Text
                    •Ч.


U. С. мургенео^ !гдин Мәхмүт Максуд тәрҗемәсе ТӨЗӘТЕЛГӘН ИКЕНЧЕ БАСМА ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ Казан 1963
Pl T78 Редакторы Гөлшат Зэйнашева Тышлык художнигы Л. Анисимов
I Җәйге тын иртә. Аяз күктә кояш инде шактый юга¬ ры күтәрелгән, ләкин кырларда чык тамчылары җемел¬ ди әле; күптән түгел генә йокңдан уянган уйсу җирләр¬ дән хуш исле салкынчалык тарала, урман эче дымлы, анда бертөрле дә шау-шу юк әле, тик иртәнге кошлар¬ ның дәртле сайраулары гына ишетелә. Сөзәк кенә үр буен, югарыдан түбәнгә хәтле, әле яңа гына серкәгә утырган арыш каплаган; үр башында кечерәк кенә бер авыл күренә. Тар гына юл буйлап шул авылга таба яшь бер ханым узып бара, ул ак кисея күлмәк кигән, башын¬ да — түгәрәк салам эшләпә, кулына зонтик тоткан. Берникадәр ара калдырып, аның артыннан казачок1 бара. Яшь ханым, шушы кырда йөрүдән рәхәт тапкан ши¬ келле, ашыкмыйча гына атлый. Тирә-якта, тирбәлеп торган арыш өстеннән, бер карасаң, көмеш-яшькелт төс¬ кә, икенче карасаң, кызгылт төскә кереп, шадраланып, сизелер-сизелмәс кенә кыштырдау тавышы чыгарып, озын дулкыннар уза; һавада биектә-биектә тургайлар җыры яңгырый. Яшь ханым үз имениесеннән үр башын¬ дагы авылга бара; ике ара тик бер генә чакрым. Ханым¬ ның исеме, фамилиясе — Александра Павловна Липина. Ул — тол хатын, балалары юк, байлыгы шактый зур, үзе¬ нең энесе белән — отставкага чыккан штаб-ротмистр Сергей Павлыч Волынцев белән бергә яши. Сергей Пав¬ лыч өйләнмәгән кеше, апасының имениесендә эшләрне алып бара. Александра Павловна авылга килеп җитте, иң кырый¬ дагы кыйшайган тәбәнәк өй янында туктап, үзенең каза¬ 1 Дворяннарда хезмәтче малайны казакча киендерү гадәте бул¬ ган, шундый малайны казачок дип йөрткәннәр. Tapotç. 3
чогын чакырып алды да өйгә кереп карчыкның хәлен белергә кушты. Озак та үтмәде, казачок өйдән ак сакал¬ лы, бетәшкән бер карт белән килеп чыкты. — Я, ничек?—дип сорады Александра Павловна. — Җаны бар әле... — диде карт. — Янына керергә буламы? — Нигә булмасын? Була. Александра Павловна өйгә керде. Өй эчендә бик кы¬ сынкы да, бөркү дә, төтен дә... Мич башында кемнеңдер кыштырдавы һәм ыңгырашуы ишетелде. Александра Павловна шунда таба карады, һәм ярым караңгыда ул башына шакмаклы яулык бәйләгән карчыкның саргай¬ ган, җыерчыкланган йөзен күрде. Карчык муенына хәт¬ ле тартып калын чикмән ябынган, сулышын авырлык белән генә ала, арык кулларын көчкә-көчкә генә кый¬ мылдата. Александра Павловна, карчык янына килеп, бармак¬ ларын аның маңгаена тиерде... Маңгай уттай яна иде. — Хәлең ничек, Матрена? — дип сорады Александра Павловна. Карчык: — Ух, ух! — дип ыңгырашты, Александра Павлов- нага текәлеп карады. — Хәлем бик начар, бәбкәм! Әҗә¬ лем җитүе шулдыр инде, күгәрченем! — Алла мәрхәмәтле, Матрена: бәлки, терелерсең дә әле. Мин җибәргән даруны эчтеңме соң? Карчык хәсрәтле тавыш белән ухылдый башлады, җавап кайтармады. Ул Александра Павловнаның сора¬ вын бөтенләй ишетмәде дә. Ишек янында басып торган карт: — Эчте, эчте, — дип җавап бирде. Александра Павловна картка таба борылды. — Карчык янында синнән башка беркем дә юкмы¬ ни? — дип сорады ул. — Бер кечкенә кыз бар — аның оныгы, тик менә һа¬ ман чыга да китә. Бер дә генә өйдә утырмый: бигрәк кыбырсык бала. Әбисенә эчәргә су салып бирергә дә ире¬ нә. Ә мин үзем карт инде: кая ул миңа! — Авыруны минем больницага илтсәк, ничек булыр икән? — Юк! нигә больницага илтергә! барыбер үлә бит. Яшисен яшәгән инде; күрәсең, ходайдан вакыт җиткән¬ дер. Мич башыннан да төшми. Ничек больницага илтә¬ 4
сең аны! Урыныннан кузгата башлау белән үк җаны чыгар. — Ух, — дип, карчык тагын ыңгыраша башлады: — Чибәрем барыня, минем ятимәкәемне ташлый күрмә; үзебезнең әфәнделәр моннан бик ерак, ә син... Карчык тынып калды. Ул көч-хәл белән генә сөйли иде. —- Бер дә борчылма, — диде Александра Павлов¬ на, — барысын да эшләрмен. Менә, мин сиңа чәй белән шикәр китердем. Эчәсең килгәч, чәй эч... Самоварыгыз бардыр бит? — дип өстәде ул, картка карап. — Самовар дисеңме? Үзебезнең самоварыбыз юк- югын, кешедән алып торырга була. — Ярый алайса, кешедән алып тор, я булмаса, мин үзем җибәртермен. Аннары, кечкенә кызыгызга әйт, ул китеп йөрмәсен. Алай оят була, диген. Карт, бертөрле дә җавап кайтармыйча, ике кулын да чәй белән шикәргә сузды. — Ярый, сау бул, Матрена! — диде Александра Пав¬ ловна. — Мин синең яныңа тагын килермен әле, ә син артык хафаланма, даруны вакытында эчәргә онытма... Карчык, башын күтәрә төшеп, Александра Павловна- га таба сузылды. — Барыня, кулыңны бир, — диде ул ишетелер-ише- телмәс тавыш белән. Александра Павловна аңа кулын бирмәде, үзе аның маңгаеннан үпте. — Кара аны, — диде ул картка, чыгып барган чагын¬ да: — даруны язуда күрсәтелгәнчә генә бирегез... Чәйдә эчерегез... Карт тагын җавап кайтармады, тик башын гына иде. Саф һавага чыккач, Александра Павловна иркен сулыш алды. Ул зонтигын ачты, өенә кайтып китәргә җыенды, ләкин нәкъ шул вакытта кинәт кенә өй артын¬ нан тәбәнәк җиңел тарантаска утырган, җитен тукыма¬ дан тегелгән искерәк кенә пальто һәм шундый ук фу¬ ражка кигән утыз яшьләрендәге бер кеше килеп чыкты. Александра Павловнаны күрү белән ул, шунда ук атын туктатып, йөзен аңа таба борды. Бу кешенең ак чырай¬ лы, кечерәк кенә соргылт күзле, тонык аксыл мыеклы киң йөзе дә киеме белән бер үк төстә иде. — Исәнмесез, — диде ул ялкау бер көлемсерәү бе¬ 5
лән, — монда нәрсә эшләп йөрүегез бу, белергә мөм- кинме? — Авыру карчыкның хәлен белергә килдем... Ә сез кайдан болай, Михайло Михайлыч? Михайло Михайлыч дигән кеше, ханымның күзләренә карап, тагын көлемсерәде. Авыруның хәлен белүегез анысы бик яхшы, — дип, сүзендә дәвам итте ул,—ләкин аны больницага салсагыз, тагы да яхшырак булмас микән? — Бик хәлсезләнгән ул: урыныннан кузгатырга ярамый. — Ә сез больницагызны ябарга уйламыйсызмы әле? — Ябарга? Ни өчен? — Болай гына әйтәм. 1 — Бу нинди әкәмәт фикер тагын! Нишләп андый фи¬ кер килде әле сезнең башыгызга? — Сез Ласунская белән йөрешәсез бит, аның йогын¬ тысына бирелгәнсез кебек күренә. Ә аның сүзенә кара¬ ганда, больницалар да, мәктәпләр дә юк-бар нәрсәләр, кирәксез уйдырмалар гына, имештер, ярлыларга ярдәм күрсәтү һәркемнең үз эше, мәгариф тә шулай ук: болар- ның барысы да җан эше... ул менә шулай ди бугай. Тик ул кем җырын җырлый икән, Шунсын беләсе иде? Александра Павловна көлеп җибәрде. — Дарья Михайловна акыллы хатын, мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм; ләкин аның да ялгышуы мөм¬ кин бит, мин аның һәрбер сүзенә дә ышанмыйм. —■ һәм бик дөрес эшлисез, — диде Михайло Михай¬ лыч, һаман да тарантасында утырган килеш, — чөнки ул үзенең сүзләренә үзе дә ышанмый. Ә мин сезне очра¬ туыма бик шатмын. — Нигә алай дисез? — Менә кирәк бyлcà бер сорау! Сезне күрү һәрвакыт күңелле. Ә бүген сез, шушы иртәнең үзе шикелле үк, саф һәм ягымлы. Александра Павловна тагын көлеп җибәрде. — Нәрсәгә көләсез? — Нәрсәгә, имеш! Комплиментыгызны нинди сүлпән, нинди салкын кыяфәт белән әйткәнегезне үзегез күрсә¬ гез иде! Шунсына гаҗәпләнәм, соңгы сүзне әйткәндә ничек иснәп җибәрмәдегез әле! — Салкын кыяфәт белән... Сезгә һаман ут кына бул¬ 6
сын; ә ут бернигә дә ярамый ул. Кабынып китә дә төти, аннары сүнә. — һәм җылыта да, — дип өстәде Александра Пав¬ ловна. — Әйе... һәм пешерә дә. — Пешерсә ни булган! Ансы да бәла түгел. Ич¬ маса... Михайло Михайлыч кэефсезл'энеп аның сүзен бүлде: — Ә менә мин карап карармын әле, бер генә тапкыр булса да ныклап авызыгыз пешсә, нәрсә сөйләрсез икән. — Шулай диде дә ул, ачуланып, атының дилбегә¬ сен какты. — Хушыгыз! — Михайло Михайлыч, туктагыз әле! — дип кычкыр¬ ды Александра Павловна: — безгә кайчан киләсез? — Иртәгә; энегезгә сәлам әйтегез. һәм тарантас китеп тә барды. Александра Павловна Михайло Михайлычның артын¬ нан карап калды. «Нәкъ капчык инде!» — дип уйлады ул. Җилкәсенә үк төшкән фуражка астыннан сары чәчләре тәртипсез тырпаеп торган, үзе бөкрәеш утырган, тузанга баткан бу кеше, чыннан да, бик зур он капчыгына охшый иде. Александра Павловна юл буйлап әкрен генә өенә таба кайтып китте. Ул күзләрен түбән төшергән иде. Якында гына ат аягы тавышын ишетеп, туктады да ба¬ шын күтәрде... Аңа табан атка атланган энесе килә; ә ат белән янәшә җәяүләп яшь бер егет атлый: ул кечерәк кенә буйлы, җиңел генә сюртугының төймәләрен чишеп җибәргән, җиңел генә галстук таккан, башында—җи¬ ңел генә соры эшләпә, кулында — матур гына таяк. Александра Павловнаның уйга чумганлыгын һәм бер¬ нәрсәгә дә күз салмавын күрсә дә, егет күптән үк инде елмая иде. Александра Павловна туктагач та, ул аның янына килде һәм, шатланып, иркә тавыш белән дияр¬ лек: — Исәнмесез, Александра Павловна, исәнмесез! <=» диде. — Ә! Константин Диомидыч! Исәнмесез! Сез Дарья Михайловнаданмы? — Бик дөрес, әйе, Ойе, шулай, — дип элеп алды бал¬ кып торган чырайлы яшь егет,— Дарья Михайловнадан, Дарья Михайловна мине сезгә җибәрде, әйе; мин җәяү генә килергә булдым... шундый матур иртә, ара дүрт 7
чакрым гына. Килсәм — сез өйдә юк. Энегез сезне Се- меновкага китте, ди, үзе дә басуга барырга җыена; аның белән бергә мин дә сезне каршы алырга чыктым. Әйе, шулай. Нинди күңелле бу! Яшь егет русча саф һәм дөрес сөйли, ләкин сүзләрне чит ил кешесе кебек әйтә, тик кайсы ил кешесе кебек икәнлеген аныклавы гына кыен. Егетнең йөзендә нин¬ дидер азиялелек бар. Кәкре озын борын, хәрәкәтсез, зур калку күзләр, калын, кызыл иреннәр, сөзәк маңгай, су¬ мала шикелле чем кара чәч — болар барысы да яшь егетнең көнчыгыш кешесе икәнлеген күрсәтә, ләкин аның фамилиясе — Пандалевский, һәм үзенең әйтүенә караганда, ул Одессада туган, аннары Белоруссиядә ниндидер бер яхшы күңелле бай тол хатын тәрбиясендә үскән. Икенче бер тол хатын аны хезмәткә урнаштырган. Гомумән, урта яшьләрдәге дамалар Константин Диоми- дычка бик теләп ярдәм күрсәтәләр: ул аларны эзләп таба да белә, алардан үзенә кирәкле ярдәмне ала да белә. Менә хәзер дә ул Дарья Михайловна Ласунская дигән бай алпавыт хатында асрамага алынган бала яисә бушлай ашап ятучы кеше сыйфатында яши. Ул бик ягымлы, хезмәт күрсәтүчән, нечкә күңелле һәм эченнән генә азгын теләкле, тавышы матур, фортепьянода ярый¬ сы гына уйный, кеше белән сөйләшкән чагында, күзен дә алмыйча, текәлеп карап торырга гадәтләнгән. Ул бик чиста киенә, киемен гадәттән тыш озакка җиткерә, киң ияген бик пөхтә кырып йөри, чәчен бөртекләп дигәндәй тарый. Александра Павловна, аның сүзен ахырына хәтле тыңлап бетергәннән соң, энесенә таба борылды. — Бүген минем бәхет кеше белән очрашудан икән; әле генә Лежнев белән сөйләшеп торган идем. — Ә, аның белән! Берәр җиргә бара идеме? — Әйе; күз алдыңа китереп кара әле, кечкенә җиңел тарантас җиккән, ниндидер киндер капчык кигән, үзе тузанга баткан... Бигрәк әкәмәт кеше инде! — Әйе, бәлки шулайдыр, ләкин бик һәйбәт кеше ул. Пандалевский, гаҗәпләнгән кебек: — Кемне әйтәсез? Лежнев әфәнденеме? — дип со¬ рады. — Әйе, Михайло Михайлыч Лежнев, — диде Волын¬ цев. — Ярый, сау бул, апа, миңа басуга барырга вакыт; 8
синең анда карабодай чәчәләр. Өйгә Пандалевский әфән¬ де озатыр үзеңне... Волһшцев, атын юыртып, китеп тә барды. — Чын күңелемнән шатланып!—диде Константаң Диомидыч һәм Александра Павловнага кулын тәкъдим итте. Александра Павловна аңа кулын бирде, алар икәү¬ ләп юл буйлап усадьбага таба киттеләр. Александра Павловнаны култыклап баруга Констан¬ тин Диомидычның бик кәефе килә иде, ахры; ул вак-вак кына атлый, елмая, аның көнчыгыш кешесенекедәй күзләре хәтта дымландылар да, хәер, монсы шактый еш була торган хәл: күңеле нечкәреп, күзеннән яшь агызу Константин Диомидыч өчен һич тә кыен эш түгел. Ан¬ нары, зифа буйлы, яшь кенә, матур гына бер ханымны култыклап баруга кемнең кәефе килмәс? Александра Павловна турында бөтен ... губернасы гаҗәп гүзәл ха¬ ным ул дигән фикердә, һәм ... губернасы бер дә ялгыш¬ мый. Теләсә кемне акылыннан яздыру өчен аның чак кына күтәрелеп торган кечкенә туры борыны үзе генә дә бик җиткән. Хәтфәдәй кара күзләрен, уртасы чокыр¬ ланып торган түгәрәк кенә битләрен, алтын йөгерткән- сыман коңгырт чәчләрен һәм бүтән гүзәллекләрен сөй¬ ләп торасы да юк инде. Ләкин аңа барыннан да бигрәк килешкәне — ягымлы чырае: аның ышанучанлык, яхшы күңеллелек һәм юашлык аңлатып торган йөзе йөрәккә ята һәм һәркемне үзенә тарта. Александра Павловна- ның күз карашы да, көлүе дә сабый балаларныкы ши¬ келле; барынялар аны эчкерсез диләр... Шуннан да ар¬ тык ни кирәк тагы? — Сезне миңа Дарья Михайловна җибәрде алай¬ са? — дип сорады ул Пандалевскийдан. — Да-с ', ул җибәрде, — дип җавап кайтарды Пан¬ далевский, «с» хәрефен ул инглизчә «th» кебек итеп әйтте: — алар сезнең бүген көндезге ашка рәхим итүе¬ 1 Рус телендә, аерым сүзләргә басым ясап, «с» авазы кушып1 сөйләү бар (хәзер бик сирәк очрый). Бу «с» кисәкчәсе сударь, суда¬ рыня (әфәндем, ханым) сүзләреннән кыскартылган; әдәплелек күр¬ сәтеп яисә ялагайланып сөйләшкәндә кулланыла. «Да-с» — «бик дө¬ рес, шулай», «шулай шул» дигән оттенокны бирә. Пандалевский «с»ны бик еш кулланып сөйли. Tapvç. 9
гезне телиләр һәм сездән шуны бик үтенергә боерды¬ лар..., Алар... (өченче кеше турында, бигрәк тә дамалар турында сөйләгәндә, Пандалевский һәрвакыт күплек санында сөйли иде) алар бүген яңа кунак көтәләр һәм сезне аның белән әлбәттә таныштырырга телиләр. — Кем соң ул кунак? — Ниндидер Муффель, барон, камер-юнкер, Петер¬ бургтан килгән. Дарья Михайловна аның белән әле күптән түгел князь Гаринда таныштылар һәм аны бик мактыйлар, укымышлы, ягымлы бер яшь кеше, диләр. Барон әфәнде әдәбият белән дә шөгыльләнәләр, дөрес¬ рәк әйткәндә... ах, нинди матур күбәләк! Игьтибары- гызны юнәлтергә рөхсәт итегез... дөресрәк әйткәндә, по¬ литик экономия белән шөгыльләнәләр. Ул ниндидер бик кызыклы бер мәсьәлә турында мәкалә язган һәм шул мәкаләне Дарья Михайловнаның хөкеменә куярга тели. — Политик-экономик мәкаләнеме? — Тел күзлегеннән карап, Александра Павловна, тел күзлегеннән карап, әйе. Минем уемча, сезгә мәгълүм булса кирәк, Дарья Михайловна бу мәсьәләнең белгече бит. Жуковский алар белән киңәшләшкән, ә минем Одессада яшәүче ярдәм күрсәтүчем хөрмәтле-изгелекле карт Роксолан Медиарович Ксандрыка... Бу исем сезгә таныш булса кирәк? — һич тә таныш түгел, ишеткәнем дә юк. — Шундый карт турында ишеткәнегез юкмы? Га¬ җәп! Әйе, мин шуны әйтергә теләгән идем, Роксолан Медиарович та Дарья Михайловнаның рус теле белем¬ нәре турында бик югары фикердә. — Ә ул барон педант түгелме? — дип сорады Алек¬ сандра Павловна. — Юк, һич тә түгел; киресенчә, Дарья Михайловна аның бик ягымлы, бик тәрбияле кеше икәнлеген сөйли¬ ләр. Бетховен турында шундый матур итеп сөйләгән ул, хәтта карт князь да сокланган... Дөресен генә әйтсәм, моны мин дә бик теләп тыңлар идем: монсы мин белгән мәсьәлә бит. Сезгә менә шушы гүзәл кыр чәчкәсен тәкъ- ■дим итәргә рөхсәт итсәгезче. Александра Павловна чәчкәне алды һәм, берничә адым җир үткәч, аны юлга төшереп калдырды... Өйгә кайтып җитәргә ике йөз адымнан да артык түгел иде инде. Әле күптән түгел генә салынган, агартылган 10
йорт үзенең киң, якты тәрәзәләре белән борынгы юкә агачларының һәм чаганнарның куе яшеллеге арасыннан ягымлы булып күренеп тора иде. Үзе биргән чәчкәнең язмышын күреп бераз үпкәләгән Пандалевский тагын сөйли башлады: — Дарья Михайловнага ничек дип әйтергә боера¬ сыз: көндезге ашка -рәхим итәрсезме? Алар энегезнең дә килүен үтенәләр... — Ярый, без, әлбәттә, барырбыз. Ә Наташа ниләр бетереп • ята? — Наталья Алексеевна, аллагд шөкер, исәннәр... Ләкин без Дарья Михайловна именьесына борыла тор¬ ган җирне үтеп тә киттек инде. Сезгә баш иеп, китеп барырга рөхсәт итегез. Александра Павловна туктады. — Ә сез безгә кермисезмени? — дип сорады ул ике¬ ләнеп кенә. — Чын күңелемнән теләр идем, ләкин кичегермен дип куркам. Дарья Михайловна Тальбергның яңа этюдын уйнавымны теләделәр: хәзерләнергә, бераз өйрәнергә кирәк. Аннары мин, дөресен генә әйткәндә, минем бе¬ лән сөйләшеп утыруның сезнең өчен кызыклы булуына шикләнәм дә. — Юк... нигә алай дисез... Пандалевский бер көрсенеп куйды һәм, тирән мәгънә аңлаткан рәвештә, күзләрен түбән төшерде. Бераз тик торганнан соң, ул: — Сау булыгыз, Александра Павловна! — диде дә, башын иеп, бер адым артка атлады. Александра Павловна, борылып, өенә таба китте. Константин Диомидыч та үз юлына ашыкты. Аның йө¬ зендәге төчелек шунда ук юк булды: ул үз-үзенә бик ышанучан, кырыс диярлек бер төскә керде. Константин Диомидычның хәтта йөреше үк үзгәрде: ул хәзер киңрәк атлап, ныграк басып бара башлады. Кечкенә генә тая¬ гы белән ваемсыз селтәнгәләп, ике чакрымлап җир үт¬ кәннән соң, тагын кинәт авызын ерды: ул юл буенда чибәр генә, яшь кенә бер крестьян кызын күрде. Кызый солы эченә кергән бозауларны куа иде. Константин Диомидыч, мәче кебек сагаеп кына кыз янына килде дә, аның белән сөйләшә башлады. Кыз башта бер сүз дә эндәшмәде, кызарынды, көлде, аннары, иреннәрен җиңе белән каплап, бер читкә борылды да: 11
— Я, барин, китсәнә моннан... — диде. Константин Диомидыч аңа бармак янады һәм күк¬ баш чәчәкләре җыеп китерергә кушты. * — Күкбаш нәрсәгә сиңа? Үреп башыңа кияргәме?—- диде кыз: — я, кит моннан, чынлап әйтәм... — Кара әле, чибәрем, — дип, Константин Диоми¬ дыч нәрсәдер сөйләнергә тотынды... — Я, бар, китсәнә, — дип, кыз аның сүзен бүлде: — әнә кечкенә бариннар килә. Константин Диомидыч борылып карады. Чыннан да, юлдан Дарья Михайловнаның Ваня һәм Петя исемле ике улы йөгерә; арттан аларның укытучысы — әле яңа гына курс бетергән, егерме ике яшьлек егет Басистов килә иде. Басистов — озын буйлы, гади чырайлы, зур борынлы, калын иренле, дуңгыз күзләредәй кечкенә күз¬ ле, авыр сөякле, үзе ямьсез, ләкин яхшы күңелле, намус¬ лы һәм туры сүзле егет. Ул игьтибарсыз киенә, чәчен озын йөртә, — монсы көязлектән түгел, бәлки ялкаулык¬ тан; ашарга ярата, йокларга ярата, ләкин шулай ук яхшы китапны да, кызу әңгәмәне дә ярата һәм Панда- левскийга тирән нәфрәт белән карый. Дарья Михайловнаның балалары Басистовны чик¬ сез яраталар һәм хәзер инде аңардан һич тә курыкмый- лар; өйдәге кешеләрнең барысы белән дә ул үзен бик тәкәллефсез, дусларча тота, һәм менә моны барыня (иске карашларга ышанмыйм, дип еш кына сөйләнүенә карамастан) бик яратып бетерми. — Исәнмесез, сөйкемлеләрем!—дип, Константин Диомидыч сүзгә кереште: — бүген сез йөрергә бик иртә чыккансыз! Ә мин, —дип өстәде ул Басистовка карап: — күптән чыктым инде; табигатьтән ләззәт алуңы өзелеп яратам мин. — Күрдек без табигатьтән ничек ләззәт алганыгыз¬ ны, — диде Басистов. — Сез материалист: алла белсен, хәзер үк әллә ни¬ ләр уйлый башлыйсыз. Беләм мин сезне! Басистов белән һәм аның шикелле бүтән кешеләр белән сөйләшкәндә, Пандалевский бик тиз кызып китә һәм «с» хәрефен бик саф итеп, хәтта бераз гына сыз¬ гыртып әйтә иде. Басистов, күзләрен бер уңга, бер сулга йөртеп: — Ә соң сез ул кызыйдан юл сорашмагансыздыр бит? — диде. Басистов Пандалевскийның туп-туры аның 12
йөзенә карап торуын сизде, ә моны аның җене сөйми иде. — Мин тагын кабатлыйм: сез материалист, тик менә шул гына, һәммә нәрсәдә дә сез әлбәттә проза ягын гына күрергә телисез... Басистов кинәт команда бирде: — Балалар! әнә болында үсеп утырган ялгыз талны күрәсезме: ягез, йөгерешәбез, кем алдан барып җитәр... бер! ике! өч! Балалар бар көчләренә чабып талга таба ташлан¬ дылар. Басистов та аларның артыннан йөгерде. «Мужик! — дип уйлады Пандалевский:—бу малай¬ ларны бозачак ул... Чеп-чи мужик!» һәм Константин Диомидыч, үз-үзеннән канәгать бер кыяфәттә, үзенең пөхтә, чибәр фигурасына күз йөртеп, тырпаеп торган бармаклары белән ике тапкыр сюртук җиңенә суккалады, якасын кузгатып, куйды да юлына юнәлде. Бүлмәсенә кайтып кергәч, ул, иске генә халат киеп, борчулы-җитди чырай белән фортепьяно янына утырды. 11 Дарья Михайловна Ласунскаяның йортын бөтен... губернасында беренче дип әйтергә була. Растрелли рәсемнәре буенча узган гасыр вкусында салынган бик зур таш йорт калкулык башында мәһабәт балкып тора, ә калкулык итәгеннән Урта Россиядәге иң зур елга¬ ларның берсе уза. Дарья Михайловна үзе атаклы һәм бик бай барыня, тол хатын, ире яшерен советник бул¬ ган. Гәрчә Пандалевский Дарья Михайловна турында, ул бөтен Европаны белә, һәм Европа да аны белә! — дип сөйләсә дә, Европа аны аз белә; хәтта Петербург¬ та да ул әһәмиятле роль уйнамый; аның каравы, аны Мәскәүдә барысы да беләләр һәм аның өендә булалар. Ул югары җәмгыять кешесе; аны беркадәр сәер хатын, ■бик үк яхшы күңелле түгел, ләкин гадәттән тыш акыл¬ лы, дип исәплиләр. Яшьлегендә ул бик матур булган. Шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр язганнар, яшь егетләр аңа гашыйк булганнар, зур әфәнделәр аның ар¬ тыннан йөргәннәр. Ләкин ул чагыннан бирле егерме биш елмы, утыз елмы вакыт үткән, һәм элекке гүзәллекләр¬ нең эзе дә калмаган инде. Дарья' Михайловнаны беренче 13
тапкыр күргәндә, һәркем ирексездән үз-үзенә çopay бирә: — менә шушы очлы борынлы, ябык кына, саргылт кына, әле картаеп ук җитмәгән хатын, чыннан да, кай¬ чандыр бер заман шундый гүзәл булды микәнни? Чыннан да, шагыйрьләрнең лирасы аны мактап җырла¬ ды микәнни?., һәм, шул сорауны биреп, һәркем дә җир йөзендәге бөтен нәрсәнең шундый үзгәрүчән булуына эченнән гаҗәпләнеп куя. Дөрес, Пандалевскийның әйтү¬ енә караганда, Дарья Михайловнаның сокландыргыч күзләре искиткеч рәвештә элеккечә сакланганнар; ләкин шул ук Пандалевский, аны бөтен Европа белә, дип тә сөйли ич. Дарья Михайловна җәй саен балалары белән үзенең авылына кайта (аның өч баласы бар: кызы Наталья унҗиде яшендә, ике улының берсе унда, берсе тугызда) һәм ачык яши, ягъни ирләрне, бигрәк тә инде өйләнмә¬ гән ирләрне үзенә кунакка җыя; ә провинциядәге бары- няларны аның җене сөйми. Аның каравы, ул барынялар- дан Дарья Михайловнаның үзенә дә яхшы эләгә! Алар- ның сүзләренә караганда, Дарья Михайловна тәкәббер дә, бозык та, коточкыч бер тиран да; ә иң ярамаганы — ул шундый иркен сөйләшә, исең-акылың китәр! Дөрес¬ тән дә, Дарья Михайловна авылда үзен-үзе чикләп яшәргә яратмый, аның кеше белән аралашкандагы ир¬ кен гадилегендә башкалада өстен булырга өйрәнгән ха¬ нымның хәзер үзен чолгап алган шактый надан һәм вак бәндәләргә бераз җирәнеп каравы сизелә... Шәһәр¬ дәге таһышлары белән дә ул үзен бик иркен, хәтта аларга бераз мыскыллап караган шикелле тота; ләкин бертөрле дә җирәнү белдерми. Сүз җаенда гына әйтеп китик әле, укучым: сизгәне¬ гез бармы, үзенә буйсынучылар арасында гадәттән тыш таркау кеше үзеннән югарылар арасында беркайчан да таркау булмый. Бу нидән шулай икән? Хәер, мондый сораулар бертөрле дә нәтиҗәгә илтмиләр. Константин Диомидыч, ниһаять, Тальбергның этю¬ дын ныклап өйрәнеп, үзенең чиста һәм матур гына бүл¬ мәсеннән кунак бүлмәсенә төшкәндә, өйдәгеләрнең ба¬ рысы да шунда иде. Салон башланган иде инде. Киң кушеткада, аягын бөкләп, кулында французча яңа бер китап әйләндергәләп, хуҗа ханым утыра; тәрәзә турын¬ да, киерге янында бер яктан Дарья Михайловнаның 14
кызы, ә икенче яктан гувернантка m-lle Boncourt1 утыр¬ ганнар, гувернантка — иргә чыкмый картайган, коры сөяккә калган бер карчык, алтмыш тирәсендә булыр, чуар чепчик астыннан -ясалма кара чәче күренеп тора, колагына мамык тыккан; ишек ягындагы почмакта Ба¬ систов газета укып утыра; аның янында Петя белән Ваня шашка уйныйлар, ә ишеккә сөялеп, кулларын ар¬ касына куеп, кыска буйлы, тузгыган ак чәчле, кара кучкыллы, хәрәкәтчән кечкенә кара күзле бер әфәнде басып тора, ул — Африкан Семенович Пигасов. Сәер кеше ул Пигасов әфәнде. Бөтен нәрсәгә һәм бөтен кешегә — бигрәк тә хатын-кызларга — ачулы бул¬ ганга күрә, ул иртәдән алып кичкә хәтле сукырана — сүгенә, кайчагында бик оста, ә кайчагында бик дорфа итеп, ләкин һәрвакыт шуңардан ләззәт табып сүгенә. Аның ачулануы балаларча кылану дәрәҗәсенә барып җитә; аның көлүе дә, сөйләгәндәге тавышы да, ул. үзе дә зәһәрле ачу белән сугарылган кебек тоела. Пигасов- ның килүенә Дарья Михайловна шатлана гына: Пига- совның кыланышлары аның кәефен китерә. Дөрестән дә, аның кыланышлары бик көлдергеч. Ул һәммә нәрсә¬ не дә арттырып-зурайтып күрсәтергә ярата. Мәсәлән: ул барында нинди булса берәр афәт турында сүз бар¬ са — әйтик, - аңа бер авылны яшен сугу турында, тегер¬ мән буасын су еру турында, бер мужикның үз кулын балта белән чабып өзүе турында сөйләсәләр, ул һәрва¬ кыт, ярсып, сорау бирә: «Ә исеме ничек аның?» — ди, ягъни, шул афәткә сәбәп булган хатынның исемен сорый, чөнки, аның ышануынча, һәрбер афәткә хатын-кыз сә¬ бәп була, тик моны ныклап тикшерә белергә генә кирәк. Бервакыт ул, үзен кыстый-кыстый сыйлаган, бөтенләй таныш түгел диярлек барыня алдына тезләнеп, йөзендә «ярсулы ачу уйнатып, күз яше белән аңа ялына башла¬ ган, кызганыгыз мине, сезнең каршыгызда бер гаебем дә юк бит минем, моннан соң гомергә өегезгә дә килмәм, дигән. Беркөнне тау башыннан ат дулап чапкан да Дарья Михайловнада кер юа торган хатыннарның бер¬ сен, чокырга мәтәлдереп, үтерә язган. Шул чагыннан бирле Пигасов бу атны «яхшы, яхшы аткай», дип кенә атый, ә теге тауны да, чокырны да табигатьнең иң ма¬ тур урыннары, дип исәпли. Пигасов тормышта уңышсыз- 1 Мадемуазель Бонкур. (Французча.) 15
лыкка очраган — шуннан соң ул менә шулай әкәмәт кылана башлаган. Аның әти-әниләре ярлы булганнар. Әтисе төрле вак-төяк урыннарда хезмәт иткән, чак кына укый-яза белгән, улын тәрбияләү турында һич тә кай¬ гыртмаган; аны ашаткан, киендергән — тик шул гына. Әнисе аны иркәләгән, ләкин озак яшәмәгән. Пигасов үзен-үзе тәрбияләгән, өяз мәктәбенә, аннары гимназия¬ гә үзе кергән, француз, немец, хәтта латин телләрен өйрәнгән һәм, гимназияне мактаулы аттестат белән бе¬ тергәч, Дерптка киткән, анда, һаман нужа белән көрә¬ шеп булса да, өч еллык курсны тәмам иткән. Пигасов гадәттән тыш зирәк түгел, ул сабыр һәм тырыш кеше, ләкин аңарда аеруча көцле сыйфат — дәрәҗә сөю той¬ гысы, яхшы җәмгыятькә эләгү һәм, язмышка үч итеп, башкалардан калышмау теләге. Аның тырышып укуы да, Дерпт университетына керүе дә дәрәҗә сөюе арка¬ сында була. Ярлылык аны әрнеткән һәм аңарда күзәтү- чәнлекне, хәйләкәрлекне көчәйткән. Ул үзенә бертөрле сөйләшә; яшьтән үк ул ачуланып, кызып һәм матурлап сөйләргә гадәтләнгән. Аның фикерләре гомуми дәрәҗә¬ дән өстенрәк дип әйтеп булмый, ә сөйләшкән чагында аның акыллы кеше булып кына түгел, хәтта бик акыллы кеше булып күренүе дә мөмкин. Кандидат дәрәҗәсен алгач, Пигасов үзен гыйльми эшкә багышларга уйлаган: бүтән өлкәләрдә иптәшләре артыннан куып җитә алмая¬ чагын ул яхшы аңлаган (иптәшләрне ул югары җәмгы¬ ятьтән сайларга тырыша, аларга ошый белә, хәтта, һа¬ ман сүгенеп торуына да карамастан, ялагайлана да). Ләкин, гади генә итеп әйткәндә, аның материалы җитмә¬ гән. Пигасовның укып йөрүе фәнне яратудан түгел, чын¬ лап тикшерсәң, ул бик аз нәрсә белә. Диспутта 1 ул бик нык җиңелүгә очраган, ә аның белән бер бүлмәдә торган һәм Пигасов һаман аңардан көлеп яшәгән икенче бер студент, гәрчә бик тар карашлы кеше булса да, алган тәрбиясе дөрес һәм нигезле булганга күрә, җиңеп чык¬ кан. Шул җиңелү Пигасовны бөтенләй шашындыра; ул үзенең барлык китапларын һәм дәфтәрләрен утка таш¬ лый да хезмәткә керә. Башта эшләр яхшы гына бара: Пигасов — чиновникның менә дигәне, дөрес, ул бик үк булдыклылардан түгел, аның каравы, үз-үзенә чамадан тыш ышанучан һәм бик кыю кеше; ләкин аның тизрәк 1 Диспут — диссертация яклау мәгънәсендә. Tapitf. 16
зур кеше буласы килә — ул абына, эшләре чуала һәм отставкага чыгарга мәҗбүр була. Өч ел буе ул үзенең сатып алган кечкенә генә авылында гомер кичерә һәм кинәт ярым укымышлы бер бай алпавыт хатынга өйлә¬ нә, бу хатынны ул үз-үзен иркен тоту һәм мыскыллаучан кыланулары белән кармакка эләктерә, ләкин Пигасов- ның холкы инде тәмам ачып, бозылып җиткән була; ул семья тормышын авырсына... Хатыны, берничә ел аның белән торгач, әйтмичә генә, Мәскәүгә китеп бара һәм ниндидер бер уңган аферистка "үзенең имениесен сата, ә Пигасов нәкъ шул чагында гына имениедә йорт салган була. Шушы соңгы вакыйга Пигасовны тәмам аяктан ега, ул хатыны белән судлашып та карый, ләкин бернәр¬ сә дә барып чыкмый... Хәзер инде Пигасов калган гоме¬ рен ялгыз яши, күршеләренә кунакка йөри, аларны күз ( артларында да, күз алларында да сүгә, һәм алар Пига- ' совны ниндидер бер киеренке ярым шаркылдау белән каршы алалар, ләкин, чынлап караганда, Пигасов алар- да бернинди курку тойгысы тудырмый, — һәм ул бер¬ кайчан да кулына китап тотмый. Аның йөз җан чамасы мужиклары бар; алар бик начар яшәмиләр. — A! Constantin! — диде Дарья Михайловна, Панда- левский кунак бүлмәсенә килеп керү белән:— Alexandri¬ ne киләме? — Александра Павловна сезгә рәхмәт әйтергә боер¬ дылар, алар сезнең белән күрешүне үзләре өчен зур бәхет саныйлар, — диде Константин Диомидыч, бик ягымлы итеп як-якка баш иде, тырнакларын өчпочмак¬ лап кискән калын, ләкин ак кулын бик пөхтәләп тара¬ ган чәчләренә тиерде. — Волынцев та киләме? — Алар да киләләр. Дарья Михайловна, Пигасовка таба борылып, сүзен¬ дә дәвам итте: — Бу ничек инде, Африкан Семеныч,—• диде ул: — сезнеңчә, барышняларның берсендә дә табигыйлек бул¬ мый, алайса? Пигасовның иреннәре бер якка кыйшайды, ул, нерв¬ ланып, терсәген селкетеп куйды. — Мин шуны әйтәм, — дип, ул әкрен тавыш белән сөйли башлады — ачуы бигрәк тә нык килгән чагында ул әкрен һәм ачык итеп сөйли иде: — мин шуны әйтәм, 3aiF Г-831. Рулин.’—^2 17
гомумән барышняларның берсендә дә — биредәгеләр турында, билгеле, мин бер сүз дә дәшмәдем... — Ләкин бу сезгә алар турында да уйларга кома¬ чаулык итми, — диде Дарья Михайловна, аның сүзен бүлеп. — Мин алар турында бер сүз дә дәшмим, — дип ка¬ батлады Пигасов.— Гомумән, барышняларның берсен¬ дә дә аз гына да табигыйлек юк — үзләренең тойгыла¬ рын аңлатуда табигыйлек юк. Әйтик, барышня берәр нәрсәдән курыктымы, берәр нәрсәгә шатландымы яисә кайгыга бирелдеме, башта ул үзенең гәүдәсен менә шу¬ лай бик матур итеп бөгә дә сыга (һәм Пигасов коточкыч ямьсез рәвештә гәүдәсен бөкте, бармакларын тырпайт¬ ты), шуннан соң гына инде кычкырып җибәрә: ах! ди, яисә көлә башлый, яисә кычкырып елый. Ә шулай да мин (бу урында Пигасов үз-үзеннән бик канәгать кыя¬ фәт белән елмаеп куйды) бервакыт һич тә табигый булмаган бер барышнядан үз тойгыларын бик табигый рәвештә әйттерә алдым. — Ансы ничек булды? Пигасовның күзләре елтырады. — Мин, арттан -килеп, ул барышняның кабыргасына усак казык белән берне кундырдым. Ул шундый чыел¬ дап җибәрде, ә мин аңа: браво! браво! дим. Менә бу, ичмасам, табигатьнең үз тавышы, дим, табигый тавыш, дим... Моннан соң һәрвакыт шундый булыгыз! дим. Бүлмәдәгеләр барысы да көлеп җибәрделәр. — Нигә сез юкны сөйлисез, Африкан Семеныч! — диде Дарья Михайловна. — Кыз кешегә казык белән суккансыз дип ышанаммы соң! — Валлаһи, казык белән, казыкның да әле иң зуры белән, андый казыкларны дошманнан крепостьны сакла¬ ган чагында гына кулланалар. Шаркылдап көлгән балаларга дәһшәтле караш таш¬ лап, m-lle Boncourt: — Mais c’est une horreur ce que vous dites là, mon¬ sieur1,— диде ачы тавыш белән. — Ә сез аңа ышанмагыз, — диде Дарья Михайлов¬ на:— әллә белмисезме аны? Ләкин бик каты ачуланган француз хатыны озак ва¬ 1 Ләкин бу сезнең сөйләгәнегез коточкыч нәрсә бит, әфәндем! (Французча.) 18
кыт тынычлана алмады, борын астыннан һаман нәрсәдер мыгырданды. — Миңа ышануыгыз кирәк түгел, — диде Пигасов салкын кан белән, үзенең сүзендә дәвам итеп:—ләкин тагын кабатлыйм, мин сезгә дөресен әйттем. Моны- мин белмичә кем белсен соң? Алай булгач инде, сез монсы- на да ышанмассыз: безнең күрше ханым Чепузова, Еле¬ на Антоновна, миңа үзе сөйләде, игътибар итегез, үзе сөйләде, ул үзенең туганнан туган энесен ачтан үтергән. — Монсы нинди уйдырма тагын! — Сабыр итегез, сабыр' итегез! Элек тыңлап бетере¬ гез, аннары хөкем йөртегез. Шунсын истә тотыгыз, мин ул хатынга яла ягарга теләмим, мин аны хәтта яратам да, ягъни, хатын-кызны ярату мөмкин булган дәрәҗәдә дигән сүзем; аның бөтен өй эчендә календарьдан башка бер китап тапмассыз, ул үзе кычкырып кына укый бе¬ лә—бу авыр хезмәттән тиргә бата, аннары, күзләрем чыгардай булды, дип зарлана... Кыскасы, ул бик яхшы хатын, горничнаялары да юан кызлар. Нигә яла ягыйм ди мин аңа? — Булды! — диде Дарья Михайловна: — Африкан Семеныч үзенең яраткан атына менеп атланды инде — хәзер кичкә хәтле төшмәс. — Минем атыммы... Ә хатын-кызның яраткан аты бер генә түгел, өчәү, шул өч аттан алар беркайчан да төшмиләр, — бәлки, йоклаганда гына төшәләрдер. — Нинди өч ат соң ул? — Үпкәләү, шелтәләү һәм төрткәләү. — Беләсезме нәрсә, Африкан Семеныч, — дип, Дарья Михайловна сөйли башлады: — хатын-кызларга карата сезнең мондый ачулы булуыгыз тикмәгә генә түгелдер. Мөгаен, сезне берәрсе... Пигасов аның сүзен бүлде: — Кыерсыткандыр, димәкче буласызмы? Дарья Михайловна бераз уңайсызланып калды: ул Пигасовның уңышсыз өйләнүен хәтерләде һәм.л башын гына селекте. — Мине бер хатын чыннан да кыерсытты, — диде Пигасов: — ләкин ул үзе яхшы хатын иде, бик яхшы хатын иде... — Кем соң ул? — Әнием, — диде Пигасов, тавышын әкренәйтеп. — Әниегез? Ничек кыерсытты ул сезне? 2* 19
— Дөньяга китерүе белән... Дарья Михайловна кашларын җыерды. — Минемчә, — диде ул: — безнең әңгәмә ниндидер күңелсез төс алып бара... Constantin, безгә Тальберг- ның яңа этюдын уйнап җибәрегез әле... Бәлки, музыка авазлары Африкан Семенычның күңелен яхшыртыр. Орфей ерткыч җанварларны да кулга ияләштергән бит. Константин Диомидыч, фортепьяно янына утырып, этюдны бик канәгатьләнерлек уйнады. Наталья Алек¬ сеевна башта игътибар белән тыңлады, аннары тагын эшенә тотынды. — Merci, c’est charmant1 — диде Дарья Михайлов¬ на:— яратам шул Тальбергны. Il est si distingué1 2. Нигә уйга баттыгыз, Африкан Семеныч? — Мин шуны уйлыйм, — дип, Пигасов әкрен генә сөйли башлады: — эгоистларның өч төрлесе бар: үзләре дә яши торган һәм башкаларга да яшәргә ирек бирә торган эгоистлар; үзләре яшәп тә башкаларга яшәргә бирми торган эгоистлар; үзләре дә яшәми торган һәм башкаларга да яшәргә бирми торган эгоисҮлар... Ха¬ тын-кызлар, күбесенчә, менә шушы өченче төргә ке¬ рәләр. — Нинди ягымлы сүзләр сөйлисез! Тик мин бер генә нәрсәгә гаҗәпләнәМ, Африкан Семеныч, үз фикер- ләрегезнең барысы да дөрес дип, сез ничек шул хәтле нык ышана аласыз; әйтерсең, сезнең һичкайчан ялгы¬ шуыгыз мөмкин түгел. — Кем алай дип әйтә! мин дә ялгышам; ир кешенең дә ялгышуы мөмкин. Ләкин ир кешенең ялгышуы белән хатын кешенең ялгышуы арасында нинди аерма бар¬ лыгын беләсезме? Белмисезмени? Менә нинди аерма: ир кешенең, мәсәлән, ике тапкыр ике дүрт түгел, бәлки биш, дип яисә, өч ярым, дип әйтүе мөмкин, ә хатын кеше, ике җирдә ике—балавыз шәм, дип әйтәчәк. — Минем сездән моны ишеткәнем бар иде бугай инде... Ләкин шунсын сорарга рөхсәт итегез, сезнең өч төрле эгоистлар турындагы фикерегезнең әле генә сез тыңлаган музыкага нинди мөнәсәбәте бар? — Бертөрле мөнәсәбәте дә юк, мин бит музыканы тыңламадым да. 1 Рәхмәт, искиткеч гүзәл бу 2 Ул шундый нечкә тойгылы. 20
Дарья Михайловна, Грибоедов шигырен бераз үз¬ гәртә төшеп: — Ай-яй, «күрәм, атакаем, сез төзәлгесез, өмет тә юк»1, — диде. — Музыка да ошамагач, нәрсәне генә яратасыз соң сез? әдәбиятнымы? — Мин әдәбиятны яратам, ләкин хәзерге заманны¬ кын түгел. — Ни өчен? — Ә менә ни өчен. Күптән түгел генә миңа паромда ниндидер бер барин белән бергә Ока аша чыгарга туры килде. Паром текә җиргә килеп туктады: экипажларны тартып чыгарырга кирәк булды. Теге баринның коляс¬ касы бик авыр иде. Паромчылар колясканы ярга чыга¬ рып азапланганда, барин, паромда басып торган килеш, шундый ух-вах килде, хәтта кызгана башладым үзен. Менә, мин әйтәм, эшне бүлү системасын яңача куллану шулай була инде ул! Хәзерге әдәбият та шундый ук: башкалар җилкәләрендә илтәләр, эшлиләр, ә ул ухыл¬ дый. Дарья Михайловна елмайды. Тынгысыз Пигасов сөйләвендә дәвам итте: — һәм менә шул инде хәзерге көнкүрешне яктыргу дип атала, иҗтимагый мәсьәләләргә тирән теләктәшлек күрсәтү дип һәм тагын әллә ничек дип атала... Ох, ярат¬ мыйм да соң шул күперенке сүзләрне! — Ә менә сез һаман һөҗүм итә торган хатын-кыз¬ лар, ичмаса, күперенке сүзләр кулланмыйлар. Пигасов иңбашларын җыерып куйды. — Кулланмыйлар, чөнки куллана белмиләр. Дарья Михайловна бераз кызарынды. — Сез дорфалана башладыгыз, Африкан Семеныч!— диде ул һәм, үзен-үзе ирексезләп кенә, елмайган шикел¬ ле булды. Бүлмәдә тынлык урнашты. Малайларның берсе Басистовтан кинәт, кенә: — Ә Золотоноша кайда? — дип сорады. — Полтава губернасында, акыллым, — диде аңа Пи¬ гасов.— Хохландиянең нәкъ үзендә.'(Әңгәмәне үзгәртү өчен сылтау табылуга ул шат иде.) —Менә, без әдәбият турында фикер алыштык, — дип, дәвам итте ул: —әгәр 1 «Акыллылык бәласе» комедиясендә Репетиловка карата әйтел¬ гән сүзләр. Tapnç. 21
минем артык акчам булса, хәзер мин малоросслар ша¬ гыйре булыр идем. — Монсы нәрсә тагын! шагыйрь, имеш! — дип, Дарья Михайловна аңа каршы төште: — сез малоросс телен беләсезмени? — һич тә белмим; һәм белүнең кирәге дә юк. — Ничек инде ул алай, кирәге юк? — Шулай, кирәге юк. Бер табак кәгазь аласың да иң өскә «Дума» дип язып куясың; аннары шулай баш¬ лыйсың: «гой, ты доля моя, доля!» — яисә: «седе каза- чино Наливайко на кургане!», шуннан соң: «по-пид горою, по-пид зеленою, грае, грае, воропае, гоп! гоп!» яисә шундыйрак башка берәр нәрсә. Шуның белән бетте китте. Бастыр да тарат. Малоросс укыр да, кулы белән яңагына таянып, шунда ук елый башлар, — шундый нечкә күңелле ул! — Гафу итәсез!—дип, Басистов сүзгә катнашты.— Бу нәрсә сөйләвегез сезнең? Бөтенләй тузга язмаганны сөйлисез бит. Минем Малороссиядә торганым бар, аны яратам, телен дә беләм... «грае, воропае» — һичбер мәгъ¬ нәсез сүз теземе генә. — Бәлки шулайдыр, ләкин, барыбер, хохол елаячак. Сез, тел, дисез... Малоросс теле бармыни? Бер хохол- дан мин беренче булып телгә килгән түбәндәге фразаны тәрҗемә итеп бирүен үтендем: «грамматика есть искус¬ ство правильно читать и писать» *. Беләсезме, ничек тәрҗемә итте ул: «храматыка е выскусьтво правыльно чытаты ы пысаты...» Я, менә шул, сезнеңчә, тел буламы? Үзенә аерым бер тел буламы? Мин, мондый фикергә кушылганчы, үземнең иң яхшы дустымны килегә салып төяргә ирек бирермен... Басистов аңа каршы төшәргә теләде. — Калдырыгыз үзен, — диде Дарья Михайловна: — аңардан парадокслардан башка бернәрсә дә ишетү мөм¬ кин түгеллеген беләсез бит. Пигасов зәһәрле елмайды. Лакей кереп, Александра Павловна һәм аның энесе килгәнлеген белдерде. Дарья Михайловна кунакларны каршы алырга уры¬ ныннан торды. — Исәнмесез, Alexandrine! — диде ул, Александра Павловна янына килеп: — безгә рәхим итүегез белән сез 1 «Грамматика — дөрес язу һәм дөрес уку белеме». 22
бик акыллы эшләгәнсез... Исәнмесез, Сергей Павлыч! Волынцев Дарья Михайловнаның кулын кысты, ан¬ нары Наталья Алексеевна янына килде. — Ә соң теге барон, сезнең яңа танышыгыз, киләме бүген? — дип сорады Пигасов. — Әйе, килә. — Аны бөек филозбф дип сөйлиләр: Гегельне чәчрә¬ теп кенә тора, ди. Дарья Михайловна бертөрле дә җавап бирмәде, Александра Павловнаны кушеткага утыртып, үзе дә аның янына утырды. — Философия, — дип дәвам итте Пигасов: — фикер¬ нең иң югары ноктасы! Менә бу да минем җенем сөй¬ мәгән нәрсә: һәрбер төрле югары нокталар. Югарыдан нәрсә күрергә мөмкин соң? Ат сатып аласың килсә, аны каланчадан карамассың бит! — Сезгә ул барон ниндидер бер мәкалә алып килер¬ гә теләгән шикелле? —* дип сорады Александра Пав¬ ловна. Дарья Михайловна юри артык илтифатсыз кыяфәт белән җавап бирде: — Әйе, бер мәкалә шунда: сәүдәнең Россиядәге промышленностька мөнәсәбәте турында... Ләкин ку- рыкмагыз: без аны монда укымабыз... сезне мин моның өчен чакырмадым. Le baron est aussi aimable que savant1, һәм русча шундый яхшы сөйли! C’est un vrai torrent... il vous entraîne1 2. — Русча шундый, яхшы сөйли, — дип мыгырданды Пигасов: — хәтта французча мактауга лаеклы. — Мыгырданыгыз, Африкан Семеныч, мыгырданы¬ гыз... Сезнең тузгыган чәчегезгә бик килешә бу... Ә шу¬ лай да, нигә килми икән инде ул? Беләсезме нәрсә, messieurs et mesdames 3, — дип өстәде Дарья Михайловна, як-ягына каранып: — әйдәгез бакчага чы¬ гыйк... Ашка хәтле бер сәгать вакыт бар әле, ә һава бик әйбәт. Барысы да, Урыннарыннан торып, бакчага чыгып кит¬ теләр. Дарья Михайловнаның бакчасы елга янына хәтле 1 Барон, бик галим булганы кебек, бик ягымлы да. (Франц.) 2 Чын мәгънәсе белән ташкын... ул сезне үзенә тартып алып ки¬ тә. ( Франц.) 3 Әфәнделәр һәм ханымнар. (Франц.) 23
сузылган. Бакчада карт юкә агачлары арасыннан сузы¬ лып киткән хуш исле, алтынсыман-каралҗым бик күп аллеялар бар, аларның очларыннан зөбәрҗәттәй якты¬ лык күренеп тора, шулай ук бакчада акациядән, сирень¬ нән ясалган бик күп беседкалар бар. Наталья һәм m-lle Boncourt белән Волынцев бакча¬ ның иң куе, иң тын җиренә уздылар. Волынцев Наталья белән янәшә бара, бернәрсә дә сөйләми, ә m-lle Boncourt, бераз ара калдырып, аларның артыннан килә иде. Ниһаять, Волынцев, үзенең кара-коңгырт матур мыек очларын тарткалап: — Сез бүген нәрсә эшләдегез? — дип сорау бирде. Волынцев апасына бик охшаган; ләкин Волынцев- ның чыраенда уйнаклык һәм чаялык җитенкерәми, аның матур һәм иркә күзләре ничектер моңсу карыйлар. >— Бернәрсә дә эшләмәдем, — дип җавап кайтарды Наталья: — Пигасовның сукранганын тыңладым, чигү чиктем, китап укыдым. — Нинди китап укыдыгыз? Наталья бераз гына тукталып торганнан соң: — Мин... тәре походларының тарихын укыдым, — диде, Волынцев аңа күтәрелеп карады. — Ә! — диде ул ниһаять, — бу кызыклы булса кирәк. Ул кечкенә ботак өзеп алды да аны һавада әйләндер- гәли башлады. Алар тагын егерме адымлап җир уз¬ дылар. — Сезнең әнкәгез танышкан барон кем ул? — дип, Волынцев тагын сорау бирде. — Камер-юнкер, шәһәрдән килгән; maman аны бик мактый. — Сезнең әнкәгез хисләргә бирелүчән. — Бу аның әле бик яшь йөрәкле икәнлеген күрсә¬ тә,—-диде Наталья. — Әйе. Мин сезнең атыгызны тиздән үзегезгә кайта¬ рырмын. Атланып йөрергә өйрәтеп җиткердем инде ди¬ яргә ярый. Мин әле аны урыннан ук сикертеп чабарга өйрәтәм, һәм мин моңа ирешәчәкмен. — Merci *... Шулай да миңа бик уңайсыз. Сез аны үзегез өйрәтәсез... бу бик кыен эш, диләр... — Аз гына булса да сезнең күңелегезне табу өчен, 1 Рәхмәт. (Франц.) 24
беләсезме, Наталья Алексеевна, мин... мондый юк-бар¬ ны гына түгел... мин... Волынцев тотлыгып калды. Наталья аңа дусларча карады һәм тагын бер тап¬ кыр: merci, диде. Озак дәшми торганнан соң, Сергей Павлыч сүзендә, дәвам итте: — Беләсезме, мин эшләмәстәй... Я, нигә сөйлим ин¬ де мин моны! Сез бит барысын да беләсез. Нәкъ шул чагында өйдә кыңгырау шалтыравы ише¬ телде. — Аһ! la cloche du dîner! — диде m-lle Boncourt: — rentrons h «Quel dommage, — дип уйлады француз карчыгы,. Волынцев белән Наталья артыннан балкон баскычын¬ нан менгәндә: quel dommage que ce charmant garçon ait si peu de ressources dans la conversation...»1 2, moh- сын инде болай тәрҗемә итәргә була: егеткәем, син бик шәп кеше үзең, тик бераз пешеп җитмәгәнсең шул. Барон ашка килеп җитмәде. Аны ярты сәгать көтеп тордылар. Өстәл янында әңгәмә җанланып китә алма¬ ды. Наталья белән янәшә утырган Сергей Павлыч аңа караштыргалап ала һәм бик тырышып аның ста¬ канына су сала. Пандалевский, бөтенләй нәтиҗәсез, күршесе Александра Павловнаның күңелен табарга тырыша, искиткеч төчеләнә, ә Александра Павловна, иснәмичә көчкә генә түзеп утыра. Басистов икмәктән кечкенә шар кисәкләре ясап тәгә¬ рәтә, ул бернәрсә турында да уйламый; хәтта Пигасов та сүзсез утыра, Дарья Михайловна аңа, сез бүген бер дә ягымлы түгел, дигәч, ул чытык йөз белән җавап кай¬ тарды: — ' Ә минем кайчан ягымлы булганым бар соң? Бу минем эшем түгел...—һәм, әрнүле көлемсерәп, өстәп -куй¬ ды:— азагына сабыр итегез. Мин квас бит, du prostoi рус квасы; ә менә сезнең камер-юнкерыгыз... — Браво! —дип, Дарья Михайловна кычкырып җи¬ бәрде. — Пигасов көнли, алдан ук көнли! Ләкин Пигасов аңа җавап кайтармады, тик маңгай астыннан бер карап кына куйды. 1 А! Ашка чакыралар! Кайтыйк. (Франц.) 2 Нинди кызганыч, бу ягымлы егет сүзгә йомшак. (Франц.) 25-
Сәгать җидене сукты, барысы да яңадан кунак бүл¬ мәсенә җыелдылар. — Килмәс, ахры, — диде Дарья Михайловна. Ләкин шул вакыт экипаж тавышы ишетелде,, ишек алдына кечерәк кенә тарантас килеп керде, һәм бер минут үтүгә инде лакей, кунак бүлмәсенә кереп, Дарья Михайловнага көмеш тәлинкәдә хат китереп бирде. Дарья Михайловна хатка күз йөртеп чыкты да лакейга сорау бирде: — Бу хатны китергән әфәнде үзе кайда? — Тарантасында утыра. Кабул итәргә боерасызмы? — Үтен. 4 Лакей чыгып китте. — Уйлап кына карагыз, нинди күңелсезлек, — дип дәвам итте Дарья Михайловна: — барон хәзер үк Пе¬ тербургка китәргә боерык алган. Үзенең мәкаләсен ул миңа Рудин фамилияле бер дусты артыннан җибәр¬ гән. Барон мине Рудин әфәнде белән таныштырырга теләгән иде һәм аны бик мактаган иде. Шулай да, күңелсез килеп чыкты бу! Мин, барон биредә бераз то¬ рыр әле, дип уйлаган идем... — Дмитрий Николаевич Рудин, — дип белдерде лакей. 1,1 Утыз биш яшьләрендәге бер кеше килеп керде, буйга озын, бераз чыгынты җилкәле, бөдрә чәчле, кара кучкыллы, йөзе матур түгел, ләкин зирәклек һәм акыллылык чагылып тора, тиз хәрәкәтләнүчән карасу- зәңгәр күзләрендә сыек нур балкыган, борыны , киң, туры, иреннәре матур сызылып киткән. Өстендәге киеме яңа түгел һәм бераз тараеп калган, әйтерсең лә, ул үзе бу киемне кия башлаганнан соң бераз үсә төшкән. Ул, Дарья Михайловна янына җитез генә килеп, аңа җиңелчә генә баш иде дә күптән инде аның белән таны¬ шу бәхетенә ирешү теләгендә булганлыгын, саубуллаш¬ мыйча китәргә туры килүенә дустының, баронның, бик үкенгәнлеген әйтте. Рудинның нечкә тавышы аның озын буена, киң күк¬ рәгенә бер дә ятышмый иде. — Утырыгыз... мин бик шат, — диде Дарья Михай¬ ловна һәм, аны бүлмәдәгеләрнең барысы белән дә та¬ 26
ныштырганнан соң, тушындагымы, түгелме икәнлеген сорады. — Минем имением Т... губернасында, — дип җавап бирде Рудин, эшләпәсен тезендә тоткан килеш: — ә бире¬ дә мин әле күптән түгел генә. Мин эш белән килдем һәм хәзергә сезнең өяз шәһәрегездә урнаштым. — Кемдә? — Докторда. Ул минем иске танышым, университет¬ та бергә укыган идек. — Ә! Докторда... Мактыйлар аны. Үзенең эшен яхшы белә торган кеше, диләр. Ә барон белән сез күптән та¬ нышмы? — Мин шушы узган кышны аның белән Мәскәүдә очраштым һәм менә хәзер аңарда бер атна чамасы тор¬ дым. — Бик акыллы кеше ул — барон. — Әйе, шулай. Дарья Михайловна одеколон сеңгән кулъяулыгының төенен иснәде. — Сез хезмәт итәсезме? — Кем? Минме? — Әйе. — Юк... Мин отставкада. Бераз тын тордылар. Яңадан гомуми әңгәмә баш¬ ланды. Пигасов, Рудиңга мөрәҗәгать итеп: — Кызыксынырга рөхсәт итегез, — дип сүзгә кереш¬ те: — барон әфәнде җибәргән мәкаләнең эчтәлеге сезгә мәгълүмме? <— Мәгълүм. — Ул мәкалә безнең ватаныбызда сәүдәнең... ялгыш әйттем, промышленностьның сәүдәгә мөнәсәбәте турын¬ да сөйли бит... Сез шулай дигән идегез бугай, Дарья Михайловна? — Әйе, шул турыда...— диде Дарья Михайловна һәм кулын маңгаена куйды. — Мин, билгеле, бу мәсьәләләрдә зур судья түгел,— дип дәвам итте Пигасов: — шулай булса да, күңелем- дәгене әйтергә тиешлемен, миңа мәкаләнең исеме үк гадәттән тыш... ничек әдәплерәк итеп әйтергә?.. Гадәт¬ тән тыш караңгы һәм буталчык кебек күренә. — Ни өчен алай күренә соң ул сезгә? 27
Пигасов көлемсерәде һәм Дарья Михайловнага күз төшереп алды. \ — Ә сезгә бик ачыкмы? — диде ул, үзенең төлкене¬ ке кебек йөзен яңадан Рудинга таба борып. — Миңамы? Ачык. — һм... Табигый, ансын үзегез беләсез. ■ Александра Павловна, Дарья Михайловнадан: — Сезнең башыгыз авырта ахры? — дип сорады. — Юк. Болай гына... C’est nerveux '. — Кызыксынырга рөхсәт итегез,—диде Пигасов тың¬ кыш тавышы белән: — сезнең танышыгыз, барон Муф- фель әфәнде... аларның фамилиясе шулай шикелле? — Әйе, шулай. — Барон Муффель әфәнде политик экономия белән махсус шөгыльләнәме, әллә бу кызыклы фәнгә җәм¬ гыятьтә күңел ачу һәм хезмәттә булу вакытыннан кал¬ ган ял сәгатьләрен генә багышлыймы? Рудин Пигасовка текәлеп карады. — Бу мәсьәләдә барон дилетант, — дип җавап бирде ул һәм бераз кызарынды: — ләкин аның мәкаләсендә бик дөрес әйтелгән һәм кызыклы фикерләр күп. — Мәкаләнең үзен белмәгәч, сезнең белән бәхәсләшә алмыйм... Ләкин сезгә бер сорау бирергә кыюлык итәм, сезнең дусыгыз барон Муффельнең әсәре, фактлардан бигрәк, гомуми фикер йөртүләргә таяна булса кирәк? — Мәкаләдә фактлар да бар, фактларга нигезлән¬ гән фикер йөртүләр дә бар. — Шулай диегез, шулай диегез. Мин сезгә шуны белдерим, минем фикеремчә... ә җае чыкканда минем үз сүземне әйтергә хакым бар: мин өч ел Дерптта булдым... бу гомуми фикер йөртү дигәннәрегез, гипо¬ тезаларыгыз, ниндидер системаларыгыз... гафу итәсез мине, мин провинциаль кеше, күзгә карап чынын әйтер¬ гә яратам... бернигә дә ярамыйлар. Боларның барысы да акыл сату гына, халыкның башын әйләндерү генә. Фактларны әйтеп бирегез, әфәнделәр, һәм шул җиткән сездән. — Чыннан да шулаймы! — диде Рудин. — Ә факт¬ ларның мәгънәсен әйтеп бирергә кирәкме соң? — Гомуми фикер йөртүләр! — дип дәвам итте Пига¬ сов: — шул гомуми фикер йөртүләрне, күзәтүләрне, нә- 1 Нервлардан бу. (Франц.) 28
тиҗә чыгаруларны җенем сөйми! Боларның барысы да ьцнаныч дип йөртелә торган нәрсәләргә нигезләнгән; һәркем үзенең ышанганнары турында сөйләнә, җитмәсә тагын әле, аларга хөрмәт күрсәтелүен таләп итә, һаман шулар белән ыгы-зыгы килә... Эх! Пигасов йодрыгы белән һавада кизәнде. Пандалев¬ ский кычкырып көлеп җибәрде. — Бик шәп! — диде Рудин: — сезнеңчә, ышанычлар юк алайса? > — Юк — һәм булганы да юк. — Сез шулай дип ышанасызмы? — Әйе. — Ә ничек соң сез, ышанычлар юк, дисез? Менә сез- . гә беренче ышаныч, беренче очракка шул җиткән. Бүлмәдәгеләрнең барысы да елмайдылар, үзара ка¬ рашып алдылар. — Рөхсәт итегез, рөхсәт итегез, ләкин бит... — дип, Пигасов тагын сөйли башлаган иде... Ләкин Дарья Михайловна кул чабарга тотынды: «браво, браво! Пигасов җиңелде, җиңелде, җиңелде!» — дип кычкырды ул һәм Рудинның кулыннан эшләпәсен алды. — Шатланырга ашыкмагыз әле, сударыня! өлгерер¬ сез! — дип, Пигасов ачу белән сөйли башлады. — Җиң¬ гән кыяфәт белән үткен сүз әйтү генә җитми: исбат итәргә кирәк, юкка чыгарырга кирәк... Без бәхәснең темасыннан читкә киттек. — Рөхсәт итегез,— диде Рудин салкын кан белән: — мәсьәлә бик ачык. Сез гомуми фикер йөртүләрнең файдалы икәнлегенә ышанмыйсыз, сез ышанычларга ышанмыйсыз... — Ышанмыйм, ышанмыйм, бернәрсәгә дә ышан, мыйм. — Бик шәп. Сез — скептик. — Мондый гыйльми сүз куллануның кирәген тап¬ мыйм. Хәер... — Бүлдермәгез әле! — дип, Дарья Михайловна да сүзгә катнашты. Бу минутта Пандалевский эченнән генә: «Өсси, өсс, өсс!» — дип, авызын ерды. — Бу сүз минем фикеремне әйтеп бирә, — дип, Ру¬ дин дәвам итте. — Сез аны аңлыйсыз: нигә кулланмас¬ 29
ка соң аны? Сез бернәрсәгә дә ышанмыйсыз... Ә нигә соң сез фактларга ышанасыз? — Ничек инде ул? Менә кирәк булса! Фактлар билгеле әйбер, фактларның нәрсә икәнлеген һәркем белә... Фактлар турында мин тәҗрибәгә нигезләнеп, үз тойгыларыма нигезләнеп хөкем йөртәм. — Ә тойгының сезне алдавы мөмкин түгелмени? Тойгы сезгә, кояш җир әйләнәсендә йөри, ди... әллә югыйсә сез Коперник белән килешә алмыйсызмы? Сез аңа да ышанмыйсызмы? Барысының да чыраенда тагын елмаю сизелде, ба¬ рысының да күзләре Рудинга текәлде. «Ахмак кеше тү¬ гел бу», дип уйлады һәрберсе. — Сез һаман шаяртасыз,— диде Пигасов. — Билге¬ ле, сезнең сүзләрегездә бик зур оригинальлек бар, ләкин аларның мәсьәләгә бертөрле дә катнашы юк. — Минем хәзергә кадәр әйткәннәремдә, — диде Ру¬ дин: — кызганычка каршы, оригинальлек бик аз. Болар- ның барысы да бик күптән билгеле һәм мең тапкыр кабатланган сүзләр инде. Эш аңарда түгел... — Ә нәрсәдә соң? — дип, Пигасов тупас рәвештә со¬ рау бирде. Бәхәсләшкән чагында ул үзенә каршы кешедән баш¬ та көлгәли, аннары тупаслана, ә иң ахырда, турсаеп, тынып кала иде. — Эш менә нәрсәдә, — дип, Рудин дәвам итте: — дөресен әйткәндә, миндә һәрвакыт кызгану тойгысы туа: акыллы гына кешеләр бөтенләй нигезсез рәвештә һөҗүм итә башлыйлар... — Системаларгамы? — дип, Пигасов аның сүзен бүлде. — Әйе, системаларга дип әйтергә дә ярый. Бу сүз¬ дән сез нигә шулай бик куркасыз? һәрбер система тормышның төп законнарын, тормышның нигезләрен бе¬ лүдән килеп чыга... — Ләкин аларны белү, аларны ачу мөмкин түгел бит... Сез ни сөйлисез! — Рөхсәт итегез. Билгеле, бу эш һәркемнең дә кө¬ ченнән килми, һәм кеше ялгышучан да була. Ләкин сез минем фикергә кушылырсыз дип уйлыйм, мәсәлән, Нью¬ тон шул төп законнарның кайберләрең генә булса да ачкан бит. Дөрес, ул гений булган; ләкин генийларның ачышлары барлык кешенең байлыгы булып киткәнгә 30
күрә генә бөек санала да бит. Аерым күренешләрдә гомуми нигезләрне табарга омтылу безнең акылыбызның төп сыйфатларыннан берсе, һәм безнең барлык мәгъри¬ фәтебез.... Пигасов аның сүзен бүлде: — Сез менә кая киттегез! — диде ул сузып кына. — Мин практика кешесе, — мондый метафизик нечкәлек¬ ләрне тикшермим һәм тикшерергә теләмим дә. — Бик яхшы! Ансы сезнең үз ихтыярыгызда. Ләкин шунсын искә алыгыз, сезнең тик практика кешесе бу¬ лып кына калырга теләвегез — бу инде үзенә күрә бер система, теория... Пигасов тагын ялгап китте: • — Мәгърифәт! дисез сез, менә нәрсә белән шакка¬ тырырга уйлагансыз! Бик кирәге бар аның, мактаулы мәгърифәтегезнең! Сукыр бер тиен дә бирмим мин сез¬ нең мәгърифәтегезгә! — Ә шулай да сез бик тупас бәхәсләшәсез, Африкан Семеныч! — диде Дарья Михайловна; яңа танышының шундый тыныч һәм ягымлы-әдәпле булуына эчен¬ нән ул бик канәгать иде. «C’est un homme comme il faut»1, — дип уйлады ул, Рудинның йөзенә яхшы теләкле игътибар белән карап. «Аңа якты чырай күр¬ сәтергә кирәк». Бу соңгы җөмләне ул күңеленнән русча әйтте. Бераз дәшми торганнан соң, Рудин сүзендә дәвам итте: — Мин мәгърифәтне якламыйм, ул минем яклавы¬ ма мохтаҗ түгел. Сез аны яратмыйсыз... һәркемнең үз вкусы. Аннары, бу безне бик еракка алып керер иде. Тик иске бер мәкальне сезнең исегезгә төшерергә рөх¬ сәт итегез: «Юпитер, син ачуланасың: димәк, син гаеп¬ ле». Мин тик шуны гына әйтергә телим, системаларга, гомуми фикер йөртүләргә һ. б. һөҗүм итүләрнең аеруча күңелсез ягы шуңарда ки, кешеләр система белән бергә гомумән белемне, фәнне, фәнгә ышануны инкарь итәләр, димәк, үзләренә, үзләренең көчләренә ышануны инкарь итәләр. Ә кешеләргә бу ышануның кирәге зур: тойгы¬ лар белән генә яшәргә ярамый, фикердән курку, фикергә ышанмау — гөнаһ. Скептицизм һәрвакыт җимешсез һәм көчсез булды... 1 Югары җәмгыять кешесе бу. (Франц.) 31
— Боларның барысы да коры сүзләр генә! — дип мыгырданды Пигасов. — Бәлки шулайдыр. Ләкин сезгә шунсын әйтергә рөхсәт итегез: «Боларның барысы да коры сүзләр генә!»—дигән чагында без еш кына үзебез дә менә шул сүзләргә караганда төплерәк булган берәр нәрсә әйтү бурычыннан котылырга телибез. — Нәрсә? — дип сорады Пигасов һәм күзләрен кыса төште. Рудин, ирексездән сабырсызланып, ләкин шунда ук үзен кулга алып җавап бирде: — Минем сезгә нәрсә әйтергә теләгәнемне сез бик яхшы аңладыгыз. Тагын кабатлыйм, әгәр кешенең үзе ышанган төпле бер нигезе юк икән, әгәр аның нык бао кан туфрагы юк икән, андый кеше үз халкының кирәк¬ ләре турында, әһәмияте турында, киләчәге турында ничек итеп үз-үзенә хисап бирә алсын? ничек итеп ул үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген белә алсын, әгәр дә... Пигасов, өзеп кенә: — Дан сезгә һәм урын сезгә! — диде, баш иде һәм, берәүгә дә карамыйча, бер читкә китте. Рудин, аңа күз төшереп, чак кына көлемсерәде һәм сүзеннән туктады. — Әһә! качып котылды, — диде Дарья Михайлов¬ на. — Борчылмагыз, Дмитрий... Гафу итәсез, —дип өстә¬ де ул, ягымлы елмаеп: — әткәгезнең исеме белән ничек әйтергә? — Николаич. — Борчылмагыз, хөрмәтле Дмитрий Николаич! Ул безнең беребезне дә алдый алмады. Ул юри кылана: артык бәхәсләшергә теләми, янәйе... Ә үзе сизеп тора: сезнең белән бәхәсләшергә булдыра алмый ул. Ә сез безнең янгарак килеп утырыгыз, аны-моны сөй¬ ләшик бергәләп. Рудин үзенең креслосын якынрак китерде. Ничек без хәзергә хәтле танышмадык икән? — дип, Дарья Михайловна дәвам итте.— Шуңа гаҗәплә- нәм мин... Бу китапны укыганыгыз бармы? C’est de Toc¬ queville, vous savez '. Дарья Михайловна Рудинга французча брошюра сузды. ’ Бу үзегезгә мәгълүм Токвиль. (Франц.) 32
Рудин, юка гына китапны кулына алып, аның берни¬ чә битен ачып карады һәм, аны яңадан өстәлгә куеп, Тоңвиль әфәнденең нәкъ менә шушы китабын укыганым юк, ләкин ул кагылган мәсьәлә турында еш кына фикер йөрткәнем бар, диде. Гәп шулай башланып китте. Баш¬ та Рудин икеләнгән шикеллерәк булды, бик үк ачылыр¬ га теләмәде, кирәкле сүзләрен дә тапмады, ләкин, ниһаять, ул кабынып китте һәм сөйләргә кереште. Чирек сәгать үтүгә инде, бүлмәдә тик аның тавышы гына яңгы¬ рый иде. Барысы да, аның янына җыелып, түгәрәкләнеп утырдылар. , Тик бер Пигасов кына читтә, мич янында почмакта удырган килеш калды. Рудин акыллы, кайнар һәм эшлекле сөйләде; үзенең белеме күплеген, күп китап укыганлыгын күрсәтте. Аның шулкадәр төпле кеше булуын берәү дә көтмәгән иде... Ул,бит бик гади киен¬ гән, һәм аның турында бернәрсә дә ишетелми дә иде. Нинди юл беләндер кинәт кенә авылга шундый акыллы кеше килеп чыгуы барысы өчен дә аңлаешсыз һәм сәер булып тоелды. Менә шуңа күрә дә ул барысын да аеруча гаҗәпләндерде һәм, Дарья Михайловнадан башлап, ба¬ рысын да, әйтергә мөмкин, үзенә каратып өлгерде... Дарья Михайловна үзенең яңа танышы белән горурлан¬ ды, аны ничек итеп югары җәмгыятькә чыгарачагы ту¬ рында хәзер үк инде уйлый башлады. Дарья Михайлов¬ на инде өлкән яшьтәге хатын булса да, аның күңелен¬ дә беренче туган тойгылары күп яктан бала-чага тойгыларына охшый диярлек иде. Александра Павлов¬ на, дөресен генә әйткәндә, Рудинның сөйләгәннәрен бик аз аңлады, ләкин ул гаҗәпләнгән һәм шатланган иде; аның энесе дә шулай ук хәйран калды; Пандалевский Дарья Михайловнаны күзәтеп торды һәм көнләште; Пигасов: «Биш йөз сум түләсәм,— тагы да яхшырак сан¬ дугач табармын!..» — дип уйлады. Ләкин барысыннан да бигрәк таң калучылар Басистов белән Наталья иде. Басистовның тыны кысылган кебек булды; ул һаман авызын ачып, күзләрен чекрәйтеп утырды — һәм тыңла¬ ды, гомерендә һичбер кешене тыңламаган рәвештә тың¬ лады, ә Натальяның битләре алланды, аның Рудинга хәрәкәтсез текәлгән карашы каралҗымланып балкыды... — Күзләре нинди һәйбәт! — дип пышылдады аңа Волынцев. — Әйе, һәйбәт. Рүхин. Зак. Г-831.—3 33
— Тик шунсы кызганыч, куллары зур, кызыл да. Наталья бертөрле дә җавап кайтармады. Чәй китерделәр. Әңгәмәгә күбрәк кеше катнаша башлады, ләкин, Рудин авызын ачу белән, барысы да бердән туктап калалар, һәм аның нинди көчле йогынты ясаганлыгы турында менә шуның буенча гына да хө¬ кем итәргә мөмкин иде. Дарья Михайловнаның кинәг Пигасовны үчеклисе килде. Ул, Пигасов янына барып, ярым пышылдап: «Нигә сез, усал елмаеп, тын гына уты¬ расыз? Ягез, тагын бер җиңешеп карагыз әле», — диде һәм, аның җавап биргәнен дә көтмәстән, кулы белән ымлап Рудинны чакырды. — Сез аның турында бернәрсәне белмисез әле, — диде ул, Пигасовка күрсәтеп: — ул хатын-кызларны һич тә. күрәлмый, аларга бертуктаусыз һөҗүм итә; зинһар, тугры юлга күндерегез әле үзен. Рудин Пигасовйа ирексездән... югартын карады: Пи¬ гасов аның җилкәсеннән генә иде. Пигасов ачуыннан ярылырдай булды, аның зәһәрле йөзе агарынып китте. — Дарья Михайловна ялгыша, — диде ул тонык та¬ выш белән: — мин хатын-кызларга гына һөҗүм итмим: мин гомумән кешелек дөньясын артык яратып бетерә алмыйм. — Кешелек дөньясы турында мондый нйчар фикер¬ дә булуыгыз нәрсәдән килә икән соң? — дип сорады Рудин. Пигасов туп-туры аның күзенә карады. — Мөгаен, үземнең йөрәгемне өйрәнүдән килә тор¬ гандыр, үз йөрәгемдә мин көн саен күбрәк чүп-чар кү- рәм. Башкалар турында да мин үземә карап хөкем йөр- тәм. Бу, бәлки, гаделсезлектер, башкаларга караганда мин, бәлки, күп начармындыр; ләкин нишләмәк кирәк соң? гадәтләнгәнмен! ' — Мин сезне аңлыйм һәм сезгә теләктәшлек белде- рәм, -^диде Рудин. — Кайсы гына намуслы җан үз-үзен түбәнсетү теләген кичермәгән? Ләкин мондый хәлдә тук¬ тап калмаска, бәлки аңардан чыгу юлын табарга кирәк. — Минем җаныма намуслылык аттестаты бирүегез өчен түбәнчелек белән рәхмәт укыйм,—диде Пигасов:— ә минем хәлем зарарсыз, алай бик үк начар түгел, әгәр аңардан чыгу юлы бар икән, була бирсен! Мин аны эзләп маташмаячакмын. — Ләкин бу —фикеремне мондый сүзләр беләң әй¬ 34
түем өчен гафу итегез — үз-үзеңне сөю тойгысын хакый¬ катьне белү һәм хакыйкать эчендә яшәү теләгеннән артык күрү була бит... — Була бирсен! — дип, Пигасов кычкырып җибәр¬ де:— үз-үзеңне сөю—моны мин аңлыйм, һәм сез дә аңлый торгансыздыр дип уйлыйм, һәркем дә аңлый мо¬ ны; ә хакыйкать — нәрсә соң ул хакыйкать? Кайда соң ул хакыйкать? — Сез бер үк нәрсәне кабатлый башладыгыз, кисә- тәм сезне, — диде Дарья Михайловна. Пигасов иңбашларын күтәреп куйды. — Кабатласа ни! Мин сезгә сорау бирәм: хакый¬ кать кайда соң ул? Хәтта философлар да аның нәрсә икәнлеген белмиләр. Кант әйтә, менә нәрсә ул, ди; ә Гегель әйтә, юк, алдыйсың, менә нәрсә ул, ди. Рудин, тавышын күтәрмичә генә: — Ә сез Гегельнең аның турында нәрсә әйткәнлеген беләсезме? — дип сорады. Инде кызып җиткән Пигасов: — Мин тагын кабатлыйм, — дип дәвам итте: — ха¬ кыйкатьнең нәрсә икәнлеген аңлый алмыйм мин. Минем¬ чә, ул дөньяда бөтенләй юктыр, ягъни сүзе бар, үзе юк. — Фи! Фи! — диде Дарья Михайловна: — ничек сез шулай дип әйтергә оялмыйсыз, гөнаһлы карт! Хакый¬ кать юкмы? Шуннан соң инде дөньяда ни өчен дип яшәргә кирәк? — Әйе, минем уемча, — диде Пигасов ачу белән: — сезгә, һәрхәлдә, бульонны шундый оста пешерә торган поварыгыз Степаннан башка яшәүгә караганда, хакый¬ катьтән башка яшәү җиңелрәк булыр иде! Әйтегез әле, рәхим итеп, хакыйкать нәрсәгә соң ул сезгә? аннан чеп¬ чик тегеп булмый бит! — Мәзәк сүз әйтү дәлил түгел ул, — диде Дарья Михайловна, — бигрәк тә инде мәзәк сүз дигәнең яла ягу төсен ала башласа... — Хакыйкать ничектер, ансын белмим, шулай да тугры әйткән туганына ярамаган, — дип мыгырдады Пи¬ гасов һәм, ачуланып, бер читкә китте. Ә Рудин үз-үзеңне сөю тойгысы турында сөйли баш¬ лады һәм бик нигезле сөйләде. Ул мондый фикерне исбат итәргә тырышты: үз-үзен сөю тойгысыннан мәх¬ рүм кеше бернигә дә тормый, үз-үзеңне сөю — Архимед рычагы, шул рычаг ярдәмендә җирне урыныннан кузга¬ 3* 35
тырга мөмкин, ләкин шуның белән бергә, атка менгән кеше атны үзе теләгәнчә йөртә белгән кебек, үз-үзеңне сөю тойгысына хуҗа була белгән кеше генә, үзенең шә¬ хесен уртак бәхет өчен корбан итә белгән кеше генә чын кеше дип аталырга хаклы... Рудин үзенең сүзен болай йомгаклады: . — Үзеңне генә сөю 1 исә — үз-үзеңне үтерү дигән сүз. Үзен генә сөя торган кеше, ялгыз һәм җимешсез агач кебек, корый; ләкин үз-үзеңне сөю,— әгәр, ул эш¬ лекле рәвештә камиллеккә омтылудан гыйбарәт булса,— барлык бөек нәрсәләрнең чишмәсе... Әйе! кеше үз шәхе¬ сенең тирән эгоистлыгын җиңәргә тиеш, шул чагында гына шәхескә үз-үзен күрсәтә алу хокукын бирергә мөм¬ кин! — Сез миңа карандаш биреп тора алмыйсызмы? — диде Пигасов Басистовка мөрәҗәгать итеп. Пигасовның нәрсә сораганын Басистов башта аңла¬ мыйча торды. — Карандаш нәрсәгә сезгә?—диде ул, ниһаять. — Рудин әфәнденең менә шушы соңгы фразасын язып куймакчы булам. Язып куймасаң, онытып җибә¬ рүең дә бар! Ә бит мондый фраза, сез үзегез дә минем фикергә кушылсагыз кирәк, ералаштагы зур шлем, дип әйтү төсле үк. — Кайбер нәрсәләрдән көлү һәм шаяртып сөйләү язык саналырга тиеш, Африкан Семеныч! — диде Басис¬ тов кайнар бер хис белән һәм Пигасовтан читкә бо¬ рылды. Шул арада Рудин Наталья янына килеп басты. На¬ талья урыныннан торды; аның чыраенда бераз каушап калу күренде. Наталья белән янәшә утырган Волынцев та торды. Рудин, сәяхәттә йөрүче принц кебек, йомшак һәм иркә тавыш белән сөйли башлады. •— Биредә мин фортепьяно күрәм, — диде ул: — сез уйныйсыздыр? — Әйе, мин уйныйм,—диде Наталья, — ләкин бик шәп уйнамыйм. Менә Константин Диомидыч миңа кара¬ ганда яхшырак уйный. Пандалевский, йөзен алга сузып, авызын ерды: 1 «Үз-үзеңне сөю» — «самолюбие» мәгънәсендә, «үзеңне генә сөю» — «себялюбие» мәгънәсендә алына. Гәрҗ. 36
— Сез юкка алай дисез, Наталья Алексеевна: сез миңа караганда һич тә начар уйнамыйсыз. — Сез Шубертның «Erlkonig»eH 1 беләсезме?—дип сорады Рудин. Дарья Михайловна: — Белә, белә!—дип элеп алды. — Утырыгыз, Con¬ stantin... Сез музыка яратасызмы, Дмитрий Николаич? Рудин җиңслчә генә баш ию белән канәгатьләнде һәм, тыңларга хәзерләнгән кебек, кулы белән чәчен сы¬ пырып алды... Пандалевский уйный башлады. Наталья фортепьяно янына, Рудинның нәкъ каршы- сына килеп басты. Музыканың беренче авазы ишетелү белән үк Рудинның чырае матурланып китте. Аның карасу-зәңгәр күзләре, ара-тирә Натальяга тукталып, акрын гына төрле якта гизделәр. Пандалевский уйнап бетерде. Рудин, бер сүз дә әйтмичә, ачык тәрәзә янына килде. Бакча өстендә, йомшак җәймә булып, хуш исле караң¬ гылык җәелгән; якындагы агачлар сулышыннан йокым¬ сыраган салкынчалык бәрелә, йолдызлар зәгыйфь кенә җемелдиләр. Җәйге төн назлана да, назлый да. Рудин караңгы бакча эченә карап торды да — кире борылды. — Бу музыка һәм бу төн, — диде ул:— миңа Герма¬ ниядәге студент вакытымны: кич утыруларны, серена¬ даларны хәтерләттеләр... — Ә сез Германиядә булдыгызмыни? — дип сорады Дарья Михайловна. — Мин бер ел Гейдельбергта һәм бер ел чамасы Берлинда булдым. — һәм сез дә студентларча киенеп йөри идегезме? Анда студентлар бик әкәмәт киенәләр ди бит. — Гейдельбергта мин озын кунычлы һәм шпорлы итек, шнурлы венгерка киеп, иңсәмә төшкәнче чәч җит¬ кереп йөри идем... Ә Берлинда студентлар башка кеше¬ ләр шикелле үк киенәләр. — Безгә үзегезнең студент чактагы тормышыгыздан берәр нәрсә сөйләгез әле, — диде Дарья Михайловна. Рудин сөйли башлады. Ул бик үк шәп сөйләми. Аның сурәтләүләрендә буяулар җитенкерәп бетми. Ул көлдерә белми иде. Хәер, ул бик тиз үзенең чит ил маҗараларын сөйләүдән укуның һәм фәннең әһәмияте турында, гому¬ 1 «Урман патшасы». (Немецча.) 37
мән университетлар турында һәм университет тормышы турында гомуми фикер йөртүләргә күчте. Рудин киң һәм кыю сызыклар белән искиткеч зур картина сызды. Барысы да аны тирән игътибар белән тыңладылар. Ул, мавыктыргыч оста итеп, беркадәр томанлы сөйләде... ләкин шул томанлылык үзе үк аның сүзләрёнә аеруча бер гүзәллек бирә иде. Фикерләр муллыгы Рудинга ачык һәм төгәл сөйләр¬ гә комачаулык итә. Образлар берсен-берсе алыштыра¬ лар; кайсылары көтелмәгән рәвештә кыю, кайсылары таң калдырырлык дөрес булган чагыштырулар бер-бер артлы туып кына торалар. Аның сабырсыз импровиза¬ циясе тәҗрибәле тел бистәсенең үз-үзепнән канәгать булган бизәкчәнлеге белән түгел, бәлки илһам белән сулый. Ул сүз эзләп тормый: сүзләр үзләре күндәм һәм иркен рәвештә аның теленә киләләр, һәм һәрбер сүз йө¬ рәктән чыккан шикелле тоела, ышану ялкыны белән дөрләп тора. Рудин иң югары сер дип әйтерлек бер көчкә — оста сөйләү музыкасына ия. Ул, йөрәкнең бер кылына чиртү белән, башка кылларны да акрын гына аваз чыгарырга, калтыранырга мәҗбүр итә. Кайбер тың¬ лаучы сүзнең нәрсә турында барганын, бәлки, бик ачык төшенмидер дә; ләкин аның күкрәге югары күтәрелә, аның күзләре алдында ниндидер пәрдәләр ачыла, алда ниндидер нурлар балкый. Рудинның барлык фикерләре киләчәккә юнәлгән ке¬ бек күренәләр; шуңа күрә дә аларда ниндидер бер омтылышлылык һәм яшьлек бар... Рудин, тәрәзә янына баскан да, берәүгә дә аерым карамыйча, һаман сөйли бирә, һәм, барысының да игътибар белән тыңлавыннан, теләктәшлек күрсәтүеннән, яшь хатын-кызлар якынлы¬ гыннан, төн матурлыгыннан илһам алып, үз тойгылары¬ ның ташкынына бирелеп, ул матур сөйләү югарылыгына, поэзия югарылыгына, күтәрелгән... Аның бик җитди һәм акрын тавышы үзе үк сүзнең серлелеген арттыра; әйтерсең, Рудин теле белән аның үзе өчен дә һич көтел¬ мәгән ниндидер югары бер көч сөйли... Рудин кешенең вакытлы тормышына мәңгелек мәгънәне бирә торган нәрсәләр турында сөйләде. — Скандинавиялеләрнең бер легендасын хәтерлим,— дип бетерде ул үзенең сүзен: — патша үзенең сугышчы¬ лары белән караңгы һәм озын бер сарай эчендә ут әйлә¬ нәсендә утыра. Бу хәл төнлә белән, кыш көне була. Ки¬ 38
нәт ачык ишектән кечкенә генә бер кош очып керә, һәм ул шунда ук икенче ишектән очып чыга. Патша әйтә, бу кечкенә кош — дөньядагы кеше шикелле: караңгылык эченнән очып килде дә караңгылык эченә очып китге, җылыда һәм яктыда бик аз булды, ди... «Падишаһым, — дип, иң карт бер сугышчы аңа каршы төшә: — кош ул караңгыда да һәлак булмас, үзенең оясын эзләп табар...» Чыннан да, безнең гомеребез бик кыска, һәм ул берни дә тормый; ләкин бөек эшләрнең барысы да кешеләр аркылы эшләнә. Югары көчләрнең коралы икәнлегеңне аңлау кешегә барлык шатлыкларны алмаштырырга тиеш: үлемдә дә кеше үзенең тормышын, үзенең оясын табачак... Рудин туктады һәм, ирексездән уңайсызланып, чак кына елмаеп, күзләрен түбән төшерде. . — Vous êtes un poète1, — диде Дарья Михайловна, ярым пышылдап. 1 һәм барысы да күңелләреннән аның фикеренә -кушылдылар — Пигасовтан башка барысы да. Ә Пига¬ сов, Рудинның озын сүзе беткәнне көтеп тормастан, эшләпәсен акрын гына алды да, чыгып барган чагында, ишек янында басып торган Пандалевскийга ачу белән пышылдады: — Юк! Ахмаклар янына китәм мин! Хәер, аны берәү дә туктатырга теләмәде, аның юклы¬ гын берәү дә сизмәде. Хезмәтчеләр кичке аш керттеләр, һәм, ярты сәгать үтүгә, барысы да таралдылар. Дарья Михайловнаның үтенүе буенча, Рудин кунарга калды. Александра Пав¬ ловна, каретада энесе белән өенә кайтып барганда, Ру¬ динның гадәттән тыш акылына гаҗәпләнеп, берничә тап¬ кыр ахылдап сөйли башлады. Волынцев та аның фике¬ ренә кушылды, тик шуны әйтте: Рудин кайчакта бераз томанлы сөйли... ягъни бөтенләй үк аңлаешлы итеп сөйләми, дип өстәде ул, моның белән ул үзенең фикерен ачыграк әйтергә теләде бугай; ләкин аның чырае караң¬ гыланды, һәм карета почмагына текәлгән карашы тагын да моңсурак кебек тоелды. Пандалевский, йокларга ятканда, ефәк белән чиккән подтяжкасын сала-сала, кычкырып: «җаен белә торган кеше!» — дип куйды һәм кинәт, үзенең камердинеры 1 Сез шагыйрь. (Франц.) 39
казачокка кырыс карап, аңа чыгып китәргә кушты. Басистов төне буе йокламады да, чишенмәде дә, ул таң атканчы үзенең бер иптәшенә, Мәскәүгә хат язды; ә На¬ талья, гәрчә чишенеп урынына ятса да, шулай ук бер генә минут та йокламады, хәтта күзен дә йоммады. Ул, иягенә таянып, караңгылык эченә текәлде; аның кан тамырлары бизгәк кызулыгы белән тибә, ә авыр сулау¬ дан аның күкрәге еш-еш күтәрелә иде. IV Икенче көнне иртә белән Рудин әле яңа киенеп кенә өлгергән иде, Дарья Михайловнадан кеше килеп, аны кабинетка, Дарья Михайловна белән бергә чәй эчәргә чакырды. Рудин килеп кергәндә, Дарья Михайловна ялгызы гына иде. Ул Рудин белән бик ягымлы исәнләш¬ те, яхшы йокладыгызмы, дип сорады, аның чынаягына чәйне үзе ясады, хәтта, шикәре шулай җитәрме, дип тә сорады, аңа папирос тәкъдим итте, күптән үк инде аның белән таныш булмавына гаҗәпләнүен берничә тапкыр кабатлап әйтте. Рудин бераз читкәрәк утырган иде, лә¬ кин Дарья Михайловна аңа үзенең креслосы янында кечерәк кенә бер пате күрсәтте һәм, аңа таба иелә тө¬ шеп, аның семьясы турында, нәрсәләр эшләргә уйлавы турында сораша башлады. Дарья Михайловна илтифат¬ сыз гына сөйли һәм таркау тыңлый иде; шулай да Рудин бик яхшы аңлады: Дарья Михайловна аның күңелен табарга тырыша, хәтта бераз юмалагандай итә. Дарья Михайловнаның шушы иртәнге күрешүче оештыруы юкка гына түгел бит, аның бик гади, ләкин нәфис, à la madame Rècamier 1 киенүе юкка гына түгел бит. Хәер, Дарья Михайловна Рудинга сораулар бирүеннән бик тиз туктады: ул аңа үзе турында, үзенең яшьлеге турын¬ да, үзенең таныш кешеләре турында сөйли башлады. Рудиң аның өзлексез тәкелдәвен игътибар белән тың¬ лады, ләкин — шунсы бик гаҗәп! — Дарья Михайловна кем турында гына сөйли башламасын, беренче планда ул үзе кала, үзе генә кала, ә теге кеше ничектер артка чигә һәм югала иде. Аңың каравы, Рудин Дарья Михай¬ ловнаның бик зур фәлән түрәгә нәрсәләр сөйләгәнлеген, бик мәшһүр фәлән шагыйрьгә нинди йогынты ясаганлы 1 Мадам Рекамье стилендә. (Франц.) 40
гын бөтен нечкәлекләре белән белде. Дарья Михайлов- наның сөйләүләре буенча хөкем иткәндә, соңгы егерме биш елның мәшһүр кешеләре тик аның белән күрешү турында гына һәм аның күңеленә ошау турында гына хыялланганнар дип уйларга мөмкин иде. Дарья Михай¬ ловна ул кешеләргә артык таң калмыйча, аларны артык мактамыйча, үз кешеләр итеп, гади генә сөйли, аларны чудаклар дип атый. Дарья Михайловна алар турында сөйли, һәм, кыйммәтле асылташны уратып алган бай кыса кебек, аларның исемнәре Дарья Михайловна ди¬ гән төп исем тирәсенә гүзәл кайма булып тезеләләр... Ә Рудин, папирос тарта-тарта, сүзсез генә тыңлап утыра, мавыгып тәкелдәгән барыняның сүзләренә ара- тирә генә үз фикерен өстәп куйгалый. Рудин сөйли белә, сөйләргә ярата; әңгәмә алып бару аның өчен берни дә түгел, ләкин ул шулай ук тыңлай да белә. Башта аңар¬ дан курыккан кеше дә аның алдында бер дә тартынмый¬ ча үзенең эч серләрен ачып сала: чөнки ул кешенең сөй¬ ләм җебен бик теләп һәм хуплап күзәтә. Аңарда яхшы күңеллелек бар — үзләрен башкалардан югары санап йөрергә өйрәнгән кешеләрдә очрый торган аерым бертөр¬ ле яхшы күңеллелек бар. Бәхәсләшкән чагында ул үзе¬ нә каршы кешегә күп сөйләргә ирек бирми һәм үзенең омтылышлы, ялкынлы диалектикасы белән аны тар-мар итә. Дарья Михайловна русча сөйләде. Ул үзенең ана телен белүе белән мактанган кебек тоела, дөрес, аңарда галлицизмнар, француз сүзләре еш кына очрый. Ул юри гади халыкча җөмләләр куллана, ләкин монсы бик уңышлы килеп чыкмый. Дарья Михайловнаның сөйләме коточкыч чуар булуга Рудинның колагы җәберсенми, хәер, моның өчен колагы булдымы икән аның? Ниһаять, Дарья Михайловна арыды һәм башын крес¬ лоның арткы мендәренә салды да, күзләрен Рудинга текәп, туктап калды. — Хәзер инде мин аңлыйм, — дип, Рудин әкрен генә тавыш белән сөйли башлады: — сезнең ни сәбәптән һәр җәйне авылга кайтуыгызны аңлыйм мин хәзер. Бу ял сезнең өчен бик кирәкле; башкаладагы тормыштан соң авыл тынлыгы сезне ныгыта, көчләрегезне яңарта. Мин ышанам, табигать матурлыкларын сез тирән бер ярату белән ярата торгансыздыр. 41
Дарья Михайловна күз кырые белән генә Рудинга бер карап куйды. — Табигатьнеме... әйе... әйе, билгеле.:: мин аны үлеп яратам; ләкин, беләсезме, Дмитрий Николаич, авылда да кешеләрдән башка мөмкин түгел. Ә монда беркем дә юк диярлек. Пигасов иң акыллы кеше биредә. — Кичәге ачулы картмы? — дип сорады Рудин. — Әйе, шул үзе... Хәер, авылда ул да ярап тора— кайчагында ичмаса бер көлдерә шунда. — Ул аңгыра кеше түгел, — диде Рудин: — ләкин ул ялгыш юлда. Белмим, сез минем белән килешерсез¬ ме, Дарья Михайловна, ләкин инкарь итүдә — тулысын- ча һәм гомумән инкарь итүдә игелек юк. Барлык нәрсә¬ не дә инкарь итәсез икән, акыллы кеше бу, дип, җиңел генә дан казанырга мөмкин: мондый хәйләкәрлек яңа бернәрсә түгел. Яхшы күңелле кешеләр, сез үзегез ин¬ карь иткән нәрсәләрдән өстен торасыз, дигән нәтиҗәгә киләчәкләр. Ләкин бу еш кына ялгыш була. Беренчедән, һәрбер нәрсәдә таплар табарга мөмкин, ә икенчедән, сез гәрчә бик нигезле сөйләсәгез дә, — сезнең үзегезгә үк начар; сезнең тик инкарь итүгә генә юнәлдерелгән акылыгыз ярлылана, кибә. Үз-үзеңне сөю тойгысын канәгатьләндерүгә бирелеп, сез .тирән күзәтү ләззәтлә¬ реннән үзегезне мәхрүм итәчәксез; тормыш — тормыш¬ ның төп мәгънәсе — сезнең зәһәрле һәм вакчыл күзәтүе¬ гездән читтә калачак, һәм сез бертуктаусыз өрү, кеше көлдерү белән генә шөгыльләнә башлаячаксыз. Сөюче кешенең генә инкарь итәргә һәм сүгәргә хакы бар. — Voila m-r Pigassoff enterré1, — диде Дарья Михай¬ ловна. — Сез кешенең кем икәнлеген әйтеп бирергә бигрәк оста икәнсез! Хәер, Пигасов, мөгаен, сезне аңламас та иде. Аның сөюе үз-үзе белән генә чикләнә. — һәм аның үз-үзен сүгүе дә башкаларны сүгәргә хаклы булу өчен генә, — дип өстәде Рудин. Дарья Михайловна көлеп җибәрде. — Авыру баштан... ничек диләр әле..: авыру кеше¬ дән сәламәт кешегә аудару өчен генә. Җае чыккач, бөр сорау бирим, барон турында нинди фикердә сез? — Барон турындамы? Ул әйбәт кеше, яхшы күңел¬ ле һәм белемле кеше... ләкин аның характеры юк.*., һәм ул бөтен гомеренә яртылаш галим, яртылаш югары 1 Менә Пигасов әфәнде юк ителде. (Франц.) 42
җәмгыять кешесе булып, ягъни дилетант булып кала¬ чак, ягъни, турыдан-туры әйткәндә, — аңардан бер¬ нәрсә дә чыкмаячак... һәм бик кызганыч бу! — Мин үзем дә шундый ук фикердә, — диде Дарья Михайловна. — Мин аның мәкаләсен укыдым... Entre nous... cela a assez peu de fond Рудин, бераз сүзсез торгач: — Сезнең биредә тагын кемнәр бар соң? — дип сорады. Дарья Михайловна чәнчә бармагы белән пахитоска- ның1 2 көлен төшерде. — Башка беркем дә юк дип әйтерлек. Кичә үзегез күргән Липина, Александра Павловна бар: бик сөй¬ кемле хатын, — ләкин шул сөйкемлелегеннән башка бернәрсәсе дә юк. Аның энесе дә — шулай ук менә дигән кеше, un parfait honnête homme3. Князь Гаринны сез беләсез инде. Менә шул гына. Тагын ике, өч күрше бар, ләкин аларын бөтенләй исәпкә алмасаң да була. Я бик кыланалар — претензияләре коточкыч зур— я бик кыргыйланалар, яки үзләрен әдәпсез тоталар. Ә барыняларны мин, беләсезме, күрергә дә теләмим. Тагын бер күрше бар икән әле, бик укымышлы кеше диләр үзен, хәтта галим- диләр, ләкин ул бик сәер бер кеше, фантазер. Alexandrine аны белә, һәм аңа күңеле дә төшкән шикелле... Менә сезгә, Дмитрий Николаич, Александра Павловна белән шөгыльләнү яхшы булыр иде: бик сөйкемле зат ул: тик бераз аның аңын үсте¬ рергә генә кирәк, әлбәттә аның аңын үстерергә кирәк! — Ул бик мәхәббәтле үзе, — диде Рудин. — Бөтенләй бала ул, Дмитрий Николаич, чын мәгънәсе белән бала. Ул ирдә булган, mais c’est tout comme4... Әгәр мин ир кеше булсам, тик шундый хатыннарга гына гашыйк булыр идем... — Чыннан дамы? — Әлбәттә, шулай. Андый хатыннар, ичмаса, саф булалар, ә сафлыкны инде юри кыланып кына бул¬ дыра алмыйсың. — Ә башка нәрсәләрнең һәммәсен дә юр® кыланып 1 Үзара гына әйткәндә... Алай бик үк нигезле түгел... (Франц.) 2 Папирос. (Испанчадан кергән суз.) 8 Бик төпле кеше. (Франц.) 4 Ләкин моңа карап мәсьәлә үзгәрми. (Франц.) 43
кына булдыру мөмкинме? — дип сорады Рудин һәм кычкырып көлеп җибәрде. Ул бик сирәк көлә, ә көл¬ гән чагында аның йөзе ниндидер бик сәер, картларча диярлек төс ала, күзләре кысыла, борыны җыерыла иде... — Липина ханымның күңеле төшкән, сез әйткән әкәмәт кеше кем соң? — дип сорады ул. — Лежнев Михайло Михайлыч дигән бер кеше, шушындагы алпавыт. Рудин гаҗәпләнеп башын күтәрде. — Лежнев, Михайло Михайлыч? — дип сорады ул: — сезнең күршегезмени ул? — Әйе. Ә сез аны беләсезмени? Рудин бераз вакыт дәшмичә торды. — Элек мин аның белән таныш идем... күптән инде. Ул бай кеше бугай бит? — дип өстәде ул, крес¬ лоның чачагын тарткалап. — Әйе, бай кеше, ләкин искиткеч начар киенә һәм, приказчик кебек, җиңел тарантаста йөри. Мин аны бирегә тартырга теләгән идем: акыллы кеше ди¬ ләр аны: аңа бер эшем дә бар иде... Беләсез бит, мин имениемнең эшләрен үзем алып барам. Рудин башын иде. — Әйе, үзем алып барам, — дип дәвам итте Дарья Михайловна: — мин бертөрле дә чит ил тинтәклекләре урнаштырмыйм, үзебезчә, русча яшим, һәм эшләр начар бармый шикелле, — дип өстәде ул, кульг белән түгәрәк ясап. — Хатын-кызлар практик эш алып бара алмыйлар, дигән кешеләрнең чиксез гаделсез икәнлекләренә мин һәрвакыт ышана идем, — диде Рудин әдәп белән генә. Дарья Михайловна ягымлы елмайды. — Сез бик зурладыгыз, — диде ул:—ләкин нәрсә әйтергә теләгән идем соң әле мин? Нәрсә турында сөйли идек без? Ах, әйе! Лежнев турында ла. Минем аның белән межа билгелисем бар. Берничә тапкыр мин аны үземә чакырдым инде, хәтта мин аны менә бүген дә көтәм; ләкин ул, алла белә үзен, нигәдер килми... шундый сәер кеше! Ишек чаршавы акрын гына ачылды да, дворецкий килеп керде, бу — озын буйлы, сакалы-чәче агарган, пеләш башлы кеше булып, кара фрак белән ак жилет кигән һәм ак галстук таккан иде. 44
— Сиңа нәрсә кирәк? — дип сорады Дарья Михай¬ ловна һәм, Рудинга таба борыла төшеп, ярым пышыл- дип өстәде: — N’est ce pas, comme il ressemble à Can¬ ning? 1 — Михайло Михайлыч Лежнев килделәр, — дип белдерде дворецкий: — Кабул итәргә боерасызмы? — Ах, ходаем! — диде Дарья Михайловна: — гомере озын булыр, сөйләп кенә тора идек үзен. Үтен! Дворецкий чыгып китте. — Бу әкәмәт кеше, көтә торгач, бер килде бит, тик ансы да вакытсыз булып чыкты: безнең әңгәмәне бүлдерде. Рудин урыныннан кузгалды, ләкин Дарья Михай¬ ловна аны юлыннан туктатты: — Кая китәсез болай? Без сез барында да сөйләшә алабыз. Пигасовның кем икәнлеген әйтеп биргәнегез кебек үк, Лежневның да кем икәнлеген әйтеп бирүе¬ гезне телим мин. Сезнең сөйләвегез — vous gravez comme avec un burin1 2. Калыгыз. Рудин нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булды, ләкин бераз уйланып торды да бүлмәдә калды. Укучыбызга инде таныш булган Михайло Михай¬ лыч кабинетка килеп керде. Аның өстендә шул ук соры пальто иде, кояшта янган кулларына шул ук иске фуражкасын тоткан иде. Ул, Дарья Михайлов- нага тыныч кына баш иеп, чәй өстәле янына килде. — Ниһаять, сез безгә рәхим иттегез, мосьё Леж¬ нев! — диде Дарья Михайловна. — Утыруыгызны үте- нәм. Ишетүемә караганда, сез таныш булсагыз кирәк, — дип дәвам итте ул, Рудинга күрсәтеп. Лежнев, Рудинга күз төшереп, ничектер сәер генә елмайды. — Мин Рудин әфәндене беләм, — диде ул, җиңелчә генә баш иеп. — Без университетта бергә укыган идек, — диде Рудин акрын гына һәм күзләрен түбән төшерде. Лежнев салкын гына: —■ Без соңыннан да очраштыргаладык, — дип куйды. Дарья Михайловна аларның икесенә дә бераз га¬ 1 Бу кеше Каннингка охшаган, дөрес бит? (Франц.) 2 Үткен .корал белән уйган кебек. (Франц.) 45
җәпләнеп карады һәм Лежневның утыруын үтенде. Лежнев утырды. — Сез мине күрергә теләгән идегезме, — дип сөйли башлады ул: — межаларны билгеләү мәсьәләсе буенча¬ мы? — Әйе, шул мәсьәлә буенча, ләкин мин сезне боЛай да күрергә теләгән идем. Без якын күршеләр бит, хәтта кардәш тиешле дип әйтергә мөмкин. — Чын күңелемнән рәхмәт укыйм сезгә, — диде Лежнев: — межаларны билгеләү мәсьәләсенә килгәндә исә, без инде бу эшне сезнең управляющий белән бергәләп бөтенләй тәмам иттек: мин аның барлык тәкъдимнәренә риза булдым. — Мин моны беләм. — Ләкин ул миңа, сезнең үзегез белән күрешмичә торып, кәгазьләргә кул кую мөмкин түгел, диде. — Әйе, миндә шундый тәртип, сүз уңаенда сорарга рөхсәт итегез, сезнең мужикларыгызның барысы да оброк түләп торалар шикелле? — Әйе, шулай. — һәм сез үзегез межаларны билгеләү эшен кай¬ гыртасызмы? Бик күңелле хәл бу. Лежнев эндәшмәде. — Менә мин үзегез белән күрешү өчен килдем дә, — диде ул. Дарья Михайловна көлемсерәп куйды. — Килгәнегезне күрәм. Сез моны шундый тон бе¬ лән әйтәсез..: Сез минем янга килергә һич тә телә- мәгәнсездер, ахры. Лежнев флегматикларча: — Мин беркая да йөрмим, — дип җавап бирде. — Беркая да дисезме? Ә соң Александра Павлов- нада булгаламыйсызмыни? — Мин күптән инде аның энесе белән таныш. — Аның энесе белән! Хәер, мин берәүне дә ирек¬ сезләмим... Ләкин мине гафу итегез, Михайло Михай¬ лыч, мин яшькә сездән өлкәнрәк, һәм сезне бераз шелтәләргә хакым бар: нигә сез шулай, кеше белән аралашмыйча, үзегез генә бер читтә яшисез? Әллә булмаса, сезгә минем йортым ошамыймы? м и н үзем ошамыйммы? — Мин сезне белмим ич, Дарья Михайловна, ди¬ мәк, сезнең миңа ошамавыгыз мөмкин түгел, йорты- t 46
гыз бик шәп; ләкин сезгә ачыктан-ачык әйтим, мин үз иркемне чикләргә, уңайсыз хәлдә булырга ярат¬ мыйм. Минем бит яхшы фрагым да юк, перчаткала¬ рым да юк; һәм мин сезнең даирә кешесе дә түгел. — Нәселегез буенча, тәрбиягез буенча, сез безнең даирә кешесе, Михайло Михайлыч! Vous êtes des nôtres '. — Нәселне дә, тәрбияне дә бер читтә калдырып v торыйк, Дарья Михайловна! Эш анда түгел... — Кеше, Михайло Михайлыч, кешеләр белән яшәргә тиеш! Мичкәдәге Диоген1 2 шикелле яшәүнең ни кызыгы бар? — Беренчедән, мичкәдә аңа бик уңай булган; ә икенчедән, минем кешеләр белән яшәмәвемне ■ сез кайдан беләсез соң? Дарья Михайловна иреннәрен тешләде. — Монсы башка мәсьәлә! Сез йөрешә торган ке¬ шеләр арасында саналырга лаеклы булмавым өчен миңа тик үкенергә генә кала. Рудин да сүзгә катнашты. — Мосьё Лежнев бик мактаулы бер сыйфатны — ирек яратуны бераз арттырыбрак җибәрә шикелле. Лежнев җавап кайтармады, тик Рудинга күз төше¬ реп кенә алды. Бераз тын тордылар. — Алайса, — диде Лежнев, урыныннан торып: — миңа инде эш тәмам булды дип исәпләргә һәм сезнең управляющиегызга, кәгазьләрне миңа җибәрегез, дип әйтергә мөмкин. — М©мкин..: ләкин, әйтергә кирәк, сез бик кырыс торасыз... Мин сезнең үтенечегезне кире кагарга тиеш идем. — Соң бит болай итеп чикләрне билгеләү мина караганда сезнең өчен файдалырак. Дарья Михайловна иңбашларын күтәреп куйды. — Сез хәтта миндә иртәнге ашка калырга да телә¬ мисезме? — дип сорады ул. — Түбәнчелек белән рәхмәт укыйм сезгә: мин бер¬ кайчан да иртә белән ашамыйм һәм хәзер өйгә кай¬ тырга да ашыгам. 1 Сез безнең даирәдән. (Франц.) 2 Диоген — борынгы грек философы; имештер, ул, дөнья рәхәтләреннән ваз кичеп, мичкә эчендә яшәгән. Tapmç. 47
Дарья Михайловна урыныннан торды. — Мин сезне артык тотмыйм, — диде ул: — сезне артык тотарга хакым юк. Дежнев саубуллаша башлады. — Хушыгыз, мосьё Лежнев. Сезне борчуым өчен гафу итегез. — Зарар юк, берни дә түгел, — дип, Лежнев каби¬ неттан чыгып китте. — Я, нийек? — дип сорады Дарья Михайловна Ру- диннан. — Мин аның сәср кеше икәнлеген ишеткәлә- гән идем; ләкин бу хәтле үк ярамый ла инде! — Ул да Пигасов авыруы белән авырый, — диде Рудин: — оригиналь кеше булып күренергә тырыша. Тегесе Мефистофель булып кылана, монсы циник бу¬ лып кылана. Болай кылануларда эгоизм күп, үз-үзеңне ярату күп, ә хакыйкать аз, мәхәббәт аз. Бу да бит үзенә күрә бер исәп: кеше бернәрсәгә дә ис китмәү һәм иренчәклек битлеген кия, берәрсе: менә бу кеше үзенең күпме талантын әрәм иткән, дип уйлар, янәсе! Ә чынлап карасаң, аның бертөрле дә таланты юк! — Et de deux! 1 — диде Дарья Михайловна. — Кем¬ нең кем икәнлеген әйтүдә коточкыч кеше сез. Сездән яшеренә алмассың. — Сез шулай уйлыйсызмы? — диде Рудин һәм: — хәер, — дип дәвам итте: — миңа чынында Лежнев ту¬ рында сөйләү кирәкмәс тә иде: бервакыт мин аны ярата идем, дус күрә идем... ләкин аннары, төрле аңлашылмаулар нәтиҗәсендә... — Әрләштегезме? — Юк. Ләкин без аерылыштык, һәм мәңгегә аеры¬ лыштык шикелле... — Әйтәм аны, ул барында сез үзегезне ничектер бик уңайсыз хәлдә сиздегез, мин бит күреп тордым... ярый, җитәр, бүгенге иртә өчен мин сезгә күп рәх¬ мәтләр укыйм. Вакыт бик күңелле үтте. Ләкин вөҗ¬ дансыз булырга ярамый бит. Сезне иртәнге ашка чаклы үз ихтыярыгызда калдырам, ә үзем эшләрне карарга китәм. Секретарем, сез аны күрдегез — Cons¬ tantin, c’est lui qui est mon secrétaire1 2, — мине көтәдер инде. Сезгә аны тәкъдим итәм: ул — күндәм, хезмәт 1 Менә икенчесе турында да! (Франц.) 2 Константин минем секретарем ул. (Франц.) 48
күрсәтүчән менә дигән егет, сезгә тәмам сокланган. Хәзергә хушыгыз, cher1 Дмитрий Николаич! Сезнең белән таныштырганы өчен баронга чын күңелемнән рәхмәт укыйм мин! Дарья Михайловна Рудинга кулын сузды. Рудин башта кулны кысты, аннары ирененә тиерде дә залга, ә залдан террасага чыкты. Террасада ул Натальяны очратты. V Дарья Михайловна кызы Наталья Алексеевнаның беренче карашта ошамавы да мөмкин. Ул әле бөтен¬ ләй үк өлгереп җитмәгән, ябык, кара кучкыллы кыз, иңбашларын бераз күтәрә төшебрәк йөри. Ләкин аның йөзе, унҗиде яшьлек кыз өчен' артык эре сызыклы булуына карамастан, бик матур күренә. Уртадан сын¬ ган шикелле нечкә кашлар өстендәге тигез һәм чиста маңгае аеруча ягымлы. Ул аз сөйли, текәлеп диярлек игътибар белән карап, бирелеп тыңлый, — әйтерсең лә. һәммә нәрсә' турында үзенә хисап бирергә тели. Ул еш кына хәрәкәтсез кала, кулларын түбән төшереп, уйга тала; мондый вакытларда аның чыраенда эчтән генә фикерләү чагыла... Кинәт кенә аның иреннәрендә сизелер-сизелмәс елмаю балкый да шунда ук юк була; аның зур кара күзләре акрын гына күтәреләләр... «Qu’avez-vous» 2—дип сорый аңардан m-lle Boncourt һәм аны тирги башлый, кыз кешегә алай уйлану һәм тар¬ кау төс алу килешми, ди. Ләкин Наталья таркау тү¬ гел; киресенчә, дәресләрен ул бик тырышып өйрәнә, күп китап укый, эшне яратып эшли. Аның хисләре тирән һәм көчле, ләкин алар яшерен; Наталья бала чагында да бик сирәк елый иде, ә хәзер инде хәтта аның көрсенүе дә бик сирәк була, тик, берәр нәрсәгә кәефе кырылса, ул чак кына агарына. Әнисе аны ин¬ сафлы һәм акыллы кызга саный, шаяртып кына: mon honnête homme de fille3, — ди, ләкин артык зирәк дип уйламый. «Минем Наташам, бәхеткә каршы, басынкы- салкын, — дип сөйли ул кайчагында: — миңа охшама- 1 Кадерле. (Франц.) 2 Нәрсә булды сезгә? (Франц.) 3 Минем кызым — менә дигән бала. (Фрлнц.) Рудин. Зак. Г-831. —4 49
ган... шунсы яхшы да. Ул бәхетле булыр». Дарья Ми¬ хайловна ялгыша. Хәер, үзенең кызын аңлаган ана бик сирәк очрый. Наталья Дарья Михайловнаны ярата, ләкин аңа серләрен ачып бетерми. — Синең миннән яшерер әйберең юк, — диде аңа беркөнне Дарья Михайловна: — әгәр булса, син миңа сөйләмәс идең: үз акылың үзеңдә синең... Наталья әнисенең йөзенә карады да: «Ә нигә соң үз акылың үзеңдә булмаска тиеш?» — дип уйлады. Рудин аны террасада очраткан чагында, ул, эшләпә киеп бакчага чыгарга дип, m-lle Boncourt белән бергә үзенең бүлмәсенә кереп бара иде. Аның иртәнге заня- тиеләре беткән иде инде. Хәзер Натальяны кечкенә кыз кебек тотмыйлар, m-lle Boncourt күптән инде аңа мифология белән география сабаклары укытмый; ләкин Наталья һәркөнне иртә белән — m-lle Boncourt ал¬ дында — тарихи китаплар, сәяхәтләр һәм бүтән шун¬ дый гыйбрәтле әсәрләр укырга тиеш. Китапларны Дарья Михайловна сайлый, моны ул үзенең аерым бөр системасы буенча эшләгән кебек кылана. Ә чыныңда ул Петербургтагы бер француздан — китап сәүдәгә¬ реннән килгән китапларны гына Натальяга бирә бара, тик Дюма-фис һәм Комп романнарын гына, билгеле инде, бирмичә калдыра. Ул романнарны Дарья Михай¬ ловна үзе укый. Наталья тарихи китаплар укыган чагында m-lle Boncourt үзенең күзлеге аша аеруча кырыс һәм чытык йөз белән карап утыра: француз карчыгы, бөтен тарих яраксыз нәрсәләр белән тулы, дип уйлый, ләкин ул үзе борынгы заманның бөек ке¬ шеләреннән, ни сәбәптәндер, бер Камбизны гына, ә хә¬ зерге заманның бөек кешеләреннән Людовик XIV белән Наполеонны гына белә, һәм соңгысын аның җене сөйми. Ләкин Наталья m-lle ВопсоигГка бөтенләй билгесез булган китаплар да укый: ул Пушкин әсәр¬ ләренең һәммәсен дә яттан белә... Рудин белән очрашкач, Наталья чак кына кыза¬ рынды. Рудин аңардан: — Сез йөрергә чыгасызмы? — дип сорады. — Әйе, без бакчага чыгабыз. — Миңа да сезнең белән чыгарга мөмкинме? Наталья m-lle ВопсоиН’ка карады. 50
Карт кыз, ашыга-ашыга: — Mais certainement, monsieur, avec plaisir 1 — дип җавап бирде. Рудин, эшләпәсен алып, алар белән бергә чыгып китте. Рудин белән бер сукмактан бару Натальяга башта бераз уңайсыз тоелды; аннары ул иркенрәк сулыш алгандай булды. Рудин аның нәрсәләр укуы турында, авылны ярату-яратмавы турында сораша башлады. Натальяның җавапларында бераз каушау сизелә, ләкин күп вакыт оялчанлык дип күрсәтелә торган һәм оял- чанлык дип кабул ителә торган кабаланулы тартыну юк иде. Аның йөрәге еш тибә иде. Рудин, аңа яннан карап: — Сезгә авылда күңелсез түгелме? — дип сорады. — Авылда күңелсез булуы мөмкинме соң? Биредә булуыбызга мин бик шат. Биредә мин бик бәхетле. — Сез бәхетле... Бөек сүз бу. Хәер, бу аңлашыла да: сез яшь кеше. Бу соңгы сүзне Рудин сәер генә итеп әйтте: әллә ул Натальяны көнли, әллә инде кызгана иде. — Әйе! Яшьлек! — дип өстәде ул. — Фәннең бөтен максаты — яшьлеккә бушлай бирелә торган нәрсәләргә аңлы рәвештә ирешү. Наталья Рудинга игътибар белән карады: ул аның нәрсә әйткәнен аңламады. — Бүгенге иртәмне мин сезнең әнкәгез белән сөйлә¬ шеп үткәрдем, —дип, сүзендә дәвам итте Рудин: —ул гадәттән тыш бер хатын. Безнең барлык шагыйрьләребез ни өчен аның белән дус булырга омтылганлыгын аңлыйм мин. Ә сез шигырь яратасызмы? — дип өстәде ул, бераз тын торганнан соң. «Ул миннән имтихан ала»,—дип уйлады Наталья һәм: — Әйе, бик яратам, — дип җавап бирде. — Поэзия — аллалар теле ,ул. Шигырьне мин үзем дә яратам. Ләкин поэзия бер шигырьдә генә түгел: ул һәркайда бар, ул безнең әйләнә-тирәбездә... Менә шушы агачларга, менә шушы күккә бер карагыз әле— һәркай- дан гүзәллек һәм тормыш бөркелә, ә гүзәллек белән тор¬ мыш булган җирдә поэзия дә бар. — Менә шушында, скамьяга утырыйк, — дип дәвам * Билгеле, мөмкин, әфәндем, бик шат булырбыз. (Франц.) 4* 51
итте ул,— менә шулай. Мин никтер шундый тойгы киче- рәм: сез миңа ияләшә төшкәч (һәм ул елмаеп Наталья¬ ның йөзенә карады), сезнең белән без дус булырбыз ке¬ бек. Сез ничек уйлыйсыз? Наталья тагын: «Минем белән ул кечкенә бала белән сөйләшкән кебек сөйләшә», —дип уйлады һәм, нәрсә әй¬ тергә дә белмичә, сез әле авылда озак торырсызмы, дип сорады. — Бөтен җәй буе һәм көз буе торачакмын, ә бәлки кышка да калырмын. Мин, беләсезме, бай кеше түгел; хуҗалык эшләремнең рәте юк, аннары, бер урыннан икенче урынга өстерәлеп йөрү мине туйдырды да инде. Ял итәргә вакыт. Наталья бик гаҗәпләнде, һәм ул юаш кына тавыш белән сорау бирде: — Шулай ук сез дә үзегезгә ял итәргә вакыт дип уйлыйсызмыни? Рудин йөзен Натальяга таба борды. — Сез моның белән нәрсә әйтергә телисез? — Моның белән мин шуны әйтергә телим, — диде Наталья, беркадәр каушый төшеп,—башка берәүләрнең ял итүе мөмкин; ә сез... сез эшләргә тиеш, файдалы булыйм дип тырышырга тиеш. Сездән башка кем соң... — Яхшы фикерегез өчен рәхмәт, — дип, Рудин аның сүзен бүлде. — Файдалы булу... әйтергә җиңел! (Ул кулы белән битен сыпырды.) Файдалы булу!—дип кабатлады ул. — Хәтта әгәр мин үземнең файдалы бу¬ ла алуыма чын-чыннан ышансам да, хәтта әгәр мин үзем¬ нең көчемә ышансам да, теләктәшлек күрсәтүче риясыз җаннарны кайдан табарга соң?.. Рудин өметсез кыяфәттә кулын селтәде, боегып, башын түбән иде, һәм Наталья ирексездән үз-үзенә со¬ рау бирде: тирән өмет белән сугарылган ялкынлы сүз¬ ләрне әле кичә генә менә шушы кешедән ишеттемме соң мин? — Хәер, алай түгел, — дип өстәде Рудин, һәм ул үзенең арслан ялыдай чәчләрен кинәт селкеп куйды: — юк сүз сөйлим мин, сез хаклы. Рәхмәт сезгә, Наталья Алексеевна, чын күңелдән рәхмәт укыйм мин сезгә. (Аның нәрсә өчен рәхмәт укыганлыгын Наталья һич тә аңламады.) Сезнең бер сүзегез миңа үземнең буры¬ чымны хәтерләтте, миңа үземнең юлымны күрсәтте... Әйе, мин хәрәкәт итәргә тиеш. Әгәр миндә талант бар 52
икән, мин аны яшермәскә тиеш; үземнең көчләремне мин коры лыгырдауга, файдасыз, буш лыгырдауга, коры сүзгә әрәм итмәскә тиеш... Рудинның сүзләре ташкын булып агылды. Ул матур сөйләде, ялкынлы һәм ышандыра торган итеп сөй¬ ләде— вак җанлылыкның һәм ялкаулыкның хурлыгы турында, эшкә бирелү кирәклеге турында сөйләде ул. Үзенә үзе шелтәләр яудырды, нәрсә эшләргә теләвең турында алдан сөйләнү — яңа пешеп килгән җимешкә инә кадау шикелле үк зарарлы дип, болай эшләү көчне дә, сүлне дә бушка әрәм итү дип исбат итәргә тырышты. Яхшы фикернең үзенә теләктәшлек тапмавы мөмкин тү¬ гел, дип, үзләренең нәрсә теләүләрен әле үзләре дә бел¬ ми торган кешеләр генә нисә аларны аңлауның кирәге дә булмаган кешеләр генә аңлашылмыйча калалар, дип ышандырырга тотынды. Ул озак сөйләде һәм үзенең сүзен Наталья Алексеевнага тагын бер тапкыр рәхмәт уку бе¬ лән тәмамлады һәм, бик кинәт кенә аның кулын кы¬ сып: «Сез — яхшы күңелле гүзәл зат!» — диде. Аның мондый ирекле кылануы т-11е ВопсоиНны таңга калдырды, ул, кырык ел буе Россиядә яшәвенә карамас¬ тан, русчаны көчкә генә аңлый иде һәм Рудин сүзләренең матур тизлегенә, җиңел агышына гаҗәпләнеп кенә утыр¬ ган иде... Хәер, аның карашында Рудин бер виртуоз гына яисә артист кына шикелле иде; ә мондый кешеләрдән, аның фикеренчә, әдәп саклауны таләп итү мөмкин түгел. Ул урыныннан кузгалды, кискен хәрәкәт белән үзенең күлмәген рәтләп, Натальяга: кайтырга вакыт безгә, диде, monsieur Volinsoff та (ул Волынцевны шулай дип йөртә иде) иртәнге ашка килмәкче иде бит, дип искә төшерде. — Менә үзе дә!—дип өстәде ул, өй ягыннан килгән аллеяларның берсенә күрсәтеп. Чынлап та, якында гына Волынцев күренде. Ул кыюсыз гына атлап килде, ерактан ук барысына да баш иде һәм, әрнүле чырай белән Натальяга карап: — Ә! йөрергә чыктыгызмыни? — диде. — Әйе, — дип җавап кайтарды Наталья: — без өйгә кайтып бара идек инде. — Ә! — диде Волынцев. — Әйдәгез, алайса, кайтыйк. Алар бергәләп өйгә таба киттеләр. Рудин ниндидер аеруча ягымлы бер тавыш белән Волынцевтан: 53
— Апагызның сәламәтлеге ничек?—дип сорады. Ул кичә дә Волынцев белән бик ягымлы сөйләшкән иде. — Рәхмәт сезгә. Апа исән-сау. Ул бүген бирегә, бәл¬ ки, килеп тә чыгар... Сез әле генә нәрсә турындадыр фикер йөртә идегез шикелле? — Әйе, Наталья Алексеевна белән сөйләшә идек. Аның бер сүзе миңа бик көчле тәэсир итте... Волынцев моның нинди сүз икәнлеген сорамады, һәм барысы да тирән тынлык эчендә Дарья Михайловнаның өенә кайттылар. Көндезге аш алдыннан тагын салон җыелды. Ләкин Пигасов килмәде. Рудинның күп сөйлисе килми иде: ул һаман Пандалевскийның Бетховен әсәрләрен уйна¬ вын үтенде. Волынцев, идәнгә караштыргалап, сүзсез генә басып торды. Наталья әнисе яныннан китмәде, я уйга чумып утырды, я үзенең эшенә тотынды. Басистов Рудиннан күзен алмады, һаман да аның берәр акыллы сүз әйтүен көтте. Өч сәгать чамасы вакыт шулай шактый күңелсез үтте. Александра Павловна көндезге ашка кил¬ мәде — һәм Волынцев, барысы да өстәл яныннан тору белән, атын җигәргә кушып, берсе белән дә саубуллаш- маетан, мыштым гына китеп барды. Аңа авыр иде. Ул күптән инде Натальяны сөеп йөри, һаман аңа тәкъдим ясарга җыена... Натальяга ул үзе дә ошый, ләкин Натальяның йөрәгендә мәхәббәт тойгысы юк: моны ул аермачык күреп тора, һәм ул Наталья кү¬ ңелендә ялкынлы, нечкә хисләр кабызуны өмет тә итми, тик аның үзенә бөтенләй ияләшеп җитүен, якынаюын гына көтә иде. Ә менә хәзер нәрсә дулкынландырды соң аны? Шушы ике көн эчендә ул нинди үзгәреш сизде? Наталья аның белән нәкъ электәге шикелле мөгамәлә итә бит... Аның күңеленә, мин Натальяның холкын, бәлки, бөтенләй белмимдер, миңа ул үзем уйлаганга караганда да чит кешедер, дигән фикер килдеме, — аңарда көнче¬ лек уяндымы, әллә ул томанлы рәвештә генә ниндидер бер начар нәрсә сиздеме... һәрхәлдә, ул газап чигә баш¬ лады, үзен берничек тә юата алмады. Ул апасы янына килеп кергәндә, анда Лежнев утыра иде. 54
— Нигә син бик иртә кайттың?—дип сорады Алек¬ сандра Павловна. — Болай гына! Эчем пошты. — Рудин андамы? — Анда. Волынцев, фуражкасын ташлап, урынга утырды. Александра Павловна җәһәт кенә аңа мөрәҗәгать . итте: — Сережа, син зинһар миңа ярдәм ит әле, менә бу кире кешене (ул Лежневка күрсәтте) һич тә ышан¬ дыра алмыйм, Рудин гадәттән тыш акыллы кеше һәм сүз остасы бит? Волынцев нәрсәдер мыгырданды. — Ә мин сезнең белән бәхәсләшмим дә ич, — диде Лежнев: — мин Рудин әфәнденең акыллы кеше икәнлеге¬ нә дә, сүз остасы икәнлегенә дә шикләнмим; тик мин ш,уны гына әйтәм, ул миңа ошамый. — Ә син аны күрдеңмени? — дип сорады Волынцев. — Бүген иртә белән Дарья Михайловнада күрдем. Хәзер ул бит Дарья Михайловнаның бөек вәзире. Вакы¬ ты килер, Дарья Михайловна аның белән дә аерылы¬ шыр,— тик Пандалевский белән генә беркайчан да аерылышмас, — ә хәзергә ул, Рудин, патшалык итә әле. Күрдем мин аны, ничек күрмәскә! Ул шунда утыра, ә Дарья Михайловна мине аңа күрсәтә: янәсе, мрнә кара¬ гыз, атакаем, бездә нинди әкәмәт кешеләр бар. Мин завод аты түгел—кемнең дә булса җитәкләп йөртүенә гадәтләнмәгәнмен. Киттем дә бардым. — Анда ни өчен барган идең соң син? — Межаларны билгеләү мәсьәләсе белән; ләкин монысы да юк нәрсә: минем физиономиямне күрәсе килгән аның. Барыня бит—билгеле инде! Александра Павловна ялкынланып: — Сезне Рудинның өстен булуы хурландыра — менә нәрсә!—диде:—сез аңа менә шуны кичерә алмыйсыз. Ә мин ышанам, акыллы кеше булу белән бергә, аның күңеле дә бик яхшы булырга тиеш. Сез аның күзләренә карагыз, ул... —• «Бөек намус турында сөйләгәндә...»,—дип элеп алды Лежнев. — Алай бик ачуымны китерсәгез, мин елый да баш¬ лармын. Дарья Михайловнага бармыйча, сезнең белән калуыма чын-чыннан үкенәм. Сез моңа лаеклы Түгел. 55
Җитәр инде, үртәмәгез, — дип өстәде ул ялварулы та¬ выш белән. — Булмаса, сез миңа аның яшь чагы турында сөйләгез. — Рудинның яшь чагы турындамы? — Билгеле инде. Сез бит, аны яхшы беләм, дидегез, күптәнге танышым, дидегез. Лежнев, урыннан торып, бүлмә буйлап йөренде. — Әйе,—дип сөйли башлады ,ул: — мин аны яхшы беләм. Аның яшь чагы турында сөйләвемне телисезме? Рәхим итегез. Ул Т...вта ярлы алпавыт семьясында ту¬ ган. Әтисе тиздән вафат булган. Ул әнисе кулында бер ялгызы калган. Әнисе, чиксез яхшы хатын булып, аны өзелеп яраткан; үзе талкан ашап кына яшәгән, ә бар акчасын улына тоткан. Ул Мәскәүдә тәрбия алган, баш¬ та ниндидер бер агасы хисабына, ә үсә төшеп үз аягына баскач, бер бай князь хисабына яшәгән, шуның белән иснәшеп... ярый, гафу итегез, әдәпле сөйлим... шуның белән дуслашып өлгергән. Аннары ул университетка кергән. Мин аның белән университетта таныштым һәм бик нык дуслаштым. Ул чактагы тормышыбыз турында мин сезгә икенче бер вакытта сөйләрмен. Хәзер сөйли алмыйм. Аннары ул чит илгә китте... Лежнев ишекле-түрле йөренүендә булды; Александра Павловна аны һаман күзәтеп торды. — Чит илдән, — дип сүзендә дәвам итте ул: — Рудин әнисенә бик сирәк язды, аның янына тик бер генә тапкыр, ун гына көнгә кайтып китте... Карчык ул югында, чит ке¬ шеләр кулында үлде, ләкин соңгы сулышына кадәр аның рәсеменнән күзләрен алмады. Т...вта яшәгән чагында мин . ул карчыкта булгалый идем. Яхшы хатын иде, искиткеч кунакчыл иде, мине һаман чия вареньесы белән сыйлый иде. Ул үзенең Митясын үлеп ярата иде. Печорин мәктә¬ беннән булган әфәнделәр' әйтерләр, без һәрвакыт үзләре юньләп ярата белми торган кешеләрне яратабыз, дияр¬ ләр; ә минемчә, аналарның барысы да үзләренең ба¬ лаларын яраталар, читтәгеләрен бигрәк тә яраталар. Аннары мин Рудин белән чит илдә очраштым. Анда аңа бер барыня сырышкан иде, үзебезнең рус кешесе, бер зәңгәр оек 1 шунда, бик яшь тә түгел, матур да түгел, һәм зәңгәр оек шундый була да инде ул. Рудин аның 'Зәңгәр оек (искергән сүз) — төрле китаплар турында гына сөйләргә яратучы, коры табигатьле, күңелсез хатын-кыз. Тәрҗ. 56
белән шактый озак чуалды, аннары, ниһаять, аны таш¬ лады... Гафу итәсез, ялгыш әйттем лә: ул хатын үзе. Рудинны ташлады. Шуннан соң мин дә Рудинны таш¬ ладым. Менә шул гына. Лежнев сүзеннән туктады, маңгаен кулы белән сы¬ пырды да, арыган кебек, креслога ауды. —■ Ә беләсезме нәрсә, Михайло Михайлыч, — диде Александра Павловна: — карап-карап торам да, сез усал кеше икәнсез; чынлап әйтәм, сез Пигасовтан һич тә яхшырак түгел. Сөйләгәннәрегезнең барысы да дөрес булуына, үзегездән бернәрсә дә өстәмәвегезгә ышанам, ә шулай да сез моның бөтенесен нинди күңелсез рәвештә сурәтләдегез! Үзенең улын шундый ярата торган бичара нарчык, аның ялгызлыкта үлүе, теге барыня... Нигә ки¬ рәк боларның барысы да? Беләсезме, иң яхшы кешенең тормышын да шундый буяулар белән сурәтләргә мөм¬ кин, — һәм бернәрсә дә өстәмичә дип әйтәм, — һәркемнең коты чыгар! Бу бит үзенә күрә бер төрле яла ягу! Лежнев, урыныннан торып, тагын ишекле-түрле йө¬ ренә .башлады. — Мин һич тә сезнең котыгызны чыгарырга теләмә¬ дем, Александра Павловна, — диде ул, ниһаять. — Мин яла ягучы түгел. Хәер, — дип өстәде ул, бераз уйлап тор¬ гач: — чыннан да, сезнең әйткәнегездә дөреслек тә бар. Мин Рудинга яла якмадым; ләкин—кем белгән! — ан¬ нан соң, бәлки, үзгәргәндер иңде ул — мин аңа карата, бәлки, хаклы түгелмендер. — Ә! менә күрдегезме... Шулай булгач инде, миңа ’ вәгъдә бирегез: аның белән танышлыкны яңартырсыз, аны яхшылап кына белерсез һәм шуннан соң миңа аның турында үзегезнең соңгы фикерегезне әйтерсез. — Ярый, рәхим итегез... Ә син нигә сүзсез утырасың, Сергей Павлыч? Волынцев, сискәнеп, башын күтәрде, әйтерсең, аны йокысыннан уяттылар. — Ә нәрсә сөйлим соң мин? Мин аны белмим бит. Аннары, бүген минем башым авырта. — Чыннан да, бүген нигәдер чыраең ак синең, — диде Александра Павловна: — саулыгың юкмы әллә? — Минем башым авырта,—дип кабатлады Волын¬ цев һәм бүлмәдән чыгып китте. Александра Павловна белән Лежнев аның артыннан карап калдылар, бер-берсенә карашып алдылар, ләкин 57
бер сүз дә эндәшмәделәр. Волынцевның йөрәгендә нәрсә барлыгы аларның берсе өчен дә яшерен түгел иде. VI Ике айдан артык вакыт узды. Шушы вакыт эчендә Рудин Дарья Михайловнадан һич тә китеп тормады дип әйтергә мөмкин. Дарья Михайловна аңардан башка яши алмас булды. Аңа үзе турында сөйләү, аның фи¬ кер йөртүләрен тыңлау Дарья Михайловнаның әлбәттә үтәлергә тиешле гадәте булып әверелде. Беркөнне Ру¬ дин, акчам бетте дигән сылтау белән, китәргә дә теләгән иде: Дарья Михайловна аңа биш йөз сум акча бирде. Шулай ук ул Волынцевтан да ике йөз сум алып торды. Дарья Михайловнага Пигасов элеккегә караганда бик сирәк килә башлады. Рудин барында ул үзен ничектер изелгән кебек сизә иде. Хәер, үзен шулай уңайсыз һәм басынкы хәлдә сизгән кеше бер Пигасов кына да түгел иде. — Ул акыллы башны яратмыйм мин, — ди иде Пи¬ гасов:— сөйләшүе һич тә табигый түгел, койган да куйган инде, рус хикәяләрендәге кеше кебек: «мин» дидеме, үзенә-үзе сокланып, бераз туктап тора... «Мин, имеш, мин...» Гел ниндидер озын сүзләр генә куллана. Әгәр син төчкерсәң—сезнең йөткермәвегез, ә төчкерүе¬ гез менә шундый-шундый сәбәпләр аркасында, ди... Сине мактый башласа — сиңа чин бирә кебек... Я булмаса, үзен-үзе әрләргә керешә, үзен пычрак белән аралашты- ра — хәзер инде б,у кеше якты дөньяга карарга да оялыр, дип уйлыйсың. Кая ул! Хәтта күңелләре ачылып китә, әйтерсең лә, ачы аракы эчкәнмени! Пандалевский Рудиннан бераз шүрли һәм саклык белән генә аның күңелен табарга тырыша. Волынцев белән Рудин арасындагы мөнәсәбәт бик сәер. Рудин аны рыцарь дип атый, күз алдында да, артында да мак¬ тап туя алмый; ләкин Волынцев Рудинны бик яратып бетерми, үзе барында ук Рудин аның яхшы сыйфатла¬ рын санарга керешсә, ирексездән сабырсызлана һәм ачуы килә. «Әллә көләме бу миннән?» — дип уйлый ул, һәм аның йөрәге дошманлык тойгысы белән тибә. Волын¬ цев үзен җиңәргә тырыша; ләкин ул Натальяны Рудин¬ нан көнли, һәм Рудин үзе дә, гәрчә Волынцевны рыцарь дип атаса да, һәрвакыт аны бик шаулап сәламләсә дә, 58
аңардан бурычка акча алып торса да, күңеленнән аңа бик дус иде микән соң? Бу ике кеше бер-берсенең кулын дусларча нык кысып, бер-берсенең күзләренә караган ча¬ гында, аларның, чынлап тикшергәндә, нинди тойгы ки- чергәнлекләрен әйтү бик кыен булыр иде... Басистов Рудинны чиксез тирән хөрмәтләвендә дәвам итә, аның һәрбер сүзен, авыздан чыгып җиткәнче үк, эләктереп ала. Рудин исә аңа бик аз игътибар итә. Бер¬ көнне иртән Рудин аның белән ничектер бик озак утырды, аңа дөнья күләмендәге иң әһәмиятле мәсьәләләр һәм бурычлар турында сөйләде, аны дул¬ кынландырды, сокландырды; ләкин шуннан соң ул аны бөтенләй ташлады... Күрәсең, ул саф күңелдән дус кешеләрне сүздә генә эзләгәндер. Дарья Михайловнага килгәли башлаган Лежнев белән Рудин бәхәскә дә керешми һәм аңардан читтәрәк булырга тырыша кебек. Лежнев та Рудин белән салкын мөгамәлә итә, ләкин аның турындагы соңгы фикерен әле һаман да әйтми, һәм моңа Александра Павловна бик борчыла иде. Ул Рудин алдында тез чүгә; ләкин ул Лежневка да ышана. Дарья Михайловнаның өендә барысы да Рудинның капризларына буйсына: аның бик кечкенә генә теләк¬ ләре дә тормышка ашырыла. Көнне ничек үткәрү тәр¬ тибе аңа бәйләнгән. Бер генә partie de plaisir 1 да аннан башка булмый. Хәер, кинәт кенә атлар җигеп йөрергә чыгып китүләрне Рудин бик үк яратучылардан түгел, мондый йөрүләрдә ул, балалар уенына катнашкан зурлар кебек, ягымлы һәм бераз эч пошулы илтифат күрсәтү тәртибендә катнаша. Шуның каравы ул һәммә нәрсәгә тыгыла: имениедә бирелгән боерыклар турын¬ да, балалар тәрбиясе турында, хуҗалык турында һәм гомумән эшләр турында Дарья Михайловна белән гәп¬ ләшә; аның нәрсәләр эшләргә уйлавы турында сөйләгән сүзләрен тыңлый, хәтта вак-төяккә кагылуны да авыр¬ сынмый, үзгәртүләр һәм яңалык кертүләр тәкъдим итә. Дарья Михайловна сүздә аларга соклана — һәм тик шул гына. Хуҗалык эшендә ул үзенең управляющие биргән киңәшләрне тыңлый; бу управляющий — сыңар күзле, яхшы күңелле, өлкән яшьтәге, хәйләкәр бер мало¬ росс. Ул, үзенең сыңар күзен кысып һәм тыныч көлем¬ 1 Күңел ачып йөрү (Франц.). 59
серәп: «Карт булса, симез булыр, яшь нәрсә арыктыр ул»,— дип әйтергә ярата. Дарья Михайловнаның үзеннән кала Рудинның иң еш һәм иң озак әңгәмәләр алып барган кешесе — На¬ талья. Рудин аңа яшертен генә китаплар бирә, аның алдында үзенең планнарын ачып сала, язарга җыенган мәкаләләренең һәм әсәрләренең беренче битләрен укый. Күп вакыт бу әсәрләрнең мәгънәләре Наталья өчен аңлаешсыз килеш кала. Хәер, Рудин Натальяның аңлавын бик кайгыртмый да шикелле, — аңа тик На¬ тальяның тыңлавы гына кирәк. Рудинның Натальяга якын булуы Дарья Михайловнаның күңеленә бик үк ошап җитми. «Әйдә, ярый инде, — дип уйлый ул, — авыл җирендә Натальяга сөйләшер кеше кирәк бит. Ә Рудин, Натальяны кечкенә кызга санап, аның белән тәкелдәүдән кызык таба. Зарар юк, кызый акыллылана төшәр... Петербургта мин моның бөтенесен дә үзгәр¬ термен...» Ләкин Дарья Михайловна ялгыша иде. Натальяның Рудин белән тәкелдәве кечкенә кызларча түгел: Рудин¬ ның сөйләгәннәрен Наталья йотлыгып тыңлый, алар- ның мәгънәсен аңларга тырыша; үзенең фикерләрен, шик, шөбһәләрен Рудин хөкеменә тапшыра; Рудин аның тәрбиячесе дә, җитәкчесе дә. Хәзергә — Наталья¬ ның башы гына кайный әле... ләкин яшь баш бер үзе генә озак кайнамый ул. Бакчада, дардар агачының җиңелчә, якты күләгәсендәге кечкенә скамьяда Рудин аңа Гётеның Фаустын, Гофманны, яисә Беттинаның хатларын, яисә Новалисны укыса, укыган чагында һа¬ ман туктый-туктый, авыр урыннарны аңлатырга тотын¬ са, Наталья нинди ләззәтле минутлар кичерә иде! Бар¬ лык барышняларыбыз төсле үк, Наталья немецча на¬ чар сөйләшә, ләкин аңлавын яхшы аңлый иде, Рудин исә бөтенләй герман поэзиясенә, германның романтик һәм философик дөньясына чумган иде һәм шул хыял илләренә үзенең артыннан Натальяны да тарта иде. Натальяның җентекләүчән карашы алдында серле, гүзәл дөньялар ачыла; Рудин кулындагы китап битлә¬ реннән, чылтырап аккан гөрләвек булып, Натальяның җанына сокландыргыч образлар, яңа, якты фикерләр коела, һәм бөек тойгыларның саф шатлыгы белән дулкынланган йөрәгендә изге тантана чаткысы, әкрен генә кабынып, һаман да көчлерәк дөрли бара иде. 60
— Әйтегез әле, Дмитрий Николаич, — диде ул бер¬ көнне тәрәзә янында чигү чигеп утырганда: — кышка сез Петербургка китәрсез бит? Рудин, актарып утырган китабын тезләре өстенә куеп: — Белмим әле, — диде: — әгәр акча ягын рәтли алсам, китәчәкмен. Ул сүлпән сөйли: үзендә арыганлык сизә һәм иртә¬ дән бирле бернәрсә дә эшләми иде. •— Минемчә, сез ансын эшли аласыз инде! Рудин башын селкеп куйды. — Сезнеңчә, шулай! һәм ул, зур мәгънә аңлаткан кебек, читкә карады. Наталья нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин тые¬ лып калды. — Карагыз әле, — диде Рудин, Натальяга кулы бе¬ лән тәрәзәдән күрсәтеп: — менә бу алмагачны күрә¬ сезме: ул үзенең авырлыгыннан һәм алмасы күпле¬ геннән сынган. Генийның ап ачык эмблемасы... — Ул үзенең терәге булмаганга күрә сынган, — диде Наталья. — Мин сезне аңлыйм, Наталья Алексеевна; ләкин кешегә аны табу, үзенең терәген табу, җиңел түгел. — 1Минемчә, башкаларның теләктәшлеге... һәрхәл¬ дә, ялгызлык... Наталья бераз буталды һәм кып-кызыл булды. — Кыш көне сез авылда нәрсә эшләрсез соң? — дип өстәде ул, ашыгып кына. — Нәрсә эшләрменме? Зур мәкаләмне язып бете¬ рермен — сез аны беләсез — тормыштагы һәм сәнгать¬ тәге трагедия турында — мин сезгә өченче көн аның планын сөйләгән идем — һәм сезгә җибәрермен. — һәм: бастырып чыгарырсызмы? — Юк. — Ничек инде ул юк? Алай булгач, кем өчен дип язарга соң? — Әйтик, менә сезнең өчен. Наталья күзләрен түбән төшерде. — Бу минем көчемнән өстен, Дмитрий Николаич! Бераз читтәрәк утырган Басистов тыйнак кына кыя¬ фәттә: — Сорарга рөхсәт итегез, мәкаләгез нәрсә турын¬ да? — диде. 61
— Тормыштагы һәм сәнгатьтәге трагедия турын¬ да, — дип кабатлады Рудин. — Менә Басистов әфәнде дә укыр. Хәер, мин төп фикерне билгеләп җиткермә¬ дем әле. Минем әле һаман да мәхәббәтнең трагик әһә¬ миятен канәгатьләнерлек дәрәҗәдә үзем өчен аныклый алганым юк. Рудин мәхәббәт турында бик теләп һәм бик еш сөйли. Башта, «мәхәббәт» сүзе чыккан саен, m-lle Bon¬ court, быргы тавышын ишеткән карт полк аты кебек, сискәнеп китә һәм колакларын шәмрәйтә иде, ләкин тора-бара ул ияләште һәм, иреннәрен турсайтып, озак¬ лап тәмәке иснәү белән канәгатьләнүчән булды. — Минемчә, — диде Наталья юаш кына: — мәхәб¬ бәттәге трагедия, ул — бәхетсез мәхәббәт. — һич тә алай түгел! — диде Рудин: — монсын мә¬ хәббәтнең көлке ягы дип әйтергә мөмкин... Бу мәсьә¬ ләне бөтенләй башкача куярга кирәк... тирәнтенрәк чумырырга кирәк... Мәхәббәт!—дип дәвам итте ул: — аның бөтенесе сер: кабынуы да, үсүе дә, сүнүе дә. Я ул кинәт килә, көн шикелле ачык һәм шатлыклы була, яисә ул, көл астындагы ут кебек, озак пыскый да, бөтенесе дә җимерелеп беткәч, җанда ялкын булып кабына; я ул синең йөрәгеңә елан кебек шуышып ки¬ леп керә, я аннан кинәт кенә чыгып китә... Әйе, әйе; бу әһәмиятле мәсьәлә. Хәер, безнең заманыбызда кем сөя соң, кемнең сөяргә базымлыгы җитә соң? һәм Рудин уйга калды. — Сергей Павлычның нигә бик күптән күренгәне юк икән? — дип сорады ул кинәт кенә. Натальяның битләренә ут йөгерде, ул башын киер¬ гесенә таба иде. — Белмим, — дип пышылдады ул. Рудин, урыныннан торып: — Нинди искиткеч гүзәл һәм саф җанлы кеше! — диде. — Чын рус дворянинының иң яхшы үрнәкләренең берсе ул. M-lle Boncourt аңа үзенең кечкенә француз күзләре белән кырын карап куйды. Рудин бүлмә буйлап йөренде. — Сезнең игътибар иткәнегез бармы, — диде ул, кинәт кенә үкчәсендә борылып: — имәннең иске яфрак¬ лары — ә имән нык агач ул — имәннең иске яфраклары, яңа яфрак шытып чыккач кына коела башлыйлар. 62
— Әйе, — диде Наталья әкрен генә: — игътибар иткәнем бар. — Көчле йөрәктәге иске мәхәббәт белән дә шун¬ дый ук хәл була: ул үзе үлгән инде, ләкин һаман да шунда тотынып тора әле; тик икенче, яңа мәхәббәт¬ нең генә аны куып чыгаруы мөмкин. Наталья бертөрле дә җавап кайтармады. «Моның мәгънәсе нәрсә икән?» — дип уйлады ул. Рудин бераз вакыт бер урында басып торды, чәчлә¬ рен селкеп җибәрде, аннары китеп барды. Ә Наталья үз бүлмәсенә китте. Ул, аптырашка калып, бик озак үзенең кроватенда утырды, Рудинның соңгы сүзләре турында бик озак уйланды һәм кинәт кулларын йомарлады да үксеп елап җибәрде. Нәрсәгә елагандыр ул — алла белә! Кинәт кенә күз яшьләре коела башлауның сәбәбен ул үзе дә аңламады. Ул алар- ны сөртте, ләкин алар, мөлдерәмә тулып җиткән чиш¬ мәдән аккан су кебек, тагын тәгәрәделәр. Шул ук көнне Александра Павловна белән Лежнев арасында Рудин турында сөйләшү булды. Башта Леж¬ нев һаман да сөйләмәскә уйлаган иде; ләкин Александра Павловна ничек тә аның җавабын ишетергә теләде. — Мин күреп торам, — диде ул:—сезгә Дмитрий Николаич, электәге шикелле үк, һаман да ошамый. Мин юри хәзергә хәтле сездән сорашмадым; ләкин аңарда үзгәреш бармы, юкмы икәнлеге турында бер фикергә килергә сезнең вакытыгыз булды инде, һәм мин белергә телим: ни өчен сезгә ошамый ул? Лежнев гадәттәгечә флегматик рәвештә: . — Ярый, рәхим итегез, әгәр алай бик телисев икән, — диде: — тик карагыз аны, ачуланасы булмагыз... — Ярый, башлагыз, башлагыз. — һәм миңа ахырына хәтле сөйләп бетерергә ирек бирегез. — Рәхим итегез, рәхим итегез, 1башлагыз. Лежнев, әкрен генә диванга батып: — Менә шулай, — дип сөйләргә кереште: — сезгә- белдерергә тиешлемен, Рудин миңа, чыннан да, оша¬ мый. Ул акыллы кеше... — Ансы билгеле! 63
— Ул менә дигән акыллы кеше, хәер, чынлап кара¬ ганда, буш кеше үзе... — Моны әйтүе генә җиңел! — Чынлап караганда, буш кеше үзе, — дип кабат¬ лады Лежнев: — ләкин монсы бәла түгел әле: без ба¬ рыбыз да буш кешеләр. Мин хәтта аны менә нәрсә өчен дә гаепләмим: ул күңеленнән деспот, ялкау, бик үк мәгълүматлы да түгел... Александра Павловна кулларын җәеп җибәрде. — Бик үк мәгълүматлы түгел! Рудин!—диде ул. — Бик үк мәгълүматлы түгел, — дип, Лежнев үзе¬ нең шул ук тавышы белән кабатлады:—кеше исәбенә яшәргә ярата, роль уйнаган булып кылана, һәм башка шундыйлар... боларның барысы да табигый. Ләкин шунсы, начар, ул, боз шикелле, салкын. — Ул, шундый ялкынлы җан, салкын буламы! — дип, Александра Павловна аның сүзен бүлде. — Әйе, боз шикелле салкын, үзе шуны белә һәм юри ялкынлы булып кылана. Шунсы начар, — дип дәвам итте Лежнев, акрынлап җанлана төшеп: — ул куркынычлы уен уйный, — куркынычлы булуы аның үзе өчен түгел, билгеле; ул үзе картага бер тиен дә куймый, бер генә чәч бөртеген дә куймый, ә башка берәүләр җаннарын куялар... — Кем турында, нәрсә турында сөйлисез -соң сез? Мин сезне аңламыйм,—диде Александра Павловна. — Шунсы начар, ул намуслы түгел. Ул бит акыл¬ лы кеше: ул үзе әйткән һәрбер сүзгә бәя бирә белер¬ гә тиеш, — ә сөйләгән чагында ул үз сүзләренең ка¬ дерен белгән кебек сөйли... Бәхәсләшеп булмый, ул матур сөйли: ләкин русларга хас булган матур сөйләү түгел бу. Аннары, ниһаять, матурлап сөйләү егет ке¬ шегә килешә, ә аның яшендә үз сүзләреңнең гөрләвен¬ нән -кызык табу оят, кыланып сөйләнү оят! — Ә минемчә, Михайло Михайлыч, сез кыланып сөйлисезме, юкмы, — тыңлаучы өчен барыбер... — Гафу итәсез, Александра Павловна, барыбер түгел. Кайбер кешенең бер генә сүзе дә минем йөрә¬ гемә үтәр, ә икенче берәү шул ук сүзне яисә тагы да матурракны әйтер, — мин колагымны да кыймылдат¬ мам. Бу нидән шулай? •—■ Ягъни сез кыймылдатмассыз, — дип, Александра Павловна аның сүзен бүлде. 64
— Әйе, кыймылдатмам, —диде Лежнев: — дөрес, минем колагымның бик зур булуы да мөмкин, ләкин барыбер кыймылдатмам. Эш менә нәрсәдә: Рудинның сүзләре сүз килеш кенә калалар, алар беркайчан да эшкә ашмаячаклар — ә бит ул сүзләрнең яшь йөрәкне тынычсызлавы, һәлак итүе мөмкин. — Сез соң кем турында, кем турында сөйлисез, Михайло Михайлыч? Лежнев туктады. — Минем кем турында сөйләвемне белергә тели¬ сезме?! Наталья Алексеевна турында. Александра Павловна бер генә секундка уңайсыз¬ ланып калды, ләкин шундук көлемсерәп куйды. — Менә кирәк булса! — дип сөйли башлады ул: — сезнең башыгызга һәрвакыт бик сәер фикерләр килә! Наталья бала әле; ниһаять, әгәр инде ул-бу була калса, әллә сез аңламыйсызмы, Дарья Михайловна... — Дарья Михайловна, беренчедән, эгоистка, һәм ул үзе өчен генә яши; ә икенчедән, ул үзенең балалар¬ ны тәрбия итә белүенә шундый ышана, алар турында тынычсызлану аның башына да килми. Фи! мөмкинме соң! Ул бер генә секунд вакыт бирдеме, мәһабәт бер караш ташладымы —һәммәсе дә ал да гөл булыр. Менә шулай уйлый ул барыня, ул үзен меценатка дип тә, акыллы дип тә, алла белә, тагын ничек дип тә исәпли, ә чынында ул югары җәмгыятьтәге бетәшкән бер кар¬ чык кына. Ә Наталья бала түгел: ышаныгыз миңа, ул сезнең белән безгә караганда ешрак һәм тирәнтенрәк уйлана. Туры килеп торуы тагын, шундый намуслы, ялкынлы һәм дәртле натура ниндидер бер актёрга, ниндидер бер кокеткага очраган! Хәер, монсы да та¬ бигый хәл. — Кокетка! Сез Рудинны кокетка дип атыйсызмы? — Билгеле аны... Менә үзегез әйтеп карагыз, Алек¬ сандра Павловна, аның Дарья Михайловнада уйнаган роле нинди соң? Берәүнең өендә идол булу, оракул булу, йорт боерыкларына, семья гайбәтләренә, вак- төяк ызгышларына тыкшыну — ир кешегә лаеклымы¬ ни? Александра Павловна, гаҗәһләнеп, Дежневның йө¬ зенә карады. — Мин сезне таный да алмыйм, Михайло Михай¬ лыч,— диде ул: — сез кызарындыгыз, дулкынлана баш- Рудин. Зак. Г-831. —5 «5
ладыгыз. Чыннан да, биредә башка берәр нәрсә яше¬ ренгән булырга тиеш... — Менә шул инде! Хатын-кызга җитди мәсьәлә ту¬ рында үзең ышанып сөйли башладыңмы, ул эшкә һич бәйләнеше булмаган ниндидер бер вак сәбәп уйлап чыгармыйча тынычлана алмас: сезнең болай сөйләве¬ гез, ә башкача сөйләмәвегез шушы сәбәптән, дияр. Александра Павловна ачуланды. — Браво, мосьё Лежнев! Хатын-кызларны сез Пи- гасовтан да шәбрәк эзәрлекли башладыгыз; ләкин, ихтыяр үзегездә, сез, бик үтәли күрә торган кеше булсагыз да, шундый кыска вакыт эчендә бар кешене дә, һәммә нәрсәне дә аңлап бетергәнсездер дип ышана алмыйм. Миңа сез ялгышасыздыр кебек тоела. Сез¬ неңчә, Рудин ниндидер бер Тартюф булып чыга бит. — Мәсьәлә дә шунда, ул хәтта Тартюф та түгел. Тартюф, ичмаса, үзенең нәрсәгә омтылганын белгән; ә бу, бик акыллы кеше булса да... — Нәрсә тагын, нәрсә тагын — бу? Сүзегезне әйтеп бетерегез, гаделлексез, мәхәббәтсез кеше! Лежнев урыныннан торды. ■— Тыңлагыз әле, Александра Павловна, — диде ул: — гаделлексез кеше мин түгел, бәлки сез үзегез. Сез минем Рудин турында кискен сөйләвемә ачулана¬ сыз: ә минем аның турында кискен сөйләргә хакым бар! Бу хакны мин, бәлки, бик кыйбат бәягә алган¬ мындыр. Мин аны яхшы беләм; мин озак вакыт аның белән бергә яшәдем. Хәтерегездәме, беркөнне мин сезгә, Мәскәүдә яшәгән чагыбызны кайчан да булса бер сөйләрмен, дип вәгъдә иткән идем. Шул вәгъдә¬ не хәзер үтәргә туры килер ахры. Ләкин сезнең мине тыңлап утырырга сабырыгыз җитәрме? — Сөйләгез, сөйләгез! -— Я, алайса, рәхим итегез. Лежнев вак-вак адымнар белән ишекле-түрле йөри башлады, ул ара-тирә йөрүеннән туктый һәм башын алга ия иде. — Сез, бәлки, беләсездер, — дип сөйли башлады ул: — ә бәлки белмисездер, мин бик иртә ятим калдым, унҗиденче яшемдә минем инде үземнән өлкән кешем юк иде. Мин Мәскәүдә тутакай өендә яшәдем һәм, ни теләсәм, шуны эшләдем. Мин шактый буш егет идем, гарьләнүчән идем, кыланырга, мактанырга ярата идем. 66
Университетка кергәч, мин үземне мәктәп баласы кебек тоттым һәм тиз вакыт эчендә күңелсез бер хәлгә тарыдым. Ансын сезгә сөйләп тормыйм: кирәге юк. Мин ялган сөйләдем һәм шактый әшәке рәвештә ял¬ ганладым... Мине фаш иттеләр, ялганымны тоттылар, оялттылар... Мин аптырап калдым һәм балалар кебек еларга тотындым. Бу эш бер танышымның квартира¬ сында булды, анда күп кенә иптәшләр бар иде. Барысы да миннән шаркылдап көләргә тотындылар, тик бер генә кеше көлмәде, ә ул, беләсезме, мин үземнең ял¬ ганлавымны икърар итмичә киреләнгәндә, мине бары- - сыннан да ныграк ачуланган иде. Кызгандымы бу мине, нәрсә булгандыр, култыклады да үзенә алып китте. — Ул Рудин идеме? — дип сорады Александра Пав¬ ловна. — Юк, ул Рудин түгел иде... ул кеше иде... ул үлде инде... ул гадәттән тыш кеше иде. Фамилиясе Покорский иде. Аны берничә сүз белән генә сурәтләп бирергә ми¬ нем көчем җитми, ә аның турында сөйли башладыңмы инде, башка һичкем турында сөйлисең килмәс. Саф һәм бөек җан иде ул, ә андый тирән акылны миңа соңын¬ нан очратырга туры килмәде. Покорский кечкенә генә бер агач өйнең чарлагында, тәбәнәк, тар бүлмәдә яши иде. Ул бик ярлы иде. Дәрес биреп тапкан акчасына көч-хәл белән гомер итә иде. Кунакны бер стакан чәй белән сыйлый алмаган чаклары да була иде; ә бүлмә¬ сендәге бердәнбер диваны, эчкә батып, көймәгә охшап калган иде. Ләкин, шундый уңайсызлыкларга кара¬ мастан, аның янына бик күп кеше килә иде. Аны ба¬ рысы да яраталар, ул йөрәкләрне үзенә тарта иде. Сез ышанмассыз, аның ярлы бүлмәсендә утыру шундый ләз¬ зәтле, шундый күңелле иде! Менә шул кешедә мин Рудин белән таныштым. Ул чагында Рудин үзенең князеннән аерылган иде инде. — Ул Покорскийда алай искитәрлек нәрсә бар иде соң? — дип сорады Александра Павловна. — Ничек дип әйтим сезгә? Поэзия белән хакый¬ кать— менә шулар һәммә кешене дә аның янына ки¬ терәләр иде. Киң һәм саф акыллы булуы белән бергә, ул, балалар кебек, сөйкемле һәм беркатлы иде. Аның эчкерсез шаркылдап көлүе әле дә колагымда яңгырый һәм шул ук вакытта ул —> 5* 67
Дөрләп янды, төнге шәм шикелле, Изге һәм саф идеал алдында... Безнең түгәрәктәге ярым акылдан язган һәм искиткеч сөйкемле бер шагыйрь аның турында әнә шулай диде. Александра Павловна тагын: — Ә ничек сөйли иде ул? — дип сорады. — Күңеле күтәренке чагында ул яхшы сөйли, лә¬ кин гаҗәпләнерлек түгел иде. Рудин ул чагында да аңа караганда егерме тапкыр матуррак сөйли иде. Лежнев туктады, кулларын кушырды. — Покорский белән Рудин һич тә бер-берсенә охша¬ маганнар иде. Рудинда ялтырау да, шалтырау да күб¬ рәк, фразалар да һәм, әйтергә мөмкин, энтузиазм да көчлерәк. Ул Покорскийдан талантлырак күренә, ә чы¬ нында, Покорский белән чагыштырганда, Рудин бөтенләй ярлы бер кеше. Рудин теләсә нинди фикерне менә дигән итеп үстерә — алга сөрә белә, бик оста бәхәсләшә; ләкин аның фикерләре аның үз башында тумый: ул аларны башкалардан, бигрәк тә Покорскийдан ала. Покорский карар күзгә басынкы, йомшак, хәтта зәгыйфь кеше — хатын-кызны үлеп ярата, әйттерергә дә ярата һәм үзен берәүдән дә кыерсыттыра торган түгел. Рудан тыштан караганда, ут йөрәкле, кыю һәм тормыш сеючән егет, ә җаны салкын, һәм чынында аны юаш дип әйтергә мөм¬ кин, тик аның үз-үзен сөю тойгысына гына кагылма: ул чагында инде үрле-кырлы сикерә башлый. Ул бөтен көче белән үзенә кешеләрне буйсындырырга тырыша, ләкин аларны ул нигез фикерләр һәм гомуми идеяләр исеменә генә буйсындыра ала һәм, чыннан да, бик күп кешегә үзенең көчле йогынтысын үткәрә. Дөрес, аны берәү дә яратмый; бәлки, бер мин генә аны күңелемнән якын күр¬ гәнмендер. Аның хакимлегенә түзәләр генә... Ә Покор- скийга барысы да үзлекләреннән биреләләр. Аның кара¬ вы, Рудин беренче очрашкан кеше белән озаклап сөйлә¬ шүдән, бәхәсләшүдән беркайчан да баш тартмый... Ул әллә ни күп китап укымаган, ләкин һәрхәлдә, Покор- скийга караганда да, безнең барыбызга караганда да шактый күбрәк укыган; акылы системалы, хәтере бик көчле, ә бит яшьләргә менә шул тәэсир итә дә! Яшьләргә син нәтиҗәләр бир, йомгаклар бир, дөрес булмаса бул¬ масын, ләкин йомгаклар бир! Бөтенләй үк намуслы кеше бу эшкә ярамый. Мин сезгә тулы хакыйкатьне бирә ал¬ 68
мыйм, дип, чөнки аны үзем дә белмим, дип әйтеп кенә карагыз... яшьләр сезне тыңлап та тормаслар. Ләкин сез аларны алдый да алмыйсыз. Хакыйкатькә ирештем дип, үзегезнең дә яртылаш кына булса да ышануыгыз кирәк... Рудинның безнең шикелле яшьләргә бик көчле тәэсир итүе менә шуңардан иде. Мин сезгә әле генә, ул күп ки¬ тап укымаган иде, дидем, ләкин ул философия китапла¬ рын укый иде, һәм аның башы менә нинди иде: бер китап¬ ны укып чыктымы, ул аның гомуми фикерләрен отып ала, мәсьәләнең нәкъ тамырына тотына, аннары шуннан як- якка дөрес һәм якты фикер җепләре үткәрә, рухи перс¬ пективалар ача. Ул чагында безнең түгәрәгебез, яшерми генә әйткәндә, малайлардан гына тора иде, —ма¬ лайларның да укып бетермәгәннәре иде. Философия, сәнгать, фән, тормыш үзе — боларның барысы да безнең өчен коры сүзләр генә иде, хәтта, әйтергә мөмкин, төшен¬ чәләр генә иде, мавыктыргыч, гүзәл, ләкин берләшмәгән, таркау төшенчәләр иде. Аларның; шул төшенчәләрнең, гомуми багланышын, бөтен дөньяның гомуми законын без аңламый да, сизми дә идек, тик томанлы рәвештә ге¬ нә шул турыда сөйләшә идек, шуны аңларга тырыша идек... Рудинның сөйләгәнен тыңлаганда, безгә, менә, ниһаять, без шул гомуми багланышны аңладык кебек, менә, ниһаять, пәрдә күтәрелде кебек тоелды! Дөрес, аның сөйләгәне үзенеке түгел иде — булса соң! бары¬ бер, үзебез белгән барлык нәрсәләрдә төгәл тәртип ур¬ нашты, ъирә-якта таралып яткан барлык нәрсәләр кинәт бергә тупланды, безнең күз алдыбызда бергә, кушылып, бер бина шикелле, үсә һәм яктыра барды, һәммә нәрсәгә рух керде... Бер генә нәрсә дә очраклы, мәгънәсез хәлдә калмады; барлык нәрсәдә акыллы зарурлык һәм гүзәл¬ лек күренде, барлык нәрсәнең мәгънәсе ачык һәм шул ук вакытта серле төскә керде; тормышның һәрбер аерым күренеше аккорд булып яңгырады, һәм без үзебез дә, ти¬ рән хөрмәтләүдән туган изге куркуга, йөрәгебезнең тат¬ лы дерелдәвенә^бирелеп, үзебезне мәңгелек хакыйкатьнең тере тамырлары дип, ниндидер бөек эшне башкару ко¬ раллары дип тойдык... Боларның барысы да көлке түгел¬ ме сезгә? — Бер дә көлке түгел, — диде Александра Павловна акрын гына: — нигә алай дип уйлыйсыз? Мин сезне бө¬ тенләй үк аңлап бетермим, ләкин көлке түгел. — Ул чагыннан бирле без, билгеле, акыллылана 69
төштек инде, — дип, Лежнев дәвам итте: — хәзер безгә боларның барысының да балалык булып күренүе мөм¬ кин... Ләкин, тагын кабатлыйм, ул вакытта без күп нәрсә белән Рудинга бурычлы идек. Покорский аңа караганда, һичшиксез, чагыштыргысыз өстенрәк иде; Покорский безнең йөрәккә ялкын һәм көч бирә иде; ләкин ул кайча¬ гында сүлпән була иде һәм берни дә сөйләми иде. Ул нервлы һәм авыру кеше иде; аның каравы, канатларын бер җәеп җибәрдеме,— илаһым! кайларга гына очып менми иде ул! зәңгәр күкнең нәкъ түренә! Ә Рудинда, зифа буйлы бу матур егеттә, ваклык күп иде; хәтта ул гайбәт тә сөйли иде; һәммә нәрсәгә катнашу, һәммә нәр¬ сәне'аңлатып бирү, һәммә нәрсәгә билгеләмә табу аның иң яраткан эше иде. Аның ыгы-зыгылы эшчәнлеге беркай¬ чан да туктап тормый иде... политик натура, янәсе! Мин аның шул вакытта нинди булганын сөйлим. Хәер, ул, бәхетсезлеккә каршы, үзгәрмәгән. Аның каравы, ул үзе¬ нең ышанычларында да үзгәрмәгән... утыз биш яшенә җитсә дә!.. Моны үзе турында һәркем дә әйтә алмый. — Утырыгыз, — диде Александра Павловна: — нигә алай, сәгать теле шйкелле, бүлмә буйлап йөрисез? — Миңа шулай яхшырак,—диде Лежнев.—Ярый, мин сезгә шунсын белдерим, Александра Павловна, По¬ корский түгәрәгенә эләккәч, мин яңадан тугандай бул¬ дым: басынкыландым, аны-моны сорашкаларга, укырга тотындым, шатландым, чын күңелемнән хөрмәт иттем — кыскасы, әйтерсең лә, ниндидер 6èp храмга кердем, һәм чыннан да, әгәр мин хәзер үзебезнең шул чактагы җые- лышуларыбызны искә төшерәм икән, валлаһи дип әйтәм, аларның бик матур, хәтта күңел нечкәртерлек яклары күп иде. Күз алдына китерегез әле: биш-алты малай җыелган, бер генә балавыз шәм яна, чәй бик начар, со¬ хари дигәне бөтенләй катып беткән; ә шунда сез безнең йөзләребезне күрсәгез иде, безнең сүзләребезне ишетсәгез иде! һәркайсыбызның күзендә шатлык-тантана, яңаклар янып тора, йөрәк еш тибә, һәм без алла турында, хакый¬ кать турында, кешелек дөньясының киләчәге турында, поэзия турында сөйлибез — кайчагында без бик мәгънә¬ сез сөйлибез, юкка-барга сокланабыз; ләкин, булса ни соң!.. Покорский аягын 'бөкләп утыра, ак чырайлы яңа¬ гына таянган, ә күзләре балкып тора. Рудин, бүлмә> урта¬ сына баскан да, сөйли, искиткеч матур сөйли, койган да куйган инде — шаулап торган диңгез алдындагы Демос- 70
фен 1 диярсең; чәчләре тузгып беткән шагыйрь Субботин, ара-тирә, төш күргәндәге кебек, өзек-өзек эндөшкәләп куя; мәңге тынлык саклаганга күрә генә безнең арабызда зур философ дип дан алган кырык яшьлек бурш 1 2, немец пасторының улы, Шеллер ничектер аеруча тантаналы рә¬ вештә тын утыра; безнең җыелышларның Аристофаны3 шат күңелле Щитов үзе дә юашланып кала һәм тик кө¬ лемсери генә; ике-өч яңа иптәш сокланулы ләззәт белән тыңлыйлар... Ә төн, канатланып очкан шикелле, салмак кына, ашыкмый гына узып бара. Менә күк чите дә агара, һәм без таралышабыз, күңелләребез нечкәргән, үзебез шат, намуслы һәм аек (ул чагында без эчемлек сүзен телгә дә алмый идек), ә җанда ниндидер рәхәт арыганлык сизелә... Әле дә хәтеремдә, буш урамнар буйлап кайтып барасың, уйларың гел яхшылыкта гына, хәтта йолдыз¬ ларга да ничектер серләшкәндәй карыйсың, әйтерсең лә, алар сиңа якынрак та, аңлаешлырак та... Эх! Яхшы ва¬ кыт иде ул, һәм мин аның бушка гына узып киткән булу¬ ына ышанырга теләмим! Хәер, ул бушка гына узма¬ ды, — соңыннан тормыш тарафыннан бозылган-түбәнәй- телгән кешеләр өчен дә бушка гына узмады ул... күпме тапкырлар минем шундый кешеләрне, үземнең элекке ип¬ тәшләремне, очратканым бар! -Бу кеше бөтенләй ерткыч җанварга әйләнгән икән, дип уйлыйсың, ләкин аның алдында Покорений исемен генә әйт — аңардагы саф күңеллелекнең барлык калдыклары хәрәкәткә килә, гүя¬ ки син пычрак һәм караңгы бер бүлмәдә онытылып кал- Тан ислемай шешәсен ачып куйдың да... Лежнев сүзеннән туктады; аның төссез йөзе алланды. Александра Павловна, Лежневка гаҗәпләнеп карап: — Ә соң сез Рудин белән ни сәбәптән һәм кайчан ачуланыштыгыз? —дип сорады. —• Мин аның белән ачуланышмадым, чит илдә аны тә¬ мам белеп җиткергәч, мин аңардан» читләштем генә. Ләкин Мәскәүдә үк минем аның белән ачуланышуым мөмкин иде инде. Шул чакта ук ул миңа бер начарлык эшләде. — Нәрсә эшләде? — Ә менә нәрсә. Мин... ничек дип әйтергә икән 1 Д е м о с ф е н — борынгы грек ораторы. Тэрэк;. 2 Бурш — күңел ачуларны, әйттерүләрне ярата торган немец студенты. Tapoiç. * 3 Аристофан — борынгы грек драматургы. 71
моны?., минем фигурама бик үк килешеп бетми бу... лә¬ кин мин һәрвакыт гыйшык тотарга бик сәләтле идем. —• Сезме? — Мин. Бу бик сәер тоеладыр, шулай бит? Ләкин мин чынын әйтәм. Менә шулай, ул чакта мин бик сөйкем¬ ле бер кызыйга гашыйк булдым... Ә соң сез нигә миңа болай карыйсыз? Үзем турында мин сезгә тагы да гаҗәб- рәк нәрсә әйтә алыр идем. — Белергә мөмкинме, нәрсә әйтә алыр идегез икән? — Мәсәлән, менә нәрсә әйтә алыр идем. Мәскәүдә узган ул вакытларда мин төннәрен күрешергә йөри идем... кем белән дип уйлыйсыз?.. Бакчамның аргы очын¬ дагы яшь юкә агачы белән. Аның нечкә, зифа кәүсәсен кочаклыйм да, бөтен табигатьне кочакладым шикелле тоела, йөрәгем киңәя һәм изри, әйтерсең, чыннан да, бө¬ тен табигать минем йөрәгемә кереп тула... МенӘ' нинди идем мин!.. Нәрсәсен сөйләп торырга! Сез, бәлки, мине шигырь язмаган дип уйлыйсыздыр? Бик яздым, хәтта, «Манфред»ка ияреп, бер драма да яздым. Катнашучы¬ лар арасында күкрәге канга буялган бер өрәк тә бар иде, һәм шунсын да искә алыгыз, бу аның үз каны түгел, бәл¬ ки гомумән бөтен кешелек дөньясының каны иде... Әйе, әйе, шулай, бер дә гаҗәпләнмәгез... Ләкин мин үземнең гашыйк булуым турында сөйли башлаган идем бит. Мин бер кыз белән таныштым... — һәм юкә. агачы белән күрешергә йөрүдән тукта¬ дыгызмы?— дип сорады Александра Павловна. — Туктадым. Ул кыз бик яхшы күңелле һәм бик матур иде, күзләре шат һәм саф иде, ә тавышкае яңгырап тора иде... — Сез бик оста тасвирлыйсыз, — диде Александра Павловна, көлемсерәп. — Ә сез бик усал тәнкыйтьче, — дип җавап кайтар¬ ды Лежнев. — Менә шулай, бу кыз үзенең карт әтисе белән яши иде... Хәер, вак-төягенә тукталып тормыйм. Сезгә тик шунсын гына әйтим, кыз чынлап та бик яхшы күңелле иде—син чәйне ярты гына стакан сорасаң, ул сиңа һәрвакыт әлбәттә өч чирек стакан ясый иде!.. Бе¬ ренче очрашудан соң ике көн үтүгә, мин инде дөрли идем, ә җиденче көн дигәндә, чыдамадым, барысын да Рудинга сөйләп бирдем. Гашыйк булган яшь егетнең лыгырдама¬ вы мөмкин түгел; мин Рудинга барлык серләремне ач¬ тым. Ул чагында мин бөтенләй аның йогынтысында идем, 72
һәм бу йогынты, бер дә икеләнмичә әйтәм, күп яктан яхшы нәтиҗәле иде. Беренче булып Рудин миннән читен- сенмәде, мине шомартты. Покорскийны мин чын күңелем¬ нән ярата идем, ләкин аның җан сафлыгы алдында кур¬ ку кебегрәк бер тойгы кичерә идем, ә Рудинга мин якын¬ рак тора идем. Минем гашыйк булуымны белгәч, ул әйтеп бетергесез шатланды: мине кочаклап алды, котла¬ ды һәм шундук миңа акыл өйрәтә башлады, минем яңа хәлемнең нинди әһәмиятле икәнлеген сөйләргә ке¬ реште. Мин йотлыгып тыңладым... Хәер, сез аның нинди оста сөйләвең үзегез беләсез. Аның сүзләре миңа гадәт¬ тән тыш тәэсир итте. Үз-үземне хөрмәт итүем кинәт ис¬ киткеч зурайды, кыяфәтем җитдиләнде, кычкырып көлмәс булдым. Хәтеремдә әле, мин ул чагында хәтта ничектер сакланыбрак йөри башладым, әйтерсең лә, минем күкрә¬ гемдә кыйммәтле су тутырган бер савыт бар, һәм мин шул суның чайкалып китүеннән куркам... Мин чиксез бә¬ хетле идем, өстәвенә тагын үземә яхшы карауларын ачык күреп тора идем. Рудин минем гашыйк булган кызым белән танышырга теләде; хәер, аны таныштырырга мин үзем үк тырыштым шикелле. — Алайса, эшнең нәрсәдә икәнен белдем инде, бел¬ дем,—дип, Александра Павловна аның сүзен бүлде.— Рудин сезнең кызыгызны үзенә караткан, һәм сез Рудин¬ га менә шуны әле хәзер дә кичерә алмыйсыз... Бәхәслә¬ шергә мөмкин, дөресе шулай! — Бәхәсләшсәгез, оттырасыз, Александра Павловна: дөресе алай түгел. Рудин минем кызымны үзенә каратма: ды, һәм аны үзенә каратырга уйламады да; ә шулай да ул минем бәхетемне җимерде, хәер, салкын кан белән тикшергәндә, хәзер инде аңа моның өчен рәхмәт әйтергә мөмкин. Ләкин ул чагында мин акылдан язу дәрәҗәсенә килдем. Рудин миңа һич тә зарар итәргә теләмәде — киресенчә! ләкин үзенең нәләт төшкән гадәте нәтиҗәсен¬ дә —■ күбәләкне булавка белән кадап куйган кебек, үз тормышының да, башкалар тормышының да һәрбер хә¬ рәкәтен сүз белән кадап куярга яратуы нәтиҗәсендә — ул безнең икебезгә дә үз-үзебезне, үзебезнең мөнәсәбәт¬ ләребезне аңлатырга, үзебезне ничек тоту кирәклеген сөйләргә кереште, тойгыларыбыз һәм фикерләребез ту¬ рында аңа хисап бирә барырга ул безне деспотларча мәҗбүр итте, мактады, тиргәде, хәтта безнең белән хат языша башлады, уйлап кына карагыз!., һәм шулай итеп 73
ул безне тәмам эздән чыгарды! Дөрес, минем ул кызга өйләнгән булуым бик чамалы (миндә моңа җитәрлек кенә акыл калган иде әле), ләкин, һәрхәлдә, без аның белән берничә ай вакытны, Павел белән Виргиния ке¬ бек, бик күңелле уздырган булыр идек; ә безнең арада аңлашылмаулар, һәртөрле киеренкелекләр башланды,— бер сүз белән генә әйткәндә, чепуха башланды. Мәсьәлә шуның белән бетте, көннәрдән бер көнне миңа Рудин, мин синең дустың, шулай булгач, бөтенесен дә кызның карт әтисенә сөйләп бирү минем изге бурычым, диде, — һәм ул моны эшләде дә. — Чыннан дамы? — дип, Александра Павловна кыч¬ кырып җибәрде. — Әйе, һәм, шунсын хәтергә алыгыз, минем риза¬ лыгым буенча эшләде — менә нәрсә гаҗәп бит!.. Әле булса хәтеремдә: ул чагында минем башымда ниндидер бер хаос иде; камер-обскурадагы шикелле, барлык нәр¬ сә әйләнеп тора һәм урынын алмаштыра иде: ак нәрсә кара булып, кара нәрсә ак булып, ялган хакыйкать бу¬ лып, фантазия эшләнергә тиешле бурыч булып күренә иде... Э! моны хәтта хәзер искә төшерү дә оят! Ә Рудин һич тә боекмый иде., кая ул! һәртөрле аңлашылмаулар һәм буталчыклар арасында, күл өстендә канат кагынган карлыгач кебек, рәхәтләнеп йөри бирә иде. — һәм, шулай итеп, сез үзегезнең кызыгыз белән аерылыштыгызмы? — дип сорады Александра Павловна, һәм ул моңайган кыяфәттә башын бер якка салды, каш¬ ларын күтәрде. — Аерылыштым... һәм начар аерылыштым, кимсет- кеч рәвештә мәгънәсез аерылыштым, кеше күзе алдында, х һич кирәксезгә, кеше күзе алдында аерылыштым... Үзем ■ кычкырып еладым, ул да елады, шайтан белә, нәрсәләр булды... Ниндидер Гордий төене1 барлыкка килде — аны урталай кисәргә кирәк булды, һәм моңа йөрәк әрне¬ де! Хәер, дөньяда һәммә нәрсә дә яхшы якка хәл ителә. Ул кыз һәйбәт бер кешегә иргә чыкты, хәзер бик рәхәт гомер итә... -— Ә шулай да, яшерми генә әйтегез әле, сез бит Ру- динны кичерә алмагансыз... — дип сөйли башлады Алек¬ сандра Павловна. 1 Гордий төене — чуалчык мәсьәлә мәгънәсендә, аны кисү — шул мәсьәләне турыдан-туры хәл итү мәгънәсендә кулланыла. Тәрҗ. 74
— Кая ул! —дип, Лежнев аның сүзен бүлде.— Рудинны чит илгә озаткан чагында мин сабый бала ке¬ бек еладым. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, шул чагында ук инде, минем күңелемдә шикләнү орлыгы бар иде. Ан¬ нары, мин аны соңыннан чит илдә очраткач... ул чагында мин картая төшкән идем инде... Рудин минем күз алды¬ ма үзенең чын кыяфәтендә килеп басты. — Нәрсә күрдегез соң сез аңарда? — Моннан бер сәгать элек сезгә нәрсәләр сөйләгән булсам, шуларның барысын да күрдем. Ярый, аның турында җитәр. Бәлки, барысы да яхшы гына бетәр. Тик мин сезгә шуны исбат итәргә теләдем, минем аның турында каты сөйләвем апы белмәвемнән түгел... Ә Наталья Алексеевнага килгәндә инде, артык сүз әрәм итмик; ләкин сез үзегезнең энегезгә игътибар итегез. — Энемә! Нәрсә булган? — Бер карагыз әле сез аңа. Әллә сез бернәрсә дә сизмисезме? Александра Павловна күзләрен түбән төшерде. — Сез хаклы, — Диде ул: — чыннан да... энем... соң¬ гы вакытта мин аны таный да алмыйм... ләкин шулай ук, сезнеңчә... — Акрын! үзе монда килә бугай, — дип пышылдады Лежнев.— Ә Натальяны бер дә бала дип уйламагыз; дөрес, кызганычка каршы, балалар кебек тәҗрибәсез әле. Менә күрерсез, ул кызый барыбызны да гаҗәпкә калдырачак. — Ничек итеп? — Ә менә пичек итеп... Беләсезме, нәкъ менә шундый яшь кызлар суга батып үләләр, агу эчәләр яисә башка шундый берәр нәрсә эшлиләр. Сез аның шундый тын- басынкы булуына карамагыз: аңарда көчле дәрт бар, характеры дисәң дә—ай-яй! — Монсы инде, минемчә, сез поэзиягә биреләсез. Сезнең кебек флегматик кешегә, бик ихтимал, мин дә вулкан булып күренермен. „ — Менә һич тә алай түгел шул! — диде Лежнев, ел¬ маеп.— Ә характер мәсьәләсенә килгәндә инде — ансы, аллага шөкер, сездә характер бөтенләй юк. —• Бу нинди әдәпсезлек тагын? — Бумы? Иң зур комплимент бу, гафу итәсез... Бүлмәгә Волынңев килеп керде һәм үзенең апасы бе¬ лән Лежневка шикле караш ташлады. Соңгы вакытта ул 75
бик ябыккан иде. Лежнев та, апасы да аңа сүз кушты¬ лар; ләкин ул аларның шаяртып сөйләүләренә чак кына елмаю белән җавап кайтарды; бервакыт аны Пигасов моңсу куян дип атаган иде, һәм менә хәзер аның күз ка¬ равы, чыннан да, моңсу куянныкы төсле иде. Хәер, үз го¬ мерендә бер генә тапкыр булса да, шуннан да моңсурак күз белән карамаган кешенең дөньяда булганы бар микән?- Волынцев үзеннән Натальяның ераклаша ба¬ руын сизә иде, ә Наталья белән бергә гүяки җир үзе дә аяк астыннан читкә шуа иде. VII Икенче көнне якшәмбе иде, Наталья соң гына тор¬ ды. Элекке көнне ул кичкә хәтле бернәрсә дә сөйләш¬ мәде, үзенең елавына күңеленнән оялып йөрде һәм бик начар йоклады. Ярым киенгән килеш, үзенең кечкенә генә фортепьяносы алдына килеп утырды да, m-lle Bon- court ны уятмас өчен, ишетелер-ишетелмәс кенә аккорд¬ лар алталады, я булмаса, маңгаен салкын клавишларга куеп, озак вакытлар хәрәкәтсез калды. Ул һаман уйлан¬ ды — Рудинның үзе турында түгел, бәлки ул әйткән берәр сүз турында уйлады һәм бөтенләй үзенең уйларына чумды. Ара-тирә Волынцев та аның исенә төшкәлӘде. Волынцевның үзенә гашыйкикәнлеген ул белә иде. Ләкин аның фикерләре Волынцевка һич тә озаклап тукталма¬ дылар... Ул үзендә сәер бер дулкынлану тойды. Иртә белән ул ашыгып кына киенде дә беренче этажга төште һәм, әнисе белән исәнләшкәч, җайлы вакытын туры ките¬ реп, ялгызы гына бакчага чыгып китте. Көн эссе иде, ' ара-тирә яңгыр явып үткәләсә дә, якты һәм нурлы көн иде.. Саф күк йөзендә, кояшны капламыйча, түбәндә генә, салмак кына, төтенсымап сыек болытлар агылалар, вакыт-вакыт алар көтмәгәндә башланып, күз ачып йом¬ ганчы туктап калган яңгырның мул ташкыннарын кыр¬ ларга коялар. Җемелдәп торган эре тамчылар тиз сибе¬ ләләр, алар, алмаз бөртекләре кебек, ниндидер бер коры тавыш чыгаралар; аларның якты челтәрендә кояш нур¬ лары уйный; әле күптән түгел генә җилдә дулкынланган үләннәр хәзер хәрәкәтсез калганнар, алар, йотлыгып, яңгыр дымын суыралар; суга туйган агач яфраклары ир¬ кәләнеп дерелдиләр; кошлар бертуктаусыз сайрыйлар, тиз уза торган яңгыр шаулаганда һәм саф тавыш белән гүләгәндә, аларның гөнаһсыз тәкелдәвең тыңлау күңелне '.76
рәхәтләндерә. Тузанлы юллардан төтен күтәрелә шикел¬ ле, аларны еш һәм каты бәреп яуган яңгыр тамчылары шадралаган. Менә болыт үтеп тә китте, җиңелчә җил ис¬ те, үләннәрдә зөбәрҗәт һәм алтын төсләре балкыды. Бер-берсенә килеп ябышкан агач яфраклары арасыннан яктылык күренде... һәркайда көчле хуш ис аңкыды... Наталья бакчага чыкканда, күк йөзе инде бөтенләй диярлек аязган иде. Бакчадан салкынча сафлык һәм тынлык бөркелә иде, кешенең йөрәгендә яшерен тойгы¬ ларның, билгесез теләкләрнең татлы зарыгуын уята тор¬ ган басынкы һәм бәхетле тынлык бөркелә иде... Наталья көмеш тирәкләр үсеп утырган озын аллея буйлап күл буеннан барганда, кинәт кенә, җир астыннан чыккан кебек, аның каршына Рудин килеп басты. Наталья уңайсызланып калды. Рудин аның йөзенә карады. — Сез үзегез генәмени?—дип сорады ул. — Әйе, үзем генә, — диде Наталья: — хәер, мин бер генә минутка чыккан идем... Миңа өйгә кайтырга да вакыт инде. — Алайса, мин озата барыйм сезне. һәм Рудин Наталья белән янәшә атлап китте. — Сез нигәдер күңелсез бүген? — диде Рудин. — Минме?.. Ә мин үзем сезгә әйтергә теләгән идем әле, минемчә, сезнең кәефегез төшенке кебек. — Бик мөмкин... миндә андый хәл булгалый. Ләкин бу сезнең өчен түгел, бәлки минем өчен генә гафу ителә торган хәл. — Нигә алай? Сезнеңчә, минем бернәрсәгә дә күңел¬ сезләнүем мөмкин түгелме әллә? — Сезнең кебек яшь чакта тормыштан ләззәт алыр¬ га кирәк. Наталья берничә адым тын гына барды. — Дмитрий Николаевич! — диде ул аннары кинәт кенә. — Нәрсә? — Исегездәме, кичә сез... бер чагыштыру китердегез... исегездәме... имән белән чагыштырганыгыз? — Әйе, исемдә. Шуннан соң? Наталья астыртын гына Рудинга карап алды. — Сез ни өчен... сез бу чагыштыру белән нәрсә әйтер¬ гә теләдегез? Рудин„ башын бер якка иеп, күзләрен еракка текәде. 77
— Наталья Алексеевна! — дип сөйли башлады ул үзенә хас тыйнак һәм мәгънәле кыяфәттә; ул һәрвакыт шулай сөйли, һәм шуңа күрә дә, аның сөйләгәнен тың¬ лап торган кеше, Рудин үзенең күңелен дулкынландыр¬ ган нәрсәләрнең уннан бер өлешен генә дә әйтеп бе¬ терми дип уйлый иде: — Наталья Алексеевна! сез, бәлки, игътибар да иткәнсездер инде, мин үземнең үткә¬ нем турында аз сөйлим. Ә кайбер кылларга мин бөтен¬ ләй кагылмыйм. Минем йөрәгем... анда нәрсәләр булып узганлыгын белүнең кемгә кирәге бар? Моны һәркем өчен дә ачып кую, минемчә, изге тойгыларны хурлау була. Ләкин мин сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә телим: сез миндә ышаныч уятасыз... Сездән яшереп калдыра алмыйм, башка һәркем шикелле үк, мин дә сөйдем һәм газап чиктем... Кайчан һәм ничек? Монысын сөйләп торуның кирәге юк, ләкин минем йөрәгем бик күп шатлык та, бик күп кайгы да кичерде... Рудин бераз туктап торды. — Минем кичә сезгә сөйләгәнем, — дип, сүзендә дә¬ вам итте ул: — билгеле бер дәрәҗәдә минем үземә, минем хәзерге хәлемә карый. Ләкин бу турыда да, шу-, лай ук, сөйләп торуның кирәге юк. Тормышның бу ягы минем өчен беткән инде. Хәзер миңа эссе һәм тузанлы юлларда, дыңгырдык арбада станциядән станциягә өсте¬ рәлергә генә кала... Кайчан мин барып җитәрмен һәм го¬ мумән барып җитәрменме—ансын алла белә... Иң ях¬ шысы — сезнең турыда сөйләшик. — Дмитрий Николаевич, — дип, Наталья аның сү¬ зен бүлде: — чыннан да сез тормыштан шулай бернәрсә дә көтмисезмени? — О, юк! Мин күп нәрсә көтәм, ләкин үзем өчен түгел... эшчәнлектән һәм эшчәнлек бәхетеннән мин бер¬ кайчан да баш тартмам, ләкин мин тормыш ләззәтлә¬ реннән баш тартам. Минем өметләрем һәм минем хыял¬ ларым белән минем үз бәхетем арасында һичбер уртак нәрсә юк. Мәхәббәт (бу сүзне әйткәндә, ул иңбашын җыерып куйды)... мәхәббәт — минем өчен түгел; мин... аңа лаеклы түгел; сөя торган хатын-кыз үзенә кешенең бөтенесен таләп итәргә хаклы, ә хәзер инде мин бөтен- ләем белән бирелә алмыйм. Аннары, хатын-кызга ошау — яшь егетләр эше: мин бик карт инде. Кеше ба¬ шын әйләндерү кайда ул миңа! Җилкәмдә үз башым сау булса, шул бик җиткән! 78
— Мин бик яхшы аңлыйм, — диде Наталья: — бөек максатка омтыла торган кеше үзе турында уйламаска тиеш; ләкин хатын-кызның андый кешегә бәя бирергә хә¬ леннән килмимени? Киресенчә, эгоист кешедән хатын-кыз тизрәк читкә борылачак, дип уйлыйм мин... Яшь кешеләр¬ нең барысы да, сезнеңчә әйткәндә, яшь егетләрнең бары¬ сы да—эгоистлар, алар барысы да, хәтта сөйгән чагын¬ да да, үзләрен генә кайгырталар. Ышаныгыз миңа, үз- үзен корбан итүче кешене аңларга хатын-кызның көче җитә, алай гына да түгел: хатын-кыз үз-үзен корбан итә дә белә. Натальяның битләре алланды, аның күзләрендә нур балкыды. Рудин белән танышканга кадәр аның беркай¬ чан да шундый озын итеп һәм ялкынланып сөйләгәне юк иде әле. Рудин аңа, бераз өстән караган кебек, елмаеп җавап бирде. — Хатын-кызның тормыштагы бурычы турында ми¬ нем фикеремне күп тапкыр ишеткәнегез бар, — диде ул: — Сез беләсез, минемчә, тик бер Жанна д' Аркның гына Францияне коткзра алуы мөмкин иде... ләкин эш анда түгел. Мин сезнең турыда сөйләргә теләгән идем. Сез тормышның бусагасында гына әле... Сезнең киләчәк турында фикер йөртү күңелле дә, файдалы да... Менә, тыңлагыз: минем сезгә дус икәнлегемне беләсез; мин сез¬ не туганыгыздай кайгыртам, дип әйтергә мөмкин... Шуңа күрә дә минем бер соравымны әдәпсезлеккә санамассыз, дип өмет итәм: әйтегез әле, зинһар, хәзергә хәтле сезнең йөрәгегез'бөтенләй тынычмы? Наталья кып-кызыл булды һәм бер сүз дә әйтмәде. Рудин баруыннан туктады. Наталья да туктады. ■— Сез миңа ачуланмыйсызмы? — дип сорады Рудин. ■— Юк,— диде Наталья, — ләкин мин һич тә көтмә¬ гән идем... — Хәер, — дип, Рудин дәвам итте, — миңа җавап бирмәсәгез дә була. Сезнең серегезне беләм мин. Наталья аңа куркып карагандай карады. —■ Әйе... әйе; мип сезгә кем ошаганын беләм. һәм мин шуны әйтергә тиешмен: сез бик дөрес сайлагансыз. Ул менә дигән кеше: ул сезнең кадерегезне белер; аны тормыш таушалдырмаган, ул керсез һәм якты күңелле кеше... ул сезне бәхетле итәр. — Сез кем турында сөйлисез, Дмитрий Николаич? 79
— Минем кем турында сөйләгәнемне белмәгән кебек кыланасыз. Билгеле инде, Волынцев турында. Я, нәрсә әйтерсез? әллә дөрес түгелме? Наталья Рудиннан бераз читкәрәк борылды. Ул бө¬ тенләй аптырап калды. — Әллә сезне сөймиме ул? Гафу итәсез? ул бит сез¬ дән күзен дә алмый, сезнең һәрбер хәрәкәтегезне җентек¬ ләп кенә тора; ниһаять, мәхәббәтне яшереп саклау мөм- кинме әллә! һәм сез үзегез дә аңа яхшы карыйсыз бит? Минем сизүемә караганда, ул әнкәгезгә дә ошый булса кирәк... Сезнең сайлаганыгыз... — Дмитрий Николаич, — дип, Наталья аның сүзен бүлде һәм, уңайсызланып, якындагы бер куакка кулын сузды, — бу турыда сөйләве миңа, билгеле, бик уңайсыз, ләкин мин сезгә шунсын гына әйтә алам... сез ялгыша¬ сыз. — Мин ялгышаммы? — диде Рудин. — Алай дип уй¬ лый алмыйм... Мин сезнең белән күптән түгел генә та¬ ныштым; ләкин мин сезне яхшы беләм инде. Сездәге миңа ачык күренеп торган үзгәреш нәрсә аңлата соң? Мин сезне моннан алты атна элек нинди хәлдә очраткан булсам, хәзер дә шундыймы әллә сез?.. Юк, Наталья Алексеевна, сезнең йөрәгегез тыныч түгел. Наталья ишетелер-ишетелмәс кенә: — Бәлки шулайдыр, — дип җавап кайтарды, — ә шу¬ лай да сез ялгышасыз. — Ничек инде алай? —дип сорады Рудин. — Калдырыгыз мине, миннән бернәрсә дә сорашма¬ гыз! — диде Наталья һәм кызу адымнар белән өйгә таба китте. Үзендә кинәт кенә сизгән тойгыдан ул үзе дә куркып китте. Рудин, аның артыннан куып җитеп, аны туктатты. — Наталья Алексеевна! —диде ул, — безнең бу сөй¬ ләшүне болай гына бетереп булмый: минем өчен дә бик әһәмиятле ул... Мин сезне ниче^-аңларга тиеш? — Калдырыгыз мине, — дң|йгабатлады Наталья. — Наталья Алексеевна, алла хакы өчен! Рудинның дулкынлануы йөзенә чыкты. Ул агарынды. — Сез һәммә нәрсәне дә аңлыйсыз, мине дә аңларга тиеш! — диде Наталья һәм, Рудиннан үзенең кулын тар¬ тып алды да, артына да борылып карамыйча, китеп барды. 80
Рудин аның артыннан: — Тик бер генә сүз! — дип кычкырды. Наталья туктады, ләкин артына борылмады. — Сез миннән кичәге чагыштыруым белән нәрсә әй¬ тергә теләгәнемне сораган идегез. Алайса, белегез, мин сезне алдарга теләмим. Мин үзем турында, үземнең үт¬ кән гомерем турында әйттем, — һәм сезнең турыда. — Ничек? минем турыда? — Әйе, сезнең турыда; мин, татын кабатлыйм, сезне алдарга теләмим... Хәзер инде сез кичә минем нинди той¬ гы турында, нинди яңа тойгы турында әйткәнемне белә¬ сез... Бүгенге көнгә хәтле мин һич тә базмаган булыр идем... Наталья, кинәт битен куллары белән каплап, өйгә таба йөгерде. Рудин белән сөйләшүнең болай көтелмәгәнчә тәмам булуына чиксез дулкынланганга күрә, Наталья, Волын¬ цев турыннан йөгереп узып киткәндә, аны күрмәде дә. Волынцев, аркасы белән агачка сөялеп, хәрәкәтсез басып тора иде. Моннан чирек сәгать элек ул Дарья Михайлов- нага килде, аны кунак бүлмәсендә очратып, бер-ике генә сүз әйтте дә, сиздерми генә, Натальяны эзләргә чыгып китте. Гашыйкларга хас булган бер сизү белән ул туп- туры бакчага керде һәм анда Наталья үзенең кулын Ру- диннан тартып алган чагында кинәт алар өстенә барып чыкты. Волынцевның күз аллары караңгыланды. На¬ тальяны үзенең күз карашы белән озатып калгач, ул, агач яныннан кузгалып, кая һәм ни өчен икәнен үзе дә белмәстән, бер-ике адым алга атлады. Аны Рудин нәкъ үзе турына килеп җиткәч кенә күрде. Алар икесе дә бер- берсенең күзләренә карадылар, бер-берсенә баш иделәр дә, сүзсез генә икесе ике яккд китеп бардылар. Аларның һәр икесе: «Бу болай гына бетмәячәк»,— дип уйлады. Волынцев бакчаның аргы очына ук барды. Ул әрни һәм газаплана иде; аның йөрәгенә таш бастырган шикел¬ ле, ә каны вакыт-вакыт ачу килүдән кайный иде. Тагын яңгыр төшкәли башлады. Рудин үзенең бүлмәсенә керде. Ул да тыныч түгел, аның башында уйлары өермәдәй бө¬ терелә иде. Яшь һәм намуслы җанның һич көтмәгәндә кагылып китүе теләсә кемне каушатыр. Аш яныңда вакыт ничектер бик күңелсез һәм ипсез узды. Чырае ап-ак булган Наталья урындыкта көчкә Рудин. Зак. Г-831. —6 81
генә утыра, берәүгә дә күтәрелеп карамый, Волынцев, гадәттәгечә, аның белән янәшә утырган, үзен ирексезләп булса да, вакыт-вакыт аңа сүз кушкалый. Ул көнне Дарья Михайловнада ашта Пигасов та бар иде. Өстәл янында ул барысыннан да күбрәк сөйләде. Сөйли торгач, ул менә нәрсәне исбат итәргә кереште: кешеләрне дә, этләрне бүлгән кебек, кыска койрыклыга һәм озын кой¬ рыклыга бүлү мөмкин, имеш. Кешенең йяска койрыклы булуы, — диде Пигасов, —тумыштан килергә дә мөм¬ кин, аның үз гаебе буенча булырга да мөмкин. Кыска койрыклы кешеләргә начар: аларның эшләре беркайчан да барып чыкмый — аларда үз-үзләренә ышану җитеш¬ ми. Ләкин мамык йонлы озын койрыгы булган кеше — бәхетле кеше. Аның кыска койрыклыга караганда начар¬ рак та, көчсезрәк тә булуы мөмкин, әмма ул үз-үзенә ышана; койрыгын җәеп салдымы — һәркем аңа сокла¬ нып карый, һәм шунсы бик гаҗәп: койрык бит тәннең бөтенләй файдасыз бер өлеше, моңа берегез дә каршы килмәс; койрыкның нәрсәгә яравы мөмкин? Ә бит һәркем сезнең яхшы якларыгыз турында койрык буенча хөкем итә. — Мин, — дип өстәп куйды ул, авыр сулап: — кыска койрыклы кешеләр рәтенә керәм, һәм, барыннан да биг¬ рәк, шунсына ачуың килер, үз койрыгымны үзем кистем мин. Рудин илтифатсыз кәяфәт белән сүзгә катнашты: — Ягъни сез әйтергә телисез,—диде ул, — хәер, моны сездән күп элек ла-Рошфуко әйтеп калдырган ин¬ де: үз-үзеңә ышан, башкалар да сиңа ышанырлар. Бире¬ дә койрыкны китереп кыстыруның ни кирәге бардыр, һич тә аңлый алмыйм, Волынцев кырыс кына: — Рөхсәт итегез, — диде, һәм аның күзләре уттай яна башлады: — рөхсәт итегез, һәркем үзенең фикерен үзе теләгәнчә аңлатып бирсен. Деспотизм турында сөйлә¬ гән булалар... Минемчә, иң начар деспотизм — акыллы исемең алган кешеләр деспотизмы. Шайтан алгыры үзлә¬ рен! Волынцевның бу кыланышы барысын да гаҗәплән¬ дерде, барысы да тынып калдылар. Рудин аңа таба ка¬ раган иде,'ләкин, аның күз карашын күтәрә алмыйча, читкә борылып, һәм, авызын ачмыйча, елмаеп кына куйды. 82
«Әһә! Син дә кыска койрык икәнсең!» дип уйлап куйды Пигасов; ә Натальяның куркудан тыны кысылды. Дарья Михайловна Волынцевка, аптырап, бик озак ка¬ рап торды, ниһаять, беренче булып сүз башлады: үзенең бер дустының, министр NNhhh, ниндидер бер гадәттән тыш эте турында сөйләргә тотынды... Волынцев аштан соң тиз генә китеп барды. Наталья белән саубуллашканда, ул түзмәде, болай диде: — Нигә сез, гаепле кеше шикелле, болай уңайсыз¬ ланып калдыгыз? сезнең һичкем алдында да гаепле булуыгыз мөмкин түгел!.. Наталья бернәрсә дә аңламады, тик аны күз карашы белән озатып кына калды. Чәй алдыннан Рудин Наталья янына килде һәм, газеталар актарган булып, өстәлгә •таба иелде дә Натальяга пышылдады: — Моның бөтенесе дә төш шикелле, шулай бит? Миңа ничек тә сезне аулакта күрү кирәк... бер генә ми¬ нутка булса да. — Ул m-lle BoncourtKa таба борыл¬ ды.— Менә,—диде ул аңа: — сез эзләгән фельетон биредә икән, — һәм тагын Натальяга иелеп, пышылдап кына өстәде:—сәгать ун тирәсендә терраса янында, си¬ рень беседкасында булырга тырышыгыз: мин сезне көтәр¬ мен... Кичнең герое Пигасов булды. Рудин сугыш кырын аңа калдырды. Ул Дарья Михайловнаны көлдереп бетер¬ де; башта ул үзенең бер күршесе турында сөйләде. Утыз еллап хатынының табанын үбеп яшәгәч, теге кеше үзе дә тәмам хатыншаланып беткән. Беркөнне, Пигасов барында, урамдагы сай гына су аша чыкканда, хатын- кызлар юбка итәген күтәргән кебек, сюртук итәген ике якка күтәреп җибәргән. Аннары Пигасов, башта масон, шуннан соң меланхолик булган, шуннан соң банкир бу¬ лырга уйлаган икенче бер алпавыт турында сөйли баш¬ лады. —- Ә сез ничек масон идегез соң? —• дип сораган аңардан Пигасов. — Ничек икәне билгеле инде: чәнчә бармагымның тырнагын озын йөртә идем. Пигасов мәхәббәт турында сөйли башлагач, Дарья Михайловна тыела алмыйча көлде, үзенең әйтүенә кара¬ ганда, Пигасов өчен дә уһылдап йөрүчеләр булган, хәт¬ та ялкынлы бер немец кызы аны «аппетитлы Африкаң- каем» дип, «гырылдыккаем» дип атаган. Дарья Михай- 6* 83
ловна көлсә дә, Пигасов ялганламый иде: үзенең җиңү¬ ләре белән мактанырга ул чыннан да хаклы иде. Аның әйтүенчә, үзеңне теләсә нинди хатын-кыздан сөйдерүгә караганда да ансатрак нәрсә юк: ун көн рәттән аңа, сез¬ нең сүзләрегездә оҗмах ләззәте, күзләрегездә бәхет нуры, ә башка хатын-кызларның барысы да сезнең алдыгызда чүпрәк кенә, дип кабатладыңмы, унберенче көнне инде ул үзе дә, минем сүзләремдә оҗмах ләззәте, ә күзләремдә бәхет нуры, дип әйтә һәм сине сөя башлый. Дөньяда нәрсә булмас дисез. Кем белгән, бәлки Пигасов хак¬ лыдыр да. Унынчы яртыда Рудин беседкада иде инде. Аксыл күк йөзендә, әллә кайда биектә-биектә әле яңа гына кеч¬ кенә йолдызлар калыккан иде; көнбатыш әле алланып тора, анда күк чите ачыграк та, сафрак та; ярым түгәрәк хәлендәге ай сәленке яфраклы каенның кара челтәре аша алтынсыман ялтырый. Башка агачлар күзләр кебек мең¬ нәрчә якты нокталары булган караңгы чырайлы алып¬ лардай күренәләр яисә ниндидер тоташ һәм чытык зур өемнәр булып бергә кушылалар. Бер генә яфрак та тиб¬ рәнми; сиреньнәрнең һәм акацияләрнең өске ботаклары, әйтерсең лә, нәрсәгәдер колак салганнар, җылы һавада алар югары сузылалар. Якында гына каралҗымланып өй күренә; аның яктыртылган озын тәрәзәләре кызгылт нур табы булып тоелалар. Тын һәм моңсу бер кич; ләкин яше¬ рен, ялкынлы сулыш бар кебек сизелә бу тынлыкта. Рудин, кулларын күкрәгенә кушырып, киеренке игъти¬ бар белән тыңлап, басып тора. Аның йөрәге көчле тибә, һәм ул ирексездән үзенең тын алуын акрынайтырга ты¬ рыша. Ниһаять, ул ашыгып атлаган җиңел генә адым¬ нарны ишетте, һәм беседкага Наталья килеп керде. Рудин аңа таба ташланды, аның кулларыннан алды. Алар боз кебек салкын иде. — Наталья Алексеевна! — диде ул, дулкынланулы пышылдап: — минем сезне күрәсем килде... мин иртәгә хәтле сабыр итә алмадым. Мин сезгә хәтта әле бүген иртә белән уема да килмәгән нәрсәне, әле бүген иртә бе¬ лән генә үзем дә аңламаган бернәрсәне әйтергә тиеш: мин сезне сөям! Рудин кулларында Натальяның куллары көчсез генә калтыранып куйдылар. — Мин сезне сөям! — дип кабатлады Рудин: — ничек мин шулай бик озак алданып йөри алдым икән, сезне 84
сөюемне ничек мин күптән үк аңламадым икән!.. Ә соң сез?.. Наталья Алексеевна, әйтегез, сез?.. Наталья чак-чак кына тын ала иде. — Күрәсез бит, мин бирегә килдем, — диде ул, ни¬ һаять. — Юк, сез әйтегез, мине сөясезме? — Минемчә... әйе бугай... —дип пышылдады Наталья. Рудин аның кулларын тагы да ныграк кысты һәм аны үзенә якын китермәкче булды... Наталья тиз генә тирә-ягына каранып алды. — Җибәрегез мине, — мин куркам — кемдер безне тыңлап тора шикелле тоела... Алла хакы өчен, сак булы¬ гыз. Волынцев сизенә. — Сизенә бирсен! Күрдегез бит, бүген мин аңа җа¬ вап та бирмәдем... Ах, Наталья Алексеевна, мин нинди бәхетле! Хәзер инде безне бернәрсә дә аера алмас! Наталья аның күзләренә карады. — Җибәрегез мине, — дип пышылдады ул: — миңа вакыт. — Бер генә секунд, — диде Рудин... ' .— Юк, җибәрегез, җибәрегез мине... — Сез миннән куркасызмы әллә? — Юк, курыкмыйм, ләкин миңа кайтырга вакыт... — һич булмаса, тагын бер тапкыр кабатлап әйтегез... — Димәк, сез үзегезне бәхетле саныйсыз? — дип со¬ рады Наталья. — Минме? Дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк! Әл¬ лә сез ышанмыйсызмы? Наталья башын күтәрде. Беседканың серле күләгә¬ сендә, төнге күктән төшкән зәгыйфь нур эчендә, аның агарынган йөзе, сафлык һәм дулкынлану балкыган яшь йөзе — гүзәл иде. — Белегез алайса, — диде ул: — мин сезнеке булыр¬ мын. — О, илаһым! —дип куйды Рудин. Наталья читкә тартылды да китеп барды. Рудин бе¬ раз вакыт басып торды, аннары әкрен генә беседкадан чыкты. Ай нуры аермачык итеп аның йөзен яктыртты; аның иреннәрендә елмаю сизелә иде. — Мин бәхетле, — диде ул, ярым пышылдап. — Әйе, мин бәхетле, — дип кабатлады ул, үзен-үзе ышандырыр¬ га теләгән шикелле. 85
Ул гәүдәсен турайтты, бөдрә чәчен тузгытып җибәр¬ де һәм, кулларын шат болгап, җәһәт кенә бакчага таба китте. Ә шул ук вакытта сирень беседкасында куаклар әкрен генә ике якка аерылды һәм анда Пандалевский күренде. Ул сак кына тирә-якка каранды, башын чайкап куйды, иреннәрен кысты, бик мәгънәле итеп: «Менә ничек икән, әйе. Моны Дарья Михайловнам белдерү кирәк бу¬ лыр», — диде дә күздән югалды. VIII Волынцев, өенә кайтканда, бик күңелсез һәм чытык йөзле иде, апасының сорауларына ул бер дә теләмичә ге¬ нә җавап бирде һәм бик тиз арада үзенең кабинетына кереп бикләнде. Александра Павловна, моңа борчылып, Лежнев артыннан кеше җибәрде. Ул һәрбер кыен очрак¬ та Лежнев ярдәменнән файдалана иде. Лежнев аңа, ир¬ тәгә килермен, дип җавап кайтарды. Икенче көнне иртә белән дә Волынцевның күңеле ачылмады. Чәйдән соң ул кырдагы эшләрен карарга кит- мәкче булган иде, китмичә калды, диванга ятып, китап укый башлады, ә аның болай эшләве бик сирәк була иде. Волынцев әдәбиятны бик яратмый, ә шигырьләрдән хәтта курка да иде. «Бу — шигырь кебек аңлашылмый торган нәрсә», ди иде ул кайчакта һәм үзенең сүзен рас¬ лау өчен шагыйрь Айбулатның түбәндәге юлларын укып күрсәтә иде: И до конца печальных дней — ■<- Ни гордый опыт, ни рассудок Не изомнут рукой своей Кровавых жизни незабудок I. Александра Павловна үзенең энесенә борчулы карап куйгалады, ләкин сораулар биреп аны борчымады. Бас¬ кыч төбенә экипаж килеп туктады. «Бик яхшы, — дип уйлады ул, — Лежнев...» Хезмәтче кереп Рудин килүен белдерде. Волынцев, китабын идәнгә ташлап, башын күтәрде. 1 Изә алмас үзенең кулы белән Ахрынача моңлы көннәрнең Саф акыл да, горур тәж,рибә дә Тормышымның канлы гөлләрен. 86
кем килде? — дип сорады ул. — Рудин, Дмитрий Николаич, — дип кабатлады хез¬ мәтче. Волынцев яткан җиреннән торды. — Үтен, — диде ул авыз эченнән генә: — Ә син, апа, —дип өстәде, Александра Павловнага таба боры¬ лып: — безне үзебезне генә калдыр. — Нигә алай?.. — дип, Александра Павловна каршы төшәргә теләде. — Үзем беләм, — дип, кызуланып, Волынцев аның сүзен бүлде: — үтенәм синнән. Рудин килеп керде. Волынцев, бүлмә уртасында басып торган килеш, аңа салкын гына баш иде, ләкин кулын сузмады. — Сез мине көтмәгән идегез, шулай бит, яшермә¬ гез,—дип, Рудин сөйли башлады, эшләпәсен тәрәзә тө¬ бенә куйды. Аның иреннәре җиңелчә генә тартышып куя иде. Ул үзен бик уңайсыз тоя, ләкин моны белдермәскә тырыша иде. — Әйе, мин сезне көтми идем, — диде Волынцев: — кичәге очрашулардан соң сезнең тапшыруыгыз буенча илче килүен көтү урынлырак булыр иде. — Мин сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңлыйм,— диде Рудин, урындыкка утырып: — һәм мин сезнең ачык- тан-ачык сөйләшүегезгә бик шатмын. Шулай яхшырак булыр. Югары тәрбияле кешегә дип, сезгә мин үзем килдем. — Комплиментларсыз гына мөмкин түгелме? — диде Волынцев. — Сезгә мин үземнең ни өчен килүемне аңлатып би¬ рергә телим. —: Без сезнең белән таныш бит: сезнең миңа килеп чыгуыгыз гаҗәпмени? Аннары, илтифат күрсәтеп, миңа беренче килүегез генә түгел бит. — Сезгә мин, намуслы кеше буларак, намуслы кеше янына килдем, — дип кабатлады Рудин: — хәзер мин үземне сезнең хөкемегезгә тапшырырга телим... Мин сез¬ гә тулысынча ышанам... — Эш нәрсәдә соң? — диде Волынцев. Ул әле һаман да элекке хәлендә басып тора, төксе караш белән Рудин- га карый, ара-тирә мыек очларын тарткалап куя иде. — Рөхсәт итегез... Мин сезгә аңлашу өчен килдем, 87 /
билгеле'; ә шулай да моны кинәт башлап китү мөмкин түгел. — Нигә мөмкин түгел соң? — Биредә өченче кеше дә катнашкан... — Нинди өченче кеше? — Сергей Павлыч, сез мине аңлыйсыз бит. — Дмитрий Николаич, мин сезне һич тә аңламыйм. — Сез телисез... — Мин сезнең боргаламыйча гына сөйләвегезне те¬ лим!— дип, Волынцев аның сүзен бүлде. Ул инде чынлап та ачулана башлаган иде. Рудин кашларын җыерды. — Рәхим итегез... без үзебез генә... Мин сезгә әйтер¬ гә тиешлемен -— хәер, моны сез үзегез дә сизенәсездер ин¬ де (Волынцев түземсезләнеп иңбашларын җыерып куй¬ ды) — мин сезгә әйтергә тиешлемен, мин Наталья Алек- сеевпаны сөям һәм, ул да мине сөя, дип уйларга хакым бар. Волынцев агарынды, ләкин бертөрле дә җавап кай¬ тармады, тәрәзә янына китеп, читкә борылды. — Сез аңлыйсыз, Сергей Павлыч, — диде Рудин, сү¬ зендә дәвам итеп: — әгәр мин ышанмаса идем... — Гафу итәсез! — дип, Волынцев тиз генә аның сү¬ зен бүлде: — мин һич тә шикләнмим... Ярый, бик шәп! Исәнлеккә-саулыкка! Тик мин шунсына гаҗәпләнәм, ни шайтаныма дип сез үзегезнең бу хәбәрегез белән миңа рәхим иттегез... Минем ни катнашым бар монда? Сезнең кемне сөюегездә һәм сезне кемнең сөюендә минем ни эшем бар? һич тә аңлый алмыйм. Волынцев тәрәзәгә карап торуында дәвам итте. Аның тавышы тонык яңгырый иде. Рудин урыныннан торды. — Сергей Павлыч, мин сезгә шуны әйтергә телим: мин сезнең янга килмичә булдыра алмадым, үзебезнең бер-беребезне сө... бер-беребезне ошатуыбызны сездән яшерергә мин үземне хаксыз санадым. Чөнки мин сезне бик тирән хөрмәт итәм — менә шуңа күрә дә килдем мин сезгә; сезнең алдыгызда комедия уйнарга мин теләмә¬ дем... без икебез дә теләмәдек. Сезнең Наталья Алексеев- нага карата булган тойгыларыгыз миңа билгеле иде... Ышаныгыз, мин үз бәямне беләм, аның йөрәгендә сезне алыштырырга лаек түгеллегемне яхшы аңлыйм; ләкин, әгәр инде язмыш шулай теләгән икән, хәйләгә бирелү, ал¬ 88
дау, юри кыланган булу яхшымыни? Төрле аңлашыл¬ мауларга юл калдыру, хәтта кичә аш янында булган ке¬ бек хәлләргә юл калдыру яхшымыни? Үзегез әйтегез. Сергей Павлыч. Волынцев, үз-үзен тыеп тотарга теләгән кебек, кул¬ ларын күкрәгендә кушырган иде. — Сергей Павлыч! — дип, Рудин дәвам итте, — мин сезнең кәефегезне кырдым, мин моны сизеп торам... ләкин аңлагыз безне... аңлагыз, сезгә булган хөрмәтебез¬ не, сезнең саф намуслы булуыгызга бәя куя белүебезне исбат итәргә безнең башка чарабыз юк иде. Башка телә¬ сә кем белән ачыктан-ачык сөйләшү, бернәрсәне дә яшермәү урынсыз булыр иде; әмма сезнең белән шун¬ дый мөнәсәбәттә булу — безнең бурычыбыз. Яшерен серебезнең сезнең кулыгызда икәнлеге турында уйлау безнең өчен күңелле... Волынцев, үз-үзен ирексезләп, шаркылдап көлде. — Ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт!— диде ул: — хәер, шунсын искә алуыгызны үтенәм, мин сезнең сере¬ гезне белергә дә, сезгә үз серемне белдерергә дә телә¬ мәгән идем, ә сез, минем серемне үз малыгыз санап, аның белән теләсә ничек эш итәсез. Ләкин, сорарга рөхсәт итегез, сез гүяки ике кеше исеменнән сөйлисез. Димәк, мин, сезнең бирегә килүегез һәм ни өчен килүе¬ гез Наталья Алексеевнага мәгълүм, дип уйлый алам? Руднн бераз уңайсызланды. — Юк, мин үземнең бирегә килүемне Наталья Алек¬ сеевнага әйтмәдем; ләкин аның минем белән бер үк фикердә икәнлеген мин беләм. Волынцев, бераз эндәшми торганнан соң бармагы белән пыялага суккалап: — Боларның барысы да бик яхшы, — дип сөйли, башлады: — ләкин, дөресен генә әйткәндә, сезнең мине азрак хөрмәт итүегез тагы да яхшырак булыр иде. Ми¬ ңа, туп-туры әйткәндә, сезнең хөрмәт итүегезнең шайта¬ ныма да кирәге юк; ә хәзер миннән нәрсә телисез соң сез? ■— Мин бернәрсә дә теләмим... юк, алай түгел! Мин бер генә нәрсә телим: мин шуны телим, сез мине мәкерле һәм хәйләкәр кеше дип уйламагыз, сез мине аңлагыз... Хәзер инде минем чын күңелдән сөйләвемә шикләнмәссез дип өм$т итәм. Мин, Сергей Павлыч, дус килеш аерылы¬ шуыбызны телим... сезнең миңа элеккечә кул бирүегезне телим... 89
һәм Рудин Волыйцей Яйына килде. Волынцев әйләнеп карады, бер адым артка чигенде. — Гафу итегез мине, хөрмәтле әфәндем,’—диде ул: — мин сезнең яхшы теләктә икәнлегегезне һич тә ки¬ ре какмыйм, бу — бик шәп, хәтта бәлки, бик югары дәрә¬ җәдәге бер эштер, ләкин без үзебез гади кешеләр, бизәксез пряник ашап өйрәнгәнбез, сезнеке кебек бөек акылларның күкләрдә очуын күзәтә алмыйбыз... Сезгә эчкерсезлек булып күренгән нәрсә безгә бәйләнчеклек булып һәм тыйнаксызлык булып күренә... Сезнең өчен бик гади һәм ап-ачык нәрсә, безнең өчен буталчык һәм караңгы... Без күңелебездә яшереп тота торган нәрсәләр белән сез мактанасыз: сезне аңлап җиткерү кайда инде ул безгә! Гафу итегез мине: сезне мин дус дип тә саный алмыйм, сезгә кул да бирмим... Бу, бәлки, ваклыктыр; ләкин без үзебез дә вак кешеләр бит. Рудин эшләпәсен алды. — Сергей Павлыч, — диде ул моңсу гына: — хушы¬ гыз; мин үземнең өметләремдә алдандым. Минем сезгә килүем, чыннан да, шактый сәер бер эш; ләкин мин шу¬ ны өмет иткән идем, сез... (Волынцев сабырсыз хәрәкәт¬ ләнеп куйды...) Гафу итегез, бу турыда артык сөйләмим. Барысын да уйлап карагач, мин ачык күреп торам: сез бик хаклы, һәм сезнең үзегезне башкача тотуыгыз мөм¬ кин дә түгел. Хушыгыз һәм сезне тагын бер тапкыр, соң¬ гы тапкыр, теләкләремнең сафлыгына ышандырырга рөхсәт итегез... Сезнең тыйнак кеше икәнлегегезне мин ачык беләм... — Монысы инде чамадан тыш!—дип кычкырып җи¬ бәрде Волынцев һәм ачуыннан калтырана башлады: — сезнең миңа ышаныч күрсәтүегезне сораганым юк бит; димәк, минем тыйнаклыгыма исәп тотарга сезнең бер¬ төрле дә хакыгыз юк! Рудин тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин кулларын гына җәеп җибәрде, Волынцевка баш иеп, бүл¬ мәдән чыгып китте, ә Волынцев, диванга ташланып, йөзе белән стенага таба борылды. Ишек янында Александра Павловна тавышы ише¬ телде: — Синең яныңа керергә мөмкйнме? Волынцев бердән җавап бирмәде, сиздермичә генә, кулы белән битен сыпырды. — Юк, Саша, — диде ул 90
чак кына үзгәргән тавыш белән: —тагын бераз сабыр ит әле. Ярты сәгать үткәч, .Александра Павловна тагын ишек янына килде. — Михайло Михайлыч бездә, — диде ул: — синең аны күрәсең киләме? — Килә, — диде Волынцев: — бирегә җибәр үзен. Лежнев озак көттермәде. — Ни булды сиңа — авырыйсыңмы? — дип сорады ул, диван янындагы креслога утырып. Волынцев, терсәгенә таянып, бераз күтәрелә төште, дустының йөзенә озак, бик озак карап торды һәм шунда ук аңа Рудин белән булган әңгәмәне сүзгә-сүз сөйләп бирде. Аның беркайчан да әле Лежневка үзенең На¬ тальяга карата булган тойгылары турында әйткәне юк иде, тик, Лежнев моны барыбер белә бугай, дип кенә уйлый иде. Волынцев сөйләп бетергәч: — Ну, туганкай, оин мине хәйран калдырдың, —диде Лежнев. — Мин аңардан бик күп сәер нәрсәләр көтә идем, ләкин монсы инде... Хәер, бу юлы да ул нәкъ үзен¬ чә эшләгән. — Уйлап кына кара!—диде дулкынланган Волын¬ цев: — бу чын-чыннан нахаллык бит! Мин аны чак кына тәрәзәдән ыргытмадым! Минем алдымда мактанырга килгәнме ул, әллә бераз шүрләгәнме? Ни өчен дип? Шу¬ лай килеп чыгарга ничек кыюлык итәргә кирәк... Волынцев, кулларын баш астына куеп, сүзеннән туктады. — Юк, туганкаем, эш анда түгел, — диде Лежнев тыныч кына. — Менә син миңа ышанмассың, ә бит ул моны яхшы теләк белән эшләгән. Чынлап әйтәм... Янәсе, болай намуслы да, ачыктан-ачык сөйләп тә бирә, өстәве¬ нә тагын үзенең тел бистәсе икәнлеген күрсәтергә бер мөмкинлек тә туа; ә бит безгә менә шул кирәк, менә шу- ңардан башка без яши дә алмыйбыз... Ох, үзенең теле — аның дошманы... Ләкин аның каравы ул аның хезмәт¬ чесе дә. — Аның нинди тантана белән килеп керүен һәм ни¬ чек сөйләвен син күз алдыңа да китерә алмыйсың!.. — Билгеле инде, шунсыз мөмкин түгел. Ул үзенең сюртугын төймәләгәндә дә изге бер бурычын башкарган кебек кылана. Мин аны кеше яшәми торган бер утрауга 91
илтеп куяр идем дә, анда аның ничек эш итә башлавын читтән генә карап торыр идем. Ә үзе һаман гадилек ту¬ рында сөйләнгән була! — Алла хакы өчен әйт әле миңа, туганкай, — диде Волынцев: — бу нәрсә була соң: философия дигәннәре шулмы инде? — Ничек дип әйтергә үзеңә? бер яктан, бу, чыннан да, философия, — ә икенче яктан, һич тә ул түгел, һәр¬ бер юк-барны философия өстенә аудару да ярамый. Волынцев аңа текәлеп карады. — Ә син ничек уйлыйсың, алдашмады микән ул? — Юк, балакаем, ул алдашмаган. Ә беләсеңме, нәр¬ сә? Бу турыда шул җитәр. Әйдә, туганкай, трубкаларны кабызып җибәрик тә Александра Павловнаның монда керүен үтеник... Ул барында сөйләшү дә күңеллерәк, тын гына утыру да җиңелрәк була. Ул безне чәй белән сыйлар. — Чыннан да, — диде Волынцев. — Саша, кер әй¬ дә!— дип кычкырды ул. Александра Павловна бүлмәгә килеп керде. Волын¬ цев аның кулын тотып алып, бик нык итеп иреннәренә кысты. Өйгә кайтканда, Рудинның кәефе бик начар һәм бик сәер иде. Аның үз-үзенә ачуы килде, ул үзен гафу ител- мәстәй хата ясауда, малайлыкта гаепләде. Кемдер тик¬ мәгә генә әйтмәгән шул: әле генә эшләгән ахмаклыгың¬ ны аңлаудан да күңелсезрәк нәрсә юк. Рудин үкенеп бетә алмады. «Шайтаным куштымыни миңа, — дип пышылдады ул теш арасыннан: — шул алпавытка барырга! Башыңа шундый бер фикер килсен, имеш! Үзем теләп тупаслыкка очрадым бит!..» Ә Дарья Михайловнаның өендә гадәттән тыш бер хәл иде. Хуҗа ханым үзе төшкә хәтле күренмәде һәм көн¬ дезге ашка да чыкмады: аның янына керергә рөхсәт ителгән бердәнбер кеше Пандалевский, аның башы авырта, дип аңлатты. Натальяны да Рудин шулай ук бөтенләй күрмәде диярлек: ул һаман үзенең бүлмәсендә m-lle Boncourt белән утырды... Аш бүлмәсендә Ру¬ дин белән очрашкач, Рудинга ул шундый моңсу карады, 92
Рудинның йөрәге тетрәп китте. Натальяның чырае бө¬ тенләй үзгәргән, әйтерсең лә, кичәге көннән соң аның өстенә ниндидер бәхетсезлек ябырылган иде. Билгесез сизенүләр сагышы Рудинны газаплый башлады. Күңел¬ сез уйларыннан котылу өчен, ул Басистов белән вакыт үткәрде, аның белән озак гәпләште һәм аның әле саф иманлы, якты өметле, ялкынлы бер егет икәнлеген күрде. Кичкә таба Дарья Михайловна бөр-ике сәгатькә кунак бүлмәсенә чыкты. Ул Рудин белән ягымлы сөйләште, лә¬ кин ничектер үзен читләтебрәк тотты, я көлде, я кашла¬ рын җыерды, борын аша һәм һаман диярлек кинаяләр белән сөйләде... ул нәкъ сарай дамалары кебек кыланды. Соңгы вакытта ул Рудинга карата бераз салкыная төш¬ кән шикелле иде. Рудин, аның артка таба ташлаган ба¬ шына астыртын күз салып, «Бу нинди табышмак та¬ гын?»— дип уйлады. Табышмакның табылуын озак көтәргә туры килмәде. Төнге сәгать уникенчедә ул караңгы коридор буйлап үзе¬ нең бүлмәсенә үтеп бара иде. Кинәт кемдер аның кулы¬ на бер записка төртте. Рудин борылып карады: бер кыз китеп бара иде, һәм ул кыз Натальяның горничнаясы кебек тоелды. Рудин, үзенең бүлмәсенә килеп кергәч, хезмәтчесен чыгарып җибәрде дә, записканы ачып, На¬ талья кулы белән язылган түбәндәге юлларны укыды: «Иртәгә иртә белән, сәгать җиденчедә, шуннан да соңга калмыйча, имән урманы артындагы Авдюха буасы янына килегез. Башка бертөрле вакыт та ярамый. Бу безнең соңгы күрешүебез булыр, һәм барысы да бетәр, әгәр дә... Килми калмагыз. Мәсьәләне хәл итәргә кирәк... P. S. Әгәр мин килмәсәм, димәк, моннан соң без кү¬ решмәбез дигән сүз: ул чагында мин сезгә хәбәр итәр¬ мен...» Рудин уйга калды, язуны кулында әйләндергәләде, аны мендәр астына салды, чишенеп урынына ятты, ләкин тиз генә йокыга китә алмады, уяу йокы белән йоклады, һәм ул уянганда, сәгать биш тә юк иде әле. IX Наталья Рудин белән күрешү урыны итеп билгеләгән Авдюха буасьг күптән инде һич тә буа түгел иде. Моннан утыз еллар элек буаны су ерып китте, шуннан соң аны 93
яңадан бумадылар. Коры елганың кайчандыр бервакыт куе ләм белән капланган тигез һәм җәенке җиренә, шулай ук балчык өеменең җимерелми калган өлешенә карап кына, монда өлек буа булганын белергә мөм¬ кин. Шунда ук йорт та булган. Ансы да инде бик күптән юкка чыккан. Аннан, истәлек булып бик зур ике нарат кына калган, бу ике наратның иң очта гына һәм бик сирәгәеп калган ботакларында — ылысла¬ рында мәңге җил шаулап, ямьсез гүләп тора... Имештер, шул наратларның төбендә эшләнгән ниндидер коточкыч бер җинаять турында халыкта төрле сүзләр йөри; бу наратларның һәрберсе ауган чакта әлбәттә кеше үтерә¬ чәк, монда өченче нарат та булган, ул, давылда авып, кечкенә бер кызны басып үтергән, дип тә сөйлиләр. Иске буа тирәсе җен, пәриләр ияләшкән урын дип санала; ко¬ яшлы көндә дә тын һәм шыксыз булган буш һәм шәрә бу урын, күптән инде корып беткән карт имән урманына якын булганга күрә, тагы да шыксызрак, тагы да тынрак булып күренә. Сирәкләнеп калган бик зур агачларның соры кәүсәләре тәбәнәк яшь куаклар өстеннән, ниндидер чытык өрәкләр кебек, күтәрелеп торалар. Аларга каравы да куркыныч: әйтерсең лә, явыз картлар бергә җыелган¬ нар да ниндидер начар бер нәрсә ниятлиләр. Бер читтән чак кына беленеп торган тар юл бормаланып уза. Бик зур кирәге булмаганда, Авдюха буасы тирәсеннән берәү дә йөрми. Наталья юри шушы аулак урынны сайлады. Дарья Михайловнаның өеннән буага ярты чакрымнан да артык түгел. Рудин Авдюха буасы янына килгәндә, кояш инде күптән күтәрелгән, ләкин көн бик ямьсез иде. Сөт тө¬ сендәге тоташ болытлар бөтен күкне каплаганнар; җил, сызгырынып һәм чыелдап, аларны тиз-тиз куалый. Рудин аякка сырыша торган тигәнәк һәм караеп беткән кычыт¬ кан белән капланган буа өстендә арлы-бирле йөри баш¬ лады. Ул тыныч түгел иде. Бу күрешүләр дә, бу яңа ки¬ черешләр дә аның күңелен билиләр, ләкин алар, бигрәк тә кичәге запискадан соң инде, аны борчыйлар да иде. Ул чишелешнең якынаеп килүен күрә һәм эченнән генә икеләнә, дулкынлана, ләкин аның нык бер кискенлек бе¬ лән күкрәгендә кулларын кушыруын һәм тирә-якка күз¬ ләрен йөртүен карап торган кеше бер дә алай дип уйла¬ мас иде. Пигасовның бер вакыт әйткән сүзләре тикмәгә генә түгел шул: Рудиң кытай курчагы шикелле иде, аны 94
һәовакыт башы аска тарта иде. Ләкин баш ничаклы көч¬ ле булмасын, аның ярдәмендә генә кеше үз эчендә нәрсә¬ ләр булып ятканында белә алмый...Рудин, акыллы һәм зирәк Рудин, үзе дә ачык кына әйтеп бирә алмас иде: На¬ тальяны сөяме ул, газапланамы ул, Наталыядан аерыл¬ са, газапланырмы ул?.. Нигә соң ул, Ловлас булып кы- ланмаса да — гаделлек өчен ачык әйтергә кирәк, ул Лов¬ лас түгел иде — бичара кызның тынычлыгын җуйды? Ни сәбәптән ул аны эчке бер дулкынлану белән көтеп тора? Моның җавабы бер генә иде: дәртсез кешеләр үтә тиз мавыгучан булалар. Ул буа өстендә йөри, ә Наталья туп-туры басу аша, юеш үләнне ерып, ашыгып, аның янына килә. Горничная Маша көчкә генә Наталья артыннан өлгерә. — Барышня! барышня! аякларыгызны чылатыр¬ сыз, — ди ул. Наталья аның нәрсә әйткәнен ишетми дә, артына әй¬ ләнеп карамастан, йөгерүен генә белә. — Ах, карап кына тора күрмәсеннәр үзебезне! — дип сөйләнә Маша. — Ничек өйдән чыгып китә алдык әле, шунсына гаҗәпләнергә кирәк. Мамзель гына уяна күр¬ мәсен... Ярый әле, ерак түгел.,. — Кинәт ул буа өстендә рәсемдәге кебек басып торган Рудинның зифа сынын күреп алды да: — Ә алар сезне көтәләр инде, әйе, — дип өстәде: — тик алар юкка гына өстә басып торалар — үзәнгә төшсеннәр иде. Наталья туктады. — Син, Маша, шушында, наратлар янында көтеп тор, — диде ул, һәм үзе буа кырыена төште. Рудин Натальяның янына килде дә гаҗәпләнеп тук¬ тап калды. Натальяның чырае мондый булганын күргәне юк иде әле аның. Кызның кашлары җыерылган, иреннә¬ ре кысылган, күзләре туры- һәм кырыс карыйлар. — Дмитрий Николаич, — дип сүзгә башлады ул: — безгә вакытны бушка үткәрү ярамый. Мин биш кенә ми¬ нутка килдем. Мин сезгә шуны әйтергә тиешлемен, ән¬ кәм барысын да белә. Өченче көн Пандалевский безне карап торган һәм барысын да әнкәмә сөйләп биргән. Ул һаман да шулай әнкәмнең шпионы булып хезмәт итә. Кичә әнкәм мине үзе янына чакыртып алды... — Ходаем! — дип, Рудин кычкырып җибәрде: — ко¬ точкыч хәл бит бу... Әнкәгез нәрсә әйтте соң? 95
— Ул .миңа ачуланмады, мине тиргәмәде, тик җиңел уйлавым өчен шелтәләде генә. — Шул гынамы? — Әйе, һәм ул шуны белдерде: мине сезнең хаты¬ ныгыз итеп күрүгә караганда, ул минем үле гәүдәмне күрүне артыграк санаячак. — Шулай ук дип әйттемени? — Әйе; аннары ул шуны өстәде: сез үзегез дә миңа өйләнергә һич тә уйламыйсыз, сез тик болай гына, эч пошканнан гына минем арттан йөри башлагансыз, һәм әнкәм моны сездән һич тә көтмәгән; янәсе, әнкәй үзе га¬ епле: нигә ул миңа сезнең белән шулай еш очрашырга мөмкинлек биргән... „янәсе, ул минем акыллы булуыма ышана; имеш, мин аны бик гаҗәпләндергәнмен... ул сөйләгәннәрнең барысы да исемдә үк юк инде. Наталья боларның барысын да бөтенләй яңгыравык¬ сыз диярлек ниндидер бер тонык тавыш белән сөйләде. — Ә сез, Наталья Алексеевна, аңа ничек җавап бир¬ дегез? — дип сорады Рудин. — Мин аңа ничек җавап бирдемме? — дип кабатла¬ ды Наталья. — Хәзер сез нәрсә эшләргә уйлыйсыз? — Ходаем! Ходаем!—диде Рудин: — мәрхәмәтсезлек бу! Шундый тиз!.. Шундый көтелмәгән удар!.. Сезнең әнкәгез шулай ук бик каты ачуландымыни? — Әйе... әйе, ул сезнең турыда ишетергә дә теләми. — Коточкыч хәл бу! Димәк, бертөрле дә өмет юк? — Бертөрле дә. — Нигә без шундый бәхетсез икәнбез! Кабахәт кеше бу Пандалевский!.. Сез, Наталья Алексеевна, минем нәр¬ сә эшләргә уйлавымны сорыйсыз. Минем башым әйлә¬ нә— мин бернәрсә дә уйлый алмыйм... Мин тик үземнең бәхетсез икәнемне генә аңлыйм... шунсына гаҗәпләнәм, ничек сез һаман да шулай салкын канлы!.. — Әллә сез миңа бик җиңел дип беләсезме? — ди¬ де Наталья. Рудин буа өстендә йөренә башлады. Наталья аңардан күзен дә алмады. — Сезнең әнкәгез сездән сорашмадымы?—диде ул, ниһаять. — Әнкәй миннән, сөясеңме аны, дип сорады. — Я... ә сез? Наталья бераз эндәшми торды. 96
— Мин дөресен әйттем. Рудин аның кулыннан алды. — һәрвакыт, һәрнәрсәдә намуслы һәм бөек җанлы! О, яшь кыз йөрәге саф алтын ул! Ләкин шулай ук сез¬ нең әнкәгез безнең өйләнешүебезнең мөмкин түгеллеге турында бөтенләй өзеп әйттемени? — Әйе, өзеп әйтте. Мин сезгә сөйләдем бит инде, сез¬ нең миңа өйләнергә теләвегезгә әнкәм һич ышанмый да. — Димәк, ул мине алдакчыга саный! Ни гөнаһым ар¬ касында мин шундый начар карашка очрадым икән? һәм Рудин куллары белән башын тотты. — Дмитрий Николаич!—диде Наталья:—без ва¬ кытны бушка үткәрәбез. Исегездә тотыгыз, мин сезнең белән соңгы тапкыр күрешәм. Мин бирегә елар өчен дә, зарланыр өчен дә килмәдем — күрәсез бит, мин ела¬ мыйм — мин киңәш сорап килдем. — Сезгә мин нинди киңәш бирә алыйм соң, Наталья Алексеевна? — Нинди киңәш булсын? Сез ир кеше: мин сезгә ышанып өйрәнгәнмен һәм ахырга кадәр ышаначакмын. Әйтегез миңа, сез нәрсә эшләргә уйлыйсыз? — Мйн нәрсә эшләргә уйлыйм! Әнкәгез, мөгаен, ми¬ не өендә тотмас инде. — Бик мөмкин Ул инде миңа кичә үк сезнең белән танышлыкны өзәчәген әйтте... Ләкин сез минем соравыма җавап бирмисез. — Нинди соравыгызга? — Сез ничек уйлыйсыз, безгә хәзер нәрсә эшләргә кирәк? — Безгә нәрсә эшләргәме? — диде Рудин: — билгеле, буйсынырга кирәк. Наталья әкрен генә: — Буйсынырга, — дил кабатлады, һәм аның иреннә¬ ре агарынды. — Язмышка буйсынырга, — дип дәвам -итте Ру¬ дин. — Нишләмәк кирәк! Моның күңелсез, авыр һәм чы¬ дап булмаслык бер хәл икәнлеген мин бик яхшы аңлыйм; ләкин үзегез уйлап карагыз, Наталья Алексе¬ евна, мин ярлы кеше... Дөрес, мин эшли алам; ләкин хәтта әгәр мин бай кеше булсам да, үз семьягыз белән ара өзелүенә, әниегезнең ачулануына сез чыдый алыр¬ сызмы әллә?.. Юк, Наталья Алексеевна! моны уйларга Рудин. Зак. Г-831. —7 97
да ярамый. Күрәсең, безгә бергә булырга язмагандыр, мин хыял иткән бәхет минем өчен түгел! Наталья кинәт битен куллары белән каплады да елый башлады. Рудин аңа якынрак килде. — Наталья Алексеевна! сөекле Наталья! — диде ул ялкынланып: — алла хакы өчен еламагыз, минем йөрә¬ гемне телгәләмәгез, тынычланыгыз... Наталья башын күтәрде. — Сез миңа тынычланырга кушасыз, — дип сөйли башлады ул, һәм аның күзләре яшь аша ялтырады¬ лар: — мин сез уйлаган нәрсә өчен еламыйм... Мин аңа әрнемим: мин үземнең сезнең турыда алдануыма әрним... Бу ничек инде! мин сезгә киңәш сорап киләм, шундый минутта киләм, ә сезнең беренче сүзегез: буйсынырга кирәк!.. Буйсынырга! Азатлык турында, корбаннар ту¬ рында сөйләгәннәрегезне сез эштә менә ничек куллана¬ сыз икән... Аның тавышы өзелде. Рудин, уңайсызланып: — Ләкин бит, Наталья Алексеевна, — дип сөйли башлады: — шуны искә алыгыз... мин үз сүзләремнән баш тартмыйм... тик... Наталья яңа көч белән сүзендә дәвам итте: — Сез миңа сорау бирдегез, — диде ул: — әнием минем сезгә кияүгә чыгуыма караганда үлүемне артыг¬ рак күрәчәген белдергәч, минем ничек җавап биргәнем¬ не белергә теләдегез; мин аңа менә ничек җавап бирдем: башка берәүгә кияүгә чыгуга караганда, үлүемне ар¬ тыграк күрермен, дидем... Ә сез: буйсынырга! — дисез. Алайса, әни хаклы булган; сез, чыннан да, эш югыннан гына, эч пошканнан гына мине шаярткансыз... — Ант итеп әйтәм, Наталья Алексеевна... ышаныгыз миңа... — дип кабатлады Рудин. Ләкин Наталья аның нәрсә әйткәнен тыңламый иде. — Нигә соң сез мине туктатмадыгыз? Нигә сез үзе¬ гез... әллә сез киртәләр булыр дип уйламадыгызмы? Миңа бу турыда сөйләве дә оят... ләкин барысы да бетте бит инде. — Сезгә тынычланырга кирәк, Наталья Алексеев¬ на,— дип сөйли башлады Рудин: — икебез бергәләп уй¬ лашыйк, нинди чаралар... Наталья аның сүзен бүлде. — Үз-үзеңне корбан итү турында сез шундый күп 98
сөйли идегез, — диде ул: — ләкин, беләсезме, әгәр сез бүген, хәзер, миңа әйтсә идегез: «Мин сине сөям, ләкин өйләнә алмыйм, киләчәк өчен җавап бирә алмыйм, бир миңа кулыңны һәм әйдә минем артымнан», дисә идегез, беләсезме, мин сезнең арттан барыр идем, беләсезме, мин бөтенесенә дә риза идем. Ләкин сүздән эшкә бик ерак икән шул, сез, өченче көн аш вакытында Волынцев алдында курыккан кебек, бүген дә коелып төштегез. ' Рудинның битенә кызыллык йөгерде. Натальяның көтмәгәндә шулай ялкынлы сөйләве аны таң калдырды; ләкин Натальяның соңгы сүзләре аның үз-үзен сөю той¬ гысына килеп бәрелделәр. — Сезнең хәзер бик тынычсызланган вакытыгыз, На¬ талья Алексеевна, — дип сөйли башлады ул: — мине нинди каты кимсетүегезне сез үзегез дә аңлый алмый¬ сыз. Ләкин мин шуны өмет итәм, вакыты килгәч, сез миңа карата гаделлек күрсәтерсез; сез үзегез әйткәнчә үк, минем өстемә бертөрле дә бурыч йөкләми торган бәхеттән ваз кичү миңа нинди авыр булганлыгын бер аңларсыз. Сезнең тынычлык минем өчен дөньяда бар нәрсәдән дә кадерлерәк, һәм мин, әгәр сезнең ышанычы¬ гыздан файдаланырга теләсәм, дөньяда иң түбән кеше булыр идем... — Бәлки шулайдыр, бәлки шулайдыр, — дип, На¬ талья аның сүзен бүлде: — бәлки, сез хаклысыздыр, мин үземнең нәрсә сөйләгәнемне белми торганмындыр. Лә¬ кин мин хәзергә кадәр сезгә ышана идем, сезнең һәрбер сүзегезгә ышана идем... Моннан ары, зинһар, сүзләре¬ гезне үлчәп сөйләгез, аларны җилгә очырмагыз. Сезгә мин, сөям сезне, дигәндә, бу сүзнең мәгънәсен мин бик яхшы белеп әйттем: мин бөтенесенә дә хәзер идем... Ин¬ де мин сезгә миңа сабак бирүегез өчен рәхмәт укырга һәм хушыгыз, дип әйтергә тиеш булам. — Алла хакы өчен туктагыз әле, Наталья Алексе¬ евна, ялыньш үтенәм сездән. Сез миңа нәфрәт белән ка¬ рарга тиеш түгел, ант итеп әйтәм. Минем хәлемә дә ке¬ регез. Мин сезнең өчен дә, үзем өчен дә җаваплы. Әгәр мин сезне чын күңелдән бирелеп сөймәсә идем—ила- һым! мин шундук сезгә минем белән качып китүне тәкъ¬ дим итәр идем. Иртәме, соңмы, әнкәгез безне бер киче¬ рер иде... һәм шул чакта... Ләкин үз бәхетем турында уй¬ лаудан элек... 7* 99
Рудин туктады, Натальяның туп-туры текәлгән күз карашы аны каушата иде. — Дмитрий Николаич, сез миңа үзегезнең намуслы кеше икәнегезне исбат итәргә тырышасыз,—диде На¬ талья: —мин моңа шикләнмим. Сез үз файдагызны кү¬ зәтеп кенә эш итә алмыйсыз; ләкин бирегә килгәндә мин шуңа ышанырга теләдеммени, бирегә мин шуның өчен килдеммени... — Наталья Алексеевна, мин көтмәгән идем... — Ә! менә үзегез үк әйтеп бирдегез! Әйе, сез моны көтмәгән идегез — сез мине белми идегез... Тыныч булы¬ гыз... сез мине сөймисез, ә мин берәүгә дә ирексезләп тагылмам. — Мин сезне сөям! — диде Рудин тәэсирләнеп. Наталья сынын турайтты. — Бәлки шулайдыр; ләкин сез мине ничек сөясез соң? Сез сөйләгән сүзләрнең барысын да мин исемдә то¬ там, Дмитрий Николаич. Исегездәме, сез миңа әйткән идегез: тулы тигезлектән башка мәхәббәт тә юк... Сез минем өчен чамадан тыш югары: мин сезгә иш түгел... Мин бик хаклы рәвештә җәзасын да алдым. Сезнең ал¬ да үзегезгә лаеклы зур эшләр тора. Мин бүгенге көнне онытмам... Хушыгыз... — Наталыя Алексеевна, сез китәсезмени? Чынлап та без менә шулай аерылышырбызмыни? Ул Натальяга кулын сузды. Н’аталья туктады. Рудин- ның ялварулы тавышы аны икеләндерде бугай. — Юк,—диде ул, ниһаять: — мин йөрәгемдә нин¬ дидер бер кылның өзелгәнен сизәм... Мин, төш күргән¬ дәге кебек, бирегә йөгердем, сезнең белән сөйләштем, һушны җыярга кирәк. Моның булуы мөмкин түгел, сез үзегез әйттегез, андый нәрсә булмаячак. Илаһым, бирегә килгәндә, мин инде туган-үскән өем белән, бөтен үткән гомерем белән күңелемнән бәхилләшкән идем, — һәм нәрсә булды соң? Биредә кемне очраттым мин? Вак җан¬ лы бер кешене... Семья белән аерылышуга минем чыдый алмаячагымны кайдан белдегез соң сез? «Сезнең әнкә¬ гез риза түгел... Бу коточкыч хәл!» Менә шуны гына ишеттем мин сездән. Сезме бу, сезме бу, Рудин? Юк! Хушыгыз... Ах! әгәр сез мине сөйсә идегез, моны мин хәзер, менә шушы минутта, тояр идем... Юк, юк, хушы¬ гыз! 100
• Ул тиз генә 'борылды- да Маша янына йөгерде, ә Ма¬ ша, күптән инде борчылып, төрле ишарәләр белән аны чакырырга тотынган иде. Рудин аның артыннан: — Сез куркасыз, мин түгел!—дип кычкырып калды. Наталья, инде аңа игътибар итмичә,-басу аша өенә таба йөгерә иде. Ул үзенең йокы бүлмәсенә әйбәт кенә кайтып җитте; ләкин бусаганы атлау белән хәлсез кал¬ ды һәм, һушыннан язып, Машаның кулына ауды. Ә Рудин бик озак буа өстендә басып торды. Ниһаять, ул сискәнеп китте, акрын гына атлап, тар юл янына килеп чыкты да, ашыкмыйча гына, шул юл белән бара башлады. Ул бик оялган... һәм бик әрни иде. «Менә нин¬ ди бит!—дип уйланды ул. — Унсигез яшендә!.. Юк, мин аны белмәгәнмен... Ул менә дигән кыз! Ихтыяр көче нин¬ ди зур!.. Ул хаклы; мин үземдә аңа карата мәхәббәт уянуын сизгән идем, ләкин ул икенче бер мәхәббәткә лаеклы икән... Сизгән идемме?..» — дип сорады ул үз- үзеннән. — «Ә хәзер соң мин мәхәббәт тойгысын сиз¬ миммени инде? Моның барысы да менә ничек бетәргә тиеш булган икән! Аның алдында нинди кызганыч, нин¬ ди түбән идем мин!» Кечкенә тарантасының җиңелчә дөбердәве Рудинны күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Үзенең һаман җигеп йөри торган юргасында Рудинга таба Лежнев килә иде. Рудин аның белән сүзсез генә баш иеп исәнләште һәм, башына кинәт бер уй килгән кеше кебек, юлдан борылды да, кызу-кызу атлап, Дарья Михайловна өенә таба китте.! Лежнев аның китеп барганын көтеп торды, артыннан карап калды һәм бераз уйланганнан соң ул да атын кире борды—яңадан Волынцевка китте, ә үзенең төнне шунда үткәреп, кайтып килүе генә иде әле. Лежнев яңа¬ дан барганда, Волынцев йоклый иде, Лежнев аны уятыр¬ га кушмады, чәй вакыты җиткәнне көтеп, балконга чы¬ гып утырды да трубкасын кабызды. Волынцев сәгать унынчыда торды, Дежневның бал¬ конда утырганын белеп, бик гаҗәпләнде, аның үзе яны¬ на керүен үтенергә кушты. — Нәрсә булды? — дип сорадьг Волынцев аңар¬ дан. — Син кайтып китәргә теләгән идең бит? — Әйе, кайтып та киткән идем, ләкин Рудинны оч- 101
раттым... Бер үзе кырда йөри, ә чырае шундый чытык. Тоттым да кире кайттым. — Рудинны очратканга күрә кире кайттыңмы? — Дөресен әйткәндә, ни өчен кире кайтканымны мин үзем дә белмим, син исемә төштең, шуңа күрә кайткан¬ мындыр; синең белән утырасым килде; өйгә кайтырга өлгерермен әле. Волынцев әрнүле көлемсерәп куйды. С — Әйе, хәзер инде Рудин турында уйладыңмы, ми¬ нем турыда уйларга да туры килә... Хезмәтче! — дип кычкырды ул каты тавыш белән: — безгә чәй китер. Дуслар чәй эчә башладылар. Лежнев хуҗалык эшлә¬ ре турында, амбар түбәсен яңача, кәгазь белән, ябу ту¬ рында сөйләргә тотынды... Ләкин кинәт Волынцев креслодан сикереп торды да йодрыгы белән өстәлгә шундый нык китереп сукты, — бөтен чынаяк-тәлинкәләр чыңлап китте. — Юк!J—дип кычкырды ул:—мин моңа артык түзә алмыйм! Ул акыллы башны дуэльгә чакырам мин, атып үтерсен ул мине, я булмаса мин үзем аның галим маңга¬ ена пуля утыртырга тырышырмын. — Ни булды, ни булды сиңа, акылыңа кил! — диде Лежнев: — шулай кычкырырга ярыймыни? Кулдан трубкам төшеп китте... Нишләвең бу синең? — Нишләвемме? Мин аның исемен дә тыныч кына ишетә алмыйм: каным дулый башлый. — Җитәр, туганкаем, җитәр! Ничек оят түгел сиңа! — диде Лежнев, идәннән трубкасын күтәреп. — Ташла! Шайтан алсын үзен! Волынцев, ишекле-түрле йөренгән килеш: — Ул мине мыскыл итте, — диде... — Әйе! ул мине мыскыл итте. Моңа син үзең дә каршы килмәссең. Баш¬ та мин нәрсә әйтергә дә белмәдем: ул мине аптырашка калдырды; кемнең шундый хәлне көтүе мөмкин -соң? Ләкин минем белән шаярырга ярамаганын күрсәтермен мин аңа... Мин аны, нәләт төшкән философны, урман та¬ выгын аткан кебек атыш үтерермен. — һәм шулай итеп син күп нәрсә отарсың, әйеме? Мин инде апаң турында сөйләп тә тормыйм. Син гый¬ шык утында янасын бит... Апаң турында уйлау кайда инде ул сиңа! Ә соң икенче бер кеше мәсьәләсендә, фило¬ софны үтергәч, эшләрем җайланыр, дип уйлыйсыңмыни син? 102
Волынцев креслога ташланды. — Кая булса да китәм мин, алайса! Югыйсә, биредә йөрәкне сагыш баса: үземне кая куяр урын таба ал¬ мыйм. ' — Китәсеңме... менә монсы башка мәсьәлә! Менә монсына мин дә риза. Беләсеңме, нәрсә тәкъдим итәм мин сиңа? Әйдә бергә китәбез — Кавказга, я булмаса, Малороссиягә, чумар ашарга. Менә дигән эш бу, туган¬ каем! — Әйе; ә соң апаны кем белән калдырабыз? — Ә нигә соң Александра Павловнага безнең белән бергә китмәскә? Билләһи, бик шәп -булыр. Аның артын¬ нан ухаживать итү — монысы инде минем эш! Бернәрсә¬ гә дә аптырамас, әгәр тели икән, һәр кичне тәрәзәсе бу¬ енда серенада оештырырмын: ямщикларга ислемай сөртермен, юл читләренә чәчәкләр кадармын. Ә синең белән без, туганкаем, яңадан туган шикелле булырбыз; рәхәтләнеп күңел ачарбыз, корсак үстереп кайтырбыз, шуннан соң инде безгә бертөрле гыйшык та үтә ал'мас! — Син һаман шаяртып сөйлисең, Миша! — Бер дә шаяртып сөйләмим. Синең башка бик шәп фикер килде. — Юк! Мәгънәсез фикер! — дип, Волынцев тагын кычкырып ж,ибәрде: — мин аның белән атышырга телим, атышырга! — Тагын! Син, туганкай, бүген кире ягың белән тор¬ гансың!.. 1 Кулына хат тотып, хезмәтче килеп керде. — Кемнән? — дип сорады Лежнев. ■ Рудиннан, Дмитрий Николаевичтан. Ласунский- лар кешесе китерде. — Рудиннанмы? — дип кабатлады Волынцев: — Кемгә? — Сезгә. — Миңа?., бир. Волынцев хатны, тиз генә ачып, укый башлады. Лежнев аңа игътибар белән карап торды: Волынцевның чыраенда шатлыклы дип әйтерлек сәер бер гаҗәпләнү чагылды; ул кулларын түбән төшерде. — Нәрсә бар? — дип сорады Лежнев. Волынцев ярым пышылдап: — Мә, укы, — диде дә хатны аңа сузды. Лежнев укый башлады. Рудин менә нәрсә язган иде: 103
«Хөрмәтле Сергей Павлович җәнаплары! Мин бүген Дарья Михайловна йортыннан китәм һәм мәңгегә китәм. Мөгаен, бу сезне гаҗәпләндерер, бигрәк тә кичәге хәлдән соң. Болай эшләргә мине нәрсә мәҗ¬ бүр иткәнлеген мин сезгә аңлата алмыйм; ләкин, ни сә¬ бәптәндер, мин үземнең китүем турында сезгә хәбәр итү¬ не тиеш табам. Сез мине яратмыйсыз, хәтта мине начар кешегә саныйсыз. Мин акланырга теләмим: мине вакыт аклар. Алдан ук ялгыш карашка килгән кешегә аның ка¬ рашының гаделсезлек икәнлеген исбат итәргә тырышу, минемчә, файдалы да түгел һәм ирләргә лаек эш тә тү¬ гел. Әгәр бер кеше мине аңларга теләсә, ул мине гафу итәр, әгәр бер кеше мине аңларга теләми икән — аның гаепләүләре мине борчымый. Мин сезнең турыда ялгыш¬ тым. Минем карашымда сез элеккечә саф күңелле, на¬ муслы кеше килеш каласыз; ләкин мин сезне үзегез тәрбияләнгән средадан югары күтәрелә алырсыз, дип уйлаган идем... Мин ялгыштым. Нишләмәк кирәк?! Бу беренче тапкыр да түгел һәм соңгы тапкыр да түгел. Сезгә тагын кабатлап әйтәм: мин китәм. Сезгә бәхет те¬ лим. Бу теләгемнең чын күңелдән икәнлегенә шикләнмә¬ гез, һәм, минем өмет итүемчә, хәзер инде сез бәхетле булырсыз. Бәлки, вакыты белән сез минем турыдагы фикерегезне үзгәртерсез. Кайчан да булса бер тагын күрешербезме, ансын әйтә алмыйм, ләкин, һәрхәлдә, мин сезгә карата тирән хөрмәт тойгысы саклармын — Д. Р.» «P. S '. Сезгә ике йөз сум бурычымны үземнең авы¬ лыма, Т... губернасына, кайту белән үк җибәрермен. Шулай ук сездән бу хат турында Дарья Михайловнага сөйләмәвегезне үтенәм». «P. P. S. Тагын бер, соңгы, ләкин әһәмиятле үтенеч: инде мин китәм, шулай булгач, минем сезгә барганымны Наталья Алексеевна алдында искә төшермәссез, дип өмет итәм...» Лежнев хатны укып бетерү белән, Волынцев аңардан: — Я, нәрсә әйтерсең? — дип сорады. — Нәрсә әйтәсең моңа! — диде Лежнев: — көнчы- 1 Р о s t s с rip t u m — кушымта язу. (Лат.) 1.04
тыштагыча: «Аллаһ! Аллаһ!» — дип кычкырырга да, га¬ җәпләнеп, бармакны тешләргә генә кала — шуннан баш¬ ка бернәрсә эшләп тә булмый. Ул 1китә икән... Бик ях¬ шы! Юлына ак җәймә! Ләкин менә нәрсә кызыклы: ул бит бу хатны язуны да үзенең бурычы итеп санаган, синең яныңа да бурычы кушканга күрә килгән... Бу әфәнделәрнең адым саен бурыч, та бурыч — җитмәсә тагын акчалата бурыч, — дип өстәп куйды Лежнев һәм, көлемсерәп, postscriptnm’ra күрсәтте. — Ә нинди фразалар куллана бит ул! —диде Волын¬ цев.— Минем турыда ул ялгышкан имеш: ул минем ниндидер средадан югары булуымны көткән, имеш... Әй- терең бармы, ходаем! шигырьдән дә начаррак! Лежнев җавап бирмәде; тик аның күзләре генә елмая иде. Волынцев урыныннан торды. — Мин Дарья Михайловна янына барып кайтырга уйлыйм, — диде ул: — мин моның серен аңларга телим... — Сабыр ит, туганкай: теге китеп барсын әле. Нигә яңадан аның белән очрашырга? Ул юк була бит инде — нәрсә кирәк тагын сиңа? Иң яхшысы, бар ят та йокла; син, мөгаен, төне буе бер яктан икенче якка әйләнгәләп кенә яткансыңдыр. Ә хәзер синең эшләрең рәтләнә дигән сүз... — Моны син нәрсәдән алып әйтәсең? — Миңа шулай тоела. Чынлап әйтәм, йокла; мин апаң янына керим, аның белән бераз сөйләшеп утырыр¬ мын. — Минем бер дә йокым килми. Нигә йоклыйм ди мин! Булмаса, мин барып басуларны карап кайтыйм,— диде Волынцев, пальто итәген тарткалап. — Ансы да эш. Бар, туганкай, бар, басуларны карап кайт. . Ә Дежнев Александра Павловна янына керде. ^л кунак бүлмәсендә утыра иде. Дежневны ягымлы сәламләп каршы алды. Дежнев килүгә ул һәрвакыт шат¬ ланса да, бүген аның чыраендагы моңсулык югалмады. Ул, кичә Рудин нигә бездә булды икән, дип тынычсызла¬ на иде. — Сез минем энем яныннанмы? — дип сорады ул Дежневтан: — Бүген кәефе ничек аның? — Зарарсыз. Басуларны карап кайтырга китте. Александра Павлбвна бераз сүзсез торды. — Әйтегез әле, зинһар, — дип, яңадан сораша башла- 105
ды ул, бик җентекләп кул яулыгының чигүен карый-ка- рый: — сез белмисезме ни өчен... — Рудин килгәнме? — дип элеп алды Лежнев. — Бе- ләм: ул саубуллашырга килгән. Александра Павловна башын күтәрде. — Ничек инде — саубуллашырга? — Шулай. Сез ишетмәдегез дәмени? Ул Дарья Ми- хайловпадан китә бит. — Китә? — Мәңгегә; һәрхәлдә, үзе шулай ди. — Туктагыз әле, моны ничек аңларга, шундый хәл¬ ләрдән соң... — Ансы башка мәсьәлә! Моны берничек тә аңлау мөмкин түгел, ләкин бу шулай. Күрәсең, аларда берәр нәрсә'булгандыр. Кылны артыграк тарткандыр да — өзелгәндер. — Михайло Михайлыч!—диде Александра Павлов¬ на.— Мин бернәрсә дә аңламыйм; сез миннән көләсез булса кирәк... — Билләһи, көлмим... Әйтәм бит сезгә, ул китә, хәт¬ та шул турыда үзенең танышларына хат белән дә белде¬ рә. Бер яктан караганда, бу начар да түгел; ләкин аның китүе мин сезнең энегез белән уйлаган гаҗәп матур бер эшне тормышка ашыруга комачаулык итте. — Нәрсәне? Нинди эшне? — Ә менә нинди эшне. Сезнең энегезгә мин күңел ачу өчен сәяхәткә чыгуны һәм сезне дә үзебез белән алу¬ ны тәкъдим иткән идем. Сезнең арттан ухаживать итүне мин үз өстемә алган идем... Александра Павловна: — Монсы бик шәп! — дип кычкырып җибәрде: — ми¬ нем арттан ничек ухаживать итәрегезне күз алдына ки¬ терә алам. Сез бит мине ачтан үтерер идегез. — Александра Павловна, сез мине белмәгәнгә күрә генә шулай сөйлисез. Сез мине бүкән дип, чеп-чи бер бү¬ кән дип, утын агачы дип уйлыйсыз; ә сезгә шунсы мәгъ¬ лүмме, мин шикәр шикелле эри алам, көннәр буе тезлә¬ неп тора алам. — Дөресен әйткәндә, менә монсын карап торыр идем мин! Лежнев кинәт урыныннан күтәрелде. — Миңа иргә чыгыгыз, Александра Павловна, шу- ларның бөтенесен дә күрерсез. 106
Александра Павловна колакларына хәтле кып-кызыл булды. — Сез нәрсә әйттегез, Михайло Михайлыч? — диде ул, каушап. — Бик күптән бирле инде мен тапкыр телемә килгән нәрсәне әйттем. Ниһаять, телемнән ычкынды, ә сез хәзер үзегез белгәнчә эшләгез. Сезгә уңайсызламас өчен, мин хәзер чыгып китәм. Әгәр минем хатыным булырга тели¬ сез икән... Әгәр нәфрәт итмисез икән, мине чакырырга боерыгыз: мин шундук аңлап алырмын... Александра Павловна Лежневны туктатырга теләгән иде, ләкин Лежнев бик тиз генә чыгып китте, бүреген дә кимәгән килеш, бакчага керде дә, бакча капкасына сөя¬ леп, каядыр еракка карап тора башлады. Аның артында горничная тавышы ишетелде. — Михайло Михайлыч! Барыня янына рәхим итегез. Алар сезне чакырырга боердылар. Михайло Михайлыч борылды да, горничнаяның ча¬ масыз гаҗәпләнүенә каршы, ике кулы белән дә аның башын тотып, маңгаеннан үпте һәм Александра Павлов¬ на янына йөгерде. XI Лежнев белән очрашканнан соң өйгә кайткач, Рудин шундук бүлмәсенә бикләнде дә ике хат язды: берсе — Волынцевка (ансы укучыларыбызга таныш инде), ә икенчесе — Натальяга. Бу икенче хат өстендә ул бик озак утырды, бик күп урынын сызгалап яңадан язды һәм юка кәгазьгә күчерде дә, мөмкин хәтле кечкенәрәк итеп бөкләргә тырышып, кесәсенә салды. Ул моңсу чырай бе¬ лән берничә тапкыр бүлмәдә арлы-бирле әйләнде, тәрәзә янындагы креслога утырып терсәгенә таянды, әкрен генә аның керфеге яшь тамчысына чыланды... Ул урыныннан торды, бөтен төймәләрен төймәләде, хезмәтчесен чакыр¬ ды да, Дарья Михайловнадан, хәзер ул мине кабул итә алыр микән, дип сорарга кушты. Хезмәтче бик тиз кире әйләнеп керде һәм, Дарья Михайловна үтенергә кушты, диде. Рудин аның янына китте. Дарья Михайловна аны, моннан ике ай элек кабул иткәндәге кебек, үзенең кабинетында кабул итте. Ләкин хәзер Дарья Михайловна ялгызы гына түгел иде: аның 107
янында Пандалевский да бар иде, ул, һәр вакыттагыча, пөхтә киенгән, чиста кырынган, бик игътибарлы һәм тыйнак кыяфәтле иде. Дарья Михайловна Рудинны ягымлы каршы алды. Рудин да аңа ягымлы рәвештә баш иде, ләкин икесенең дә елмаеп торган йөзләренә беренче караудан ук, бик аз гына тәҗрибәле кеше дә боларның арасында, бер-бер- сенә тел белән әйтелмәгән булса да, ниндидер күңелсез хәл барлыгын аңлар иде. Рудин Дарья Михайловнаның аңа ачулы икәнлеген белә иде. Дарья Михайловна, Ру- , дйнга инде барысы да билгеледер, дип шикләнә иде. Пандалевскийның килеп әйткән хәбәре аны бик бор¬ чыды. Аның югары җәмгыять кешесенә хас булган кәп¬ рәюе уянды: Рудин, зур бер урында тормаган һәм хәзер¬ гә әле үзе дә атаклы булмаган ярлы бер кеше, аның кызы белән — Дарңя Михайловна Ласунскаяның кызы белән, аулакта күрешергә кыюлык итсен имеш!! — Ярый, ул акыллы да булсын, даһи кеше дә бул¬ сын!— дип фикер йөртте ул:—ләкин бу бит әле берни дә аңлатмый! Болай булгач инде, теләсә кемнең ми¬ нем киявем булуны өмет итүе мөмкин бит! — Мин бик озак үз күземә үзем ышана алмый тор¬ дым, — диде Пандалевский. — Кеше үз дәрәҗәсен бел- мәсә белмәс икән, исләрең китәр! Дарья Михайловна бик дулкынланды, Натальяга да ярыйсы гына эләкте. Рудин белән исәнләшкәч, Дарья Михайловна аның утыруын үтенде. Рудин утырды, ләкин элекке кебек утырмады, йортта хуҗа дип әйтерлек кеше кебек түгел, хәтта якын таныш кебек тә түгел, бәлки кунак кебек, кунакның да беренче тапкыр килгәне кебек, утырды. Моның бөтенесе күз ачып йомган арада булды. Су да шулай кинәт кенә бозга әйләнә. Рудин сөйли башлады. — Мин сезгә, Дарья Михайловна, кунакчыл булуы¬ гыз өгчен рәхмәт әйтергә килдем, — диде ул. — Бүген мин үземнең авылымнан хәбәр алдым һәм әлбәттә бүген үк шунда китәргә тиешмен. Дарья Михайловна Рудинга текәлеп карады. «Ул миннән элегрәк өлгерде; сизенә булса кирәк, — дип уйлады Дарья Михайловна. — Ул мине ■ күңелсез аңлашу кирәклегеннән коткара; бигрәк яхшы. Яшәсен акыллы кешеләр!» 108
— Шулаймыни?—диде ул Рудинга.—Ах, нинди кү¬ ңелсез бу! Ләкин нишләмәк кирәк! Сезне шушы киләсе кышта Мәскәүдә күрермен дип өмет итәм. Без үзебез дә озакламыйча моннан китәбез. — Белмим, Дарья Михайловна, миңа Мәскәүдә бу¬ лырга туры килерме, юкмы; ләкин әгәр акча ягын рәтли алсам, сезгә дә килеп чыгуны бурычым дип санармын. — «Әһә, егет!.. — дип уйлады Паңдалевский үз чи¬ ратында:— әле күптәнме син биредә барин кебек кыла¬ на идең, ә хәзер менә ничек сөйләшергә туры килде!» һәм ул гадәтенчә сүзләрне бүлеп-бүлеп: — Димәк, сезгә авылыгыздан шатлыксыз хәбәрләр килде? — дип сорады. — Әйе, — диде Рудин коры гына. — Игеннәр уңмаганмы әллә? — Юк... башка мәсьәләләр... Ышаныгыз, Дарья Ми¬ хайловна,— дип өстәде ул:—сезнең йортыгызда уздыр¬ ган вакытымны мин беркайчан да онытачак түгелмен. — Мин дә, Дмитрий Николаич, сезнең белән таныш¬ лыкны һәрвакыт бик рәхәтләнеп искә төшерермен... Сез кайчан юлга чыгасыз? — Бүген, көндезге аштан соң. — Шулай ук тизмени!.. Ярый, хәерле юл телим сез¬ гә. Хәер, эшләрегез тоткарлык итмәсә, без моннан кит¬ кәнче, бәлки, яңадан килеп тә җитәрсез әле. — Белмим, өлгерә алмамдыр, — диде Рудин һәм урыныннан торды. — Мине гафу итегез, — дип өстәде ул: — сезгә мин бурычымны хәзер үк түли алмыйм, лә¬ кин авылыма кайту белән... — Куегыз, зинһар, Дмитрий Николаич!—диде Дарья Михайловна аның сүзен бүлеп: — ңичек оят түгел сезгә!.. Сәгать ничә соң?—дип сорады ул. Паңдалевский жилет кесәсеннән эмальле алтын сәга¬ тен алды, ал яңагын саклык белән генә каты ак яка чи¬ тенә куеп, сәгатькә карады. — Сәгать өченче утыз өч минут, — диде ул. — Киенергә вакыт, — диде Дарья Михайловна. — Сау булыгыз, Дмитрий Николаич! Рудин урыныннан торды. Аның һәм Дарья Михай¬ ловнаның бу сөйләшүе үзенә бертөрле иде. Актерлар шулай үзләренең рольләренә репетиция ясыйлар, дипло¬ матлар шулай алдан ук әзерләнеп куелган фразаларны конференцияләрдә бер-берсенә әйтешәләр... 109
Рудин чыгып китте. Ул хәзер тәҗрибә буенча белә иде: үзләре өчен кирәксезгә әйләнгән кешене югары җәм¬ гыять кешеләре хәтта ташламыйлар да, бәлки төшереп кенә калдыралар, балдан соң перчатканы төшереп кал¬ дырган кебек, конфет кәгазен яисә лотерея—томбола- да отмаган билетны төшереп калдырган кебек, төшереп кенә калдыралар. Ул тиз генә җыенды да китү минутын сабырсызла¬ нып көтә башлады. Аның китәргә теләвен белгәч, өйдә барысы да бик гаҗәпләнделәр; хәтта хезмәтчеләр дә аңа аптырап карадылар. Басистов үзенең кайгыруын яшереп тә тормады. Натальяның Рудиннан читтәрәк булырга теләве сизелеп үк тора иде. Ул Рудинның карашын оч¬ ратмаска тырыша; шулай булса да, Рудин аның кулына хатны сузып өлгерде. Аш янында Дарья Михайловна Мәскәүгә китәр алдыннан Рудинны күрергә өмет иткән¬ леген тагын бер тапкыр кабатлады, ләкин Рудин аңа бертөрле дә җавап бирмәде. Пандалевский Рудинга ба¬ рысына караганда да ешрак сүз кушкалап утырды. Ру- динда әллә ничә тапкыр аның өстенә ташлану, аның чәч¬ кәдәй алланып торган битләрен тукмау теләге кузгалды. M-lle Boncourt ниндидер сәер, хәйләкәр караш белән еш кына Рудинга караштыргалады: картаеп җиткән бик акыллы ау этләрендә кайчакта шундый караш очратыр¬ га була..: Гүяки m-lle Boncourt күңеленнән: «Әһә! ме¬ нә шулай кирәк сиңа!»—дип әйтә иде. Ниһаять, сәгать алтыны сукты, Рудинга дигән таран¬ тас баскыч янына, килеп туктады. Рудин барысы белән дә ашыга-ашыга күрешә башлады. Ул үзен бик начар сизә иде. Бу йорттан менә шул рәвешчә китүне көтмәгән - иде ул: аны куып җибәргәндәй озаталар бит... «Ничек болай килеп чыкты соң! һәм нигә шулай ашыгырга ки¬ рәк иде? Хәер, берьюлы бетергәнең яхшырак», — үзен ирексезли-ирексезли елмаеп, як-якка баш игәндә, менә шулай дип уйлады ул. Соңгы тапкыр ул Натальяга ка¬ рады, һәм аның йөрәге калтыранып китте: Натальяның күзләре аңа текәлгәннәр иде, ул күзләрдә моңсу саубул¬ лашу шелтәсе иде. Рудин, кызу-кызу атлап, баскычтан төште дә җәһәт кенә тарантаска менеп утырды. Басистов, аны беренче станциягә хәтле озата барырга булып, аның белән янәшә утырды. 110
Тарантас, ишек алдыннан чыгып, ике ягында вак чыршылар үскән киң юл белән бара башлагач: — Хәтерегездәме, — дип, Рудин сөйләргә тотын¬ ды: — герцогиня сараеннан чыгып барган чагында дон- Кихот үзенең корал йөртүчесенә әйткән сүзләр хәтере¬ гездәме? «Дустым Санчо, — ди ул, — ирек — кешенең иң зур байлыкларының берсе, язмышның мәрхәмәте буенча бер сынык икмәге булган һәм моның өчен үзен берәүгә дә бурычлы санамаган кеше — бәхетле кеше ул!» Дон- Кихот шулчакта нинди тойгы кичергән булса, — мин дә хәзер шундый ук тойгы кичерәм... Хөрмәтле Басистов, сезгә дә ходай кайчан да булса бер шундый тойгы ки¬ черергә язсын! Басистов Рудинның кулын кысты, намуслы яшь егет¬ нең күңеле нечкәрде, йөрәге ешрак тибә башлады. Станциягә барып җиткәнче, Рудин кешенең бөеклеге ту¬ рында, чын ирекнең әһәмияте турында сөйләде, — на¬ муслы йөрәктән, ялкынланып, ышандырып сөйләде — һәм аерылу минуты килгәч, Басистов чыдамады, аның муенына ташланып, үксеп елый башлады. Рудинның да күз яшьләре коелды; ләкин ул Басистов белән аерылы¬ шуга еламый иде, аның күз яшьләре үз-үзен сөю тойгы-, сы кимсетелгәнгә күрә түгеләләр иде. Наталья, үзенең бүлмәсенә бикләнеп, Рудинның ха¬ тын укыды. «Хөрмәтле Наталья Алексеевна,—дип язылган иде хатта, — мин китәргә булдым. Минем өчен башка юл юн. Миңа турыдан-туры, китегез моннан, дип әйткәннәрен көтмичә, үзем китәргә булдым. Минем китүем барлык аңлашылмауларга чик куя; мине берәр кеше кызганып искә төшерер дип уйламыйм. Нәрсә көтәргә соң?.. Ба¬ рысы да ачык; ләкин ни өчен мин сезгә хат язам соң? Миң сездән мәңгегә аерылам булса кирәк; сездә үзем лаеклы булганга караганда да начаррак истәлек калды¬ ру минем өчен артык авыр булыр иде. Менә шуңа күрә язам да мин сезгә. Мин акланырга да, үземнән башка берәр кешене гаепләргә дә теләмим: мин, мөмкин бул¬ ган дәрәҗәдә, аңлашырга телим... Соңгы көннәрдә ва¬ кыйгалар шундый көтелмәгәндә, шундый кинәт кйлеи чыктылар... Бүгенге күрешүебез миңа гыйбрәтле сабак булыр. Әйе, сез хаклы: мин сезне белмәгәнмен, ә үзем, сезне инде беләм, дип уйлаган идем! Үз гомеремдә миңа төр? 111
ле-төрле кешеләр белән эш итәргә туры килде, мин күп кенә хатыннар белән дә, кызлар белән дә таныш бул¬ дым; ләкин, сезнең белән очрашканда, мин, беренче тап¬ кыр буларак, бөтенләй намуслы саф җан белән оч¬ раштым. Мин моңа гадәтләнмәгән идем, шуңа күрә дә сезгә бәя бирә белмәдем. Танышуыбызның беренче кө¬ неннән үк сез минем күңелемә ошадыгыз — моны үзегез дә сизгәнсездер. Мин көн саен бик күп сәгатьләремне сезнең белән бергә үткәрдем, ә шулай да сезне белә ал¬ мадым; хәтта мин сезне чынлап белергә тырыштым ми¬ кән... ә үзем, сезне сөя башладым, дип хыялландым!! Хәзер мин менә шул гөнаһымның җәзасын алдым. Мин элек тә бер хатынны сөйгән идем, ул да мине сөя иде... Минем аңа карата булган тойгым- да, аның миңа карата булган тойгысы шикелле үк, катлаулы иде; ләкин ул үзе дә гади бер хатын булмаганга күрә, бу шулай бик урынлы иде. Ул чакта миңа хакыйкать ачылмады: хакыйкать алдыма килеп баскач, мин аны аңламадым... Ниһаять, мин аны аңлаганда, бик соң иде инде... Узганны кайтарып булмый... Безнең тор- мышларыбызның бергә кушылулары мөмкин иде — лә¬ кин алар беркайчан да кушылмаячаклар. Минем сезне чын мәхәббәт белән сөя башлавым мөмкин иде, дип,— хыял мәхәббәте белән түгел, йөрәк мәхәббәте белән сөя башлавым мөмкин иде, дип ничек исбат итим сезгә — андый мәхәббәткә сәләтлеме, түгелме икән¬ легемне. мин үзем дә белмим бит! Миңа табигать куп нәрсә биргән — мин моны бе¬ лом, ялган оялу тойгысына бирелеп, сезнең алдыгызда моны яшерергә теләмим, бигрәк тә менә хәзер, минем өчен әрнүле һәм оятлы булган шушы минутларда те¬ ләмим... Әйе, табигать миңа күп нәрсә биргән; ләкин мин көчемә лаеклы берни дә эшләмичә, үземнән соң бертөрле дә яхшы эз калдырмыйча үләрмен. Минем барлык байлыгым бушка югалыр; мин үз орлыкла¬ рымның җимешен күрмәм. Миңа менә нәрсә җитеш¬ ми... миңа нәрсә җитешмәвен мин үзем дә әйтә ал¬ мыйм... Кешеләрнең йөрәкләрен хәрәкәт иттерү өчен, шулай ук хатыннкызның йөрәген үзеңә буйсындыру өчен нәрсә кирәк булса, миңа, мөгаен, шул җитешми¬ дер; ә кешеләрнең акылларын гына буйсындыру нык та түгел, файдасыз да. Мин көлке дәрәҗәдә әкәмәт язмышлы кеше: мин бөтен барлыгым белән, комсызла¬ 112
нып, тәмам биреләм— ә үзем бирелә > алмыйм. Минем гомерем шулай бетәр: хәтта үзем ышанмый да торган юк кына бер эш өчен мин үз-үземне корбан итәрмен.... Ходаем! Утыз биш яшькә җитеп тә, һаман да әле нәр¬ сә булса да эшләргә җыен, имеш!.. Минем беркем алдында да болай сөйләгәнем юк иде әле — мин сезгә серләремне язам. Хәер, минем турыда шул җитеп торыр. Мин сез¬ нең турыда сөйләргә, сезгә берничә киңәш бирергә телим: шуннан башкага ярамыйм да ич мин... Сез яшь әле; ләкин, күпме яшәсәгез дә, һәрвакыт үзегезнең йөрәк тавышын тыңлагыз, үз акылыгызга да, кеше - акылына да буйсынмагыз. Ышаныгыз миңа, тормыш хәрәкәт иткән түгәрәк никадәр гадирәк, никадәр тар¬ рак булса, шулкадәр яхшырак; эш тормышның яңа якларын эзләп табуда түгел, бәлки тормыштагы бар¬ лык күчүләрне үз вакытында башкара баруда. «Яшь чагында кем яшь — шул бәхетле...» Ләкин мин бу киңәшләрнең сезгә караганда үземә кирәгрәк икәнле¬ ген сизәм. Миңа бик авыр, Наталья Алексеевна, моны мин сез¬ гә ачыктан-ачык әйтәм. Дарья Михайловнаның миңа карата нинди фикердә икәнлеге турында мин үземне беркайчан да алдамадым; ләкин мин, вакытлы гына булса да, үземә тын урын таптым, дип өмет иткән идем... Хәзер инде тагын илдә михнәт чигеп йөрергә туры килә¬ чәк. Сезнең белән сөйләшүләрне, сезнең минем янда булуыгызны, сезнең игътибарлы һәм акыллы карашы¬ гызны миңа нәрсә алыштырсын... Мин үзем гаепле; лә¬ кин язмыш бездән юри көлгән шикелле булды бит, бу фикеремә сез дә кушылырсыз. Моннан бер атна элек әле мин үзем дә сезне сөюемне ачык кына аңлап та җиткерми идем. Өченче көн, кич белән, бакчада, сез миңа беренче тапкыр... ярый, сезнең миңа ул көнне нәр¬ сә әйткәнегезне исегезгә төшереп торуның ни кирәге бар, — һәм менә бүген инде мин китәм, сезнең белән ике арада булган аяусыз аңлашудан соң хурлыклы рәвештә китәм, йөрәгемдәге өмет чаткыларын сүндереп китәм... Сезнең алдыгызда минем ни дәрәҗәдә гаепле икәнем¬ не сез белмисез әле... Миндә ниндидер бер мәгънәсез ачыклык, ниндидер лыгырдауга бирелү бар... Ләкин бу турыда нигә сөйләп торырга! Мин мәңгегә китәм». (Бу урында Рудин Натальяга үзенең Волыңцевта Рудин. Зак. Г-831. —8 113
булганын язган иде, ләкин бераз уйлап торды да ул юл¬ ларның барысын да сызып ташлады, ә Волынцевка ди¬ гән хатының ахырына икенче post-scriptum ны өстәде.) «Дөньяда мин тагын бер ялгызым калам, бүген иртә белән шәфкатьсез көлеп әйткәнегезчә, үземә лаеклырак эшләргә бирелү өчен, шулай ялгыз калам. Хәсрәт! Әгәр чыннан да шундый эшләргә бирелә алсам иде мин, үзем¬ дәге ялкаулыкны, ниһаять, җиңә алсам иде мин... Ләкин юк! Хәзергә кадәр нинди булсам, һаман да шулай тә¬ мамланып җитмәгән кеше килеш калырмын... Беренче киртә очрау белән — мин инде коелып төштем: сезнең белән ике арада булган хәл моны миңа бик ачык күр¬ сәтеп бирде, һич югында инде, әгәр мин мәхәббәтемне үземнең киләчәктәге эшемә, үземнең талантыма корбан итсә идем; ләкин мин өстемә йөкләнә торган җаваплы- лыктан курыктым гына бит, һәм менә шуңа күрә дә мин, чыннан да, сезгә лаеклы түгел. Минем өчен үз сферагыздан ваз кичүегез урынсыз булыр иде... Хәер, боларның барысы да, бәлки, яхшыгадыр. Бу сынаудан мин, бәлки, сафрак та, көчлерәк тә булып чыгармын. Сезгә тулы бәхет телим. Хушыгыз! Кайчакта мине дә искә төшергәләгез. Минем турыда ишетерсез әле, дип өмет итәм. Рудин». Наталья Рудинның хатын тезләренә куйды да, күзлә¬ рен идәнгә текәп, бик озак хәрәкәтсез утырды. Бу хат аңа башка дәлилләрнең барысына караганда да ачыграк аңлатып бирде: иртә белән Рудиннан аерылганда, сез мине сөймисез! — дип, ирексездән кычкырып җибәрүен¬ дә ул бик хаклы булган. Ләкин, моңа карап кына На¬ тальяга җиңеллек килмәде. Ул кымшанмыйча утыра бирде: ниндидер кара дулкыннар, тавыш-тынсыз гына, аның баш очында бергә кушылдылар шикелле тоелды, менә ул хәзер, хәрәкәтсез калып, оеп, төпкә төшеп бара шикелле тоелды аңа. Беренче тапкыр өметләренең буш¬ ка чыгуы кемгә дә авыр; үзен алдарга теләми торган, җиңелчә уйлауны да, күпертүне дә яратмый торган саф җан өчен исә бу бөтенләй чыдый алмаслык хәл дияргә мөмкин. Наталья үзенең бала чагын исенә төшерде, кич белән йөргән чагында ул һәрвакыт күкнең караңгы кы¬ рыена таба түгел, бәлки аның шәфәкъ балкыган якты 114
кырыена таба барырга тырыша иде. Ә менә хәзер На* тальяның алдында тормыш караңгы булып күренә, як¬ тыга таба ул аркасы белән борылган... v Натальяның күзенә яшь килде. Күз яшьләре һәр ва¬ кытны да күңелне рәхәтләндермиләр. Шатлыклы, шифа¬ лы күз яшьләре бар, алар, күкрәктә озак җыелганнан соң, кинәт коела башлыйлар, элек авырлык белән генә, аннары һаман да җиңелрәк, һаман да татлырак коела¬ лар; аларның ярдәмендә йөрәктәге тын сагыш тарала... Ләкин салкын күз яшьләре дә бар, алар саран тәгәри¬ ләр: хәрәкәтсез авыр таш булып йөрәкне баскан хәсрәт андый күз яшьләрен тамчылап-тамчылап кына йөрәктән сыга; алар шатлык бирмиләр, җанны җиңеләйтмиләр. Андый күз яшьләре белән нужа үзе елый, аларны кой¬ маган кешенең бәхетсез булганы юк әле дигән сүз. На¬ талья бүген менә шундый күз яшьләре белән танышты. Ике сәгатьләп вакыт үтте. Наталья, көчен җыеп, урыныннан торды, күзләрен сөртте, шәм кабызды, аның ялкынында Рудинның хатын яндырып бетерде дә көлен тәрәзәдән ташлады. Аннары ул, сайлап тормастан, Пуш¬ кинны ачты да беренче булып күзенә чалынган юлларны укый башлады (нәрсә килеп чыгар икән дип, аның шу¬ лай Пушкинны ача торган гадәте бар иде). Аңа менә нәрсә килеп чыкты: Кем хис иткән, тынгы бирми аңа Кире кайтмас көннәр өрәге... Бернигә ул сокланмый дөньяда, Гүя елан кебек, сарып ала Истәлекләр аның йөрәген... Ул бераз тик кенә басып торды, салкын елмаеп, көз¬ гедә үзен карады һәм, башын югарыдан аска таба җи- ңелчә генә бер хәрәкәтләндереп алды да, түбәнгә, кунак бүлмәсенә төште. Натальяны күрүе белән, Дарья Михайловна аны кабинетына алып керде, үзе белән янәшә утыртып, иркәләп битеннән сыйпады, шул ук вакытта үзе игъ¬ тибар белән, хәтта кызыксынып диярлек, аның күзлә¬ ренә карады. Дарья Михайловна эченнән генә аптырый иде: беренче тапкыр буларак, аның башына, чынлап караганда мин үз кызымны белмим икән бит, дигән уй килде. Пандалевскийдан Натальяның аулакта Ру¬ дин белән күрешүе турында ишеткәч, Дарья Михай* 115
ловна, ачуланудан бигрәк, акыллы Натальяның шун¬ дый эш эшләвенә гаҗәпләнде. Ләкин, Натальяны үз янына чакырып алып, аны тирги башлагач — европалы хатыннан көтелгәнчә түгел, бәлки ямьсез генә итеп, акырып-бакырып тирги башлагач — Натальяның кис¬ кен җаваплары, карашларының һәм хәрәкәтләренең кыюлыгы Дарья Михайловнаны каушатты, хәтта бераз куркытты да. Рудинның бөтенләй үк аңлашылып бетмәгән рәвеш¬ тә кинәт кенә китеп баруы Дарья Михайловнаның йөрәгендәге авыр йөкне алып ташлады; ләкин ул күз яшьләре көткән иде, истерикага бирелүләрне көткән иде... Натальяның тышкы тынычлыгы аны тагын да аптырашка калдырды. — Я, кызым, кәефең ничек бүген? — диде Дарья Михайловна. Наталья әнисенә күтәрелеп карады. •— Китте бит ул... синең күңелеңә ошаган кеше. Аның шулай тиз генә китеп баруы ни сәбәптән икән¬ леген белмисеңме син? — Әнкәем! — диде Наталья әкрен генә: — мин сезгә сүз бирәм: әгәр сез үзегез аны телгә аямасагыз, мин¬ нән беркайчан да бернәрсә дә ишетмәссез. — Димәк, син' үзеңнең минем алдымда гаепле бул¬ ганыңны аңлыйсың? Наталья, башын түбән иеп, тагын кабатлады: — Сез миннән беркайчан да бернәрсә дә ишетмәс¬ сез. Дарья Михайловна, елмаеп: — Ярый, кара аны! — диде. — Мин сиңа ышанам. Ә өченче көнне, хәтереңдәме, ничек... Ярый, сөйлә¬ мим. Бетте, күмәргә дидек, күмеп куйдык. Дөрес бит? Менә мин сине тагын таный башладым; ә бит бөтенләй аптырап калган идем. Ярый, үп мине, акыллым!.. Наталья әнисенең кулын иреннәренә тиерде, ә Дарья Михайловна аның иелгән башыннан үпте. — һәрвакыт минем киңәшләремне тыңла, Ласун- ская икәнеңне һәм минем кызым икәнеңне онытма, — дип өстәде ул: — һәм син бәхетле булырсың. Ә хәзер бар кит. Наталья сүзсез генә чыгып кигге. Дарья Михай¬ ловна аның артыннан карап калды һәм: «Үземә охша¬ ган, — дип уйлады: — мавыгучан булыр: mais elle aura 116
moins d’abandon» *. һәм Дарья Михайловна үзенең узган еллары турында, инде күптән узган еллары турында истәлекләр эченә чумды... Аннары ул m-Ile Boncourt ны чакыртып алды да, икәү генә бикләнеп, аның белән бик озак утырды. Аны чыгарып җибәргәч, Пандалевскийны чакыртты. Дарья Михайловна Рудинның китеп баруының чын сәбәбен ничек кенә булса да белергә тели иде... һәм Пандалевский аны бөтенләй тынычландырды. Панда- левский мондый эшнең остасы иде. Икенче көнне Волынцев апасы белән бергәләп көндезге ашка килде. Дарья Михайловна Волынцев белән һәрвакыт бик ягымлы сөйләшә иде, бу юлы ул аның белән аеруча иркә мөгамәлә итте. Натальяга чамасыз авыр иде; ләкин Волынцев үзен бик әдәпле тотты, Наталья белән кыяр-кыймас кына сөйләште, һәм Наталья моның өчен күңеленнән аңа рәхмәт укыды. Көн шактый күңелсез һәм әкрен үтте, ләкин сау¬ буллашкан чагында барысы да үзләренең элекке эзгә төшкәнлекләрен сизделәр; бу исә күп нәрсә аңлата, бик күп нәрсә аңлата иде. Әйе, барысы да элекке эзгә төштеләр... Наталья¬ дан башкаларның барысы да. Ниһаять, ялгызы калгач, ул көчкә генә үзенең кровате янына барып җитә алды һәм арыган, алҗыган хәлдә йөзе белән мендәренә кап¬ ланды. Дөньяда яшәү аңа әрнүле дә, ямьсез дә, әшә¬ ке дә булып күренде, ул үз-үзеннән, үзенең мәхәббә¬ теннән, үзенең хәсрәтеннән шундый оялды, мөгаен, шушы минутта үләргә дә риза булыр иде... Аны алда бик күп авыр көннәр, йокысыз төннәр, зарыктыргыч борчылулар көтә иде әле, ләкин ул яшь иде — аның тор¬ мышы яңа башлана гына, ә тормыш, иртәме, соңмы, үзе¬ некен итә ул. Кешегә нинди генә авырлык килмәсен, ул шул көнне үк, ә күп дигәндә икенче көнне — тупас әй¬ түем өчен гафу итегез — тамагына ашый, менә сезгә беренче юаныч... Наталья бик тирән газаплану белән газапланды, бу аның беренче газаплануы иде... Ләкин беренче газап¬ лар, беренче мәхәббәт шикелле үк, яңадан кабатлан¬ мыйлар, — шунсы өчен аллага шөкер! 1 Ләкин ул тыйнаграк булыр. (Франц.) Рудин. Зак. Г-831. — 8* 117
XII Ике ел чамасы вакыт узды. Майның беренче көннәре иде. Үз өенең балконында Александра Павловна утыра, ләкин хәзер ул Липина түгел, бәлки Лежнева инде; моннан бер елдан артыграк элек ул Михайло Михайлыч- ка иргә чыкты. Ул элеккечә үк сөйкемле, ләкин соңгы вакытта бераз калыная төшкән. Балконның баскычы бакчага чыга, балкон янында кулына алсу битле кеч¬ кенә бала күтәргән сөт имезүче хатын арлы-бирле йөри, бала ак киемнән, башына да ак чуклы башлык кидергән¬ нәр. Александра Павловна еш кына аңа күз салгалый. Бала тавыш-тынын чыгармый, эреләнеп кенә бармагын суыра һәм бик тыныч кыяфәт белән тирә-ягына каран- галый. Хәзер үк инде ул Михайло Михайлычның лаеклы улы икәнен сиздереп тора. Александра Павловна янында балконда безнең иске танышыбыз Пигасов утыра. Без аның белән аерылыш¬ кан вакыттан бирле, сизелерлек булып, аның чәче агар¬ ган, ул бераз бөкрәя төшкән, ябыккан, сөйләгәндә, шы¬ елдап сөйли: бер алгы теше төшкән; шул шыелдау сәбәпле, аның сүзләре тагы да агулырак булып тоела... Еллар үткәнгә карап, аның һәммә нәрсәгә дә ачулануы кимемәгән, ләкин аның көлке сүзләре инде үтмәсләнеп беткәннәр, һәм ул бер үк нәрсәне элеккегә караганда еш¬ рак кабатлый башлаган. Михайло Михайлыч өйдә юк; аны чәйгә көтәләр. Кояш баеган инде. Аның баткан урынында күк читендә аксыл алтын тасма сузылган; каршы якта ике тасма бар: берсе, түбәнрәге, күгелҗем төстә, икенчесе, югарырагы, кызгылт-канәфер төсендә. Җиңел вак болытлар биектә-биектә эреп юк булалар. Бөтенесе дә һаваның яхшы буласын белдереп тора. Пигасов кинәт кенә көлеп җибәрде. — Нигә көләсез, Африкан Семеныч? — дип сорады Александра Павловна. — Болай гына... Кичә бер мужик хатынына әйтә — ә хатыны бик күп лыгырдый башлаган иде — шыгыр¬ дама!— ди... Бик тә ошады бу миңа. Шыгырдама! Чыннан да, хатын-кызның нәрсә турында фикер йөр¬ түе мөмкин соң? Мин, үзегезгә мәгълүм, беркайчан да үзе шунда булган кешеләр турында сөйләмим. Бабаларыбыз безгә караганда акыллырак булганнар. Аларның әкиятләрендә гүзәл кыз тәрәзә янында утыра, 118
маңгаенда нурлы йолдыз яна, ә үзе ләм-мим бер сүз әйтми, менә шулай булырга тиеш тә. Югыйсә, үзегез уйлап карагыз: өченче көнне предводительшабыз пис¬ толеттан минем маңгаема аткан шикелле итте, миңа, ди, сезнең тенденциягез ошамый, ди! Тенденция, имеш! Табигатьнең ниндидер шифалы бер боерыгы белән предводительша теленнән калса, аның үзе өчен дә, безнең барыбыз өчен дә яхшырак булмас идеме әллә? — Ә сез һаман да шундый ук, Африкан Семеныч: һаман да без мескеннәргә һөҗүм итәсез... Беләсезме, бу үзенә күрә бер бәхетсезлек бит, чынлап әйтәм. Мин сезне кызганам. — Бәхетсезлек! Сез ни сөйлисез! Беренчедән, ми¬ немчә, дөньяда тик өч кенә төрле бәхетсезлек бар; кыш көне салкын квартирада яшәү, җәй көне тар итек киеп йөрү һәм таракан порошогы сибеп коты¬ лырга мөмкин булмаган бала акыра торган бүлмәдә төн үткәрү; ә икенчедән, гафу итегез, мин хәзер иң юаш кеше бит, үрнәк итеп, минем рәсемне ясарга мөмкин! Мин үземне шундый тәүфыйклы тотам. — Сез үзегезне бик яхшы тотасыз, сөйләп торасы да юк! Әле кичә генә миңа Елена Антоновна сездән зарланды. — Менә ничек икән! Ә ул сезгә нәрсә сөйләде соң, белергә мөмкинме? — Ул миңа менә нәрсә сөйләде: сез көне буе аның сорауларына «нәрсә дисез? нәрсә дисез?» — дип кенә җавап биреп торгансыз, ансын да әле чыелдаган ямь¬ сез тавыш белән әйткәнсез. Пигасов көлеп җибәрде. — Ә чыннан да, минем башыма яхшы фикер кил¬ гән бит, үзегез дә каршы төшә алмассыз, Александра Павловна... ә? — Гаҗәп яхшы фикер! Хатын-кыз белән шун¬ дый әдәпсез булырга ярыймыни, Африкан Семеныч? — Ничек инде? Елена Антоновна, сезнеңчә, хатын- кызмы? — Ә сезнеңчә, нәрсә соң ул? — Барабан, күргәнегез бар бит, таяк белән бара¬ бан кагалар, менә шундый гади барабан..'. Әңгәмәне үзгәртергә теләп, Александра Павловна аның сүзен бүлде: 8** 119
— Ах, мин онытып та торам! — диде ул: — сезне тәбрик итәргә мөмкин диләр, дөресме? — Нәрсә белән? — Судлашу эшләрегезнең тәмам булуы белән. Гли¬ нов болыны сезнеке булып калган бит... Пигасов караңгы чырай белән: — Әйе, минеке, — диде. — Ничә ел буе шуның артыннан йөрдегез, ә хәзер канәгать түгел шикелле күренәсез. — Сезгә шуны әйтергә рөхсәт итегез, Александра Павловна, — диде Пигасов, ашыкмыйча гына: — бик соң килгән бәхеттән дә начаррак һәм әрнеткечрәк нәрсә юк. Андый бәхет сезгә куаныч бирми, ә аның каравы сезне бик кыйммәтле хокукыгыздан — сукрану һәм язмышны нәләтләү хокукыннан мәхрүм итә. Әйе, сударыня, соң килгән бәхет — ачы һәм әрнеткеч нәрсә ул. Александра Павловна иңбашларын җыерып кына куйды. — Нянька, — диде ул: — Мишаны йоклатырга ва¬ кыттыр инде. Бир аны үземә. Александра Павловна улын карый башлады, ә Пи¬ гасов, мыгырданып, балконның икенче почмагына китте. Кинәт ерак та түгел, бакча буендагы юлда үзенең җиңел тарантасында Михайло Михайлыч күренде. Аның аты алдыннан' бик зур ике эт чаба: берсе сары, икенчесе соры; Михайло Михайлыч аларны күптән түгел генә алды әле. Алар берөзлексез үзара талаша¬ лар, ә үзләре аерылмас дус булып яшиләр. Капкадан аларга каршы кечкенә йөнтәс карт эт килеп чыкты, өрергә җыенгандай авызын ачты, ләкин бер иснәнде дә, дусларча койрык болгап, кире китте. Лежнев ерактан ук хатынына кычкырды: — Саша, күрәсеңме, кемне алып кайтам мин... Александра Павловна үзенең ире артында утырган кешене бердән танымады. Ә! Басистов әфәнде!—дип кычкырып җибәрде ул, ниһаять. — Әйе, үзе, — диде Лежнев: — һәм нинди матур хәбәрләр алып килгән ул. Менә хәзер белерсең. Тарантас ишек алдына килеп керде. Михайло Михайлыч белән Басистов балконга мен¬ деләр. 120
— Ура! — дип кычкырды Лежнев һәм хатынын кочаклап алды. — Сережа өйләнә, ди! Александра Павловна дулкынланып: — Кемгә? — дип сорады. — Билгеле инде, Натальяга... Бу хәбәрне менә дустыбыз Мәскәүдән алып килгән, сиңа хат та бар... Ишетәсеңме, Мишук? —дип өстәде ул, малаен кулына алып. — Абзаң өйләнә!.. Нинди усал флегма бу! Исе дә китми бит, тик карап ята! — Аларның йокысы килә, — диде няня. — Әйе, шулай, — диде Басистов, Александра Пав¬ ловна янына басып: — мин бүген генә Мәскәүдән килеп төштем — Дарья Михайловна утарның акча якларын тикшерергә җибәрде. Менә сезгә хат. Александра Павловна, ашыга-ашыга, энесеннән кил¬ гән хатны ачты. Хатта берничә генә юл иде. Шатлыклы хисләренең беренче ташкынына бирелгән Волынцев үзенең Натальяга тәкъдим ясавы һәм Натальяның да, Дарья Михайловнаның да ризалык бирүе турында язган, беренче почта белән үк озынрак итеп язармын, дигән, читтән торып барыгызны да кочаклыйм һәм , үбәм, дигән. Аның шатлыктан исергән хәлдә язганлыгы күренеп тора иде. Чәй килде. Басистовны өстәл янына утырттылар. Аның өстенә, яңгыр кебек, төрле сораулар ява баш¬ лады. Ул алып килгән хәбәр барысын да, хәтта Пига- совны да, шатландырды. — Әйтегез әле, зинһар, — диде Дежнев сүз ара¬ сында гына: — безнең биредә ниндидер бер Корчагин дигән әфәнде турында имеш-мимеш хәбәрләр ишетел¬ гән иде. Димәк, юк сүз булган? (Корчагин — матур бер яшь кеше — югары җәм¬ гыятьнең бер арсланы иде, ул бик кәпрәеп, эреләнеп йөри: үзен гадәттән тыш мәһабәт тота, әйтерсең лә, ул тере кеше түгел, бәлки үзенең җәмәгать акча җыеп салдырган статуясы иде.) — Алай бөтенләй үк юк сүз түгел, — диде Басис¬ тов, елмаеп. — Дарья Михайловна аңа бик яхшы ка¬ рый иде, ләкин Наталья Алексеевна аның турында ишетергә дә теләмәде. — Мин аны беләм бит, — диде Пигасов: — аңгыра бер бүкән бит ул, ярык бүкән... гафу итәсез! Әгәр кешеләрнең барысы да аның шикелле булсалар, дөнья¬ 121
да яшәргә риза булган өчен бик күп акча алырга туры килер иде... гафу итәсез! — Бәлки шулайдыр, — диде Баоистов: — ә югары җәмгыятьтә ул кечкенә роль уйнамый. — Ярый, ансы барыбер! — диде Александра Пав¬ ловна: — ни кирәге бар аның безгә! Ах, энем өчен нинди шат мин!.. Наталья да шат күңеллеме, бәхет¬ леме? — Әйе, шулай. Ул һәрвакыттагыча тыныч — сез аны беләсез бит — ләкин канәгать булса кирәк. Кич җанлы, күңелле әңгәмәләр белән үтте. Кичке ашка утырдылар. '— Исемә төшкәч, сорыйм әле, — диде Лежнев, Басистовка бер лафита эчемлек салып: — Рудин кайда, беләсезме? — Хәзер аермачык белмим. Узган кышны ул аз гына вакытка Мәскәүгә килгән иде, аннары бер семья белән Сембергә китте; бераз вакыт без аның белән языштык: үзенең соңгы хатында ул миңа, Сембердән китәм, дип язган иде — кая икәнен әйтмәгән иде — менә шуннан бирле аның турында бернәрсә дә ишет¬ кәнем юк. — Әрәм була торган кеше түгел! — диде Пигасов. — Кайда булса да берәр җирдә вәгазь сөйләп утыра тор¬ гандыр. Ул әфәнденең һәрвакыт икеме, өчме табыну¬ чысы булыр, алар, авызларын ачып, аның сөйләгәнен тыңларлар, аңа бурычка акча биреп торырлар. Менә - күрерсез, ул Царевококшайскида яисә Чухломада кияүгә чыкмый картайган париклы бер кыз кулында үләр, карт кыз аны дөньядагы иң даһи кешегә санар... Кәефе киткән Басистов пышылдап кына диярлек: — Сез аның турында артык кискен сөйлисез, — диде. — һич тә кискен түгел, — диде Пигасов, — дөп- дөресен сөйлим. Минемчә, ул тик тәлинкә ялаучы гына. Мин сезгә әйтергә онытканмын, — дип сүзендә дәвам итте ул, Лежневка мөрәҗәгать итеп: — Рудин белән бергә чит илгә барган Терлаховны күреп, таныш¬ тым бит мин. Әйе! әйе! Аның миңа Рудин турында сөйләгәннәрен сез уегызга да китерә алмыйсыз — көлеп үләрсең! Шунсы бик кызык, Рудинның дуслары һәм иярченнәре, бераз вакыт узганнан соң, барысы да аңа дошман булалар. 122
Басистов, ялкынланып: — Мине андый дуслар арасына кертмәвегезне үтенәм! — дип, аның сүзен бүлде. — Сез анысы — башка мәсьәлә! Сүз сезнең турыда бармый. — Ә Терлахов сезгә нәрсә сөйләде соң? — дип сорады Александра Павловна. — Күп нәрсә сөйләде ул: барысы да хәтердә кал¬ маган. Ләкин иң шәбе — Рудин белән булган бер анекдот. Берөзлексез һаман үсә торгач (бу әфәнделәр һәрвакыт үсәләр; әйтик, башкалар йоклыйлар, ашый¬ лар, шул гына, ә алар йокламакның яисә ашамакның үсеш моментын кичерәләр; шулай бит, Басистов әфәнде? — Басистов бертөрле дә җавап кайтармады)... Менә шулай, һаман үсә торгач, Рудин, философия ярдәмендә, миңа хәзер гашыйк булырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килә, һәм ул шундый гаҗәп нәтиҗәгә лаеклы бер зат эзли башлый. Язмыш аңа елмаеп караган. Ул бер француз кызы белән, бик матур модистка белән, таныша. Шунсын исегезгә алыгыз, бу хәл Рейн буен¬ дагы бер немец шәһәрендә була. Рудин модистка янына йөри башлый, аңа төрле китап ташый, табигать турында ' сөйли, Гегель турында сөйли. Модистканың нинди хәлдә калуын күз алдыгызга китерә аласызмы? Рудинны ул астроном дип уйлый. Ә шулай да, беләсез, мәхәббәтсез егет түгел бит үзе; җитмәсә тагын чит ил кешесе, рус — модисткага ошап куя бу. Менә, ниһаять, Рудин модистка белән очрашырга сүз куеша, һәм бик поэтик очрашу: Рейнда гондолада йөрергә чакыра. Француз кызы риза була, бизәнеп-ясанып, аның белән йөрергә чыга. Алар ике сәгать чамасы гондолада йөриләр. Шул вакыт эчендә Рудин нишлә¬ гәндер, дип уйлыйсыз? Ул француз кызын башыннан сыйпый, уйга чумып, күккә карый һәм берничә тапкыр, миндә сезгә карата аталарча иркә тойгы бар, дип кабатлый. Француз кызы үзенең өенә җенләнеп кай¬ тып керә, һәм ул соңыннан барысын да Терлаховка сөйләп бирә. Менә нинди әфәнде ул Рудин! Пигасов көлеп җибәрде. Александра Павловна ачу белән: — Сез күптән циник инде! — диде: — ә мин һаман да ныграк ышана барам: Рудинны әрли торган кеше¬ 123
ләр дә аның турында бертөрле дә начар нәрсә әйтә алмыйлар. — Бертөрле дә начар нәрсә, дисезме? Гафу итә¬ сез! Ә соң аның мәңге кеше исәбенә яшәве, бурычка акча җыюы... Михайло Михайлыч? ул бит, мөгаен, сездән дә бурычка алгандыр? — Карагыз әле, Африкан Семеныч! — диде Лежнев, һәм аның чырае җитдиләнде: — карагыз әле: сез белә¬ сез һәм 'Моны хатыным да белә, соңгы вакытта мин Рудинга бик яхшы карамый идем, хәтта еш кына аны гаепләп тә сөйли идем. Ә шулай булса да (Лежнев бокалларга шампанский салды), мин сезгә менә нәрсә тәкъдим итәм: без әле генә кадерле энекәшебезнең һәм аның кәләшенең саулыгына эчтек; хәзер мин сезгә. Дмитрий Рудин саулыгына эчәргә тәкъдим итәм! Александра Павловна белән Пигасов Лежневка гаҗәпләнеп карадылар, ә Басистов бөтенләй канат¬ ланган кебек булды, шатлыгыннан кызарды, күзләрен зур итеп ачты. — Мин аны яхшы беләм, — дип, Лежнев сүзендә дәвам итте: — аның җитешсез яклары миңа билгеле. Алар күзгә аеруча нык бәреләләр,' чөнки Рудин үзе дә вак кеше түгел. — Рудин — гениаль натура! — дип, Басистов аның сүзен элеп алды. — Бик ихтимал, аңарда гениальлек бардыр, — диде Лежнев: — ә менә натурага килгәндә инде... Бөтен бәла дә шуңарда ки, чынлап караганда, натурасы юк аның... Ләкин эш башка нәрсәдә. Мин аның сирәк очрый торган яхшы сыйфаты турында сөйләргә телим. Аңарда энтузиазм бар; ә бу — хәзерге заманда иң кадерле сыйфат, сез инде бу мәсьәләдә миңа, флег¬ матик кешегә, ышаныгыз. Без барыбыз да күңел бол¬ гатырлык дәрәҗәдә акыл белән генә эш йөртергә өйрәндек, бернәрсәгә дә исебез китми, сүлпәнләндек; без йокыга талдык, без туңып калдык, һәм әгәр безне бер генә минутка кыймылдатучы һәм җылытучы кеше була икән — рәхмәт аңа! Вакыт инде! Исеңдәме, Саша, бер тапкыр мин синең белән аның турында сөйләшкән идем һәм аны салкынлыкта гаепләгән идем. Ул чакта мин хаклы да идем, хаксыз да идем. Бу салкынлык аның башында түгел, бәлки аның канында — моңарда аның гаебе юк. Мин аны актер дигән идем, ләкин ул актер тү¬ 124
гел, алдакчы да түгел, хәйләкәр дә түгел; башкалар исә¬ бенә яшәгәндә, ул әрсезләнеп, тыкшынып килеп кер¬ гән кеше сыйфатында түгел, бәлки сабый бала сый¬ фатында яши... Әйе, ул, чыннан да, кайда булса берәр җирдә ярлы хәлдә, хәерчелектә үләр; ләкин моның өчен дә аңа таш белән атарга кирәкме әллә? Натурасы булмаганга һәм! каны булмаганга күрә дә ул үзе бер¬ нәрсә дә эшли алмаячак; ләкин ул файда китермәс, дип әйтергә, ул инде файда китермәде, дип әйтергә кемнең хакы бар? Аның сүзләре яшь күңелләргә бик күп яхшы орлыклар салмады, дип әйтергә кемнең хакы бар? — ул яшьләрне дә табигать, Рудинны мәхрүм иткән кебек, эшчәнлек көченнән, үз фикерләрен тор¬ мышка ашыра белүдән мәхрүм итмәгән бит! Рудин сүзләренең яхшы йогынтысын мин үзем, беренче булып мин үзем кичердем... Яшьлегемдә минем өчен Рудинның кем булганлыгын Саша белә. Хәтеремдә ялгыш калмаган булса, мин, Рудинның сүзләре кешегә тәэсир итә алмый, дип тә сөйләгән идем шикелле; ләкин ул чакта мин үземнең хәзерге хәлемдәге кеше¬ ләр турында, инде шактый яшәгән һәм тормышта шактый ватылган кешеләр турында сөйләдем. Сөйләгән чакта бер генә фальшь аваз ишетелдеме — безнең өчен ул сүзләрнең бөтен гармониясе югала. Ә яшь кешенең колагы, бәхеткә каршы, алай ук көчле булмый, алай ук талымчан булмый. Ишеткән сүзләренең төп мәгънәсе гүзәл булса, тонында ни эше бар аның! Тонны1 ул үзенең йөрәгендә табар. — Браво! браво! — диде Басистов: — бик дөрес әйттегез! Рудинның ничек тәэсир итүенә килсәк инде, ант итеп әйтәм сезгә, ул кеше сине дулкынландырып кына калмый иде, сине ул урыныңнан кузгата иде, ул сиңа туктарга ирек бирми иде, ул синең йөрәгеңә үтеп керә, сине кабындыра иде! — Ишетәсезме? — диде Лежиев, Пигасовка карап:— сезгә нинди дәлил кирәк тагын? Сез философиягә һөҗүм итәсез; аның турында сөйләгәндә, нәфрәт сүз¬ ләре табып бетерә алмыйсыз. Мин үзем дә филосо¬ фияне бик үк яратучылардан түгел, аны мин яхшылап аңламыйм да; ләкин безнең төп җитешсезлекләребез философиядән килми! Философик саташуларны, бутал- чык-әкәмәт фикер йөртүләрне рус кешесе кабул ит¬ мәячәк: сәламәт акылы җитәрлек аның; ләкин намуслы 125
рәвештә хакыйкатькә, аңга омтылуга каршы философия исеме астында һөҗүм итүләргә юл кую ярамый ла. Рудинның бәхетс^рлеге шуңарда ки, ул Россияне белми, һәм бу чыннан да зур бәхетсезлек. Россия без¬ нең һәркайсыбыздан башка эш итә ала, ләкин безнең беребез дә Россиядән башка эш итә алмый. Әгәр берәү моны аңламый икән, кайгы аңа, әгәр берәү чыннан да Россиядән башка эш итә икән, икеләтә кайгы аңа! Космополитизм — чүп, космополит — нуль, хәтта нульдән дә начаррак; халыктан тыш сәнгать тә, хакыйкать тә, тормыш та юк, бернәрсә дә юк. Физио¬ номиясез хәтта идеаль йөзнең булуы да мөмкин түгел, тик кабахәт йөзнең генә физиономиясез булуы мөмкин. Ләкин тагын да шуны әйтәм, бу — Рудинның гаебе тү¬ гел: бу аның язмышы, ачы һәм авыр язмышы, без инде аны моның өчен гаепләмик. Ни сәбәптән бездә Рудиннар барлыкка киләләр, дигән мәсьәләне тикшерергә теләсәк, бу безне бик еракка алып китәр иде. Ә без Рудинның яхшы яклары өчен аңа рәхмәт укыйк. Бу аңа карата га1 делсезлек күрсәтүдән җиңелрәк, ә бит без аңа карата га¬ делсезлек күрсәткән идек. Аңа җәза бирү безнең эшебез түгел, һәм кирәге дә юк: ул тиешенә караганда күп тап¬ кыр катырак итеп үзенә-үзе җәза бирде инде... Ходай яз¬ сын да, бәхетсезлек аңардагы барлык начар сыйфатлар¬ ны йолкып ташласын, аңарда тик гүзәл сыйфатларны гына калдырсын! Рудин саулыгына эчәм! Иң матур елларымдагы иптәшемнең саулыгы өчен, яшьлек өчен, аның өметләре өчен, аның омтылышлары өчен, аның ыша- нучанлыгы һәм намуслылыгы өчен эчәм, егерме яшьтә безнең йөрәкләребез нинди тойгылардан дулкынланып типкән булса, үз гомеребездә без шулардан да яхшы¬ ракны тапмадык һәм тапмабыз да, — мин шулар өчен эчәм... Алтын вакытым, синең өчен эчәм, Рудин саулы¬ гына эчәм! Барысы да Лежнев белән чәкәштеләр. Басистов кы¬ зулануыннан стаканын вата язып калды һәм берьюлы тө¬ бенә хәтле эчеп җибәрде, ә Александра Павловна Леж- невның кулын кысты. — Михайло Михайлыч, сезне шундый сүз остасыдыр дип уема да китергәнем юк иде, — диде Пигасов: — Ру¬ дин әфәнденең үзеннән бер дә ким түгел; хәтта минем дә күңелемне нечкәрттегез. Лежнев, ачуланып: 126
— Мин бер дә сүз остасы түгел, — диде: — ә сезнең күңелегезне нечкәртү шактый кыен эштер дип уйлыйм. Хәер, Рудин турында шуның белән җитеп торсын; әйдәгез бүтән берәр нәрсә турында сөйләшик... Теге, кем... фами¬ лиясе ничек соң әле?.. Пандалевакий- һаман да Дарья Михайловнада яшиме? — дип сорады ул, Басистовка мө¬ рәҗәгать итеп. — Билгеле шулай, Дарья Михайловнада яши! Дарья Михайловна аны төшемле генә бер эшкә урнаштырды. Дежнев көлемсерәде. ■— Менә бу кеше инде хәерчелектә үләчәк түгел, мо¬ нысына сүз бирергә мөмкин. Кичке аш тәмам булды. Кунаклар таралыштылар. Ире белән ялгыз калгач, Александра Павловна, елмаеп, аның йөзенә карады. — Син бүген шундый яхшы булдың, Миша! — диде ул, кулы белән Дежневның маңгаеннан иркәләп: — син шундый акыллы, шундый намуслы сөйләдең! Ләкин дө¬ ресен генә әйт әле, син, элек Рудин зарарына мавыга торган булсаң, бүген бераз аның файдасына мавыгып киттең бит... — Егылганны кыйнамыйлар... Мин ул чакта Рудин синең башыңны әйләндермәгәе, дип курыккан идем. — Юк, — диде Александра Павловна ачык чырай белән: — ул миңа һәрвакыт артык галим булып күренә иде, мин аңардан курка идем һәм ул барында нәрсә сөй¬ ләргә дә белми идем. Ә бит Пигасов бүген аңардан шак¬ тый усал көлде, әйе бит? ' — Пигасовмы? — диде Дежнев. — Пигасов биредә булганга күрә, Рудинны мин шулай нык якладым да. Ул Рудинны тәлинкә ялаучы дип әйтергә батырчылык итә! Ә минемчә, аның үзенең роле, Пигасовның роле, йөз тапкыр начаррак. Берәүгә дә мохтаҗлыгы төшмәслек дәрәҗәдә байлыгы бар, бөтен нәрсәдән көлә, ә үзе атаклы кешеләр тирәсенә, байлар тирәсенә шундый сырыша! Бе¬ ләсеңме, шундый усалланып, һәммә нәрсәне дә һәм бар кешене дә сүгә торган, шулай ук философиягә дә, хатын- кызларга да һөҗүм итә торган менә шул Пигасов, — беләсеңме, менә шул кеше үзе, хезмәттә чагында, взятка ала торган булган, һәм ничек кенә алган әле! Ә! Менә сиңа кирәк булса! — Шулай укмыни! — диде Александра Павловна, га¬ җәпләнеп,— монысын инде мин һич тә көтмәгән идем!.. 127
Кара әле, Миша, — дип өстәде ул, бераз сүзсез торган¬ нан соң: — синнән шуны сорыйсым килә... — Нәрсәне? — Син ничек уйлыйсың? энем Наталья белән бәхет¬ ле булыр микән? — Ничек дип әйтим сиңа... Бәхетле булырга мөмкин¬ лекләр тулысы белән бар... Команда бирүче кеше На¬ талья булачак — үзара сөйләшкәндә, яшереп торасы юк — ул Сергейдан акыллырак; ләкин Сергей менә ди¬ гән кеше, һәм ул Натальяны чын күңеленнән ярата. Нәр¬ сә кирәк тагын? Менә без бер-бербезне сөябез һәм шуңа күрә дә бәхетле бит, дөресме? Александра Павловна елмайды да бик нык итеп Ми¬ хайло Михайлычның кулын кысты. Александра Павловнаның өендә без әле генә сөйләп үткән хәлләр булган көнне,— Россиянең ерак губерна¬ ларының берсендә, көннең иң кызу чагында, олы юлдан, өч крестьян аты җиккән, чыпта көймәле начар гына бер тарантас бара иде. Ат башында, аякларың постромка агачына кыеклап терәп, ертык чикмәнле, ак сакаллы, ак чәчле, кечкенә генә гәүдәле бер мужик утырган, ул ара- тирә сүс дилбегәне тарткалый, чыбыркысы белән кизәнә; ә тарантаста, юка чемодан өстендә, тузанланып беткән иске плащ белән фуражка кигән озын буйлы бер кеше утыра. Бу — Рудин. Ул башын түбән салган, фуражка козырегын күзләренә үк төшергән. Тарантас сикерткән саен, ул бер яктан икенче якка авыша, ләкин моңа һич тә игътибар итми, әйтерсең лә, йокыга талган. Ниһаять, ул билен турайтты. — Кайчан станциягә җитәбез соң инде?—дип сора¬ ды ул кузлада утырган мужиктан. Мужик, дилбегәне тагы да ныграк тартып, җавап кай¬ тарды: — Якын инде, атакаем, — диде ул: — үрне менеп җиткәч, ике чакрымлап кала, артык булмас... Я, син! нәрсә уйлыйсың... Мин сиңа уйлармын менә, — дип өстә¬ де ул нечкә тавыш белән һәм уң якка җигелгән атын чыбыркылый башлады. — Син бик начар барасың, ахры, — диде Рудин: — иртәдән бирле сөйрәләбез инде, ә үзебез һаман барып җитә алмыйбыз. Ичмаса, бер җырлап җибәрер идең. 128
— Нишләмәк кирәк соң, атакаем! үзегез күреп тора¬ сыз, атлар йөнчегән... бик кызу да бит. Ә җырлау дигән¬ дә, ансы булмый бездән: без ямщик түгел...—-Аягына иске чабата, өстенә көрән чикмән кигән бер узгынчыга карап, мужик кинәт кычкырып җибәрде: — сарык, әй! сарык! юл бир, сарык! Узгынчы, туктап: — Кара син аны... кучер, имеш!—дип, аның артын¬ нан сукранып калды. — Мәскәү картымыни!—дип өстә¬ де ул шелтәләгән тавыш белән һәм, кинәт кенә башын селкеп, үз юлына китеп барды. Карт мужик, төпкә җигелгән атны тарткалап: — Кая киттең син! — дип кычкырды, һәр сүзенә ба¬ сым ясап: — ах син, шайтан! Чынлап әйтәм шайтан... Хәлдән тайган атлар, ниһаять, ничек кирәк алай, почта ишек алдына килеп җиттеләр. Рудин тарантастан төште, мужикка акча түләде (мужик аңа башын да имә¬ де, акчаларны бик озак уч төбендә чөеп карап торды — күрәсең, аракыга аз эләккәндер) һәм чемоданын стан¬ ция бүлмәсенә үзе алып кереп китте. Үз гомерендә Россия буйлап бик күп сәфәр йөргән бер танышымның миңа мондый нәрсә әйткәне бар: әгәр станция бүлмәсенең стеналарында «Кавказ әсире»ндәге хәлләрне яисә рус генералларын сурәтләгән рәсемнәр эле¬ неп тора икән, димәк, атлар тиз булачак; ләкйн әгәр рә¬ семнәрдә мәшһүр карта уенчысы Жорж де-Жерманиный. тормышы күрсәтелгән булса, юлчыбыз тиз генә китеп ба¬ руны өмет итәргә дә тиеш түгел: ул барысын да карарга өлгерер — куллары артка бәйләнгән кокны да, уенчы¬ ның яшь чагындагы киң итеп чишеп җибәргән ак жиле¬ ты белән гадәттән тыш тар һәм кыска панталонын да, аның, картайгач, текә түбәле алачыкта, урындык белән кизәнеп, үзенең улын бәреп үтергәндәге коточкыч кыя¬ фәтен дә иркенләп күздән кичерер. Рудин килеп кергән бүлмәдә «Утыз ел, яки карта уйнаучының тормышы» ди¬ гән китаптан нәкъ менә шул рәсемнәр эленеп тора иде. Рудинның кычкырган тавышына йокыдан шешенгән стан¬ ция смотрителе килеп керде (җае чыккач әйтик әле— бе¬ рәр кешенең йокыдан шешенмәгән смотрительне күргәне бар микән?) һәм, Рудинның сораганын да көтмичә, ял¬ кау тавыш белән, ат юк, диде. Рудин гаҗәпләнде: — Ничек инде ул алай, ат юк дисез? үзегез минем 129
кая барганымны да белмисез бит. Мин бирегә крестьян атларына утырып килдем. — Ә бездә беркая да ат юк, — дип җавап кайтарды смотритель. — Сез кая барасыз соң? — ...скига. Смотритель: — Ат юк, — дип кабатлады да чыгып ук китте. Рудин, ачуланып, тәрәзә янына килде, фуражкасын өстәл өстенә ыргытты. Ул соңгы ике ел эчендә күп үз¬ гәрмәгән, ләкин саргая төшкән; чәч бөдрәләрендә анда- санда көмеш җепләр җемелди, әле һаман да матур күз¬ ләре бераз тоныкланган кебек; ирен тирәләрен, яңакларын, чигәләрен ачы һәм борчулы тойгылардан билге булып калган вак җыерчыклар баскан. Аның өстеңдәге киеме иске һәм тузган, эчке киемнәре беркайда да күренми. Аның чәчәк ату вакыты, күрәсең, узган инде, бакчачылар теле белән әйткәндә, орлыкка утыру вакыты җиткән. Ул стеналардагы язуларны укырга тотынды... эч по¬ шудан нишләргә белмәгән юлчыларның гадәте инде бу... шулвакыт кинәт ишек шыгырдады, һәм смотритель ки¬ леп керде. — ...скига ат юк һәм тиз булмас та әле, — диде ул, — ә менә ...овка кире кайта торган атлар бар. . — ...овкамы? — диде Рудин.— Гафу итәсез! бу бит миңа бөтенләй юл өсте түгел. Мин Пензага барам, ә ,..ов Тамбов янында бугай бит. — Булса ни соң? Сез анда Тамбов аша барырсыз яисә ничек тә... овтан борылырсыз. Рудин бераз уйланып торды. — Ярый алайса, — диде ул, ниһаять, — атларны, җи¬ гәргә кушыгыз. Миңа барыбер; Тамбовка барырмын. Күп тә үтмәде атлар ишек төбенә килеп туктады. Ру¬ дин үзенең кечерәк кенә чемоданын алып чыкты да, ар¬ бага менеп, элеккечә башын түбән салып утырды. Аның иелгән фигурасында ниндидер көчсезлек Һәм сагышлы буйсыну сизелә иде... Атлар, ашыкмый гына юыртып, кинәт-кинәт шөлдерләрен шылтыратып, ...овка таба юл алдылар.
эпилог Тагын берничә ел үтте. Көзге салкын көн иде. Губерна шәһәре С...ның зур гостиницасы янына юл коляскасы килеп туктады; аның эченнән, сузылгалап һәм уһылдап, бер әфәнде чыкты, бу әфәнде әле картаю ягына атлаган кеше түгел, ләкин аның гәүдәсендә инде гадәттә хөрмәтлелек дип санала торган тулылык бар иде. Баскычтан икенче этажга менеп, ул киң коридор башында туктады һәм, үзенең алдында берәүне дә күрмәгән килеш, кычкырып, номер сорады. Кайдадыр ишек шакылдавы ишетелде, тәбәнәк ширма¬ лар артыннан озын буйлы бер лакей килеп чыкты, ул, бераз янтая төшеп, кызу-кызу атлап, коридор буйлап китте, ярым караңгыда аның ялтырап торган аркасы һәм сызганып куелган җиңе чагыла барды. Номерга керү белән үк, юлчы шинеле белән шарфын салып ташлады да диванга утырды һәм, йодрыклары белән ике тезенә таянып, башта, йокысыннан яңа уянган кеше кебек, тирә- ягына каранды, аннары үзенең хезмәтчесен чакырып кертергә кушты. Лакей, яны белән борылып, күздән югалды. Бу юлчы безнең танышыбыз Лежнев иде. Ре¬ крутлар җыю мәсьәләсе буенча аны авылыннан С...ка чакыртканнар иде. Лежневның хезмәтчесе, соры шинель өстеннән зәң¬ гәр пута бәйләгән, йомшак киез итек кигән, бөдрә чәч¬ ле, янып торган кызыл битле яшь егет, бүлмәгә килеп керде. — Менә, егеткәй, килеп тә җиттек, — диде Леж¬ нев: — ә син һаман, көпчәкнең шины төшәр, дип курык¬ кан идең. — Килеп тә җиттек! — диде хезмәтче, шинеленең кү¬ тәреп куйган якасы аша елмаерга тырышып: — ә шинны әйтәм, ничек төшмәде ул... 131
— Биредә берәү дә юкмыни? — дигән тавыш ишетел¬ де коридордан. Лежнев сискәнеп китте, колак салып тыңлый баш¬ лады. — Әй! кем бар биредә? — дип, теге тавыш яңадан кабатланды. Лежнев, урыныннан торды, ишек янына килде дә аны тиз генә ачып җибәрде. Дежнёвның алдында чәче-сакалы бөтенләй диярлек агарып беткән, бөкрәйгән, бронза төймәле иске плис сюртук кигән озын буйлы бер кеше басып тора иде. Леж¬ нев аны шундук танып алды. — Рудин! — дип кычкырып җибәрде ул, дулкынла¬ нып. . Рудин аңа таба әйләнде. Ул, яктыга аркасы белән торган Лежневның йөзен ачык күрә алмыйча, аптыра¬ гандай, аңа карап тора башлады. — Сез мине танымыйсызмы әллә? —диде Лежнев. — Михайло Михайлыч! — дип, Рудин кулын сузды, ләкин, уңайсызланып, кире ала башлады. Лежнев аны тиз генә ике кулы белән тотып алды. — Керегез, керегез минем янга!—дип, ул РудиннЫ номерга кертте. Бераз дәшми торгач, Лежнев, ирексездән тавышын әкренәйтә төшеп: — Сез нинди үзгәргәнсез! — диде. Рудин, бүлмәдә күзен йөрткәләп: — Әйе, шулай сөйлиләр,—дип җавап кайтарды.— Картаеп барабыз бит... Ә менә сез—ярыйсы гына әле. Александра... хатыныгызның кәефе ничек? — Рәхмәт сезгә, — яхшы. Ә бирегә нинди язмыш ташлады сезне? — Минеме? Моны озак сөйләргә кирәк. Дөресен әйт¬ кәндә, бу гостиницага мин очраклы гына килеп кердем. Бер танышымны эзли идем. Хәер, мин бик шат... — Сез көндезге ашны кайда ашыйсыз? — Минме? Белмим әле. Берәр трактирда ашармын. Мин бүген үк моннан китәргә тиеш. — Тиеш? Рудин, күп мәгънә аңлаткандай, көлемсерәп куйды. — Әйе, шулай. Китәргә тиеш. Мине үз авылымда яшәргә җибәрәләр. — Ашны минем белән ашагыз. 132
Рудин, беренче тапкыр буларак Лежневның күзенә туп-туры карады. — Сез миңа үзегез белән бергә ашарга тәкъдим итә¬ сезме? — диде ул. — Әйе, Рудин, электәгечә, иптәшләрчә. Телисезме? Мин сезне очратырмын дип уйламаган да идем, аннары, тагын кайчан күрешербез әле, ансын алла белә. Шулай гына аерылышу ярамас бит! — Рәхим итегез, мин риза. Лежнев Рудинның кулын кысты, хезмәтчесен чакы¬ рып, аш китертергә һәм бозга бер шешә шампанский ку¬ ярга кушты. Аш янында Лежнев белән Рудин, алдан сүз куеш¬ кан кебек, һаман үзләренең студент чаклары турында сөйләштеләр, бик күп нәрсәне, үлесеннән, тересеннән бик күп кешене искә төшерделәр. Башта Рудин теләмичә ге¬ нә сөйләде, ләкин, берничә рюмка шәрап эчкәч, аның ка¬ ны кайнарланды. Ниһаять, лакей табак-савытларны да алып чыгып китте. Лежнев урыныннан торды, ишекне бикләде һәм, яңадан өстәл янына килеп, Рудинның нәкъ каршысына утырды да, акрын гына ике кулы белән ия¬ генә таянды. — Я, хәзер инде барысын да сөйләгез миңа, — диде ул: — мин сезне соңгы тапкыр күргәннән бирле нинди хәлләр кичердегез. Рудин Лежневка карап алды. «Ходаем! — дип уйлады Лежнев тагын бер тапкыр: — нинди үзгәргән ул, мескен!» Якынаеп килгән картлык билгеләре сизелеп торса да, Рудинның кыяфәте, бигрәк тә без аны станциядә күр¬ гәннән бирле, күп үзгәрмәгән; ләкин аның чырае икен¬ челәнгән. Күзләре башкача карыйлар; аның бөтен гәү¬ дәсендә, я бик әкрен, я урынсыз кискен хәрәкәт итүендә, ватылган кебек, салкынаеп сөйләвендә бөтенләй арыган¬ лык, яшерен һәм тын сагыш сизелә, бу инде Рудинның элек юри кыланган ярым ясалма моңсулануы түгел — башкаларга ышанучанлык күрсәтеп, үз-үзен сөюче, тулы өметле яшьләрдә очрый торган моңсулану түгел. — Нинди хәлләр кичергәнемнең барысын да сөйләр¬ гәме сезгә, — дип башлады Рудин. — Барысын да сөй¬ ләп бетерү мөмкин түгел һәм кирәге дә юк... Мин бик күп Рудин. Зак. Г-831. —9 133
җәфа күрдем, бик күп каңгырап йөрдем — тәнем белән генә түгел, җаным белән дә каңгырап йөрдем. Нәрсә¬ ләрдән һәм кемнәрдән минем күңелем сүрелмәде, ила- һым! Кемнәр белән мин дуслашмадым! Әйе, кемнәр бе¬ лән!— дип кабатлады Рудин, Лежневның аңа аеруча бер теләктәшлек белән карап алганын күреп. — Күпме тапкыр минем үз сүзләрем үземә үк җирәнгеч булып то¬ елдылар — үзем сөйләгәндә генә түгел, бәлки минем фи¬ керләремне уртаклашучы бүтән кешеләр сөйләгәндә дә җирәнгеч булып тоелдылар! Күпме тапкыр мин сабый баладай сабырсызланудан, ачуланудан чыбыркы белән ярганда койрыгын да селкетми торган аттай сиземсезлә- нүгә күчтем... Күпме тапкыр мин урынсызга шатландым, өметләндем, дошманлаштым һәм үз-үземне түбәнсеттем! Күпме тапкыр мин лачын булып очып чыктым да — ка¬ бырчыгы яньчелгән әкәм-төкәм кебек, шуышып кайт¬ тым!.. Мин кайда гына булмадым, нинди генә юллардан йөрмәдем!.. Ә бит юллар пычрак булалар, — дип өстәде Рудин һәм бераз читкә борыла төште. — Сез беләсез... — дип дәвам итте ул. — Карагыз әле, — дип, Лежнев аның сүзен бүлде: — кайчандыр без бер-беребезгә «син» дип эндәшә идек... Телисеңме? тагын искегә кайтыйк... с и н г ә эчеп җибә¬ рик! Рудин дерелдәп куйды, урыныннан күтәрелә төште, аның күзләрендә сүз белән әйтеп бирү мөмкин булма¬ ган ниндидер бер тойгы чагылып үтте. — Эчеп җибәрик, — диде ул: — рәхмәт сиңа, туган¬ кай, эчеп җибәрик. • Лежнев белән Рудин берәр бокал шәрап эчтеләр. Рудин «син» сүзенә басым ясап, елмаеп, дәвам итте: — Син беләсең, — диде ул: — миндә ниндидер бер корт бар, шул корт мине эчтән кимерә, миңа тәмам ты¬ нычланырга ирек бирми. Шул мине кешеләр белән оч¬ раштыра — алар башта минем йогынтыма биреләләр, ә аннан соң инде... Рудин һавада кулын болгады. — Сезнең белән... синең белән аерылышканнан бир¬ ле мин күпне сынадым, күпне кичердем... Мин егерме тапкырдыр яңадан эшләргә керештем, яңа эшләргә то¬ тындым — һәм менә күрәсең! Лежнев, үз-үзенә генә әйткән кебек: — Чыныкканлык җитешми иде синдә, — диде. 134
— Нәкъ син әйткәнчә, миндә чыныкканлык җитешми иде. Мин беркайчан да бернәрсә дә төзи белмәдем; аяк астында туфрак булмаса, үз фундаментыңны үзең са¬ лырга туры килсә, нәрсә булса да төзү мөмкин түгел ул, туганкаем! Башымнан үткән маҗараларның барысын да, ягъни, ачык кына әйткәндә, очраган унышсызлыкларым- ның барысын да сөйләп тормыйм сиңа. Тик тормышымда булган ике-өч очракны гына сөйлим... бу очракларда ин¬ де уңыш миңа елмая шикелле тоелган иде, юк, алай тү¬ гел, бу очракларда инде мин уңышка өмет баглый баш¬ лаган идем, — монысы әле бөтенләй башка нәрсә... Рудин, кулын җиңел хәрәкәтләндереп, үзенең инде сирәгәйгән чал чәчен артка ташлады, кайчандыр бер за¬ ман ул шундый ук хәрәкәт белән үзенең кара, куе бөдрә¬ ләрен артка ташлый иде. — Менә, тыңла, — дип сөйли башлады ул. — Мәскәү- дә мин сәер генә бер әфәнде белән дуслаштым. Ул бик бай кеше иде, төрле урында җирләре күп иде; үзе бер¬ кайда да хезмәт итми иде. Аның иң яраткан нәрсәсе һәм бердәнбер яраткан нәрсәсе — фән иде, гомуми мәгъ¬ нәсендә алынган фән иде. Мин әле хәзер дә төшенә ал¬ мыйм, мондый ярату кайдан килгәндер аңа! Сыерга ияр никадәр килешсә, ул әфәндегә бу тойгы да шулкадәр ге¬ нә килешә иде. Акыл ягына килгәндә, ул үзе шактый сай кеше, бөтенләй сөйләшә белми дип әйтергә ярый, тик, ба¬ рысын да аңлаган кебек, күзләрен тутырып карый һәм күп мәгънә аңлаткан кебек, башын чайкый иде. Минем гомеремдә, туганкаем, аңардан да аңгырарак һәм ярлы¬ рак табигатьне очратканым булмады. Смоленск губер¬ насында шундый урыннар бар — анда тик ком гына, баш¬ ка бернәрсә дә юк, сирәк кенә үлән күренә, ләкин андый үләнне бер хайванда ашамый. Аның кулыннан бертөрле дә эш килми иде — һәммә нәрсә дә аңардан бер читкә, ераккарак шуыша иде; өстәвенә тагын ул барлык җиңел нәрсәне авырайту теләге белән саташа иде. Әгәр бу эш аның боерыкларына бәйләнгән булса, аның кешеләре кул белән түгел, аяк табаны белән ашарлар иде, чынлап әй- тәм. Үзе армый-талмыйча эшли, яза һәм укый. Ул нинди¬ дер бер кире чыдамлык белән, коточкыч бер сабырлык белән фән артыннан ухаживать итә; мин-минлеге бик зур, үзе тимер характерлы кеше. Ул ялгызы гына яши һәм әкәмәт кеше дип даны таралган. Мин менә шуның белән таныштым... һәм ошадым үзенә. Мин аны, дөресен 9* 135
әйткәндә, бик тиз аңладым; ләкин аның тырышлыгы кү¬ ңелемә ятты. Аннары, ул бик бай булганга күрә, аның аша бик күп яхшы эш эшләргә, зур файда китерергә мөмкин иде... Мин аның йортында яши башладым һәм аның белән бергә, ниһаять, авылына киттем. — Минем, туганкай, планнарым бик зур иде: мин төрле камилләш¬ терүләр, төрле яңалыклар кертү турында хыял итә идем... — Ласунскаядагы кебекме, хәтереңдәме, — диде Лежнев, эчкерсез елмаеп. — Кая ул! Анда мин үземнең сүзләремнән бернәрсә дә килеп чыкмаячагын эчемнән белеп тора идем; ә бире¬ дә... биредә минем алдымда бөтенләй башка мәйдан ачыл¬ ган кебек күренде... Мин үзем белән әллә нихәтле агро¬ номия китаплары алып бардым... дөрес, аларның берсен дә мин ахырына чаклы укып чыкмадым... ярый, шулай мин эшкә керештем. Башта эш мин көткәнчә бармады, аннары рәтләнгән шикелле дә булды. Яна дустым миңа берни дә әйтмәде, тик һаман да күз генә салгалады, ми¬ ңа комачауламады, ягъни билгеле бер дәрәҗәдә комачау¬ ламады. Ул минем тәкъдимнәремне кабул итә барды, аларны тормышка да ашырды, ләкин >моны ул кирелек һәм авырлык белән генә эшләде, эченнән миңа ышанма¬ ды, һаман үзенекенә таба бөкте. Ул үзенең һәрбер фике¬ рен гадәттән тыш кадерле саный иде. Үлән башына менгән тәти таракан кебек, көчәнә-көчәнә, бер фикергә үр¬ мәләп менә дә, утыра бирә шунда, әйтерсең лә, канатла¬ рын җәя, очып китәргә әзерләнә — һәм кинәт егылып тө¬ шә, аннары тагын үрмәли башлый... Бу чагыштыруларга син бер дә гаҗәпләнмә: алар шул чакта ук әле минем күңелемдә тудылар. Шулай мин ике ел азапландым. Ми¬ нем бөтен тырышуларыма карамастан, эш бик алга бар- мады. Арый башладым, дустымнан туйганга күрә, аңа ачы сүзләр әйтергә гадәтләндем, ул мине, ястык кебек, басты; аның ышанмаучанлыгы яшерен ачулануга әйлән¬ де, безнең һәр икебездә бер-беребезне яратмау тойгысы көчәйде, без бернәрсә турында да сөйләшә алмас бул¬ дык; минем тәэсиремә буйсынмавын ул миңа астыртын гына, ләкин берөзлексез исбат итәргә тырышты, мин биргән боерыклар тормышка үзгәртеп кенә ашырылды¬ лар яисә бөтенләй юкка чыгарылдылар... Ниһаять, мин үземнең алпавыт әфәндедә акыл күнекмәләре буенча хезмәт күрсәтүче хокуксыз бер кеше хәлендә яшәвемне 136
аңладым. Вакытымны һәм көчләремне бушка әрәм итүгә күңелем әрнеде, көткән өметләремнең мине тагын, тагын алдавын күреп, күңелем әрнеде. Аннан китсәм, үземнең нәрсә югалтасымны мин бик яхшы белә идем; ләкин мин башкача эшли алмадым, һәм көннәрдән бер көнне Дус¬ тымны бик начар яктан күрсәтә торган һәм минем күз алдымда булып үткән, ачу китергеч, авыр бер сценадан соң, мин аның белән бөтенләй талаштым, немец патока¬ сы кушып, дала оныннан әвәләнгән педант баринны таш¬ лап, китеп бардым... — Ягъни, үзеңнең ашар ризыгыңны ташлап китеп бардың, — диде Лежнев һәм ике кулын да Рудинның башына салды. — Әйе, тагын шулай җиңел һәм ялангач хәлдә, буп- буш иркенлектә калдым. Теләсәң кая оч... Эх, эчеп җибә¬ рик! — Синең саулыкка, — дип, Лежнев урыныннан куз¬ галды һәм Рудинның маңгаеннан үпте. — Синең саулык¬ ка һәм Покорский истәлегенә... ул да шулай ук хәерче хәлендә кала белә иде. Бераз эндәшми торгач, Рудин: — Менә сиңа минем маҗараларымның беренче номе¬ ры, — дип сөйли башлады. — Дәвам итәргәме? — Дәвам ит, зинһар. — Эх! сөйлисем дә килми. Сөйләүдән ардым мин, ту¬ ганкаем... Ярый, әйдә дәвам итик, тагын төрле урыннар¬ да таптанып йөри торгач... җае чыккач әйтим әле, мин сиңа үземнең яхшы карашлы зур бер түрәгә секретарь булып керә язуымны һәм моңардан нәрсә килеп чыкка¬ нын сөйли алыр идем; ләкин бу безне бик еракка алып китәчәк... Төрле урыннарда таптанып йөри торгач, мин, ниһаять... көлмә, зинһар, эш кешесе булырга, практика кешесе булырга теләдем. Шундый очрак килеп чыкты: мин бер кеше белән таныштым... бәлки, аның турында ишеткәнең дә бардыр... Курбеев дигән берәү белән та¬ ныштым!.. ишеткәнең юкмы? — Ишеткәнем юк. Ләкин, кара әле, Рудин, шундый акыллы була торып, ничек аңламадың син: синең бит эшең... каламбур 1 өчен гафу ит... эш кешесе булуда тү¬ гел! 1 Каламбур — сүз уйнату, бер үк сүзне төрле мәгънәдә кабатлау. Tapnç. 137
Анда түгел икәнлеген беләм, туганкаем, хәер, ми¬ нем эшем нәрсәдә икән соң ул?.. Ләкин ул Курбеевны күрсә идең син! Син аны, зинһар, буш бер лыгырдык итеп күз алдыңа китерә «үрмә. Мине кайчандыр бер за¬ ман сүзгә оста булган дип сөйлиләр. Ләкин аның ал¬ дында мин бернигә дә тормыйм. Ул искиткеч галим ке¬ ше, күпне белә торган кеше иде; ул, туганкаем, промыш¬ ленность һәм сәүдә эшләрендә иҗат кешесе иде. Иң кыю һәм һич тә көтелмәгән проектлар аның миендә кайнап кына торалар иде. Без аның белән бергә кушылдык та көчебезне гомуми файдалы эшкә бирергә булдык... — Нинди эшкә, белергә мөмкинме? Рудин күзләрен түбән төшерде. — Син көләрсең. ; Юк, НИГӘ КӨЛИМ? Көлмәм. — Аның белән без К... губернасындагы бер елганы корабльләр йөри торган елга итәргә уйладык, — диде Рудин һәм, уңайсызланып, елмайды. L-— Менә ничек! Ул Курбеев дигәнең капиталист иде¬ мени? — Ул миннән дә ярлырак иде, — диде Рудин һәм әкрһн генә башын түбән иде. Лежнев- шаркылдап көлеп җибәрде, ләкин кинәт ке¬ нә туктап, Рудинның кулыннан тотты. — Гафу ит мине, туганкаем, зинһар, — диде ул: — ләкин мин моны һич тә көтмәгән идем. Я, ничек соң, сез¬ нең бу эшегез шулай кәгазьдә генә калдымы? — Алай ук түгел. Эшне тормышка ашыра да башла¬ дык. Эшчеләр ялладык... һәм эшкә керештек. Ләкин төр¬ ле-төрле киртәләр очрады. Беренчедән, тегермән хуҗала¬ ры безне һич тә аңларга теләмәделәр, өстәвенә тагын машинадан башка без суны җиңә алмадык, ә машинага акча җитмәде. Алты ай буе землянкаларда тордык. Кур- беевның бөтен азыгы ипи белән су иде, минем дә туйган¬ чы ашаган чагым булмады. Хәер, мин моңа үкенмим: та¬ бигать искиткеч иде анда; Без бик озак азапландык, ку- пецларны күндерергә тырыштык, хатлар, циркулярлар яздык. Шул проект өчен мин соңгы бер тиенемне тотып бетердем. Эш менә шуның белән тәмам булды. — Ансын сөйләмә инде! — диде Лежнев: — минемчә, синең соңгы' бер тиенеңне бетерү бер дә кыен булмаган¬ дыр. 138
— Билгеле, кыен булмады. Рудин тәрәзәгә карап алды. — Ә проект, билләһи, начар түгел иде, аның бик зур файда китерүе мөмкин иде. — Курбеев дигәнең кая китте соң? — Улмы? ул Себердә хәзер, алтын промышленнигы булып китте. Менә күрерсең, ул баеп та китәр, әрәм бу¬ ла торган кеше түгел ул. — Ихтимал, ләкин менә син, мөгаен, баеп китә ал¬ массың. — Минме? нишләмәк кирәк! Хәер, мин беләм: синең карашыңда мин һәрвакыт буш кешегә саналып килдем. — Синме? Юкны сөйләмә, туганкаем!.. Дөрес, бер¬ вакытны мин синең начар якларыңны гына күрә идем; ләкин хәзер инде, ышан миңа, мин сиңа бәя бирергә өй¬ рәндем. Син баеп китә алмассың... һәм менә шуның өчен яратам да мин сине... бел шуны! Рудин зәгыйфь кенә көлемсерәде. — Чынлап тамы? —- Шуның өчен хөрмәт итәм мин сине! — дип кабат¬ лады Лежнев: — аңлыйсыңмы син мине? ■ Икесе дә бераз тын тордылар. — Я, өченче нумерны башларгамы? — дип сорады Рудин. — Үтенәм. — Рәхим ит. Өченче һәм соңгы нумер. Бу нумердан мин әле яңа бушандым. Ләкин синең эчең поша башла¬ гандыр инде? — Сөйлә, сөйлә. — Тыңла алайса, — дип, Рудин сөйли башлады: — беркөнне мин буш вакытымда уйга талдым... ә минем буш вакытым теләсә кайчан күп була иде... мин уйлап кара¬ дым: белемем җитәрлек, яхшылык эшләү теләге... кара әле, минем яхшылык эшләү теләгендә икәнемне син дә инкарь итмисеңдер бит? — Инкарь итәргә уйламыйм да! — Башка пунктларның барысында да мин теге яки бу дәрәҗәдә абындым... нигә миңа педагог булмаска яки, гади генә итеп әйткәндә, нигә укытучы булмаска?.. Болай бушка яшәгәнче... Рудин, сүзеннән туктап, авыр сулыш алды. — Болай бушка яшәгәнче, үземнең белгәннәремне бүтәннәргә дә бирергә тырышу яхшырак булмасмы: бәл¬ 139
ки, алар минем белемнәремнән аз гына булса да файда алырлар. Сәләтем-зирәклегем башкаларныкыннан ким түгел, өстәвенә тагын, үзем матур сөйли дә беләм... Менә шулай мин үземне шушы яңа эшкә багышларга карар иттем. Урын табу шактый мәшәкатьле булды; хо¬ сусый дәресләр бирергә теләмәдем; түбән мәктәпләрдә миңа эш тә юк иде. Ниһаять, мин шушы шәһәрнең гим¬ назиясендә укытучы булып билгеләнә алдым. — Укытучы — нинди фәннән? — дип сорады Лежнев. — Рус әдәбиятыннан. Сиңа дөресен әйтим, минем әле бер эшкә дә, шушыңа тотынган кебек, ялкынлы дәрт белән тотынганым юк иде. Яшьләргә йогынты ясау фике¬ ре мине рухландырды. Кереш лекциямне хәзерләү өстен¬ дә мин өч атна утырдым. — Яныңда түгелме ул? — дип сорады Лежнев. — Түгел: кайдадыр югалттым. Лекция ярыйсы гына килеп чыкты, ошаттылар. Тыңлаучыларымның йөзләре әле дә күз алдымда тора: саф күңелдән игътибар итүне, теләктәшлекне, хәтта гаҗәпләнүне аңлата торган чырай¬ лы, ягымлы, яшь йөзләр. Мин кафедрага мендем, лек¬ циямне бизгәк тоткандагы кебек укыдым; аны мин бер сәгатьтән артыкка җитәр дип уйлаган идем, ләкин егер¬ ме минут эчендә укып бетердем. Шунда ук инспектор утыра иде — көмеш күзлекле, кыска парикльг, кибеп беткән бер карт; ара-тирә ул миңа таба башын иеп ал- галады. Лекциямне бетереп, креслодан төшкәч, ул миңа: «Яхшы, тик бераз югарыдан алдыгыз, бик үк ачык түгел, предметның үзе турында азрак әйтелде», — диде. Ә гимназистлар мине хөрмәт белән карап озатып калды¬ лар... чынлап әйтәм. Яшьләрдә менә нәрсә кадерле бит! Икенче лекциямне мин язып алып килдем, өченчесен дә шулай ук... аннары импровизацияли 1 башладым. — һәм уңышлы бардымы? — дип сорады Лежнев. — Бик уңышлы барды. Күңелемдә нәрсәләр булСа, шуларның барсын да тыңлаучыларыма җиткерергә ты¬ рыштым. Аларның арасында өч-дүрт малай чыннан да менә дигән иде; калганнары мине начар аңлыйлар иде. Хәер, дөресен әйтергә кирәк, мине аңлый торган малай¬ лар да үзләренең сораулары белән кайчакта мине апты¬ 1 И м п р о в и з ац и я л ә ү—алдан хәзерләнмичә генә башкару (сәнгать эшен, укыту эшен). Тәрҗ. 140
рашка калдыралар иде. Ләкин мин өметсезләнми идем. Яратуга килгәндә, мине барысы да ярата иде; мин ре¬ петицияләрдә барысына да тулы балл куя идем. Ләкин бераздан миңа каршы интрига башланды... юк, алай түгел! бертөрле дә интрига бүлмады; тик мин үз сфера¬ ма эләкмәдем. Мин башкаларга комачауладым,, алар миңа комачауладылар. Мин гимназистларга укыган шикелле итеп кайчакта студентларга да укымыйлар: тыңлаучыларым минем лекцияләрдән аз нәрсә алдылар... фактларны мин үзем дә начар белә идем. Өстәвенә та¬ гын мин үземә тиешле эшләр белән генә канәгатьләнмә¬ дем... монсы инде, беләсең, минем йомшак ягым. Мин тамырыннан үзгәртүләр кертергә теләдем, һәм, ант итеп әйтәм сиңа, бу үзгәртүләр кирәкле дә, җиңел дә иделәр. Аларны мин директор аша тормышка үткәрүне өмет иттем, директор намуслы, яхшы кеше иде, башта мин аңа йогынты да ясый алдым. Аның хатыны да миңа яр¬ дәм күрсәтте. Үз гомеремдә, тугайкаем, мин андый хатыннарны күп очратмадым. Ул кырыкка җитеп килә иде инде; ләкин ул, унбиштәге кыз кебек яхшылыкка ышана иде, барлык гүзәл нәрсәне сөя иде һәм үзе дөрес санаган фикерне теләсә кем нлдында ачык әйтүдән курыкмый иде. Аның намуслы ашкынучанлыгын һәм сафлыгын беркайчан да онытасым юк. Мин аның киңәше буенча план яза да башладым... Ләкин шулчакта миңа аяк чалдылар, мине аның алдында каралтып күрсәт¬ теләр. Бигрәк тә миңа математика укытучысы начар¬ лык эшләде, бу — кечкенә гәүдәле, зәһәр бер кеше иде, Пигасов шикелле үк, бернәрсәгә дә ышанмый, ләкин үзе Пигасовка караганда күп эшлеклерәк иде... Җае чыккач, сорыйм әле, Пигасов ничек, исән-саумы? — Исән-сау һәм, беләсеңме нәрсә, өйләнде бит ул, бер мещанкага; хатыны кыйный, диләр, үзен. — Шул кирәк аңа! Ә соң Наталья Алексеевна ничек, сәламәтме? — Әйе. — Бәхетле дәме? — Әйе. Рудин бераз эндәшми торды. — Нәрсә турында сөйли идем соң?., әйе! матема¬ тика укытучысы турында. Ул миңа нәфрәт белән карады; минем лекцияләремне фейерверкка тиңләде, бик үк ачык әйтелмәгән һәрбер сүземне эләктереп 141
алды, хәтта бер тапкыр XVI йөзнең ниндидер бер памятнигы мәсьәләсендә мине аптыратып та калдыр¬ ды... ә иң начары, ул минем ниятләремне шик астына алды; минем соңгы сабын куыгым, инәгә бәрелгән кебек, шул кешегә килеп бәрелде дә шиңеп калды. Инспектор белән без баштан ук килешә алмаган идек, ул директорны да миңа каршы аякландырды; бераз тавыш булып алды, мин үз сүземне бирергә теләмәдем, кызыбрак киттем, мәсьәлә начальствога беленде; мин отставкага чыгарга мәҗбүр булдым. Мин моның белән генә чикләнмәдем, минем белән болай эшләргә ярамый, дип исбат итәргә теләдем... ләкин минем белән теләсәң ничек эшләргә ярый икән... Хәзер мин бу шәһәрдән китәргә тиеш. Тынлык урнашты. Дуслар икесе дә башларын түбән салындырып утырдылар. Беренче булып Рудин сөйли башлады. — Әйе, туганкай, — диде ул: — хәзер инде мин Кольцов белән бергәләп шуны әйтә алам: «Яшьлегем, син мине шундый этләдең, җәфалап йөртә торгач, шундый чиккә җиткердең, инде бер адым атлар урын да калмады...» Ә бит чынлап караганда, мин бернәр¬ сәгә дә яраксыз кеше идемме әллә, җир йөзендә минем өчен шулай ук бертөрле дә эш юк идеме әллә? Еш кына мин үземә менә шул сорауны биргәләдем һәм, үз күземдә үземне түбән итеп күрсәтергә ника¬ дәр генә тырышсам да, миндә һәркемгә дә бирелмәгән көчләр барлыгын сизмичә кала алмадым! Нигә соң ул цөчләр җимеш бирмиләр? Аннары менә нәрсә тагын: хәтереңдәме, без синең белән бергә чит илдә яшәгән чагында мин үземә кирәгеннән артык ышанучан һәм кыланчык кеше идем... Чыннан да, ул чагында әле мин үземнең нәрсә теләгәнемне ачык аңламый идем, сүзләрдән исерә идем һәм шәүләләргә ышана идем; ләкңн хәзер инде, ант итеп әйтәм сиңа, теләкләрем¬ нең барысын да мин бөтен кеше алдында кычкырып әйтеп бирә алам. Минем яшереп торырлык бернәр¬ сәм дә юк: мин, бу сүзнең чын мәгънәсе белән, тулысынча яхшы ниятле кеше; мин тыйнаклык күрсә- тәм — буйсынам, тирә-юньдәге шартларга җайлашырга телим, аз нәрсә телим, якындагы максатка ирешергә, гәрчә юк дәрәҗәсендә генә булса да, файда китерергә телим. Юк! Барып чыкмый! Бу нәрсә дигән сүз? Баш¬ 142
калар шикелле үк яшәргә һәм эшләргә нәрсә кома¬ чаулый миңа?.. Хәзер мин шуны гына уйлыйм да. Ләкин билгеле бер хәлгә кереп өлгердемме, билгеле бер ноктада туктадыммы, язмышым шундук мине аннан төртеп төшерә... Мин курка башладым инде аңар¬ дан — үземнең язмышымнан... Боларның барысы да нәрсәдән килә соң? Шул табышмакның җавабын әйт м'иңа! — Табышмакның җавабын! — дип кабатлады Леж¬ нев. — Әйе, бу чыннан да шулай. Син минем өчен дә һәрвакыт табышмак булып килдең. Яшьлек елларында шундый вакытлар була иде, вак кына бер кирәкмәгән эштән соң кинәт син йөрәкне өзеп алырдай итеп сөй¬ ли башлый идең, аннары инде тагын үзең;., ярый, минем нәрсә әйтергә теләгәнемне беләсең син... хәтта менә шундый вакытларда да мин сине аңламый идем: шуңа күрә яратмас булган идем мин сине... Синдә искиткеч зур көч бар, син армый-талмый идеалга омтыласың... — Сүз генә, барысы да сүз генә! эш булганы юк! — диде Рудин. . — Эш булганы юк! Нинди эш... . — Нинди эш дисеңме? Мәсәлән, хәтереңдәме, Пря¬ женцев шикелле, үз хезмәтең белән әбиеңне һәм аның семьясын тәрбияләү... Менә сиңа эш. :— Әйе; ләкин яхшы сүз дә — шулай ук эш. ■Рудин, эндәшмичә генә, Леҗневка карады һәм әкрен генә башын селкеп куйды. Лежнев, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй булып, кулы белән битен сыйпады. — Димәк, син авылга китәсең? — дип сорады ул, ниһаять. — Авылга китәм. : *'■— Авылың бармыни соң әле синең? — Нәрсәдер бар шунда. Ике ярым җан. Үлемне каршы алырга почмагым бар. Менә хәзер син, бәлки: «Шушы минутта да фразасыз булдыра алмады!» — дип уйлый торгансыңдыр. Дөрестән дә, фраза мине һәлак итте, ул минем башымны ашады, мин ахыргача аңар¬ дан котыла алмадым. Ләкин минем әйткәнем фраза түгел. Бу ак чәч, бу җыерчыклар, туганкай, фраза түгел; бу ертык терсәкләр — фраза түгел. Миңа карата син һәрвакыт каты булдың, һәм син хаклы идең; 143
ләкин хәзер инде катылыкның кирәге юк, бөтенесе дә бетте, лампадада май калмады, лампада үзе ватык, филтәсе менә хәзер янып бетәм, менә хәзер янып бетәм, дип тора... Үлем, туганкаем, ниһаять татулаш¬ тырырга тиеш... Лежнев сикереп урыныннан торды. — Рудин! — дип кычкырып җибәрде ул: — нигә син миңа моны сөйлисең? Синнән моны ишетергә ни гае¬ бем бар минем? Мин судьямы әллә, һәм әгәр синең эчкә баткан яңакларыңны, җыерчыкларыңны күргән чагында башыма: фраза — дигән сүз килсә, мин нинди кеше булыр идем? Синең турыда нәрсә уйлавымны белергә телисеңме? Рәхим ит! Менә бу кеше... әгәр теләсә, ул үзенең зур сәләте белән нәрсәләргә иреш¬ мәс иде, хәзер ул дөньяда нинди байлыкларга хуҗа булмас иде!., ә мин аны ач хәлендә, кунар урыны булмаган хәлендә очратам... — дип уйлыйм мин. — Мин синдә кызгану тойгысы уятам, — диде Ру¬ дин тонык тавыш белән. — Юк, син ялгышасың. Син миндә хөрмәт тойгысы уятасың — менә нәрсә. Теге дус алпавытың янында бер-бер артлы еллар үткәрергә кем комачаулык итте оиңа? — ышанып әйтә алам, әгәр аныңча булырга, аның җаен табарга тырышсаң, ул сине баеткан булыр иде. Ни өчен син гимназиядә сыеша алмадың, ни өчен син — әкәмәт кеше! — эшне нинди генә теләк белән башла¬ саң да, аны һәрвакыт әлбәттә үзеңнең шәхси файда¬ ларыңны корбан итү белән тәмамладың, әгәр туфрак изге түгел икән, ул бик бай булса да, тамыр җибәрмә¬ дең? Рудин, боек елмаеп: — Мин өермә үләне булып туганмын,—диде.—Тук¬ тый алмыйм мин. — Ансы дөрес; ләкин синең туктый алмавың, бая үзең әйткәнчә, синдә ниндидер бер корт булганга күрә түгел... Синдә корт юк, бушка тынгысызлану рухы юк, — хакыйкать сөю уты яна синдә, һәм күре¬ неп тора: ул синдә көчле яна, үзләрен эгоист дип санамый торган, ә сине, бик ихтимал, интриган дип атый торган кешеләрдәгеңәр караганда көчлерәк яна. Беренче булып мин синең урыныңда ул кортны күп¬ тән инде тынарга мәҗбүр итәр идем һәм барысы белән дә татулашыр идем; ә синдә хәтта әрнүле ачу¬ 144
лану тойгысы да артмаган, һәм оин, моны мин ышанып әйтәм, бүген үк, хәзер үк, яңа бер эшкә, яшь егет кебек, тотына аласың. — Юк, туганкаем, хәзер мин ардым инде, — диде Рудин. — Җитте миңа. ' — Ардым, имеш! Башка берәү булса, күптән үләр иде инде. Син, үлем татулаштыра, дисең, ә соң тор¬ мыш, синеңчә, татулаштырмыймы әллә? Шактый гомер яшәп тә, башкаларга карата мәрхәмәтле булырга өйрәнмәгән кеше үзе дә мәрхәмәткә лаеклы түгел. Ә кем соң, минем мәрхәмәткә мохтаҗлыгым юк, дип әйтә ала? Син мөмкин булганны эшләдең, мөмкинлегең барында көрәштең... Ни кирәк тагын? Безнең юлла¬ рыбыз аерылыштылар... — Син, туганкай, миңа караганда бөтенләй башка кеше, — диде Рудин, авыр сулап — Безнең юлларыбыз аерылыштылар, — дип дәвам итте Лежнев, — моның сәбәбе, бәлки, шулдыр — бай¬ лыгым җитәрлек һәм үзем салкын канлы булу арка¬ сында, шулай ук бүтән төрле уңай шартлар аркасында, миңа бернәрсә дә кымшанмый тик утырырга, кул кушырып, тамашачы булып кына яшәргә комачаула¬ мады. ә син мәйдан уртасына керергә, җиңнәреңне сызганырга, хезмәт итәргә, эшләргә тиеш булдың. Безнең юллларыбыз аерылыштылар... ләкин бер кара әле, без бер-беребезгә нинди якын. Синең белән без бит бер үк телдә диярлек сөйләшәбез, бер-беребезне ярым ишарәдән аңлыйбыз, без бер үк тойгыларда тәрбияләнеп үстек. Без бит инде аз калып барабыз, туганкай; синең белән без соңгы могиканнар бит! Элекке елларны, алдыбызда әле тормыш күп чакта, безнең аерылышуыбыз да, хәтта дошманлашуыбыз да мөмкин иде; ләкин хәзер инде, тирә-ягыбызда кешеләр һаман сирәгәеп барганда, яңа буыннар безнең максат¬ ларга түгел, бәлки яңа максатларга карап, безнең янда туктамыйча, узып торганда, — хәзер инде без ныклап бер-беребезгә тотынырга тиеш. Чәкәшик, туганкаем, һәм әйдә искечә: Gaudeamus igitur! ’. Дуслар стаканнарын чәкәштеләр һәм күңелләре 1 Әйдәгез латинча). күңел ачыйк! (Элекке заманда студентлар җыры, 145
нечкәреп, фальшь тавыш белән, борынгы- студентлар җырын җырладылар. — Менә хәзер син авылга китәсең, — дип Лежнев тагын сөйли башлады. — Анда озак торырсың дип уйламыйм һәм гомереңнең ничек тәмам булачагын күз алдыма да китерә алмыйм. Ләкин исеңдә тот: нинди генә хәлгә юлыксаң да, синең һәрвакыт килеп ышыкланыр урының бар, ояң бар. Ул — минем йортым... ишетәсеңме, картлач? Фикернең дә үз инвалидлары була: аларга да сыеныр урын кирәк. Рудин аягүрә басты. —> Рәхмәт сиңа, туганкай, — диде ул. — Рәхмәт сиңа! Мин моны онытмам. Ләкин сыеныр урыным булуга лаеклы түгел мин. Мин үз гомеремне боздым һәм фикергә тиешенчә хезмәт итә алмадым... — Сөйләмә! — диде Лежнев. — һәрбер кеше, таби¬ гать аны нинди иткән булса, шундый булып кала, һәм аңардан шуннан артыкны таләп итү мөмкин түгел! Син үзеңне Мәңгелек Жид дип атадың... Ә син кайдан беләсең, бәлки, сиңа шулай мәңге дөнья гизү кирәк¬ тер, шуның белән син үзеңә дә мәгълүм булмаган югары бурычыңны үти торгансыңдыр: барыбыз да алла канаты астында йөрибез дип, халык акылы тикмәгә генә әйтмәгән. — Рудинның бүрегенә тотынганын күреп, Лежнев: — син китәсеңмени, — диде. — Кунарга кал- мыйсыңмыни? — Китәм! Хуш, сау бул. Рәхмәт... Ә минем гоме¬ рем начар тәмам булачак. — Ансын алла белә... Чынлап та китәсеңмени? — Китәм. Хуш, сау бул. Мине начарлык белән искә алма. — Ярый, үзең дә мине начарлык белән искә алма... һәм минем сиңа нәрсә әйткәнемне дә онытма. Хуш. Дуслар кочаклаштылар. Рудин тиз генә чыгып китте. Лежнев бик озак бүлмәдә ишекле-түрле йөренде, тә¬ рәзә янына килеп туктады да уйланып торды, ярым пы¬ шылдап: «бичара!» дип куйды һәм, өстәл янына утырып, хатынына хат яза башлады. Ә тышта җил кузгалды, чыңлап торган тәрәзә пыялаларына авыр һәм ачулы бәрелеп, шомлы бер улау белән уларга тотынды. Көзге озын төн башланды Мондый төннәрдә үз өендә утыра торган кешеләргә, 146
үзенең җылы почмагы булган кешеләргә рәхәт... Ә сые¬ ныр урыны булмаган йортсыз-җирсез юлчыларга алла үзе ярдәм итсен! 1848 елның 26 июне иде. Көннең иң кызу чагында, төш вакытында, Парижда, «милли мастерскойлар»ның восстаниесе инде бастырылып бетә язганда, изге Ан¬ тоний бистәсендәге тар тыкрыкларның берсендә җәяүле гаскәр батальоны, һөҗүм ител, баррикаданы ала иде. Берничә тапкыр туптан атып, баррикаданы инде җимергәннәр; аның исән калган сакчылары, үзлә¬ рен коткару турында гына уйлап, баррикададан китә¬ ләр иде. Шул вакытта кинәт кенә баррикаданың иң биек җирендә, аударып ташлаган омнибусның ватык кузовында озын буйлы бер кеше күренде, аның туз¬ ган чал чәчле башында салам эшләпә, өстендә иске сюртук, билен кызыл шарф белән буган. Бер кулына ул кызыл байрак, икенче кулына — үтмәс кәкре кылыч тоткан, көчәнеп, нечкә тавыш белән нәрсәдер кычкыра, үзе, байрагын да, кылычын да болгый-бол- гый, һаман югарыга үрмәли иде. Венсен солдаты, аңа мылтыгын төбәп, атып җибәрде... Озын буйлы кеше кулыннан байрагын ' төшерде — һәм, капчык кебек, йөзе белән түбән ауды, әйтерсең лә, кемнеңдер аягына башын орды... Пуля аның нәкъ йөрәге аша үткән иде... Качып барган инсургентларның берсе- икенчесенә: — Tiens! — диде: — on vient de tuer le Polonais ’. Икенчесе: — Bigre! 1 2 — дип җавап бирде, һәм алар икесе дә тәрәзә капкачлары ябылган, ә стеналарын пуля һәм ядрә эзләре чуарлап бетергән бер өйнең подвалына ташландылар. Бу «Polonais» — Дмитрий Рудин иде. 1855 ел 1 Кара әле, бер полякны үтерделәр. (Французча). 2 Шайтан алсын! (Французча.) 147
И. С. Тургенев РУДИН (на татарском языке) Художество редакторы Б. М. Альменов Техник редакторы Ә. С. Трофимова Корректоры Ә. Г. Идрисова Производствога бирелде 23/V-1962 ел. Басарга кул куелды 19/IX-1962 ел. Кәгазь форматы 84x108’/за. Учетн.-изд. табак 7,64. Басма табак 4,63(7,59). Тираж 7000 экз. Заказ Ns Г-83Һ Бәясе тышлыгыннан башка 19 тиен, тышлыгы 10 тиен. Татарстан Культура Министрлыгы каршындагы нәшрият һәм полиграфия промышленносте бүлегенең Камил Якуб исемендәге матбугат комбинатында басылды. Казан, Бауман урамы, 19, 1962 ел.
Бәясе 29 тиен ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 19 6 3