Author: Урманче Ф.  

Tags: мифология  

ISBN: 5—298—00819—4

Year: 1997

Text
                    ФАТИХ УРМАНЧЕ
*
ИДЕГӘЙ
НУРСОЛТАН
СӨЕМБИКӘ
КАЗАН
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ
1997


ББК бЗ(Р-Тат) У67 0503000000—062 У 94—97 М 132(03)—97 ББК 63(Р-Тат) ISBN 5—298—00819—4 © Татарстан китап нәшрияты, 1997
КЕРЕШ Безнең көннәрдә халык тарихына, шул тарихта зур роль уйнаган тарихи шәхесләргә игътибар көннән-көн арта, киңәя һәм тирәнәя бара. Чорның әнә шул үзенчәлеген истә тотканда, хәзер халык иҗатына, аның дастаннарына, риваять-легендаларына, бәетләренә дә яңача килү таләп ителә. Әйтик, соңгы елларда яңадан туу дәверен кичерүче «Идегәй» даста¬ нын Болгар иле, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихыннан тыш өй¬ рәнеп булмый. Чөнки әлеге дастанның чын мәгънәсен аңлау өчен барыннан да элек аның баш герое булган тарихи Идегәйнең тормыш юлын, аның кылган эшләрен, әлеге илләр, чынында—татар халкы тарихында тоткан урынын яхшы белергә, тирәнтен аңларга кирәк. Мәсьәләнең тагын да җитдирәк ягы — Идегәй (сүз биредә тарихи шәхесме яисә халык эпосында сурәтләнгән эпик Идегәй турында барамы,— бу очракта моның әһәмияте юк!) күп гасырлар буена кемнәрдер тарафыннан каһәрләнеп килгән зат. Билгеле бер даирәләр ягыннан ул үзе исән вакытта ук каһәрләнгән булса кирәк. Әмма аны чынлап торып «фаш итәргә тырышу» — ул үзе бу дөнья¬ дан киткәч башлана һәм, дөресен әйткәндә—безнең көннәргә кадәр дәвам итә. Биредә сүз ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан 1944 елның 9 ав¬ густында кабул ителгән мәгълүм карар турында гына бармый. Кайбер танылган һәм һичшиксез талантлы галимнәр хәтта безнең көннәрдә дә, тарихи Идегәйне фаш итәргә тырышып, аны Алтын Урданы таркатучыла¬ рның берсе дип игълан итмәкче булалар. Бу, күрәсең, чын тарихны, аның объектив законнарын аңламаудан яисә инкяр итүдән килә. Алтын Урда кебек заманында гөрләп торган зур дәүләтнең язмышы аерым шәхесләр ихтыяры белән түгел, ә бәлки тарихның объектив законнары буенча хәл ителә. Мәсьәләнең тагын да җитдирәк ягы—әгәр тарихи Идегәй төрки халыклар һәм аларның дәүләте булган Алтын Урда тарихында чыннан да тискәре роль уйнаган булса, аның турында төрле халыкларда «Идегәй» кебек гүзәл һәм чын мәгънәсендәге тарихи дастан тумаган һәм, бу кадәр зур абруй казанып, күп санлы халыклар күңелендә гасырлар буе яшәмәгән булыр иде. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән «Идегәй» очеркының төп максаты, димәк, тарихи Идегәйнең тормыш юлын, кылган эшләрен, Алтын Урда тарихында тоткан урынын мөмкин кадәр төгәл ачыклап, тарихи Идегәйгә объектив бәя бирү. Милли тарихыбызда без әлегә кадәр рәтләп белмәгән, хәтта ише¬ тмәгән дә тарихи шәхесләр җитди урын алып тора. Шундыйларның берсе: Идегәйнең оныгы Тимер бәк кызы — Нурсолтан. Өч ханның (Казан 5
ханнары Хәлил белән Ибраһим һәм Кырым ханы Миңлегәрәй) ханбикәсе һәм ике ханның (Казан ханнары Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф) анасы булган бу ханым ярты гасыр буена Казан, Кырым һәм Мәскәү ханлыклары арасында тыныч һәм мөлаем мөнәсәбәтләр саклауда әйтеп бетергесез зур роль уйный. Аның шәхесе күрсәтелгән чор (XIV гасырның икенче яртысы — XV гасыр башы) кебек катлаулы һәм каршылыклы. Китаптагы икенче очерк әнә шул ханбикәгә багышланган. Идегәйнең торыннарыннан берсе булып, заманында Нугай Урдасының ил биләүчесе — бәге булган Йосыф кызы Сөембикәнең тормышы тагын да катлаулырак һәм фаҗигалерәк булып чыга. Соңгы елларда аның тор¬ мышына багышланган тарихи очерклар һәм әдәби әсәрләр әледән-әле дөнья күреп тора. Аның хакында күп төрле һәм еш кына шулай ук каршылыклы фикерләр әйтелде һәм әйтелеп килә. Бәлки шуңа күрәдер, аның реаль тарихи язмышы әлегә кадәр рәтләп яктыртылмаган. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән һәм «Сөембикә» дип аталган тарихи-попу- ляр очерк әнә шул бушлыкны тутыру максатыннан язылды. Гомумән алганда, татар халкы тарихында җитди роль уйнаган тарихи шәхесләрнең, бигрәк тә борынгы һәм урта гасырларда яшәгәннәренең шәхси тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлеге, халкыбыз тарихында тоткан урыны әлегә өйрәнелмәгән. Бу һичшиксез әһәмиятле мәсьәлә буенча җитди эзләнүләр алып бару — һәрбер әдипнең изге бурычы булса кирәк. А втор
ИДЕГӘЙ
ИДЕГӘЙ Иҗтимагый тарихта, халык тормышында якты эз кал¬ дырган шәхесләр халык күңеленә тирән үтеп керәләр һәм анда үзләренә лаек урын алалар. Аларның кайбере изге зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Андый шәхесләр хакында халык телендә мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, дастан- кыйссалар барлыкка килә. Борынгы яһүдиләр патшасы Со¬ ломон (безнең эрага кадәр 965—928 елларда патшалык итә) турында, мәсәлән, Якын Шәрекъ халыклары арасында бихисап әкият-легендалар, җырулар йөри. Мөселманнарда, шул исәптән төрки халыкларда да, бигрәк тә аларның авыз иҗатында ул Сөләйман пәйгамбәр буларак билгеле. Бу тарихи шәхес образы безнең халкыбыз иҗатында да, аеруча Болгар чоры фольклорында киң тарала, һуннарның юл¬ башчысы, заманында бөтен Азияне һәм Ауропаны айкап чыккан Атилла (?—453) турында инглиз-саксоннарда «Беовульф», Көньяк Германия немецларында «Нибелунг- лар турында җыру» кебек Ауропа эпосының классик үрнәк¬ ләре барлыкка килә. Киев кенәзлегенең иҗтимагый-сәяси тормышында гаять зур роль уйнаган Владимир I (?—1015) турында урыс халкында күпсанлы җыру-былиналар, ри- ваять-легендалар иҗат ителә. Көньяк Ауропа славяннары¬ ның чит ил баскынчыларына каршы көрәшендә тирән эз калдырган Марко Королевич (XIV гасырның икенче яртысы) образы төрле эпик җырларда, тарихи балладалар¬ да гәүдәләнә. Төрки-татар халыклары иҗатында әһәмиятле урын ал¬ ган һәм киң шигъри гәүдәләнеш тапкгн каһарманнарның берсе, ә бәлки шундый югары дәрәҗәгә күтәрелеп, ихтирам яулаган тарихи шәхесләрнең бердәнбередер — Идегәй. Әле¬ ге тарихи шәхес турында нугай, Идел буе, Кырым һәм Себер татарлары, башкорт, каракалпак, казакъ, үзбәк, төркмән, Алтай төркиләрендә легенда-риваятьләр, әкият-хикәятләр, мәкаль-әйтем вә күләмле дастан-кыйссалар иҗат ителгән. Хикмәт нәрсәдә соң? Кем ул, Идегәй? Ул нигә төрле халыклар күңеленә шулай тирән үтеп керә алган? Ни өчен бер-берсеннән берничә мең чакрым ераклыкта яшәгән халы¬ клар аңа карата бер үк дәрәҗәдә тирән ихтирам саклыйлар, аның исеменә күпсанлы җыру-дастаннарда дан җырлыйлар? 8
* * * Зур тарихи шәхесләрнең дөньяга килүе, бала чагы туры¬ нда җитди, аерым алганда, документаль мәгълүматлар сак¬ ланмый диярлек. Хәер, андыйлар булса да, гадәттә алар легенда яки риваять формасын алалар. Халык арасында Идегәйнең исеме, аның әкияти-серле шартларда дөньяга килүе, бик тә үзенчәлекле бала чагы турында күпсанлы риваять-легендалар йөри. Аңа багышланган дастаннарда бу хакта искиткеч бай мәгълүматлар китерелә. Тирән эпик мәгънәгә ия булган бу материаллар турындагы күзәтүләрне киләчәккә калдырып, бары тик конкрет тарихи мәгълүмат¬ ларга гына тукталыйк. Тарихчы Әбелгази (1603—1663) сүзләренә караганда, Идегәй чыгышы ягыннан мангыт (төркиләшкән монгол) яки ак мангыт кабиләсеннән була һәм 1352 елда Котлыкыя би гаиләсендә дөньяга килә. Гаилә мөнәсәбәтләре һәм төрле туган-тумачалары ягыннан Идегәй ничектер Чыңгыз хан нәселеннән чыккан ханнарга да якын була. Әйтик, аның бертуган апасы Тимер бәккә кияүгә чыга. Соңгысы Тук¬ тамыш ханга кадәр Алтын Урда ханы булып, Тимер Мәлик исемен йөртә. Туктамыш Алтын Урданың ханы булгач, Тимер Мәлик улы Тимер Котлык (шулай ук Чыңгыз хан нәселеннән) хан тәхетенә дәгъва кыла башлый. Киләчәктә бу катлаулы мөнәсәбәтләрне Идегәй үзенә кирәк дәрәҗәдә оста файдаланачак. (Уңайдан җәя эчендә генә булса да әйтеп үтик: мангыт-нугай кабиләсеннән булган морзалар Казан ханлыгының сәяси тормышында, бигрәк тә диплома¬ тиядә зур роль уйныйлар, сарайда хан каршында уздырыла килгән һәм Ширин, Баргын, Аргын, Кыпчак ыру-нәселләре- нең атаклы, көчле вәкилләрен үз эченә алган киңәшмә-дива- нда актив катнашалар. Хәтта ханга җитди киңәшләр биреп, дәүләт эшләрендә әһәмиятле урын алып торалар. Нугай Урдасын тәшкил иткән һәм Кырымнан Көньяк Себергә, Болгар дәүләте вә Казан ханлыгының көньяк чикләреннән Урта Азиягә — Хәрәзмгә кадәр җәелгән киң далаларда кү¬ ченеп йөргән ыру-кабиләләр арасында канглы, конграт һәм башкалар белән бергә шул ук Кыпчак, Аргын, Ширин (Сы¬ рын) кабиләләре дә була... Нәкъ әнә шуңа күрә бу тугандаш ыру-кабиләләрнең көндәлек тормышы гына түгел, тарихи язмышлары да бер-берсенә бик якын, шул сәбәпле Казан тәхете нугай-мангыт далалары белән күп елар дәвамында турыдан-туры тыгыз бәйләнештә яши). Хәер, сүзебез шул ук мангыт-нугай халкыннан чыккан Идегәй хакында иде бит. Әбелгазидән элегрәк язган тарих¬ чы Әбдеррәзак Сәмәрканди Идегәйне Тимер Мәлик ханның 9
баш әмире Балтычак (яки Балынчак) улы дип исәпли. Тукта¬ мыш хан белән сугышта Тимер Мәлик һәлак була. Балтычак тоткынлыкка эләгә. Аны, кул-аягын богаулап, хан каршына алып киләләр.Туктамыш хан аңа: «Әгәр син мине падишаң дип танысаң, синең башыңнан бер чәч бөртеге дә төшмәс. Минем ихтирамга лаек булырсың. Мин сине патшалыкның төп хуҗаларыннан берсе итәрмен»,—ди. Ханга үзсүзле һәм куркусыз Балтычак болай дип җавап бирә: «Әгәр минем куллар богауда булмаса, мин сиңа җавап бирә белер идем. Сине патша дип таныган кешенең күзләре сукырайсын. Әгәр хөкем синең кулда икән, әйт җәлладларыңа: җәзаласыннар мине. Патшаның башын минем баш өстенә куйсыннар, гәүдәсен—минем гәүдәм өстенә... Әгәр мин аннан алдарак җан бирмәсәм, һәрхәлдә алдарак җирләнгән булырга тиеш¬ мен...» Туктамыш хан Балтычакның теләген үти. Ханга буйсынмаган өчен Туктамыш хан Идегәйнең әти¬ сен җәзага тарта дигән фикер башка кайбер чыганакларда да очрый. Димәк, бу версия буенча, Идегәй гаиләсе белән Туктамыш хан арасындагы каршылык бик күптәннән килә. Тимер Котлыкның Туктамышка нәфрәте дә шул ук чорлар¬ да башлана. Чөнки Туктамыш, әйтелгәнчә, Тимер Котлык¬ ның да әтисен үтерә. Кайбер тарихчылар фикеренчә, менә бу мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгын һәм каршылыгын Тукта¬ мыш хан исәпкә алып бетерми һәм куркыныч хата җибәрә. Әгәр Тимер Мәлик сугышта һәлак булып, Балтычак Тук¬ тамыш тарафыннан җәзага тартылган булса, әлегә бит ала¬ рның уллары исән-сау кала: балигълык, ил биләүче дәрәҗә¬ сенә җитмәгән Тимер Котлык һәм күптән инде тәҗрибәле һәм мәкерле яугиргә әверелгән Идегәй морза. Күрәсең, нәкъ әнә шуңа күрә Идегәй, ә бәлки билгеле бер мәкерлек белән, башта Туктамышның җитди ярдәмчеләреннән берсенә әве¬ релә. Туктамышның икенче хатасы түбәндәгедән гыйбарәт: Тимер Котлык угланны ул хәйләкәр һәм кирәк дәрәҗәдә мәкерле Идегәй морза тәрбиясендә калдыра. Нәтиҗәдә Ту¬ ктамышның ике куркыныч дошманнары Тимер Котлык бе¬ лән Идегәй морза арасында табигый, әмма хан өчен үтә хәтәр бердәмлек барлыкка килә. Үзенең кайбер хәрби уңы- шларыннан башы әйләнгән Туктамыш бу мәсьәләгә игъ¬ тибар итми. Соңыннан әлеге җитди сәяси һәм дипломатик хаталары өчен аңа бик кыйммәт бәя түләргә туры килә. Идегәй исә вакыйгаларның шул юнәлештә баруыннан, ягъ¬ ни Тимер Котлыкның морза кул астында, аның тәрбиясендә калуыннан бик оста файдалана. Идегәйгә багышланган дастанның төрле милли версия¬ ләрендә һәм шул ук шәхес белән бәйле тарихи риваять- 10
легендаларда аның килеп чыгышы изге Баба Төкләскә ба¬ рып тоташа диелә. Дастанның кайбер вариантларында Баба Төкләс — XII гасырда яшәгән суфи шагыйрь Әхмәт Ясәви дигән фикер уздырыла. Нәкый Исәнбәт бу хакта болай ди: «Хуҗахмәт — XII йөздә яшәгән шагыйрь Хуҗахмәт Ясәви булып, кушаматы «Баба Төкләс» һәм «Төкле чәчле әүлия» дип йөртелә. Усмановның 1983 елда бастырган нугай вариа¬ нтында (сүз «Идегәй» дастаны хакында бара—Ф. У.) Иде¬ гәйнең улы авызыннан «Мин үзем кәрамәтле Төркстанда Хуҗи Әхмәт баба Төк ли Шашлы газиз Барһаядин улы- мын»,— дип әйттерелә. Хуҗахмәт Ясәви кабере Төркстан станциясе янындагы Яса дигән җирдә булып, революциягә кадәр чардуганы изге дип саналып килгән» (китерелгән өзектә Нәкый Исәнбәт орфографиясе саклана). Баба Төкләс — казакъ халкының «Идегәй», «Шора-ба- тыр», «Алпамыс» һәм башка кайбер дастаннарында очрый. Аның кабере элеккеге Нугай Урдасы җирендә—Хаҗи Тар¬ хан тирәсендә булган дигән мәгълүматлар да бар. Ничек кенә булмасын, кайбер чыганаклар күрсәтүенчә, Идегәй нә¬ селе Баба Төкләс аркылы изге хәлифә, Мөхәммәт пәйгам¬ бәрнең каенатасы булган Әбүбәкер-Садыйкка барып тота¬ ша, имеш. Без бу әйтелгәннәрнең барысы да тарихка туры килә дип расларга җыенмыйбыз. Мәсьәләнең икенче ягына игътибар итәргә кирәк. Атаклы шәхесләрнең нәсел башын чыннан да билгеле бер чорда яшәгән изге зат белән бәйләргә тыры¬ шу—тарих өчен гадәти күренеш. Әгәр дә тарихи шәхес килеп чыгышы ягыннан берәр изге зат белән бәйләнмәгән булса, аны фани дөньядан киткәч изгеләштерәләр. Гарәп хәлифәләренең барысы да, аеруча Мөхәммәт пәйгам¬ бәр — төрле илләр вә халыклар язмышында гаять зур роль уйнаган, һичшиксез, илаһи бер бөеклеккә лаек булган тари¬ хи шәхесләр. Идегәйне беркем дә пәйгамбәр яки әүлия дип игълан итми. Әмма аның дөньяга килүен, нәсел-нәсәбен изгеләш- тсрүнең билгеле бер конкрет тарихи сәбәпләре бар. Билгеле булганча, Үзбәк хан чорында (1312—1342) Алтын Урдада ислам рәсми рәвештә дәүләт дине дип игълан ителә. Шул уңайдан Алтын Урданың Гарәп хәлифәлеге белән бәйләне¬ шләре ныгый. Хәлифәлектән Урдага килүчеләрнең саны елдан-ел арта. Аларның байтагы үзләрен Әбүбәкер-Садыйк нәселеннән дип белдерәләр. Бәлки Идегәй морза яки аның бабаларыннан берсе әнә шул Гарәбстаннан килгән һәм нәсел-нәсәбе ягыннан Әбүбәкер белән бәйле кешенең туган- тумачасы булгандыр. Идегәйнең нәселе Әбүбәкердән килә дигән легенданың тарихи нигезләрен академик Миркасыйм п
Госманов әнә шулайрак, һәм, әйтергә кирәк, ышанычлы дәлилли. Мондый риваять-легендаларның халык арасында киң таралуы башка кайбер сәбәпләр белән дә бәйләнгән булуы мөмкин. Бу төр әсәрләр нигездә мөселманнар арасында тарала. Алар ул елларда халык арасында да дан казана башлаган Идегәйнең генә түгел, ислам диненең дә абруен нык кына күтәрәләр. Тагын шунысын да истән чыгармыйк: бу якларда, бигрәк тә Идел буендагы Болгар илендә, ислам инде күптән урнашкан һәм шактый ныгыган булып, аның тарихи тамырлары еракларга—X гасырның беренче ярты¬ сына, ислам дине кабул ителгән чорларга барып тоташа. Билгеле булганча, бераз соңрак, Идегәй заманнарында ис¬ лам Нугай Урдасында да киң тарала. Әлеге ярым дини легендаларның халык арасында таралуында ислам дине вә¬ килләре, җирле руханилар да җитди роль уйнаган булсалар кирәк. Идегәйнең бала чагын чагылдырган фактлар безгә кадәр килеп җитә алмаганнар, тарих тузаннары арасында күмелеп калганнар. Әмма төрки халыклар иҗатында киң таралган сансыз күп риваять-легендаларга вә тарихи чынбарлыкка шактый якын торган «Идегәй» дастанының төрле милли версияләренә караганда, Идегәй кечкенәдән үк тапкыр, үт¬ кен телле, үзсүзле, куркусыз бала булып үсә. Геройның бала чагын сурәтләве ягыннан «Идегәй» дастаны башка төрки дастаннардан («Алпамыш» — «Алпамыс», «Манас», «Гур углы», «Кобланды-батыр» һәм башкалардан) нык кына ае¬ рыла. Ул, ягъни «Идегәй» дастаны тарихи чынбарлыкка якынрак. Гадәттә халык дастаннарында эпик геройның бала чагы «батыр балачак» («богатырское детство») сюжеты кы¬ сасында сурәтләнә һәм билгеле бер традицион күренешләр¬ дән тора: батырның бала чагындагы ялгызлыгы, серле-ма- гик ныклыгы, «ялган» батырлыгы-кыюлыгы, тылсымлы ат вә могҗизалы корал табуы һәм башкалар. Ә «Идегәй» дастанында исә мондый күренешләрнең берсе дә юк. Эпик герой, тарихи Идегәй кебек, бала чактан ук Туктамыш хан даирәсендә, әлеге хөкемдарның тарихта мәгълүм кайбер әмир-морзалары (әйтик, Җанбай) арасында үсә... Тарихи шәхес буларак Идегәйнең исеме чыганакларда 1376—1377 еллар вакыйгаларына нисбәтле рәвештә искә алына башлый. Бу елларда Туктамыш Алтын Урда тәхете өчен Ырыс ханның улы Туктакыя белән сугыша. Ләкин җиңелә. Әнә шул хәбәр белән Җүчи олысы әмире Идегәй Аксак Тимер урдасына килә. Бу елларда Идегәй белән Туктамыш арасында бик яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә. Шул уңайдан кайбер тарихчылар 12
бу ике шәхеснең үзара туганлык мөнәсәбәтләрендә булуын да әйтеп үтәләр: Туктамыш кызларының берсе әмир Иде¬ гәйдә кияүдә була. Аксак Тимер Туктамышны Алтын Урда тәхетенә утырту өчен шактый көч сарыф итә, өч тапкыр аңа зур вә көчле гаскәр бирә. Тик Туктамыш берничек тә уңышка ирешә алмый. Ниһаять, 1378 елда ул Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне яулап ала. Идегәй Туктамышны Алтын Ур¬ да тәхетенә утыртуда иң көчле ярдәмчеләрдән берсе була. Тәхеткә утыргач, Туктамышта Алтын Урданың бердән¬ бер хуҗасы булу теләге туа. Ләкин аңа 1380 елда Куликово кырында Дмитрий Донской гаскәреннән җиңелгән, әмма әле шактый зур көч саклаган әмир Мамай комачаулый. Тарих кабатлана икән! Кайвакыт хәтта бик ямьсез төстә. 1223 елда Калка елгасы буенда монголлар урыс вә кыпчак гаскәрләрен тар-мар итәләр. Хәзер инде, гадәттәгечә, татар хөкемдарлары үзара сугышалар. 1380 елда шул ук Калка елгасы буенда (хәзерге Мариуполь шәһәре тирәсендә) Тук¬ тамыш хан һәм әмир Мамай гаскәрләре орыш кырында очраша. Мамайның чирүләре тулысынча тар-мар ителә. Әмир гаскәрләренең имин калган өлеше бу җиңелүдән коты алынып, тиз арада юлбашчыларын ташлап кача. Мамай үзе дә Кафа каласына качып китәргә мәҗбүр була. Кафадагы генуялылар (Италиянең Генуя шәһәреннән чыккан сәүдәгәр¬ ләр) аңа ярдәм итәргә сүз бирәләр. Ләкин Мамай кул астында бик күп байлык, алтын-көмеш һәм кыйммәтле ташлар барын күреп, алар, үзләренең вәгъдәләреннән баш тартып, Мамайны үтерәләр. Әнә шулай, кайчандыр Алтын Урданың яртысын диярлек биләп торган әмирнең тормышы көтмәгәндә һәм турыдан-туры хәл ителгән хыянәт нәтиҗә¬ сендә өзелә. Алтын Урданың бердәнбер хуҗасы булырга хыялланган Мамай тарих битләреннән юкка чыга. Хәзер инде Алтын Урданың тулы хокуклы хөкемдары булып Туктамыш хан кала. Урыс кенәзләренә ул: «Мин безнең уртак дошманыбыз булган Мамайны тулысынча юк иттем», дигән хәбәр җибәрә. Дмитрий Донской хан ил¬ челәрен яхшы каршы ала һәм шулай ук шөһрәт белән озатып җибәрә. Бер уйлаганда, кызык хәл килеп чыга: әле генә Алтын Урда ханлыгын җиңдем дип мактанган урыс кенәзе шул ук илнең тулы хокуклы ханы тәхетен яулап алган Туктамышка карата бөтенләй башкача — билгеле бер дәрә¬ җәдә «мөлаем» карый. Чөнки Куликово кырындагы коточ¬ кыч сугыштан соң Дмитрий Донскойның Алтын Урда ханы белән ызгыш-каршылыкка керү мөмкинлеге булмый. Кули¬ ково сугышы Мәскәү бөек кенәзлеген икътисад, сәяси һәм дипломатик яктан гаять авыр хәлдә калдыра. Дмитрий 13
Донскойның хәзер беркем белән дә сугышырлык көче кал¬ мый. Әлеге хәл, искә алынган вакыйгалар Дмитрий До- нскойны Алтын Урда ханы хозурына шулай ук зур бүләкләр белән үзенең махсус илчелеген җибәрергә мәҗбүр итә. Мә- скәүнең бөек кенәзе мисалында башка урыс кенәзләре дә бай бүләкләр белән Туктамышка зур илчелекләр җибәрәләр. Әмма, Н. М. Карамзин сүзләренә караганда, Туктамыш хан илчелекләр һәм бүләкләр белән генә чикләнеп калырга җыенмый. Аның төп максаты Урыс кенәзлекләре өстеннән Батый хан яисә Үзбәк хан заманнарындагы кебек үк хакими¬ ят урнаштыру була. Илчелекләр килеп киткәннән соң Тукта¬ мыш хан конкрет һәм шактый кырыс, урыс кенәзлекләре өчен гаять куркыныч адымнар ясый башлый. Ул, Мөскәүнең бөек кенәзе Дмитрий Донскойга 700 кешедән торган махсус хәрби көч җибәреп, барлык урыс кенәзләренең дә Урда башкаласына килеп, элеккегечә буйсынулары турында хәбәр итсеннәр дигән таләп белдерә. Туктамыш хан кисәтүенең никадәр җитди булуын Дмитрий Донской аңлап бетерми. Шул сәбәпле, бер елдан соң Туктамыш хан үзенең күпсанлы гаскәрләре белән Мәскәүгә каршы яуга чыга. Урыс кенәзле- кләрендә ул чорларда хөкем сөргән гадәт буенча, Туктамыш хан белән бергә Дмитрий Донскойга каршы үзләренең хәрби көчләре белән кайбер урыс кенәзләре дә баралар. Әле генә Куликово кырында бөек җиңүгә ирештем дип масайган Дмитрий Донской, Туктамыш хан явыннан коты алынып, Мәскәүдән Костромага качып китә. Мәскәү, ятим бала кебек, бернинди яклаучысыз кала. Башкалада тәртипсезлек һәм паника хөкем сөрә башлый. 1382 елда Туктамыш хан Мәскәүне яулап ала, яндыра, талый һәм үз иленә кайтып китә. Шулай итеп, мәсьәләгә кайсы яктан килсәң дә, Тукта¬ мыш хан үзенең көчен күрсәтә һәм «кирәгеннән артык кыла¬ на башлаган» Мәскәүне тагы бер тапкыр «үз урынына утыр¬ тып», тулысынча Алтын Урда ханына буйсындыра. Күрә¬ сең, Куликово кырындагы күкләргә чөеп макталган «җиңү»нең төп «уңай нәтиҗәсе» дә әнә шул булса кирәк. Н. М. Карамзин сүзләре белән әйтсәк, Куликово кырында¬ гы сугышның нәтиҗәсе — Туктамыш хан тарафыннан тулы¬ сынча диярлек яндырылган Мәскәүнең көлен күрүдән һәм Алтын Урдага элеккечә үк ясак түләп торудан гыйбарәт. Мәскәүгә яу чабып, җитди уңышка ирешкәннән соң, Туктамыш үзенең остазы һәм беренче ярдәмчесе булган Аксак Тимергә каршы баш күтәрә. Ихтимал, аерым уңыш¬ лардан соң ханның башы әйләнә башлый. Гомумән, 1382 елдан соң Туктамыш хан җиңелмәс Аксак Тимер белән туктаусыз сугышлар алып бару юлына баса. Аларны гадәт¬ тә Аксак Тимер түгел, Туктамыш хан башлый. 14
Туктамышның Идегәй белән мөнәсәбәте дә катлаулана. Бу да билгеле бер дәрәҗәдә Туктамыш ханның холкы белән бәйләнгән булса кирәк. Мәгълүм булганча, төрле тарихчылар вә сәяхәтче-гали- мнәр аерым тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә карата төрле, еш кына капма-каршы карашларда торалар. Мәсьәләнең бу ягын һәм әлеге карашларның объектив сәбә¬ пләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әйтик, гарәп тарихчыларыннан Ибн Гарәбшаһ (1388— 1450). 1400 елда ул — унике яшьлек малай, Аксак Тимер Димәшык шәһәрен яулап алгач, тоткынлыкка эләгә. Аны Сәмәркандка алып китәләр. Биредә ул фарсы, монгол, төр¬ ки телләрне үзләштерә. Тоткын буларак, әлбәттә, ул Аксак Тимергә карата кире мөнәсәбәттә тора. Ә инде мәгълүм бер чорда Аксак Тимернең дошманына «әверелгән» Идегәйгә тирән ихтирам белән карый. Өстәвенә, 1400—1411 елларда, Идегәйнең даны үзенең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән чорда, ул Сәмәркандта яши. Идегәйгә карата ул бик матур сүзләр язып калдырган. Тарихчы сүзләренчә, Идегәй урта буйлы, каратутлы, тыгыз гәүдәле, куркусыз, әмма куркы¬ ныч карашлы (күренешле), шул ук вакытта мөлаем елма- юлы, искиткеч сизгер, акыллы, тапкыр кеше була. Укыган вә дәрәҗәле кешеләрне ярата. Дәрвишләр, фәкыйрьләр вә дингә ышанучы кешеләр белән бик якын мөнәсәбәттә тора, алар белән ифрат гади рәвештә, уен-көлке сүзләр белән сөйләшә торган була. Ислам шәригатенә тирән ихтирам белән карый, һәрдаим ураза тота, төннәрен намаз укырга тора. Коръән вә хәдисләрне үзенең Аллаһе Тәгалә белән мөнәсәбәтендә төп чара дип исәпли. Ибн Гарәбшаһның бу сүзләреннән бер детальгә тукта¬ лып үтәргә кирәк: тарихчы биредә Идегәйнең тышкы кыя¬ фәте гаять тә куркыныч булуына игътибар итә һәм аның хакында—«страшен на вид»1 дип яза. Бу гыйбарә, ихтимал, Ибн Гарәбшаһ чорларында Идегәй турында халык арасында киң таралып өлгергән риваять-легендалардан һәм шул ук елларда оеша башлаган халык дастаннарыннан килә. Гадәттә эпик геройларның дошманнары гына түгел, дастан батыры үзе дә иләмсез зур гәүдәле, куркыныч кыяфәтле бер зат буларак сурәтләнә. Якут олонхоларының, калмык эпосы «Җаңгар»ның, «Китабы дәдәм Коркыт»ның төп батырлары әнә шулай гәүдәләнәләр. Идел буе Болгары батырларыннан Ибн Фазлан «күргән» Алыпка да шундый ук сыйфатлар хас. Аның тышкы кыяфәтеннән, бер карашыннан яшь балалар 1 Урысчага тәрҗемә.— Ф. У. 15
һәлак булалар, йөкле хатыннар балаларын ташлыйлар. Ми¬ сал рәвешендә тагын борынгы грек мифологиясе персонажла¬ рыннан медуза Горгонаны атап үтәргә мөмкин. Аның тышкы кыяфәтеннән һәм карашыннан бик күп батырлар һәлак була... Туктамыш ханны яратмаса да, аның янында яшисе кил- мәсә дә, Идегәй Алтын Урдадан качып китәргә җыенмый. Холкы белән нык, көчле, гаять тә үзсүзле кеше буларак, ул биредә дә зур дәрәҗәгә ирешә—Туктамыш ханның баш әмирләреннән берсе була. Хан үзенең күп эшләрен Идегәй морза киңәше белән башкара. Алтын Урдада урнашкан йола буенча, Чыңгызхан нәсе¬ леннән булмаган кеше хан дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Шуңа күрә хәтта ярты дөньяны тетрәтеп торган бөек Ти¬ мерлән (Тамерлан)—Аксак Тимер дә хан исемен ала ал¬ мый. Чыңгызхан нәселенә ничектер якынаю өчен ул әмир Хөсәеннең тол калган хатыны Сарай-Мөлек-ханымга өй¬ ләнә. Чөнки ул хатын Чыңгызхан нәселеннән чыккан Казан ханның кызы була. Әнә шулай тол хатынга өйләнү нәтиҗә¬ сендә генә Аксак Тимер Чыңгызхан нәселенә бераз «якы¬ ная» һәм Урта Азия халыклары арасында үзенең абруен шактый ныгыта. Чөнки ул елларда Казагыстан вә Урта Азиядә, гомумән, Күк Урдада һәм Алтын Урдада Чыңгыз¬ хан культы әйтеп бетергесез киң таралып, ил тормышында, бигрәк тә үзара гел сугышып торган әмир-морза-угланнар даирәсендә еш кына хәлиткеч роль уйный (углан — хан улы). Идегәй әлеге йоланың катгый таләпләрен бик яхшы белә вә аңлый. Ил йоласын ул берничек тә инкарь итәргә җыен¬ мый. Үзенең Туктамыш ханнан һәрьяклап өстен торуын белеп һәм адым саен күреп торса да, ул хан булырга омты¬ лыш ясамый. Ләкин шуңа карамастан, хан белән әмир арасында каршылыклар килеп чыга. Алтын Урда тарихы¬ ның соңгы дәвере башланган катлаулы һәм каршылыклы бер чорда ил башында һичшиксез көчле бер шәхес, талант¬ лы сәясәтче-дипломат торырга тиеш иде. Җиңелмәс Аксак Тимер белән ышанычсыз һәм каршылыклы сәяси, хәрби уеннар алып барган Туктамыш хан бу җитди бурычны үти алмый. Урдада башланган сәяси, икътисади вә территориаль таркалу процессын туктатырга аның, ил башында торган хан булса да, сәләте дә, акыл-фикере дә җитми. Ил эчендәге иң көчле, бай тәҗрибәле, куркусыз сәясәтче һәм дипломат булган Идегәйне үзенең чын ярдәмчесе итүгә Туктамышның горурлыгы комачаулый. Эш шуның белән генә чикләнсә, әллә ни куркыныч булмас иде! Әйтелгәнчә, Туктамыш кай¬ чандыр үзенә Алтын Урда тәхетенә күтәрелергә ярдәм иткән Аксак Тимергә каршы да мәгънәсез сугышлар алып бара. Ләкин бер генә тапкыр да җитди җиңүгә ирешә алмый. Бу 16
сугышларның байтагын Туктамыш үзе башлый. 1389 елда ул Аксак Тимергә каршы сугыш ача. Әмма Сырдәрья суы буйларында, Сыгнак шәһәре янында тар-мар ителә. Туктамыш ханның Идегәйгә кире мөнәсәбәтен ныгытуда, көчәйтүдә хәйләкәр вә гаять мәкерле вәзир Җанбай зур роль уйный. Ул ханның да, Идегәйнең дә һәр адымын күзәтеп тора. Җае чыккан саен алар арасындагы каршылыкларны үстерергә, куертырга тырыша. Бу эштән ханның якын кеше¬ ләре— аксөяк-морзалар да читтә калмый. Аларда ханның кайчандыр иң яраткан, абруйлы әмире булган Идегәй морза¬ га каршы көнчелек хисе уяна һәм айлар-еллар үткән саен куера бара. Төрки халыклар арасында киң таралган риваять- легендаларга һәм Ибн Гарәбшаһ сүзләренә караганда, һәрва¬ кыт тыйнак, сабыр Идегәйнең йөзендәге зәһәрле елмаю, үзенең хан тирәсендә йөргән төрле түрә-морза-тарханнардан, хәтта Туктамыш ханның үзеннән дә күп тапкыр өстен торуын бик яхшы аңлавы вә моны беркемнән дә яшерергә җыенмавы әлеге аксөякләрне, бигрәк тә Җанбайны чыгырыннан чыгара. Үзенең дәрәҗәсен яхшы аңлаган һәм бәяли белгән, һичкай- чан һәм бернинди шартларда да югалып калмый торган Идегәйдән Туктамыш хан үзе дә бераз курка, шүрли башлый. Әнә шундый шартларда, бигрәк тә Җанбай һәм хан хатыны ярдәмендә күпертелгән имеш-мимешләр нәтиҗәсендә Тукта¬ мыш хан Идегәйне эзәрлекли башлый. Хан сарае тирәсендә вә Сарай шәһәрендә барган үзара көрәш турында өч-дүрт елдан соң—1393 елда Туктамыш хан үзе Литваның бөек кенәзе Ягайлога җибәргән ярлык-хатында яза. Хан сүзләрен- чә, Сарайда аңа каршы көрәштә Бикеш, Тордычак-бирде һәм Дауд морзалар аеруча актив катнашалар. Алар ничектер Туктамыш ханның дошманы булган Аксак Тимер белән бәйләнешкә керергә тырышалар, Аксак Тимерне чакыру өчен Сарай шәһәреннән Сәмәркандка кыю, үзсүзле, хәйләкәр дипломат Идегәй морзаны җибәрергә булалар. Алтын Урданың үз эчендәге сәяси хәлләр-вакыйгалар да бу каршылыкларның көчәюенә китерә. Туктамыш хан берничә уңышлы яудан соң (Мамай гаскәрен тар-мар итү һәм Мәскәүгә уңышлы яу), Алтын Урданың эчке хәлен ныгыту өчен көрәшеп карый. Әмма кайчандыр аңа тәхеткә утырырга ярдәм иткән көнчыгыш олысларның морзалары Туктамышка ярдәм итү¬ дән, гомумән аңа буйсынудан баш тартырга җыеналар. Чөнки ханның илне һәм хакимиятне үзәкләштереп, әлеге олыс морзаларының хакимиятен кысуы аларга ошамый. Көнчыгыш олысларның мондый хәрәкәтенә Идегәй дә уңай карашта тора, хәтта ал арны хуплый дип тә әйтергә мөмкин. Шулай да Идегәй заманында ханга каршы нинди дә булса заговор булгандыр дип кистереп әйтеп булмый, һәрхәлдә тарихи чыганак ларда бу 17
хакта бернинди дә мәгълүмат юк. Бигрәк тә, Н. Исәнбәт уйлаганча, халык күтәрелеше турында сүз алып бару мөмкин түгел’. Чөнки гади халык ул чорларда хан тәхетеннән һәм андагы ыгы-зыгылардан ерак тора һәм аларга берничек тә катнаша алмый. Н. Исәнбәтнең бу фикере конкрет тарихи чыганаклардан түгел, нигездә Идегәйгә багышланган дастан¬ нан, аны да бик «үзенчәлекле» аңлаудан килә. Сүз ниндидер оешкан заговор яисә халык күтәрелеше турында түгел, ә бәлки нигездә хан тәхете, аның сарае тирәсендәге интригалар, хакимлек итү өчен ызгыш-талашлар хакында барырга тиеш. Идегәй һәм башка кайбер түрә-морзаларның Аксак Ти¬ мер белән бәйләнеше турында Туктамыш хан 1388—1389 елларда, әлбәттә, берни дә белми. Ул Идегәйне эзәрлеклә- вен дәвам итә. Ибн Гарәбшаһ сүзләренчә, ханның кискен һәм еш кына артык үзсүзле, кырыс, хәтта мәгнәсез адымна¬ рга да сәләтле булуын белгән Идегәй үзенең хан йортында исән-сау калуына ышанычын югалта. Үз-үзен һәрвакыт сиз¬ гер, аек акыллы тотарга тырыша. Хан яки Җанбай тара¬ фыннан әзерләнгән берәр көтелмәгән тозакка эләгеп калмау йөзеннән ул сарай тормышын, ханның, төрле әмир-морза- ларның үз-үзләрен тотышын, карашларын, гамәлләрен, Ту¬ ктамыш ханга мөнәсәбәтләрен күзәтә. Көтелмәгәндә берәр хәл килеп чыкмасын дип, хан йортыннан качу өчен барысын да әзерләп, үзенең ниятен якын кешеләренә дә сиздереп куя. Төрле тарихи чыганакларны өйрәнү барышында Идегәй¬ нең төп нияте бик тирәннән уйланылган булуы ачыклана. Аның максаты—Аксак Тимер һәм Сарай шәһәрендәге хан¬ га каршы көчле морзалар ярдәмендә үзен һәрдаим эзәрлек¬ ләп торучы, бер дә юкка аны — Идегәйне үзенең дошманы¬ на «әверелдергән» Туктамышны хан тәхетеннән куып, аның урынына Чыңгызхан нәселеннән булган Тимер-Котлыкны утырту. Тоткарлык тик бер генә нәрсәдә—Тимер-Котлык әлегә артык яшь. Ул балигъ булып, хан тәхетенә утыру яшенә җиткәч, Идегәй аны, үзе китәр алдыннан алты ай элек, бу хәвефле йортта алай-болай берәр хәл килеп чык¬ масын дип, Аксак Тимер янына җибәрә. Ягъни, кырык яшенә якынаеп килгән Идегәй унсигез яшьлек Тимер-Кот- лыкның һәр адымы белән җитәкчелек итеп тора. Туктамыш ханның Идегәйне эзәрлекләве соң дәрәҗәгә җитә. Ибн Гарәбшаһ мәгълүматларына караганда, бер бик күңелле вә шау-шулы туй-бәйрәм вакытында көтмәгәндә 1 Сүз Н. Исәнбәтнең «Восстание идегеистов и социально-исторические причины, способствовавшие возникновению этого эпоса» дигән күләмле мәкаләсе турында бара.— Карагыз: Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни архивы.— Ф. 52, тасв. 1, сакл. бер. 192. 18
һәм бөтенләй урынсызга хан Идегәйгә кинаяләп: синең якын арада җәзага тартылуың мөмкин, дигән куркыныч сүзләр әйтә. Ханның бу шөбһәле сүзләрен Идегәй уен-көлкегә әй- ләндермәкче була. Ханга ул болай ди: «Аллам сакласын! Безнең кодрәтле хөкемдар-хуҗабыз, мөхтәрәм хан үзе утырт¬ кан агачның тамырын үзе корыта алырмы икән? Үзе төзегән йортның нигезен үзе җимереп ташлармы икән?» Идегәй үзен бик тыныч тота, артык борчылу сиздерми, беркадәр битараф-күңелле булып күренергә тырыша. Шул ук вакыт ул, үзенең һәм тарафдарларының куркыныч хәлдә калу мөмкинлеген күреп, нәтиҗәләр ясый, мәгълүм ниятен тор¬ мышка ашыруга керешә. Кайчан да булса, дөресрәге, якын арада ханның аны юк итәргә тырышуын аңлаган Идегәй, тиз генә вәзирләр вә әмирләр арасыннан үтеп, урамга чыга. Шактый дулкынланган хәлдә, ханның ат абзарына керә. Алдан ук әзерләп-иярләп куелган юртак ат янына килеп, үзенең ышанычлы кешесенә: «Әгәр кем дә булса эзләсә, мине Аксак Тимер яныннан табар. Әлегә, мин комлы чүлдән узганчы, моны беркемгә дә сиздермә»,—дип, атка атланып, юлга чыга. Озак вакытлардан соң Аксак Тимер урдасына килеп җитә'. Кайбер белгечләр фикеренчә, Идегәйнең качып китүе ачыклангач та Туктамыш хан аның артыннан үзенең мор¬ заларын җибәрә. Алар Идегәйнең кире кайтуын үтенәләр, Туктамышның аңа карата бернинди явызлык кылмаячагын, бәлки киресенчә, тагы да зуррак бүләкләр биреп, хакимият 1 Урыс патшалыкларының һәм татар ханлыкларының борынгы вә урта гасырлар тарихын бик яхшы белүче, килеп чыгышы ягыннан татар нәселеннән булып, урыс классик поэзиясендәге романтизмга нигез салучы В. А. Жуковскийның ерак туганы булган һәм 50 яшендә Буэнос-Айреста тарихи романнар яза башлаган, соңгы елларда нык популярлашып киткән язучы Михаил Каратеевның «Аксак Тимер» дип аталган романында бик кызыклы бер фикер әйтелә. Автор күзәтүенчә, Туктамыш хан белән Идегәй арасындагы кискен конфликт бары тик шәхси мөнәсәбәтләр белән генә бәйләнгән була. Конкрет алганда, бу хакта язучы түбәндәгеләрне әйтә: бәрелешнең нигезендә ниндидер мәхәббәт тарихы ята. Идегәйнең тор¬ мышы куркыныч астында кала. Шуның нәтиҗәсендә Идегәй ханны уры¬ ныннан алып, үзен әлеге куркынычтан коткармакчы була. Моның шулай булуын түбәндәге фактлар нигезендә дәлилләргә мөмкин; Идегәй тара¬ фыннан оештырылган заговор ачылгач һәм Идегәй белән Тимер-Котлык Аксак Тимер янына качып киткәч, Туктамыш үзенең дәрәҗәсе ягыннан иң өлкән хатыны (урысча — «главная жена»), алты бала анасы булган Тавлин- бәкне (бикәне) җәзага тартырга боерык бирә. Әлеге заговорга катнашула¬ ры мөмкин булган күп кенә гаскәри түрәләр белән морзалар да җәзалана. Аларның кайберләре Мәскәүгә яки Аксак Тимер янына качып китәргә мәҗбүр булалар. Бу түрә-морзалардан безгә мәгълүмнәре түбәндәгеләр, дип дәвам итә язучы: Ртищевлар, Ждановлар, Сомов һәм Павловлар нәселенә нигез салучы Аслан-морза; Загряжескийлар нәселен башлап җибәрүче Исахар кенәз; Лихаревлар нәселенә нигез салучы Бахты-хуҗа; Мәхмәт-хуҗа, Кидыр-бәк һ. б. (карагыз: Каратеев Михаил. Железный Хромец.—М., 1993.—С. 206). 19
итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәген белдерәләр... Ләкин бу мәгълүматлар конкрет тарихи вакыйгаларга түгел, ә бәлки халык дастанына нигезләнәләр булса кирәк. Аксак Тимер, Шәрекъ илләрендә бик борынгыдан кабул ителгәнчә, Идегәйне яхшы каршы ала. Чөнки, беренчедән, Алтын Урда әмирен ул электән үк яхшы белә. Икенчедән, Туктамыш ханнан Аксак Тимергә качып килүче бер Идегәй генә түгел, андый морза-әмирләр Идегәйгә кадәр дә була. Алтын Урдада калган очракта Идегәй үз максатына ирешә алмаган булыр иде. Чөнки биредә Туктамыш ханның көче һәм билгеле бер дәрәҗәдә абруе да шактый зур була. Үз көче белән генә аны тәхеттән куу мөмкин булмаячагын Идегәй яхшы аңлый. Идегәйгә һәм аның тарафдарларына читтән, башка олыслардан көч туплау кирәк була. Биредә ул андый көч җыя алмаган булыр иде. Шул ук вакытта андый көч гамәлдә була, тик Алтын Урда — Ак Урдада түгел, ә империянең көнчыгыш олысларында, Күк Урдада. (Җәя эчендә генә булса да әйтеп үтик: төрле тарихи чыгана¬ кларда Ак Урда һәм Күк Урда исемнәре еш кына буталып йөри. Кайвакыт Алтын Урданы Ак Урда дип, икенче очрак¬ ларда империянең Урта Азия тирәләрендәге олысларын Ак Урда дип йөртәләр. Биредә мин Ак Урда дип Алтын Ур¬ даны, Күк Урда дип империянең көньяк-көнчыгышындагы Урта Азия олысларын атыйм.) Күрсәтелгән сәбәпләр белән бәйле рәвештә Идегәй Тук¬ тамышка каршы хәрби көч җыю өчен Аксак Тимер дә¬ үләтенә һәм көньяк-көнчыгыш олысларга китә дә. Аксак Тимер урдасында Идегәйгә һәм аның тарафдар¬ ларына шактый вакыт — тулаем алты ел көтәргә туры килә. Бу очракта Идегәй Аксак Тимернең Туктамышка карата дошманлыгыннан файдаланмакчы була. Тик бу еллар Иде¬ гәй өчен бушка узмый. Биредә ул Арал, Каспий тирәләрен¬ дә, Көнбатыш Себер җирләрендә шактый зур көч җыя. Аксак Тимер янында Идегәй 1391 елга кадәр була. Нәкъ менә 1391 елда Җаек суы буенда Аксак Тимер белән Тук¬ тамыш хан арасында зур сугыш була. Туктамыш хан Алтын Урда тәхетен яулап алып, илне ныгыта башлагач, үзенең дошманы булган көчле әмир Ма¬ майны да юк иткәч, Алтын Урда мөстәкыйль ил буларак ныгый башлый. Бу исә Аксак Тимергә ошамый. Үз ур¬ дасының көнбатышында көчле Алтын Урда дәүләтенең яңа¬ дан күтәрелеп, көчәеп китүенә ул кискен каршы тора һәм бу илне тулысынча үзенә буйсындырырга тырыша. Туктамыш¬ ны хан тәхетенә утыртканда Аксак Тимер Алтын Урда яисә Туктамыш язмышы турында уйламый, әлбәттә. Аның фике¬ ре—күрше зур һәм көчле дәүләт тәхетендә аңа, Аксак 20
Тимергә тулысынча буйсынган хан — аның вассалы утыры¬ рга тиеш. Аксак Тимер башта Туктамыш нәкъ әнә шундый вассал, аңа буйсынган, аның алдында калтырап торган хан булыр дип уйлый. Егерме ел буе Сәмәркандта ил башында торып, туктаусыз сугышлар белән зур тәҗрибә туплагач, ул яңадан Сугышка әзерләнә башлый. 1391 елгы сугыш алдын¬ нан аның хәрби көче дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек була. Әлеге шартларда, Туктамыш хан белән зур сугышка әзерләнгәндә, Идел буендагы Сарай шәһәреннән Идегәй, Тимер-Котлык, Бикеш, Тордычак-бирде, Дауд һәм башка шундый углан-морзаларның үз янына килүе Аксак Тимер күңеленә бик хуш килә. Ибн Гарәбшаһ сүзләренчә, Идегәй Аксак Тимерне Тук¬ тамыш ханга каршы чыгарга өнди һәм әмиргә: «Сиңа ан¬ нан, ягъни Идел буеннан байлык вә хәзинә үз аягы белән киләчәк»,—дип, аны Туктамыш ханга каршы чыгарга күн¬ дерә. Фарсы тарихчылары исә Идегәй һәм качып килгән баш¬ ка әмир-морзалар бары тик Аксак Тимерне озата гына баралар, юл күрсәтүчеләр генә булалар, дип язалар. Их¬ тимал, Идегәй һәм аннан алдарак Аксак Тимер янына кил¬ гән әмир-морзалар әлеге тарихи вакыйгаларның барышын¬ да җитди роль уйнаганнардыр. Тик тарих һәрвакыт үз законнары буенча бара. Аксак Тимер Алтын Урданың көчә¬ еп китүенә кискен каршы тора, дидек. Бигрәк тә Урда тәхетендә аңа буйсынучан хан булмыйча, ә бәлки аның кан дошманына әверелгән, аңа каршы сугыша башлаган Тук¬ тамыш хан утыргач... 1391 елгы сугышны әзерләүдә Идегәй нинди генә урын алып торса да, әлеге сугышның төп сәбәбе, әлбәттә, Аксак Тимер сәясәтенең юнәлеше, төп максатлары белән бәйләнгән. Бу уңайдан Н. М. Карамзинның Аксак Тимергә карата әйтелгән түбәндәге сүзләрен китерергә мө¬ мкин: дөньяның өч тарафындагы егерме алты державаның хөкемдары. Тарихчы өстәп Аксак Тимернең үзе турындагы түбәндәге гыйбарәләрен китереп үтә: «Минем исемем җи¬ һанны коточкыч бер афәт алдында калдырды; бер барма¬ гым белән мин җирне калтыратам!» Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ул аеруча игътибарга лаек. Идегәй, Аксак Тимер белән берлектә, Туктамыш ха¬ нга, дөресрәге, үзенең туган иленә каршы сугышырга әзе¬ рләнә, дидек. Аксак Тимернең нинди илбасар булуын һәм яулап алынган вә буйсындырылган илләрне, шәһәр-авыл- ларны ничек рәхимсез рәвештә юкка чыгаруын ул бик яхшы белә. Нугай тарихчылары фикеренчә, Идегәй 1391 елгы сугыш башланганчы үзенең Нугай илендәге туган-тумача¬ ларына, үзе яхшы белгән вә аның тарафдарлары булган 21
абруйлы әмир-морзаларга махсус илчеләр җибәрә. Идегәй илчеләре, нугай морзаларын коточкыч яу якынаюы хакында кисәтеп, тиз арада үз җирләреннән качып котылырга, кеше, бигрәк тә атлы гаскәр үтә алмаслык җирләргә, тау ку¬ ышларына, калын урманнарга яшеренергә, бер җәйләүдә ике төн кунмаска, һәрвакыт юлда, хәрәкәттә булырга ча¬ кыра. Югыйсә Аксак Тимер аларның барысын да юк итә¬ чәк. Идегәйнең бу адымы һәм илчеләрнең үз вакытында килеп җитүе мангыт-нугай далаларында күченеп йөргән кү¬ псанлы халыкны, аларның морзаларын үлемнән вә тоткы¬ нлыктан, мал-туарны, төрле хәзинә-байлыкны һәлакәттән, таланудан коткарып кала. Димәк, Идегәй үзенең һәм туган илнең киләчәк язмы¬ шын һичкайчан онытмый. Алгарак китеп булса да, тагын шунысын да әйтик: Аксак Тимер тарафыннан 1391 һәм 1395 елларда Алтын Урда бөтенләй диярлек тар-мар ителеп, кала-салалары юкка чыгарылгач та, Идегәйнең әлеге сә¬ ясәте нәтиҗәсендә ул елларда ук киң далаларга җәелә баш¬ лаган Нугай Урдасының үзәк өлеше, шул исәптән Сарайчык шәһәре дә, әллә ни зыян күрми, исән-имин сакланып кала. Әйтергә теләгәнебез шул: Аксак Тимернең билгеле бер дә¬ рәҗәдә якын кешесе саналган Идегәй бу очракта Нугай далаларының иминлеген саклап калуда, һичшиксез уңай роль уйнаган булырга тиеш. Аксак Тимернең Туктамышка каршы явы 1390—1391 еллар кышында башлана. Гаять зур гаскәр белән ул Сәмәр- кандтан чыгып, Сырдәрья аркылы үтеп, Ташкентка, Таш¬ кенттан— Отрарга, аннан ары хәзерге Үзәк Казагыстанга таба юнәлә. Дүрт айдан соң гаскәр Ык елгасы аркылы үтә, 18 апрельдә хәзерге Самара өлкәсендә Чирмешән елгасына коя торган Кондызча елгачыгы буенда туктый. Сугыш баш¬ ланыр алдыннан гаскәрнең рухын күтәрү өчен, Аксак Тимер һәркемгә махсус бүләкләр өләшеп чыга. Әлеге орышта ул үзенең гаскәрендә формалашып килгән яңа тактикага мөрә¬ җәгать итә. Авыр һәм озын юл узган күпсанлы гаскәрен Аксак Тимер бер-берсенә буйсынмый, тик үз фәрманы белән генә хәрәкәт итә торган җиде төркемгә (корпуска) бүлә. Сугышта Җүчи олысыннан өч мәгълүм шәхес катнаша: Күнче углан, Тимер Котлык углан һәм әмир Идегәй. Орыш коточкыч рәхимсез булып, ике яктан да бик күп яугир кырыла. Туктамыш хан гаскәре тар-мар ителә. Нәти¬ җәдә Аксак Тимернең үзенә, аның морзаларына, гаскәр башлыкларына күп байлык, коллар, бигрәк тә яшь хатын- кызлар тоткынлыкка эләгә. Тик Аксак Тимернең үзенә генә дип саналган кол егетләрнең һәм яшь кызларның исәбе дә биш меңнән артып китә. 22
Бу афәттән соң Тимер-Котлык яңадан Аксак Тимер яны¬ на кайтып китәргә уйлый. Оста сәясәтче һәм хәйләкәр дип¬ ломат буларак, сизгер Идегәй аңа: «Синең үз кешеләреңне Тимер би янына алып китүдән ни мәгънә бар соң? Тимер аларны төрле җирләргә таратачак. Син үзең исә Тимер янында бер хезмәтче, ялчы гына булып калачаксың»,—ди. Кайбер тарихчылар Идегәй һәм Тимер-Котлык Аксак Тимерне алдаганнар, алга таба аның белән бергә булудан баш тартып, аңа хыянәт иткәннәр, дип язалар. Беренче карашка, бу чыннан да шулай кебек. Чынлыкта исә мәсьәлә катлаулырак һәм башкачарак тора. Эш менә' нәрсәдә: яшь¬ рәк, көчле, гайрәтле елларын Җаек-Идел буйларында уз¬ дырган, Алтын Урда тәхетенә һәм аның хуҗасы Туктамыш ханга берничә ел буе эчкерсез хезмәт итеп килгән Идегәй, Алтын Урда тәхете аның дошманыннан бушап калгач ни өчен яңадан Сәмәркандка китсен икән? Әгәр Идегәй шулай иткән булса, моны берничек тә аңлап һәм аңлатып булмас иде. Мәсьәләнең тагы да җитдирәк ягы бар. Горур һәм үзсүз¬ ле Идегәйне кемдер артыннан ияреп, һәрвакыт кемнеңдер сүзен-әмерен тыңлап йөрүче кеше итеп күз алдына китереп тә булмый (хәтта ул Аксак Тимер шикелле кодрәтле, зур көчкә ия хөкемдар булса да!). Идегәйнең һәр адымы гадәттә аның үз максаты, үз теләге белән бәйләнгән була. Тимер¬ котлыкны Аксак Тимер янына үзеннән алданрак җибәреп, соңрак үзенең дә бу мәшһүр илбасар янына килүендә үк аның максаты ачык була: үзенең якыны, әлегә бик яшь (димәк Идегәй сүзеннән чыкмас) Тимер-Котлыкны Алтын Урданың хан тәхетенә утырту. Ягъни, ил тормышын, сәясәт вә дипломатия тезгеннәрен тулысынча үз кулында калдыру. 1391 елгы сугыштан соң ук бу максатка ирешү мөмкин булмый. Аксак Тимер белән Идегәйдән җиңелгән Тукта¬ мыш хан әлегә көчле була. Аксак Тимер яңадан Сәмәрканд¬ ка кайтып киткәч, ул, Аксак Тимер белән яңа сугыш башлау өчен, гаскәр җыя башлый. 1391 елгы Аксак Тимер явыннан соң Алтын Урдада булып узган хәлләр-вакыйгалар тарихи чыганакларда төр¬ лечә яктыртыла. Тик бер факт бәхәссез: Алтын Урданың әле кайчан гына чәчәк ату чорын кичергән күп кенә калалары вә авыллары Аксак Тимер явыннан соң җимерек хәрабә хәлен¬ дә кала. Кайчандыр бердәм вә көчле ил буларак дан казан¬ ган Алтын Урда хәзер берничә мөстәкыйль олыска бүленеп, һәрбер олыс башында аерым хөкемдар тора. Аксак Тимер тарафыннан тар-мар ителгән Туктамыш үзенең әлеге яудан исән калган урдасы белән Кырым тирәләрендә һәм Көньяк Днепр буйларында күченеп йөри. Кайбер мәгълүматларга 23
Караганда, Сәмәркандка кайтып китәр алдыннан Аксак Ти¬ мер Сарай ханы итеп Койырчакны калдыра. Әмма Койыр- чак бөтен Алтын Урданың хөкемдары булу дәрәҗәсенә күтәрелә алмый, Түбән Идел буйларында күчмә тормыш алып бара. Идегәйнең тарафдары, Чыңгызхан нәселеннән булган Тимер-Котлык Идел белән Җаек арасындагы билә¬ мәләрнең хуҗасы була. Аксак Тимердән аерылып, туган җирләрендә калган Идегәй дә үзенең төп максатын тормышка ашыру юлында конкрет эшләргә керешә. 1391 елның көзендә мөстәкыйль Мангыт олысына кайтып, аның морзасы, хөкемдары була. Киләчәктә Мангыт олысыннан чиксез киң далаларда күче¬ неп йөрүче мәшһүр Нугай Урдасы үсеп чыга. * * * Идегәй сәясәтенең үзенчәлекләрен аңлау өчен, ул чор¬ ларның атаклы тарихи шәхесләреннән Аксак Тимер, Тук¬ тамыш һәм Литва хөкемдары Витовтның үзара мөнәсәбәт¬ ләренә киңрәк тукталырга кирәк. Бу мөнәсәбәтләр тора- бара бик каршылыклы булып, хәтта билгеле бер дәрәҗәдә куркыныч юнәлеш алалар. Аксак Тимер Сәмәркандка кай¬ тып киткәч, Туктамыш үз тирәсендә шактый зур көч туп¬ лый. Алтын Урданың зур бер өлеше аны яңадан тулы хокуклы хан дип таный. Туктамыш Сарайга кайтып, үзен Алтын Урданың бердәнбер хөкемдары дип игълан итә. Үзенең элеккеге данын, шөһрәтен һәм көчен тагын да ныгы¬ ту өчен ул ярдәм сорап Литва кенәзе Витовтка мөрәҗәгать итә. Туктамышның бу адымнарыннан хәбәрдар булган Ак¬ сак Тимер дә яңадан Туктамышка каршы сугышка әзерләнә башлый. 1395 елның 15 апрелендә Терек суы буенда Тук¬ тамыш хан янә тулысынча тар-мар ителә. 1395 елда Туктамышны җиңгәннән соң Аксак Тимер кайбер урыс кенәзлекләрен талап чыга, Хаҗи Тархан шәһә¬ рен һәм Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне тулысы¬ нча яндыра. Әлеге вакыйгадан соң инде Сарай шәһәре беркайчан да шөһрәтле башкала дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Бу фикер моннан гасыр ярым элек Сарай шәһәре урынында Терещенко тарафыннан алып барылган археологик тикшере¬ нүләр тарафыннан да раслана. Сарай-Бәркә шәһәренең кото¬ чкыч зур янгынга дучар ителүе археологик казулар вакытын¬ да табылган янгын калдыкларыннан да бик ачык күренә. Алтын Урданың яңадан һәм соңгы тапкыр күтәрелүе һәм берникадәр ныгуы Идегәй морза исеме белән бәйле. Аксак Тимер белән Туктамыш хан сугышлары Болгар тарихында да караңгы эз калдыра. 1391 елда Кондызча 24
буенда булган зур сугыш Болгарның көньяк чикләренә туры килә. Шул ук 1391 елда (ә бәлки 1395 елдадыр?) урыс кенәзлекләренә барышлый Аксак Тимер гаскәрләре Болгар иленең көньяк олысларын талап чыгалар. Бу хакта татар халык дастаннары, күпсанлы риваять-легендалары вә бәет¬ ләре тәфсилләп сөйлиләр. Тимердән вә ташлардан салган биналар вәйран, Ни сәбәптән улды вәйран, гафилләр улыр хәйран. Иске ташлар, тирән базлар ятыр анда бу заман, Әгәр кайтып күрер булса, танымас иде аны хан. Җиһанны тетрәтмеш иде синең олуг шәүкәтең, Кайда милкең^ кайда гыйльмең, кайда бөек дәүләтең. Бу күренешләр «Идегәй» дастанында да чагылыш таба. Туган иле Ак Урданы ташлап качкан, җиңелгән Туктамыш¬ ны куып киткән Идегәй Болгар шәһәренә кайта һәм Аксак Тимер тарафыннан җимерелгән башкаланы күрә: Килә җитеп Идегәй Болгарны танып танымый, Хәйран калып туктады: Алтынлап сүрә яздырган, Ал бизәкле Айкапу Айкапуны тапмады, Айкалуның тупсасы, Киң манара—ак яңак Ак яңакны тапмады. Чоры өчен искиткеч авыр фаҗига булган бу вакыйгага «Идегәй» дастаны тагын бер тапкыр тукталып, ак сакаллы Бодайби тарафыннан Идегәйгә кырыс гаепләү сүзләре әйт¬ терә: Болгарым бүген бозылды... Челдәй чәчем агарып, Бодайби булып ни кылыйм? Син дә булып ир булдың: Сыенганым син идең, Бу җиһанның фетнәсе Аксак Тимер дошманны Сарайга алып китердең, Йөз баһадир иреннән Йорт җиреңне бастырдың... Олеге фикер соңрак (ә бәлки шул ук заманнардадыр) кайбер тарихчылар хезмәтләренә дә килеп керә һәм безнең көннәргә кадәр яши. Түбәндәрәк без бу хакта тәфсилләбрәк сөйләрбез. Шулай да, «Идегәй» дастаны бу күренешләргә һәм Аксак Тимернең сәясәтенә нигезле һәм билгеле бер дәрәҗәдә объектив аңлатма бирә. Дастан эчтәлеге буенча Аксак Ти¬ мер Сарай вә Болгар шәһәрләрен Идегәй юк вакытта, ул 25
Туктамыш ханны куа киткән көннәрдә тар-мар итә. Идегәй, яңадан туган җирләренә кайткач, бөтенләй тар-мар ителгән, яндырылган, чынлыкта юкка чыгарылган авыл-шәһәрләрне күреп, таң кала, Аксак Тимернең бу җинаятенә, кыланыш¬ ларына ачуы чыга. Аңлашыладыр, бу хәлләрдән соң Идегәй яңадан Аксак Тимер янына бара алмый, әлбәттә. Ул үзе юк вакытта ватылган, җимерелгән авыл-шәһәрләрне яңадан торгызу эшенә керешә. Кем белә, бәлки чыннан да шулай булгандыр?! һәрхәлдә, дастаннан китерелгән мәгълүматла¬ рны хәзергә мәгълүм тарихи документлар юкка чыгара алмыйлар. Әйтелгәнчә, 1395 елда Туктамыш хан Алтын Урдадан, һәрхәлдә, Урданың башкаласы булган Сарайдан качып китәргә мәҗбүр була. Мангыт-нугай олысының морзасы урынын алган Идегәй шул елларда бөтен Алтын Урданың тулы хокуклы хуҗасына әверелә. Шул ук 1395 елда Идегәй морза Булат-Солтан хан белән бергә Мәскәүгә каршы яуга чыга. Ләкин шул арада, Алтын Урда тәхете аз гына вакытка «бушап калгач», аны Туктамыш хан улларының берсе Җәләлетдин яулап ала. Аңа литвалылар хәлиткеч ярдәм күрсәтәләр. Бу хәбәрне ишеткәч тә, Идегәй тиз арада Мәскәүдән чигенеп, Алтын Урдага кире кайтырга мәҗбүр була һәм Җәләлетдинне Сарайдан куып җибәрә. Ихтимал, Булат-Солтанның хан тәхетен үз кулында саклап калырга әлегә көч-куәте җитми. Идегәй дә аны хупламаган булса кирәк. Чөнки аның төп ма¬ ксаты—Алтын Урда тәхетенә үзенең туганы Тимер¬ котлыкны утырту. Идегәй киңәше буенча һәм аның ниятен тормышка ашыру йөзеннән, әлбәттә, үз теләген дә истә тотып, Тимер-Котлык Туктамыш хан белән сугыш башлый. Бу чордагы хәрби һәм сәяси вакыйгаларның үзәгендә Идегәй морза тора, иң җитди мәсьәләләрнең барысы да нәкъ менә ул теләгәнчә, аның нияте белән хәл ителә. Бер-ике ел дәвам иткән сугышлардан соң Туктамыш үзенең ханбикәләре, ике улы, сарай тирәсендә буталып йөр¬ гән яраннары, һәм иң әһәмиятлесе — хан сарае хәзинәсе белән Киевка—Литва кенәзе Витовт кул астына кача. Шун¬ дый «шөһрәтле качак»ны Витовт, әлбәттә, бик шатланып каршы ала һәм аңа—Туктамышка Алтын Урда тәхетен кайтарып бирергә вәгъдә итә. Каршылыклы, катлаулы, киеренке вакыйгалардан, тук¬ таусыз дәвам иткән сугыш-бәрелешләрдән соң, 1397 елда Алтын Урданың тулы хокуклы хөкемдары булып Тимер- Котлык, дөресрәге, ханнан күп тапкыр тәҗрибәлерәк, шәхес буларак көчлерәк һәм һичшиксез талантлырак Идегәй кала. 26
Мәсьәләнең бу ягын йомгаклап, нәтиҗә ясыйк. Алтын Урда тарихын төрле яклап өйрәнгән И. Б. Греков Тимер- Котлык белән Идегәйне Алтын Урда тәхетенә Аксак Тимер үзе утырта, дип яза. Безгә калса, Идегәй үзе Аксак Тимер артыннан китәргә җыенган Тимер-Котлыкны Алтын Ур¬ даның ханы итә һәм кайчандыр ярты Ауропаны вә ярты Азияне биләп торган бу илнең бәйсезлеген яңадан кайтар- макчы була. Чынлыкта Алтын Урданың төп хуҗасы булган Идегәй илнең иминлеген яңадан торгызу өчен шактый зур эшләр башкара: җимерелгән шәһәрләрнең байтагын яңадан торгыза, үз халкы тормышы турында даими кайгыртучан- лык күрсәтеп тора, һәм Нәкый Исәнбәт сүзләренә караган¬ да, коллар белән сәүдә итүне тыя. «Алтын Урданы яңадан торгызу өчен,— дип яза И. Б. Греков,— Идегәй, Тимер- Котлык, Койырчак һәм Таштимер күп эшләр башкаралар». Тимер-Котлык белән Идегәй Алтын Урданың хөкемдар¬ лары булгач, илдә, аз вакытка булса да, тынычлык урнаша. Зур сугышлардан калган яраларны бераз төзәткәч, ил яңа¬ дан ныгый башлый: хуҗалык эшләре җайлана, хәрби көч¬ ләр, гаскәрләр ныгытыла. Бу хәл янә Аксак Тимерне бор¬ чый башлый. Моны Идегәй дә сизә. Дәһшәтле илбасар Алтын Урдага яңадан яу чапмасын дип, 1398 елның ав¬ густында Идегәй Аксак Тимергә зур бүләкләр белән махсус илчеләр җибәрә. Аксак Тимер Идегәй белән Тимер-Котлык илчеләрен кабул итә һәм озак, катлаулы һәм киеренке сөй¬ ләшүләрдән соң, аның белән Сәмәркандка килүдән баш тарткан элеккеге тарафдарларын шулай да кичерә һәм алар- га каршы яу чапмаска вәгъдә итә. Аксак Тимер белән Идегәй тарафыннан Алтын Урдадан куып чыгарылган Туктамыш 1395—1397 елларда мәкерле сәясәт алып бара. 1398 елда ул Литва (Литовская Русь!—нинди үзенчәлекле һәм мәкерле гыйбарә!) кенәзе Витовт белән мондый килешүгә ирешә: Витовт Көнчыгыш Ауропада Литва һәм Урыс корольлеге төзи һәм Туктамыш гаскәре ярдәмендә берләштерелгән урыс җирләренең хуҗа¬ сы булып, Мәскәү вә Владимир кенәзлеге тәхетенә утыра. Туктамыш исә Витовт ярдәмендә Идел буеннан Идегәй белән Тимер-Котлыкны куып җибәрә һәм Бөтен Алтын Урданың ханы була. Чынлыкта исә Витовтны татар ханнарының да, урыс кенәзләренең дә язмышы берничек тә борчымый. Аларның берсе дә аңа кирәк түгел. Аның план-хыяллары бик еракка юнәлгән була. Бу планнарны тормышка ашыру өчен ул инде кайбер адымнар да ясый. Азов (Азак) тирәсендә ул татарларның тулы бер олысын үз кулы астына ала һәм Вильно тирәсендәге төрле авылларга күчерә. Аларның 27
варислары, Н. М. Карамзин сүзләренә караганда, хәзер дә шунда яши. Витовтның төп планнары тагын да мә¬ гънәсезрәк була. Туктамыш гаскәре ярдәмендә Мәскәү ке- нәзлеген яулап алгач, ул Туктамышның үзен дә онытып, Алтын Урданың да хуҗасы булырга уйлый. Шуның белән үзенең гаскәрләре өчен Шәрекъкә юл ачып, хәтта Аксак Тимерне дә тәхетеннән бәреп төшерергә тиеш. Туктамыш белән рәсми килешү төзегәндә, әлбәттә, Витовт аңа үзенең әлеге планнары турында берни дә әйтми. Бу планнарны тормышка ашыру өчен Витовт үз ягына Мәскәүнең бөек кенәзе Василий Дмитриевичны да тартмак- чы була. Әмма бу мәгънәсез хыялларның беркайчан да тормышка ашмаячагы баштан ук көн кебек ачык була. Сәяси һәм дипломатик тәҗрибәсе булмаган Витовт кайбер үзеннән-үзе аңлашылып торган фактларны исәпкә алмый. Әйтик, кенәз Василий Дмитриевич өчен иң яхшысы — Ви¬ товт белән Алтын Урданың һәрвакыт үзара сугышып то¬ руы. Алтын Урда аңардан һәрдаим ясак таләп итеп тора. Смоленск шәһәрен яулап алган Витовт исә бүген үк Мәскә¬ үгә һөҗүм итәргә әзер. Витовт сугышка бик озак һәм җентекләп әзерләнә. Төп хәрби көчләрен Киев шәһәре тирәсендә туплый. Күптән күрәзәче буларак танылып өлгергән королева Ядвига аңа сугышка бармаска куша, хәтта: барыбер һәлак булачаксың дип, кат-кат кисәтә. Әмма артык үзсүзле һәм тәкәббер Витовт мәсьәләне үзе хәл итеп куйган була. Туганы Ягайло аңа ярдәмгә гаскәрләр белән бергә үзенең танылган яугир- воеводаларыннан Спитко Краковский, Сандвигий Остро- рогский, Иоанн Мазовский һәм башкаларны бирә. Витовт армиясе төрле халыкларның вәкилләреннән (поляклар, лит¬ валылар, татарлар, урыслар, бөек магистр тарафыннан җи¬ бәрелгән 500 немец рыцарьлары һ. б.) җыела. Аксак Тимер белән билгеле бер дәрәҗәдә тыныч мөнәсә¬ бәтләр урнаштыргач, Идегәй белән Тимер-Котлык көнба¬ тыштагы дошманнары булган Туктамыш белән Витовттан да котылмакчы булалар. Аларның максаты ярыйсы ук тый¬ нак һәм конкрет була: Витовтка Тимер-Котлыкның илчесе килә һәм Туктамышны аларга бирүен таләп итә. Тимер- Котлык таләбенең максаты көн кебек ачык: аның Туктамыш кебек дошманы исән калып, Витовт кул астында яшәгәндә, Тимер-Котлык үзенең тынычлыгын саклый алмаячак. Тук¬ тамыш— Идегәйнең дә дошманы. Витовт җавап бирергә ашыкмый. Ханның илчесе озак вакыттан соң хан янына кайтып, болай ди: «Витовт Туктамышны Тимер-Котлык карамагына бирергә җыенмый, ханның үзе белән очрашасы килә». 28
Витовтның үзен болай тотуы табигый иде, әлбәттә. Аның Туктамыш гаскәре кебек көчле һәм тәҗрибәле яугир- ләрне кулыннан ычкындырасы килми. Аннан соң, әгәр Ви¬ товт Тимер-Котлыкның беренче таләбенә үк риза бул¬ са— ул ханнан куркып калган диячәкләр. Ханның яңа талә¬ пләр куюы ихтимал. Өстәвенә, Тимер-Котлыкның яшь һәм тәҗрибәсез яугир булуын да ул бик яхшы белә. Тагын шунысын да истә тотарга кирәк: Витовт Алтын Урданың атаклы, көчле, танылган гаскәре белән сугышудан баш тар¬ тырга җыенмый. Бу гаскәрне җиңеп чыгу Витовтка соң дәрәҗәдә кирәк була. Чөнки ул Алтын Урда кебек мәшһүр илнең гаскәрен җиңсә, аның авантюристик дәгъвалары тор¬ мышка аша башлаячак... Витовтның таләбе буенча хан очрашуга барырга мәҗбүр була. Дөресен әйткәндә, хан Бурсыклы буена сугышырга дип килми. Витовтка ул болай дип әйтергә куша: «Нигә миңа каршы киләсез? Мин бит беркайчан да синең җиреңә корал белән кергәнем юк!» Масаеп, Витовт түбәндәгечә җавап бирә: «Ходай Тәгалә мине барлык явызлар өстеннән хакимият урнаштырырга өнди. Син минем улым бул, миңа ясак түләп тор, яисә минем колым булачаксың». Тимер- Котлыкның сугыш ачасы килми, ул Витовтның олылыгын таный, хәтта аңа көмеш белән ясак түләп торырга да риза була. Ханның берникадәр югалып калганын күреп, Витовт яңа таләпләрен куя: Алтын Урда акчасында Витовтның билгесе — тамгасы куелырга тиеш. Витовтның әлеге талә¬ беннән соң Тимер-Котлык уйланырга һәм мәсьәләне хәл итәргә дип өч көн вакыТ' сорый. Чынлыкта исә хан үзенең төп гаскәри көчләре килеп җитүен көтә. «Чал чәчле, акыллы, кыю һәм куркусыз Идегәй килеп җиткәч,—дип яза Н. М. Карамзин,— барысы да кинәт үз¬ гәрә. Бу елларда Идегәйнең даны бик күп илләрдә таралган була. Килеп җиткәч тә, Идегәйгә Витовт куйган шартлар турында хәбәр итәләр. Витовтның тәкәбберлегенә шакка¬ тып, әмир: «Мондый шартларга риза булганчы, үлем ар¬ тык!»—ди һәм Витовт белән очрашуны таләп итә. Алар очрашалар. Идегәй Витовтка түбәндәге сүзләр белән мөрә¬ җәгать итә: «Безнең патша сине чыннан да үзенең атасы дип тануы мөмкин, яшең ягыннан син аннан олырак. Әмма син бит миннән яшьрәк: рәхим итеп, миңа буйсын, миңа ясак түлә һәм үзеңнең акчаларыңа минем тамгамны сук!» Идегәйнең бу тәкъдимен Витовт мыскыллау дип кабул итә, чыгырыннан чыгып, шунда ук сугыш игълан итеп, татарларның башына җитәбез дип, гаскәрен орышка әзерли башлый. Литва воеводаларының кайберсе Витовт карары белән килешми. Бай тәҗрибәле, өлкән яшьтәге 29
гаскәриләрдән Спитко Краковский сан-күләм ягыннан татар гаскәрләренең кирәгеннән артык күп булуына игъ¬ тибар итә һәм Витовтка билгеле бер шартларда татарлар белән килешү төзергә кирәк, ди. Әмма башка, кызу канлы гаскәриләр: «Татарларны юк итәбез!» дип шапырына башлыйлар. Бигрәк тә кыю һәм куркусыз пан Щуковский, Краковскийны мыскыллап: «Әгәр син үлемнән куркып, гүзәл хатының кочагында назлану турында хыялланасың икән, башкаларны, аеруча яшьләрне, юлдан яздыр¬ ма!»—дип кычкыра. Тыйнак Краковский аңа болай дип җавап бирә: «Мәгънәсез! Шул сугышта мин башымны салачакмын, ә син менә беренчеләрдән булып качып китәчәксең!» Витовтның кичекмәстән сугыш башлау теләге аның җит¬ ди хаталары белән бәйләнгән иде. Беренчедән, ул тиз арада Алтын Урда гаскәрен җиңүче данын яуларга тырыша. Икен¬ чедән, ул Идегәйнең көчен, дистә еллар буена тупланып килгән ачык далада сугыш алып бару тәҗрибәсен, кыюлы¬ гын, гаскәр, яу башлыгы буларак хәйләкәрлеген бәяләп бетерә алмый. Витовтның төп ышанычы тупларда, утлы коралда була. Ачык җирдә гадәттә алар уңышлы нәтиҗә бирә алмыйлар. Татар гаскәрләренең осталыгы, кыюлыгы, җиңелмәслеге хакында урыс елъязмалары күп гасырлар буе язып киләләр. Витовтның тагын бер хатасы Алтын Урданың гомуми хәлен белмәү яисә аңламау белән бәйләнгән иде. Витовт Урданың икътисади, хәтта хәрби хәле дә бик авыр булырга тиеш дип уйлый. Әле бит күптән түгел генә Алтын Урданың иң көчле әмирләреннән Мамай морза Дмитрий Донской гаскәре тарафыннан тар-мар ителгән иде. Мамайга каршы Туктамыш хан да сугыша, аның үзен дә, гаскәрен дә юкка чыгара. Аксак Тимер бер-бер артлы ике тапкыр яу чабып, Алтын Урданы тар-мар итә. Аннан соң Идегәй белән Ти¬ мер-Котлык Койырчакка һәм Туктамышка каршы сугы¬ шып, аларны илдән куып чыгаралар. Кенәз Юрий Дмитри¬ евич Идел Болгарына каршы сугыш алып бара. Ун ел буена туктаусыз дәвам иткән каты сугышлар Алтын Урданы, гомумән, бөлгенлеккә төшерергә тиеш иде. Витовт фикерен- чә, ул соңгы ун елда уңышлы сугышлар нәтиҗәсендә иленең чикләрен киңәйтеп, икътисади һәм хәрби яктан ныгыткан чорда, аның дошманнары үзара сугышлар нәтиҗәсендә бөл¬ генлеккә, хәерчелеккә төшәргә тиеш иде. Тик Витовт бер нәрсәне истән чыгара: төрле сугышларга һәм бәрелешләргә карамастан, Идегәй белән Тимер-Котлык та үз илләренең икътисади һәм сәяси хәлен, хәрби көчен ныгытканнан ныгы¬ та баралар. зо
1399 елның 12 августында Бурсыклы елгасы буенда булган сугышның барышы төрле чыганакларда төрлечә тасвирлана. Билгеле бер дәрәҗәдә тулы картинаны күз алдына китерү өчен без соңгы елларда басылып чыккан мәгълүматларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Сүз биредә барыннан да элек И. Измайловның «Идел» журналында басылып чыккан мәкаләсе турында бара (1991, 8/9 сан). Идегәй белән Витовт арасындагы кискен сөйләшүдән соң сугышның һичшиксез булачагы көн кебек ачык иде. Витовт тиз арада Алтын Урданың зур бер өлешен үзеңә буйсын- дырмакчы була. Идегәй исә бирегә илнең иминлеген саклап калу өчен килә һәм беркемгә дә илнең бер генә олысын да бирергә җыенмый. Бурсыклы елгасының ике ягында да атлы гаскәр белән сугыш алып бару өчен җайлы, тигез җир. Сугышның башы¬ нда ике як гаскәренең дә алдынгы полклары очраша. Литва- урыс гаскәренең авангарды башында Витовт үзе тора. Ал¬ тын Урда гаскәренең алдынгы өлешләре Тимер-Котлык кул астында була. Аның артыннан Идегәйнең авыр коралланган атлы гаскәре бара. Идегәйнең төп хәрби көче төрле сугыш¬ ларда булып, зур җиңүләргә ирешкән, кыю, батыр, көчле вә тәҗрибәле гаскәриләрдән тора. Идегәй гаскәренең төп өле¬ ше тимер көбәләргә-панцирларга киенгән булып, аларның атлары да тимер кием астына яшеренгән була. Сугышны башлар алдыннан ук Идегәй Аксак Тимернең бай тәҗрибәсенә таяна. Ул Аксак Тимер янында алты ел яшәп, аның төрле сугышларында да катнашкан булса кирәк. Идегәй үзенең гаскәрен алты төркемгә (корпуска) бүлә, һәр корпус үз чиратында өчәр полкка бүленә. Гадәттәгечә, уң кул һәм сул кул полклары аерым билгеләнеп, үзәктә бөек ханның полкы тора. Идегәй күчмә халыклар хәрби тактикасында күптән кул¬ ланылып килгән алымга мөрәҗәгать итә. Бәҗәнәкләр, Хәзә¬ рләр, кыпчакларның сугышларда гадәттә кайдадыр яшерен¬ гән резерв полкы хәлиткеч роль уйный. Идегәй үзенең ре¬ зерв полкын тирән булмаган уйсулыкка, хан гаскәре артына яшерә. Витовт өчен бу полк коточкыч куркыныч роль уй¬ нарга тиеш иде. Чөнки ул әлеге полкны күрми генә түгел, аның булуы турында да, зурлыгы, көче, коралы хакында да берни белми. Менә сугыш башланырга тиеш. Татар-гаскәренең ал¬ дынгы рәтендә — җиңел коралланган җайдаклар гаскәре. Аларга каршы Витовтның урыс-литва-татар полклары то¬ ра. Витовт гаскәре алдында—ул чорларның җиңел ар¬ тиллериясе: туплар, арбалетлар. Аларга Витовт бик зур ышаныч баглый. 31
Бу сугышның барышын сурәтләгәндә Н. М. Карамзин берникадәр гадиләштерү юлына баса. Аның язуынча, башта литва-урыс-татар армиясенә каршы Идегәй гаскәре чыга. «Әмма литвалылар,—дип яза Н. М. Карамзин,—Идегәй гаскәрен җиңеп, куркыныч хәлдә калдыргач, Тамерланның шәкерте Тимер-Котлык гаскәре арттан—тылдан кереп, көч¬ ле һөҗүм белән литвалыларның көчен, хәрби тәртибен юкка чыгара». Н. М. Карамзин фикеренчә, сугышның нәтиҗәсе әнә шулай тиз һәм гади рәвештә хәл ителә. Тарихчының бу очракта нинди чыганакларга таянуы безгә мәгълүм түгел. Тик бер нәрсә ачыктан-ачык күренеп тора: Идегәйгә, аның хәрби осталыгына һәм талантына ул объектив килә алмый. Ни өчен ул әлеге җиңүдә төп рольне Тимер-Котлыкка калды¬ ра— моның да сәбәбе аңлашылмый. Чөнки күпсанлы чыга¬ наклар күрсәтүенчә, Бурсыклы сугышында татар гаскәренең хәрби хәрәкәтләрендә хәлиткеч роль Идегәй кулында була. Беренчеләрдән булып Витовт армиясенә каршы җиңел кавалерия күтәрелә. Ул гаять тә җитез, тиз хәрәкәт итеп, дошман гаскәре алдыннан, аңа йөзләрчә, меңнәрчә уклар яудырып, башта бер якка, аннан икенче якка үтә. Яшен тизлегендә бер якка, аннан икенче якка чапкан атлы гаскәр¬ гә гомумән каршы торып булмый. Аларга каршы Витовт¬ ның туплары һәм арбалетлары ата башлый. Югыйсә әлеге җиңел кавалерия Витовт гаскәренең алдынгы полкларын гомумән юк итеп ташлаган булыр иде.. ’ Атлы гаскәргә каршы бары тик атлы гаскәр генә сугыша ала. Әнә шул хакыйкатьне истә тотып, Туктамыш үзенең атлы гаскәрен Урда кавалериясенә каршы җибәрә. Тукта¬ мыш гаскәре шулай ук көчле, кыю, күп сугышларда булып та исән калган яугирләрдән тора. Бу ике атлы гаскәрнең үзара сугышы шактый озак дәвам итә, бик авыр, рәхимсез булып, ике яктан да күп кеше кырыла. Моннан соң инде сугышта Витовтның да, Идегәйнең дә төп көчләре катнаша башлый. Искиткеч зур сугыш кыры үзара сугышучы полклар белән тула. Тирә-юньдә коточкыч шау-шу, тавыш, сугыш. Тора-бара аерым полклар акрынлап юкка чыга башлыйлар. Гади гаскәриләр генә түгел, хәтта танылган хәрби җитәкчеләр, кенәзләр, воеводалар, әмир- морзалар да һәлак булалар. Сугыш кырының шактый өле¬ шендә яраланганнар ыңгырашалар, үлеләр ята. Ике яктан да яу башлыклары сугышка яңадан-яңа көчләр җибәреп торалар. Берара Витовт гаскәре Идегәй гаскәренең уң һәм сул канатларын кысрыклый башлый. Моны күреп, Идегәй сугыш кырына яңа көчләр җибәрә. Коточкыч сугыш менә инде берничә сәгать дәвам итә. Сугыш кырында күз күремен каплаган төтен, тузан, шау-шу, туктаусыз ыңгырашу, әйтер¬ 32
сең ниндидер илаһи бер көчкә ия булган эпик баһадир һөҗүменнән иләмсез зур гәүдәле явыз зат һәлак була. Берара Идегәй белән Тимер-Котлык гаскәре нәкъ үзәктән, хан полкы ягыннан чигенә башлагандай сизелә. Сугышның иң җитди, хәлиткеч мизгеле килеп җитте, ничек кенә булса да Алтын Урда гаскәрен тулысынча тар-мар итәргә кирәк дип, Витовт үзенең иң көчле, кыю, җиңелмәс көчләре дип санал¬ ган, Ауропадагы күп бәрелешләрдә җиңеп чыккан поляк, литва, немец рыцарьларын сугыш кырына җибәрә. Әмма Витовт башка бик күп шартлардагы кебек үк, бу очракта да җитди хәрби, дөресрәге, хәрби-тактик хата җибәрә. Идегәй күчмә халыклар хәрби тактикасында күптән кулланылып килгән алымга мөрәҗәгать итә: төп көчләре юкка чыккандай, ул акрынлап, хәрби тәртипне саклаган хәлдә, чигенә башлый. Витовтның барлык хәрби көчләре сугыш кырында. Аның бернинди яңа гаскәре, әле сугышта булмаган резервы юк. Нәкъ әнә шул мизгелдә Идегәй үзенең әле сугышта булмаган, засадада торган көчле, ышанычлы, җиңелмәс шәхси гвардия¬ сен сугыш кырына җибәрә. Әнә шул гвардия, И. Измайлов язганча, Витовт гаскәренең ике — уң һәм сул канатларын каерып, арттан, һич көтмәгән яктан китереп суга. Бу инде Витовт гаскәренең гомумән һәлак булуы дигән сүз иде. Дошман гаскәре, барлык нәрсәләрне — кирәк-яраклар төял¬ гән арбаларны, коралларны, яралы гаскәриләрне ташлап кача. Витовт гаскәре тулысынча тар-мар ителә. Беренчеләр- дән булып Туктамыш белән Витовт, алар артыннан мактан¬ чык пан Щуковский кача. Тәҗрибәле Спитко, батырларча һәлак булып, сугыш кырында ятып кала. Дошман гаскәренең тәртипсез качуын күреп, татар гаскәре аны куа китә. Бурсыклы сугышының барышын ялгыш сурәтләсә дә, Н. М. Карамзин Идегәйгә искиткеч югары бәя биреп, бо- лай ди: «Чыңгызхан да, Батый хан да бу кадәр зур җиңүгә беркайчан да ирешә алганнары юк иде». Идегәйнең хәрби галанты «Идегәй» дастанында да, аның төрле милли верси¬ яләрендә (гәрчә аларда сүз башка сугышлар турында барса да) югары бәяләнә. Татар версиясендә, мәсәлән, бу хакта түбәндәгечә әйтелә: Анда купты бер орыш — Идегәйнең орышы, Дөньяларда булмаган Ир Идегәй сугышы. Румнан купкан Эскәндәр* Ул да андый орган юк, 1 Эскәндәр — Александр Македонский, безнең эрага кадәр 356—323 елларда яшәгән полководец, 336 елдан башлап Македониянең патшасы булган. 2 Н-343 33
Юзекәй улы ир Чыңгыз Бер сукканда ун суккан, Ташка сукса, ут чыккан, Җиргә сукса, су чыккан, Иргә сукса, кан чыккан, Канга сукса, җан чыккан; Ир Идегәй органда Аннан өстен орышы! Бәлки бу чагыштыру Н. М. Карамзин хезмәтенә халык дастаныннан кергәндер? Тагын да җитдирәге — нәкъ әнә шул Бурсыклы буендагы зур җиңү уңаеннан урыс елъяз¬ малары Идегәйнең кыюлыгына, батырлыгына һәм хәрби талантына бик югары бәя биреп, аны Алтын Урданың иң зур, олы, көчле һәм абруйлы кенәзе дип бәялиләр. Академик В. М. Жирмунский күрсәтеп үткәнчә, Длуго- шның Польша тарихына багышланган махсус китабында әлеге сугыш башланыр алдыннан булган сөйләшүләр туры¬ нда башка кайбер җитди мәгълүматлар да китерелә. Алар принципиаль әһәмияткә ия. И. Длугош сүзләренә караган¬ да, Идегәйнең, Тимер-Котлык кебек үк, Витовт белән сугыш башлыйсы килми. Витовтка якын түрәләрнең дә, искәртел- гәнчә, Идегәй кебек көчле вә җиңелмәс яугир белән сугыш башлыйсылары килми. Моның берничә җитди сәбәбе бар иде. Иң беренче, сүз XIV йөз ахыры вакыйгалары турында баруын онытмаска кирәк. Бу елларда Идегәйнең җиңелмәс яугир-полководец булуы турында Көнчыгыш Ауропа, биг¬ рәк тә Алтын Урда халыклары арасында төрле хәбәрләр, хәтта риваять-легенда, аерым очракларда җыру булып, киң таралалар. Мондый хәбәрләр Витовт гаскәренә дә барып җитәләр. Чөнки Витовт армиясендә Туктамыш белән бергә килгән татар гаскәриләре дә аз булмаган. Ә ул гаскәриләр әле күптән түгел генә Идегәйнең көч-куәтен үз җилкәләрен¬ дә татыганнар иде. Коточкыч зур, авыр, көне буе дәвам иткән Бурсыклы буендагы канлы сугышта Витовтның бөтен гаскәре диярлек яу кырында ятып кала. Алар белән бергә урысларның таны¬ лган воевода-кенәзләреннән Смоленск кенәзе Глеб Свято¬ славич, атаклы Даниилның варислары, Волын кенәзләре Михаил Данилович белән Дмитрий Данилович, Дмитрий Донской белән бергә дан казанган Андрей Ольгердович, шулай ук Дмитрий Донскойның тугрылыклы көрәштәше кенәз Михайло Евнутиевич һәм шулай ук Урыс-Литва- Польша җирләренең башка кайбер атаклы воеводалары әлеге рәхимсез орышта һәлак булалар. Урыс елъязмалары, билгеле бер дәрәҗәдә тарихи-эпик күпертүгә юл куеп, бу сугышта урысларның танылган 70 һәм тагын 4 кенәзе ба¬ 34
шын сала, дип хәбәр итәләр. Витовтның ниятләренә поляк аристократлары да каршы чыгалар: Витовт ягында сугышта нибары 400 поляк катнаша. Урыс кенәзлекләрендә, бигрәк тә Мәскәү, Новгород, Рязань тирәләрендә бу сугышның нәтиҗәләрен төрлечә ка¬ бул итәләр. Урыс тарихчылары язуынча, бйк күпләр Литва байраклары астында, дөресен әйткәндә, бер дә юкка мәгъ¬ нәсез һәлак булган, элегрәк төрле сугышлардагы батырлык¬ лары белән дан вә шөһрәт яулаган урыс кенәзләрен һәм воеводаларын бик тә кызганалар. Шул ук вакытта алар бу сугышта зур җиңүгә ирешкән Идегәйнең кыюлыгына, баты¬ рлыгына сокланалар һәм... Алтын Урда гаскәреннән тагын да ныграк курка башлыйлар. Алтын Урданың урыс кенәз- лекләрен тагын бер тапкыр тулысынча үзенә буйсындыруы мөмкин, дип борчылсалар да, Витовт гаскәренең тулысынча тар-мар ителүен урыс кенәзлекләре канәгатьләнү хисе белән кабул итәләр. Шулай итеп, Идегәй Витовт белән Туктамышны тулысы¬ нча тар-мар итә. Нәтиҗәдә үзәк урыс кенәзлекләре Литва белән Польшага яки яңадан Алтын Урдага тулысынча буй¬ сынудан котылып калалар. Идегәйнең бу рәхимсез сугышта җиңеп чыгуы үзәк урыс кенәзлекләре язмышында уңай роль уйный. Бу уңайдан Н. М. Карамзинның түбәндәге сүзләре аерым бер игътибарга лаек: «Мәскәү үзенең күтәрелеп һәм ныгып китүе белән Алтын Урда ханнарына бурычлы. Әгәр урыс җирләре Урда хакимияте карамагында булмаса, алар- ны, гомумән, Русия җирләрен, Литва, Польша, Венгрия һәм Швеция күптән һәм бәлки мәңгелеккә үзара бүлешеп алган булырлар иде». Татар нәселеннән чыккан урыс тарихчысы Н. М. Карамзинның бу сүзләре, һичшиксез, Бурсыклы су¬ гышының нәтиҗәләренә дә туры килә. Ләкин шулай да, Урыс-Литва кенәзлеге булдырабыз һәм Алтын Урданы тулысынча буйсындырабыз, дип хыяллан¬ ган Витовт белән Туктамышның хәрби авантюрасы нәтиҗә¬ сендә көнбатыш урыс кенәзлекләре гаскәрсез, яклаучысыз вә саклаучысыз калалар. Әнә шундый шартларда Тимер- Котлык белән Идегәй гаскәре урыс җирләре аша үтеп, Киевка килеп җитә. Идегәй Киевны җимерми. Өч мең сум литва көмеш акчасы күләмендә ясак алып Урдага кайтып китә. * * чк Бурсыклы буендагы сугыштан соң Литва кенәзлеге шак¬ тый хәлсезләнеп кала. Нәтиҗәдә, бигрәк тә Идегәйнең җи¬ ңүеннән соң, Бөек Владимир кенәзлеге күтәрелеп, ныгый 2* 35
башлый. Әмма, табигый, бу Идегәйнең планнарына һич тә туры килми. Әмир, Алтын Урдада күптән гамәлдә булган дипломатиягә мөрәҗәгать итеп, Көнчыгыш Ауропадагы ике зур дәүләтнең көчен тигезләү сәясәте алып бара. Бер яктан, ул, әле генә үзе тар-мар иткән Литваны ныгыту өчен, аңа ярдәм кулы суза. Икенче яктан, көчәеп ныгый башлаган Бөек Владимир кенәзлеген берникадәр хәлсезләндерергә ты¬ рыша. Әлеге максаттан чыгып, 1399 елның көзендә үк ул Урта Идел буенда Мәскәү Русенә каршы юнәлдерелгән хәрби-сәяси адымнар ясый. Елъязмалар күрсәтүенчә, 25 ок¬ тябрьдә ул Түбән Новгород каласын яулап ала һәм анда ике атна тора. Гәрчә бу хәрби хәрәкәтләрне башлап җибәрүче Идегәй булса да, әлеге яуда төп хәрби көч булып Түбән Новгородка каршы кенәз Семенның Суздаль-Түбән Нов¬ город гаскәре бара («суздальско-нижегородское войско»). Шул ук вакытта Идегәй Мәскәү кенәзлеген башка — Тверь, Смоленск, Рязань, Новгород кенәзлекләреннән чит¬ ләштерергә тырыша. Нәкъ әнә шулчакта (1399 елда) Тверь кенәзе Михаил Александрович үлеп китә. Тверьның яңа кенәзе Иван Михайловичны Мәскәүгә каршы кую өчен, Идегәй аны Алтын Урда башкаласына чакыртып ала, аңа Тверь кенәзе булырга рөхсәт итеп, махсус ярлык бирә. Иван Михайлович Тверьгә яңадан кайтып киткәндә аны Алтын Урданың татарларның танылган дипломатлары, Тимер-Ко¬ тлык ханның илчеләре Бәкшик белән Саткын озата баралар. Урыс кенәзлекләре арасындагы үзара ызгыш-талашны, хәрби бәрелешләрне көчәйтү йөзеннән Урда гаскәрләре янә Русиягө каршы хәрби хәрәкәтләр башлыйлар. Рязань кенәз¬ леген Алтын Урданың көчле йогынтысы астында калдыры¬ рга кирәк иде. Димәк, аның Смоленск кенәзлеге белән бәй¬ ләнешләренә туктаусыз комачаулап торырга кирәк. Мәскәү белән Бөек Новгородның үзара мөнәсәбәтләрен үз файдасына бору юлында да Идегәй дипломатиясе ярый¬ сы ук җитди уңышларга ирешә. Эш менә нәрсәдә: 1398 елда Мәскәүнең Витовт белән көрәшендә Бөек Новгород Мәскәү тарафдары була. Хәзер инде, 1400 елда, Бөек Новгород үзенең Витовт белән мөнәсәбәтләрен яңарту өчен махсус илчесе Климентий Васильевичны Литвага җибәрә. Ул арада Мәскәүнең бөек кенәзе Василий Дмитриевич, Литваның Алтын Урдага каршы көрәшеннән читләшеп, Түбән Новгородны яулап алган өчен Идегәй белән Тимер¬ котлыктан үзе үч алмакчы була. Ул Идел Болгарына кар¬ шы яу җибәрергә ниятли. Чөнки Тимер-Котлык Идел Бол¬ гарының да ханы дип санала. Василий Дмитриевич шактый зур гаскәр белән үзенең энесе — кенәз Юрий Дмитриевичны җибәрә. Соңгысы Идел буендагы Болгар, Җүкәтау, Казан, 36
Кирмәнчек калаларын яулап ала. Болгар халкын, шәһәр¬ ләрен һәм авылларын талау, яндыру өч ай дәвам итә. Хәтта урыс елъязмалары да бу озакка сузылган коточкыч тала¬ уның мәгънәсезлеген ассызыклап әйтәләр. Шулай да әлегә киң күләмдәге яулап алулар башланмый. Идел буендагы илләрнең, Себернең, Ерак Көнчыгышның, Казагыстан, Ур¬ та Азия, Кавказ, Кырым, Казан ханлыкларының тарихи трагедиясе әле алда иде. Бераз вакыттан соң мөстәкыйль һәм бай илләрнең барысы да дөнья мәдәниятеннән аеры¬ лып, тулысынча Русия империясенең колонияләренә әвере¬ ләчәкләр, кайсыларыдыр иртәрәк (Казан, Хаҗи Тархан, Себер ханлыклары), икенчеләре—соңрак (Кырым ханлыгы, Кавказ илләре, Казагыстан, Урта Азия дәүләтләре). Әмма бу тарихи трагедия котылгысыз булып чыга һәм бик күп илләрнең фаҗигале язмышына әверелә. Идегәйнең сәяси һәм дипломатик эшчәнлегенә әйләнеп кайтып, шуны әйтергә кирәк. Аның Литва һәм Урыс (Русь) кенәзлекләренең көчләрен тигезләү юнәлешендәге уңышла¬ ры сизелерлек булса да, Мәскәү үзенең үзәк урыс кенәзлек- ләренә йогынтысын бөтенләй үк югалтып бетермәгән иде әле. Аның йогынтысы астында Урта Идел, Рязань, Смо¬ ленск җирләре кала. Әле күптән түгел генә Идегәй үзәк урыс кенәзлекләренең көч җыюын күзәтеп, тикшереп, бу про¬ цесска җитди йогынты ясап торса, хәзер инде Русь акрынлап аның йогынтысыннан котылып, мөстәкыйль сәясәт алып бара башлый. Гәрчә Идегәйнең Бурсыклы сугышындагы җиңүе һәм бу сугыш турындагы шөбһәле хатирә әлеге процесска нык кына комачауласа да. XV гасыр башында Литва белән Мәскәү арасында ки¬ скен каршылыклар тагын да көчәеп китә. Витовт берничә урыс шәһәрен яулап алгач, Мәскәү кенәзе Василий аңа каршы яуга чыкмакчы була. Әмма Василий Дмитриевич тарафыннан Витовтка каршы җибәрелгән Тверь кенәзе Ио¬ анн Михайлович гаскәрләре бернинди дә уңышка ирешә алмыйлар һәм кире әйләнеп кайталар. Әлеге яуның уңыш¬ сыз тәмамлануы шартларында Василий Дмитриевич Алтын Урда белән дуслыкны яңартмакчы була һәм ярдәм сорап Шадыбәк ханга мөрәҗәгать итә. Шадыбәк—әлбәттә, Иде¬ гәй кул астында булган хан. Василий Дмитриевич ханга мөрәҗәгать итеп, Литва — безнең уртак дошманыбыз, дип яза. Яшь хан Шадыбәк аның карамагына берничә полк җибәрә. Витовт белән бөек кенәз Тула губерниясенең Кра- пивны дигән җирендә очрашалар. Әмма алар арасында сугыш булмый. Сөйләшүләр башлана. Бурсыклы буенда татарлардан, Идегәй һәм Тимер-Котлык гаскәреннән җиңе¬ лү турындагы авыр хатирәләр сугыш башламауның төп 37
сәбәпләреннән берсе була. Татарлар тарафыннан бер тап¬ кыр тәмам тар-мар ителгән Витовт шул ук фаҗиганең кабатлануыннан шикләнә. Бурсыклы сугышыннан соң Ви¬ товт «очраклы бәхеткә» өметләнми һәм үзенең башы исән калу турында гына кайгырта. Шулай итеп, Василий Дмит¬ риевич белән Витовт үзара килешү төзеп, үз җирләренә кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Идегәйнең 1399 елда җиңүгә ирешүенә карамастан, XV йөзнең беренче елларында ук Алтын Урдадагы вакыйгалар тагын да катлаулана. 1400 елда бик яшьли Тимер-Котлык үлеп китә. Кайбер тарихчылар аңлатуынча, ул нык кына эчә торган булган. Шулай бер бәйрәмдә артыграк эчеп, йоклап киткән дә, уяна алмаган, имеш. Хәер, бу очракта урыс елъязмаларына гына таянуы кыен. Чөнки алар, академик¬ лар Б. Д. Греков һәм Д. С. Лихачев фикеренчә, еш кына елъязмачының шәхси карашларын гына чагылдыралар. Әлеге елъязмалар Аксак Тимернең үлеме турында да ят хәбәрләр тараталар. Ә инде бу бөек, һичшиксез талантлы полководецның вафаты вакытында Сәмәркандта булган Ка¬ стилия короле илчесе Руи Гонсалес де Клавихо бу хакта бөтенләй башкача яза. Шул ук 1400 елда хан тәхетендә Шадыбәк утыра (1400—1408). Әмма бу хан да әллә ни булдыклы булып чыкмый. Хөкүмәт эшләреннән ераграк торырга һәм күбрәк туй-мәҗлесләрдә йөреп, күңел ачарга ярата. Әнә шундый шартларда, табигый ки, дәүләт эшләренең барысы да, җөм¬ ләдән Алтын Урданың тарихи язмышы да Идегәй кулында кала. Алтын Урдадагы мондый хәлләр янә Аксак Тимерне борчый башлый. Ул, 1400 елда Тимер-Котлык үлгәннән соң Урдада хан тәхете өчен башланган ызгыштан файдаланып, 1402 елның язында Урдага каршы яуга чыкмакчы була. Тик бу юлы да Идегәй, гадәттәгечә, ышанычлы дипломатик алымга мөрәҗәгать итә. Ул Аксак Тимергә үзенең илчелә¬ рен җибәрә. Илчеләр Идегәйнең Сәмәрканд әмиренә һич¬ шиксез буйсынуы һәм аның сүзеннән, ихтыярыннан чыгарга җыенмавы турында җайлап, тәфсилләп сөйлиләр. Идегәй¬ нең әнә шундый уңышлы дипломатик алымы нәтиҗәсендә Урда тагын бер тапкыр Аксак Тимернең җимергеч явыннан котылып кала. Ләкин бу әле Аксак Тимер кайчан да булса Алтын Урданы яулап алу ниятеннән тәмам баш тарткан икән дигән сүз түгел. Алтын Урданың Идегәй кул астында тагын да ныгуы, яңадан күтәрелеп, көчәеп китүе белән ул берничек тә килешә алмый. Димәк, XV йөзнең беренче елларында Идегәйнең төп дошманнары булып шул ук Туктамыш белән Аксак Тимер 38
калалар. Дөрес, Бурсыклы сугышыннан соң Туктамыш бар гаскәрен югалтып, мескен бер хәлдә кала. Хәзер инде ул берничек тә элеккеге дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Шулай да ул ничек тә булса Идегәйне Алтын Урдадан куу ниятеннән баш тартмый. Шәрәфетдин Али Йезди сүзләренчә, 1405 елның январенда ул Отрар шәһәренә, Аксак Тимергә илче итеп үзеннән иң карт вә тәҗрибәле нөгәрләреннән Караху¬ җаны җибәрә1. Ягъни кайчандыр аңа Алтын Урда тәхетен яулап алырга ярдәм иткән «дусты», 1391 һәм 1395 елларда аның гаскәрен тулысынча тар-мар иткән, юкка чыгарган дошманы Аксак Тимергә ул тагын бер тапкыр зур үтенеч белән мөрәҗәгать итә: алар — Аксак Тимер белән Тукта¬ мыш бергәләшеп ничек тә булса Идегәйне Алтын Урдадан куарга тиешләр, ди әмиргә Туктамышның илчесе. Аксак Тимер бу тәкъдим белән килешә. Берничә атнадан соң, 1405 елның 18 февраль төнендә шул заманның ярты дөньясын калтыратып-тетрәтеп торган Аксак Тимер дөнья куя. Нәтиҗәдә Идегәй үзенең куркыныч дошманнарының берсеннән котыла. Әмма Туктамыш исән әле. Бурсыклыдан соң Идегәй аңа гомумән тынычлык бирми. Ибн Гарәбшаһ сүзләренчә, Иде¬ гәй белән Туктамыш арасында барлыгы унбиш сугыш, бә¬ релеш була. Аларның кайберләрендә Туктамыш җиңсә, ике- нчеләрендә Идегәй өстенлек ала. Тик уналтынчы сугыш Туктамыш өчен фаҗигале тәмамлана: бу орышта ул Идегәй кулыннан һәлак була. Кайбер башка чыганакларда, әйтик, «Искәндәр анони- мы»нда Туктамыш сугыш кырында түгел, үз үлеме бе¬ лән үлүе хакында хәбәр ителә. Аның үлеме турында башка төрле хәбәрләр дә бар. Мәсәлән, Шәрәфетдин бу хакта болай ди: «Туктамышның соңгы өмете, ышанычы булган Аксак Тимер үлгәч, озак та үтми, Туктамыш үзе дә һәлак була». Берүзе калган Туктамыш төрле җирләрдә, кая керер¬ 1 Кара-хуҗа— татар һәм урыс тарихында яхшы билгеле булып, Алтын Урда белән Мәскәү кенәзлеге арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга күп көч түккән, һичшиксез акыллы һәм талантлы, татарча, урысча, гарәпчә» фарсыча һәм башка телләрдә яхшы сөйләшкән Карачы-морза. Ул — язучы Михаил Каратеевның ерак бабаларыннан берсе. Язучының аңа багышлан¬ ган махсус романы да бар. Гомумән, М Каратеев романнарында татар ханлыкларының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте, көндәлек тормышы, Алтын Урданың байлыгы һәм шөһрәте, даны, Сарай каласының гүзәллеге, башка, шовинистик рухтагы романнардан аермалы буларак, матур һәм объектив бәя ала. (Карагыз: Михаил Каратеев. Русь и Орда. Исторический роман в двух частях. 1. Ярлык великого хана.— М., 1992; Михаил Каратеев. Русь и Орда. Исторический роман в двух частях. 2. Карач-мурза. /Тверь против Москав/; Богатыри проснулись.— М., 1992. Бу романнар турында карагыз: Фатих Урманче. Русско-татарские взаимоотношения в эпоху «татаро-мон¬ гольского ига» //Независимость, 1993, № 10. 39
гә урын таба алмый, аптырап йөри. Урыс елъязмалары күрсәтүенчә, 1406 елда Туктамыш Шадыбәк хан гаскәрләре тарафыннан Себер дә, Төмән шәһәре янында үтерелә. Бире¬ дә, ихтимал, шул чорлардан сакланып калган курган да бар. Аны мөселман халыклары күп еллар дәвамында Туктамыш хан кабере дип атыйларр.саклыйлар, изгеләштерәләр, анда гыйбадәт кылырга йөриләр. Югарыда телгә алынган Ибн Гарәбшаһ сүзләренә кара¬ ганда, Идегәй Туктамыш белән соңгы сугышта аны җиңә. Хан каядыр юкка чыга. Идегәй ханның берьялгызы калуын ачыклый һәм аны төне буе эзәрлекли. Туктамыш, Идегәй¬ нең якынаюын сизеп, кая керергә урын таба алмый. Идегәй исә, хан тирәсендә берничә тапкыр әйләнеп чыккач, туры- дан-туры аңа ташлана һәм үтерә. П. М. Мелиоранский, В. М. Жирмунский һәм башка кайбер галимнәр күрсәтеп үткәнчә, Ибн Гарәбшаһ хикәясе «Идегәй» дастанына гына түгел, ә бәлки төрки-татар халык¬ ларында оешып, тарала башлаган риваять-легендаларга да шактый якын тора. Чыннан да, «Идегәй» дастанының ае¬ рым версияләрендә әле генә китерелгән эпизодка якын урыннар да очрый. Бу юлы инде Идегәй үзенең икенче, дөрес, «куркыныч¬ лыгын» күптән югалткан дошманыннан да котыла. * * * Аксак Тимер үлгәч аның урдасында тәхет өчен көрәш башлана. Шул форсаттан файдаланып, 1406 елда Идегәй берничә елга Хәрәзмне яулап ала. Аның бу адымы никадәр дөрес булуын булачак вакыйгалар күрсәтер. Хәер, хәзер дә аңлашыладыр: Алтын Урдада, Сарай шәһәрендә хан тәхете тирәсендә төрле әмир-морза-угланнар арасында туктаусыз талаш-ызгышлар, сугышлар бара. Чыңгызхан нәселеннән булмаган Идегәй беркайчан хан тәхетенә утыра алмаячак. Әгәр хан тәхетен Идегәйнең берәр дошманы яулап алса, ул аны Сарайдан куып җибәрүе мөмкин. Димәк, Идегәй Ур¬ дадан куылса, аның вакытлыча гына булса да, барып ур¬ нашырдай ышанычлы җире булырга тиеш. Алтын Урда башында торган Идегәйнең XV йөзнең беренче елларындагы сәяси вә дипломатик эшчәнлеге Көн¬ чыгышта гына түгел, Көнбатыш Ауропада да җитди уңыш¬ ларга китерә, дидек. Күргәнебезчә, Идегәй, тәҗрибәле яугир генә түгел, хәйләкәр, үзсүзле, кыю, кайчакта хәтта мәкерле дипломат та. (Дипломатларның яисә ил башында торып, халык язмышын хәл итүчеләрнең кайсы гына мәкерсез вә эчкерсез булды икән? Т<-ңэихта, шул исәптән Русия тарихын- 40
да да, мондый фактларның булганы юк, бугай!) Идегәй урыс җирләрен яңадан басып алу турында хыялланмый. Ул кайчандыр, аннан гасыр ярым элек яуланган җирләрдә яши. Аның төп максаты — Алтын Урданың тотрыклылыгын сак¬ лап калу була. Әгәр теләсә, Бурсыклы буендагы җиңүдән соң ул үзенә күп кенә җирләрне буйсындырып, бәлки Алтын Урданың кайчандыр булган шөһрәтен, вакытлыча гына бул¬ са да (һәрхәлдә, үз гомеренә җитәр дәрәҗәдә) яңадан тор¬ гыза алган булыр иде. Шулай да ассызыклап әйтергә кирәк: бу юнәлештә ул күп эшләр башкара. Алтын Урданың икъ¬ тисади вә сәяси абруен ныгытып, көч-куәтен, ихтимал соңгы тапкыр, халыкара вакыйгаларда актив катнашу дәрәҗәсенә күтәрә. Әмма алдан күрүчән сәясәтче буларак, Идегәй Алтын Урданың таркалуга баруын, аны тулысынча яңадан тор¬ гызып булмаячагын да аңлый. Идегәйдән элегрәк бу эшкә Алтын Урда әмире Мамай алынып карый. Ләкин 1380 елда ул Куликово кырында Дмитрий Донскойдан җиңелә. Ягъни, Урыс дәүләте, урыс кенәзлекләре белән элеккечә мөнәсәбәт¬ ләр мөмкин булмавы Идегәйгә аңлашыла. Җитмәсә, аңа Урта Азиядә Аксак Тимернең көчле-дәһшәтле державасы каршы тора. Әнә шундый шартларда Идегәй үзенең халы¬ кара сәясәтен дипломатик юллар белән генә алып барырга тырышып карый. Бу юнәлештә ул җитди уңышларга да ирешә. Әлеге катлаулы чорда, ягъни XIV йөзнең ахырында — XV йөз башында Идегәй Алтын Урданың эчке һәм тышкы сәясәтендә төп фигураларның берсе булып кала. Б. Д. Гре- ков фикереңчә, 1400—1401 елларда Идегәй Көнчыгыш Ау- ропа илләренең үзара һәм Алтын Урда белән бәйләне¬ шләрендә, мөгамәләләрендә аеруча сыгылмалы сәясәт алып бара. Бу елларда Көнчыгыш Ауропаның төп көчләре булып үзәк урыс кенәзлекләре белән Литва кала. Тик Идегәйнең Литва-Урыс дәүләте белән Мәскәү-Владимир кенәзлегенең көчләрен тиңләштерү юнәлешендәге эшчәнлеге акрынлап үзенең әһәмиятен югалта башлый. Бөек Владимир кенәзлеге дә, Польша-Литва кенәзлеге дә акрынлап ныгу юлына басалар. Бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең тиң бу¬ луын теләп, Идегәй аларның көчәюенә әллә ни каршы тормый. Шул ук вакытта Польша белән Литваның үзара берләшүенә дә ул карышмый. XV йөз башында Идегәй Вильнога үзенең махсус илчесен җибәрә. Хәтта ул Суздаль- Түбән Новгород кенәзлегенең Мәскәү йогынтысы астына күчүенә дә каршы тормый, шул ук вакытта Суздаль кенәзе Семен Дмитриевич белән дә дуслыгын саклап кала, Мәскәү белән Рязань арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуга да 41
комачауламый, төрле урыс кенәзлекләре арасындагы ка¬ ршылыкларны хәл итүне Мәскәүнең бөек кенәзе Василий Дмитриевич карамагында калдыра. Б. Д. Греков сүзләренә караганда, Урда дипломатиясе Мәскәү сәясәтен турыдан- туры хуплаудан да баш тартмый, төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен Мәскәүгә даими үзенең илчеләрен җибәреп тора (1403 елда илче Интәкне, 1405 елда — илче Мирзаны һ. б.). Идегәйнең әлеге сәясәте нәтиҗәсендә, бер яктан, Бөек Владимир кенәзлеге көчәеп китсә, Польша белән Литва да үзара берләшү юлына басалар. Шулай итеп, Идегәйнең актив дипломатиясе нәтиҗәсендә Ауропада Алтын Урда өчен ярыйсы ук отышлы менәсәбәтләр урнаша: нык көчәеп киткән ике ил хәзер, элеккеге кебек үк, бер-берсенә каршы торалар. Аларның һәркайсы Ауропада үзенең җитәкчелеген урнаштырырга тырыша (Б. Д. Греков). Бу елларда, билгеле булганча, Идегәйнең Аксак Тимер урдасы белән мөнәсәбәтләре катлауланып китә. Нәтиҗәдә Алтын Урданың көнбатыш чикләрендәге илләр белән мөнә¬ сәбәтләре беркадәр йомшара. Әмма шуңа карамастан, үзәк урыс кенәзлекләре кенәзлек итү өчен ярлыкны бары тик Алтын Урда ханы кулыннан гына алып торалар. Бөек Владимир кенәзлеге белән үзара мөнәсәбәтләрендә Идегәй башта ук хәрби көчкә мөрәҗәгать итәргә җыенмый. Хәзер Идегәйнең төп максаты — Полыпа-Литва дәүләте бе¬ лән Бөек Владимир кенәзлеге арасындагы каршылыкларны мөмкин кадәр көчәйтү, аларны бер-берсенә каршы кую була. Бу ике зур илне бер-берсе белән бәрелештерү өчен Идегәй кирәк дәрәҗәдә нечкә һәм сыгылмалы сәясәт алып бара. Әгәр инде аның дипломатик алымнары кирәк нәтиҗә бирмәсә, ул турыдан-туры хәрби көчкә таянудан, хәрби хәрәкәтләр алып барудан да баш тартмый (бигрәк тә Бөек Владимир кенәзлегенә каршы). Шул ук вакытта ул бөек кенәз Василийны үзенең аңа карата дустанә мөнәсәбәттә торуында ышандырырга тырыша. Идегәйнең хәйләкәр сә¬ ясәте нәтиҗәсендә 1408 елда Витовт белән Василий Дмитри¬ евич гаскәрләре У гра „елгасы буенда очрашалар. Урыслар¬ ның бөек кенәзе Васйлийга Идегәй үзенең иң көчле пол¬ кларыннан берсен бирә. Кенәз Василийны берникадәр рухландыру өчен ул үзенең илчесе аркылы аңа шундый хәбәр җибәрә: Булат-Солтан ханның гаскәре Витовтка кар¬ шы юнәләчәк һәм Днепр суы буенда Литва гаскәрләренә каршы сугыш алып барачак. Үзенең элеккеге дошманы Витовт белән дә Идегәй ниче¬ ктер якынаю ягын карый һәм шулай ук үзенең илчеләре аркылы Витовтка: кенәз Василий Полыпа-Литва җирләрен яулап алырга җыена, дигән хәбәр җибәрә. Мәскәү белән 42
Литва арасында озакка сузылган көчле сугыш башлана. Ике яктан да бик күп кан коела, гаскәрләр кырыла. Академик Б. Д. Греков һәм А. Ю. Якубовский мәгълүматларына ка¬ раганда, Идегәйнең акыллы һәм кирәк дәрәҗәдә хәйләкәр, мәкерле сәясәте вә дипломатиясе нәтиҗәсендә тик татар¬ лар, ягъни Идегәй генә ота. Идегәйдән башкача сәясәт алып баруны таләп итү иң кимендә беркатлылык булыр иде. Ул барын да үзенә кирәгенчә эшли. Шуңа күрә ул бик Күп берәлешләрдә җиңеп чыга. Әнә шулай, ике зур илне бер- берсенә каршы куеп, алар арасында хәтта сугыш башлану¬ ны оештырып, Идегәй Полыпа-Литва дәүләтенең дә, Бөек Владимир кенәзлегенең дә шактый көчсезләнүенә ирешә. Шул форсаттан файдаланып, 1408 елда Идегәй үзе дә кайбер урыс шәһәрләренә яу чаба һәм байтак кына урыс җирләрен басып ала. Аның гаскәрләре Төньяк-Көнчыгыш Русьнең күп кенә кала-салаларын яндырып, талап китәләр. Идегәйнең хәйләкәр сәясәте нәтиҗәсендә урысларның кенәзлекләре шактый хәлсезләнә. Кенәз Василий үз сәясәтен бөтен Көн¬ чыгыш Ауропада алып барудан гомумән баш тарта. Полыпа-Литва берлеге дә нык кына какшый. Шулай да Идегәйнең сәяси уңышларының нәтиҗәләре әллә ни озакка бармый. Бу исә, үз чиратында, Алтын Ур¬ даның сәяси хәле, Үзәк урыс кенәзлекләренең алга таба үсүе, Полыпа-Литва дәүләтенең язмышлары белән дә бәй¬ ләнгән иде. Шул ук вакытта мәкерлелек бары тик Алтын Урда сәясәтенә генә хас нәрсә дип уйлау ялгыш булыр иде. Б. Д. Греков фикеренчә, Мәскәү Русе дә Алтын Ур¬ дада төрле сәяси диверсияләр оештырудан баш тартмый. Мәскәүнең төп максаты — Алтын Урда тәхетеннән Идегәй¬ нең тарафдары булган Булат-Солтанны куып, аның уры¬ нына Туктамышның берәр улын утырту була. Бу адым Идегәйнең Мәскәүгә каршы юнәлдерелгән явының шактый зур уңышларга ирешкән вакытына туры килә. Мәскәү һәм башка урыс җирләрен элеккечә Алтын Урдага бары тик дипломатик юллар белән генә буйсындыру мөмкин түгел¬ леген күргәч, ул күпсанлы гаскәр белән Мәскәү җирләренә бәреп кереп, хәрби хәрәкәтләр башлый, Мәскәүне камап ала. Бу сугышлар турында сөйләгәндә, мәсьәләнең тагын бер аеруча әһәмиятле ягына игътибар итми мөмкин түгел: Идегәй гаскәре Мәскәүгә каршы юнәлгәндә, үзәк урыс ке- нәзләренә каршы төп көч булып Тверь кенәзе, хәзер инде Идегәйнең союзнигына әверелгән Иван Михайлович гаскәре бара. Идегәй Мәскәүне камап торган вакытта, Алтын Ур¬ дада, әйтелгәнчә, Мәскәү дипломатлары оештырган чуа¬ лышлар башлана. Идегәй Урдада булмагач, хан кулында зур гаскәри көч калмый. Туктамышның улы Җәләлетдин, 43
форсаттан файдаланып, хан тәхетен яуларга омтыла. Ту¬ ктамыш һәлак булганнан соң Василий Дмитриевич элеккеге ханның исән булган балаларын, киләчәктә аларны Алтын Урдага каршы көрәштә файдалану өчен, үзендә калдыра. Идегәй Мәскәүне камап алгач, Булат-Солтан ханны бәреп төшерү өчен урдага Җәләлетдин җибәрелә. Соңгысының үзендә әллә ни зур гаскәри көч булмый. Әгәр кем дә булса читтән аның бу адымын хупламаса һәм ярдәм итмәсә, ул Урда башкаласын һәм хан тәхетен яулап алырга ба¬ рмаган булыр иде. Әмма Булат-Солтан ханнан әлеге хәбәр килгәч, Идегәй Мәскәүдән өч мең сум салым алып, Урдага кайтып китә һәм анда тәртип урнаштыра. Ни хикмәттер, Мәскәү кенәзе Василий Дмитриевич, гәрчә Идегәйгә күп кенә салым түләсә дә, бу хәлләрдән канәгать кала. Ул бит акчаны үз кесәсеннән чыгарып бирми. Василий Дмитриевич Алтын Урда йогынтысыннан, бигрәк тә аның ара-тирә яу чабып торуыннан, икътисади һәм сәяси тәэсиреннән бетенләй котылу юлларын эзли башлый. Туктамышның Мәскәүдә яшәүче уллары Василий Дмит¬ риевичны тиз арада Идегәйгә каршы яу чабарга өндиләр. Мәскәү кенәзе бу форсаттан файдаланмакчы була һәм Идегәйгә, гомумән Урда хакимиятенә бөтенләй башкача карый башлый. Моны сизеп, мәсьәләне дипломатик юллар белән хәл итү йөзеннән Идегәй Мәскәү кенәзенә махсус хат яза: «Тук¬ тамыш балаларының Мәскәү кенәзендә булуын белгәч,— дип хәбәр итә Идегәй,— хан аңа (Идегәйгә.— Ф. У.) Мәскә¬ үгә каршы яуга чыгарга кушты». Әгәр кенәз Туктамыш балаларын Идегәйгә биргән булса, яу мәсьәләсе бик җиңел хәл ителгән булыр иде. Әмма хатның эчтәлегеннән Мәскәү¬ гә яу чабуның төп сәбәпләре бөтенләй башка булуы да аңлашыла. Эш менә нәрсәдә икән: бөек кенәз Мәскәүдәге Урда кешеләрен, хәтта аларны гына да түгел, Алтын Урда¬ ның илчеләрен дә һәрвакыт мыскыллый, алардан көлә, алар белән хисаплашмый икән. «Элек Урда кешеләренә болай карау мөмкин идеме?»—дип сорый Идегәй бөек кенәздән һәм бу хакта олырак кешеләрдән сорарга киңәш итә: «Урыс җире безнең беренче олысыбыз иде; Урда илчеләрен һәм гомумән безнең кешеләрне хөрмәт итә торган иде». Шул заманнар таләбе буенча, Мәскәү-Владимирның бөек кенәзе Урдага ярлык алырга килергә тиеш була. Кенәзне гаепләп, Идегәй болай ди: «Тимер-Котлык тәхеткә утыргач, бөек кенәз Урдага килеп, аңа буйсынуы турында хәбәр итәргә тиеш иде, әмма кенәз үзе дә, боярлар да күренмәде. Менә инде өч ел Булат-Солтан хөкемдарлык итә, әмма бөек кенә¬ здән аңа беркем дә килгәне юк». Әнә шулай үзен артык 44
горур тоту, Алтын Урда сәясәте белән хисаплашмау — Иде¬ гәй тарафыннан Мәскәүгә яу чабуның беренче һәм иң җитди сәбәбе. Идегәй үз хатында урыс җиренең, бигрәк тә бөек кенәзлекнең Алтын Урданың аерылгысыз бер олысы булу¬ ын кат-кат әйтә. Алга таба хатта Идегәй бөек кенәзгә төрле киңәшләр бирә — ничек итеп Алтын Урда, бу очракта — Идегәйнең яу чабуларыннан ул котыла ала: әгәр Мәскәү кенәзе Алтын Урда белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга тырышса, ул Илья Иоаннович, Петр Константинович, Иоанн Никитич кебек илнең олугларын җыеп, алар белән киңәшергә һәм шуларның берсен элеккегечә ясак белән Урдага җибәрергә тиеш. Ясакның күләме Җаныбәк хан заманнарындагыча булып кала. Әнә шул шартларны үтәгәндә, Русь тыныч яшәү мөмкинлегенә ирешәчәк. Ясак түләүдән баш тартканда, Василий Дмитриевич, күрәсең Урда ханына махсус хат язып, Урыс иленең яр¬ лылыгы, бөлгенлеккә төшүе турында хәбәр иткән булса кирәк. Идегәй хатында кенәзнең бу сүзләре кире кагыла. Чөнки урыс җирләренең байлыгын ул үз күзләре белән күргән. Моннан кала, кенәз үзе һәр ике сукадан берәр сум салым җыя икән. Идегәй моны да ачыклаган булып чыга. Идегәйнең Н. М. Карамзин китабында китерелгән хаты кырыс кисәтү белән тәмамлана: «Хан ясагын вакытында һәм таләп ителгәнчә түләп килгәндә, христиан җире исән- сау калыр иде; әмма хәзер син мәгънәсез бер кол кебек качып йөрисең! Уйлан һәм өйрән!» Бу хатка киң тукталуыбызның сәбәбе шуннан гыйба¬ рәт— әлеге документ Алтын Урда белән Бөек Владимир кенәзлегенең үзара мөнәсәбәтләрен һәм аларның алга таба үсеш юнәлешләрен чагылдыра. Гәрчә Идегәйнең хаты шак¬ тый кырыс булса да, чынлыкта ул бөтенләй башка тенден¬ цияләр турында сөйли: чыннан да, менә инде ун елдан артык Мәскәүнең бөек кенәзе Алтын Урдага ярлык алырга килми, хәтта бер тиен дә ясак түләми! Ягъни, Мәскәүнең бөек кенәзе Алтын Урданы гомумән инкарь итә. Бу хәл Идегәйне һәм башка әмир-морзаларны тыныч калдыра ал¬ мый. Әнә шуңа күрә ул Мәскәүгә каршы яу чаба да. . Мәскәү кенәзе Василий Дмитриевичның үз-үзен тотышы, аның Урда илчеләренә һәм Туктамыш улларына мөнәсәбә¬ те, Идегәйнең әлеге хаты заманаларның үзгәрүен, Мәскәү һәм гомумән урыс кенәзлекләренең елдан-ел ныгуын, Ал¬ тын Урданың исә котылгысыз рәвештә таркалуга баруын күрсәтәләр. Көнчыгышта, Литва, Польша, Мәскәү илләрендә актив һәм кирәк дәрәҗәдә зирәк сәясәт алып бару өчен, Идегәй үз 45
илендә генә түгел, Урта Азия белән дә мөнәсәбәтләрен ныгыту ягын карый. Дөрес, Аксак Тимер үлгәч, аның тәхете тирәсендә башланган җитди чуалышлар Идегәйгә берничек тә комачаулый алмыйлар, билгеле. Бәлки, киресенчә... Тик бу чуалышлар да мәңге дәвам итә алмыйлар. Алар да тукталырга тиеш иде. һәм шулай булып чыга да. 1409 елда, зур чуалышлардан соң, Сәмәрканд тәхетенә Аксак Тимернең улы Шаһрух утыра. Шул уңайдан Сәмәркандта зур туй-бәйрәм оештырыла. Ихтимал, моны алдан белгән Алтын Урда ханы Булат-Солтан белән әмир Идегәй Сәмәр- кандка махсус илчеләр җибәрәләр. Шәрекъ илләрендә күп¬ тән кабул ителгәнчә, хан вә әмир илчеләре зур бүләкләр (берничә лачын һәм башка төрле ау кошлары) белән килә¬ ләр. Шаһрух та илчеләргә, Булат-Солтан белән Идегәйгә дип, зур бүләкләр (падиша-ханнарга дип махсус тегелгән баш киемнәре, Көнчыгышта бик югары бәяләнә торган затлы пута-билбау) бирә. Шулай итеп, Идегәй Урта Азиядәге иң көчле дәүләтләр¬ нең берсе белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Эш хәтта шуңа барып җитә: Шаһрух Булат-Солтан белән Идегәйдән үз улларының берсе Мөхәммәт-Җүки баһадурга хатынлык¬ ка Чыңгызхан нәселеннән булган берәр кызны әзерләүне үтенә. Шаһрух белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру Идегәй дипломатиясенең зур уңышы иде, әлбәттә. Ләкин, кызга¬ нычка каршы, 1411 елда Идегәй тарафыннан Алтын Ур¬ даның ханы итеп куелган Булат-Солтан үзенең ярдәмчесенә каршы баш күтәрә һәм, хан буларак, Идегәйне Урдадан куа. Идегәй 1405—1406 елларда үзе яулап алган Хәрәзмгә килеп, Үргәнеч шәһәрендә туктала. Әмма шуңа карамастан, ул Алтын Урда тормышында, аның социаль-сәяси тарихында хәлиткеч роль уйнавын дәвам итә. Биредә Б. Д. Греков һәм А. Ю. Якубовский китабында тасвирланган бер эпизодка тукталып үтәсе килә. Шул ук 1411 елда, Идегәй Хәрәзмдә вакытта, Литва яклы Җәләлетдин Витовт гаскәре ярдәмен¬ дә Алтын Урда тәхетен яулап ала һәм Идегәйне юк итмәкче була. Бу бурычны ул үзенең бер оста сугышчысы — Каҗу- лай-батырга тапшыра. Каҗулай гаскәре Идегәйнекеннән күбрәк вә көчлерәк була. Шуны истә тотып, Идегәй үзен¬ чәлекле тактикага мөрәҗәгать итә. Ул үзенең гаскәрен ике төркемгә бүлә. Берсен Каҗулайга каршы сугышка җибәрә. Икенчесен засадага яшерә. Беренче төркемгә ул сугышның иң кызган чагында, тулысынча тар-мар ителгән гаскәр ке¬ бек, кул астындагы барлык нәрсәләрне, хәтта артык кием- салымны да ташлап, качарга куша. Әлеге отряд Идегәйнең әмерен тулысынча үти һәм сугыш кызгач, тәмам җиңелгән 46
кебек, качып китә. Идегәй гаскәре тулысынча тар-мар ител¬ де дип, Каҗулай качып баручы төркем артыннан куа китә. Нәкъ әнә шул мизгелдә Идегәй үзенең засадага яшеренгән отряды белән давыл кебек көтмәгәндә каяндыр килетгчыга һәм Каҗулай гаскәренә ташлана. Каҗулай да, аның гаскәре дә бөтенләй югалып калалар. Яңа гына сугышка кертелгән отряд беренче төркем белән сугышта шактый хәлсезләнеп калган Каҗулай гаскәрен кырып сала. Бәрелештә Каҗулай үзе дә һәлак була. Бу эпизодка тартым күренешләр «Иде¬ гәй» дастанының төрле милли версияләрендә дә берничә тапкыр чагыла. Сарай-Бәркәнең, гомумән Алтын Урданың хәле елдан-ел катлаулана бара. 1410 елда Булат-Солтан хан үлә. Хан тәхете Идегәй ярдәмендә Тимер-Котлык ханның улы Тимер ханга күчә (1410—1411). Әмма Идегәй өчен бу адым да хәвефле булып чыга. Үз вакытында Идегәй кызына өйлән¬ гән Тимер хан да үзенең остазына каршы баш күтәрә. Идегәй Хәрәзмдә вакытта Алтын Урданың Идел буе өлешендә башкала, бигрәк тә хан тәхете тирәсендә талаш- ызгышлар, үзара чуалышлар, сугышлар тагы да көчәеп китә. Бу очракта күптән һәлак булган Туктамышның ул¬ лары аеруча зур активлык күрсәтәләр. Төрле хатыннарын¬ нан вә җарияләреннән Туктамышның унөч улы була. Тәхет өчен ызгыш-сугышларда аларның сигезе катнаша. Бу сугы¬ шлар дәвамында Туктамышның алты улы һәлак була. Ае¬ рым чыганакларда әйтелгәнчә, калганнарын Идегәй үтерә. Җәләлетдин белән Кәрим-бирде арасында сугыш аеруча рәхимсез була. Идел буеннан мең чакрымнан артык ера¬ клыкта булган Мәскәү дә, Үргәнечтә яшәгән Идегәй дә читтә калмыйча, төрле дипломатик вә сәяси юллар белән әлеге конфликтта катнашалар. Кәрим-бирде 1408 елдан 1412 елга кадәр Мәскәүдә эмиграциядә яши. Шулай булгач, Мәскәү хакимияте даирәсе аны Мәскәү тарафдары, димәк, ул хан булгач, Урдада Мәскәү сәясәтен уздырырбыз дип, тәхеткә утыртырга тырышалар. Идегәй һәм Мәскәү ярдә¬ мендә Җәләлетдинне җиңеп, Кәрим-бирде хан тәхетен яу¬ лап ала. Ләкин ул тулысынча Идегәй тарафдары булып чыга һәм Урдада аның сәясәтен уздыра башлый. Шул ук вакытта ул Мәскәү белән дә сәяси бәйләнешен өзми. Сә¬ ясәтче вә дипломат буларак, ул ярыйсы ук талантлы шәхес була. Идегәй белән Кәрим-бирде эшчәнлеге нәтиҗәсендә Көнчыгыш Ауропадагы бер-берсенә каршы торган дәүлә¬ тләрнең үзара мөнәсәбәтләре шактый зур үзгәрешләр ки¬ черә. Польша-Литва дәүләте белән Бөек Владимир кенә¬ злегенең көчләре беркадәр тиңләшәләр. Әнә шул шартла¬ рдан файдаланып, Витовт Алтын Урдага үзенең 47
йогынтысын көчәйтергә тырыша һәм Урдада хан итеп Лит¬ ва яклы булган Кепекны утырта. Витовтның бу мәкерле сәясәтен Идегәй туктата. Идегәйнең бу еллардагы сәясәте турында Б. Д. Греков, безнеңчә, бик дөрес яза. Аның фикеренчә, берничә ел дәва¬ мында (1414 ел ахырыннан 1418 ел башына кадәр) Урданың Көнчыгыш Европадагы сәясәте Идегәйнең Полыпа-Литва хөкүмәтенә нәфрәте, ә инде Бөек Владимир кенәзлегенә карата мөнәсәбәтендә тынычлык сакларга тырышуы белән характерлана. Ләкин аның бу сәясәте озак дәвам итә алмый. Алтын Урданың тәмам таркалуга баруын ул үз күзләре белән күреп тора. Урданы ничек тә булса саклап калу өчен төп куркыныч үзәк урыс кенәзлекләреннән, бигрәк тә Бөек Владимирдан килүен ул бик яхшы аңлый. Полыпа-Литва хөкүмәте башында торган Витовт та урыс кенәзлекләренең артык көчәеп китүеннән янә шикләнә башлый. * * * Идегәйнең шәхси тормышы турында. Югарыда әйтел¬ гәнчә, XIV йөзнең җитмешенче елларында, Идегәй белән Туктамыш арасында берара яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөр¬ гән чорда, хан үзенең бер кызын Идегәйгә кияүгә бирә. Алтын Урданың ике ханы: Шадыбәк (1400—1408) һәм Тч- мер-Котлык улы Тимербәк (1410—1411) Идегәй әмирнең кызларына өйләнгән булалар. Академик Б. Д. Греков һәм А. Ю. Якубовский хәбәр¬ ләренә караганда, XV йөз Мисыр тарихчылары Идегәй хатыннарының берсе турында бик кызык мәгълүматлар ка¬ лдырганнар. Әл-Мәкризи сүзләренчә, 1416 елда Идегәй ха¬ тыны Димәшыккә килә. Аннан ул Мәккәгә хаҗга барырга тиеш була. Аны 300 җайдак озата бара. Әл-Әскалани моңа болай дип өсти: «бу хатын хаҗга Сүриядән чыккан бер кәрван белән бергә бара». Аңлашыладыр ки, 300 җайдактан торган сак алу өчен, бу зат ил башында торган, һич югы — бай вә зур, көчле олыс хөкемдарының хатыны булы¬ рга тиеш. Ихтимал, ул Алтын Урданың үзәгендәге олыслар¬ дан түгел, ә бәлки берәр читтәрәк урнашкан (Мәккәгә якын¬ рак) олысларның берсеннән, әйтик, Кырымнан юл башлар¬ га тиеш булгандыр. Бәлки биредә сүз мәшһүр Ханәкә-солтан турында бара¬ дыр? Әгәр чыннан да шулай дип уйласак, без бу мәсьәләгә киңрәк тукталырга һәм Казан татарларының халык иҗаты¬ на мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз. Безнең бәетләр арасындагы үзенчәлекле һәм гаять тә гүзәл әсәрләрнең берсе — «Ханәкә-солтан бәете». Беренче 48
мәртәбә ул 1914 елда күренекле тарихчы Һади Атласиның «Казан ханлыгы» китабында дөнья күрә. Гомумән алганда, әсәр гасыр башында беркадәр популярлашып, нигездә Ок¬ тябрь инкыйлабыннан соң, безнең башка бик күп милли казанышларыбыз, гүзәл шигъри әсәрләребез (әйтик, «Иде¬ гәй» дастаны), динебез, телебез, язуыбыз, хәтта милли хол¬ кыбыз вә гореф-гадәтләребез кебек үк, бөтенләй диярлек юкка чыга башлый... Соңгы таһкыр әсәр 1988 елда «Татар халык иҗаты» сериясенең тарихи һәм лирик җырларга ба¬ гышланган томында басыла. Иң элек әсәрнең исеме турында берничә сүз. Һади Ат- ласи, Гали Рәхим һәм Г. Газиз аны «илаһи йыру» дип бирәләр. Ягъни — тиңдәшсез, гүзәл, изге... әсәр. Элегрәк кайбер төбәкләрдә, бигрәк тә олы буын вәкилләре, борынгы шигъри әсәрләрне (бәлки, халык дастаннарын?) шул исем белән атаганнар. Илаһи сүзе бәетләргә карата башка кайбер очракларда да кулланыла. Әйтик, Тукайга багышланган әсәр «Илаһи бәет» исеме белән басылып чыга. Һади Атласи әсәрнең жанры турында берни әйтми. Эч¬ тәлегенә таянып, Гали Рәхим белән Г. Газиз аны шартлы рәвештә тарихи бәетләр рәтенә кертәләр. Әсәр шактый борынгы чорга карый һәм без тикшерә торган вакыйгалар белән, ихтимал, турыдан-туры бәйләнгән. Вакыйгалар бе¬ лән генә түгел, хәтта Туктамыш һәм Идегәй язмышлары белән дә... Һади Атласи әсәрне 1732—1733 елларда язылган кулъяз¬ мадан ала. Димәк, бәет XVIII йөзнең беренче чирегеннән иртәрәк туган. Төп героиня булган Ханәкә-солтан исеме дә шул ук фикерне раслый. Бу исемнең икенче өлеше—солтан аеруча кызыксыну уята. Кеше исеменә солтан, ага, хан билгеләмәләрен кушу XVIII—XIX йөзләрдә ир-егетләр ара¬ сында гына очрый. Элегрәк чорларда идарәче гаиләләрдә хатын-кыз исеменә дә солтан титулын кушу таралган күре¬ неш була. Һади Атласи мәгълүматларына караганда, Казан ханы Хәлилнең хатыны Нурсолтан исемле булган, XIX йөз тарихчысы В. В. Вельяминов-Зернов сүзләренчә, Касыйм патшасы Адик-солтанның (соңрак — Касыйм хан) хатыны Солтаннөгәр-ханым исеме белән билгеле. XVII йөз Касыйм патшасы Сәед-Борһанның әнисен Фатыйма-солтан-бикәм дип йөртәләр. 1679 елда Касыйм патшасы Василий Арс¬ ланович үлгәч, Фатыйма-солтан патша да булып тора. Урта гасырларда дәүләт башында торган шәхесләр гаиләсендәге хатын-кызларны солтан, хан титулы белән атау күренешләрен күрсәтелгән китаплардан гына түгел, башка кайбер чыганаклардан да табып була. Бәетләрдән тыш, алар халык иҗатының башка кайбер жанрларында 49
да очрый. Татар халкының «Кол-патша» әкиятендәге ха¬ тын-кызларның берсе Гүзәл-хан исемен йөртә. Төрки-татар халыкларында хатын-кызларга ихтирам йө¬ зеннән ханым, ханым-солтаным дип эндәшү гадәте бар. Бәлки бу сүзләрнең килеп чыгышы да әйтеп үтелгән күре¬ неш белән бәйләнгәндер? Һади Атласиның бәет героинясы Ханәкә-солтан өстен даирәләр вәкиле булырга тиеш дигән фикере дөреслеккә туры килә. Бәлки биредә чыннан да Туктамыш вә Идегәй гаиләләре күздә тотыладыр. Әсәрнең эчтәлеге шул хакта сөйли. Ханәкә-солтан монологына караганда, моңа кадәр ул искиткеч яхшы шартларда яшәгән: ни теләсә — шуны ашаган, ни теләсә — шуны киенгән: «Шикәр дә капмас наз идем, сохари тапмай барамын». Ләкин хәзер бу рәхәтләрнең барысы да артта калган. Дошманнар аны туган җиреннән аерып, әллә кайларга, еракларга алып китәләр. Ул — ялана¬ як, кулында—тезген: «Ефәк тә тотмас наз идем, тезген тотып барамын». Әсәрдә кайгы-хәсрәт, хан кызының бәхет- сезлеген гәүдәләндергән моңсу хикәяләү хөкем сөрә. Берен¬ че строфада башланган капма-каршы кую алымы әсәрнең буеннан буена сузыла. Кыз тормышында булган кискен үзгәрешләр матур әдәби детальләр белән сурәтләнә: Госман бер хафиз кызы илем, Ханәкә-солтан атлы идем, Сәхтиян кимәс наз идем, Чабата тапмай барамын. Ихтимал, бәет XV йөз тирәсендә—үзара феодаль сугы¬ шлар еш кабатланып, әсирлеккә төшкән хатын-кызларны ил-җирләреннән, өй-йортларыннан алып китү гадәти бер күренеш булган чорда тугандыр. Һади Атласи, Гали Рәхим һәм Г. Газиз аны иң борынгы бәетләрдән саныйлар. Шул ук вакытта әсәрне махсус өйрәнү бәет героинясы¬ ның конкрет тарихи прототибын ачыкларга да мөмкинлек бирә. Заманында казакъ халкының күренекле галиме Чокан Валиханов Туктамыш хан кызы Ханәкә (Каныкей) турында язды. Моңа өстәп, академик В. М. Жирмунский түбәндәге фикерләре белән уртаклашкан иде: фарсы тарихи чыганак¬ лары күрсәтүенчә, XIV йөз ахырыннан 1419 елга кадәр Алтын Урданың баш әмире булган Идегәй, Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш ханны Урдадан кугач, аның кыз¬ ларының берсен әсирлеккә ала һәм, ихтимал, өйләнә. Тари¬ хчы Рәшидетдиннең «Монголлар тарихы» дигән хезмәтендә Туктамыш хан кызының исеме дә әйтелә, профессор И. Березин китабында — Җаныкай (бәлки, биредә Ханыкей исеме ялгыш укылгандыр). Әгәр без бу исемне чыннан да 50
тарихи дип исәпләмәсәк тә, аның XIV йөз ахыры — XV йөз башы тарихи вакыйгаларына якын торуын әйтеп үтәргә тиеш булабыз. Китерелгән факт башка кайбер чыганаклар белән дә дәлилләнә: XVI йөзгә караган «Тәварих-и гузида Носрат- намә» исемле чыганакта Туктамышның биш кызы исеме китерелә: Мәликә, Ханинкә, Җанинкә, Сәгадәт-бәк, Кади- дҗә (Хәдичә). Бу очракта Ханинкә һәм Җанинкә дип уку, гәрчә бу исемнәр Ханыкей вә Җаныкай исемнәренә якын торса да, төрки телләр белән түгел, ә бәлки славян телләре белән бәйләнгән булса кирәк. Тагын бер әһәмиятле деталь: «Ханәкә-солтан бәете»ндә сүз алты кыз турында барса, биредә Туктамыш ханның биш кызының исеме атала. Әсә¬ рне җентекләп һәм чагыштырмача-типологик планда өй¬ рәнү аның төп герое — Ханәкә-солтан турында җитди нә¬ тиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Бу образ төрки-татар эпосында киң таралган традицияләргә нигезләнә. Кыргыз халкының монументаль дастаны «Манас»ның төп герое Каныкей (Ханәкә) исемле кызга өйләнгән була. «Казакъ эпосында,—дип язды академик В. М. Жирмунский,— до¬ шман (гадәттә — калмык) ханнарының кызлары өчен Ка¬ ныкей һәм Таныкей исемнәре традицион исем булып китә. Батыр аларны әсирлеккә ала һәм өйләнә. «Шора-батыр» дип аталган героик җырда калмык ханы Караманның се¬ ңелләре шулай атала. Караманны җиңгәч, аның дусты Исим-бай Таныкейгә өйләнә. «Кобланды-батыр» дастаны¬ нда Каныкей һәм Таныкей — калмык ханы Алшагырның кызлары. Алар Кобланды-батырга әсирлеккә төшәләр һәм кулга эләккән байлыкны бүлгәндә аның дусты Караманга биреләләр». Төрки-татар халыкларында киң таралган тарихи дастан «Идегәй»дә югарыда күрсәтелгән вакыйгалар турыдан-ту- ры чагылыш табалар. Әсәрнең күп кенә милли версияләрен¬ дә сүз Туктамыш ханның ике кызы Каныкей белән Таныкей турында бара (кызларның исемнәре төрле вариантларда бирелүе мөмкин). Дастанның күп кенә версияләрендә бу кызлар Идегәйгә әсирлеккә эләгәләр. Соңыннан Идегәй аларның берсенә, ә кайбер вариантларда хәтта икесенә дә өйләнә. Югарыда «Идегәй» дастаны конкрет тарихи чынбарлык¬ ка бик якын торган әсәр дидек. Димәк, әле генә күрсәтелгән факт та ягъни Идегәйнең Туктамыш хан кызы Ханәкәне әсирлеккә алуы һәм аңа өйләнүе конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән булырга тиеш. Мәсьәләгә тагын да киңрәк килергә мөмкин: әсирлеккә төшкән кыз-хатынга өйләнү яки аны батырның җариясенә 51
әйләндерү—төрки-татар эпосында гаять киң таралган сю¬ жет. Бик күп очракларда аның, «Идегәй» һәм башка дастан¬ нардагы кебек үк, конкрет вакыйгага нигезләнүе мөмкин. Ә инде бу сюжетның «Манас», «Кобланды-батыр», «Шора- батыр», «Идегәй» кебек дастаннарда һәм «Ханәкә-солтан бәете»ндә Каныкей — Ханәкә исемле кыз язмышын чагыл¬ дыруы, һичшиксез, Туктамыш хан кызы һәм аның чыннан да трагик язмышы белән бәйләнгән булырга тиеш. Бу фике¬ рне дәлилләгән тагын бер җитди фактор бар. Югарыда күрсәтелгән дастаннарның һәм «Ханәкә-солтан бәете»нең формалашуы нәкъ менә XV йөзнең башына туры килә. Шул сәбәпле трагик тарихи вакыйгаларга—Алтын Урда башын¬ да торган соңгы ханнарның берсе Туктамыш һәм аның көчле, талантлы баш әмире Идегәй арасындагы сугышлар чоңгылына яшь вә гөнаһсыз кыз — Ханәкә-солтанның фа¬ җигале язмышы үрелә. Бу бәхетсез кыз язмышының төрки- татар дастаннарында вә бәетләрендә шулкадәр киң чагы¬ луы—әлеге фаҗиганең гаять дәрәҗәдә тетрәндергеч булу¬ ыннан килсә кирәк. * * * 1418—1419 елларда Идегәй Алтын Урданың бердәнбер хуҗасы булып, мөстәкыйль сәясәт алып бару юлына баса. Аңа беркем дә комачаулый алмый. Алтын Урда белән Литваның урыс кенәзлекләренә каршы берләшүен объектив шартлар һәм Идегәй белән Витовтның традицион сәясәте таләп итә. 1419 елда кайчандыр җиңелмәс һәм горур булган Идегәй Витовтка үзе мөрәҗәгать итә. Аңа махсус илчеләр белән зур бүләкләр (өч дөя вә егерме җиде яхшы йөгерек ат) җибәрә. Иоанн Длугош сүзләренчә, аның Витовтка җибәр¬ гән хатында түбәндәге юллар да була: «Изге вә мөхтәрәм кенәз игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтәсем килә: без ике¬ без дә гомеребезнең баешына якынаеп киләбез. Тормышы¬ бызның ахырын үзара килешүдә вә тынычлыкта уздыру хәерлерәк булмасмы икән? Безнең арада булган сугышларда коелган кан җиргә сеңсен иде. Безнең үзара орыш-каргыш- ларны җил алып китсен иде. Үзара булган ачу-нәфрәтләр утта янып, безнең илләрдә әле дә дөрләп янган янгыннарны су бассын иде...» Витовт та Алтын Урда белән якынаюга каршы түгел. Тик ул бай тәҗрибәле, кырыс, хәйләкәр вә мәкерле Идегәй¬ гә ышанып бетә алмый. Идегәйнең Витовт белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышуы уңай нәтиҗәләр би¬ рми. 1419 елда каяндыр үзара сугышларда күптән һәлак булган Туктамыш хан улы, әлеге бәрелешләрдә очраклы 52
рәвештә исән калган Кадыйр-бирде килеп чыга. Аның соңгы сугышы хакында әлегә кадәр горле һәм каршылыклы кара¬ шлар яшәп килә. Нәкый Исәнбәт моннан ярты гасыр элек (1940 елда) Туктамыш хан улы Кадыйр-бирде чыннан да 1419 елда Идегәй тарафыннан үтерелә, дип язган иде. Б. Д. Греков белән А. Ю. Якубовскийның мәгълүм кита¬ бында бу хакта башкачарак сүзләр китерелә: «Ибн Гарәб¬ шаһ мәгълүматларына караганда, үзара сугышлар вакыты¬ нда Идегәй бик күп яралар ала һәм суга батып үлә. Аның каты яраланган гәүдәсен Сыгнак шәһәре янында Сәйхун елгасыннан табалар һәм шунда ташлап калдыралар...» Әл-Айни сүзләренчә, Идегәй 1419 елда Туктамыш ул¬ ларыннан берсе — Кадыйр-бирде тарафыннан үтерелә. Ка¬ дыйр-бирде әмере белән һәлак булган Идегәйнең гәүдәсен ерткычларча аерым кисәкләргә кискәләп ташлыйлар. Ихтимал, Ибн Гарәбшаһ вә Әл-Айни мәгълүматлары нигезендә, «Идегәй» дастанының татарчадан урысчага тәр¬ җемә итеп бастырылган версиясендә дә Идегәйне 1419 елда Кадыйр-бирде үтерә дигән фикер кабатлана. Сүз уңаеннан, «Идегәй» дастанының татарча версиясен¬ дә башкачарак фикер уздырыла: Кадыйр-бирдене Идегәй үтерә һәм аның үзен — эпик батырны Кадыйр-бирденең нө- гәрләре һәлак итә. Дастанның бу өлеше, башкалары кебек үк, сюжеты ягыннан да, эмоциональ яңгырашы белән дә бик тирән тәэсир калдыра. Уйлап карасак, китерелгән фактлар мәгънә буенча бер- берсеннән әллә ни ерак та түгел кебек. Аннан соң, кем-кемне үтергән һәм нинди шартларда дип баш вату да килешеп бетми булса кирәк. Шулай да, Идел буе Нугай Урдасының тарихына вә этнографиясенә багышланган китаптагы верси¬ ягә дә тукталып үтик. Югарыда әйтелгәнчә, 1419 елда Идегәйнең Витовт белән сөйләшүләре уңай нәтиҗә бирми. Туктамыш улларыннан исән калганнарының берсен файдаланып, Витовт тагын бер тапкыр Идегәйгә каршы сугышып карамакчы була. Ка¬ дыйр-бирде Витовт ярдәмендә бик зур гаскәр җыя һәм яуга чыга. Сугыш Алтын Урда җирләрендә була. Озак дәвам иткән сугышта ике яктан да күп кеше кырыла. Бәрелешләр¬ нең берсендә Кадыйр-бирде дә һәлак була. Гаскәр башлыгы үлгәннән соң, аның кешеләре төрле якларга качып, тарала¬ лар. Шул ук сугышта Идегәй дә бик күп яралар ала. Аның да гаскәре таралып бетә. Ихтимал, соңрак шул яралардан Идегәй дә һәлак була. Китерелгән мәгълүматларга һәм кайбер башка чыганак¬ ларга караганда, 1419 елда кайдадыр Җаек буйларында башта шактый яшь, хан тәхетенең «тәмен» дә юньләп татый 53
алмаган Кадыйр-бирде, аннан соң, 1420 елда, якынча 67 яшендә Идегәй һәлак була. Алтын Урда тәхетенә хан итеп Литва яклы Олуг-Мөхәммәд билгеләнә. Казан ханлыгын оештыруда, аның халыкара данын-шөһрәтен күтәрүдә, М. Худяков фикеренчә, Олуг-Мөхәммәд зур роль уйный. Әмма бу инде—башка, махсус язма темасы. * * * Әгәр Туктамыш зирәк сәясәт алып барырга сәләтле хан булса, ул үзенең иң көчле әмире вә ярдәмчесе булган Иде¬ гәйне илдән китәргә мәҗбүр итмәгән булыр иде. Хан тара¬ фыннан илдән куылуына карамастан, Идегәй чирек гасыр буена (1395 елдан 1419 елга кадәр) Идел буенда — Алтын Урданың башында тора. Тик хан тәхете өчен сугыш-талаш- лар артык кызып киткән 1411—1413 елларда гына ул Ур¬ даның көнчыгышында, Хәрәзмдә (Үргәнечтә) яши. Әмма анда да Идел буе Урдасы эшләреннән читтә калмый. Кайбер тарихи чыганаклар күрсәтүенчә, 1398 елда Тукта¬ мыш Төньяк Кара диңгез буеннан Литвага куып җибәрелгәч, Идегәй белән Тимер-Котлык бергәләп, тырышып ил һәм хөкүмәт эшләренә керешәләр, әйтелгәнчә, кыска вакыт эчендә илдә тәртип урнаштыралар. Тик бер-ике елдан соң ук Чыңгыз нәселеннән булган һәм хан тәхетенә дәгъва кылган әмир- морза-угланнар арасындагы үзара сугышлар, төрле чуалыш¬ лар башлана. Алтын Урда ханнары хан тәхетендә ел саен диярлек, яисә ике-өч елга бер алышынып торалар. Тик әмир Идегәй генә чирек гасыр буе Алтын Урда башында кала. Чыңгызхан нәселеннән булган сәләтсез ханнарны ул еш кына үзе алыштыра. Тарихи документлар нәкъ әнә шул хакта сөйли. «Искәндәр анонимымндагы юллардан күренгәнчә, Идегәй егерме елдан артык Алтын Урданың тулы хокуклы хуҗасы, хөкемдары була. Кастилия короле Генрих III нең илчесе Руй Гонсалес де Клавихо 1403—1406 елларда Кавказда вә Урта Азиядә була. Ул Идегәйне «Татарларның патшасы, хөкемда¬ ры, хуҗасы (господины), Татарларның императоры» дип атый. (Татар сүзен Клавихо баш хәрефтән яза, чөнки биредә сүз Татар иле, Татар патшалыгы, Татар империясе турында бара.) Ибн Гарәбшаһ исә Идегәй хөкемдар булган еллар Алтын Урда тарихындагы иң яхшы вә иң якты еллар булды, дип яза. Клавихо мәгълүматларыңча, Алтын Урдада Идегәй кул астында һәрвакыт сугышка әзер торган 200 мең кешелек атлы гаскәр була. Бу сәяхәтче вә тарихчы сүзләренчә, Ал¬ тын Урдада хәтта Ислам динен тарату вә ныгыту да нигездә Идегәй исеме белән бәйләнгән. Клавихо мәгълүматлары Ибн Гарәбшаһ сүзләренә дә каршы килми. 54
Без тарихи Идегәй тормышының һәм аның сәясәтче вә дипломат буларак эшчәнлегенең кайбер якларына гына тукталып үттек. Әмма шул китерелгән өзек-күзәтүләр ни¬ гезендә дә Идегәйнең Идел буе вә Урта Азия, гомумән, Көнчыгыш Ауропа илләре язмышында, бигрәк тә Алтын Урда тарихында, аның соңгы чорында гаять зур һәм һи¬ чшиксез прогрессив роль уйнавын абайларга мөмкин. Ал¬ тын Урда дәүләтенең таркалу чорында ул кайчандыр ярты дөньяны биләп торган империяне мөмкин булган кадәр яңадан торгызырга, һич югы — саклап калырга бөтен көчен, куәтен, сәләтен вә талантын куя. Икътисади вә сәяси та¬ ркалу чорына аяк баскан Алтын Урдада Туктамыш ханның эчке һәм тышкы сәясәте нигездә уңышсыз булып чыга. Шуның белән бергә төрле әмир-морза-угланнар, югары катлау аксөякләр арасындагы ризасызлык та куерганнан куера бара. Илдәге эчке каршылыклар елдан-ел кискенләшә. Кайчандыр әйтеп бетергесез зур җирләрне биләп торган Алтын Урда (Җүчи олысы) империясе төрле феодаль ка¬ ршылыклар, талаш-ызгышлар, бетмәс-төкәнмәс үзара ни¬ заг сазлыгына кереп бата башлый. Әнә шундый гомуми шартларда халык тормышы көннән-көн авырая. Чыңгызхан нәселеннән булган сәләтсез әмир-угланнарның үзара ту¬ ктаусыз сугышлары гади халыкны тәмам бөлгенлеккә тө¬ шерә. Шул сәбәпле гади халык көчле куллы һәм зур их¬ тыярлы, илдә тынычлык вә тәртип урнаштырырга сәләтле Идегәйне яклап чыга да. Әгәр без бу фикер белән килешсәк, күптән түгел кар¬ шылыклы дип саналган кайбер мәсьәләләргә дә тукталып үтәргә тиеш булабыз. Аерым тарихчылар, бездә күп еллар буе хөкем сөргән берьяклы һәм шактый чикләнгән рәсми идеология таләп иткәнчә, Идегәйне бары тик канечкеч ил¬ басар, яулап алучы дип сурәтләргә яраталар. Мондый бе¬ рьяклы раслауларны урта гасырларда ил башында торып, билгеле бер дәрәҗәдә көчле вә сәләтле хөкемдарларның һөркайсына булмаса да, күбесенә карата әйтергә мөмкин. Кешелек тарихы моның дистәләрчә, йөзләрчә мисалларын белә. Ә инде сүз Идегәй хакында булгач, югарыда китерелгән мәгълүматларга таянып, болай дип әйтик: һәрдаим үзенең туган илен, үз халкын яклап вә саклап калырга тырышкан Идегәйне берничек тә илбасар дип булмый. Тагын шунысын да искә алырга кирәк: Идегәй Алтын Урданы киңәйтү өчен бернинди дә яңа җирләр яулап алмый. Аның төп макса¬ ты—илдә тәртип урнаштыру һәм аны тәмам таркалудан коткарып калу. Идегәйнең бөтен эшчәнлеге нигездә әнә шуңа юнәлдерелгән. Яңа җирләр яулап алырга аның көче дә 55
җитми. Мөмкинлеге вә вакыты да булмый. Аның төп мак¬ саты да ул түгел. Чор шулкадәр катлаулы вә киеренке була ки — үзеңне, үз илеңне мөмкин кадәр саклап кала алсаң да, бик зур эш башкарылган дип уйларга гына кала. Әгәр Идегәй тулы хокуклы хан булса, әлеге бурычны һичшиксез уңышлырак үтәп чыккан булыр иде. Хәтта Бурсыклы буен¬ дагы сугыш алдыннан ул, әйтелгәнчә, үзенең җиңәчәгенә ышанган хәлдә дә, бәрелешне, канлы сугышны булдырмас¬ ка тырышып карый. Мәсьәләне тик дипломатик юллар белән генә хәл итәргә, билгеле бер килешүгә килергә тәкъ¬ дим ясый. Кыскасы, әлеге канлы сугышны Идегәй баш¬ ламый. (Аның нәтиҗәләре турында югарыда әйтелгән иде инде.) Нәкый Исәнбәт фикеренчә, Идегәй үзе беренче булып беркайчан да урысларга каршы сугыш ачмый. Ә инде аның 1399 елда Киевны, 1409 елда Мәскәүне камап торуы урыс кенәзләренең 1395, 1400, 1407 елларда Идел буена, Алтын Урда җирләренә яу чабуларына каршы җавап дип кенә каралырга тиеш. Үзеннән-үзе аңлашылып торган гап-гади мәсьәләләрне катлауландырып, кем кемнең җирен яулап алган һәм бу очракта кем хаклырак, ә кем гаеплерәк булган дип сүз куерта башласак, бигрәк тә мәсьәләгә объектив килсәк, гаять тә кызык нәтиҗәләр ясарга тиеш булыр идек. Хәтта объектив тарихның кайбер объектив законнарын да «төзәтергә» кирәк булыр иде. Безнең бу өлкәдәге «уңай тәҗрибәнең» берничә дистә елга сузылган фаҗигале һәм кызганыч тарихы да бар бит. Мондый карашларны безнең барыбызга мәгълүм пропагандист-агитатор гына түгел, киң вә тирән белемле галимнәр дә еллар буе объектив тарихтан да бераз хәбәрдар булганнарга гына түгел, яшь буынның да колагына тукып киләләр. Академик Б. Д. Греков һәм А. Ю. Якубовскийның югарыда берничә тапкыр телгә алы¬ нган һәм зур әһәмияткә ия китабында бу хакта ачыктан- ачык язылган: «XV йөз башында Урыс дәүләтенең төп бурычы — Алтын Урданы юкка чыгару иде...» Кызганыч, әнә шундый караш күрсәтелгән һәм башка бик күп галим¬ нәр тарафыннан һичшиксез прогрессив күренеш дип бәялә¬ нә. Ә инде тирәнрәк уйлап карасак, ничек инде ул, ниндидер мөстәкыйль илнең, мөстәкыйль халыкның җирен яулап ал да, бу прогрессив күренеш дип, кемне дә булса, бигрәк тә яулап алынган халык вәкилләрен, ышандырып кара! Кем моңа ышаныр икән? Ә без бит менә ничә дистә ел инде әнә шул рухта «тәрбияләнеп» киләбез! Үзебез генә түгел, гөнаһ¬ сыз сабыйларны да, хәтта балалар бакчасыннан ук шуңа ышандырырга тырышабыз. Кеше ышанмастай нәрсәгә төр¬ ле халыкларны, шул исәптән бездән берничә дистә елга алга 56
киткән югары цивилизацияле Ауропа һәм Америка халык¬ ларын да, ышандырырга телибез. Ярый әле югары культ¬ уралы халыкларның күпчелеге безнең ул ялганнарга ышан¬ мый! Без бит әнә шундый идеологиягә ышанып яшәргә мәҗбүр ителгән идек. Без генә дә түгел. Бик күп халыклар үзләренең ата-бабаларын, олы руханиларын, зыялыларын, зур талант иясе булган язучы-шагыйрьләрнең, хәтта халык¬ ның үз иҗаты булган гүзәл дастан-кыйссаларын да каһәр¬ ләп яшәргә мәҗбүр ителәләр иде. Яңадан Идегәйгә әйләнеп кайтып, шуны өстик: бу тари¬ хи шәхескә багышланган «Идегәй» дастаны һәм төрки- татар фольклорының шул ук мәсьәләләргә багышланган башка әсәрләре Көнчыгыш Ауропада һәм урыс кенәзлек- ләрендә Идегәй алып барган сәясәт турында берни дә бел¬ ми. һәрхәлдә, бу хакта әлеге әсәрләрдә берни дә юк. Мәсьә¬ ләгә бу яктан килгәндә, «Идегәй» дастанын берникадәр «чикләнгәнлектә» дә гаепләргә мөмкин. Ләкин әлеге вакый¬ галарның барысы да диярлек урыс елъязмаларында һәм борынгы урыс әдәбияты әсәрләрендә киң чагылыш таба. Тарихи Идегәйне, шуның белән бергә бик күп төрки халыкларда искиткеч киң таралган «Идегәй» кебек гүзәл дастанны да «фаш итү» безнең гасырның 30 нчы елларында башлана һәм 40 нчы елларның икенче яртысында аеруча көчәеп китә. Югарыда телгә алынган борынгы урыс әдәби¬ яты әсәрләре турында әледән-әле күләмле теоретик хезмәт¬ ләр, калын-калын китаплар языла. Бу китапларда татарлар¬ га карата «коточкыч җинаятьчеләр», «илбасарлар», «канеч¬ кеч ләр» дигән сүзләр еш очрый. Безнең ата-бабаларыбызга карата әлегө кадәр иң популяр булган эпитет — «поганые татары» урыс былиналары белән тарихи җырларыннан ки¬ лә. Дөрес, академик Д. С. Лихачев бу сүз белән «очраш¬ кач», «поганый» сүзенең чын мәгънәсе «язычник» (мәҗүси) булуын үз хезмәтләрендә берничә тапкыр аңлатып үтә. Ләкин бит 4—5 нче класс укучыларына моны аңлатып бул¬ мый, дөресрәге, аңлатып та тормыйлар. Хәтта аңлаткан очракта да, укучылар моңа игътибар итмиләр. Алар өчен «поганый» сүзенең хәзерге мәгънәсе якынрак — «начар, әшә¬ ке, пычрак». Ә инде «Мамай явы турында дастан» («Сказание о Ма¬ маевом побоище»), бигрәк тә «Идегәй явы турында хикәят» («Повесть о нашествии Едигея») кебек әсәрләрне игътибар белән тикшерә башласаң, мәсьәләнең башка яклары да ачы¬ клана. Алар урыс кенәзләренең сәясәтенә дә тирән һәм объектив бәя бирәләр. Башта әлеге әсәрләрдә дә чагылыш тапкан кайбер конкрет фактларга игътибар итик. Кайбер урыс кенәзләреннән, бигрәк тә Идегәйдән еш кына җиңелү¬ 57
ендә яисә яулап алыну куркынычы астында калуында тик Туктамышны яки Идегәйне генә гаепләү дөрес булмас иде, дип әйтелә әлеге әсәрләрдә. Күп кенә урыс телендәге чыга¬ накларда яки урыс халкының борынгы әдәбияты әсәрләрен¬ дә дөрес күрсәтелгәнчә, моның төп сәбәпләреннән бер¬ се—урыс кенәзләренең һәрвакыт диярлек үзара сугышып, Алтын Урда яки Полыпа-Литва хөкүмәте белән төрле «сә¬ яси уеннар» алып баруында. Н. М. Карамзин сүзләренә караганда, Литва урыс кенәзлекләрен яулап алырга тыры¬ ша. Шуңа карамастан, 1381 елда Литва-Урыс дәүләте башы¬ нда литвалы Кейстут тора; 1380 елгы Куликово сугышында Мәскәү кенәзе Дмитрий Донскойга өч төркем гаскәр каршы тора: татарлар, литвалылар һәм рязаньлылар; бөек кенәз исеме алу өчен урыс кенәзләре аерым шәһәр-авылларны Алтын Урдага, әйтик, Туктамыш ханга бүләк итәләр; хәтта Литва-Урыс дәүләте башында торган Ягайло урыс җир¬ ләрендә кенәз булу өчен Алтын Урда ханы Туктамыштан хан ярлыгы сорап алырга мәҗбүр була; 1382 елда Тук¬ тамыш хан Мәскәүгә каршы үзе генә түгел, ә бәлки Суздаль һәм Нижний Новгород кенәзләре белән бергә бара; Дмит¬ рий Донской әнә шундый куркыныч вакытта үзе Мәскәүдән Костромага китеп, башкаланы яклаучыларның җитәкчесе итеп литвалы Остейны куя. Әлеге шартларда Туктамыш¬ ның Мәскәүне тар-мар итүе бер дә гаҗәп түгел; 1410 елда митрополит Фотийның Владимирга килүе Идегәйне үз сә¬ ясәтен активлаштырырга мәҗбүр итә. Әмма Идегәй мит¬ рополитны кулга алу өчен үзе генә түгел, Нижний Новгород кенәзе гаскәрләре белән бергә бара («Нижегородско-татарс¬ кое войско») һәм башкалар... Китерелгән фактлардан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: Алтын Урда ханнары урыс кенәзлекләренең Көнчыгыш Ау- ропадагы дипломатик һәм хәрби-сәяси эшчәнлегендә, хәтта аларның төрле сугышларында да әлеге кенәзлекләр белән бер үк дәрәҗәдә катнашалар. Безнең тикшерелә торган чорга караган рәсми тарихта, шул исәптән тарих буенча мәктәп һәм югары уку йортлары өчен язылган дәреслекләрдә дә, билгеле бер идеология ка¬ нуннары таләп иткәнчә — барысы да ачык һәм аңлаешлы кебек: татар ханнары һәрвакыт яулап алучылар: Мәскәү, Бөек Владимир, Нижний Новгород, Тверь, Рязань һәм баш¬ ка урыс кенәзләре исә һәрвакыт диярлек үз илләренең бәй¬ сез леген саклап калу өчен көрәшүчеләр. Чынлыкта исә, гарәп, фарсы, Көнбатыш Ауропа, хәтта урыс елъязмалары һәм башка чыганаклар күрсәтүенчә, мә¬ сьәлә күп тапкыр катлаулырак, ул чорларның чуалып, чол¬ ганып, буталып беткән вакыйгаларыннан хәтта кайбер гап- 58
гади нәрсәләрне дә аңлавы чи ген: кем вә кем белән һәм ни өчен сугыша? Кем вә кемнән котылып калырга яки кемне дә булса яулап алырга тели? Татар ханнары урыслар беләнме? Яисә урыс кенәзләре бер-берсе белән яки татар әмир-углан- нары-ханнары күбрәк үзара сугышалармы? Тулаем алганда, безнең урта гасырлар тарихы (башка чорлар да) шулкадәр «йомшартылган», дөресрәге, «бозыл¬ ган», «буталган», ялганга төрелгән ки, бу проблемаларның барысын да яңадан җентекләп, объектив рәвештә өйрәнәсе бар. Бу — безнең татар галимнәренең дә изге бурычы. «Идегәй явы турында хикәят»кә әйләнеп кайтсак, анда гәүдәләнеш тапкан 1408—1409 еллар вакыйгалары күрсәтү¬ енчә, Идегәй Мәскәү белән Тверьнең үзара көрәшен бик оста файдалана. Бу ике шәһәр кенәзлеге башында тору өчен урыс кенәзләре арасында даими һәм көчле көрәш бара. Мәскәүгә каршы Идегәй шулай ук үзе генә түгел, Тверь кенәзе гаскәрләре белән бергә юнәлә. «Хикәят» Мәскәү- Владимир кенәзләренең мәгънәсез сәясәтенә каршы чыгып, аңа объектив бәя бирә. Әгәр урыс кенәзләренең барысы да Идегәйгә каршы бергәләп көрәшсәләр, алар билгеле бер уңышларга да ирешә алган булырлар иде, диелә әсәрдә. Идегәй никадәр зур тырышлык һәм талант белән эш итсә дә, тарих үз законнарыннан чигенми. Идегәй үлгәннән соң Алтын Урда бөтенләй таркалу юлына баса һәм шул ук җирләрдә Кырым ханлыгы, Нугай Урдасы, Себер һәм Ка¬ зан ханлыклары дип аталган һәм Идегәй чорларыннан соң берничә гасыр яшәгән мөстәкыйль феодаль дәүләтләр бар¬ лыкка килә. Аларның юкка чыгуы, үзләренең бәйсезлеген югалтуы ныгып килгән Урыс дәүләтенең колониаль сәясәте белән бәйләнгән. Әмма бу инде — шулай ук аерым һәм махсус очерк темасы. ♦ * * Югарыда әйтелгәнчә, соңгы ике-өч елда, берникадәр сүз вә вөҗдан иреге игълан ителгәч, «Идегәй» дастаны һәм аның баш каһарманы тарихи Идегәй турында төрле фикер¬ ләр әйтелеп килә. Тарихи Идегәйнең үзе кебек үк, аңа карата карашлар да катлаулы һәм каршылыклы. Кемнәрдер Иде¬ гәйне һәм аның сәяси вә дипломатик эшчәнлеген күкләргә чөеп мактаса, икенче төркем галимнәр аны тарихи җинаять¬ тә гаеплиләр. Мондый капма-каршы карашларның бик ти¬ рәннән килгән реаль фактик нигезләре дә бар: бер яктан Идегәй төрле халыклар иҗатында, аларның гүзәл дастан¬ нарында югары дәрәҗәгә күтәрелгән эпик каһарман булса, икенче яктан аны кайбер галимнәр Идегәй—Алтын Ур¬ 59
даны җимерүче, таркатучыларның берсе, дип бәялиләр. Ди¬ мәк, мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертеп, Идегәйнең чын тарихи йөзен, аның Алтын Урда тарихында тоткан урынын төгәлрәк ачыклау мәсьәләсенә тагын бер тапкыр мөрәҗә¬ гать итәргә туры килә. Идегәй үзе исән чакта ук, XIV йөз ахыры — XV йөз башында өстен даирәләр һәм гади халык арасында аның шәхесе, эшчәнлеге, хәрби җитәкче буларак кылган эшләре, таланты, кыюлыгы, куркусызлыгы турында төрле риваять- легендалар йөри башлый. Шулар нигезендә соңыннан ба¬ рыннан да элек, ихтимал, Нугай далаларында Идегәй туры¬ нда искиткеч бай эчтәлекле, шигъри яктан әйтеп бетергесез матур дастан барлыкка килә. Еллар-гасырлар үтә тора. Әлеге дастан башка төрки халыклар иҗатында да таралып, төрки эпосның конкрет тарихи дастаннарыннан берсенә әве¬ релә. Бу факт үзе аксөяк-морза-түрәләрнең дә, гади халык¬ ның да Идегәйгә һичшиксез уңай карашыннан, аны халык дастаны дәрәҗәсенә күтәрергә лаек шәхес дип бәяләвеннән килә. Ләкин шул ук елларда аның турында капма-каршы кара¬ шлар, фикерләр дә таралып, алары да төрле даирәләр ара¬ сында тулы хокуклы әсәрләр буларак яши башлыйлар. Бу хакта гарәп-фарсы, Ауропа сәяхәтче-галимнәренең китап¬ ларында, бигрәк тә урыс елъязмаларында шактый киң мәгъ¬ лүматлар китерелә. Бу ике төр карашның да тарихи нигезләре бар һәм аларның берсе дә тарихи чынбарлыктан әллә ни аерылмый. Чөнки тарихи чынбарлыкта Идегәйнең дуслары, көрәштәш¬ ләре, варислары булган кебек, аның көчле һәм шактый абруйлы дошманнары да җитәрлек була. Соңгылары арасы¬ нда танылган, атаклы тарихи шәхесләр, Алтын Урда тари¬ хында әйтеп бетергесез фаҗигале роль уйнаган Аксак Тимер һәм Идегәй тарафыннан илдән куылган ханы — Туктамыш. Бу зур тарихи шәхесләр Идегәйнең дошманнары булып, аңа каршы юнәлдерелгән сәясәтне, сугышларны, хәтта аның үзен фаш итү йөзеннән чыгарылган риваять-легендаларны да таратучылар булалар. Тарихи чынбарлыктагы бу капма-каршы карашлар без¬ нең көннәргә кадәр килеп җитәләр һәм әле хәзер дә яшиләр. Яшиләр генә түгел, хәтта соңгы ике-өч елда берникадәр активлашып та киттеләр. Әле гасыр башында ук, 1908 елда мәшһүр галим Ризаэддин бине Фәхретдиннең «Шура» жур¬ налында «Идегәй мирза» дигән мәкаләсе басылып чыга. Әнә шунда авторның Идегәй турында шәхси, үзенчәлекле фикере дә бар. Ибн Гарәбшаһ Идегәйне кирәгеннән артык мактый дип, галим мондый нәтиҗәгә килә: «Идегәй (Ал- 60
лаһы Тәгалә гафу итсен), шәхси мәнфәгате юлына гомуми мәнфәгатьне корбан итте. Тимсрләцнс бу мәмләкәткә алып килеп, Дәште Кыпчак хөкүмәтен харап иттерде, мөселман¬ нарның һичвакыт җуелмас сурәттә җәмгыятьләрен тарат¬ тырды, араларында булган мөнәсәбәтләрне өздерде. Бу кө¬ ндә ошбу җир мөселманнарының гүбән вә хур булып калу¬ ларының сәбәпчесе Тимерләң вә аны да мондый һәлакәтне җиренә җиткерүгә сәбәпче Идегәй мирза булды. Барыбер үлде, барыбер кеше кулыннан китте, әгәр элегрәк Тукта¬ мыш хан кулыннан ахирәткә киткән булса, бәлки ислам дәүләте бу дәрәҗәдә бәрбад булмаган, ягъни пыран-заран ителгән булыр иде». Шулай итеп, гасыр башында Кыпчак хөкүмәтен — Ал¬ тын Урданы җимерүчеләрнең, чәчәк атып торган әлеге дә¬ үләтне таркатучыларның берсе Идегәй морза булды дигән фикер урнаша. Тарих фәненә бу фикер алай тирән үтеп керә дә алмаган булыр иде, әгәр дә аны әйтүче, язып бастыручы бер урта кул белгеч булса! Тарихи күзлектән караганда, галимнең әлеге сүзләре бик каты гаепләү, әлбәттә. Тагын да кызганычрагы — Идегәйгә карата шундый ук фикерләр безнең көннәрдә һичшиксез зур абруйга ия тарихчы-галимнәр тарафыннан язылган кайбер мәкаләләрдә дә кабатлана. Шуның белән бергә халык даста¬ ны каһарманы дәрәҗәсенә күтәрелгән тарихи шәхесне ниге¬ здә тискәре бәяләүгә дә юл ачыла. Безнең татар халык иҗатында Аксак Тимернең баскын¬ чылык сәясәте һәм аның Болгар илен, аның кала-салаларын рәхимсез җимерүе турында шактый күп әсәрләр сакланган. Бу хакта безнең риваять-легендаларда, бәетләрдә ярыйсы ук киң мәгълүмат китерелә. Биредә мәсьәләнең күптән мәгъ¬ лүм бу ягына махсус тукталып тору кирәкмәс. Безне әлеге вакыйгаларда Идегәйнең тарихи шәхес буларак урыны, аның тарихи роле кызыксындыра. Беренче карашка, Риза Фәхретдин сүзләре «Идегәй» дастанына нигезләнә кебек. Чөнки дастанда Бодайби карт тарафыннан Идегәйгә карата шундв1й ук гаепләү сүзләре әйтелә. (Бу хакта югарыда сүз булды.) Ягъни, Идегәйгә тискәре карашның инеш башы халык дастанында ята, әлеге дастанны иҗат итүчеләр дә Идегәйгә карата шундый ук мөнәсәбәттә торганнар булып чыга. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чынлыкта исә дастан баштан ахырга кадәр Идегәйне объектив бәяләүгә, хәтта, халык дастаннары өчен гадәти булганча — шактый нык идеаллаштыруга нигезләнә. Мәсәлән, Аксак Тимернең Туктамыш ханнан җиңелүен, шуннан соң шул ук Туктамыш ханның Идегәй тарафыннан бөтенләй тар-мар ителүен сурә¬ тләгән юллар тулысынча тарихи уйдырмага нигезләнә. 61
Дастанның төп һәм нигез фикерләреннән берсе — Алтын Урданың таркалуы Идегәйнең тормышы, аның сәяси, дипло¬ матик эшчәнлеге, хуҗалыкны торгызу юнәлешендәге адым¬ нары белән түгел, барыннан да элек аның тарихи мохитен- нән юкка чыгуы, Идегәйнең үлеме белән бәйләнгән. Укучы яисә тыңлаучы күңеленә әнә шул фикерне сеңдереп калдыру, аны ассызыклап әйтү, әсәрнең төп идеясен халыкка, киләчәк буыннарга җиткерү өчен дастан түбәндәге гаять тә тирән эчтәлекле һәм һич шик уятмас сүзләргә мөрәҗәгать итә. Ассызыклап әйтеп үтик: бу—дастанның соңгы юллары: Идел-йортны дау алды, Яу өстенә яу килде, Идегәй әйткән көн килде, Чыңгызның куйган хан тагы Кан тагы булып әверелде; Хан сарае камалды, Кырым, Казан, Аҗдаркан Башлы-башлы ил булды, Алтын Урда таралды. Идегәйне Бодайби карт тарафыннан каты гаепләүгә ка¬ рата исә түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: Болгар иленең тә¬ мам таркалуы кенәз Федор Пестрыйның 1431 елгы явы, шәһәр-авылларының тәмам җимерелүе белән бәйләнгән. Хронологик яктан нык кына үзгәртелеп, бу вакыйга да «Идегәй» дастанына килеп керә: Бу күрәсем бар икән: Урысның бер гавере — Төлкедәй кызыл чырайлы, Авызы төкле княж — Ул килеп басты йортымны; Изге шәһре Болгарны, Астаналы Сиварны, Капкасы биек Казанны, Чулмандагы Җүкәтау, Урмандагы Сабаны, Ашлыгы иксемәс Ашлыны Яндырып та сындырып, Көрәкләп тәңкә койдырып, Күп сахтиян таптырып, Ундүрт шәһәрле йортымны Көлгә-ташка болгады. Димәк, төрки халыклар арасында киң таралган Һәм художество үзенчәлекләре ягыннан чын мәгънәсендә тарихи дастан булган «Идегәй»дәге төп фикер — аның баш каһар¬ маны илне, Алтын Урданы, Болгарны ныгыту өчен күп эшләр башкара. Тик бу илләрнең (Алтын Урданың да, Болгарның да) җимерелүе, таркалуы, тулысынча дошман кулына эләгүе Идегәйнең тарихи эшчәнлеге белән бәйлән- 62
мәгән. Аларның мөстәкыйльлекләрен югалтуга йөз тотула¬ ры барыннан да элек Идегәй кебек батыр каһарманның үлеме белән аңлатыла. Бу фикер дастанның асылын дөрес аңлаган очракта бернинди шик уяга алмый. Әлегә кадәр сүз халык дастанында гәүдәләнгән эпик каһарман турында барды. Ләкин атаклы тарихи шәхеснең чын йөзен күз алдына китерү өчен бу гына җитми. Бәлки дастан бу очракта тарихи чынбарлыкка каршы киләдер? Тарихи чынбарлыкны бозып күрсәтәдер? Өстәвенә, тарихи Идегәй эшчәнлегенең бик күп һәм гаять тә әһәмиятле як¬ лары хакында дастанда берни дә юк. Шулай булгач, Идегәй эшчәнлегенең дастанда чагылыш тапмаган якларына тагын бер тапкыр игътибар итәргә кирәк. Әлеге катлаулы сора¬ уларга җавап табу өчен һәм Идегәйнең Алтын Урда тари¬ хында нинди урын тотуын билгеле бер төгәллек белән ачык¬ лау өчен тарихи вакыйгаларга һәм ил башында торган Идегәйнең хәрби, сәяси, дипломатик эшчәнлегенең төп мо¬ ментларына гомуми планда тагын бер тапкыр тукталып үтик. Идегәйне «фаш итү» идеясе белән сугарылган мәкалә¬ ләрдә, гадәттә, Туктамыш хан күкләргә чөеп мактала: ягъ¬ ни, әгәр Туктамышка Идегәй комачауламаган булса, Алтын Урданың язмышы башкачарак хәл ителгән булыр иде. Без¬ неңчә, Алтын Урда башында Туктамышмы, Идегәйме яисә башка берәр шәхесме торуына карамастан, бу илнең яз¬ мышы беренче чиратта тарихның объектив закончалыклары буенча хәл ителгән булыр иде. Әгәр Туктамыш чыннан да талантлы һәм алдан күрүчән дәүләт эшлеклесе булса, ул үзенең төп көчен Аксак Тимер белән мәгънәсез, һәрвакыт һәм һичшиксез фаҗигагә китерә торган сугышларга юнәлт¬ мәс иде. Туктамышның бу сугышлары, беренчедән, мораль- этик яктан бернинди кысаларга да сыймый: аны бит Алтын Урда тәхетенә кемдер түгел, нәкъ менә Аксак Тимер утыр¬ та. Җөмләдән, бу фикер шул чорларда ук язылган хезмәт¬ ләрдә ассызыклап әйтелә. Тәхеткә утырып алгач та, Тук¬ тамыш үзенең ярдәмчесенә каршы сугыша башлый һәм һәрвакыт котылгысыз рәвештә тар-мар ителеп, Алтын Ур¬ даның көч-куәтен юкка сарыф итә. Икенчедән, әгәр Тук¬ тамыш, талантлы дәүләт эшлеклесе булса, әйтелгәнчә, үве- нең иң тәҗрибәле, кыю, билгеле бер дәрәҗәдә мәкерле, шул ук вакытта атаклы полководец һәм оештыручы булган бе¬ ренче әмире Идегәйне илдән куып чыгармаган булыр иде. Өченчедән, Туктамышның илдә хан булып та, үз тәхетен саклап кала алмавына килсәк, бу инде аның сәләтсез сәясәт¬ че булуын гына раслый. Туктамыштан аермалы буларак, Аксак Тимер кебек дәһшәтле илбасардан котылу юлларын Идегәй гаять тә 63
уңышлы сайлый һәм шулай итеп берничә тапкыр Алтын Урданы Аксак Тимер тарафыннан тар-мар ителүдән ко¬ ткарып кала. Идегәйнең уңышлы халыкара сәясәте, Алтын Урданың икътисадын ныгытуга юнәлдерелгән адымнары, аның дип¬ ломатик эшчәнлеге, зур уңышлары турында озак сөйләп булыр иде. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, бер нәрсә шөбһәсез һәм ярыйсы ук төгәл ачыклана: Идегәй морза Алтын Урданы таркатучы түгел, бәлки киресен¬ чә— нигездә илне мөмкин кадәр ныгыту юнәлешендә җитди эшләр башкарган тарихи шәхес. Заманында гөрләп торган Көнчыгыш Ауропаның әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдә (әйтик, урыс кенәзлекләренең мөстәкыйльлеген саклап калу¬ да) хәлиткеч роль уйнаган Алтын Урда Идегәй үлгәннән соң да әле бер гасырга якын мөстәкыйль дәүләт буларак яши. Моны һич тә онытырга ярамый. Мәгълүм булганча, урыс галимнәре Алтын Урданы юк¬ ка чыгаруда төп урынны 1380 елда Куликово кырында булган сугыш алып тора, дип язалар. Чынлыкта исә сүз бер миф дәрәҗәсендә макталган бу сугышның бары тик нин¬ дидер мораль-этик мәгънәсе турында гына баруы мөмкин: ягъни, татарларга каршы да уңышлы сугыш алып барырга мөмкин икән. Ягъни, Куликово кырындагы сугыш Мәскә¬ үне азат итми генә түгел, бәлки киресенчә, Мәскәү кенәз¬ легенең халыкара икътисади вә сәяси статусын коточкыч бер хәлдә калдыра. Ә инде мәсьәләгә тарихи чынбарлык җәһәтеннән тагын да якынрак килсәк, тәмам таркалган һәм 300 ләп вак-төяк кенәзлекләрдән торган урыс җирләрен Алтын Урда берничә тапкыр чит илләрне, бигрәк тә Мәскәү һәм Новгород кенәз- лекләрен яулап алуга йөз тоткан Литва, Польша, Венгрия, Швеция кебек илләрдән коткарып кала. Моның иң ачык һәм берничек тә кире кагып булмастай мисалы — югарыда күр¬ сәтелгән Бурсыклы елгачыгы буендагы сугыш. Ә инде Алтын Урданың тәмам таркалуына килсәк, ул түбәндәге вакыйгалар белән бәйләнгән. Мәгълүм урыс га¬ лимнәре фикеренчә, урыс кенәзлекләренең Алтын Урда йо¬ гынтысыннан котылуы 1480 ел вакыйгаларына кайтып кала. 1476 елда Мәскәү кенәзе Иван III Урдага ясак түләүдән баш тарта. Алтын Урда ханы Әхмәт Мәскәүне хәрби көч белән буйсындырмакчы була. Урыс һәм татар гаскәрләре Ука елгасының кушылдыгы Угра буенда очрашалар, ике атнага якын «бер-берсенә карап» дигәндәй, тик торалар һәм сугыш башламыйча, ике гаскәр дә үз илләренә кайтып китәләр. Н. М. Карамзин язуынча, гаять тә кызык бер күренеш пәй- да була: беркем һәм беркемне кумаса да, ике гаскәр бер- 64
берсеннән качып китәләр. Мәскәү кенәзлегенең «Алтын Ур¬ да изүеннән котылуы»ның тышкы күренеше әнә шуннан гыйбарәт. Димәк, урыс халкының татарларга каршы «геро- ик көрәше» турындагы миф та тулысынча юкка чыга. Ләкин шулай да вакыйгалар шактый киеренке, четерек¬ ле, татар ханлыклары өчен фаҗигале юллардан китә. 1502 елда Кырым ханлыгы Алтын Урдадан аерылып чыга. Шу¬ ның белән бергә Алтын Урда да мөстәкыйль дәүләт булу¬ дан туктый. Әйтелгәннәрнең барысына да билгеле бер йомгак ясап, гүбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: әлеге вакыйгаларда чагылган фаҗигаләрнең иң куркынычы һәм афәт лесе — урыс кенәзлекләре түгел, ә бәлки 1391, 1395 елларда Алтын Урданың чәчәк атып торган шәһәрләре юкка чыгарган Ак¬ сак Тимер явы. Бу— беренчедән. Икенчедән — тик бу фаҗи¬ гадән соң да Идегәйгә һәм Алтын Урда ханнарына илнең иминлеген саклап, аны шактый ныгыту мөмкинлеге ачыла. Бу юнәлештәге төп бурычларны Идегәй үти. Югарыда бу хакта конкрет фактлар нигезендә әйтеп узылды. Ә инде Алтын Урданың чыннан да соңгы елларына килсәк, аны XVI гасыр башында көчәеп килгән Кырым ханлыгы тәмам юкка чыгара. Чал тарихның бездән ачы көлүе шул булган¬ дыр инде — кайчандыр ярты дөньяны биләп торган татар ханлыклары үзара сугышлар, бәрелешләр нәтиҗәсендә бер¬ бер артлы тарих битләреннән югалалар.. Аларның иң зуры- сы һәм беренчесе Алтын Урда була: иксез-чиксез илнең чикләрендә яңа ханлыклар барлыкка килү Алтын Урданы тарих сәхнәсеннән кысрыклап чыгара башлый. Мондый трагик вакыйгаларның төп сәбәбе — әйтелгәнчә, татар хан- лыкларының һәрвакыт, бигрәк тә XV гасыр ахырында үза¬ ра дошман булып, һәрдаим бер-берсе белән сугышып тору¬ ында. Урыс кенәзләре исә татар ханнарының үзара ызгыш- галашыннан бик оста файдаланалар! Кабатлап әйтик: әлеге вакыйгалар Идегәй бу дөньядан китеп, бер гасырга якын вакыт узгач була. Идегәй турында сөйләгәндә безнең заман белгечләренең, Алтын Урда тарихын һәм татар хан-әмирләренең эшчән- лсген яхшы белгән галимнәрнең фикерләрен дә читләтеп үтәргә ярамый. Алтын Урданың Идегәй чорындагы халыка¬ ра сәясәтен һәрьяклап һәм тирәнтен өйрәнгән тарихчы Б. Д. Греков фикеренчә, Идегәй Алтын Урданың көчен, куәтен, халыкара абруен күтәрү өчен бик зирәк сәясәт алып бара, Литва Русендә һәм Мәскәү-Владимир кенәзлегендә туктаусыз уздырылган нечкә дипломатия нигезендә зур уңышларга ирешә, илнең халыкара абруен югары дәрәҗәгә күтәрә. 3 H-343 65
«Идегәй» дастанын һәм аның тарихи нигезләрен тирән- тен өйрәнгән галим — академик В. М. Жирмунский фике¬ рен дә әйтеп үтәргә кирәк. Идегәйнең илдәге һәм халыкара абруе аның түбәндәге шәхси сыйфатларына гына нигезләнә: талантлы полководец һәм дәүләт эшлеклесе, танылган сә¬ ясәтче һәм нечкә дипломат. Аның батырлыгын, кыюлыгын, куркусызлыгын, үз сүзеннән беркайчан да баш тартмастай кирелеген һ. б. сыйфатларын да инкарь итеп булмый. Иде¬ гәй заманында Алтын Урда соңгы тапкыр Көнчыгыш Ауро- па илләрендә һәм Кыпчак далаларында зур уңышларга ирешә. В. М. Жирмунскийның Идегәйне Аксак Тимер бе¬ лән чагыштыруы, бәлки аларны бер үк дәрәҗәдәге шәхес¬ ләр дип бәяләве аеруча игътибарга лаек. Аксак Тимер үз дәүләтендә нинди эшләр алып барса, Идегәй Алтын Урдада шундый ук эшләр башкара,—дип яза галим. XV йөздән безнең көннәргә кадәр язылган төрле чыгана¬ кларда кайвакыт, бигрәк тә урысча әдәби һәм фәнни әсәр¬ ләрдә, Идегәй шәхесенә карата нәфрәт чаткылары да чагы¬ лып китә. Бу Көнбатыш Ауропа галимнәре һәм сәясәт¬ челәре китапларында да сизелә. Әйтик, С. Герберштейнда. Чөнки ул үз китабын кигездә урысча чыганакларга таянып яза. Клавихо китабындагы шундый ук карашлар башка сәбәпләр белән бәйләнгән: бу сәяхәтче Аксак Тимер Ур¬ дасында була. Хөкемдар аны бик яхшы каршы ала, көн дә сыйлый, һәрдаим юмарт рәвештә аңа һәм аның юлдаш¬ ларына бүләкләр (нигездә Урта Азиядә бик югары бәяләнә торган кыйммәтле, затлы халатлар) бирә. Бәлки шуңа күрә¬ дер, ә бәлки бу хөкемдарның талантына, мөгамәләсенә, гаскәрләрнең юлбашчыга мөнәсәбәтенә һ. б. кайбер сый¬ фатларына сокланып, ул Аксак Тимергә тирән ихтирам белән карый, аны Тамерләң—Аксак Тимер дип атаудан баш тарта. «Чөнки бөек әмирне болай атау аны рәнҗетер иде»,—ди Клавихо һәм татар халкы хәтерендә бары тик Аксак Тимер буларак кына сакланган әмирне Тимербәк дип атый. Клавихо Сәмәркандта вакытта анда Аксак Тимернең дошманы Идегәй хакында яхшы сүз булуы мөмкин түгел иде, әлбәттә. Әнә шундый карашлар Клавихо китабының да кайбер битләрендә чагылып китә. Урысча чыганакларга килсәк, биредә мәсьәлә үзеннән- үзе аңлашыла булса кирәк. Идегәй чыннан да берничә тап¬ кыр һәм берничә урыс авыл-шәһәрләрен яндырып, җиме¬ реп, талап китә. Мәскәү белән Киев кадәр зур шәһәрләрдән сизелерлек салым ала. Моңа күз йомып булмый. Моның кирәге дә юк. Зур тарихи шәхесләр вак-төяк аклауларга яки яклауларга мохтаҗ түгел. Аларның һәркайсы үз заманы кешесе, һәм әнә шул ноктадан бәяләргә кирәк тә аларны. 66
Шуңа күрә урысча чыганакларда тарихи Идегәйгә карата нәфрәт чаткылары да булуы бер дә гаҗәп түгел. Әйтик, 1552 елда Казанны яндырып, халкын бөтенләй диярлек юкка чыгарган Явыз Иванга татар халкы мәхәббәт саклый ал¬ мый бит инде. Моны аңлатып торуның кирәге дә юк. Тик Идегәйне берничек тә Явыз Иван белән чагыш¬ тырып булмый. Идегәй аннан күп тапкыр җитдирәк, зирәг¬ рәк, талантлырак һәм мәрхәмәтлерәк була. Без моңа чын күңелдән ышанып әйтәбез. Бигрәк тә соңгы елларда Явыз Иван турында басылган китапларны (әйтик, Н. М. Карам¬ зин китапларын һ. б.) укыгач. Җыеп әйткәндә, Октябрь инкыйлабына кадәрге гарәп, фарсы һәм урыс чыганакларының күбесе, шул исәптән урыс елъязмалары кебек фундаменталь чыганаклар да, Идегәй¬ нең холкын, .гадәтләрен, үз-үзен тотышын, горур батыр¬ лыгын вә кыюлыгын, социаль-икътисади, сәяси һәм дип¬ ломатик эшчәнлеген нигездә объектив һәм дөрес, уңай бә¬ ялиләр. Югарыда әйтелгәнчә, килеп чыгышы ягыннан Идегәй мангыт-нугай нәселеннән. Алтын Урда башында торганда да ул барыннан да элек Мангыт-Нугай йортына нигез салу¬ чы һәм аның тарихын башлап җибәрүче морза-хөкемдар була. Идегәй һәлак булганнан соң аның васыяте буенча йорт башында Идегәйнең улы Гази кала. Тик ул әллә ни зур эшчәнлек күрсәтми, нинди дә булса җитди уңышларга да ирешә алмый. Идегәйнең икенче улы Нуретдин талантлырак эш итә. Аның йорты башта Җаек елгасы буенда күченеп йөри. Бу җирләрнең елдан-ел киңәеп, үсеп барган Нугай иле өчен бик тар булуын күреп, Нуретдин үз йортына Идел буеның сул ягындагы яңа җирләрне дә куша. Ул, гомумән, Нугай иле тарихында җитди роль уйнап, тирән эз калдыра. Хәтта ул үлгәч тә Нугай йортының административ титулатурасында нуретдин дигән титул кала. Нугай йортының башында тор¬ ган бәктән соң икенче урынны нуретдин — баш вәзир, берен¬ че вәзир алып тора. Нугай Урдасының мөстәкыйль ил буларак тулысынча ныгып оешуы Идегәйнең оныгы Ваккас эшчәнлеге дәверенә туры килә. Алтын Урда таркалган чорда Нугай Урдасы, яңадан оешкан бер дәүләт буларак, аеруча зур абруй казана. Аның халкының күченеп йөргән җирләре көнбатышта Кара диңгез буйларыннан башлап, көнчыгышта Иртеш елгасына кадәр, төньякта Казан ханлыгының көньяк чикләреннән көньяк- көнчыгышта Сырдәрья елгасы һәм Арал диңгезе буйларына кадәр җәелә. з* 67
Тарихи Идегәйгә багышланган «Идегәй» дастаны да башта аның варислары арасында—Нугай Урдасында бар¬ лыкка килә. Идегәй үзе исән чагында ук аның турында төрле халыклар телендә күпсанлы риваять-легендалар иҗат ителә, хәтта эпик дастан оеша башлый; әмма, барыннан да элек, әйтелгәнчә, нугай далаларында. Соңыннан алар күп кенә төрки халыкларда зур күләмле вә искиткеч матур шигъри кыйсса-дастаннар булып формалашалар. Шул уңай¬ дан җитди бер хакыйкатьне онытырга ярамый: халык тор¬ мышында нинди дә булса тискәре роль уйнаган конкрет тарихи шәхес турында халык, дөресрәге—дистәгә якын төрки халыклар, үз күңелләрендә еллар-гасырлар буе гүзәл шигъри әсәрләр сакламый. Мондый фактлар тарихка мәгъ¬ лүм түгел! Күргәнебезчә, Нугай иленең, Нугай Урдасының гомумән барлыкка килүе, оешуы барыннан да элек тарихи Идегәй исеме белән бәйләнгән. Китерелгән мәгълүматлардан аңлашыладыр: Нугай йор¬ тында, Нугай илендә, гомумән нугай халкында, мәсьәләгә киңрәк килсәк—бик күп төрки халыкларда тарихи Идегәй¬ гә дә, гүзәл дастан каһарманы булган эпик Идегәйгә карата да тирән ихтирам һәм мәхәббәт саклана. Безнең зәгыйфь идеология бу ихтирам һәм мәхәббәтне юк итү, халык күңе¬ леннән кысып чыгару өчен күп көч, хәзинә сарыф итте. Әмма халыкны алдап булмый. Идегәйгә халык күңелендә еллар-гасырлар буе сакланып килгән бу ихтирам вә мәхәб¬ бәтне бернинди тарихчы, сәясәтче, галим, бернинди карар, хәтта тулы бер идеологик система да беркайчан да юкка чыгара алмас. Халык арасында, халык күңелендә ул мәңге яшәр!
НУРСОЛТАН
НУРСОЛТАН Безнең халык бу исемдәге ханбикәне белми. Берничә гасыр буена, бигрәк тә соңгы җитмеш-сиксән елда безне милли тарихыбызны тикшермәскә, белмәскә өйрәтеп кил¬ деләр: сез вак халык, гомер буе урысларның дошманы булып яшәдегез; өйрәнегез хәзер шул «бөек халык», «бер¬ дәм вә бүленмәс Русия» тарихын! һәм без тырыша-тырыша өйрәндек. Тарихыбызны, ата-бабаларыбызны, телебезне, әдәбият-мәдәниятебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, милли холкыбызны онытып, чит халык тарихын өйрәндек. Соңгы берничә елда без бераз уйланырга да өйрәнә башладык бугай. Үзебезнең тарих турында да! Инде чынлап торып уйлый китсәк, берничә мең елга сузылган катлаулы тарихы булган халыкта атаклы тарихи шәхесләр дә булган¬ дыр бит? Ир-егетләрдән генә дә түгел, бәлки хатын-кызлар¬ дан да? Язмабызның бу өлеше—мәшһүр Нурсолтан ханәш хакында. * ★ ★ Хәлил хан Казан тәхетендә бик аз утыра. Әгәр шул арада ул Нугай Урдасы башында торган Тимер-бәк кызы Нурсолтанга өйләнеп өлгермәгән булса, без аны биредә телгә дә алып тормас идек. 1467 елда Хәлил хан үлеп китә. Аның балалары булмый. Тәхет аңардан энесе Ибраһимга кала (1467—1479). Шул заманнардагы гореф-гадәт вә йола¬ лар таләп иткәнчә, беренче ире үлгәч, Нурсолтан Хәлил ханның энесе Ибраһим ханга кияүгә чыга. Ибраһим хан чоры Казан ханлыгы тарихындагы иң авыр һәм катлаулы дәверләрдән санала. Ул елларда Мәскәү ке¬ нәзе Иван Казан ханлыгына каршы туктаусыз сугышлар алып бара. Казан ханлыгы тарихын бик яхшы өйрәнгән М. Г. Худяков фикеренчә, Мәскәүнең Казанны яулап алуга юнәлдерелгән илбасарлык сәясәте нәкъ менә шул бөек кенәз Иван III һәм Ибраһим хан чорларында гамәлгә ашырыла башлый. Без ул сугышлар хакында тәфсилләп сөйләп тор¬ мыйбыз, максатыбыз ул түгел. Безгә билгеле мәгълүмат¬ ларга (әйтик, тарихчы С. Соловьев хезмәтләрендә) караган¬ да, урыс кенәзләреннән төрки илләргә каршы юнәлдерелгән 70
илбасарлык сәясәте берничә гасыр элек — Борынгы Русь дәүләте чорларында ук башлана. Әйтергә кирәк, ул сәясәт¬ нең әле дә тукталганы юк. Ибраһим ханның Фатыйма-солтаннан өч (Илһам, Хо- дайкол, Мәликтаһир), Нурсолтаннан ике (Мөхәммәтәмин һәм Габделлатыйф) улы була. Ибраһим хан үлгәч, Нурсол¬ тан ханәш Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга һәм Кырымга — Бакчасарайга китә. Нурсолтан исеме күпсанлы тарихи чыганакларга, төрле хөкемдарларның хатларына, әһәмиятле тарихи тикшеренү- хезмәтләргә килеп керә. Миңлегәрәйнең Нурсолтанга кадәр дә берничә хатыны булган. Болар — М. Бережков мәкаләсе¬ ндә әйтелгәнчә, Ядегәр кызы Зизивуда белән Кирәйсәет кызы һәм «!3аянсалтан-царица» (бу ханбикәләрнең исемнә¬ рен М. Бережков шул рәвешчә яза.— Ф. У.). Нурсолтан ханәш Миңлегәрәйнең иң дәрәҗәле хатынына әверелә. Та¬ гын өстәп шуны әйтергә кирәк: Миңлегәрәйнең башка ха¬ тыннары сәяси тормышта күзгә күренерлек урын били ал¬ маганнар булса кирәк. Нурсолтан исә үзен акыллы, мөлаем, түземле хатын һәм билгеле бер дәрәҗәдә дәүләт эшлеклесе вә дипломат буларак та танытып өлгерә. Миңлегәрәйнең Нурсолтанга өйләнүе, М. Худяков фике- ренчә, зур тарихи әһәмияткә ия. Нугай далалары кызы Нурсолтанның заманында Казан ханнары Хәлилгә, аннан соң Ибраһимга кияүгә чыгуы Казан ханлыгын Нугай иле белән туганлаштыра. Аның Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыгуы исә, Казан белән Кырымның сәясәт вә икъ¬ тисадта гына түгел, шәхси-гаилә мөнәсәбәтләрендә дә бер- берсенә бик якын торуын раслый. Бу факт Казан белән Кырымның шуннан соңгы сәяси бәйләнешләре үсешендә гаять зур роль уйный. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Нур¬ солтанның Казан ханы Ибраһимга, аннан соң Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыгуында Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III нең кулы уйнаган булса кирәк. Ибраһим хан Мәскәүгә мөнәсәбәтен еш кына һәм көтел¬ мәгәнчә үзгәртеп торган. Гаҗәпләнерлек берни дә юк: Иб¬ раһим хан — мөстәкыйль ил башында торган хөкемдар, эч¬ ке яки тышкы сәясәтне ничек алып бару—аның үз эше. Тик Мәскәүнең бөек кенәзе Ибраһим ханның сәяси эшчәнлеген генә түгел, хәтта көндәлек гаилә тормышын да даими күзә¬ теп торуны үзенең җитди бурычларыннан саный. XV—XVI йөзләрдән соң язган тарихчыларның һәммәсе диярлек Иван III нең мондый кыланышын гадәти эш дип хисаплыйлар. Ә менә татар ханнарының берсе дә Русия кенәзләренең гаилә эшенә тыкшынмыйлар. XVI йөз тарихчысы Гванини, шул чор вакыйгалары турында сөйләгәндә, Ибраһим хан Нурсо- 71
лтанга Иван III кушуы буенча өйләнгән, дип яза. С. Гербер- штейн да үзенең китабында шул ук фикерне кабатлый. Бәлки биредә ике хөкемдар арасындагы дуслыкның билгеле бер йогынтысы булгандыр? Н. М. Карамзин әйтүенчә, әле 1473 елда ук Миңлегәрәй белән Иван III килешү төзеп үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыралар. Бу килешү барыннан да элек Иван III гә Алтын Урда ханына һәм Польша-Литва короленә каршы уңышлы көрәш алып бару өчен кирәк була. Бер тапкыр Кырым тәхетеннән куылып, 1480 елда аны янәдән яулап алгач, Миңлегәрәй әлеге килешүне тагын бер тапкыр яңарта. Чөнки ул хан өчен дә файдалы булып чыга. Әгәр киләчәктә язмыш аны тагын үз иленнән куса, аның барыр, яклау табар урыны булырга тиеш. Мәскәү кенәзе ханга һичшиксез ярдәмгә килергә сүз бирә. Үз чиратында Миңлегә¬ рәй 1480 елда Мәскәүнең дошманы булган Полыпа-Литва короле Казимирны тар-мар итә. Ханның бу гамәле урыс кенәзлекләренең тарихи язмышларын билгеләүдә зур әһәми¬ яткә ия була. Урысча чыганаклар буенча да, 1480 ел Мәскәү кенәзлегенең «Алтын Урда изүеннән» — Әхмәт хан кулы астыннан котылу елы дип санала. Иван Васильевич үзенең һәрбер хатында диярлек Миңлегәрәйдән аның йә Алтын Урдага, йә Литва-Польшага каршы сугыш алып баруын үтенә. Бу үтенечләр Мәскәү кенәзенең үз мәнфәгатьләренә генә түгел, Миңлегәрәйнең дә сәяси максатларына туры килә. Татар ханлыкларының үзара тарткалашуыннан Мәскәү кенә¬ зе оста файдалана. Кырым ханлыгына нигез салучы Хаҗигә¬ рәйнең улы Миңлегәрәй ханның төп максаты — Алтын Урда¬ дан бөтенләй аерылып чыгу. Алтын Урда гаскәре Кырымга бәреп кергәч, Миңлегәрәй төрек солтаны ярдәме белән Әх¬ мәт хан гаскәрен тулысынча тар-мар итә һәм Кырым ханлы¬ гының аерым дәүләт буларак оешып җитүен тагы бер тапкыр раслый. Озак дәвам иткән сугыштан соң, 1502 елда Миңлегә¬ рәй Алтын Урда хакимиятеннән тулысынча котыла. Әлеге вакыйгалар ахырында Иван III Миңлегәрәй ханга үзенең илчесе итеп Тимофей Скряба исемле боярын җибәрә һәм ханнан үзара килешүләрен онытмавын үтенә: Миңлегә¬ рәй белән Иван III киләчәктә дә Литва-Польша короле Казимирга һәм Әхмәт хан варисларына каршы бергәләп көрәшергә тиешләр, дип әйттерә. Миңлегәрәй үз сүзенә тугрылыклы кала һәм 1482 елда Казимирны тагын бер тапкыр тар-мар итә. 1485 елда Алтын Урдага каршы Әхмәт хан уллары белән сугыша. Шул рәвешчә бер-берсе белән гел сугышып тору татар ханлыкларының көчен-куәтен какшата. Мондый сугышлар ялкынын туктаусыз дөртләтеп торуны Мәскәү, Владимир һәм башка кенөзлекләрнең хөкемдарла¬ ры үзләренең төп сәяси бурычлары дип саныйлар. 72
Нәкъ шул елларда Нурсолтанның олы улы Мөхәм¬ мәтәмин Иван III кул астында Кашира шәһәрендә яши. Иван III аның аркылы әнисе Нурсолтанга һәрдаим йогын¬ ты ясап тора. Нурсолтан Миңлегәрәйгә кияүгә чыккач, Иван III, гадәтенчә икейөзлеләнеп, моңа кадәр бу хакта бернәрсә дә белмәгәндәй, махсус котлау хаты җибәрә һәм дипломатик тел белән: «Сезнең Миңлегәрәйгә кияүгә чыгуыгыз турында ишеттек»,— дип яза. Чынлыкта исә, югарыда әйтелгәнчә, Иван III моны алдан ук белеп тора. Белә генә түгел, бу никахны билгеле бер дәрәҗәдә үзе оештыра. Иван III нең мондый сәясәтенең мөһим сәбәпләре бар. Кырым ханы белән икесе арасындагы мөнәсәбәтләрне та¬ гын да ныклырак итү өчен ханның Нурсолтанга өйләнүе бик яхшы була. Кырым вә Казан ханнарына Нурсолтан аркылы йогынты ясап тору — Иван III сәясәтенең мөһим юнәлеше. Моның өчен тик ике шарт үтәлүе кирәк: беренчесе —Нур¬ солтан һәрвакыт урыс кенәзләренә яхшы мөнәсәбәттә булы¬ рга һәм үз ирен дә шул рухта «тәрбияләргә» тиеш; икен¬ чесе— Мәскәү бөек кенәзе Нурсолтанның улларына карата һәрдаим яхшы карашта торырга тиеш. Ничек кенә бул¬ масын, Иван III Нурсолтанның рухани, әхлакый мөмкин¬ лекләрен, ихтыяр көчен дөрес чамалаган, иренә һәм балала¬ рына аның тиешле йогынты ясап тора алачагына ышанган, һәм ул ялгышмаган. Миңлегәрәйгә кияүгә чыккач, Нурсолтан кече улы Габ¬ деллатыйфны үзе белән Бакчасарайга алып китә. Олы улы Мөхәммәтәминнең исә хәле катлаулырак булып чыга. Иб¬ раһим хан үлгәч, Казанда тәхет өчен көрәш башлана. Бер төркем морзалар мәрхүм ханның олы улы Илһамның тәхет¬ кә утыруын телиләр. Икенчеләре Мөхәммәтәминнең тәхет¬ кә куелуын таләп итәләр. Мәскәү кенәзе дә Мөхәммәтәмин яклы була. Бөек кенәз бик яхшы аңлаганча^ Мәскәүдә, кенәз сарае тирәсендә берничә ел тәрбия алган Мөхәммәтәмин Мәскәү сәясәтен уздырырга тиеш. Тик Казанда нугай мор¬ залары һәм гомумән Урта Азиягә якынрак торган төркем җиңә, хан тәхетенә Фатыйма-солтанның улы Илһам уТыра (1479-1487). Бу хәл Мәскәү белән Казан арасын кискенләш¬ терә. Чөнки Илһам ханны тәхеткә утырткан морзалар төр¬ кеме Нугай Урдасы һәм Урта Азия белән багланышларын, аеруча сәүдә эшләрен үстерү ягында торалар. Бу эшләрдә коллар белән сәүдә итү дә җитди урын тота. Колларны исә сугышып кына табып була. Казан ханнары нигездә күрше урыс кенәзлекләре белән сугышалар. Илһам ханның тәхеткә утыруы Урыска каршы сәясәтне көчәйтеп җибәрә. Шуңа күрә дә Иван III Илһамның хан булуына каршы килә. 73
Вакыйгалар болайга борылгач, Нурсолтанның олы улы, ун яшьлек углан Мөхәммәтәмингә Казанда урын калмый. Тарафдар морзалары аны әнисе яшәгән Бакчасарайга түгел, Мәскәүгә Иван III карамагына җибәрәләр. Мәскәүнең бөек кенәзе аңа киләчәктә Казан тәхетен алуда булышырга вәгъ¬ дә итә. Чынлыкта исә бу, М. Худяков фикеренчә, Мәскәү кенәзенең гадәти сәясәтенең дәвамы гына. Чөнки Иван III нең төп максаты—татар ханлыкларының кайсын да булса ныгыту түгел, ә бәлки аларны акрынлап бер-бер артлы буйсындыру, яулап алу. Иван III Мәскәүгә килгән Мөхәммәтәминне бик яхшы каршылый. Аңа аерым олыс итеп Кашира шәһәрен бирә. Нурсолтанның кече улы Габделлатыйф әнисе янында, чагы¬ штырмача яхшы шартларда яшәсә, олы улы Мөхәммәтә¬ мин шулай, ятим баладай, читтә—әнисе яшәгән Кырымнан да, туган җире Казаннан да еракта яши. Аның язмышы тулысынча Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III кулына күчә. Илһам хан чорында Казан ханлыгының хәлләре катла¬ улы була. Йә Шәрекъ яклы түрәләр өстенлек ала, йә Мәскәү тарафдарлары. 1484 елда Мәскәү яклы түрәләр, урыс гаскә¬ рләре ярдәмендә, Илһам ханны куып, тәхеткә Мөхәммәтә¬ минне куялар. Әмма 16 яшьлек хан Казанда әллә ни май¬ тара алмый. Тәхет 1485 елда янәдән Илһам ханга күчә. Мөхәммәтәмин тагын Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була. Күргәнебезчә, Илһам хан Казан дәүләтенең мөстәкыйль¬ леген ныгыту юлында җитди гамәлләр кыла алмый. Нәти¬ җәдә, 1487 елның 9 июнендә Мәскәүдән Д. Холмский, А. Оболенский, С. Ряполовский һәм С. Ярославский җитә¬ кчелегендә күпсанлы гаскәр килә һәм, берничә һөҗүмнән соң Казанны алып, тәхеткә янәдән Нурсолтанның олы улы Мөхәммәтәминне утырталар (1487—1496). Шушы вакыйгалар уңае белән, 1487 елның 10 августында Кырымга Беләк Ардашев җитәкчелегендә Мәскәү илчелеге килә. Илчеләр Миңлегәрәй белән Нурсолтанга Иван III нең сәлам хатын тапшыралар, Казан вакыйгаларын тәфсилләп сөйлиләр. Иван III Казанга хан итеп Мөхәммәтәминне ку¬ юы турында кат-кат яза, үзенең Кырымның ханы вә хан¬ бикәсенә карата бик яхшы мөнәсәбәттә булуы хакында берничә тапкыр ассызыклап әйтә. Бу сөйләшү-сәламнәрнең һәм төрле, күпсанлы хатлар¬ ның юл арасыннан укысаң, яисә ачыктан-ачык әйтелгән сүзләрнең чын мәгънәсен эзли башласаң, шунысы аң¬ лашыла: бөек кенәз Кырым вә Казан хөкемдарларына, сезнең һәм балаларыгызның язмышы безнең кулда, шуны беркайчан да онытмасагыз иде, дип һаман саен сиздереп килә. 74
Олы улын Казанга хан итеп куюга Нурсолтанның нинди кагылышы булганлыгы хакында ачык мәгълүматлар сак¬ ланмаган. Тик шуны шикләнмичә әйтергә мөмкин: зирәк һәм хәйләкәр дипломат буларак, Нурсолтан Мәскәү кенәзе белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә тора, Казан вә Кырым ханлыкларының Мәскәү белән сәяси вә икътисади багланы¬ шларында зур роль уйный. Илчеләр җибәрүдән тыш, Иван III үзенең шатлыгын белдереп Миңлегәрәйгә, бигрәк тә Нурсолтанга махсус хат¬ лар да юллый һәм Нурсолтаннан киләчәктә дә Кырым, Казан вә Мәскәү ханлыкларының үзара дуслыгын ныгыту өчен тырышуын үтенә. Ничек бәяләргә соң бу күренешләрне? Тарих моңа үзе җавап бирә: 1438—1^487 елларны (Олуг Мөхәммәт, Мәхмүд, Хәлил, Ибраһим хан чорларын) М. Худяков Казан хан¬ лыгының иң көчле, кодрәтле, чәчәк аткан еллары дип исәп¬ ли. Ә инде 1487 елдан соң, ягъни Мөхәммәтәмин тәхеткә утыргач, Казан ханлыгы өстеннән Мәскәү протектораты урнаша. Бу хәл Казан тәхетенә Кырым Гәрәйләренең берен¬ чесе Сәхибгәрәй утырганчы—1521 елга кадәр саклана. «Мөхәммәтәминне чит ил гаскәрләре белән Казан ханы тәхетенә куйгач, Казан ханлыгы тарихының беренче, Олуг Мөхәммәтнең данлыклы җиңүләре белән башланган чоры тәмамлана,—дип яза М. Худяков.— Моннан соң ханлык тарихының Русия партиясе хакимлегенә, чит ил хөкүмәтенә буйсыну чоры башлана». Дөрес, М. Худяков буяуларны куертыбрак җибәрә ке¬ бек. Бу протекторатны Казан Мәскәүгә буйсынган икән дип әйтеп булмый. Үзара бәйләнешләрне Казан ханлыгы да, Мәскәү кенәзлеге дә уртак вә тигез килешүләр нигезендә генә алып баралар. Моңа кадәр Мәскәү кенәзе Казан ханы¬ на ясак түләп торган булса, хәзер алар бер-берсе белән килешү нигезендә генә сөйләшәләр. М. Худяков мәгълүма¬ тларына караганда, бу килешүләр Казан ханын түбәндәге шартларны сакларга мәҗбүр итә: 1) Русиягә каршы сугыш¬ маска; 2) бөек кенәз ризалыгыннан тыш Казанга яңа хан сайламаска; 3) Казанда яшәүче урысларны җәберләмәскә. «Тигез килешүләр» дисәк тә, китерелгән фактлар мәсьә¬ ләнең нык кына үзгәрүе, Казан ханлыгы өчен һичшиксез кире якка таба үзгәрүе хакында сөйли. Элек Мәскәү Казан ханына ясак түләп торса, хәзер — юк. Казан Русиягә каршы сугышмаска тиеш, диелгән. Яхшы шартмы, гадел килешүме соң бу? Беренче карашка шулай тоела кебек. Ә инде чын¬ лыкта? Гомумән бер-берең белән сугышмау турында киле¬ шү— сүз дә юк, уңай шарт. Бу хакта бәхәс булуы да мөмкин түгел. Тик биредә бит сүз әлеге килешүнең бер генә ягы 75
хакында бара. Ярый, Казан ханлыгы Мәскәүгә каршы сугы¬ шмаска сүз биргән, ди. Ә Мәскәү кенәзләре? Алар Казанга каршы сугыша алалармы? Бу хакта әлеге проекторат шарт¬ ларында бер генә сүз дә юк. Димәк, бары тик Казан гына Русиягә каршы сугышмасын. Ә инде Русия, Мәскәү, Нов¬ город, Тверь һ. б. кенәзлекләр ни теләсәләр, шуны эшлиләр булып чыга. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрә урыс кенәзләре Казанга бертуктаусыз яу чабып торганнардыр да? һәрхәл¬ дә, әлеге килешү нигезендә алар мондый сәясәт алып бары¬ рга хаклы булып чыгалар. Икенче шарт таләп иткәнчә, Казанга яңа хан тик Мәскәү ризалыгы белән генә куелырга тиеш. Әгәр Казан ханлыгы чыннан да мөстәкыйль дәүләт икән, нишләп аның башында чит ил ризалыгы белән куелган хөкемдар утырырга тиеш? Бу бит тик сюзерен белән вассал арасындагы мөнәсәбәтләр, Казанның Мәскәүгә буйсынуын дәлилли торган кире кү¬ ренеш. Шулай итеп, Казанның мөстәкыйльлеге шактый чиклән¬ гән булып чыга. Үзара туктаусыз бәрелешләрне дә, димәк, Казан ханлыгының сәясәте түгел, бәлки Мәскәү кенәзенең чит ил эчке эшләренә тыкшынуы, агрессив-колониаль сә¬ ясәте китереп чыгарган. Мөхәммәтәмин белән әлеге килешүне төзегәч, Иван III үзенең күпсанлы титулларына «Болгарның хөкемдары» («Государь Болгарии») сүзләрен өсти. Мәскәү кенәзләре, мөгаен, борын-борыннан төрле-төрле титулларны яраткан¬ нар. Бу яктан Иван III нең оныгы Иван IV аеруча «зур уңышларга ирешә». Яңа җирләрне-илләрне яулый торгач, аның титулларының саны дистәдән артып китә, һәм алар¬ ның исемлеге китапның ярты битен тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, Мәскәү кенәзләренең сәясәтен кайвакыт «җир җыю» («собирание земель») дип атыйлар. Әлеге килешүдән соң Мәскәү белән Казан хөкемдарлары бер-берсенә хат язганда: «Туганым (братым) Мөхәммәтә¬ мингә бөек кенәз Иван баш ия...» дип һәм «Туганым Иванга Казан ханы Мөхәммәтәмин баш ия...» дип мөрәҗәгать итә башлыйлар. «Брат» дигәннән, бер кызыклы чагыштыру калкып чыга. Билгеле булганча, XX гасыр урталарында «старший брат» тәгъбире берара гаять киң таралып, милли мөнәсәбәтләр¬ нең мәгълүм бер үзенчәлеген чагылдыра башлаган иде. Ягъни урыс халкын һәм шул халыкның вәкилләрен башка милләт кешеләре нигәдер старший брат дип атарга мәҗбүр¬ ләр иде. Шул исәптән гомуми мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгате ягыннан урыс халкыннан берничә мең елга иртәрәк уянып, заманында мәдәниятлелекнең әйтеп бетергесез юга¬ 76
ры дәрәҗәсендә торган Урта Азия (Бактрия, Согыд, Хә- рәзм, Үргәнеч, Хиуа һ. б.), әрмән, грузин, азәрбайҗан ха¬ лыклары да урыс халкын, большевиклар таләп иткәнчә — «старший брат» дип атадылар. Бу ясалма тәгъбир XX йөз¬ нең 80 нче елларына кадәр дәвам итте. Аның мәгънәсезлеге безнең көннәрдә генә аңлашылды булса кирәк—энеләр үз¬ ләренең старший братларына буйсынудан баш тарту юлына бастылар. Күп кенә халыклар бу «мәрхәмәтле агай»ның «кайгыртучанлыгы»ннан хәтта бөтенләй котыла да алды¬ лар кебек. Икенчеләре шул юлда тир түгүне дәвам итәләр (тир генәме икән?!). Чөнки «олы агай» үзенең «тарихи хокук¬ ларыннан» баш тартырга җыенмый һәм, XV—XVI йөзләр¬ дәге кебек үк, башка халыкларның эчке эшләренә һәм сәяси, һәм икътисади яктан, хәтта гап-гади көндәлек тормыш мәсьәләләрендә дә туктаусыз тыкшынуын дәвам итә. Ярый, XV йөз ахырларына әйләнеп кайтыйк. Мөхәм¬ мәтәмин, күрәсең, Ънисе Нурсолтан йогынтысы нәтиҗәсен¬ дәдер, Мәскәү кенәзе белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра һәм әлеге килешүнең бөтен шартларын тулысынча һәм берсүзсез саклый. Ул тәхеттә утырганда (1487—1496) ун ел буена Мәскәү белән сугыш булмый. Ике ил арасындагы каршылыклар югарыда күрсәтелгән килешү нигезендә — хә¬ зерге тел белән әйтсәк, төрле дипломатик юллар белән хәл ителәләр. * * * Нурсолтанның икенче улы Габделлатыйфны башка яз¬ мыш көтә. Ул 1475 еллар тирәсендә туа. Яшьлек елларын әнисе янында уздыра. Әнисе Миңлегәрәйгә кияүгә чыккач, Бакчасарайда яши. Ул елларда Мәскәү белән Кырым ара¬ сында да яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә, дидек. Шундый шартларга бәйле рәвештә, балигъ булгач та, Габделлатый¬ фны Мәскәүгә Иван III кул астына хезмәткә җибәрәләр. Дөрес, бу мәсьәлә ярыйсы ук катлаулы шартларда хәл ителә. Бер хатында Нурсолтан Казан тәхетендә утырган олы улы Мөхәммәтәминнән: «Энең Габделлатыйфны синең яныңа Казанга җибәрүгә ничегрәк карыйсың?»—дңп сорый. Мөхәммәтәмин каршы килми. Әмма аз гына вакыт узуга, вакыйгалар кинәт үзгәреп китә. Мәскәү кенәзләренең Казан һәм Кырым ханнары, Нугай бәкләре белән үзара мөгамәләләрендә кыйммәтле, асыл бүләкләр алышы зур урын били. Нурсолтан белән Иван III дә бер-берсенә бүләкләр- җибәреп торалар. Иван III (урыс кенәзләренең барысы да!) Көнчыгышта әзерләнгән энҗе, 77
мәрҗән, зөбәрҗәтләрне яраткан. Кемнәндер ишетеп, бөек кенәз Нурсолтан ханбикәдә Туктамыш ханның атаклы энҗе бөртеге барлыгын белә («жемчужное зерно хана Токтамы- ша»). Ул Нурсолтанга әлеге асылташны бүләк итүен үтенеп хат яза. Ханбикә, вакланып тормыйча, энҗе бөртеген бүләк рәвешендә бөек кенәзгә җибәрә. Асылташны алгач, Иван III балаларча шатлана. 1492 елның мартында ул Кырымга бояр И. А. Лобан- Колычев җитәкчелегендә махсус илчелек юллый. Кенәз хан¬ га, бигрәк тә ханбикәгә үзенең зур рәхмәтләрен белдерә, «Без бер-беребезгә тирән ихтирам һәм мәхәббәт саклыйбыз һәм киләчәктә дә бер-беребездән баш тартмыйбыз», ди, ханбикәнең олы улы Мөхәммәтәмингә элеккеге кебек һәр¬ чак ярдәм итеп торачагы хакында да хәбәр итә. Күргәнебезчә, Нурсолтанның олы улы моннан соң һәр¬ вакыт Мәскәү кенәзе йогынтысы астында булачак. Ә бит әле ханбикәнең кече улы да бар, ул да үсеп килә. Бөек кенәз, аны да ничектер «канат астына алып, урысча тәрбияләргә иде», дип уйлый. Бу хакта сүз кузгату өчен вакыты да уңайлы. Рәхмәтләр җибәрелгән, тугрылык турында килеше¬ нгән. Иван III илчеләре Нурсолтанга: бөек кенәз ханбикәнең кече улы Габделлатыйфны да Мәскәүдә кабул итүгә каршы түгел, дип белдерәләр. Ягъни Габделлатыйф та бөек кенәз кулы астында хезмәт итәргә тиеш. Шулай итеп, Нурсолтан четерекле хәлдә кала. Улын җибәрәсе килми аның. Хәтта җибәргән очракта да, кая—олы абыйсы Мөхәммәтәмин янынамы, әллә Мәскәү кенәзе Иван III кулы астынамы? Иван III гә кире җавап бирү яхшы булмас дип, ул аңа болайрак яза: «Биредә аның әтисе Миңлегәрәй. Ул ни теләсә, шул булыр. Әгәр инде синең янга җибәрсәм, син дә аның әтисе булырсың». Чынлыкта исә Миңлегәрәй Габделлатыйфның үз әтисен алыштыра алмый, әлбәттә. Югарыда әйтелгәнчә, ханның Нурсолтанга кадәрге гаиләсе дә ярыйсы ук ишле була. Аңа кияүгә чыкканда Нурсолтанга утыз-утыз биш яшьләр була. Миңлегәрәйдән аның балалары тумый. Нурсолтанның ике¬ нче ире Ибраһимнан тапкан балаларына хан үз итеп карый алмаган булса кирәк. Нурсолтанның, бәлки, кече улын Мә¬ скәүгә Иван III карамагына җибәрәсе дә килмәгәндер? Лә¬ кин ханбикәнең бөек кенәз белән дә каршылыкка керәсе килми. Киңәш-табыш коргач, ул Габделлатыйфны Мәскә¬ үгә җибәрергә карар итә. Кызганычка каршы, бөек кенәз белән сөйләшүләр вакытында Габделлатыйфның Мәскәүдә нинди шартларда яшәячәге турында бер сүз дә булмый. Димәк, киләчәктә бөек кенәз ни теләсә, шуны кылана ала¬ чак. һәм бу шулай килеп чыга да... Иван III не һәм аның 78
белән мөнәсәбәтләрне ханбикә беркадәр «идеаллаштырган» булса кирәк. Үзе инсафлы вә тәүфыйклы зат булгач, ул башкалар, бигрәк тә ил башында торган ир турында да шулайрак уйлаган, мөгаен. Ничек кенә булмасын, 1493 елның 6 августында бөек кенәз илчесе Колычев килеп, Габделлатыйфны әнисе янын¬ нан алып китә. Моннан соң Габделлатыйф беркайчан да Кырымны күрә алмаячак... Улы Мәскәүгә китеп, аз гына вакыт узгач, 1493 елның сентябрендә үк Нурсолтан ханбикә «браты» Иван III гә бик мөлаем, йомшак тел белән язылган һәм бөек кенәзгә ыша¬ ныч рухы белән сугарылган, хәйлә-мәкерләрдән читтә тор¬ ган хатын җибәрә. «Үзең аңлыйсындыр, кадерле улымны мин, зур ышаныч вә өметләр белән, синең\ карамакка җибәрдем. Ул бала язмышын үзең теләгәнчә хәл ит: йә үзеңдә тот, асра, йә олы абыйсы янына җибәр, кулыңнан килгәнчә тынычландыр аны. Ул үзе дә, аның абыйсы да бик яшьләр. Алар бер- берсен яратып яшәрләр. Безнең үтенечебез шул: син аларга үзең белгән кадәр яхшы шартлар тудырсаң иде. Алланың рәхмәте төшсен сиңа дип, теләктәш булып калабыз. Ә без инде, синең туганың (братың — Ф. У.) патша белән бергә (сүз Миңлегәрәй хакында бара — Ф. У.), үзебез исән-имин чакта вә әлегә хәлдән килгәнчә синең һәрбер эшеңдә ярдәм¬ че булырбыз. Әгәр Мөхәммәтәминнең угланнары вә мор¬ залары, хәтта казанлыларның барысы да, сиңа баш иеп һәм яхшылап үтенсәләр, син Габделлатыйфны алар янына җи¬ бәр. Әгәр инде җайлап, бик теләп, чын күңелдән үтенмәсә- ләр, үзең кара, үзеңдә тот, үзең белгәнчә асра: Сатыйк бик яшь, аның ышанычлы һәм буйсынган кешеләре дә юк; Ба- гайның исә акылы юк. Энесен олы агасы янына җибәрсәң дә, үз янында калдырсаң да, аңа абыз дәрәҗәсендә (сүз тәрбияче хакында булса кирәк — Ф. У.) бик яхшы бер кеше¬ не билгелә. Иң яхшысы — аның әтисе Ибраһим кешеләрен¬ нән берәрсен. Тик ул абызның сүзен Сатыйк кешеләренең барысы да тыңларга, аның сүзен һичшиксез үтәргә тиешләр. Яхшы тәртип-холыкның нәрсә икәнен алар бит әле белеп бетермиләр. Кирәк булганда, син аларга үз эшләреңне дә куш: өйрәнсеннәр тәртипкә — акыллырак булырлар. Әгәр алар бер урында бер дә эшсез яши башласалар, бөтенләй бозылып китүләре мөмкин»,— дип язылган ул хатта. Бу хат бик күп нәрсәләр хакында сөйли һәм төрле уйлар уята. Газиз баласын чит-ят илгә алып китеп бераз вакыт үткәч, ананың бәгыре әрнү, мөгаен, соң дәрәҗәгә җитә. Ана кешенең борчылуы Габделлатыйф әле аның үз янында бул¬ ганда ук сизелә башлаган иде. Ул кече улының чит илдә, 79
Мәскәүдә, башка милләт вә дин илендә яшәвен теләми. Аның йөрәк түреннән чыккан изге теләге: балалары бергә, бер җирдә яшәсеннәр иде... Нурсолтан Мәскәүнең бөек кенәзенә турыдан-туры бое¬ рык бирә алмый, билгеле. Әмма әлеге хатның эчтәлеге генә түгел, теле, стиле һәм борчулы яңгырашы уйландыра. Нур¬ солтан белән Иван III арасындагы мөнәсәбәтләр ничек кенә булмасын, ханбикә Мәскәү кенәзеннән үтенеп кенә калмый, үзенең олырак булуыннан файдаланып, бөек кенәзгә хәтта күпмедер дәрәҗәдә боерык бирә, акыл өйрәтә, һәрхәлдә, хатта шундый төсмерләр сизелеп китә: тегеләй ит, болай ит, шулай эшләсәң иде һ. б. Ләкин мондый боерык һәм акыл өйрәтүләрне Нурсолтан шундый матур бизәкләрдә бирә ки, күп урыннарында хат карт вә тәҗрибәле дипломат телен хәтерләтә. Хатның аерым детальләренә килсәк, анда да төрле үзенчәлекләр барлыгы ачыклана. Әйтик, Нурсолтан үзенең улларын Сатыйк һәм Багай дип атый. Безгә билгеле булган чыганакларда бу кушаматларның мәгънәсе аңлатыл¬ мый. Сатыйк бәлки Габделлатыйфның драматик язмышы белән бәйләнгәндер? Багай турында исә түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: аерым төрки халыкларда, мәсәлән, казакъ халкында таралган йола буенча, шәһит киткән олы ир ту¬ ганның исемен телгә алу тыела, хәтта исән калганнардан берәрсенең исеме шундый ук булса да рөхсәт ителми. Чөнки үлгән кеше, бик борынгы ышанулар буенча, Тәңре, пәйгам¬ бәр дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә инде бу затларның исемнәрен кирәксә дә, кирәкмәсә дә кабатлау гөнаһ санала. Мондый чакта тере кешенең исеме Багай сүзе белән алыштырыла. Нурсолтанның улы Мөхәммәт атлы. Ягъни ул мөселман¬ нарның иң олы пәйгамбәре исемен йөртә. Өстәвенә, әлеге хатның башка дин, билгеле бер дәрәҗәдә антагонистик дин вәкиле Иванга юнәл телүен дә онытмыйк. Хатның тагы бер детале игътибарга лаек. Кече улына карата Нурсолтан: ул әле яшь, аның җитди ярдәмчесе дә юк, ди. Казан ханы тәхетендә утырган улы турында, аның әле акылы юк, ди. М. Бережковның хаклы фикеренчә, Нур¬ солтанның үз балаларын болай атавы үзенчәлекле «иркәләп ярату» билгесе булса кирәк. Иван III ханбикәнең хатына шул ук рухта җавап бирә. «Углан Габделлатыйф турында мин аның абыйсына хәбәр җибәргән идем. Ул миңа җавап хаты язарга тиеш иде. Әмма аннан әлегә кадәр бернинди дә хәбәр килгәне юк»,— дип яза бөек кенәз 1393 елның ноябрендә. Аннан соң мәсьәләнең икенче ягы да бар икән. Илче К. Золотницкий аркылы Нурсолтан бөек кенәзгә: «Габделлатыйфны Казанга җибәр¬ мә. Чөнки әшәке кешеләр йогынтысы нәтиҗәсендә ике ту¬ 80
ган арасында дошманлык килеп чыгуы мөмкин. Угланны үзең яныңда тот»,— дип хәбәр иткән икән. Димәк, Нурсол¬ танның Золотницкий белән сөйләшүләренә караганда, ул кече улына Мәскәүдә, бөек кенәз Иван III янында яшәү хәерлерәк булыр дигән фикергә килгән. Нурсолтанның бу теләген истә тотып, бөек кенәз Габделлатыйфны үз янында калдыра һәм аңа яшәү өчен Звенигород шәһәрен бирә. Берничә ел элек абыйсы Кашира шәһәрендә көн күргән булса, хәзер Габделлатыйф Звенигород шәһәренә хуҗа бу¬ ла. Мәсьәләнең иң җитди ягы менә нәрсәдә: Мәскәү кенәз- легендә урнашкан гадәт буенча, Кашира һәм Звенигород шәһәрләре илнең төп шәһәрләреннән санала. Шуңа күрә, гадәттә, Кашира—бөек кенәзнең олы улына^ Звенигород аның икенче улына бирелә торган булган. Ягъни Казан ханы Ибраһим белән Нурсолтанның уллары Мәскәү илендә бөек кенәз уллары дәрәҗәсендә яшиләр. Кече улының язмышын югарыда әйтелгәнчә хәл итү Нурсолтанның күңелен тынычландыра алмаган. Олы улы Мөхәммәтәмин, Мәскәү кенәзе Иван III һәм башкалар бе¬ лән сөйләшүләр, хатлар алышулардан соң, ул, үзенең күңе¬ лен Аллаһы Тәгаләгә багышлыйм дип, Мәккәгә хаҗга ба: рып кайтмакчы була. Кайбер тарихи чыганаклар күрсәтүен¬ чә, 1494—1495 елларда Миңлегәрәй үзенең җәмәгатен Мәккәгә җибәрмәкче була. 1495 елда Нурсолтан үзенең туган абыйсы Хөсәен морза һәм илледән артык сакчылары белән Мәккәгә китә. Озак, газаплы юлны яхшы узып, Мәк¬ кәдә була. Аннан соң, ары китеп, Мисырга бара. Мисыр солтаны аны бик зурлап каршылый, хөрмәтләп кунак итә. Хаҗдан кайткач, Нурсолтан хаҗия исемен йөртә башлый, һәм бу махсус атама аның исеменә һәрвакыт кушып йөр¬ телә. Иң кызыгы шул: Нурсолтан, хаҗдан кайткач, үзе утырып йөргән «тарихи атны» Иван III гә бүләк итә. Ул, мөгаен, Мәккәдә булып кайткан ат бөек кенәз өчен иң зур вә кыйммәтле бүләк булырга тиеш дип уйлагандыр инде. Тик Нурсолтан Иван III нең капма-каршы дин вәкиле булу¬ ын гына онытып җибәргән булса кирәк... * * * Мәскәү белән Кырым Габделлатыйфның язмышын хәл иткәч, Мөхәммәтәминнең эшләре катлауланып китә. Аның мәскәүчел сәясәте Шәрекъкә йөз тоткан морзаларның риза¬ сызлыгын уята. Алар ханга каршы көрәш башлыйлар. Ка¬ зан тәхетенә дәгъва кылучы да табыла: Бату ханның энесе Шәйбан нәселеннән булган Себер угланы Мамук. Мамук ханзадә 1496 елда, Мөхәммәтәминне тәхетеннән куып, үзен 81
Казан ханы дип игълан итә. Тик Мамук Казан тәхетендә очраклы кеше булып чыга. Аны тәхеткә утыртуда төп эшне ул чорда ун ел буена диярлек Казан хөкүмәте башында торган зирәк, Казанда зур абруй казанган, хәйләкәр, нык ихтыярлы дәүләт эшлеклесе Коләхмәт башкара. Әмма Ма¬ мук хан, М. Худяков фикеренчә, мәгънәсез хан булып чыга. Мамук хан — Себер киңлекләрендә тәрбияләнгән углан. Ул зур шәһәрләре булган югары цивилизацияле, әдәбиятлы вә мәдәниятле Казанга хан була алмый. Биредә ул шактый тупас рәвештә Себердәге күчмә тормыш тәртипләрен ур¬ наштыра башлый. Көтелмәгән салымнар белән җирле сә¬ үдәгәрләрне һәм авыл халкын рәхимсез талый. Хәтта аны тәхеткә утыртуда төп роль башкарган морзалар белән, ягъни Шәрекъ төркеме белән дә каршылыкка керә һәм Коләхмәтне кулга алдыра. Мамук хан ни сәбәп беләндер Арча бәклегенә каршы яуга чыккач, Коләхмәт һәм Казан морзалары аны яңадан шәһәргә кертмиләр. Вакыйгалар шундый үсеш алгач, Коләхмәт Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яңарта. Мамук ханны деспотлыкта, комсыз¬ лыкта һәм хатын-кызларга җиңел карашта гаепләп, аның урынына яңа хан куймакчы була. Казанда инде ханлык иткән Мөхәммәтәминнән баш тартып, аның энесе Габделлатыйф¬ ны Казан ханы итеп сайлыйлар. Шулай итеп, Нурсолтанның икенче улы да Казан ханы дәрәҗәсенә күтәрелә. Моңа Иван III дә каршы килми. Бөек кенәз фикеренчә, Мәскәү хөкемда¬ рлары тирәсендә йөргән Габделлатыйф та Казанда нигездә Мәскәү сәясәтен алып барырга тиеш. Яңа ханны тәхеткә утырту өчен Мәскәүдән воеводалар Холмский белән Палец- кий киләләр. Алар Казан халкын яңа ханга гына түгел, Мәскәү кенәзе Иван III гә дә ант иттерәләр. Бу инде югары¬ да күрсәтелгән Мәскәү протекторатының конкрет һәм ачык чагылышы иде. Чыннан да, бик кызык бер нәрсә килеп чыга: ничек инде Казан ханлыгы кебек мөстәкыйль илнең ханы башка бер илнең хөкемдарына тугрылыклы булу турында ант итәргә тиеш?! Кайсы ил тарихында булды икән мондый хәлләр? Бу сорауларга җавап рәвешендә шуны әйтергә мөм¬ кин: Мәскәү кенәзлеге әлегә сугышсыз, тыныч юллар белән Казан ханлыгының хуҗасы булырга тырыша. Әйтергә ки¬ рәк, бу агрессив сәясәт юлында ул шактый зур уңышларга ирешә: Казан ханлыгының хөкемдарларын үзе куя (Мөхәм¬ мәтәмин, Габделлатыйф), үзенә тугрылыклы булу турында, Казан ханын гына түгел, хәтта Казан халкын да ант иттерә Боларның барысы да «сугышсыз», «тыныч агрессия»нең тирән уйлап эшләнүен күрсәтә. Тик ни хикмәттер, Казан ханнары гына үзләренең мөстәкыйльлекләрен югалта бару¬ ларын берничек тә аңламыйлар кебек... 82
Китерелгән мәгълүматлар күп нәрсә хакында сөйли. Күренә ки, Казан һәм Кырым ханлыкларына яхшы мө¬ нәсәбәт саклаучы булып кыланганда да, Иван III мөстә¬ кыйль дәүләт булган Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшынуын дәвам итә. Бу елларда Мәскәү кенәзлеге чын¬ нан да ныгый. Аның тышкы сәясәте дә активлаша, әлегә яңа җирләр яуламаса да, аларны үз йогынтысы астында калдырырга тырыша. Бик теләсә, Иван III Казан тәхетенә яңадан Мөхәммәтәминне утырта алган булыр иде. Тик ул Казан һәм аның тарихи язмышы белән уенчык белән уйнагандай уйный. Бәлки агай-энеләр Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф арасында дошманлык уяту өчен, ул тәхеткә аларның әле берсен, әле икенчесен утыртып карарга бу¬ лгандыр? Ә бәлки аның Габделлатыйфны тәхеттә сынап карыйсы да килгәндер? \ Әлеге вакыйгалар узгач, Иван III бу хакта Миңлегәрәй белән Нурсолтанга хәбәр итә, Казанда нинди вакыйгалар булуы турында яза. Нурсолтан да үз чиратында кенәзгә җавап хаты җибәрә. Гадәттәгечә, ул кенәзгә аның балалары турында һәрвакыт кайгыртып торуы өчен бик зур рәхмәт¬ ләр белдерә, «сиңа Аллаһе Тәгаләнең рәхмәте төшсен», дип тә өсти. Шул ук вакыт Нурсолтан бөек кенәзгә үзенең кайбер шикләре турында да хәбәр итә: «Халыкта төрле имеш-мимешләр кузгалуы мөмкин,— ди ул,— нишләп хан итеп аның олы улы түгел, кече улы куелган?» Тик шулай да ул кенәзгә тагын бер тапкыр рәхмәтләр белдерә, үзенең ире Миңлегәрәй белән Иван III арасында дуслык саклануын тели. Бөек кенәздән ул үз балаларының яшьлек гөнаһларын гафу итүен үтенә. Яшьлеген Габделлатыйф Кырымда, милли тәрбия шарт¬ ларында уздыра, дигән идек. Мәскәүдә ул бик аз вакыт була, анда чит ил, «урыс идеологиясе» рухына бирелеп өлгерә алмый кала. Ягъни милли рухта тәрбияләнгән Габд- деллатыйф шул ук рухын саклап кала. 20 яшьләр тирәсендә тәхеткә утырган бу ханның эшләре Казанда берничә ел яхшы гына бара. Башта ул биредә Мәскәү сәясәтен уздыра кебек. Әмма тиз арада аның тәрбияләнү шартлары сизелә башлый. 25 яшькә җиткәч ул үз сәясәтен үзгәртмәкче була. Аның төп фикере, идеясе — Казан ханлыгы гомер-гомергә Мәскәү кулы астында яши алмаячак, Казан үзенең милли азатлыгын вә мөстәкыйльлеген тулысынча саклап калырга тиеш. Хөкүмәт башында торган Коләхмәт Габделлатыйфның бу сәясәтенә катгый каршы чыга. Казанда Кырым яки Мәскәү яклы булып ике төркемгә бүленгәй түрә-морза- ларның үзара ызгыш-талашлары кискен төс ала башлый. 83
Габделлатыйф Казанның азатлыгын, мөстәкыйльлеген ны¬ гыту юнәлешендә беренче адымнарын ясауга ук, Коләхмәт, Мәскәүгә барып, Казан хәлләрен бәян кыла. Иван III эшне бик тиз тота: аның әмере белән Казанга кенәз Но¬ здреватый килеп Габделлатыйфны хан тәхетеннән төшерә һәм, тоткын итеп, Мәскәүгә алып китә. Казанга хан итеп тагын Мөхәммәтәмин куела, һәм ул шактый озак вакытка шул тәхетендә кала (1502—1518). Шунысы мөһим: Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III үзенең Мөхәммәтәмин яки Габделлатыйф язмышына кагылышлы һәрбер адымы турында Нурсолтанга хәбәр итеп тора. Ка¬ зан тәхетенә Габделлатыйф урынына Мөхәммәтәминне утырту Нурсолтанны борчуга салыр дип, Иван III аны тынычландырырга тырыша. Бу юлы да ул Нурсолтанга махсус хат яза. Бөек кенәзнең хаты ярыйсы ук кырыс языл¬ ган: «Мин аны — Габделлатыйфны Казан тәхетенә утырт¬ тым,—дип яза кенәз.— Ә ул рәхмәтләр укып утыру урыны¬ на, бераз гына вакыт узгач та, мине алдый, сүзләремне тыңламый башлады». Ягъни Казан ханлыгыңа һәм бу ил¬ нең башында торган кешегә бөек кенәз берәр боярына кара¬ гандай карый һәм аның белән ни теләсә шуны эшли ала. Әлеге хатында бөек кенәз Нурсолтанга бераз ялагайланып куярга да онытмый һәм болай дип өсти: «Казан һәрвакытта да синең ыру кешеләре кулында булыр». Бер дә борчылма, янәсе. Җавап хатында Нурсолтан әле генә Мәккәдән кайтуы һәм якын арада улларын күрү өчен Мәскәү вә Казан як¬ ларына сәяхәт кылу мөмкинлеге турында яза. Бу хәл 1497 елда була. ★ * * Иван III нең Казан ханлыгы кебек мөстәкыйль дәүләт¬ нең язмышын читтән торып хәл итеп утыруы Миңлегәрәй¬ нең ачуын кабарта. Аның хаты да ярыйсы ук кырыс яң¬ гырый. Ничек инде ул, Иван III Габделлатыйфны тәхеттән алып кына калмый, хәтта аны—чит ил хөкемдарын — Руси- ядәге. Белоозерога сөргенгә җибәрә?! Хан Мәскәүгә бер-бер артлы хатлар яза. Яхшылык белән дә сөйләшеп карамакчы була ул бөек кенәз белән. «Без бит аны синең яныңа ачлык- тан-ялангачлыктан җибәрмәдек,—дип яза ул.— Син бездән, яхшы ният белән җибәрегез, дип үтендең. Без җибәрдек. 84
Хәзер инде үтенечем шул: яхшы гына, кадерләп кенә асра, яшәт үзеңдә, бир аңарга җир. Әгәр шулай итәргә теләмәсәң, җибәр аны үзебезгә. Син аны бер тапкыр җәзага тарттың бит инде. Җитәр, гафу ит аны! Әгәр безнең үтенечне үтәмә- сәң, шуның белән безнең туганлык вә дуслыкка чик куясың булып чыга. Ул чакта безнең арадагы хаклык бетте дип уйларга кирәк». Бу хат 1503 елның язында языла. Шул уңай белән Нурсолтан да бөек кенәзгә махсус хат юллый. Аның хаты йомшаграк, тыйнаграк яңгырый. Габ¬ деллатыйфның фаҗигале язмышы, аның Иван III тарафын¬ нан җәзага тартылуы, сөргенгә җибәрелүе турында сөй¬ ләгәч, Нурсолтан кенәзгә үтенеч белән мөрәҗәгать итә: гафу ит инде хәзер минем улымны, ди горур ханбикә. Әгәр шуны эшләсәң, без синең исәнлегең хакына күп догалар кылырбыз... Кырым ханы да, ханбикә дә үтенгәч, бөек кенәз Габделла¬ тыйфны сөргеннән азат итә һәм аңа Мәскәүдә яшәргә куша. Шулай итеп, Нурсолтанның ике улы ике төрле язмыш кичерә: Мөхәммәтәмин — Казан ханы тәхетендә, Габделла- тыйф — Мәскәү кенәзе кулында тоткынлыкта. Казан хан¬ нарының язмышы Мәскәү кенәзе Иван III сәясәтенә, барын¬ нан да элек аның Казан вә Кырым ханлыклары белән мөнәсәбәтләренә бәйле була. Нурсолтан аеруча авыр хәлдә кала. Аның үз-үзен тотышын Кырым, Казан вә Мәскәү ханлыкларының үзара сәяси вә икътисади мөнәсәбәтләре чагылышы дип уйларга кирәк. Нурсолтан төрле илләр ара¬ сындагы мөнәсәбәтләрнең иң четерекле ноктасында кала. Мондый шартларда үз-үзен тоту, хаклык юлыннан бару аңа гаять тә авыр булып чыга. Аның иң якын кешеләре — ире Миңлегәрәй, уллары Мөхәммәтәмин һәм Габделлатыйф яхшы яшәсен өчен Казаң, Кырым, Мәскәү мәмләкәтләре үзара яхшы мөнәсәбәтләрдә торырга тиешләр, һәм ни хик¬ мәттер (әллә Нурсолтан ханбикә тырышлыгы нәтиҗәсен¬ дәме?), бу өч дәүләтнең арасында озак еллар буена яхшы мөнәсәбәтләр саклана. Алтын Урда, Кырым, Казан ханлыклары, Нугай Ур¬ дасы, Мәскәү кенәзлеге кебек көчле вә зур илләрнең үзара мөнәсәбәтләре билгеле бер хәлдә, Мәскәүгә «яраклы» хәлдә саклануда Иван III нең хәйләкәр вә мәкерле сәясәте дә зур роль уйнаган булса кирәк. Әйтик, 80 нче еллар ахырында аның Мөхәммәтәмингә карашы, һәрхәлдә, тышкы яктан, 85
шулкадәр «яхшы» була ки, үзенең күпсанлы хатларының берсендә ул аны хәтта «минем улым» дип атый. Сүз уңаен¬ нан әйтеп үтик, нәкъ шул елларда Иван III атаклы Идегәй әмирнең оныгы, мәшһүр Сөембикә ханбикәнең бабасы Му¬ са бәккә—Нугай Урдасының хөкемдарына кызын Мөхәм¬ мәтәмингә кияүгә бирергә рөхсәт итә. Илләр арасындагы сәяси вә икътисади мөнәсәбәтләрдә туган-тумачалык элек- электән әһәмиятле роль уйнап килгән. Иван III Кырым ханы Миңлегәрәй белән аның хатыны Нурсолтанга, якын туганнарына дәшкәндәй, һәр хатында «абыем» («брат»), «апаем» («сестра») дип дәшә. Моны — бу бит ул заманда киң таралган, хат саен кабатлана торган формаль бер алым гына дип тә уйларга мөмкин. Әйе, билгеле бер дәрәҗәдә бу шулай. Тик Мәскәүнең бөек кенәз- ләре кем эләкте шуңа «абыем» вә «апаем», «энем» вә «сең¬ лем» дип дәшмиләр бит! Нурсолтанның кече улы Габделлатыйфны Иван патша, берничә ел буена үз кул астында «асрап», Казан тәхетенә утырта. Аннан соң, ниндидер гаебен табып, Мәскәүгә тоткын¬ лыкка алып китә дә аның урынына тәхеткә Нурсолтанның олы улы Мөхәммәтәминне куя. Казанның элеккеге ханы Илһам да аның кул астында — Вологдада тоткынлыкта. Мәскәү кенәзле- ге җирендә урнашкан Касыймда «патша» булып Миңлегәрәй¬ нең энесе Нурдәүләт утыра. Шул рәвешчә, Иван III Литва- Полыиа, Алтын Урда, Казан, Кырым вә Касыйм ханлыкла¬ рын, Мәскәү кенәзенә озак еллар буе мөкиббән китеп яшәгән Нугай морзаларын төрле вә катлаулы, кайвакыт бик тупас, икенче бер очракларда гаять тә нечкә җепләр белән үзенең эчке вә тышкы сәясәтендә «бәйләп тота». Тоткындагы Габделла¬ тыйфны Иван III, кирәк була калса, Миңлегәрәй, Нурсолтан, Мөхәммәтәмингә каршы көрәштә бик оста файдалана алачак. Дөресен әйткәндә, аның тышкы сәясәте шул юлдан бара да. Ә инде Мөхәммәтәмин Иван III кулыннан ычкына башласа, бөек кенәз аны тиз арада Габделлатыйф белән алыштыра ала. Күп еллар буена нугай морзалары кенәздән Илһам ханны азат итүен, Миңлегәрәй белән Нурсолтан Габделлатыйфны Кыры¬ мга кайтарып җибәрүен үтенеп түбәнсенәләр. Ләкин ул ханнарның тоткынлыкта калуының сәяси әһәмиятен бик яхшы аңлаган Иван Щ аларны беркая да җибәрми. Аның өчен бу иң кулай һәм һичшиксез отышлы сәясәт иде. 86
* * * Казан тәхетенә Габделлатыйф урынына Мөхәммәтә¬ минне утыртуны М. Худяков түнтәрелеш дип атый. Ягъни унбиш ел буена Мәскәү кулы астында булу Казанның хәлен катлауландыра. Казанда Мәскәү йогынтысы көчәя. Әлбәт¬ тә, бу очракта сүз уңай, алгарышлы йогынты турында тү¬ гел. Сүз агрессив-колониаль тәэсир хакында. Мөхәммәтәмин шактый зур тәҗрибә туплаган дәүләт эшлеклесенә әверелә һәм беркадәр мөстәкыйль сәясәт алып бара башлый. Моның сәбәпләрен «Казан тарихы» елъяз¬ масының авторы, Казанда егерме ел буе тоткынлыкта бу¬ лып Явыз Иван тарафыннан азат ителгән һәм шуңа күрә аны күкләргә чөеп мактаучы кара йөрәкле шовинист түбән¬ дәгечә аңлата: Казан тәхетенә утыргач, Мөхәммәтәмин Ил¬ һам ханның тол калган хатынына өйләнә. Бу хатын, ире белән бергә, Вологда сөргенендә булган. Шуңа күрә ул, табигый, урысларга каршы ачы нәфрәт саклый, яңа ирен дә шул рухта тәрбияләргә тырыша. Ул бертуктаусыз Мөхәм¬ мәтәминне Мәскәү залимнәренә каршы сугыш ачарга үгет¬ ли: «Син нәрсә, Мәскәү залимнәренең колымы? Бу хәлдә син бит бүген — тәхеттә, иртәгә—ләхеттә. Илһам кебек үк тоткынлыкта үләчәксең! Адәм рәтле патшалар һәм гади халык сиңа нәфрәт белән карыйлар. Коллыктан бөеклеккә күтәрел! Мәскәү изүен алып ат яки данлыклы үлем сайла!» М. Худяков әлеге «тарихчы»ның сүзләренә зур шик бе¬ лән карый һәм, аның тасвирлауларын, җитди тарихи до¬ кумент дип атаудан битәр, роман дип бәяләү дөресрәк булыр иде, ди. Кызганычка каршы, Н. М. Карамзин әлеге «тарихчы» сүзләренә иярә, җитди сәяси һәм хәрби вакыйгаларны гаилә мөнәсәбәтләренә кайтарып калдыра. Ягъни әйтелгән ва¬ кыйгаларга һәм әлеге хатынның үз-үзен тотышына карата ул бөтенләй кире мөнәсәбәттә тора. Моңа гаҗәпләнеп тә булмый. Чөнки аның уй-фикерләре күп гасырлар буе Русия кенәз-патшалары, билгеле бер даирә белгечләр тарафыннан алып барылган шовинистик һәм бөек мәмләкәтчел идеоло¬ гия вә сәясәтнең конкрет бер чагылышы гына. Ә инде чын татар кешесе буларак уйлап карасак, ханбикәнең үгет-нә- сыйхәте, хәтта ул беркатлырак формада бирелсә дә, азат илнең мөстәкыйльлеген яңадан яулап алу вә аны яклау һәм саклау, әле бүген дә күзебезгә күренеп дәвам иткән Мәскәү 87
баскынчылыгыннан котылу идеясе—чынлыкта олы һәм из¬ ге фикер бит! Мәсьәлә әлеге хатынның сүзләрендә генә түгел, әлбәттә. Мәсьәлә катлаулырак, җитдирәк. М. Худя¬ ков фикеренчә, Мөхәммәтәмин Мәскәү белән көрәшергә җыенмый, ул нигездә Мәскәү яклы кеше була. Чөнки ул, Мәскәүдә бөек кенәз янында яшәп, билгеле бер дәрәҗәдә «урыс тәрбиясе» алган, кенәз-бояр сарайларындагы гореф- гадәтләрне үзләштергән булырга тиеш. Тик Казан ханы тәхете кадәр зур вә бөек урынга күтәрелгәч, ул үзенең кайбер шәхси сыйфатларын, гадәтләрен беркадәр «онытып» торырга мәҗбүр була. Ләкин шул ук вакытта аның милли сыйфатлары да сакланырга тиеш. Ул бит гомер буе Казан¬ нан читтә яшәгән кеше түгел. Бер тапкыр Казан тәхетеннән куылды инде ул. Димәк, хәзер Мөхәммәтәмин зирәгрәк сәясәт алып барырга мәҗбүр. Югыйсә ул Казан халкының баш күтәрүеннән курка. Шуңа да Мөхәммәтәмин хан Мә¬ скәү кенәзлеге сәясәтенә каршы көрәш башларга карар итә. Дөрес, М. Худяков сүзләрендә башка төрле төсмерләр дә бар. Аның фикеренчә, Мөхәммәтәмин Мәскәү белән мәңгелек дошман булырга җыенмый. Аңа тик Казанның бер төркем түрә-морзаларына хас «милли омтылышларны ка- нәгатьләндерергә» генә кирәк. Нинди юл белән моны эш- пәргә момкин соң? Бәлки, кызу канлы кешеләрне беркадәр I ыпычландыру өчен, Мәскәү яклы кешеләргә, барыннан да элеж Казандагы урысларга каршы погром оештырырга ки¬ рәктер? һәм хан шулай эшли дә. Тик үз сәясәтен ул шул¬ кадәр сак һәм астыртын алып бара ки, беркем дә аның чын ниятләрен аңлый алмый. Хәтта сизгер сәясәтче һәм дип¬ ломат булган Коләхмәтне дә ул сиздермичә генә ‘ җиңеп чыга, тупасрак әйтсәк — бик матур итеп алдый. Мәскәү яклы түрә-морзаларның җитәкчесе булган Коләхмәтне Мө¬ хәммәтәмин хөкүмәт эшләреннән читләштерә. Аның нин¬ дидер гаепләрен табып кулга алдыра һәм җәзага тарта. Ун ел буе диярлек хөкүмәт башында торган Коләхмәт шуның белән тарих мәйданыннан юкка чыга. Мәскәү кенәзе дә элеккечә гаярь ир-егет түгел инде. Иван III картая, туктаусыз авырый башлый. Дәүләт эшләрендәге активлыгы күзгә күренеп сүрелә. Менә шундый шартларда Мөхәммәтәмин үзенең ниятен тормышка ашыруга — Казан ханлыгының азатлыгын, мө¬ стәкыйльлеген торгызу эшенә керешә. Бу хакта Н. М. Ка¬ 88
рамзин түбәндәгеләрне сөйли. Хан үченең морзаларыннан берсен ниндидер эшләр белән Мәскәүгә җибәрә. Иван III мәсьәләнең асылын аңламагач, аны ачыклау өчен Казанга дьяк Михаил Кляпикны юнәлтә. Шул арада Мөхәммәтәмин конкрет эшләр башлый. 1505 елның 24 июнендә гадәттәгечә Казанда искиткеч зур ярминкә була. 17 ел буена Казан белән Мәскәү арасында яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөргәч, ярминкәгә бик күп урыс сәүдәгәрләре дә җыела. Тик көт¬ мәгәндә һәм кинәт кенә Мөхәммәтәмин боерыгы буенча Мәскәү илчесе кулга алына. Ярминкәгә Русиядән килгән сәүдәгәрләрнең байтагы талана, үтерелә, кулга алына, кол итеп Нугай якларына озатыла. «Казандылар урысларны, әлбәттә, яратмыйлар,—дип яза Н. М. Карамзин,— һәм алар урыслар белән сугышка бик риза булып катнашты¬ лар». Билгеле бер даирәләр арасында әле хәзергә кадәр урысларны барысы да яратырга тиеш дигән абсурд бер фикер яшәп килә. Ил башында торган бөек кенәзләрдән башлап гади сәүдәгәрләргә кадәр урыслар гомер-гомергә казанлыларга, гомумән, урыс булмаган халыкларга түбән¬ сетеп карыйлар. Мәскәү кенәзе, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, Казан иленең эчке эшләренә тыкшынып, үзенә ярардай шар¬ тлар тудырырга тырыша. Урыс кенәзләре, Новгород ушкуйниклары әледән-әле Казанга һөҗүм итеп, ханлыкның кала-салаларын талап, туздырып торалар. Кайбер ваграк даирәләр, шул исәптән гап-гади сәүдәгәрләр дә үзләрен артык эре тоталар, төрлечә кыланалар. Сине кем дә булса ихтирам итсен, бигрәк тә яратсын дисәң—үзеңне дә кеше¬ ләрчә тотарга кирәктер бит ләбаса! Әлеге фаҗигале вакыйгалардан соң Мөхәммәтәмин, 40 мең казанлылардан һәм 20 мең нугайлардан торган гаскәр җыеп, урыс җирләренә бәреп керә, Түбән Новгородка җи¬ теп, аның аерым бистәләрен яндыра. Шәһәр башында тор¬ ган воевода Хабар Симский, ахыр чиктә, биредә тоткын¬ лыкта яткан 300 литвалыны азат итә. Әнә шулар Түбән Новгород шәһәрен коткарып калалар да! Мөхәммәтәмин баш күтәреп Мәскәү изүеннән котылган арада бөек кенәз Иван III үлеп китә. Мәскәү тәхетенә аның улы Василий III утыра. 1506 елда ул Мөхәммәтәминнән үч алырга уйлый. Тагын Казан ярминкәсе якынлаша. 22 июнь¬ дә Мөхәммәтәмин үзенең гаиләсе, туганнары, түрә-морза- лары белән ярминкәгә килә. Бәйрәмгә әзерлек шау-шуы, 89
меңләп чатыр, күңел ачарга җыелган халык, һич көтмәгән¬ дә каяндыр күпсанлы Мәскәү гаскәрләре пәйда була һәм бәйрәм итәргә җыелган халыкны ат белән таптый, талый, кисә, үтерә башлый, һөҗүм шулкадәр көчле һәм көтел¬ мәгәндә була ки, Мәскәү гаскәрләре һичшиксез Казанны тулысынча яулап алган булырлар иде,—дип әйтелә кайбер урысча чыганакларда. Кулга төшкән иксез-чиксез байлык¬ ны, ашамлык-эчемлекне күреп, Мәскәү гаскәре җиңү бәй¬ рәме оештырмакчы була. Башлана урысча киң күңел белән оештырылган туй. Гаскәрләр мөмкин булган кадәр ашап- эчкәч, казанлылардан үч алу яхшы тәмамланды, дип, исерек килеш кылану, кычкыру, җыр, кыргый бию-уеннардан соң, таң йокысына талалар. Тик Мөхәммәтәмин йокламый. Ию¬ ньнең 25е көнне иртән, кояш чыккач, Мөхәммәтәмин 20 мең җайдак һәм 30 мең җәяүле гаскәр белән ярым исерек килеш таң йокысына талган, аның гаскәреннән ике тапкыр күбрәк булган Мәскәү чирүенә ташлана. Мәскәү гаскәрләре, Н. М. Карамзин сүзләренә мөрәҗәгать итсәк, сарык көтүе кебек, ярым ялангач һәм бөтенләй коралсыз, үзләренең көймәләренә таба чаба башлыйлар. Мөхәммәтәминнән һәм казанлылардан үч алырга дип килгән Мәскәү гаскәрләре, шулай итеп, тулысынча диярлек һәлак була. Күргәнебезчә, Василий III нең кенәз булып утыруы Ка¬ занга мәгънәсез яу чабудан башлана. Җиңелү ачысын йота алмаган кебек кенәз яңадан үч алырга җыена башлый. Тик Мөхәммәтәмин кинәт үз сәясәтен үзгәртә. Мәскәү белән туктаусыз һәм канлы сугышларның хәерлегә булмасын си¬ зепмедер, аңлапмыдыр, хан Василий III гә махсус хат яза, үзен гафу итеп, тынычлык урнаштыру хакында үтенә. Бөек кенәзнең таләпләрен үтәп, Мәскәү илчесен, хәрби әсирләрне тоткынлыктан коткара һәм киләчәктә һәрбер җитди ады¬ мын бөек князь ризалыгы белән генә эшләячәген әйтә. Моңа кадәр Казанның һәм ханлыкның азатлыгы, мө¬ стәкыйльлеге өчен көчле вә нәтиҗәле көрәш алып барган Мөхәммәтәминнең бу адымын ничек аңларга һәм аңла¬ тырга соң? Югарыда без Кырым ханы Миңлегәрәйнең һәм ханбикә Нурсолтанның Мәскәү кенәзләре Иван III һәм Василий III белән күп еллар буена яхшы мөнәсәбәттә булуы турында әйткән идек. Мөхәммәтәмин сәясәтенең кинәт капма-каршы юнәлештә үзгәрүе дә, ихтимал, барыннан да элек аның үги 90
атасы Миңлегәрәй һәм әнисе Нурсолтан йогынтысына бәй¬ ле булса кирәк. Туктаусыз сугышларның яхшылыкка бул¬ мавын Мөхәммәтәмин үзе дә тирәнтен аңлагандыр. Чын¬ нан да, ел саен кабатланып торган бу канлы сугыш-бәреле- шләрдә дошман гаскәрләре яклы кешеләр генә үлми бит, Казан гаскәрләре дә кырыла. Ә Мәскәү кенәзлеге зур, киң, андагы халыкның исәбе дә елдан-ел арта бара. Дәүләт буларак та Мәскәү кенәзлеге елдән-ел көчәя. Казан белән Кырымнан башка татар ханлыклары, хәтта шул ханлыклар эчендә дә үзара ызгыш-талаш җәелә бара... Бәлки Мөхәм¬ мәтәмин сәясәтенең кинәт үзгәреп китүе әнә шул вакый¬ галарга бәйледер?.. * * * Бөек кенәз Василийның Сигизмунд белән үзара сөйләшү¬ ләре хакында хәбәр алгач, Миңлегәрәй Мәскәү белән бәй¬ ләнешләрен ныгытырга кирәк дигән карарга килә. Ул Мә¬ скәү илчесе Заболоцкийны азат итә, Мәскәүгә «Алтын киле¬ шү» («Золотая грамота») белән үзенең өч морзасын: Мөхәммәтша, Габделзадә һәм Кайсын Бакшины җибәрә. Илчеләр Мәскәүгә 1508 елның 27 октябрендә килеп җитә¬ ләр. Василий 1П\аларны бик яхшы каршы ала. «Алтын килешү»дә Миңлегәрәй үзенең бөек кенәзгә гаять яхшы мөнәсәбәттә булуы турында ачыктан-ачык яза, хан үзе, аның балалары вә оныклары Иван III заманнарында булган үзара дуслыкның иң яхшы шартларын берсүзсез үтәячәкләр, дип ант итә. Илчеләр бик мөлаем язылган 16 хат алып киләләр. Ханның төп үтенече Габделлатыйфны Тавридага әнисе бе¬ лән күрешергә җибәрү турында була. Ханның бу үтенече бөек кенәз Василийга шундый җитди булып тоела ки, ул шунда ук Боярлар Думасын җыя һәм утырышка Габдел¬ латыйфны да чакырта. Дума вәкилләре аны Кырымга җи¬ бәрүдән баш тарталар. Бөек кенәз Габделлатыйфка мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Габделлатыйф падишаһ, минем әтием сине нинди зур гаебең өчен иректән мәхрүм итүен беләсең булыр. Әмма туганым (братым — Ф. У.) Ми¬ ңлегәрәйнең үтенечен үтәп, мин синең җинаятеңне онытам һәм сиңа ирек һәм аерым шәһәр бүләк итәм...» 91
Ләкин бу ирек Габделлатыйфка бик кыйммәткә төшә. Ул Мәскәү иленә берсүзсез тугрылыклы хезмәт итәргә, үз теләге белән Мәскәү кенәзлеге чикләреннән беркая да чык¬ маска, Мәскәү дошманнары, бигрәк тә Литва белән бернин¬ ди мөнәсәбәтләргә кермәскә сүз бирә. Бу шартларны Миң¬ легәрәй илчеләре дә антлары белән беркетәләр. Габдел¬ латыйфны да «үз гаебен» танырга мәҗбүр итәләр. Ул, моннан соң христианнарны рәнҗетмәм, аларның изге дип саналган затларын мыскылламам, бөек кенәзгә каршы бе¬ рәр сүз ишетсәм яисә берәр эш сизсәм, һичшиксез, бу хакта шунда ук кенәзгә җиткереп торырмын, дип ант итә. Аңлашыла ки, Габделлатыйф, озак еллар буе тоткын¬ лыкта вә сөргендә булгач, үзенең падишалык кына түгел, шәхес буларак та бик күп сыйфатларын югалта башлый һәм, бөек кенәз таләбен үтәп, шымчы, әләкче булырга да ризалык белдерә. Тоткынлык еллары аны тәмам интектер¬ гән булса кирәк... Бөек кенәз Миңлегәрәйгә һәм Габделлатыйфка тугры¬ лыклы булуы хакында 1508 елның 14 гыйнварында тәре үбеп ант итә. Василий III һәм аның Боярлар Думасы ничек кенә игеле¬ кле булып кыланмасыннар, алар куйган шартлар Миңлегә¬ рәй белән Нурсолтанны канәгатьләндерә алмыйлар. Габ¬ деллатыйф элеккегечә ата-анасыннан еракта, чит илдә тот¬ кынлыкта кала. Кырымнан Мәскәүгә тагын үтенеч хатлары агыла башлый. Шул ук 1508 елның 21 декабрендә Миң¬ легәрәй Василийга зур хат җибәрә. Хан тагын да Габдел¬ латыйфны Кырымга җибәрүне үтенә. Әмма кенәз аның сүзләренә колак салмый. 1509 елның февраль-март айлары¬ нда хан белән ханбикә бөек кенәзгә янә хатлар язалар, янә улларын җибәрүне үтенәләр. Ахыр чиктә Мәскәүдән Кыры¬ мга илче Морозов килә. Василий III аның аркылы Нурсол¬ танга үзенең кайнар сәламнәрен җибәрә, рәхмәтләрен бел¬ дерә. Чөнки хан белән бөек кенәз арасындагы дуслыкны ныгыту өчен Нурсолтан күп көч түгә. Кенәз Нурсолтаннан шул ук юнәлештә эшләвен үтенә, без дә сиңа һәрбер эшеңдә ярдәм итәрбез, дуслыкны бик яхшы сакларбыз, ди. Шунда ук ул тагын бер тапкыр Габделлатыйфка яхшылык кылуы хакында шапырына. Нинди яхшылык турында сөйләнә соң бөек кенәз? Иң зур яхшылык — Габделлатыйфны Кырымга, ата-анасы янына 92
кайтарып җибәрү. Нишләп соң Василий III моны эш¬ ләми? Ләкин ике арада йөргән хатлар ничек кенә «җылы вә мәрхәмәтле» булмасын, бөек кенәз үзенең кире сәясәтеннән чигенми. Хан белән ханбикәнең күп тапкырлар ялынып- ялваруларына карамастан, ул Габделлатыйфны Кырымга кайтарудан баш тарта. Бәхетсез улын Мәскәү тоткынлы¬ гыннан йолып ала алмагач, Нурсолтан аның янына Мәскә¬ үгә үзе килмәкче була. Улларын күрү теләге Нурсолтанда алардан аерылуга ук тугандыр, әлбәттә. Тик көндәлек мә¬ шәкатьләр бу теләкләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән. Бәлки Миңлегәрәйнең дә Нурсолтанны үз янын¬ нан җибәрәсе килмәгәндер, һәрхәлдә, Нурсолтанның хат¬ лары белән танышкач, шундый фикер туа. Нәрсә бу, Миң¬ легәрәйнең Нурсолтанга мәхәббәте билгесеме? Әллә моның башка берәр сәбәбе бармы? Җавап табу өчен, конкрет факт¬ ларга мөрәҗәгать итик. Нурсолтанның балалары янына сәфәргә чыгуы турында сүз 1498 елда ук чыга. Шул елда аның Иван III гә язган хатларының берсендә мондый үтенеч бар: «Әйтсен иде бөек кенәз Миңлегәрәйгә — җибәр хаты¬ ның Нурсолтанны Мәскәү якларына балалары янына, сагы¬ нгандыр ул аларны, дип». Чөнки Иван III нең сүзеннән башка хан аны Мәскәүгә җибәрергә теләми. Кире Кырымга кайтмас дип шикләнә, мөгаен. Бөек кенәз Нурсолтанның Кырымга һичшиксез әйләнеп кайтасына Миңлегәрәйне ышандырырга тиеш булып чыга. 1498 елда ханбикәнең бу теләге үтәлми. Нурсолтан да Иван III не яңа үтенечләре белән аптыратмый. Өстәвенә Миңлегәрәй хан каты авырып китә. Андый вакытта йортны калдырып йөрү хакында сүз дә була алмый, билгеле. Миңлегәрәйнең авыруы 1500 елда Мәскәү хөкемдарларын да борчуга сала. Чөнки күп еллар буена тышкы сәяси мөнәсәбәтләрнең яхшы, ышанычлы, Мәскәү кенәзлеге өчен аеруча файдалы булуы, һичшиксез, барыннан да элек Миңлегәрәй һәм Нурсолтан исемнәре белән бәйле. Мәскәү моны яхшы аңлый һәм Кырым *ханы Миңлегәрәйнең исәнлеге өчен чын-чынлап борчыла. Ханбикәнең улларын барып күрү теләге фәкать ун елдан соң гына тормышка аша. 1510 елның 21 июлендә Нурсолтан ханбикә, Мәскәүнең Кырымдагы илчесе Морозов, Миңлегә¬ рәйнең кече улы Сәхибгәрәй, ханның өч илчесе һәм баш¬ калар Мәскәүгә килеп җитәләр. Нурсолтанны бөек кенәз 93
күптәнге һәм якын дустын каршылагандай кабул итә, кадер¬ ле кунагы кебек сыйлый. Кече улы Габделлатыйфны искит¬ кеч сагынган һәм ярыйсы ук картайган ана Мәскәүдә, улы янында бер ай яши. Шул ук елның 20 августында аны Иван Кобяк дигән берәү Казанга олы улы Мөхәммәтәмин хан янына озатып куя. Биредә кайчандыр аның иң бәхетле яшь¬ лек еллары үткән. Биредә ул абруйлы ханбикә дәрәҗәсендә яшәгән. Биредә аның ике улы дөньяга килгән. Шуңа күрә Нурсолтан Казанда бер елга якын яши. Аның мондагы вакыты өлкән улы янында төрле дипломатик сөйләшүләр белән үтә. Олы улын ул, Мәскәү кенәзе белән яхшы яшә, дип үгетли. Хәер, 1505—1506 еллардагы киеренке вакыйгалардан соң Мөхәммәтәмин моны үзе дә аңлаган булса кирәк. Ул бөек кенәзгә үзенең тугрылыгына ышандырып яңа хатлар җибәрә, хәтта үзенең серләрен дә ача кебек. Шуннан соң Мөхәммәтә¬ миннең тугрылыклы булуында бөек кенәзнең бернинди шиге калмый. Шулай итеп, Нурсолтан ике илнең дуслыгын ныгыту юнәлешендәге эшен уңышлы башкарып чыга. Олы улы белән күрешеп сөйләшүләрдән бик канәгать булган Нурсолтан 1511 елның 22 июнендә яңадан Мәскәүгә килә һәм анда, кече улы белән очрашып, алты айга якын яши. Бөек кенәз аны янә каршы алып, рәхмәт йөзеннән бик хөрмәтләп кунак итә. Нурсолтан ханбикә 1511 елның 5 декабрендә бөек кенәз илчесе Тучков белән бергә Тавридага кайтып китә. Нурсол¬ тан да, бөек кенәз дә, бу очрашуларның нәтиҗәләренә бик куанып, бер-берсенә рәхмәтләр укыйлар һәм Кырым белән Мәскәү моннан соң бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булыр дип уйлыйлар. Тик аларның өметләре тиз арада юкка чыга. Миңлегәрәй хан, картаеп, бу елларда үзенең элеккеге гай¬ рәтен югалта башлый. Аның киләчәктә хан буласы уллары әтиләренең сәясәтенә каршы чыгалар. Ханның картлыгын¬ нан, угланнарның яшьлегеннән вә кайнарлыгыннан бик оста файдаланып, Литва кенәзе Сигизмунд Кырымны Мәскәүгә каршы куюга ирешә. Литва Кырым ханына ел саен 150 мең сум алтын акча биреп торырга вәгъдә итә. Сигизмундның бу яхшылыгы өчен Миңлегәрәйнең уллары Әхмәт белән Бурнашгәрәй 1512 елның маенда урыс кенәзлекләренә яу чабып, талый башлыйлар. Югарыда әйтелгәнчә, Мәскәүнең бөек кенәзләренең ха¬ лыкара сәясәтендә дәрәҗәле тоткыннар әһәмиятле роль 94
уйнап килә. Габделлатыйфны туганнары янына җибәрмичә тоткынлыкта тотуның төп сәбәбе аны Кырым вә Казан ханнарына каршы көрәштә калкан итен файдалану. Халыка¬ ра дипломатиядә мондый алымнар сш очрый. Кырым гаскәрләре урыс шәһәр-авылларын талап кит¬ кәч, Василий III 1513 елда Габделлатыйфны тагын иреген¬ нән мәхрүм итә. Табигый, моңа кырымлыларның ачуы чы¬ га. Алар Мәскәүгә тагын да хатлар яза башлыйлар: бу юлы инде Габделлатыйфны азат итү катгый таләп булып яң¬ гырый. Вакыйгалар куерган арада— 1515 елда Миңлегәрәй үлеп китә. Габделлатыйф язмышын хәл итүгә Төркия солтаны да катнашып карый. Тик аның хатын да Мәскәүдә игътибарга алмыйлар. Мәсьәләне берничек тә хәл итеп булмагач, Мөхәммәт¬ гәрәй белән Нурсолтан хәйлә корып та караганнар. Хат¬ ларының берсендә Кырым ханы Мәскәүгә: «Бу көннәрдә әниебез Хаҗия ханбикә Мәккәгә барырга җыена. Безнең дин буенча, «атын-кыз Мәккәгә барганда, янында берәр ир ту¬ ганы булырга тиеш: йә ире, йә улы, йә абыйсы һ. б. Хәзер аның ире Аллаһы Тәгалә ихтыярында булгач, син әнисе янына улы Габделлатыйфны җибәрсәң иде. Ул әнисе белән Мәккәгә барып кайтыр иде»,— дип яза. Кече улының хәс¬ рәтеннән аптыраган Нурсолтан үзе дә хат яза. «Мин кадер¬ ле ирем Миңлегәрәй исән чакта, Мәккәгә тагын бер тапкыр барып кайтырга нәзер әйткән идем. Хәзер шул ниятемне тормышка ашырырга булдым. Элек мине Мәккәгә якын туганым Хөсәен озата барган иде. Хәзер ул юк инде. Мине Мәккәгә озата бару өчен улым Габделлатыйфны җибәрсәң иде. Шуны эшләсәң, күп савап булып, үз Мәккәңә барып кайткандай булыр идең»,— дип яза Нурсолтан. Алдашу хакында уйларга да тартынган Нурсолтанны ялганларга мәҗбүр итәләр. Мәскәү кенәзләре белән кешелә¬ рчә сөйләшеп булса, Нурсолтан һич тә мондый юлга бас¬ маган булыр иде. Нишлисең инде, бәхетсез баласына булган мәхәббәте карт ананы шундый хәлгә куя. Кызганычка каршы, аның әлеге адымы да файдасыз булып чыга: бөек кенәз бу юлы да үз кирелеген дәвам итә. Мәскәү кенәзенең киреләнүенә җавап итеп булса кирәк, Миңлегәрәйнең улы янә Мәскәү кенәзлегенең көньягындагы берничә шәһәргә барымтага барып кайта. Гомумән, 95
Кырымның яңа ханы Мөхәммәтгәрәй үзен Мәскәү белән кырыс тота. Ул бөек кенәз Василий III гә гаять каты таләпләр куеп, махсус хат яза. Сигизмунд белән берлектә Мәскәүгә каршы көрәш башлый. Мөхәммәтгәрәй һи¬ чшиксез хаклы булган дип уйларга кирәк. Мәскәү белән башкача сөйләшү файдасыз икәнен яшь хан бик тиз аңлый. Миңлегәрәй белән Нурсолтанны озак еллар буе алдап- йолдап килгән бөек кенәз Василий III яшь ханның бу адымна¬ рыннан югалып кала һәм Кырым ханына күп нәрсәләр, шул исәптән Габделлатыйфны азат итүне дә вәгъдә итеп ташлый. Дистә ярым елдан артык Кырым ханы һәм аның хан¬ бикәсе, Кырым белән Казанның башка дәрәҗәле кешеләре башта Иван III дән, аннан соң Василий III дән Габдел¬ латыйф ханны сөргеннән коткар, туган иленә җибәр, дип ялваралар. Әллә никадәр бүләкләр җибәрәләр. Дистәләрчә хатлар язалар. Үпкәләп тә, ачуланып та карыйлар. Юк, берничек тә әлеге бәхетсез бәндәнең язмышы хәл ителми. Шул ук вакытта Иван III дә, Василий III дә Миңлегәрәйгә һәм Нурсолтанга төче телле хатлар язалар: Габделлатыйф, янәсе, бездә тоткынлыкта яхшы яши, үз язмышыннан канә¬ гать, имеш... һәм башка юк-бар, икейөзлелек. Ничек инде кемнең дә булса тоткынлыкта яхшы яшәве мөмкин, ди? Бу бит гайре табигый хәл булыр иде! Габделлатыйфны бит әледән-әле «ташкалага» ябып торалар. Габделлатыйфның фаҗигале язмышына бәйле тарихи документлар, вакыйгалар белән танышкач, шаккатасың. Миңлегәрәй белән Нурсолтан — зирәк, инсафлы затлар, та¬ рихта җитди эз калдырган шәхесләр, көчле вә мөстәкыйль илнең ханы вә ханбикәсе бу кадәр мыскыллау-мәсхәрәлә- үләргә ничек түзеп тора алганнар?! Безнең халыкка хас мескен түземлелек, сабырлык, үз-үзенә самими тугрылык бик ерактан килә, мөгаен... Вакыйгаларның чын мәгънәсен Мөхәммәтгәрәй бик ях¬ шы аңлый. Ул тәхеткә утырганчы ук инде Мәскәү белән Кырым арасындагы ясалма «яхшы» мөнәсәбәтләрне саклау мөмкинлеге юкка чыккан була. Бу исә тарихи вакыйгаларда гына түгел, үзара язышкан хатларның теле-стилендә, хан белән кенәзнең бер-берсенә ара-тирә җибәреп торган бүләк¬ ләрнең затлылык дәрәҗәсендә дә чагыла. Кенәзнең бүләк¬ ләре турында 1517 елда Нурсолтан аңа түбәндәгеләрне яза: «Моннан элегрәк еллардагы кебек, мин сиңа, туганым кенә- 96
згә ихтирам саклыйм һәм хәлемнән килгән кадәр яхшылык¬ лар кылам. Тик син алар турында бик аз беләсең яисә беләсең килми. Заманында синең әтиең — бөек кенәз безгә истәлеккә вә дуслыкны саклау йөзеннән бик зур һәм кыйм¬ мәтле бүләкләр җибәрә торган иде. Ә хәзер синең илчең Иван (Мамонов — Ф. У.) миңа бүләккә гап-гади кешеләргә җибәрә торган әйберләр тәкъдим итә. Димәк, син болай гына, уйнап кына безгә якын туганым, туган апам (сест¬ ра— Ф. У.) дип кыланган буласың...» Кырым белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр шулай куерып киткән елларда Казан ханы Мөхәммәтәмин каты авыруга дучар була. Үзенең тиздән үләсен сизеп булса ки¬ рәк, ул Василий III гә бик матур хат яза, күп кенә кыйммәт¬ ле бүләкләр җибәрә. Кенәз Василийга килгән Казан ил¬ челәре аннан: «Мөхәммәтәмин үлеп китә калса, Казан ханы тәхетен Габделлатыйфка тапшырырга иде»,—дигән үтенеч белдерәләр. Кырым ханыннан да махсус илчеләр килеп, шундый ук үтенечләрен ишеттерәләр. Казанлыларның һәм Кырым ханбикәләренең үтенече бу¬ енча, 1516 елда, ягъни үлеменә бер ел калгач, Василий III Габделлатыйфны сөргеннән азат итә һәм аңа яшәү өчен, ниһаять, Кашира шәһәрен бирә. Беренче карашка, Василий III Габделлатыйфны хәтта Казанга хан итеп җибәрергә дә риза була кебек. Әмма бөек кенәзнең бу «яхшылыгы» Мө¬ хәммәтгәрәйнең кырыс сәясәте нәтиҗәсе булырга тиеш. Тик бу «яхшылык» соңга кала. 1517 елның ноябрендә Габдел¬ латыйф үзенең абыйсы Мөхәммәтәминнән элегрәк үлеп ки¬ тә. 1518 елның декабрендә Мөхәммәтәмин дә вафат була. Габделлатыйфның бик яшьли — аңа нибары 40 яшь була! — көтмәгәндә һәм ниндидер серле шартларда үлүе төрле уйлар уята. Аның үлеме турында М. Худяков «по¬ гиб» дип яза. Ягъни ул үлгән түгел, ә бәлки үтерелгән булып чыга. Мәгълүм ки, Мәскәү хөкүмәте Габделла¬ тыйфка зур шик белән карый, шуңа күрә аны Казан тәхетенә җибәрми дә. Аны хан тәхетенә кайтара алмаулары казанлыларның зур ялгышы булса кирәк. «Урыс хөкүмәте угланны очраклы бәхетсезлектән саклап кала алмады»,— дип яза М. Худяков. Ә бәлки саклыйсы да килмәгәндер?! Чөнки Габделлатыйф бер тапкыр хан тәхетендә утырган иде бит инде. Аның нинди сәясәт алып баруын һәм ни сәбәпле фаҗигале, тоткынлык тормышы кичерүен без 4 Н-343 97
беләбез. Габделлатыйфның яңадан Казан тәхетенә утыруы Мәскәү өчен куркыныч иде. Башта Мәскәү Габделлатый¬ фны тәхеткә утыртырга ризалык белдергәндәй булып кы¬ лана. Тик тәхет бушар алдыннан гына булачак падишаһ көтмәгәндә һәм серле шартларда «үлеп китә». Бу хәл Габделлатыйф өчен генә түгел, Казан ханлыгы өчен дә фаҗига иде. Тарихта мондый фаҗигале вакыйгалар оч¬ раклы рәвештә генә булмый. Әмма шәһит киткән ханның «өрәк-шәүләсе» дә бик күп¬ ләрне борчуга сала. Габделлатыйфның үлеме аерым кенәз- ханнарның үзара мөгамәләләрен нык кына кискенләштерә. Бу факт барыннан элек Мәскәүнең бөек кенәзен хафага сала. Чөнки Габделлатыйф күп еллар буе Мәскәү кенәзенең Көн¬ чыгыш сәясәтендә хәлиткеч роль уйнап килде. Бөек кенәзнең Габделлатыйфка карашы еш кына Казан вә Кырым ханна¬ рының Мәскәүгә мөнәсәбәтен билгеләп торды. Ул үлүгә үк хәлләр кискен үзгәрә. Мөхәммәтгәрәйгә дә яңа мәшәкать туа. Аның хәзер төп максаты — Казан тәхетен ничек тә булса кулдан ычкындырмаска, энесе Сәхибгәрәйгә алып бирергә. Габделлатыйф шәһит киткәч, Мәскәүнең бөек кенәзе Василий Ивановичның бурычлары да катлаулана. Мөхәм¬ мәтгәрәй Казан тәхетенә үзенең энесе Сәхибгәрәйне утыр¬ туны сорый. Әгәр бөек кенәз моңа риза булса, Казан белән Кырым ханлыклары тагын да бер-берсенә якынаячаклар. Алар икесе бергә Мәскәү өчен һәрвакыт куркыныч дошман булып торачаклар. Димәк, бөек кенәз моңа ничек тә каршы чыгарга тиеш. Казан тәхетенә Сәхибгәрәйне утырту киләчә¬ ктә көтелмәгән мәшәкатьләр генә түгел, җитди хәрби кур¬ кыныч та тудыруы ихтимал. Мәсьәләне Мәскәү файдасына чишүнең икенче һәм һичшиксез отышлы юлы да бар бит: Казан морзаларының бер төркеме Казан тәхетенә Шаһ- галине утыртуны үтенә. Бөек кенәз Мөхәммәтгәрәйгә түбә¬ ндәгечә хат яза: «Хөрмәтле хан җәнапләре! Синең үтенеч буенча мин Казан тәхетенә энең Сәхибгәрәйне утыртырга ниятләгән идем. Тик Казанның морзалары моңа кискен каршы чыктылар һәм Казан тәхетенә Шаһгалине утыртуны таләп иттеләр. Мин Казанга хан итеп Шаһгалине җибәрергә мәҗбүр булдым...» Кызык килеп чыга: Казан морзалары Василий III не иң изге теләген үтәргә мәҗбүр иткәннәр икән... Булгандыр, булмас димә... Чөнки Казан түрәләренең бер ише гомер- 98
гомергә ил мәнфәгатьләрен түгел, үз теләкләрен генә яклап килделәр. Аңлашыладыр, Мәскәүнең бөек кенәзе бу очракта да Көнчыгыш сәясәтендә зур һәм җитди уңышка ирешә — көч¬ ле күршесе булган Казан ханлыгы тәхетенә ышанычлы ке¬ шесен утырта. Казан ханлыгы өстендә Мәскәү кулы шулай ныгый. Василий III шуның белән үзенең зур талантка ия дипломат икәнен тагын бер тапкыр раслый. Ә инде Кырым сәясәтенә килсәк, Мөхәммәтгәрәйгә бу юлы кыюлык җитеп бетмәгән булса кирәк. Югыйсә бит ул Мәскәү кенәзен бер калтыратып алган иде инде. Хансыз калган Казанда исә тәхет өчен көрәш башлана. Биредәге түрә-морзаларга һәрвакыттагыча бердәмлек җит¬ ми. Нәтиҗәдә ил азатлыгы турында уйлаудан баш тартып, тик үз мәнфәгатьләре хакында гына кайгыртучы морзалар җиңеп чыга. * * * 1519 елда Нурсолтан үлеп китә. Нугай бәге Тимер кызы Нурсолтанның ирләре Хәлил белән Ибраһим — Казан хан¬ нары, Миңлегәрәй — Кырым ханы. Нурсолтанның уллары Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф — Казан ханнары бул¬ ган шәхесләр. Ягһни Нурсолтан — өч ханның ханбикәсе һәм ике ханның анасы. 1467 елдан башлап 1519 елга кадәр, ягъни ярты гасырдан артык Нурсолтан Казан вә Кырым хан¬ нарының иң якын туганы булып, Мәскәүнең бөек кенәзләре Иван III һәм Василий III белән тыгыз багланышта тора. Казанда башта Хәлил, аннан соң Ибраһим хан белән яшәгән чорда Нурсолтан әллә ни эш күрсәтә алмый. Нугай Урдасы далаларыннан зур таш калага килеп эләккән яшь киленнән ниндидер иҗтимагый эшчәнлек таләп итү беркат¬ лылык булыр иде. Яшәү шартларының тамырдан ^үзгәрүе яшь Нурсолтанга җитди йогынты ясаган. Бер-бер артлы дөньяга килгән ике улын тәрбияләү дә яшь ханбикәгә җиңел булмагандыр. Өстәвенә, Ибраһим ханның сәясәте дә ярый¬ сы ук каршылыклы булып чыга. Ә инде Миңлегәрәйгә кияүгә чыкканда Нурсолтан зур тәҗрибә туплаган, җитлеккән шәхес була. Ул, Кырымга китүгә үк, ике баласыннан да аерыла. Ана кеше өчен моның нинди фаҗига булуын безгә бары тик Нурсолтан үзе генә аңлатып бирә алыр иде... Балалар читтә яшәгәч, аналарын 4* 99
алар көн дә борчып тора алмыйлар. Аның хәзерге ире Миңлегәрәй дә бөтенләй башка холыклы кеше. Төрле чыга¬ наклар белән танышкач шундый хис туа: бу ике зат, күрәсең, бер-берсенә зур ихтирам гына түгел, тирән мәхәббәт тә саклаганнар. Алар бер-берсеннән башка гомумән яши ал¬ маганнар дыр... Бу ике шәхеснең үзара мөнәсәбәтләре хакында уйлаган¬ да, тагын бер нәрсәгә игътибар итмичә мөмкин түгел. Миң¬ легәрәй шактый актив, инициативалы, кырыс холыклы кеше булган. Бу яктан Нурсолтан да аннан калышмаган. Ул, Миңлегәрәйнең аңа кадәр дә берничә хатыны булуга кара¬ мастан, башта ук хан гаиләсенең үзенчәлекле «хуҗасына» әверелә, анда әйтеп бетергесез абруй казана. Бәлки шуңа күрә алар үзләренең һәр адымнарын бергәләп, уйлашып, киңәшеп, билгеле бер дәрәҗәдә хәтта серләшеп башкара¬ лар. Нурсолтан шулай акрынлап дәүләт эшләренә, хөкүмәт сәясәтенә катнашып китә һәм үзен зирәк дипломат вә дә¬ үләт эшлеклесе итеп тә таныта. Ул Миңлегәрәй сәясәтенең кайбер «киртәле», «кире адымнарын шомартып», җайга са¬ лып җибәрү юнәлешендә уңышлы эш алып бара. Нурсолтанның әхлакый сыйфатларыннан иң күркәме—ул һәрвакыт ызгыш-талаш, бигрәк тә хәрби бәрелешләргә кискен каршы чыга. Үз улларын да шул рухта тәрбияләргә тырыша. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә дә ул җитди уңышларга ирешә. Тулаем алганда, Нурсолтан Казан, Кырым ханлыклары белән Мәскәү кенәзлеге тарихында якты, үзенчәлекле эз калдыра. Ярты гасыр дәвамында бу илләр арасында төрле вакыйгалар, төрле каршылыклар булгандыр. Тик шулай да үзара якын, дусларча, туганнарча мөнәсәбәтләр өстенлек алган. Илләр һәм халыклар арасында, дуслык, иминлек ныгытуда һәм үстерүдә Нурсолтан әйтеп бетергесез зур роль уйный. Йомгаклап шуны әйтик: без Нурсолтан тормышының, аның сәяси вә дипломатик эшчәнлегенең бары тик аерым моментларына гына күз йөгертеп чыктык. Аның тормыш юлын, сансыз күп һәм яхшы сакланган, хәтта тулаем дияр¬ лек басылып та чыккан хатларын, аңа атап язылган хатлар¬ ны җентекләп өйрәнә башласак, искиткеч кызык вә әһәмият¬ ле хәлләр ачыклана. Мәсьәләне бу яктан җентекләп өй¬ рәнү— тарихчылар алдында торган җитди һәм мавык¬ тыргыч бурычларның берсе.
СӨЕМБИКӘ
СӨЕМБИКӘ (Бер сылуның фаҗигале язмышы турында уйланулар) Җаек елгасының көньяк-көнчыгышында киң далалар, иксез-чиксез чүлләр, ярымчүлләр җәелеп ята. Көньякта алар Казагыстанның мәшһүр Бетпакъ даласына барып тоташа¬ лар. Күлләр, елгачыклар биредә бик аз. Эссе җәй урталары¬ нда алары да корып бетәләр, беркайчан да булмагандай, бөтенләй юкка чыгалар. Бик сирәк кенә очрый торган вак- төяк куаклыклар, тик комда гына үсә торган тигәнәкләр. Ара-тирә дөя, ат көтүләре. Үзәннәрдә, елгачыклар буенда вакытлыча җәйләүгә туктаган нугай авыллары. Ерак түгел казакъ, күчмә үзбәк тирмәләре дә очрар. Бу иксез-чиксез далаларда өстәл кебек тигез җир. Үтә күренмәле зәп-зәңгәр күк һәм нәкъ баш өстендә зур һәм мәрхәмәтсез кояш. Бөтен дөнья, Җиһан вә Галәм әнә шул иксез-чиксез далаларга- чүлләргә һәм төпсез күккә сыеп беткәндәй тоела. Моннан биш йөз еллар элек нугай халкы әнә шул яклар¬ да гомер итә иде. Аларның зур бер өлеше Җаек суының көньяк-көнчыгышында күченеп йөри. Иксез-чиксез кырлар- чүлләр буйлкп алар кайвакыт хәтта Хәрәзм, Үргәнеч вә Бохараларга кадәр барып җитәләр. Җыйнак гәүдәле нугай атлары белән сату итүче сәүдәгәрләр. Илдә күптән урнашкан тәртип буенча, нугай халкында ханнар булмый. Илдәге иң зур түрә — бәк. Унбишенче йөз¬ ләр башында Муса бәкнең кече улы Исмәгыйль Җаекның көнбатышында хөкем сөрсә, олы улы Йосыф көнчыгышын¬ да морзалык итә. Атаклы Идегәй нәселеннән булган Сөембикә әнә шул Идел-Җаек киңлекләрендә уналтынчы йөз башында Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Әмма «Сөембикә кайчан туган?» дигән сорауга әлегә кадәр төгәл җавап юк. Бу сорау күп еллар, хәтта берничә гасыр буена төрле галимнәрне, язучы-шагыйрьләрне кызыксындырып, борчып килә. Аңа җаваплар да төрлечә. Кайбер чыганаклар бу сорауга ярый¬ сы ук төгәл җавап бирә кебек. Әйтик, «Сөембикә бәете»ндә: «Мең дә биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен»,—диелә. Шул ук вакытта «Сөембикә бәете»нең барыннан да элек сәнгать әсәре булуын истән чыгармыйк. Димәк, анда ките- 102
релгән мәгълүматларның дөреслеген ачыклау өчен, ышаны¬ члы тарихи документларга мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Хәер, Сөембикә биографиясенә караган ышанычлы тарихи документлар сакланмаган диярлек. Булганнары да — нигез¬ дә Казан ханлыгына һәм аның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә нәфрәт рухы белән сугарылган урыс елъязмалары. Аларга да ышанып бетеп булмый. Ихтимал, шунлыктан Сөембикә¬ гә махсус һәм күләмле очерк багышлаган мәшһүр тарихчы Һади Атласи ханбикәнең туган елы да, үлгән елы да билгеле түгел дип, бернинди дә дата күрсәтми. Гүзәл ханбикә турында «Сөембикә» дип аталган күләм¬ ле кыйсса иҗат иткән язучы Рабит Батулла бу хакта түбән¬ дәгечә яза: «Сөембикә — Нугай әмире Йосыф бәкнең иң сөекле, иң гүзәл, иң акыллы, иң шөһрәтле кызы. 1516 еллар тирәсендә туа...» Бу датаны кайдан, нинди чыганактан алуы турында язучы бер сүз дә әйтми. Шулай булгач, аны инкарь итеп тә, хуплап та булмый. Тик шуны гына әйтик: язучының «1516 еллар тирәсендә» дигән сүзләренә караганда, ул үзе дә бу мәгълүматка ышанып бетми булса кирәк. Татар халкының танылган тарихчысы, энциклопедик ха¬ рактердагы галим Ризаэтдин бине Фәхретдин Сөембикәнең туган вакытын 1519 ел дип күрсәтә, хәтта гадәттәгечә «ти¬ рәсе» сүзен дә кулланмый. Кайбер башка чыганакларда да якынча шул ук 1515—1519 еллар күрсәтелә. Без дә бу еллар¬ дан әллә ни ерак китмичә, Сөембикә 1519, ә бәлки төгәл¬ рәге—1520 елда туган дигән фикердә калабыз. Йосыф морза кызы Сөембикәнең балачагы, яшьлек ел¬ лары иксез-чиксез киң Нугай далалары, Җаек суы, җәйге эссе кояш һәм зәңгәр күк белән бәйләнгән була. Гомумән, сллар-гасырлар буе киң далаларда-кырларда, мәрхәмәтле дә, кырыс та табигать кочагында күченеп йөргән нугай халкының төп сыйфаты — бернәрсә белән дә чикләнмәгән азатлыкка в\иркенлеккә омтылыш. Бу сыйфат аларда ата- бабадан килеп, берничә йөз ел буена эзлекле тәрбияләнеп, халыкның асыл сыйфатына әверелгән. Сөембикәнең дә ир¬ кенлек, азатлык сөюе, гомер буе беркемгә дә буйсынырга теләмәве — туган халкының холкы-табигате белән бәйлән¬ гән иде. Тулаем алганда, Сөембикәнең сабыйлык вә яшьлек, дөресрәге, үсмерлек еллары искиткеч яхшы шартларда уза. Бәхетле була ул елларда Сөембикә. Моны конкрет тарихи чыганаклар да раслый. Урыс елъязмаларына һәм башка кайбер чыганакларга таянып, Һади Атласи бу хакта түбән¬ дәгеләрне яза: «Аның чын исеме Сөен булып, «бикә» соңын¬ нан гына кушылган булуы мөмкин. Сөен-бикә чиктән тыш матур һәм сөйкемле вә шуның илә бәрабәр бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында Сөен-бикәгә охшаган 103
кыз булмаган кеби, Казан һәм рус йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде. Ул көн якның иркен җәйлә¬ үләре илә аның мөлаем һавасында тәрбияләнеп үскән вә шуның илә, бәрабәр тумыштан матур булганлыгы өчен, дөньяның беренче сөйкемлесе иде». Икеләнмичә әйтергә мөмкин, Сөембикәгә багышланган күпсанлы әдәби әсәрләрдә, хәтта фәнни мәкаләләрдә (урыс елъязмаларыннан башлап!)—бу әһәмиятле чыганакларның барысында да Казан ханбикәсенең әйтеп бетергесез сылулы¬ гы, гүзәллеге турында һәрвакыт ассызыклап әйтелә. Җөм¬ ләдән, Ризаэтдин Фәхретдин дә бу мәсьәләне читләтеп үтми һәм Сөембикәнең ханбикә булгандагы гүзәллеге турында болай ди: «Сөен Бикә Казан ханнары гаиләсендә вә хан сарае эчендә хөсне җәмал, ягъни искиткеч гүзәл, гакыл вә тәдбир белән иң шөһрәтле бер хатын булган кебек, рус тарихларында да мәшһүр бер хатындыр». Әйтелгәнчә, унике-унөч яшьләренә кадәр Сөембикә ир¬ кен табигать кочагында үсә. Берничә елдан соң бер яшь сылуның язмышы төрле илләр, халыклар, дәүләтләр, зур тарихи шәхесләр язмышына килеп чолганасын Сөембикә берничек тә күз алдына китерә алмагандыр. Үзенең илаһи бер сылулыгын Сөембикә үзе дә бик яхшы белә, күрә. Унике-унөч яшьлек кыз моңа игътибар итми булдыра ала¬ мы соң?! Җитмәсә, әнисе, апалары, туган-тумачасы аның колагына көн саен: син—фәрештә, син — алиһә, син — асы¬ лташ, энҗе-мәрҗән дип тукып торалар. Аның яшьтәшләре, морза, түрә уллары, хәтта шактый олы яшьтәге агай-энеләр дә аның гүзәллегенә сокланалар. Сөембикә—морза кызы. Ул үз урынын бик яхшы белә. Аны кем дә булса һәм кайчан да булса рәнҗетер дигән уй аның башына да килми. Әнисе дә, башка олырак хатын-кыз туганнары да бу гүзәл кызга акыл өйрәтергә, аны тиргәргә батырчылык итә алмыйлар. Хәтта ил башында торганнарның берсе, аның атасы Йосыф морза да өзелеп яраткан кызы белән сөйләшергә тартына иде кебек. Үзенең шактый ачы, тозлы-борычлы телен, кы¬ рыс табигатен яхшы белгән Йосыф морза яраткан кызы белән сөйләшүне гадәттә үзенең хатынына калдырырга ты¬ рыша. Әмма табигатьнең үз законнары бар. Анда безгә мәгъ¬ лүм булмаган ниндидер илаһи көчләр хөкем сөрә. Кешелек дөньясы аларны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган әле, күрәсең. Җиһандагы сансыз күп халыклар аңа төрлечә—Тә¬ ңре, Аллаһе Тәгалә, Ходай Тәгалә, Язмыш... дип дәшә. Әнә шул илаһи көчләр әле хәзер дә Җиһандагы гаделлекне, хаклыкны, дөреслекне сакларга тырышалар. Тик ни хикмәт¬ тер, кешеләр, адәми затлар гына моңа аяк терәп каршы 104
торалар. Шул ук илаһи көчләр һәрбер кешенең асыл сый¬ фатын билгелидер: кеше гүзәл икән — ул һәрьяклап гүзәл булырга тиеш. Сөембикә әнә шул илаһи көчләр ярдәмендә яратылган асыл затларның берсе иде. Нурлы йөз вә нурлы, сихерле, берникадәр дымсу кара күзләр, әле генә пешеп җиткән вә таң чыгына яисә ләйсән тамчыларына эләккән чиядәй иреннәр, чем-кара каш, шундый ук чәчләр, илаһи бер осталык белән яратылган төз, сылу гәүдә... Ерак Мисыр, Бохара, Үргәнеч, Чин-Мачин якларыннан килгән затлы ефә¬ ктән тегелгән, челтәрле балитәкләр белән бизәлгән, гүзәл тәненә сыланып торган күлмәк, аның өстеннән киелгән шун¬ дый ук затлы камзул. Башында сусар тиресеннән тегелгән түбәтәй вә кызыл яулык. Морза кызы булган Сөембикәнең киемнәре, бигрәк тә туй-бәйрәм көннәрендә, төрле яклар¬ дан, төрле илләрдән килгән алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, башка бик күп төрле асылташлар белән бизәлә иде. Аның тышкы гүзәллеге генә кешеләр күңелен әллә ни тарта алмаган булыр иде. Ата-анасы, туган-тумачалары, апа-сеңелләре белән сөйләшүе, табигый, Аллаһе Тәгалә та¬ рафыннан мул итеп бирелгән акылы, мөлаем, кеше җанлы булуы да Сөембикә белән сөйләшүчеләрнең җанын-күңелен эретә торган булгандыр. Шул ук вакытта ул бала чактан шактый үзсүзле, кырыс, бик акыллы, хак сүзгә генә колак салучан бала булып үсә. Акрынлап Сөембикәнең иркен балачагы узып, ул зур, каршылыклы, катлаулы, хәтта буталчык бер дөнья мәшәка¬ тьләренә дә катнашырга тиеш була. Ул әле барысын да аңлап бетерә алмый. Шулай да ул Казан ханына кияүгә чыгарга тиеш дигән сүзләр аның колагына да килеп җитә. Нишләп соң әле аны туган җирләреннән, Җаек суы буй¬ ларыннан, иксез-чиксез иркен кыр-далалардан еракка, сал¬ кын төньякка, ниндидер зур бер таш калага алып китәргә тиешләр? Моңа һич тә риза буласы килми иде яшь сылуның. Казан — гаять тә зур таш кала дип сөйлиләр. Әнә шул таш вә салкын кала исенә төшсә, нигәдер бөтен гәүдәсе кал¬ тыранып китә иде Сөембикәнең. Тик аңа моның да мәгънәсен аңлатырга тырыштылар: Казан ханнары, аксөяк-морзалары белән Нугай далалары¬ ның дуслыгы, туган-тумачалыгы бик борынгыдан килә, ди¬ деләр. һәм... күптән булып узган хәлләрне искә алып, бо¬ лайрак дәвам иттеләр: кайчандыр Казан каласы вә Казан ханлыгы башында торган Хәлил ханга хатын итеп Нугай далаларыннан әйтеп бетергесез гүзәл һәм зирәк Нурсол¬ танны алып китәләр. Соңыннан бу мәшһүр ханым Казан вә Кырым ханнары нәсел җебен башлап җибәрүчеләрдән саналып, абруе үсә, исеме төрле дастаннарда җырланып, 105
риваять-легендаларга кереп китә. Сөембикәнең әтисе Йо¬ сыф морзаның апасы булган Фатыйма-солтан да шул ук Нугай якларында туып үскән, иксез-чиксез далаларда ир¬ кенлек рухы ныгыган кыз була. Аны да Казан ханы Мө¬ хәммәтәмингә кияүгә биреп, төньяктагы салкын таш калага алып китәләр. Фатыйма-солтан күп еллар буе шул калада олы хан хатыны дәрәҗәсендә яши. Аның да исеме төрле легендаларга кушылып китә. Мөхәммәтәмин үлгәч, Казан каласы ничектер хуҗасыз- хансыз кала. Була икән, Ходаем, тарихта шундый хәлләр: илдә Казан ханлыгы кадәр мәшһүр ил башында торырдай ир табылмасын ди! Кайда булды икән ул вакытта Казан каласы¬ ның карачи-түрә-морза-угланнары? Кайда булды икән ул елларда иң бай вә атаклы, көчле ыруглардан Ширин, Баргын, Аргын, Кыпчаклар? Шулардан оештырылган диван ил башы¬ нда торып, аның тарихи язмышын хәл итәргә тиеш булган. Ил өчен хуҗа табылмагач, нәкъ әнә шул елларда Казан аксөякләре Мәскәүдә яшәгән Шаһгалине хан итеп чакыра¬ лар. Илдә күптән урнашкан йола буенча, Мөхәммәтәмин үлгәннән соң тол калган Фатыйма-солтанны (Сөембикәнең якын туганын) әле генә Казанда хан булган Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Ягъни, яңа хан шәһит булган ханның тәхе- тенә-иленә генә түгел, хатынына һәм балаларына да хуҗа була икән... Сөембикә бу хәбәр-хикәятләрнең барысын да бик зур кызыксыну белән, тылсымлы-маҗаралы әкият тыңлагандай тыңлагандыр. Кем белә, әгәр аны Казан каласыдай олы вә данлы башкаласы булган ил ханына кияүгә бирергә җы¬ еналар икән, димәк, аның үз тормышында да шундый ук, яисә шуңа охшаш вакыйгалар булуы мөмкин бит. Әле сабыйлыктан чыгып җитмәгән сылу күп еллардан соң аның үзен—энҗе-мәрҗән Сөембикәне ул вакытта инде картаеп каткан Шаһгалигә кияүгә бирәчәкләрен тик кайдан белсен! Гомере ахырында шул карсак Шаһгали белән Явыз Иван аркасында нинди фаҗигаләр кичерәсен ул кайдан белсен! Казан түрәләре, бигрәк тә Казан халкы Шаһгалинең чын йөзен бик тиз абайлап алалар. Унөч яшендә Казан тәхетенә хан булып утырган Шаһгали тиз арада Казаннан чыгып качарга мәҗбүр була. Кырым ханы Мөхәммәтгәрәй күпсан¬ лы чирүе белән Казанга килеп, үзенең туганы Сәхибгәрәйне хан итеп куя. Шуның белән Казан ханнарының нәсел җебе яңадан торгызыла кебек. Сәхибгәрәйдән соң Казанда шул ук Кырым ханнары нәселеннән булган Сафагәрәй хан була. Аның да дүрт хаты¬ нының берсе шулай ук Нугай далаларында туып үскән кыз — Шәех-Мамай морза кызы була. 106
Әлеге ерак легенда булып яңгыраган хикәятләрне тың¬ лагач, Сөембикә үзен дә ниндидер хыялый дөньяларда яшә¬ гәндәй сизә иде. Аның уй-хыяллары әллә кайларга юнәлә сыман... Шулайрак хис иткәндер үзен Сөембикә. Чыннан да, Казан, Кырым һәм казакъ-үзбәк яклары, нугай далаларын¬ нан ерак күренсәләр дә, бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән¬ нәр икән. Тарих шулай кушкан, мөгаен. Хаҗи Тархан, Кы¬ рым, Казан, хәтта казакъ-үзбәк яклары да нугайлар өчен туган яклар икән. Казан ягы чикләреннән Хаҗи Тарханга, Кырым якларыннан — Төмән, көньякта — Үргәнеч, Бохара якларына кадәр җәелеп яткан киң далаларның барысында да үзара якын туганнар-тумачалар яши икән. Алар анда бик күп. Киң далаларда, кырларда, тугайларда, чүл, ярымчүл¬ ләрдә мөэмин-мөселман балалары. Казан—әнә шул киң¬ лекләрнең бер төбәгендә урнашкан калаларның нугайларга иң якыны. Зур, матур вә мәшһүр таш кала диләр. Җаектагы Сарайчык аның кечкенә баласы кебек кенә. Йосыф морза гаиләсе әнә шул иксез-чиксез далаларның нәкъ уртасын¬ да— үзәгендә урнашкан Сарайчыкта яши. Бәлки шуңа күрә¬ дер, нугай кызларын төньякта вә көньякта, көнчыгышта вә көнбатышта очратырга мөмкин. Ул кызлар өчен бу бәлки бәхетсезлектер дә, бигрәк тә туган якларыннан киткән көн¬ нәрдә: кайчандыр иркен далаларда туып үскән кызлар хәзер төрле якларда, төрле илләрдә, ата-аналарыннан, туган-ту¬ мачаларыннан еракларда яшиләр. Сагыналардыр туган ил¬ ләрен. Хәер, алар бит анда бәк, би, морза, хан, углан хатыннары. Ә инде Казан ханы — әлеге ханнарның иң олы¬ ларыннан, иң мәшһүрләреннән, ди... Кияүгә чыгу алдында торган Сөембикәне тагын бер җитди сорау борчый иде: нишләп тирә-яктагы түрә-мор- залар ике, өч, хәтта кайвакыт дүртәр хатын белән яшиләр? Нишләп соң аның ерак вә якын туган апайлары ике, өч, хәтта дүртәр \гапкыр кияүгә чыгалар: Нурсолтан әби, Фа- тыйма-бикәм һәм башкалар? Моны да аңлаттылар Сөембикәгә. Әгәр хан, морза яки бәк,—диделәр аңа,— яшьрәк вакытта үлеп китсә, аның ха¬ тыны, хәтта хатыннарының барысы да әлеге үлгән түрә¬ нең абыйсына, абыйсы булмаса — энесенә, һич югы берәр якын туганына кияүгә чыгарга тиеш. Бу ил йоласы,— ди¬ деләр Сөембикәгә. Ил йоласы — изге нәрсә. Аны бозу ки¬ лешми. Нугай далалары кызы Сөембикәне Казан ханына кияүгә бирүнең серләре бик күптөрле, катлаулы вә тирән иде. Мәсьәлә әлегә бары тик бер нугай морзасы, киләчәктә бәк буласы Йосыфта яисә аның сылу кызын кияүгә бирүдә генә түгел иде, билгеле. Кыз әйттерү көне якынайган саен 107
Сөембикәнең көннәр буе үзен кая куярга белми борчылып, төннәрен ниндидер серле, еш кына шомлы төшләр чоң¬ гылында буталуы аның киләчәктә авыр, тирән фаҗигале язмышын әледән-әле искәртеп торалар иде кебек. Нугай далаларының атаклы морзасы Йосыф, Мәскәүдә «почетлы әсирлектә» көн күреп яткан Шаһгали, аның энесе, җебегән Җангали, Мәскәүнең бөек кенәзе киребеткән Василий... Бу тарихи шәхесләрнең берсен дә Сөембикә язмышы кызы¬ ксындырмый иде, әлбәттә. Шул ук вакытта аларның һә- ркайсы бу никахның булуын, нугай кызы Сөембикәне Казан ханына кияүгә бирү кирәклеген белә һәм хуплый. Бер сы¬ луның язмышы, шулай итеп, төрле илләр, кабиләләр, ха¬ лыклар язмышы белән бәйләнгән булуын Сөембикә тик берничә елдан соң гына аңлый башлар. Моны аңлау өчен аңа айлар-еллар буена Казан казанында кайнарга, андагы карачи-морза-угланнар белән якыннан танышырга, төрле төркем түрәләр арасында барган көчле көрәшнең утын да, суын да үз башыннан кичерергә туры киләчәк. Киләчәктә Казан кебек мәшһүр ил ханбикәсе буласы кыздан әлегә бер генә нәрсә таләп ителә, кебек. Аның, Сөембикәнең бар байлыгы-хәзинәсе—әйтеп бетергесез сы¬ лулыгы, матурлыгы. Әлегә, кияүгә чыгар алдыннан, аның акылы, фигыле, белеме, зиһене кебек «вак нәрсәләр» беркем¬ не дә кызыксындырмый. Тик ул сылу булсын. Ата-анадан, ерак ата-бабалардан, әби-бабайлардан калган, һәрвакыт из¬ ге дип саналган гореф-гадәтләрне, ил йоласын белсен. Баш¬ ка берни дә таләп ителми яшь кыздан. Хәер, ил йоласын, ата-баба гореф-гадәтләрен яхшы белү, аларны җиренә җит¬ кереп үтәү үзе үк бәяләп бетергесез хәзинә-байлык түгелме¬ ни? Ил йоласы изгелектән чигенми. Казан ханнарына үз мөстәкыйльлекләрен саклап калу җиңел түгел иде. Нигәдер Мәскәү кенәзләре дә, Кырым ханнары да үзләрен Казан тәхетенең хуҗасы дип саныйлар. Урыс кенәзләре Казан җирләренә туктаусыз һөҗүм итеп торалар. Кырым ханнары исә Казан тәхетенә үз туганнарын гына утыртырга тырышалар. Сөембикә заманнарында, ул әле үзенең туган Нугай далаларында яшәгәндә, Казанда ике төркем түрәләрнең үзара каршылыклары, көрәше, ызгыш- талашы киңәя вә тирәнәя барды. Тарихи дөреслек турында уйлаганда, туктаусыз ызгыш-талаш нәтиҗәсендә Казан ка¬ ласы, аның өстен даирәләре, түрәләре, хәтта Казан халкы да үз мөстәкыйльлекләрен күптән югалтканнар иде инде. 108
Болгар иленнән килгән ханнар нәселе билгеле бер чорларда өзелә. Казан тәхете тирәсендә җирле халык, казанлылар мәнфәгатен кайгыртучылар юкка чыга. Әлеге ике төркем¬ нең берсе Кырым, икенчесе Мәскәү яклы. Аларның һәркай- сы Казан тәхетенә үз кешесен утыртырга тырыша. Казанда тик казанлылар, җирле халык яклы түрә-ханнарга гына урын калмый. Уналтынчы йөз башында әлеге көрәш үзенең иң кискен дәрәҗәсенә күтәрелә. Берара Казан тәхетендә нигездә Кы¬ рым яклы — нугай кызы Нурсолтан һәм кырымлы Гәрәйләр нәселеннән килгән ханнар хакимлек итә. Аларның иң атак¬ лысы, Казан тәхетендә тулаем егерме елдан артык хан булганы — Сафагәрәй. Уналтынчы йөзнең егерменче еллар уртасында, унөч яшьлек Сафагәрәй хан булганнан соң, Ка¬ зан белән Мәскәү арасында биш елга тынычлык урнаша. Тик Сафагәрәй үсеп, ир-егетлек чорына керә башлагач, егер¬ менче еллар ахырында ул үзенең сәясәтен кинәт үзгәртә, казанлылар мөстәкыйльлеге өчен кискен көрәш башлый кебек. Мәскәү белән Казан арасында янә сугыш куркынычы туа. Сафагәрәй Казанны ныгыту эшенә керешә. Үзенә яр¬ дәмгә күрше халык вәкилләрен — бигрәк тә сугышчан мари¬ ларны, нугайларны, Хаҗи Тархан гаскәрләрен чакырта. Ка¬ зан каласының диварларын ныгыта. Болактан Арча кыры аркылы тирән чокыр казыта. Сафагәрәйнең Казанны ничек тә саклап калырга тырышуын күреп торган урыс гаскәрләре зур әшәкелек эшлиләр. Кенәз Оболенский кул астында бул¬ ган гаскәрләр төнлә, ай яктысында Казанның кала ныгыт¬ малары эчендә ялга туктаган һәм йокыга талган каравыл гаскәрен күрәләр. Урысларның яшь-җилкенчәк гаскәре шы¬ пырт кына агач диварлар янына киләләр, аңа сумала сылап, ут төртәләр. Ныгытма дөрләп яна башлый. Урыс гаскәр¬ ләре яуга күтәрелеп, штурм башлыйлар. Коточкыч җинаять нәтиҗәсендә алар казанлыларны яндыралар, үтерәләр, ки¬ сәләр. Көтмәгәндә килеп чыккан сугыш дәвамында, кайбер мәгълүматларга караганда, казанлылардан берничә мең ке¬ ше һәлак була. Идел буеның атаклы пәһлеваны, һич кур¬ кусыз Аталык алып та, легендаларга караганда, әнә шул сугышта һәлак була. Нәсел җебе Бөек Болгар чорында башланган, еллар-гасырлар буе чит ил баскынчыларының когын алып, аларны калтыратып торган әлеге мәшһүр алы¬ плар нәселе дә шул коточкыч җинаять нәтиҗәсендә өзелә һәм тарих битләреннән бөтенләйгә төшеп кала. Бу инде Казан һәм ханлык үзенең мөстәкыйльлеген тәмам югалтуга йоз тоткан дигән сүз. Фаҗига 1530 елда була. Егерме ике елдан соң Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт буларак юкка чыгачак. 109
Шул рәвешчә, 1530 елның җәендә Казанда һәм казанды¬ лар тормышында коточкыч вакыйгалар булып уза. Казанны урыслардан саклап калу өчен күп кенә зур эшләр башкарган унсигез яшьлек Сафагәрәйнең бу адымнары кирәксез булып чыга, һич көтмәгәндә зур сугыш чыгып, берничә дистә мең кеше, бернинди гаебе булмаган карт ата-аналар, бик күп сабыйлар кырыла. Шәһәр һәм ханлык башында торган түрә-морзалар, диван әгъзалары өчен бер нәрсә һичшиксез ачыклана: Мәскәү белән бертуктаусыз елдан-ел көчәя барган сугышны дәвам итү — кирәксез һәм мәгънәсез эш. Үзара мөнәсәбәтләрне ничек кенә булса да җайга салырга кирәк. Тагай морза, Казанның һәм казанлыларның авыр хәлдә калуын күреп, үз тирәсендә күптән тупланып килгән карачи- морзаларны җыеп, аларга хәлне аңлата: «Илебез һәм халкы¬ быз иләмсез упкын алдында тора,—ди ул.— Безгә Мәскәү- дән һөҗүм булачагын без элек тә белә идек. Тик ул болай ук аяусыз, рәхимсез, ерткычларча булыр дип беребез дә уйлама¬ ган иде. Бер төн эчендә һәм бер көндә меңнәрчә кеше кырылды. Кайбер бистәләр бөтенләй янып беткән. Берничә мәчет җимерелгән, яндырылган. Мөхтәрәм ханыбыз Сафагә¬ рәй бик яшь. Мәскәүлеләр белән тыныч яши алмады. Хәзер үк, бүген-иргәгә Мәскәү кенәзеннән яңа хан сорарга кирәк. Мәскәү белән яхшылап сөйләшәсе, дуслашасы иде. Әгәр без Мәскәү белән килешеп, аның канаты астында булсак, безгә Кырым да, Нугай да, Хаҗи Тархан да куркыныч булмас». Танылган кешеләрдән Нарык морза углы Чура-батыр Тагай морза сүзләрен тулысынча хуплап, Мәскәүгә ашыгыч рәвештә илчеләр җибәрү кирәклеген әйтә. Тик аларга ки¬ скен каршы чыгучылар да була. Арадан абруйлы морзалар¬ ның берсе болайрак сөйләгән булса кирәк: «Туктагыз әле, җәмәгать! Ашыкмагыз. Мәскәүдән килгән хәбәрләргә кара¬ ганда, Казан янындагы урыс гаскәренең башлыгы кенәз Бельский очраклы рәвештә генә җәзадан котылып калган икән. Нигә яулап алмадың Казанны? Нигә аны тулысынча Мәскәүгә буйсындырмадың?»—дип төкрек чәчкән, ди, бөек кенәз Василий. Кенәз Бельский — хатыны ягыннан бөек ке- нәзнең кардәше. Шуңа карамастан, бөек кенәз Бельскийны җәзага тартырга боерган. Мескенне үлемнән Мәскәү мит¬ рополиты гына коткарып кала алган, ди. «Димәк, —дип дәвам итә морзаларның өченчесе,— Мәскәү безнең илне, Казанны, казанлыларны тулысынча яулап алмый тыныч¬ ланмаячак. Безгә тагы да сугышка әзерләнергә кирәк». Бу сүзләр һичшиксез дөрес булса да, Казанның вә казан¬ лыларның шунда ук Мәскәүгә сугышка чыгарга көчләре дә, 110
мөмкинлекләре дә юк иде. Хәтта үзенең мөстәкыйльлеген саклап калырлык та көче юк иде Казанның. Озак киңәштән соң, Казан морзалары җитди бер карарга киләләр: яшь Сафагәрәйне тәхеттән куарга. Әгәр ул моннан качса, аның барыр җире бар—ул Кырымга, үзенең көчле вә горур агай- энеләренә китәчәк. Ә казанлылар кая качар, әгәр Мәскәү кенәзе тагын да яу чапса? Җир астынамы? Әлеге мәҗлестә икенче бер мәсьәлә дә, вакытлыча гына булса да, хәл ителә. Эш менә ничек тора иде: Казан тәхетенә Кырым яки Мәскәү утырткан ханнар бирегә килеп, бераз хөкемдарлык итәләр дә, берәр куркыныч хәл килеп чыкса, үз илләренә, агай-энеләренә, якын туганнары, дуслары яны¬ на кайтып китәләр: Кырымнан килгән ханнар — Кырымга, Мәскәү яклылары — Мәскәүгә. Казан алар өчен туган ил түгел. Аларга казанлылар кирәкми. Аларга тик үзләренең даны-шөһрәте һәм Казанның байлыгы-хәзинәсе генә кирәк. Хәзер, якын арада Казанның Мәскәү белән сугышырлык көче юк. Димәк, теләсәң-теләмәсәң дә, Казан тәхетенә Мә¬ скәү яклы кешене чакыртырга кирәк. Казан түрә-морзаларының бу карары турындагы хәбәр Сафагәрәйгә дә барып җитә. Ханның ачуы чыга: ничек инде ил башында торган ханнан башка аның, Сафагәрәйнең һәм Казан ханлыгының язмышын хәл итәргә мөмкин?! Ачуы чыккан хан тагын бер мәгънәсез эш эшләп ташламакчы була. Әнә шундый болганчык бер вакытта Сафагәрәй Каза¬ нда яшәүче урысларның барысын да үтерергә, кырып бете- эсргә дигән карарга килә. Бу чынлыкта мәгънәсез ният (азан түрәләренең котын ала. Әгәр Сафагәрәй гаскәрләре (азандагы урысларның барысын да кыра башласа, кенәз 1асилий Казанга янә яу чабачак. Аның гаскәре күп. Казан нюкәреннән берничә тапкыр артыграк. Сафагәрәй бу ады¬ мыннан баш тартмаса, Казанның гомумән юкка чыгуы мөмкин. Түрә-морзалар Сафагәрәйдән тиз арада Казаннан китүен таләп итәләр. Казан морзаларының аңа буйсынудан биш тартуын күреп, Сафагәрәй яңадан Кырымга китәргә мәҗбүр була. * * * Мәскәүнең бөек кенәзе Василий, гомумән, Казан илчелә¬ рен кабул итүдән баш тарта. Тик илчеләрнең нияте изге, нпар — Мәскәү яклы кешеләр, җитәкчеләре—безгә мәгълүм Гагай морза дип, кенәзнең якын кешеләре аны үгетли тор- 1114, Василий риза була. Илчеләрне ул ачулы вә явыз караш Пслән каршы ала. Казан илчеләре исә, берәр гөнаһ эш ипләп ташлаган гаепле балалар кебек, тыныч кына, бөгелә- 111
сыгыла кереп, тартынып кына сүз башлыйлар. Сөйләшүне Тагай морза алып бара: — Мөхтәрәм вә бөек кенәз җәнаплары! Без үзебезнең гаепне аңладык. Күзебездәге сөремне алып ташлагандай булды. Моннан соң Мәскәүгә буйсыну кирәклеген без бары¬ быз да бик яхшы аңладык. — Син менә аңладык дигән буласың да бит,—дип, ачу¬ лы караш вә кырыс тавыш белән җавап бирә кенәз,—ханы¬ гыз Сафагәрәй Мәскәүне, ягъни безне бар дип тә белми! Үзенең кире, тупас эшләрен дәвам итә! Хәтта Казанда яшәүче урысларның барысын да кырып бетерергә әмер биргән! — Әйе, без ансын да беләбез, бөек кенәз җәнаплары. Казан халкы, Казан түрә-морзалары мондый эшкә юл куймас. — Белмим, белмим! Булдыра алырсызмы икән? — Булдырырбыз, кенәз! һичшиксез булдырырбыз. Үзе¬ нең Кырым һәм Нугай морзалары белән Сафагәрәй ни теләсә шуны эшли! Тик без ант бозучылар түгел. Безнең карар буенча, ул Казаннан куылырга тиеш. Бәлки инде качып та киткәндер. Үзегез күреп торасыз, бөек кенәз,—дип дәвам итә Тагай морза.— Безнең илебез-җиребез, Сафагә¬ рәйнең мәгънәсез эшләре нәтиҗәсендә туздырылып, тала¬ нып, яндырылып бетте. Бөтенләй хәерчегә калдык. Безгә яңа хан кирәк. Билгелә безгә яңа хан. — Хуш, яхшы. Димәк, Сафагәрәй урынына сезгә яңа хан кирәк. Эшлибез аны. Бу мәсьәләдә без сезгә элек тә ярдәм итеп тора идек. — Тик безнең бер шартыбыз бар, бөек кенәз. — Йә, йә! Сез шул мәңге үтенеп, теләнеп йөрергә өйрән¬ гән инде. Бигрәк тә бездән — Мәскәү кенәзеннән. — Безнең үтенеч менә нидән гыйбарәт: моннан нәкъ ун ел элек Казан тәхетеннән куылган Шаһгалине яңадан Казан¬ га җибәрмәсәң иде. Казан халкы да, түрә-морзалар да Шаһгалине яратмады. Юньле хан була белмәде ул. — Ярар, уйлашырбыз,— дип, кенәз урыныннан торды. Ягъни, сөйләшү шуның белән тәмам. Әнә шул сөйләшү нәтиҗәсендә Казанга Мәскәү кенәзе илчесе Морозов килә. Казаннан куылган Сафагәрәй урыны¬ на Казанның ханы итеп Мәскәү яклы Шаһгалинең энесе Җангалине куймакчы булалар. 1531 елның 29 июнендә Ка¬ зан ханы итеп унбиш яшьлек Җангали билгеләнә. Бу адым Казаннан да, Мәскәүдән дә берничә мең чакрым ераклыкта яшәгән Сөембикә язмышы өчен хәлиткеч гамәл иде. Аның киләчәк көннәре, барлык шатлыклары вә фаҗигасе барын¬ нан да элек Казан һәм Мәскәү түрәләренең әлеге карары 112
белән бәйләнгән иде. Әмма бу хакла Сөембикә әле белми дә, уйламый да. Тик аның нечкә күңеле генә нәрсәдер, ниндидер шомлы борчылу кичерә иде. Казан түрә-морзаларының үзара көрәше, талашы, сугы¬ шы, тырыша-тырыша инде ир-егетлек дәрәҗәсенә җитеп барган Сафагәрәйне куулары, Мәскәү кенәзенә махсус ил¬ челек белән яклау һәм хан сорап барулары... Бу мәгънәсез эшләрнең барысы да тагын да күңелсезрәк нәтиҗә белән тәмамланды: янә унбиш яшьлек малайны ил башына хан итеп куйдылар. Хәер, Казан түрәләре мондый эшләргә кү¬ неккән иде инде. Элегрәк булган ханнардан Казан тәхетенә утырганда Шаһгалигә дә, Сафагәрәйгә дә нибары унөч яшь иде бит. Ил башында әнә шундый бала-чаганың утыруы гүрә-морзалар өчен кызык. Кызык кына түгел, гаять фай¬ далы иде. Әгәр ил башында зирәк, көчле, нык куллы, ихты¬ ярлы хан утырса, түрә-морзалар әлеге мөмкинлекләреннән мәхрүм ителәләр. Сафагәрәй җитлегеп, егет булып, үз ихты¬ ярын күрсәтә башлагач та, Казан түрәләре аны шунда ук куып җибәрәләр. Илдә тәртипсезлек, башбаштаклык, җина¬ ять никадәр күбрәк, көчлерәк булса, түрә-морзаларга, аксө- як-тарханнарга шулкадәр яхшырак. Каты куллы хан төрле I әртипсезлекләргә, җинаятькә юл куймаячак. Димәк, түрә¬ ләрнең иреге дә бетәчәк. Шуңа күрә Казан түрәләре бала¬ чага ханнарны аеруча яраттылар. Шул юнәлештә бөтен мөмкинлекләрдән файдаландылар. Илдә ир беткәндәй, кайдандыр үзләренә хан, хуҗа эзләп, СОрап, үтенеп йөрү — мондый эшләр тагын кайчан, кайсы шыкның, нинди ил түрәләренең башына килде икән? Үзара ызгыш-талаш, милли бердәмлекне ничек тә юкка чыгарырга I ырышу — Казан аксөякләренең төп фаҗигасе шул түгелме? Шул түгел идеме икән Казан мөселманнарының ачы яз¬ мышы?! * * * Унбиш яшьлек Җангалинең Казанда хан булып утыруы Сөембикәнең дә фаҗигале язмышын алдан ук билгеләде, дидек. Моны әле Сөембикә белми дә, сизми дә иде. Хәер, мәсьәләнең асылын әле сабыйлыктан чыгып җитмәгән Сө¬ ембикә генә түгел, төрле илләр башында торган хан, бәк, морзалар да аңлап бетермиләр иде, бугай. Чөнки аларның һәркайсы үз максатларыннан гына чыгып эш итәләр. Нугай-мангыт морзаларының һәм бәкләренең Казан белән якын мөнәсәбәттә булуы — бик ерактан, борынгыдан килә, дидек. Бу якынлык төрле яктан файдалы иде. Казан ханнарына да... Эш менә нәрсәдә: килеп чыгышлары 5 н-343 113
ягыннан монгол нәселеннән булган мангыт-нугай морзала¬ рының көчле, хәйләкәр һәм куркусыз сугышчылар булуы тирә-як илләрдә мәгълүм иде. Дистәләрчә морзаларның һәркайсында утыз-кырык, хәтта йөздән артык, аерым очра¬ кларда исә—берничә дистә мең кешелек атлы гаскәр. Алар һәрвакыт бер җирдән икенче җиргә күчеп йөриләр. Көтмә¬ гәндә әллә кайдан яшен тизлеге белән килеп чыгалар. Алар һәр авыл, кирмән, кала, хәтта дәүләт чикләре өчен дә куркыныч. Әлеге күпсанлы морзалар ил башында торган бәккә болай гына буйсынган булып кыланалар. Чынлыкта теләсә кайда күченеп, теләсә-нинди кала-салаларны талап китәләр яки китә алалар. Нугай-мангыт урдасы башында торган Муса бәк, Йосыф бәк, Исмәгыйль бәк кебекләрнең атлы гаскәре йөз, ике йөз, хәтта өч йөз мең кешегә җитә иде. Татар-монгол империясенең берничә гасыр буена тупланып килгән бай һәм һәр очракта да диярлек уңышлы хәрби тәҗрибәсен үзләштергән бу гаскәрләр, монгол сугышчыла¬ ры кебек үк, һәркем өчен куркыныч иде. Чыңгызхан, Бату хан, Җәбә, Сүбәдәй баһадирлар, Аксак Тимер, Мамай, Ну¬ гай, Идегәй кебек атаклы хәрби җитәкчеләр тарафыннан гаскәри осталыкның иң югары дәрәҗәгә күтәрелгән казаны¬ шларын атаклы нугай җайдаклары да үзләштергән иде. Моны Мәскәү, Казан, Кырым, Хаҗи Тархан патша-ханна- ры, ерак көньяк-көнчыгыштагы Үргәнеч вә Бохара әмирлә¬ ре дә бик яхшы белә. Җитмәсә, ул чорларда иксез-чиксез киң далаларда күченеп йөргән сансыз күп нугай-мангыт урдалары әледән-әле үзләренең көч-куәтен күрсәтеп тора¬ лар. Нугай иленең ярты Ауропа белән ярты Азияне калты¬ ратып торган, Идегәй морза заманнарыннан калган хәрби көче һәм даны белән бәйле күпсанлы риваять-легендалар әле дә бик күпләрнең хәтерендә саклана. Әнә шундый мөм¬ кинлекләрдән файдаланып, нугай-мангыт бәкләре Казан ханнарыннан ел саен кырык мичкә — йөз батман бал, шулай ук ел саен кырык мең сум алтын акча алып баралар. Әгәр Казан ханнарыннан берәрсе бу салымнардан баш тартырга җөрьәт итсә, шул ук елда нугай атлы гаскәре ханлыкның көньягында урнашкан кала-авылларны талап, яндырып ки¬ түләрен көт тә тор. Әгәр инде салым төгәл, вакытында түләнеп барса, шул ук нугайларның бәк-морзалары кирәк чагында Казан ханлыгына ярдәмгә килә, аны илбасарлар¬ дан, бигрәк тә урыс ушкуйникларыннан, ел саен диярлек Казанга һөҗүм итеп торган урыс кенәзләреннән саклауга зур өлеш кертәләр, һәрхәлдә, үзара мөнәсәбәтләр билгеле бер югарылыкта булырга тиеш. Тик шул очракта гына барысы да яхшы булачак. Менә шунда инде Казан ханнары белән Нугай бәк-морзалары арасында чын дуслык, тыныч- 114
лык, кирәк вакытта бер-береңә ярдәмгә килү хөкем сөрәчәк. Үзара яхшы мөнәсәбәтләр ике як өчен дә файдалы һәм һичшиксез кирәк. Ә инде бу дуслыкны якын туганлык белән дә ныгытсаң! Моны инде нугай бәк-морзалары да, Казан түрәләре дә бик яхшы аңлый. Тик Сөембикә генә моны әлегә белми дә, аңламый да. Яңа гына Казан тәхетенә утырган унбиш яшьлек Җан- гали дәүләт эшләренең кайсыдыр ягын аңлагандыр дип уйлау беркатлылык булыр иде. Ул — гомер буе үз халкын, казанлыларны сатып, милләт ихтыяҗлары белән сәүдә итеп йөргән касыйм татары, Чыңгызхан нәселеннән чыккан Шаһ- галинең туган энесе. Шаһгали исә — Мәскәү сәясәтенең төп максатларыннан берсен — Казан ханлыгын һәм Түбән Идел буйларын, Нугай вә Хаҗи Тархан урдаларын яулап алу һәм гулысынча Мәскәүгә буйсындыру ягын кайгыртып йөргән адәм. Кенәз Василий әлеге максатны тормышка ашыра алмады. Тәҗрибә дә, көч тә җитми иде әле. Димәк, хәзер ниндидер хәйлә, берәр мәкерле адым кирәк. Еллар-гасыр¬ лар узгач аны дипломатик юллар дип атаячаклар. Ә инде ншломатия беркайчан да алдаусыз яки мәкерсез булмый. һәрвакыт Шаһгали сүзен тыңлаган, аның фикереннән узмаган Җангали Казанда Мәскәү сәясәтен алып бара. Бу шулай булырга тиеш тә иде. Унбиш яшьлек малайлыктан узмаган ханнан нинди мөстәкыйльлек көтәргә мөмкин? Тик Мәскәү кенәзенә бу гына җитми. Ул Казан ханы аркылы кулын ераккарак сузмакчы. Кырымга кадәр үк ба¬ рып җитмәсә дә... Кырым ханнары — хәйләкәр, мәкерле, көчле. Өстәвенә, аларның тагын да көчлерәк, барлык славян и I юрен калтыратып торган ярдәмчесе, таянычы да бар -төрек солтаны. Мәскәү кенәзенең хәзергә төп мак- ( .11 ы Нугай бәк-түрәләренә Казан ханы аркылы ничек тә Йогынты ясап тору. Шулай булгач, Казан ханын нугай кы- и.ша өйләндерү Мәскәү өчен дә бик файдалы булачак. Мәсьәлә бу яктан да бик катлаулы иде. Нугайларның бәк- морзалары белән Кырым ханнары һәрвакыт диярлек дош¬ манлашып яшәделәр. Казан ханы нугай кызына өйләнсә, бу дошманлыкның тагын да артуы мөмкин. Мәскәү өчен бары I ик шулай булуы гына хәерле һәм файдалы. Нугай бәк- морзалары Кырым ханнары белән һәрвакыт дошманла¬ шып, һәрвакыт сугышып торырга тиешләр! Тагын шунысы да бар: Җангали нугай кызына өйләнгәч, Казан белән нугайлар арасындагы мөнәсәбәтләр тагын бер гапкыр якын туганлык дәрәҗәсенә күтәреләчәк. Казан ха¬ ны— Мәскәүнең «туганы». Шул ук Казан ханы — нугайлы- ларның да туганы. Димәк, Мәскәү — нугайлыларның да «якын туганы» булачак. 115
Хәер, чынлыкта Мәскәүгә ниндидер туган-тумачалык¬ ның кирәге юк иде. Күтәрелеп, ныгып килгән яңа феодаль дәүләт башында торган Мәскәүгә яңа җирләр, яңа илләр, бик күп байлык, яңа колонияләр кирәк. Бер Мәскәүгә генә түгел. Ауропа илләренең дә иң кечкенәләре шул ук юлдан бара. Колониаль империя башында торган Мәскәү иле шул ук чорларда күтәрелгән Португалия, Бөек Бри¬ тания, Нидерландлар кебек колониаль империяләрдән әллә ни аерылмый иде. Мәскәү кенәзләренең нугайлар белән якынаерга тыры¬ шуының тагын бер җитди сәбәбе бар. Ел саен диярлек Мәскәүгә берничә дистә нугай байлары, бәк-морзалары ки¬ леп тора. Алар ат сатарга киләләр (ун, кайвакыт егермешәр мең ат куып китерәләр һәм тиз арада сатып бетерәләр). Мәскәү түрәләре генә түгел, урыс кенәзләре дә нугай ат¬ ларын яраталар. Мәсьәләнең икенче ягы — Мәскәү кенәзе өчен шактый катлаулы ягы да бар. Нугай бәк-морзалары Мәскәү кенәзен- нән төрле бүләкләр алалар. Кенәздән аларны (алтын-кө- меш, кыйммәтле ташлар, энҗе-мәрҗән, затлы толып-тун- нар, кием-салым, савыт-саба, кадак һ. б.) аяк терәп, әҗәт¬ ләрен сораган кебек таләп итәләр. Мәскәү кенәзе бу бүләкләрне бер бәккә генә түгел, дистәләрчә морзаларга һәм бик күпләп бирергә тиеш. Әгәр шулай итмәсә, нугай морзалары Иделнең көньягында урнашкан урыс кала-сала- ларын талап, яндырып торачаклар. Шулай итеп, бер сылу кызның язмышы Казан һәм Кы¬ рым ханнары, нугай бәк-морзалары, Мәскәү кенәзе һәм башка түрәләрнең, төрле ил-кабилә-халыкларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, тарихи язмышлары белән бәйлән¬ гән иде. * * * Чыннан да, Һади Атласи сүзләренә караганда, Сөем¬ бикәгә өйләнү мәсьәләсен Казан ханы Җангали үзе генә хәл итә алмый һәм 1533 елда Мәскәү кенәзе Василийга махсус илчеләр җибәреп, аңардан рөхсәт ала. Ханның яше турында галим болай ди: «Кайсыбер елъязмаларның сүзләренә кара¬ ганда, Җангали Казан ханы булганда 15 яшендә иде. Болай булганда аның Сөен-бикәгә өйләнүе 16 яшьләрендә булып, үлгәндә яше 18 дә булган була». Кодалашу, кыз әйттерү, туй мәҗлесләре-бәйрәмнәре Ну¬ гай далаларын шаулатып узгач, Сөембикә тормышында бөтенләй яңа бер чор башлана. Балачакның һәм яшьлекнең матур истәлекләре каядыр еракта, тирәндә, Казаннан бер¬ 116
ничек тә күреп булмастай ераклыкта калалар. Нугай дала¬ ларында узган балачак һәм яшүсмерлек белән Казанга кү¬ чеп килү арасында ниндидер киң, тирән, төпсез, берничек тә вә беркайчан да узып булмастай упкын барлыкка килгәндәй була. Кияү килү, коточкыч шау-шулы тантана белән уз¬ дырылган никах туе, Казанга килү юлы әнә шул упкынга кереп баткандай тоелгандыр яшь киленгә. Казандагы тормыш шартлары нугай далалары тормы¬ шыннан бөтенләй аерылып тора иде. Иң элек—тышкы яктан, әлбәттә. Киң вә иркен далаларны—тар таш кала урамнары, киез тирмәләрне агач вә таш биналар алыштыра. Биредәге байлык та (бигрәк тә Хан сарае тирәсендә) әйтеп бетергесез. Хан сараендагы гореф-гадәт, йолалар да бөтен¬ ләй башкача, шактый катлаулы һәм киеренке, четерекле бер нәрсә кебек тоела. Тик боларның барысына да Сөембикә тиз ияләшә булса кирәк. Аны баштан ук икенче бер нәрсә борчый. Ул да булса—хан һәм хан сарае тирәсендә йөргән түрә-морзаларның күплеге һәм беркемгә дә кирәкмәгән го¬ рурлыгы. һәркайсы ханга—Җангалигә киңәш бирергә, яра¬ рга тырыша шикелле. Әмма Сөембикә өчен иң авыры бу түгел иде. Аңа бит бала чактан ук Казан—бөтен Шәрекътә мәшһүр, искиткеч зур вә әйтеп бетергесез бай кала дип тукып килделәр. Сөем¬ бикә моның шулай булуына күптән ышанган иде инде. Димәк, Казан ханы Җангали дә каты куллы, көчле, горур, батыр, пәһлеван, беркемнән вә бер нәрсәдән курыкмый, беркемне дә тыңламый торган, тирә-юньдәге кешеләрнең ихтирамын казанган, хәтта аларның котын алып торган асыл зат булырга тиеш. Аның алдында барысы да, шул исәптән аның хәләл җефете булган Сөембикә дә калтырап торырга тиеш. Хан бит ул—аның ире. Казан кадәр зур каланың, киң вә бай илнең ханы. Кызганычка каршы, Җангали белән яши башлагач та Сөембикәнең бу хыялый уйлары юкка чыкты. Нигәдер бере¬ нче күрүдә үк Җангали аның күңеленә ошамады: ул артык яшь иде. Казаң кадәр кала вә Казан ханлыгы кадәр ил ханын Сөембикә нигәдер олырак яшьтәге җитдирәк кеше дип күз алдына китерә иде булса кирәк. Яшь хатынның бу тәэссораты тора-бара тагын да көчә¬ ергә тиеш Чце. Аны аеруча бер нәрсә таң калдырды: ил башында торган Җангалине түрә-морзаларның берсе дә ихтирам итми кебек. Тик кайбер карачи-морзаларның кыч¬ кырып торган ялагайланулары, кирәксә дә, кирәкмәсә дә хан алдында бөгелә-сыгыла, гел ханга карата төче сүзләр генә әйтүе, икенчеләренең хәтта хан белән бәхәсләшүе, ки¬ реләнүе, хан кадәр ханга каршы төрле кирле-мырлы сүзләр 117
сөйләргә тырышуы — боларның барысы да Сөембикәнең күңелен рәнҗетеп, нәрсәдер эшләргә кирәклеген искәртеп тордылар шикелле. Тик Сөембикә бернәрсә эшли алмый иде. Өстәвенә, Җангали артык беркатлы һәм киребеткән кеше булып чыкты. Хан каршындагы диван әгъзалары ачы- ктан-ачык ике төркемгә бүленгәннәр. Бер ише карачи-мор- залар, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, ханны кемнәндер якларга тырышалар кебек. Икенчеләре аңа каршы кискен көрәш алып баралар. Моны алар ханнан яшереп тә тормыйлар. Хәтта бу хакта уйламыйлар да. Бу — һәрбер тәхет тирәсен¬ дә була торган гадәти хәл. Моңа беркемнең дә исе китми. Мәсьәләнең чатаклыгы вә җитдилеге—хан үзе бу көрәшнең асылын аңламый. Әле бер, әле икенче якка тайпылып яши, эш итә. Ике төркем арасында буталып тик йөри. Хан сараенда, хан тирәсендә Җангалинең дошманнары күбәйгәннән күбәя, көчәйгәннән көчәя баруын Сөембикә маңгай күзе белән күрмәсә дә, күңел күзе белән бик яхшы сизгәндер. Сөембикә белән Җангали арасында мәхәббәт булмавы хакында да аерым чыганакларда төрле ишарәләр бар. Их¬ тимал, аларның капма-каршы шартларда, капма-каршы ка¬ рашлар мохитендө тәрбияләнүләре дә җитди роль уйнаган¬ дыр. Бер якта иксез-чиксез нугай далаларында, искиткеч матур табигатьле Җаек буйларында, гомер-гомергә ирек сөючән нугай халкы арасында тәрбияләнгән акыллы вә тәүфыйклы кыз Сөмбикә булса, икенче якта—Мәскәү шә¬ һәре тирәләрендә, мәгънәсез Касыйм патшалыгында хал¬ кын саткан сатлык җан Шаһгали белән бер үк шартларда, бер үк рухта тәрбияләнгән һәм очраклы рәвештә Казан тәхетедәй олы тәхеткә эләккән Җангали. Нинди мәхәббәт булсын инде бу ике зат арасында? Димәк, шундый нәтиҗә килеп чыга: ил башында торган хан белән ханбикә арасында мәхәббәт түгел, адәм рәтле мөнәсәбәтләр, кешечә мөгамәләләр дә булмый. Ил эчендәге тәртип тә юкка чыга башлый. Әнә шул шартларда, хан булса да җегәре-зирәклеге булмаган Җангали юкка чыгарга тиеш була. Җангалинең хөкемдарлык итүе нибары ике ел дәвам итә. Бу хакимиятнең фаҗигале рәвештә өзелүе дә ханның яшь¬ леге, тәҗрибәсезлеге, «малайлыгы» белән бәйле булгандыр. Бик аз вакыт ханлык итүе дәвамында Җангали бернинди җитди эш башкара алмый. Аның эчке һәм тышкы сәясәте Мәскәү ни кушса шуны эшләүдән ары китми. Бу хакта Һади Атласи бик тәфсилләп яза. Казанлылар, нигездә түрә-мор- залар булса кирәк, тыштан Җангалине бик яраткан сыман кыланалар. Тик аның белән бер генә мәсьәләдә дә килешә 118
алмыйлар. Хан тәхетендә утырса да, Казан өчен ул бер генә файдалы эш эшләми, ханлык файдасына бер генә дә әһәми¬ ятле адым ясамый. Җангалинең әнә шундый мәгънәсез сә¬ ясәте «тынгысыз Казан халкын бигрәк тә тынычсызлан- дыра, борчый иде». Сөембикә сылуга өйләнү Җангалигә бернинди бәхет тә китерми булса кирәк. Җангалигә кияүгә чыкканда Сөем¬ бикәгә 13—14 яшьләр булса да, ул рухи яктан да, физик яктан да тулысынча өлгергән, җитлеккән кыз була. Бу хакта төрле ышанычлы чыганакларга таянып сөйләргә мөмкин, һәрхәлдә, Һади Атласи, берникадәр ирония белән булса да, бу турыда бик хаклы рәвештә түбәндәгеләрне яза: «Сөен- бикәнең Җангалигә баруы «Алманың пешкәнен аю ашар» дигәнгә тугры килгән була. Ике елдан соң ул шушы аюдан да коры кала». Казан ханына кияүгә чыгып, Сөембикә дә үзенең күңелен тынычландыра алмый. Кияүгә чыгар алдыннан башланган бертуктаусыз борчылу Казанга килеп, бер-ике ай узгач, яңадан башлана. Башлана гына түгел, көннән-көн көчәя бара. Җангали дә аның сүзен рәтләп тыңламый. Ханның дошманнары да аңардан күп тапкыр тәҗрибәлерәк, хәй¬ ләкәррәк һәм мәкерлерәк булганнардыр. Сөембикәнең бор¬ чылуы шул дәрәҗәгә барып җитә ки, ул көн саен, сәгать саен ниндидер фаҗига, ниндидер афәт көтә башлый. Ул көн дә килеп җитә: Сөембикә Җангалигә кияүгә чыгып, ике ел узгач, 1535 елның 25 сентябрендә Җангалине шәһәрдән ерак түгел, Казан суы буенда үтереп ташлыйлар. Хан тирәсендә һәрвакыт елмаеп-көлеп, ялагайланып йөргән түрә-морзалар эше иде бу. Дөрес, Җангалинең һәлак булу шартлары турында да тарихи әдәбиятта төрле карашлар яшәп килә. Моннан бер¬ ничә ел элек Мәскәү кенәзеннән Җангалине үзләре чакыр¬ тып китергән Булат бәк Ширин белән ханәкә Гәүһәршад бу эшне, ягъни Җангалине юк итүне үзләре башкарып чыкмак- чы булалар. Ханның һәлак булуы хакында Риза Фәхретдин ике версия тәкъдим итә: «Булат морзаның адәмнәре бер форсат, ягъни җайлы вакытта Җан Гали ханны Казан шә¬ һәренең тышына алып чыгып, Казан елгасының ярында үтерделәр. (Карамзин. Т. 8, 32 б.) «Мостафадел-әхбар»- ның «Җан Гали Казаннан таред вә әбсад ителдеге соң, ягъни сөрелгәннән һәм ераклаштырылганнан соң, Мәскәүдә үтерелде»,—дигән сүзенең чыганагы безгә мәгълүм булма¬ ды. («Мостафадел-әхбар». Т. 1, 132 б.) Бу вакыйга 1535 елның көзендә, сентябрь аенда булды». Тарихчы Равил Әмирхан: «Җан Гали 1535 елның 25 сентябрендә үтерелә. Ләкин бу үтерүнең тәфсиле, 119
шартлары, урыны турында чыганаклар бик каршылыклы мәгълүматлар бирәләр»,—дип язса да, хәзер фәндә нигездә Җангали Казан суы буенда үтерелә дигән караш хөкем сөрә. Югарыда тасвирланган фаҗигадән соң Казаннан алып Җаек буйларына кадәр ямьсез гайбәтләр тарала: имеш, Җангалинең артык беркатлы вә йомшак хан булуы хакында Сөембикә үзенең атасы — Йосыф морзага да хәбәр иткән. Җангалине ярата алмавын да сиздергән, имеш. Әмма ошбу гайбәтләрнең иң ямьсезе бу түгел иде әле... Чыннан да, әлеге никах Казан-Нугай мөнәсәбәтләрен җайга салуда әһәмиятле роль уйный алмый. Риза Фәхрет¬ дин язуынча, Җангали нугай морзасы Йосыф кызына өйлән¬ гәч, «үзен нугай фиркасе тарафыннан тәэмин иттем дип уйлады, ләкин бу хыялы бушка чыкты. Сөен Бикә гакыллы, тәдбирле, ягъни алдан уйлап эш итүче вә гайрәтле бер хатын булганлыктан, Мәскәү кенәзе- нең ишарәте буенча хәрәкәт итеп торучы Җан Галинең бу мөгамәләсенә риза булмады». Югарыда Казан ханы каршындагы диванда нугай түрә- морзалары да җитди урын алып торалар, дидек. Бу аң¬ лашыла да. Казан ханнары династиясен башлап җибәрү¬ челәр арасында аларның олы апалары, дәү әниләре — Нугай далаларыннан чыккан Нурсолтан-бикәм тора иде. Шул заманнардан соң нугай морзаларының Казандагы урыны ныгый. Бу тарихи хакыйкатьнең башы шактый ерактан килә иде. Шуңа карамастан, гайбәтләр дәвам итә. Имеш, Казан¬ нан Җангали турында матур булмаган хәбәрләр килгәч, нугай морзасы Йосыфның ачуы чыгып, ул үзенең кешеләре¬ нә Казан ханы Җангалине юк итеп, коткарыгыз аңардан минем Сөембикәне, дигән хәбәр җибәргән. Икенче төрле итеп әйткәндә, Җангалине үтерүне әзерләүдә Йосыф морза кулы да уйнаган булып чыга. Чыннан да булгандырмы мондый вакыйгалар, булмаганмы — хәзергә моны ачыклау мөмкин түгел. Тик әлеге хәбәр-гайбәтләрнең байтагы ярый¬ сы ук киңәйтелеп, куертылып, тарих китапларына да килеп кергәннәр. Бигрәк тә урыс елъязмаларына. Бу очракта әлеге елъязмалар объектив булгандыр дип өздереп әйтеп булмый. Чөнки алар төрки халыклар хакында гадәттә юньле хәбәр сакламыйлар диярлек, һәрхәлдә төрле гайбәт тибындагы имеш-мимешләргә киң урын бирергә тырышалар. Бәлки әлеге хәбәрләрне Йосыф морзаның дошманнары тараткан¬ дыр. Кем белә. Кәгазьгә язылганны балта белән чабып ташлап булмый диләр бит. Ул хәбәрләргә ышануы кыен булса да, алар хакында әйтеп үтәргә кирәк. Тарих юллары катлаулы вә каршылыклы. Йосыф бәкнең дә холкы, эшләре, 120
кыланышлары бик катлаулы вә каршылыклы булган булса кирәк. Җангали үтерелеп, егерме ел узгач, Йосыф бәкнең үзен дә шул ук. Җангали язмышы сагалап йөри башлар. Ә бәлки бу язмыш тагын да ачырак булгандыр? * * * Мәгълүм ки, Җангали хан үтерелгәннән соң ханлыкның да, Сөембикәнең дә хәле аеруча катлаулана. Әмма Казан¬ ның түрә-морзалары, бигрәк тә Булат бәк Ширин белән Гәүһәршад, мөгаен, моның шулай буласын алдан сизеп, Җангалинең һәлакәтенә кадәр үк Кырымнан Сафагәрәйне чакырталар. Мәгълүм булганча, Сафагәрәй икенче тапкыр Казанга 1536 елда билгеле бер түнтәрелеш нәтиҗәсендә хан була. Мәскәү яклы түрә-морзаларның байтагы, бигрәк тә 1532 елда Сафагәрәйне тәхеттән кууда катнашучылар, Мәскәү якларына качалар. Казандагы Мәскәү һәм Кырым яклы ике фирка аеруча активлашып китә. Сафагәрәйнең Сөембикәгә өйләнүе һәм Казанның Сөем¬ бикә өчең яңа ханы белән ханбикә арасындагы җитди мөнә¬ сәбәтләргә Һади Атласи ярыйсы ук киң туктала. Башта тарихчы казанлыларның хан тәхетенә Сафагәрәйне чакыр¬ тулары турында хәбәр итә. һ. Атласи язуынча, Сафагәрәй¬ нең Кырымнан Казанга килүе һәм икенче тапкыр хан тәхе¬ тенә утыруы 1535 елда була. Аның Сөембикәгә кадәр дә хатыны булып, ул — нугай морзаларыннан Мамай кызы. Шуңа карамастан, хан Сөембикәгә өйләнә. Ул вакытта Са¬ фагәрәй 24 яшьләрендә була. Сафагәрәй Сөембикәгә төрле яктан тиң булганга, соңгысы яңадан кияүгә чыгарга бер дә каршылык күрсәтми. Бикәнең агай-энеләре Сафагәрәйне яратмыйлар. (Җәя эчендә өстәп әйтик: бу хәл, ягъни хан¬ бикә агай-энеләренең Сафагәрәйне яратмавы киләчәктә — Сөембикә язмышында да, Казан ханлыгы тарихында да тирән фаҗигаләрнең ниндидер (ә бәлки әһәмиятле) сәбәп¬ ләреннән берсе булачак — Ф. У.) Сөембикә үзе исә Сафагә¬ рәйне бик ярата. «Сафагәрәй хан Казан ханнарының иң булдыклысы вә шуның илә бәрабәр иң тойгылысы булган¬ лыгы өчен Сөен-бикәнең аны яратачагы билгеле иде»,— дип язды һ. Атласи. Кайбер мәгълүматларга караганда, Сөембикәне Сафа- гәрәйгә хатынлыкка Казан түрә-морзалары бирәләр. Казан, Кырым ханлыкларында элек-электән килгән йолалар да шуны таләп итә. Халыкның борынгыдан килгән гореф- гадәтләренә Сөембикә дә каршы килми. Җангалидә кияүдә булган вакытта ул берничек тә чын хан хатыны—чын 121
ханбикә дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган булыр иде. Моңа аның яшьлеге һәм Җангалинең холкы, үз-үзен тотышы комачаулаган булырга тиеш. Җангалинең нугай морзала¬ рына, нугай халкына берникадәр түбәнсетеп каравы да эзсез калмагандыр. Бар идеме икән биредә Җангалинең гаебе? Ул бит балачактан ук Казаннан, бигрәк тә Нугай далаларыннан еракта, Мәскәү тирәсендә, Мешерада урыс кенәз-боярлары арасында, үзе дә «патша улы»—углан дә¬ рәҗәсендә яшәгән кеше. Җангалинең тагын бер җитди кимчелеге була: ул үзенең беренче һәм бердәнбер хатыны булган Сөембикәнең атасы белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмый. Казан ханы сараендагы катлаулы вә каршылыклы мө¬ нәсәбәтләрнең асылын ярыйсы ук тирән аңлаган хәлдә Сөембикә үзенең холкын-гадәтен югалтырга җыенмый иде. Шул очракта гына ул үзен һәм үз урынын саклап калырга мөмкин. Җиңел акыллыларны түрә-морзалар, хан сарае үз эчендә саклый алмый. Ул аны куып чыгара, изә, сыта, юк итә. Теләсәң-теләмәсәң дә, тирә-яктагы тормыш шартларына һәм кешеләргә ничектер җайлашырга туры килә. Сафагәрәйгә кияүгә чыкканда Сөембикә бик күп нәр¬ сәләрне аңлаган, билгеле бер тәҗрибә туплаган хатын була. Казанда Җангали кебек ханның хатыны булып яшәү шарт¬ лары, япь-яшь хатынның катлаулы, даими борчулы көннәре аны күп нәрсәгә өйрәтә. Сафагәрәй дә Сөембикәгә өйләнгәнче үк бер нәрсәне бик яхшы аңлаган иде: Сөембикә аның өчен гади һәм гадәти бишенче хатын булмаячак. Яңадан тәхеткә утырган Сафагә¬ рәй фикеренчә, моның берничә сәбәбе бар. Шуларның иң әһәмиятлесе — яшь хатын буларак яңа гына өлгереп җиткән Сөембикәнең сылулыгы, гүзәллеге. Үзенең берничә матур, дәрәҗәле хатыннары булуга карамастан, Сафагәрәй Сөем¬ бикәне чын күңелдән ярата. Хан кешегә кыз-хатынга, бигрәк тә үзенең никахлы хатынына гашыйк булу кебек «вак нәр¬ сәләр» килешми. Чөнки ул үзенең хис-тойгылары турында уйларга да тиеш түгел. Ул һәрвакыт ил вә дәүләт эшләрен кайгыртырга мәҗбүр. Шулай да Сафагәрәй тойгыларын үзеннән генә түгел, Сөембикәдән дә яшерә алмый. Бу инде аның көндәлек тормышындагы гына түгел, хәтта сәясәттәге дә зур ялгышы булса кирәк. Моны ул аңлый. Тик үзенең хисләрен берничек тә яшерә алмый, һәрхәлдә, Сафагәрәй¬ нең бик яхшы аңлаганы — Сөембикә чын-чыннан хан хаты¬ ны— ханбикә булачак. Икенчедән, Сафагәрәйнең аңлавын¬ ча, сизүенчә, аларның үзара тирән мәхәббәтенә Сөембикә үзе дә шат иде шикелле. 122
Сафагәрәй белән Сөембикәнең никахын үзеннән-үзе хуп¬ лап торган тагын бер җитди сәбәп бар иде. Сафагәрәйнең элеккеге хатыннарының әтиләре — гади морзалар. Ул кыз¬ ларга өйләнеп, Сафагәрәй ил башында торган хөкемдарлар белән туганлаша алмады. Сөембикәнең әтисе исә—киләчә¬ ктә Нугай далаларының башында торачак кеше, Муса бәк улы Йосыф морза. Шулай булгач, Сафагәрәй, Сөембикәгә өйләнеп, Нугай далаларының, нугай халкының да якын туганы булачак. Бу очракта инде сүз төрле мөселман халык¬ ларының чын-чынлап туганлашуы турында бара. Сафагә¬ рәй үзе Кырымнан, Сөембикә — Нугай далаларыннан. Алар икесе бергәләп — Казан ханлыгы тәхете хуҗалары. Заманында Мәскәүнең бөек кенәзе өчен Сөембикәне Җа- нгалигә бирүнең бер генә мәгънәсе бар иде — Казан ханын һәм Казан ханлыгын, әгәр мөмкин булса — Нугай далала¬ рын да, Мәскәү йогынтысы астында калдыру; бераз соңрак, мөмкинлекләр туса, Казанны да, нугай далаларын да тулы¬ сынча Мәскәүгә буйсындыру. Тик Мәскәүнең бөек кенәзе мәсьәләнең гаять тә әһәмият¬ ле бер ягын истән чыгара: дине, теле, әдәбияты, мәдәнияте, холкы, гореф-гадәтләре, йолалары ягыннан Мәскәү кенәз- ләре, гомумән урыс халкы беркайчан да Казанның, төрки- мөселман халыкларының чын туганы була алмаячак. Сүз тик ясалма, мәгънәсез «туганлык» турында гына барачак. Җангали мәсьәләнең менә бу ягын аңлап, сизеп, абайлап бетерә алмый. Аның фаҗигасе дә шуның белән бәйләнгән иде булса кирәк. Сөембикәнең Сафагәрәйгә кияүгә чыгуы бу яктан да җитди мәгънәгә ия иде. Аларның никахы Кырым һәм Казан ханнарын Нугай далалары белән туганлаштырды, хәтта берләштерде дип әйтергә дә мөмкин. Әлеге сәбәпләрнең барысы бергә Сөембикәне баштан ук Казан ханлыгының иң зур түрә-морзалары арасына алып керә, һәрхәлдә, моны Сафагәрәй дә, Сөембикә дә аңлаганнар булса кирәк. Көн¬ чыгышта элек-электән гадәти бер эш булган хәл кабатланды кебек: анда хан, падиша һәм башка хөкемдарлар ил яз¬ мышын үзләре генә түгел, хатыннары белән бергәләп хәл итә торган булганнар. Моның конкрет формасына килсәк: ике урынлы падиша яки фиргавен тәхетенең бер ягында хөкемдар үзе, икенче ягында аның хатыны булып, җитди һәм зур мәсьәләләрнең барысын бергәләп хәл иткәннәр. Шул рәвешчә, Казан ханнарының иң күренеклеләреннән һәм соңгыларыннан булган Сафагәрәй белән Сөембикә Шәрекъ илләрендә бик борынгыдан килгән матур йолаларны яңа¬ дан, Казан ханлыгы тарихында торгызалар кебек. 123
Ләкин Сафагәрәй Казан тәхетенә яңадан утыргач, Мәскәү кенәзлегенең агрессив-колониаль сәясәте тагын да көчәеп китә. Бу хакта Риза Фәхретдин түбәндәгеләрне яза: «Сафа Гәрәй бу мәртәбәсендә Казанга кереп хан булганнан соң, Мәскәү тарафдары булган мөселманнар Мәскәүгә: «Гәүһәр- шад бикә Ибраһим хан кызы белән Булат мирза Мәскәү тарафындалар, әгәр дә Мәскәүдән Шаһ Гали җибәрелер булса, аны кабул итәрләр вә Сафа Гәрәй ханны да урыныннан куарлар, Мәскәү идарәсенә буйсынырлар»,— дип яздылар». Галим фикеренчә, Гәүһәршад белән Булат морзадан әлеге хатны алгач та, «шул сәбәпле Мәскәү тарафыннан Казан өстенә гаскәр җибәрелде вә казанлылар белән сугыш булды. Мәскәү гаскәренең бер өлеше җиңелеп, казанлылардан качты вә икенче бер өлеше сугышып, мөселман вә чирмешләрдән әсирләр алып кайтып, Мәскәүдә бөтен халык хозурында әсирләрне үтерделәр. Бу вакыйга 1536 елда булды». Чыннан да, 1536 елда, Сафагәрәй яңадан тәхеткә утыр¬ гач та, Мәскәү белән Казан арасындагы сугышлар, төгәлрәк әйткәндә, вак-төяк бәрелешләр әледән-әле кабатланып то¬ ра. М. Худяков мәгълүматларына таянып, Равил Әмирхан бу сугышлар турында түбәндәгеләрне яза: «1536 елның гый¬ нварында Казан чирүе Нижний Новгородка килеп җитә һәм Балахнаны яндыра. Казан юнәлешендә чыккан Мәскәү га¬ скәре, Лысков тирәсендә хан чирүен очраткач, рухы төшеп, сугышырга кыймый һәм кире борыла. Шактый урыс сугыш¬ чылары чирүләрен ташлап китәләр һәм казанлылар кулына төшәләр. Шул ук елның җәендә казанлылар Кострома вила- ятенә яу чабалар, урыс гаскәрен тар-мар итәләр һәм Кост¬ рома воеводасы кенәз Засекинны үтерәләр». Шушы вакыйгалар турында бераз башкачарак мәгълү¬ матлар да бар. Сәлам Алишев язуынча, 1536 елның декаб¬ рендә Елена Глинская хөкүмәте Казан җирләрен яулап алу өчен кенәзләр С. Гундоров белән В. Замытскийны җибәрә. Ләкин бу гаскәр Казан җирләренә кадәр барып җитә алмый. Урыс явы турында ишетеп, Сафагәрәй аларга каршы чыга. Тик бу кышкы сугышлар мәскәүлеләр өчен дә, казанлылар өчен дә сизелерлек нәтиҗәләр бирми. Сафагәрәй чорындагы сугышлар, үзара бәрелешләр юга¬ рыда күрсәтелгәннәр белән генә бетми, әлбәттә. Аларның барысы турында да тәфсилләп сөйләүдән баш тартып, кай- берләрен күрсәтеп үтик: 1537 елның июнендә Мәскәү хөкү¬ мәте Казанга каршы Городецк татарларын җибәрә. Со¬ ңгылары казаклар рәвешендә XV йөздән башлап Мәскәүнең бөек кенәзендә хәрби хезмәттә булалар. Шул чорлардан 124
соң, ханлыктан кем дә булса мәскәүлеләр сизмәгәндә чыгып китмәсен яисә ханлыкка Кырымнан яки Нугайдан ярдәмгә гаскәр килмәсен дип, Казан ханлыгы чикләрен урыс гаскә¬ ре— татар-казакълар саклый башлый. Кызык хәл килеп чыга: мөстәкыйль дәүләт булган бер илнең, Казан ханлыгы¬ ның чикләрен икенче бер агрессив дәүләт гаскәрләре «сак¬ лый», күзәтеп тора. Мондый халыкара башбаштаклык бары тик урыс дәүләтендә генә мөмкин булса кирәк. Шул ук 1537 елның җәендә казанлылар урысларга каршы яу чабып, Петр Пестрый һәм Меншик Полев исемле кенәз- ләрнең гаскәрләрен тар-мар китереп, бик күп бояр балала¬ рын юк итәләр. Күрсәтелгән ел кышында Сафагәрәй тагын бер тапкыр урысларга каршы яу чаба, Муром шәһәренең аерым бистә¬ ләрен яндыра. Урыс гаскәренең аңа каршы чыгуы турында хәбәр алгач, башкаласына кайтып китә. Шул ук елларда Мәскәү Казан ханлыгына каршы зур сугышка әзерләнә, сугышны бер генә юнәлештә алып бару өчен, Литва белән биш елга солых килешүе төзи. Әмма Мәскәүнең бу явыз нияте хакында хәбәрдар булган Кырым ханы, Сафагәрәйнең абыйсы Сәхибгәрәй Казан яклы булып, әгәр Мәскәү Казанга каршы күтәрелсә, урыс җирләрен тар- мар итәчәген әйтеп, бөек кенәздән тыныч кына өендә утыру¬ ын таләп итә. Бәлки Кырым ханының әнә шундый җитди кисәтүе нәтиҗәсендәдер, 1538—1540 елларда Мәскәү белән Казан арасында сугыш-бәрелешләр булмый. Тик бу тынычлыкны Казан түрә-морзалары үзләре боза¬ лар. 1541 елда Мәскәүдә Казаннан шатлыклы хәбәр алалар. Хөкүмәт башында торган Булат морза Мәскәүгә Чабыкеев җитәкчелегендә биш кешедән торган илчелек җибәрә һәм түбәндәгеләрне хәбәр итә: Мәскәүнең бөек кенәзе Сафагә¬ рәйгә каршы үзенең гаскәрен һәм воеводаларын җибәрсен, ә алар — Казан морзалары Сафагәрәйне юк итәчәкләр яки кулга алып, воеводаларга тапшырачаклар. Һади Атласи язуынча, 1541 елда Казанда Сафагәрәйгә каршы астыртын кузгалыш башлана. Коткычыларның башында Булат бәк тора. Мәскәү Казанга каршы сугышка әзерләнә, Казанга яу чабу өчен һәм кенәзлекнең көньяк чикләрен Кырым гаскә¬ реннән саклау өчен гаскәр туплый башлый. Бу вакыйгалар хакында шунда ук Сафагәрәй үзенең абыйсы, Кырым ханы Сәхибгәрәйгә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, җитмәсә Мәскәүдәге кенәз И. Бельский хөкүмәте җиңелгәч, 1542 елда сугыш булмый кала. Әмма 1541 елда Сафагәрәй хан янә Муром җирләрен талап, авылларын яндырып китсә дә, Мәскәү яңа сугыш башламый — кенәзлектәге эчке чатаклыклар комачаулый. 125
Казанда, ихтимал, Сафагәрәй хан һәм Булат Ширин белән Гәүһәршад үзара сүз куешып, Мәскәү белән солых килешүе төзелә. 1945 елга кадәр Мәскәү белән Казан арасы¬ нда тыныч мөнәсәбәтләр урнаша. * * * Әлеге сугышларга карамастан, ханлык эшләре, шәһәр һәм ил тормышы акрынлап җайга салына башлый. Сөем¬ бикә дә ханның кече һәм яраткан хатыны булуның мәгъ¬ нәсен ярыйсы ук яхшы аңлый, сизә, көн саен күреп тора. Кирәк вакытта ханга төрле акыллы киңәшләр бирә. Хан белән ханбикәнең үзара тирән мәхәббәте, бик күп әһәмият¬ ле эшләрне киңәшеп, бергәләп башкарулары да кара йөрәк¬ ле явыз телләр игътибарыннан читтә калмый. Хан тәхете тирәсендә, диван әгъзалары арасында ямьсез гайбәтләр та¬ рала башлый: имеш, Сафагәрәй бер генә мәсьәләне дә үзе генә хәл итә алмый икән. Имеш, аның һәр адымы, һәр эше, һәр сүзе башта аның яраткан хатыны Сөембикә авызыннан чыга икән. Хан Сөембикә ни кушса, шуны гына эшли икән. Сафагәрәй чүпрәк баш булып, хан тәхете хуҗасы Сөембикә икән, имеш. Бу имеш-мимеш гайбәтләрне, юк-бар сүзләрне башта түрә-морзалар арасында, ары табан Казан вә Идел буйлап таратуда Сафагәрәйнең олырак хатыннары да җитди ты¬ рышлык күрсәткәннәрдер. Чөнки Сафагәрәй яшь сылуга өйләнгәч, аның төп игътибары Сөембикә тирәсендә бу¬ лгандыр. Бәхеткә каршы, Сафагәрәй һәм Сөембикә бу гайбәтләр¬ дән өстен булып чыгалар һәм үзләренең саф мәхәббәтләрен гомерләренең соңгы минутларына кадәр саклап калалар. Казанның хәле катлауланган саен, биредә төрле сатлык җаннарның саны да артканнан-арта бара. Тик үз мәнфәгать¬ ләрен генә кайгыртып йөрүчеләр ил вә халык исеменнән сафсата саталар, үзләренең астыртын хыялларын күпшы сүзләргә төрәләр, икейөзлелеккә юл тоталар. Бу вакытта Мәскәүнең үз хәле хәл иде. Бөек кенәз була¬ чак Явыз Иван бик яшь. Боярлар думасы белән Явыз Иванның әнисе, регент Елена арасында бердәмлек юк. Шу¬ лай булгач, Казандагы Мәскәү яклы морзаларга нинди дә булса ярдәм турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Шул рәвешчә, Мәскәү яклы морзаларның өметләре акланмый. Сафагәрәй үзенең хәрби көчен, хакимиятен ныгытып өлгерә. Шулай да ике төркем арасында барган көрәш туктамый. Сөембикәнең дошманнарыннан булган Мәскәү яклы һәм һәрвакыт Мәскәү белән тыгыз элемтәдә торган Гәүһәршад 126
Мәскәүгә: «Казанның хәле шәптән түгел», дип хәбәр итә. Сүз уңаеннан, шул ук Гәүһәршад һәм шул ук елда казан- лыларга: ун елдан соң, ягъни 1552 елда Казан үзенең мөстә¬ кыйльлеген югалтачак дип белдерә. Кызганычка каршы, бу очракта да Гәүһәршад хаклы булып чыга. Сафагәрәй белән Сөембикә урнаштырган тәртип һәм тынычлык Казанда тагын дүрт ел дәвам итә. Ханны, илне, халыкны һәм әлбәттә Сөембикәне дә туктаусыз борчып торган бер генә нәрсә кала: Мәскәү боярлары, Мәскәү кенәзе Казанны яулап алу, аны тулысынча Мәскәүгә буй¬ сындыру ниятеннән һич тә баш тартырга җыенмыйлар. Казанга хәрби һөҗүмнәрен дәвам итәләр. 1545 елның апрелендә Мәскәү өч яктан (Түбән Новгоро¬ дтан, Нократтан һәм Перьмнән) Казанга каршы яу чаба. «Яуның әллә ни зур нәтиҗәләре булмаса да, 15 яшендәге Иван-патша бу яу уңаеннан бик шатланып, төрле воевода¬ ларга зур-зур бүләкләр бирә»,— дип яза С. Алишев. Бу хәвефле еллардагы вакыйгаларның бер үзенчәле¬ ге— Мәскәү явын Казанга ханлыкның түрә-морзалары үз¬ ләре чакырып китерәләр. «1545 елның 29 июлендә, дип яза Һади Атласи,— Казан бәкләреннән Кадыш илә Чура (тари¬ хта билгеле, атаклы Нарык углы Чура батыр Ф. У.) Ива¬ нга кеше җибәреп, аңардан Казан өстенә яу җибәрүен үтен¬ деләр. Сафагәрәй ханны, шулай ук аның якыннарыннан 30 кырым бәген тотып русларга бирергә булдылар». Явыз Иван морзаларның мондый эшләренә бик шатлана, Кадыш белән Чурага махсус хат язып, ханны беркая да ычкындыр¬ маска куша һәм якын арада үзенең көчле гаскәр җибәрәчә¬ ген әйтә. Бу хакта Һади Атласи бик кырыс рәвештә болай ди: «Иванның Казан өстенә килергә сүз бирүе Казан кот¬ кычыларына йөрәк бирде. Болар, борынгыдан бирле, йорт очен кирәкле эшләрне эшләүдә берләшә алмасалар да, аны сатар өчен булган эшләргә тиз берләшәләр иде». Бер төр¬ кем морзаларның чиксез тырышлыгы нәтиҗәсендә казан¬ лылар Сафагәрәйгә каршы баш күтәрәләр. Хан 1546 елның башында Кырымга качып китәргә мәҗбүр була. Казан хансыз озак яшәргә тиеш түгел иде, әлбәттә. Хан каршындагы дивар әгъзалары да, башка түрә-морЗалар да Казанга яңа хан кирәген бик яхшы аңлыйлар. Хәзер инде Кырым ханнары яклы кешеләрне җиңеп чыккан Мәскәү тарафдарлары яңа хан да Мәскәү яклы булырга тиеш дигән карарга киләләр. Шул уңайдан Мәскәүгә Казаннан тагын бер илчелек китә. Җангалинең Казанда хан булуы зур фаҗи¬ га белән тәмамланганын истә тотып, Казан илчеләре бу юлы сүзне тик Шаһгали турында гына алып баралар. Шаһ¬ гали Казан тәхетеннән нәкъ чирек гасыр элек—1521 елда 127
бер тапкыр куылган булса да, Мәскәүдә татар угланнарын¬ нан Казанга хан булырдай башка кеше булмаган, мөгаен. Казаннан килгән илчеләр дә: «Мәскәү кемне тәкъдим итсә, без шуңа риза»,— дип белдерәләр. Шаһгали Мәскәү илчелә¬ ре белән бергә Казанга килә. Казан мөселманнары башын¬ да торган сәед, морзалар һәм угланнар 1546 елның апрелен¬ дә Мәскәү кенәзенә тугрылыклы булуда ант итәләр. Шул ук елның 13 июнендә Мәскәүдән килгән илчеләр Шаһгалине тагын бер тапкыр Казан ханы итеп билгелиләр. Күрүебезчә, Мәскәү кенәзлеге хәзер мөстәкыйль дәүләт булган Казан ханлыгына үзенең бер аерылгысыз вилаятенә карагандай карый. Анда ни теләсә шуны эшли. Тик бу адым Шаһгалинең дә, Казан түрә-морзаларының да, хәтта Мәскәү боярларының да зур ялгышы булган булса кирәк. Казан тәхетеннән куылган Шаһгалигә хәзер Казанда нинди ышаныч булсын ди инде? Сафагәрәй исә—моңа ка¬ дәр ун ел буе Казанда хан булган шәхес. Ул үзе качып китәргә мәҗбүр ителсә дә, аның яклы түрә-морзалар Казан¬ да күп була әле. Шуңа күрә, билгеле, Казан түрәләренең иң зур күпчелеге Шаһгали ханны бар дип тә белмиләр. Дөресен әйткәндә, ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Шаһгали тәхеткә утырганнан соң, гадәттәгечә, зур бәйрәм-туй оештырыла. Әнә шул туй вакытында ук Шаһгали яклы түрә-морзалар¬ ның байтагы каядыр юкка чыга, конкретрак әйткәндә — үте¬ релә. Казан морзалары үзләрен бик иркен тоталар, һич тә яңа ханга буйсынырга теләмиләр. Казан аксөякләреннән тик бер генә кеше — Нарык морза углы Чура батыр Шаһ¬ галинең дәрәҗәсен саклап калмакчы була. Тик аның тыры¬ шлыгы гына Казанда бернинди абруе калмаган Шаһгалине коткарып кала алмый. Казан халкы да, табигый, янә авыр хәлдә кала. Казаннан качып котылырга мәҗбүр ителгән Сафагәрәй башта Хаҗи Тарханнан ярдәм алып, Казанны хәрби көч белән яулап алмакчы була. Тик әлегә Казан морзалары Сафагәрәйгә буйсынудан баш тарталар. Шуннан соң хан, теләпме-теләмичәме, нугай морзасы, каенатасы Йосыф янына бара. Сафагәрәй белән Йосыф морзаның үзара мөнә¬ сәбәтләре әлләни яхшыдан булмый. Шулай да нугай мор¬ засы ханның үтенечен кире какмый, ярдәм кулы сузып, «угълы Юныс кул астында нугай явы җибәреп, Казанны алышырга боерды,—дип яза һ. Атласи.— Сөен-бикәнең Сафагәрәйгә ярдәм җибәрергә атасын димләвендә шөбһә юк иде». Сафагәрәй Казанны алырга киткәндә, Сөембикә үзенең Нугай йортында кала. Ул тик 1547 елның җәендә, Сафагә¬ рәй Казанга өченче тапкыр хан булып килгәч кенә кайта. 128
Шул ук 1547 елда Сафагәрәй белән Сөембикәнең беренче һәм бердәнбер уллары дөньяга килен, аңа Үтәмешгәрәй дип исем кушалар. Ләкин 1547—1548 еллар да Казан өчен тыныч үтми. Мәскәү Казанга каршы зур сугышка хәзер чынлап торып әзерләнә башлый. Казандагы икс фирка Кырым һәм Мә¬ скәү тарафдарлары арасындагы көрәш көчәйгәннән-көчәя бара. Кырымлылар башында хан үзе торгач, бу төркем көчлерәк булып чыга, әлбәттә. Хан Мәскәү тарафдарла¬ ры— морзаларның байтагын җәзага тарга, түрә-морзалар- дан 76 кеше Мәскәүгә качып котылырга мәҗбүр була. Кө¬ рәш кискенләшә. Шул ук 1547 елда, Казан түрәләренең чакыруы буенча, Мәскәүнең беренче патшасы дип игълан ителгән Иван IV үзе Казанга каршы яуга чыга. Әмма Явыз Иван бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмый һәм, әһәмиятле чыганаклар күрсәтүенчә, елап Мәскәүгә кайтып китә. «Тик сатлык җан Шаһгали генә Казанның диварыннан тышкы ягын талап, ватып-җимереп китә»,—дип яза С. Алишев. Сафагәрәй хан дәверендә Мәскәүнең бердәнбер телә¬ ге— Казан ханлыгын тулысынча буйсынДыру, аның өстен¬ нән көчле протекторат урнаштыру була. Сафагәрәй хан моңа нык каршы тора. Мәскәүгә буйсынуны күз алдына да китерә алмый, һәрвакыт Мәскәүнең баскынчылык сәясәтенә кискен каршы торып, Казанның милли мөстәкыйльлеген тулысынча саклап калуга ирешә. Гомумән алганда, 1546—1549 еллар Сафагәрәй белән Сөембикәнең иң бәхетле еллары булгандыр. Бу бәхетне тагын бер тапкыр нурландырып җибәргәне — Сөембикәнең сөекле улы иде. Бу рәхәт тормыш шактый озак дәвам иткән булыр иде Бәлки Казанның һәм Казан ханлыгы кебек олы дәүләтнең милли мөстәкыйльлеге дә озаграк, һич югы тагы берничә дистә ел сакланган булыр иде. Кырыгынчы еллар ахырында Сафагәрәйгә нибары 42 яшь иде бит. Ләкин... * * * Шулай итеп, без хикәяләүнең иң авыр, кайгы-хәсрәдле, фаҗигале елларына килеп җиттек. Сүз Казан һәм Казан халкы турында гына түгел. Сүз бу уйлануларның үзәгендә торган Сөембикә турында да. Риза Фәхретдин язуынча, «Сафа Гәрәй Казан шәһәрендә үзенең сараенда 1549 елның март (сәфәр) аенда вафат булып, хатыны Сөен белән ике яшендә булган угылы Үтәмеш Гәрәй калды. (Сафа Гәрәй ханның кабере Сөен Бикә манарасы янында булуы зан ителәдер, ягъни ихтимал күреләдер.) Соңгы мәртәбә хан¬ лыгы 14 ел микъдарында булды. Шулай итеп, Казандагы 129
ханлыгы тәэминән, ягъни якынча 22 ел (24 ел.— Ф. У.) булып, үлгән вакытта яше 40 та (42 дә.— Ф. У) булмыш- тыр». Галимнең бу сүзләренә искәрмә биреп, Равил Әмир¬ хан түбәндәгеләрне яза: «XVII йөз Кырым тарихчысы Мо¬ стафа әҗ-Җәннәби аның турында: «Сафа Гәрәй хан иң бөек һәм куәтле падишаларның берсе булды. Ул 27 ел дәвамын¬ да хөкүмәт сөрде. Аның заманында дәүләт иминлеге яшәде, биләмәләре моның җиңүчән коралы химаясендә чәчәк ат¬ тылар»,—дип язды. Вәлиди дә үз чиратында бу ханга югары бәя бирде: «Ул Казан ханнарының иң зурларыннан вә, артык тәдбирле булмаса да, икътидарлыларыннан иде. Сафа Гәрәйнең хан¬ лык вакытлары Казанның иң мәгъмүр, ягъни төзек вә сә¬ үдәсе куәтле вакытлары иде». Сафагәрәйнең үлеме турында төрле чыганаклар төрлечә мәгълүмат бирә. Кайбер чыганакларның мәгълүматлары фәндә киң таралган булса да, әлләни ышаныч уятмыйлар. Равил Әмирхан, мәсәлән, бу хакта болай ди: «Урыс елъязма¬ сында язылганча, исерек килеш битен-башын юганда юын¬ гыч корпусына башы бәрелеп үлүе бер дә ышаныч уятмый». М. Худяковның язуына караганда, «Сафагәрәй исерек бул¬ ганга күрә юынгычка бәрелеп үлә дигән хәбәр— «Казан тарихы» авторының (өстәп әйтик — гомумән урыс елъязма¬ ларының!— Ф. У.) чираттагы уйдырмасы. «Казан тари- хы»ның авторы һәрвакыт казанлыларны ничек кенә булса да мыскыллау, мәсхәрәләү рухында гына яза. Ул китергән мәгълүматларның байтагы тарихи дөреслеккә туры килми», һәм бу чыннан да шулай булырга тиеш: Сафагәрәй ханның дошманнары Казанның үзендә дә, Казаннан тыш та җитәр¬ лек дәрәҗәдә күп иде. Әгәр Җангали хан үзенең булдыксыз¬ лыгы белән үзенә дошманнар җыйса, Сафагәрәй киресенчә үзенең кыюлыгы, батырлыгы, билгеле бер дәрәҗәдә сугыш¬ чан баһадирлыгы нәтиҗәсендә шул ук язмышка дучар була. Сафагәрәй үзенең дошманнарын никадәр аяусыз рәвештә җәзага тарткан булса, Казанның Мәскәү яклы түрә-морзала- ры да аңа карата шундый ук мөнәсәбәттә булганнар, дияргә мөмкин, һәрхәлдә, Сафагәрәй хан үзенең Казандагы яисә Мәскәүдәге дошманнары тарафыннан үтерелә дигән фикер тарихи хезмәтләрдә, аеруча әдәбият-сәнгать әсәрләрендә киң таралган. Шулай булгач, мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертү өчен, аңа кат-кат әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Сафагәрәйнең вакытыннан элек һәм һич көтмәгәндә һә¬ лак булуы — Казан ханлыгының милли, мәдәни, икътисади вә сәяси фаҗигасе булып, барыннан да элек аның шаукымы Сөембикәгә кагыла, аның шәхси язмышың мәрхәмәтсез упкын дәрьясына ташлагандай була. Хан һәлак булгач, 130
гадәттәгечә, Казан каласы хуҗасыз кала. Хәзер инде Сафа¬ гәрәйнең Казандагы һәм Мәскәүдәге күпсанлы дошманна¬ ры, һичшиксез, үзенең яраткан ире белән бер карашта, бер фикердә, бер үк теләкләрдә булган Сөембикәнең дошман¬ нарына әвереләләр. Аларның гомуми исәбе аз булмый. Казанның Мәскәү яклы түрә-морзалары чыннан да көчәеп китәләр һәм үзләрен артык иркен тота башлыйлар. Әмма Сөембикә, җитлеккән сәясәтче вә дипломат, дәүләт эшлек- лесе буларак, һич тә югалып калмый. Мәрхүм Сафагәрәй¬ нең васыяте буенча, барыннан да элек хан хатыннарының язмышы хәл ителә. Ханның хатыннары заманында төрле яклардан җыелганнар иде. Беренче һәм иң олы хаты¬ ны— Себер ханлыгыннан. Икенчесе — Хаҗи Тарханнан. Өченчесе — Кырымнан, Шириннар нәселеннән. Бу өч хаты¬ нына Сафагәрәй үзләренең туган илләренә кайтып китәргә рөхсәт итә. Ханның соңгы сүзен, васыятен кире кагу мөмкин гүгел, әлбәттә. Аның әлеге хатыннары Сафагәрәй үлгәч тә туган илләренә кайтып китәләр. Ханның дүртенче хатыны, мөселманнардан булмыйча, Казанда, Сафагәрәйнең үзеннән дә элегрәк вафат була. Шулай ук ханның васыяте буенча, Казан тәхетенә аның яраткан хатыныннан туган улы, сабый Үтәмешгәрәй утыр¬ тыла. Сөембикә үзе сабый ханның җитәкчесе, регенты, Риза Фәхретдин сүзенә мөрәҗәгать итсәк, васыясе итеп билгелә¬ нә. Төрле күтәрелешләр, үзара сугышлар килеп чыкмасын дип, ханбикә яңа хөкүмәт төзи. Аның җитәкчесе итеп Сафа¬ гәрәй хан гвардиясе башлыгы, хан белән Кырымнан килгән Кошчак углан билгеләнә. Җөмләдән, Кошчак углан Сафа¬ гәрәй заманында да, Сөембикә чорында да Казанның мил¬ ли мөстәкыйльлеген саклап калу өчен күп эшләр башкарган, зур батырлыклар күрсәтеп, хәтта Явыз Иван гаскәрен дә куып җибәргән каһарман. Ләкин Сөембикәнең бу уңышлы адымнарына карама¬ стан, ханлыктагы үзара ызгыш-талаш, хакимият өчен кө¬ рәш туктамый, билгеле. Кайбер чыганаклар күрсәтүенчә, Сафагәрәй үлгәч тә Казанның бер төркем түрә-морзалары, Сафагәрәйнең Кырымдагы өлкән улын, хан тәхетенә уты¬ рырдай яшькә җиткән Булатгәрәйне Казанга хан итеп чакы¬ ру өчен Кырымга махсус илчелек җибәрәләр. Югарыда әйтелгәнчә, Казан ханлыгы чикләрен Мәскәү яклы казак- татарлар саклап торганлыктан, әлеге илчелек ханлык чик¬ ләреннән чыгып китә алмый. С. Алишев мәгълүматларына караганда, Кырым ханы Сәхибгәрәй, Булатгәрәй ничек тә булса Казан тәхетен яулап алу өчен Кырымнан ычкын¬ масын дип, аны төрмәгә ябып куя. 5* 131
* it * Сафагәрәй һәлак булгач та, Сөембикәнең җитди бо¬ рчылуын уяткан мәсьәләләрнең берсе — кадерле Сафагәрәен ничек тә булса матурлап, дәрәҗәләп җирләү һәм аның истәлеген мәңгеләштерү була. Шушы уңайдан биредә татар халкының милли бәйсезлеге символы булган Сөембикә манарасы турында да берничә сүз әйтеп китәргә тиешбез. Манара хакында безнең вакытлы матбугатта да, фәнни эшлеклеләр, архитекторлар даирәсендә дә кайнар бәхәсләр булып алуы мәгълүм. Без бу бәхәсләрнең бөтен нечкә¬ лекләренә кереп тормастан, Һади Атласидан бер зур гына өзек китерәбез. Сәбәбе—әлеге бәхәсләрнең төп мәсьәләсе: Сөембикә манарасы гүзәл ханбикә заманнарындамы, яисә Мәскәү Казанны яулап алгач, урыслар тарафыннан тө¬ зелгәнме? Бу сорауга һ. Атласи үзенчә җавап бирә. «Ма¬ нараның «Сөенбикә тарафыннан бина ителгән булуы би¬ лгеле түгел. Минем белүемчә, Сөенбикә манарасы дип аталуы Казаннан киткән чагында Сөенбикәнең шушы ма¬ нара янында ире Сафагәрәйнең кабере илә хушлашуы сә¬ бәпле булырга кирәк. Хәзерге Казан кыз-хатыннарының шул манара янына барып Коръән укулары, шулай ук төрлечә теләктә булыну- лары вә, шуның илә бәрабәр, ирләргә караганда кыз-хатын¬ нарның шушы ук урынга күбрәк килүләре теге манараның Сөен-бикө елаган манара булуын белдерәдер»,—дип яза һ. Атласи. Безгә калса, Сөембикә шул манара янында елаган өчен генә аңа ханбикә исеме бирелү ышандырмый. Мәсьәлә, ихтимал, катлаулырактыр: манара Сөембикәнең конкрет эшләре, адымнары белән турыдан-туры бәйләнгән булырга тиеш. Әмма шулай да һ. Атласи сүзләрендәге фикерләр¬ нең иң әһәмиятлесе—манара Сөембикә заманнарында булган. Ягъни, Сөембикә манарасы урыслар тарафыннан бина кылынган дигән сүз дөреслеккә туры килми. Тик ул, мәчет булмыйча, хәрби бер корылма ролен башкарган булса кирәк. Бу хакта тарихчы болай ди: «Бу манара үзенең ясалуы һәм торышы илә, манарадан бигрәк тә, яу килгәнне карар, шулай ук дошман өстенә атар өчен ясал¬ ган нәрсә булганлыгын аңлатадыр. Чынлап та, Казанда шундый нәрсәләр булган. Иван Казанны алганнан соңра андагы мәсҗедләрне бетертте исә дә, кайсыларын чиркәүгә әйләндергән, кайсыларын исә үз кирәге өчен калдырган булырга кирәк. Менә шушы «Хан мәсҗеде» аталган мана¬ ра да кирәк өчен калдырылган биналарның берсе булырга тиеш». 132
һ. Атласи сүзләренең аеруча әһәмияте шунда ки, алар татар халык иҗатының «Сөембикә бәете» дип аталган әсәре белән дә тулысынча диярлек расланалар: Хан кабере өстенә кордырдым таш манара, Дидем: «Үзем үлсәм дә, исеме күп елларга кала». Манараны коргачтыйн көнләштеләр хәлемә, Мәскәүгә хат яздыра шул көндәшем — залимә. «Сугыш өчен Сөембикә манараны салды», дип, Тагы язган «Кырымнан яңа гаскәр алды»,— дип. Ягъни, халык бәетендәге фикер буенча, Сөембикә мана¬ расын ханбикә үзе салдыра. Бәеттәге бу фикер — очраклы күренеш түгел, әлбәттә. Әйтелгәнчә, татар халкы азатлыгы¬ ның милли символы булган бу манара гүзәл ханбикәнең үзе шрафыннан бина кылынган дигән караш татар халкында, хәтта кайбер урыс галимнәре арасында да киң таралган. Казан тарихы белгече, профессор Н. П. Загоскин, мәсәлән, бу хакта болай язган иде: «Кайбер риваятьләр буенча, хәзе- рге көндә Казан кремленең иң биек биналарыннан булган Сөембикә манарасы — ханбикә тарафыннан Сафагәрәй хан кабере өстендә төзелгән гаять тә зур, мәһабәт (колоссаль) мавзолей булудан башка берни дә түгел». Алга таба галим бу мәсьәләгә киңрәк туктала һәм түбәндәге фикерләре бе- пәп уртаклаша. Сөембикә манарасына карата иҗат ителгән мөселман риваятьләренең төп фикере — манараның төзелүе I a rap милли мәдәнияте белән бәйләнгән. Дөрес, тарихчыла- рның барысы да бу карашны хуплыйлар дип булмый. Ае¬ рым тарихчыларның фикеренчә, манара Иван IV (1530— 1584) яки Алексей Михайлович (1629—1676) чорында төзел- ь>н. Кайбер тарихчылар (әйтик, Рыбушкин) манара импера- грица Анна Иоанновна (1693—1740) чорында салынган дип Я галар. Әмма мондый карашларның бернинди дә җитди фәнни нигезе юк. Алар фәкать тарих өчен һич әһәмияте нулмаган вак-төяк мәгълүматларга гына нигезләнәләр. Ә инде Сөембикә манарасы татар-мөселманнар тара¬ фыннан бина кылынган дигән карашның әһәмиятле тарихи нигезләре бар. Казан мөселманнары бу манарага гаять зур . ихтирам белән карыйлар, аны изгелеккә ия урын дип саный- пар. Төрле җирләрдән, төрле яклардан бик күп мөселман¬ нар әлеге манара янына гыйбадәт кылу, зиярат кылу мак- ; сагыннан махсус киләләр. Билгеле булганча, бу карашлар безнең көннәрдә, аеруча хәтәр-хәвефле көннәрдә яңадан I уып, халык арасында киң таралыш таптылар. Ел саен гает намазлары Сөембикә манарасы янында укылалар. Әгәр Сөембикә манарасы чыннан да урыс-кяферләр тарафыннан 133
салынган булса, аны мөселманнар очен гыйбадәт кылу уры¬ нына әверелдерү берничек тә мөмкин булмас иде. Сөембикә манарасы борынгы заманнардан калган милли истәлек бу¬ луын тасвирлаган риваятьнең җитди фәнни нигезләре булса кирәк. Китерелгән фикерләрнең барысы да безне шундый нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә. «Сөембикә манарасы, һичшик¬ сез татар-мөселманнар тарафыннан бина кылынган»,—дип яза профессор Н. П. Загоскин. Әгәр Н. П. Загоскиннан китерелгән фикерләр моннан нәкъ йөз ел элек—1895 елда язылган булса, шуңа якын идеяләр безнең көннәрдә язылган мәкаләләрдә дә очрый. Конкрет алганда, сүз Назыйм Ханзафаровның «Йолдызлар иле вә Сөембикә манарасы» дигән, «Идел» журналында басылып чыккан мәкаләсе турында бара (1994, 5 сан). Мәка¬ лә җитди рухта язылган һәм тирән эчтәлеккә ия. Автор Сөембикә манарасының төзелешен, аның архитектура ис¬ тәлеге буларак үзенчәлекләрен Борынгы Шәрек корылмала¬ ры, мавзолейлары, зиккүрәтләре белән чагыштыра. Аның дәлилле фикеренчә, Сөембикә манарасын бина кылудагы төп идеяләр Борынгы Шәрек халыкларының мифологик- космогоник карашларыннан һәм әнә шул карашларны ча¬ гылдырган корылмалардан килә. Галимнең фикерләре ти¬ рән уйланылган, алар нигездә ышандыралар. Гомумән алганда, Сөембикә манарасы — татар-мөсел- мапнар тарафыннан бина кылынган дигән фикер милли җанлы һәр татар кешесендә бар. Бу фикергә без дә ку¬ шылабыз. Югарыда китерелгән бәет текстына янә игътибар итсәк, «Бәетләр» томын төзүчеләр Ф. Әхмәтова, И. Надиров һәм К. Җамалетдинова мондый искәрмә бирәләр: «Залимә-көн- дәш — Җангали һәм Сафагәрәй хатыннарыннан башка Җа¬ нгали регенты Гәүһәршад та булырга мөмкин. Ул Шаһ¬ галине чакырту һ. б. миссияләрдә Мәскәү белән тыгыз эле¬ мтәдә булган». Мөгаен, биредә сүз атаклы ханбикә Гәүһәршад турында бара. Ул Сафагәрәйнең дә, Сөембикә¬ нең дә дошманы булуы турында башка төрле мәгълүматлар да бар. Шулай да заманында, бигрәк тә Җангали хан чорында Казан хөкүмәтенең башында торучыларның берсе булган Гәүһәршадны бары тик тискәре яктан гына бәяләү тарихи дөреслеккә бөтенләй үк туры килеп бетмәс иде. Әйтик, Казан ханлыгы тарихы буенча белгеч, бу хакта махсус хезмәтләр язган С. Алишев әлеге ханбикә турында түбән¬ дәгеләрне яза: «Тарихка күренекле шәхес булып кереп кал¬ ган бикәнең чын исеме Гәүһәршад булган... Ибраһим хан кызы Гәүһәршад — Казан дәүләтенең эшлеклесе, зур ихти¬ 134
рам иясе. Үз иле файдасына куйган тырышлыклары өчен аны рус елъязмачы-монахлары төрлечә яманлап язганнар, һ. Атласиның Гәүһәршадка биргән тискәре бәясен шул чы¬ ганаклар йогынтысы дип карарга кирәк». Бу очракта мәсьәлә ничек кенә хәл ителсә дә, безнең, татар халкының төрле тарихи эшлеклеләренең эшчәнлеген, сәясәтен, иҗтимагый карашларын тирәнтен өйрәнеп, аларга чын объектив бәя бирү— тарих фәненең җитди бурычла¬ рыннан берсе булып кала. Ассызыклап шуны әйтик: бу очракта инде урыс елъязмаларына гына таяну — методоло¬ гик хата булачак. Сөембикә манарасы хакында сүз чыккач, аның нигә бо- лай аталуына кагылышлы халык риваятенә дә тукталып үтәргә кирәк. Риваять түбәндәге сүзләрдән башлана: «Бер¬ вакыт Мәскәү патшасы Сөембикәнең рәсемен күрә дә, аңа I ашыйк була». Бу өзекне укыгач та, татар һәм башка халык- лар әкиятләрендә, дастаннарда киң таралган мотивлар хә- гергә килә. Бездән күп гасырлар элек кайбер үзенчәлекләре Тәүратта һәм Коръәндә теркәлеп калган бу сюжет XIII йөз башында бөек Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына ia килеп керә: Зөләйха бер көнне йоклап ята иде, Йосыфның хуп сурәтен ул төштә күрде, Күрү белән шундук аңа гашыйк булды, Уянды да елый-елый килә инде. Димәк, әлеге риваять киң таралган гомумэпик күренеш- IOH башлана. Аның XVI йөз Русия һәм Казан тарихына бернинди катнашы юк. Риваятьтә Явыз Иван исеме телгә алынмый Әмма анда чагылыш тапкан тарихи вакыйгалар¬ ның барышы, аеруча Казан ханбикәсе Сөембикә фаҗигасе¬ нең чагылышы болар барысы да риваятьтә сүз тик Явыз Иван (Иван Грозный) турында гына баруы мөмкин дигән фикерне раслый. Ә инде Явыз Иванның Сөембикәгә гашыйк булуы мәсьә- нәсенә килсәк, бу — тарихи яктан да, әхлакый-этик яктан да һич акланмый торган тупас уйдырма. (Кызганычка каршы, бу уйдырма кайбер бүгенге татар язучылары тарафыннан иҗат ителгән әсәрләргә дә килеп керә!) Бу уйдырманың килеп чыгышы урыс елъязмалары белән бәйләнгән булырга 1иеш. Чөнки әлеге елъязмаларның төп максатларыннан бе- рсе- урыс кенәзләрен вә патшаларын идеаллаштырып күр¬ сәтү. Риваять тә Явыз Иванның кыргый баскынчылык сә¬ ясәтен ничектер акларга тырыша. Ягъни, Сөембикәгә га¬ шыйк булгач, ул Казанны яулап алмакчы була. Шул рәвешчә Явыз Иван образы урта гасырлар Көнчыгыш вә 135
Көнбатыш әдәбиятларының романтик геройлары дәрәҗәсе¬ нә күтәрелә. Тик Явыз Иванны һәм аның кылган эшләрен, холкын, мораль-этик принципларның берсен дә бар дип тә белмәвеннән аз гына хәбәрдар булган кеше дә моңа ышаны¬ рмы икән?! Күзәтелә торган мотивның әлеге риваятьтә чагылышы тарихи яктан да берничек тә акланмый. 1547 елның 16 гыйнварында 17 яшьлек Иван Мәскәү иленең беренче пат¬ шасы дип игълан ителә. Хәзер инде беренче патша буларак аның төп бурычы — өйләнү. Русиянең танылган түрә-кенәз- ләре бөтен ил буйлап аңа кәләш эзлиләр. Патша әлләни байлыгы да, шөһрәте дә булмаган тол хатын Захарьинаның кызы Анастасияне сайлый. Ул, әлбәттә, матур, зирәк, тый¬ нак, инсафлы кыз була. Үзенең кыргый «шуклыкларын», күпсанлы кыз-хатыннар белән «маташуын» бөтенләй үк та¬ шламаган хәлдә дә, Явыз Иван Анастасияне ярата. Гому¬ мән, Мөдһиш Иванның сигез хатыны булуы мәгълүм (дүр¬ тесе—татар нәселеннән!). Алар арасында беренче хатыны Анастасия иң сөйкемлесе булса кирәк. Шулай булгач, XVI йөзнең илленче елларында Явыз Иван үзенең яраткан хатыны Анастасия белән яши. Бу елларда аның башка берәр хатынга хәрби көч белән яулап алу дәрәҗәсендә гашыйк булуын берничек тә аңлап булмый. Риваять түбәндәгечә дәвам итә: ханбикәгә гашыйк бул¬ гач, «илчеләр җибәрә инде бу хәзер Казанга, Сөембикә янына, үзенә кияүгә чыгарга сорап. Сөембикә моңар риза булмый. Шуннан Мәскәү патшасы, ачуы килеп: «Үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине сугышып алам!»—ди дә, Казан ханлыгына сугыш ача. Җиде ел камап торганнан соң, кре¬ пость стеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала бу. Сөем¬ бикә дошманыннан җиңелүен күргәч, ире күмелгән мәчет¬ нең манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң инде хан мәчетен «Сөембикә манарасы» дип атый башлый¬ лар». Сөембикә манарасының исеме белән бәйләнгән әлеге сюжет, версия — безнең халык иҗатында киң таралганнар¬ дан. Бәлки шуңа күрәдер, ул, яисә аның версияләре күптөр¬ ле әдәби әсәрләрдә дә кабатлана. ★ * * Яңадан Сөембикәнең ире һәлак булганнан соңгы хәленә әйләнеп кайтсак, ханбикә нинди генә җитди эшләр башкарса да, аның хәле җиңеләйми, бигрәк тә сабый Үтәмешгәрәйнең регенты, васыясе буларак. Ил эчендә тәхет, хакимият өчен янә ызгыш-талаш кабынып китүен берникадәр туктатып 136
булса да, Сөембикә сәясәтенә каршы көрәш дәвам итә. Явыз Иван үзенең Казан ханлыгын тулысынча яулап алуга юнәлтелгән элеккеге сәясәтен тагын да көчәйтеп җибәрә. Бу хакта Риза Фәхретдин түбәндәгеләрне яза: «Үтәмеш Гәрәй хан бишектә ятканлыктан, никадәр акыллы вә тәдбирле булса да, васыясе, ягъни регентша-опекуншасы хатын бул¬ ганлыктан, бигрәк тә хан итеп сабый бала билгеләгәнне ишеткәч, великий кенәз Иван Грозныйның җир вә күче шатланып, «инде Казанны алырга форсат килде», дип, бу эшкә чынлап хәзерләнергә керешә». Явыз Иванның бу ниятен элек тә яхшы белгән һәм аның хәзерге адымнарыннан хәбәрдар булган Сөембикә алдагы зур сугышка хәзерлек чаралары күрә башлый. Казанның хәле авыр булуы турында ул атасы, хәзер инде, 1549 елда Нугай иленең бәге итеп билгеләнгән Йосыфка да, Кырымга да хәбәр җибәреп, алардан ярдәм сораган булырга тиеш. Әмма бу үтенечләрнең берсе дә Кырымга да, Нугайга да барып җитмәгән булса кирәк. Биредә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк^кызы Сө¬ ембикәнең хәле фаҗигаи бер төс алган 1549 елда Йосыф бәк үзен, йомшак кына әйткәндә, бик үзенчәлекле тота: «Сафа Гәрәй ханның үлүе Йосыф бәккә ишетелгәч, ул, Сөенбикәне Шәехгалигә бирмәкче булды, 1549 елның җәендә Иванга ярлык язып, Сөенбикәне Шәехгалигә бирергә теләген бел¬ дерде», диелә урыс елъязмаларында. Ярый, әле хәл болай гына булса иде! Йосыф бәк Явыз Иванга төрле конкрет киңәшләр дә бирә. Янәсе, Шаһгали Казан тәхетен яңадан яулап алсын өчен, аңа хәрби көч бирергә кирәк. Сафагәрәй вакытында Казаннан качып кит¬ кән түрә-морзалар бу эштә Шаһгалигә зур ярдәм күрсәтә .1 пырлар иде,— дип Иосиф бәк, явыз Иванга хәбәр итә. Әлеге четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, Йосыф бәк үзенең кайчандыр өзелеп яраткан кызының теләге белән берничек тә хисаплашмаган булса кирәк. Йосыф бәк, үзсүз¬ ле һәм көчле характерлы Сафагәрәй һәлак булгач, Казанны үз сәясәте йогынтысы астында калдырырга тырышкан, һәр¬ хәлдә, Йосыф бәкнең әлеге Явыз Иванга язган хаты белән танышкач, күңелдә бик авыр бер хис кала (бу хатның тулы тексты һ. Атласиның күрсәтелгән китабында китерелә). Йосыф бәк Мәскәүгә язган хатында Казанны җәбе¬ рләмәү турында да сүз кузгатып карый. Әмма ул бу очракта әхлакый гына түгел, хәтта сәяси хата да җибәрә. Беренчедән, 1549 елның җәендә, урысларның кан дошманы һәм алар белән көрәштә баһадир хан булган Сафагәрәй һәлак булгач, Мәскәү берничек тә Казанны, «җәберләми» тора алмаячак иде. Мәскәү, гомумән, кемне дә булса 137
җәберләмичә яши белми. Чит ил халыкларын гына түгел, үз халкын җәберләүнең дә соң дәрәҗәдә фаҗигале үр¬ нәкләрен күрсәткән Мәскәүнең бөтен тарихы төрле җә¬ берләүләрдән, мыскыллаулардан, кыерсытулардан тора. Явыз Иван һәм Йосиф Сталин заманнарында бу җәберләү үзенең иң югары ноктасына күтәрелә. Әле бүген дә «кирәк дәрәҗәдә уңышлы» дәвам итә. Аннан соң, ничек инде тулысынча яулап алынган мәмләкәтләрдән оештырылган илдә кемне дә булса җәберләми яшәргә мөмкин?! Мәскәү өчен бу гомумән гайре табигый хәл булыр иде. Казан ханлыгы белән Мәскәү кенәзлегенең үзара мөнәсәбәтләренә килсәк, биредә сүз гади җәберләү, кыерсыту, кимсетү, ахыр чиктә — хәтта протекторат урнаштыру турында гына бармыйча, Мәскәү тарафыннан Казанны хәрби көч белән яулап алу һәм мөселман ханлыгының башкаласы Казанны урыс шәһәренә әйләндерү турында бара иде. Әйтергә кирәк, Явыз Иван һәм аның варислары үзләренең бу «изге» максатларына нигездә ирештеләр! Икенчедән, Сөембикәне Шаһгалигә кияүгә бирү ул, ба¬ рыннан да элек, Казан ханлыгын тулысынча Мәскәүгә буй¬ сындыру дигән сүз иде. Йосыф бәк, ихтимал, әнә шундый гади хакыйкатьне дә аңламаган. Югыйсә, балачактан ук тирән милли, иркенлек рухында тәрбияләнгән Сөембикә беркайчан да Мәскәүгә буйсынырга ризалык бирмәс иде, бу аның иксез-чиксез нугай далаларында тәрбияләнгән ирек сөючән холкына, милли тойгыларына берничек тә туры килмәс иде. Хәер, ил башында Сөембикә-ханбикә торып, аның хө¬ күмәтен Кошчак углан җитәкләгәндә, Мәскәүгә буйсыну һәм аның белән килешү гомумән мөмкин түгел иде. Шулай да Явыз Иванның баскынчылык сәясәтен күреп һәм белеп торган Сөембикә хөкүмәте солых килешүе төзү өчен Мә¬ скәүгә илчелек җибәреп карый. Бу хакта һ. Атласи болай яза: «Нугай мирзалары Иванга сатылып торган хәлдә, Казан зарарына эш итеп торды. Сөенбикә Иванны ничаклы яратмаса да, шулай ук аның илә барышлыкта булуны чын күңеленнән теләмәсә дә, 1549 елның 6 июлендә углы Үтәмешгәрәй исеменнән Бахшанда исемле кешене Мәскәүгә җибәреп, Иван илә барышлыкта булырга теләгәнлеген бе¬ лдерде». Ләкин Явыз Иванның хәзергә бердәнбер нияте — тиз арада Казанга яу чабып, аны буйсындыру була. Шуңа күрә ул Сөембикәнең илчелегенә болай дип җавап бирә: «Безнең илә барышлыкта булырга теләсә, яхшы илчеләр җибәрсен!» диде. Аның болай диюе күз буяу гына булып, ул Казан өстенә барырга уйлап куйган иде»,—дип яза һ. Атласи. 138
һәм чыннан да, нибары берничә ай үткәннән соң, Явыз Иван зур гаскәр белән Казанга каршы суп.ппка чыга. Мәскәүлеләр чыннан да Казанның тышкы сәясәте башы¬ нда Сөембикә генә тора дип уйлаганнардыр. Алар ялгыш¬ маганнар булса кирәк. Кырым Казанга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тора, Казан тәхетендә дистә еллар буена Кы¬ рымнан чыккан ханнар утыралар. Явыз Иванның Казан ханлыгын яулап алырга ашкынуы Казан ханлыгына гына түгел, Кырым ханлыгына да, нугай далаларына да каршы юнәлдерелгән иде. Бу фаҗигале елларда Кырым белән Ка¬ зан бер-берсен билгеле бер дәрәҗәдә аңлап яшәсәләр, нугай морзалары, бигрәк тә Йосыф бәкнең бертуган энесе Ис¬ мәгыйль морза, ә бәлки Йосыф морза да, моны аңламый¬ лар, аңларга да теләмиләр. Төрки-татар дөньясының бу еллардагы төп фаҗигасе дә шунда иде ки, әлеге Казан, Кырым ханлыкларының һәм нугай далаларының үз эчләре¬ ндә генә түгел, аларның дәүләтара мөнәсәбәтләрендә дә бердәмлек юк иде. Бу бердәмлекне юкка чыгаруда, һ. Ат- ласи фикеренчә. нугай морзалары, шул исәптән Йосыф бәк гә һичшиксез тискәре роль уйнадылар. Атласиның бу кискен фикерен берникадәр йомшарту максатыннан чыгып булса кирәк, С. Алишев болай ди: «Нугай морзаларының Казан идарәчесе Сөен-бикәгә каршы сугышу нияте булмаган. Алар Казандагы кырымчыларга каршы эш иткәннәр. Кырым ханнарының бөтен Идел буена баш булырга тырышуы Кы- рым-Нугай каршылыгын китереп чыгарган. Икенчедән, Ну¬ гай биләре һәм морзаларының урыс патшасына язган сүз¬ ләрен һәрвакьп саф көмеш дип кабул итәргә ярамый. Ул сүзләрне аларның гамәлләре белән чагыштырып карасаң, күп вакыт сүз белән гамәлнең бер-берсенә туры килмәвен күрәсең. (Сүз биредә нугай морзаларының кайберсе тара¬ фыннан Иван IV кә: без синең белән, Шаһгали катнашында, әлбәттә, бергә Казанга каршы сугышка чыгачакбыз дип язган ярлыклары турында бара.) Акрынлап Сөембикәнең хәле авыр булуын Йосыф бәк тә аңлый башлый һәм Явыз Иванга карата сәясәтен үзгәрт- мәкче була. 1549 елның октябрендә ул Иванга тагын бер хат җибәрә. Анда түбәндәге сүзләр бар: «Хәзерсндә минем кы¬ зым Казанда, минем ыругларым да анда, мин Казанга сезнең илә килешергә боерырмын, мин сезне килештерер¬ мен. Инде синең илә килешергә теләмиләр икән, ул чагында җәй көне син кырдан, мин бу яктан барырмын. Минем өчен син аларны хәзерендә тар-мар итмә. Мин сине Казан илә килештерермен^ Сезгә түләк түләргә боерырмын». Күренә ки, Йосыф бәк Казанга яу чабу мөмкинлегеннән бер дә баш тартмый. Бәлки бу аның «дипломатик алымы» 139
гына булгандыр? Әмма ничек кенә булмасын, Казан хан¬ лыгы коточкыч упкын алдында торганда һәм ул ханлык башында Йосыф бәк кызы Сөембикә утырганда, аның—Йосыф бәкнең болай фикер йөртүен берничек тә аклап булмый. Шулай да Сөембикә үзе генә түгел, элеккеге сәясәтенең бик хәтәр булуын аңлаган, һәрхәлдә, аңларга тырышкан Йосыф бәк тә ике ут арасында калгандай була. Аның Мә¬ скәүгә язган икеле-микеле хатын Явыз Иван бик яхшы аңлый. Йосыф бәктән аңа—Явыз Иванга, хәтта ул Казанга яу чапканда да, бернинди комачау булмаячагын абайлый. (Бигрәк тә Нугайның Исмәгыйль морза түрәләренең бары¬ сы да нигездә Мәскәү яклы булып, Казанга каршы сугыш ачарга әзер торганнарын исәпкә алсак.) Сөембикәнең хәле көннән-көн катлаулана бара, дидек. Элегрәк Казан морзалары һәм түрәләре Кырым яки Мәскәү яклы булып, ике төркемгә бүленсәләр, хәзер хәл тагын да авырая. Шул ук вакытта Мәскәүнең Казанга һөҗүме дә көчәйгәннән көчәя баруын күреп, Мәскәү тарафдарлары тагын баш күтәрә башлыйлар. Бу хәлне белеп торган Явыз Иван да Казанны яулап алу эшенә чынлап торып керешергә була. Сафагәрәй үлгәч тә башланган һөҗүм Мәскәү әчеп кирәк нәтиҗә бирмәгәч, бөек кенәз, дөресрәге хәзер инде падиша, эшне бөтенләй башкача алып бармакчы була. Әле генә Казанга каршы булган һөҗүм дипломатик яктан да, хәрби яктан да уңышлы әзерләнмәгән була. Явыз Иван, әйтелгәнчә, бер нәрсәне бик яхшы аңлый: Казанны җиңел генә яулап булмаячак. Казан морзаларының зур булмаган бер төркеме Мәскәү яклы булса да, гади халыкның, шул ук түрә-морзаларның төп өлеше һәм әлегә Казан ханы тәхете¬ ндә утырган Үтәмешгәрәй һәм аның васыясе Сөембикә Казанның Мәскәүгә буйсынуына кискен каршы иде, бил¬ геле. Төрле түрә-морзаларның, Кырым, Казан, Нугай, Мә¬ скәү яклы төркемнәрнең булуына һәм аларның үзара кискен көрәш алып баруына карамастан, бер хакыйкать көн кебек ачык иде: Казан ханлыгы үзенең азатлыгын, мөстәкыйль¬ леген саклап калырга тиеш. Ничек инде мөстәкыйль, сәяси, икътисади һәм мәдәни үсеш җәһәтендә югары баскычта торган ил нигәдер башка бер илгә буйсынырга тиеш?! Ләкин XVI гасыр башыннан мөстәкыйль илләрне яулап алу, тулысынча Мәскәүгә буйсындыру юлына баскан кенәзләрнең әлегә төп максаты — Казан ханлыгын яулап алу иде. Моны кенәз Василий башкарып чыга алмагач, аны Явыз Иван эшләргә тиеш. Бу юлы инде Явыз Иванның максаты бик ачык: ул Казанны ничек тә яулап алачак! 140
Явыз Иван, Казанга әлеге һөҗүме уңышсыз тәмамлан¬ ганнан соң, яңадан Мәскәүгә кайтып китә. Юлда ул Казан¬ нан 30 чакрым җирдә, Зөянең Иделгә коя торган култыгын¬ да ялга туктаган гаскәре белән очраша. Шунда ул биредәге үзенчәлекле таучыкка игътибар итә. Тауның исеме җисеменә туры килә икән — Түгәрәк тау. Берничә гаскәр башлыгы белән Иван әлеге тау башына күтәрелеп, як-ягына карана. Гаскәр башлыклары белән киңәшә. Түгәрәк тау чыннан да бик уңайлы җирдә урнашкан икән. Әгәр дә анда көчле ныгытылган кала торгызып булса, Иван өчен бик уңайлы булачак: тирә-яктагы халыкларның барысын да акрынлап Мәскәүгә буйсындыру өчен иң отышлы мөмкинлек ачыла¬ чак. Казанны яулап алу өчен дә бу ныгытма бик уңайлы урында булыр иде. Казан Мәскәүдән шактый ерак. Шулай булгач, Мәскәүдән чыккан гаскәр Казанга килеп җиткәнче җиде-сигез йөз чакрым җир үтәргә тиеш. Бу кадәр юлны үткәнче, гаскәр арып, талчыгып, хәлсезләнеп бетәчәк. Ди¬ мәк, әлеге Түгәрәк тау өстендә ныгытылган кала төзелергә тиеш. Әнә шундый фикерләре белән Явыз Иван 1550 елның 23 мартында Мәскәүгә кайтып китә. Түгәрәк тау башындагы кала бик тиз арада төзелергә тиеш. Бу эшне ул атаклы гөзүче-оста Иван Выродковка тапшыра. Гаять тә үзенчәлекле төзүче-оста буларак, Иван Вырод¬ ков моңа кадәр тарихта булмаган ысулга мөрәҗәгать итә: Казанга һөҗүм өчен салыначак каланың аерым өлешләре, бүрәнә-такта диварлары башта Мәскәү тирәсендә әзерләне¬ ргә, соңыннан булачак кирмән урынына алып барылырга һәм тиз арада «җыеп куелырга» тиеш. Әнә шундый җайлы урын дип, Мәскәүдән әлләни ерак булмаган, урман-агачка бай Идел буенда урнашкан Углич шәһәре сайлана. Үз тирә¬ сендә эшчән, тырыш балта осталарын җыеп, Иван Вырод¬ ков 1551 елның урталарында эшкә керешә. Булачак ныгыт¬ маны төзүдә урыс төзүчеләренә күптән билгеле булган ысуллар кулланыла, кирмә һәм андагы дивар, бина, манара, чиркәү һәм башкалар өчен бүрәнә-такта әзерләнеп, бер¬ беренә төгәл туры китереп, тезеп, астан-өскә һәм өстән-аска билгеләп чыгалар. Ягъни, кирмән, үзенең диварлары, бина- чиркәүләре һәм башкалары белән башта Углич каласы ти¬ рәсендә төзелә. Барысы да бик яхшылап, ныклап җыелып, һәрбер бүрәнә һәм һәрбер такта билгеләнеп чыккач, була¬ чак каланы яңадан аерым бүрәнә-такта кебек өлешләргә таркатып, Идел суы өстеннән Зөя елгасы Иделгә коя торган җиргә агызып җибәрәләр. Казанга һөҗүмне хәрби яктан барлык шартларын ките¬ реп башлыйлар. Барыннан да элек казанлылардан Идел
аркылы чыга торган җирләрне тартып алалар. 1551 елның 16 маенда, кичен, кояш баеганда воевода кенәз Серебряный Түгәрәк тау башына беренче буларак урыс байрагын күтәрә. Кичен чиркәүгә барып, гадәттәгечә «иманын укый». Май аеның 17 сеннән 18 енә каршы төндә урыс гаскәрләре Идел¬ не кичә. 18 майның иртәсендә, бик иртә таңнан кенәз Сереб¬ ряный Казан бистәләренә һөҗүмен башлый. Таң йокысына талган казанлылардан меңнән артык кеше, шулар арасында йөздән артык түрә-морзалар үтерелә. Бик күп урыс әсир¬ ләре азат ителә. Әнә шул ерткычларча һөҗүмнән соң, урыс гаскәренең төп өлешен каршы алу өчен, кенәз Серебряный яңадан Түгәрәк тауга кайта. 24 майда урысларның төп хәрби көчләре һәм булачак кала өчен әзерләнгән бүрәнә- такталар килеп җитә. Казанны яулап алу өчен төзеләчәк каланы торгызуда Явыз Иван рәхәтләнеп Шаһгалине фай¬ далана, аның белән бергә кайчандыр Казаннан качып кит¬ кән 500 кеше һәм көчле гаскәр җибәрә. Булачак кирмәннең аерым өлешләре кирәк җиргә килеп җиткәч (1551 елның 24 маенда) Свияжск шәһәренә нигез салына. 28 көннән соң әлеге кала төзелеп тә бетә. Көтмәгәндә һәм шаккаткыч тиз арада Свияжск каласын төзү җирле халыкларны бик авыр һәм аяныч хәлдә калдыра: кем кул астында дип саналырга тиеш алар хәзер? Бигрәк тә Тау ягы халкының хәле катлаулана. Кала төзелеп беткәч Мәскәү патшасы Тау ягын үз җире дип игълан итә, биредә халык санын алу эшен оештыра. Сөембикәнең бу еллардагы хәле турында мәгълүм «Ка¬ зан тарихы» авторы шактый җентекләп яза. Сафагәрәй хан һәлак булганнан соң,— дип яза ул,— Сөембикә биш ел буена Казан ханлыгының хөкемдары булып, сәяси һәм диплома¬ тик эшләрне хан дип игълан ителгән Үтәмешгәрәй исемен¬ нән алып бара. Тик биредә бер төзәтмә кирәк: Сөембикә Казан ханлыгының хөкемдары булып биш ел түгел, өч ел тора. 1549 елда Сафагәрәй һәлак була, 1551 елның көзендә Сөембикәне 4 яшьлек улы белән Мәскәүгә тоткынлыкка алып китәләр. Алга таба әлеге «тарихчы» Сөембикә ханбикә чорының зур тарихи вакыйгаларына күчә, казанлылардан яшерен тө¬ стә Русия чит дәүләт булган Казан ханлыгы җирендә бик тиз арада—дүрт атна эчендә Свияжск шәһәрен салу, Тау ягы халкының Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Мәскәүгә буйсындырылуы кебек вакыйгалар турында сөйли. Казан- лыларның моңа бик нык ачуы килә һәм алар аптырап, болай диләр: «Нәрсә эшлибез соң без? Нигә урыслардан сакланмыйбыз? Әйтерсең, йоклап калганбыз. Мәкерле Русь безнең белән ни генә кыландырмый!» Г42
Күп кенә эшләрен ханбикә казанлылар белән киңәшеп эшли. Әлеге вакыйгаларга, урысларның баскынчылык сә¬ ясәтенә ачулы ханбикә, Иоанн Глаза тый сүзләренә караган¬ да, «Явыз ана арсландай ыжгыра», Казанның диварларын ныгытырга куша, төрле мөселман илләреннән, нугайлар¬ дан, Хаҗи Тарханнан, Кырымнан, Азак тан (Азовтан) Каза¬ нга ярдәмгә гаскәр җыярга әмер бирә. Чөнки казанлылар үз көчләре белән генә Мәскәү явына каршы тора алмаячаклар. Казанда урыс явына каршы көчле гаскәр булдыру өчен ханбикә алтын, көмеш, кыйммәтле ташларның берсен дә кызганып тормый. Елъязмачы сүзләренә караганда, Сөем¬ бикә Казаннан Шаһгалине, урыс воеводаларын, гомумән урыс гаскәрләренең барысын да куып чыгарырга, әле генә Казан ханлыгы җирендә төзелгән урыс шәһәре Свияжскины, кяферләрдән тартып алырга боера. Сөембикә чыннан да үзен шулай тотканмы, казанлылар- га шундый боерыклар биргәнме — бу хакта без әлегә төгәл бер нәрсә дә әйтә алмыйбыз. Сөембикә тормышы турында сөйләгән башка чыганакларда бу хакта әлләни мәгълүмат¬ лар юк кебек, һәрхәлдә, әгәр ханбикә баскынчы урысларга каршы үзен чыннан да шулай тоткан булса, монда гаҗәп¬ ләнерлек берни дә юк. Әмма әлеге «тарихчы» Сөембикәнең бу адымнарын бер¬ кем дә хупламады дип, арттырып җибәрә. Казанлыларның күпчелеге аның бу адымнарын дөрес дип тапкан булырга тиеш. Елъязмачы үзенең бер гаять тә җитди фикерендә хаклы булса кирәк: Сөембикә берничек тә үз иреге белән урысларга бирелергә теләми! Ханбикәнең әһәмиятле адымнарына карамастан, Казан¬ ның хәле зур куркыныч астында кала, билгеле. Биредә хәзер рәсми хан дип игълан ителгән Үтәмешгәрәй һәм аның әнисе — җитәкчесе Сөембикә икәнлеге хакында Явыз Иван белә. Сөембикәнең әтисе Йосыф хәзер Нугай иленең башын¬ да тора. Әгәр Мәскәү Казанга һөҗүм башласа, Йосыф бәк үзенең яраткан кызы Сөембикәгә ярдәмгә килүе мөмкин. Мәскәү патшасына мәсьәләнең бу ягын да истә тотарга кирәк. Мәскәү бу юнәлештә дә җитди эш алып бара: Йосыф белән Исмәгыйльнең үзара дус булмавын Явыз Иван шулай ук яхшы белә. Димәк, бу ике туганның үзара дошманлыгын тагын да киңәйтергә һәм тирәнәйтергә кирәк. Ничек тә булса Йосыф бәкне Мәскәүгә каршы баш күтәрә алмау дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Бу эшне Явыз Иван Мәскә¬ үнең Нугайдагы илчесе Тургеневка тапшыра. Белгәнебезчә, нугай морзалары бәккә гадәттә сүздә генә буйсынган булып кыланалар. Чынлыкта исә аларның һәркайсы үз сәясәтен алып бара. Нугай морзаларының иң көчлсләреннән һәм 143
Йосыф бәк өчен иң куркынычлыларыннан берсе — аның ту¬ ган энесе Исмәгыйль морза. Моны Исмәгыйль үзе дә, Йо¬ сыф бәк тә, Явыз Иван да бик яхшы белә. Тургенев әнә шул каршылыклардан файдаланып калмакчы була. Аның дип¬ ломатик осталыгы нәтиҗәсендә Исмәгыйль морза Мәскә¬ үгә каршы яу чабудан баш тарта. «Мин Мәскәү белән һәрвакыт тыныч яшәдем. Аннан мин төрле бүләкләр, ал- тын-көмеш, кыйммәтле кием-салым, савыт-саба алып то¬ рам. Өстәвенә, минем Мәскәү боярлары белән сәүдә эш¬ ләрем дә яхшы бара. Әгәр мин сиңа — Йосыф бәккә, Кы¬ рым һәм Казан ханнарына кушылып, Мәскәүгә каршы чыксам, моның барысын да югалтачакмын. Ни мәгънә бар миңа Мәскәүгә каршы сугышуда?—дип, Йосыф бәкнең ни¬ ятенә кискен каршы чыга. Явыз Иван илчесе Тургенев та үз максатына тулысынча ирешә. Бу очракта нугайларның атаклы морзасы Исмәгыйль дөрес юл сайладымы икән? Үзе өчен һәм нәкъ әнә шул шартларда бәлки ул хаклы да булгандыр? Тик ул үзенең якын туганы Сөембикәнең, Казан һәм Кырымның, хәтта үзенең туган иле Нугай далаларының яулап алынуын, бик зур фаҗига алдында торуын сиздеме икән? Аның сәясәте ялгыш булуын халык, аның үз тирәсендәге даирәләр дә аңа якын киләчәктә аңлатачаклар—үз туганына гына түгел, туган ил халкына хыянәте өчен Исмәгыйль морзаның үзен дә үтереп ташлаячаклар! Казан тирәсендәге халыкларның барысы да, мөселман¬ нар гына түгел, арлар, марилар һәм чуашлар да туктаусыз сугышлардан, Мәскәү кенәзләренең ел саен Идел буена яу чабып торуларыннан бөтенләй интеккәннәр иде инде. Казан ханлыгының мөстәкыйльлеге озакка бармаячагын, Мәскәү патшасының елдан-ел көчәя баруын күреп торган марилар һәм чувашлар, урыс елъязмалары сөйләвенчә, «Мәскәү ба¬ рыбер җиңеп чыгачагын күреп, урыс кул астына күчү теләге белдерәләр». Казан түрә-морзаларының да байтагы Мәскә¬ үгә буйсынырга кирәк дигән карарга киләләр. Казанның мөстәкыйльлеген ничек тә саклап калырга тырышкан Сөем¬ бикә бик авыр хәлдә кала. Кайчандыр Кошчак углан Казан¬ га ярдәмгә Кырым вә Нугай гаскәрләре килеп җитәргә тиеш дигән иде. Алары да килеп җитә алмый. Казан каласын бер селтәнүдә яулап ала алмагач, Явыз Иван үзенчәлекле юлга баса. Казан ханлыгы чикләрен, әйтелгәнчә, хәзер күпсанлы урыс гаскәре «саклый». Кошчак углан турында сүз чыккан икән, биредә мәсьәлә¬ гә киңрәк тукталырга кирәк. Безнең тарихта Кошчак углан¬ га әлегә кадәр объектив бәя бирелгәне юк. Сөембикә бик авыр шартларда калганда, «Казан тарихы»нда язылганча, 144
Казанда Сөембикәне чын күңелдән яклаучы бер генә кеше кала. Ул да булса — гомере буе, әле Сафагәрәй хан заман¬ нарында ук, урысларга каршы кискен көрәш алып барган батыр йөрәкле, гаярь ир-егет Кошчак углан. Сафагәрәй хан һәм аның ханбикәсе аның гамәлләрен гаять югары бәяли¬ ләр. Чөнки ул чыннан да урысларга каршы булган төрле сугышларда, бәрелешләрдә зур батырлыклар күрсәткән ир- егет була. «Муж зело величав и свиреп» дип бәяли аны «Казан тарихы» авторы. Кошчак углан тирәсендә Нугайдан һәм Кырымнан килгән 20 мең кешелек гаскәр-гвардия туп¬ лана. Аларның барысы да урысларга каршы җаннарын аямый сугышырга ашкынып торалар. Тик казанлылар үз¬ ләре генә без көчле урыс гаскәренә каршы тора алмабыз, дип шөбһәләнәләр. Соңгысында әлеге «тарихчы» бәлки хак¬ лы да булгандыр. Кошчак угланны бу кадәр югары бәяләвенә үкенгәндәй, алга таба «тарихчы» үзенең югарыда китерелгән сүзләрен¬ нән баш тартып, капма-каршы рәвештәге «күзәтүләре» ха¬ кында яза башлый. Янәсе, төрле урдаларда, хәтта Мәскәүгә дә килеп җиткән хәбәрләргә караганда, Сафагәрәй хан һә¬ лак булгач Сөембикә Кошчак угланның сөяркәсенә әверелә. Угланның нияте бик явыздан икән, имеш: киләчәктә алар хәзер тәхеттә утырган Үтәмешгәрәйне юк итеп, Кошчак углан Казанның ханы булырга тиеш икән... Бу вакыйгаларга Казан түрә-морзалары бик зур борчылу, ризасызлык бел¬ дерәләр. Кошчак угланны да, ханбикәне дә бу эшләреннән баш тартырга чакыралар, казанлыларның чиксез нәфрәтен күреп торган Кошчак углан Казаннан качып котылмакчы була^ Ул үз ниятен морзаларга турыдан-туры ачмый торып, аларга: җибәрегез мине Кырымга, аннан мин казанлыларга ярдәмгә гаскәр алып килермен ди. Казан түрә-морзалары аның бу ниятенә каршы килмиләр. Шулай сөйләшүгә кара¬ мастан, Кошчак углан үзенең энесен, хатынын, ике баласын һәм барлык байлыгын алып, Казаннан төнлә чыгып кача. Аның әнә шулай качып китүендә үзләрен гаепләмәсеннәр дип, Казан аксөякләре бу хәбәрне Шаһгалигә җиткерәләр. Шаһгали Кошчак артыннан 10 мең кешелек гаскәр белән воевода Иван Шереметевны җибәрә. Әлеге «тарихчы» сүз¬ ләренә караганда, воевода Кошчак угланны, Идел белән Дон арасында куып җитеп, тар-мар итә, Кошчак углан белән 300 кешене, шулар арасында 7 кенәз белән 12 мор¬ заны, әсирлеккә алып, Мәскәүгә озата. Мәскәү патшасы Кошчак угланга: әгәр минем колым булсаң һәм христиан динен кабул итсәң, мин сине исән-сау калдырырмын, ди. кошчак углан Мәскәү патшасына хезмәт итәргә риза була, әмма христиан динен кабул итүдән, чукынудан кискен баш 6 Н-343 145
тарта. Берничә көн дәвамында зинданда тотканнан соң Явыз Иван Кошчак угланны һәм аның белән бергә Мәскә¬ үгә китерелгән гаскәрләрнең һәм кенәз-морзаларның бары¬ сын да җәзага тарта. Кошчак угланның хатынын христиан диненә күчереп, патша хатыны үзенә ала, ике баласын, шулай ук диннәрен алмаштырып, үз кул астына алып, урыс рухында тәрбияли. Әнә шулай Казан морзаларының иң көчлеләреннән, күп еллар буе хан гвардиясе башында торып, Сафагәрәйнең дә, Сөембикәнең дә якын ярдәмчеләреннән берсе булган Кош¬ чак углан гомере өзелә. Ул милли һәм дини азатлык өчен көрәш юлында шәһит китә. «Казан тарихы»ннан китерелгән хикәянең кайбер өзек¬ ләре дөреслеккә туры килә. Шулай да аңа җитди төзәтмәләр дә кирәк. Барыннан да элек биредә әлеге «тарихчы» Сөем¬ бикәнең шәхси тормышына карата бик тупас сүзләр кул¬ ланып, ханбикә белән Кошчак углан «ил һәм халык гамен гомумән оныталар» дип яза. Аның бу сүзләре тулысынча уйдырма булса кирәк. Танылган урыс тарихчыларының зур күпчелеге «Казан тарихы»н җитди чыганак дип санамый. С. М. Соловьев әлеге елъязманы «болганчык бер чыганак» дип бәяли һәм аннан файдаланудан гомумән баш тарта. В. В. Вельяминов-Зернов бу чыганакка бик сак килергә ки¬ ңәш итә, чөнки ул истәлекләр нигезендә генә язылган булса кирәк, ди. С. М. Шпилевский фикеренчә, бу китапның авто¬ ры күбрәк ялтыравык, артык бизәлгән, ул заман өчен «юга¬ ры стиль» белән мавыгып, тарихи чынбарлыкны онытып җибәрә. Димәк, әлеге китапта Сөембикәнең шәхси тормы¬ шына карата китерелгән сюжетны да болганчык бер әкият дип бәяләргә мөмкин. Икенчедән, Явыз Иван гаскәре тарафыннан тоткынлык¬ тан азат ителгән әлеге «тарихчы» урыс патшасы мөмкин булган кадәр мактап, аның кан дошманы булган Сөем¬ бикәне мөмкин кадәр хурларга, аңа тирән нәфрәт уятырга тырыша. Өченчедән, Сөембикәнең шәхси мөнәсәбәтләренә кара¬ ган әлеге гайбәт башка тарихи чыганаклар белән раслан¬ мый. Тик ул, тулы бер сюжет булып, совет чорында язылган һәм баштан ахырга кадәр шовинизм белән сугарылган ро¬ маннарда киң урын ала. «Казан тарихы»ннан китерелгән хикәяттә Кошчак углан язмышына карата да төрле төгәлсезлекләр җибәрелгән. Әй¬ тик, анда углан Казаннан 5 мең кешелек гаскәр белән кача, диелә. Чыганакларда күрсәтелгәнчә, Кошчак углан кул астында нибары 300 кеше була. Аларның төп өлеше урыс дружинсы белән бәрелештә кырылып бетә. Тик 46 кеше генә 146
исән кала. Әнә шул 46 кешене Мәскәүгә алып китеп, җәза¬ лыйлар. Урыс гаскәрләре белән бәрелештә Идел белән Дон арасында түгел, Нократның Чулманга коя торган култыгы тирәсендә була. Әлеге вакыйгалардан соң Казандагы Мәскәү яклы түрә- морзаларның башбаштаклыгы шул дәрәҗәгә җитә ки, алар ил башында торган Сөембикә белән гаять тупас рәвештә сөйләшеп, аның алдына төрле шартлар куя башлыйлар, һ. Атласи язуынча, аңа түбәндәгеләрне сөйлиләр: «Бикә, без хәзер ни кылырга да белмибез; синең һәм безнең үз өебездә хуҗа булуның чигенә җиттек, бугай. Безнең үз җи¬ ребездә кала салып, зур туплы гаскәр белән бергә каршы сугышырга җыенган урысларга без ничек каршы торыйк? Моның өчен безнең гаскәребез дә, көчебез дә җитми. Кош¬ чак угланга без үзебезнең ханга ышанган кебек ышана идек. Әмма ил өчен иң авыр бер вакытта ул Казаннан качып китте. Әнә шундый шартларда калгач, без хәзер Шаһгали янына барып, аңардан гафу үтенеп, безгә падиша булып килергә, сине үзенә хатынлыкка алырга ризалык бирүен үтенергә тиешбез». Казан олугларының мондый сүзләренә карата ханбикә¬ нең мәхәббәте турында галим түбәндәгеләрне яза: «Бу сүз¬ нең агымына караганда, аны сөйләүче кешеләр Казан олуг¬ ларының Сөен-бикә яклылары булып, болар Сөен-бикәне I Шәехгалигә бирмәкче, шулай итеп Казан халкын тынычлан- , фмакчылар иде. Сөен-бикә үзе дә тышкы яктан аңа риза • лды. Казан халкының күбрәге исә Сөен-бикә илә Үтәмеш- < эәйне Иван кулына тапшыру уенда иде». Галимнең бу ярым-ялган урыс елъязмаларына нигезлә- н п язган сүзләрен укыгач: ай-һай, шулай ук булдымы икән?—дип сорыйсы килә. Сөембикәнең үзе һәм Казан халкы, сабый булса да—ханны һәм аның васыясен дошман кулына биреп җибәрергә риза булуын берничек тә күз ал¬ дына китереп булмый. Ничек инде ханбикә үзе теләп до¬ шман кулына тоткынлыкка китсен ди?! Мөгаен, әлеге эш¬ ләрнең берсендә дә Сөембикә катнашмый һәм катнаша да алмый. Аны Мәскәүгә сатарга җыену турында ханбикә го¬ мумән бернәрсә белмәгән булырга тиеш! Чынлыкта вакыйгалар бөтенләй башкачарак була. Моның төп сәбәпләреннән берсе — Кошчак угланның Ка¬ заннан китүе, дөресрәге — китәргә мәҗбүр ителүе. Бу хакта һ. Атласи бик хаклы рәвештә болай ди: «Кошчак кебек булдыклы бер батырның Казаннан китүе Сөен-бикә өчен ничаклы кыенлык булса, Казан өчен дә шулчаклы кыенлык иде». Хәзер инде ханлык башында Сөембикәгә каршы дошман булган морзалардан торган хөкүмәт 147
килә. Аның җитәкчеләре: Ходайкол-углан һәм Нурали Ширин морза — Сөембикәнең, гомумән Казан мөстәкый¬ льлегенең кан дошманы булган Булат бәк Ширинның угылы. Бу адәмнәр солых шартлары турында Сөембикә белән киңәшкәннәр дип уйлау беркатлылык булыр иде. Сөембикә — Казан ханлыгы тарихында (бигрәк тә XVI йөзнең урталарында) һичшиксез зур роль уйнаган шәхес. Ә инде Казан ханлыгының язмышы Мәскәү, Кырым, Хаҗи Тархан, Нугай илләре белән тыгыз бәйләнгән иде. 1551 елның башында Мәскәүнең Казанга, димәк, Сөембикәгә һәм Үтәмешгәрәйгә каршы юнәлдерелгән сәясәте актив¬ лашып киткәч, Йосыф бәк тә, Явыз Иванга соң дәрәҗәдә ачуланып, аның Нугайдагы илчесе Петр Тургеневны 1551 елның апрелендә кулга алып, талый һәм мәсхәрәли. Тур¬ геневның патшага җибәргән хатына караганда, нугайлар Кырым ханы белән берлектә Мәскәүгә каршы сугыш ачмак- чы булалар. Ягъни, Мәскәү мөстәкыйль мөселман илләренә каршы юнәлдерелгән колониаль-баскынчылык сәясәтен ак¬ тивлаштырып җибәргәндә, бу төрки илләрдә дә кяферләргә каршы билгеле бер коалиция төзү теләге туа. Төрек солтаны һәм Йосыф бәк Мәскәүнең колониаль сәясәтенә каршы киң коалиция оештыру буенча җитди ады¬ мнар ясаганда, Йосыф бәк үзенең йөз меңлек гаскәре белән Мәскәүгә каршы сугыш ачам дип торганда, Нугай иленең шактый зур өлешендә морзалык итүче Исмәгыйль морза әлеге адымнарга кискен каршы чыгып, тулысынча Мәскәү ягына күчә. Барыннан да элек ул төрек солтанының һәм Йосыф бәкнең планнары турында илче П. Тургенев аркылы Мәскәүгә көне-сәгатендә хәбәр җибәреп тора. Икенчедән, Йосыф бәкнең Мәскәүгә каршы сугыш ачуына каршы ки¬ леп, бу сугышта, әгәр дә ул чыннан да башланып китсә, катнашмаячагын, бәлки үзенең гаскәре белән бәккә каршы чыгачагын белдерә. Шулай итеп, төрек солтаны белән Йо¬ сыф бәкнең планнары хыянәтче Исмәгыйль морза сәясәте нәтиҗәсендә тормышка ашмый кала. Казандагы вакыйгалар да кискен төс ала. Әле генә хаки¬ мияткә килгән яңа хөкүмәт ханлыкны урыс колонизациясен¬ нән ничек кенә булса да коткарып калырга тырыша кебек. Шунда ук Зөя (Свияжск) каласына Казанның ул еллардагы танылган кешеләреннән Колшәриф җитәкчелегендә һәм Тө¬ мән морзасы Бибарс Растов катнашында илчелек җибәрелә. Илчелек түбәндәге шартларга риза була: Казан түрә-мор- залары хан тәхетендә утырган Үтәмешгәрәйне һәм Сөем¬ бикәне Мәскәүгә «Шөһрәтле тоткынлыкка» озаталар; алар урынына Казан тәхетенә хан итеп Шаһгалине чакыралар; Казанда булган урыс әсирләренең барысын да берсүзсез 148
азат итәләр; кырымлыларның барысын да Мәскәү патша¬ сына тапшырлар. Шаһгали таләбе буенча, шунда ук Растов морза улы Юлбарыс морза җитәкчелегендә шундый ук махсус илчелек Мәскәүгә китә. Солыхның күрсәтелгән шартлары белән Явыз Иван ки¬ лешә һәм Казанга Шаһгалине тагын бер тапкыр хан тәхете¬ нә утырту өчен татар нәселеннән булган Алексей Адашев илчелеге җибәрелә. Солых килешүенең барлык шартлары һичшиксез үтәлә. Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне «шөһрәтле тоткынлык¬ ка» алып китү өчен Казанга кенәз Петр Серебряный килә. Аның янында 3 мең кешелек гаскәр һәм 1 мең укчы (стрель¬ цы) була. Әйтерсең сүз бер тол хатын-кыз хакында түгел, махсус ныгытылган кирмәнне яулап алу турында бара. Беркатлырак кенәз Петр Серебряный, үзенең шундый эш алып барырга — Казан ханлыгы башында торган Сөемби¬ кәне тоткынлыкка алып китәргә тиешлегеннән берникадәр тартына да кебек. Аңа уңайсыз. Ничек инде ул, билгеле һәм танылган кенәз Серебряный, хатын-кыз падишаны, хәл та сабый баласы белән, әсирлеккә алып китәргә тиеш? Әнә шундый уй-фикерләр белән ул Сөембикә бүлмәсенә керә. Бүлмәнең җыйнаклыгы, чисталыгы, андагы гади һәм патша сарайлары өчен гадәти байлык аны шаккатыра. Әмма хан сараеның иң зур байлыгы — алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар, әллә кайлардан килгән келәмнәр түгел икән. Хан сараеның байлыгы — аның хуҗасы, ханбикәсе. Бу дөньяда күпне күргән кенәз Серебряный беравык югалып калгандай була. Бу зиннәтле сарайның атаклы һәм чын хуҗасы хакында ул моңа кадәр дә күп нәрсәләр ишеткән булырга тиеш. Аның сылулыгы турында да сөйләгәннәр булса кирәк. Бәлки шуңадыр, кенәз сарайга килеп кергәч тә, ханбикәгә карамаска тырыша. Ул баш киемен сала, исән¬ лек-саулык сорашкандай итә. Кенәзнең бирегә килүенең ма¬ ксатын хан сараендагыларның һәркайсы белә. Шул исәптән Сөембикә дә. Шулай да кенәзнең сүзләре аның үзе өчен дә бик авыр һәм тупас яңгырый: «Әлегә кадәр ни теләсә шуны ипләгән ханбикә илаһи күкләрдә яшәүче, барлык патша- надишаларның хәлләрен билгеләүче безнең бөек аллабыз Иисус Христос тарафыннан кулга алынды. Дөньядагы бар¬ лык падишалар һәм кенәзләр аның ихтыяры белән яшиләр һәм хакимлек итәләр, төрле батырлыклар күрсәтәләр һәм мактаналар. Аның боерыгы белән хәзер синең патшалыгың алына һәм син үзең Русьнең бөек вә тәүфыйклы патшасы кул астына күчәсең. Падишаның боерыгы белән мин сине алырга килдем: син инде минем белән китәргә әзерләнеп тор»,—ди кенәз Серебряный. 149
Поп Иоанн Глазатый китабыннан китерелгән бу сүзләр дә берникадәр дөреслеккә туры килә кебек. Вакыйгалар чыннан да шулай барган булырга тиеш. Шуңа карамастан, биредә дә кайбер искәрмәләр кирәк. Билгеле булганча, Русия дәүләте үзенең һәрбер әшәке адымын христиан дине таләпләренә сылтый һәм Иисус Христос исеменнән башкара. Казанны хәрби көч белән яулап алуның да төп идеологларыннан берсе—Мәскәүдәге православие митрополиты Макарий булуын хәзер бик күпләр белә. Әлеге «тарихчы»ның Явыз Иванны бөек һәм инсафлы хөкемдар («великий и благочестивый самодержец») дип ата¬ вы да аңлашыла булса кирәк. Чынлыкта исә Явыз Иван инсафлы булып кыланырга гына ярата. Мәскәүдән ерак булмаган Александрово бистәсендә көн саен диярлек дистә¬ ләрчә хатыннар белән төрле бозыклыклар кылып, икенче көнне сәгатьләр буе башын идән тактасына бәрә-бәрә ша¬ шынып чукына торган булган. Тагын шунысын да өстәп әйтергә кирәк: Иоанн Глаза¬ тый үзенең китабын язган 1564—1565 еллар — нәкъ менә Явыз Иванның мәшһүр опричнинасы вәхшиләрчә котыры¬ нып, бер дә юкка гаепсез уннарча-йөзләрчә кенәз-воевода- түрөләрне ерткычларча җәзага тарткан чоры. Әлеге «тарих¬ чы» боларны күрмәгәнме? Хәер, дәүләт, ил масштабларын¬ да һәртөрле әшәкелекләр эшләп, купшы сүзләргә бирелеп мактану — Русиянең, бәлки, мәңгелек һәм дәвалауга бирел¬ ми торган тарихи чиредер. Сөембикә язмышына әйләнеп кайтсак, кенәз Петр Сере- бряныйның әлеге сүзләрен ишетеп, ханбикә бөек хан тәхете булган урыныннан төшә. Аны ике ягыннан кол кызлар тотып торалар. Ханбикә акрын гына тавыш белән үзенең ана телендә: «Аллаһе Тәгаләнең һәм Мәскәү хөкемдарының әмере шулайдыр инде»,—дип әйтә дә, ташны да эретердәй итеп ачы тавыш белән елап җибәрә. Сөембикә янында торган казанлылар кенәз Серебряныйны ботарлап ташларга дигәндәй, урыннарыннан кузгалалар. Тик бу адымның та¬ гын да яманрак нәтиҗәләргә китерәчәген сизгән түрә-мор- залар ачулары соң дәрәҗәгә җиткән казанлыларны тукта¬ тып калалар. Коточкыч авыр, катлаулы шартларда да Казанда Сөем¬ бикәне җаны-тәне белән яклап һәм саклап калырга әзер торучыларның саны хисапсыз була. Моны кенәз Серебря¬ ный да аңлый. Аның карары Сөембикә өчен коточкыч кы¬ рыс булып чыга. Кенәз аны ун көн буе каты сак астында тотарга куша. Күптән түгел үзе ил башында торган сылу хатын үз илендә чын мәгънәсендә тоткын хәлендә кала. 150
Әлеге ун көн дәвамында Мәскәүдән килгән «чакырыл¬ маган кунаклар» хан сараен һәм ханлыкның хәзинәсе сак¬ лана торган башка җирләрне талыйлар. Талау дәвамында тик иң кыйммәтле, затлы әйберләр генә алына: алтын-кө- меш, энҗе-мәрҗән, башка күп төрле асылташлар. «Талан¬ ган хәзинә шулкадәр күп иде ки, аларны Мәскәүгә озату өчен зур күләмле унике көймә кирәк булып чыкты»,—дип яза профессор Н. П. Загоскин. Кенәз Серебряный билгеләгән ун көн үтеп тә китә. Бүген Сөембикәне алып китәргә тиешләр. Казаннан мәңгегә китәр алдыннан Сөембикә кенәздән: иремнең кабере белән хуш¬ лашырга рөхсәт итегез, дип үтенә. Кенәз каршы килми. Ханбикә сөекле Сафагәрәе кабере янына килә. Дошманны шатландырмыйм дип, күпме тырышып караса да, ул тавы¬ шын да, күз яшьләрен дә тыя алмый. Сөембикә кычкырып елый башлый. «И, сөекле падишаһым минем, сөйгән Сафагәрәем! Кү¬ рәсеңме соң син хәзер үзеңнең хәләл җефетеңне, ханбикәңне? Өзелеп ярата идең бит син аны исән чагыңда. Күрәсеңме соң хәзер: синең сөекле хатыныңны һәм шулай ук өзелеп ярат¬ кан сабый улыңны дошманнар тоткынлыкка алып китәләр! Гомерең бик кыска булды шул, сөеклем минем. Бергәләп Йҗәтләнеп яши дә, падишалык итә дә алмадык, җаныем. ишләп соң шулай иртә ташлап киттең син безне? Нишләп соң минем күзләремнән югалып, вакытыннан элек кара, караңгы җир астына кереп яттың? Сөеклем минем! Кайда гына булсаң да, кайда гына йөрсәң дә, синең белән бергә булыр идем. Гомерлеккә бергә булгандай хис итәсем килә үземне. Нишләп соң мине монда—куркыныч, фаҗигале, афәтле җир өстендә калдырып киттең? Безне хәзер гомер- гомергә Казанның вә казанлыларның, барлык мөселман халыкларының кан дошманы булган Мәскәү патшасы тот¬ кынлыкка алды. Аңа каршы тору өчен минем көчем дә, гайрәтем дә җитмәде! Ярдәмгә килердәй ихлас дусларым, яклаучыларым да булмады минем. Йа Хода! Алып китсәче мине әсирлеккә үзебезнең тел, үзебезнең мөселман дине кешесе! Әгәр язмыш шулай кушса, бу кадәр интекмәс тә, бу кадәр җыламас та идем! Падишаһым минем! Тддңла инде хәзер минем җылау-сыктауларымны. Ачсаңчы минем өчен үзеңнең гүр капкачыңны! Кабул итсәңче мине үз кабереңә. Булсын иде ул тар кабер безнең икебез өчен падишаның илаһи бер сарае яки изге бер туй түшәге. Әйтмәдеммени мин, олы ханбикәң, сиңа: кай бер заман бу дөньяга тумаган¬ нар яки туып та, вакытында үлгәннәр бәхетлерәк була, дип? Вакытында үлгәннәр, гомумән, үлгәннәр үлем турында уй¬ ламый. Сиңа хәзер кайгы-хәсрәт мәгълүм түгел. Безгә—бу 151
фани дөньяда исән калганнарга кайгы-хәсрәт, каты сырхау килде. Кабул ит яныңа үзеңнең яшь сөекле сөйгәнеңне—ка¬ дерле хәләл җефетеңне. Башкалар, башка иман ияләре аның гүзәллеген татый алмасыннар иде, Ходаем! Кабул ит мине, сөеклем! Киңәйт тар кабереңне, ач син аның капкачын, падишам! Кемгә генә сөйлимме икән кайгымны? Кем генә килеп тыңлар минем җылауларны, кем генә килеп мине юатыр, кем генә булса да мине шатландыра, һич югы — тынычландыра алырмы икән? Беркем дә юк шул! Кемгә генә сөйлим икән тагын кайгымны? Бердәнбер улыбызга сөйлимме? Ул бит әле сабыйлыктан чыгып җитмәгән. Әтиемә сөйлимме икән кайгы-хәсрәтемне? Ул да әллә кайда — еракта. Мине урысларга саткан Казан түрәләре¬ нә—сатлык җан, җинаятьчеләргә сөйлимме кайгымны? Син дә нигәдер җавап бирмисең миңа, сөекле падишам, Сафагәрәем минем. Әллә ишетмисеңме минем җылауны? Менә килделәр безнең ишек алдына канечкеч гаскәрләр: алар кыр кәҗәсен эләктерергә килгән ерткыч хайваннарга охшаганнар. Күптәнмени? Мин бит әле күптән түгел генә падиша идем. Хәзер менә—бәхетсез тоткын, мескен хәерче кол хәленә калдым. Күптән түген генә Казан патшалыгы¬ ның хуҗасы дип йөртәләр иде бит мине. Хәзер менә ачы күз яшьләре каплады нурлы йөземне, кырыс кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек каплады гәүдәмне. Артык җыларлык хәлем дә калмады минем. Дәрьядай түгелгән яшьләрдән күзләрем дә сукырая бугай инде. Тавышым да карлыга, бетә тыным җылау-сыктаудан!» Сөембикәнең елавының биредә бу кадәр зур текстын китерүнең берничә җитди сәбәбе бар. Барыннан да элек ул, әгәр шулай әйтеп булса, ханбикәгә якынрак килергә, аның хәсрәтле кичерешләрен, кайгысын, моң-зарын, эчке халәте рухиясен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Икенчедән, китерел¬ гән текст Сөембикә заманнарыннан әллә ни ерак булмаган, XVI йөзнең алтмышынчы еллары уртасында язылган «Ка¬ зан тарихыннан» алынды. Мәсьәләнең тагын бер ягы — Казан татарлары фольк¬ лорындагы елау-сыктау текстлары безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән, һич икеләнмичә шуны әйтергә мөмкин: «Сөембикә елаулары» (түбәндәрәк тагын бер текст китере¬ ләчәк)— безнең халык иҗатында кайчандыр мөһим урын алып торган жанрның бердәнбер үрнәкләре. Ханбикәнең үз фаҗигасен шулай тирән кичерүен күреп, Мәскәүдән килгән түрәләрнең берсе, кенәз Серебряный ку¬ шуы буенча, Сөембикәгә якынрак килеп, аны тынычландыр- макчы, юатмакчы була һәм аңа мондый сүзләр белән мөрә¬ җәгать итә: 152
«Борчылма, курыкма син, хөрмәтле падиша, туктат бу ачы җылавыңны. Без бит сине үзебез белән бергә хурлыкка, үлемгә яки мәсхәрәләү өчен алып китмибез урыслар иленә. Сине бөек Мәскәү иленә алып китүне бәхет, дәрәҗә дип кабул итәргә тиешсең. Анда да син биредә, Казандагы кебек үк, бик күпләрдән өстен, бик күпләрнең хуҗасы булырсың. Анда да, биредәге кебек үк, ихтирам ителерсең, хакимә булырсың. Безнең падиша сиңа чын хөрмәт күрсәтер. Без¬ нең бөек падиша һәркем өчен игелекле. Синең явыз падиша- цны искә алып тормас ул! Сине чын күңелдән яратачак безнең падиша. Казан урынына ул сиңа урыс илендә берәр шәһәр бирәчәк. Әнә шунда падишалык итәрсең. Сине ул мәңгелек кайгыда, хәсрәттә калдырмас. Кайгыңны шатлык¬ ка алыштырыр. Мәскәү җирләрендә күп кенә яшь падиша уллары, кенәз-морзалар бар. Сездән, татарлардан Шаһгали генә түгел бит анда — Мәскәү илендә. Шаһгали хәзер кар¬ тайган инде. Ул сиңа әтиең йә бабаң булырга ярый. Син бит але генә чәчәк аткан кызыл гөлдәй яки әле генә пешкән җиләктәй яшь вә магурсың. Шаһгали сиңа өйләнергә батыр¬ чылык итмәс. Моның барысы да безнең падиша кулында: ул пичек теләсә, шулай эшләр дим. Барысы да бик яхшы булачак!» Бу мизгелдә кенәз Петр Серебряный яисә аның вель¬ можасы икейөзлелеккә бирелгәнлекләрен белделәрме икән? Явыз Иван, Сөембикәне Мәскәүгә алып килгәч, барысын да киресенчә эшләячәк! Кенәзнең бер генә вәгъдәсе дә үтәлмә¬ ячәк. Югарыда әйтелгәнчә, Сөембикәне Мәскәүгә алып китәр- ге килгән Алексей Адашев белән Петр Серебряный янында зур гаскәр була. Урыс елъязмалары язуынча, әлеге гаскәр ( осмбикәне кемнән булса да саклау өчен түгел, аны үзеннән саклау өчен куела: ягъни, тоткынлыкка алынган ханбикә үзенә кул салмасын! Бу, әлбәттә, урыс елъязмачыларының чираттагы уйдырмасы. Чынлыкта исә әлеге Мәскәү түрәлә¬ ре ханбикәне кем дә булса (казанлылар, кырымлылар яисә нугай гаскәрләре) килеп азат итмәсен дип саклыйлар. Кыз- ганычка каршы, Казан түрәләре дә, халык та асыл хан¬ бикәләрен кызганып елаудан башка берни дә эшли алмый- нар. Бу хакта Һади Атласи түбәндәгеләрне яза: «Сөен- бикәнең моңлы тавышлары илә сулкылдап егълаулары рус башлыгының да күңелен йомшартты. Ничаклы каты йөрәк¬ не булса да, егъламай булдыра алмады. Аның күзләреннән мөлдерәп яшьләр агадыр иде. Шунда ничаклы угланнар, мирзалар бар исә, барысы да кычкырып елый башладылар». Мәсьәлә Сөембикә язмышында гына идеме икән? Казан тәхетендә утырган Сөембикә язмышы, Сөембикә белән 153
Үтәмешгәрәйнең бүгенге фаҗигасе—ил-халыкның якын ки¬ ләчәге. Әнә шуны аңлап җыелмадымы икән Казан халкы? Шулай булгандыр ул, мөгаен. Әлегә кадәр Сафагәрәй белән Сөембикә, соңрак аларның сөекле уллары Үтәмешгәрәй Казан ханы саналды. Сафагәрәйнең үләр алдыннан белдер¬ гән соңгы әмере шул иде: Сөембикә—сабый ханның җитәк¬ чесе. Димәк, Казан иле башында торган кешене әсирлеккә алып китәргә булгач, нинди азатлык, нинди мөстәкыйльлек турында сөйләргә мөмкин? Мәскәү куйган шартларга риза булганда, Казан түрә-морзалары шуны уйладымы икән? Ихтимал, һәр морза, һәр түрә бары тик үз киләчәге турында гына кайгырткан. Ил гамен кайгыртучылар бик аз калган ул чакта Казанда. Хәер, гади халык та уйлагандыр азатлык турында. Югыйсә Сөембикәне озатканда шулкадәр халык җыелып, шулай ук ачынып еламаган булыр иде. Сөембикәне елга буена ниндидер бер арбада алып килә¬ ләр. Соңгы көннәрдәге кайгы-хәсрәте ханбикәне бөтенләй хәлсез калдыра. Ул аякларында да басып тора алмый. Аны ике кулыннан тотып, арбадан төшәргә ярдәм итәләр. Хан¬ бикә бөтен гәүдәсе белән иелеп, елга буена җыелган халык белән хушлаша. Ханбикәне Мәскәүгә махсус көймәдә алып китәргә була¬ лар. Ул көймәдә ниндидер зур түрә (ханмы яисә бөек кенәз- ме) күңел ачарга елга буена яки су аркылы яланга чыга торган булган. Көймә бик яхшы эшләнгән, затлы, кыйммәт¬ ле асылташлар, алтын-көмеш белән бизәлгән. Ханбикәне шул көймәнең урта бер җирендә төзелгән бүлмәгә кертеп утырталар. Бүлмә якты, матур, һәр ягында зур-зур тәрәзә¬ ләр. Тирә-яктагы бар нәрсә ачыктан-ачык күренеп тора. Кенәз Серебряный, билгеле, Сөембикәнең элеккеге яшәү шартларын тудыра алмаган. Шулай да ул кайберсен бул¬ дырырга тырышкан. Мәскәүгә ханбикә белән бергә элек тә аның янында, дөресрәге—Хан сарае тирәсендә йөргән ке¬ шеләрдән 70 хатын-кыз һәм 30 яшь кыз барырга тиеш була. Көймәдәге әлеге бүлмәгә алып кергәч, Сөембикә аягын¬ да басып тора алмый. Ханбикә бераз хәл җыйсын дип, аны әлеге бүлмәдә әзерләнгән урынга салалар. Сөембикәнең уй-фикерләре, ачы кайгы-хәсрәт белән сугарылган хисләре аңа тынычланып, ял итәргә мөмкинлек бирми. Елга буена җыелган меңнәрчә казанлыларның гөрелдәве, сыктау-елавы аны аякка бастыра. Сафагәрәе белән ул саубуллашты. Лә¬ кин бит әле биредә халык, заманында Сафагәрәй, соңгы ике-өч елда Сөембикә кул астында көн күргән гади халык бар. Ничек инде ул — Сөембикә үз халкы белән хушлаш¬ мыйча, аңа чын күңелдән рәхмәт әйтмичә китеп барсын? Ханбикә чыга халык алдына. Су буенда торган, иге-чиге 154
күренмәгән халыкка карап, иелә аңа. Ачы, авыр, кайгылы, фаҗигале сүзләрен башламакчы була. Казанлыларга рән¬ җеше зур иде ханбикәнең. Казанлылар дип гомумиләштерү бик үк дөрес булмас. Казанның аерым, хәзер тулысынча Мәскәү ягына күчкән түрә-морзалар да бар. Чөнки казан¬ лылар язмышын, элеккегечә үк, түрә-морзаларның кечерәк бер төркеме хәл итә. Ханбикә фаҗигасе Казан халкы яз¬ мышында кабатланачак. Аны—Сөембикәне зурлап, хөрмә¬ тләп озатырга җыелган халык белән ул төчеләнеп, купшы сүзләр белән хушлаша алмый. Бу мизгелдә ниндидер шапы¬ рынкы сүзләргә дә урын юк иде. Азатлык, иминлек, игелек, мөстәкыйльлек кебек нәрсәләрнең барысы да югалган. Шу¬ лай булгач, халык белән тик кырыс, ачы, әрнүле тел белән генә сөйләшергә мөмкин. Фаҗиганең башы гына әле бу, белеп торсын моны халык! Казан халкы белән хушлашу сүзләре авыр иде ханбикәнең. Туктаусыз түгелгән күз яшь¬ ләре аша яңгырарга тиеш иде кебек ул сүзләр: «Кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек, фаҗига кунды синең өскә, сөекле калам! Күңелсез вә канлы кала! Кайда югалттың син башыңдагы кыйммәтле, кодрәтле, азатлык нуры белән би¬ зәлгән таҗыңны? Кем тартып алды аны синнән? Кемнең көче җитте ил башында торучының таҗын тартып алырга? Кемнең? Бәхетсез вә мескен тол хатын күк, ятимлектә кал¬ дың, изге калам! Кайда соң синең көчең, куәтең? Кайда синең Көнчыгышта вә Көнбатышта дан казанган горур¬ лыгың? Кайда синең киң Иделгә, бай урман-кырларга, ик¬ сез-чиксез киң далаларга хуҗа булган шөһрәтле елларың? Кайда? Заманында олы хуҗа булган илдә хәзер коллык хөкем сөрә. Ханлык вә падишалык даның кайдадыр юкка чыкты. Көтмәгәндә башы өзеп алынган җанвар кебек егыл¬ дың син, изге вә газиз калам. Борынгы Бабил яки Рум илендәгедәй киң вә биек диварларың кайда? Кайда соң ул сарайларны саклап торган көчле вә горур падишаң? һәрбер халык яки падишалык үзенең гайрәтле вә акыллы ханына яисә падишасына таяна. Көчле хан яки падиша киң дивар¬ лардан йә биек манаралардан тыш та көчле вә куәтле. Акыллы гаскәр башына да дивар яки манаралар кирәкми. Кем хәзер саклап кала алыр инде синең ирегеңне вә азат¬ лыгыңны? Синең гайрәтле вә дә акыллы падишаң бу фани дөньядан күптән кайткан мәңгелек йортына. Көчле, куәтле, ышанычлы гаскәр башлыкларың—морза-угланнар хәлсез¬ ләнгәннәр "хәзер. Байтагы дошманнарга сатылганнар. Хал¬ кың Да синең туктаусыз дәвам иткән ызгыш-талашлардан интегеп беткән. Заманында зур булышлык, ярдәм вәгъдә иткән күрше тугандаш халыклар да килә алмады сиңа яр¬ дәмгә. Әнә шуңа күрә җиңелдең дә син дошманнарыңнан. 155
Җылыйсыңмы хәзер минем белән бергә, сөекле халкым, сөекле калам, төшереп искә данлыклы елларыңны, тантана¬ лы туйларыңны, әллә кайлардагы илләрдән чиксез күп ха¬ лык җыйган шау-шулы, җырлы-биюле көйле бәйрәмнәрең¬ не! Кайда китте соң кайчандыр синдә була торган падиша вә хан туйларың, атналарга сузылган тантаналы бәйрәмнәрең? Кая китте хәзер синең бизәгең, горурлыгың, шатлыгың йә кайгың булган түрә-морзаларың, тархан-угланнарың, сәед- имамнарың? Кайда соң гүзәл кызларың вә яшь күркәм хатыннарыңның елмаюлы, шатлыклы йөзләре? Кайда тирә- якны ямьләндереп торган көйләрең, биюләрең вә җырла¬ рың? Аларның барысын да хәзер халыкның көннәр-төннәр вә атналар буе дәвам иткән елавы, сыктавы алыштырган. Кайчандыр синдә бал вә әче бал, ширбәт елгалары мул булып агалар иде шикелле. Хәзер синдә сансыз күп кешелә¬ рнең күз яше вә кан тулган елгалары агадыр. Күрәсең, хәзер синдәге халыкның—барысының да җанын алмый, кырып бетерми торып, урыс кылычы туктамаячак, китмәячәк синең баш өстеңнән. Ничек кенә хәбәр итим икән кадерле ата- анама үземнең вә илемнең бәхетсезлеге турында? Кайдан алыйм икән елдам оча торган, газиз балалары теле белән сөйли торган могҗизалы кош? Әллә кош каурыена язып юллыйммы икән кайгы-хәсрәтемне? Ничек кенә җибәрим хәбәр аларга кадерле кызларының һәм ул ханлык иткән илнең фаҗигале язмышын язып! Булмый шул хәбәр җибә¬ реп тә ата-анама. Син минем бердәнбер ярдәмчем булып каласың бу канлы көннәрдә, Аллаһе Тәгаләм! Үзең тарт инде кирәк тапкан җәзаңа минем кан дошманым — үз хал¬ кын вә илен саткан бәндә Шаһгалине! Төшсен иде шул җансыз, кансыз вә имансыз бәндә өстенә минем, Казанның, казанлыларның—һәркайсыбызның ачы вә канлы каргышы! Шуннан артыкка ул һич тә лаек түгел! Төшсен шулай ук безнең канлы каргыш Казан вә казанлыларны сатучы түрә- морзаларга! Барлык мөселман халыкларының мәңгелек до¬ шманы булган Мәскәү патшасына да ләгънәт төшсен! Аңла¬ мады безне, аңламады. Олы вә бай каланың падишасы булу теләге яндыра аның эчен, йөрәген! Янсын ул үз утында тәмуг утында янгандай! Минем Казанда хөкемдар булып калуыма ул кискен каршы төште. Үзе генә Казанның вә Казан иленең падишасы булып калырга тырышты. Төшсен минем канлы күз яшем белән сугарылган ачы каргышым Мәскәү падишасы башына да! Аның хөкеме белән куып чыгаралар мине Казаннан! Ни хакы бар аның безне үзебез¬ нең туган илебездән куып чыгарырга? Нишләп ул безне ил-җиребездән мәхрүм итә? Нигә ул безне үзенә тоткын итә? Миңа бит аңардан берни кирәкми. Мин бит аңардан берни 156
сорамадым, берни таләп итмәдем, үтенмәдем? Мин бит аңа тырнак очы белән дә кагылмадым! Ни кыласың инде, яз¬ мыш шулай булгач? Кая барасың, кемгә сыенасың? Тик нишләп соң ул мине үз илемнән-җиремнән алып китә? Бир- (ОВ иде миңа шунда, үз җиремдә бәләкәй генә олыс кисәге. Яшәр идем шунда, үз җиремдә кечкенә генә олыс иясе булып, һичкемгә һичбер зыян китермәгән булыр идем, һич югы, җибәрсен иде мине үземнең туган җиремә — Җаей* якларыннан киң далаларда урнашкан Нугай иленә, минем сөекле әтием Йосыф бәк янына. Яшәр идем шунда рәхәтлә¬ неп туган әти-әни янында, аларның сүзсез коллары булып булса да! Мондый хурлыкка калганчы, дошман кулына тоткын булып төшкәнче, шушы җирдә, Казан илендә, туган җиремдә вакытында җан биргән булсамчы! Кая хәзер мине алып китәләр? Кем хөкеменә, нинди хурлыкка эләгәм мин хәзер дошман кулында? Кем кулында, ничә елга, әллә кал- I ан гомерем буенамы мин хәзер тоткын булып яшәячәкмен? Нишләп соң мин шул урыс илендә, урыс җирендә иң бәхет¬ сез бәндәләрнең берсе булып калырга тиешмен? Йа Хода!..» «Сөембикә елаулары» белән танышкач, бигрәк тә алар- иы тәрҗемә иткәч, әле генә китерелгән текстның аеруча зур әһәмияткә ия булуына инанабыз. Иң беренче чиратта игъ- 1ибарны җәлеп иткәне — гомуми эчтәлеге һәм эмоциональ яңгырашы ягыннан ул нәкъ менә безнең көннәрдә иҗат ителгәндәй, заманча яңгырый. Текст нигезендә ханбикәнең 1арихны һәм аның закончалыкларын, Казан ханлыгының халыкара хәлен, Иванның, гомумән урысларның явыз ният- өмтылышларын тирәнтен сиземләве һәм аңлавы, сәясәт, дипломатия, икътисад мәсьәләләрен яхшы белүе турында сөйләргә мөмкин. Әлеге елау текстының иҗтимагый әһәми¬ яте әнә шунда! Шул ук вакытта «Сөембикә елаулары»ның гаять тә юга¬ ры дәрәҗәдә торган әдәби әсәрләр булуын янә ассызыклап әйтергә кирәк. Аларның текстлары урыс елъязмаларында кат-кат китерелә. Алар әйтеп бетергесез тирән фаҗигале хисләр белән сугарылганнар. Хәзер инде Сөембикә гомеренең иң ачы, катлаулы, кар¬ шылыклы, фаҗигале көннәре башлана. Бәлки аның күңеле¬ нә шомлы кара уйлар да килгәндер? Бәлки үз җанын үзе чалырга да уйлагандыр? Кайбер тарихи чыганаклар бу хак- Га да сөйлиләр... Халык телендә әле бүген дә шундый шигъри легендалар яши: дошман кулына тоткынлыкка төш¬ мәс өчен Сөембикә биек манарадан түбән ташланып, һәлак /була... Чынлыкта исә Сөембикәне урыслар Мәскәүгә Казан¬ ны алганчы ук тоткынлыкка алып китәләр. Мәскәү патшасы кушуы буенча, Сөембикәне Мәскәүгә бик тиз арада китереп 157
җиткерәләр: 1551 елның 5 сентябрендә ханбикә Мәскәүдә була. * * * Югарыда әйтелгәнчә, Сөембикәне Мәскәүгә алып кит¬ кәнче үк аның әтисе Йосыф бәк үзенең яраткан кызына ярдәмгә килергә тырышып карый. Явыз Иванга ачулы хат¬ лар яза. Аның төп нияте—үз гаскәре белән Казан ягына барып, Казан ханына, төгәлрәге—тәхеттә утырган Сөем¬ бикә белән Үтәмешгәрәйгә ярдәмгә килү. Мөмкин булса, урыс гаскәрен Казан тирәсеннән куып җибәрү һәм Сөем¬ бикәне әсирлектән коткарып калу. Әгәр инде бу кулыннан килмәсә, һич югы кызы Сөембикә белән оныгы Үтәмеш¬ гәрәйне яңадан кызының туган ягына — Нугай далаларына алып кайту. Бу юл белән Сөембикәне коткарып калу мөм¬ кинлеген ачыклау өчен ул үзенең берничә морзасын, бер төркем гаскәрен Казан ягына җибәрә. Ләкин аның гаскәре Казанга барып җитә алмый. Иң зур төркемне Казан хан¬ лыгы чикләренә җитәр-җитмәс урыс яугирләреннән торган көчле дружина каршы ала. Мондый каршылыкны һич көт¬ мәгән, хәтта бу хакта уйламаган нугай гаскәре өчен әлеге очрашу, канлы сугыш фаҗига белән тәмамлана. Урыс дру¬ жинасы Йосыф бәк гаскәренең яртысын кырып сала, калган¬ нарын яңадан Нугай далаларына куып җибәрә. Вакыйгаларның болай баруыннан Йосыф бәк бөтенләй югалып кала. Тагын бер тапкыр үзенең морзаларыннан вә гаскәреннән зур гына төркем җыеп, янә аны Казан ханлыгы чикләренә җибәрә. Күптән түгел булып узган бәрелешне истә тотып, урыс дружиналары бу юлы да ныграк әзерлән¬ гән булып чыга. Йосыф бәк гаскәрен алар Казан ханлыгы чикләренә якын да җибәрмиләр. Урыс гаскәренең күплеген һәм бик яхшы коралланган булуын күреп, нугай гаскәре янә туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр була. Йосыф бәк үзенең йөз мең кешелек гаскәре белән Явыз Иванга каршы сугыш ачарга да уйлап карый. Әмма Нугай урдасында башланган ызгыш-талашлар, сугышлар аның бу ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек бирмиләр. Йосыф бәкнең туган энесе Исмәгыйль морза урыслар белән сугыш башлауга кискен каршы чыга. Йосыф бәкнең изге ниятенә аяк чала. * * * Сөембикә ачыктан-ачык әйтә: беркайчан да Шаһгалинең хатыны булмаячак! Иван-патшага аның тик бер генә үтенече бар: җибәрсен ул аны углы Үтәмешгәрәй белән әтисе Йо- 158
сыф бәк янына... Явыз Иван моңа да риза оулмый. Аның өчен Сөембикәнең биредә — Мәскәү янында, Касыйм шәһә¬ рендә Шаһгали хатыны булып яшәве хәерлерәк. Шулай булганда, ул Казан ханлыгын да, Нугай далаларын да да¬ ими күзәтеп торачак... Сөембикәне Казаннан алып китеп, шактый вакыт узгач, Нугай далаларыннан Мәскәүгә, гадәттәгечә, гаять тә зур илчелек килә. Аларның элеккеге гадәти эшләре—сәүдә, плыш-биреш, Иван-патшадан һәм аның кенәз-боярларын- нан төрле бүләкләр алу. Хәзер инде алар җилкәсенә тагын зуррак бурыч йөкләнә: Сөембикәне һәм Үтәмешгәрәйне әсирлектән коткару. Нугай илчеләре Явыз Иванга Йосыф бәктән, Шәех-Мамай угълы Касай морзадан, башка түрә- морзалардан төрле хатлар алып киләләр. Аларның барысы¬ нда да бер Явыз Иванга гына үтенеч: коткар Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне әсирлектән. Бер хатында мөдһиш Иван Йосыф бәккә мондыйрак хәбәр җибәрә: «Мөхтәрәм Йосыф бәк! Без сиңа махсус илчелек тә җибәргән идек: Сөендек Тулусыпов сиңа барып, синең кызың турында әйбәт хәбәр юнәлтсен, синең кызың никадәр яхшы шартларда яшәве турында сөйләсен дип. Ул илче сиңа барып җиткәндер вә сиңа әйткәндер инде Сөем¬ бикәнең шатлыклы хәбәрләрен». Үзенең ышанычлы кешесе дип саналган Шаһгалигә дә Явыз Иван махсус хат җибәрә. Йосыф бәк үзенең кызы гурында анда — Нугай далаларында ниндидер бик ямьсез хәбәрләр алган икән. Кемдер аңа тузга язмаган нәрсәләр сөйләп бетергән. Имеш тә, Сөембикәне без җәзага тарткан¬ быз; имеш, аның борынын кистергәнбез, имгәтеп бетергән¬ без,— дип хәбәр итә падиша Шаһгалигә. һәм түбәндәгечә дәвам итә: «Йосыф бәк кешеләре Җангали белән Бәхеткил- дс сиңа килгәндә, син өеңдә бул, күрсәт син аларга Сөем¬ бикәне. Әгәр теләге булса, Сөембикә үзенең исәнлеге, аңа берни дә булмавы турында ата-анасына хат язсын. Сөем¬ бикә хатларының күчермәсен безгә дә җибәрерсең»,— дип тә өсти Явыз Иван. Ягъни, Йосыф бәккә мөдһиш Иван Сөембикә бик яхшы шартларда яши дип язса да, бу бәхетсез хатынның һәрбер адымын, һәрбер сулышын күзәтеп тора. Шаһгалигә ул: «Син үзең дә Йосыф бәккә махсус хат яз. Безнең аны ничек яратканны бәйнә-бәйнә сөйлә. Нинди зур хөрмәт-тантана белән безнең Сөембикәне сиңа кияүгә биргәнне сөйлә. Нинди матур шартларда — нәкъ менә хан кызыдай яшәвен сөйлә аның. Ханбикә малаен үзебезнең 159
баланы караган кебек карыйбыз, дип яз Йосыф бәккә.' Со¬ ңыннан, мин әйткәннәрнең барысын да эшләгәч, миңа да махсус хат язарсың, ни эшләгәннәреңнең барысын да...» Димәк, Шаһгалигә дә ышанып бетә алмый Явыз Иван. Сөембикәнең үзен дә, аның атасын, якын туганнары булган нугай морзаларын да алдап-йолдап, Явыз Иван барыбер үзенекен итә: Сөембикәне Шаһгалигә кияүгә бирә. Әмма бу никах бик авыр булып, Сөембикәгә бернинди җиңеллек китерми. Киресенчә, аның әсирлеге тагын да ямьсезрәк төс ала. Шаһгали дә ниндидер бәхеткә иреш¬ кәндер дип булмый. Мөгаен, реаль чынбарлыкта Сөембикә беркайчан да Шаһгали кебек сатлык җанның чын хатыны булу дәрәҗәсенә төшмәгәндер. Бу җәһәттән шундый бер деталь игътибарга лаек: Касыйм шәһәрендә Шаһгалинең дөрбәсе-мавзолее сакланып калган. Анда Шаһгалинең үз кабере, хатыннарының каберләре бар. Әмма Сөембикә кабере анда юк. Әгәр Сөембикә Шаһгалинең үз хатыны дәрәҗәсендә торган зат булса, әлеге мавзолейда аның ка¬ бере дә булыр иде. * * * Шул рәвешчә, Иван-патшаның Йосыф бәк һәм нугай морзалары белән хатлар язышуы дәвам итә. һәрбер хатын¬ да ул бер үк нәрсәне кабатлый. Тик аның күп хатларының барысы да диярлек чеп-чи ялганнан гыйбарәт Моны ул үзе һәм аңа якын кешеләр генә түгел, Йосыф бәк тә, Мәскәүгә ел саен диярлек килеп торучы нугай морзалары да бик яхшы беләләр. Әлеге морзалар Сөембикәнең үзе белән дә яшерен рәвештә генә очрашкалап торалар. Ханбикә үзе дә атасына хатлар яза. Әмма Сөембикә тормышында әлегә кадәр бер¬ нинди дә җитди үзгәреш булмый. Нугай далаларында да хәлләр катлаулана бара. Бу хәлләрне Явыз Иван да бик яхшы белә. Аның Нугайдагы илчесе Петр Тургенев бу кат¬ лаулы елларда бик нәтиҗәле эшләр алып бара. Йосыф бәк белән аның туган энесе Исмәгыйль морза арасындагы кар¬ шылыкларны, хәтта дошманлыкны яхшы белә илче. Йосыф бәк еллар дәвамында мөселман-нугай-төрки дөньясының мөстәкыйльлеген саклап калырга тырышып килде кебек. Тик илгә бердәмлек җитми. Бигрәк тә ул бердәмлек шундый катлаулы, куркыныч вакытларда кирәк иде. Нугай морзала¬ ры арасында Йосыф бәккә ачыктан-ачык каршы чыгып, аның белән сугышырга әзер торучылар да аз түгел. Нугай далаларының иң олы түрәсе, ил биләүче Йосыф бәк капма-каршы карашларда тора. Әмма әлегә аның төп уй-фикерләре — тоткынлыкта интеккән кадерле, сөекле кы¬ 160
зы Сөембикәне ничек тә булса тоткынлыктан коткару. Ты¬ ныч юллар белән аны алып кайтып булмады. Димәк, Иван¬ га каршы сугышка чыгарга кирәк. 1553 елның сентябрендә ул йөз меңгә якын гаскәр белән Явыз Иванга каршы яуга чыга. Туган энесенең мәкерлеген ул аңламаган, белмәгән икән. Үз җәйләүләреннән үткәч тә, ул еш кына урыс гаскәр¬ ләре төркемнәре белән очраша башлый. Очрашкан саен сугышырга туры килә. Аның гаскәре акрынлап кими баш¬ лый. Җитмәсә аңа Исмәгыйль морза гаскәре белән дә оч- рашкаларга туры килә. Үз нугайлары белән дә сугышырга туры килер дип һич уйламаган иде Йосыф бәк. Юлга чыгып, берничә көн үткәч, бер нәрсә ачыклана: Җаек буйларыннан ерагайган саен аның гаскәре кими барачак. Аңлый Йосыф бәк: бу гаскәр белән ул Мәскәүгә барып җитә алмаячак. Аның бу яудан күңеле кайта. Кире кайтып китәргә мәҗбүр була. Сугыш юлы белән дә Сөембикәне коткарып булмагач, Йосыф бәк тагын Явыз Иванга үтенеч хатлары яза башлый. Шул ук вакытта ул янә элеккеге кебек үк ялган җаваплар ала. Нугай далаларындагы хәлләр дә киеренкеләнә. Исмә¬ гыйль морза ничек кенә булса да нугай бәге булу турында хыяллана. Тик аның юлында Йосыф бәк тора. 1554 елда Исмәгыйль морза үзенең туган агасы Йосыф бәкне һич көтмәгәндә үз кулы белән үтерә... һәм Нугай далаларының бәге дигән исем ала. Тик аның бу адымы аңа карата халык¬ ның тирән нәфрәтен уята. Атасы Йосыф бәкнең ерткычларча үтерелүе турындагы хәбәр килгәч, Сөембикәнең соңгы өмете өзелә. * * * Сөембикәне Шаһгалигә кияүгә биргәч, аны Мәскәүдән Касыйм шәһәренә алып китәләр. Менә шуннан соң инде Сөембикәнең тоткынлык фаҗигасе башлана. Әлегә кадәр тоткынлыктагы тормышы нинди генә зур фаҗигаләр белән бергә барса да, ул әлегә үзенең сөекле улы белән*бергә иде. Язмышның аеруча киеренке чоры 1553 елга туры килә. Һади Атласи язуынча, «шул елның 8 январенда углы Үтәмеш¬ гәрәйнең көчләп дине алыштырылды. Аның динен алмаш¬ тыручы митрополит Макарйй, чукындыру атасы Савва Крутицкий исемле епископ иде». Көчләп чукындырылган¬ нан соң Үтәмешгәрәйне анасыннан аерып, Мәскәүгә, Иван янына алып китәләр. Явыз Иван аны урыс, кяфер рухында тәрбияләүне махсус кешеләргә тапшыра. Бу —Мәскәүнең күптән һәм махсус уйланылган сәясәтенең бер чаткысы иде. 161
Әгәр татар ханзадәләреннән берсе Мәскәүгә эләксә, урыс кенәзләре аны барыннан да элек диненнән мәхрүм итәргә, чукындырырга тырышалар. Бу очракта чукындырылган уг¬ лан киләчәктә Казан ханы тәхетенә дәгъва кыла алмаячак. Сафагәрәй белән Сөембикәнең бердәнбер улы Үтәмеш¬ гәрәйне Мәскәүгә алып китеп, Явыз Иван тәрбиясенә бирү¬ нең икенче бер куркыныч ягы да бар иде. Бу — аны туган әнисеннән аерып, аңа — ягъни туган анасына, туган иленә, диненә, үз халкына, аның борынгыдан килгән гореф-гадәт¬ ләренә, ышануларына, йолаларына, гомумән, милли хис- тойгыларына карата дошманлык рухында тәрбияләү. Их¬ тимал, озак та үтми, Явыз Иван бу максатына да ирешә. Бераз вакыт узгач сабый Үтәмешгәрәй бөтенләй башка кешегә әверелә: аңарда татарлык, мөселманлык рухының эзе дә калмый. Бу яктан халкыбызның Сөембикәгә багыш¬ ланган бәетләрендәге түбәндәге юллар аеруча игътибарга лаек: — «Гариб улым Үтәмеш алты яшенә җитте, Фани дөньядан китте, аннан бер кайгым бетте». Күренә ки, биредә Сөембикә үзенең бердәнбер улы үл¬ гәч, ниндидер канәгатьләнү хисе кичерә, бер кайгысының бетүе турында хәбәр итә. Шулай булгач, аның улы исән вакытта анасына кайгы-хәсрәттән башка берни дә китерә алмаган. Мөгаен, бу чыннан да шулай булгандыр. Бердән¬ бер улы Үтәмешгәрәй Сөембикәнең кан дошманы булган Явыз Иван белән дуслашып китә. Ни көтәсең инде сабый баладан?! Аеруча зур туй-мәҗлесләрдә яисә тантаналы, пат¬ шаларча ауга чыкканда Явыз Иванның уң ягында Шаһгали булса, сул ягында Үтәмешгәрәй — Сөембикә белән Сафагә¬ рәйнең бердәнбер уллары Александр Сафакиреевич була. Явыз Иванның иң якын дуслары гына әнә шундый зур дәрәҗәгә ирешә алганнар булса кирәк. Бу исә, үз чиратын¬ да, чит илдә тоткынлыкта яшәүче ана өчен, әлбәттә, чиксез кайгы-хәсрәт булгандыр. Тик бердәнбер баласы үлгәннән соң гына ул бу кайгысыннан котыла алгандыр шикелле, һәрхәлдә бәеттә әнә шундый фикер уздырыла. Чынлыкта исә Үтәмешгәрәй анасыннан соңрак — 20 яшендә, 1566 елда үлә. Сөембикәнең истәлекләрен ничектер Казан белән бәйләп торган кешеләрдән Казанның соңгы ханы Ядегәрне телгә алырга мөмкин. Ул 1542 елдан Мәскәүдә хезмәт итә. Тик 162
1549 елларда аннан качып, Хаҗи Тархан якларында күченеп йөри башлый. Шуннан аны Казанга хан итеп чакыралар. Ул вакытта Ядегәргә утыз яшьләр тирәсе була, һәлакәт алдын¬ да торган Казанга хан булып килергә бажырчылык иткән икән, димәк—Ядегәр чыннан да кыю һәм куркусыз кеше булган. Бу хакта Риза Фәхретдин болай ди: «Мәскәү гаскәре Казан шәһәренә юл алган Ядкәр ханны тотар өчен юлларда каравыл торды вә һәр тарафтан саклады, фәкать бу максат¬ ларына муафикъ булмады. Чөнки Ядкәр хан үзенең 500 атлы гаскәре белән Мәскәү гаскәренең сафларын ярып, ары¬ слан рәвешендә гайрәт белән үтте вә Казан шәһәренә сәла¬ мәт керде. Моны исә Казан халыкларының соравы буенча җиһазлап, җитештереп җибәрүче Сөембикәнең атасы Йо¬ сыф мирза иде» (тик бу вакытта Йосыф морза түгел, бәк иде инде—Ф. У.). Билгеле булганча, Ядегәр хан Казан алынгач Мәскәүгә китерелә, динен алмаштырып, Симеон Бекбулатович дигән исем ала һәм Явыз Иванның иң якын тарафдарларыннан берсенә әверелә. Димәк, Сөембикә тормышында ул нинди дә булса җитди роль башкара алмый. * * * һ. Атласи сүзләренә караганда, атасы Йосыф бәк һәлак булганнан соң (1554 ел) Сөембикә исеме тарих битләреннән югала. Сөембикәнең үлеме хакында ниндидер дәрәҗәдә тө¬ гәл мәгълүматны безнең мәшһүр тарихчылардан энцикло¬ педик характердагы галим Ризаэтдин бине Фәхретдин генә язып калдырган булса кирәк: «Ханбикә ире Сафагәрәй, бигрәк тә Үтәмеш Гәрәй хәсрәте белән янып-көеп вафат булды, диләр. Ул 38 яшьләрендә, 1557 елда вафат булмыш- тыр». Равил Әмирхан әле генә китерелгән сүзләргә мондый аңлатма бирә: «Сөембикәнең кайда һәм ничек үлүе турында версияләр бик каршылыклы, хәтта кайда күмелүе дә мәгъ¬ лүм түгел. Кайбер чыганакларда әүвәлге ханбикәнең Иван IV котыртуы буенча Шаһ Гали тарафыннан борыны киселүе һәм үтерелүенә дә ишарәләр бар». Әйе, ханбикә тормышы¬ ның соңгы көннәрендә булган әлеге фаҗигаләр турында чыннан да ниндидер хәбәрләр очрый. (Югарыда әйтелгәнчә, Йосыф бәкнең Явыз Иванга язган хатларында һәм соңгысы¬ ның бәккә җибәргән җавапларында.) Шулай да безнең бу 6* 163
ишарәләргә бер дә ышанасыбыз килми. Нигәдер күңел шик¬ ләнә. Гүзәл ханбикә болай да адәм баласы түзәрдәй бәхет- сезлекләрнең барысын да кичерде кебек. Сөембикәнең үлгән елы турында кайбер башка фаразла- улар да бар. Әйтик, Касыймдагы Шаһгали мавзолеенда бер таш кыйпылчыгы сакланган. Анда «1557» саны гына калган, ташның башка өлешләре уалып беткән. Кайбер белгечләр, ул таш кисәге Сөембикә кабереннән калмадымы икән, дип фараз кылалар. Бәлки алар хаклыдыр да?.. Шулай итеп, Сөембикә бик яшьли—нибары 37 яшендә туган Нугай далаларыннан да, күп еллар буе яраткан ире Сафагәрәй белән бергә бәхетле тормыш кичергән сөекле Казан каласыннан да еракта — Касыймда, чит илдә, тот¬ кынлыкта үлә. Бу очракта да Сөембикә фаҗигасе ил фаҗи¬ гасе белән бергә атлый кебек. Тик аның кабере кайда булу¬ ын әлегә кадәр беркем дә төгәл белми.
КИҢ КАРАШЛЫ ГАЛИМ Хәзерге татар галимнәре арасында үзенең тормыш юлы, фәнни иҗаты белән Фатих Ибраһим улы Урманче гаять үзенчәлекле урын алып тора. Бу үзенчәлек нидән гыйбарәт соң? Аның бер ягы галимнең чыгышы, Татарстаннан читтә туып үсүенә бәйле булса кирәк. Чыннан да, ул 1936 елда ерак Себер урманнары эченә кереп яшеренгән, тирә-яктан урыс, украин, немец авыллары белән ура¬ гың алынган тугыз өйле кечкенә генә татар авылында Ибраһим агай гаиләсендә дөньяга килә. Бу Омск өлкәсенең Азов районында урнашкан Кызыл Маяк исемле авыл була. Димәк, булачак галимгә мәдәни һәм фәнни үзәкләрдән ерак торган, милли тормыш сизе- лср-сизелмәс кенә типкән ерак төбәктән зур мәйданга чыгар өчен күп көч түгәргә, зур тырышлык күрсәтергә, алдында торган күп киртәләр аша үтәргә туры килгән. Әгәр дә кечкенә Фатих туган гаилә, язмыш әзерләп куйган шартларга гына буйсынып, шуңа риза булып яшәсә, малай үзенең беренче адымнарында ук ятлар кулына килеп кергән, чит йогынтыларга килеп капкан булыр иде. Бу очракта мин мәктәп яше тулган бала өчен милли мәктәптә уку мөмкинлеге булу-булмауны күздә тотам. Билгеле, тугыз өйле та¬ гар авылы Кызыл Маякка татар мәктәбе каян килсен. Мәктәп яшенә җиткән бала-чага күршедәге урыс яки немец авылларына барып укырга мәҗбүр. Табигый, укыту анда урысча гына алып барыла. Шулай итеп, кечкенә Фатихка кечкенәдән урыслаша баш¬ лау куркынычы яный. Ләкин язмыш аңа мәрхәмәтле кулын суза. Фатихның урысча укып сигез сыйныф белем алган бертуган апасы Мәсфия авыл халкын бер зур эшкә күтәрә — үз авылларында башлангыч татар мәктәбе ачуга ирешә һәм үзе үк балаларны укытырга керешә. Сугыш барган чакта шундый тәвәккәл эшкә алынуы, аны уңышлы төгәлләп чыгуы, тиешле китап-дәфтәрләрне, уку әсбапларын юнә¬ түе аңа җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бу Мәсфиянең гаять көчле шәхес икәнлеген күрсәтүче факт. Шулай апасы тырышлыгы белән Фатих башлангыч белемне туган телендә ала. Күрәсең, булачак галимдә ана теленә, шигъри сүзгә мәхәббәт шушы елларда ук бөреләнә башлагандыр. Шигъри сүз дигәннән, анасы Сорурниса- ның да улына йогынтысы тимичә калмаган булса кирәк. Галим анасының иртән торып мич якканда мөнәҗәтләр көйләп йөрүен әле дә искә төшереп сөйләргә ярата. 165
Малай үсә, ныгый бара. Менә башлангыч мәктәпне дә тәмам¬ лап чыкты. Шулай Фатихны укырга кая бирергә дигән сорау кабат килеп баса. Тирә-як авылларда бер татар мәктәбе дә юк. Туган телдә аңа ничек белем бирергә? Шул вакыт язмыш аңа икенче тапкыр мәрхәмәтле кулын суза. Көннәрдән бер көнне унике чакрымдагы Тарбак исемле казакъ авылыннан мәктәп укытучысы Даркен агай килеп чыга. Фатихның әти-әнисе белән танышып, хәл-әхвәлләрне сорашкач, авылда балаларны укырга кая илтергә белмичә аптырауларын ишетеп ала да шундый киңәш бирә: — Сабыйлыктан чыкмаган балаларыгызны аңгырайтып урыс мәктәбенә биргәнче, тотыгыз да безгә, казакъ авылына китерегез, җидееллыкны шунда бетерерләр. Казакъ татарны, татар казакъны аңламый калмас. Без кардәш халыклар. Казакъча гына түгел, урысчага да өйрәтербез,—ди күпне күргән зирәк укытучы. Фатихның ата-анасы да, авылдашлары да бу тәкъдимгә бик нык сөенәләр. Шулай бер төркем бала укуын казакъ мәктәбендә дәвам иттерә. Шунысын да әйтергә кирәк, казакъ мәктәбендә белем алуы, кардәш халыкның телен камил үзләштерүе булачак фольклорист-галимгә киләчәктә бик тә ярап куячак әле. Казакъ халкының җырларын, әкиятләрен, мәкаль-әйтемнәрен белү, гому¬ мән бу халыкның әдәбияты белән танышу аңа татар фольклорына да башка күзлектәнрәк карарга, төрки халыкларның уртак мира¬ сын гирәнрәк күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Әмма моңа әле ерак, хәзергә исә киләчәк зур эшләргә нигез генә салына. Җидееллык казакъ мәктәбен мактау грамотасы белән тәмам¬ лаган Фатих алдына укуны кайда, нинди телдә дәвам иттерергә дигән мәсьәлә кабат килеп баса. Билгеле, Русиядә яшәүче бик күп халык вәкилләре өчен үз телеңдә укый алмау гомер бакый фаҗи¬ гале бер мәсьәлә булып кала килде. Ә инде урыс телен белү-белмәү үзенә күрә бер өстәмә иләк тә иде. Аны белсәң — үсәсең, алга барасың, белмәсәң—иләктә сөзе- леп каласың. Ары таба уку, үсү, хыялыңны тормышка ашыру мөмкинлеге синең өчен ябыла. «Халыклар дуслыгы» менә шундый шартларда тормышка ашырылды. Бу хакта артык сүз куертырга яратмасалар да, авылдан чыгып әдәбият, мәдәният, фән өлкәсенә аяк баскан һәр татар зыялысы моның нәрсә икәнлеген белә, нинди кыенлыкларны җиңәргә, нинди киртәләр аша узарга туры килгән¬ леген, моңа күпме өстәмә көч киткәнлеген бик яхшы хәтерли. Фатихның Омск каласында яңа ачылган Казакъ педагогия училищесына укырга барып керүе шушы сәбәпләр белән аңлатыла булса кирәк. Аны да егет, тырышып укып, Кызыл диплом белән тәмамлый. Шушы диплом аңа Омскидагы педагогия институтына керергә мөмкинлек ача. Ул биредә урыс теле, әдәбияты һәм тарих факультетында укый. Бу вакытта андагы укытучылар арасында сәләтле әдәбиятчылар, тарихчылар байтак була. Студент егет алар 166
ярдәмендә күп белемнәр туплый. Доцент В. А. Василенко җитәк¬ ләгән халык авыз иҗаты түгәрәгенең старостасы булып, аның эшендә актив катнашуы аңа аеруча бай тәҗрибә бирә. Түгәрәк утырышларында студент Ф. Урманчеев татар халык иҗаты әсәр¬ ләре турында берсеннән-берсе кызыклы докладлар белән чыга, урыс студентларына татар халкының җырлары, бәетләре, мөнә¬ җәтләре хакында мавыгып һәм мавыктыргыч итеп сөйли, кайчакта хәтта үрнәк өчен үзе җырлап-көйләп тә күрсәтә. Шушы хакта Мәскәүдә елга бер тапкыр чыгып килгән «Русский фольклор» альманахында мәгълүматлар да басыла. Гомумән, татар халык иҗаты белән тирәнтен кызыксыну, аның белән чын-чынлап мавы¬ гып китү, фән буларак өйрәнә башлау Ф. Урманчеда нәкъ шушы елларда ныгып өлгергән булса кирәк. Шунысы кызык, студент Ф. Урманчеевның ерак Себердә алып барган мондый эшчәнлеге Казан галимнәренең дә игътибарын җәлеп итә—көннәрдән бер көнне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан егеткә хат килеп төшә. Фольк¬ лорчылар И. Надиров белән Э. Касыймов аңа Казанда аспиран¬ турада укырга тәкъдим ясыйлар. Шулай язмыш тынгысыз йөрәк¬ ле, эзләнүчән, белемгә омтылучы егеткә тагын юл күрсәтә. Әмма институттан соң 1960—1962 елларда аңа Азов районындагы Сос¬ новка авылында урыс теле, әдәбияты, тарих һәм рәсем кебек предметларны укытырга туры килә. 1962 елда ул, ниһаять, Казан¬ га килә, Тел, әдәбият һәм тарих институтында фольклор бүлегендә аспирантурада укый башлый. Аны уңышлы тәмамлагач, ул 1968 елда «Совет чоры татар халык иҗаты жанрларының үсеш юл¬ лары» дигән темага диссертация яклый һәм институтта эшкә кал¬ дырыла. Шулай итеп Себер егете Ф. Урманче олы фән юлына аяк баса. Ф. Урманченың тормыш һәм иҗат юлын күздән кичергәндә аның ике тармакка бүленеп баруына игътибар итәсең: берсе югары уку йортында алган һөнәре — укытучылык эше, икенчесе — күңел таләбен канәгатьләндерүче фәнни иҗат, яшьтән үк җанына кереп урнашкан халык авыз иҗаты — фольклористика белән мавыгу. 1969 елда Казан педагогия институтының урыс һәм чит илләр әдәбияты кафедрасына эшкә күчүе дә үз профессиясе буенча эш¬ ләргә теләвенә бәйле булса кирәк. Ни дисәң дә, ул бит беренче чиратта укытучы һәм бик әйбәт укытучы! Яңа эштә ул XIX йөз урыс әдәбиятыннан студентларга лекцияләр укый, курс, диплом эшләре алып бара. Ә тагын ике елдан аны Алабуга шәһәрендәге педагогия институтына эшкә чакыралар. Ф. Урманче биредә ун ел чамасы проректор вазифаларын башкара. Галимнең тормыш юлында кискен борылышларның еш оч¬ равына укучы инде күнегеп тә бара торгандыр, шәт. Шуңа күрә дә бу язманың башында ук әлеге юлның «гаять үзенчәлекле» булуын әйтеп үткән идек. Алда безне тагын бер көтелмәгән борылыш 167
көтә—1980 елда Ф. Урманчега СССР Мәгариф министрлыгыннан Венгриянең Әгер шәһәренә эшкә китәргә тәкъдим килә. Тәвәккәл галим моңа риза була һәм дүрт ел дәвамында венгр студент¬ ларына урыс әдәбияты тарихын укыта. Бу елларда мәшәкатьле укытучылык хезмәте бик күп вакытны, көчне алса да, галим күңел ихтыяҗы булган фольклористикага да игътибарын киметми. Әле Венгриягә киткәнче үк, ул «Татар хал¬ кының героик эпосы» дип аталган зур хезмәт язып тәмамлый, аны нәшриятка тапшыра. Тик ул елларда татарның «героик эпосы»н бастырып чыгарырга берәү дә ашкынып тормый, чөнки нәшрият планнары Мәскәүдә раслана. Хезмәтнең берничә ел чират көтеп ятуы шуңа бәйле булса кирәк. Бу хезмәтне галим докторлык диссертациясе рәвешендә әзерли, әмма теманың ул еллар күзлеген¬ нән караганда «шикле» саналуын, аны яклау авыр булачагын исәпкә алып, ул диссертация өчен башка тема сайларга мәҗбүр була. Әлбәттә, Ф. Урманченың героик эпос-дастаннарга мөрәҗә¬ гать итүе очраклы хәл түгел. Дастаннарда, бигрәк тә героик дас¬ таннарда—халкыбыз тарихы, аның данлы үткәне, тормыш-көн¬ күреше, фәлсәфәсе, әхлак кануннары киң чагылыш тапкан. Бу вакытта әлеге тема монографик планда өйрәнелмәгән була. Ләкин милләтебезнең үсә барган үзаңы моны таләп итә һәм Ф. Урманче шушы ихтыяҗны вакытында сизеп ала. Торгынлык елларында галимнең бу теманы күтәреп чыгуы аның кыю һәм фидакяр зат булуын күрсәтте. Шулай итеп, Ф. Урманченың «беренче диссер¬ тациясе» якланмыйча кала. Әйтелгәнчә, ул диссертация өчен бүтән тема сайларга тиеш була, дастаннарга шактый якын торган, халкыбызда аеруча их¬ тирам казанган бәет жанрына туктала. Бу очракта галимне бәет¬ нең барлыкка килүе, аның халык авыз иҗаты жанры буларак үсүе, калыплашу мәсьәләләре кызыксындыра. Бәетләрдә дә—халкыбыз тарихы, яктырту сорала торган үткәне. Киләчәктә Ф. Урманче иҗатында гаять зур урын алачак тарихилык бәет һәм дастаннарга мөрәҗәгать итүдән башлана да. Коммунистик идеология хөкем сөргән елларда, хак тарихны турыдан-туры язу кыен вакытта галим халык авыз иҗатының ике төре аша, читләтебрәк булса да, милли тарихыбызга мөрәҗәгать итә, халыкның хәтерен яңартырга омтыла. Бу аның, һичшиксез, җир астыннан аккан көчле елганы сизеп алгандай, олы темага килеп чыгуы иде. 1984 елда Ф. Урманченың озак көтелгән «Татар халкының героик эпосы» дип аталган китабы, ниһаять, дөнья күрә. Бу хезмәт Татарстанда гына түгел, гомумән ил күләмендәге фольклористика фәнендә бик югары бәя ала. Авторга аны докторлык диссертаци¬ ясе итеп якларга тәкъдим ясыйлар. Әмма, әйткәнебезчә, бу вакыт¬ та ул инде татар бәетләренә багышланган икенче докторлык дис¬ сертациясен әзерләп өлгерткән була. 1989 елда ул аны Ташкент 168
шәһәрендә яклый, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Хезмәтендә татар бәетләрен өйрәнүне гаять киң планда башкарып чыга — ул башкорт бәетләре, украин думалары, Аурупа халыкларында барлыкка килгән балладалар, төрле халык¬ лардагы тарихи җырлар, Көнчыгыш һәм Көнбатыш халыклары тудырган дастан-эпос материалларына мөрәҗәгать итә, аларны тарихи-типологик чагыштыру методы аркылы өйрәнә, параллель¬ ләр үткәрә, татар бәетләренең дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте фонында тоткан урынын ачып сала. 1991 елда галим Алабуга педагогия институтында әдәбият кафедрасы профессоры дигән исем ала. Тагын бер елдан аны Казанга, Татарстан Фәннәр Академи¬ ясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институ¬ тына халык авыз иҗаты бүлеге мөдире итеп чакырдылар. Шулай аның тормышында тагын бер өр-яңа дәвер башланды. Анысы инде безнең күз алдында уза. Галим, укыту эшләреннән тәмам арынып, тулысынча фольклористика өлкәсенә кереп чумды, фәнне оеш¬ тыручы җитәкче буларак, җиң сызганып эшкә кереште. Күп еллар дәвам иткән фидакяр эшчәнлеге, актив тормыш фәлсәфәсе, җитди әзерлеге бу эшендә ныклы нигез булып тора. Чыннан да, үткән елларга әйләнеп карасаң, башкарылган эшләр байтак икән бит. Ул егерме елдан артык төрле инсти¬ тутларда яшьләргә урыс әдәбиятыннан лекцияләр укыды. Монысы тормышының бер сызыгы иде. Шуның янәшәсендә җан таләбе, рухи ихтыяҗ буларак, фәнни иҗаты да сүнмичә-сүрелмичә дәвам итте. Ул гомер буе халкыбыз авыз иҗатының төрле жанрларын, аның катлаулы мәсьәләләрен, татар фольклорына хас үзенчә¬ лекләрне өйрәнде. Шушы вакыт эчендә күпме мәкалә, рецензия, очерклар язылды, күпме китаплары дөнья күрде. Татар дастан¬ нарын өйрәнү чорында гына да галим тарафыннан күпме материал барлап чыгылды, борынгы төрки катламнарга төшелде, күп ха¬ лыкларның эпик мирасына мөрәҗәгать ителде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Бакуда чыгып килгән «Советская тюркология» журна¬ лында гына да дастаннарга багышланган 17 мәкаләсе басылып чыкты. Венгриядә укыткан чакта да галим актив эш альт бар¬ ды—татар халык авыз иҗатына багышланган җитди мәкаләләре матбугатта күренә торды. Әйе, Ф. Урманченың фәнни эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты алып тора. Яшьтән үк гыйшкы төшкән шушы темага ул гомере буе тугрылык саклады. Дөрес, киң карашлы галимне язма әдәбият, этнография, тарих мәсьәләләре дә тирәнтен кызык¬ сындыра. Ләкин нәрсә турында гына язмасын, ул аны фольклор белән бәйли белә, шул юнәлештә дә тикшерә. Бу җәһәттән галим¬ нең 1990 елда дөнья күргән «Дастаннарга лаек замана: борынгы фольклор һәм хәзерге поэзия» исемле монографиясен атап китәргә мөмкин булыр иде. Ул әлеге хезмәтендә бүгенге шигъриятебездә 169
киң таралган алымнарны, аларга хас үзенчәлекне мифология һәм дастаннарга бәйләп тикшерә, гаять кызыклы нәтиҗәләргә килә. Галим соңгы елларда халыкның этник тарихын фольклор бе¬ лән бәйләп өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирә. 1994 елда аның «Ак бүре эзеннән: борынгы төрки-татар кабиләләренең этник-мәдәни бәйләнешләре» дип аталган монографиясе басылып чыгуны зур перспективасы булган бәрәкәтле эшнең беренче җимешләре дип атарга мөмкин. Гомумән, этник тарихны фольклор белән бәйләп өйрәнү безнең мәдәният өчен сөрелмәгән җир булып кала килде. Милләтнең үзаңы елдан-ел үсә баруы бу юнәлешкә дә игътибарны таләп итә. Әйтергә кирәк, Ф. Урманче моңа беренчеләрдән булып кереште һәм аның телгә алынган монографиясен шушы бушлыкны тутыра башлау дип кабул итәргә кирәктер. Институтта татар халык авыз иҗаты бүлеге мөдире буларак та ул әлеге юнәлешкә зур игътибар бирә. Аның тәкъдиме белән җитәкләгән бүлекнең фәнни-тикшеренү планына «Фольклор һәм татар халкының этник тарихы» дигән зур теманың кертелүе дә шул хакта сөйли. Бүлектә алып барылган тагын бер җитди юнә¬ леш—татар халык авыз иҗатының урыс телендәге күптомлыгын бастырып чыгару. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә инде күпмедер эш башкарылган. Әлеге күптомлыкның берничә томы әзерләнгән, якын елларда, аны әзерләп бетереп, китап итеп бастырып чыгару бурычы тора. Бу эшне дә ул эзлекле рәвештә альт бара. Гомумән, Ф. Урманче бирегә килү белән бүлекнең эшләре күзгә күренерлек дәрәҗәдә активлашып китте. Соңгы өч ел эчендә татар фольклоры буенча биредә 1 докторлык, 2 кандидатлык диссертациясе яклан¬ ды. Бүлеккә яңа кешеләр килде, 6 аспирант фән кандидатлары булырга әзерләнә, ягъни киләчәктә шушы юнәлештә хезмәт итәр¬ лек фәнни алмаш әзерләнә дигән сүз. Бу фактлар зур әзерлекле галимнең оста фәнни оештыручы да икәнлеген ачык күрсәтә. Бүгенге көндә Ф. Урманче зур иҗат активлыгы белән яши. Аның фольклористика һәм тарихыбызның төрле мәсьәләләренә багышланган мәкалә, очерклары республикабызның саллы жур¬ налларында, газеталарында еш күренә. Бер үк вакытта ул татар галимнәренең басылып чыккан хезмәтләренә карата да үз фикерен даими рәвештә әйтеп килә, ягъни аларга рецензияләр яза. Аның язмаларына киң караш, фикер тирәнлеге, исбатлап, мәсьәләнең төрле ягын күрә белеп язу хас. Ул вакытлы матбугатка язу белән генә чикләнмичә, үзенең фундаменталь тикшеренүләрен дә өзмичә алып бара. Якын арада галимнең инде язылып беткән «Халык эпосы Идегәй» дип аталган китабы дөнья күрергә тиеш. Моннан тыш галим күп еллар дәвамында татар һәм төрки халыклар мифологиясенә багышланган җитди хезмәтен дәвам иттерә. Җый¬ нап кына әйткәндә, филология фәннәре докторы, профессор, Та¬ тарстанның атказанган фән эшлеклесе Фатих Ибраһим улы Ур¬ манче бүгенге көндә 160 тан артык фәнни мәкалә һәм 7 моногра¬ 170
фия авторы. Аның хезмәтләре Русиядә генә түгел, Казагыстан, Үзбәкстан, Азербәйҗан, Төркия кебек дәүләтләрдә яхшы билгеле. Бу илләрдә ясаган фәнни чыгышларында галим татар фолькло¬ ристика фәненең бүгенге дәрәҗәсен тиешле югарылыкта күрсәтә белә. Шулай‘итеп, ул утыз еллык фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсендә киң масштабта фикер йөртүче, бүгенге татар фольклористикасын¬ да тарихи-этнографик мәктәпкә нигез салучы киң колачлы олы галим булып калыплашты. Без аңа иҗатында һәм татар фольк¬ лористика фәнен оештыруда тагын да зуррак уңышлар телибез. Солтан Шәмси, язучы Июль, 1997 ел
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ Алишев С. X. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV—XVI вв.— Казань, 1995. Атласи Һади. Казан ханлыгы.— Казан, 1914. Атласи Һади. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы.— Казан, 1993. Батулла Рабит. Сөембикә.— Казан, 1992. Бережков М. Нур-салтан — царица крымская //Известия Таврической архивной комиссии.— Симферополь, 1897.—№ 27. Валишевский К. Иван Грозный.— М., 1993. Вәлиди Әхмәд-Зәки. Кыскача төрек-татар тарихы.— Казан, 1992. Гобэйдуллин Г. Тарихи сәхифәләр ачылганда.— Казан, 1989. Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение.— М.— Л., 1950. Греков И. Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды.— М., 1975. Едигей. Каракалпак халык дастаны.— Нукус, 1990. \ Ждрмунский В. М. Тюркский героический эпос.—Л., 1974. Зимин А. А. Опричнина Ивана Грозного.— М., 1964. Идегәй. Татар халык дастаны.— Казан, 1988. Идегәй. Татар халык дастаны.— Казан, 1994. Исәнбәт Н. Идегәй /5 пәрдәлек трагедия/.— Казан, 1941. Казанская история.— М.,—Л., 1954. Карамзин Н. М. История государства Российского.— СПб., 1892. Т. VI. Карамзин Н. М. Предания веков.— М., 1989. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф /Хәзерге әдәби телгә шигъри күчермәне Нурмөхәммәт Хисамов эшләде.— Казан, 1989. Костомаров Н. И. Русская история в жизнеописаниях ее главнейших деятелей.— М., 1993. Лызлов А. Скифская история.— М., 1990. Новое известие о России времен Ивана Грозного. «Сказание» Альберта Шлихтинга.—Л., 1934. Нәүрүзхан Илгаз Ваһап. Сөембикә.— Чаллы, 1992. Руи Гонсалес де Клавихо. Дневник путешествия в Самарканд ко двору Тимура/1403—1406/.— М., 1990. Сборник Императорского Русского Исторического общества.— СПб., 1884.—Т. 45. Тамерлан: Эпоха. Личность. Деяния.— М., 1992. Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдә¬ бият һәм тарих институтының фәнни архивы.— Ф., 52, тасв. 1, сакл. бер. 192, 210. Татарстан АССР тарихы.— Казан, 1959,— Т. 1. Татар халык иҗаты. Бәетләр.— Казан, 1983. Татар халык иҗаты. Дастаннар.— Казан, 1984. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар.— Казан, 1987. Тизенгаузен В. Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золо¬ той Орды. Т. 1. СПб., 1884; Т. П. М.—Л., 1941. Тихомиров М. Н. Россия в XVI столетии.— М., 1962. Урманче Фатих. Идегәй //Таң йолдызы /Яр Чаллы/. 26.02.1991 — 12.03.1991. 172
Урманче Фатих. Идегәй //Шәһри Казан, август—сентябрь, 1991. Урманче Ф. Империя халыкларына Рәсәй алып килгән «алдынгы» казанышлар //Идел.—1992.—№ 5/6. Урманче Фатих. Эдигей. //Половецкая луна.—1992.— № 2/4. Урманче Фатих. Нурсолтан-ханбикә //Идел.—1993.—№ 3. Урманче Фатих. Идегәй //Мирас.—1993.—№ 3. Урманче Фатих. Нурсултан-ханбике //Половецкая луна.—1993.— № 1/2. Урманче Фатих. Гүзәл ханбикәнең ачы язмышы //Ватаным Татарстан, 1994, 21 декабрь. Урманче Фатих. «Казан тарихы»нда — Сөембикә //Ватаным Татар¬ стан, 1994, 27, 28, 30 июнь. Урманче Фатих. Чура батыр: кем соң ул // Алабуга нуры, 1995, май — июнь — июль. Урманче Фатих. Кыйссаи Сөембикә //Мәдәни Җомга, 1995, 1 сентябрь. Урманче Фатих. Чура батыр //Мирас.—1995.—№ 7/8, 9, 10, 11/12. Урманче Фатих. Сөембикәнең Касыймдагы язмышы //Алабуга нуры, 1995, 23, 25 ноябрь. Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII — XVIII вв.—Казань, 1972. Флетчер Дж. О государстве Русском //История отечества. Век XVI. Накануне Смуты.— М., 1990. Фэхретдинов Ризаэтдин. Болгар вэ Казан төрекләре.— Казан, 1993. Фәхретдин Ризаэтдин. Казан ханнары.— Казан, 1995. Херасков М. М. Избранные произведения.— М., 1961. Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства.— Казань, 1990. Штаден Г. О Москве Ивана Грозного. Записки немца-опричника. Л., 1925.
ЭЧТӘЛЕК ИДЕГӘЙ 7 НУРСОЛТАН 69 СӨЕМБИКӘ 101 С. Шәмси. Киң карашлы галим 165 Әдәбият исемлеге 172
Урманче Фатих У67 Идегәй, Нурсолтан, Сөембикә.— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.—174 бит. ISBN 5—298—00819—4 Төрле язма чыганаклардагы һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен¬ дәге мәгълүматларга нигезләнеп язылган әлеге китапта мидләтебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр — Идегәй, Нурсолтан һәм Сөембикәнең данлы һәм шул ук вакытта фаҗигале язмышлары хакында сөйләнә. Киң катлау укучылар, тарихчылар, студентлар, милләтебез һәм дәүләтчелегебез тарихы белән кызыксынучылар игътибарына тәкъ¬ дим ителә. 0503000000—062 у 94 97 М 132(03}—97 ББК 63(Р-Тат)
Урманче Фатих /Урманчеев Фатих Ибрагимович/ ИДЕГЕЙ, НУРСУЛТАН, СЮЮМБИКЕ /на татарском языке/ ИБ № 6722 Редакция мөдире С. Шәмси Мөхәррире И. Х&лйуллин Рәссамы Р. Шэмсетдинов Бизәлеш мөхәррире Д. Җәл&мтдинов Техник мөхәррире Ф. Кәбирова Корректорлары Г. Мусина, М. Хәйруллина Җыярга тапшырылды 17.06.97. Басарга кул куелды 27.08.97. Форматы 84х 108’/ja- Типогр. кәгазе № 2. «Тип-Таймс» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 9,24. Шартлы буяу-оттиск 10,08. Нөшер-хисап табагы 10,23. Тиражы 5000 экз. Заказ Н-343. Татарстан китап нәшрияты. 420111. Казан, Бауман ур., 19. Татарское книжное издательство. 420111. Казань, ул. Баумана, 19. Татарстан газета һәм журналлар нәшрияты типографиясе. 420066. Казан, Декабристлар ур., 2.