тель кигән, иңбашларында — көмеш кебек ялтырап тора торган погоннар. Китель кесәсенә милләтче-социалист- лар партиясе члены значогы һәм аның янына ике тимер тәре кадалган. Шунда ук лейтенантның сугышларда ике тапкыр яраланганлыгын күрсәтә торган ленталар. Парад кителе, күз чагылырлык итеп ялтыратылган итекләр аның күптән үк инде фронтта булмаган һәм «Немецлар» ура¬ мындагы казинодан чыкмыйча «сугышуны» яхшырак дип табучы офицерларның берсе икәнлеген күрсәтеп торалар. Ат башында, кучер урынында дилбегә тотып Коля Гнедюк утыра. «Кучер»ның кесәсендә пистолет, утырган урыны астына танкка каршы ыргыта торган берничә граната яшерелгән. Партизаннарны бер километр ераклыктан сизүче овчарка «империя эт өйрәтүчесе»нең аяк астында йокым¬ 14* 211
сырап ята. Ул аны эт абзары начальнигына тапшыру өчей һаулейтер резиденциясенә алып бара. Экипаж резиденция капкасы төбенә килеп җиткәч, эт өйрәтүче тротуарга беренче булып сикереп төшә. — Әйдәгез вахтциммерга,—ди ул Кузнецовка.— Фрейлейн безне көтеп торыр. Сакчылар бүлмәсендә ул тәрәзә аркылы сорады: — Обер-лейтенант Зиберт белән фрейлейн Довгерга пропусклар әзерме? Эт өйрәтүчене таныган ССчы, хәтта документ та сорап тормыйча, алдан ук хәзерләп куелган ике пропускны алып бирә. Кохның сарае гаять зур паркның түрендә урнашкан. Имәннәр, юкәләр, өрәңгеләр йомшак үлән белән каплан¬ ган аллеяларны һәм газоннарны күләгәләп торалар. Клумбалар янында берничә бакчачы эшли. Төп аллеядан читтәрәк калкулык бар. Анда яшеллек һәм сирень куак¬ лары арасында уңайлы утыргычлар куелган. Күрәсең, наместник эссе көннәрдә шунда ял итә торгандыр. Уңда, кояш кыздыра торган урында зур бассейн — күрәсең, наместник шунда коена торгандыр. Кузнецовның игътибарлы' карашыннан вак-төякләр дә төшеп калмый. Кох яши торган ике катлы аерым йорттан тыш, монда тагын берничә корылма бар: һаулейтер персонасын сак¬ лаучы этләр өчен абзар, адъютант йорты, хезмәтчеләр йорты һәм төнге сакчылар йорты бар. «Фюрер» наместнигы монда бронялы стена эчендәге кебек яши. Украин халкыннан куркуыннан ул үзен баш¬ танаяк коралланган сакчылар белән чолгап алган. Без наместникның сараена һөҗүм итү өчен ничә тап¬ кыр планнар кордык һәм барыбыз да һәлак булсак та, Кохка кадәр барып җитә алмаячагыбызга ышанып, алар¬ ның берсен дә үти алмадык. — Адъютант янына керегез, ә мин этне тапшырып киләм,— ди Шмидт Кузнецовка, парадный ишеген күрсә¬ теп. Кузнецов белән Валя бер генә минутка икәүдән-икәү генә калалар. — Пауль,— ди Валя аның чын исемен әйтергә батыр¬ чылык итмичә акрын гына. — Нәрсә әйтергә телисең, кадерлем?—дип елмая Кузнецов. Уенны дәвам иттерәме ул, әллә чын-чынлап 212
шулай дип атадымы — Валя аңламый. Кинәт ул, иелеп, Валяга шыпырт кына әйтә:— Син Кохтан чыккач та, мине көтеп торма: тизрәк урамга чык та экипажга утыр, шәһәрдә Струтинскийны очратырсың һәм аның белән отрядка китәрсең. Шунда ук. Валя куркып китә. — Юк! — Монда бер кеше дә җитә, Валя,— шулай ук акрын гына, ләкин ныклык белән әйтә Кузнецов.— Үзең уйлап кара, алар сине дә эләктереп алсалар, миңа бит җиңел¬ рәк булмаячак. Ул ишекне төртеп ача! һауптман формасы кигән купшы офицер адъютант Бабах ишектән килеп кергән кешенең үзенең якташы Шмидтның дусы икәнлеген күрә — ул аның өчен үзе ал¬ дан ук пропуск хәзерләп куйган. Ул аларны икенче катка, кабул итү бүлмәсенә озата. Анда берничә офицер көтә¬ ләр иде инде. Тәрәзә янындагы креслода, чакыруларын көтеп, симез генерал утыра. — Мин сезнең килүегез турында әйтермен,— ди Ба¬ бах һәм ишектән кереп китә. Кечкенә генә буйлы җитез армия офицеры, Валяга ишарә ясап, Кузнецовка серле генә итеп: — Сезнекеме?—ди. — Әйе,— ди Зиберт, армеецка борын буйлап кына карап. Аның кыяфәте башкалар фикере белән кызыксын¬ мавын күрсәтеп тора. — Бүген һаулейтерның кәефе яхшы диләр,— ди офи¬ цер, үзенең урынсыз соравы өчен гафу үтенгәнсыман итеп.— Без аны инде сәгатьтән артык көтәбез. Авыр ишек ачыла. Кабул итү бүлмәсенә адъютант килеп чыга. — Сезне кабул итәргә әзер торалар,— ди ул Валяга карап. Аннары урыныннан кузгала башлаган Кузнецовны туктатып: — Фрейлейнның үзен генә,— ди. Кузнецов каушап кала. Ул үзен чакырмыйча Валяны чакыруларын һич көтми. Үз-үзен кулга алып, ул креслога барып утыра һәм беренче булып башына килгән, бернин¬ ди мәгънәсе булмаган сүзләр белән кечкенә офицерга мө¬ рәҗәгать итә, 213
...Кох кабинетына кереп алга таба аяк атлагач та, ике сикерүдә Валя янына бик зур овчарка килеп җитә. Валя сискәнеп китә! — Үз урыныңа кит!—дип эткә кычкырган көчле та¬ выш ишетелә, һәм эт читкә китә. Тик шунда гына Валя бүлмә түрендә, Гитлер портреты астында, зур өстәл артындагы креслога чумып Гитлер мыегы кебек мыеклы, озын саргылт керфекле, симез һәм пөхтә немецның утырганын күрә. Аннан читтәрәк кара униформа кигән өч гестапочы басып тора. Кох, сүзсез генә, аңа бүлмә уртасындагы урындыкны күрсәтә. Валя урындык янына килгәч тә, гестапочылар¬ ның берсе аның белән Кох арасына, икенчесе урындык артына килеп баса. Өченчесе стена буенда, Кохның артын¬ да, һаулейтердан бераз уңдарак тора. Гестапочыларның киемнәрен күрсәтми торган кара ишек чаршавы фонында ялтыравыклы төймәләр, аеллар һәм значоклар таккан һаулейтер куркыныч булып күренә. Валя чаршауның селкенеп китүен сизә, һәм шул ук секундта авыр тукыма арасыннан тешләре ыржайган эт башы күренә. Валя Кохның: — Ни өчен сез Германиягә китәргә теләмисез?— ди¬ гән сүзләрен ишетә. Кох бер кәгазь битенә карап утыра — бу Валяның гаризасы икән. Ул бераз каушап кала һәм җавап бирергә ашыкмый. — Ни өчен сез Германиягә китәргә теләмисез?—дип кабатлый Кох, кызга күзләрен күтәреп.— Сез, немец кызы, фатерландта файдалы булыр идегез. — Минем әнием бик каты авырый,— ди акрын гына Валя, ышандырырлык итеп сөйләргә тырышып.— Әнием авырый, ә аннары минем сеңелләрем дә бар... Әтием һә¬ лак булганнан бирле мин эшләп семьямны карыйм, һау¬ лейтер әфәнде, сездән мине монда калдыруыгызны үтенәм. Мин немец телен, рус, украин һәм поляк телләрен беләм, монда да Германиягә файда китерә алырмын. — Сез офицер Зиберт белән кайда таныштыгыз?— дип сорый Кох, аңа текәләп карап. — Очраклы рәвештә генә поездда таныштым... Ан¬ нары ул безгә фронттан кайтышлый керде... — Ә сезнең бабаларыгызның Германиядән чыккан- лыкларын раслый торган документларыгыз бармы? — Документларыбыз әтиемдә иде. Ул үтерелгән ра- кытта документлар да югалган, 214
Кох ягымлылана төшә. Әле немец телендә, әле поляк телендә сөйләшеп (ул поляк телен дә яхшы белгән), ул кыздан шәһәрдәге настроениеләр турында сораша, немец офицерларыннан кайсылары белән таныш булуы белән кызыксына. Танышлары арасыннан рейхскомиссариат сотрудникларының гына түгел, бәлки гестапочыларның да, шул исәптән фон Ортельпең дә исемен ишеткәч, Кох канәгатьләнеп кала. — Яхшы, барыгыз. Минем яныма лейтенант Зиберт керсен. Адъютант белән бергә Валя кабул итү бүлмәсенә чыга. Көтеп утыручы офицерлар карап торганлыктан, ул, үзен сиздермәү өчен, Кузнецовка бер сүз дә әйтә алмый. Ә Валяның кабинетта күргәннәре турында шулкадәр ур¬ таклашасы килә. Кузнецов аның карашында ниндидер шикләнү кебек нәрсә сизә. Ул: «Борчылма, бернәрсә дә булмас», дигән кебек итеп, башын күтәрә, ә карашы белән: «Чыгып кит...» дип үтенә. Валя аның зур ишектән кереп югалганын көтеп тора да, күңелсезләнгән кыяфәт белән, йокымсырап утыра торган генерал янына барып утыра. Бу минутта ул үзен учакка килеп төшкән кебек хис итә. — Хайль Гитлер!—дип кычкыра Кузнецов, кабинет бусагасын атлап кергәч, кулын алга таба сузып. — Хайль!—ди ялкау тавыш өстәл артыннан.— Уты¬ рырга мөмкин. Мин сез сайлаган кызны яхшы дип тап¬ мыйм, лейтенант! Барлык офицерларыбыз да җиңелгән халыклар арасыннан чыккан кызларны яклый башласа¬ лар, безнең промышленностебызда кем генә эшләр соң? — Фрейлейн — ариецлар Каныннан,— дһп каршы әйтә Кузнецов түбәнчелек белән. — Сез шуңа ышанасызмы? — Мин аның атасын белә идем. Мәрхүм, бандитлар кулыннан һәлак булды. һаулейтерның текә күз карашы офицерның тимер тә¬ реләренә, свастикалы түгәрәк значогына төщә. — Сез милләтче-социалистлар партиясе членымыни? — Так точно, һерр һаулейтер. — Тәреләрне кайда алдыгыз? — Беренчесен Франциядә, икенчесен Остфронтта. — Хәзер нәрсә эшлисез? — Яраланганнан соң вакытлыча үз фронт участогы¬ бызны тәэмин итүдә эшлим, 215
— Сезнең частегез кайда? — Курск янында. — Курск янында дисезме?.. Кохның сынаулы карашы Кузнецов карашы белән очраша. — һәм сез — лейтенант, фронтовик, милләтче-социа- листлар партиясе члены — чыгышы шикле булган кызга өйләнергә җыенасызмы?! — Без вәгъдәләшкән идек,—дип куя Кузнецов, тар- тынгансыман итеп.— һәм мин, отпуск алып, кәләшем бе¬ лән ата-анам янына кайтырга һәм алардан фатиха сорар¬ га тиешмен. — Сез кайда тудыгыз? — Кенигсбергта. Атамның нәсел-нәселдән күчеп килә торган поместьесы бар... Мин аларның бердәнбер уллары. — Сугыштан соң өегезгә кайтырга җыенасызмы? — Юк, мин Россиядә калырга уйлыйм. — Сезгә бу ил ошыймыни?— Кохның сүзләрендә нин¬ дидер ирония кебек нәрсә сизелеп китте. — Минем бурычым — аны барыбызга да ошарлык итү, һерр һаулейтер!— ди Кузнецов, үзе сөйли торган сүзләр¬ нең гаделлегенә нык ышанган кеше кебек ныклык һәм ачыклык белән. — Лаеклы җавап!—дип яклап куя һаулейтер һәм Валяның өстәлдә ята торган гаризасын үзенә якынрак тартып куя. Шушы моментта Кузнецов чалбарының уң кесәсендә ята торган корулы «вальтер»ын беренче тапкыр физик кискенлек белән хис итә. Кулы акрын гына түбәнгә шуы¬ шып төшә. Ул башын күтәрә һәм ыржайган овчарканы, сакта торучы гестапочыларны күрә. Бөтенесенең дә кара¬ шы аның кесәсенә таба шуышып төшеп бер хәлдә катып калган кулына текәлгән кебек тоела. Юк, атарга бернинди мөмкинлек юк. Пистолетны тар¬ тып чыгарырга түгел, кулны кесәгә тыгарга да ирек бир¬ мәсләр. Кечкенә генә хәрәкәт булганда да гестапочылар алга ташланырга хәзер торалар, ә урындык артында то¬ ручысы бөтен гәүдәсе белән шулкадәр иелә, колак төбен¬ дә аның сулышы сизелә,— ул һәр моментта кулны тотып алыпга хәзер булырлык итеп иелә... Шул арада һаулейтер, креслода киерелеп утырып һәм үз тавышына колак салып, сүзен дәвам иттерә; 2’6
— Көнчыгыш җирләрне үзләштерүгә үзенең тормы¬ шын багышларга җыенучы сезнең кебек кешеләргә кай¬ бер нәрсәләрне истә тоту файдалы булыр. Сез, лейте¬ нант, ничек уйлыйсыз: монда безнең өчен кемнәр куркы¬ нычрак— украинлылармы әллә поляклармы? Лейтенантның бу турыда үз фикере бар. — Тегеләре дә, болары да куркыныч, һерр һаулей¬ тер!— дип җавап бирә ул. — Миңа, лейтенант, бик аз нәрсә кирәк,— дип сүзен дәвам иттерә Кох.— Миңа полякның украинлы белән оч¬ рашканда украинлыны үтерүе һәм, киресенчә, украинлы¬ ның полякны үтерүе кирәк. Шунда юл уңае белән алар тагын еврейны да атып үтерсәләр, нәкъ миңа кирәк нәрсә булачак. Сез мине аңлыйсыздыр? — Нечкә фикер, һерр һаулейтер! — Бернинди нечкәлеге юк. Бөтенесе дә бик гади. Кай¬ берәүләр германлаштыруны күз алларына бик беркатлы итеп китерәләр. Алар, безгә руслар да, украинлылар да, поляклар да кирәк һәм без аларны немецча сөйләшергә мәҗбүр итәргә тиешбез, дип уйлыйлар. Ләкин безгә рус¬ лар да, украинлылар да, поляклар да кирәкми. Безгә уңдырышлы җирләр кирәк.— Аның тавышы күтәрелгән- нән-күтәрелә бара.— Без кешеләрне түгел, бәлки җирне германлаштырачакбыз!— дип кычкырып куя Кох.— Мон¬ да немецлар яшәячәк! Ул тын алып куя, лейтенантка игътибар белән карый. — Минемчә, сез политикада бик үк көчле түгелсез ахры. — Мин бит солдат һәм политиканы белмим,— ди тый¬ нак кына Кузнецов. — Алай булгач, кызлар белән чуалуыгызны ташлагыз да тизрәк частегызга кайтыгыз. Исегездә тотыгыз: нәкъ менә сезнең Курск участогында фюрер большевикларга сюрприз хәзерли. Билгеле, бу турыда такылдап йөрергә кирәк түгел. — Тыныч булыгыз, һерр һаулейтер! — Сезнең фронттагы иптәшләрегезнең настроениесе ничек? — О, барысы да җиңәргә омтыла!—дип җитез генә җавап бирә лейтенант, һаулейтерның күзләренә ка¬ рап. — Күптән түгел булган вакыйгалар күпләрне куркуга төшердеме? 217
— Сталинградмы?— әллә фикерләрен җыярга теЛәп- ме, әллә тын алып һәм бөтен уйлаганнарын бер юлы әй¬ теп бирү өченме, лейтенант тынып кала:— Ул безнең ру¬ хыбызны ныгытты! Мондый оптимистик җавапка һаулейтер ачыктан-ачык канәгатьләнеп кала. Ул офицерга тагын бер тапкыр игъ¬ тибар белән карый да, ниһаять, Валяның гаризасын ку¬ лына ала. Ул аңа резолюция сала. ...Шушы вакыт Валяга чиксез озын булып тоела, һәм ул, күзләрен авыр ишектән алмыйча, һәр тавышны кие¬ ренкелек белән тыңлап һәм секунд саен ату тавышы кө¬ теп, кабул итү бүлмәсендә утыра бирә. «Менә хәзер... Менә хәзер...»—дип уйлый ул. Юк, Кузнецов таләп ит¬ кәнчә, ул һаулейтерның кабул итү бүлмәсеннән чыгып китә алмады, чыгып китәргә теләмәде. Аның монда кирәге юк, бу — акылсызлык һәм моның өчен аның тор¬ мышы белән түләве ихтимал,— ләкин ул Кузнецовны ял¬ гыз калдыра алмады. «Ләкин ни өчен соң ул атмый? Ник суза?» Ул атудан соң ук булачак хәлне ачык итеп күз алдына китерде. Менә әле генә шаян сүзләр белән Валяны туй¬ дырып бетергән бу кечкенә генә хәрәкәтчән офицер,— билгеле, ул аны беренче булып тотып алачак,— ул баш¬ каларга караганда Валяга якынрак утыра. Адъютант кабинетка ташланачак. «Ә инде Кузнецов сакчыларны кы¬ рып бетерсә?.. Овчарка!— Валяның исенә төште.— Овчар¬ ка ирек бирмәячәк!..» Әлеге кечкенә офицер бертуктаусыз нәрсәдер такыл¬ дый да такылдый. Валя җавап бирергә тиеш. «Әйе, дусла¬ рым бар,— дип ул аның сүзләрен төшендәге кебек кабат¬ лый һәм аңсыз рәвештә елмая.— Әйе, чибәр кызлар. Әйе, ул таныштырыр. Әйе, оештырыр...» Нәкъ менә шушы кечкенә офицер аның кулларын бо¬ рып алыр, аны ялтыравыклы төймәле кара кием кигән гестапочыга ыргытыр. Аны газапларлар. «Кадак!—дип исенә төшерде ул.— Гади кадак алына». Фон Ортельнең җансыз, чәнечкеле күзләре аңа төбәлгән кебек булып тоелды. Ул авыртудан күзләрен йомып куйды. Хәзер тушындагы кечкенә офицер боздай салкын күзләре белән аңа карый кебек булып тоелды. Ул ишеккә күз ташлады. Ни өчен атмый инде ул? Нигә суза инде? — Әйе, шактый озак торды ул, сезнең дусыгыз,— дип куя кечкенә офицер. 218
Креслода зарыгып утыручы симез генерал сәгатенә карап куя. Валяга бу генерал нәрсәсе беләкдер Кохка ошаган кебек булып китте. Ул һаулейтерның пөхтә мыеклы чиста йөзен аермачык күз алдына китерде. Ул аның сүзләрен исенә төшерде: «Мин бу илдән сезне һәм сезнең семьяла¬ рыгызны тәэмин итү өчен бөтенесен сыгып алырмын». «Ни өчен суза инде ул?»—дип уйлап куйды Валя яңа¬ дан. Ул бу тавышны үзенә һәм Кузнецовка газап түгел, үлем түгел, бәлки шатлык һәм җиңеллек вәгъдә иткән өмет белән көтте. «Тизрәк!—дип ашыктырды ул күңелен¬ нән Кузнецовны.— Тизрәк!» Авыр ишек ачылды, һәм Кузнецов кабинеттан чыкты. Ул ачу килерлек дәрәҗәдә тыныч һәм елмая иде. — Я?—диде ул, Валя янына килеп һәм аны кул¬ тыклап. Аның кулында кәгазь кисәге — Валяның гаризасы иде. Аларны инде урыннарыннан торган офицерлар чолгап алды. — Нәрсә дип язды сезгә һаулейтер? — «Ровнода калдырырга,— дип укыды Бабах,— рейхскомиссариатта эш бирергә».— О, тәбрик’итәм сез¬ не, фрейлейн, тәбрик итәм сезне, лейтенант! Офицерлар шаулаша башладылар. — Әйе, дускай, синең эшләр җайланган! — Сезне аның якташы диләр? Бу минутта Валя егыла башлаганын сизде. Кузнецов саклык белән генә аның култыгыннан тотты. — Нәрсә булды сиңа, җаным? — Дулкынланудан ул,— диде Бабах.— Фрейлейн үзен эшкә җибәрерләр дип курыккандыр. О, юк, фрейлейн, һаулейтер фронтовик кешене нәүмиз итә алмый иде! Рәхим итегез,— һәм ул Зибертка берничә пачка сигарет сузды. — Рәхмәт!—дип җавап бирә тегесе. Бу бик яхшы сигарет иде. Күрәсең, һаулейтер үзе'*дә шундыйны тарта торгандыр. — Ни өчен атмадыгыз?—дип сорый Валя урамга чыккач та. — һич тә мөмкин түгел иде, Валюша. Син бит андагы 219
хәлне үзең дә күрдең. Алар миңа пистолетны чыгарырга да мөмкинлек бирмәсләр иде. — Мондый очрак яңадан булмаячак! — Нишлисең бит инде! — Нәрсә эшлисең? Хәтәр булса да атарга кирәк иде!—Ул бераз дәшми торганнан соң өстәп куйды:— Сезгә үзегезнең тормышыгыз артык кадерледер ахры. — Но, Валя...—дип Кузнецов каршы килергә тели, һәм кинәт шушы кадәр күңел кайтаргыч бу вакыйгалар икенче ягы белән борыла: ул Курскины исенә төшерә! Кох әле яңа гына Берлиннан килгән бит — димәк, мәгъ¬ лүматлар бик яңа!.. Ул Кохның фашистларның Украина¬ дагы политикасы турындагы сүзләрен дә һәм, ниһаять, аның Валяга бүгеннән рейхскомиссариат сотруднигы бу¬ лырга мөмкинлек бирә торган резолюциясен дә исенә тө¬ шерде. Бу очрашу көтелмәгән, ләкин кыйммәтле нәтиҗә¬ ләр бирде, һәм Кузнецов бу шатлыклы фикерне Валя белән уртаклашырга ашыкты. — Булса соң?— дип җавап бирә ул аянып.— «Рейхс- комиссариат сотрудницасы»! Сез аңлыйсызмы, мондый очрак башка булмаячак бит! Аның тавышы калтырап китте. Аңарда өлгереп җит¬ кән, аны газаплаган бөтен кайгылар, кабул итү бүлмә¬ сендә көтеп утыргандагы бөтен куркулар—хәзер болар барысы бер хискә — аңа, Кузнецовка ачы һәм газаплы үпкәләү хисенә әверелделәр. Ул, кулын тартып алды да, китеп барды. Барып чыкмаган һөҗүм отряд штабында көчле бәхәс¬ ләр тудырды. Сүз бер мәсьәлә тирәсендә генә: Кузнецов¬ ның Кохны үтерергә мөмкинлеге булганмы?— дигән мәсь¬ әлә тирәсендә генә барды. Моның чиктән тыш кыен эш икәнлеге беркемдә дә шик тудырмады, һаулейтер каби¬ нетында бөтен нәрсә һөҗүмне мөмкин итмәүгә исәплән¬ гән булган. Овчаркалар да, кара мундир кигән сакчылар да бу кабинетка эләккәнгә кадәр зур күнегү үткәннәрдер, ди., уйларга кирәк. Кешеләрне һәм этләрне урнаштыру, йомыш белән килүчеләр өчен билгеләнгән урындыкны ничек кую мәсьәләсе математик төгәллек белән исәплән¬ гән... Бу бернинди очраклыкка юл куймый торган дөрес һәм төгәл математик исәп булган. Шулай да уңышка ирешүгә ниндидер кечкенә генә булса да мөмкинлек бәлки була алгандыр, һәм акыл бе¬ 220
лән эш итеп, сак булуы һәм уңышка өмет бик кечкенә булган сурәттә дә хәвефле эшне эшләргә теләмәве өчен Николай Ивановичка үпкә белдерүче иптәшләр дә та¬ былды. Валя кебек кызу канлы кешеләр генә түгел (Валя исә Кохта булганнан соң ук, Кузнецовны гаепләп һәм аны куркак дип атап, миңа тәэсирле хат язып җибәргән иде), бәлки шактый өлгереп җиткән һәм сабыррак табигатьле кешеләр дә шул карашка бастылар. Билгеле, Николай Ивановичның батырлыгында шикләнү беркемнең дә башына килмәде; сүз батырлык турында түгел, бәлки ниндидер чагыштырмаслык дәрәҗәдә югарырак нәрсә турында — кешенең үзен корбан итәргә, патриотик бурыч хакына уйлап һәм аңлы рәвештә үзен корбан итәргә сә¬ ләтле булуы турында бара иде. Ватаныбыз куркыныч алдында торган сәгатьтә йөз меңнәрчә, миллионнарча со¬ вет патриотлары явыз дошманга каршы сугышка күтә¬ релделәр һәм бу сугышта бөтен дөньяга тиңдәшсез гас¬ кәри батырлык һәм үлемнән курыкмау үрнәкләре күрсәт¬ теләр. Ләкин үлемнән курыкмау, үзеңнең һәлак булу ихтималыңны уйламыйча хәтәр операциягә бару — бер нәрсә, ә инде җиңү хакына аңлы һәм ирекле төстә һәла¬ кәткә бару — икенче нәрсә. Үзенең күкрәге белән дошман ДОТының амбразура¬ сын каплаган Александр Матросовның батырлыгы турын¬ да без әле ул вакытта белми идек, ләкин совет сугышчы¬ ларының югары дәрәҗәле, чын күңелдән бирелгән башка батырлык үрнәкләре хәтердә иде, һәм без Кузнецов эш¬ ләргә тиеш булган батырлыкны нәкъ әнә шулар белән үлчи идек. Шуның өстенә ул бик катлаулы шартларда иде. Бу шартлар үз-үзеңне корбан итү өчен шактый зур рухи көч булуын таләп итә иде. Сугышта батырлык эш¬ ләүче кеше янында үзенең иптәше барлыкны сизә, рух¬ ландыра торган «ура» тавышын ишетә, ул атакада һәрва¬ кыт була торган гомуми рухлану белән, азарт кебек нәрсә белән чолгап алынган була. «Халык алдында үлүе дә күңелле»,— диелә рус мәкалендә. Ләкин фронт аръягын¬ да, оккупацияләнгән шәһәрдә, дошман лагеренда кеше батырлыкка бер үзе бара. Анда бу батырлыкны кешенең үз фикерләреннән һәм үз хисләреннән башка бернәрсә дә стимуллаштырмый. Шушындый шартлаода аңлы төстә, белә торып, алдан ук әзерләнгән план буенча үч алу ак¬ тын үзеңә һичшиксез булышлык күрсәтеләчәк мәйданда 221
түгел, бәлки барлык хәлләрдә дә бер генә нәрсә: газаплы үлем генә көтә торган тын кабинетта тормышка ашыру өчен бу уйларның һәм хисләрнең төзелеше нинди булырга тиеш икән. — Мондый батырлык,— диде Лукин без Валяның ха¬ тын һәм шул уңай белән Кузнецовның үз-үзен тотуын тикшергәндә,— үзенә бертөрле геройлык таләп итә. Без кешеләребездә бу изге эшкә барырга теләсә кайсы мо¬ ментта хәзер булу хисе тәрбияләргә тиешбез. — Нәкъ менә изге эш,— дип яклады Лукинны Сте¬ хов.— Ләкин аны һәркем дә булдыра алмый. Безнең ке- шеләребезнең һәркайсында югары патриотик хис яши, һәм менә без шушы хисне, Ватан каршындагы бурычыңны аңлау хисен кирәк вакытта һәркайсыбыз тормышын уйлап тормыйча корбан итәрлек дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез. Үз-үзеңне корбан итәргә хәзерләргә! Кузнецовка кара¬ та бу сүзләр гаделме? Аңа карата гына түгел, бәлки көн саен кечкенә генә булса да батырлык эшләп торучы йөз¬ ләрчә партизаннарыбызга карата гаделме бу сүз? Отряд тормышындагы бер вакыйга — безгә кешеләре- безнең үз-үзләрен корбан итәргә чыннан да сәләтле икән¬ лекләренә ышанырга мөмкинлек биргән вакыйга — минем исемә төште. Бу эш Лукин группасының «сөйләшүләр» алып бару өчен «Бульба» янына китүе алдыннан булды. Отрядта кемдер, без дошманның күп санлы гарнизонына, шул ук вакытта күпчелеге яхшы коралланган ССчылар- дан торган гарнизонга һөҗүм итү заданиесе белән авто¬ матчыларның кечкенә генә группасын җибәрәбез икән, дигән хәбәр таратты. Бу заданиене белә торып һәлакәткә җибәрү дип карадылар. Бу сүзләрне Саргсяннан ишеткәннәр. Мин аптырап калдым, һәм Лукин группасын үзенә бертөрле сынауга дучар итәргә булдым. Лукин белән Стехов минем бу ка¬ рарымны якладылар. Шул ук кичне группа лагерьдан бер читтә җыелды һәм мин сугышчыларга мөрәҗәгать итеп болай ди¬ дем: — Иптәшләр, җитди һәм хәтәр операция хәзерләнә. Сүз кешеләрнең исән кайтулары икеле булган эш турында бара... Болай дип әйтуем белән мин Саргсяннан ишетелгән сүзләрне якларга! булдым Һәм гүяки безгә тар-мар итәр¬ 222
гә туры киләчәк,«зур гарнизон» турындагы сүзләрне ка¬ батладым. — Билгеле,— дидем мин,— андый эшкә без кешеләр¬ не үз теләкләре белән генә җибәрә алабыз. Ни сәбәп белән булса да группа составында барырга теләмәүчеләр бу турыда ачыктан-ачык әйтсеннәр. Анда, заданиене үтә¬ гәндә иптәшләрне уңайсыз хәлдә калдырганчы, бөтенләй бармау яхшырак булыр. Группадагы бер генә кеше дә хәтәр операциядән калу мөмкинлегеннән файдаланмады. Киресенчә: барысы да бер кешедәй булып, бу изге эшкә барырга зур дәртләре барлыкны әйттеләр. Шуннан соң мин, артык күп сөйләнүе өчен җәза итеп, Саргсяины походта катнаштырмадым. Бернинди үгетләү¬ ләр дә ярдәм итмәде. Без моның аның өчен чын һәм зур удао булганын күрдек. Шушы вакыйганы иптәшләрнең хәтеренә төшергәннән соң, мин тикшерү оештырырга тәкъдим иттем. Бу юлы отрядтагы бөтен кешеләр составын тикшерергә кирәк иде. Шул ук көнне отрядта, Ватаныбыз эше хакына котылгы¬ сыз корбаннар бирүне таләп итә торган күп санлы бик җитди операцияләр хәзерләнә, заданиеләрне утәргә ае¬ рым-аерым кешеләр җибәреләчәк һәм аларда катнашырга теләүчеләр замполитта языла алалар, дип игълан иттек. Биш минуттан инде Валя Семенов, Базанов, Шмуйлов ский, Селескериди һәм күп кенә башка иптәшләр Стехов- ны чолгап алдылар һәм үзләрен шунда ук язуны таләп иттеләп. Ә Цесарский, төшенмичә, минем яныма килде: — Махсус рәвештә язылырга кирәкмени? Минемчә, язылмыйча да була инде. Мәсәлән, мин монда уз теләгем белән килдем. Моңардан, мин бу исемлектә инде күптән¬ нән бирле торам, дигән нәтиҗә килеп чыга. Эш өчен ни¬ чек кирәк булса, безнең белән шулай эшләгез. Бер сәгатьтән исемлектә инде җитмеш кеше бар иле. — Сез һәлак булудан курыкмыйча заданиене үтәогә сәләтлеме?—дип сорадым мин алардан.— Ьәлак булу турында түгел, бәлки заданиене үтәү турында гына уй¬ ла пга ихтыярыгыз җитәрме? Рарысы да мона сәләтле икәнлекләрен расладылар. Бу мисал мине һәр совет кешесендә, ban патпиотта, партияле һәм партиясез һәп большевикта Ватаныбыз ха¬ кына батырлык эшләу сәләте Һәм омтылышы баплыкка тагын бер тапкыр ышандырды. Сталинның коммунистлар- 223
ны аерым калып кешеләре дип әйтүе тикмәгә генә түгел иде шул. Кечкенә генә отрядта да беренче чакыруга ук теләсә кайсы моментта Ватаныбызның бәхете хакына иң кадерле нәрсәләрен — тормышларын бирергә хәзер тору¬ чы җитмеш кеше табылгач, безгә кешеләрне үз-үзләрен корбан итүгә махсус рәвештә хәзерләргә кирәкме? Бу тикшерү Валя Довгер хатын тикшергән иптәшләр¬ нең бәхәсләренә һәм фикерләренә эшлекле, практик җа¬ вап булды. Николай Иванович Кузнецов та әнә шундый кешеләр, махсус калып кешеләре исәбеннән иде. һәм мин аның Кох- тан үч алу актын мәгънәсезгә хәтәр юлга барырга телә¬ мәгәнгә күрә эшләмәгән булуында шикләнмәдем. Мин аның язмышында җиңү хакына, тынычлык хакына үзенең тормышын корбан итәргә кирәк булырлык минутлар та¬ гын булса — аның моны уйламыйча эшләячәгенә ышан¬ дым. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕН * Ул елларда Ровнода булган һәм Хмельная урамы буй¬ лап үткән һәрбер кеше штукатурасы коелып беткән ике катлы йортны күргәндер. Аның капкасында «Киез итек һәм щетка фабрикасы» дип язылган иске калай вывеска кагылган. Ихтимал, хәзер бу иске йорт башка төскә кер¬ гәндер һәм кара калай вывесканы, шыгырдый торган иске капканы һәм аның янында торган немец солдатын шәһәр¬ дә күптәннән яшәүче һәм һәр бинаның тарихын хәтерлә¬ рендә саклаучы кешеләр генә хәтерлиләрдер. Бу фабрика тирәсендә яшәгән кешеләр шушы часовойны хәтерлиләр¬ дер; ихтимал, алар искереп беткән коричневый пиджак, сары краги һәм зур козыреклы кара кепка кигән кешене дә хәтерли торганнардыр. Гадәттә бу кеше, чәчсез башын ялангач калдырып, кепкасын минут саен сала иде. Бу ке¬ шене күрми калу һич мөмкин түгел иде: ул еш кына кап¬ ка төбендә басып тора, йөк машиналарын каршылый яки озата; ул үзе велосипедка утырып килә. Часовой аны бө¬ тен гәүдәсе белән тураеп һәм кулын алга сузып сәлам¬ ли. Коричневый пиджак кигән кеше, часовойның җилкә¬ сеннән сөяргә җыенган кебек, кулын игътибарсыз селкеп кенә җавап кайтара. 224
Немец начальниклар бу кешегә бик зур хөрмәт белән карыйлар икән, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин иде, чөнки шулай булмаганда часовой солдат аңа шундый дәрт белән «хайль!» дип әйтмәс иде. Чыннан да, вирт- шафтскомандадагы сукыррак карт офицерның, фабрика¬ га килгәч, аның белән кул бирешеп озак һәм вәземләп күрешүен, аны «пан директор» дип яки гади генә итеп Терентий Федорович дип атавын,— фабрика хезмәткәр¬ ләре күргән кебек мондый күренешне күрә алучы кеше- коричневый пиджак һәм сары краги кигән кеше «яулап алучы» әфәнделәрдә ышаныч һәм хәтта симпатия казан¬ ган икән, дигән нәтиҗә ясар иде. Чөнки сукыррак интен¬ дантның болай хөрмәт белән каравы аннан югарырак начальникларның да «пан директор»га бик яхшы каравын күрсәтмичә нәрсәне күрсәтсен иде. Бервакыт фабриканың хезмәткәрләре сукыррак интен¬ дантның, рус сүзләрен ватып, ләкин кычкырып һәм тан¬ таналы рәвештә үзенең шефына түбәндәге сүзләрне әйтүен үз колаклары белән ишеттеләр: — Миңа, Новак әфәнде, фронтка әйберләр җибәрүне арттыруыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерергә тапшырылды. Германия сезнең хезмәтләрегезне онытмас! Әдәпле генә итеп түбән карап, директор моңа җавап бирә иде. — Рад стараться, һерр Ляйпсле, рад стараться. Ләкин ярты сәгать үтү белән, кладовойга төшкәч,— ә ул күп вакытын шунда була иде,— директорның киез итек өюче ике яшь эшчегә түбәндәге сүзләрне әйтүен чит кешеләрдән кем дә булса башына китерә алыр идеме икән: — Күкерт кислотасын кызганмагыз, егетләр. Салы¬ гыз — саранланмагыз, бар әле. Бөек Германия армиясе өчен кызганыч түгел. Әйдә, бөтенесе өшеп бетсеннәр. Еракта (хәер, кыш башлануга инде якынайган иде), Көнчыгыш фронтында, солдатларның, Ровно^ фабрикасы продукциясен алу бәхетсезлегенә дучар булган солдат¬ ларның нәкъ менә салкыннар башлануга яланаяк калу¬ ларын кем белә алсын, чөнки Ровно фабрикасы эшләгән киез итекләр, кагыйдә буларак, бер атна кигәннән соң аерылып чыгалар иде. Директорның бөек Германиягә карата гадәттә булма¬ ганча белдерелгән бирелгәнлек хисләрен тыңлаган әлеге ике яшь эшче һич булмый торган эш белән шөгыльләнә¬ 0499. Көчле рухлылар — 15 225
ләр: алар махсус җайлаштырылган ярты литрлы шешәдән киез итекләргә күкерт кислотасы сиптерәләр. Бу эш зур тизлек һәм автоматизм белән башкарыла, һәм моңа, күрә¬ сең, озак тәҗрибә нәтиҗәсендә ирешелгәндер. Директор, кладовойдан чыгып, цех аркылы үзенең кабинетына таба китте. Анда аны кешеләрнең ниндидер үзләре әйтми торган яшерен серләрен белә торган кеше кебек юка ирененең почмагы белән генә елмаючы, кечкенә генә килбәтсез калькулятор көтеп тора. Директор бүл¬ мәгә килеп кергәч, ул директорга да шундый ук серле караш белән карады. — Сиңа нәрсә кирәк, Иван Иванович?—дип сорады директор. — Бернәрсә дә кирәкми, Терентий Федорович,— дип җавап бирә калькулятор.— Бүген синең шеф белән сөй¬ ләшүеңне сокланып карап тордым. — Ә нәрсә булган? Әллә начар сөйләштемме? — Юк, бик яхшы сөйләштең. Аска таба карарга гына кирәк түгел иде. — Курыктым, Иван Иванович,— ди директор кулла¬ рын болгап һәм өстәл артына утырып.— Тагын бер минут булса, көлеп җибәрә идем. — Мин сиздем шул. — Ярый, анысы инде үткән эш. Синең эшләр ничек? Калькуляция ясадыңмы? Күрсәт әле, нәрсә килеп чыкты? Иван Иванович кәгазьләр салынган папканы сузды. — Менә. — Ничә?— дип сорый директор, папканы ачмыйча гына. — Парына алтышар марка. — Азрак, Иван Иванович. Исеңдә тот: безгә бит баш¬ ка алып урын юк. Ә акча кирәк, үзең беләсең. — Тагын кысарга тырышып карармын. — Карап кара инде,— ди директор, папканы сыйпап һәм үзенең ягымлы һәм беркадәр хәйләле зәңгәр күзләре белән Иван Ивановичка карап.— Үтенәм! — Карап карармын, тагын нәрсәдә экономия ясап булыр икән,— ди тегесе. — Әйе шул!—дип күтәреп ала директор.— Нык эко¬ номия режимы. Үзкыйммәтне төшерү! Безгә һәр пардан ун-унике марка саф доход алырга кирәк. Шул чагында без яши алачакбыз һәм кешеләргә дә ярдәм итә ала¬ чакбыз. 226
— Димәк, моторлар белән хәзергә бернәрсә дә эшлә¬ мәскә? — Киресенчә! Бер минут та тик тормасыннар. Фаб¬ рика тулы куәткә эшләргә тиеш! Планны арттырып үтәргә! — Есть!— ди Иван Иванович, бераз гына башын иеп.— Ә инде продукциянең сыйфатын син үзең күзәтеп бар. Сип әле складта булдыңмы? — Булдым. Анда бөтенесе тәртиптә. Беренче сорт итеп тапшырырбыз. Иван Ивановичны озаткач, директор бераз үз бүлмә¬ сендә утырып торды да чыгып коридор буйлап китте. Ул, өч ишекне үтеп, баскыч буйлап түбәнгә, подвалга төште. Анда ачкыч белән тимер ишекне ачты. Анда тагын да түбәнрәк төшә торган кирпеч баскыч бар. Шунда төшеп, ул тагын бер ишекне ачты һәм тәбәнәк кенә түшәмдә асып куелган зур лампа белән яктыртылган кечкенә генә бинага керде. Бу бинада кызу эш — киез итек эшләү бе¬ лән уотаклыгы булмаган эш бара. Ике язу машинасы яза. Директор аларның берсе янына килә дә, әле генә язылган бер битне алып, ишетелер-ишетелмәс тавыш бе¬ лән укый башлый: * «Дошманны Советлар иленнән массовый төстә куу башланды. Бу өч ай эчендә нәрсә үзгәрде? Немецларның мондый җитди уңышсызлыклары нәрсәдән килеп чыкты? Бу уңыш- сызлыкларның сәбәпләре кайда? Совет-герман фронтында көчләр чагыштырмасы үз¬ гәрде. Эш шунда ки, фашистлар Германиясе һаман хәл¬ сезләнә һәм көчсезләнә бара, ә Советлар Союзы ң.зенең резервларын һаман җәелдерә бара һәм көчәя бара. Вакыт фашистлар Германиясенә каршы эшли». — Бу сүзләрнең кемнеке икәнлеген һәр биткә яз,— ди Новак җилкәсенә җиткереп кискән кара чәчле яшь кенә машинисткага. Икенче машинкада, клавишларга имән бармагы белән төртеп, киң квадрат маңгаена кадәр төшкән коңгырт чәч¬ ле, утыз яшьләр чамасындагы ир кеше шакылдатып утыра. — Син дә машинада басасыңмыни, иптәш Поплав¬ ский?— ди аңа Новак.'— Синең приказын ничә бит ала? — Дурт бит. Мин ике интервал аркылы язам. — Дүрт битеңнең һәркайсына өскә: Верховный Баш 227
Командующий иптәш Сталинның фәләненче числода чыга¬ рылган фәләненче номерлы приказы, дип язып куй. Җәя¬ ләр эченә «дәвамы» яки «ахыры» дип яз. Газеталарда эшләнгәнчә. Битләре ялгышса, кешеләр бу сүзләрнең кемнеке икәнен белерлек булсын. — Аңлашыла,— дип җавап бирә Поплавский, барма¬ гы белән кирәкле хәреф клавишына бәрергә тырышып. Новак басылган битләрне карап чыгып, күзенә чалын¬ ган берничә ялгышны төзәтте дә иптәшләрдән приказның машинкада басылган данәләрен оригинал белән игътибар беләнрәк чагыштыруны үтенде. Аннары ул үз бүлмәсенә менеп китте. Кичен әһәмиятле киңәшмә булырга тиеш иде, һәм Новак шуңа хәзерләнде. Бөтенесен башта тотарга кирәк. Ул ирексездән карандашны сагынып куйды. Аның белән унбиш минут эчендә бөтен фикерләреңне язып куярга мөмкин. Ләкин бернәрсә дә язарга ярамый. Ул эшли тор¬ ган эштә яхшы оештырылган каты конспирация таләп ителә. Бу подполье эше Терентий Федорович Новакиың го¬ мерендә инде икенчесе. Унҗиде яшендә ул үзенең рево¬ люционерлык юлын, үзенең туҮан илен — Көнбатыш Ук¬ раинаны поляк паннарының рәхимсез социаль һәм милли изүенә каршы көрәшүче юлын башлады. Гади комсомо лецтан Новак җитлеккән партия подпольесы работнигы булып үсте, Көнбатыш Украина Коммунистлар партиясе¬ нең Волынь өлкә комитеты члены булды. 1938 елны ул поляк охранкасы тарафыннан кулга алына һәм утыз бер елга төрмәгә ябылуга хөкем ителә. Кызыл Армия аңа азатлык китерә, ирекле яңа тормыш бәхете алып килә. Ул үзе, аның дусы Иван Иванович Луць, халыкның иң яхшы уллары һәм кызлары яклап көрәшкән һәм шуның өчен төрмәләрдә мәхрүмлекләр кичергән нәрсәләрне алды. Новак белән нык экономия режимы турында сөйләш¬ кән «калькулятор» нәкъ әнә шул Иван Иванович Луць иде. Армиядә коммунистик эш алып барган өчен хәрби суд аны ун елга төрмәгә ябуга хөкем иткән. Ул төр¬ мәдә биш ел утыра. Алар Новак белән бер төрмәдә утырганнар. Утыз тугызынчы елның сентябрь көннәрендә тоткыннар төрмә капкасын ваталар. Новак бу чыгышның оештыручысы була. Кешеләр, башны әйләндерә торган азатлык һавасын иснәп һәм кояштан күзләрен кысып, киң ачылган капкадан чыгалар. 228
Совет строе шартларында үткән ел ярым вакыт Новак белән Луць өчен аларның өметләре тормышка ашу чоры, шатлыклы вакыт — паннар охранкасы төрмәләрендә алар уйлаган хыялларның тормышка ашырылу вакыты булды. Хәзер үз җирләрендә совет халкының иң явыз дошман¬ нарын — немец фашистларын күрү, аларны гасырлар буе император Австриясе, ә аннары паннар Польшасы изүе астында яшәгән һәм әле яңа гына ирек алып, чәчәк ата башлаган җирдә күрү аларга авыр иде. Кырык беренче елның июлендә Ровно өлкә комитеты, Украина Коммунистлар (большевиклар) партиясе Үзәк Комитетының ризалыгы белән, Терентий Новакны яшерен эш алып бару өчен дошман тылына җибәрә. Өлкә Комитет секретаре Василий Андреевич Бегма, озатканда анын кулын кысып, болай дигән иде: — Партия сезнең карт подпольечы һәм яхшы оешты¬ ручы икәнегезне белә. Без, иптәш Новак, сезнең көчегез¬ гә, сезнең ныклыгыгызга, сезнең үз-үзегезне корбан итәр¬ гә сәләтле икәнлегегезгә ышанабыз. Ләкин партия сезне геройларча һәлак булу өчен җибәрми, бәлки җаваплы партия эшенә җибәрә. Бик нык конспирация кирәк — сезне моңа өйрәтеп торасы юк инде. Үзегезнең Гощада күренмәгез. Сезне Ровнода белмиләр — әнә 1иунда уты¬ рыгыз. Беркадәр вакыттан яшерен өлкә комитеты белән элемтә урнаштырыгыз — мин үземнең кайда икәнемне белдерермен. Бөтенесе дә аңлашыламы? — Бөтенесе дә аңлашыла,— дип җавап бирә Новак. Бу сөйләшү Киевта була. Берничә көннән Новак фронт линиясен үтеп чыкты. Новак тарафыннан Ровнода беренче очраткан һәм эшкә тартылган кеше Иван Иванович Луць була. Аларга бер-берләрен «сынап карарга» туры килми. Очрашуының беренче минутында ук Луць немецлар булганда Терен¬ тий Новакның Ровнода нәрсә эшләвен аңлап ала, ә Но¬ вак Иван Луцьның һәм аның хатыны Анастасия Кудеша- ның нәрсә эшләүләренә яки нәрсә эшләргә Җыенуларына төшенә. Анастасия дә партия члены, ул да элек үк под¬ польеда эшләгән кеше. Кырык беренче ел ахырына ук инде аларның кечкенә генә, ләкин нык тупланган оешмалары була. Оешманың Гощада, Синевта, Грушвицада һәм Рясникида ячейка¬ лары булдырыла. Гощада Новакның танышы комсомолец Иван Кутковец урнаша, Синевта укытучы Оля Солимчук, 229
Грушвицада һәм Рясникида Кравчук һәм Кульбенко иптәшләр эшли. Иван Кутковецны Новак элекке вакыттан ук белә: ул Иван үсмер чагында ук инде аларның семьясы белән якыннан таныш була. Иван Кутковец Новак тәкъдиме белән Корец районын¬ да вакытлы идарәнең секретаре итеп сайлана. Ул анда бер ел эшләгән дә аннары Львовка укырга киткән. Агро¬ номлыкка уку Кутковецның күптәнге хыялы була һәм Совет власте шартларында аның бу хыялы тормышка аша. Иван агрономия факультетына керә. 1941 елның октябрендә Новак аны Ровнода очрата. Алар ел ярым күрешмәгән булалар. Новак каршында бик яхшы киенгән, үзен яхшы тота белүче озын буйлы күренекле кеше басып тора. Кара мыек,— ә элек Иванның мыегы булмый,— матур гәүдәсе, костюмы — болар барысы да Новак өчен яңа нәрсәләр. Новак почта хезмәткәре Тихон Кутковецның тыйнак кына хезмәт сөючән семьясын, аның улы Ваняны исенә төшерә. Ваня скрипкада яхшы уйный, һәм аның ата-аналары мо¬ ның белән горурланалар. Каршыда басып торучы шул Ваня микәнни? — Исәнме,— ди Новак Кутковецның сәламенә җава¬ бында, һәм каты, сынаулы караш бсләп баштанаяк карап чыга. Кутковец елмая. Аның битләрендә таныш чокырлар сизелеп китә, кара кашлары югары күтәрелә, ә зур кара күзләрендә шаян утлар уйнап тора. — Ничек яшисең?—дип сорый Новак. — Ничек яшимме?— Кутковецның йөзе җитдиләнә.— Төрмәдә утырдым. Менә ычкындым. — Алай икән, ә хәзер нишләмәкче буласың? Иван дәшмирәк тора. — Комсомолецмы?— дип сорый Новак. — Комсомолец,— ди Кутковец. Ул Новакка җитди һәм тулы ышаныч белән җавап бирә, һәм кинәт дулкын¬ ланып сөйли башлый:— Подпольены эзләргә кирәк, Те¬ рентий Федорович. Новак дәшми, папирос чыгарып, ашыкмыйча гына тарта башлый һәм, Кутковецның йөзенә тагын бер тапкыр карап, тыныч кына сөйли башлый: — Син инде аны таптың дип саныйк. — Ничек инде ул?— дип кабынып китә Кутковец. : 230
— Менә шулай инде. Мин — коммунист, син — ком¬ сомолец,— дип дәвам итә Новак элекке тон белән.— Менә шулай бергә эшләрбез. — Без... Икәүме?— Кутковецның күзләрендә күңеле кайту сизелә.— Ә мин тагы, сез оешманы беләсездер, дип уйлаган идем. — Оешма булыр,— ди Новак ышаныч белән.— Менә без синең белән икәү төзербез аны. Ике көннән Кутковец, Новак заданиесе буенча, Го- щага торырга китә. Терентий Федорович Новак Оля Солимчукны да элек¬ тән үк белә. Алар, Көнчыгыштан килгән кояшны каршы¬ лап, төрмә капкасыннан бергә чыгалар. Ул чагында Оля егерме яшендә була, шуларның өч елын ул коммунистик яшьләр союзына һәм аның көрәшенә багышлый, шулар¬ дай ике елы төрмәдә үткәрелә. Азат ителгәннән соң бер атнадан инде Оля педагогия училищесы студенткасы була. Аның белән бер үк вакыт¬ та Луць белән Новак та укый башлыйлар. Аларның бер¬ се кичке мәктәпкә, икенчесе институтка йөри. Алар Кызыл Армия килгәнгә кадәр белем алу турында хыяллана да алмыйлар, һәм хәзер үзләренә мәктәп һәм институт ишек¬ ләренең киң ачылуы өчен шатланалар. Оля Солимчук Острог авылындагы педагогия учили¬ щесында укый. Бөтенесен пыр туздырып, бөтен планнар¬ ны җимереп, барлык хыялларны ватып, тыныч тормыш эченә сугыш турындагы хәбәр килеп кергәндә, институтта имтиханнар бара. Оля, училищеда беренче булып һәм үзенә башкаларны да ияртеп, ирекле рәвештә Кызыл Армия сафларына керү турында гариза бирә. Дошман Острогка якынлашып килә. Эвакуация башлана. Оляны армиягә алмыйлар. Барлык башка студент кызларга әйткән кебек, аңа да эвакуацияләнергә тәкъдим итәләр. — Мин китмим!—ди Оля.— Ничек инде сез миңа шулай дип тәкъдим итә аласыз? Ул чагында Оля эвакуацияләнүне хурлык дип саный; аның бөтен кайнар натурасы качуга каршы протест бел¬ дерә. — Яхшы алайса, кал,— ди ахыр чиктә карт — учили¬ щеның директоры, үгетләүнең нәтиҗә бирмәвен күреп.— Ләкин син монда нәрсә эшләрсең икән? Көрәшерсеңме? Бер үзеңме? Мин сиңа киңәш бирәм: безнең белән кит, 231
медсестралар мәктәбенә керерсең — укып бетергәч, фронт- ка китәрсең. — Юк, мин калам!— ди киреләнеп Оля. Ул әле дош¬ ман тылында калгач нәрсә эшләячәген, ничек көрәшәчәген үзе дә белми. Ул бер нәрсәгә генә нык ышанган була — аның китәргә хакы юк. Шуннан бер атна гына элек Оляга кем дә булса, сиңа укуыңны ташларга туры киләчәк, дисә, ул ышанмас иде. Ул училищены беркайчан да, бернинди шартта да ташла¬ мас иде, чөнки аның тормышының иң бәхетле көннәре училище белән бәйләнгән. Менә хәзер ул, укуны дәвам иттерү өчен яңадан кайтачагын белмичә, Острог авылын¬ нан китә, дуслары белән, туган училищесы белән саубул¬ лаша. Тик хәзер генә, инде фашистларның танклары үткән юл буйлап барганда гына, ул үзенең тормышында нинди¬ дер коточкыч хәл туганлыкны аңлый башлый. . Аны бәхетеннән аердылар. Оккупантлар хуҗалык иткән авылда күңелсез авыр тормыш башлана. Тыныч кешеләрне кулга алулар, ату¬ лар һәм талаулар гади күренешкә әверелә. Оля Солимчук та кулга алына. Ниндидер хыянәтче гитлерчыларга аның элек подпольечы булганлыгын әйт¬ кән. Аны һәм аның атасын, авылның тагын утыз кешесе белән бергә, иске таш стена буена териләр. Алар атылу ' көтеп торалар. Мәңгелек булып тоелган бу минутларда: Оля күп нәрсәләр турында уйларга өлгерә. Ул училище- белән эвакуацияләнүдән баш тартуы өчен үзен шелтәли.. «Бернинди файда да китерә алмадым, минем өчен әтием? дә һәлак була,— дип уйлый ул.— Паннар власте зама¬ нында ук инде мин аңа никадәр мәшәкатьләр тудырдым,, ә хәзер менә минем аркада...» Кызның күзләреннән яшь¬ ләре ага һәм туган атасының сөекле йөзенә соңгы тапкыр1 карап калырга комачаулый. Карт, үзләренең язмышлары¬ на бәйле булган ниндидер бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшерергә тырышкан кебек, башын түбән иеп һәм кашла¬ рын җыерып басып тора. Аның чал чәчләрен җил тузгыта. Оля үзенең башын атасының җилкәсенә сала һәм, түзә алмыйча, аның кулына иелеп үбә башлый. — Елама, кызым,— ди шыпырт кына атасы.— Күз яше белән бу ерткычларның күңелен йомшарта алмассың. Ләкин аларны атмыйлар. Җиңенә кеше башы сөяге чигелгән фашист офицер, пистолеты белән янап, рус телен вата-җимерә, бу юлы аларны гафу итүләрен, ләкин инде: 232
авыл халкы киләчәктә дә Германиягә эшкә җибәрүгә каршылык күрсәтсә, аларның бөтенесенең атып үтерелә¬ чәген игълан итә. — Безнең кайсыбыздыр бәхетле, кызым,— ди әтисе өйгә кайткач.— Аларның кулдан ычкындырган вакытла¬ ры юк иде әле... Ә сиңа моннан тизрәк ераккарак китәргә кирәк. Мин карт инде, яшемне яшәгән, ә синең киләчәген алда әле. Төн бит мәңгегә килмәде. Сине беркем дә белми торган яңа урында яшәп торырсың да бездә яңадан кояш чыккач кайтырсың... Оля Ровнога киткәндә кырык икенче елның январе бу¬ ла. Ул әле оккупантлар тарафыннан ябылмаган мәктәпкә укытучы булып керә. Ләкин ул шәһәргә андый эш өчен килми. Монда, Ровнода, Оля яшерен большевистик оешма табарга исәпли. Ләкин бер генә адресың да, бер генә танышың да бул¬ маганда монда үзеңнекеләрне табу,— фашистлар мәш килеп тора торган зур шәһәрдә, кешеләр урамнарда баш¬ ларын иеп һәм очраган кешеләргә күтәрелеп карамыйча йөри торган шәһәрдә үз кешеләреңне табу кыен. Бер ай, ике ай үтә, ләкин Оля беркем белән дә элемтә урнаштыра алмый. Вакыт-вакыт ул өметсезлеккә бирелә. Нәрсә эшләргә? Моннан соң ничек яшәргә? Ничек көрә¬ шергә? Бервакыт Оля шәһәрнең элек Сталин урамы дип атал¬ ган, ә хәзер оккупантлар тарафыннан «Немецлар урамы» дип үзгәртелгән зур урамы буйлап бара. Каршы як тро¬ туарда ул таныш кебегрәк бер кешене күрә. Теге кеше портфель күтәргән һәм, күрәсең, шәһәрдә үзен үз кеше дип сизә торгандыр. Оля туктый. Ул теге кешене та¬ ный — Новак булып чыга. Бу утыз тугызынчы елны аның белән бергә төрмәдән чыккан иптәш Новак. Оля аңа таба ташланырга, аңа дәшәргә тели, ләкин кинәт: «Ни өчен ул портфель тоткан? Ни өчен ул оккупантлар кулындагы шәһәрнең зур урамында шулкадәр иркен һәм бәйсез йө¬ ри?» дигән фикер туктатып кала. Ничек булырга, нәрсә эшләргә белмичә, Оля аның артыннан китә. Новак урамның Оля барган ягына чык¬ канга кадәр ул аның артыннан бара. Монда ул аңа дәш- мәкче була, ләкин Новак тыкрыкка борыла. Оля аны күз¬ дән югалтмаска тырышып бара. Тыкрыкта, икенче урам чатында, Новак борылып карый, сизелер-сизелмәслек кенә елмаю беләң Олңга башын ия һәм, бернәрсә дә булмаган 23.3
кебек, юлын дәвам иттерә. Хәзер Оля Новакның аны та- ныганлыгында шикләнми. Бу вакытта әле Новак беркайда да эшләми икән. Оч¬ рашкач, ул Олядан вагына-төягенә кадәр сораша, аның хәзер үк, кичекмәстән көрәшә башларга теләве турында¬ гы дулкынланулы сүзләрен тыңлый, аңардан бөтенесен сораша, ләкин үзе турында бер сүз дә әйтми. Аерылыш¬ канда ул аңа Луцьның адресын бирә. Иван Иванович Луць Оляның килүенә бер дә гаҗәп¬ ләнмәгән кебек булып күренә. Ул үзенең кечкенә генә хәрәкәтчән күзләре белән Оляга игътибар белән карый һәм, инде бөтенесе билгеле булган кебек бернәрсә ту¬ рында да сорашмыйча, аңа кулын суза: — Я, яхшы. Димәк, тагын бергә эшлибез икән. Тик бу юлы дошманнар кулына эләкмик инде. Ризамы? Шушы сүзләр белән ул Оляны өстәл артында дәшмичә генә утыручы, авыр чәч толымнарын баш әйләнәсенә ки¬ тереп бәйләгән, кара-кучкыл йөзле, олы гәүдәле хатын- кыз янына алып килә. — Таныш бул, Настка. Бу Оля, Ольга, безнең яңа ярдәмчебез. Әнә шулай итеп, Оля Солимчук подпольечылар бишлегенә килеп эләгә. Ул Ровнода озак булмый. Иптәшләре аны задание белән Синев авылына җибәрәләр. Паннар Польшасында бу авылның «кызыллар» авылы дигән даны чыккан була. Синев авылының кырык ике кешесе төрмәдә утыра. Оля анда яшерен группа оештырырга тиеш була. Синевка ул укытучы булып килә. Бу аңа кешеләр белән аралашырга мөмкинлек бирә. Шул вакытта Ровнодагы иптәшләр зур куркыныч хәл кичерәләр. Терентий Новак кулга алына. Аны урамда кулга алып гестапога алып китәләр. Допрос вакытында Новак үзе белән бергә институтта укыган һәм Новакның студентлар профкомы председателе булганлыгын белүче украин милләтчесенең әйтүе буенча кулга алынганлыгын белә. Новакны сугышка кадәр, 1939-1940 елларда немец¬ ларга каршы агитация алып барган булуда гаепли¬ ләр. Суд тикшерүенең нәрсә икәнен белгән карт подполье¬ чы тәҗрибәсе Терентий Федоровичка бу хәлдә үзен ничек тотарга кирәклекне күрсәтә. Ул чыннан да профком пред¬ седателе булганлыгын таный, ләкин нәкъ менә шуңа кү¬ 234
рә дә Германиягә каршы агитация алып бара аямаганлы¬ гына гестапочыларны ышандыра. — Безнең бит сезнең белән һөҗүм итешмәү турында пактыбыз бар иде! Ничек инде мин, җәмәгать работнигы, Германиягә каршы агитация алып баруга юл куя алыйм! Шуның өстенә мин үзем сезгә һәрвакыт яхшы карашта булдым! — Ә сез үзегезнең лойяль карашыгызны нәрсә белән исбат итә аласыз?— дип сорый тикшерүче гестапочы. — Нәрсә беләнме? Хәзер, Ровнода яшәгән хәлемдә, Германиягә каршы бернинди эш алып бармавым белән генә булса да исбат итә алам, ә андый эш алып баручы кешеләр азмыни? — Сез андый эштә катнашучылардан кемне дә булса беләсезмени? — Кызганычка каршы, беркемне дә белмим. — Ә сез андый эшнең алып барылуын кайдан беләсез соң? — Сезнең газеталарыгыздан. Аларда большевик ди¬ версантларга һәм фюрерның башка дошманнарына кара¬ та репрессияләр турында еш кына! хәбәрләр чыгып тора бит. Репрессияләр булгач, җимерү эше дә бардыр, дип уйларга кирәк. Сез бит кешеләрне тикмәгә генә кулга алмыйсыз? — Сез кайда эшлисез? — Ышана торган да түгел, хәзергә беркайда да урна¬ ша алганым юк шул әле. Тикшерүче доносны тагын бер тапкыр укып чыга да, нишләтергә икәнен белмичә булса кирәк, кулга алыну¬ чыны алып чыгып китәргә куша. Новакны төрмәгә алып китәләр һәм аны шунда өч ай тоталар. Сорау алу берничә тапкыр кабатлана. Новак немецларны үзенең «лойяль» икәнлегенә ышандырырга бик нык тырыша. Ул хәзер, оешма әле төзелә генә баш¬ лаганда, үзенең эшен әле тиешенчә җәелдерергә өлгермә¬ гән вакытта, үзенең катнашуы һәм подпольечылык тәҗ¬ рибәсе бик файдалы булырлык вакытта һәлак булудан бигрәк тә курка. Ул өлкә комитеты секретареның сүзлә¬ рен исенә төшерә. Аерылышкан вакытта секретарь аңа: «Партия сезне геройларча һәлак булырга түгел, бәлки партиянең җаваплы эшен башкарырга җибәрә», дигән иде. Димәк, ул үләргә түгел, бәлки партия эшен үтәргә тиеш. Сорау алулар вакытында Новак хыянәтче куйган 235
гаепләрне бер-бер артлы кире кага, аның сүзләрен юкка чыгара. Ниһаять, «материалы» җитәрлек булмаганлык- тан, аны азат итәләр. Шуннан соң Новак тагын да ныграк энергия белән эшкә керешә. Оешма үсә, тармаклана. Городок авылында, колхозчы Иван Чиберакта очрашу урыны булдырыла; районнарда яңадан-яңа яшерен группалар килеп чыга, шәһәр ячейкасы да киңәя. Гади совет кешеләре — эшче¬ ләр, колхозчылар, хезмәткәрләр, пленнан качкан Кызыл Армия сугышчылары һәм командирлары—яшерен ячей¬ каларга сөенә-сөенә член булып керәләр, немец илбасар¬ ларга каршы совет халкының бөек көрәшендә үз урын¬ нарын табуларын горурлык белән аңлаган хәлдә, зада¬ ниелар алалар һәм аларны үтиләр. Терентий Федорович киез итек фабрикасына очраклы рәвештә генә эләгә. Империя комиссары Эрих Кохның приказы буенча кешеләрне мәҗбүри эшкә ала башлый¬ лар. Шушы приказ булмаса, ихтимал, ул үзенә эш эзләп тә тормаган булыр иде, чөнки үз көеңә яшәү уңайлырак, ул үзенең вакытын үзе теләгәнчә тота ала. Немецлар «мобилизациясе» реаль куркынычка әверелгәч, үзең яхшы¬ рак урнашып, иптәшләреңне дә* урнаштыру турында ашы¬ гыч рәвештә уйланырга туры килә. Бу эш ул кадәр үк катлаулы булмый. Өзлексез үсә барган оешмага инде гит¬ лерчыларда шактый күренекле постларда торучы кешеләр дә килеп керә. Шуларның берсе, инженер Дзига, Новак- ны башта кофе фабрикасына техник секретарь итеп ур¬ наштыра. Озак та үтми, шул ук Дзиганың булышлыгы белән, Терентий Федорович киез итек фабрикасына күчә һәм шунда директор була. Башта ул үзенең хезмәтеннән җиксенә. Беренчедән, ул аның кадерле вакытын ала, ә икенчедән, фашистларга эшләүче предприятиегә җитәкчелек итү ул кадәр үк кү¬ ңелле нәрсә булмый. Кайбер иске танышлар урамда Новак белән исәнләш¬ ми башлыйлар. Кешеләрнең Новакны хыянәтче дип санау¬ лары турында уйлау гына да инде түзеп булмаслык авыр була, бу ләгънәт төшкән фабриканың көлен күккә очырып, башны алып качасы килә. Ниһаять ул чыгырыннан чыга. Ул подпольега китәргә теләве турында Луцька әйтә. — Нигә?— дип гаҗәпләнә Луць, 236
— Бу фабриканы кайчан булса да бетерергә кирәк бит инде! Җитте! Әле дә инде минем турыда: немец ди¬ ректоры диләр. — Әйтсәләр соң, әйтә бирсеннәр! Ә син немец дирек¬ торы булып калуыңны дәвам иттер! — Калыргамы? — Билгеле! Подпольега күчәргә бервакытта да соң түгел. Новак уйга кала. Бу хезмәт берәр нәрсәгә ярап куяр әле дип уйларга моңарчы аның башына да килми. Ул аны комачаулык дип кенә карый. «Әгәр дә аны үз эшебезгә файдалы якка борып җибәрсәң?»—дип уйлый Новак. Озак та үтми, Новак, фабрикага урнаштыруы белән Дзига миңа бик кыйммәтле ярдәм күрсәткән икән, дигән нәтиҗәгә килә, чөнки ул монда үзе хуҗа һәм теләсә нәрсә эшли ала. Ул эшне оешма членнарын бер-бер артлы үзенә эшкә алудан башлый. Әнә шулай итеп фабрикага Иван Ивано¬ вич Луць эләгә. Ул калькулятор була һәм директорның уң кулына әверелә: шундый ук юл белән монда башка подпольечылар да эшчеләр, кладовойчылар, шоферлар булып урнашалар. Барлыгы ким дигәндә кырык биш кеше урнаша! * Мондый «штаты» булган фабрика тиздән немецлар армиясе өчен киез итекләр эшләүдән тагын да файдалы¬ рак башка бер эшкә күчә. Мәсәлән, фабрикада эшнең иң кызу вакытында электр моторлары сафтан чыга. Нәти¬ җәдә фабрика шактый вакыт эшләми. Җиһазларны ремонтлау немецларга 40 мең маркага төшә. Электр мо¬ торлары белән булган хәл тагын кабатлана. Фабрика яңа¬ дан бер атна эшсез тора... Авариянең сәбәпләрен белергә мөмкин булмый. Икенче авариядән соң Новак белән Луць, эшсез тору һәм саботаж гына әле көрәшнең иң яхшы ысулы түгел, дигән нәтиҗәгә киләләр. Продукцияне генә бозарга мөм¬ кин булганда, нигә фабриканың җиһазларын бозарга, нигә үзеңә карата гитлерчыларда шик-шөбһә тудырырга! Продукцияне генә бозу исә файдалырак та, куркынычсыз- рак та. Менә фабрика планнарны арттырып үтәве белән, цех¬ ларның техник хәлен үрнәк булырлык итеп тоту белән ае¬ рыла башлый, кыскасы, «алдынгы» предприятиегә әйләнә һәм «хуҗалар» алдында дәрәҗәсе күтәрелә, һерр Ляйпс- 237
ле, пан Новакның эшенә карап, рәхәтләнеп кулларын уа, ә пан Новак, ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, үзенең производствосын киңәйтүне һәм яхшыртуны дәвам иттерә. Билгеле, ул шул ук вакытта кладовоен да оныт¬ мый. Анда ару-талуны белми торган ике егет киез итек фабрикасының планлы продукциясен дә, планнан тыш продукциясен дә көне-төне үзләренчә «эшкәртәләр». Терентий Новак тырыш хуҗа иде. Ул фабрика турын¬ да үзенеке кебек итеп кайгырта. Фабрика ишек алдын җиләк-җнмеш бакчасына әйләндерергә аңа кем кушкан? Бөтен кешене таңга калдырып, ул анда кырык төп алма¬ гач утырта! — Нигә эшлибез без моны?— дип сорыйлар аптыраш¬ та калган подпольечылар.— Артыграк тырышабыз тү¬ гелме? Алар бу эшне куәтләмәүләрен ачыктан-ачык әйтәләр. Ляйпсле әфәнде исә, киресенчә, шатланып бетә алмый. Ул фабрика директоры кичен, дуслары белән генә калгач, елмаеп, түбәндәге сүзләрне әйтер дип уйлый ала идемени: — Мин бит фашистлар өчен тырышмыйм. Алар те¬ ләсә нәрсә уйласыннар. Безнең алмагачлар дүрт-биш ел¬ дан гына алма бирәчәкләр. Ул чагында инде фашистлар¬ ның эзе дә булмас, ә алмагачлар калыр һәм безгә алма бирерләр!.. Үзенең кечкенә генә постында калькулятор Иван Ива¬ нович Луць та шундый ук тырышлык белән эшли. Озак та үтми, исәп-хисап алып баруда ул үз ысулын уйлап таба. Бу исә яшерен оешманың финанс эшләрендә бик тиз сизелә, һәр пар киез итек немецларга үз кыйммәтен¬ нән бер ярым тапкыр артыгракка төшә. ...Ляйпсле әфәнде фабрика директорына начальство¬ ның аның эшен яхшы дип табуы турында хәбәр иткән көнне кич Луць квартирасында яшерен үзәкнең чираттагы киңәшмәсе була. Киңәшмәгә иптәшләрнең бер өлеше генә — бер-берләре белән таныш булганнары гына җыела; калган җитәкче¬ ләр яки Новакны гына, яки Луцьны гына, яки инде үзе турыдан-туры буйсынган бүлекнең начальнигын гына бе¬ ләләр. Синевтан Оля Солимчук килә, оешманың хуҗалык бүлеге начальнигы Маруся Жарская, инженер Поплав¬ ский, Гощадан «агроном» Иван Кутковец килә. Кешеләр өстәл тирәсенә җыелалар. Игътибарлы Настка өстәл өс- 2.34
телә барлык кирәкле нәрсәләрне җыя, шулар янына буш шнапс шешәләре дә китерә. Бу шешәләр андый хәлләр¬ дә һәрвакыт чыгарылалар һәм, һәрбер киңәшмәдә кат¬ наша торган столяр Федор Шкурко әйткәнчә, «декора¬ ция» өчен хезмәт итәләр. Бу юлы Шкурко разведка бүлегенең эше турында бел¬ дерү ясый. — Разведка бүлеге,— ди ул,— үзенең бурычларын үти, иптәшләр. Бездә төрле мәгълүматлар бар, файдала¬ ныр урын гына булсын. Бездә тимер юллар буенча да, аэродромнар буенча да һәм тагын башка төрле материал¬ лар да бар. Эшне тагын да киңрәк җәелдерү өчен миңа нәрсә кирәк? Печатьләр, бланклар кирәк. Бу турыда бары¬ быз да уйлап карарга тиешбез: без бу эшне ничегрәк оештырырбыз икән?.. — Беттеме?—дип сорый Новак. — Бетте,— дип җавап бирә Шкурко.— Нечкәләп аң¬ латып торырга кирәк түгелдер, дип уйлыйм. Әллә тумыштан, әллә хәрби пленныйлар лагеренда чиккән каты газаплардан, ул сүзгә бик саран иде. Бу газапланулары аңарда әле дә сизелә иде. Йөзенә кара¬ ганда, аның әле утыз яшь кенә тулган кеше булуына ышану кыен иде. Шкурконың лагерьда эләктергән каты авыруы аның чиктән тыш ак йөзендә үк чагылып тора. Партия члены, профессиясе буенча столяр, халыкта күп очрый торган һәм халык тарафыннан булдыклы дип атала торган кешеләрнең берсе булган Шкурко монда, подпольеда да, үзенең урынын тапты; бетмәс-төкәнмәс тапкырлыгы, тумыштан килә торган оештыручылык сәләте аны алыштыргысыз итәләр. — Миңа бер-ике сүз әйтергә мөмкинме?— дип сорый Кутковец, һәм үзе кызарып китә. — Рәхим ит, Ваня!—дип борыла Новак аңа таба. — Мин үземнең егетләрем белән бланклар табарга тырышып карармын. — Аларның Гощада разведка эше ничек куелган?— дип сорый Новак Шкуркодан, Кутковец ягына таба ымлап. — Рәтләнә инде,— дип җавап бирә Шкурко.— Сез¬ нең сеңелегез,— ди ул Кутковецка мөрәҗәгәть итеп,— бая миңа Ровно — Киев шоссесы турында соңгы хәбәрне ки¬ терде. Яхшы хәбәр, киләчәктә дә дәвам итсеннәр. — Есть,— ди Кутковец. 239
— Ул эш белән сезнең кайсыгыз шөгыльләнә?—дип сорый Настка.— һаман да әле шул зираттагы каравыл¬ чымы? — Әйе,— дип җавап бирә Кутковец,— ул шоссе буен¬ да ук тора, тәрәзәләре нәкъ шоссега карап тора... Ләкин Настка башка нәрсә белән кызыксына; — Сезнең ул каравылчыгыз кайбер документларны яшерә алырмы икән? — Күмеп куяргамы?—дип елмаеп куя Луць. Настка, иренең соравына җавап бирмичә, дәвам итә: — Соңыннан алырлык итеп яшерергә. Архив кебек. — Минемчә, мөмкин булыр. Кайткач мин шул турыда Самойлов белән сөйләшеп карармын,— дип вәгъдә бирә Кутковец. — Ә ул, Самойлов дигәнегез, ышанычлы кешеме соң?—дип сорый Настка. — Николай Ивановичмы? Ул үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Аннары аның хезмәте бик уңайлы. Зират ка¬ равылчысыннан кем шикләнсен инде, аннары аның кара¬ выл өенең тәрәзәләре дә Ровно шоссесына карап тора. — Ярый, яхшы, Самойловны без беләбез, аңа ыша¬ нырга мөмкин,— ди Новак, Настканың калын чәч толым¬ нары өстеннән кайдадыр читкә карап.— Иван Иванович, сөйлә: шикәр заводында эшләр ничек? —- Бу турыда бит инде һәркем белә, Терентий Федо¬ рович,— ди сузып Луць. — Без бернәрсә дә белмибез,— ди Кутковец, Новак¬ ның сүзен куәтләп. Луць Кутковецка карап куя, аннары, шикәр заводын¬ дагы эш турында чыннан да белмәүләренә ышанырга теләгән кебек итеп, күзләрен Оля Солимчукка күчерә һәм, инде барыбер, дигән кебек итеп, сөйли башлый: — Шпановка шикәр заводын барыгыз да беләсезме? Менә шул. Бүген анда казан шартлаттылар. Артык кыз¬ ган диләр. Бик гади эш. Казанда сигез тонна шикәр си¬ робы булган. — Молодцы!—дип куя Оля.— Сигез тонна! Кем эш¬ ләгән соң моны? — Немецлар моны сизеп алырлар. Оешма үзен еш¬ рак сиздереп торырга тиеш,— ди Олядан соң Кутковец. — Диверсияләр хәзерләргә кирәк. Берәр группа туп¬ лап аларны өйрәтергә кирәк. 240
— Без шулай эшләргә тырышабыз да,— ди яңадан сүз алып Луць.— Рөхсәт итсәгез, мин үзебезнең планна¬ рыбыз турында кыскача гына әйтеп үтә алам, — 'Сөйлә, Иван Иванович!—дип рөхсәт бирә Но¬ вак.— Минемчә дә, оешма эшенең бу ягына игътибар бирергә вакыт инде безгә. Оешу чорын үттек инде без, киңрәк җәелә барырга кирәк. Луць үз бүлегенең ике яңа диверсия хәзерләве турын¬ да хәбәр итә. Аларның берсе, Луць үзе уйлап тапканы, иптәшләрне бик нык кызыксындыра. Луць Германиядәге немецлар исеменә почта белән посылкалар җибәрүне бил-, геләгән. Посылкага теләсә нәрсә салырга мөмкин, тик бер әйбер һичшиксез булырга тиеш: бу әйбер — сәгать механизмы куелган мина. — Шунысы кызганыч: андый миналар бездә икәү генә,— ди ул ахырдан. — Шул икене җибәрүдән башларбыз эшне,— дип тәкъдим итә Новак.— Тәҗрибә йөзеннән. — Яхшы нәрсә уйлап тапкансың син, Иван Ивано¬ вич,— дип куя Кутковец,-— Мин беренче посылканы үзе¬ безнең Гоща крайсляндсвирты Кригер әфәндегә җибәрер; гә тәкъдим итәм. — Ул бит аңа барып җитмәячәк,— ди *Оля һәм елмаеп Кутковецка карап куя,— Берәр җирдә юлда шарт¬ лар. — Бусы кызганыч,— дип чын күңелдән кызганып куя Кутковец.—Андый бүләк өчен безнең Кригер иң яхшы адресат иде. Сез, Иван Иванович, кирәк була-нитә калса, аның адресын язып алыгыз әле. Юлда шартламаса, Го- щага, аның исеменә барып җитсен! — Вагонда шартласа яхшырак та әле ул. Яки склад¬ та. Без әнә шуңа исәп тотабыз да инде,— дип аңлата Луць. Шулай да Кутковец Луцьны Гоща крайсляндсвирты- ныц адресын язып алырга мәҗбүр итә. Киңәшмәдән соң, фатирда Новак, Луць Һәм Настка гына калгач, Новак, утны сүндерә дә, болай ди: — Болар барысы да яхшы, дусларым. Без разведка белән шөгыльләнәбез, Самойлов үзенең тәрәзә төбендә кайдан һәм кая таба ничә машина үтеп киткәнен язып утыра, башка ярыйсы гына әһәмиятле яңалыклар да белә¬ без, ләкин без аларны ничек файдалана алабыз, бу сан¬ нарны кая тапшырабыз? 0499. Көчле рухлылар — 16 241
Луць беләй Настка да инде күптәннән Шул турыда уйланалар. Алар бу турыда Новак белән инде күп тап¬ кырлар сөйләшкәннәр. Кечкенә генә булса да, Москва белән элемтәдә булган партизаннар отряды табасы иде,— бу башта да оешманың барлык бурычлары арасында иң әһәмиятлесе була һәм шулай булып кала да. — Бездә шартлату средстволары мәсьәләсе дә начар бит,— дип зарланып куя Луць.— Без сәгать механизмы куелган өч мина алган идек. Берсен шикәр заводында диверсия өчен Федоткевич файдаланды, калган икесе... Шартлаткычлар да аз. — Әдәбият та алмыйбыз,— дип бүлдерә Настка ирен.— Радиоалгыч та бөтен оешмага берәү генә. — Ярар,— ди Новак,—Шыңшымыйк әле. Урманнан берәр хәбәр алсак, кешеләрне элемтә урнаштырырга җи¬ бәрербез.— Ул китәргә җыена.— Ә акча мәсьәләсенә кил¬ гәндә, анысы синең белән безнең бурыч, Иван Иванович. — Үзкыйммәтне төшерергәме?—дип сорый Луць, инде елмаюын яшермичә. — Менә, менә. Каты экономия режимы,—ди ахырдан Новак. Бу минутта ул яңадан әле-бүген генә виртшафтскоман- дадагы Ляйпсле әфәнде мактаган киез итек фабрикасы директоры пан Новакка ошап куя. БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Иван Кутковец Гощада агроном булып эшли. Чынын¬ да исә аның беркайчан да агроном булганы юк. Сугышка кадәр ул агрономия факультетының беренче курсында гына укыган. Хәзер ул велосипед белән авылларга йөри, игеннәрне вакытында җыеп алуларын күзәтә, киңәшләр бирә һәм инде авылларда үзенә бирелгән һәм башта, гадәтләнгән¬ че, колакны ярып торган яңа исеменә — «пан агроном» дигән исемгә исе китми башлый. Хәзер инде ул Гоща крайсляндсвиртында агроном булып эшләвенә күнекте һәм, ихтимал, аны бүтән бернинди эшкә дә алыштырмас иде. Чыннан да, бу уйлап табарга мөмкин булган иң уңайлы эш иде. Мондый бәхетле уй аның башына ничек кенә килде икән! Хәер, монда бернинди гаҗәпләнерлек нәрсә юк — тапкырлык Иванга хас иде һәм кырык беренче ел- 242
ныц октябрендә Йовак белән очрашудан соң ук, Гощадй урнашырга туры киләчәге билгеле булгач та, ул студент¬ лык билетындагы беренче курсны бишенче курс итеп үз¬ гәртүнең җиңел икәненә тиз төшенеп ала. Шушы төзәтел¬ гән документ белән ул Гощага килә. Бер көтелмәгән хәл Кутковецка Гощада үзенең хәлен ныгытып калырга ярдәм итә. Гощада район управасы дигән нәрсә башында үтә чыккан милләтче, карт контр¬ революционер Павлюк утыра. Кутковец аның белән тату эшләү өчен бик гади юл таба. Июль аенда Ровнода, шә¬ һәрне немецлар оккупацияләгәч тә, алар белән бергә кил¬ гән бандерачылар Кутковецны төрмәгә ябалар. Аларның кайсысыдыр Кутковецның комсомолец булганын белә икән. Октябрьда Кутковец төрмәдән ычкына. Хәзер, Пав¬ люк белән танышкач, Кутковец аңа берничә бандерачыны күрсәтә. (Аларның эшен Кутковец үз җилкәсендә татып караган була.) Ул Гощага шуларның тапшыруы буенча килүен әйтә. Шулай да Павлюк аңа аларның һәркайсып сурәтләп күрсәтергә куша. Билгеле, эш моңа терәлеп калмый: Кутковецның хәтере бик яхшы. Әнә шулай итеп ул Гощада агроном булып эшли баш- о ■-> лыи. Ни өчен нәкъ менә Гощада? Чөнки Гоща — Новакның, Оля Солимчукның, Карп Белоусның һәм башка карт подпольечыларның туган җире. Аларның анда ышанычлы кешеләре — туганнары һәм иптәшләре калган. Аннан соң анда Кутковецны этле җан да белми. Кырык икенче ел башларында ул нык элемтәләр ур¬ наштыра. Ул Филипп Далюк белән, Белоус белән, Оля Солимчук белән, Новакның туганнары белән элемтә тота. Новакның туганнары Иван белән Устя Кутковецка берен¬ че булып ярдәм итә башлыйлар. Озак та үтми, Гоща авылының яңа крайсляндсвирты Эрих Кригер йөзендә аның тагын бер йогынтылы «ярдәм¬ чесе» һәм яклаучысы табыла, һерр Кригер Кутковецның талантларына, бигрәк тә немец телен белүейә шунда ук бәя бирә. Дөрес, ул немец телен яхшы белми, ләкин район агрономы өчен тулысынча җитәрлек була. Иван Кут¬ ковец Гоща районының баш агрономы һәм бер үк вакыт¬ та Кригер әфәнденең үзенең шәхси тәрҗемәчесе була. Әгәр дә Иван атасын, шулай ук анасын һәм ике сеңе- лесен Гощага ни өчен килгәнлеге турында алдан ук кисә¬ теп куймаган булса, белмим инде, карт Тихон Кутковец 16* 243
улының крайсляндсвирт җитәкчелегендә шундый тиз үсә бара торган карьерасына ничек караган булыр иде икән. Ул моның куркыныч эш икәне турында, бу эшнең бөтен семья өчен начар бетәчәге турында туганнарыннан бер сүз дә ишетмәде... Юк, Көнчыгышка һәрвакыт өмет белән караучы, 1939 елда Көнбатыш Украинаның Халык җые¬ лышы депутаты булган Тихон Кутковец улына батырлык¬ ка үзе фатиха бирә. Район агрономы булгач, Иван үзенә яраклы штат туп¬ лау турында уйлана башлый. Ул озак вакытлар буе телә¬ генә ирешә алмый. Тик штат мәсьәләсен беразга онытып, лагерьлардан качкан элекке хәрби пленныйларны оеш¬ тыру өчен кешеләр сайлау белән шөгыльләнә башлагач кына, аның эше уңышлы чыга. Әнә шул чагында аңа кече лейтенант Василий Савченко, лейтенант-танкист Дмитрий Колесов кебек кешеләр килеп эләгә. Әнә шул кешеләр участок агрономнары булалар. Ә Кутковец авылларда йөрүен дәвам иттерә, Гоща- ның үзендә дә кешеләргә күз сала... һәм, ихтимал, тыры¬ шып эзләүче кеше үзенә кирәген таба, дип җырда дөрес әйтелгәндер. Бу хәлдә бу сүзләр бигрәк тә дөрес килеп чыкты. Шулай булмаганда, оккупацияләнгән авылда, немецларның һәм полицейскийларның күз алдында, ха¬ лык төркеме арасында,— билгеле, алар арасында прово¬ каторлар да булгандыр,— Иван Кутковецның һәм Влади¬ мир Соловьевның бер-берләрен ялгышусыз, күзләренә ка¬ рап табуларын нәрсә белән аңлатырга. Сугышка кадәр Соловьев Москвада Нефть институ¬ тында аспирантурада укыган. Сугыш башланганда ул Хәрби Грузия юлында булган. Ул бер группа студентлар белән практикага бара икән. Ә 24 июньдә инде Соловьев, үзе белән бергә Кавказга килгән студентлар группасын Москвага озатып, артиллерия полкы офицеры сыйфа¬ тында фронтка киткән. 1941 елны Соловьев Киев янында каты сугышларда катнашкан, чолганышка эләккән һәм плен алынган. Баш¬ ка хәрби пленныйлар белән бергә, фашистлар Соловьев¬ ны Ровнога китергәннәр. Бу коточкыч көннәр аның хәтерендә мәңге сакланган¬ нар. Көз ахырлары, урамда җепшек кар ява. Пленный- ларның шинельләрен салдырып алганнар. Тазарак аяк киемнәре булса, аларны да салдырып алганнар. Ач һәм туңган хәлдә, алар көнгә утызар километр җир үткән¬ 244
нәр. Бара аямаганнарын сакчылар шунда ук атып үтер¬ гәннәр. Хәлсезлектән һәм салкыннан юлда егылган олы яшьтәге кызылармеец Соловьевның мәңге хәтерендә кала. Көч-хәл белән генә, калтыраган куллары белән яшергән урыныннан ул хатынының һәм ике баласының фотогра¬ фиясен чыгарып ССчы конвойга күрсәткән. ССчы үлеп баручы бәхетсез солдатның кулыннан фотографиясен тар¬ тып алган да юлга, пычракка ташлаган, мыскыллап кө¬ леп аны итеге белән таптаган, ә аннары егылган солдат¬ ны мылтыгы белән атып үтергән. Бу коточкыч юлга чыдаган кешеләрне Ровно янында¬ гы лагерьга куып китергәннәр. Бу күп сандагы ’үлем ла¬ герьларының берсе булган. Шәһәр читендә урнашкан бу лагерь берничә катлы чәнечкеле тимер чыбык белән чолгап алынган булган һәм бик нык сакланган. Хәрби пленныйлар өчен торак булып салкын гараж хезмәт ит¬ кән. Анда, бернәрсә дә җәелмәгән цемент идәндә, бер¬ берләренә сырышып, хәлсезләнгән кешеләр яткан. Ләкин куып китерелгән кешеләр барысы да гаражга сыярлык булмаган. Аларның яртысыннан артыграгы ишек алдын¬ да, юеш кар астында, үзәккә үтә торган җилдә калган. Хәрби пленныйларга шикәр чөгендере калдыклары — «жом» ашатканнар. Лагерьда тәүлек саен ике йөзгә якын кеше үлгән. Аларны шул ук хәрби пленныйлардан тор¬ ган күмүчеләр бригадасы күмгән. Башта бу бригаданы ССчылар саклаган, ә аннары фашистлар тоткыннарның берсен билгеләп куйганнар да, аның беләгенә ак чүпрәк бәйләп, башкаларны күзәтүне тапшырганнар. Бервакыт күмүчеләр бригадасындагы пленныйлар Со¬ ловьевка рус зиратының гүяки инде лагерьдан күп кеше¬ ләрне коткарган сакчысы турында сөйләгәннәр. Николай Иванович Самойлов (сакчының исеме шулай булган) пленныйларга качарга һәм аннары аларга авылларда' урнашырга ярдәм иткән. Авылларда аның үз кешеләре булган. Күмүчеләр, Соловьевның үтенүе буенча, аны, үлекләр белән бергә апбага салып, лагерьдан алып чыкканнар һәм Николай Иванович янына илткәннәр. Ул аны Мятин авылына җибәргән. Анда инде лагерь¬ дан качкан тагын бер хәрби пленный бар икән. Авылга барып җиткәч. Соловьев бу иптәшне тапкан һәм аңардан авылда хәрби пленныйларга бертуганнарга караган кебек карауларын һәй авыл старостасының аңа ’45
торырга һәм Гоща районы чикләрендә йөрергә хокук бирә торган вакытлы документ бирә алуын белгән. Ста¬ роста аңа документ язып биргән һәм ул юлга чыгып киткән. Ул, авылдан-авылга йөреп, хәрби пленныйлар белән элемтә урнаштырган (ә алар һәр авылда булганнар), кре¬ стьяннар белән танышкан. Кояшта агарып беткән гимна¬ стерка кигән бу киң маңгайлы кешене тиздән күп авыл¬ ларда белә башлаганнар. Ниһаять, ул Колесники авылын¬ да урнашкан. Шунда әйләнә-тирәдән хәрби пленныйлар һәм крестьяннар килә башлаган. Үзләренең кайгыларын уртаклашырга, киңәшергә, яңалыклар ишетергә килә тор¬ ган булганнар. Авылда яңалыкларны белү кыен булган, ләкин Соловьев украин милләтчеләре чыгара торган газе¬ таларны укыган, ул газетадай үзен кызыксындыра торган иәрсәләрне дә аһлый белгән һәм шуларны кешеләргә җиткергән. Ул шактый күзгә ташланырлык кеше булып киткән һәм, башка пленныйлар белән бергә Гощада күренгәч, Кутковец аңа игътибар иткән. Гитлерчылар керткән кагыйдә буенча, авылларга күп¬ тән түгел күчеп килгән кешеләр, ягъни «көнчыгышлы- лар» дип атала торганнар ай саен тору урыннарында ортскомендатурада теркәлергә тиеш булганнар. Бу үзенә күрә бертөрле тикшерү булган. Шундый юл белән гитлер¬ чылар «көнчыгышлылар»ның урында яшәүләрен, беркай¬ да да качмаганлыкларын белгәннәр. Гадәттәгечә, Со¬ ловьев янына бер төркем кешеләр җыелган. Аларны ерак¬ тан күзәтеп торган Кутковец, бу киң маңгайлы егет яны¬ на кешеләр җыела икән, димәк, тикмәгә генә түгел, дип төшенеп алган. Соловьев ялгызы калган уңай моментны туры китереп, Кутковец велосипеды белән аның янына килгән һәм, кинәт машинасын туктатып, аңа әйтеп сал¬ ган: — Исәнмесез! Сез кайсы авылдан? — Мин мондагы түгел, мин көнчыгыштан,— дип җа¬ вап биргән Соловьев, мәсьәләне төшенмичә. — Сез кайда эшлисез? — Крестьянда. — Димәк, кулакта батраклык итәсез? Ә сезнең беле¬ мегез нинди? — Югары,— дип, ничектер ирексездән ычкындырып җибәргән Соловьев. 246
— Нигә соң сезгә алай булгач тирес актарып ятар¬ га!— дигән Кутковец бер дә шаккатмый гына.—Мин сезне яхшы эшкә урнаштыра алам. — Бик зур рәхмәт сезгә. Мондый игътибар өчен нәрсә белән бурычлы икәнемне белмим... Әгәр дә Кутковец бу сорауга турыдан-туры җавап бирә алса, ул әле кичә генә Новакның аңа Ровно оеш¬ масы өчен хәрби пленныйлар арасында эшли алырлык ышанычлы кеше табарга кушканлыгын әйтер иде. Кутко¬ вец Соловьевны нәкъ әнә шундый работник булыр дип караган. — Мин сезне агроном итеп урнаштыра алам,— дип тәкъдим иткән ул. — Ләкин мин геолог бит,— ди Соловьев. — Аның әһәмияте юк. Сез бит белемле кеше, ә хәзер эш агрономиядә түгел. Без сезгә яхшы документлар би¬ рербез, сезне Германиягә алып китмәсләр. Кыскасы, үкенмәссез, мине дә коткарырсыз. Минем белгечләрем җнтеп бетми. Аларны табуда ярдәм итсәгез, мин аларны да рәсмиләштерермен. Соловьев уйлап торган да риза булган. Кутковец аны элекке хәрби пленныйлар аеруча күп булган Симонов авылы участогына урнаштырган. Атнага ике-өч тапкыр Кутковец үзе дә шунда бара торган бүлгап. Ул яңа «агроном»ның ничек эшләвен игътибар белән күзәткән. Шулай итеп бер ай чамасы вакыт үткән. Алар, чын күңелдән сөйләшергә батырчылык итмичә, бер-берсен сынап йөргәннәр. Ниһаять, Соловьев үзенең Кызыл Армиядә офицер булганлыгы турында ычкындырган, аннары коммунист икәнлеген әйткән, һәм шуннан соң гына аны Кутковец «күрсәтү» өчен киез итек фабрикасы директоры янына алып киткән. Новак Соловьевтан озак һәм җентекләп сораштырган, аның тормышының әһәмиятсез кебек тоелган якларына ла кагылган. Сүз арасында ул Соловьевтан Советлар Союзының кайсы шәһәрләрендә булганлыгын да бе¬ лешкән. — Сез геолог бит. Ә геологны, бүре кебек үк, аяклары туйдыра,— дигән Терентий Федорович.— Ерак Көнчы¬ гышта булдыгызмы? — Җиде ел яшәдем.— дигән Соловьев. 247
— Уралда? — Булганым бар. — Урта Азиядә? — Анда да булдым. — Совет җирендә күп йөргән булуыгыз яхшы. Кав¬ каз, Үзәк Россия турында инде сорашып та тормыйм. — Анда да эшләргә туры килде,— дигән Соловьев, моның әһәмиятен әле һаман да аңламыйча. Соловьевның фикерләренә җавап биргәнсыман итеп, Новак әйткән: — Подполье работнигы буларак, бу сезнең зур өстен¬ легегез. Хәрби пленныйлар арасында сезнең юк дигәндә дә «якташыгызны» очратуыгыз бар, һәм бу сезгә тизрәк уртак тел табарга ярдәм итәчәк. Чит җирдә якташлар тиз якынлашалар. Безнең эштә иң кыены — кешеләрне сайлап алу. Менә-менә хыянәтчегә очрау куркынычы бар. Сак булырга туры килә, шуңа күрә әнә сезнең бе¬ лән Кутковец арасында булган кебек хәлләр килеп чыга: ай буе аңлаша алмагансыз!.. Новак тагын нәрсәдер өстәп әйтергә теләгән, ләкин шул арада аны кабинеттан чакырып чыгарганнар. Аның баскыч буйлап югарыга менүе, нәрсә турындадыр кыч¬ кырып сөйләшүе ишетелгән. Кире кергәч, ул, сүзе һич тә бүленмәгән кебек, үзенең фикерен дәвам иттергән. Күрәсең, бүлмәдән чыгып торганда да ул Соловьев ту¬ рында уйлавын дәвам иттергәндер. — Дөрес бу. Беренче танышуда ук кешеләргә кем икәнеңне белдереп ташларга ярамый. Тикшерергә, бик җентекләп тикшерергә кирәк. Гощадагы оешманы ныгы¬ тырга кирәк. Бу эшне тиз, ләкин сак эшләргә кирәк. Принцип: чын күңелдән бирелгән ике-өч кешене сайлап алырга да шулар белән эш итәргә кирәк, ә алар һәркайсы үзенә кешеләр сайлап алсын. Группа членнары үзләре¬ нең Җитәкчеләрен генә белергә тиешләр. Сораулар бармы? — Минемчә, Гоща оешмасының җитәкчесе итеп ип-* тәш Соловьевны билгеләргә кирәк,— дигән Кутковец, урыныннан кузгалып. — Бу турыда уйлап карарбыз, ә хәзергә эшегезне дәвам иттерүегезне үтенәм. Берничә көннән подполье үзәге Кутковецның Гошага җитәкче билгеләү турындагы тәкъдимен раслаган. Җи¬ тәкче итеп Соловьев, ә аиын урынбасары итеп Кутковец 248
билгеләнгән. Хезмәт хәле аркасында үзенең крайслянД- свиртыннан озакка китеп торырга мөмкинлеге булмаганга күрә, Кутковец бу тәкъдимне яклаган. Гощадагы оешманың беренче членнары Иван Кутко¬ вецның сеңелләре — Анна белән Екатерина булган. Тиз¬ дән аларга Бабинский шикәр заводында берсе агроном булып, икенчесе механик булып эшләүче Василий Мары- щенко һәм Казимир Горский кушылган, аннан соң вете¬ ринария врачы Куцин, «район управасы» хисапчысы Раиса Столяр килгән. Оешма үсә барган, тармакланган, авылларда, крестьяннар массасы арасында һәм «көнчы- гышлылар» арасында тамыр җәйгән. Эш листовкалардан башланган. Аларның текстын еш кына Соловьев язган. Аннары алар Кутковец белән аның эчтәлеген тикшергәннәр һәм күбәйткәннәр. Аны күчереп язуга группаның башка членнары да тартылган. Листов¬ калар Кызыл Армиянең пленнан качкан сугышчыларына мөрәҗәгать итеп язылган, аларның солдатлык бурычы — урманнарга качу, партизан отрядларын эзләү һәм алар¬ га кушылу икәнлеге күрсәтелгән; илбасарларга продукт¬ лар тапшырмаска, каршылык күрсәтергә чакырып халык¬ ка мөрәҗәгать ителгән; листовкаларда украиң милләт¬ челәренең кем икәнлеге, аларның хыянәт итү өчен кем¬ нән түләү алулары аңлатылган. Листовкаларның әһәмияте аларның тексты белән генә бетмәгән, һәрхәлдә, башка шартларда Соловьев та, Кут¬ ковец та аларны яхшырак, тулырак һәм әһәмиятлерәк итеп язган булырлар иде. Хакыйкатьне кешеләргә җит¬ кергән кәгазь кисәге үзе генә дә гаять зур роль уйный иде. Листовкалар чыгару факты үзе үк оккупантлар изүе астында сыкранучы кешеләргә, Кызыл Армиянең вакыт¬ лыча китүенә карамастан, Көнбатыш Украинадан Совет властеның китмәгәнлеген, аның барлыгын, аның яшәвен һәм совет патриотларының яшерен оешмасы эшләрендә гәүдәләнүен тел белән әйтеп бирә алмаслык дәрәҗәдә ачык итеп күрсәтә иде. һәм совет кешеләре бу оешманы тагын да тырышыб¬ рак эзли башладылар, һәм, кагыйдә буларак, эзләүчеләр табалар иде. Оешма үсә барды. Бервакыт, январь башларында, Иван Кутковец үзе¬ нең Корец шәһәрендә яшәүче атасы янына бара. Ул поч¬ тада эшли икән. Иван бер атна чамасы өйдә булырга теләвен әйтә. Аның монда килү сәбәпләренең берсе бер- 249
йһкадәр вакыттан бирле Кутковецпың почта эше белой кызыксына башлавында була. «Хатны ачып, аңа берничә сүз язып куйсаң һәм аннары аны адресатына җибәр¬ сәң,— дип уйлый ул,— бу гадел сүзләрне кешеләргә җит¬ керүдә бик нәтиҗәле һәм бик ышанычлы ысул булачак». Кутковец үзенең бу планын әтисенә сөйләп бирә. — Нәрсә сөйлисең син. Алла сакласын!—дип ялвара карт, улының тәкъдимен тыңлаганнан соң.— Ничек инде без кеше хатын ача алыйк? Кем өйрәтте сине? — Әти,—ди Иван аны олылап, ләкин ныклык бе¬ лән.— Моның бернинди гаебе юк. Хатлар бит Германия¬ дән, каторгадан килә. Аларны кешеләр бөтен авыллары белән җыелып укыйлар. Күз алдыңа гына китер: һәр хатка берәр юл гына өстәп язганда да, халыкка нинди зур тәэсир ясаячак. Курыкмыйча, кешеләрнең күзләрен ачарга кирәк. — Юк!—дип кырт кисә карт.— Булдыра алмыйм! — Димәк, куркасың,— ди Иван тирән сулыш алып. Карт кабынып китә,— ә андый хәл аның белән сирәк була икән. Ул, үзенең сүзен бүлдертмичә, улына күп кенә бик үпкәле сүзләр әйтеп ташлый. Кутковец әтисенең ни өчен баш тартуын аңлый. Гоме¬ ре буе почтада эшләгән бу карт үзенә меңнәрчә яшерен серләр ышанып тапшырыла торган кешенең мәгълүм кагыйдәләрен һәм бурычларын үзләштергән булган, ул почта кагылгысызлыгын бозудан курыккан. Дошманнар¬ га каршы куркыныч көрәш алып бару өчен үзенең улына фатиха биргән, яшәү өчен һәм Ватаныбызның бәхете өчен үзе дә һәлак булырга әзер торган бу кеше хәзер фор¬ мальлек алдында, үзе изге дип саный торган һәм атлап чыгарга батырчылык итми торган традиция алдында чигенгән. Шулай да, зур кыенлыклар белән булса да, Иван үзе¬ некенә ирешә алган. Әтисенең күз алдында ул бер хатны ачкан да, аңа үзенең берничә юл сүзе» өстәгән һәм бер үк вакытта немецларның хәрби цензурасы сызган сүзләр¬ не дә язып куйган. Сызылган юлларның мәгънәсен белү кыен булмаган. Икенче хатны инде алар әтисе белән бергә эшкәрт¬ кәннәр. Әнә шундый мәгънәле хатлар саны арта барган. Хәзер инде карт хатларны ачып һәм ябыштырып кына калма¬ ган, бәлки аларга үзенең йөрәгендә булган сүзләрне дә 250
йзган. Әнә Шулай Итеп, ул Көне-төне эШләгән, ләкин МЫ* гырдануын ташламаган: «почта кагылгысызлыгын» оныта алмаган. Гощаның читендә, асфальтланган Ровно—Киев шос¬ сесы янында ветеринария больницасы бар. Анда, зур гына аерым йортта, беркайчан да диярлек беркайда да китмичә, районның ветеринария врачы Матвей Павлович Куцин яши. Ул карт кеше инде, шактый зур корсагы жилетка белән кысып куелган. Ул беренче карауда ук профессияләре нинди икәнен әйтеп бирергә мөмкин бул¬ ган кешеләр исәбенә керә иде. йөзеннән ягымлы елмаю бервакытта да китми торган бу кеше куркыныч эшкә — подполье эшенә катнашырга батырчылык итәр дип күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде. Ә Матвей Пав¬ лович Куцин Гоща группасында беренче һәм иң актив членнардан берсе булды. Ул немецларның терлекчелек хуҗалыкларындагы тер¬ лекләрне юк итү планын үзе тәкъдим итте һәм аны үзе үк бик киң күләмнәрдә тормышка ашырды. Бу эшне ул, иң гади эш кебек итеп, бик гади итеп һәм тыйнаклылык белән башкарды. Нәтиҗәләре турында хәбәр иткәндә Соловьев белән Кутковецка ул шундый ягымлы итеп елмаеп карый иде, әйтерсең лә үзе башкарган җитди опе¬ рация турында түгел, бәлки диверсиягә бернинди кагылы¬ шы булмаган ниндидер күңелле нәрсә турында сөйли иде. Ул үзе уйлаган планны үтәде, ләкин бу турыда сөйлә¬ гәндә ул һәрбер атны агулап үтерү аның үзеннән никадәр зур ихтыярый көч таләп иткәнен әйтмәде. Ул терлекләрне өзелеп ярата иде һәм ул үзенең бөтен тормышын аларны саклауга багышлаган һәм үзенең врачлык бурычын бо¬ зарга аны дошманга нәфрәт кенә мәҗбүр итә алган. Василий Марыщенко белән Казимир Горский да эшкә керештеләр. Алар оккупантларны шикәр чөгендере орлы¬ гыннан мәхрүм итү бурычын куйдылар. Украина җирлә¬ рен басып алган немец алпавытларының фо^Гьварклары һәм экономияләре чөгендер чәчәргә хәзерләнә башлый¬ лар. Утырту алдыннан орлыклар Марыщенко белән Гор¬ ский эшли торган шикәр заводында киптерелә. Анда алар орлыклар киптерүне үзләренчә оештыра алганнар. Чөген¬ дер орлыкларын яраксызга чыкканчы кыздырганнар. Оккупантлар «чәчү кампаниясе» үткәргәндә орлыклар нинди нәтиҗә бирер икән дип уйламаганнар да. 251
Ә агрономнар авылларда үзләренең бурычларын край- сляндовирт бер нәрсәгә дә бәйләнә алмаслык төгәллек белән үтәгәннәр. Шеф канәгать булган. Район агрономы. Кутковец та үз ярдәмчеләренең эшеннән канәгать калган. Ул җебеп бурсыган һәм көйгән участокларга төзелгән күп санлы актларны тәртипле рәвештә пачкаларга тегә барган, ә Кригерга исә бу участокларны ашлык тапшы¬ рудан азат итү турында резолюция салырга гына калган. Зыян килгән участокларны биләүче крестьяннар көч җитмәслек налоглардан азат иткән өчен агрономнарга ни¬ чек итеп рәхмәт әйтергә дә белмәгәннәр. Агрономнар үз¬ ләре дә канәгать булганнар: беренчедән, алар крестьян¬ нарга ярдәм иткәннәр, икенчедән, көчләре җиткән дә¬ рәҗәдә оккупантларның ашлык хәзерләү эшләрен өз¬ гәннәр. Агрономнар районда иң популяр, иң хөрмәтле кеше¬ ләргә әверелгәннәр. Агрономнар үзләре авылларда еш булу белән генә чикләнмәгәннәр, крестьяннар да алар янына киңәшләр сорап килгәннәр, һич тә көтелмәгән эш¬ ләрне хәл иткәләргә туры килгән. Бервакыт Кутковец янына Чудница авылыннан карт крестьян Прищепа килгән. • — Нишләргә, агроном,— дигән ул,— бандерачылар теңкәне корыттылар инде. Станичный үзен Липкига кә¬ ләше янына илтеп куярга кушкан иде, ә мин илтмәдем. -- Ни өчен алып бармадың соң?—дип кызыксынган Кутковец. — Шайтан аны үз арбасы белән тартып йөртсен, ә мин аңа ялчы түгел. — Моңа каршы ул сиңа нәрсә диде соң?— көлеп куй¬ ган Кутковец. — Нәрсә әйтсен — егерме биш шомпол суктырырга хөкем итте, елап. Ә мин качтым. Бер атна кодам өендә утырдым, ә кайтсам — ни колагым белән ишетим, миңа инде йөз кырык биш шомпол булган. «Анысы качуың өчен» ди. Тагын бер гаебемне исенә төшерде, вәхши: кай¬ чандыр минем хатын аңа сохари киптереп бирмәгән икән. — Сохари дисеңме?— гаҗәпләнеп сораган Кутко¬ вец.— Әллә ул запас җыямы? Күрәсең, сызарга әзерләнә торгандыр. — Мин анысын белмим инде,— дип җавап биргән карт беркатлы гына итеп,— качаргамыдыр, нәрсәгә¬ дер...—һәм бераз дәшми торганнан соң, тирән сулыш 252
алып өстәгән:— Киңәш бир әле, агроном! Сине үз кеше дип беләбез, югыйсә килмәгән дә булыр идем. Алла хакы өчен, әйт әле, нәрсә эшләргә? — Ә үзең ничек дип исәплисең? — Без өйдә семья белән киңәштек һәм менә болай дип саныйбыз: мин берүзем йөз кырык биш шомполга түз¬ мәячәкмен, ә инде ул шомполларны бөтен семьяга бүлсәң, һәр кешегә күп туры килмәячәк. Минем семьям зур. Өч улым, җиткән кызым, киявем бар... — Ул нәрсә сезнең башыгызга ничек килде соң! — дигән Кутковец ачуланып.— Бөтеп семьяны суктыртырга... — Мин түгел бит,— дигән карт.— Улларым , шулай уйлыйлар. — Ә син әйт үзеңнең улларыңа: алар кеше булсалар, сине дә, үзләрен дә җәберләтмәсеннәр! Аңладыңмы? Каршылык күрсәтә алмасагыз, яңадан кодаң янына кит һәм бәдбәхет станичный сине онытканга кадәр шунда утыр. Теләсәң нәрсә эшлә, тик аларның кулына бирелмә! Улларыңа да әйт: агроном шулай киңәш бирә, диген. — Яхшы,— дип риза булган Прищепа.— Рәхмәт сиңа, агроном, киңәшең өчен. Шулай дип әйтермен. Берничә көннән Кутковец Чудница авылынр барган. Анда инде Прищепа карт булмаган. Кулаклар өереннән Сулган кырык яшьләр чамасындагы станичныйны табып, Кутковец аның белән ярты сәгать чамасы сөйләшкән, бан- дерачы «начальниклар»дан уртак танышларны искә тө¬ шергән һәм, ниһаять, станичныйның җилкәсеннән ка¬ гып,— ул алардан тартынып тормаган,—- Прищепа турында сүз кузгаткан. Станичный, «пан агроном»га их¬ тирам йөзеннән, картны эзәрлекләмәскә сүз биргән. Бу Кутковецпың Прищепа өчен хәзергә эшли алган бердән¬ бер эше булган. Билгеле, ул да, Соловьев та, башка подпольечылар да крестьяннарга ярдәм күрсәтсәләр дә, аларның берсенә дә үзләренең кем икәнлекләрен белдермәгәннәр. Авылларда агрономнар турында, алар яхшы кешеләр, һәрвакыт крестьяннарны яклыйлар һәм, фашистларга эшләсәләр дә, аларны яратып бетермиләр ахры, дигән дан таралган. Хәер, тиздән кешеләр кайбер нәрсәләр турында белә башлаганнар. Бу хәл Кутковецның, крайсляндсвирт Кри¬ гер белән бергә авылга килеп, аның крестьяннарга сөй¬ ләгән речен тәрҗемә итүеннән соң булган. Бу речьнең тәрҗемәсен китереп торырлык та бар. 253
— Палач Эрих Кох, немец солдатларын һәм аларның семьяларын тәэмин итү өчен Украинадан соңгы нәрсәлә¬ рен сыгып алачагын белдерде,— дип тәрҗемә иткән Кут¬ ковец.— һерр крайсляндсвирт Кригер да сезгә шуның өчен килде. Ул сезнең аңа май, йомырка, ит тапшыруыгызны тели. Болар тончыгып баручы Гитлер империясен коткару өчен кирәк. Ләкин ит маен, йомырканы, майны үзегез ашасагыз яхшырак булыр... Кригер һичнәрсәгә дә бәйләнә алмаган. Аңа таныш булган сүзләр: «крайсляндсвирт», «гебитскомиссар», «һерр Кригер», «һерр Кох», «Адольф Гитлер», «ноэс Эуропа» сүзләре барысы да үз урыннарында. Әгәр дә Кригер украинча яки русча аңласа, ул үз тәрҗемәчесе¬ нең бу исемнәргә карата тантаналы пафос һәм көчле хә¬ рәкәтләр белән әйтелгән ин начар сүгенү сүзләрен ишетер иде. Кутковецның сөйләү манеры Кригерга ошаган. Тәр¬ җемәче аның исемен яки Гитлер исемен телгә алган саен, ул балкып киткән һәм канәгатьләнеп башын игән. Ә Кут¬ ковец, үзен хәлнең хуҗасы итеп сизеп, иң начар сүзләр әйтүдән дә тартынып тормыйча, «яна ЕвроПа»ны да, Кри- герның үзен дә, Гитлерны да, Украина наместнигын да тетеп салган. Ахырдан ул крестьяннарга, «үзегез белгән¬ чә эшләгез», дигән. Кайчакларда тыңлаучылар түзә алмаганнар, көлгән тавышлар ишетелгән. Тәрҗемәче моңа тузеп тора алма¬ ган. Ул ачуланган, игътибар белән тыңлауны таләп ит¬ кән һәм, тыңлаучыларны тынычландырып, үзенең «тәр¬ җемәсен» дәвам иттергән. Кутковец кешеләрне яхшы белә һәм кайда «ирекле тәрҗемә» кулланырга кирәген белә иде. Беп уңайдан 'от крестьяннарга «агрономия киңәшләре» дә бирә иде. Бу «киңәшләр» лә оккупантларга продуктлар тапшырмаска чакыруга кайтып калган — ул «көйгән участокка акт» алу мөмкинлеген күрсәткән. Кутковец һәм анын ярдәмче¬ ләре — агрономнар ■— крестьяннар белән сөйләшкәндә оккупантлар алып китә алмасын өчен ашлык сугуны тот¬ карларга, игеннәрне көлтәдә килеш калдырырга киңәш бирделәр. Агрономнар, Германиядәге каторга фажига- лары турында сөйләп, крестьяннарны немецлар мобили¬ зациясенә бөтен көч белән саботаж ясарга чакырдылар. Агрономнар белән сөйләшкәндә крестьяннар фронттагы вакыйгалар турында, Сталинград турында дөреслекне бе¬ ләләр иде. Кутковец, Кригер булганда, халык алдында бу 254
турыда сөйләргә батырчылык итмәгән. «Сталинград» сүзе — аның үзенең «ирекле тәрҗемәсенә» кертә алмаган бердәнбер сүз булган. Шуларның бөтенесе өстенә Кутковецның коралы да булса, бигрәк тә яхшы буласы икән. Иртәме-соңмы, аңа корал кирәк булачак иде. Ул кулына пистолет төшерү турында озак баш ваткан. Новактан сорарга теләмәгән — Ровнодагы иптәшләр үз¬ ләре дә коралны кыенлык белән генә табалар. Нинли дә булса гитлерчыны коралсызландырыргамы әллә? Ләкин аны да коры кул белән эшләп булмый. Ниһаять, бер ва¬ кыйга Кутковецка ярдәмгә килгән. Бервакыт ул үзенең шефында кунакта була. Кригер — тормыш итә белә торган кеше, ул үзенең доходларын тип¬ терүләргә әрәм-шәрәм итми, бәлки аларны уңышлырак куллану юлларын таба: продуктларны чүпрәк-чапракка алмаштыра (бу эшләр буенча Ровнога махсус денщик йөри) һәм үзенең Эльзасына күп санлы посылкалар җи¬ бәрә. Вакыты белән бу посылкалардагы әйберләр шак¬ тый капитал бирергә тиеш булалар. Ләкин бу юлы Кри¬ гер юмартланып китә һәм кунаклар чакыра, аның «ге- буртстагы»—туган көне була. Өстәлдә ылыслар белән бизәлгән шешәләп, кырык биш шәмле алсу пирог. Кунак¬ лар, алланы һәм Адольф Гитлерны искә алып, хисле тост¬ лар күтәрәләр, йорт хуҗасын үрнәк булырлык христиа¬ нин һәм фюрерның турылыклы хезмәтчесе дип мактый¬ лар — гомумән, нәкъ менә Кригер теләгәнчә була. Кич буе аның кәефе яхшы була. Кунакларны озаткач, ул фюрерның шәфкатьлелеге аркасында узе идапә итә торган «pvc мужиклары өстеннән» чикләнмәгән властьлы булуына һәм шушы власть аркасында Эльзаның йокы бүлмәсендәге сандыкның төрле бизәкле нәрсәләр белән калыная баруына канәгатьләнгән хәлдә хәття авыз эчен¬ нән генә ниндидер көй дә мыгырдап куя. Кинәт үзенең «вальтер»ын мендәр астына тыкмяганлыгын исенә төшер¬ гәндә ул инде чишенгән булган. Бу кыргый илдә нинди генә көтелмәгән хәлнең булмавы мөмкин! Кригеп торып алгы бүлмәгә чыга һәм шинель кесәләрен актара башлый. Анда пистолет булмый. Ул бөтен киемен актарып бетерә, мундирын тикшерә, өстәл ящикларын карый, хәтта фо¬ нарь кабызып элгеч астын да карый. «Вальтер» югалган. Ул кунакларның йөзләрен, бу кичне булган хәлләрне исе¬ нә төшерә башлый. Кригер үзенең урынбасары, баварияле 255
Дульне исенә төшерә. Шефының менә хәзер инде югал¬ ган «вальтер»ына аның, күп тапкырлар көнләшеп, күзе кызган иде. «Менә игелекне белми торган хайван!» —дип сүгенеп куя эченнән генә Кригер. Иртә белән аның башына килгән беренче уй Дульне чакыртып допрос алу була. Ләкин, бераз уйлагач, Кри¬ гер, допрос алу файда бирмәс, дигән карарга килә. «Ул дуңгыз барыбер танмас,— дип уйлый ул,— Баварияле¬ ләрдән дә хәйләкәррәк караклар бармы икән». «Ачуы ка¬ барган вөҗданы» ничек кушса, Кригер шулай эшли. Ул утыра да үзенең урынбасарын урыныннан алу турында приказ яза. Дуль өчен күңелсезлекләр моның белән генә чиклән¬ ми. Ровнода, аның турында Кригер язган характеристика белән танышканнан соң, Дульнең чинын төшерәләр һәм фронтка җибәрәләр. Иван Кутковецтан һичкем шикләнергә уйламый. Ул гына да түгел, Кригер «вальтер» белән булган вакыйганы аңа үзе сөйләп бирә һәм аны Дуль урлаган булуына ышанганын әйтә. Кутковец шефка тирән теләктәшлек һәм игелексез баварияленең бу эшенә ачу белдерә. Соловьев белән Кутковец документ бланклары табуны үзләренә максат итәләр. Оешманың уңышлы эшләве өчен «яхшы» паспортлар, мельдкарталар, аусвайслар бик ки¬ рәк була. Бу документлар белән тәэмин итүне юлга сал¬ маганда. кешеләрне әһәмиятле объектларга җибәрү кур¬ кыныч була — эшнең барып чыкмавы мөмкин. Соловьев «район управасы» белән шөгыльләнә баш¬ лый. Бу учреждениедә кирәк булган барлык бланкларны табарга мөмкин була. Ул аларның кайда һәм ничек сак- ланылуын күзәтә башлый. Соловьев управада еш була башлый. Ул документлар бирү белән шөгыльләнүче сотрудник Георгий Якимович Сыть белән таныша. Беовакыт, Сытьның Соловьевны ялгызын гына калдырып, бүлмәдән чыгуын туры китереп, үл өстәлдән печать сугылган берничә мельдкарта, паспорт бланклары алып кесәсенә яшерә. Сыть кергәндә агроном, күңелле генә сызгырып, бүлмә буйлап йөри. Шулай берничә тапкыо кабатлана. Ләкин Соловьев бу ысулнын никадәр ышанычсыз һәм никадәр хәтәр икәнен аңлый. Документларның аллан ук саналып куелган бу¬ луы, югалуның сизелүе бар һәм ул чагында аны бернәрсә 256
дә — управадагы танышлык та, крайсляндсвиртның үзе белән танышлык та ярдәм итмәячәк. — Эләгә күрмәгез!—дип кисәтә аны Новак чиратта¬ гы очрашу вакытында.-— Бу эшне куркынычсызрак эшли алырлык башка кеше тапсагыз яхшырак булыр. Соловьев үзенең управадагы яңа танышын исенә тө¬ шерә. Ул аны Новакка әйтә. — Георгий Якимович Сыть дисеңме?—дип кабатлый • Новак, исенә төшерергә тырышып.— Шулай, шулай, укы¬ тучы улымы? Ул Гошада барысын да диярлек исемнәре белән белә иде. — Шулай бугай,— дип раслый Соловьев.— Уртача буйлы, коңгырт чәчле, соры күзле... Аның күз каравы кү¬ ңелгә ошый торган — туры һәм ачык. — Хәтерлим, яхшы хәтерлим,— ди Новак.— Егет ыша¬ нычлы булырга тиеш кебек, тик менә ни өчен ул гитлер¬ чыларда, җитмәсә әле хезмәт бүлегендә, документлар янында эшли башлаган соң? — Хезмәт бүлегенә ул очраклы рәвештә генә эләккән, ә ни өчен гомумән эшли башлаганлыгын тикшереп карар¬ га тырышырмын. Шулай да, минемчә, ул начар кеше түгел. • — Ярый алайса, тикшерегез,— дигән Новак.— Тик¬ шерү зарар итмәс. Георгий Сыть белән берничә тапкыр сөйләшкәннән соң, Соловьев аңа ышанырга мөмкин дигән фикергә килә. Бервакыт, управага кереп, ул Сытька коенырга барырга тәкъдим итә. Сыть бик рәхәтләнеп риза була. Алар, Го- рыньны йөзеп чыгалар да, куе үлән белән капланган бо¬ лында сузылып яталар. — Кешеләр фронтта сугышалар, фашистларны кый¬ ныйлар, ә синең белән без монда пыскып утырабыз!—ди Соловьев, кинәт дусына борылып.— Вөҗдан газаплый,— дип өстәп куя ул үкенүле итеп. Әйе,—-дип куя Сыть уйланып һәм тынып кала. — Нәрсә белән булса да ярдәм итсәң иде, берәр нәрсә эшләсәң иде... Син ничек уйлыйсың, Георгий? — Мин бик теләп эшләр идем,— дип Соловьевка ыша¬ ныч белән карап куя ул,— ләкин ничек ярдәм итәргә? — Ә кайбер документлар табарга кирәк булса, син нәрсә әйтер идең?.. — Немец документларымы? . Хезмәт бүлегеннәнме? 0499. Көчле рухлылар — 17 257
— Әйе. — Теләсә ниндиен,—ди Георгий.—Сүз уңае белән әйткәндә, миннән аларны кемдер чәлдерә инде... Әнә шулай итеп, Соловьев үзенә яңа ярдәмче таба. Георгий Сыть яхшы, акыллы егет, чын күңелдән би¬ релгән һәм тыйнак кеше булып чыга. Теге яки бу доку¬ ментны кулга төшерүнең никадәр кыен икәнен беркем дә һәм беркайчан да белми, ул бу турыда сөйләми иде. Ул үзенең эшен зур тырышлык белән башкарды. Оешма немецларның күп төрле документларын кулга төшерде. Хәзер Ровнодагы һәм Гошадагы иптәшләрнең барысында да качарга, тору урынын алыштырырга туры килсә-нитсә дип, запас паспортлар булдырылды. Соловьев белән Кутковец үзләренә хәтта фотокарточ¬ калары ябыштырылган, ләкин төрле фамилияләргә языл¬ ган өчәр паспорт булдырдылар. Бу вакытта Соловьев яңа урында, хуторда, бай гына крестьянда яши иде. Анда аны Кутковец урнаштырды. Хуторда тыныч. Ләкин Соловьев Гощада кич саен була — ул анда үз велосипеды белән бара. Вакыт-вакыт ул Ров- нога бара, ләкин андый вакытларда да аның китүен бер¬ кем дә сизми. Хәер, кайчакларда хуторга крайсляндсвирт Кригер үзе дә килгәли иде. Аның Соловьевны очратмаган вакытлары булгалаган. Бу вакытта Соловьев Ровнода була һәм Новак белән яшерен эш планнары төзи яки чираттагы диверсиядә кат¬ наша икән,— ул андый мөмкинлекне ычкындырмаска тырыша иде. Андый хәлдә Кригерга, Соловьев үзенең «агрономия эшләре» белән китте, диләр икән. Үзенә җибәрелгән посылканы Кригер ахрысы ала ал¬ маган. Ихтимал, ул чыннан да юлда шартлагандыр. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Сакал-мыегы җиткән, тузанга баткан ябык кына кеше авыл мәктәбе баскычыннан килеп менде һәм мәктәп кара¬ вылчысыннан Ольга Петровна Солимчукны сорады. Укытучыны чакырып чыгардылар. Бу кешегә карап, ул кулларын болгап куйды; аннары аны үзе белән мәк¬ тәпкә алып кереп китте. — Бу минем туганнан-туган абыем,— диде ул мәктәп каравылчысына. 258
Чынлыкта исә, бу гаҗәеп кыяфәтле кеше аңа һич тә туган булмаса да, Оляның аның белән бик сөйләшәсе килә иде. Ул Оля Солимчукның подполье буенча элекке иптәше Александр Гуц иде. Никадәр үзгәргән ул! Битләре бәләкәй генә калган, җыерчыкланган, чигә чәчләре агарган. Ә күзләре... Алек¬ сандр Гуңның унике елга төрмәгә ябылганда да өмет һәм дәрт белән балкыган күзләрендә хәзер чиксез кайгы ча¬ гыла. Әйе, Гуц гаять зур кайгы, коточкыч хәсрәт кичергән шул. Фашистлар аның һәм Деревяны авылының башка берничә семьясын атканнар. Ул үзе пленныйлар арасында булган һәм үлем көтеп торган, ләкин палачлар Гуцны атып үтергәнгә кадәр, аңа хатынының һәм баласының үлүен күрсәтергә булганнар. Хатынын, бөтенләй чишендереп һәм баласын кулына тот¬ тырып, авыл урамына чыгарганнар да чокыр янына ките¬ реп куйганнар һәм... атканнар. Шул минутта, инде үләргә хәзерләнгән Гуц үзенең яшәргә тиешлеген, ничек кенә булса да яшәргә, хатыны өчен, баласы өчен, гаепсез кешеләрнең каны өчен үч алыр өчен яшәргә тиешлеген аңлаган. Ул качкан. Пулялар астыннан ул менә-менһ егылырга җитеп чаба. Ләкин, күрәсең, аның бәхете баскандыр — ул исән кала. Ул Ровнога барып чыга, анда минут саен кулга алы¬ ну куркынычы астында кыенлык белән Новакны эзләп таба, аңардан ярдәм ала, задание ала һәм хәзер шуны үтәргә бара. Оля Солимчук янына ул юл уңаеннан гына кергән. Аңа Оляның адресын Новак биргән. Гуцның Деревяны авылында булган коточкыч вакыйга турында сөйләве Оляны бик нык борчый. Гуц бүлеп-бүлеп сөйли, үзе теләмәсә дә, аның күзенә әледән-әле яшь килә. Хатыны белән баласы турында ул һаман кайгыра. Оля аны хәтта юатырга да тырышмый. Ничек юатсын инде ул аны! Оля кешеләрнең, ватандашларының, ир һәм кыз туганнарының, фашистлар тарафыннан үтерелгән кеше¬ ләрнең зур газаплары турында уйлый. Бу газаплар өчен ул үч алырга тиеш. Бернәрсә белән дә йолына алмаслык бәлаләр, кешеләр түккән күз яшьләре һәм газаплар өчен фашист палачлар күрергә тиешле җәзаның никадәр зур булуын Оля хәтта күз алдына да китерә алмады. 259
Гуц авылда бер көн булды. Ул Володимерец урманына бара икән. Мәгълүматларга караганда, анда үзенең, отря¬ ды белән подполье өлкә комитеты булырга тиеш икән. Бегма элемтәчеләр җибәреп тә, алар юлда, яки Ровнога килеп җиткәч һәлак була торганнардыр яки подпольены таба алмый торганнардыр дип уйлый Новак. Новак яшерен өлкә комитеты белән элемтә урнаштыру өчен үзе кешеләр җибәрергә карар бирә. Александр Гуц нәкъ әнә шундый задание белән бара иде. Озак та үтми, Оляны Ровнога чакыртып алалар. Мәктәп янына арба килеп туктый. Оляга таныш бул¬ маган бер кеше килеп керә һәм, гафу үтенеп, аның исе¬ мен, атасының исемен һәм фамилиясен сорый. Җавап алганнан соң: — Сезгә язу бар иде,— ди. Оля Новакның кулын таный. «Миңа кунакка кил»,— дип язган Терентий Федорович. — Ял көнне барырмын,— ди Оля.— Шуннан да элег¬ рәк бара алмыйм. — Яхшы, шулай дип әйтермен. Әйдәгез, танышып та алыйк инде. Захарьев, инженер. Алар, бер-берсеиең кулын кысышып, аерылышалар. Захарьевка әйткәнчә, Оля ялга каршы, шимбә көнне Ровнога китте. Анда җәяү барырга туры килде, чөнки шоссе буйлап хәрби машиналар һәм мотоцикллар гына йөри иде. Оля киез итек фабрикасының капка төбенә килеп тук¬ тый. Капка төбендә җиңел машина тора. Ике грузчик, кабина ишеген ачып, калай белән тышланган ниндидер авыр ящик чыгарып маташалар. Ящикның ярыкларыннан йомычкалар күренә. Күн кием кигән таза гына кеше, шо¬ фер булса кирәк, бушату эшенә җитәкчелек итә. Новак кабинетына кергәч, Терентий Федорович Оляны шофер белән таныштырды. Шуннан соң ул эшнең нәрсәдә икәнен белде. Шоферның исеме Григорий Ломакин иде. Сугышка кадәр ул Баку да гараж мөдире булган. Гощага хәрби пленный сыйфатында эләккән. Анда ул Кутковец һәм Соловьев белән танышкан. Крайсляндсвирт Кригерда шофер булып эшли башлаган. Хәзер киез итек фабрика¬ сына Кутковецтан задание белән килгән. Ящикта танкка каршы гранаталар икән. Кутковец аларны кайдан һәм ничек алганын хәбәр итмәгән. 260
Новакның Ровнога нигә чакырганын Оля директор ка¬ бинетына башка урыннардан килгән иптәшләр җыелгач кына белә. Гощадан Соловьев килгән, Луць, Настка һәм Федор Шкурко килгән, кара-кучкыл йезле, зур кара күзле матур кыз Раиса Митиченко килгән. Раиса немецларның Кызыл хач җәмгыятендә эшли һәм оешма белән әле күп¬ тән түгел генә элемтәгә керде. Башка подпольечылар да килгән. Соловьев ялгызы түгел, бәлки Николай Иванович Са¬ мойлов белән килгән. Бу — моннан элек аны немецлар пленлыгыннан коткарган һәм авылда урнаштырган Са¬ мойлов. Самойлов элеккечә үк зиратта каравылчы булып эшли, ләкин аның элек теләп алган эше — хәрби плен- ныйларны качыруны оештыру бурычы өстенә яшерен үзәк тарафыннан башка бурычлар да өстәлгән. Аны оешма белән Соловьев таныштыра. Стратегия ягыннан әһәмият¬ ле, асфальтланган Ровно — Киев шоссесындагы рус зи¬ раты подпольечыларның очрашу урыны да, архив саклау урыны да булу белән бергә әһәмиятле разведка пунктына да әйләнде. Бу бик уңайлы урын иде. Зират яшел урман кебек. Анда качарга бик җайлы, ә иң әһәмиятлесе — анда Һәр¬ вакыт кеше кереп тора. Зиратка керергә мөмкин булу бик яхшы һәм ышанычлы маскировка иде. Беренче вакытларда, Соловьев белән генә элемтә тот¬ канда, Самойлов аның аерым йомышларын гына үтәгән: оешманың документларын яшергән, очрашулар оештыр¬ ган; ә инде подполье үзәге аны Шкурко группасына бер¬ кеткәннән соң, Самойлов җитди төстә разведка эше белән дә шөгыльләнә башлый: стратегик шоссега таба карый торган тәрәзәсе янында дежурлык итә һәм кая таба ничә машина үтүен тәртипле рәвештә язып бара. Иптәшләре белән исәнләшеп, һәрберсеннән урыннар¬ дагы хәлләр турында кыска гына сорашканнан соң, Новак эшкә керешә. — Иптәшләр, миндә бик үк күңелле булмаган хәбәр бар,— ди ул.— Подполье өлкә комитеты белән элемтә урнаштыру өчен Володимерец урманына задание белән киткән Гуцның язмышы да, аның семьясының язмышы кебек үк, фаҗигале тәмамланды. Деражно авылында дошманнар Александр Гуцны тотып алганнар һәм, танып, ерткычларча үтергәннәр... 261
— Кызганыч,— ди Оля.— Якыннары өчен үч алырга өлгермичә дә һәлак булды... — Аны хөрмәтләп искә алыйк, иптәшләр,— дип тәкъ¬ дим итә Новак. Барысы да урыннарыннан торалар. Кайгылы тынлык урнаша. Ләкин менә Новак башын күтәрә һәм, карандашының очламаган башы белән өс¬ тәлне шакып алып, сөйли башлый: — Партизаннар отряды белән элемтә урнаштырылды, иптәшләр! Бу эш киез итек фабрикасы директорының кабине¬ тында булмаса һәм шуңа күрә сак булырга кирәк бул- маса, ихтимал, бу моментта кул чабулар яңгырар иде. Кешеләрнең йөзләре яктырып китте, һәркемнең сөйлисе, көләсе килә... Дулкынлану беркадәр басылгач, Новак хәбәрләрне тулы итеп сөйләп бирә. — Отряд Цуман урманнарында,—ди ул.—Москва белән яхшы элемтә тота һәм безнең оешма белән элемтә урнаштырырга вәкаләте бар. Кичә минем янымда коман¬ дование заданиесе буенча Ровнода эшләүче иптәш Спо¬ койный булды... Безне әнә шул иптәш эзләп тапты. Без түбәндәгеләр турында сөйләштек. Отряд безгә кораллар, шартлагыч материаллар, әдәбият җибәрә. Без аларга медикаментлар, немец документларының бланклары, печать үрнәкләре, разведка мәгълүматлары җибәрәбез. — Менә бу яңалык!—дип кычкырып куя Оля.— Бу бит, без дә Москва белән элемтәдә булачакбыз, дигән сүз. Бик яхшы бит бу! — Оля дөрес әйтә — бу бик яхшы, ләкин безгә, ип¬ тәшләр, эшебезне үзгәртергә туры киләчәк,— ди Но¬ вак.— Максимум файда китерерлек итеп үзгәртергә кирәк. Безнең бурычларыбыз арта. Иң беренче эш — урында нә¬ тиҗәле файда китерә алмаслык барлык иптәшләребезне отрядка җибәрергә кирәк, анда кешеләр кирәк. Өстәмә рәвештә тагып йөзләп кеше санлап алырга кирәк булыр. Безнең подпольебызда немец властьлары белән бәйлә¬ нештә булган ныклы работниклардан торган, яхшы яше- релгән кечерәк кенә группа калачак. Калганнары парти¬ заннар янына китәчәк. — Мине отрядка җибәрегез, Терентий Федорович!— дип сорый Соловьев. Партизаннар отрядына эләгү аның күптәнге хыялы булган. 262
— Яхшы, соңыннан сөйләшербез,— дип аныксыз гына җавап бирә Новак һәм, озаклап тормыйча, заданиелар бирә башлый. Ул инде һәркем өчен заданиеләр хәзерләп куйган. Оляга ул болай ди: — Сезнең Тучинода ячейка юк. Төзергә кирәк. Башта өчлек төзегез — инженер Захарьев белән үзең, өченче кешене эзләп табыгыз. Насткадан әдәбият, газеталар алырсың. Захарьев текстиль фабрикасында эшли. Кирәк булганда отрядка китәргә әзер бул, анда врачлар алып китәрсең — аларны да эзләп табарга кирәк. Хәзергә шу¬ лар гына. Әйе, менә нәрсә...— Новак Оляга игътибар бе¬ лән карый.— Син монда ничек килдең? Шосседа немец машиналары гына бит. Җәяүме әллә?— һәм, Оляның карашыннан аның җәяү килгәнен аңлый да, кискен генә итеп өстәп куя:— Киткәндә минем велосипедымны алыр¬ сың... Раиса Митиченкога түбәндәге эшләрне тапшыра: — Дубровскийга әйтегез һәм үзегез дә исегездә тоты¬ гыз: отрядка медикаментлар кирәк, чикләнмәгән күләмдә. — Аңлашыла,— дип кыска гына җавап бирә Раиса. Николай Иванович Самойловка, беренчедән, Ровно — Киев шоссесында разведканы көчәйтү, икенчедән — отрядка китүчеләр өчен үзендә җыелу пункты оештыру тапшырыла. Киңәшмә беткәч, Новак Соловьевны тоткарлады. -— Монда эшләвеңне ташлап, отрядка китү турында¬ гы уеңны башыңнан чыгарып ташла син. Отрядтан кеше¬ ләрне монда җибәрәләр, һәр кешене урнаштыру шулка¬ дәр кыен, ә син монда нык утырасың, яхшы документ¬ ларың бар, җирле шартлар белән яхшы таныш... Ничек син шуларны ташлый аласың? Минемчә, отряд коман¬ диры мондый җиңел караш өчен сине дә, безне дә мак¬ тамас иде! Синең эшең — группага җитәкчелек итү. Әгәр инде партизаннар белән элемтә тотасың бик килә икән, кешеләрне сайлап алуны һәм отрядка ,җибәрүне үз өстеңә ал. Бер уңайга ышанычлы озатучы да тап шунда. ...Иртә белән, фабрикага киткәнгә кадәр, Новак иптәш Спокойный белән — Николай Струтинский белән очраша. Спокойный аның яшерен оешма тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында белдерүен тыңлый һәм бөтенесе турында тулы итеп отряд командирына хәбәр итәргә вәгъдә итә. 263
Подпольеның эше җанланып китә. Новак кабинетын¬ да булган җыелыштан сон, бер атна да үтми, Раиса Митиченко Иван Иванович Луцька отряд өчен медика¬ ментларның хәзерләнгәнлеген хәбәр итте. Тучинодан тагын да шатлыклырак хәбәрләр алынды. Округ комиссары Вейерның туку фабрикасында инженер булып эшләгән Виталий Захарьев үзе кебек үк элекке хәрби пленныйлардан сугышка сәләтле группа оештыр¬ ган. Бу группа халык арасында зур агитация эше башла¬ ган. Оля Солимчук Захарьев группасында иң актив работ¬ ник булып киткән. Тучинодагы иптәшләр, моның белән генә канәгатьлән¬ мичә, үзләре эшли торган фабрикада гитлерчыларга планлы рәвештә корткычлык итә башлаганнар һәм ахыр чиктә аны тәмам сафтан чыгарганнар. Партизаннар отряды белән элемтә урнаштыру под¬ польечыларга үз эшләренең файдасын яхшырак аңларга ярдәм итте: аларның эшләре киеренкерәк һәм, ихтимал, мәгънәлерәк тә булып китте, чөнки кешеләр үз эшләренең, практик нәтиҗәләрен күрә башладылар. Отрядка җибәрү өчен иптәшләр сайлап алынды, медикаментлар табылды,, немец учреждениеләрендә яңадан-яңа мәгълүматлар, шос¬ се юллардагы хәрәкәт турында мәгълүматлар табылды. Новак отрядка җибәрү өчен автомашина хәзерләде. Беренче рейсны Баку шоферы, партия члены Григорий Ломакин ясарга тиеш иде. Новакның тәкъдименә ул, һәр¬ вакыттагы кебек итеп: — Эшләрбез. Илтеп куярбыз,—дип җавап бирде. Терентий Федорович Новак «яшел маякжа беренче машина белән үк килде. Машинаның рулендә Григорий Ломакин утыра иде. «Маяк»та бер группа сугышчылар белән Валя Семенов дежурлык итә. Машина тиз генә бушатыла да шунда ук шәһәргә кире җибәрелә. Новак һәм аның белән бергә килгән, лагерьдан азат ителгән хәрби пленныйлар җәяүләп отрядка китәләр. Аларны Семенов группасы озата бара. Тәбәнәгрәк буйлы, тыныч һәм уйчан карый торган зәңгәр күзле, пеләшрәк башлы бу кеше без уйлаганча батыр һәм күп тәҗрибәле подполье җитәкчесенә бөтен¬ ләй диярлек ошамый иде. Аның сөйләвендә украин, рус һәм поляк сүзләре гаҗәп бертөсле булып бергә кушыла¬ лар. Новакның бөтен килешендә аның белән бергә отряд- 264
ка килгән кешеләрдән аерылып тора торган бернәрсә дә юк. Кешеләр алдында үзен кыюсыз кебегрәк шундый ук тыйнак тоту, якты йөзендә шундый ук шатлык чагылы¬ шы, отрядта бара торган эшләр белән шундый ук дәшми- тынмый, ләкин ихтирамлы һәм шул ук вакытта комсыз кызыксыну... Яна килгән кешеләр барысы да, партизан¬ нар белән якыннан танышкач ук, кагыйдә буларак, алар- га бик күп сораулар яудырсалар, Новак исә сорауларга бик саран иде; ул подполье эшенә турыдан-туры кагы¬ лышы булган нәрсәләр турында гына сораша. Аның карт подпольечы, авыр революцион көрәш мәктәбе үткән кеше икәнлеге күренеп тора. Үзенә карата әйтелгән үтенечне — отрядта чын фами¬ лияңне беркемгә дә әйтмәү һәм кайдан килгәнеңне бел¬ дермәү турындагы үтенечне ул ярты сүздән үк аңлады. «Житомирдан килдем» — шунда ук ул үзе әнә шулай дип тәкъдим итте. Терентий Федоровичның сораулары төгәл һәм шуңа күрә күп сүзле түгел. Отряд «Зур җир» белән ничек элем¬ тә тота? Партиянең подпольедагы өлкә комитеты секре¬ таре Василий Андреевич Бегма кайда икән һәм аның бе¬ лән ничек итеп элемтә урнаштырырга? Отряд Ровнода нинди эш алып бара; аерым алганда, шәһәрдә листовка¬ лар таратамы? Новак үзен бик нык кызыксындырган мәсьәләләрне бер-бер артлы белешә барды. Стеховка килгәч, ул шунда ук Москва газеталарына ташланды — Стеховта газеталар бер өем иде. Бу аның: Москва белән элемтәгез яхшы¬ мы?— дигән соравына иң яхшы җавап булды. Радистлар¬ дан ул отрядның Москва белән көн саен элемтә тотуын белде. Өлкә комитеты секретаре турында Новак тулы җа¬ вап алды: Василий Андреевич — дошман тылында. Ул отряд оештыра һәм коралландыра, һәм шуның белән мон¬ да, Ровно тирәләренә килергә тиеш. Ул килгәнгә кадәр Ровнодагы подполье оешмасына хәбәр биреп тору эше отрядка тапшырылган. Отрядның шәһәрдәге эше турында Терентий Федорович кыска булса да, җитәрлек дәрәҗәдә ачык информация алды. Ләкин бер деталь аны шактый борчыды: отряд разведчиклары шәһәрдә бернинди ли¬ стовка таратмыйлар икән. — Ничек инде ул алай?—дип аптырап сорый Но¬ вак.— Ул кем листовкалары соң? Беренче майга каршы безнең иптәшләр листовка ябыштырырга чыкканнар иде, 265
ә листовкалар инде ябыштырылган — кемнәрдер тырыш¬ кан... Әле менә шушы көннәрдә генә үзебезнең фабрика капкасында таптык... Димәк, шәһәрдә бездән башка кем¬ дер эшли... — Ихтимал,— дип җавап бирде Лукин читләтеп кенә. — Димәк, ул кешеләр белән элемтә урнаштыру юлын эзләргә кирәк,— диде Новак. — Юк, Терентий Федорович, алар белән бернинди элемтә урнаштыру юлын эзләргә кирәк түгел. Аерым гына эш итегез. Алай ышанычлырак булыр. — Әйе, сез хаклы шул,— дип риза була ул. Новак отрядта өч тәүлек булды. Дүртенче тәүлектә ул кире китәргә җыенды: аны фабрикада юксынулары мөм¬ кин иде. Үч иткән кебек, лагерь белән «маяк» арасын¬ дагы юл киселгән булып чыкты: юлдагы кечкенә генә ел¬ гада булган бердәнбер кичү янында «шуцманшафт»лар- ның бер батальоны засадада утыра икән. — Нишләргә?—дип мөрәҗәгать итә ике взвод пар¬ тизан белән Новакны озата баручы Валя Семенов Терен¬ тий Федоровичка. — Сугышып үтәргә кирәк. Мин һичшиксез бүген шә¬ һәрдә булырга тиешмен. Икенче көнне кичкә таба взводлар икесе дә лагерьга кире кайттылар һәм Семенов Новакның исән-сау килеш «маяк»ка озатып куелганлыгын хәбәр итте. Аның «исән- сау килеш озатылды» дигән сүзләрен болай аңларга ки¬ рәк иде: бу урынны бик яхшы өйрәнгән Семенов дошман¬ ның засадасын оста читләтеп үтә алган һәм аңа бер үк вакытта ике яктан удар ясаган. Партизаннарның оста хә¬ рәкәте, аларның кыю һәм бердәм басымы эшне тиз хәл иткән: партизаннарны юк итәргә хәзерләнгән засада үзе тулысынча диярлек юк ителгән. Терентий Федорович опе¬ рациядә иң актив төстә катнашкан. Бу сугыш аңарда тиң¬ дәшсез күтәренкелек һәм рухлану тудырган. Юлның кал¬ ган өлеше буена ул тынычлана алмаган һәм сугыш ту¬ рында партизаннар белән күңелле сөйләшеп барган. Күрәсең, отрядта булу һәм партизаннарның сугышын¬ да катнашу Новакка яхшы зарядка булып хезмәт иткән¬ дер. Бу танышу безне дә бик нык шатландырды һәм дәрт¬ ләндерде. Яшерен оешманың башында акыллы, тәҗри¬ бәле һәм чыныккан җитәкче, үзен тулысынча халык эше¬ нә багышлаган, югары коммунистик идеяле кеше торуы тәмам ачыкланды. 266
һәм соңрак мин Терентий Федорович Новак белән якынрак таныша барган саен, партиянең аны бу кыен, җаваплы һәм куркыныч участокка җибәрү белән ялгыш- маганлыгына ныграк ышана бардым. Новак җитәкчелегендәге подполье оешмасы Ровнода бердәнбер оешма түгел иде. Аның белән янәшә, ләкин бер-берләре турында бернәрсә дә белмичә, совет патриот¬ ларының тагын ике зур отряды — Могутный һәм Остафов җитәкчелегендәге подполье оешмалары яши иде. Шә¬ һәрдәге безнең разведчикларыбыз аларның эзләренә төшә алганнар. Элемтә урнаштыргач, без бу оешмаларның җитәкче¬ ләренә Ровнода башка яшерен оешмалар барлыгын әйт¬ сәк тә, без аларга бер-берләре белән элемтә урнашты¬ руны бик нык тыйдык. Ул гына да түгел: подпольедагы оешмаларның теге яки бу буында элемтәгә кергәнлекләре турында мәгълүмат алган очракта без шунда ук бу буын¬ нарны үзебезнең отрядыбызга кире кайтара идек. Алар¬ ның кушылуларына юл куярга ярамый иде, чөнки шуның нәтиҗәсендә бер үк вакытта бөтен подпольеның җиме¬ релүе мөмкин иде. Новак оешмасыннан соң сан ягыннан икенче урында торучы оешманың җитәкчесе безгә «Могутный» дигән кушамат белән таныш булды һәм башта ул беркадәр шик тудырды. Минем белән сөйләшеп торган чагында Могут¬ ный безнең яннан үтеп баручы радистка Марина Кихның кочагына ташлангач, бу шикләр шунда ук бетте. Алар Львовта бергә эшләгәннәр икән. Могутный дигән кушамат астында комсомолның Львов шәһәрендәге Ленин райкомы секретаре Павел Михайлович Мирющенко йөри икән. Аның монда, Ров¬ нога килеп эләгүе очраклы булмый; Ровно оккупацияләнү алдыннан Мирющенко Украина КП(б) Үзәк Комитеты¬ ның заданиесе буенча шушында җибәрелгән. Мирющенко оккупантлар арасында яхшы урнаша — техңикум дирек¬ торы булып ала. Әнә шулай итеп, легаль хәл дә, яшерен оешма өчен нык һәм шуның өстенә сирәк очрый торган уңайлы база да тәэмин ителә. Техникумның күп кенә укы¬ тучылары һәм укучылары подпольеда актив катнашучы¬ лар булалар. Безнең разведчикларыбыз Могутный оеш¬ масы белән элемтә урнаштырган вакытта оешма соста¬ вында ике йөзгә якын кеше була. 267
Павел Михайлович Мирющенко безнең өчен бик яхшы оештыручы, чиксез энергияле һәм тапкыр кеше, бөтен шәһәргә билгеле булган күп кенә гүзәл патриотик эшләр¬ не башлап йөрүче һәм шул эшләргә җитәкчелек итү¬ че булды. Мирющенко үз оешмасының йөрәгенә әйләнә, аңарда катнашучылар — Павел Михайлович белән туры- дан-туры бергә эшләгән кешеләр дә, аны иптәшләренең сөйләве буенча һәм Могутный дигән кушаматы буенча гына белә торганнары да аны яраталар. Күп нәрсәләргә мәҗбүр итә торган бу кушамат тикмәгә генә сайлап алын¬ маган дип уйларга кирәк, һәм Павел Мирющенко аны үзенең барлык эшләре белән аклады. Бу подпольечының күп яклы бөтен эшендә ниндидер чын иҗади нәрсә бар иде. Бу кеше үз эшендә чын мәгъ¬ нәсендә янып эшләде. Аның җаныннан, бөтен йөзеннән комсомолларча тынычсыз ут чәчрәп тора, һәм бу ут Ми¬ рющенко тотынган һәр эштә күренә; карап торуга үзенең егерме тугыз яшеннән өлкән булып күренгәнлектән, бу бигрәк тә таңга калдыра иде. Мирющенко совет яшьләренең бөтен илебез белән бер¬ гә үскән һәм җитлеккән, тормышны социалистик үзгәртеп кору өчен көрәштә, сталинчыл бишьеллыкларның героик эшләрендә чыныккан буыныннан иде. Ак бандитлар тарафыннан үтерелгән батрак улы Мирющенко мохтаҗ¬ лыкны иртә татый; аның анасы һәм апалары байларның авылда хуҗа булулары бетерелгәнгә кадәр шул байлар¬ да эшлиләр. Бөек борылыш елында ялкынлы патриот* Павел Мирющенко колхоз оештыруда турыдан-туры кат¬ наша. Ул вакытта Мирющенко инде комсомолец һәм үзе¬ нең туган авылында — Ворошиловград өлкәсе, Свердлов районының Павловка авылында активистларның берсе була. Мирющенколар семьясы иң беренчеләрдән булып колхозга керә һәм шунда бәхеткә ирешә һәм яхшы тор¬ мыш таба. Павел Мирющенко җидееллык мәктәптә укый һәм шул ук вакытта колхозда эшли. Ул районда комсо¬ молец яшьләрнең беренче кызыл олавын оештыручы була. Икенче көзне инде ул Днепропетровскида тимер юл техникумында укый. Анда да ул зур җәмәгать эше алып бара; ул техникумның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, ком¬ сомол Мирющенконы Енакиево шәһәрендә эшче яшь¬ ләрнең кичке мәктәбенә директор итеп күтәрә. Шунда ул партиягә керә. Аннан соңгы елларда Мирющенко халык 268
мәгарифе органнарында эшли. Әнә шул чагында аның чын таланты билгеләнә — ул педагог профессиясен ярата һәм үзен шушы мактаулы эшкә ■— яшьләрне тәрбияләү эшенә багышлый. Эшче яшьләр мәктәбендә эшләгән ва¬ кытында ук инде Мирющенко Ворошиловград педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә керә. Львовка күчеп килгәннән соң да ул укуын ташламый. Анда ул район комсомол оешмасына җитәкчелек итә. Фашистлар оккупацияләгән Ровнога партия заданиесе буенча килгәч тә, Мирющенко үзенә хас энергия һәм ини¬ циатива белән эшкә керешә. Элек мәктәп директоры булу тәҗрибәсе аңа техникумда «бик яхшы тәртип» урнаш¬ тырырга ярдәм итә. Гитлерчылар аннан канәгать булалар һәм аны файдалы кеше дип саныйлар. Бу «файдалы кеше»нең оккупантларга мул гына күңелсезлекләр эшлә¬ ве: обмундирование һәм азык складларын яндыруы, ли¬ стовкалар, шул исәптән немец телендә гитлерчы армия солдатларына каратып листовкалар язып таратуы кемнең башына килә алыр иде. ' Могутныйның яшерен оешмасы ике ел яшәде. Ару- талуны белми торган башлыклары җитәкчелегендә под¬ польечылар күп кенә данлыклы эшләр башкардылар. Мирющенко җитәкчелегендәге бөтен оешма' өчен фа¬ җигале булып беткән бер көтелмәгән вакыйга килеп чыкмаса, алар әле тагын да күбрәк эшләр эшләгән бу¬ лырлар иде. Павел Мирющенконың үзенең авылдашы Николай Страшков белән Ровнода очрашачагын алдан күрергә һич мөмкин булмый. Аларның тормыш юллары инде күп¬ тән үк аерылган. Павел белән Николай яшьтәшләр, алар берсен берсе балачактан ук беләләр һәм балачактан ук бер-берсен дошман күрәләр иде. Страшковның әтисе, ку¬ лак, ак бандит Павелның атасы— ярлы крестьян Михай¬ ло Мирющенконың һәлак булуында гаепле; кул-аяклары бәйләнгән Михайло Мирющенконы, кулаклар шайкасын¬ дагы башка башкисәрләр белән бергә, үз өенә алып килеп рәхимсез кыйнаучы һәм газаплаучы нәкъ шул Страшков була. Шушы кыйнаулардан соң Мирющенко үлә. Биш яшьлек Павел һәм аның җиде ир һәм кыз туганы ятим кала. Ләкин Павелның Николай Страшковка гафу итми тор¬ ган нәрсәсе ул гына түгел иде. Әгәр дә ул намуслы хез¬ мәт иясе булып, чын совет кешесе . булып үссә, Павел 269
Мирющенко үзенең уйларында Николайны беркайчан да аның атасы белән бәйләмәс иде. Ләкин «алма агачыннан ерак төшми»,— диелә мәкальдә: кызганычка каршы, Николай белән дә шулай була. Таза, матур гәүдәле, сәп- сәламәт Николай Страшков малай чагыннан ук инде җәмгыятькә каршы эшләр эшләргә сәләтле, үтә чыккан эгоист булып, табигате белән үк кулак булып, үз атасы¬ ның иярчене булып үсә; соңрак, үсеп җиткәч, Николай Страшков совет строеның яшертен, ләкин явыз дошма¬ нына әйләнә. Мәктәптә бергә укыган елларда ук Павел Николай Страшковны пионерлар отрядына алуга юл куй¬ мый; берничә ел үткәч, Страшков комсомолга керергә ма¬ ташканда, Павел аны комсомол оешмасы алдында да фаш итә. Күп еллар үтә. Павел күптән инде авылда яшәми, Страшков та ничектер күздән югалды, онытылды, һәм менә, бәхетсезлеккә каршы, алар гитлерчыларның «Ук¬ раинадагы башкаласы» урамында очраштылар — очраш-, тылар да бер-берсенә бер сүз дә дәшмичә аерылышты¬ лар. Страшков штатский кием кигән, хәтта «шуцполицай» дип язылган гади повязкасы ,да юк, ләкин Мирющенко моның эшне үзгәртмәвенә нык ышанган иде. һәм ул ялгышмады: Страшков чыннан да немецлар полициясендә хезмәт итә икән. Мирющенко- бер генә нәрсәгә: дошман¬ ның хәйләкәрлегенә һәм мәкерлегенә бәя биреп җиткер¬ ми. Ул үзен Страшков Мирющенко фамилиясе белән эзли башлар, дип уйлый һәм аңардан курыкмый, чөнки ул немецларда Дубчак фамилиясендә йөргән. Ләкин Страш¬ ков аны эзләп-нитеп тормыйча, Павелның артыннан гына барган булса кирәк, һәм ул моны шактый шома һәм сиз¬ дермәслек итеп эшли. Шушы очрашу белән бер үк вакытта диярлек оешма¬ ның тагын бер члены эләгә. Кулга алынган иптәшнең гестапода допрос вакытында үзен ничек тотканлыгын әйтү кыен: һәрхәлдә, өч көннән соң Мирющенко техникумны күзәтә башлаганлыкларын сизгән. Ул куркыныч булганда отрядка китү турындагы инструкцияне исендә тота. Ләкин аның өчен бу, барыннан да элек, оешманың кулга алы¬ ну куркынычы булган барлык членнарын, аларның семья¬ лары белән бергә отрядка җибәреп, үзең иң ахырдан гына китү, дигән сүз иде. Шактый вакыт таләп итә тор¬ ган һәм шунлыктан һичшиксез һәлакәтле булган бу кыен ■270
ллан Могутный кебек үз бурычына чын күңелдән бирел¬ гән намуслы кеше өчен бердәнбер план иде. Ул соңгы сулышына кадәр үзенә партия биргән шушы горур исемгә лаеклы булып калды. Палачлар Могутный- дан фашистларга чиксез нәфрәт сүзләреннән башка бер¬ нинди сүз дә ишетә алмыйлар. Аны төрмә камерасында газаплап үтерәләр, ләкин аның газаплап үтерелүен бөтен шәһәр белә һәм шул турыда сөйли башлый. Могутный- ның һәлак булу тарихы телдән-телгә күчеп йөри һәм көн- нән-көн яңа мәгълүматлар белән тулылана бара; башта аны кешедән ишетелгән сүз итеп сөйлиләр, аннары әкият итеп, совет кешесенең көче һәм җиңелмәслеге турында тәэсирләндерә торган хикәя итеп сөйлиләр. Новак белән Мирющенко Ровнога башта ук билгелән¬ гән план буенча, мәгълүм заданиеләр белән җибәрелгән булсалар, өченче подполье группасының башында фронт линиясенең аръягына үз ихтыярыннан тыш эләккән кеше тора иде. Ул — партиянең Киев шәһәре, Сталин район комитетының икенче секретаре Николай Максимович Остафов иде. Киев оборонасы көннәрендә ул оборона корылмалары төзи торган участокларның берсенә җитәк¬ челек итә; авыр яраланып, немецлар тарафыннан плен алына һәм Ровнога алып кителә. 1942 елның ахырында ук инде безнең шәһәрдәге раз¬ ведчикларыбыз лагерьда совет хәрби пленныйлары тара¬ фыннан төзелгән яшерен большевистик оешма барлыгын белделәр. Без бу оешманың җитәкчесен, лагерьдан кот¬ карып, отрядка китердек. Безнең Николай Максимович Остафов белән танышуыбыз әнә шулай булды. һәр яклы белемле Остафовның зур тормыш тәҗрибәсе бар иде. Ярлы крестьян малае буларак, ул үзенең хезмәт тор¬ мышын ун яшеннән башлаган — ата-аналары үлгәч, кө¬ түче ярдәмчесе булып ялланган. Бу хәл 1917 елда була. Совет власте, бөтен хезмәт халкы балалары белән бер- рәттән, аның алдында да зур мөмкинлекләр ача, аның бала чакта ук омтылган нәрсәсенә — белем алырга мөм¬ кинлек бирә. Остафов Киев университетын тәмамлый, обсерваториядә фән работнигы була һәм галимлек эшен коммунист буларак зур җәмәгать эше белән бергә бәй¬ ләп алып бара. Тырыш иҗади хезмәт Остафовка диссер¬ тация якларга мөмкинлек бирә; аңа физика-математика 271
фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. 1940 елны Киев шәһәренең Сталин районы партия оешмасы аны Украина Коммунистлар (большевиклар) партиясенең район комитетына икенче секретарь итеп сайлый. Отрядта беренче тапкыр очрашкач ук, аның киң бе¬ лемле кеше, чын совет галиме, җәмәгать һәм партия эш- леклесе икәнлеге ачык күренде. Николай Максимовичның гадәттән тыш тыйнаклыгы, үзе турында сөйләргә телә¬ мәве һәм сөйли белмәве сокландыра иде. Ул отрядта калудан бик нык баш тартты. «Минем уры¬ ным шәһәрдә»,— ди ул гади генә һәм бик кискен итеп. Ул Ровнога кайта, анда почтага грузчик булып керә, лагерьдагы элекке элемтәләрен яңарта һәм яңа элемтәләр урнаштыра. Әнә шулай итеп, Ровнода совет патриот¬ ларының сугышка сәләтле өченче оешмасы төзелә. Оста- фов һәм аның иптәшләре оккупантлардан бик күп корал кулга төшерәләр. Алар листовкалар язып, шуларны почтальоннар аркылы тараталар. Остафов үз оешмасы алдына Украина палачы Эрих Кохтан үч алу бурычын куя. Ул моны үзенең төп эше дип саный. Шушы юлда оешма уңышсызлыкка дучар була. Оешманың җимерелүе нәтиҗәсендә Остафов үзе кулг,а алына. Гестапо* төрмәлә¬ рендә озак газаплаулардан соң Николай Максимович Остафовны асалар. Остафовның соңгы минутларын күр¬ гән, очраклы гына исән калган шаһитләр безгә аның ни¬ чек һәлак булуы турында тулы итеп сөйләделәр. Остафов җиңүче кебек үлә. Ул палачларның газаплауларына чир- канулы елмаю белән карый, соңгы минутына кадәр ул үзен, бөтен килешен горур тота, соңгы минутына кадәр ул үзенең палачларга караганда тиңдәшсез өстен булуын онытмый — һәм болар барысы аның дошманнарын кан калтырата. Остафов җитәкчелегендәге подполье оешмасының эш¬ ләре аерым китап итеп язарга лаеклы. Могутный — Ми¬ рющенко җитәкчелегендә көрәшкән патриотлар группасы турында да бөтен бер повесть язарга мөмкин булыр иде. Хәзер исә мин шуны гына әйтергә телим: Ровнода под¬ полье оешмалары составында гына да актив төстә меңгә* якын совет патриоты эшләде. Шәһәрнең чын хуҗалары әнә шулар булды. Иң башлап без Терентий Федорович Новакка элекке көнне генә самолет ташлаган «Правда» һәм «Красная звезда» газеталары, шулай ук бер төргәк Москва бро¬ 272
шюралары җибәрдек. Ул брошюраларны Стехов бик ка¬ дерләп үзендә саклый иде. Ровно шәһәрендә һәм өлкәдә халык арасында политик эш алып бару өчен киң перспектива ачыла иде. Кузнецов, Шевчук, Гнедюк, Николай Струтинский, «легаль» яшә¬ гәнлектән, шәһәрдә агитация белән дә, листовкалар та¬ рату белән дә шөгыльләнә алмыйлар иде. Аның каравы барлык кирәкле материаллар белән тәэмин ителгән Новак оешмасы хәзер агитация эшен тагын да киңрәк җәелдерә ала иде. Шулай ук киез итек фабрикасы подвалындагы ике язу машинкасы да тулы ходка эшли башлады. Озак та үтмәде, безнең ярдәм белән подпольечылар тарафыннан әзерләнгән диверсия дә тормышка ашырыл¬ ды. Оешма отрядтан озак вакыт үткәннән соң шартлый торган миналар алды. Алардан яхшырак файдалану мәсьәләсендә Новак, Луць һәм Настка озак фикерләшә¬ ләр. Шушы бәхәс вакытында Федор Шкурко килә. — Нәрсә уйлап торырга инде!—ди ул гаҗәпләнеп.— Вокзалга алып барыгыз. Анда фашистлар азот кисло¬ тасы алганнар... йөзләп шешә булыр, һәр шешәдә икешәр чиләк! — Шәһәргә алып киттеләрме?—дип сорый Луць. — Юк әле, бушаталар гына. * Шкурконың бу хәбәре бик вакытлы була. Шул ук көн¬ не миналар станциянең товар складында, шешәләр ара¬ сына куела. Беренче шартлаудан соң кислота перронның агач идәненә агып чыга. Такталарга ут кабына. Шулай ук шешәләр утыртылган кәрзиннәр дә яна башлый. Не¬ мецлар янгынны сүндерергә ташланалар, шул арада икенче мина шартлый. Кызудан шешәләр бер-бер артлы шартлый башлыйлар. Чәчрәгән кислота һәм пыяла ва¬ тыклары янгынга якын килергә мөмкинлек бирми. Кыска гына вакыт эчендә ялкын бөтен складны чолгап ала. Утны сүндерергә инде мөмкин булмый. Берничә сәгать буена немец полицейскийлары һәм гаскәри частьтан чакыртылган солдатлар бернәрсә дә эшли алмыйча ян¬ гынны тамаша кылалар. Подпольечылар да безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Алар¬ дан отрядка килгән беренче машина ук безгә илле алты пар киез итек, кәгазь, бераз кием-салым алып килде. Әйбер-сәйбердән тыш, Григорий Ломакин безгә Тучино- дан уналты кеше алып килде. Болар округ комиссары Вейерның туку фабрикасын сафтан чыгарган иптәшләр 0499. Көчле рухлылар — 18 273
иде. Алар Тучинода артык кала алмыйлар, ә безгә кеше¬ ләр кирәк иде. Яңа килүчеләр арасында ике врач та бар иде. Алар безнең өчен аеруча әһәмиятле кешеләр иде. Отряд меди¬ цина персоналына зур мохтаҗлык кичерде. Немецлар һәм милләтче бандалар белән бәрелешләр ешайды; яра¬ ланучылар саны артты. Врачларның килүе безне тагын бер ягы белән шатландырды: алар буш кул белән кил¬ мәгәннәр, медикаментлар һәм хирургия инструментлары алып килгәннәр. Алар элек үзләре эшләгән Тучино боль¬ ницасыннан күтәрә алган бөтен әйберне алганнар, шул исәптән шарфлар, оеклар, халатлар да алып килгәннәр. Килгән йөкне бушатканда, Ломакин кинәт тукталып кал¬ ды һәм куеныннан зур пакет чыгарды. Бу пакет белән Новак безгә немец учреждениеләренең печать үрнәкләрен һәм бланкларын җибәргән икән. Ә Николай Струтинский- ның «мастерское» аларга бик мохтаҗ иде. Шулай да, безнең Новактан алган әйберләребез ара¬ сында иң кыйммәтлесе разведка мәгълүматлары булды: частьларның һәм штабларның урнашуы турындагы свод¬ калар, аэродромнарның урнашуын күрсәтә торган карта һәм, ниһаять, стратегик Ровно—Киев шоссесы буйлап немец автоколонналарының һәм пехотасының хәрәкәт итүе турында җентекләп төзелгән отчет. Соңгарак сводкалар көн саен диярлек килә башлады. Шул вакытта киез итек фабрикасында да эшләр кай¬ нап торды. Яшерен оешма үсә барды. Хәзер аның соста¬ вында 173 патриот бар, шуларның яртысы — партия член¬ нары һәм кандидатлары. Кладовойда Новак ысулы белән эшкәртелгән киез итекләр саны инде дүрт меңгә җитте. Отряд белән подполье арасындагы тыгыз элемтә кы¬ зыктырырлык яңа перспективалар ачты, бездә яңа көч¬ ләр тудырды, подпольечыларны дәртләндерде һәм рух¬ ландырды. Хәзер аларда да, бездә дә әле кичә ерак ки¬ ләчәк булып күренгән яки гомумән тормышка ашырмас¬ лык булып күренгән эшләрне башкару өчен барлык мөм¬ кинлекләр бар иде. Иң ерактагы планнар көн тәртибенә куелды. Шундый планнарның берсе Эрих Кохтан үч алу планы иде. Кузнецовның эше уңышсыз чыгудан соң без бу план¬ нан баш тартмадык кына түгел, бәлки, киресенчә, аны тормышка ашыруга һичкайчан булмаган дәрәҗәдә ом¬ тылдык. 274
Хәзер бу эшкә подпольечылар да кушылды. Шәһәрдә кешеләребез чикләнгән санда булганлыктан, без эшли алмаганнарны алар оештыра алалар иде: шул көннән «Фридрихштрассе»да һаулейтер йорты янында көндәлек даими дежурлык куелды. «Агроном» Владимир Соловьевның авылдан китеп торуы ешайганнан-ешая барды. Ул, кесәсендәге пистоле¬ тын капшап һәм һаулейтер чыгарга тиеш булган капка¬ дан күзен алмыйча, «Фридрихштрассе» буйлап йөри. Берничә сәгать дежурлык иткәннән соң Соловьевны Луць, Луцьны Николай Поцелуев алыштыра. Бу дежурлык яки, подпольечылар әйткәнчә, «Кохны аулау» чыннан да нәрсәсе беләндер ауны хәтерләтә иде. «Дежурный»ларның түземлелек белән көтүләре, аларның киеренке игътибары, ә иң әһәмиятлесе — тын да алмый¬ ча, Украинадагы иң зур фашист палачны — һаулейтерны аларның шундый ярсулы дәрт белән көтүләре ерткыч өнен чолгап алган аучыларны хәтерләтә иде. Ихтимал, бу ярсулы дәрт бер генә подпольечыда да Поцелуевтагы кебек үк булмагандыр. Актив хәрәкәт та¬ ләп ителгән һәр урында шушы яшь, кызу канлы һәм нык омтылышлы кешене күрергә мөмкин иде. Ул андый оч¬ ракны кулдан ычкындырырга мөмкин булуны күз алдына да китерә алмый иде. Киез итек фабрикасында эш сәгате бетү белән үк Поцелуев «рейс»ка ашыга иде (шәһәр урамнарында йөрүне ул шулай дип атый иде). Бу «рейд¬ ларның максаты һәрвакыт бер үк төрле: гитлерчыларны үтерү. Николай Поцелуевны үтерү объекты сайлауда бик үк талымлы дип әйтеп булмый. Ул һауптманны да, гади солдатны да бер үк дәрәҗәдә дошман күрә; тегеләре дә, болары да Поцелуевның кулына эләгү белән үк тор¬ мышларыннан язалар иде. Бу яшь, ләкин инде күпне күргән кешедә дошманга карата нәфрәтнең чиге юк иде. Аны бернәрсә дә, бернинди каршылык та тыеп тора алмый иде. Бервакыт ул, велосипедка утырып, чираттагы «рейс» ына бара икән. Кичке караңгыда шәһәр тынлыкка чум¬ ган. Урам чатларының берсендә Поцелуев немец офице¬ рын күрә; офицер мотоцикл янында маташа икән. Поце¬ луев як-ягына карап ала — якын-тирәдә беркем дә күрен¬ ми. Офицерга берничә адым калгач, ул велосипедыннан төшә һәм машинасын җитәкләп бара. Булдыксыз мото¬ циклчы янына килеп җиткәч, Поцелуев кесәсеннән писто¬ 275 18*
летын чыгара да, озак уйлап тормыйча, фашистны шунда ук атып үтерә. Аннары, аның коралын ала да, велосипе¬ дына утырып, үз маршруты буенча китеп бара. Новак Поцелуевның андый эшләрен бик үк хуплап бетерми, аны шаярып анархист дип атый, ә кайчакларда,. Поцелуевның эшләре артык саксыз булганда, бик нык ачулана. Шуңа күрә Поцелуев үзенең маҗаралары ту¬ рында сөйләмәүне яхшырак күрә. Ләкин аның көн саен, тыныч һәм гади генә итеп, эш арасында гына эшләгән кебек итеп, оккупантларны кыруын һәркем белә иде. Кохны аулау Николай Поцелуевның иң яраткан эш¬ ләренең берсенә әверелде. Империя комиссары резиден¬ циясе янында дежурлыкка баскан саен Поцелуев бүген һаулейтерның һичшиксез күренәчәгенә һәм үзенең үч алу актын тормышка ашырачагына ышаныч баглый иде. Ләкин Кох күренмәде. Хәтта «башкалага» сирәк кенә- килгәләгән көннәрендә дә аны күрү мөмкин түгел иде. һаулейтер үзенең «Фридрихштрассе»дагы резиденциясен¬ нән бер җиргә дә чыкмый иде. Кох Ровнога бронепоезд белән килсә-нитсә дип, Луць киез итек фабрикасы тирәсендә генә тимер юл полотно¬ сына электр белән шартлый торган мина куйды. Фаб¬ рикада куелган рубильник янында подпольечылардан куелган дежурлык көне-төне дәвам итте. Кох самолет бе¬ лән килсә, аны аэродром янындагы шосседа да шундый ук мина көтә иде. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Ләкин һаулейтер һаман күренмәде. Бер төрле хәбәр¬ ләргә караганда, ул һичкайда чыкмыйча Берлинда утыра, икенчеләренә караганда — ул, Гитлер белән бергә, аның. Винница янындагы ставкасында, өченчеләренә караган¬ да — ул үзенең вакытын Кенигсбергта үткәрә, Көнчыгыш Пруссияне идарә итә һәм бер үк вакытта үзенең Көн¬ чыгыш Европадагы күп санлы предприятиеләренең эш¬ ләре белән шөгыльләнә иде. Бу хәбәрләрнең өченчесе дө¬ рескә якынрак иде: коммерция азарты һаулейтерның иң көчле теләге икәнен һәркем белә иде. Гаять зур табыш¬ лар алуга бәйле булган промышленность һәм сәүдә эш¬ ләренең Эрих Кохны озак вакытлар буе Ровнодан еракта тотуы мөмкин, дип куркынып уйлады Кузнецов. Ә монда- аны шулкадәр көтәләр! 276
Кайчакларда Кузнецов шушы темага фон Ортель бе¬ лән сөйләшә. Ул да һаулейтер коммерция эшләре белән шөгыльләнә торгандыр дигән фикер ягында тора, ләкин моңа Ортель Кохның Ровнога килүен тоткарлаган тагын бер хәлне өсти: ул бу шәһәрне яратмый. Фон Ортель бу турыда ачыктан-ачык ирония белән сөйли. Ул һаулей- терны куркак дип үк санамаса да, җитәрлек дәрәҗәдә батыр булмаган кеше итеп саный торгандыр дип уйларга һәрхәлдә нигез бар иде. Кузнецов фон Ортельнең Кох турында сөйләгән сүз¬ ләрендә чагылып китә торган иронияне тагын да зуррак дәрәҗәдәге кешеләр турында сүз барганда да сизә иде. Бу хәл Кузнецовны озак кына вакыт буташтырып йөртә. Бер яктан, аның алдында типик фашист, чын күңелдән бирелгән гитлерчы, «тормыш киңлеге» диненә, дар агачы һәм коллар белән сәүдә итү культына өндәүче кеше. Ләкин, икенче яктан, шул ук фашистик ортодокс һәм фанатик үзенең хуҗаларына карата шундый көчле иро¬ нияле репликалар ташлый ки, Кузнецов үзе андый нәрсә¬ ләргә юл куйса, шунда ук шик туып ул фаш ителер иде. Мәсәлән, һаулейтерның урынбасарлары турында фон Ортель бик начар фикерләр әйтә, аларның барысын да куркак дип саный һәм узгынчы дип атауга кадәр диярлек барып җитә, хәтта бер заман һаулейтерның үзен дә баш¬ ка барлык сәүдәгәрләр кебек үк куркак дип атый; Геб¬ бельсны һәм аның пропагандистларын ул ачыктан-ачык мисез тинтәкләр, әрәм тамаклар дип атады һәм алар ту¬ рында сүз ясап сөйләшеп торасы да юк ди; ниһаять, гитлерчыларның «яшен тизлегендәге сугыш» идеясе ту¬ рында бервакыт ул, бу — Россияне беркайчан да белмә¬ гән кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган мәгънәсез авантюра, дигән фикер әйтә... Болар барысы да Кузнецов¬ ны сак булырга мәҗбүр итәләр. Кайчакларда аңарда, бу фон Ортельнең провокациясе түгелме икән?—дигән шик тә туа иде. Бу чиктән тыш чыгышлар гестапо майорының натурасына капма-каршылык булып күренәләр иде. Ортель белән сөйләшкәндә Кузнецов үзен элеккечә үк тыйнак тота, бернәрсә турында да сорашмый, мөмкин кадәр гадирәк булып күренергә тырыша иде. Чынбарлык¬ ны аңлаудан ерак торучы, бай, матур, ләкин беркатлы лейтенантка караганда Ортель үзенең өстенлеген сизеп тора бирсен, һәм Ортель чыннан да бу өстенлек белән, аңа бу тәҗрибәсез лейтенантны өйрәтергә, аның акылы 277
ирешә алмаслык фикерләр әйтергә туры килгәндә кулла¬ ныла торган бу яклау тоны белән ләззәтләнә иде. Әнә шулай итеп, фон Ортель лейтенант Зиберт йөзендә күн¬ дәм тыңлаучы да, мәнле шәкерт тә, ә иң әһәмиятлесе — һәрвакыт акча биреп торырга, теләсә нинди ярдәм күр¬ сәтергә әзер торучы, сыйга юмарт чын дус та тапты. Җит¬ мәсә, ул кеше бу дуслыкны үзе өчен зур хөрмәт дип тә карый! Акрынлап Кузнецовка фон Ортельдәге әле күптән тү¬ гел генә аңлаешсыз һәм серле булып тоелган нәрсәләр ачыла барды һәм торган саен бу җан иясендәге сер бу¬ лып тоелган нәрсәләр кими барды. Фон Ортельнең характерындагы бер сыйфатны — аның чиктән тыш шөһрәт яратуын Кузнецов танышлыкның башында ук тотып алган һәм аның шушы кылында бик оста итеп уйный башлаган булра, хәзер аңа бөтен фон Ортельне һәм андагы каршыЛык булып тоела торган барлык сыйфатларны аңлатып бирерлек икенче бер сый¬ фаты ачылды. Ортель характерындагы бу сыйфат оятсыз¬ лык иде. Бу — кешедә бер генә хис тә, бер генә изге нәрсә дә, кешене хайваннан аерып тора торган бер генә нәрсә дә калдырмый торган коточкыч оятсызлык иде. Фон Ортель үзенең хуҗаларына ышанмыйча хезмәт итә. Ул аларны үзе кебек үк үтә чыккан кабахәт дип саный иде. Ул ком¬ сызлыктан башка бернинди идеяне танымый. Аның кара- шынча, кешене барлык эшендә дә, политикада да, хосу¬ сый тормышта да комсызлык хәрәкәт иттерә. Ул геста¬ пода хезмәт итә. Ни өчен? Чөнки бу аңа файдалы, бу аңа үз теләкләренең бер өлешен канәгатьләндерергә һәм ва¬ кыт үтү белән теләкләренең башка өлешләрен дә канә¬ гатьләндерәчәгенә өметләнергә мөмкинлек бирә. Кешеләр өстеннән хакимлеге аның инде хәзер дә бар. Аңа байлык кирәк — шул-шул, ул аны табачак! Моның өчен динен үзгәртергә кирәк була икән, ул аны да үзгәртәчәк, теләсә нинди башка кешегә дә хезмәт итәчәк — тик бу күбрәк файда гына бирсен. Ә аның урынындагы бүтән берәү башкача эшләр идемени? — Я, син үзең уйлап кара,— дип ышандырырга ты¬ рыша ул Зибертны ачыктан-ачык сөйләшү вакытларын¬ да,— безнең заманда бурыч төшенчәсе яки, әйтик, Ватан төшенчәсе кебек ниндидер абстракт төшенчәләр хакына үзенең җаен яки җай алу мөмкинлекләрен кем корбан 278
итсен? Синме? Минме? Билгеле, сүздә без барыбыз да фюрер хакына утка-суга керергә әзер торабыз, ләкин, чын күңелдән әйткәндә, сиңа үз имениең, үзеңнең кечкенә генә капиталың кадерлерәк түгелмени? Әгәр син аны, әйтик, англичаннар ярдәме белән арттыра алсаң, син ниндидер «югары карашлар» хакына аңардан баш тартыр идең¬ мени?.. Бу, без синең белән фюрерга хыянәт итәргә хәзер торабыз, дигән сүз түгелме? Алла сакласын! Ә ни өчен? Чөнки, кадерлем, безнең фюрерыбыз нәкъ менә минем һәм синең капиталыңны арттыру турында кайгырта һәм шул ук вакытта, билгеле, үзен дә онытмый.— Фон Ортель- нең салкын күзләрендә ирония чагылып күренеп китте.— Минем фикеремчә, без фюрерыбыз белән бергә кемгә генә караганда да яхшырак эшли алачакбыз, һәм мин аңа чын күңелдән бирелгәнмен, мин аның артыннан, чыннан да, утка да, суга да керәчәкмен. Бу минем фике¬ ремне генә раслый. Шулай бит?.. Ну, ә большевиклар ни¬ чек?— дип сорарсың син.— Менә алар бит файда алырга омтылмыйлар, алар капиталга да чирканып карыйлар,, син беләсең, вөҗдан кебек, яки, әйтик, Ватан кебек, яисә коммунистик доктрина кебек иң абстракт төшенчәләр алар өчен һәртөрле шәхси практик файдадан әһәмиятле¬ рәк. Әйе. Ләкин менә шушы нәрсә раса булу ягыннан тулы кыйммәтле булмау билгесе түгелме соң? Син карап кына кара, ничек җиңел үләләр алар, газаплауларга ни¬ чек түзәләр! Синең кайчан булса да сорау алган җирдә булганың бармы?.. Заманында мин үлемгә карата мон¬ дый чирканулы салкын канлылык кайдан килә икән дип бик күп уйландым һәм мин төшендем: бөтенесе дә әнә шул тулы бәяле булмаудан килә. Цивилизацияле кеше тормышны кадерли, ул үзенең теләсә нәрсәсеннән — бу¬ рыч хисеннән, диненнән аерылуны тормышыннан аеры¬ лудан җиңелрәк саный. Бу да минем фикеремне раслый, килешми булдыра алмассың... Бу әһәмиятле сөйләшүдән Кузнецов, разведчик була¬ рак, үзе өчен бик әһәмиятле сабак алды. Шушы көннән башлап, ул үз дошманының табигатен ахырынача аңлады һәм моны аңлау аңа җиңүенең залогы булып хезмәт итте. Шушы көннән башлап, ул фон Ортель белән гадирәк һәм кискенрәк эш итә башлады, аңа акчаны кыюрак бирә, аны казинода кыюрак эчерә башлады һәм, бу үтә чыккан профессионал-разведчик алдында үзенең өстенлеген һәм бу бәрелештә үзенең җиңәчәген алдан ук сизгән хәлдә 279
разведка мәгълүматлары алу өчен мөмкин булганнарның бөтенесен эшли башлады. Икенче очрашканда фон Ортель, ачыктан-ачык сөйлә¬ шеп, үзенең Көнбатыш Германиягә китү ихтималын әйтеп ташлады һәм бер үк вакытта анда баруының максатын әйтте: анда бару насыйп булса, фон Ортель яңа яшерен корал эшли торган заводларның берсенә эләгәчәк. Чираттагы килүендә Николай Иванович безгә хәрби һәм политик яктан бик җитди әһәмиятләре булган мәгълү¬ матлар тапшырды. Сүз Германиянең яшерен заводларын¬ да хәзерләнә торган снаряд-самолетлар турында бара иде. Кузнецовтан, Гнедюктан, агалы-энеле Струтинский- лардан, Шевчуктан һәм башка разведчикларыбыздан алына торган мәгълүматлар белән беррәттән, Новак җи¬ тәкчелегендәге яшерен оешмадан да киң ташкын булып сводкалар алына башлады. Алар уннарча кешеләрнең түземле һәм рухланулы эшен чагылдыралар иде. Бу свод¬ калар аркылы без рус зиратының стратегик шоссе алдын¬ дагы йортында тәрәзә каршында кулына карандаш тотып язып утыручы каравылчысын да, немецларның хәрби йөкләре турында мәгълүматлар язучы ветеринария вра¬ чын да, күп санлы патриотларның сменасыз дежурлык алып баруларын да күрә идек. Хәзер Ровно белән Гоща арасында көндәлек даими элемтә урнаштырылды. Эшнең хәзерге этабы нәкъ әнә шундый элемтә булдыруны таләп итә иде. Соловьев шундый максат өчен яраклы работник та тапты. Үз авылында булуының беренче көннәрендә үк инде ул ата-аналары белән бергә яшәүче шат күңелле, коңгырт- кара күзле Люся Милашевская белән таныша. Люсяның атасы элек бер алпавытның зур имениесендә управляю¬ щий булган. Бу хәл кызның карашларында, аның тор¬ мышка мөнәсәбәтендә эз калдырган. Соловьевның Люся белән беренче сөйләшүе үк кайнар бәхәс белән тәмам¬ лана. Яшь совет галиме, москвалы Соловьев Люсяның киләчәк турындагы сүзләрен гаҗәпләнү белән тыңлый. Ул кызның фикерләренә таңга кала, ләкин шул ук вакыт¬ та ул аны аклый да. Капитализм шартларында яшәгән һәм тәрбияләнгән аның яшендәге кыз башка нәрсә әйтә алсын? Соловьев Люсяны үзгәртеп тәрбияләргә тыры¬ шырга сүз бирә. 280
Бер мәсьәләдә Соловьев белән Люсяның фикере һич¬ шиксез туры килә: алар икесе дә немец илбасарларын чын күңелдән дошман күрәләр. Соловьев Люсяның киләчәген иң күңелсез буяуларга буяп күрсәтсә дә, Люся Соловьевның яшерен оешмага керү турындагы тәкъдименә риза була. Новак Соловьевның Люсяны Ровно белән Гоща ара¬ сында элемтәче итү турындагы тәкъдименә шикләнеп карый: «Ярармы икән?.. Үзең дә әйтәсең бит: аның белән әле эшләргә кирәк, дисең!» Ләкин «агроном» үз сүзендә нык тора, һәм Люся беренче рейска китә. Шул вакыттан алып бу рейслар системага кереп китә. Люся Гощадан Новакка Соловьев белән Кутковец кулга төшергән документларны һәм коралларны алып килә, ә Ровнодан Гощага отрядның заданиеләрен, совет әдәбия¬ ты, Совинформбюро сводкалары алып кайта. Аның Ров¬ нода танышлары була, һәм шунлыктан аның бу йөрүләре авылда беркемне дә гаҗәпләндерми. Гадәттә Люся немец офицерларының җиңел машина¬ ларына утырып йөри. Аның эше һәрвакыт искиткеч уңыш¬ лы чыга. Ул, шоссега чыгып, үтеп баручы машинаның пассажирларына елмая һәм көязләнеп яулыгын болгый да машина шунда ук туктый. Машинадагы офицерлар тыгызланып аңа урын бирәләр. Люся немецча яхшы гына сөйләшә белә һәм юл буе, юлдашларының күңелен ачып, күңелле такылдап бара. Кайчакларда шундый сөй¬ ләшүләр нәтиҗәсендә ул кызыклы мәгълүматлар белеп куя, рейсның кайсы якка таба булуына карап, шунда ук аларны Новакка яки Соловьевка тапшыра. Эш бик уңышлы барды. Без, эшнең җимерелүе, барып чыкмавы, иптәшләребезнең кулга алынуы котылгысыз, дигән фикергә күндек; без уңышсызлыкларны көтеп тор¬ дык, ә алар булмады. Бу кеше ышанмаслык хәл иде. Бик көчле саклана торган, күп милләтләрнең сайланма агент¬ ларыннан торган һәм дөньяда иң яхшыларның берсе ди¬ гән дан казанган, финанслану ягыннан бай немец развед¬ касы Ровнода «Бөтенукраина гестапосы»нда зур көчләр туплаган шартларда безнең разведчикларыбыз — бер-ике кеше генә түгел, бәлки ике дистәдән артык кеше Ровнода бернинди куркыныч булмаган кебек батыр һәм иркен эш алып бардылар, бернинди югалтуга юлыкмыйча эшләде¬ ләр! Без обстановканы җентекләп өйрәндек. Бу хәл тозак 281
булып чыкмагае дип без көннән-көн ешрак уйлый башла¬ дык. Әгәр безнең эшебез турында гестапога бик ачык бил¬ геле булып, безнең разведчиклар ала торган мәгълүматлар гестапо диктовкасы астында бирелә торган булса һәм шу¬ ңа күрә генә безнең разведчикларыбыз эзәрлекләнми тор¬ ган булса?! Безнең Москвага тапшыра торган мәгълүмат¬ ларыбыз гестапо диктовкасы астында языла торган булса?! Лагерьга Николай Струтинский кайткач, безне менә шундый куркыныч һәм тирәнтен дулкынландырган фикер аеруча көч белән чолгап алды. Ул лагерьга... Ровно ге- бнтскомиссары доктор Берның җиңел машинасы белән кайтты. Струтинский гебитскомиссар гаражында үз кеше¬ ләрен тапкан, һәм ул анда менә өченче атна инде үз га¬ ражындагы кебек эш итә икән. Кузнецов белән Гнедюк та бу гараж машиналарыннан берничә тапкыр файдалан¬ ганнар; шул көннән башлап Струтинский белән элемтә тотучы һәрбер разведчик гебитскомиссар гаражыннан җиңел машина, ә кирәк булса йөк машинасы да ала ал¬ ган. Струтинский кайткач, безгә үзенең Берны үтерергә яки аны үз машинасы белән үк тереләй алып кайтырга мөмкинлеге барлыгын әйтте. Ләкин боларның берсе дә безнең исәпләребезгә керми иде. Без Струтинскийдан эше турында озак һәм вәземләп сораштык—шулкадәр җентекләп һәм тулы итеп сораш¬ тык, ниһаять аның үзендә дә шик һәм борчылу туды. Ул әле миңа таба, әле Лукинга таба карап, кыюсыз гына Һәм икеләнеп кенә үзенең Ровнодагы тагын бер эше ту¬ рында сөйләп бирде. Шуннан берничә көн элек ул Лариса исемле бер кыз белән танышкан. Ул гестапода җыешты¬ ручы булып эшли икән. Лариса бик теләп разведчица булу хезмәтен үз өстенә алган. Струтинский киңәше буенча ул гестапо бинасын тагын да тырышыбрак «җыеш¬ тыра» башлаган. Аның эшен начальниклары да, Николай да яраткан. — Менә аның эшенең нәтиҗәсе,— дип ул үзенең сөй- ләвен тәмамлады һәм пөхтәләп төрелгән, расходка чыга¬ рылган копировка кәгазьләрен җәеп салды. Аларның кү¬ бесе бөтенләй диярлек файдаланылмаган һәм кәгазьнең шома ягында якты юллар аермачык күренеп тора иде. Лукин, көзге алып кәгазьгә каршы куйды да, укый баш¬ лады... Аның кулына эләккән кәгазьләрнең беренчесе Бер¬ линга җибәрелгән яшерен донесениеләрнең берсе иде; ул 282
бик үк кыйммәтле түгел иде; ләкин икенчесе Лукинны бу кәгазьләргә игътибар беләнрәк карарга мәҗбүр итте. «Ровнодагы шәһәр төрмәсендә утыручы кешеләр исем¬ леге» дип укыды ул көзгедән. Кәгазьләр белән танышкач, Струтинский тарафыннан табылып эшкә тартылган гестапо җыештыручысының без¬ нең өчен зур хәзинә икәнлеген аңладык. Тик... Нәкъ менә шушы «тик» сүзе генә борчый иде. — Сине аның белән кем таныштырды?—дип сорадык без Лукин белән Николайдан.— Ул сугышка кадәр кем булган? Ни өчен ул гестапода эшли? Аңа файдаланылган копировка кәгазьләрен җыярга кем кушкан?.. Николай Лариса белән ничек һәм нинди шартларда танышуы турында сөйләгәндә бик төгәл булырга тырыш¬ ты. Аларны элек хәрби пленный булган, хәзер тикшерел¬ гән һәм отрядка мәгълүм кеше — Афанасий Степочкин таныштырган. Ә Степочкин исә Ларисаны күптәннән белә икән, аның белән күп тапкырлар чын күңелдән сөйләшкән һәм аның турылыклы булуында һичнинди шик-шөбһәсе юк. Оккупациягә кадәр Лариса техникумда укыган. Гес¬ тапога җыештыручы булып очраклы гына килеп эләк¬ кән-— бу эшкә ул немецлар каторгасына мобилизациялә- нүдән котылу өчен кергән. Аңа файдаланылган копировка кәгазьләрен җыярга Николай үзе тәкъдим иткән. Лариса үзенең моңа зур хезмәт куймавын әйтә, һәм тагын да зур¬ рак нәрсә тәкъдим итә: гестапо сотрудникларының язу өстәлләренә ачкыч яратып, ящиклардан кирәкле нәрсә¬ ләрне алырга тәкъдим иткән. Бу эш аеруча җитди булганлыктан, Николай моңа бездән рөхсәт сорарга кайткан... Бөтенесе бигрәк шома, хәтта шикләндерерлек шома бара иде... Тозак булмагае?.. Шушындый моментта үзебезнең командованиебезгә гестапо диктовкасы астында ялган информация бирү ко¬ точкыч хәл булыр иде! һәм тиздән без беренче уңышсызлыкка дулар булгач, катлаулы һәм искиткеч авыр хис кичердек. Моны әйтеп бирү кыен, ләкин беренче уңышсызлык никадәр генә авыр кичерелгән булса да, дошман кулына эләккән иптә¬ шебез өчен никадәр генә сыкрансак та, без җиңеллек сиз¬ ми калмадык. Без үзебезнең уңышларыбызның чыннан да безнең үз уңышларыбыз икәненә, безнең разведка мәгъ- 285
лүматларыбызның дөрес икәнлегенә, гестапоның безне алдамавына, бәлки үзебезнең аны алдавыбызга ышандык. Бу чиксез зур шатлыкны, юанычны аңлау безгә кыйм¬ мәткә төште. Ровнога берничә тапкыр разведчик Карапетян барды. Ул элекке хәрби пленный иде һәм безнең отрядка 1943 елның башында килде. Карапетян заданиеләрне яхшы үти һәм аны Ровнога җибәрмәү өчен бернинди нигез юк иде. Гадәттә ул шәһәрдә ике балалы Кызыл Армия лей¬ тенанты хатынының фатирында туктала иде. Бервакыт Карапетян бу фатирга исереп килгән. Анда таныш түгел ике кеше булган. Бөтен дөньясын онытып һәм алардан да тартынып тормыйча, Карапетян мактана башлаган: — Беләсезме мин кем? Мин немецлар өчен куркыныч кеше! йорт хозяйкасы, теге кешеләр артында торган килеш, Карапетянга дәшмәскә кушып төрле ишарәләр ясаган. — Мин үзем беләм, син дәшмә!—дип җавап биргән Карапетян.— Мине-коры кул белән ала алмассың. Менә, күрәсезме!—һәм ул үзенең револьверын һәм гранатала¬ рын күрсәткән. Таныш булмаган кешеләр, тыңлап торганнар да, ашы¬ гыч кына саубуллашып чыгып та киткәннәр. — Нишләдең син?— дигән йорт хуҗасы, кулларын болгап.— Агентлар бит алар! Кач тизрәк! Карапетян, шунда ук айнып китеп, ишек алдына чы¬ гып югалган. Лагерьда ул безгә бу вакыйга турында бер сүз дә әйт¬ мәде һәм бер көннән тагын Ровнога җибәрелде. Ләкин шул арада шул ук фатирдан файдаланучы Николай Стру¬ тинский шәһәрдән балалары белән бергә йорт хозяйкасын гестапога алып киткәнлекләре турында хәбәр алып кайтты. Карапетян шунда ук Ровнодан чакыртып алынды һәм отряд штабында аңардан сорау алынды. Ул бөтенесен икърар итте. Бу җинаятьне гафу итәргә мөмкин түгел иде. Отряд командованиесенең карары белән Карапетян атылды. Асылда хыянәт эше булган бу вакыйганың нәтиҗә¬ ләре бик авыр булды. Иң ышанычлы фатирларның берсе кулдан ычкынды, фатир хуҗасы — намуслы һәм чын кү¬ ңелдән бирелгән совет хатыны, балалары белән бергә, Гестапога алып кителеп, анда һичшиксез һәлак булачак. 284
Шуның өстенә украин милләтчеләре Жорж Струтинский- ның эзенә төшкәннәр. Бу хәл шул Карапетян сиздергән фатирга Струтинский бернәрсә дә белмәстән килгән ва¬ кытта булган. Жоржның эзенә төшкән хыянәтчеләр про¬ вокация- юлына басканнар. — Тукта әле, егет,— дигән хәрби киемгә киенгән бе¬ рәү аны урамда туктатып һәм терсәгеннән тотып.— Сиңа йомыш бар иде. — Синең миндә нинди эшең бар?—дип сораган Җорж. — Без синең кем икәнеңне беләбез. Баш тартма! Без партизаннар ягына чыгарга телибез. Без швабларны кый¬ нарга телибез. Атаман безне алдады. Андый вакыйгалар еш була иде. Жорж да андый хәлләрне белә иде һәм шунлыктан гаҗәпләнмәгән. Ләкин ул болай дигән: — Үзегезгә ышануларын теләсәгез, сез үзегезнең офицерларыгызны бәйләп, үзегез белән бергә алып килер¬ гә тиешсез. Теге кеше риза булган. Алар Жорж белән шәһәрдән бер километр җирдә кечкенә елга буенда очрашырга сүз куешканнар. Өч көннән соң алар бәйләнгән офицерлары белән бергә шунда килергә тиеш булганнар. Жорж, абый¬ сын эзләп тапкан да, аның белән киңәшкән. Абыйсы риза¬ лык биргән. Алар икесе дә очрашу урынын яхшы беләләр икән: бала чакта алар шушы елга буенда еш кына вело¬ сипедта йөри торган булганнар. — Анда аларны очратсаң, алар белән бергә туп-туры «маяк»ка кит,— дигән Николай.— Сак бул! Кем белән эш итүеңне исеңдә тот. Билгеләнгән сәгатьтә Жорж шул урында булган. Башта аңа беркем дә юк кебек тоелган, ләкин аннары куаклар артыннан ике кеше күренгән. Жорж алар белән билгеләнгән пароль буенча сөйләшә башлаган: — Су салкынмы, егетләр? — Без әле коенмадык,— дигән җавап ишеткән ул. Җавап дөрес булган. Ләкин шул ук минутта башка куаклар артыннан, ка¬ мышлар арасыннан, түмгәкләр артыннан — һәркайдан гестапочылар килеп чыга башлаган. Жорж аларны кара киемнәреннән таныган. Ул үзенең ТТсын тартып чыгарган да хыянәтчеләргә һәм гестапочыларга ата башлаган. 285
— Тереләй тотарга!—дигән тавыш ишетелгән арттан. Беренче пуля Жоржның күкрәгенә эләккән. Пистолет¬ та патрон беткән. Жорж елгага ташланган. Аның аягына икенче пуля тигән. Шунда аны тотып бәйләп, канга баткан килеш, геста¬ пога алып киткәннәр. СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Грабник дигән рус зиратында иртәдән алып кичкә ка¬ дәр халык була. Кешеләр үзләренең якыннарының кабер¬ ләренә киләләр. Бу якыннар кешеләрнең аналары, ата¬ лары, ир һәм кыз туганнары гына булмыйча, бәлки ла¬ герьларда газаплап үтерелгән һәм шушында күмелгән билгесез хәрби пленныйлар да иде. Шәһәр халкы туган¬ нар каберлекләре янында озак тукталып тора. Ихтимал, бу зират качмыйча, як-ягыңа каранмыйча, үлем куркы¬ нычын онытып Кызыл Армиягә үзеңнең рәхмәтеңне, мә¬ хәббәтеңне һәм чын күңелдән бирелгәнлегеңне белдерергә мөмкин булган бердәнбер урындыр. Бу каберләр Ватаны¬ бызны азат итү өчен тормышларын биргән кешеләрне генә түгел, бәлки әле исән калЫп көрәшне дәвам иттерү¬ челәрне дә, гаять зур түземсезлек белән көтелә торган һәм һичшиксез киләчәк кешеләрне дә хәтерләтәләр. Халык каберләрне бик хәсиятләп чәчәкләр белән бизи, озак кына кайгылы тынлык эчендә алар янында басып тора. Яңа гына күмелгән каберне камап алган кешеләр төр¬ кеме арасында кайчакларда уң ж.илкәсе бераз гына күтә¬ ренкерәк, ябык кына бер кешенең фигурасы күренеп китә. Кешеләр аның рус каберлегенең каравылчысы икәнен беләләр. Аның беркадәр озынча йөзе һәрвакыт бер үк кыяфәттә ■— ачулы һәм игътибарсыз, соры күзләре бөтен нәрсәгә дә салкынча игътибар белән карыйлар; каравыл¬ чы беркайчан да диярлек беркем белән дә сөйләшми, аның халык арасына ни өчен — йөрәге кушкангамы, әллә үзе¬ нең күңелсез хезмәте таләп иткәнгәме, яки гадәт буенча гынамы килеп кергән булуын аңлау кыен... Николай Иванович Самойловның нәрсә белән шөгыль¬ ләнүен беркем дә белми иде. Ә аның көннәре исә иң ки¬ чектергесез һәм бик күп төрле эшләр белән тулы була. Шундый эшләрнең берсе хәрби пленныйларны парти¬ заннар отрядына ж,ибәрүдән гыйбарәт. Немецлар берва- 286
кытга да диярлек килеп карамый торган Грабник дигән руслар зираты шундый кешеләрнең җыелу урыны иде. Кешеләрне җибәрү эшенә Владимир Соловьев җитәк¬ челек итә. Бу вакытка инде ул Гоща районы авылларын¬ дагы күпчелек хәрби пленныйлар белән танышырга өлгергән, аларның күбесен таный һәм исемнәрен белә, күбесе белән чын күңелдән сөйләшергә өлгергән иде. Җибәрелә торган кешеләр белән башта Кутковец һәм аның «агрономнары» сөйләшә. Аннары, партизаннар от¬ рядына җибәрелүчеләрнең һәркайсы белән күзгә-күз очрашып, Соловьев сөйләшеп чыга. Урманга җибәрелә торган һәр кеше өчен ул җавап бирә иде. Хәрби пленныйлар белән сөйләшкәндә Соловьев ке¬ шеләргә нинди хәтәр эшкә баруларын күрсәтү өчен пар¬ тизаннар отрядында көтә торган кыенлыкларны артты¬ рып күрсәтә, мөмкин булган һәм мөмкин булмаган бар¬ лык куркынычларны сурәтләргә тырыша. Ләкин баш тар¬ ту вакыйгалары булмый иде диярлек. Теге яки бу иптәшне җибәрү мәсьәләсе хәл ителгәч, беседаның төп өлеше башлана: Соловьев аңа совет лис¬ товкасын яки газетасын укырга бирә. һәм ул һәрвакыт бер үк тәэсирләндерерлек тамашаны күрә. Авыр сынаулар үткән, үз гомерендә күпне күргән олы яшьтәге ир кеше, йөзләрчә куллар аркылы үткән» йомарланып һәм майланып беткән бу газета битен алгач, бала кебек елый, үзенең шатлыгын ничек белдерергә бел¬ мичә аны үбә, көлә иде. Грабник зиратында инде булачак партизаннарны Но¬ вак җибәргән озатучы көтә. Аны группадагы бер кеше белән — группаның башлыгы белән генә таныштыралар. Аннары озатучы китә, аның артыннан, бераз арткарак калып, группаның җитәкчесе, ә җитәкче артыннан — бер¬ бер артлы тезелеп һәм һәр кеше үз алдындагы кешене күрә алырлык ара калдырып, бөтен группа бара. Шәһәр¬ не чыккач, группа ныграк сузыла: ике кеше арасы ярты километр чамасына җитә. Моңарчы без отрядның сан ягыннан үсүен тоткарлап килдек, чөнки никадәр азрак булсак, шулкадәр тынычрак булыр һәм, димәк, разведка белән шөгыльләнү шулкадәр- җиңелрәк булыр, дип саный идек. Шулай дип санамаган¬ да, Ровнодагы, Луцкидагы, Здолбуновтагы шартлары¬ бызда, авыллардагы элемтәләребез шартларында без от- 28Г
рядны иң кыска срокта берничә мең кешегә арттыра ал¬ ган булыр идек. Без шәһәрләрне яхшы белгән, анда ту¬ ганнары яки якын танышлары булган кешеләрне генә — разведка эшендә файдалы була алырлык кешеләрне генә сайлап ала идек. Ләкин әйләнә-тирәдә хәл көннән-көн катлаулана бар¬ ды, һәм Грабник зиратыннан безгә килүче кешеләр ки¬ рәкле өстәмә дип кабул ителделәр. Отрядка яңа көчләр өстәлде. Дошман бөтен игътибарын безнең отрядыбызга юнәлт¬ те. Хәзер инде алар партизаннарга каршы сугыш турын¬ да ачыктан-ачык игълан иттеләр. Бер генә көн дә бәре¬ лешсез үтми иде. һәм хәзер мәсьәлә башкача килеп басты. Нормаль эш¬ ләүне тәэмин итү — иң элек отрядның үзен ныгыту, су¬ гышчылар санын арттыру, җиңел генә маневр ясый ала торган кечкенә группаны зур сугышчан берләшмәгә әй¬ ләндерү дигән сүз иде. Безгә кешеләр кирәк иде. һәм кешеләр килде. Алар Ровнодан, Здолбуновтан, район үзәкләреннән, якындагы һәм ерактагы авыллардан, урманнардан килде¬ ләр. Шәһәр халкы һәм авылларда яшәүчеләр, элекке хәр¬ би пленныйлар һәм милләтчеләр бандаларыннан качкан кешеләр килде. Милләтчеләр бандаларыннан качып безгә килүчеләр саны көннән-көн арта барды. Әнә шулай итеп ярты ел элек үк инде отрядка берен¬ че качкыннар килгән иде. Алар арасында милләтчеләр үзләренең «курёне»нә алып киткән һәм анда хәрби инст¬ руктор ителгән, пленнан качкан Кызыл Армия лейтенан¬ ты Борис Крутиков бар иде. Беренче очрактан ук файда¬ ланып, Борис Крутиков, үзе белән корал һәм кыйммәтле разведка мәгълүматлары ала да «Бульба» лагереннан качып безгә килә. Безгә Василий Дроздов һәм аның хатыны Женя, Ва¬ лентин Шевченко, Корень һәм уннарча башка намуслы кешеләр килде. Яшь совет активисткасы, элек комсомол райкомы сек¬ ретаре булган Наташа Богуславская да килде. Милләт¬ челәр аны каты сак астында тотканнар. Наташа сакчы¬ ларны алдау хәйләсен генә түгел, бәлки бандерачылар- ның бөтен бер сотнясын коралсызландыру хәйләсен дә тапкан һәм, фурманкага төяп, безгә аларның автомат¬ ларын, патроннарын, винтовкаларын алып килде. Алар- 288
ны коралсызландыру бик үк кыен эш булмаган. Атаман¬ нар үз «гаскәрләре»нә ышанмаганнар. Алар коралларын складка яшереп куеп аларны сугыш алдыннан гына өлә¬ шәләр, ә сугыш беткәннән соң яңадан җыеп алалар нкән. Шулай итеп, Наташага башкисәрләрнең барысы белән дә түгел, бәлки склад янындагы бер часовой- белән генә эш итәргә туры килгән. Ул аны бик тиз күндергән. Кораллар¬ ны арбага төяргә ярдәм итеп, часовой үзе дә аның белән бергә отрядка килде. ...Бәрелешләр ешайганнан-ешайды, отрядта кешеләр¬ гә мохтаҗлык һичкайчан булмаган дәрәҗәдә нык сизелә башлады. Нәкъ шул вакытта командование безгә чират¬ тагы'заданиене—-отрядта кешеләр санын киметергә тиеш булган заданиене тапшырды. һәрвакыттагы кебек, Москва приказ бирмәде, бәлки сорады гына: — Диверсия характерындагы заданиеләр белән Ко¬ вель районына җибәрү өчен шартлатучылар группасы бирә аласызмы? Без һич тә икеләнмичә: — Бирә алабыз,— дип җавап бирдек. 29 майда Цуман урманнарыннан Ковель урманна¬ рына алтмыш биш кеше составында саперлар ротасы чыгып китТе. Аларның юлы җиңел түгел иде: бу вакытта отрядта булган бөтен толны җилкәгә күтәреп, алты-җиде тәүлек буена капшанып барырга; унике эшелонны шартлату өчен җитәрлек булган бөтен тапны без тулысы белән аларга бирдек. Отряд Ковель районына сиздермичә, дошманнар бе¬ лән бәрелешмичә һәм, димәк, яралылар булдырмыйча гына барып җитә алсын өчен, без юл буена җитәрлек продукт әзерләдек — сохари, ысланган колбаса бирдек. Болар барысы да саперлар җилкәсенә авыр йөк булып төштеләр. Ротага майор Фролов җитәкчелек итте. Китәр алдыннан ул, ротаны тезеп, мине алырга килде. Юлга озату алдыннан мин сугышчыларга бер-ике сүз әйтергә тиеш булдым. Мин сүземне бик сак барырга кирәклек турында ки¬ сәтүдән башладым. — Сез яхшы беләсез, — дидем мин,— немецлар һәм хыянәтчеләр разведчикларның кечкенә группаларына «499. Кечле оухлылао — 19 289
каршы пулеметлар белән ике-өч йөз кешелек засадалар ясыйлар. Берәр нәрсә сизенделәр исә, шунда ук безгә кар¬ шы җәзачыларның зур частьларын җибәрәләр. Монсы да сезгә бик билгеле. Гитлерчылар безне яратмыйлар һәм бездән куркалар. Ләкин безгә хәзер дә әле алар белән сугышу файдалы түгел. Димәк, дошманнар сезнең безнең отрядның бер өлеше икәнегезне белмәскә тиешләр. Бу турыда беркайда да, беркемгә дә әйтмәгез. Бу турыда хәтта үзара да сөйләшмәгез. Минем фамилиямне, Фро¬ ловның фамилиясен онытыгыз. Дошман агентурасына ул да яхшы мәгълүм. Бүгеннән башлап Фроловны «дядя Володя» дип яки «иптәш командир» 'дип кенә йөр¬ тегез... Китәр алдыннан сафка тезелгән саперлар ротасына мин әнә шундый инструктаж ясадым. «Дядя Володя» ■— майор Фроловның очраклы һәм уйлап чыгарылган кушаматы түгел. Дошман тылында беренче көнне үк геройларча һәлак булган яшь партизан Пронин аны әнә шулай дип йөртә иде. Парашют белән төшкән чагында ук аңа дошман пулясы тигән, аннары аны тотып алганнар да ерткычларча газаплап үтергән¬ нәр. Шул вакыттан башлап бу дядя Володя исеме Фро¬ ловка ябышып калды; бу исемне әйткән саен партизан¬ нар Пронинны искә төшерәләр иде. Рота кузгалды. Лагерьдан китә торган юл урман сук¬ магы буйлап бара. Сукмакның ике ягына почетлы кара¬ вылга отрядның барлык подразделениеләре тезелгән. Партизанлык тормышы чорында һәр көн очрашып, бар¬ лык шатлыкларын һәм кайгыларын уртаклашып бер-бер¬ ләренә якынаерга өлгергән күп дуслар хәзер озакка аерылалар. Юлга чыга торган ротада кайбер кешеләрнең туганнары — абый-энеләре, аталары, ирләре бар. «Бәлки бөтенләйгә хушлашабыздыр»,— һәркемнең уена ирексез- дән әнә шундый фикер килә. Рота командиры итеп лейтенант Константин Григорь¬ евич Маликов билгеләнде. Белеме белән инженер булган Маликов, бездәге бар¬ лык москвалылар кебек үк, сугышның беренче көннә¬ рендә үк армиягә доброволец булып кергән, Москва обо¬ ронасында катнашкан, совет танкларының атаклы һө¬ җүме башлану алдыннан дошман тарафыннан миналан¬ ган кырларны миналардан әрчүдә үзен аеруча күрсәткән. Ул отрядка да доброволец булып килде. 290
Әле дә исемдә, Москвадан очып китәргә өч көн кал¬ гач, ул минем яныма керде. — Шәхси мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — Тыңлыйм сезне, иптәш Маликов. — Мин бер кызны яратам һәм аның белән ЗАГСка барып килергә телим. Моның өчен ихтимал өч-дүрт сә¬ гать вакыт кирәк булыр. Шул вакытка китә алмаммы мин? — Китә алырсыз, ләкин сезгә өйләнү мәсьәләсендә ник ашыгырга соң? Сугыш беткәч кайтырсыз да өйлә¬ нерсез. — Ул хәрби врач һәм бүген кич фронтка китә,— дип җавап бирде Маликов әдәпле генә. Ул куркусыз кеше иде. Аның тимер юлларда ясаган диверсияләре оккупантларга кыйммәткә төште. Хозе Гросс кебек үк, инженер Маликов та шартлату эшендә алыштыргысыз оста булып китте. Кагыйдә буларак, ул куйган миналарга очраган дошман паровозлары күккә оча, ә вагоннар йомычкага әйләнә иде. Ләкин аның ни өчен һәрвакыт уйчан икәнен беркем дә белә алмый иде. Еш кына Маликовны, иптәшләреннән читкә китеп, кайда да булса берүзенең генә уйлаюып уты¬ руын күрергә мөмкин иде. Нәрсә турында уйлана икән соң ул? Кайдадыр башка фронтта сугышучы яшь хатыны турындамы? Киләчәк ту¬ рындамы? Әллә миналарны шартлату өчен яңа механизм¬ нар уйлап чыгарамы? Немецларга каршы сугышканда аның уң кулының ике бармагын — имән бармагын һәм урта бармагын шартлый торган пуля чәрдәкләгәч, Маликов автоматтан сул кулы белән атуын дәвам иттерде. Сугыш беткәннән соң гына Маликов Цесарскийга мөрәҗәгать итә һәм аңар¬ дан чәрдәкләнгән бармакларын кисеп ташлауны үтенә. Бармакларын кисүдән соң бер атна да үтмәде, яра¬ лары төзәлеп җитүне дә көтмичә, Маликов яңа опера¬ циягә китте. Без аның шахматны бик яратуын белә идек. Отрядта карта уйнау юк иде. Карталарны, трофейга эләксә дә, яки яңа килүчеләр алып килсә дә, шундук яндыра иделәр. Ләкин шашка, домино һәм бигрәк тә шахмат белән ба¬ рысы да мавыга иде. Шахмат фигураларын нарат кай¬ рысыннан кисеп ясарга, камырдан һәм балавыздан әвә- 19* ' 291
ләргә оста кешеләр дә табылды. Отрядта шахмат турнир¬ лары һәрвакыт үткәрелеп тора иде: берсе бетүгә икенчесе башлана иде. Маликов шахматны бик яхшы уйный иде. Ул үзе катнашкан һәр турнирда җиңеп чыга иде. Ул бер үк вакытта ун-унбиш тактада уйнау сеанс¬ лары бирә һәм барлык такталарда җиңеп чыга яки уенны ничья белән бетерә торган иде. Ниһаять, җиңел генә җиңүләр туйдырып бетергәч, ул «карамыйча уйнау» ысулы уйлап тапты: уйнаучыдан читкә борыла да, так¬ тага карамыйча, фигураларның исемен һәм аларны кай¬ сы шакмакка күчерергә икәнлекне әйтә. Болай уйнаганда да ул ота иде. Саперлар ротасы белән Макс Селескериди, Григорий Сарапулов һәм отрядның башка иң яхшы шартлатучыла¬ ры да китте. Коля Фадеев һәм Хозе Гросс бу походта катнаша ал¬ мауларын бик авыр кичерделәр. Алар үзләренең дуслары Маликовка, походка чыгу алдыннан төн буе үзенең отде- лениесен хәзерләгән эшлекле Сарапуловка көнләшеп карыйлар иде. Китүчеләр дә хушлашканда үзләрен яралы иптәшләре алдында уңайсыз хис иттеләр. Маликов өч кеше өчен — үзе өчен, Гросс .өчен һәм Коля өчен эшләргә тырышырмын дигән мәгънәдә нәрсәдер әйтеп куйды. Ләкин бу сүзләр Фадеевны юата алмадылар. Ул үзе¬ нең арбасында көн буе дәшмичә-һәм ачулы кыяфәт бе¬ лән ятты. Походка китүчеләр дә, отрядта калучылар да коман¬ дование тарафыннан тапшырылган эшнең никадәр әһә¬ миятле һәм җаваплы икәнлеген яхшы аңлыйлар иде. Дошман фронт линиясенә яңадан-яңа гаскәрләр һәм тех¬ ника җибәрә. Иртәгә безнең фронтлардагы иптәшләре¬ безгә каршы төбәләчәк дошман пушкалары төялгән эшелоннарны юк итү, иртәгә үк контратакага барулары ихтимал булган гитлерчы солдатларны юк итү мактаулы эш иде. Командованиенең радиограммасында Ковель — Сар¬ ны — Киев һәм Ковель — Ровно— Киев тимер юллары¬ ның эшен мөмкин кадәр ныграк бозарга кирәклеккә аеруча игътибар юнәлдерелгән иде. Январьда ук инде без Клесово районының Ямное авы¬ лында яши торган бер поляк белән элемтә урнаштырган идек. Ул безнең разведчикларыбызны үзе эзләп тапкан һәм алар белән: «Горбовский Антон, элекке Польша ар¬ 202
миясе драгуны...» дип танышкан. Ул бик кызык киенгән иде: яланаякларында галош, кулында зонтик. Бервакыт ул безгә ниндидер беткән генә атка атланып килде, ә яланаякларына шпоралар таккан иде. Горбовский нечкә тавыш белән, кызу сөйләшә. Безнең разведчиклар аны ни өчендер «хранцуз» дип атадылар. Ул үз авылында яшәүче хыянәтчеләр турында сөйләде һәм алардан үч алуны үтенде. Аннары ул поляклардан партизаннар отряды тө¬ зергә үзенә вәкаләт бирүне сорады. Башта «хранцуз»га ышанмадык, ләкин аннары аның гитлерчыларны чыннан да бөтен көче белән дошман күрүенә һәм аларга каршы ахыр чиккә кадәр көрәшергә хәзер торуына ышандык. Карап торуга сәер күренгән бу кеше тирә-яктагы по¬ ляклардан йөзгә якын кешелек отряд оештыра алды. Тимер юлның Клесово — Коростень участогында опе¬ рацияләр оештыруны без әнә шуңа тапшырдык. Моңардан тыш, командованиенең заданиесен мөмкин кадәр яхшырак үтәргә омтылып, без Сарныга — Фидаров янына һәм Здолбуновка — Красноголовец янына элемтә¬ челәр җибәрдек. Бу группаларның икесенә дә тимер юл¬ ларда диверсия эшләрен көчәйтергә кушылды. Ун көннән инде без командованиега береңче нәтиҗә¬ ләр турында хәбәр итә алдык. Бу нәтиҗәләрне оккупантлар да үз җилкәләрендә та¬ тыдылар. Бөтен якын-тирәдә — безнең базадан өч йөз километрлы радиус буенча — бер-бер артлы эшелоннар' һәм күперләр юк ителә иде. Ә Ровнодагы, Здолбуновтагы һәм Луцкидагы развед¬ чиклар һәм подпольечылар «маяк»лар аркылы безгә тик¬ шерелгән кешеләр җибәрүләрен дәвам иттерделәр. Отряд үсә барды. ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Минем чум янында борчылган кыяфәтле элемтәче күренде. — Иптәш командир, Журавичи авылы ягыннан юл буйлап немецлар колоннасы килә. Алда атлылар, алар артыннан фурманкаларга төялгән солдатлар. Пушкалары да бар,— диде ул. Элемтәче минем янга лагерьдан ике километрда юл¬ ларның берсенә куелган яшерен посттан җибәрелгән иде. 293
Мин бу хәбәргә төшенеп җитәргә дә өлгермәдем, бер үк вакытта тыннары кысылган тагын ике кеше йөгереп килде: аларның берсе лагерьны саклаучы постларның берсеннән килгән сугышчы, ә икенчесе лагерь буенда без¬ нең терлекләребезне көтүче партизан иде. Алар икесе дә атлы немецларны күрүләрен әйттеләр. Шик юк иде: немецлар лагерьга өч яктан якынлашып киләләр. Мин Стеховка дежур взвод белән дошман килә торган якка чыгарга һәм анда команда пункты оештырырга при¬ каз бирдем. Үзем барлык подразделениеләрне сугышка хәзерләү һәм башка постлар белән элемтә тоту өчен урында калдым. Сергей Трофимович ике йөз метр да китәргә өлгер¬ мәде, урман тынлыгын пулеметтан аткан тавыш бозды. Аннан соң автоматтан һәм винтовкадан аткан тавышлар ишетелде. Мин үзебезнекеләр ата икән дигән карарга килдем һәм, аннан башка да аз булган патроннарны тикмәгә әрәм итүләреннән куркып, бик нык төзәп атарга, сугыш припасларын саклап тотарга дигән приказ белән Стеховка элемтәче җибәрдем. Элемтәчегә приказны әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, миңа яңадан хәбәр иттеләр: —• Иптәш командир! Посттан хәбәр итәләр: юлда дошман пушкаларын хәзерли башлаган. Базановка приказ бирәм: — Утыз биш автоматчы алырга да пушкаларны кул¬ га төшерергә! Базанов шунда ук урманга кереп югалды. Сугыш кыза башлады. Ерактан партизаннарның дәһ¬ шәтле «ура» авазлары ишетелде. «Әллә Стехов кешеләрне атакага алып китте ми¬ кән?— дип уйладым мин, ату тавышларын тыңлый-тың- лый.— Миңа әйтмәде дә».— Ләкин элемтәче кайтып хә¬ бәр итте: — Сезнең приказыгыз тапшырылды. Иптәш Стехов хәбәр итә: ату немецлар тарафыннан алып барыла, ә безнекеләр аз аталар. Ул дошман ягыннан туктаусыз русча «ура» тавышлары ишетелеп торуга аптырый. — Стеховка хәбәр итегез: кешеләрне атакага алып бармасын. Аңардан уң якта пушкалар, анда Базанов җибәрелде. Аның белән элемтә тотсын. 294
Хәл аңлашылмый иде. Ни өчен дошман ягыннан «ура» кычкыралар? Урманда пушкалар кайдан килгән? Әллә фашистлар алдан хыянәтчеләр җибәрделәрме икән? Мин дә, минем янда калган Лукин да бернәрсә аңлый алмадык. Ниһаять, бөтенесе ачыкланды. Стехов белән киткән дежур взводның командиры Бо¬ рис Крутиков иде. Ул һәм аңың сугышчылары, урынга уңайлашып һәм агачлар артына посып, дошман янына якын ук килгәннәр. Кинәт Крутиков һөҗүм итүчеләр ягыннан аермачык итеп: — Син нәрсә, Борис, үзебезнекеләргә атасың?— дип кычкырган хатын-кыз тавышы ишеткән. Крутиков караса — чүт кенә коты алынмаган. «Дош¬ ман» ягында ул кайчандыр үзе белән бергә Киев мәктә¬ бендә бер партада утырып укыган кызны күргән. Алар бер-берсенең кочагына ташланганнар. Ә шул арада янәшәдә генә вакыйгалар түбәндәгечә барган. Дошман үзенең артиллериясен хәзерләгән урынга — юлга — якынлашып, Базанов, дошманда паника тудыру максаты белән, кычкырып команда биргән: — Батальон! Беренче рота — уңга, өченче рота — •сулга, икенче рота — минем арттан! Ш,ул вакытта аның каршына таныш булмаган бер кеше килеп баскан: — Безнең батальон кирәгенчә урнашты инде! — Нинди батальон? — Ковпакның икенче батальоны! Атышу туктала, «туганлашу» башлана. Безгә каршы ковпакчылар «һөҗүм иткән» икән! Сергей Трофимович Стехов белән без Ковпак янына киттек. Легендар партизаннар командиры белән бу безнең икенче тапкыр очрашуыбыз иде. Февральдә үк инде, Сарны урманнарында без Ков¬ пак турында ишеткән идек. Ровподан, Сарныдан, Клёсо- водан һәм Ракитноедан безгә кайдадыр бездән төньяк- тарак хәрәкәт итүче зур партизан берләшмәсе турында хәбәр итәләр иде. — Ниндидер Ковпак йөз меңләгән партизан белән җитәкчелек итә. Алар фрицларны пешерәләр генә,— диләр иде кешеләр. 295
Ровнодан Кузнецов болай днп язды: «Фельджандар- мерияне һәм җәзачыларны Ковпак җитәкчелегендәге ниндидер зур партизан отрядының булуы бик нык бор¬ чый. Немецлар һәм немкалар Ковпакның көтелмәгәндә, һәр җирдә килеп чыгуы, немец гарнизоннарын кыруы,, күперләрне һәм поездларны шартлатуы турында котлары, очып сөйлиләр. Аның Ровнога килеп чыгуыннан курка¬ лар...» Ул чагында без аның нинди отряд икәнен һәм Ковпакның кем икәнен белми идек әле. Озак та үтмәде, Валя Семенов, разведкадан кайтып,. Князь-селога Ковпакның батальоны килгәнлекне хәбәр> итте. Алар безнең белән янәшә авылларда урнашканнар. — Син аларны күрдеңме? — Ковпакның үзен күрмәдем, ләкин безгә аларның вәкилләре килә. Чыннан да, бер сәгатьтән инде мин Ковпакның вәкиле белән таныштым. Бу тәбәнәгрәк буйлы, таза гәүдәле, зур сакаллы кеше иде. Ул, ияреннән төште дә, үзенең кем икә¬ нен әйтте: — Вершигора — Ковпак отрядының разведка началь¬ нигы. Аның гимнастеркасының петлицаларында—өч шпал— подполковник билгесе. Сул як күкрәгендә — Кызыл Бай¬ рак ордены. Безнең сорауларыбызга Вершигора саран гына җа¬ ваплар бирде. Аның каравы үзе бөтенесе турында тәф¬ силләп, хәлне ачыкларга тырышып сорашты: немец гар¬ низоннары ничек урнашкан, Ровнода һәм өлкәдә Күпме гаскәр бар, кайсы авыллар партизаннар контролендә тора. Безнең кунагыбыз украин милләтчеләре белән аеруча кызыксынды. Ковпакчылар алар белән монда беренче тапкыр очрашканнар. — Сидор Артемович Ковпак һәм Семен Васильевич Руднев Кызыл Армия юбилеен бәйрәм итәргә булды¬ лар,— дип хәбәр итте Петр Петрович Вершигора.— Миңа алар сезне Князь-селога бәйрәмгә чакырырга куш¬ тылар. 23 февральдә, таң аткач, Пашун һәм кечкенә генә сакчы группа белән бергә мин Князь-селога киттем. Дошман тылында вакытта миңа партизан отрядлары, группалары һәм разведчиклары белән, аерым партизан¬ нар белән күп тапкырлар очрашырга туры килде. «Без монда ялгыз түгел. Без күп. һәркайда безнең кешеләр»,— 296
бу очрашулар вакытында һәрвакыт әнә шулай дип уйлый идем. Очрашуларның һәркайсы йөрәккә сеңеп кала иде. Ләкин ул февраль иртәсендә, Ковпак отрядына бар¬ ганда, мин аеруча дулкынлану сиздем. Миңа бу очрашу гомер буена истә калыр кебек тоела иде. Ковпак подразделениеләре урнашкан Ленчин һәм Рудня-Ленчинское авылларын үткәндә мин дошман ты¬ лында икәнемне оныттым. Урамнарда автоматлар һәм кул пулеметлары белән коралланган сугышчылар йөри. Аларның бүрекләрендә кызыл ленталар, кызылармеец йолдызлары балкый. Күп кенә ковпакчыларның гимна¬ стеркаларында өр-яңа орденнар һәм медальләр. Кайбер өйләр янында станоклы пулеметлар һәм хәтта орудиеләр тора. Партизаннар җырлар җырлыйлар, һәм безнең фурманкабыз үтеп киткәндә егетләрчә исәнләшәләр. Ни өчендер мин Ковпакны озын буйлы, баһадирлар¬ ча көчле, еракка ишетелә торган көчле тавышлы кеше итеп күз алдына китерә идем. Шунлыктан мин үз алдымда олы яшьтәге, ябыграк кешене күргәч, бик гаҗәпләндем. Карап торуга аңа алтмыш яшьтән дә ким бирергә мөмкин түгел иде. Ул җанлы һәм хәтта бераз хәйләкәррәк кебек тавыш белән сөйли. Аның күкрәгендә Алтын йолдыз белән Ленин ордены балкый. — Исәнмесез, иптәш Медведев!—диде Сидор Арте¬ мович.— Мин сезнең турыда Брянск урманнарында ук ишеткән идем инде, һәм менә монда, Украинада очраш¬ тык. Ковпак миңа сораулар яудыра башлады. Без бу урыннарда күптәннәнме, эшне ничек алып барабыз һәм Ровно янында әле тагын күпме утырачакбыз? Мин аңа барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләдем. — Кызыл Армия килгәнгә кадәр шушында утырачак¬ быз,— дип тәмамладым мин сүземне. Бу вакытта бүлмәгә озын буйлы матур гына кеше ки¬ леп керде. Аның да гимнастеркасында орденнар. Йөзе бик талчыккан булып күренә. — Таныш булыгыз, бу минем комиссарым — Семен Васильевич Руднев,— диде Ковпак, кергән кешене күр¬ сәтеп. Без ихлас күңелдән күрештек. Семен Васильевич сүзгә кушылды. — Ровнода сезнең үз партизаннарыгыз бар икән, дө¬ ресме?— дип сорады ул. 297
Уңай җавап ишеткәч, ул миннән эшнең барлык нечкә¬ лекләре турында сораша башлады: без моңа ничек иреш¬ кәнбез, безнең кешеләребез анда нинди документлар белән баралар; андагы яшерен большевистик оешма белән ничек элемтә урнаштырганбыз; кем ул Новак, операцияләрне аның белән бергәләп ничек оештырабыз? — Менә безгә дә шундый эш оештырырга кирәк иде, Сидор Артемович,— диде Руднев Ковпакка мөрәҗәгать итеп. Сидор Артемович миннән разведка начальнигын ки¬ рәкле документлар белән тәэмин итүне үтенде һәм ан¬ нары өстәп куйды: — Шәһәрдә эшләрлек егетләр табылыр бездә, тик менә минем немецым гына юк. — Нинди немец?—дип сорады Руднев. — Әнә аларның бер партизаннары Ровнода немец булып эшли. — Нишли соң ул? Чыннан да немецмы, әллә?..— диде Руднев миңа мөрәҗәгать итеп. — Юк, безнең совет инженеры, ләкин немец телен бик яхшы белә һәм немец офицерларының барлык манерла¬ рын үзләштергән. — Анысы кызык... Ә аны күрергә мөмкинме? — Кызганычка каршы, мөмкин түгел. Хәзер ул Ровно¬ да,— дип җавап кайтардым мин. — Ә сезнең «немецыгыз» аркылы безнең Ровно өлкә¬ сендә үткәргән диверсияләребезнең нәтиҗәләрен белергә мөмкинме? Мин бу эшне Кузнецовка тапшырырга сүз бирдем. Кич якынлашып килә иде. Өч бүлмәдә бәйрәм өстәл¬ ләре хәзерләнгән. Табын янына штаб работниклары, ба¬ тальон һәм рота командирлары — барлыгы җитмешләп кеше урнашкан. Беренче тостны — иптәш Сталин хөрмәтенә — Сидор Артемович Ковпак тәкъдим итте. Аннары Семен Василь¬ евич Руднев чыгыш ясады. Өстәл янына җыелган ковпак- чыларның командир белән комиссарга нинди бирелгәнлек һәм соклану белән карауларын күрсәгез иде! Аннары миңа сүз бирделәр. Мин үз отрядым турында: Ровно тирәләрендә Ковпак- ның күренүе фашистларда зур каушау тудырганлыгы ту¬ рында, җәзачыларның, авылларга һәм хуторларга килеп кергәч, иң элек «Ковпак юкмы?» дип сорашулары турын¬ 298
да сөйләдем. Ровнодагы фашист «идарәчеләре»нең һәм аларның хатыннарының, Ковпак аларның «башкала¬ сына» һөҗүм итәр, дип куркулары турында да әйттем. Ә өч көннән, Ковпак берләшмәләре безнең яннан кит¬ кәндә, без комиссар Рудневка аны кызыксындыра торган нәрсәләр турында тулы мәгълүматлар бирдек. ...Бу очрашудан соң дүрт ай үтте. Без тагын да көнба- тышкарак, Случь һәм Горынь елгаларының теге ягына чы¬ гарга өлгердек, Цуман урманнарында урнаштык, Ровно¬ да, Луцкида һәм Здолбуновта ныгыдык, һәм менә безгә яңадан Ковпак белән шатлыклы очрашу булачак. Бу дүрт ай эчендә ковпакчылар да үзгәргәннәр, үскән¬ нәр. Хәзер алар, яхшы коралланган, яхшы киенгән хәлдә, Карпатка юл тоталар. Безнең тирәләргә аларның кинәт килеп чыгулары бик тиз алга барулары белән аңлатыла иде, соңгы переходта алар тәүлегенә 60 километрдан артык үткәннәр. Шулай булгач, безнең разведкабызның да, бигрәк тә җирле кеше¬ ләрнең дә аларның якынлашулары турында безгә хәбәр итә алмаулары аңлашыла. Ә инде атлы ковпакчылар барысы да диярлек трофейга алынган немец киемнәре киенгән булганга, аларны немецлар дип уйлаганнар. Ковпакчылар безнең лагерьдан якында гына берничә көн тордылар, һәм көн саен я Ковпак белән Руднев безгә кунакка килә, я без аларга бара идек. — Күрсәтегез инде безгә «немецыгызны»,— дип со¬ рый иде Сидор Артемович очрашкан саен. Бервакыт, Ковпак белән Руднев безгә килгәч, мин аларны яңа гына Ровнодан кайткан Николай Иванович белән таныштырдым. — Әйе, менә бу ичмасам эш,— диде Ковпак, Кузне¬ цовның эше турында сөйләвен тыңлагач. Табын янына утыргач, Сидор Артемовичны безнең кунакларга куйган колбасабыз гаҗәпләндерде. Анда «Москва» колбасасы да, «Краков» колбасасы да, «чәй» колбасасы да, сосискалар да, окорок та бар иде. — Бу кадәр яхшы колбасаларны кайдан алдыгыз?— дип сорады ул. — Үзебез эшлибез, Сидор Артемович. Чыннан да, ул вакытта бездә колбаса эшләү юлга са¬ лынган иде. Ләкин безнең бу эш белән шөгыльләнүебез азык талымлаудан яки нәфес узындырудан түгел иде. Раз¬ ведчиклар отрядтан бер-ике атнага китеп торалар. Бер- 299
ничәшәр кеше һәрвакыт «маяк»ларда дежурлык итә. Аларга тукланырга кирәк, ә продукт алыр өчен авылга керү рөхсәт ителми. Аларга икмәктән башка тагын нәр¬ сә биреп җибәрәсең? Пешкән ит тиз бозыла, һәм кешеләр ачлы-туклы яшиләр. Колбаса эшләү бу хәлдән бик яхшы котылу юлы булды. Бездә бик оста колбаса белгечләре табылды. Менә шуларның бөтенесен мин Сидор Артемо¬ вичка сөйләп бирдем. Ике сәгать чамасы үткәч, без әле табын янында утыр¬ ганда, ковпакчыл арның бер группа кешесе килеп керде. — Иптәш командир!—дип мөрәҗәгать итте аларның берсе Ковпакка.— Полковник Медведевка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез. — Рөхсәт,— дип җавап бирде Ковпак. — Иптәш полковник, без сездән безне колбаса эш¬ ләргә өйрәтүегезне үтенәбез. Без ашап-эчеп утырган арада Сидор Артемович кол¬ баса эшләү эшенә өйрәнергә кешеләр билгеләргә кушып язу белән үзенең хуҗалык начальнигына элемтәче җибәр¬ гән икән. ...Ковпак берләшмәсе үз маршруты буенча китеп барды. Аерылышканда без махсус код эшләдек һәм һәр ике отрядка ярдәм итә алырлык нәрсәләр турында бер-бере¬ безгә информация ясап тору өчен радиоэлемтә расписа¬ ниесе һәм чакыру сигналлары турында сүз куештык. Берәр атнадан Гитлерның якын көннәрдә Берлиннан үзенең төп квартирасына киләчәге турында Кузнецовтан хәбәр алынды. Аның махсус поезды Львов — Здолбунов тимер юлы буйлап үтәргә тиеш икән. Ковпак берләшмәсенең бу юлны аркылы чыгарга тиешлеген белгәнлектән, без Сидор Артемовичка радио¬ грамма яздык. Ләкин, үч иткән кебек, безнең радистлары¬ быз өч көн буе Ковпак радистлары белән элемтә урнаш¬ тыра алмадылар. Ә инде радиограмма тапшырылганда ковпакчылар тимер юлдан еракта, көнбатышта иделәр. Ахырдан Петр Петрович Вершигора миңа милләтчеләр урнашкан авыллар турында без биргән мәгълүматларның Көнбатыш Украинаны үткәндә ковпакчыларга бик зур яр¬ дәм иткәнлеге турында сөйләде. Ковпак берләшмәсе бу авылларны артык көч һәм вакыт исраф итмичә генә үтә алган. Ләкин хыянәтчеләр ковпакчыларның маршруты турында сизенеп алганнар һәм үзләренең хуҗаларына 300
хәбәр иткәннәр. Үз чиратымда бу турыда мин Петр Пет¬ ровичка сөйләдем. Хыянәтчеләргә тырышлыклары ярдәм итмәде! Карпат рейды үтелде, Ковпак берләшмәсе, дош¬ маннарга курку салып һәм үзен мәңгелек данга бизәп, бу легендар юлны үтте. УНЫНЧЫ БҮЛЕК Эрих Кох... Пауль Даргель... Альфред Функ... Герман Кнут... Украинаның гитлерчылар басып алган территория¬ сендә бу исемнәр яхшы билгеле иде. Гитлерчылар шай¬ касы башлыклары, үзләренең ярдәмчеләре белән бергә, украин җирендә бөтен җанлы нәрсәләрне талап, буып, юк итәләр иде. Бу исемнәрне әйтү генә дә кешеләрдә тетрәнү һәм нәфрәт тудыра иде. Алардан соң төрмәләр һәм дар агачлары, тере кешеләр күмелгән чокырлар, талаулар һәм үтерүләр барлыкка килә иде, меңнәрчә һәм меңнәрчә гаепсез кешеләр һәлак була иде. «Бу палачлар белеп торсыннар: алар үзләренең җи¬ наятьләре өчен җаваплылыктан һәм газапланган халык¬ ларның җәза кулыннан котылып кала алмаслар». Юлбашчыбызның бу сүзләрен без яттан белә идек. Бу сүзләр безнең патриотик бурычыбызны, каннары үч алуны таләп итә торган, газаплап үтерелгән кешеләр ал¬ дындагы бурычыбызны безнең исебезгә төшереп торды¬ лар. Алар безгә сугышчан эшебезнең программасы булып хезмәт иттеләр. Актив хәрәкәтләргә күчү вакыты җитте. Николай Иванович Кузнецов, чакырмыйча торып, яңа¬ дан лагерьга кайтты һәм һаулейтерның урынбасары Па¬ уль Даргельне үтерергә бездән рөхсәт сорый башлады. Без инде аны артык тоткарлап тора алмадык. Эрих Кох, бер үк вакытта Украинаның империя ко¬ миссары һәм Көнчыгыш Пруссия һаулейтеры буларак, Ровнода ара-тирә генә булгаласа, хөкүмәт президенты, Кохның политик эшләр буенча урынбасары, Пауль Дар¬ гель исә һәрвакыт беркайда да китмичә «башкала»да диярлек яши иде. Ул вакыт-вакыт кына гитлерчы комен¬ дантлар һәм губернаторлар өеренең «эшенә» урында юнә¬ леш бирү өчен самолет белән Киевка, Николаевка, Дне- пропетровскига яки башка шәһәрләргә барып кайткалый иде. Милләтчеләр бандаларына җитәкчелек итү дә Даргель кулында иде. 301
Кузнецов отрядта берничә көн булды. Ул Даргельне юк итү планын безнең белән җентекләп тикшерде. Бу вакытка рейхскомиссариат экспедициясендә эшләүче Валя Довгер хөкүмәт президентының көн тәртибен яхшы өйрә¬ нергә өлгергән иде. Әле үзләренә рөхсәт бирелү-бирел- мәвен Валя да, Кузнецов та белми иде, ләкин алар аңа хәзерләнәләр иде инде. Валя Николай Ивановичка Дар- гельнең гадәттәге маршрутын хәбәр итте. Даргель көн саен ундүрт сәгать утыз минутта рейхскомиссариаттан чыгып, көндезге ашка өенә кайта икән. Бу хәлдә аны майор чинындагы адъютанты озата бара. Аның култык астында гадәттә кызыл күн папка була. Даргельнең үзен, Николай Иванович бер тапкыр гына парадта Даргель речь сөйләгән вакытта күргән. Ләкин Кузнецов үзенең хә¬ теренә ышана һәм танырмын дип уйлый иде. — Минем хәтерем яхшы,—диде ул, безнең белән саубуллашканда.— Аның ерткыч йөзен, аның бумалы та¬ вышын беркайчан да онытмам — әле дә колак төбемдә чыңлап тора... Даргель Ровноның немецлар «Шлосштрассе» дип ата¬ ган зур урамнарының берсендә аерым йорт биләп тора иде. Ул урамда югары дәрәҗәле немец чиновниклары гына яши. Җирле халыктан берәүнең дә анда күренергә хакы юк. Егерменче сентябрьдә Ровно гебитскомиссариаты шо¬ феры хәрби пленный Калинин Николай Ивановичка ге- битскомиссарның шәхси машинасын — корыч төсендәге өр-яңа «оппель-капитан» машинасын бирде. Машинага шофер урынына немец солдаты формасы кигән Николай Струтинский утыра. Аның янына лейте¬ нант формасына киенгән, китель өстеннән офицерлар йөртә торган резина пелерина кигән Кузнецов утыра. Алар Валя күрсәткән маршрут буенча китәләр. Даргель¬ нең рейхскомиссариаттан чыгып үзенең өенә кайту ва¬ кыты якынлашып килә. Кузнецов та, Струтинский да опе¬ рациянең уңышлы чыгачагына ышаналар. Машина белән урамда көтеп тору куркыныч. Уранда фельджандармнар дежурлык итә, аларның берсе һәрва¬ кыт Даргель йорты ңнында тора. Кузнецов белән Струтинский чаттан рейхскомисса- риатның ишеге күренерлек итеп машинаны тыкрыкта туктаталар. Рейхскомиссариат ишегеннән жандарм фельдфебеле, 302
ә аның артыннан гестапо агенты булса кирәк — штатский кием кигән кеше күренгәндә сәгать өченче яртыга якын¬ лашып килә. Валя Кузнецовка бу сакчылар турында ки¬ сәткән иде. Хөкүмәт президенты үтәчәк юлны карау өчен жандарм да, гестапочы да гадәттә Даргельдән бер-ике минут алданрак чыгалар икән. Нәкъ 14 сәгать 30 минутта шул ук ишектән генерал чыга. Аны майор озата килә. Майорның култыгында кы¬ зыл портфель. — Шулар,— ди Кузнецов.— Коля, газ! Машина гитлерчыларны тиз генә куып җитте. Кузне¬ цов. пистолетын кулына тоткан хәлдә кабинадан сикереп чыга да, генералны да, адъютантын да атып үтерә. Ул бер нәрсә турында да уйларга өлгерми. Ул бүген генералның йөзе парадтагыдаи бераз кара-кучкылрак икәнлеген генә хәтерләп кала. Беренче пулядан ук Даргель аягында басып кала ал¬ мый һәм чалкан егыла. Кузнецов фашистларның икесенә дә тагын берәр тап¬ кыр ата да, машинага сикереп менә һәм инде машина кузгалып киткәч, ишекне яба. Ул машинага таба йөгер¬ гәндә аның кесәсеннән мостовойга бумажнигы төшеп кала. Вакыт көндезге тәнәфестән соң була. Урамда йөрүче¬ ләп күп була. Ату тавышлары ишетелгәч, кешеләр төрле якка ташланалар. Тәрәзәләр ябыла. Әле генә шаулап торган урам тынып кала. Жандармнар үтерелгән кешеләр янына килгәндә инде машинадан җилләр искән була. Берничә көн буена без Кузнецовның үч алу акты нә¬ тиҗәләре турында бернинди мәгълүмат ала алмый тор¬ дык. Гадәттә лагерьга Ровнодан ике-өч элемтәче килми калган көн булмый иде. Хәзер исә, шәһәрдәге хәлне шул¬ кадәр беләсе килгәндә, ачу иткән кебек, бер генә элем¬ тәче дә килми. ССчыларның һәм жандармнарның шәһәр¬ не чолгап алтайлыклары һәм аннан чыгарга мөмкин тү¬ геллеге ачык иде. Бу билгесезлек бигрәк тә Кузнецовны 'борчый иде. Ниһаять, ике разведчик — Куликов белән Галузо лагерь¬ га килгәч, аларга каршы беренче булып Николай Ивано¬ вич ташланды һәм шәһәрдән китерелгән немец һәм ук¬ раин газеталарын алып укый башлады да... телсез калды. «Империя финанс советнигы доктор һельне һәм аның адъютантын үтерү*,— дип укыды ул беренче биттән. 303
Шунда ук, кара рама эчендә һельнең портреты бар. Озынча йөзле, чәче Гитлерныкы кебек. Шуннан берничә көн генә элек һель халыктан налог¬ лар сыгып алу өчен Ровнога килгән. Хөкүмәт президенты Даргель аны бик ачык чырай белән каршы алып үз йор¬ тында урнаштырган. — Ай-яй, Николай Иванович, ничек алай ялгыштыгыз сон, сез?— дидем мин Кузнецовка. — Белмим инде. Бу ниндидер аңлашылмый торган нәрсә! Мин бит Дартельнең йөзен яхшы хәтерлим. Ул миңа парадтагыдан бераз кара-кучкылрак булып кына күренде. Адъютанты да кызыл портфель күтәргән бит! Бернәрсә дә аңламыйм, нәрсә була инде бу?—дип га¬ җәпләнә Кузнецов, үзенең ялгышуына аптырап. Ул вакытта без һельнең Даргельгә бик нык ошаган¬ лыгын белми идек. Куликов белән Галузодан соң лагерьга Кечкенә Коля килде. Ул Валядан хат алып килде. Валя да Кузнецов¬ ның ялгышканлыгы турында яза. — Миңа бернәрсә дә әйтмәдеме?—дип сорый Куз¬ нецов. — Юк,— дип җавап бирә Коля, башын чайкап. — Шайтан алгыры бу һель’ дигәннәрен!—ди Кузне¬ цов аптырап һәм ачуы килеп.— Киләсе юлы атар алдын¬ нан фамилиясен сорарга туры килер!.. Ул үзенең бу ялгышуын һич тә кичерә алмый. Ул белә — бу ялгышны Валя да гафу итмәячәк, һәм шуңа бигрәк тә борчыла иде. Валя бит мөмкин булганнарның бөтенесен эшләде, операцияне «чәйнәп» каптырды, аңа йотасы гына калган иде, ә ул... — Миңа икенче тапкыр Даргельгә атарга рөхсәт ите¬ гез!— дип таләп итте ул миннән. — Тынычланыгыз, Николай Иванович! Ялгышлык ул кадәр зур түгел. Сез бит һельнең дә кем икәнен һәм мон¬ да нәрсәгә килгәнен беләсез! Без Куликов белән Галузо алып килгән газеталарның барысын да укый башладык. Аларның барысында да империя финанс советнигының үтерелүе уңае белән тирән «кайгы» белдерелгән иде. Аның үтерелүе турындагы хә¬ бәрдә, үтерүче немец офицеры формасына киенгән булса да, аның кем икәне властьларга ачык билгеле, диелгән иде. .304
Без немецларның «эзгә төшкәнлекләрен» аңладык. Аңладык та шатландык. Без Кузнецов төшереп кал¬ дырган бумажникның күренми калуыннан курыккан идек. Бу бумажникның үзенең кечкенә генә тарихы бар иде. Милләтчеләр бандасы белән булган бәрелешләрнең берсендә без Степан Бандераның Берлиннан килгән бер эмиссарын плен алдык. Ул партизаннар хәрәкәтенең үсүеннән куркуга төшкән һәм шунлыктан аларга каршы көрәш алып бару түгел, бәлки немецларның зур гарни¬ зоннары канаты астына кереп поскан украин милләтче- ләреннән гестапочыларның канәгать түгеллекләрен сөй¬ ләде. — Гестапо безгә бөтен көчебезне кичекмәстән парти¬ заннарга каршы көрәшкә ташларга приказ бирде,— дип сөйләде пленный.— Мин монда атаман Бандераның үзе¬ нең приказы буенча килдем. Яхшы күннән эшләнгән, Берлин фирмасы кләймәсе сугылган өр-яңа бу бумажникны без нәкъ менә шушы эмиссардан алган идек. Бумажник эчендә булган нәрсә¬ ләр: Көнбатыш Украина территориясенә керергә рөхсәт бирә торган визалы паспорт; украин милләтчеләренең Берлин оешмасыннан бирелгән членлык билеты, «җитәк- челек» тарафыннан кул куелган һәм бөтен көчне хәзер үк совет партизаннарын кырып бетерүгә юнәлдерүне таләп итә торган директива пленный сөйләгән сүзләрне тулы¬ сынча раслыйлар иде... Без эшне бумажникны тулыландырудан башладык. Без аңа гадәттә плен алынган яки сугышта үтерелгән һәр милләтчедән табыла торган нәрсәләрне: дистә ярым ча¬ масы рейхсмарка, шулкадәр үк Америка доллары, биш фунт стерлинглык купюра, совет акчалары салдык. Шу¬ лай ук берничә алтын теш коронкасы да өстәдек. Мил¬ ләтчеләр, тыныч кешеләрне атып, үз корбаннарыннан бу «кыйммәтле» нәрсәләрне талап алалар һәм аларны бу- мажникларына һәм кесәләренә яшерәләр икән; без бан- дерачылардан, мельниковчылардан һәм бульбачылардан алтын коронкаларны гына да берничә килограмм җый¬ дык. Бумажник тутырылды. Соңгы моментта, гитлерчылар¬ ны бу фокуска ышандыру теләге белән бөтенесен күздә тотарга тырышып, бумажникка без патша заманында чыккан тагын өч алтын ун тәңкәлек өстәдек. 0499. Кечле рухлылар — 2^ 305
Директивага килгәндә исә, без аны шундый ук кул белән түбәндәге сүзләр язылган яңа директива белән алыштырдык: «Кадерле дус! Безнең йомышыбызны әле дә үтәмәгән булуыңа без бик гаҗәпләнәбез. Немецлар сугышны от¬ тырдылар, хәзер инде бу һәркемгә ачык. Безгә ашыгыч рәвештә башкача ориентировка алырга кирәк, ә без исә, гитлерчылар белән элемтәгә кереп, үзебезнең дәрәҗә¬ безне төшердек. Батько синең заданиене иң якын арада үтәячәгеңә ышана. Бу акция швабларга каршы киләчәк¬ тәге хәрәкәтләргә сигнал булып хезмәт итәр». Шуннан соң танып булмаслык имза куелган иде. Газеталарны карап, без бумажникның үз ролен уйна¬ ганлыгын күрдек. һельне күмгән вакытта сөйләгән речендә хөкүмәт пре¬ зиденты Даргель «атаман әфәнделәр»гә бик нык ташлан¬ ды һәм аларны үзләрен туйдыручы, киендерүче һәм боль¬ шевикларга каршы көрәшү өчен средстволар бирүче Гер¬ маниягә карата игелексез булуда гаепләде. Шулай ук Ровнода, һельне үтерүдә шикләнеп, күре¬ некле 38 украин-немец милләтчесенең, шул исәптән «Бө- тенукраина гестапосын»да эшләүче 13 работникның кулга алынганлыгы һәм атып үтерелгәнлеге билгеле булды; гитлерчылар диктовкасы буенча украин телендә чыгарыла торган «Волынь» газетасының редакторы һәм кайбер башка «эшлеклеләр» кулга алынган. Кулга алулар Ров- нодан башка урыннарда да булган. Мондый хәбәрләр бездә канәгатьләнү хисе тудырмый кала алмадылар. Ләкин Кузнецовка алар да җиңеллек китерә алмадылар. — Ничек булды соң әле бу хәл минем белән?!—ди ул аптырап.— Чыннан да фамилияләрен сорарга кирәкмени соң инде? — Даргельме яки һельме — нинди аермасы бар соң инде?—дип тынычландырырга тырыштык без Николай Ивановичны. Бу вакытка без газеталардан һельнең күренекле фа¬ шист икәнен, аның милләтче-социалистлар партиясендә 1926 елдан бирле торганлыгын һәм аның каберенә салу өчен «фюрер»ның иң югары бүләк булган «рыцарь тәре¬ се» җибәргәнен белдек. Ләкин безнең барыбызны да бер үк дәрәҗәдә борчый торган бер җитди хәл бар иде. Кузнецовның доклады 306
буенча, шул ук көнне Даргельнең үтерелүе турында Москвага хәбәр ителде. Ярый әле, Москвадагы иптәш¬ ләрнең башлары безнекеләрнеке кебек кызу түгел икән, һәм алар тикшерми торып Баш командованиега инфор¬ мация ясамаганнар. Ләкин, ничек кенә булса да, без көлке хәлдә һәм командование алдында зур бурычлы булып калдык. һәм Кузнецовка икенче тапкыр һөҗүм ясарга рөхсәт бирелде. Ровно гебитскомиссарының соры «оппеле» белән ма¬ ташу төн буе дәвам итте. Машинаны үзгәртеп кара төскә буядылар; аңа башка номер куйдылар, яңа документлар белән тәэмин иттеләр. һәм 30 сентябрьдә, элекке урында ук, Кузнецов Дар¬ гельгә һәм аның адъютантына танкка каршы граната ыр¬ гытты. Фашистлар икесе дә егылдылар. Гранатаның кеч¬ кенә генә ватыгы Николай Ивановичның сул кулына эләккән. Ләкин бу аңа тиз генә машинага утырырга кома¬ чауламаган. Бу юлы куркыныч зур була. Шартлау булган урыннан якында гына немецларның пикап тибында дежур маши¬ насы торган. Струтинскийга аның яныннан үтеп китәргә туры килә. Гестапочылар «пикап»ка ташланалар, ләкин шоферы мыштырдап кала. Үләр дәрәҗәдә курыккан шо¬ фер моторын һич тә кабыза алмый. Ә инде «пикап» уры¬ ныннан кузгалганда кара «оппель» еракта була. Эзәрлекләү башлана. Шәһәр читендә Кузнецов үзләрен куып килүче геста¬ почылар төялгән «пикап»ны күрә. Йөз метрлар чамасы алда, Кузнецов машинасы кебек үк, шул ук юнәлештә баручы кара «оппель» күренә. — Сулга бор!—дип кычкыра Кузнецов Струтин¬ скийга. Струтинский машинаны шулкадәр кискен бора, ул чак кына әйләнеп килеп төшми. Тыкрыктан алар янәшә урам¬ га барып чыгалар һәм инде кирегә таба—туп-туры ур¬ манга таба чабалар. Гестапочылар «оппель» артыннан кууларын дәвам иттерәләр. Шәһәрне чыккач, шосседа алар аның артын¬ нан ата башлыйлар. Пуля машинаның покрышкасына тия, һәм «оппель» тулы ходка канауга барып керә. Геста¬ почылар куркудан җаны чыгарга җитешкән немец майо¬ рын машинадан сөйрәп чыгаралар һәм, аны кыйнаганнан 20* 307
соң бәйләп, гестапога алып китәләр. Кузнецов белән Струтинский исән-сау килеш «яшел маяк»ка, ә аннан лагерьга әйләнеп кайталар. Штаб чумында кич буе җанлы сөйләшү тукталмады. Кузнецов белән Струтинский, рухланып, үзләренең Дар- гельне һәм аның адъютантын ничек үтерүләре һәм алда үз машиналарына ошаган «оппель»нең аларга немецлар¬ ның борын төбеннән качарга ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр. Аларның рухлануы безгә, штаб работникла¬ рына да йокты. Без, үч алу актының барлык нечкәлеклә¬ ренә төшенергә тырышып, бөтенесен кабат-кабат сораш¬ тык. Йокларга ятмыйча, иртә беләнгә кадәр сөйләшеп чыктык. Ә иртә белән арыган, талчыккан һәм тузанга батып беткән Кечкенә Коля кайтты. Ул Валядан хат алып кайтты. Бик яхшы инструкцияләүгә дә карамастан, Валя үзенең экспедициясендә утыра алмаган һәм һөҗүм итү картинасын рейхскомиссариат капкасыннан карап торган икән. Бу юлы Кузнецов ялгышмаган: аның алдында чын¬ нан да Даргель булган. Ләкин бу юлы да Даргель үтерелмәде. Танкка каршы граната тротуарның иң кырыенда, мостовойда шартлаган, һәм шартлау дулкыны каршы якка бәргән. Урамның икен¬ че ягында гранатаның тоткасы белән ниндидер немец под¬ полковнигы үтерелгән. Даргель, авыр яраланып һәм һушыннан язып, троту¬ арга егылган. Шул арада килеп җиткән сакчылар аны өенә алып киткәннәр. Валяның хатында менә шушылар хәбәр ителгән иде. Хәтта аның бу юлы да Кузнецовның эшенә югары бәя бирмәве сизелеп тора иде. Кузнецов үзе дә операциянең нәтиҗәсенә бөтенләй үк канәгать түгел иде. Икенче көнне Даргельнең Берлинга очып киткәнлеге турында хәбәр алынмаган булса, ихтимал, Кузнецов Даргельгә өченче тапкыр атарга да рөхсәт бирүне таләп итәр иде. Хөкүмәт президентының карьерасы тәмамланды. Озак та үтмәде, Берлиннан гестапоның һәм фельд- жандармериянең зур «эшлеклеләре» килде. Алар бу уч¬ реждениеләрнең Ровнодагы элекке җитәкчеләрен алыш¬ тырдылар,—тегеләре, дәрәҗәләреннән төшерелеп, фронт¬ ка җибәрелделәр. Күрәсең, гитлерчылар бу үзгәрешләр белән Ровнода үзләренең «башкала»ларын оештырганда хыялланган тынычлыкка ирешергә өметләнгәннәрдер. 308
Бу үч алу акты уңае белән туган шау-шу совет кеше¬ ләрен шатландырды. Фронтта гына түгел, бәлки монда, дошманның тирән тылында, немецларның Украинадагы «башкала»сында да гитлерчы илбасарлар үзләренең явызлыклары өчен җәзасыз калмадылар. Ә «яшел маяк»та яңадан хәзерлек башланды. Анда рейхскомиссариат гаражыннан алып кителгән «мерседес» машинасын яңа гына башка төрле буяуга буядылар. Куз¬ нецов белән Струтинский Ровнога китү өчен машинага утырганда әле аның буявы да кибеп җитмәгән иде. — Карагыз аны, әле буявы кибеп тә җитмәгән, эләгә күрмәгез,— дип кисәтте хәзерләнүләрне карап торган Кечкенә Коля. — Зарар юк,— дип кәеф белән җавап бирде Стру¬ тинский,— без аны җилгә каршы куарбыз, кибәр әле. Застава янында аларны туктаттылар: — һальт! Документ күрсәтегез! Кузнецов үзенең, Струтинскийның һәм автомашина¬ сының документларын күрсәтте. Аларны үткәреп җибәр¬ деләр. Бер квартал гына үткәннәр иде, яңадан застава: — һальт! Документ! Кузнецовның ачуы килде: — Туктагыз әле, безне әле генә тикшерделәр бит! — Гафу итегез, лейтенант әфәнде, бүген адым саен тикшерү булачак,—-дип аңлатты жандарм ышаныч бе¬ лән.— Без немец формасына киенгән бандитларны аулый¬ быз.— һәм, Кузнецовның документларын карап, кулын козырегына куйды:— Рәхим итеп үтегез! — Коля, тыкрыкка борыл, югыйсә эләгүебез бар,— диде Кузнецов Струтинскийга. — Борчылмагыз, Николай Иванович,— дип җавап бирде ул.— Безнең документларыбыз тоттырырлык түгел. — Беләм, документлар яхшы, ләкин шулай да безнең Валя янына барырга хакыбыз юк. Ә безнең арттан күзәт¬ сәләр? Бераз сабыр итик. Струтинский машинаны тыкрыкка борды. Чатта Николай Иванович, «мерседес»ны туктатты да, мостовойга төште. — Коля, син олы урамны күзәт, ә мин немецларга булышам. Берничә минуттан Кузнецов үтеп баручы машинаны туктатты. 309
— һальт! Документ күрсәтегез! — Лейтенант әфәнде, безне инде өч тапкыр тикшер¬ деләр. — Гафу итегез, ләкин бүген адым саен тикшерәчәкләр. Бу машина китәргә дә өлгермәде, икенчесе күренде. — һальт! Документ күрсәтегез!—дип приказ бирде Кузнецов. — Борчылмагыз, лейтенант,— диде пассажирларның берсе гестапо жетонын күрсәтеп.— Без дә шул ук бан¬ дитны аулыйбыз... Коля Струтинский башка урамнарда инде заставалар¬ ның алынуы турында хәбәр иткәнгә кадәр Кузнецов ике сәгать буе документлар тикшерде. Шуннан соң алар, машинага утырып, тыныч кына китеп бардылар. Теге вакытта, парадта чагында, Кузнецов белән Валя трибунада бик симез бер кеше күргәннәр иде. Ул Украи¬ на империя комиссарының гомуми эшләр буенча урынба¬ сары һәм «Пакетаукцион» конторасының башлыгы гене¬ рал Герман Кнут иде. Герман Кнутның төп белгечлеге талау иде. «Паке¬ таукцион» конторасының бөтен байлыгы автомат һәм ре¬ зина күсәк ярдәмендә совет гражданнарыннан талап алын¬ ган милекләрдән тора иде. Кнут үзе конторасының склад¬ ларында еш кына була иде. Анда китерелгән әйберләрне карый, үзенә ошаганнарына дәшми-тынмый гына бармагы белән төртеп куя. Кнутның талау эше буенча ярдәмче¬ ләре һаулейтер урынбасарының бу гадәтен беләләр иде. Ул кулы белән кагылган әйбер аныкы һәм ул әйбер аның үз складына илтелергә тиеш дигән сүз иде. Шунлыктан империя комиссары урынбасарының нәрсәдән бу кадәр симергәнлеген аңлау кыен түгел иде. «Пакетаукцион» конторасы тимер юлдан ерак түгел, Легион урамында урнашкан иде. Кузнецов белән Нико¬ лай Струтинский үзләренең машиналарын әнә шунда туктаттылар. Машинада Ян Каминский да бар. Валядан китешли алар Каминскийны да кереп алганнар иде. Алар- га озак көтәргә туры килмәде. Немецларга хас төгәллек белән, нәкъ алты сәгатьтә Кнут конторадан чыкты. Каминский, машинаның ишеген бераз ача төшеп басты да, Кнут машинасы килеп җитүгә аңа танкка каршы гра¬ ната ыргытты. Машинаның алгы өлеше челпәрәмә килде; йөртүчесез калган машина каршы яктагы коймага килеп бәрелде. 310
Кузнецов белән Струтинский автоматлардан ата баш¬ ладылар. Инде атар кеше калмаганын күргәч, килгәндәге кебек үк тыныч кына китеп тә бардылар. «Пакетаукцион» конторасы янында автомобиль ватык¬ лары астында Герман Кнут түшкәсе аунап калды. Шунда ук аның шәхси шоферының гәүдәсе ята иде. Немецлар һельне зурлап күмделәр: веноклар салды¬ лар, ораторлар сөйләде, газеталарда некрологлар язды¬ лар; Даргельгә булган һөҗүм турында да күп шаулады¬ лар; ә менә Кнут турында бер генә сүз дә әйтелмәде дә, язылмады да. Әйтерсең лә, ул дөньяда бөтенләй яшә¬ мәгән. Кнут үтерелде, ләкин гитлерчылар ул турыда дәшмәс¬ кә булдылар. Чыннан да: алар «хуҗа», алар «яңа тәр¬ тип» урнаштырдылар, алар «җиңелмәслек», ә аларның башлыкларын көпә-көндез «башкала» булган Ровно урамнарында билгесез кешеләр үтерә. Гаеплеләрне эзләү бернинди нәтиҗә бирми. Чыннан да, хурлыкка калуга караганда дәшмәү яхшырак инде. Кнутның үтерелүеннән соң озак та үтмәде, безгә шә¬ һәрләрдә һәм авылларда гитлерчыларны ачыктан-ачык үтереп йөрүче баһадир көчле ниндидер гадәттән тыш кеше турында хәбәрләр ишетелә башлады. Барлык ерткычлыклары өчен, кешеләрнең кайгысы-хәсрәте һәм күз яше өчен оккупантлардан үч алучы кеше, ниһаять, табылды, дип сөйләделәр. Даргельгә һөҗүм итү турында һәм Кнутны үтерү турында хәбәрләр телдән телгә йөрде. Дөрес, бу «хәбәрләр»нең чынбарлык белән уртаклыгы аз иде, ләкин аларда үч алучы гадәттән тыш көчле һәм кур¬ кусыз кеше итеп сурәтләнде. Казимир Домбровский да, аннан соң без кереп йөри торган башка фатирларның хуҗалары да, шәһәрдәге разведчиклар да крестьяннардан ишетеп безгә нәкъ әнә шундый мәгълүматлар тапшырды¬ лар. Безнең яңа партизаныбыз, элек комсомолның Алтай өлкә комитетында мәктәпләр буенча секретарь булып эшләгән, сугышта авыр яраланып плен төшкән, аннары, лагерьдан качып, безгә килеп җиткән Константин Сергее¬ вич Владимирский отрядка килгәч, бу халык өчен үч алучы турында беренче булып сөйләде һәм бу сүзләрне безгә килгәндә бөтен юл буена авылларда ишеткәнлеген әйтте. Владимирский безнең уннарча диверсияләребезне санап күрсәтте. Халык арасында бу патриотик эшләрнең барысын да һельгә, Даргельгә һәм Кнутка аткан кеше¬ 311
неке итеп күрсәтәләр икән. Әле эшләнмәгән башка эшләр¬ не дә, мәсәлән, совет кешеләрен газаплаучы, Украинаның палачы баш судья Адольф Функны үтерүне дә аның эше итеп күрсәтәләр. Ул төнлә Функның фатирына бәреп кер¬ гән дә, имеш, аны урамга алып чыгып, шуннан элекке көндә генә совет патриотлары асылган дар агачына асып куйган, имеш, дип сөйлиләр иде. Кызганычка каршы, әле исән булган һәм заложник¬ ларны ату турындагы приказларга кул куеп утырган баш судьяның үтерелүе турындагы хәбәр кебек үк, телдән телгә күчеп йөри торган бу сүзләрдә әле дөреслек аз иде. Еш кына кешеләр булсын дип тели торган нәрсәләрен булган эш итеп сөйлиләр иде. Ләкин болар әкият иде әле. һәм алар шатлыктан күз¬ ләрне яшьләндерәләр, көрәшкә өндиләр, ж.иңүгә ыша¬ нычны ныгыталар, батырлыкларга күтәрәләр иде. УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Ровноның читендә, тын бер урамда, кечкенә генә ояда сәгать мастерское урнашкан." Мастерскойның вывеска- сына «Сәгатьләр төзәтү — гарантия белән» дип язылган. Вывескасы тәрәзәсеннән зуррак. Тәрәзә каршында Ди¬ кий дигән мастер эшләп утыра. Бу мастерской безнең оч¬ рашу урыныбыз иде. Аңардан Шевчук һәм безнең тагын өч иптәшебез файдалана. Бервакыт Дикий үзенең тәрәзәсе яныннан, игътибар белән каранып, берничә тапкыр унбер-унике яшьлек ма¬ лай үткәнен күрә. Икенче көнне Дикий янына Шевчук килеп керә. Ул үзенең сәгатен суза да мастер сәгатьне караган арада, әгәр Митя Лисейкин килсә, аңа нәрсә әйтергә кирәклекне шыпырт кына әйтеп бирә һәм аннары, сәгатен алып, чы¬ гып китә. Шул вакытта Дикий кичәге малайны яңадан күрә. Ул урамның каршы ягында басып тора. «Монда нәрсәдер бар»,— дип уйлый сәгатьче. Бер сәгать, ике сәгать үтә. Кинәт малай сәгатьченең тәрәзәсе янында ук күренә һәм, башын тыгып, сорый: — Абый! Сез белмисезме, партизаннарны кайдан та¬ барга икән миңа? — Нәрсә, тилердеңме әллә син? Нинди партизаннар кирәк сиңа? 312
Кинәт малайның зәңгәр күзләрендә курку күренә. Малайның йөзләре үзгәрә. Шулай да ул сәгатьче яныннан китми. — Бәлки сез партизаннарны белә торган берәр кешене беләсездер? — Кайдан белим мин аларны!—ди сәгатьче кулын болгап һәм бернәрсә дә аңламыйча. — Ярар инде,— ди малай һәм читкә китә. Дикий, бераз уйлап тора да, малайны кире кайта¬ рырга була. Ул, мастерскойдан йөгереп чыга да, кыч¬ кыра: — Малай, әй малай, кил әле! Малай яңадан тәрәзә янына йөгереп килә. — Кер әле монда. Малай мастерскойга керә. — Сиңа нәрсәгә партизаннар? — Минем анысын әйтергә хакым юк, бары партизан¬ нар отряды командиры Медведевка гына әйтә алам. — Әнә син нинди икәнсең! Я, ярый, бераз утырып тор. Дикий разведчик Митя Лисейкинны көтә, һәм озак та үтми, ул сәгатьче тәрәзәсе янында күренә. — Менә минем янымда бер малай бар монда,— ди Дикий.— Аны үзең белән алып кит тә сора'штыр, тик сак бул. Лисейкин сорагач, малай үзен Медведев отрядына Винница янындагы Ленин исемендәге партизаннар бер¬ ләшмәсеннән җибәргәнлекләрен әйтә. — Тик мин сезгә башка бернәрсә дә әйтмим,— ди ул кискен кыяфәт белән,— Командирга гына әйтәм. — Синең исемең ничек соң? — Володя. Лисейкин әле генә Дикийдан отрядка машина китәргә тиеш булган урынның адресын һәм Шевчуктан шул ад¬ рес белән килергә дигән приказ алган булган. Кузнецов һәм Шевчук белән бергә ул инструктаж алу өчен лагерьга кайтырга тиеш иде. Лисейкин малайны да үзе белән алып барырга була. Билгеләнгән урында йөк машинасы көтә. Машина гебитскомиссар гаражыннан килгән. Шофер Зубенко үзе¬ нә Луцкига командировка оештырган пропуск алып һәм Луцк өчен фашистик газеталар һәм листовкалар төяп, партизаннарны алырга килә. Ул партизаннар белән якын элемтәдә иде. 313
Лисейкин Володя белән китү урынына килә. Машина янында басып торган Кузнецов гаҗәпләнүдән кашларын күтәреп куя. — Каян килде бу малай? — Менә Медведев отрядын эзли, башка бер отрядтай .җибәрелгән ди. — Әйдә утырт машинага, соңыннан аңлашырбыз. Ләкин шул арада Володя, Лисейкинның кулыннан ычкына да, чаба башлый. Лисейкин ике сикерүдә аны куып җитә, — Кая чабасың, шайтан малае? •— Абый, җибәр инде, мин партизаннар турында юри генә әйткән идем. — Ах син, елан! Сине жандармнар җибәрдемени? — Сез үзегез жандармнар!—ди Володя, елый баш¬ лан, һәм Кузнецовка ачу белән карап куя. — Эх сине!—дип көлә Лисейкин.— Син аңардан курыктыңмы әллә? Ул немец офицеры формасы кигән Кузнецовның ма¬ лайга нинди тәэсир ясаячагын бөтенләй уйламаган. Волсдяның колагына иелеп, ул бу офицерның кем икәнен әйтә. Шуннан соң малай машинага утыра. Машинаның кузовында алты разведчик утыра. Алар үзләренең коралларын фашистик газеталар белән капла¬ ганнар. Кузнецов шофер янына утыра. Ровнодан чыкканда заставада гаять зур плакат элен¬ гән: «Машиналарның берәмләп чыгуы рөхсәт ителми». Немецлар, партизаннардан куркып, машиналарны ко¬ лонналап кына чыгаралар икән. Заставада Кузнецов, ашыгыч поручениесе булганга күрә, колонна җыелганга кадәр көтә алмавын аңлата. Машинаны үткәрәләр. Ләкин алда, Ровнодан ун километрлар ераклыкта, зур тоткарлык килеп чыга. Кечкенә генә елга аркылы салынган ■ күпергә килеп җитәрәк, күпер янында немец саперлары маташканын разведчиклар читтән үк күрәләр. .Машина туктагач та, аның янына офицер килә: — Күрәсезме, күпер яндырылган,— ди ул Кузнецов¬ ка.— Шуның өстенә, лейтенант әфәнде, монда ялгыз йөрү куркыныч: партизаннар. Кузнецов тавышын күтәрә башлый: 314
— Нәрсә дигән сүз ул партизаннар! Партизаннар бул¬ гач, сезнеңчә, фатирдан чыкмыйча . ятаргамыни? Хәзер сугыш заманы! Минем ашыгыч эшем бар! — Полк командирына мөрәҗәгать итүегезне үте- нәм,— ди офицер, җилкәләрен җыерып.— Менә ул үзе монда килә. Кузнецов, кабинадан чыга да, немец майорының кар- шысына таба китә. — һайль Гитлер! — һайль! Машинаның кузовында разведчиклар револьверларын хәзерләп торалар. Яңа гына үзенең партизаннар арасына эләгүенә ышанып өлгергән Володя, яңа куркыныч килгәч, кузовның почмагына поса. Бераздан, Кузнецов белән сөйләшкәннән соң, полк командиры кычкырып команда бирә, һәм күпер төзүче солдатлар, балта-көрәкләрен ташлап, машинага таба юнә¬ ләләр. «Башлана бугай!»—дип уйлый разведчиклар, корал¬ ларын кысыбрак тотып. Шул арада Кузнецов тыныч кына машина янына килә. — Рәтләдек. Саперлар безнең машинаны өстерәп теге якка чыгарачаклар,— ди ул пышылдап кына. — Машинадан төшәргәме?— дип сорый Лисейкин. — Утырыгыз! Иллеләп немец саперлары, янган күперне әйләнеп, саз буйлап, машинаны өстери башладылар. — Тырышыгыз әйдә. Нинди хөрмәт күрсәтәләр безгә, ә!— дип көлешәләр "разведчиклар үзара. Бу процедура унбиш минутлап дәвам итә. Саперлар машинаны чокырның теге ягына чыгарып кую белән үк, Зубенко машинаны көйләп җибәрә дә машина тыныч кына юлын дәвам иттерә. Разведчиклар лагерьга кич соң гына кайттылар. Володя турында ишеткәч, мин аны йокларга яткырырга куштым һәм аның белән иртән сөйләшергә булдым. Лә¬ кин малай карышты — аның хәзер үк сөйләшәсе килде. Ул минем яныма үзе килде: — Командир Медведев сезме? — Әйе. — Минем сезгә яшерен йомышым бар. — Я, сөйлә. — Мин сезнең үзегезгә генә әйтә алам. 315
Минем янымда Стехов, Лукин, Кузнецов һәм Цесар¬ ский басып тора иде. — Ярый алай булса,— дидем мин елмаеп.— Без, ип¬ тәшләр, сезгә үзебезнең серләребезне ышанмыйбыз. Әйдә, Володя, чумга! Малай, кепкасын салып аның эчен сүтте дә, миңа хат сузды. Мин, конвертны ертып, укый башладым. Хат машин¬ када басылган иде. «Моны күрсәтүче, Ленин исемендәге партизаннар отрядының партия оешмасы секретаре улы Володя Само- руха Медведев отрядын эзләп табу заданиесе белән җи¬ бәрелде...» Ленин исемендәге партизаннар отряды командиры шундый отрядның барлыгы, эш алып баруы, ләкин радио¬ станциясе булмаганга Москва белән элемтә тота алмавы турында Москвага хәбәр итүне сорый. Аннары командир үзенең координатларын күрсәтә, Москвадан самолет бе¬ лән радиостанция җибәрсеннәр өчен көннәр һәм сигнал¬ лар билгели. Хатның ахырында Володяны Москвага җи¬ бәрүне үтенә. Володя Саморуха Винница •подпольечыларыннан кил¬ гән беренче генә элемтәче түгел иде. Бер ай элек үк инде безнең отрядның разведчиклары Казатин станциясендә Полина Ивановна Козачинская дигән бер хатын белән очраштылар. Аның белән сөйләшү нәтиҗәсендә алар Козачинскаяның Винница подпольечылары заданиесе буенча безнең отряд белән элемтә урнаштыру өчен мах¬ сус рәвештә Винницадан Ровнога килүен белгәннәр. Разведчиклар Козачинскаяны лагерьга алып кайту¬ ның никадәр әһәмиятле булуын аңлаганнар һәм алар аны шунда ук алып кайттылар. Винницадагы иптәшләр зур кыенлыклар кичерәләр икән. Гитлер ставкасының борын төбендә, гестапочылар мыжгылдап торган шәһәрдә эшләү җиңел булмый. Под¬ полье ике тапкыр тар-мар ителә. Ләкин Винница комму¬ нистлары рухларын төшермиләр, көрәшкә булган омты¬ лышларын югалтмыйлар. Барлык кыенлыкларга кара¬ мастан, алар үзләренең патриотик эшләрен дәвам итте¬ рәләр. Аларның Москва белән элемтәләре булмый, ә алар, дошман тылында җимерү эшләре алып бара торган барлык совет патриотлары кебек үк, Москвадан күрсәт¬ мә алырга телиләр. Ровно тирәләрендә «Зур җир» белән 316
элемтә тотучы отряд барлыкны белеп, алар бу отрядны эзләргә Козачинскаяны җибәрәләр. Винницадагы иптәш¬ ләр бездән үзләрен Москва белән тоташтыруны һәм һәр¬ хәлдә үзләренә ярдәм күрсәтүне һәм җитәкчелек итүне үтенәләр иде. Володя Саморуханың килүе бу мәгълүматларны та¬ гын бер тапкыр раслый һәм Винницадагы иптәшләребез- - нең безнең белән элемтә урнаштырырга никадәр тыры¬ шуларын күрсәтә. Мин малайга карап алдым. Ул штан балагыннан та¬ гын бер хат чыгарды. ’ — Тагын бер хат бармыни?—дип сорадым мин. — Бусы да шундый ук хат. Кепкам югалса дип, монда икенчесен яшергән идем. һәм ул миңа нәкъ шундый ук икенче конверт сузды. — Син безгә ничек килеп җиттең соң? Володя унбиш көн җәяү килгән. Ул биш йөз километр чамасы ара үткән. Урманда, кырда, я булмаса нинди дә булса сарайда кунган. Кешеләрдән хәер сорашып тама¬ гын туйдырган. Кайдан киләсең, дип сораган кешеләргә ул ата-анасының үтерелгәнлеге һәм үзенең апасы янына баруы турында әйткән. Бу «апасы»ның адресы һәрвакыт үзгәреп тора икән. Проскуров районында малай, апам Шепетовкада яши, дигән, ә Шепетовка районында инде апасының Ровнода икәнлеген әйткән. Ровнода малай сәгать мастерына күзе төшкәнгә ка¬ дәр берничә көн йөргән. — Нилектән соң син бу мастер партизаннарңы белә торгандыр дигән карарга килдең? — Белә торгандыр кебек булып тоелды. Әгәр дә инде ул хыянәтче булып чыкса, мин барыбер качкан булыр идем. — Ярый әле, бәхетеңә каршы, уңышлы чыккан!— дип елмайдым мин,— Ярый, бераз бездә булырсың, самолет килгәч, сине Москвага җибәрербез. — Юк, иптәш командир,—дип каршы килде Володя кискенлек белән.— Мин сезнең белән калам. ' — Иптәш командир, Володяны җибәрмәгез,— дип як¬ лады аны шул арада безнең янга килеп җиткән Лисей¬ кин.— Калсын. Яхшы малай! Лисейкин — тәҗрибәле, күпне күргән разведчик, ул күп тапкырлар җитди операцияләрдә катнашты. Хәзер аның сүзләрендә шундый эчкерсез үтенү яңгырады һәм 317
аның күзләрендә малайга карата шундый ягымлылык сизелде ки, аның сүзен кире кагарга мөмкин түгел иде. — Яхшы, карап карарбыз,—дидем мин. Винницадагы иптәшләргә ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Шул ук көнне аларга элемтәче җибәрелде. Озак та үтмәде, без Володя алып килгән һәм радиодан Москвага тапшырылган координатлар буенча Винницадагы подпольечыларга самолеттан рация һәм башка кыйммәтле әйберләр ташлаганлыкларын белдек... Мин Лисейкин белән сөйләшеп бетерергә дә елгермә- дем, минем янга Владимир Степанович Струтинский килде. Мин аның ни өчен килгәнлеген инде белә идем: ул Жорждан хәбәр булмауга борчыла иде. Ләкин мин нәрсә дип җавап бирә алам соң? — Владимир Степанович,— дидем мин аңа.— Үзегез беләсез, безнең эшебез яшерен. Мин сезгә ышансам да, Жоржның кайда икәнен һәм нәрсә эшләвен әйтә алмыйм. Ләкин сез тыныч булыгыз, ул кайтыр! Мин картны әнә шулай дип юата идем, ә үзем түзеп булмаслык авыр кайгыдан газаплана идем. Картның ми¬ нем яннан тынычланып китүе мине тагын да катырак ачындырa. * t Бөтен фаҗига шунда иде: беркем дә, хәтта күп нәр-’ сәләрне белүче Николай Иванович та Жоржның язмышы турында берни белми иде. Аның кайда икәнен генә белеп элемтә урнаштырсаң да, ихтимал, аны качыруны оештыру турында уйларга мөмкин булыр иде. һәм менә бервакыт, Ларисадан файдаланылган копи¬ ровка кәгазьләренең чираттагы партиясен алып, аларда язылганнарны укый башлагач, Николай Струтинский күп санлы фамилияләр күрде. Алар рус һәм украин фами¬ лияләре иде. Аның тоткыннар исемлеге булуында шик юк иде. Николай үзен тетрәп китәргә һәм туктарга мәҗбүр иткән бер фамилиягә килеп җиткәнгә кадәр укыды. «Василевич, Грегор»,—-дип укыды ул. Бу Җорж иде. Ул Ровнода шул исем белән яши иде. Бу исемне энекәшенә Николай үзе уйлап тапты, үзе доку¬ мент эшләде һәм Лукинга кул куйдырды. Иң әһәмиятлесе билгеле булды: Жорж исән һәм, әл¬ бәттә, үзенең чын исемен әйтмәгән. 318
Лариса гестапочылар төрмәсенең кайбер работник¬ лары белән таныш иде. Аның аркылы Николай алар бе¬ лән элемтә урнаштырды. Бу типлар белән эш итү юлы бик гади иде — акча гына кирәк. Взятка бирсәң, алар теләсәң нәрсә эшлиләр. Беркадәр акча төрткәч, төрмәче¬ ләр Грегор Василевичның чыннан да төрмәдә икәнен расладылар. Тагын бер взяткадан соң алар аңа передача тапшырырга рөхсәт иттеләр. Николай Жоржга аяк киеме, белье һәм продуктлар җибәрде. Акрынлап бөтен нәрсә ачыклана барды. Жоржның ярасы ябыла башлаган икән, ләкин допрослар вакытында бик каты кыйналганлыктан, ярасы яңадан ачылган. Ан¬ нары Николай энесеннән көн саен диярлек допрос алула¬ рын белде. Жоржны атып үтерүләре яки допрос вакы¬ тында газаплап үтерүләре мөмкин иде. Бу бик яхшы аңлашыла торган нәрсә. Отрядта Струтинскийларның тагын бер туганы — элекке Польша армиясе капралы Петр Мамонец бар иде. Ул Ядзяның туган абыйсы. Ябык кына, озын буйлы, хәрбиләрчә пөхтә, армиядәге гадәтләрен саклап калган Петр Мамонец партизанлык тормышына җиңел күнекте; аңа безнең тәртипләр, бигрәк тә строй уставы рухындагы каты дисциплина ошады; Мамонец үзе сорауларга, смирно торып, хәрбиләрчә җа- вап бирә. Эштә кайчакларда хәтта артыграк та тырышып җибәрә торган иде. Ул һәр эшкә, хәтта иң кечкенә генә эшкә дә җитди сугышчан бурыч итеп карый. Үзе уйлаган эшкә Николай нәкъ әнә шул кешене тар¬ тырга булган. — Миңа Ровнога Мамопецны бирегез,— дип сорады ул, лагерьга килгәч.— Мин аның белән бергә Жоржны азат итәргә тырышып карамакчы булам. ’ һәм ул үзенең планын тәфсилләп аңлатып бирде. — Яхшы,— дидем мин,— барыгыз! План җиңел түгел, ләкин ни эшлисең — планны үтәргә кирәк. Башка чара юк. Тик менә нәрсә, Коля, китәр алдыннан .әтиең янына кер, аның белән сөйләш, юат. — Юк, хәзер керә алмыйм,— дип җавап бирде Нико¬ лай.— Авыр. Сез аңа әйтегез, бик ашыкты, тиздән әйлә¬ неп кайтачак, диегез. Мин Николай Струтинскийның үзенең энесен коткару өчен мөмкин булганнарның һәм мөмкин булмаганнариың бөтенесен эшләячәген белә идем. Ләкин биш-алты көннән 31»
Мамонецның сакчылык полициясенә эшкә урнашканлыгы турында хәбәр алгач, мин шатландым гына түгел, бәлки гаҗәпләндем дә. Ничектер, бик тиз килеп чыкты бу эш. Мамонец бик тырыш «полицай» булып чыга. Ул һәр¬ вакыт начальникларның күз алдында бутала, ә иң әһә- миятлесе — начальникларны безнең май белән, партизан¬ нар колбасасы белән сыйлый. Озак та үтми, аны өлкән полицейский итеп билгелиләр. Ул вакытта инде Мамонец Жоржны күргән булган. — Аны танырлык та түгел,— дип сөйләгән ул Нико¬ лайга.— Егетне нишләткәннәр бит! Коры сөяккә калган! Хәзер Жорж передачаларны еш ала һәм, иң әһәмият- лесе, үз кулына ала иде. Ләкин көн саен диярлек кый¬ нала торган кешене безнең передачаларыбыз гына котка¬ ра алырлармы! Мамонец төрмәнең өлкән надзирателе белән дуслаш¬ кан һәм аңа файдалы эш тәкъдим иткән. Ул төрмәдә утыручылар ярдәмендә бер хосусый төзелеш конторасы каршында акча эшләргә мөмкин икәнлекне әйткән. — Бирегез миңа бер-ике дистә тоткын белән өч-дүрт сакчы. Мин аларны эшкә алып барырмын. Эшләп алган акча уртак булыр. Тегесе бик озак күнми торг'ан. Ләкин төзелеш контора¬ сыннан алынган итеп күрсәтелгән продуктлар һәм акча¬ лар тәэсир иткәннәр. Надзиратель риза булган. Ә ул вакытта Мамонец Жоржның инде атылырга хө¬ кем ителгән кешеләр исемлегенә кертелгәнлеген белгән. Бу әле Жоржның үзенә билгеле түгел икән. Артык көтеп торырга мөмкин булмаган. һәм Мамонец төрмәдәгеләрнең беренче партиясен эшкә алып киткәндә үк, бу партиягә Жоржны да кертүгә ирешкән. Билгеле, апысы да бушка түгел. Тоткыннарны камералардан чыгарган арада Мамонец Жоржга шыпырт кына берничә сүз әйтеп алган. Тоткыннар ике квартал үткәч, Жоржның кинәт һушы китә башлый. Мамонец, өлкән полицейский буларак, сакчыларга тоткыннарны алып барырга боерык бирә. — Ә бу сволочь белән мин үзем сөйләшә белермен,— ди ул, «һуштан язган» Жоржны капка астына таба сөйрәп. Сакчылар аның Жоржны анда үтерәчәгендә шиклән¬ мәгәннәр. Аларның гадәтләре шундый; булган. 320
Ләкин Мамонец Жоржны капка астына алып керү белән, Жорж сикереп торган, алар икесе бергә койма аркылы сикереп төшкәннәр дә күрше ишек алды аркылы тыкрыкка чыкканнар. Анда икенче көн инде Кузнецов белән Коля Струтинский машинасы дежурлык иткән. Безнең Шатлыгыбызның чиге юк иде. Карт Струтин¬ ский өчен улының кайтуы шатлык та, кайгы да китерде. Хәзер генә, Жорж лагерьга кайткач кына, Владимир Степанович улының нинди дәһшәткә дучар булганын белде. Алсу яңаклы, һәрвакыт елмаеп торган Жоржны танырга да мөмкин түгел иде. Ул ябыгуның чигенә чык¬ кан. һәммә сорауга да кыска гына җавап бирә. — Кыйнадылармы? — Кыйнадылар. — Ә син нишләдең? — Нишлисең! Бернәрсә дә эшләмәдем. — Түздеңме? — Башта түздем, дәшмәдем, ә аннары сүгенә баш- ' ладым. — Ә алар? — Ә алар нәрсә, тагын да ныграк кыйнадылар. Без үзебезнең лагерь шартларында, урман шартларын¬ да Жоржны сәламәтләндерү өчен мөмкин булганнарның бөтенесен эшләдек. Яшьлек үзенекен итте, һәм озак та үтмәстән, ул үзенең элекке эшенә—разведчиклык эшенә кире кайтты. ч. УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК «Гнедюк артыннан криминаль полиция агентлары кү¬ зәтә. Ул аларда шик астында. Бервакыт бер агентның Гнедюкны велосипед белән кууын мин үзем күрдем»,— дип язды безгә Шевчук. Ровнода калса, Гнедюкны кулга алулары бар иде. Шу¬ ның өстенә Николай үзе дә беркадәр вакыттан бирле үзен разведчикларга хас булмаганча тота башлады. Моның сә¬ бәбе Ровноның олы урамында аның белән булган бер гаҗәп вакыйга иде. Велосипед белән барганда Гнедюк, машинасын урам¬ ның икенче ягына таба борып, хәрәкәт кагыйдәсен боза. Регулировщик булып торучы жандарм моңа свисток кыч¬ кырта. Ләкин Гнедюк моңа аз гына да игътибар бирми. 0499. Көчле рухлылар — 21 321
Шуннан соң аны икенче жандарм туктата. Анысы бер сүз дә әйтеп тормыйча, Гнедюкка резина таяк белән берничә кат кундыра. Жандарм таза булганлыктан, Гнедюк аңа сдача бирергә батырчылык итми. Велосипедын алып, тиз генә урамның икенче ягына чыга. Ул ачудан ярсый, үч алу теләге аны тетрәтә, миен чуалта. Ровноның үзәк урамында, күп санлы кешеләр алдында аны — кара күз¬ ле Коляны немец жандармы кыйнасын, имеш. Шул ва'кыттан башлап Гнедюк тынычлыгын югалта. Ул үзен җәберләүчене күзәтә башлый, аны кайда булса да бәреп үтерергә өметләнеп, аның артыннан йөри. Ул хәтта бераз вакытка эшен дә, ни өчен шәһәргә килгәнен дә оныта. Гнедюкны Ровнодан чакыртып алырга туры килде. Августта без аны Здолбунов группасын тагын да конспиративрак нигездә үзгәртеп кору, аны тагын да нә¬ тиҗәлерәк итү, разведка эшен тирәнәйтү һәм, ниһаять, Леня Клименко урынына яңа элемтә курьеры табу зада¬ ниесе белән Здолбуновка күчердек. Клименко үзенең автомашинасы белән тулысынча Ровно разведчиклары карамагына күчәргә тиеш иде. Бер үк вакытта Дмитрий Красноголовец та отрядка чакыртылды. Бу аның безнең белән беренче очрашуы иде. Ул безнең тормышыбыз белән кызыксынды, минем белән, Стехов һәм Лукин белән озаклап-озаклап сөйләште, рядовой парти¬ заннар белән танышты, безнең лагерь эшләрендә кат¬ нашты, костер янында җырлар тыңлады һәм әле генә башына килгән яңа фикер турында сөйләү өчен яңадан штаб чумына килә иде. Ул монда күргәннәрен һәм ишеткәннә; ш комсызланып үзләштерә кебек тоела иде. Красноголовец, лагерьда дүрт тәүлек булды да, ки¬ ре Здолбуновка китте. Урыннардагы иптәшләрне без, гомумән, ешрак ча¬ кырырга тырыша идек, чөнки бездән аларның күрсәт¬ мәләрдән башка да шундый ук әһәмияткә ия булган ниндидер бер башка нәрсә дә алып китүләрен белә идек. Красноголовец күрешкәндә бу турыда бик оста итеп әйтеп бирде: — Мин, иптәшләр, үземне «Зур җир»дә булып кайт¬ кан кебек, немецлар булмаган һәм кешеләр советча яши торган ниндидер шәһәрдә булып кайткан кебек хис итәм. 322
һәм без чыннан да советча тормыш белән яши тор¬ ган «шәһәр»дә булуның безнең иптәшләребезгә, шул исәптән Красноголовецка да иң яхшы зарядка икәнен белә идек. Кешеләр урыннарга канатланып китәләр иде. Красноголовец киткәннән соң бер атна үткәч, ннде без Здолбуновтан шулкадәр озак көткән мәгълүматлар¬ ны ала башладык. Сводкаларда тимер юл узелының эше турында тулы мәгълүматлар бирелгән иде. Тәүлек эчендә үткән поездлар һәм вагоннар саны гына түгел, бәлки маршрутлар да — эшелоннарның кайдан һәм кая барулары, аларның нәрсә ташулары, техника булса, нинди һәм никадәр икәнлеге, гаскәрләр булса, аларның төре һәм саны, ә кайчакларда хәтта исеме дә — күрсәтелә иде. Андый сводкаларны Москвага тапшыру куанычлы эш иде. һәрбер сан артында фашистлар командованиесенең яңа чарасы күренә, совет гаскәрләренең омтылышлы һө¬ җүме картинасы күз алдына килеп баса иде. Совет гас¬ кәрләренең һөҗүме уңышлы рәвештә үсә барды һәм — ул минутларда безнең уйлавыбызча — аңарда безнең хезмәтебезнең дә, безнең иптәшләребез хезмәтенең дә бер өлеше бар иде. «Рәхмәт,— дип җавап бирә иде Москва.— Интенсив разведканы дәвам иттерегез». һәм без дәвам иттерә идек. Ровнода, Здолбуновта, Луцкида һәм Сарныда безнең иптәшләребез кызыксындырырлык мәгълүматларны ты- рышып-тырышып җыялар. Кешеләр стратегик шосселар¬ да дежурлык итәләр, көннәрен һәм төннәрен тимер юл станцияләрендә утырып чыгалар, аэродромнарны эзлиләр, немец учреждениеләреннән карталар һәм документлар урлыйлар. Бу уннарча һәм йөзләрчә кешеләрнең тыйнак кына патриотик батырлыгы иде. Ләкин бу батырлыкларны эшләүчеләр күбесенчә алар¬ ның әһәмиятенә бәя биреп бетермиләр генә' түгел, хәтта алардан җиксенәләр иде һәм үзләренең бары тик склад шартлату яки эшелоннарны юлдан чыгару кебек эшләре белән генә горурланалар иде. Без Гнедюкның һәм Красноголовецның разведка белән озак чикләнеп калмаячакларын, башка разведчиклар ке¬ бек аларның да нәтиҗәсен үз күзләре белән күрә алыр- 21* с23
лык, шунда ук сизә алырлык актив хәрәкәтләр оештырыр¬ га теләячәкләрен белә идек, һәм чыннан да, ике атна да узмады, алар яңа курьер аркылы безгә хат җибәрделәр. Бу хатта алар станциядәге водокачканы, депоны, әйлән¬ дерү пунктын һәм күп кенә башка әһәмиятле урыннарны шартлатырга рөхсәт сораганнар иде. Без моның белән һич кенә дә риза була алмадык: алар нинди генә объектны шартлатсалар да, немецлар аны тиз төзәтә алачаклар, ә группа станцияне ташлап отрядка китәргә яки, һәрхәлдә, үзенең разведка эшен туктатырга мәҗбүр булачак иде. һәм без Красноголовец белән Гнедюкка рөхсәт бир¬ мәдек. Ике атна да үтмәде, шундый ук үтенеч белән алар- дап тагын хат алынды. Бу юлы Здолбунов — Киев ма¬ гистралендә Горынь елгасы аркылы салынган ике юллы зур тимер юл күпере күрсәтелгән иде. Хәтта бу күпер аркылы ун-унбиш минут саен көнчыгышка — фронт линиясенә таба, һәм көнбатышка — Германиягә, Поль¬ шага, Чехословакиягә таба эшелоннар үтеп торуы әйтел¬ гән иде. Здолбуновка поездлар дүрт яктан килсәләр, Здолбуновтан көнчыгышка таба алар шушы ике юллы күпер аркылы китәләр. «Күп кенә партизан отрядлары һәм диверсия группа¬ лары бу күперне шартлатырга маТашып карадылар, лә¬ кин кешеләрен генә югалттылар, ә бурычларын үти ал¬ мадылар. Без бу диверсияне үзебезгә бернинди шик тудыр¬ маслык һәм бернинди корбан бирмәслек итеп үткәрергә өстебезгә а!лабыз»,—дип яздылар отрядка Гнедюк белән Красноголовец. Без ризалык бирдек. Гнедюк белән Красноголовец бер-бер артлы планнар кордылар, ләкин бу планнарның берсенә дә туктала алмадылар. Күпернең сакчылыгы бик көчле иде. Күпергә килү юлында ике якта да немец часовойлары тора, кү¬ пернең почмакларында пулемет оялары ясалган. Әйләнә- тирә еракка кадәр аермачык күренә. Күпернең ике ягын¬ да да сакчыларның бараклары урнашкан. Күпергә якын килү һич мөмкин түгел иде. Ләкин Красноголовец белән Гнедюк күпер ничек кенә булса да шартлатылырга тиеш дигән карарга киләләр һәм ахыр чиктә бик гади ысул тапканга кадәр башларын ваталар. Здолбунов подполье оешмасындагы бер кызга хәрби 324
эшелоннарда йөрүче тормоз кондукторы таныш була. Бу кондуктор немецларда ышаныч казанган: ул«фолькс- дойче» икән. Шуның өстенә бу кондуктор бик каты эч¬ кече дә, теләсә кемгә сатылырга әзер торучы бер мәх¬ лук икән. Подпольечы кыз бу кондукторны кунакка чакырып эчерә дә аның күперне шартлатуда ярдәм итүен сорый. — Өч мең марка бирсәгез була,— дип җавап бирә кондуктор. — Ничек итеп? — Ничек кушсагыз, шулай. — Яхшы,» өч мең марка алырсыз. — Юк, сез миңа мең ярымын хәзер бирегез, ә мең ярымын эшне башкаргач бирерсез,— дип таләп итә кон¬ дуктор.— Мин эшнең намус белән эшләнүен яратам! Ләкин болай килешәбез: сез мин исән калырлык итеп эшләгез. Үземә хәвеф-хәтәр булуын теләмим. — Анысы өчен борчылмагыз. Гадәттә тормоз кондукторлары кечкенә генә сандык белән йөриләр. Бу сандыкта аларның продуктлары һәм башка кирәк-яраклары була. Менә шундый сандыкка күперне шартлату өчен зур мина! рәтләп салына. Аңа гадәттәге Ф-1 Гранатасының шартлаткычы куела. Икенче очрашканда кыз кондукторга нәрсә эшләргә тиешлеген аңлата һәм мең ярым марка акча бирә. — Бөтенесен кушканча эшләсәгез, тагын өч мең алырсыз! Чираттагы рейска кондуктор үзе белән әлеге әзерлән¬ гән сандыкны алып китә. Состав күпер аркылы чыкканда, ул, минаның чека¬ сын тартып чыгара да, сандыкны ике вагон арасына төр¬ теп төшерә. Өч-дүрт секундтан шартлау тавышы ишетелә. Күпернең фермалары сынып төшә. Шартлаудан һәм ва¬ гоннар авырлыгыннан күпернең пролеты җимерелә. Сос¬ тавның арттагы сигез вагоны түбәнгә оча^ Красноголовецның разведчиклары күпердән бер кило¬ метр ераклыкта засададан шартлауны күзәтеп торалар. Немецлар күперне өч атна төзәтәләр. Юлда бик күп эшелоннар тыгыла, чөнки бер юлдан гына файдаланыр¬ га туры килә. «Намуслы» кондукторга килгәндә исә, ул бездән вәгъ¬ дә ителгән өч мең марканы ахрысы ала алмады. Әллә 325
инде үзе яраландымы, әллә аңардан гитлерчылар шик¬ ләнделәрме, ләкин ул шуннан соң Здолбуновта күренмә¬ де. Күренсә дә, үзе белән сөйләшкән кешене таба алмас иде. Без ул иптәшне, ул-бу булмагае дип, лагерьга алдырдык. Шартлау турында безгә берьюлы берничә урыннан хә¬ бәр иттеләр — гөрселдәү шулкадәр көчле булган һәм ерак таралган. Озак та үтмәде, бу хәбәрне Здолбунов группасының яңа элемтәчесе Иванов та раслады. Бу оялчан яшь кешегә без барыбыз да тиз ияләштек. Кырылып беткән пиджак, таушалган чалбар кигән бу кеше акрын гына костер янына килеп утыра1 да парти¬ заннарның әңгәмәсен һәм шаян сүзләрен тыңлый, ә үзе сүзгә беркайчан да диярлек кушылмый. Профессиясе ягыннан Авраам Владимирович Иванов укытучы иде. Хәзер ул Здолбунов станциясендә кара эшче булып эшли. Красноголовец ярдәме белән ул үзенә тимер юлда тот¬ карсыз йөрергә хокук бирә торган «провизионка» дигән нәрсә кулга төшерә. Нәкъ менә шушы «провизионка» бе¬ лән яңа элемтә курьеры тәртцпле рәвештә Здолбунов станциясеннән Клевань станциясенә кадәр йөри иде. Аннан ул җәяүләп «яшел маяк»ка килә, ә вакыты бул¬ ганда лагерьга да кайта. Ул безгә медикаментлар китерә, ә бездән Здолбунов¬ тагы иптәшләргә бик кирәк булган миналар, гранаталар, шартлату материаллары алып китә. Ләкин, билгеле, безгә Иванов алып килә торган нәр¬ сәләрнең иң кыйммәтлесе Здолбунов узелыннан булган мәгълүматлар иде. Безнең радистларыбызның эше артканнан-арта бар¬ ды. Хәзер Здолбуновтан сводкалар өч көн саен алына башлады. Ровнодан — Кузнецовтан һәм Шевчуктан, Ни¬ колай Струтинскийдан һәм башка разведчиклардан көн саен диярлек курьерлар килеп тора. Ниһаять, Терентий Федорович Новактан да мәгълүматлар алынмый калган көн булмый иде. Ровнодагы яшерен оешма членнары актив разведка алып бардылар. Стратегик әһәмияте бул¬ ган Ровно—Киев шоссесында ветеринария врачы Матвей Павлович Куцин һәм рус зираты каравылчысы Николай Иванович Самойлов сменалап дежур тор¬ дылар. 326
Элек бездә Москва белән элемтә тотуда бер радист булып, ул дд көнгә бер генә тапкыр эшли иде. Бер-ике радиограмма тапшыра да бер-икене кабул итә иде. Хә¬ зер исә безгә Ровнодан, Сарныдан, Здолбуновтан һәм башка группаларыбыздан шулкадәр күп хәбәрләр алына иде, берьюлы ике-өч радистка эшләргә туры килә иде. Ләкин лагерь территориясендә бер генә радист эшли ала иде. Башкалары исә, комачауламас өчен, ким дигән¬ дә биш километрга читкә китәргә тиеш булалар. Сугыш¬ чылар сакчылыгында радистларны лагерьдан еракка җи¬ бәреп, шунда Москва белән элемтә урнаштырырга туры килә иде. Безнең радистларыбыз коллективы кечкенә, лә¬ кин бик бердәм иде. Аларның үзләренең кечкенә генә, ләкин ныклы традицияләре бар иде. Аппаратларны ми¬ нутында күтәреп китәргә мөмкин булырлык хәлдә тоту закон дип саналды. Радистлар шифрларны һәм башка серләрне изге итеп сакладылар. Шулай ук аппаратта эшләү һәм тавыштан кабул итү буенча системалы күне¬ гүләр ясау аларда гадәткә кереп киткән иде. Бервакыт, радистлар эшенең иң киеренке моментында, Здолбунов группасының мәгълүматлары тапшырылганда, Ровнодан Николай Иванович куркыныч хәбәре тапшырды: гестапочылар безнең урманнар районына пеленгация установкалары1 куелган өч автомашина, ә Березноега, Сарныга һәм Ракитноега җәза экспедицияләре җибәр¬ гәннәр. Пеленгация ярдәмендә радиостанциянең һәм, димәк, отрядның да кайда урнашуын төгәл белергә мөмкин. Без¬ нең отрядның кайда икәнен белү, аннары аны чолгап алу һәм юк итү — оккупантларның чираттагы бу чаралары¬ ның максаты әнә шул иде. Николай Ивановичның мәгълүматлары расланды. Икенче көнне разведчиклар Михалин авылына көчле сак¬ чылык астында ниндидер машина килгәнлекне хәбәр иттеләр. Таң ату белән бу машина авылдан чыгып китә икән. — Ул анда нәрсә эшли торгандыр, анысы билгеле түгел,— дигәннәр крестьяннар разведчикларга,— ике ки¬ лометрдан да якынга беркемне дә җибәрмиләр. 1 Пеленгация установкалары — электромагнит дул¬ кыннары ярдәмендә радиостанциянең урынын билгели торган прибор. 327
Шулай ук гитлерчыларның, группаларга бүленеп, наушниклар киеп һәм җилкәләренә ниндидер ящиклар күтәреп, урман юлларында йөрүләре турында хәбәр иттеләр. Хәзер радиостанциянең эшен дәвам иттерү — лагерь¬ ның кайда икәнен күрсәтү дигән сүз. Ләкин Москва1 бе¬ лән элемтәне дә туктатырга ярамый. Моңардан котылу юлын радистлар үзләре таптылар. — Иптәш командир,— дип мөрәҗәгать итте миңа Лида Шерстнева,— без иптәшләр белән уйлаштык та ме¬ нә шундый карарга килдек. Без лагерьдан унбиш-егерме километрга читкәрәк китәбез. Анда эшләрбез дә рацияне җыеп лагерьга кайтырбыз. Немецлар, шул урынны бил¬ геләп, шунда җәзачылар җибәрә бирсеннәр. — Яхшы нәрсә бу!—дип җавап бирдем мин. Радистлар берничә тәүлек буена, аз гына сакчылар белән бергә, чиратлашып төрле юнәлешләрдә чыгып кит¬ теләр һәм Москва белән расписание буенча эшләүләрен дәвам иттерделәр генә түгел, бәлки эшләү өчен башка көннәр һәм башка сәгатьләр дә билгеләделәр. , Шулай итеп, немец пеленгаторлары безне төрле урыннарда «тоталар» һәм аннары җәзачылар бу урын¬ нарны «чолгап алалар», утка тоталар һәм бер эш тә чы¬ гара алмыйча китәләр иде. Әнә шулай итеп, бу эш безнең үзебезне туйдырып бе¬ тергәнгә кадәр немецлар, телләрен салындырып, урын- нан-урынга чабып йөрделәр. Мин немецларның пеленгаторларын кулга төшерү заданиесе белән бер группа партизан җибәрдем. Дөрес, засада бик үк уңышлы булмады. Пеленгация машинасын кулга төшереп булмады. Михалин авылыннан якында гына’ сакчылар группасын таркатуга гына ирешелде. Ләкин немецларның коты алынды һәм алар беркадәр ва¬ кытка облаваны туктаттылар. ...Бу көнне Здолбуновтагы элемтә курьеры Иванов, һәрвакыттагы кебек, Гнедюктан һәм Красноголовецтан яңалыклар һәм посылка алып килде. Посылкада медика¬ ментлар бар һәм ул гадәттә Иванов йөртә торган иске кара кәрзингә салынган иде. — Я, ничек йөреп кайттыгыз?—дип сорадым мин аңардан гадәттәгечә. — Яхшы гына,— дип җавап бирде Иванов һәрвакыт- тагыча, ләкин кинәт елмаеп куйды. Мин беренче тапкыр, 328
егеткә бит әле булса да егерме яшьтән бик аз гына ар¬ тыктыр, дип уйлап куйдым. — Я, сөйләп бирегез, юлда ниләр булды?— дидем мин. — Әйтерлек бернәрсә дә булмады, иптәш командир. — Шулай да, нәрсә булды соң? — Шулай дамы?— Иванов яңадан елмайды.— Кечке¬ нә генә бер вакыйга булды. Игътибар биреп тормаслык кечкенә кеше дип санап, тыйнаклыктан булса кирәк, ул үзе турында беркайчан да һәм беркемгә дә сөйләми иде. Юл йөргәннән соң ашыйсы бик килә, билгеле, ләкин шулай да мин Ива¬ новның отрядта хәтта ашарга да тартынуын белә идем. Партизаннар белән бергә ашарга һәм юлга дип капчы¬ гына бер кисәк колбаса салырга аны бик авырлык белән генә күндерергә туры килә иде. Бу юлы, мин таләп иткәнгә булса кирәк, Иванов үзе белән юлда булган вакыйганы сөйләп бирде. Күрәсең, бу ул кичергән беренче генә вакыйга булмагандыр. Үткән юлы — әле өченче көн генә — «маяк»тан Здол- буновка китеп барганда, юлда’ аны немец часовое тук¬ таткан. Бу хәл Клевань станциясе янында юлны аркыла¬ ган урында булган. Иванов эшнең начар икәнен сизеп алган. Аның капчыгында танкка каршы ыргыта торган берничә граната! һәм бер кисәк партизаннар колбасасы булган. Часовой аңардан документлар таләп итә. Документ¬ лар тәртиптә булып чыга. Иванов китәргә генә җыенган¬ да, немец аның капчыгын карый башлаган. Гранаталар күзгә ташланмасын өчен чүпрәккә төрел¬ гән булалар. Немец, чүпрәккә төрелгән граната сабын капшап карап һәм колбасаны күреп, сорый: — Будка? Будка? — Юк,— дип җавап бирә Иванов елмаеп.— Водка кайтканда булачак. Мин шуңа барам,— һәм капчыктан бер түгәрәк колбаса алып, аны часовойга бирә. — Будка алып кил!— дип кычкырып кала часовой китеп баручы Ивановка. — Әлбәттә, алып киләм!—ди Иванов, китә барып... Ул бу турыда күңелле вакыйга кебек итеп, аның куркыныч булуына игътибар бирмәгән кебек тыныч кына сөйләде. Ивановның бу юлы алып килгән мәгълүматлары аеру¬ 329
ча әһәмиятле булып чыктылар. Здолбунов яныннан Ленин¬ град тирәсеннән килүче немец эшелоннары үткән. Алар Винницага киткәннәр. Здолбуновтагы иптәшләр гаскәр¬ ләрнең саны, частьларның номерлары турында хәбәр итәләр иде. Шул ук донесениедә Здолбунов аркылы көн саен це¬ мент төялгән унбишәр вагонлы эшелон, шулай ук әзер пулемет оялары — амбразуралы тимер-бетон колпаклар төялгән платформалы берәр эшелон үтә диелгән иде. Аларның Белая Церковь станциясенә юл тотулары да күрсәтелгән иде. «Менә кайда ныгытмалар төзиләр икән!»— дип уйла¬ дым мин һәм радиовзводка юнәлдем. Здолбуновлылар җибәргән мәгълүматлар буенча' тиздән Белая Церковь тирәләрендә сугышлар булачак, Украинаны азат итү кө¬ не якынлаша иде. — Марина, — дидем мин дежур радисткага, — бу мәгълүматларны шифрлап, кичекмәстән беренче чиратта җибәрүегезне үтенәм. Төнлә Москвадан җавап алынды: «Здолбунов аркылы үткән поездлар турындагы мәгъ¬ лүматлар бик кыйммәтле. Рәхмәт, иптәшләр. Интенсив разведка алып баруыгызны дәвам иттерегез. Сәлам». Бу радиограмма турында хәзер үк Ивановка әйтәсе килде. Красноголовец та, Гнедюк та һәм башка иптәш¬ ләр дә бу турыда иртәгә үк белсеннәр иде. Алар үзләре биргән мәгълүматларның чын бәясен беләләрме икән? Москваның бу «рәхмәт» дигән кыска гына сүзе аларга ничек тәэсир итәр иде, аларны ничек канатландырыр иде! — Барлык чумнарны йөреп чыктым, иптәш командир, бөтен җирдән карадым — беркайда да юк ул,— диде Ива¬ новны эзләргә җибәрелгән партизан. Без бергә чыктык. Ивановны мин ни өчендер костер янында партизаннар белән сөйләшеп утырган хәлдә та¬ бармын дип уйладым, һәм чыннан да, ул костер янында иде, ләкин сөйләшеп утырмый, бәлки йоклап ята иде. Ул утка шулкадәр якын яткан, хәтта киемнәре янып китү ихтималы бар иде. Мин аңа дәштем. Ул, пружиналы кебек, шунда ук си¬ кереп торды. — Сезнең өстегезгә, иптәш Иванов, очкыннар төшкән, януыгыз бар! Нигә утка ул кадәр якын яттыгыз? 330
— Ә...— диде Иванов сузып һәм өстеннән очкынна¬ рын селкеп төшерә башлавы. — Нигә сез чумга кермисез? — Монда җылырак, иптәш командир. Көзге салкын төн иде. Әле чумнарда костер ягылмый, һәм партизаннар, нәрсә туры килсә шуны ябынып, бер¬ берләренә сыенышып йоклыйлар. — Ә сез җылырак киенегез дә чумда йоклагыз! Иванов дәшмәде. Тик шул чакта, озак сораштырганнан соң гына, мин аның өс-башына искереп беткән, астарсыз пиджак белән шундый ук тузып беткән чалбардан башка нәрсәсе бул¬ мавын белдем. Аның хәтта күлмәк-штаны да юк иде. — Нигә әйтмәдегез соң сез? — Зара'р юк, иптәш командир, борчылмагыз, миңа болай да ярый. Миңа бит һәрвакыт урманда гына кунар¬ га туры килми, ә алар,— ул партизаннарны күрсәтте,— һәрвакыт салкында булалар. Аларга кирәгрәк... Ивановның карышуына да карамастан, аңа күлмәк- штан, калынрак һәм чистарак яңа костюм белән плащ бирелде. Дөрес, плащы бераз зуррак булды. Иртән ул яңадан юлга, үзенең тыенкы г^ша героик рейсына чыгып китте. УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Взвод командиры Михеев үз подразделениесендә булган гадәттән тыш хәл турында хәбәр итте: аның не¬ мец акчасы белән ике мең марка акчасы югалган. — Сез бу вакыйганың отрядта булуына һәм акчала¬ рыгызны башка җирдә төшереп калдырмавыгызга ышана¬ сызмы?— дип сорадым мин. — Әле кичә бар иде алар, иптәш комаһдир,— дип аянып җавап бирде Михеев. Бу безнең өчен принципиаль мәсьәлә иде.' — Подразделениене җыеп тезегез,— дидем мин Ми- хеевка. Ул яңадан килеп взводның тезелгәнлеген әйткәч^ Сте¬ хов, Лукин һәм мин өчәүләп шунда киттек. — Иптәшләр, — дип башлады Стехов, — хурлыклы вакыйгага дучар булдык. Безнең отрядта — караклык! Аңлашыла ки, эш акчада түгел — без аны һәрвакыт таба 331
алабыз,— безнең арада тиешсез кеше бар икән — эш ме¬ нә нәрсәдә. Сафта тавышлар ишетелде: — Тентергә! — Барысын да тентергә! һәм аннары, рөхсәт сорап, яшь кенә белорус парти¬ зан болай диде: — Артык болай яшәргә мөмкин түгел. Бөтен взвод өстенә тап төште. Аны юарга кирәк. Шунлыктан һәм- мәбезне дә тентергә тәкъдим итәбез. Лагерьның комендантын чакырттык. Ул сафтан бер читкә китеп басты да, сугышчылар, тентү өчен кулларын күтәреп һәм комендантның йөзенә горур карап, бер-бер артлы аның янына килә башладылар. Партизаннарның шәхси әйберләре һәм хәтта аларның йоклый торган урыннары да тентелде. Тентү нәтиҗә бирмәде. Акча табылмады, һәркемнең дә настроениесе төшенке иде. Взвод тавыш-тынсыз гына таралды. Икенче көнне Михеев взводы немецлар лагереннан качкан хәрби пленныйлар тарафыннан калдырылган коралларны эзләп табу, шулай ук Марфа Ильинична Струтинская Луцкида булган вакытта ул тапкан кешеләр белән элемтә урнаштыру өчен Луцк ягына таба җибә¬ релде. Китеп баручы взвод артыннан карап озатып калган¬ нан соң, мин Лукин янына киттем. Үземнең бер шигем¬ не аның белән уртаклашырга теләдем. Кичә, тентү вакы¬ тында ук инде мин шактый өлкән яшьтәге, пеләш башлы, зәңгәр гимнастерка һәм кыска кирза итек кигән сугыш¬ чы Науменкога игътибар иткән идем. Ул отрядта әле күптән түгел — пленнан качкан кешеләрнең чираттагы партиясе белән килгән иде. Тентү турында игълан ител¬ гәч, минемчә, Науменко агарып киткән кебек күренде, ниндидер зиһенсез карашы, үз-үзен ничектер кыюсыз то¬ туы аны барлык башка сугышчылардан аерып тора иде. Мин Лукиннан, Науменко турында нәрсә уйлыйсыз, дип сорадым. — Науменко безнең задание буенча берничә тапкыр Ровнога, барды, ■— диде Александр Александрович. — Гадәттә ул заданиегә җибәрүне үзе сорый иде. Сугышта үзен начар күрсәтмәде. Ләкин аны киләчәктә разведчик итеп файдалану урынлы булмастыр. Шәһәрдә юньләп рәт 332
чыгара алмады. Аңа кәгазь табу тапшырылган иде — булдыра алмады. Ниндидер буталчык мәгълүматлар алып кайтты. Минемчә, моннан соң аны җибәрмәскә кирәк. — Шулай шул,— дип риза булдым мин һәм Лукинга үземнең шикләнүем турында сөйләдем. Бер атна үтте. Михеев взводы әйләнеп кайтты. Зада- ниенең үтәлгәнлеге турында хәбәр иткәннән соң, Михеев болай дип өстәде: — Бер вакыйга булды, иптәш командир! Науменко югалды! — Ничек инде югалды? — Аңлашылмый. Чыгып китүнең икенче көнендә ка¬ расак — Науменко юк, югалган. — Эзләдегезме? — Әйләнә-тирәдә бөтен урманны актарып чыктык, «маяклар» калдырдык. Бернинди рәт чыкмады... Ровнодан кайткан Борис Крутиков Науменко белән юлда очрашуы турында сөйләгәнгә кадәр, аның белән нәрсә булганлыгын беркем дә белмәде. — Кая барасың?— дип сораган Крутиков. — Ровнога,— дип тыныч кына җавай биргән Нау¬ менко. * — Нәрсәгә? — Син нәрсәгә булсаң, мин дә шуңа. Командир җи¬ бәрде. Крутиков аны тоткарлап тормаган һәм үз юлы белән киткән. Әнә шулай тиеп, без арабызда хыянәтче булганын аңладык. Шәһәр разведчикларына нинди генә юл белән булса да Науменко турында белешергә, хыянәтчене табып, җә¬ за бирү өчен мөмкин булганнарның бөтенесен эшләү турында күрсәтмә бирелде. Науменко качканнан соң берничә көн үткәч үк инде, Кузнецов, Струтинский һәм Шевчук Ровнода хәлнең бик нык катлаулануы турында хәбәр иттеләр. Урамнарда шпиклар, гестапоның яшерен һәм яшерен булмаган агент¬ лары йөри, һәр кешенең диярлек йөзенә текәләп карый¬ лар, документларны тикшерәләр... Струтинский үзенең донесениесендә болай дип язган иде: «Науменконы гестапочылар белән бергә җиңел ма¬ шинада күргәннәр». 333
Тоташтан тентүләр һәм облавалар ешая. Күрәсең, гестапода бөтен шәһәрнең аркылысын-буен тентергә ка¬ рар биргәннәрдер. Гестапочылар, фельджанда1рмнар бе¬ лән бергә, кварталларны бер-бер артлы чолгап алалар да барлык йортларга һәм фатирларга рәттән кереп йөриләр. Әнә шулай итеп, алар Лидия Лисовская фатирына да килеп керәләр. Бу моментта анда разведчиклардан беркем дә булмый. Ләкин Лидия башка нәрсәдән курка: аның диванында корал саклана икән. Анда патронлы ике винтовка һәм танкка каршы ыргыта торган алты граната була1. — Рәхим итегез!—ди Лидия яшь лейтенантка, ишек¬ не каты итеп каккач. Лейтенант ике солдат белән керә. Аларның берсен ул парадный ишеге янында, икенчесен кара ишек төбенә куя. — Керүчеләрнең барысын да кертергә, беркемне дә чыгармаска!—дип приказ бирә ул солдатларга. Лейтенантның тентүне бик җентекләп һәм шул ук вакытта барлык кагыйдәләрне төгәл саклап үткәрүенә ка¬ рап, Лидия аның аз стажлы, яңа эшли башлаган гестапо¬ чы икәнен төшенеп ала. Ул алгы бүлмәне, кухняны, йокы бүлмәсен тентеп чыга. Чират аш бүлмәсенә җиткәч, Ли¬ дия, сөйкемле елмаеп, аңа ярдәмгә солдатларны чакы¬ рырга тәкъдим итә. — Сез, лейтенант әфәнде, алай һәр җирдә үзегез йөрсәгез, тиз арырсыз. Ул, лейтенантны диванга утырта да, аның янына үзе килеп утыра, һәм солдатлар, мебельләрне күчереп, әй¬ берләрне актарган арада алар күңелле генә сөйләшәләр. Тентүне тәмамлагач, лейтенант, диваннан тора да, Лидия белән тәкәллефле итеп саубуллаша һәм тиздәң яңадан килеп чыгарга сүз бирә, ләкин инде бүгенге ке¬ бек күңелсез эш белән булмаячагын әйтә. Бу кичне, ишек шакуга чыгып ишек төбендә Шевчук- ны күргәч, Валя ике төрле хис кичерде. Бер яктан, инде дуслашып өлгергән Михаил Макаровичны үзендә күрү кү¬ ңелле иде аңа, ә икенче яктан исә — Шевчук монда килүе белән конспирациянең барлык кагыйдәләрен боза иде. Гомумән, дөресен генә әйткәндә, алар, командование- нең катгый тыюын бозып, торган саен ешрак бергә җые¬ ла башлыйлар. Ничектер үзеннән-үзе дус компания бар¬ 334
лыкка килә һәм алар: Валя, Кузнецов, Шевчук, Стру¬ тинский һәм Здолбуновка киткәнгә кадәр Коля Гнедюк бергә җыела торган булып китәләр. Аларның һәркайсы башкаларның нәрсә белән шөгыльләнүен, кемнең кайда икәнен һәм кем белән элемтә тотуын чама белән белә иде. Аларның башта сирәк кенә һәм очраклы булган күрешүләре тора-бара гадәткә керен китә. Командова- ниедән бу эш бик нык яшерелә иде. Дөрес, мин дә, зам¬ полит та, разведка начальнигы да бу очрашулар ту¬ рында соңыннан белә идек, ләкин безнең беребез дә бер сүз дә әйтмәдек. Шулай итеп алар да, без дә дәш¬ мәдек. Командованиегә бу урында нәрсә эшләргә мөмкин иде соң? Бу дусларча күрешүләр урынына иптәшләргә нәрсә тәкъдим итәргә мөмкин иде соң? Фашистлар өере¬ нең эчендә, тынчу атмосферада, еш кына кеше ышан¬ маслык коточкыч киеренкелектә үткәрелгән талчыктыр¬ гыч көннәрдән соң шундый кичләрнең һәрберсе киң тын алу була, дусларның һәр очрашуы тынычландырып җы¬ лыта, дәртләндерә, күңелләрен күтәрә иде. Андый кичләр¬ дә нәрсә турында сөйләшәләр иде алар? Дөресен генә әйткәндә, бернәрсә турында да сөйләшмиләр иде. Нинди дә булса кызыклы вакыйга турында сөйлиләр, сугышка кадәрге бәхетле заманнарны искә төшерәләр, бер-бер¬ ләренә киләчәкне сурәтлиләр; күп шаяралар, Гнедюкның үзен кыерсыткан жандармны эзләвеннән көләләр; Валя¬ ны тәмәке тартканы өчен кыерлыйлар... Бервакыт, Гне¬ дюк Здолбуновка күчерелгәннән соң, Кузнецов аның янына бара һәм өч көн анда булып кайтканнан соң үзе¬ нең күргәннәре турында озаклап-озаклап сөйли. Ул ма¬ шина белән бара. Машинаны, һәрвакыттагыча, Коля Струтинский гебитскомиссар Бердан алып тора. Машина Здолбуновтан сыртлап алма төяп кайта. Бу Здолбунов- тагы иптәшләрнең бүләге була. Агалы-энеле Михаил Михайлович белән Сергей Михайлович Шмереглар Куз¬ нецовны китәр алдыннан үзләренә керергә күндерәләр һәм шунда ук, үзләренең кечкенә генә бакчаларыннан машинага алма төйиләр... Кузнецов Здолбуновтан туп- туры Валяга кайта һәм бөтен йөген аңарда калдыра. Шул вакыттан башлап, озак вакытлар буе Валя белән Струтинский, очрашу кайда гына булса да, иптәшләрен •сыйлау өчен һәрвакыт зур кәрзин белән алма алып бара торган булалар. Валя янына керү гадәте булмый. Алай 335
гына да түгел, Кузнецов белән Николай Струтинскийдан башкаларга аның янына керү бик нык тыелган була. һәм менә бүген, шушындый шомлы көнне, Валя кар¬ шына Шевчук килеп баса. Ул бернәрсә дә булмаган кебек, һичшиксез шулай ки¬ рәк кебек килеп керә дә, өстәл артына кереп утырып, чәй һәм, әгәр булса, айма сорый, ә ашаудан турыдан-туры баш тарта: «Аппетитым юк», ди. Аның бик нык ары¬ ганлыгы күренеп тора. Валя эшнең нәрсәдә икәнен, Шевчукның ни өчен алай бик арыган һәм күңелсез булуын, берәр күңелсез хәл булдымы әллә дип озак сораша. «Юк ла!—дип җа¬ вап бирә Михаил Макарович.— Көн буе чабып йөреп арыдым гына». Валя, аның сөйләргә теләмәвен күреп, сораштырудан туктый. Шевчук кичке унга кадәр утыра, ә унда урыныннан кузгала! да, көтмәгәндә генә бөтен җиргә дә соңга кал¬ ганлыгын (фәлән җиргә барырга соң, төгән җиргә ба¬ рырга ерак, өлгереп булмас) һәм теләсәң дә, теләмәсәң дә, шушында кунарга калырга туры килә дип әйтә. «Лә¬ кин бу турыда теш араңнан да чыгарма». Валя җавап кайтармый. Ул ни эшләргә дә белми һәм, анасы сүзгә кушылмаса, Шевчукка нәрсә дип җавап би¬ рәчәген дә белми. — Ходайдан курык, Валюша, шушындый соң заман¬ да кая барсын ул!.. Тартынмагыз, Михаил Макарович, менә шушында диванда урнашыгыз һәм кирәк кадәр йоклагыз, ә торасыгыз булса, әйтегез — мин уятырмын. Шевчук сораулы кыяфәт белән Валяга карап куя һәм, аның күзләренең ягымлы, хәйләле һәм дәртләндерүле карашын күреп, ниһаять, калырга була. Валяның әнисе Евдокия Прокофьевна аны иртән сә¬ гать сигездә уятырга тиеш була, ләкин алтынчы сәгатьтә үк инде сузып сызгырткан свисток тавышы һәм шун¬ нан соң булган атышулар өйдәгеләрнең барысын да аяк¬ ка бастыра. Валя үз бүлмәсеннән йөгереп чыга. Шевчук- ны күреп, ул аның бөтенесен ишеткәнлеген аңлый. — Хәзер нәрсә булганын белеп керәм,— ди ул шомла¬ нып һәм, пальтосын иңбашына салып, тышка йөгереп чыгып китә. Ул шунда ук кире әйләнеп керә. Урамда нәрсәләр булганын белү өчен озак вакыт кирәк булмый. — Урамда жандармнар, документ тикшерәләр... 336
Валяның тавышында Шевчук бик урынлы көткән шел¬ тә дигән нәрсә сизелми. Фатирның фаш ителү куркынычы була. Шевчук плащын кия һәм кулына портфелен ала, лә¬ кин Валя аны шунда ук туктата. — Нишлисез сез? Кая барасыз? Утырыгыз инде. Документларыгыз рәтледер бит? Шевчук, портфелен ача да, аннан берничә кәгазен алып кесәсенә сала. Портфельнең төбендә граната була. Жандармнар озак көттермиләр. Салкын ияртеп, бүл¬ мәгә бер офицер белән ике солдат ашыгып килеп керә. Ала1р тыныч кына картина күрәләр: гади генә соры күл¬ мәк кигән кыз, олы яшьтәге хатын, анасыдыр инде, һәм яхшы киенгән урта яшьләрдәге күзлекле бер ир кеше чәй эчеп утыралар. Кыз шунда ук немецча сөйләшә баш¬ лый. — Рәхим итегез, рәхим итегез, ишекне генә катырак ябыгыз. Озын таза гәүдәле, төссез күзле, оятсыз карашлы офицер кулын козырек янына куеп исәнләшә. — Фрейлейн, тикшерү бара. Шул арада солдатлар башка бүлмәгә кереп китәләр. — Рәхим итегез,— дип документларын күррәтә баш¬ лый Валя.— Менә минем документларым. Тик тизрәк булуыгызны үтенәм — мин эшкә соңга калам. — Борчылмагыз, фрейлейн,-—ди офицер салкын итеп елмаеп,— берничә сәгатькә тоткарлана авасыз... Урамда хәрәкәт тукталган. Рейхскомиссариатта сезгә дәгъва бел¬ дермәсләр. — Чынлапмы?— Валя күңелле итеп көлеп җибәрә.— Ул чагында чыннан да ашыгып торырга урын юк икән. Мутерхен,— дип мөрәҗәгать итә ул әнисенә,— обер-лей- тенант әфәндегә чәй китерегез! — Юк, юк,— дип каршы килә офицер, ягымлы гына, ләкин катгый рәвештә кире кагып.— Чәй эчеп торырга вакытым юк. — Сез бит салкыннан кердегез! —■ Фрейлейн каршы килмәсә, ничек булса да башка • вакытта. Валя офицерны кергәләп йөрергә чакыра, ләкин, хә¬ зер дә бер чынаяк чәй бик үк күп вакыт алмас иде дип өсти. — Сезнең белән кемнәр тора?— дип сорый офицер. 337 0499. Көчле рухлылгр — 22
— Мин әнием белән торам,— дип җавап бирә Валя кыю гына.— Ә бу,— ди ул Шевчукны күрсәтеп,— минем туганнан туган абыем. — Янкевич,—ди ягымлылык белән һәм башын ия тө¬ шеп Шевчук. Офицер аңа кызыксынучан караш ташлый. — Документларыгыз? Шевчук үзенең кәгазьләрен суза. Ул үзенең гестапо жетонын күрсәтергә батырчылык итми. Офицер бөтене¬ сен игътибар белән укып чыга да, документларны кай¬ тарып бирмичә, Шевчукка яңадан күз ташлый: — Монда сезнең бөтенләй башка1, урында торуыгыз әйтелгән... — Әйе,— дип сүзгә кушыла Валя.— Ул безгә кичә кич килде һәм, соңга калгач, әнием белән без аны кунар¬ га калдырдык... Портфель урындыкта ята, һәм Шевчукның һәр момент¬ та гранатаны тартып чыгарырга мөмкинлеге була. Бер мәлгә офицерның күзе портфельгә туктала. Офицер бүл¬ мәне тентергә булса, ул, әлбәттә, тентүне шул портфель¬ дән башлар пде. Ләкин моңа юл куярга ярамый иде! — Туганнан туган абыегыз дисезме?—дип кабат со¬ рый офицер, Валяга карап һбм, аннары карашын Шев¬ чукка күчереп, ниһаять, аңа документларын кайтарып бирә. Бу — тикшерү бетте, дигән сүз була. Офицер чыгып киткәч, Шевчук Валяга аларның ике¬ сенә дә кыйммәткә төшүе ихтимал булган кичәге көтел¬ мәгән визитның нилектән килеп чыкканлыгын аңлата. Михаил Макаровичның үз сүзләре белән әйткәндә, сәбәбе бик кечкенә була: аның эче поша, настроениесе төшә, ялгызлыктан газаплана һәм, түзә алмыйча, килеп чыга...— «Менә шуның өчен җәзасын да алдым,— дип елмая ул.— Немецлары да бит тикшерү белән нәкъ менә бүген килеп чыгуны кайдан уйлап тапканнар! Күрәсең, хәзер аеруча сак булырга кирәк булыр. Кем белә, Науменконың каба¬ хәт хыянәтчелеге тагын нәрсәләргә китермәс». Валя белән Шевчук, облаваның тукталганына тәмам ышанганчы, төшкә кадәр көтәләр. Шуннан соң алар, урамга чыгып, шунда ук саубуллашалар да икесе ике якка китәләр. Бу Шевчукның Валяга беренче һәм соңгы тапкыр килүе була. Билгеле, без бу вакыйга турында ишеттек, ләкин Михаил Макаровичны әрләп тормадык, шушы кон- 338
сппрация кагыйдәсен бозу вакыйгасыннан ул үзе дә яхшы сабак алыр, дип уйладык. Бәхеткә каршы, хыянәтче Науменко Кузнецовны да, Шевчукны да, Струтинскийны да күреп белми, аларның фамилияләрен белми иде, ул безнең шәһәрдә очраша тор¬ ган фатирларыбызны да белми иде. Шулай да ул ничек¬ тер гестапочыларны бу фатирларның берсенең эзенә тө¬ шергән. Без ике иптәшебезне — Николай Куликовны һәм Вася Галузоны бәладән ничек кенә дә коткарып кала алмадык. Куликов белән Галузо шәһәрнең үзәгендә, Хмельная уфамында ике катлы кечкенә генә йортта торалар иде. Сугышка кадәр Куликов укытучы, ә Галузо агроном бул¬ ган. Алар икесе дә отрядка 1943 елның башында кил¬ деләр. Галузо тышкы кыяфәте белән бераз Кузнецовка оша¬ ган иде, һәм гестапочылар, күрәсең, нәкъ менә Кузне¬ цовның эзенә төштек, дип уйлаганнардыр. Әлегә Пауль Зиберт аларда шик тудырмаган. Бервакыт төнлә гестапочылар йортны чолгап алган¬ нар. Башлап аларны хозяйка Антонина Васильевна кү¬ реп ала да разведчикларны уята. Галузо тәрәзәдән карый. — Антонина Васильевна, хәзер үк чыгып китегез. Берәр нәрсә ялганлагыз яки качыгыз. Ә без монда ка¬ лабыз. Хозяйка чыгып китә. — Рус, партизан, чык!—дип кычкыралар урамнан. Шул арада Куликов белән Галузо ашыга-ашыга ишек¬ ләрне һәм тәрәзәләрне мебель белән терәтеп баррикада ясыйлар. Гестапочылар ишекләрне вата башлыйлар. Партизан¬ нар тәрәзәләрдән ут ачалар. Тигезсез сугыш башлана. Тәрәзәләргә винтовкалардан, автоматлардан һәм пуле¬ метлардан аталар. Куликов белән Галузо үзләренең ТТларыннан атып җавап бирәләр. Немецлар.йортны ка¬ мауның уңыш бирмәвен һәм партизаннарның, төз атып, немецларны бер-бер артлы кыруларын күреп, ярдәм ча¬ кырталар. Эре калибрлы пулемет белән автомашина килә, йорт эчендәгеләр тәрәзәдән граната ыргыталар. Машина белән пулемет ватыла. Гестапочыларга яңадан ярдәм чакыртыр¬ га туры килә. 22* 339
Шәһәр үзәгендә ике совет патриоты белән ким дигән¬ дә йөзләп җәзачы фашист арасында булган бу сугыш алты сәгатьтән артык дәвам итә. Яктыра. Урамда хәрә¬ кәт туктала. Тәрәзәләр кырылып бетә. Ике батыр парти¬ зан дошманнарга атуларын һәм гранаталар ыргытула¬ рын дәвам иттерәләр. | Патроннарын атып һәм гранаталарын ыргытып бетер¬ гәннән соң, Василий Галузо һәм Николай Куликов үзлә¬ ренең документларын юк итәләр. Алты сәгать сугышканнан соң, ике дистәгә якын сол¬ датлары үтерелгәч, гестапочылар ике үле гәүдәне «плен» алганнар. Антонина Васильевна да качып котыла алмый. Аны кулга алалар, рәхимсез кыйнап сорау алганда тешләрен төшереп, чәчләрен йолкып бетерәләр. Сорау алуда Нау¬ менко да катнашкан. Ул газаплауда да булышкан. Анто¬ нина Васильевна бер сүз дә әйтмәгән. Сорау алганда аны атып үтергәннәр. УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Рейкскомиссариат экспедициясе начальнигы доктор Кругның көнгә ким дигәндә өч-дүрт тапкыр үзенең каби¬ нетыннан чыгып китә торган гадәте бар. Бу нәрсәне һәр¬ вакытта да эшкә бәйләнгән була дип әйтеп булмый. Еш кына доктор Круг, үзенең коллегалары белән бергә, якын¬ дагы казинога сыра эчәргә чыгып китә. Ул моны «һава алыштырып кайту» дип атый. Андый хәлләрдә ул үзенең сотрудницасы фрейлейн Довгерга болай ди: «Барып һава алыштырып кайтыйм әле. Телефоннан шалтыратсалар, чыгып кына китте, хәзер керер, дип җавап бирегез». Кайткач Кругның йөзенә карап, ул һава алыштырган дип әйтергә мөмкин булмый, билгеле. Киресенчә әйтү дөресрәк булыр: аның йөзендә канәгатьләнү һәм ягымлы¬ лык чырае бетә, ул йокымсырап һәм шешенеп китә. Ул ялкауланып кына өстәл артына кереп утыра һәм, бер-ике сәгать утыргач, яңадан чыгып китә. Сыра доктор Кругның мавыга торган бердәнбер нәрсәсе түгел. Ул үзенең семья атасы булу вазифасын үтәүгә дә атлыгып тора. Доктор Кругның Мюнхенда семьясы — хатыны һәм ике кызы бар. Аларга тәртипле рәвештә посылкалар җибәреп тора ал- маса, ул үзенең Украинада булуын файдасыз дип санар 340
иде. Аның бу әһәмиятле эше күп кенә башка вак-төяк эшләрдән тора: кирәкле әйберләрне табарга, аларны тиешенчә төреп салырга, ящикны чүпрәк белән тышлап тегәргә, адресын язарга һәм, ниһаять, посылканы почтага тапшырырга кирәк. Доктор Круг бу эшләрнең берсен дә үзенең кул астындагы кешеләргә ышанмыйча бөтенесен үзе эшли. Аның эш вакытында чыгып китүенең төп сәбәбе әнә шул була. Фрейлейн Валентина Довгерны шефының эш вакы-. тында еш югалып торуына бик борчыла, дип әйтеп бул¬ мый, билгеле. Ул телефон буенча күп санлы шалтырату¬ ларга рәхәтләнеп җавап бирә, рейхскомиссариат почтасын кабул итә һәм җибәрә, курьерларга эш куша. Доктор Круг үзенең ярдәмчесеннән канәгать, аның тырышлыгына, ә иң әһәмиятлесе — аның тыйнаклыгына зур бәя бирә. Ул Довгердан бернәрсәсен дә — шәхси эшләрен дә, хезмәт эшләрен дә яшерми. Кругның киткән вакытта еш кына ачкычларын бәйләме белән өстәлдә калдырып китүе моны бик яхшы раслый иде. Бервакыт шулай, ялгыз калып, гадәттәгечә сейфны карагач, Валя анда үзе өчен яңа нәрсә күрә. Бу хәл аны тиз генә ишек янына йөгереп барып һәм сакланып кына ачкычны борырга мәҗбүр итә. Сейфта моңарчы эчтәлеге Валяга мәгълүм булмаган приказ экземплярлары салын¬ ган ачык пакет ята. Кичәге число белән язылган при¬ казга һаулейтер ярдәмчесе доктор Функ кул куйган, күрә¬ сең, әле генә ишәйтеп басылгандыр. Валя приказга күз йөгертеп чыга да берсен алырга уйлый, ләкин алмый: аларга номер сугылган. Шуннан соң, дулкынлануын тыеп, ул приказны баштанаяк укып чыга да, пакетны урынына куеп, ишекне барып ача. Ярый әле, ишекне ачып өлгерә: коридорда инде шефның сал¬ мак адымнары ишетелә. — Доктор,— дип мөрәҗәгать итә Валя аңа, бүлмәгә килеп кергәч тә,— миңа бер сәгатькә генә бер җиргә ба¬ рып килергә рөхсәт итегезче. Минем ашыгыу эшем бар иде. Ул шеф җибәрмәс дип бик курка. Доктор Круг аның китеп йөрүен яратмый. — Ашыгыч эш дисезме...— дип мыгырдап куя Круг. Ул үзе нәрсәләрдер алырга барган һәм, күрәсең, юл уңаенда «һава алмаштырырга» да өлгергән.— Ә монда кем утырыр соң? Минем посылка тутырырга барасым бар. 341
— Үзем тутырырмын,— дип тәкъдим итә Валя кыяр- кыймас кына. Круг, бу эшне аңа ышанып тапшырырга мөмкинме икән, дигәнсыман, Валяга игътибар белән карап ала һәм, күрәсең, тапшырырга ярамый, ә эштән беразга җибәрер¬ гә мөмкин, дигән карарга килгәнсыман итеп, болай ди: — Мин сезгә илле минут вакыт бирәм. Валя, пальтосын ала да, урамга чыгып йөгерә. Ул илле минуттан кайтмый, бер сәгатьтән дә кайт¬ мый. Ул нәкъ сәгать тә кырык минут йөри. Доктор Круг, ниһаять, аны бүлмәдә күргәч, котырынып сүгенә дә, ишек¬ не шапылдатып ябып, чыгып китә. Ул посылка җибәрергә ашыга. Урамда кыска гына вакытка күрешкән арада Валя Кузнецовка искиткеч яңалык хәбәр итә: Ровнога Берлин¬ нан Гитлерның иң якын иярченнәреннән берсе, милләтче- социализм «теоретигы», «көнчыгыш җирләр»нең империя министры Альфред Розенберг килә. Функ приказында шәһәр урамнарында аеруча каты сакчылык оештыру күз¬ дә тотыла. Кузнецов Валяга Розенбсргны үтерергә рөхсәт сорау өчен бүген кич үк отрядка каңтачагын әйтә. ...Рейхскомиссариатта инде эш бетеп, Валя китәргә җыенганда аның янына майор Гитель килә. Валя аны соңгы вакытта эксдедициянец эш бүлмәсендә ешрак күрә башлаган иде. — Фрейлейн үзен озатып куярга рөхсәт итмәсме икән?—дип сорый Гитель, Валяның җилкәсенә иелеп һәм авызыннан аракы исе аңкытып. — Рәхим итегез, майор әфәнде,— ди Валя, читкәрәк китеп. Бу Гитель үзенең илтифатлылыгы һәм тәмле телле бу¬ луы белән дан казанган кеше. Ул әле шактый яшь, яхшы киенә, кулына таяк тотып йөри һәм гомумән кыяфәтенең бәясен белә торган кеше кебек тота үзен. Алар урамга чыгалар. Валя обер-лейтенант Зиберт белән култыклашып йөргәндәге кебек уңайсызлану хисен тагын сизә; ул урамда очрый торган кешеләрнең юл би¬ реп һәм күзләрен читкә алып, алардан тайпылуларын күрә. — Фрейлейн үзен хезмәттә ничек хис итә?— дип со¬ раша Гитель, уң кулы белән Валяның терсәгеннән тотып, ә сул кулы белән таягын болгый-болгый. 342
— Рәхмәт, майор әфәнде! Мин үземне бик яхшы хис итәм һәм, дөресен әйткәндә, сезнең бу соравыгызның ни. өчен бирелүен аңламыйм? Валя белән хезмәт итүчеләрдән берәү дә майор Ги- тельнең рейхскомиссариатта нәрсә белән шөгыльләнүен белми. Аның икенче каттагы кабинеты гадәттә ябык була, ә майорның үзен я бер җирдә, я икенче җирдә күрә¬ ләр. Аның эше коридор буйлап йөрүдән гыйбарәт кебек була. Бервакыт, экспедициядә тиешле вакыттан соңгарак калып чыгарга таба барганда, Валя ярым ачык ишектән Гительнең гаҗәп бер эш белән шөгыльләнүен күрә: ул башка кешенең өстәл тартмаларын актара. Шул вакытта ук инде Валя бу җирән чәчле купшы офицерның рейхс¬ комиссариатта нәрсә белән шөгыльләнүен һәм чынлыкта аның кайда хезмәт итүен аңлый. — Фрейлейнның ире бармы?—дип сорый Гитель һәм, җавап бирергә ирек бирмичә, үзе дәвам итә:— О, мин бе- ләм, фрейлейнның ярәшкән егете бар. — Бик дөрес,— ди Валя,—Ул офицер кеше, аның на¬ мус дигән нәрсә турында югары төшенчәсе бар һәм ике¬ безне бергә күрсә, сездән һәм миннән бик риза булыр иде дип әйтүе кыен. Шушылай дип әйтү белән бәйләнчек майорны бәлки биздерермен дип уйлый ул. Ләкин, күрәсең, Гитель бүген хатын-кыз алдында уңышка ирешү белән бик үк кызыксынмый. Берничә сүздән соң Валя Гительнең бу әңгәмәсенең максатын аңлый. — Ә сезнең ул егетегез кайда хезмәт итә?— дип сорый майор, таягын болгап. Валя бу таякның бизәгенә игъти¬ бар итә: ул баш сөяге һәм елан төсендә итеп көмеш белән бизәп ясалган. — Ул фронтовик. — Фронтовик булгач, фронтта хезмәт итмимени ул?— дип сорый Гитель, кашларын селкетеп. — Ул армияне тәэмин итүдә эшли. — Ничек ул, Ровнода еш буламы? — Еш була... Эш таләп иткәнчә. — Очраклы гына мин сезне аның белән рейхскомис- сарның кабул итү бүлмәсендә күргән идем, шуңа гына соравым,— ди Гитель.— Шул вакыттан бирле сез һәм сезнең егетегез... гафу итегез, мин аның исемен оныттым... 343
— Лейтенант Пауль Зиберт. — ...Сез һәм сезнең егетегез миндә иң яхшы симпатия тудырдыгыз. Сез мине лейтенант Зиберт белән танышу хөрмәтенә ирештермәссезме икән? — Рәхим итегез,— дип җавап бирә Валя. Күрәсең, Гитель шушыңа гына ирешергә теләгәндер. Ул Валяны өенә кадәр озата да, ягымлы гына күрешеп, китеп бара. Валя өендә ун минут та тормый. Аңа тиз генә Кузне¬ цовны эзләп табарга кирәк була. Ул Иван Приходьконың адресын белә һәм, бу фатирга Кузнецов янына бару катгый рәвештә тыелган булса да, ничек тә Николай Ивановичны отрядка киткәнче күреп Гитель белән сөйләшкән сүзләрне хәбәр итү кирәклеген генә уйлап, шунда китә. Кузнецов аны гадәттә булмаганча коры каршылый. Ул инде өстенә шинель кигән. Күрәсең, Валя ул чыгып китү алдыннан гына килеп кергән. Валяның сүзләренә ул һич көтелмәгәнчә мөнәсәбәт белдерә: — Димәк, бу Гитель дигәне инде синең кайда торуың¬ ны белдемени? Алар уйланалар да, Кузнецов чыннан да Гитель белән очрашырга тиеш, ләкин бу очрашуны Валя түгел, бәлки Лидия Лисовская яки Майя Микатова оештырырга тиеш, дигән карарга киләләр. Аларның икесе дә күптән инде фон Ортель тарафыннан гестапо эшенә «тартылган» иде. Лидия дә, Майя да Гитель белән таныш. Аның белән беренче очрашу вакытында ук Майя, сүз арасында гына әйткән кебек итеп, үзенең туганы белән кечкенә генә ком¬ пания җыячагын әйтә һәм Гительне шушы кичәдә катна¬ шырга чакыра. Чакырылучылар арасында Пауль Зиберт- ның да исеме телгә алына. — Зиберт?—дип кабатлый Гитель.— Анысы кызык. Әлбәттә кпләм. — Шул Зиберт хакына гына киләсезме?— ди Майя, үпкәләп.— Аңламыйм, нәрсәсе белән сезнең игътибары¬ гызны казангандыр ул? Иң гади пруссак. Мин аны чакыр¬ маган да булыр идем, тик менә ул туганымны очраткан да аңардан үтенгән. — Мин аны «гади пруссак» дип карау ягында түгел,— ди Гитель, серле генә итеп елмаеп,— мин аны чын инглиз шпионы дип уйлыйм. 344
— Булмас ла, майор!—дип гаҗәпләнә Майя, һәм шунда ук эшлекле генә кыяфәт белән сорап куя:— Эш нәрсәдә соң? Ни өчен соң сез аны алмыйсыз? — Чөнки бу турыда миннән башка беркем дә шик¬ ләнми,— ди Гитель горурланып.— Бу минем табылдыгым, һәм әлегә ул турыда сүз чыгармавыгызны үтенәм... Хәер, сезне өйрәтеп торасы юк. Ә аннары, инглиз шпионын нигә тотарга? Ул бит большевик түгел. Аңа бераз сабыр итәргә, нинди кош икәнен һәм нәрсәсе белән файдалы була алуын карарга мөмкин... Алар, кичә киләсе шимбә көнне үк Лида фатирын¬ да булыр, дип сүз куешалар. Гитель бу эшкә бик сөенә. Аерылышканда ул Зибертны һичшиксез чакырырга кирәк¬ лекне яңадан искә төшерә. Кузнецов отрядтан ялгызы гына түгел, бәлки Валя Семенов белән бергә килә. Валя тиешле формага киенеп, җилкәсенә винтовка асып, гитлерчыларда хезмәт итүче хыянәтче кыяфәтендә килгән була. Бер үк вакытта подпольечыларга да күрсәтмәләр бирелә. Новак белән Луць җитәкчелегендә оешманың барлык членнарына уйланылган операцияне үтәү тапшы¬ рыла. w Кузнецов белән Семенов шәһәргә килгәч, алар анда хәзерлекнең кызган чагын күрәләр. Солдатлар урамнарны себерәләр, тротуарларны щетка белән чистарталар, ашы- га-ашыга коймаларны буйыйлар. Күрәсең, «кадерле ку¬ нак» якын көннәрдә килергә тиештер. Кич белән Лидия Лисовская фатирында Кузне¬ цов Ортель белән очраша. Ортель уйчан күренә, әледән- әле сәгатенә карап ала. Хәтта Майя да аның күңелен кү¬ тәрә алмый. Ниһаять, ул урыныннан тора да ашыгуын әйтә. — Кая ашыгасыз, майор?—дип аны утыртырга тыры¬ шып карый Майя.— Бераз утырыгыз инде! Ул нинди бет¬ мәгән эш инде. — Гафу итегез, Майхен,— дип җавап бирә фон Ор¬ тель,— хезмәтебез шундый бит. Менә Зиберт — аның эше рәхәт... — Яңадан фронтка җибәрелгәнгә кадәр,— дип өстәп куя Зиберт. — Чыннан да, Зиберт, фронтка китсәң, яхшырак бу¬ лыр,— ди фон Ортель, аның җилкәсенә сугып.— Ышан миңа, хәзер анда мондагыдан күңеллерәк! 345
— Миңа мәгълүм булуынча, бик үк күңелле түгел. — Шулай да, бу тыл тишегендәгедән яхшырак. — Нигә соң алай булгач үзең китмисең? — Мин китәм,—ди фон Ортель.— Берсендә китә ал¬ мый калдым, ләкин мин анысын кызганмыйм. Хәзер та¬ гын да әһәмиятлерәк эш бар. һәрхәлдә, күп өлеш кызыг¬ рак,— дип өстәп куя ул. Әнә шулай итеп, Кузнецов фон Ортельнең кайдадыр китәргә җыенуын белә. Ортель үзенең яшерен заводка барырга җыенуы турында сөйләгән кичәдән соң аның бу темага артык кире кайтканы булмый. Күрәсең, ул эш барып чыкмагандыр, һәм Ортель Зиберт белән сөйләш¬ кәндә аны артык телгә алырга теләми. Ләкин соңгы көннәрдә ул үзенә «карьера ясау» ихтималы барлыгына ешрак ишарә ясый башлый. Ә бүген, ниһаять, каядыр барачагын ачыктан-ачык әйтә. Кая җибәрүләре мөмкин аны? Фронткамы? Булыр¬ мы икән — аның кебекләр немецларга тылда кирәк. Ок- купацияләнгән 'территориядәге башка шәһәргәме? Ул чагында Ортель, анда мондагыдан, тыл тишегендә яткан- дагыдан «күңеллерәк» булыр, дип әйтмәс иде. Кузнецов моның очына чңга алмый. Аның тукталган фикере Ортельнең русча яхшы белүенә нигезләнә. Әллә аны безнең тылга җибәрәләрме икән? Шушындый уйлар Кузнецовка тынгылык бирми. Әллә сораргамы? Ләкин Кузнецовның беркайчан да, бернәрсә турында да сорашмаска, дигән кагыйдәсе бар. Фон Ортель китә. Кузнецов та, бераз утыра да, китәргә җыена. Саубул¬ лашканда ул Лида белән Майяга фон Ортельнең мар¬ шруты белән бик нык кызыксынуын әйтә. Ул Валя янына кереп чыгарга була. Бәлки ул Розен- бергның кайчан киләчәген беләдер. Хәер, ул аны үзе дә белә — иртәгә. Ул Валя янына баруын аклау өчен нинди дә булса сылтау табарга тырышуын көннән-көн ешрак сизенә баш¬ лый. Менә ул бүген дә үзе дә бик яхшы белә торган нәрсә турында сорашырга җыена. Аның теләге бары тик Валя¬ ны күрү; ул аның йөзен, күзләрен, елмаюын күрергә, аның тавышын ишетергә тели... ■ һәм, үз-үзенә шуны икърар итеп, ул, беренче тапкыр булса кирәк, үзенең хәзерге тормышының — бронялан- ган кебек, немец хәрби мундирына богауланган тормы- 346
шының никадәр авыр һәм газаплы икәнен шундый кискен¬ лек белән хис итә. Валя Альфред Розенбергның иртәгә иртә белән килә¬ чәген раслый. Көтелгәнчә, ул Кох йортында туктаячак. Алар Кузнецов белән кич буе сөйләшеп утыралар. Иртә белән Кузнецов үзенең иртәнге гадәти прогул¬ касына чыга, ләкин, «Немецлар урамы»на таба берничә адым атларга да өлгерми, аны туктаталар. Фельджан- дарм-подполковник аның документларын сорап ала һәм, озаклап тикшергәннән соң, кире бирә. — Миңа сездән, обер-лейтенант, бу урамнан китүе¬ гезне үтенергә туры килә. Янәшә урамнан үтегез,— ди ул. — Ә миңа бит рейхскомиссариатка барырга кирәк! — Анда бүген кабул итмиләр. Бүген бер җирдә дә кабул итмиләр. Кузнецов, честь бирә дә, тыкрыкка кереп китә. Ярты сәгатьтән ул яңадан «Немецлар урамы»нда була. Анда инде гаскәр тезелгән. Урамның ике ягында, ике озын чылбыр булып тезелеп, йөзләре белән тротуарга, артлары белән мостовойга таба, бер-берләреннән биш метр ерак¬ лыкта итеп фельджандармерия солдатлары тезелгән. Си¬ рена тавышы ишетелгәч, солдатлар атарга дип хәзерлән¬ гән автоматларын тротуарга таба төбиләр. Кузнецов зур тизлек белән җиде-сигез автомашина үткәнен күреп кала. Операцияне үтәргә мөмкин түгеллекне аңлап, ул өенә кайта. Подпольечыларның тырышлыклары да уңышсыз чыга. Валя Семенов Ровнода дүрт кенә көн була. Бервакыт ул чиркәү янында скамьяда утырганда ике жандарм аны рәсемгә төшереп ала башлаган. Семенов бу турыда Куз¬ нецовка сөйли һәм шунда ук отрядка җибәрелә. — Язмышмыни бу!— дип сөйләнә иде ул соңыннан еш кына, ачуы килеп. УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК Зиберт белән фон Ортель «Немецлар урамы»ндагы казинода очрашалар. Инде килгән кешеләр алмашына, зыңгырдап тора торган пианино аккомпанементына җыр¬ чы үзенең төп номерын — «Мин синең турыда хыялла¬ нам» җырын инде өченчеме-дүртенчеме тапкыр башкара, ә алар утыралар да утыралар һәм китәргә җыенмыйлар да әле. 347
Озак вакытлар эчендә беренче тапкыр алар чын күңел¬ дән сөйләшәләр. Күптәнге танышлык аларны бер-беренә якынайттымы, әллә бу тәмәке төтене белән тулган зал, әйләнә-тирәдәге чит кешеләр һәм «Мин синең турыда хыялланам» җырының чиксез күп кабатлануы эчкерсез әңгәмәгә теләк тудыргандырмы, әмма алар бу кичне бүтән чакта телгә дә алынмаган нәрсәләрен бер-берсенә ыша¬ нып сөйлиләр. Гадәттә андый вакытларда була торганча, сүз нинди¬ дер юк-бардан башлана, аннары башка нәрсәгә күчә һәм алар искәрмәстән генә икесен дә борчый торган мәсьәләгә килеп җитәләр. Бу мәсьәлә буенча инде аларның икесе¬ нең дә үз фикере бар икән. —- Син бу «Курск вакыйгасы»на һәм гомумән руслар¬ ның һөҗүменә ничек карыйсың?—дип сорый фон Ортель. Бу сорау үзе үк инде ышануны күрсәтеп тора. Курск турында да, Сталинград турында да үзең яхшы белгән кеше белән сөйләшкәндә генә телгә алырга мөм¬ кин иде. — Ничек әйтергә,— ди Зиберт, икеле-микеле генә итеп.— Мин бу мәсьәләгә ике яклы карыйм. Минемчә, безнең бу юлы да кайгырырга шактый нигезле сәбәбебез бар... Ләкин мин кайгыны яратмыйм. Мин политик түгел һәм бу эштә аз аңлыйм, ләкин мин әйтер идем... Сүзем сиңа кызык тоелса, үпкәләмәм... Минемчә, кайбер тарихи моментларда җиңелүнең җиңүләргә караганда кайбер өстенлеге була. Син елмаясың? Сабыр ит, мин әле фике¬ ремне әйтеп бетермәдем. Җиңү көнендә хәлнең җитдилеге турында уйланырга нәрсә мәҗбүр итә ала? Бернәрсә дә мәҗбүр итми. Җиңү башны әйләндерә ул. Ә җиңелү? Җиңелү хәтта мине дә уйланырга мәҗбүр итә.— Зиберт көлемсерәп куя.— Германиягә аек акыл һәм ныклы рух кирәк, ә аларның икесе дә җиңүдә түгел, бәлки җиңелүдә алына. — Браво!— дип кычкырып куя фон Ортель.— Синнән, Зиберт, бик яхшы теоретик чыгар иде. Әле соң түгел, Альфред Розенбергка күрен, бер генә көнгә соңга калсаң да, аның Берлинга китеп баруы мөмкин. Аңа үзеңнең карашларың турында сөйләп бир, һәм ул сине үзенә яр¬ дәмче итеп алыр! — Розенберг дигәннән, минем әтием кайчандыр аның белән якыннан таныш булган. Күрсә, мине дә исенә төше¬ рер иде, дип уйлыйм. 348
— Әйе шул, сез аның белән якташлар бит әле? Хәер, Розенбергны Россиядән чыккан диләр. Шулай булгач, син түгел, бәлки мин аның якташы булам. — Синме? Ләкин син Төмән кешесенә аз гына да оша¬ мыйсың! — Төмән кешесенә дисеңме,— дип көлә Ортель.— Ә син Төмәннең кайда икәнен беләсеңме? — Кайдадыр Москва тирәсендә бугай. — Юк, Уралда. Хәтта Уралның да аръягында. Менә күрәсеңме, шулай да мин Россияне беләм бит! — Үзең кызыксыныпмы? — Юк, профессия кушканлыктан. — Син үзеңне Россиядә туган дидең. Анысы да про¬ фессия кушкангамы? — Син шактый тапкыр. Ләкин без Курск турында сөйләшә идек бит... Күрәсеңме, Зиберт, дөресен әйткән¬ дә, мин теоретик түгел, ләкин политикада кайбер нәрсә¬ ләрне аңлыйм, һәм сиңа шуны әйтәм: фюрер русларга карата дөрес мөгамәлә таба алса, бу ил инде күптән чис¬ тартылган булыр иде һәм без монда җырлап яшәр идек. Фон Ортель рюмкага салынган ликерын чумырып бе¬ терә дә, тагын бер рюмка салып, сүзен дәвам иттерә: — Русларга дөрес мөгамәлә табу нәрсә дигән сүз? Бу,— ул үгетләгәнсыман итеп бармагын Зибертның күк¬ рәгенә төртә,— халыкның характерына төшенү дигән сүз. Синең руслардан сорау алганың бармы? Алганың булса, син аларда үзләренә генә хас бер үзенчәлекне сиздеңме — алар мәрхәмәт сорамыйлар. — Әйе, минем моңа игътибар иткәнем бар,— ди Зи¬ берт. — Менә шул,— дип дәвам итә фон Ортель, кызып,— бу халыкны җиңеп була торган түгел. Исеңдәме, мин сиңа листовкалар ябыштырып йөргән бер карт турында сөйләгән идем? Ул берәүне дә әйтмәде, газаплау вакы¬ тында дәшмәде, ә дар агачына барганда большевистик лозунглар кычкырды. Андый халык белән пәрдә эшләргә соң? Бездә йөз кешене асуны, ә йөз меңен эшкә кууны һәм аларга Геббельс белән Розенберг листовкалары би¬ рүне яхшырак күрәләр. Син мине гафу ит, ләкин бу тео¬ ретиклар һәм пропагандистлар әрәмгә икмәк ашыйлар. Алар барысын бергә алганда да урта кул бер диверсант¬ ка да тормыйлар. Безгә листовкалар да, бу эш көчләре дә кирәк түгел. 349
— Ләкин ул бушлай килә торган эш көче бит!— дип өсти Зиберт,— аңардан ничек баш тартасың инде! — Менә сезнең бөтен бәлагез шунда, әфәнделәр, Пруссия алпавытлары!—дип кычкырып куя фон Ор¬ тель.— Сез бит сәүдәгәр халык, сезгә табыш кирәк, сезгә арзанлы эш көче кирәк — һәм менә шул безне һәлак итә дә. Әйе, әйе, табыш артыннан кумыйча бу илнең бөтен халкын атып бетерсәк һәм аны үзебез өчен азат итсәк — ул чагында рәт чыгар иде! — Димәк, син барлык русларны юк итәргә тәкъдим итәсең? — Миңа барыбер, алар руслармы, украинлылармы яки французлармы — без алардан Европаны азат итәргә тиешбез... үзебез өчен. — Син бик үк оригиналь түгел, һаулейтер Кохның да фикере шулай. — Ул бик хаклы. Шушы вакытта бик үк яшь булмаган, таза гәүдәле, ак буяу белән буялган киндер кебек битенә калын итеп пуд¬ ра ягылган, ә аның өстеннән кара белән каш тарткан, кы¬ зыл белән иреннәрен буяган һәм сусыл соры күзләре генә элекке урынында калган җыруы хатын, бөтен зал аркылы фон Ортельгә мөрәҗәгать итеп, халык сораган җырлар¬ ны башкарачагын игълан итә. Залдагы офицерлар шау¬ лаша, кул чабалар, репликалар ташлыйлар, һәм ахыр чиктә җырчы, аудитория «Мин синең турыда хыялланам» дигән атаклы җыр кебек үк ярата торган «һауптман төше» җырын башлый. Җырдагы һауптман төшендә сөекле хатынының юка иреннәрен, үзләренең Бисмаркштрасседагы җыйнак бүл¬ мәләрен һәм ул, һауптман, үзенең сөйгәне өчен Киев янында басып алган поместьеларын күрә. — Киев инде үткән нәрсә булмагае дип куркам,— ди бу уңай белән фон Ортель,— Сугышлар инде Белая Цер¬ ковь тирәләрендә бара, ә иртәгә... хәер, иртәгә нәрсә буласын кем белә!.. Кара әле, Пауль, синең акчаң бар¬ мы?.. — Син пессимистка әйләнә барасың, Ортель!— ди Зиберт, өстәлгә биш йөз маркалы пачка салып. — Юк,— ди фон Ортель уйчан кыяфәт белән акча¬ ларны саный-саный,—Миңа сугышны оттырырбыз дип уйларга ярамый. Руслар мине асачаклар. Хәер, мин англи- чаннар яки америкалылар ягына таяр идем. Минем спе- 350 I
циальность белән әрәм булмассың—Россияне белүчеләр һәрвакыт кирәк булачак. — Ә син үзеңне Россия буенча специалистлар исә¬ бенә кертәсеңмени? — Әйе шул. — Халык күңелен резина күсәк ярдәмендә өйрәнәсең¬ мени? — Ник алай булсын. Минем Москвада булганым бар,— ди фон Ортель тыныч кына, акчаларны кесәсенә яшерә-яшерә. — Москвада дисеңме? — Нәрсәгә гаҗәпләнәсең? Мин анда ике елдан артык яшәдем. — Менә ичмаса кызык эштер ул! — Кызык ук дип әйтмәс идем. Мин анда чүлдә яшәгән кебек яшәдем. — Үз кешеләр юк идемени? — Анысы беренчедән. Икенчедән, чүлдә кызган ком өстеннән йөрисең. — Синең анда табаннарың пеште, димәкче буласың¬ мыни?— дип сорый Зиберт, бокалын күтәреп. — Син хакыйкатьтән ерак йөрмисең. Гаҗәп халык. Аз гына шикләндердеңме, теләсә нинди малай да сине- милициягә озатачак. — Син Москвада юньләп эшли алмагансың ахры? — Әйе шул, анда минем эшләрнең рәте булмады. ■— Үпкәләмә, Ортель, ләкин мин бервакытта да сезнең- эшкә ихтирам белән карый алмадым. Кешеләрне суярга симерткән кебек ашаталар, балга киендергән кебек киен¬ дерәләр, министрларга түләгән кебек акча түлиләр һәм тылда тоталар. Асылда алар нәрсә белән генә шөгыльлә¬ нәләр соң? Маңка комсомолецларны аулыйлар, крестьян¬ нарны суктыралар һәм асалар, кызларны көчлиләр. Ә без фронтта минут саен үзебезнең тормышыбызны куркыныч астына куябыз — алай да безгә хөрмәт юк. — Син, Зиберт, безнең турыда бернәрсә дә- белмисең. Ми һәм йөрәк эшләми башласа — кеше үлә, ә без— Гер¬ маниянең мие һәм йөрәге. Шул вакыт аларның өстәле янына пеләшләнгән баш¬ лы, зәңгәр гимнастерка кигән, балагын чыгарып салып чалбар кигән урта яшьләрдәге бер кеше килде. Ул офи¬ церлардан куркыныбрак, як-ягына каранып һәм якын ки- 351
лергә батырчылык итмичә, ләкин шул ук вакытта нәрсә¬ дер әйтергә теләгән кебек килде. — Нәрсә, Наумов?—дип сорый фон Ортель рус те¬ лендә.— Монда сиңа нәрсә кирәк? — Бернәрсә дә кирәкми. Сезне күргәч, сәлам бирергә генә дип килдем,— ди Наумов, ыржаеп. — Анысы яхшы,— ди фон Ортель.— Шул гынамы? Ярый, яхшы, бар кит... Наумов, бернәрсә дә булмаган кебек, башын ия дә китә. — Беләсеңме, нинди субъект бу?—дип сорый фон Ортель.— Ул безнең җирле союзникларыбыз дип аталу¬ чылардан. Русларга карата гаделлек белән әйткәндә, алар арасыннан хыянәтче табыла калса, ул инде кул бирергә дә җирәнерлек сәләмә була. Шуңа күрә мин андый субъ¬ ектлар белән эш итәргә яратмыйм. Син беләсеңме, нәрсәгә килгән ул? — Әлбәттә, беләм. Аңа акча кирәк. — Без, Зиберт, хезмәт өчен түлибез. Ә ул әле бик аз эшләде. Партизаннар янында бер аймы, ике аймы булды да качты. Менә аның бөтен эше. Хәзер минем белән ки¬ тәргә тели, ә акчаны алдан сорый, подлец! Алып китәр¬ гәме икән аны? — Син бит андыйлар белән бәйләнмәүне яхшырак саныйм дидең. — Гомумән әйткәндә шулай да, ләкин монда башка эш... Мин бара торган эштә андый сәләмәнең кирәк бу¬ луы бар. Зиберт үзенең бернәрсә турында да сорашмаска дигән гадәтенә турылыклы булып калды. Фон Ортель аның шушы тыйнаклыгына зур бәя бирә. — Тыңла әле, Пауль,— ди ул кинәт,— ә минем белән син барсаң ничек булыр икән? Менә бу идея! Валлаһи, безгә анда күңелсез булмас иде! — Мин бит начар разведчик,—ди Кузнецов читләтеп кенә. — һи! Мин синнән, яхшысын чыгарырмын! — Ләкин бит аның өчен ниндидер сәләт, осталык ки¬ рәк... — Синдә алар бар. Син яхшы яшәргә яратасың, без¬ нең кыска тормышыбызның хозурлыкларын яратасың. Ә фюрер сине алтынга күмсә, нәрсә дип әйтер идең? Ә? Күз алдыңа китер — сиңа, әйтик, Волыньны, яки тагын да 352
яхшырагы — кайда да булса Урта диңгездә җирләр һәм бакчалар бүләк итте ди. Сиңа бик күп бүләкләр бирде ди! Син моңа нәрсә әйтер идең? — Моның өчен нәрсә эшләргә тиеш соң мин дип со¬ рар идем. — Күп түгел. Бөтенләй аз. Тормышыңны гына куркы¬ ныч астына куярга. — Шул гынамы?!—Кузнецов көлеп куя.— Син шаяр¬ тасың, Ортель. Мин куркак түгел, тормышымны күп тап¬ кырлар куркыныч астына куйганым бар, ләкин, күкрәгем¬ дәге ленталарны исәпләмәгәндә, моның өчен бернәрсә дә алмадым. — Мәсьәлә тормышыңны кайда һәм ничек куркыныч астына кую турында бара. Бүген фюрер безнең ярдәмгә мохтаҗ... Әйе, Пауль, бүген фюрерга ярдәм итәргә кирәк, ләкин, билгеле, шул ук вакытта үзеңне дә онытмаска кирәк... Пауль дәшмичә тыңлап тора. Ниһаять, фон Ортель аңа үзенең кая барырга җые¬ нуын әйтә. Ул фронтның иң хәлиткеч участогына бара икән. Бу вакытта Пауль Зиберт беренче тапкыр сорау бирә: — Кайда соң ул хәлиткеч участок? Москвада түгелме үзе? Яки, ихтимал, парашют белән Төмәнгә сикерергә ки¬ рәктер? Шайтан алгыры, кайда булса да миңа барыбер түгелмени? — Моның өчен сиңа, Зиберт, тагын бер тимер тәре бирәчәкләр. Юк, кадерле лейтенантым, хәлиткеч участок син уйлаган урында түгел, һәм анда парашют белән сике¬ рергә дә кирәк түгел, бәлки комфорт белән, яхшы маши¬ нага утырып барырга кирәк һәм, бусын бигрәк тә нык исеңдә тот, штатский кием киеп йөри белергә кирәк. — Аңламыйм. Син ниндидер табышмаклар әйтәсең, Ортель!— Кузнецовның тавышында ирония яңгырый.— Алай булгач, синең ул «хәлиткеч» участогың кайда соң? — Таһранда,— ди фон Ортель, елмаеп. - — Таһранда? Ләкин бит Иран — нейтраль дәү¬ ләт! — Нәкъ менә шунда ноябрь аенда Зур Өчлек: Сталин, Рузвельт һәм Черчилль киләчәк...— һәм фон Ортель үзенең күптән түгел Берлинда булуын, генерал Мюллер тарафыннан кабул ителүен һәм бик кызыктырыр¬ лык тәкъдим алганлыгын әйтә һәм Зиберттан, бу тәкъ- 0499. Көчле рухлылар — 23 353
димнең мәгънәсен инде аңлагансыңдыр, дип сорый. Хәер, ул аңа турыдан-туры әйтә ала: Зур Өчлекне юк итү күздә тотыла. Махсус кешеләр хәзерләнә. Әгәр Зиберт теләсә, ул, фон Ортель, аның өчен үтенә ала. Мәктәбе Копенга¬ генда. Таһран өчен махсус террорчылар хәзерләнә. Бил¬ геле, бу турыда такылдап йөрү кирәк түгел. Хәзер инде син фюрерның безне никадәр юмартлык белән бүләкләя¬ чәген аңлыйсыңмы? — Аңлыйм,— дип куя Зиберт.— Ләкин син минем ур¬ наша алачагыма ышанасыңмы соң? — Сорап торасың җитмәсә! Башта син бу операция¬ дә төп рольләрдән берсенең кемгә бирелүен бел. Зиберт дәшми. — Миңа!—дип кычкырып куя фон Ортель һәм, икъ¬ рар итүенең көтелмәгән эш булуыннан канәгатьләнеп кө¬ леп җибәрә. Ул инде шактый исерек була... Шул ук төнне Кузнецов Николай Струтинскийны эз¬ ләп таба. — Синең машинаң ни хәлдә? Аның әле беркайчан да өтрядка бу кадәр ашыкканы булмый. Мөмкинлеге булса, ул хәзер үк, шушы минутта ук очар иде. Ләкин кичектерергә ярамый торган тагын бер эш була; күңелсез, ләкин кирәкле эш — майор Гитель белән очрашу. Гитель белән очрашасы урынга — Лидия Лисовскаяга кичәгә барганга кадәр Кузнецов Валя янына кереп чыга. Аның белән очрашу шәһәрдә булган күңелсез сәгать¬ ләрне аз гына булса да бизи ала торган бердәнбер юаныч була. Ул килгәндә Валя бик борчулы була. Ул махсус гаскәрләр командующие генерал фон Иль- генның үзенең якын кешеләре алдында, тиздән Ровно районында бер генә партизан да калмаячак, дип мактан¬ ганын белгән. Ильген немецлар тарафыннан «үлем ма¬ стеры» дип аталучы генерал Пиппер командалыгында махсус җәза экспедициясе чакыртуын әйткән. Ильген партизаннар отряды командиры белән аның лагеренда сөйләшкәнгә кадәр тынычланмаячагын белдергән. ...Гительнең гаҗәпләнүенә каршы, Лидия Лисовская- да Лидиядән, Майядан һәм Зиберттан башка бер кеше дә булмый. Зиберт инде майорны көтеп торган һәм танышу¬ 354
га шат булып күренгән. Ул ялгыз булмыйча, ни өчендер денщигын ияртеп килгән. Кичә озакка сузылмый, Гительне бәйләп, авызын то¬ малыйлар да арт ишектән тышка алып чыгалар. Анда инде машина көтеп тора. Денщик рульгә утыра һәм машина, берничә урамны һәм заставаны үтеп, шоссега барып чыга, ә анда, берничә километр барганнан соң, урманга таба борыла. Николай Иванович отрядка кайткач, миңа иң элек фон Ортельне үтерергә теләвен әйтте. — Мин аны казинода чагында ук үтермичә чак кына тыелып калдым. — Тыелып калып бик яхшы эшләгәнсез,— дидем мин.— Гомумән уйлап карарга кирәк—Ортельне үтерер¬ гә кирәкме икән? — Иптәш командир,— диде Кузнецов калтыраган тавыш белән кискен генә.— Бу гестапочы гарип безнең юлбашчыбызның тормышына кул сузмакчы була! Ничек инде сез мине тотып кала аласыз! — Сез, Николай Иванович, әле генә үзегез әйттегез, Ортель Таһран өчен билгеләнгән бөтен бер террорчылар группасының башында тора, дидегез. Ә сез ул группаны беләсезме? Юк. Монда, Ровнода, сез бер Ортельне генә үтерә аласыз, ә Таһранга без белми торганнары һәм без белмәячәкләре барыр. Ортельне үтермәскә, бәлки шәһәр¬ дән тере килеш урларга кирәк. Монда без аңардан Таһ¬ ранга барырга әзерләнүче егетләрнең кемнәр икәнен, аларның танырлык билгеләрен, ә бәлки, Таһраидагы ад¬ ресларын да белә алырбыз... Аңлыйсызмы? — Аңлыйм. — Хәзер менә утырыгыз да Ортельнең төс-бит, кыя¬ фәтенең билгеләрен тәфсилләп язып бирегез. Сез сөйлә¬ гән сүзләрне һәм Ортельнең шул билгеләрен без бүген үк Москвага хәбәр итәрбез. Кузнецов, кәгазь алды да, һәрбер сүзен уйлап, үз «дусы»ның билгеләрен җентекләп язып чыкты. Портрет шулкадәр тулы иде ки, Ортель күз алдына бөтенләй җан¬ лы кебек килеп баса иде. — Сез күз алдыгызга гына китерегез,— диде Кузне¬ цов, эшен тәмамлап,— бу үтә чыккан шпион сугышка ка¬ дәр Москвада эшләргә маташып караган! 23* 355
— Москвада дисезме? Булгандыр. Анда аңа бик үк яхшы булмагандыр, дип уйларга кирәк. — Билгеле! Ул: кыздырылган ком өстеннән йөргән кебек булдым, дип сөйли. Бурыч, ватан, намус хисеннән мәхрүм ителгән бу мәлгуньнәр Советлар Союзында бөтен халыкның разведчик икәнен аңламыйлар! Бу сүзләрдә никадәр тирән хакыйкать бар, дип уйлап куйдым мин. Бөтен халык — разведчик! Әйе, шулай шул. Мисалга Кузнецовның үзен генә алыйк. Рядовой инже¬ нер, чынлыкта баштанаяк гражданский кеше, беркайчан да разведчик булу турында башына да китереп карама¬ ган кеше; хәлбуки шушы тыныч кеше белән бергә-бер бә¬ релештә немецларның берничә мәктәп үткән зур профес¬ сионал разведчигы җиңелүгә дучар булды... Мин Гне- дюкны исемә төшердем... Сугышка кадәр Гнедюк тимер юл депосында слесарь булып эшләгән, ә хәзер кара күзле Коля тәҗрибәле гестапочыларны борыннарыннан сөйрәп йөртә. Ә агалы-энеле Струтинскийлар, ә дядя Костя... Ә Марфа Ильинична? Бернинди белем алмаган, үзенең бөтен тормышын зур семьясы турында кайгыртуга багыш¬ лаган карт хатын... Аның яшендә талчыктыргыч, авыр һәм куркыныч юлга теләп бару өчен никадәр батырлык, үз Ватаның алдындагы бурычыңны никадәр тирән аңлау булырга тиеш; аның Луцкида эшләгән эшен башкару өчен никадәр осталык, тапкырлык һәм хәтта никадәр зур талант кирәк булды дисәм дә ялгышмам. Бу минутта бик куп кадерле йөзләр һәм язмышлар, характерлар һәм биографияләр минем күңелемнән үтте, һәм аларның барысына да бер үк сыйфатлар: ялкынлы патриотизм һәм табигый талант хас иде. Менә нәрсәләр безнең халкыбызны җиңелмәс итә! Николай Иванович фон Ортельнең җиңелүен аңлатканда әнә шуны күздә тот¬ кандыр кебек тоелды. Хәзер инде безгә разведчикларыбызның искиткеч уңышларына гаҗәпләнергә туры килми иде. Заманында шулкадәр күп куркулар һәм борчылулар китергән бу уңышларның нәрсә белән аңлатылуына без ниһаять тө¬ шендек. Гаять зур территорияне оккупацияләгән гитлерчылар анда тарихта тиңдәше булмаган рәхимсез террор ярдә¬ мендә генә яшәделәр. Бу җирдә исә барлык җан иясе дошманга каршылык күрсәтте, һәм бу каршылыкны, 356 .
куркусызлыкмы һәм тормышка җиңелмәс омтылышны бастырырлык көч юк иде. Гитлер һәм аның бандасы безнең җиребездә нинди булышлыкка исәп тоттылар соң? Аларга хезмәт итәргә риза булган кешеләр бик аз сандагы хыянәтчеләр һәм мөртәтләр генә иде. Бу кабахәтләрне халык искиткеч дошман күрә һәм хәтта немецлар үзләре дә ул мораль гарипләргә чирканып карыйлар иде. Алар үләксәләр, че¬ регән җаннар иде. Билгеле, бу кабахәтләрне үз «акти¬ выңа» язарга мөмкин иде, ләкин аларны реаль көч итәр¬ гә мөмкин түгел иде. Фашист разведчикларның үзләрендә дә ниндидер ор¬ ганик кимчелек бар иде. Алар барысы да үзләре эш алып бара торган илдә үзләрен тавыш-тынсыз гына, күндәм генә каршылаячакларына, үзләренең җиңелгән җирдә «эшләя- чәкләренә» исәп тоткан кебек күренәләр иде. Ләкин алар җиңелергә теләми торган һәм җиңелми торган илгә килеп эләктеләр, һәм үз-үзләренә ышанган, үз-үзләренә гашыйк булган зәгыйфь гитлерчы разведчиклар бер-бер артлы җиңелүгә дучар булдылар. Кузнецов белән Струтинский отрядка алып кайткан майор Гитель әнә шундый гитлерчы разведчикның бик яхшы үрнәге иде. Кая китте «бакыр чәчле майор»ның тә¬ кәбберлеге! Ул аяк астында үрмәли, күз яшен агыза, мәрхәмәт итүне сорый. Сорау алганда ул бар белгәнен сөйләп бирде, аерым алганда, Кохның бердәнбер исән калган урынбасары баш судья Функ турында безнең өчен бик әһәмиятле мәгълүматлар хәбәр итте. Гитель үзе исә Украинаның шушы палачының ышанычлы кулы булган икән... . Әйе, безнең эшебезнең уңышлары очраклы түгел иде. Без халык массасының куәтле патриотик хәрәкәтенә таяна идек. Безнең кешеләребез, гади совет кешеләре мактаулы немец разведчикларыннан һәр яктан өстен то¬ ралар. Гиммлерның сатлык агентларына, мораль нигез¬ сез, намуссыз һәм вөҗдансыз кешеләргә каршы Ватаны¬ бызның ялкынлы патриотлары, аны азат итү хакына үз¬ ләрен корбан итәргә хәзер торучылар, югары кешелек батырлыгы кешеләре тора. Безнең партизан разведчик¬ ларыбызда бу сыйфатлар аларның искиткеч тапкырлыгы белән, бетмәс-төкәнмәс фантазияләре һәм уйлап таба бе¬ лүләре белән, халкыбызның иптәш Сталин тарафыннан югары бәя бирелгән һәм кешеләребезнең иң яхшы сый¬ 357
фатлары исәбеннән күрсәтелгән табигый тапкырлыгы бе¬ лән бергә кушылды. Шулай булгач, безнең уңышлары- бызга гаҗәпләнерлек урын бармыни? Кузнецовның отрядка килүенә бер сәгать тә үтмәде, без инде Москвага радио буенча аның тулы отчетын һәм фон Ортельнең тулы билгеләрен тапшырдык. Икенче мәсьәләдә Кузнецов белән безнең бернинди каршылык чыкмады. — Иптәш командир,—диде Николай Иванович, ра¬ диограмма җибәрелгәннән соң,— фон Ильгенны Ровнога үзенең экспедициясе белән «үлем мастеры» Пиппер кил¬ гәнгә кадәр көттермәскә рөхсәт итегез. Анысы кайчан бу¬ лыр әле! Мин генерал Ильгенга сезнең белән үзебезнең лагеребызда хәзер үк, кичектермичә әңгәмә ясау мөмкин¬ леге бирә алам. һәм без шунда ук генерал Ильгенны урлау планын төзи башладык. Бу кыен һәм катлаулы операцияне тор¬ мышка ашыруда, Кузнецов һәм Коля Струтинский белән беррәттән, Валя Довгерга, Ян Каминскийга һәм Кечкенә Коляга да әһәмиятле роль бирелде. УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Көз башларында Новак оешмасының яшерен үзәге членнары Виталий Поплавскийның кулга алынуын белә¬ ләр. Поплавский хәрби пленныйларны сайлап алу һәм озату эше белән җитәкчелек итә һәм бу җаваплы эштә Владимир Соловьевка ярдәм итә иде. Бу чын күңелдән бирелгән подполье работнигының, яхшы оештыручының шундый саксызлык күрсәтүе — таныш булмаган кешегә ышануы аңлашылмый иде! Поплавскийның эләгүе под¬ польечыларга иптәшләре әрәм булган өчен генә түгел, бәлки бу эләгүнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәге билгеле булмаганга күрә дә авыр иде. Шуннан соңгы көннәр шомланып үтә. Гестапода Поп- лавскийны гына беләләрме, әллә аның белән элемтә тот¬ кан кешеләрнең дә эзенә төшкәннәрме? Поплавский геста¬ пода үзен ничек тота икән?.. Бу мәсьәләләр Новак белән Луцьны, Соловьев белән Кутковецны, Шкурко белән Настканы бик нык борчыйлар. Подполье үзәге оешманың Поплавский белән азмы- күпме элемтәдә булган барлык членнарын кичекмәстән 358
отрядка җибәрергә карар бирә. Бу исәпкә подполье үзәге членнары гына кертелми. Аларга шушындый җаваплы моментта шәһәрдән китәргә ярамый иде. — Куркыныч булса да калабыз,—ди Новак.—Мин Поплавскийга ышанам. Ул беркемне дә тоттырмас. Поплавскийны гестапода ничек газаплауларын бары¬ быз да күз алдына китерә идек. Немецлар яшерен оешма барлыкны бик яхшы белсәләр дә, хәзергә кадәр аның бер генә членының да эзенә төшә алмаганнар иде. Бер атна, ике атна үтә — беркем дә кулга алынмый. — Молодец инженер!—ди Новак.—Үзен тота белә! — Белә!— дип раслый Луць. Озак та үтми, алар Виталий Поплавскийның Ровно төрмәсендә ерткычларча җәзалап үтерелгәнлеген белә¬ ләр. Нәкъ менә шушы гади совет кешесенең сорау алганда бер сүз дә әйтмәгән булуы, гестапоның аның йөзендә җи¬ ңелмәс көчле дошманны очратуы аркасында булса кирәк, гитлерчылар Ровнодагы подпольены, разведчикларны һәм партизаннар отряды боевикларын эзләүдә көчләрен күп өлеш арттыралар. Мирющенко һәм Остафов җитәкчелегендәге яшерен оешмалар тар-мар ителгәннән соң, немецлар,, Ровнодагы яшерен оешманы тулысы белән кулга төшердек, дип уй¬ ладылар булса кирәк, һәрхәлдә, бервакыт фон Ортель Кузнецов алдында шулай дип мактанган. Беркадәр вакыт шәһәрдә чагыштырмача тыныч була. Төрмә белән Белая урамы арасында элеккечә үк ябык автомашиналар йөри; элеккечә үк баш суд бинасы янында СС обер-фюреры Функның чираттагы инструкциясен көтүче җәзачылар төялгән йөк машиналары туктап тора; элеккечә үк фон Ильген партизаннарга каршы походка хәзерләнә; ләкин зур облаваларның чагыштырмача сирәк ясалуына карап, немецларның бераз тынычланганлыкларын күрергә була иде. Ләкин бу тынычлану озакка бармый. Яшерен оешма үзен яңадан сиздергәч тә, гитлерчылар әсәрләнәләр. Бер¬ бер артлы берничә зур облава була. Ләкин аларның бер¬ сеннән дә подпольечыларга зыян килми. Шулай да көтелмәгән хәлләрнең булуы ихтимал иде. Новак, үзе кулга алынса-нитсә яки шәһәрдән китәргә мәҗбүр булса дип, Соловьевны үзенең урынбасары итеп билгели. 359
Ул үзенең хатынын, ике айлык улы белән бергә, хәрби пленныйларның чираттагы партиясе белән отрядка озата. Бу группаны Оля Солимчук алып китә. Аның белән бергә ике элемтәче була. Оля аларга отряд разведчик¬ лары белән очрашу өчен билгеләнгән урыннарга бару юлын күрсәтергә тиеш була. — Хәзер мин үзем генә барам,— ди кыз үзен озату¬ чыларга, елга янына килеп җиткәч. Елганың икенче ягында кечкенә генә авыл бар.— Сез мине шушында кө¬ тегез. Атышлар булса һәм мин кире кайтмасам — уңга- рак китәрсез дә әнә тегеннәнрәк елганы кичәргә тыры¬ шырсыз. Аннары, туп-туры көнбатышка таба барып, без¬ некеләрне очратырсыз. Алар күп анда. Бу сүзләрне ул сүз уңае белән әйткәндәй итеп елмаеп кына әйтә. Шунлыктан юлдашларының берсе дә аңа ни¬ кадәр зур куркыныч янаганын башына да китерми. Ип¬ тәшләрен юлдан читтәрәк куаклар төбенә утыртып, Оля кичүгә таба китә. Көймә елганың икенче ягында икән. Оля көймәчене чакыра башлый. Көймәче — аның танышы. Ләкин көй¬ мәче урынына елга буена ниндидер кораллы кешеләр төшә башлый. «Хыянәтчеләр»,— дңп төшенеп ала Оля. Кулын кесәсенә тыга да пистолетын тота, ул инде үзенең тор¬ мышын арзан гына бирмәскә җыена; кинәт көтелмә¬ гән хәл килеп чыга һәм ул аны тиз генә аңлый алмый тора: автоматтан аткан тавышлар ишетелә, һәм елгага таба килүче хыянәтчеләрнең кайберләре егыла, ә калган¬ нары яр буйлап чаба башлыйлар. «Урра! Урра!» — дигән тавышлар ишетелә Оляга. «Үзебезнекеләр, үзебезнекеләр!» дип уйлап ала кыз һәм, пистолетын чыгарып, качып баручы хыянәтчеләр артын¬ нан бөтен обоймасын атып бетерә. Ун минуттан инде Оля үзенең юлдашлары һәм иптәш¬ ләре белән бергә елганың икенче ягыннан лагерьга таба юнәлә. Отрядның шәһәр белән элемтәсе көннән-көн кыен¬ лаша барды. Гитлерчылар шәһәргә керү юлларын шул¬ кадәр бикләделәр, анда сиздермичә генә керү һич тә мөм¬ кин түгел иде. Отрядка җибәрелгән ике элемтәче юлда һәлак булды. Шуннан соң Настка Новакка элемтәгә үзе барачагын әйтте. 360
— Ә Иван Иванович нишләр?—дип сорый Новак сак кына. Ул Настканың «семья хәле» аркасында тоткарлау¬ ларын яратмавын белә иде һәм шунлыктан ул ачуланыр дип көтте. — Ә Иван Ивановичка нәрсә булган?—диде Настка аңа кара күзләрен төшереп.— Миннән башка да торыр әле. Бала түгел! Чынлыкта исә аңа Луцьның ялгызын калдырып китү бик авыр иде! Ул аның турында һәрвакыт үзе өчен бер¬ нәрсә дә эшли алмый торган кеше турында кайгырткан кебек кайгырта иде. Ни өчендер һәрвакыт ул киткәч тә Иван Иванович белән һичшиксез ниндидер күңелсезлек килеп чыгар, һәм хәтта ул үзенә кирәген дә онытыр, ач йөрер, суык тидерер яки нинди дә булса шундыйрак нәр¬ сә булыр кебек тоела иде. һәм Новак, Настканың таләп¬ ләренә юл куеп, аны отрядка җибәргәндә аңа, саклык белән генә, Луць турында кайгыртуны үз өстенә алача¬ гын аңлатты. Ләкин Луць турында кайгырту бөтенләй диярлек мөм¬ кин түгел иде, чөнки ул беркайда да ярты сәгатьтән ар¬ тык утырмый. Сугышчан отряд җитәкчесен хәтта киез итек фабрикасы да мавыктырмый башлый. Хәзер ул үзе¬ нең бөтен вакытын отрядтан алынган шартлаткыч мате¬ риалны куллану урыны эзләүгә сарыф итә башлый. Луцьның Настка турында борчылуын Терентий Федо¬ рович кына белә. Иван Иванович бу турыда үзе аз сөйли; булдыра алган кадәр ул борчылуын яшерергә тырыша. Ләкин Луць, хәзер менә миналар җитешми, әгәр дә Настка, партизаннарда озак тоткарланмыйча, тизрәк тол һәм Ф-1 гранатасы шартлаткычлары тутырылган че¬ модан алып килсә, яхшы булыр иде, дип көннән-көн еш¬ рак сөйләнә. Ике атна үтә. Луць ябыга, тагын да тәбәнәгрәк буйлы булып күренә башлый; аның элеккечә үк ирен почмак¬ ларында яшерелгән мәңгелек елмаюында өметсезлек сизелә иде. Отряд белән элемтә һаман юлга салынмый. Новак ка¬ раңгы чырай белән йөри. Ул кабинеты бусагасында от¬ рядтан килгән элемтәче күренгәч кенә күңеллеләнеп китә. Элемтәче инструкцияләр, сәламнәр һәм шул исәптән Но- вакның хатыныннан сәлам тапшыра. Күрешү унбиш минут дәвам итә. Элемтәче Новакны тирән кайгыда кал¬ дырып китә. 361
Анастасия Кудеша, Настка, һәлак була. Ул отряд «маягы»на исән-сау килеп җитә. Анда аңа яшерен үзәк өчен телдән күрсәтмәләр бирәләр һәм чемодан кебек итеп мина бирәләр. Шушы чемодан белән Настка кайтырга чыга. Ул инде ярты юлны үткәч, кинәт дошман засадасы тарафыннан туктатылган. Аны тентегәннәр, чемоданын актарганнар. Мина табылган, дошманнар Настканы то¬ тып алганнар да, минаны кайдан һәм кая алып ба¬ руын әйттермәкче булып, кыйнаганнар, пычаклар белән кадаганнар. Ләкин алар Насткадан җавап ала алма¬ ганнар. Шуннан алар Настканы, чемоданы белән бергә агач төбенә бәйләп, шартлатканнар. Настканың үтерелүен очраклы гына күргән ике кре¬ стьян бу турыда партизан отряды разведчикларына сөй¬ ләгәннәр. Настканың һәлак булуын Луцьтан берничә көн яше¬ реп йөртәләр. Новак аны бу хәбәрне тыңларга хәзерләргә тиеш була һәм, ихтимал, бу хәзерләүне шактыйга суз¬ ган булыр иде, тик шундый беренче маташудан соң ук Луць үзе, кашларын җыерып: — Мин бөтенесен беләм... Калдыр...— дип әйтә. Шуннан соң алар бу темага кагылмыйлар. Ләкин шул ук кичне Луць Новакның шәһәр читендәге искереп, кыегаеп беткән өенә килә, — Терентий!—ди ул акрын гына.— Терентий, шулай ук мин аны башка күрә алмаммы икәнни? Аның җилкәләре калтырап китә. Ул елап җибәрә. Ан¬ нары үзен кулга алып, ул сынын турайта һәм: — Эшләргә кирәк, Терентий,— ди. Ләкин бу фикер аңарда яңадан Настка турындагы истәлекләрне хәтерләткән булса кирәк; ул озак кына ба¬ шын иеп утыра. Новак аны борчырга батырчылык итми. Новакның ишеген шакыйлар. — Кем?—дип сорый ул. Ишекне кемдер шартлы билгеләр белән кага. Новак ишекне ача. — Поцелуев? Коля Поцелуев керә һәм, Луцьны күреп, уңайсызла¬ нып кала һәм Новакны бер читкә алып китә. — Менә мин нинди эш белән, Терентий Федорович...— Ул, сүзен туктатып, Луцька карап ала һәм шыпырт кына 362
дәвам иттерә:— Милләтчеләр белән шөгыльләнергә рөх¬ сәт итегез. — Сиңа нәрсә кирәк, Поцелуев?—дип сорый Луць тонык кына тавыш белән.— Көн буе кайда йөрисең син? — Минме?— Поцелуев Луцька, аннары Новакка, яңа¬ дан Луцька карап ала да аннары кычкырып сөйли баш¬ лый: — Шундый план тәкъдим ителә... Милләтчеләргә ка¬ рата. Менә монда исемлеге дә бар. Егерме өч кешегә. Ул, портсигарыннан немецча газета кисәге чыгара да, аны Новакка суза. Терентий Федорович Ровнода мәгълүм булган мил¬ ләтчеләр башлыкларының газета юллары арасына каран¬ даш белән язылган таныш кушаматларын укый. — Нәрсә син, бу эшне ялгыз гына эшләргә җыена¬ сыңмыни? — Ник ялгыз гына булыйм? Әнә Грушвицадан Федя Кравчук килде. Башка вакыт булса, бөтен уңай һәм каршы якларны үлчәп, уйлапылган эшнең барлык детальләрен тәфсилләп тикшергән булырлар иде. Хәзер исә Поцелуевның сүз¬ ләре аларның үз фикерләренә җавап булып, алар үзлә¬ ре уйлаган һәм хис иткән нәрсәләрнең йомгагы булып яңгырый. һәм Новак Поцелуевка: — Бар, Коля,— ди. Поцелуев башын кага да, артык тоткарланырга телә¬ мәгән кебек, тиз генә чыгып китә. Новак йортыннан якында гына, тимер юл полотносы буенда Поцелуевны Федор Кравчук көтеп тора. Тимер юл дамбасы янында Кравчукның чак кына бөкрерәк озын гәүдәсе күренә. Ерактан аны часовой дип уйларга мөм¬ кин була. — Коля, синме?—дип сорый ул, башын бормыйча. Поцелуев аңа акрын гына сызгырып җавап бирә. Кравчук, дамбаны аркылый да, Поцелуев артыннан шәһәргә таба китә. Бүген аның Грушвицадан килүенең беренче көне. Анда Кравчукның унике кешелек яшерен группасы бар. Алар уникесе дә комсомолецлар. Кравчук — паннар Польшасы заманыннан бирле үк партия члены, карт подпольечы. Ул эшне җиңел һәм оста итеп юлга салып җибәрә, винтов¬ калар, гранаталар һәм хәтта пулемет кулга төшерә. Крав¬ 363
чук һәм аның комсомолецлары яшерен үзәкнең йомыш¬ ларын яхшы үтәү белән генә чикләнмиләр, бәлки үз ини¬ циативалары белән дә күп эшләр башкаралар. Мәсәлән, алар немецларның Грушвицадагы предприятиеләрендә май атлау машиналарын бозалар. Кравчук Ровнода сирәк була, ләкин һәр килүен мон¬ да, Ровнода нинди дә булса берәр эш үтәүгә файдала¬ нырга омтыла иде. Новак белән Луць бу эштә аңа каршы килмиләр иде. Кравчук Поцелуевның тәкъдимен шатланып кабул итә. Бер-ике дистә бандерачыны, бульбачыны һәм башка башкисәрләрне юк итү аңа моңарчы эшләгән барлык эш¬ ләреннән дә кызыклырак булып тоела. Ләкин ул үзе¬ нең бу эштә катнашуына җитәкчеләрнең ничек карая¬ чакларын белми; аның тизрәк Грушвицага кайтуын таләп итүләре мөмкин иде. Поцелуев Новакның һәм Луцьның ризалык биргәнлекләрен әйткәч, Кравчук җиңел сулап куя. Ул үзе, конспирация карашларыннан түгел, бәлки ни өчендер соңгы вакытта тартына башлаганга күрә, Но¬ вак янына керергә батырчылык итми. «Бар, мин сине шушында көтеп торам»,— ди ул Поцелуевка, Новак өе янына килеп җиткәч. Поцелуев, яшьрәк булса да, бер¬ нинди тартыну сизми. «Ярар»,— ди дә ул үзе генә китә. Хәзер алар задание алып кайтып киләләр һәм Поце¬ луевның Новак янында биш кенә минут булып чыгуы нә¬ тиҗәсендә кәефләренең үзгәргән булуына үзләре дә гаҗәпләнәләр. Анда барганда алар әле планнарының расланырмы-юкмы икәнен белмиләр. Хәзер инде план раслана, һәм аларны кайдандыр килеп чыккан һәм аларга тулысынча хуҗа булып алган ниндидер аңлаеш- сыз көч алып бара. Поцелуев ирексез хәрәкәт белән ку¬ лын кесәсенә тыга да бармаклары белән портсигарын кысып ала һәм, аны чыгарып, газета юллары арасына язылган исемлектән тагын бер тапкыр күз йөртеп чыгарга тели, ләкин бу исемлекне инде күңелдән дә белүен исенә төшерә. Бу исемлектән беренче итеп бандерачыларның «эс- бе» — «иминлек хезмәте» җитәкчеләренең берсе, шпион, провокатор һәм палач — «Хмара» кушаматлы милләтче үтерелә. Аның башкисәр сакчылар белән чолганып алын¬ ган йортын Поцелуев инде күптән чамалап йөри. Шул ук кичне — Поцелуев Новакта булып, Кравчук аны тимер юл янында көтеп торган кичне үк алар икәүләп шушы 364
йорт янына киләләр, каршыдагы капка эченә кереп урна¬ шалар да, Хмараның күренүен көтеп торып, аңа ике гра¬ ната ыргыталар. Поцелуевның беренче теләге качу була. Мондый хәл¬ ләрдә ул моңарчы һәрвакыт шулай эшли һәм уңышлы чыга торган була. Ләкин Кравчук хәйләкәррәк булып чы¬ га. «Әйдә югарыга!» —дип команда бирә ул, Поцелуевны кулыннан сөйрәп. Поцелуев буйсына. Алар баскычка ташланалар. Кыенлыклар белән генә югарыга, чарлакка менеп җиткәч кенә Кравчук кызганып әйтеп куя: — Бер кешегә ике граната — күп булмадымы икән? Саграк тотарга кирәк... Икенче көнне алар пистолетларын кулланалар — бу юлы да уңышлы чыга: Поцелуев исемлегеннән тагын икәү сызып ташлана. Әнә шулай итеп, Кравчук белән Поцелуев, планлы рә¬ вештә, милләтчеләрнең башлыкларын эзәрлекләп һәм юк итеп торалар. Аларның унтугызы үзләренең ерткыч¬ лыклары өчен тиешле җәзаларын алалар. Новакның кат¬ гый приказы булмаса, бу сан тагын да арткан булыр иде. Шушы приказ нигезендә Поцелуев унтугызынчы кешедә туктала, ә Кравчук үзенең Грушвицасына кайтып китә. Приказның җитди нигезе була: Поцелуевны эзәрлекли башлыйлар. Берничә көннән немецларның Грушвицадагы яшерен группадан рәхимсез үч алганлыклары билгеле булды. Авылга фельджандармерия һөҗүм иткән. Кравчукны һәм аның комсомолец иптәшләрен тотып алганнар. Гитлер¬ чылар аларны мәйданга куып алып чыкканнар һәм, крестьяннарны җыеп, аларның күз алдында комсомолец- ларны пычаклар белән кадап үтергәннәр. Үтерер алдын¬ нан Кравчукның күзләрен төртеп тишкәннәр... Новакны авырга дип гестаподан килгән вакытта Но¬ вак фабрикада үзенең кабинетында утыра. Кабинет ише¬ ге төбендә кара униформа! кигән өч гитлерчы күренә. — Фабриканың директорын кайда күрергә мөмкин? Новак баскан урынында.катып кала. Кулы өстәл ящи- гына сузыла. Анда күптәннән инде танкка каршы ыргыта торган ике граната ята. — Сезгә Новак кирәкме?— дип сорый ул, тамагы чатнаганны сизеп. — Әйе, әйе, кайда ул? 365
Кинәт Новак кулын ящиктан ала һәм, уйлап өлгер- мәстән үк, болай ди: — Ул хәзер килә... ул икенче этажда... Әйдәгез, күр- сәтәм. Гестапочылар аңа ышанычсыз караш ташлыйлар. — Юк, шушында калыгыз. Без үзебез табарбыз, һәм өчесе дә йөгереп өскә менеп китәләр. Терентий Федорович, ящиктан гранаталарын алып портфеленә сала да, корылган пистолетын әзер килеш кесәсендә тоткан хәлдә, тиз генә кабинетыннан ишек ал¬ дына чыга һәм, анда велосипедын табып, китеп тә бара. Ул өенә таба юнәлә, ләкин иртә белән өе янында штатский киенгән ике шикле кешене күргәнен исенә тө¬ шерә. Ул, машинасына утырып, тимер юл полотносы буйлап китә, иң якындагы урамга, аннары тыкрыкка борыла һәм, ниһаять, алда маскировка өчен ничек кирәк алай гына буялган соры вокзал бинасын күрә. Тик шунда гына ул моннан элек Соловьев файдаланган бер фатир¬ ны һәм подпольега китәргә кирәк булса-нитсә ярап куяр дип ул биргән адресны исенә төшерә. Фатир Вокзал ура¬ мында була һәм анда Җук оемьясы тора. Новакка ишекне уртача буйлы, биек маңгае өстенә шома итеп таралган коңгырт чәчле, олы гына яшьтәге кеше ача. Ул үзенең фамилиясен ишеткәч, әсәреп кала. — Нинди хезмәт күрсәтә алам? Новак аңа Петро дип үзенең кушаматын әйтә. — Петро?—дип кабатлап сорый Жук. Бу исемнең аңа танышмы-түгелме икәнен белергә мөмкин булмый. Новак Соловьев фамилиясен әйтмәкче була. — Мин сезгә Владимир Филипповичтан килдем,— ди ул. Жук аңламаган кыяфәт белән карап тора. — Нинди Владимир Филиппович соң ул? — Гоща! агрономы. — Никтер андый кешене хәтерләмим. «Молодец»,— дип уйлап куя Новак.— «Яхшы конс¬ пиратор!» — Хәтерләмисезмени инде? Ә ул бит сездә еш тукта¬ ла иде. — Сез мине кем белән булса да буташтырасыз ахры. — Сезнең фамилиягез Жукмы? — Әйе. 366
— Бухгалтермы? — Дөрес. — Менә нәрсә, иптәш Жук,— дип Новак тавышын түбәнәйтеп һәм хуҗаның күзенә карап.— Аста минем машинам, велосипедым бар. Минем арттан күзәтәләр. Машинаны анда озак калдырырга ярамый. Мин аны монда алып менәм... Бухгалтер аңламаган кыяфәт белән карап тора. — Әйдә, җитәр күз бәйләш уйнарга,— ди Новак.— Мин Петро, киез итек фабрикасы директоры. Моннан ярты сәгать элек мине кулга' алырга килделәр. Миңа подпольега китәргә кирәк. Мин сезгә исәп тота аламмы? Әйеме, юкмы? — Бүлмәгә үтегез,— ди Жук.— Анда хатыным бар. Хәзер мин сезнең машинагызны алып менәм... Яки менә нәрсә — әйдәгез бергә төшәбез. Югыйсә, сезнең миңа ышанмавыгыз мөмкин... Терентий Федорович бөтен көнен шушы фатирда үт¬ кәрә. Хуҗалар — бухгалтер һәм аның хатыны Анна Лав¬ рентьевна, аңа ягымлы кешеләр булып күренәләр. Ләкин уңайсызлану хисе кичкә кадәр бетми. Хуҗалар аның белән аеруча ягымлы булырга тырышалар. Күрәсең, алар әле аңа һаман да ышанып бетмәгәннәр. ,Тик кич бе¬ лән фатирга Гощадан Соловьев килгәч кенә, бу ышанмаучылык, ә аның артыннан уңайсызлану да бетә. Тик шул чакта! гына алар—Терентий Федорович Новак белән Виктор Александрович Жук чын-чынлап таныша¬ лар. Новак отрядка китәргә тиешме, әллә шәһәрдә ка¬ лырга тиешме, шәһәрдә калса, кайда калырга тиеш, ди¬ гән мәсьәлә килеп баскач кына, Виктор Александрович һәм аның хатыны, һичбер икеләнеп тормыйча, үзләренең фатирларын тәкъдим итәләр. Новак бу эшнең куркыныч икәнлеге, шәһәрдә кешеләрне кулга алулары һәм, әгәр дә аны монда таба-нитә калсалар, хуҗага һәм аның ба¬ лаларына (аның ике баласы була) котылгысыз һәлакәт янавы турында кисәтүне үзенең бурычы итеп саный. Жук моңа болай диде: — һәркем уйлана һәм, ай-яй, куркыныч, дип киче¬ решләргә бирелеп утыра башласа, ул чагында без сугыш¬ та тиз генә җиңеп чыга алырбыз микән... Сез монда яше¬ ренеп кенә ятмассыз, бәлки эшегезне дәвам иттерерсез, дип ышанам мин. Шулай бит? — Шулай. 367
— Шулай булгач, урнашыгыз. Ә безнең турыда уйла¬ магыз да. Без инде үзебез турында ничек тә үзебез уй¬ ларбыз... Анна Лаврентьевна, син безне чәй белән сый¬ ларсыңмы?— ди ул хатынына мөрәҗәгать итеп һәм шу¬ ның белән сөйләшүнең тәмамланганын аңлатып. Новак хуҗалар белән якыннанрак танышкач, алар¬ ның Новакның хатынына! ерак кардәш булулары билге¬ ле була. — Менә сиңа кирәк булса!—дип бик озак гаҗәплә¬ нә Новак.— Менә син ә, көтелмәгәндә туганнар табылды бит. Ахмаклык эшләгәнмен мин: өйләнгән вакытта ха¬ тыннан аның барлык туганнары турында сорашасы кал¬ ган икән. Ул чагында сезнең белән болай озак танышыр¬ га туры килмәгән булыр иде! Иртәгесен Соловьев Луцьны эзләп табып аңа Новак белән очрашу оештыра. Бөтен эшне үзгәртергә кирәк бу¬ ла. Обстановка шуны таләп итә. Легаль мөмкинлек¬ ләр кими. Подпольега китәр вакыт җитә. Бу хәл эшне кыенлаштыра, бер үк вакытта җиңеләйтә дә: хәзер үзең¬ не сиздерүдән курыкмыйча, подпольечыларның барысын да туйдырып бетергән разведкага вакыт әрәм итмичә, ак¬ тив хәрәкәтләрне бөтен киңлегенә җәелдерергә мөмкин иде. Хәзер тыныч һәм сак разведчик-сакчы Самойлов түгел, бәлки кызу канлы Коля Поцелуев оешмага үрнәк булырга тиеш иде. һәм Новак белән Луць та үзләрендә никадәр кызулык, тыелгысыз һәм куркусыз омтылыш запасы ишерелгәнлекне сизәләр. Моннан соң алар үзлә¬ ренең ихтыярларына ирек бирә алалар иде. һәм Иван Ивановичның беренче тәкъдим иткән нәрсәсе — киез итек фабрикасын шартлату була. Моны ул хозурланып әйтә. Бу фабриканың никадәр теңкәсенә тиюен ул хәзер генә аңлый. — Шартлатыргамы?— дип уйга кала Новак.— Юк, кызганыч. Сафтан чыгарырга мөмкин. Безнекеләр кил¬ гәч, аякка бастырырлар. — Яхшы,— дип риза була Луць.— Без электр мо¬ торларын бозарбыз, ләкин теге юлы эшләгән кебек тү¬ гел, бәлки җитдирәк итеп. Фабриканы бөтенләйгә тукта¬ тырбыз. — Менә шулай кирәк,— дип ризалык белдереп ба¬ шын кага Новак. Ә шартлатырга кирәкмәс. Әйдә, эшлә, Иван Иванович. Үзең дә фабрикадан тизрәк кит. Анда сиңа озак калуның кирәге юк. Боз да кит. 368
Әнә шулай итеп сүз куешалар. Новак белән аерылышканда, аның каты кысып күре¬ шүенә җавап итеп, Луць беркадәр вакыт читкә карап торганнан соң, дусына кичә, Новакның үзе артыннан нәтиҗәсез сагалап йөргәннән соң, фашистларның аның, атасын кулга алганлыкларын әйтә. Оешманың яшерен хәлдә яшәве кискенрәк эш итәр¬ гә мөмкинлек бирә. Новак, Луць һәм Соловьев иң элек, отрядтан китерелгән минаны файдаланырга булалар. Моның өчен объект итеп шәһәрнең үзендә, Новак йор¬ тыннан ике адымда гына урнашкан тимер юлны аркылы кичү урыны сайлап алына. Алар билгеләнгән урынга килгәндә сәгать кичке ту¬ гызлар чамасы була. Тирә-юньдә беркем юк. һичбер тоткарлыксыз кичү урынына килеп мина куярга мөмкин. Кечкенә генә чемоданга ун килограмм тол салынган. Луць, аны тишеп, түгәрәк гранатадан алынган шартлат¬ кычны куя да, шартлаткычның чекасына шнур бәйләп, ай ы коймага таба йөз илле метрлар чамасы суза. Бу тимер чыбыкны алар шушында килгәндә шәһәрдә телефон баганасыннан кисеп алалар. Бөтенесе хәзерләнеп бетә. Алар, койма артына посып, поезд килгәнне көтә баш¬ лыйлар. Өчесе дә пистолетлар һәм грайаталар белән коралланганнар һәм һөҗүмгә каршы тора алачаклар. Егерме минутлап үтә, ә поезд‘һаман күренми. Кинәт, көтмәгәндә, станция ягыннан велосипедка утырып килгән кеше күренә. Ул, фонаре белән юлны як¬ тыртып, дамба кырые буйлап килә. Алар аның юл ка¬ раучы икәнен шунда ук беләләр. Минаны күрерме-юкмы? Ул акрын, бик акрын килә. Минага килеп җитә дә туктый. Сизде! — Шнурны тартмыйммы?— дип куя шыпырт кына Луць, һәм үз-үзенә җавап бирә:— Юк, тартмыйм. Мина әрәм. Велосипедчы, бөтенесен игътибар белән карый да, ки¬ регә таба борыла. Хәзер ул ашыгып, зур тизлек белән китә. Минаны коткарырга кирәк була. Луць, шуышып дам¬ бага’ менә дә, шнурны чишеп, чемоданны ала. Мина бе¬ лән булган вакыйганың нәтиҗәсез калмаячагын алар 0499. Көчле рухлылар — 24 369
барысы да яхшы аңлыйлар. Новак — Жуклар фатирына, Луць — өенә, Соловьев Люся Милашевскаяга китә. — Бәлки миңа башка фатирга күчәргә кирәктер?— дип сорый ул Люсядан, булган вакыйга турында сөйлә¬ гәннән соң. — Юк, мин сезне җибәрмим!—ди Люся кискенлек белән. — Без сезне җибәрмибез!—диләр кызның ата-ана- лары. Иртә белән Люсяның әнисе суга барырга җыена. Ул чыгарга да өлгерми, кире керә. — Бөтен урамнарда да жандармнар. Йортлардан беркемне дә чыгармыйлар. — Ә кешенең эшкә барасы булса?— дип кызыксына •Соловьев. — Барыбер җибәрмиләр. «Анысы яхшы!»—дип уйлап ала Соловьев.—«Бөтен шәһәрдә эш көнен өздек!» Күрше бүлмәгә инде автоматлар тоткан гестапочы¬ лар кереп килә. Гестапочылар, күршеләрнең документларын тикшереп, аларга кергәндә Соловьев белән Люся өстәл янында утыралар. Алар гамьсез кыяфәт белән немец телендәге сурәтле журнал карап утыралар. Соловьевның авызында гаять зур сигара. Ян кесәсендә бумажник белән писто¬ лет. — Документларыгыз!— дип таләп итә офицер. Соловьев тыныч кына бумажнигын чыгара. Немецлар, документны карыйлар да, канәгатьләнеп калалар. Облава алынгач та, Соловьев Жук фатирына ашыга. Терентий Федорович анда була. Ул әсәрләнгән Соловьев¬ ны тыныч кына елмаю белән каршылый. Облаваны ул чарлакта утырып үткәргән. Ләкин моннан соң алай эшләү куркыныч була. Под¬ польечыларны сыендырган киң күңелле кешеләрне кур¬ кыныч астына куясы килми иде. һәм алар күчеп китәргә булалар. Соловьев тын гына тыкрыкта буш тора торган киоск таба. Менә шушы салкын будкада алар Новак белән урнашалар. Монда, фанера стена эчендә яшәү аларга бик үк кү¬ ңелле булмый. Төннәрен алар бер-берсен җылыталар, йоклый алмыйлар. 370
— Эх, хәзер одеял булсын иде!— дип хыялланып ти¬ рән сулап куя Новак. — Нинди дә булса пальто да ярар иде әле!— дип ку¬ шыла аңа Соловьев. — Мин мендәрдән дә баш тартмас идем! Алар бу фикерләрнең үзләренең төнге беседаларында көннән-көн күбрәк урын ала баруын үзләре дә сизәләр. Новак ризасызлык белән кашларын җыерып куя: — Подпольечылар диген инде безне дә! Урын-җир турында хыялланабыз! Бервакыт, салкын төндә, салкыннан калтыранган та¬ выш белән ул Соловьевка тәкъдим итә: — Кара әле, Володя, шулай да әйдә әле одеял ябы¬ нып йоклыйбыз. Минем фатирда барысы да: одеял да, мендәре дә, хәтта гранаталар да бар... Алырга тырышып карыйк. Шулай итеп алар хәвефле адымга барырга булалар. Күзәтү астында булган йорттан әйберләр һәм корал алып чыгарга кирәк иде! Кич белән Новак, Луць һәм Соловьев белән бергә, өенә китә. Соловьевны тәрәзә төбендә каравылларга калдырып, Новак белән Луць өйгә керәләр. Ун минуттан соң, көтә-көтә зарыгып беткән Соловьев капкадан шыг¬ рым тутырылган һәм җәймә белән капланган балалар коляскасы килеп чыкканын күрә. Арба артыннан шляпа 1 һәм җирдән сөйрәлгән озын пальто кигән, коляска белән бертигез диярлек тәбәнәк буйлы һәм Соловьевны ирексез- дән көләргә мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә килбәтсез фигура килә. Коляска артыннан урамга Новак килеп чыга. Алар, Луцьның колясканы таш юлдан тартып баруын һәм ко¬ лясканың сикерүен карап, юл буе Соловьев белән көлеп тротуардан баралар. Коляска шулкадәр нык сикерә, хәтта үтеп баручылар мескен балага кызгану белән ка¬ рыйлар, ә бер хатын хәтта рәхимсез «бала караучы»ны шелтәләп тә ала. Шуннан соң Луць арбаны тынычрак алып барырга тырыша. Шушы төннән башлап, Новак белән Соловьев уңайлы- рак итеп — юрган ябынып мендәргә ятып йоклый баш¬ лыйлар һәм үзләренең гади, ләкин тыныч фатирларын¬ дагы «уңайлык»ка канәгать булалар. Новак отрядка китү турында катгый приказ алганга кадәр Ровнода яшерен хәлдә яши. 24* 371
Урманга киткәндә ул үзенең урынбасары итеп Со¬ ловьевны калдыра. Люся Милашевская аркылы элемтә тотарга сүз куешалар. Отрядта булуының өченче көнендә Новак шәһәргә элемтәче итеп шоферны җибәрә һәм аңа Люсяның ад¬ ресын бирә. Элемтәче Люсяга отряд командованиесенең йомышларын: беренчедән, Ровно вокзалын шартлатуны хәзерләү, икенчедән, барлык подпольечыларның семья¬ ларын отрядка җибәрү бурычын тапшырырга, ә Люся аны Соловьевка тапшырырга тиеш була. Луць исеменә махсус приказ бирелгән иде: ул хәзер үк шәһәрдән ки¬ тәргә һәм отрядка килергә тиеш иде. Кулга алыну кур¬ кынычы зур булганлыктан, аңа шәһәрдә артык калырга ярамый иде. Ләкин элемтәчене юлда ук кулга алганнар һәм аңар¬ дан Люся Милашевскаяның адресын тапканнар. Бу вакытта Соловьев шәһәрдә булмый. Немецлар яңа чара үткәрәләр — паспорт алыштыра башлыйлар. Шун¬ лыктан аңа яңа паспорт алу өчен Гощага барырга кирәк була. Төнлә Люсяны алырга жандармнар килә. Люся Гощадагы оешма турында, Ровнода партизан¬ нар килә торган кайбер фатирлар турында, ниһаять, Соловьевның кайда икәне турында белә иде. Ләкин ул җәзалаучыларның барлык сорауларына, вәгъдәләренә һәм газаплауларына бер үк сүз белән — «белмим!» дигән сүз белән җавап бирә. Люся Милашевская белән Украинадагы баш судья доктор Функ үзе кызыксына. Аның приказы буенча Лю- еядан көчәйтелгән метод дигән метод белән сорау алган¬ нар. Тәүлек буе дәвам итә торган инквизиторлык җәза¬ ларыннан торган бу «допрос» атна буе дәвам итә. Ләкин ул бернинди нәтиҗә бирми. Люсяны атып үтерәләр. УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Мельничный урамында, Украинадагы махсус гаскәр¬ ләр командующие генерал Ильген урнашкан ялгыз йорт янында һәрвакыт часовой тора. Бервакыт иртәдән алып бу йорт янында кыска штан кигән һәм авыз гармоне тот¬ кан малай бутала башлый. Ул берничә тапкыр часовой¬ ның күзенә чалынып китә. — Син нәрсә монда буталасың?— дип сорый часовой. 372
— Болай гына ла. — Кит моннан! Бу бит генерал йорты, сыз тизрәк! Тотып алсам, яхшы булмас! Малай югала, ләкин, озак та үтми, чаттан тагын ки¬ леп чыга. йорт янына кулына папка тоткан Валя килә. — Исәнмесез! Генерал әфәнде килмәдеме?—дип со¬ рый ул часовойдан. — Юк. — Ә анда кем бар?— дип сорый Валя йортка иша¬ рәләп. — Денщик. —• Мин кереп генералны көтәм. Аңа рейхскомисса¬ риаттан ашыгыч пакет бар. Соңгы вакытта Валя генералга берничә тапкыр пакет китергәли һәм шунлыктан часовойлар аны беләләр. йортта аны «казак»лардан булган денщик каршылый. Ул Ильгенда әле берничә көн генә элек эшли башлаган була. Валя моны белә, ләкин гаҗәпләнгән кыяфәт белән сорый: — Ә элекке денщик кайда соң? — Ул Берлинда инде!—дип җавап бирә «ңазак». — Ник китте ул анда? — Трофейлар алып китте. Өйгә рәхим итегез, фрей¬ лейн, шунда көтәрсез. — Юк, мин көтеп тормыйм. Минем әле тагын бер ащыгыч пакет илтәсем бар. Кайтышлый керермен. Гене¬ рал тиз килерме икән? — Тиз килергә тиеш. Валя, часовойга яңадан киләчәген әйтеп, чыгып китә. Чатны борылгач, ул үзен көтеп йөрүче малайны күрә. — Бар, Коля, чап тизрәк тә әйт. Бөтенесе тәртиптә диген. Килсеннәр. Бөтен эш план буенча бара. Фронт линиясе якынаю белән, генерал фон Ильген үзенең Украинада «тапкан» байлыклары тубында чын- чынлап борчыла башлый. Бу байлыклар үзләренең за¬ конлы хуҗаларына кайтмагайлары дип, генерал аларны Берлинга җибәрмәкче була. Байлык егерме чемоданга тутырыла. Шунлыктан аларны озату өчен генералның адъютанты һауптман җи¬ тәкчелегендә бөтен бер бригада оештырырга туры килә. 373
һауптман җитәкчелегендә немец денщик һәм һәрвакыт генерал йортында яшәп шунда сакта торучы дүрт солдат җибәрелә. Шушы «саф канлы ариецлар» урынына ге¬ нерал үз тирәсенә вакытлыча хезмәтчеләр итеп «казак¬ ларлы җыя. Гитлерчылар «казаклар» дип аларга хезмәт итәргә риза булган совет хәрби пленныйларын атыйлар иде. Болар үзләренең тиреләрен саклап калу өчен намусла¬ рын һәм вөҗданнарын саткан куркак җаннар иде. Шун¬ дый «казаклар»дан гитлерчылар махсус подразделение¬ лар төзеделәр. Украинада алар шул ук фон Ильгенга буйсыналар иде. Ләкин бу кешеләрнең күбесен вөҗдан¬ нары газаплый. Алар Ватаннарын дошманга саткан бу¬ луларыннан оялалар; алар пленда булу хурлыгы өчен дә, «казак»,булып хезмәт итү хурлыгы өчен дә гитлерчы¬ лардан үч алырга бик телиләр. Алар үзләренең Ватан алдындагы авыр гаепләрен юу мөмкинлеге эзлиләр. «Казак»ларның күбесе, фашистлар биргән коралла¬ рын алып, батальон-батальон булып та, ялгыз-ялгыз гына да партизаннар янына! урманнарга качалар иде. Фон Ильген үз тирәсенә вакытлыча әнә шундый «ка- заклар»ны туплый. Шуларның берсен ул үзенең денщи¬ гы итеп билгели һәм үз йорТында урнаштыра, ә калган¬ нары, казармадан килеп, генерал йорты янында тышта чиратлап сакта торалар. Без боларның барысын да исәпкә алдык. Кечкенә Коля тиз генә фатирга йөгерә. Анда аны Кузнецов, Струтинский, Каминский һәм Гнедюк көтеп торган. Алар барысы да немец формасы кигәннәр. — Валя килергә мөмкин диде, бөтенесе дә тәртип¬ тә,— дип кычкыра Коля. — Яхшы. Хәзер үк «маяк»ка йөгер. Бүген шәһәрдә калу куркыныч. Йөгер, без сине куып җитәрбез,— ди Кузнецов. — йөгерәм! Хушыгыз, Микола Иванович! Берничә минуттан инде Кузнецов иптәшләре белән Ильген йорты янында була. Обер-лейтенант формасы ки¬ гән Кузнецов (аның инде дәрәҗәсе күтәрелгән иде) ма¬ шинадан беренче булып чыга һәм йортка таба юнәлә. Часовой, немец офицерын күреп, аңа салют бирә. — Обер-лейтеңант әфәнде, генералның әле килгәне юк. — Беләм!—ди Кузнецов немецча һәм йортка керә. 374
Аның артыннан Струтинский да керә. — Мин совет партизаны,— ди денщикка Кузнецов аермачык итеп.— Исән калырга теләсәң, ярдәм ит. Те- ләмәсәң — үзеңә үпкәлә. Денщик аптырап кала: немец офицеры үзен парти¬ зан ди! Куркудан тешләрен шыкылдатып, ул мыгырда¬ нып куя: — Мин әлбәттә сезнең белән. Безне мобилизовать иттеләр, ирексездән хезмәт итәбез... — Кара аны! Аптырашта калган денщик, әле һаман да немец офи¬ церының партизан булуына ышанмыйча, урынында ка¬ тып кала. — Синең фамилияң ничек?— дип сорый Кузнецов. — Кузько. — Утыр әйдә, яз. Николай Ивановичның кушуы буенча денщик яза башлый: «Боткагыз өчен рәхмәт. Партизаннарга китәм. Үзем белән генералны да алып китәм. Казак Кузько». Бу язу генерал Ильген кабинетындагы язу өстәле өс¬ тендә күренерлек урында калдырыла. — Хәзер хуҗа өйдә югында эш белән шөгыльләнеп алыйк,— ди Кузнецов Струтинскийга. Николай Иванович белән Струтинский йортта җен¬ текләп тентү ясыйлар, документларны һәм коралларны алып, бер төенгә төрәләр. Струтинский денщик янында кала, ә Николай Ива¬ нович часовой янына чыгып китә. Аның янында инде- Гнедюк тора. Кузнецов чыгып барышлый Гнедюкның тү¬ бәндәге сүзләрен ишетә: — Эх, син! Гриц идең, фриц булгансың бит! — Исән чакта сыз җәтрәк,— дип җавап бирә часо¬ вой ышанычсыз гына.— Нинди фриц булыйм мин сиңа!: — Фриц булмасаң, партизаннарга ярдәм ит! — Я, ничек, килештегезме?—дип сорый арттан ки¬ леп җиткән Кузнецов. Часовой, күзләрен акайтып, кинәт аңа таба борыла. — Минем арттан бар!—дип приказ бирә Кузнецов часовойга. — Офицер әфәнде, миңа өйгә керергә ярамый. — Ярыймы, ярамыймы, анысы әһәмиятле түгел. Яле, бир әле винтовкаңны.— һәм Кузнецов часовойны корал¬ сызландыра. 375
Часовой аның артыннан йортка кереп китә. Постта часовой урынына Коля Гнедюк кала. Маши¬ надан Каминский чыга һәм йорт янында әрле-бирле йө¬ ри башлый. Бу эшләр барысы да эңгер-меңгер вакытта, әле шак¬ тый якты чагында һәм урамда кешеләр йөреп торганда була. Биш минуттан йорттан инде часовой формасына киен¬ гән һәм винтовка тоткан Струтинский чыга. Ул постка баса, ә Гнедюк йортка кереп китә. Бөтенесе әзер була, ләкин Ильген һаман ңилми. Егер¬ ме, утыз, кырык минут үтә. Генерал һаман юк. Часовой «казак», куркуыннан айнып, кинәт Кузне¬ цовка әйтә: — Күңелсезлек чыгуы бар. Тиздән алмаш киләчәк. Әйдәгез, мин яңадан постка басыйм. Сезнең белән бу¬ лырга булганмын икән инде, ярдәм итәрмен. — Алдамассыңмы? — Дөресен әйтәм!—дип җавап бирә «казак». Гнедюк Струтинскийны чакыра. Яңадан киемнәрне алышырга туры килә. Часовой элекке урынына китә һәм Каминский күзәтүе астында1 постка баса. Шул арада якынлашып * килүче машина тавышы ишетелә. Бу Ильген була. — Бик таза икән, җиңүе кыен булыр, ярдәмгә ба¬ рыйм,— ди Струтинский Каминскийга, машинадан чы¬ гучы генералны күреп. Ильген кереп чишенгәч тә, Кузнецов денщик бүлмә¬ сеннән чыга. — Мин — совет партизаны. Үзегезне акыллы тотса¬ гыз, исән калырсыз һәм берничә сәгатьтән, үзегез телә¬ гәнчә, лагерьда безнең командир белән сөйләшә алыр¬ сыз. — Хыянәтче!—дип акырып җибәрә Ильген һәм ре¬ вольвер кабурасына тотына. Ләкин шул арада Кузнецов һәм килеп өлгергән Стру¬ тинский генералны кулларыннан тотып алалар. — Сезгә бит инде безнең кем икәнебез ачык әйтелде. Сез бит партизаннарны эзләгән идегез, менә алар — карагыз! — һильфе!..— дип кычкыра яңадан Ильген һәм ыч¬ кынырга тырыша башлый. 376
Генерал кырык ике яшьләрдәге таза кеше иде. Ул, ычкынырга тырышып, тыпырчына, идәнгә егыла, тешли башлый. Разведчикларга йодрыкларын гына түгел, бәл¬ ки аякларын да' эшкә җибәрергә туры килә. Алар аның авызын яулык белән томалыйлар да машина янына алып китәләр. Машинага төртеп кертә башлагач, аның авы¬ зыннан яулык төшеп китә. — һильфе!—дип яңадан кычкыра Ильген. Часовой йөгереп килә: — Кемдер килә! Момент куркыныч була. Артык шәһитләрнең булуына юл куярга ярамый — аларның генерал чалбарындагы кызыл лампасларын күрүләре бар. «Ярый, әгәр алар гит¬ лерчылар булса,— дип уйларга өлгерә Кузнецов,— алар¬ ны кырып бетерергә мөмкин. Әгәр дә обывательләр бул¬ са? Алар белән нәрсә эшләргә? Үтермәссең бит! Калды¬ рырга да ярамый. Үзебез белән алыргамы? Аннан баш¬ ка да машинада кеше күп». һәм ул килүчеләрнең каршысына бармакчы була. Ул уйлаганча, бу часовойларны алыштырырга килүче алмаш булып чыкмый. Дүрт немец офицеры килә, алар¬ ның сөйләшергә теләмәүләре мөмкин. Шул вакытта Кузнецов үзенең гестапо жетонын исе¬ нә төшерә. Моңарчы аның бу жетоннан бер тапкыр да файдаланганы булмый. Ул кыю гына немецларга таба юнәлә һәм, туктап, кискен хәрәкәт белән жетонын кесәсеннән чыгара. — Без немец формасына киенгән бандит тоттык. До¬ кументларыгызны рөхсәт итегез!— дип мөрәҗәгать итә ул офицерларга. Жетонның чыннан да могҗизалы көче була, һәм Кузнецов генералны машинага утыртканга кадәр вакыт оту өчен шуңардан файдаланмакчы була. Ул офицер¬ ларның шәхесләре белән бик нык кызыксынган булып күренергә тырыша һәм аларның өчесенең документын кайтарып биргәнгә кадәр озаклап тикшерә, ә дүртенче- сеннән үзе белән бергә гестапога баруын үТенә. Бу дүр¬ тенчесе һаулейтер Кохның үз шоферы булып чыга. — Сездән, Гранау әфәнде,— ди аңа Кузнецов,— ми¬ нем белән пүнәтәй булып баруыгызны үтенәм. Ә сез, әфәнделәр,— дип мөрәҗәгать итә ул башкаларга,— китә аласыз. Биш кешелек «оппель» җиде кешене алып китә. 377
Ильген белән Гранауны «яшел маяк»та калдырып, Кузнецов, Струтинский һәм Каминский шунда ук шә¬ һәргә кайталар. Шул ук кичне Кузнецов уйламаганда гына Макс Ясковецны очрата. Макс аңа фон Ортельнең атылып үл¬ гәнлеге турында хәбәр барлыкны әйтә. — И аллам!—дип кычкырып куя Кузнецов.— Ничек алай булган соң ул! Шундый таза, шат күңелле иде... Чын күңелемнән кызганам. — Мин дә бернәрсә аңламыйм,— ди Ясковец апты¬ рап.— Ялгыш атылган диләр... Корал чистартканда. — Менә бит язмыш ничек була!—дип дәвам итә Кузнецов кайгырган кыяфәт белән.— Ә кайчан күмәләр соң? — Анысы әлегә билгеле түгел,— дип җавап бирә Ясковец, ләкин шунда ук дусының гробына кую өчен венок сатып алырга дип Зиберттан ярты йөз марка акча сорый. Фон Ортельнең үз-үзен үтерүе Кузнецовка шикле тоела. Бу еланның үлүе отряд командованиесе билгеләгән планны тәмам җимерә иде. Шуңа күрә Кузнецовның бу хәбәргә ышанасы килми. Фон Ортельне урлап китү бурында задание алынганнан соң үткән көннәр буена Николай Ивановичның аны күр¬ гәне булмый. Ләкин Кузнецов Валядан аның Ровнода икәнен белә: Валя аны берничә тапкыр очрата:, һәм Куз¬ нецов үзенең заданиене бүген-иртәгә үтәячәгенә ышана. «Зур өчлек»нең Таһранда булачак очрашуы турын¬ да беркемгә дә билгеле түгел,— дип уйлый ул хәзер.— Ихтимал, бу гомумән миннән тагын бер йөз марка алу өчен шушы гестапочы уйлап чыгарган фантазия бул¬ гандыр. Ә Таһранда бу очрашу чыннан да булса? Анда террорчылардан кемнәрнең барачагын хәзер ничек итеп белергә инде?» Кузнецов Валя янына, ә аннан Лидия Лисовская янына бармакчы була. «Бәлки алар тулырак хәбәрләр беләләрдер»,— дип уйлый ул. Валя фон Ортельнең үз-үзен үтерүе турында шул ук Макс Ясковецтан ишеткәнлеген, ә рейхскомиссариатта бу турыда бернәрсә дә ишетелмәвен әйтә. Бу билгесезлек Кузнецовны тагын да ныграк борчый. Ул Лидия янына китә. Монда ишеткәннәре аның фикерләрен раслый. 378
— Моннан өч көн элек,— ди Лидия,— Ортель мин¬ дә булды. Саубуллашырга кергән иде. Ул самолет белән Ровнодан кайдадыр китәргә җыенган иде. Ул миннән китүе турында беркемгә дә сөйләмәвемне үтенде, әгәр дә инде, диде, мине юк дисәләр, минем белән нәрсә булса да булгандыр, дисәләр, андый хәбәрләрне юкка чыгар¬ магыз, диде. Яхшы бүләк алып кайтырга вәгъдә бирде. Аның үз-үзен үтерүе турында ишеткәч, миңа бу эш шик¬ ле булып тоелды. Ортель китте, ә аның үз-үзен үтерүе турындагы хәбәрне гестапочылар тараттылар. Мин бу турыда сезгә шунда ук хәбәр итәргә булган идем, ләкин сез,’ үч иткән кебек, күренмәдегез. Төнлә Ровнодан отрядка Кечкенә Коля җибәрелә. Ка¬ раңгы булуга карамастан, ул очып баргандай бара. Ул Кузнецовның ашыгыч хатын алып бара. Хатта Кузнецов фон Ортельнең «серле» югалуы турында хәбәр итә. Нико¬ лай Иванович Ортельне вакытында урлап китә алмавы, аңа шәһәрдән качарга мөмкинлек бирүе өчен үз-үзен гафу итә алмый иде. УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК • Ноябрь башларына лагерь инде тулысынча төзелеп беткән иде. Без хәзер инде урманда яшеренеп яшәүче кешеләр өчен котылгысыз булып күренгән уңайсызлык- лардан һәм мәхрүмлекләрдән, тулысынча булмаса да, котылган идек. Безнең хәзерге отрядыбызны моннан ундүрт ай элек Сарны урманнарына килгән кичкенә генә парашютчылар группасы дип танырга мөмкин түгел иде. Без баедык, шактый зур хуҗалык тупладык. Хәзер Альберт Вениами¬ нович Цесарский әле күптән түгел генә Коля Фадеевка гади аркылы пычкы белән операция ясаганлыгын елмаю белән исенә төшерә. Хәзер безнең партизан врачыбызның «стационар амбулаторясе» бар, үзе дә ул, инде гади врач кына түгел, бәлки штатында унөч врачы һәм күп санлы лекпомнары булган санчастьның начальнигы. Болар барысы да безгә Ровно, Гоща һәм Тучино под¬ польечылары җибәргән кешеләр. Лагерьда; күтәренке, шат настроение хөкем сөрә. Мондый настроение безнең сугыш эшләренең уңышлы баруыннан гына түгел, бәлки, башлыча, Бөек Ватан су¬ 379
гышы фронтларыннан көн саен яңадан-яңа шатлыклы хәбәрләр алынудан да килеп чыга иде. Май аенда Кузнецовка Эрих Кох сөйләгән Курск «сюрпризы» гитлерчылар өчен бик күңелсез тәмамлан¬ ды. Немецлар, бу «сюрприз»да йөз егерме меңле армия¬ ләрен югалтып, чигенәләр иде. Сентябрь ахырларында Кызыл Армия Днепр ярларына килеп җитте. Әле күптән түгел генә үз-үзләренә ыша'нган, тормыш¬ ларыннан канәгать булган «яулап алучылар» хәзер җиңүнең мөмкинлегенә ышанычларын югалта башла¬ дылар. — Хәзер мин аларның иң күтәренке күңелле һәм киләчәккә иң ышанучан офицерлары булып барам ах¬ ры!— ди көлеп Николай Иванович. Гитлерчылар, уңдырышлы Украинаны инде кулла¬ рында тота алмаячакларына ышанып, аннан мөмкин ка¬ дәр күбрәк а1зык алып китәргә омтылдылар. Партизан отрядлары булган урыннарда немецларга аеруча тыгызга туры килде. Мәсәлән, көнчыгышта Го- рынь елгасына, көньякта Ровно — Луцк тимер юлына, төньякта Сарны — Ковель юлына һәм көнбатышка Луц¬ кига кадәр диярлек урнашкан гаять зур территориянең халкы оккупантларга икмәк тә‘, терлек тә бирми иде. Бу территориядә берничә партизан отряды: Прокопюк отряды, Федоров берләшмәсеннән Балицкий команда¬ лыгындагы Сталин исемендәге батальон, Карасев, Ма¬ гомет отрядлары һәм безнең отряд операцияләр алып бардылар. Халыкның немец илбасарларга каршылыгы көннән-көн арта барды. Шуннан соң Кенигсбергтан Эрих Кох җибәргән приказ буенча оккупантлар гадәттән тыш җәза чаралары куллана башладылар. Партизаннарга һәм җирле халыкка каршы көрәшү өчен махсус авиа¬ ция билгеләнде. Тоташ эскадрильялар көн саен урман¬ нар һәм авыллар өстендә оча һәм аларны рәхимсез бом¬ бага тота башладылар. Без Цуман урманнарына килү белән оккупантлар кулыннан тагын бер район ычкынды. Шунлыктан аларның безгә карата «игътибар»ны көчәйтүләре гаҗәп түгел иде. Аларның зур кораллы отрядлары әле бер авылда, әле икенчесендә күренә башлады. Кораллар һәм сугыш при- паслары белән тәэмин ителгән хыянәтче бандитлар да үзләренең хуҗалары алдында үзләрен күрсәтү мөмкин¬ леген кулларыннан ычкындырмаска тырыштылар. 380
Хыянәтчеләргә немец фашистлары алдында болай лакейларча ялагайлану кыйммәткә төште. Бу мескен «гаскәрләр»дән без никадәр кораллар, сугыш припаслары кулга төшерә идек — исәбе юк. Шулай да без дә, аз булса да, кирәксез югалтуларга дучар була идек, һәм бу югалтулар безнең йөрәкләребезне пәра-пәра тел¬ гәлиләр иде. Украин милләтчеләре белән бәрелешләрдә безнең шагыйребез, җыр башлаучыбыз, партизаннарның сөекле¬ се Гриша Шмуйловский һәлак булды. Гриша операцияләрдә катнашу мөмкинлеген кулыннан ычкындырмаска тырыша иде; булачак җитди эш турында ишетеп алып, ул үзен җибәрүне үтенә торган иде. Ул Москвада көтеп яткан вакытын тулыландырырга тырыш¬ ты. Ул батырлык эшләү турында хыяллана иде. Бервакыт ул Цесарский белән Базановка болай дигән: — Әгәр дә миңа үләргә туры килсә, мин йөзем белән көнбатышка таба карап үләргә телим! йөз белән көнбатышка таба! Бу сүзләр совет кешесе¬ нең һөҗүм итүгә патриотик омтылышын, аның изге ом¬ тылышын, Ватаныбызны фашист илбасарлардан тизрәк азат итәргә теләвен бик яхшы чагылдыралар иде. Гриша, «яшел маяк»тан лагерьга кайтып килешли дошманның күп санлы засадасына очрап, бәрелештә һә¬ лак булды. «Ма'як»та аңа Кечкенә Коля Кузнецовтан па¬ кет тапшырырга тиеш иде. Юлдашы Миша Зайцев белән бергә ул сәгатьтән артык дошманнар белән атышып, алар¬ ны үзләренә якын җибәрмиләр. Алар автоматларында патроннары беткәнгә кадәр сугышалар. Патроннары беткәч, алар засада боҗрасыннан чыгар¬ га тырышалар. Сазлыкка ташланалар, шунда Гриша Шмуйловский атып үтерелә. Аның иптәше могҗиза белән генә котылып кала; булган вакыйга турында ул сөй¬ ләде. Гриша күңелгә ятышлы яхшы шигырьләр яза! иде. Ул сугыш беткәннән соң безнең отряд турында китап язарга хыяллана иде. Ул үзенең шакмаклы дәфтәренә көн саен диярлек яңадан-яңа сәхифәләр язып бара иде. һәм менә хәзер бөтенесе — бу дәфтәр дә, Кузнецов җибәргән пакет та, иптәшебезнең гәүдәсе дә дошман кулында. — Ничек кенә булса да табарга!— дип приказ бирдем мин Базановка һәм аны Гриша Шмуйловскийның гәүдә¬ сен эзләргә җибәрдем. 381
Аның гәүдәсен өченче көнендә генә таптылар. Фашист¬ лар аны бөтенләй диярлек чишендергәннәр дә куак ара¬ сына ташлаганнар. Без Гришаны партизаннарча хөрмәтләп күмдек. Ла¬ герь янындагы кабергә металл пластинка кагып куй¬ дык. Анда иптәшебезнең Ватан дошманнарына каршы ти¬ гезсез сугышта батырларча һәлак булуы турында языл¬ ган иде. -I Цесарский иптәшенең һәлак булуын авыр кичерде. Күп тапкырлар, хәтта отряд үзенең урынын үзгәрткән чакларда да, ул аның партизаннар тарафыннан сөеп би¬ зәлгән каберенә бара, һәм шунда берүзе озак-озак утыра торган иде. Бервакыт мин аны Шмуйловский кабере янында оч¬ раттым. — Ул зур батырлык турында хыялланды, ә үзе гади бәрелештә һәлак булды,— диде миңа Цесарский. Мин уйлап куйдым: ә нәрсә соң ул зур батырлык? — Йөзе белән көнбатышка таба карап үлде,— дидем мин Цесарскийга.— Бу батырлык түгелмени? — Дөрес,— диде Цесарский бераз уйлап торганнан соң. Ул әллә минем соравыма, әллә үз фикерләренә җавап бирде, мин аңламадым. — Аның теләге дан түгел иде бит. Ул үз тормышы бе¬ лән башкаларны һәлакәттән коткарырга, кешеләргә ты¬ нычлык һәм бәхетләрен кайтарып бирергә тели иде. Бел¬ мим, бу батырлыкмыдыр, ләкин бу, ким дигәндә, намус¬ лылык— бурычыңны болай үтәү — намуслылык,— дидем мин. Дошманнар белән бәрелештә командирның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, бик яхшы иптәш, батыр пар¬ тизан Иван Яковлевич Соколов та һәлак булды. Алтынчы ноябрьда’ радистлар иртәдән үк наушникла¬ рын колакларыннан төшермәделәр. Ваня Строков громко- говорительне көйли, ә партизаннар менә-менә Москва тапшыруы башлануын көтеп, якында басып торалар. Ниһаять, кич белән Ваня дулкынны эләктерде — без¬ нең гаскәрләребезнең Киевны алулары турында Верхов¬ ный Баш Командующийның приказы укыла иде. Бу бөтен илебез өчен зур шатлык булды. Украина башкаласының алыңуы турындагы хәбәрне ишеткәч, безнең шатлануы- 382
бызны күз алдына китерәсе иде. Без әле дошман тылында идек, ләкин җиңү һәм бөтен украин җирен азат итү вакы¬ ты якын иде. Моннан бер ел элек булган кебек, партизаннар Сталин тавышын яңадан ишеттеләр. Радио буенча аның, Бөек Октябрь социалистик революциясенең егерме алты еллы¬ гына багышлап, Москва Советының тантаналы утыры¬ шында сөйләгән доклады тапшырылды. Иптәш Сталин Октябрьның егерме биш еллыгыннан егерме алты еллыгына кадәр үткән елны «Ватан сугышы¬ ның борылыш елы» дип атады. Кызыл Армиянең бу ел дәвамындагы һөҗүме Германияне һәлакәт алдына китереп куйды. 7 ноябрьда иртә белән отряд сафка тезелде, һәм иптәш Сталинның радистлар тарафыннан язып алынган приказы укылды. Урманда куәтле бердәм «ура» тавышлары яңгы¬ рады. Төшкә таба безгә кунаклар килә башлады. Күрше от¬ рядларның командирлары — Балицкий, Карасев, Проко- пюк һәм Магомет килде. Аларның һәркайсы үз отряды партизаннарының кечкенә генә группасы белән килде. — Ай-Һай, лагере да лагере! Сугыштан соң монда ял йорты ачарга мөмкин булачак!—диделәр кунаклар, без¬ нең төзегән нәрсәләребезне карап. — Танцы оештырырга да мөмкин монда,— диделәр алар безнең тулай торакларыбызның берсендә сәкеләр арасында калдырылган киң урынны күреп. Торакның идә¬ ненә немецлар яндырган бер йортның коймасыннан алган такталар җәелгән иде. Идән нәкъ паркет идән кебек иде. Кунакларга барыннан да бигрәк госпиталь ошады. Цесарский балкып китте. Бәйрәм мәҗлесеннән соң үзешчән кичә башланды. Табигый «яшел театр»ның уртасында зур сәхнә ясалды. Аның почмакларына костерлар яндырылды. Кемдер (шул ук Цесарский бугай) «Вечер на рейде»ны башлап җибәр¬ гәч һәм җырга барысы да кушылгач, «сәхнә» ■белән бергә тамашачылар гаять зур хорга әверелделәр; костерларның кызыл яктысы, кешеләрнең йөзенә төшеп, ниндидер аеру¬ ча тантаналык тудыра иде. Барысы да сихерләнгән кебек утыралар. һич көтмәгәндә, Семенов белән Базанов үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар акробатик номерлар белән чыктылар — чын цирк артистлары кебек мәтәлчек 383
атындылар, бөгелделәр, сыгылдылар. Костерлар яктысы, нәкъ театрлардагы прожекторлар кебек, аларның фигура¬ ларын яктыртты. Ровнодан килгән яңа партизаннар арасында Ровно театры артистлары бар иде. Аларның берсе Чарли Чап¬ лин булып бик яхшы чыгыш ясады. Бу «Чаплин» сәхнә¬ дән төшәргә дә өлгермәде, шул ук номер белән испанлы Ривас чыкты. Ул тышкы кыяфәте белән Чаплинга ошаган идө һәм, аеруча осталыгы булмаса да, чын актер кебек үк тәэсир калдырды. Безгә подпольечылар тарафыннан иң беренче итеп җибәрелгән врачларыбыздан Алевтина Николаевна Щер¬ бинина рус халык биюләрен башкаруы белән аеруча зур уңышка иреште. Сугышка кадәр Алевтина Николаевна Ерак Төньякта балалар дәвалаган, сугышның беренче елында кыр госпиталендә хәрби врач булып эшләгән, ан¬ нары, пленга төшеп, Тучинога килеп чыккан һәм шуннан, Оля Солимчук ярдәме белән, безгә килде. Ул килгәннән бирле әле күп дигәндә ике ай гына вакыт үтте, ләкин Алевтина Николаевнаны инде бөтен отряд белә һәм ярата иде. Ләкин бу җитди һәм тыйнак хатынны биергә шул¬ кадәр остадыр дип беркем дә .уйламый иде. Аны биергә берничә тапкыр чыгардылар. Бу кичне без үзебез яраткан элекке җырларны гына түгел, бәлки отряд шагыйре Луцк подполье группасы элемтәчесе Борис Зюков тарафыннан язылган үз җырла¬ рыбызны да җырладык. Җырлыйк урман, чәнечкеле камыл һәм сазлыклар булган урында, Давылларны җиңеп, Голотаның Атта йөргән чагы турында... Кем онытыр, чатлам салкыннарда Засадада яткан көннәрне, Сулар кичеп, биек таулар үтеп Дошман башын чапкан көннәрне? Кем онытыр ул чак күперләрдән Эшелоннар түбән очканын, Чуерташлы тирән упкыннарның Составларны ничек кочканын? УПА безгә юллар ача иде, Бандит кача — арты чүперә — Фельджандарм, бульбачылар белә «Медведьчылар» Ничек итеп үлем китерә. 384
Без, иптәшләр, әле үттек бергә Мактаулы һәм авыр юлларны. Тик кызганыч — урын җитми җырда Хәтерләргә үлгән дусларны, йокласыннар алар тыныч йокы; Корал тотып корыч сафларда Без ант иттек отряд йолаларын Тап төшерми изге сакларга. Сез башлагыз безнең отряд маршын! Онытмасын Гитлер — пычрак җан: Безнең исем — халык нәфрәтчесе — Курку белмәс батыр партизан!.. Кунакларыбыз инде үз отрядларына таралды, ә кон¬ церт әле һаман да дәвам итә иде. Сәгать унберләрдә ми¬ нем яныма Стехов килде. Мин бүрәнәләрдән ясалган «партер»ның беренче рәтендә утыра идем. Стехов миңа таба иелеп әйтте: — Дмитрий Николаевич, бер генә минутка!.. Мин чыктым. — Әле генә Берестяныдан разведчиклар килде,— дип башлады Стехов сүзен, дулкынланып.— Анда миномет¬ лар һәм пушкалар белән зур җәза отряды килгән. Иртә белән безнең янга килү өчен озатучылар эзлиләр икән. Моннан бер сәгать элек мин Киверцы станциясендә дә немецларның зур эшелоны бушатылу турында хәбәр алдым. Бу безнең өчен көтелмәгән хәл түгел иде. Кузнецов безгә «үлем мастеры» — генерал Пиппер экспедициясе¬ нең әзерләнүләре турыпда инде хәбәр итеп өлгергән иде. Без бу турыда Ровнодагы иптәшләрдән дә ишеткән идек. Хыянәтче Науменко вакыйгасы безне, фашистлар без¬ нең лагерь урнашкан урынны анык белә торганнардыр, дип уйларга мәҗбүр итә иде. Стехов белән киңәшеп, без җәзачыларга каршы сугышырга булдык. Чираттагы номерның бетүен көтеп, мин сәхнәгә чык¬ тым. — Иптәшләр!—дидем мин сугышчыларга.— Иртәгә иртә белән безгә каршы җәзачылар киләчәк, дигән хәбәр алынды. Урыныбыздан китмик. Үзебезнең: башта дош¬ манны тар-мар итәргә, аннары китәргә, дигән принцибы¬ бызга турылыклы булып калыйк! 0499. Көчле рухлылар — 25 385
— Дөрес! Ура!—дип күтәреп алдылар партизаннар. Мин, игътибар бирергә өндәп, кулымны күтәрдем: — Бәйрәм дәвам итә! Берничә кеше «В бой за Родину, в бой за Сталина» җырын башлап җибәрде. Җырны барысы, да күтәреп алдылар. Бәйрәм кичәсе тагын бер сәгать дәвам итте. йокларга тулы сугышчан хәзерлектә яттык. Лагерь тирәсенә өстәмә постлар куйдык. Берестяныга таба җәяү- ле һәм атлы разведчиклар җибәрдек. Таң вакытында Берестяныдан Валя Семенов килде. — Авылдан безнең лагерьга таба немецларның зур колоннасы килә!—дип хәбәр итте ул, тыны кысылып. Шул ук вакытта диярлек пулеметлардан һәм автомат¬ лардан аткан тавышлар ишетелде. Атыш бездән ун кило¬ метрлар чамасы ераклыкта, Балицкий лагере районы ти¬ рәләрендә бара иде. Мин эшнең нәрсәдә икәнен, ярдәм кирәк түгелме икә¬ нен белү һәм җәзачыларны көтүебез турында әйтү өчен анда атлы элемтәчеләр җибәрдем. Бу вакытта отрядта җиде йөз иллегә якын кеше бар иде. Отряд дүрт строевой ротага һәм ике аерым взвод¬ ка — разведка взводына һәм* комендантлык взводына бүленгән иде. Базанов командалыгындагы беренче рота Берестяны¬ дан килүче дошманга каршы чыкты. Семенов команда¬ лыгындагы икенче ротаны мин әйләнеп үтәргә җибәрдем һәм тылдан удар ясау өчен җәзачыларның артиллериясе, минометлары һәм команда пункты кайда икәнлекне сиз¬ дермичә генә белергә приказ бирдем. Икенче рота лагерьдан чыгып киткәч, постлардан безгә каршы икенче яктан да дошман колоннасы килүен хәбәр иттеләр. Ана каршы мин дүртенче ротаның бер өлешен куйдым. Бу ротаның икенче өлеше уң флангны саклый иде. Өченче рота лагерь әйләнәсендә постларда тора иде. Шулай итеп, безнең бөтен көчләребез урнаштырып бетерелгән иде. Резервта разведчиклар группалары һәм комендантлык взводы калды. Иртәнге сәгать уннарда сугыш башланды. Җәзачылар безнең беренче ротабызга каршы пулеметлардан һәм автоматлардан көчле ут ачтылар. Миномет һәм пулемет уты астында алар тыгыз колонна булып, аягүрә баскан 386
хәлдә киләләр. Безнең станоклы һәм кул пулеметлары- бызның уты аларны тик бераз вакытка гына туктарга һәм ятарга мәҗбүр итә. Аннары тагын немецча команда ишетелә һәм солдатлар, урыннарыннан торып, атакага ташланалар. Җәзачыларны автомат уты җитәрлек якынлыкка җи¬ бәреп, безнекеләр контратакага күчтеләр. Партизаннар «ура»сы яңгырый. Немецларның икенче колоннасы да атакага китте. Анда безнең дүртенче ротабызның бер өлеше сугыша иде. Лагерьга яралыларны китерә башладылар. Без дәвамлы сугышка түзә алмаячагыбызны белә идек: безнең патроннарыбыз аз иде. Шунлыктан мин, җәзачыларның игътибарын аз гына булса да читкә юнәл¬ дерү өчен, дошман тылына кечкенәрәк группалар җибә¬ рүләрен үтенеп, Балицкий һәм Карасев отрядларына элемтәчеләр җибәрдем. Дошман артиллериясе лагерьга ата башлады. Снаряд¬ лар лагерьдан ике йөз метр чамасы ары төштеләр. Беренче ротадан, патроннар бетеп килә, станоклы пу¬ лемет инде атудан туктады, дип хәбәр иттеләр. Без алар¬ га ярдәмгә комендантлык взводыннан бер группа парти¬ зан җибәрдек. Берничә минуттан яңадан, патроннар бө¬ тенләй диярлек бетте, җибәрегез, югыйсә каршы тора алмыйбыз, дип хәбәр иттеләр. — Чебеннәрне кырган кебек кырабыз, ә алар һаман киләләр дә киләләр,— диде элемтәче.— Безне психика белән куркытырга телиләр. Семенов ротасының чыгып китүенә инде дүрт сәгать вакыт үтте, ләкин әле аның үзен бернәрсә белән дә күр¬ сәткәне юк. Кайда икән ул, нәрсә эшли икән? Беренче ротага без башка подразделениеләрдәге буш кешеләрне кечкенә-кечкенә группалар итеп җибәрә баш¬ ладык. Ләкин бу аңа аз вакытка гына ярдәм итте. Без сугышны оттырабыз кебек иде инде. Балицкийга һәм Карасевка җибәрелгән элемтәчеләр кайтты. Балицкий беркемне дә җибәрә алмавын һәм үз отрядының, һөҗүм көтеп, оборонада ятуын хәбәр итте. Ә Карасев флангтан удар ясау өчен бөтен бер батальон җибәрүен белдерде. Җәзачылар һәр яктан кыса бардылар, һәм атышу инде лагерьга ук якынайды. Сугышка безнең соңгы резервы¬ 25- 387
быз — җиңелчә яраланган һәм яңа гына медицина ярдәме күрсәтелгән унбиш кешелек группа белән комендант Бурлатенко чыкты. Миналар лагерьның эчендә үк шартлый башладылар. Гаять зур наратлар шартлап сынып төшәләр. Фашистлар якынайганнан-якыная баралар. Сугыш инде җиде сәгать дәвам итә. Карасев парти¬ заннары үзләрен сиздермиләр. Семенов ротасы да юк. Кичке алтынчы сәгатьтә мин приказ бирәм: ат җи¬ гәргә дә арбага авыр яралыларны һәм штаб милкен төяр¬ гә. Корал тотарга сәләтле яралылардан көч-хәл белән ундүрт кеше җыелды. Цесарский һәм калган врачлар яра¬ лыларны һәм олауны каплап алып китәргә тиеш булды¬ лар. Мин үзем, сугыша-сугыша чигенергә һәм олау белән яралыларның китүен сакларга приказ бирү өчен, комен¬ дантлык взводының калган өлеше белән бергә үзәк уча¬ стокка таба юнәлдем. Мин, караңгыга кадәр каршы тора алмасак, китә ал- маячагыбызны ачык аңладым. Җәзачылар безне һәр як¬ тан камап ала башладылар. Кинәт дошманнарның пушкалары һәм минометлары аткан яктан аермачык булып русча «ура» тавышлары яңгырады. «Ура» тавышлары тынарга да өлгермәде, ату тавыш¬ лары сихерләгән кебек тукталды. Биш минуттан дошман минометларыннан яңадан ут ачтылар, ләкин бу юлы инде алар немецларга таба ата башладылар. Җәзачылар шунда ук каушап калып паникага бирел¬ деләр һәм коралларын ташлап кача башладылар. Безне¬ келәр аларны куарга ташландылар. Бу нинди могҗиза? Билгеле, бернинди могҗиза юк иде. Сугышның уңы¬ шын Семенов ротасы хәл итте. Ул дошманның тылына килеп чыккан. Приказ буенча, Семенов, ашыкмыйча һәм әйбәтләп кенә, дошманның артиллерия һәм миномет ба- тареялары кайда икәнен белгән, батареялардан ике йөз метр ераклыкта палаткада җәзачыларның команда пунк¬ ты урнашуын белеп алган. Семенов үзенең ротасын икегә бүлгән, һәм бу группа¬ лар икесе бер үк вакытта дошманга удар ясаганнар. Бер группа, артиллерияне һәм минометларны басып алып, 388
аларны дошманга каршы борган, ә икенче группа дош¬ манның команда пунктын һәм сугышны идарә иткән радиостанциясен басып алган. Штабның унтугыз офи¬ церы, шул исәптән экспедиция командующие генерал Пиппер үзе үтерелгән. Нәкъ менә шушы нәрсә сугышны хәл итте дә. Шуны да әйтергә кирәк: Карасев батальоны да ахыр¬ дан сугышка кушылырга өлгерде. Ул да, җәзачыларның флангысына кереп, аларга уңышлы удар ясады. Кичке сәгать унберләрдә генә сугышчылар лагерьга җыелып беттеләр: алар урманда җәзачыларның таркау группаларын эзәрлекләп йөргәннәр. Дошман солдатла¬ рыннан йөз иллеләп кеше, безнең һөҗүм итүне көтеп, Берестяныда качкан икән. Ләкин хәзер безгә алар белән бәйләнүнең мәгънәсе юк иде. Мин җәзачыларның иртәгә үк яңа көч белән безгә тагын каршы чыганакларына һәм лагерьны һавадан бом¬ бага тотанакларына ышана идем. Төнлә үк инде Киверцы станциясеннән немецларның яңа колоннасы килү турында хәбәр алынды. Таң атканга кадәр яңа урынга күчү ту¬ рында карар бирелде. Сугышта безнең унике кешебез үтерелде һәм утыз кешебез яраланды. Без үтерелгәннәрне күмеп, яралылар¬ га ярдәм күрсәттек тә җыена башладык. Мин, таң ату белән лагерьдан китәчәгебезне һәм без¬ нең сугышта кулга төшергән трофейларыбызның бер өле¬ шен үзләренә ала алуларын белдереп, язу белән Балнц- кийга һәм Карасевка элемтәчеләр җибәрдем. Трофейлар бик күп иде. Без җәзачыларның йөз егерме йөктән торган олауларын кулга төшердек. Аларга корал¬ лар, сугыш припаслары, снарядлар, миналар һәм обмун¬ дирование төялгән иде. Бик күп миналар һәм снарядлар белән өч пушка һәм өч миномет, автоматлар, винтовкалар һәм күп кенә патрон кулга төшерелде. Кулга төшерелгән штаб документларыннан без үзе¬ безгә каршы генерал Пипперның җәза экспедициясе һәм ССның өч полиция батальоны — барлыгы ике мең ярым чамасы кеше сугышканлыкны белдек. Документлардан күренгәнчә, генерал Пиппер җәза «эше» белән сугышның беренче көннәреннән үк шөгыль¬ ләнгән. Ул үзенең ССчы батальоннары белән гитлерчылар оккупацияләгән илләрнең барысында да булган. Украина¬ да ул үзенең вәхшилек эшләрен биш айлап алып барган. 389
Генерал Пипперның штаб картасында урманның без урнашкан кварталы кызыл нокта белән билгеләнгән иде. Билгеле, бу Наумов-Науменко эше иде, ләкин ул урынны бик үк дөрес күрсәтмәгән. Шуңа күрә дә дош¬ ман миналары һәм снарядлары лагерьдан читтә ярылган икән. Төнге сәгать икедә партизаннар, тәүлегенә беренче тапкыр, тамак туйдырдылар. Ә сәгать өчтә инде отряд лагерьны ташлап китте. Шушындый яхшы торакны таш¬ лап китү кызганыч иде, яңадан салкында туңасы һәм яң¬ гыр астында чыланасы килми иде. Ләкин нишләмәк кирәк. Без вакытлыча Ровно өлкәсенең төньяк чигенә китеп отрядны тәртипкә китерергә һәм яралыларны самолет белән Москвага җибәрергә тырышырга булдык. Цуман урманнарында Борис Черный командалыгында кечкенә генә группа калдырылды. Ул маневрлар ясап җәзачылар¬ дан качарга һәм безнең Ровнодан килә торган кешеләре¬ безне кабул итәргә тиеш иде. Без киткәннән соң бер көн үткәч, гитлерчылар инде, буш калган урман кварталын самолеттан бомбага һәм утка тота башлыйлар. Куәтле артиллерия хәзерлегеннән соң алар һичбер тоткарлыксыз лагерь урынына килә¬ ләр. Лагерьдан киткәндә җәзачылар «трофейлар» — үз солдатларының үле гәүдәләрен алып китәләр. Бу сугышта без кимендә алты йөз җәзачыны кырып салган идек. Немецлар генерал Пипперның үле түшкәсен самолет белән Берлинга җибәрәләр. Фашистик газеталар, бу гене¬ рал турында кайгырып, Пиппер оккупация властьлары¬ ның ышанычлы таянычы иде, дип яздылар, ләкин аны инде «мейстер тодт» — «үлем мастеры» дип атамадылар. Ә безнең партизан шагыйребез Борис Зюков үзенең җырына яңа сүзләр өстәде: Онытмаслар фашист кабахәтләр Безнең ничек туры атканны, Офицерлар, генераллар башын Тылда безнең ничек чапканны һәм аларны дарга асканны. Октябрьның егерме алты елын Ноябрьның салкын җилендә Билгеләрләр шымчы-жандармнар Кабергә алты йөз тәре кадап Безнең бөек бәйрәм көнендә. 390
УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Альфред Функка «СС обер-фюреры» дигән исем бирел¬ гән иде. Украинага билгеләнгәнгә кадәр ул немецлар ок¬ купациаләгән Чехословакиядә баш «судья» булган һәм чех патриотларыннан рәхимсез үч алган. Монда, Украина¬ да, Функ үзенең канлы эшен тагын да зуррак тырышлык белән дәвам иттерде. Аның приказлары буенча заложник¬ ларның барысын да атып бетерделәр, төрмәләрдә һәм кон¬ центрация лагерьларында кешеләрдән ерткычларча үч алдылар, бернинди гаебе булмаган меңнәрчә кешеләр һә¬ лак ителде. һельнең һәм Кнутның үтерелүе һәм Даргельнең яра¬ лануы уңае белән, империя комиссарының бердәнбер урынбасары булып калган Функ Ровно төрмәсендәге бар¬ лык тоткыннарны атып үтерү турында приказ чыгарды. Әнә шул чагында без бу палачны җәзалап үтерергә ка¬ рар иттек. Үч алу акты Ильгениың урлануыннан соң икенче көнне иртә беләнгә билгеләнде. Немецларга аңга килергә мөм¬ кинлек бирергә ярамый иде. Валя Довгер белән Ян Ка¬ минский, Николай Струтинский белән Терентий Новак, үзләренең иптәшләре белән бергә, Николай Иванович Куз¬ нецовның бу операциясен бик җентекләп хәзерләделәр. Альфред Функның көн саен иртә белән, эш башланыр¬ га ун минут кала, баш суд янындагы парикмахерскийда кырына торган гадәте бар иде. Аны кыручы, шушы шәһәр кешесе, чын күңелдән бирелгән совет патриоты булып чыкты. Ян Каминскийның үч алу актын тормышка ашы¬ руда ярдәм күрсәтү турындагы тәкъдименә ул бер сүзсез риза булды. Килешенгәнчә, генерал парикмахерскийга кергәч тә, парикмахер тәрәзәдәге пәрдәләрнең берсен ачып куярга тиеш. Бу Каминскийга Функ кырынырга утырды дигән сигнал булачак. Каминский үзе парикма¬ херский тәрәзәләрен күрерлек ераклыкта булырга һәм Кузнецовка вакытында сигнал бирергә тиеш. иде. Иртә белән, гитлерчылар хәлдән таеп Ильгенны урлап киткән партизаннарны эзләп һәм шәһәрдә массовый обла¬ валар ясап маташканда, Николай Иванович баш суд би¬ насының икенче этажында, СС обер-фюреры Функның кабул итү бүлмәсендә креслода җәелеп утыра. Ул монда баш судья парикмахерскийда креслога уты¬ рып азапланган моментта килә. Кабул итү бүлмәсендә 391
секретарьша гына була, һәм Кузнецов аның белән «гамь¬ сез» генә такылдый, ләкин тәрәзәгә күз салуны онытмый. Тәрәзәдән Ян Каминскийның урамда йөренүе күренә. Каминский исә парикмахерский пәрдәләреннән күзен алмый. Пәрдәнең ачылганын күргәч тә, ул Кузнецовка ишарә ясый. «Күрерме-юкмы?—дип уйлап ала ул.— Әгәр Кузнецов бу вакытта тәрәзәгә карамаган булса...» Куркыныч булса да, Каминский сигналны озаграк бир- мәкче була. Ул, фуражкасын сала да, тырышып-тырышып башын кашый башлый. Ул башын шулкадәр нык кашый, хәтта Николай Ивановичта курку тудыра. «Нәрсә булды икән?»—дип уйлый Кузнецов, һәм, Ян сүз куешмаган яңа сигнал биргәнлектән, ниндидер күздә тотылмаган хәл булгандыр, дип уйлый. Бу нәрсә дигән сүз икән соң? Әллә Функ килмиме икән? Ул чагында Ян гомумән бернинди сигнал да бирмәс иде. Кузнецов тәрәзәгә тагын карап ала. Ян башын кашуын дәвам иттерә. «Әһә,— дип уйлап ала Кузнецов.— Функ килгән икән дә бу юлы парикма¬ херскийга кермичә, бәлки туп-туры монда киткән икән». Санаулы секундлар гына калып бара. Бу вакыт эчендә инде Кузнецов секретарьшага икенче күрешү вакыты билгеләргә өлгерә, һәм хәзер эчәргә сал¬ кын су сорагач, кыз графин күтәреп тиз генә йөгереп чы¬ гып китә. Суның беренче этажда булуын Кузнецов алдан ук белә. Секретарьша су алып кергәндә, бүлмәдә инде обер¬ лейтенант булмый. Нәкъ шул ук минутта аның яныннан генерал Функ үзенең кабинетына үтеп китә. Функ плащын сала, фуражкасын элеп куя, өстәле янына килеп, креслога утырыйм гына дигәндә, арттан тавыш ишетә: — Мәшәкатьләнмәгез, генерал! Утырып торырга туры килмәячәк! Функ борыла һәм кулына пистолет тотып шкаф артын¬ нан чыгып килүче офицерны күрә. Обер-лейтенант аның янына килә дә: — Мә, елан, сиңа, гаепсез кешеләрнең каны һәм күз яше өчен! —дип, ике тапкыр атып җибәрә. Палач Кузнецовның аяк астына егыла. Кузнецов, өс¬ тәл өстендә яткан кәгазьләрне җыеп ала да, тиз генә ка¬ бинеттан чыгып китә. Ул, акылыннан язардай булып ап¬ тырашта калган секретарьша яныннан үтеп, тиз генә баскычтан төшеп китә. 392
Парадный ишеген ачкач, ул ишек катында җәзачы¬ лар төялгән ике йөк машинасы торганын күрә. Машина¬ лар яңа гына килеп туктаганнар булса кирәк. Гитлерчы¬ лар, сихерләнгән кебек, башларын югары күтәреп һәм яңа гына ату тавышлары ишетелгән икенче этаж тәрәзәләренә гаҗәпләнеп карап утыралар. Кузнецов та, алар янында туктала да, җәзачылар ке¬ бек үк, баш суд тәрәзәләренә карап ала да аннары тыныч кына китеп бара. Кычкырыш башланганда һәм гестапо¬ чылар, машиналарыннан сикереп төшеп, бинага таба йө¬ гергәндә, Кузнецов инде чаттан борылып ишек алдына кергән була. Койма аркылы ул тыкрыкка сикереп төшә. Анда инде аны машина көтә. — Коля, газ!— ди ул Струтинскийга, машинаның ише¬ ген ябып. Ян Каминский, үзенә бирелгән приказны бозып, Куз¬ нецовка сигнал биргәч тә китеп бармый. Ул урамда кала һәм Николай Ивановичның суд бинасыннан чыгып китүен, аннары бөтен кварталны гестапочылар һәм фельджан¬ дармерия чолгап алуын, гестапочыларның, йортны тыгыз боҗра белән әйләндереп алып, өй түбәсендә һәм чарлак¬ ларда партизанны эзләп йөрүләрен һәм, ниһаять, суд би¬ насыннан бер-ике дистә сотрудникны, шул исәптән офи¬ церларны да гестапога алып китүләрен күрә. Ә Кузнецов белән Струтинский бу вакытта инде шә¬ һәрдән ерак булалар.
ӨЧЕНЧЕ КИСӘК ОТРЯД КӨНБАТЫШКА АШЫГА
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Кызыл Армия омтылышлы һөҗүмен көчәйтә барды. 1943 елның 6 ноябренда 1 нче Украина фронты гаскәр¬ ләре Киевны азат иттеләр, ә инде декабрь башларында безнең танкларыбыз Житомир урамнарында күренделәр. «Яулап алучылар», техникаларын ташлап, үтерелгән һәм яраланган кешеләрен калдырып, паникага төшкән хәлдә көнбатышка таба тәгәрәделәр. Украинаны тулысынча азат итү сәгате якынлашып килә иде. Совет кешеләре бу көннәрне онытмаслар, һәр кичне диярлек Ватаныбызның башкаласы Москва гитлерчы ил¬ басарлар өстеннән батыр совет гаскәрләре ирешкән җи¬ ңүләргә салют бирә. Бу кичләрне кем генә онытсын: эш¬ тән кайтучы кешеләр радиодан ишетелә торган дулкын¬ ландыргыч чакыру сигналлары тавышына тукталалар; репродукторлар тирәсенә бик күп тыңлаучылар җыела. Кешеләр, тыннарын да алмыйча, Верховный Баш Коман¬ дующий приказының тантаналы сүзләрен игътибар белән тыңлыйлар, һәм приказны укыганда диктор дошманнан азат ителгән шәһәрләрнең исемнәрен әйткәндә урамнар кул чабулар белән тула. Ул вакытларда безгә төрле төсләрдәге салют утлары белән бизәлгән башкаланы күрергә туры килмәде. Без Белая Церковь алыну уңае белән Москвадан ише¬ телгән ике йөз егерме дүрт орудие тавышын •радио буен¬ ча юлда чагында тыңладык. Без җәзачылар белән сугыш¬ кан урыннан китеп бара идек. Анда бүген булмаса иртәгә яңа экспедиция килү ихтималы бар иде. Урманда отряд колоннасы өч километрга сузылды. Безнең олавыбыз һәр- кайсына пар ат җигелгән илле йөктән тора иде. Цуман урманнарында алты ай яшәү чорында без үзе¬ без дә сизмәстән хуҗалык туплаганбыз, һәм урыннан куз¬ 397
галыр вакыт җиткәч, үзебез дә гаҗәпләндек: бу кадәр — илле йөк — милек безгә кайдан килгән! Тозлы ит һәм ит мае тутырылган мичкәләр, колбаса салынган ящиклар, кухня кирәк-яраклары, савыт-сабалар бар иде анда; Ривасның слесарьлык мастерское үзенә бер йөк булды; өс-баш һәм аяк киемнәре мастерскойларының инвентарен төядек, трофейлар төялде. Безгә каршы «үлем мастеры» Пиппер алып килгән һәм аның тарафыннан сугыш кы¬ рында калдырылган нәрсәләр: пушкалар, минометлар, сугыш припаслары ящиклары төялде... Ниһаять, капчык- капчык бодай төялгән йөкләр; партизаннар аны кешеләре тулысы белән кырып бетерелгән яки Германиягә каторга¬ га алып кителгән авылларның һәм хуторларның кырла¬ рыннан җыеп алганнар иде. Юллар яңгырдан сазга әйләнгән, баруы кыен, ләкин шундый кыйммәткә төшкән хуҗалык белән аерылышу та¬ гын да кыенрак иде. Без юл буе: әгәр җәзачылар, өстәмә көчләр алып, без¬ нең эздән килсәләр?— дип борчылудан тукталмадык. Ә безнең эзләребез кала, безнең белән бер үк юлдан бара торган Прокопюк, Карасев отрядлары, Балицкий ба¬ тальоны, Магомет группасы Qy эзләрне тагын да тирә¬ нәйтәләр. Алар да барысы да элекке урыннарыннан куз¬ галдылар. Безнең эзләр берничек тә яшерә алмаслык бу¬ лып калалар. Чыннан да, безнең разведкабыз хәбәр иткәнчә, җәза¬ чылар безнең эздән киләләр икән. Ләкин алар, беренчедән, бик нык соңга калып чыккан- , нар; икенчедән, аларга урманнарны «чистартуга» күп вакыт сарыф итәргә туры килгән. Ачык урыннарда алар шактый кызу барганнар; ә инде безнең эзләр урманга ки¬ леп кергәч, алар анда бер-бер артлы тезелеп, көтелмәгән һөҗүм ясалудан курыккан хәлдә, сакланып кына як-як- ларына карана-карана барганнар. Сазлыклы урыннар аларны бигрәк тә тоткарлаган. йөз илле километр юл үтелде. Без Целковичи-Велки авылына якынлашып килә идек һәм шунда урнашырга булдык. Иртә. Без яңа гына урманнан ачык аланга чыктык. Күз алдыбызда тиңдәшсез күренеш ачылды: уң якта, көн¬ чыгышта, гаять зур утлы шар күтәрелеп килә. — Бүген кояшка нәрсә булган?—дип сорыйм мин карт крестьяннан. 398
— Буран булыр,— дип җавап бирә ул кыска гына итеп һәм үтеп баручы партизаннарга кызыксыну белән карый. — Нинди буран булсын, әти кеше? Күктә бер генә бо¬ лыт та юк, җиле дә юк,— дип көлә Александр Алексан¬ дрович. Ләкин крестьян хаклы булып чыкты. Кояш, горизонт өстенә күтәрелеп, кечерәйгәннән-кече- рәя барды, аксылланды һәм, кайдандыр килеп чыккан болганчык төстәге болыт пәрдәсе белән капланып, ак- сыл-тонык төскә керде. Җил башланды. Авылга җитеп, кешеләрне фатирларга урнашты¬ рырга гына өлгергән идек, ябалак-ябалак кар ява баш¬ лады. Кар көчәйгәннән-көчәя барды; җил, ябалак кар¬ ларны эләктереп ала да, һавада әйләндерә, биткә китереп бәрә. Буран башланды. Бу беренче кар, һәм без аңа шатланабыз: ул безнең эзләребезне каплаячак. Иртә белән, кар эрегәч, безне эзәрлекләүчеләр юл чокырларына кереп батачаклар. — Менә яхшы булды!—ди Стехов, өйалдында туктап һәм өсләрен кагынып.— Табигать безнең файдага эшли. Монда, Целковичи-Велкида безгә эш күп иде. Иң элек яралылар турында уйларга, аларны самоЛет белән Москвага җибәрергә кирәк. Дошман тылында булуыбызның беренче көннәреннән үк бездә язылмаган кагыйдә урнашты: иң элек яралылар турында кайгырту. Суворовның «үзең һәлак булсаң да, иптәшеңне кот¬ кар»— дигән принцибы безиең өчен бозылмый торган закон иде. Сугыш кырыннан яралылар отряд госпиталенә эләгәләр, һәм анда без аларга хәлебездән килгәнчә иң яхшы шартлар тудырабыз. Шәһәрдәге һәр разведчик отрядка медикаментлар, инструментлар, бәйләү материал¬ лары табып җибәрүне үзенең бурычы дип саный иде. Иң яхшы продуктлардан алып, иң яхшы сыйфатлы утынга кадәр — бөтен яхшы нәрсәләр госпитальгә билге¬ ләнә иде. Шәһәрдән, авыллардан, операцияләрдән кайтканда партизаннар яралы иптәшләре янына кереп чыкмый кал¬ мыйлар иде. Яралылар турында болай гадәткә кереп киткән кай¬ гыртуның, башка якларыннан тыш, тәрбияви әһәмияте дә зур иде: һәр сугышчы, үзе белән берәр хәл була калса, 399
бәлагә очраганда иптәшләренең ташламаячакларын белә иде. Иптәшләрчә бердәмлек ныгый һәм ул күңелдә дәрт, көрәштә яңадан-яңа көчләр тудыра. Марина Ких яралыларны алырга самолетның килмәя¬ чәге һәм аларны Федоров-Черниговский лагерена илтер¬ гә кирәклеге турында хәбәр ителгән радиограмма китер¬ гәч, миңа әллә ничек читен булып китте. — Ничек инде ул, үзебезнең яралыларны башка от¬ рядка бирергә? Бу приказ безнең күршеләребезгә — Прокопюк белән Карасев отрядларына да кагыла иде. Минем кебек үк аларның да Федоров-Черниговский һәм аның отряды турында бик күп яхшы сүз ишеткән¬ нәре бар, ләкин аларны да: анда яралылар өчен шартлар нинди икән дигән сорау борчый иде. — Барып карап кайтасы иде,— дип тәкъдим иттем мин Прокопюк белән Карасевка. һәм без, бер группа партизан белән, Федоров-Черни- говскийга кунакка киттек. Ул безне якты чырай белән каршылады, үзенең хәл¬ ләрен сөйләде, бездән сорашты, таныштырды, сыйлады. Озын һәм таза гәүдәсе, кабаррш торган украинча мыек¬ лары белән, ялтырап торган коңгырт-кара күзе һәм их¬ тыяр көче чагылып торган йөзе белән бу кеше легендар халык көрәше юлбашчыларын хәтерләтә иде. Партизан¬ нар тегеп биргән погонлы генерал шинеле, кызыл түбәле һәм кокарда урынына кызыл партизан лентасы куелган ярым генерал — ярым Кавказ бүреге һәм Федоров-Чер- ниговский дигән фамилиясе үзе үк аның йөзенә партизан командиры, халык юлбашчысы булырга килешеп тора. Алексей Федорович — эчкерсез гади кеше, яхшы иптәш, киң күңелле хуҗа. Без тәүлек буе диярлек сөйләштек, ләкин шушы ва¬ кыт эчендә дә бер-беребезгә сөйләргә теләгәннәребезне сөйләп бетерә алмадык. Без бер-беребезне күреп белмәсәк тә, Брянск урман¬ нары буенча ук таныш икәнбез! Алексей Федорович үзе¬ нең отряды белән Брянск урманнарын кичкән һәм 1941 — 1942 еллар кышында мин булган урыннарда ук булган икән. — Сезне, иптәш Медведев, анда яхшы хәтерлиләр. Без сезнең партизаннарыгызның каберләрен очраттык. Сез аларны яхшы итеп күмгәнсез. Матур урыннар сайла-; 400
гансыз. Сезнең штаб начальнигыгыз каберен беркайчан да онытмам — ничек әле исеме? Староверов бугай? Батаево авылы янындагы урманда. — Әйе, Дмитрий Дмитриевич Староверов. — Минем егетләр һәр каберне әйбәтләп төзәттеләр, веноклар салдылар. Ә Староверов өчен фашистлардан та¬ гын бер тапкыр бик каты үч алдылар: Батаево авылын¬ да дошманның зур отрядын тар-мар иттеләр. Федоров отрядының госпитале миңа ошады. Мин анда яралы иптәшләребез турында шундый ук гомуми кай- гыртучанлыкны күрдем, һәм мин Алексей Федоровичка командованиенең приказы турында әйттем. — Нинди сүз булырга мөмкин! Әлбәттә, барлык яра¬ лыларыгызны китерегез. Врачлар яхшы минем. Ә аэро¬ дром оештырылгач та, Москвага китәрләр. Целковичи-Велкига кайткач та, мин госпитальгә кер¬ дем. — Сезне, иптәшләр, Советлар Союзы Герое генерал- майор Алексей Федорович Федоров җитәкчелегендәге пар¬ тизаннар берләшмәсе госпиталенә илтәчәкләр,— дидем мин.— Минемчә, сезгә бездә начар түгел иде, Федоровта да начар булмас. Мин анда бардым һәм берләшмәнең нык, сугышчан икәненә, Верховный Совет депутаты коман¬ далыгында нинди булырга тиеш булса, шундый икәненә ышандым. Без сезне анда тыныч күңел белән озатабыз. Бер генә нәрсә турында үтенәм: отрядыбызның дәрәҗә¬ сен югары тотыгыз; һәр җирдә совет партизаны дигән мактаулы исемгә лаеклы булыгыз. Берничә көннән Алексей Федорович та безгә килде. Аның Николай Иванович Кузнецовны күрәсе килә иде. Безнең отряд, Карасев һәм Прокопюк отрядлары бе¬ лән бергәләп, Федоровны тантана белән каршылады. Ип¬ тәшләрчә мәҗлес кызып барган чакта гына авыл өстендә немец истребительләре күренде. Аларның берсе безнең өстә әйләнгәләде дә, бернәрсә дә күрмичә булса кирәк, башкалары артыннан очып китте. Без җиңел сулап куйдык. Ләкин, чирек сәгать тә үтмәде, тирә-юньне тетрәтеп көчле шартлау тавышы ишетелде. Самолетлар бездән ун- биш-егерме километрдагы авылларга үзләренең бомба¬ ларын ташлый башладылар. Бомбага тоту көн буе дәвам итте. Бөтен горизонтны кара төтен каплады. Җил көек исе китерде. Күкне гаять зур кызыллык каплады. 0499. Көчле рухлылар — 26 401
Иртә белән без урманга күчтек. Безне шулкадәр ку¬ накчыл каршылаган Целковичи-Велки халкын утка то¬ тылуга дучар итәргә ярамый иде. Урманда ашыгыч рә¬ вештә вакытлы лагерь төзелде. Анда без үзебезне тәртип¬ кә китерүне дәвам иттердек, Случьта калдырган группа¬ быз кайткач, отрядны үзгәртеп кордык. Бу, ихтимал, урынлы ял булгандыр, ләкин ул һәрбе- ребез өчен дә авыр иде. Кичләрен кешеләр әкрен генә сөйләшеп утырырга дип, җырларга дип җыелалар, ләкин канәгатьсезлек хисе һәр иртә саен ныграк сизелә барды. Ял итү кешеләрне йон¬ чытты. «Тизрәк яңадан Цуман урманнарына кайтасы иде»,— дигән сүзләрне адым саен ишетә идем мин. Пар¬ тизаннар безнең иске урыннарга кайтуыбызның үз за¬ водларыбызда эшләнгән сугыш припаслары һәм рация өчен туклану булмаудан тоткарлануын, безнең шуларны төяп килгән самолетларны көтүебезне, ә самолетларның исә һаман килмәвен беләләр иде. «Москвадан хәбәр юк¬ мы?» дип сорыйлар иде алар Лида Шерстнева белән Маринаны очраткан саен.— «Самолетлар күренмиме? Кайчан җибәрмәкчеләр?..» «Цуман урманнарында калдырылган маневр группасы бөтен отрядны алыштыра аламыни? Җитмәсә аның белән бернинди элемтә дә юк»,— безнең һәркайсыбыз әнә шу¬ лай уйлый иде. — Вакытсыз киттек шул,— дигән сүзләр ешрак ише¬ телә башлады. Чыннан да, хәзер Ровнодагы һәм Здолбуновтагы ип¬ тәшләр белән иң ныклы элемтә тоту вакыты иде. Аларда хәзер үк Москвага җибәрергә әллә никадәр кыйммәтле мәгълүматлар җыелгандыр, оператив җитәкчелек итәргә кирәк булган әллә никадәр сугышчан эшләр билгелән¬ гәндер. Гитлерчылар командованиесе, әле бер чиктә, әле икенче чиктә ныгып урнашырга өметләнеп, үзенең гаскәр¬ ләрен үзгәртеп урнаштыра, аларны фронтның бер участо¬ гыннан икенчесенә күчерә,— безнең бурыч исә бу күченү¬ ләрне тотып алу һәм алар турында вакытында Москвага хәбәр итү иде. Безнең разведчикларыбызга — Кузнецов¬ ка, Шевчукка, Струтинскийга, Здолбуновтагы Красного- ловецка һәм Ровнодагы Новакка никадәр эш! һәм иң әһәмиятлесе — иптәшләребезгә разведка гына да түгел, бәлки актив хәрәкәтләр дә тапшырылган: оккупантлар 402 I'
сафында барлык чаралар белән паника тудырырга, обо¬ рона хәзерләүдә комачаулык итәргә, талап җыелган әй¬ берләрне алып китәргә ирек бирмәскә тиешләр иде алар. Ровнодагы иптәшләргә ярдәмгә без хәзер үк, юлдан ук боевикларыбызның берничә группасын җибәрдек. Хәзер бөтен отрядка кайда да булса шәһәргә якынрак урында булырга кирәк иде. Ләкин без монда да эшсез утырмадык. Безнең парти¬ зан группаларыбыз тирә-юньдәге авылларга көн саен иллешәр километрларга кадәр китәләр иде. Алар халык белән беседалар үткәрәләр, аларга Информбюро сводка¬ лары язылган листовкалар өләшәләр, разведка алып ба¬ ралар иде. Безнең отрядның урнашу урынын гитлерчылар белеп алдылар, һәм безнең белән дошманнар арасында яңадан көн саен диярлек сугышлар һәм бәрелешләр булып торды. Көн саен диярлек безгә күрше отрядлардан кунаклар килә иде. Алар безнең ике сугышчыбыз белән — Иль¬ генны тотып алырга ярдәм иткән «казаклар» Мясников һәм Кузько белән аеруча кызыксындылар. Бу «казак¬ ларның сүзгә бик оста булганлыкларын да әйтергә ки¬ рәк. Кузьконың үзенә бертөрле сөйләү алымы бар иде. Менә ул, хәйләкәр елмаеп, сөйли башлый: — Уйланып йөрим бервакыт. Бу обер-лейтенант та партизан микәнни?—дим... Э-эх, мәйтәм, беткән баш беткән!.. һәм ул генералның ничек тыпырчынуы, аны ничек бәйләүләре, авызын томалаулары турында, аннары аның ничек ычкынуы һәм машинага генерал белән бергә «пүнәтәй» итеп Кохның шоферын алулары турында сөйли... Менә шушы «уйланып йөрим бервакыт...» дигән сүз¬ ләр озак вакытлар буена отрядтагы барлык кичәләрдә яраткан номер булып калды. Лагерьда Балицкий яки Карасев элемтәчеләре яисә башка кунаклар килеп күре¬ нү белән үк «казаклар»ны эзләп табалар да бөтен вакыйганы баштанаяк кабатларга мәҗбүр итәләр иде. Килгән кунакларның сүзе Кузнецовны һәм агалы- энеле Струтинскийларны берәр көнгә аларга җибәрү ту¬ рындагы үтенеч белән тәмамлана иде. Мин бу үтенеч¬ ләрне канәгатьләндерә алмый идем. Без, төсмерләре 26' 403
гестапога мәгълүм булудан куркып, шәһәрдәге развед¬ чикларыбызны үз отрядыбызда да мөмкин кадәр яшереп тота идек. Шулай да мин аларны Ка^асевка җибәрдем. Җибәр¬ мәскә мөмкин дә түгел иде — Виктор Александрович Карасев һәм аның комиссары Михаил Иванович Фило- ненко һәм аларның отрядлары безгә шулкадәр ошады¬ лар. Алар безнең разведчикларыбызны искиткеч кунак¬ чыл каршыладылар. Ахырдан Кузнецов Карасевта үз¬ ләрен ничек сыйлаулары, Себердәгечә төзелгән мунчаны алар өчен махсус ягулары турында сөйләде. — Андый рәхәтлекне күптән татыганым юк иде!— дип сөйләде мавыгып Николай Иванович.— Югарыгы ләүкәдә пардан тын кысыла, ә түбәндә — боз кебек сал¬ кын. Шәп итеп чабындык. Нәкъ үзебезнең Зырянкадагы кебек булды! — Үзебезнең мунчабызны оныттыңмыни? Теге, җиме¬ релгән мунчаны!—дип искә төшереп куя Дарбек Абдраи- мов. Кузнецовның бервакыт безнең мунчада «чабынуын» исләренә төшереп, барысы да көлештеләр. Ул «мәшһүр» мунча иде! Без аны гади чум jce6eK итеп төзегән идек, ләкин төтен чыгу өчен бик зур тишек калдырдык. Зур ка¬ заннарда су җылытыла. Суга ерак йөрмәс өчен, шунда мунчада ук кое казылды. Билгеле, андый мунчада юыну бик үк рәхәт түгел иде. Шуларның бөтенесе өстенә җитмәсә тагын бер мунча җимерелде дә. Бу хәл нәкъ Кузнецов юынган вакытта булды. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул инде яхшылап са¬ бынланырга өлгергән һәм мунча җимерелгән чагында салкын су коесына чумган. Аңа аннан чыгарга ярдәм итәләр, ләкин ул пычранып беткән була. Иптәшләре аңа котелок белән чумнан китереп җылы су коялар, ә ул салкында торган хәлдә пычрагын һәм сабынын юып тө¬ шерә. Бер котелок суны коя да икенчесен китергәннәрен көтеп тора. Шундый иттереп керә ки мунчаны, хәтта соңыннан көчкә-көчкә генә җылына. Бездә бу вакыйганы еш кына искә төшерергә ярата¬ лар иде. Николай Иванович үзе бу вакыйга турында сүз булганда рәхәтләнеп көлә. Менә бу юлы да, Дарбек сүз¬ ләреннән соң, ул рәхәтләнеп, шаркылдап көлә башлады һәм башкаларны да үзе белән бергә көләргә мәҗбүр итте. 404
Ләкин Целковичи-Велкида Кузнецов уйчан һәм гадәт¬ тәгедән кырысрак кебек күренде. Еш кына без аны ка¬ раңгы чырайлы итеп, уйчан һәм шунлыктан хәтерсез итеп күрә башладык. Мин аның тик торудан газаплану¬ ын белә идем, ләкин җибәрергә ярамый иде. Шуның өстенә тагын Кузнецов Валя турында бер нәрсә дә бел¬ мәвенә борчыла иде. Ильгепны урлап, Функны үтергән¬ нән соң аның өчен борчылырга бөтен нигезләр бар иде шул... Кузнецов Карасевтан кайткан көнне мин аны шулка¬ дәр борчый торган тагын бер сәбәпне белдем. — Сез ишеттегезме — Бердичев!— дип кычкырды ул миңа ерактан ук. Шуннан элекке көнне генә безнекеләр Бердичевны азат иткәннәр иде. — Аңлыйсызмы, нәрсә килеп чыга,— диде ул уйчан кыяфәт белән.— Безнекеләр аларны никадәр яхшырак кыйный барсалар, миндә Кохны кулга төшерү өмете шулкадәр кими бара! Ул элек тә Кенигсбергта утыруны яхшырак күрә иде, ә хәзер инде бу тирәгә бөтенләй эзен дә салмас... Өченче көн Новоград-Волынский азат ителде, кичә — Белая Церковь, ә менә бүген — Берди¬ чев. Бу турыда ишеткәч, честное слово, минем кәефем бозылды. Бердичев азат ителүгә түгел, билгеле,— анысы шатлыклы хәбәр, ә шулай да... Кох минем кәефне боза! — Тиздән моннан китәбез, Николай Иванович. Тагын бер атнадан сез Ровнода булырсыз. — Мин булуын булырмын ул, ә менә һаулейтер... Шушы сүзләрдән соң ул шинель кесәсеннән бергә бөкләп төрслгәп ике газета чыгарып миңа сузды. Бу «Правда» газетасының 18 һәм 19 декабрь номерлары иде. Аларны әле кичә генә Карасевка самолеттан таш¬ лаганнар икән. Аларның икесендә дә безне бик нык кызыксындырган хәбәрләр бар иде. Мин кар белән күмелгән Москва урамьйц газета вит¬ ринасы тирәсенә җыелган халык төркемен ирексездән күз алдыма китердем. Телеграф буенча тапшырылган бу кыска гына ике хәбәрне миллионнарча ватандашларыбыз, бөтен дөньядагы миллионнарча кешеләр укыганнардыр яки радиодан ишеткәннәрдер. Шушы фикердән генә дә тын кысыла. 405
«Стокһольм, 17 декабрь (ТАСС). Немец фашист¬ ларының «Минскер цейтунг» газетасы хәбәр итүенә караганда, шушы көннәрдә үзенең хезмәт кабинетын¬ да Ровно шәһәрендәге гитлерчы башлыкларның бер¬ се — СС обер-фюреры Альфред Функ үтерелгән». Бернинди искитәрлек нәрсә юк кебек! Газетадан баш¬ каларга билгеле булмаса да, безнең үзебезгә бик яхшы таныш булган факт турында укыдык, ләкин бу факт¬ ның — палач Функның үтерелүе турындагы фактның һәркемгә билгеле булуы безнең йөрәкләребезне горурлык белән тутырды. Мин Кузнецовның йөзен күрмәдем — ул дәшмичә генә читтәрәк басып тора һәм, газетасын җәеп, ниндидер бөтенләй башка нәрсә турында укый иде,— лә¬ кин мин аның да шул ук хисне кичерүен белә идем. 19 декабрьдә «Правда»да урнаштырылган икенче хәбәрдә болай диелә иде: МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ РУЗВЕЛЬТНЫҢ БЕЛДЕРҮЕ «Лондон, 17 декабрь (ТАСС). Рейтер агентлы¬ гының Вашингтондагы хәбәрчесенең язуына караган¬ да, матбугат конференциясендә президент Рузвельт, Сталинга немецларның заговоры билгеле булганлык¬ тан, Таһрапда Америка илчелегендә түгел, бәлки рус¬ лар илчелегендә тукталганлыгын белдергән. Маршал Сталин,— дигән Рузвельт, — конферен¬ циядә катнашучыларның барысына каршы заговор оештырылуы ихтималын әйтте. Ул президент Руз¬ вельттан, шәһәрдә йөрү кирәклегеннән котылу өчен, Совет илчелегендә тукталуын үтенгән. Черчилль Совет илчелеге белән янәшә урнашкан Британия илчелеген¬ дә яши. Таһран тирәсендә Германиянең йөзләп шпио¬ ны бардыр бәлки, дигән президент. Без Таһран урам¬ нарыннан үткәндә,— дип өстәгән Рузвельт,— маршал Сталиннан, Черчилльдән һәм миннән үч алу немецлар¬ га бик файдалы булыр иде. Совет илчелеге белән Америка илчелегенең арасы километр ярым чамасы бар...» Кузнецовның йөзе бәхетле елмаю белән балкыды. Әйе, бу хәбәрне укыганда аның горурланырга хакы бар иде. Гитлерчыларның ерткыч планын өзүчеләрнең берсе 406
ул булды. Телеграммада телгә алынган гитлерчы агент¬ ларның, шул исәптән, билгеле, алар арасында соңгы урында тормаучы фон Ортельнең дә вакытында табыла¬ чагына һәм зарарсызландырылачагына шик юк иде. Бу изге эшкә Кузнецов та үзеннән өлеш керткән иде. — Тәбрик итәм сезне, Николай Иванович! — Бәлки анда минем катнашым юктыр да,— дип җавап бирә Кузнецов.— Бу эшкә дистәләрчә кешеләр хезмәт куйган дип уйларга кирәк... Хәер...— дип куя ул уйланып һәм күзләрен хәйләкәр кысып,— хәер, мин шуларның берседер инде. Үзеңнең эшеңнең дә файдага китүен белү күңелле... Бу көнне Стехов чираттагы политинформациядә пар¬ тизаннарга немецларның Таһрандагы заговорының җи¬ мерелүе турындагы хәбәрне укыды. Билгеле, аны укы¬ ганда Кузнецовның исеме телгә алынмады. Бервакыт лагерь дежурные миңа кунаклар килүе ту¬ рында хәбәр итте. Мин каршыларга чыктым. Атка ат¬ ланган унлап кеше әкрен генә ла1герьга якынлашып килә иде. — Бегма,— дип танышты минем яныма килгән таза гәүдәле кеше. — Рәхим итегез, Василий Андреевич! Василий Андреевич Бегма сугышка кадәр партиянең Ровно өлкә комитеты секретаре иде һәм хәзер дә шул постта калган һәм бер үк вакытта Украина Коммунист¬ лар (большевиклар) партиясенең яшерен Үзәк Комитеты члены, Ровно өлкәсенең партизанлык хәрәкәте штабы начальнигы һәм партизаннар берләшмәсе командиры иде. Бу көйгә кадәр мин Василий Андреевич белән таныш түгел идем, ләкин аның турында күп ишеткәнем бар иде һәм аның белән очрашуны күптәннән көтә идем. Аның килүе шулкадәр вакытлы булды! Без Бегманы Новакның яшерен оешмасы белән таныштыра алачакбыз, аның белән безнең кешеләр арасында элемтә урнаштырачак¬ быз! Василий Андреевич ерактан — төньяк^көнчыгыштан килгән. Эш турында сөйләшкәннән соң, ашаган чагын¬ да, Бегма безгә немец офицеры формасына киенгән нин¬ дидер партизанның Ровно шәһәрендә барлык немецлар¬ ның котын алып, көпә-көндез, урам уртасында, эре фа¬ шист башлыкларны үтерүе, немец генералын кулга төше¬ рүе турында сөйләде. 407
Бу сүзләрне сөйләгәндә Василий Андреевич бу парти¬ занның үзе янында, шушы өстәл янында ук утыруын бел¬ ми иде. Лукин аның сүзен бүлДермәкче булган иде дә, мин аңа дәшмәскә ишарә ясадым. Ә Николай Иванович Бегманың сөйләвен исе китмичә генә тыңлап утыра иде. — Менә бу эш ичмасам! Ни дисәң дә, безнең эш тү¬ гел инде,— дип сүзен очлады Василий Андреевич. — Бик яхшы эш!—дип раслап куйдым мин һәм Ва¬ силий Андреевичны шулкадәр сокланып сөйләгән парти¬ заны белән таныштырдым. Целковичи-Велки янындагы лагерьда без уйлаганга караганда озаграк тордык. Москвадан көтелә торган йөк әле һаман килмәгән иде, командование дә ’ безгә әлегә иске урынга кайтырга рөхсәт бирмәде. Ул гына да түгел, без, түземсезлек белән урыныбыз¬ дан кузгалып, Цуман урманнарына таба киткәндә коман¬ дованиедан кыска гына приказ алдык: «Кичекмәстән кире -кайтырга һәм Черныйның маневр группасы килгәнне көтәргә». Без Черный белән турыдан-туры элемтә урнаштыра алмадык. Ул безнең белән Москва аркылы элемтә тота иде, һәм командование безнең хәлне үзебезгә караганда яхшырак белә иде. Берни дә эшләп булмый: Целковичи-Велкига кире кайттык. — Миңа бер группа белән Берестяиыга барырга рөх¬ сәт итегез,— дип мөрәҗәгать итте миңа Лукин. — Раз¬ ведчиклар борчылалар. Эшкә ыргылалар. Мин риза булдым, һәм Александр Александрович, бер рота сугышчылар һәм бер группа атлы разведчик¬ лар алып, Цуман урманнарына китте. Аның белән бергә өч элемтәче һәм бер радист та китте. Өч көннән соң инде без Москва аркылы Лукиннан радиограмма алдык. Ул тимер юл аркылы үткәннән соң дошманның зур колоннасы белән очрашкан һәм аның кирәген биргән. Бер атнадан бөтен отряд белән Ровно районына кү¬ чәргә рөхсәт алдык. Без анда, бер генә тапкыр да ат¬ мыйча, исән-сау барып җиттек. Бер привалда, гаять зур нарат урманы арасында ур¬ нашкан кечерәк кенә авылда!, Лида Шерстнева миңа Москвадан алынган радиограмма бирде. Командование безне уңышлар белән тәбрик итә һәм СССР Верховный 408
Советы Президиумы Указы нигезендә безнең отрядтагы йөз иллегә якын партизанның Советлар Союзы орденна¬ ры һәм медальләре белән бүләкләнүе турында хәбәр ит¬ кән иде. Кузнецов, Николай Струтинский, Стехов, Ян Каминский һәм мин Ленин ордены белән; Шевчук һәм Жорж Струтинский — Кызыл Байрак ордены белән, Це-- сарский һәм Валя Семенов I дәрәҗә Ватан сугышы ор¬ дены белән бүләкләнгән иде. Радистларның барысын да орденнар белән бүләкләгәннәр. Ике йөздән артык пар¬ тизанга партизанлык медале бирелгән. Кечкенә Коля да I дәрәҗә партизанлык медале белән бүләкләнгән иде. Бу турыдагы хәбәр яшен тизлеге белән бөтен отряд¬ ка таралды. Котлаулар ба^шланды. — Бу бүләккә башка кемгә генә караганда да, Ни¬ колай Иванович, сез лаеклырак,— дидем мин Кузнецов¬ ка;, аны тәбрик итеп. — Хәзер мин Ватаным алдында тагын да зуррак бу¬ рычлы,— дип җавап бирде ул. Безнең вакытлыча тын алуыбыз әнә шулай бәйрәмчә тәмамланды. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Декабрь урталарында Украинаның империя комисса¬ ры Эрих Кох немец учреждениеләрен эвакуацияли баш¬ лау турында приказ чыгарды. Шуннан соң озак та үт¬ мәде, һаулейтер, үз приказы нигезендә, үзе үк «башка¬ лалы ташлап Берлинга китте. Кохның приказы беркадәр соңга калган булып чык¬ ты. Бу вакытта Ровно шәһәреннән немец оккупация властьлары һәм офицерлары күпләп качалар иде. Импе¬ рия комиссары үзе моны тоталь эвакуация дип атар иде. Халыктан талап җыелган әйберләр тутырылган тюкла¬ рын һәм чемоданнарын сөйрәп, ашык-пошык кына, ничек кирәк алай киенгән «яулап алучы» әфәнделәр урамнар буйлап өзлексез агылып торалар. Бу ташкый шәһәрнең бер генә урынына — вокзалга таба агыла, һәртөрле җи¬ тәкчелекне югалткан, паникага бирелгән, хайваннарча кур¬ куга төшкән һәм бер генә омтылыш — качу омтылышы бе¬ лән генә янган бу халык төркемен вокзал бинасы янын¬ дагы часовойлар көч-хәл белән генә тоткарлап торалар. «Минем немец козгыным очып китте,— дип язды Ни¬ колай Иванович отрядка, Эрих Кохны күздә тотып.— 409
Фронтлардагы вакыйгалар һәм безнең тарафтан шәһәр¬ дә күтәрелгән шау-шу бу ерткычны бик нык куркуга тө¬ шерделәр. Ул рождество кичәсен дә, 25 декабрьны көтеп тормыйча, 22 сендә үткәрде һәм үзе икенче көнне үк сыз¬ ды. Сезгә бу кичә турында отчет язылган газетаны җи- . бәрәм. Мин астына сызган юлларга игътибар итегез». Газета отчетында1 болай диелгән иде: «һаулейтер болай диде: Гайсаның тууы белән, көн төннән озынайганда яктылык караңгылыкны җиңгән кебек, бөек Германия дә бу сугышта большевиклар ка¬ раңгылыгын ҖИҢӘЧӘК». «Күрәсез,— дип язган иде аннары Кузнецов,— бу «җи- ңүче» качар алдыннан ук уңышлы итеп алдаша белмә¬ гән. Ул Гитлер Германиясенең безгә 22 июньдә һөҗүм иткәнлеген исәпкә алмаган, ә бу көн төннең озыная башлавын күрсәтә. Караңгылык яктылыкка' һөҗүм итә... Бу кичәгә соңга калуымны гафу итә алмыйм. Минемчә, Кох яңадан монда кире кайтмас кебек тоела. Аны үзенең барлык ерткычлыклары өчен җавап бирдерергә кирәк иде, ләкин тотып булырмы икән?..» Шул ук хат белән Николай Иванович Ровнода булган кыска гына вакыт эчендә җыйган кыйммәтле разведка мәгълүматларын җибәргән иде. Ул частьларны көнчы¬ гыштан көнбатышка күчерү, штабларның хәрәкәт итүе, «башкала»да хөкем сөрә торган паника турында, гитлер¬ чыларның шәһәрдә зур йортларга миналар куюлары ту¬ рында хәбәр итә иде. Шулай ук Кузнецов Ровнода террорның көчәюе ту¬ рында язган. Көнчыгыштан, Кызыл Армия тарафыннан азат ителгән территорияләрдән бик күп гестапочылар һәм жандармнар килә башлаган. Кешеләрне көн саен кулга алалар. Белая урамында, гадәттә заложниклар атыла торган урында, хәзер кичтән алып иртәнгә кадәр, төн буе өзлексез ату дәвам итә. Ябык йөк автомашина¬ лары төн буе шәһәр читенә тау-тау үле гәүдәләр ташый¬ лар. Кулга алынучылар арасында безнең подпольщигыбыз Казимир Домбровский да булган. — Күрәсең, гестапочылар безнең турыда кайбер нәр¬ сәләрне белеп алганнардыр,— дип нәтиҗә ясады Алек¬ сандр Александрович Лукин, бу кулга алулар турында хәбәр иткәннән соң. Озак та үтмәде, аның фикере расланды. 410
Урамда Иван Иванович Луць кулга алынган. Ул үзен күзәтүләрен белә иде, ләкин, отрядка китәргә тулы мөмкинлеге булса да, шәһәрдә калуын дәвам иттерде. Бу саксызлык аңа кыйммәткә төште. Луцьтан соң гестапо кыю совет кызы, чын патриот, комсомолка Маруся Жарскаяны кулга алды. Сугышка каДәр Маруся Минскида трамвай кондукторы булган. Ровнога ул мәҗбүри китерелгән — аны немецлар «эшкә» алып киткәннәр. Подполье эшендә катнашырга мөмкин¬ лек тугач та, Маруся шул юлга баса. Ул бу юлны лаек¬ лы үтте. Маруся Жарская җитәкчелегендәге хуҗалык бүлеге яшерен оешмага уннарча яшерен фатирлар та¬ бып бирде. Ә никадәр документ кулга төшерелде, тук¬ лануны юлга салу буенча никадәр эшләр эшләнде, һә¬ лак булган иптәшләрнең семьялары турында никадәр кайгыртучанлык тудырылды! Маруся белән бер үк вакытта диярлек Николай По¬ целуев кулга алынды. Аны күршесе — украин милләтче¬ се тоттырган. Гестапочылар Поцелуевның фатирын ка¬ мап алганнар. Ул алар белән озак атышкан, ләкин, авыр яраланып, Ровно төрмәсенә алып кителгән. Коля Струтинский үлем куркынычы астында кала, һәрвакыт уяу булып конспирацияне нык сакласа да, аның да эзенә төшкәннәр. Струтинский үзенең бер очрашу фатирына килгән. Чирек сәгатьтән ул тәрәзә янына машина килеп тукта¬ ганны ишеткән. Аннары ишекне бик каты какканнар. — Икенче бүлмәгә чык!—дигән Коляга фатир ху¬ җасы. Струтинский икенче бүлмәгә чыккан. — Кайда ул?— дип кычкыра башлаганнар өйгә бә¬ реп кергән гестапочылар, кораллары белән янап. — Кем? — Белмәмешкә салышма!—һәм гестапочы хуҗага револьвер белән кизәнгән. Ләкин шул арада ишектә Струтинский күренгән һәм, ике тапкыр атып, чакырыл¬ маган кунакларны үтергән. Струтинский белән квартира хуҗасы баскычка йөге¬ реп чыкканнар, ләкин икенче этаж мәйданчыгыннан йорт янында торган йөк машинасындагы жандармнарны күргәннәр. — һайль, еланнар!—дип кычкырган Струтинский һәм жандармнарга каршы ут ачкан. 411
Жандармнар, берсен-берсе ега-ега, машинадан сике¬ реп төшә башлаганнар. Шул арада Струтинский белән квартира хуҗасы качып киткәннәр. Шәһәрдә туган хәл әнә шундый иде. Бу хәл көннән- көн авырайды. Бёзнең кешеләребезгә куркыныч көннән- көн арта барды. Ровнодагы иптәшләр үзләренең теләсә кайчан от¬ рядка китә алуларын беләләр иде. Ләкин аларның берсе дә бу мөмкинлектән файдаланырга теләмәде. — Хәзер безнең урыныбыз шәһәрдә!—диде Терентий Федорович Новак бер ай яшәгәннән соң отрядтан киткән чагында. Оккупантларга «лаеклы» озату ясарга кирәк иде. Заманында гитлерчылар үз армияләренең җиңелмәс - легенә, басып алынган җирдә мәңге ныгып калачакла- рына ышаналар иде. Ә хәзер аларга качарга, артларына борылып карамыйча чабарга туры килә. Ровно шәһәре¬ нең бөтен немец «халкы», шулай ук аларның ялчыла¬ ры — украин милләтчеләре шушы теләк белән — тизрәк сызу теләге белән сугарылганнар иде. Львовка кадәр барып җитү өчен машинага унбишәр мең марка түлиләр. Ләкин шушы кадәр котырган акчага да машина табу җиңел түгел. Новак белән Струтинскийның күп кенә гаражларда үз кешеләре бар иде, һәм аларга нинди генә юллар бе¬ лән булса да машиналарны тоткарларга задание бирел¬ де. Немецларда шофер булып эшләүчеләрнең күбесе со¬ вет хәрби пленныйлары иде. Алар подпольечыларның тәкъдимен шатланып кабул иттеләр, һәрберсе кулыннан килгән кадәр тырышты: ягулыкларга ком салдылар, мо¬ торларны боздылар, электр җиһазларын боздылар, ма¬ шиналарның ачкычларын алып киттеләр, ә кайчакларда машиналарны яндырдылар. Берничә гаражга керү юлла¬ рына миналар куелды. Ровнодан китү өчен бердәнбер юл булып тимер юл гына калды. Фельджандармнар вокзалны камап алалар һәм анда тәртип урнаштыра башлыйлар. Беренче класс , өлкән офицерлар һәм генераллар өчен генә билгеләнә; шунда ук, поезд көтеп, үзләренең «трофейлары» белән бергә, куркудан җаннары чыгарга җитешкән фраулар утыра. Йкенче һәм өченче классларда ваграк халык уты¬ ра, ләкин алары да зур чемоданнар белән. Вокзал бина¬ 412
сына махсус пропуск белән генә керергә мөмкин. Ә Шев¬ чук белән тагын бер партизан разведчик Будникның про¬ пусклары юк. Шулай булса да алар вокзалга ничек тә эләгергә телиләр. Аларның икесенә кечерәк кенә, ләкин авыр бер чемоданнары бар. — Пропуск!— дип туктата аларны жандарм ишек янында. Ишек яныннан китәргә туры килә. — Болай бер эш тә чыкмаячак,— ди Шевчук, авыз эченнән генә украинча сүгенеп.— Юлдаш эзләп карарга кирәк. Күрәсеңме, вокзалга җәяүләп күпме офицер агыла? Кичкә таба Шевчук вокзалга фаэтонга утырып килә. Будник кучер булып утырган. Бик акрын барырга туры килә, чөнки вокза'л урамы гитлерчылар белән шыгрым тулган. Шевчук, «юлдаш» эзләп, як-ягына игътибар бе¬ лән карана. Ниһаять, ул ике зур чемодан авырлыгы астында тир¬ ләп беткән немец подполковнигының вокзалга таба кил¬ гәнен күрә. Менә подполковник чемоданнарын җиргә куя да, кулъяулыгын чыгарып һәм фуражкасын салып, көчәнүдән кызарып беткән битен сөртә башлый. — Пан офицер!—дип эндәшә Шевчук немецка түбән¬ челек белән.— Вокзалга таба барасызмы? — Вокзаль,— ди подполковник. — Яле, ярдәм ит!—дип кычкыра Шевчук «извоз- чик»ка. Тегесе урыныннан сикереп төшә дә, чемоданнарны фаэтонга салып, подполковникның үзен дә әйбәтләп мен¬ гезеп утыртып, вокзалга таба юнәлә. — Рәхмәт, рәхмәт!—дип мыгырдана подполковник, җиңеллек белән тын ала-ала һәм елга булып ага торган тирләрен сөртә-сөртә. Вокзалга килеп җиткәч тә, Шевчук белән Будник, пассажирга аңына килергә дә ирек бирмичә, аның чемо¬ даннарын күтәреп китәләр. Бергә үз чемоданнарын да алалар. — Борчылмагыз, пан офицер, без ярдәм итәбез. — Пропуск!—дип таләп итә жандарм. — Минем белән, минем белән алар,— ди подполков¬ ник жандармны читкәрәк төртеп. Шевчук белән Будник гитлерчылар белән шыгрым тулган беренче класска керәләр. Көч-хәл белән генә под¬ 413
полковникның багажын куярга урын табалар. Аның янында үз чемоданнарына да урын табыла. — Хушыгыз, пан офицер!— дип кычкыра Шевчук күңелле итеп.— Хәерле юл. Озак та үтми, Шевчук белән Будник инде бер фатир¬ да утыралар. Аннан вокзал яхшы күренә. Алар, тәрәзә янына утырып, партизаннар мастеры Ривас тарафыннан бик оста итеп чемоданга урнаштырылган утыз килограмм толлы минаның шартлавын көтә башлыйлар. Шартлау төнге сәгать икедә була. Беренче классның стенасы җимерелә, түшәм җимерелеп, йөзгә якын офи¬ церны һәм аларның фрауларын чемоданнары белән бер¬ гә сыта. Эш әле моның белән генә бетми. Шартлау ва¬ кытында вокзал перронына гаскәри эшелон якынаеп ки¬ лә. Поезд туктый, һәм вагоннардан куркуга төшкән фа¬ шистлар сикереп төшә башлыйлар. Алар вокзалны совет авиациясе бомбага тота икән дип уйлыйлар. Вокзалны камап алган фельджандармнар һәм гестапочылар исә, йөгереп баручы кешеләрне күреп, аларны совет дивер¬ сантлары дип уйлыйлар һәм алар артыннан ут ачалар. Вокзалга тагын бер рота гестапочылар чакыртыла. Алар да шунда ук «диверсантлар»^ каршы сугышка керешә¬ ләр. Атышу ярты сәгать чамасы дәвам итә һәм һәр «ике якның» да зур югалтулары белән тәмамлана. Иртә белән шәһәрдә вокзалдагы шартлау турында гына сөйлиләр. Гитлерчылар каушап кала. һәм менә көпә-көндез яңадан шартлау — бусы инде шәһәр үзәгендә. Шуннан элекке көнне кич сәгать җиденчедә «Немец¬ лар» урамында’, ортскомендатура бинасының беренче этажында урнашкан һәм «немецлар өчен генә» билгелән¬ гән азык магазины прилавкасы янына кара; күзлек кигән, үзенең бөтен кыяфәте белән ышаныч тудыра торган һәм шунлыктан магазинны саклаучы солдатлар тарафыннан магазинга кертелгән хөрмәтле һәм олысымак кеше килә. Ул гастрономия бүлеге шүрлекләрен шактый озак карап тора. Аның игътибарлы каравы гастрономияне аңлавын күрсәтеп тора. Аннары ул, сатучыга—чәчен икегә аерып тараган үткен генә егеткә мөрәҗәгать итеп, ике йөз грамм тәмлерәк сыр төреп бирүне үтенә. — Тыңлыйм,— дип җавап бирә сатучы җитез генә. — Кортлы булса', яхшырак булыр иде,— дип аңлата таләпчән алучы. 414
— Андыен тәкъдим итә алмыйм,— ди сатучы үкен- гәнсыман итеп.— Иртәгә иртәрәк керегез. — Сезнең магазиныгыз ничәдә ачыла? — Тугызда, пан, тугызда. Икенче көнне иртән сигезенче яртыда өеннән чыгыш¬ лый әлеге сатучы парадный ишеге янында кичәге алу¬ чысы — кара күзлек кигән кеше белән очраша. Ул аңа пакет салынган кәрзин бирә. Алар кулларын кысышалар да аерылышалар. Сатучының фамилиясе Тищенко була. Шевчук белән ул ортскомендатурада эшләүче хәрби пленный Козлов аркылы таныша. Тищенко үзе дә хәрби пленный. Ул не¬ мецларга эшләргә мәҗбүр булуына газаплана һәм пар¬ тизаннар отрядына китү дәрте белән яна икән. — Мин сиңа ярдәм итәрмен,— дип вәгъдә биргән күп¬ тәннән инде Шевчук белән элемтә тотучы Козлов.—Ләкин син безнең кеше икәнеңне эш белән күрсәтергә тиеш. — Теләсә нинди задание бирегез!—дип үтенә Тищен¬ ко, кайнарланып. Козлов аркылы аңа Шевчук ортскомендатураны шартлатуда ярдәм күрсәтергә тәкъдим иткән. Тищенко бик теләп риза булган. Алар Тищенконың товар кабул итү өчен магазинга бе¬ ренче булып киләсе көнен билгелиләр. Тищенко Шевчук биргән пакетны өске шүрлеккә куя. Эш көне башлангач та, ул чыгып китә һәм шуннан соң магазинга кире кайт¬ мый. Көн урталарында мина хәрәкәткә килә. Ортскомен¬ датураны бик көчле шартлау яңгырата. Бинаның идәне һәм стеналары җимерелеп төшә. Бүлмә такталары яна башлый. Гитлерчылар ташлар һәм такталар белән бас¬ тырылып җимереклекләр астында калган. Ә Шевчук һаман да тынычланмый. Ул үзенең танкка каршы гранатасын куллану өчен яңа объект эзли баш¬ лый. Бу граната гадәттәге гранаталар кебек түгел иде, аны уйлап табучан Ривас «үзгәртеп эшләгән» — юан кадаклардан аңа оборона «күлмәге» киерткән иде. Берни¬ чә урыннан киртләнгән бу кадаклар гранатага тимер чыбыклар белән беркетелгән. Алар Шевчук белән мондый граната шартлаганда йөз егерме осколок бирәчәген исәпләп чыгарганнар. Граната берәү генә, һәм шунлыктан Михаил Ма- каровичнын аңардан мәгънә чыгарлык итеп файдалана- 415
сы килә, Көненә әллә ничәшәр тапкыр аның гранатаны рейхскомиссариат капкасыннан әледән-әле тюклар алып чыгып торучыларга, я вокзал мәйданында җыелган фа¬ шистлар төркеменә ыргытасы килеп тора. Тимер юл ура¬ мыннан үткәндә ул бик күп офицерлар җыела торган бер ашханәне исенә төшерә. Шевчук бу ашханәгә инде күптән игътибар иткән. Кичке сәгать алтылар чамасы. Шевчук уйлаганча, ашханәдә кешеләр тулы була. Урам¬ га оркестр тавышлары ишетелә. Шевчук яныннан ике офицер үтеп китә һәм алар ишектән кереп югалалар. Шевчук үтеп китә дә, чаттан тиз генә кирегә борылып, ашханә турысына килеп җиткәч, гранатаны тәрәзәгә то¬ мыра. Шартлау тавышы яңгырый. Үзен көч-хәл белән генә борылып карамаска мәҗ¬ бүр итеп, Шевчук иң якындагы капкадан кереп, баскыч¬ тан менә. Беркадәр вакыт көтеп торганнан соң, ул урам¬ га чыга һәм күздән юга!ла. Юлда аның документларын тикшерәләр, ләкин бөтенесе тәртипле була. Иртә белән Михаил Макарович отрядта бу вакыйга турында җай гына һәм кызык итеп сөйләде. Шул ук көнне кич Шевчук үзенең иптәше — подполь¬ ечы Серов белән очраша. Көндез ул, Шевчук заданиесе буенча, хатын-кыз киеме киен, җыештыручы кыяфәтендә авиация генералы Кицингер штабы бинасына бара. Бу генералның фронтка бернинди кагылышы булмый. Ул үзенең авиациясен башка максатларда файдалана. Кицингер үзенең самолетларын «буйсынмас» авылларга җибәрә. Аның очучылары пулеметлардан картларны, хатын-кызларны һәм балаларны аталар. һәр җирдәге кебек, Кицингер штабында да ашыга- ашыга эвакуацияләнергә хәзерләнәләр. Коридорларда әрле-бирле төргәк-төргәк кәгазьләр күтәргән солдатлар йөгерешеп йөри. Бүлмәләрдәге өстәлләр шәрә калган. Ниндидер сары чәчле бер ефрейтор документлар туты¬ рылган папкаларны мичкә ыргыта. Серов Кицингерны үтерү нияте белән килә. Ләкин аның юлы уңмый: генерал Ровнода түгел икән. Бу «ге¬ рой» үзенең бер самолеты белән инде көнбатышка сы¬ зарга өлгергән булган. Серов «буш кул» белән китәргә теләми. Ул Кицингер- ның штаб начальнигы, авиация полковнигы бүлмәсенә керә. Полковник штаб кәгазьләрен яндыру өчен каминга иелгән җиреннән инде бөтенләй тормый кала. 416
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Шул арада Ровнога кайткан Новак актив эшләр алып бара башлады. Ул бер генә көнне дә бушка үткәрергә теләмәде. Күпләп качуларына карамастан, Ровнода немецлар элеккедән ким түгел, бәлки, ихтимал, артыграк та иде. Качарга өлгергәннәргә алмашка шәһәргә көнчыгыштан— Кызыл Армия тарафыннан азат ителгән шәһәрләрдән бик күп санлы «эвакуацияләнгәннәр» килә иде. Яңа ел ал¬ дыннан Житомирдан качкан офицерлар һәм чиновник¬ лар күренә башлады; вокзал мәйданындагы халык төр¬ кеме арасында аларны тану кыен түгел иде — аларның багажлары бик ярлы иде: аларга чемоданнар турында кайгыртырлык вакыт булмаган. «Житомирлылар»дан соң «шепетовкалылар», «новоград-волынскилылар» кил¬ де. Алар барысы да тагын да арырак, көнбатышка, ом¬ тылдылар, ләкин инде Ровнодан ычкыну асат түгел иде. һәм көн саен монда утырып калучы гитлерчылар кү- бәйгәннән-күбәя барды. Гостиницалар шыгрым тулган; килүчеләрне коридор¬ ларга урнаштыралар. Ашханәләр, казинолар Ровнода бик күп булсалар да, кешеләр ташкынын канәгатьләндереп бетерә алмыйлар. Бу күннәрдә «Немецлар урамы»нда, офицерлар гостиницасының беренче этажында «Офицер¬ лар өчен генә» дигән язулы яңа казино ачылды. Анда ге¬ нераллар һәм полковниклар өчен махсус бүлмә бар иде. «Немецлар урамы»ның 49 нчы йортындагы менә шушы гостиница, бигрәк тә аның генераллар бүлмәсе, Новакның игътибарын үзенә тарта. Аның офицерлар казиносы белән кызыксынырга тагын шуның өчен дә ни¬ гезе бар иде, чөнки анда эшләүчеләр арасында ышаныч¬ лы өч кеше — подполье членнары Галя Гнеденко, Лиза Гельфонд һәм Ира Соколовская бар иде. Шартлату планы гади була. Офицерлар залындагы өстәл астына һәм генераллар бүлмәсендә бер өстәл ас¬ тына миналар элеп куярга кирәк иде. Новак миналарны Га ля Гнеденко фатирында монтаж- лый. Ул ике зур калай банка таба да, аларга, толдан тыш, акрын хәрәкәт итә торган берәр магнитлы мина, бе¬ рәр танкка каршы мина һәм өчәр «лимонка» сала; алар¬ ның кырыйларына кадаклар, гайкалар һәм тимер кисәк¬ ләре тутыра. Ышанычлырак булсын өчен ул банкаларга 0499. Көчле рухлылар — 27 417
шартлаткычлары булган берәр толлы шашка да салырга була. Шушы көнне, 5 январь иртәсендә, Новак кичә генә фашистлар тарафыннан атасының атылуын ишетә. Кызлар аның эшләп бетерүен көтәләр. Алар Терентий Федоровичның авыр хәбәр алганлыгын беләләр һәм шун¬ лыктан аны сорашулар белән борчымыйлар. Беренче шашкага Новак шартлаткычны көндез өч сәгатьтә — нәкъ офицерлар ашаган вакытта шартларлык итеп куя. Ул икенче шашкага шартлаткыч куя башлагач, көтелмә¬ гән хәл килеп чыга: тол яна башлый. Ялкын Новакның битенә бәрә. Бүлмә төтен белән тула. Кызларның берсе тәрәзәгә ташлана. — Тәрәзәне ачма!—дип кычкыра Новак. Ул урамда кемнең дә булса төтенгә игътибар итүеннән курка. — Ачма!—дип кабатлый Новак, әзер минаны читкә- рәк сөйрәп. Көч-хәл белән ут сүндерелә. Кызлар ашык-пошык кына Терентий Федоровичның ян¬ ган җирләрен бәйлиләр. Аннары алар банкаларны кәгазь белән төреп, чиләкләргә тутыралар да, өстән чүпрәкләр белән каплап куеп, чыгып кибәләр. — Төрле юлдан барыйк,— ди Галя.— Беребезне тук¬ татсалар, икенчебез барып җитәр. Бер генә мина булса да эшләр. Бу «туктатсалар» дигән сүзне ул урамда нинди дә булса берәр очрашу турында, үзен берничә минутка гына туктаткан берәр танышы белән сөйләшү турында әйткән кебек итеп кенә әйтеп куя. Ләкин Галя Гнеденко нәр¬ сәгә баруын белә. Фронт егерме километр гына ераклык¬ та: шәһәр камалган, урамнарда жандармнар адым саен документ тикшерәләр. Сугышка кадәр Галя авыл укытучысы була. Ул үзе¬ нең укучыларын үзеңнең бурычыңны югары дәрәҗәдә аңлау, совет җәмгыяте кешесенең намусы, морале турын¬ дагы төшенчәләр рухында тәрбияли. Меңнәрчә башка ха¬ тын-кызлар белән берлектә, Галяны да фашистлар мәҗ¬ бүри эшкә алып китәләр. Аннан качып һәм патриотларның яшерен оешмасына юл табып, Галя бу оешманың саф¬ ларына керә, һәм менә хәзер ул, үзенең бурычын аңлау белән горурланып, үлем куркынычы булган эшкә бара, кулына мина тоткан хәлдә бөтен шәһәр буйлап, адым саен сагалап торучы жандармнар яныннан үтеп бара. 418
Галяның сумкасында тагын бер граната бар. Ул дош¬ манга тереләй бирелергә теләми. Зәгыйфь гәүдәле, ак чырайлы һәм үз яшеннән өлкән күренүче Лиза Гельфондта да граната була. Лиза — Кызыл Армия офицерының хатыны. Ул сугышның беренче көненнән үк ире турында бернәрсә дә белми, шулай ук, исән булса, ире дә аның турында бернәрсә дә белми. Казинода Лиза Гельфонд җыештыручы булып эшли. Оешмага ул инде үткән язда ук кергән иде. Хәзер, Новак хәвефле задание тәкъдим иткәч, ул, куркыныч турында уйлап та тормыйча, риза була. Ул үзенең бу моментта өендә калган өч кечкенә баласы турында уйладымы икән? Билгеле, уйлады, һәм, билгеле, бу моментта аның башы¬ на үз балаларының һәм миллионнарча башка балалар¬ ның бәхете хакына, ана өчен изге һәм кадерле булган нәрсә хакына үзенең тормышын хәтәр эшкә куюы турын¬ дагы фикер килде. Кызлар Новактан миналар алгач, Галя фатирыннан «Немецлар урамы»ндагы офицерлар ашханәсенә кадәр гадәттә егерме минутлык юлга бүген кимендә бер сәгать китәр, дип исәпләүләре белән ялгышмыйлар, һәркайсы аерым барсалар да, «Немецлар урамы» чатында алар ки¬ нәт очрашалар. Лизаны жандарм патруле туктата. Ул до¬ кументларын күрсәтергә дә өлгерми, Галяны тотып ките¬ рәләр. Аларның документларын тикшерәләр. Жандармнар кызларның икесенең дә кулында бер үк төрле әйбер икән¬ лекне күрми кала алмыйлар. Аларны ССчы лейтенант янына тотып китерәләр. Бу лейтенант һәрвакыт казинога килеп йөрүче булмаган бул¬ са, бу вакыйганың нәрсә белән бетәчәге билгеле түгел иде. Ул Галяны танып ала. — Фрейлейн казинога барамы?.. — Казинога шул, лейтенант әфәнде!—дип шатланып куя Галя.—Менә безне туктаттылар! Без эшкә соңга ка¬ лабыз. — Бу фрейлейн да казинода эшлиме?—дип сорый лейтенант, Лизага күз ташлап. — Әйе, казинода,— дип елмая Галя. Ул үзен таныган лейтенант белән очрашуына чыннан да шатлана гына, чөнки бу хәл аларга жандармнардан котылырга өмет бирә. 27* 419
Лейтенант аларны җибәрә һәм хәтта бүген ашарга һичшиксез казинога килергә сүз бирә. — Рәхим итегез, лейтенант әфәнде! Сәгать өчкә! Без сезне көтәрбез. Бу ССчы, вәгъдә иткәнчә, сәгать өчкә казинога кил¬ гәндерме — анысы билгеле түгел. Хәер, килмәгән булса да зарар юк. Анда аннан башка да халык күп була. Офи¬ церлар залга тулалар. Югары чинлылар бүлмәсенә — тәрәзәләре «Немецлар урамы»на караган бүлмәгә ике подполковник белән бер генерал килеп керә. Алар туп- туры фронт линиясеннән килгән соры төстәге БМВга уты¬ рып киләләр. Обед кызып барганда, генераллар бүлмәсендә көчле шартлау яңгырый. Гомуми залда паника туа. Нәрсә бул¬ ганын беркем дә аңламый. Шау-шу арасыннан тавышлар аңлашылмый. Бер минут та үтми, анда да мина шартлый. Шартлаудан түшәм, стеналар һәм идән җимерелеп төшә. Шау-шу гомуми бер истерияле акырынуга күчә; аннары бу тавыш та өзелә — тынлык урнаша. Паника икенче этажга, гостиницага күчә. Куркуга төшкән гитлерчылар баскычка ташланалар, ләкин ул кирпечләр, агач балка ватыклдры белән тулган. Гитлер¬ чылар тәрәзәләрдән мостовойларга ташланалар, бер¬ берләрен изеп гарипләп бетерәләр. Офицерлар гостиницасының ярым җимерек бинасын камап алалар, ләкин аны камап алуның кирәге булдымы икән. Урам бик тиз бушап кала. Гитлерчылар кайда ба¬ рып бәрелергә урын тапмыйлар. Башка казиноларда һәм фашистлар күп җыела торган башка урыннарда да шарт¬ лаулар булачак икән, дигән хәбәр тарала. Паника кичкә таба гына бераз тына. Сәгать алтыда гестапоның приказы игълан ителә — халыкны сәгать җи¬ дегә баш суд каршындагы мәйданга җыярга. Хуҗалык итүләренең бу соңгы сәгатьләрендә оккупант¬ ларның совет кешеләренә нинди тамаша хәзерләүләрен шәһәрдә инде беләләр. Шуннан элекке көнне генә Ровно подполье оешмасы зур югалтуларга дучар булды. Иван Иванович Луцьның, Поцелуевның һәм Маруся Жарскаяның кулга алынула¬ рыннан соң гестапо Федор Шкурконы һәм Николай Ива¬ нович Самойловны кулга ала. Кулга алынулар төрле вакытларда һәм очраклы ха¬ 420
рактерда булдылар. Оешма үз сафларына бер генә про¬ вокаторны да, бер генә хыянәтчене дә үткәрмәде. Виталий Поплавский, Люся Милашевская, Раиса Митиченко һәм оешманың элегрәк кулга алынган башка членнары палачларга чиксез чиркану белән генә җавап биреп, ерткычларча газаплауларга сабыр түзделәр. Иптәшләрнең кулга алынулары бу юлы да аларның үзләренең һәлакәтле саксызлыгы нәтиҗәсендә булды. Подпольеның карт работнигы, зур тәҗрибәле кеше, бик яхшы конспиратор Иван Луць гестапо тырнагына эләккән, дигән фикер белән килешәсе килми иде. Билгеле, Новак фабрикасыннан киткәч тә, аңа да, Новактан үрнәк алып, яшерен хәлгә күчәргә, ә тагын да яхшырагы — отрядка китәргә кирәк иде. Луць моны эшләмәде. Федор Шкурко исә тагын да тупасрак ялгыш эшләде. Гестапочылар аның фатирын белеп алганнар, ләкин алар аның исемен дә белмәгәннәр, танымаганнар да. Йортка килеп, алар Шкурконы «Белый» дигән псевдоним буенча эзләгәннәр. Бәхеткә каршы, күршедә шундый фамилияле кеше яши икән. Аны кулга алганнар. Ике сәгатьтән геста¬ почылар аның үзләре эзли торган кеше түгеллегенә ышанганнар һәм, аны җибәреп, икенче тапкыр килгәннәр. Шушы ике сәгать эчендә Федор Шкурко фатирын ташлап китсә соң инде! Ул моны эшләми һәм шуның белән үзен һәлак итә... ...Жандармнарның һәм полицейскийларның барлык тырышлыкларына һәм янауларына да карамастан, мәй¬ данга халык бик аз җыела. Сәгать сигезенчеләрдә ябык машина килә. Хөкем ителүчеләрне чыгаралар һәм, прик¬ ладлар белән төрткәләп, дар агачлары янына китерә¬ ләр. Палачлар ашыгалар. Әле генә Кызыл Армиянең район үзәге Ракитноены алганлыгы билгеле булды. Оккупант¬ ларга шәһәрдә хуҗа булырга санаулы көннәр генә кал¬ ган иде. Алда, аксый төшеп, Иван Луць килә. Аның йөзе ты¬ ныч. Ул халык төркеменә күз йөртеп чыга, кемгәдер ба¬ шын ия һәм юлын дәвам иттерә. Луць артыннан тагын да ябыга төшкән һәм үлек төсе кергән Федор Шкурко бара. Самойлов Маруся Жарскаяны тотып бара. Ул үзе аксый, һәм шунлыктан аның уң җилкәсе тагын да күтәренкерәк булып күренә. — Иптәшләр!— дип кычкыра Самойлов бара-бара. 421
— Иптәшләр!—дип кабатлый Поцелуев. Аның йөзе яна, дулкынланудан тыны кысыла.—Иптәшләр! Безне¬ келәр ерак түгел! Аны тотып алалар да дар агачы янына сөйрәп алып китәләр. Ул куллары, аяклары белән тыпырчынып ычкы¬ нырга тырыша. Ул палачларның йөзләренә төкерә, сүгенә. Инде элмәккә электерелгәннән соң ул бөтен көченә кыч¬ кырып җибәрә: — Хушыгыз, иптәшләр! Җиңү безнең якта булыр! Менә Луцька чират җитә. — Еланнар!—дип кычкыра нәзек тавышы белән Луць.— Нәрсәгә исәп тотасыз? Без миллионнар! Безне¬ келәр килә! Яшәсен Сталин!.. Новакның сулышы кысыла. Ул, Соловьев белән бергә, мәйданга иптәшләре белән хушлашырга килгән. Бу ми¬ нутта Луцьның чакыруына җавап бирәсе һәм аны котка¬ рырга ташланасы килә! Новак әллә Соловьевны, әллә үзен тыеп, аның кулын бик нык кыса. Ә мәйдан үзәгендә кычкырган тавышлар яңгырый: — Фашист палачларга үлем! — Яшәсен Сталин! з — Яшәсен коммунизм! . Бу сүзләрне Самойлов, Шкурко, Маруся Җарская кыч¬ кыра. Алар, бу соңгы минутларда сүзләрен мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә ишеттерәселәре килгән кебек, тукта¬ мыйча, пауза ясамыйча, торган саен ныграк кычкыралар. Новакның бите буйлап кайнар яшь тәгәрәп төшә. Ул дар агачына соңгы тапкыр карап ала, һәм Федор Шкур- коның күз карашы белән очрашкан кебек тоелып китә. Бу авыр тамашага артык түзеп тора алмыйча, Новак, Соловьевның кулын кыса да, китеп бара. Элекке көнне, генераллар . ашханәсе өчен миналар хәзерләгәндә, Новакның тәне бик нык янган иде, ләкин ул авыртуга игътибар итмәскә тырыша. Бүген ул тагын бер авыр мина хәзерли. Ул минаны Хмельной урамына, киез итек фабрикасы янына алып килә. Якында гына тимер юл үтә. Куллары янган булса да, Новак яраларына балчык эләгүгә һәм авыртуга карамастан, минаны куя һәм шнурын киез итек фабрикасының ишек алдын әйләндереп алган койма поч¬ магына суза. Бөтенесе уңышлы бара. Төн салкын, караң¬ гы. Урамнарда якын-тирәдә бернинди хәрәкәт ишетелми. 422
Ярты сәгатьләр узгач, җил ерактан якынлашып килүче поезд тавышын китерә.' Поезд Здолбуновтан килә. Шул моментта тимер юлда өч немец солдатыннан торган сак¬ чылар күренә. Алар рельсларны фонарьлар белән яктыр¬ тып баралар. Новакның йөрәге кысыла. Поезд тавышы бөтенләй якын ишетелә башлый. Сакчылар, минаны күрәләр дә, аны ничек зарарсыз- ландырырга белмичә, аның янында тукталып калалар. Поезд инде күренә. Ул зур тизлек белән килә. Шартлау¬ ны кисәтү өчен инде секундлар гына калып бара. — һальт!—дип кычкыралар алар, поездга каршы фонарьларын болгап.— һальт! Юкка гына! Машинист әллә сигналны күрми, әллә инде аңа игътибар бирми. Поезд тизлеген киметми. Паровоз мина өстенә килеп җиткәч, Новак шнурны тарта. Көчле шартлау ишетелә. Аннары Новак ялкын кабы¬ нуны, вагоннарның берсе өстенә берсе менүләрен күрә. Шатырдау, һәлакәт тавышы, кеше кычкырган тавышлар. Шартлатылган состав хәрби эшелон була. Иртә беләнгә кадәр тимер юлда хәрәкәт туктала. Белая урамыннан чакырылган йөк машиналары фашист солдатларның һәм офицерларның үле гәүдәләрен ташый¬ лар. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Гитлерчылар «башкаласын» эвакуацияләү көннән-көн киңрәк һәм бер үк вакытта паникалырак күләмнәр ала барды. Фронтның якынлашып килүе инде табыш алу һәм тыныч халыкны талау максаты белән җыелган фашист саранчаны гына түгел, һәм хәтта талаучыларның хосусый «фирмаларын» һәм «контораларын» гына да түгел, бәлки оккупантларның күп кенә хөкүмәт учреждениеләрен дә Ровнодан таярга мәҗбүр итте. Рейхскомиссариатның күп санлы бүлекләре һәм рейхскомиссариаъ үзе дә эва¬ куацияләнергә хәзерләнәләр: тизлек белән якынла¬ шып кцлуче Кызыл Армиягә плен төшү перспективасы гитлерчы чиновникларның берсенә дә яхшылык вәгъдә итми иде. Ләкин фронт безгә, безнең партизаннар лагерена да якынлашып килә иде. Без дә көнбатышка таба чигенергә булдык, чөнки бөтен отрядның гомуми теләге гитлерчы¬ 423
ларны мөмкин кадәр ераграк, Ватаныбызның көнбатыш чикләренә кадәр булса да озата бару һәм аларны мөмкин кадәр күбрәк югалтуларга дучар итү иде. — Безгә кайда «качарга» соң, иптәшләр?—дип мөрә¬ җәгать иттем мин шушы мәсьәлә буенча махсус киңәш¬ мәгә җыелган штаб работникларына һәм отряд развед¬ чикларына. — Львовка таба гына, иптәш командир,— дип җавап бирде Кузнецов, уйлап тормыйча. Ул әле киңәшмә алдын¬ нан гына Ровнодан кайткан иде. — Ни өчен сез именно Львовка дип саныйсыз?— дип сорадым мин. — Чөнки минем «дусларым» барысы да Ровнодан Львовка качалар... Бердәм көлү Кузнецовка үзенең «дәлилләрен» әйтеп бетерергә мөмкинлек бирмәде. Көлү тавышлары тынгач, Николай Иванович сүзен дәвам иттерде: — Минем үзем өчен Львовта эш күп булырга тиеш. Инде командованиега хәбәр иткәнемчә, гитлерчылар анда озакка урнашырга ниятләнәләр. Аларның күбесе Львовта фронтны кирегә таба борырга өметләнә... Партизаннарның көлүе аңың сүзләрен яңадан бүлдер¬ де. Тавышлар тынгач, Кузнецов сүзен тәмамлады: — Львовта кызыклы мәгълүматлар табарга гына тү¬ гел, бәлки кайбер гитлерчы башлыкларны Бисмарк яны¬ на җибәрергә дә мөмкин булыр, дип уйларга кирәк. Ихтимал, анда әле Кох та килеп чыгар... Шул ук көнне без, үзебезнең карашларыбызны аңла¬ тып һәм командованиедән отрядның Львов шәһәренә таба күчүенә ризалык бирүне үтенеп, Москвага радиограмма тапшырдык. Икенче көнне: «Рөхсәт итәбез», дигән җавап алынды. Без шунда ук хәзерләнә башладык. Ровнога Митя Лисейкинны җибәрдек һәм шунда ук, соңгы тапкыр, Куз¬ нецов белән Коля Струтинский да китте. Алар развед¬ чикларыбызга һәм подпольечыларга минем приказла¬ рымны тапшырырга тиешләр иде: разведчикларның һәм подпольечыларның кайберләре властьны кулдан-кулга тапшыру өчен Кызыл Армия частьлары килгәнгә кадәр шәһәрдә калырга, ә кайберләре оккупантлар белән бергә көнбатышка «эвакуацияләнергә» тиешләр иде. Лисейкин, Кузнецов һәм Струтинский «эвакуацияләнүче» иптәшләр белән инде анда, көнбатышта очрашу турында сөйлә¬ 424
шергә тиеш булдылар. Калганнары шунда ук отрядка кайтырга тиешләр иде. Таныш шакуны ишетеп, Валя ишек ача. — Николай Иванович! Ниһаять, килдегез! Мин инде әллә ниләр уйлап бетердем. Шулкадәр озак югалып тора¬ лармыни инде! Аның тавышында үпкә сизелә, ә күзләре шатлык белән балкый. Кузнецов үзенең озак килмәвенең сәбәпләрен аңлатып тормый. Алар кара-каршы утыралар да тынып калалар. — Нишләп утырам соң әле мин!—дип куя Валя. Ул җитез генә тора да табын хәзерли башлый.— Николай Иванович!—дип дәшә ул берәр минуттан акрын гына. Кузнецов һаман уйланып утыра. Аның нәрсә турында уйлануын белү кыен иде, аның йөзе әллә ямансулауны, әллә күңел кайтуны чагылдыра иде. — Нигә син шундый кайгылы?—дип сорый Валя аның янына килеп утырып.— Берәр хәл булдымы әллә? — Булды шул,— дип җавап бирә Кузнецов хәтере чуалган кыяфәт белән,—Кох киткән!.. — Китсә соң? — Әгәр дә ул китеп котыла калса, моның өчен мин гаепле. « — Котыла алмас!—дип кычкырып куя Валя ышаныч белән.— Кайда китсен ул! Үз язмышыннан качып котыла алмас! — Китәр урын табар. Син бит аларның җиңелә кал¬ ганда нәрсәгә өмет баглауларын беләсең. «Без әле мистер Черчилльгә кирәк булырбыз» диләр алар. — Әйе,— ди Валя уйчанланып.— Без аларга качарга ирек бирмәскә тиешбез. Ләкин Кох «чикерткәгә» утырып, туп-туры ишек алдыннан очып киткәч, аның белән нәрсә эшлисең! Машинасы белән аэродромга кадәр барырга да курыккан. — Валя,— ди кинәт Кузнецов һәм тынып кала. Валя әсәрләнә.— Бу турыда уйлый алмыйм,— дип сүзен дәвам итә ул.— Уйласам — кулымнан эш төшә. Бернәрсә дә эш¬ ләнмәде!— дип һәм борчылу белән сүзен очлый ул. — Ничек инде эшләнмәгән булсын!— Валя хәтта кө¬ леп җибәрә, шулкадәр мәгънәсез булып тоела аңа бу сүзләр.— Тәкәллефләнәсең! Үзеңнән бөтен отряд көнләшә, бөтенесе синең белән горурланалар, орден бирделәр, нин- диен әле — Ленин ордены! Ә ул һаман канәгать түгел... 425
«Бернәрсә дә эшләнмәгән» имеш! Син бөтенесе артта калган —сугыш инде беткән кебек сөйләшәсең! Ярый, әйдә, өстәл янына утыр инде. — Билгеле, синең белән минем өчен сугыш бетте,— дип җавап бирә Кузнецов, никтер елмаеп.— Тагын өч- дүрт атнадан монда безнекеләр булачак! Ишек шакыйлар. Валя ача. Ишек каршында Николай Струтинский тора. — Булдымы, Николай Иванович? Минем эшләр инде бар да әзер. — Сез кая барасыз?—дип кычкырып куя Валя, бер¬ нәрсә дә аңламыйча, әле берсенә, әле икенчесенә карап. — Ул белмимени?—дип сорый Струтинский. — Менә нәрсә, Валя...— дип башлый Кузнецов.— Мин әле сиңа бер сүз дә әйтмәдем. Без яңа урынга күчәбез. Львов ягына таба. — Бөтен отряд беләнме? — Бетен отряд белән. — Ә мин хәзерләнмәдем дә! Кузнецов белән Струтинский бер-берсенә карашып куялар. — Ә сиңа хәзерләнергә кирәк тә түгел,— ди Кузнецов акрын гына һәм ягымлы итеп.— Син Ровнода кала¬ сың. — Минме? Ровнодамы? — Львовка үзеңнең рейхскомиссариатың белән бергә эвакуацияләнерсең. Валя аңа зур итеп ачылган күзләре белән карап то¬ руын дәвам иттерә. — Львовта мин нәрсә эшләрмен соң? — Монда эшләгән эшеңне,— ди Струтинский. — Берүземме? — Берүзең... Командирның приказы шундый,— дип тәмамлый Кузнецов. Валя уйга кала. Аны каршылыклы хисләр биләп ала. Тагын өч-дүрт атнадан Кузнецов белән аның өчен икесе дә шулкадәр күп хыялланган һәм бер-берсенә әйтергә кыймаган яңа тормыш башланачак иде. һәм менә аларга бу яңа тормышның килүен кичектерергә туры килә. Алда — яңадан подполье, яңадан көрәш, яңадан даими үлем куркынычы, яңадан көтү, һәм кинәт Валя шулкадәр озак көтелгән бәхет хәзер башланса да, аңардан файда¬ лана алмаячагын хис итте. Бу аның өчен бәхет түгел иде. 426
Бу Кузнецов өчен дә бәхет түгел иде. Шушы минутта аңарда тынычлану һәм ышаныч туды. — Яхшы,— ди ул пышылдап кына, һәм бу сүз аңар¬ дан җиңеләю сулышы кебек булып ычкына. — Курыкмассыңмы?—дип сорый кинәт Струтинский. — Куркырмын,— дип дөресен әйтә Валя.— Син дә куркасың бит... Без барыбыз да куркабыз, ә кирәген эш¬ либез... Мин башка нәрсә турында уйлыйм: без анда кай¬ да очрашырбыз икән? — Ә син адресны исендә калдыр,— ди Кузнецов.— Мицкевич урамы, унике. Язарга кирәк түгел. Исендә тот. — Мицкевич урамы, унике,—дип кабатлый Валя. — Бу безнең Маринаның апасының адресы. Менә шунда очрашырбыз. Исендә калдырдыңмы? — Мицкевич урамы, унике,— яңадан пышылдап ка¬ батлый Валя. Инде бөтенесе әйтелеп беткән кебек, ләкин Кузнецов, китәргә бөтенләй җыенмаган кеше кебек, элек¬ кечә үк уйчан утыра. Струтинский сәгатенә карап ала, ләкин аңа бу тынлыкны бозарга нәрсәдер комачаулый. Ул бу минутта Валя белән Кузнецовның күңелдән генә саубуллашуларын аңлый иде. Ул инде уңайсызланып, чы¬ гып китәргә җыена. Шул арада Кузнецов урыныннан то¬ рып юлга җыена башлый. — Коля, Валюшаны үбимме?—дип кинәт күңелле генә сорап куя Кузнецов. Җавап көтеп тормыйча, ул кис¬ кен хәрәкәт белән Валяны кочаклап ала һәм, борылмый¬ ча, ишеккә таба юнәлә. — Мицкевич урамы, унике,— дип пышылдый Валя. Аның йөзендә шатлыклы елмаю балкый. Бу ике сүз па¬ роль булып, өмет булып, бер-берләрен яратучы һәм бүген үзләренең тормышларын бәйли алмаган ике кешенең яз¬ мышында тормышка ашарга тиеш булган ниндидер яхшы¬ лык һәм бәхет вәгъдәсе булып яңгырадылар. Шул ук төнне Кузнецов Луцк шәһәре гебитскомисса- рыннан алып торган машина белән отрядка китә. БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Вакыт бик аз калган иде. Мин яныма Крутиковны чакырттым, һәм дневальный аны эзләгән арада без зам¬ полит Стехов белән карта буенча маршрут билгеләргә тырыштык. Замполитның зәңгәр карандашы тимер юлны күрсәтә торган кара сызыкка килеп җитте, бер генә ми¬ 427
нутка тукталып калды, аннары саклык белән генә сызык¬ ны аркылы кисте һәм аннары акрын гына, туктала-тук- тала, инде кәгазь өстенә тияр-тимәс кенә сызык та түгел, бәлки сызыкка ошаган нәрсә генә калдырып, алга китте. — Эшнең ничек барып чыгачагын алдан күрү кыен,— диде Стехов.— Крутиковка якынча план гына бирергә ки¬ рәк, ә анда инде үзе ничек кирәк тапса, шулай хәрәкәт итсен. Аның тапкырлыгына өметләник. — һәрхәлдә,— дидем мин Стеховка, аның фикере бе¬ лән килешеп,— егерменче январьдан да соңга калмыйча, Крутиков үзенең группасы белән Львов районында бу¬ лырга тиеш. — Әлбәттә. Безнең уебызча, Крутиков группасы Львов районына егермесеннән дә соңга калмыйча барып җитәргә тиеш, ә инде егерме берендә Львовта безнең алты разведчигыбыз булырга тиеш иде. Группа әнә шуларны озату өчен бара иде. Группага унбиш кеше сайлап алдык һәм аларга Львовка китүче разведчикларның язмышын һәм шуның белән иң әһәмиятле сугышчан эшләребездән берсенең язмышын ышанып тапшырдык. Кызыл Армиянең омтылышлы һөҗүме турында фронт¬ лардан алына торган хәбәрләр бик күңелле иде. Тагын берәр атнадан инде без үзебезнекеләр «чолганышында» калудан «курка» идек. Безгә дошман тылында көрәшергә шулкадәр аз вакыт калдымы икәнни! Юк, андый фикер белән беркем дә килешергә теләмәде. Көрәшне дәвам ит¬ терергә, дошманны озата барырга, оккупантлар белән көнбатышка китәргә!.. Немецлар Ровнодан Львовка кача¬ лар— димәк, хәзер безнең урыныбыз Львов районында! Ләкин зур отрядка яңа урынга күчү җиңел эш түгел шул. Безнең иптәшләребезнең шактый группасы Ровнода, Луцкида, Здолбуновта булганлыктан, безнең эшебез та¬ гын да катлаулы иде... Шуның өстенә без әле Москвадан самолетлар көтә идек. Безгә рация өчен туклану һәм су¬ гыш припаслары ташларга тиешләр иде. Безнең сугыш припасларыбыз шулкадәр аз калган иде, андый запас белән җитди рейд турында уйларга да мөмкин түгел иде. Соңгы вакытта еш үткәрергә туры килгән сугышларда һәм бәрелешләрдә без шактый припасларыбызны бетергән идек. Самолетлар көтеп вакыт әрәм итмәс өчен, без Львов¬ ка алты разведчик һәм алар белән радист җибәрергә 428
булдык. Аларга шәһәрдә урнашырга, берничә ышанычлы яшерен фатир хәзерләргә һәм, ниһаять, актив разведка һәм диверсия эше белән шөгыльләнергә задание бирелде. — Җыеныгыз,— дидем мин ишектән килеп кергән Крутиковка.— Таң атканда чыгып китәргә туры килер. Карта алыгыз. Үзегез аңлыйсыз, күрсәтелгән маршрут мәҗбүри түгел. Сезнең урнашу урыныгыз һәм срогыгыз гына мәҗбүри — егерменче январь. — Аңлашыла,— диде Крутиков картаны алып. — Сорауларыгыз бармы? — Ә отряд нишли? Безнең янга киләме? Без Стехов белән бер-беребезгә карашып алдык. Нәр¬ сә дип җавап бирергә мөмкин иде соң! Килүен без килә¬ чәкбез, ләкин кайчан? һәм нинди урынга? Төгәл марш¬ рутны да, нинди шартларда барырга туры киләчәген дә белмәгәч, нәрсә әйтергә мөмкин! — Димәк, бөтенләйгә?—ди Крутиков, әллә инде со¬ рау бирде, әллә үзенең уйларын белдерде.— Инде азат ителгән җирдә очрашырбызмыни?.. — Белмим,— диде Стехов.— Бөтенесен алдан күрергә мөмкин түгел... Украин милләтчеләре кыяфәтендә барасы икәнен сезнекеләр барысы да беләләрме? — Әйе, кисәтелделәр. — Үзләрен шуныңча тотарга кирәклекне дә белә¬ ләрме? — Так точно. — Үзегезне милләтчеләргә хас булганча—оятсызрак тотарга кирәк,— диде Стехов.— Кирәк булганда, авыл¬ лардан олаулар, азыклар алып китегез... Ләкин арттырып та җибәрә күрмәгез: крестьяннарны кыерсытмагыз,— дип кисәтте замполит. — Анысы аңлашыла, иптәш замполит. Ләкин, күрәсең, Крутиковны бүген башка нәрсә кызык¬ сындыргандыр. Аны башлыча отряд белән, иптәшләре бе¬ лән яңадан кайчан һәм ничек очрашачагы кызыксындыр¬ ды. Мин аның бу хисен сугышчан иптәшләрем белән үзе¬ мә аерылырга туры килгәндә генә ачык аңлый алдым. Шул чагында күз алдына бергә кичергән хәлләр ачык килеп басты; бергәләп никадәр юллар үтелде, никадәр куркынычлар кичерелде... Иптәшләр белән аерылышу авырлыгын үзем кичергәндә мин Крутиковны аңладым. — Минемчә, без дөрес сайладык,— диде Стехов үзе¬ без генә калгач. Бу сүзләрне ул гүяки Крутиковның за- 429
даниене үти алачагына мине шикләнә дип уйлаган кебек итеп әйтте.— Ул кискен кеше, тапкыр, ә иң әһәмиятлесе, ул бандерачыларның тәртипләрен белә һәм аның аларда «үз кеше» булачагына ышанырга мөмкин. Сез ничек уй¬ лыйсыз, Дмитрий Николаевич? — Аңа яхшы документлар кирәк. — Чын документлардан да яхшырак,— диде зампо¬ лит.— Коля Струтинский үз эшен белә... Бездә документ¬ лар аркасында бер генә провал да булмады. «Документлар» буенча Крутиков отряды украин мил¬ ләтчеләренең, бандерачыларның «махсус группасы» була һәм «җитәкчелек белән элемтә урнаштырырга бара» диел¬ гән иде. Датасы — 5. I. 1944 белән күрсәтелгән иде. Ровно — Луцк — Ковель тимер юлы якларында Цуман урманнары урнашкан. Төньякта алар тимер юлга килеп терәләләр. Көньякка таба арырак урманнар юк — анда ачык дала сузыла, тик анда-санда гына вак-вак урманнар очрый. Цуман урманнарында булган вакытларында без¬ нең разведчикларыбыз тимер юлга бары ике-өч тапкыр гына чыктылар. Кайткач, алар анда партизаннарның юклыгын хәбәр иттеләр. Ә инде авылларда «боивкалар» дип атала торган украин милләтчеләре урнашкан иде. Боивкалар күп санлы түгел — унбишәр-егермешәр генә кешеле, алар немец кораллары белән коралланганнар һәм гитлерчылар билгеләгән старосталарның таянычы бу¬ лып хезмәт итәләр. Моны разведчиклар гына түгел, бәл¬ ки бу урыннардан милләтчеләрдән качып киткән иптәш¬ ләр — Корень, Шевченко, Наташа Богуславская да рас¬ лады. Шунлыктан без, Крутиков җитәкчелегендәге иптәш¬ ләребезгә, хыянәтчеләр төсенә кереп, яңа урманлы урын¬ нарга, Львов районына барып чыгу җиңел булыр, дип уйладык. — Барып кешеләр белән сөйләшергә кирәк,-—диде Стехов. Мин, аның тыйгысызлыгын күреп, тоткарламадым. Мин үзем дә тыныч утыра алмадым. Карта өйрәнү белән соңрак, төнлә шөгыльләнермен дип, һавага чыктым. Ләкин гадәттә кешеләр арасында үткән ялыктыргыч көн¬ нән соң ял бирә торган ялгызлык бүген тынычландыр¬ мады, бәлки авырайтты гына. Часовойлардан башка бер¬ кемне дә очратмыйча лагерьда йөргәннән соң, мин ахыр чиктә беренче чумга кердем. Аннан тонык кына тавыш- 430
лар ишетелә иде. Җырлыйлар. Чум эчендә караңгы, лә¬ кин кергәч, мин Цесарскийның тавышын таныдым, ан¬ нары Наташа Богуславская һәм Женя Дроздова тавыш¬ ларын аердым. Чумда барлыгы җиде-оигез кеше бар иде. Алар бик бирелеп җырлыйлар — шуның өчен генә җыел- ганлыклары да күренеп тора. Инде кырык дүртенче ел кергән булса да, һәм Москвада башка җырлар җырланса да, чумда «Землянка»ны җырлыйлар иде. Җырда гар¬ монь турында, аның ерактагы бәхетне һәм карлар ара¬ сында адашкан мәхәббәтне җырлавы турында, янәшәдә генә яшеренгән үлем турында әйтелгән иде; аны шуның өчен җырлыйлар иде, чөнки ул инде «Зур җир»дә чагын¬ да ук өйрәнелгән һәм Цуман урманнарына шуннан алып киленгән җыр иде. Җырны Цесарский башлый иде. Ул хисләнеп, бөтен барлыгы белән җырга бирелеп җырлый. Мин аның янына килеп утырдым һәм, күрәсең, комачаулаганмындыр. Җыр тукталды. Цесарский безнең яралы кешеләребезне ничек итеп Федоров-Черниговский отрядына илтүләре, анда аларны ничек кабул итүләре һәм гомумән федоровчы- ларның ничек яшәүләре турында сөйли башлады. Төрле яктан сораулар яудырдылар. Билгеле, ахыр чиктә отряд эшләре турында, уртак эшебез турында һәм бигрәк тә киләчәккә планнар турында сөйләшәбез булып чыкты. Лейтенант Крутиков группасының кайда һәм ни өчен ба¬ руын беркем дә белмәсә дә, Җеня Дроздованың, аның ире Василийның һәм Наташа Богуславскаяның бу груп¬ пага кертелгән булуларын монда утыручылар инде ба¬ рысы да беләләр иде. Ләкин кая гыиа җибәрелсәләр дә, отрядта заданиегә китүчеләргә көнләшеп карыйлар иде. һәм менә хәзер дә, әле яңа гына Ровнодан кайткан Николай Струтинский үзен дә Крутиков белән бергә җи¬ бәрүне үтенә. — Мин кайберәүләрдән кимрәк эшләрмен микәнни?— ди ул. — Берәү дә алай дими,— дип кабынып, китте Җеня Дроздова. Күрәсең, ул Николайның сүзләрен үзенә ка¬ рата әйтелгән дип аңлагандыр. Тынычрак табигатьле Наташа татулаштыру өчен бо¬ лай диде: — Кайчакта кыз кеше дә күбрәк эшли ала. Ә берәү¬ нең әлегә тәҗрибәсе юк икән... Кузнецов та беренче көн¬ нән үк өйрәнмәгәндер... 431
— Син, Наташа, үзеңне Кузнецов белән тиңләштер¬ мә,— диде Николай, әллә бәхәсне дәвам иттерергә теләп» әллә үзе яхшы белгән Кузнецов өчен үпкәләп. — Әллә син Наташа эшли алмас дип уйлыйсың¬ мы?— дип яңадан сүзгә -кушылды Дроздова.— Син аның ничек ыргылуын кара! — Чыннан да,— дип раслады Наташа үзе.— Миңа күп эшләр эшләргә өлгерергә кирәк әле! Тиздән инде бе¬ тә, ә мин... Наташа Богуславскаяның бу «күбрәк эшләргә өлге¬ рергә» омтылуы безне шатландыра иде. Бәхәс үзе дә шат¬ ландыра иде. Аның нигезе һәркемнең аеруча куркыныч¬ рак һәм җаваплырак эш алырга теләвендә иде. «Ярый,— дип уйладым мин.— Сез, иптәшләр, әле барыгыз да ки¬ рәк булырсыз, сабыр итегез». Наташа Богуславская белән Женя Дроздовага кил¬ гәндә исә, алар инде хәзер үк кирәк иде. Лукин белән без эшне түбәндәгечә күз алдына китердек: алты развед¬ чик һәм радист Бурлак Львовта эш алып баралар, шәһәр¬ дән якында гына урнашкан Крутиков отряды аларга база булып хезмәт итә, Женя белән Наташа исә элем¬ тәче булып эшлиләр. Разведчиклар парларга бүленәләр. Бу парларның һәркайсы, башкаларны белмичә, аерым эш итә. Бурлакның адресын Женя гына белә, һәм радист белән аның аркылы гына элемтә тотарга мөмкин. Әгәр дә кирәк булса, бергәләп хәрәкәт итү өчен разредчиклар Женя аркылы ук алтысы бергә очраша алачаклар. Билгеле, кешеләрне сайлап алганда без разведчик¬ ларның да, Бурлакның да, Женя Дроздованың да Львов¬ ны яхшы белүләрен исәпкә алдык. Кайчандыр алар анда яшәгәннәр, яки ким дигәндә ул шәһәрдә булганнар, ә Степан Пастухов исә хәтта Львовның җир асты хуҗа¬ лыгын да белә иде — сугышка кадәр ул анда коммуналь хуҗалык инженеры булып эшләгән. Шәһәрне Наташа Богуславская гына белми иде. Лә¬ кин аның башка өстенлекләре бар: ул украин милләт¬ челәренең тәртипләрен белә, чөнки ул, үзенең ихтыярына каршы, аларда булган һәм, тормышын куркыныч астына куеп булса да, алардан качкан. Бу тыйнак кыз отрядта үзен иң яхшы якларыннан күрсәтте. Наташа үзенә тап¬ шырылган заданиеләрне зур дәрт һәм төгәллек белән башкара. Кемдер, зур һәм кечкенә рольләр юк, зур һәм кечкенә артистлар бар, дигән. Наташа да үз ролен бик 432
яхшы башкаручы иде. Ул ничектер кечкенә генә эштә дә зур мәгънә тотып ала белә, аның икенче һәм өченче нәр¬ сәләр белән, кичә эшләнгән һәм иртәгә эшләнәчәк эшләр белән элемтәсен таба белә, бу кечкенә эшләрнең бөтен җыелмасының әһәмиятен күз алдына ачык итеп китерә белә. Гомумән, Наташа партизаннар арасында бик урын¬ лы рәвештә акыллы һәм белемле кеше дип танылды, ә элек комсомол райкомы секретаре булуы аны иптәшләре алдында тагын да күтәрә иде. Наташаның бандерачылардан качып килүенең берен¬ че вакытларында аңа карата безнең тарафтан котылгы¬ сыз булган беркадәр ышанмаучылыкны авыр кичергәнен мин белә идем. Шулай ук Наташаның, кечкенә генә зада- ниеләрне бик яхшы үтәп тә, зур заданиеләр турында хыялланмый кала алмавын да белә идем, һәм менә аңа кыен һәм җитди роль — Крутиков белән Дроздова ара¬ сында, икенче төрле әйткәндә, разведчиклар белән алар¬ ның тылы арасында элемтәче булу роле тапшырылды. Шәһәрдән һәм шәһәргә таба куркынычлы юл, адым саен очравы ихтимал булган көтелмәгән хәлләр, һәрвакыт бу¬ лып тора торган тотылу куркынычы, уртак эш өчен җа¬ ваплылык— хәзер Наташа Богуславскаяның язмышы әнә шушындый иде. Мин аңардан, әле никадәр эшләр башка¬ рырга өлгерергә кирәк, дигән сүзләрне ишеткәч, канә¬ гатьләнү хисе кичерми кала алмадым. Бу яхшы, на¬ муслы, изге теләк иде һәм аның сүзләрен тыңлаганда, аның үзенә күрсәтелгән ышанычны аклаячагы күренеп тора иде. Наташадан һәм Женя Дроздовадап, иптәшләреннән аерылып бераз минем белән йөреп килүләрен үтенеп, мин алар белән Кызыл Армиянең һөҗүме турындагы караш¬ ларымны уртаклаштым, гитлерчыларның чигенүе шартла¬ рында безнең эшебезнең гомуми картинасын сурәтләргә тырыштым, Львовтагы хәл турында белгәннәремнең бө¬ тенесен сөйләдем. Без конкрет мәсьәләләргә кагылмадык, мин кызларга Ровнодагы бер үрнәк -конспиратив фатир — Валя Довгер фатиры турында гына сөйләдем. Женяның отрядта Валя Довгер турында инде ишеткәне бар иде. — Я, димәк, иртәгә инде?—диде Женя, саубуллашып. — Иртәгә. — һәм, димәк, Львовта очрашабыз? - — Әйе. 0499. Көчле рухлылар — 28 433
— И, минем керләр юасым бар бит әле,—дип куйды ул кинәт исенә төшереп,— Хушыгыз, иптәш командир! Киттек, Наталка! ...Радиовзводта самолетлар турында әле һаман да мәгълүматлар юк иде. Мин инде шушы мәсьәлә буенча Марина Ких янында бүген ун тапкырлап булдым. Ул минем соравымны да көтмичә, кулларын гына селки. Нәрсә булды икән? Әллә бүгенге һава шартларында очарга ярамый микән? Билгеле инде, бөтен эш һавада! Мин инде Маринаның, Крутиков группасының җибә¬ релүен белеп, гадәттәгечә үзен дә җибәрүне үтенәчәген алдан ук белеп тора идем. Ләкин миңа кадәр Марина янында Стехов булган һәм аңа Львовка — туганнарына һәм башка танышларына хат язарга кушкан икән. Күрә¬ сең, каты күңелле замполитны күндерә алудан өметен өзеп булса кирәк, Марина миңа тотынды. — Хатларны язармын мин ансы,— диде ул.— Апам ■анда фатирга да урнаштыра алыр, ярдәм дә итәр, баш¬ каларын да эшләр... Ләкин сез әйтегез әле, иптәш коман¬ дир... Мин Львовта үстем, шәһәрне башкаларга кара¬ ганда яхшырак беләм. Шулай булгач, мин бармыйча, кем барырга тиеш инде анда^ Андый эштә кем күбрәк файда китерә алачак — шунда туып-үскән кешеме, әллә чит кешеме? Турысын әйтегез әле — кем?— дип һөҗүмен дәвам иттерә ул. Ул минем «шунда үскән кеше» дип әйтүемә шикләнми иде, һәм шуннан соң ул һөҗүмен дәвам иттерәчәк, ягъни монда, отрядта аны алыштырыр¬ га кеше бар икәнен исбат итә башлаячак иде. — Шунда туып-үскән кешесе нинди бит,—дип җавап бирдем мин,—һәм, һәрхәлдә, анда артык яхшы билгеле булган кеше ярамый. Бу дәлил төпле иде, ләкин аны Стехов та китергән булса кирәк, чөнки Маринаның җавабы инде әзер иде. Ул прическасын үзгәртәчәген, апасында тормаячагын, апасына бер тапкыр да кереп тә чыкмаячагын, гомумән, хәзер аны Львовта эзләү турында беркемнең дә башына килмәячәген әйтте... Болар барысы да бер яктан ышан¬ дырырлык булып яңгырадылар, ләкин мин Маринаны Львовка җибәреп, аның тормышын куркыныч астына куя алмый идем. Мин аңа хатларның иртә беләнгә кирәк икәнен әйттем дә үзем Стехов янына киттем. Ул разведка начальнигы 434 .
белән штаб чумында утыра иде. Анда алардан тыш тагын җиде кеше: алты разведчик һәм радист Бурлак бар иде Лукин аларга инструктаж ясый яки, дөресрәге, теләсә нинди инструкциянең дә файдасыз булуын кисәтә. Бурыч бер генә: дошманны аеруча зур югалтуга дучар итәргә, ә калганы һәркемнең инициативасына яки, дөресрәге, һәркемнең батырлыгына бәйләнгән. Разведчиклар со¬ раулар бирмичә генә, тын гына тыңлыйлар. Ахырдан Пастухов, Львовта бездән башка кем дә булса хәрә¬ кәт итәчәкме, дип сорады. Александр Александрович, коры гына итеп, моный, булуы бик ихтимал, дип җавап бирде. — Мин моны ни өчен сорыйм,— дип аңлатты Пасту¬ хов, урынсыз соравы өчен гафу үтенгән кебек,— нинди дә булса зуррак эш оештырганда, ихтимал, бергәләп ях¬ шырак булыр иде, аңлыйсызмы... Мәсьәләнең һаман да алдан күрергә мөмкин бул¬ маган нәрсәгә килеп терәлүен аңлап, ул сүзен әйтеп бетермәде. — Сүз уңае белән әйткәндә, иптәшләр, андагы под¬ полье белән аз гына да элемтә урнаштырырга тырыш¬ маска кирәк!—дип кисәтте Стехов, разведчиклар белән саубуллашып.— Максимум конспирация саклагыз. Гому¬ мән, үзегезне саклагыз,— дип өстәде ул, барысының да кулларын кысып. Төннең калган өлешен без карта өстендә үткәрдек. Шулай да Крутиковка, чама белән генә булса да, марш¬ рут билгели алдык. Иртә белән Крутиков группасын тезде һәм, лагерьдан читкәрәк алып китеп, строй алдында укый башлады: — Маршрут: Ровно — Дубно — Почаев — Броды — Злочев — Перемышляны — Гановичи урманы. Җыенырга бер сәгать бирелә,— дип өстәде ул һәм, бөтенесен әйтеп бетердем дип исәпләп, таралырга рөхсәт бирде. Җыену озакка бармады, ә менә саубуллашу... Барысы белән дә, һәркайсы белән аерым-аерым, хәтта берничә- шәр тапкыр саубуллаштылар. Борылып кайтып тагын нәр¬ сәдер әйттеләр, тагын тыңладылар, яңадан кочаклашты¬ лар, ә аннары чумнарга күз салдылар, ләкин билгеле инде, чумнарда беркем дә юк иде — лагерьның бөтен халкы отрядны озатырга чыккан һәм я сүз белән, я эш белән аны озатуда катнаша иде. 28* 435
Группа яңадан тезелгәч һәм без замполит белән хәер¬ ле юл теләгәч, Крутиков: «Азат ителгән җирдә очрашкан¬ га кадәр!» — дип җавап бирде һәм «Шагом марш!» дип команда бирде. Отряд юлга чыгып китте. Алда безнең разведчиклар группасы бара. Аңа отрядны тимер юлга кадәр озату, тимер юл полотносын үтүдә ярдәм итү һәм кире кайту заданиесе бирелгән. Разведчиклар, адымна¬ рын кызулатып, шунда ук алга киттеләр. Мин дә башкалар белән шунда1, басып торам һәм агачлар арасыннан аларның фигураларын әле танырга мөмкин булганга кадәр күзләрем белән озатам. Мин ур¬ так эштә безнең барыбызны берләштергән бөек туганлык турында уйлыйм. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Тимер юлга ярты километр чамасы каларак, борылып кайткан разведчиклар Крутиков отрядын туктаталар. Тимер юлны немецларның парлы дозорлары саклый икән. Крутиковка, приказда кушылганча, тимер юлны тавыш- сыз-тынсыз гына үтү кыен эш иде. Крутиков караңгы төшкәнне көтмәкче була. Караңгы төшә башлау белән үк, ул арырак китмәкче булып, отряды белән өч йөз метрлар чамасында туктала, ләкин түзә алмый һәм ти¬ мер юлга тагын йөз метрга, аннары тагын илле метрга якыная... Дамбада арлы-бирле йөрүче солдатларның фи¬ гуралары кар яктысында аермачык күренә. — Часовойларны алырга да тиз генә алга үтәргә кирәк!—дип тәкъдим итә кемдер, немец фигуралары та¬ гын күренгәч. — Юк,— ди кыска гына итеп Крутиков. Ул эченнән генә тагын ярты сәгать, нәкъ җиденче яртыга кадәр кө¬ тәргә, ә аннары инде — бернәрсә дә үзгәрмәсә — нәрсә булса да булыр дип, бәреп үтмәкче була. Ләкин, егерме минут та үтми, беркем дә алдан күрә алмаган яңа мөмкинлек туа. — Поезд!— ди ерактан килә торган тавышны тыңлап Пастухов һәм сикереп тора. Үзенең хәрәкәте белән ул кирәкле карарны күрсәткәндәй итә. Барысы да ирексез- дән урыннарыннан торалар. Хәзер инде поезд тавышы ап¬ ачык ишетелә. Озакка сузарга ярамый иде.— Алга!— дип команда бирә Крутиков, һәм группа, озата килгән разведчиклар 436
белән тиз генә саубуллашып, урыныннан кузгала. Хәзер поезд тавышы кешеләрнең аяк тавышын томалый. Поезд¬ лы үткәреп җибәргәч тә, тавыштан файдаланып, дамба¬ ны үтәргә кирәк. Болар барысы да уңышлы эшләнә. Группа, тимер юлның аръягына, урман аланына килеп чыга. Алда юл буйлап сузылган Кечерәк кенә авыл, ә аннан соң — ап-ак кар басуы. s Борис Крутиков беркайчан да хәрби кеше булмаган. Сугышка кадәр ул кайдадыр Полтава өлкәсендә эшлә¬ гән. Заманында ул Кызыл Армиядә действительный хез¬ мәт үткән һәм сугыш башлангач, яңадан армиягә чакы¬ рылган. Еш кына штатский кешеләр белән була торган¬ ча, лейтенант Крутиков үзенең хезмәтенә аеруча яратып карый, ул хезмәткә бөтен барлыгы белән бирелгән һәм үзенә буйсынга'н кешеләрдән дә шуны ук таләп итә. Ул үзенә буйсынган кешеләргә карата да таләпчән һәм бер¬ нәрсәне дә гафу итми һәм ташлама ясамый. Крутиков бу задание белән бигрәк тә мавыккан иде; бу куркыныч уен аның күңеленә ошый. Ул хәзер тагын да кырысрак һәм җыйнаграк булып күренә, күп вакыт дәшми һәм эштән башка бернәрсә турында да сөйләшми. Сирәк-мирәк кенә, приваллар вакытында, ул брседаларга кушыла, ләкин сүзне һәрвакыт үзен бигрәк тә кызыксын¬ дыра торган нәрсәгә бора һәм үзенең сүзен ялгыш әйтеп ташлайгап рус сүзе уңае белән (группада украинча гына сөйләшергә рөхсәт ителә иде) чираттагы «вәгазен уку», яки «репетиция ясау» белән тәмамлый. Репетиция ясау исә бандерачыларча сәламләүләр кычкырудан һәм җыр¬ лаудан гыйбарәт була. Лейтенант, чын режиссер кебек, һәр башкаручыны җентекләп күзәтә. Партизаннар үзләренең рольләрен яхшы үзләштер¬ гәннәр, күрәсең, чөнки беренче авылда ук бандерачылар- ның «боивка»сы аларны ашата, икенче авылда алар ез- довойлары-ниләре белән атлар табып, парольне дә белү¬ гә ирешәләр. Шуннан соң инде алар юлларын чанада дә¬ вам иттерәләр. 7 ноябрьдй таң атканда алар' инде Дубно районында булалар. Бөтен юл буена алар үзләренә, бандерачылар фор¬ масына киенгәнлектән, крестьяннарның ачыктан-ачык дошманлык белән карауларын күреп баралар. — Болар бит миңа барысы да никадәр таныш!—ди бервакыт Наташа Җеняга мөрәҗәгать итеп.— Бу кием- 437
нэрне салып ташлыйсы һәм кешеләргә кычкырып: бу без бит, үз кешеләр, партизаннар, дип әйтәсе килә... — Сөйләшүне туктатырга!— дип кычкырып куя Кру¬ тиков аларга. Дубно — Луцк шоссесы юлыннан өч километр чамасы ераклыкта үзенең «адъютантлары» Корень һәм Шевчен¬ ко белән алгы чанада баручы Крутиков атларны тукта¬ тырга һәм привал ясарга приказ бирә. Инде нишләргә икәнне хәл итәргә кирәк иде. Шоссе немец машиналары белән тулган. — Урманга,— дип тәкъдим итә Шевченко.—Билгеле, урманга таба барырга кирәк. Әнә анда йорт та бар — шакырбыз. Ә бер-бер хәл була калса, урман да якын гына. — Җылыныргамы?—дип мыгырдап куя Крутиков. Аның билгеләнгән юлдан читкә таба борылырга һич тә теләмәве күренеп тора. Ләкин ул бияләе белән борынын ышкып торучы Ко- реньгә, аякларын җылыту өчен бии башлаган Дроздов¬ ларга, элек биегән, ә хәзер арыганлыктан хәрәкәтсез торучы Наташага күз төшереп ала. Крутиков Шевченкога таба борыла. — Әйдә, синеңчә булсын, йортка таба юнәләбез! Куркуга төшкән хатын аларга таба карап, кертергә батырчылык итмичә, бусагада озак басып тора. Ниһаять, ул бераз чигенә дә арттагы бүлмәгә ташлама. Аннан ул ире белән бергә килеп чыга. Алар икесе дә өйгә кереп килүче билгесез кешеләрне, аларның бусагада киемнәрен һәм өч тешле кокардалы бүрекләрен салуларын, кыска туннарын һәм рюкзакларын салуларын, кайберләренең табуреткаларга, кайберләренең туп-туры идәнгә утыру¬ ларын дәшмичә карап торалар... «Рәхим итегез, өйгә керегез»,— дип мыгырдап куя хуҗа соңга калып булса да һәм, чакырылмаган кунакларга күтәрелеп карамыйча, үз бүлмәсенә кереп китә. Аның артыннан хатыны да чыга. Валентин Шевченко Дубно районын яхшы белә иде. Алар Крутиков белән элекке Австрия — Россия чигенә кадәр юлны җиңел билгелиләр. Монда Волынь бетеп Галиция башлана. Шуннан соңгы юлны Василий Дроз¬ дов күрсәтә ала иде. Шул тирәләрдә, чиктән сиксән кило¬ метрлар ераклыкта аның Женя белән бергә партизаннар¬ га киткәнгә кадәр яшәгән авылы урнашкан иде. Крутиков 438
Дроздовларны чакыртып ала, һәм алар өчәүләп карта өстендә озаклап утыралар. Аларның игътибарын часовой бүлдерә. Ул өй янына ике кораллы кешенең килүен һәм аларны бандерачылар дип уйлавын әйтә. — Чыгып карыйм әле,— ди тиз генә Шевченко. Шул минутта ук ул кире керә. Бар да аның сүзен түземсезлек белән көтә. Теге ике кеше Дубно районының «район эс-бе» сы (иминлек хезмәте) Калинаның күрше өйдә икәнлеген һәм безнең командирны күрергә теләвен әйтә. — Барырга кирәк,— ди Крутиков, өстәл артыннан торып. — Бернәрсә дә эшләп булмый: начальство бит... Документлардан куркыныч юк безнең. — Ашыкма!—дип туктата аны Корень.— Без үзебез начальство, алар безгә килсеннәр. Крутиков риза була. — Коралларны хәзерләргә!— дип приказ бирә ул. Озак та үтми, часовой яңадан йөгереп керә. Бу юлы инде өй янына кораллы бандитлар группасы килә иде. — Менә күрәсеңме!—ди Шевченко.— Тау Мөхәммәт янына бармаса, Мөхәммәт үзе тау янына бара. Әйдә әле, Микола,— дип мөрәҗәгать итә ул Кореньгә,— чыгып кунакларны каршылыйк. Алар икесе дә чыгып китәләр һәм беркадәр вакыттан часовой аркылы «кунаклар» арасында Калинаның «үзе» дә бар дип хәбәр итәләр... Шул арада Крутиков Бурлак һәм Пастухов белән киңәшеп ала. Аларның һәркайсы үзләренчә каршылау планы тәкъдим итә. Крутиков «район башлыгы» белән беренче бүлмәдә сөйләшер, ә калганнары барысы да икен¬ че бүлмәгә, хуҗалар янына чыгарлар, дип килешенәләр. Шевченко белән Корень тышта калалар, аларга ике кеше¬ дән «ныгытма» бирелә... Анда, хуҗалар бүлмәсендә, төр¬ ле якларга карый торган өч тәрәзә бар. Шуның өстенә йорт калкулыкта тора — димәк, урын күзәтү өчен уңай. Кабул итәргә барысы да әзер икәнлеккә ышанганнан соң, Крутиков тышкы сакчылыкны «ныгыту» өчен чыгып бару¬ чы Дроздовка: — Керсеннәр!..— дип кычкыра. Бу күрше бүлмә өчен дә әйтелгән билге иде. Шунда ук ул бүлмәдә бандерачыларның иң кабахәт җырларын 439
җырлый башлыйлар. Крутиков «район эс-бе»сы килеп керә торган ишеккә ташлана һәм, «смирно» басып, кулын алга сузып, бандерачыларча кычкырып сәлам бирә. Калина көпшәк кеше булып чыга, аның бите пудра¬ ланган, чәчләре көдрәләнгән, тырнаклары лакланган. Крутиков кул биреп күрешүдән җайлап кына котылып кала, честь бирә һәм, бөтен көче белән ягымлы булырга тырышып, нәрсә белән файдалы була алуын сорый. «Рай¬ он эс-бе»сы сөйләшү өчен лапас артына чыгарга тәкъдим итә. Крутиков үзе белән бергә Кореньне ала да, тышка чыгалар. Калинины аның «свита»сындагы берәү — «Че¬ гән» кушаматлы типик җинаятьче озата чыга. Лапас артында Крутиковка документларын күрсәтергә һәм отрядның кайда һәм ни өчен баруын әйтергә тәкъ¬ дим итәләр. «Район эс-бе»сы кәгазьне кулында озак әй- ләндергәли, ә Крутиков шул арада «отрядның максатла¬ ры» турында сорауларга җавап бирә. — Ни өчен элемтәчеләрегез юк?—дип сорый Кали¬ на.— Ни өчен элемтә линиясе буйлап түгел? — Ә нәрсәгә?— дип гаҗәпләнә Крутиков.— Мин юл¬ ны беләм, паролем бар... — Шулаймыни?!—дип мыгырдап куя «район эс-бе»сы ышанмыйчарак, һәм Крутиков, аның әле һаман да «та¬ ныклыкны тотып тора торган, тырнаклары маникюрланган бармакларына караш ташлап, үзендә бу ике аяклы ка¬ бахәт җан иясен шунда ук атып үтерү теләге сизә. — Сез бик дөрес әйтәсез,— дип токтымалга сүзгә катнаша Корень,— элемтәчесез еракка китә алмассың. Безгә элемтәче бирсәгезче, ә? Калина аңа күзләрен күтәреп карап куя һәм... риза була. Шул чагында Крутиковның башына биш пар ат та та¬ ләп итү уе килә. «Район эс-бе»сы аңа, да риза була. Аның белән сөйләшүдәге ирекле тон, үзен ишек төбендә көтәр¬ гә мәҗбүр итүләре, җитмәсә Крутиковның һәм Корень- нең һәр сүзендәге һәм хәрәкәтендәге кимсетеп карау да — болар барысы да гипноз кебек тәэсир итәләр. Ул чыннан да ниндидер «начальник» белән сөйләшәм дип уйлый. — Менә күрәсеңме,— ди Корень Крутиковка,— ми¬ немчә чыкты бит! Монда аларның эше шулай куелган: кайда нахальство, шунда начальство. Атлар вакытында бирелмәгәч, Крутиков белән Корень 440
аларны көч белән алмакчы булалар, һәм бу эш шактый җиңел эшләнә. Элемтә өчен һәм, билгеле, күзәтү өчен дә Калина та¬ рафыннан билгеләнгән ике бандерачы ярдәмендә чана¬ ларга төялеп, группа бернинди хәвеф-хәтәрсез генә шос¬ сены үтә һәм елга буена барып чыга. Елганы кичәргә кирәк иде. Ләкин монда көтелмәгән хәл килеп чыга.. Юлга чыгу алдыннан шактый эчкән һәм инде айнырга өлгергән элемтәчеләрнең берсе, әлеге Чегән, Наташа Бо- гуславскаяны таный. Ул аңа игътибар белән озак карап тора һәм аннары, аның янына килеп һәм иңбашыннан тотып: — Мин сине, чибәркәем, таныйм бит!—ди. — Ничек танымаска,— дип көлеп җавап бирә Ната¬ ша, читкәрәк тайпылып.— Яучы җибәргән идең бит. — Яучы дисеңме?— дип кабатлый Чегән ачу белән.-— Син яучыланган инде,-— һәм ул кулы белән аның муены әйләнәсеннән элмәк ишарәсе ясый. Эш җитдиләшеп бара. Бу сүзләрне ишетеп торган Ва¬ силий Дроздов Крутиковны эзләргә ташлана. — Бу кызны «эс-бе» эзли,— ди Чегән Крутиковка мө¬ рәҗәгать итеп. — Анымы?— дип сорый Крутиков ышанмыйча.— Син менә нәрсә, Чегән, бар әле, көймә әзлә, анысы ях¬ шырак булыр. — Көймә табылыр анысы!—дип куя Чегән, кызып китеп һәм Наташаны тоткан килеш.— Мин бу кәләшне таныйм. Партизаннарга коралны кем алып китте икән, әйтсен әле ул? Нәрсә? Андый хәлне хәтерләмисеңме? Алай булса без исеңә төшерербез... Ә син нәрсә?—дип кычкыра ул кулын тоткан Крутиковка.— Большевнчка- ны яшерәсеңмени?— ди дә бик нык сүгенеп куя. — Аның кем икәнен барып җиткәч белербез,— ди ты¬ ныч кына Крутиков.— Ә хәзер, бар, көймә эзлә, югый¬ сә...— Крутиков юри суза,— югыйсә сиңа суга чумарга туры килер, ә син бит йөзә белмисең. Аңладыңмы шуны? Чегән үзенең юлдашы белән карашып ала. Алар икәү, ә группада егерме бер кеше. Дроздов һәм Приступа сакчылыгы астында Чегән көймә эзләргә китә. Шуннан соң ул Наташа турында бер сүз дә әйтми. Ул көймә табарга ярдәм итә, барысы белән бергә ел¬ ганың аръягына чыга, ләкин группада аңардан, кире 441
алып киткән кешеләр аркылы үзенең ачышы турында хәбәр итәргә өлгергәндер, дип шикләнәләр. Ашыгырга кирәк була. Якындагы хуторда Крутиков яңадан атлар һәм чаналар таба, һәм отряд, тоткарланмыйча, юлын дә¬ вам иттерә. Туктап торган вакытта Чегән һәм аның ип¬ тәше юкка чыгалар. Аларны эзләргә вакыт та булмый, эзләп тору файдасыз да булыр иде. Икенче төнне группа Галиция чиген үтеп чыга. Юл Дроздовларның туган авылы Боратынга таба бара. Бу авыр юл була. Тездән кар ерып баралар, һәр адым¬ ны зур кыенлыклар белән атларга туры килә. Җитмәсә тагын буран башлана; бару тагын да авырая. — Зарар юк,— дип тынычландырырга тырыша Җеня, туган авылына якынайган саен ашыга барып һәм ары¬ ганын онытып.— Буран булуы яхшы әле — эзләрне күмә. Кечкенә генә авыл күренә. — Бусы безнең авыл түгел,— ди Җеня,— безнеке арырак. һәммәсенең дә хәлдән тайганлыгын күреп, Крутиков туктамакчы була. Моның өчен ул авыл башындагы өйне сайлый. Аның тәрәзәсеннән кечкенә генә ут күренә. Алар өй янына килеп җитәргә дә өлгермиләр, өйнең хуҗасы булса кирәк, бер хатын йөгереп чыга. Бүрекләренә өч теш таккан кешеләрне күрә дә, ул кычкыра башлый. Төр¬ ле яклардан сәнәкләр, балталар һәм казыклар белән коралланган крестьяннар йөгереп килә башлый. Күрәсең, бу авылга бандитлар еш кына килә торган булганнар¬ дыр — бу юлы авыл отпорга хәзерләнгән. «Әллә кем икә¬ небезне белдерергәме?— дип кинәт уйлап куя Крути¬ ков.— Юк, ярамый,— ди ул шунда ук.— Нинди хәлләр булмый...» Арыган булуына карамастан, отряд читкә ташлана. Дроздовларның әйтүенә караганда, шунда якында гы¬ на пан Владек дигән урманчы полякның йорты булырга тиеш икән. Тукталу өчен бу урын ярыйсы кебек иде. — Бу пан Владек дигәнең ышанычлы кешеме соң?— дип кат-кат сорый Крутиков Дроздовлардан. — Яхшы кеше,— дип җавап бирә Җеня, һәм аның сүзен Дроздов та яклый.— Аңа ышанырга була. Без аны яхшы беләбез. Аның турында бөтен халык яхшы фикер¬ дә. Ул бездә инде ун еллап урманчы булып эшли. Яшен билгеләп булмый торган, кызгылт йөзле, түгә¬ рәк гәүдәле пан Владек партизаннарны бик шатланып 442
каршылый, күптәнге танышлары Дроздовларны шунда ук танып ала. — Шулай итеп, партизаннар инде сез,— ди ул бераз гаҗәпләнеп һәм күргәненә ышанмаган кыяфәт белән. Ул мәш килеп кунакларны урнаштырып йөри, өйне ях¬ шырак җылыту өчен мичкә ягып җибәрергә куша.— Ишекне ачып җибәрдем, ә үзем уйлыйм: төнлә миңа нин¬ ди егетләр килделәр икән, дим! Керттем—ә үзем кур¬ кам. Карасам, миңа совет власте үзе килгән икән!.. Ул, почмакта торган сандыкны ача да, аның эчендәге әйберләрен: берничә пар күлмәк-штанны, бер төркем по¬ ляк журналларын алып ташлый һәм кайдандыр иң ас¬ тан дүрткә бөкләп салынган газета кисәген — Сталинның трибунадагы рәсемен тартып чыгара. — Пан Владек,— ди Крутиков,— без сездән кур- кынычсызрак юлга чыгарга ярдәм итүегезне үтенә¬ чәкбез. — «Пан Владек» дип әйтмәскә кирәк,— дип төзәтә аны урманчы.— «Иптәш Владек» дип әйтү яхшырак бу¬ лыр. Мин сезгә юл күрсәтермен. Мин бу тирәләрне илле километрга кадәр беләм. Әгәр дә картагыз булса, иптәш командир, ничек барырга кирәклекне картадан күрсәтер¬ мен. Сезгә Гута-Пеняцкаяга барырга кирәк. Андй немец¬ лар юк. Менә ул, Гута, ерак түгел,— һәм Владек, кулы¬ на карандаш алып, өстәлгә җәеп салынган картада тү¬ гәрәк ясый. Авыл түгел ул, крепость. Аның тирәсенә крестьяннар пулеметлар белән постлар куйганнар, һәр¬ берсенең диярлек винтовкасы, гранатасы бар. Хатын- кызлары да корал тота беләләр. Тик сез бу нәрсәләрегез¬ не алып ташлагыз,— ди ул Крутиковның бүрегендәге өч тешне күрсәтеп. Крутиков аны салып ташларга оныткан булган. — Без, иптәш Владек, кокардаларыбызны салып тормабыз,— дип каршы килә Крутиков, урманчының ки¬ ңәшенә риза булмыйча.— Без башкача эшләрбез. Без сездән Гутага барып килүегезне үтенәбез... хәзер үк, төн¬ лә үк барып, анда безнең килүебез турында кисәтсәгез, яхшы булыр иде. Без анда иртәгә булырбыз. Хәзер сә¬ гать өченче ярты,— Крутиков сәгатенә карап куя.— Таң атканчы без ял итәргә өлгерербез, ә таң атканда чыгып китәрбез. Сез безгә зур ярдәм күрсәтер идегез. — Яхшы,— дип риза була Владек. Аның партизан- ■нарга ярдәм күрсәтә алуына шатланганы күренеп тора. 443
Ул, тиз генә киенеп, стенадан ау мылтыгын ала да, пар¬ тизаннарга үз өендә теләгәнчә урнаша алуларын әйтеп, чыгып китә. Аннан алда инде Крутиков Дроздовны Боратынга җи¬ бәргән була. Ул таң атудан күп элек кайта. Ул хәлләр¬ не белешкән, икмәк һәм тәмәке тапкан. Ул бабасында — Женяның атасында булган. Василий белән Женя авылдан югалганнан соң, аларны фашистлар озак эзләгәннәр: картны гестапога чакыртып теңкәсенә тиеп беткәннәр, кыйнаганнар, ләкин ул бернәрсә дә әйтмәгән — бернәрсә дә белмим дип җавап биргән. Дроздов ата-аналары белән күрешүгә бик дулкынлан¬ ган. Ул гадәттәгедән кычкырыбрак сөйләшә, бүлмәдә ар¬ лы-бирле йөри; аның дулкынлануы ата-аналарын бик күрергә теләгән Женяга да күчә. Алар икесе дә Крути- ковны, Владекның Гутадан кайтуын көтеп тормыйча, хә¬ зер үк Боратынга барырга үгетли башлыйлар. — Анда бандерачылар юк,— ди Василий.—Без анда атлар таба алачакбыз. Женя, иренең сүзләрен куәтләп, Боратында барысы турында җиңел килешәчәкләрен әйтә. Крутиков, группа Боратында күренгәч, крестьяннар аларның партизаннар икәнен белерләр, дип курыкса* да, ахырдан риза була. Аның Женяга туганнары белән күрешергә мөмкинлек би¬ рүдән баш тартырга көче җитми, бигрәк тә Боратында Женяның баласы калган иде. Шулай ук аны атлар таба алу мөмкинлеге дә кызыктыра. Боратында алар, үзләрен элеккечә үк бандерачылар итеп күрсәтеп, атлар таләп итәләр. Крутиков Дроздовларга өйләренә керергә рөхсәт бирә. Аларга ишекне әтиләре ача. Женя йоклап ята торган балага ташлана, ләкин, баланы уятудан куркып, аны кочакларга батырчылык итмичә, бала өстенә иелә дә елап җибәрә. Василий аны сүзсез генә җилкәләреннән күтәреп ала да, читкә алып китеп урынга утырта. Шул арада Женя янына әнисе килә һәм күз яшьләре белән аңардан өйдә калуын үтенә башлый. Кызы дәшмәгәч, әнисе шул турыда ук Василийдан һәм ат җигүләрен көт¬ кән арада өйгә кергән Крутиковтан сорый башлый. — Юк, әни,— ди Женя акрын гына.— Юк. Ничек ка¬ лыйм инде... Шуңарчы бу күренешне дәшмичә күзәтеп торган карт, кинәт алга таба чыга да, кырыс кына итеп әйтеп куя: 444
— Әйдә, анасы; үзенең теләгән кешесе белән күңеле тарткан урынга бара бирсен кызый. Кыз мәсьәләсен шулай хәл иткәннән соң, ул кунаклар¬ га юлга берәр чарка аракы эчәргә тәкъдим итә. Берничә минуттан Крутиковка атларның җигелгәнле¬ ген хәбәр итәләр. Гутада чыннан да бик уяу булалар. Партизаннар, мо¬ ны шунда ук сизеп алып, атларны, ездовойлары белән бергә, кире җибәрәләр. Владекның гутачыларны кисәтер¬ гә өлгергәнлегенә ышанган хәлдә, Крутиков, партизан¬ нарга көтеп торырга куша да, авылга китә. Басу капкасы янына кырыклап крестьян җыелган; аларның күбесе ко¬ ралсыз, ләкин кайберләренең кулларында винтовкалары була. Каршыга озын буйлы крестьян чыга. Ул кунакларның бүрекләрендәге өч тешләргә шикләнеп карап ала. — Сез кемнәр?—дип сорый ул, сугышчы Клепушев- ский белән бергә Крутиков -алгарак чыккач. — Совет партизаннары,— дип җавап бирә Крутиков, аның күзенә карап. — Кайдан киләсез? — Цуман урманнарыннан. Сөйләшү тонына караганда крестьяннарның .саклану отрядының начальнигы булырга тиеш булган бөкрерәк крестьян ышанмаган кыяфәт белән куе кашларын селке¬ теп куя. — Кая барасыз? — Көнбатышка,— ди туры һәм гади генә итеп Кру¬ тиков. — Көнбатышта Кызыл Армия юк,— ди кискен итеп теге кеше.— Үзегез совет партизаннары дисез, ә ни өчен соң бүрекләрегезгә өч теш кададыгыз? — Берәр өйгә керергә мөмкин булмасмы?— ди Кру¬ тиков, тегенең соравына җавап бирмичә.— Анда сөйлә¬ шергә уңайрак булыр иде.— һәм, елмаеп, өстәп куя: — Без сезнең турыда ишеттек. — Кемнән? — Сезнең турыда лесничий пан Владек сөйләде. Бөкрерәк командирның ачулы йөзендә елмаюга оша¬ ган бернәрсә чагылып китә. Ул Крутиковка ышаныч бе- ләнрәк карый, ләкин элеккечә үк коры һәм кыска итеп әйтә: — Минем арттан барыгыз! 445
Крестьяннар белән бергә партизаннар авылга керә* ләр. Аларны буш мәктәп бинасына алып керәләр. Чын¬ нан да авыл оборонасының җитәкчесе булып чыккан әле¬ ге бөкрерәк кеше үзенең Казимир Войчеховский икәнен әйтә һәм сораштыруын дәвам иттерә. Ул фронт хәбәрлә¬ ре белән, илдәге хәл белән, шулай ук Советлар Союзын¬ дагы поляклар армиясе турындагы мәгълүматлар белән кызыксына. Шул ук вакытта ул үзе кызыксынган мәсьә¬ ләләрнең барысында да Крутиковка караганда күбрәк белә торган булып чыга. Соңга таба аның радиоалгычы барлыгы билгеле була. Крутиков Войчеховскийның, совет партизаннары белән очрашуына әле һаман да ышанып җитмичә, кунакларны «сынавын» дәвам иттерүен аңлап ала. Клепушевский янына яшь кенә крестьян килә дә сез Львов гимназиясендә укымадыгызмы?—дип сорый. Кле¬ пушевский борылып карый да аптырап кала: ул гимна¬ зиядә укыган иптәшен күрә. Клепушевский өлкәнрәк бул¬ ганлыктан, төрле классларда укыган булсалар да, алар бер-берсен белә торган булганнар. Мәктәпкә яңа килгән крестьяннар арасында моннан элек Дроздов белән бергә Бродыда эшләгән ике кеше табыла. Шөбһәләнү бетә бара. Мәктәпкә крестьяннар җыела. Хатын-кызлар да күре¬ нә башлый. Икмәк һәм башка продуктлар алып киләләр. Хатын-кызлар ашарга хәзерли башлыйлар. Крутиков, ягып җибәрелгән мич янында утырып, Войчеховский бе¬ лән сөйләшә. Җеня Дроздова белән Наташаны хатын- кызлар чолгап ала. Алар партизаннар тормышы турында, фашистларның Ровнодан качулары, Совет Армиясенең һөҗүме турында сөйләгәнне тыңлыйлар. Степан Пастухов мәктәпкә җыелган бала-чагалар бе¬ лән мәш килә башлый. Степан балаларны ярата иде, һәм алар белән уйнау аңарда чын канәгатьләнү тудыра. Крестьяннар, Крутиковны чолгап алып, партизаннарны үзләренә кунакка җибәрүне сорый башлыйлар. «Ярты сә¬ гатькә генә булса да, өемне генә карап китсен...» Кешеләрнең юл буе сагаеп йөрүләреннән соң, парти¬ заннарның, йөрәкләре әрнесә дә, җирәндергеч «сәлам- ләүләр»дән, күңел кайтырлык җырлардан һәм бандера- чы булып уйнаудан соң — хәзер үзеңне яңадан үзең итеп сизү, яшеренмичә яшәү, үзең белән сөйләшүченең сине тоттырмаячагын белеп, уендагын сөйләү нинди рәхәт! 446
һәм, Наташа матур тавыш белән җыр башлагач, шунда ук аңа хор кушыла. Монда җыелган кешеләр, инде күптәннән бергә яшәгән кешеләр кебек, җырны бердәм күтәреп алалар һәм бөтен йөрәкләрен биреп җыр¬ лыйлар. Бу чит илгә, Германиягә алып кителүче крестьян кыз¬ лары чыгарган җыр була. Күп җырлар онытылган кебек, хәзер бу кайгылы җыр да онытылган инде. Безнең бер партизаныбыз аңа җавап та язган иде. Гута-Пеняцкаяда ул чагында бу җавапны да җырлыйлар иде. Бу җавапта, кызның сөйгәне, аның тавышын ишетеп, аны эзләп таба һәм азат итә, диелә иде. Шулай итеп, ахыры оптимистик рухта бетә иде. Җырның башкача, кайгы белән бетүенә һич риза булып булмый иде. Хорга кушылып җырлый-җырлый, Крутиков кресть¬ яннарның йөзләрен күзәтә. Ул совет җырының еллар буе бөтен совет нәрсәсенә нәфрәт тәрбияләү шартларында яшәгән кешеләрне тәэсирләндерүенә һәм дулкынланды¬ руына шатлана. «Юк, нинди дошманлык булсын монда, аларның бөтенесен безнең дошманнарыбыз гына уйлап чыгарган»...— дип уйлый ул. һәм башкалар белән бергә җырга кушыла. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК 10 январьда таң белән үк минем чумга Николай Ива¬ нович Кузнецов йөгереп килеп керде. Ул әле кичә генә Ровнодан кайткан иде. — Артиллерия!— дип кычкырды ул. — Безнекеләр! Безнекеләр! Иңбашыма шинель салып, мин аның артыннан чап¬ тым. Урман тынлыгында артиллерия залплары ачык ишетелә иде. Землянкалардан кешеләр атылып чык¬ тылар. Бер көчәя, бер тына торган бу гөреелдәүне һәр¬ кем тәэсирләнеп тыңлады. Качып баручы фашистлар эзеннән Кызыл Армия килә иде. Бүген булмаса иртәгә безнең үзебезнекеләр «чолганышында» калуыбыз бар иде. Минем яныма сулышы кысылган Лукин килде. — Соңга калмасак ярар иде,— диде ул авыр сулыш алып. 447
Без чумга кердек һәм, замполит килгәнне көттек тә, кичекмәстән китү турында элемтәчеләр аркылы приказ бирдек. Ровнодагы иптәшләр — Новак җитәкчелегендәге ун¬ бишләп кешелек группа да хәзер безнең белән иде. Со¬ ловьев белән Кутковец әле һаман да Гощада иде. Новак турыдан-туры куркыныч астында торган кешеләрне генә, шул исәптән казинода шартлау оештырган өч хатын- кызны— Галя Гнеденконы, Лиза Гельфондны һәм Ира Соколовскаяны алып килгән. Терентий Федоровичның үзенең башлары бинтланган иде; күзләре генә күренеп тора. Хатыны аны куркулы тавыш белән каршылады. Аның кулында ике айлык бала; Новак әле үзенең улын беренче тапкыр гына диярлек кү¬ рә иде. — Зарар юк,— дип җавап бирде ул, күзләрен ялты¬ ратып һәм бинт белән бәйләнгән, бөгелми торган кулла¬ рын хатынына таба сузып.— Зарар юк. Туйга кадәр төзә¬ лер әле. Яле, геройны күрсәт. Новак белән килгән, ябык кына, аксыл һәм арыган йөзле бер хатын миңа мөрәҗәгать итте: — Иптәш командир! Минең балаларыма ни булыр икән? Аның иреннәре калтырана, күзләренә яшь тула. Бу Лиза Гельфонд иде. — Минем өч балам бар. Мин аларны күрше хатын¬ да калдырдым. Хәзер алар турында бернәрсә дә белмим. Нәрсә булыр икән? — Без аларны табарга тырышырбыз,— дидем мин.— Радиограмма бирербез. — Кайда радиограмма бирерсез? — Москвага. Без үзебезнекеләр шәһәрне алгач та, сезнең балаларыгызны эзләп табуларын һәм алар турын¬ да кайгыртуларын үтенербез. — Шулаймы?!— Лиза миңа ышанмаган кыяфәт белән карап алды.— Ә алай эшләргә мөмкинме соң?.. Мөмкин булса, шулай эшләсеннәр, мин адрес бирермен... И ал¬ лам, алар исәнме икән, шуны гына беләсе иде... Ә сез ничек уйлыйсыз, безнекеләр анда тиз килерләрме икән?..— һәм шунда ук үзе җавап бирде:— Хәзер тиз килерләр инде... 10 январьда кичкә без Ровно — Луцк тимер юлына барып җиттек. 448
Безяең бурычыбыз да Крутиков бурычы кебек үк иде. Аерма тик шунда гына: алар егерме бер кеше иде, ә без — мең дүрт йөзгә якын. Ләкин эш анда гына да тү¬ гел. Йөкләребез белән без тимер юлны еш кына дошман бронепоездлары үтә торган урыннарда канаулар һәм дамбалар аркылы үтә алмый, бәлки тимер юл аркылы ат юлы булган урыннарда гына үтә ала идек. Әнә шулай итеп, без тимер юлны аркылау өчен ат юллары эзләргә мәҗбүр булдык. Без тапкан беренче юл¬ га ташлар, балчык һәм агачлар өелгән иде. Бу фельд- жандармерия эше иде. Арырак киттек. Шул ук күренеш: юлда эшләгән тоткарлыкларга һәм аларга килү юллары¬ на миналар куелган. Ахыр чиктә разведка хәбәр итте: чыгарга юл бар, ләкин тимер юлны кичү кыен булачак. — Эш нәрсәдә соң? — Эш шунда, иптәш командир, сакчылар күп. Разведчиклар белән бергә сакчыларның ничек икәнен карау өчен үзем киттем. Ачу иткән кебек чана, караңгыда түмгәкләргә һәм агач та'мырларына төртелеп, бик акрын бара. — Монда, иптәш командир. Чананы калдырып, бераз алгарак киттек. — Монда бункерлар, ә анда фрицлар« мыжлап тора. Ике разведчик юл янына ук диярлек барып чыкты. Озак та үтмәде, алар кайтып хәбәр иттеләр: — Анда немецларның пушкалары, пулеметлары бар. Амбразуралардан көпшәләре күренеп тора!. Без отрядка кайтканда, анда инде костерлар яккан¬ нар иде. ■— Иртә кичтән хәерлерәк диләр, көтеп торыйк әле,— диде Стехов, хәзер бернәрсә дә эшли алмаячагыбызны раслаган кебек. 13 январь иртәсе җитте. Кояшның беренче нурлары белән көнчыгыштан яңадан канонада ишетелде. ...Без тимер юл буйлап бөтен отряд белән берничә тәүлек йөрдек. Разведчиклар күп тапкырлар’ бункерлар янына барып гранаталар ыргытырга маташып карадылар, ләкин гитлерчылар партизаннарны барган саен пулемет¬ лардан көчле ут ачып каршыладылар. Безгә үзебезнекеләр тарафыннан «чолганып» алыну куркынычы артканнан-арта барды. 0499. Көчле рухлылар 29 449
Стехов, Лукин һәм мин, кечкенә генә костер -янында утырган килеш хәлебезне тикшереп, котылу юлын эзли идек. Кинәт мин артымда тавыш ишеттем: — Иптәш командир! Миңа бер группа белән туп- туры тимер юлны кичү урынына барырга һәм анда сак¬ чыларны юк итәргә рөхсәт итегез. Борылып карасам, «смирно» хәлендә торучы озын буй¬ лы немецны күрдем. Аның йөзенең яртысын корыч шлем каплаган. Пөхтә итеп тегелгән немец шинеленә лейте¬ нант погоннары куелган. Аякларында — офицерлар кия торган һәм җыерылмый торган «шешә» балтырлы куп¬ шы итек. Сулъяк билендә — пистолетлы кобура. Эндә¬ шүченең тавышы таныш булса да, көтелмәгән хәлдән мин пистолет алу өчен кулымны кинәт кесәмә тыктым. Бу Цесарский иде. Ул сүзен дәвам иттерде: — Бездә немецлар обмундированиесе күп. Ә бу эш¬ не башкарырга теләүчеләр тагын да күбрәк. Хәтәр эш булса да, эшләп карарга рөхсәт итегез. Мин бит немецча ярыйсы гына сөйләшәм.... Ул үзенең планын тулы итеп аңлатты, ләкин мин аның белән килешмәдем. — Тагын берничә тапкьф үтәргә тырышып карыйк әле. Үтә алмасак, эшләп карарбыз,— дип җавап бирдем мин Цесарскийга. Кузнецов та артык көтә алмавын һәм, отрядны кал¬ дырып китәргә никадәр генә авыр булса да, хәвефле бу¬ луга да карамастан, юлны үтәргә теләвен бел¬ дерде. Мин аның өчен һәр көннең никадәр кадерле икәнен белә идем һәм каршы килмәдем. Соры оппель элек үк инде хәтта элекке хуҗасы, Луцк шәһәренең гебитскомис- сары да танымаслык итеп кара төскә буялган, яңа пас¬ порт белән тәэмин ителгән һәм аңа башка үрнәктәге фа¬ ра куелган иде. Шофер Беловны немец солдаты итеп киендердек, Кузнецов өстендә исә шул ук элекке обер¬ лейтенант погоннары куелган шинеле иде. Алар белән бергә Ян Каминский да китте. Ул Ровнодан большевик¬ лардан качып баручы зур спекулянт булып барырга тиеш иде. Билгеле, боларның барысын да тиешле документлар раслый иде. Башта алар Луцкига керергә тиешләр, чөнки анда бензин һәм май запасы алырга мөмкин иде, ә аннары 450
инде аннан Львовка барачаклар иде. Львовта барысы да Каминскийның күп санлы туганнарыннан һәм танышла¬ рыннан берсендә урнашырга тиешләр. — Ә отряд Львовка тиз килеп җитмәсә, иптәш пол¬ ковник?— дип мөрәҗәгать итте миңа Николай Ивано¬ вич.— Мин анда нәрсә эшләрмен? Хәзер бит сугыш тиз бара. Мин сезгә нәрсә генә тапшырсам да — теләсә нин¬ ди мәгълүмат та ике-өч көннән искерәчәк. Мин тормы¬ шымны тикмәгә генә куркыныч астына куярга теләмим. Шулай булгач, анда нинди дә булса зур гитлерчыларның берәрсе белән шөгыльләнергә рөхсәт итегез! Мин Кузнецовка үземнең фикеремчә ул шөгыльлә¬ нергә тиеш булган ике фашист башлыкны: Галиция гу¬ бернаторы доктор Вехтерны һәм вице-губернатор доктор Бауэрны күрсәттем. Кузнецовны юлга җыйганда без аның белән китүче өч кешенең отряд белән кайда очрашачагы турында һәм аңа бездән таныш булмаган кеше җибәрелә калганда дип пароль турында сүз куештык. — Үзегез турында безгә ешрак хәбәр итәргә тыры¬ шыгыз,— дип кисәтте Кузнецовны Лукин.— Заданиене үтәдегезме — хәбәр итегез. Үти алмагансыз икән — хәбәр итегез. Менә сезгә Крутиковның координатлары. Менә сезгә Львовтагы ике адрес. Кирәк нәрсәләрнең бөтенесен шунда тапшыра аласыз. Эшегез турында безгә һәрвакыт хәбәр итеп торыгыз. Без болай дип сөйләштек: Кузнецов, Каминский һәм Белов отряд белән очраша алмасалар, Крутиков группасын эзләп табарга һәм шунда калырга тиешләр. Анысы да барып чыкмаса, үзләре фронт линиясен үтәргә тиешләр. Инде анысы да барып чыкмаса, подпольега күчәргә һәм Кызыл Армия килгәнен көтәргә. һәрвакыттагы кебек, Лукин һәртөрле вариантларны алдан ук күреп куярга теләде. Ул барлык комбинацияләр¬ не алдан күрергә мөмкин түгеллекне, моның, шахмат уенындагы кебек, беренче ике-өч ходны гына алдан уй¬ ларга мөмкин, ә калганында талантка гына таянырга ту¬ ры килүен аңлый иде, ләкин, шуны аңласа да, шул ук вакытта ул шахмат уенында мөмкин булган кебек исәп¬ ләрнең максималь төгәл булуына ирешергә тырыша һәм оттыруны башына да китерми иде. Николай Иванович ашыкты. Кызыл Армиянең якы¬ наюы аны шатландырды да, шул ук вакытта’ мөмкин 29* 451
кадәр көнбатышка ераккарак китәргә, үзебезнекеләр белән мөмкин кадәр соңрак күрешергә мәҗбүр итте. Разведка, тимер юлны аркылый торган юлларның бер¬ сендә тимер юлны аркылап, көнбатышка таба хәрәкәт итүче немец колонналары күренгәнлекне хәбәр итте. Кузнецовны бу факт үзе түгел, бәлки бу факттан ки¬ леп чыга торгай мөмкинлек кызыксындырды. Ул немец¬ лар белән бергә «чигенергә» булды. — Я, хушыгыз, Дмитрий Николаевич!— диде миңа юлга чыгу өчен җыенып өлгергән һәм баштанаяк немец формасына киенгән Николай Иванович. Мин аны кочакладым, һәм без, руслар гадәте буенча, өч тапкыр үбештек. Ул Лукин, Стехов, Струтинский һәм башка иптәшләр белән саубуллашканда мин аларның һәркайсының күзләрендә Николай Ивановичка карата гаять зур ихтирам һәм мәхәббәт күрдем. Оппель кузгалып китте. Машинаны озата баручы разведчиклар, ике сәгать үткәч, безнең оппелебезнең немецлар колоннасына кереп аралашуы, тимер юлны аркылап гомуми ташкын ара¬ сында баруы турында хәбәр иттеләр. Тагын өч көн үткәч, без, юл табып, бөтен отряд белән тимер юлның теге ягына чыктык һәм көнбатышка таба юл алдык. Безнең барасы юлыбыз кыен иде. Ике йөз километр буена чын мәгънәсендә адым саен засададан һөҗүм кө¬ тәргә мөмкин иде. Фронт якын, без — иң якындагы тыл¬ да, тирә-якта немецлар, һәм немецлар гына да түгел, бәлки хыянәтче милләтчеләр дә — алар, Германиягә эва¬ куацияләнү хокукы алырга тырышып, соңгы вакытта бик активлаштылар. Тимер юлны чыгуның икенче көнендә үк инде безгә дошман отряды белән сугышырга туры килде. Без аны бөтенләй диярлек кырып бетердек. Берничә километрдан тагын шул ук хәл кабатланды. Әнә шулай итеп, без һәр¬ вакыт диярлек сугыша-сугыша бардык. Үзебездә эшләнгән сугыш припасларыбыз бик аз кал¬ ды. Бу хәлдән котылу өчен без трофей кораллары белән махсус икё рота оештырдык, чөнки андый коралларга патроннар күп иде. Бу роталарны алга куя идек. Килеп туган хәл тормышта яңа тәртип урнаштырырга мәҗбүр итте: бер подразделение сугыш алып бара, икен¬ чесе ашарга хәзерли һәм ял итә. 452
Владимир Степанович Струтинский бу авыр походта алыштыргысыз ярдәмче булып чыкты. Николай Струтинский, Шевчук, Гнедюк һәм Новак һәрвакыт, юлны карап, отрядның алдыннан бардылар. Без авылларның барысын да диярлек сугышып ала идек. Артык югалтуларга юл куймау өчен махсус такти¬ ка уйлап чыгардык: авыл янында часовойлар яки корал¬ лы группалар күрсәк, пушкалардан һәм минометлардан берничә залп биргәннән соң ук авылга куәтле «ура» та¬ вышлары белән безнең бер ротабыз бәреп керә. Кавале¬ рия ярым эскадроны, икегә бүленеп, авылны чолгап ала. Авылдан корал тотып йөгереп чыгучы һәрбер кеше ка¬ валеристлар кулына эләгә иде. Шулай итеп, кагыйдә буларак, отряд кергән вакытка авыл инде дошманнан чистартылган була. Ләкин башка төрле хәлләр дә булгалады. Бервакыт без килеп кергән авыл буп-буш булып чыкты. Кешеләр дә, терлекләр дә, кошлар да, хәтта өйләрдә мебель дә юк. Кая киткәннәр икән алар барысы да? Әллә гитлерчы¬ лар кешеләрне бөтен өй кирәк-яраклары белән Германия¬ гә алып киткәннәрме икән? Бу сорауга җавапны Коля Струтинский, Михаил Шев¬ чук һәм Валя Семенов таптылар. Бер өйнең чоланында алар әйбәтләп буш мичкә бе¬ лән капланган чокыр күргәннәр. Мичкәне эткәннәр дә, Семенов фонарь белән чокырга төшә башлаган. Кинәт астан ата! башлаганнар. Семенов кире чыккан. — Яхшылык белән чык!—дип кычкырган Струтин¬ ский. Җавап булмаган. — Бир әле төтенле гранатаны!— дигән Валя Семе¬ нов.— Хәзер без аларны аннан төтенләп чыгарабыз. Берничә минуттан Шевчук төтен гранатасы алып кил¬ гән. Күптән түгел булган бәрелештә без шундый берничә граната кулга төшергән идек. Без аларны кайда һәм ни¬ чек кулланырга белми идек, ә менә бу юлы- ярадылар. Шевчук чокырга граната ташлый. Чокыр авызын шунда ук мичкә белән каплыйлар. Өч-дүрт минут үтүгә чокыр¬ дан йөткергән тавышлар ишетелә. Анда качкан кешеләр төтеннән тончыга башлыйлар. Алар тагын шактый озак маташалар, ләкин ахыр чиктә түзмиләр. — Чыгабыз, атмагыз!—дигән сүзләр ишетелә идән астыннан. Мичкәне тәгәрәтеп җибәрәләр, һәм тишектән 453
кеше күренә. Ул ярым үлек була. Аның артыннан икен¬ чесе, өченчесе күренә. Шулардан без авылның ни өчен буш калганлыгын белдек. Гитлерчылар азат ителгән территориядә Кызыл Ар¬ миягә кешеләр дә, милек-мөлкәт тә, продуктлар да кал¬ дырмаска булганнар, һәм халыкка, ату белән куркытып, йортлары астына чокырлар казырга һәм икмәкләрен, бө¬ тен милекләрен шунда яшерергә һәм үзләренә дә шунда качарга кушканнар. Андый чокырлар хәтта терлекләр өчен эшләнгән булган. Без тикшереп карадык. Чыннан да, күп йортларның астында шундый чокырлар бар иде. Аларның кайбер¬ ләре чын фатир кебек итеп эшләнгән: кроватьлар куелган, ашлык һәм милек өчен складлар ясалган, һәркайсында берничә көнгә җитәрлек су хәзерләнгән. Бөтен халыкка хыянәтчеләр куып керткән чокырлар¬ дан чыгарга тәкъдим ителде. Кешеләр чыктылар. Үз кешеләребез килгәнен белгәч, аларның шатлануларын әйтеп бетерергә мөмкин түгел иде! Бер карт крестьян безгә болай дип сөйләде: — Алар безне, кызыллар килгәч, бөтен милкегезне талап бетерәчәкләр, ә үзегезне юк итәчәкләр, дип кур¬ кыттылар. Без ышанма'ган идек. Аннары безнең чокыр¬ лар казымавыбызны күргәч, Кызыл Армия яклы икән¬ сез, дип атып үтерү белән куркыта башладылар! СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Валя, Николай Ивановичның кушуын исендә тотып, Кох турында тулы мәгълүматлар табарга тырыша. Украинаның империя комиссары һәм Көнчыгыш Прус¬ сия һаулейтеры Кохның моннан соң Ровнога кайтмаяча- гында шик юк иде. Тагын бер нәрсәне белергә кирәк иде: ул Кенигсбергтамы, әллә Берлинга киткәнме. Рейхско- миссариат буенча таныш булган бер майорның сакланып кына әйткән сүзләреннән Валя: Кох Берлинда икән һәм, хәбәрләргә караганда, ашыгып «эвакуацияләнүе» өчен аны «фюрер» яратып бетерми икән, дигән нәтиҗә ясады. Валя белән «бергә хезмәт итүче» икенче бер кечкенә генә, «һерр Геббельс» дигән кушаматлы һәм чыннан да нәрсәсе беләндер аңа охшаган кушбугаз һауптман һаулейтер ту¬ 454
рындагы сорауга, аның турында хәбәрдар түгелмен, дип җавап бирә. Бу көнне рейхскомиссариатта эвакуациягә чыннан да ашыгыч хәзерлек бара. Валя өенә, гадәттән тыш күтәрен¬ келек сизгән хәлдә, яхшы настроениедә кайта; вакытны тизләтергә теләгәндәй, ул кайтмый, бәлки йөгерә. Бүген булмаса, иртәгә ул Львовта булачак, ә анда... Кичке сәгать унда аның ишеген шакыйлар. Ул Лео Метконың тавышын ишетә. Бу — Ровнода аның беренче «танышлары»ның берсе һәм моннан элек аңа пропискага -керергә ярдәм иткән кеше Метко Валяны фольксдойче дип белә иде. Аңа нәрсә кирәк булды икән? Метко ялгызы түгел. Аның белән бергә бүлмәгә дүрт гитлерчы һәм ике гражданский керә. Бу гражданскийлар шунда ук кухняга үтәләр. — Нәрсә белән ярдәм итә алам?— дип сорый Валя немецчалап һәм үз-үзен нык тотарга тырышып. Обер-лейтенант, аларның өлкәнрәкләре булса кирәк, аның чигәсенә пистолет терәп, русча: — Пауль кайда?— дип сорый. — Аңламыйм,— дип җавап бирә Валя, пистолет көп¬ шәсе тиюдән тәннәре чымырдап. Гестапочы пистолетын алмый. * - — Кайда?—дип кабатлый ул ашыгып һәм пистолет көпшәсен алмыйча. — Нинди Пауль?— дип сорый Валя, курыкканга һәм бернәрсә дә аңламаганга салышып.— Минем андый исем¬ ле берничә танышым бар. Фатирда тентү башлана. — Киен!—дип приказ бирә обер-лейтенант русча. Күрәсең, Валяның чыгышын белүен күрсәтәсе килеп һәм аның көтелмәгән хәлдән русча сөйләп җибәрүен кө¬ теп шулай иткәндер. Ләкин Валя нык тора: — Мин рейхскомиссариат белән эвакуацияләнәм. Сезнең мине тоткарларга хакыгыз юк,— дип дәвам иттерә ул немецча. — Борчылмагыз!— ди обер-лейтенант немецчага кү¬ чеп.— Без сезне нәкъ кирәк урынына эвакуацияләрбез. — Ләкин мин яхшырак беләм...— дип башлый Валя, ләкин сүзен бетерә алмый. — Барысын да алдык, бусы соңгысы,— дигән сүз ише¬ лә ул кухнядан. Анда жандармнар дөбер-шатыр нәрсәләр¬ недер ваталар. 455
Сөйләшеп тору файдасыз була. Аларга Кузнецовның кайда икәнен белергә кирәк, ә ул моны беркайчан да әйтмәячәк. Аны урамга алып чыгалар. Анда, Валя фатирының һәр тәрәзәсе янында автоматчылар тора. Почмакта ул өч җиңел машина күрә. Шуларның берсенә Валяны төрткәләп кертәләр. Валя үзен гестапога нинди урамнар буйлап алып барасыларын да белә. Ул бернәрсә турында; да уйламый, тик урам чатларын гына күзәтеп бара. Урам¬ нарда кешеләр юк. Сигездән соң йөрергә ярамый. Урам чатларының берсендә машиналарны патруль туктата. Ва¬ ля шәһәрнең аеруча куркыныч хәлдә дип игълан ителгән¬ леген исенә төшерә, һәм бу хәл аның өчен яңалык булмаса да, хәзер ул моңа чиксез шатлана. Ул үзебезнекеләрнең якынлашып килүе тантана'сын беренче тапкыр шулай ачык һәм нык хис итә. Төнге сәгать икедә допрос башлана. Кулындагы писто¬ летының көпшәсен Валяның битенә төртеп, ниндидер та¬ ныш булмаган майор аңардан партизаннар отрядының кайда урнашканлыгын һәм командирның фамилиясен әйтүне таләп итә. Әлегә Пауль турында бер сүз дә булмый. Күрәсең, аны ахыргарак сабыйлардыр. — Нинди отряд?— дип аптырашта кала Валя.— Нин¬ ди командир? Сез мине ниндидер башка кеше белән бу¬ тыйсыз! Партизаннарның допроста үзләрен ничек тотулары турында аның күп тапкырлар ишеткәне бар иде. Ул дәш¬ мәскә һәм «юк» дигән суз белән генә җавап бирергә кирәген белә иде. Ләкин, әле барысы да югалмагандыр, дигән өмет, ә бәлки айлар буе дәвам итеп килгән һәм инде гадәткә кереп киткән куркыныч «немка» булып уйнау аны хәзер үзенең кулга алынуы — аңлашылмаучы¬ лык, дип исбат итәргә һәм кичекмәстән мәсьәләне аңлашу¬ ны һәм азат итүне та1ләп итәргә мәҗбүр итәләр. — Миңа нәрсә турында әйтүегезне аңламыйм, майор әфәнде,— ди ул гестапочыга, аның күзләренә туп-туры карарга тырышып.— Ничек инде мин, немка була торып, партизаннар белән элемтә тотыйм ди! Минем әтием бәдбәхетләр кулыннан һәлак булды. Күрәсең, бу сүзләрне әйткәндә аның тавышында тирән эчкерсезлек яңгырап киткәндер. Нәкъ менә йөрәгенә якын булган атасының истәлеге аны партизаннарга китерде дә һәм шушы истәлек хакына бу минутта ул үз атасын үтё- 456
рүчеләрне һичкайчан булмаган дәрәҗәдә дошман күрә. Менә шуларның берсе аның алдында тора. Майор аның сүзләренә ышанган кебек булып тоела аңа. Шунлыктан ул үзен хәзер үк җибәрүне һәм эвакуа¬ цияләнергә мөмкинлек бирүне тагын да ныграк таләп итә башлый. г Ләкин, күрәсең, майорга кайбер башка нәрсәләр дә билгеле булгандыр. Ул, ашыкмыйча гына өстәл янына барып креслога уты¬ ра да, ниндидер кәгазьләр актара башлый. Ул, үзенең эше белән шөгыльләнеп һәм Валяның барлыгын оныткан кебек булып, шулай озак утыра. Валя, ни эшләргә — аның исенә төшергәнен көтәргәме, әллә үзенә сөйли башларга¬ мы дип, аның алдында басып торуын дәвам иттерә. Шун¬ да гына табурет тора икән һәм Валя, кинәт җиңеп бул¬ маслык арыганлык сизеп, утыра. «Утырып торуым хәтта яхшыракта,— дип уйлый ул.— Хәтта яхшырак та, мин бит бернәрсәдә дә гаепле түгел, мин бит «намуслы немка» һәм бернәрсәдән дә куркырга кирәк түгел». Майор укуын дәвам иттерә. Менә ул укуын тәмамлый һәм, Валяның утырып то¬ руын күреп: — Тор!—дип акыра. Валя торып баса. Майор, тәмәке кабызып, урындыкка аркасын терәп утыра һәм, сынаулы кыяфәт белән карап, сорый: — Сез һаулейтерда кем белән булдыгыз? Валя менә хәзер генә допрос башлануын аңлап ала. — Бер офицер белән,— ди ул тыныч кына.— Аны кы¬ рык икенче елдан бирле беләм, поездда танышкан идек, ә монда аның белән уйламаганда гына очраштык. Ул һау¬ лейтер әфәнденең якташы, күп хезмәтләр күрсәткән офицер, бүләкләре бар; һаулейтер әфәнде аны бик яхшы кабул итте,— ул, һәрвакыт менә сүзен бүлдерерләр һәм яңадан сорау бирерләр, дип куркып, кызу-кызу сөйли.— Ул бик яхшы офицер, Франциядә һәм Россиядә сугыш¬ кан...— Валя бераз тын алып куя.— Ләкин м"инем тагын бер танышым бар, анысының да исеме Пауль... Аларның кайсы турында соравыгызны белсәм иде... — Мин совет разведчигы турында сөйлим,— ди майор. — Шулаймыни?..— дип сорый Валя, бөтен көченә беркатлы булырга тырышып.— Ул чагында... ул чагында белмим.
— Белмисезмени?— дип сузып куя майор.— Мин сезгә исегезгә төшерергә тәкъдим итәм. Уйлап карагыз! һәм Валяны подвалга алып төшеп китәләр. ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Крутиков группасы Гановичи урманында тукталырга уйлый. Аңа барып җитәргә әле кырык километрлап юл үтәргә кирәк. Ләкин юлда тимер юл һәм шоссе кебек тот¬ карлыклар була. Крутиков бу каршылыкларны киләсе төндә үтәргә, ә хәзергә, нинди дә булса ялгыз хуторда тукталып, ял итәргә һәм атларны ашатырга исәпли. Ул разведчиклардан хуторларның якында гына, зур Реми- зовцы авылы артында икәнен белә. Алар инде Ремизовцы- га якынлашып киләләр. Маршрутта билгеләнгәнчә, алар тегермәнне үтәләр дә сулга борылалар. Кинәт аларның каршысына өч поли¬ цейский чыга. Алар «мельник»чылар икән. «Атаман» Мельникның «егетләре» бандерачылардан немец илбасарларга хезмәт итүләрен яшерергә теләмәү¬ ләре белән аерылалар иде. Карашларында аерма шулка¬ дәр кечкенә булуга да карамастан, алар үзара һәрвакыт дошманлаша иделәр. Крутиковның бандерачы властьлар «имзасы» куел¬ ган «таныклыгы» һич тә ул көткән тәэсирне ясамый. Мельникчылар аларны чолгап ала башлыйлар. Крутиков тиз генә отрядны өч отделениегә бүлә, алар¬ га командирлар итеп Кореньне, Шевченконы һәм Хари¬ тоновны билгели һәм аларның һәркайсы алдына бурыч¬ лар куя. Шевченко юлда куелган пулеметны бастырырга һәм аннары атларны алга үткәрергә; Корень — уң флангтан тиз генә удар ясарга; ә Харитонов пистолетчылары — гранаталар белән тылны тәэмин итәргә һәм Шевченко бе¬ лән Корень отделениеләре артыннан алга барырга тиеш була. Крутиков күрсәтмәләр биреп бетерергә дә өлгерми, ал¬ да, пулемет янында, баштагы өч бандит күренә. Алар¬ ның берсе, өлкәне булса кирәк, кәгазьгә карап ерактан ук кычкыра: — Коралларыгызны тапшырырга тәкъдим итәм. Үтә- мәсәгез, юк ителәчәксез. Унбиш минут бирәм. 458
Крутиков бу чирек сәгатьне сугышка яхшырак хәзер¬ ләнү өчен файдаланмакчы була1. Әлеге өч бандит яңадан күренгәч, ул, командир бу¬ ларак, коралларымны беренче булып тапшырырга телим, дип кычкыра. Бандерачыларның корал тапшыру тамаша¬ сын карарга дип шул ук шайкадан тагын берничә «егет» килә. Крутиков бандитларга таба алгарак чыга, гранатасын һәм автоматын күрсәтеп үк сала да, аларны җиргә кую өчен иелгән булып һәм бандитларга аңга килергә ирек бирмичә, аларга граната ыргыта. Бу атака башлауга сигнал була. Тирә-якта атыш башлана. Партизаннар бандерачы лозунглар кычкыралар (чөнки группада дошман белән бәрелеш була калса, шулай кычкырырга дип килешенгән иде). Крутиков якында гына Наташаның ачык тавышын ишетә. Караңгыда бернәрсә дә аңларга мөмкин булмый. Барысы да бер үк төрле кычкыралар. Шуннай соң Крути¬ ков үзе бөтен тавышына кычкыра: — Ташлагыз уенны!.. Алга, Ватан өчен, Сталин өчен! Ура!.. — Ура!— тавышлары ишетә ул үзеннән алда да, арт¬ та да.— Ура!— дип кычкыралар уңда да, сулда да. Крутиков алга ыргыла, җиргә ташлана һәм, бандит¬ ларның яңа группасын күреп, аларга автоматыннан ата. Ул пуля тигән ике бандитның йөгерүчеләрдән аерылып калуын күрә. Ул, үзенең автоматы тавышыннан башка бернәрсә дә ишетмичә, йөгерүче һәм егылучы фигуралар¬ дан башка бернәрсә дә күрмичә, атуын дәвам иттерә. Кинәт ул үзе тын ала торган һавада нәрсәнеңдер үзгәрүен, үзенең колагы инде күнеккән шау-шуның кинәт тынганлыгын, кырт киселгәнлеген һәм бик аз гына вакыт¬ ка гаҗәеп тынлык урнашуын сизә. «Пулеметны бастыр¬ дылар»,— дип аңлап ала Крутиков һәм шунда ук аңына килә. — Молодец, Шевченко!— дип кычкыра ул бөтен көче¬ нә, алга омтылып. Харитонов һәм пистолетчылар аның артыннан ташланалар. Бандитлар басымга түзә алмыйлар. Күктә ике төсле ракета күренә — бу чигенергә бирелгән сигнал була. — Чаналарны җыярга!—дип команда бирә Крутиков Харитоновка, дошманнарның олавын күреп.— Тегермәнгә таба чыгарга!.. 459
Тегермән артында, авыл читендә Крутиков Шевченко отделениесе сугышчыларын күрә. Алар, алдан билгелән¬ гәнчә, монда үзләренең атларын алып килгәннәр. Шев¬ ченко үзе ни өчендер юк. Күрәсең, ул әле дә сугыш бул¬ ган урында калгандыр. Озак та үтми, трофейга төшерелгән дүрт чанага төя¬ леп, Харитонов пистолетчылары һәм алар белән Корень- нең бөтен отделениесе килә. Бу отделение дә үзенең ко¬ мандирын югалткан. Крутиков кешеләрне санап чыга. Өч кеше: Шевченко, Корень һәм Величко юк. Китәргә ярамый. Вакыт үтә. Крутиков түземсезлек белән сәгатенә ка¬ рап тора. Ниһаять, ул бер карарга килә. Бераз атышканнан соң алар яңадан авылга керәләр һәм шунда ук үтерелгән Величконы, ә аннары авыр яра¬ ланган Шевченконы табалар. Корень беркайда да юк. Крутиков эзләргә кешеләр җибәрә, үзе дә төрле яклардан эзли, ләкин нәтиҗәсез. Тегермән артында, тавышсыз-тынсыз калган иптәш¬ ләре әйләндереп алган чанада Валентин Шевченко үләр¬ гә ята. Аның агарган йөзендә инде бер тапкыр сыналган ис¬ киткеч авырту тою хисе катып калган; кычкырудан га¬ дәттәге күренешен югалткан иреннәре шул хәлдә калган; Шевченко әле һаман да кычкыра, ләкин аны беркем дә ишетми кебек... Наташа белән Җеня, яралының фуфай¬ касын ертып, аның янында маташалар. — Зарар юк, зарар юк,— дип кабатлый-кабатлый Наташа җитез генә бинт чолгый.— Менә тагын аз гына... Хәзер инде авыртмый торгандыр... Җеня, бинтны тотып тор әле... Менә шулай..; Хәзер инде бөтенләй яхшы бит, әйеме? Тагын аз гына. — Безнекеләр кайда?—дип сорый Шевченко иреннә¬ рен генә кыймылдатып. — Монда безнекеләр, барысы да монда... Син тыныч кына ят, Валентин!.. Менә шулай... Син нәрсәдер әйттең бугай?—дип сорый Наташа Валентинның иреннәре яны¬ на ук колагын куеп.— Нәрсә дисең?.. Кореньне чакы¬ ра!— ди ул сугышчыларга таба борылып. — Корень!—дип чакыра яңадан Шевченко аермачык итеп. — Тыңла әле, Валентин,— ди Наташа аны тынычлан¬ дырырга тырышып, ә үзе яшьләрен яшерә.— Син ишетә¬ 460
сеңме? Без ул еланнарны тар-мар иттек... Ишетәсеңме? Аларны пыр туздырдык... Крутиков килә. Ул дәшмичә генә чана янына баса. — Тизрәк, Наталка,— дип ашыктыра Җеня, коман¬ дирга карап. — Зарар юк,— ди Крутиков, түземсезлек белән як- ягына каранып. Кешеләр инде чаналарга утырышалар,— Зарар юк... Кирәгенчә эшләгез... Ул аларны ашыктырырга батырчылык итми. Шевченко, командирның тавышын ишетеп, күзләрен ача. Аның күзләре яшьле. Ул аңлашылыр-аңлашылмас кына: — Кирәк түгел!— ди. — Эх, Шевченко!..— дип куя шелтә белән Крутиков, яшь тулган күзләрен читкә борып. Аның ниндидер бөтен¬ ләй башка сүз әйтәсе килгән иде дә, ләкин сүзләр теленә килми. Шевченко яңадан күзләрен ача. Ул Крутиковка һәм үзе янында мәшәкатьләнүче Наташага карап куя. Кинәт ул яңадан нәрсәдер пышылдый, Наташа аңа таба иелә. Наташа ишеткәннәрен кабатлый: — Ростов... Невская, уналты... әниемә... Ул башын күтәргәндә, Шевченко инде үл1*ән була. һәлак булган иптәшләрне чаналарга! салалар. Крути¬ ков команда бирә: — Алга! Ярсып-ярсып чабалар. Крутиковның максаты, элек билгеләнгәнчә, караңгы чагында тимер юлны һәм шоссе¬ ны аркылы чыгу. Атларны бик нык куалар; хәтта авыл¬ ларны читләтеп үтмичә, бәлки туп-туры куарга булалар. Ләкин беренче авылда ук аварның күренүе кычкыру, шау-шу һәм атышлар тудыра. Отряд, хәтта атышып та тормыйча, авылны чабып үтә. Тагын бер авылны үтәләр, тагын берне... Таң ата башлый. — Атларны кызганмаска,— дип ашыктыра Крути¬ ков.— Тизрәк! Ләкин, атларның котырган тизлекләре белән ярышкан кебек, таң искиткеч тиз ата. Иртән алар инде шосседан бер генә километр ерак¬ лыкта булалар. Якынлашып килә торган көн яктылыгын¬ да шосседа йөрүче машиналар күренә. Авыр сугыштан һәм йокысыз үткән төннән соң партизаннар бик нык талчыгалар, һәм Крутиков туктарга була. Көндез юлны 461
дәвам иттерү куркыныч. Якында гына хутор урнашкан. Көнне үткәрү өчен бу урын уңай булып күренә. Хутор кечкенә ^енә тау белән урман арасында. Монда, тау итә¬ гендә, чокыр казыйлар һәм һәлак булган иптәшләрне күмәләр. Кабер өстенә куелган тактага шәмәхә каран¬ даш белән түбәндәге сүзләр языла: «Кадерле дусларыбыз В. Шевченко һәм А. Величко Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен дошманга каршы сугышларда һәлак булдылар». Отряд хутор читендәге кечкенә генә өйгә урнаша. Мельниковчылардан тартып алынган чаналарга бандит¬ лар талап җыйган бик күп байлык, хәтта балалар уен¬ чыкларына кадәр төялгән. Сугышчылар ялга гына ур¬ нашкан булалар, шундук: «Немецлар!»— дип кычкырып часовой Близнюк йөгереп керә. Крутиков, автоматын ала да, чишенгән килеш ишек алдына йөгереп чыга. Гитлерчылар, тезелеп, өйне чолгый¬ лар. Сугыш котылгысыз. Дошман боҗрасы кысыла бара. Инде солдатларның фигураларын һәм хәтта йөзләрен дә күрергә мөмкин. Яшел каскалар арасында өч тешле бүрекләр күренә. Гит¬ лерчыларны менә кемнәр алып килгән икән! Башкаларга өйдән чыгып атышуда катнашу мөмкин¬ леге бирү өчен Крутиков белән Близнюк ут ачалар. Наташа Богуславская беренче булып йөгереп чыга һәм Крутиковка нәрсәдер кычкырып, алга ташлана. Кру¬ тиков аны күздән югалта һәм инде ул, автоматын күкрә¬ генә кысып, карга егылган чакта гына аны күрә. Крути¬ ков аңа таба ташлана, үз тирәсендә кайдадыр пулялар сызгырганын ишетә, нәрсәдер аны яндырып куя. Ул На¬ таша янына карга егыла һәм, артык бернәрсә турында1 да уйламыйча, атуын дәвам иттерә һәм шулай чиксез озак ата, ә аннары, әллә аңына килепме, әллә сугыштан ай¬ ныпмы, ата-ата Наташаны сөйрәп, кирегә таба шуыша башлый. Хәзер Крутиков, күз алдында кара тап булып күренү¬ че урманнан һәм бу тапны каплаучы яшел фигуралардан башка, алда бернәрсәне дә аермый. Аңа юлны каплап торучы бу яшел фигураларны ничек кенә булса да алып ташларга кирәк. Кинәт ул тынып кала. Ул килеп төртел¬ гән ниндидер каты нәрсә аны артык җибәрмәде. Бу мәет иде. Крутиков үз алдында кызыл тырнаклы кәкрәйгән 462
бармаклар күрә. «Маникюр!»—дигән уй килә аның аңы¬ на. һәм ул, көчләре яңадан кайтуны сизеп, тагын шуыша башлый. Ул иптәшләрен урман читендә таба. Анда Бурлак бул¬ мый. Кемдер аның пуля тиеп егылганын күргән. Дроздов¬ лар белән Приступа юк. Женяның яраланганын һәм Дроз¬ дов белән Приступаның аны дошманнар кулыннан кот¬ карганлыгын һәм күтәреп урманга алып кереп киткәнлек- ләрен беләләр. Күрәсең, алар башка якка киткәннәрдер.* Гитлерчыларны милләтчеләр алып килгәнлеккә шик булмый. Алар кичә отряд белән сугышкан мельникчы- лар булганмы, яки Чегән кайтканнан соң аңнарына кил¬ гән «эс-бе» «егетләре» булганмы — анысы билгеле бул¬ мый. Крутиков үтерелгән бандерачының «район башлы¬ гы» Калина икәнлеген таныганлыгын әйтә. Группа, сугышны дәвам иттерә-иттерә, чигенә. Үтерел¬ гән Наташаны урманда күмү өчен үзләре белән алып ки¬ тәләр. Ул үзенең «зур ролен», зур батырлыгын көтеп ала алмады. Ләкин батырлык турында хыялланучылардан безнең кайсыбыз башкача үләргә теләр иде икән! Группада унөч сугышчы кала. Алар, сугышны дәвам иттерергә хәзерләнеп, урман буена урнашалар. Ләкин зур югалтуга дучар булган фашистлар эзәрлекләүләрен туктаталар. унынчы бүлек Урман буйлап үләрдәй булып арыган унөч кеше бара. Харитонов белән Кобеляңкий, чыбык-чабыктан ашык-по¬ шык эшләнгән носилкага салып, яралы Крутиковны кү¬ тәреп баралар. Кайда булса да туктап ял итәргә кирәк иде. Инде нишләргә кирәклекне дә хәл итәсе бар иде. Бөтенесе элек уйланылганнан кыенрак булып чыга. Алар иптәшләрен югалттылар, рациясез калдылар, хәл¬ сезләнделәр. Алда әле күп километрларча юл бар. Кемдер, кире китәргә кирәк, ди. Хәзер .-кешеләр һәм сугыш припаслары аз калгач, алга баруның мәгънәсе юк, Берестечко районы аркылы Цуман урманнарына таба юнәлеш алып, отрядка кайтырга кирәк, диләр. Бу караш¬ ны яклап күп дәлилләр китерелә. Бу дәлилләрнең иң әһәмиятлесе — заданиене барыбер үтәргә мөмкин түгел һәм, димәк, исән калу һәм башка урында файда' китерү *турында уйларга кирәк, дигән караш була. 463
— Пастухов!—дип чакыра Крутиков. Аягына басып’ тора аямаганлыктан, ул носилкада ятып тора. — Тыңлыйм,— дип җавап кайтара Пастухов. — Пастухов,— дип кабатлый Крутиков, бөтен көче белән тыныч күренергә тырышып.— Синең фикереңне бе¬ лергә телим. — Приказ приказ инде ул,— ди калын тавыш белән Пастухов.— Алга барырга кирәк, ә теләмәүчеләрнең... ихтыяры. — һәркем үзе теләгәнчәмени?— Крутиков кашларын җыерып куя.— Шулаймы? — Әйе, мин шулай уйлыйм. Мин үзем приказны үтәя¬ чәкмен. — Ә син, Кобеляцкий? — Сөйләшеп-нитеп тормыйча, алга барырга! — Син, Харитонов? Крутиков нәрсә генә булса да барыбер группаны алга алып барачагын белә, ә инде иптәшләренә мөрәҗәгать итүе булышлык табу өчен генә иде. һәм иптәшләренең яклавын ишеткәч, ә Клепушевский хәтта, үлсәм-үләрмен, ә приказны үтәрмен, дип белдергәч, Крутиков, башын кү¬ тәреп, терсәгенә таяна да, кискенлек белән игълан итә: — Төшенкелеккә бирелүчеләргә рәхимлек булмас... Алга!.. Урманнан чыккач, авыл табарбыз һәм, атлар алып, юлыбызны дәвам иттерербез! Кичкә алар кечкенә генә авылга килеп җитәләр. Анда алар атлар гына түгел, бәлки кайбер медикаментлар да табалар. Клепушевский да яраланган, ләкин ул аяктан егылмый. Аңа һәм Крутиковка перевязка ясыйлар. Ашап ял иткәннән соң барысының да сизелерлек дәрәҗәдә кү¬ ңелләре күтәрелеп китә. ОУН элемтәчесе белән очрашу бик уңышлы булып чыга. Ул Крутиковка 20 сенә кадәр пароль бирә һәм районда кораллы милләтчеләрнең кайда һәм күпме урнашканлыкларын хәбәр итә. Элемтәче Кру¬ тиковны «озатучы дус» дип атый һәм аны мельникчылар урнашкан Байляки авылына! алып бармакчы була. Кру¬ тиков баш тарта, ләкин аннары, мельникчыларның үзлә¬ ренең визит белән килүләре бар, дип уйлап, юлга җыенырга приказ бирә. Гадәттәге маневр кулланыла: башта Байлякигә таба юл алалар, ә аннары читкә таба — элемтәче бармаска дигән авылга таба борылалар. «Бар¬ маска ди икән, димәк, анда аларны көтмиләр». 464
Икенче көн тулысынча урманда үтә. Клепушевскийнын. хәле начарлана, ул агарына һәм аякларын кыенлык белән генә сөйрәп йөри. Разведка күңелсез хәбәрләр алып килә: алда гитлерчылар. Отрядка кире кайту турында сөйләнүләр өр-яңадан башла!на. Бу юлы үтенү таләп итү белән алышына, һәр¬ вакыт караңгы чырай белән дәшми торучы Крутиков ки¬ нәт үзе өчен түзеп булмаслык бу тәкъдимнәрдә беркадәр хакыйкать күрә. Ул үзе өчен гадәт булып диярлек әверелгән нәрсә¬ нең — приказга ябышып ятуның кайвакытларда бурычны үтәүгә ирешүнең иң кулай юлы түгеллеген аңлый, һәм ул Пастуховның отрядка түгел, бәлки аларны шулкадәр кунакчыл кабул иткән Гута-Пеняцкаяга кайту, шунда урнашу һәм инде аннары шуннан Львовка разведчиклар җибәрү турындагы тәкъдименә риза була. Ихтимал, Җеня белән Василий Дроздовларны һәм Приступаны да эзләп табып булыр. Гутага кадәр калган араны иң кыска срок¬ та — үзләренә билгеле булган пароль гамәлдә булган вакыт эчендә — 20 сенә кадәр үтәргә кирәк була. Көннең калган өлешен, төнне һәм шуннан соңгы бөтен көнне группа юлда үткәрә. Бу юлы да группаны туктарга мәҗбүр иткән тоткарлык шоссе юл була. Бу’юл буйлап немецларның автомашиналары һәм мотоцикллы патруль¬ ләре йөреп тора. Бу соңгы тоткарлык иде: шоссены үтеп, урман белән берничә километр үткәч, алар инде Гутага барып җитәчәкләр. Ләкин нәкъ менә шунысы кыен була да. Шулай да алар бу урында шоссе юлны аркылы чыга алмыйлар. Ахырдан беленүенчә, бу аларның бәхетенә булган. Алда, Гута-Пеняцкаяга бару өчен үтәргә кирәк булган Гаевкада немецлар тора икән. Крутиков группаны урманга, кечкенә генә авылга таба бора. Ләкин анда да немецлар була. Атышу башлана. Аларны эзәрлекли башлыйлар. Аларны урманда очраган бер карт крестьян коткара. Ул, атышу тавышы ишетеп, фашистларның кемнедер эзәр¬ лекләүләрен аңлый да ярдәмгә ашыга. — Сез кем?—дип кычкыра ул ерактан. — Партизаннар,— дип җавап бирәләр аңа. — Чаналарыгызны ташлагыз да минем арттан бары¬ гыз. Аның исеме Павло иде. Крутиков аның фамилиясен хәтерләп калмаган һәм соңыннан моңа бик үкенә. Карт 0499. Көчле рухлылар — 30
урманның аркылысын-буен белә икән. Ул эзләрне оста яшерә, ә аннары партизаннарны тау итәгендә, урман читендә урнашкан хуторга алып килә. Монда аларны картның хатыны ачык чырай белән каршылый. Крутиков карттан разведкага баруын үтенә. Әйләнеп кайтып, ул гитлерчыларның аларның эзләре буйлап китмәгәнлекләрен, авылга кире кайтканлыкларын әйтә. — Сез кая таба барасыз?—дип сорый ул сак кына һәм, ышанмаулары бар дип куркудан җавап көтмичә, үзенең милиция органнарында эшләгән, ә хәзер немец жандармнарыннан һәм бандерачылардан качып йөрүче улы турында сөйли башлый.— Әгәр дә сезгә Гута-Пеняц- каяга барырга кирәк булса,— ди ул Крутиковның җава¬ бын тыңлап,— озатып куярга мөмкин. Без шундый сук¬ маклар буйлап барырбыз, хәтта бер эт тә белә алмас... — Ә шосседа ничек?— дип сорый Крутиков. — Нәрсә ул шоссе!— ди карт.— Без шундый урын табарбыз, беркем дә комачауламас. Ләкин Кобеляцкий белән бергә яңадан разведкада булып кайтканнан соң карт бу урынның яраклы түгелле¬ ген әйтә: анда чана белән үтәргә мөмкин түгел икән, ә яралыны Гутага кадәр күтәреп барып булмый. Сугыштан соң беренче вакытлардарак бик дәртле бул¬ ган Клепушевский хәзер үзен бик начар хис итә — йөри дә алмый. Аны чанага салып алып баралар. Крутиков, кы¬ енлык белән булса да, үзе бара. Нишләргә? Кешеләр шул¬ кадәр арыганнар ки, Клепушевскийны Гута-Пеняцкаяга кадәр күтәреп алып барырга көчләре җитәрлек түгел. — Калсын,— дип тәкъдим итә карт, яралыны күрсә¬ теп.— Без докторын да табарбыз, тәрбияләрбез дә, ан¬ дый-мондый хәл була калса, яшерербез дә... — Каласыңмы?—дип сорый Крутиков Клепушевский- дан. — Калырга туры килер ахры,— дип җавап бирә ул. — Уйлап кара әле,— дип кабатлый Крутиков. — Калам,— ди Клепушевский кискен итеп. — Без аны туганыбыз шикелле итеп карарбыз,— дип сүзгә кушыла хуҗа хатын һәм шунда ук, яралыны тәмам тынычландыру өчен, өстәп куя:—Минем синең кебек үк улым бар иде. Аксыл чәчле... Крутиков Клепушевскийга төргәк суза. — Тот. Ике мең марка. Докторга түләрсең. 466
— Ярый,— ди Клепушевский.— Тик сез Гутадан китәр булсагыз, хәбәр итегез. Югыйсә мин анда барырмын, ә сез булмассыз... — Син инде, әти кеше, безнең Клепушевскийны кара. Бөтенесе тиешенчә булсын!—дип кисәтә картны Пасту¬ хов, шоссены аркылы чыгып саубуллашканнан соң. — Үз улым кебек итеп саклармын,— дип җавап бирә карт.— Миндә аңа тыныч булыр. Пастухов, иптәшләрен урманда калдырып, Гута-Пе- няцкаяга ялгызы гына китә. Авылда унике немец бар икән. Алар якында урнашкан аэромаякның персоналы булганнар. Алар авылга тавык алырга килгәннәр. Пасту¬ хов, немецларның китүен көтеп тора да, Войчеховскийны эзләп таба һәм, аның белән килешеп, иптәшләрен алырга китә. Войчеховский аларга Рутада калырга үзе тәкъдим итә. Ул һәрьяклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә һәм моның өчен бер генә нәрсә — бандерачылар һөҗүме булганда яклауны гына таләп итә. Ләкин бу турыда аның сорап торуы да кирәк булмый. Гутада Крутиковны һәм аның иптәшләрен беренче тапкырдагы кебек үк дусларча каршылыйлар. Аларны йортларга урнаштыралар. Крутиков янына монда немец¬ лардан һәм милләтчеләрдән качып ятучы еврей врачны чакырталар. Крутиковтан хуторда калдырылган яралы иптәше турында ишеткәч, врач борчыла һәм икенче көнне үк Войчеховский хутордагы картка ике крестьянны җибә¬ реп Клепушевскийны алып кайтарта. Ә берничә көннән Гутада Павло картның һәм аның хатынының үтерелүләре һәм үз өйләрендә яндырылган- лыклары билгеле була. Соңыннан беленгәнчә, партизаннарга сыеныр почмак биргән пан Владекның, иптәш Владекпың да язмышы шулай булган. Бандерачылар карт урманчыны өенә бик¬ ләп яндырганнар. Планда билгеләнгәнчә, егерменче январьда Пастухов белән Кобеляцкий Львовка җибәреләләр. Алар Войчехов- скийдан аның Львовта Жолкеев урамында тора торган атасына хат һәм тагын берничә адрес алып китәләр. Крестьяннар разведчикларны озата чыгалар. Кечкенә генә ябык гәүдәле, шуның өстенә Войчеховский тарафын¬ нан бүләк ителгән ниндидер мода белән тегелгән шәһәр киеме кигән Пастухов бик үк бай булмаган хезмәткәрне 30* 467
хәтерләтә һәм толыплар кигән кораллы крестьяннар бе¬ лән иске немец шинеле кигән Кобеляцкий янында әллә ничек күренә. Пастухов, чана авылдан чыгып күздән югалганчы, бүреген салып крестьяннарга болгап бара. Сиворог янында булган сугыштан соң Дроздов белән Приступаны беркем дә күрми. Алар, авыр яралы Җеня- ны күтәреп, эзәрлекләүчеләрдән урманга качалар. Аларга якынрак арада торган Кобеляцкийга Дроздов нәрсә диптер кычкырган, ләкин аның кайдадыр очрашу урыны билгеләвен генә аңларга мөмкин булган, ә инде Кобеляцкий кайда, нинди урында икәнен аңлый алмаган. Күрәсең, Гановичи урманындадыр. — Юк,— ди Крутиков. Хәзер аңа теге чакта, урман¬ да артта калган иптәшләрне эзләү чаралары күрмәгән өчен еш кына үпкә белдерәләр иде.— Юк, алар анда ба¬ рып җитә алмаган булырга тиешләр. Ләкин Дроздов белән Приступа барып җитәләр. Алар, Җеняны урманда күмеп калдырып, үзләре генә барып җитәләр. Шунда, урманда алар чыбык-чабыкка дип килгән бер крестьянны очраталар. Ул аларны хуторга алып кайтып яшерә һәм бер көннән юлга озата. Алар бөтенләй диярлек сөйләшмичә баралар. Прис¬ тупа дусы Василийны юатырга кирәк түгеллекне, кайгы¬ сын уртаклашып торуның урынсыз икәнлеген аңлый. Алар кыска-кыска тукталышлар ясап, бөтенләй диярлек азык¬ сыз баралар һәм бер генә нәрсәгә — барып җитәчәкләре- нә генә ышаналар. Ләкин Гановичи урманына барып җиткәч, алар бөтен юлның юкка гына үтелгәнлеген аңлыйлар: анда группа булмый. Группа икенче тәүлектә дә, өченче тәүлектә дә килми... Нәрсә эшләргә? Кире кайтыргамы? Ләкин кире кайтырга мөмкин түгел. Алга куелган максатка ирешкәч — кире кайтыргамы... Алар әле һаман да, бәлки бөтен отряд килер, дип өметләнәләр. Кайдан беләсең! ' һәм Приступа белән Дроздов гади нәтиҗәгә киләләр: үзләренә хәрәкәт итәргә кирәк. Алар башта бер авылда урнашмакчы булалар. Бу эш ча¬ гыштырмача җиңел эшләнә. Хуҗа яхшы кеше булып чыга. Икенче адым — элемтә урнаштыру, яңа танышларны сынау, хәзерләнү — иң куркынычы була. Бу яктан алар- 468
ның хуҗалары начар ярдәмче булып чыга: ул, башкалар белән аралашмаучан булганга күрә, үзенең иң якын күр¬ шеләре турында да бернәрсә әйтә алмый. «Менә бит нин¬ ди халык,— дип гаҗәпләнә Приступа.— Барысы да шу¬ лай түгелдер бит?..» Ләкин шул ук хуҗа алар туплаган группаның берен¬ че җыелышын үткәрергә үзенең өен бирә. Җыелышта, Дроздов белән Приступаны да кушып исәпләгәндә җиде кеше катнаша. Бертавыштан, тагын унбишләп кеше та¬ бып, партизаннар отряды булып урманга китәргә карар бирәләр. һәм шулай эшлиләр дә. УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК ' Ак, буш, салкын тигезлек. Төнлә ул соры булып күре¬ нә. Без барабыз да барабыз, артта инде ал таң күтәрелеп килә. Без еракка алга киттек. Безнең алда — Нивице авылы. Стехов картадан үлчәп карый: турыдан үлчәгәндә Львовка кадәр алтмыш километр калган. Ерак түгел. Нивице безне тынлык белән каршылады. Хәзер безнең иптәшләребез кайда икән? Гановичи ур¬ манында Крутиковны очратырбыз микән? Кузнецов кай¬ да икән? — Бар да яхшы,— ди Стехов.— Бар да бик яхшы. Иртәгә кирәк урынга барып җитәбез. Марина Ких килә. — Хәзер инде мине җибәрерсезме? Мин бүген үк дип әйтмим, ә гомумән? Хәзер радистка булып китүемә үке- нәм инде...— дип зарлана ул. Авылда без, Лукин һәм Стехов белән бергә, беренче йортка керәбез. Озын буйлы, таза: гына карт хуҗа безгә гаҗәпләнеп карый, ләкин дәшмичә генә кертә. Аңардан тыш бүлмәдә бер яшь кенә, куркынган кыяфәтле хатын бар. Минем күземә беренче чалынган нәрсә стенадагы кара репро¬ дуктор булды. — Эшлиме?— дип сорыйм хуҗадан, репродукторны күрсәтеп. — Эшли,— дип җавап бирде хуҗа, үзе безне күзәтү¬ ен дәвам иттереп.— Бездә мәктәп тә, чиркәү дә эшли. — Немецлар бармы? — Хәзер берәү дә юк. 469
— Ә гомумән алар белән ничек яшисез? — Төрлечә була. — Монда алар еш киләләрме? — Өчәр-дүртәр кеше киләләр. Урманнан агач ташый¬ лар. Тышта, эңгер-меңгергә ошап, таң атып килә. Соңгы көннәрдә без өзлексез сугышлар белән бардык. Авылларда безне атышлар белән каршыладылар. Дош¬ маннар безнең хәрәкәт итүебезгә төрлечә тоткарлык яса¬ дылар. Бу юлы безне борчымаслар дип ышанып булмый. Мин беренче рота командиры Ермолинны чакырттым да аңа әйттем: — Шулай да син, иптәш Ермолин, өстәмә постлар куй әле. Андый-мондый хәл була күрмәсен... Яттым, ләкин һич йоклый алмадым. Мин инде айдан артык авырыйм. Соңгы көннәрдә урыннан бөтенләй тор¬ ганым юк. Хәзер билем тагын да катырак авырта башла¬ ды, йокларга бирми. Караңгылык кими; әле күптән тү¬ гел генә урамны тыгыз масса булып каплап яткан соры- корыч төстәге кар хәзер, яктыра башлагач, агара бара һәм шуңа күрә тагын да салкынрак булып тоела. Артык ятарга түземлелек җитми, һәм мин торып постларны тик¬ шерергә чыгып китәм. Урамда тын. Түтәл бакчасы артында ук шәрә басу башлана. һәм менә күк белән кушыла торган соры кар басуы фонында мин еракта хәрәкәт итүче кеше шәүләләре кү- рәм. Кар өстендә аларның тигез сафлары ачык күренә. Нинди кешеләр икән алар? Бәлки, анда Ермолин постлар куеп йөридер? Юк, бу развод түгел! Кешеләр группалап түгел, бәл¬ ки чылбыр кебек тезелеп киләләр. Авылга таба киләләр. Мин, бу кешеләрне яхшырак күрү өчен, җиргә яттым. Менә алар инде якын ук килделәр. Караңгылык миңа элегрәк араны билгеләргә комачаулаган иде. Әллә гит¬ лерчылар микән? — Кем килә? Дәшмиләр. — Кем килә? — Ә син кем?— дигән тавыш ишетелә. — Мин командир. — Кил монда! 470
Билгеле — дошманнар. Пистолетымны чыгарам. Шул ук секундта автоматтан ату тавышы ишетелә — бер тап¬ кыр, ике тапкыр. Берничә тапкыр атам — алда кемнең¬ дер егылганын күрәм. Ләкин тагын берсе алга чыга. Авто¬ маттан ата. Тими. Мин дә атарга өлгерәм. Автомат тына. Безнекеләр ата башлаганны ишетәм. Ләкин миңа ниш¬ ләргә, ничек моннан чыгарга? Мин дошманнардан биш метр, ә үзебезнекеләрдән егерме метр ераклыкта. Ике яктан да аталар. Пулялар минем яннан очалар, берсе бүрегемне бәреп төшерә. Мин карга ныграк ятам. Хәзер шуыша башласам — дошманнар күреп ата баш¬ лаячаклар; үзебезнекеләр дә, кемнеңдер якынаеп килүен күреп, ут ачачаклар... Кинәт кемнеңдер аягымнан тартуын сизәм. Борылып карасам — немец каскасы кигән кеше. Мине үлгән дип бе¬ леп, ул минем унтларымны салдырып алмакчы икән. Аны атып үтерәм дә аягымны мәет астыннан тартып чыгарам. Атышу кыза. Минем шинелемнең петлицасына шарт¬ лый торган пуля эләгә. Мин: — Атышуны туктатыгыз!—дип кычкырып карыйм. Сүз ишетелми. Якында гына пулемет ата, гранаталар, миналар шартлый. — Атуны туктатырга!— дип кычкырам Мин бөтен көчкә.— Бу мин, Медведев! Ишеттеләр! «Атуны туктатырга... атуны туктатырга»,— дип берсеннән-берсенә тапшырдылар. Дошман пулялары яңгыры астында мин үзебезнеке- ләргә таба шуышып киттем. Читән янында мине күтәреп алдылар. — Алга! Ура! — Ура!—дип күтәреп алдылар тирә-якта. Партизан¬ нар, куәтле көч белән күтәреп алынган кебек булып, дош¬ манга ташландылар. Шевчук, Струтинский, Новак һәм Гнедюк, комендант¬ лык взводындагы бер группа сугышчылар белән бергә, дошманнар арасына барып кергәннәр дә аларны якыннан атып кыралар. Кечкенә Коля, читән артына посып, кара фигураларга ата. Дошман чигенә. Атышу тавышы тына бара. Мин санчасть урнашкан өйгә таба юнәләм. Анда ха¬ лык тулган. — Доктор кайда? 4Т1
— Монда!—дип кычкыра күңелле итеп Цесарский. Кешеләр юл бирәләр, һәм мин аның, ватык маузер сабын тотып һәм бинты аркылы каны саркып торган бәйләнгән аягын сузып, идәндә ятуын күрдем. Доктор янында башка яралылар ята. Алар тирәсендә сестралар кайнаша. Минем шелтәле карашыма җавап итеп, Це¬ сарский акланган кебек итеп болай диде: — Мин санчастьтан чыкмадым. Фашистлар үзләре монда килеп керделәр. Ә без инде аларны куып җибәр¬ дек,— ул үзенең затворы артка кадәр тартылган маузе¬ рын күрсәтә. Лукин керде. — Сез беләсезме, безгә нинди группа һөҗүм иткән?— ди ул.— «СС-Галичина» группасы,— һәм ул үтерелгән¬ нәрдән алынган документларны сузды. Сугышу тавышы ераклаша барды. Атышу инде авыл¬ дан ике километр чамасы ераклыктан ишетелә. Анда безнекеләр дошманны эзәрлекләүне дәвам иттерделәр. Сугыш булган урында дошман өч дистәгә якын үле гәү¬ дәләрен калдырды. — Бүген сезнең икенче туган көнегез,— диде миңа Новак, минем киемемдәге тишекләрне санавымны күреп. Мин шинелемнән унике, бүрегемнән ике тишек таптым. — Иптәш командир, Дарбек Абдраимов сезнең ки¬ лүегезне үтенә. Мин артыма таба борылдым. Минем алда Сухенко то¬ ра иде. — Дарбек дисеңме? Кайда ул? — Әнә тегендә, өйдә. Ул авыр яраланган. Мин киттем. — Командир, син исәнме? Яраланмадыңмы?—дип сорады Дарбек, мине күргәч тә. — Исән дә, яраланмадым да. — Ярый, яхшы. Ул, елмаеп, миңа кулын сузды да, минем кулымны көчсез генә кысты. Мин ике ут эчендә калганда, ул, ми¬ нем тавышымны беренче ишетеп, алга ташланган һәм шунда ук пулемет утына эләккән икән. — Я, ә син үзеңне ничек хис итәсең?—дип сорадым мин Дарбектан. — Начар. Үләм ахры. ■— Ташла әле андый уеңны. Без әле синең «казах боламыгын»ны ашарбыз. 472
Дарбек бернәрсә дә әйтмәде, елмайды гына. Берничә минуттан ул үлде. Дарбегыбызның инде безнең арабызда булмавын аң¬ лау авыр. Ул бит тормышны шулкадәр ярата иде, аның алдында нинди киң мөмкинлекләр ачыла иде, аның тор¬ мышка ашырылуны көтә торган хыяллары никадәр кыю иде! Кояшлы Казахстан улы, колхоз тракторчысы Дар¬ бек уку турында, агроном булу турында, үз иленең җирен муллык иленә әверелдерәчәге турында хыяллана иде. Мин Дарбекның Брянск урманнарында ук инде Саша Творогов белән үзенең планнарын уртаклашуын исемә төшердем; Абдраимовның үзенең дусын Казахстанга килергә дәртләнеп чакыруын һәм аларның анда барырга сүз куешканлыкларын искә төшердем. Алар икесе дә, Саша белән Дарбек, ихтимал, тормышларының өчтән бер өлешен генә яшәгәннәрдер, ләкин алар бу кыска гына тормышны да намус белән горур кичерделәр. Без яңадан һөҗүм көттек һәм аңа хәзерләнергә бул¬ дык. Мин, атка утырып, авылны әйләнеп чыктым һәм кирәкле боерыкларны бирдем. Штаб туктаган өндә инде хуҗа да, аның хатыны да юк иде. — Менә сиңа кирәк булса, тыныч авыл!—дидем мин. Ни өчен шулкадәр тиз һәм көтелмәгәндә һөҗүмгә дучар булуыбыз хәзер безгә аңлашылды. Без хыянәтче староста өендә туктаганбыз икән, һәм ул безнең турыда1 шунда ук фашистларга хәбәр итәргә өлгергән. Озак та үтмәде, яңадан һөҗүм башланды. Башта бронемашиналар һәм танкеткалар күренде, эре калибр¬ лы пулеметлардан, пушкалардан һәм минометлардан аттылар. Авыл читендәге өйләр яна башлады. Фашистлар без китәргә теләгән яктан — көнбатыштан килеп чыктылар. Ләкин алар авылга бәреп керергә ашыкмадылар — үз¬ ләрен шәп итеп каршыларлар дип курыктылар. Безнең сугыш припасларыбыз аз иде, һәм , караңгы төшү белән мин чигенергә булдым. Без хәйлә белән чигендек: башта отряд, авылда бер ротасын калдырып, чигенде, ә рота атыша торды; анна¬ ры рота, анда бер взвод калдырып, чигенде. Взвод авыл¬ дан чыгып ычкынды, ә немецлар үзләре сугыша башла- дыла’р — немецларның бер өлеше авылга килеп кергәндә, аларга урманнан немецларның икенче өлеше атып тор¬ 473
ды. Без авылдан киттек, ә анда әле тагын өч сәгать атыштылар. Сугыштан соң беренче привалда; ук Лида Шерстнева, тантаналы һәм мәгънәле кыяфәт белән, миңа радиограм¬ ма тоттырды: радиограммада отрядны Кызыл Армиянең иң якын тылына чыгару турында командованиенең при¬ казы бирелгән иде. Чынбарлыкта бу безнең ел ярым буена алынган бе¬ ренче приказ иде. Аңарчы без барлык директиваларны сорау формасында ала идек. Командование бездән, теге яки бу бурычны үти аласызмы, дип сорый иде. Билгеле, җавап һәрвакыт бертөрле була иде: «Үти алабыз, эшләр¬ без», диелә иде һәм бу «есть!» дигән булып яңгы¬ рый иде. Бу юлы Москвадан сорау түгел, бәлки чын мәгънә¬ сендә приказ алынды. Приказда көнчыгышка кай¬ тырга кушылган иде. «Отрядны яңадан коралландыру өчен Кызыл Армиянең иң якындагы тылына чыгарыр- . га».— диелгән иде радиограммада. Отряд кире кайтырга чыкты. Бишенче февральдә, Ровно — Луцк тимер юлы янында, без немец илбасарлары беләң соңгы тапкыр сугыштык. Тимер юлдан өч йөз метр чамасы ераклыкта Кызыл Армиянең кавалерия частьлары урнашкан иде. Бу часть¬ лар немецларның мотомеханикалаштырылган зур часте чигенергә тиеш булган шоссе юлны биләп алганнар. Гит¬ лерчылар шоссега кереп карыйлар, ләкин, кавалерист¬ ларга очрап, кире борылалар һәм... безнең отряд урнаш¬ кан авылга таба китәләр. Бездә сугыш припаслары бик аз калган иде. Шулай да безнең җиңүгә омтылышыбыз бик көчле булды һәм безнең дәртләндерүче бердәм «ура» тавышларыбыз көч¬ лерәк яңгырады. Дошман җиңелде һәм алып ташланды. Бу сугышта без сигез кешебезне югалттык, һәм бу безнең соңгы сугышыбыз булды. Шул ук 5 февраль көн¬ не кич без тимер юлны кичтек. Безнең отряд артиллерия канонадасы тавышы астында беренче тапкыр көнбатыш¬ ка барырга чыкканда да тимер юлны шушында ук ар¬ кылаган иде. Бу юлы тимер юлны үткәч, без үзе¬ безнекеләр янына килеп чыктык. Кызыл Армиянең хәрә¬ кәтчән частьлары инде монда килеп җиткәннәр иде. Ка¬ валеристлар безне туганнары кебек итеп каршы алды¬ лар. 474 I
УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК Төн үтә, аның артыннан көн үтә, менә икенче төн башлана, ә Валяга һаман да тимиләр. Ул коточкыч җә¬ залаулар һәм газаплаулар көтә һәм шуңа хәзерләнә, ә аның янына подвалга беркем дә керми, аны искә дә тө¬ шермиләр, хәтта ашарга да! китермиләр. «Белмим, белмим»,— Кузнецовның соңгы тапкыр ки¬ лүендәге күңелдә калырлык көннән бирле хәтерендә сак¬ ланган ике сүзне — «Мицкевич, унике» сүзләрен алыш¬ тырырга тиеш булган сүзләр кебек, бу сүзләрне ул пы¬ шылдап кына кабатлый. Төнлә аны жандарм уята. Ул аны баскыч буйлап ко¬ ридорга алып чыга да аның битенә берничә тапкыр ки¬ зәнеп суга,— күрәсең, допрос алдыннан шулай кирәк¬ тер,— һәм кичәге үк бүлмәгә, шул ук майор янына төр¬ теп кертеп җибәрә. Майор исә өстәл артында шул ук позада утыруын дәвам иттерә иде; әйтерсең лә, бер тәү¬ лек үтмәгән, бәлки күп булса биш минут кына үткән һәм шул вакыт эчендә генә аны коридорда кыйнаганнар. Әйтерсең лә, кичәге допрос әле бетмәгән, бәлки дәвам итә. Ә допрос чыннан да дәвам итә иде. — Сездә үзегезнең танышыгыз Паульгә карата нин¬ ди дә булса шик тумадымы?—дип сорый майор, аңа канын сөртү өчен җирәнә-җирәнә чүпрәк ыргытып. — Нинди Паульгә?— дип кабатлап сорый Валя. — Безнең тарафтан кулга алынган һәм сезнең белән элемтәдә булуын раслаучы Пауль,— ди майор, Валяга бу сүзләрнең ничек тәэсир итүен күзәтеп. — Белмим, бернәрсә дә белмим,— ди Валя. — Ләкин дусыгыз сездән акыллырак икән. Ул безгә сезнең партизанка икәнегезне һәм аңа ярдәм иткәнлеге- гезне әйтте. Валяга үзенең йөзе үзгәреп киткән кебек тоела. Шу¬ лай булгандыр да, чөнки ул ышанмый. — Менә карагыз,— ди майор аңа «допрөс протоко¬ лы» дип язылган кәгазь сузып. Ул укырга теләми. Кузнецовның алар кулына эләгүе мөмкин түгел. Ул сүзсез генә кәгазьне майорга кайтара. Бу эш аңа хәтта көлке булып тоела: бу майор шу¬ шындый ахмак протокол төзүгә күпме вакыт әрәм иткән! Ул моның ахмаклык икәнен аңлый алмады микәнни; совет разведчигы Кузнецов үзен дә, иптәшләрен дә тоттыра 475
торган кеше түгел. «Үзеңә карап хөкем йөртәсең»,— дип уйлый Валя һәм кинәт нәкъ менә шушы гестапочының совет офицеры алдында допроста утыруын һәм аның йөзе нинди булачагын күз алдына китерә, һәм Валя ел¬ маеп куя. — Атарга,— дип кычкыра майор, котырынып. Аны, кулларыннан тотып алалар да, аңына килергә дә ирек бирмичә, ишек алдына сөйрәп алып чыгып китә¬ ләр. Анда аны йөзе белән стенага каратып бастыралар. Ул, нәрсә булачагын белмичә, ләкин атып үтерәчәкләре- нә әле һаман да ышанмыйча, күзләрен йома. Арттан атып җибәрәләр. Өстән аның башына штука¬ турка коела. Ул чәчләрен кагу өчен кулын күтәрә. Икенче тапкыр ату тавышы ишетелә. Пуля баш очын¬ нан сызгырып үтә. Кинәт аңа үлем куркыныч булып тоела. Аңа бер кат юка күлмәк белән салкында торгандагы кебек бик салкын булып китә. Шуннан соң инде ул ату тавышларын ишетми. Вайя подвалда аңына килә. Кечкенә генә тәрәзәдән яктылык төшә. Үзе янында идәндә ул ниндидер сыекча салынган миска һәм бер сынык икмәк таба. Валя салкын шулпаны ашый, аннары бөтен гәүдәсен капшап чыга, һәрвакыт күлмәк якасында! йөрткән һәм немецлар күрмәгән инәсен эзләп таба да ертылган җи¬ ңен тегә башлый. Ул җеп беткәнче тегә. Аннары тагын нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен уйлый. Хәрәкәтсезлек һәм ялгызлык аны шашып калу дәрәҗәсенә диярлек җиткерә. Солдат икенче тапкыр ашарга китергәч, ул ашаудан баш тарта һәм ашамаячагын, чөнки үзенең ни өчен утыр¬ тылганын һәм бернәрсәдә дә гаепле түгеллеген әйтә. Солдат чыгып китә һәм берничә сәгатьтән соң гына кире килә. Бу юлы да ул миска күтәргән. Валя үзенен сүзләрен кабатлый. Шуннан соң аны тездән сулы икенче подвалга күче¬ рәләр. Монда бөтенләй караңгы һәм басып кына торырга мөмкин. Валя, юеш стенага тотынып, йөри башлый. Аның тезләре суда йөзеп йөргән ниндидер каты әйберләргә бә¬ релә. Ул капшап карагач аларның үле гәүдәләр икәнен белә. Ул бер читкә тайпыла. Озак та үтми, аның тезенә икенче бер үле гәүдә бәрелә. Ул икенче як стенага барып сөялә һәм күзләрен йома. Ул, бу коточкыч подвалда ка¬ луга караганда үлүең яхшырак, дип уйлый. 476
УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Кичләрен мәктәп халык белән тулы була. Аз сүзле карт укытучы Влас Власович Григоренконы исәпләмә¬ гәндә, анда беркем дә тормый. Ул элек кладовой булган кырыйдагы кечкенә бүлмәдә яши. Влас Власович яши торган урынын беркайчан да диярлек ташлап чык¬ мый. Семьясын бандерачылар үтергәннән соң, ул кеше¬ ләрдән кача, бернинди мал-мөлкәтен алмыйча, авылын, йортын ташлап киткән һәм, әллә инде җылырак булган¬ га, әллә көн яктысын күрмәү өчен, шушы кечкенә генә һәм караңгы бүлмәне сайлап алган да шушында урнаш¬ кан, дип сөйлиләр иде. Бервакыт Григоренко гадәттә ке¬ шеләр җыела торган зур класс бүлмәсенә керә. Аңа урын бирәләр, ләкин ул утырмый, баскан килеш кенә Крути¬ ковның Москва турында сөйләвен тыңлый. Крутиковка сораулар бирәләр, ул һәр сорауга тулы җавап бирә. Ул кешеләргә Москва турында, сугышка кадәр кайларда булганлыгы, нәрсәләр эшләгәнлеге турында һәм сугыш¬ тан соңгы тормышны күз алдына ничек итеп китерүе ту¬ рында докладта түгел, бәлки гади генә итеп сөйләргә тели. Ләкин тыңлаучыларның теләге киңрәк. Алар сугыштан соң Польша дәүләтенең ничек булачагын, Германияне нәрсә эшләтәчәкләрен белергә телиләр. Тың¬ лаучылар бөтенесе белән: Италиядәге хәл белән дә, Греция эшләре белән дә кызыксыналар; Черчилльгә ышанмыйлар һәм Лондондагы поляк эмигрантларын сү¬ гәләр. Кешеләр үзләренең тормышларын Балкайдагы де¬ мократик үзгәрешләрдән һәм Испаниядәге фашист дикта¬ торны авызлыклаудан башка күз алларына китерә ал¬ мыйлар кебек тоела. Башта үзенә бирелгән сорауларны тыңлаучыларның гади кызыксынулары дип караган Кру¬ тиков бу сорауларның обывательләрчә эч пошканда би¬ релә торган сораулар түгеллеген, бәлки Гута-Пеняцкая халкының киң иҗтимагый интереслар белән яшәвен, хә¬ зер Польшада һәм башка илләрдә бара торган вакый¬ галарның алар өчен әһәмиятсез түгеллеген,' аларның симпатияләре тулысы белән фашист варварлардан мил¬ ли азат ителү өчен көрәшүче демократик көчләр ягында икәнлеген аңлый. «Монда Стехов булсын иде,—дип уй¬ лап куя Крутиков.— Монда безнең замполитка сөйләр¬ лек сүзләр табылыр иде». Ләкин хәзер Стехов кайдадыр Львов тирәләрендәдер, монда исә, Гута-Пеняцкаяда 477
Крутиков — Совет власте вәкиле, Кызыл Армия, Москва вәкиле, һәм күптәннән газеталар күрмәгәнлектән, вакый¬ галардан аерылган булганлыктан, ул теге яки бу мәсьәлә буенча үзе уйлаганнарны сөйли һәм ялгышудан курык- мый. Казимир Войчеховский гадәттә читтә утыра һәм со¬ раулар бирми; ул турыдан-туры үзенә мөрәҗәгать итсә¬ ләр генә сүз куша. Ул үзендә яшәүче совет командиры белән күзгә-күз сөйләшергә мөмкинлеге булган кешенең өстенлеген күрсәтеп торган кебек күренә. Шуның өстенә аның радиоалгычы бар; моны ул хәтта Крутиковтан да нык яшерә. Ләкин Крутиков бу радиоалгыч турында белеп ала. Ул үз хуҗасының шундый астыртын булуына гаҗәпләнә. Шулай ук Войчеховскийның, авылдашларын¬ нан аермалы буларак, вакыйгаларга үз карашы барлы¬ гын һәм бу карашларның Крутиков карашларына туры килмәгәнен белә, ләкин Войчеховский бу карашлар ту¬ рында сөйләргә теләми. Крутиков бер-береңне чит итүнең һәм бер-береңә ышанмауның бу кешеләрдә, кеше кешегә бүречә ррый дигән карашка нигезләнә торган иске җәмгыятьтән кал¬ ган сыйфат икәнен аңлый. Төнлә, мәктәп бушап, Крутиков иптәшләре белән өй¬ ләренә кайтып китәргә җыенгач, көтмәгәндә аның янына карт укытучы килә. — Партизаннар булгач, ни өчен соң сез монда?— дип сорый ул таләпчәнлек белән. — Димәк, шулай кирәк, әти кеше,— дип җавап бирә Крутиков, тышкы ишекне ачып һәм тыштан салкын пар кертеп.— Шулай булган инде,— дип өсти ул һәм картка шулкадәр коры җавап бирүенә шунда ук уңайсызланып куя, ләкин башкача ничек итеп әйтергә — анысын Крути¬ ков белми. Кешеләрне Львовка җибәрдек, безнең база¬ быз шушында, отрядны табу чаралары күрелде, дип сөйләп тормассың бит инде... Шулай да укытучының соравы Крутиковны пошаман¬ да калдыра. Ул Войчеховский янына кәефе бозылып кайта. «Берсе дә уйлаганча түгел,— дип уйлый ул.— Бер¬ се дә уйлаганча түгел. Авылда яшибез, өс-баш бөтен, куркыныч юк, нәкъ тыныч обывательләр кебек». Иртәлә¬ рен Крутиков партизаннарның үз хуҗаларына су ките¬ рүләрен һәм утын яруларын күрә. Шуның өченме соң шулкадәр юл үтәргә, мәхрүмлекләр кичерергә, ип¬ 478
тәшләрне югалтырга кирәк иде?.. Ул эсселе-суыклы бу¬ лып китә. Баскыч төбендә нәрсәдәндер көлешә-көлешә Войче- ховскийның кызы белән Воробьев басып тора. — Бар, өеңә кайт,— ди Крутиков, үтеп барышлый.— Сугыш герое! Воробьев, үзенең бәйсез икәнен күрсәтү өчен, тагын берәр минут басып тора да китеп бара. Кыз, өйгә кергәч, әллә үпкәләү белән, әллә инде гаҗәпләнү белән Крути¬ ковка карап ала. «Берсе дә уйланылганча түгел»,— дип кабатлый Кру¬ тиков, группаның хәленә төшенергә тырышып.— «Нигә без монда бәгерәеп торабыз әле? База булыпмы?.. Кем ба¬ засы? Пастухов һәм Кобеляцкий базасы булыпмы? Ә алар белән элемтә дә юк». Бурлак һәлак булмаса һәм рация¬ сен югалтмаса, башкача булыр иде. Наташа һәлак бул¬ маса, Дроздовлар группадан аерылмасалар... Ә хәзер нәрсә: командованиенең заданиесе үтәлмәде, элемтә юк. «Командирдан бернәрсә дә булмаячак»,— ул пар¬ тизаннарның Гута-Пеняцкаяга кайтырга карар бирү¬ ләреннән алда булган сүзләрен исенә төшерә. Бу сүз¬ ләрне кире кайтырга теләүчеләр әйткән, ә ул алар белән килешкән. Крутиков формаль яктан алганда үзләре¬ нең дөрес эшләүләрен, алга бару өчен бөтенләй диярлек мөмкинлекләре булмауны уйлады, һәм аңа бик оят бу¬ лып тоелды, ләкин эш андамыни? «План өзелгәч, димәк, кемдер гаепле,— дип уйлый Крутиков.— Хәрәкәт итәргә кирәк иде. Берсе барып чык¬ маган икән, икенчесен, өченчесен эшләп карарга, ләкин чигенмәскә, кыенлыктан куркып посып утырмаска кирәк иде». Ул карт укытучыны исенә төшерә. Ул аларны кем дип каршылады? Аларны намуслы тыныч кешеләрнең кем дип каршылаулары мөмкин? Дезертирлар дип, үз¬ ләренең җаннарын саклаучы кешеләр дипме? Семьясын бандерачылар газаплап үтергән менә шушы карт укыту¬ чыга гына булса да, бая Крутиков әйткәнчә, яки шуның шикеллерәк итеп: «Без гаепле түгел, әти кеше», дип әй¬ тергә мөмкинмени? Гаепле шул, монда утыруыбыз белән гаепле, һәм аклану өчен әйтер сүзебез дә юк. Бу төнне Крутиков бөтенләй диярлек йоклый алмый. Иртә белән ул Воробьев белән Харитоновны чакыр¬ тып ала һәм аларга хәзер үк Львовка китәргә приказ би¬ рә. Разведчиклар, приказны кабатлап честь бирәләр дә, 479
ярты сәгатьтән әйләнеп килеп, китәргә әзер икәнлекләрен хәбәр итәләр. Крутиков аларга адреслар бирә, инструк- цияли һәм юлга үзе озата. Тиздән алардан хат килә. Хатта алар, акча мәсьәлә¬ сендәге кыенлыкларны исәпләмәгәндә, эшләр уңышлы бара дигәннәр. Ә ике атнадан Харитонов белән Воробьев үзләре дә әйләнеп кайталар. Алар үзләренең эшләре турында һәм Пастухов белән Кобеляцкийның эшләре турында сөйли¬ ләр. Аларның Львовтан ашыгып китүләре ниндидер бил¬ гесез кешенең урамда Галиция вице-губернаторы Отто Бауэрны үтерүеннән соң шәһәрдә башланган репрессия¬ ләр аркасында килеп чыккан. УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Пастухов белән Кобеляцкий үзләренең «таныклыкла¬ ры» буенча Злочевта Львов поездына билет алалар. 21 январьда алар Львовта булалар. Бу көн — Ленин көне — аның үлүенә егерме ел тул¬ ган көн иде — алар моны кичә, поездда вакытта ук, исләренә төшерәләр. Хәзер урмам буйлап, немец шинель¬ ләре яныннан, таныш булмагай чит кешеләр яныннан, витриналар һәм ишекләр яныннан үткәндә алар үзләрен Ватан белән, бөтен тормышлары белән, үткәннәре һәм киләчәкләре белән бәйли торган бу истәлекле датаның кайларда һәм ничекләр итеп билгеләп үтелгәнен исләренә төшерәләр. Алар Войчеховский хатында күрсәтелгән Җолкеев урамындагы йортны тиз табалар. Карт хатны озаклап укый. Хатта улы атасына үзенең дусларын сыендырырга кирәклек турында язган була. Ниһаять, ул хатны бөкләп куя да тегеләр көткән сүзләрне әйтә: улының дуслары аңа ышана алалар, аның өендә торсыннар һәм ул алар¬ га ярдәм итә алуына шатлана. — Ә беләсезме,— ди карт Войчеховский, аларга та¬ бын хәзерли-хәзерли,— бүген нинди көн икәнен беләсез¬ ме? Белмисезмени? Бүген бит Ленин көне! Бу сүзләр шунда ук картны аларга якынайталар! Бу сүзләр разведчикларның рухын шулкадәр күтәрә! Өстәл ар’Тында алар янында үз кеше, Ильичны күңелендә сак¬ лый торган кеше утыра, һәм дошман тарафыннан алын¬ ган бу шәһәрдә бүген бу турыда танырга батырчылык 480
итмәгән шундый ук үз кешеләр, туган кебек якын кеше¬ ләр һәр җирдә яши, дигән уй килә, һәм үзебезнекеләр- нең якын булуын уйласаң, сулу алулары җиңелрәк бу¬ лып китә 11әм иртәгәге авыр көндә шатлыклырак булыр кебек тоела. Иртә белән алар зур уңайсызлыкка очрыйлар: про¬ фессиясе белән тегүче булган карт янына клиентлар килә башлый. Бүлмәсе бер генә була. Аларга монда куркыныч була. Башка фатир эзләргә туры килә. Дусмы я дошманмы килеп чыгачагын белмичә, ишек шаку җиңел түгел. Заманалар авыр, иске танышлар бе¬ лән нәрсәләр булып беткәнен кем белә, исәнме икән алар, исән булсалар, немецлар вакытында нинди тормыш сайлап алганнардыр. Пастуховның күптәнге танышы һәм аның белән бергә эшләгән юл инженеры Руденко, аларның Ровнодан ни¬ чек эвакуацияләнүләре турындагы сүзләрен кайгы ур¬ таклашудан бигрәк ягымлылык белән тыңлап, һәм бер¬ нәрсә турында да сораштырып тормыйча, үзенең фати¬ рында калырга тәкъдим итә. Анда агалы-энеле Василий белән Юлиан Дзямбалар фатирда тора икән, ул аларны кунаклар белән таныштыра. Бишесе дә уңайсызланып, нәрсә турында сөйләшергә белмичә, озак дәшми утыралар. Уңайсызлык түзеп бул¬ маслык дәрәҗәгә җитеп бара. Пастухов Кобеляцкийның өстәл астыннан аягы белән төртүен сизә. Ул Дзямбалар- ның берсенә бернинди әһәмияте булмаган һәм һич урын¬ лы булмаган сорау бирә. Ул аның кайда һәм кем булып эшләве турында сорый. Юлиан Дзямба юл бүлегендә кассир булып эшләвен әйтә һәм шунда ук профессиясе белән педагог икәнен өстәп куя. Пастухов иренен тешләп куя. Бу ачыктан-ачык сөй¬ ләшергә керешү дигән сүз була. — Хәзер күп кенә профессияләр кирәксез булып кал¬ дылар,— ди ул аныксыз гына итеп, ләкин, Юлиан Дзям¬ ба белән күзгә-күз очрашып, өстәп куя:— һәм киресен¬ чә, элек әллә ни әһәмиятләре булмаган кайбер профес¬ сияләр кирәк була башлады. Дзямба1 елмаеп куя. — Элек кассирлар кирәк түгел идемени?— дип со¬ рый ул. 0499. Кемле рухлылар — 31 .481
— Мин сезнең бүгенге профессиягезне күздә тотма¬ дым,—дип җавап бирә Пастухов., — Сез нинди профессияне күздә тоттыгыз соң? — Укытучылар кирәк түгел,— ди Пастухов, Дзям- баның йөзеннән күзен алмыйча һәм аның җитдиләнүен күреп.— Врачлар да кирәк түгел,— ди ул һәм кискен итеп өстәп куя:— Кабер казучылар кирәк. — Ә сезнең профессиягез, белергә рөхсәт итегез, элеккечә калдымы, әллә үзгәрттегезме?— дип сорый Руденко бераз дәшми торганнан соң. — Үзгәрттем,— дип җавап бирелә. — Алай икән! Ә нинди юнәлештә үзгәрттегез? Артык сузып торуның мәгънәсе булмый, һәм Пасту¬ хов үзенең кем икәнен әйтә. Шуңарчы дәшми утырган кече Дзямба, өстәл артын¬ нан тора да, башта Кобеляцкий янына, ә аннары Пасту¬ хов янына килеп, аларның кулларын кыса. Өстәл тирәсе җанланып китә. Руденко да, Дзямба- лар да үз кешеләр булып чыгалар. Кобеляцкий аларга Львовка килүләре ихтимал булган башка иптәшләр өчен дә фатирлар кирәк булачагын әйтә. Моңа җавап итеп Ру¬ денко намуслы совет кешеләренрң уннарча куркынычсыз фатирларын белүен әйтә. Василий Дзямба бер генә фатир тәкъдим итә, ләкин аның урынына бу фатир, Васи¬ лийның аңлатуынча, тулысынча тәэмин ителгән, ягъни изоляцияләнгән, аерым ишекле, кухнядан чарлакка чыга торган ишеге дә бар икән. Пастуховны бу кызык¬ сындыра. — Ә хуҗасы кем?— дип сорый ул. — Минем яхшы иптәшем,— дип җавап бирә Василий. — Бәлки адресын әйтерсез? — Николай урамы, егерме өч. — Димәк, шәһәр үзәгендә? — Әйе. — Ә сез иптәшегезнең ышанычлы булуына җавап бирә аласызмы?— дип сорый Кобеляцкий. — Бирә алам,— дип гади генә җавап бирә Василий. Чын күңелдән бирелгән, тыйнак һәм күрер кыяфәткә бик эшлекле булган бу егет үзенә карата симпатия һәм ышаныч тудыра. Аның партизаннар белән элемтә урнаш¬ тыру уңаен күптән эзләгәнлеге күренеп тора. Николай урамында торучы иптәшнең исеме Дюник Панчак була. Ул Дзямба тарафыннан алдан ук кисәтеп 482
куелган икон, һәм партизаннарны дусларча каршылый. Панчак, үзенең иптәше Дзямба кебек үк, кешегә ягымлы булып чыга. Алар икесе дә партизаннарга ачыктан-ачык ихтирам белән карыйлар. Бу ихтирам итүдә көрәштән читтә торучы кешеләргә хас булган ниндидер көнләшү һәм гаҗәпләнү дә, хәтта үзенең көрәштән читтә калган булуы өчен гаебен аңлау да сизелеп тора. Пастухов Панчакка задание бирмәкче була. Ул аңа Кобеляцкий белән бергә башкарырга дип билгеләгән эшләрнең берсен, аларның үз инициативала¬ ры белән алган заданиесенә керми торган эшне тапшыра. Фашистларның Львовта эшләгән ерткычлыклары турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар җыярга, гаёплеләрне исемнәре белән күрсәтергә, җәзалауларда катнашкан украин һәм поляк милләтчеләрен белергә, Советка һәм Польшага каршы «яшереп га'зета» дигән нәрсәне кемнәр чыгарганын белергә, адреслар табарга кирәк. Львов халкына төзәтелә алмаслык авыр яралар ясаган үте¬ рүчеләрнең, көчләүчеләрнең, «үлем лагерьлары» оеш¬ тыручыларның гадел җәзадан котылып калуларына һич юл куярга ярамый иде. Бу — үз шәһәрең алдындагы бурыч иде. Башта Панчак, аннары Василий Дзямба һәм, ниһаять, аларга кушылган бер элекке Польша офицеры шушы яшерен, ләкин гадел тикшерү эшен алып бара башлый¬ лар. Фашист җинаятьчеләргә халык судының инде тиз¬ дән булачагына алар шикләнмиләр иде. Ә шул арада Пастухов белән Кобеляцкий үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Иң элек ялгап документлар бул¬ дыру һәм шуның белән шәһәрдә яшәүне детальләштерү өчен акча табарга кирәк иде. Ровнодан качакларның күп килү уңае белән жандармерия фатирларны күзәтүен кө¬ чәйтә, һәрвакыт облавалар ясап тора һәм, Кызыл Армия¬ дән качкан һәм, димәк, оккупантларга «хезмәт күрсәткән» кешеләр булсалар да, шәһәрдә яшәргә рөхсәте булмаган кешеләрдән үч ала. Озак та үтми, партизаннар үзләре кебек үк хәлдә яшәүче Харитонов һәм Воробьев белән элемтә урнашты¬ ралар һәм аларга документ ясарга акча кулга төшерү өчен немец учреждениеләренә һөҗүм оештырырга тәкъ¬ дим итәләр. Тегеләр риза булмыйлар. Каршылыклар килеп чыга. Воробьев, алай эшләү совет партизанының дәрәҗәсен төшерү булачак, ди. Харитонов аның фикере- 31* 483
нә кушыла. Пастухов белән Кобеляцкий исә, заданиене үтәү өчен бердәнбер чара дип санап, үз тәкъдимнәрен яклыйлар. Максат һәм средстволар турында элекке бәхәс дәвам итә, һәм аны алар хәл итә алырлык булмый. Бу уңышсыз чыккан күрешүдән кайтып килешли Пастухов белән Кобеляцкий көтелмәгән очрашуга апты¬ рап калалар. Шәһәр театры янына якынлашып килгәндә аларны жандарм туктата һәм урамның икенче ягына чы¬ гарга куша. Театр чолгап алынган. Тротуар буенда берничә автомобиль тора. Бер-бер артлы тезелеп, яңа- дан-яңа машиналар килә. Алар урамны аркылы чыкканда машиналарның берсе — кара лакка буялган «оппель-ад- мирал» аларга бөтенләй терәлерлек булып килеп туктый. Шоферның машинаны кую өчен урын табуын көтеп тор¬ мыйча, оппельдән бер офицер чыга да машинаның ише¬ ген игътибарсыз гына ябып, театрга юнәлә. Пастухов белән Кобеляцкий, яшел шинель кигән озын буйлы фи¬ гураны күзләре белән озатып, баскан җирләрендә катып калалар. Алар бу офицерны таныйлар. Ул Кузнецов була. Куз¬ нецовның монда икәнен белү ничектер күңелне күтәреп, дәртләндереп җибәрә. Кузнецов белән күрешергә мөмкин булмаса да, алар көчле дусларын үз яннарында хис итә¬ ләр. Алар ялгыз түгел һәм моны аңлау аларны рухлан¬ дыра, аларның көчен арттыра. Аларның өйгә кайтасылары килми. Вокзалга китәләр. Бу — шәһәрдә аларны аеруча кызыксындырган, аеруча уңыш вәгъдә иткән урыннарның берсе иде. Вокзал бина¬ сына махсус пропусксыз кертмиләр. Вокзал янындагы мәйданда аларның аңарчы да инде халык төркеме ара¬ сында йөргәннәре була; ләкин вокзалга кереп булмый. Аларның вокзалга керергә маташулары уңышсыз чыга. Бүген, вокзал мәйданына килеп җиткәч, Пастуховның башына бәхетле уй килә. Мәйданда әледән-әле тачкалы эшчеләр, «возпорилар» күренә. Алар вокзал бинасына һәм перронга тоткарсыз керәләр. Кобеляцкий, шундый возчикларның берсен туктата да. ачулы тавыш белән аңардан ни өчен монда буталып йөрүен сорый. Возчик Кобеляцкийның немец шинеленә аптырап ка!ла. Ул кесә¬ сеннән «аусвайс»ын (рөхсәтен) һәм патентын чыгарып күрсәтә. Кобеляцкий бу кәгазьләрне игътибар белән җентекләп карый да аларны возчикка кайтара һәм шуның белән китәргә ярагаһын белдерә. Димәк, шундый 484
ике кәгазең һәм тачкаң булса, вокзалда һичбер тоткар¬ лыксыз эш итәргә мөмкин икән. Алар, кыю планнар белән канатланып, өйләренә кай¬ талар. Өйдә аларны яңа фамилияләр өстәлгән исемлек белән Панчак һәм Дзямба көтеп ала. Икенче көнне шәһәрдә Бауэрның һәм Шнайдерның үтерелүе турында хәбәр тарала. Сөйләүләргә караганда, иртә белән, вице-губернатор, Шнайдер белән бергә, өен¬ нән чыгарга җыенганда, аның йорты янына машина ки¬ леп туктаган һәм машинадан һауптман формасына киен¬ гән кеше чыккан. Ул, Бауэр белән Шнайдер янына ты¬ ныч кына килгән дә, аларның фамилияләрен сораган. Җавап алганнан соң, ул: «Миңа нәкъ менә сез кирәк иде», дигән дә аларның икесен дә атып үтергән һәм үзе машинага утырып качкан. Пастухов белән Кобеляцкий куанышалар. Алар, ке¬ шеләрнең сөйләшүләрен тыңлап, трамвайларда йөриләр, базарда булалар һәм яңадан-яңа хәбәрләр ишетәләр. Билгесез һауптман һәркемнең игътибар үзәгендә тора, һәм алар зур горурлык кичерәләр,— Кузнецов халык арасында булса, ихтимал, үзе дә бу кадәр горурлана ал¬ мас иде кебек. Бу кыю кешегә вице-губернаторның фа¬ милиясен сорарга ни өчен кирәк булуы һәркем өчен сер булып кала. Ә Пастухов белән Кобеляцкий исә моны бик яхшы аңлыйлар. Аларның ничек һәм нинди шартларда үтерелгәнлеклә- рен Пастухов та, Кобеляцкий да белмиләр. Шәһәрдә та¬ рала торган хәбәрләр вакыйганы тулыландыра баралар. Шуннан элекке кичне, Галициянең немец админист¬ рациясенең киңәшмәсе бара торган театрга үтеп кергән Кузнецов губернатор Вехтерны атып үтерергә ниятлән¬ гән, ләкин президиумга якын килә алмаган. Киңәшмәнең бетүен көтеп, ул театрдан чыккан да урамда көтә баш¬ лаган. Губернатор белән аның урынбасары һәркайсы үз машиналарына утырганнар. Аларның кайсы Бауэр, кай¬ сы Вехтер икәнне белмичә, Кузнецов тоткан да машина¬ ларның берсе артыннан киткән. Машина Иван Франко исемендәге музей янында туктаган. Музей каршында ма¬ шина хуҗасының йорты икән. Кузнецов урынны билге¬ ләгән дә киткән. Икенче көнне Кузнецовның машинасы Франко исе¬ мендәге музей яныннан үткәндә кинәт «ватылган». Белов, машинадан чыккан да, моторда казына башлаган. Куз- 485
нецов та машинадан чыккан һәм шоферны немецча кыч¬ кырып сүгә башлаган. — һәрвакыт сезнең машинагыз ватыла. Сез ялкау, машинаны карамыйсыз. Сезнең ялкаулыгыгыз аркасында менә мин соңга калам... Ул каршы яктагы йорт янына комфортабельле маши¬ на килеп туктаганын күрә. Иртән нәкъ ун сәгатьтә йорттан ике кеше чыга. Шо¬ фер, кабинадан сикереп чыга да, ярарга тырышып ма¬ шинаның ишеген ача. Ләкин шул арада машина янына Кузнецов килә. — Сезме доктор Бауэр? — Әйе, мин — Бауэр. — Миңа нәкъ менә сез кирәк! Берничә тапкыр атып, ул аларның икесен дә үтерә. Аннары үзенең машинасына ташлана. Ул йөгергән арада Каминский белән Белов йорт янында торучы часовойга каршы ут ачала'р. Машина атылып урам буйлап шәһәрдән чыгып китә. Крутиков Харитонов белән Воробьев алып кайткан газетаны кат-кат укый. Крутиковның «Ни өчен кайтты¬ гыз?» дигән ачулы соравына бу газета аларның акланы- чы, җавабы, була. Бу немецлар тарафыннан украин те¬ лендә чыгарыла торган «Газета Львивська» газетасы. Некролог үч алу актының дүртенче көнендә, 13 февраль¬ дә генә чыга. Аңа Галиция губернаторы Вехтер кул куйган. Некролог болай дип башлана иде: «1944 елның 9 февралендә Галиция дистрикты хөкүмәте шефы вице-губернатор доктор Отто Бауэр большевиклар һөҗүме корбаны булды. Аның белән бергә аның иң якын сотруднигы, сыналган һәм хез¬ мәтләр күрсәткән кеше — Галиция дистрикты губер¬ наторлыгы президиумы канцеляриясе начальнигы ляндгерихтерат доктор һейнрих Шнайдер үтерелде. Алар икесе дә фюрер һәм империя хакына һәлак булдылар». Крутиковның газетадан һөҗүм итүче «билгесез кеше» турында хәбәр эзләве юкка гына була. Аның турында бер сүз дә язылмаган. Бу исә аның исән-сау кача алганын күрсәтә иде. Әйе, бу нәкъ шулай була да: билгесез патриот кача. Фашистларның Львовтагы газета кисәге әйтми калдыр¬ 486
ган нәрсәне дөньядагы барлык телеграф агентлыклары һәм радиостанцияләр тапшырдылар. Совет кешеләре бу хәбәрне 1944 елның 15 феврален¬ дә «Правда»дан укыдылар һәм аннан элекке көнне, 14 ендә аны радио буенча тыңладылар. «Стокгольм. «Афтенбладет» газетасының хәбәр итүенә караганда, Львов урамнарында көпә-көндез немецлар хәрби формасына киенгән билгесез кеше Галиция вице- губернаторы доктор Бауэрны һәм югары дәрәҗәле чи¬ новник Шнайдерны үтергән. Үтерүче тотылмаган». Бу көннәрдә, февраль урталарында мин Москва гос¬ питалендә ята идем. Соңгы сугышыбыздан соң ук (ул сугышта мин арбада яткан хәлдә элемтәчеләр аркылы гына командалык иттем) командованиедән яңадан радиограмма — яңадан приказ алынды. Миңа, командованиене Стеховка тапшырып, кичекмәстән Москвага кайтырга кушылган иде. Минем белән бергә, санитария машинасына утырып, Кечкенә Коля һәм яралылар, шул исәптән Цесарский китте. Минем авыруымның командовапиегә ничек билгеле булуын мин күп вакытлар үткәч кенә белдем. Мин Лида Шерстнева тарафыннан, минем тыюыма карамастан, үз инициативасы белән җибәрелгән радиограмманы таптым. Көрәш һәм хәвефләр белән тулы булган тормыштан соң мин тынлыкка һәм тынычлыкка эләктем. Бернинди эш юк. Әйләнә-тирәдә беркем юк. Вакыт-вакыт кына палатага врач яки сестра гына керә. Хәзерге кебек бер¬ кайчан да күңелсез булганы юк иде. Бердәнбер куа¬ ныч — көндәлек газеталар һәм, рация өчен туклану җит¬ мәс дип курыкмыйча, радиотапшыруларны тыңлау мөм¬ кинлеге. Көннәр буе мин дошман тылындагы тормышы¬ бызны инәсеннән-җебенә кадәр уйлап чыга идем. Шунысы гаҗәп: ул чагында, көрәш барышында миңа җиткелексез, әһәмиятсез, вак-төяк булып күренгән нәрсәләр хәзер, күңелдән генә командованиегә отчет төзегәндә, миңа зур булып, җитди игътибар бирергә лаеклы булып күрен^ деләр. Без тимер юлларның эше турында, дошман штабла¬ рының күчүе турында, гаскәрләр һәм техника хәрәкәте турында, оккупация властьларының чаралары турында, вакытлыча оккупацияләнгән территориядәге хәлләр ту¬ рында командованиегә күп кенә кыйммәтле мәгълүмат¬ 487
лар тапшырдык. Сугышларда һәм бәрелешләрдә без уни¬ ке меңгә якын гитлерчы солдатларны, офицерларны һәм Ватанга хыянәт итүче бандитларны юк иттек. Бу сан бе¬ лән чагыштырганда безнең югалтуларыбыз зур түгел иде: шул вакыт эчендә безнең йөз ун кешебез үтерелгән һәм ике йөз утыз кешебез яраланган. Без совет кешеләрен актив каршылыкка күтәрдек, дошманның эшелоннарын, күперләрен шартлаттык, немецларның хуҗалыкларын, предприятиеләрен, складларын юк иттек, аның автотран¬ спортын җимердек һәм боздык, фашистларның башлык¬ ларын үтердек. Николай Иванович Кузнецовны мин көненә берничә- шәр тапкыр исемә төшердем. Хәзер кайда икән ул? Нәр¬ сә эшли икән? Львовта Валя белән очрашты микән? һәм менә мин аның турында хәбәр алдым. Мин, наушник киеп, радиодан соңгы хәбәрләрне тын¬ лап ята идем. Унике туларга ун минутта диктор Сток¬ гольмнан алынган хәбәрне укыды. Әйе, бу хәбәр аның турында, Николай Иванович ту¬ рында! Ул Львовка китәр алдыннан минем белән сөй¬ ләшкән сүзләрен мин хәзер искиткеч ачыклык белән — сүзгә-сүз искә төшердем. — Тотылмаган!—дип кабатлыйм мин радиотапшыру¬ ның сүзләрен һәм урынымнан торырга тырышам.— То¬ тылмаган!.. Бу үч алу актыннан соң Львовта хәл гадәттән тыш киеренкеләнә. Жандармерия аз гына шикле булып күрен¬ гән һәркемне рәхимсез җәзалый. Шәһәрдә документсыз калу куркынычлана. Шуннан соң Харитонов белән Во¬ робьев Львовтан Гута-Пеняцкаяга китәләр. 14 февральгә каршы төндә Панчак фатирында звонок шалтырый. Шикләнергә урын калмый. Пастухов белән Кобеляцкий, тиз генә җыенып, кухняга чыгалар һәм чарлакка менә торган баскычка ташланалар. Звонок шалтыравында дә¬ вам итә. Ишекне дөбердәтә башлыйлар. Панчак, ишекне ачарга батырчылык итмичә, күлмәң-штаннан гына бүлмә уртасында басып тора. Ниһаять, ул батыраеп ишеккә бара. Ләкин ул исәбендә ялгыша: Пастухов белән Ко¬ беляцкий әле һаман да баскычта гына булалар. Алар бик акрын менәләр, чөнки агач баскычның басмалары шы¬ 488
гырдый. Фатирга ССчылар бәреп кергәндә, чарлак ишеге әле ачылмаган була. ССчылар белән бергә килгән украин милләтчесе, сул кулына фонарь, ун. кулына пистолет тотып, кухняга таш¬ лана. Ул баскычны яктыртырга гына өлгерә, Пастухов атып җибәрә. Полицай идәнгә егыла. Көтелмәгән хәлдән фашистлар фатирдан чыгып китәләр. Урамга чыгып, алар түбәгә һәм тәрәзәләргә ата башлыйлар. Панчак, Кобе¬ ляцкий һәм Пастухов бу вакытта инде чарлакта булалар. Алар түбә тәрәзәсе аркылы түбәгә чыгалар һәм, башка кварталга чыгарга һәм шунда иртә беләнгә кадәр ка¬ чарга ниятләнеп, җиргә төшү урыны эзли башлыйлар. Ләкин алар моны эшли алмыйлар. Егерме-утыз ми¬ нуттан бөтен кварталны жандармерия чолгап ала. Шуннан соң өчесе дә түбәләр буйлап китәләр. Якын¬ да гына бер йортта, Панчакның әйтүенчә, немецлар гына тора икән. Чарлак аркылы шушы йортка эләккәч, алар иркен сулап куялар. Ләкин моннан да китәргә кирәк иде. Аларның шыр¬ пылары да, фонарьлары да булмый. Ишекне капшап эзләргә туры килә. Ниһаять, ишекне табалар. Ишек бик¬ ле булып чыга. Шул арада урамнарда атыш бара. Жандармнар бөтен кварталны актарып чыгалар, подвалларга гранаталар ыргыталар, чарлакларга автоматлардан аталар. Барлык фатирларга, подвалларга, сарайларга тентү ясала. Бер уңайдан талау эше дә алып барыла. Таң атуга түбәләрдәге эзләрне кар каплап китә. Алар яшеренгән йортны тикшермиләр. Шулай итеп, аларга куркыныч булмый. Чарлактан чыгу өчен ишекне бөтен яңагы белән ку¬ барып алырга туры килә. Ярый әле, ул кирпеч стенага нык урнаштырылмаган икән. Караңгы төшкәч, алар өчәү¬ ләп акрын гына ишек алдына төшәләр һәм, койма аркы¬ лы чыгып, икенче ишек алдыннан урамга чыгалар. Пан¬ чак күлмәк-штаннан гына була. Пастухов аңа үзенең пальтосын һәм портянкаларын салып бирә.‘Панчак алар белән үзенең аякларын урый. Аннары алар төрле якка таралалар: Панчак Дзямба янына, Пастухов белән Ко¬ беляцкий Руденкога китәләр. Николай урамында булган вакыйгадан соң аларны еш кына жандармериянең яшерен агентлары күзәтә башлый. Шундый агентларның берсен Пастухов үз артыннан өч 489
сәгать йөртә. Ахыр чиктә аңардан котылырга теләп, ул Краков базарына, аннан еврейләр кварталындагы җи¬ мереклекләргә китә, аннары тар гына караңгы Старов урамына борыла. Почмакка посып, агентның күренүен көтеп тора да якыннан атып үтерә. Хәзер Пастухов белән Кобеляцкий Лелевель урамын¬ дагы 17 нче йортта Шушкевич картлар фатирында тора¬ лар. Алар вокзалда возчик булып эшлиләр. Картлар аларны возчик дип кенә беләләр. Аларның арбалары шунда ук, коридорда тора. Алар арбаларны, рөхсәте һәм патенты-ние белән, агалы-энеле Дзямбалар белән инже¬ нер Руденко җыеп биргән акчага алалар. Юк, алар ял¬ гыз түгел иде! Мин Панчакның исемлеге турында әйтергә оныткан¬ мын. Бу исемлек Николай урамындагы квартирада кал¬ ган була. Ләкин Василий Дзямба аның күчермәсен сак¬ лап калган икән. Ул Пастуховка тапшырыла, Пастухов белән Кобеляцкий аны тулыландырдылар һәм вакыты җиткәч, ул гадел суд хөкеменә тапшырыла. УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК • Львовтан унсигез километр киткәч, Куровица авылын¬ да кара «оппель-адмирал»ны фельджандармерия пикеты туктата- Кипкән гәүдәле майор машина тәрәзәсе аркылы су¬ зылган документларны озаклап карап тора. — һерр һауптман,— ди ул уйчан кыяфәт белән һәм гафу үтенгән кебек булып,— миңа> сездән өстәмә доку¬ ментлар сорарга туры килә. Кузнецов ачудан кызарып китә. Кискен хәрәкәт белән ул чылбыр белән биленә тагылган, свастикалы һәм но¬ мерлы озынча түгәрәк жетонны суза. — Бәлки сезгә шушы җитәр? — Юк,— ди майор шул ук гафу үтенү тоны белән.— Мин тагын нинди дә булса өстәмә таныклыклар күрсә¬ түегезне үтенәм. Аның кисәтелгәнлеге күренеп тора. Тыныч булырга тырышып, Кузнецов, автоматын ала да, атып җибәрә. Майор егыла. Аңардан соң тагын дүрт кеше җиргә ава. Калганнары куркып качалар. Кузнецов, үтерелгән майорга иелә дә, үзенең документларын ала. 490
Белов инде машинаны эшләтә башлаган һәм машина көтеп тора. — Ташла машинаңны!—дип кычкыра аңа Кузне¬ цов.— Урманга! Бу бердәнбер котылу юлы иде. Алар берничә сәгать урман буйлап баралар һәм, ни¬ һаять, вак-төяк утын алып кайтучы олауны очраталар. Возчик полицай формасына киенгән иде. — Алып бар!—дип кычкыра Кузнецов, чанага менеп утырып һәм чыбык-чабыкларны ишеп төшереп. Үзенә төбәлгән пистолетны күргәч, полицай каршы килеп тормый. Олау кузгалып китә. Кузнецов отрядны Гановичи урманында табарга исәп тота. Нәтиҗәсез эзләүләрнең өченче тәүлегендә развед¬ чикларга качак еврейләр очрый. Фашистлардан качучы кешеләр урманнарда еш очрый иде һәм, безнең Цумаи һәм Сарны урманнарында булган кебек, партизаннар бе¬ лән очрашканда алар отрядларга кушылалар иде. Немец офицерын күреп, кешеләр кача башлыйлар. — Туктагыз!—дип кычкыра Каминский,—Без үз ке¬ шеләр! Туктагыз! Ләкин качаклар адымнарын гына тизләтәләр. Аларны куып китәргә туры килә. . Совет партизаннарын очратуларына ышангач кына, качаклар аларны үз землянкаларына алып кайталар һәм кунарга урнаштыралар. һәм менә төнлә, йокы аралаш, Кузнецов искиткеч та¬ ныш мелодия ишетә һәм, җырның сүзләрен тотып ала да, урыныннан торып, җырлаучы кеше янына ташлана. Ул резиналанган материядән киң плащ кигән уртача яшьләрдәге искиткеч ябык кеше була. Плащы, кабарып, аны кыңгырауга ошашлы итә. Ул болай дип җырлый: Җырлыйк урман, чәнечкеле камыл һәм сазлыклар булган урында, Давылларны җиңеп, Голотаның Атта йөргән чагы турында... — Сез бу җырны кайдан беләсез?— дип сорый Куз¬ нецов дулкынланып. — Партизаннардан ишеттем,— дип җавап бирә әлеге кыңгырауга ошаган кеше. — Нинди партизаннардан? — Менә монда якында гына иде алар. 491
— Отрядмы? — Ничек дип әйтергә инде — отряд дисәң, отряд тү¬ гел, ә йөзләп кеше булыр. — Йөзләп дисезме!—дип кабатлап сорый Кузнецов, күңеле төшеп. — Барысы да шушы тирә кешеләре,— дип дәвам итә сүзен Марк Шпилька (качакның исеме шулай була).— Крестьяннар, йөзләп кеше, артык булмас. — Ә бу дөресме соң?— дип сораша Кузнецов.— Аларның совет партизаннары икәнен белгәч, ни өчен соң алар янына бармыйсыз? — Фронт линиясен үтәргә җыенабыз,— дигән җавап бирелә. Иртә белән Шпилька үзе юлны күрсәтмәкче була. Аңа Самуил Эрлих дигән иптәше дә кушыла. Алар калган иптәшләренә фронт линиясен үтәргә һәрвакыт өлгерә¬ чәкләрен, ә хәзер аны якынайтуда ярдәм итәргә кирәк¬ лекне әйтәләр; иптәшләренә Эрлих кулында булган иске винтовканы һәм, үзләреннән алда барып җитсәләр дип, хатлар биреп, Кузнецов, Каминский һәм Белов белән бергә юлга чыгып китәләр. Партизаннар немец офицерын сагаеп каршылыйлар. Алдан киткән озатучылар инде аның турында кисәтеп өлгергән булалар. Кузнецовның башка бернинди киеме булмый һәм була да алмый. Конвой астында бишесен дә командир шалашы янына алып киләләр. Аларны шун¬ да туктаталар, һәм конвой башлыгы, үзенең өс-башын карап ала да, олысымакланып, шалашка таба юнәлә, лә¬ кин ул шунда ук шалаштан кире чыга. Аның алдыннан каравылчылар кия торган авыр толып кигән, таза гәү¬ дәле кеше килә иде. — Николай Иванович! — Безгә китәргә ярыймы?— кирәк булса-нитсә дип сорый өлкән конвой. Приступа, Кузнецовны кочагыннан ычкындырып, Каминскийга ташлана. — Менә сиңа язмыш!—дип куя Приступа, елмаеп.— Менә нинди шатлыклы очрашу!— ди ул, Дроздовны төрт¬ кәләп. Әйтерсең лә Дроздов бу очрашуның әһәмиятен аңламый. Алар, булган хәлләрне мөмкин кадәр тулырак сурәт¬ ләргә тырышып, кабатлап һәм сорашып, кичергән хәллә¬ ре турында бер-берләренә сөйләп утыралар. Кузнецов 492
Пастуховны һәм Кобеляцкийны Львовта күргәнлеген әйт¬ кәч, Дроздов белән Приступа җиңел сулап куялар. Үзлә¬ ренең юлдашлары турында аларның бөтен белә алган¬ нары шушы хәбәр генә була. Күп нәрсәләр билгеле булмый. — Кара әле, Приступа,— ди кинәт Кузнецов,— син хәтерлисеңме, отрядта бер кыз бар иде, урманчы кызы... — Валямы?—дип сорый Приступа. — Менә шуны уйлыйм әле,— ди Кузнецов,— хәзер кайда икән ул? 7— Ул бит синең белән Ровнода эшләгән иде бугай?— дип исенә төшерә Приступа.— Шулай булгач, эвакуация¬ ләнгәндер. — Нинди приказ бирелгәндер бит,— ди Белов.— Эва¬ куацияләнергә приказ бирелгән булса, димәк, ул Львовта. — Ул анда мине табар иде,— дип куя Кузнецов. — Анысы инде, агай-эне, мәҗбүри түгел,— дип кар¬ шы килә Приступа. — Табар иде. Ул бит Маринаның апасының адресын белә. — Әллә бергәләп китәргә җыенасызмы? — Әйе, уйлыйбыз шул. — Кырымга яхшы булыр иде,— ди Дроздой, уйланып. — Юк, туганкай, без Кырымга бармыйбыз, без ми¬ нем туган якка — Уралга китәбез. — Сугышка кадәр без Җеня белән Кырымга барган идек. Ялтага,—-ди Дроздов һәм тынып кала. — Ул көтә дисеңме син?— дип сорый Приступа, сүз¬ не дәвам итеп. — Көтә. Ә мин, беләсеңме, аның белән очрашырга ба¬ расы урында, тагын да арырак качам. — Ну, хәзер инде син... — Нәрсә — хәзер? Хәзер миңа нәкъ менә гитлерчы¬ лар арасында, ерак тылда булырга кирәк. — Анысы кайда инде тагын? — Мәсәлән, Краковта. Яхшымы? Син ничек уйлыйсың? Бу сөйләшүгә кадәр Приступа Кузнецовның отрядта калачагына шикләнми. Кузнецов кебек атаклы разведчи¬ гы булгач, отрядның нинди эшләр эшләячәген ул инде алдан ук уйлап куя. Хәзер бөтен өмет чуала. — һм!—дип куя Приступа.— Моны ничек аңларга инде? Ә мин, Николай Иванович, безнең белән калырсыз дип уйлаган идем. 493
— Юк, дустым, кала алмыйм,— ди Кузнецов.— Ми¬ нем үз эшем бар, бик җитди задание. Әгәр дә аны үти алмасам, шуннан соң яшәвемнең дә мәгънәсе булмаячак. — Сез иптәшләрегезне дә алып китәсезмени? — Алып китәргә туры килер... — Менә күрдеңме инде, Вася,— дип мөрәҗәгать итә Приступа төшенкелек белән Дроздовка.— Радиостанцияң булмау нәрсә дигән сүз бит: кешеләр калырга да телә¬ миләр! — Эш анда түгел,— дип каршы килә Кузнецов.— Сез миңа үпкәләмәгез, иптәшләр! Мин китәргә тиешмен, чөн¬ ки мөмкин кадәр тизрәк үзебезнекеләр янына эләгергә кирәк, ә анда, мин ышанам, кайда булса да, Краковка¬ мы, яки кайда булса да ераккаракмы парашют белән төшәргә мөмкин булачак. Анда инде зур козгыннар төш¬ кәндер, дип уйларга кирәк. Аякларын вакытында сын- дырмасаң, кем белсен, безнең «дусыбыз» Черчилль яки нинди дә булса башка шундый берәр башкисәр ярдәме белән җинаятьчеләрнең иректә калулары һәм хәтта гөл¬ ләр кебек яшәүләре бар. — Анысы дөрес, Николай Иванович,— дип риза була Дроздов.— Тик, дөресен генә әйткәндә, без сезне җибә¬ рергә кызганабыз. Ләкин анысы инде шәхси эш, ә болай әйткәндә, мин сезгә чын күңелдән уңыш һәм бәхет телим. Кузнецовны, Каминскийны һәм Беловны Приступа ла¬ герена алып килгән кешеләр — әлеге ике качак — Эрлих белән Шпилька озатмакчы булалар. Таң атканда бишесе дә юлга чыгарга хәзерләнеп бе¬ тәләр. Приступа озатучыларга ничек барырга кирәклекне өйрәткән арада Дроздов, ул үзе әйтмешли, интендантлык хезмәте белән шөгыльләнә, һәм, озак та үтми, яшь кенә партизан аңардан азык тутырылган ике ясалма рюкзак китерә. Кузнецовка аларны алырга туры килә. — Я, исән-сау булыгыз,— ди Приступа, куллар кы¬ сышканнан соң. — Сез дә исән-сау булыгыз,— дип җавап бирә Кузнецов. Саубуллашканда бер-берсенә әйтергә теләгән теләк¬ ләр: хәерле юл, уңыш һәм тиздән җиңү теләүләр барысы да шушы сүзләрдә әйтелгән иде. — Тагын менә нәрсә,— ди Кузнецов соңгы минут¬ та,— теге кызны, Валяны, миңа кадәр күрсәгез, әйтегез: Кузнецов сәлам тапшырды, диегез. Онытмассызмы? 494
Бу вакытта Валя, аңын югалтып, тиф белән ята. Бу хәл Злочевта була. Башка тоткыннар белән бергә аны шунда китергәннәр. Аннары, терелгәч, аны Львовка күчерәләр. Анда допрослар дәвам иттерелә. Допрослар көннән-көн авыррак була бара. Бервакыт котырынган гестапочы Валяны кабинеттан шулкадәр нык төртеп чыгара, ул ишеккә килеп бәрелә һәм ишекне төртеп ачып баскычтан тәгәрәп төшеп китә. Аны авырулар ята торган башка камерага сөйрәп кертә¬ ләр. Аның аяк сөяге чәрдәкләнгән була. Ул үзеннән допрос алынган бүлмәне дә, биш атна ят¬ кан камерасын да, шуннан соң нәрсә булганын да хәтер¬ ләми. Үзенең кайда икәнлеге, нәрсә булганлыгы, аны нәрсә көтүе — аңа барысы да бер. Ул шундый ярым һушсыз хәлдә була, андый хәлдә кеше әйләнә-тирәне аң¬ лау сәләтен дә, үлемнән куркуын да, көрәшү сәләтен дә югалта. Хәзер аның бөтен тормышында «белмим» дигән бер сүз генә әһәмиятле, шушы сүз генә аның тормы¬ шының бердәнбер юлдашы булып, тормышының мәгънәсе булып әверелә. Соңыннан, гестапо төрмәләрендә үткәргән шушы ко¬ точкыч айларны исенә төшергәндә, Валя үзе рчен сихер¬ ле булып әверелгән бу сүзләрне кабатлый иде, һәм бер¬ вакыт, безгә шушы сүзнең мәгънәсен аңлатып биргән кебек итеп, Кузнецовның язмышы минем өчен үз язмы¬ шымнан да кадерлерәк иде, диде. Ләкин бу сүзләр дә шушы унсигез яшьлек кызның аңында, үзе турында уй¬ ламыйча, героик батырлыкка барган моментта туган бөек фикернең яки, дөресрәге, идеянең төссез күләгәсе кебек кенә булып тоелдылар. Гестапочылар, Валядан бернәрсә дә белә алмасалар да, аны әлегә үтермәү яхшырак дигән карарга киләләр. Күрәсең, алар аны иртәме-соңмы әйттерербез һәм тот¬ тырмый торган разведчикның эзенә төшәрбез, дип исәп¬ лиләрдер. Гестапочылар Кузнецовның Львовта буЛуынДа шик¬ ләнмиләр. Бауэрның үтерелүе моның өчен бик яхшы дә¬ лил иде. Алар гел генә шушы «белмим» сүзен кабатлау¬ чы бу көчсез кызның Зибертның Львовтагы адресын бик яхшы белүен аңлыйлар. Алар Валяның авызыннан бу адресны тартып алу өчен нәрсәләр генә эшләмиләр... Янаулар, вәгъдәләр, җәзалаулар... Ләкин алар теләгән бу нәрсәне әйттерерлек чаралар дөньяда юк иде. 495
Львовта ашыга-ашыга эвакуацияләнәләр. Төрмәдәге кешеләрне дистәләп-дистәләп үтерәләр. Валяны да шун¬ дый ук язмыш көтә иде. Ләкин кайдандыр, югарыдан приказ алына: тикшерүне дәвам иттерү өчен көнбатыш¬ ка эвакуацияләргә. Әнә шулай итеп, ул нык торуы белән үзенең тормышын коткарып кала. Аны көнбатышка көннән-көн арырак алып китәләр, һәм җәй урталарына ул Мюнхен төрмәсенә барып эләгә. Шушыннан аны, башка тоткыннар белән бергә, җир эш¬ ләренә җибәрәләр. Тоткыннар арасында руслар, чехлар, французлар, болгарлар була. Ул лагерьдан кача. Бу хәл инде 1945 елның башында була. Гитлер Германиясе соң¬ гы көннәрен кичерә иде. Валя, көндезләрен кешеләрдән яшеренеп, ә төннәрен юлын дәвам иттереп, көнчыгышка таба — Кызыл Армия каршысына баруын дәвам иттерә. Монда ул яңа сынауларга эләгә. Ул америкалылар¬ ның оккупация зонасына' килеп чыга һәм шуннан ычкы¬ на алмый. Үтенүләр һәм ялварулар ярдәм итми: аны үзе- безнекеләргә җибәрмиләр. Шуннан соң ул тормышында икенче тапкыр качмакчы була. Аңа тагын бер тоткарлык очраса, инде түзә алмас кебек тоела — ул инде түземле¬ лекнең чигенә барып җиткйн. һәм күп вакытлардан соң беренче тапкыр кызыл йолдызлы фуражка, погонлы гимнастерка күргәч,— аның әле безнең хәрбиләребездә погон күргәне булмый,— ниһаять, хәрби комендатурада совет офицеры аңа ягымлылык белән кул сузгач,— аның бите буйлап яшь ага башлый, һәм ул йөзен каһламый да; аның инде бик күптәннән, әтисе үтерелгән көннән бирле елаганы булмавы исенә төшә... УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК 1944 елның 10 апреленә каршы төндә совет самолет¬ лары Львовка беренче тапкыр һөҗүм ясадылар. Бу'төнне Лелевель урамындагы 17 нче йортның чар¬ лагыннан электр фонаре белән сигналлар бирелде. Кем¬ дер очучыларны үзләренең бомбаларын нәкъ менә шу¬ шында, Лелевель урамына, яки күршедәге Мохнатский урамына, яисә аның янындагы Колеч урамына ташларга чакыра. һәм самолетларның берсе сигнал бирелгән урынга пикировать итеп, термитлы шәм тагылган парашют тө- 496
шерә дә аннары бөтен районны бомбага тота башлый. Бомбалар Лелевель урамында немецларның складына тия, Мохнатскнй урамында казармаларны, Колеч ура¬ мында СС жандармериясе бинасын, Зимарович урамында немецларның типографиясен җимерә. Урамнарда берни¬ чә автомашина яна. Шушы бомбага тотудан соң Лелевель урамындагы 17 нче йортның кайбер кешеләре Шушкевич картларда то¬ ручы ике яшь кеше белән аеруча кызыксына башлыйлар: ни өчен тревога вакытында башкалар белән бергә под¬ валда булмадылар икән алар? — Китегез әле подвалыгыз белән!—ди аларның бер¬ се күршесенең турыдан-туры куйган соравына каршы.— йортыгыз искереп беткән, бөтенегез подвалда күмелеп калырсыз әле... Шулай да икенче тапкыр һава тревогасы булганда болар икесе дә саклану урынына төшәләр һәм, башкә кешеләр белән бергә, бомбага тоту беткәнгә кадәр шун¬ да утыралар. Шәһәрдә совет очучыларына карата күп кенә рәхмәт сүзләре ишетергә мөмкин иде. Алар икесендә дә бик яхшы эшләгәннәр. Икесендә дә булачак бомбага тоту турында листовкалар белән халыкка белдергәннәр. Пастухов белән Кобеляцкий җиңүчеләрчә тантаналы шатлык кичерәләр. Алар үзләренең хисләрен кешеләр белән уртаклашырга, беренче очраган кешене кочакларга һәм аңа безнекеләрнең якын икәнлеген, өметсезләнмәскә, бәлки фашистларны күбрәк кыру турында уйларга ки¬ рәклекне әйтергә телиләр; тиздән азат ителәчәкләрен ке¬ шеләргә хәбәр итеп, шәһәр буйлап чабасы килә. Ләкин мондый бәйрәм хисе озак дәвам итми. Ул ак¬ тив хәрәкәт итү һәм күзгә күренерлек нәтиҗәләр таләп итә, алар исә бары күзәтү, разведка белән, ягъни аз си¬ зелә торган эшләр белән генә шөгыльләнәләр, һәм бәйрәм күтәренкелеге канәгатьләнмәүне нык сизү хисе белән алышына. Пастухов беренче булып сабырын җуя башлый. Бер¬ вакыт кич Корольницкий урамында аның белән Кобеляц¬ кий арасында элгәләшү килеп чыга. Сүзне Кобеляцкий башлый. Ул үзенең эштән канәгать булмавы турында нәрсәдер әйтә. Пастухов, кәефсезләнеп, сүгенеп куя һәм хәзер үк барып немецларны рәттән кыра башлаячагын әйтә. 0499. Квчле рухлылар — 32 497
— Тукта!—ди Кобеляцкий, кычкыру дәрәҗәсенә җи¬ теп, һәм иптәшенең җиңенә ябыша. — Җибәр әле!—ди Пастухов ычкынып һәм бер не¬ мец фигурасын күреп алга таба йөгереп тә китә. — Тукта,—дип кабатлый Кобеляцкий. Ул инде Пас¬ туховның туктаячагына өметен өзгән була. Урамның һәр ике ягында тротуарларда рәткә тезелеп автоприцеплар тора. Кобеляцкий Пастуховның, бер фа¬ шистны куып җитеп, аның йорт белән автоприцеп ара¬ сына кергәнен көтеп, шунда ташланганлыгын күрә. Бер¬ бер артлы ике тапкыр аткан тавыш ишетелә. Пастуховны урамда эзләүнең мәгънәсе булмый. Шун¬ лыктан Кобеляцкий аны өйгә кайтып көтмәкче була. Ду¬ сының бу эшенә аның ачуы килә һәм ул моны чын ба¬ тырлык дип караудан бигрәк, балалыкка исәпли. Шулай да, Лелевель урамы чатында җилкәсенә Пастухов кулын китереп салгач, ул кинәт, үзе дә көтмәстән, сокланып бу кулны кыса. — Син гафу ит, Миша,— ди Пастухов, тынычланып һәм гаепле кыяфәт белән.— Моннан соң андый эш бул¬ мас... һәм шунда ук үз-үзен төзәтеп куя: — Дөресрәге — моннан соң да булыр, ләкин икәү бергә эшләрбез. Яхшымы? — Коралын алдыңмы?— дип сорый Кобеляцкий, эш¬ лекле тонга күчеп. — Алдым,— ди Пастухов, аны култыклап.— Кольт. — Ә документларын? — Документларын алырга өлгермәдем. — Ул нинди фашист иде соң? — Ниндидер майор иде шунда. — Димәк, икенче тапкыр бергә эш итәбез? — Сүз бирәм. — Ләкин моннан соң теге ни, лихачлык булмасын. Шуклык булмасын. — Шулай шул,— дип күнә Пастухов.— Ләкин як- ягыңа каранып кына да эш чыгарып булмый... Кыскасы, килештек. Икенче көнне алар яңадан һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә башлый. Кобеляцкий телефон кабеле сузу¬ ларын күзәтә, ә Пастухов вокзал районында җир асты хуҗалыгын тикшерә. Шулай итеп берничә көн үтә. Икесе дә, ял итүне бел¬ 498
мичә, иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Өйләренә арып һәм канәгать булып кайталар һәм, тачкаларын алгы якта кал¬ дырып, дәшмичә генә ашарга утыралар. Аннары, идәнгә матрац җәеп, Кобеляцкийның шинелен һәм Пастуховның модный пальтосын ябынып яталар. Хуҗалар йоклаганны көтеп яталар. Аннары акрын гына сөйләшә башлыйлар. — Вокзалда халык шыгрым тулы,— ди Пастухов.— Инде кача башладылар. ■— Эх, шартлаткыч булсын иде!— дип куя Кобеляцкий. — Штабны күзәттеңме? — Билгеле, күзәттем. — Я, нәрсә булды соң? — Шартлаткыч юк, булса иде ул... — Син бит ниндидер генерал квартирасын билгегә алдым, дигән идең? — Бар ул. Штаб белән янәшә. — Күзәт. — Күзәтәм инде. Тыңла әле, Степан, ә динамит та¬ барга була бит... — Кайдан? — Подпольечылардан. — Берәрсе белән очраштыңмы әллә син? — Әлегә юк. • — Уйлама да. — Ә нишләргә соң? — Ә менә шулай инде. Булдыра алганнарын эшләр¬ без. Ә эләксәк, бернәрсә дә эшли алмабыз. — Сак булырга кирәк. — Ничек сак булырга? Син кемне булса да беләсең¬ ме? Юк. Мин беләмме? Юк. — Ә Руденко, Дзямба, Панчак? — Ә алар сиңа кайдан динамит алсыннар? Мин баш¬ кача тәкъдим птәм: шартлаткычны немецлардан алыйк. — Ничек итеп? — Уйлап карарга кирәк. һәм алар бу мәсьәлә өстендә башларын ваталар, лә¬ кин бернәрсә дә уйлап таба алмыйлар. Алар белгән хәр¬ би складлар икесе дә бик нык сакланалар, һәм аларның кайсында шартлаткыч саклануын белеп тә булмый. Шуның аркасында никадәр нәрсә югалтуны аңлаудан өметсезлеккә бирелергә мөмкин иде. Пастухов барлык җир асты юлларын белә. Ул шәһәрдәге теләсә кайсы би¬ наны диярлек шартлата ала иде. *32 499
Бервакыт, очрашырга сүз куешмаган көнне, көпә-көн¬ дез Кобеляцкий вокзал районында Пастуховны эзләп таба. — Әйдә киттек!—ди ул мәгънәле итеп. — Кая?— дип теләмичә генә сорый Пастухов. Ул, вок¬ залга таба баручы немец полковнигын күзләре белән оза¬ тып, баганага сөялеп тора. Аңарда инде бер тапкыр аны, башын югалтып, беренче очраган гитлерчыга таш¬ ланырга мәҗбүр иткән ачу җитлегеп килә иде. — Киттек!—дип кабатлый Кобеляцкий, аның култы¬ гыннан тотып.— Стрый паркына миналар ташыйлар. Бераздан алар Стрый паркында иделәр. Алар инде яфраклар белән капланган агачлар, аларга сиздерми генә килеп җиткән язны хәтерләтә торган нәрсәләр яныннан тауга таба тавыш-тынсыз гына менәләр. Җил чыга, өстә агачлар шаулый башлый, күлдә юка гына булып дулкын башлана. Алар, бер генә нәрсәгә фикерләрен туплап, як- якларына каранмыйча баралар. —• Тукта!—ди, ниһаять, Кобеляцкий. Унда өеп куелган ящиклар күренә. Склад чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган. Алар килеп җитүгә автомашина тавышы ишетелә. Пар¬ тизаннар агачлар артына посалар, йөк машинасы үтеп китә дә часовой будкасы янында туктый. Аннан чыккан солдатлар кузовтан ящикларны бушата башлыйлар. «Минен»,— дип укый Пастухов трафарет белән кара буяулы итеп немецча язылган язуны. «Алырга»,— дип уйлап куя ул һәм Кобеляцкийга бармагы белән ишарә ясый. Кобеляцкий да сизелер-сизелмәс кенә ишарәли. Аның карашы шикләнүне күрсәтә. Пастухов үзенең ишарәсен кабатлый: «Алырга». «Кая алып китәргә?» — дип аңлата Кобеляцкий бит һәм кул хәрәкәтләре белән. «Чыннан да: кая алып китәргә соң?»—дип уйлый Пастухов,—«Еракка китә алмассың». Ул, гарьлектән һәм ачудан катып калуын сизеп, үзе яшеренгән агачны кул¬ лары белән кыса. Эшнең уңышлы чыгачагына өметләре булмаганга һәм уйламыйча эш итәргә батырчылык итмичә һәм шул ук ва¬ кытта кузгалып китә алмыйча, алар шул хәлдә басып торалар. Немец солдатлары колоннасы күренү аларны андый хәлдән чыгара. Склад тирәсеннән тизрәк сызарга туры килә. 500
Әнә шулай итеп, алар икәүләп диверсия эшләү ту¬ рында уйларга да туры килмәвенә, аларның язмышы разведка икәнлеккә һәм, әгәр дә инде файда китерергә- кирәк булса, зуррак нәрсәләр турындагы фикерләрне алып ташлап, разведка белән генә шөгыльләнергә кирәк¬ леккә тәмам ышаналар. Ләкин бу фикер белән килешәсе килми. — Тукта әле,— ди Пастухов, алда, парк рәшәткәләре, артында Стрый урамы йортлары күренгәч.— Монда ка¬ зармалар булырга тиеш. •— Бар,— дип раслый Кобеляцкий. Ул инде өметен тәмам югалткан була, ләкин хәзер иптәшенең сүзләрендә яңадан вәгъдә кебек нәрсә сизә.— Туктыйбызмы? Төп аллеяны берничә минут күзәткәннән соң, немец¬ ларның казармага йөрү юлын кыскарту өчен шушы юл¬ дан файдаланулары ачык күренә. Караңгы төшә башлый. — Вәгъдәне исеңдә тот,— ди Кобеляцкий.— Беренче¬ дән, ялгыз эш итмәскә, икенчедән, уйлап эш итәргә. — Я, әйдә, уйла. — Мин уйладым инде,— дип җавап бирә Кобеляцкий, һәм икесе дә тынып калалар. Аллеяда немец фигурасы күренгәч,— ул офицер бу¬ лырга ошый,— Кобеляцкий дусына шыпырт кына әйтә: — Карап карыйм әле, нинди чинлы икән. Син хәзер булып тор. Ул аллеяга борыла да тукталып офицерны үз янын¬ нан үткәрә. Аннары аның артыннан китә. Офицер, арттан аяк тавышы ишетеп, борылып карый. Шуннан соң Кобе¬ ляцкий кольтын чыгара да ике тапкыр ата. Шул арада Пастухов килеп җитә. — Подполковник,— ди ул пышылдап кына һәм, мәет¬ кә таба иелеп, аның коралын ала. Ул, документларын алу нияте белән, үлекнең киемнәрен актара башлый, ләкин Кобеляцкийның пышылдап әйткән кисәтү сүз¬ ләрен ишетә: тик ул сүзләрен аңламый. Башын күтәрүгә ул күп санлы солдатларның аллеяга таба борылуларын күрә. Китәргә кирәк була. Кобеляцкий инде алга, казар¬ маларга таба шуышып бара башлый. Алар Стрый урамында очрашалар һәм бергә китәләр. Паркны үтеп, трамвай туктый торган урынга чыгалар. Анда тору куркыныч була. Алар кеше йөрми торган урам¬ нан трамвай линиясе буйлап китәләр һәм арттан трам¬ 501
вай тавышы ишетелгәнгә кадәр баралар. Бу унынчы трамвай иде. Алар туктап көтеп торалар да, вагонга каршы йөгереп, вагон барганда ук сикереп менеп уты¬ ралар. Хәзер аларга куркыныч булмый, ләкин бу да җи¬ ңеллек китерми. Аларда паркта чагында туган омты¬ лыш, аннары аны алыштырган тревога, ниһаять, эшнең уңышлы чыгуы — болар барысы да аларда һәрвакыт дә¬ вам итеп килгән авыр хисне — канәгатьләнмәү, күңел кайту һәм көчсезлек хисен кыска гына вакытка каплаган иде. Хәзер, трамвайда, дулкынлану басылгач та, бу хис яңа көч белән күтәрелә. Төнлә Пастухов яткан җиреннән тора. — Кая барасың?—дип сорый йокламый яткан Кобе¬ ляцкий. — Әйдә урамга чыгабыз,— дип чакыра Пастухов. — Ташла әле,— ди яңадан Кобеляцкий,—Ят та йокла. Пастухов утыра. Алар тәмәке кабызалар. — Тыңла әле, Степан,— дип сүз башлый Кобеляцкий, бераз тынлыктан соң.— Син ишетәсеңме?.. Мин әле уйлап яттым: тиздән Беренче май бит. - Я? — Ихтимал, безнекеләр немецларны бәйрәм белән тәбрик итәрләр. Минемчә, һрва һөҗүме булыр. — Тагын бер тапкыр фонарь белән эшләп карасакмы? — Әйе шул. Тик беләсеңме кайда? Вокзалда. Бу мөмкинлек аларга дәрт бирә. Иртә белән инде алар үзләренең тачкалары белән вокзалда булалар. Хәзер алар үзләренең иң якындагы максатларын аермачык бе¬ ләләр: сигнал бирү өчен уңай урын табарга кирәк. Озак та үтми, андый урын табыла, ләкин аңардан файдаланырга туры килми, һөҗүмнең беренче мину¬ тында ук инде, Кобеляцкий белән Пастухов югарыга ме¬ нү өчен баскычка ташланганнар гына, совет бомбар¬ дировщигы вокзал бинасын табып, аңа һөҗүм итә. Бомбага тоту башлана. Бу көнне Львов вокзалыннан фронтка, Тернополь һәм Броды тирәләренә, немец солдатлары, атлар һәм автома¬ шиналар төялгән берничә эшелон китәргә тиеш була. Бу эшелоннарга карата иң кыю планнар корган, ләкин Стрый паркында булган вакыйгадан соң әйберләргә аег¬ рак баш һәм караңгы чырай белән караучы Пастухов та- 502
рафыннан тоткарланган Кобеляцкий үзенең чираттагы вариантын тәкъдим итә. Ләкин бу вариант элеккеләрен¬ нән реальрәк түгел иде. Алар каядыр көнбатышка таба китүче украин милләтчеләре һәм һәрвакыт юл бирергә туры килә торган немец офицерлары арасыннан перрон буйлап баралар. Көчсезлегеңне аңлауга түзеп булырлык түгел иде. Кобеляцкийның сүзләрен игътибарсыз гына тыңлап баручы Пастухов кинәт аңа терсәге белән төртә һәм аны әйләнеп карарга мәҗбүр итә. Арттан свитасы белән немец генералы килә. Алар, туктап, бу груп¬ паны үткәрәләр дә аның артыннан вокзал бинасына ке¬ рәләр. Нәкъ шушы моментта совет авиациясенең һөҗүме башлана. Бернинди тревога игълан ителми. Бомбардировщик¬ лар — башта берсе, аннары икенчесе, өченчесе үзләре¬ нең бомбаларын тоткарлыксыз ташлыйлар. — Молодец егетләр!— шатланып пышылдап куя Кобеляцкий, дусының кулын кысып.— Дөрес!—ди ул һәр уңышлы төшкән бомба саен. Юлларда вагоннар дөрләп яна, арлы-бирле килеп бәреләләр, бөтен чыелдап, ялкыннан кача, ә ялкын, складларны, вагоннарны, танклар төялгән платформаларны чолгап шартлавы дәвам итә. Җибәрүгә хәзерләнгән эшелоннар¬ ның өчесе дә яна башлый. Вокзал бинасында этеш-төр- кешеләр һәм атлар нәрсә, акырып һәм җәелгәннән-җәелеп, һәм автомашиналар ала бара!. Бомбалар теш һәм тәртипсезлек хөкем сөрә. Солдатлар артканнан- арта бара. Халык төркеме ишеккә ташлана һәм үзе үк юлны буа. Хайваный курку һәркемне булмаган котылу урынына куа һәм бу хайваный котылырга омтылуны баш¬ ка бернинди хис тә, бернинди дисциплина да тоткарлап тора алырлык булмый. Янгыннан зал төтен белән тула, халык төркеме арасында хәрәкәт көчәя бара. Кешеләр¬ нең бер өлеше, тапталышып, яңадан перронга ташлана. Ату тавышлары ишетелә, һәм аннары нәрсәдер гөрселдәп җимерелә. Ут сүнә. Бер-берсен югалтмау өчен кулга-кул тотынып һәм ке¬ сә фонарьлары белән юлны яктыртып, Пастухов һәм Ко¬ беляцкий генерал артыннан баруларын дәвам иттерәләр. Генерал свитасындагы офицерлар ниндидер приказлар бирәләр, алар тирәсендә халык төркеме җыелган була. Ниһаять, немецлар җир астындагы тоннельгә омтылалар. 503
Шушы вакытта тоннельгә эре калибрлы бомба төшә һәм аны күмә. Шуннан соң тагын да көчлерәк паника башлана. — Генерал кайда?—дип куя Кобеляцкий Пастухов¬ ка, инде шыпырт кына! түгел, бәлки кычкырып,— Гене¬ ралны югалтма! Кобеляцкий алга ыргыла һәм генералны эзли баш¬ лый. Ул аны билет кассалары янында таба, берничә тап¬ кыр аңа ата да шунда ук, халык төркеме белән кысылып, үзәк ишектән урамга алып чыга. Ә бомбага тоту дәвам итә. Башта түшәмнең штука¬ туркасы, ә аннары түшәм үзе җимерелеп төшә. Немецлар вокзал мәйданы а!ркылы яшеренү урынына чабалар. Зе¬ нит артиллериясе үзен аз гына да сиздерми, һәм самолет¬ лар, түбәнгә төшеп, вокзал мәйданында җыелган фа¬ шистларга', пулеметлардан ата башлыйлар. Бер-берләрен көчкә генә табып, Пастухов белән Ко¬ беляцкий сулга, җир астындагы бәдрәфкә таба юнәләләр. Ул аларга качу урыны булып хезмәт итә. Алар куанышалар. Бомбага тоту тынгач та, алар мәй¬ данга чыгалар. Анда әле ыгы-зыгы тынмаган. Алар шәһәргә юнәләләр. Академический урамнан Лелевель урамына борылганда аДарны чатта торган патруль тук¬ тата. Кискен хәрәкәт итәргә туры килә. Берничә атудан гитлерчылар тротуарга авып калалар. Пастухов белән Кобеляцкий, аларның коралларын алалар да, шик ту¬ дырмас өчен чапмаска тырышып, өйләренә юнәләләр. Икенче көнне өй хуҗалары аларга шәһәрдә таралган хәбәрләрне сөйлиләр. Кич бомбага тоту вакытында зур парашют десанты төшерелгән икән, дип сөйләделәр. Дус¬ лар яңадан шәһәргә китәләр. Урамнарда патрульләр йөри. Алар хәрби кешеләрнең дә, гражданскинларның да документларын тикшерәләр. Штаб, губернаторлык һәм башка немец учреждениеләре биналары янына, часовой¬ лардан тыш, әзер хәлдә пулеметлар куелган. Бу көнне алар немец учреждениеләренең, казармала¬ рының, ягулык һәм сугыш припаслары складларының ур¬ нашуы турындагы мәгълүматларын тулыландыралар. Бу нокталар барысы да шәһәр планына төшереләләр. Бом¬ бага тоту нинди уңышлы була алыр иде! — Бу бит булган хәзинәне күмеп кую белән бер,— ди Кобеляцкий күңелсез генә шаяртып һәм кәгазьне ите¬ генә яшерә-яшерә. 504
— Хәзинә кайчан булса да ярап куяр иде әле,— дип җавап бирә Пастухов,— ә менә бу кәгазь бер-ике айдан селедка төрергә генә ярыячак. Икенче көн уңышлы булмый. Кичкә кадәр арып йөреп өйләренә кайтканнан соң алар шәһәр планы белән нәрсә эшләргә кирәклек турында яңадан сүз башлый¬ лар. — Фронт линиясен үтәргә кирәк,— дип тәкъдим итә Пастухов.—Планны үзебезнекеләргә тапшырырга да ан¬ нары кире килергә.— Шуңа күнәләр. Планны ачыкларга, аңа кайбер объектларны өстәргә, ә моңа биш-алты көн кирәк иде. Ләкин нәкъ менә шушы көннәр разведчиклар өчен иң борчулы көннәр булдылар. Бервакыт кич өйгә кайткач, алар Шушкевич карт¬ ларны бик борчылган кыяфәттә күрәләр. Көндез поли¬ цайлар белән ССчы килгән һәм аларда торучыларның кая икәнен сораганнар. Ярый әле картның: «Краковка эвакуацияләнделәр» дип әйтергә башы җиткән. Шул ук кичне Пастухов белән Кобеляцкий Василий Дзямбадан Руденколарда жандармнарның инде ике тап¬ кыр булганлыкларын — аңарда кем торуын тикшергән- лекләрен беләләр. Карт Войчеховский калган иде. Ләкин тикпТерү белән аңа да кергәннәр икән. Шул ук кичне Василий Дзямба үзенең барлык таныш¬ ларын йөреп чыга. Ниһаять, ул бер-ике төн кунып чыгар¬ дай фатир таба. Бу Академический урамдагы бер инже¬ нер фатиры иде. 10 июньгә каршы төндә Пастухов белән Кобеляцкий Львовтан чыгып китәләр. Ләкин, шәһәрдән чыккач та, алар милләтчеләр отря¬ дына очрыйлар. Эзәрлекләүдән качарга туры килә. Аты¬ шырга ярамый: шуның белән бөтен эшне өзәргә мөмкин була. Тимер юлга килеп җитәрәк, Пастухов белән Кобе¬ ляцкий гитлерчылар колоннасын күрәләр. Гитлерчылар белән очрашмау өчен алар читкә, Берлин авылына таба борылалар. Сазлыктан барырга туры килә. Авылга килеп җиткәндә генә алар яңадан бер группа фашист солдат¬ ларын очраталар. Солдатлар аларга ата һәм эзәрлекли башлыйлар. Разведчиклар атыша-атыша чигенәләр. Шун¬ нан соң, фронт линиясен үтәргә теләгән һәр урында алар¬ га дошманнар очрый. Львовка кире кайтырга туры килә. 505
УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Совет танк бригадасы, Злочев районында дошман группировкасын тар-мар итеп, Злочев — Львов шоссе¬ сына үтте, Зеленая Рогатка ягыннан шәһәр тирәләренә килеп чыкты да шунда немецлар дивизиясенә каршы су¬ гыш башлады. 20 июльдә кич белән бригада, дошманның каршылыгын сындырып, шактый алга китә алды. Танк¬ лар Львовның кырый урамнарына керделәр. Төнлә үзенең штабы белән бер җимерелмичә калган крестьян өенә урнашкан бригада командиры янына раз¬ ведка начальнигы йөгереп керә. — Нәрсә бар, Ивченко?—дип сорый бригада коман¬ диры, нәрсә турындадыр доклад бирүче штаб начальни¬ гын бүлдереп. — Иптәш полковник,— ди Ивченко, өстәл янына килеп,-— Минем янымда ике шәһәр кешесе бар. Бригада командирына кертүне сорыйлар. — Нинди кешеләр соң алар?— дип сорый полков¬ ник. — Партизаннар. — Шәһәр партизаннарымы?— дип сузып куя полков¬ ник һәм, башка мәсьәләгә күчү өчен бу мәсьәләне тизрәк бетерергә теләп булса кирәк, сораулар биреп тормый һәм, картаны читкә алып куеп, әйтә:— Әйдә, керт үзлә¬ рен! Бригада командиры алдына ике «шәһәр партизаны» килеп баса. Аларның берсе искергән пальто, башының арт чүмеченә генә эләгеп тора торган килбәтсез шляпа кигән, икенчесе исә хәрби киемнән. Аның киемнәренең яртысы немецларныкы, яртысы безнеке. — Ике сүз белән әйтеп бирегез!— дип кисәтә Ив¬ ченко. Эшләпә кигәне, сүзне нәрсәдән башларга кирәклекне исәпләгән кебек итеп, бераз уйлабрак тора да аннары болай ди: — Танкка каршы миналарның кайда икәнен, кайсы биналарның миналанганын, миномет батареясының кай¬ да икәнен әйтеп бирә алабыз. Полковник белән штаб начальнигы бер-берләренә ка¬ рашып куялар. — Мәгълүматларны кайдан алдыгыз?— дип сорый полковник. 506
— Җыйдык,— дип җавап бирә хәрби киенгән пар¬ тизан. Күрәсең, ул мәсьәләне тәфсилләп сөйләү ягында булмый. — Яхшы,— ди полковник.— Рәхмәт. Әйе,— ди ул, Ивченкога мөрәҗәгать итеп,— син әйт анда, иптәшләрне ашалсыннар, ну... гомумән исәпкә ал, язып куй, бу эшкә игътибар итәрлек. — Ашап тормыйбыз,— ди эшләпәле кеше.— Менә бо¬ лай эшләсәгез яхшырак булыр: кешеләр бирегез, без җир асты юлы белән кирәк урынга барып чыгарбыз. Шартлат¬ кыч булса, шартлатырга мөмкин, ничек телисез... — Шартлатырга кирәк түгел,— ди полковник.— Шә¬ һәр безнеке бит. Саклап калыйк. Ә җир асты юлына кил¬ гәндә, анда инде,— ул штаб начальнигына таба борыла,— хәрәкәт итәргә кирәк. Ярты йөз автоматчы... — Йөз...— дип куя Ивченко. — Ярый, йөз булсын,— дип риза була полковник.— Ярый, яхшы. Шәһәрнең үзәгенә йөз автоматчыны алып бара алсагыз, армия рәхмәт әйтер... Ә шулай да ужин ашарга кирәк. Яки,— ул сәгатенә карап ала,— дөресрә¬ ге, завтрак икән инде. Соңгы көннәр — Кызыл Армиянең һөҗүм итү көннәре Пастухов белән Кобеляцкий өчен гаять зур канәгатьләнү көннәре булдылар. Бу көннәрдә алар үзләрен көчсез дип хис иткән вакытларының үчен кайтаралар. Алар гитлер¬ чыларга түбәләрдән автоматлардан аталар, капка асла¬ рыннан аталар һәм югарыдан ату өчен яңадан түбәгә менәләр. Алар чиксез рухлану белән шәһәр буйлап — йорттан-йортка, түбәдән-түбәгә, капкадан-капкага йөри¬ ләр... Полковник болай ди: — Шәһәр үзәгендә, «Золдатфронтиш» театрында, из¬ ге Юрий соборына бик күп фашистлар кереп качкан икән. Пастухов һәм Кобеляцкий белән бергә йөз автоматчы җир астыннан шәһәр үзәгенә килеп чыгалар. Театрны алуга ике сәгать кирәк була. Сугышлар барышында Пастухов белән Кобеляцкий Зимарович урамында немец күзәтчесен һәм рациясе бул¬ ган регулировщикны юк итәләр, Академия урамында ка¬ бельне кисеп, җир астындагы телефон элемтәсен өзә¬ ләр. Бу аларның тантанасы була. 507
УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Вакыт үтә, ә Эрлих белән Шпилька һаман кайтмый¬ лар. «Алар да фронт линиясен үткәннәр ахры»,— дип ты¬ нычландырырга телиләр үзләрен Приступа белән Дроз¬ дов. Алар башка бернинди мөмкинлекне дә күз аллары¬ на китерергә теләмиләр. Үзләре дә сизмәстән, алар бер- сен-берсе, Кузнецов фронт линиясен уңышлы үткәндер, дип ышандырырга тырышалар. Дроздов белән Приступа үз отрядлары трофейла¬ рын — 10 пулеметны, 22 автоматны, 27 пистолетны һәм бик күп винтовкаларны Совет регуляр гаскәрләре вәкил¬ ләренә тапшырып, Львовка китәләр һәм анда Борис Кру- тиковны эзләп табалар. Алар белән күрешмәгән вакыт эчендә лейтенант тагын да ябыга төшкән булып күренә. Ул култык таягы белән йөри — бер аягы юк. Ул аларны гадәттәгечә тыйнаклык белән каршылый. Ләкин бу тый¬ наклык астына чын шатлык яшеренгән иде. «Димәк, исән икәнсез,— ди ул, күзләре белән елмаеп.— Партизанлык иттегезме? Молодцы!» Приступа белән Дроздовның сөйләгәннәреннән Крути¬ ков Кузнецовның Гановичи урманында булганлыгын бе¬ лә. Ул үзе Николай Ивановичның язмышы турында бер¬ нәрсә дә белми иде. Дроздов белән Приступа китергән хәбәр иң соңгы мәгълүмат иде. «Аларның Кузнецовны күрүләре турында хәзер үк Москвага командирга хәбәр итәргә кирәк»,— ди ул. Үз группасының язмышы турындагы сорауларга Кру¬ тиков бер-ике сүз белән генә җавап бирә. Группа Гута- Пеняцкаяда февраль ахырына кадәр булган. Анда ул күп санлы көчле партизан отрядына әверелгән. Башта окку¬ пантлардан урманга качкан берничә кеше, аннары яхшы коралланган һәм дисциплиналы ярты йөзгә якын элекке полицейскийлар, үзләренең милләтче командирларын кы¬ рып, Крутиков янына килгәннәр һәм аның группасына кушылганнар. 29 февральдә украинлылардан, руслардан һәм поляк¬ лардан торган бу отряд Гута-Пеняцкаядан киткән. Ә өч көннән авылны гитлерчылар чолгап алган. Алар Гутага төрле яклардан ут төрткәннәр, барлык өйләрне яндырган¬ нар һәм бөтен халыкны кырганнар. Тик унҗиде генә кеше могҗиза белән исән калган. Менә шул кешеләр Крути- ковны тапканнар һәм немецларның авылдан ерткыч төстә 508
үч йлулары турында сөйләгәннәр. Ул унҗиде кеше ара¬ сында Казимир Войчеховский булмаган. Ул коточкыч үлем белән һәлак булган. Оккупантлар аны бәйләп, керо¬ син сибеп яндырганнар. ...Крутиков белән очрашудан соң берничә көн үткәч, Приступа урамда плащ кигән таныш кешесен — әлеге кыңгырауга ошаган кешене күрә. Ул үзенең күзләренә ышанмый да. Әллә бу Марк Шпилькамы? Приступа, очып барып аның җиңенә тотына да, тын ала' алмыйча, бер генә сүз кычкыра: — Я, ничек? һәм Шпилька Приступаны шулкадәр газаплаган нәр¬ сә турында, Крутиков һәм Дроздов, замполит Стехов һәм Кечкенә Коля, нинди генә хәбәр булса да! табарга тыры¬ шып шәһәрдә йөрүче Жорж Струтинский да, Москвадан бер-бер артлы сораулар җибәрүче отряд командиры да шулкадәр белергә теләгән нәрсә турында сөйли. Броды районында, дип сөйли Шпилька, аларның бише- сенә Кызыл Армия сугышчылары формасына киенгән бандерачыларга каршы сугышырга туры килгән. Бу су¬ гышта Эрлих үтерелгән, Шпилька үзе, яраланып, чиген¬ гән, ике тәүлек урманда адашып йөргән һәм аннары нин¬ дидер качаклар группасына кушылган, ә 'Кузнецов, иптәшләре белән бергә, фронт линиясен үткәндер дип уйларга мөмкин. Бу мәгълүматлар Приступага тынычландырырлык бу¬ лып тоелалар, һәрхәлдә бу билгесезлектән яхшырак иде. Өмет туа һәм Приступа аны иптәшләре белән уртак¬ лашырга ашыга. Ул Шпилькадан белгәннәренең бөтенесен тотлыга-тотлыга сөйли, аның сөйләгәннәрен түкми-чәчми сүзгә-сүз кабатлый һәм шунда ук үзенең карашларын да әйтә. Бу сүзләр барысы да бер нәрсәгә: Кузнецов, Каминский һәм Белов исән! дигән фикергә кайтып калалар. Шуннан соң озак та үтми, мин, авырудан терелеп, Кузнецовның эзенә төшү өмете белән Львовка килдем. Вокзалдан туп-туры Иван Франко музеена юнәлдем. Мин тизрәк Бауэрдан үч алу акты булган урынга барыр¬ га омтылдым. Мин, 1944 елның 9* февралендә шушында булган вакыйганы күз алдыма китереп, йорт янында әрле-бирле йөрдем. Менә шушында аңа аткан Кузнецов басып торган, менә шушы ташлар өстеннән ул үзенең чат¬ та торган машинасына таба йөгергән — шушы фикер 509
үзе генә дә инде мине батырлыкка китереп кушкан кебек булды. Менә шул вакытта, шул тротуарда торганда кешеләргә Кузнецов турында сөйләргә, мөмкин кадәр күбрәк кеше¬ ләргә сөйләргә, аның батырлыкларын кешеләрнең күңе¬ ленә салып калдырырга мпн үземә сүз бирдем. Минем янымда аның ябык хаты бар иде. Хатның кон¬ вертына: «Мин һәлак булганнан соң ачарга. Кузнецов» дип язылган. Бу хат миндә үткән елның языннан, Николай Иванович Ровнога парадка киткән көннән бирле ята. Юк, мин аны ачарга батырчылык итмәдем. Бу коточ¬ кыч фикер белән — Кузнецов исән түгел, дигән фикер бе¬ лән килешү дигән сүз булыр иде. Ул көннәрдә, мөмкин булган һәр урыннан белешмәләр эзли торгач, мин Кузнецов турында беренче документлар¬ ны таптым. Бу документлар гестапо эшләре арасыннан табылдылар: паникага бирелгән гитлерчылар аларны юк итәргә өлгермәгәннәр. Мин Львовта Валовой урамдагы 11 а номерлы йортта хәрби һава көчләре бинасында подполковник Һанс Пе- терсның үтерелүе турында криминаль полиция дирекция¬ сенең рапортын укыдым. Рапортта подполковникның капитан формасындагы билгесез кеше тарафыннан үтере¬ лүе турында әйтелгән. Шунда ук, гестапо эшләре арасын¬ да, 96 нчы номерлы рапорт табылды. Аңарда вице-губер¬ натор Бауэрның һәм Шнайдерның ничек үтерелүләре турында язылган иде. Аннары Куровицы буендагы шоссе¬ да табылган автомашина турында донесение китерелә. Гестапоның бу документында болай диелгән: «Шушы автомашинадан 12. 2. 44 тә Куровицыда хәрби патруль майор Кантер үтерелде. Атучылар качты». - Әнә шулай итеп, детальләр ачыклана барды. Ләкин алар Кузнецовның Львовтагы эшләре турында инде билгеле булганнарга күп нәрсә өстәмәделәр. Нико¬ лай Иванович эшләгән эшләренең күбесе турында урман¬ да чагында Приступа белән Дроздовка үзе сөйләгән. Бдуэрны үтерү картинасын миңа тулы итеп бу вакыйганы күргән кеше — Франко исемендәге музейның җыештыру¬ чысы сөйләп бирде. Бу вакытта ул урамда булган. Мин эзләнүләремне дәвам иттердем. Ниһаять, таптым. Гестапо бинасында калган кәгазь¬ ләр арасыннан тагын бер документ табылды. 510
Галиция округының куркынычсызлык полициясе һәм СД начальнигына 14 Н —90/44. Яшерен. Дәүләт күләмендә әһәмият¬ ле. Львов шәһәре. 2. IV. 44 ел. Эшне яшерен һәм дәү¬ ләт өчен әһәмиятле дип санарга. Яшен-телеграмма Империя иминлеге баш идарәсенә — «СС» груп- пенфюреры һәм полиция генерал-лейтенанты Мюллер- ның үзенә тапшыру өчен. Берлин Очрашуларның берсендә I. IV. 44 украин делегаты түбәндәгеләрне сөйләде: 2. III. 44 украин милләтче¬ ләренең бер подразделенпесе Верба районында (Во¬ лынь) Белгородки янындагы урманда өч совет аген¬ тын тоткан. Кулга алынучылардан ялган немец доку¬ ментлары, карталар, немец, украин һәм поляк газета¬ лары, шулар арасында доктор Бауэр һәм доктор Шнайдер турында некролог урнаштырылган «Газета Львивська» газетасы, шулай ук тотылучылардан бер¬ сенең эше турында отчет табылды. Бу агентны (не¬ мец документлары буенча аның исеме Пауль Зиберт) УПА вәкиле таныды. Сүз озак вакытлар буе Ровнода һичбер җәзага эләкмичә үзенең акцияләрен эшләгән, аерым алганда доктор Функны үтергән һәм генерал Ильгенны урлап киткән совет партизаны-разведчигы һәм диверсанты турында бара. Львовта «Зиберт» гу¬ бернатор доктор Вехтерны атып үтерергә ниятләнгән. Ләкин ул аны эшли алмаган. Губернатор урынына вице-губернатор доктор Бауэр һәм аның президиал- шефы доктор Шнайдер үтерелгән. Бу немец дәүләт эш- леклеләре икесе дә үз фатирлары янында атып үте¬ релгәннәр. «Зиберт»ның отчетында үтерү, акты бик тулы итеп аңлатыла. Львовта «Зиберт» Бауэр белән Шнайдерны гына түгел, бәлки башка кешеләрне дә атып үтергән. Алар арасында без бик нык эзләгән кыр жандармериясе майоры Кантер да булган. Эшләнгән актларның урыны һәм вакыты, кеше¬ ләрне яралау, кулга төшерелгән сугыш припаслары 511
һ. б. турында отчетта булган тулы мәгълүматлар дө¬ рес булып күренәләр. Прицман җитәкчелегендәге су¬ гышчан группадан «Пауль Зиберт»ның һәм аның ике иптәшенең Волыньда милләтче бандерачылар тара¬ фыннан атып үтерелгәнлекләре турында хәбәр алын¬ ды. ОУН вәкиле бу фактны раслады һәм барлык материалларның куркынычсызлык полициясенә тап¬ шырылачагын вәгъдә итте. Галиция округының куркынычсызлык полициясе һәм СС начальнигы — СС оберштурмбанфюреры һәм идарәнең өлкән киңәшчесе доктор Витиска. Гестапо бинасындагы кәгазьләрне актарган совет офи¬ церлары бу документны, кулдан-кулга йөртеп, озак укы¬ дылар. Бүлмәдә тынлык хөкем сөрде. Мин бүлмәгә кер¬ гәндә, офицерларның берсе, яшь кенә лейтенант (мин аңардан элек үк инде гестапо кәгазьләре арасында Куз¬ нецовка кагылышлы берәр нәрсә табылса, миңа хәбәр итүен үтенгән идем) донесение язылгай кәгазьне эндәш¬ мичә генә миңа сузды. Мин кәгазьне озаклап укыганнан соң, ул миннән: — Сез аны белә идегезмени?— дип сорады. Мин җавап бирдем: — Белә идем. Лейтенант, миңа якынаеп, сүзләрен озак уйлап тордЫ да аннары әйтте: — Винницада минем әниемне һәм сеңелемне үтерде¬ ләр. Алар заложниклар иде. Палач Функның үтерелүе турында газетадан укыгач, мин: рәхмәт бу кешегә, дип уйладым. Сез әйтегез аңа! — Хәзер кемгә әйтергә соң инде! — Белмим. Иптәшләренә, туганнарына әйтегез. — Яхшы, әйтермен. — Ул чагында мин болай дип уйладым,—дип сүзен дәвам итте лейтенант:— бу кеше кем икән, аның фами¬ лиясе ничек икән, кайсы шәһәрдән икән ул? Газетада бернәрсә дә язылмаган иде. Газетада «билгесез кеше» генә диелгән иде. — Аның исеме Николай Иванович Кузнецов иде,— дидем мин. — Ул яшь идеме? — Әйе. Утыз ике яшендә иде. 512
— Аның гаскәри дәрәҗәсе нинди иде? — Гражданский. — Искиткеч, гаҗәеп кеше!.. Шулай дип әйтегез! Ба¬ рыбыз исеменнән. — Яхшы. ...Шушы кичне без, Николай Ивановичның сугышчан иптәшләре, аның хатын ачтык. Без үзебез укыган һәм шуннан соң күңелебезгә сеңеп калган туры һәм батыр сүзләрне кабатлап, Львовның караңгы урамнары буйлап озак йөрдек. Шул сәгатьләрдә геройга ике шәһәр — Ровно һәм Львов шәһәрләре салырга тиеш булган һәйкәл, бронза монумент турында беренче фикер туды. Ләкин безнең беребез дә Кузнецовның мәйданда тантаналы басып то¬ рачак бронза фигурасын ачык итеп күз алдына китерә алмады. Без белгән һәм әле хәзер дә безнең арабызда кебек булып тоела торган җанлы Кузнецов — гади, тыйнак, сөйкемле кеше, безнең кадерле иптәшебез бу хәрәкәтсез бронза фигура белән һич тә бәйләнми иде. һәм без ул төпне аның истәлеген үзебезнең эшләре¬ без белән, ул нинди идеал хакына яшәгән һәм һәлак бул¬ ган булса, шул идеалга хезмәт итүебез белә*н мәңгеләш¬ терергә ант иттек. Мин Николай Ивановичның тормышы һәм һәлак бу¬ луы турында Ватанымда яшәүчеләргә сөйләп бирергә бурычлы икәнемне тагын да кискенрәк хис иттем. Без аның хатыннан түбәндәгеләрне укыдык: «...1942 елның 25 августында 24 сәгать 05 минутта мин герман оккупантлары изүе астында сыкранучы ана- ларыбызның һәм туганнарыбызның каны һәм күз яше өчен рәхимсез үч алырга дип парашют белән җиргә төштем. Мин, Германия офицеры мундирыннан файдаланып, дошманны унбер ай буе өйрәндем, герман сатрапы — Украина палачы Эрих Кохның нәкъ оясына үтеп кердем. Хәзер мин хәрәкәтләргә күчәм. Мин тормышны сөям, мин әле бик яшь. Ләкин инде үземнең анам кебек ярата торган Ватаным өчен тормы¬ шымны корбан итәргә кирәк була икән, мин аны эшләя¬ чәкмен. Рус патриотының һәм большевикның нәрсәгә сә¬ ләтле икәнен фашистлар белсеннәр. Кояшны сүндерергә мөмкин булмаган кебек, безнең халкыбызны да буйсын¬ дырырга мөмкин түгеллекне белсеннәр. 0499. Көчле рухлылар — 33 513
Мин үләрмен, ләкин патриотлар минем халкымның, хәтерендә мәңге яшәрләр. «Син үлдең ди!.. Ләкин кыюлар һәм көчле рухлылар җырында син һәрвакыт җанлы үрнәк булырсың, азатлык¬ ка, яктыга горур чакыру булырсың!..» Бу Горькийның мин ярата торган әсәре. Аны яшьлә¬ ребез ешрак укысыннар. Мин үлемгә атабыз, дусыбыз, остазыбыз Сталин исе¬ ме белән барам. Аңа сәлам әйтегез. Сезнең Кузнецов». Без Николай Иванович Кузнецовка үлгәннән соң Со¬ ветлар Союзы Герое исеме бирү турында СССР Верхов¬ ный Советы Президиумы Указын канәгатьләнү һәм го¬ рурлану белән каршыладык. ЭПИЛОГ Бу вакыйгаларны безнең белән, бүген Москвада уңай, рәхәт фатирда, штатский киемнәр киенеп, һич тә хәрби эшләр, партизанлык эшләре турында түгел, бәлки иң ты¬ ныч эшләр турында сөйләшеп утыручы кешеләр белән булган дип ышану кыен. Минем алдымда өстәл янында Москвадагы бер клиниканың врачы һәм бер үк вакытта актер, драматург, сәнгать кешесе доктор Цесарский. Аның янында — әле яңа гына Ровнодан килгән Валя Довгер; геология-минералогия фәннәре кандидаты, океанография буенча фәнни хезмәт авторы Владимир Филиппович Со¬ ловьев. Терентий Федорович Новак шалтыратты — килер¬ гә җыена. Аның тормышында зур вакыйга булган: ул партиянең югары мәктәбен тәмамлаган... Без Лукинны да көтәбез — ул соңрак килергә булды: министрлыкта киңәшмә икән... Бу вакыйгалар безнең белән булдымыни соң? Чиксез күп сугышлар һәм бәрелешләр, хәтәр операцияләр, авыр походлар, подполье... Хәзер болар барысы да — күптән үткән көннәрдәге эшләр. Минем партизанлык ицтәшләрем бөтен Советлар Сою¬ зына таралганнар. Кайберләре үзләренең фабрикаларына һәм заводларына, кайберәүләре колхозларга, кайберәү- 514
ләре укуга кайттылар. Күпчелеге сугышка кадәр яшә¬ гән һәм безнең отряд хәрәкәт иткән урыннарда калды. Алар барысы да тыныч хезмәткә кушылдылар, сугыштан соңгы бөек төзелешкә катнашып киттеләр. Ватаныбыз¬ ның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклагандагы рухлану һәм ныклык белән үк алар хәзер тынычлык эше өчен кө¬ рәшәләр, чөнки безнең һәркайсыбыз белә: безнең Совет¬ лар державасы — ул тынычлыкның таянычы; аның куә¬ тен ныгытуыбыз белән, аның көчен арттыруыбыз белән без ышанычлы тынычлыкны тәэмин итәбез, хәзер бөтен дөньяга хуҗа булырга омтылучы акылсызлар башлап җибәрергә омтыла торган сугышка юл куймыйбыз. Ом¬ тылсалар соң, котырган гитлерчылар кебек үк, аларны да шундый хурлыклы язмыш көтә... Кешеләребезпең үсешен күзәтеп бару кыен. «Бу хәл Ровно тирәләрендә булды» китабының эпилогында мин үземнең партизан иптәшләремнең шуннан соңгы язмышы турында сөйләп бирергә тырышкан идем. Әле ике ел да үтмәде, ә ул мәгълүматлар инде искерделәр! Борис Крутиков кооператив техникумын тәмамлады һәм Көнбатыш Украина шәһәрләренең берсендә үз бел¬ гечлеге буенча эшли. Соловьев диссертация яклады. Це¬ сарский партизаннар отрядында врачның эше турында китап язып бетерде. Николай Струтинский Ровно шәһәр Советы депутаты постында яхшы гына эшли. Николай Гнедюк—Львов өлкәсендә партия работнигы, партиянең бер райкомы секретаре. Иван Кутковец, ниһаять, үткән елны Львовта авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады һәм агроном булып — бу юлы инде чын агроном булып — эшли башлады. Безнең отрядның элекке радисткасы Марина Семе¬ новна Ких та Львовта яши. Хәзер ул — Украина Верхов¬ ный Советы председателенең урынбасары. Күптән түгел Марина миңа шатлыклы хәбәр җибәрде: кызы бар икән. Оля Солимчукның өч баласы бар. Ул үзенең ире, без¬ нең партизан Волков белән Ровнода яши. Кечкенә Коля мине үзенең хатлары белән бераз бор¬ чыды. Дөресен генә әйткәндә, хәзер инде ул кечкенә тү¬ гел, һәм мин укучыларга аның тулы исемен әйтә алам — Николай Янушевский. Ул үзенә ошаган эш таба алмавы турында язды. Юнгалар мәктәбен тәмамлаган, ләкин аңарда диңгез авыруы бар икән — шуңа күрә белгечле¬ ген алыштырырга туры килгән. Элегрәк Коляның хатла¬ 515
ры Одесса өлкәсеннән килә иде — ул анда колхозда трак¬ торчы булып эшләгән. Аннары ул башка урынга барып чыккан, башка эшкә кергән. Коля миңа бу эшен дә ошат¬ мавы, ниндидер башка нәрсә теләве, ләкин нәрсә теләгә¬ нен үзенең дә белмәве турында язды. Мин аңа: без, от¬ рядтагы өлкән иптәшләр, синнән күп нәрсәләр көтәбез, син бозылмадыңмы икән дип куркабыз, ләкин безнең Колябыз бүгенге тыныч тормышта да герой булыр, дип ышанабыз, дип яздым. Әле күптән түгел генә мин аңар¬ дан яңа хәбәр алдым — хәзер инде Коля гаскәри часть¬ тан яза. Ул призыв яшенә җиткән һәм армиядә хезмәт итә икән. Совет Армиясе — зур мәктәп. Мин Коля, бу мәктәпне үтеп, үзенең омтылышын билгели алыр, үзен табар, тормышта яхшы юлга чыгар, дип ышанам. Кызганычка каршы, сугыштан соң кайбер иптәшләр¬ не табып булмады. Әлёгә кадәр Пастухов турында да, Кобеляцкий турында да, Приступа турында да бернәрсә дә белмим. Отряд таратылганнан соң алар Кызыл Армия белән көнбатышка киткәннәр иде. Күптән түгел мин Григорий Сарапуловның язмышы турында белдем. Аның турында миңа Королев язды. Алар икесе дә, Королев бе¬ лән Сарапулов, хыянәтчеләргә каршы сугышта яраланып. Федоров-Черниговский госпиталенә тапшырылганнан соң терелгәч, Прокопюк отрядына эләккәннәр. Бу отрядның соңгы сугышларыннан берсендә рота командиры булган Григорий Сарапулов, сугышчыларын атакага алып бар¬ ганда, батырлар үлеме белән һәлак булган. Мин Николай Иванович Кузнецовның туганнарын озак эзләдем, ләкин нәтиҗә булмады. Ниһаять, героебыз¬ ны белүче кешеләрне очратырга өметләнеп, Уралга үзем киттем. Свердловскида андый кешеләр табылды. Алар Николай Ивановичның бергә укыган, бергә эшләгән ип¬ тәшләре иде. Хәзер ураллылар үз якташларының батыр¬ лыгы турында беләләр һәм аның истәлеген изге итеп сак¬ лыйлар. Талицада Кузнецов музее оештырылды, мемори¬ аль такталар куелды. Геройның якташлары хөкүмәтебез алдында Зырянка авылының исемен Кузнецове авылы дип, ә Талица районын Кузнецов районы дип үзгәртү ту¬ рында үтенеч кузгаттылар. Николай Ивановичның туганнарын табу җиңел бул¬ мады. Алар барысы да күптән үк инде Союзыбызның төрле почмакларына таралганнар икән. Шулай да мин Николай Ивановичның кыз туганнары Лидия белән 516
Агафьяның адресларын табу бәхетенә ирештем; без хат¬ лар языштык. «Бу хәл Ровно тирәләрендә булды» дигән китап буенча радиотапшыру ишетеп, аның энесе Виктор мине үзе эзләп тапты. Бу эш 1949 елның язында булды. Аңарчы Виктор Иванович абыйсының язмышы турында бернәрсә дә белмәгән. Ул 1942 елның җәендә соңгы тап¬ кыр аннан хат алган. Николай Иванович ул хатны эне¬ сенә — фронтка үзе Москвадан очып китәр алдыннан җи¬ бәргән булган. Виктор Кузнецов миңа ул хатны җибәрде. Менә ул хат: «Москва, 27 июнь 1942 ел. Кадерле энем Витя! Козельскига күчерелүең турында калдырган ачык хатыңны алдым. Мин әле һаман Москвада, ләкин тиз¬ дән фронтка китәм. Самолет белән. Витя, син минем сөекле энекәшем һәм сугышчан иптәшем. Шунлыктан мин сугышчан заданиене үтәүгә китәр алдыннан синең белән ачыктан-ачык сөйләшергә телим. Ватаныбызны фашист кабахәтләрдән азат итү сугышы корбаннар таләп итә. Сөекле Ватаныбыз чә¬ чәк атсын һәм үссен, ә халкыбыз ирекле яшәсен өчен котылгысыз рәвештә күп кан түгәргә туры килә. Дош- . манны җиңү өчен безнең халкыбыз иң кадерле нәр¬ сәсен — тормышын да кызганмый. Корбанна'р котыл¬ гысыз. Мин дә сиңа ачыктан-ачык әйтергә телим: ми¬ гнем исән-сау кайтуыма өмет бик аз. Үземне корбан итәргә туры килер ахры — эш йөз проценты белән диярлек шуны күрсәтә, һәм мин моңа бөтенләй тыныч һәм аңлы рәвештә барам, чөнки тормышымны изге, хак эш өчен, Ватаныбызның бүгенге көне һәм чәчәк¬ ле киләчәге өчен бирүемне тирәнтен аңлыйм. Без фа¬ шизмны юк итәрбез, Ватаныбызны коткарып калыр¬ быз. Безне Россия мәңге исендә тотар, бәхетле бала¬ лар безнең турыда җырлар җырларлар, һәм аналар 1942 елда безнең тормышыбызны үзебезнең сөекле Ватаныбызның бәхете өчен биргәнлегебез турында рәхмәт һәм мәхәббәт хисе белән балаларына сөйләр¬ ләр. Безне Европаның азат ителгән халыклары хөрмәт итәрләр. Мине, рус кешесен, большевикны һәм ста- линчыны үлемнән курку туктатып кала аламыни? Юк, безнең җиребез беркайчан да фашистлар коллыгында 517
булмас. Русьта әле патриотлар бетмәгән, үлсәк үләр¬ без, әмма аждаһаны юк итәрбез! Мин һәлак булсам, бу хатны сакла һәм хәтереңдә тот: безнең лозунгы¬ быз— үч алу. Гаепсез балаларның һәм картларның диңгез булып аккан каннары өчен — фашист ерткыч¬ лардан үч алу. Рәхимсез үч! Аларның токымнары үз¬ ләренең оныкларына моннан соң үзләренең пычрак борыннарын Россиягә беркайчан да тыкмаска васыять итеп калдырырлык булсын. Монда аларны үлем көтә. Сталинга һәм партиягә һәрвакыт турылыклы бул. Тик ул гына Ватаныбызның куәтен һәм чәчәк атуын тәэ¬ мин итәчәк. Тик ул гына һәм безнең сталинчыл пар¬ тиябез генә — башка беркем дә түгел. Бу хакыйкать тулысынча исбат ителгән. Очып китәр алдыннан тагын язармын әле. Сәла¬ мәт бул, энекәш. Кысып үбәм. Абыең Николай» һәлак булган иптәшләребез мәңгегә хәтеребездә бу¬ лыр. Алар вакыт үтү белән онытылмаячак! Ул истәлекне бөтен Украина саклый, ул халык әкиятләрендә саклана, аны җиребездә булган барлык җан иясе саклый. Аны кайчандыр оккупантлар заманында Новак утырткан һәм хәзер үзе безгә алмалар бирүче алмагачлар саклый... Без бик еш кына бүген үзебезнең яныбызда булмаган кешеләрне исебезгә алабыз. Сез безнең белән!— дибез без аларга. Без бер бөтен идек, патриотларның бер бөек армиясе идек; безне алга таба бер бөек максат алып барды; сезнең белән безнең Шатлыкларыбыз бер төрле иде, без бер үк төрле кайгылар белән кайгырдык, ләкин төшенкелеккә бирелмәдек, бәлки көчләребезне генә арт¬ тырдык. Киләчәктә дә безнең язмышыбыз бер төрле — без аны матур итәргә тиешбез. Сез һәлак булгансыз, ә без исән калганбыз икән, бу бит сезнең хыялларыгызны без тормышка ашырырга тиеш, дигән сүз...
ЭЧТӘЛЕК Беренче бүлек. Ровно янындагы урманнарда 5 Икенче бүлек. Чын хуҗалар һәм килмешәк хуҗалар. . 181 Өченче бүлек. Отряд көнбатышка ашыга 395
МЕДВЕДЕВ ДМИТРИЙ НИКОЛАЕВИЧ СИЛЬНЫЕ ДУХОМ (на татарском языке) Художество редакторы Э. Е. Дьячкова Техник редакторы М. Ж. Шарафетдинова Корректоры Л. X. Шайнурова НавЬрга бирелде 27|ХП-1956 ел. Басарга кул куелды 13(111-1957 ел. Кәгазь форматы 84X108'1». Учет-идз. 27,32 таб. Басма табак 32,5 (26,65). Табакта 44 000 хәреф. Заказ № 0499. Тираж 9000. Бәясе 9 сум 20 тиен. ТАССР Культура Министрлыгының Татполиграф типографиясе. Казан, Миславский ур., йорт № 9.